Текст
                    Н.В. Загладин ГОМУМИ ТАРИХ
ЯҢА ЗАМАН
ТАРИХЫ
Н.В. Загладин
ГОМУМИ
ТАРИХ


Н. В. Загладив ГОМУМИ ТАРИХ ЯҢА ЗАМАН ТАРИХЫ XIX —XX ГАСЫР БАШЫ Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Казан • «Мәгариф»нәшрияты • 2008 Москва • «Русское слово»
УДК 373.167.1:94(100)"654"*08 ББК 63.3(0)52/53 я721 3-14 Загладив Н. В. Всеобщая история. История Нового времени. XIX — начало XX века. Учебник для 8 класса общеобразовательных учреждений.— 7-е изд., испр. и доп.— М.: ООО «ТИД «Русское слово —РС», 2007. Методик аппарат — тарих фәннәре кандидаты X. Т. ЗАГЛАДИНА, укытучы- методист И. А. ЕРМАКОВА Сәнгати бизәлеше, макеты — Л. М. ОРДЫНСКАЯ, С. Н. ЯКУБОВСКИЙ Фәнни редакторлары: Н. А. Симония, Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясенең Донья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Г. Н. Севостьянов, Россия Фәннәр академиясе академигы, «Яңа һәм иң яңа тарих» журналы редакторы Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запре¬ щается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Лицензионному договору № 6/08 от 28 марта 2008 г. Экземпляры переводного издания подлежат распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на территориях других субъектов Российской Федерации. Загладин Н. В. 3-14 Гомуми тарих. Яңа заман тарихы. XIX — XX гасыр башы : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Н. В. Загладин ; Русча¬ дан Я.М. Абдулкадыйрова, Л.Г. Шәрифуллина тәрж,.— Казан: Мәгариф, 2008. — 303 б.: рәс. б-н. ISBN 978-5-7761-1852-4 Тарих фәннәре докторы, профессор Н. В. Загладин дәреслегендә Яңа заман тарихының икенче дәвере карала. Ул буржуаз цивилизация нигезләре барлыкка килгән, Европада һәм башка континентларда сәнәгать илләре хакимлеге урнаштырылган, колониаль система барлыкка килгән чорны яктырта. Дәреслек гади һәм үтемле тел белән язылган, күп төрле иллюстратив һәм докумен¬ таль материал белән тәэмин ителгән. ISBN 978-5-7761-1852-4 © ООО «ТИД «Русское слово,—PC», 2001, 2007 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә. «Мәгариф» нәшрияты, 2008
Кадерле балалар! Без Яңа заман тарихы курсын өйрәнүне дәвам итәбез. Әлеге дәреслектә сез XIX гасыр — XX гасыр башы вакыйгалары белән танышачаксыз. Бу чорда дөньяның әйдәп баручы илләре үсешендә яңа сыйфатлар барлыкка килә. Англиядә башланган сәнәгать перевороты XIX гасырда башка илләргә дә тарала. Шәһәрләрнең тиз үсүе, транспорт¬ ның камилләшүе, тимер юллар төзелү һәм электр энергиясенә ия булу кешеләрнең көнкүрешен һәм хезмәт эшчәнлеге харак¬ терын үзгәртә. Яңа заман тарихы курсының икенче өлешендә сез әлеге үзгәрешләрнең күп кенә халыклар өчен авыр характер алуы турында белерсез. Гасырлар буена үзгәрешсез дәвам иткән, күнегелгән тормыш тәртибе җимерелә. Сәнәгать үсешенә бәйле рәвештә сословиеле строй таркала. Фабрикаларда җитеш¬ терелгән товарларның һөнәрчеләр һәм иске мануфактуралар продукциясенә караганда очсызлырак та, сыйфатлырак та булуы соңгыларын бөлгенлеккә төшерә. Җир эшкәртүдә ашла¬ малар һәм техникадан файдаланучы эре җирбиләүчеләр аграр продукция базарларын яулап алалар. Бу урта һәм вак җир милекчеләре һәм арендаторларның яшәү-көнкүреш нигез¬ ләрен какшата. Бөлгенлеккә төшкән һөнәрчеләр һәм крестьян¬ нар сәнәгать эшчеләренә яки ярлыларга әйләнәләр. Һәм Евро¬ па шәһәрләрендә аларның саны бик тиз арта. Сәүдәгәрләр, уңышлы эшләп килгән мануфактура хуҗалары, уңышка иреш¬ кән һөнәрчеләр һәм аксөякләр (аристократлар) эшмәкәрлек сферасын үзләштерә башлыйлар. Алар фабрикалар һәм тимер юллар төзелешенә үз акчаларын кертәләр. Эшмәкәрләрнең төрле сословие вәкилләреннән формалашкан яңа катлавы үз мәнфәгатьләре белән исәпләшүне таләп итә һәм хакимият рычагларына үтеп керү юлларын эзли башлый. 3
Европа державалары, үз товарларын сату өчен яңа базар¬ лар һәм чимал чыганаклары эзләп, капитализмга кадәрге тормыш тәртибе хөкем сөргән башка континентлар халык¬ ларын үзләренә буйсындыралар. Фән һәм техника әкрен үскән, сәнәгать предприятиеләре булмаган бу дәүләтләр армияне коралландыруда европалылардан калышалар. Нәтиҗәдә алар белән исәпләшми башлыйлар, аларны яулап алалар, колония¬ ләргә әйләндерәләр һәм сәнәгать үсеше алга киткән илләрдә җитештерелгән товарларны сату базарына әйләндерәләр. Аларны талыйлар, үзләрендә булган чималны һәм аграр продукцияне бу халыклар түбән бәягә сатарга мәҗбүр булалар. Бу уку елында сез XIX гасырның дөньякүләм хуҗалык элемтәләренең бердәм системасы оешу, Европа державала¬ рының кечкенә төркеме хакимлек иткән дөнья базары бар¬ лыкка килү белән дә тарихка керүе турында белерсез. Шул ук вакытта XIX гасырның ахыры һәм аеруча XX гасырның башы дөньякүләм үсеш проблемаларының кискенләшүе белән дә характерлана. Дөньяны беренчел колониаль бүлү тәмамлануга, Европа державалары арасында колонияләр һәм йогынты сфералары өчен көрәш көчәя. Конкуренциягә шулай ук дөнья базарын¬ да тиз арада үз позицияләрен яулауга ирешкән Европадан тыш сәнәгать илләре, АКШ һәм Япония дә кушыла. Күп кенә колонияләрдә һәм бәйле илләрдә модерниза¬ цияләүгә (яңалык кертүгә), метрополияләр хакимлегеннән котылуга омтылыш көчәя. Бу — колонияләр халыклары һәм Европа державалары арасындагы каршылыкның артуына китерә. Модернизация ил үсешендәге феодаль сыйфатларны бете¬ рүне, фән һәм техника казанышларын тиз үзләштерүне, үз сәнәгать җитештерүе үзәкләрен булдыруны аңлата. XIX гасырда барган тирән сәяси һәм социаль-икътисади үзгәрешләр XX гасырда башланган күп кенә сугыш һәм конфликтларга сәбәп була һәм күп яктан дөньяның алдагы үсешен билгели.
ЕВРОПА ҺӘМ ДӨНЬЯ ҮСЕШЕНДӘ РЕАКЦИЯ ҺӘМ РЕВОЛЮЦИЯЛӘР 1 БҮЛЕК Европадагы үзгәрешләргә революцион Франция башлап җибәр¬ гән һәм Наполеон I империясе дәвам иткән сугышлар зур йогынты ясый. Бу сугышлар сословиеләргә бүленгән феодаль стройның нигезлә¬ рен һәм монархлар хакимлеген какшата. Алар Наполеон импе¬ риясе изүе астында калган халыкларның милли горурлык хисләрен уята. НАПОЛЕОН I ИМПЕРИЯСЕ §1 1. Бөек француз революциясенең төп этапларын ата¬ гыз. 2. Франциядә термидориан режимы ничек урнашты¬ рылган була? Франция XIX гасыр башында. Якобинчылар террорын, роялистлар һәм гомуми тигезлек тарафдарлары заго¬ ворын кичергән илдә тыныч тормышка омтылыш көч¬ ле була. Чиркәү һәм аристократларның җирләрен сатып алган яңа байлар, феодаль җыемнардан азат ителгән крестьяннар монархиянең торгызылуын- нан (реставрация), үз мәнфәгатьләре һәм милеккә хокуклары бозылудан куркалар. Әмма Директориягә (термидорианчылар хөкүмәтен шулай атыйлар) һәм аның җәмгыятьне тәртиптә тоту сәләтенә ышаныч кими. I Торгызу (реставрация) — революцияләр һәм реформа¬ лар нәтиҗәсендә юкка чыгарылган элеккеге тәртипләрне һәм законнарны кире кайтару. Франция чикләрендә элеккечә аның белән сугы¬ шучы Англия һәм Австрия гаскәрләре тора, диңгез¬ дә Англия флоты хакимлек итә. Директория сәяси дошманнарга каршы көрәштә фәкать көч куллануга 5
юнәлеш тота. Ил эчендә аның хәле какшаганнан-как- шый бара. Нәкъ шушы вакытта Франциягә популяр полково¬ дец Наполеон Бонапарт килә. Ул килүгә, илдә перево¬ ротка әзерлек башлана, анда Директория әгъзалары¬ ның да бер өлеше катнаша. Тарихи шәхесләр НАПОЛЕОН БОНАПАРТ Наполеон Бонапарт (1769—1821) — Корсиканың ярлы дворяны улы. Ул хәрби белем ала һәм 1785 елдан француз армиясендә подпоручик чинында (кече офицер чины) хезмәт итә башлый. Чыгышы белән провинциядән икәнлеген белеп (курсташлары аны еш кына Корсика диалекты өчен мыскыллый торган булалар), югары аристократлар даирәсе яклавыннан мәхрүм Наполеонның, Бурбоннар хакимияттә торганда, югары күтәрелүгә бернинди өмете булмый. 1793 елда капитан дәрәҗәсендәге Бонапарт хакимияттәгеләрнең игътибарын җәлеп итә. Ул инглизләр кулындагы Тулонны штурмлау планын тәкъдим итә. Бу аны авыр камалыштан чыгарырга һәм шәһәр¬ не азат итәргә мөмкинлек тудыра. Уңышлы операция өчен якобин¬ чылар хөкүмәте Наполеонны бригада генералы дәрәҗәсенә күтәрә. Термодориан режимы урнаштырылганнан соң, Робеспьерга теләктәш¬ лек белдерүдә гаепләнгән яшь генералга караш та үзгәрә, һәм ул хәтта чит илгә китү турында уйлана башлый. Әмма Наполеонга тагын нәкъ кирәкле вакытта һәм нәкъ кирәкле урында булырга җай чыга. 1795 елда роялистлар, баш күтәреп, хөкүмәт резиденциясе урнашкан Тюильри сараен алмакчы булалар. Бөтен кеше аптырашта кала. Ә Бонапарт, артиллериядән фай¬ даланып, кораллы монархистлар төркемен тарата. Моның өчен ул Париж гарнизоны коман¬ дующие итеп, аннан Италиядә сугыш алып баручы армия командующие итеп билгеләнә. Монда Наполеон, полководец буларак, үзенең бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигә. Италиядә австриялеләрне тар-мар итеп, ул Австрияне солых төзергә мәҗбүр итә, һәм булачак император үз армиясе белән Мисырга юл тота. Аның планы Госманлы империясен, Иранны буйсындыру, һиндстаннан инглизләрне куып чыгарудан гыйбарәт була. Әмма, Директо¬ рия режимы кризисының көчәюен белгәч, Наполеон, армиясен калдырып, Франциягә кайта. 1801 елда Мисырда ул калдырган гаскәрләр төрекләр һәм инглизләр һөҗүме астында корал ташлыйлар. Беркем белмәгән подпоручиктан император дәрәҗәсенә күтәрелгән Бонапартның искиткеч уңышлы карьерасы замандашларын таң калдыра, күп кенә яшьләр өчен ул кумирга әверелә. 1799 елның 18 брюмеры (9 ноябре) перевороты. Напо¬ леон, Парижга килгәч, шәһәрдә һәм аның әйләнә-ти¬ рәсендә урнашкан барлык гаскәрләрнең командующие 6
Наполеон солдатлары Законнар чыгару җыелышын куып тараталар итеп билгеләнә. Башкалада роялистлар заговорының фаш ителүе турында төрле сүзләр йөри. Куркыныч¬ сызлыкны тәэмин итү сылтавы белән, Законнар чыгару җыелышы (Франция парламенты) Сен-Клу шәһәренең эшчеләр яши торган кварталларыннан читтәрәк күче¬ релә. 18 брюмерда Наполеон солдатлары Законнар чыгару җыелышы утырышы барган залга бәреп керә¬ ләр. Куркып калган депутатлар, Директорияне тарату һәм хакимлекне өч консулга тапшыру өчен, каршы¬ лыксыз тавыш бирәләр. 1799 елгы Яңа конституция формаль яктан рес¬ публиканы саклый, әмма хакимият бүленешен юкка чыгара. Хакимлек тулысынча шул көннән беренче кон¬ сул дип аталган Наполеон Бонапарт кулына күчә. Законнар чыгару җыелышы урынына сенат оешты¬ рыла. Аның әгъзалары хөкүмәт тарафыннан билгеләнә, Перевороттан соң нинди чаралар тормышка ашырыла? 7
Ни өчен Наполеонның гамәлләрен халык яклап чыга? ул бернинди дә реаль хакимлеккә ия булмый. Җирле хакимият органнары җитәкчеләре югарыдан билге¬ ләнә. Катгый цензура кертелә, оппозицион вакытлы матбугат тыела, присяжныйлар суды юкка чыгарыла. Үз хакимлеген ныгыта барып, Наполеон җәмгыять¬ тәге барлык катлауларның да ихтыяҗларына җавап бирердәй сәясәт үткәрергә омтыла. Крестьяннарның диндарлыкларын истә тотып, ул чиркәү йогынтысына каршы көрәштән баш тарта. Католицизм дәүләт дине дип игълан ителә. Революция елларында храмнардан һәм монастырьлардан тартып алынган җирләр кире кайтарылмаса да, руханиларга хезмәт хакы түләнә башлый. Француз сәнәгатьчеләренең мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән дәүләт чит ил товарларына югары таможня пошлинасы кертә. Эшмәкәрләр хөкүмәттән күп кенә заказлар һәм акчалата ярдәм ала башлыйлар. Эшче¬ ләрнең эшкә яллаучыларга таләпләр куярга омтылуы законга каршы гамәл итеп карала. Шул ук вакытта эшмәкәрләргә хезмәт хакын киметү тыела. Эшсезләр һәм фәкыйрьләр өчен җәмәгать эшләре оештырыла. Бу — шәһәр ярлылары¬ ның хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә. 1800 елның язында, беренче консул вази¬ фасына раслангач ук, Наполеон Италиягә китә. Француз армиясе Маренго янында австриялеләргә җимергеч һөҗүм ясый. Бу Австрияне солыхка' барырга (тынычлык эзләргә) мәҗбүр итә. Бердәнбер җиңелмәс дошман булып Англия кала, әмма аның өчен континентта союздашлардан башка сугышны дәвам итүнең мәгънәсе булмый. 1802 елда Амьен шәһәрендә Англия белән Франция арасындагы солых шартнамәсенә имза салына. Шулай итеп, Франциягә яна¬ ган куркыныч бетерелә. Император тәхетендәге Наполеон портреты. Рәссам Ж.О. Энгр
Империя игълан ителү. 1802 елда Бонапарт үзен гомер¬ лек консул дип игълан итә. Франциядә үз хакимлеген ныгыткач, ул чит җирләрне яулап алу юлына баса. Солых шартнамәсе шартларын бозу бәрабәренә Евро¬ пада француз биләмәләре әкренләп киңәя бара. Әйтик, Бонапарт Төньяк Италиядә үзе оештырган республи¬ каның президенты була. Ул зур булмаган герман дәү¬ ләтләрен Франциягә куша. Наполеонның басып алулары күпчелек Европа ил¬ ләрен куркуга сала. Англия аеруча борчуга кала. Кон¬ тинентта французлар хакимлеге урнашу нәтиҗәсендә, инглиз сәнәгатьчеләре үз товарларын сату базарларын югалталар. 1803 елда Англия белән Франция арасында сугыш яңадан башланып китә. Франция яр буйларындагы Булони районында армияне Британия утрауларына бәреп керүгә әзерли башлыйлар. Үз якларыннан ин¬ глизләр дә французларга каршы коалиция төзүгә бөтен көчләрен куялар. Англиягә Австрия, Россия һәм Шве¬ ция кушыла. (Коалиция — дәүләтләрнең билгеле бер максатларга ирешү өчен төзелгән союзы. 1804 елда сугыш башлану һәм бөтен Францияне колачлаган патриотик күтәрелеш шартларында Бона¬ парт үзен французлар императоры Наполеон I дип игълан итә. Франция империягә әверелә. Наполеон үзенең якыннарыннан, «өченче сословие»нең аеруча талантлы вәкилләреннән яңа дворяннарны — Почетлы легион ордены кавалерларын оештыра. Аларга, импера¬ торга хезмәт итәргә риза булган иске аристократларга бирелгән кебек үк, җирләр һәм замоклар бүләк ителә. Бу элеккеге сословиеләргә хас тәртипләрнең кире кайтарылуын аңлатмый. Наполеон вакытында кабул ителгән законнар — 1804 елгы Гражданлык кодексы, 1808 елгы Коммерция кодексы, 1811 елгы Җинаять кодексы — хосусый милекнең (шул исәптән революция елларында булдырылганын да) кагылгысызлыгын гаран¬ тиялиләр. Наполеон сәяси дошманнарыннан рәхимсез 1804 - Франциядә империя игълан ителү Наполеон кодексы. Титул бите ~ NOUVEAU CODE NAPOLEON IBUIKS FIB MBRE Ш-ШСТВДЕ вхрыций us nmimiMs n ns cmmbchis PAWS A. DORAXD, UMABU, 9
Г. Нельсон Трафальгар янындагы сугыш. Рәссам Н.Поукок үч ала. Әмма милек, финанс һәм башка мәсь¬ әләләр буенча бәхәсләргә карата граждан¬ нарның закон каршындагы, тигезлеге һәм судларның бэйсезлеге принциплары саклана. Европада хакимлек яулау. Сугыш Наполе¬ он өчен җиңелүдән башлана: 1805 елның 21 октябрендә адмирал Горацио Нельсон (ул шушы сугышта һәлак була) җитәкчелек иткән инглизләр флоты Трафальгар боры¬ нында француз-испан эскадрасын тар-мар итә. Англиягә десант төшерү мөмкинлеге булмаганга, француз армиясе Австриягә ябы¬ рыла. Австриялеләрнең төп көчләре корал ташлый, 13 ноябрьдә Вена бирелә. 1805 елның 2 декабрендә Россия импера¬ торы Александр I һәм Австрия императоры Франц I җитәкчелегендәге көнбатышка хәрә¬ кәт итүче рус гаскәрләре һәм австриялеләр армиясе калдыклары Венадан 120 чакрым ераклыктагы Аустерлиц авылында Наполе- онның төп көчләре белән очрашалар. Тарих¬ ка «өч император сугышы» буларак кереп калган бу бәрелеш Наполеонның тиңдәшсез җиңүе белән тәмамлана. Союздашлар көчле җиңелүгә дучар булалар, Австрия корал ташлый. Солых шартлары нигезендә ул 10
Аустерлиц янындагы сугыш. Рәссамнар Ж.Дюплесси-Берто һәм III. Леваше ‘ ■ Бу бәрелештә 73 мең кешедән торган француз армиясе 85 меңлек Россия-Австрия гаскәрен тар-мар итә. Булачак сугышның планын австрияле генерал Ф. Вейротер эшләгән була. Австрия һәм Россия императорлары үзләренең җиңәчәкләренә нык ышаналар һәм француз армиясен һөҗүмгә тотарга карар кылалар. Наполеон, дошманның планын сизеп алып, флангта уңышлы маневр ясый һәм, аның төп көчләрен урап узып, чигенергә мәҗбүр итә. Союздашлар армиясе бу бәрелештә — 27 мең, французлар 12 мең кешесен югалта. Франциягә контрибуция түли, Италиядәге биләмәлә¬ реннән һәм кече герман дәүләтләрен яклаудан баш тарта. Аларны Франциягә буйсынган Рейн союзына берләштерәләр. Император гаскәрләре шулай ук, Бур¬ боннар династиясенең итальяннар тармагы хакимле¬ генә чик куеп, Неаполитан корольлегенә бәреп керәләр. 1805, 2 декабрь — Аустерлиц янындагы сугыш (Контрибуция — солых шартнамәсе буенча, сугышта җиңелгән дәүләт җиңүчегә түли торган акчалата сумма. Күпчелек герман дәүләтләре өстеннән Франция кү- зәтчелеге урнаштыру икеләнү халәтендәге Пруссияне 11
Француз армиясенең җиңү сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт? Наполеон гаскәрләре Берлинга керәләр французларга каршы коалициягә керергә этәрә. Моңа җавап итеп француз армиясе Пруссия чикләренә юнә¬ лә. 1806 елның октябрендә берьюлы ике урында — Иена һәм Ауэрштедт яннарында — барган сугышлар¬ да Пруссия армиясе тулысынча тар-мар ителә, француз гаскәрләре Берлинга керә. Наполеонның хәрби уңышлары чыганаклары. Европа¬ ның феодаль-абсолютизм дәүләтләрендә армия яллы гаскәриләрдән һәм рекрутлардан тора. Шулардан аер¬ малы буларак, мәҗбүри гомуми хәрби хезмәт нигезендә оештырылган Франция армиясендә махсус өйрәтелгән резервчыларның саны күбрәк була. Бу елларда фран¬ цуз солдатлары аңлы рәвештә үз ватаннарын һәм үз милләтләренең бөеклеген саклап сугышалар. Аларның әхлакый рухы коалиция гаскәрләренекенә караганда күпкә югары була. Якобинчылар диктатурасы елларында ук инде ко¬ мандирлык вазифаларына инициативалы, оештыру һәм полководец сәләтенә ия кешеләрнең куелуы да бик мөһим була. Наполеонның күпчелек маршалла¬ ры — Ж.Б. Бернадот, Л.Н. Даву, Й. Мюрат, М. Ней һәм 12
башкалар чыгышлары белән «өченче сословие» вәкил¬ ләре, империя заманында герцоглар һәм кенәзләр була¬ лар. Ә коалиция армияләре белән хәрби эшкә әллә ни сәләте булмаган титуллы затлар җитәкчелек итә. Алар җитәкчелектә катгый уставка таянып һәм алдан күреп эш итәләр. Бу — Наполеонның җиңүләренә ярдәм итә. Ул заманда Пруссиядә соң дәрәҗәдә камилләш- терелгән регуляр (линейный) строй хәрби тактиканың иң зур казанышы санала. Һәр солдат командирларның күз алдында хәрәкәт итә, аннан бернинди дә инициатива таләп ителми. Рәт-рәт булып сафларга тезелгән җәяүле сугышчылар дошманны дәррәү ут белән каршылыйлар, моның белән алар дошманны тәртипсез рәвештә чиге¬ нергә мәҗбүр итәргә тиеш булалар. Чигенә башлаган дошманны атлы гаскәр (кавалерия) куа бара. Француз армиясе күп төрле тактик алымнарны кул¬ лана. Ул һәр солдаттан мөстәкыйль хәрәкәт итү, дош¬ манның аз хәрәкәтле сафларын таркатучы цельгә төбәп ату осталыклары таләп иткән сибелмә стройдан уңыш¬ лы файдалана. Сугыш кырында оста хәрәкәт итәргә сәләтле батальон колонналары (каре) һөҗүм итүче төп көч булып торалар. Сугышның нәтиҗәсен артиллерия уты һәм атлылар ярдәменә таянган штыклы һөҗүм хәл итә. Бу — пруссаклар һәм австриялеләрнең регуляр сафларын җиңел генә юк итәргә мөмкинлек бирә. 1807 елгы Тильзит солыхы. Пруссияне тар-мар иткәннән соң, рус армиясе Наполеонның бердәнбер дошманы булып кала. Прейсиш-Эйлау бәрелешендә (1807) су¬ гышның нәтиҗәсе билгесез килеш кала, әмма Фрид- ланде янындагы сугышта французлар җиңә. Сугышны дәвам итүнең мәгънәсе булмый. Сугыш хәрәкәтләрен Россия империясе территориясенә күчерү өчен, Фран¬ циянең көчләре җитәрлек булмый. Континентта союз¬ дашларсыз калган Россиянең дә сугышта җиңеп чыгарга ышанычы калмый. Шушындый шартларда Александр I белән Наполеон I Тильзитгпа (Россия белән Пруссия чигендәге Неман елгасы буенда урнаш¬ кан шәһәрдә) солых төзиләр. Франция белән Пруссия арасында да шундый ук килешүгә кул куела. М. Ней 1807 — Тильзит солыхы 13
Тильзит килешүе шартлары буенча, Пруссия үз территориясенең һәм халкының яртысын диярлек югалта, гаять зур контрибуция түләргә тиеш була. Пруссиядән тартып алынган поляк җирләрендә Бөек Варшава герцоглыгы төзелә. XVIII гасыр ахырында Польша җирләрен Россия, Австрия һәм Пруссия үзара бүлгәләп бетергән булалар. Бу — полякларда Наполеон ярдәмендә Польша дәүләтен тулысынча торгызуга өмет уята. Шул рәвешле, Франция императоры Европаның көнчыгышында Польша йөзендә үзенә союздаш таба. Наполеон, Англия белән сәүдә элемтәләреннән баш тартып, аңа каршы континенталь блокада урнаш¬ тыра. Франция императоры планы буенча, бу блокада Англияне континенталь Европа базарларында үз товар- Неманда Наполеон белән Александрның очрашуы ■ Рәссам Н. Госсе Наполеонның Россия императоры Александр I, Пруссия короле Фридрих III һәм аның хатыны — королева Луиза очрашуын сурәтләгән. 14
ларын сату мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә тиеш була. Бу аның икътисадын какшатыр дип көтелә. Берүк вакытта француз сәнәгатен үстерү өчен уңай шартлар тудыру күздә тотыла. Россия континенталь блокадага кушылырга йөкләмә ала. 1. Ни өчен Франциядә Наполеон Бонапартның шәхси хакимлеген урнаштыру мөмкинлеге туа? 2. Наполеон I нең эчке сәясәте үзенчәлекләрен харак¬ терлагыз. Франциядәге империя революциягә кадәр яшә¬ гән монархиядән нәрсә белән аерыла? 3. Картадан файдаланып, Наполеон I империясенең башка Европа илләре белән сугышу сәбәпләре турында сөйләгез. «XIX гасыр башында Франциянең тышкы сәясәте» табли¬ цасын тутырыгыз. Даталар Төп вакыйгалар Нәтиҗәләр Сораулар һәм биремнәр Документлар өйрәнәбез 4. Аустерлиц янындагы сугышның нәтиҗәләре нинди була? 5. Француз императорының тормыш юлы турында сөй¬ ләгез. Наполеонга хакимияткә килергә нәрсә ярдәм итә? А. 3. МАНФРЕДНЫҢ «НАПОЛЕОН БОНАПАРТ» КИТАБЫННАН: Команда бирелгән була. Мюрат җитәкчелегендә гренадерлар отряды, барабаннар кагып, мылтыкларын алга төбәп... утырышлар залына юнәлә <...> Мюрат, ишекләрне ачып, көчле тавыш белән: «Бу өернең барысын да моннан сөреп чыгарыгыз!» — дип боера. Чынлыкта «сөреп чыгарыгыз» урынына тагын да тупасрак, кәгазьгә язарга ярамый торган сүз әйтелә. Солдаттан генерал булган кабакчы улы хәтта законнар чыгару корпусында да парламент тәгъбирләренә мөрәҗәгать итүне кирәк санамый <...> һавага атуның да кирәге булмый. Депутатлар атыла-бәрелә залдан чыгып качалар. <...> Үләр дәрәҗәгә җитеп курыккан депутатларның кайберләре качып өлгерә алмыйлар, ...һәм аларны солдатлар яңадан сарайга куып кертәләр. Анда алар бернинди каршылыксыз, мәҗбүри рәвештә вакытлы консуллык комиссиясе... Һәм конституциячел законнар әзерләү бурычы йөкләнгән комиссияләр төзү турында карар кабул итәләр. 1799 елның 18 брюмеры вакыйгаларын сез ничек бәялисез? Ни өчен алар парижлыларда ачу (нәфрәт) уятмый? 15
НАПОЛЕОН I НЕҢ КОНТИНЕНТАЛЬ БЛОКАДА ТУРЫНДАГЫ ДЕКРЕТЫННАН Британия утраулары блокадада дип игълан ителә. Британия утраулары белән һәртөрле сәүдә һәм башка мөнәсәбәтләр тыела. Шул сәбәпле Англиягә яки инглиз кешесенә адресланган яки инглиз телендә язылган хатлар һәм пакетлар җибәрелмәячәк, аларга арест салыначак. Англиянең һәр гражданы, ул нинди генә дәрәҗәдә (чинда) һәм чыгышы белән кем генә булмасын, үзебезнең яки союздашларның гаскәрләре тарафыннан тотыла икән, ул хәрби әсир дип игълан ителә. Англия гражданнарына (ул кешенең нинди нәселдән булуына карамастан) караган һәртөрле кибет, һәртөрле товар, һәртөрле милек тартып алына (конфискацияләнә) <...> Англиянең үзеннән яки аның колонияләреннән килүче яки шушы декрет игълан ителгәннән соң аларга кергән бер генә судно да бер портка да кабул ителмәячәк. Ялган белдерү юлы белән әлеге кагыйдәне бозган теләсә кайсы судно һәм судно белән бергә андагы барлык йөк тартып алыначак, инглизләрнеке кебек үк конфискацияләнәчәк. ■ Параграфтагы текст Һәм документ нигезендә континенталь блокаданың нәрсәдән гыйбарәт булуын аңлатыгыз. Аны Бөекбританиядә игълан итеп, Наполеон I нинди максатны күздә тоткан? § 2 ХАЛЫКЛАР ФРАНЦИЯ ИМПЕРИЯСЕНӘ КАРШЫ 1. XIX гасыр башында Наполеон империясе составына нинди территорияләр кергән? 2. Европада Англиянең позициясен көчсезләндерү өчен, француз императоры тарафыннан кулланылган чараларны характерлагыз. И. Г. Песталоцци Революцион Франция һәм Европа. 1790 елларда рево¬ люцион Франциягә каршы Бурбоннар хакимиятен торгызу хакына Европа монархлары алып барган сугышларны Европаның күп кенә фикер ияләре, язу¬ чылары һәм шагыйрьләре гаепләп чыкканнар. Алар француз коралының казанышларын данлаганнар. Гер¬ маниядә философлардан Гердер, Кант, Фихте, шагыйрь¬ ләрдән Шиллер революциягә теләктәшлек белдергән¬ нәр. Күпчелек илләрдә феодаль-абсолютизм тәртиплә¬ ренә каршы көрәшүне максат итеп куйган яшерен җәмгыятьләр оешкан. 16
Италиядә Филипп Буонаропотти җитәкчелегендә¬ ге азатлык хәрәкәте киң җәелә башлый. Ул Франция ярдәмендә бердәм Италия республикасы төзүгә өметлә¬ нә. 1795 елда Голландия территориясенә французлар бәреп кергәч, махсус Конвент чакырыла һәм Батавия республикасы төзелү хакында игълан ителә. Швейца¬ риядә какшамас демократ, галим һәм педагог Иоганн Генрих Песталоцци җитәкчелегендәге хәрәкәт барлык¬ ка килә. 1798 елда анда Гельвеция республикасы төзелә. Французлар аяк баскан территорияләрдә югары катлауларга бирелгән өстенлекләр бетерелә. Монастырь¬ ларның һәм революцион армия якынлаша башлагач качып киткән аристократларның җирләре тартып алы¬ на. Франциядә кабул ителгән, гражданнарның закон каршындагы тигезлеге принцибына нигезләнгән хокук системасы кертелә. Бу — сәүдә үсешенә һәм буржуаз мөнәсәбәтләрнең тиз арада формалашуына булышлык итә. Шул ук вакытта француз хакимияте урнаштырган режимнан да халыкның бик тиз күңеле кайта. Империянең басып алу сәясәте. Наполеон I, император булуга, Франциягә дустанә мөнәсәбәттәге республи¬ каларны вассал монархияләргә әйләндерә. Батавия республикасы Наполеон I нең бертуганы Людовик җи¬ тәкчелегендәге Голландия корольлегенә әверелә. Неа- политан корольлеге тәхетенә императорның икенче бертуганы Жозеф Бонапарт раслана. Жером Бонапарт (Наполеонның иң кече энесе) немец җирендәге Вест¬ фалия короле итеп билгеләнә. Наполеонның сеңлесе Элиза Тоскананың бөек герцогинясына әйләнә. Тиль¬ зит солыхыннан соң Наполеон үзенең Франция импе¬ раторы титулына Италия короле, Рейн союзы протек¬ тораты һәм Швейцария медиаторы (югары җитәкче) титулларын да өсти. Европа Бонапартлар нәселенең гаилә биләмәсенә әверелә. Кушылган һәм бәйле илләрдә француз сәнә¬ гатьчеләре һәм сәүдәгәрләре өчен файдалы таможня пошлинасы кертелә. Бу җирле эшмәкәрләрне бөлген¬ леккә төшерә. Наполеон тарафыннан кертелгән конти¬ ненталь блокада Европа илләрендәге халыклар өчен Наполеон армиясе солдатлары 17
1 2 3 4 1. Неаполь (1808 елдан — Испания) короле Жозеф 2. Тоскананың бөек герцогинясы Элиза 3. Голландия короле Людовик I 4. Неаполитан королевасы Каролина (1808 елдан) 5. Вестфалия короле Жером ■ Ни өчен замандашлары Европа Бонапартлар нәселенең гаилә биләмәсенә әверелә дип раслыйлар, шуны аңлатыгыз. генә түгел, французларның үзләре өчен дә зур авыр¬ лыклар тудыра. Диңгезләрдә хакимлек иткән Англия «колония» товарлары (шикәр, кофе, буягыч матдәләр, тәмләткечләр һ. б.) сәүдәсен контрольдә тота. Шуңа күрә алар континентка фәкать контрабанда сәүдәсе белән генә керә һәм бик кыйммәткә сатыла. Катгый рәвештә тыюларга (репрессиягә) карамастан, контра¬ банда чәчәк ата. Испаниядә восстание. Француз басып алучылары ха¬ лыкның ачыктан-ачык каршылыгы белән беренче тапкыр Испаниядә бәрелешә. 1808 елның маенда Франциянең элеккеге союздашы булган бу дәүләтнең тәхетенә Наполеон үзенең бертуганы Жозефны (Неапо¬ литан корольлеге француз императорының сеңлесе Каролинаның ире Мюратка тапшырыла) утырта. Испаннар Франция императоры куйган кешене үз хакимнәре итеп танудан баш тарталар. Башланып киткән азатлык сугышы нәтиҗәсендә французларның оккупацией гаскәрләре тар-мар ителә һәм 1808 елның июлендә алар корал ташлыйлар. Жозеф Мадридтан 18
Мадридта 1808 елның 3 мае: баш күтәрүчеләрне ату. Рәссам Ф. Гойя кача. Бу — Европада җиңелмәс саналган армиянең тәүге көчле җиңелүе була. Ул начар коралланган баш күтәрүчеләр — кичәге көтүчеләр һәм крестьяннар кар¬ шында корал ташлый. 1808 елның августында фран¬ цузлар элек үзләре басып алган Португалияне калды¬ рырга мәҗбүр булалар, анда инглизләр десант төшерә. ■ Оккупация — дошман саналган дәүләтнең территория¬ сен басып алу һәм анда хәрби идарә урнаштыру. Ярсыган Наполеон 1808 елның ноябрендә француз армиясенең төп көчләре белән Испаниягә бәреп керә. Аңа буйсынуга караганда үлемне өстенрәк күргән халыкның каршылыгы белән очрашырга туры килә. Сарагосаны алганда, французлар һәр йортны штурм¬ лыйлар; шәһәр корал тота алганнарның барысы да һә¬ лак булгач кына бирелә. Аның хәрабәләре арасыннан 50 мең мәет табыла. Баш күтәрүчеләр француз императоры сайлап туп¬ лаган армиягә каршы тора алмыйлар. Әмма 1809 ел¬ ның гыйнварында ук Наполеон, Австрия белән яңа 1808-1814- Испаниядә азатлык сугышлары 19
Г. Штейн Пруссиядә нинди реформалар ■үткәрелә? сугыш башлану сәбәпле, Франциягә кайта. Испаниядә восстание тагын да көчәеп китә. 1810 елда илдә халык тарафыннан сайланган орган — Оештыру кортесы эшли башлый, 1812 елда ул Испания тарихында берен¬ че конституцияне кабул итә. Испания конституцион монархиягә әверелә. Җәзалаулар (инквизиция), чиркәү дисәтинәсе, эчке таможня җыемнары бетерелә. Илдә алпавыт һәм монастырь җирбиләүчелеге сакланса да, аксөякләрнең өстенлекләре чикләнә. Европада реформалар һәм милли үзаң үсү. Франция хакимлегенә каршылык Европаның башка дәүләтлә¬ рендә дә көчәя. 1807 елда Көньяк Италиядә карбона¬ рийларның (күмер чыгаручылар) яшерен җәмгыяте оеша. Бу җәмгыятьнең карбонарийлар исеме белән аталуы шуның белән бәйле: яңа әгъзалар кабул итү йоласының бер өлешен күмер яндыру алып тора һәм ул рухи сафлану символы булып санала. Карбонарий¬ ларның максаты илне французлар оккупациясеннән азат итү өчен восстание әзерләү була. Карбонарийлар Италиядә бердәм, бәйсез дәүләт төзү өчен көрәшәләр. Пруссиядә милли үзаң уянуга йогынты ясый тор¬ ган реформалар башлана. Аларның инициаторы булган дәүләт башлыгы Генрих Штейн, Наполеонның таләбе буенча, отставкага җибәрелә. Әмма ул башлаган үзгәр¬ теп корулар дәвам итә. Крестьяннар йолым түләү исә¬ бенә феодаль йөкләмәләреннән котылалар, һәм шул ни¬ гездә крепостной бәйлелек бетерелә. Крестьяннар һәм шәһәр халкы арасындагы хәлле гражданнарга алпавыт җирләрен сатып алу хокукы бирелә. Шәһәр үзидарәсе системасы үсеш ала. Аксөякләр офицерлык дәрәҗәләре алудагы өстенлекләреннән мәхрүм ителәләр. Граждан¬ нар ополчениесе —- ландвер оештыру халык армиясе төзүдә беренче адым була. Офицерлар, студентлар һәм шәһәр халкы яшерен «Тугендбунд» җәмгыяте төзиләр, ул — илнең милли яңарышын максат итеп куя. I Милли үзаң — бер үк территориядә яшәгән, бер үк телдә сөйләшкән, бер үк мәдәнияткә ия кешеләрнең үз мән¬ фәгатьләренең уртак булуын аңлаулары. 20
Наполеонга кәләше Мария Луизаны тапшыру тантанасы Австриянең Наполеон тарафыннан басып алынган Тироль кенәзлегендә 1809 елның 9 апрелендә фран¬ цузлар хакимлегенә каршы крестьяннар восстаниесе башланып китә. Шул ук көнне Австрия Франциягә сугыш игълан итә. Бу юлы француз императорына җиңү бик җиңел бирелми. Аның гаскәрләре Венаны ала, әмма 21 майда Дунайдагы Лобау утравы янындагы сугышларда Австрия армиясе беренче тапкыр фран¬ цузлар һөҗүмен кире кайтара. Бу хактагы хәбәр Прус- сиянең Вестфалия һәм Брауншвейг кенәзлекләрендә французларга каршы кузгалышлар башлануга сәбәп бу¬ ла. Шулай да Пруссия короле Фридрих Вильгельм III, Франция йогынтысыннан котылу өчен, аның авыр хәлдә булуыннан файдаланырга җөрьәт итми. 1809 елның 5—6 июлендә Ваграм янындагы сугыш¬ та Наполеон, ниһаять, Австрия армиясен тар-мар итүгә ирешә һәм аны солых төзергә мәҗбүр итә. Австриягә Әдрән диңгезгә чыгу юлын югалту белән килешергә һәм Галицияне Варшава герцоглыгына бирергә туры килә. 21
Наполеон I не профильдә чагылдырган камея Империядәге кризис чагылышлары турында сөйләгез. Империя кризисының тирәнәюе. Австрияне җиңгәннән соң, Европада Наполеон I нең хакимлегенә чикләр булмас кебек тоела. 1810 елда ул Австрия импера¬ торының кызы эрцгерцогиня Мария Луиза белән ни¬ кахлаша. Әмма, Бонапартлар нәселе башлыгы конти¬ ненттагы иң дәрәҗәле Габсбурглар йорты белән туган¬ лашуга да карамастан, Европа аристократлары рево¬ люция тудырган яңа француз аксөякләренә шикләнеп карыйлар һәм бик үк ышанып бетмиләр. Бонапартның Европа монархлары белән «уйнавын» замандашлары аның француз революциясе идеал¬ ларыннан бөтенләй аерылуы дип бәялиләр. Европаның революцион рухлы катлавы Наполеон сәясәтенә тәмам ышанычын югалта. Француз коралының җиңүе фео- даль-абсолютизм тәртипләренең җимерелүенә китерер дигән өметләр юкка чыга. Европалыларда халыклар¬ ның милли горурлык хисләрен кимсетә торган басып алу сәясәтенә нәфрәт туа. Зур җиңүләр яуласа да, империянең хәле тотрык¬ сыз була. Испаниядә француз илбасарларына каршы сугыш дәвам итә. Англиянең диңгезләрдә хакимлеге саклана, һәм ул Наполеонның күңеленә бер дә хуш килми. Континенталь блокада сәясәте ачыктан-ачык кризис кичерә. Ул Британия утрауларында икътисади кыен¬ лыкларга китерә. Әмма француз икътисады аларга караганда да зуррак зыян күрә, 1810—1811 елларда ул кризис дәверенә керә. Эшсезлек арта, азык-төлеккә бәяләр күтәрелә. Бу — Франциянең үзендә икмәк фет¬ нәсе китереп чыгара. Наполеон I азык-төлеккә төгәл билгеләнгән бәяләр урнаштырырга мәҗбүр була. Шулай да императорның сәясәте элеккечә үзгә¬ решсез кала. Блокаданы бозулар белән көрәш Напо- леонда Голландия корольлеген һәм контрабанда сәү¬ дәсендә шактый мөһим роль уйнаган Германиянең диңгез буендагы сәүдә шәһәрләрен Франциягә кушу теләге уята. Континенталь блокаданы Австрия белән Пруссия дә сакларга мәҗбүр булалар. Алар Франция императорында ризасызлык уятудан куркалар. Әмма 22
1810 елда Наполеон I җиңүләре хөрмәтенә Парижда тор- гызылган һәйкәл — Вандом колоннасы Наполеонның Россия сәясәтенә йогынты ясарлык кө¬ че булмый. Россия белән Франция арасындагы каршылыклар. Тиль¬ зит солыхы төзелгәннән соң, Россия үз позицияләрен шактый ныгыта. Төркиягә (1806—1812) һәм Иранга (1804—1813) каршы сугышлар барышында ул Бесса- рабияне һәм тоташ диярлек Кавказ артын үзенә куша. Швеция белән сугыш (1808—1809) нәтиҗәсендә Фин¬ ляндия Россия империясенә керә. Көч-куәте арткан Россия континенталь блокаданы саклауда үз йөкләмәләрен үтәргә әзерлеген киметкән- нән-киметә бара. Россиянең икмәген, урманын, сүсен, нигездә, Англия сатып ала, шуңа күрә аның белән сәү¬ дәгә чикләүләр бетерелә диярлек. Бу — Наполеонның бик нык ачуын чыгара. Рус-француз мөнәсәбәтләре көннән-көн начарлана бара. 1810 елда Россия башлыча Франциядән кертел¬ гән зиннәтле әйберләргә пошлиналарны күтәрә, Фран¬ ция дә Россия товарларына пошлинаны арттыра. Шу¬ ның белән таможня сугышына юл ачыла. 1811 елның башында Наполеон Александр I нең абзасы Ольден¬ бург герцогының Германиядәге биләмәләрен Франция¬ гә куша. Россия императоры моны турыдан-туры үзен мыскыллау дип кабул итә. 1811 елның ахырында Наполеон Россиягә походка әзерләнә башлый. Ул яңа җиңүләр белән үзенең абруен ныгытачагына, Англия товарларына блокаданы кат¬ гый саклауны тәэмин итәчәгенә һәм континенталь Европада бәйсезлеген саклап калган соңгы эре дәүләтне үзенә буйсындырачагына ышана. 1. Наполеон Европаның үзе яулап алган җирләрендә нин¬ ди сәясәт алып бара? 2. Ни өчен Наполеонның яулап алулары Европа илләре халыкларының милли үзаңы үсешенә ярдәм итә? 3. Наполеон империясе кризисы билгеләрен санап күр¬ сәтегез. Сораулар һәм биремнәр 23
4. «XIX гасыр башында Франциянең тышкы сәясәте» таблицасын дәвам итегез. 5. Россия белән Франция арасындагы мөнәсәбәтләр ни өчен начарлана? 6. «Оккупация», «милли үзаң», «карбонарийлар» төшен¬ чәләрен дәфтәрегезгә язып куегыз һәм аңлатып бирегез. Документлар өйрәнәбез ФРАНЦУЗ АРМИЯСЕ КОМАНДУЮЩИЕ, САРАГОСАНЫ КАМАЛЫШТА ТОТКАН ГЕНЕРАЛ ЛЕЖЕН ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН: Ныклык хатыннарда да ирләрдәгедән ким түгел иде. Без әле генә яулап алган йортның идән астына төштек <...> Аның төннегеннән кечкенә генә бакчада пуля кургашы җыеп йөрүче испанлыны күрдек һәм аны үтердек. Бу кеше җиргә авып төшүгә үк, бер хатын, елап һәм ярсуыннан каһәрле сүзләр кычкырып, үзенең иренең өстенә ташланды. Ул хатын, аягына басып, күз алдында безне каргый-каргый, усалланып, үтерелгән солдатның плащын, мылтыгын һәм патронташын йолкып алмаган булса, безнең солдатлар, киң күңеллелек күрсәтеп, аның кайгысын аңларлар да иде. Пуля аны шунда ук үтерде, Һәм ул үзе дә, ире өчен үч алам дип, аның мәете өстенә ауды. Берничә минуттан 15—16 яшьләрдәге кыз йөгереп килде һәм, үзәк өзгеч тавыш белән: «О, минем әтием! 0, минем әнием!» дип, әти-әнисен үбә-үбә, аларны терелтергә теләп, җансыз калган мәетләр янәшәсенә тезләнде... Әнисенең мәетен берничә мәртәбә алып китәргә омтылып та алып китә алмагач, аны мылтык һәм патронташ белән бергә плащка төреп өстерәргә тотынды <...> ■ Параграф тексты һәм документ нигезендә француз армиясенең ни өчен Испанияне буй¬ сындыра алмавын аңлатыгыз. НАПОЛЕОН I НЕҢ ИТАЛИЯНЕҢ ВИЦЕ-КОРОЛЕ ПРИНЦ ЕВГЕНИЙ НАПОЛЕОН БОГАРНЕГА ХАТЛАРЫННАН: 1810 ел, 23 август. Италия, үзенең гөрләп чәчәк атуына мөнәсәбәттә Франциядән башка бернинди дә планнар кормасын өчен, үз мәнфәгатьләрен Франция мәнфәгатьләре белән берләштерергә тиеш. Ул бигрәк тә Франциягә кушуга сылтау табуларыннан сакланырга тиеш; чөнки, әгәр Франция моның белән үзе кызыксына башлый икән, аңа нәрсә комачаулый ала? «Франция барысыннан да өстен» дигән сүзләрне үзегезнең девизыгыз итеп... алыгыз. 1810 ел, 26 август. Италия... Швейцария товарлары белән тулган. Төсле киндер һәм киҗе-мамык тукымалар барысы да Швейцариядән кертелә, шул ук вакытта алар Франциядә дә чиктән ашкан. Мин шуңа омтылам: төсле киндер тукымалар һ. б. Италиягә Германиядән яки Швейцариядән түгел, фәкать Франциядән генә кертелсен. Бу хакта миңа доклад әзерләгез. ■ Наполеонның Франциягә бәйле территорияләрдә нинди икътисади сәясәт алып баруын аңлатыгыз. Ни өчен ул ризасызлык һәм каршылык китереп чыгарган? 24
РОССИЯГӘ ПОХОД ҺӘМ ФРАНЦИЯ ИМПЕРИЯСЕНЕҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ 1. Ни өчен Россия Франция белән Тильзит солыхы төзүгә барган? Аның шартларын атагыз. 2. Рус һәм француз армияләренең беренче хәрби бәре¬ лешләре кайчан һәм кайда булган? Алар нәрсә белән тәмамланган? 1812 елгы сугыш һәм Наполеон I империясенең җиме¬ релүе. 1812 елның 24 (12) июнендә Наполеон Россиягә үз империясенә һәлакәт китергән походын башлый. Франция хакиме аның иксез-чиксез киңлекләрен басып алмакчы була. XIX гасыр башында Россия импе¬ риясе территориясе зурлыгы ягыннан Европаның баш¬ ка барлык дәүләтләренекеннән дә артып китә, халык саны Наполеон тарафыннан Франциягә кушылган бөтен территорияләрдә яшәүчеләрнекенә тигезләшә. Наполеон Россиягә каршы ярты миллионнан артык кешене мобилизацияли. Басып керүче төп көчләрнең саны 400 меңгә якынлаша. Бу — Көнбатыш чикләрдә тупланган рус армиясенең саныннан ике тапкыр артык була. Шул ук вакытта француз императоры гаскәрлә¬ ренең сугышчан әзерлекләре әллә ни мактанырлык булмый. Наполеонга шактый зур көчләрне буйсынмас Испаниядә һәм, континенталь блокаданы саклау өчен, басып алынган территорияләрдә калдырырга туры килә. Франция кеше ресурсларына кытлык кичерә. «Бөек армия»нең зур өлешен яшь солдатлар, шул исәп¬ тән Италия һәм Германия дәүләтләренең Франция империясе составына кергән территорияләреннән җыелган егетләр тәшкил итә. Аларның ерак Россиядә Наполеон мәнфәгатьләрен яклап сугышырга теләкләре булмый. Император таләбе буенча, Австрия һәм Прус- сиядән китерелгән сугышчылар фәкать ярдәмче функ¬ цияләрне генә үти алалар. Французларга, үзләре исәп тотканча, рус армиясен чик буендагы сугышларда өлешләп тар-мар итәргә насыйп булмый. Рус командованиесе Наполеонның §3 Француз армиясе сугышка ничек әзерләнгән була? Пруссия армиясе солдатлары 25
Француз сугышчылары Мәскәүне калдыралар. Рәссам О. Фабер дю Фер Ни өчен французлар Мәскәүне калдырып китәләр? ниятен сизеп ала. Илбасарларга, Россиянең иксез- чиксез киңлекләргә җәелгән территориясенең эченә үтеп керү өчен, коммуникацияләр сузарга, басып алын¬ ган шәһәрләрдә гарнизоннарын калдыра барып хәрәкәт итәргә туры килә. Французларның Россия халкының буйсынучанлыгына исәп тотулары да акланмый. Фран¬ цуз армиясе тылларында партизаннар хәрәкәте көчәя. 1812 елның 7 сентябрендә (26 августында) Боро¬ дино янындагы хәлиткеч сугышка Наполеон руслар¬ ның 120 мең кешелек армиясенә каршы 130 меңлек гаскәр генә куя ала. Тулы җиңүгә ирешә алмагач һәм кешесез калган Мәскәүне алгач, француз императоры түземсезлек белән Александр I нең солых турындагы тәкъдимен көтә башлый. Бу аны бик катлаулы хәлгә куя. Наполеон армиясе ачлык кичерә, аның сафла¬ ры сирәгәя, салкын кыш якынлаша. Мондый шарт¬ ларда фәкать чигенергә генә кала. Рус армиясе һәм партизаннар һөҗүме астында чигенү качуга әйләнә. 26
Лейпциг сугышы 1812 елның ноябрендә Березино янындагы бәрелеш французлар өчен аеруча һәлакәтле була. Алар 50 меңгә якын кешеләрен югалталар. Әле күптән түгел генә дәһшәтле булган «Бөек армия»нең нибары уннан бер өлеше генә Россиядән кире китә ала. Рус гаскәрләре Неман елгасын кичеп чыккач, герман кенәзлекләрендә һәм корольлекләрендә Наполеон империясенә каршы восстаниеләр башлана. 1813 елнъ(һ, февралендә Россия белән Пруссия арасында союз төзе¬ лә, тиздән аңа Австрия, Швеция, Испания, Англия кушыла. Коалиция Франция үзенең басып алган тер¬ риторияләреннән баш тарткан очракта гына солых төзергә риза була. |Әмма зур авырлыклар белән яңа армия туплаган Наполеон I, көчләрнең тигезсезлеге көн кебек ачык булса да, сугышны дәвам итәргә карар кыла. 1813 елның 16—19 октябрендә Лейпциг янында тарихка Халыклар сугышы булып кереп калган хәлит¬ кеч бәрелеш була. Француз армиясе җиңелә һәм Рейн аръягына чигенергә мәҗбүр ителә. Коалиция гаскәрләре Франция чикләренә якын¬ лашкач, халык, илгә кабат Бурбоннар кайтып, иске 1813, 16—19 октябрь — Лейпциг янында халыклар сугышы 27
тәртипләрнең торгызылуыннан курка башлый. Шул ук вакытта империяне коткарырга мөмкин булган патриотик күтәрелеш тә күзәтелми. Сугыш артык нык арыта. Югары салымнар, 1812—1813 елларда даими рәвештә армиягә алулардан кешесез калган авыллар провинцияләрнең күбесендә ачлык башлануга сәбәп була. Париж, Марсель, Дижон кебек эре шәһәрләрдә тәртипсезлекләр башлана. Императорның күп кенә якыннары (аерым алганда, тышкы эшләр министры Талейран һәм эчке эшләр министры Фуше), үз өстен¬ лекләрен һәм биләмәләрен саклап калырга омтылып, коалиция белән яшерен элемтә урнаштыралар. Тарихи шәхесләр ШАРЛЬ ТАЛЕЙРАН Шарль Талейран (1754—1838) атаклы аристократ гаиләсендә туа, духовный семинарияне тәмамлый һәм аббат була. Чиркәү иерар¬ хиясе баскычлары буйлап бик тиз күтәрелеп китә, 1788—1791 еллар¬ да — епископ Отенский. Руханилардан Генераль штабка сайлана, ләкин «өченче сословие»гә кушыла. Талейран инициативасы буенча, чиркәү җирләрен конфискацияләү турындагы декрет кабул ителә. Моның өчен ул Рим папасы тарафын¬ нан каһәрләнә һәм чиркәүдән аерыла. Монархия бәреп төшерелгәч һәм Людовик XVI җәзалап үтерелгәч, чит илгә китә, Англиядә һәм АКШта яши. Термидориан переворотыннан соң Франциягә кайткач, Талейран тышкы эшләр министры була. Бу вазифаны ул Наполеон I заманында да саклый, император аңа Беневенто кенәзе титулы бирә. Талейран 1809 елда ук инде француз коалициясенә каршы дәүләтләрнең лидерлары белән яшерен элемтәгә керә. Бурбоннарның яңадан хакимияткә кайтаруын оештыра, Людовик XVIII вакытында тышкы эшләр министры була. Хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнә, Бурбоннардан герцог титулы ала. Талейран теләсә кайсы вакыйгадан үзенә файда ала белүе белән дан ала, әхлакый принцип¬ ларны ул бөтенләй танымый. Үз гомерендә ул аз дигәндә 14 тапкыр төрле антларын боза, авыр хәлдә калган чит ил хөкүмәтләренең барысыннан да ришвәт ала һәм солых төзегәндә аларга ташламалар ясарга сүз бирә. Европа сарайларында түбәндәге мәзәк киң тарала: «Ишеттегезме әле, Талейран үлгән, ди. Кызык, бу аңа нәрсәгә кирәк булды икән?» 1814 елның 31 мартында коалиция гаскәрләре Парижга керә. Җыелган сенат императорны тәхеттән төшерергә һәм Людовик XVIII не (җәзалап үтерелгән Людовик XVI ның туганы) тәхеткә утыртырга тавыш 28
бирә. Наполеон I көрәшне дәвам итүдән һәм тәхеттән баш тарта. Союздашлар Урта диң¬ гездәге Эльба утравын аңа биләмә итеп бирә¬ ләр, һәм бәреп төшерелгән император шунда китеп югала. Людовик XVIII илдә булган үзгәрешләр¬ не (аерым алганда, җиргә яңа милекчеләр¬ нең хокукларын, аерым сословиеләрнең өстенлекләрен бетерүне) танырга мәҗбүр була. 1814 елда ул конституция кабул итә. Франция конституцион монархиягә әверелә, ләкин тавыш бирү хокукы югары милек цензы белән чикләнә. Ә менә илгә әйләнеп кайтучы эмигрантлар үзләрен Франциядә революция булмаган кебек тоталар. Алар иске тәртипләрне тулысынча торгызырга омтылалар. Аристократлар җиңүче держа¬ валарның дипломатлары һәм офицерлары Наполеон тәхеттән баш тартканнан соң. Рәссам П. Деларош Союздашларның гаскәрләре Парижга керәләр 29
А. Веллингтон каршында тәлинкә тоталар, «өченче сословие»не санла¬ мауларын күрсәтергә тырышалар. Болар барысы да үзләрен бөек илнең гражданнары итеп тоярга өлгергән гади французларның ачуын китерә. Вена конгрессы һәм Наполеонның Йөз көне. Наполеон белән сугышта катнашкан һәр дәүләт Франция тара¬ фыннан басып алынган биләмәләрнең кире кайта¬ рылуын көтә. Вена конгрессы (1814 елның сентябре — 1815 елның июле) Европаның сугыштан соңгы коры¬ лышы нигезләрен билгели. Анда 9 патшалык итүче монарх һәм хакимияттән мәхрүм ителгән 53 суверен ил катнаша. Алар эре дәүләтләрдән ярдәм һәм яклау эзлиләр. Тыштан караганда Вена конгрессы тоташ күңел ачуларны хәтерләтә. Венаның әле беркайчан да бу хәтле титуллы затларны кабул иткәне булмый. Баллар, 1814, сентябрь — 1815, июнь — Вена конгрессы Вена конгрессында Конгресс, алдан билгеләнгәнчә, 6 атна түгел, ә 9 ай дәвам итә. Австрия империясе башкаласына Европаның югары дәрәҗәле аксөякләре җыела. Хәлиткеч рольне Россия, Австрия, Англия һәм Пруссия уйный. 30
кабул итүләр, концертлар һәм театр постановкалары чиратлап оештырыла. Әмма болар ышыгында интри¬ галар җәтмәсе үрелә. Бер держава да икенчесенә ышан¬ мый, һәркайсы күршесенең көчәеп китүеннән курка. Җиңүче державалар арасындагы ачыктан-ачык кон¬ фликтларга (низагларга) Наполеон I нең Йөз көне (1815 елның 20 мартыннан 22 июненә кадәр) комачау¬ лый. Ул Франция ярларына килеп төшә, һәм Париж аны зур тантана белән каршылый. Людовик XVIII шәһәрдән кача. Император хакимиятенең җиңел торгызылуы шу¬ ның белән аңлатыла: хакимлек иткән берничә ай эчендә Бурбоннар күпчелек халыкны үзләренә каршы куярга өлгерәләр. Франциядә империянең торгызылуы союздашларны, фикер каршылыклары турында онытып, яңа коалиция төзергә мәҗбүр итә. Бельгиядә 1815 елның 18 июнендә Ватерлоо янындагы сугышта Артур Веллингтон һәм Гебхард Блюхер җитәкчелегендәге Англия һәм Пруссия гаскәрләре Наполеон армиясен җиңәләр. Ул кабат тәхеттән баш тарта һәм Атлантик океандагы Изге Елена утравына сөрелә, шунда 1821 елда үлә. Г. Блюхер Ватерлоо янындагы сугыш 31
Француз хатын-кызлары киемнәре. 1818 ел Коалиция илләре территорияләргә кагылышлы мәсь¬ әләләр буенча бик авырлык белән килешәләр. Франция 1792 елдагы чикләренә кайтарыла. Бельгияне Гол¬ ландия белән берләштерәләр. Италиядә корольлекләр (Сардиния һәм Неаполитания) һәм герцоглыклар тор- гызыла. Австрия үзенә Ломбардия белән Венецияне кире кайтара. Ул Пруссия, кече герман корольлекләре, кенәзлекләре һәм ирекле шәһәрләре (аларның саны берничә йөздән 39 га кала) белән бергә Германия союзын төзи ./Бөек Варшава герцоглыгын Пруссия, Австрия һәм Россия үзара бүлешәләр. Соңгысына (Россиягә) Польша җирләренең күп өлеше күчә. Аларда Польша король¬ леге оеша. Пруссия Төньяк Саксонияне һәм Рейн буен¬ дагы җирләрне үзенә куша.'Швециягә Норвегия эләгә. Вена конгрессының территорияләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча карары Наполеон империясенә каршы сугышкан халыклар мәнфәгатьләренә түгел, фәкать монархлар мәнфәгатьләренә генә җавап бирә. Немецларның, итальяннарның һәм полякларның мил¬ ли дәүләт төзүгә омтылышы бөтенләй исәпкә алын¬ мый. Бу алга таба Европадагы күп кенә конфликтларга сәбәп була. Изге союз төзелү. 1815 елның сентябрендә Россия, Австрия һәм Пруссия монархлары тарафыннан Изге Изге союз монархлары нинди максатларны күздә тоталар? МИИМИШИИИИИИИИИИИИВ союз төзү турындагы килешүгә кул куела. Анда катнашучылар үзләренең гамәлләрендә «фә¬ кать изге дин... гаделлек, шәфкатьлелек һәм тыныч¬ лык кагыйдәләренә генә таянырга» йөкләмә алалар. Өч патша «теләсә кайсы шартларда һәм һәр җирдә бер- берсен хупларга, булышлык һәм ярдәм күрсәтергә» вәгъдә бирәләр. Изге союзга тиздән континенталь Евро¬ падагы барлык илләрнең дә (күптән түгел җиңелгән Францияне дә кертеп) монархлары кушыла. Франция өчен бу адым бөек держава статусын торгызуга юл ача. I Го II Бөек державалар — халыкара эшләрдә аеруча зур роль уйнаучы, көчле һәм йогынтылы дәүләтләр. XIX гасыр башында Англия, Франция, Россия, Австрия һәм Пруссия шундыйлардан санала. I 32
Изге союзның төп максаты Вена конгрессыннан соң Европада урнашкан сәяси стройның ныклыгын саклау була. Союз төзү гомуми мәнфәгатьләргә ия дәүләтләрнең хезмәттәшлеге нигезендә тарихта берен¬ че мәртәбә Европада тынычлык урнаштыру омты¬ лышы була. Шуның белән бергә, Александр I Изге союзны даими эшләүче оешмага әйләндерергә омтыла. Бу хакта ул Изге союзның 1818 елда Аахенда (Гер¬ мания) уздырылган конгрессында ясаган чыгышында да әйтә. Шул ук конгресста союз илләренең үз сәясәт¬ ләрендә «гадел хөкем, фикер бердәмлеге һәм уртачыл- лык үрнәге» күрсәтү йөкләмәләре турында деклара¬ ция кабул ителә. Людовик XVIII 1. 1812 елгы рус-француз сугышының үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт? Наполеонның Россиягә походы ни өчен җиңелү белән тәмамлана? 2. «XIX гасыр башында Франциянең тышкы сәясәте» таблицасын тутырып бетерегез. Империянең басып алу сәясәтенең җимерелү сәбәпләре турында нәтиҗә ясагыз. 3. 1813 елда Наполеонга каршы коалициягә нинди дәү¬ ләтләр керә? 4. Тәхеттән баш тартканнан соң, Наполеонны нинди яз¬ мыш көтә? Наполеонның Йөз көне турында сөйләгез. Ни өчен каһәрләнгән император хакимияткә җиңел кайта? 5. Вена конгрессыннан соң Европадагы территориаль үзгәрешләр турында сөйләгез. Россия, Пруссия, Австрия составына нинди җирләр керә? Аларны картадан күр¬ сәтегез. Территориянең мондый бүленеше кемнәр мән¬ фәгатен чагылдыра? 6. «Бөек державалар» төшенчәсен сез ничек аңлыйсыз? Аларга кайсы дәүләтләр керә? Сораулар һәм биремнәр
w Европа Наполеонның басып алу сугышлары елларында (1800—1815) I 1 Франция һәм 1799 елга аңа 1 кушылган территорияләр 1799—1811 елларда Франциягә m кушылган территорияләр һәм Франциядән бәйле дәүләтләр 1805—1809 елларда француз гаскәрләре походлары 1812 елда Наполеон армиясенең ♦ Россиягә походы һәм чигенүе 1812 елда рус гаскәрләре хәрәкәтләре iii!i' 1812 елгы Ватан сугышында партизаннар 1 хәрәкәт иткән районнар л 1812—1813 елларда рус гаскәрләренең чит илләргә походы . Француз илбасарларына каршы милли- _ ' азатлык көрәше барган районнар t 1813—1815 елларда союз гаскәрләре хәрәкәтлә¬ ре (Россия, Англия, Австрия, Пруссия, Швеция) Х1815 Хәлиткеч сугышлар булган урыннар һәм еллар — Изге Рим империясе чикләре (1806 елга кадәр яши) =♦ Инглиз флоты хәрәкәтләре “ “ Континенталь блокада (1806 елдан) 1812 елда дәүләт чикләре
ТАЛЕЙРАН ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН: Документлар өйрәнәбез <...> Парижда императорга каршы бернинди заговор да оештырылмады, әмма аның дуамал холкы, шулай ук солых төзергә исәбе булмау аркасында килеп чыгачак нәтиҗәләр хакында гомуми һәм шактый гына борчылулар сизелә иде... Таркала башлаган хакимиятне тиз арада алыштырырлык хөкүмәт әзерләү зарурлыгы көннән-көн катгыйрак төс ала башлады. Бер генә көн икеләнеп тору да безнең бәхетсез илебезгә яшерен янаган бүлү һәм коллыкка төшерү турында фикерләр тууга китерергә мөмкин иде <...> Бәреп керү дәһшәтләре уртасында калган Франция ирекле һәм хөрмәткә лаек булуны өстен күрде, ә бу — Бурбоннарның кайтуын теләүне аңлата иде <...> Фәкать Бурбоннар гына, тиз арада һәм Европаны куркынычсызлыкта калды¬ рып, француз җирләрен биләгән чит ил армияләрен куып чыгара ала иде. Фәкать Бурбоннар гына лаеклы рәвештә Франциягә сәяси һәм табигый яктан аңа отышлы чикләрне кире кайтара ала иде. Бурбоннар белән Франция гадәттән тыш зур булудан туктады, әмма бөеккә әйләнде <...> 2 апрельдә мин Сенат җыйдым һәм кичке сәгать 7 дә император Александрга анда (Сенатка) керүчеләрнең барысыннан да кул куйдырган истәлекле карарны китердем. Ул — Наполеонны тәхеттән төшерү һәм конституцион гарантияләр белән Бурбоннарны торгызу турында белдерә иде. Шуны да әйтергә кирәк: император Александр Бурбоннарны торгызуны таләп иткән сенаторлар арасында Людовик XVI ны җәзалап үтерүне яклап тавыш биргән берничә затны күреп гаҗәпкә калды. ■ Документ авторы Бурбоннар династиясе хакимиятен торгызу зарурлыгын ничек аңлата? ИЗГЕ СОЮЗ ҺӘМ 1820—1830 ЕЛЛАРДА ЕВРОПАДАГЫ РЕВОЛЮЦИОН ХӘРӘКӘТ Нәрсә ул революция? Сез нинди революцияләр турын¬ да беләсез? Европада реакция көчәю. Сугышлардан арыган Евро¬ пада тынычлыкка һәм тәртипкә омтылыш өстенлек ала. Бу иске аристократия белән халыкның сәнәгать һәм сәүдә буржуазиясен тәшкил иткән мөлкәтле яңа катлавы арасында килешү мөмкинлекләре ача. Аерым алганда, мондый компромиссны Александр I дә хуплый (аның тәкъдиме белән Франциядә конституцион монархия урнаша). Ләкин тиздән Изге союзда реак¬ цион рух хакимлек итә башлый. Австрия канцлеры §4 35
К. Меттерних ачыктан-ачык абсолютизмны (чиклән¬ мәгән монархия) торгызу идеясен күтәреп чыга. ■Реакция — кайбер аристократларның, руханилар һәм түбән катлауларның җәмгыятьтәге үзгәрешләрне танырга теләмәве, иске тәртипләрне кайтарырга омтылышы. Тарихи шәхесләр КЛЕМЕНС МЕТТЕРНИХ Клеменс Меттерних (1773—1859) — Австрия дипломаты, 1809—1821 ел¬ ларда Австриянең тышкы эшләр министры, 1821—1848 елларда Габсбурглар империясенең хөкүмәт башлыгы (канцлер). Сәяси интригалар остасы, Европа державалары арасындагы каршылык¬ лардан файдаланып, аларны үз ихтыярына буйсындыруга бик маһир зат була. Ул үзен үрмәкүч оясында утыручы һәм корбаннарын үзенә кирәкле юнәлештә борып җибәрүче үрмәкүч белән чагыштыра. Изге союз төзелгәннән соң, Меттерних Европадагы һәр үзгәрешкә (алар иң элек Австриягә зыян китерәчәк дип) каршы чыга. Чынлыкта ул Изге союз сәясәте белән җитәкчелекне үз кулына алуга (тормышка ашыруга) ирешә. Гәрчә Австрия союздагы иң көчле ил булып санал- маса да. Балкан һәм аеруча славян халыкларына йогынтысы зур булган өчен, ул Россияне Австриягә иң зур куркыныч тудыручы ил дип саный. Әмма ул үз карашларын «монархлар бердәмлеге» турындагы фикерләре «ышыгына» яшерә. XIX гасырның икенче яртысында Австро-Венгриянең Россиягә аеруча дошман саналган илләр исәбендә булуында аның сәясәте дә зур роль уйный. Бурбоннар хакимияте кабат торгызылганнан соң, Испаниядә конституция бетерелә, кортеслар таратыла, инквизиция торгызыла. Бурбоннар хакимлек иткән Неаполитан корольлегендә һәм Сардиниядә дә абсо¬ лютизм режимы урнаша. Реакция халыкның киң катлавында ризасызлык тудыра. '1820—1821 елларда Испания һәм Италия дәү¬ ләтләре беренче революцион хәрәкәт күтәрелеше (Бөек француз революциясеннән соңгы) мәйданына әйләнә. Абсолютизмга каршы армия канаты астындагы массакүләм чыгышлар Испания, Пьемонт, Неаполитан корольлеге монархларын конституцияне торгызу белән килешергә мәҗбүр итә. Бер үк вакытта алар, 36
Изге союз дәүләтләре хакимнәре (сулдан уңга) — рус патшасы Александр I, Австрия императоры Франц I, Пруссия короле Фридрих Вильгельм III революцияне бастыруда ярдәм итүләрен со¬ рап, Изге союзның әйдәүче державалары¬ на мөрәҗәгать итәләр. 1821 елның гыйнвар — май айларында уздырылган Изге союз конгрессында бу үте¬ нечкә җавап бирелә. Француз гаскәрләре Испаниягә җибәрелә, Австрия армиясе Италиягә керә. Бу илләрдә абсолютизм торгызыла. . 1821 елда Грециядә төрек хөкемдарларына каршы восстание башлана, аннан ул, көчәеп, азатлык рево¬ люциясенә әйләнә. Восстаниене бастырырга җибәрел¬ гән Госманлы империясе гаскәрләренең ерткычлыгы, аларның тыныч халыкны кыруы (Хиос утравында яшәүче 100 мең кешедән фәкать 2 меңе генә исән кала, калганнары үтерелә яки коллыкка сатыла) Евро¬ паның һәр почмагында нәфрәт уята. Азатлык көрә¬ шендә катнашырга дип Грециягә күп кенә илләр¬ дән иреклеләр килә. Алар арасында инглиз шагыйре Джордж Байрон да була, ул Грециянең бәйсезлеген яклап һәлак була. Изге союз, Төркия анда кермәсә дә, грек поддан¬ ныйларының үзләренең законлы падишаһларына — солтанга каршы баш күтәрүләрен гаепләп чыга. Шу¬ ның белән союз халыкларны түгел, ә монархларның мәнфәгатьләрен һәм иминлекләрен яклаучы буларак чыгыш ясый. Союзның мондый позициясе Европадагы күп кенә илләр җәмәгатьчелегендә ризасызлык тудыра. Госманлы империясе мөселманнарына каршы көрәштә православие динендәге Балкан халыкларын традиция буенча яклап килгән Россия дә катлаулы хәлдә кала. Европа державалары арасындагы сакланып килгән каршылыклар Изге союзның ныклыгын какшаталар. Баштан ук Англия анда катнашудан баш тарта. Аның хакимияте революцияләрне хуплый, ләкин шул ук Изге союз революцияләргә ничек караган? Дж. Байрон албан киемендә. Рәссам Т. Филлипс 37
вакытта үзгәрешләргә омтылган халыкка карата көч куллану сәясәтен дә акыллы гамәл дип санамый. 1823 елда Англия грекларның бәйсезлеккә хокукын таный һәм, континенталь Европа монархларының ризасызлык күрсәтүенә дә карамастан, алар белән сәүдә элемтәләрен үстерә башлый. Шул ук вакытта инглиз дипломатиясе Изге союзның Латин Америкасы эшлә¬ ренә (анда да революцион хәрәкәтләр җәелгән була) тыкшынырга омтылуына каршы чыга. Грецияне азат итү. Изге союз илләре, монархларның революцияләрдән куркулары көчәя баруга карамастан, Грециягә карата сәясәтләрен үзгәртергә мәҗбүр була¬ лар. Грек баш күтәрүчеләренең Госманлы империясе солтаны хакимиятенә каршы тигезсез кораллы көрәше Хиос утравында үтереш. Рәссам Э. Делакруа 38
туктамый. 1826 елда Петербург протоколы имзалана. Аның нигезендә Англия белән Россия Грециягә карата үз сәясәтләрен ки¬ лештерәләр (тиздән бу протоколга Франция дә кушыла). Державалар Төркиядән бәйсез¬ лек өчен көрәшүче грекларга каршы тер¬ рорны һәм репрессияләрне туктатуны таләп итәләр. Төркиянең Мисырдан өстәмә көч алып Грециягә җибәрергә омтылуына җавап итеп, Россия, Англия һәм Франциянең берләш¬ терелгән эскадрасы 1827 елның 20 октя¬ брендә Наварин бухтасында (култыгында) Төркия-Мисыр флотын тар-мар итә. Төркия белән сугышта (1828—1829) җи¬ ңү яулау нәтиҗәсендә, Россия үзенең сәүдә судноларына Босфор һәм Дарданелл бугазлары аша тоткарлыксыз үтү хокукы ала. Төркия Грециядән ясак алу хокукын саклап кала, әмма моннан соң аның эчке эшләренә тыкшынмаска тиеш була. Солтан гаскәр¬ ләре греклар җиреннән китәргә сүз бирәләр. Сербиягә, Молдавиягә, Валахиягә дә Грециянеке кебек үк хокук¬ лар бирелә. 5 1830 елда Франция һәм Бельгиядәге революцияләр. Изге союз монархлары өчен Франция белән Бельгиядәге революцион үзгәрешләр дә (аларга Европадагы реакция комачаулый алмый) көтелмәгән хәл була. 1824 елда, Людовик XVIII үлгәннән соң, Франция тәхетенә аның туганы, үзенең реакцион карашлары белән танылган Карл X утыра. Ул элекке җирбиләү- челәргә революция елларында тартып алынган җир¬ ләре өчен компенсация түләү турында закон кабул итүне таләп итә. «Мәсхәрәләү турында»гы («О свято¬ татстве») закон католиклар диненә һәм чиркәүгә кар¬ шы кылынган гамәлләр өчен катгый җәза (хәтта үлем җәзасы) бирүне урнаштыра. 1830 елда король консти¬ туцион стройны саклау тарафдарлары өстенлек иткән депутатлар палатасын тарату турында указ чыгара. Яңа сайлау тәртибе кертелә, аның нигезендә фәкать эре Грек баш күтәрүчеләре ял итә 1821-1829 - Г рециядә революция 39
Карл X сурәте төшерелгән көмеш тәңкә Франциянең 1930 елдан соңгы гербы җирбиләүчеләр генә тавыш бирү хокукына ия була. Асылда, сүз монархия перевороты һәм абсолютизмны торгызуга омтылыш турында бара. Бу — парижлылар¬ да ризасызлык тудыра. 1830 елның 26 июлендә Парижда, конституцион стройны яклап, французлар манифестациясе баш¬ лана, ул полиция белән бәрелешкә әверелә. 28 июльдә Франция башкаласы баррикадалар белән каплана, икенче көнне баш күтәрүче парижлылар король сарае Тюильрины басып алалар. Карл X тәхеттән баш тарта. Депутатлар палатасы карары буенча, тәхеткә Орлеан герцогы Луи Филипп утыра. Яңа конституция кабул ителә, ул, мөлкәт цензының дәрәҗәсен киметеп, ми¬ лекчеләрнең күпчелегенә тавыш бирү хокукын тәэ¬ мин итә. Карл X яклы аристократлар армиядәге һәм дәүләт учреждениеләрендәге җитәкчелек вазифала¬ рыннан куылалар. Франциядәге революция Бельгиядә дә зур теләк¬ тәшлек таба. Нигездә, католиклар яшәгән, әмма көчләп протестант динендәге Нидерланд корольлегенә кушыл¬ ган бу илдә әкренләп ризасызлык үсә. Аны Бельгия сәнәгатьчеләрен һәм эре сәүдәгәрләрне бөлгенлеккә төшерүче таможня һәм салым сәясәте тагын да көчәй¬ теп җибәрә-. 1830 елның августында Брюссельдә вос¬ стание башлана. Тиздән революция бөтен илне чолгап ала. Иреклеләр ополчениесе һөҗүменнән югалтуларга дучар булган Голландия гаскәрләре Бельгия террито¬ риясен ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Брюссельдә җыелган Милли конгресс Бельгияне конституцион монархия дип игълан итә. 3 Изге союз һәм 1830—1831 еллардагы Польша восста¬ ниесе. Австриядә, Пруссиядә һәм Россиядә Франция белән Бельгиягә интервенциягә әзерлек башлана. Әмма Европаның Көньягындагы һәм Көнчыгышындагы зур үзгәрешләр Изге союзга бу илләргә бәреп керергә кома¬ чаулый. Италия дәүләтләрендә — Парма, Модена гер- цоглыкларында һәм Папа җирләрендә Франция һәм Бельгиядәге революцияләр йогынтысы астында восста¬ ниеләр кабынып китә. Аларның төп шигаре илнең 40
Рәссам Г. Вапперс үзенең «1830 елның сентябреннән бер күренеш» дигән картинасын Бельгия революциясе вакый¬ галарына багышлаган. Луи Филипп Орлеанский бердәмлеген торгызу була. Австрия, рево¬ люцион чыгышларны бастыру өчен, гаскәр җибәрә. I Интервенция — бәйсез дәүләт эшләренә аның сәяси строен көч белән үзгәртү макса¬ тында хәрби тыкшыну. Польшада да революцион рух көчәя. Па¬ риж революциясе турындагы хәбәр 1830 ел¬ ның 20 ноябрендә восстание башлануга сәбәп була. Сейм (парламент) Россия пат¬ шасы Николай I нең Польша Корольлеге тәхетеннән төшерелүе турында игълан итә. Поляклардан торган хәрби частьлар сейм ягына күчә. Полякларга теләктәшлек белдерүләренә карамастан, Көнбатыш Европа илләренең 41
1830—1831 — Польша восстаниесе Сораулар һәм биремнәр берсе генә дә ал арга ярдәм күрсәтергә җөрьәт итми. Берничә айга сузылган каты сугышлардан соң генерал И. Ф. Паскевич җитәкчелегендәге рус гаскәрләре, баш күтәрүчеләрнең каршылыгын бастырып, Варшавага керә. Көнбатыш Европага интервенция турындагы мәсь¬ әлә үзеннән-үзе көн тәртибеннән төшеп кала. Фран¬ циядә революция тәмамлана. Бельгиягә килгәндә, бөек державалар (Англия, Россия, Австрия һәм Пруссия) Лондонда уздырылган конференциядә аны бәйсез һәм нейтраль дәүләт дип танырга килешәләр. 1. Наполеон сугышларыннан соң Европада реакция баш¬ лану нәрсә белән аңлатыла? 2J1820 елларда кайсы дәүләтләрдә абсолютизмга каршы массакүләм революцион чыгышлар була? Аларны басты¬ руда Изге союз нинди роль уйный? 3. Греция халкының бәйсезлек көрәшенә карата Изге союз илләре нинди позиция алалар? Греция вакыйгалары Евро¬ па җәмәгатьчелегенә нинди тәэсир ясый? 1828—1829 ел¬ лардагы рус-төрек сугышыннан соң Грециянең хәле ничек үзгәрә? 4. 1830 елда Франциядәге июль революциясенең сәбәп¬ ләрен күрсәтегез. Аның нәтиҗәләре нинди була? 5. Бельгиядәге революцион чыгышлар ничек тәмамлана? 6. «1820—1830 елларда Европадагы революцион хәрә¬ кәтләр» таблицасын тутырыгыз. Дата Ил Вакыйгалар Европа илләрендәге революцион хәрәкәтләрнең охшаш һәм аермалы якларын күрсәтегез. 42
ҖИРНЕҢ ЭЛЕККЕ МИЛЕКЧЕЛӘРЕНӘ КИЛГӘН ЗЫЯННЫ КАПЛАУ ТУРЫНДАГЫ ЗАКОННАН (1825 ЕЛ, 28 АПРЕЛЬ): Документлар өйрәнәбез Без, Ходай рәхмәте белән Франция короле булган Карл, ...тәкъдим иттек, һәм палата хуплады, һәм без түбәндәге әмерне бирәбез: <...> 1792 елның 1 гыйнварына күчемсез милекләре Франциядә урнашкан яисә Франция территориясенең бер өлешен тәшкил иткән французларның әлеге милке революцион хаки¬ миятләр тарафыннан сөрелгән һәм хөкем ителгән эмигрантлар турындагы закон нигезендә тартып алына һәм читләштерелә. Миллиард франк капиталдан 30 миллион франк аларга килгән әлеге зыянны каплау өчен рента итеп билгеләнә. Акча (әгәр булса) турыдан-туры вариска, әгәр андый варис булмаса, гаилә күрсәтмәсе буенча, югалту кичергән вариска яки варисларга түләнә. КАРЛ X ДЕКРЕТЫННАН (1830 ЕЛ, 25 ИЮЛЬ): Без, Ходай рәхмәте белән Франция короле булган Карл, ...үзебезнең министрлар кабинеты доклады нигезендә түбәндәгеләрне боерабыз: <...> Вакытлы матбугат иреге бетерелә... чыга торган яки чыгачак һәрбер журнал һәм вакытлы яки ярымвакытлы басма, Парижда чыкканмы ул, әллә департаментлардамы, эчтәлеге нинди булуга карамастан, авторларының һәм наширнең бездән алган рөхсәте белән генә бастырыла. Мондый рөхсәт өч ай саен яңартыла. Ул гамәлдән төшерелергә дә мөмкин <...> ■ Карл X сәясәте халыкның кайсы катлавы мәнфәгатьләрен чагылдырган? ЛАТИН АМЕРИКАСЫНДА АЗАТЛЫК ХӘРӘКӘТЕНЕҢ ҖИҢҮЕ 1. Искә төшерегез: Латин Америкасын колонияләш¬ терүне кайсы илләр һәм кайчан башлыйлар? 2. Колонизаторлар яулап алган җирләрдә нинди иҗти¬ магый уклад урнаштыралар? XIX гасыр башында Латин Америкасы. Латин Америка¬ сындагы азатлык революцияләре Изге союз сәясәтенә бик көчле йогынты ясый. XIX гасыр башында Латин Америкасы территориясенең күпчелек өлеше (Порту¬ галия колониясе булган Бразилиядән кала) Испания колониаль империясе составына керә. Испания колонияләрендә 16 миллионнан артык ке¬ ше яши, шуларның 7,5 миллионын индеецлар, 5,3 мил¬ лионын метислар, мулатлар һәм самболар (ак тәнлеләр §5 43
Испания колонияләрендәге восстаниеләрнең сәбәпләрен аңлатыгыз. һәм индеецларның, ак тәнлеләр һәм негрларның, инде¬ ецлар һәм негрларның катнаш никахыннан туганнар), 3 миллионын креоллар (колонияләргә Испаниядән күчеп килүчеләрдән туганнар) тәшкил итә. Африкадан китерелгән кол негрларның төп өлеше (2 млн чамасы) Бразилиядә һәм Кариб бассейны утрауларында яши. XIX гасыр башында Испания биләмәләрендәге коло¬ ниаль тәртипләрдән канәгатьсезлек хөкем сөрә. Җир¬ ләрнең һәм рудникларның күп өлеше хакимият (коро¬ на) һәм латифундияче алпавытлар кулында була. Латин Америкасы халкының бер өлеше генә ирекле терлекче крестьяннар — гаучолар була. Җирсез аренда¬ торлар һәм бурычлары нәселдән-нәселгә күчеп килгән коллар — пеоннар төп халык массасын тәшкил итә. Индеецлар мәҗбүри хезмәт йөкләмәсе үтиләр, алар испан тәхете өчен рудникларда бушка көмеш чыгарыр¬ га тиеш булалар. Бу еш кына восстаниеләргә китерә. Испан хакимияте колонияләрдәге халыкка югары туры һәм кыек салымнар сала. Соңгысы тәмәкегә, спиртка һәм герб кәгазенә король монополиясе белән бәйле була. Шахталардан һәм плантацияләрдән (ши¬ кәр, кофе, тәмләткечләр һ. б.) алынган продукцияне Бразилия алпавыты гаиләсендә көндезге аш вакыты 44
фәкать Испаниягә генә чыгарырга рөхсәт ителә. Аларны сатудан алынган керем ко¬ роль казнасына китә. Ләкин Испания базары колонияләрдән китерелгән продукцияләр¬ нең барысын да сыйдыра алмый. Мондый сәясәт җирле сәүдә, һөнәрчелек һәм ману¬ фактура үсешен тоткарлый. Испания үзе дә колонияләрне җитәрлек күләмдәге сәнәгать товарлары белән тәэмин итә алмый. Болар барысы да халыкта, хәтта аның өстен катлауларында — плантация хуҗала¬ рында, эре сәүдәгәрләрдә, офицер һәм чи¬ новникларда — ризасызлык тудыра. Алар арасында колониаль бәйлелектән котылу идеясе популярлаша. Франция колониясе Гаитида 1791 елда башланган восстаниенең уңышлары коллар һәм пеоннар өчен рухландыргыч үрнәк була. Гаити үзен коллыктан азат, бәйсез дәүләт дип игълан итә. Озакка сузылган сугыш¬ лардан соң, 1804 елда Гаити, Латин Америкасында беренче булып, үзенең бәйсезлеген танытуга ирешә. Испания колонияләрендә азатлык хәрәкәте. 1808 елда Испаниягә Наполеон гаскәрләре бәреп кергәч, аның Латин Америкасындагы колонияләрендә бәйсезлек өчен сугышлар башланып китә. Мексикада руханилар Мигель Идальго һәм Хосе Морелос җитәкчелегендә крестьяннар сугышы кабына. Аның шигаре Испания хакимиятеннән азатлыкка чыгу, коллыкны юкка чыгару, алпавыт җирбиләүчеле- ген бетерү һәм җирләрне илнең төп халкына — инде¬ ецларга кайтарып бирү була. 1813 елда Венесуэла үзен республика дип игълан итә, аңа нигез салучы С. Боли¬ вар «Коткаручы» дигән мактаулы исем ала. Латин Америкасының көньягындагы Ла-Плата вице-король¬ легендә (хәзерге исеме — Аргентина) Мануэль Белъгра- но һәм Хосе Сан-Мартин җитәкләгән хөкүмәт төзелә. Уругвай белән Парагвай да бәйсезлек игълан итәләр. Абсолют монархия урнаштырылганнан соң, Испа¬ ния Латин Америкасы биләмәләренең күпчелек өле¬ шендә (Ла-Платадан кала) үз күзәтчелеген торгызуга 1804 — Латин Америкасында беренче бәйсез дәүләт Гаитиның почта маркасы 45
М. Идальго Мексиканың бәйсезлеген игълан итә 1819 — Бөек Колумбия төзелә Венесуэла флагы. 1817 ел ирешә. Моның сәбәбе — азатлык хәрәкәтенең таркау¬ лыгында. Яңадан игълан ителгән дәүләтләрнең лидер¬ лары арасында чикләр аркасында бәхәсләр башлана. Бу аларга колонизаторларга каршы көчләрне берләш¬ терергә комачаулый. Күп кенә җирбиләүче креоллар, индеецларның һәм пеоннарның үз җирләрен яулап алуларыннан куркып, испан колонизаторларының кире кайтуын яклыйлар. Колониаль империянең җимерелүе. Колониаль тәртип¬ ләрнең кабат торгызылуы азатлык хәрәкәтләрендә яңа күтәрелешкә китерә. 1816 елда С. Боливар, Гаити хөкүмәтеннән ярдәм алып, үз отряды белән Венесуэла ярларына килеп төшә. 1819 елда Испания хакимлегеннән азат ителгән терри¬ торияләрдә Бөек Колумбия республикасы игълан ителә. 1822 елга С. Боливар сугышчылары Көньяк Америка¬ ның бөтен төньягын азат итәләр. Боливар Латин Америкасы дәүләтләрен берләштерү ягында була, ул бергәләп бәйсезлекне яклау һәм артта калганлыкны җиңү проблемаларын хәл итәргә җиңел¬ рәк булыр дип саный. Әмма Боливар идарәсенең элек¬ кеге Испания колонияләренең үзенчәлекле мәнфәгать¬ ләрен исәпкә алмаган диктаторлык алымнары аның, проектының җимерелүенә китерә. Моннан тыш, АКШ һәм Бөекбритания Латин Америкасы дәүләтләренең көчәеп китүен теләмиләр һәм Боливар хакимиятенә каршы заговорлар оештыралар. 1827—1830 елларда Бөек Колумбия таркала. Боливар хакимияте бәреп төшерелә, ә Перу, Боливия, Эквадор һәм Венесуэла бәйсез дәүләтләр дип игълан ителәләр. 1820 елда Испаниядә революция башлануга, Мекси¬ каның җирле аксөякләре, революцион рух җәелүдән куркып, бәйсез дәүләт төзү ягына баса. 1821 елда Агустин Итурбиде (элекке испан армиясе полковнигы) җитәкләгән азатлык армиясе Мехиконы яулап ала. Итурбиде Мексика императоры дип игълан ителә. Әмма аның идарәсенең деспотлыкка нигезләнүе восстание¬ гә китерә, шуның нәтиҗәсендә Мексика 1823 елда республика дип игълан ителә. 46
СИМОН БОЛИВАР Тарихи шәхесләр Симон Боливар (1783—1830) — чыгышы белән Венесуэланың бай креол гаиләсеннән, Европада белем ала. Ул Испаниядә, Италиядә, Франциядә (1799—1806) була, революцион хәрәкәтләр һәм Наполеон I империясе төзелү белән бәйле кайнар вакыйгаларны күзәтә. Вата¬ нына кайткач, Боливар азатлык көрәшендә актив катнаша һәм 1813 елда испан гаскәрләреннән азат ителгән Венесуэла республика¬ сын җитәкли. Әмма үзгәртеп корулар үткәргәндә кыюсызлык күрсәтүе (аерым алганда, Боливар үз поместьесындагы колларны азат итә, әмма һәр җирдә дә коллыкны бетерү мәсьәләсен хәл итми) респуб¬ ликаның җимерелүенә китерә. Гаитида үз тарафдарларыннан 30 кешелек отряд җыеп, 1816 елда Боливар Венесуэланы испаннардан азат итә. Коллыкны юкка чыгару һәм үз армиясенә кушылганнарга җир бүлеп бирү турындагы декретлары аңа яңа тарафдарлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Испаннарны тар-мар иткәннән соң, Боливар Бөек Колумбия республикасы президенты итеп сайлана, аның армиясе, испан гарнизоннарын тар-мар итеп, көньякка таба хәрәкәт итә. А. Итурбидены тәхеткә утырту 47
Д' —, X. Сан-Мартин Дж. Монро Континентның көньягында Ла-Плата Берләште¬ релгән провинцияләренең Сан-Мартин командалы¬ гындагы армиясе, 1817 елда Анд тауларын кичеп, Чилидан испан гаскәрләрен куып чыгара. Аннан соң 1820—1821 елларда ул Перуның көньяк территория¬ сенә керә. Көньяк Америкадагы иң эре колония булып санал¬ ган Бразилия Наполеон сугышлары барган елларда француз гаскәрләреннән качкан Португалия короленең сыену урыны була. Король Европага киткәч, аның улы, принц-регент Педро, 1822 елда үзен император дип игълан итә, Бразилия бәйсез дәүләткә әйләнә. Изге союз һәм Монро доктриналы. Латин Америка¬ сындагы азатлык революцияләре барышында өстен хокукларга ия катлау мәнфәгатьләренә зыян килми, алпавыт һәм чиркәү җирбиләүчелекләре сакланып кала. Шулай да 1822 елда Веронда уздырылган Изге союз конгрессы, Испаниянең үтенече буенча, океан артына гаскәрләр җибәрә. Франция дә иске тәртип¬ ләрне саклаучы ролендә чыгыш ясарга әзер була. Ләкин Латин Америкасындагы дәүтләтләр белән сәүдә элемтәләрен җайга салган Англия үзе өстеннән испан хакимлеген торгызуга каршы чыга. Изге союз белән конфликтка кергәч, Англия, ярдәм сорап, үзенең элеккеге фетнәче колонияләренә, Кушма Штатларга мөрәҗәгать итә. Аларның җавабы булып 1823 елда Монро доктринасы игълан ителә. Анда АКШ президенты Джеймс Монро: «Европа эшләренә Америка тыкшынмый. Шуның белән бергә, АКШ Европа илләренең үз сәяси тәртипләрен Яңа Дөнья (Новый Свет) территорияләренә көчләп тагуларына һәм аны колониаль экспансия объекты итеп карау¬ ларына юл куймаячак»,— дип белдерә. (Экспансия — билгеле бер территорияләр өстеннән кайсы да булса илнең хакимлек сфераларын киңәйтү. Шулай итеп, диңгезләрдә хакимлек итүче Англия һәм көчле армияне алга чыгарырга сәләтле АКШ Изге союз планнарын тормышка ашырырга комачаулыйлар. 48
Латин Америкасында азатлык революцияләре Северными тропик 20- Х1819 ПЕРУ 1821 120' 100е До 18. 1НГТОН 1822 20- Сан-Луис-Пс Гвадалахара Кокимбд' 1817 < ■ МОНТЕВИДЕО ’НОС-АЙрес (Сеару).' ■ . /! ' Ресифи^ КаЬьЬаЪ&Хрй ЛЙМА1® . ,Ая^чо Ку ЯРОВИНЦИ ? ЛА-ПЛАТЫ» i $ Сан-Хуан ‘^Мендоса (^АНТЬЯГС^р Ма.по Консепсьон °з|{АРГЕНТМНА ГГА/ГХШЧц^дА» Ф°™лендские (Мальвинские) о-, (Исп. до 1820 г., Apr. с 1820 г.) Тампико ]лорес ~^ерак^ус ^Рит-) Чильпансит Акапулько > Новый Орлеан' Мексиканский L 1 залив \Д СдЗанаЖТГ; влк. Пичин1 р-ва Г апапагос 4 (Исп.) рид.р- с - . . • ) K,^aH'na^y троЦИк £УНС1>он / ч» ? о. Гаити (Фр. д о. Ямайка ПОРТ-О-ПРЕТК? (Брит.) о д-Боливар (Ангостура) Парамарибо <1|L_o^o^eA,w Белен Ю 1804 г.) о-Рико (Исп.) Гваделупа (Фр.) э. Мартиника (Фр.) о. Тринидад (Брит.) ОС XVIII гасыр ахырында колониаль биләмәләр "I Испаниянеке [~ ~ 1 Португалиянеке Гаити утравында коллар рево- 7 люциясе (1791—1804). Латин I Америкасында беренче бәй¬ сез дәүләт игълан ителү . •. Милли-азатлык көрәше барган эре үзәкләр һәм районнар Испаниягә каршы восстаниеләр барган районнар Идальго җитәкчелегендә V//// (1810—1811) ===_ Морелос җитәкчелегендә (1811—1813) Азатлык армияләре походлары Боливар җитәкчелегендә (1812-1825) Сан-Мартин җитәкчелегендә (1817-1822) Иң мөһим сугыш булган урын¬ нар һәм еллар Латин Америкасында бәйсез дәүләтләр төзелү Азатлык көрәше нәтиҗәсендә барлыкка килгән дәүләтләр Бәйсезлек урнаштыру еллары 1829 елга булган дәүләт¬ ләрнең чикләре Испания хакимияте астында калган территорияләр
Европа монархларына чигенергә туры килә. Латин Америкасына интервенция оештыру мөмкин булмый. Бу — Изге союз¬ ның җитди җиңелүе була. Латин Амери¬ касы дәүләтләре бәйсез үсеш юлына баса¬ лар. Континенттагы соңгы испан гарни¬ зоны 1826 елда капитуляцияли (корал ташлый). АКШ һәм Латин Америкасы. Монро доктри¬ насы Латин Америкасын Европа держава¬ ларының икенче тапкыр кабалага төшерү¬ ләреннән саклап кала. Әмма, Латин Амери¬ касы дәүләтләрен яклаучы буларак чыгыш ясап, Кушма Штатларга аларның базар¬ Индеецлар башлыгы портреты Америка гаскәрлә¬ ренең индеецлар белән сугышы ларына киң юл ачыла, шулай ук экспансия оештыру мөмкинлеге дә тәэмин ителә. Вашингтон күзәтчелегендәге территория, бәйсезлек яулап алганнан соң, баштагы 13 штат чикләреннән бик тиз киңәеп китә. Индеецларның кабиләләрен кы¬ рып бетерәләр яки резервациягә куып кертәләр. Алар- 50
ның җирләрендә яңа штатлар: Кентукки, Теннесси, Огайо барлыкка килә. 1803 елда Франция АКШка үзенең Луизиана колониясен сата (чөнки ул аны бары¬ бер тотарга сәләтле булмый). I Резервация — АКШта индеецларга яшәү өчен бүлеп бирелгән территория, аларның шул чикләрдән чыгарга хакы булмый. АКШ Латин Америкасы илләренә нинди мөнәсәбәттә була? Латин Америкасындагы азатлык хәрәкәтләре күтә¬ релеше аркасында Испания авырлык кичергәндә, АКШ гаскәрләре 1818 елда Флориданы ала. Соңыннан ул аның өчен Испаниягә йолым (выкуп) түли. Мексика бәйсезлек яулап алганнан соң, аның төнь¬ як территорияләренә АКШтан күчеп килүчеләр ишәя. 1836 елда алар бәйсез Техас дәүләте төзелүен игълан итәләр. 1845 елда Техасның АКШка кушылуы 1846— 1848 еллардагы Америка-Мексика сугышларына сәбәп була. Нәтиҗәдә Мексика (Техастан кала) үзенең бар¬ лык төньяк территорияләрен югалта. Әлеге террито¬ рияләрдә Аризона, Калифорния, Невада, Нъю-Мексико һәм Ю та штатлары оеша. Мехикода (Мексика башкаласы) АКШ гаскәрләре 51
АКШ штатлары һәм аларның төзелү вакыты Сораулар һәм биремнәр 1. Ни өчен колониаль тәртипләр Латин Америкасының Испания биләмәләрендә яшәгән халыкта ризасызлык китереп чыгара? 2. Испаниянең кайсы колонияләрендә һәм кайчан азатлык сугышы башлана? Наполеон сугышлары туктал¬ ганнан соң, Испания тәхете ни өчен Латин Америкасы биләмәләренең зур өлешендә үз хакимлеген урнаштыруга ирешә? 3. XIX гасырда бәйсезлек алган Латин Америкасы дәүләтләрен атагыз һәм картадан күрсәтегез. 4. Латин Америкасындагы вакыйгаларга Европа монарх¬ ларының реакциясе нинди була? Ни өчен бу континентка Изге союз армияләре интервенциясен оештыру мөмкин булмый? 5. Латин Америкасы илләренә карата АКШ нинди сәясәт үткәрә? 52
АКШ ПРЕЗИДЕНТЫ ДЖ. МОНРОНЫҢ КОНГРЕССКА ЮЛЛА¬ МАСЫННАН (1823 ЕЛ, 2 ДЕКАБРЬ; МОНРО ДОКТРИНАСЫ): Документлар өйрәнәбез Минем хөкүмәтем Кушма Штатларның хокуклары һәм мәнфәгатьләре белән бәйле принцип — Америка континентлары үзләре яулап алган һәм саклап кала алган ирекле һәм бәйсез хәлләреннән чыгып, алга таба нинди дә булса Европа дәүләтләренең колониясе саналган территорияләр белән исәпләшергә тиеш түгел дигән принцип урнаштыра... Ул дәүләтләрнең бу ярымшарның кайсы да булса өлешендә үзләрендәге сәяси системаны кертү максаты белән оештырылган Һәртөрле омтылышын без тынычлыгыбызга һәм иминлегебезгә янау дип бәяләчәкбез. Без әлегә кадәр кайсы да булса Европа державасының хәзерге колонияләре яки бәйле биләмәләре эшләренә тыкшынмадык һәм тыкшынмаячакбыз да. Әмма үз бәйсез- лекләрен игълан иткән һәм аны саклап килгән хөкүмәтләргә килгәндә, кайсы да булса Европа державасының аларны буйсындыру яки аларның язмышына йогынты ясау максатын күздә тотып тыкшынуына без Кушма Штатларга карата дошманлык ниятенең чагылышы итеп кенә карый алабыз. ■ Документка аңлатма бирегез һәм Монро доктринасының асылын ачыклагыз.
2 БҮЛЕК ЕВРОПАДА МИЛЛИ ДӘҮЛӘТЛӘР БАРЛЫККА КИЛҮ XIX гасыр урталары Европада реакцион һәм революцион көчләрнең каршылыгы иң нык кискенләшкән чор була. Шуның белән бергә, Үзәк Европада милли хәрәкәтләр үсеше континенттагы үзгәрешләрнең мө¬ һим чыганагын тәшкил итә. Моның нәтиҗәсе буларак, Европа карта¬ сында ике яңа эре дәүләт —• Италия һәм Германия барлыкка килә. §6 1848—1849 ЕЛЛАРДА ЕВРОПАДА ТӘМАМЛАНМАГАН РЕВОЛЮЦИЯЛӘР 1820—1830 елларда Европаның кайсы илләрендә рево¬ люцион хәрәкәтләр үсеше күзәтелә? Ф. Гизо карикатурасы. Рәссам О. Домье Франциядә революция. Бөтен Европаны диярлек чолгап алган революцион хәрәкәтләрнең яңа дулкыны баш¬ лануга тагын Франциядәге вакыйгалар этәргеч була. Аларның сәбәбен икътисади кризис тәшкил итә. Ул җитештерүнең кыскаруына, һөнәрчеләрнең бөлүенә, эшсезлекнең үсүенә, кыйммәтчелеккә һәм тормыш шартларының начарлануына китерә. Франсуа Гизо җитәкләгән хөкүмәт әлеге авырлык¬ ларга игътибар итми. Хезмәт ияләренең сабырлыгы бетә. 1848 елның 22—24 февралендә Парижда восста¬ ние кабына. Халык массалары корал складларын һәм хөкүмәт биналарын алалар. Король Луи Филипп, Людо¬ вик XVI язмышына дучар булуыннан куркып, тәхеттән баш тарта һәм Англиягә кача. Баш күтәрүчеләр король сараен басып алалар һәм аның тәхетен яндыралар. Коралланган парижлылар таләбе буенча Вакытлы хөкүмәт төзелә, республика игълан ителә һәм Оеш¬ тыру җыелышына (Учредительное собраниегә) сайлау¬ лар билгеләнә. у Бөек француз революциясе вакытындагы кебек, Парижда'да клублар оештырыла. Алар сәяси тормыш үзәкләренә әйләнәләр. Арада «Үзәк республика җәм- А ~ 54
гыяте» бигрәк тә аерылып тора. Аның белән үзен яко¬ бинчылар идеяләренең варисы дип санаган Луи Огюст Бланки идарә итә. Бу клуб таләбе буенча, Вакытлы хөкүмәт эшсезләр өчен дәүләт остаханәләре ачу турында декрет чыгара. Аларны юллар һәм каналлар төзе¬ лешенә җәлеп итәләр. Парижның үзендә генә дә эшләр¬ гә теләүчеләрнең саны 100 мең кешедән артып китә. Әмма шәһәрнең һәм авылларның вак һәм урта милекчеләре Бланки идеяләрен хупламыйлар. Нәти¬ җәдә сайлауларда аның тарафдарлары урыннарның уннан берен дә яулый алмыйлар. Оештыру җыелышы алга таба фәкыйрьлек һәм хәерчелек белән көрәш чаралары уздырудан баш тарта. Моңа җавап итеп, изелгән парижлылар катлавы клуб¬ ларның чакыруына кушылалар, урамнарга чыгып, депутатлар утырышка җыелган бинаны басып алалар. Башкалага гаскәрләр юнәлә. Армия урам демон¬ страцияләрен куып тарата, клубларның астын өскә Л. О. Бланки 1848, 22—24 февраль— Парижда восстание Хөкүмәт гаскәрләре Париж баррикадаларын штурмлыйлар ■ 1848 елның май-июнь айларында шәһәрнең түбән катлавы ни өчен хакимият белән көрәшне дәвам итә? 55
Наполеон III ЯМИИИИИИИИИИИИИИИИИИИ 1848 елда илләрнең сәяси төзелеше ничек үзгәрә? китерә, аларның лидерларын кулга ала. Тәртипсезлек чыганагы буларак, дәүләт остаханәләрен ябу турында боерык чыгарыла. Бу — ярлыларның нәфрәтен яңадан көчәйтеп җибәрә. Париж баррикадаларга күмелә, 23— 26 июньдә аның урамнарында сугышлар бара. Восста¬ ниеләр башка шәһәрләрдә дә кабына, әмма алар да Париждагы кебек үк бастырыла. Революция нәтиҗәсендә Франциядә республика игълан ителә. 1848 елгы конституция нигезендә ил белән президент җитәкчелек итә. Ул турыдан-туры тавыш бирү юлы белән дүрт елга сайлана. 1848 елның 10 декабрендәге сайлаулар нәтиҗәсендә дәүләт баш¬ лыгы булып Наполеон I нең бертуганының улы Луи Бонапарт сайлана. Мәрхүм император исеменең даны, ныклы тәртип урнаштырырга омтылган крестьяннарның һәм шәһәр¬ дәге вак буржуазиянең яклавы Луи Бонапартка көн¬ дәшләрен җиңеп чыгарга ярдәм итә. Законнар чыгару җыелышында (парламентта) монархия партияләреннән «тәртип блогы» күпчелекне тәшкил итә. Революция сүрелә башлый. Луи Бонапарт таләбе белән 1851 елда яңа конституция кабул ителә. Ул га¬ сыр башында хөкем сөргән, Наполеон Бонапарт зама¬ нындагы тәртипләрне торгыза: сенат, Дәүләт советы оештырыла. Ә хакимият чынлыкта бары тик прези¬ 1848 елда Париж восстаниесендә катнашучыларны хөкем итү 56
дент кулында гына туплана. Аның хакимлек итү срогы инде чикләнми. Бер елдан соң, 1852 елның 2 декаб¬ рендә сенат Луи Бонапартка французлар императоры Наполеон III титулын бирә. Яңа хакимнең теләге бу¬ енча, Наполеон I нең беркайчан патшалык итмәгән, 1832 елда үлгән улы Жозеф Франсуа Шарль Бонапарт Наполеон II булып исәпләнә. 1848—1849 елларда Германиядәге революцион хәрәкәт. Германия дәүләтләрендә, шул исәптән алар арасында иң эресе булып саналган Пруссиядә дә, Париждагы февраль революциясе турында хәбәр килеп ирешүгә, революцион хәрәкәт дулкыны күтәрелә. 1848 елның мартында Берлин һәм Мюнхен урамнарында барри¬ кадалар оештырыла. Баш күтәрүчеләр конституция кабул итүне, феодаль йөкләмәләрне һәм цензураны бетерүне, присяжныйлар суды кертүне, гадел салым сәясәте үткәрүне һ. б. ны таләп итәләр. Ә иң мөһим таләп илнең бердәмлегенә ирешү була. Мондый шартларда Германия монархлары бөтен Германия Милли җыелышына сайлаулар үткәрергә булалар. Бу эш 1848 елның маенда Франкфурт-на- Майне шәһәрендә башлана. 1849 елның мартында Наполеон III таҗы Бөтен Германия Милли җыелышын ачу Берлин урамнарында революцион баррикадалар 57
Фарфор ваза. Германия. 1845 ел Австриядә революцион хәрәкәтләрнең сәбәпләре нинди була? Милли җыелыш конституция проектын кабул итә. Ул барлык Германия дәүләтләрен үз эченә алган Германия империясе төзүне күздә тота. Император таҗы Пруссия короле Фридрих Виль¬ гельм IV гә тәкъдим ителә. Әмма ул «революция тәме сеңгән», «пычрактан һәм балчыктан ясалган» таҗны кабул итүдән баш тарта. Шуннан соң монархист депу¬ татлар парламенттан чыгалар, парламент үзе таратыла. Германия дәүләтләрендә конституцияне яклаган чы¬ гышларны Пруссия гаскәрләре бастыра. Австриядә революция. XIX гасыр уртасында Габсбург¬ лар империясе Австрия аксөякләре хакимлегендәге күпмилләтле дәүләт була. Империя халкының күп өлешен маҗарлар (венгрлар), славяннар һәм итальян¬ нар тәшкил итә. Австрия чиновниклары аларга «икен¬ че сортлы» кеше итеп карыйлар, күп төрле салымнар белән бөлдерәләр. Бөтен империядә феодаль йөклә¬ мәләр саклана. Бик күп җирләр католик чиркәве кулында була. Хорватия белән Словакиядәге миллион¬ лаган крестьяннар маҗар алпавытлары изүе астында яшиләр. Шул ук вакытта маҗарларның үзләрен дә Австрия хакимияте кысрыклый. Эре банклар, ману¬ фактуралар, сәүдә компанияләре австриялеләр кулында була. Барлык мәктәпләрдә, судноларда, дәүләт учрежде¬ ниеләрендә фәкать немец теленнән генә файдаланырга рөхсәт ителә. Шулай итеп, социаль каршылыкларны милли изүләр катлауландыра. Бу —■ революцион рух күтәрелүгә китерә. 1848 елның мартында Австрия империясе башка¬ ласы Венада конституция кабул итү һәм кенәз Мет¬ терних хөкүмәтен отставкага җибәрү турындагы ши- гарләр астында демонстрацияләр башлана. Кулларына корал алган халык ополчениеләре һәм студентлардан торган академик гвардияләр оеша. Шушындый шарт¬ ларда Венада рейхстаг (парламент) утырышы ачыла. Ул йолым түләү исәбенә крестьяннарның шәхси бу¬ рычларын (барщина һәм оброкны) бетерү турында закон кабул итә. Шуның өстенә дәүләт йолымның бер өлешен алпавытларга компенсация рәвешендә үзе түли. 58
Бер үк вакытта диярлек Венгриядә революция баш¬ лана. Анда үзләренең парламенты — сейм төзелә, революцион армия формалаша. Өлешчә аксөякләрнең өстенлекләре һәм феодаль йөкләмәләр бетерелә. Австриянең Италиядәге биләмәләрендә дә восста¬ ниеләр кабына. Венеция үзен Венеция республикасы дип игълан итә. Ломбардиядә (Төньяк Италия) Австрия түрәләре хакимияте бәреп төшерелә. Итальяннарның төп таләпләре Австрия хакимле¬ геннән котылу һәм бердәм дәүләт төзү була. Италия¬ нең һәр җирендә иреклеләр отрядлары оеша башлый. Аларның берсен булачак милли герой Дж. Гарибальди җитәкли. Элек ул, азатлык хәрәкәтендә катнашканы өчен, үзеннән башка гына үлем җәзасына хөкем ител¬ гән була. Дж. Гарибальди Көньяк Америкага күчеп китә, ә революция башлангач туган иленә кайта. Аның җитәкчелегендәге отряд Римга керә һәм Рим респуб¬ ликасын игълан итә. Француз гаскәрләре Римны басып XIX гасыр уртасында Австрия империясе 59
алганнан соң, Гарибальди үз отряды белән Венециягә бәреп керә, аны австриялеләрдән якларга булыша. Италия монархлары халыкның патрио¬ тик рухы белән исәпләшми булдыра алмый¬ лар. Хәрби яктан аеруча көчле саналган Сардиния корольлеге (аның төп өлкәсенең исеме белән атаганда — Пьемонт) Австриягә сугыш игълан итә. Революцион хәрәкәтләр Австрия импе¬ риясенең славяннар яши торган өлкәләрен дә (Чехия, Галиция, Буковина, Карпат арты, Украина, Воеводина, Хорватия, Словакия) колачлый. 1848 елның 2 июнендә Прагада Габсбурглар империясендәге славян җир¬ Дж. Гарибальди. Фарфор статуэтка ләре вәкилләренең съезды эшли башлый. Съездда бүленеш (раскол) килеп чыга. Делегатларның күбесе, кечкенә бәйсез дәүләтләр төзелсә дә, алар эре держава¬ ларга коллыкка төшмәсләрме дип шикләнәләр. Алар, Австрия империясен саклаган хәлдә, аны күпмилләтле федерация итү — иң перспективалы юл дип саныйлар. Бу позиция «австрославизм» дип атала. 60
Федерация — үзләренең эчке тормышындагы күп кенә мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү хокукына ия булган субъектлардан (штатлар, провинцияләр, өлкәләр һ. б.) торган дәүләт төзелеше формасы. «Австрославизм» тарафдарларына революционерлар каршы тора. Алар барлык славян халыкларының да үзбилгеләнүен һәм аларның империядән аерылуын яклап чыгалар. I Үзбилгеләнү — халыкның үз язмышын һәм үсеш юлын мөстәкыйль сайлавы. 1848 елның 12—17 июнендә, Прагада славяннарның үзбилгеләнүен яклаучылар восстаниесе башлану сәбәп¬ ле, съезд үзенең эшен туктата. Восстание Австрия гаскәрләре тарафыннан бастырыла. Нәтиҗәдә бөтен империядә реакция көчәя. Габсбурглар империясендә революциянең җиңелүе. Сла¬ вян җирләренең күбесе маҗар (венгр) алпавытлары кулында була. Аларның катгый үтенече буенча, Вен¬ гриянең революцион гаскәрләре Хорватия, Буковина, Галиция, Словакиядәге алпавыт җирләрен бүлүне таләп иткән крестьян восстаниеләрен бастыру эшенә тоты¬ налар. Хорватиядә венгрлар аеруча зур каршылыкка очрыйлар. Хорватлар, ярдәм сорап, Австрия императо¬ рына мөрәҗәгать итәләр. 1848 елның октябрендә Венгрия сеймын тарату турында император указы чыга. Вена гарнизонына Будапештка керергә боерык бирелә. Моңа җавап итеп Австрия башкаласында шәһәрнең түбән катлавы баш күтәрә, аларга студентлар һәм эшчеләр кушыла. Импе¬ рия һәм хорват гаскәрләре, аларны бастыргач, 1849 ел¬ ның гыйнварында Будапештны алалар. Венгрия хөкүмәте һәм парламенты, Дебрецен шәһә¬ ренә күчеп, Австрия империясе белән араны тәмам өзүен һәм бәйсез республика төзүен игълан итә. Аны саклау белән азатлык хәрәкәте лидеры Л.Кошут җи¬ тәкчелек итә. Венгрларның көчле каршылыгы Ав¬ стрия гаскәрләрен чигенергә мәҗбүр итә. Вена урамнарында баррикадалар 61
Тарихи шәхесләр ЛАЙОШ КОШУТ Лайош Кошут (1802—1894) — ярлы алпавыт улы, юридик белем ала. Яшь чагында ул Венгриядә Габсбургларның деспотик хакимле¬ генә каршы чыгыш ясый, дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнеп, өч ел гомерен төрмәдә уздыра. Аннан чыккач, Венгриядә газета чыгара, аның битләрендә ул илнең бәйсез үсеше идеяләрен яклый. Кошут патриотик даирәләрдә билгеле шәхесләрнең берсе була. 1848 елда Кошут Венгрия революцион хөкүмәтенең Ватанны саклау комитетын җитәкли. Аның инициативасы буенча, 1849 елның 14 апрелендә Венгриянең бәйсезлек Декларациясе кабул ителә. Кошут яңа дәү¬ ләтнең президенты була. Кошут, Венгриядә революцияне бастырылганчы ук, җиңелүнең котылгысызлыгын күреп, хакимияттән баш тарта һәм Англиягә китә. Австрия хакимияте үзеннән башка гына аны үлем җәзасына хөкем итә. 1848-1849 - Франция, Германия, Австриядә революцияләр V Франц Иосиф I Шул ук вакытта Италиядә азатлык хәрәкәте җиңе¬ лүгә дучар була. Сардиния армиясе тар-мар ителә. Бер ел камап торганнан соң, австралиялеләр Венецияне алалар. Сентябрь ахырына Венгриядәге революция басты¬ рыла. Россия, Австрия императоры Франц Иосиф үте¬ нече буенча, Венгриядәге революцион хәрәкәтне бас¬ тыру өчен, 100 меңлек армия җибәрә. 1848—1849 елларда Үзәк Европадагы революцияләрнең нәтиҗәләре. Австрия империясендәге революцияләр¬ нең җиңелү сәбәпләренең берсе — аның территория¬ сендә яшәүче халыкларның тату яшәмәвендә һәм революционерларның үзара килешенеп хәрәкәт итмә¬ вендә. Бу — Габсбурглар гаскәренә империянең төрле урыннарындагы революцион хәрәкәтләрне бер-бер арт¬ лы бастырырга мөмкинлек бирә. Шәһәр һәм авыллардагы вак милекчеләрнең тупла¬ ган мөлкәтләрен югалтудан куркулары да зур роль уйный. Алар шәһәрләрдәге революцион рухлы түбән катлауга, эшчеләргә һәм студентларга ярдәм күрсәт¬ миләр. Халыкның бай катлавы хакимлек итүче титул¬ лы аксөякләр белән килешергә омтыла. Бу реакцион 62
1815—1849 елларда Европа
Революцияләрнең җиңелү сәбәпләрен атагыз. Сораулар һәм биремнәр көчләрнең җиңүен җиңеләйтә (гәрчә алар 1848— 1849 еллардагы революцияләрдән соң тулысынча тан¬ тана итмәсәләр дә). Феодаль йөкләмәләр йолымы һәм алпавытларны крестьяннарны хөкем итү хокукыннан мәхрүм итү турындагы законнар көчендә кала. Прус- сиядә һәм Австриядә авыллардагы товар-акча мөнәсә¬ бәтләре һәм сәнәгать үсеше көчәя. Әмма революция¬ ләрнең төп таләпләре — Италиядә һәм Германиядә милли дәүләтләр төзү үтәлми. Австрия империясе халыкларының мөстәкыйльлеккә омтылышы да барып чыкмый. Нәтиҗәдә революцияләр төгәлләнми. 1. 1848 елда Франциядә революциянең үсеше турында сөйләгез. Аның нәтиҗәләре нинди була? 'й. Президент сайлауларында Луи Бонапартның ни өчен җиңүен аңлатыгыз. 3. Германия дәүләтләрендә революцион хәрәкәт күтәреле¬ шенең сәбәпләрен күрсәтегез. Ни өчен 1848—1849 елларда Германиянең бердәмлегенә ирешү мөмкин булмый? 4. Австрия империясенең кайсы җирләрендә революция кабына? Аның составына кергән җирләрдә нинди таләпләр куела? Ни өчен Австрия хакимияте революцион чыгыш¬ ларны бастыруга ирешә? 5. «1848—1849 елларда Европадагы революцияләр» дигән таблицаны тутырыгыз. Илләр Революцияләрнең сәбәпләре Төп вакыйгалар Нәтиҗәләр 6. 1848—1849 елларда Үзәк Европадагы революцияләрнең җиңелү сәбәпләре турында сөйләгез. Ни өчен алар төгәл¬ ләнмәгән революцияләр дип атала? §7 ИТАЛИЯНЕ ЯҢАДАН КУШУ ҺӘМ ГЕРМАНИЯНЕ БЕРЛӘШТЕРҮНЕҢ БАШЛАНУЫ XIX гасыр урталарына Италия һәм Германия җирләре ни өчен бүлгәләнгән хәлдә кала бирә? Сардиния корольлеге. Италия XIX гасырның икенче яртысына аяк басканда, илнең Төньяк өлеше — Вене- 64
ция белән Ломбардия — Австрия составына керә әле. Парма, Модена, Тоскана герцоглыклары хакимият¬ ләрендә Австриянең Габсбурглар династиясе вәкилләре утыра. Италиянең үзәк өлеше Рим папасы кулы ас¬ тында була. Ул 1849 елда Папа өлкәсенә революцион хәрәкәтне бастыру өчен кергән француз гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Италиянең Көньягындагы Неаполитан корольлегендә (икенче исеме — ике Сици¬ лия корольлеге) Бурбоннар династиясе патшалык итә. Италия дәүләтләре арасында Сардиния корольлеге (Пьемонт) аеруча алга киткән була. Анда консти¬ туцион монархия режимы урнаша. Сардиниядә тимер юллар төзелә, башкаласы — Турин шәһәре металлургия һәм машина төзелеше сәнәгате үзәкләренең берсенә әверелә. Сардиния премьер-министры граф К. Кавур, Ита¬ лияне берләштерү өчен уңайлы халыкара хәл урнашты дип исәпли. Кырым сугышында җиңелүгә дучар бул¬ ган Россия инде Австриягә ярдәмгә килә алмый. Кавур Италияне яңадан кушуда Наполеон III ярдәменә исәп тота. 1858 елда Сардиниягә кергән Ницца белән Са- войяны Франциягә бирү турында яшерен килешү тө¬ зелә. Моңа җавап итеп Франция Австриягә каршы сугышта катнашырга тиеш була. Италияне берләштерүдә Сардиния нинди роль уйный? КАМИЛЛО КАВУР Тарихи шәхесләр Граф Камилло Кавур (1810—1861) Туринда хәлле аристократ гаилә¬ сендә туа, хәрби белем ала. Италияне Сардиния хакимияте астында берләштерүне яклаган «Рисорджименто» газетасы нәширләренең берсе була. 1848—1849 еллардагы революцияләр вакытында — парламент депутаты, аннан соң игенчелек Һәм сәүдә, финанслар министры. 1852 елда Пьемонт премьер-министры була, сәүдә һәм сәнәгатьне үстерүгә, банклар һәм заводлар төзүгә ярдәм итә. Кавур чиркәү йогынтысын чикли, чиркәү җирләренең бер өлешен национали¬ зацияли. Ул Италиянең бердәмлеге өчен көрәшүче һәм аның барлык территориясендә эш алып баручы яшерен революцион оешмалар белән элемтәдә тора. 65
Италиядә сугыш һәм революция. 1859 елда Франция һәм Сардиния гаскәрләре Австриягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлыйлар. Австрия армиясе Маджента һәм Сольферино янындагы хәлиткеч бәрелешләрдә җиңелүгә дучар була. Наполеон III, хәрби яктан көчле Пруссиянең Австриягә ярдәмгә килү¬ еннән куркып, солых төзергә ашыга. Австрия кулындагы Ломбардия Сар- диниягә күчә. Ницца белән Савойяны Франция ала, әмма Венеция әйләнә- тирәсендәге җирләре белән Австрия империясе составында кала. Италия җирләрен тулысынча азат Бөтен Италия парламентының беренче утырышы. 1861 ел итми торып, Австрия белән солых төземәскә алдан вәгъдә биргән Франциянең хыянәте Кавурны отставкага китәргә мәҗбүр итә. Әмма бу Италиядәге патриотик күтәрелешне туктата алмый. Тоскана, Модена һәм Парманың баш күтәргән хал¬ кы. оештыру җыелышлары төзиләр, алар Сардинияне берләштерү турында карар кабул итәләр. Сольферино янында сугыш. Рәссам К. Босоли 66
Тарихи шәхесләр ДЖУЗЕППЕ ГАРИБАЛЬДИ Джузеппе Гарибальди (1807—1882) Ниццада моряк гаиләсендә туа. Яшьтән үк «Яшь Италия» революцион оешмасына керә һәм 1834 елда, Сардиния корольлегендә революция оештырырга омтылуда кат¬ нашуы өчен, үзеннән башка гына аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Латин Америкасына күчеп китә, Уругвайның бәйсезлеге өчен көрәшә. Италиягә 1848—1849 еллардагы революция вакытында кире кайта, революция бастырылганнан соң, Сардиния хакимияте тарафыннан кулга алына, берничә ел сөргендә була. 1859 елдагы сугыш вакы¬ тында иреклеләр корпусын җитәкли. Италиянең берләштерелүе күп яктан шушы корпусның җиңүләре белән аңлатыла да. Гарибальди үзе мөстәкыйль сәяси программа тәкъдим итми, Италиянең бәйсез- легенә ирешү һәм аны ныгыту аның төп идеалы була. 1860 елда Неаполитан корольлегендә революция башлана. Сугышта Сардиния ягыннан катнашкан Дж. Гарибальди җитәкчелегендәге иреклеләр корпусы Сицилиягә төшерелә. Бу утрауны азат иткәч, Гари- 67
Виктор Эммануил II Дж. Гарибальди «меңлеге»нең Неаполитан гаскәрләре белән сугышы И 1860 елның 15 маенда Дж. Гарибальди җитәкчелегендәге кызыл күлмәкләр кигән 1070 ирекле сугышчы Сицилиягә төшерелә, алар, Неаполитан корольлеге гаскәрләрен җиңеп, Палермоны алалар. 1860 елның августында Гарибальди сугышчылары Сицилияне ту- лысынча азат итәләр. бальди корпусы Көньяк Италиягә юнәлә һәм Неаполь¬ не ала. Бурбоннар хакимияте бәреп төшерелә. Неаполитан корольлегендә революция башлангач, Кавур хакимияткә кайта. Аның инициативасы буенча, Сардиния илнең Көньягына гаскәрләр кертә. 1861 елда беренче бөтен Италия парламенты илнең яңадан кушылуын һәм Виктор Эммануил II (Сардиниянең элекке короле) җитәкчелегендә Италия корольлеге төзелү турында игълан итә. К. Кавур Италия король¬ легенең беренче премьер-министры була. Яңа дәүләт составына Австрия күзәтчелегендә калган Венеция һәм Папа өлкәсе керми. 1862 елда Гарибальдиның Римны француз гаскәрләреннән азат итәргә омтылуы уңышсызлык белән тәмамлана. Ита¬ лиянең яңадан кушылуы тәмамлану Пруссиянең Германияне берләштерү өчен көрәше белән тыгыз бәйләнгән була. 68
Германиядә Пруссиянең роле. Германия дәүләтләре арасында Пруссия көчле һәм икътисади яктан алга киткән дәүләт була. 1834 елда ук инде ул Төньяк Германиянең 18 дәүләтен берләштергән Таможня сою¬ зы оештыра. Шуның нэтижрсендэ Пруссия, үз продук¬ циясен сату өчен, киң базар яулый. Бу аның югары икътисади үсеш темпларына ирешүенә сәбәп була. 1848—1849 еллардагы революцион вакыйгалардан да Пруссия уңышлы файдалана. Кечкенә Германия дәүләтләрендәге революцияләрне бастырып, ул алар- ның монархлары каршында илдәге төп тәртип сак¬ чысы буларак таныла. Аграр реформалар уздыру зур әһәмияткә ия була. 1850 елда Пруссиядә йолым нигезендә феодаль йөклә¬ мәләр бетерелә. Крестьяннарның бер өлеше, бөлген¬ леккә төшеп, шәһәрләрдәге эшче көчләр сафын тулы¬ ландыра. Бу — сәнәгать үсешен тизләтә. Алпавытлар һәм хәлле крестьяннар, җир эшкәртүдә алдынгы алым¬ нар кулланып, яллы хезмәттән файдалануга һәм товар¬ лыклы продукция җитештерүгә күчәләр. Германия ж,ирләрен алга таба үстерү мәсьәләсе Пруссиянең сәяси тормышында иң мөһим проблема¬ ларның берсенә, әверелә. 1862 елда илнең премьер- министры итеп О. Бисмарк билгеләнә. Ул үзен Гер¬ манияне теләсә нинди юллар (шул исәптән «тимер һәм кан») белән берләштерү тарафдары буларак таныта. Бисмарк өлешчә Пруссиядә туып килүче эшчеләр Ни өчен Пруссия Германияне берләштерү үзәгенә әйләнә! Германия гаскәрләре Дания ныгытмаларын утка тоталар хәрәкәтенең ярдәменә исәп тота. Аның лидерларының берсе — Фердинанд Лассаль — бердәм Гер¬ мания төзүне тарихи прогрессив күренеш дип бәяли. 1864 елда Пруссия белән Австрия Даниягә сугыш игълан итәләр. Моның сәбәбе Дания ко¬ рольлегенә кергән Шлезвиг һәм Гольштейн провинцияләрендә немецларның хокукларын кысу¬ га кайтып кала. Чагыштырмача 69
Тарихи шәхесләр ФОН БИСМАРК Отто фон Бисмарк (1815—1898) — Пруссия аристократлары нәселен¬ нән чыккан алпавыт (юнкер) улы. Геттинген һәм Берлин универ¬ ситетларында укыган, юрист дәрәҗәсенә имтихан тоткан. Дәүләт хезмәтендә бераз эшләгәннән соң, үз поместьесындагы эшләр белән шөгыльләнә, ә 1847 елда Пруссия ландтагына (парламентына) сай¬ лана. Ялкынлы монархист буларак, Бисмарк реформа тарафдарларын күралмый, 1852 елда хәтта аларның бер лидеры белән дуэльдә көрәшә. Аның монархиягә бирелгәнлеген бәяләп, Пруссия юнкерын дипло¬ матик хезмәткә билгелиләр, ул Германия союзы каршында Пруссия илчесе була. Бу вазифа Бисмаркка дөньяга карашын киңәйтергә ярдәм итә, ул Германияне берләштерү Пруссия мәнфәгатьләренә җавап бирә дигән нәтиҗәгә килә. Бисмарк, реформалар уздыру зарурлыгын аңлап, Пруссиянең реакцион рухтагы аксөякләре белән конфликтка керә. Бисмаркның Пруссия җитәкчелегендә Германияне берләштерү идеясе король Вильгельм I гә ошый, һәм 1862 елда ул аны премьер-министр итеп билгели. Шушы вакыттан башлап, Бис¬ марк үз программасын тормышка ашыру эшенә тотына. Иң элек, парламентның каршы килүенә дә карамастан, ул хәрби чыгымнарны күпкә арттыра. Бисмарк Пруссия хөкүмәте, аннан Германия империясе башлыклары вазифасында 1890 елга кадәр эшли. Австрия-Пруссия сугышы нәтиҗәләре нинди була? кечкенә саналган бу конфликтта Европа дәүләтләренең берсе дә катнашмый. Европаның ике эре державасына каршы сугышырга сәләтсез Дания үзенең җиңелүен танырга мәҗбүр була. 1866 елдагы Австрия-Пруссия сугышы. Германия сою¬ зында зур йогынты көченә ия булган Австрияне Бис¬ марк Германияне берләштерүгә төп киртә дип саный. 1866 елда Пруссия Дания белән конфликтта, үзенең вакытлы союздашына каршы сугыш башлый. Сугыш¬ ның сәбәбе — яулап алынган провинцияләрне бүлешү мәсьәләсе. Үз территорияләрен Пруссия оккупация- ләгәннән соң, Австрия аңа сугыш игълан итә. Италия Пруссия ягында сугыша. Ике атна дигәндә, Австрия армиясе Пруссия гаскәр¬ ләре тарафыннан тәмам тар-мар ителә. Пруссиянең
җиңүләре аркасында Италия Венецияне ала. Аңа Папа өлкәсен кушу мәсьәләсе әле ачык кала. Бисмаркның тырышлыгы белән Австрия Германия союзыннан чыга һәм киләчәктә Германиянең эшлә¬ ренә тыкшынмаска вәгъдә бирә. Бер үк вакытта Прус¬ сия Австрия ягында сугышкан күп кенә вак герман кенәзлекләрен үзенә куша. Бу — Бисмаркка 1867 ел¬ да 22 герман дәүләтеннән оешкан яңа дәүләти берәм¬ лек — Төньяк Германия союзы төзергә мөмкинлек бирә. Аны Пруссия короле Вильгельм I җитәкли. Союз кораллы көчләренең югары башкомандующие да ул була. Рейхстаг — парламент төзелә, анда 21 яшьтән өлкән булган барлык ир-атларга тавыш бирү хокукы бирелә. Әмма рейхстаг реаль вәкаләтләргә ия булмый. Алар Бисмарк җитәкчелегендәге Пруссия хөкүмәте кулына тупланган була. Вильгельм I Вильгельм I 1866 елда Садовая (Чехия) янында Австрия гаскәрләре белән сугышта О. Бисмарк тарафыннан төзелгән Төньяк Германия союзы конституциясе проекты 71
Сораулар һәм биремнәр Рейхстаг бинасы 1. Италияне берләштерү процессында Сардиниягә лидер булырга нәрсә ярдәм итә? Сардиния премьер-министры К. Кавур сәясәтен характерлагыз. 2. Австриягә каршы сугышта нинди максат белән һәм нинди шартларда Сардиния белән Франция үз көчләрен берләштерәләр? 1859 елгы сугыш нәтиҗәләре буенча нинди территорияләр Сардиниягә кушыла? 3. 1860 елда Неаполитан корольлегендә нинди вакыйгалар була? Дж. Гарибальди эшчәнлегенә бәя бирегез. 4. Ни өчен Пруссия Германия җирләрен берләштерү үзә¬ генә әйләнә? Германияне берләштерү мәсьәләсе буенча О. Бисмарк нинди позициядә тора? 5. Төньяк Германия союзы барлыкка килү турында сөй¬ ләгез. 6. 1866 елдагы Австрия-Пруссия сугышының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләгез. §8 ФРАНЦИЯ-ПРУССИЯ СУГЫШЫ ҺӘМ ПАРИЖ КОММУНАСЫ Наполеон III кайчан һәм нинди шартларда Франция императоры була? Франция Наполеон III заманында. Бонапартның берту¬ ганының улы, зиннәтле сарайлар төзетеп, аристо¬ кратларны һәм хәрби заказлар хисабына баеган сәнә- 72
Наполеон III заманындагы фарфор ваза ■ Наполеон I җиңүенә багышланган сюжетлар яңадан модага керә, гатьчеләрне үзенә якынайтып, аксөякләрнең һәм бай халык катлауларының үз ягына күчүенә ирешә. 21 яшьтән өлкән ир-атлар өчен гомуми сайлау хокукы кертү, стачкаларны тыйган законнарны гамәлдән чыга¬ ру, эшчеләр оешмалары төзергә рөхсәт бирү, дәүләт предприятиеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү император сәясәтенә киң җәмәгатьчелекнең яклавын тәэмин итә. 1860 еллар ахырындагы икътисади кризис илдәге хәлне кискенләштерә. Забастовкалар ешая, Законнар чыгару корпусына чираттагы сайлауларда республика¬ чылар вәкиллеге күпчелекне тәшкил итә. Эчке каршылыклар белән бергә Франциянең халык¬ ара хәле дә начарая. Наполеон III нең бөек держава ролен торгызу турындагы планнары Европаның күп кенә илләре белән арасын боза. Кырым сугышында җиңелүләрне гафу итмәгән Россия Франциягә дошман¬ лык саклый. Италия белән Австрия дә Наполеон III гә каршы чыгалар. 1862 елда Франция, Англия һәм Испа¬ ния белән бергә, Мексикага интервенциядә катнаша. Бу — Монро доктринасына каршы килә. АКШ үз положениеләренең катгый саклануын таләп итә. Нәтиҗәдә АКШ белән сугышырга әзер дә, сәләтле дә булмаган ин¬ тервентлар 1867 елда Мексиканы калдырып китәләр. Габсбурглар династиясе вәкиле, Наполеон III тарафыннан куелып, Мексика императоры дип игълан ителгән Максими¬ лиан I әсир төшә һәм атып үтерелә. Мексика белән бәйле авантюра барып чыкмый һәм Луи Наполеонның абруена сизелерлек зыян килә. Император Максимилианны атып үтерү (фрагмент). Рәссам Э. Мане 73
1870—1871 — Франция-Пруссия сугышы Сүәеш каналы буйлап беренче суднолар уза Англия идарәче даирәләре Франциянең Мисыр¬ да позицияләре көчәюне сагаеп кабул итәләр. Бу хәл 1869 елда анда Сүәеш каналы төзергә мөмкинлек бирә. Франциянең Европадан Азиягә илтүче иң кыска юлга күзәтчелек урнаштыруын алар Британиянең Ьиндстан- дагы биләмәләренә куркыныч янау дип кабул итәләр. Пруссия Франциянең дипломатик изоляциясеннән файдалана. Французларның Көньяк Германия дәүләт¬ ләренә (Бавария, Баден, Вюртемберг, Гессен-Дарм- штадт) йогынтысы нәтиҗәсендә Германия җирләрен берләштерү тәмамлана алмый дип бәялиләр Берлинда. 1870—1871 елларда Франция-Пруссия сугышы. Сугыш башлануга Испаниядәге тәхет варисы мәсьәләсе сәбәп була. Пруссия короле Вильгельм I Мадридның буша¬ ган тәхетенә үз туганын, Гогенцоллерннар йорты прин¬ цын утыртырга тели. Бу — Наполеон III нең ачуын кузгата. Ул ультиматум рәвешендә Пруссия короленең үз дәгъвасыннан баш тартуын таләп итә. Вильгельм I моның белән ризалашырга да ниятли, әмма Бисмарк корольнең җавабын шундый итеп боза ки, хәтта ул Франция императорын мыскыллау характерын ала. 1870 елның 14 июлендә Наполеон III Пруссиягә сугыш игълан итә. Бисмарк үз максатына ирешә: Франция башка державаларга һөҗүм итүче як булып күренә. 74
Седан янындагы сугыш Наполеон III Пруссия белән сугыш милләтне бер¬ ләштерер, Франциянең абруен торгызырга һәм аның чикләрен киңәйтергә ярдәм итәр дип исәпли. Әмма Пруссия сугышка техник яктан да, оештыру ягыннан да күпкә яхшырак әзерләнгән була. Аның армиясе генштаб начальнигы Гельмут фон Молътке тарафын¬ нан эшләнгән төгәл план нигезендә хәрәкәт итә. Пруссия армиясе хәрби хәрәкәтләрнең башыннан ук инициативаны үз кулына алуга һәм барлык фронт буенча таркау рәвештә чигенгән француз гаскәрлә¬ ренә зыян салуга ирешә. 1870 елның 2 сентябрендә 100 меңнән артык француз солдаты һәм офицеры Седан районында чолганышта кала һәм җиңүчегә би¬ релә. Император Наполеон III үзе дә әсир төшә. Фран¬ ция белән Германия империясе арасындагы солыхка кул куелганнан соң, ул азат ителә, ләкин яңадан Фран¬ циягә кайтмый, соңгы көннәренә кадәр Англиядә яши. 16 сентябрьдә үк немец гаскәрләре Париж янына килеп җитә. Императорның әсирлеккә төшүе турында¬ гы хәбәр Икенче империягә нокта куя. Парижда Мил¬ ли оборона вакытлы хөкүмәте формалаша, Оештыру җыелышына сайлаулар билгеләнә. Парижлылар корал¬ ланалар. Миллион ярым халык яши торган зур шәһәр¬ дә Милли гвардия төзелә. Ул Пруссиянең Парижга Пруссия армиясе уңышларының сәбәпләре нәрсәдә була? 75
А. Тьер бәреп керүенә комачаулый. Оештыру җыелышы депу¬ татларының күпчелеге Франциядә республика төзүне яклый. Президент итеп Адольф Тьер сайлана. Шулай да сугыш барышын үзгәртергә инде мөмкин булмый. 27 октябрьдә Мец крепостенда камалышта калган француз армиясе капитуляцияли. Париж, бом¬ бага тотуларга һәм азык-төлек җитмәүгә карамастан, дүрт айдан артык камалышта кала. Хөкүмәтнең көчсезлеге парижлыларда канәгатьсез¬ лек уята, алар арасында хыянәттән шикләнү үсә. Шә¬ һәрдә берничә мәртәбә чуалышлар булып ала. Бу — хакимиятне борчуга сала.^Революцион хәрәкәтнең үсү¬ еннән куркып, Франция хөкүмәте 1871 елның 28 гыйнварында Пруссия тарафыннан көчләп тагылган шартларны кабул итә һәм вакытлы солых килешүе _-төзи| Француз армиясе каршылык күрсәтүдән туктый. Парижны әйләндереп алган ныгытмалар һәм артил¬ лерия Пруссия армиясенә тапшырыла. Әмма Милли гвардияне коралсызландыру тормышка ашмый. Вильгельм I, Г. Мольтке һәм О. Бисмарк Парижны утка тотуны күзәтәләр 76
Париж камалышта вакытта ук, 1871 елның 18 гыйн¬ варында, немец гаскәрләре тарафыннан басып алынган Версальдә тантаналы төстә Германия империясе төзелү хакында игълан ителгән була. Аның составына Төньяк Германия союзында катнашучылар һәм Көньяк Герма¬ ния дәүләтләре керә. Германияне берләштерү тәмам¬ лана. Италияне яңадан кушу да төгәлләнә. Франция, ж,иңелгәч, Римнан үз гаскәрләрен чыгарырга мәж,бүр була. Бу шәһәрне шунда ук Италия армиясе биләп ала, һәм ул Италия корольлеге башкаласына әйләнә. Париж коммунасы. Түбәнсетелгән һәм өлешчә оккупа- цияләнгән Франциядә хәлләр кискенләшә. 1871 елның 18 мартында Парижда восстание башлана. Аның сәбәбе — хөкүмәт гаскәрләренең Милли гвардияне коралсызландырырга омтылуында. Баш күтәргән гвар¬ диячеләр шәһәрне алалар, Тьер ждтәкчелегендәге хөкү¬ мәт корольлекнең шәһәр читендәге элеккеге рези¬ денциясенә — Версалъгә, Пруссия гаскәрләре канаты 1871, 18 гыйнвар — Германия империясе игълан ителү Германия империясен игълан итү. Рәссам А. фон Вернер 77
астына кача. Парижда үзидарә органы — Коммуна советы сайлана, ул башкарма һәм законнар чыгару хакимиятләрен берләште¬ рә. Анда табиблар, укытучылар, журналист¬ лар, эшчеләр керә. Коммуна армияне бөтен халыкны коралландыру белән алыштыру, чиркәүне дәүләттән аеру, полицияне бетерү турында декретлар кабул итә. Азык-төлекне тигезләп бүлү кертелә, предприятиеләр өс¬ теннән эшчеләр контроле урнаштырыла. Буржуа һәм аристократларның ташлап киткән фатирларына ярлы гаиләләр урнаш¬ тырыла. Коммунарлар яңа дәүләт — гомум- милли һәм хәтта халыкара масштабта ирекле хезмәттәшлек итүче үзидарәле ком¬ муналар төзү турында хыялланалар. Восстаниеләр Франциянең башка шәһәр- Париж коммунасын игълан итү ләренә дә (Бордо, Лион, Марсель, Тулуза) җәелә. Әмма алардагы коммуналар берничә көн генә яшәп кала. Париж коммунасы 72 көн яши һәм бөтен Европа¬ ның игътибарын үзенә җәлеп итә. Польша һәм Бель- Париж коммунасы декреты ■tri «ио» к иичдомк COMMUNE DE PARIS гия революционерлары коммунарлар ягында сугыша. Революцион хәрәкәттә коммуна тәҗрибәсе киләчәк җәмгыять үрнәге (прообразы) буларак карала. Чынбарлыкта коммуна көчле хөкүмәт органы була алмый, аны Коммуна советы әгъзалары арасындагы фикер каршылыклары көчсезләндерә. Коммунарлар баштан ук, Версальгә һөҗүм итүдән баш тартып, хәрби инициативаны үз кулларыннан ычкындыралар. Бу вакытта Версальдә хөкүмәткә тугры гаскәрләр туплана. Парижны камалышта тоткан Пруссия армия¬ се үз позицияләре аша аларны шәһәргә үткәрә. Париж¬ га бәреп кергән версальлеләр көчле бәрелешләрдән соң җиңүгә ирешәләр. Коммунаны саклаучыларны судсыз һәм тикшерүсез атып үтерәләр. 1871 елның 28 маен¬ да Франция башкаласында сугышлар туктала. Германия белән 1871 елның 10 маенда имзаланган солых килешүе шартлары нигезендә Франция алтын 78
Париж баррикадалары ■ Коммунаны саклаучылар, Версаль гаскәрләренә каршылык күрсә¬ теп, шәһәрдә каты сугышлар алып баралар, шулай ук баррика¬ далар төзиләр һәм йортларны яндыралар. Дошман яклар бер- берсенә аяусыз булалар. «Канлы атна» дәвамында һәм аннан соңгы бер айда җиңүче версальлеләр тарафыннан 30 мең чамасы коммунар үтерелә, 40 меңнән артыгы кулга алына. белән 5 млрд франк контрибуция түләргә йөкләмә ала, тимер рудасына бай булган Эльзас һәм Лотарингия провинцияләрен бирә. Килешү шартлары территория¬ сенең бер өлешен югалту белән килешә алмаган Фран¬ ция белән Германия империясе арасында озакка сузыл¬ ган дошманлыкка нигез сала. 1871, 18 март — 28 май — Париж коммунасы 1. Наполеон III нең эчке сәясәте нинди үзенчәлекләргә ия? 2. XIX гасыр уртасында Франциянең тышкы сәяси хәлен характерлагыз. 3. Ни өчен О. Бисмарк Франция белән сугышка омтыла? Франция-Пруссия сугышына нәрсә сәбәп була? 4. Пруссия һәм Франция армияләре арасында хәрби хәрә¬ кәтләр барышы турында сөйләгез. Франция ни өчен җиңелә? 5. Германия белән Франция арасындагы солых килешүе¬ нең шартлары нинди була? 6. Германия империясе кайчан игълан ителә һәм Италия кайчан берләшеп бетә? 7. «Париж коммунасы» дигән темага җавап планын төзе¬ гез. Баш күтәрүчеләр ни өчен җиңелә? Сораулар һәм биремнәр 79
Италияне берләштерү 1860 елда дәүләтләрнең чикләре 1859 елдагы Австрия-Италия- > Франция сугышы вакытында Сардиния корольлеге һәм Франция гаскәрләре хәрәкәтләре 1861 елда төзелгән Италия корольлеге чикләре |1870| Территорияләрне Италия корольлегенә кушу еллары к, Австрия белән сугыш вакытында л бәрелеш булган урыннар * > 1860 елда Гарибальди «меңлеге» X походы һәм сугыш булган урыннар , . . Италияне берләштерү таләбен куйган восстаниеләр чолгап алган районнар 1859 Дәүләтләрне Сардиния корольлегенә берләштерү еллары 1867 елда Гарибальди походы 1867 елда Наполеон III гаскәрләре интервенциясе 1870 елда Италия гаскәрләренең Римга походы 1870 елда Италия корольлеге чикләре
Германияне берләштерү 1864 елда дәүләтләрнең чикләре 2] 1864 елда Пруссия Дания (1864), Австрия (1866) — һәм Франция (1870—1871) белән барган сугышларда Пруссия гаскәрләре һөҗүме X Иң мөһим сугыш булган 3.VH 1866 урыннар һәм даталар Дания белән сугыш нәтиҗә- ] сендә Пруссия һәм Австрия- I 1 нең урТак биләмәсе булган территория Г i 1866 елда Пруссия составына ■ —* 1 11 кергән территорияләр Пруссия хакимлеге астында "■ "■ оешкан (1866—1867) Төньяк Германия союзы чикләре Австрия-Пруссия сугышын- нан соң Пруссия белән хәр- I I би союз төзегән Көньяк Гер¬ мания дәүләтләре чикләре Франция белән сугыш нәти- җәсендә Пруссиягә кушыл- L-—-J ган территорияләр (1871 ел¬ дан империя җирләре) Төньяк Германия союзына И——J кергән башка дәүләтләр 1871 елда оешкан Германия " империясе чикләре Картада герман дәүләтләре терри¬ торияләре саннар оелән бирелгән: 1 Ольденбург 2 Мекленбург-Штрелиц 3 Лауэнбург герц. (1864 елга кадәр Даниянеке) 4 Брауншвейг 5 Шаумбург-Липпе 6 Кургессен 7 Шварцбург-Зондерсхаузен 8 Саксен-Кобург-Гота 9 Саксен-Веймар 10 Шварцбург-Рудольштадт 11 Саксен-Мейчинген 12 Саксен-Альтенбург 13 Кече линия рейсы 14 Өлкән линия рейсы 15 Гессен-Гомбург
3 БҮЛЕК ЕВРОПА СӘНӘГАТЬ ҮСЕШЕ ЮЛЫНДА. ИҖТИМАГЫЙ ҺӘМ ИДЕЯ-СӘЯСИ НӘТИҖӘЛӘР XIX гасырның беренче яртысы Европа илләренең күбесендә мануфактурадан сәнәгать җитештерүенә күчүнең төгәлләнүе, яңа типтагы социаль мөнәсәбәтләр урнашу белән характерлана. § 9 XIX ГАСЫРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА СӘНӘГАТЬ ҖИТЕШТЕРҮЕНЕҢ ҮСҮЕ ҺӘМ ЭШЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ БАРЛЫККА КИЛҮ 1. Нәрсә ул сәнәгать борылышы? Ул кайда һәм кайчан башлана? 2. Исегезгә төшерегез: фабрикаларда хөкем сөргән тәртипләргә каршы эшчеләр беренче мәртәбә кайда һәм кайчан күтәреләләр? Бу чыгышлар нинди характерда була? Сәнәгать үсешенең яңа этабы. Техника казанышлары машиналар эшләп чыгаруга күчәргә һәм хезмәт җи- тештерүчәнлеген күтәрергә ярдәм итә. Тукымалар, кием-салым, туклану продуктлары җитештерә торган станоклар һәм җиһазлар элек кул белән эшләсәләр, инде аларын машиналар ярдәмендә җитештерә баш¬ лыйлар. XIX гасырның беренче 30 елында яңа тар¬ мак — машина төзелеше барлыкка килә. Стандартлар системасы — техниканың сыйфатына, төрле җитештерүчеләр ясаган станокларга деталь¬ ләрнең үзара алмаштыручанлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче узеллар ярашу- чанлыгына мәҗбүри таләпләр урнаша. Шартлаткыч матдәләр, буяулар, кисло¬ талар, селтеләр, медикаментлар, ашламалар эшләп чыгаручы химия сәнәгатендә җитеш- p. Фултон «Саванна» пароходы 82
терү тикшеренү эшчэнлеге белән бергә үрелеп бара. Предприятиеләрдә фән һәм техниканың үзара якы¬ наюын тәэмин иткән лабораторияләр оештырыла. Транспорт өлкәсендәге сәнәгать борылышы бик зур әһәмияткә ия була. 1807 елда Америка уйлап табучы¬ сы Роберт Фултон беренче пароходны төзи. Бу — диң¬ гездә йөзү техникасын күпкә яхшыртырга, юнәлеше үзгәрүчән җилдән бәйсез суднолар төзергә ярдәм итә. Фултон үзенең уйлап табуын Наполеон Бонапартка тәкъдим итә, әмма француз императоры бу америка¬ лыны алдаша дип уйлый. Аның каравы яңалык белән инглизләр кызыксына. 1819 елда ук инде «Саванна» пароходы Атлантикада Нью-Йорктан алып Ливерпуль- гә кадәрге араны нибары 20 көн эчендә кичә (җилкәнле Дж. Стефенсон корабка моның өчен ике ай вакыт кирәк булыр иде). Пар белән эшләүгә көйләнгән флотның җилкәнле флотны кысрыклап чыгару процессы бик акрын бара. Хәтта 1870 елда да әле ул кулланудагы судноларның биштән бер өлешен генә тәшкил итә. Шулай да халык¬ ара сәүдәне киңәйтүдә аның үсешенең әһәмияте зур була. Сәнәгать борылышы темпларын тизләтүгә тимер юл транспорты үсеше аеруча зур йогынты ясый. 1814 елда инглиз кешесе Джордж Стефенсон паровоз уйлап таба. 1830 елда Манчестер белән Ливерпульне тоташтырган 50 км озынлыктагы беренче тимер юл линиясе сафка баса. 1840 елдан башлап 1870 елга ка¬ дәр дөньяда тимер юллар челтәренең озынлыгы 9 мең км дан 210 мең км га җитә. 1840 елларда 1807 - Р. Фултон тарафыннан пароход уйлап табыла плацкарт һәм каплаулы товар вагоннары күп була. 1850 елларда — урын-җире булган (спальный) вагоннар, 1860 елларда люкс са¬ лонлы һәм шулай ук тиз ватылучан йөкләр, терлекләр һ. б. йөртү өчен махсус вагоннар барлыкка килә. Шәһәрләрне, сәнәгать үзәкләрен авыл җирләре, күмер һәм тимер чыгару үзәкләре белән тоташтыручы тиз йөрешле, ышаныч¬ лы һәм чагыштырмача арзанлы транспорт Дж. Стефенсон паровозы 83
Ливерпульдә беренче тимер юл станциясе челтәре барлыкка килү милли икътисадларны ныгы¬ тырга ярдәм итә. Сакланып килгән натураль хуҗалык учаклары әкренләп сүнә бара. Бердәм эчке базарлар формалашу көчәя. Чуенга һәм тимергә ихтыяҗ арту кара металлургиянең тиз үсешенә китерә. Техник борылыш авыл хуҗалыгы өлкәсенә дә үтеп керә. Немец химигы Юстус Либих басуларны эшкәр¬ түдә химик ашламалар кулланырга тәкъдим итә. Пар энергиясе белән эшләүче беренче авыл хуҗалыгы маши- Ливерпуль — Манчестер тимер юлы. Өстә — 1 нче класслы, аста — 2 нче класслы вагоннар 84
Ю. Либих лабораториясе налары — тракторлар, ашлык суктыргычлар (молотил¬ ка), ургычлар җитештерелә һәм кулланыла башлый. Сәнәгать илләре. Техник яңалыклар Бөекбританиядә аеруча кызу темплар белән җитештерүгә кертелә, аны «дөньяның сәнәгать остаханәсе» дип йөртәләр. 1850 ел¬ га дөньяда күмер чыгаруның, чуен коюның, мамык эшкәртүнең яртысы диярлек аның өлешенә туры килә. Башка илләргә машина һәм җиһазлар чыгару (экспорт) Англия тышкы сәүдәсенең мөһим статья¬ сына әйләнә. 1814 — паровоз уйлап табыла Сәнәгать үсеше әкренләп АКШта (аеруча аның Төньяк-Көнчыгыш штатларында) тизләнә башлый. Англиядәге кебек үк, анда да мондый борылыш киҗе- мамык сәнәгатендә башлана. 1820 еллар башында механик станокларны кулланган беренче фабрикалар барлыкка килә. 1830—1850 елларда АКШта Тәүге тракторларның берсе тимер юллар төзелеше киң җәелдерелә, өстәвенә ул Англиядәгегә караганда күпкә тизрәк бара. XVIII гасырда ук инде мануфактура җи¬ тештерүе югары үсеш алган Франциядә Наполеон I нең континенталь блокада ел¬ лары сәнәгать үсешенә зур тоткарлык ясый. Француз мануфактураларына сату базары 85
император указы нигезендә гарантияләнгәннән соң, аларның хуҗалары хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфатын яхшырту белән кызыксынудан туктыйлар. Сәнәгать борылышы фәкать 1830 елгы революция¬ дән соң гына киң җәелдерелә һәм беренче чиратта җиңел сәнәгатькә кагыла. Тимер юллар төзелә башлый. Луара елгасы бассейнында металлургия үсеп китә. Шулай да Луи Филипп заманында җирбиләүчеләрнең, сәүдә йортлары һәм банк хуҗаларының мәнфәгать¬ ләренә зур игътибар бирелә, һәм бу — сәнәгать үсешен тоткарлый. Хакимияткә Луи Бонапарт килгәч, җитештерү тиз үсә башлый. Дәүләт, хәрби заказларга юмарт түләп, сәнәгатьчеләргә зур булышлык күрсәтә. XIX гасырның беренче яртысында Европаның баш¬ ка дәүләтләрендә дә, аерым алганда Германия (Рейн өлкәсе, Силезия, Саксония, Рур өлкәсе), Австрия (нигез¬ дә, Чехиядә) һәм Сардиния (Пьемонт өлкәсе) террито¬ рияләрендә сәнәгать үзәкләре барлыкка килә. 1851 елда Бөекбританиядә 1 нче Бөтендөнья фән һәм техника казанышлары күргәзмәсен ачу 86
Шәһәрләр үсеше. XIX гасыр ур¬ тасында Европаның йөзе бик нык үзгәрә башлый; сәнәгать, транспорт, коммерция эшчән- леге һәм мәдәни тормыш үзәкләре булган шәһәрләр тиз үсә. Бөекбританиядә шәһәр халкы барлык халык саны¬ ның — 50% ын, Франциядә — 38% ын, Австрия белән Прус- сиядә 25 әр % ын тәшкил итә. Үзенчәлекле шәһәр культу¬ расы. формалаша. Җирле диа¬ лектлар, традицияләр һәм га¬ -—ттм дәтләр арасындагы аерымлыклар бетә бара. Авыл җи¬ рендәге салмак, акрын тормыш укладына алмашка хәрәкәтчән шәһәр тормышы килә. Европа шәһәрләрендә социаль каршылыклар аеруча нык чагыла башлый. Шәһәр үзәкләрендә хөкүмәт учреждениеләре, чиркәүләр, банклар һәм конторалар, театрлар һәм кыйммәтле кибетләре булган бай квар¬ таллар урнаша. Анда бай гражданнар, аристократлар һәм чиновниклар яши. Эшчеләр, һөнәрчеләр, өйрәнчекләр, вак кибетчеләр, ярлылар һәм хәер сорашучылар, җинаятьчеләр яши торган шәһәр чите үзәктән бик нык аерылып тора. Сәнәгать предприятиеләре дә шунда ук урнаша. Шә¬ һәрләргә бигрәк тә ачлык елларында эш һәм икмәк Лондон. XIX гасыр фотосы эзләп, якын-тирә авыллардан ярлы крестьяннар агы¬ ла. Чиркәү хәйриясе, кунып чыгу урыннары, йорт- җире булмаганнарны көчләп җибәрә торган эш йорт¬ лары, ярлылар өчен җәмәгать эшләре хәерчелек проблемасын бөтенләй хәл итми диярлек. XIX гасыр¬ ның беренче яртысында (төрле елларда) Англиянең эш йортлары аша 1,5—2,0 млн кеше (ил халкының 10% ы чамасы) уза. Аларның торагы да, даими эше дә булмый. Еш кына шәһәрдәге түбән катлау сти¬ хияле рәвештә бунтлар күтәрә. Гадәттә, алар кыска вакытлы һәм оешмаган булалар, ләкин кайвакыт зур 87
Лондондагы ярлы кварталлар Сәнәгать үзәге Төн куну урыны ■ 87—89 нчы битләрдәге рәсемнәр¬ не чагыштырыгыз һәм XIX гасыр уртасында шәһәр тормышындагы каршылыклар турында хикәя тө¬ зегез. революцион вакыйгаларның «хәбәрчесе »нә әверелә¬ ләр. Сәнәгать борылышы шәһәрнең йөзен (аның аерыл¬ гысыз өлешен тәшкил иткән завод пар казаннарының торбалары һәм эшчеләр кварталлары) генә үзгәртеп калмый. Ул җәмгыятьтәге мөһим социаль үзгәреш¬ ләргә дә китерә. Эшчеләр сыйныфы формалашу. Сәнәгать борылышы нәтиҗәсендә ялланып эшләүчеләрнең яңа массачыл катлавы барлыкка килә, рамандашлары аларны эшче¬ ләр сыйныфы яки пролетарийлар дип атый, уз станок¬ ларыннан яки коралларыннан файдаланган һөнәр¬ челәрдән һәм өйдә эшләүчеләрдән аермалы буларак, ал арның бернинди милекләре дә булмый. Пролетарий¬ ларга элеккеге цех өстенлекләре дә бирелми. Аларның читкә китеп кәсеп иткән яки шәһәрләрдә сезонлы эшкә ялланган крестьяннарныкы кебек үз хуҗалыклары да булмый. 88
Пролетарийлар фәкать үз хезмәтләрен сату хиса¬ бына яшиләр һәм тулысынча икътисадтагы хәлләрдән бәйле булалар. Җитештерү түбәнәйгәндә һәм эшсез¬ ләр саны артканда, эшче көчләр яллау шартлары кис¬ кен начарлана. Хезмәт хакы төшә, эш көне озынлыгы арта. Машина җитештерүе үскән саен, зур физик көч яки һөнәри белем таләп итми торган операцияләр саны арта. Бу — фабрикаларда хатын-кызлар һәм балаларның арзанлы хезмәтеннән файдалану мөмкин¬ лекләрен киңәйтә. Аларның хезмәт хакы квалифика¬ цияле өлкән эшченекеннән 3—4 тапкыр ким була. Нәтиҗәдә ирләр арасында эшсезлек кызу темплар белән үсә башлый. Эре заводларда эшләүче хезмәт ияләренең яллану, тормыш һәм эш шартлары бертөрле булу нәтиҗәсендә, алар әкренләп уртак мәнфәгатьләргә ия булуларын аңлый башлыйлар. Эре предприятиеләрдәге хезмәт бүленеше системасы анда эшләүчеләрнең дисципли¬ налы булуын таләп итә, аларның күмәк гамәлләргә сәләтләрен үстерә. XIX гасыр уртасында фабрикаларда эшләүчеләрнең саны әллә ни зур булмый әле. Хәтта Англиядә алар Бай йортында бал бара Югары катлау вәкилләре Кәгазьләр өчен кара агачтан, фил сөяге белән инкруста¬ цияләп эшләнгән шкаф. Италия. 1875 ел 89
Пар чүкече. XIX гасыр уртасы Машиналар ярдәмендә уңыш җыю Машина җитештерүе үсеш алган саен, хезмәтнең характеры ничек үзгәрә? барлык ялланып эшләүчеләрнең чама белән 1/3 ен тәшкил итә. Франциядә 10 нан артык эшчесе бул¬ ган сәнәгать предприятиеләрендә 1 млн чамасы кеше эшли, Германия пролетариатының саны да шул чама була. 1860 елда 30 млн халкы булган АКШта 1,3 млн сәнәгать һәм 0,8 млн авыл хуҗалыгы эшчеләре исәпләнә. Шуңа карамастан XIX йөзнең беренче унъеллык¬ ларында ук эшчеләр сыйныфы үзен уз мәнфәгатьләре булган һәм шуны яхшы аңлаган мөстәкыйль көч буларак күрсәтә башлый. Англиядә эшчеләр хәрәкәте. Дөньяның беренче сәнәгать иле саналган Бөекбритания массакүләм эшчеләр хәрә¬ кәте күтәрелү мәйданына әйләнә. Сәяси көрәшнең кискенләшүе аның үсешенә китерә. Эшмәкәрләр һәм бай шәһәр халкына таянган виглар\ партиясе сайлау реформасы үткәрүне таләп итеп чыга. Реформа пар¬ ламентта сәнәгать шәһәрләре вәкиллеген арттырырга тиеш була. Мондый үзгәртеп коруларга лендлордлар, ягъни җир аристократлары мәнфәгатьләрен яклаучы торилар партиясе каршы/чыга. 90
1832 елда уздырылган реформа черек бистәләрне (лендлордлар күзәтчелегендәге аз халыклы авыл сай¬ лау округларын шулай атыйлар X юкка чыгара. Тавыш бирү хокукы шәһәрдәге барлык йорт милекчеләренә һәм даими кереме булган арендаторларга бирелә. Парламенттагы вәкиллекне эре сәнәгать үзәкләре — Манчестер, Лидс, Шеффилд, Бирмингем ала. Реформа нәтиҗәсендә сайлаучылар саны 220 мең¬ нән 670 мең кешегә җитә (илдә 14 млн кеше яши). Ләкин бу ялланып эшләүчеләрне канәгатьләндерми. 1836 елда Лондонда эшчеләр ассоциациясе төзелә. Аның лидерлары — квалификацияле эшчеләр Уильям Ловетт, Генри Гетерингтон һ. б.— хезмәт ияләрен агарту һәм аларга сайлау хокукын киңәйтү кирәк дип саныйлар. 1838 елда Ловетт «Халык хартиясе» н (ингл. char¬ ter — грамота) — сайлау реформасы программасын бастырып чыгара. Аның тарафдарлары — чартист¬ лар — тавыш бирү хокукын балигъ булган барлык ир- атларга да бирүне таләп итеп чыгалар. Хартияне профсоюзлар (1829 елда ук аларны оештырырга рөхсәт бирелгән була) яклап чыга. Хартияне яклап оешты¬ рылган митингларда эшкә яллау, хезмәт һәм эшчеләр¬ нең көнкүреш шартларын яхшырта торган законнар кабул итү зарурлыгы турында сөйлиләр. I Профсоюзлар (тред-юнионнар) — предприятиеләрдә хезмәт ияләре тарафыннан үз мәнфәгатьләрен күмәк яклау (хезмәт хакын арттыру, эш шартларын яхшырту, эш көне озынлыгын кыскарту) өчен төзелгән оешмалар. 1832 елгы реформаның асылы нәрсәдән гыйбарәт була? Балалар хезмәте. XIX гасыр. Гравюра 91
У. Ловетт 1836-1848 - Англиядә чартистлар хәрәкәте 1839 елда чартистлар хартия файдасына 1,2 мил¬ лионнан артык имза җыялар, әмма общиналар пала¬ тасы аны кире кага. Шуңа да карамастан чартистлар хәрәкәте киңәюен дәвам итә. 1840 елда Милли чар¬ тистлар оешмасы төзелә, бөтен Англиядә аның 400 бүлекчәсе була һәм аларда 40 мең чамасы әгъза исәп¬ ләнә. 1842 елда парламентка хартиянең 3,2 млн кеше имза куйган яңа вариантын тапшыралар. Ул тагын да зуррак таләпләрне үз эченә ала. Анда алпавыт җир- биләүчелеген бетерү һәм Бөекбританиянең «ак» коло¬ ниясе булган Ирландиягә бәйсезлек бирү карала. Общи¬ налар палатасының янә хартияне караудан баш тартуы бөтен Англиядә стачкалар һәм забастовкалар дулкыны кузгалуга сәбәп була. Чартистлар хәрәкәтенең яңа күтәрелеше 1848 елга, континентта революцион вакыйгалар җәелгән чорга туры килә. Парламент тагын хартияне кабул итүдән баш тарта. Хартияне яклап, Лондонда башланган ми¬ тинг куып таратыла, чартистларның лидерлары кулга алына. Әмма аларның эшчәнлеге эзсез калмый. Чар- 1,2 млн имза куелган хартияне тантаналы төстә парла¬ ментка илтү Чартистларның таләпләрен ни өчен бөтен Англия халкы хуплый? 92
тизм Англиянең сәяси тормышы аренасында яңа көчләр — үз мәнфәгатьләрен якларга сәләтле эшчеләр хәрәкәте барлыкка килүен раслый. Чартизм йогын¬ тысы астында общиналар палатасы ялланып эшләүче¬ ләрнең хәлен җиңеләйтә торган күп кенә законнар кабул итә. Элек 14—15 сәгатькә җиткән эш көнен 10 сәгатькә кадәр кыскарталар. Континенталь Европада эшчеләр хәрәкәте. Франциядә ялланып эшләүчеләр хезмәт шартларының авырлыгы¬ на каршы протест белдергәндә, XVII гасырдагы Англия луддитлары сыман башта станокларны ваталар, җиме- рәләрс Мөстәкыйль эшчеләр хәрәкәте 1831 елда туган дип исәпләнә. Тукучылар җитештергән әйберләрнең бәяләрен төшерү һәм эштән кыскартулар Лионда вос¬ стание китереп чыгара. Баш күтәрүчеләр шәһәрне алалар. Лион тукучыларының кара байрагына «Эшләп яшәргә яки көрәшеп үләргә!» дигән сүзләр язылган була. Восстание китерелгән гаскәр тарафыннан басты¬ рыла. Әмма 1834 елда, хезмәт хакларының яңадан түбәнәюенә һәм эшчеләр союзларын суд белән тыюга җавап итеп, шәһәрдә тагын баррикадалар төзелә баш¬ лый. Теләктәшлек чыгышлары дулкыны Париж, Мар¬ сель һәм Гренобль буйлап җәелә, ләкин алар барысы да аяусыз бастырыла. 1844 елда Силезия тукучылары восстаниесе Гер¬ маниядә эшчеләр сыйныфының беренче мөстәкыйль чыгышы булып санала. Восстаниегә эшчеләрнең хо- куксызлыгы сәбәп була. Восстание барышында иң эре эшмәкәрләрнең берсе — Цванцигер заводлары җи¬ мерелә, чимал һәм продукция складлары юкка чыга¬ рыла. 1830—1840 елларда эшчеләр хәрәкәте үсүгә кара¬ мастан, 1848—1849 еллардагы революцияләр вакытын¬ да континенталь Европа илләрендәге пролетарийлар мөстәкыйль рольгә ия булмыйлар. Алар, үз хәлләрен яхшыртуга ирешү өчен, шәһәрдәге башка түбән катлау вәкилләре белән бергәләп чыгыш ясыйлар. Аларның таләпләрен бай сословие вәкилләре һәм күпчелек крестьяннар хупламыйлар. Чартистлар петициясен тапшыру. Карикатура 1831, 1834 — Лион тукучылары восстаниесе 1831 елда Лион тукучылары восстаниесе 93
Силезия тукучылары. Рәссам К. В. Хюбнер. 1844 ел ■ Фабрика хуҗасы тукучылар алып килгән киндер тукыманы карый. Берәүләрдән ул аны сатып алудан баш тарта һәм тукучыны акчасыз калдыра, икенчеләренә тукыма өчен бик аз түли. Заман¬ дашлары фикеренчә, Хюбнерның бу картинасы ялланып эшләү¬ челәрнең хәерчелеге турында йөзләгән китапларга караганда да яхшырак сөйли. Сораулар һәм биремнәр 1. XIX гасырның беренче яртысында сәнәгать җитештерүе үсеше нәрсә белән аңлатылган? Аның нәтиҗәләре нинди була? 2. XIX гасырда кайсы илләр һәм ни өчен сәнәгать үсеше лидерларына әйләнәләр? с . Шәһәрләрнең йөзе ничек үзгәрә? «XIX гасырның бе¬ ренче яртысында Европа шәһәрләре» дигән хикәянең планын төзегез. 4. Англиядәге чартистлар хәрәкәтенең сәбәпләрен, мак¬ сатын һәм нәтиҗәләрен атагыз. 5. Түбәндәге төшенчәләрне дәфтәрегезгә күчереп языгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз: эшчеләр сыйныфы, виги, тори, профсоюзлар, чартистлар, «черек бистәләр». 6. Лионда һәм Силезиядә тукучылар восстаниеләренең сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт була? 94
АНГЛИЯНЕҢ СӘЯСИ ФИКЕР ИЯСЕ Ф. ЭНГЕЛЬСНЫҢ Документлар АНГЛИЯ ЭШЧЕЛӘРЕНЕҢ ХӘЛЕ ТУРЫНДАГЫ КИТАБЫННАН: өйрәнәбез Хәтта төрмәләрдә дә туклану, уртача алганда, яхшырак, шуңа күрә эш йортларында яшәүчеләр, төрмәгә эләгү өчен, еш кына махсус нинди дә булса ярамаган гамәл кылалар. Эш йортында үзенә бүлеп бирелгән эшне үтәмәгән кешене ашатмыйлар; кемнеңдер шәһәргә барасы килсә, алдан рөхсәт сорарга тиеш, инспекторны рөхсәт сораучының тәртибе канәгатьләндермәсә, кире дә кагарга мөмкин. Тәмәке тарту тыела. Шулай ук дусларыңнан яки туганнарыңнан бүләк алу да тыела. Пауперлар эш йорты формасын киеп йөриләр һәм алар тулысынча инспектор карамагында. Пауперлар хезмәте хосусый сәнәгать белән конкуренциягә кермәсен өчен, аларга күбрәк бөтенләй файдасыз (кирәксез) эшләр бирәләр. Ирләрне таш ватарга мәҗбүр итәләр, Һәм алар «көчле ир кеше эш көне дәвамында күпме вата ала» шул хәтле ватарга тиешләр; хатын-кызлар, балалар һәм картлар иске арканнарны йолкыйлар... «Әхлаксыз» ата-аналар үз балаларына йогынты ясый алмасыннар өчен, гаиләләр бүленә: ирен — бер флигельгә, хатынын — икенчегә, ә балаларын өченчегә урнаштыралар. Алар бик сирәк, билгеләнгән вакытта Һәм чиновник рөхсәте белән генә күрешә алалар, тәртипләре начар булган очракта, чиновник бу күрешүдән мәхрүм итәргә дә мөмкин. Параграф тексты һәм документка нигезләнеп, XIX гасырның беренче яртысында шәһәрдәге түбән катлауларның тормышы турында сөйләгез. НЕМЕЦ ЖУРНАЛИСТЫ В. ВОЛЬФНЫҢ СИЛЕЗИЯ ТУКУЧЫЛАРЫ ВОССТАНИЕСЕ ТУРЫНДАГЫ МӘКАЛӘСЕННӘН (1844): Төркем... Цванцигерның яңа йортына юнәлә. Алар түләүне һәм бүләкләүне күтәрүне таләп итәләр; аларны өсләреннән мыскыллап һәм янап кире кагалар. Шунда төркем йортка бәреп керә һәм, менә дигән көзгеле тәрәзәләрдән башлап, көзге, люстра, мич, фарфор һәм җиһазларны, баскыч култыксаларын — барысын да вата, җимерә; китапларны, вексель һәм документларны ерталар; икенче йортка, ат абзарына, кер киптергеч, каток һәм складларга үтеп, товарларны һәм барлык запасларны тәрәзәдән ташлыйлар, аларны вак кисәкләргә турыйлар, аяклары белән таптыйлар яки... үзара бүлешәләр. Цванцигер коточкыч куркудан гаиләсе белән Рейхенбахка кача. Андагы гражданнар, бу кунакның үзе артыннан тукучылар нәфрәтен ияртеп килүеннән куркып, аны ераграк, Швейдницка китәргә мәҗбүр итәләр. Ләкин монда да хакимият аңа китәргә тәкъдим итә, чөнки аның монда булуы шәһәргә куркыныч тудырырга мөмкин була; ниһаять, ул Бреславльдә үзенә сыеныр урын таба. ■ Тукучыларның бу гамәлләрен сез ничек бәялисез? Алар нәрсәдән килеп чыга? 95
§ 10 XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА - XX ГАСЫР БАШЫНДА ИНДУСТРИАЛЬ ИЛЛӘР XIX гасырда сәнәгать үсеше үзәкләренә әверелгән ил¬ ләрне атагыз. Өч фазалы ток җитештерүче электр двигателе Техник казанышлар. Сәнәгать илләрендәге үзгәреш¬ ләрнең мөһим чыганагын техник алгарыш казаныш¬ лары тәшкил итә. Ул үзара бәйле дистәләгән юнәлеш буенча үсә. Электр энергиясен үзләштерү бик зур практик әһәмияткә ия була. 1870 еллар башында динамо-машиналар, электр энергиясен механик энергиягә әйләндерүче двигатель¬ ләр уйлап табыла. Бу — электр двигателе белән хәрә¬ кәткә китерелә торган яңа буын станоклар төзергә ярдәм итә. 1890 еллардан электр энергиясе чыбыклар буйлап ерак араларга тапшырыла башлый. Мондый ачышлар сәнәгатьтә зур үзгәрешләргә китерә. Элек һәр фабриканың үзендә каешлар системасы ярдәмендә эшче машиналарны — станокларны хәрә¬ кәткә китерүче пар көче җайланмалары корылган була. Мондый фабрикаларның җитештерүчәнлеге пар көче җайланмасының куәте һәм күчергеч бу¬ ларак файдаланылган каешларның ныклыгы белән чикләнә. XIX гасыр ахырында электр энергиясен җылылык һәм гидроэлектр станцияләрендә җитештерүгә күчә¬ ләр, бөтен бер сәнәгать районнарын тәэмин итә тор¬ ган энергосистемалар барлыкка килә. Шуның нәти¬ җәсендә җитештерүне яңарту, ягъни модернизация башлана, гаять зур җитештерү комплекслары төзелә. Аларда хезмәт җитештерүчәнлеге тагын да югарырак була. Җитештерүне оештыруның яңа тибы конвейерлар¬ дан файдалануга нигезләнә. Аны Америка инженеры Фридерик Тэйлор уйлап таба, һәм ул беренче тапкыр 1908 елда Генри Фордның автомобиль заводларында кулланыла. 96
Ф. Тэйлор системасы технологик яктан катлаулы әйберләр җитештерүне эзлекле үтәлә торган гади опера¬ цияләр сериясенә күчерергә ярдәм итә. Бу фабрика эчендә хезмәт бүленешен яхшырта һәм аның интен¬ сивлыгын шактый күтәрә. Эшче көчләр әзерләү гади¬ ләшә, аларның квалификациясенә таләпләр кими. Кон¬ вейер җитештерүенә күчү чагыштырмача очсызлы, бер төрдәге продукция эшләп чыгарырга мөмкинлек ту¬ дыра. Җитештерүне туплау һәм капитал. XIX гасыр ахы¬ рында — XX гасыр башында сәнәгать илләрендә инду¬ стрияләштерү бара. Ул электр станцияләре төзүдән, фабрикаларны техник яктан яңартып җиһазландыру¬ дан, серияле конвейер җитештерүенә күчүдән, транс¬ портны һәм шәһәр хуҗалыгын үстерүдән гыйбарәт була. Боларның барысына да бик күп акча, ягъни капитал кертү сорала. Техник алгарыш җитештерүне ничек үзгәртә? Капшпал — сәнәгать җитештерүен булдыруның төп шар¬ ты. Ул акча капиталын (җитештерүне оештыруга тотылган акча) һәм реаль (матди) капиталны (корылмалар, машиналар, җиһазлар һ. б.) үз эченә ала. XX гасырда интеллектуаль капитал — җитештерү өчен кирәкле белем, осталык һәм күнекмәләр төшенчәсе барлыкка килә. Г. Форд заводында җыю конвейеры. 1913 ел 97
Лондондагы тәүге эре заводларның берсе Җитештерү һәм капиталны туплауга нәрсә сәбәп була? Эшмәкәрләрнең күбесе җитәрлек күләмдәге капи¬ талга ия булмый. Шуңа күрә аларның үз финанс һәм җитештерү ресурсларын берләштерү юлыннан киткән¬ нәре җитештерүне яңартуда пионер булалар. Шулай итеп, предприятиеләрне эреләндерү, ягъни җитеште¬ рүне концентрацияләү (кайбер предприятиеләрдә берничә меңләгән кеше эшли) һәм капиталны үзәк¬ ләштерү (банкларны кушу һәм эреләндерү) бара. Мо¬ нополияләр барлыкка килә. Монополия — җитештерүне һәм продукциянең аерым төрләрен сатуны контрольдә тотучы, аларга бәя куючы эшмәкәрләр берләшмәсе. Монополиячел берләшмә идарәсен үзәкләштерү дәрәҗәсеннән чыгып, берләшмәләр картельләргә, синди¬ катларга, трестларга, концерннарга бүлгәләнәләр. Индустриаль илләрдә акционерлык җәмгыятьләре төзелә. Алар, өстәмә капитал җәлеп итү максаты белән, кыйммәтле кәгазьләр — акцияләр чыгаралар. Акция- 98
«Стандарт ойл» компаниясе акциясе (АКШ) ләргә ия булу аларны тотучыларга (акционерларга) предприятие та¬ бышыннан өлеш — дивиденд алу һәм предприятие белән идарә итү¬ дә катнашу хокукы бирә. Әмма ка¬ рарлар кабул иткәндә, реаль хокук¬ ларга фәкать акцияләрнең кон¬ троль пакеты (зур өлеше) хуҗалары гына ия була. Кыйммәтле кәгазьләрне, нигездә, үз капиталларын салу өчен, яңа сфералар эзләүче банклар сатып ала. Эре банклар сәнәгать предприятиеләренең уртак хуҗа¬ ларына (милектәшенә) әвереләләр. Алар өстенлекле кредитлар ярдәмендә җитештерүне модернизацияләүгә булышлык күрсәтәләр. Банк капиталы белән сәнә¬ гатьнең кушылуы әнә шул рәвешле бара. МОНОПОЛИЯ ТӨРЛӘРЕ СХЕМА О КАРТЕЛЬ — монополиячел берләшмә формасы, анда эшмәкәрләр про¬ дукция җитештерүнең бәяләре һәм күләме хакында үзара килешеп эш итәләр. CD К СИНДИКАТ — монополирМел берләшмә формасы, ул продукция җитеш¬ терү бәяләрен һәм күләмен үзе билгели, аны сатуны барлык катнашу¬ чылар өчен уртак контора аша тормышка ашыра. ТРЕСТ — монополиячел берләшмә формасы, ул бердәм идарәгә буй¬ сынган предприятиеләрне үз эченә ала. КОНЦЕРН — бердәм контроль һәм идарә астындагы төрле хуҗалык тар¬ маклары предприятиеләре берләшмәсе. 99
1825 - артык җитештерүнең беренче кризисы Нью-Йоркта «Стандарт ойл» компаниясе бинасы Икътисади кризислар һәм монополияләр. Җитештерүне модернизацияләп өлгергән монополиячел берләшмәләр үз конкурентларын милли, аннан соң халыкара базар¬ лардан да кысрыклап чыгаралар. Җитештерүне туплау һәм капиталны үзәкләштерү темплары көчсезрәк пред¬ приятиеләрне бөлгенлеккә төшергән икътисади кризис¬ лар чорында шактый арта. Икътисади кризислар ихтыяҗны (сорауны) тәкъ¬ димнәр билгеләгән базар икътисады законнары йогын¬ тысында туалар. Эшмәкәрләр, сәнәгатьтә продукцияне массакүләм җитештерү мөмкинлегеннән файдаланып, кулланучылар аеруча теләп ала торган товарлар чыга¬ руны арттырганнан-арттыра баралар. Иртәме-соңмы, кагыйдә буларак, 5—7 ел саен, базарда товарлар артык күбәя. Халык эшләп чыгарылган барлык продукцияне сатып алып бетерә алмый башлый. Кибетләр һәм завод складлары сорау булмаган товарлар белән тула, ул котылгысыз рәвештә җитештерүнең кимүенә китерә. Шуның белән бергә, бер тармакта җитештерүнең ки¬ мүе барлык икътисадны колачлап ала. Әйтик, мәсәлән, кулланучылар сатып алмаган тукымалар һәм аяк. киемнәре бик күп туплана икән, туку һәм аяк кием¬ нәре фабрикалары эштән туктый. Шуның белән бәйле рәвештә аларны җитештерүдә кулланылган станокларга һәм җиһазларга, чималга (тире, йон, мамык), күмергә һәм тимер рудасына сорау кими. Машина төзелешендә, тау сәнәгатендә, авыл хуҗалыгында күрсәт¬ кечләр түбәнгә тәгәри. Артык җитештерү кризислары җитештерүне кыскарту, эшсез¬ лек арту һәм хезмәт ияләренең эш хакы түбәнәю белән бергә бара. Мондый беренче кризис 1825 елда Англиядә башлана. Җитештерүчеләр арасындагы конкурент¬ лык көрәше базарларны монополияләште¬ рүгә китерә, ягъни алар өстеннән берничә гаять зур корпорациянең тулы хакимлеге урнаштырыла. Әйтик, XX гасыр башында электротехник продукция җитештерүнең Үзәк, Көнчыгыш Европа һәм Россия базар¬ 100
ларында Германиянең ике компаниясе — «Сименс» һәм АЭГ (Гомуми электр компаниясе) хакимлек итә. Төньяк Америкада һәм Көнбатыш Европада Амери¬ каның «Дженерал электрик», «Вестингауз», «Вестерн электрик» компанияләре тамыр җәя. Бөтендөнья нефть сәнәгатендә Американың «Стандарт ойл» компаниясе һәм Англия-Голландиянең «Роял датч- Шелл» компаниясе өстенлек яулый. Эре корпорация¬ ләр шулай ук транспортны, аграр продукцияне сату өлкәсен дә үз кулларына алалар. | АКШ СӘНӘГАТЕНДӘ ҖИТЕШТЕРҮНЕ ТУПЛАУ ТАБЛИЦА Предприятие капиталы, мең долл. 5-20 20-100 100-500 1000 нән югары Предприятиеләр саны, меңнәрдә Гомуми саннан %ларда 86,6 48,8 56,6 31,9 30,1 17 3,8 2,2 Мәшгуль эшчеләр, меңнәрдә Гомуми саннан %ларда 424 6 996 14,2 3001 42,7 2476 35,3 Җитештерү күләме, млн долл. Гомуми күләмнән % ларда 893 3,7 2541 10,5 8759 36,2 11 794 48,7 ■ Капиталны туплау хезмәт белән мәшгульлектә һәм җитештерү күләмнәрендә ничек чагылуын аңлатыгыз. Монополияләштерү индустриаль илләрнең алдагы икътисади үсешенә бердәй йогынты ясамый. I Индустриаль илләр дип җитештерүне модернизация¬ ләүне уңышлы гамәлгә ашырган, халкының күп өлеше сәнәгатьтә, транспортта һәм хезмәт күрсәтү сферасында эшләгән илләр санала. Эре монополияләр лабораторияләр төзү һәм фәнни тикшеренүләрне финанслау өчен кирәкле средстволарга ия булалар, фән-техника һәм конструкторлык фикере казанышларын җитештерүгә кертәләр. Бу — продук¬ циянең сыйфатын һәм аның конкурентлык сәләтен күтәрергә ярдәм итә. Артык җитештерү кризисларының нәтиҗәләре нинди була? 101
Шул ук вакытта монополияләр, күп төрле продук¬ цияне төп җитештерүче буларак, аларга чынлыктагы чыгымнарга туры килми торган ясалма югары бәяләр дә куя алалар. Бәяләрне күтәрү хисабына табыш алу мөмкинлеге җитештерүне алга таба модернизацияләү стимулларын киметә. Монополияләр милли базарда гына түгел, чит ил базарларында да эш алып баралар. Индустриаль илләрдән капитал чыгару аеруча зур роль уйный башлый. I Капитал чыгару — эре дәүләт эшмәкәрләренең, күбрәк табыш алу максаты белән, колонияләр, бәйле һәм башка илләр икътисадына акча кертүе. Акча, гадәттә, эшче көчләр арзан булган, эре чимал запаслары тупланган, табыш салымы түбәнрәк булган илләргә җибәрелгән. Индустрияләштерүнең социаль нәтиҗәләре. Фабрика җитештерүеннән массакүләм индустриаль җитеш¬ терүгә күчү, монополияләр барлыкка килү иҗтимагый үсешне һәм аның каршылыклары характерын тамыр¬ дан үзгәртә. XX гасыр башында эре корыч кою заводы цехы 102
Гаять зур индустриаль комплексларның барлыкка килүе ялланып эшләүчеләр (һәм эшчеләр, һәм хезмәт¬ кәрләр ) санын күпкә арттыруны таләп итә. XIX га¬ сырның соңгы 30 елында алга киткән илләрдә сәнә¬ гать эшчеләренең саны уртача өч тапкыр, ә корпора¬ ция, банк, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренеке дүрт тапкыр арта. Ялланып эшләүчеләр инде бериш масса гына тәш¬ кил итмиләр. Алар даирәсендә җитәкчеләр — управля¬ ющийлар, инженерлар, белгечләр һәм осталар аерылып тора. Социаль баскычның өстәгерәк басмасында хез¬ мәткәрләр — контора һәм банк работниклары тора. Җитештерүдә иң катлаулы операцияләрне үтәргә сә¬ ләтле югары квалификацияле эшчеләр, урта һәм түбән квалификацияле эшчеләр, квалификациясез эшчеләр (йөкчеләр, җыештыручылар һ. б.) эшли. Ялланып эшләүчеләрнең бу катлаулары бер-бер- сеннән керем, белем дәрәҗәләре буенча, үз мәнфәгать¬ ләрен яклау өчен, күмәк хәрәкәтләрдә катнашырга әзерлекләре белән аерылып торалар. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында профсоюз хә¬ рәкәте. XIX гасыр башы һәм урталарында профсоюзлар иң элек квалификацияле эшчеләрне берләштерәләр. Яңа шартларда түбән квалификацияле ялланып эшләү¬ челәр үз профсоюз берләшмәләрен төзү һәм аның хокукларын таныту өчен көрәш башлый. Конвейерлы җитештерүгә күчү аларның санын ишәйтә. XX гасыр ЯЛЛАНЫП ЭШЛӘҮЧЕЛӘРНЕҢ КАТЛАУЛАРГА БҮЛЕНҮЕ СХЕМА АДМИНИСТРАТИВ КАДРЛАР, ИНЖЕНЕР-ТЕХНИК ПЕРСОНАЛ ХЕЗМӘТКӘРЛӘР КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭШЧЕЛӘР ТҮБӘН КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ҺӘМ КВАЛИФИКАЦИЯСЕЗ ЭШЧЕЛӘР 103
Лондон шырпы фабрикасында баш күтәргән хатын-кызлар. 1898 ел Америка гаскәрләре тимер юлчылар забастовкасын куып тарата Профсоюз хәрәкәте үсеше турында сөйләгез. башына Бөекбританиядә ялланып эшләүчеләрнең 33%ы, Германиядә 27%ы, Даниядә 50%ы профсоюз¬ ларда тора. Профсоюз әгъзаларының саны күбрәк булган саен, алар взносыннан тупланган керем, ягъни профсоюз лидерлары карамагындагы акчалар да күб¬ рәк була. Профессиональ берләшмәләр һәм аларның лидерлары җәмгыятьтә йогынтылы көчкә әйләнәләр. Профсоюзлар эшчәнлегенең масштаблары да үзгәрә. Алар башта бер предприятие, шәһәр, сәнәгать районы кысаларындагы һөнәри билгеләре буенча берләшәләр. Әмма җирле профсоюзлар, хезмәт бәхәсләре килеп чыкканда, бөтен ил буйлап һәм чит илләрдә дистәләгән предприятиеләре булган монополиячел берләшмәләргә каршы тора алмыйлар. Монополияләр, бер заводта забастовка башланган очракта, заказларны башка рай¬ ондагы яки хәтта башка илдәге предприятиеләренә бирә алалар. Яңа вазгыять гомуммилли профсоюз берләшмәләре төзүне таләп итә. Әйтик, Бөекбританиядә Британия тред-юнионнары конгрессы (БТК) 1868 елда ук оеш¬ кан була. Төрле дәүләт профсоюзлары арасында элем¬ тәләр үсә. 1903 елда Копенгагенда (Дания) Халыкара 104
профсоюзлар секретариаты (ХПС) оеша, ул төрле илләрдәге профсоюз үзәкләренең хезмәттәшлеген һәм үзара ярдәмләшүен тәэмин итә. 1913 елда Халыкара профсоюз¬ лар секретариатына (соңрак ул Халыкара профсоюзлар федерациясе итеп үзгәртелә) 19 милли профүзәк (7 млн кеше) керә. Эш¬ челәр хәрәкәтенең яңа мөмкинлекләренә чиркәү дә игътибар итә. 1894 елда Герма¬ ниядә, аннан соң Франциядә һәм Италия¬ дә беренче католик профсоюзлары оеша. 1908 елда Христиан профсоюзларының халыкара берләшмәсе барлыкка килә. XX гасыр башында профсоюзлар хәрәкәте үсешендә ике төп агым тәмам формалашып бетә. Квалификацияле эшчеләр, кагыйдә буларак, үз та¬ ләпләрен канәгатьләндерүгә эшмәкәрләр белән сөйлә¬ шүләр, үзара юл куешу һәм компромисслар аша ире¬ шәләр. Чыннан да, өлкән профсоюз әгъзалары, квали¬ фикацияле эшчеләр (эшчеләрнең гомуми саныннан 8—10% тәшкил итәләр) хезмәткә түләү һәм эш шарт¬ лары буенча күп кенә өстенлекләрдән файдаланалар. Англиядә хезмәт ияләренең бу төркемен эшчеләр арис¬ тократиясе дип атыйлар. Башта аларга киҗе-мамык сәнәгатендә эшләүче квалификацияле эшчеләр (эрләү¬ челәр, бизәкле тукыма тукучылар, агартучылар) керә. Соңрак бу категориягә механиклар, слесарь-җыючылар, токарьлар, тимерчеләр, металлургия һәм металл эш- Лондонда эшсезләр демонстрациясе. 1886 ел 1903 - Халыкара профсоюзлар секретариаты төзелә кәртү сәнәгате вальцовщик лары, транспорт машинист¬ лары һәм кондукторлары да кертелә башлый. Ал ар¬ ның уртача хезмәт хаклары квалификациясез эшче- ләрнекеннән якынча 5 тапкыр югары була. Аз түләүле транспортчылар һәм квалификациясез эшчеләр профсоюзларына эшмәкәрләр ташламаларга барырга ашыкмыйлар. Аларны алыштыру җиңел була, икътисадның үсеше кимегәндә, алар беренчеләрдән булып эшләрен югалталар. Алар катнашындагы забас¬ товкалар еш кына массакүләм тәртипсезлекләргә һәм полиция белән урам бәрелешләренә әверелә. 105
Сораулар һәм биремнәр Папа Лев XIII Документлар өйрәнәбез 1. Техник алгарыш казанышлары турында сөйләгез. 2. Параграф тексты һәм таблицадан файдаланып, җитеш¬ терүне һәм капиталны туплау процессы барышын аңла¬ тыгыз. Сез монополиячел берләшмәләрнең нинди төрләрен беләсез? 3,. Артык җитештерү кризислары һәм монополияләш¬ терү нәтиҗәләре турында сөйләгез. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы халыкара эре монополиячел берләш¬ мәләргә мисаллар китерегез. 4. Индустрияләштерү процессында ялланып эшләүчеләр составында нинди үзгәрешләр була? Ялланып эшләүче¬ ләрнең хәле ничек үзгәрә? Кемнәрне эшчеләр аристокра¬ тиясе дип атыйлар? 5. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы профсоюз хәрәкәтенең үсеш үзенчәлекләрен әйтегез. Аның бер¬ ләшмәләрен атагыз. 6. Түбәндәге төшенчәләрне дәфтәрегезгә күчереп языгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз: җитештерүне модерниза¬ цияләү, җитештерүне туплау, капиталны үзәкләштерү, монополия, акционерлык җәмгыяте, акция, дивидендлар, эшчеләр аристократиясе, капитал чыгару, индустриаль илләр. РИМ ПАЛАСЫ ЛЕВ XIII НЕҢ «ХЕЗМӘТ ИЯЛӘРЕНЕҢ ХӘЛЕ ТУРЫНДА»ГЫ ЮЛЛАМАСЫННАН (1891): <...> Капитал — хезмәтсез, хезмәт капиталсыз була алмый. Үзара килешүчәнлек татулык һәм тәртип тудыра, өзлексез көрәш исә фетнәгә һәм кыргыйлыкка китерә. Мондый көрәшкә һәм аның булу ихтималына каршы торырга омтылып, христианлык күп төрле һәм гаять күп көч куя. Барыннан да элек, чиркәү саклаган һәм тәкъдим иткән иманнан да яхшысы юк, ул, һәр сыйныфның икенчесе каршындагы бурычларын (бигрәк тә гаделлек хакында) исенә төшереп, байлар белән ярлыларны килештерергә омтыла <...> Чиркәү, үз балаларының рухи ихтыяҗлары турында кайгыртып, аларның вакытлы, җирдәге рәхәтлекләренә игътибар итми дип уйларга ярамый. Мәсәлән, ул ярлыларның фәкыйрьлектә, хәерчелектә түгел, ә яхшырак яшәвен тели һәм моңа төрлечә ирешергә тырыша, кешеләрне игелеклелеккә чакыра һәм аларны әхлакый тәрбияли <...> <...> Төрле союзлар, бигрәк тә эшчеләрнеке, элеккегә караганда шактый күп <...> Мондый шартларда христиан-эшчеләр, үзләренең дини тормышларын куркыныч астына куеп, я союзга керергә, я үз союзларын төзергә мәҗбүрләр <...> Безнең союзлар, барыннан да элек һәм күбесенчә, Аллага мөрәҗәгать итсеннәр; безнең дини вәгазьләребез аларда беренче урында булсын, союзның һәр әгъзасы тырышып-тырышып үзенең Аллага бурычын тәшкил иткән, үзе ышанган, өмет иткән һәм аны мәңгелек коткарылуга илткән нәрсәләргә өйрәнсен. ■ Документ тексты һәм дәреслек нигезендә католик профсоюзлары оештыруның нинди мак¬ сатларны күздә тотуын ачыклагыз. 106
XIX ГАСЫРДА КОНСЕРВАТИВ, ЛИБЕРАЛЬ ҺӘМ СОЦИАЛИСТИК ИДЕЯЛӘР 1. Мәгърифәтчелек чоры идеяләре нәрсәдән гыйбарәт була? 2. XIX гасырның кайсы елларында һәм нинди иллә¬ рендә эшчеләрнең массакүләм чыгышлары була? Алар нәрсә белән тәмамлана? Бөек француз революциясеннән соң Европада баш¬ ланган үзгәрешләр консерватизм, либерализм һәм рево¬ люция тарафдарлары арасындагы көрәш белән бәйле була. Сәнәгать илләрендә ярлылар һәм пролетарийлар катлавы барлыкка килү, эшчеләр чыгышлары күп кенә фикер ияләренең игътибарын үзләренә җәлеп итәләр. Изелгән халык саны үсешен алар җәмгыятьтәге уңыш¬ сыз хәлләр күрсәткече дип кабул итәләр. Консерватив идеяләр. XIX гасырның беренче ярты¬ сында консерватив карашлар аеруча киң тарала. «Консерватизм» терминын беренче тапкыр язучы Франсуа Рене де Шатобриан (Франциядә Бурбоннар хакимлеген торгызу тарафдары) куллана. Консерваторларның күпчелеге иҗтимагый идеал¬ ны элеккеге тәртипләрдә күрә. Алар Мәгърифәтчелек чоры карашларын кире кагалар. Француз аристо¬ краты Жозеф де Местр кеше табигате белән явыз һәм бозык, фәкать дин белән монарх хакимияте генә аның яман холкы чагылышларын чикләргә мөмкин дип исбатлый. Швейцария фикер иясе Симон Сисмонди сәнәгать борылышы нәтиҗәләре йогынтысында җәм¬ гыять таркала дип саный. Мәгънәсез, артык җитеш¬ терү кризисларына китергән сәнәгать үсеше аның нәтиҗәсен тәшкил итә, дип ассызыклый Сисмонди. Ул җәмгыятьне ярлыларга һәм байларга бүлә, изелү¬ челәр санының артуына китерә, ди. С. Сисмонди сосло¬ виеле стройны идеаллаштыра, анда халыкның төп катлавын тәшкил иткән крестьяннар һәм һөнәрчеләр уртача җитеш тормышта яшиләр, әхлакый түбәнлек¬ кә һәм фетнәгә сәбәп булырлык кискен мохтаҗлык кичермиләр, ди. §11 ftUVKIS COMPLETES J. DE MAISTRE Ж. де Местр әсәрләре. Титул бите Реакциягә һәм консерватизмга карикатура 107
Либералларның төп карашлары нинди була? Инглиз тарихчысы Томас Карлейлъгэ феодаль тәр¬ типләр буржуаз тәртипләргә караганда гаделрәк булып тоела. Ул эшмәкәрләрнең ялланып эшләүчеләр турын¬ дагы кайгыртуына караганда феодаллар үз подданный¬ лары хакында күбрәк кайгыртканнар дип саный. Консерваторлар гадәти яшәү рәвешен һәм иске сәяси тәртипләрне сакларга омтылалар. Гомумән алган¬ да, алар элеккеге аксөякләрнең, эре җирбиләүчеләрнең, шулай ук индустриаль җәмгыятьтә үзләрен рәнҗетел¬ гән дип санаган бер төркем крестьяннарның рухларын чагылдыралар. Англиядә, мәсәлән, XIX гасыр уртасын¬ да ал арның карашларын торилар партиясе яклый. Консерваторлар кайвакыт үзгәрешләрнең котыл¬ гысызлыгын да таныйлар. Аларның күбесе ярлыларга һәм изелгәннәргә теләктәшлек белдерәләр. Алар чир¬ кәү һәм җәмәгать хәйриясе үсешен: бушлай торак бул¬ дыруны, иганәчелек хисабына ярлы гаиләләрнең бала¬ лары өчен туклану һәм белем бирүне оештыруны актив яклыйлар. XIX гасырда хәйриячелек байларның һәм бигрәк тә аксөякләрнең үзенә күрә бер иҗтимагый бурычы була¬ рак кабул ителә башлый. Патшалык итүче династия әгъзалары ярлы районнарда һәм ятимнәр йортларында булуны үзләренең мактаулы бурычлары итеп саныйлар. Либерализм үсеше. XIX гасыр классик либерализм идеяләре чәчәк аткан чор була. Аңа нигез салучылар¬ ның берсе — XVIII гасыр инглиз икътисадчысы Адам Смит. Аның фикеренчә, ирекле конкуренция, хосусый Фәкыйрьләр йорты (приют) 108
милекнең кагылгысызлыгы, дәүләтнең икътисадка тыкшынмавы әкренләп барлык халыкның яшәү дәрә¬ җәсе күтәрелүгә китерәчәк. А. Смит идеяләрен инглиз банкиры Давид Рикардо дәвам итә. Либераллар эшмә¬ кәрләр мәнфәгатьләрен чагылдыралар, шәхси инициа¬ тиваны хуплыйлар һәм феодализм калдыкларын бете¬ рүне яклап чыгалар. Либераль партияләр (Англиядә — виглар) реформа¬ лар алымын өстен күрәләр, ләкин халыкларның җәбер- золым режимнарына каршы революцион көрәшкә хокукларын инкарь итмиләр. Алар закон каршында гражданнарның тигезлеген яклыйлар, монархларның үз гражданнарының тормышы һәм милке белән закон¬ сыз эш итү хокукларын кире кагалар, югары катлау¬ ларга бирелгән өстенлекләрне бетерергә чакыралар. XIX гасыр башында немец фикер иясе, Пруссиянең эчке эшләр министры Вильгельм Гумбольдт, дәүләт тышкы чикләрне һәм хокук тәртибен саклау белән чикләнергә тиеш, ди. Дәүләтнең гражданнарның шәх¬ си тормышына һәм эшчәнлегенә тыкшынмавы идеясен либерализмның башка теоретиклары да яклый. Либераллар сайлау хокукы кысаларын киңәйтүне һәм парламент вәкаләтләрен арттыруны яклап чыга¬ лар. Алар промышленниклар һәм банкирлар мәнфә¬ гатьләрен исәпкә алуны таләп итәләр. Либераллар, конкуренция иреге тарафдарлары буларак, пролетарий¬ ларның, алар эшмәкәрләр союзлары белән тигез шарт¬ ларда эшче көчләрне яллау шартлары турында бер фикергә килсеннәр өчен, үз оешмаларын (профсоюз¬ ларны) төзү хокукын таныйлар. Шул ук вакытта Европа классик либерализмы (аның идеяләре француз галиме Алексие Токвиль тарафыннан аеруча ачык чагылдырылган) гомуми һәм тигез сайлау хокукына тискәре карашта була. Андый шартларда хакимият фәкать үз хәлләрен яхшыртырга омтылган «кара халык» һәм җавапсыз пролетарийлар кулына күчәчәк дип фараз ителә. Либералларның күбесе Мәгърифәтчелек чоры ка¬ рашларын кире кагалар, Ж. Ж. Руссоның кешенең В. Гумбольдт Д. Рикардо И. Бентам 109
А. Сен-Симон Р. Оуэн «табигый хокуклары» булу хакындагы карашларын¬ нан көләләр (инглиз фикер иясе Иеремия Бентам), кеше өчен дин зарури дип санап, мәгърифәтчеләр атеизмын (дәһрилеген) гаепләп чыгалар (француз гали¬ ме Бенджамен Констан). Либераль фикер ияләре — инглиз Джон Стюарт Милль һәм француз Анри Сен-Симон ерак киләчәктә, кешенең рухи табигате яхшыргач, гражданнарның тигезлеге идеалын тормышка ашырырга мөмкин була¬ чак дип фаразлыйлар. Сен-Симон хакимиятнең эшмә¬ кәрләргә һәм банкирларга күчүе иҗтимагый байлык¬ ның артуына китерәчәк дип исәпли. Бу, ярлылык проблемасын гына хәл итеп калмыйча, тормышка яңа, барлык кешеләрнең туганлыгы турындагы христиан¬ лык күзаллауларына нигезләнгән әхлак тудырачак. Сен-Симон үз карашлары буенча либераллар белән социалистлар арасындагы урталыкта тора. XIX гасырның беренче яртысында социалистик идеяләр һәм анархизм. Иҗтимагый-сәяси фикернең иң йогын¬ тылы юнәлеше булып социалистик фикер санала. Ул замандашларына зур йогынты ясый. Социалистларны иске, сословиеле стройга, шулай ук аңа алмашка килү- p. Оуэнның үз-үзен тәэмин итә торган авыл проекты 110
Социализмның либерализм һәм консерватизм белән көрәше. Аллегорик рәсем че буржуаз җәмгыятькә карата тәнкыйди мөнәсәбәт берләштерә. Алар гадел җәмгыять турында хыялла¬ налар, аны социалистик (латин, socialis — иҗтимагый) дип атыйлар. Анда ярлылар да, байлар да булмаячак һәм социаль тигезлек хөкем сөрәчәк. Социализмга нигез салучыларның берсе, үз фабри¬ касы эшчеләренең хезмәт һәм көнкүреш шартларын күпкә яхшырткан эре фабрикант Роберт Оуэн була. Ул социаль проблемаларның төп чыганагын базар икъ¬ тисады һәм хосусый милекчелек тәшкил итә дигән фикергә килә. Оуэн ширкәтләргә берләшкән хезмәт ияләре, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен алдын¬ гы техника кулланып, үзләренә кирәкле әйберләрне башка эшчеләр коллективлары белән (базар арадаш- чылыгыннан тыш) алмашып яши торган җәмгыятькә күчүне яклап чыга. Ул — Англиядә һәм АКШта үз- үзен тәэмин итүче ширкәтләр төзергә омтыла. Бу экспе¬ римент Р. Оуэнны бөлгенлеккә төшерә. Француз фикер иясе Шарль Фурье завод һәм фабри¬ каларга гына түгел, ә торакка һәм шәхси кулланыш¬ тагы әйберләргә дә хосусый милекне бетерүне яклый. Аның күзаллавынча, кешеләр үзләре теләгән эшне сайлап, бергәләшеп, «фаланстерлар»да яшәргә тиеш булалар. «Фаланстерлар» идеясе дигәндә, биредә Евро¬ па илләрендәге ярлылар һәм йортсызларны сыендыр¬ ган эш йортлары образы күзаллана. Киләчәк идеалын ул шуңа охшаш, әмма яхшырак тулай торак форма¬ сында күрә. Француз социалисты Луи Блан предприятиеләр белән идарә итү дәүләт кулына күчәргә тиеш дип саный. Дәүләт ролен үзгәртүне ул гомуми һәм тигез сайлау хокукы кертү, парламентны хезмәт ияләре мәнфәгать¬ ләре вәкиллеге белән тәэмин итү белән бәйли. Икенче бер француз социалисты Пьер Жозеф Пру¬ дон вак товар җитештерүчеләр арасындагы турыдан- туры алмашны җайга салырга мөмкин һәм алар белән Ш. Фурье Л. Блан 111
П. Ж. Прудонга карикатура К. Маркс Ф. Энгельс «халык банклары» җитәкчелек итәр иде дип исәпли. Прудон дәүләтнең юкка чыгуы котылгысыз дип саный. Анархизм (грек, anarchia — хакимиятсезлек) атамасын иң элек ул файдалана. Аның карашынча, анархия — җәмгыять төзелешенең иң яхшы төре. Анархизм тео¬ ретиклары (Германиядә — М. Штирнер, Франциядә — Ж. Грав, Россиядә — М. А. Бакунин һәм П. А. Кропот¬ кин) төп явызлыкны дәүләт хакимиятендә һәм бюро¬ кратия (чиновниклар) хакимлегендә күрәләр. Аларның күбесе террор ысулларын яклыйлар, алар ярдәмендә дәүләтне көчсезләндерергә, халык массасын хакимият¬ кә каршы бунтка күтәрергә була дип саныйлар. XIX гасыр башы социалистларын еш кына социа- лист-утопистлар дип атыйлар, чөнки ул вакытта алар¬ ның идеяләре гамәлдә тормышка ашырыла алмыйлар. Марксистик тәгълимат барлыкка килү. Немец философ¬ лары Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс (эре промыш¬ ленник улы) тәгълиматы утопик социализм идеялә¬ ренең дәвамы булып тора. Ул марксизм дип атала. Марксизм буржуаз җәмгыять шартларында җитеш¬ терү һәм социаль мөнәсәбәтләр процессын анализлый. К. Марксның «Капитал» дигән фундаменталь хез¬ мәтендә ул аеруча тулы яктыртыла (аның I томы 1867 елда басылып чыга). Маркс буржуазиянең яшәү чыганагын ялланып эшләүчеләрнең түләнмәгән хезмәте тәшкил итә дип исбатлый. Моннан түбәндәге нәтиҗә чыга: милекчеләр тагын да ныграк баерга омтылганда, пролетарийларның фәкыйрьлеге тагын да арта. Марксизм кешелек үсешен төрле иҗтимагый-икъ- тисади формацияләрнең (борынгы община, колбиләү¬ челек стройлары, феодализм, капитализм) алмашынуы рәвешендә тасвирлый. Алар үсеш, чәчәк ату һәм тар¬ калу чорларын кичерә. Җәмгыятьтә байлар һәм ярлы¬ лар арасында каршылыкларның үсүе таркалу чоры җитүне күрсәтә. К. Маркс һәм Ф. Энгельс капитализм үзенең үсеш мөмкинлекләрен инде сарыф итеп бетергән дип саный¬ лар. Алар фикеренчә, пролетарийлар һәм буржуазия арасындагы сыйнфый көрәш дөньякүләм революция 112
Барлык илләрнең хезмәт ияләрен берләшергә чакырган плакат һәм тигезсезлектән азат яңа коммунистик җәмгыять барлыкка килү белән тәмам¬ ланырга тиеш була. Марксизм һәм эшчеләр хәрәкәте. К. Маркс белән Ф. Энгельс, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен, сәяси эшчәнлек белән шөгыль¬ ләнә башлыйлар. Алар катнашында халык¬ ара революцион оешма — «Коммунистлар союзы» оештырыла. Маркс һәм Энгельс аның бурычын үз тәгълиматларын пролета¬ рийлар арасында таратуда һәм революцион көрәшкә җитәкчелек итүдә күрәләр. «Коммунистлар союзы» (1847 елда төзелә, 1852 елда таратыла) әгъзаларының саны берничә йөзгә җитә. Соңыннан аларның күбесе үз илләрендә эшчеләр хәрә¬ кәтләренең лидерларына әйләнәләр. 1864 елда төзелгән I Интернационал (Халыкара эшчеләр ширкәте) проф¬ союз хәрәкәте белән элемтә урнаштыра. Аның йогын¬ тысы астында сәнәгать илләрендә марксизм теориясен кабул иткән социал-демократлар һәм социалистлар төркемнәре оеша. Париж коммунасы тар-мар ителгәннән соң (I Интер¬ национал лидерларының күбесе аны саклауда кат¬ наша), I Интернационал тыела, ә 1876 елда Европаның күпчелек илләрендә ул таратыла. 1889 елда төрле социал-демократик төркемнәр тара¬ фыннан төзелгән II Интернационал аларның эшчән- леген координацияләү үзәгенә әйләнә. Күп кенә сәнә¬ гать илләрендә — Германиядә (1869), АКШта (1901), Франциядә (1905), Англиядә (1906) һ. б.— эшчеләр сыйныфы партияләре барлыкка килә. Марксизм һәм ревизионизм. Социалистлар һәм социал- демократлар Германия, Англия һәм Франция парла- Марксизм эшчеләр хәрәкәте алдына нинди максат куя? «Коммунистлар союзы»ның программ документы: «Ком¬ мунистлар партиясе манифесты». Титул бите 113
I Интернационал әгъзасы таныклыгы. 1864 ел Социализмның килүе котылгысыз! XX гасыр башы плакаты Уйлагыз: ни өчен социалистик идеяләр Европаның төрле илләре хезмәт ияләре арасында популярлык казана? 1864-1876 - I Интернационал ментларында урыннар яулап ала башлыйлар. Аларның хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеге туа. Яңа шартларда марксизмның күп кенә нигезләмә- ләрен «яшисен яшәгән», искергән дип бәяли башлый¬ лар. Бу — буржуа һәм пролетарий мәнфәгатьләренең үзара килешмәүчәнлеге һәм капитализмның тиз арада җимерелүенең котылгысызлыгы хакындагы нәти¬ җәләргә кагыла. 1890 елларда социалистик фикер¬ нең яңа юнәлеше — ревизионизм барлыкка килә, ул марксизмның баштагы идеяләрен яңадан карауны (ревизияне) таләп итә. Ревизионизмга Германия соци¬ ал-демократиясе теоретигы Эдуард Бернштейн нигез сала. Аның карашлары Германиядә генә түгел, Австро- Венгриядә, Франциядә, Россиядә һәм башка илләрдә популярлык казана. Ревизионистлар социаль тигезсезлекне гаеплиләр, әмма аны көчләүле революцияләрдән башка да җиңеп чыгуга ышаналар. Алар фикеренчә, сайлауларда эшче¬ ләр сыйныфының катнашуы һәм парламентта урын¬ нар яулап алуы яшәп килгән дәүләт төзелеше кысала¬ рында реформалар өчен көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. 114
Германия Социал-демократлар партиясе байрагы ■ Байракта партиянең девизлары: «Азатлык, тигезлек, бердәмлек» (өстә) һәм «Бердәмлектә — көч!» (аста) Э. Бернштейн фикеренчә, социал-демократлар эш¬ челәр сыйныфының агымдагы мәнфәгатьләрен якларга тиешләр. Өлкән һәм аеруча йогынтылы профсоюз ли¬ дерлары, «эшчеләр аристократиясе» вәкилләре Э. Берн- штейнның «Максат берни түгел, хәрәкәт хәл итә» ди¬ гән шигаренә таянып эш итәләр. Күпчелек индустриаль илләрдә ревизионизм социал-демократлар хәрәкәтендә төп юнәлешкә әйләнә. Социал-демократларның революцион агымы. Эшчеләр партияләрендәге реформачыл (ревизионистик) агымга революцион агым каршы тора. Россиядә ул — В. И. Ле¬ нин җитәкчелегендәге большевиклар фракциясе, Гер¬ маниядә — Клара Цеткин, Роза Люксембург, Карл Либ¬ кнехт җитәкләгән суллар төркеме. Алар капитализм җирлегендә реформалар уздыру юлы белән генә хезмәт ияләренең хәлен тамырдан яхшыртып булмаячак ди¬ гән карашта торалар һәм дөнья социалистик револю¬ цияләр бусагасында тора дип исәплиләр. Бернштейн фикерләре Маркс карашларыннан нәрсә белән аерыла? I Фракция — үзләре әгъза булып торган партиядә кабул ителгән карашларны тулысынча бүлешмәгән фикердәш¬ ләр төркеме. Брюссельдә II Интернационал конгрессы. 1891 ел 115
Эшчеләр забастовкасы Сораулар һәм биремнәр Европадагы социал-демократик партияләрнең кү¬ бесендә, Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганчы, реформачыл һәм революцион фракцияләр арасында көрәш дәвам итә. 1. XIX гасырның консерватив фикерле вәкилләренең исемнәрен атагыз. Алар нинди карашлар әйтәләр? Кон¬ серваторларның идеяләре халыкның кайсы катлавы мән¬ фәгатьләрен чагылдыра? 2. Либераль юнәлештәге фикер ияләренең хезмәтләрендә шәхес иреге һәм тигезлек идеаллары ничек карала? Либе¬ рализмның әйдәп баручы теоретикларының исемнәрен атагыз. Аларның карашлары Мәгърифәтчелек чоры ка¬ рашларыннан нәрсә белән аерыла? 3. Уйлагыз: Р. Оуэнның үз-үзен тәэмин итүче ширкәтләр төзү планын тормышка ашырырга омтылуы ни өчен аны бөлгенлеккә төшерә? 116
4. Утопик социализм белән марксизм арасында бәйләнеш бармы? Аларның уртаклыгы нәрсәдә, нәрсә белән аеры¬ лалар? 5. Беренче халыкара революцион оешмалар кайчан һәм кем тарафыннан төзелә? Алар ничек аталалар? 6. «XIX гасыр иҗтимагый-сәяси фикеренең төп юнәлеш¬ ләре» дигән таблицаны тутырыгыз. Юнәлеш Вәкилләр Кем мәнфәгатьләрен чагылдыралар Төп идеяләр Максатка ирешү ысуллары 7. Социал-демократик партияләрдәге революцион һәм реформачыл фракция тарафдарларының карашлары нәр¬ сәдә аерыла? А. ТОКВИЛЬНЕҢ «АМЕРИКАДА ДЕМОКРАТИЯ» ДИГӘН КИТАБЫННАН (1835): Документлар өйрәнәбез <...> Кешеләрне бер-берсеннән бәйсез итүче тигезлек аларда шәхси тормышта фәкать үз теләгең һәм ихтыярың буенча гына яшәү гадәте Һәм омтылышы тәрбияли. Үз тиңдәшләренә карата да, шулай ук шәхси тормышта да алар даими файдаланган шул бәйсезлек аларда теләсә кайсы хакимияттән ризасызлык тудыра һәм тиз арада сәяси ирек төшенчәсе һәм шуңа бирелгәнлек формалаштыра. <...> Социаль тигезлек китереп чыгарган сәяси нәтиҗәләр арасында нәкъ менә шушындый бәйсезлеккә омтылыш, икеләнүчеләрне куркытып, күзгә иң элек ташлана, һәм ул нигезсез түгел, чөнки демократия шартларында анархия башка теләсә кайсы җәмгыятьтәгегә караганда да коточкыч сыйфатлар ала. Әгәр гражданнар бер-берсенә йогынты ясау мөмкинлегеннән мәхрүм булсалар, аларны тотып торучы дәүләт хакимияте какшаган очракларда тиз арада сәяси хаос башлана, һәм, һәр гражданин читтәрәк торуны кулай күргәнлектән, социаль строй бинасы шунда ук ишелеп төшә <...> А. Токвиль фикеренчә, социаль тигезлек нинди куркыныч тудыра? Ни өчен либерализм теоре¬ тиклары тигезләүчелек идеяләренә шулай кискен каршы чыгалар?
4 БҮЛЕК XIX ГАСЫР УРТАСЫ — XX ГАСЫР БАШЫНДА ДӨНЬЯНЫҢ АЛДЫНГЫ ИЛЛӘРЕ XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында күп кенә илләрдә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Бөекбритания «дөньяның сәнәгать остаханәсе» булудан туктый. Тагын да кызурак темплар белән үсеп киткән дер¬ жавалар төркеме аерылып чыга, алар арасында АКШ белән Гер¬ мания дә була. Азиядә беренче индустриаль империя — Япония пәйда була. Шул ук вакытта бөтен дәүләтләр дә, шул исәптән Европа тарихында зур роль уйнаганнары да, дөньякүләм үсешкә үз йогынтыларын саклап кала алмыйлар. Үзгәрешләр дөньяның әйдәп баручы илләренең эчке сәясәт үзен¬ чәлекләре белән бәйле була, ул илләрнең барысы да сәнәгатьне даими модернизацияләү шартларына һәм социаль мөнәсәбәтләрдәге үзгәрешләргә яраклаша алмыйлар. § 12 БӨЕКБРИТАНИЯ ҺӘМ АНЫҢ ДОМИНИОННАРЫ XIX гасырның беренче яртысында Бөкбританиянең икътисади үсеш үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт була? Британия империясе. Бөекбритания XIX гасырның икенче яртысына гаять зур колониаль биләмәләре булган дөньяның алдынгы сәнәгать державасы сыйфа¬ тында аяк баса. Алар составына буйсындырылган халыкларның җирләре дә, күчеп килгән инглизләр тарафыннан үзләштерелгән территорияләр дә керә. Бу территорияләр доминионнар дип атала башлый. 1867 елда доминион статусын — Канада, 1901 елда — Австралия, 1907 елда Яңа Зеландия ала. Доминион¬ нарның һәркайсы Бөекбритания монархын дәүләт баш¬ лыгы итеп таный, аның исеменнән генерал-губернатор идарә итә. Доминионнар үз законнарын кабул итү, парламент сайлау, эчке сәяси мәсьәләләрне хәл итү 118
хокукына ия булалар. Тышкы һәм оборона сәясәтен доминионнар Бөекбритания белән килештереп үткәрәләр. Колонияләргә ия булу һәм доминион¬ нар белән тыгыз элемтәләр Бөекбритания үсешенә һәм уңай, һәм тискәре йогынты ясый. Колонияләрдән чыгарылган чимал һәм базарларның монополия карамагында бу¬ луы эшмәкәрләрне генә түгел, метрополия халкының киң катлауларын да баета. Туган илләрендә эш таба алмаган ярлылар һәм фәкыйрьләр доминионнарга һәм колонияләргә күчеп китәләр. Моңа аларны Көнь¬ як Африка, Австралиядә алмаз һәм алтын чыга тор¬ ган урыннарны ачу, җирләрне өстенлекле шартларда бүлү этәрә. Артык эшче көчләрнең туктаусыз кимүе Англиядәге социаль каршылыкларны киметә. Англиянең суднолар верфе Колонияләрне эксплуатацияләү нәтиҗәләре турында сөйләгез. Лондонда йөк порты. Рәссам У. Л. Уилли Н Англия өчен халыкара диңгез юллары нинди әһәмияткә ия була? 119
Б. Дизраэли У. Гладстон Әмма гөрләп алга баруның тискәре ягы да була: капиталлар Бөекбританиядән даими читкә ага һәм кимегәннән-кими бара. Колонияләр һәм доминионнар фәкать Британия продукциясен генә сатып ала алганга күрә, промышленниклар җитештерелә торган товарлар¬ ның сыйфатын күтәрү белән кызыксынмыйлар. Ан¬ глиядә тормыш дәрәҗәсе үсү эшче көчләрнең кыйм- мәтләнүенә китерә. Метрополиянең үз икътисадына капитал кертү файдалы булмый. XIX гасырның соңгы 30 елында Англиянең икъти¬ сади үсеш темплары башка сәнәгать илләре белән чагыштырганда акрыная. Анда химия, металлургия, автомобиль төзелеше кебек яңа тармаклар АКШтан һәм Германиядән күпкә соң барлыкка килә. Монопо¬ лияләр аерым тармакларда гына («Виккерс» һәм «Армстронг-Виттворт» концерннары хакимлек иткән хәрби сәнәгатьтә, нефть чыгару һәм суднолар төзү сәнәгатьләрендә) оеша. Англиядә сәяси һәм социаль реформалар. XIX гасырның беренче яртысында ук инде виглар партиясе — либераль, ә ториларныкы консерватив партия исемнәрен ала. 1860 елларда Англиядә либераллар инициативасы буенча реформалар уздырыла башлый. Иң элек сайлау хокукы киңәйтелә һәм милек цензы киметелә. Бу — сайлаучылар санын 1832 ел белән чагыштырганда өч тапкырлап арттыра. 1867 елда реформаларны яклап массакүләм манифестацияләр башланганнан соң, Бен¬ джамин Дизраэлиның консерватив хөкүмәте аларны төгәлли. Хакимияткә либераллар кайткач, аларның лидеры Уильям Гладстон профсоюзларның күп кенә таләплә¬ рен яклавын белдерә. 1868—1874 елларда мәгарифне дәүләт канаты астына алу, профсоюзларга үз мәнфә¬ гатьләрен судларда яклау хокукы бирү турында закон¬ нар кабул ителә. Сайлаучыларны аларга басым ясау¬ дан коткару максатыннан, яшерен тавыш бирү кертелә. 1874 елдагы сайлауларда парламент составына либе¬ раллар исемлеге буенча беренче мәртәбә ике профсоюз лидеры кертелә. 120
Лондонда парламент бинасы 1884 елда яңа сайлау реформасы уздырыла. Ул барлык йорт һәм фатир хуҗаларына сайлау хокукы бирә, бу — эшчеләрнең күбесенә сайлауларда катнашу мөмкинлеген тәэмин итә. Ныгып һәм сан ягыннан ишәеп киткән профсоюз¬ лар торак шартларын яхшырту, медицина ярдәме һәм пенсия белән тәэмин итү, эшсезлекне бетерү турындагы таләпләрен ешрак күтәрә башлыйлар. Либераль сәяси лидерларның күбесе, эшчеләр хәрәкәтенең йогынтысы артуны истә тотып, сайлауларда аның яклавына өмет итәләр. Англиядә эшмәкәрләрнең эшчеләр каршын¬ дагы җаваплылыгы, хәйриячелекне киңәйтү зарурлыгы һәм изелгән катлау проблемаларын хәл итү турындагы идеяләр популярлаша. 1884 елда бер төркем күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләре Фабиан җәмгыяте оештыра. Алар эшчеләр файдасына реформалар узды¬ руны яклап чыгыш ясыйлар. Җәмгыять эшчәнлегендә танылган драматург Бернард Шоу да катнаша. Либералларның хезмәт ияләре мәнфәгатьләре белән исәпләшергә омтылулары оешкан эшчеләр хәрәкә¬ тенә — профсоюзларга таянган мөстәкыйль сәяси пар¬ тия барлыкка килүгә комачауламый. Фарфор кувшин. Англия. 1875 ел 121
Англиядәге автотранспортчылар һәм тегермәнчеләр проф¬ союзларының байраклары. 1880—1890 еллар 1906 - лейбористлар партиясе төзелә Либераллар тарафыннан нинди социаль законнар кабул ителә? 1900 елда, парламентка профсоюзлар вәкилләрен үткәрү максатыннан, Эшчеләр вәкиллеге комитеты төзелә. 1906 елда аның җирлегендә лейбористлар (ингл. labour — хезмәт) партиясе оеша. Аның соста¬ вына коллектив әгъзалары хокукында күп кенә проф¬ союзлар керә. Бу — яңа партиянең массакүләм ниге¬ зен тәшкил итә. Лейбористлар партиясе төзелгәч, либералларның социаль сәясәте активлашып китә. Аларның лидеры Дэвид Ллойд Джордж таләбе белән XX гасыр башында мәҗбүри башлангыч белем, мәктәп ашханәсендә ярлы ата-ана балалары өчен бушлай туклану, бәхетсез очрак¬ лар нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләрне түләүсез дәвалау һәм аларга инвалидлык буенча пенсияләр бил¬ геләү турында законнар кабул ителә. Җир астында аеруча авыр эшләрне башкарган тау эшчеләре өчен 8 сәгатьлек максималь эш көне озынлыгы билгеләнә. Хатын-кызларны төнге сменада эшләтү тыела. Карт¬ лык буенча (70 яшь) пенсияләр кертелә. Эшсезлек һәм авырулар буенча пособиеләр түли башлыйлар, аның бер өлешен дәүләт түли, ә бер өлешен эшмәкәрләр каплый һәм ялланып эшләүчеләрнең хезмәт хакын¬ нан тотып калалар. 122
Әмма бу чаралар либераль партияләрне киләчәктә юкка чыгудан саклап кала ал¬ мый, һәм аларны лейбористлар сәяси арена¬ дан кысрыклап чыгаралар. Канада: үсеш үзенчәлекләре. XVII гасырда Изге Лаврентий елгасы буйларына күчеп килгән беренче европалылар французлар була. Чыгышлары белән Франциядән бул¬ ган 60 меңләп кеше яшәгән француз Ка¬ надасы 1760 елда инглизләр тарафыннан басып алына һәм, Квебек провинциясе була¬ рак, Британия империясе составына керә. Төньяк Америкада бәйсезлек өчен су¬ гышта инглизләр җиңелгәч һәм АКШ оеш¬ тырылгач, Канадага Кушма Штатлардан күчеп килү¬ челәр агылу көчәя. Алар (50 меңләп кеше) Британия Канада колонистлары гаиләсе тәхетенә тугрылык саклыйлар. Аларның күбесе Кве¬ бекка күчеп утыра. Католиклар (француз канадалылар) белән протестантлар (инглиз телендә сөйләшүче күчеп килүчеләр) арасындагы мөнәсәбәтләрдә шунда ук кие¬ ренкелек барлыкка килә. Аны колониаль хакимиятләр сәясәте тагын да көчәйтә. Канада ике — Түбән (француз телендә сөйләшүче) һәм Югары (инглиз телендә сөйләшүче) колонияләргә бүленә. Аларның һәркайсында парламент сайлана. Әмма югары хакимият Лондон билгеләгән губернатор кулында туплана. Француз канадалылар һәм Англия¬ дән күчеп килүчеләр (иммиграция аркасында аларның саны арта бара) арасында конфликтлар туганда, хаки¬ мият соңгыларын яклый. 1812—1814 елларда АКШ, Канаданы үзенә кушар¬ га омтылып, Бөекбританиягә каршы сугыш алып бара. Әмма Британия империясе әле куәтен югалт¬ маган була: инглизләр флоты Американың портлы шәһәрләрен бомбага тота, десант төшереп, АКШның башкаласы Вашингтонны басып ала. Инглизләр һәм француз канадалылар көньяктан бәреп кереп сугыша¬ лар. АКШ үзенең төньяк чикләрен танырга мәҗбүр була. 123
1867 - Канада конфедерациясе төзелә Канада алтын тәңкәсе Сугыш тәмамлангач, Канадада ике дини җәмгыять арасындагы каршылыклар кабат кискенләшә. 1837— 1838 елларда Түбән Канадада француз канадалылар- ның үз хокукларын чикләүгә каршы восстаниеләре була, шул ук вакытта баш күтәрүчеләр АКШтан ярдәм алалар. Әмма восстание бастырыла. 1840 елдагы акт нигезендә бердәм Канада колониясе төзелә. Бердәнбер рәсми тел итеп инглиз теле кабул ителә. Фәкать 1848 елда гына парламентта кабат француз теленнән файдаланырга рөхсәт ителә. XIX гасыр урталарыннан Канада да сәнәгать боры¬ лышы башлана. Тимер юллар төзелә. Элекке агач эшкәртү тармагыннан тыш, металлургия һәм машина төзелеше үсә башлый. XIX гасыр уртасында Төньяк Америкадагы Британия биләмәләрендә халык саны (җирле халыкларны — индеецлар белән эскимосларны санамыйча) читтән күчеп килүчеләр исәбенә күпкә арта, һәм ул 2 миллионга якынлаша. Канададагы сәяси партияләрнең күпчелеге колония¬ ләрнең хокукларын киңәйтү өчен көрәшә башлыйлар. 1867 елда Бөекбритания парламенты Британиянең Төньяк Америкасы турындагы Акт нигезендә Канада кон¬ федерациясе оештыра, анда дүрт провинция (соңыннан аларның саны арта) керә. Ул доминион статусы ала. XIX гасыр башында Монреаль 124
Конфедерация — үзәк хакимият дипломатия һәм оборона өчен генә җавап тотып, калган барлык эчке сәяси мәсьәләләрнең урын¬ нарда хәл ителүен тәэмин итә торган дәүләт төзелеше фор¬ масы. Провинцияләрнең мөстәкыйль¬ леген киңәйтү Канаданың икъти¬ сади үсешен тизләтергә ярдәм итә. 1885 елда транс- континенталь тимер юл төзелеше тәмамлана. Илнең Көнбатыш һәм Төньяк җирләрен үзләштерү темпы көчәя. Бу — Европа илләреннән күчеп килүчеләрнең санын арттыра. XX гасыр башына Канадада халык саны 5 миллионнан артып китә. Яңа җирләрдә ныгып урнашканда күчеп килүчеләр төп халыкның — индеецларның каршылыгына очрый¬ лар. Әмма аларның восстаниесе (1869—1870 еллар¬ да — Манитобта, 1885 елда — Саскачеван һәм Альберт¬ та) бастырыла. Канада күчеп килүчеләр хезмәте арка¬ сында, климат кырыс булуга да карамастан, дөньяда иң бай җирләрнең берсенә әверелә. 1910 елда дөнья базарында Канада бодаеның чагыштырма күләме 13% Ниагара шарлавыгындагы фабрикалар. XIX гасыр ахыры фотосы чамасы тәшкил итә. Шул ук вакытта француз канадалылар проблемасы барыбер тулысынча хәл ителми. Аларның күбесе элек¬ кечә үзләренең хокуклары чикләнгән дип саныйлар һәм Квебек өчен махсус статус яуларга омтылалар. Австралия союзы. 1770 елда, инглиз диңгезчесе Д. Кук тарафыннан Австралиянең көнчыгыш ярлары ачыл¬ ганнан соң, ул Англия тәхете биләмәсе дип игълан ителә. Әмма Англиядә бу ерак континентны үзләште¬ рергә теләүчеләр табылмый. Шуңа күрә Англия короле Георг III яңа ачылган җирләрне тоткыннарны сөргенгә җибәрү урыны буларак файдаланырга тәкъдим итә. 1787 елда бу идея парламентта да яклау таба. 1788 елда Австралия ярларында — Сиднейда — сөр¬ генгә җибәрелгәннәрнең (якынча 1 мең кеше) беренче авылы барлыкка килә. Соңыннан ул— илнең башкаласы Георг III 125
Австралиягә беренче күчеп килүчеләр була. 1868 елга (Австралиягә сөргенгә җибәрү тукта¬ тылгач) анда инде 160—170 мең кеше күчереп утыр¬ тылган була. Аларның күбесен җинаятьчеләр тәшкил итә. Австралиядә оештырылган колонияләрнең (Яңа Көньяк Уэльс, Виктория, Көньяк Австралия, Квинс¬ ленд, Көнбатыш Австралия һәм Тасмания) халкы Англия белән Ирландия фәкыйрьләре исәбенә тулы¬ лана. Аларны андагы җирләрнең бушлай өләшенүе кызыктыра. Ул җирләр фермалар төзү өчен файдала¬ ныла, аларда сарыклар үрчетәләр. Фермаларда катор¬ жаннар хезмәте киң кулланыла. Сидней бухтасына керү юлында Аборигеннар, ягъни Австралиянең төп халкы, хосу¬ сый милекчелек принцибын аңламыйлар. Алар фер- Денисон форты паларны талыйлар, сарыкларны кыргый хайваннар кебек аулыйлар. Аборигеннарны аяусыз рәвештә үтерәләр. Ахыр чиктә аларны кон¬ тинент үзәгендәге чүлләргә кысрыклап чы¬ гаралар. 1851 елда бай алтын ятмалары ачылу Австралиядәге хәлләрне үзгәртергә ярдәм итә. Европа һәм Төньяк Америка ил¬ ләре халкы ирекле рәвештә күпләп бирегә күчеп килә башлый. Нәтиҗәдә 1851 елдан 126
башлап 1861 елга хәтле Австралиядә халык саны 400 меңнән 1,2 миллионга җитә, ә 1900 елга 4 милли¬ онга якынлаша. Беркемгә дә буйсынырга теләмәгән алтын эзләүче¬ ләр (нигездә, авантюристлар) 1854 елда колониаль хакимиятләргә каршы восстаниегә күтәреләләр. Мог¬ җиза эзләүчеләрнең күбесе алтын таба алмый һәм фермерларның җирләрен тартып ала, шәһәрләрне һәм авылларны таларга тотына. Аларга элекке каторжан¬ нар да кушыла. Англия хакимияте тәртипсезлекләрне авырлык белән җиңеп чыга һәм 1855 елда Австралия коло¬ нияләренең үзидарә хокукын таный. Колонияләрдә 8 сәгатьлек эш көне Англиядән дә алдарак кертелә. 1890 елда инде анда лейбористлар партиясе төзелә. Күчеп килүчеләргә яңа җирләрне алу җиңелләште- релә. Бер үк вакытта колониаль хакимиятләр, яңа континентның «ак» йөзен сакларга омтылып, Австра¬ лиягә Азия илләреннән иммиграцияне чикләү юлына басалар. Сиднейда Д. Кук һәйкәле 1901 - Австралия союзы төзелә Австралия союзын игълан итү 127
Маорийлар башлыгы Сораулар һәм биремнәр 1900 елда Англия парламенты кабул иткән закон нигезендә алты колония федерациягә — Австралия союзына берләшә. 1901 елда ул доминион статусы ала. Австралия Англия фабрикалары өчен йон җитеш¬ терүче дөньякүләм үзәкләрнең берсенә әверелә. Әкрен¬ ләп анда җирле сәнәгать тә үсә башлый. Яңа Зеландия. Голландия диңгезчесе А. Тасман ачкан һәм Д. Кук өйрәнгән Яңа Зеландия утрауларында Европадан күчеп килүчеләрнең беренче авыллары фәкать XIX гасыр башында гына барлыкка килә. Җир¬ ле халык — маорийлар — ул вакытта борынгы община строеның таркалу чорын кичерәләр. 1843—1872 еллар¬ да утрауларга җибәрелгән 20 мең гаскәрдән торган Британия армиясе аларның каршылыгын бастыра. Маорийларның игенчелек һәм терлекчелек өчен ярак¬ лы яхшы җирләре тартып алына. Алар Британиянең эре җирбиләүчеләргә әйләнгән чиновниклары һәм офицерлары кулына күчә. Алтын табылу, Австралиядәге кебек үк, Яңа Зелан¬ диягә дә Европа илләреннән күпләп күчеп килүчеләрне җәлеп итә. 1860—1868 елларда утрауларда Европа халкының саны 65 меңнән 225 мең кешегә җитә. Күчеп килүчеләр басымы астында хөкүмәт эре җир- биләүчеләрдән эшкәртелмәгән җирләрне сатып алу турында карар кабул итә. Ул җирләр эше уңмаган алтын эзләүчеләр арасыннан чыккан вак фермерларга өләшенә, аларга, хуҗалык кирәк-яраклары булдыру өчен, ташламалы ссудалар да бирелә. Нәтиҗәдә Яңа Зеландия Британия империясендәге аграр продукция җитештерү үзәкләренең берсенә әйләнә. 1907 елда ул доминион статусы ала. 1. XIX гасыр ахырында Бөекбританиянең сәнәгать җитеш¬ терүе үсеше темплары буенча башка индустриаль илләр¬ дән ни өчен калыша башлавын аңлатыгыз. 2. Англиядәге консерваторлар һәм либераллар хөкүмәт¬ ләре тарафыннан нинди сәяси һәм социаль реформалар уздырыла? Лейбористлар партиясе төзелү илнең сәяси тормышы өчен нинди әһәмияткә ия була? 128
3. Британия доминионнары — Канада, Австралия һәм Яңа Зеландиянең барлыкка килүе турында сөйләгез. 4. Бөекбританиянең «ак биләмәләре» үсешендә нинди гомуми сыйфатлар чагыла? Ни өчен идарәче даирәләр бу биләмәләргә доминион статусы бирүгә баралар? Колония¬ ләрдән ул нәрсәсе белән аерыла? 5. Түбәндәге план буенча Англиянең берәр доминионы турында чыгыш әзерләгез: а) җирләрне ачу (континентка европалыларның үтеп керүе); б) үзләштерү ысуллары; в) җирле (төп) халыкка мөнәсәбәт; г) Британия сәясәтен үткәрү үзенчәлекләре. АКШ: 1861-1865 ЕЛЛАРДАГЫ ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ ҺӘМ НӘТИҖӘЛӘРЕ 1. Исегезгә төшерегез: АКШ кайчан оеша? 2. АКШта дәүләт төзелеше нинди була? Америка җәмгыяте. АКШ территориясенең тиз үсүе Европадан яңа иммигрантларны, күчеп килүче¬ ләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалы¬ гының үсеше тизләтелә, тимер юллар төзелә, эчке базар киңәя. Үзенчәлекле милли традицияләр формалаша. Феде¬ раль хакимият урнашып өлгермәгән җирләр күп бул¬ ганда, күп нәрсә күчеп килүчеләрнең инициативала¬ рыннан, кыюлыкларыннан һәм үз-үзләрен яклауга сәләтле булуларыннан тора. Аларның көчлерәкләре еш кына уңышка ирешә. Эшлекле һәм тәвәккәл кеше Америкада күп нәрсәгә ирешә ала дигән караш Аме¬ рика хыялы дигән исем ала. Америкалыларның күбесе конкуренция барышында яуланачак шәхси уңышларына өметләнә. Бу — хезмәт ияләренең күмәк мәнфәгатьләрен яклаган эшчеләр хәрәкәтенә киң җәелергә ирек бирми. Европа илләреннән күчеп килүчеләрнең күбесе профсоюз оешмаларында катнашу тәҗрибәсенә ия, социалистик идеяләр белән таныш була. АКШның төп §13 129
сәнәгать үзәкләре тупланган төньяк-көнчыгышында профсоюзлар 1820—1830 елларда ук оешкан була инде. 1840 елда алар эш көне озынлыгын закон нигезендә 10 сәгать белән чикләүгә ирешәләр. Соңрак I Интер¬ национал белән бәйле социалистик оешмалар да бар¬ лыкка килә. Әмма Кушма Штатларда алар зур йогын¬ ты көченә ия булмыйлар. Төньяк һәм Көньяк арасындагы каршылык. Колбиләү¬ челек һәм Төньяк белән Көньяк штатлар арасындагы үзара мөнәсәбәт Америка җәмгыятендә иң кискен проблемалар булып санала. Колбиләүчелекне, әхлаксызлык күренеше буларак, Европа җәмәгатьчелеге дә, Төньяк-Көнчыгыш штатлар да гаепләп чыга. 1808 елда ук инде АКШка яңа коллар кертү тыелган була. Англия дә үз колонияләрендә кол¬ лар белән сату итүне тыя. Американың аболиционизм (ягъни коллыкны бетерү) тарафдарлары 1816 елда Америка рәссамы Дж. Гэстның «Америка хыялы»на ба¬ гышланган картинасы (1872) 130
Америка колонистлары авылы Бәхет эзләп, Европадан күчеп килүчеләр ■ Ни өчен иммигрантлар Американы хыялларын тор¬ мышка ашырырга мөмкин булган ил дип күзаллый¬ лар? Африка ярында җирләр алалар һәм Либерия дәүләте төзиләр. Анда колбиләүчеләрдән сатып алынган кол¬ ларны китерү күздә тотыла. Әмма колларны кире Африкага китерү идеясе киң таралыш ала алмый. Көньяк штатлардагы плантатор¬ лар үзләренә зур табышлар китерә торган очсызлы коллар хезмәтен файдаланудан баш тартырга җыен¬ мыйлар. Америкада туган негрларның күбесе аны үз ватаннары дип исәплиләр һәм Америка җирендә азат¬ лык алуны өстен күрәләр. Аболиционизмның иң ярсу тарафдарлары коллыкка каршы кораллы көрәш баш¬ лану ихтималын да исләреннән чыгармыйлар. Алар үз хуҗаларыннан качкан һәм колбиләүчелектән азат штатларда яки Канадада яшеренергә омтылган коллар¬ га ярдәм итүне җайга салалар. 1850 елларда Төньяк һәм Көньяк штатлар арасын¬ дагы мөнәсәбәтләр кискенләшә башлый. Көньякның плантация хуҗалыгы, нигездә, Европа (аеруча Англия) Кемнәр алар аболиционистлар? Аларның максатлары нинди була? 131
Коллар сату турында белдерү базарларына мамык чыгара. Көньякка машина һәм җиһазларның күп өлеше аннан кертелә. Бу Төньяк эшмәкәрләре мәнфәгатьләрен чикли һәм Кушма Штат¬ ларның эчке базарында бердәмлекне какшата.? Каршылыклар АКШка яңа штатлар кушылгач кис¬ кенләшә башлый. Көньяктагылар яңа территорияләрдә колбиләүчелекне һәм плантация хуҗалыгын киңәй¬ тергә омтылалар. Төньякта да, Көнбатышның фермер¬ лык штатларында да моңа каршы чыгалар. Канзас штаты территориясендә колбиләүчелек тарафдарлары белән аның дошманнары арасында кораллы бәрелеш башланып китә. Көньяк штатларның Канзаска бәреп кергән иреклеләр гаскәре чигенергә мәҗбүр була. 1854 елда Республикачылар партиясе оеша, ул коллыкны чикләү тарафдарларын берләштерә. Ул тиз арада Төньяк штатларда зур йогынты көченә ия була. 1860 елда аның лидеры А. Линкольн президент итеп сайлана. Моңа җавап итеп Көньякның колбиләүчелек хөкем сөргән алты штаты үзләренең АКШ составын¬ нан чыгуларын белдерәләр. 1861 елда алар Конфедера¬ циягә берләшәләр, плантатор Джефферсон Дэвис аның президенты була. Ричмонд шәһәре (Виргиния штаты) яңа дәүләтнең башкаласы дип игълан ителә. Мамык плантациясендә коллар хезмәте Ж Ни өчен Көньяк штатлар коллар хезмәтеннән баш тартмый? 132
АВРААМ ЛИНКОЛЬН Тарихи шәхесләр Авраам Линкольн (1809—1865) ярлы фермер гаиләсендә туа. Ул мәктәпкә бөтенләй йөрми диярлек, фермада, урман кисүдә эшли, саллар агыза, землемер (җир бүлеп бирүче), почтальон була. Үзле¬ геннән белем алу белән шөгыльләнә, мәктәп һәм университет курсын мөстәкыйль үзләштерә. 1836 елда, имтихан тапшырып, Линкольн адвокат дипломы ала. Зирәк акылы, ораторлык сәләте нәтиҗәсендә Линкольн бик тиз популярлык казана, Иллинойс штатының законнар чыгару җыелы¬ шына, аннан соң АКШ конгрессының вәкилләр палатасына сайлана. Ул Мексика территориясен басып алуга каршы чыга, фермерларга ирекле имана җире бирү идеясен яклый, коллыкны гаепли. Линкольн АКШ Республикачылар партиясенә нигез салучыларның берсе була, 1860 елда илнең президенты итеп сайлана. Линкольн барлык бәхәсле мәсьәләләрнең дә, хәтта Гражданнар сугышы шартГцзрында да, хокук нормаларын катгый саклау нигезендә хәл ителүенә ирешә. Линкольн фикеренчә, президент һәм башкомандующий буларак, аның бурычы фәкать Көньяктагы фетнәне бастырудан гыйбарәт була. 1864 елда А. Линкольн икенче срокка президент булып сайлана, ә 1865 елда җинаять корбаны була. АКШта Гражданнар сугышы. Төньяк Көньякка каршы башлаган Гражданнар сугышында 600 меңнән артык кеше һәлак була, 1 миллионнан артыгы яралана. (Гражданнар сугышы — бер дәүләт гражданнары ара¬ сында аның территориясендә барган кораллы бәрелеш. Төньяк штатлар сәнәгать потенциалы һәм халык саны буенча өстенрәк булалар. Әмма сугышның берен¬ че чорында инициатива көньяклылар кулында була. Элекке федераль армия һәм флот офицерларының күбесе аларны яклап сугыша. Төньяклылар командова- ниесе кыюсызлык күрсәтә. Төньяклылар сугышны илнең бердәмлеген торгызу хакына алып барабыз дип саныйлар. Шуңа күрә алар киләчәктә Көньяк белән каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин булган хәрәкәтләрдән сакланалар. Бу көньяклыларга шак¬ тый зур хәрби уңышлар яуларга һәм башкалага — Конфедерация флагы 133
Дж. Дэвис Р. Ли Вашингтонга — куркыныч тудырырга мөмкинлек бирә. Алар армиясен талантлы полководец, генерал Роберт Ли җитәкли. Көньяк штатларның базарларын саклау ягында бул¬ ган Англия Гражданнар сугышында катнашырга әзер була. Англия верфьләрендә Көньяк штатлар өчен судно¬ лар төзелә. Британия гаскәрләрен Канадага китерә баш¬ лыйлар. Англия, сугышка катнашып китү өчен, көньяк- лыларның хәлиткеч уңышларын гына көтеп тора. Төньяк өстенә ябырылган куркынычның җитдилеге А. Линкольн хөкүмәтен кыюрак адымнар ясарга мәҗ¬ бүр итә. 1862 елда гомстед лар — гаилә фермалары турында закон кабул ителә. Аның нигезендә Төньякка каршы сугышта катнашмаган һәр америкалыга җир мәйданы бирелә. Әгәр фермер ул җирне 5 ел дәвамында эшкәртсә, участок аның милкенә күчә. Закон чыккан¬ нан соң, Көнбатышның аграр штатлары Төньяк хөкү¬ мәтен яклауны көчәйтәләр. 1863 елда Көньяк штат¬ ларның коллары ирекле гражданнар дип игълан ителә. Качкан колларга төньяклылар армиясенә кушылырга рөхсәт ителә (сугыш ахырына армия һәм флот саф¬ ларында барлыгы 200 меңләп негр исәпләнә). Гомуми 1862 елда Миссисипи елгасында Төньяк армиясе бронено¬ сецлары 134
хәрби хезмәт йөкләмәсе кертелә, армия җитәкчелеге көньяклылар агентларыннан чистартыла, салым сәя¬ сәте тәртипкә китерелә. Ялкау тәэминатчылар һәм алыпсатарлар белән көрәш башлана. Күрелгән чаралар 1863 елда ук хәрби хәрәкәтләрдә тамырдан борылышка ирешергә ярдәм итә. Төньяк- лыларның талантлы хәрби башлыклары — Улисс Грант һәм Уильям Шерман аерылып тора. Азат ител¬ гән коллар плантацияләрдән качалар, партизан отряд¬ лары оештыралар, бу — Конфедерация икътисадын таркатуга китерә. 1863 елның җәендә Геттисберг янындагы бәрелештә Төньяк сугышчылары хәлиткеч җиңүгә ирешәләр. 1865 елның апрелендә Конфедера¬ ция башкаласы Ричмонд бирелә. Генерал Ли армиясе капитуляцияләргә мәҗбүр була. Көньякны торгызу. 1865 елның апрелендә колбиләү¬ челек тарафдары, актер Джон Бутс А. Линкольнны яра¬ лап үтерә. Әмма аның үлеме сугыш нәтиҗәләрен юкка чыгара алмый. Сугыштан соң Көньякны торгызу про¬ граммасы кабул ителә, ул — илнең хуҗалык һәм сәяси бердәмлеген тәэмин итәргә тиеш була. У. Грант А. Линкольн коллыкны бетерү турындагы прокламацияне укый 135
1861—1865 ел¬ ларда АКШта Гражданнар сугышы (•) Капма-каршы якларның башкалалары У1861 Көньяклыларның җиңүләре л (датасы күрсәтелгән) У1862 Төньяклыларның җиңүләре л (датасы күрсәтелгән) О Союзга кушылган колбиләүчелек штатлары Көньяк (колбиләүчелек | I хөкем сөргән) штатлар конфедерациясе Конституциягә кертелгән 13 нче төзәтмә нигезендә АКШта коллык бетерелә. 14 нче төзәтмә элекке колларга, ак гражданнар кебек үк, тавыш бирү хокукы бирә. Сугышта Көньякны яклап катнашкан плантатор¬ ларның җирләре аукционнарда сатыла. Нәтиҗәдә Көньякта фермер хуҗалыклары саны арта. Шул ук вакытта азат ителгән колларның күбесенең ни җире, ни яшәрлек акчасы булмый. Түбән квалификацияле һәм түбән белемле булулары аркасында, алар иң аз түләнә торган эшкә ризалашырга мәҗбүр булалар. Бу даими каршылыклар чыганагына әйләнә. Көньякны торгызу илнең эчке базарында бердәм¬ лекне ныгыта. Яңа тимер юллар һәм шәһәрләр төзеле- 136
Азат ителгән коллар сайлауларда катнашалар. Журнал тышлыгындагы рәсем шен җәелдерү алга таба сәнәгать җитеш¬ терүе үсешенә йогынты ясый, Һур эчке база¬ ры булган ил — Америка Кушма Штатла¬ ры — кызу темплар белән үсеп китә. Аның икътисадына кертелгән акчалар зур та¬ быш китерә. Бу — Европа илләре капита¬ лын да җәлеп итә. XIX гасыр ахырына АКШ сәнәгать продукциясе җитештерү күләме буенча дөньяда беренче урынга чыга. Европа дәүләтләреннән иммигрантлар¬ ның туктаусыз агылуы АКШның тиз үсе¬ шендә мөһим чыганак булып тора. Әйтик, 1870—1914 елларда АКШка ел саен 500 мең¬ нән алып 1 миллионга кадәр кеше килә. Кешеләрне анда Европадагыга караганда шактый югары хезмәт хакы, халык аз урнашкан штатларда җир участогы алу мөмкинлеге, финанс уңышына өмет, сәяси һәм дин иреге булу җәлеп итә. Биредә һәркемнең уңышка Күчеп килүчеләрне Америка нәрсә белән җәлеп итә! Эмигрантлар утырган пароход. Рәссам Ч. Стэнленд АКШка күчеп килүчеләрне теркәү 137
Уолл-стритта (Нью-Йорк) Морган банкы Трест хезмәт ияләренең тиресен салдыра. Карикатура «Стандарт ойл» трестын оештыручы Дж. Рокфеллер 1890 — АКШта трестка каршы закон ирешү мөмкинлеге турындагы «Америка хыялы»ның аерым бер җирлеге була. XX гасыр башына АКШта 4 мең чамасы миллионер исәпләнә, аларның күбесе байлыкка юлны нульдән башлый. XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында АКШ. 1880 ел¬ ларда ук инде күпчелек икътисад тармакларында трестлар һәм концерннар рәвешендәге эре монополия- чел берләшмәләр барлыкка килә. Банклары булган һәм сәнәгатьнең, транспортның шактый өлешен контроль¬ дә тоткан олигарх гаиләләре — Рокфеллерлар, Мор- ганнар, Меллоннар, Вандербилътлар, Гулъдлар, Астар¬ лар — яңа Америка символына әвереләләр. Җитештерү һәм капитал кечкенә генә бер төркем олигархлар кулына туплана. Бу аларга базар бәяләрен көчләп тагарга мөмкинлек бирә. Киң катлау сайлау¬ чылар — фермерлар, вак һәм урта кул эшмәкәрләр — моннан ризасызлык белдерәләр. 1890 елда АКШ кон¬ грессы трестка каршы закон кабул итә, ул әле бүген дә гамәлдә. Бу закон сәүдә иреге һәм конкурентлык принципларын бозган теләсә кайсы гамәлне тыя. Суд¬ ларга компанияләрнең кушылуы һәм йотылуы турын¬ дагы карарларны кире кагу, аларның продуктларына 138
Пенсильвания штатында нефтьчеләр поселогы һәм хезмәт күрсәтүләренә куелган бәяләрнең нигезле- леген тикшерү мөмкинлеге бирелә. Закон бозучы¬ ларга — зур штрафлар, ә компаниягә көчләп таркалу куркынычы яный. Трестка каршы чаралар эшмәкәр¬ ләргә эшче көчләр яллау шартларын көчләп тагарга омтылган профсоюзларга карата да кулланыла. Республикачы Теодор Рузвельт президент булып торган чорда (1901—1909), аның инициативасы буенча «трестка каршы» кайбер процесслар уздырыла. Демо¬ крат Вудро Вильсон президентлыгында (1913—1921) монополиячел берләшмәләргә салымнар күтәрелә, про¬ грессив керем салымы системасы кертелә. Трестка каршы законнарны профсоюзларга һәм фермер ассо¬ циацияләренә каршы кулланудан туктыйлар. Америка берничә мәртәбә эшчеләр хәрәкәте күтәре¬ лешен кичерә. 1880 елларда, кайбер профсоюзларның кушылуы нәтиҗәсендә, эре профсоюз берләшмәсе — Америка хезмәт федерациясе (АХФ) барлыкка килә. 1886 елның 1 маенда 8 сәгатьлек эш көнен яклап башланган гомрммилли забастовка Чикагода полиция белән канлы бәрелешкә әйләнә. Нәтиҗәдә суд 7 ке¬ шене үлем җәзасына хөкем итә. Европадагы күп кенә Т. Рузвельт В. Вильсон 139
Яңа Орлеан — Миссисипи елгасындагы эре порт профсоюз һәм эшчеләр оешмалары аларны яклап чыга¬ лар, ә II Интернационал 1 май көнен һәр елны хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне буларак билгеләп үтәргә тәкъдим итә. XX гасыр башына үз әгъзалары мәнфәгатьләрен яклауда шактый уңышларга ирешкән АХФ эшмәкәр¬ ләр белән хезмәттәшлек сәясәтенә күчә. АХФга кермәгән, яңа оешкан профсоюзлар Америка җәмгыятендә үзләрен ышанычсыз тойган квалифика¬ циясез эшчеләрне (нигездә, кичәге иммигрантларны) берләштерә. Уңышка ирешә алмаганнар дәүләткә, ха¬ кимияткә һәм сәяси партияләргә ачу саклыйлар. Алар тарафыннан оештырылган (Дөньяның индустриаль эшчеләре (ДИЭ) кебек) профсоюзларда анархо-синдика¬ лизм идеяләре өстенлек итә. ДИЭ тарафдарлары, сабо¬ таж, корал ярдәмендә дәүләтне җимереп була, дип уйлыйлар. Аның урынын җәмгыять биләргә тиеш була, ә җәмгыятьтә профсоюзлар бердәнбер оешкан көч булып калалар. ДИЭ һәм шуңа охшаш оешмалар массакүләм һәм йогынтылы көчкә әверелә алмыйлар. Вакытлар узу 140
белән, алар вак төркемнәргә бүлгәләнәләр һәм яшәүдән туктыйлар. Гомумән алганда, АКШта 1914 елга ялла¬ нып эшләүчеләрнең фәкать 9% ы гына профсоюз әгъза¬ лары була. 1. 1850 елларда Төньяк белән Көньяк штатлар арасындагы мөнәсәбәтләр ни өчен кискенләшә? Көньяк белән Төньяк арасындагы сугышка нинди вакыйгалар сәбәп була? 2. Президент А. Линкольнның нинди чаралар күрүе арка¬ сында, хәрби хәрәкәтләр барышында Төньяк файдасына борылыш була? 3. Көньякны торгызу сәясәте нәрсәдән гыйбарәт була? 4. Коллыкны бетерү АКШ үсеше өчен нинди әһәмияткә ия була? 5. Гражданнар сугышы беткәннән соң, ни өчен АКШ икъ¬ тисады кызу темплар белән үсеп китә? 6. «Америка хыялы» дигәндә сез нәрсә аңлыйсыз? Аның әһәмиятле нигезе буламы? 7. АКШ президентлары нинди законнар белән монополия¬ ләрнең куәтен чикләргә тырышалар? 8. АКШта профсоюзлар хәрәкәтенең үзенчәлекләре нәрсә¬ дән гыйбарәт була? КОЛЛАРНЫ АЗАТ ИТҮ ТУРЫНДАГЫ ПРОКЛАМАЦИЯДӘН (1863 ЕЛ, 1 ГЫЙНВАР): Сораулар һәм биремнәр Документлар өйрәнәбез <...> Мин, Кушма Штатлар президенты Авраам Линкольн, Кушма Штатлар армиясе һәм флоты башкомандующие хокукы белән, гыйнварның беренче көнендә... боерам һәм шуны белдерәм: кол дип саналган кешеләр бүгеннән алып һәм киләчәктә дә азат булырлар, һәм Кушма Штатларның башкарма хакимияте (хәрби һәм диңгез хакимиятләрен дә кертеп) югарыда телгә алынган затларның азатлыгын таныячак һәм саклаячак <...> Алга таба мин шуны белдерәм һәм һәркемгә шул мәгълүм булсын: шартларны канәгать¬ ләндерүче ул затлар Кушма Штатларның гарнизоннарына, постларга, станцияләргә, башка урыннарга һәм барлык төрдәге корабларга команда сыйфатында хәрби хезмәткә кабул ителәчәкләр. Нәтиҗә ясап, мин ихластан ышанам ки, бу — хәрби зарурият конституциясе каршында акланган гаделлек акты. Мин хөрмәткә лаек булган кешелек фикеренә һәм кодрәтле Аллаһның хәерхаһлы шәфкатенә таянам. ■ Дәреслек текстына һәм документка таянып, коллыкны бетерүнең АКШ үсеше өчен нинди әһәмияткә ия булуын аңлатыгыз. 141
АКШТА ҖИТЕШТЕРҮНЕ ҺӘМ СӘҮДӘНЕ ЗАКОНСЫЗ ЧИКЛӘҮЛӘРДӘН ҺӘМ МОНОПОЛИЯЛӘРДӘН САКЛАУ ТУРЫНДАГЫ ЗАКОННАН (1890 ЕЛ, 2 ИЮНЬ): Монополия төзүдә яки төзергә омтылуда, нинди дә булса сәүдә яки җитештерү эшчәнлеген монополияләштерү максатыннан башка затлар белән килешүдә, сүз куешуда фаш ителгән теләсә кайсы зат... хокук бозучы булып исәпләнә <...> Сатып алынган һәм 1 нче статьяда күрсәтелгән килешү, сүз куешу яки үзара берләшү нигезендә синеке булган теләсә нинди милек... федерация файдасына тартып алынырга мөмкин <...> ■ 1890 елда чыккан закон нигезендә нинди килешүләр һәм сүз куешулар тыела? § 14 КӨНБАТЫШ ҺӘМ ҮЗӘК ЕВРОПА ИЛЛӘРЕ Франция-Пруссия сугышының сәбәпләрен һәм нәти¬ җәләрен атагыз. Франция җиңелүдән соң. Франция үсешенә 1870— 1871 еллардагы Франция-Пруссия сугышында җиңелү зур йогынты ясый. Контрибуция түләү зарурлыгы, тимер рудасына бай булган ике провинцияне — Эльзас белән Лотарингияне югалту аркасында, аның икъти¬ сади үсеше әкренәя. Франция урта һәм вак пред¬ приятиеләрнең күп булуы белән аерылып тора. Шулай да илне индустрияләштерү барышында, әкренләп тимер юллар челтәре киңәйтелә, җитештерү һәм капиталның тупланышы үсә. Париж биржасы. XIX гасыр ахыры 142
Үз ватаннарында капиталларына җитәрлек дәрә¬ җәдә табышлы кулланыш тапмаган Франция банклары аны башка илләр икътисадына кертәләр. XX гасыр ба¬ шында Франциядән чит илләргә капитал кертемнәре күләме, илнең милли кеременә караганда, ике тапкыр¬ га тизрәк арта. Кертемнәр процентына яшәүче кешеләр катлавы барлыкка килә, аларны рантье (сорыкортлар) дип атыйлар. Банкларга аз күләмдә генә акча кертү¬ челәр дә рантье була. Эльзас һәм Лотарингия проблемасы Франциянең эчке сәяси тормышында мөһим роль уйный. Югалткан җирләрне кире кайтару идеясе киң яклау таба. Пат¬ риотик рух күтәренке булу белән бергә, империяне торгызу тарафдарларының йогынтысы да көчәя. Мо- нархиячел идеяләр армиядә һәм дин әһелләре арасын¬ да киң тарала. 1875 елда Францияне республика дип игълан иткән конституция бер тавышка гына артык күпчелек тарафыннан раслана. 1880 елда республика партияләре тырышлыгы бе¬ лән Париж коммунасында катнашучыларга амнистия игълан ителә, ә 1884 елда профсоюзлар эшчәнлегенә рөхсәт бирелә. Бу — эшчеләр, социал-демократлар хәрә¬ кәтен активлаштырырга һәм монархиячеләр йогын¬ тысын киметергә ярдәм итә. 1875 — Франциядә республика игълан ителә Франциядә республика игълан итү 143
А. Дрейфус (сулдан өченче) суд залыннан чыга ® «Дрейфус эше» ни өчен гражданнар хокукын бозу символына әверелә? Алар сәяси низагларны республикачыларга каршы көрәштә төп чара итеп файдаланалар. 1887 елда, кияве ришвәтчелектә гаепләнгән өчен, республикачы прези¬ дент Жюль Греви отставкага китәргә мәҗбүр була. 1888 елда Панама каналын төзү өчен оештырылган акционерлар җәмгыяте банкротлыкка чыга. Анда акча кертүчеләрне алдауда сенаторлар, министрлар — яңа президент Сади Карноның туганнары катнаша. Хаки- мияттәгеләрнең берсе дә җәзага тартылмый, җәм¬ гыятьтәге каршылыклар бик нык кискенләшә. Аларны 1894 елда Дрейфус эше белән бәйле рәвештә башланган кризис тагын да көчәйтеп җибәрә. Француз армиясе капитаны, республикачылар та¬ рафдары булып танылган Альфред Дрейфус (чыгышы белән бай яһүд гаиләсеннән) Германия файдасына шпионлыкта гаепләнә һәм кулга алына. Бу эш респуб¬ ликачылар строен тәнкыйтьләү кампаниясе башлануга сәбәп була, һәм ул хөкүмәтнең чираттагы кризисына китерә. 144
Дрейфус гомерлеккә төрмәгә ябыла. Әмма тиздән Германия разведкасы белән башка бер офицерның (католик һәм дворян) хезмәттәшлек итүе ачыклана. Командованиенең дөреслекне яшерергә тырышуы ба¬ рып чыкмый. Күп кенә французлар өчен Дрейфус исеме гражданнар хокукын бозу символына әйләнә. Ил ике лагерьга — «Дрейфус эше»н яңадан карау тарафдар¬ ларына һәм аңа каршыларга бүленә. Алар арасындагы каршылыклар урам бәрелешләренә китерә. Экстремистлар һәм анархистлар активлаша. Нәти¬ җәдә президент Карно үтерелә. I Экстремистлар —- яшәп килгән гамәлдәге тәртипләрне дошман күрүче, көч куллануга нигезләнгән кискен эш- хәрәкәт тарафдарлары. 1899 елда яңа хөкүмәт оеша. Анда республиканы саклау өчен чыгыш ясаучы барлык сәяси партия¬ ләрнең вәкилләре, шул исәптән социалист Александр Мильеран да керә. «Дрейфус эше» яңадан карала, монархистларның хакимиятне яулап алу куркынычы юкка чыга. Шул ук вакытта бу социалистның хөкү¬ мәттә катнашуы Франциядәге, аннан бөтен Европадагы социалистик хәрәкәттә «Мильеран казусы» исеме ала һәм кискен бәхәсләр кузгата. Социал-демократларның революцион канаты вәкилләре Мильеран гамәлләрендә марксистик идеалларга хыянәт күрәләр. Алар социа¬ листның, хәтта демократик тәртипләрне яклау һәм реформаларны тормышка ашыру хакына булса да, буржуаз хөкүмәткә керергә хакы юк дип саныйлар. Германия империясе. 1871 елда кабул ителгән консти¬ туция нигезендә Германия империясе 22 монархия һәм 3 ирекле шәһәр союзыннан гыйбарәт була. Союзда катнашучыларның һәркайсының үз конституциясе һәм хөкүмәте була. Шуның белән бергә, фәкать Прус¬ сия короле генә кайзер (император) була ала. Ул импе¬ риянең канцлерын (хөкүмәт башлыгын) билгели, ар¬ мия һәм флот белән ж,итәкчелек итә, сугыш игълан итә һәм солых төзи, законнар чыгара. Ике палатадан торган рейхстагның (парламент) вәкаләтләре чикләнә, Германия империясе флагы 145
Германия империясе банкноты О. Бисмаркның эчке сәясәте турында сөйләгез. император аның карарлары белән исәпләшмәскә дә мөмкин була. Империя хөкүмәте Германиянең бердәмлеген ныгы¬ тырга һәм аның икътисадын күтәрергә омтыла. Импе¬ рия банкы оеша, бердәм валюта кертелә, барлык җир¬ ләр өчен дә бердәй суд эшләрен башкару системасы урнаштырыла. Германия империясе хөкүмәтен 20 ел дәвамында җитәкләгән О. Бисмарк «тимер канцлер» кушаматына лаек була. Ул ^Германиянең үзәк һәм көньяк җирлә¬ рендә католик^ чиркәвенең йогынтысы илнең бердәм¬ легенә зур куркыныч тудыра дип саный. Бисмарк «кулыпуркампф», яки «мәдәният өчен көрәш» кампа¬ ниясе башлый.'^ Мәгариф өстеннән дөньяви хакимият контроле урнаштырыла. Дәүләт учреждениеләрендә теркәлгән никахлар гына законлы булып санала. Германия Франциядән контрибуция рәвешендә зур акчалар ала. Алар тимер юллар төзелешенә, күмер чыгаруны арттыруга, хәрби җитештерүләргә тотыла. , Дәүләт протекционизм сәясәте үткәрә, җитештерү һәм капиталны туплау һәм үзәкләштерүне хуплый. Әйтик, Круппның корыч кою һәм корал җитештерү белән Вильгельм II рейхстаг утырышын ача. Рәссам А. фон Вернер 146
Социалистларга каршы закон А. Крупп заводлары А. Крупп фирмасы корал, локомотивлар, тимер юл рельслары җитештерә. Германия кайзеры Вильгельм II шушы куәтле концерн¬ ның иң эре акционеры була. '<* UJIJ «МЧ «MW д. ш,«||. WtMWM Mr М**ЙМ. «я> '2'л ttilMa, Ml «е<Иг Гпо'Лгг Нэ«п. Мма шөгыльләнгән фирмасы акционерлар җәмгыяте итеп үзгәртелә. Германиянең химия һәм электротехника сә¬ нәгате дөньяда иң алдынгы урыннарның берсен яулый. I Протекционизм — ватан сәнәгатен яклау максаты бе¬ лән, чит ил товарларына югары таможня пошлинасы кертү. 1878—1890 — Германиядә социалистларга каршы закон гамәлдә була Бисмарк хөкүмәте эшчеләр хәрәкәтен үз йогынты¬ сына буйсындырырга омтыла. 1878 елда, кайзерга һө¬ җүм оештырылганнан соң, Бисмарк таләбе буенча, социал-демократлар эшчәнлеге тые¬ ла. Алар белән бәйләнештәге профсоюзлар да репрессиягә дучар булалар. Бер үк вакытта, Бисмарк инициативасы буенча, 1880 елларда хезмәт ияләре таләплә- Германия хөкүмәтенең католик чиркәвенә каршы көрәшен Бисмарк белән Рим папасы- ның шахмат уены рәвешендә сурәтләгән кари¬ катура 147
1867 — Австро-Венгрия барлыкка килә Германия полициясе эшчеләр җыелышын куып тарата рен канәгатьләндерә торган законнар кабул ителә. Пен¬ сия белән тәэмин итү (70 яшьтән), эшчеләрне җитеш¬ терүдәге бәхетсезлек очракларыннан һәм авырулар буенча иминиятләштерү кертелә. Эш көне озынлыгы 11 сәгать белән чикләнә, 13 яшькә хәтле балалар хез¬ мәте тыела. 1890 елда социал-демократларга каршы закон гамәлдән чыгарыла, ләкин ул инде үз максатларына ирешкән була. Германиянең яңадан торгызылган соци¬ ал-демократлар партиясе — ГСДП — яңа программа кабул итә, анда монархия белән көрәш искә алынмый. Партия сафларында реформачылар йогынтысы көчәя. Революцион шигарләрдән һәм хәрәкәтләрдән баш тартып, ГСДП сайлаучыларның 1/3 ен үз ягына ауда¬ ра. Шул ук вакытта анда социал-демократик хәрәкәт¬ нең революцион канаты вәкилләренең йогынтысы көчле була әле. Австро-Венгрия. Австриянең Пруссия белән сугышта җиңелүе Габсбурглар империясендә реформалар башла¬ нуга сәбәп була. 1867 елда ул ике өлешкә — Австриягә һәм Венгриягә бүленә. Франц Иосиф бер үк вакытта Австрия императоры да, Венгрия короле дә була. Нәти¬ җәдә кушма монархия — Австро-Венгрия барлыкка килә. Империянең ике өлешендә дә либераль рухтагы конституцияләр һәм законнар кабул ителә. Граждан - 148
нарның төп хокуклары гарантияләнә, законнар чыгару, башкарма һәм суд эшләре хакимиятләренә бүленү принцибы кертелә. 1868 елда җирләрне ирекле сату һәм сатып алу рөхсәт ителә. Товар-акча мөнәсәбәтләре тиз үсә. Католиклар чиркәве каршы килүгә дә карамастан, түләүсез башлангыч белем бирүче дөньяви мәктәпләр ачыла. Дәүләт, инженерлар һәм агрономнар әзерләү өчен, югары уку йортлары ача. Сәнәгатькә һәм тран¬ спортка ярдәм йөзеннән махсус чаралар күрелә: тимер юл компанияләре салымнардан азат ителә, дәүләт тимер юл төзелешенә кертелгән капиталга югары та¬ быш гарантияли. Бу чаралар кайбер нәтиҗәләр дә бирә. Илгә капитал агыла башлый (аеруча Германиядән). Металлургия һәм машина төзелеше үсә. Беренче монополияләр барлыкка килә. Сәнәгать үсү белән, эшчеләр, профсоюзлар хәрәкәте дә җәелә башлый. Алар йогынтысы белән 1880 елларда эш көне озынлыгын 10 сәгать (хатын-кызлар һәм балалар өчен 8 сәгать) белән чикләү, мәҗбүри ял көне кертү, авырулар буенча һәм бәхетсезлек очракларын¬ нан иминиятләштерү системасы төзү турында законнар кабул ителә. Австро-Венгрия сәнәгать үсеше темплары һәм дәрә¬ җәсе буенча Германиядән шактый калыша. Моның сәбәпләренең берсе феодаль калдыкларның саклануы белән бәйле була. Иң яхшы җирләрне алпавытлар үз кулларында туп¬ лыйлар, ләкин аларның барысы да хуҗалык алып баруның алдынгы ысулларын үзләштерергә сәләтле булмый. Авылларда мөлкәт буенча катлауларга бүле¬ неш нәтиҗәсендә эшче көчләр артык күбәя. Әмма, сәнәгать үсеше акрын барганлыктан, бөлгенлеккә төш¬ кән крестьяннарга шәһәрләрдә дә эш табу җиңел бул¬ мый. Ярлылар океан артына эмиграциягә китәргә мәҗбүр булалар. 1895—1913 елларда гына да Австро- Венгриядән 3 миллионнан артык кеше чит җирләргә күчеп китә. Австро-Венгрия флагы Илдә уздырылган мөһим реформаларны атагыз. 149
Австро-Венгрия җәмгыятендә бюрокра¬ тия һәм чиновниклар, соңгыларының импе¬ раторга буйсынган югары катлавы зур роль уйный. Рейхсратка (Австрия парламенты¬ ның түбән палатасы) сайлауларда сословие¬ ле вәкиллек системасы саклана. Венгриядә 1906 елда һәм Австриядә 1907 елда гына гомуми тигез сайлау хокукы (24 яше тулган Венада сарай театры ир-атлар өчен) кертелә. Австро-Венгриядә милли мәсьәлә. Илдә милли мөнә¬ сәбәтләр бик катлаулы була. Маҗарлар (венгрлар) австриялеләр белән тигез хокук алалар, әмма шул территориядә яшәүче чехлар, словаклар, хорватлар, словеннар, поляклар, румыннар, итальяннар, украин¬ нарның хокуклары чикләнгән була. Аларның телләре дәүләт теле буларак танылмый, рәсми учреждениеләрдә барлык эшләр дә фәкать немец һәм венгр телләрендә генә алып барыла. Империя составына кергән аз санлы 1910 ЕЛДА АВСТРО-ВЕНГРИЯНЕҢ МИЛЛИ СОСТАВЫ ТАБЛИЦА (МЕҢ КЕШЕ) Халыклар Австрия Венгрия Австралиялеләр 9950 2037 Чехлар 6436 — Поляклар 4968 — Румыннар 275 2949 Украиннар 3519 473 Серблар, хорватлар 783 2939 Итальяннар 768 — Словеннар 1253 — Словаклар — 1968 Венгрлар — 9945 ■ Дәреслек тексты һәм таблицадан файдаланып, Габсбурглар империясендә милли мәсьәләнең ни өчен иң катлаулы мәсьәлә булып калуын әйтегез. 150
халыклар Австрия һәм Венгрия парламентларында тигез вәкиллеккә ия булмыйлар. Аларның күпчелек җирләре Австрия һәм Венгрия алпавытлары кулында кала бирә. Шул ук вакытта Австро-Венгриянең славян җирлә¬ рендә империя кысаларында тигез хокуклылыкка ирешергә омтылган сәүдә-сәнәгать буржуазиясе кат¬ лавы барлыкка килә. Славян зыялыларының бер өле¬ ше арасында бәйсезлек өчен көрәш шигаре киң попу¬ лярлык казана. Австро-Венгриянең идарәче даирәләре бу таләпләрне дошманлык белән кабул итәләр һәм сла¬ вяннарны империяне какшатучы элементлар дип са¬ ныйлар. 1. XIX гасыр ахырында нинди икътисади һәм сәяси үсеш проблемалары Франция өчен аеруча кискен төс ала? 2. «Дрейфус эше» турында сөйләгез. Ни өчен бу процесс Франциядә сәяси кризис тудыра? 3. Германия империясенең дәүләт төзелеше нинди була? 4. Германия хөкүмәте уздырган сәясәтне характерлагыз: а) икътисад өлкәсендә; б) эшчеләр хәрәкәтенә мөнәсәбәттә; в) мәдәният өлкәсендә. 5. Европаның сәяси картасында Австро-Венгрия дәүләте кайчан барлыкка килә? Австро-Венгриянең сәяси, икъ¬ тисади һәм милли үсеше үзенчәлекләрен күрсәтегез. 6. Экстремизм, «кулътуркампф», протекционизм термин¬ нарын сез ничек аңлыйсыз? О. БИСМАРК ЧЫГЫШЫННАН (1873 ЕЛ, 10 МАРТ): XIX гасыр ахырында австриялеләрнең милли киемнәре Сораулар һәм биремнәр Документлар өйрәнәбез Сүз инҗилләр (евангелие) династиясенең католик чиркәвенә каршы... көрәше турында бармый, сүз дин белән динсезлек арасындагы көрәш турында бармый... Сүз руханилар хакимлеге белән король хакимияте чикләрен билгеләү турында бара, һәм бу чикләр шулай итеп уздырылырга тиеш ки, дәүләт мөстәкыйль яши алырлык булсын. Чөнки бу дөньяда фәкать ул гына хакимлеккә ия булырга тиеш. ■ Дәреслек тексты һәм документ нигезендә Бисмаркның ни өчен дөньяви һәм рухи хакимият¬ ләрне аерырга омтылуын аңлатыгыз. 151
СОЦИАЛ-ДЕМОКРАТЛАРНЫҢ ҖӘМГЫЯТЬ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ ОМТЫЛЫШЛАРЫНА КАРШЫ ЗАКОННАН (1878 ЕЛ, 21 ОКТЯБРЬ): Социал-демократик, социалистик яки коммунистик максатларны күздә тоткан, яшәп килгән дәүләтне яки иҗтимагый тәртипләрне бәреп төшерүгә юнәлдерелгән союзлар эшчәнлеге тыела. Бу положение социал-демократик, социалистик яки коммунистик омтылышлары сизелгән союзларга да кагыла <...> Дәүләт строен яки иҗтимагый стройны бәреп төшерү максатын — әгәр бу максат җәмәгатьчелек иминлегенә куркыныч янау формасында, бигрәк тә иҗтимагый сыйныфларның бердәмлеген какшата торган формада булса — күздә тоткан басмалар тыела <...> Тыелган союзларда катнашучы яки шул союз мәнфәгатьләрен яклап эш итүче һәр зат 500 маркага хәтле күләмдәге акчалата штрафка тартыла яки өч айга кадәр төрмәгә ябыла. Тыелган җыелышларда катнашучыларның да һәркайсы шундый ук җәзага тартыла <...> Агитация белән шөгыльләнүче затларның... ирегеннән мәхрүм ителүдән тыш, яшәү урыны хокуклары да чикләнергә мөмкин. ■ Бу закон нинди максатны күздә тоткан? Ул нинди нәтиҗәләргә китергән? § 15 КӨНЬЯК ҺӘМ КӨНЬЯК-КӨНЧЫГЫШ ЕВРОПА ДӘҮЛӘТЛӘРЕ 1. Наполеон сугышлары елларында Италия белән Испа¬ ниянең сәяси һәм икътисади хәлләре нинди булган? 2. Италиянең берләшүе кайсы вакытка туры килә? Италия берләшкәннән соң. Италиянең берләшүе илнең индустриаль үсешен тизләтүгә өлешчә генә алшартлар тудыра. Илнең Төньягы һәм Көньягы бертигез үсмәү XX гасырда да хәл ителмәгән зур проблема булып кала. Төньякта көчле мануфактура җитештерү традиция¬ ләренә ия булган Венеция, Генуя, Милан, Турин — урта диңгез сәүдәсенең иң эре үзәкләре. Биредә игенчелек белән шөгыльләнүче, яллы хезмәттән һәм агротехни¬ кадан файдаланучы, югары нәтиҗәләргә ирешүче эре хуҗалыклар урнашкан. Көньякта феодаль җәмгыятькә хас мөнәсәбәтләр хөкем сөрә. Сәнәгать әле башлангыч хәлдә генә була. Җирләрнең күпчелек өлеше — алпавытлар кулында. 152
Алар аны йөз еллар элек ничек булса шулай (каба¬ лалы шартларда) крестьяннарга арендага биреп тора¬ лар. Бөлгән арендачылар һәм һөнәрчеләр кәсепсез калалар. Аларның бер өлеше бәхет эзләп океан артына, Америкага, эмиграциягә китәргә мәҗбүр була. Туган илләре Италиядә эш көне Англия һәм Германия белән чагыштырганда бер ярым мәртәбә диярлек озын, ә эш хакы күпкә түбәнрәк була. Эшчеләр хәрәкәте үсеше Европаның башка иллә¬ ренә караганда әкренрәк һәм катлаулырак бара. Ярлы¬ лык, хәерчелек, вак һәм бик вак һөнәрчелек предприя¬ тиеләренең күбрәк булуы профсоюзларга берләшүне кыенлаштыра. Мондый шартларда халык массаларының протесты индустриаль җәмгыятькә түгел, ә феодаль җәмгыятькә хас оешмаган төс ала. Бу — ачлык фетнәләрендә, алпа¬ выт утарларын, ипи кибетләрен, полиция бүлекләрен туздыруда, салым җыючыларга һөҗүмнәрдә күренә. Нинди дә булса сәяси таләпләр куелмый. 1893—1894 елларда Сицилиядә восстание баш¬ ланып китә, анда берничә йөз мең кеше катнаша. Восстание зур авырлык белән бастырыла, актив катна¬ шучыларның 2 меңнән артыгы төрмәләргә ябыла. Италиянең Көньягында һөнәрчелек мастерское 153
Италия эшчеләренең протест маршы Италиядә хезмәт ияләренең хәле һәм аларның көрәш үзенчә¬ лекләре турында сөйләгез. 1893—1894 — Сицилиядә восстание Хөкүмәт барлык хезмәт ияләре берләшмәләренең һәм оешмаларының диярлек эшчәнлекләрен тыя яки ва¬ кытлыча туктата. Шуңа да карамастан 1898 елда, Ита¬ лиянең Көньягында ачлык куркынычы тугач, Сици¬ лиядә яңадан восстаниеләр башланып китә, һәм алар бөтен илне чолгап ала. Миланда шәһәр ярлылары гаскәрләр белән атна буе диярлек сугыша. XX гасыр башында гына хәлләр яхшыра. Хөкүмәт тарафыннан тимер юллар челтәре төзү, металлургия, суднолар төзү, корал җитештерүне үстерү буенча чара¬ лар күрелә башлау сәбәпле, яңа эш урыннары барлыкка килә. Предприятиеләрнең күпчелек өлеше казна хиса¬ бына төзелә. Дәүләт тоз һәм тәмәке монополияләрен¬ нән кергән барлык акчаны икътисадны үстерүгә тота. Илдәге сәнәгатькә чит ил капиталы да җәлеп ителә. Яңа гасырның беренче унъеллыгында Италиядә берен¬ че монополиячел берләшмәләр — трестлар һәм синди¬ катлар барлыкка килә башлый. 154
Венеция, Изге Марк мәйданы. XIX гасыр фотосы Италиянең идарәче даирәләре, күп кенә сәнәгатьче¬ ләр һәм зыялылар иҗтимагый проблемаларның кис¬ кенлеген киметергә мөмкинлек бирүче реформалар уздыру зарурлыгын таный башлыйлар. Либераль ре¬ формаларны гамәлгә ашыру 1903—1914 елларда хөкү¬ мәт башлыгы булган Джованни Джолитти исеме белән бәйле. Ул — шәһәр һәм авыл ярлылары таләплә¬ ренә дәүләт террор белән җавап кайтарырга тиеш түгел дип саный. Аның инициативасы белән, хезмәт иялә¬ ренең хәлен җиңеләйтүче законнар кабул ителә. Ха¬ тын-кызлар һәм үсмерләр өчен төнге хезмәт тыела, һәм бу — батраклар өчен кызу урак өстендә зур әһәми¬ яткә ия була. Сайлау хокукы кысалары киңәйтелә. Мондый чаралар Италиянең үсеп килүче социал-демо¬ кратик хәрәкәтендә реформачыл рухның көчәюенә китерә. Болар бар да җәмгыятьтә тотрыклылык үсүгә ярдәм итә. Европа үзәгеннән читтәге Испания. XIX гасыр азагына Испания Европада феодализм калдыклары сакланып калган аз санлы илләрнең берсе була. Джолитти реформаларына характеристика бирегез. 155
Испаннар милли киемнәрдә. XIX гасыр ахыры Сәнәгать һәм тимер юл төзелеше бик акрын үсә. Җирле җитештерү чит илләрнеке белән көндәшлек итә алмый. Эшмәкәрләр читтән кертелгән продукциягә пошлинаны арттыру һәм протекционизм (ил икъти¬ садын яклау) сәясәте үткәрүне таләп итәләр. Әмма алар сәүдә иреге принципларын яклаучы эре җирбиләүчеләр йогынтысын җиңеп чыга алмыйлар. Ьәм бу ал арга алгарак киткән илләр товарларына юл ача. Күп кенә провинцияләрдә, аеруча Каталониядә, Баскониядә, Галисиядә, үзәк хөкүмәттән автономия алуга, ягъни үзидарәгә омтылышлар үсә. I Автономия — эре дәүләт составындагы үзидарәле тер¬ ритория. 1868 ел армиядә һәм флотта восстаниеләр, крестьян¬ нарның алпавытларга каршы чыгышлары белән тарих¬ ка керә. Зур шәһәрләрдә революцион үзидарә орган¬ нары барлыкка килә, халык милициясе төзелә. Испаниядә Бурбоннар династиясен бәреп төшергән рево¬ люция башлана. Оештыру кортеслары илне консти¬ Испан корридасы. XIX гасыр ахыры фотосы 156
туцион монархия дип игълан итәләр. Присяжныйлар суды кертелә, загста язылышып өйләнү һәм дин иреге рөхсәт ителә. Испания тәхетенә 1870 елда принц Амадей Савой¬ ский утыра. Әмма илдә хәл чиктән тыш катлаулы булып кала. Яңа восстаниеләр корольне 1873 елда тәхеттән баш тартырга мәҗбүр итә, кортеслар Испа¬ нияне республика дип игълан итәләр. Крестьяннар һәм эшчеләр хәлен яхшырту буенча чаралар билгеләнә. Алпавыт җирләрен сатып алу, гомуми түләүсез белем бирү, хезмәт низагларын хәл иткәндә дәүләт арадашчылыгы күздә тотыла. Әмма яңа конституция көченә кергәнче, илдә яңадан восста¬ ниеләр башланып китә. Шәһәрләр үзләрен бәйсез тер¬ риторияләр дип игълан итәләр. Республика хөкүмәте баш күтәрүчеләргә каршы көрәш юлына басарга мәҗбүр була. Бу — хәрбиләрнең ролен шактый көчәйтүгә китерә. 1874 елда переворот нәтиҗәсендә армия хакимлекне үз кулына ала. Испа¬ ния янә конституцион монархия дип игълан ителә, хакимияткә яңадан Бурбоннар династиясе әйләнеп кайта. Революция җир мәсьәләсен хәл итми һәм сәнәгать¬ не үстерүгә этәргеч тудырмый. Испания Европаның индустриаль җитештерү формалашып җиткән башка илләреннән шактый артта калып бара. Чит ил капи¬ талы катнашында төзелгән тау сәнәгате бары тик тыш¬ кы базарга гына эшли. Балкан илләре бәйсез үсеш юлында. Балкан дәүләтләре өчен төрек хакимлегеннән тулысынча котылу төп проблема була. 1877—1878 еллардагы рус-төрек сугы¬ шы башланганда, бары тик Греция генә бөтенләй бәйсез ил була. Сербия һәм Черногория Госманлы империясе составында үзидарәле кенәзлекләр булып саналалар, ә Болгария тулысынча аның хакимлегендә кала. Бу мәсьәләне үз көчләре белән хәл итү мөмкин¬ леге булмаганлыктан, алар бөек державаларның якла¬ вын эзлиләр. Амадей I Испаниядә революция үсеше этапларын күздән кичерегез. 1868—1874 - Испаниядә революция 157
1877—1908 ел¬ ларда Балкан ярымутравы ВЕНГРИЯ ороево Скопье'' X ЦЕТИН Сан-с? -Стефан, ° С М А н с К А л Салоникиэ*/^'**1 АФИНЫ БЕЛГРАД ГТГ1 с t р Б и $ БОЛГАРИЯ "ЧНишУ СОФИЯ 1M8zZZ^ Пловдив х1 ®ңцна“ БУХАРЕСТ 1 саны белән картада Черногория күрсәтелгән 1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы алдыннан Госманлы империясе чикләре һәм биләмәләре 1 gyg Дәүләтләр тулы бәйсезлек алган еллар Болгариянең алтын тәңкәсе vav 1878 елда Россиягә, Румыниягә, Сербиягә һәм Черногориягә кайтарылган территорияләр 1878 елда Австро-Венгрия оккупацияләгән һәм 1908 елда аннексияләнгән территорияләр | 1881 елда Грециягә кайтарылган территорияләр 1878 елдан автономияле һәм 1885 елда 'f'"" Болгариягә кушылган Көнчыгыш Румелия территорияләре 1908 елда дәүләт чикләре Башта Балкан илләре гадәт буенча православие динендәге славян халыкларын яклаучы Россия ярдә¬ менә өметләнәләр. 1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышыннан соң Россия ягында сугышкан Сербия белән Черногория тулы бәйсезлек алуга ирешәләр. Болгария дә төрек хакимлегеннән котыла. Россия Евро- 158
падагы барлык төрек биләмәләрен Болгария һәм Сер¬ биягә бирүне яклап чыга. Әмма бу планнарга Көн¬ батыш Европа державалары каршы тора. Аларга юл куеп, Россия Балкайда үзенең йогынтысын югалта. Сербия кенәзе Милан Обренович 1881 елда Австро- Венгрия белән якынаюга бара. Аның товарлары серб базарларына ирекле кертелә ала. Сербия территориясе аша Төркиягә тимер юллар салына. Сербия Германия- Австриянең Балкан һәм Якын Көнчыгышка сузылган сәүдә экспансиясе юлында бер бүлекчәгә әверелә. Бол¬ гариядә тәхеткә немец принцы Александр Баттенберг сайлана. Тиздән Балкан илләре Төркия белән сугышта Гер¬ мания һәм Австро-Венгриянең үзләренә ярдәм итәргә җыенмауларын аңлыйлар. 1885 елда Болгария төрек хакимлеге астында калган Көнчыгыш Румелияне үзе¬ нә кушкач, Германия аның гамәлен гаепләп чыга. Австро-Венгрия ярдәменә ышанып, Сербия Болгариягә каршы сугыш башлый, әмма тулысынча җиңелүгә дучар була. 1885 ел вакыйгалары Балкан илләрендә озакка су¬ зылган сәяси кризис тудыра. Сербиядә крестьян вос¬ станиеләре башланып китә, аксөякләрнең бер өлеше Австро-Венгрия белән союзга каршы чыга. 1886 елда Болгариядә переворот ясала, руслар яклы офицерлар төркеме Баттенбергны бәреп төшерә. Әмма хакимият Россия белән мөнәсәбәтләрне өзеп һәм аның белән союз төзү яклыларны эзәрлекли башлаган парламент рәисе кулына күчә. Тәхеткә тагын немец принцы Фер¬ динанд Саксен-Кобург сайлана. Бары тик XX гасыр башында гына Балкан илләре Россия белән якынаюга йөз белән борылалар. 1903 елгы хәрби переворот нәтиҗәсендә Сербиядә Австрия яклы режим бәреп төшерелә. Россия белән хезмәттәшлеккә юл тоткан Петр Карагеоргиевич ко¬ роль була. Сербия Австрия товарларына югары тамож- Изге Дионисий иконасы. Греция Төрекләргә каршы восстаниенең 25 еллыгы уңаеннан чыгарылган Болгария медале. 1901 ел 159
ня пошлиналары кертә, Россия һәм Фран¬ ция ярдәме белән, армиясен яңадан корал¬ ландыра башлый. 1908 елда Австро-Венгрия Босния һәм Герцеговинаны аннексияли. Элек алар ва¬ кытлыча Австрия хакимияте идарәсендә була. Сербия һәм Болгария славян җир¬ ләрен басып алу сәясәтен кискен гаепләп чыгалар. I Аннексия — башка дәүләт территория¬ сен тулысынча яки аның бер өлешен көчләп кушу. Россия Балкан илләре арасында союз Болгария крестьяннары 1912-1913 - Балкан сугышлары төзелүгә ярдәм итә. Моның белән ул шул регионда үзенең йогынтысын көчәйтергә өметләнә. 1912 елда Балкан союзы төзелә. Аңа кергән Сербия, Болгария, Греция һәм Черногория Төркиягэ каршы сугыш баш¬ лыйлар. Бу Беренче Балкан сугышы була. Җиңелүгә дучар ителгән Төркия үзенең Европадагы барлык биләмәләрен диярлек югалта. Болгария сугышчыларының Төркия чигендәге лагере 160
Әлеге илләр тартып алынган җирләрне бүлү мәсь¬ әләсен тыныч кына хәл итә алмыйлар, нәтиҗәдә Бал¬ кан союзы таркала. 1913 елда Болгария белән аның элеккеге союздашлары Сербия һәм Греция арасында Икенче Балкан сугышы башланып китә. Болгария җиңелә һәм яңадан Германия белән якыная башлый. Гомумән алганда, XX гасыр башында Балкан илләре башлыча аграр ил булып кала бирәләр. Госманлы империясе хакимлегеннән котылгач, алдан төрек алпа¬ вытлары кулында булган җирләрнең шактый өлеше крестьяннарга, элекке арендаторларга һәм батракларга күчә. Хезмәт җитештерүчәнлеге түбән булган вак крестьян хуҗалыклары күпчелекне алып тора. Индустриаль дәүләтләрнең товарлары белән кон¬ куренция алып бара алмаганга күрә, сәнәгать акрын үсә. 1. Италиянең Төньягы һәм Көньягының бертигез үсмәве нәрсәдә күренә? 2. XX гасыр башында Италиядә нинди реформалар үткә¬ релә? Аларга характеристика бирегез. 3. XIX гасырда Испаниянең икътисади һәм сәяси үсеш үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? 4. Испаниядә революция барышы һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләгез. 5. «Балкан илләре бәйсез үсеш юлында» дигән темага җавапның планын төзегез. Балканга йогынты ясау өчен кайсы дәүләтләр көндәшлек иткәннәр? ДЖ. ДЖОЛИТТИНЫҢ ДЕПУТАТЛАР ПАЛАТАСЫНДА ЯСАГАН ЧЫГЫШЫННАН (1901 ЕЛ, 4 ФЕВРАЛЬ): Изге Георгий. Серб халык картинасы Сораулар һәм биремнәр Документлар өйрәнәбез <...> Түбән хезмәт хакы, ихтимал, сәнәгатьчеләр мәнфәгатьләренә җавап бирә торгандыр, ләкин ул берничек тә дәүләт файдасына була алмый. Түбән хезмәт хакы сәнәгатьне алга җибәрергә ярдәм итә дип уйлау ялгыш һәм юк-барга ышану (хорафатлык) булыр иде; түбән хезмәт хакы — начар туклану дигән сүз, ә начар тукланган эшче физик яктан да, акыл ягыннан да йомшак була. Хезмәт хакы югары булган илләр сәнәгать прогрессының башында торалар. Безнең крестьянның гадәттән тыш дәгъвасыз булуын бик яхшы нәрсә итеп күрсәтергә тырышалар, ләкин бу — шундый ук хорафатлык: кем кулланмый, шул җитештерми, һәрхәлдә, минем фикеремчә, әгәр дә хөкүмәт хезмәт хакларының түбән калуын яклау өчен генә тыкшына икән — бу шулай булды да — ул гаделсезлеккә юл куя, алай гына да түгел, икътисади һәм сәяси хата ясый <...> 161
Капитал белән хезмәт арасындагы көрәштә якларны килештерү, ә кайчак татулаштыру дәүләтнең бердәнбер файдалы вазифасы булып тора <...> ■ Дәреслек текстына һәм документка таянып, Джолиттиның хезмәт хакын түбән дәрәҗәдә тотуны ни өчен «икътисади һәм сәяси хата» дип санавын аңлатыгыз. Сез моның белән килешәсезме? § 16 ЯПОНИЯ МОДЕРНИЗАЦИЯ ЮЛЫНДА 1. Картада Японияне табыгыз, аның географик урыны үзенчәлекләрен билгеләгез. 2. Япониянең ни өчен XIX гасыр урталарына кадәр башка илләрдән аерым яши алуын аңлатыгыз. Самурай Япония XIX гасыр уртасында. Сәнәгатьтә кискен үзгә¬ решләр кичергән алдынгы державалардан калышу Үзәк һәм Көньяк Европаны гына түгел, Азияне дә ха¬ фага төшерә. Шулай да бу континентта фәкать Япония генә модернизация юлында чагыштырмача тиз нәти- ж,әләргә ирешә ала. Япония XIX гасыр уртасына кадәр типик феодаль ил булып кала бирә. Анда ж;әмгыятьнең катлауларга бүленүе, эре феодаль жцрбиләүчелек хөкем сөрә. Япо¬ ния империя дип саналса да, император хакимияте формаль рәвештә генә була. Эре феодалларның — даймёларның (кенәз) — һәркайсы үз биләмәләрендә тулы хокуклы хуж,а була. Ул үз акчасын бастыра һәм таможня пошлиналары да кертә. Иң эре феодаль кланның (ыруның) башлыгы сёгун (хәрби ж,итәкче) дип йөртелә һәм император исеменнән ил белән идарә итә. Бу режим сёгунлык (сёгунат) дип атала. Япониядә сәнәгать үсә башлый, шулай да XIX гасыр уртасына анда мануфактура жцтештерүе өстенлек итә. Ул сёгун һәм ке- нәзләр тарафыннан төзелә. Мануфактура¬ ларда тоткыннар, бурычларын эш белән тү¬ ләүче крестьяннар хезмәте киң файдаланыла. 162
Халыкара аренада Япония аерымлану (үз-үзенә ябылу) сәясәтенә омтыла. Чит ил кешеләренә илгә керү рөхсәт ителми. Хәтта Япония портларында, җил- давылдан ышыкланган чит ил судноларын тоткарлап, командаларын кулга ала торган булалар. Шуңа да карамастан бөек державалар япон базарларын кулга төшерергә тырышалар. 1854 елда адмирал Мэтью Перри җитәкчелегендәге Америка эскадрасы Япония ярларына килеп җитә. Портларны тупка тоту куркы¬ нычы янау һәм Англия белән Россиянең дипломатик басымы сёгун хөкүмәтен юл куярга мәҗбүр итә. Ул чит державалар белән тигезсез килешүләр төзергә мәҗбүр була. Япония портлары чит ил товарларын кертү өчен ачыла, аларда таможня пошлиналары ки¬ метелә. Чит ил кешеләре экстерриториальлек — Япо¬ ния җирендә җинаять эшләгән очракта да япон хаки¬ мияте тарафыннан хөкемгә тартылмау — хокукын алалар. Аларның гаепләрен үз державаларының кон¬ суллары карарга тиеш була. Япониягә Европа товарларының күпләп керүе икъ¬ тисади кризиска китерә. Җирле мануфактуралар һәм һөнәрчеләр көндәшлеккә түзә алмыйча бөләләр. Ак¬ сөякләрнең чит ил товарларын сатып алуга тоткан чы¬ Япон хатын- кызларының милли киемнәре гымнары үскәннән-үсә. Нәтиҗәдә кресть¬ яннарга салымнар арта бара, натуралата түләнә торган салымны акчалата түләү алыштыра. Болар бар да халыкның төп өлешен тәшкил иткән крестьяннарның хәлен тагын да мөшкедләндерә. Мэйдзи реставрациясе. 1863—1869 еллар¬ да Япониядә булган вакыйгалар Мэйдзи реставрациясе дигән исем ала. Бу — им¬ ператорның тулы хакимлеген торгызуны һәм Япониянең бәйсезлеген саклап калу¬ ны аңлата. Илдә эчке каршылыкларның кискен¬ ләшүе сёгунлыкка каршы көчләрнең бер¬ ләшүенә китерә. Коалициягә илнең аеру¬ ча үсеш алган Көньяк-Көнбатышындагы 163
даймёлар җитәкчелек итә. Самурайларның (хәрби катлау), сәүдәгәрләрнең, һөнәрче һәм крестьяннарның канәгатьсезлегеннән фай¬ даланып, алар сёгунга каршы баш күтәрә¬ ләр. Аларның төп таләпләре «варвар»ларны (чит ил кешеләрен шулай атаганнар) илдән куып чыгару, сёгунны хакимияттән чит¬ ләштерү һәм көчле үзәкләштерелгән импе¬ рия төзүдән гыйбарәт була. Кабынып киткән Гражданнар сугышы барышында баш күтәрүчеләр Япониянең борынгы башкаласы Киотоны алалар. Англия, АКШ, Франция һәм Голландия сёгунны яклап чыгалар. Аларның флот¬ лары илнең яр буйларын тупка тоталар, инглиз-француз гаскәрләре 1863 елда Иоко¬ гаму шәһәрен басып алалар һәм 12 ел буе аны беркемгә дә бирмиләр. Европа державаларының сёгунлыкка күрсәткән ярдәме аңа булган ышанычны бөтенләй какшата. 1867 елда сёгун хаки¬ миятне, илдәге иң эре кланнарның таләбе буенча, императорга — 15 яшьлек Муцухи- тога тапшырырга мәҗбүр була. Ул Мэйдзи исеме астында 1867—1912 елларда пат¬ шалык итә. Көньяк-көнбатышның Сацума һәм Тёсю кенәзлекләре армияләре Токугава кланының башкаласы Эдо шәһәрен алалар һәм аны Токио дип йөртә башлыйлар. Токио — шул вакыттан бирле Япониянең башкаласы. 1869 елда илнең төньягын¬ да сёгунлыкның соңгы тарафдарлары да каршылык күрсәтүдән туктый. Чын көрәшнең сёгунлыкны бәреп төше¬ рү белән әле башланып кына китүен фео- Эдо (Токио) шәһәрендә сәүдә урамы. 1856 ел Токио култыгында АКШ хәрби корабле. 1853 ел 164
даль ыру башлыкларының, сәүдә-сәнәгать капиталы вәкилләренең күбесе бик яхшы аңлый. Сәяси җи¬ тәкчеләр котылгысыз колониаль коллыктан чыгу чара¬ сын җәмгыятьне модернизацияләүдә һәм илнең заман таләпләренә җавап бирерлек үз сәнәгатен булдыруда күрәләр. Өстәвенә үзгәртеп корулар барышында рефор¬ ма тарафдарлары белән борынгы традицияләрне саклап калырга тырышучылар арасында низаг чыгармаслык формаларны табарга кирәк була. Җәмгыятьне модернизацияләү — ил үсешендә фео¬ даль тәртипләрне юкка чыгару, үз сәнәгатен булдыру максаты белән, социаль-икътисади һәм сәяси тормышта үзгәртеп корулар үткәрү. Реформа тарафдарлары чит дәүләтләр белән туры- дан-туры бәрелештән котылып кала. Япония, тигезсез килешүләрнең вакыты узмый торып, өстенә алган йөкләмәләрне үтәүдән туктамый. Япон дипломатиясе бөек державалар арасындагы көндәшлектән бик оста файдалана. Япониядә реформалар. Модернизация яклылар белән элеккеге тәртипләрне саклап калырга тырышучы¬ ларның үзара килешеп эшли алулары нәтиҗәсендә, Япониядә үзгәртеп корулар мөмкин була. Алар, Европа һәм Американың фән һәм техника казанышларын үзләштерми, шулай ук алдынгы мәгариф системасын булдырмый торып, бәйсезлекне саклап калу мөмкин түгеллеген аңлыйлар. Шул ук вакытта модернизация¬ ләү барышында төп халык массаларының гадәти тор¬ мыш-көнкүреш шартларын үтә нык кирәк булганда гына үзгәртерлек формалар табыла. Япония үзәкләштерелгән дәүләткә әверелә. 1889 ел¬ да илнең конституциясе кабул ителә. Япония башын¬ да император торган парламентлы монархия иле була. Дәүләт дине итеп язмышка буйсынырга өндәүче буд¬ дизм урынына синтоизм — японнарның Кояш али¬ һәсенә традицион табынулары игълан ителә. Ул бо¬ рынгы мәҗүсилек заманнарына барып тоташа. Синто¬ изм императорны илаһилаштыра һәм уянып килүче Император Муцухито 1863—1869 - Мэйдзи реставрациясе 165
Иң әүвәлге япон почта маркаларының берсе 1889 — япон конституциясе кабул ителә милли үзаң символына әверелә. Император конститу¬ ция нигезендә югары башкомандующий санала, закон¬ нар кабул итә, император каршында гына җавап тоту¬ чы вазифалы затларны билгели. Ул — парламентның, нигездә, аксөяк вәкилләрдән генә торучы югары пала¬ тасы составын билгели. Түбән палатага вәкилләр сай¬ лап куела, әмма цензлар (чикләүләр) системасы булу сәбәпле, халыкның якынча 1% ы гына сайлауда кат¬ наша ала. Социаль-икътисади өлкәдә модернизация. Элеккеге традицияләрне югалтмау йөзеннән генә сословиеләр саклана. Халыкның барлык катлауларына да теләсә нинди эшчәнлек белән шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Гомуми хәрби хезмәт гамәлгә кертелү белән, армия хезмәте самурайларның өстенлекле хокукы булудан туктый (дөрес, генерал һәм офицер урыннары, нигездә, аларда кала). Административ реформа илнең кенәзлек- ләргә бүленешен юкка чыгара. Бөтен ил территория¬ сендә бердәм акча системасы кертелә, эчке таможня салымнары юкка чыгарыла. Крестьяннарның феодаль йөкләмәләре бетерелә. Текстиль фабрикасында туку цехы 166
Япон тимер юлы. XIX гасыр гравюрасы Император Муцухито Япониядә беренче тимер юлны ачу вакытында ■ Ни өчен тимер юллар төзелеше илне модернизацияләүнең үтә зарур шарты булган? Хакимияттән мәхрүм калган даймёларны (аеруча көньяк-көнбатыш кенәзлекләрдә) император үз тирә¬ сенә җыя, ал арга мул итеп акчалата бүләк бирә, кай¬ берләре дәүләт аппаратында югары хезмәт урыннары, армиядә һәм флотта командирлык вазифалары ала. Мицуи һәм Мицубиси кебек борынгы сәүдә-банк йортларының мәнфәгатьләре дә исәпкә алына. Хөкү¬ мәт, иң алдынгы техника кулланып, эре, үрнәк завод¬ лар төзи башлый. Соңыннан аларны аз гына бәягә императорга якын торган эшмәкәрләргә биргәннәр. Кыска гына вакыт эчендә дәүләт ярдәме хисабына җиңел сәнәгать, суднолар төзү, металлургия, хәрби җитештерү барлыкка килә. Тимер юллар салына башлый. Япониянең модернизацияләү тәҗрибәсе Азиянең башка илләрендә дә зур кызыксыну уята һәм аларга үрнәк булып тора. Беренче япон телеграфы 167
Япон фарфор тәлинкәсе. XIX гасыр Хезмәт хакы түбән һәм эш көне озынрак (14 сәгать¬ кә якын) булуга да карамастан, Япония зур социаль бәрелешләрдән читтә кала. Эшкә алучылар белән эшкә ялланучылар арасында урнашкан башка төр хезмәт мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә аларның һәркайсы үзен бер коллектив әгъзасы итеп саный. Мәгълүм ки, 1890 елда, дәүләт ризалыгы һәм үз ирекләре белән эш көне озын¬ лыгын кыскарткан эшмәкәрләр башлангычы белән, беренче профсоюзлар оеша. Япониядә социалистик идеяләрне яхшы беләләр. Әмма бу илдә, башка партияләр кебек үк, социал- демократик партияләр дә күпләп барлыкка килми. Кабул ителә торган карарларга императорга якын тору¬ чылар гына йогынты ясый ала. Барлыкка килгән сәя¬ си төркемнәр, чикләнгән (йомык) характерда булып, иң бай феодаль кланнарның һәм банк йортларының мәнфәгатьләрен чагылдырганнар. Яулап алулар сәясәтенә күчү. XIX гасыр азагына Япо¬ ния индустриаль үсеш юлыннан китә. Чимал ресурс¬ ларының чикләнгән булуы аны яулап алуларга этәрә. Европа илләренә ияреп, Япония дә колонияләр яулап алуга керешә. Эшче көчләрнең арзан булуы, продукция сату базарларына якын торуы аңа үз базарыннан чит ил көндәшләрен тиз арада кысрыклап чыгарырга һәм Кытай белән Кореяга сәүдә экспансиясен башларга, ягъни бу сферада хакимлеген көчәйтергә мөмкинлек бирә. Япониянең игътибарын Кытай вассалы булып са¬ налган Корея аеруча җәлеп итә. 1876 елда, Япония судносына һөҗүм булды дигән сылтау белән, япон флоты Корея яр буен утка тота. Кореяга аны Япо¬ ниягә бәйле илгә әйләндерүче килешү көчләп тагыла. Бу — япон-кытай мөнәсәбәтләренең кискенләшүенә китерә. 1894 елда Япония, армия һәм флотын Европа үрнәгендә үзгәртеп коруны төгәлләп, Кытайга һөҗүм ясый һәм тулы җиңүгә ирешә. 1895 елда Кытай солых төзергә мәҗбүр була. Ул — Япониягә байтак ут¬ рауларын, шул исәптән Тайваньны (Формозаны) һәм Ляодун ярымутравын бирә, Кореяга булган һэр- 168
төрле хокукларыннан баш тарта һәм контрибуция түли. Кытайда Япониянең ныгуы Маньчжуриядә (Кы¬ тайның төньяк-көнчыгыш өлеше) һәм Кореяда үз хакимлеген урнаштыруга омтылган Россияне хафага төшерә. Япония япон-кытай сугышыннан соң, Россия таләбе буенча, Ляодун ярымутравыннан баш тарта, әмма шул ук вакытта аның белән сугышка әзерләнә башлый. АКШ белән Англиянең Япониягә күрсәткән ярдәме зур әһәмияткә ия була. Элек Япониягә тигезсез киле¬ шүләрен көчләп таккан бу илләр аның базарларына (1911 елга кадәр) һәм яңа япон биләмәләренә бик ансат керә алганнар. Англия һәм АКШ Японияне өр-яңа корал белән тәэмин итәләр, хәрби-диңгез флотын яңар¬ тырга булышалар. Россиядә башланган революция 1904—1905 еллар¬ дагы рус-япон сугышында Япониянең җиңүен җиңе¬ ләйтә. Россия Кореяга булган дәгъвасыннан баш тарта, Япония Сахалин утравының көньяк өлешен, Курил утрауларын һәм Ляодун ярымутравын ала. 1907 елда Япония һәм Россия, Англия арадашлыгы белән, Кы¬ тайда йогынты сфераларын бүлешү турында килешү Япон фарфор вазасы. XIX гасыр ахыры 1894—1895 - япон-кытай сугышы 1894—1895 елларда япон-кытай сугышы. Япон гаскәр¬ ләренең һөҗүме 169
Монголия (авт. с 1911 г.) < ОХОТСКОЕ о.Сахалии (до 1905 г. южная часть — принадлежала России) МОРЕ И1905 Шэньян (Мукдег \Ханк1 Саппоро о.Хоккайдо (с 1898 до 1905 г. рос. «аренда») ПЕКИН Люйшунь Я П О Н С К О Е 1орт- ///7Л> (Брит> У// Циндао £ (герм.«аренда» Д01914 г.) ДАжелт0 Сендай о.Хонсю ТОКИО Киото ° Осака Иокогама ' Явата С © о.Сикоку Нагасаки о.Кюсю М О Р Е A0' ? ■ сЛ „ А О* 2 3 4, Япония XIX гасыр азагы — XX гасыр башында о - в о.Тайвань 1895 Аеруча мөһим сәнәгый үзәкләр Кытай һәм Кореяда Япония агрессиясе юнәлешләре . 1 Япония басып алган территорияләр 1_һәм бу вакыйгаларның даталары 1914 елга Япониянең Кытай территориясендәге йогынты сфералары чикләре 1914 елда Япония //Л оккупацияләгән территория 1914 елдагы дәүләт чикләре бирелә ’ төзиләр. Россия Көньяк Маньчжурия белән Кореяда Япония хакимлеген таный. Ләкин бу әлеге региондагы каршылыклар киеренкелеген вакытлыча гына киметә. Сораулар һәм биремнәр 1. XIX гасыр уртасында япон җәмгыятенең үсеш үзен¬ чәлекләре нәрсәдә күренә? Европалылар япон базарларына кайчан һәм ни рәвешле үтеп керәләр? 2. Нинди вакыйгалар «Мэйдзи реставрациясе» дигән исем алалар? 3. Япониядә модернизация процессының үзенчәлекләрен аңлатыгыз. Илдә нинди сәяси реформалар һәм социаль- икътисади үзгәртеп корулар үткәрелә? 170
4. 1889 елгы конституция буенча, Япониянең сәяси төзе¬ леш үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? 5. Ни өчен Япониядә зур социаль каршылыклар булмый кала? Эшкә алучылар белән эшкә ялланучылар арасында нинди төр хезмәт мөнәсәбәтләре өстенлек иткән? 6. Дәфтәрләрегезгә самурай, сёгунлык, даймё, «Мэйдзи рес¬ таврациясе», синтоизм дигән төшенчәләрне күчереп язы¬ гыз һәм аңлатып бирегез. 7. Япониянең ни өчен колониаль яулап алулар юлына басуын аңлатыгыз. Моңа нәрсә сәбәпче булган? «ДУСЛЫК ҺӘМ СӘҮДӘ ТУРЫНДА» ЯПОНИЯ-АМЕРИКА КИЛЕШҮЕННӘН (1858 ЕЛ, 29 ИЮЛЬ): Документлар өйрәнәбез <...> Америкалылар японнардан кирәкле әйберләрен кайсы да булса япон түрәсе катнашыннан башка бернинди тоткарлыксыз сатып ала һәм аларга сата алалар <.„> Японнар (барлык сыйныфлар да) америкалылардан сатып алган теләсә нинди товарны сатып ала, сата, үзләрендә тота яисә файдалана алалар. <...> Японнарга каршы начарлык кылган америкалылар, Америка консуллык судына тапшы¬ рылып, гаепле дип танылган очракта, Америка законнары буенча җәза алачаклар. Америка¬ лыларга карата начарлык эшләүдә гаепләнгән японнар, япон судларында тикшерелеп, япон законнары буенча җәза алачаклар <...> ■ Әлеге килешү нигезендә америкалылар Япония территориясендә нинди өстенлекләрдән файдаланганнар? КӨНЬЯК-КӨНБАТЫШТАГЫ ТЁСЮ КЛАНЫ БАШЛЫГЫНЫҢ СЁГУНГА КУЙГАН ТАЛӘПЛӘРЕННӘН (1867 ЕЛ, ОКТЯБРЬ): Империя белән бер хөкүмәт кенә идарә итәргә тиеш <...> Чит дәүләтләр белән төзелгән хәзерге килешүләр урынына ихласлылык һәм гаделлек принципларына корылган яңа килешүләр төзелергә тиеш. Чит державалар белән сәүдә дә яңа килешүләр нигезендә алып барылачак Империя өчен кирәк кадәр диңгез һәм коры җир көчләрен булдыру мөһим <...> Армия һәм флот император сараен сакларлык итеп кенә түгел, ә бәлки дөньяда иң яхшылардан саналыр¬ лык итеп өйрәтелергә тиеш <...> Бөтен законнар, кагыйдәләр, сарай күрсәтмәләре — бар да, Япониягә үзен дөнья халыклары арасында бәйсез ил итеп тотарга мөмкинлек бирү максатында, заман шартларына туры китереп, тамырдан үзгәртелергә тиеш. ■ Япон җәмгыятенең «югары катлаулары» фикеренчә, империя нинди булырга тиеш? Алар нинди реформалар үткәрүне таләп иткәннәр? 171
* А Х1853 XVII—XIX гасыр уртасында Ниндстан һәм Кытай 1850—1864 елларда Кытайда тайпин- нар восстаниесенең төп районнары f 1839—1842 һәм 1856—1860 елларда Кытайда «әфьюн» сугышлары вакытында инглиз һәм француз гаскәрләре хәрәкәте Тайпиннар армиясе походлары 1852— 1853 елларда Нанкинга 1853— 1855 елларда Пекинга /у Сугыш булган урыннар һәм вакыты // 1644 елда Мин империясеуд^^^ Н г XVIII гасыр азагына /Һ ° (Инин) Цин империясе / /■ ' тУРфа1 КАШ -f ариле ц М Р Xotna, MoXU (фр.) О. Цейлон (Брит.) , 100“ С Й Й С 120“ А Я И 140’ И Я\ Хами оз. Лобнор ~Дун&уа{Г~ 03. Куку но (Цинхай) (^(Брахмапутра) \.Ао(7атна 5а*&> 1 нога_ Янам ’альский РГ’ (ФР.) Мадрас 1угг(!!Уччер^ 3О'Л11в Никобарские о-ва (Брит.) ) S 4 " 7 оз. Байкал Иркутск Чита о Урга Ljjicai Инко] •еликая Ж’ 7 ,^TjVf0<5io<JH| До?1 Ланьчжоу Сиань о ■ о Лоя* Чэнду \ньяо\ 1НЬЯН 18^1—/ Куньмин МГгиа 1 о. Хайнань \ (ЦИН.ИМП.) БАНГКОК 100 да* ' ү№и***' И°ң °.псеку aV° 1гас^ у (Анои) * £ XIX гасыр башына Ост- һинд компаниясенең ко¬ лониаль биләмәләре һәм вассал кенәзлекләре 1823 елда турыдан-туры Ост-һинд компаниясе идарәсендәге һәм аңа бәйле территорияләр 1857 елда турыдан-туры Ост-һинд компаниясе идарәсендәге һәм аңа бәйле территорияләр 1857—1859 елларда һиндстанда инглиз колонизаторларына каршы халык восстаниеләре районнары һәм аларның мөһим үзәкләре XVIII гасыр ахырында инглиз колонизатор¬ ларына каршы восстание районнары Тайпиннарга каршы инглиз, француз һәм Америка интервентлары хәрәкәт иткән районнар «Колониаль стиль»дәге мәдәният һәйкәлләре Традицион мәдәният һәйкәлләре 1823—1845 елларда Сикх дәүләте чикләре XVII гасыр ахырына Бөек Моголлар дәүләте чикләре Тигез хокуклы булмаган килешүләр буенча чит ил кешеләре белән сәүдәгә рөхсәт бирелгән шәһәрләр 1857—1858 елларда Һиндстанда төзелгән беренче тимер юллар Япониядә мануфактура җитештерү үзәкләре 1870 елдагы дәүләт чикләре бирелә Нинбо
КӨНЧЫГЫШ КӨНБАТЫШ ЙОГЫНТЫСЫ 5 БҮЛЕК ДАИРӘСЕНДӘ. XIX ГАСЫР АХЫРЫ — XX ГАСЫР БАШЫНДА ЛАТИН АМЕРИКАСЫ Сәнәгать борылышы төгәлләнгәч, Европа дөнья үсешендә әйдәп баручы буларак тәмам ныгый. 1750 елда дөньякүләм җитештерүдә (сәнәгать, мануфактура, һөнәрчелек) Европа илләренең өлеше нибары — 23,2%, 1800 елда 28,1% тәшкил итсә, 1850 елга ул 53,2% ка кадәр арта. Европа державалары халыкара сәүдәне, дөньякүләм диңгез юлларын контрольдә тоталар, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләренә караганда хәрби- техник яктан бәхәссез өстен булалар. Сәнәгать үсеше ягыннан аеруча алга киткән Англия һәм Франция XIX гасырда үзләренең колониаль биләмәләрен шактый киңәйтәләр. ҺИНДСТАН ИНГЛИЗЛӘР ХАКИМЛЕГЕ АСТЫНДА Искә төшерегез: Бөекбританиянең Һиндстанны яулап алуы кайчан башлана? Инглиз колонизаторлары бу илдә нинди сәясәт үткәрәләр? һиндстанны буйсындыруның төгәлләнүе. XIX гасыр башында инглизләр Һиндстанга үтеп керүләрне әкрен¬ ләп киметәләр. Англиянең төп көчләре Наполеон Франциясе белән көрәшкә туплана. Француз агентлары бәйсезлекләрен саклап калган һинд кенәзлекләрен инглизләр белән сугышка этәрергә омтылалар. Әмма кенәзлекләрнең таркаулыгы аларга Бөекбританиянең вакытлы кыенлыклар кичерүеннән файдаланып калыр¬ га комачау итә. Ьиндстанда инглиз йогынтысы, нигездә, Ост-Һинд компаниясе аша үткәрелә. Европада сугыш тәмамлан¬ гач, Англия бу компаниягә өстәмә гаскәрләр җибәрә. Алар Ниндстан үзәгендә Маратхи кенәзлеген, тар-мар итеп, үзләренә буйсындыралар. Майсур кенәзлеге аңа кадәр үк үзенең бу компаниягә бәйлелеген таный. Нәтиҗәдә 1820 еллар башына ил территориясенең күп¬ челек өлеше аның хакимияте астында була. Ниндстан §17 173
Сипайлар Бөекбританиянең киләчәктә Азиядәге яулап алулары өчен уңайлы базасына әверелә. 1824—1826 еллардагы Англия-Бирма сугышы нәти¬ җәсендә Бирма үз территориясенең бер өлешен югал¬ та һәм тигезсез сәүдә килешүе төзергә мәҗбүр була. 1830 еллар ахырында Англия Әфганстанда контроль¬ лек итү өчен көрәшкә тартыла. Аның игътибарын бигрәк тә Ниндстан белән Иран һәм Урта Азияне бәйләп торучы сәүдә юллары кисешкән җирдә урнаш¬ кан Герат кенәзлеге җәлеп итә. 1838 елда, Гератны аңа дәгъва кылучы Ираннан саклау сылтавы белән, инглиз- сипай гаскәрләре Әфганстанга керә. Алар Кабулны алалар һәм тәхеткә үз кешеләрен куялар. I Сипайлар — инглиз армиясе өчен, һинд халкы арасын¬ нан җыелып, европача өйрәтелгән хәрби хезмәткәрләр. 1841 елда илдә восстание башлана. Илбасар гаскәр¬ ләр Кабулдан китәргә мәҗбүр булалар. Кышын тау үткелләре аша чигенүче инглиз-сипай армиясен баш күтәрүчеләр тулысынча тар-мар итә. 15 меңнән артык кешедән бер генә кеше исән кала. 1842—1843 елларда инглизләр Кабулга яңадан сугыш хәрәкәтләре ясап карыйлар, әмма ахыр чиктә аларга Әфганстаннан бө¬ тенләйгә китәргә туры килә. Уңышсызлыкларга дучар булган Ост-Нинд компа¬ ниясе, үзенең дәрәҗәсен күтәрергә омтылып, Ниндстан территориясендә бәйсезлекләрен саклап калган соңгы кенәзлекләргә каршы сугыш башлый. 1843 елда ком¬ пания биләмәләренә Синд кушыла, сикхлар дәүләтенә каршы башланган сугыш 1849 елда тулысынча аларны буйсындыру белән төгәлләнә. Колониаль режим. Метрополия сәнәгате сату базар¬ ларына һәм чималга кискен мохтаҗлык кичерә. Ин¬ глизләр, Ниндстан белән идарә итеп, колониядән мөм¬ кин кадәр күбрәк табыш алырга тырышалар. Инглиз сәнәгатьчеләре таләбе буенча, инде 1813 елда ук Ост-Нинд компаниясенең Ниндстан белән сәүдә итешүгә булган махсус хокуклары бетерелә. Аңарда колония белән идарә итү функцияләре генә сакланып 174
Инглиз гаскәрләре Синдта ныгытманы штурмлыйлар. 1843 ел кала. Барлык инглиз эшмәкәрләре Ниндстан базарла¬ рына керү мөмкинлеге алалар. Британия товарларын пошлинасыз кертү Ьиндстанның үз сәнәгатен булды¬ руга тоткарлык ясый һәм җирле һөнәрчеләрне бөлде¬ рә. Шул ук вакытта Ьиндстанда тимер юллар салына, телеграф элемтәсе өчен чыбыклар сузыла һәм аларга хезмәт күрсәтүче остаханәләр төзелә башлый. Бу исә илнең алдагы үсеше өчен җирлек тудыра. Тоз һәм әфьюн сатуга монополия колониаль хаки¬ мияткә табыш китерүче гаять мөһим чыганаклардан санала. Һиндстан белән идарә итүдә, шулай ук җир салымын җыюда инглизләр җирле феодалларга таяна¬ лар. Вассал (Англиягә буйсынган) кенәзлекләрнең саны 500 гә җитә. Аларның хакимият башлыкларына башка дәүләтләр белән багланышлар урнаштыру, үз гаскәрләрен тоту тыела. Анда тәртип саклау эшен инглиз-сипай армиясе үз өстенә ала. Әмма кенәзләр үзләренә буйсынган крестьян общиналары өстеннән хакимлек итү һәм алардан салым җыю хокукына ия булалар. Сарайларының зиннәтлелеге буенча кенәзләр белән бары тик инглиз губернаторлары гына ярыша 1849 - инглизләрнең Һиндстанны яулап алулары төгәлләнә 175
Махараштрада (Ьиндстан) ачлык ■ Махараштрада 1876—1878 еллардагы ачлык 1 млн 250 мең кешене алып китә. Шуңа да карамастан колониаль администрация өстәмә салымнар кертә һәм ачлыктан интегүче халыктан җыя да башлый. алган, хәер, колониаль администрациянең иң вак түрәләре дә йөзләгән хезмәтче, атлар һәм филләр тоткан. Инглиз хакимияте һинд чиновниклары һәм хезмәткәрләреннән торган ышанычлы катлау булдырырга тырыша. Шул максат¬ тан европача укыту программасына нигез¬ ләнеп эшләүче мәктәпләр һәм универ¬ ситетлар ачыла, әмма анда югары каста вәкилләре генә керә ала. 1820 елларда Ьиндстанда күпчелекне тәшкил иткән милләтләрнең үз телләрендә беренче газеталар күренә, һинд зыялы¬ Крестъян восстаниеләренең еш кабатланып торуына нәрсә сәбәп була? лары формалаша башлый. Аларның күбесе илнең артталыгын һәм аның бәйлелек статусын бик авыр кабул итә. Кенәзләрне һәм колониаль администрацияне тоту¬ ның төп авырлыгы һинд крестьяннары өстенә төшә. Инглизләр община җир биләмәләрен бетермәсәләр дә, алар үткәргән сәясәт аның нигезләрен какшата. Җир салымының югары булуы нәтиҗәсендә, күпчелек крестьяннар таләп ителгән түләүләрне вакытында биреп бара алмыйлар. Бу очракта аларның җирләре һәм милекләре сатылырга тиеш була. Кайбер кенәзлек- ләрдә салым түләү буенча җаваплылык тулысынча общинага йөкләнә. Бер генә кеше бурычлы калса да, общинаның бөтен җире мәҗбүри саттырыла, ә игенче общиначылар хокуксыз арендачылар булып калалар. Гаять зур салымнар крестьяннарны бөлдерә һәм әледән-әле восстаниеләр башлануга сәбәп була. Община җирләре әкренләп яңа хуҗаларга: инглиз түрәлә¬ ренә, һинд байларына, салым җыючыларга һәм риба- чыларга күчә. Эре җирбиләүчеләр (экспорт өчен) әфьюн мәге, мамык, тәмәке, чәй һәм кофе кебек культуралар 176
иккәннәр. Бу исә туклану продуктлары җитештерү өчен файдаланылырга тиешле җирләрнең мәйданы кимүгә китергән. Нәтиҗәдә азык-төлек җитешмәү Ниндстан өчен гадәти күренешкә әйләнә. Еш кына аерым төбәкләр ачлыктан тилмергәннәр. һиндстанда сипайлар восстаниесе. Британия хаки¬ мияте үткәргән сәясәт Ниндстан халкының ризасыз¬ лыгын арттыра гына бара һәм ахыр чиктә 1857— 1859 еллардагы восстаниегә китереп җиткерә. Сипай армиясендә яңа төр мылтыклар кертелеп, аларны корганда патроннар төрелгән майлы кәгазь¬ ләрне теш белән ертырга кирәк була. Мөселманнар өчен дуңгыз мае, индуизм тарафдарлары өчен сыер мае тыелган ризыклардан санала. Шуңа күрә алар моны үзләренең дини хисләрен мыскыллау дип кабул итәләр, һәм бу — баш күтәрүгә турыдан-туры сылтау була. 1857 елның маенда баш күтәргән сипай гаскәрләре Бөек Моголларның элеккеге башкаласы Дәһли шәһә¬ рен алалар. Бу династиянең соңгы вәкиле Баһадур шах исеменнән халыкны азатлык өчен көрәшкә өндиләр. Һиндстанда яшәүче мөселманнар восстаниегә кушыла. Алар инглизләргә каршы җиһад сугышы игълан итә¬ ләр. Тиздән восстание илнең бөтен үзәк өлешен чолгап ала. Баш күтәрүчеләр качып баручы инглиз Инглизләрнең Дәһлидән китүләре. 1857 ел чиновникларыннан үч алалар, аз санлы инглиз гарнизоннарын тар-мар итәләр. I Җиһад — башка дин кешеләренә — кяфер- ләргә — каршы мөселманнар игълан иткән изге сугыш. Әлеге сугышта вафат булган¬ нарның җаннары турыдан-туры оҗмаһка элә¬ гә дип санала. Көзгә таба өстәмә көч алган инглизләр инициативаны үз кулларына төшерәләр. Ноябрьдә аларның гаскәрләре, шәһәрне канга батырып, Дәһлине ала. Восстание партизаннар сугышы характерын ала һәм кайбер төбәкләрдә озак еллар буе дәвам итә. 177
Төньяк Виндстанда инглиз һәм сипай гаскәрләре сугышы. 1858 ел Сипайларның җиңелү сәбәпләре нинди? 1857-1859 - Һиндстанда сипайлар восстаниесе Восстаниенең җиңелүе байтак сәбәпләр белән аң¬ латыла. Ышанычсыз саналган сипай частьларын ин¬ глизләр үз вакытында коралсызландырып өлгерәләр. Баш күтәргән сипайларның көчләре таркау була, зур территорияләрдә бердәм хәрәкәт итә алмый. Алар арасында инглизләр кулындагы эре шәһәрләргә һө¬ җүм оештырырга сәләтле командирлар табылмый. Ьинд феодалларының күпчелеге восстаниене хуп¬ ламый, ә аңа кушылганнары килешеп хәрәкәт итә алмый. Инглиз хакимияте җирле аксөякләргә биләмәләре¬ нең һәм өстенлекләренең кагылгысызлыгын гаран¬ тияләгәч, алдан баш күтәрүчеләр ягында булган кенәз- ләр колонизаторларга каршы көрәшне дәвам итүдән баш тарталар. Крестьяннар, нигездә, пассив күзәтү¬ челәр генә булып калалар. Восстание җитәкчеләре крестьян мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйлар, бурыч¬ лары өчен тартып алынган җирләрен кире кайтаруга һәм салымнарга кагылышлы бернинди вәгъдәләр бир¬ миләр. 178
Инглиз гаскәрләре Дәһлине штурмлый. 1857 ел Туп көпшәләренә бәйләнгән сипайлар восстаниесе җитәк¬ челәре үлем җәзасын көтәләр ■ Ни өчен сипайлар восстаниесе гадәттән тыш кансызлык белән бастырыла? Шулай да сипайлар восстаниесе Бөекбритания ида¬ рәче даирәләрен үз сәясәтләрен үзгәртергә мәҗбүр итә. Ост-Һинд компаниясе колония белән җитәкчелектән читләштерелә. Ьиндстанда Лондон билгеләгән вице- король идарә итә башлый. Арендачыларның хәлләрен җиңеләйтүче законнар кабул ителә. Арендачыларны җирдән куу һәм аренда түләвен нигезсез күтәрү мөм¬ кинлеге чикләнә. Сипай армиясе үзгәртеп корыла, сан ягыннан киметелә, сипайларга артиллериядә хезмәт итү тыела. Ьиндстанның югары каста вәкилләренә метрополия университетларында белем алу мөмкин¬ леге бирелә. Ниндстан XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында. 1877 елда Бөекбритания королевасы Виктория Ьинд- стан императрицасы итеп тәхеткә утыртыла. Бу исә һинд кенәзләренә аның вассалы статусын бирә. 1880 еллар башында Ьиндстанның күпчелек телләрендә газеталар Сипайлар восстаниесенең нәтиҗәләрен санап чыгыгыз. 179
Королева Виктория 1885 - һиндстан милли конгрессы барлыкка килә чыгарыла, җирле үзидарә органнарының хокуклары арта. Императрица исеменнән әш алып баручы вице- король һәм провинция губернаторлары каршында җирле аксөякләр белән буржуазия вәкилләреннән тор¬ ган консультатив советлар булдырыла. Ьинд судла¬ рына, присяжныйлар европалылардан торган очракта, инглизләрнең эшләрен карау рөхсәт ителгән. 1885 елда беренче гомуммилли сәяси партия — Һиндстан милли конгрессына (ЬМК) нигез салына. Ул аерым кенәз- лекләрнең генә түгел, ә бәлки Ьиндстанда яшәүче барлык халыкларның мәнфәгатьләрен чагылдырырга тырыша. ЬМК баштарак уртача характердагы таләпләр белән генә чыга. Алар яңа туып кына килүче һинд сәнәгатенә минималь таможня яклавын кертү, һиндләргә югары белем алу, хәрби хезмәт һәм дәүләт белән идарә итү мөмкинлеге бирүне сорауга кайтып кала. Тиздән ҺМКда тумышы белән бөлгән аксөяк брах¬ ман нәселеннән булган Балгангадхар Тилак җитәк¬ челегендә революцион төркем аерылып тора башлый. Тилак фикеренчә, ЬМК таләпләрне куярга гына түгел, ә бәлки көч кулланып булса да, аларның үтәлүенә ирешергә тиеш була. Аның тарафдарлары байтак кына эре сәнәгать үзәкләрендә дини җирлектә массачыл чуалышлар оештыралар. 1907 елда Тилак һәм аның фикердәшләре ҺМКдан чыгарыла. Соңрак алар суд хөкеменә тартылалар. Көньяк Ьиндстанда тукучылар 180
Шулай да Британия хакимияте Ьиндстан хезмәт ияләренең авыр хәленә игътибар итә. 1911 елда эш көне озынлыгын 12 сәгатьтән арттырмау, 9 яшькә кадәрге балалар хезмәтеннән файдалануны тыю турын¬ да закон кабул ителә. 14 яше тулмаган балалар өчен эш көне 7 сәгать белән чикләнә. Ь.МК партиясе Мохандас Гандиның киләчәк рефор¬ малар өчен көрәш тактикасын үзенә кулланма итеп ала. Ул беренче тапкыр Көньяк Африкада эшче индус¬ ларның мәнфәгатьләрен яклауда уңышлы гына кулла¬ ныла. Бу тактика гражданнарның буйсынмау кампа¬ нияләрен үткәрүне күздә тота. Анда катнашучылар колониаль хакимият белән хезмәттәшлектән баш тарта¬ лар, инглиз товарларын алмыйлар, тыныч демонстра¬ цияләргә чыгалар һ. б. Әмма көч куллану тулысынча кире кагыла. Алдагы унъеллыкларда ҺМК ның ил бәйсезлеге өчен көрәшендә көч кулланмыйча каршылык күрсәтү методы төп көрәш чараларының берсенә әверелә. 1. XIX гасырның беренче яртысында Бөекбритания Азия¬ нең кайсы территорияләрен басып ала? Аларны картада күрсәтегез. 2. Инглиз колониаль хакимияте Һиндстанда нинди сәясәт үткәрә? Һинд халкының төп катлаулары нинди хәлдә яши? 3. Һиндстанда кемнәрне сипайлар дип йөрткәннәр? Сипай гаскәрләре восстаниесенә нәрсә сәбәп булган? 4. «Һиндстанда сипайлар восстаниесе» дигән таблицаны тутырыгыз. М.Ганди Сораулар һәм биремнәр Даталар Восстаниенең сәбәпләре Хәрби хәрәкәтләр барышы Җиңелү сәбәпләре Бөекбританиянең Һиндстанда алып барган сәясәтенә восстаниенең йогынтысы турында нәтиҗә ясагыз. 5. XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Һиндстан белән идарә итүдә нинди үзгәрешләр булган? 6. ҺМК ның төп максатлары һәм эш тактикасы нидән гыйбарәт булган? 181
Документлар өйрәнәбез НИНДСТАН ГЕНЕРАЛ-ГУБЕРНАТОРЫ ЛОРД КАННИГ ХАТЫННАН (1857 ЕЛ, 24 ДЕКАБРЬ): Әйтик, май азагыннан бирле Калькуттага 23 мең кеше китерелде. Кайда алар? <...> Без чын мәгънәсендә җирле халыкның рәхим-шәфкатенә тапшырылган, һәм тынычлык башлыча югары сыйныфларның — раджаларның (кенәзләр), заминдарларның (җирбиләүчеләр), җирле түрә¬ ләрнең — тырыш һәм тугры булулары нәтиҗәсендә генә саклана. Сүз дә юк, илдә тәртип булдыру алар мәнфәгатен күздә тота, ләкин барлык кешеләр кебек алар да үз расаларын мыскыллауны бик тиз тоялар, һәм кайберләре <...> үз-үзләрен тотышларында үзгә юл сайлау һәм, очрактан файдаланып, безнең эшләрнең нинди юнәлеш алуы ачыкланганчы, күршеләрен кысрыклап, аларның җирләрен эләктереп калу коткысына бирелүдән дә ерак тормыйлар. һиндстанда колониаль хакимият җирле халыкның кайсы категориясенә таянып эш иткән? һиндстанда югары сыйныфларның каршылыклы халәте нәрсәдә күренә? ПЕНДЖАБ ГУБЕРНАТОРЫ Д. ЛОУРЕНС ХАТЫННАН: Әсирләр безгә каршы көрәшкән чакларында кулга алындылар, шуңа күрә алар безнең мәрхәмәткә лаек түгелләр. Ләкин мин, уйлавымча, аларның барысын да үлемгә дучар итмәс идем <...> Йөз егерме кешене үтерү — бу бигрәк күп. Безнең максат — башкаларны куркуга салырлык гыйбрәт бирү. Әсирләрнең чирегенең яки өчтән беренең гомерен өзеп, шул максатыбызга ирешербез, дип уйлыйм. Мин яман аты чыкканнарын, мәсәлән, әшәке холыклы, кызу канлы, фетнә вакытында яки сугышта аерылып торган, восстание алдыннан соңгы вакытларда офицерларны санга сукмаганнарның һ. б. ның барысын да сайлап алыр идем. Андыйлар җитәрлек булмаса, иң өлкән солдатларны да шулар арасына кертер идем. Алар барысы да туптан атылырга тиеш... Калганнарын төркемнәргә бүләр идем: кайберләре —10 елга, башкалары — 7 елга, 5 елга, кайсылары 3 елга ирекләреннән мәхрүм ителергә тиеш. ■ Колониаль хакимият баш күтәрүчеләрдән ничек итеп үч алган? КОРОЛЕВА ВИКТОРИЯНЕҢ КЕНӘЗЛӘРГӘ, БАШЛЫКЛАРГА ҺӘМ НИНДСТАН ХАЛКЫНА МАНИФЕСТЫННАН (1858 ЕЛ, 1 НОЯБРЬ): <...> Кайбер нигезле сәбәпләр аркасында без парламентта җыелган рухани һәм дөньяви лордлар, общиналар киңәше һәм ризалыгы белән әлегә кадәр безнең ышаныч язуы буенча хөрмәтле Ост-Һинд компаниясе тарафыннан идарә ителгән Ниндстан территорияләре белән идарәне үзебезгә алырга карар кылдык <...> һиндстанның җирле кенәзләренә шуны игълан итәбез: аларның Ост-Һинд компаниясе белән төзегән барлык килешүләре һәм йөкләмәләре безнең тарафтан раслана <...> Без җирле башлыкларның хокукларын, абруйларын һәм даннарын үзебезнекедәй хөрмәт итәчәкбез һәм бары тик эчке иминлек һәм яхшы идарә белән генә тәэмин ителә торган иҗтимагый үсеш һәм рәхәт тормышның җимешләреннән безнең гражданнар кебек үк файдалануларын телибез <...> 182
Үзебез христиан диненең хаклыгына нык ышанган хәлдә... подданныйларыбызның кайсына да булса үз динебезне көчләп тагарга тырышу хокукын һәм теләген кире кагабыз <...> Безнең теләк шундый: подданныйларыбыз, диннәренә яки милләтләренә карамыйча, белем¬ нәреннән, сәләтләреннән һәм гаделлекләреннән чыгып, җиренә җиткереп башкара алырлык эш урыннарына мөмкин булганча җиңел һәм тоткарлыксыз алынырга тиешләр. ■ һиндстан белән идарә итүдә нәрсә үзгәргән? Колониаль хакимият белән җирле халык арасындагы мөнәсәбәтләр нинди принципларга корылырга тиеш булган? «ӘФЬЮН СУГЫШЛАРЫ» ҺӘМ ИНДУСТРИАЛЬ ДЕРЖАВАЛАРНЫҢ КЫТАЙНЫ КАБАЛАГА ТӨШЕРҮЕ § 18 1. Кытайда Цин династиясе хакимияткә кайчан килә? 2. Нәрсә ул экстерриториальлек хокукы? 1840—1842 еллардагы беренче «әфьюн сугышы». Яңа базарлар эзләү барышында дөньяда иң тыгыз урнаш¬ кан ил — Кытай Британия эшкуарлары игътибарын¬ нан читтә кала алмый. Кытайда идарә итүче, маньчжурлар нигез салган Цин династиясе тышкы дөньядан аерымлану сәясәте алып бара. Ул чит державалар белән дипломатик мөнәсәбәтләр һәм сәүдә багланышлары урнаштырудан баш тартып килә. Шуңа да карамастан 1820 елда Ост-Һинд компа¬ ниясе Кытайга әфьюн сату эшен җайга сала. Бу сәүдә аңа зур табышлар китерә. Ост-Һинд компаниясе, Ьиндстанда әфьюн- ны күпләп җитештереп, Кытай түрәләрен үз ягына аударып, аны Кытайның көньяк портлары аша кертә. Әфьюн белән сәүдә «Әфьюн сугышы». Карикатура ■ Тәкәббер инглиз, хәрби көч куллану белән янап, Кытай түрәсеннән әфьюн кертергә рөхсәт таләп итә. 183
Инглиз пароходы Кытайның җилкәнле суднолары белән сугыш алып бара 1840-1842 - Беренче «әфьюн сугышы» итү киң колач ала, һәм аңа башка державалар да кушыла. Илдә йөзләрчә мең кешенең сәламәтлеген какшатып, наркомания үсеш ала. Кытайда төп валюта ролен уйнаган көмеш торган саен читкә күбрәк чыга¬ рыла. Болар бар да Пекинның үзәк хакимиятен бор¬ чуга сала. Хакимият, контрабанда агымын туктатырга омты¬ лып, Көньяк Кытай порты Гуанчжоуда (Кантонда) инглиз сәүдәгәрләренең әфьюн запасларын тартып ала һәм аларның судноларын кулга төшерергә тырыша. Англия, шуны сылтау итеп, Кытайдан зыянны кап¬ лавын һәм сәүдә иминлеген гарантияләвен таләп итә. Җавап булмагач, инглизләр 1840 елда Кытайга сугыш игълан итәләр. Бер үк вакытта Әфганстанда да сугыш алып барган Англия Кытайга артык зур көчләр җибәрә алмый. Ләкин аның хәрби-техник яктан өстенлеге сугыш нәтиҗәләрен алдан ук хәл итә. Инглиз флоты Кытай¬ ның яр буе шәһәрләрен тупка тота. Десантлар, артык каршылыкка очрамыйча, иң мөһим портларны ала¬ лар. 1842 елда Кытай инглизләрнең солых шартларын кабул итәргә мәҗбүр була. Ул контрибуция түли, сәүдә өчен портлы биш шәһәрен ача, инглизләргә, товарлар 184
кертү өчен, ташламалы шартлар тудыра, Сянган (Гон¬ конг) утравын аларга бирә. 1843 елгы өстәмә килешү буенча, инглизләр экстерриториальлек хокукын һәм ачык портларда үз идарәсе, гаскәре, полициясе булган сеттлъментлар (поселениеләр) төзү мөмкинлеген алалар. Кытайны бу килешүләр тигез хокуклы булмаган хәлгә куялар. Көнчыгышның башка илләре кебек, ул да, индустриаль державаларга бәйлелеккә эләгеп, әкренләп ярымколониягә әверелә бара. ■ Ярымколонияләр — көчлерәк дәүләтләр белән үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруда мәҗбүри рәвештә тигез хокук¬ лы булмаган шартларны кабул иткән бәйле илләр. Кытай АКШ, Франция һәм Россия белән дә шун¬ дый ук килешүләргә кул куя башлый. Кытай базары Европа товарлары белән тула. Кытай мануфактура¬ лары һәм авыл һөнәрчеләре бөлә. Әфьюн сатуның дәвам итүе Кытай җәмгыятен эчтән тарката. Акчаның кыйммәте югала бара. Хәрби чыгымнарны каплау, контрибуция түләү зарурлыгы дәүләт казнасына авыр йөк булып төшә. Хөкүмәт салымнарны арттырырга мәҗбүр була. Бу исә Цин династиясе хакимлеген как¬ шатучы күп санлы крестьян восстаниеләренә китерә. Тайпиннар восстаниесе. 1850—1864 еллардагы тайпин- нар восстаниесе иң көчлесе һәм колачлысы була. Аның рухи юлбашчысы — авыл укытучысы Хун Сю- цюанъ гомуми тигез хокуклылык һәм җирләрне тигез- Кантонда Британия армиясе. 1850 ел ләп, гаиләдәге кеше саныннан чыгып бүлү идеяләрен алга сөрә. Ул ватандашларын Цин (маньчжур) династиясенә каршы кө¬ рәшкә өнди. Хун Сюцюаньның тарафдар¬ лары оештырган яшерен җәмгыятьнең йо¬ гынтысы бик тиз үсә. 1850 елда җәмгыять туплаган хәрби отрядлар хөкүмәт гаскәр¬ ләрен байтак җиңелүләргә дучар итәләр. 1851 елда тайпиннар үзләре яулап алган территориядә Тайпин Тянъго — бәхетле, ир¬ кен Күк дәүләте төзелүен игълан итәләр. 185
Хун Сюцюань 1853 елда тайпиннар Нанкинны (Кытайның иң эре портларыннан берсе) алалар. Ул аларның башкаласы була. Тайпиннарның төньякка походы уңышсыз тө¬ гәлләнә, ләкин алар хөкүмәт гаскәренә каршы тора алалар. Кытайда Цин династиясенә дошман башка яшерен җәмгыятьләр дә була. 1852—1854 елларда «Триада» оешмасы Гуандун, Гуанси һәм Цзянси провинциялә¬ рендә восстаниеләр күтәрә. Гуйчжоуда мяо халкы маньчжурлар хакимиятен танудан баш тарта. 1855 ел¬ да Шанхайда восстание кабынып китә, ә Кытайның Көньягында бәйсез мөселман дәүләте игълан ителә. Тайпиннар Гражданнар сугышы шартларында үзлә¬ ре күздә тоткан аграр реформаны үткәрә алмыйлар. Шуңа да карамастан аларның сәясәте крестьяннар арасында яклау таба. Салымнарның төп авырлыгы эре җирбиләүчеләргә төшеп, вак крестьян хуҗалыкларына аренда түләве һәм салымнар киметелә. Циннарга кар¬ шы көрәшеп, тайпиннар чит державалар белән бәхәскә кермәскә тырышалар, товарларын ирекле сатарга рөх¬ сәт итәләр, европалыларның тимер юллар салуына каршы килмиләр. 1856—1860 еллардагы Икенче «әфьюн сугышы». Европа державалары баштарак, Кытайның үз эчендәге кон¬ фликттан файдаланып калырга омтылып, аңа катнаш¬ мау ягында торалар. Аннары Англия, Франция һәм АКШ Маньчжурия император сараеннан Кытайның бөтен территориясендә үз товарларын саттыруны һәм Пекинда илчелекләр ачуны таләп итәләр. Соңгысы аеруча мыскыллау кебек кабул ителә, чөнки башка¬ ланың изге җиренә чит ил кешесе аяк басмаска тиеш дип саналган. 1856 елда Англия белән Франция, соңрак аларга АКШ кушыла, Кытайга каршы сугыш хәрәкәтләре башлыйлар. Моңа тагын шул ук Кытай хакимиятенең контрабанда юлы белән сәүдә итүче инглиз судноларын тоткарлавы сылтау була. Икенче «әфьюн сугышы»нда Кытай тулысынча җиңелә. Инглиз-француз гаскәрләре Пекинны алалар 186
һәм талыйлар. Бу хәл император сараен җиңүчеләрнең барлык шартлары белән килешергә мәҗбүр итә. Әлеге шартларга контрибуция түләү һәм Пекинда чит илче¬ лекләрне ачарга ризалык бирү керә. Илнең бөтен территориясендә чит ил товарларын сатарга рөхсәт ителә, аларны керткән өчен пошлина киметелә. Англия һәм Франция колонияләренә чыгару өчен, эшче көчләр (кули) ялларга мөмкин була. Франция, Кытайның көчсезләнүеннән файдаланып, 1858 елда, католик миссионерларны яклау сылтавы белән, Кытайның вассалы булган Вьетнамга һөҗүм итә. Ул — Вьетнамның көньяк өлешен басып ала һәм аның бөтен территориясендә ирекле сәүдә алып бару хокукына ирешә. Россия, сугышта катнашмаса да, Кытайдан шулай ук сәүдә өлкәсендә һәм территориаль мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим ташламалар ала. Эре державалар белән солых төзегән Маньчжурия династиясе илне чолгап алган восстаниеләрне бастыруда аларның ярдәменә таяна. Хөкүмәт гаскәрләре Европа¬ дан кораллар һәм сугыш кирәк-яраклары ала башлый. 1856—1860 — Икенче «әфьюн сугышы» Пекин диварлары буенда Бөекбритания һәм Франция берләшкән көчләренең Кытай гаскәрләре белән аяусыз сугышы 187
Аларга кытайлыларны заманча хәрби тех¬ ника белән эш итәргә өйрәтүче европалы яллы гаскәриләр отрядлары да кушыла. 1863 елда хөкүмәт гаскәрләре Нанкинга һөҗүм башлыйлар. Тайпин хәрәкәте җи¬ тәкчелегендәге фикер каршылыклары алар¬ ның эшен җиңеләйтә. Өстәвенә маньчжур¬ ларга үз җирләрен арендаторлар тартып алып бүлүдән куркуга төшкән Кытай фео¬ даллары да ярдәм итә. 1864 елда Нанкин Тайпиннар отряды бирелә, ләкин крестьян чуалышлары моның белән генә бетми. 1868 елда баш күтәрүчеләр Пекинга җитәләр. Бары 1870 еллар ахырында гына маньчжурлар төп вос¬ стание учакларын бастыралар һәм бөтен Кытай терри¬ Тайпиннар восстаниесенең максатларын һәм нәтиҗәләрен чагыштырыгыз. 1900-1901 - Кытайда «боксчылар восстаниесе» ториясендә контроль урнаштыралар. Кытайның бәйле илгә әйләнүе «әфьюн сугышлары»- ның һәм крестьян восстаниеләренең төп нәтиҗәсе булып тора. Шул ук вакытта Европа сәүдәсе активла¬ шуга бәйле рәвештә Кытайга алдынгы техник белемнәр, яңа идеяләр үтеп керә, тимер юллар төзелә башлый. Болар бар да аның алдагы үсешенә зур йогынты ясый. Кытайда «боксчылар восстаниесе». XIX гасыр азагында Кытайны икътисади йогынты сфераларына бүлү һәм аның территориясендәге төп пунктларны басып алу башлана. Кытайның 1894—1895 елларда Япония белән сугышта җиңелүе тагын бер тапкыр аның хәрби яктан көчсезлеген күрсәтә. 1898 елда Германия Киао-Чао култыгын (бухтасын) оккупацияли һәм аны 99 елга арендага алуы турындагы килешүне Кытайга көчләп тага. Россия Порт-Артур белән Ляодун ярымутравын арендага ала. Бөекбританиягә Цзюлун ярымутравы һәм 1842 елдан бирле аның янындагы Гонконг коло¬ ниясе урнашкан башка утраулар бирелә. 1899 елда АКШ Кытайда «ачык ишекләр» доктри¬ насы белән чыга. Аның буенча, бөек державаларның берсе дә башкалардан артыграк өстенлеккә ия булырга тиеш түгел. Бу исә, асылда, Америка Кушма Штатла¬ рының да Кытайда европалыларныкы кебек өстенлек¬ ләргә дәгъва кылуын аңлата. 188
Гуанчжоуда (Кантонда) Европа дәүләтләренең дипломатик вәкиллекләре урнашкан биналар (миссияләр) Илнең колониягә әйләнү куркынычы массакүләм азатлык хәрәкәте күтәрелүгә китерә. Аның максаты традицион тормыш укладын кайтару һәм чит ил кеше¬ ләрен куып чыгару була. 1900 елда тарихка «бокс¬ чылар восстаниесе» дип кереп калган ихэтуанънар восстаниесе башлана. Аны «Тынычлык һәм хаклык җәмгыяте» дип йөртелгән яшерен оешма җитәкли. Баш күтәрүчеләр башларына сары тасмалар (кытай¬ ча — «ихэтуань») бәйләгәннәр. Крестьяннар һәм шәһәр ярлылары тимер юлларны җимергәннәр, элемтә чыбык¬ ларын өзгәннәр, чит ил кешеләрен һәм чит ил кие¬ Ихэтуаньнар чит ил кешеләреннән үч алалар мендә йөрүче кытайларны үтергәннәр. Баш күтәрүчеләргә Кытайда идарә итү¬ че Маньчжурия династиясенең күп кенә сановниклары (эре түрәләре) һәм башка әгъзалары кушыла, алар Пекиндагы Илче¬ лек кварталын камап алалар. Колониаль державалар исә күмәк интервенция белән җавап бирәләр. Аларның гаскәрләре, баш күтәрүчеләрне җиңеп, Пекинны тар-мар итә. Килешү шартлары буенча, Кытай кон¬ трибуция түләргә мәҗбүр була. Пекинны диңгез ягыннан томалап торган ныгытмалар җимерелергә тиеш була. 1911 — 1913 еллардагы милли-демократик ре¬ волюция. «Боксчылар восстаниесе» басты¬ рылып, колониаль державалар Пекинны та- лап-җимереп бетергәннән соң, Маньчжурия 189
Интервентларны башкаладан чыгарганнан соң, Император сараеның Пекинга кайтуы. 1902 ел Сунь Ятсен династиясе аларның теләсә нинди таләпләрен үтәргә әзер тора. Бу аның җәмгыятьтә дәрәҗәсен бик нык төшерә. 1905 елда илдә яңа сәяси оешма — «Кытайның союз лигасы» барлыкка килә, һәм аның җитәкчесе Сунь Ятсен була. Япония модернизация юлына баса алган икән, моны Кытай да булдыра ала дип саный ул. Лиганың программасы компромисслы була. Ул — Кытай крестьяннарының гадәти таләбен — җирне тигезләп бүлүне үз эченә ала. Программаның икенче положениесе — монархияне бәреп төшерү һәм консти¬ туцион республика строе урнаштыру. Лиганың про¬ граммасы Кытайда чит державаларның роле мәсь¬ әләсенә кагылмый, чөнки Сунь Ятсен аларга тыкшыну өчен сәбәп бирмәскә тырыша. Лиганың йогынтысы тиз үсә. Ул алып барган про¬ паганда нәтиҗәсендә 1906—1910 елларда Кытайның күп кенә шәһәрләрендә революцион чыгышлар була. 190
Кытай революцион армиясе. 1911 ел 1911 елда Кытайның иң эре шәһәрләреннән берсе Учанда җирле гарнизон солдатлары катнашында вос¬ стание башлана. Тиздән восстание бөтен Көньяк һәм Үзәк Кытайга тарала. Революция чолгап алган провин¬ цияләр вәкилләренең җыены 1912 елның 1 гыйнва¬ рында илне республика дип игълан итә. Аның прези¬ денты Сунь Ятсен була. Революцияне бастырырга хәленнән килмәгән Импе¬ ратор сарае ташламаларга бара. Премьер-министр итеп генерал Юань Шикай билгеләнә. Ул, реформалар та¬ рафдары буларак танылып, армиядә хөрмәт казана. Император һәм республика хөкүмәтләре вәкилләре сараендагы сөйләшүләр чит державалар корабларының туп көпшәләре астында үтә. Алар, интервенция белән куркытып, икътисади мәнфәгатьләренә зыян китерүче Гражданнар сугышын туктатуны таләп итәләр. Киле¬ шүләр нәтиҗәсендә Кытай республика була. Сунь Ятсен президент постын Юань Шикайга бирә. Лига республиканың башка оешмалары белән берләшә һәм гоминьдан (Милли партия) исемен ала. Аның програм¬ масына җирне тигезләп бүлү таләбе кертелми. 1911 — 1913 - Кытайда революция 191
Кытайның соңгы императоры Пу И Нәтиҗәдә провинцияләрдә чын хаки¬ мият бары тик Юань Шикай хакимлеген генә танучы хәрби-феодаль төркемнәр ку¬ лына эләгә. Гоминьдан яклыларны Юань Шикай 1913 елда парламенттан куа, го¬ миньдан җитәкчесе Сунь Ятсен эмиграциягә китәргә мәҗбүр була. Кабул ителгән кон¬ ституция нигезендә бөтен хакимият прези¬ дент кулында туплана. Парламент Юань Шикайны гомерлек президент итеп сайлый. Монархия торгызылу ихтималын күздә то¬ тып, ул үзенең кызын Кытай тәхете варисы нибары 7 яшьлек Пу И гә кияүгә бирә. 1916 елда Юань Шикай үлгәч, Кытай хәрби төркем¬ нәрнең көрәш мәйданына әверелә. Ләкин, үзгәртеп корулар ахырына җиткерелмәсәләр дә, 1911—1913 ел¬ лардагы революция киләсе үзгәрешләргә нигез сала. Сораулар һәм биремнәр 1. Кытайның индустриаль державаларга бәйлелеккә элә¬ гүен аңлатыгыз. 2. Дәфтәрләрегезгә ярымколония, тайпиннар, ихэтуаньнар дигән төшенчәләрне күчереп языгыз һәм аңлатыгыз. 3. Бөекбритания, АКШ, Франция, Россия белән төзелгән тигез хокуклы булмаган килешүләрнең Кытай өчен нәти¬ җәләре нинди була? 4. Тайпиннар нинди таләпләр куялар? Восстание нәрсә белән тәмамлана? 5. «Әфьюн сугышлары»ның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре нинди була? 6. «Боксчылар восстаниесе» дигән темага җавапның пла¬ нын төзегез. 7. Кытайда 1911 —1913 еллардагы революцияне нәрсә китереп чыгара? Аның нәтиҗәләрен тасвирлагыз. 192
«ТАЙПИННАРНЫҢ КҮК ДӘҮЛӘТЕ ТАРИХЫ» ДИГӘН КИТАПТАН Документлар (ПЕКИН, 1923 ЕЛ): өйрәнәбез Тайпиннар армиясе отрядлары, бай йортларда тукталгач, кызыл (кыйммәтле) агачтан ясалган өстәлләрне алып чыгып яндырганнар. Нигә шулай эшләүләрен сорагач: «Бай кешеләр бу әйберләре белән башкалар алдында горурландылар, һаваландылар, ә без, ярлылар белән байлар арасындагы аерманы бетерү өчен, шуларны юкка чыгарабыз»,— дип җавап биргәннәр. Аларга нинди дә булса зур түрә йортының хатын-кызлар бүлмәсендә бихисап күп энҗе- мәрҗәннәргә тап булырга туры килгән. Андый очракта барлык мәрҗәнне килегә салып төйгәннәр. Порошокка әйләнгән массага кайнар су койганнар да кабып йотканнар, һәм моны: «Без җиңел табыш эзләмибез. Әгәр бу мәрҗәннәрне башлыкларга тапшырсак, моның белән югарыларның мактануына һәм купшылыгына юл ачабыз. Әгәр дә мәрҗәннәрне үзебезгә алсак, гөнаһ кылабыз, ә инде бу әйберләрне ашказаннарына җибәреп, Тәңребезнең ризалыгын алабыз»,— дип аңлатканнар. Тайпиннар отрядлары ниләр эшләгәннәр һәм кылган гамәлләрен ничек аңлатканнар? АНГЛИЯ-КЫТАЙ КИЛЕШҮЕННӘН (1858 ЕЛ, 26 ИЮЛЬ) 9 нчы статья. Британия подданныйларына, консуллары биргән һәм җирле хакимиятләр раслаган паспортлары белән, сәүдә кылу яки хозурланып йөрү максатында илнең барлык эчке өлкә¬ ләрендә сәяхәт итү хокукы бирелә <...> 15 нче статья. Кытай подданныйлары, Британия подданныйларына карата нинди дә булса җинаять эшләүдә гаепләнсәләр, Кытай хакимияте тарафыннан Кытай законнары нигезендә кулга алынырга һәм җәзасын күрергә тиешләр. Британия подданныйлары, Кытайда нинди дә булса җинаять кылсалар, консул яки шуңа вәкаләтле башка дәүләт хезмәтендәге кеше тарафыннан Бөекбритания законы нигезендә хөкем ителеп, җәзасын күрәчәкләр <...> Кытайда Британия подданныйлары 1858 елгы килешү нигезендә нинди өстенлекләр алганнар? 193
to XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Һиндстан һәм Кытай РОСС > 140' УРГА (автономна с 1911 г.) арим OqcOKO (.Гер**- lbU3*H Се»? Гуйян Куньей даи»аИЬ 1Сянг°н ГрГар. Хайнань 1ГКОК Кукунор (Цинхай) (ПО„Г^ Зм°дР°с <°КТОл °;Чейлон (БРит.) Г, зидеи1. « Г~ ^У\ов^ \ елу <188: ЭВОЛЮЦИЯ; аЯХЭ ККГ 120' К А ДТ ИМПЕРИЯ! Л Чигр° о.*°^ло Юань Шикай хөкүмәтенә каршы 1912—1913 елларда восстание булган районнар Милли-азатлык хәрәкәте районнары һәм үзәкләре Феодализмга каршы эре крестья! чыгышлары булган районнар/ Эшчеләрнең эре /г стачкалары үзәкләре / к .40 1914 елга йогынты сфералары чикләре ..... Бөекбританиягә ..... Россиягә Франциягә ..... Германиягә Япониягә Тимер юллар Диңгез юллары 1911—1912 елларда Кытайда — баш күтәрүчеләргә каршы хөкүмәт гаскәрләре экспедицияләре Кытайда чит дәүләтләр ь интервенциясе Хәрби-диңгез базалары Файдалы казылма чыганаклары н Күмер | Нефть ▲ Тимер с Алтын
XIX ГАСЫР АХЫРЫ - XX ГАСЫР БАШЫНДА ГОСМАНЛЫ ИМПЕРИЯСЕ ҺӘМ ПЕРСИЯ § 19 1. Искә төшерегез: Госманлы империясе кайчан бар¬ лыкка килгән һәм аның составына нинди террито¬ рияләр кергән? 2. Янычарлар һәм аларның Төркия тарихындагы роле турында сөйләгез. Госманлы империясендә кризис. XIX гасыр башында Госманлы империясе ислам дөньясында иң эре дәүләт санала. Аның үзәге — Төркия, ә башкаласы Истанбул була. Солтан хак дин тотучыларның (мөселманнар¬ ның) падишаһы булып санала, аның югары хакимия¬ тен Төньяк Африкадагы мөселман дәүләтләренең күбе¬ се — Алжир, Тунис, Триполи, Мисыр һ. б. таныйлар. Госманлы империясе феодаль дәүләт булып кала бирә. Формаль яктан илдә хәрби лен (феодаль мирас булып калган җир биләмәсе) системасы саклана. Җир дәүләтнеке санала һәм солтан даирәсендәге кешеләргә, армияне рекрутлар белән тәэмин итеп торучы һәм салым түләүче хәрби башлыкларга файдалануга би¬ релә. Чынлыкта бу йөкләмәләр үтәлми, һәм җирләр еш кына, солтан рөхсәтеннән башка, мирас булып күчә башлый. Җирле капитал башлыча сәүдә-рибачылык характерында була. Һөнәрчеләр Европа сәнәгате белән көндәшлек итә алмыйлар. Илнең финанс системасы какшый, хакимият органнарын ришвәтчелек чорнап ала. Барлык хезмәт урыннары, шул исәптән судья вази¬ фалары да, сатыла һәм сатып алына. Истанбул ныгытмалары 195
Төрек солтаны һәм вәзир Күп кенә солтаннар армияне көчәйтүгә юнәлдерел¬ гән реформалар үткәрергә тырышалар. XIX гасыр башында солтан Сәлим III дәүләт дары заводлары һәм мануфактуралар төзетә, хәрби-инженерлык училищесы ачтыра, европача өйрәтелгән регуляр гаскәрләр корпу¬ сын булдыра. Ул, күпчелек гражданнарның «кяфер»- ләргә тискәре мөнәсәбәттә булуларына карамастан, флотны һәм армияне ныгыту өчен, Европадан инструк¬ торлар чакыра. Ул гына да түгел, Солтан, үз йөкләмә¬ ләрен бозып, лен тотучыларга җирләрен тартып алу белән яный. Реформалар аксөякләр арасында ризасыз¬ лык тудыра, илдә тышкы авырлыклар (Франция, соң¬ рак Англия һәм Россия белән сугыш) нәтиҗәсендә тагын да кискенләшкән восстаниеләр башлана. 1807 ел¬ да Сәлим III бәреп төшерелә, реформалар туктатыла. Сәлим III варисы — солтан Мәхмүд II шулай ук зур кыенлыкларга очрый. Көчсезләнгән Госманлы импе¬ Истанбул урамнарында сәүдәгәрләр. XIX гасыр фотосы риясе инде үзен җимерүче көчләргә каршы тора ал¬ мый. Бу көчләр түбәндәгеләр: — Балкан ярымутравындагы христиан халыклары¬ ның бәйсезлек өчен көрәше; — Европа державаларының үз колониаль биләмә¬ ләрен Госманлы империясе җирләре исәбенә киңәй¬ тергә тырышу сәясәте; — Россиянең, Кара диңгездәге Босфор һәм Дарда¬ нелл бугазларында контроль урнаштырып, Урта диңгезгә тоткарлыксыз чыгу өчен, үзе¬ нә юл ачарга омтылуы; — Төньяк Африкада вассал биләмәләр¬ нең бәйсезлеккә омтылуы. Госманлы империясен — «Европа хаста¬ сы», ә аңа бәйле проблемаларны «көнчыгыш мәсьәләсе» дип йөрткәннәр. 1821 елда башланган греклар восстаниесе янычарларның хәлиткеч сугышлар алып барырга бөтенләй сәләтсез булуын күрсәтә. 1826 елда Мәхмүд II тәмам таркалган яны¬ чарлар гаскәрен бетерә. Янычарлар солтан указына буйсынудан һәм коралларын тап- 196
«КӨНЧЫГЫШ МӘСЬӘЛӘСЕ»НЕҢ БАРЛЫККА КИЛҮЕ СХЕМА ПРАВОСЛАВИЕ ДИНЕН\ ТОТУЧЫ СЛАВЯН ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ БӘЙ- «көнчыгыш МӘСЬӘЛӘСЕ» ГОСМАНЛЫ БИЛӘМӘЛӘ¬ РЕНЕҢ МӨСТӘКЫЙЛЬ- ЛАРЫНДА КОНТРОЛЬ УРНАШТЫРУ ӨЧЕН КӨРӘШ /КОЛОНИЗАТОРЛАРНЫҢ^ ГОСМАНЛЫ ИМПЕРИЯСЕ ҖИРЛӘРЕН БАСЫП АЛУ шырудан баш тарталар. Истанбулда суеш-үтереш баш¬ лана. Махмуд II гә тугрылыклы гаскәрләр янычарларны туплардан аталар, качып өлгергәннәрен йортларда, казармаларда куып тоталар. Мәрмәр диңгезе суларына меңләгән мәет ташлана. Яңа армия туплау вакыт та, байлык та таләп итә, ә Госманлы империясендә берсе дә булмый. 1828—1829 елларда Россия белән сугышта ул җиңелә һәм Греция белән Сербия автономиясен танырга мәҗбүр була. Төрек биләмәләрен бүлә башлау. Төркиянең көчсезлә- нүеннән файдаланып, 1830 елда француз гаскәрләре Алжирга бәреп керәләр. Алжир, XVIII гасыр башыннан «Көнчыгыш мәсьәләсе» нең асылы нидән гыйбарәт булуын аңлатыгыз. Төрек солтаны гаскәрләрне тикшерә 197
Бөек державаларның Төркиядә алып барган сәясәте турында сөйләгез. Мөхәммәдгали Француз гаскәрләре Алжирны буйсындыра ук ясак түләүдән туктаган булса да, формаль рәвештә Госманлы империясенең вассалы статусын йөртә. Ал¬ жир кабиләләре дистә еллар дәвамында французларга каршылык күрсәтәләр, әмма илбасарларны туктата алмыйлар. Француз хакимияте дәүләткә, мөселман мәчетләренә һәм җирле аксөякләргә караган җирләрне тартып ала һәм аларны Көньяк Европа илләреннән күчеп килүче¬ ләргә бирә. Алар җир эшкәртүнең алдынгы алымна¬ рын кулланалар. Алжир әкренләп арзанлы авыл хуҗа¬ лыгы продукциясе чыганагына һәм француз товар¬ ларын сату базарына әйләнә. Франциянең игътибарын тагын бер дәүләт — Гос¬ манлы империясенең вассалы Мисыр да җәлеп итә. Мисыр пашасы Мөхәммәдгали үзенең хакимлеген көчәйтерлек реформалар үткәрә. Феодалларның һәм руханиларның җирләре дәүләт милкенә күчә. Бу Мисыр крестьяннарының (феллахларның) хәлен җиңе¬ ләйтә, алар салымны бары тик үзәк хакимияткә генә түлиләр. Француз хәрби инструкторлары ярдәмендә армия үзгәртеп корыла. 1831 елда Франциядән яклау тапкан Мөхәммәдгали төрек солтанына ясак түләүдән баш тарта һәм аңа каршы сугыш башлый. Мисыр гаскәрләре, Сүрия белән Ливанны алып, Төркиянең үзенә аяк басалар. Бу күпчелек Европа державаларында ризасызлык туды¬ ра. Россия, Мәхмүд II соравы буенча, Төркиягә ярдәмгә 198
флот һәм гаскәрләр җибәрә, алар Босфор тирәсенә төшерелә. Вакыйгаларның мондый борылышыннан Англия хафага төшә. Россиянең Кара диңгез бугаз¬ ларында ныгуы да, Франциянең Мисырда күзәтчелек урнаштыруы да аның мәнфәгатьләренә каршы килә. Англия инициативасы буенча, 1833 елда Мисыр белән Төркия арасында вакытлы килешүгә кул куела. Ләкин 1839 елда хәрби хәрәкәтләр яңара һәм төрек армиясе янә җиңелүгә дучар була. Бу хәл Англия, Рос¬ сия, Пруссия һәм Австрияне бергәләп Төркиягә ярдәм күрсәтергә этәрә. Франция мондый көчле коалициягә каршы Мисыр ягыннан сугышырга батырчылык итә алмый. Бәйрутка инглиз-төрек десанты төшерелеп, Александрияне (Мисыр башкаласын) тупка тоту кур¬ кынычы янаганнан соң, Мөхәммәдгали чигенергә мәҗ¬ бүр була. XIX гасыр уртасында Төркиядә реформалар. Хәрби як¬ тан көчсезлек Төркия хөкүмәтен реформалар үткәрергә этәрә. 1834 елда Мәхмүд II хәрби лен системасын бетерә, мирас буенча килгән җирләр гадәти җир билә¬ мәләре булып кала, һәм аларны сатарга да, сатып алыр¬ га да мөмкин була. Үзәкләштерелгән административ Европа державалары Госманлы империясе язмышын бильярд өстәлендә хәл итәләр. Карикатура 199
Танзимат сәясәтенә характеристика бирегез. Габделхәмид II идарә кертелә. Солтан Габделмәҗид вакытында тыш¬ кы эшләр министры Рәшид паша тәкъдиме белән, бе¬ лем бирү һәм сәламәтлек саклауның дөньяви систе¬ масы зур үсеш ала. Солтан үз гражданнарына, кайсы динне тотуларына карамастан, гомерләренең һәм мал- мөлкәтләренең кагылгысызлыгын тәэмин итүне гаран¬ тияли. Бу — Госманлы империясенең христиан динен тотучыларына ташлама ясау була. Салым җыю вакы¬ тындагы законсызлыкларга чик куярга омтылып ка¬ рыйлар. Хәрби хезмәт бурычына нигезләнгән Европа тибындагы регуляр армия төзелә. Ләкин танзимат сәясәте (төрек, tansimat — тәр¬ типкә китерү, җайга салу) дип аталган реформалар ил эчендә яклау тапмый. Мөселман руханилары «кяфер- ләр»гә ташлама ясаудан риза булмый. Христианнар аеруча Балкан ярымутравында бәйсезлек алырга омты¬ лалар. Җирле аксөякләр идарә системасындагы үзгәр¬ теп коруларны аларның өстен хокукларын чикләү дип саный. Крестьяннар җирне рибачылар һәм сәүдәгәр¬ ләрнең сатып ала башлавыннан канәгать булмыйлар. Реформалар, илнең үз җитештерүен үстерү өчен, шартлар тудырмый. Ул элеккечә үк Европадан, бигрәк тә Англиядән һәм Франциядән килгән товарларны кысрыклап чыгара алмый. Төрек базарына Амери¬ кадан да сәнәгать продукцияләре үтеп керә башлый. Төркия һәм 1853—1856 еллардагы Кырым сугышы. Төр¬ кия икътисадының Көнбатыш илләренә буйсындыры¬ луы Россияне борчуга сала. Ул үзенең көньяк күршесе¬ нә йогынтысын югалтудан курка. 1853 елда Госманлы империясе җирләрендә яшәүче православие динен- дәгеләрнең хокуклары кысыла дигән сылтау астында Россия Төркиягә каршы хәрби хәрәкәтләр башлый. Сугыш башында ук Төркия флоты юк ителә, рус гас¬ кәрләре Кавказ артында һөҗүмгә күчәләр һәм Дунай буендагы Молдавия һәм Валахия кенәзлекләренә аяк басалар. Россиянең көчәюен теләмәгән Англия белән Франция Төркияне яклап чыгалар. Европа держава¬ лары коалициясе белән сугышка әзер булмаган Россия 1856 елда үзенең җиңелүен таный. 200
Истанбулда конституцияне яңадан гамәлгә кертүне таләп иткән манифестация. 1908 ел Госманлы империясенә Көнбатыш иллә¬ ре ярдәмгә килгән өчен инглиз һәм француз капиталына аерым өстенлекләр бирелә. Европа эшкуарларына җирләргә хуҗа бу¬ лырга, тимер юллар салырга, портлардан файдаланырга, банклар ачарга, җир асты байлыкларын эшкәртергә рөхсәт бирелә. Солтан Госманлы империясендә яшәүче мө¬ селман булмаган халыкларның хокукларын раслый, хәтта арттырырга мәҗбүр була. 1870 елларда реформалар үткәрү омтылышы. Чит ил кешеләренең зарарлы йогынтысы, дәүләт каз¬ насының бөлүе, Госманлы империясенең Европа дер¬ жаваларыннан бик нык калышуы чиновникларның, офицерларның һәм зыялыларның бер өлешендә канә¬ гатьсезлек тудыра. 1865 елда алар «Яңа госманлылар» дигән яшерен җәмгыять оештыралар. 1876 елда җәм¬ гыять әгъзалары кайбер министрлар ярдәме белән дәү¬ ләт перевороты ясыйлар. Тәхеткә менгән солтан Габ- дел-Хәмид II конституция кабул итүгә ризалашырга мәҗбүр була. Төркиядә парламент монархиясе урнаша. 1877—1878 елларда Россия белән чираттагы сугыш¬ та Госманлы империясенең җиңелүе солтанга, консти¬ туцияне бетереп, деспотизмга корылган идарә форма¬ сына кире кайтырга сылтау була. Реформалар туктала. Төркиянең исә чит державаларга бәйлелеге арта гына бара. 1878 елда Берлин конгрессы рус-төрек сугышына нәтиҗә ясый һәм Төркия Көнбатыш Европа держава¬ лары ярдәме белән Балкайдагы биләмәләренең бер өле¬ шен саклап кала. Солтан әлеге булышлык өчен Кипр утравын Англия карамагына тапшыра. 1879 елда Госманлы империясе үзенең чит дәүләт¬ ләргә бурыч һәм процентларны түли алмаячагын бел¬ дерә. 1881 елда солтан Англия, Франция, Италия, Германия һәм Австро-Венгриянең финанс эшләрен үз карамакларына тапшыруны таләп итүләре белән 1876 - Төркиядә конституция кабул ителү 201
ризалаша. Алар оештырган Оттоман (Госманлы импе¬ риясенең европача атамасы) дәүләт бурычы идарәсе 1908-1909 - яшь төрекләр революциясе Кемнәр алар яшь төрекләр һәм аларның максатлары нинди була? ил халкыннан салымнарны, җыемнарны, пошлиналар¬ ны һ. б. турыдан-туры җыю хокукын ала. Төркиянең вассал биләмәләрендә европалы салым җыючыларга көчле каршылык күрсәтү башлана. Моңа җавап итеп, Франция Тунисны, ә Англия Мисырны басып ала. 1908—1909 еллардагы яшь төрекләр революциясе. XX гасыр башында Госманлы империясендә аз санлы предприятиеләрнең, төзелеп ятучы тимер юлларның, портларның һәм судноларның күбесе чит ил кешеләре кулында була. Аларга тәлинкә тотучы солтан Габдел- Хәмид II нең рәхимсез режимы руханилардан алып офицерларга кадәр төрле көчләрне үзенә каршы куя. Оппозициянең күпчелек җитәкчеләре эмиграциядә яши яисә яшерен эш алып бара. Алар үзләрен яшь төрекләр дип атыйлар. Яшь төрекләрнең беренче корылтайлары 1902 елда Парижда уздырыла. Армиядә зур йогынты көченә ия булган яшь төрек¬ ләрнең эшчәнлеге 1908 елда Македония гарнизон¬ нарында восстаниегә күтәрелүдән башлана. Солтан Истанбулны басып алу куркынычы астында 1876 елгы конституцияне яңадан гамәлгә кертү һәм парла¬ ментка сайлаулар үткәрү турында хәбәр итәргә мәҗбүр була. 1909 елда парламентта күпчелекне алган яшь төрекләр Габдел-Хәмид II не бәреп төшерәләр һәм тәхеткә аның бертуган энесен утырталар. Яшь төрекләр революциясе киң халык катлаула¬ рында яклау таба. Әмма аның нәтиҗәсе бик аз була. Илдә чынлыкта диктатор режимы урнаш¬ тырыла, яшь төрекләргә оппозициядә тор¬ ган партияләр эшчәнлеге тыела. Яшь төрек¬ ләрнең төп шигаре пантюркизм — Азия¬ нең Төркиядән алып Себергә кадәр төрки телләрдә сөйләшүче барлык мөселман ха¬ лыкларын берләштерү идеясе була. Асылда, Иран провинцияләренең берсендә инглиз эш¬ мәкәренең тәмәке плантациясе 202
Госманлы империясенең мондый бурычны хәл итәргә икътисади яктан да, хәрби яктан да куәте булмый. Яшь төрекләр җитәкләгән чорның нәтиҗәләре герман капиталы кат¬ нашында тимер юл төзелешен активлашты¬ ру һәм герман офицерлары ярдәмендә ар¬ мияне яңадан коралландыруга кайтып кала. Тәһранда банк бинасы. XIX гасыр 1905—1911 елларда Иранда революция. Персия дәүләте (Иран) XX гасыр башында Англия белән Россиянең ярымколониясе хәлендә була. Бу державалар аның базарларын, нефть чыгаруны, транспортны, иминият системасын һәм армияне кон¬ трольдә тоталар. Англия һәм Россия заёмнарын алу бәрабәренә Иран үзенең финанслары белән контроль¬ лек итүне чит ил киңәшчеләренә тапшыра. Россия катнашында оештырылган Персия казаклар бригадасы. сугышка иң сәләтле хәрби часть була. Шаһ режимы, җирле һөнәрче, сәүдәгәр һәм кресть¬ яннарның хәерчеләнүенә игътибар да итмичә, чит ил кешеләренә ташламалар ясый. Бу халыкның ризасыз¬ лыгын көчәйтә һәм аны революцион көрәшкә күтәрә. 1905 елның декабрендә Тәһранда (Иранның башка¬ ласы) һ. б. ларда забастовкалар һәм демонстрацияләр дулкыны тарала. Аларны абруйлы дини җитәкчеләр яклый. 1906 елда шаһ милли парламентка — мәҗлескә сайлаулар үткәрүне игълан итәргә мәҗбүр була. Мәҗлес әзерләгән һәм кабул иткән конституция Иранны конституцион монархиягә әйләндерә. Мәҗлес бюджетны контрольдә тоту, чит дәүләтләр белән төзел¬ гән килешүләрне кире кагу хокукын ала. Революция 1905-1911 - Иранда революция дәвам итә. Илдә читтән кергән товарларга Министрлык канцеляриясендә. Иран ■ Илнең дәүләт аппаратында чит ил киңәшчеләре зур роль уйныйлар. Почта һәм телеграф ведомстволары инглизләр йогынтысы астында була. Таможняны бельгияле ж,итәкли. Иң югары дәүләт хезмәте вази¬ фаларына инглиз һәм рус илчеләре кирәк дип тапкан кешеләр билгеләнә. 203
2 3 J < «Бердәмлек һәм алга- Р рыш» (яшь төрекләр) оешмасы төзелә (1899) о с с и КАЯ '<-> ® СТАМБУЛ АФИНЫ С - ® , Ъ Измир7*/ А й П Е я Ташкент V* И л о.Кипр (Брит.) Исфахан V» ЭР-РИЯД V „ ф ® I 1Т< КАБУЛЕ Тебриз У ~~ " ч Ъ Мешхед® \ ®ГЕГЕРАН /1 Индия , (Брит.) 1914 елга йогынты сфералары чикләре Бөекбританиянеке """ Россиянеке Әфганстанда инглиз оккупантлары белән көрәш үзәкләре ^Дамаск \ э Багдад Каир'-. . 'j Е г и п Анг Картада саннар белән белдерелгән 1 Сербия 2 Болгария 3 Греция цГ'*?, 4 Кытай \ 5 Оман (Британия) // 6 Сомали (Франция) - Эль-Кувейт^ "ЧВ <« (Брит.) XX гасыр башында Госманлы империясе, Иран һәм Әфганстан ™ ir" > •• о.Сокотра Аден (Брит.) *Ерит * Иранда революция барган 1905—1911 елларда көрәш үзәкләре 1914 елгы дәүләт чикләре бирелә Персия келәме. XIX гасыр каршы бойкот җәелдерелә. Имана түләүдән баш тарт¬ кан крестьяннар восстаниеләре дәвам итә. Дин өчен көрәшүчеләр — мөҗәһитләр хәрәкәте туа. Алар закон¬ нарның ислам дине кагыйдәләренә — шәригать ка¬ нуннарына тәңгәл китереп эшләнүен таләп итәләр. Мөҗәһитләр суд һәм җирле хакимият органнары бина¬ ларын ала башлыйлар. Шаһ ташламалар ясый һәм аларның таләпләрен игътибарга алырга вәгъдә бирә. 1907 елда Ирандагы вакыйгалар үсешеннән борчуга төшкән Англия белән Россия бу илдә йогынты сфера¬ ларын чикләү турында килешәләр һәм хөкүмәтнең тәртип салуын таләп итәләр. 1908 елда Персия казак¬ лар бригадасы мәҗлесне куып тарата. Революцион хәрәкәт үзәге провинция шәһәрләренә — Тәбриз, Бу¬ шир, Исфахан һ. б. га күчә. Хөкүмәт гаскәрләре Иран¬ ның фетнә күтәргән шәһәрләрендә контроль урнашты¬ рырга тырышалар. Бары тик 1911 елда гына Россия белән Англия ярдәмендә революция бастырыла. 204
1. Госманлы империясенең көчсезләнү сәбәпләре турында сөйләгез. Франция, Россия, Бөекбритания аңа карата нинди сәясәт алып баралар? 2. Француз хакимияте Алжирны колонияләштерү чорында җирле халыкка карата нинди сәясәт үткәрә? 3. XIX гасыр уртасында Төркиядә үткәрелгән реформа¬ ларга характеристика бирегез. Ни өчен аларның нәти¬ җәләре аз була? 4. Яшь төрекләр революциясенең сәбәпләре нидән гый¬ барәт? Аның нәтиҗәләре нинди? 5. «Иранда революция» дигән темага план төзегез. 6. XX гасыр башына Төркия белән Иранның хәлен чагыш¬ тырыгыз. Сораулар һәм биремнәр АЛЖИРДА ФРАНЦУЗ АДМИНИСТРАЦИЯСЕНЕҢ ЭШЧӘНЛЕГЕН ӨЙРӘНГӘН КОМИССИЯ МАТЕРИАЛЛАРЫННАН (1834): Документлар өйрәнәбез Тантаналы вәгъдәләр үтәлми; җиңелгән халыкның иң табигый хокуклары да бозылган; аның го¬ реф-гадәтләре, мәнфәгатьләре генә түгел, ә бәлки тормыш-көнкүрешләре дә хөрмәт ителми <...> Без гаепләре шикле булып тоелган кешеләрне дә судка бирмичә генә һәрчак үлем җәзасына җибәрәбез. Аларның варислары талана <...> Безнең рөхсәт (үткәрү) кәгазьләренә ия булган кешеләрне үтердек. Халкын башта шик астына алып, соңрак гаепсез дип табылган тулы бер торак пунктларны суеп чыктык; безнең гайрәттән курыкмыйча, үз ватандашларының мәнфәгать¬ ләрен якларга кыюлыклары җиткән өчен генә дә, үз илләрендә хөрмәт казанган кешеләрне хөкемгә тарттык... ■ Француз хакимияте Алжирны колонияләштерү чорында җирле халыкка карата нинди сәясәт үткәрә? ГОСМАНЛЫ ИМПЕРИЯСЕ СОЛТАНЫ ГРАМОТАСЫННАН (1856 ЕЛ, 18 ФЕВРАЛЬ): Элек-электән ата-бабаларым тарафыннан һәм аннан соңгы елларда империядә минем зур булышлыгым белән оештырылган барлык христиан һәм мөселман динендә булмаган общи¬ наларга бирелгән һәртөрле өстенлекләр һәм дини ташламалар расланачак һәм яклау табачак <...> Империябезнең барлык гражданнары, нинди милләттән булуларына карамастан, барлык халыкка билгеле эш урыннарына алыначаклар һәм, барлык кешеләргә кагылышлы кагыйдәләр нигезендә, башкару сыйфатларына, казанышларына карап, ул урынны алырга сәләтле дип табылачаклар. <...> Мөселманнар белән христианнар һәм, гомумән, мөселман булмаганнар, яки христианнар белән мөселман динендә булмаган башка затлар (кешеләр) арасындагы барлык коммерция, төзәтү һәм җинаять эшләре катнаш судлар хөкеменә тапшырылачак. ■ Мөселман динендә булмаганнарга солтан тарафыннан нинди ташламалар бирелгән? Ни өчен икәнлеген әйтеп сәбәбен аңлатыгыз. 205
§20 ДӨНЬЯНЫ КОЛОНИЯЛӘРГӘ БҮЛҮНЕҢ ТӘМАМЛАНУЫ XX гасыр башында нинди колониаль империяләр бар¬ лыкка килүен искә төшерегез. XX гасыр башына дөнья. XX гасыр башына дөньякүләм үсештә нык алга киткән индустриаль дәүләтләрнең зур булмаган төркеме тулысынча өстенлек итә. Бу илләргә — АКШ, Англия, Франция, Көнбатыш һәм Төнь¬ як Европаның кечкенә дәүләтләренә — дөньякүләм сәнәгать җитештерүенең 60% ы туры килә. Анда пла¬ нета халкының чама белән 15% ы яши. Кешеләрнең 20% тирәсе аграр-индустриаль илләрдә яши. Анда аларның сәнәгать җитештерүе үзәкләре була яки төзелә башлый. Аграр-индустриаль илләрдә халыкның күпчелек өлеше авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнә. Мондый илләргә Германия, Россия, Италия, Австро-Венгрия, Япония керә. Алар дөнья базарын чимал, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать продук¬ цияләре белән тәэмин итәләр. Латин Америкасының бәйсез илләре, Көньяк-Көн¬ чыгыш Европа дәүләтләре (дөнья халкының 5% ы), ни¬ гездә, аграр илләр исәбенә керәләр һәм сәнәгатьнең бик әкрен үсүе белән аерылып торалар. Колонияләрдә дөньядагы барлык халыкның 35% чамасы яши. Колониаль илләр арзан чимал һәм азык- төлек чыганагы, метрополияләр җитештергән продук¬ цияне сату базары һәм капитал салу сферасы булып хезмәт итә. Ьәм, ниһаять, дөнья халыкларының 25% ы фор¬ маль яктан бәйсез, ә чынбарлыкта бөек державаларга бәйле ярымколониаль хәлдә яши. Гасыр башында Кытай, Персия (Иран), Төркия, Сиам, Мисыр, Корея һәм башка кайбер илләр шундыйлар рәтенә керә. Ярым¬ колониягә хас билгеләрдән андагы хакимият тарафын¬ нан тигезсез сәүдә шартлары кабул ителү һәм чит ил гражданнарына аерым өстенлекләр бирелүне атарга була, җирле хакимият аларны хәтта суд җаваплы- лыгына да тарта алмый. Еш кына ярымколонияләр 206
Әфганнарның инглиз гаскәрләре белән сугышы Россия Урта Азия эченәрәк үтеп кергән саен, Англия яңадан Әфганстанны басып алырга омтылыш ясый. Ләкин 1878—1881 еллардагы инглиз-әфган сугышы Англия өчен янә уңышсыз төгәлләнә. Ул Әфганстан әмиренең пуштун кабиләләренең (илнең Көньягында яшәүчеләр) Британия тәхете гражданнары булып танылуларын икърар итүенә генә ирешә. Әмма инглизләр бу ка¬ биләләрне тулысынча буйсындыра алмый¬ лар: алар үзидарәне, корал йөртү хокукын саклап калалар һәм салым түләмиләр. XIX гасыр азагында Англия Африкада колониаль экспансиясен көчәйтә. Инглиз¬ ләрнең игътибарын аеруча Госманлы империясенең вассалы булып саналган Мисыр җәлеп итә. Мисырда Франциянең йогынтысы күбрәк була. Алар төзегән Сүәеш каналы Европадан Азиягә диңгез юлын мең- 1878-1881 - инглиз-әфган сугышы нәрчә километрга кыскарта. Пруссия белән сугышта җиңелгәч, Франциянең көчсезләнүеннән файдаланып, 1882 елда инглизләр Мисырны оккупациялиләр. Ул бәйле дәүләткә әве¬ релә. Сүәеш каналы зонасында инглизләр күзәтчелек итә. Инглиз киңәшчеләре Мисыр армиясе һәм ми¬ нистрлыклар белән җитәкчелек итә башлыйлар. Мисырны басып алгач, инглиз гаскәрләре Нил буй¬ лап көньякка тагын да эчкәрәк үтәләр. 1885 елда алар Судан башкаласы Хартумны алалар. Әмма биредә алар көчле каршылыкка очрыйлар. Вәгазь сөйләүче Мөхәм- мәд Әхмәд үзен мәһди (мессия, Алла илчесе) дип игълан итә. Ул Судан халкын илбасарларга каршы җиһадка (изге сугышка) күтәрелергә өнди. Аның җитәкчеле¬ гендәге кабилә берләшмәләре берничә тапкыр инглиз¬ ләрне җиңүгә ирешәләр. Сугыш озакка сузыла. Техник яңалык — пулеметлар кулланып сугышучы басып алу¬ чыларның хәрби яктан зур өстенлекләргә ия булула¬ рына да карамастан, Суданны буйсындыру бары тик 1898 елга гына төгәлләнә. Каршылык күрсәтүче соңгы учаклар 1904 елда бастырыла. 208
территорияләрендә чит ил гаскәрләре һәм хәрби-диңгез базалары урнаштырыла. Үзләренең хәрби-техник як¬ тан артталыклары һәм үзәк хакимиятнең йомшак¬ лыгы нәтиҗәсендә колониаль империяләргә каршы торырга сәләтсез илләр ярымколониягә әвереләләр. Шул ук вакытта ярымколонияләрне тулысынча яулап та ала алмыйлар. XX гасыр башына төп державалар арасында дөнья¬ ны колонияләргә һәм йогынты сфераларына бүлү ни¬ гездә төгәлләнә. 1875-1900 ЕЛЛАРДА КОЛОНИАЛЬ ИМПЕРИЯЛӘРНЕҢ КИҢӘЮЕ Ил 1875 1900 25 ел эчендә басып алулар Территор. млн кв. км Халкы млн кеше Территор. млн кв. км Халкы млн кеше Территор. млн кв. км Халкы млн кеше Англия 22,5 250 32,7 370 10,2 120 Франция 1,0 6 11,0 50 10,0 44 Нидерланд 2,0 25 2,0 38 — 13 Бельгия 2,3 15 2,0 15 — — Германия — — 2,6 12 2,6 12 АКШ 1,5 — 1,9 9 0,4 9 ■ XIX гасыр азагында колониаль басып алуларда кайсы державалар аеруча актив булган? Бөекбритания колониаль империясе. Дөньяда иң зур колониаль империяне Бөекбритания төзи. Анда XX га¬ сыр башына барлык дөнья халкының чирегеннән ар¬ тыгы яши. Инглиз колонияләре биләгән территория метрополияләр мәйданыннан йөз тапкыр артык була. Бөекбритания колониаль экспансиясенең төп мак¬ саты Ьиндстанны үз биләмәләре белән әйләндереп алу¬ дан гыйбарәт була. Ниндстан Британия таҗының «энҗе бөртеге» санала. Шуңа күрә Англия аны көндәш дер¬ жаваларның бәреп керү куркынычыннан сакларга ты¬ рыша. 1880—1890 елларда Англия Һиндстаннан көн¬ чыгышта урнашкан Бирманы буйсындыруны төгәлли. 207
Суданда Мәһди лагере ■ Уйлап карагыз: ни өчен Суданны яулап алу 14 елга диярлек сузыла? Британиянең икенче максаты алмаз һәм алтын чыганаклары табылган Көньяк Африканы басып алу була. 1870 елларда бирегә бөтен дөньядан бәхет эзләү¬ челәр агыла. Шуларның берсе — яшь, эшлекле инглиз Сесил Джон Роде. Ул үзенең акчаларын бөлгән алмаз эзләүчеләрнең җир кишәрлекләрен сатып алуга тота. Роде дөньякүләм танылган «Де Бире» компаниясенә нигез салучыларның берсе була. Бу компания Көньяк Африка алмазларын һәм алтынын чыгаруга монопо¬ лия урнаштыра. Роде Африка кабилә башлыкларыннан Замбези елгасыннан төньякка таба гаять зур территорияләрне сатып ала. Ул «Көньяк Африканың аерым хокуклы компаниясе» н оештыра. 1889 елда Британия хөкүмәте аңа бу җирләрдән файдалану, алар белән идарә итүне оештыру, армия, полиция һәм судлар төзү хокукын бирә. Элегрәк мондый хокукларга Ьиндстандагы Ост- Ьинд компаниясе генә ия була. Метрополияләр өчен компанияләр булдыруның өс¬ тенлеге шунда була ки, алар, җәмәгатьчелек фикеренә колак салмыйча, басып алынган җирләрдән вәхши- Әмир Нааман, мәһдиләр җитәкчеләренең берсе 209
С. Родс CECIL RHODES BIS POLITICAL LIFE AMD SPEECHES IUI-IH4 LOMDC* СШАРМЛ* AM6 MiLL С. Роде сөйләгән нотыклар җыентыгы. Титул бите ләрчә файдалана алалар. Җирле халык белән низаг¬ лар, көндәшлек итүче державалар белән кыенлыклар килеп чыкканда, метрополия хөкүмәтләре, компания¬ ләр үз белдекләре белән эшләгәннәр дип, барысын да аларга сылтыйлар. Африканың Көньягыннан Төньягы¬ на, Каирдан Кейптаунга кадәр үзара тимер юллар челтәре белән бәйләнгән Британия биләмәләреннән тоташ полоса төзү Родсның төп идеясе була. Әлеге проектны тормышка ашыру, яңа сату базарлары ачып, гаять зур табышлар алырга өметләндерә. Бу эштә аларга Көньяк Африкада бурлар нигез салган Трансвааль һәм Оранж республикалары кома¬ чаулык итә. Бурлар Голландиядән күчеп килгән ак тәнлеләрнең токымнары була. Роде 1895 елда бур дәүләтен үз биләмәләренә кушу нияте белән кораллы переворот оештырып карый. Ул барып чыкмагач, ком¬ паниягә инглиз хөкүмәте ярдәмгә килә. Бөекбритания чыгарган низагтан соң бурларга каршы хәрби хәрәкәт башлана. Англиянең идарәче даирәләре тиз ж,иңүгә исәп тоталар, әмма сугыш озакка сузыла. Бурлар бик нык каршы торалар, партизан сугышы алып баралар. Бөек¬ британия Африканың Көньягына 250 меңлек армия¬ сен жңбәрергә мәж,бүр була. Ул бу сугышта 20 меңнән артык кешесен югалта. Европаның күпчелек илләре, шул исәптән Россия дә, бур республикасына теләк¬ тәшлек күрсәтә. Дөньяда Бөекбританиянең абруе кис¬ кен төшә. Шулай да 1899—1902 еллардагы инглиз-бур сугышы бур республикаларын Британия империясенә кушу белән төгәлләнә. 1910 елда Африка Көньягын¬ дагы инглиз биләмәләре доминионга (үзидарәле коло¬ ниягә) — Көньяк Африка Союзына (КАС) берләштерелә. Франциянең колониаль басып алулары. Дөньяның икенче колониаль державасы Франция була. Франция- Пруссия сугышында жңңелгәннән соң, көч-куәт туплап, өлгергән Франция инде 1880 елларда ук үзенең коло¬ ниаль сәясәтен активлаштырып ж,ибәрә. 1881 елда ул Азиягә омтыла. Киләчәктәге яулап алулар өчен базага әйләнгән Үзәк Вьетнамда ныгып, ул үзенең биләмәлә- 210
Инглиз һәм бур гаскәрләренең Трансвааль башкаласы — Претория өчен көрәше. 1900 ел Бур армиясе укчылары инглиз позицияләренә һөҗүм ясый. ■ Бурларның инглизләр белән көрәше нинди төсмер ала? рен бөтен Һинд-Кытайга (хәзерге Вьетнам, Лаос, Кам¬ боджа) җәелдерә. Кытай үзенең вассал биләмәләрен яклый алмый. Соңрак Франция хакимлеген Сахара кабиләләре, Көнбатыш һәм Экваториаль Африка халыклары таный. 1894—1896 елларда Мадагаскар буйсындырыла. Франция, колониаль басып алуларын дәвам итеп, Африканың көнбатыш ярларыннан көнчыгыш ярла¬ рына кадәр җәелгән колонияләр чылбыры булдыру турында хыяллана. Ләкин моңа Англия комачау итә. Суданның көньягында француз гаскәрләре күренүгә Англия аларның Нил буйларыннан китүен таләп итә. Эш сугыш белән янауларга, хәтта хәрби әзерлеккә кадәр барып җитә. Франция юл куярга мәҗбүр була. 1905—1911 елларда Франция белән Германия ара¬ сында мөнәсәбәтләр кинәт кискенләшә, Марокко өстен¬ нән контроль урнаштыру өчен көрәш башлана. Әлеге низагтан Франция җиңүче булып чыга, бу юлы аны Англия яклый. Германия, Африкадагы француз билә- 1899-1902 - инглиз-бур сугышы 211
30- XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Африка 1/ИСПАНИЯ Танжер о^и^РаА ^^ейра толи 1екса> Вилья-Сиснерос Җ ЛИВИЯ (1912) ФРАНЦУЗА Н Е Д Ж Д ^^“"ЬвеЕПЫЙ-ТИПИК АЯ ЗАПАДНАЯ Батерст Фритаун0 М0НР0В1 'Экватор ги«буҢ J882-81 о. Вознесения (Брит.) Южный тропик НИГЕ1А (1885) - 1908-14 Омдуруан . ^1881-85' /У 1884 ь и виоИь < 189 1896-1900' ZZ 1896-98; 1895-96 ‘ .1887-88! /^Аден (Брит.) 'Джибути .о 9 Бербера Акйоа ' 1897 •Фернандо-По о. Принсипе- (Порт.) бритвост ) с Сан-Томе (Порт.) : (1883) г9(Ц-07 ,.С КОНГО 9^Браззавиль (1885) „ ''^Леопольдвиль Кабинда^Л^ 1Я91-1М' Луанда( ** (\№>)ЭлйзаЪетвиль 1902-04 f" /j? :С Е в . *7° ЮГО-3 Уолфиш-Бей „ (Брит. 1878) ЗбрРИК (1884) Кейптау> 1902 БРИТ. ВОСТ АФРИКА ГАНГАНЬИК. (1885-1890) олс\ 875,1906 Җг^Дурбан £■4 18ЙЯЗ ,877/78 1Е8^)°Па дә^дТЛӘренең басып алулары | | Бөекбритания [ - | Франция Испания | | Португалия Италия Ш Германия ОШ№ Формаль яктан бәйсез булып калган 1 1 дәүләтләр (1886) Территорияләрне басып алу еллары Африка халыклары колонизаторларга кораллы каршылык күрсәткән төп районнар к™ АФрика халыкларының колонизаторларга каршы ь милли-азатлык сугышлары һәм восстаниеләре булган еллар О* Мәһди дәүләте чикләре Үзәк Судан кабиләләрен берләштерү чиге Көнбатыш Судан кабиләләрен берләштерү чиге ' Инглиз-бур сугышының хәрби хәрәкәтләр театры П (Jew) (Могадишо -—X . о ^1914* |9>- о. Пемба (Брит. 1890) ? fio. Занзибар (Брит. 1890) ^Дар-эс-Салам К О. Мафия (Герм. 1890) ^Ko^-6pat) F /. Л ^нанариву °- Мадагаскар (Фр.) й «Колониаль стиль»дәге мәдәни һәйкәлләр Европа экспансиясе турында сөйләүче п музейлар, китапханәләр, мирасханәләр Хәрби-диңгез базалары һәм флот урнаш- кан пунктлар Диңгез юллары Тимер юллар 1914 елга дәүләтләр һәм аларның "биләмәләре чикләре Картада саннар белән күрсәтелгән дәүләтләр: 1 Португалия 2 Марокко (Исп., 1912 елдан протекторат) 3 Гамбия (Брит.) 4 Португалия Гвинеясы (1886 ел) 5 Сьерра-Леоне (Брит.) 6 Испания Гвинеясы (1884 ел) 7 Эритрея (Ит.) 8 Франц. Сомалие (1882 ел) 9 Трансвааль республикасы (1902 елдан Брит.) 10 Оранж республикасы (1902 елдан Брит.) 11 Свазиленд (Брит.) 12 Басутоленд (Брит.)
Француз һәм немец офицерлары Конго елгасы буенда үз илләренә караган биләмәләрнең чикләрен билгелиләр мәләре исәбенә компенсация алып, Фран¬ циянең Мароккодагы хокукларын танырга мәҗбүр була. Бу Төньяк Африка иле француз протек¬ торатына әйләнә. Протекторат — колониаль режимның бер формасы; метрополия хакимияте үз билә¬ мәсендәге тышкы элемтәләрне һәм оборона мәсьәләләрен контрольдә тота, ә җирле ха¬ кимиятләргә эчке сәясәт проблемаларының бер өлешен мөстәкыйль хәл итү хокукын калдыра. Германия колониаль держава буларак. Франция белән сугышта җиңгәннән соң, Германия колониаль яулап алулар юлына баса. 1885 елда Германия Көнчыгыш Африка компаниясе оештырыла. Ул, 1800 км озын¬ лыктагы яр буе полосасында урнашып, Көнчыгыш Африка колониясен төзүгә ирешә. Германия шулай ук Экваториаль Африкада коллар төркеме. 1870 ел Вильгельм II нең Көнчыгыш Африкадагы Германия коло¬ нияләренә саклау грамотасы 213
Германия колониаль юлга бик саклык белән баса. Инглиз карикатурасы Көньяк-Көнбатыш Африканың бер өлешен, Того һәм Камерунны басып ала. Тын океан бассейнында ул Яңа Гвинея утравының бер өлешен һәм аның янәшәсендәге архипелаг¬ ларны оккупацияли. Германиянең яулап алу планнарына шу¬ лай ук Якын Көнчыгышта гаять зур йогын¬ ты сфералары урнаштыру да керә. 1898 ел¬ да кайзер Вильгельм II Госманлы империясенә визит ясый. Аның хакимлеге астында булган Палестинага бара, Иерусалимда христианнарның изге урыннарында була. Шушы визит барышында тимер юл салу турында килешү төзелә. Ул Берлинны Госманлы империясе шә¬ һәрләре Багдад һәм Басра белән тоташтырырга, Герма¬ ния товарларын һәм капиталын Якын һәм Урта Көн¬ чыгышка илтүче канал вазифасын үтәргә тиеш була. Кече илләрнең колониаль биләмәләре. Көнбатыш Евро¬ паның кече индустриаль илләре дә колонияләрдән өлеш алуга дәгъва итәләр. 1876 елда Бельгия короле Леопольд I нигез салган Халыкара Африка җәмгыяте, Конго елгасы бассейнында тикшеренүләр алып бару өчен, берничә экспедиция оештыра. Тиздән җәмгыять Халыкара Конго компаниясе дип үзгәртелә һәм ул үзенең гаять зур террито¬ рияләргә хокукы барлыгын күрсәтә. Бель¬ гия Конгосы Бельгия короленең шәхси милке дип игълан ителә. Бельгиянең Кон¬ гоны яулап алуын Германия, Англия һәм Франция бәхәсле дип тапсалар да, бу держа¬ валарның берсе дә әлеге колония аркасында сугышырга теләми. Голландия Индонезия территориясен ту- лысынча басып ала. Италия Абиссинияне Әсирлеккә төшкән гарәпләрне кораллы Италия солдатлары озатып бара. Ливия 214
(Эфиопияне) яулап алырга тырыша, ләкин 1895— 1896 еллардагы Италия-Эфиопия сугышында ул җиңе¬ лә һәм, үз дәгъвасыннан ваз кичеп кенә калмыйча, Эфиопиягә контрибуция түләргә дә мәҗбүр була. Шу¬ лай да Италия үзенең колониаль империясен төзи башлый: 1911—1912 елларда Төркия белән сугышта ул аның вассал биләмәсе Ливияне тартып ала. АКШның колониаль сәясәте. Зур һәм әле үзләштерелеп бетмәгән, ресурсларга бай территориягә ия АКШ озак вакытлар колониаль яулап алулар белән кызыксын¬ мый. Әмма Кушма Штатлар, тышкы базарлар өчен көрәшкә кушылып китеп, стратегик яктан мөһим районнарда терәк пунктлар, базалар оештыра баш¬ лыйлар. Аларның игътибарын Америкадан Азиягә бару юлының уртасында урнашкан Гавай утраулары (Тын океан) җәлеп итә. 1778 елда Британия диңгез сәяхәтчесе Д. Кук ачкан бу утрауларда күп кенә европа- лылар һәм америкалылар төпләнә. 1887 елда АКШ Пёрл-Харбор култыгыннан файдаланырга Гавай коро¬ левасының рөхсәтен ала. 1893 елда королева Гавай республикасы төзү турында игълан иткән АКШ диңгез пехотачылары һәм күчеп килгән кешеләр тарафыннан бәреп төшерелә. 1898 елда Гавай АКШка кушыла (1959 елда — АКШның 50 нче штаты). Утрауларда хәрби төзелеш башлана, алар АКШ Тын океан флоты¬ ның төп базасы булып хезмәт итә. АКШ яңа биләмәләрен Европада хәрби яктан иң көч- 1898 ел — Испания-Америка сугышы Ни өчен АКШ Испанияне бик тиз җиңүгә ирешә? сез илләрнең берсе Испания белән сугыш булдыра. АКШ күптән Испания колония¬ ләренә кызыга һәм 1849 елда ук 100 млн долларга Кубаны сатарга тәкъдим итә. 1895 елда Испания хакимлеге астында булган Кубада, ә 1896 елда Филиппинда колонизаторларга каршы восстаниеләр ка¬ бына. АКШ, Кубадагы кулга алуларга һәм террорга борчылуын белдереп, Испания- Америкалыларның Манила култыгында Испания флотын тар-мар итүе нәтиҗәсендә 215
Сораулар һәм биремнәр нең бу колониядән баш тартуын таләп итә. 1898 елда Гавана портында Американың визит белән килгән «Мейн» крейсерын шартлату Испания-Америка сугышы башлануга сәбәп була. Шартлатуны испаннарга сыл¬ тыйлар. АКШның бронялы яңа кораблардан торган флоты Куба һәм Филиппин ярларында Испаниянең иске агач судноларын батыра. Диңгез пехотачылары броненосец туплары сагы астында Гавана ныгытмала¬ рын һәм Филиппин башкаласы Маниланы бик җиңел алалар. Баш күтәрүчеләр Испаниянең төп коры җир көчләрен җиңүгә ирешәләр. Әмма филиппинлылар сөйләшүләргә кертелми, гаскәрләрен америкалылар тар- мар итә. АКШ солых шартлары буенча Филиппинга, Тын оке¬ андагы Гуам утрауларына, Кариб диңгезендәге Пуэр- то-Рикога ия була. Куба, формаль бәйсезлек алса да, АКШ контролендә кала. Гуантанамода хәрби база төзелә. 1898 елгы Испания-Америка сугышы колониаль державалар арасында үзләре үк бүлгәләгән дөньяны яңадан бүлү өчен сугышлар эпохасы җитүен күрсәтә. 1. Дөньядагы илләрнең XX гасыр башында барлыкка килгән төп төркемнәренә характеристика бирегез. 2. Карта һәм тексттан файдаланып, Англия, Франция, Германиянең Азия һәм Африкадагы колониаль басып алуларының төп юнәлешләрен күрсәтегез. Бу держа¬ валарның мәнфәгатьләре кайда бәрелешә? 3. Британия Африканы колонияләштергәндә, С. Д. Роде оештырган Британия компаниясе нинди роль уйный? Ул нинди идеяләрдән чыгып эш итә? 4. Инглиз-бур сугышының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләгез. 5. АКШ колониаль сәясәтенең үзенчәлекләре нәрсәдә? 6. «XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында колониаль биләмәләрнең киңәюе» дигән темага таблица тутырыгыз. Метрополия илләр Колониаль басып алулар Төп державалар арасында дөньяны йогынты сфераларына бүлеп чыгу һәм яңадан бүлү өчен көрәшнең нинди харак¬ терда булуы турында нәтиҗә ясагыз. 216
ГЕРМАНИЯНЕҢ ТӨРКИЯДӘГЕ ИЛЧЕСЕ ФОН БИБЕРШТЕЙННЫҢ Лпш/мамтпяп ГЕРМАНИЯ РЕЙХСКАНЦЛЕРЫ Т. БЕТМАН ГОЛЬВЕГКА ЯЗГАН Р ХАТЫННАН (1911 ЕЛ, 4 ДЕКАБРЬ): өирәнәоез Германия өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе — үсеш алмаган чит илләрне икътисади яктан үзләштерү, ә Төркия,— бу яктан караганда, иң кулай вариант. Якынча 4 ел без Төркиядә өч мең километрдан артык файдаланудагы тимер юлны үз контролебездә тота алачакбыз. Күп йөзләгән яңа километрлар турында сөйләшүләр алып барыла. Тулы бер провинцияләргә җәелгән сугару эшләре немецлар кулында. Бу икътисади предприятиеләрне һәм аларга кергән йөзләрчә миллионны нәтиҗәле саклау өчен, Германиянең Константинопольдә сәяси позиция¬ ләре көчле булырга тиеш... Хәрби һәм икътисади яктан көчле бәйсез Төркия безнең сәяси мәнфәгатьләребезгә туры килә, ә Төркиянең таркалуы бары тик безнең дошманнарыбыз файдасына гына булырга мөмкин. Без сүзләр белән генә чикләнеп калмадык, эш тә күрсәттек, һәртөрле сугыш коралларын яхшы белгән күп санлы немец офицерлары еллар буе төрек армиясен яхшырту өстендә эшлиләр. Бөтен җирдә немец уставлары кертелде <...> Линкорлар сатып, без төрек флотын көчәйттек. Россиядән куркыныч янавын аңлап, немец хәрбиләре Төркиягә Босфорны ныгытуны тагын да көчәйтү турында кат-кат киңәш бирделәр <...> ■ Германиянең Төркиядә позицияләре нинди була? Ни өчен Германия Төркиягә сәяси һәм хәрби ярдәм күрсәтергә тырыша? КОЛОНИАЛИЗМ: МЕТРОПОЛИЯЛӘР ҺӘМ КОЛОНИЯЛӘР ӨЧЕН АНЫҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ 1. Нәрсә ул метрополия, колония, бәйле ил? 2. Европа державалары колониаль яулап алу юлына кайчан басалар? Европа колониализмы. XX гасыр башында алдынгы илләр хөкүмәтләре чит биләмәләргә ия булуны үзлә¬ ренең уңышлы үсешләре өчен зарури шарт дип кара¬ ганнар. Моның сәбәпләре дә булган. Колония базарла¬ рында товар сату, Европага колонияләрдән арзан чимал һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре керү метропо¬ лияләр халкының тормыш хәлен яхшыртырга ярдәм иткән. Эшмәкәрләр ялланып эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыра алганнар. Шуңа күрә профсоюзлар еш кына колониализм сәясәтен яклап чыкканнар. Бөекбритания эшчеләр хәрәкәтендә, колонияләр базар¬ лары яңа эш урыннары һәм арзанлы азык-төлек белән тәэмин иткәнгә, аларның кирәклегенә инану киң тарала. §21 Колониализм сәясәтенең метрополияләр өчен уңай һәм тискәре яклары нәрсәдә? 217
Германиянең цивилизация алып килү миссиясе турында сөйләүче плакат Дж. Р. Киплинг Көнчыгыш илләрендә тради- ционализмның ( гадәтилекнең ) үзенчәлекләре нинди? Шул ук вакытта колония базарлары белән идарә итү мөмкинлеге хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә һәм продукция ассортиментын яңартуга стимулны ки¬ метә. Метрополияләрнең үзләрен үстерү өчен файда¬ ланырга мөмкин булган капитал колонияләргә һәм бәйле илләргә кереп бара. Иң зур колониаль империя төзегән Англия белән Франциядә икътисади үсеш темплары әкренәя. Эре диңгез аръягы биләмәләренә ия булмаган Германия, АКШ һәм Япония, киресенчә, капиталның күп өлешен милли икътисадларын үстерүгә юнәлтәләр. Индустри¬ аль үсеш юлына соңрак бассалар да, үз сәнәгатьләрен иң алдынгы техника белән җиһазлыйлар. Бу ал арга конкурентлар белән көрәштә өстенлекләр бирә. Европа илләрендә, аеруча Англиядә, «цивилизация¬ сез» халыкларга культура илтергә тиешле «ак кешеләр өстенә төшкән авыр йөк» идеясе киң тарала. Брита¬ ния империясенә дан җырлаучы инглиз язучысы Джо¬ зеф Редьярд Киплинг аны шигъри юлларга сала. «Ци¬ вилизация алып килү миссиясе »нә карашлар хәтер калдырырлык та була. Әкренләп күп кенә европалы- ларда ак расага карамаган халыкларның «түбән сорт»- лы булулары турында фикерләр туа башлый. Расачы¬ лык идеяләре киң таралыш таба. I Расачылык — кешелекнең хакимлек итәргә бурычлы «югары» һәм буйсынырга яки юк ителергә тиешле «түбән» (сыйфатсыз) расаларга бүленүе турында күзаллаулар. Көнчыгыш илләренең (аеруча Кытайның һәм Япо¬ ниянең) күп кенә дини юлбашчылары европалыларны бөтен кодрәт-куәтләре көчлерәк коралланудан гыйбарәт булган вәхшиләр дип саныйлар. Колониализм чорында күп кенә Азия һәм Африка илләрендә европалыларга карата туган мондый мөнәсәбәт XXI гасырда да үзен сиздерә. 218
Колониаль һәм бәйле илләрдә традициона¬ лизм. Буйсындырылган илләр өчен колониа- лизмның нәтиҗәләре каршылыклы була. Басып алулар вату-җимерү, буйсындырыл¬ ган җирләрне талау белән бергә бара, күплә¬ гән гомерләрне өзүче ачлык һәм эпидемия¬ ләр китерә. Шул ук вакытта колониализм күпләгән халыкларның үсешен тоткарлау¬ чы гадәти тормыш тәртибенең нигезләрен какшата. Азия һәм Африкадагы күп кенә илләрнең җитештерү һәм хәрби техника үсеше дәрәҗәсе буенча Европа держава¬ ларыннан артталыгының иң төп сәбәбе — традиционализмга бирелгәнлектә була. I Традиционализм — гадәти хуҗалык алып бару ысулларын, тормыш шартларын, дини карашларны һичбер төрле үзгәртүләрсез табигый һәм бердәнбер мөмкин нәрсә дип кабул итү. Индуслар традицион костюмнарда Традиционализм Азия һәм Африканың төрле иллә¬ рендә үзгә үзенчәлекләргә ия булып, ул колонизаторлар тарафыннан игътибарга алына. Һиндстанда традиционализм каста системасы, об¬ щина җирбиләүчелеге һәм индуизм дине белән бәйле. Касталар булу шәхси инициатива күрсәтү мөм¬ кинлекләрен чикли. Уңышлы гына эшләп килүче һөнәрче үз продукциясен сату белән шөгыльләнә ал¬ мый, чөнки бу аның кастасының эше түгел. Сәүдәгәр¬ ләр һәм рибачылар җитештерү эшчәнлегендә катнаша алмыйлар. Болар хәтта мануфактура җитештерүен үстерүне дә тоткарлый, сәнәгать турында әйтәсе дә юк. Ьиндстанда төп хуҗалык берәмлеге община була, ул үзен һәм авыл хуҗалыгы, һәм һөнәрчелек продук¬ цияләре белән тәэмин итә. Хуҗалык натураль харак¬ терда булып, товар-акча мөнәсәбәтләре әкрен үсә. Общинада тормаган кешеләргә җир сатылмый. Общи¬ наның тышкы дөнья белән багланышы хакимиятләргә уңышның алтыдан берен түләү белән чикләнә. 219
Ьиндстанда инглиз полковнигының ауга чыгуы Индуизм дине үзгәрешләргә омтылуны өнәми. Аның нигезендә җирдәге тереклекне даими үзгәреп торучы мәңгелек циклның бик кечкенә бер өлеше итеп күзаллау ята. Гаять күп канәгатьләндерелмәгән теләк¬ ләр кичерүче фани гәүдәдә яшәү газаплану һәм бер үк вакытта сынау дип тә карала. Тормыштагы кыен¬ лыкларга һәм гаделсезлеккә каршы бармауны көчле рухлылык билгесе дип кабул итәләр. Кастаның тәртип нормаларын төгәл үтәү, гаделлек, суфилык (аскетизм — дөнья рәхәтеннән ваз кичү), күңел азгынлыгына биреш¬ мәү, зәһәрләнмәү, тормышны бөтен барлыгы белән хөрмәт итү — болар бар да кешенең иң яхшы сыйфат¬ лары дип санала. Җәмгыятьнең касталарга һәм аерымланган общи¬ наларга бүленүе, явызлыкка каршы тормауның тәэсир көченә ышанулары колонизаторларга Ьиндстанны яулап алуны җиңеләйтә. Крестьян-һөнәрче общинала¬ рыннан салым җыю өчен, җирле кенәзләрнең аз санлы армияләрен юкка чыгару, аларны басып алучыларның хакимлеген танырга мәҗбүр итү дә җитә. Кытай алиһәсе — Мәңгелек. Статуэтка. XIX гасыр ахыры 220
Традицияләр һәм дин үзенчәлекләре ягыннан чыгып караганда, Кытай Һинд- станның капма-каршысы була. Конфуцианлык — дин булудан бигрәк, әхлак нормалары системасын тәшкил итә, янәсе, аларны үтәү гомуми бәхетле тормыш¬ ка юл ача. Дәүләт зур гаилә итеп карала. Аның башлыгы — император, Күк улы, илаһи камиллекнең үзе, гражданнарының иминлекләрен кайгырта. Алар үз чиратла¬ рында, бала ата-анасын ничек ихтирам ит¬ сә, аны да шулай хөрмәт итәргә тиеш була¬ лар. Ата-аналарны зурлау, гаиләдә өлкән¬ нәрне хөрмәт итү тайпылышсыз үтәлә. Дәүләтне зур гаилә итеп күзаллау сәяси тормыш характерын да билгели. Император җир һәм җир асты байлыкларының хуҗа¬ сы дип исәпләнә. Ул үзенең милке белән чиновниклар ярдәмендә идарә итә, алар исә җәмгыятьнең төрле катлау вәкилләре исәбенә тулыла¬ нып тора. Сословие, каста чикләүләре булмый. Тради¬ ция буенча, теләсә кайсы подданный, имтихан тотып, югары чинга ия була ала (чынлыкта бай гаиләдән чыкканнар зур мөмкинлекләрдән файдаланалар). Кы¬ тай халкының күпчелеген тәшкил итүче крестьяннар җирдән аренда хокукында файдаланалар һәм салым түләргә тиеш булалар. Аларның яшәү рәвеше гасырлар буе үзгәрми. Җир эшкәртүдә яңа алымнар кертү өчен бернинди этәргеч булмый. Дәүләт мануфактуралар, шул исәптән корал җитеш¬ терүче предприятиеләр төзи. Әмма чиновникларның алар эшчәнлеген каты контрольдә тотуы, сатуга регла¬ мент кую, товарларга бәяләр билгеләү шәхси башлан¬ гычлар белән чыгуны һәм товар-акча мөнәсәбәтләрен үстерүне чиклиләр. Кытайда, ул бәйле илгә әйләнгәнче, җитештерүне даими камилләштереп тору белән кызык¬ сынган эшмәкәрләр катлавы барлыкка килә алмый. Колонизаторлар Кытайда җирле чиновниклар ара¬ сындагы ришвәтчелектән һәм провинциядәге аксөяк- Кытай императри¬ цасы Цы Си үзенең озатып йөрүчеләре (свита) белән Шанхай урамнарында герман гаскәрләре 221
Ислам дөньясының үзенчәлекләре нәрсәдә? ләрнең үзәк хакимияттән бәйсезлек алырга омтылула¬ рыннан файдаланалар. Европа коралының куәтен күрсәтеп, алар Кытай император сараен куркыталар һәм аны тигезсез киле¬ шүләр төзергә мәҗбүр итәләр. Ислам дөньясының үз үзенчәлекләре була. Аңа VIII—IX гасырларда Азия һәм Төньяк Африканың гаять зур территорияләрен буйсындырган Гарәбстан күчмә халыклары — бәдәвиләр нигез сала. Ислам үз тарафдарларының тормышларына катгый чикләүләр куя. Алар мөселманнарның изге китабы — Коръәндә язылган үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бары тик җиренә җиткереп үтәгәндә генә җанны саклап калырга һәм теге дөньяда рәхәт күрергә өметләнә алалар. Дини нормалар фән, техника һәм җитештерү үсеше¬ нә каршы юнәлдерелмәгән, әмма аны хупламыйлар да. Алай гына да түгел, ислам дөньясында фән-техника прогрессын XIX гасырда «динсез»ләр, европалы-хрис- тианнар уйлап чыгарган нәрсә дип карый башлаганнар. Марокко солтаны үзен озатып йөрүчеләр белән. Рәссам Э.Делакруа 222
Кытай вазасы. XIX гасыр башы ■ Традицион стильдәге бизәкләр Европа классицизмына хас урна формасына туры килә Күп кенә мөселманнарның дини идеяләргә ихлас бирелеп, аларның җиңүе өчен үзләрен корбан итәргә әзер торулары колониаль державаларга ислам илләрен басып алуны кыенлаштыра. Шул ук вакытта көндәлек һәм сәяси тормышта диннең гаять зур роль уйнавы аркасында исламны аңлатудагы котылгысыз фикер аерымлыклары ислам илләренең таркалуына һәм кораллы бәрелешләргә китерә. Колонизаторлар ислам дәүләтләренең сәясәтенә турыдан-туры булмаган методлар белән йогынты ясау¬ ны өстен күргәннәр. Дини ызгышлардан файдаланып, аларның финансларын контрольгә алганнар, протек¬ торатлар булдырганнар (Мисыр, Марокко һ. б.). Азия илләрендә модернизация алшартлары. Колониза¬ торларның максаты традицион тормыш тәртибен бо¬ зуга кайтып калмый. Шулай да колониаль һәм бәй¬ ле илләр халыкларының яшәү рәвеше европалылар йогынтысы астында үзгәрешләр кичерә. Европа товарларының кысрыклавы һәр җирдә һө¬ нәрчеләрне һәм мануфактураларны бөлдерә. Җирле хакимияткә генә түгел, ә бәлки колониаль админи¬ страциягә дә салым түләргә мәҗбүр булган крестьян¬ нар фәкыйрьләнә һәм җирләреннән мәхрүм кала. Европалылар бушаган арзанлы эшче көчләрне мет¬ рополия икътисадына хезмәт күрсәтүче (мамык һәм чимал эшкәртү) үзләре төзегән предприятиеләрдә фай¬ даланалар. Колонизаторлар тимер юллар салалар, чәй, кофе, тәмәке, каучук агачлары, мамык үстерә торган эре плантация хуҗалыклары булдыралар. Колонияләр белән бергә идарә итүгә, салымнар җыюга җирле чиновниклар һәм Европада белем алган белгечләр җәлеп ителә. Төбәк халкы һәм дин башлык¬ лары аларга традицион кыйммәтләргә хыянәт итүче сатлыкҗаннар дип карыйлар. Колониаль хакимият исә аларга беркайчан да тулысынча ышанып бетми. Традиционализм шигаре астында үткән чыгыш¬ ларны искә төшерегез. 223
Көнчыгыш илләрендә модернизациягә нәрсә тоткар¬ лык ясый? Колонизаторлар яңа җирләр үзләштерәләр Колонизаторларга каршы табигый протест восста¬ ниеләргә әверелә. Баштарак аларга традицион тормыш тәртибен кайтару турында хыялланучы дин башлык¬ лары һәм феодаль аксөякләр җитәкчелек итә. Әмма традиционализм шигаре астында башланган чыгыш¬ лар рәхимсез бастырыла. Әкренләп колониаль һәм бәйле илләр халкының укымышлы өлешендә, модернизацияне тормышка ашырмый торып, реаль бәйсезлек алу мөмкин түгел дигән фикер ныклап урнаша. Үз сәнәгатьләрен һәм алдынгы техника белән җиһазландырылган кораллы көчләрен булдыру зарурлыгын аңлау үскәннән-үсә бара. Традиционализм хисләре белән рухланган җитәк¬ челәр йогынтыларын югалта баралар. XX гасыр ба¬ шында Азия илләре өчен, модернизацияне уңышлы гына тормышка ашырып, үзе дә колониаль басып алулар юлына баскан Япония үрнәк булып тора. Модернизация үткәрү юлында колониаль һәм бәйле илләр, әлбәттә, зур кыенлыкларга очрыйлар. Аларның кирәкле капиталлары да, технологияләре дә, квали¬ фикацияле кадрлары да булмый. Модернизация киң масштаблы, халыкның төп катлауларына авырлыклар китерүче үзгәрешләр кертүне сорый. Файдалы нәти¬ җәләрнең тиз булырына да ышаныч юк. Бәйлелектән һәм икътисади артталыктан котылу өчен, вакыт таләп ителә. 224
Модернизация тарафдарларына бәйлелектән чыгу һәм шул ук вакытта индустриаль илләр белән нормаль мөнәсәбәтләрне саклап калу юлларын табарга кирәк була. Европа эшмәкәрләре белән хезмәттәшлектән башка мондый сәясәт үткәрү мөмкин булмый. Бәйле илләрнең җитәкчеләреннән метрополия хакимиятләре¬ нең дә, төп халык массаларының да мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итәрлек гадәттән тыш зирәклек сорала. Бу исә Европада азиатларның хәйләкәр һәм мәкерле булулары турында фикерләр тудыра, югыйсә алар чын¬ лыкта колониаль державалар сәясәтенә җавап кына бирәләр. XX гасыр башында Азиянең күпчелек илләрендә модернизацияле үсешкә күчү өчен алшартлар барлык¬ ка килә. Кытайдагы, Төркиядәге һәм Ирандагы рево¬ люцияләр, Һиндстандагы реформалар бу юнәлештә беренче адымнар була. АЗИЯ ИЛЛӘРЕНДӘ МОДЕРНИЗАЦИЯ АЛШАРТЛАРЫ СХЕМА ЕВРОПАДА БЕЛЕМ АЛГАН АКСӨЯКЛӘР ҺӘМ ЧИНОВНИКЛАР КАТЛАВЫ БАРЛЫККА КИЛҮ МЕТРОПОЛИЯЛӘР БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕККӘ ОМТЫЛУЧЫ БУРЖУАЗИЯ БАРЛЫККА КИЛҮ ЕВРОПА КАПИТАЛЫН ҺӘМ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕН ҖӘЛЕП ИТҮ АРТЫК ЭШЧЕ КУЛЛАР САНЫ ҮСҮ ТИМЕР ЮЛЛАР, СӘНӘГАТЬ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕ ТӨЗҮ МОДЕРНИЗАЦИЯ ФӘН, МӘГАРИФ, МЕДИЦИНАДАГЫ АЛДЫНГЫ КАЗАНЫШЛАР ҺӘМ ИҖТИМАГЫЙ КАРАШЛАР ҮТЕП КЕРҮ Көнчыгыш илләрендә модернизация өчен шартлар ничек формалашуын аңлатыгыз. Азия дәүләтләре нинди кыенлыкларга очрыйлар? 225
Сораулар һәм биремнәр 1. Колониализм дигәндә нәрсәне аңлыйсыз? Ни өчен төп колониаль илләр — Англия һәм Франция — икътисадын¬ да үсеш темпларының әкренәю тенденцияләре күзәтелә? 2. Метрополияләрдәге рухи климат формалашу, киләчәктә Европа дәүләтләре һәм Көнчыгыш илләре халыклары арасында мөнәсәбәтләр үсеше өчен колониализмның тис¬ кәре нәтиҗәләре нидән гыйбарәт? Европалыларның «циви¬ лизация алып килү миссиясе» турындагы идеягә үз мөнә¬ сәбәтегезне белдерегез. 3. Традиционализм нәрсә ул? Аның Кытайда, Ниндстанда, ислам дөньясында чагылышы турында сөйләгез. 4. Традиционализм шигаре астында үткәрелгән коло- ниализмга каршы беренче чыгышларның үзенчәлеклә¬ ре турында сөйләгез. Алар метрополия сәясәтенә нинди йогынты ясаган? 5. Колонизаторлар сәясәте колонияләр икътисады үсешенә ни дәрәҗәдә ярдәм иткән? Модернизация өчен ул нинди алшартлар тудырган? Документлар өйрәнәбез А. М. ШЛЕЗИНГЕРНЫҢ «АМЕРИКА ТАРИХЫ ЦИКЛЛАРЫ» КИТАБЫННАН: Европа империалистлары үзләрен наданлык караңгылыгына чумган дөнья халыкларына Көнбатыш культурасын, технологияләр һәм дин таратучылар, ак кешеләр өстенә төшкән авыр йөкне тартучылар итеп күрсәттеләр. Алар артта калганнарны агарттылар, үсеш ала алмаган- нарны үстерделәр һәм көчсезләрне якладылар. Алар күпхатынлылыкны һәм иренең үле гәү¬ дәсе белән бергә тол хатынның да үз-үзен яндыру гореф-гадәтен юкка чыгардылар, коллыкка сатуны бетерделәр, гадел хөкем итү Һәм мәгърифәт керттеләр, тимер юллар, хастаханәләр салдылар, тиешле санитар хәлдә тотуны тәэмин иттеләр. Соңрак мондый аңлатулар... икейөзлелек дип кире кагылды. Еш кына ямьсез ниятләр дә шулар артына яшеренде. Шулай да цивилизация алып килү миссиясе тулысынча буш уйдырма түгел <...> ■ «Цивилизация алып килү миссиясе»н буш уйдырма түгел дип санаучы автор белән киле¬ шәсезме? §22 XIX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА — XX ГАСЫР БАШЫНДА ЛАТИН АМЕРИКАСЫ 1. Латин Америкасының кайсы илләре һәм кайчан азатлык алуга ирешәләр? 2. Монро доктринасы турында нәрсә беләсез? Латин Америкасы илләре бәйсезлек алганнан соң. Аме¬ рика Кушма Штатлары Монро доктринасын игълан иткәч, Европаның колониаль державалары Латин Аме- 226
Монтевидео — Уругвай башкаласы. Конституция мәй¬ даны. XIX гасыр азагында төшерелгән фоторәсем рикасы илләрен кабат буйсындыру теләгеннән тыелып торалар. Бары тик 1861—1865 елларда АКШта Граж¬ даннар сугышы чорында гына Франция Мексикага үз йогынтысын урнаштыру максаты белән интервенция ясарга омтылып карый, ә Испания Перуда үз хакимле¬ ген торгызырга тырыша. Бу 1864—1866 ел¬ ларда Беренче Тын океан сугышы башла¬ нуга сәбәп була. Испаниягә каршы бердәм фронт булып Перу, Чили, Эквадор һәм Бо¬ ливия күтәрелеп, аны җиңәләр. Латин Америкасы илләре шулай ук бер¬ ничә тапкыр үзләренең көчсезрәк күрше¬ ләрен басып алырга тырышып карыйлар. 1864 елда Аргентина, Бразилия һәм Уруг¬ вай Парагвайга каршы сугыш башлыйлар. 5 елга сузылган сугыш барышында Параг¬ вай халкының өчтән бере һәлак була, ул тер¬ риториясенең күп өлешен югалта. 1879 ел¬ да Чили үзенең яңа гына союздашлары булган Боливия һәм Перуның селитрага Парагвай. Йончыган җир. Рәссам Я. Бланес 227
1910- Панамерика союзы төзелү бай җирләрен яулап алу теләге белән сугыш башлый. 1879—1883 еллардагы Икенче Тын океан сугышы нәтиҗәсендә Боливия диңгезгә чыгу юлларын югалта, ә бәхәсле территорияләр Чилигә күчә. АКШ һәм Латин Америкасы. Тизләтелгән индустриаль үсеш юлына баскан АКШның Латин Америкасы ил¬ ләре базарлары белән кызыксынуы арта бара. Әлегә кадәр анда хәлиткеч рольне Англия башкара. 1889 елда АКШ инициативасы белән I Панамерика конферен¬ циясе чакырыла. Анда Америка дәүләтләренең тамож¬ ня союзын булдыру мәсьәләсе карала. Әмма АКШ бары тик халыкара оешма төзүгә генә ирешә ала. 1910 елда ул Панамерика союзы дип йөртелә башлый. Аның максаты АКШ белән Латин Америкасы илләре арасын¬ да икътисади багланышларны үстерү була. XX гасыр башында АКШның Латин Америкасын¬ дагы сәясәте торган саен агрессиврак төс ала бара. 1901 елда АКШ Франциядән банкротлыкка чыккан Панама каналы компаниясе акцияләрен сатып ала, һәм, Панама каналы муены Колумбиянеке булганга күрә, ул аңардан канал төзү һәм аннан файдалану хокукын алырга омтыла. Колумбия риза булмагач, 1903 елда АКШ гаскәрләре Панама муенына төшерелә. Панама бәйсез дәүләт дип игълан ителә. Ул АКШ хакимияте көчләп таккан каналдан файдалану шартларын кабул итә. Канал зонасын (1914 елда ачыла) Америка гас¬ кәрләре оккупацияли. АКШның хәрби корабы Панама каналына керү урынында 228
1904 елда АКШ президенты Т. Рузвельт Монро доктринасына өстәмәләр кертә. Ул, Латин Америкасы илләре катнашында низаглар килеп чыккан очракта, АКШ аларны җайга салуны тәэмин итәчәк дип белдерә. Көч куллану ихтималы да исәпкә алына. Т. Рузвельт тоткан юнәлеш «зур күсәк» сәясәте дигән исем ала. АКШ, Уильям Тафт президент булганда, көньяк күр¬ шеләр бары тик Америка банкирлары белән генә хез¬ мәттәшлек иткән очракта, аларга финансларны һәм бурыч йөкләмәләрен тәртипкә салырга булышачаклары турында вәгъдә бирә. АКШ берничә тапкыр Латин Аме¬ рикасы илләренең эчке эшләренә тыкшына. 1909 ел¬ да— Никарагуа, 1915 елда — Гаити, 1916 елда Доми¬ ника Республикасы оккупациягә дучар ителә. Чынлыкта Кушма Штатлар Латин Америкасын үзләренең йогын¬ ты сфералары итеп карый башлыйлар. Модернизация кыенлыклары. Латин Америкасы дәүләт¬ ләре социаль-икътисади һәм культура үсеше дәрәҗәсе ягыннан Азия һәм Европа илләре арасында урталыкны алып торалар. Латин Америкасы илләренең икътисадына аграр- чимал юнәлештә эшләү хас. Венесуэла белән Мексика дөнья базарына нефть җибәрә, Чили, Перу һәм Боли¬ виядә тау сәнәгате үсеш ала, көмеш һәм бакыр ятмала¬ ры чыгарыла. Латин Америкасында сату өчен җитеш¬ терелгән төп авыл хуҗалыгы продукцияләре: кофе, У. Тафт Андта тимер юл күпере Шикәр камышы плантацияләрендәге хезмәт 229
Бразилия плантаторының утары шикәр, каучук, күн һ. б. була. Аларны эре алпавыт хуҗалыклары — латифундия план¬ тацияләрендә җитештерәләр. (Икътисадның аграр-чимал юнәлештә эшләве әлеге илнең дөнья базарын чимал, энергия һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре белән тәэмин итүен аңлата. Латин Америкасында халык иң тыгыз утырган ил — Бразилия империясе була. Аның авыл хуҗалыгында озак вакытлар коллар хез¬ мәте файдаланыла. Африкадан китерелгән кара тәнле коллар плантацияләрдә эшләүчеләрнең күпчелеген Латин Америкасының индустриаль үсешенә нәрсә тоткарлык ясый? тәшкил итә. АКШның Көньяк штатларында коллык бетерел¬ гәннән соң, Бразилиядә аболиционистлар хәрәкәте киң җәелә. Армия аларның таләпләрен хуплый. Илдә реформалар үткәрелә башлый. 1871 елда император Педру II кабул иткән закон нигезендә кол хатыннардан туган балалар ирекле дип саналалар. 1885 елда 60 яшь¬ тән өлкән коллар азат ителә. Ниһаять, 1888 елда кол¬ лык тулысынча бетерелә. Әмма азат ителгән коллар, көн күрү өчен мөмкинлекләре булмау сәбәп¬ ле, плантацияләрдә бик кечкенә хезмәт ха¬ кына эшкә ялланалар. Латифундиячеләр императорның аболиционистларга ташлама ясавын кичерә алмыйлар. Хәрби бәрелеш нәтиҗәсендә 1889 елда Педру II бәреп төше¬ релә. Бразилия республика була. XX гасыр башына Латин Америкасы илләрендә, АКШ һәм Англиядән капитал керү сәбәпле, шактый үсеш алган тимер юллар челтәре барлыкка килә. Бер Кубада гына да аның озынлыгы бөтен Кытайдагы- дан артыграк була. Товар-акча мөнәсәбәт¬ ләре дә тиз үсә. Бәреп төшерелгән Педру II Европага килә. 1890 ел 230
Шуңа да карамастан Латин Америка¬ сында модернизацияне гамәлгә кертү өчен алшартлар җитәрлек булмый. Әлеге ил¬ ләргә сәнәгать товарлары индустриаль дәү¬ ләтләрдән китерелә. Җирле эшкәртү сәнә¬ гате акрын үсә. Файдалы казылмалар чыгаруны һәм күп кенә плантацияләрне контрольдә тотучы чит ил капиталы анда үз индустриясен үстерү белән кызыксын¬ мый. Милли буржуазиянең алдынгы сәнә¬ Үзәк Америкада тимер юл гать тармакларын үстерү өчен мөмкинлек¬ ләре җитәрлек булмый. Дәүләт хакимияте алпавыт- латифундиячеләр йогынтысы астында булып, алар¬ ның күпчелеге нинди дә булса үзгәрешләр кертүгә каршы тора. Латин Америкасының кайбер дәүләтләрендә, мәсә¬ лән, Аргентина һәм Чилида, профсоюзлар хәрәкәте үсеш ала. Сәяси партияләр барлыкка килә. Ләкин алар Латин Америкасы халкының сәяси тормыш харак¬ терын билгеләрлек көчкә ия булмыйлар. Сәясәттә армия аерым роль уйный. Бу тотрыклы традиция бәйсезлек өчен барган көрәш чорында ук урнаша. Армиягә таянган диктаторлык режимнары шулай ук эре җирбиләүчелек мәнфәгатьләренә дә җавап бирә. Алар бит иң элек плантациядә эшләүче¬ ләрнең хезмәт хакының түбән һәм хезмәт шартлары¬ ның авыр булуына каршы чыгышлары белән бәреле¬ шәләр. Офицерларның күбесе алпавыт-латифундияче гаиләләреннән була. Хәтта демократик конституция¬ ле республика булган Бразилиядә президент итеп, гадәттә, хәрбиләр сайлана. АКШ Латин Америкасын¬ дагы хәрби һәм диктаторлык режимнарына һәртөр¬ ле ярдәм күрсәтә. Мексикада 1910—1917 еллардагы революция. Латин Аме¬ рикасында алда торган үзгәрешләрнең символы Мекси¬ ка революциясе була. 1876 елдан алып 1911 елга кадәр дәүләт башында генерал Порфирио Диас тора. Крестьян җирләренең бурыч түләү исәбенә латифундиячеләр милке булып П. Диас 231
Э. Сапата күчүенә ул каршылык күрсәтми. Хокуксыз арендачы¬ ларга әйләнгән крестьяннарның ризасызлыгына хаки¬ мият игътибар итми. Нәтиҗәдә XX гасыр башында Мексикада 97% җир 1% халык кулында була. Крестьяннар арасында җирләрен латифундиячеләр тартып алуга каршы массакүләм стихияле чыгышлар башланып китә. Аларны авыр хезмәт шартларына кар¬ шы күтәрелгән авыл хуҗалыгы эшчеләре яклап чыга. Көрәш крестьяннар сугышы характерын ала. Крестьян армияләрен халык юлбашчылары Эмилиано Сапата һәм Франсиско Вилья җитәкли. Алар хөкүмәт армия¬ ләренә каршы уңышлы көрәшәләр. 1906—1907 ел¬ ларда шәһәрләрдә эшчеләр баш күтәрә, ләкин алар бастырыла. Милли буржуазия һәм зыялылар мәнфәгатьләрен чагылдырган либераль оппозиция подпольеда була. Әмма 1910 елда ул үзенең көр аш программасы белән чыга. Анда ирекле сайлаулар үткәрү, армиягә һәм дәүләт аппаратына үзгәрешләр кертү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итү, крестьяннар белән эшчеләрнең төп таләпләрен канәгатьләндерү Ф. Вилья зарурлыгы турында әйтелә. Либераллар җитәкчесе Франсиско Мадероның восстаниегә өндәве күпләргә барып җитә. Бөтен илне революцион хәрәкәт чолгап ала. Гражданнар сугышы башлана. Крестьян армия¬ Яралы баш күтәрүчеләр төялгән поезд ләре шәһәрләргә юл тота. Генерал Диас Мек¬ сикадан чыгып кача. 1911 елгы сайлаулар нәтиҗәсендә Ф. Мадеро илнең президенты була. Әмма революция моның белән төгәллән¬ ми. Яңа хөкүмәтнең үз өстенә алган йөклә¬ мәләрне үтәргә ашыкмавы үзгәртеп кору тарафдарлары арасында хуплауны киметә. 1913 елда хәрби бәрелеш нәтиҗәсендә Ма¬ деро үтерелә. Яңадан Гражданнар сугышы башланып китә. 1914 елда Ф. Вилья һәм Э. Сапата җитәкләгән крестьян армияләре илнең башкаласы Мехико шәһәрен алалар. АКШның хәрби тыкшынуына һәм баш кү- 232
төрүчеләрнең җитәкчеләре арасында ызгышлар чыгуга карамастан, революцион хәрәкәт җиңеп чыга. Мекси¬ кадагы революциядә 1 млн кеше һәлак була (бөтен халкы 17 миллионга якын). 1917 елда илнең конституциясе кабул ителә. Ул XX гасыр буена диярлек үзгәрешсез кала. Җир асты хәзинәләре, сулар, таулар һәм урманнар милләт бай¬ лыгы дип санала. Крестьяннарга бурычлары өчен лати¬ фундиячеләр тартып алган җирләре кире кайтарыла. Эшчеләр 8 сәгатьлек эш көне, профсоюзлар оештыруга һәм забастовкаларга чыгу хокукларын танытуга ире¬ шәләр. Чиркәү дәүләттән аерыла. Хезмәт хакы алучы өлкән ир-атлар тавыш бирү хокукына ия булалар. Мексика революциясе, модернизация белән кызык¬ сынучы барлык көчләр — крестьяннар, шәһәр һәм авыллардагы яллы эшчеләр, эшмәкәрләр берләшкән очракта латифундиячеләр һәм армиянең югары кат¬ лавын яклаучы хакимиятне (хәтта читтән ярдәм килсә дә) бәреп төшерергә мөмкин булуын күрсәтә. Бу рево¬ люция тәҗрибәсе XX гасырда Латин Америкасының башка илләре үсешенә дә зур йогынты ясый. 1. Беренче һәм Икенче Тын океан сугышларының сәбәп¬ ләрен һәм нәтиҗәләрен әйтегез. 2. АКШның Латин Америкасы илләренә карата алып бар¬ ган сәясәтенә характеристика бирегез. «Зур күсәк» сәясәте нәрсәне аңлата? 3. 1870—1880 елларда Бразилиядә вакыйгалар үсеше турында сөйләгез. Ни өчен император Педру II реформалар үткәрергә керешә һәм алар нидән гыйбарәт? 4. Латин Америкасы дәүләтләренең икътисади үсеш үзен¬ чәлекләре нәрсәдә? Аларга модернизация үткәрергә нәрсә комачау итә? 5. Мексика революциясе, аның барышы һәм катнашучы¬ лары турында сөйләгез. Революциянең нәтиҗәләре һәм әһәмияте нинди була? 6. Дәфтәрләрегезгә латифундия, икътисадның аграр-чимал юнәлеше, «зур күсәк» сәясәте дигән төшенчәләрне күчереп языгыз һәм аңлатып бирегез. Баш күтәрүчеләрне нинди идеяләр көрәшкә рухлан¬ дыра? 1910—1917 — Мексика революциясе Сораулар һәм биремнәр 233
Документлар өйрәнәбез АКШ ПРЕЗИДЕНТЫ В. ВИЛЬСОНГА АМЕРИКАНЫҢ МЕКСИКАДАГЫ ИЛЧЕСЕННӘН МЕКСИКАНЫҢ ЯҢА ХӨКҮМӘТЕН ТАНУ ШАРТЛАРЫ ТУРЫНДА ДОКЛАД ЯЗМАСЫННАН (1914 ЕЛ, 21 АПРЕЛЬ): Иң мөһим халыкара мәсьәләләр һәм халыкара хокукка таянып куелган үзенчәлекле таләпләр Кушма Штатлар тәкъдиме һәм Мексика хөкүмәте раславы нигезендә хәл ителми торып, бернинди тану булмаячак <...> Америка хөкүмәте белән Мексика хөкүмәте арасында тәртип һәм тынычлык тәэмин ителгәннән соң, безнең гаскәрләр чыгарылган сурәттә, Америка гаскәрләренә чикне үтеп, федераль хакимиятләргә егерме алтынчы параллельдән көньякта тәртип урнаштыруда ярдәм итәргә мөмкинлек бирүче килешү төзелми торып, тануга кул куелмаячак <...> Мондый шартларда кул куелган тану безнең югалган дәрәҗәбезне кайтарачак, Мексикадагы теләсә кайсы чит ил кешесенең яки җирле халыкның фикеренә тәэсир итәчәк һәм, һичшиксез, тынычлык урнаштырачак, алда кан коюларны булдырмаячак. Әгәр дә тану әлеге яки шундыйрак шартларда булмаса, безнең бурыч — дөнья алдында үз өстенә Көнбатыш ярымшарда тынычлык һәм тәртип саклау йөкләмәсен алган мәдәниятле милләт буларак, кичектергесез һәм нәтиҗәле интервенциягә (көч куллану) бару. ■ Америка дипломатиясенең Мексикадагы яңа хөкүмәтне нинди шартларда танырга әзер торуына характеристика бирегез. АКШның бу илгә карата сәясәтен сез нинди атамалар белән белдерер идегез?
XIX ГАСЫР АХЫРЫ — XX ГАСЫР БАШЫНДА 6 БҮЛЕК ХАЛЫКАРА МӘЙДАНДА КАРШЫЛЫКЛАР КИСКЕНЛӘШҮ ҺӘМ 1914-1918 ЕЛЛАРДАГЫ БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫ Беренче бөтендөнья сугышы елларында сугыш хәрәкәтләре Европа тарихында моңарчы күрелмәгән колач ала. 10 млн чамасы кеше һәлак була, 20 миллионнан артыгы яралана һәм гарипләнә. 10 миллионга якын кеше ачлыктан һәм авырулардан үлә. Иң зур зыян күрүчеләр: Германия (2,0 млн), Россия (1,8 млн), Франция (1,3 млн), Австро-Венгрия (1,1 млн) һәм Бөекбритания (0,7 млн). Сугыш Европаның сәяси картасын, континентта көчләр бүленешен тулысынча үзгәртә, киләчәктә дөньякүләм үсешне билгеләүче про¬ цессларга нигез сала. XIX-XX ГАСЫРЛАР ЧИГЕНДӘ ХӘРБИ-СӘЯСИ СОЮЗЛАР ҺӘМ ХАЛЫКАРА БӘРЕЛЕШЛӘР XIX гасырның икенче яртысындагы иң зур хәрби бәре¬ лешләрне атагыз. Алар ни сәбәпле барлыкка килгән? Дөньядагы төп илләрнең тышкы сәясәте. XX гасыр башына АКШ, Бөекбритания, Франция, Германия, Россия, Австро-Венгрия, Италия һәм Япония кебек икътисади яктан алга киткән һәм хәрби куәт алган державалар¬ ның зур булмаган төркеме барлыкка килә. Алар бер- берсе белән көндәшлек итәләр. Бу илләр сәясәтенең нигезендә бер үк омтылышлар ята: беренчедән, товар сату өчен яңа базарлар яулап алуга; икенчедән, капитал салу сфераларын эзләүгә; өченчедән, арзан авыл хуҗа¬ лыгы һәм чимал продукциясенең яңа чыганакларын ачуга. Һәр держава үзенең икътисади үсеш дәрәҗәсен, тарихи тәҗрибәсен һәм традицияләрен чагылдырган сәясәт үткәрә. Икътисади яктан иң алга киткән дәүләт АКШ була. Океаннар аръягындагы АКШ территориясенә көн¬ дәшләренең һөҗүм итү куркынычы янамый. Кушма Штатлар Латин Америкасы базарларыннан файдала- §23 235
АКШ флоты. Плакат Америка армиясенең Кольт системасындагы револьверы нуда өстенлекләргә ия булалар. Артык көч куймыйча, корбаннарсыз гына мөмкин булганда, алар колонияләр басып алудан да баш тартмыйлар. Шул ук вакытта АКШ дөнья базарларында конкуренция иреген үзе өчен иң мөһиме итеп саный. Бу тиз үсүче һәм һәрчак хәрәкәттәге Америка капиталы өчен гаять әһәмиятле була. Гадәткә кергән изоляционизм, ягъни аерымлану, Көнбатыш ярымшардан читтә килеп туган низагларга катнашмауны күздә тота. АКШ коры җир көчләрен артык тупламый, әмма әкренләп хәрби-диңгез флоты¬ ның куәтен арттыра бара. Кушма Штатлар хакимияте киләчәктә дөньякүләм вакыйгаларда Американың роле үсәчәген истән чыгармый. Бөекбритания — дөньядагы иң зур колониаль дер¬ жава — үз империясен тагын да киңәйтүне дәвам итә. Ул үз биләмәләренә башкаларның, аеруча Германиянең, кул сузуыннан курка. Англия идарәче даирәләре диңгездә хакимлек итүгә аерым әһәмият бирәләр. Бу — метрополияләрне дә, колонияләргә илтүче диңгез юлларын саклауны да тәэмин итә. Британия флоты берьюлы дөньядагы иң көчле ике державаның флотына каршы тора алырга тиеш дип санала. Дөньяның икенче колониаль державасы — Франция XX гасыр башында Үзәк Африкада һәм Көньяк-Көн¬ 236
чыгыш Азиядә йогынты сфералары өчен конфликтка керә. Әмма ул үзенең төп көндәше итеп хәрби яктан көчлерәк булган Германия империясен саный. Фран¬ ция 1870—1871 елларда Франция-Пруссия сугышы нәтиҗәсендә югалткан Эльзас һәм Лотарингияне кай¬ тарырга омтыла. XX гасыр башында Россия икътисади үсеш дәрәҗәсе ягыннан дөньядагы төп илләрдән калыша, ләкин шак¬ тый гына хәрби куәткә ия була. Ул гадәттәгечә Кара диңгез бугазлары — Босфор һәм Дарданелланы үзенеке итәргә тырыша. Бу — Россиягә үз территориясен көнь¬ яктан янаган теләсә нинди хәвеф-хәтәрдән саклап калырга мөмкинлек бирер иде. Балкайда яшәүче пра¬ вославие динендәге славян халыкларын мөселманнар иле Төркиядән һәм католик Австро-Венгриядән саклау шигаре аеруча киң тарала. XX гасыр башында Маньчжурия һәм Корея Россия экспансиясе мәйданына әйләнә. Колониаль мәсьәләләр буенча Россия белән Бөекбритания һәм Япония ара¬ сында аеруча кискен каршылыклар туа. Шул ук вакыт¬ та Россиянең идарәче даирәләрендә аның өчен Көн¬ батыш Европада хакимлеккә дәгъва итәргә сәләтле бердәнбер держава — Германия генә турыдан-туры кур¬ кыныч тудыра дигән фикер яшәп килә. Германия Европада хәрби яктан иң көчле ил сана¬ ла. Ул агрессив рәвештә колонияләрне һәм йогынты сфераларын бүләргә омтыла. Германия Европада алып барган сәясәтенең төп максаты Францияне кабат тар- мар итү икәнлеген яшерми дә. Германиянең Төркия белән якынаюы, аңа армиясен үзгәртеп корырга яр¬ дәм итүе, Берлин—Багдад—Басра тимер юлын салуы Россия белән Бөекбританиядә ризасызлык тудыра. Германия хәрби-диңгез флоты төзү буенча берничә программа кабул итә (1898, 1900). Бу «диңгезләр пат¬ шасы» — Бөекбритания өчен җитди куркыныч ту¬ дыра. Австро-Венгрия Балканда Россия тарафыннан як¬ лау тапкан көчле славян дәүләте төзү идеясенә каршы чыга. Шундый дәүләтнең үзәге булырга омтылган Француз карабины. 1892 ел Кайсы илләр Германия алып барган сәясәттән риза булмый? 237
Германия эскадрасы маневрлар вакытында Австрия империясенең гербы Сербиягә аеруча дошман мөнәсәбәттә була. Австро- Венгриядә патшалык итүче Габсбурглар династиясе үз хакимиятенә терәк-таянычны Германия белән тыгыз союзда күрә. Италиядә илне территориаль берләштерүне төгәл¬ ләү мәсьәләсе беренче урында тора. Күпчелек халкын итальяннар тәшкил иткән җирләрнең бер өлеше (аерым алганда Көньяк Тироль) әле Австро-Венгрия составында була. XIX гасыр уртасында Франциягә бирелгән Ницца һәм Савойяны Италиягә кире кайтару өмете саклана. Ләкин Италиянең хәрби һәм икътисади яктан чагыштырмача көчсезлеге аның бу максатларга үзе генә ирешә алмаячагын күрсәтә. Шуңа күрә Италия союздашлар сайлаганда икеләнеп кала. Бу аның сәясә¬ тенә эзлексезлек төсмере өсти. Япония XIX—XX гасырлар чигендә икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча башка державалардан калыша. Шулай да ул Кытайдагы басып алулар исәбенә коло¬ ниаль империя төзүгә омтыла. Аның көче җитәрлек барлык калган территорияләр инде бүлгәләнеп бетә. Йогынты сфералары өчен көрәштә Япония кайбер (билгеле бер) өстенлекләргә дә ия була. Аның Ерак Көнчыгышта аеруча куәтле саналган флоты һәм ар¬ 238
миясе Кытайга бигрәк тә якын тора. Япониянең көч алуы Европа метрополияләренә җитди каршы чыгу була. Төп державалар арасында каршылыклар кискенлә¬ шү. Дөньяда киеренкелек артуның иң мөһим сәбә¬ бе дөнья базарларында көндәшлекнең кискенләшүе була. 1857 елда беренче дөньякүләм сәнәгать кризисы башлана. Сәнәгать алга киткән илләрнең саны арт¬ каннан соң, артык җитештерү кризислары даими ка¬ батланып тора: 1873, 1882, 1890, 1900, 1907, 1913 ел¬ ларда. Шунлыктан тотрыклы үсеш өчен продукция сату базарларын чит илләрдә эзләү һәм капитал чы¬ гару зур әһәмияткә ия була. Әмма продукция җитеш¬ терү күләме үсү белән чагыштырганда, базарлар әк¬ ренрәк арта. АКШ, Германия һәм Италиядә сәнәгатьнең тиз үсүе Германиянең дөньяны яңадан бүлүгә дәгъвасы. Италия аларны кискен конкурентлык көрәшенә тарта. Дөнья гадел бүлгәләнмәгән дип санаган Германия аеруча активлык күрсәтә. Дөньякүләм ресурсларының күбе¬ сенә герман капиталының үтеп керү мөмкинлеге бул¬ мый. Мондый шартларда дөньяны яңадан бүлү идеясе киң таралыш ала. карикатурасы 1857 - беренче дөньякүләм сәнәгать кризисы ДӨНЬЯКҮЛӘМ СӘНӘГАТЬ ҖИТЕШТЕРҮЕНДӘ ТӨП ИЛЛӘРНЕҢ ТОТКАН УРЫНЫ ҮЗГӘРҮ ТАБЛИЦА ниянниввнвнн Ил 1860 1870 1900 1913 Англия 36% 32% 18% 14% АКШ 17% 23% 31% 36% Германия (герман җирләре) 16% 13% 16% 16% Франция 12% 10% 7% 6% 239
ТАБЛИЦА СӘНӘГАТЬ АЛГА КИТКӘН ИЛЛӘРДӘ ТИМЕР ЮЛЛАР ОЗЫНЛЫГЫНЫҢ АРТУЫ, МЕҢ КМ Ил 1870 1890 1913 Германия 18,9 42,9 63,4 Франция 15,5 33,3 40,8 Англия 21,6 27,8 32,6 АКШ 49,0 267,5 422,1 Италия 6,4 13,6 18,9 Австро-Венгрия 9,6 26,5 44,7 ■ Таблицага таянып, түбәндәге сорауга җавап бирегез. Кайсы илләр техник прогресс каза¬ нышларын тизрәк үзләштергәннәр? Ни өчен бу алар арасында каршылыклар артуга китерә? Хәрби союзлар төзелү этапларын күзәтегез. Европада хәрби-сәяси союзлар барлыкка килү. XIX га¬ сырда Европаның күпчелек илләре континентта көчләр тигезлеген саклау принцибын тоталар. Бу шуны аңла¬ та: кайсы да булса державаның кинәт кенә көчәеп китүен күршеләре үз иминлекләренә куркыныч янау дип. кабул итәләр. «Тынычлыкны бозучы»га каршы коалицияләр төзелә. Германия хөкүмәте башлыгы 0. Бисмарк аек фикер йөртүче сәясәтче була. Германия империясенә берничә фронтта сугыш алып барырга ярамавын яхшы аңлый. Германия шулай берничә тапкыр (1874, 1875, 1877 ел¬ ларда) Франция белән яңа сугыш башлану алдында кала. Герман генераллары исә сугышка ашкына. Әмма Бисмарк инициативасы белән низаглар дипломатик чаралар ярдәмендә хәл ителә. Моның төп сәбәбе Россия һәм Англиянең нык торуларында була. Алар Европада герман хакимлеген урнаштыруга юл куймаячакларын (аңларлык итеп) белдерәләр. Нәтиҗәдә Германия дипломатиясе союздашлар эзли башлый. 1879 елда Үзәк державалар (Европа үзәген- 240
Тарихи шәхесләр ВИЛЬГЕЛЬМ II Вильгельм II Гогенцоллерн (1859—1941) — 1888—1918 елларда Гер¬ мания императоры һәм Пруссия короле. Ул Германия өчен «тормыш пространстволары» яулап алуга, зур колониаль империя булдыруга юнәлдерелгән кыю гамәлләр тарафдары, куәтле хәрби-диңгез флоты төзү инициаторы була. Вильгельм II канцлер О. Бисмаркны яратып бетерми, аның сәясәттә артык сак эш итүен билгеләп үтә. Тышкы сәясәттәге төп мәсьәләләрне Вильгельм II үзе генә хәл итүне өстен күрә. Ул җәмәгатьчелек фикере һәм парламентның роле арта баруга игътибар да бирми. Германия императорының тупаслыгы һәм тотнак- сызлыгы, уйламыйча гына әзерлексез эш итәргә хирыслыгы Герма¬ ниянең еш кына дөньяның төп илләре белән мөнәсәбәтләре начар¬ лануга китерә. дәге илләр) — Германия һәм Австро-Венгрия — союзы төзелә. Аларның икътисади тыгыз бәйләнешләре һәм Балкаңда уртак мәнфәгатьләре була. 1882 елда әлеге союзга Италия кушыла. Ул Германия ярдәме белән Урта диңгездә Франция исәбенә үзенең позицияләрен ныгытырга өметләнә. Германиядә Вильгельм II патшалык итә башлау бе¬ лән (1888) аның сәясәтенә хәрбиләр йогынтысы көчәя. Алар Европада яшәп килүче каршылыкларны корал көче белән хәл итәргә кирәк дип саныйлар. 1890 елда О. Бисмарк отставкага китә. Германия хәрби әзерлек¬ ләр юлына баса. Мондый шартларда, Россия император сараеның республикачы Франциягә мөнәсәбәте салкын булуга карамастан, ике держава үзара якыная башлыйлар. 1891 елда француз флоты Кронштадтка визит белән килә, аны каршы алганда революцион гимн — «Мар¬ сельеза» башкарыла. Император Александр III нең баш киемен салып тыңлавы халыкара сенсация (шаккат- тыргыч вакыйга) була. Француз банкирлары Россиягә кредитлар бирә башлыйлар һәм аны тимер юллар төзе¬ лешенә, җитештерүне үстерүгә файдаланалар. 1893 ел¬ да Россия белән Франция арасында хәрби конвенция¬ гә кул куела. 1879 ел — Үзәк державалар союзы төзелү Сугышка дан җырлаучы открытка. 1914 ел 241
1904—1907 — Антанта төзелү Үзәк державалар союзы кебек, рус-француз килешүе дә оборона характерында була, ягъни союзда торучы¬ ларның берәрсенә һөҗүм булган очракта, калганнар¬ ның ярдәмгә килүен күздә тота. Англия һәм Германия арасында каршылыклар тирәнәю белән Европада хәл кискенләшә. Германиянең диңгездә хакимлек итәргә омтылуы Англияне торган саен күбрәк борчуга сала. Нәтиҗәдә ул континентта союздашлар эзли башлый. 1904 елда Англия белән Франция арасында тарих¬ ка Антанта (франц, entente — ризалык) дип кереп калган килешү төзелә. Анда катнашучылар колони¬ аль биләмәләрне бүлгән вакытта килеп туган бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү турында уртак фикергә киләләр. 1906 елда, Германия белән сугыш булган очракта, хәрби хезмәттәшлек турында килешүгә ирешәләр. 1907 елда Бөекбритания белән Россия арасында шундый ук килешүгә кул куела. Россия Англиянең Әфганстандагы мәнфәгатьләрен таный, Тибетны ней¬ траль дип санарга килешәләр. Персияне (Иранны) төньягы — Россиянеке, көньягы — Англиянеке, үзәк Германия хәрби-диңгез флотының куәтен пропагандалау¬ чы плакат 242
Германиядә хәрби завод ■ Авыр артиллерия өчен сугыш кирәк-яраклары җи¬ тештерү. Тиздән әлеге снарядлар Европа шәһәр¬ ләренә яудырылачак. өлеше нейтраль булган өч йогынты зонасы¬ на бүләләр. Бу — Россиянең инглиз-француз Антантасына кушылуын белдерә. Соңрак Италия дә Антанта белән якыная башлый. Шул рәвешле, XX гасырның беренче унъеллыгында Европада ике хәрби-сәяси блок — Антанта һәм Үзәк державалар сою¬ зы барлыкка килә. Низагларны тыныч юл белән хәл итү мөмкинлеге кими, хәрби көн¬ дәшлек көчәя. Хәтта әллә ни әһәмияте булмаган мән¬ фәгатьләр бәрелеше дә гомумевропа сугышын башлап жңбәрү ихтималын арттыра. Пацифизм һәм милитаризм. 1870—1871 еллардагы Франция-Пруссия сугышыннан соң 30 ел чамасы дөньяның төп илләре арасында хәрби бәрелешләр булмый. Европаның күп кенә илләрендә мәдәниятле халыклар, бер-берсе белән сугышмыйча, теләсә нинди бәхәсле мәсьәләне тыныч юл белән хәл итә алалар дигән караш киң тарала. Сугышка каршы юнәлде¬ релгән әлеге ниятләр пацифизм дигән исем ала. Европа социаль-демократлары хезмәт ияләренә сугыш кирәк¬ ми дип саный. 1912 елда Базелъдә (Швейцария) үткән II Интернационал конгрессы Европа илләре эшчеләрен, сугыш куркынычы туган очракта, хөкүмәтләр аны башлап ж,ибәрмәсен өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә чакыра. I Пацифизм — сугышны сәяси максатларга ирешү чарасы буларак кире кагу. Шул ук вакытта Европада милитаризмның йогын¬ тысы да үсә. Адәмнәргә хас сыйфатларның иң югары Француз социалистлары лидеры Ж. Жорес сугышка кар¬ шы митингта чыгыш ясый 243
Французларның үч алуга чакырган плакаты формасы буларак сугышка дан җырлана. Сугышны «милләтне чистарту» чарасы итеп санаган немец фило¬ софы Фридрих Ницшеның фикерләре киң таныла. Хәрби бюджет елдан-ел арта, армия сан ягыннан үсте¬ релә, сугыш кораллары камилләштерелә. I Милитаризм — җәмгыятьне сугышка әзерләргә тиешле хәрби, пропаганда, дипломатия һ. б. чаралар комплексы. Француз җәмгыятендә, Эльзас һәм Лотарингияне кире кайтару өчен, Германия белән сугышка чакыручы реваншизм идеяләре киң тарала. Ф. Ницше I Реваншизм — җиңелүгә дучар иткән сугыш нәтиҗәләрен яңадан карауга, хурлыкка төшергән җиңүчеләрдән үч алуга һәм югалткан җирләрне кире кайтаруга омтылыш. 1891 елда Германиядә абруйлы оешма — Пангерман союзы барлыкка килә. Аның тарафдарлары, шул исәп¬ тән император Вильгельм II дә, Германиянең Австро- Венгрия белән союзын хуплап, Европада гаять зур җирләрне яулап алырга чакыралар. Британия җәмгыя¬ тендә колониаль империяне корал көче белән якларга әзер тору фикере үсә. АКШта «Американың өстен¬ лелеге» һәм Кушма Штатларның дөнья белән хаким¬ лек итәргә аеруча бурычлы булуы турында идеяләр тамыр җәя. 244
1. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында халыкара хәл кискенләшү сәбәпләрен санап чыгыгыз. 2. Параграф текстын өйрәнеп, дөньядагы иң төп держа¬ валарның мәнфәгатьләренә характеристика бирегез. 3. Германия, Австро-Венгрия һәм Италия союзы кайчан һәм ничек барлыкка килә? Ул кайсы илләргә каршы юнәлдерелә? 4. Франция, Россия һәм Англия арасында союз мөнә¬ сәбәтләре ничек урнаша? Ни өчен Россия Германия белән якынаюны кабул итә алмый? 5. Европа социал-демократиясе сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрендә нинди позиция ала? 6. Дәфтәрләрегезгә харби-сэяси блок, Антанта, Үзәк дер¬ жавалар союзы, пацифизм, реваншизм, милитаризм дигән төшенчәләрне күчереп языгыз һәм аңлатыгыз. Сораулар һәм биремнәр БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫ БАШЛАНУ Колонияләрне һәм йогынты сфераларын яңадан бүлү өчен көрәшкә кайсы дәүләтләр аеруча актив керешәләр? Сәбәбен аңлатыгыз. Сугышка дипломатик әзерлек. 1914—1918 еллардагы бөтендөнья сугышының башланып китүенә 1914 ел¬ ның 28 июнендә Босниянең Сараево шәһәрендә Ав¬ стрия тәхете варисы эрцгерцог Франц Фердинандның үтерелүе сәбәп була. Үтерүче «Кара кул» яшерен төр¬ кем әгъзасы, Сербия террорчысы Гаврило Принцип була. Әлеге оешма славяннарны Австрия хакимлеген¬ нән коткаруны үзенә максат итеп куя. Австро-Венгрия өчен Сербиягә каршы сугыш игълан итәргә сылтау табыла, һәм аның бик ансат кына гомумевропа конфликтына үсеп әверелүе мөмкин була. Әмма дөньяның төп илләреннән берсе дә сугыш баш¬ лаучы булып танылырга теләми. Хакимиятләр паци¬ физм рухлыларның йогынтысы зур булуны исәпкә алалар. Европа илләрендә бу вакыйгадан соң айга якын дипломатик активлыкның көчәюе күзәтелә. Франция президенты Р. Пуанкаре Германия белән Австро-Вен- гриягә карата катгый сәясәт үткәрү кирәк дип саный. §24 1914, 28 июнь — Сараеводагы үтерү 245
Ул, 20 июльдә Петербургка килгәч, Николай II не, Рос¬ сия Сербияне яклап Үзәк державалар белән низагка кергән очракта, Франциянең аңа ярдәм итәчәгенә ышандыра. Бөекбритания дипломатиясе сугышның сәүдәгә китерәчәк зыянын истә тотып, тыелып торырга чакы¬ рулар белән генә чикләнә. Бу Англиянең бер якка да катнашмавына өметләнгән Үзәк державаларны тәвәк¬ кәл эшләргә этәрә. 1914 елның 23 июлендә Австро-Венгрия Сербиягә ультиматум куя. Германия императоры белән киле¬ шенгән әлеге текстта Австриягә каршы пропаганда алып баруны, террорчы оешмаларга ярдәм итүне тук¬ тату, аларның эшчәнлеген тыю, һөҗүм итүдә гаепле- ләргә җәза бирү кебек таләпләр була. I Ультиматум — бер дәүләтнең икенчесенә, баш тарткан очракта көч куллану белән янап, билгеле бер катгый таләпләр куюы. Тәхет варисы эрцгерцог Фердинанд һәм аның хатыны эрцгерцогиня София Сараевода. 1914 ел
Тарихи шәхесләр РАЙМОН ПУАНКАРЕ Раймон Пуанкаре (1860—1934) — XX гасыр башында Франциядә иң танылган сәяси эшлеклеләрнең берсе. Ул финанс министры, тышкы эшләр министры, хөкүмәт башлыгы, 1913—1920 елларда Франция президенты була. Пуанкаре Франция белән Германия арасындагы сугышны котылгысыз дип саный. Ул Россия һәм Англия белән союзны ныгыту өчен тырыша, Вильгельм II нең басып алу омтылышларына кискен каршылык күрсәтергә чакыра. Еш кына матбугатта сугышчан белдерүләр белән чыкканы өчен, ул «Пуанкаре-сугыш» дигән кушамат ала. Сербия ультиматумда куелган шартларның бары тик берсен генә кабул итми. Ул Австрия чиновник¬ ларына Франц Фердинандны үтерү эше буенча Сербия территориясендә тикшерүләр алып бару хокукы бирү¬ дән баш тарта}! Сербия хөкүмәте фикеренчә, бәйсез дәүләт өчен бу кабул итәрлек нәрсә булмый. 28 июльдә Австро-Венгрия Сербиягә сугыш игълан итә, аның артиллериясе Белградны бомбага тота башлый. 30 июльдә Россия үзенең гаскәрләрен сугышка әзерләргә керешә. Мобилизацияне туктату турындагы таләпне үтәүдән баш тарткан Россиягә Германия 1 августта сугыш игълан итә. Франция шулай ук сугышка әзерләнә башлау сәбәпле, 3 августта немец Р. Пуанкареның Петербургка килүе. Июль, 1914 ел 247
1914, 28 июль — Беренче бөтендөнья сугышы башлану А. Шлифен Бельгия солдатлары. 1914 елның августы гаскәрләре Бельгия территориясе аша Франциягә һөҗүм итәләр. Нейтраль (бер якка да кушылмаган) Бельгия территориясенә керү Бөекбритания өчен 4 августта Германиягә каршы сугыш игълан итәргә сылтау була. 6 августта Австро-Венгрия Россия белән сугышка керә. Сугыш гомумевропа һәм дөньякүләм характер ала. Европадагы социал-демократик партия җитәкчеләре сугышны үз илләренең мәнфәгатьләрен яклауга юнәл¬ дерелгән оборона характерында дип бәялиләр. Парла¬ ментлардагы депутат-социалистларның күпчелеге, үзләренең пацифистик карашта торуларын онытып, сугышка кредитлар бирүне яклап тавыш бирәләр. Европа шәһәрләрендә патриотик рухтагы халык, үз хөкүмәтләрен яклап, манифестацияләр үткәрә. Сугышның башлангыч чоры. Сугышучы илләрнең гене¬ раль штаблары кыска вакытлы сугышка исәп тоталар. Германия командованиесе сугышны Франциягә һәм Россиягә каршы берьюлы ике фронтта алып баруны күздә тоткан план буенча эш итә. Аны Альфред фон Шлифен төзи. Ул, гаять зур территория биләгән, ә ти¬ мер юллар челтәре начар үскән Россия, төп көчләрен туп¬ лап, чик буйларына күчерергә өлгергәнче, Францияне бер куәтле һөҗүм белән тар-мар итәргә тәкъдим итә. 248
Берлин халкы фронтка китүче гаскәрләрне сәламли Антанта илләре, беренче герман атакасын кире кайтарып, үзләре һөҗүмгә күчүгә һәм Германияне корал ташларга мәҗбүр итүгә исәп тоталар. Аларның берсе дә массачыл индустриаль җитештерү чорында күп миллионлы армияләрне еллар буе, аларның көч¬ ләрен тулыландыра барып, корал һәм сугыш кирәк- яраклары белән тәэмин итеп тору мөмкин булачагын алдан күрә алмый. Вакыйгалар сугышның беренче аенда Шлифен пла¬ ны буенча бара. Герман гаскәрләре, чик буйларындагы француз ныгытмаларын Бельгия территориясе аша урап үтеп, Парижга һөҗүм җәелдерәләр. Алар аңа 30—40 км га якын киләләр. Франция хөкүмәте Бордо шәһәренә күченә. Марна елгасы буендагы ике яктан 2 миллионга якын кеше катнашкан көрәш (1914 елның 5—9 сентябре) нәтиҗәсендә немецларның һөҗүме туктатыла. Немец гаскәрләре, фронталь атакалардан баш тартып, Ла-Маншка юнәләләр. Алар союздаш¬ ларның төп көчләрен көнбатыштан әйләнеп узарга тырышалар. Союздашлар да шуңа омтыла. «Диңгездә качу» шуңа китерә: фронт сызыгы Франция терри¬ ториясендә Швейцария чикләреннән алып Ла-Маншка кадәр 700 км га сузыла, һәм һәр ике як та тиз арада көчәйтелә. 1914, 5—9 сентябрь — Марна буендагы сугыш 249
ТАБЛИЦА СУГЫШ БАШЫНА КӨЧЛӘР НИСБӘТЕ Ил > Мобилизациядән соң армия саны (мең кеше) Җиңел (кыр) кораллар Авыр (камау) кораллар Самолетлар Россия 5338 6848 240 263 Бөекбритания 1000 1500 500 90 Франция 3781 3960 688 156 Сербия 380 570 40 — Черногория 45 200 — — Барлыгы: Антанта 10 544 13 078 1468 449 Германия 3822 6329 2076 232 Австро-Венгрия 2300 3104 506 65 Барлыгы: Үзәк державалар 6122 9433 2582 297 ■ Антанта һәм Үзәк державаларның көчләр нисбәтенә анализ ясагыз. Немецларга әсир төшкән французлар. 1914 ел, сентябрь Сезнеңчә, көчләр өстенлеге кайсы якта? Германия тиз ж;иңүгә ирешә алыр идеме? Парижны коткаруда Көнчыгыш фронттагы хәлләр зур роль уйный. Союздашларының инәлеп сораулары нәтиж,әсендә Россия армиясе командование- се, мобилизация беткәнне дә көтмичә, Гер¬ мания һәм Австро-Венгриягә каршы һөҗүм башларга мәҗбүр була. Австро-Венгрия Галиция сугышында җиңелүгә дучар була, аның гаскәрләре Карпатка чигенә. Герма¬ ния үз гаскәрләрен ашыгыч рәвештә Көнба¬ тыштан Көнчыгыш фронтка күчерә баш¬ лый. Ул Көнчыгыш Пруссия территория¬ сендә рус армияләрен җиңә, әмма Польша өчен сугышларда бер як та уңышка ирешә алмый. Фронт сызыгы тотрыклылана. 250
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында авыр (камау) корал Башка фронтларда да вакыйгалар Үзәк державалар блогы өчен җайсызрак үсеш ала. Австро-Венгрия гаскәрләре башта Бел¬ градны басып алалар, ләкин 1914 елның азагына Сербия һәм аның союздашы Чер¬ ногория һөҗүме астында чигенергә мәҗбүр булалар. 1914 елның октябрендә Төркия Германия ягыннан сугышка керә. Төрекләр Кара диңгез бугазларын камап алалар. Немецларның алдан ук Төркиягә бирелгән «Гебен» һәм «Бреслау» линкорлары Кара диңгездә хакимлек итә. Әмма Кавказ артындагы хәрби хәрәкәт¬ ләр төрекләр файдасына булмый. Алар армиясе җиңелә һәм Россия территориясенең эченә үтеп керә алмый: Төркиянең Англиягә каршы Мисырдагы һөҗүме дә уңышсызлыкка очрый. Инглиз гаскәрләре һәм Төркия хакимлегенә каршы баш күтәргән гарәп кабиләләре әкренләп аның гаскәрләрен Палестинадан һәм Месопо¬ тамиядән (хәзерге Ирак) кысрыклап чыгаралар. 1914 елның 23 августында Япония Антанта ягын¬ нан сугышка керә. Аның гаскәрләре Кытайда, Тын океан бассейнында герман биләмәләрен басып ала¬ лар. Япониянең сугыш хәрәкәтләрендә катнашы шу¬ ның белән төгәлләнә. Әмма аның союздашлар ягында Җиңел (кыр) артиллерия батареясы 251
Германия хәрби очкычы «Фоккер-Е III» Сораулар һәм биремнәр сугышуы Антанта илләренең Азиядәге колонияләренә көтелмәгән һөҗүмнән курыкмаска мөмкинлек бирә. Африкада союздашлар әкренләп Германияне коло¬ нияләреннән кысрыклап чыгаралар. Инглизләр Герма¬ нияне диңгез камалышында калдыруга ирешәләр. I Диңгез камалышы — дошман дәүләтләрнең суднолары өчен барлык диңгез юлларын ябу. 1914 елда союздашлар да, герман блогы да зур югалтулар кичерәләр. Германиянең «яшен тизлеген¬ дәге сугыш» планы барып чыкмый. Сугыш озакка сузыла. Антантаның һәм матди, һәм кеше ресурслары ягыннан өстенлеге Германия һәм аның союздашлары өстеннән җиңүгә ирешү мөмкинлекләре ача. 1. Алдагы параграфлар материалына таянып һәм түбәндә тәкъдим ителгәннәрдән дөрес җаваплар сайлап алып, Беренче бөтендөнья сугышының сәбәпләрен билгеләгез: — XX гасырда дөньяда илләрнең тигезсез үсеше; — эрцгерцог Франц Фердинандның Сараевода үтерелүе; — дөньядагы төп илләр мәнфәгатьләренең бәрелеше; — аеруча алга киткән илләрнең дөньяда лидерлыкка дәгъ¬ ва кылуы; — державаларның, яңа базарлар яулап алу өчен, конку¬ рентлык көрәше. Сайлап алган җавабыгызны аңлатыгыз. 2. Ни өчен Австро-Венгрия куйган ультиматум шартлары Сербия өчен кабул итәрлек булмый. 3. Беренче бөтендөнья сугышы XIX гасырдагы сезгә мәгъ¬ лүм булган сугышлардан нәрсә белән аерыла? Бу аерма¬ ларны ничек аңлата аласыз? 252
4. Сугышның беренче этабында Көнчыгыш фронтның роле нинди? 5. 1914 елгы сугыш хәрәкәтләренең барышын картадан күрсәтегез. 6. Дәфтәргә ультиматум, «Шлифен планы», диңгез кама¬ лышы төшенчәләрен күчереп языгыз һәм аңлатыгыз. 7. «1914—1918 елларда Беренче бөтендөнья сугышы» темасына таблица тутыра башлагыз. Елы Төп бәрелешләр Сугыш этабының нәтиҗәләре Көнчыгыш фронт Көнбатыш фронт БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫ ФРОНТЛАРЫНДА §25-26 1. 1914 елда кайсы дәүләтләр сугышка тартыла? 2. Ни өчен «Шлифен планы» барып чыкмый? 1915 елгы кампания. 1915 елда Германия бар көчен Көнчыгыш фронтта туплый. Командование көчсез¬ ләнгән Австро-Венгрия армиясенең Карпатта үз пози¬ цияләрен саклый алмавыннан курка. Бу очракта рус кавалериясенә Будапештка һәм Венага юл ачылачак. Моннан тыш, Германиянең башка дошманнарына караганда Россиянең икътисади яктан көчсезрәк бу¬ луы да исәпкә алына. Шуңа күрә Германия командо- ваниесе аның тиз арада сугыштан чыгуына өметләнә. Нөҗүмгә әзерлек гаять яшерен шартларда алып барыла. Германия корпуслары Австрия гаскәрләренең тылында Висладан көньяктарак яшеренәләр. Немец офицерлары Австрия солдатлары формаларын кияләр. 1915 елның маенда Горлица янында кеше саны буенча (җанлы көч) ике тапкыр, авыр артиллериядә 40 тапкыр өстен булган немецлар рус армиясе фронтын өзәләр. Июнь азагына ул 1914 елгы чиккә кире кайта. Июльдә немец гаскәрләре төньякка юл тоталар һәм, бер үк вакытта Көнчыгыш Пруссия территориясеннән һөҗүм 253
Беренче бөтендөнья сугышы заманында рус плакаты 1915, май — Горлица янында рус фронтын өзү башлап, Польшада рус армиясен камап алырга омты¬ лалар. Августта Варшаваны алалар. Зур югалтуларга, корал һәм сугыш кирәк-яраклары җитешмәүгә карамастан, рус армиясе көзгә таба немец¬ ларның һөҗүмен туктата. Фронт сызыгы Ригага, Мин- скига һәм Киевка якыная, әмма Россия каршылык күрсәтү сәләтен югалтмый. Көнбатыш фронтта сугыш хәрәкәтләре чикләнгән күләмдә генә алып барыла. 1915 елның апрелендә Ипр янындагы бәрелештә немецлар беренче тапкыр хлорга нигезләнеп эшләнгән агулы газ кулланалар. Аны «ип¬ рит» дип атыйлар. Ипрдан соң агулый торган матдә¬ ләрне һәр ике як та куллана башлый. Союздашларның фронт сызыгын француз провинцияләре Шампань һәм Артуада турыларга маташулары алар өчен зур югал¬ тулар белән төгәлләнә. 1915 елның апрелендә инглизләр һәм французлар Госманлы империясенең башкаласы Истанбул янында десант төшерәләр. Элек-электән Россия дәгъва кылган Кара диңгез бугазларын кулга төшерү Антанта иллә¬ ренә киләчәктә дошман белән сугышта өстенлекләр бирер иде. Ләкин ярты миллионлы инглиз-француз армиясен Көнбатыш фронттан алу файдага булмый. Ипрдагы сугыштан соң Газдан сукырайган солдатлар медицина ярдәменә чиратка басканнар 254
Төрекләр союздашларга җитди зыян ките¬ рәләр һәм 1916 елның гыйнварында гаскәр¬ ләрен чыгарырга мәҗбүр итәләр. Галлиполи операциясенең инициаторы, Бөекбрита¬ ниянең булачак премьер-министры У. Чер¬ чилль хәрби-диңгез министры постыннан китәргә мәҗбүр була. Сугышка яңа катнашучыларны җәлеп итү шулай ук гомуми көчләр нисбәтен үз¬ гәртми. 1915 елның маенда Антанта ягын¬ нан сугышка Италия кушыла. Башта ул союздашлардан заем ала, Төркия һәм Австро-Венгрия исәбенә алдан ук үзенә тер¬ риторияләр сорап куя. Әмма Италия армия¬ се уңышлы хәрәкәт итә алмый, Австро-Вен- грия чик буйларында аның һөҗүме кире кайтарыла. 1915 елның көзендә Үзәк державалар ягыннан Болгария сугышка керә. Аның хөкүмәтенә Германиянең Көнчыгыш фронт¬ тагы уңышлары уңай тәэсир ясый. Болга¬ рия армиясенең һөҗүме Сербия белән Чер¬ ногориянең җиңелүенә китерә. Аларның тар-мар ителгән гаскәр кал¬ дыклары Албания һәм Грециягә чигенә. Балкан фронтында 1918 елга кадәр тынлык урнаша. 1915 елда Бөекбританияне диңгез кама¬ лышына төшерү башлана. Моның өчен не¬ мец командованиесе су асты көймәләреннән файдалана. Алар Британиянең сәүдә флоты¬ на шактый зыян китерәләр. Доминионнар¬ дан һәм колонияләрдән азык-төлек ташуга Италия солдатлары һөҗүм вакытында. Плакат Германия су асты көймәсе сәүдә судносына һөҗүм итә Британия танклары төялгән эшелон 255
бәйле Англия өчен бу сизелерлек каза була. Германия дирижабельләренең Лондонга һава һөҗүмнәре башлана. Әмма алар, хәрби очыш булудан бигрәк, психологик тәэсир итү көченә ия булалар. 1916 елгы кампания. Германия командо- ваниесе бу кампанияне планлаштырганда, Антантаның ресурслар буенча Үзәк держа¬ валардан өстенлеген исәпкә алса да, Россия¬ нең киң колачлы һөҗүм операцияләренә көче җитмәс дип өметләнә. Германиянең төп максаты сугышны дәвам итү, күп кор¬ баннар һәм фаҗига китерәчәген Антанта илләре яхшы аңласын өчен, иң зур зыянны Франциягә салу була. 1916 елның февралендә немец гаскәрләре Верден ныгытмасына һөҗүм башлыйлар. Ул француз оборона системасында төп роль¬ не уйный. Верденның җиңелүе немецлар өчен Парижга юлны ачар иде. Июньгә кадәр сузылган көрәш «Верден иттарткычы» исе¬ мен ала. Анда ике яктан да 1 млн чамасы кеше һәлак була. Шулай да Верден бирел¬ ми. Франция янә рус гаскәрләренең уңыш¬ лы һөҗүмнәре — Брусиловның фронтны өзүе нәтиҗәсендә коткарыла. 1916 елның июнендә генерал А.А. Бру¬ силов җитәкчелегендәге Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре австриялеләрнең оборона¬ сын өзәләр. Австро-Венгрия Италиягә каршы алып барган уңышлы гына һөҗүмен тук¬ татырга, ә Германия Көнбатыш фронтта үз гаскәрләрен киметергә мәҗбүр була. Көнчы- Аэростаттан күзәтүче Германия артиллерия¬ сенә ут ачу юнәлешен күрсәтә Германия су асты көймәләре Франциянең төньягында немецлар бәреп тө¬ шергән Британия очучысы 256
Рус офицеры әсир төшкән германлыларны исемлеккә терки гыш фронтта барган сугышларда Үзәк блок илләре, үтерелгән, яраланган һәм әсир төшкәннәрне бергә исәпләп, 1,5 млн кешеләрен югалталар. Россия ирешкән уңышлар тәэсире астында Румыния дә 1916 елның азагында Антанта ягыннан сугышка керә, ләкин аның армиясе шундук диярлек тар-мар ителә. Румыния фронты оборонасын Россия армиясе үз өстенә ала. Брусиловның фронтны уңышлы өзүеннән файдала¬ нып, Англия белән Франция Көнбатыш фронтта ини¬ циативаны үз кулларына алырга тырышалар. 1916 ел¬ ның июлендә Сомма елгасы янындарак союздашлар, дүрт мәртәбә күбрәк көч туплап, герман позицияләренә һөҗүм ясыйлар. Инглизләр техника яңалыгы — танк¬ лардан файдаланалар. «Тимер хәшәрәтләр»не күргән немец солдатларының башта котлары алына. Чынлык¬ та исә беренче һөҗүмдә катнашкан әкрен йөрешле машиналарның яртысыннан артыгы туктап кала я сафтан чыга. Дүрт ай сугышканнан соң, ике яктан 1,2 млн кеше югалтып, союздашлар нибары 12 км алга китәләр. Сугыш барышында Бөекбританиянең диңгез¬ дә хакимлек итүенә каршы Германия тарафыннан ясалган бердәнбер омтылыш Төньяк диңгездә Германия һәм инглиз флотларының төп көчләре бәрелешенә китерә. 1916 елның 31 май — 1 июнендә Ютландия 1916, июнь — Брусиловның фронтны өзүе 257
Немец солдатлары кышкы окопларда диңгез сугышы була, ләкин җиңүче ачыкланмый. Нәр ике як зур югалтуларга дучар була. Сугышучы илләрдә каршылыклар арту. 1916 елда сугыш фронтларында һәм диңгездәге бәрелеш нәтиҗәләре Антантаның да, Үзәк державаларның да идарәче даи¬ рәләрендә аптыраш тудыра. Зур югалтуларга кара¬ мастан, сугышның ахыры күренми. Каршы көрәшүче яклар, аеруча Көнбатыш фронтта, 10 км дан артык эчкәре кергән куәтле оборона систе¬ масы булдыралар. Нөҗүм, гадәттә, артиллериядән дошман оборонасының беренче сызыгына дистәләрчә мең туп ядрәләре яудырудан башлана, әмма, аның барлык ут нокталарын бастыру өчен, ул гына да җитми. Аннары пулемет утыннан кырылучы җәяүле гаскә¬ риләр дошман окопларына бәреп керәләр. Әмма урна¬ шырга да өлгермиләр, аларга артиллерия уты өермәсе яудырыла, аның артыннан ук контрһөҗүм башлана. Аны кире кайтара алсалар да, һөҗүмне дәвам итү өчен, барыбер артиллерияне күчерергә, оборонаның икенче сызыгын, аның артыннан өченчесен штурмлау өчен, сугыш кирәк яракларын китерергә кирәк була. Ул «Британия хатын-кызлары: «Бар»,— диләр». Инглиз су¬ гыш плакаты 258
Африкалылар Көнбатыш фронтта ■ Инглизләр, югалтуларны каплау өчен, Европага Африка һәм Азия колонияләрендә җыйган солдатларны китерәләр. вакыт эчендә дошман резервларны китерергә һәм яңа ныгытылган чикләр булдырырга өлгерә. Һәр ике якның да кеше һәм матди ресурслары бик нык кими. Шуның белән бергә, сугышның икътисади нәтиҗәләре барлык илләрдә дә бертөрлерәк була. Ар¬ миягә алынган миллионлаган ир-атлар урынына хәзер заводларда һәм кырларда хатын-кызлар һәм балалар хезмәт куя. Фронтка корал, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек торган саен күбрәк таләп ителә. Тылда иң кирәкле товарлар җитешми. Хөкүмәтләр тылны мобилизацияләү буенча катгый чаралар күрәләр. Крестьяннарның азык-төлекләре көчләп тартып алына, карточка системасы кертелә, азык-төлек куллануга, күмер һәм кием-салымга норма¬ лар урнаштырыла. Халыкның күпчелеге хәерчелек чигендә кала. Шул ук вакытта хәрби заказлар үтәүче компанияләрнең табышлары күп мәртәбә арта. Үз заводларында герман артиллериясенең яртысын дияр¬ лек эшләп чыгаручы Крупп концерны гаҗәеп дәрәҗәдә байый. Алган табышлары буенча «Шнейдер һәм К°» Сугышның икътисади нәтиҗәләре нинди була? 259
1916, апрель — Ирландиядә восстание француз компаниясе, Англиянең «Виккерс» һәм «Армстронг-Виттворт» фирмалары һ. б. аңардан ка¬ лышмый. Сугышның беренче айларындагы патриотик күтә¬ ренкелек күпчелек профсоюзларны забастовкалардан баш тартырга мәҗбүр итә. Социал-демократик пар¬ тияләр хөкүмәтләргә гадәттән тыш вәкаләтләр бирүне хуплыйлар. Алар аерым салымнар кертүгә дә каршы килмиләр. Әмма, сугыш озакка киткәч, сугышучы илләрдә эшчеләр хәрәкәтенең җанлануы сизелә. Хәзер инде икътисади таләпләр белән бергә сугышка каршы лозунглар да куела. XVII гасырдан алып Бөекбритания колониясе булган Ирландиядә 1916 елның апрелендә инглизләргә каршы баш күтәрәләр. Бу «Кызыл пасха» дигән исем ала. Восстание канга батырыла, ә җитәк¬ челәре атып үтерелә. Сугыш һәм кризис. Сугыш озакка сузылган саен, сугы¬ шучы илләрдә икътисади кыенлыклар арта гына бара. Хәрби уңышсызлыкларның гаеплеләрен эзләү һәм сәяси җитәкчеләрне алмаштыру башлана. Германиядә 1916 елның августында Генераль штаб башлыгы Эрих фон Фалькенхайнны отставкага җибәрәләр. Аның урынына Пауль фон Гинденбург куела. 1916 елның Ирландия балалары, восстание бастырылганнан соң, Дуб¬ лин хәрабәләрендә. 1916 ел 260
азагында Германия солых төзү юлларын эзли башлый. Аның командованиесе җиңеп булмаслыкны аңлый һәм бары тик оборонага гына әзерләнә. Союздашларның тиз генә җиңүгә булган өметләре акланмый. 1917 елның язында һәм җәендә Антанта илләренең сугышта борылыш ясарга маташулары уңышсыз тәмамлана. Көнбатыш фронтта инглиз-фран- цуз операцияләре, Көнчыгыш фронтта рус гаскәрләре¬ нең июльдәге һөҗүмнәре нәтиҗә бирми. Сугышучы якларның көчсезләнүе үзен торган саен ачыграк сиз¬ дерә. Германия флотында сугышка каршы чыгышлар кабынып китә. 1917 елның язында һәм җәендә фран¬ цуз армиясендә шулай ук хөкүмәтне отставкага ки¬ тәргә мәҗбүр иткән чуалышлар башлана. Яңа хөкүмәт башлыгы Ж. Клемансо, сугышны дәвам итү өчен, пар¬ ламенттан гадәттән тыш вәкаләтләр алуга ирешә. Баш- командующий алыштырыла, 1918 елда бу урынга маршал Фердинанд Фош куела. Бөекбритания, Франция һәм Италиядә сугышның Европаны комга утыртуы, кан коюны дәвам итү өчен бернинди сәбәпнең дә булмавы турында фикерләр киң тарала. Бары тик хөкүмәтләрнең ясалма милли горур¬ лыклары һәм үҗәтлекләре генә сугыш хәрәкәтләренең тукталмавына сәбәп булып тора. П. Гинденбург Сугышучы илләрдә кризис билгеләре турында сөйләгез. ЖОРЖ КЛЕМАНСО Тарихи шәхесләр Жорж Клемансо (1841—1929) — 1906—1909 һәм 1917—1920 елларда Франциянең премьер-министры. Аның төп лозунгы Эльзас һәм Лотарингияне Франциягә кире кайтару була. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач та, Клемансо президент Р. Пуанкарены Германия белән көрәшкә бөтен көчне туплый бел¬ мәүдә гаепли. 1917 елда Р. Пуанкаре 77 яшьлек Клемансоны хөкүмәт башлыгы итеп куярга мәҗбүр була. Ж. Клемансо, гаять зур көч куеп, пацифистларны фаш итә, «үлгәнче сугышырга» чакыра. Германиягә начар мөнәсәбәте өчен аңа «юлбарыс» кушаматы такканнар. Франция 1918 елда шактый дәрәҗәдә аның тырышлыгы белән соңгы герман һөжумен кире кайтаруга ирешә. 261
Французларның сугыш плакаты Русларның сугыш плакаты Мондый каршылыклы фикерләр Россиядә аеруча киң тарала. Массаларның стихияле чыгышлары импе¬ ратор Николай II не тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итә. Аңа алмашка килгән Вакытлы хөкүмәт союздашлар алдында йөкләмәләрне үтәргә вәгъдә бирә. Шулай да рус армиясенең сугыш хәрәкәтләре алып барырга сәләте туктаусыз кими. Моның сәбәпләренең бер¬ се солдатларны Вакытлы хөкүмәт өчен көрәшмәскә, ә бәлки «солых эшен үз кулларына алырга» өндәгән большевиклар пропагандасы була. Германия командованиесе, Россиянең эчке хәлен катлауландырырга исәп тотып, большевикларны яклап чыга. Большевиклар партиясенең нейтраль Швейца¬ риядәге җитәкчеләренә Россиягә Германия террито¬ риясе аша кайтырга рөхсәт бирелә. Немец офицерлары дошман солдатлары белән туганлашуга каршы кил¬ миләр. Киресенчә, бу туганлашулар разведка өчен һәм рус солдатларына герман ныгытмаларының ныклыгын күрсәтү өчен файдаланыла. Көнчыгыш фронтта туган¬ лашулар солдат депутатлары советы инициативасы белән башлана. Аерым частьлар немец командирлары белән вакытлы килешүләр төзиләр. Рус һәм немец солдатлары тату гына очрашалар, бер-берсенә «кунак¬ ка» йөрешәләр, сувенирлар бүләк итешәләр. Германия, үзенең армиясе һәм тылының ныклы¬ гына таянып, дошманны эчтән таркату методын файдалана. Бу метод шактый нәтиҗәле булып чыга. Петроградта хакимиятне большевиклар алгач, Россия¬ нең яңа, Совет хөкүмәте барлык сугышучы якларга «аннексияләрсез һәм контрибуцияләрсез» солых төзер¬ гә тәкъдим итә. Антанта илләре бу тәкъдимгә җавап бирмәгәч, Советлар Россиясе Германия белән вакытлы солых төзи. Германия тәкъдим ителгән солых шартларыннан баш тартып, сугыш хәрәкәтләрен яңартканнан соң, Совет Россиясе капитуляциягә бара. 1918 елның 3 мар¬ тында Брест-Литовскида солыхка кул куела. Аның шартлары буенча, Россия 1 млн кв. км га якын терри¬ ториясен бирә, армиясен тарата, Германия һәм Австро- 262
Рус һәм немец солдатларының туганлашуы. 1917 ел Венгрия оккупацияләгән Финляндия белән Украина¬ ның бәйсезлеген таный. АКШның сугышка керүе һәм 1918 елгы кампания. Рус армиясенең көчсезләнүе инде 1917 елда ук Германиягә үз гаскәрләрен, Көнчыгыш фронттан алып, хәрби хәрә¬ кәт барган башка урыннарга күчерә башларга мөмкин¬ лек бирә. Октябрьдә герман дивизияләре Капоретто янындагы бәрелештә 100 км дан артыкка сузылган итальян фронтын өзәләр. Рухи төшенкелеккә бирелгән Италия армиясе ашыгып чигенә. Союздашларга, аны сугыштан чыгармас өчен, үз көчләрен ашыгыч рәвештә Италиягә җибәрергә туры килә. АКШның сугышка керүе дә зур роль уйный. Евро¬ пада сугыш башлануга, Америка эшмәкәрләрен Антан¬ та хәрби заказлар белән күмә. 1914—1916 еллар эчендә АКШ Антантаның иң зур кредиторына әйләнә һәм үзенә бурычлы илләрнең җиңелүенә юл куя алмый. Моннан тыш, Кушма Штатлар сугыштан соңгы килешү шартларын билгеләүдә катнашырга ниятлиләр. Германия башлап җибәргән су асты сугышы АКШ¬ ның сугышка керүенә төп сәбәп була. Атлантикада герман су асты көймәләре һөҗүменнән Антанта иллә¬ ренең кораблары гына түгел, Кушма Штатларныкы да һәлак була. Пассажир судносы «Лузитанияьпе баты¬ рулары америкалыларның бигрәк тә ачуларын китерә. Американың армиягә барырга өндәүче плакаты 263
«Ирландиялеләр, «Лузитания» өчен үч алыгыз». Сугыш плакаты 1917, 6 апрель — АКШның сугышка керүе АКШ президенты В. Вильсонның солых төзүдә арадаш¬ чы булу турындагы тәкъдимен Үзәк державалар кире кага. 1917 елның 6 апрелендә АКШ Германиягә сугыш игълан итә. 1918 елның җәенә АКШ Европага 1 млн чамасы кеше җибәрергә өлгерә. Океан артыннан килгән яңа көчләр 1918 елның март — июнендә Бөекбритания белән Франциягә Германиянең соңгы һөҗүмен кире кайтарырга ярдәм итәләр. Германия армияләренең күңелләрен күтәрү өчен, соңгы тапкыр «тынычлык өчен көрәш» игълан ителә. Немецлар, 1914 елдагы кебек, янә Парижга якынаялар. Барып җитәргә нибары 70 км гына калса да, штурмлау өчен көчләре җитми. Августта союздашлар, контрһөҗүмгә күчеп, инициа¬ тиваны үз кулларына алалар. Германия гаскәрләре 1915 елның 7 маенда инглиз судносы «Лузитания »нең һәлак булуы Ирландия ярлары буенда немец су асты көйгЛәсенең торпеда Һөҗүме нәтиҗәсендә 1154 кеше (шул исәптән 114 америкалы) һәлак була. 264
Америка гаскәрләренең Лондонга килүе. 1918 ел башлангыч позицияләренә алып ташлана һәм Франция территориясеннән чигенә башлыйлар. 1918 елның сентябрендә союздашлар Балкан фрон¬ тын өзәләр, Сербия, Румыния һәм Төркия юнәлешендә һөҗүм җәелдереп җибәрәләр. Болгария сугыштан чыга. 1918 елның октябрендә Төркия белән вакытлы килешү төзелә. Австро-Венгрия таркала башлый. Чехословакия бе¬ лән Венгрия үзләрен бәйсез республикалар дип игълан итәләр. Сербия, Хорватия, Словениядә Австриягә кар¬ шы восстаниеләр кабынып китә. 1918 елның 3 нояб¬ рендә Австрия һәм Венгрия сугыштан чыга. 1918 елның 3 ноябрендә Германиядә Киль хәрби- диңгез базасы диңгезчеләре командованиенең диңгезгә чыгу турындагы боерыгын үтәүдән баш тарталар һәм Берлин эшчеләре ярдәмендә восстание башлыйлар. Революция нәтиҗәсендә монархия бәреп төшерелә һәм республика игълан ителә. 9 ноябрьдә Вильгельм II тәхеттән ваз кичә һәм Голландиягә кача. Антанта илләре аны, сугыш башлануга гаепле кеше буларак, хәрби җинаятьче дип тануны һәм хөкемгә тартуны 1918, 11 ноябрь — Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлану 265
ТАБЛИЦА СУГЫШУЧЫ ИЛЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ЮГАЛТУЛАРЫ (САННАР ТҮГӘРӘКЛӘП АЛЫНГАН) Ил Сугышка керү вакыты Халык саны (млн кеше) Армиягә алынучылар саны (млн кеше) Сугышта югалтулар: һәлак булучылар / яраланучылар һәм әсирләр (млн кеше) Россия 1.08.1914 167,0 15,8 1,8/9,2 Франция 3.08.1914 39,6 7,9 1,3/5,8 Бөекбритания 4.08.1914 46,1 5,7 0,7/2,6 Италия 23.05.1915 35,9 5,6 0,6/2,2 Сербия (Черногория белән) 28.07.1914 4,9 0,8 0,3/0,4 Румыния 27.08.1916 7,6 1,0 0,3/0,5 АКШ 6.04.1917 98,8 4,3 0,1/0,4 Бельгия 4.08.1914 7,6 0,4 0,04/0,1 Г реция 30.06.1917 4,6 0,4 0,03/0,03 Португалия 9.03.1916 6,1 0,1 0,01/0,03 Франция колонияләре 3.08.1914 52,7 0,5 0,1/0,4 Бөекбританиянең доминионнары һәм колонияләре 4.08.1914 393,5 2,3 0,2/0,6 Барлыгы: Германиягә каршы блок илләре 813,4 44,8 5,48/22,26 Германия 1.08.1914 67,8 13,2 2,0/7,1 Австро-Венгрия 28.07.1914 58,6 9,0 1,1/7,0 Төркия 1.11.1914 21,7 3,0 0,8/1,0 Болгария 11.10.1915 4,7 0,4 0,1/0,4 Барлыгы: Үзәк державалар 152,8 25,6 4,0/15,5 Барлыгы: 966,2 70,4 9,48/37,76 ■ Сугышта катнашучы илләрнең куйган хәрби көч һәм югалту дәрәҗәләрен чагыштырып карагыз. Германияне һәм аның союздашларын җиңүгә кайсы дәүләтләр күбрәк өлеш керткән?
Европада Беренче бөтендөнья сугышы (1914—1918) О Антанта дәүләтләре һәм аларның союздашлары | ZI Германия һәм аның союздашлары О Нейтралитет саклаган дәүләтләр ♦.VIII19М Дәүләтләрнең сугышка керү вакыты Төп һөҗүм юнәлешләре -—-J. Германия һәм аның союздашлары гаскәрләренеке <5==—- Антанта гаскәрләренеке I I I Фронт сызыклары (1914—1917 еллар) х Су асты сугышлары булган х-х төп районнар «о. Иң эре диңгез сугышлары булган урыннар һәм аларның вакыты Башка фронтлардан алынган — Германия-Австрия гаскәрләрен рус фронтына кертү Сербия гаскәрләренең чигенүе -♦== һәм 1915 ел ахырында аларны эвакуацияләү 1916 елда Нарочь күле буенда һәм Көньяк-Көнбатыш фронтта рус гаскәрләренең һөҗүме Россия сугыштан чыккан вакытка Көнчыгыш фронт сызыгының үзгәрүе (октябрь, 1917) Австро-Венгриядә (X 1918), )■ Германиядә (3—9. XI 1918) восстаниеләр 1918 елның 11 ноябрендә вакытлы килешү төзелгән вакытка Көнбатыш. Италия һәм Балкан фронт сызыклары суз Компьен солыхы төзелү Германия һәм аның г——союздашлары I зм пю | капитуляцияләгән вакыт
таләп итәләр, әмма Голландия хөкүмәте аны бирүдән баш тарта. 11 ноябрьдә Германия, союздашлар куйган шарт¬ ларга риза булып, вакытлы килешүгә кул куя. Авыр, канкойгыч сугыш, ниһаять, тәмамлана. Сораулар һәм биремнәр 1. «1914—1918 елларда Беренче бөтендөнья сугышы» дигән таблицаны (253 бит) тутыруны дәвам итегез. Сугышның характеры, якларның көчләре, һәр фронтның әһәмияте, союздашлар арасындагы мөнәсәбәтләр турында нәтиҗәләр ясагыз. 2. Сугышның төрле чорларында Россиянең роле турында сөйләгез. 3. Карта буенча 1915—1918 еллардагы сугыш хәрәкәт¬ ләренең барышын күзәтегез. 4. Сугышучы яклар армияләренең ни өчен торган саен сугыштан алҗый баруын аңлатыгыз. 5. Сугышка тартылган илләр халкының тормыш дәрә¬ җәсенә һәм икътисади хәленә сугышның тәэсире нинди була? 6. Сугышучы илләрдә сугышка каршы һәм революцион чыгышлар турында сөйләгез. Аларның сугыш нәтиҗәлә¬ ренә тәэсире нинди була? 7. АКШ Беренче бөтендөнья сугышына кайчан һәм ни өчен кушыла? 8. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен сугышта Антанта илләре җиңеп чыга? Документлар өйрәнәбез ИПР ЯНЫНДА ГАЗ ҺӨҖҮМЕНДӘ КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН (1915 ЕЛ, 22 АПРЕЛЬ): Газ баллоннары алты километрлы участокта урнаштырылган иде. Аларның газы биш минут эчендә чыгып бетте. Газ болытының биеклеге башта кеше буе, аннары биегрәк, ә эчкә таба 600 метрдан 800 метрга кадәр җитте. 15 мең кеше хлор белән агуланды, шуларның 5 меңе, ягъни 33% ы үлде. Солдатлар <...> яшел-сары төстәге гаять зур газ болытының, җир астыннан чыгып, әкрен генә үзләренә таба килүен, һәр иңкүлекне, траншеяларны һәм чокырларны тутырып, җир өстенә җәелүен күрделәр. Гаскәрләрне элек гаҗәпләнү, аннан соң курку һәм, ниһаять, каушау, өметсезлек хисләре чолгап алды. Төтен болытлары, тирә-юньне каплап, кешеләрне булыктыра-булыктыра үлем газабында тыпырчынырга мәҗбүр итте. Йөри алучылар үзләрен аяусыз эзәрлекләп килүче хлор болытыннан уздырырга тырышып (һәм әлбәттә юкка) йөгерергә тотындылар. 268
ФРАНЦУЗ ЯЗУЧЫСЫ АНРИ БАРБЮС ВЕРДЕН СУГЫШЫ ТУРЫНДА: Чабылган башактай зур гына урманнар егылып калды, хәтта өчәр рәт җир тулы капчыклар түшәлгән ныгытмалар тишкәләнеп бетте; бөтен урам чатларына корыч яңгыры яуды, юлларның асты өскә килде, һәр җирдә ватык кыйпылчыклар, җимерек олаулар, туракланган мәет, шартлаган корал кисәкләре аунап калды. ■ Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен сугышучы илләрнең армияләрендә сугышка каршы фикерләр артканнан-арта бара? Җавап өчен параграф текстыннан һәм документлардан файдаланыгыз. АКШ ПРЕЗИДЕНТЫ В. ВИЛЬСОН СӨЙЛӘГӘН НОТЫКТАН (1916 ЕЛ, ИЮЛЬ): Без дөньяда гаять зур роль уйнарга тиешбез... Соңгы бер яки ике ел эчендә без бурычлы ил булудан туктап кредит бирүче илгә әйләндек. Сез шушы бер фактның гына әһәмиятен булса да игътибарга аласыз микән. Дөньядагы алтынның иң күбесе, беркайчан булмаганча зур күләмдә, безнеке, һәм дә шушы көннән башлап безнең эшебез — заемнар бирү, эре халыкара предприя¬ тиеләргә булышу, аларны алга җибәрү. Безгә шактый зур дәрәҗәдә бөтен дөньяны финансларга, үзебез белгәнчә һәм аңлаганча, аның белән булдыра алган хәтле идарә итәргә туры килә. В. Вильсонның әлеге фикере АКШның шуннан соң сугышка керүе белән ни рәвешле бәйләнгән? АНТАНТА ИЛЛӘРЕ БЕЛӘН ГЕРМАНИЯ АРАСЫНДА ВАКЫТЛЫ СОЛЫХ ТУРЫНДАГЫ КИЛЕШҮДӘН (1918 ЕЛ, 11 НОЯБРЬ): Вакытлы солыхка кул куелганнан соң, 6 сәгать эчендә коры җирдә һәм һавада хәрби хәрәкәт¬ ләрне туктату <...> Унбиш көн эчендә, сугышып алынган илләр — Бельгия, Франция, Люксембург, Эльзас һәм Лотарингия территорияләреннән кичекмичә гаскәрләрне чыгару <...> Германия армиясе түбәндә саналган сугыш материалын — биш мең туп, 25 мең пулемет, өч мең миномет һәм, төнлә бомбага тотучыларны да кертеп, 1700 аэроплан <...> бирде. Рейнның сулъяк ярындагы территорияләрдән герман гаскәрләрен чыгару. Алар союздашлар һәм Кушма Штатларның оккупацион гаскәрләре күзәтчелегендә җирле хакимиятләр тарафыннан идарә ителәчәк. Аралашу чараларын һәм су юлларын бозуны тыю. Союздашларга биш мең паровоз, 150 мең вагон һәм биш мең йөк машинасы бирү. Союздашлар һәм Кушма Штатлар күрсәткән портлардагы бүгенге көндә булган барлык су асты көймәләрен (су асты крейсерларын һәм мина транспортларын кертеп) барлык кирәк-яраклары белән союздашларга һәм Кушма Штатларга бирергә. Германиянең су өсте хәрби суднолары <...> кичекмәстән коралсызлана һәм беркая да чыкмый тора. Германиягә союздашлар көчләп таккан вакытлы солых шартларына характеристика бирегез. Сез ничек уйлыйсыз, соңыннан Германиядә алар ни өчен гадел булмаган шартлар дип кабул ителәләр?
7 БҮЛЕК XIX-XX ГАСЫР БАШЫНДА ФӘН, МӘДӘНИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ XIX гасыр шул заманда яшәүчеләр тарафыннан аң-гакыл тантана кыл¬ ган, фән һәм техника моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә алга киткән, рухи тормыш чәчәк аткан чор дип кабул ителә. Дөрестән дә, кешелек дөнья¬ сы тирә-як мохитне һәм үз-үзен танып белүдә искиткеч зур адым ясый. §27 ТЕХНИК ПРОГРЕСС ҺӘМ ФӘННИ КАЗАНЫШЛАР Техник прогресс тизләнешенең башлангыч чоры. Фәнни- техник фикер казанышлары индустриаль илләрдәге үзгәрешләрнең иң мөһим башлангычы булып тора. XIX гасыр азагына фәнни белем һәм техник прогресс югары темпларда алга китә. Транспорт һәм элемтә үскән саен, үзара охшаш проблемалар өстендә эшләүче галимнәр бер-берсенең фәнни фикер җимешләреннән файдалану гына түгел, ә бәлки туган идеяләрне коллегалары белән турыдан- туры һәрьяклап тикшерү мөмкинлеге дә алалар. Элегрәк аермалар ныклыгы бәхәссез булып тоелган фәннәр чигендә тикшеренүләр үткәрү фәннәрнең үре¬ леп үсүенә нигез сала. Мәсәлән, химия алга киткән саен, ул химик процессларның физик ягын, органик дөньяның химиясен өйрәнә башлый. Яңа фәнни дисцип¬ линалар — физик химия, биохимия һ. б. барлыкка килә. Фәннең бер юнәлешендәге гыйльми ачышлар чиктәш өлкәләрдә уйлап табуларның чылбырлы реакциясен барлык¬ ка китерә. Фәнни прогресс техник прогресс белән якыная. Фәндә практиклардан яңа үлчәү приборлары һәм җиһазлар таләп ителгәнгә, тәҗрибәләр торган саен күбрәк үткәрелә Г. X. Эрстед электр тогының магнит кырын күрсәтә 270
башлый. Эксперимент нәтиҗәләре (аеруча химия, элек¬ тротехника өлкәсендә), машина һәм приборларның тәҗрибә үрнәкләре үз чиратында җитештерүдә кулла¬ ныла. Фәнни казанышлар. Фән пар двигательләренең эшен камилләштерү проблемасына зур игътибар бирә. Бу термодинамика, җылылык энергиясенең механик энер¬ гиягә әверелү законнарын ачарга мөмкинлек бирә. Төрле илләрнең галимнәре — инглизләр Уильям Том¬ сон (соңыннан лорд Кельвин), Джеймс Прескотт Джо¬ уль, немецлар Герман Гельмгольц, Рудольф Клаузиус һәм башкалар һәркайсы мөстәкыйль эшлиләр. Әмма бу аларга бертөсле (охшаш) нәтиҗәләр ясарга, аерым- аерым двигательләрнең файдалы эш коэффициентын һәм егәрлеген билгеләргә мөмкинлек бирүче формула¬ лар чыгарырга комачаулык итми. Температура үзгәргәндә газ һәм парның нинди хәлгә керүләрен өйрәнеп, химиклар һәм физиклар — фран¬ цуз Жозеф Луи Гей-Люссак, инглиз Джон Дальтон, ита¬ лияле Амедео Авогадро — матдәнең атомар төзелеше теориясенә нигез салалар, аның молекуляр һәм атом массасын билгеләү ысулын тирәнтен өйрәнәләр. Химия җитештерү ихтыяҗлары белән үзара тыгыз бәйләнештә үсә. XIX гасырда бензол һәм бутилен кебек химик кушылмалар булдырыла, газларны сыеклан¬ дыру, молибден, вольфрам, фтор алу методлары табыла. Металларның үзлекләрен өйрәнү электромагне¬ тизмны ачуга китерә. Дания физигы Ганс Христиан Эрстед һәм француз Андре Мари Ампер электр тогы¬ ның магнит кыры булдыруын исбатлыйлар. Инглиз галиме Майкл Фарадей электромагнит индукциясе күренешен ача. Инглиз физигы Дж. П. Джоуль һәм рус физигы Э. X. Ленц токның җылылык тәэсир итү көчен исәпләп чыгаралар. Немец физигы Георг Ом электр чылбыры каршылык күрсәтү зурлыгы һәм ток көче арасындагы нисбәтне билгели. Болар бар да куллануда куркынычсыз электродвигательләр һәм генераторлар, шәһәрләрне һәм заводларны электр белән тәэмин итү системалары төзү өчен зур әһәмияткә ия була. У. Томсон (лорд Кельвин) Ж. Л. Гей-Люссак М. Фарадей 271
Каешлы күчергеч белән тоташтырылган пар двигателе һәм динамо-машина. 1880 еллар Ясалган ачышлар фәннең башка өлкә¬ ләре алга китүгә дә ярдәм итә. Мәсәлән, электр энергиясенә ия булу электролиз — электроток тәэсире астында химик кушыл¬ маларның таркалуы — өлкәсендә тикшере¬ нүләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Матдә Г. Р. Кирхгоф Телескоп. XIX гасыр азагы үзлекләре турында белемнәрне тирәнәйтергә мөмкин¬ лек бирүче яңа приборлар барлыкка килә. Немец химигы Густав Роберт Кирхгоф һәм физик Роберт Вильгельм Бунзен кызган җисемнәрдән таралучы як¬ тылык дулкыннары нигезендә матдәнең сыйфат һәм микъдар ягыннан составын билгеләргә мөмкинлек бирүче спектраль анализ методын булдыралар. Алар цезий һәм рубидий кебек яңа элементлар ачалар. Спектраль анализ методы астрономиядә дә киң кулла¬ нылыш таба. Астрономнарның шулай ук Нептун пла¬ нетасын ачарга мөмкинлек бирүче куәтлерәк телескоп¬ лары барлыкка килә. Әмма таныш планета Уранның Кояш тирәли әйләнүендә «дөрессезлекләр» булуын күзәтүләр нигезендә моңа кадәр үк инде Нептунның барлыгы математик юл белән исәпләп чыгарыла. XIX гасыр табигать белемендә әгәр дә фәнни нәти¬ җәләр математик нигезләнмәсә һәм төгәл формула¬ ларда чагылдырылмаса тулы була алмый дигән нык¬ лы карашлар урнаша. Болай якын килү математика үсешенә ярдәм итә. Немец галиме Карл Фридрих Гаусс — саннар теориясен, рус математигы Н.И. Лоба¬ чевский — неевклид геометриясен, инглиз математигы Джордж Буль математик логика нигезләрен тирәнтен өйрәнәләр. Медицина зур уңышларга ирешә. XIX гасыр урта¬ сыннан хирургик операцияләрдә беренче тапкыр нар¬ коз кулланыла башлый, яраларны йогышсызландыру ысулы ачыла (инглиз хирургы Джозеф Листер). Фран¬ цуз галиме Луи Пастер микробиологияне үстерүгә ни¬ гез сала, ул йогышлы авыруларның барлыкка килүен 272
фәнни тикшерә, аларга каршы вакцинация (прививка ясау) методын тирәнтен өйрәнә. Табигать фәннәре белгече инглиз Чарлз Роберт Дарвинның тикшеренүләре сенсаци¬ он характер ала. Ул, экспедицияләр вакы¬ тында җыйган һәм биология фәне туплаган мәгълүматларны гомумиләштереп, үсемлек¬ ләрнең, хайваннарның хәзерге төрләре һәм кешенең эволюция барышында, табигый сайланыш юлы белән барлыкка килүе ту¬ рында тәгълимат эшли. Шуның белән бергә, кешеләрнең кешесыман маймыллардан ки¬ леп чыгулары турында фаразлар әйтә. Дарвин өйрәтмәләре элек фәндә тере табигатьнең үзгәрмәс (даими) булуы турын¬ дагы өстенлек иткән карашларга, шулай ук адәмнең Ходай тарафыннан үзенә охшатып яратылуы турында дини фикерләргә каршы чыга. Күп мәктәпләрдә дарвинизмны өйрәнү тыела (бу тыю XXI гасырда да АКШның кайбер штатларында үз көчендә кала). Австрия натуралисты Грегор Иоганн Менделънең һәм немец биологы Август Вейсманның Луи Пастер. Рәссам А. Эделъферт Халык алдында наркоз кулланып ясалган беренче опе¬ рация. 1846 ел 273
Ч. Дарвин Дарвинга һәм дарвинизмга карикатура В. Рентген моннан соңгы тикшеренүләре нәселдәнлек законнары¬ ның Ч. Дарвин фаразлаганнан күпкә катлаулырак булуын күрсәтә. Шулай да аның XX гасырда да бәхәсле булып калган теориясен кире кагарга аларның фактик мәгълүматлары җитми. XIX гасырда механистик карашлар кризисы. Фәнни фи¬ кер казанышлары дөньяда бар нәрсәнең акыл танып белә алырлык чагыштырмача гади кануннарга буйсы¬ нуы турында галимнәрдә ныклы караш формалашуга нигез була. Алар француз астрономы Пьер Лапласның «Кояш системасының барлыкка килүен аңлату өчен, миңа Алланың барлыгы турындагы гипотезаны ките¬ рергә кирәк булмады» дигән сүзләрен лозунг итеп алалар. Табигатьнең төп законнары инде ачылган һәм фәнгә булган мәгълүматларны системага салырга гына кала дигән инану киң тарала. Философиядә атеистик карашлар популяр була башлый. Немец философлары Людвиг Фейербах һәм Бруно Бауэр үз фикерләрен әйтәләр. I Атеизм — Алланың барлыгын кире кагу һәм шуңа бәйле рәвештә динне кабул итмәү. XX гасыр чигендә дөнья турында төзек һәм ачык күзаллаулар җимерелә башлый. 1895 елда немец гали¬ ме Вильгельм Рентген үтә күренми торган җисемнәр аша үтеп керә алучы нурларны ача, аларны рентген нурлары дип атыйлар һәм яралануларга, төрле авыру¬ ларга диагноз куюда файдаланалар. 1896 елда француз физигы Антуан Беккерель табигый радиоактивлык күренешен ача. Боларның барысын да булган фәнни белемнәрдән чыгып кына аңлату мөмкин булмый. Резерфорд тарафыннан атомның катлаулы төзелеше һәм элементар кисәкчәләр ачылу тагын да күбрәк «сюрпризлар» китерә. Планеталар Кояш тирәли әйлән¬ гән кебек, электроннарның да, шул ук законнарга буйсынып, атом төше тирәсендәге орбиталар буенча хәрәкәтләнүе һәм атомның кечкенә генә Кояш систе¬ масын хәтерләтүе турындагы башлангыч фаразлар акланмый. Дания галиме Нилъс Бор 1913 елда элек- 274
тронның үзен ничек тотасын алдан күреп булмауны, аның атом төше тирәсендә әйләнү орбитасын ирекле үзгәртеп, бер үк вакытта энергия нурланышы китереп чыгара алуын исбат итә. Фән дөньясы өчен Альберт Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе зур үзгә¬ реш була. Ул вакыт һәм пространство турында элек яшәп килгән күзаллауларны 1905 һәм 1916 елларда басылган хезмәтләрендә кире кага. XIX гасырның таби¬ гать фәннәре белгечләре пространствоны бушлык яки материя белән тулы ниндидер «эфирлы» субстанция дип саныйлар. Вакыт агышын бөтен Галәм өчен бердәм даими зурлык буларак кабул итәләр. Эйнштейн исә вакыт һәм пространствоны материянең халәтенә һәм аның массасына бәйле аерым бер үзлекләргә ия дип таба. Механиканың И. Ньютон ачкан классик закон¬ нары тулы булып чыкмый, чөнки җисемнең массасы һәм аңарда бара торган физик процессларның тизлеге (секундына 300 мең км дан (яктылык тизлеге) арта алмый) хәрәкәт тизлегенә бәйле. Гомумән алганда, XX гасыр башы фәне дөньяның элеккеге күзаллауларга караганда шактый катлаулы¬ рак төзелгән булуын ачыклый. Философия үсешенә XIX гасыр башында яшәгән немец фикер иясе Георг Гегельнең хезмәтләре зур йогынты ясый. Ул диалектиканың төп законнарын, ягъни табигать, кешелек җәмгыяте һәм кешенең фи¬ кер йөртү процессы закончалыкларын танып белергә өйрәтүче алымнарны һәм методларны формалаштыра. Гегель идеяләренә таянып, иҗтимагый-сәяси (гумани¬ тар) фәннәр шулай ук әкренләп примитив материа¬ листик карашлардан арына баралар. XX гасыр башына мөстәкыйль фәнни дисциплина буларак социология — җәмгыять үсеше һәм эшчәнлеге, аның төрле төркемнәре арасында үзара мөнәсәбәтләр турындагы фән аерылып чыга. Аңа нигез салучылар немец Макс Вебер, француз Эмиль Дюркгейм һәм аме¬ рикалы Торстейн Веблен була. Кешене һәм аның үз- үзен тоту мотивларын өйрәнүдә Австрия психологы һәм табиб-психиатры Зигмунд Фрейдның өлеше шактый А. Эйнштейн Г. Гегель 3. Фрейд 275
Тиффани фирмасында эшләнгән өстәл электр лампасы. XX гасыр башы Иң беренче тегү машинасы зур була. Ул фәнни сөйләмгә «эчке аң», «аңлап җиткер¬ мәү», «аңламыйча эшләү», «тыелган теләкләр» һ. б. төшенчәләрне кертә. Җәмгыятьтәге сәяси тормышның үсеш законнары, хакимият һәм дәүләт идарәсенең тормышка ашырылу юлларын өйрәнүче фән — полито¬ логия барлыкка килә. Аны Принстон университеты профессоры һәм ректоры, соңыннан АКШ президенты В. Вильсон башлап җибәрә. Техника һәм төзелешнең алга китүе. Фәндәге уңышлар техника һәм төзелешнең алга китүендә дә үзен сиз¬ дерә. Тормыш-көнкүрештә уңайлыклар тудыручы яңа товарлар — газ плитәләре, зур лампалар, лифтлар, тегү машиналары һ. б. күренә башлый. Пароходлар, тимер юллар барлыкка килү транспорт үсешендә әле беренче адым гына була. 1879 елда Германиянең «Сименс» фирмасы Берлинда уздырыл¬ ган күргәзмәгә беренче «шәһәр электр тимер юлын» куя. 1881 елда Берлинның Лихтерфельд бистәсендә беренче трамвай файдалануга тапшырыла. 20 кешелек вагон сәгатенә 30 км тизлек белән бара. Аннан соң трамвайлар АКШ һәм Россия урамнарында күренә башлыйлар һәм атлы арбаларны бик тиз кысрыклап чыгаралар. 1882 елда Германиядә троллейбуслар җи¬ тештерелә башлый. 1890 еллардан һәр җирдә тимер юлларны электрлаштыру башлана. Энергетика һәм сәнәгать комплексларының эшләп торуы зур күләмнәрдә чимал, ягулык материаллары, «Форд» автомобиле әзер продукция ташуны (күчереп йөртүне) таләп итә. Шул ук вакытта бөтен җирдә ти¬ мер юл салуның мәгънәсе булмый. Күп кенә илләрдә пар двигателе белән йөк арбалары ясарга тырышып карыйлар, әмма алар бик тә ышанычсыз, әкрен йөрешле һәм кыйммәт булып чыга. Яңа төр транспорт исә бензин белән эшләүче эчке янулы двигательләр уйлап табылу нәтиҗәсендә генә барлыкка 276
Бертуган Райтлар очкычы килә. 1885 елда Германиядә инженерлар Карл Бенц һәм Готлиб Даймлер бензин двигательле мотоцикллар чыгара башлыйлар, ә 1890 елларда беренче автомо¬ бильләр пәйда була. Тиздән алар иң мөһим транспорт чараларының берсенә әйләнә. Моңа 1895 елда ирлан¬ дияле Джон Дэнлоп уйлап тапкан өреп кабартыла торган резина шиннар ярдәмендә ирешелә. Элек, каре¬ таларныкы кебек автомобиль көпчәкләре дә металл¬ дан эшләнеп, аларда йөрү бик тә уңайсыз була. 1914— 1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышына алга киткән илләрдә автомобильләр саны 2 миллионга җитә. Шул ук вакытта конструкторлар һава транспорты булдыру өстендә эшлиләр. Бензин двигательле беренче очкыч АКШта 1903 елда бертуган Райтлар тарафын¬ нан эшләнә. Үз вакытында ул, автомобиль кебек үк, кызык вакыйга буларак кабул ителә. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы башланганда ук, 1 т бомба күтәрә алырлык һәм пулеметлар белән җиһазландырылган очкычлар ясала. Хәрби хәрәкәтләрдә аларны разведка Кер юу машинасы. XIX гасырның 50 нче еллары өчен дә, дошман гаскәрләренә һөҗүм ясар өчен дә файдаланалар. Бомбардировка һәм истребительләр авиациясе барлыкка килә. Яңа техник казанышлар шәһәрләрнең тагын да үсүенә ярдәм итә, бу исә җитеш¬ терүне арттыруның мөһим шарты булып Т. Эдисон үзе уйлап тапкан фонограф (магнитофонның беренче үрнәге) белән 277
АБеллның телефоны һәм аны куллану ысулы. Америка фәнни журналындагы рәсем Г. Маркони тора. 1879 елда Америка уйлап табучысы Томас Эди¬ сон кыздыру лампасын ача. Шәһәр урамнары һәм фатир¬ лар газ белән түгел, электр белән яктырыла башлый. Шәһәр метрополитен линияләрен төзү башлана. Беренче җир асты тимер юлы Лондонда инде 1860— 1863 елларда ук төзелә, әмма анда пар белән хәрәкәткә китерелүче поездлар файдаланыла. Җир асты электро- поездларына соңрак, 1890 елда күчәләр. 1896 елда — Будапештта, 1900 елда — Парижда һәм 1902 елда Берлинда метрополитеннар файдалануга тапшырыла. Яңа төзелеш материаллары уйлап табу нәтиҗәсендә, шәһәр төзү мөмкинлекләре шактый үсә. Нью-Йоркта Бруклин күпере салына, аның ярты километр озынлы¬ гындагы үзәк торыгын асылмалы чылбырлар тотып тора. 1880 елда АКШта беренче күп катлы йорт салы¬ на. Парижда 1889 елгы Бөтендөнья күргәзмәсе ачылу уңаеннан инженер Гюстав Эйфель тарафыннан төзе¬ леп, соңыннан үзен төзегән конструктор исемен алган 300 м биеклектәге металл манара төзелеш технология¬ ләре казанышларының символына әверелә. Бизнес һәм җитештерү белән идарә итү өчен, элемтә чараларының алга китүе аеруча зур әһәмияткә ия була. 1876 елда Америка уйлап табучысы Александр Белл телефон аппаратына патент ала, ә бер елдан инде АКШта беренче телефон станциясе төзелә. Соңын¬ нан алар Европа башкалаларында да барлыкка килә. 1896 елда Италия инженеры Гульельмо Маркони электр импульсларын чыбыксыз тапшыру ысулын уйлап таба. 1901 елда беренче радиосигналларны Ат¬ лантика аша җибәрергә мөмкин була. Хәрби техника үсеше. Дөньяның алга киткән илләре хәрби техниканы үстерүгә аерым игътибар бирәләр. Аларның һәркайсы коралларның сыйфаты ягыннан көндәшләрен уздырырга тырыша. Мәсәлән, XIX гасыр¬ ның башыннан уртасына кадәр тупларның ату ерак¬ лыгы 1,5—2,0 км дан 3,5—4,0 км га кадәр арта. 278
МК IV инглиз танкы. 1918 ел Гасыр азагына шартлаткыч матдәләрне камилләш¬ терү, туп көпшәләрен корычтан кою нәтиҗәсендә, алар- ның ату тизлеге һәм ату ераклыгы шактый нык арта. Җәяүле гаскәрләр өчен яңа корал — пулеметлар, авто¬ мат мылтыклар барлыкка килә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында авыр артил¬ лерия үсешендә алда баручы Германия, ныгытмаларны алу өчен, мортиралардан — тоннага якын авырлыктагы снарядларны 14 км га кадәр ераклыкка атучы кыска көпшәле артиллерия тупларыннан файдалана. Немец¬ лар, Парижны тупка тоту өчен, тимер юл платфор¬ масында китерелеп, ядрәләрен 100—120 км ераклыкка тондыручы «Колосаль» дигән уникаль корал кулла¬ налар. Хәрби техниканың камилләшә баруы хәрби-диңгез төзелешендә аеруча күзгә ташлана. Наполеон сугыш¬ лары вакытында диңгез бәрелешләрендә җилкәнле агач суднолар катнаша. XIX гасыр уртасына алдынгы дер¬ жавалар броненосецлар — броня белән капланган ко¬ рыч корпуслы эре сугыш кораблары белән коралланган Эйфель манарасы Нью-Йорктагы иң әүвәл салынган биек биналарның берсе. 1894—1895 еллар 279
Америкалы Ричард Гатлинг үзе уйлап тапкан барабанлы магазин белән җиһазландырылган пулеметы янында була. XIX гасыр ахырында алар дөньядагы алга киткән илләрнең флотларында төп хәлиткеч һөҗүм көчен тәшкил итәләр. 1907 елда Англиядә яңа «Дредноут» корабы суга төшерелә. Ул шул замандагы хәрби суднолардан ату куәте ягыннан якынча ике тапкыр, ә тизлеге һәм маневрлылыгы буенча бер ярым тапкыр өстенрәк була. Мондый төр кораблар линкор дигән исем ала. «Броня һәм снаряд» ярышы башлана: конструкторлар артил¬ лериянең көчәюенә тагын да ныграк һәм калынрак броня ясау белән җавап бирәләр. Дошманның көче җитмәслек «коры җир броне¬ носецы» төзү идеясе дә техник фикерләү нәтиҗәсе буларак туа. АКШта Гражданнар сугышы елларында ук броне¬ поездлар кулланыла башлый. XX гасыр башында күп кенә армияләр бронемашиналар, Беренче бөтендөнья сугышы елларында танклар белән тулыландырыла. Хәрби техниканы үстерү һәм камилләштерүгә таләп арту тулаем техник прогрессны тизләтүнең мөһим сәбәбе булып тора. Әмма җимергеч кораллар ясау шул чорның күп кенә фикер ияләрендә канәгатьсезлек тудыра. Сораулар һәм биремнәр 1. XIX гасырда фән һәм техниканың тиз үсү сәбәпләре нидән гыйбарәт? 2. XIX—XX гасыр башындагы иң әһәмиятле фәнни ачыш¬ ларны санагыз. 3. XX гасыр башында вульгар-материалистик карашлар¬ ның кризис кичерү сәбәпләрен аңлатыгыз. 4. Шәһәрләрнең тышкы күренешендә, көндәлек тормышта һәм җитештерү үсешендә техник казанышларның нинди чагылыш табуы турында сөйләгез. 5. Ни өчен хәрби техниканы камилләштерүгә аерым игъ¬ тибар бирелә? Аның нинди казанышлары аеруча зур әһә¬ мияткә ия була? 6. Гыйлем ияләренең берсе һәм аның ачышлары турында чыгыш әзерләгез. 280
XIX—XX ГАСЫР БАШЫНДА МӘДӘНИ МИРАС Революцион эпоха классицизмы. Бөек француз рево¬ люциясе елларында күп кенә язучылар, шагыйрьләр һәм рәссамнар үзләрен Европа һәм дөнья тарихы өчен борылыш чорында яшибез дип саныйлар. Европа мо¬ нархияләре армияләренә һәм Бурбоннар династиясен торгызырга маташучыларга каршы көрәшкән заман¬ дашларының гомерләрен һәм эшчәнлекләрен алар чын батырлык үрнәге буларак кабул итәләр. Моны антик чордагы легендар батырлар башкарган гаҗәеп эш- гамәлләргә тиңлиләр. Бу чордагы сәнгати иҗатка яхшылык белән яманлыкны, бөеклек белән түбәнлекне төгәл чикләп һәм капма-каршы куеп күрсәтү хас. Француз рәссамы Жак Луи Давид үзе ясаган портрет¬ ларда революциянең җитәкчеләренә дә, аңардан газап күрүчеләргә дә дан җырлый, «Маратның үлеме» кар¬ тинасы аның иң танылган рәсемнәренең берсе була. Бөек француз революциясе игълан иткән «азат¬ лык, тигезлек, туганлык» идеаллары Европа мәдәния¬ §28 Фридрих Шиллер тенең күп кенә вәкилләрен җәлеп итә. Фридрих Шиллер һәм Иоганн Вольфганг Гёте кебек атаклы немец шагыйрьләре ре¬ волюцион классицизм рухында иҗат итә¬ ләр. Әмма якобинчылар диктатурасын һәм Наполеон яулап алуларын алар гаепләп чыгалар. Европаның рухи тормышында романтизм. Халыкның укымышлы катлаулары ирек¬ сезләүләргә, бөлгенлеккә китерүче рево¬ люцион үзгәрешләргә сагаеп карый баш¬ лый. Революция, террор һәм репрессия¬ ләрнең хәтәр нәрсә булуына төшенү консер¬ ватизмның көчәюенә китерә. Консерватив караш яклылар бары тик эзлекле эволю¬ цион үзгәрешләрне генә бердәнбер кабул итәрлек күренеш дип таныйлар. Ж. Л. Давид. Маратның үлеме. 1793 ел 281
И. В. Гёте Җәмгыятьтәге үзгәрешләр аның рухи тормышында да чагылыш таба. Сәнгати иҗатта романтизм кебек юнәлеш популяр булып китә. Күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр Урта гасырлар традицияләрен, аристократ¬ ларны идеаллаштыралар, дини кыйммәтләргә мөрә¬ җәгать итәләр. Башкалары «артык кешеләр» (искергән җәмгыятьтә яшәү мәгънәсен күрмәгән, характерлары белән романтик һәм бунтарьлар) проблемасын күтәреп чыгалар. Бөек немец шагыйре Гёте «Фауст» трагедия¬ сендә караңгы көчләр тарафыннан җибәрелгән бөтен нәрсәне булдыручы Мефистофель һәм белемгә, үзгә- решләргә омтылучы доктор Фауст образларын тудыр¬ ган. Бөекбританиядә романтизмның алдынгы вәкиллә¬ Ж. де Сталь кызы белән реннән берсе — Шотландия язучысы Валь¬ тер Скотт, Франциядә — Франсуа Рене де Шатобриан, Жермена де Сталь, Герма¬ ниядә Эрнст Теодор Амадей Гофман була. Бөтен Европа Дания язучысы Ханс Крис¬ тиан Андерсен әкиятләрен йотлыгып укый. Аның әкиятләре игелеклелек һәм зирәклек белән сугарылганнар, аларга җиңелчә юмор һәм үзенә бер төрле хислелек хас («Чакма¬ таш», «Борчак бөртеге өстендәге принцесса», «Су анасы», «Корольнең яңа киеме» һ. б.). Рәссам-романтиклар үз әсәрләрендә әйлә¬ нә-тирә дөньяның серлелеген күрсәтергә омтылалар. Идеаллаштырылган образ-сим- воллар тудырып, алар еш кына үткәннәргә мөрәҗәгать итәләр. Тормышка карашла¬ рындагы төшенкелек бер үк вакытта гар¬ мония, камиллек һәм дөньяны яңарту юл¬ ларын эзләү белән бәйләп алып барыла. Эжен Делакруа, Теодор Жерико, Джон Кон¬ стебл, Каспар Давид Фридрих рәсем сәнга¬ тендә романтизмның күренекле вәкилләре булалар. К. Д. Фридрих. Сәяхәтче томан диңгезе өстендә. Окт. 1818 ел 282
Сәнгать һәм милли азатлык идеяләре. Бөек француз революциясендә туган «азатлык, тигезлек, туганлык» идеаллары инде 1830—1840 елларда ук шул чор кеше¬ ләренең күңелләренә янә хуш килә башлый. Алар иҗтимагый-сәяси тормышта, философиядә, әдәбиятта, сәнгатьтә чагылыш таба. Бөтен Европаны үз ихтыя¬ рына буйсындырган, чыгышы белән провинциаль вак аксөякләр нәселеннән булган Наполеон яки җәмгыять нигезләрен рәхимсез җимергән Робеспьер кебек эшлек - леләр яшьләрнең кумирына әверелә. Берничә язучы һәм шагыйрь (араларында иң аеры¬ лып торганы Генрих Гейне була) «Яшь Германия» дигән сәнгать мәктәбе оештыралар. Алар вак герман дәү¬ ләтләре хөкемдарларының тар карашлы булуларын¬ нан, шул даирәнең әдәплелекне үзләренчә аңлавыннан мыскыллап көләләр. Язмышка каршы чыгып кына калмыйча, әйләнә-тирә дөньяны үзгәртергә сәләтле шәхесләр алар өчен иң камил үрнәк булып тора. XIX гасыр музыка сәнгатендә Европа халыклары¬ ның күңелләренә сеңгән милли яңарыш идеяләре чагылыш таба. Италиядә бу — Джузеппе Верди иҗаты. Аның опералары («Риголетто», «Травиата», «Трубадур», «Аида») Италияне берләштерүгә гимн булып яңгырый. Германиядә Людвиг ван Бетховен музыкасы киң тарала. Аның «Героическая», «Патетическая», «Аппас¬ сионата», «Аврора» кебек симфонияләре немец милләте¬ нең күтәренке рухын гәүдәләндерә. Әлеге тема халык риваятьләренә мөрәҗәгать итүче Рихард Вагнер иҗа¬ тында, аеруча аның «Нибелунг алкасы» музыкаль композициясендә, тагын да киңрәк чагылыш таба. Өч Г. Гейне Л. Бетховен империядән — Россия, Австрия һәм Пруссия- дән — бәйсезлек алу өчен көрәшүче Поль¬ шада милли көйләр Фридерик Шопенның фортепиано музыкасында яңгырый. Венгрия композиторы Ференц Лист әсәрләре ватан- пәрвәрлек хисләре белән сугарыла. Д. Вердиның «Трубадур» операсыннан бер күренешне сурәтләгән картина 283
Стендаль О. Бальзак Әдәбият һәм рәсем сәнгате. Реализмнан импрессионизм¬ га. Европаның кайбер илләре әдәбиятында, аеруча Франция белән Англиядә, XIX гасыр урталарында романтизм традицияләре әкренләп юкка чыга. Яңа юнәлеш критик реализм барлыкка килә. Француз язучылары Виктор Гюго, Стендаль, Оноре де Бальзак, Проспер Мериме, инглиз язучысы Чарлз Диккенс, Нор¬ вегия драматургы Генрик Ибсен һәм башка бик күп¬ ләр аның аеруча күренекле вәкилләре булалар. Алар үз әсәрләрендә дөньяви чынбарлыкны бөтен проб¬ лемалары, каршылыклары һәм кимчелекләре белән күрсәтәләр, җәмгыятькә каршы чыгучыларның фаҗи¬ галәрен һәм батырлыкларын тасвирлыйлар. Алар фә¬ кыйрьләрнең интегүләре һәм бәхетсезлекләре турын¬ дагы язмаларын мәгърифәтле укучы аудиториясе хөке¬ менә чыгарудан курыкмыйлар. Романтизм чоры язучыларының геройлары — еш кына тумышлары белән аксөякләр нәселеннән булып, яшь вакытта очраклы рәвештә тормыш «төбенә» эләк¬ кән кешеләр. Тора-бара алар үзләренә тумыштан тиеш¬ ле дәрәҗәләрен яңадан кайтаралар. Реалистларның күп кенә әсәрләре фаҗигале тәмамлана. Бу язучы¬ ларның эшчәнлеге җәмгыятькә зур йогынты ясый, Ж. Ф. Милле. Китмән белән эшләүче. 1863 ел 284
укучыларны социаль гаделлек проблемалары, ярлылар¬ га ярдәм күрсәтү зарурлыгы турында уйланырга мәҗ¬ бүр итә. Яшәп килүче тәртипләргә каршы чыгучы жур¬ налистлар, публицистлар, ораторлар зур абруй казана башлыйлар. АКШта критик реализм коллыкны гаепләп чыгуга бәйле була. Хатын-кыз язучылардан Гарриет Бичер- Стоу ның «Том агай алачыгы» романында Көньяк штатлардагы коллар тормышы турында сөйләнә. Язу¬ чы, беренче карашка, язмыш белән килешүне, аңа буйсынуны мактый. Әмма бу әсәр Кушма Штатларның Төньяк халкына революцион йогынты ясый. Кара тән- леләрнең кимсетелүләрен тасвирлау америкалылар¬ ның ачуын чыгара. Реалистик караш рәсем сәнгатендә дә өстенлек ала бара. Француз рәссамнары Гюстав Курбе һәм Жан Франсуа Милле сәнгать заман чынбарлыгының реаль проблемаларын чагылдырырга тиеш дип исәплиләр. Аларның игътибар үзәгендә — провинциаль тормыш һәм гади кешеләрнең көнкүреше. XIX гасыр урталарында рәссамнар төсләр гаммасы¬ ның матурлыгына һәм буяулар ачыклыгына күбрәк әһәмият бирәләр. Реализмнан импрессионизм (франц. Г. Курбе. Иген җилгәрүче хатын-кызлар. 1854 ел 285
О. Ренуар. Мулен де ла Галлетта биюләр. 1876 ел impression — тәэсир) агымына күчеп иҗат итүчеләр дип атарга мөмкин булган бер төркем рәссамнар бар¬ лыкка килә. Араларында Эдуард Мане төп фигура булып тора. Яңа юнәлеш рәссамнары тормыш чынбарлыгының үзгәрүчәнлеген үзенә генә хас төсләр һәм буяулар уйнату юлы белән гәүдәләндерергә тырышалар. Импрессионистларга сурәтләнә торган сыннарның ачыклыгын, җиңеллеген һәм гадәти булмаган ракур¬ сын тою хас. Француз импрессионистларының атаклы рәсемнәре — Клод Моненың пейзаж серияләре, Огюст Ренуарның хатын-кыз портретлары, Эдгар Деганың биючеләре. 286
К. Моне. Печән чүмәләсе. 1890—1891 еллар Э. Мане. Флейтачы. 1866 ел Э. Дега. Йолдыз. 1876—1877 еллар. Фрагмент 287
Г. Уэллс М. Твен XIX—XX гасырлар чигендә индустриаль җәмгыятьнең рухи тормышы. Сәнәгатьнең алга китүе үзләренә генә хас табигать матурлыгы юкка чыгарылган шәһәрләр¬ нең артуына, көнкүрешнең һәм яшәү рәвешенең билгеле бер калыпка керүенә (стандартлашуына) ки¬ терә. Җәмгыять хәл итәргә әзер булмаган иҗтимагый проблемалар кискенләшә. Күпләгән партияләр һәм профсоюзлар барлыкка килүгә бәйле социаль протест¬ лар, митинглар, манифестацияләр иҗат зыялыларын бер үк вакытта куркыта да, сокландыра да. Элеккеге дөньяның төгәл социаль каршылыклары белән үткәндә кала баруын сизенеп, алар моңа алмашка нәрсә килүен белергә омтылалар. Бу — сәнгати иҗатта һәртөрле яңа формалар һәм юнәлешләр тууга китерә. Фәнни фантастика гаять популярлаша. Бу жанрда язучылар, бер яктан, фән-техника прогрессының килә¬ чәген күрсәтсәләр, икенче яктан, аның казанышларын табыш алу максатларында гына файдалануның ника¬ дәр хәтәр булуын искәртәләр. Миллионлаган кешеләр Жюль Берн һәм Герберт Уэллс китапларын йотлыгып укый. Фәнни-техник ачышларны берәмтекләп тасвир¬ лау — аларга хас сыйфат. Ж. Берн айлар буе су астында йөзәргә сәләтле су асты көймәләре, һава кораблары төзү, галәмгә очулар, чиктән тыш ераклыкка ата торган туплар турында алдан күреп яза. Җинаятьчел уйларын гамәлгә ашырырга омтылучыларның фән казаныш- ларыннан файдалану куркынычы турында Г. Уэллс кисәтә. Аның китапларының берсендә алга киткән илләрнең башкалаларын коточкыч хәрабәләргә кал¬ дырган бөтендөнья атом сугышы турында язылган. Сәнгати иҗатта сатира аерым урын тота. Сатирик әсәр авторлары агымдагы көн проблемаларына мөрә¬ җәгать итәләр. Алар сәяхәтчеләрнең, эшмәкәрләрнең һәм үзләрен «дөнья тоткасы» дип йөртүчеләрнең, шулай ук төрле имеш-мимешләргә һәм гайбәтләргә ышанырга әзер торучы кешеләрнең тар карашлы булу¬ ларыннан, наданлык ларыннан ачы көләләр. Алар ара¬ сында Америка язучылары Марк Твен һәм О. Генри, инглиз язучысы Бернард Шоу да бар. 288
А. Гауди-и-Корнет. Саграда Фамилиа чиркәве. 1883—1926 еллар Венада модерн стилендәге метро станциясенә керү юлы Реалистик юнәлештәге әдәбиятта яңа төсмерләр бар¬ лыкка килә. Француз язучылары Эмиль Золя һәм Ги де Мопассан әсәрләрендә геройларның шәхси тормыш¬ ларындагы интим якларны тасвирлауга зур урын бирелә. XIX гасыр урталарында авторларның күп¬ челеге, укучыларны уңайсыз хәлгә куярга теләмичә, бу теманы әйләнеп узалар. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында чит илләр сәнгатендә яңа стиле — модерн (франц, moderne — хәзерге, яшь) барлыкка килә. Бу стиль архитектурада, скульптурада һәм декоратив-гамәли иҗатта аеруча ачык чагыла. Модерн биналары өчен җиңелчә генә сузылып киткән сызыклар, чәчәк, кош һәм хайван¬ нарның төрле хикмәтле сурәтләре төшерелгән орна- Модерн стилендәге каеш тимере (прәшкә) 289
Г. Климт. Юдифь. 1901 ел ментлар хас. Бинаның алгы якларында еш кына сим¬ метрия дә сакланмый. XX гасыр индустриясе модерн стиленең популярлы¬ гыннан киң файдалана, биналарның эчке җиһазла¬ ры — обойлар, яктырткычлар, савыт-саба, мебель — шул рухта эшләнә. Алар җиңелчә, уңай формалар һәм пастель тоннар, ягъни йомшак төсмерләр белән аеры¬ лып торалар. Ул чор модасына шулай ук формалар¬ ның нәфислеге, матур бизәлешләр хас. Австрия рәсса¬ мы Густав Климтның символик картиналары төсле мозаика бизәкләре белән, алтынсу-зәңгәр төсләргә баетылып башкарылганнар һәм ачык орнамент белән каймал анганнар. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы рәсем сәнга¬ тендә Франциядә туган постимпрессионизм юнәлеше дөньякүләм таныла. Рәссамнар Поль Сезанн, Винсент П. Сезанн. Сент-Виктуар тавы. 1890 еллар 290
П. Гоген. Уңыш җыю. 1899 ел В. Ван Гог. Арльдә кызыл йөзем кырлары. 1885 ел 291
А. Матисс. Кызыл балыклар. 1911 ел Э. Мунк. Җан авазы. 1893 ел А. Руссо. Шагыйрьне илһамландыручы муза. 1909 ел Ван Гог, Поль Гоген, импрессионист¬ лардан төсләр аһәңен һәм сафлыгын үзләштереп, офыкларны киңәйткән¬ дәй итәләр, рәсем ясауның яңа алым¬ нарын эзләп табалар, тормыш фәл¬ сәфәсенә күбрәк игътибар бирәләр. Океания утрауларында яшәүче җирле халыкның көнкүрешен сурәтләп, П. Гоген кеше белән табигать арасын¬ дагы мәңгелек гармония турындагы хыялны гәүдәләндерергә тырыша. Анри Матиссның эшләреннән гүзәл¬ лек һәм яшәү шатлыгы бөркелә. 292
XX гасыр башы сәнгате һәм әдәбиятында модернизм зур вакыйга була. Рәссамнар, шагыйрьләр, музыкантлар дөньяга яңача карарга омтылалар. Алар чынбарлыкны реалистик чагылдырудан бөтенләй туктыйлар. Модернизм юнәлешләренең берсе — экспрессио¬ низмда (лат. expressio — чагылыш) гротеск аеруча ачык чагылыш таба. Экспрессионистлар күп төрле авазлар, буяулар аша бирелгән күтәренке хислелек, көндәлек тормыш тәҗрибәсен кире кагу, әйберләрнең эчке асылына мөрәҗәгать итү белән аерылып торалар. Норвегия рәссамы Эдвард Мункның «Җан авазы» дигән картинасы — аңлатып булмаслык дәһшәт, коточ¬ кыч хәлне баштан кичерү ул. Картина бушлыкларын тутырган дулкынсыман сызыклар җан авазы кай¬ Ш. Бодлер тавазын гүя тирә-юньгә тараталар. Модернизмның башка бер юнәлеше булып при¬ митивлык, ягъни гадилек, садәлек тора. Аның тараф¬ дарлары дөньяга балаларча карарга, аның бар кешегә аңлаешлы иң гомуми сыйфатларын ча¬ гылдырырга тырышалар. Примитивлыкка нигез салучыларның берсе булып француз рәссамы Анри Руссо санала. Күп кенә мәдәният һәм сәнгать вәкил¬ ләренең чын тормыш проблемаларыннан читкә китәргә омтылулары, сагышка, кү¬ ңел төшенкелегенә бирелүләре декадент¬ лык (лат. dekadentia — төшенкелек) дигән исем ала. Француз шагыйрьләре Шарль Бодлер, Поль Верлен, Артюр Рембо үзләре чыгара торган «Декадент» журналы битлә¬ рендә гомуми кабул ителгән кыйммәт¬ ләрне һәм әхлак нигезләрен кире кагалар. Алар теге дөньяга мөрәҗәгать итәләр, гөнаһ һәм бозыклыкларга мәдхия җыр¬ лыйлар. Декадентлыкның киң танылуы җәмгыятьтәге рухи кризисның тышкы билгесе була. Ул, гүя үз-үзен саклау инс¬ тинктын югалтып, Беренче бөтендөнья сугышы һәлакәтенә таба юл тота. М. Дюшан. Кәләш. 1912 ел 293
А. Конан Дойл Сугыш елларында дадаизм (франц, dada — балалар бытылдавы) гаугалы танылу ала. Дадаистлар Марсель Дюшан, Тристан Тцара, Макс Эрнст цивилизацияне җирәнгеч дип саныйлар, аның барлык төп кыйммәт¬ ләрен инкарь итәләр. Алар иҗатында халыкны шакка¬ тыруга омтылыш өстенлек алып тора. Массакүләм мәдәниятнең башлангыч чорлары. Актив иҗтимагый сәясәт нәтиҗәсендә Европаның күп кенә илләрендә шәһәр халкының йөз проценты диярлек укый-яза белүгә ирешә, аларның керемнәре арта. Бо- ларның барысы да массакүләм мәдәният барлыкка килүгә алшартлар тудыра. Киң халык катлауларына юнәлдерелеп, башта ул комиксларда, ягъни кечкенә күләмле рәсемле китапларда һәм сай эчтәлекле әдә¬ биятта бирелә. Детектив һәм маҗаралы романнарны һәркем алыр¬ лык арзан һәм мавыктыргыч булулары тагын да попу¬ лярлаштыра. Бу жанрның иң яхшы язучылары дөнья әдәбияты классиклары исәбенә керәләр. Мәсәлән, ин¬ глиз язучысы Артур Конан Дойл менә дигән һәвәскәр шымчы Шерлок Холмс образын тудыра. Роберт Луис Стивенсон укучылар хөкеменә көчле, нык маҗаралы сюжетлар тәкъдим итә. Америка язучысы Томас Майн Рид үз әсәрләрен европалыларның Америка конти¬ нентын үзләштерү чорына, индеецлар тормышына багышлый. I Массакүләм мәдәният — алдан ук киң катлау кулла¬ нучыларга аталган һәм тиз коммерция уңышына исәплән¬ гән сәнгати иҗат продукциясе. 1895 елда кинематограф уйлап табылу белән, иҗат¬ ның яңа төре — кино сәнгате киң тарала. Кино доку- менталь-хроникалы фильм кысаларыннан бик тиз чыга. Уенлы, ягъни нәфис фильмнар төшерү башлана. Кино дистәләгән еллар буена XX гасырның иң масса¬ күләм тамаша сәнгатенә әверелә. Калифорниядәге Лос- Анджелес бистәсе — Голливуд — «татлы хыяллар фаб¬ рикасы» дигән дан ала. 294
1. XIX гасырда Европа рухи тормышындагы төп юнәлеш¬ ләрне тасвирлагыз. Алар континент илләренең иҗти- магый-сәяси үсешендәге үзгәрешләр белән ничек бәйләнгән була? 2. Милли үзаң күтәрелү әдәбият һәм музыка үсешенә нинди йогынты ясый? 3. Критик реализм дигәндә сез нәрсә аңлыйсыз? Әдәбиятта әлеге юнәлештә эшләгән авторларның нинди әсәрләрен укыдыгыз? Алар турында сөйләгез. 4. «Модерн» стиленең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Сән¬ гатьтәге элеккеге юнәлешләрдән ул нәрсәсе белән аерыла? 5. Импрессионистлар кемнәр алар? Аларның хезмәтләре сезгә танышмы? Аларның иҗатлары турында сөйләгез. 6. XX гасыр башында рухи тормышта күптөрлелекнең үсүенә китергән сәбәпләр турында сөйләгез. Индустриаль җәмгыятьнең рухи кризисы нәрсәдә чагыла? 7. Модернизм нәрсә ул? Сәнгатьтә төп модернизм агым¬ нарын тасвирлап күрсәтегез. 8. Массакүләм мәдәниятнең башлангыч чоры нинди була? Аның төп үзенчәлекләре нәрсәдә? Сораулар һәм биремнәр
ХРОНОЛОГИК ТАБЛИЦА 1791—1804 — француз колониясе Гаитида восстание, аның бәйсезлеген тану. 1799 — Франциядә 18 брюмер (9 ноябрь) перевороты. Наполеон Бонапартны беренче консул дип игълан итү. 1802 — Франция белән Англия арасында Амьен солыхы. 1804 — Наполеон Франция императоры була. 1805 — Европада сугышның яңадан кабынып китүе, Трафальгарда француз флотының җиңелүе. Аустерлицта «өч император» сугышы. 1806 — Иена һәм Ауэрштедт янындагы сугыш. Француз гаскәрләренең Пруссия армиясен тар-мар итүе. 1807 — Россия белән Франция арасында Тильзит солыхы. Америка уйлап табучысы Р. Фултонның беренче пароходы. 1808—1814 — Испаниядә азатлык сугышы. 1809 — Франция белән Австрия арасында сугыш. 1810—1814 — Латин Америкасында азатлык хәрәкәте күтәрелеше. 1812 — Наполеон армиясенең Россиягә басып керүе. Бородино сугышы. 1813 — Лейпциг янында Халыклар сугышы. 1814 — союздаш гаскәрләрнең Парижга керүе. Бурбоннарны кире кайтару. 296
1814—1815 — Вена конгрессы. 1815 — Наполеон I нең Йөз көне. Ватерлоо янындагы сугыш. Наполеонны Изге Елена утравына сөргенгә озату. Изге союз төзелү. 1816 — Африкада Либерия дәүләтенә нигез салу. 1817 — 1823 — Латин Америкасында азатлык революцияләре. 1818 — АКШ гаскәрләренең Флориданы басып алуы. 1819 — Бөек Колумбия республикасын игълан итү. 1820—1823 — Испания һәм Италиядә революцияләр. 1821 — Грециядә революция башлану. 1822 — Бразилиянең бәйсезлек алуы. 1823 — «Монро доктринасы »н игълан итү. 1824—1826 — Англия-Бирма сугышы. 1830 — Франциядә һәм Бельгиядә революцияләр. Франциянең Алжирны алуы. Англиядә беренче тимер юл линиясе төзелү. 1830—1831 — Польшада восстание. 1831 — Лионда тукучылар восстаниесе. 1836—1848 — Англиядә чартистлар хәрәкәте. 1838—1842 — Беренче «әфьюн сугышы». 1844 — Силезиядә тукучылар восстаниесе. 1845 — Техасның АКШка кушылуы. 1846— 1848 — Америка-Мексика сугышы. 1847— 1852 — «Коммунистлар союзы». 1848 — Франциядә, герман дәүләтләрендә, Австриядә, Италиядә революцияләр башлану. 1849 — Европа илләрендә революцияләрнең җиңелүе. Луи Наполеонның Франция президенты булып сайлануы. 1850—1864 — Кытайда тайпиннар восстаниесе. 297
1852 — Франциядә Икенче империя урнашу. 1854 — АКШта республикачылар партиясе төзелү. 1856— 1860 — Икенче «әфьюн сугышы». 1857— 1859 — Һиндстанда сипайлар восстаниесе. 1859 — Австрия, Франция һәм Пьемонт арасында сугыш. 1860 — Неаполитан корольлегендә революция. А. Линкольнның АКШ президенты итеп сайлануы. 1861 — Италия корольлеге төзелү. 1861—1865 — АКШта Гражданнар сугышы. 1863 — АКШта коллыкны юкка чыгару. 1864 — Австрия-Пруссия-Дания сугышы. 1864—1866 — Латин Америкасында Беренче Тын океан сугышы. 1864 — I Интернационал төзелү. 1866 — Австрия-Пруссия сугышы. 1867 — Австрияне Австро-Венгрия итеп үзгәртү. Канаданың доминион статусын алуы. 1868 — Тред-юнионнарның Британия конгрессы төзелү. 1869 — Сүәеш каналы ачылу. Германиядә социал- демократлар партиясе барлыкка килү. 1870—1871 — Франция-Пруссия сугышы. 1871 — Германия империясе барлыкка килү. Париж коммунасы. 1876 — А. Белл (АКШ) тарафыннан телефон уйлап табылу. 1878— 1890 — Германиядә социалистларга каршы закон. 1879 — Германия һәм Австро-Венгрия арасында хәрби союз төзелү. Т. Эдисон (АКШ) тарафыннан беренче электр лампасы уйлап табылу. 1879— 1883 — Икенче Тын океан сугышы. 298
1881 — Америка хезмәт федерациясе барлыкка килү. 1881—1885 — Франциянең Вьетнамны басып алуы. 1882 — Германия, Австро-Венгрия һәм Италия арасында союз төзелү. Англиянең Мисырны басып алуы. 1884 — Германиянең Көньяк-Көнбатыш Африканы басып алуы. Англиядә Фабиан җәмгыяте төзелү. 1885 — Германиянең Көнчыгыш Африканы басып алуы. Ьиндстанда ҺМК партиясен оештыру. Болгария-Сербия сугышы. 1886, 1 май — Чикагода (АКШ) эшчеләр демонстрациясен аттыру. 1888 — Бразилиядә коллыкны бетерү. 1889 — Халыкара Америка республикалары союзын оештыру. II Интернационал төзелү. Япониядә конституция кабул итү. Парижда Эйфель манарасының төзелеп бетүе. 1890 — АКШта трестларга каршы закон кабул итү. 1893— 1894 — Сицилиядә восстание. 1894 — беренче католик профсоюзлар төзелү. Фран¬ циядә «Дрейфус эше». 1894— 1895 — япон-кытай сугышы. 1895— 1896 — Италия-Эфиопия сугышы. 1896 — Франциянең Мадагаскарны басып алуы. Г. Маркони (Италия) тарафыннан радио уйлап табылу. 1898 — Испания-Америка сугышы. 1899 — АКШ тарафыннан Кытайда «ачык ишекләр» доктринасы игълан ителү. 1899— 1902 — инглиз-бур сугышы. 1900 — Англия парламентында «Эшчеләр вәкиллеге комитеты» төзелү. 1900— 1901 — Кытайда «боксчылар восстаниесе» һәм чит илләр интервенциясе. 299
1901 — Копенгагенда Халыкара профсоюзлар секре¬ тариаты (ХПС) оешу. Австралия союзының доминион статусын алуы. 1903 — АКШның Панама бугазын кулга төшерүе. Бертуган Райтларның беренче бензин двигательле самолеты. 1904 — Англия һәм Франция арасында килешү төзелү (Антанта килешүе). 1905 — Франциядә социалистик партия төзелү. 1906 — Англиядә лейбористлар партиясе төзелү. 1905—1911 — Иранда революция. 1907 — Россия белән Англия арасында килешү төзелү. Россия белән Япониянең Кытайда йогынты сфераларын чикләү турында килешүе. Яңа Зеландиянең доминион статусын алуы. 1908 — халыкара христиан профсоюзлары берләшмәсе төзелү. Австро-Венгриянең Босния һәм Герцеговинаны аннексияләве, ягъни көчләп тартып алуы. 1908—1909 — яшь төрекләр революциясе. 1910— 1917 — Мексикада революция. 1911— Франция белән Германия арасындагы Марокко өчен низаг. 1911— 1913 — Кытайда милли-демократик революция. 1912— 1913 — Балкан сугышлары. 1914—1918 — Беренче бөтендөнья сугышы. 1914 — Сараевода Австрия эрцгерцогы Франц Фердинандның үтерелүе. Сербиягә Австрия ультиматумы. Германиянең Россиягә һәм Франциягә сугыш игълан итүе, герман гаскәрләренең Бельгиягә бәреп керүләре, Бөекбританиянең сугышка катнашуы. Марнада, Көнчыгыш Пруссиядә, Голициядә бәрелешләр. 300
Германиянең яшен тизлегендәге сугыш планы җимерелү. Сугышка Төркия белән Япониянең кушылуы. 1915 — союздашларның Галлиполия операциясе. Ипр янындагы бәрелеш. Горлица оборонасын өзү. Сугышка Италия һәм Болгариянең катнашуы. 1916 — Верден сугышы. Брусиловның фронтны өзүе. Ютландия диңгез сугышы. Сомма елгасындагы бәрелеш. Румыниянең сугышка керүе. 1917 — Россиядә революция. Американың сугышка керүе. 1918 — «тынычлык өчен көрәш». Германиядә революция. Австро-Венгриянең таркалуы. Германия һәм аның союздашларының капитуляциясе.
ЭЧТӘЛЕК Кереш 3 1 бүлек. Европа һәм дөнья үсешендә реакция һәм революцияләр § 1. Наполеон I империясе 5 § 2. Халыклар Франция империясенә каршы ... 16 § 3. Россиягә поход һәм Франция империясенең җимерелүе 25 § 4. Изге союз һәм 1820—1830 елларда Европадагы революцион хәрәкәт 35 § 5. Латин Америкасында азатлык хәрәкәтенең җиңүе 43 2 бүлек. Европада милли дәүләтләр барлыкка килү § 6. 1848—1849 елларда Европада тәмамланмаган революцияләр 54 § 7. Италияне яңадан кушу һәм Германияне берләштерүнең башлануы 64 § 8. Франция-Пруссия сугышы һәм Париж Коммунасы 72 3 бүлек. Европа сәнәгать үсеше юлында. Иҗтимагый һәм идея-сәяси нәтиҗәләр § 9. XIX гасырның беренче яртысында сәнәгать җитештерүенең үсүе һәм эшчеләр хәрәкәте барлыкка килү 82 § 10. XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында индустриаль илләр 96 § 11. XIX гасырда консерватив, либераль һәм социалистик идеяләр 107 302
4 бүлек. XIX гасыр уртасы — XX гасыр башында дөньяның алдынгы илләре § 12. Бөекбритания һәм аның доминионнары ... 118 §13. АКШ: 1861—1865 еллардагы Гражданнар сугышының сәбәпләре һәм нәтижңләре 129 § 14. Көнбатыш һәм Үзәк Европа илләре 142 § 15. Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа дәүләтләре 152 §16. Япония модернизация юлында 162 5 бүлек. Көнчыгыш Көнбатыш йогынтысы даирәсендә. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Латин Америкасы § 17. Ьиндстан инглизләр хакимлеге астында ... 173 § 18. «Әфьюн сугышлары» һәм индустриаль державаларның Кытайны кабалага төшерүе 183 § 19. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Госманлы империясе һәм Персия 195 § 20. Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы 206 § 21. Колониализм: метрополияләр һәм колонияләр өчен нәтиж,әләре 217 § 22. XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында Латин Америкасы 226 6 бүлек. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында халыкара мәйданда каршылыклар кискенләшү һәм 1914—1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы § 23. XIX—XX гасырлар чигендә хәрби-сәяси союзлар һәм халыкара бәрелешләр 235 § 24. Беренче бөтендөнья сугышы башлану .... 245 § 25—26. Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында 253 7 бүлек. XIX—XX гасыр башында фән, мәдәният һәм сәнгать §27. Техник прогресс һәм фәнни казанышлар . . 270 § 28. XIX—XX гасыр башында мәдәни мирас . . . 281 Хронологик таблица 296
Учебное издание Загладив Никита Вадимович ВСЕОБЩАЯ ИСТОРИЯ ИСТОРИЯ нового ВРЕМЕНИ. XIX — НАЧАЛО XX ВЕКА Учебник для 8 класса татарской средней общеобразовательной школы Казань. Издательство «Магариф». 2008 Перевод с русского на татарский язык Уку-укыту басмасы Загладив Никита Вадимович ГОМУМИ ТАРИХ ЯҢА ЗАМАН ТАРИХЫ. XIX — XX ГАСЫР БАШЫ Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек Редакторы Л. Г. Шарифуллина Техник редакторы һәм компьютерда биткә салучысы Р. Ф. Мөбарэкҗанова Корректорлары Г. Г. Мөхэммэтҗанова, Р. Ә. Файзуллина, Г. Р. Ногманова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 25.07.2008. Форматы 70x90 Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Шартлы басма табагы 22,23 +форз. 0,29. Нәшер-хисап табагы 16,04 + форз. 0,47. Тиражы 9700 д. Заказ Т-911. «Мәгариф» нәшрияты. 420059. Казан, Оренбург тракты, 20а. Тел./факс (843) 277-52-88; 277-52-62. E-mail: magarif@mail.ru «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» ААҖ. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.