Текст
                    Н.В. Загладин ГОМУМИ ТАРИХ


Н. В. Загладин ГОМУМИ ТАРИХ XIX ГАСЫР АХЫРЫ - XXI ГАСЫР БАШЫ Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән (РФА (РАН) һәм РМАның (РАО) 2006 елгы экспертизасы) Казан • «Мәгариф» нәшрияты Москва • «Русское слово» 2010
УДК 373.167.1:94(100)"654" ББК 63/3(0)53./6 я721 3-14 Загладин Н. В. Всеобщая история. Конец XIX — начало XXI в.: Учебник для 11 класса общеобразовательных учреждений.— 11-е изд.,испр.— М.: ООО «ТИД «Русское слово—PC», 2009.— 416 с. Методик аппарат — тарих фәннәре кандидаты X. Т. Загладина Бизәлеш, макет — С. Н. Якубовский Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Воспроизве¬ дение всей книги или её части на любых видах носителей запре¬ щается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Лицензионно¬ му договору № 7/10 от 22.04.2010. Экземпляры переводного издания подлежат распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на территориях других субъектов Российской Федерации. Загладин Н. В. 3-14 Гомуми тарих. XIX гасыр ахыры — XXI гасыр башы: Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек / Н. В. Загладин; Русчадан X. Г. Фәйзрахманова, Р. И. Хәлиуллина тәрҗ.— Казан: Мәгариф, 2010. — 4166. ISBN 978-5-7761-2137-1 Тарих фәннәре докторы, профессор Н. В. Загладин дәреслеге XIX гасыр ахыры — XXI гасыр башында кешелек тарихының киң панорамасы белән таныштыра. Ул югары сыйныф укучыларына дөнья үсешенең тулаем картинасын күзалларга ярдәм итә, аларны хәзерге дөньяда иҗтимагый-сәяси бәхәсләрнең үзәгендә торган төп проблема¬ лар белән таныштыра. ISBN 978-5-7761-2137-1 © ООО «ТИД «Русское слово — PC», 1999,2009 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә. «Мәгариф» нәшрияты, 2010
КЕРЕШ Кадерле югары сыйныф укучылары! XIX гасыр ахыры—XXI гасыр башы тарихы дөньяның күпчелек илләрендә тормышның барлык өлкәләрендә масштаблы һәм динамикалы үзгәрешләр белән билгелән¬ де. Дөнья үсеше лидерлары өчен (Төньяк Америка һәм Европа илләре) бу модернизация процессының төгәлләнү чоры булса, башка дәүләтләр өчен аның башлангыч дәвере булып тора. Модернизация—кешелек үсешендә мөһим этапларның берсе. Ул традицион җәмгыятьтән (традицияләр һәм дин хакимлегенә, монархия хакимиятенә, аграр җитештерүнең өстенлек итүенә нигезләнгән җәм¬ гыять) базар икътисадына, нык үскән сәнәгатькә, пар¬ ламентаризмны, гражданлык ирекләрен, хакимият бү¬ ленешен үз эченә алган демократияле сәяси стройга нигезләнгән индустриаль җәмгыятькә күчүне аңлата. Тарихның өйрәнелә торган әлеге чоры дәреслектә 2 этапка бүлеп бирелә: беренче этап—XIX гасырның соңгы чирегеннән алып XX гасырга кадәр, икенчесе XX гасыр урталарыннан XXI гасыр башына кадәрге чорны үз эченә ала. XIX гасырда индустриаль державаларның икътиса¬ ди һәм иҗтимагый үсешендәге үзенчәлекләр халыкара аренада каршылыкларның кискенләшүенә китерә. Фән- техника прогрессы нәтиҗәсе буларак, яңа станоклар, җиһазлар, машиналар барлыкка килә, алар ярдәмендә сәнәгать продукциясе җитештерү шактый арта. Нәтиҗәдә колонияләр, товар сату базарлары өчен көрәш көчәя, ар¬ тык җитештерү кризислары һәм социаль конфликтлар башлана. Алга киткән илләр арасындагы бәхәсле мәсь¬ әләләрне тыныч юл белән хәл итү механизмын булды¬ рырга омтылу нәтиҗә бирми. Кешелек дөньясына ике бөтендөнья сугышы кичерергә туры килә. Нәтиҗәдә XX гасыр уртасына кешелек үсешенең ике төп моделе бар¬ лыкка килә һәм урнаша. Индустриаль дөнья проблемала¬ рын хәл итүдә һәркайсы үз чараларын тәкъдим итә. Көнбатыш Европа һәм Төньяк Америка илләре, сугыш елларында базар икътисадын дәүләт тарафыннан җайга
Кереш салу тәҗрибәсенә таянып, 1950—1960 елларда аңа иҗ¬ тимагый юнәлтелгәнлек төсмере бирәләр. Бу—артык җитештерү кризисларын һәм фәкыйрьләр белән байлар арасындагы каршылыкларны йомшартып җибәрә. СССР, Кытай, Көнчыгыш Европа һәм Азиянең күп кенә дәүләтләре үзәктән идарә ителә торган һәм дәүләт күзәтчелегендәге икътисад булдыру юлыннан китәләр. Бу аларга күп кенә социаль проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бөтендөнья сугышлары халыкларга зур газаплар алып килә. XX гасырның икенче яртысында кешелек дәү¬ ләтләр арасындагы бәхәсләрне хәрби көч ярдәмендә хәл итүнең һәлакәтле нәтиҗәләргә китерүенә төшенде. Яңа, тотрыклы дөньякүләм тәртип булдыру ихтыяҗы туды. Әмма ул нинди принципларга таянып корылачак, кем мәнфәгатьләрен чагылдырачак? Бу мәсьәләнең әлегә кадәр чишелгәне юк. Сугыштан соңгы дәвер тарихы—иң элек төрле үсеш модельләрен чагылдырган ике бөек державаның —СССР һәм АКШның —үзара көч сынашуы ул. Үзара көрәшүче хәрби-сәяси блоклар барлыкка килә, дөнья ике «лагерь»га бүленә. Халыкара мөнәсәбәтләрнең идеологик, хәрби- сәяси һәм икътисади көч сынашуга нигезләнгән биполяр (ике полюслы) системасы барлыкка килә. XX гасырның соңгы унъеллыкларында кешелек дөнья¬ сы яңа сыйфатлар белән характерлана. Интеграциягә, трансмилли корпорацияләр һәм банклар (ТМК һәм ТМБ) барлыкка килүгә бәйле рәвештә, базар икътиса¬ ды булган илләр арасында тыгыз үзара бәйлелек мө¬ нәсәбәтләре урнаша. Шул ук вакытта колониализм җи¬ мерелгәч ирек алган халыклар дөньякүләм эшләрдә үз рольләрен күтәрергә омтыла башлыйлар. Индустриаль Төньяк (Көнбатыш Европа илләре, АКШ, Канада һәм Япония) һәм модернизацияләнүче Көньяк (Азия, Афри¬ ка, Латин Америкасы илләре) арасындагы каршылыклар кискенләшә. Дөньяның күп кенә почмакларында хөкем сөргән экология, ярлылык һәм фәкыйрьлек проблемаларын үсешнең ни совет, ни Көнбатыш моделе хәл итә ал¬ мый. Дөнья тәртибенең биполяр системасы да кризис
Кереш 5 чорына аяк баса. СССРның һәм аңа теләктәш илләрнең үзәктән идарә ителә торган җәмгыяте яңа чынбарлыкка Көнбатыш дәүләтләренә караганда акрынрак җайлаша. Бу 1980—1990 елларда кризиска, аннан соң СССРның һәм аның бергәлекләре (союзлар) системасының тарка¬ луына китерә. Дөньяда иң югары үсешкә ирешкән держа¬ валар төркеменең йогынтысы көчәя, алар арасында АКШ аеруча зур роль уйный. Аның югары технологияләргә һәм гыйлем җитештерүгә корылган икътисады яңа, мәгъ- лүмати, ягъни постиндустриаль җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Хәзерге дөнья глобаль үзгәрешләр кичерә. Дөньяның алга киткән илләре фән һәм техника үсешендә яңа үрләр яулый. Җәмгыятьнең социаль йөзе дә яңара. Дөньякүләм хуҗалыкара бәйләнешләр дә тирәнәйгәннән-тирәнәя. Дәүләтләр, дөнья күләмендә хәрби, экологик, икътисади һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү максат¬ ларын күздә тотып, үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр. Шул ук вакытта социаль тигезсезлек, ярлылык һәм фә¬ кыйрьлек проблемалары да кискен төс ала. АКШ һәм аның союздашларының бөтен дөньяда лидерлыкка ом¬ тылулары, Американың халыкара хокук нормаларын бо¬ зуы, Сербия һәм Гыйракка каршы агрессия дөньядагы вазгыятьне катлауландыра, халыклар тормышына һәм дәүләтләргә җитди куркыныч тудырган халыкара террор¬ чылыкның активлашуына булышлык итә. Шушы процессларны һәм аларның алшартларын югары сыйныф укучылары яхшы белергә тиеш. Әлеге белемнәр аларга бүгенге үзгәрүчән дөньяда үз урынна¬ рын табарга, актив гражданлык позициясе формалашты¬ рырга, югары белем алу юлын һәм киләчәктәге һөнәри эшчәнлекләрен дөрес сайларга ярдәм итәчәк. «Документлар һәм карашлар өйрәнәбез» рубрика¬ сына урнаштырылган материаллар, шулай ук схемалар һәм таблицалар өйрәнелә торган күренешләрнең һәм процессларның асылын яхшырак аңларга булышыр, теге яисә бу вакыйгалар турында өстәмә әһәмиятле мәгълү¬ матлар бирер. Дәреслектә төп вакыйгаларның кыскача хронологиясе дә бирелеп барачак.
I кисәк ДӨНЬЯНЫҢ ИНДУСТРИЯ ДӘВЕРЕНӘ АЯК БАСУЫ: XIX ГАСЫР АХЫРЫ — XX ГАСЫР УРТАСЫ 1 иче бүлек ФӘН-ТЕХНИКА ПРОГРЕССЫНЫҢ ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘРЕ Фәнни белемнәрнең киңәюе—индустрия дәверендә дөнья йөзенең үзгәрүенә китерүче төп чыганак. Алар, тех¬ ника казанышларына әверелеп, җитештерү эшчәнлегенең характер һәм масштабларында, кешеләрнең көнкүре¬ шендә зур үзгәрешләр китереп чыгаралар. Фән-техника прогрессы (ФТП, рус. НТП) фән һәм техниканың алга таба, параллель һәм бер-берсе белән тыгыз бәйләнештәге үсешен аңлата. Фән-техника прогрессы XX гасырда ае¬ руча зур тизләнеш ала. Фән үсешен тизләтү һәм табигать фәннәрендә революция XIX гасырда фәнни белемнәр күләмен икеләтә артты¬ ру өчен, уртача 50 ел вакыт кирәк булган. XX гасыр дә¬ вамында әлеге аралык 10 тапкыр кыскарган, ягъни 5 ел¬ га калган. Фән-техника үсешен тизләтү сәбәпләре • Узган гасырлар дәвамында фәндә бик күп фактик мате¬ риал— берничә буын галимнәрнең күзәтү-өйрәнүләре һәм эксперимент нәтиҗәләре тупланган. Бу фән үсешендә аның сыйфат ягыннан аеруча алга китүенә — табигать күренеш¬ ләре һәм процесслары турындагы элегрәк хакимлек иткән күзаллауларны тамырдан үзгәрткән фәнни ачышларга җир¬ лек әзерли.
§ 1. Фән үсешен тизләтү һәм табигать фәннәрендә революция 7 • Элегрәк төрле илләрнең табигать фәннәре белгечләре аерым эш иткәннәр, шуңа күрә еш кына бер-берсенең ачыш¬ ларын кабатлаганнар. Алар коллегаларының тикшеренүләре турында берничә, хәтта унар елдан соң гына белгәннәр. Элемтә үскән саен һәм вакытлы фәнни әдәбият барлыкка килү нәтиҗәсендә, XIX гасыр азагында охшаш проблемалар¬ ны өйрәнүче галимнәр фикердәшләренең фәнни ачышларын файдалану, үз идеяләрен өстәү һәм үстерү мөмкинлегенә ия булалар. • Белемнәрнең артуында элегрәк чикләре какшамас булып тоелган эргәдәш фәннәр арасындагы тикшеренүләрнең дә әһәмияте гаять зур. Әйтик, химия үсеш алган саен, ул химик процессларның физик состав өлешләрен, органик тормыш химиясен өйрәнә башлый. Яңа фәнни дисциплиналар — физик химия, биохимия һ. б. барлыкка килә. Бер юнәлештәге фәнни ачышлар чиктәш өлкәләрдә дә ачышларга этәрә. • Фәнни белемнәрнең үсүе белән бәйле булган фәнни прог¬ ресс техник прогресска якыная, соңгысы исә эш коралла¬ рының камилләшүендә, җитештерелә торган продукциядә һәм аның яңадан-яңа төрләре барлыкка килүдә ачык чагы¬ ла. XVII—XVIII гасырларда техник прогресс нинди дә бул¬ са җиһаз яки коралны камилләштерүче ялгыз уйлап табу¬ чылар тырышлыгы белән барган. Авторы үлеп китсә, ачыш юкка чыккан яисә берәр гаилә яки мануфактура цехының җитештерү серенә әверелгән. Яңа техник идея барлыкка килеп, аны гамәлгә ашырганчы байтак вакыт узып киткән. Әйтик, теоретик белемнең пар машинасы булып эшли башлавына—100 ел, фоторәсемгә — 113 ел, цементка 88 ел кирәк булган. Бары тик XIX гасыр ахырында гына галимнәр эксперимент ясау өчен кирәкле приборларга ихтыяҗ тоя башлаганнар, ә аларны җитештерү заманча станоклар һәм алдынгы технологияләр таләп иткән. Фәнни экспериментлар нәтиҗәсе булган яңа машиналар һәм җиһазлар (аеруча химия һәм электротехника өлкәләрендә) хәзер шактый кыска вакыт эчендә сәнәгатьтә кулланыш та¬ балар.
8 1 нче бүлек. Фән-техника прогрессының төп юнәлешләре ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Инглиз галиме Джон Берналның «Сугышларсыз дөнья» китабыннан (1958): Элек ясалган күп кенә ачышларның кайберләре турыдан- туры сәнәгать, авыл хуҗалыгы яисә медицина өлкәсенә ка¬ раган мәсьәләне хәл итү нәтиҗәсе булсалар да, сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына һәм медицинага зур үзгәрешләр алып киләләр. Магнетизм, электр тогы, атомның физик һәм химик үзлекләре һ. б. турыдан-туры икътисади ихтыяҗлар йогынтысы нәтиҗәсендә ачылмыйлар. Ләкин бу—эшнең әле бер ягы гына. Техника һәм икътисад үсеше фән алдына, гомумән, яңа проблемалар куя һәм алар- ны хәл итү өчен, матди якны кайгырта. Фәнни аппаратураның барлык төрләре диярлек көнкүреш яки сәнәгать җиһазларының модификацияләнгән формасыннан гыйбарәт. Яңа техник ачыш¬ лар, фәнни өйрәнүләр нәтиҗәсе булсалар да, үз чиратында үзләреннән соңгы, еш кына яңа теоретик принциплар ачучы фәнни тикшеренүләр өчен чыганак булып торалар. Энергия саклануның төп принцибы пар машинасын өйрәнү процессын¬ да уйлап табылган, монда күмернең әрәм-шәрәм ителмичә энергиягә әверелүе мәсьәләсе гамәли әһәмияткә ия булган. Чынлыкта фән үсеше һәм аны гамәли куллану арасында үзара даими бәйләнеш барлыкка килә. Джон Бернал фән һәм практиканың үзара нисбәтен ничек билгели? Сез аның нәтиҗәләре белән килешәсезме? Җитештерү мәнфәгатьләрен күз уңында тоткан тикшере¬ нүләр алып бара торган беренче лабораторияләр XIX га¬ сыр азагында химия сәнәгатендә, аннан соң металлургиядә барлыкка киләләр. 1930 еллар башына АКШта гына да 1000 гә якын фирманың үз лабораториясе була, эре корпо¬ рацияләрнең 52 % ы фәнни тикшеренүләр белән шөгыль¬ ләнә. 29 % ы даими рәвештә фәнни үзәкләрнең хезмәтеннән файдалана. Фән-техника прогрессын тизләтүдә дөньяның әйдәп ба¬ ручы илләре арасында хөкем сөргән хәрби көндәшлек зур роль уйный. XIX гасырның икенче яртысындагы сугышлар
§ 1. Фән үсешен тизләтү һәм табигать фәннәрендә революция 9 күрсәткәнчә, хәрби техниканың алдынгы булуы (ату коралы һәм артиллериянең зур ераклыкка тиз һәм еш ата торганы) сугыш хәрәкәтләренең ничек тәмамлануына хәлиткеч йогын¬ ты ясый. Дәүләтләр хәрби-техник тикшеренүләргә торган саен күбрәк акчалар бүлеп бирәләр, бу да фәнни фикер үсешенә этәргеч була. Нәтиҗәдә теоретик тикшеренү белән аны хуҗалыкта үзләштерү аралыгы 1890—1919 елларда 37 елга кадәр кыс¬ карды. Алдагы унъеллыклар фән һәм практиканың тагын да якынаюы белән характерланды. Ике бөтендәнья сугышлары арасында бу вакыт 24 елга калды. Табигать фәннәрендә революция һәм атом-төш коралы булдыру XIX — XX гасырлар чигендә табигать законнарын танып белүдә бик зур алга китеш күзәтелә. Элегрәк фәнни күзал¬ лауларның нигезендә механистик карашлар яткан. Атомнар¬ ны галәмнең бүленми һәм таркалмый торган кисәкчекләре дип санаганнар. Галәм Ньютонның хәрәкәт һәм энергия сак¬ лану законнарына буйсына кебек тоелган. Шулай да 1895 елда немец галиме Вильгельм Конрад Рентген радиактив нурланыш күренешен ачкан, ул аны Х-нурлар дип атаган. Физика һәм химия фәннәрендә билгеле булган постулатлар бу нурларның барлыкка килүен аңлата алмаганнар. 1897 елда инглиз физигы Джон Томсон беренче элементар кисәкчәне — электронны ача. 1900 елда немец физигы Макс Планк нурланышның тоташ энергия ташкыны булмавын, ә бәлки аерым порцияләргә — квантларга бүленүен исбатла¬ ган. 1911 елда инглиз галиме Эрнест Резерфорд фаразлавын- ча, атом миниатюр Кояш системасын хәтерләткән катлаулы төзелешкә ия, анда төш ролен уңай корылмалы кисәкчә —про¬ тон уйный, аның тирәсендә, планеталар кебек, тискәре ко¬ рылмалы электроннар хәрәкәт итә. 1913 елда Дания физигы Нильс Бор, Планк нәтиҗәләренә таянып, Резерфорд моделенә ачыклык кертә һәм электроннарның, энергия квантлары бүлеп чыгарып яисә йотып, үз орбиталарын үзгәртү ихтималлыгын исбат итә.
10 1 нче бүлек. Фән-техника прогрессының төп юнәлешләре Әлеге ачышлар табигать фәннәре белгечләрен генә түгел, фәлсәфәчеләрне дә аптырашта калдыра. Материаль дөнья¬ ның нык һәм какшамас нигезе дип саналган атом бушлыктан һәм, ни өчендер, квантлар таратучы тагын да ваграк элемен¬ тар кисәкчекләрдән торган буш нәрсә икән ич. Электрон, бер орбитадан икенчесенә күчеп йөрү өчен, «ихтыяр иреге»нә ия түгелме икән дигән җитди бәхәсләр китә. Пространство кешенең сизү органнары ярдәмендә тоеп булмый торган, ләкин шуңа да карамастан чыннан да булган нурланышлар белән тулы икән. Альберт Эйнштейн ачышлары тагын да зуррак сенсация тудыралар. 1916 елда ул гомуми чагыштырмалылык тео¬ риясенә кагылышлы нәтиҗәләрен тәгъбир итә. Аның буенча, вакуумдагы яктылык тизлеге абсолют зурлык була. Аның каравы үзгәрми һәм төгәл үлчәп була торган җисем авыр¬ лыгы һәм вакыт агышы, яктылык тизлегенә якынлашкан саен (якынча 300 мең км/с), үзгәрә баручы чагыштырма зур¬ лык булып чыгалар. Болар барысы да элеккеге күзаллауларны җимерәләр. Ньютонның классик механика теориясенең универсаль бул¬ мавын һәм табигый процессларның катлаулырак закончалык¬ ларга буйсынуын танырга туры килә. Бу — фәнни белемнәр чикләренең сыйфат ягыннан киңәюенә юл ача. Микродөньяның квант механикасын кулланган теоретик законнары 1920 елларда инглиз галиме Поль Дирак һәм не¬ мец галиме Вернер Гейзенберг тарафыннан ачылган. Аларның уңай корылмалы һәм нейтраль кисәкчәләрнең —протоннар һәм нейтроннарның булу ихтималын фаразлаулары тәҗрибә ысулы белән исбатлана. Бер үк вакытта шунысы да ачык¬ лана: әгәр дә атом төшендәге протоннар саны элементның Д. И. Менделеев таблицасындагы тәртип номерына туры килсә, бер үк элемент атомнарының нейтроннар саны төрле булыр¬ га мөмкин. Таблицадагы төп элементларның атом авырлы¬ гыннан үзгә авырлыкка ия матдәләр изотоп дип йөртелә баш¬ лыйлар. 1934 елда Франциядә яшәүче ирле-хатынлы Ирен һәм Фредерик Жолио-Кюри ясалма юл белән радиоактив изотоплар алалар. 1939 елда Италиядән АКШка эмиграцияләнгән Энри-
§ 1. Фән үсешен тизләтү һәм табигать фәннәрендә революция -| ко Ферми һәм Ф. Жолио-Кюри уран һәм плутонийның радио¬ актив таркалышы вакытында зур күләмдә энергия бушатылу белән чылбырлы атом-төш реакциясе булу ихтималы турын¬ дагы идеяне әйтәләр. Бер үк вакытта немец галимнәре Оттпо Ган һәм Фриц Штрасман уран һәм плутоний төшләренең нейтрон нурланыш тәэсирендә таркалуын исбат итәләр. Шу¬ лай итеп, теоретик, фундаменталь тикшеренүләр дөньяның йөзен күп яктан үзгәртеп куйган ачышка китерәләр. 1939 елның җәендә, Икенче бөтендөнья сугышы башла¬ ныр алдыннан, Германиядән АКШка эмиграцияләнгән А. Эйн¬ штейн Кушма Штатлар президентына хат белән мөрәҗәгать итә. Галим фашистлар Германиясенең бик зур җимергеч көчкә ия булган корал ясау куркынычы турында кисәтә. 1942 елда АКШта үтә яшерен шартларда атом-төш коралы булды¬ ру программасы — Манхэттен проекты гамәлгә ашырыла башлый. Башка илләр дә, аерым алганда Германия, Япония һәм СССР да, атом бомбасы ясау өстендә эшлиләр, әмма АКШ көндәшләрен узып китә. 1942 елда Э. Ферми, уран һәм плу¬ тоний изотопларын алу (ягъни аларны үстерү) технологиясен булдырып, беренче атом реакторын эшли. Беренче атом бом¬ басы 1945 елның 16 июлендә Альмагоро хәрби базасы поли¬ гонында шартлатыла. Шартлау куәте якынча 20 клт (гадәти шартлаткычның 20 мең т сына тигез) була. Социаль-икътисади үсеш цикллары XX гасырның беренче унъеллыкларында ук рус галиме Н. Д. Кондратьев «озын дулкыннар» яки икътисади үсеш цикллары булуга игътибар итә. Алар җитештерү характерын һәм кешеләр тормышын төптән үзгәртә торган белемнәрнең бөтенләй яңа өлкәләрен үзләштерүдән башланып китә. Галимнең теориясе фән дөньясында киң танылу ала. Ьәр цикл аеруча алга киткән илләрдәге структура кризисыннан башлана. Ул элгәреге үсеш этабындагы тех¬ ник казанышларны куллану мөмкинлеге кимегәч туа. Ан¬ нан соң технологик борылыш фазасы башлана. Бу фазада яңа технологияләр үзләштерелә, нәтиҗәдә хезмәт җитеш- терүчәнлегенең характеры да, җитештерүне оештыру да
12 1 нче бүлек. Фән-техника прогрессының теп юнәлешләре үзгәрә, хезмәт җитештерүчәнлеге арта. Технологик борылыш циклыннан соң «бөек тетрәнүләр», ягъни яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм аларга тәңгәл сәяси корылыш оешу чоры башлана. Шуннан соң халыкара базарда революциягә вакыт җитә — чираттагы технологик борылышның нәтиҗәләре ха¬ лыкара масштабта ныгытыла. XVIII гасыр ахырыннан башлап бөтендөнья икътисады үзенең үсешендә өч циклны уза. • XVIII гасырның икенче яртысында мануфактура җи¬ тештерүе үсү өчен мөмкинлекләр, нигездә, юкка чыга. Берен че технологик борылыш (XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башы) пар машиналарын киң куллана башлауны, фабрика¬ лар, пароходлар төзүне, тимер юллар салуны аңлата. XIX га¬ сырның беренче яртысы — тетрәнүләр заманы (Наполеон су¬ гышлары, антифеодаль революцияләр, социаль каршылыклар һәм эшчеләр хәрәкәте туу). XIX гасырның икенче яртысын¬ да Төньяк ярымшарның алга киткән илләрендә сәнәгать җитештерүе ныгый, ә дөньяның калган өлеше шул илләрнең колонияләренә әверелә. • Яңа цикл XIX гасырның соңгы чирегеннән башлана. Техник казанышлар электр энергиясе җитештерүне үз¬ ләштерергә мөмкинлек ача, транспортның яңа төрләре— автомобильләр һәм самолетлар эшләнә башлый. Икенче технологик борылыш (XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы) чорында сәнәгать товарларын күпләп, индустриаль җитештерү башлана. Дөнья базарлары әле моңа әзер булмый. Нәтиҗәдә икътисади кризислар ешая, әйдәп баручы державалар үз то¬ варларын сату базарлары өчен көрәш җәелдерә, бу үз чира¬ тында ике бөтендөнья сугышына китерә. Нәтиҗәдә социаль проблемалар кискенләшә. 1945 еллардан 1960 елларга кадәр вакыт аралыгында дөнья базарлары үзгәртеп корыла, һәм аларның товар үткәрү мөмкинлеге бик тиз арта. Индустри¬ аль илләрдә «куллану җәмгыяте» барлыкка килә, тормыш дәрәҗәсе үсә. • 1960—1970 елларда аеруча алга киткән илләрне чи¬ раттагы структура кризисы чолгап ала. Җитештерү һәм куллану туктаусыз үсә барган шартларда кешелек табигый ресурсларның чиксез булмавы, сәнәгать калдыкларының
§ 1. Фән үсешен тизләтү һәм табигать фәннәрендә революция 13 әйләнә-тирәне торган саен ныграк пычратуы проблемалары белән очраша. Өченче технологик борылыш (1980—1990 еллар) башлана, ул җитештерүнең массачыл компьютер- лашуын, энергияне һәм ресурсларны саклый торган югары һәм мәгълүмати технологияләргә күчүне аңлата. Сәнәгатьтә автоматлаштыру һәм роботлар техникасы киң кулланыла башлый. Яңа белемнәрнең эшләнүе икътисад өчен хәлиткеч әһәмияткә ия була. Дөнья базарында интеграция процесслары һәм глобалъ- ләшү белән бәйле революция күзәтелә. Нәтиҗәдә үзәктән идарә ителә торган совет системасы җимерелә, һәм СССР таркала. Дөнья базарларын яңадан бүлү башлана. Яңа технологияләрне үзләштермәгән илләр дөньяның әйдәп баручы илләре йогын¬ тысына тартып кертеләләр (еш кына көч кулланып). Үсешнең хәзерге заман чоры, прогнозлар буенча, 2040 елларга кадәр дәвам итәчәк. Кризислар һәм тетрәнүләр китерәчәк чираттагы циклга да башлангычны, барыннан да бигрәк, Җирнең төп табигый ресурсларының бетүе, Кояш системасындагы башка плане¬ таларның байлыкларын үзләштерә башлау бирер, мөгаен. Ал¬ дагы технологик борылыш тормышның барлык өлкәләренә нанотехнологияләр кертелүдә, медицинаның кеше гомеренең уртача озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирүче тагын да зуррак казанышларында чагылырга бик ихтимал. Тарихи үсешнең төп этаплары
14 1 нче бүлек. Фән-техника прогрессының төп юнәлешләре Сораулар һәм биремнәр 1 XIX гасырның әһәмиятле фәнни ачышларын һәм аларның авторларын исегезгә төшерегез. 2 Ни өчен XIX гасыр ахырында—XX гасыр башында фәнни белемнәр кызу темплар белән үсеп китә? 3 Технологик борылыш нәрсә ул? Яңа тарих курсыннан сәнәгать борылышын искә төшерегез. Схемадан файда¬ ланып, аның беренче технологик борылыш белән үзара бәйләнешен аңлатыгыз. 4 Табигать фәннәрендәге революция нидән гыйбарәт? Ул нинди гамәли нәтиҗәләр бирә? 5 Хәзерге фән фән-техника прогрессының нинди төп үсеш этапларын аерып күрсәтә? 6 Фәнни-техник казанышларның дөнья цивилизациясе үсеше этаплары белән бәйләнешен күрсәтегез. „ 2 Фән-техника прогрессы һәм индустриаль $ үсешнең яңа этабы Фән-техника прогрессы индустриаль илләрнең конвейер ысулы белән күпләп җитештерүгә күчү сәбәпләренең берсе була. Икътисади үсеш банк һәм сәнәгать капиталы туплану, монополияләр барлыкка килү белән характерлана. Икенче технологик борылыш XX гасырның соңгы чирегендәге технологик борылыш берь¬ юлы берничә юнәлештә бара. Электр энергиясе җитештерүдә генә түгел, транспортта һәм көнкүрештә дә киң кулланыла башлый. Каеш приводлы станокларны җитештерүчәнрәк һәм ышанычлырак электр двигательлеләре алыштыра. 1880 ел¬ ларда ук инде шәһәрләрдә беренче электр трамвайлары йөри башлый, шәһәрләрнең тиз үсешен тәэмин итүче метрополитен булдырыла. Газ белән яктыртыла торган урам һәм фатирларда электр лампалары яна башлый. XX гасыр башында тимер юл¬ ларны электрлаштыру процессы киң колач ала.
§2. Фән-техника прогрессы һәм индустриаль үсешнең яңа этабы Яңа конструкция материаллары барлыкка килә. 1878 елда инглиз кешесе Сидни Томас чуенны эретеп корыч алу ысулын уйлап таба. Югары чыдамлылыкка ия металл алуның әлеге ысулы соңрак Томас ысулы дип йөртелә баш¬ лый. 1898—1900 елларда электрга тоташтырылган дугалы металл эретү мичләренең тагын да камилрәкләре эшләнә. 1920—1930 елларда техникада алюминий киң кулланыла башлый. 1930 еллар ахырында химиянең, химик физиканың, кристаллографиянең үсеше белән бәйле рәвештә алдан билгеләнгән сыйфатлы, аеруча ныклы, чыдам матдәләр ясау мөмкинлеге ачыла. 1938 елда Германия һәм АКШта берьюлы капрон, перлон һәм нейлон кебек ясалма сүсләр һәм синтетик сумала алына, алар нигезендә яңа, үзенчәлекле конструкция материаллары эшләнә. Аларны Икенче бөтендөнья сугышын¬ нан соң күпләп җитештерә башлыйлар. Транспорт өлкәсендә дә бик көчле алга китеш күзәтелә. 1860 елда Франциядә Этьен Лену ар тарафыннан уйлап та¬ былган эчке янулы двигатель автомобиль төзелешендә һәм авиациядә кулланылыш таба. Беренче автомобильләрне 1885—1886 елларда немец инженерлары Карл Бенц һәм Готтлиб Даймлер ясыйлар. 1895 елда ирландияле Джон Данлоп каучуктан пневматик резин шиннар уйлап таба, алар яңа транспорт чараларының комфортабельлеген бермә-бер арттыралар. 1930 еллар ахы¬ рында дөньяның алга киткән илләрендә 6 млн йөк машина¬ сыннан, 30 млн нан артык җиңел автомобиль һәм автобустан файдаланганнар. 1939—1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышы «моторлар сугышы» буларак тарихка керә. XX гасырда хәрби өлкәдә яңа транспорт чарасы — авиа¬ ция тиз арада киң танылу ала. 1903 елда бертуган Уилбер һәм Орвилл Райтлар (АКШ) җиңел һәм компактлы, бензин двигательле самолёт төзиләр. Самолёт сынауны да уңышлы уза. 1914 елда рус конструкторы И.И. Сикорский (соңрак АКШка күчеп китә) дүрт моторлы авыр бомбардировщик төзи. Моңарчы тиңе булмаган әлеге самолёт «Илья Муромец» дип аталган. Ул, ярты тоннага кадәр бомба, сигез пулемёт төяп, дүрт километр биеклектә оча алган.
1919 елда Нью-Йорк һәм Вашингтон арасында дөньяда беренче почта-пассажирлар авиалиниясе ачыла. 1919 елда немец конструкторы Гуго Юнкерс тулаем металл конструк¬ цияле самолет төзи. Бу — очышларның ераклыгын һәм тизле¬ ген арттырырга мөмкинлек бирә. 1930 еллар ахырына һава элемтә линияләре дөньяның бик күп районнарын үзара то¬ таштыра. Реактив авиация һәм ракета техникасы үсеш ала. 1920 —1930 елларда сыеклыклы-реактив (ракета) һәм һавалы- реактив двигательләр уйлап табыла һәм сынап карала. 1939 ел¬ да Германия күгенә дөньяда беренче реактив самолет — Хе- 178 күтәрелә. Немец конструкторы Вернер фон Браун ФАУ-2 ракетасын төзи. Ул берничә йөз километрга очарга сәләтле, әмма аның төзәү системасы начар була. 1944 елдан ул Бөекбритания территориясен бомбага тоту өчен кулланыла. Германиянең тар-мар ителүе якынлашкан көннәрдә анда ФАУ-3 трансатлантик ракетасы төзелеп бетү алдында тора. СССРда беренче реактив самолет — 1940, Англиядә—1941, АКШта 1945 елда сынала. Дөнья цивилизациясе үсешенә радиоэлектроника өлкә¬ сендәге казанышлар зур йогынты ясыйлар. Ал арга XIX га¬ сырда ук нигез салына. Дөньяда беренче радиоалгычны 1895 елда рус галиме А. С. Попов уйлап тапса да, электр сигнал¬ ларын чыбыксыз тапшыруга патентны 1897 елда Италия ин¬ женеры Гульельмо Маркони ала. 1919—1924 елларда Россиядә, АКШта, Франциядә, Бөекбританиядә, Германиядә, Италиядә бөтен дөньяга хәбәр тапшыручы куәтле радиостанцияләр эшли башлый. 1920 елларның урталарыннан электрон сиг¬ наллар ярдәмендә сурәт тапшыру, ягъни телевидение өл¬ кәсендә экспериментлар уздырыла башлый. Англиядә бе¬ ренче телевидение тапшырулары—1929, СССРда —1932 елда (тавышлы телевидение 1934 елдан), Германиядә 1936 елдан күрсәтелә. Медицина зур уңышларга ирешә. XIX гасырда ваба (хо¬ лера), түләмә (сибирская язва), туберкулез, дифтерит, коты¬ ру, чума, малярия авыруларына сәбәпче булган микроорга¬ низмнарны ачалар. Бу авыруларның күчү юллары өйрәнелә, дәвалау ысуллары уйлап табыла.
§2. Фән-техника прогрессы һәм индустриаль үсешнең яңа этабы Санитария һәм гигиена, эпидемияләрне булдырмау һәм кисәтү ысуллары эшләнә. Иң куркыныч авыруларга каршы вакцина (прививка) ясау кертелә һәм яңа дарулар чыга. 1920— 1930 елларда витаминнар аерып күрсәтелә һәм ясалма юл белән эшләп чыгарыла. Авыру тудыра торган микробларның үсешен туктатучы матдәләр — антибиотиклар — медицинаның зур казанышы санала. Инглиз галиме Александр Флеминг тарафыннан 1929 елда күгәректән алынган пенициллин киң таныла. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң күп кенә авыруларның (аерым алганда, гриппның) вируслы табигате ачыклангач, вируска каршы препаратлар эшләнә башлый. Сәламәтлек саклауны үстерү белән беррәттән, хәрби максат¬ ларда кешеләрне, хайваннарны һәм үсемлекләрне юк итүгә юнәлдерелгән биологик корал эшләнә. Җитештерүнең үсеше һәм камилләшүе Технологик яктан катлаулы продукцияне күпләп җитештерү ихтыяҗы яңа һәм заманча станоклар һәм җиһазлар гына түгел, бәлки җитештерүне тагын да камилрәк оештыруны таләп итә. Америка инженеры Фридерик Тэйлор катлаулы әйберләр эшләү процессын төгәл эзлеклелектә һәм билгеле бер вакыт аралыгында башкарыла торган чагыштырмача гади операцияләргә бүләргә тәкъдим итә. Тэйлор системасы бе¬ ренче мәртәбә автомобильләр төзүче Генри Форд тарафыннан уйлап табылган һәм киң кулланучыга исәпләнгән «Форд-Т» җиңел автомобилен төзегәндә кулланыла. Автомобиль җыю өчен, энәләр җитештерүдәге 18 операция урынына, 7882 операция таләп ителгән. Г. Форд үзенең мемуарларында язганча, үткәрелгән анализ шуны күрсәткән: 949 операцияне—физик яктан нык ир-атлар, 3338 ен—сәламәтлеге уртача булганнар, 670 ен—аяксыз инвалидлар, 2637 сен—бер генә аягы булганнар, 2 сен—кулсызлар, 715 ен—бер генә кулы булганнар, 10 ысын сукырлар башкара алган. Биредә инвалидларны хәйрия юлы белән эшкә тарту турында түгел, бәлки вазифаларның үтә төгәл бүленеше турын¬ да сүз бара. Бу—эшче көчләрне әзерләүне сизелерлек гадиләштерергә һәм арзанайтырга мөмкинлек бирә:
18 1 нче бүлек. Фән-техника прогрессының төп юнәлешләре хәзер күп эшчеләрнең квалификация дәрәҗәсе рычаг әйләндереп яисә гайка борып утырырлык булса, шул җитә. Машиналар туктаусыз хәрәкәт итүче конвейер тасмасы өстендә җыела, һәм бу җитештерү процессын күпкә тизләтә. 1903 елда Форд компаниясе 195 автомо¬ биль чыгарса, 1913 елда бу сан 250 меңгә җитә. Конвейер җитештерүе зур күләмдәге продукция эшләп чыгарганда гына табыш китергән һәм файдалы булган. Ин¬ дустрия гигантлары — дистәләгән мең эшче исәпләнгән зур сәнәгать комплекслары — XX гасырның беренче яртысы сим¬ воллары булып тора. Техника прогрессы зур масштаблы индустриаль җитеш¬ терүгә күчәргә мөмкинлек бирә. Бу исә техника прогрессын тагын да тизләтүгә булышлык итә. XX гасырда техниканың кызу темплар белән үсеп китү сәбәпләре фән үсешенә генә түгел, ә бәлки дөнья базарында конкуренциянең көчәюенә дә бәйле. XIX гасыр башында һәм уртасында җитештерүнең конку¬ рентлык сәләте эш көне озаю, хезмәт интенсивлыгы һәм яллы эшчеләрнең хезмәт хакы кыскару бәрабәренә үсә. Бу — то¬ вар берәмлегенең үзкыйммәтен киметкән хәлдә продукцияне күпләп эшләп чыгарырга, шуның белән җитештерүнең табыш- лылыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Әмма әлеге ысуллар¬ ны куллану эшчеләрнең физик мөмкинлекләре белән чикләнә һәм аларның кискен каршылыгына очрый. Эшчеләрнең мәнфәгатьләрен яклый торган профсоюз хәрәкәте, сәяси партияләр оеша. Әкренләп күпчелек сәнәгать илләрендә эш көненең максималь озынлыгын һәм эш хакының минималь күләмен билгели торган законнар кабул ителә. Әлеге шартларда эшләп чыгарыла торган продукциянең күләмен (кеше хезмәтен элеккечә яки азрак сарыф итеп) арт¬ тырырга мөмкинлек биргән җитештерүчәнрәк машиналар һәм җиһазлар куллану конкурентлык сәләтен үстерүнең төп ысулы булып санала. Әйтик, 1900—1913 еллар аралыгында сәнәгатьтә хезмәт җитештерүчәнлеге 40 % ка арта. Ул дөньякүләм сәнәгать продукциясе үсешенең яртысыннан артыгын
(70 % ын тәшкил итә) тәэмин итә. Товарның үзкыйммәтен киметергә тырышып, эшмәкәрләр җитештерүдә ресурс¬ ларны һәм энергияне мөмкин кадәр азрак тоту ысулла¬ рын эзлиләр. Нәтиҗәдә, мәсәлән, 1910 елда АКШта авто¬ мобильнең уртача бәясе квалификацияле эшченең уртача 20 хезмәт хакына тигез булса, 1922 елда 3 хезмәт хакына гына кала. Эшләп чыгарыла торган продукциянең ассор¬ тиментын башкалардан алданрак яңарту, бөтенләй яңа куллану үзлегенә ия товарларны базарга чыгару сәләте базарларны яулап алуның мөһим чарасы булып тора. Фән техника прогрессы конкурентлык сәләтен тәэмин итүче мөһим факторга әверелә. Аның казанышларын күбрәк кулланган эшмәкәрләр көндәшләреннән өстенлеккә ирешәләр. Монополияләр барлыкка килү Җитештерүнең һәм транспортның заманча техника белән җиһазлануы, индустрия гигантлары, фәнни лабораторияләр булдыру шактый күп акча таләп итә. Күп кенә завод һәм фабрика хуҗаларында мондый акча булмый. Шуңа күрә 1880 —1890 елларда сәнәгать илләренең икътисади тормышын оештыруда үзгәрешләр күзәтелә башлый. Сәнәгатьчеләрне (промышленники) берләштергән картель, синдикат, трест лар кебек һәртөрле монополияләр оеша. Бер төрле продук¬ ция җитештерүче эшмәкәрләр картельләрдә продукциягә бәя кую, патент алмашу һәм сату базарларын бүлешү турында килешкәннәр. Синдикатлар төзегәндә җитештерелгән товар¬ ны сату буенча уртак фирма булдырыла. Трестларда анда кергән җитештерүчеләр эшчәнлегенең барлык яклары белән үзәкләштерелгән идарә тормышка ашырыла. Акционерлар җәмгыятьләре (АҖ) торган саен ныграк та¬ ныла баралар. Зур фирмалар, корпорацияләр, эшмәкәрләр берләшмәләре, өстәмә табыш алу максаты белән, кыйммәтле кәгазьләр — акцияләр чыгаралар. Әлеге кәгазьләр алар эш- чәнлегеннән дивидендлар (табыш) алу һәм АҖ белән идарә итүдә катнашу хокукы бирәләр. АҖның учредительләре ак¬ цияләрнең контроль пакетын, гадәттә, үзләрендә калдыр¬
20 1 нче бүлек. Фән-техника прогрессының төп юнәлешләре ганнар. Акцияләр биржаларда сатылган, аларны, гадәттә, кечерәк предприятие хуҗалары һәм банклар сатып алган. Акцияләрнең башлангыч бәясе АҖның оештыручылары тарафыннан куелган, аннан соң бу сан компаниянең үсеше, дөньядагы, илдәге икътисади хәл белән бәйле рәвештә үскән яки кимегән. Берләшкән һәм эреләнгән банкларның роле дә әкренләп арта барган. Җитештерүне модернизацияләүгә акча эзләп, шулай ук икътисади кризис чорында эшмәкәрләр, үз компа¬ нияләренең акцияләрен закладка салып, банкларга бурычка керәләр. Банклар әкренләп җитештерү белән идарә итүдә хәлиткеч тавышка ия булу хокукын яулыйлар. Шул рәвешле, банк капиталы, сәнәгать капиталы белән кушыла. Берләштерелгән банк-сәнәгать капиталының төрле төр продукция җитештерә торган предприятиеләрне, хәтта икъти¬ садның тулы бер өлкәләрен контрольдә тоту мөмкинлекләре ачыла. Нәтиҗәдә XX гасыр башында үзәктән идарә ителүче гигант концерннар оеша. Аларга бер монополистка буйсынган төрле төр предприятие төркемнәре керә. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 XIX гасыр ахыры—XX гасырның беренче яртысында күзәтелгән фән-техника прогрессының төп юнәлешләрен характерлап бирегез. Фәнни һәм техник казанышлар¬ ның дөньяның йөзен үзгәртүгә йогынтысына мисаллар китерегез. XX гасыр сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеген артты¬ ру чыганакларын ачыклагыз. Җитештерүне модернизацияләү ихтыяҗларының моно¬ полияләр оешуга, банк һәм сәнәгать капиталының кушы¬ луына китерүен аңлатыгыз. Монополиячел берләшмәләрнең нинди формаларын беләсез? 5 Ничек уйлыйсыз, индустриаль державаларның көндәшлеге фән-техника прогрессына йогынты ясаганмы?
§3 2 нче бүлек ДӨНЬЯ ГАСЫРЛАР ЧИГЕНДӘ. БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫ Европа һәм Төньяк Америка илләрендә XVIII га¬ сырның ахыры—XIX гасыр башында җәелгән сәнәгать борылышы—кул хезмәтеннән машина җитештерүенә күчү—модернизациянең состав һәм иң әһәмиятле өле¬ ше булып тора. Ул җиңел сәнәгатьтә (тукучылыкта) ста¬ ноклардан файдаланудан башлана һәм станокларны, җиһазларны күпләп җитештерү, ягъни машина төзелеше туу белән төгәлләнә. Сәнәгать борылышы индустри¬ аль, сәнәгать җитештерүенең икътисадның нигезенә һәм аның алдагы үсешенең фундаментына әверелүен күрсәтә. Модернизация юлына баскан һәм индустриаль җитештерүгә күчкән Европа һәм Төньяк Америка илләре кыска гына вакыт эчендә хәрби эшнең үсеш дәрәҗәсе буенча дөньяның башка илләрен куып җитәләр. Аларның эшмәкәрләренә, үз товарларын сату өчен, яңа базарлар кирәк була. Шуңа күрә европалылар яңадан-яңа коло¬ нияләр яулыйлар. Колонияләр яулап алуда Германия, Италия, Япония һәм АКШ аеруча активлык күрсәтәләр. XIX гасыр ахырына Азия һәм Африкада бәйсез дәүләтләр калмый диярлек—алар барысы да Европа һәм Төньяк Америкадагы алга киткән илләрнең колонияләренә яисә ярымколонияләренә әвереләләр. Шул сәбәпле XX гасыр¬ да әйдәп баручы державалар арасында дөньяны яңадан бүлгәләү өчен көрәш башлана. Масштаблы һәм канлы конфликтка әйләнгән Беренче бөтендөнья сугышы шул көрәшнең нәтиҗәсе була. Европа илләрендә, АКШ һәм Япониядә модернизация XIX гасыр ахыры—XX гасыр башында модернизация дөньяның алдынгы дәүләтләре сәясәтенең максатына әверелә. Алга таба уңышлы үсеш, хәрби куәтне артты¬ ру, продукцияне экспортлау мөмкинлекләренең киңәюе, димәк, дәүләт бюджетына керемнәрнең үсүе, киң халык
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы массаларының тормыш дәрәҗәсен күтәрү әлеге максат¬ ка бәйле була. XX гасырда индустриаль җитештерү үсешенең үзә¬ гендә торучы илләрне ике төп төркемгә бүлеп карарга мөмкин: модернизациянең беренче һәм икенче эшело¬ ны, яисә закончалы һәм тизләтелгән үсешле илләр. Закончалы модернизация илләре Модернизациянең беренче эшелонына Бөекбритания, АКШ, Франция, төньяк-көнбатыш Европаның күп кенә дәүләтләре (Нидерланд, Бельгия, Швеция), шулай ук Британия домини¬ оннары Канада һәм Австралия керә. Беренче эшелон дәүләт¬ ләргә модернизация юлыннан закончалы, эзлекле үсеш хас. Әлеге илләрдә сәнәгать борылышы, аннан соң конвейер¬ лы күпләп җитештерү ысулын үзләштерү тиешле социалъ- икътисади алшартларның өлгерүе белән билгеләнә. Аларга модернизациягә дучар булган товар-акча мөнәсәбәтләренең һәм җитештерүнең югары үсеш дәрәҗәсе дә керә. Икенче бер шартны эш көчен сатудан башка яшәү чыганагы булмаган шактый күп санлы халык һәм булган капиталын машина һәм җиһазлар алуга, фабрика һәм заводлар төзүгә тотарга әзер эшмәкәрләр катламының булуы тәшкил итә. Эзлекле модернизация вакытында сәнәгать борылышы җиңел сәнәгатьтә башлана. Аннары, станоклар һәм двига¬ тельләргә ихтыяҗ арту белән, авыр индустрия һәм машина төзелеше (бу тармак Англиядә XIX гасырның 20 нче елларын¬ да үсә башлый) үсеш ала. Чуен һәм корычка ихтыяҗ үсә, ул тау эшләренә — тимер рудасы, күмер чыгаруга стимул бирә. Сәнәгать борылышын гамәлгә ашыруда Бөекбритания алга чыга, аны XIX гасырның урталарында «дөнья остаханәсе» дип атый башлыйлар. Бөекбритания артыннан сәнәгать борылышы АКШның төньяк штатларында да башланып китә. Ләкин ул 1861—1865 еллардагы Төньяк һәм Көньяк арасындагы Гражданнар сугы¬ шыннан соң гына тулысынча җәелеп китә ала. Элек-электән алга киткән мануфактура җитештерүенә ия булган Франция тиз сәнәгать үсеше юлына 1830 елгы революциядән соң аяк баса.
§ 3. Европа илләрендә, АКШ һәм Япониядә модернизация 23 Икенче технологик борылыш һәм массачыл индустриаль җитештерүгә күчеш этабында Америка Кушма Штатлары лидерлыкны үз кулына ала. Әлеге илдә Европадан күчеп килүчеләрнең күп булуы һәм Гражданнар сугышыннан соң Көньякта реконструкция башлану аркасында эчке базар кызу темплар белән үсеп китә. Капитал туплану процессы да тизләнә. Болар барысы да сәнәгать компанияләренең бөлүе һәм берләшүе процессы белән бергә бара. Эре монополиямен берләшмәләр АКШта 1870 ел¬ ларда барлыкка килә. Нефть сәнәгатендә Джон Рокфел¬ лер тресты хакимлек итә, 1879 елга ул илдәге нефть эшкәртү сәнәгатенең 89 % ын контрольдә тота. Рокфел¬ лер гаиләсе, сәнәгать монополиясе булдырып, үз банкын оештырып җибәрә. Морган гаиләсе, киресенчә, банклар ачудан башлый һәм алар сәнәгать предприятиеләренең акцияләрен сатып алалар. Әлеге банклар хәзергә кадәр АКШта иң эре банклардан саналалар. 1901 елда, кушылу нәтиҗәсендә, «Юнайтед Стейтс стил» тресты барлык¬ ка килә. Аны Джон Пирпонт Морган җитәкли. Ул АКШта коела торган чуенның 3/5 өлешен контрольдә тота. Сә¬ нәгатьнең күпчелек өлешенә контрольлек итүче куәт¬ ле финанс-сәнәгать олигархияләре (Вандербильтлар, Гарриманнар, Доджлар һ. б.) төркемнәре барлыкка килә. 1914 елда корпорацияләр һәм акционерлар җәмгыять¬ ләре карамагындагы предприятиеләрдә илдәге барлык сәнәгать продукциясенең 83,2 % ы җитештерелә. Монополияләштерү сәнәгатьнең барлык өлкәләренә дә кагыла. Машина төзелешендә Форд, «Бьюик» (соңрак «Понтиак», «Кадиллак» һәм «Шевроле» компанияләре тара¬ фыннан йотыла) һәм «Дженерал моторе» компанияләре өстенлек итә. Электротехника сәнәгатендә Морганнар банкы белән бәйләнешле «Дженерал электрик» хакимлек итә. Англиядә монополияләштерү сәнәгатьнең яңа тармак¬ ларында (хәрби, химия һәм корыч кою) тиз җәелә. Мон¬ да «Армстронг/Уитворт», «Дорман, Лонг һәм К0», «Вик¬ керс» һәм башка монополияләр барлыкка килә. Тау казу эшләре, туку һәм җеп эрләү кебек традицион тармак¬
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы ларда картельләр пәйда була. Шул ук вакытта XX гасыр¬ да күпчелек предприятиеләрнең аерым хуҗалары була. Англиядә хәтта автомобильләрне дә вак-төяк заказлар башкарыла торган кечкенә генә предприятиеләрдә тө¬ зегәннәр. Машина төзелеше, АКШтагы шикелле, масса¬ чыл төс ала алмый. Банк һәм иминият капиталының бик югары дәрәҗәдә туплануы күзәтелә. Ротшильдлар, Беринглар, Ллойд- лар банклары бөтен дөньяга таныла. Алар гаять зур империядә сәүдәгә, иминият эшенә хезмәт күрсәтеп, әкияттәгедәй табыш алып яталар. Франция, Пруссия белән сугышта (1870—1871) җиңелгәннән соң, аның икътисады таркалыш чоры кичерә. Француз эшмәкәрләренең күбесе капиталларын чит илләргә чыгару ягын карыйлар, чөнки бу аларга күб¬ рәк табыш китерә. Сәнәгать үсеше акрыная. 1860 ел¬ ларда дөньякүләм сәнәгать җитештерүендә Франциянең өлеше 10 % тәшкил итсә, XX гасыр башына ул 7 % тан да кимрәк була. 1870—1880 елларда металл эшкәртү, шикәр, керосин, текстиль һәм азык-төлек сәнәгатьләрендә син¬ дикатлар барлыкка килә. Иң зур хәрби концерн булып— «Шнейдер-Крёзо» һәм иң зур автомобиль концерннары булып «Рено», «Пежо» санала. Шул ук вакытта Франциядә аеруча мөһим роль уйнаган куллану предметлары, зиннәтле-купшы әйберләр җитештерүдә мануфактура тибындагы вак предприятиеләр өстенлек итә. Ә банк капиталы туплану темплары буенча Франция дөньяда алдынгы урыннарның берсен алып тора. Модернизациянең беренче эшелонына кергән илләрдә ин¬ дустрия үсешенә дәүләт булышлыгы чикләнгән була. Ул еш кына протекционизм сәясәте үткәрүдән гыйбарәт була, ягъни читтән кертелгән товарларга, үзендә җитештерелгән товар¬ ларны яклау максатында, таможня пошлинасы арттырыла. АКШта, мәсәлән, XIX гасыр ахырына чит ил продукциясенә салынган пошлина 50 % тан артып китә. Моннан тыш, индустрия үсешендә дәүләтнең роле хәрби заказлар таратуга, зур гомуммилли программаларны тормыш¬ ка ашыру өчен, акча бирүгә кайтып кала. Бу эшкә хосусый
§ 3. Европа илләрендә, АКШ һәм Япониядә модернизация 25 бизнес җәлеп ителә. АКШта әлеге программалар Көньякны реконструкцияләү, трансконтиненталь тимер юллар челтәре, Панама каналы төзелешләре белән бәйле була. Франциядә Наполеон III императорлык иткән заманда хәрби сәнәгатькә аеруча зур дәүләт субсидияләре билгеләнә. Ләкин әлеге илләрдә дәүләт заказы икътисад үсешенең төп стимулы булмаган. Хәлиткеч рольне хосусый капитал уйнаган. Тиз үсешнең алшартлары Модернизациянең икенче эшелоны илләренә Германия, Россия, Италия, Австро-Венгрия һәм Япония керә. Әмма аларны артта калган илләр дип әйтеп булмый. Бу дәүләтләрнең территорияләрендә инде Урта гасыр¬ лардан бирле зур сәүдә һәм цех җитештерүе үзәкләре (Италия, Төньяк Германия шәһәрләре) урнашкан. Икъ¬ тисади үсешнең кайбер күрсәткечләре буенча алар хәтта күршеләрен дә узып китәләр. XVIII гасырда Рос¬ сия тимерне Европаның теләсә кайсы иленә караганда күбрәк эреткән. Австро-Венгрия һәм Япониядә XVIII га¬ сырда мануфактура җитештерүе бик нык алга киткән. Әлеге илләрнең барысы да сәнәгать үсеше юлына төрле сәбәпләр аркасында соңарып аяк басалар. Германия белән Италия өчен төп сәбәп—аларның вак корольлекләр һәм кенәзлекләргә бүлгәләнгән булуында. Бу проблема бердәм эчке базар формалашуга комачаулый. Берләшү процессыннан соң гына Италиядә (1861) һәм Германиядә (1871) модернизация темплары үсеп китә. Россия һәм Австриядә авыл җирләрендә бик озак вакытлар натураль хуҗалык хөкем сөрә. Шул ук вакытта крестьяннарның җирбиләүчеләргә бәйлелегенең төрле формалары да саклана. Бу товар-акча мөнәсәбәтләренең үсеш алма¬ вына сәбәп була. Финанс ресурсларының җитешмәве кире йогынты ясый. Сәнәгатькә түгел, ә сәүдә өлкәсенә капитал салу традициясе өстенлек итә. Чөнки болай эшләгәндә табыш тизрәк алына.
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы Бу илләрне тизләтелгән сәнәгать үсеше юлына үз хөкүмәт¬ ләренең халыкара аренада позицияләрен ныгытырга омтылу¬ лары этәрә. Россия империясе өчен Кырым сугышында җиңелү (1853—1856) модернизациягә стимул була. Әлеге сугыш аның Франция һәм Бөекбританиядән хәрби-техник яктан артта¬ лыгын күрсәтә. 1861 елда крепостной хокук бетерелгәннән соңгы үзгәрешләр, икътисад, суд системасы һәм армиядәге реформалар, шәһәр һәм өяз үзидарәләре барлыкка килү инду¬ стриаль үсешкә күчү өчен алшартлар формалашуга ярдәм итә. Австриядәге үзгәрешләргә Пруссия белән сугышның (1866) уңышсыз төгәлләнүе башлангыч бирә. Япония модернизация юлына Азия илләре арасында беренчеләрдән булып баса. Ул XIX гасыр урталарына кадәр феодаль дәүләт булып кала һәм үз-үзен изоляцияләү сәясәте алып бара. 1854 елда АКШ, Англия һәм Россия басымы астын¬ да сёгун (хәрби җитәкче, гаскәр башлыгы) җитәкчелегендәге Япония хөкүмәте чит ил державалары белән хезмәттәшлек итү турында тигез хокуклы булмаган килешү төзи. Япониянең бәйле илгә әверелүенә феодаль кланнар һәм самурайлар (хәрби сословие), сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр ризасызлык белдерә. Гражданнар сугышыннан соң (1867—1868) сёгун хакимияттән читләштерелә. Япония башында император тор¬ ган парламентлы монархиягә әверелә. Ил реформалар юлын¬ нан китә. Үзгәртеп корулар һәрвакыт эзлекле бармасалар да, иҗтимагый һәм сәяси мөнәсәбәтләр модернизациясенә, сәнәгать үсешенең тизләнүенә булышлык итәләр. Модернизациянең икенче эшелоны илләре Икенче эшелон илләренең тизләтелгән модернизация юлын¬ нан китүләрен «куып җитеп килүче үсеш» дип әйтү дөрес булмас иде. Бу дәүләтләрнең күбесе XX гасырда (иң элек Германия, аннан соң СССР, Япония) Англия һәм Фран¬ ция кебек заманчалы модернизация илләрен узып китә. Модернизациянең икенче эшелоны илләре башка держа¬ валар узган юлны кызу темпта кабатлап кына калмыйлар, ә бәлки уз үсеш модельләрен гамәлгә ашыралар. Модернизация¬ не тормышка ашыруда дәүләтп төп корал була. Нәкъ менә ул натураль хуҗалыкны җимерә һәм товар-акча мөнәсәбәтләре
§ 3. Европа илләрендә, АКШ һәм Япониядә модернизация 27 үсешенә ярдәм итә торган реформалар үткәрә. Бу, үсеп килүче сәнәгатьтә файдалану өчен, эшче кулларны азат итәргә булы¬ ша. Таможня сәясәте, нигездә, протекционизм төсе ала. Дәүләт турыдан-туры фабрика һәм заводлар төзелешен финанс¬ лый, тимер юллар салдыра. Россиядә, аеруча Германиядә һәм Япониядә, хәрби сәнәгатькә һәм аңа хезмәт итүче тармакларга зур булышлык күрсәтелә. Җирле эшмәкәрләрнең сәнәгать эшчәнлеге сферасын үзләштерергә әзер булмавы аларны дәүләт кенә түгел, ә бәлки чит ил капиталы булышлыгында компанияләр оештыруга һәм банклар ачуга этәрә. Австро- Венгриядә, Россиядә, Япония һәм Италиядә модернизацияне финанслауда чит ил чыганакларының роле аеруча зур була. Германия бу мәсьәләдә бераз калыша. Чит ил капиталын¬ нан төрле рәвештә файдаланалар. Болар — турыдан-туры акча кертү, уртак компанияләрдә катнашу, дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләрен сатып алу, заёмнар бирү. Модернизациянең баш¬ лангыч этабында машина һәм җиһазлар белән тәэмин итү, алга киткән илләрдә белгечләр әзерләү, чит илләрдән инже¬ нерлар һәм техниклар чакыру зур әһәмияткә ия була. Дәүләт модернизациягә бәйле күп кенә проблемаларны хәл итүне үз өстенә ала. Әйтик, әгәр дә 1913 елда хакимият карамагына салым рәвешендә тулай эчке продуктның (ТЭП) 9 % ы керсә, Германиядә ул ике мәртәбә күбрәк—18 % тәшкил итә. Дәүләткә аерым бер караш формалаша. Хакимиятнең зур көчкә ия булуына, аның теләсә нинди мәсьәләләрне дә хәл итә алуына ышануга нигезләнгән идеологияләр туа. Дәүләт гражданнарның омтылышларын чагылдыра һәм чынга ашыра торган көч, иң югары кыйммәт дип карала башлый. Дәүләткә карата шулкадәр зур таләпләр куела ки, ресурслар җитмәү, яисә хакимлек итүче даирәләрнең реформаларга әзер булмавы сәбәпле, әлеге таләпләр канәгатьләндерелми кала. Хакимлек итүче элита һәм югары түрәләргә каршы халыкның риза¬ сызлыгы вакыт-вакыт көчәеп китә, җәмгыятьтә революцион идеяләр таралыш ала. Гомумән, модернизациянең икенче эшелоны илләре XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында шактый зур уңыш¬ ларга ирешәләр. Анда яңа, иң алдынгы җиһазлар белән тәэмин
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы 28 ителгән өр-яңа зур предприятиеләр (Англия һәм Франциянең XIX гасырның башы һәм уртасында төзелгән күп кенә за¬ водларындагы җиһазлар инде мораль яктан да, физик як¬ тан да искергән) төзелә. Шулай итеп, яшь Германия дәүләте дөнья базарында Англиянең төп конкурентына әверелә. Япо¬ ния Корея һәм Кытай базарларын уңышлы яулап ала. 1911 елда ул элек үзенә көчләп тагылган тигез хокуклы булмаган килешүләрдән котыла. Модернизациянең беренче һәм икенче эшелоннары илләре Модернизация Беренче эшелон (закончалы модернизация) Икенче эшелон (тизләтелгән модернизация) Шәхси капиталның җитәкчелек роле Дәүләтнең җитәкчелек роле Бөекбритания, АКШ, Франция, Нидерланд, Бельгия, Швеция, Канада, Австралия Германия, Италия, Австро-Венгрия, Россия, Япония Беренче акционерлар җәмгыятьләре һәм монополия- чел берләшмәләр 1870 елларда ук барлыкка килсәләр дә, Германиядә сәнәгать борылышы 1880 елларның уртасына гына төгәлләнә. Картельләр һәм синдикатлар әлеге җәмгыятьләр һәм берләшмәләрнең киң таралган формалары булып тора. Аларның иң эреләре: корал җитештерүдә—«Крупп» (аңа император йөзендә дәүләт үзе җитәкчелек итә), химия сәнәгатендә—«ИГ Фарбенин- дустри», электротехника сәнәгатендә—«АЭГ» һәм «Си¬ менс». Банк эшенең туплануы бик тиз бара. 1914 елга 8 банк финанс капиталының якынча 85 % ын контрольдә тота. Иң зурлары—Немец банкы һәм Германиянең Мил¬ ли банкы.
§ 3. Европа илләрендә, АКШ һәм Япониядә модернизация 29 Япониядә сәнәгать борылышы, нигездә, 1905—1907 ел¬ ларда тәмамлана, гәрчә вак, мануфактура һәм һөнәрчелек предприятиеләре сакланып килсә дә. Индустриянең һәм тимер юлларның зур өлешен дәүләт төзетә. Аннан соң кайбер предприятиеләр сатыла яисә зур сәүдә-сәнәгать йортларына һәм байларга ташламалы шартларда арен¬ дага бирелә. Нәтиҗәдә XX гасыр башына Япониядә «Ми¬ цуи», «Мицубиси», «Ясуда» кебек зур концерннар барлык¬ ка килә. Шул ук вакытта эшчеләрнең яртысыннан артыгы дәүләт предприятиеләрендә эшлиләр. Дөньяның алга киткән илләрендә тулай эчке продукт җитештерүнең кыйммәте, дөньякүләм җитештерү белән чагыштырганда, % ларда Ил / Ел 1750 1800 1830 1860 1880 1900 1914 Бөекбритания 1,9 4,3 9,5 19,9 22,9 10,04 8,65 Германия (1871 елга кадәр Германия җирләре) 2,9 3,5 3,5 4,9 8,5 8,3 8,52 Франция 4,0 4,2 5,2 7,9 7,8 6,76 5,91 Италия (1861 елга кадәр Ита¬ лия җирләре) 2,4 2,5 2,3 2,5 2,5 3,28 3,57 Россия 5,0 5,6 5,6 7,0 7,6 7,92 9,07 АКШ 0,1 0,8 2,4 7,2 14,7 18,34 23,49 Япония 3,8 3,5 2,8 2,6 2,4 2,9 2,8 Кытай 32,8 39,3 29,8 19,7 12,5 8,11 6,59 Һиндстан 24,5 19,7 17,6 8,6 2,8 5,87 4,81 Таблицаны өйрәнегез. Дөнья икътисадында Азия илләренең роле ни өчен кими, шуны аңлатыгыз. Алга киткән илләрдә модернизация процесслары ни дәрәҗәдә уңышлы бара? Даталар буенча күзәтегез: Италия һәм Германиянең берләшүе, АКШта Гражданнар сугышының тәмамлануы әлеге илләрнең икътисади үсешендә ничек чагыла? Европа илләрендәге, Төньяк Америка һәм Япониядәге сә¬ нәгать борылышы һәм индустрияләштерү аларның дөнья
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы икътисадындагы ролен тамырдан үзгәртә. Сәнәгать борылы¬ шына кадәр һәр дәүләтнең дөнья сәнәгатендә тоткан урыны аның дөнья халыклары санындагы өлешенә тәңгәл килә. XIX гасыр дәвамында әлеге пропорцияләр зур үзгәреш кичерә. Дөньякүләм тулай эчке продукт (ТЭП) җитештерүдә Төньяк ярымшардагы индустриаль илләрнең өлеше туктаусыз үсә, ә калган дәүләтләрнеке кими бара. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 §4 «Модернизация» терминының мәгънәсен аңлатыгыз. Сез бу термин белән тарихның кайсы курсларын өйрәнгәндә очраштыгыз? Модернизациянең беренче һәм икенче эшелоны илләре нинди билгеләр буенча аерыла? Һәркайсында дәүләт нинди роль уйный, чагыштырыгыз. Закончалы модернизация юлыннан киткән илләрне күрсәтеп, әлеге модель үзенчәлекләре турында сөйләгез, модернизациянең алшартларын әйтегез. Бу илләрнең икътисади үсеш үзенчәлекләрен санагыз. Кайсы илләр тизләтелгән сәнәгать үсеше юлыннан ки¬ тәләр? Моңа аларны нәрсә этәрә һәм бу юлда аларга нинди каршылыклар очрый? Нинди дә булса бер илне сайлап алып, андагы модерни¬ зация үсеше модельләрен тасвирлагыз. XX гасыр башында дөнья үсешендә каршылыкларның кискенләшүе Кризисларның әледән-әле булып торуы—базар икъ¬ тисадының төп закончалыгы. Димәк, ирекле конкуренция дә яши. Икътисади кризислар Базар икътисады шартларында һәр эшмәкәр үз продукция¬ сен, кулланучыда сорау табуга гарантия булмаган хәлдә, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып чыгара. Әкренләп товар күбәя, ә аларны эшләп чыгаручы фирмалар үтеп керерлек базарларда
§ 4. XX гасыр башында дөнья үсешендә каршылыкларның кискенләшүе аңа ихтыяҗ кими. Нәтиҗәдә завод һәм фабрикалар ябыла, эшчеләр эшсез кала. Кризис, бөтен икътисадны чолгап алып, чиктәш тармакларга да кагыла. Мәсәлән, кием-салымны күпләп эшләп чыгару тек¬ стиль һәм киҗе-мамык тармакларын таркалу хәленә ки¬ тереп кенә калмый, бәлки алар кулланган станокларның, җиһазларның, ягулык һәм чималның һ. б.ның кирәге бе¬ теп баруын да күрсәтә. Бу исә җитештерүнең тукталуы¬ на, эшсезлекнең үсүенә һәм халыкның кереме кимүгә китерә. Кризис азык-төлек сәнәгатенә дә, авыл хуҗалыгы һәм хезмәт күрсәтү сферасына да җәелә. XIX — XX гасырлардагы икътисади кризислар уртача 1 — 3 ел дәвам иткән, аннан соң икътисад янә үсеш алган. Беренче кризислар XVIII гасыр азагында Бөекбританиядә—«дөнья остаханәсе»ндә була, әмма алар сәнәгатьнең кайбер тармак¬ ларына гына кагылалар. 1825 елда кризис бөтен Англия икътисадын чолгап ала, 1836 елда — Франциядә, АКШта, 1847 елда Пруссиягә һәм башка герман дәүләтләренә җәелә. 1857 һәм 1866 елларда беренче бөтендөнья кризислары башланып китә. Кризисны модернизация юлына баскан һәр ил кичерә. Чираттагы 1873 елгы кризис, Австро-Венгриядә башланып, тарихта беренче мәртәбә Россиядә һәм Япониядә җәелеп китә. Алга таба икътисади тетрәнүләр 1882, 1890, 1900—1903 ел¬ ларда, 1907, 1913—1914 елларда күзәтелә. Икътисадның түбән тәгәрәве Беренче бөтендөнья сугышыннан соң ук үзен сиздерә башлый. 1929—1932 еллар индустриаль илләр тари¬ хында моңа кадәр күрелмәгән бөтендөнья икътисади кри¬ зисы чоры буларак билгеле. Ул индустриаль дөньяның иң алдынгы иле — АКШның икътисадын тулысынча җимерелү куркынычы астына куя. Ләкин, тулаем алганда, кризислар базар икътисады үсе¬ шенә уңай йогынты ясыйлар. Алар көчсез һәм аз нәтиҗәле предприятиеләрнең таркалуына китерәләр, капиталның туплануын һәм үзәкләштерелүен тизләтәләр. Шул ук вакыт¬ та икътисадтагы тетрәнүләр белән бергә эшсезлек үсә һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр кискенләшә бара.
Сәнәгать илләренең берсендә башланып, калган дәүләтләрне дә чолгап ала торган кризисларның сәбәбе дөнья базарының бердәмлеге үсү белән бәйле була. Артып калган продукциядән мөмкин кадәр тизрәк котылу өчен, эшмәкәрләр аны демпинг бәясеннән (ясалма төшерелгән бәядән) чит илләргә чыгарыр¬ га тырышалар. Нәтиҗәдә чит ил базарларында да товар кү¬ бәя, кризисны экспортлау бара. Индустриаль державалар¬ да, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелү белән бергә, дөнья базарының товар үткәрү мөмкинлеге дә арта. Моңа колонияләр һәм бәйле илләрдә үсеп килүче товар-акча мөнәсәбәтләре дә этәргеч ясый. Шуңа да карамастан продукция җитештерү мөмкинлекләре базарлар үсешен узып китә. Индустриаль илләрнең саны арту икътисади кризисларның кискенләшүе һәм тирәнәюендә иң мөһим сәбәп булып тора. Закончил ы модернизация, беренче эшелон илләрендәге эчке һәм колония базарларының товар үткәрү мөмкинлеге үскән саен, әкренләп гамәлгә ашырыла. Дәүләтнең (Япония, Гер¬ мания, Россия, Италия, Австро-Венгрия) катнашуы хисабына сәнәгать үсеше темпларының артуы нәтиҗәсендә, җитештерү куәтләре кинәт үсеп китә. Бу исә конкуренцияне көчәйтә, бөтендөнья икътисадында каршылыкларны кискенләштерә. Державалар көндәшлегенең кискенләшүе XIX гасырда—XX гасыр башында кризисларга каршы көрәш чаралары чикләнгән була. Шул чараларның берсе — чит илләр¬ дән кертелә торган продукциягә югары пошлиналар салу юлы белән эчке базарны саклау. Ьәр дәүләт күршеләрендә килеп туган кризисны үзендә җәелдермәү чараларын күрергә тыры¬ ша. Нәтиҗәдә «сәүдә» сугышлары башлана, бу алга киткән ил¬ ләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерә. Аларның хөкүмәтләре булган барлык дипломатик чараларны кулланып һәм хәтта янаулар аша башка илләрдән «үз» товар җитеште- рүчеләренең продукцияләренә ташлама ясауны сорыйлар. Кризисларны булдырмау чараларының тагын берсе — ко¬ лониаль экспансия (яңа колонияләр яулап алу, бәйле илләрдә йогынты сфералары булдыру) хисабына товар сату базар¬ ларын киңәйтү. XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында дөнья алга киткән державалар арасында бүлгәләнеп беткән
§ 4. XX гасыр башында дөнья үсешендә каршылыкларның кискенләшүе була инде. Шуңа күрә тизрәк темплар белән үсүче илләр дөньяны яңадан бүләргә, конкурентларын хәрби көч кулла¬ нып көчсезләндерергә омтылалар. Беренче бөтендөнья сугы¬ шы якынлашып килә. Бөтендөнья сәнәгать җитештерүендә алга киткән индустриаль илләр тоткан урыннарның үзгәрүе (% ларда) Ил / Ел 1900 1913 Бөекбритания 13,8 11,9 АКШ 22,8 26,3 Германия 7,6 8,3 Франция 7,3 7,5 Россия 13,0 13,8 Япония 2,2 2,6 Таблицадагы мәгълүматны анализлагыз. Кайсы илләр ш динамикалы үсеш юлы үткән? Алар модернизациянең кай¬ сы эшелонына карыйлар? Беренче бөтендөнья сугышына таба Европа илләре, Төньяк Америка сәясәтчеләре һәм галимнәре дөньяның колонияләргә һәм индустриаль державаларның йогынты сфераларына бүленүе, соңгыларының товар сату базарлары һәм чимал чыганаклары өчен көрәштә бер-берсен уздырырга тырышулары кебек масштаблы күренешне аңларга тырышканнар. Геосэясэт фәне әнә шул эзләнүләрнең нәтиж,әсе буларак барлыкка килгән. Ул дәүләтләрнең һәм дөньяның тулы бер регионнарының икътисади, сәяси, географик һәм мәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алып, ал арның үзара йогынты ясашып яшәвен өйрәнә. XIX гасырның беренче унъеллыкларында зур популярлык казанган геосәясәт теорияләре буенча, базар икътисадына ия булган илләрнең үзара мөнәсәбәтләре конкуренция, ягъни «барысының бөтенесенә каршы көрәше» белән билгеләнә, ул дөнья үсешенең хәрәкәтләндерүче көче дип санала. Геосәясәтчеләр дәүләтне үзенә күрә бер тере
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы организм дип караганнар, ул да нәкъ кеше кебек туа, үсә һәм үлә дигәннәр. Аның үсеше яңадан-яңа җирләр һәм ресурслар яулап алу белән бәйле дип аңлатканнар. Геосәясәт фәненә XIX гасыр ахырында сәяси геогра¬ фия өлкәсендә немец белгече Фридрих Ратцель нигез сала. Аның дәвамчысы, швед галиме—тарихчы һәм по¬ литолог Рудольф Челлен беренче мәртәбә «геосәясәт» терминын куллана. Геосәясәтне ул, «пространствода гәүдәләнеш тапкан географик организм буларак, дәүләт турындагы фән» дип аңлата. Ул Германиянең, Европаның урта бер җирендә урнашкан булу сәбәпле, тирә-ягындагы илләрне үзенә буйсындырырга тиешлеген исбатлый. Геосәясәт идеяләре Бөекбритания һәм АКШта да кызыксыну уята. Инглиз географы Джон Маккиндер геосәясәтнең нигезенә яткан идеяне алга сөрә. Аның нигезендә Евразиядәге континенталь дәүләтләрнең (Рос¬ сия, Үзәк Европа, Германия)—«хартленд»ның («җирнең йөрәге» дигән сүз) утрауда урнашкан илләр (АКШ, Англия) белән каршы торуы тарихи сәбәпләргә бәйле дигән идея ята. Галим фикеренчә, соңгыларына динамикалы үсеш хас, чөнки алар капма-каршы мәдәни йогынты кичерәләр. Америка геосәясәтчесе, адмирал Альфред Мэхэн тари¬ хи каршы торуда утрауда урнашкан державаларның (ул аларга АКШны да кертә) континенталь илләрдән өстен чыгуы теориясен тудыра. Халыкара сәүдә өстеннән кон¬ трольне, куәтле флотка ия булуны, шулай ук «хартленд» илләренең араларын боза алу сәләтен ул төп шартлар дип атый. Геосәясәт теорияләре дөньяның әйдәп баручы илләренең сәясәтенә һәм хәрби төзелешенә зур йогынты ясый. Теория авторлары сугыш куркынычын һәм сугышның үзен дәүләт мәнфәгатьләрен саклауның законлы һәм гадәти чаралары дип карыйлар. Шул ук вакытта күп кенә илләрнең җәмәгатьчелеге һәм сәясәтчеләре нык үскән, цивилизацияле дәүләтләр бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән дә хәл итә алалар дип сана¬ ганнар. Чыннан да, Европада Франция-Пруссия (1870—1871) һәм рус-төрек (1877—1878) сугышларыннан соң зур хәрби
§ 4. XX гасыр башында дөнья үсешендә каршылыкларның кискенләшүе конфликтлар булмый. Колонияләр аркасында килеп ту¬ ган Япония-Кытай ( 1894—1895), Америка-Испания (1898), инглиз-бур (1899—1902) һәм рус-япон (1904—1905) сугыш¬ лары, нык үскән сәнәгать илләреннән читтә барганлыктан, җитди конфликтлар дип каралмый. 1899 һәм 1907 елларда Гаагада, Россия инициативасы бу¬ енча, дөньяның әйдәп баручы илләре катнашында халыкара конференцияләр уздырыла. Анда мөһим йөкләмәләр кабул ителә: халыкара бәхәсләрне тыныч юл белән хәл итәргә ом¬ тылырга, кайбер төр коралларны һәм газ куллануны тыярга, сугыш була калганда, әсирләргә карата гуманлы мөнәсәбәт булдырырга һәм нейтраль дәүләтләрнең мәнфәгатьләренә хөрмәт белән карарга. Дөньяда тынычлык тышкы яктан тотрыклы булып тоелса да, яңа каршылыклар өлгерә тора. Шул каршылыклар 1914— 1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышына китерә дә инде. Халыкара аренадагы каршылыклар • XIX—XX гасырлар чигендә дөньяның әйдәп баручы илләре арасында товар сату базарлары һәм колониаль, бәйле илләрдәге арзанлы чимал чыганаклары өчен көрәш кискенләшә. Кайбер туып торган аерым конфликтлар, кагыйдә буларак, тыныч юл белән хәл ителә. Әмма, тулаем алганда, индустриаль держа¬ валар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр торган саен кискенрәк төс ала. • XIX гасырның соңгы чирегендә Европада Германия- Франция көндәшлеге үсә бара. Франция Пруссия белән су¬ гышта (1870—1871) җиңелүе белән килешә алмый, чөнки бу сугышта ул тимер рудасына бай Эльзас һәм Лотарингия- не югалта. Франция җәмәгатьчелендә реванш (югалтканны кире кайтару) идеясе бик популяр була. Франция үзенең хәрби куәтен бик тиз яңадан торгыза, колониаль сәясәттә дә уңышлар яулый. Германиядә әлеге илгә кабат җимергеч һө¬ җүм ясау теләге туа. 1871—1890 елларда Германия империясе канцлеры (хөкүмәт башлыгы) Отто фон Бисмарк түбәндәгечә фикер йөртә: әгәр дә Германия агрессив, яулап алу сәясәте алып бара икән, аңа каршы тагын да көчлерәк державалар коалициясе тупланачак. Моны булдырмас өчен, ул күрше
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы дәүләтләр, аеруча Россия белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә өнди. 1888 елда Германия кайзеры (императоры) булып алган Вильгельм II башка карашта тора. Ул Германиянең Европа¬ да гегемонлык итү «хокукын» бәян итүче теорияне яклап чыга һәм иртәме-соңмы, континентта хакимлек итүгә ирешү өчен, сугышка керү зарурлыгына ышана. Шундый сугышка әзерләнү аның сәясәтенең төп бурычына әверелә. • Каршылыкларның тагын бер төене Балканда төйнәлә. Госманлы империясе көчсезләнү белән, стратегик яктан әһә¬ миятле Босфор һәм Дарданелла бугазларына контрольлек итү өчен көрәш башланып китә. Россия аеруча зур активлык күрсәтә — үзенә Кара диңгез портларыннан Урта диңгезгә таба тоткарлыксыз үтү юлы әзерли. Россиянең Балканда йогынтысы көчәюгә Австро-Венгрия бик нык каршылык күрсәтә. Габсбурглар династиясе хаким¬ лек иткән әлеге күпмилләтле империядә Австрия немец¬ лары һәм маҗарлар (венгрлар) өстен хокукларга ия була¬ лар. Славяннар исә изелеп яши. Россия көчсезләнеп калган Төркия хисабына Балканда славяннарның көчле православие дәүләтен төзү идеясен яклап чыга. Австро-Венгрия моны үз мәнфәгатьләренә куркыныч янау дип кабул итә. Россиянең омтылышлары Бөекбританиягә дә шом сала: ул Көнчыгыш Урта диңгездәге позицияләрен һәм бигрәк тә Сүәеш каналына контрольлек итүне югалтудан курка. Евро¬ падан Биндстанга иң кыска диңгез юлы шуннан уза бит. XX гасыр башында Балканда йогынты урнаштыру өчен барган көрәшкә Германия дә кушылып китә. Төркия белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырып, ул Балкан илләре аша Истанбул, Багдад һәм Басрага илтә торган тимер юл салдырыр¬ га керешә. Бу аның Бинд океанына, Якын һәм Урта Көн¬ чыгыш илләре базарларына чыгу юлын кыскарта. • Балкайдагы вазгыять аның үз илләре, аеруча Сербия белән Болгария арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр аркасында тагын да кискенләшә. 1912 елда алар, Греция һәм Черногория белән килешү төзеп, Төркияне җиңүгә ирешәләр, нәтиҗәдә Төркиядән аның Европадагы күп кенә биләмәләре тартып алына (Беренче Балкан сугышы). Әмма аларны бүлешү кон¬ фликт тудыра. Ул Икенче Балкан сугышына (1913) китерә. Бу
§ 4. XX гасыр башында дөнья үсешендә каршылыкларның кискенләшүе сугыш Болгария белән аның элеккеге союздашлары арасында кабына. Аларга Румыния һәм Төркия дә кушыла. Болгария җиңелүгә дучар ителә һәм барлык яулап алган җирләрен югалта. Сугыш нәтиҗәсендә Балканда озакка сузылган тер¬ риториаль бәхәс куба. Хәрби-сәяси берлекләр барлыкка килү Бөек державаларның көндәшлек итүе әле бөтендөнья сугы¬ шының котылгысыз икәнлеген аңлатмый. Шулай да бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итү мөмкинлекләре кими. Бу бер-берсе белән көндәшлек итүче хэрби-сэяси блоклар бар¬ лыкка килү белән бәйле була. Берлекләр төзү инициативасын Германия күтәреп чыга. Аның Франциягә каршы яңа сугышка әзерләнеп ятуы да сер булмый. Россия белән Англия немецларга Европада Германия хакимлеге урнашуга каршы булуларын сиздерәләр. Германия, басып алу планнарын тормышка ашыруны чит¬ кә куеп, союздашлар эзләргә керешә. Союздашлар рәтенә бе¬ ренче булып 1879 елда Австро-Венгрия, аннан соң Италия баса. Бу хәл Россия һәм Францияне 1893 елда берлек төзергә мәҗбүр итә. Ул, Германия бу илләрнең берсенә һөҗүм иткән очракта, икенчесенең ярдәмгә килүен күздә тота. Бөекбританияне дә Германиянең колониаль экспансиясе борчуга сала. Европада иң көчле коры җир армиясенә ия бул¬ ган Германия, хәрби-диңгез флоты төзү программалары кабул иткәннән соң (1898,1900), Британиянең диңгезләрдә хаким¬ лек итүе белән ризасызлыгын белдерә. Әлеге хәл Англияне XIX гасырның икенче яртысында үткәрелгән «менә дигән изоляция» сәясәтеннән баш тартырга мәҗбүр итә. Бу чорда Англия континенталь илләр белән озак вакытка исәпләнгән берлекләр төзүдән тыелып торган була. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Америка тарихчысы, АКШның элеккеге дәүләт секре¬ таре Генри Киссинджерның «Дипломатия» китабыннан (1994): Германия альянсларның таң калдырырлык үзгәрешенә бу¬ лышлык итә алды. 1898 елда Франция һәм Бөекбритания Мисыр аркасында чак кына сугышмый калдылар. Бөекбритания һәм
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы Россия арасындагы дошманлык XIX гасырның буеннан-буена диярлек халыкара мөнәсәбәтләрнең даими факторы булып килде. Бөекбритания әледән-әле Россиягә каршы союздаш¬ лар эзләде <...> Бөекбритания, Франция һәм Россиянең ахыр чиктә бер якта чыгыш ясаячаклары ул чакта әле беркемнең дә башына килмәгәндер. Һәм барыбер ун елдан соң Германиянең катгый һәм куркыныч дипломатиясе йогынтысы астында бу хәл булды... Америка тарихчысы Германиянең «катгый һәм куркыныч дипломатиясе» дигәндә нәрсәне күздә тота? 1904 елда тарихка Антанта (французча Entete — риза¬ лык) төзелү турындагы килешү буларак кереп калган инглиз- француз килешүенә кул куела. Әлеге килешү нигезендә Анг¬ лия һәм Франция бер-берсенең йогынты сфераларына хөрмәт белән карарга йөкләмә алалар. Ьәм бу килешү хәрби берлеккә тиң була. 1907 елда Бөекбритания һәм Россия империясе ике ил ара¬ сындагы, колониаль мәсьәләләр буенча бәхәсләрне хәл иткән килешүгә кул куялар. Россия Англиянең Әфганстандагы өс¬ тенлекле мәнфәгатьләрен таный. Тибетны нейтраль дип киле¬ шәләр. Персия (Иран) йогынты зоналарына бүленә. Әлеге до¬ кумент Россиянең инглиз-француз Антантасына кушылуын белдерә. Инглиз-француз-рус союзын хәзерге тарихчылар Антанта килешүе (кайвакыт Өчлек килешүе) дип ата¬ салар, Германия төзегән хәрби блокны атау өчен, төрле терминнар кулланыла. XIX гасыр ахыры—XX гасыр башы дипломатиясе тарихын өйрәнгәндә, аны, катнашучы¬ ларның санын истә тотып, «Өчлек союзы» дип атыйлар. Хәлбуки, Италиянең соңрак Антанта ягына чыгуы һәм Германия-Австрия союзына Төркия белән Болгариянең килеп кушылуы сәбәпле, Беренче бөтендөнья сугы¬ шы тарихына багышланган хезмәтләрдә «Дүртлек со¬ юзы» төшенчәсе дә еш очрый. Хәзер исә, геосәясәт күзлегеннән караганда, аңлаешлырак «Үзәк держа¬ валар» дигән билгеләмә күбрәк кулланыла. Ул әлеге союзга кергән төп илләр—Германия белән Австро-
§ 4. XX гасыр башында дөнья үсешендә каршылыкларның кискенләшүе 39 Венгриянең геосәяси урынын (Үзәк Европа) чагылдыра. «Үзәк державалар» термины безнең дәреслектә дә кул¬ ланыла. Европада капма-каршы блоклар барлыкка килү 1879—Австро-Венгрия һәм Германия арасында союз килешүе 1893—Россия һәм Франциянең союз килешүе 1882—Германия, Австро- Венгрия һәм Италия арасында Өчлек союзы төзелү Австро-Венгрия блогына Төркиянең (1914) һәм Болгариянең килеп кушылуы (1915) 1904—инглиз-француз килешүенә кул кую 1907—Россия һәм Бөекбритания килешүе 1 2 3 4 5 Сораулар һәм биремнәр Икътисади кризисларның барлыкка килү сәбәпләре нәрсә¬ дән гыйбарәт? Алар кайсы илләрдә булган һәм ни дәрәҗәдә еш кабатланган? Ни өчен кризислар халыкара төс алган? XIX гасыр ахырында—XX гасыр башында индустриаль илләрнең идарә итүче даирәләре кризисларга каршы көрәштә нинди ысуллар кулланганнар? Геосәясәт теорияләре турында сөйләгез. Бөтендөнья сугышына хәзерлек чорында алар нинди әһәмияткә ия булалар? Сез хәзерге геосәясәт концепцияләре турында беләсезме? Белсәгез, сөйләгез. XX гасыр башында дөньяда нинди каршылыклар яшәгән? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен аларны тыныч юл белән хәл итеп булмаган? Халыкара мөнәсәбәтләр үсешенә ике төрле союз систе¬ масы төзелү нинди йогынты ясаган? Аларны кем һәм ни өчен төзегән?
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы е к Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы. ' Колониаль империяләр XX гасыр башында төп индустриаль державалар ара¬ сында дөньяны колонияләргә һәм йогынты сфераларына бүлү төгәлләнә. Африканы колониаль басып алу Экваториаль һәм Төньяк Африка яр буйлары европалылар тарафыннан яхшы өйрәнелә. XV гасыр урталарыннан XIX гасыр уртасына кадәр кон¬ тинентта кол сатучылар хуж,а була. Якынча исәпләгәндә, аларның корбаннарының саны, «тере товарны» аулаганда үтерелгәннәрне һәм тиешле ж,иргә озатканда үлгәннәрне дә кертеп, 100 млн кешегә ж,итә. Коллар белән сәүдә итү корбаннарының саны XIX гасыр уртасында Африкада яшәгән барлык халыклар саныннан да артып китә. Бу Аф¬ рика халыклары язмышына коточкыч һәлакәт белән яный. Күп кенә кабиләләрне тулысынча кырып бетерәләр яисә алар колонизаторларга әлегә билгеле булмаган, тор¬ мыш итү өчен яраксыз саналган ж,ирләргә күчеп китәргә мәж,бүр булалар. 1870 елларда кол сатучыларның торак¬ лары һәм базалары, сәүдә факторияләре урнашкан Аф¬ рика территориясенең бары 10 % ы гына европалылар тарафыннан үзләштерелә. Артык эссе климат, тропик авырулар, ерткыч хайваннар һәм җирле кабиләләрнең дошманнарча мөнәсәбәте аркасын¬ да кайбер сәяхәтчеләр генә Африканың эчкәре районнарына үтеп керә алганнар. Әлеге континентны өйрәнгән иң танылган тикшеренүчеләрнең берсе — шотландияле табиб-миссионер Давид Ливингстон. 1840 —1860 елларда ул аны көнбатыштан көньякка таба кисеп чыга, дөньяда иң зурлардан саналган Виктория шарлавыгын, Ньяса һәм Таганьика күлләрен ача. Аның эшен дәвам итүче инглиз журналисты Генри Мортон Стэнли беренчеләрдән булып Конго елгасы бассейнын өйрәнә. Немец, британ, француз һәм башка сәяхәтчеләр һәм галимнәр Африканың эчкәре районнарын өйрәнәләр. Аннан соң, туп¬ ланган мәгълүматларга нигезләнеп, Европа державалары гаскәрләре шул тарафларга юнәлә.
§ 5. Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы. д-| Колониаль империяләр XIX гасырның ахырына кадәр сәнәгать илләрен Аф¬ рика кызыксындырмый диярлек. Аның базарлары үсеш алмаган, ә фил сөяге, кыргый хайван тиреләре кебек кыйммәтле товарларны җирле кабиләләрдән Евро¬ па сәнәгатенең арзан товарларына алыштырып алыр¬ га мөмкин булган. Ләкин Европа, индустриаль үсешкә күчкәннән соң, Африканың табигый байлыкларына (иң беренче чиратта алтынга һәм алмазга) күбрәк игъти¬ бар бирә башлый. Шулай итеп, әйдәп баручы держава¬ лар арасында Африка территорияләрен яулап алу өчен көрәш башлана. Бөекбританиянең колониаль сәясәте аеруча агрессив ха¬ рактер ала. 1882 елда Мисырга басып кереп, инглиз гаскәрләре Нил агымы буйлап түбәнгә, көньякка хәрәкәт итә башлыйлар. 1885 елда алар Суданның башкаласы Хартум шәһәрен алалар. Дин таратучы Мөхәммәд Әхмәд үзен мәһди (мессия, Алла илчесе) дип игълан итә. Аның җитәкчелегендәге кабиләләр берләшмәләре берничә мәртәбә инглизләрне җиңелүгә дучар итәләр. Сугыш озакка сузыла. Басып алучыларның хәрби көче күпкә өстен булуга карамастан, алар Суданны бары тик 1898 елда гына буйсындыруга ирешәләр. Соңгы каршылык күрсәтү учаклары 1904 елда гына бастырыла. Британия экспансиясенең икенче юнәлешен алтын һәм ал¬ маз ятмалары табылган Көньяк Африка тәшкил итә. Африка кабиләләре юлбашчылары Замбези елгасыннан төньякка таба җәелгән бик зур территорияне инглизләр карамагына бирәләр. Аны үзләштерү өчен, «Көньяк Африканың өстенлекле компа¬ ниясе» төзелә. 1889 елда Британия хөкүмәте аңа, идарә эшен (армия, полиция, суд булдыру) оештыруны да кертеп, әлеге җирләрдән файдалану хокукын тапшыра. Элек мондый хо¬ кукка бары тик Ьиндстандагы Ост-Ьинд компаниясе генә ия була. Ост-Һинд яки Көньяк Африка кебек компанияләр бул¬ дыру метрополияләр өчен файдалы булган, чөнки алар басып алынган җирләрдән күпме кирәк шулай файдала¬ на алганнар. Җирле халык белән—каршылык, көндәшлек итүче державалар белән бәхәс чыга калса, хөкүмәтләр компанияләр эшенә я булышлык күрсәтәләр, я читтәрәк калу ягын карыйлар.
Англия Африканың көньягыннан төньягына, Каһирәдән Кейптаунга кадәр үзара тимер юллар челтәре белән бәйләнгән тоташ биләмәләр полосасы булдырырга омтыла. Ләкин аңа Трансвааль һәм Оранж республикалары комачаулый. Әлеге республикалар бурлар — Голландиядән күчеп килеп, 1830 ел¬ ларда ук Көньяк Африканың йомшак климатлы, уңдырышлы җирләрендә урнашып калган ак тәнлеләрнең балалары тара¬ фыннан төзелә. Бур дәүләтләре территориясендә алмаз һәм алтын приискалары була. Анда эшләүче инглизләрнең хокук¬ лары кысылуны сәбәп итеп, Бөекбритания Трансвааль һәм Оранж республикаларына каршы сугыш башлый. Бурлар бик нык каршылык күрсәтә. Англия Африканың көньягына 250 меңлек армиясен җибәрергә мәҗбүр була, су¬ гышта 20 меңнән артык кешесен югалта. Шуңа да карамастан 1899—1902 еллардагы инглиз-бур сугышы бур республика¬ ларын Британия империясенә кушу белән төгәлләнә. 1910 елда Африканың көньягындагы Англия биләмәләре доминионга — Көньяк Африка Союзына берләштерелә. Аның табигый байлыгын эшкәртү, тимер юллар төзү өчен, инглизләр Африканың көньягына Һиндстан һәм Кытайдан эшче көчләр китертәләр. Франция Африкада актив колониаль сәясәт алып бара. 1881 елда ул Тунисны басып ала. Сахара кабиләләре, Көнбатыш һәм Экваториаль Африка халыклары французлар хакимлеген таный. Тик Франциядә киң танылган — Атлантик океаннан Тын океанга кадәр җәелгән Африка колониаль империясен төзү идеясе тормышка ашмый. Моңа Англиянең Суданны басып алуы комачаулый. Франция 1894 —1896 елларда — Ма¬ дагаскарны, 1912 елда Марокконы буйсындыра. Әлеге ил территориясенең бер өлеше Испания хакимлегенә күчә. Индустриаль үсеш юлыннан нык адымнар белән атлап кит¬ кән Германия дә колонияләр яулап алырга керешә. 1885 елда Германия Көнчыгыш Африка компаниясе төзелә, ул 1800 км озынлыктагы Африка яр буе полосасында ныгып урнаша. Германия Көньяк-Көнбатыш һәм Көнчыгыш Африканың бер өлешен, Того һәм Камерунны яулап ала. Колонизаторларга әз генә каршылык күрсәтүдә аяусыз бастырыла. Әйтик,Африка¬ дагы немец биләмәләрендә 1904—1905 еллардагы восстаниене
§ 5. Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы. Колониаль империяләр бастырган вакытта гереро һәм готтенто кабиләләренең халкы 4—5 мәртәбә кимегән. Италия, Африканың көнчыгыш яр буена ныгып урна¬ шып, Сомали һәм Эритрея колонияләрен нигезли. Ул Абисси¬ нияне (Эфиопияне) яулап алырга омтыла, ләкин 1895 — 1896 еллардагы Италия-Эфиопия сугышында җиңелә һәм, үз дәгъ¬ валарыннан баш тартып кына калмый, Эфиопиягә контри¬ буция түләргә мәҗбүр була. Шулай да Италия Африкада үзенең колониаль империясен төзүгә ирешә. 1911—1912 ел¬ ларда Төркия белән сугыш нәтиҗәсендә ул аның биләмәләрен дә — Триполитанияне һәм Киренаиканы (хәзерге Ливияне) тартып ала. Көнбатыш Европаның кече индустриаль илләре дә Африкада үз колонияләрен булдыруга дәгъва итәләр. 1876 елда Бельгия короле Халыкара Африка җәмгыятенә нигез сала. Җәмгыять, Конго елгасы бассейнын өйрәнү өчен (төгәлрәк әйткәндә, ул Стэнли сәяхәтләрен финанс¬ лый), берничә мәртәбә экспедиция оештыра. Күп тә үтми, әлеге җәмгыять Халыкара Конго компаниясе дип үзгәртелә, һәм ул Экваториаль Африканың гаять зур территориясенә үз хокуклары турында белдерә. Ул Бель¬ гия короленең шәхси милкенә әверелә. Конгоны яулап алуга Германия, Англия һәм Франция дәгъва итсәләр дә, бу державаларның берсе генә дә әлеге колония арка¬ сында сугышырга теләми. Колониаль империяләр Африканы бүлеп бетергәннән соң, дөньяның күп өлеше ин¬ дустриаль державалар арасында бүлгәләнгән булып чыга. Гаять зур колониаль империяләр барлыкка килә, аларның һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Бөекбританиянең колониаль империясе доминионнардан, колония һәм протекторатлардан (бәйле илләр) тора. Доминионнар дип, нигездә, Бөекбританиядән һәм Евро¬ паның башка илләреннән күчеп килүчеләр тарафыннан үзләштерелгән территорияләрне атыйлар. 1867 елда — до¬ минион статусы Канадага, 1901 елда — Австралиягә, 1907 елда — Яңа Зеландиягә, 1910—Көньяк Африкага, 1921 елда Ирландиягә (1937 елдан бәйсез дәүләт) бирелә. Бу, кагыйдә
44 2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы буларак, колонизаторлар сәясәтенә каршы протест хәрәкәтләре йогынтысы астында эшләнә. Төньяк Америка колонияләрен югалту тәҗрибәсен истә тотып, Англиянең идарәче даирәләре күндәмлек күрсәтәләр. Доминионнарда дәүләтнең формаль башлыгы булып Бөек- британия Кушма Корольлеге һәм Төньяк Ирландия монар¬ хы торган, аны генерал-губернатор билгеләгән. Доминионнар парламентлар сайлап куйганнар, үз законнарын кабул итү хокукына ия булганнар. Парламентта күпчелекне тәшкил итүчеләрнең лидеры эчке сәясәт мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итүче хөкүмәт оештырган. Доминионнарның хокукла¬ ры киңәйгәннән-киңәя барган. 1931 елда аларга тышкы сәясәтне мөстәкыйль билгеләү мөмкинлеге бирелә, әмма бу очракта да империя оборонасының бердәм системасы сакла¬ на. 1932 елда Англия һәм доминионнар арасында таможня пошлиналарының ташламалы режимы билгеләнә. Доминион¬ нар үзләренең алтын валютадагы резервларын Британия банк¬ ларында сакларга тиеш булалар. Болар барысы да Англиягә күпчелек доминионнарның базарларында хакимлек итүче позицияләрне сакларга мөмкинлек бирә. 1938 елда доминионнарның эчке сәүдә бәйләнешләре Илләр Британия империясе илләренә (шул исәптән Англиягә) барлык экспорттан %ларда Британия империясе илләреннән (шул исәптән Англиядән) барлык импорттан %ларда Канада 52 (44) 27 (9) Австралия 68 (55) 57 (41) Яңа Зеландия 91 (84) 74 (49) Көньяк Африка 53 (39) 53 (43) Протекторатларга эчке һәм тышкы сәясәтләре Британия хөкүмәте тарафыннан контрольдә тотылган, әмма формаль яктан бәйсезлекләрен саклап калган дәүләтләр керә. Алар- ның территориясендә хәрби базалар төзелгән, метрополия, финанслар, салым җыю, армия өчен җавап бирә торган ми¬ нистрлыкларның эшчәнлеген тикшерү өчен, киңәшчеләр
§ 5. Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы. Колониаль империяләр җибәрә торган була. Британия подданныйлары протекторат территориясендә пошлинасыз сәүдә итү хокукына ия булган¬ нар; кылган җинаятьләре өчен җирле суд каршында җавап тотудан азат ителгәннәр. 1882—1922 елларда протекторатлар рәтенә Мисыр, ә 1919 — 1930 елларда Гыйрак кергән. Соңрак аларга тигез хокуклы булмаган килешүләр көчләп тагылган. Бөекбритания колониаль империясенә билгеләп куел¬ ган генерал-губернаторлар тарафыннан идарә ителә тор¬ ган колонияләр керә. Арада иң зурысы һәм иң бае булып Һиндстан саналган. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Германиянең, Көнчыгыш Африкасы, Көньяк-Көнбатыш Аф¬ рика, Того һәм Камерунның бер өлеше, Тын океан һәм Яңа Гвинеядәге берничә утрау Англия карамагына күчә. Франция зур колониаль державага әверелә. Аның төп ко¬ лониаль биләмәләре булып Һинд-Кытай (хәзерге Вьетнам, Лаос, Камбоджа территорияләре), Төньяк Африка (Алжир, Ту¬ нис, Марокко протектораты) исәпләнә. Беренче бөтендөнья су¬ гышыннан соң элек Госманлы империясе составында булган Ливан һәм Сүрияне дә, протекторатлар сыйфатында, Франция үз идарәсенә ала. Аңа шулай ук Камерунның зур өлешен һәм зур булмаган Тогоны бирәләр. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Депутатлар палатасы вице-президенты Э. Этьенның Франция колониаль сәясәтенең максатлары турындагы чыгышыннан (1894): «Ватан» идеясе «бурыч» төшенчәсенә нигезләнә, «коло¬ ния» идеясе табыш алуга гына корыла ала һәм шулай булырга тиеш тә, чөнки бары тик ул гына милләтне, үз теләге белән үз иленнән китеп, экспансия кылырга мәҗбүр итә ала. Шуңа күрә теләсә кайсы колониаль башлангычка, метрополия аннан нинди табыш, файда алачак, дигән критерийдан чыгып якын килергә кирәк. Безнең максатыбыз нидән гыйбарәт? Без колониаль империяне, яңа континентларда илебезнең киләчәген тәэмин итү өчен, товарларыбызга яңа базарлар, сәнәгатебезгә чимал чыганаклары булдыру өчен сакларга һәм үстерергә уйлыйбыз. Бу—бәхәссез. Шуны әйтәсем килә: әгәр дә колониаль биләмәләребезне булдыру өчен тотылган чыгымнарны һәм корбаннарны аклап
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы 46 була икән, ул—француз эшмәкәренең, француз сәүдәгәренең Франциядә җитештерелгән артык әйберләрне колонияләргә җибәрәчәгенә ышанудан гыйбарәт. Франциянең идарәче даирәләре колонияләр басып алу сәясәтенең асылын нәрсәдә күрәләр? Германия дөньяны бүлүдә катнашырга соңга кала. Аның Африкадагы территорияләрне һәм Тын океандагы берничә утрауны үз эченә алган колониаль империясе XX гасыр башын¬ да Голландия һәм Бельгиянекенә караганда да кечерәк була. Әлеге хәл немец сәнәгатьчеләрен бер дә канәгатьләндерми, алар яңа товарлар сату базарлары, чимал чыганаклары ту¬ рында хыялланалар. Германия ачыктан-ачык дөньяны яңадан бүләргә омтыла, һәм бу Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпләренең берсенә әверелә. Сугыш нәтиҗәсендә Германия диңгез аръягындагы барлык биләмәләрен югалта: алар Ан¬ глия, Франция һәм Япония кулына күчә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Германия канцлеры Бернхард Бюловның рейхстагтагы чыгышыннан (1899 ел, 11 декабрь): Без кайсыдыр бер чит ил державасының, ниндидер чит- ят Юпитерның: «Нишлисең бит? Дөнья бүлгәләнгән инде!»— диюенә түзеп тора алмыйбыз. Без берәүгә дә комачау¬ ларга теләмибез, әмма юлыбызга аркылы төшәргә дә ирек бирмәбез. Без башкаларның дөньяны бүлгәләвен <...> читтән генә карап тормаячакбыз. Без моны теләмибез. Без¬ не дөньяның барлык почмаклары да кызыксындыра <...> Әгәр дә инглизләр—Бөек Британия, французлар яңа Франция ту¬ рында сөйләсәләр, руслар Азияне яуласалар, без Бөек Гер¬ мания төзүне таләп итәбез <...> Зур көчтән, көчле армиядән, көчле флоттан башка яхшы тормышка ирешеп булмаганлыкны аңлагач кына, без ирешелгән биеклектә тора алачакбыз <...> Киләсе йөзьеллыкта немец халкы я чүкеч, я сандал (чүкү урыны) булачак. Германиядә колониаль экспансия файдасына нинди ар¬ гументлар китерелә? Алар Франция колониясеннән нәрсә белән аерыла?
§ 5. Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы. Колониаль империяләр 47 Азиядәге беренче индустриаль ил-—Япония дә колонияләр яулап алу юлына баса. Аны бу юлга яңа базарларны буйсын¬ дыру теләге генә түгел, ә үзенең чимал чыганаклары азаю да этәрә. Кытай белән сугышта (1894 —1895) җиңгәннән соң, Япония Тайвань утравына ия була һәм Кытайны Кореядан баш тартырга мәҗбүр итә. Рус-япон сугышы (1904 — 1905) нәтиҗәсендә Корея Япония карамагына күчә, Көньяк Маньчжуриядә дә японнарның үзгә мәнфәгатьләре өстенлек итә башлый. Беренче бөтендөнья сугышы елларында япон гаскәрләре Тын океан бассейнындагы Германия биләмәләренә (Каролина, Мариано, Маршалл утраулары һәм Паллау утрау¬ лары) һәм Кытайдагы Циндао портына хуҗа булып ала. Колониаль биләмәләрдә халык саны арту (протекторат һәм доминионнарны санамаганда, млн кеше исәбеннән) Ил / Ел 1875 1900 1914 1923 1938 Бөекбритания 250,0 370,0 393,3 417,7 454,0 Франция 6,0 50,0 55,5 56,4 70,0 Нидерланд 25,0 38,0 40,0 52,5 67,7 Бельгия 15,0 15,0 13,6 10,2 14,8 Германия — 12,0 12,3 — — Япония — 2,8 19,2 21,4 31,8 АКШ — 9,0 9,7 12,0 2,4 Италия — 0,7 1,5 1,7 8,0 нинди Колониаль биләмәләрдә халык саны үзгәрүен анализла¬ гыз. Сез ничек уйлыйсыз, әлеге үзгәрешләрнең нигезендә сәбәпләр ята? Гаять зур һәм ресурсларга бай территориягә һәм Латин Америкасы илләре базарларына чыгу мөмкинлегенә ия булган Америка Кушма Штатлары озак вакытлар дәвамында ко¬ лонияләр басып алу белән кызыксынмый. XIX гасыр ахырында
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы гына ул дөньяның әһәмиятле районнарында терәк пунктлар һәм базалар төзи башлый. 1898 елда АКШ Америкадан Азиягә илтүче юлның уртасында урнашкан Гавай утрауларындагы җирле корольлекне яулап ала (1959 елда Гавай АКШның 50 нче штаты булып китә). Утраулар Америка Тын океан флотының төп базасына әверелә. 1895 елда — Кубада, ә 1896 елда Испания карамагын¬ дагы Филиппин утрауларында колонизаторларга каршы восстаниеләр башлана. АКШ, киләчәктәге яулап алулар өчен, бу хәлдән файдаланып калмакчы була. 1898 елда Куба баш¬ каласы Гавана портына визит белән килеп туктаган Америка крейсеры «Мейн»да шартлау яңгырый. Әлеге вакыйгада ис¬ паннар гаепләнә. Америка һәм Испания арасында башланып киткән сугышта инде ул вакытта ук дөньяда иң көчле дип та¬ нылган Америка флоты испаннарны җиңүгә ирешә. Испания белән төзелгән солых килешүе шартлары буенча, АКШ Филип- пинга, Тын океандагы Гуам һәм Кариб диңгезендәге Пуэрто- Рико утрауларына ия була. Куба формаль яктан бәйсезлек ала алуын, әмма, асылда, АКШ кулы астында кала. Аның территориясендә, Гуантанамода, хәрби база төзелә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ АКШ президенты Уильям Мак-Кинлиның Филиппин ста¬ тусы турындагы белдерүе (1898): Бер төн эчендә минем башыма, ничектер үзем дә белмим, менә шундый уйлар килде: 1) без Филиппин утрауларын Испаниягә кире кайтара ал¬ мыйбыз. Бу куркаклык булыр һәм йөзебезне һич тә бизәмәс; 2) без Филиппинны үзебезнең Көнчыгыштагы коммерция эшләребездәге көндәшләребез Франция яки Германиягә дә тапшыра алмыйбыз. Бу безнең өчен начар һәм табыш китерми торган икътисади сәясәт булыр иде; 3) без филиппинлыларга ирек тә куя алмыйбыз, чөнки алар үзидарә шартларына әзер түгелләр, һәм аларның мөстәкыйльлеге тиздән шундый анархиягә, башбаштаклыкларга китерәчәк, бу исә испан сугышыннан да аянычрак булыр иде; 4) безгә Филиппин утрауларын алудан башка чара калмый: филиппинлыларны тәрбияләү, үстерү, цивилизацияле итү һәм аларда христианлык тәрбияләү—безнең бурычыбыз, чөнки
§ 6. Азия, Африка һәм Латин Америкасы дд илләренең үсеш юллары алар—кешелек дөньясында безнең туганнарыбыз, Христос та шул юлда җанын фида кылган. Менә шуннан соң мин урыныма яттым да тирән йокыга талдым. АКШ президенты Филиппинны яулап алуны ничек дәлилли? » Аның дәлилләре сезне ышандырамы? Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 6 Африканы колониаль басып алу турында сөйләгез. Кайсы державалар иң зур колониаль империяләр төзиләр? Картадан аларның биләмәләрен табыгыз. Бөекбританиянең колониаль сәясәте турында сөйләгез. «Доминион», «колония», «протекторат» төшенчәләренең мәгънәләрен аңлатыгыз һәм мисаллар китерегез. Франция, АКШ, Германия һәм Япониянең колониаль сәясәтендә нинди үзенчәлекләр күрәсез? Европа илләрендә колониаль басып алулар файда¬ сына нинди аргументлар китерелә? Сез алар белән килешәсезме? «Дөньяны колонияләргә бүлүнең төгәлләнүе» темасына киңәйтелгән план төзегез. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләренең үсеш юллары Индустриаль илләрнең колониаль басып алулары буй¬ сындырылган халыклар үсешенә зур йогынты ясый. Ев¬ ропада колониализмны «цивилизация ясый торган» мис¬ сия дип карасалар, аның корбанына әверелгән илләрдә җинаятькә тиңләгәннәр. Чыннан да, басып алулар бары¬ шында дистәләрчә мең кеше һәлак булган, күпме мәдәни мирас җимерелеп юкка чыккан. Шул ук вакытта мондый басып алулар күп кенә илләрне һәм халыкларны инду¬ стриаль җәмгыять казанышларын өйрәнергә, модерни¬ зация юлына басарга этәргән. Колониализм һәм аның нәтиҗәләре XX гасыр башына Азиянең күпчелек илләре Европа держа¬ валарының колонияләре яки протекторатларына әвереләләр. Кытай, Иран, Госманлы империясе, Таиланд һәм Әфганстан
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы формаль яктан бәйсезлекләрен саклыйлар. Шулай да бу дәү¬ ләтләр индустриаль державалар белән тигез хокуклы булма¬ ган килешүләр төзергә мәҗбүр булалар. Индустриаль держа¬ валар аларның территорияләрендә пошлинасыз сәүдә итү, төзелеш җәелдерү һәм тимер юллар, завод һәм фабрикалардан файдалану хокукы алалар. Кайбер илләрдә төп министрлыклар белән идарә итү һәм салым җыю хокукы Европа державаларына күчә. 1879 елда, мәсәлән, 1877 —1878 елларда Россия белән сугыш алып бару өчен, Европа державаларыннан заём алып торган Госманлы империясе дәүләтнең банкротлыкка чыгуы, ягъни чит ил дәүләтләренә бурычын һәм аңа карата процентларын түли алмавы турында белдерә. 1881 елда солтан илнең финансла¬ рын Англия, Франция, Италия, Германия һәм Австро-Венгрия карамагына тапшыра. Алар тарафыннан төзелгән Оттоман дәүләт бурычы идарәсе турыдан-туры халыктан салым, җыем, пошлина һ. б. җыю белән шөгыльләнгән. Төркиядәге вассал биләмәләрдә Европаның салым җыючыларына каршылык күрсәтү очраклары Франциягә — Тунисны (1881), ә Англиягә Мисырны (1882) яуларга мөмкинлек тудыра. Иран, Англия һәм Россиядән заём аласы урынга, үз финансларын барлап тотуны да чит ил киңәшчеләренә тапшыра. Бәйсезлекләрен югалткан илләр әкренләп колонияләргә әвереләләр. XIX гасыр ахырында Кытайны йогынты сфера¬ ларына бүлгәләү башлана, илнең икътисади һәм хәрби әһә¬ мияткә ия территорияләре басып алына. 1898 елда Герма¬ ния якын-тирәдәге территориясе белән бергә Циндао портын оккупацияли һәм Кытай хөкүмәтенә әлеге җирләрне 99 елга арендага бирү турындагы килешүне көчләп тага. Россия Порт- Артур порты белән Ляодун ярымутравын арендалый. Бөек- британия шул ук шартлар белән Цзюлун ярымутравына һәм аның янындагы —1842 елдан Гонконг колониясе урнашкан утрауларга ия була. 1899 елда АКШ Кытайда «ачык ишекләр» доктринасын игълан итә. Аның буенча Кытайда бөек держа¬ валар да бер үк дәрәҗәдә булырга тиеш. Кытай индустриаль илләрнең берсенә ниндидер өстәмә ташлама ясый икән, ул башкаларга да кагыла дигән сүз. Таиланд (Сиам) —1904 елгы инглиз-француз, Иран 1907 елгы инглиз-рус килешүләре бу¬
§ 6. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләренең үсеш юллары енча йогынты сфераларына бүленгән була. Англия һәм Россия Кытайныкы саналган Тибет районын шул вакытта ук инде бүлешү турында килешәләр. Европалылар яулап алынган илләр халкының традицион, гадәти тормыш-көнкүрешен җимереп ташларга омтылмаган¬ нар. Ьиндстанда инглизләр каста системасына тимәгәннәр, җирле кенәзләргә дә үз кул астындагы крестьян общинала¬ рыннан салым җыю хокукы сакланган. Шуңа да карамастан колония һәм бәйле илләрдәге халыкның тормышы әкренләп үзгәргән. Европа товарларының күпләп килүе җирле һөнәрчеләрне бөлгенлеккә төшергән. «Үз» феодалларына гына түгел, ко¬ лония хуҗаларына да салым түләүче крестьяннар бик тиз бөләләр һәм җирсез калалар. Җирбиләүчеләрне җитен, мамык һәм метрополияләргә китүче башка авыл хуҗалыгы культура¬ лары игәргә мәҗбүр итәләр. Нәтиҗәдә азык-төлек җитештерү кими, ә бу еш кына ачлыкка китерә. Гасырлар буе яшәгән общиналы игенчелек һәм натураль хуҗалык системасы җи¬ мерелеп бара. Эшсез калган арзанлы эшче көчләр яңа туып килүче, метрополияләр икътисадына хезмәт итүче сәнәгать тармакларында кулланыла башлый. Иң беренчеләрдән булып файдалы казылмалар чыгару тармагы үсеш ала. Ул товар- акча мөнәсәбәтләренең таралу өлкәсен киңәйтә. Товар ташу, чимал һәм плантация продукциясен чыгару, шулай ук хәрби максатларны күздә тотып, колонияләрнең күбесендә тимер юллар челтәре булдырыла. Колонияләр халкына, чикләнгән күләмдә булса да, Европа медицинасы казанышлары да килеп җитә башлый. Беренче һәм аеруча Икенче бөтендөнья сугы¬ шы елларында Көнбатыш илләренең диңгез аръягындагы би¬ ләмәләрендә хәрби техниканы ремонтлау һәм җыю предприя¬ тиеләре барлыкка килә, электр энергиясе җитештерү арта. Шунысы характерлы: Азиянең үз бәйсезлекләрен саклап кала алган илләре, яисә номиналь яки чикләнгән хакимиятле территорияләр нык үсеш ала алмаганнар. Әйтик, Ьиндстан территориясеннән еш кына инглизләр һөҗүменә дучар ител¬ гән Әфганстан XXI гасыр башында дөньядагы тимер юлсыз, кабилә-ыру мөнәсәбәтләренә, натураль хуҗалыкка нигезләнгән сирәк илләрнең берсе булып кала бирә.
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы Европалылар колониаль һәм бәйле илләрнең аеруча йо¬ гынтылы югары катлаулары ярдәменә таянырга тырышкан¬ нар. Шул максатны күздә тотып, метрополияләр хакимияте белән хезмәттәшлек иткән җирле феодаллар, сәүдәгәрләр һәм рибачыларның (ростовщиклар) балаларына Европада белем алырга рөхсәт ителгән. Әлеге сәясәтнең нәтиҗәләре берничә яклы булган. Бер яктан, колониаль һәм бәйсез илләрдәге хакимлек итүче җирле аксөякләрнең, чиновникларның, сәүдә-сәнәгать капита¬ лы вәкилләренең бер өлеше метрополияләр хакимияте белән хезмәттәшлек итә башлый. Икенче яктан, Европача белемгә ия булган аксөякләр арасында үз ватаннарының хәле белән килешмәүчеләр барлыкка килә. Нәкъ менә шул кешеләр милли-азатлык көрәшен һәм туган илләрен модернизацияләү өчен көрәшне башлап җибәрәләр дә инде. Кытайда — Сунь Ятсен, Ьиндстанда Мохандас Ганди һәм милли-азатлык хәрәкәтенең башка җитәкчеләре шундыйлардан. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Джавахарлал Неруның «Бөтендөнья тарихына караш» китабыннан (1942): Англия сәясәтенең Һиндстанда эзлекле рәвештә гамәлгә ашырырга омтылган максатларының берсе бай сыйныф бул¬ дырудан гыйбарәт иде, ул исә, инглизләр креатурасы була¬ рак, аларга бәйле һәм бу илдә таяныч булыр иде. Шуңа күрә инглизләр феодаль кенәзләрнең позицияләрен ныгыталар <...> һәм хәтта, дин эшләренә катнашмауны сәбәп итеп, со¬ циаль консерватизмны хуплыйлар. Бай сыйныфларны илне эксплуатацияләү кызыксындыра һәм, гомумән, алар шул экс¬ плуатация хисабына яши алалар да инде <...> Һиндстанда, әкренләп, урта сыйныф туып килә, эшкә кертеп җибәрерлек капиталы да бар аның <...> Тавышы ишетелә торган бердәнбер сыйныф—яңа урта сыйныф ул; Англия белән бәйләнештән ту¬ ган шул сабый үзе үк аны тәнкыйтьли башлый. Бу сыйныф үсә, аның белән бергә милли хәрәкәт тә үсә бара <...> Д. Неру Һиндстанда яңа социаль катлауның туып килүен ничек аңлата? Бу катлауның максатлары нинди була?
Көнчыгыш дәүләтләрдә антиколониаль хәрәкәтләр XIX—XX гасырлар чигендә күп кенә илләрдә азатлык хәрә¬ кәте күтәрелеш кичерә. Башта традицион тормыш рәвешенә кайту һәм чит ил кешеләрен куып җибәрүне максат итеп куя¬ лар. Кытайда 1899—1901 еллардагы «боксчылар» восста¬ ниесе (икенче исеме — ихэтуаньнар, яки «сары бәйләвечләр» восстаниесе) вакытында каршылык күрсәтүчеләр тимер юл¬ ларны, элемтә линияләрен җимерәләр, чит ил кешеләренә һәм чит ил киемнәре кигән кытайларга һөҗүм итәләр. Восстание¬ не крестьяннар һәм шәһәрнең ярлы-ябагае башлый, аларга император династиясе әгъзалары да кушыла. Иранда 1905— 1911 еллардагы революция чорында чит ил товарларына бой¬ кот белдергән өчен көрәш кабынып китә. Мөҗәһитлэр — дин- иман өчен көрәшүчеләр хәрәкәте барлыкка килә. Аның тарафдарлары, суд һәм җирле хакимият органнарын яулап алып, кануннар исламның хокукый һәм дини кагыйдәләренә (шәригатькә) туры килергә тиеш дип таләп итәләр. ДОКУМЕНТЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Ихэтуаньнар листовкасыннан (1900): Чит ил дәҗҗаллары үз тәгълиматлары белән килделәр: хри¬ стианлыкка, рим-католиклыкка күчүчеләр һәм протестантлар саны көннән-көн күбәя бара. Әлеге чиркәүләр бик хәйләкәр рәвештә барлык комсызлар һәм ачкүзләрне үз ягына аудара һәм бик нык кысрыклый; нәтиҗәдә, нинди генә намуслы бул¬ масын, чиновник сатыла һәм, чит ил байлыгына кызыгып, аның колына әверелә. Телеграфлар һәм тимер юллар нәкъ менә шулай салынды, чит ил мылтыклары һәм туплары шулай ясала башлады, бик күп остаханәләр аларның бозык күңелләре өчен юанычка әверелде. Чит ил дәҗҗаллары локомотивларны, һава шарларын һәм электр лампаларын өстенрәк күрәләр. Ранглары¬ на туры килмәгән носилкада йөрсәләр дә, Кытай аларны бары¬ бер варварлар дип саный; аларны Алла үзе хөкем итәр, аларны кырып бетерү өчен, җиргә җаннар һәм даһилар җибәрер. Ихэтуаньнар восстание сәбәпләрен ничек аңлатканнар?
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы XX гасыр башындагы бер генә кораллы антиколониаль чыгыш та уңышлы тәмамланмый. Колонизаторлар хәрби-тех¬ ник яктан күпкә өстенрәк булалар. Өстәвенә җирле халык европалыларны корал көче белән «куып» җибәрергә маташ¬ кан илләрдә хәл начарлана. Халык кырыла, тигез хокуклы булмаган яңа килешүләр көчләп тагыла. Кытайга, «боксчы¬ лар» восстаниесенә җавап итеп, колониаль державалар кү¬ мәк интервенция ясыйлар. Аларның гаскәрләре каршылык күрсәтүчеләрне бастыра, Пекинны талый. Кытай солыхның мәсхәрәле шартларын кабул итә. Ил контрибуция түләргә тиеш була, кытайларга европалылар яши торган кварталларга урнашу тыела, аларга каршы пропаганда җинаять дип карала һ. б. Ирандагы 1905—1911 еллар революциясе рус һәм инглиз гаскәрләре катнашында бастырыла. Мондый күтәрелешләрнең уңышсыз тәмамлануы аркасын¬ да, колониаль һәм бәйле илләрдә җәмгыятьнең зыялы катла¬ мы колонизаторларга каршы кораллы көрәшнең перспекти¬ васыз булуын аңлый башлый. Яңа партияләр һәм хәрәкәтләр туа, алар үз илләрен тыныч чаралар ярдәмендә әкренләп, этаплап азат итүне яклыйлар. Әлеге чараларга реформа¬ лар үткәрү һәм җәмгыятьне модернизацияләү, индустриаль җитештерүгә ия булу керә. Болар барысы да метрополияләр белән хезмәттәшлекне таләп итә. 1885 елда Һиндстанда беренче гомуммилли сәяси пар¬ тия— Һиндстан милли конгрессы (ЬМК) төзелә. Аның про¬ граммасы шактый чикләнгән була: туып килүче Һиндстан сәнәгатенә минималь таможня яклавы кертү, һинд халкына югары белем алуга, хәрби хезмәткә һәм җирле идарә орган¬ нарына керү мөмкинлекләре ачу. ҺМК реформалар өчен көрәштә үзенең лидеры Мохан- дас Ганди тарафыннан эшләнгән тактиканы нигез итеп ала. Аның нигезендә гражданнарның буйсынмавы кампанияләрен оештыру ята. Кампанияләрнең асыл максаты колониаль ха¬ кимият белән хезмәттәшлек итүдән баш тарту, инглиз товар¬ ларына бойкот белдерүдән һ. б.дан гыйбарәт була. Алдагы унъеллыкларда да көч кулланудан тулысынча баш тарталар. Көч кулланмый гына каршылык күрсәтү алымнары ҺМКның ил бәйсезлеге өчен көрәшендә төп чарага әйләнә.
§ 6. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләренең үсеш юллары 1905 елда Кытайда «Кытайның Союз лигасы» оеша. Аның җитәкчесе Сунь Ятсен була. Ул Гонконг университетын тәмамлый, Англиядә, АКШта, Япониядә булып кайта. Сунь Ятсен фикеренчә, Япония модернизация юлына баскан икән, моны Кытай да булдырачак. Лига ил үсеше өчен бернәрсә эшләмәгән монархияне бәреп төшерергә өнди. Лиганың йогынтысы тиз үсә. Лига 1911—1913 елларда¬ гы Кытай революциясен әзерләүдә һәм үстерүдә әһәмиятле роль уйный. 1912 елның 1 гыйнварында революцион хәрәкәт чолганышындагы провинцияләр вәкилләре җыелышы илне республика дип игълан итә, аның президенты итеп Сунь Ят¬ сен билгеләнә. Лига республиканың башка оешмалары белән берләшә, һәм гоминьдан (Милли партия) исеме белән атап йөртелә башлый. Республикачылар гаскәре император армия¬ сен берничә мәртәбә җиңелүгә дучар итә. Колониаль державалар, чираттагы интервенцияне баш¬ лау белән куркытып, икътисади мәнфәгатьләргә зыян салган гражданнар сугышын туктатуны таләп итәләр. Гоминьдан һәм император даирәсе арасында килешү нәтиҗәсендә Кытай республика булып кала. Сунь Ятсен президент постын Юань Шикайга тапшыра. Генерал реформалар яклы һәм армиядә зур абруй казанган кеше була. 1913 елда Юань Шикай Кытайда хәрби диктатура урнаш¬ тыра. Гоминьдан әгъзалары парламенттан куыла. Сунь Ятсен чит илгә китә. 1916 елда диктаторның үлеменнән соң Кытай провинцияләрдә хакимиятне контрольдә тотучы хәрби төр¬ кемнәрнең үзара көрәше аренасына әверелә. Шулай да илдә гоминьдан йогынтысы үзен сиздереп тора әле. 1908 елда Төркиядэ яңа госманлылар революциясе булып уза. Аңа илне модернизация юлыннан җибәрергә теләүче хәрбиләр җитәкчелек итә. Конституцион монархия урнашты¬ рыла. Парламент төзелә, анда күпчелекне икътисади рефор¬ малар тарафдарлары тәшкил итә. Яңа госманлылар Германия белән хезмәттәшлек итүне яклап чыгалар. Германия капи¬ талы катнашында тимер юллар төзелеше җәелдерелә, немец офицерлары ярдәмендә армиядә хәрби реформалар үткәрелә. Хәлбуки дөньяның алга киткән державаларыннан артта калу проблемасы әле хәл ителүдән ерак тора.
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы Гомумән, XX гасыр башында Көнчыгыш илләрендә, Япо¬ ниядән кала, модернизациянең әле алшартлары гына форма¬ лашып килә. Кайберләрендә үзгәртеп коруны алга сөргән сәяси оешмалар барлыкка килә. Кытайда һәм Төркиядә сәнәгать җитештерүенең аерым үзәкләренә нигез салына. Шулай да эшчеләр сыйныфы — сәнәгатьтә, төзелештә һәм транспортта ялланып эшләүчеләр — әле күп булмый. Латин Америкасы дәүләтләренең үсеш үзенчәлекләре Латин Америкасы илләрендә модернизация процессы Азия дәүләтләрендәгегә караганда активрак бара. Испания һәм Пор¬ тугалиягә колониаль бәйлелеккә XIX гасырда ук чик куела. 1823 елда АКШ Монро доктринасын игълан итә. Аның төп идеясе Европа державаларын Америка дәүләтләре эшләренә тыкшындырмаудан гыйбарәт була. Латин Аме¬ рикасын яңадан колониаль бәйлелеккә төшерү куркыны¬ чы юкка чыга. АКШ үзе Мексика территориясенең бер өлешен басып алу белән чикләнә һәм элек Колумбиянеке булган Панама каналы зонасын үз күзәтчелегенә ала. XX гасыр башына АКШ һәм Англиядән капитал агылу нәтиҗәсендә, Латин Америкасының күп кенә илләрендә ти¬ мер юллар челтәре үсеш ала. Кубада гына да аның озынлыгы бөтен Кытайныкына караганда зуррак була. Мексика һәм Венесуэлада нефть чыгарыла. Чили, Аргентина, Перу һәм Бо¬ ливиядә тау казу сәнәгате үсеш ала. Шулай булуга карамас¬ тан, гомумән, әлеге илләрнең сәнәгатендә авыл хуҗалыгы җитештерүе өстенлек итә. Латин Америкасының характерлы үзенчәлеген эре ал¬ павыт хуҗалыклары — латифундияләр тәшкил итә. Әлеге хуҗалыклар Көнбатыш Европага һәм АКШка кофе, шикәр, каучук, күн һ. б. продукцияләр җибәреп тора. Латин Амери¬ касында җирле сәнәгать начар үсә, сәнәгать товарларының күбесе индустриаль илләрдән кертелә. Шулай да XX гасыр башында Латин Америкасының күп кенә илләрендә профсоюз хәрәкәте җәелеп китә, сәяси партияләр оеша.
§ 6. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләренең үсеш юллары Көньяк Америка ачылганда, анда Колумбка кадәрге цивилизациядә яшәгән индеецлар дәүләтләре дә юкка чыга бара. Континентны колонияләштерү нәтиҗәсендә, сәяси һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең өр-яңа системасы барлыкка килә, яңа мәдәният туа. Халыкның төп өлешен католиклар, җирле халыкның, Европадан күченүчеләрнең һәм Африкадан китерелгән кол негрларның катнаш никахларыннан туган ме¬ тислар, мулатлар, креоллар тәшкил итә. Бары тик Аргентинада гына Европадан килүчеләр күбрәк була. Латин Америкасының Испания хакимлегеннән котылган яшь дәүләтләрендә сәяси һәм иҗтимагый үсештә демократик традицияләр күзәтелми. Еш кабатланып торган хәрби борылышларның, тетрәнү һәм кризисларның сәбәбе дә шунда була. Бәйсезлек өчен сугыш чорларыннан ук инде Латин Америкасы сәясәтендә армия аерым роль уйный. Хәрби диктаторлык режимы алпавыт- латифундиячеләр мәнфәгатьләренә җавап бирә. Аларга план¬ тацияләрдә эшләүчеләрнең түбән эш хакы һәм авыр хезмәт шартларына каршы протестлары белән берничә тапкыр очра¬ шырга туры килә. Плантаторларга һәм хәрбиләргә ниндидер үзгәрешләр кертү кулай булмый. Әкренләп үз позицияләрен ныгыткан милли сәүдә һәм сәнәгать буржуазиясе Латин Америкасы илләре икътисадының аграр-чимал юнәлешле булуыннан канәгатьсезлек белдерә. Реформалар үткәрүгә һәм модернизациягә омтылыш кө- чәйгәннән-көчәя бара. 1888 елда Бразилиядә коллык бетерелә, ә 1889 елда монархия җимерелә, аңа алмашка республика килә. Әмма президент постына әле һаман җирбиләүчеләр һәм хәрбиләр үз кешеләрен куялар. 1910—1917 еллардагы Мексика революциясен Латин Америкасындагы якынлашып килүче үзгәрешләрнең сим¬ волы итеп күрсәтергә мөмкин. Җирсез крестьяннарның латифундиячеләргә каршы көрәшенә демократиягә һәм ирек¬ ле базарга омтылган буржуазия дә кушыла. Вакыйгаларга АКШ хәрби көчләре тыкшынуга да карамастан, Мексика революциясе 1917 елда конституция кабул ителү белән тө¬ гәлләнә, илдә республика строе урнаша. Ул, Латин Аме¬ рикасының башка илләреннән аермалы буларак, XX гасыр буена саклана.
58 2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы Сораулар һәм биремнәр 1 Колониаль басып алулар нинди нәтиҗәләр бирә? «Коло¬ ниализм нәтиҗәләре» таблицасын тутырыгыз. Колониализм нәтиҗәләре Уңай нәтиҗәләр Тискәре нәтиҗәләр 2 3 4 5 Колониализм колонияләрдә һәм бәйле илләрдә нинди нәтиҗәләргә китерә? XX гасыр башындагы антиколониаль чыгышлар һәм алар- ның җиңелү сәбәпләре турында сөйләгез. Ни өчен колониаль һәм бәйле илләрдә модернизацияне алга сөргән партияләр һәм хәрәкәтләр барлыкка килә? Азатлык өчен көрәштә алар нинди көрәш чаралары кул¬ ланганнар? Латин Америкасы илләре үсешендә нинди үзенчәлекләр күзәтелә? Бразилиядәге һәм Мексикадагы вакыйгалар Латин Аме¬ рикасы үсеше характерындагы нинди үзгәрешләр турын¬ да сөйли? v j Державалар арасындагы көндәшлек һәм Беренче бөтендөнья сугышы Беренче бөтендөнья сугышы дәвамында Антанта илләре армияләренә—48 млн, Германия коалициясе илләренекенә 25 млн кеше алына. Хәрби хәрәкәтләр Европа тарихында моңарчы күрелмәгән колач ала. Су¬ гышта 10 млн кеше һәлак була, 20 млн ы яралана. Гер¬ мания зур югалтуга дучар ителә (2,0 млн кеше сугыш кырында һәлак була), Россия —1,8 млн, Франция — 1,3 млн, Австро-Венгрия—1,1 млн, Англия 0,7 млн кеше¬ сен югалта. Сугышның сәбәпләре һәм характеры Сугыш башланып китүгә Сараево шәһәрендә (Босния) Австро-Венгрия тәхете варисы, эрцгерцог Франц Ферди¬ нанд Габсбургның 20 яшьлек Гаврило Принцип тарафын¬
§ 7. Державалар арасындагы көндәшлек һәм Беренче бөтендөнья сугышы 59 нан үтерелүе сәбәп була. Соңгысы чыгышы белән 1908 елда Австро-Венгриягә кушылган Босниядән була, әмма берничә ел Сербиядә яши. Шунлыктан Габсбурглар империясе хөкүмәте әлеге һөҗүмне оештыруда Сербия хакимиятенең дә роле бар дип фараз итә. Тора-бара бу фаразлар дөрес булып чыга. Австрия¬ леләр үткәргән тикшерү материаллары күрсәткәнчә, яшь боснияленең Австро-Венгрияне өнәп бетермәвен, үз Ва¬ танын бәйсез итеп күрергә теләвен Сербия милләтчеләре бик тиз аңлап ала. Алар арасында Балкан ярымутравын¬ да яшәүче барлык славян халыкларын берләштерәчәк «Бөек Сербия» турында хыялланучы офицерлар, юга¬ ры дәрәҗәле чиновниклар һәм эшмәкәрләр шактый күп була. Алар, үз максатларына ирешү өчен, көрәш алып баручы берничә яшерен оешма («Народна одобрана», «Кара кул») төзиләр. Әлеге оешмалар эшчәнлегенә Сер¬ бия хакимияте каршылык күрсәтми. Г. Принцип боевикларның Франц Фердинандны үтерү өчен җибәрелгән «өчлеге» составына кергән. Алар ба¬ рысы да босниялеләр була, бу исә Сербиягә карата шикләрне таратырга тиеш була. Аларның нәкъ менә Франц Фердинандны дошман күрүе эрцгерцогның ре¬ формалар ясарга омтылуы белән аңлатыла. Ул импе¬ рия славяннарына немец һәм венгрларның хокукларын (шул исәптән үзидарә хокукын да) бирергә ниятли. Әлеге планны гамәлгә ашыру славян халыкларының үз азатлы¬ гы өчен көрәшен авырлаштырырга мөмкин була. Бөтендөнья сугышы башлануда гаеплеләр, аны булдырмый калу мөмкинлекләре турындагы мәсьәлә илебез һәм чит илләр фәнендә берничә мәртәбә тикшерелде. Австро-Венгрия Сербиягә 10 пункттан торган ультиматум куя. Сербия барлык шартларны кабул итә, әмма берсе бе¬ лән— Австрия хакимиятенә Сербия территориясендә үзләренә каршы юнәлтелгән эшчәнлекне тикшерү хокукы бирелү белән килешә алмый. Бу пункт суверен дәүләт өчен гамәлгә ярак¬ сыз буларак кире кагыла. Австро-Венгрия, шуны сәбәп итеп, Сербиягә каршы хәрби хәрәкәтләр башлап җибәрә. 1914 елның 28 июлендә аның артиллериясе Белградны утка тота.
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы 60 ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Австриянең Сербиягә куйган ультиматумыннан (1914 ел, 23 июль): 28 июньдәге җинаятьчел һөҗүмдә гаепләнүчеләрнең җа¬ вапларыннан һәм белдерүләреннән аңлашылганча, Сараево¬ дагы үтерү Белградта әзерләнгән була, үтерүчеләргә кораллар һәм шартлаткыч матдәләр серб офицерлары һәм чиновниклары тарафыннан китерелгән <...> Император <...> хөкүмәте Сербия хөкүмәтеннән аның Австро-Венгрия монархиясенә каршы пропаганданы гаепләве турында рәсми төстә белдерүен сорарга мәҗбүр <...> Болардан тыш, король хөкүмәте түбәндәге йөкләмәләрне ала: 1. Монархиягә карата нәфрәт һәм түбәнсетү уята торган публикацияләр ясамаска <...> 2. «Народна одобрана» дип аталган җәмгыятьне кичекмәстән ябарга, әлеге җәмгыятьнең барлык пропаганда чараларын конфискацияләргә һәм шушы ук гамәлне Австро-Венгрия монархиясенә каршы пропаганда алып баручы Сербиядәге баш¬ ка җәмгыять һәм учреждениеләргә карата кулланырга <...> 3. Сербия халык мәгарифе өлкәсеннән <...> Австро- Венгриягә каршы пропаганда җәелдерә торган яки шул мак¬ сатка хезмәт итәргә мөмкин барлык чараларны тиз арада юк итәргә. 4. Австро-Венгрия монархиясенә каршы пропагандада гаепләнүче барлык офицерларны һәм вазифаи затларны хәрби һәм, гомумән, административ хезмәттән азат итәргә <...> 5. Сербиядә монархиянең территориаль кагылгысызлыгына каршы юнәлтелгән революцион хәрәкәтне бастыруда император <...> хөкүмәте органнарының бер-берсе белән хезмәттәшлек итүенә каршы килмәскә <...> Австро-Венгрия хөкүмәте король хөкүмәтеннән шушы айның 25 числосында, шимбә көнне сәгать 6 га кадәр җавап көтә. Әлеге ультиматум провокацион характерда булган һәм ул Сербиянең аны кире кагуын күздә тотып язылган дип әйтеп буламы? Россия үзе белән дус яшәгән дәүләткә куркыныч янавына җавапсыз кала алмый һәм Австро-Венгрия белән чиктәш ок¬
§ 7. Державалар арасындагы көндәшлек һәм Беренче бөтендөнья сугышы ругларда өлешчә мобилизация башлап җибәрә. Моңа җавап итеп, Германия 1 августта Россиягә сугыш игълан итә, Франция хөкүмәтеннән Россия белән союз килешүен өзүне һәм барлык чик буе ныгытмаларын Германия армиясенә тапшыруны таләп итә. Франция, әлбәттә инде, мондый хурлыклы таләпләрне кабул итми. 3 августта Вильгельм II аңа да сугыш игълан итә. Германия гаскәрләре Бельгия территориясенә үтеп керәләр. Әлеге дәүләтнең нейтралитетын бозу Бөекбританиянең 4 ав¬ густта Германиягә каршы сугышка керүенә сәбәп булып тора. Әйдәп баручы державаларның сугыш башланыр ал¬ дыннан үткәргән сәясәте турында галимнәргә шул чорда язышкан яшерен дипломатик хатлар басылып чыкканнан соң гына билгеле була. Россия императоры Николай II Вильгельм II не Австро-Венгрияне йөгәнләп торырга һәм әлеге конфликтта арадашчы булырга өнди. Кайзер анык кына ж,авап бирми. Ул арадашчы булырга вәгъдә бирә һәм Россиягә ж,авап кайтарырга ашыкмаска киңәш итә. Бер үк вакытта Германия дипломатлары австриялеләрне, Россия Сербиягә «ж,әза бирергә» комачаулаган очракта, Германия Австро-Венгриягә ярдәмгә килергә әзер дип ышандырырга тырыша. Франция президенты Раймон Пуанкаре Николай II гә, сугыш башланган очракта булышлык күрсәтергә әзер бу¬ луын әйтә. Инглиз дипломатлары исә, киресенчә, немец¬ ларга Бөекбританиянең Сербия аркасында сугышырга әзер булмавы турында белдерә һәм якларны иң чик ча¬ раларны эшкә ж,игүдән тыелып торырга өнди. Англиянең сугышка керүе Германиянең идарәче даирәләре өчен көтелмәгән хәл була. Россия тышкы эшләр министры С.Д. Сазонов үзенең мемуарларында инглизләрне Евро¬ падагы сугышның сәбәпчеләре дип санарга кирәклеген белдерә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Россия тышкы эшләр министры С. Д. Сазонов истәлек¬ ләреннән (1927): Иманым камил, һәм хәзерге сәгатькә кадәр мин шул фикеремдә нык торам, әгәр дә... Австрия-Сербия бәхәсе мәсьәләсендә Өчлек килешүе державаларының [Антанта]
62 2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы теләктәшлеге турындагы белдерү Берлиннан Бөекбритания хөкүмәте исеменнән үз вакытында ясалса, хуплау урынына ча¬ малап һәм саклык белән эш итү турындагы киңәшләр яңгырар, һәм, бәлки әле, Европа бүленгән ике капма-каршы лагерь ара¬ сындагы исәп-хисап өзелмәс, бөтенләйгә үк булмаса да, һич югы тагын берничә елга кичектерелер иде. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен С. Сазонов сугышның сә¬ бәпчесе дип Бөекбританияне саный? Бөек державалар зирәклек күрсәткән булсалар, Австрия эрцгерцогы үтерелү сәбәпле, Европада туган кризис тыныч юл белән хәл ителер иде. Әмма аларның юл куярга теләмәүләрен дә аңлап була. Антанта да, Үзәк державалар да ике хәрби блокның бәрелеше котылгысыз дигән фикердә торалар. Германиянең ил сугышка әзер дип уйлаучы идарәче даирәләре үз фикерләрендә нык торалар. Россия үз хәрби көчләрендә реформалар үткәрә һәм тиздән аның тагын да куркынычрак дошманга әверелүе мөмкин була. Ә Австро-Венгрия, Германия генштабы фикеренчә, елдан-ел көчсезләнә. Ул гына да түгел, Берлин сугышта Англиянең нейтралитетына өмет итә. Әмма Англиянең дә, Германия үзенең хәрби-диңгез программасын төгәлләгәнче үк, тизрәк мәсьәләне хәл итәргә омтылуы исәпкә алынмый. Көньяк славяннарны үз ж,итәкчелегендә берләштерүне күтәреп чыккан Сербия, Антанта ярдәменә исәп тотып, шулай ук сугыш яклы була. Башланган сугышның нинди характерда булуы турында¬ гы мәсьәлә хәзер дә бәхәсле булып кала. Сугышка кергән илләрдә милли-патриотик рух күтәрелә. Матбугат европалыларны тарихи дошманнар арасында, ни¬ һаять, исәп-хисап ясалачак дип ышандыра. Россиядә Гер¬ маниягә каршылык рухы көчәя. Австро-Венгрия һәм Германия халыклары руслар белән сугышның «ярымазиат варварлар¬ га» каршы сугыш булуына һәм шулай ук Франциянең дә не¬ мецларга мәңгелек дошман икәнлегенә тәмам ышаналар. Франция һәм Бөекбританиянең рәсми пропагандасы терри¬ ториаль басып алуларга омтылган империя режимына каршы,
§ 7. Державалар арасындагы көндәшлек һәм Беренче бөтендөнья сугышы демократияне яклап, сугышырга чакыра. Антанта илләренең Россия империясе йөзендә союздашы барлыгы, аның сугыш¬ тагы роле шикелле үк, итагать саклап әйтелми кала. Хәзерге вакытта күп кенә галимнәр, Беренче бөтен¬ дөнья сугышында Европаның һәр державасы үз милли мәнфәгатьләрен ул вакытта законлы һәм гадәти саналган чаралар ярдәмендә яклаган, дигән фикердә торалар. Шул ук вакытта хәзерге фәндә сугышны империалистик, ягъни һәр ике яктан да басып алу сугышы дип бәяләү бар. Шушы караш буенча, сугыш хәрәкәтләрен кемнең башлавы түгел, бәлки анда катнашучыларның максатла¬ ры һәм уй-ниятләре мөһим. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Беренче бөтендөнья сугышы «XX гасыр прологы» дип исемләнгән күмәк монографиядән (1998): 1914 елның августында башланып киткән бөтендөнья сугышының характеры һәм табигате «туган илне, Ватанның изге чикләрен» саклау белән дә, мәдәни кыйммәтләрне һәм цивилизацияне варварлардан—герман яисә рус-славян тев¬ тоннарыннан азат итү теләге белән дә билгеләнми, ә бәлки басып алу, бүлү, чит-ят ж,ирләрне яңадан бүлешү яки йогынты сфералары урнаштыру һ. б.ны белдерә. Сез бу карашны ничек бәялисез? Бөтендөнья сугышы нинди максатны күздә тоткан? Сугышның беренче этабы Германиянең сугыш планы генераль штаб начальнигы Аль¬ фред фон Шлиффен тарафыннан инде 1905 елда ук төзелгән була. Аның төп идеясе түбәндәгечә: Россия союздашына ярдәм итәргә әзерләнеп беткәнче, Франциягә һөҗүм итәргә кирәк. Германия гаскәрләре, Франциянең чик буе ныгыт¬ маларын Бельгия территориясе аша әйләнеп узып, Парижга юнәләләр һәм шәһәргә җитәргә 30—40 км кала тукталалар.
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы Франция хөкүмәте ашыгыч рәвештә Бордо шәһәренә күченә. Әмма Марна елгасы буендагы бәрелештән соң (1914 елның сентябре) немецларның һөҗүме туктатыла. Швейцария чик буйларыннан Ла-Маншка кадәр тиз арада һәр ике яктан да ныгытылган 700 км озынлыктагы тоташ фронт сызыгы су¬ зыла. Күп кенә тарихчылар «Марна могҗизасы» турында яза¬ лар. Шуны да әйтергә кирәк: Көнчыгыш фронттагы ва¬ кыйгалар Парижның җиңелмәвендә хәлиткеч роль уйный. Союздашларының үтенечен истә тотып, Россия армиясе командалыгы, барлык хәрби көчләрне фронт буенча җәюне дә көтмичә, Германия һәм Австро-Венгриягә каршы һөҗүм башлый. Германия үз гаскәрләрен Көнбатыштан Көнчыгыш фронтка күчерергә мәҗбүр була. Көчле бәрелешләрдә ике як та зур югалтулар кичерә, ләкин Шлиффен планы өзелә. Су¬ гыш озакка сузыла. Антантаның кешесе дә, матди ресурслары да күбрәк булганга күрә, аңа Германияне җиңү перспективасы ачыла. Шуңа күрә сугышучы илләрнең дипломатлары хәзер яңа союздашлар эзләргә керешәләр. 1914 елда Германия ягыннан Төркия, 1915 елда Болгария сугышка керәләр. Ләкин бу хәл көчләрнең гомуми балансын Үзәк державалар файдасына үзгәртми. Антантага шактый күп илләр ярдәм итә. 1914 елда ук инде Япония аның союздашы була. Ул, сугыштан файдаланып, Азиядәге һәм Тын океан бассейнындагы Германия биләмәләрен басып ала. 1915елда Антантага — Италия, 1916 елда —Румыния, 1917 елда Греция кушыла. Сугышның беренче айларында ук Антантаның да, Үзәк державаларның да генераллары хәрби хәрәкәтләрне планлаш¬ тыруда тупас хаталар җибәрәләр. Алар барысы да сугыш берничә ай гына дәвам итәр дип уйлыйлар. Әзерләп куелган сугыш кирәк-яраклары, провиант һәм амуниция, медика¬ ментлар запасы җитәрлек булмый. Икътисадны хәрби рельс¬ ларга күчерү дә шактый озакка сузыла. Германия команда¬ лыгы аеруча җитди хаталар җибәрә: ул дошманнарының, бигрәк тә рус армиясенең, мөмкинлекләрен әле бәяләп бетерә алмый.
§ 7. Державалар арасындагы көндәшлек һәм Беренче бөтендөнья сугышы Сугышучы илләр 1915 —1917 елларда 1915 елда Германия үзенең бар көчен Көнчыгыш фронтта туплый. Рус армиясе Польша һәм Көнчыгыш Галициядән кысрыклап чыгарыла, фронт сызыгы Ригага һәм Минскига якынлаша. Россия икътисады армияне корал һәм сугыш ки¬ рәк-яраклары белән тәэмин итү бурычын бик авырдан хәл итә. Шуңа да карамастан Россия каршылык күрсәтүен дәвам итә. Көнбатыш фронтта Ипр елгасы буенда немецларның агу¬ лы газ кулланулары (шуннан соң агулы матдәләрне ике як та куллана башлый) ал арга өстенлек бирми әле. Англия һәм Франция Төркияне сугыштан чыгармакчы булалар. Моның өчен алар, Истанбул янына десант төшереп, Кара диңгез бу¬ газларын яулап алырга телиләр. Ләкин әлеге Галлиполи опе¬ рациясе җиңелү белән тәмамлана. 1916 елда фронтларда бик авыр котылгысыз хәл туа. Ют¬ ландия ярымутравы янында Англия һәм Германия флотла¬ ры арасындагы бердәнбер диңгез бәрелешендә җиңүчеләр булмый. Көнбатыш фронтта Германия союздашларның обо¬ ронасы дип саналган терәк пунктларның берсенә — Верден фортына һөҗүм итә, һәм ул зур сугышка әверелә: һәр ике як та, бернинди нәтиҗәгә ирешмичә, ярты миллионга якын кешесен югалта. Бу бәрелеш «Верден иттарткычы» дигән исем ала. Инглиз-француз гаскәрләренең Сомма елгасында немец фронтын яңа төр корал — танклар белән кисеп үтәргә тырышулары шулай ук уңышсыз була. Австро-Венгрия Италиягә каршы һөҗүм башлый. Әмма ул Беренче бөтендөнья сугышында Россия уздырган иң зур операцияләрнең берсе саналган — Брусиловның фронтны өзүе белән туктатыла. Союздашлар командалыгы соравы бу¬ енча, 1916 елның маенда рус армиясе бөтен фронт буйлап һөҗүмгә күчә. Генерал А. А. Брусилов командалыгында¬ гы гаскәрләрнең Австро-Венгриягә каршы хәрәкәте аеруча уңышлы булып чыга. Дошман якның 1,5 млн кешесе зыян күрә: һәлак була, яралана һәм әсир төшә. Немецлар Верденга һөҗүм итүне туктатып торырга һәм дивизияләрен союздашка ярдәмгә җибәрергә мәҗбүр була. 1917 елның яз һәм җәй айларында Антанта илләренең сугышта борылыш ясарга омтылулары нәтиҗә бирми. Су¬
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы гышучы илләр көчсезләнә баралар. Сугыш башындагы па¬ триотик күтәрелеш пацифистик рух, халыкны канлы һәм нәтиҗәсез сугышка тартып керткән хөкүмәттән ризасызлык белән алышына. Германиядә диңгезчеләр арасында чуалыш¬ лар башлана. Россиядә 1917 елгы февраль революциясеннән соң армиянең сугышка сәләте кими, Франциядә 1917 елның җәендә гаскәрләрдә тәртипсезлекләр күзәтелә. Англия, Фран¬ ция һәм Италия эшчеләре сугышка каршы лозунглар белән чыгалар. Әлеге вазгыятьтә АКШның Антантага кушылуы мөһим роль уйный. Антанта илләренең хәрби заказларын үтәүче Кушма Штатлар аларга зур кредитлар бирә. АКШ үзенә бу¬ рычлы илләрнең җиңелүенә һич тә юл куя алмый, ә мондый куркыныч 1917 елгы февраль революциясеннән соң Россиягә турыдан-туры яный. 1917 елның ахырында Капоретто янындагы бәрелештән соң Италия тәмам һәлакәт алдында кала. АКШның сугышка керү сәбәпләре җитәрлек була. Гер¬ маниянең хәрби-диңгез көчләре Британия флотын җиңә ал¬ мый. Аның каравы Бөекбританиягә каршы су асты сугышы яхшы нәтиҗә бирә. Хәтта күп мәртәбәләр Америка граж¬ даннары да аның корбаны була. АКШ президенты Вудро Вильсонның солых төзүдә арадашчы булу тәкъдимен Үзәк державалар кире кага. Бу АКШның 1917 елның 6 апрелендә аларга сугыш игълан итүенә сәбәп була. 1918 елның уртасына Америка Европага 1 млн солдатын китерә. Сугыш хәрәкәтләренең тәмамлануы 1918 елның мартында Совет Россиясе һәм Германия сепарат солых төзиләр. Моннан файдаланып, Германия Көнбатыш фронтта вакыйгалар агышын үзгәртергә маташа. 1918 елның җәендә ул Франциягә һөҗүм итә, әмма немец гаскәрләре берничә дистә километр гына уза алалар. Бу соңгы һөҗүм була. Үзәк державалар тәмам хәлсезләнәләр. Америка гаскәрләре Англия һәм Франциягә август аенда инициативаны үз кулларына алырга һәм барлык фронтларда контрһөҗүмгә күчәргә ярдәм итәләр.
§ 7. Державалар арасындагы көндәшлек һәм Беренче бөтендөнья сугышы 67 Беренче бөтендөнья сугышы мәйданнарында көчләр нисбәте (фронтларда дивизияләр саны) Дата Антанта Үзәк державалар I Франция Англия Россия Бельгия Сербия Италия Румыния Г реция Португалия АКШ Барлыгы Барлыгы Германия Австро-Венгрия Төркия Болгария 1914, авг. 74 20 108 6 12 — 220 143 94 49 — — 1914, дек. 74 67 108 6 12 — 267 211 117 57 37 — 1915, май 81 77 112 6 12 36 — — — — 324 257 149 64 44 — 1915, дек. 98 79 128 6 6 36 — — — — 353 288 159 65 52 12 1916, авг. 102 81 142 6 6 47 21 — — — 405 303 169 70 52 12 1917, гыйн. 113 84 159 6 6 51 5 1 — — 425 331 200 73 46 12 1917, июль 116 87 224 6 6 65 15 3 1 1 524 365 232 76 45 12 1918, гыйн. 114 85 — 6 6 53 — 3 2 5 274 370 234 81 43 12 1918, нояб. 114 85 — 12 6 58 — 10 — 42 327 293 210 66 17 — Таблицага искәрмә. Сугышучы илләрнең дивизияләр составы нык аерылган, сугыш дәвамында үзгәреп торган. Әйтик, сугыш башланганда, Германиянең җәяүле (пехота) дивизиясендә 16,7 мең кеше исәпләнсә, сугыш тәмамланганда, бу сан 9,5 меңгә кала. Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында көчләр нисбәте ничек үзгәргән? Россиянең сугыштан чыгуы һәм АКШның сугышка керүе бу нисбәткә ничек йогынты ясаган?
2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы 1918 елның сентябрендә — Болгария, ә октябрьдә Төркия союздашлар белән вакытлы солых төзи. Австро-Венгрия таркала башлый. Чехословакия бәйсезлек игълан итә, 3 ноябрьдә Австро-Венгрия сугыштан чыга. Шундый шарт¬ ларда шулай ук революцион хәрәкәт чолганышында кал¬ ган Германиягә союздашлар белән, аларның шартларын кабул итеп, килешү төзүдән башка чара калмый. Германия гаскәрләре оккупацияләнгән территорияләрдән һәм Рейнның көнбатыш ярыннан чыгарылырга, ә немец коралы, самолёт- лар, хәрби суднолар, артиллерия һәм пулемётларны да кер¬ теп, Антанта илләренә тапшырылырга тиеш була. Император Вильгельм II Голландиягә чыгып кача. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 6 Беренче бөтендөнья сугышы башлануга нәрсәләр сыл¬ тау һәм сәбәп була? Әлеге төшенчәләрнең аермасы нәрсәдә? 1914—1918 еллардагы сугыш нинди характерда була? Аның гаеплеләрен төгәл генә билгеләп буламы? Аның башлануында, сезнең фикерегезчә, кем җаваплы? Сугышның беренче елына нәтиҗә ясагыз. Сугышу¬ чы якларның хәрби командалыклары нинди хаталар җибәргән? Бер-берсенә каршы көрәшүче державаларда кризис нәрсәдә чагыла? Аның сәбәпләре нәрсәдә? Антанта илләренең җиңүен нәрсә белән аңлатып була? Җавап биргәндә, 67 нче биттәге таблицадан файдала¬ ныгыз. Бөтендөнья сугышында АКШның ролен тасвирлагыз. Ни өчен АКШ сугышка керә?
3 нче бүлек ИҖТИМАГЫЙ ҮСЕШ ТЕОРИЯСЕ ҺӘМ ТӘҖРИБӘСЕ XX гасырның беренче яртысы күпчелек дәүләтләр тормышында масштаблы вакыйгалар белән билгеләнә. Бу дәүләтләр социаль тетрәнүләр, реформалар һәм революцияләр аренасына әвереләләр. Яңа сәяси көч¬ ләр— коммунистик хәрәкәт барлыкка килә, фашистик партияләр оеша. Социал-демократлар һәм либерал¬ ларның карашлары тирән үзгәрешләр кичерә. Модернизациянең беренче һәм икенче эшелонына кергән индустриаль илләрнең үсеш юллары аерыла. Беришендә демократиянең ныгып урнашуы күзәтелсә, икенчеләрендә социаль юнәлешле икътисадка нигез салына башлый. Кайберләрендә 1920—1930 елларда демократик булмаган, авторитар һәм тоталитар режим¬ нар урнаша. * 8 Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм эшчеләр хәрәкәте Алга киткән илләрдә якынлашып килүче үзгәрешләрнең билгеләре XX гасырның беренче унъеллыкларында күренә башлый. Алар җәмгыятьнең социаль структурасындагы үзгәрешләр, профсоюз хәрәкәте һәм гражданнарның сәяси активлыгы белән бәйле була. Җәмгыятьнең социаль структурасындагы үзгәрешләр Индустрия гигантлары төзелү, транспорт, элемтә үсеше, моно¬ полияләр һәм зур банклар барлыкка килү шәһәрләрнең тиз үсүенә китерә. 1870 елда дөньяда 100 мең кешесе булган 164 шәһәр исәпләнсә, 1900 елда бу сан 360 ка җитә (шуның ярты¬ сы— Европада). Әгәр дә 1870 елда бары тик Англиядә генә шәһәрдә яшәүчеләр авыл халкына караганда күбрәк булса, 1900 елга инде бу исәпкә АКШ, Канада, Австралия, Германия, Франция, Япония, Италия һәм Европаның Төньягы белән Төньяк-Көнбатышындагы дәүләтләр дә керә.
70 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе Шәһәрләрдәге халык саны, сәнәгать эшчеләре һәм элемтә, сәүдә, банк хезмәте, шәхси хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүче хезмәткәрләр хисабына кызу темплар белән үсә. Мәсәлән, Германиядә 30 ел эчендә сәнәгать эшчеләренең саны — өч, ә хезмәткәрләрнеке дүрт мәртәбә арта. Эш эзләп, шәһәрләргә бөлгән крестьяннар, хроник эшсезләр (люмпен-пролетарийлар) һәм җинаять дөньясы вәкилләре агыла. Һәр шәһәрдә тормыш, эш кайнап торган үзәкләрдән (биржалар, банклар, затлы сәүдә рәтләре һәм бай кварталлар) тыш, сәнәгать зоналары, эшчеләр яшәгән, фәкыйрьләр һәм тормыш тарафыннан кимсетелгәннәр көн күргән җимерек йортлы районнар да була. 1900 елда алга киткән илләрдә эш белән тәэмин ителгәнлек структурасы (эш белән тәэмин ителгән халык саныннан % ларда) Илләр Авыл хуҗалыгы Сәнәгать һәм төзелеш Хезмәт күрсәтү АКШ 38,2 33,2 28,6 Англия 17,0 28,5 54,5 Германия 21,6 32,4 45,9 Франция 31,4 20,0 48,6 Италия 27,7 22,3 50,0 Япония 46,9 18,4 34,7 Таблицадан һәм параграф текстыннан файдаланып, - — АКШта, Көнбатыш Европада һәм Япониядә барган соци¬ аль процессларга анализ ясагыз. Зур шәһәрләрдә индустриаль җәмгыять каршылыклары аеруча ачык күренә. Сәнәгать эшчеләре иң оешкан һәм бер¬ дәм көч булып таныла. XX гасырда иҗтимагый-сәяси тор¬ мышта эшчеләр хәрәкәте мөһим роль уйный. Җәмгыятьтә сәяси тотрыклылыкны саклау күп очракта иҗтимагый мөнә¬ сәбәтләрнең торышына бәйле була.
§ 8. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм эшчеләр хәрәкәте 71 Социаль мөнәсәбәт формалары Яллы эшчеләрнең үз матди хәлләрен яхшыртырга, ә эш¬ мәкәрләрнең һәм идарәчеләрнең күбрәк табыш алырга омтылулары нәтиҗәсендә, җәмгыятьнең әлеге ике катлау мәнфәгатьләре үзара бәрелешә. • Эшчеләрнең бер өлеше хезмәт хакының үсүен корпора¬ ция эшчәнлегенә үз көченең күбрәк керүе һәм корпорация эшенең уңышлы баруы белән бәйләп карый. Үз чиратын¬ да эшмәкәрләр һәм идарәчеләр яллы эшчеләр өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга стимул булдырырга тырыша¬ лар. Әлеге вазгыятьтә идарә ителүчеләр һәм идарә итүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне социаль партнёрлык дип атау гадәткә кергән. • Социаль конфликтлар да еш туып торган. Күп кенә яллы эшчеләр фикеренчә, хезмәт хакы арттыруга, башка төрле льготаларга бары тик эш бирүчеләр белән катгый бәхәсләшү нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Забастовкалар һәм каршылык күрсәтүнең башка формалары да кулланылырга мөмкин. • Кайвакыт социаль конфронтацияләр дә барлыкка килгән. Алар теге яки бу сәбәп аркасында хәл ителмәгән социаль конфликтның кискенләшүе аркасында туган. Нәтиҗәдә үз таләпләрен яклаган эшчеләр хәрәкәте кораллы, төс алган, ә таләпләр, аерым эш бирүчегә карата дәгъва гына булып калмыйча, еш кына яшәп килүче сәяси стройны үзгәртергә чакыру булып яңгыраганнар. Социаль мөнәсәбәтләрнең кайсы формасын сайлау җәм¬ гыятьтә хакимлек иткән социаль тигезсезлекне аклый яки гаепли торган кыйммәтләр системасы, мәдәни стандартлар белән билгеләнә. Бик күп нәрсә эшчеләр хәрәкәтенең, аеруча профсоюзларның, оешканлык дәрәҗәсеннән, парламентларда эшчеләр мәнфәгатьләрен якларга сәләтле партияләрнең бу¬ луыннан торган. Япониядә феодаль җәмгыять традицияләре сакланган. Алар буенча аксөякләр үз подданныйлары турында алар берсүзсез буйсынган очракта гына кайгыртырга тиеш. Индустрия дәверендә дә сакланган әлеге традицияләр эшкә гомерлеккә яллану системасы барлыкка килүдә
72 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе чагыла. Хуҗаның «үз йөзен югалтасы килми» икән, ул кризислар заманында һәм җитештерү вакытлыча тук¬ талып торганда да, хезмәткәрләренә эш хакы түләүдән туктамый. Эшчеләр үз чиратында бар көчләрен, тырыш¬ лыкларын куеп эшләүне, кайвакыт хәтта билгеләнгән эш сәгатеннән артык эшләүне үзләренең бурычы итеп саныйлар. Бу—профсоюзлар төзелүгә һәм забастовка акцияләренә китерә, әмма Япониянең күп кенә профсо¬ юзлары Европаныкыннан аерылып тора. Алар Урта гасыр¬ лардагы цех структурасын хәтерләтә. Елга бер мәртәбә, крестьяннар традициясе буенча (уңышны җыеп алганнан соң), көз көне, профсоюзлар эшмәкәрләре белән яңа коллектив килешүләр төзиләр. Бу вакытта (иртәрәк тә, соңрак та түгел), эшчеләрнең теләктәшлеген күрсәтеп, забастовкалар узарга мөмкин. Көнбатыш Европада социаль мөнәсәбәтләр Яңа заман дәверендәге дин сугышлары һәм буржуаз революцияләр тәҗрибәсе йогынтысында барлыкка килә. Әлеге вакый¬ галар масштаблы конфликтлар, репрессияләр, дошманга карата миһербансызлык белән характерлана. Шунлыктан XIX гасырның икенче яртысында күзәтелә башлаган социаль каршылыклар башта күп кенә фикер ияләре тарафыннан яңа иҗтимагый тетрәнүләр чыганагы буларак кабул ителә. АКШта хәлләр башкачарак тора. Европадан күчеп килгән кешеләр сыйнфый көрәш идеяләрен тараталар, социаль конфронтациягә юнәлеш тоткан профсоюзлар төзергә омтылалар. Алар Европа социал-демократла¬ рының булышлыгына таяналар. 1882 елда Чикагода полиция, эш хакын киметмичә, 8 сәгатьлек эш көне (ул вакытта 10—12 сәгатьтән тора) таләп итеп күтәрелгән эшчеләрне бастыра. II Интернационалның оештыру кон¬ грессы карары буенча (1889), 1 май Эшчеләрнең халык¬ ара теләктәшлеге көненә әверелә. Бу көнне эшчеләр сыйныфы, эшмәкәрләрдән ташламалар ясауны таләп итеп, урамга чыгарга тиеш була. Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә беренче май демонстрацияләре 1890 елда башлана, һәм бу традиция хәзергәчә дәвам итә.
§ 8. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм эшчеләр хәрәкәте 73 Әмма нәкъ менә АКШта 1 май, кагыйдә буларак, билгеләп үтелми. Аңа алмашка хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән 1 сентябрь—Хезмәт көне килә. Ул эш¬ мәкәрләр һәм эшчеләр мәнфәгатьләренең берле¬ ген чагылдыра. Шулай итеп, АКШка беренче булып күченеп килүчеләрнең Көнбатыш Европаныкыннан үзгә традицияләре җиңә. XVII—XVIII гасырларда халык аз яшәгән, табигый ресурсларга бай Яңа Дөньяга килеп төшкән колонистлар түбәндәге принципны үзләштерәләр: һәр кешенең яхшы, мул яшәве аның булдыклылыгыннан һәм үз-үзен яклый белүеннән тора. Көчләрне вакытлыча берләштерүне күздә тоткан әлеге принцип, чит илдә яшәп калу шартлары таләп иткән очракта, АКШта үзенең дөреслеген берничә мәртәбә раслый. Бу илдә XIX гасыр һәм өлешчә XX гасыр эшмәкәрләре, инглизчә әйтсәк, self-made тап, ягъни «түбәннән» күтәрелгән кешеләр булып, зур байлыкка бары тик үзләренең энергияләре һәм сәләтләре ярдәмендә генә ирешкәннәр. XX гасыр ахырының типик мисалы булып Уильям Гейтс карьерасы тора. Ул хезмәт юлын гади программист булып башлый һәм дөньядагы иң бай кешеләрнең берсенә әверелә. АКШның төп халык массалары арасында күмәк хәрә¬ кәтләр җәелеп китә алмый. Бу илдә профсоюзларның саны һәрвакыт түбән була. АКШта социал-демократлар һәм коммунистлар партияләре дә үсеш ала алмый. Яллы эшчеләр бердәй халык массасыннан гына тормый. XX гасырның беренче яртысында сәнәгать, авыл хуҗалыгы эшчеләре, хезмәт күрсәтү сферасында (транспорт, коммуналь хезмәт күрсәтү системасында, элемтә, склад хуҗалыгында һ. б.) эшләүчеләр булган. Тау эшләре, эшкәртү һәм төзелеш сәнәгатендә хезмәт куючы эшчеләр аеруча күп була. Бу тук¬ таусыз яңа эшче куллар таләп итеп торган массачыл, кон¬ вейерлы җитештерүнең нык үсеп китүе белән аңлатыла. Сәнә¬ гать эшчеләренең, нинди хезмәт вазифасы башкаруларына карап, түбәндәге төркемнәре аерыла: • инженер-техник, фәнни-техник хезмәткәрләр, идарә итүчеләрнең түбән катлавы — мастерлар;
74 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе • югары һөнәри әзерлекле, зур тәҗрибәгә һәм күнекмәләргә ия квалификацияле эшчеләр; • гади операцияләр генә башкарырга сәләтле ярымквали- фикацияле эшчеләр; • ярдәмче эшләр башкаручы, авыр физик хезмәт белән шөгыльләнүче квалификациясез, укымаган эшчеләр. Яллы эшчеләрнең берише социаль мөнәсәбәтләрнең соци¬ аль партнёрлык кебек формасына тартылса, икенчеләре — со¬ циаль конфликтны, өченчеләре социаль конфронтацияне сайлый. Җәмгыятьтәге социаль климат кайсы форманың өстенлек итүенә бәйле була. Эшчеләр сыйныфының социаль структурасы һәм социаль мәнәсәбәт формалары Ярымквалификацияле эшчеләр Мастерлар, идарә итүчеләрнең түбән катлавы Квалификацияле эшчеләр Квалификациясе булмаган эшчеләр Квалификацияле эшчеләр һәм мастерлар саны үсү белән җәмгыятьтә социаль партнёрлык рухы да ныгый, ә социаль конфликтлар куркынычы кими, дип әйтеп буламы? Профсоюз хәрәкәтенең үсүе XIX гасырда ук яллы эшчеләр мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә төп чара булып профсоюзлар хәрәкәте торган. Ул Бөекбри- таниядә барлыкка килә. Иң элек профсоюзлар аерым пред-
§ 8. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм эшчеләр хәрәкәте 75 приятиеләрдә барлыкка килә, аннан соң бер өлкәдә эшләүче¬ ләрне берләштерә торган гомуммилли профсоюзлар оеша. Профсоюзларның саны үсү, аларның сафларына эшчеләрне торган саен күбрәк тарту XIX гасыр — XX гасыр башында Европаның алга киткән илләренә хас социаль конфликтларга китергән. Мәсәлән, бер предприятиедә оешкан һәм эш бирүчегә таләпләр куйган профсоюз еш кына профсоюз әгъзаларының массачыл эштән китүе һәм түбәнрәк хезмәт хакына да риза профсоюз әгъзасы булмаган эшчеләрне эшкә алу очраклары белән очрашкан. Эшмәкәрләр белән коллектив килешүләр төзегәндә, профсоюзлар эшкә бары тик үз әгъзаларын гына алуны сораганнар. Шуңа күрә, профсоюз әгъзаларының саны үскән саен, алар баш күтәргән эшчеләргә озаграк матди ярдәм күрсәтә алганнар. Забастовкаларның ахыр нәтиҗәсе еш кына эшчеләр каршылыгының күпме дәвам итә алуы белән бил¬ геләнгән: җитештерүнең тукталуы зур югалтуларга китергән һәм эшмәкәрләр ташламалар ясарга мәҗбүр булганнар. Профсоюзга кергән һәр эшче аның файдасына взнос — эш хакының бер өлешен керткән. Меңләгән эшче хезмәт иткән зур сәнәгать комплекслары барлыкка килү профсоюзларның йогынтысын көчәйтергә ярдәм иткән. Забастовкалар хәрәкә¬ те колач җәйгән. Бердәм циклга корылган сәнәгать җитеш¬ терүен төзү өчен, эшнең бер цехта туктатылуы да җиткән. Эшмәкәрләрнең юл куймавы аркасында, бер цехтан икенче¬ сенә күчеп йөри торган забастовкалар формасы барлыкка килгән. Гомуммилли оешмалар төзегәннән соң, профсоюзларның теләктәшлеге һәм бер-берсенә ярдәмләшүе тагын да арта. Әйтик, Бөекбританиядә әле 1868 елда ук Тредюнионнарның (профсоюзларның) Британия конгрессы, төзелә. XX гасыр башына Бөекбританиядә яллы эшчеләрнең —33% ы, Герма¬ ниядә— 27 % ы, Даниядә 50 % ы профсоюзда тора. Башка илләрдә эшчеләр хәрәкәтенең оешканлык дәрәҗәсе түбәнрәк була. Гасыр башында профсоюзларның халыкара элемтәләре дә үсеп китә. 1903 елда Копенгагенда (Дания) төрле илләр¬ нең профүзәкләре хезмәттәшлеген тәэмин итеп торучы Проф¬ союзларның халыкара секретариаты (ПХС,рус. МСП) оеша.
76 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе 1913 елдан әлеге оешма Профсоюзларның халыкара федера¬ циясе дип йөртелә башлый. Ул 7 млн кешене үз эченә алган 19 милли профсоюз берләшмәсеннән тора. 1908 елда христи¬ аннар профсоюзларының халыкара берләшмәсе төзелә. Профсоюзлар хәрәкәте үсеше яллы эшчеләрнең тормыш дәрәҗәсе күтәрелүдә мөһим чыганак ролен үти. Бу бигрәк тә квалификацияле һәм ярымквалификацияле эшчеләргә — элек¬ кеге профсоюз әгъзаларына, ягъни эшчеләр аристократиясенә карый. Эшмәкәрләр аз гына ташлама ясауга, алар социаль партнёрлыкка юнәлеш ала башлыйлар. Түбән хезмәт хакы алучы квалификациясез эшчеләрне берләштергән яңа оешкан профсоюз оешмаларында катнашучылар социаль конфликтка йөз тоталар. Мәсәлән, АКШта 1905 елда төзелгән «Дөньяның индустрия эшчеләре» («Индустриальные рабочие мира») профсоюзы революцион позицияләрдә тора. Ул, нигездә, квалификациясез эшчеләрне берләштергән. АКШның иң зур профсоюз оешмаларының берсе — квалификацияле эшчеләр мәнфәгатьләрен чагылдырган Америка хезмәт федерациясендә (АХФ, рус. АФТ) социаль партнёрлыкка омтылыш өстенлек иткән. Социал-демократиянең барлыкка килүе XIX гасырның башы һәм уртасы классик либерализмның чәчәк ату чоры булса, XIX гасыр ахыры —XX гасыр башы социал- демократик идеяләрнең киң таралуы белән билгеләнә. Алар үз үсешләрендә эволюция һәм яңа шартларга яраклашуның катлаулы чорын узалар. Социал-демократия идеяләре тарафдарларының карашлары башта Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс теорияләренә нигез¬ ләнә. Алар капитализмның (марксистлар индустриаль җәм¬ гыятьне шулай атаганнар) үсеш ресурслары бетеп килә дип ышандырырга тырышканнар. Сыйнфый көрәшнең, социаль конфронтацияләрнең кискенләшүен күздә тотып, Маркс һәм Энгельс аларның алга киткән илләрдә социалистик революция белән тәмамланачагын фараз итәләр. Париж коммунасының җиңелүе һәм әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләнгән I Интернационалны 1876 елда мәҗбүри рәвештә таратуга ка¬ рамастан, социалистик фикерләрне яклаган төрле агымнар ара-
§ 8. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм эшчеләр хәрәкәте 77 сында марксизм аеруча популярлык казана. Радикаль фикер¬ ле яшьләр марксизмның төп идеяләрен җиңел үзләштерәләр. Алар кризислардан, хәерчелек һәм фәкыйрьлектән азат җәм¬ гыять төзү турында хыялланалар. Индустриаль илләрнең күбесендә XIX гасыр ахыры—XX га¬ сыр башында социал-демократик партияләр барлыкка килә, алар профсоюзлар хәрәкәте белән тыгыз бәйләнештә торалар. Шундый партияләрнең беренчесе 1869 елда Германиядә төзелә. 1889 елда төрле илләрдәге марксистик партияләр һәм төр¬ кемнәр яңа халыкара оешма — II Интернационал төзиләр. Аңа социал-демократик идеологияне яклаучы яңа төзелгән партияләр килеп кушыла. 1900 елда Бөекбританиядә, проф¬ союзлар вәкилләрен парламентка уздыру өчен, Эшчеләр вә¬ киллеге комитеты төзелә. 1906 елда ул Лейбористлар пар¬ тиясенә әверелә. АКШта Социалистлар партиясе 1901 елда, Франциядә 1905 елда оеша. Социал-демократлар XIX — XX гасырлар чикләрендә кү¬ зәтелгән икътисади һәм социаль үзгәрешләр йогынтысын¬ да марксизмның кайбер положениеләрен яңадан карап чы¬ галар (ягъни марксизмга ревизия ясыйлар). Социалистик фикер юнәлеше буларак ревизионизм 1890 елларда форма¬ лаша. Аңа нигез салучыларның берсе — Германия социал- демократиясе лидеры Эдуард Бернштейн. Ревизионизм II Интернационалның күпчелек социалистик һәм социал- демократик партияләрендә киң тарала. Ревизионизм теоретиклары — Германиядә Э. Бернштейн һәм Карл Каутский, Австро-Венгриядә Отто Бауэр, Россиядә Л. Мартов — марксизмның күп кенә положениеләрен инде искергән дип санаганнар. Бу положениеләрнең күпчелек Европа илләрендә хакимият аристократлар кулында булганда эшләнүе ассызыкланган, ә парламентлар булган урыннарда, цензлар (утраклык, милек, яшь, хатын-кызларның сайлау хокукы булмау) системасы аркасында, халыкның зур өлеше сайлау хокукыннан мәхрүм булган. Законнар чыгаручы юга¬ ры органнарга эре җирбиләүчеләр, банкирлар һәм сәнәгать¬ челәр вәкилләре кертелгән. Хакимият иң элек аларның таләпләренә җавап бирергә тырышкан. Нәтиҗәдә мохтаҗларга, үз мәнфәгатьләрен яклау өчен, бары тик бер генә юл кала:
78 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе эшмәкәрләргә һәм дәүләткә үзләренең кискен таләпләрен кую, революцион хәрәкәткә, көч куллануга күчү. Әмма сайлау хокукының киңәюе яллы эшчеләр мәнфәгатьләрен чагылдырган партияләргә парламентларда позицияләр яуларга мөмкинлек бирә. Шунлыктан хәзер, яшап килүче саяси строй кысаларында реформалар өчен революцияләрсез генә көраш — төп бурыч булып тора, дип саныйлар ревизионистлар. Э. Бернштейн фикеренчә, социализм һәм коммунизм идеясе утопик, чөнки ул, теориядә генә калып, гамәлдә расланмаган. Бәлки, киләчәктә яңа сыйныфсыз җәмгыять тә булыр, дип уйлый ул. Ләкин эшчеләрнең мәнфәгатьләре белән турыдан- туры бәйләнмәгән нәрсәләр өчен аларны көрәшкә өндәү аның карашынча хаталану булыр иде. Соңрак әлеге караш түбән¬ дәге лозунгта чагылыш таба: «Ахыргы максат берни түгел, хәрәкәт — барчасы ». Социал-демократиянең радикаль, революцион өлеше ре¬ визионизм һәм реформизмга капма-каршы булган. Россия¬ дә ул — В. И. Ленин җитәкчелегендәге большевиклар фрак¬ циясе, Германиядә сул төркем йөзендә чагылыш таба. Аның җитәкчеләре: Клара Цеткин, Роза Люксембург, Карл Либ¬ кнехт. Радикаллар фикеренчә, эшчеләр хәрәкәте иң беренче чиратта яллы хезмәтне һәм эшмәкәрлекне бетерүгә омтылырга һәм хосусый милекне юк итәргә тиеш. Социал-демократик хәрәкәтнең икегә аерылуы Социал-демократия Ревизионизм Революцион радикализм Революцияләрсез реформалар («Ахыргы максат берни түгел, хәрәкәт—барчасы») Социалистик революция һәм пролетариат диктатурасы урнаштыру Э. Бернштейн, К. Каутский, Л. Мартов В. И. Ленин, К. Цеткин, Р. Люксембург, К. Либкнехт Социал-демократик хәрәкәтнең икегә аерылуы индустри¬ аль җәмгыятьтәге нинди икътисади процесслар белән бәйле була?
§ 9. Марксизм, ревизионизм һәм социал-демократия. Иҗтимагый-сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр В. И. Ленин яңа җәмгыятькә күчүнең матди алшартлары бөтен җирдә дә диярлек бар дип ышана. Капитализмның яшәүчәнлек сәбәбен ул хезмәт ияләре массаларының рево¬ люцион көрәшкә күтәрелергә әзер булмавында күрә. Шушы вазгыятьне үзгәртү, эшчеләр сыйныфын реформачылар йогынтысыннан азат итеп, аларны җитәкләү өчен, В. И. Ленин һәм аның тарафдарлары, революция әзерләүгә, хакимиятне көч кулланып яулап алуга һәм пролетариат диктатурасы ур¬ наштыруга йөз тоткан яңа типтагы партия кирәк, диләр. 1 2 3 4 5 6 §9 Сораулар һәм биремнәр Индустриаль дәвергә аяк баскан җәмгыятьнең социаль структурасы ничек үзгәргән? Индустриаль җәмгыятьтә иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең нинди формалары урнаша? Яллы эшчеләрнең нинди төркемнәрен беләсез? Аларның тәртибе нәрсә белән билгеләнә? Профсоюзлар хәрәкәте ни сәбәпле барлыкка килә? Ул нинди максатларны күздә тота? Профсоюзларның халыкара бәйләнешләре үсүе турында сөйләгез. Марксизмның төп положениеләрен исегезгә төшерегез. Социал-демократик хәрәкәттә нинди агымнар бар? Ре¬ формизм һәм ревизионизмның барлыкка килүе нәрсә белән аңлатыла? Марксизм, ревизионизм һәм социал- демократия. Иҗтимагый-сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр Социал-демократик хәрәкәттә ревизионизм һәм ре¬ формизм барлыкка килү белән башланган конфликт аның таркалуына китерә. Бу 1920—1930 елларда Евро¬ падагы күп кенә илләренең сәяси тормышына зур йо¬ гынты ясый.
80 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе Социал-демократиянең таркалу сәбәпләре Социал-демократиянең реформачыл һәм революцион агымна¬ ры арасындагы каршылык тирәнәйгәннән-тирәнәя бара. Алар торган саен күбрәк мәсьәләләргә кагылалар. Ревизионистлар, реформалар үткәрү ихтыяҗы белән дәлил¬ ләп, буржуаз партияләр (либераллар) белән хезмәттәшлек итәләр. Революцион фракцияләр реформалар өчен көрәшне халык массаларын революциягә әзерләү һәм аны гамәлгә ашыру максатыннан мобилизацияләү чарасы дип кенә карый¬ лар. Ул гына да түгел, алар реформаларның уңышлы чыгуы эшчеләрдә капитализмның гаделрәк һәм гуманлырак строй булып үсеп китүенә өмет уятыр дип шикләнәләр. Социал-де¬ мократларның буржуаз хөкүмәтләр белән якынаюына ради¬ каллар катгый каршы киләләр. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ В. И. Ленинның «Карл Маркс өйрәтмәләренең тарихи язмышлары» мәкаләсеннән (1913): Бөек бәрелешләргә дип көчләр әзерләү чорын алар (ре¬ визионистлар.— Авт.) әлеге бәрелешләрдән баш тарту дип аңлаталар. Яллы коллыкка каршы көрәшү өчен, колларның хәлен яхшыртуны алар колларның азатлыкка хокукларын сату дип аңлаталар. Курка-курка гына, «социаль дөнья»ны (ягъ¬ ни колбиләүчелек дөньясын), сыйнфый көрәштән ваз кичүне һ. б. ны алга сөрәләр. Диарның социалистик парламентарийлар, эшчеләр хәрәкәтенең төрле чиновниклары һәм «хәлгә керүче» зыялылар арасында тарафдарлары шактый күп. В. И. Ленинның ревизионизмга һәм реформизмга мөнә¬ сәбәтен характерлап бирегез. 1899 елда француз социалисты, парламент депутаты Алек¬ сандр Мильеран, сәүдә министры буларак, буржуаз хөкүмәткә керергә тәкъдим кабул итә. Бу вакыйга Европа социалистик хәрәкәтен аз гына җимерми кала. «Мильеран казусы» II Ин¬ тернационалның барлык партияләрендә кузгатыла һәм, ниһаять, 1904 елда ул социалистик партияләр рәтеннән дә чыгарыла. Монополия кебек яңа күренешләрне бәяләгәндә дә төрлелекләр туа. Алга киткән илләрдәге үзгәрешләрнең
81 § 9. Марксизм, ревизионизм һәм социал-демократия. Иҗтимагый-сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр замандашлары — В. И. Ленин, К. Каутский, Р. Люксембург һ.б. — капитализм үсешенең яңа этабын монополистик ка¬ питализм, яки империализм дип атаганнар. Ләкин аның перспективасын алар төрлечә аңлаганнар. • В. И. Ленин империализмны капитализм үсешенең иң югары һәм соңгы стадиясе дип характерлый. К. Маркс кебек үк, ул капитализм һәм базар икътисады җирлегендә алгарыш мөмкин түгел дип саный. Моңа әледән-әле кабатланган кри¬ зислар дәлил булып тора. Кризислар торган саен җимергечрәк төс алачак, дип фаразлый В. И. Ленин. Монополияләрнең икътисадка зарарлы йогынтысында Ленин финанс-сәнәгать олигархиясенең сәяси хакимлеге урнашу алшартларын күрә. Бу — демократик ирекләрне бетерүгә яисә чикләүгә, капитализмның җимерелүе белән тәмамланачак сугышларга һәм конфликтларга китерергә тиеш була. • Германия социал-демократиясенең алдынгы теорети¬ гы К. Каутский, киресенчә, монополияләр барлыкка килү икътисадның идарә ителүчәнлеген күтәрергә мөмкинлек бирә һәм икътисади кризисларны булдырмаска ярдәм итә дип са¬ ный. Аның фикеренчә, киләчәктә монополияләр, халыкара көчкә әверелеп, тагын да зураерга мөмкин. Бу — милли базар¬ ларга гына түгел, халыкара базарларга да контроль урнаш¬ тырачак ультраимпериализмның барлыкка килүен белдерер иде. Марксизм тәгълиматын аңлатуда тирән аерымлыклар күренә башлый. Сул һәм уң социал-демократлар яңа күренешләрнең марксизмның төп положениеләрен «иҗади үстерү»не таләп итүен таныйлар. Ләкин аны ничек үстерергә — марксизмның формаль ягына таяныргамы, әллә рухи ягынамы, дигән сорау бәхәсләр тудырган. Алар гади партия әгъзаларына бөтенләй аңлашылмаган. Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән, фикер ае¬ рымлыклары тагын да кискенләшкән. II Интернационалга кергән партияләр, хезмәт ияләре массаларына «сугыш хәсрәттән башка бернәрсә дә китерми», дигән фикердән чыгып эш иткәннәр. 1912 елда Базель (Швейцария) конгрессында II Интернационал резолюция кабул итә. Ул социал-демократияне һәм профсоюзларны сугыш башлануга протест акцияләре
82 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе һәм забастовкалар белән җавап бирергә чакыра. Ләкин 2 ел узуга әлеге сугыш башлана һәм парламентарийларның күбесе — Европа илләренең социалистлары һәм социал-де¬ мократлары — хәрби чыгымнарга өстәмә акча бүленүне яклап тавыш биреп, үзләренең хөкүмәтләренә ярдәм итәләр. Һәр илдә социал-демократиянең реформизм лидерлары сугышның үз дәүләтләре өчен оборона характерында булуын белдерәләр. Шул ук вакытта немец социал-демократлары «реакцион», самодержавиеле Россия белән теләсә нинди сугышның да гадел булуын ассызыклыйлар. Француз социалистлары шун¬ дый ук фикерне Кайзер Германиясе турында әйтәләр. Шушы шартларда социал-демократиянең халыкара бәйләнешләре җимерелә, II Интернационал таркала. Германия, Франция һәм Россиянең зур булмаган сул төркемнәре генә сугышка каршы чыгалар. Социал-демократиянең сул фракциясе лидерлары сугышны империалистик, басып алу һәм халыкны талау сугышы дип бәялиләр. Алар кичекмәстән килешү төзергә чакыралар. Россия большевиклары шактый радикаль позициядә тора. Алар үз хөкүмәтләренең җиңелү лозунгын күтәреп чыгалар һәм империалистик сугышны, капитализмны бәреп төшерү максатыннан, гражданнар сугышына әйләндерергә чакыралар. Социал-демократик партияләр рәтләрендәге тирән таркалу 1917 елның октябрендә, Россия хакимияте башына больше¬ виклар килгәч, конфликтка әйләнә. Революцион фракцияләр әлеге вакыйганы тарихта беренче уңышлы, кешелеккә якты киләчәккә юл ачучы социалистик революция буларак кабул итәләр. Реформачылар большевиклар хәрәкәтен гаепләп чыга¬ лар, аны социализмга һичнинди катнашы булмаган уңышлы переворот дип кенә атыйлар. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ К. Каутскийның «Терроризм һәм коммунизм» китабын¬ нан (1919): Ленин үз революциясе байракларын җиңүле кыяфәттә Ев¬ ропа аша күтәреп узарга бик теләсә дә, аңа исәп тотмый. Большевикларның революцион милитаризмы Россияне бает¬ маячак, ул аны тагын да хәерчелеккә төшерүче яңа чыганак¬ ка гына әверелергә мөмкин. Рус сәнәгате хәзер үсеп килә
§ 9. Марксизм, ревизионизм һәм социал-демократия. Иҗтимагый-сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр 83 һәм, продукция җитештерүдән бигрәк, армия ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Рус коммунизмы чын-чынлап казарма со¬ циализмына әверелеп бара <...> Бернинди бөтендөнья ре¬ волюциясе дә, читтән килгән ярдәм дә большевистик ме¬ тодлар торгынлыгын юк итә алмый. Европа социализмының «коммунизм»га карата максаты бөтенләй башка: социализмның бер, билгеләнгән методының әхлакый һәлакәте, гомумән, социализмның һәлакәтенә китермәгәе—-шул турыда кайгыр¬ тырга кирәк; әлеге метод белән марксистик метод арасында катгый, төгәл билгеләнгән чик уздырырга һәм әлеге аерымлык¬ ны массалар аңының кабул итүенә ирешергә. өчен К. лизмы» К. Каутский Россиядәге революцияне кабул итмәвен ничек аңлата? Сез аның аргументлары белән килешәсезме? Ни Каутский революциядән соңгы Россияне «казарма социа- дип атаган? Авторда нәрсә шик тудырган? Социал-демократик хәрәкәтнең тәмам таркалуы һәм Коминтерн төзелү Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганчы, Европаның күп кенә илләрендә ревизионизм һәм реформизм тарафдарлары, кагыйдә буларак, радикаль, революцион карашларны яклау¬ чылар белән бер партия кысаларына сыешалар. Алар ара¬ сында түзеп булмаслык килешмәүчәнлек тумый. II Интер¬ национал лидерларының күпчелеге урталыкта тора. Социал-демократиянең ни уң, ни сул лидерлары хәрәкәтне таратучы ролен уйнарга теләмиләр, бу аларның сәяси йогын¬ тысын киметер иде. Бары тик легаль булмаган һәм ярымлегаль шартларда яшәүче партияләрдә генә (Россия һәм Болгария) Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк инде реформизмның һәм революцион агымның тулысынча аерылуы күзәтелә. Сугыштан соң вазгыять үзгәрә. 1917 елда Россиядә бар¬ ган вакыйгалар һәм Европаның күп кенә илләрендә социаль каршылыкларның кискенләшүе йогынтысында революцион рухлы сул социал-демократлар, тарих безгә идеяләребезне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, дип уйлыйлар. Үзара сугышучы илләрнең социал-демократиясе арасындагы бәй¬ ләнешләр өзелгән вакытта, алар беренчеләрдән булып аны кабат торгызуны яклап чыгалар. 1919 елда 35 сул партия һәм
84 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе фракцияләр делегатлары, Мәскәүгә җыелып, III Коммунистик интернационал (Коминтерн) төзиләр. Аңа керү шартлары бик катгый була. Коминтернның II конгрессы (Мәскәү, 1920) Коминтернга кабул итүнең «21 шарты»н раслый. Ул түбәндәге таләпләрне үз эченә ала: реформизм һәм ревизионизм белән араны тулысынча өзү, В. И. Ленинның һәм большевиклар партиясенең империализм турындагы карашларын һәм көч кулланып социалистик революция ясауның котылгысызлы¬ гын дөрес дип тану. Коминтерн әгъзалары пролетариат дикта¬ турасы урнаштыруда, һәр ил өчен универсаль саналган юл буларак, Совет Россиясе юлын сайларга тиеш булалар. Элек берөзлексез акчага мохтаҗлык кичереп, шушы шартларга ризалашкан сул социал-демократлар (акча аларга гади пар¬ тия әгъзаларының кечкенә генә членлык взносларыннан һәм партияләргә булышлык күрсәтүче профсоюзлардан гына кер¬ гән) Совет Россиясе (соңрак СССР) җитәкчелегеннән шактый зур акчалата субсидияләр алалар. Аларның суммасы әлегә кадәр билгеле түгел. Коминтерн үзен бөтен дөнья революциясе ясауны максат иткән бердәм, үзәкләштерелгән оешма итеп та¬ нытырга тели. Коминтерн Башкарма Комитеты карарларын аңа кергән партияләр барысы да үтәргә тиеш булалар. Коминтерн төзелү белән, социал-демократиянең реформа- чыл һәм революцион фракцияләре арасында тулысынча ае¬ рымлану башлана. Революцион фракция коммунистлар исе¬ мен ала. Иң күп санлы коммунистлар партиясе Германиядә, Франциядә һәм Италиядә барлыкка килә. Коминтерн аларга социалистик революцияне гамәлгә ашыру ихтималы зур бул¬ ган илләр дип карый. Реформачылар, коммунистлар белән араны өзгәч тә, үз ил¬ ләрендә зур йогынты көченә ия булып кала бирәләр. 1923 елда алар Социалистик эшчеләр интернационалы оештыралар. Коминтерннан аермалы буларак, ул үз эченә кергән һәм оеш¬ тыру, идея мөстәкыйльлекләрен саклаган социал-демократик партияләрнең сәясәтен генә координацияләгән. Профсоюз хәрәкәтенең таркалуы 1919 елда Европа илләренең Беренче бөтендөнья сугышы елларында (1914 —1918) үзара бәйләнешләре өзелеп торган профсоюзлары Профсоюзларның Амстердам интернациона¬
§ 9. Марксизм, ревизионизм һәм социал-демократия. Иҗтимагый-сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр лын төзиләр. Аның вәкилләре 1919 елда АКШ инициативасы белән оешкан Халыкара хезмәт оешмасы (ХХО, рус. МОТ) эшчәнлегендә катнашалар. Әлеге оешма социаль гаделсезлекне бетерүгә, бөтен дөньяда хезмәт шартларын яхшыртуга булыш¬ лык йөзеннән төзелә. ХХО тарафыннан кабул ителгән документ сәнәгатьтә эш көненең озынлыгын 8 сәгать белән чикләргә һәм 48 сәгатьлек эш атнасы булдырырга тәкъдим итә. ХХО карарлары катнашучы дәүләтләр (аларга дөньяның күпчелек илләре, алар идарә иткән колонияләр һәм протек¬ торатлар керә) өчен рекомендация тәкъдим төсендә була. Шуңа карамастан алар социаль мәсьәләләрне һәм эштә туган бәхәсләрне уңай хәл итәргә ярдәм иткәннәр. Коминтернга кергән партияләр җитештерү чараларына (заводларга, фабрикаларга, станокларга һ. б.) хосусый ми¬ лек өстенлек иткән җәмгыятьтә конфронтацияне иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең аеруча закончалы формасы дип саныйлар. Алар фикеренчә, социаль партнёрлык эшчеләрне алдау, сыйнфый көрәш кызуын бастыру өчен кирәк. Коминтерн булышлыгында суллар карашын яклаган профсоюз оешма¬ лары 1921 елда Профсоюзларның кызыл интернационалын (Профинтерн) төзиләр. Аның максаты, эшчеләрнең конкрет мәнфәгатьләрен яклаудан бигрәк, социаль конфликтларны хуплап, эшчеләрне революцион көрәшкә әзерләүдән гыйбарәт була. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Коминтернның III Конгрессының «Коммунистик интер¬ национал һәм Профессиональ союзларның кызыл интер¬ националы» дигән резолюциясеннән (1921): Профессиональ союзлар тактикасының нигезен революцион массаларның һәм аларның оешмаларының капиталга каршы ачыктан-ачык эш итүе тәшкил итә. Эшчеләрнең барлык каза¬ нышлары — ачыктан-ачык эш итү дәрәҗәсенә һәм халыкның революцион басымына туры пропорциональ. Ачыктан-ачык эш итү ул—эшчеләрнең дәүләт эшмәкәрләренә турыдан-туры басым ясавы: бойкот, стачкалар, урам чыгышлары, демонстрацияләр, предприятиеләрне яулап алу, кораллы восстание һәм эшчеләрне социализм өчен көрәшкә туплый торган башка революцион эш-хәрәкәтләр. Шуңа күрә ачыктан-ачык эш итүне эшчеләр
86 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе массаларын тәрбияләү, аларны социаль революциягә һәм пролетариат диктатурасы урнаштыру коралына әйләндерү революцион-сыйнфый профессиональ союзларның максаты булып тора. «Ачыктан-ачык эш итү» дигәндә Коминтерн нәрсәне күздә ■■ тоткан? Профсоюзлар алдына ул нинди бурычлар куя? Коммунистлар һәм социал-демократлар арасында конфликтның тирәнәюе 1920 елларда коммунистлар һәм социал-демократлар ара¬ сында мөнәсәбәтләр бик нык бозыла. Коммунистларның 1914 —1918 еллардагы бөтендөнья сугышыннан соң Евро¬ паның күп кенә илләрен чолгап алган революцион күтәрен¬ келек бөтендөнья революциясенә китерер дигән өметләре акланмый. Коминтерн җитәкчеләре социал-демократларны гаеплиләр. Эшчеләр хәрәкәтенә социал-демократлар йогынты¬ сына каршы көрәшү төп бурычка әйләнә. Социал-демократлар җавапсыз калмыйлар һәм Коминтерн эшчәнлеген кискен тәнкыйтьлиләр. Бер-берсе белән көрәшүче коммунистлар һәм социал-демократлар фашистик хәрәкәтнең барлыкка килүенә һәм кызу темпта үсеп китүенә дә тиешле игътибар бирмиләр. Коминтерн 1930 еллар уртасына кадәр фашист¬ лар һәм социал-демократлар арасындагы аерманы күрми дә, ә социал-демократлар үз чиратында фашист юлбашчыларның коммунистларга каршы лозунглары белән килешәләр. Коммунистларның да, социал-демократларның да юлбаш¬ чылары фашистлар концлагерьларына эләгә башлагач, алар айнып киткәндәй була. Коммунистлар «бөтендөнья революциясе» идеясен тормышка ашырырга нәкъ менә социал-демократлар комачау итте дип ышаналар. Германиядә, мәсәлән, 1918 елның ноябрендә революция нәтиҗәсендә монар¬ хия җимерелә, Беренче бөтендөнья сугышында җиңелүе аркасында, аңа ышаныч тәмам бетә. Революцион хөкүмәт—Халык вәкилләре советы төзелә. Аңа социал- демократларның башлыгы Фридрих Эберт җитәкчелек итә. Германия республика дип игълан ителә, конститу¬ ция кабул итү өчен, Оештыру җыелышы сайлау көтелә.
87 § 9. Марксизм, ревизионизм һәм социал-демократия. Иҗтимагый-сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр 1918 елның декабрендә Советларның Бөтен Германия съезды әлеге курсны хуплый. Әмма Германия Социал- демократлар партиясе (ГСДП) белән араны өзеп, Гер¬ мания Коммунистлар партиясен (ГКП) төзегән сул социал-демократлар хакимиятне кичекмәстән Советлар¬ га бирергә, буржуазия милкен экспроприацияләргә (тар¬ тып алырга) өндәгән лозунг белән чыгалар. 1919 елның гыйнварында коммунистлар оештырган митинглар һәм демонстрацияләр восстаниегә әверелә. Хәрби министр социал-демократ Густав Носке боерыгы белән, восста¬ ние гаскәрләр тарафыннан бастырыла. ГКП ж,итәкчеләре Р. Люксембург һәм К. Либкнехт атып үтерелә. Коммунистлар бойкот игълан иткән Оештыру ж,ыелы- шына сайлауларда ГСДП 39 % тавыш ж,ыя, калган тавыш уң консерватив һәм либераль партияләр өлешенә тия. Германия демократик, парламентлы республикага әйләнә. Аның беренче президенты итеп Ф. Эберт сайлап куела. Социал-демократлар, үз позицияләрен аклап, әлеге шартларда буржуаз-демократик революциядән читкә китәргә тырышуны халыкның күпчелеге якламас, һәм бу гражданнар сугышына китергән булыр иде, дип ассы- зыклыйлар. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Австрия социалисты, галим, соңрак Гарвард универ¬ ситеты (АКШ) профессоры Йозеф Шумпетерның «Капита¬ лизм, социализм һәм демократия» китабыннан (1950): Сәяси структурадагы үзгәрешләр социалистларга министрларның кабинетларын ачты, шуңа да карамастан сәләмә күлмәк астыннан күренмәгән социаль организм, аерым алганда, сәяси процесс элеккечә калды. Башкача әйткәндә, социалистлар капиталистик дөньяда хакимлек итәргә тиеш булдылар <...> Ул чорда үзен иле белән тиңләргә һәм дәүләт мәнфәгатьләрен якларга өйрәнгәннәр өчен бүтән юл юк иде. Алар, нигездә, хәл итеп булмый торган проблема алдында торалар. Алар өлешенә тигән социаль һәм икътисади система бары тик капиталис¬ тик рельслар буйлап хәрәкәт итә алачак иде. Социалистлар аңа хезмәт мәнфәгатьләрендә контрольлек итәргә, юнәлеш бирергә, нәтиж,әлелеген югалта башлаганчы кысарга мөмкин иде, әмма алар үзгә социалистик бер нәрсә дә эшли алмыйлар
88 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе иде. Алар әлеге система белән идарә итүгә алынсалар, моны аның үз мантыйгы нигезендә эшләргә тиеш булырлар иде. Аларга «капитализм белән идарә итәргә» туры килде. Һәм алар аның белән идарә итәргә керештеләр. Күрелә торган чаралар¬ ны алар бик тырышып социалистик фразеологиягә төрделәр <...> Әмма алар, асылда, шулай эшләргә мәҗбүр иделәр, алар урынында либераллар яки консерваторлар булса, алар да шун¬ дый ук адымга барган булырлар иде. Й. Шумпетер фикеренчә, ни өчен Европа илләрендәге — социалистлар революцион максатлардан баш тартырга мәҗбүр булалар? Сез аның дәлилләре белән килешәсезме? Сораулар һәм биремнәр 1 2 «Империализм» төшенчәсенең мәгънәсен ачып бирегез. Ул капитализмнан нәрсә белән аерыла? Социал-демократиянең революцион һәм реформачыл фракцияләре арасында нинди аерымлыклар бар? «Со¬ циал-демократия фракцияләре» таблицасын тутырыгыз. Мөнәсәбәте Социал- реформачылар (ревизионистлар) Сул социал- демократлар (коммунистлар) Реформаларга Империализмга Хөкүмәттә катнашуга Беренче бөтендөнья сугышына Россиядәге 1917 ел вакыйгаларына 3 4 5 Ни өчен II Интернационал партияләрендә революцион һәм реформачыл фракцияләр бары тик бөтендөнья су¬ гышы тәмамлангач кына аерылып чыгалар? Коминтерн нинди идеяләр күтәрә? Әлеге оешманың мак¬ саты нинди була? Социал-демократиянең сул төркемнәре шактый зур сәяси йогынты ясауга ничек ирешәләр? Ни өчен 1920 елларда коммунистлар һәм социал- демократлар арасындагы мөнәсәбәтләр начарлана?
4 нче бүлек ИНДУСТРИАЛЬ ИЛЛӘРНЕҢ СӘЯСИ ҮСЕШЕ XX гасырда дөньяның күп кенә илләрендә иҗтимагый үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләтнең роле күтәрелде. Гасыр башына кадәр гамәлдә булган дәүләт төзелеше формалары җитди сынауларга дучар булды, һәм ул сы¬ науларны барлык илләр дә уза алмады. Россиядә, Германиядә, Австро-Венгриядә монар¬ хияләрнең җимерелүе 1914—1918 еллардагы бөтендөнья сугышы тудырган социаль-икътисади кризистан чыгу юлын табарга сәләтсез сәяси режимнарның бетүен генә аңлатмый. Гаять зур мәйданнарда урнашкан халыкның үзен теге яисә бу монарх хакимияте кул астында дип санавына нигезләнгән хакимият оештыру принцибы да юкка чыга. Әлеге принцип «корама», күпмилләтле империяләрнең яшәвен тәэмин итеп торды. Россия һәм Австро-Венгрия империяләренең таркалуы аларга кергән халыклар алдына алга таба үсеш юлын сайлау пробле¬ масын куйды. АКШ, Бөекбритания, Франция һәм башка дәүләт¬ ләрдәге демократик сәяси режимнар да җитди авырлык¬ лар белән очраштылар. Либерализмның алар таянган принципларын яңадан карарга кирәк иде. §10 Либераль демократия эволюциясе XIX гасырда формалашып киткән классик либерализм яңа йөзьеллыкта сизелерлек эволюция кичерә. XX гасыр вакыйгалары, аерым алганда социал-демократиянең йо¬ гынтысы көчәю, либералларны үз идеологияләрен һәм сәясәтләрен шактый үзгәртергә мәҗбүр итә. Иҗтимагый-сәяси тормышны демократлаштыру Либераль демократиянең баштагы принциплары гомуми һәм тигез сайлау хокукларының булуын күздә тотмый. Күп ил¬ ләрдә хатын-кызлар сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. Мон¬ нан тыш, яшь, мөлкәт цензлары, утраклык цензы һәм башка
90 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше чикләүләр аркасында күчемсез мөлкәткә ия булмаган кешеләр сәяси тормышка катнаштырылмыйлар. XIX гасырда либерализм теоретиклары сайлау урналары тирәсенә фәкыйрьләрне якын җибәрергә ярамый дип санау¬ ларын яшермиләр. Мәсәлән, француз либерализмының алдынгы тео¬ ретикларыннан берсе Бенжамен Констан болай дип яз¬ ган: «Хәерчелек берөзлексез бәйлелеккә һәм көндәлек хезмәткә дучар иткәннәрнең акылы балаларныкыннан артык булмый һәм аларның милләт тормышын яхшыр¬ ту турында кайгыртулары да чит ил кешеләренекеннән артык түгел». Шуңа да карамастан халык протестлары басымы астында либераллар үз позицияләрен әкренләп үзгәртәләр. Мәсәлән, XX гасыр башында ирләр һәм хатын-кызларның тигез хокуклылыгына ирешергә омтылган суфражистларның киң җәелгән хәрәкәтеннән соң хатын-кызлар сайлау хокукына ия булалар. Бу хәрәкәт алга киткән илләрнең күбесен чолгап ала, анда җәмгыятьнең бай катлавы вәкилләре дә, яллы эшче хатын-кызлар да катнаша. АКШта озак вакытлар дәвамында катгый мөлкәт цензы системасы яши. Конституциянең 1868 елда га¬ мәлгә кергән 14 нче төзәтмәсендә әйтелгәнчә, 21 яшькә ж,иткән барлык ир-егетләр сайлау хокукына ия була¬ лар. 1870 елда гамәлгә кергән 15 нче төзәтмәдә раса, тән төсе яисә элек кол булып тору билгеләре буенча сайлауларга катнашуны чикләргә ярамый дип махсус әйтелә. 19 нчы өстәмә (1920 елдан гамәлгә кертелә) хатын-кызларга сайлау хокукы бирә. Ләкин сайлаучылар¬ ны теркәү тәртибе штат законнары белән билгеләнгәнгә, аларның кайберләрендә грамоталылыкка тест үтмәгән яисә махсус салым түләмәгән гражданнарны сайлау ур¬ налары янына якын да ж,ибәрмәгәннәр. Көньяк штатлар¬ да кара тәнле 10 кешенең 9 ы сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән. Әлеге хәл АКШ хакимияте тарафыннан бары тик 1965 елда гына гражданлык хокуклары өчен масса¬ чыл хәрәкәтләр йогынтысында юкка чыгарыла. Ниһаять,
§10. Либераль демократия эволюциясе 91 26 нчы төзәтмә буенча, АКШның 18 яшькә җиткән һәр гражданины сайлау хокукы ала. Ул 1971 елда гамәлгә керә. Англиядә хатын-кызларга сайлау хокукы бары тик Бе¬ ренче бөтендөнья сугышыннан соң гына бирелә. Ләкин 1940—1980 елларда законнарның бөтен бер сериясе кабул ителгәннән соң гына төрле цензлар (аерым алган¬ да, сайлау округы территориясендә яшәү дәвамлылыгы белән бәйле булганнары) юкка чыгарыла. Англиядә де¬ мократлаштыру парламентның югары палатасы (лорд¬ лар палатасы) вәкаләтләрен чикләү белән бәйле була. Анда нәселдән килгән аксөякләрнең сайлап куелмый торган вәкилләре утырышлар үткәрә. Хәзерге вакыт¬ та лордлар палатасы, монархия кебек үк, чынлыктагы сәяси мәгънәсенә караганда күпкә шартлырак, символик мәгънәгә ия. Гомуми тигез сайлау хокукына күчү күп кенә илләрдәге сәяси вазгыятьне үзгәртеп җибәрә. Хәзер законнар чыгаручы һәм башкарма хакимиятләр байлар теләгенә генә түгел, бәлки барлык гражданнарның теләк-омтылышларына колак са¬ лырга тиеш булалар. Гражданнар, бигрәк тә сәяси партияләр мәнфәгатьләрен яклый торган иҗтимагый хәрәкәтләр һәм берләшмәләр — гражданлык җәмгыяте институтларының активлыгы бермә-бер үсә. XIX гасырда партияләр сәяси, эшлекле элитаның һәм аксөякләрнең тар даирәсе вәкил¬ ләреннән торган клубларны хәтерләтә. XX гасырда исә партия лидерлары гади әгъзалар фикерен санлый торган сәяси пар¬ тияләр төзелә. Сайлау алды кампанияләре зур шау-шулы тан¬ тана төсе ала башлый, сәяси технологияләр, сайлаучыларны хәйләләү алымнары һәм методлары уйлап табыла. Партия структурасы АКШта гына үзгәрми кала. Илнең ике төп республикачылар һәм демократлар партияләре массакүләм әгъзалык системасына омтылмыйлар. Партия аппараты хезмәткәрләренең саны хәзер дә сайлау округларындагы штаб-квартира эшчәнлеген тәэмин итеп торырлык күләмдә генә. Сайлау кампанияләренә ирекле активистлар җәлеп ителә. Моннан тыш, һәр гражданин тиешле партиягә сайлаучы сыйфатында теркәлергә мөмкин, бу аңа президентлыкка
92 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше кандидатлар тәкъдим итүче милли съездга делегатлар сай¬ лауда катнашу хокукы бирә. Мондый теркәлү бернинди дә бурычлар куймый. Дәүләтнең иҗтимагый мөнәсәбәтләрдәге яңа роле XIX гасыр классик либерализмы инглиз икътисадчылары Адам Смит һәм Давид Риккардо теорияләренә нигезләнә. Алар ирекле базарны уңышлы икътисади үсешнең төп шарты дип саныйлар. Галимнәр дәүләтнең бурычын хокук тәртибен тәэмин итүдә, халыкара аренада милләт мәнфәгатләрен яклауда күргәннәр. Хакимият икътисадка беркадәр генә йогынты ясый алган, мәсәлән, ул таможня пошлиналарын я арттырган, я киметкән, килешү кагыйдәләрен булдырган яки өзгән һ. б. Иҗтимагый мөнәсәбәтләргә кысылмаган диярлек. Эшче көчләрне яллау шартларын эшмәкәрләр (предприятие хуҗалары) билгеләгән. Кирәк икән завод хуҗасы эшчеләр¬ не, бернинди аңлатма бирмичә, эштән җибәргән. Хезмәт турындагы законнар әле туып кына килә: сәнәгать илләрендә XIX гасырда эшче көчләрне эксплуатацияләүнең бары тик аеруча рәхимсез формалары гына чикләнә. Аерым алганда, иң озын эш көне билгеләнә (күп кенә илләрдә—12 —14 сәгать), иң авыр эшләрдә хатын-кызлар һәм балалар хезмәтен кул¬ лану тыела. XIX гасырда дәүләт үткәргән социаль сәясәтнең йомшаклыгы хәйриячелекнең киң үсеш алуы белән өлешчә компенсацияләнә. Ул Чиркәү, дәүләтнеке булмаган төрле оешмалар, хәйрия фондлары, ягъни гражданлык җәмгыяте институтлары тарафыннан башкарыла. Хәйрия халыкның иң фәкыйрь катлавына ярдәм итүдән гыйбарәт: бушлай ашату, йорт-җирсез кешеләргә кунар урын, ятимнәргә приютлар, түләүсез якшәмбе мәктәпләре, китапханәләр оештыру, аз керемле гаиләләрдән чыккан яшьләрне мәдәни тормышка, спортка тарту. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хәйриянең роле зур була: авыруларның хәлен белешүдән башлап, аларга бүләкләр өләшү, дини бәйрәмнәрдә инвалидларга булышу һәм түләүсез госпитальләр булдыру. Зур абруй казанган халыкара
§ 10. Либераль демократия эволюциясе 93 хәйрия оешмалары да төзелә. Алар арасында Кызыл Хач җәмгыяте дә бар. Ул үзенең эшчәнлеген, шул исәптән хәрби әсирләргә ярдәм күрсәтүен, хәтта бөтендөнья сугышлары чорында да туктатмый. Хәйриячелекнең киң җәелүе кешеләрнең, җитди авыр¬ лыклар белән очрашкач, яшәп килүче сәяси стройга каршы көрәш юлына басу куркынычын киметә. Якын кешеңнең мохтаҗлыгына битарафлык күрсәтү тәрбиясезлек билгесе булып санала башлый. Хәлле урта сыйныф вәкилләре хәйрия¬ челек эшчәнлеген социаль җаваплылыкның чагылышы дип кабул итә башлыйлар. XX гасыр башында хәйрия оешмаларының активист зыялылары (либераль партияләр әгъзаларының күпчелеге) даирәсендә социаль сәясәтне активлаштыру зарурлыгын аңлыйлар. Англиядә либераллар лидеры Дэвид Ллойд-Джордж таләбе буенча, әле Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк, мәҗбүри башлангыч белем, ярлы ата-аналарның балаларын мәктәп ашханәләрендә бушлай ашату, бушлай дәвалау һәм бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә имгәнгәннәргә пенсия билгеләү турында законнар кабул ителгән була. Җир астында аеруча авыр хезмәт башкаручы тау сәнәгате эшчеләренә 8 сәгатьлек эш көне билгеләнә. Хатын-кызларны төнге сме¬ нада эшләтү тыела, картлык буенча (70 яшьтән) пенсия түләү кертелә. Эшсезлек һәм авыру очракларында, өлешчә дәүләт, өлешчә эшмәкәр һәм яллы эшчеләрнең эш хакыннан чигереп барган акчалар хисабыннан пособиеләр түләнә башлый. XX га¬ сыр башында Италиядә актив социаль сәясәткә күчү либераль карашлы премьер-министр Джованни Джолитти исеме белән бәйле. Тора-бара, бигрәк тә 1920 — 1930 елларда, аңа башка илләр дә иярә. Моның нигезендә берничә сәбәп ята. • Көнбатыш илләрнең җитәкчеләре үз дәүләтләрендә тот- рыклылыкны сакларга омтылалар. Социаль проблемаларны исәпкә алмауның нәрсәгә китерүен Россиядәге 1905 —1907 һәм 1917 еллардагы революцияләр күрсәтә. Хакимиятнең крестьяннар һәм эшчеләр мәнфәгатьләре белән хисаплаш¬ мавы, социаль сәясәтнең йомшаклыгы яшәп килүче сәяси системаның җимерелүенә китерә.
94 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше • Профсоюзларның йогынтысы үсә, аларның халыкара бәйләнешләре ныгый. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң милли профсоюз оешмалары үз таләпләрен үзара килеште¬ рәләр. Алар иң беренче чиратта түбәндәгеләргә кайтып кала: 8 сәгатьлек эш көне кертү, эшчеләрне бәхетсезлек очрак¬ ларыннан, авырулардан саклауны гарантияләү, медицина хезмәте күрсәтүдә нормаль шартлар булдыру һәм пенсия түләү, балаларны бушлай укыту. Баш күтәргән эшчеләргә башка илләрнең профсоюзлары матди ярдәм күрсәтәләр һәм теләктәшлек демонстрацияләре оештыралар. • Либераллар сәясәтенә үз сайлаучыларына социаль ре¬ формалар вәгъдә иткән социал-демократик партияләр тө¬ зелү дә зур йогынты ясый. Бөекбританиядә 1924 елда, ан¬ нан соң 1929 —1931 елларда ил белән лейбористлар идарә итә. Франциядә һәм Испаниядә 1936 елда хакимияткә сул партияләр (социалистлар һәм коммунистлар) ярдәменә таян¬ ган Халык фронтлары хөкүмәтләре килә. Франциядә 40 сә¬ гатьлек эш атнасы, 2 атналык түләүле ял кертелә, пенсияләр һәм эшсезлек буенча пособиеләр арттырыла. Скандинавия илләрендә 1930 еллар уртасыннан хакимият даими рәвештә диярлек социал-демократлар кулында була. Социалистлар һәм социал-демократларның йогынтысы үсүне туктатырга омтылып, либераллар социаль реформа¬ лар программасын яклый башлыйлар. Аны уздыру ресурс¬ ларының чыганагын бизнеска һәм югары хезмәт хакы алу¬ чы хезмәткәрләргә салымны арттыру тәшкил итә. Нәтиҗәдә әгәр дә XX гасыр башында дәүләт ТЭПның урпгача 10 % тан 15 % ка кадәрен, бюджет аша бүлгәләп, армиягә, полициягә һәм идарә ихтыяҗларына тотса, гасыр азагына алга киткән күпчелек илләрдә дәүләт ТЭПның инде 40—50 % ы белән эш итә. Акчаның зур өлеше мәгариф системасына, медицина хезмәте күрсәтүгә, социаль һәм пенсия тәэминатына, яңа эш урыннары булдыруга җибәрелә. Дәүләтнең икътисадта яңа роле Социаль сәясәтне активлаштыру дәүләтнең икътисадтагы роле турындагы либераль карашлардан тулысынча баш тар¬ туны аңлатмый. Киресенчә, сәнәгатьнең тулы бер өлкәләрен
§10. Либераль демократия эволюциясе 95 контрольдә тотучы монополияләр барлыкка килү белән, ли¬ бераллар ирекле базарны яклап чыга башлыйлар. Сәнәгатьне монополияләштерү процессы аеруча кызу темплар белән бар¬ ган АКШта 1890 елдан башлап трестларга каршы закон¬ нар кабул ителә. Хәзер дә гамәлдә йөргән әлеге законнар сәүдә иреге һәм конкуренция принципларын бозуны тыялар. Судлар компанияләрнең кушылуы һәм йотылуы турында¬ гы карарларга протест белдерү, аларның продукцияләренә һәм хезмәт күрсәтүгә куелган бәяләрнең дөреслеген тикше¬ реп тору мөмкинлеге алалар. Закон бозучылар зур күләмдәге штрафка тартыла, ә компания мәҗбүри рәвештә таркатыла. Мондый чаралар предприятие хуҗаларына эшче көчләрне яллау шартларын көчләп тагарга омтылган профсоюзларга каршы да кулланыла. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң шуңа охшаш законнар Европа илләрендә дә кабул ителә. 1929—1932 еллардагы Бөек кризис либераль фикерләрне яңадан карап чыгарга этәрә. Демократия илләренә, кискен¬ леген киметү өчен, икътисадны дәүләт көйләвенә күчерергә туры килә. Предприятие хуҗалары эшчәнлегенә кысылмау сәясәте хаталану дип табыла. Кризис чорында АКШта сәнәгать җитештерүенең күләме 50 % ка кими, автомобильләр чыгару 12 мәртәбә кыскара, авыр сәнәгать үз куәтенең 12 % ына гына эшли. Банклар бөлү нәтиҗәсендә, миллионнарча кеше җыйган акчаларын югалта. Эшсезләр саны, аларның гаилә әгъзаларын да, тулы булмаган эш атнасы белән эшләүчеләрне (ярым эшсезләр) дә кертеп, ил халкының яртысын тәшкил итә. Салым җыю кинәт кими, чөнки халыкның 28 % ының хәзер бернинди кереме булмый. Ачлар һәм эшсезләрнең Вашингтонга ясаган маршлары Америка җәмгыятен тирән борчуга сала. Шушы шартларда АКШның Франклин Делано Рузвельт җитәкчелегендәге демократлар партиясе элеккеге икътисади сәясәтне дөрес түгел дип таба һәм «яңа курс» игълан итә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ АКШ Демократлар партиясе программасыннан (1932): Хәзер, әлегә кадәр билгеле булмаган икътисади һәм соци¬ аль хәерчелек чорында, Демократлар партиясе үзенең ныклы
96 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше карашларын белдерә: хәзерге хәлгә төп сәбәп—икътисадка катышмау сәясәте, ул һәлакәткә илтә. Бөтендөнья сугышын¬ нан соң хөкүмәтебез үткәргән бу сәясәт көндәшлек итүче фирмаларның монополияләргә берләшүенә булышлык итә, ха¬ лык мәнфәгатьләре исәбенә хосусый капиталга кредит бирүне ялгыш арттыруга китерә <...> Хөкүмәтнең икътисади сәясәтен тамырдан үзгәртү генә бездәге вазгыятьнең яхшы якка үзгәрүенә өмет уята <...> Элеккеге икътисади сәясәт турында документта ни өчен «һәлакәткә илтә» дип әйтелә? Ф. Д. Рузвельт хөкүмәте национализация юлыннан кит¬ ми, әмма банклар эшчәнлегенә, акцияләр бастырып чыгаруга контроль урнаштыра, предприятие хуҗаларыннан «намуслы конкуренция кодексы »н үтәүне таләп итә. Хакимиятләр то¬ вар бәяләрен ясалма күтәрүгә каршы көрәшә башлыйлар. АКШ тарихында беренче мәртәбә социаль мөнәсәбәтләрне дәүләт тарафыннан көйләү кертелә, иң түбән хезмәт хакы билгеләнә, эш көненең озынлыгы чикләнә. Хакимиятләр җә¬ мәгать эшенә, яңа эш урыннары булдырып, акча бүлеп бирә башлыйлар. Кризис чорында шушындый ук чаралар Европаның де¬ мократик илләре — Англия һәм Франциядә дә кулланылыш таба. Анда иң кирәкле товарларга бәя куйганда һәм эшче көчләрне хезмәткә билгеләнгән вакытта 1914 —1918 еллар¬ дагы бөтендөнья сугышы тәҗрибәсе кулланыла. Яңа шартларда социаль юнәлешле базар икътисады тео¬ риясе барлыкка килә, аңа инглиз икътисадчысы, лорд Джон Мэйнард Кейнс нигез сала. Аның идеяләрен социалистик идеяләр дип танучылар да байтак була. 1925 елда ул СССРга килә һәм нэп шартларында совет икътисады белән идарә итү белән таныша, ләкин Кейнс үзен консерватор дип саный. Икътисадка дәүләтнең катышуы ахыр чиктә бизнеска уңай — кейнсианлыкның төп идеясе шуннан гыйбарәт. Пред¬ приятие хуҗаларының җитештерү күләмен арттырырга ом¬ тылуы продукция сату базарларын киңәйтүне таләп итә.
§ 10. Либераль демократия эволюциясе 97 Әмма XX гасыр башына дөнья бөек державалар тарафыннан колонияләргә һәм йогынты сфераларына инде бүлгәләнеп бетә. Яңа базарларны көч кулланып яулап алу зур кыенлыклар ту¬ дырырга мөмкин була. Моннан соң, ди Кейнс, базарларның товар үткәрүчәнлеге бары тик күпчелек халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү исәбенә генә даими үсә барырга мөмкин, ә халыкның тормыш дәрәҗәсе дәүләтнең социаль сәясәте тарафыннан тәэмин ителергә тиеш. Икътисадны дәүләт көйләвен демократик кыйммәтләр белән берләштергән социаль юналешле либерализм идеоло¬ гиясе барлыкка килә. Дәүләтнең икътисадта зур роль уйнавы гражданнар хокукларына һәм ирекләренә янамый, ә бәлки, киресенчә, аларны ныгыта гына. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Дж. М. Кейнсның «Эш белән тәэмин ителгәнлекнең, процент һәм акчаның гомуми теориясе» китабыннан (1936): Куллану омтылышын координацияләү бурычы белән бәйле рәвештә хөкүмәтнең функцияләре арту һәм инвестицияләү ниятләре XIX гасыр публицистына яисә Американың хәзерге заман финансистына индивидуализм нигезләренә коточкыч һөҗүм кебек тоелса да, мин, киресенчә, аны яшәп килүче икътисади формаларны тулысынча җимермәүнең бердәнбер гамәли чарасы һәм шәхси инициативаның уңышлы чыгу шарты буларак яклыйм. Кейнс фикерләре классик либерализм идеяләреннән нәрсә белән аерыла? XX гасырда консерватизм Көнбатыш Европада либераль партияләр XX гасырның бе¬ ренче яртысында әкренләп социал-демократиягә якын пози¬ цияләргә күчә башлыйлар. Ләкин актив социаль сәясәтне эзлеклерәк алып баручы социал-демократик партияләр тора- бара сәясәтнең алдынгы сул көченә әйләнәләр. Бу — либераль
98 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше партияләрнең бетүенә китерә. АКШта хәлләр башкачарак була, анда демократлар партиясе, сулдан җитди көндәшләр булмаганда, социаль юнәлешле идеяләрне чагылдыручы төп көч дип кабул ителә. XX гасырда социал-демократларга каршы төп һәм йогын¬ тылы көч булып консерватив партияләр тора. Аларның идеологиясе дә үсеш ала. Традицион кыйммәтләрне саклауны яклап, алар классик либерализм идеяләре белән коралланалар. Консерваторлар дәүләт икътисадка һәм социаль мөнәсәбәтләр сферасына бары тик экстремаль, кризис очракларында гына һәм чикләнгән күләмдә генә катышырга мөмкин дип карыйлар. Алар фикеренчә, Кейнс методлары кризисларны бары тик кискенләштерә генә, халыкның югары табыш алучы, икътисади яктан активрак өлешен салымнар белән интектерә. Нормаль эшләргә ирек бирми. Консерваторларның идеяләрен җирбиләүче аксөякләр һәм эшмәкәрләр генә түгел, югары хезмәт хакы ала торган яллы эшчеләр дә яклап чыга. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Пол Джонсонның «Хәзерге заман. Егерменче еллардан туксанынчы елларга кадәрге дөнья» китабыннан (1995): Хәзерге заманның консерватив карашлы тарихчыла¬ ры фикеренчә, дәүләтнең икътисадка катышуы, шул исәптән Ф. Д. Рузвельтның «яңа курс»ы да, кире нәтиҗә бирә. Алар икътисадның нормаль цикллы үсешен җимерәләр, кризис¬ тан чыгуны тоткарлыйлар. Американың танылган тарихчысы П.Джонсон әйтүенчә, хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар «табигый торгызу процессына комачаулыйлар... Торгызу, бәхәссез, акрын һәм бик йомшак бара. 1937 елны бердәнбер чагыштырмача яхшы ел булды дип әйтеп була: эшсезлек ки¬ меде». Әмма 1938 елда инде хәл тагын начарланып китә. Эш¬ сезлек эшче көчнең 14,3 % ыннан 19 % ка кадәр үсә. АКШ икътисадын Икенче бөтендөнья сугышы гына коткарып кала, чөнки аңа Европа илләреннән хәрби заказлар ява. Икътисади яктан консерваторлар, бәлки, хаклы да булган¬ дыр. Ләкин алар мәсьәләнең социаль аспектын исәпкә ал¬ мыйлар. «Яңа курс» елларында АКШта дәүләт 8,5 млн эш уры¬ ны булдыра һәм җәмәгать эшләре хисабына 122 мең бина,
§ 10. Либераль демократия эволюциясе 99 77 мең яңа күпер, 285 аэродром, 1 млн км га якын юл, күп кенә каналлар, сусаклагычлар һәм парклар төзи. Бу зур социаль тетрәнүләрне булдырмый калырга, кулланучылар соравын як¬ ларга һәм нәтиҗәдә кризисны йомшартырга ярдәм итә. Сез Ф. Д. Рузвельтның «яңа курс»ына консерватор галим¬ нәр биргән бәяләр белән килешәсезме? 1930 елларда сәяси һәм иҗтимагый аң үсешендә шак¬ тый зур үзгәрешләр күзәтелә. Консерваторлар классик либерализм идеяләрен яклый башлыйлар, ә либераллар социаль юнәлешле реформалар ягына басалар. Социал- демократларның һәм коммунистларның да йогынтылары көчәя. Кайбер илләрдә сул партияләр арасындагы конфликт¬ лар тоталитар партияләргә һәм хәрәкәтләргә хакимияткә килүне җиңеләйтә. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 6 XIX гасырның икенче яртысы—XX гасырның башын¬ да индустриаль илләрдә җәмгыять тормышы де¬ мократлашуның төп юнәлешләре турында сөйләгез. XIX гасырда социаль проблемаларны хәл итүдә хәйрия¬ челек нинди роль уйный? Хәзерге заманда аның әһәмияте нәрсәдә? Социаль юнәлешле либераль сәясәт үткәрү ихтыяҗы нилектән туа? Ул нәрсәдә чагыла? Сез Д. Кейнс теориясен ничек аңлыйсыз? Сез ничек уйлыйсыз, дәүләтнең икътисадка катышуы үзен үзе аклыймы? 1929—1932 еллардагы икътисади кризис чорында кон¬ серватизм үсеше турында сөйләгез. 1930 елларда Көнбатыш илләренең сәяси тормы¬ шында нинди үзгәрешләр була? Алар нәрсә белән бәйләнешле?
100 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше §11- 12 Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм Модернизациянең икенче эшелоны илләре—җәм¬ гыятьтә дәүләт элек тә зур роль уйнаган Италия һәм Германиядә 1920—1930 елларда тоталитар режимнар урнаша. Аларның төп сыйфатлары: дәүләт ролен аб¬ солют итү, ж,әмтыять тормышының бөтен якларына да тоталь (бар нәрсәне колачлаучы) контроль кертү. Тоталитаризм әле генә демократик үсеш юлына бас¬ кан илләрдә ныгып урнаша. Ул гына да түгел, бу илләр¬ дә демократиянең яшәве фашистлар партияләренә үз фикерләрен үткәрергә һәм гамәлдәге сәяси стройны җимерүгә әзерлек алып барырга мөмкинлек бирә. Фашистлар партияләре идеологиясе Фашизм идеологиясе милләтчелеккә һәм расачылыкка ни¬ гезләнә. Европа өчен расачылык һәм раса теорияләре яңалык булмый. Әле Бөек географик ачышлар заманыннан ук һәм беренче колониаль империяләр барлыкка килә башлау белән, яулап алуларны аклау өчен, хакимият һәм чиркәү җирле халыкны, «җаны юк» дип, хайваннарга тиңләгәннәр. XIX гасырда Бөекбританиядә «ак тәнлеләргә йөкләнгән кат¬ лаулы бурыч» — колонияләрнең үзләре турында кайгыртырга сәләтсез халыклары белән җитәкчелек итү идеяләре популяр була. Германия фашизмы расачылык теориясен немецларның физик һәм акыл ягыннан өстенлеген раслаулар белән баета: аларны борынгы һинд һәм иран халыкларының бердәнбер саф канлы нәсел дәвамчылары — арийлар яки арий расасы дип белдерә. Италия фашистлары, үзләрен куәтле Рим империясенең варислары дип игълан итеп, Урта диңгездә хакимлек дәгъ¬ валыйлар. Аларның идеологиясендә төп урынны экспансия, яулап алу сугышлары алып тора, расачылык әһәмиятлелек ягыннан бераз калыша. Сугышчан милләтчелек идеяләренең үсеп китүе сәбәпләре Италиядә дә, Германиядә дә бер үк була.
• Италия Беренче бөтендөнья сугышында зур югалтулар кичерә. Ил сугыштан соң хәлсезләнеп, икътисады да тәмам көчсезләнеп кала. Ул җиңүчеләр лагеренда торса да, аңа союз¬ дашларыннан үзе көткәнгә караганда азрак өлеш тия. Шун¬ лыктан «гаделлек» урнаштыру, Бөек Италия төзү идеяләре җәмгыять тарафыннан хуплана. • Гәрчә Германия армиясе әле каршы тору сәләтенә ия булып, территориясе дә оккупацияләнмәгән килеш калса да, аңа солыхның авыр һәм кимсетүле шартлары тагыла. Бу мон¬ дый миф тууга китерә: имеш, Германия Беренче бөтендөнья сугышында эчке антипатриотик көчләрнең хыянәт итүләре аркасында җиңелә, ул көчләр, янәсе, 1918 елның ноябрендә революция ясаганнар һәм капитуляциягә риза булганнар. • Фашистик режим урнашу алдыннан, Германия һәм Ита¬ лиянең үсешендә уртаклык эчке социаль-икътисади пробле¬ маларның һәм каршылыкларның хәл ителә алмавында күренә. Бу илләрдә коммунистлар партияләренең, алар җитәкчелек иткән профсоюзларның, яшьләр оешмаларының тәэсире көчәя. Коммунистларның социалистик революциягә, эре һәм урта эшмәкәрләрнең милекләрен национализацияләүгә, «про¬ летариат диктатурасы» төзергә өндәүләре күп кенә граждан¬ нарны куркуга сала. Италия һәм Германия фашистлары, милли бөеклеккә ире¬ шү максаты белән, милләт берлеген күтәреп чыгалар. Алар раславынча, халык мәнфәгатьләрен бары тик бер генә сәяси партия чагылдыра ала. Партия җитәкчесе милли омтылыш¬ лар гәүдәләнеше дип саналган. Милли омтылышлар, нигездә, көчсезрәк дәүләтләрне яулап алу һәм буйсындырудан, «тор¬ мыш пространствосын» киңәйтүдән гыйбарәт була. «Фашизм» термины «фасция» сүзеннән килеп чыккан. Кечкенә балта сабы чыгып торган чыбык бәйләмен — пат¬ ша хакимияте атрибутларын — Борынгы Римда шулай атаганнар. Фасция Италия фашистларының төп эмблема¬ сына әйләнә. Чыбыкларның бәйләм булып торуы милли бердәмлекне, тупланганлыкны аңлата. Фашистик симво¬ ликада свастика аерым урын тота, ул күп кенә борынгы,
102 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше христианлыкка кадәрге ышанулар буенча, уңдырышлылык билгесе була. Фашистларның тантана йолалары борынгы римлылар үрнәгендә башкарыла. Ике илдә дә фашистлар югары катлауларны, либераль- демократик дәүләтне тәнкыйтьләгәннәр, ул социаль пробле¬ маларны хәл итәрлек дәүләт түгел дип ышандырганнар. Алар эшсезлекне бетерергә, тормыш шартларын яхшыртырга һәм социаль тигезсезлекне юк итәргә вәгъдә биргәннәр. Халык массаларын кызыксындыра торган, тормышка ашмас попу ли¬ стик лозунглар күтәреп чыкканнар. «Җирне, кем эшкәртсә, шуңа булырга тиеш»,—ди Италия фашистларының җитәкчесе Бенито Муссолини, әмма, хакимияткә ирешкәч, җирне бары¬ бер крестьяннар кулына бирми. «Милли революция»не про¬ пагандалап, фашистлар коммунистларны төп дошманнары дип атыйлар. Эшсезләрдән, җинаятьчеләрдән, вак хосусый милекчеләрдән торган штурм отрядлары төзелә, алар ком¬ мунистлар митингларын куып тараталар, забастовкаларны өзәләр, коммунистлар җитәкчеләренә һөҗүмнәр оештыра¬ лар. Нәтиҗәдә җәмгыятьнең радикаль үзгәрешләрдән куркып яшәгән катлавы, шул исәптән хәлле катлау да, фашистларны закон һәм тәртип саклаучылар дип кабул итә башлыйлар. Италиядә фашистик режим Фашистлар хәрәкәтенең җәелеп китүе, хәтта Италия һәм Германиядә хакимияткә фашистлар партиясенең килүе дә Европаның башка илләрендә артык курку-шөбһәләнү ту¬ дырмый. Коммунистлар җәмгыятьнең барлык катлаулары¬ на да бирелгән вәгъдәләрнең үтәлмәвенә һәм фашизмның җимереләчәгенә ышаналар. Англия, Франция һәм АКШның күп кенә сәясәтчеләре фашистик идеология ул — сайлау ал¬ дыннан була торган күтәренкелек кенә, ә хакимияткә килгәч, фашистик партияләр либераль-демократик курсны дәвам итәчәк дип фаразлыйлар. Кайбер фикер ияләре һәм язучылар фашизмның куркынычлыгы турында шикләрен белдерсәләр дә, аларга колак салучы булмый.
§11—12. Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм 103 ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Испан фәлсәфәчесе Хосе Ортега-и-Гассетның «Халык восстаниесе» хезмәтеннән (1929—1930): Цивилизациягә хәзер янаучы иң зур куркыныч—ул бөтен тормышның дәүләткә буйсынуы, дәүләтнең бөтен өлкәләргә катышуы, бөтен иҗтимагый ирекле инициативаның дәүләт хаки¬ мияте тарафыннан йотылуы һәм, димәк, җәмгыятьнең кешелек үсешенә терәк һәм этәргеч булган тарихи эшчәнлегенең юкка чыгуы дигән сүз. Халык массасы белә: үзенә нәрсә дә булса ошамаса яисә нәрсәдер эшләргә теләсә, ул аңа артык көч куймыйча һәм, шөбһәсез, көрәшсез-нисез ирешәчәк; төймәгә басасы гына, дәүләт машинасы, әкияттәге сыман, хәзер эшләп куячак. Мондый ансат мөмкинлек халыкта һәрвакыт көчле ым¬ сыну тудыра <...> Хезмәт иясе үзенең дәүләт булуына чын¬ нан да ышанып бетә, һәм, төрле сәбәпләр табып, дәүләт ма¬ шинасын тормышның төрле өлкәләрендә—сәясәттә, фәндә, җитештерүдә—үзенә комачаулык итүче иҗади азчылыкны бас¬ тыру нияте белән эшкә җигәргә генә тора. Әлеге омтылыш яхшыга илтми. Җәмгыятьнең иҗади омтылышлары дәүләтнең тыкшынып торуы аркасында басылачак; яңа орлыклар җимеш бирмәячәк. Җәмгыять—дәүләт өчен, ә кеше хөкүмәт маши¬ насы өчен яшәргә мәҗбүр ителәчәк. Дәүләт машинасының яшәве аны йөртүче машинистның көченә бәйле булганлык¬ тан. ул, җәмгыятьнең бар булган көчен алып бетереп, үзе дә хәлсезләнәчәк, нәтиҗәдә, күгәргән машина хәленә төшеп, үлемгә дучар булачак. Тереклек иясенең үлеменнән күп мәртәбә чирканычрак бу үлем. Тоталитаризмның куркынычлыгын испан фәлсәфәчесе нәрсәдә күргән? Ни өчен ул аны тарихи яктан бетүгә ду¬ чар дип саный? Баштарак Италия фашистларын һәм аларның җитәкчеләре Б. Муссолинины илне сугыштан соңгы кризистан алып чы¬ гачак көч дип карыйлар. 1921 елның маенда фашистлар хә¬ рәкәте парламентта 7 % урын алып тора. 1922 елның ок¬ тябрендә фашистлар партиясенең хәрби отрядлары — кара күлмэклеларнең Римга ясаган маршыннан соң, Муссолинины король коалиция хөкүмәтенең башлыгы итеп куя. Парламент
104 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше әгъзаларының күпчелеге бу адымны хуплый. 1924 елда фаши¬ стик, либерал ь-демократик һәм консерватив партияләр блогы парламент сайлауларында җиңүгә ирешә. Ул оппозициядәге социалистлар һәм коммунистларның 157 урынына каршы 374 урын яулый. 1925 елда тоталитар дәүләт төзүгә юнәлеш алына, һәм ул якынча 10 елга сузыла. Иң элек, «милләткә каршы» дип, ком¬ мунистлар һәм социал-демократик партияләр, аннан соң, фа¬ шистлар партиясеннән кала, башка сәяси оешмалар таратыла. Дәүләт аппаратында барлык вазифаларны фашистлар партиясе әгъзалары башкара. Профсоюзларга үз әгъзаларын «әхлакый һәм патриотик» рухта тәрбияләү бурычы йөкләнә. Аларның социаль мәнфәгатьләрен яклау бурычы дәүләт контрольлегендә берләшкән эшмәкәрләр һәм яллы эшчеләрнең корпорациясе төзелү белән төшеп кала. Икътисади һәм сәяси хакимият дәүләт кулында туплана. Корпорацияләрнең милли советы һәм ил банкларын монополияләштерүче Сәнәгатьне үзгәртеп кору институты аша дәүләт икътисади үсешкә контрольлек итә башлый. Формаль яктан Италия парламентар монархия булып кала, әмма корольнең һәм бер генә партия әгъзалары утырган парламентның әһәмияте калмый. Барлык карарлар¬ ны Б. Муссолини җитәкчелегендәге Зур фашистлар советы кабул итә. Совет, закон чыгару һәм башкарма хакимиятне үз кул астына туплап, закон көченә ия булган декретлар басты¬ рып чыгару мөмкинлеген ала. 1920 —1930 елларда күп кенә илләрдә барлыкка килгән фашистлар хәрәкәте һәм оешмалары Б. Муссолини лозунг¬ лары һәм алымнары нигезендә эш итәләр. Венгриядә Мик¬ лош Хорти (1920 —1944) һәм Румыниядә Йон Антонеску (1940 —1944) режимнары шулай ук милләт берлеген, аның бөеклеген күтәреп чыгалар, бу лозунг астында алар үз тер¬ риторияләрен күршеләрнекен яулап алу хисабына зурайтуны күздә тоталар. Германия фашизмының үзенчәлекләре Национал-социалистик немец эшчеләр партиясе (нем. НСДАП) 1919 елда төзелә, җитәкчесе —Адольф Гитлер. Партия хаки¬ мияткә Италия фашистларына караганда озаграк килә. Башта
§11—12. Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм 105 аның йогынтысы Бавария белән чикләнә. Аның 1923 елда Һавариядә хакимиятне яулап алырга тырышуы уңышсыз була. Гитлер кулга алына һәм бер елга якын төрмәдә утыра. 1929 —1932 еллардагы бөтендөнья икътисади кризисы, Германиягә дә зур зыян салып, ситуацияне үзгәртә. Җи¬ тештерү 40 % ка кими, эшсезлек үсә, яллы эшчеләрнең эш хаклары ике мәртәбә кими. Болар барысы да национал-со¬ циалистларның (нацистларның) йогынтысы үсүгә китерә. Социаль, милли һәм расачыл лозунгларны берләштереп, алар эшсезләр һәм эшсез калудан курыккан эшчеләр, шулай ук бөлгән вак буржуа булышлыгына ирешәләр. Партия җитәкчесе, 1932 елда сайлаулардан соң рейх¬ стагта иң зур фракциягә ия булучы А. Гитлер, 1933 елның 30 гыйнварында рейхсканцлер (хөкүмәт башлыгы) дәрәҗәсенә ирешә. 1933 елның 27 февралендә рейхстаг бинасына ут каба, ут төртүдә коммунистлар гаепләнә. Нацистлар, коммунист депутатларны парламенттан куып чыгарып, ГКПны закон¬ нан тыш дип игълан итәләр. Әлеге хәлдә хөкүмәт национал- социалистик немец эшчеләр партиясенә һәм аны яклаучы партияләргә гадәттән тыш вәкаләтләр бирү мөмкинлеге ала. Нәтиҗәдә, нацистларныкыннан кала, барлык партияләр тыела, оппозиция матбугаты ябыла, фашистлар идеоло¬ гиясен кабул итмәүче немецлар концлагерьларга озатыла. А. Гитлер абсолют хакимияткә ия була, ул Германия юлбаш¬ чысы— фюрерга әйләнә. Илдә сәяси террор урнаша. Яшерен полиция — гестапо һәм фюрерның сак гвардиясе—Генрих Гиммлер җитәкчелегендәге СС гаскәрләре теләсә нинди кар¬ шылыкны бастырырга әзер торалар, хәтта барлык «шикле күренгән» немецлар күзәтү астына алына. Нацистларның социаль программасы иҗтимагый эшләр оештырудан, юллар төзүдән, вак милекчеләр өчен салым күләмен киметүдән гыйбарәт була. Программа үтәлә, эшсезлек тиз арада бетерелә. Икътисадны «арийлаштыру» (арииза- ция) — арий каныннан булмаган халык, иң элек еврейлар (алар Германиядә буржуазиянең 1/15 өлешен тәшкил иткәннәр) тоткан банкларны һәм предприятиеләрне экспроприацияләү чаралары акча чыганагы булып хезмәт иткән. Алар милке,
106 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше нигездә, дәүләткә күчкән, бер өлеше Германия банкирларына һәм сәнәгатьчеләренә бирелгән. 1934 елда ил индустриясе Икътисад министрлыгы конт¬ рольлегенә куела. Товарның 80 % ы дәүләт заказы буен¬ ча җитештерелә. Завод һәм фабрикалар нинди продукция җитештерергә тиеш, ал арның бәяләрен, хәзер инде каршы¬ лык күрсәтергә хакы булмаган яллы эшчеләрнең санын һәм аларның эш хакы дәрәҗәсен — боларның барысын да дәүләт билгели. Эшмәкәрләрнең капитал кертемнәренә билгеләнгән табыш күләме 6 — 8 % кына тәшкил иткән. Хәзер рейх (импе¬ рия) дип йөртелгән Германия каршында аеруча зур казаныш¬ ларга ирешкәннәргә генә күбрәк эләккән. Расачыл фашизм доктринасы гамәлгә ашырыла башлый. 1935 елгы закон буенча, үзенең арий каныннан булуын ис¬ бат итә алмаучылар, бигрәк тә еврейлар һәм чегәннәр, ил гражданнары дип саналмыйлар һәм аларның хокуклары да чикләнә. Немецларга еврейлар белән гаилә кору тыела. «Гер¬ ман канын һәм герман намусын саклау турындагы закон»да (1939 ел) фашистик дәүләтнең расачыл характеры бик ачык чагыла. Бөтендөнья сугышы алдыннан Германиядә яшәүче еврейларның күбесе (1933 елда 0,5 млн кеше) илне ташлап китәргә мәҗбүр була яки концлагерьларга озатыла. А. Гитлер һәм Б. Муссолини режимнарының төп максаты Германия белән Италиягә «яшәү киңлекләре»н яулап алу¬ дан, ягъни «кимчелекле расалар»ны үзләренә буйсындырудан гыйбарәт була. Япония Европадагы фашистик режимнарның союздашына әверелә. Германия һәм Италия фашистларының рухи һәм матди бу¬ лышлыгында күп кенә илләрдә фашистлар партияләре төзелә һәм аларның штурм отрядлары оештырыла. Алар хәтта АКШ һәм Бөекбритания кебек илләрдә дә булдырыла. Франциядә фашизм тарафдарлары 1934 елда хакимиятне яулап алмакчы булалар. Ләкин модернизациянең беренче эшелоны илләрендә фашистлар идеологиясе киң җәелә алмый. Аның милләт берлеге, дәүләтнең аерым роле турындагы лозунглары сәяси плюрализмны һәм дәүләтнең икътисадка һәм иҗтимагый тормышка чикләнгән күләмдә генә катышуын яклап чыккан күпчелек халыкның фикере белән туры килми.
§ 11—12. Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм Фашизмның яулап алу сәясәте һәм Холокост Алда торган яулап алуларның программасы гомуми рәвештә А. Гитлерның «Майн кампф» («Минем көрәшем») хезмәтендә бәян ителә. Ул 1925 елда беренче мәртәбә басылып чыга һәм Германия фашистларына бик кирәкле кулланма булып китә. Хакимияткә килү белән, нацистлар яулап алу планнарын тормышка ашыра башлыйлар. 1938 елда алар Австрияне оккупациялиләр («аншлюс»), һәм ул Германиянең бер өлешенә әверелә. 1939 елда Чехословакия басып алына. Чехия Богемия һәм Моравия протекторатларына әйләнә, алар белән Германия губернаторлары идарә итә, Словакия формаль яктан бәйсез дәүләт булып кала. Польша 1939 елда басып алынганнан соң дәүләт буларак юк ителә, аның көнбатыш җирләре, 9,5 млн халкы белән бергә, Герма¬ ния составына кертелә. 12 млн халык яшәгән калган тер¬ риториясендә Генерал-губернаторлык оеша. Бельгия,Голландия һәм Франция Германия тарафыннан басып алынганнан соң, Эльзас һәм Лотарингия, шулай ук Люксембург рейхныкы булып санала. Фашистик режим еврейларга карата коточкыч кансызлык күрсәтә. Европаның оккупацияләнгән илләрендә иң элек аларның бар булган нәрсәләрен тартып алалар һәм шәһәрдәге махсус билгеләнгән районнарга — геттога урнаштыралар. Еврейлар киемнәрендә аерым тамга (сары төстәге алты поч¬ маклы йолдыз) йөртергә тиеш булалар, аларга рөхсәтсез гет¬ тодан читкә чыгу тыела. Тәртип бозулар, мәҗбүри хезмәттән баш тартулар өчен атып үтерү җәзасы билгеләнгән. Ачлык¬ тан, халыкның тыгызлыгыннан һәм медицина ярдәме алу мөмкинлеге булмаганлыктан, еш кына эпидемияләр ка¬ бынган. 1942 елның башында нацистлар «еврейлар мәсьәләсен тәмам хәл итеп бетерү»гә керешәләр. Бу — еврей халкын физик юк итү дигән сүз була. Польша территориясендә үлем лагерьлары (Треблинка, Освенцим, Майданек һ. б.) булды¬ рыла. Аларга геттоларда яшәүчеләрне эшелонлап китереп торалар һәм газ камераларына озаталар. 1941 —1945 еллар¬ да 6 млн га якын еврей үтерелә. Әлеге коточкыч җинаять,
108 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше бөтен бер халыкны юк итәргә маташу Холокост (грекча Ho¬ locaust— яндырып бетерү, ут белән юк итү дигәнне аңлата) дип атала. Бер үк вакытта Европаның башка халыкларын да хөкем итәргә әзерлек бара. Шушы максат белән көнчыгыш пространство мәсьәләсен хәл итәргә әзерләнү буенча махсус булдырылган Р. Розенберг җитәкчелегендәге Үзәк бюро «Ост» планын эшли. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Фюрер ставкасында киңәшмә беркетмәсеннән (1941 ел, 16 июль): Фюрер Балтыйк буеның империя өлкәсе булырга тиешлеген басым ясап әйтә. Шулай ук тирә-ягындагы районнары белән Кырым да... империя өлкәсенә әверелергә тиеш... Идел буе районнары да, Баку өлкәсе кушылган кебек үк, империя составына керәчәк... Финляндияне кушуга бик сак әзерләнергә кирәк... СС гаскәрләре рейхсфюреры Г. Гиммлерның «Ост» ге¬ нераль планы буенча күрсәтмәләре һәм тәкъдимнәреннән (1942 ел, 27 апрель): «Ост» генераль планы, сугыштан соң көнчыгыш терри¬ торияләрне кичекмәстән колонияләштерү өчен, 4550 мең кешене күчереп утырту зарурлыгын күздә тота... Бу—4550 мең немец¬ ны түбәндәге җирләргә күчерергә: Данциг өлкәсе—Көнбатыш Пруссия, Варт өлкәсе, Югары Силезия, Генерал-губернаторлык, Көньяк-Көнчыгыш Пруссия, Белосток өлкәсе, Балтыйк буе, Ингерманландия, Белоруссия, Украинаның бер өлеше... Бу территорияләрне 30 ел дәвамында колонияләштерергә 8 млн немец кирәк... Шушы 8 млн немецка 45 млн җирле халык туры килә, шуның 31 млн ы үз җирләреннән куылырга тиеш... Кирәксез раса кешеләрен Көнбатыш Себергә озату күздә то¬ тыла... ...Без немец халкы көчен булдыра алганча сакларга тиеш¬ без... Рус халкының күңеленә ятмаган чараны, мәсәлән, немец түгел, бәлки, немец администрациясе кушуы буенча, латыш яисә литвалы уздыра ала... Халыкның бу катлавы вәкилләренә дә үзләренең руслар белән чагыштырганда аерымрак булу¬
§11—12. Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм 109 ларын аңлатырга кирәк... Литвалылар дигәннән, алар раса ягыннан, эстоннар һәм латышлардан күпкә калыша... аларга, колонияләштерү өчен, Көнчыгыштагы территорияләрне бирү турында уйларга кирәк булыр... Раса ягыннан бик үк кирәкле булмаган полякларны Көнчыгышка күчерергә... Аларны Себер территориясенә ур¬ наштырырга мөмкин. Империя куркынычсызлыгы баш идарәсе планы буенча, Се¬ бер территориясенә шулай ук Көнбатыш Украина халкын да күчерү каралган. Монда халыкның 65 % ын күчерү турында сүз бара... План буенча белорусларның да 75 % ын үзләре яшәгән урыннарыннан күчерү күздә тотыла... Бөтен хикмәт—рус халкын таркатып, бер-берсеннән чит¬ ләштерүдә. .. Иң элек руслар яши торган территорияләрне үзидарә ор¬ ганнары булган сәяси районнарга бүлгәләү турында уйлар¬ га кирәк, аларның һәркайсында аерым милли үсешне тәэмин итәргә... Руслар яши торган төбәк халкына карата немецлар сәясәте мондый максатны тормышка ашырырга тиеш: русларда ба¬ лалар немецларга караганда азрак туарга тиеш. Пропаган¬ да чаралары, аеруча пресса, радио, кино, листовкалар, бро¬ шюралар, докладлар һ. б. аша без халыкка күп бала табуның зыяны турында искәртеп торырга тиеш. Балалар тәрбияләүгә күпме акча тотылачагын һәм шул акчага күпме нәрсәләр алып булуын тәфсилләп аңлатырга кирәк. Балалар тудырып, хатын- кыз үзенең сәламәтлеген какшата һ. б. Балага узудан сакла¬ ну чараларын киң пропагандаларга... Абортарийлар челтәрен киңәйтүне һәрьяклап тәэмин итәргә... Балалар бакчаларына һәм башка шундый учреждениеләргә бертөрле дә булышлык күрсәтмәскә... Чехларны Себергә күчерү турында уйларга кирәк... А. Гитлер әйткәннәрдән (1942 ел, март): ...Без көнчыгышка немец укытучыларын ж,ибәрергә тиеш түгел. Әгәр дә андагы халык ым белән генә сөйләшергә өйрәнсә, иң яхшысы шул булыр иде. Община радиосыннан аңа файдалы мәгълүмат кына бирелсен иде, мәсәлән, бертуктамый музыка
110 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше уйнасын. Әмма акыл хезмәтенә өйрәтергә һич ярамый. Бер¬ нинди басма китап һәм мәгълүмат чаралары булырга тиеш түгел. А. Гитлерның Национал-социалистик эшчеләр пар¬ тиясе буенча урынбасары М. Борман директивасыннан (1942): Славяннар безгә эшләргә тиеш. Безгә кирәкми башла¬ гач үлсәләр дә ярый. Мәҗбүри вакцинация һәм Германиянең сәламәтлек саклавы монда урынсыз. <...> Белем бирү—куркы¬ ныч. Йөзгә кадәр саный белсәләр—шул җиткән. Үзебезгә фай¬ да китерүчеләр, кушканны гына үтәүчеләр үстерү өчен, кирәкле күләмдә генә белем бирү файдалы булыр. Игътибарларын шуңа гына юнәлтү өчен, без аларга динне калдырабыз. Аларга яшәү өчен кирәк кадәр генә азык-төлек биреләчәк. Без—хуҗалар, ә алар безгә юл бирәчәк. Параграф текстына һәм документларга таянып, нацист¬ ларның Европа халыклары киләчәгенә кагылышлы ниятләрен тасвирлагыз. Алар Германиянең хакимлеген нинди чаралар белән расларга җыеналар? Иң яңа заманда тоталитаризмны өйрәнү «Тоталитаризм» термины беренче мәртәбә Италиядә Б. Мус¬ солини тарафыннан фашистик режимны билгеләү өчен кулла¬ ныла. Кешенең дәүләт һәм аның ж,итәкчесе билгеләгән бөек максатка хезмәт итүе тарихта яңа дәвергә башлангыч бирә дип ышанып, ул аны уңай мәгънәсендә куллана. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Б. Муссолининың «Фашизм доктринасы» мәкаләсеннән (1932): Фашизм <...> индивидны гына түгел, бәлки милләтне һәм илне күрә; индивидлар һәм буыннар әхлакый кануннар аша тоташа... индивид үз-үзен корбан итү аша һәм хәтта ки үлем
§11—12. Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм 111 аша кеше буларак асыл мәгънәсен тәшкил иткән идеаль рухи яшәешкә ирешергә мөмкин <...> Фашистларның антииндивидуаль тормыш концепциясе Дәүләтнең әһәмиятенә басым ясый һәм индивидуальлекне мәнфәгатьләре Дәүләтнеке белән туры килгән очракта гына кабул итә... Фашистларның Дәүләт концепциясе күп нәрсәне үз эченә ала; аннан тыш бернинди кешелек, бернинди рухи кыйммәтләр дә юк, булсалар да, аларның әһәмияте Дәүләтнекенә тормый. Шул рәвешле аңлашыла торган фашизм тоталитар, һәм фаши¬ стик Дәүләт—үз эченә барлык кыйммәтләрне алган, аңлатучы, үстерүче һәм халык яшәешенә көч биреп торучы берләшмә ул. Б. Муссолини тоталитар дип нинди дәүләтне атый? Фа¬ шизмның асылын ул нәрсәдә күрә? Гитлер Германиясендә «тоталитар дәүләт» дигән термин кайбер идеологлар тарафыннан кулланылган, ләкин фашис¬ тик режимны күп очракта национал-социалистик (нацистик) дип атаганнар. Коминтерн, аннан соң сугышка кадәрге фәнебез дә фа¬ шизмны эре буржуазиянең иң реакцион, агрессив рухлы вәкилләренең террористик диктатурасы дип карый. Фашизм¬ ның күпчелек тарафыннан яклануы тиешенчә бәяләнми. Бар¬ лык буржуаз дәүләтләрдә дә «фашистлашу» булыр микән дигән бәхәсләр бара. 1930 елларда Көнбатыш илләрендә тоталитар дәүләтнең яңа сәяси-икътисади феномен концепциясе барлыкка килә. 1933 елда Англиягә күчеп киткән Австрия икътисадчысы Питер Дракер массачыл фашистик хәрәкәтләрне базар икъ¬ тисады кануннарына каршы протест формасы дип саный. Бу кануннар, ди ул, барча халыкны — эшмәкәрләрне дә, яллы эшчеләрне дә һәм аларның язмышларын да — уенчыкка әйләндерә. Дракер фикеренчә, тоталитаризм асылы сәяси ихтыярның базар кануннарыннан өстенлеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Галим тоталитар дәүләтләргә Германия һәм Ита¬ лияне генә түгел, бәлки СССРны да кертә.
112 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше Фашизм идеологиясе һәм сәясәте Тоталитаризм теориясен булдыруга омтылыш Көнбатыш илләрендә 1950 елларда күзәтелә. 1956 елда Америка галимнәре Карл Фридрих һәм Збигнев Бжезинский тәкъдим иткән концепция киң таныла. «Тоталитар диктатура һәм де¬ мократия» дип исемләнгән хезмәттә алар тоталитаризмның классик саналган алты билгесен күрсәтәләр. Беренчедән, дәүләт тоталитар партиянең хакимлек итү чарасына әверелә. Партия һәм дәүләт структуралары бергә ку¬ шыла. Дәүләт аппаратында утыручылар саны партия вазифа¬ ларын башкаручылар исәбенә үсә, гражданнарның көндәлек тормышына контрольлек итү механизмы барлыкка килә. Тоталитар партия идеологиясе дәүләтнеке дип белдерелә, жңмгыятьтә цензура ярдәмендә массакүләм мәгълүмат чара¬ ларына катгый контроль урнаштырыла. Хокукый нормалар агымдагы сәяси һәм идеологик бурычларга буйсына. Икенчедән, һәртөрле сәяси оппозиция юк ителә. Иҗтимагый оешмалар, гражданлык ж,әмгыятенең башка төрле институт¬
§11—12. Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм лары бетерелә, яисә дәүләт контрольлегенә күчә. Җәмгыять «халык», «милләт» буларак танылган бердәм төзелмәгә әйләнә. Режим сәясәте һәм идеологиясеннән ризасызлык белдерү җәмгыятькә каршы, халыкка каршы дип бәяләнә һәм аның өчен каты җәза карала. Башкача фикер йөртүчеләргә каршы террор гадәти күренешкә әйләнә. Өченчедән, матди, кешелек, интеллектуаль ресурслар — ба¬ рысы да бер төп максатка ирешүне күздә тота. Әлеге максат бер үк вакытта иң югары иҗтимагый кыйммәт дип игълан ителә. Икътисадка тулысынча яки өлешчә дәүләт контрольлек итә. Максат куелган, кагыйдә буларак, ул шактый абстракт, әмма шул ук вакытта гади һәм һәркемгә аңлаешлы. Дүртенчедән, тоталитаризм шартларында шәхеснең роле үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә һәм режимга берсүзсез буй¬ сынуга кайтып кала. Гражданлык хокуклары һәм демократик ирекләр читкә куела. Кеше зур механизмның бер шөребенә тиңләштерелә, тоталитар партия куйган бурычка ирешү ко¬ ралына әйләнә. Яшь буынга юлбашчылар билгеләгән югары максатлар хакына шәхси омтылыш-теләкләрен генә түгел, гомерләрен дә корбан итәргә әзер булу хисе сеңдерелә. Бе¬ лем бирү системасы, тәрбия, пропаганда, шул исәптән сәнгать чаралары ярдәмендә, кешене хөкем сөргән идеологиянең хаклыгына тугач ук ышандырып, аны кабул итмәгәннәрне дошман күрергә өйрәтәләр. Шундый кешеләрнең эш-гамәл- ләре куелган максатка ирешү юлында авырлыклар тудыра. Җәмгыятьнең, кешеләрнең энергиясе, шулай итеп, эчке һәм тышкы дошманнарга каршы көрәшкә, сәяси активлык күр¬ сәтүгә юнәлдерелә, ә бу исә идарә итүче партиягә булышлык күрсәтү дигән сүз була. Бишенчедән, җитәкчегә аеруча зур роль бирелә. Бер генә партиясе булган бердәнбер дөрес идеология бар дип саналган¬ га күрә, аның җитәкчесе, һичшиксез, Аллага тиңләштерелә, югары идея, милләт һәм прогресс символының гәүдәләнешенә әверелә. Юлбашчыга, гомумән хакимияткә табыну, аларның дөреслегенә ышандыру һәртөрле пропаганда чаралары ярдә¬ мендә башкарылып килә. Алтынчыдан, дәүләт гражданнарга, нинди дә булса корал¬ ны шәхси мөлкәт итеп сатып алуны катгый рәвештә тыя. Аме¬
114 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше рика теоретиклары фашистик Германия һәм Италияне генә түгел, СССРны да тоталитар дәүләт диләр. Мондый билгеләмә «салкын сугыш» —СССР һәм АКШ бер-берсенә каршы торган заман өчен кулай була. Америкалылар «салкын сугыш »ны Икенче бөтендөнья сугышы елларында башланган демократия һәм тоталитаризм арасындагы тарихи бәхәснең дәвамы дип караганнар. Тоталитаризм концепциясе тирәсендәге бәхәс 1990 елда «салкын сугыш» тәмамланганнан соң, тоталита¬ ризм феномены Россия һәм чит ил галимнәре тарафыннан идеологии яктан түгел, ә фәнни нигездә өйрәнелә башлый. Шул вакытта күп кенә бәхәсле сораулар туа башлап, ал арның әле хәзерге көндә дә тулысынча чишелеп беткәне юк. Иң беренче чиратта тоталитар режимның көчле һәм йом¬ шак яклары проблемасы тора. Режимга каршы торучылар игътибарны аерым гражданнарның хокукларын чикләүгә юнәлтәләр. Тарафдарлар исә режимнар халык өметләрен һәм ышанычларын чагылдыра дип ышаналар. Чыннан да, Германиядә һәм Италиядә, бөтен җәмгыять тарафыннан ук булмаса да, күпчелекнең кыйммәтләрне, идеологияне, фашистларның сәяси программасын тулы бер система бу¬ ларак кабул итүе тоталитаризм урнашуның алшарты булып тора. Фашистлар пропагандасы күпләрне «бөек миссия»не тор¬ мышка ашыру омтылышы белән җәлеп итә. Тоталитар илләрдә мобилизация тибындагы икътисад барлыкка килә, халык массаларының башка бер режим вакытында да күрелмәгән фикердәшлегенә һәм энтузиазмына ирешелә, эшче көченә түләү ресурслары экономияләнә. Болар барысы да, квалифи¬ кация кирәк булмаган эшләрдә репрессия корбаннарының мәҗбүри хезмәтен куллану белән бергә, шактый зур икъ¬ тисади уңышларга китерә. Тоталитар режимнарның куәтле чыганакларының тагын берсе — җәмгыятьнең барлык ресурс¬ ларын (еш кына шактый ук чикләнгән) туплау һәм аларны зур масштаблы проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтү сәләте.
§11—12. Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм Шул ук вакытта өстәмә эш урыннары әзерләнә, эшсезлек бөтенләй диярлек бетерелә. Бу — «бөек максат»ка ирешүнең тизләтелгән модернизация, кыска вакыт эчендә куәтле хәрби көч булдыру кебек бурычларын үтәүгә мөмкинлек ача. Шул ук вакытта барлык мөһим карарларны, башка төрле карашларны исәпкә алмыйча, «хакимият үзәге»нең кабул итүе ресурсларны рациональ файдаланмауга китерә. Үзәкләштерелгән идарә итү, икътисад киң масштаблы булган¬ да, иртәме-соңмы нәтиҗәлелеген югалта. Ресурсларның һәм продукциянең күздә тотылмаган «калдыклары» барлыкка килү күләгәдәге икътисадның һәм рәсми булмаган (кара) ба¬ зар үсешенә база хезмәтен үти. Бәяләргә һәм товар әйләнешенә контрольлек итү сәясәте дөнья базарыннан изоляцияләнүгә, үз көченә (ягъни хуҗалык автаркиясе) таянып үсүгә омтылыш тудыра. Бу — илнең халыкара хезмәт бүленешендә катна¬ шуын, чит ил капиталын җәлеп итүне чикли. Тоталитаризм чорында, хәтта тыныч заманда да, икътисад мобилизацион төсмер ала. Нәтиҗәдә болар барысы да кешеләрне психик яктан нык хәлсезләндерә, чөнки даими физик һәм психик киеренкелектә яшәве бик авыр. Тарих фәнендә тоталитаризмны XX гасырның үзенчәлекле феномены дип атаучылар күп. Тоталитаризм төпле демокра¬ тик традицияләр ныгып урнашмаган модернизациянең икен¬ че эшелоны илләре үсешендәге авырлык һәм каршылыкларга җавап рәвешендә барлыкка килә. Шул ук вакытта кайбер фикер ияләре тоталитаризмның аналоглары элек тә булуын әйтәләр. Аның лидер¬ ны илаһилаштыру һәм шәхеснең ролен киметү кебек билгеләре борынгы деспотиядә дә күзәтелгән. Урта гасырларда идарә итүнең авторитар методлары дини идеологиягә нигезләнгән була. Мәсәлән, Флоренциядә 1494—1497 елларда Джиролама Савонарола исемле монах ж,итәкчелегендә, мәҗбүр итү чаралары кулланып, гаделлек урнаштырып карыйлар. 1541—1564 елларда Женевада Жан Кальвин йогынтысында гореф-гадәтләр, кешеләрнең ялы катгый күрсәтмәләр белән көйләнә, хәтта аларның йөзләре кайсы очракта нәрсә белдерергә
116 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше тиешлеге билгеләнә. XVII—XVIII гасырларда Парагвайда яшәгән иезуитлар дәүләтен еш кына клерикаль-тоталитар дип атыйлар. Рус фикер иясе Н. Бердяевның әле 1930 ел¬ да ук Европада «Яңа урта гасырлар» эпохасы башлануы турында әйтүе очраклы түгел. Икенче бөтендөнья сугышында җиңелүенә кадәрге Япо¬ ниядә, Мао Цзэдун заманындагы Кытайда, социалистик үсеш юлыннан киткән Төньяк Корея һәм Төньяк Вьетнамда, Көн¬ чыгышның тагын башка илләрендәге режимнарның тотали¬ тар булуы турындагы бәхәс әле дә ачык кала. Эш шунда ки, әлеге дәүләтләрнең сәяси тормышына хас төп билгеләр күп яктан традицион булып кала һәм аларның демократия белән һичнинди уртаклыгы юк. Мәсәлән, Япониядә императорны Җирдәге алла дип кабул итүнең ике меңьеллык традициясе бар. 1889 елгы Конституция аны үзгәртми, бәлки ныгыта гына. Мэйдзи үзгәрешләреннән соң башланган модернизация, сәяси һәм рухи тормышка кагылмыйча, бары тик икътисад өлкәсенә генә яңалыклар кертә. Япониядә бернинди массакүләм то¬ талитар сәяси партияләрнең һәм идеологияләрнең булганы юк. Кытай һәм Көнчыгышның башка илләре турында да шу¬ лай дияргә була. Халыкның төп өлеше — крестьяннар — үзәк хакимиятнең гаделлегенә ышанганнар. Дәүләт күп гасыр¬ лар дәвамында салымның төп өлешен түләп баручы җирби- ләүчеләрне феодаллар һәм рибачылардан яклап килә. Ха¬ лык арасында тигезләүчелек рухы киң тарала. Шуңа күрә Көнчыгыш илләрендә «Көнбатыш» коммунистик идеяләр яңабаштан күздән кичерелә һәм, алай гына да түгел, җирле мәдәни, социаль традицияләр белән аралаштырыла. Мао Цзэ¬ дун культын крестьяннар, элек императорны илаһилаштырган шикелле үк, «Күк улы» дип кабул итә. Көчле үзәк хакимиятне саклаган, әмма базар икътисады принципларын кабул иткән хәзерге Кытай илнең тарихи тра¬ дицияләрен Мао Цзэдун режимы чорындагыга караганда да ачыграк чагылдыра. «Аны һәм Көнчыгышның башка илләрен «тоталитар» дип атап буламы?» соравына җавап юк.
§11—12. Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм XX гасыр ахыры — XXI гасыр башы кайбер ислам иллә¬ рендәге фундаменталистик режимнарны сәяси яктан бәяләү шактый бәхәсле (ислам революциясеннән соңгы Иран, талиблар хакимлеге чорындагы Әфганстан). Гәрчә алар, традицион булуларына карамастан, тоталитарлыкка хас билгеләрне чагылдырсалар да, анда урнашып киткән сәяси тәртипләрне кайвакыт «теократик» дип тә атыйлар. Россия галимнәре Н. В. Работяжев һәм Э. Г. Соловь¬ ев «Тоталитаризм феномены. Сәяси теория һәм тарихи метаморфозалар» (2005) китабында 1950—1960 ел¬ ларда барлыкка килгән «тоталитаристик» теория кри¬ зисы турында белдерәләр, бу теориянең инде узганны аңларга да, хәзергене аңлатырга да ярдәм итмәвен әйтәләр. СССРның үсеш тәҗрибәсенә дә яңача карарга кирәк. Советлар Союзында берничә унъеллык дәвамында яшәгән режим тоталитаризмның формаль билгеләренә ия. Ләкин Совет хакимияте үзенең максатлары һәм үткәрелүче сәясәтенең характеры буенча да Италия һәм Германия фашизмыннан бик нык аерыла. Башкача әйткәндә, тоталитар сәяси режимнар турындагы сорау әле алга таба да фәнни өйрәнүне таләп итә. Сораулар һәм биремнәр 2 3 4 Ни өчен Италиядә һәм Германиядә фашистлар хә¬ рәкәтенең ж,әелеп китүе 1920—1930 елларга туры килә? Аның барлыкка килүенең алшартлары турында сөйләгез. Фашистик идеологиянең асылы нәрсәдә? Аның харак¬ терлы билгеләрен әйтегез. Италия фашизмын Гер¬ мания национал-социализмы белән чагыштырыгыз. Идеологиянең уртак һәм аермалы якларын билгеләгез. Муссолини һәм Гитлерның хакимияткә килү юлларын чагыштырыгыз. Аларның аермасы нәрсәдә? Ни өчен модернизациянең беренче эшелоны илләрендә фашистик идеология яклау тапмый?
118 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше 5 Фашизмның иҗтимагый базасы нинди була? Германияде һәм Италиядә тоталитар режимнарның асылы нәрсәде чагылган? 6 Италиядә һәм Германиядә тоталитар режимнар нинди ысуллар белән гамәлгә ашырыла? Нацизм идеологиясенде һәм сәясәтендә антисемитизм нинди роль уйнаган? «Хо¬ локост» нәрсә ул? А. Гитлер һәм аның даирәсе башке халыкларга нинди язмыш әзерли? 7 Тоталитар сәяси режимнарның көчле һәм йомшак якларь турында сөйләгез. 8 Ни өчен хәзерге шартларда тоталитаризм концепциясе бәхәсле дип карала? Сез ничек уйлыйсыз, аның тарихи перспективасы бармы?
5 нче бүлек ДӨНЬЯ ҮСЕШЕ ҺӘМ 1920 — 1940 ЕЛЛАРДА ХАЛЫКАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘР 1914—1918 еллардагы сугыштан соң күп кенә илләрдә халыклар һәм хөкүмәтләр моннан соң конфликтларны, хәрби психозга бирелми генә, тыныч юл белән хәл итәрләр дигән өмет туа. Әмма дөнья бөек державаларның янәдән якалашуы алдыннан ял итеп кенә торган икән. Сугыштан соңгы елларда күпчелек илләрдәге эчке проблемалар ха¬ лыкара аренада каршылыклар үсү белән кушылып китә, һәм бу Икенче бөтендөнья сугышына китерә. „ „ 1920 елларда сугыш һәм тынычлык пробле- $ малары. Милитаризм һәм пацифизм Үзәк державалар блогының ж,иңелүе дөньядагы әйдәп баручы илләрнең үзара мөнәсәбәтләрендәге проблема¬ ларны хәл итми. Сугыш барган елларда Антанта илләре үз алларына дошман белән сепарат килешү төземәскә, аның белән сөйләшүләрне бары тик уртак килешү нигезендә генә алып барырга дигән бурыч куялар. Союздашлар йогынты сфераларын үз файдаларына яңадан бүлгәләргә планлаштыралар һәм сугыштан соң яңа территорияләргә ия булырга өметләнәләр. Бу планнарның күбесе яшерен һәм бер-берсенә капма-каршы юнәлеш ала. Шуңа күрә аларны үтәп бетерү дә мөмкин булмый. Антанта һәм Советлар Россиясе Россиянең сугыштан чыгуы аның союздашлары алдында үз бурычын бозуы дип аңлашыла. Совет хөкүмәте элеккеге ха¬ кимиятләр белән төзелгән килешүләрне гамәлдән чыккан дип игълан итә. Бу Антантага солых шартларын билгеләгәндә, Со¬ ветлар Россиясен читтә калдырырга җитә кала. Моннан тыш, союздашлар сугыштан соң тынычлык урнаштыру шартлары турында уйлаганда, Россиянең әле сәяси киләчәге билгеле дә булмый. Аның территориясендә үзбилгеләнешле дистәләгән дәүләт барлыкка килә.
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 120 Большевикларга каршы хәрәкәтләр җитәкчеләренең һәр- кайсы ил белән идарә итүгә дәгъва кыла. 1919 елның мартында Венгриядә совет республикасы туып, 133 көн торуы, Германиядә революцион хәрәкәтнең җәелеп китүе Антанта державаларын куркуга сала: сугыштан соңгы җимереклек һәм хаос чолгап алган Европа илләрендә большевизм урнашып китмәгәе. Өстәвенә Россиянең үзен дә йогынты сфераларына бүлгәләү мөмкинлеге союздашларны большевикларга каршы хәрәкәтне яклап чыгарга этәрә. Үзәк губерналарның берничәсенә генә контрольлек иткән Совет хөкүмәтен Антанта санга сукмый. Нәтиҗәдә сугыштан соңгы тәртип, тынычлык урнаштыру¬ га нигез Россия мәнфәгатьләрен исәпкә алмый гына салына. Бу СССР һәм бөтендөнья сугышында җиңүче илләр арасында каршылыклар тууга китерә. Вильсонның тынычлык планы АКШ президенты Вудро Вильсон сугыштан соң тынычлык урнаштыруда үз планын тәкъдим итә. Вильсонны сәяси идеа¬ лизмга нигез салучы дип тә санарга мөмкин. Ул хокукый принципларга нигезләнгән халыкара универсаль тәртип ур¬ наштырырга омтыла. Бөтендөнья сугышы — халыкара мөнәсәбәтләрне җайга салу кирәклеген раслаучы сабак, ди Вильсон. Ь.әм бу иң соңгы бөтендөнья сугышы булсын өчен, ди ул, килешү шарт¬ лары җиңелгән дәүләтләрне кимсетергә тиеш түгел. 1918 ел башында ул тынычлык урнаштыруның «14 төп принцибыон күрсәтә, алар сәүдә һәм диңгездә йөзү иреген тәэмин итү, колониаль илләр халыкларының мәнфәгатьләрен исәпкә алу, бәхәсле мәсьәләләрне күмәк хәл итүне күздә тоталар. Бу Англия һәм Франция колониаль империяләренең алга таба үсешенә киртә сала. АКШ делегациясе яңа халыкара оешма — Милләтләр Лигасы төзүгә басым ясый. Ул киләчәктә даими тынычлык урнаштыруны үзенең төп максаты итеп куярга тиеш була. Лига уставы агрессор илгә каршы икътисади блокададан баш¬ лап хәрби көч куллануга кадәр халыкара санкцияләр кертү мөмкинлеген дә күз уңында тота.
§13. 1920 елларда сугыш һәм тынычлык проблемалары. Милитаризм һәм пацифизм 121 ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Милләтләр Лигасы Статутыннан (Уставыннан) (1919 ел, 28 июнь): 8 нче маддә. Лига әгъзалары, тынычлыкны саклау өчен, милләтләрнең кораллануын мөмкин кадәр чикләү таләп ителүен таныйлар, кораллану бары тик милләт куркынычсызлыгын са¬ клау һәм уртак хәрәкәтләр йөкләгән халыкара бурычларны үтәрлек күләмдә генә булырга тиеш <...> 10 нче маддә. Лига әгъзалары үзләрен территория бөтенлеген һәм Лига әгъзаларының хәзерге сәяси бәйсезлеген хөрмәт итәргә һәм теләсә нинди тышкы һөҗүмнәрдән сакларга бурычлы дип саныйлар. Һөҗүм итү очрагында, янау яисә һөҗүм итү куркынычы туганда, Совет әлеге бурычны үтәүне тәэмин итәрдәй чаралар күрә. 11 нче маддә. Шунысы анык игълан ителә: теләсә нинди сугыш яисә сугыш куркынычы Лига әгъзаларына турыдан-туры кагыламы-юкмы, гомумән, ул Лига өчен әһәмиятлеме-түгелме, Лига Милләтләр тынычлыгын, чыннан да, яклый торган чаралар күрергә тиеш була <...> 12 нче маддә. Лиганың барлык әгъзалары да шуны таный¬ лар: әгәр дә алар арасында мөнәсәбәтләрне өзүгә китерә тор¬ ган бәхәс туа икән, алар өченче якның тикшерүенә (третейский судка) яисә Советка мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар. Алар третейский судьялар карары яисә Совет белдерүеннән соң өч ай узмый торып сугыш башламаска дип килешәләр <...> 16 нче маддә. Әгәр дә Лига әгъзасы бурычны үтәмичә сугыш башлый икән, аның бу адымы Лиганың калган әгъзаларына кар¬ шы сугыш акты дип каралачак. Лиганың калган барлык әгъзалары аның белән сәүдә яисә финанс бәйләнешләрен өзәргә, Статут¬ ны бозган дәүләтнең гражданнары белән үз гражданнары ара¬ сындагы һәртөрле мөнәсәбәтләрне тыярга йөкләмә алалар. Бу дәүләткә тагын башка бер дәүләт белән (Лига әгъзасы булуы мөһим түгел) финанс, сәүдә бәйләнешләре яки гражданнар арасында шәхси мөнәсәбәтләр урнаштыру да катгый тыела. Бу очракта Совет кызыксыну күрсәткән төрле хөкүмәтләргә хәрби, диңгез һәм һава көчләренең шундый сандагы составын тәкъдим итәргә бурычлы. Моның аша Лига әгъзалары, Лига бу¬ рычларына тугрылык саклау йөзеннән, тиешле рәвештә хәрби көчләргә катнашачак.
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 122 Документның төп маддәләренә анализ ясагыз. Милләтләр Лигасы әгъзаларының бурычларын әйтегез. Версаль-Вашингтон системасы Җиңүчеләр бик авырлык белән генә үзара килешүгә ирешәләр. Франциянең Германияне мөмкин кадәр көчсезләндерергә тырышуы өлешчә генә барып чыга. 1919 елгы Париж кон¬ ференциясе карары нигезендә ул Франция-Пруссия сугы¬ шыннан соң (1870 —1871) Германиягә кушылган Эльзас һәм Лотарингияне кире кайтара. Германиянең икенче бер биләмәсе — күмергә бай Саар өлкәсенең язмышын референ¬ дум хәл итәргә тиеш була. Германиядәге Рейн елгасының сул яры буйлары хәрби булудан туктаган зона дип игълан ителә, ә Германия үзе җиңүче илләргә репарация түләргә тиеш була. Европада яңа Австрия, Венгрия, Чехословакия, Польша дәүләтләре барлыкка килә. Германиянең көнчыгыш җирләре Польшага күчә. Румыниягә Трансильвания күчә, ул элек халкының күп өлешен венгрлар тәшкил иткән Австро-Венгрия составында була. Болгария Көнбатыш Фра- кияне югалта, ул Грециягә күчә, нәтиҗәдә Эгей диңгезенә чыгу юлы да ябыла. Сербия шактый зур уңышка ирешә: ул Сербия һәм Черногориянең элеккеге Австро-Венгриянең көньяк славян җирләре (Хорватия, Словения, Босния, Герце¬ говина һ. б.) белән берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дәүләтнең — Серблар, хорватлар һәм словеннар корольлегенең (соңрак Югославиянең) үзәгенә әверелә. Солых шартлары белән Европаның барлык дәүләтләре дә ризалашмыйлар. Германия, Венгрия һәм Болгария террито¬ рияләренең бер өлешен югалталар. Бу хәл аларда милитарис¬ тик һәм үч алу ниятләренең көчәеп китүенә сәбәп була. Югалганны кире кайтару, тора-бара Болгария, Венгрия һәм Германия хөкүмәтләренең тышкы сәясәтендә төп максат¬ ка әверелә. Италия дә союздашларыннан элек вәгъдә ител¬ гән колонияләр һәм яңа җирләр ала алмавыннан канәгать¬ сез кала. Бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәрдәй, агрессиягә каршы чара¬ лар күрердәй универсаль халыкара оешма төзү ихтыяҗы туа.
§13. 1920 елларда сугыш һәм тынычлык проблемалары. Милитаризм һәм пацифизм 123 1919 елда төзелгән Милләтләр Лигасы андый оешма булып чыкмый. Аның составына Гражданнар сугышы чолгап алган Россия керми кала. Милләтләр Лигасы Уставы Америка пре¬ зиденты В. Вильсон катнашында эшләнсә дә, АКШ конгрессы бу документны расламый. Монда изоляционизм — Америка континентыннан читтәге конфликтларга катышмау яклылар өстенлек ала. Нәтиҗәдә АКШ Милләтләр Лигасына керүдән баш тарта. Англия һәм Франция шактый зур йогынтыга ия булалар. Японияне халыкара мәйданда тоткан урыны бер дә канәгать¬ ләндерми. Бөтендөнья сугышы һәм Россиянең көчсезләнеп калуыннан файдаланып, ул Кытайга «21 шарт» исеме белән танылган шартнамә тага. Кытай протекторатка әверелеп кйтә. Вашингтон конференциясендә (1921 —1922) әйдәп баручы державалар таләп итүе буенча Япония «21 шарт»ыннан баш тартырга һәм яулап алынган Циндао портын (элек Герма¬ ния хакимлегендәге) Кытайга кире кайтарырга мәҗбүр була. Япония диңгез кораллануларын чикләү буенча килешү төзү кысаларында АКШ һәм Бөекбританиягә тиңләшә алмый. Аңа бердәнбер ташлама ясала: АКШ Тын океанның көнбатыш өлешендәге үз утрауларында һәм Филиппинда хәрби базалар урнаштырудан тыелып торырга тиеш була. Шулай итеп, Беренче бөтендөнья сугышының нәтиҗәсе булып, халыкара мөнәсәбәтләрнең Версаль-Вашингтон сис¬ темасы барлыкка килә. Ул җиңүче илләр — Англия һәм Франциянең халыкара аренада хакимлеген ныгыта. Мон¬ дый вазгыять белән килешмәүче күп кенә дәүләтләр, аеруча Германия, Япония, Россия, әлеге системаның йомшаклыгын һәм тиздән җимерелүен алдан күрәләр. Пацифизм 1920 еллар тарихка «пацифизм унъеллыгы» буларак кереп кала. Европа халкының сугыштан аруы-йончуы сәяси юл¬ башчылар исәп тоткан сугышка каршы хәрәкәтнең җәелеп китүенә этәрә. Солых шартлары белән килешмәүче илләр көчсезләнгән һәм таркау булалар, шуңа күрә реванш турында уйламыйлар да. Җиңүче державалар — Англия белән Фран¬
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 — 1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр ция — яңаны басып алганга караганда яулап алган позиция¬ ләрне ныгытуны кулайрак күрәләр. Шуңа күрә алар җиңелгән илләр, шул исәптән Германия белән дә килешүгә әзер торалар. Германиягә репарация срогы озайтыла, ә 1931 елда бөтендөнья икътисади кризисы шартларында түләү бөтенләй туктала. Гер¬ мания икътисадын аякка бастыруда 1924 елгы Дауэс планы (авторларның берсе — банкир Чарлз Дауэс исеме белән атала) кысаларында AKUI булышлык күрсәтә. 1925 елда Локарно шәһәрендә Германия һәм аның көнбатыш күршеләре ара¬ сында гарантияле Рейн пактына кул куела. Ул Милләтләр Лигасы әгъзасы булган Германиянең көнбатыш чикләре ка¬ гылгысыз дип белдерә. 1928 елда Франциянең тышкы эшләр министры Аристид Бриан һәм АКШның дәүләт секретаре Фрэнк Келлог инициа¬ тивасы буенча дөньяның күпчелек дәүләтләре сугыштан сәясәт чарасы буларак баш тарту пактына кул куялар. 1930—1931 елларда зур хәрби-диңгез көчләренә ия булган державалар (АКШ, Бөекбритания, Япония, Франция, Италия) крейсерлар, эсминецлар һәм су асты көймәләренең авырлык¬ ларын чикләү турында килешәләр. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Бриан —Келлог пактыннан (1928 ел, 27 август): 1 нче маддә. Бөек Килешүче Яклар халыклары исеменнән тантаналы төстә шуны белдерәләр: халыкара бәхәсләрне җайга салу өчен сугышка мөрәҗәгать итү чарасын алар кабул итмиләр һәм үзара мөнәсәбәтләрдә сугыштан милли сәясәт коралы буларак баш тарталар. 2 нче маддә. Бөек Килешүче Яклар барлык килешмәүчелекләр яисә конфликтларны килеп чыгу характерына бәйсез рәвештә һәм бары тик тыныч юл белән генә көйләргә яисә хәл итәргә кирәклеген таныйлар. Документны анализлагыз. Пактның төп максатлары нәрсәдә була?
§13. 1920 елларда сугыш һәм тынычлык проблемалары. Милитаризм һәм пацифизм 125 Советлар Союзы һәм Коминтерн халыкара мәйданда Гражданнар сугышы төгәлләнү белән, элекке Россия импе¬ риясе территориясендә 1922 елда Совет Социалистик Респуб¬ ликалар Союзы (СССР) төзелә. Аның Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләре шактый катлаулы була. Германия белән бәйләнешләре уңышлы үсеш ала. Россия белән Германияне Версаль-Вашингтон системасына тискәре караш берләштерә. 1922 елда Рапалло шәһәрендә үзара дәгъваларны кабул итмәү турында Совет-Германия шартнамәсе төзелә, бу хәл ике илнең озак еллар дәвамында икътисади һәм хәрби хезмәттәшлегенә башлангыч бирә. Халыкара мәйданда аларның тоткан урыны ныгый. Версаль солыхы шартларына каршы килеп, яшерен килешүләргә кул куела, алар нигезендә Германия СССР поли¬ гоннарында самолётлар һәм танклар сынау, очучылар һәм тан¬ кистлар әзерләү мөмкинлегенә ия була. Әлеге хезмәттәшлек СССРның оборона сәләтен дә яхшырта. 1920 елларда СССР дипломатик танылуга ирешә һәм җиңүче илләрнең күбесе белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр урнаштыра. Ләкин алар тотрыклы булып чыкмыйлар. • Генуяда (1921) һәм Гаагада (1922) үткән халык¬ ара конференцияләрдә Антанта илләре Совет Россиясеннән патша һәм Вакытлы хөкүмәт бурычларын тануын, чит ил гражданнарының национализацияләнгән һәм юк ителгән шәхси милке өчен компенсация түләвен таләп итәләр. Совет делегациясе интервенция нәтиҗәсендә күргән матди зыянны каплауны сорый. Нәтиҗәдә үзара дәгъвалар хәл ителмичә кала. • СССРның Көнчыгыш халыкларының антиколониаль көрәшенә теләктәшлек белдергән сәясәте Англиядә һәм АКШ- та ризасызлык тудыра. • Көнбатыш илләренең Советлар Союзына ышанмавының төп сәбәбе Коминтерн эшчәнлегендә була. 1919 елда төзелгән бу оешма СССРның матди ярдәменә таяна. Аңа сәяси партияләр, шул исәптән дөньяның күпчелек илләрендә яшәп килгән сәяси режимнарны мәҗбүри рәвештә бәреп төшерүне максат итеп куйган легаль булмаган партияләр дә кергән.
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 — 1910 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 126 Совет дипломатларының Көнбатыш илләре белән тыныч¬ лык мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча гамәлләре Комин¬ терн декларацияләре белән туры килмәгән очраклар да була. Мәсәлән, Советлар Союзы, Милләтләр Лигасы кысаларында коралсызлану буенча алып барылган сөйләшүләргә катна¬ шып, Бриан — Келлог пактына кушылган вакытта, Комин¬ терн коралсызлануга басым ясауның икейөзлелек булуы һәм пацифизмның барып чыкмавы турында белдерә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Келлог пактына кушылу тәкъдименә СССР хөкүмәтенең җавабыннан (1928 ел, 31 август): Яшәвенең башлангыч чорыннан ук үзенең тышкы сәясәтендә гомуми тынычлыкны саклауны һәм тәэмин итүне нигез итеп ал¬ ган Совет хөкүмәте һәрвакыт һәм һәркайда тынычлыкны яклап чыкты, әлеге юнәлештә һәр адымны хуплап торучылардан бул¬ ды. Шуның белән бергә, Совет хөкүмәте гомуми һәм тулысынча коралсызлану планын гамәлгә ашыруны кораллы конфликтлар¬ ны булдырмый калуның бердәнбер һәм дөрес чарасы дип са¬ нады һәм санавын дәвам итә, чөнки гомуми кораллану бизгәге атмосферасында державаларның һәртөрле көндәшлеге, корал¬ лану камилләшкән саен, тагы да һәлакәтлерәк сугышка илтә. Тулысынча коралсызлануның тәфсилле проекты Советлар Сою¬ зы делегациясенең Милләтләр Лигасы каршындагы коралсыз¬ лану буенча конференциягә әзерлек комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителә, әмма ул яклау тапмый <...> Шуңа да карамастан Париж пакты державаларга ж,әмә- гатьчелек фикере каршысында билгеле бер бурычлар йөкли һәм Совет хөкүмәтенә барлык пактта катнашучылар алдына бөтен дөнья өчен мөһим коралсызлану мәсьәләсен куярга мөмкинлек бирә. Әлеге мәсьәләне хәл итү сугышны булдырмый калуның бердәнбер гарантиясе була,—Совет хөкүмәте Париж пактына кул куярга ризалыгын белдерә. Коминтернның VI Конгрессының «Империалистик су¬ гышлар куркынычы белән көрәш чаралары» тезисларыннан (1928 ел, 17 август—1 сентябрь): Бөтендөнья сугышыннан соң 10 ел узгач, бөек империалис¬ тик державалар сугышның законсыз булуы турындагы пактка
§13. 1920 елларда сугыш һәм тынычлык проблемалары. Милитаризм һәм пацифизм 127 кул куялар, алар коралсызлану турында сөйлиләр, алар халык¬ ара социал-демократия юлбашчылары булышлыгында эшчеләр һәм крестьяннар аңына монополистик капиталның хакимлеге бөтен дөньяда тынычлык булдырачагын сеңдерергә тырышалар <...> Коммунистик Интернационалның алтынчы конгрессы мон¬ дый маневрларны эшче халыкны кабахәтләрчә алдау дип белдерә <...> Советлар Союзы пролетариаты империалистлар белән тот¬ рыклы тынычлыкта яшәү мөмкинлеге турындагы иллюзияләргә бирешми. Ул империализмның Совет хакимиятенә һөҗүм итәчәге котылгысыз икәнен, дөньякүләм пролетар революцияләр процессының сугышларсыз булмавын, пролетар дәүләтләрнең буржуаз дәүләтләр белән сугышларының һәм дөньяны капита¬ лизмнан азат итү сугышларының кирәклеген белә. Параграф тексты һәм документлар нигезендә, Совет хө- — күмәтенең һәм Коминтернның сугыш һәм тынычлык пер¬ спективаларын бәяләүдәге фикер аерымлыклары чит ил дәүләтләре җитәкчеләренә нинди йогынты ясавы турында нәтиҗә ясагыз. Совет дипломатларының СССРдагы тышкы сәясәткә Ко¬ минтерн позициясенең һичнинди катнашы юк дип раслау¬ лары Көнбатыш илләренә нигезле тоелмый. Беркемгә дә сер түгел: СССРның тышкы сәясәтен большевикларның идарәче партиясе билгели, ул Коминтерн эшчәнлегенә хәлиткеч йо¬ гынты ясап торучы иң күп санлы секция була. Аның рәсми документларында башка илләрнең революцион партияләре эшчәнлегенә теләктәшлек, аларга ярдәм итәргә әзер тору берничә мәртәбә кабатлана. 1925 елга кадәр Коминтернны җитәкләгән большевиклар лидеры Г. Е. Зиновьев, шулай ук И. В. Сталин СССРның дөньякүләм революцияне тормышка ашыруда «база» һәм «рычаг» ролен үтәвенә берничә тапкыр басым ясыйлар. Коминтернның яшәве СССР җитәкчелегенә кулай була, чөнки ул җәмәгатьчелек фикеренә һәм башка илләрнең сәяси тормышына йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Коминтерн эчке сәясәттә дә зур роль уйный: ул совет хезмәт ияләренә боль-
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 — 1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 128 шевиклар партиясенең чит илләрдә дә дуслары күп булуын күрсәтә. Шул ук вакытта Коминтерн сәясәте Советлар Союзының чит дәүләтләр белән мөнәсәбәтләре үсешен тоткарлап тора. СССР һәм АКШ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр бары тик 1933 елда гына урнаша. Ул гына да түгел, Советлар Сою¬ зы АКШ Компартиясенә Коминтернга кермәү бурычын куя, ә Коминтерн АКШ территориясендә эшчәнлек алып бармаска тиеш була. Коминтернның чит ил коммунистлары арасында әкренләп СССР җитәкчелеге аларны дөнья революциясенә бернинди катнашы булмаган максатларда файдалана дигән фикер үсеш ала. И. В. Сталин һәм В. И. Ленинның элеккеге көрәштәшләре Л. Д. Троцкий, аннан соң Н. И. Бухарин арасында хакимият өчен көрәштә Коминтерннан большевиклар партиясе сафла¬ рындагы теге яки бу оппозицияне тәнкыйтьләгән резолю¬ цияләр таләп ителә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Италия Компартиясе лидеры Антонио Грамшиның боль¬ шевиклар җитәкчелегенә белдерүеннән (1926): Сез бүген үз кулларыгыз белән ирешкәннәрне җимереп ятасыз, сез үз дәрәҗәгезне төшерәсез һәм СССРның Ленин рухландырган Коммунистлар партиясе ирешкән җитәкчелек роленнән дә колак кагуыгыз ихтимал. Сезне рус мәсьәләләрен хәл итү теләге чолгап алган дип уйлыйбыз, һәм ул теләк күзе¬ гезне шулкадәр томалаган ки, сез рус проблемаларының ха¬ лыкара аспектларын күрми башлагансыз. Россия тарихы курсы буенча искә төшерегез: 1920 еллар¬ да СССРда нинди вакыйгалар була? Сез ничек уйлыйсыз, мондый белдерү ясарга Грамшины нәрсә этәрде икән? Сораулар һәм биремнәр 1 Сугыштан соңгы тынычлык нигезләре нинди халыкара шартларда салына?
§14. Колония биләүче империяләрнең ике сугыш арасы елларында көчсезләнүе 129 2 3 4 5 В. Вильсонның «14 төп принцибы» нинди идеяләргә ни¬ гезләнә? Халыкара мөнәсәбәтләргә алар нинди яңалык алып килә? Версаль-Вашингтон системасын тасвирлагыз. Ул кем¬ не һәм ни өчен канәгатьләндерми? Сугыштан соңгы тәртипкә китерүләрдән кем күбрәк файдалана? Милләтләр Лигасы кайчан һәм нинди максат белән төзелә? Ул куйган максатларына ирешәме һәм сугыштан соңгы халыкара мөнәсәбәтләрдә нинди роль уйный? СССР һәм Көнбатыш илләре арасында нормаль мөнә¬ сәбәтләр урнаштыруда нинди киртәләр була? « I д Колония биләүче империяләрнең s ике сугыш арасы елларында көчсезләнүе Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, ко¬ лония биләүче һәм бәйле дәүләтләрдә азатлык хәрәкәте җәелеп китә. Аның йогынтысында колония биләүче импе¬ рияләргә җирле халыкка шактый күп ташламалар ясарга һәм тагын башка илләрне яулап алу планнарыннан баш тартырга туры килә. Сугыштан соңгы колониаль сәясәт һәм аның нәтиҗәләре Бөтендөнья сугышының Европадагы нәтиҗәләре — 1919 елда Париж тынычлык конференциясендә, Азиядәге нәтиҗәләре 1921 —1922 еллардагы Вашингтон конферен¬ циясендә билгеләнә. Әлеге конференцияләрдә Үзәк держа¬ валарның колонияләрен бүлгәләү турындагы мәсьәлә дә хәл ителә. Җиңүче дәүләтләр халыкара хокук базасын үз эшчәнлек- ләренә туры китерергә тырышалар. Милләтләр Лигасы Уста¬ вына үзидарәгә әзер булмаган халыклар турындагы пункт өстә¬ лә. Алар турында кайгырту, ягъни идарә итүгә мандат Лига исеменнән колония биләүче алдынгы державаларга күчә.
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 130 ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Милләтләр Лигасы Статутыннан (Уставыннан) (1919 ел, 28 июнь): 22 нче маддә. Алдагы принциплар сугыш нәтиҗәсендә моңа кадәр алар белән идарә иткән дәүләт суверенитетында булу¬ дан туктаган һәм хәзерге дөньяның аеруча авыр шартларын¬ да үзләре белән җитәкчелек итәргә сәләтсез халык яшәгән колонияләргә һәм территорияләргә бәйле рәвештә кулланыла. Әлеге халыкларның яхшы яшәве һәм үсеше цивилизациянең изге миссиясен тәшкил итә, һәм бу миссияне тормышка ашыру гарантияләре шушы Уставка кертелергә тиеш. Бу принципны уздыруның иң яхшы чарасы—әлеге халык¬ лар турында кайгыртуны, ресурслары, географик урыннары яисә тәҗрибәләренә таянып, әлеге җаваплылыкны үз өсләренә алырлык һәм алырга риза булган алдынгы милләтләргә тапшы¬ ру: алар бу кайгыртуны Мандатарийлар сыйфатында һәм Лига исеменнән гамәлгә ашырырлар иде. Мандатның характеры халыкның үсеш дәрәҗәсенә, терри¬ ториясенең географик урынына, икътисади һәм башка шундый шартларга карап аерылырга тиеш. Элек Госманлы империясенеке булган кайбер өлкәләр үсеш¬ тә шундый дәрәҗәгә җиттеләр ки, аларның бәйсез милләтләр сыйфатында яшәве түбәндәге шарт белән генә танылырга мөмкин: Мандатарийның киңәшләре һәм ярдәме аларның ида¬ рә итүләренә, үзләре идарә итә алырлык хәлгә килгәнче, юнә¬ леш биреп торачак... («А» төркеме мандатлары) Башка халыкларның, аеруча Үзәк Африка халкының, үсеш дәрәҗәсе территория белән идарә итүгә Мандатарийның үзе алынуын таләп итә... («В» төркеме мандатлары) Ниһаять, мондый территорияләр дә бар: алар халкы аз, җир өсте чикләнгән, цивилизациядән ерак, Мандатарий террито¬ риясе белән географик яктан чиктәш булу яисә башка сәбәпләр аркасында, Мандатарий кануннарыннан башка яхшырак идарә ителә алмаячаклар, аларны аның территориясенең бер өлеше сыйфатында карарга кирәк... («С» төркеме мандатлары) Ни өчен җиңүче державалар күп кенә территорияләр алар идарәчелегендә булырга тиеш дип саныйлар? Сез ничек уйлыйсыз, аларның аргументлары ышандырамы?
§14. Колония биләүче империяләрнең ике сугыш арасы елларында көчсезләнүе Беренче бөтендөнья сугышыннан соң яулап алынган территорияләрнең җиңүче державалар тарафыннан бүлгәләнүе Җиңүче державалар «А» төркеме мандаты «В» төркеме мандаты «С» төркеме мандаты Бөекбритания Палестина Камерунның бер өлеше, Того һәм Таганьика Науру Франция Сүрия, Ливан Камерунның бер өлеше, Того — Бельгия — Руанда- Бургунди — Көньяк Африка Союзы — — Көньяк-Көнбатыш Аф¬ рика Яңа Зеландия — — Самоаның көнбатыш ут¬ раулары Австралия — — Тын океан утраулары һәм территорияләреннән эк¬ ватордан көньякка таба Япония — —- Тын океан утрауларын¬ нан экватордан төньякка таба Мандатлар билгеләүдән тыш, җиңүче державалар җиңелүче илләрнең территорияләрен бүлгәләү яки аларны тулысын- ча буйсындыру планы белән яшиләр. Мәсәлән, Париж ты¬ нычлык конференциясендә ниятләнгәнчә, Төркияне Англия, Франция, Италия һәм Греция бүлешергә тиеш була. Англия Иранны, Әфганстан һәм Кавказ артын үзенә буйсындырырга тели. Ләкин колонизаторларның бу ниятләре милли-азатлык көрәшенең куәтле дулкынын кузгатып җибәрә. Колонияләргә каршы хәрәкәтнең көчәюе Англия һәм Франция колонияләрдә тупланган җирле халык¬ тан торган гаскәрләрне 1914 —1918 елларда ук сугыш хәрә¬ кәтләренә тарталар. Сугышчыларны заманча кораллар белән эш итәргә өйрәтәләр. Милли хәрәкәт җитәкчеләре (аеруча
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр һиндстандагы) армиягә алуга каршы килмиләр, чөнки ко¬ лония хуҗалары киләчәктә ниндидер ташламалар ясар дип өметләнәләр. Ләкин уйлары чынга ашмый. Азия һәм Афри¬ каның күп кенә илләре милли-азатлык хәрәкәте мәйданына әверелә. Метрополияләр хакимиятләренең, сугыш авырлыклары кичергәннән соң, колонияләрдәге канкойгыч конфликтларга катнашасылары килми. Чит илләргә зур гаскәр җибәрергә маташу җәмәгатьчелектә дә ризасызлык тудыра. Көнбатыш илләренең колонияләргә мөнәсәбәтендә Совет Россиясе (1922 елдан —СССР) аерым позиция били. Антанта гаскәрләре Ак хәрәкәткә булышлык күрсәткән арада, Совет хакимияте Көнчыгышта Англиягә һәм Франциягә каршы көчләр туплый башлый. СССРның 1920 елларда матди хәле шәптән булмаса да, ул Төркия, Иран, Әфганстан, Монголия һәм Кытайдагы вакыйгаларга шактый зур йогынты ясый. Әлеге илләрнең милли хәрәкәт җитәкчеләре Советлар Союзын союздашлары итеп тоялар. 1919 елда Әфганстанда колонизаторлар чираттагы җи¬ ңелүгә дучар ителәләр. Англия бу илне тулысынча буйсын¬ дыру нияте белән сугыш башлый. Ләкин әфган кабиләләре көчле каршылык күрсәтәләр, инглизләр чигенәләр һәм Әфган- станның бәйсезлеген танырга мәҗбүр булалар. Аның коро¬ ле, Аманулла хан, 1921 елда Совет Россиясе белән дуслык бәйләнешләре урнаштыра. Әфганстан хөкүмәте реформалар юлына аяк баса. Крестьяннардан натуралата алынучы салым акча салымына алыштырыла, дәүләт банклар ача, мәктәпләр һәм хастаханәләр төзелә башлый. Ил монархия булып кала, әмма карарлар кабул иткәндә, әфган кабиләләре һәм халык¬ лары вәкилләреннән торган съезд (Лой джирги) фикере дә исәпкә алына торган була. Инглизләргә Әфганстанны яулап алырга Һиндстанда җәе¬ леп киткән милли-азатлык хәрәкәте комачаулый. М. Ганди җитәкчелегендәге Ьиндстан милли конгрессы (Ь.МК) партия¬ се җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре киңәюне һәм ил эшмәкәрләре мәнфәгатьләренең исәпкә алынуын таләп итә. ЬМК, көч кулланмый гына, яңадан гражданнарның ризасызлык кампанияләрен башлап җибәрә. Ләкин Брита-
§ 14. Колония биләүче империяләрнең ике сугыш арасы елларында көчсезләнүе ния хакимияте белән хезмәттәшлек итүдән баш тарту, риза¬ сызлык йөзеннән үз-үзләрен яндыру күренешләре барыбер бәрелешләргә китерә. Иң зур бәрелеш 1919 елда Амритсара шәһәрендә була. Колония хуҗалары әмере буенча, ризасыз¬ лык митингына каршы ут ачыла. Меңгә якын кеше һәлак була. ЬМК әгъзаларының бер өлеше кораллы көрәшкә күчүне таләп итә, әмма партия җитәкчелеге бу тәкъдимне кабул итми. 1922 елда гражданнарның ризасызлык кампаниясе тукта¬ тыла. Ул 1928 елда яңадан башлана. Крестьяннар салым түләүдән баш тарталар һәм, тозга карата дәүләт монополиясен бозып, аны үзләре чыгара башлыйлар. Шәһәрләрдә гомуми забастовкалар уза. 1930 елда ЬМК лидерларының күпчелеге кулга алына, әмма һиндләрнең бәйсезлек өчен көрәше тукталмый. Ил го¬ муми восстание алдында тора. Инглизләр ташламалар ясарга мәҗбүр булалар. Сәяси тоткыннар үз фикерләрен белдерү, шул исәптән илнең бәйсезлеген таләп итү чыгышлары иреге һәм хокукы яулыйлар. 1935 елда Ьиндстан территорияләр һәм кенәзлекләр федерациясенә әверелә. 1937 елда хакимиятнең җирле органнарына сайлаулар уза, анда ЬМК җиңеп чыга. Ниндстандагы милли-азатлык хәрәкәте инглизләргә Иранны да үз йогынтыларына буйсындырырга комачаулый. 1918 елда ул тулысынча диярлек Британия гаскәрләре та¬ рафыннан оккупацияләнә. Иран шаһына «Персия прогрес¬ сына этәргеч буларак Британия ярдәме турында килешү»не көчләп тагалар. Тәбриз,Хамадан һәм Гилян шәһәрләрендәге күтәрелешләр илнең протекторатка әйләнүенә сәбәп була. 1921 елда башкала Тәһранда (Тегеранда) дәүләт переворо¬ ты була. Хакимият хәрби министр Реза-хан Пәхләви кулы¬ на күчә. Ул Россия империясе ярдәме белән төзелгән казак бригадасының җитәкчесе (соңрак Иран шаһы) була. Реза хан үзен сәләтле дипломат итеп таныта. 1921 елда ул Совет Россиясе белән кичекмәстән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаш¬ тыру турында шартнамә төзи. Россия патша хөкүмәтенең Ирандагы өстенлекләреннән баш тарта. Реза-хан Иранны Россиягә дошманлык гамәлләрендә файдаланмаска дигән йөкләмә ала. Иранга куркыныч янаган очракта, Россия аның территориясенә гаскәрләрен кертү хокукына ия була. Әлеге
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр килешүгә кул куелу белән, Реза хан илдән инглиз гаскәрләре¬ нең чыгарылуын таләп итә. Бөекбритания Иранга хуҗа булу ниятләреннән баш тартырга мәҗбүр була. Реза хан чикләнгән реформалар үткәрә: җирле феодалларны үзенә буйсындыра, дәүләт файдасына җирләренең бер өлешен конфискацияли, һөнәрчелек, сәүдә, сәнәгать предприятиеләре үсешенә булышлык итә. Колонизаторлар Төркиядә дә уңышсызлыклар кичерәләр. Антанта илләре оккупацияләгән Истанбул шәһәрендә калган солтан хөкүмәте илне бүлгәләү шартларын кабул итә. Бу хәл милли-азатлык хәрәкәте җәелеп китүгә этәргеч ясый, аны талантлы полководец буларак танылган генерал Мостафа Ке¬ маль җитәкли. Аны Ататөрек (төрекләр атасы) дип атыйлар. Беренче бөтендөнья сугышы елларында ул Истанбул тирәсенә килеп җиткән Англия-Франция гаскәрләрен тар-мар итә. Кемаль Әнкарада бердәнбер законлы хакимият дип игълан ителгән Бөек милли җыелышны җыя. Ататөрек Совет Россия¬ се белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра, аннан хәрби ярдәм кабул итә. Совет полководецы М. В. Фрунзе төрек армиясен үзгәртеп коруда булышлык күрсәтә. Англия һәм Франциянең союздашлары Әрмән республикасы һәм Греция Төркиягә кар¬ шы чыгалар. Ләкин бу каршылык алар өчен һәлакәт белән тәмамлана. Әрмән гаскәрләре инде 1920 елда ук тар-мар ителгән була, аның территориясенә төньяктан М. Кемаль ар¬ миясе белән беррәттән Кызыл Армия килеп керә. Грек армиясе шулай ук тар-мар ителә. 1922 елда ул Төркия территориясен калдырып китә. Англия, Франция һәм Италия Төркия белән зур масштаблы сугышка (СССР булышлыгында) әзер булмыйлар әле. 1923 елда Лозанна шәһәрендә Антанта илләренә Төркия чикләренең кагылгысызлыгын таныткан килешү төзелә. Ата¬ төрек хөкүмәте илне модернизацияләүгә юнәлеш тота: тимер һәм шоссе юллар төзелә, милли банк системасы барлыкка килә, эшмәкәрлек эшчәнлеге хуплана, дөньяви белем бирү системасы үсеш ала. Феодаллар хакимлеге һәм мөселман
§14. Колония биләүче империяләрнең ике сугыш арасы ел¬ ларында көчсезләнүе 135 руханилыгы чикләнә. Бер партияле сәяси система урнаша, 1940 елларның урталарына кадәр бөтен хакимият М. Кемаль төзегән Халык-республика партиясенә карый. Антанта державаларында һәм мөселман илләрендә кыенлыклар туа. Мәсәлән, Испания һәм Франция ко¬ лониясе булган Марокко территориясендә яшәгән тау кабиләләре Риф Республикасы төзелү турында игъ¬ лан итәләр һәм 1921 — 1924 елларда колонизаторлар¬ га каршы күтәрелеп чыгалар. 1926 елда Франция һәм Испаниянең берләштерелгән көчләре ярдәмендә баш күтәрүчеләр бастырыла, әмма Марокко территориясендә хәрби хәрәкәтләр бары тик 1934 елда гына туктатыла. 1920 елда колонизаторларга каршы чыгулар Сүрия (Си¬ рия) һәм Ливанда күзәтелә. Күтәрелеш бастырылса да, бу колонияләрне восстание ялкыны 1925—1927 елларда тагын чолгап ала. Восстание аяусыз рәвештә бастырыл¬ са да, Франция хакимияте кайбер ташламалар ясарга да ризалаша. Сүриялеләр һәм ливанлылар колонияләр белән идарә итү мөмкинлеге алалар, ж,ирле предприятие хуждлары өчен салым ташламалары кертелә. Колонияләрнең югары катлавын үз ягына тарту тәҗри¬ бәсенә ия Англия исә зирәгрәк сәясәт үткәрә. Мисырда (Египет) һәм Гыйракта (Ирак) азатлык хәрәкәте ж,әелеп китүгә, Британия хөкүмәте ташламаларга бара. Ул монархия булып киткән (Мисыр—1922 елдан, Гыйрак— 1930 елдан) әлеге колонияләрнең формаль яктан бәйсез булуын таный. Ләкин инглизләр үз гражданнарының ае¬ рым статусы һәм Гыйрак, Мисыр территорияләрендә үз хәрбиләренең торуы турында алдан әйтеп куялар, әлеге илләрнең хәрби көчләренә һәм таможня сәясәтенә контрольлек итүне дәвам итәләр. Мисыр һәм Гыйрак колониядән бәйсез дәүләтләргә генә әвереләләр. Мон¬ дый вазгыять тулы бәйсезлек өчен көрәшнең кабынып китүен вакытлыча туктатып тора. АКШ та үз биләмәләрендә ташламалар сәясәте алып бара. Филиппинда, мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк сәяси партияләр төзергә рөхсәт ителә, чикләнгән вәкаләтле
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 136 парламентка сайлаулар үтә. 1935 елда Филиппин формаль яктан бәйсез дәүләт була: конституция кабул итә, президент сайлаулары уза. Ләкин чынлыкта хакимият Американың югары комиссары кулында була, ә ил территориясендә АКШ гаскәрләре кала. Кытайда революция һәм гражданнар сугышы Кытайдагы революцион вакыйгалар колониализмга җимергеч удар ясый. Беренче бөтендөнья сугышы елларында Япония Кытайны авыр килешүгә барырга күндерә. Бу хәл җәмгыятьтә зур ризасызлык тудыра, япон товарларына бойкот башлана, провинцияләрдә восстаниеләр кабына. 1921 — 1922 еллардагы Вашингтон конференциясендә Япония үзенең Кытайдагы өстенлекләреннән баш тартырга мәҗбүр була. Кытайга мөнәсәбәтле рәвештә «ачык ишекләр» принцибы раслана, ягъни җиңүче державалар Кытай база¬ рын үзләштерүгә тигез хокук алалар. Бу хәлдән соң Кытай җитештерүчеләренә бөлгенлеккә төшү куркынычы яный. Провинцияләрдә хакимият өчен көндәшлектә яшәгән фео¬ далларның милитаристик төркемнәре бөек державалар дик¬ татын кабул итәләр. Нәтиҗәдә азатлык көрәшенең яңа дул¬ кыны күтәрелә. Хәзер инде ул читтән килгән ярдәмгә — СССР ярдәменә таяна. 1921 елда Коминтерн булышлыгында Кытайда Коммунист¬ лар партиясе (ККП) төзелә. Ул илне модернизацияләүне яклау¬ чы гоминьдан белән килешү төзи. Сунь Ятсен (1925 елда вафат булуына кадәр) Коммунистлар партиясе җитәкчелегендәге Гуандун провинциясенә контрольлек итә. Әлеге территория 1925 —1927 елларда Кытай революциясе базасына әверелә. Монда, СССР булышлыгы белән, Милли-революцион армиягә (МРА) җитәкче кадрлар әзерләнә. Колонияләр биләүгә каршы һәм милли лозунглар күтәреп чыккан революцион хәрәкәт Кытайның зур шәһәрләренә җәелә. 1925 елның маенда Англия-Америка полициясе Шан¬ хайдагы патриотик демонстрациягә ут ача. Анда катнашучылар чит ил кешеләрен өстенлекләрдән мәхрүм итү таләбен куялар. 1925 елның 1 июлендә Гуандун хакимияте үзен Кытай Милли хөкүмәте дип игълан итә. 1925 —1927 елларда МРА көчләре
§14. Колония биләүче империяләрнең ике сугыш арасы елларында көчсезләнүе зур шәһәрләрне — Ухань, Нанкин, Шанхайны ала. Кытай ба¬ зарына контрольлек итүне югалтудан куркып һәм СССРның Кытайга йогынтысыннан шикләнеп, Англия һәм АКШ илнең яр буйларына үзләренең хәрби корабларын җибәрәләр. Нан¬ кин утка тотыла. Вашингтон конференциясендә катнашучы¬ лар (Англия, АКШ, Франция, Япония, Италия) интервенция белән яныйлар һәм гоминьданның яңа җитәкчесе — генерал Чан Кайшига, илдә тәртип урнаштыруны таләп итеп, ультима¬ тум белдерәләр. Япон гаскәрләре —Циндаоны, америкалылар Тяньцзиньны (Пекинга керү юлында иң якын порт) алалар. Чан Кайшиның дөньядагы әйдәп баручы илләр белән кон¬ фликтка керәсе килми. 1927 елның апрелендә гоминьдан белән ККП арасындагы союз юкка чыгарыла. Коммунист¬ ларны эзәрлекли башлыйлар. Чан Кайши үзен Милли хөкү¬ мәтнең башлыгы дип игълан итә. 1928 елда аңа тугрылыклы гаскәрләр Пекинны ала. Кытай СССР ярдәменнән баш тарта. Кытайда озакка сузылган гражданнар сугышы башлана. Милли-революцион армиянең коммунистлар, хәрби киңәш¬ челәр, шулай ук сул гоминьданчылар йогынтысы көчле булган хәрби частьлары Чан Кайши хакимиятен танырга теләмиләр. Алар авыл җирләрендә азат ителгән районнар төзергә то¬ тыналар. Коммунистлар крестьяннарга алпавыт җирләрен бүлеп бирәләр, ал арны Чан Кайши хөкүмәте җибәргән салым җыючылардан яклыйлар. Моның белән алар үзләре таяныр¬ дай социаль җирлек әзерлиләр. 1931 елда азат ителгән рай¬ оннар вәкилләре съездында Кытай Совет Республикасының Мао Цзэдун җитәкчелегендәге Вакытлы хөкүмәте төзелү турында белдерү ясала. Англия һәм АКШның матди һәм хәрби ярдәме тиеп торуга карамастан, гоминьдан хөкүмәте азат ителгән районнарны бетерүгә ирешә алмый. Кытайдагы хәл 1931 елда илнең төньяк-көнчыгыш провин¬ цияләрен — Маньчжурияне Япония басып алганнан соң кискенләшә. Оккупацияләнгән территориядә Манъчжоу-го дәүләте төзелә. Аны Кытайның соңгы императоры, Япониягә вассаллык анты биргән Пу И җитәкли. Маньчжурия Япония протекторатына әйләнә. Чан Кайши Япония белән көч сынашырга жөрьәт итми, җитмәсә, аңа ни АКШ, ни Англия комачауламыйлар. Ул үз
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 138 хәрби көчләрен «азат ителгән районнар» белән көрәшкә туп¬ лый. 1933 елда гоминьдан гаскәрләре Кытай коммунистлары күзәтүе астындагы территорияләргә зур һөҗүм башлый. Бу җиңел булмый. 1934 —1936 елларда Кытайның Кызыл ар¬ миясе (300 меңгә якын кеше), Чан Кайши гаскәрләре блокада¬ сын өзеп, үзәктән илнең төньяк-көнбатыш районнарына үтеп керәләр. Бик зур авырлыклар, сугышлар нәтиҗәсендә байтак югалтулар белән (поход вакытында анда катнашучыларның 9/10 өлеше һәлак була), коммунистлар отрядлары 12 мең км юл үтә. Шулай да революцион гаскәрләрнең исән кал¬ ган өлеше СССР һәм Монголия чикләренә килеп җитә, анда инде аларга ярдәм кулы сузыла. Төньяк походы коммунист¬ лар җитәкчесе Мао Цзэдунның абруен күтәрә. Кытайда бу поход тарихы сәнгать чаралары тарафыннан данлана, ул революциягә тугры коммунистларның батырлык үрнәге бу¬ лып тарих битләренә языла. Көнчыгыш илләрендә моңарчы күрелмәгән революцион һәм милли-азатлык хәрәкәтенең киң колач алуына карамастан, колониаль система әле яшәвен дәвам итә. Әмма 1920 —1930 елларда булып узган вакыйгалар әлеге системаның киләчәктә җимерелүен күрсәтә. Сораулар һәм биремнәр 1 Беренче бөтендөнья сугышыннан соң җиңүче держа¬ валар колонияләр мәсьәләсендә нинди карарлар кабул итәләр? 2 Ни өчен Антантаның әйдәп баручы илләре сәясәте Азия һәм Төньяк Африка илләренең каршылык күрсәтүенә китерә? Аларда революцион азатлык алшартлары нәр¬ сәдән гыйбарәт була? 3 Колония биләүче державаларның гамәлләрендә нинди аермаларны билгеләп күрсәтә аласыз? Аларны ничек аңлатып була? 4 Колония биләү мәсьәләләрен хәл итүгә Совет Россиясе нинди йогынты ясый? Россия тарихы курсыннан искә төшерегез: аның гамәлләренең мотивы нинди була? Ни өчен Совет хөкүмәте Беренче бөтендөнья сугышы бу¬
§ 15. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан 139 енча үзенең союздашлары сәясәтенә дошманлык мөнә¬ сәбәтендә торган? 5 Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Беренче бөтендөнья сугы¬ шыннан соң колониаль система җирле халыкның каршы¬ лык күрсәтүенә карамастан яшәп кала? 6 Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Кытай үсеше ту¬ рында сөйләгез. Кытайдагы гражданнар сугышының сә¬ бәпләрен әйтегез. Аңа тартылган эчке һәм тышкы көч¬ ләрнең сәясәтен һәм мәнфәгатьләрен характерлагыз. § 15 Икенче бөтенденья сугышы алдыннан Икенче бөтендөнья сугышының озакка сузылуы, кан¬ койгыч булуы, халыклар һәм дәүләтләрнең алга таба үсешенә йогынты ясавы күп кенә тарихчыларны һәм пуб¬ лицистларны, ярты гасырдан артык вакыт узганнан соң да, сугыш вакыйгаларын җентекләбрәк өйрәнергә этәрә; аларны бүген дә «Сугышны булдырмый калып була иде¬ ме? Аның башланып китүенә кем гаепле?» сораулары борчый. 1930 елларда халыкара мөнәсәбәтләр чиктән тыш кис¬ кенләшә. Беренче бөтендөнья сугышында җиңүдән файда күргән Англия һәм Франция союздашлык бәйләнешләрен дәвам итәләр һәм АКШ белән тыгыз мөнәсәбәттә торалар (аеруча Англия). Шулай да әлеге илләр Версаль-Вашингтон системасының җимерелүенә тиешле дәрәҗәдә каршылык күрсәтә алмыйлар. Ул гына да түгел, алар Европада һәм Азиядә үз көндәшләренең ныгып китүенә булышлык итәләр. Совет тарих фәне Көнбатыш илләр сәясәтен аларның Япо¬ нияне, Германия һәм Италияне СССРга һөҗүм ясарга этәрергә омтылуы белән аңлата. Чит ил тарихчылары Көнбатыш дипло¬ матларының, барыннан да элек, яңа кан коюны булдырмас¬ ка тырышуына басым ясыйлар. Шул максаттан Англия һәм Франция Беренче бөтендөнья сугышына яңабаштан нәтиҗә ясарга маташучы державаларга җитди ташламалар ясый. Мондый сәясәтнең ялгышлыгы шунда ки, агрессия юлына
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр баскан илләр «йогынты сфераларын» яңадан бүлгәләргә түгел, ә бәлки дөньякүләм хакимлеккә омтылалар. Теләсә нинди юл куюларны да алар җитәрлек түгел дип саныйлар. Сугыш куркынычы чыганаклары Тынычлыкны беренче булып Япония боза. Маньчжурияне оккупацияләгәннән соң (1931 —1933), аның гаскәрләре СССР чик буйларына килеп җитә һәм бер үк вакытта Кытай ком¬ мунистлары карамагындагы Кытай провинцияләренә таба хәрәкәт итә. Япон агрессиясенең төньякка — СССРга каршы һәм көньякка Кытайга каршы киңәю куркынычы яный. Германия хакимиятенә А. Гитлерның национал-социа¬ листлар партиясе килү белән (1933), Европада сугышның икенче чыганагы туа. Англия, Франция, АКШ җитәкчеләре Германиядә расачыл идеологияле тоталитар режим урнашуның куркыныч булуын бәяләп бетермиләр. Көнбатышның кайбер сәяси эшлеклеләре фашизмны коммунизмга караганда кур- кынычсызрак дип санауларын яшермиләр. 1933 елда ук Гитлер режимы Версаль килешүенең Герма¬ ния хәрби көчләрен чикләүгә кагылышлы маддәләрен кире кагуны таләп итә. Ризалык бирелмәгәч, Германия Милләтләр Лигасыннан чыга. 1935 елда А. Гитлер илдә гомуми хәрби йөкләмә кертүне белдерә, хәрби авиация һәм куәтле хәрби- диңгез флоты оеша башлый. Бу инде — Германиянең Версаль килешүеннән баш тартуы дигән сүз. Нацистларның кылган гамәлләре Көнбатыш илләрендә, бигрәк тә Франциядә курку тудыра. Фашистик агрессиягә каршы торырдай коалиция булдыру чарасы күрелә башлый. СССРның союздаш булырлыгы бар дип фараз ителә. 1934 елда ул Милләтләр Лигасына кабул ителгән була. 1935 елда СССР, Франция һәм Чехословакия арасында үзара ярдәмләшү турын да килешүләр төзелә. СССРның актив катнашлыгында Европа¬ да күмәк куркынычсызлык системасы булдыру идеясе турын¬ да фикер алышу бара. Анда катнашучылар Европаның теләсә кайсы дәүләте агрессиясенә каршы көрәштә бер-берсенә ярдәм итешү турында сүз куешалар. Әмма Көнбатыш илләрендә күмәк куркынычсызлыкның төп тарафдарлары — Франциянең тыш¬ кы эшләр министры Луи Барту һәм Югославия короле Алек¬
§ 15. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан 141 сандр I Карагеоргиевич — Германия агентлары тарафыннан үтереләләр. Бу хәл күмәк куркынычсызлык системасы бул¬ дыру турындагы сөйләшүләрне өзә. Франция дипломатларының Германиягә каршы төзелеп килгән союзга фашистик Италияне тартып кертергә тыры¬ шулары уңай нәтиҗә бирми. Б. Муссолини белән сөйләшүләр вакытында Франция Африкадагы бәйсезлеген саклап калган бердәнбер Эфиопия дәүләтен Италия мәнфәгатьләре сферасы дип танырга әзерлеген белдерә. Моннан файдаланып, Италия 1935 елда Эфиопиягә каршы сугыш башлый. Милләтләр Ли¬ гасы агрессорга каршы икътисади санкцияләр кертә. Герма¬ ния Б. Муссолинига ярдәмгә килә. Бу — Милләтләр Лигасы белән арасын өзгән Италия диктаторына 1936 елда хәрби кампаниясен тәмамларга мөмкинлек бирә. Агрессорларны «тынычландыру» сәясәте Бөекбританиянең консерватив партиясе лидеры Невилл Чем¬ берлен фашистлар Германиясен беркадәр ташламалар ясап «тынычландырып» була дип уйлый. Шуңа күрә Англия хөкү¬ мәте нацистларның Версаль килешүе шартларын бозуларына каршы да килми. 1935 елда Англия белән Германия арасында диңгез килешүе төзелә, ул Германиядә Англия флотының 35 % ы күләмендәге хәрби-диңгез флоты төзүне санкция¬ ли. Мондый югарылыкка ирешү өчен, Германия верфьләренә 10 еллап вакыт кирәк була. 1936 елда Германия гаскәрләрен демилитаризацияләнгән Рейн зонасына кертүгә Көнбатыш илләре шулай ук каршы килмиләр. Хәзер Көнбатыш илләренең күп кенә тарихчылары «ты¬ нычландыру» сәясәтен ялгыш адым дип карыйлар. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Инглиз тарихчысы Джон Гренвиллның «XX гасыр тари¬ хы. Кешеләр, вакыйгалар, фактлар» китабыннан (1994): Чемберлен <...> Гитлерның тышкы сәясәт өлкәсендәге мил¬ ли амбицияләрен күпмедер территориаль ташлама ясау юлы белән генә канәгатьләндереп булыр дип ялгыша. 1939 елга
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр кадәр, сугыш башланганчы, Чемберлен Гитлер сәясәтенең ра- сачыл булуына төшенеп җитә алмый <...> Чемберленның икенче ялгышы <...> гомуми сугыш кебек зур афәтне булдырмый калу зарурлыгы бар дип ышануында. Мондый позиция әллә ни көч куймыйча гына зур өстенлеккә ирешергә тырышучы Гитлер өчен бик кулай булып чыга. Ул Германиягә, зур сугышка катнашып китүдән курыкмыйча, килә¬ чәктәге яулап алулары өчен, көчле база булдыру мөмкинлеге тудыра <...> Чемберленның өченче хатасы континентта Бөекбританиянең чынбарлыктагы һәм потенциал союздашларының тоткан позицияләрен көчсезләндерүдән гыйбарәт <...> Германияне «тынычландыру» сәясәтенең ялгыш булуын » инглиз тарихчысы нәрсәдә күрә? Сез аның фикере белән килешәсезме? Дөньякүләм вазгыятькә 1936 —1939 елларда Испаниядә булып узган вакыйгалар зур йогынты ясыйлар. Анда сай¬ лауларда сул көчләр (коммунистлар, социалистлар һ. б.) кат¬ нашында Халык фронты, җиңеп чыкканнан соң, хәрбиләр хөкүмәткә каршы фетнә күтәрәләр. Аның белән фашист¬ ларның Испан фалангасы партиясе лидеры генерал Франсис¬ ко Франко җитәкчелек итә. Илдә халыкара мәйданда авыр нәтиҗәләргә китергән гражданнар сугышы башланып китә. Милләтләр Лигасында торган илләр Испаниянең эчке кон¬ фликтына катнашмаска сүз куешалар. Әмма Германия һәм Италия франкочыларга ярдәм итә башлыйлар. Испаниягә Германия авиациясенең удар көчләре—«Кондор» легио¬ ны төшерелә. 1937 елның 26 апрелендә немец самолётлары Испаниянең борынгы шәһәрләреннән берсе — Герниканы бом¬ бага тота. Шәһәр чын мәгънәсендә җир белән тигезләнә. Бу хәл сәясәтчеләрне һәм дөньяның мәдәният эшлеклеләрен нык тетрәндерә. Рәссам Пабло Пикассо, һәлакәткә дучар булган шәһәргә багышлап, «Герника» картинасын иҗат итә, әсәр бөтен дөньяга таныла. Италия Ф. Франкога ярдәмгә доброволецлар сыйфатында 150 мең сугышчы озата. СССР да Испаниягә ярдәм күрсәтергә тырыша: республикачыларга корал, танклар, авиация җибәрә.
§15. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан 143 Испаниягә совет хәрби киңәшчеләре, франкочыларга каршы сугышта катнашкан ирекле интернационалистлар килә. Рес¬ публиканы яклап, Көнбатыш илләреннән дә ирекле сугыш¬ чылар көрәшкә күтәрелә. Алар арасында танылган Америка язучысы Эрнест Хемингуэй да була. Әлеге ситуациядә АКШ Испаниягә корал җибәрүен тук¬ тата. Англия һәм Франция, Испаниядән интернационалист¬ ларны чыгаруга ирешеп, андагы вакыйгаларда катышмау позициясенә күчәләр. Соңрак алар Ф. Франко режимының законлы булуын таныйлар. 1936 елда Германия һәм Япония «Коминтернга каршы пакт» төзиләр, аңа 1937 елда Италия дә кушыла. Пакт үз әгъзаларын Коминтернга каршы көрәшкә өнди һәм СССРга каршы юнәлеш ала. Шул ук вакытта ул дөньяны яңадан бү¬ ләргә омтылучы илләр союзы төзелүен дәлилли. 1937 елда Япония Үзәк Кытайга бәреп керә. Аның бу адымы уңаеннан АКШ һәм Англиянең җавапсыз калуы Германияне Европада актив эш итәргә этәрә. 1938 елның февралендә Гитлер немецлар барысы да «бер түбә астында» яшәргә тиеш дип белдерә, ә март аенда Австрияне үзенә куша. Германия гаскәрләре аның территориясен бер каршылыксыз яулап алалар. Оккупация шартларында референдум оешты¬ рыла: австриялеләрнең күпчелек өлеше Австриянең Гитлер империясенә кушылуы өчен тавыш бирә. Шуннан соң чират Чехословакиягә җитә: Германия Чехословакиянең күпчелек өлеше немецлардан торган чиктәш Судет өлкәсен үзенә алу максатын куя. Германия армиясе Чехословакиянең чик буенда манёвр- ларга күчә, яшерен дипломатик элемтәләр аша үзара янаулар китә. Немец сәясәтчеләре инглиз һәм француз җитәкчеләрен сүз Германиянең соңгы таләбе турында бара дип ышандырыр¬ га телиләр, Көнбатыш илләренә һәм аларның союздашлары¬ на куркынычсызлык гарантияләре вәгъдә итәләр. 1938 елда сугыш мәсьәләсендә Европа тигезлек хәленә килгән кебек тоела. Франция сайлау алдында кала: СССР белән берлектә, Че¬ хословакиягә ярдәм итеп, Германиягә каршы чыгаргамы, әллә фашистларның тынычлык турындагы вәгъдәләренә ышанып
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр юл куяргамы? СССР килешү буенча үз бурычын үтәргә тулы- сынча әзер булуын белдерә. Соңыннан билгеле булганча, Германия генераллары, ул вакыттагы шартларда сугыш Германия өчен һәлакәткә әйләнәчәген аңлап, А. Гитлер хакимиятен бәреп төше¬ рергә ниятлиләр, һәм бу турыда Бөекбритания хөкүмәтенә җиткерәләр. Ләкин җавап кына булмый. 1938 елның 30 сентябрендә Мюнхенда Германия, Ан¬ глия, Франция һәм Италия арасында килешүгә кул куела: бәхәсле Судет өлкәсе (Чехословакия мәйданының 1/5 ен, халкының 1 /4 өлешен тәшкил итә) Германия карамагына күчәргә тиеш була. Чехословакия, Европаның әйдәп баручы илләре басымы астында, Германия белән чиктәш ныгытма¬ ларыннан һәм икътисади потенциалының байтак өлешеннән колак кага. Германия исә Англия һәм Франция белән һөҗүм итешмәү һәм бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итү турында декларация төзи. 1939 елның мартында Германия, сугыш игълан итмичә, бөтен Чехословакияне оккупацияли. Фашистик агрессиянең чираттагы корбаны Польша булырга тиеш — аңа да террито¬ риаль дәгъвалар белдерелә. Шул ук вакытта Италия Алба¬ нияне яулап ала. Әлеге гамәлләрдән фашистлар блогының килешүләрне хөрмәт итмәве һәм бары тик «көч теле»н генә санлавы аңлашыла. Һөҗүм итешмәү турында СССР һәм Германия арасындагы шартнамә 1939 елның язында Англия һәм Франциянең идарәче даирә¬ ләре күмәк куркынычсызлык системасына кире кайтырга тырышалар, әмма инде соң була. Аларның Көнчыгыш Европа илләрен Германия-Италия агрессиясеннән яклау турындагы вәгъдәләре соңга кала. Чехословакия язмышыннан котлары алынган Венгрия, Румыния һәм Болгария Берлин һәм Рим белән шартнамәләр төзеп куялар. Англия, Франция һәм СССР арасында үзара ярдәмләшү ту¬ рында шартнамә төзү буенча сөйләшүләр башлана. Алар озак¬ ка сузыла, дипломатлар, вак-төяк сорауларга артык игътибар биреп, вакыт әрәм итәләр. Германия Франциягә һөҗүм иткән
§15. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан 145 очракта, һәр ике як белән дә уртак чикләре булмаган СССР Франциягә ярдәмгә килә алмаячак. Әмма Германия агрессиясе янаган Польша һәм Балтыйк буе илләре (Литва, Латвия, Эсто¬ ния) Кызыл армияне үз территорияләренә кертүдән катгый рәвештә баш тарталар. Әлеге проблеманы хәл итүдә Англия һәм Франция дә нык тормыйлар. Сөйләшүләр 1939 елның 23 августында СССР һәм Германия арасында һөҗүм итеш¬ мәү турында Пакт төзелү белән тәмамлана. СССР һәм Германиянең бу адымы дөньякүләм көтелмәгән хәл була. Германия мотивлары шактый ачык аңлашыла. Евро¬ паны яулап алуга йөз тотып, Гитлер режимы үзен ике фронтта сугышу алып барудан саклап калырга тырыша. Нәкъ шуның өчен дә ул әлеге пактка кул куя. СССРның да үз ниятләре була. Ул «Коминтернга кар¬ шы пакт» илләре, аеруча Япония белән киеренке мөнәсәбәттә яши. 1937 елда СССР Япония агрессиясенә каршы көрәштә Кытайга ярдәм итә, бу СССР белән Япония арасында¬ гы мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерә. 1938 елда Япония гаскәрләре СССРның Маньчжурия белән чиктәш Хәсән күле районында илебез чикләренә үтеп керәләр, әмма һөҗүмнәре кире кайтарылып тар-мар ителәләр. Тагы да зуррак бәрелеш 1939 елда Халхин-Гол елгасы буенда уза. Май аенда 75 мең кешелек япон гаскәрләре Монголиягә һөҗүм итә. Үзара ярдәмләшү турындагы шартнамәгә кул куйган СССР үз со¬ юздашына ярдәмгә килә. Ике яктан да танклар һәм авиа¬ ция кулланып сугышу илбасарларның тар-мар ителүе белән төгәлләнә. Әлеге конфликт СССР һәм Япония арасында һәм аның «Коминтернга каршы пакт» буенча союздашлары белән дә зур сугыш чыгару куркынычы тудыра. Мондый хәлдә совет җитәкчелегенең Англия һәм Франция белән үзара ярдәмләшү турындагы шартнамәгә карата туган шикләре аңлашыла да. Андый килешү СССР белән Япония арасындагы конфликтка кагылмас иде, әмма сугышның ике фронтта: көнбатышта — Германия, көнчыгышта Япония белән җәелеп китү куркынычын тудыра. «Мюнхен хыянәте»ннән соң СССР җитәкчелеге Көнбатыш илләренең үз йөкләмәләрен намус белән үтәүләренә ышанып бетми. Советлар Союзы белән үзара ярдәмләшү турындагы шартнамә Англия һәм Фран¬
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 — 1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 146 циянең халыкара хәлен ныгытыр һәм аларга Германия белән «сатулашу»ны дәвам итү мөмкинлеген бирер иде. Шунысы ап-ачык: СССР җитәкчелеге йогынты сфераларын кабат бүлү турында яңа «килешү»гә ярдәм итәргә һич тә теләми. 1939 елның июль —августында Лондонда Англия белән Германия арасында дөньяны йогынты сфера¬ ларына бүлгәләү турында яшерен сөйләшүләр бара. Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа Германия йогынты сферасы дип таныла, Англия аны, Кытайдагы хәрәкәтләренә ирек бәрабәренә, үз колонияләре һәм до¬ минионнары базарларына кертергә вәгъдә итә. СССРны бүлгәләү ихтималы турында да сөйләшү була. Бер үк ва¬ кытта Англия Япония белән дә килешү төзи, аның буенча ул Япониянең Кытайдагы хәрәкәтләренә комачауламас¬ ка тиеш була. Британия хөкүмәтенең бу адымы СССР җитәкчелегендә Англиянең асыл ниятләренә карата шик уята. Шушы шартларда Берлин тарафыннан килгән Гер¬ мания белән СССР арасында һөҗүм итешмәү турында пакт төзү тәкъдимен И. В. Сталин кире какмый. СССРның 1939 елда Германиянең агрессив омтылышла¬ рына каршы көрәштән баш тартуы Европада көчләр чагыш¬ тырмасын кискен үзгәртә. Мәскәүдә дә, Берлинда да СССР- Германия пактының Германиянең алга таба агрессиясенә ирек куячагын бик яхшы аңлыйлар. Пактка яшерен беркетмә өстәлә: Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия (1920 елда Польша тарафыннан яулап алынган), Балтыйк буе илләре, Финляндия, Бессарабия (Румыния составына керә торган Молдавия җирләре), ягъни Россия империясенең элеккеге территориясе СССР йогынты сферасы дип таныла. Польша дәүләтенең сакланып калуы турындагы мәсьәләнең максатка ярашлы булу-булмавы соңрак, СССРның Германия белән киңәшүеннән соң хәл ителергә тиеш була. Бу беркетмә Совет дәүләтенең соңгы көннәренә кадәр яшерен саклана. 1939 елда СССР Германиягә анда җитешмәгән стратегик чи¬ мал һәм энергия чыганаклары җибәрә башлый. СССР белән Германия арасында төзелгән пакт СССРны ике фронтта сугыш алып бару куркынычыннан коткара, Ерак Көнчыгышта тынычлык урнашуны тәэмин итә. Халхин-Гол
§ 15. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан 147 янында зур югалтуларга очраган Япония Германия ярдәменнән омет өзә. Шуңа күрә ул СССР белән мөнәсәбәтләрен җайга са¬ лырга мәҗбүр була: 1939 елның сентябрендә аның бу нияте хәл кылына. Шул ук вакытта СССР, пактка кул куеп, Германиянең су¬ гыш алып бармаучы союздашына әйләнә. Дөньякүләм җәмә¬ гатьчелек күз алдында фашизмга һәм аның агрессив сәясәтенә каршы эзлекле көрәш алып барган ил образы таркалып бара. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Германия һәм Советлар Союзы арасында һөҗүм итеш¬ мәү турындагы шартнамәдән (1939 ел, 23 август); 1 нче маддә. Һәр ике Килешүче Як һәртөрле көч кулла¬ ну, агрессия һәм бер-беренә аерым-аерым, шулай ук башка державалар белән берлектә һөж,үм ясаудан тыелып торырга йөкләмә алалар. 2 нче маддә. Килешүче Якларның берсе өченче держава ягыннан хәрби хәрәкәт объектына әйләнсә, икенче Килешүче Як бу державага һичнинди ярдәм күрсәтмәячәк <...> 4 нче маддә. Килешүче Якларның берсе дә державаларның теге яки бу юнәлештә икенчесенә каршы юнәлтелгән төркемендә катнашмаячак. Германия һәм Советлар Союзы арасында һөҗүм итеш¬ мәү турындагы шартнамәгә яшерен өстәмә беркетмәдән (1939 ел, 23 август): Германия һәм Совет Социалистик Республикалар Союзы арасында һөжум итешмәү турындагы шартнамәгә кул куй¬ ган һәр ике якның вәкаләтле вәкилләре үтә конфиденциаль тәртиптә Көнчыгыш Европада ике якның да йогынты сферала¬ рын аерып күрсәтү мәсьәләсен тикшерделәр. Әлеге тикшерү түбәндәге нәтиж,әгә китерде: 1. Балтыйк буе дәүләтләре (Финляндия, Эстония, Латвия, Литва) составындагы өлкәләрне территориаль-сәяси үзгәртү була калса, Литваның төньяк чик буйлары бер үк вакытта Гер¬ маниянең дә, СССРның да йогынты сферасы чиге дип санала¬ чак <...> 2. Польша дәүләте составына кергән өлкәләрне терри¬ ториаль-сәяси үзгәртү очрагында, Германия һәм СССР йогын¬ ты сфералары чикләре якынча Нарев, Висла һәм Сан елгалары буйлап узачак.
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 — 1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр Бәйсез Польша дәүләтен саклап калу ике як өчен дә кирәкме һәм ул дәүләтнең чикләре нинди булачагы мәсьәләсе бары тик киләчәктәге сәяси үсеш дәвамында гына аныкланачак... 3. Европаның Совет иле ягыннан көньяк-көнчыгышы мәсь¬ әләсендә СССРның Бессарабия белән кызыксынуына басым ясала. Германия бу өлкә белән бөтенләй кызыксынмавы ту¬ рында белдерә. Документны анализлагыз. Картадан Германия һәм СССРның йогынты сфералары чикләрен күрсәтегез. Сораулар һәм биремнәр 1 Икенче бөтендөнья сугышының сәбәпләрен ачыклагыз. Алар Беренче бөтендөнья сугышы сәбәпләреннән аеры¬ ламы? Аермаларын әйтегез. 2 Ни өчен Көнбатыш лидерлары Германияне «тынычлан¬ дыру» сәясәте уздырганнар? 3 «1931 — 1939 елларда Япония, Италия һәм Германия аг¬ рессиясе» таблицасын тутырыгыз. Япония Германия Италия Дата Вакыйга Дата Вакыйга Дата Вакыйга 4 5 Кайсы дәүләт территорияләр яулап алуны беренче бу¬ лып башлап җибәрә? Кайсы агрессияләр уңышсызлыкка очрый? Ул нәрсә белән бәйле була? Япония, Италия һәм Германиянең сез билгеләп куйган яулап алулары ни өчен Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерми? Көнбатыш илләренең Германия, Япония һәм Италиянең агрессиясенә җавап сәясәтен характерлагыз. Ни өчен Көнбатыш илләре сугышны булдырмый кала алмый¬ лар? Сез ничек уйлыйсыз, СССР һәм Германия арасында Һөҗүм итешмәү турындагы пакт ни өчен төзелде икән? Бу адым СССР өчен котылгысыз буламы? Ул сугыш¬ ка кадәрге халыкара хәлнең торышына нинди йогынты ясый?
§ 16. Европа сугышыннан бөтендөнья сугышына 149 § 16 Европа сугышыннан ботендөнья сугышына Бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Гер¬ маниянең Польшага һөҗүм итүеннән башланып китә. 1939 елның 3 сентябрендә Англия һәм Франция Герма¬ ниягә сугыш игълан итәләр. Сугышның башлангыч этабы Германия «блицкриг» — яшен тизлегендәге сугыш алымын куллана, Польша һәм аның союздашлары моңа, әлбәттә, әзер булмыйлар. Төп ударны танклар һәм механикалаштырылган берләшмәләр ясарга тиеш була. Алар дошман ныгытмаларын урап узалар да тылдан бәреп керәләр. Коры җир гаскәрләренә авиация ярдәмгә килә: тимер юллар, күперләр шартлатыла, артиллерия һәм танклар юкка чыгарыла. Шәһәрләр бомбага тотыла, бу тылда паника кубуга сәбәп була. Десант төшерү киң кулланыла. Диверсантлар штабларны һәм элемтә үзәкләрен юк итәләр, стратегик әһәмиятле күперләрне чолгап алып, аларны төп гаскәр килеп җиткәнче саклап торалар. СССР Германия гаскәрләренең, ягъни вермахтның Поль¬ шаны бик тиз яулап алуына этәргеч ясый. Польша армия¬ сенең тиздән тар-мар ителәчәгенә ышанып, Совет иле җитәкчелеге үз гаскәрләрен 17 сентябрьдә Көнбатыш Бело¬ руссия һәм Көнбатыш Украина территориясенә кертә. По¬ ляк офицерларының күбесен Кызыл армия әсир төшерә һәм репрессиягә дучар итә. Брестта Совет иле һәм Германия гас¬ кәрләренең тантаналы парады уза. 1939 елның 28 сентяб¬ рендә СССР һәм Германия арасында Дуслык һәм чик турын¬ да шартнамәгә кул куела. Ике ил хөкүмәтләренең уртак белдерүендә, Польша таркалгач, Англия һәм Франциянең Германиягә каршы сугышны дәвам итүе нигезсез дип белдерелә. Германия һәм СССР тынычлыкны тәэмин итү бу¬ енча бер-берсе белән киңәшләшергә йөкләмә алалар. Англия һәм Франция Польшага ярдәм күрсәтергә уйламый¬ лар да. Көнбатыш фронтта туган хәл «сәер сугыш» дигән исем ала. Ьәр ике як актив хәрби хәрәкәтләрне һәм шәһәрләрне
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 — 1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 150 бомбага тотуны туктатып торалар. Хәрби бәрелешләр, бик кыска булып, диңгездә генә күзәтелә, анда Германиянең су асты көймәләре Англия судноларын батыра. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Бөекбритания хөкүмәте әгъзасы, консерватор Лео¬ польд Эмериның «Минем сәяси тормышым» исемле хати¬ рәләреннән (1955): ...Англия һәм Франция хөкүмәтләре, сугыш башлану белән, декларация бастырып чыгаралар. Анда алар үзләренең хәрби хәрәкәтләрен халыкка мәрхәмәт итү нияте белән алып барачак¬ ларын һәм борынгы һәйкәлләрне саклаячакларын тантаналы төстә раслыйлар, шулай ук хәрби көчләргә «иң тар мәгънәсендә саф хәрби» объектлардан кала башка объектларны бомбага тот¬ маска күрсәтмә бирелүе (әлбәттә инде, дошман үзе дә шулай эшләсә генә) турында белдерелә. Тиздән миңа «хәрби объект» дигәннәрен бик тар мәгънәдә аңларга кирәклегенә инанырга туры килде. 5 сентябрьдә мин авиация министры Кингсли Вуду янына кердем <...> Ул миңа, Эссеңдагы хосусый милек булып саналган хәрби заводларны яисә элемтә челтәрләрен бомбага тоту турында сүз дә булырга мөмкин түгел, чөнки моннан соң Америка җәмәгатьчелеге бездән йөз чөерер иде, дигәч, мин гаҗәпләнүдән катып калдым. «Без, полякларга ярдәм итү өчен, кыл да кыймылдатмабызмыни?»—дигән сорауга ул бөтенләй җавап бирмәде. Германиянең Польшага һөҗүменнән соң Англия һәм Франция хөкүмәтләренең кыюсызлык күрсәтүен сез ничек аңлыйсыз? Бу сәясәтне сез ничек бәяләр идегез? 1939 елның ноябрендә СССР, үз территориясенең Фин¬ ляндия ягыннан утка тотылуын сәбәп итеп, аңа каршы хәрби хәрәкәтләр башлый. Әмма Финляндияне тиз генә җиңеп, аны Совет республикасы итү ышанычы акланмый. Совет-
фин сугышы, СССРның Англия һәм Франция белән арасын кискенләштереп, озакка сузыла. Алар Германиягә каршы актив хәрәкәт күрсәтүдән һаман тыелып торалар. Шул ук вакытта Көнбатыш илләренең хәрби җитәкчелеге Бакуда- гы нефть промыселларын яулап алырга һәм Финляндиягә ярдәмгә экспедиция корпусы җибәрергә әзерләнә башлый. Әлеге хәл СССРны солых төзергә этәрә, аңа 1940 елның мар¬ тында кул куела. Советлар Союзы Финляндиядән территория алуга ирешә, әмма аны үзенә буйсындыру планыннан баш тартырга туры килә. Союздашларның экспедиция корпусы 1940 елның апрелендә Норвегиягә җибәрелә, анда да, Даниягә шикелле үк, немец гаскәрләре бәреп керә. 1940 елның маенда Германия Франциягә һөҗүм итә. Вермахтның танклар һәм механикалаштырылган дивизияләре, Люксембург территориясе аша үтеп, көтмәгәндә Англия- Франция гаскәрләре тылына килеп керәләр. Союздашларның зур төркеме камап алына һәм Дюнкерк районы тирәсендә диңгезгә таба кысрыклана, аннан соң Англиягә эвакуацияләнә. Голландия һәм Бельгия капитуляция ясыйлар. Франциянең төшенкелеккә бирелгән командованиесе алга таба көрәшне дәвам итә алмый. Париж ачык шәһәр дип игълан ителә һәм сугышып тормыйча бирелә. Мондый уңышлар йогынтысын¬ да Англия һәм Франциягә каршы Италия сугыш башлый. 1940 елның 22 июнендә Франция капитуляция ясый. Франциянең җиңелүе Европада көчләр торышын та¬ мырдан үзгәртә. Континент тулысынча диярлек Германия контрольлегендә кала. Аз югалтулар аша (100 мең кешедән кимрәк) ул 27 млн кешелек территорияне яулап ала, җитмәсә әле сугыш башындагыга караганда да күбрәк корал кулга төшерә. 1940 елның сентябрендә Өчлек (Тройственный) пак¬ тына— Германия, Япония, Италиянең хәрби союзы турын¬ да килешүгә кул куела. Тиздән пактка Венгрия, Румыния, Словакия, Болгария дә килеп кушыла. Бөекбритания исә фашистлар белән сугышуын дәвам итүче бердәнбер ил булып кала. Гитлер тупланган һава һөҗүмнәре һәм диңгез блока¬ дасы ярдәмендә аның каршылыгын тиздән сындырачагына ышана.
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 152 Фашистик державаларның һәм аларның союздашлары блогының формалашуы ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Өчлек пакты текстыннан (1940 ел, 27 сентябрь): 1 нче маддә. Япония Германия һәм Италиянең Европада яңа тәртип урнаштыру эшендә җитәкчелек итүен таный һәм хөрмәт итә. 2 нче маддә. Германия һәм Италия Япониянең бөек Көнчыгыш Азия киңлегендә яңа тәртип урнаштыру эшендә җитәкчелек итүен таный һәм хөрмәт итә. 3 нче маддә. Германия, Италия һәм Япония югары¬ да күрсәтелгән шартларда хезмәттәшлек итәргә риза. Алар хәзерге вакытта Европа сугышында һәм Кытай-Япония кон¬ фликтында катнашмаучы нинди дә булса держава Килешүче өч Якның берсенә һөҗүм ясаган очракта, алга таба да барлык сәяси, хуҗалык һәм хәрби чаралар ярдәмендә бер-берсенә булышырга йөкләмә алалар. 4 нче маддә. Әлеге пактны гамәлгә ашыру өчен, кичекмәстән, әгъзалары Германия, Италия һәм Япония хөкүмәтләре тара¬ фыннан билгеләп куелучы гомуми техник комиссияләр тө¬ зеләчәк...
§ 16. Европа сугышыннан бөтендөнья сугышына 153 Өчлек пактының төп юнәлешләрен характерлагыз. Францияне яшен тизлегендә җиңү СССР җитәкчелеге очен көтелмәгән хәл була. Ул, Беренче бөтендөнья сугышы тәҗрибәсеннән чыгып, хәрби хәрәкәтләр озаккарак сузы¬ лыр дип фараз итә. Яңа вазгыять Советлар Союзын яшерен беркетмә күрсәткән «йогынты сферасы»на контрольлек итүне ашыктырырга этәрә. Париж бирелергә мәҗбүр булган 14 июнь көнендә СССР Балтыйк буе илләреннән алар территориясендә үз гаскәрләрен урнаштырырга рөхсәт алуга ирешә. Бер ай да узмый, Литва, Латвия һәм Эстониядә, Совет гаскәрләре шунда булган чакта, хакимияткә коммунистлар килә. Әлеге дәүләтләр Совет иле республикалары дип игълан ителә һәм СССР составына кертелә. Франция капитуляция ясагач та, Советлар Союзы, Румыния белән чиктәш урында үзенең зур көчләрен туплап, аны Бессарабиягә кушуга ирешә. Хәзерге заман халыкара хокук күзлегеннән кара¬ ганда, СССРның гамәлләре гаепләнергә тиешлеге бә¬ хәссез. Ләкин шуны истән чыгарырга ярамый: ул гамәл¬ ләр башка державалар оятсыз һәм катгый рәвештә үз мәнфәгатьләрен кайгырткан шартларда кылынган. Сәясәттә төп аргумент булып бары тик хәрби көч тора. Советлар Союзы чик сызыкларында ул башламаган су¬ гыш бара. 1940 елда Совет иле дипломатиясе янә катлаулы сайлау алдында кала. СССР тышкы эшләр министры В. М. Молотовка, ноябрьдә Берлинга визит белән килгәч, Өчлек пактына кушылырга тәкъдим итәләр. Бу СССРның Англиягә каршы сугышка керүен аңлата һәм «Көньяк диңгезләр» ягына — Иран һәм Һиндстан юнәлешендә экспансия ясау мөмкинлеге бирә. Әгәр Англия җиңелсә, СССР иминлеге Германия һәм Япония лидерлары план¬ нарына бәйле булып калачак, ә алар халыкара йөкләмәне санга сукмауларын инде бер генә тапкыр расламады¬ лар. Көнчыгыш Европа илләре союзларының фашистик системасына Финляндиянең дә катнашып китүе Совет хөкүмәтен җитди сагайта.
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 154 Германиянең СССРга һөҗүм итүе 1941 елның 22 июнендә Германиянең СССРга һөҗүм итү тарихында байтак серләр әле ачылмаган. Державалар ара¬ сында бәрелеш котылгысыз була, чөнки А. Гитлер Көнбатыш Европаны буйсындыруны үзенең төп бурычы — Көнчыгышта «яшәү киңлекләре»н яулап алуның бер этабы итеп кенә күрә. 1939 елның 23 ноябрендә зур гаскәр башлыклары киңәш¬ мәсендә фюрер Россия белән сугышның Көнбатыштагы бөтен дошманнарны тар-мар иткәннән соң башланачагы турында белдерә. Советлар Союзы Өчлек пактына керүдән баш тарткач, Гитлер кичекмәстән «Барбаросса» планын раслый, ул план буенча СССР яшен тизлегендә тар-мар ителергә тиеш була. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Фашистик пропаганда белдерүенчә, Германия, СССРга бу ил Көнбатыш Европага басып кергәнче дип, аннан уздыру ниятеннән ясала. Соңгы елларда бу версияне күп кенә публицистлар эләктереп алды, шуларның иң танылганы—Англиягә качкан Со¬ вет разведкасы офицеры В. Суворов (чын фамилиясе — Резун). Ул Кызыл армиянең басып алу сугышына әзерләнүе, 1941 елның җәй башына СССРның чик буйларында зур хәрби көчләр тупла¬ нуы һәм вермахтның җитди сугыш алып бара алмаячагы турында язып чыга. Аның фикеренчә, «Барбаросса» операциясе СССРның Германиягә уйламаганда ясаячак һөҗүмен кисәтү максатында уздырылган чарасызлык акты була. СССР, чыннан да, сугышка 1930 еллар башыннан ук әзерләнә. Сугыш котылгысыз дип саналса да, кон¬ крет дошман билгеле булмый. Совет җитәкчелеге ка- рашынча, теләсә нинди һөҗүмгә җавап итеп җимергеч контрудар ясалачак, шуның нәтиҗәсендә сугыш агрес¬ сор территориясенә күчереләчәк. Шуңа күрә Кызыл армиянең нигезен, Германиянеке шикелле үк, кискен һөҗүмгә сәләтле куәтле танк һәм механикалаштырыл- ган берләшмәләр тәшкил иткән. Бик зур роль СССРның Көнбатыш илләрдәге «дуслары»на — йогынтылары бик нык арттырып күрсәтелгән чит ил компартияләренә бирелә.
§ 16. Европа сугышыннан бөтендөнья сугышына 155 Европада сугыш башлану белән, СССР хәрби көчлә¬ рен ныгытуны тизләтә. Финляндия белән сугыш Кызыл армиянең җитди кимчелекләрен күрсәтә. Анда шактый күп вакыт таләп иткән үзгәртеп корулар башлана. Ар¬ мияне яңа техника, аерым алганда, немецларныкыннан өстенрәк Т-34 һәм КВ танклары белән коралландыру 1942 елда гына төгәлләнергә тиеш була. И. В. Сталинны 1941 елның башыннан ук АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләре дә, совет разведкасы да Германиянең СССРга һөҗүм итү ихтималы турында кисәтәләр. Әмма бу мәгълүматка ышанучы булмый. Шу¬ лай да 1941 елның апрелендә Кызыл армия сафларына 800 мең резервист чакыртыла. Май аенда И. В. Сталин үз чыгышларының берсендә Германиянең Европадагы тулы гегемонлыгы СССР мәнфәгатьләренә туры килмәве турында белдерә. Әмма совет Генераль штабының Германиядән элегрәк һөҗүм ясау тәкъдимен ул кире кага. Чөнки Көнбатыш хәрби округларда тупланган көч теләсә нинди һөҗүмне дә кире кайтара алыр дип исәпләнә. Сүз дә юк, Германия озын һәм авыр сугыш алып ба¬ рырга, җитмәсә әле кышкы чорда әзер булмый. Герма¬ ния командалыгы андый сугыш алып барырга җыенмый да. Ул Кызыл армиянең сугышка сәләтлелеге зур түгел, беренче бәрелештән соң ук биреләчәк дип уйлый. Гит¬ лер уйлавынча, күпмилләтле Совет дәүләте, 1917 елдагы Россия шикелле үк, сугыш башлану белән, эчтән таркала башлаячак. СССР өчен Германия агрессиясенең көтелмәгән характерда булуы — И. В. Сталинның иң зур ялгышларыннан берсе. Ул һөҗүм әзерләнүе турындагы кисәтүләрнең җитдилеген аңлап җиткерми һәм чик буе гаскәрләренә сугышка әзер булырга дигән боерык бирүне, немецларны «котыртмас» өчен, соңгы моментка кадәр тоткарлый. Совет лидеры немецларның тиздән басып керүе турындагы хәбәрне СССРның Германия белән бәрелешен көтеп торган Англия тарата дип уйлый. Ул немец армиясенең бер үк вакытта берничә фронтта сугышыр¬ га сәләтле булуына ышанмый. 1941 елның апрелендә Гер¬ мания һәм Италия Югославия белән Грецияне басып алалар, майда Германия гаскәрләре инглизләрне Крит утравыннан
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 — 1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 156 кысрыклап чыгаралар, Төньяк Африкада да хәрби хәрәкәт¬ ләр бара. 1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4 тә вермахтның сугышка бик нык әзерлекле көчләре СССР өстенә ябыры¬ ла. Һөҗүм кинәт булганлыктан, Совет авиациясенең зур өлеше аэродромнарда юк ителә, гаскәрләр белән идарә итү һәм аларны тәэмин итү бозыла. СССРның сугыш башланган көннәрдәге уңышсызлыкларының бердәнбер сәбәбе бу гына булмый әле. 1939 елда элекке чик буе ныгытмалары сүтелгән, ә яңаларын әле торгызырга өлгермәгән булалар. Кызыл армия зур югалтулар кичерә. Совет гаскәрләренең сугышның берен¬ че мәхшәр көннәрендә һөҗүмгә каршы һөҗүм ясарга маташу¬ лары немецларга аларны камарга һәм юк итәргә мөмкинлек кенә тудыра. Әмма Германия генераль штабы бер мөһим шартны — күп¬ милләтле совет халкының ватанпәрвәрлеген, аның көчле рухлы һәм үз-үзен корбан итәргә әзер булуын исәпкә алма¬ ган. Нәкъ менә шуның аркасында гитлерчыларның баштагы уңышлары ахыр чиктә рейх өчен һәлакәткә әйләнә. Гитлерга каршы коалиция төзелү Өчлек пакты державаларының агрессив сәясәте антифашис¬ тик коалиция барлыкка килүгә сәбәп була. СССРга Германия һөҗүм иткәннән соң, Бөекбританиянең премьер-министры Уинстон Черчилль һәм АКШ президенты Франклин Дела¬ но Рузвельт Советлар Союзына теләктәш булуларын бел¬ дерәләр. АКШ территориясенә бернинди куркыныч янамаса да, аның хөкүмәте, Германия Европада хакимлек урнаштырган очракта, Америкага да җитди куркыныч тудырачагын бик яхшы аңлый. Изоляцияләнү рухы көчле булуга карамастан, 1941 елның мартында АКШ сенаты ленд-лиз законы ка¬ бул итә. Аның нигезендә АКШ фашизмга каршы көрәшүче дәүләтләргә хәрби техника, корал, сугыш кирәк-яраклары, транспорт чаралары, азык-төлек белән ярдәм күрсәтә. Ленд- лиз буенча килгән әйберләргә сугыштан соң, әгәр дә алар хәрби максатларда кулланылмаган булсалар гына, акча түләнергә тиеш була.
§ 16. Европа сугышыннан бөтендөнья сугышына 157 1941 елның августында АКШ һәм Бөекбритания Ат¬ ланта хартиясенә — сугыш вакытында һәм сугыштан соң хезмәттәшлек принциплары турында декларациягә кул куя¬ лар. Яклар яулап алуларга омтылмау, халыкның үзенә идарә формасын сайлап алуына хөрмәт белән карау, бәйсезлекләрен югалткан халыкларның суверенитетларын торгызу йөкләмә¬ ләрен үз өсләренә алалар. 1941 елның сентябрендә СССР Ат¬ ланта хартиясенең төп принципларын кабул итә, ноябрьдә ленд-лиз законы да киң таралыш ала. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Атланта хартиясе текстыннан (1941 ел, 12 август): Америка Кушма Штатлары президенты һәм Кушма Корольлек (Соединённое Королевство) галиҗәнаплары хөкүмәте вәкиле булган премьер-министр Черчилль, бергәләп киңәшкәннән соң, илләрнең милли сәясәтендә кайбер уртак принципларны ха¬ лыкка чыгаруны максатка ярашлы дип таптылар. Әлеге прин¬ ципларда аларның якты киләчәккә булган бөтен өмет-ышаныч- лары чагыла: 1) аларның илләре яңа территорияләр һәм табышлар алыр¬ га омтылмыйлар; 2) алар халыкның ирекле рәвештә белдерелгән теләге белән туры килмәгән территориаль үзгәрешләргә риза булмаячак¬ лар; 3) алар бөтен халыкларның үзләре яшисе килгән идарә формасын сайлап алуларын хөрмәт итәләр; алар көч куллану басымы астында бәйсезлекләрен югалткан халыкларның суве¬ рен хокукларын һәм үзидарәләрен торгызырга омтылалар; 4) үз йөкләмәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәп, алар барлык илләр—бөекләре дә, яшьләре дә, җиңүчеләре дә, җиңелүчеләре дә —икътисади яктан чәчәк ату өчен зарур булган сәүдәдән һәм дөньякүләм чимал чыганакларыннан бер үк дәрәҗәдә файдала¬ на алырдай яшәешне тәэмин итәргә тырышачаклар; 5) алар, икътисад өлкәсендә һәркайсына яхшы тормыш дәрәҗәсе, икътисади үсеш һәм социаль яктан тәэмин ите¬ лүне булдыру максатында, бөтен илләр арасында тулы хезмәт¬ тәшлеккә ирешергә омтылалар; 6) алар, нацистлар тиранлыгы тәмам юк ителгәннән соң, дөньяда барлык илләргә үз территорияләрендә имин көн
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр итәргә мөмкинлек бирүче тынычлык урнашуына, шулай ук дөнья халыкларының гомерләре буена курку да, мохтаҗлык та күрми яшәүләре тәэмин ителәчәгенә ышаналар; 7} андый тынычлык барысына да, бернинди тоткарлык¬ сыз, ирекле рәвештә, диңгезләр һәм океаннар буйлап йөзәргә мөмкинлек бирәчәк; 8) алар, реалистик һәм рухи карашлардан чыгып, дөньяның барлык дәүләтләре көч кулланудан баш тартырга тиеш дип саныйлар. Әгәр дә үз чикләреннән тыш агрессия белән янаучы яки янарга мөмкин дәүләтләр коры җир, диңгез һәм һава сугыш кораллары куллануны дәвам итәләр икән, булачак тынычлык сакланмаячак дип саныйлар, алар карашынча, алга таба гомуми иминлекнең киң һәм ышанычлы системасын булдыру өчен, илләр коралсызланырга тиеш. Алар тынычлык сөюче халыкларның ко¬ раллану газабыннан котылуын җиңеләйтәчәк барлык чараларны шулай ук хуплаячак һәм шуңа ярдәм итәчәк. АКШ һәм Бөекбритания хезмәттәшлегенең төп принцип- " ларына һәм алар тарафыннан игълан ителгән сугыш мак¬ сатларына сыйфатлама бирегез. Сугыш Европа һәм Төньяк Африканы гына түгел, Азияне дә чолгап ала. 1939 елда СССР-Германия арасында һөҗүм итешмәү турында шартнамә төзелгәннән соң, Япония Кытай белән сугышуын дәвам итә һәм Европадагы вакыйгаларның алга таба үсешен күзәтә. Франция җиңелгәч, ул Франция колониясе — Нинд-Кытайны басып ала. Япониянең идарәче даирәләре, Азия-Тын океан регионында хакимлеккә дәгъва итеп, шул юнәлештә экспансия башлыйлар. 1941 елның апрелендә Япония Советлар Союзы белән нейтралитет, ту¬ рында шартнамәгә кул куя. СССР җитәкчелеге аның үтәлүенә бик үк ышанмый да, әмма совет-япон килешүе, өлешчә булса да, Ерак Көнчыгышта Совет иле иминлеген гарантияли. 1941 елның 7 декабрендә Япония флоты, көтмәгәндә, АКШның Тын океандагы төп хәрби-диңгез базасы — Пёрл- Харборга һөҗүм итә. Анда булган бөтен корабльләр юк ителә яки зур зыян күрә. Бер үк вакытта Англиянең Азиядәге колонияләренә дә һөҗүм ясала. Нәтиҗәдә дөньяның зур
§17. Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы державаларының барысы да сугышка тартып кертелә. Герма¬ ния АКШка да сугыш игълан итә. Бу Гитлерга каршы коали¬ ция барлыкка килүгә соңгы этәргеч була. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 6 § 17 Сугышның беренче этабындагы төп вакыйгаларны әйтегез. Аларда СССРның урынын һәм ролен билгеләгез. Документ һәм параграф тексты нигезендә, «сәер су- гыш»ка сыйфатлама бирегез. Германиянең Көнбатыш илләрендә җиңел генә җиңү яу¬ лавын сез ничек аңлатасыз? Ни өчен Германия СССРны да тиз җиңәренә ышана? Немец хәрби командованиесенең исәп-хисаплары дөрес булып чыгамы? Сугышның беренче айларында СССР кичергән уңышсызлыкларның сәбәбе нәрсәдә була? Ни өчен Германиянең СССРдан «уздыру» максатында һөҗүм итүе турындагы фашистик пропаганда хәбәре хәзер дә популярлыгын югалтмый? Сез бу версиягә ни¬ чек карыйсыз? Гитлерга каршы коалиция ничек барлыкка килә? Ул нинди принципларга корыла? Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы Сугышка АКШ керү белән, фашистларга каршы коалиция формалашып бетә. 7942 елның 1 гыйнварын¬ да Өчлек пактына каршы сугыш алып баручы илләрнең хөкүмәтләре 26 дәүләт декларациясенә кул куялар. Алар, дошманны тар-мар итү өчен, бөтен чараларны да кулла¬ нырга, сепарат солых төземәскә йөкләмә алалар, сугыш¬ тан соң тынычлыкны Атланта хартиясе принципларына нигезләнеп урнаштырырга килешәләр. Декларациягә Өчлек пактының бер генә иле булса да сугыш игълан иткән теләсә кайсы ил килеп кушыла ала.
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 160 Гитлерга каршы коалиция төзелү Җиңүгә таба авыр юл АКШ сугышка кергәннән соң, Гитлерга каршы коалиция дәүләтләре матди яктан да, халык саны буенча да өстенлек ала. Әмма сугышта борылыш бик тиз генә булмый. 1941 ел¬ ның декабрендә немец гаскәрләре Мэскәү янындагы сугыш¬ ны оттыра. Шуңа карамастан вермахтның һөҗүмгә омтылы¬ шы әле кимеми. 1942 елның яз-көз айларында гитлерчылар Иделгә таба үтәләр, Төньяк Кавказга чыгалар. Африкада Германия-Италия армиясе Мисырга яный, Япония Малайяны, Бирма, Филиппинны, Индонезияне басып ала, Ьиндстан һәм Австралиягә керү юлларында аның гаскәрләре тора. 1942 елда сугышта тамырдан борылыш башлана. Төп ва¬ кыйгалар Совет-Германия фронтларында җәелә. 1942 елның ноябрендә Кызыл армия Сталинград янында контрһөҗүмгә күчә: Германиянең генерал Фридрих фон Паулюс команда¬ лыгындагы 22 дивизиядән торган зур берләшмәсен камап алып тар-мар итә. 1943 елның февралендә алар капитуляция ясый. Сталинград янындагы җиңелү Өчлек пакты илләре өчен һәлакәт белән бер була. Германия, сугышка сәләтлелеген торгызу максатыннан, «тоталь мобилизация» игълан итә. Көнчыгыш фронт немецларның бөтен булган резервын йо¬ тып бетерә, нәтиҗәдә союздашлар 1943 елның маена Италия- Германия гаскәрләрен Африкадан чыгаруга ирешәләр. Азия-Тын океан фронтларындагы хәл дә әкренләп үзгәрә башлый. 1942 елның июнендә Япония флоты Мидуэй утравы
§17. Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы янындагы сугышны оттыра. Бу Япониянең диңгез позиция¬ ләрен көчсезләндерә. 1943 елны Өчлек пакты илләре инициативаны үз куллары¬ на алмакчы булалар. Әмма 1943 елның июлендә Орлов-Курск дугасы сугышында немец-фашист гаскәрләренә җимергеч удар ясала. Совет армиясе, тагын берничә операциядә дошманны тар- мар итеп, контрһөҗүмгә күчә. 1943 елның сентябрендә союз¬ дашлар Италиягә килеп җитә. Муссолини хакимияттән чит¬ ләштерелә, яңа хөкүмәт Германиягә каршы чыга. Җавап итеп, Германия гаскәрләре Төньяк Италияне яулап ала һәм анда фашистик режим урнаштыра. Япония Цейлонны басып алырга һәм Яңа Гвинеяне оккупацияләргә ниятли. Әмма 1943 елда АКШ япон гаскәрләрен Тын океаннан кысрыклый башлый. 1944 елда Советлар Союзы үз территориясен тулысынча диярлек азат итә, аның гаскәрләре Көнчыгыш Европага керә. Финляндия, Болгария, Румыния сугыштан чыгалар, совет гаскәрләре Варшава һәм Будапештка җитәләр, Көнчыгыш Пруссия җирләрендә сугыш алып баралар. Союздашлар июньдә, икенче фронт ачып, Нормандиядә урнашалар. Фран¬ ция һәм Бельгия азат ителә. Сугыш Германия чикләренә ки¬ леп җитә. Гитлерчыларның Арденнада контрһөҗүмгә күчү һәм Англия-Америка гаскәрләрен диңгезгә төшерү омтылыш¬ лары нәтиҗәсез була. У. Черчилльнең шәхси үтенече буенча, СССР 1945 елның гыйнварында Көнчыгыш фронтта һөҗүмгә күчә, бу Германияне бөтен булган резервын Кызыл армиягә каршы ташларга мәҗбүр итә. Фашизмга каршы көрәштә Каршылык хәрәкәте аерым урын алып тора. Ул Германия-Италия гаскәрләре оккупацияләгән илләрнең милли-патриотик көчләрен берләштерә. Франциядә Каршылык хәрәкәтенең сугышчан оешмалары 1944 елның язында 0,5 млн кешелек армия туплыйлар. Ул Франциянең берничә шәһәрен (шул исәптән Парижны да) союздаш Англия- Америка гаскәрләре килеп җиткәнче азат итә. Югославиядә партизаннар сугышы киң колач ала. 1943 ел ахырына баш күтәрүчеләр отрядлары ил территориясенең яртысына дияр¬ лек контрольлек итә. Совет гаскәрләре белән бергә Югославия¬ не азат итүдә И осип Броз Тито (илнең булачак президенты) командалыгындагы Халык-азатлык армиясе катнаша.
Фашизмга каршы Европа һәм Азиянең башка дәүләт ха¬ лыклары да күтәрелә. Аларның сәяси карашлары антифашис¬ тик коалициягә кергән дәүләтләрнең өметләре һәм планнары белән һәрвакыт туры да килми. Грециядә инглизләр фашизм¬ га каршы көрәшчеләрнең коралланган төркемнәрен корал¬ сызландырырга тырышалар, ул төркемнәрдә коммунистларга зур урын бирелгән була. Бу хәл канкойгыч гражданнар сугы¬ шына китерә. Польшада Совет хөкүмәте Крайова Армиясенең отрядларына булышлык күрсәтми. Ул отрядлар Лондондагы поляк эмигрантлар хөкүмәтенә йөз тотканнар. Аларның үз планнарын совет командалыгы белән хәл итмичә генә Варша¬ ваны азат итәргә маташулары Германия гаскәрләре тарафын¬ нан аяусыз бастырыла. 1945 елның башына Германиянең жцңүгә бернинди дә өмете калмый. Ул бары тик 9 майда, фашистлар армиясенең төп көчләре тар-мар ителеп, совет гаскәрләренең Берлинны алулары һәм А. Гитлерның үз-үзен үтерүеннән соң гына ка¬ питуляция ясый. 1945 елның августында, союздашлары алдында үз бурыч¬ ларын үтәү йөзеннән, СССР Япониягә сугыш игълан итә. Аның Маньчжуриядәге коры ж,ир көчләренең зур төркеме санаулы көннәр эчендә тар-мар ителә. АКШ, 6 август көнне — Хироси¬ мага^ августта Нагасакига атом бомбасы ташлап, шәһәрләрне халкы белән бергә юк итә. Корбаннар саны йөзләрчә мең кешегә ж,итә. Атом һәлакәте районындагы кешеләрнең нур¬ ланыш тәэсиреннән коточкыч зур зыян күрүләре дистәләгән елларга сузыла. 1945 елның 2 сентябрендә Япония, Кызыл армия Маньчжурия һәм Төньяк Кореяда аның гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, капитуляция ясый. 1945 елда да Германия лидерлары сугыш барышында борылыш булыр дип өметләнәләр. Бу ышаныч нинди¬ дер бер «могҗизалы корал» белән бәйләнешле була. Германиядә хәрби-техник идеяләр континентара баллис¬ тик ракеталар һәм атом бомбалары ясау юнәлешендә, чыннан да, нык алга киткән була. Моннан тыш, фашист лидерлары Гитлерга каршы коалициядә каршылыклар туар, һәм болар аның таркалуына китерер дип ышана¬ лар. Мондый өметләрнең берсе дә акланмый.
§17. Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы 163 СССР һәм Көнбатыш илләре: үзара мөнәсәбәт мәсьәләләре Гитлерга каршы коалиция буенча союздашларның үзара мөнәсәбәтләрендәге бәхәсле мәсьәләләр СССР, АКШ һәм Бөекбритания лидерлары — И. В. Сталин, Ф. Д. Рузвельт, У. Черчилль катнашындагы конференциядә хәл ителә. Сугыш барышында шундый өч очрашу булуы билгеле — Тэһранда (1943), Ялтада (1945) һәм Потсдамда (1945). Җиңү белән уртак кызыксыну бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ләкин аларның күбесе яклар тарафыннан мәҗбүрият булганда гына һәм киләчәктә генә хәл ителәсе дип табыла. Союздашлар бер-берсенә тулысынча ышанып җитмиләр. Сугышның СССР өчен бик авыр булган вакытларында Көнбатыш илләре ленд-лиз буенча корал белән тәэмин итүне туктаткалап торалар. Соңрак алар бу адымнарын Сталинның Гитлер каршында капитуляция ясавыннан шикләнүләре белән аңлаталар. СССРның союздашларыннан канәгатьсезлеге үсә —1944 елның җәенә кадәр Кызыл армия Германиянең Европадагы төп көчләре белән көрәш алып бара, бу вакытта Англия һәм АКШ исә икенчел дәрәҗәдәге юнәлешләрдәге операцияләр белән чикләнәләр. Бу хәл, СССРның да, Гер¬ маниянең дә ныграк көчсезләнүенә ирешү максатында, алар икенче фронт ачу вакытын күрәләтә сузу өчен шулай эшлиләр дигән шик тудыра. АКШның идарәче даирәләрендә булачак дошманнарын хәлсезләндерү максатында сугышны сузу кур¬ сын яклаучылар үз карашларын яшермиләр дә. Аларның берсе — Гарри Трумэн (1944 елдан — вице-президент) 1945 ел¬ дан, Ф. Д. Рузвельт үлгәннән соң, АКШ президенты була. 1944 елда Англия һәм Америка дипломатлары сепарат солых турында Германия белән яшерен сөйләшүләр алып бара. Раз¬ ведка аша моны белгәч, Совет хөкүмәтенең үз союздашларына ышанычы тагы да кими. Ләкин сугыш барган вакытта, хәтта Германия капитуляция ясагач та, союздашлар арасындагы каршылыклар беренче планга чыкмый. АКШ һәм Бөекбритания өчен СССРның Япония белән сугышка керүе кулай була (шулай булмаган очракта, сугышның 1947 елга кадәр сузылуы ихтимал дигән караш¬
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 — 1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 164 лар да яши). Бөекбритания үзенең колониаль империя¬ сен саклап калырга, Европада үз позициясен ныгытырга исәп тота. 1944 елның октябрендә У. Черчилль, Мәскәүгә визит белән килгәч, И. В. Сталинга фашизмнан азат ителә торган илләрдә «йогынты баланслары» урнаштырырга тәкъдим итә. Англия үз йогынты сферасына Грецияне кертү бәрабәренә Румыниядә һәм Болгариядә СССРның өстенлек итүен танырга әзер булуын әйтә. Венгрия һәм Югославиядә ике илнең мәнфәгатьләре бер дәрәҗәдә куелырга (50 % ка 50 %) тиеш була. Совет лидеры әлеге тәкъдимне җавапсыз калдыра. СССР ягыннан Италиянең Төньяк Африкадагы элеккеге колонияләренә контрольлек итүне үз өстенә алуга кызыксыну белдерелә. Советлар Союзы 1939 — 1940 елларда ирешкән террито¬ рияләр аерым каршылыклар тудырмый. Финляндия һәм Ру¬ мыния Германиянең союздашлары булганлыктан, СССРга кушылган территорияләрен аларга кире кайтару турында сүз күтәрелми. Тәһран конференциясендә (1943) Рузвельт, АКШның, Литва, Латвия, Эстониянең СССР составына керүен законлы дип санамаса да, Балтыйк буе илләре аркасында кон¬ фликтка керергә теләмәвен Сталинга ачык итеп әйтә. Ялта кон¬ ференциясе барышында союздашлар Көнбатыш Украинаның һәм Көнбатыш Белоруссиянең Советлар Союзына керүе белән килешүләрен әйтәләр. Польшага Германиянең көнчыгыш һәм көнбатыш җирләренең бер өлешен бирү күздә тотыла. Поляк эмигрантлары хөкүмәтенең СССР белән мөнәсә¬ бәтләре 1943 елда өзелә. Моңа Катыньда (Смоленск янын¬ да) НКВД тарафыннан атылганнарның, шул исәптән по¬ ляк офицерларының да, җирләнгән урыны ачыклану сәбәп була. 1943 елда совет җитәкчелеге Коминтернны тарата. Мон¬ дый карарның сәбәпләре күптөрле була. И. В. Сталин чит ил «дуслар»ының ярдәменнән баш тартырга уйламый. Шулай булса да сугыш елларында чит ил коммунистлары белән ара¬ лар бозылып тора. Әмма алар фашизмга каршы көрәш алып баруны дәвам итәләр, бу бәйләнешләр Каршылык хәрәкәтендә дә зур роль уйный. Нәтиҗәдә чит ил коммунистлары Мәскәү күрсәтмәләреннән һәм ярдәменнән башка да мөстәкыйль эш
§17. Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы 165 итәргә сәләтле милли көчкә әйләнәләр. Алай гына да түгел, Сталин Гитлерга каршы коалиция буенча союздашларына фашизмны җиңү СССР өчен идеологик ниятләрдән өстенрәк булуын күрсәтә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ И. В. Сталин белдерүеннән (1943 ел, 28 май): Коммунистик Интернационалны тарату дөрес һәм вакытлы булды, чөнки ул барлык азатлык сөюче милләтләрне уртак дош¬ ман—гитлеризмга каршы туплауны җиңеләйтә. Коммунистик Интернационалны тарату дөрес, чөнки: A) Ул гитлерчыларның Мәскәү, имештер, башка дәүләтләр тормышына тыкшынырга һәм аларны «большевиклар» итәргә ниятли дигән ялаларын фаш итә. Бу ялганга моннан соң нокта куела. Б) Ул эшчеләр хәрәкәтендә коммунистлар дошманнары та¬ раткан, төрле илләрдәге коммунистлар партияләре үз халык¬ ларының мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, читтән килгән боерык буенча эш итәләр дигән ялганны фаш итә. Бу ялганга да нокта куелырга вакыт җитте. B) Ул азатлык сөюче илләрнең патриотларына үз илләренең алдынгы көчләрен, нинди партиядә торуларына һәм дини ина¬ нуларына карамастан, фашизмга каршы көрәшү өчен, бердәм милли-азатлык лагерена берләштерү эшен җиңеләйтә. Г) Ул барлык илләрнең патриотларына азатлык сөюче халык¬ ларны, гитлеризмның дөньякүләм хакимлегенә каршы көрәшү өчен, бердәм халыкара лагерьга туплау эшен җиңеләйтә, моның белән ул киләчәктә халыкларның тигезхокуклылык нигезендә хезмәттәшлек итүенә юл ача. Мин әлеге хәлләр барысы бергә союздашларның бердәм фронтын ныгытырга һәм башка берләшкән милләтләрнең Гит¬ лер тираниясен җиңү өчен көрәшендә җиңү яуларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Сез Коминтернны тарату «дөрес» һәм «вакытлы» булган м дип уйлыйсызмы? «Союздашларның бердәм фронты» дигәннән нәрсә аңлыйсыз?
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 —1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 166 Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре Икенче бөтендөнья сугышы кешелек тарихында иң масштаблы һәм иң һәлакәтле сугышка әверелә. Европада гына да 50 млн кеше һәлак була. 1914 —1918 еллардагы сугыштан аермалы буларак, бомбага тоту нәтиҗәсендә, шулай ук халкы «кимче¬ лекле» дип игълан ителеп оккупацияләнгән территорияләрдә корбан булучылар саны сугыш хәрәкәтләрендәгедән бер дә ка¬ лышмый. Сугышта иң зур югалтуларга дучар булучы илләр: Кытай — 35 млн, СССР — 26,6 млн, Польша — 5,6 млн га якын, Югославия —1,8 млн, Германия — 6,5 млн, Япония 2,6 млн кешесен югалта. Дөньяның күпчелек дәүләтләре халыклары һәм хөкүмәтләре халыкара-хокук нормаларын һәм бурычларын бар дип тә белмәгән эгоистик, үз мәнфәгатен генә кайгыртучы сәясәтнең үтә куркыныч булуын тәмам төшенәләр. Бу — сугышның иң мөһим сабагы була. Сугыш башлаган державаларны тар-мар итү, аларның башлыкларын хәрби җинаятьчеләр дип атау, аларга халыкара трибунал тарафыннан җәза билгеләү—бо¬ лар барысы да сәясәтчеләрнең, халыкка үлем һәм коточкыч хәсрәтләр китергән гамәлләре өчен, тарихта беренче тапкыр шәхсән җавап тоту мисалы булалар. Антифашистик коалициягә кергән дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр сугыштан соңгы елларда кискенләшеп китә. Җиңүдә кемнең өлеше зуррак һәм хәлиткечрәк булу турында бәхәсләр туа. Аерым алганда, күп кенә совет тарихчылары СССР Германия белән Японияне тар-мар итүгә берьялгызы гына ирешә дип ышандырырга тырышалар. Ә Көнбатыш илләрендә Советлар Союзының фашизмны җиңүгә хәлиткеч өлеш кертүен танырга теләмиләр. СССР-Германия фронтында Германия коры җир көчләренең 2/3 өлеше юк ителә. Үз чиратларында союздашлар Италиянең төп көчләрен юк итәләр, Германия территориясен бомбага тоталар: аның икътисади потенциалын җимерәләр. Гер¬ маниянең икътисады сугыш азагында да әле көчен югалтмый. 1944 ел уртасына кадәр Германиядә корал һәм сугыш кирәк- яраклары җитештерү үсә, илнең сугышка сәләтлелеге дә кимемәгән була. Англия һәм АКШның Нормандиягә ке¬ рүе Германиягә сугышны сузарга комачаулый, сугыш анда
§17. Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы 167 атом-төш коралы барлыкка китерер иде. Моннан тыш, Тын океандагы сугыш авырлыкларын союздашлар күтәрә. Җит¬ мәсә, Япониянең коры җир хәрби көчләренең бер өлеше Кы¬ тайда була. Аның Икенче бөтендөнья сугышында нинди роль уйнавы турында, гадәттә, бөтенләй әйтмиләр. Җиңүгә Каршылык хәрәкәте дә зур өлеш кертә. СССР, Югославия, Польша, Франция, Бельгия, Греция, Норвегия һәм башка күп кенә илләрнең оккупацияләнгән территорияләрендә антифашистлар эшчәнлеге җәелә. Сугышның беренче елла¬ рында Германия партизаннарга каршы көрәштә Көнбатыш илләренә каршы сарыф иткәннән дә күбрәк көч куя. Көнчыгыш фронтның Икенче бөтендөнья сугышындагы роле Дата Герма¬ ниянең барлык гаскәрләре (дивизия¬ ләре) СССР- Германия фрон¬ тында % ларда Башка фронт¬ лар % ларда Оккупа¬ циялән¬ гән тер¬ рито¬ рияләр % ларда 22.06. 1941 217 153 69,6 2 0,9 62 29,5 1.07. 1942 241 184 76,3 3 1,2 54 22,5 1.07. 1943 296 196 66,0 8 2,7 92 31,3 1.07. 1944 337 172 51,8 98 28,8 64 19,2 1.01 1945 300 179 60,6 107 34,9 14 4,5 СССР өчен ленд-лиз буенча корал белән тәэмин ителеш зур әһәмияткә ия була. Ул СССРда җитештерелгән сәнәгать продукциясе гомуми күләменең 4 % ын гына тәшкил итсә дә, техника һәм аерым кораллану буенча аның роле зур була: самолётлар буенча 13 % , танклар 7 % , автомобильләр буенча 200 %. Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелү Антифашистик коалициягә кергән 50 дәүләт делегатлары Сан-Францискодагы конференциядә (1945 ел, апрель — июнь айлары) Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) төзиләр.
5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920 — 1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр 168 Аның максаты тынычлык һәм халыкара иминлек тәэмин итү була. БМО Уставындагы төп принциплар: кеше хокукла¬ рын һәм кешелек сыйфатларын хөрмәт итү; аз һәм күп санлы милләтләрнең тигезлеге; халыкара йөкләмәләрне һәм халык¬ ара хокук нормаларын үтәү; БМОга катнашучыларның соци¬ аль үсеш һәм кешеләрнең тормышын яхшырту яклы булуы. Икенче бөтендөнья сугышын булдырмый кала алмаган Милләтләр Лигасының уңышсыз эшчәнлеге сабакларын да исәпкә алу омтылышы күзәтелә. Милләтләр Лигасыннан аермалы буларак, БМО төзүчеләр Устав принципларын уни¬ версаль дип белдерәләр, ягъни алар барлык дәүләтләр, шул исәптән ул оешмага кермәгәннәр өчен дә мәҗбүри саналалар. Аның мөһим органы булып Куркынычсызлык Советы тора, ул үз составына даими әгъза итеп иң зур дәүләтләрне — БМОны оештыручы АКШ, СССР, Кытай,Англия һәм Францияне ала. Нинди дә булса һөҗүмгә дучар булган теләсә кайсы дәүләт, агрессияне туктату өчен, хәтта хәрби чаралар да куллану хо¬ кукына ия Куркынычсызлык Советына мөрәҗәгать итә ала. XX гасыр азагына дөньяның барлык илләре дә диярлек БМОда әгъза булып тора. Бу күренеш халыкара тормышта хокук өстенлеген раслау өчен бик әһәмиятле була. Шул ук вакытта БМО эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге Куркынычсызлык Советы даими әгъзаларының бер фикердә булуыннан тора, аннан башка санкция һәм хәрби көч куллану турында ка¬ рарлар кабул ителә алмый. Бер фикердә булу принцибы бөек державаларның берәрсенә каршы БМОны куллану куркы¬ нычын бетерергә мөмкинлек бирә. Шулай булуга карамастан алар арасында бәхәсләр, хәтта конфликтлар туган очракларда БМОның йогынтысы кинәт кими, бу соңрак—«салкын су¬ гыш» чорында — шулай булып чыга да. Сораулар һәм биремнәр 1 2 «Икенче бөтендөнья сугышының төп вакыйгалары» тема¬ сына җәенке план төзегез. Сугышның мөһим борылыш чорларын аерып күрсәтегез. Гитлерга каршы коалиция илләренең үзара мөнәсәбәтләре ничек үсә? Бу коалиция сугышның барышында һәм нәти¬ җәләрендә нинди роль уйный?
§17. Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы 169 3 4 5 6 Икенче бөтендөнья сугышының нәтиҗәләрен һәм аның кешелек дөньясы өчен сабакларын ачып күрсәтегез. Бе¬ ренче һәм Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен ча¬ гыштырыгыз, нәтиҗәләр ясагыз. Гитлерга каршы коалициянең фашизмны җиңүгә керткән өлеше турында төрле карашларны әйтегез. Сез аларның кайсысы яклы? Җавабыгызны нигезләгез. Гитлерга каршы коалиция әгъзалары арасында нинди фикер аермалары булган? Сез ничек уйлыйсыз, фашизм¬ ны җиңү аларны кискенләштергәнме, әллә җайлаганмы? Ни өчен? Берләшкән Милләтләр Оешмасы кайда, нинди максат белән һәм нинди принципларда оеша? Аның Милләтләр Лигасыннан аермасы нәрсәдә?
§18 6 нчы бүлек РУХИ ТОРМЫШ ЬӘМ ДӨНЬЯ МӘДӘНИЯТЕ ҮСЕШЕ Бөтен заманнарда да, өлгереп җиткән үзгәрешләрне сәясәтчеләр тормышка ашыра башлаганчы ук, үзгәртеп коруларның кирәклеге турындагы идеяләр формалашыр¬ га гына түгел, ә халыкның киң катлауларын яулап алыр¬ га тиеш була. Яңа идеяләрнең формасы һәм эчтәлеге һәрвакыт җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен, аның сәяси куль¬ турасы торышын чагылдыра. Мәсәлән, Европада дини аң өстенлек иткән чорда яңа идеяләр ересь, альтернатив тәгълиматлар рәвешендә чыгыш ясый. Мәгърифәтчелек дәвере кешегә югары көчләр кулындагы корал итеп кенә карауны алга куйган дини-мистик күзаллауларны җимереп ташлый. Дөньяны рациональ аңлату кешенең үз мөмкинлекләрен ачу һәм тормыш шартларын актив үзгәртә алу сәләтенә ышануга нигезләнә. XIX гасырда яңа идеяләр аның табигать фәннәре һәм техника өлкәсендәге казанышлары белән бергә фәнни белемнәргә нигезләнә башлый. Кешелек тормышында¬ гы фәннең роле XX гасырда тагын да арта. Шул ук ва¬ кытта, кешеләрнең социаль һәм сәяси яктан үз-үзләрен тотышындагы яңа сыйфатларны бәяләүгә бәйле рәвештә, рухи мәдәниятнең әһәмияте алга чыга. XX гасырның беренче яртысында рухи тормыш XX гасыр башына әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә, театр сәнгатендә бик күп яңа агымнар һәм юнәлешләр барлык¬ ка килә. Алдынгы иҗат әһелләре арасында пессимизм, киләчәк хакында борчылу арта, үткәндәге фәлсәфи һәм тарихи-мәдәни мирасны кабат барлау омтылышы көчәя. Мондый фикер-караш җәмгыять тормышының иң төрле өлкәләрен колачлаган үзгәрешләрне чагылдыра. Табигать фәннәрендәге уңышлар дөнья хакындагы гадиләштерелгән
§ 18. XX гасырның беренче яртысында рухи тормыш 171 күзаллауларны юкка чыгара. Җәмгыятьнең аларны хәл итү өчен әзер булмавы нәтиҗәсендә, социаль проблемаларның кискенләшүе массакүләм партияләр һәм профсоюзлар бар¬ лыкка килү белән бәйле социаль ризасызлык хәрәкәтләре, митинглар, манифестацияләр иҗат интеллигенциясен бер үк вакытта куркыта да, сокландыра да. Ул, төгәл социаль кыса¬ ларга куелган элекке дөньяның үткәннәрдә калуын тоеп, аңа алмашка нәрсә килүен аңларга омтыла. Тарихны яңадан барлау Үзләрен цивилизацияле дип исәпләгән милләтләр арасын¬ да кабынган Беренче бөтендөнья сугышы Европа цивили¬ зациясенең киләчәгенә өметсез карашлар тудыра. Күп кенә фикер ияләре, мәсәлән, немец философы Освальд Шпенглер кебекләр, Европа мәдәнияте кояшына бик тиз баю юрыйлар. Рус философы Н. А. Бердяев «яңа Урта гасыр» эрасы ки¬ леп җитүе турында яза. Европа интеллигенциясе Көнчыгыш халыклары (Тибет, Кытай, Япония, Ьиндстан), Африка халык¬ лары, Америка индеецлары, Колумбка кадәрге Америка һ.б. мәдәниятенә мөрәҗәгать итә. XIX гасырда фәндә җәмгыятьнең даими камилләшә ба¬ рып, алгарышлы үсеше турындагы фикер өстенлек итә. Әмма хәзер тарихның мәгънәсенә төшенергә теләүче күп кенә фи¬ кер ияләре әлеге карашның дөреслеген шик астына куялар. Инглиз тарихчысы Арнолд Джозеф Тойнби дөнья үсешен тууларыннан алып какшауларына һәм җимерелүләренә ка¬ дәр үзенчәлекле яшәү циклы узган локаль цивилизацияләр алышыну процессы буларак карый. Ул яшәгән чордагы Көнбатыш цивилизациянең әлеге циклны өзәрлек көче бар¬ мы, үсешенең яңа үрләренә җитә алырмы? Тойнби әнә шул сорауга җавап эзли. Шуның белән бергә, ул дөньяда бара тор¬ ган үзгәрешләрнең эзлекле үсешен дә кире какмый. Галим фикеренчә, һәрбер цивилизация элекке культуралар каза¬ нышларына таяна һәм шуңа күрә кешелек тарихында сый¬ фаты ягыннан яңа этап булып тора. Үсеш процессы инде җитештерү һәм куллану күләмнәрен фәкать механик арттыру рәвешендә генә кабул ителми.
ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ: Х.Ортега-и-Гассетның «Массалар восстаниесе» кита¬ быннан (1929—1930): Европа ниндидер сәер һәм авыру хәлдә. Европага хас ка¬ гыйдәләр үз көчләрен җуйды, ә башкалары әлегә күренми. Европа идарә итүдән туктый, ә аны алыштыручы юк диләр. Ев¬ ропа исеме астында, барыннан да элек, Англия, Франция һәм Германия триумвираты күздә тотыла. Планетаның алар биләгән өлешендә кешелек яшәешенең дөньяны үзгәртерлек модуле эшләнә. Һәм әгәр дә, хәзер раслаганча, әлеге өч халык түбәнгә тәгәрәгән һәм аларның тормыш программасы көчен югалткан икән, дөньяның таркалуына гаҗәпләнәсе дә юк <...> Европаның дәвамчысы булган очракта, аның идарәсе тә¬ мамлануы ул кадәр үк җитди тоелмас та иде. Әмма аны көтәр урын юк. Карл Ясперсның «Тарихның башлангыч чорлары һәм аның максаты» китабыннан (1949): Хәзерге вакытта без барыбыз да тарихлар кисешкән за¬ манда, инде йөз ел элек үк антик дөньяның бетүе белән ча¬ гыштырылып, аннан соң аның Европа һәм Көнбатыш мәдәнияте өчен генә түгел, бәлки бөтен дөнья өчен дә чиксез әһәмиятен тирәнрәк тоя башлаган чорда яшәвебезне төшенәбез. Бу техни¬ ка гасырының нәтиҗәләре кешенең хезмәт, тормыш, фикерләү, символика өлкәсендә мең еллар буе үзләштергәннәренең һәм¬ мәсен юкка чыгарыр, мөгаен <...> Техника кешенең аны чолгап алган мохиттәге көндәлек тор¬ мышын тамырдан үзгәртеп, хезмәт процессын һәм җәмгыятьне бүтән өлкәгә, массакүләм җитештерү өлкәсенә күчәргә мәҗбүр итте, бөтен яшәешне ниндидер техник механизм, бөтен пла¬ нетаны бердәм фабрика өлкәсенә әверелдерде. Шуның белән бергә, кеше үзенең тамырларыннан тулысынча аерыла бара, һәм бу хәзерге көнгәчә дәвам итә. Ул Ватаны булмаган Җир кешесенә әйләнә, традицияләрнең дәвамчанлыгын югалта. Аның рухы өйрәнергә сәләтле булуга һәм файдалы гамәлләр башкаруга кайтып кала. Әлеге үзгәртеп корулар чоры, барыннан да элек, җимергеч сыйфатка ия. Бүгенге көндә без үзебезгә кирәкле тормыш рә¬ вешен табу мөмкин түгеллекне тоеп яшибез. Хәзер дөньяда ае¬ рым кешенең үзаңына таяныч булырдай чын һәм ныклы кыйм¬ мәтләр күп түгел.
§ 18. XX гасырның беренче яртысында рухи тормыш 173 А. Дж. Тойнбиның «Цивилизация тарих хөкеме каршын¬ да» хезмәтеннән (1950 еллар): Көнбатыш дөнья үзенең киләчәге өчен бик тынычсызга әйләнде, һәм үзебезгә янаган куркыныч хәлдән борчылуы¬ быз—табигый күренеш. Ә хәл, чыннан да, хәтәр. Безгә билгеле мәгълүматлар яктылыгында тарихны күзәтү шуны күрсәтә ки, хәзерге вакытка тарих, җәмгыятьнең безнең Көнбатыш дөньяга караган төре рәвешендәгесен кабат тудырып, якынча 20 тап¬ кыр кабатланды, һәм, безнең җәмгыятебезне санамаганда, цивилизация дип аталган мондый төр җәмгыятьләр инде үлеп беттеләр яки юкка чыгу алдында торалар. Алай гына да түгел, әлеге үле яки үлеп баручы цивилизацияләрне үзара чагыш¬ тырып, җентекләп тикшереп караганда, без аларның чатнйу, җимерелү һәм таркалу процессларының кабатланучы схемасы күрсәткечен табарбыз. Табигый ки, без үзебезгә тарихның нәкъ менә бу кисәге безнең очракта да котылгысыз кабатланырга тиеш түгел микән дигән сорау куябыз. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен үз хезмәтләрен төрле вакыт- » та язган авторлар Көнбатыш цивилизациянең киләчәген бәяләүдә бердәм карашта торалар? Әлеге бәяләмәләр нинди? Бу XX гасырның беренче яртысындагы кайсы вакыйгалар белән бәйле булырга мөмкин? Кеше турындагы фән яңалыклары һәм фәлсәфәнең үсеше Кешегә карата артык гадиләштерелгән карашларны җиңеп чыгу галимнәрнең фикерләү рәвешенә һәм дөньяны танып белүенә зур йогынты ясый. Культурология, психология, со¬ циология кебек фәннәр барлыкка килә. Философия фәнендә XX гасырның беренче яртысында төп ике юнәлеш: иррационалистик һәм рационалистик-праг- матик юнәлешләр аерыла. Иррационализм өлешчә Англиягә күчеп киткән Австрия психиатры Зигмунд Фрейд тикшеренүләренә таяна. Фрейд кеше психикасының берничә баскычтан торган катлаулы төзелешкә ия булуын исбатлый. Кешенең аң белән таны¬ ла торган индивидуаль «Мин»еннән башка, «Миннән тыш» («сверх-Я»)— ата-анадан үзләштерелгән,кешенең җәмгыятьтә
174 6 нчы бүлек. Рухи тормыш һәм дөнья мәдәнияте үсеше үз-үзен тотышын билгели торган әхлакый кыйммәтләр, һәм «Ул» («Оно») — кеше үзе аңлап бетерә алмый торган ин¬ стинктлар һәм теләк-омтылышлардан гыйбарәт психиканың нигезе бар. Соңгылары, галим фикеренчә, күпмедер дәрәҗәдә кешенең үз-үзен тотышын билгелиләр, ә үз-үзеңне тотуда, кеше культурасында «нормаль» һәм «нормаль булмау» ара¬ сындагы чик шартлы нәрсә. Ул төгәл приборлар белән түгел, ә төрле җәмгыятьләрдә бертөрле булмаган, вакытлар узу белән үзгәрә торган фикер, хөкемнәренә, дини ышануларына карап эш итүче кешеләр тарафыннан билгеләнә. Швейцария психиатры Карл Густав Юнг 3.Фрейд идея¬ ләрен тагы да үстерә. Ул кешенең тормыш мәгънәсенә, эшчән- леккә, яхшылыкка һәм яманлыкка, гаделлек һәм гаделсез¬ леккә карата мөнәсәбәте нәкъ менә культурада чагылыш таба дип саный. К. Юнг фәнгә «күмәк,аң катнашыннан тыш» дигән тө¬ шенчә кертә. Аның карашынча, һәрбер шәхеснең фикерләве, күзаллавы нигезендә ниндидер беренчел образлар — архетип лар ята. Алар бөтен кешеләрдә дә бердәй һәм бик борынгы заманнарда, әле кеше табигать белән бергәлектә яшәгән чорда ук формалашканнар (Җир-ана, зирәк аксакал, иблис образла¬ ры). Архетиплар мифологиядә, диндә, магия, сәнгатьтә чагы¬ лыш таба һәм аларга кешенең табигатьтән ерагая баруын аз булса да җиңеләйтү вазифасы йөкләнә. Аңның үсешенә карап, аеруча индустриаль җәмгыять дәверендә, ул күзаллаулардагы архетипларга бирешмәүчәнрәк була бара. Нәтиҗәдә, аерым гына түгел, массакүләм психозлар таралыш ала, алар исәбенә Юнг восстаниеләр, сугышлар, революцияләрне кертә. Француз философы Клод Леви-Стросс кеше шартлы бил¬ геләрне, тамгаларны (хәрефләр, саннар) аңлы рәвештә куллан¬ са да, культура өлкәсендә кеше акылның аң катнашыннан тыш башлангычларын белдерә торган тамгалар дөньясын барлыкка китергән дип саный. Шуңа да рухи культура шарт¬ лы, ул тамгаларга, иррациональ башлангычларга һәм төшен¬ чәләргә корыла. XX гасырның беренче яртысында җитештерү күләмнәренең артуы нәтиҗәсендә, күп кенә товарлар бихисап кешеләр куллануына барып ирешә. Байтак философлар, аерым ал-
§ 18. XX гасырның беренче яртысында рухи тормыш 175 гнида Йохан Хёйзинг һәм Хосе Ортега-и-Гассет фикеренчэ, җәмгыятьтә хезмәтне, җитештерүне һәм куллануны идеалга Һәм табыну объектына әйләндерүче утилитар, тормышка ма¬ териалистик караш урнаша башлый. Ул чын культура рухын юкка чыгара, аны белеме чамалы булган массалар өчен бар¬ лыкка китерелгән продукция алмаштыра, шул ук вакытта чын рухилык бары тар элитар тирәлектә генә сакланып кала. Мәдәният тормышына карата рационалистик-прагматик мөнәсәбәткә нигез салучы булып Америка философы Джон Дьюи исәпләнә. Ул танып белү һәм иҗатны үз гамәлләреңне ра¬ циональ оештырырга мөмкинлек бирүче тормыш мәсьәләләрен хәл итү чаралары итеп кенә карый. Кеше үз тормышында уңышка ирешсә, ул Дж.Дьюи фикеренчә, әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яши һәм шуннан нәфасәти (эстетик) ләззәт ала. Бу очракта сәнгатьнең мөстәкыйль танып белү һәм рухи әһәмияте юк. Ул—тормыш тәҗрибәсен гомумиләштерүнең аерым фор¬ масы гына. Әгәр кешенең көндәлек тормышта куллануы белән бәйле булмасалар, үткәндәге мәдәният үрнәкләре бары музей экспонатлары буларак кына кыйммәткә ия дип саный Дьюи. Нәкъ менә XX гасырда мәдәниятне һәм сәнгатьне идея- сәяси максатларга ирешү чаралары итеп карау тарала. Еш кына мәдәният эшлеклеләре үзләре дә сәяси көрәштә кат¬ нашалар. Германиядә 1931 —1933 елларда—«Революцион рәссамнар берлеге», Франциядә 1932—1935 елларда «Рево¬ люцион язучылар һәм рәссамнар ассоциациясе» яшәп килә. Мексикада 1910—1917 еллардагы революцион вакыйгалар йогынтысында «Техника һәм сәнгать хезмәткәрләре револю¬ цион синдикаты» оеша. Мондый оешмалар башка илләрдә дә күзәтелә. Революцион сәнгатьнең төп сыйфаты җәмгыятьнең социаль проблемаларына игътибар юнәлтү, халык массалары¬ на аңлаешлы булырга омтылу, аларны хәрәкәт итәргә чакы¬ рудан гыйбарәт була. Сәнгатьне сәяси максатларда файдалану милләтчелек идея¬ ләрен таратуда ачык күренә. Гасыр башындагы һәм 1920— 1930 еллардагы Германияне моңа мисал итеп карарга мөмкин.
176 6 нчы бүлек. Рухи тормыш һәм дөнья мәдәнияте үсеше Данлы үткәннәрне, чын мәгънәсендә «халыкчанлыкны» мак¬ тау матур әдәбиятта, сәнгатьтә, гадәттә, крестьян дөньясын идиллия итеп сурәтләүгә кайтып кала. Боларның һәммәсе милли үзаңның канәгатьсезлеген яки кимсетелүен чикләргә тиеш була, хакимияткә реваншчы һәм милләтче партияләр килүгә рухи җирлек әзерли. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 §19 Җәмгыять үсешендә рухи мәдәният нинди урын тота? Ни өчен XX гасырда аның әһәмияте арта? XX гасырның беренче яртысында дөнья илләренең рухи тормышында, мәдәниятендә барган үзгәрешләрнең сезнең карашка иң әһәмиятлеләрен әйтеп бирегез. Фәлсәфи, социаль фикер үсеше нинди проблемаларны чагылдыра? Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла, кеше һәм җәмгыять турындагы күзаллауларга нинди яңалык алып керәләр? Җәмгыятьнең рухи тормышына нинди йогынты ясыйлар? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен 3.Фрейд идеяләре безнең чорда да шактый киң тарала? Ни өчен XX гасырның беренче яртысында «Европа кояшы баешы» идеяләре киң популярлык казана? Сез ничек уйлыйсыз, Европа цивилизациясенең киләчәгенә песси¬ мистик карашлар никадәр нигезле була? Рәсем сәнгате һәм архитектура Рәсем сәнгатендә XIX гасырда барлыкка килгән стиль һәм юнәлешләр XX гасырның беренче яртысында да үсешен дәвам итә. Импрессионизмнан модернга Клод Моне, Огюст Ренуар, Эдгар Дега кебек импрессионистлар дөньяның матурлыгын кеше тирәсендәге гап-гади предметлар һәм күренешләрне буяу төсмерләре аша тасвирлап күрсәтергә омтылалар. Аларга алмашка килгән постимпрессионизм тирәлекне «киңәйтергә» тырыша. Постимпрессионист рәссам¬
§19. Рәсем сәнгате һәм архитектура 177 нар — Поль Сезанн, Винсент Ван Гог, Поль Гоген яңа сурәтләү алымнарын эшлиләр, тормыш фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итәләр. XIX—XX гасырлар чигендә Европа һәм Америка сәнгатендә модерн стиле (ягъни яңа, заманча) барлыкка килә, ул рәсем сәнгатен, төзелеш сәнгатен, гамәли бизәлеш сәнгатен чол¬ гап ала. Символистлар шигърияте аның рухи игезәге бу¬ лып санала. Модерн стилендәге биналарга индивидуальлекне ассызыклау, салмак кына үзара бер-берсенә күчүче өслекләр, купшы бизәкләр төшерү, төсле керамика куллану хас. Әлеге юнәлешнең күренекле вәкилләре исәбенә испан архитекторы Антонио Гауди һәм бельгияле Хенри ван де Велде керә. Модерн стиле массакүләм сатып алучыга исәпләнгән про¬ дукция, ягъни обойлар, лампалар, савыт-саба һәм җиһазлар җитештерүдә кулланылу сәбәпле, аеруча мәшһүрлек казана. Алар салмак формалары һәм пастель төсмерләре белән ае¬ рылып тора. Австрия рәссамы Густав Климт иҗатын рә¬ сем сәнгатендә модернның классик үрнәге итеп карарга мөмкин. Индустриаль җәмгыять сәнгате Давыллы Беренче бөтендөнья сугышы вакыйгалары, револю¬ цион үзгәрешләр, бик тиз техник прогресс дөньяны танып белүнең яңа сәнгати формалары барлыкка килүгә китерә. XX гасыр башында сәнгатьтә (музыка, әдәбият, рәсем сәнгате) килеп чыккан агымнар модернизм буларак аңлатыла. Модер¬ нист рәссамнар чынбарлыкны реалистик чагылдыру тради¬ цияләрен тулысынча инкарь итәләр. Модернизм юнәлешләренең берсе примитивлык — рәссам¬ ның дөньяны «балалар күзләре» белән күрергә тырышуы, аның иң гомуми, бөтен кешегә дә аңлаешлы сыйфатларын гәүдәләндерүе. Примитивлыкны нигезләүчеләрнең берсе — фразцуз Анри Руссо. Әлеге стильгә иҗатының элгәреге чо¬ рында француз рәссамы Анри Матисс та мөрәҗәгать итә. Кубизмны алга сөрүчеләр француз рәссамнары төркемендә Пабло Пикассо, Жорж Брак, Фернан Леже, Гийом Аполли¬ нер һ.б. була. Алар предметның тышкы күренешен түгел, ә конструкциясен, архитектоникасын бирергә, дөньяны үзара
бәйләнгән дөрес геометрик фигуралар рәвешендә сурәтләргә омтылалар. Италиядә барлыкка килгән иҗат стиле футуризм XX га¬ сыр башының типик күренешенә әверелә. Ул кешелек тормы¬ шына индустриаль дәвер алып килгән яңалыкны данлап кына калмый, бәлки киләчәк мәдәниятен төзүгә дә дәгъва итә. 1909 елда барлыкка килгән футуризм манифесты (авторы—язучы Фелиппе Томмазо Маринетти) «иске дөньяны» һәм аның һәйкәлләрен җимерергә өнди, су¬ гышка, золымга, революциягә, техника казанышларына дан җырлый. Футуристлар яңа техника һәм яңа шәһәрләр турында гына түгел, кешеләрнең яңа расасы турында да хыялланалар. Футурист рәссамнар Умберто Боччони, Карло Карр, Луиджи Руссоло хәрәкәт һәм үзгәреш дина¬ микасын күрсәтеп бирәләр. Руссоло шулай ук футуризм¬ ны музыкаль иҗатта гәүдәләндерергә омтыла. Ул, гудок¬ лар, язу машинкалары, төймәле санау җайланмасы һ.б. предметларны файдаланып, механик шаулар музыка¬ сын иҗат итә. Кагыйдә буларак, футуристлар җәмгыять тормышындагы кискен үзгәрешләрне яклый. Мәсәлән, Маринетти, фашизмны теләсә нинди утопияне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче үзенчәлекле футуристик эксперимент дип исәпләп, Муссолини белән якыная. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Ф.Т.Маринетти «Манифесты»ннан (1909 ел, 20 фев¬ раль): Без яшь, көчле, тулы куәткә яшибез, без футуристлар <...> Яле, куллары пешкән данлы ут кабызучылар кая анда? Әйдәгез әле бирегә! Утны китапханә киштәләренә китерегез! Каналлар¬ дагы суны музей төрбәләренә юнәлтегез һәм аларны батыры¬ гыз! Һәм агым борынгы рәсемнәрне агызып алып китсен! Кәйлә һәм көрәкләр алыгыз! Борынгы шәһәрләрне җимерегез! <...> Кайда да булса түгел, ә Италиядә без бу манифестны игъ¬ лан итәбез. Ул бөтен дөньяның астын өскә китерер һәм ян¬ дырыр. Бүген бу манифест белән без футуризм нигезләрен салабыз. Италияне бөтен бу йогышлы чирдән—тарихчылардан, археологлардан, сәнгать белгечләреннән һәм антикварлардан азат итәргә вакыт <...> Көрәштән тыш матурлык була алмый,
§19. Рәсем сәнгате һәм архитектура 179 агрессивлыктан башка җәүһәрләр юк <...> Без сугышка дан җырлыйбыз — дөньяны бердәнбер чистарту чарасына, милита¬ ризмга, патриотизмга, анархистларның җимергеч кыланышына, үлемгә дучар итүче һәм хатын-кызга нәфрәт уятучы кыланыш¬ ка <...> Без эшчеләр шау-шуын, халык төркеменең шатлыклы гөрелдәвен һәм бунтарь улавын, безнең башкалаларыбызда революцион өермәнең чуар күп төрле тавышларын; портларда һәм верфьләрдә сукырайткыч электр яктысында төнге гүләүне данларбыз. Авторның борынгы мәдәниятне юк итәргә чакыруын сез — ничек айлыйсыз? Ул кешелек цивилизациясенең нинди казанышларына соклана һәм ни өчен? Футуризм белән бер үк вакытта диярлек рәсем сәнгатендә абстракционизм дип аталган юнәлеш килеп чыга. Аны пред¬ метсыз сәнгать дип йөртәләр. Абстракционизмның башында В. В. Кандинский, Пит Мондриан, К. С. Малевич тора. Алар сәнгатьне рәссамның иҗат иреген чикләүче чынбарлыкны чагылдыру зарурлыгын¬ нан тулысынча азат итәргә омтылалар. Аларның хезмәтләре төрле формалар һәм төсләрнең әкәмәт уены кушылмасыннан гыйбарәт. К. Малевичның «Кара квадрат» әсәрен (1913) аб¬ стракционизмның югары ноктасы дип саныйлар. Беренче бөтендөнья сугышы елларында дадаизм киң таныла, әлеге атама баланың бәйләнешсез сөйләмен аңлатучы «дада» сүзеннән килеп чыга. Дадаистлар — ша¬ гыйрь Тристан Тцара, рәссамнар Марсель Дюшан һәм Курт Швиттерс һ.б. шул чор цивилизациясен чирканыч дип исәплиләр, аның төп кыйммәтләрен, шул исәптән нәфасәти (эстетик) кыйммәтләрне дә кире кагалар. Алар иҗатында гротеск стиле, тамашачыны тормышның аеру¬ ча күңел кайтаргыч якларын сурәтләп шаккатыру омты¬ лышы өстенлек итә. Гротеск тенденцияләре Европа цивилизациясе казанышла¬ рын шик астына алган башка агымда — Германиядә барлыкка килгән экспрессионизмда да чагылыш таба. Экспрессионизм югары дәрәҗәдә эмоциональлек, авазлар һәм буяулар дуамал¬ лыгы аша күрсәтелүче иррациональ күренешләргә мөрәҗәгать
180 6 нчы бүлек. Рухи тормыш һәм дөнья мәдәнияте үсеше итү белән характерлана. Ул чынбарлыкны социаль тетрәнүләр һәм каршылыклар чорына хас булганча хәвефле, әрнүле тою¬ ны гәүдәләндерә. Иң танылган экспрессионист рәссамнар — Оскар Кокошка һәм Эдвард Мунк. Дадаизм һәм экспрессионизм идеяләре 1920—1930 елларда туган мәдәни агым сюрреализмда тагы да үстерелә. Сюрреа- листлар уйлавынча, рәссам, шагыйрь, язучы — болар үз дөнья¬ ларын— гадәттән тыш чынбарлыкны (сюрреальлек) туды¬ ручы алла-иҗатчы. Бу гадәттән тыш чынбарлык көндәлек дөнья законнарына буйсынмый, анда вакыт һәм пространство даими түгел, аны аң белән төшенеп булмый, үзенә бер төрле, татлы хыялларга, фантазиягә, могҗизага корылган. Сюрреа¬ лизмның иң күренекле вәкиле булып Сальвадор Дали исәп¬ ләнә, рәссам Пабло Пикассо да шушы ук стильдә иҗат итә. 1920 елларда новаторлык, технократии идеяләр үсеше нәтиҗәсендә конструктивизм туа. Аның тарафдарлары мә¬ дәниятне инженерлык эше белән мөмкин кадәр якынайтырга, иҗатны камилләштерергә тырышалар. Соңыннан конструк¬ тивизм дизайн сәнгате рәвешендә үсеш ала. Беренче дизайн лабораториясе—Баухауз мәктәбе Германиядә 1919 елда оеш¬ тырыла. Конструктивизм стиле архитектурада аеруча попу¬ ляр була. Аның иң алдынгы вәкилләре булып француз Ле Корбюзье һәм рус И. И. Леонидов санала. 1922 елда Корбю¬ зье «Киләчәк шәһәрләре» проектын иҗат итә, ул шәһәрне гадәттәгечә искиткеч үзәк һәм ярлы өлешләргә бүлеп карау¬ дан баш тарта. Конструктивизм фикеренчә, чын матурлыкны бары тик пространствоны табигатькә караганда камилрәк һәм зәвыклырак итеп оештыра белүче төзелеш остасы гына тудыра ала. Гитлер Германиясендә конструктивизмның аерым үзенчәлекләре бар. Биредә сәнгать алдына А. Гитлерның яңа империясен ташта мәңгеләштерү, немецларны да, буйсындырылган халыкларны да шул күренеш белән тет¬ рәтү бурычы куела. Гитлерның үз фикердәшләре белән мәҗлес әңгәмәләрендә тикшерергә яраткан монументаль корылмалар төзү планнарына (яңа империя чикләрендә 50 м биеклектәге чик баганалары тибында) Германиянең дөнья сугышында җиңелүе комачаулый.
§19. Рәсем сәнгате һәм архитектура 181 XX гасырның беренче яртысында рәсем сәнгатендә элег¬ рәк дөнья мәдәнияте үсешеннән читтәрәк торган төбәкләрнең милли традицияләре йогынтысы көчәя. Мәсәлән, Латин Аме¬ рикасында монументалист рәссамнарның мөстәкыйль мәктәбе оеша. Аның вәкилләре Диего Ривера һәм Давид Сикейрос реалистик милли традицияләрне (лирик пейзаж, көнкүреш мотивлары, чын портрет) тарихның, революцион көрәшнең эпик картиналарын күрсәтү белән бәйләргә омтылалар. Баштарак Франциядә, аннары башка илләрдә дә плакат сәнгате зур үсешкә ирешә. Француз Пьер Боннар үзенең ли¬ тография һәм афишалары белән, аның ватандашы Жан Эф- фель һәм данияле Херлуф Бидструп карикатуралары белән танылалар. Үз иҗатларында алар агымдагы сәяси проблема һәм вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен белдерәләр, халыкның киң катлауларына мөрәҗәгать итәләр. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 6 Сез ничек уйлыйсыз, XX гасырның беренче яртысын¬ да рәсем сәнгатендә дөньяны чагылдырудагы реалист рәссамнар һәм модернистик юнәлеш вәкилләре арасын¬ да булган тамырдан аерма нәрсәдә була? Сәнгатьтәге төп модернистик агымнарга тасвирлама би¬ регез. Конструктивизмның үзенчәлекләрен сез нәрсәдә күрәсез? Әлеге юнәлешне индустриаль дәверне тудыручы дип атап буламы һәм ни өчен? XX гасырның беренче яртысында иҗат иткән рәссамнар¬ ның, архитекторларның сезгә билгеле булган әсәрләрен атагыз. Аларның кайсылары һәм ни өчен сездә кызыксы¬ ну уята? Ничек уйлыйсыз, гомумдөнья мәдәни процессында Латин Америкасы, Азия һәм Африка милли традицияләренең роле арту нәрсә белән бәйле була? Дөнья мәдәнияте тарихында сизелерлек эз калдырган XX гасырның беренче яртысы рәссамнарының берсе ту¬ рында чыгыш әзерләгез.
182 6 нчы бүлек. Рухи тормыш һәм дөнья мәдәнияте үсеше §20 Матур әдәбият, музыка дөньясы, театр, кино XX гасыр сәнгатендә элекке традицияләрне инду¬ стриаль дәвердәге реальлек белән бәйләп алып барырга тырышу сизелә. Көнбатышның индустриаль илләрендә халыкның аң-белем дәрәҗәсе үсеше матур әдәбиятның шактый популярлашуына сәбәп була. XIX гасыр ахыры — XX гасырның беренче яртысында әдәбият Романтизм яңа яңгыраш ала. XIX гасыр башына хас «искит¬ кеч принцлар турындагы» сентименталь хатын-кыз романна¬ ры вакыйгалары ерак колониаль илләрне тасвирлаган китап¬ ларда дәвам итә. Гади Европа кешесе өчен алар серле һәм куркынычлар тулы булып күренә. Нобель премиясе лауреаты (1907) Редьярд Киплингның Көнбатыш һәм Шәрык мөнәсәбәте, европалыларның «цивилизацияләштерү» миссиясенең әһә¬ мияте, төрле мәдәниятләрнең үзара мөнәсәбәтләрендәге кат- лаулылыклар турындагы проза әсәрләре һәм шигырьләре дөньякүләм танылу ала. Аның Маугли хакындагы — кайчак хәтта кешеләр коллективына караганда шәфкатьлерәк булган җәнлекләр төркемендә үскән ир бала турындагы хикәяләре бөтен дөньяда билгеле. XX гасыр әдәбиятына XIX гасырда формалашкан, җәм¬ гыятьтәге хәл ителмәгән проблемаларга, теге яки бу сәбәпләр аркасында гадәти тормыш шартларыннан аерып алынган кеше язмышларына мөрәҗәгать итүче тәнкыйди (критик) реализм агымы зур йогынты ясый. Аның алга таба үсеше психологик реализмга китерә, иң күренекле вәкилләре Уильям Фолкнер, Эрнест Хемингуэй, Стефан Цвейг, Антуан де Сент-Экзюпери була. Әлеге язучылар иҗатының игътибар үзәгендә — шәхес, үзгәреп торучан дөньяда аның язмышы, тормыш мәгънәсен эзләү. Аларның герое — эзләнүчән, башкалар бәхете өчен дә тырышучы, мәхәббәтне өстен куючы кеше. Аның төп мак¬ саты— үз-үзен җиңүе. Андый геройны үтерергә мөмкин, тик җиңү мөмкин түгел.
§ 20. Матур әдәбият, музыка дөньясы, театр, кино 183 И нтеллектуаль реализм юнәлеше киң тарала, ул әдәби иҗатта фәлсәфи башлангычның көчәюе белән билгеләнә. Инглиз язучысы һәм драматургы Бернард Шоу, ин¬ глиз фантасты Герберт Уэллс, чех фантасты һәм драма¬ тургы Карел Чапек, немец драматургы Бертольт Брехт үз әсәрләрендә кешеләр тудырган дөньяның еш кына кеше кешелеклелеген генә юкка чыгарып калмавын, бәлки кешелексез дөнья буларак барлыкка китерелүен дә күрсәтәләр. Әлеге фикер инглиз кешесе Ричард Олдинг- тон һәм немец язучысы Эрих Мария Ремаркның сугыш¬ ка каршы язылган әсәрләрендә аеруча ачык яңгырый. Ремаркның «Көнбатыш фронтта үзгәрешләрсез» романы дистәләгән телгә тәрҗемә ителә. Интеллектуаль реализмга Анатоль Франс, Томас Манн, Джон Голсуорси, Теодор Драйзер, Синклер Льюис, Арчибальд Кронин иҗатлары карый. Үз кита¬ пларында алар бер гаиләнең берничә буыны тарихы (Д. Голсуорсиның «Форсайтлар хакында сага» әсәре) уй¬ лап чыгарылган көчле шәхеснең биографиясен тасвирлау аша (Т. Драйзерның «Америка трагедиясе»ндәге кебек) җәмгыять үсешенең киң панорамасын тудыралар. Реалист язучыларга гуманизм, кешеләр хәсрәтенә битараф калмау, басым һәм социаль гаделсезлеккә тискәре караш хас. Аларның күпчелеге социаль хәйрия һәм сәяси эшчәнлектә катнашалар һәм дәүләт актив социаль сәясәт алып барырга тиеш дип саныйлар. Киң катлам укучыларга исәпләнгән әдәбиятның популяр¬ лыгы арта. Детектив жанры киң танылу ала, аның классик¬ лары — инглиз язучылары Артур Конан Дойл һәм Агата Кри¬ сти хәзерге көнгә кадәр режиссёрларны кинофильмнар һәм телесериаллар төшерүгә илһамландыручы шымчы геройлар Шерлок Холмс һәм Эркюль Пуаро образларын иҗат итәләр. Фэнни фантастика укучылар арасында уңыш казана. Аңа нигез салучы француз язучысы Жюль Берн үз заманының фән һәм техникадагы иң яңа казанышларыннан бик яхшы хәбәрдар була. Аның романнарының геройлары — уйлап табучылар, галимнәр, инженерлар. Ж. Берн гигант су асты көймәләре, бик еракка атучы кораллар, һавадан авыррак очу аппаратлары булачагын алдан әйтә.
184 6 нчы бүлек. Рухи тормыш һәм дөнья мәдәнияте үсеше Детектив һәм маҗаралы жанрларда язылган шактый әсәрләр арзан, «урам» әдәбиятына кертеп карала (болай атау урамдагы лотокларда сатылганга күрә килеп керә). Әдәбиятта модернизм Рәсем сәнгате өлкәсендәге модернистик карашлар әдәбиятка да йогынты ясый. Күп кенә язучылар, традицион сюжет сы¬ зыгын, хикәяләү эзлеклелеген инкарь итеп, авангардизм¬ га өстенлек бирәләр. Авангардизмга нигез салучыларның берсе—Джеймс Джойс, очраклы рәвештә килгән бөтен уй- фикерләр, тәэсирләр, тойгыларны тасвирлап, «аң ташкыны» методын куллана. Марсель Пруст, Андре Жид һ.б. кебек язучылар да авангардизмга мөрәҗәгать итәләр. Дөньяның иррациональлеге, аны аңларга тырышуларның мәгънәсезлеге әдәбияттагы экспрессионистик юнәлештә ча¬ гылыш таба. Австрия язучысы Франц Кафка үз әсәрләрендә көндәлек тормыш мәшәкатьләре эчендә шәхси үзенчәлекләрен югалткан, кешегә дошман көчләр дөньясы хәрәкәт итүен күр¬ сәтә. Алар артында җансыз дәүләт машинасы күренеп китә. Экспрессионизм өчен гротеск, оптимистик киләчәк булмау, кешенең яклаучысыз һәм ялгыз булуын күрсәтү хас. Дәүләтнең кешедән һәм аның индивидуальлегеннән өстен¬ леге идеясе экзистенциализмның нигезен тәшкил итә. Әлеге юнәлештәге язучылар Жан Поль Сартр һәм Альберт Камю шәхесне абсолют кыйммәт буларак бәялиләр. Экзистенциа- листлар өчен реалистик әдәбиятка хас уңай геройлар юк. Аларның персонажларына күбесенчә соң дәрәҗәдә эгоист¬ лык, бер-берсенә һәм җәмгыятькә дошмани мөнәсәбәт хас. Авангардизм һәм реализм элементларын берләштергән со¬ циаль антиутопия жанрына караган матур әдәбият әсәрләре киң тарала. Инглиз язучылары Олдос Хаксли, Джордж Ору элл, күренекле фантаст Герберт Уэллс, Алясканы үзләштергән геройларга багышланган маҗаралы-романтик повестьлар һәм романнар авторы Джек Лондон, рус язучысы Е. И. Замятин киләчәк темасына мөрәҗәгать итәләр. Алар әсәрләрендәге геройлар зур булмаган кешеләр төркеме идарә итә торган җәмгыятьтә яшиләр. Аларның өстенлеге массакүләм сәяси
§ 20. Матур әдәбият, музыка дөньясы, театр, кино 185 партияләрдәге аз белемле һәм интеллектуаль яктан чикле әгъзаларга карата бүленмәс хакимлеккә нигезләнә. Яңа оли- гархиянең «тимер табаны» башкача фикер йөртүләрне рәхим¬ сез рәвештә юкка чыгарып кына калмыйча, хәтта ки чынбар¬ лыкны күзаллауда мөстәкыйльлеккә һәм тәнкыйтькә сәләтле кешеләрнең килеп чыгуына да юл куймаска омтыла. Мондый җәмгыять сыйфатлары тууны язучылар үзләре яшәгән заман¬ дагы индустриаль дәвердә күрделәр инде. Советлар Союзында әдәби иҗатка аерым бер мөнәсәбәтне билгеләгән социалистик реализм дип аталган юнәлеш та¬ рала. Иҗтимагый тормышның бөтен өлкәләре дә каты сәяси һәм идеологик контрольдә булган илдә язучылар һәм шагыйрьләр алдында гади совет кешеләре тормы¬ шын күрсәтү, кешедә коммунистик әхлак сыйфатларын тәрбияләүгә булышлык итү, батырлыкка өндәү бурычы куела. Әмма чынбарлыкта бу еш кына совет строеның өстенлекләрен һәм партия түрәләренең хаклыгын про¬ пагандалауга, капитализмның кимчелекләрен фаш итүгә кайтып кала. Совет язучылары әсәрләрендә дөнья күп вакыт схематик сурәтләнә, «үзебезнекеләр»гә — комму¬ нистлар, революционерлар, пролетариат массаларына һәм «читләр»гә — буржуазия, шәхси уңышка һәм байлык¬ ка омтылучы кешеләргә бүленә. Шуның белән бергә, соцреализм совет җәмгыятендә бик күпләрне үзенә җәлеп иткән тамырдан үзгәрешләрне дә чагылдыра. Кырыс идеологик контроль булуга карамас¬ тан, 1920—1940 елларда совет язучылары тарафыннан хаклы рәвештә рус әдәбияты гына түгел, бәлки дөнья әдәбияты хәзинәсенә кергән әсәрләр иҗат ителә. Социалистик идеяләр чит ил әдәбиятына да зур йогынты ясый. Көнбатыш Европада һәм дөньяның башка төбәкләрендә күп кенә күренекле язучылар һәм шагыйрьләр революцион идеяләр тарафдарлары була, коммунистик хәрәкәттә катна¬ ша. Франциядә бу — Ромен Роллан, Анри Барбюс, Луи Арагон (элегрәк сюрреализмны яклаучы), Германиядә — Бертольт Брехт һәм Анна Зегерс, Испаниядә — Гарсия Лорка, Чили-
186 6 нчы бүлек. Рухи тормыш һәм дөнья мәдәнияте үсеше да — Пабло Неруда. Алар әдәбиятка гомуми идея, бердәм аш¬ кыну белән рухланган, җимерергә дә, төзергә дә сәләтле булган массалар образын кертеп җибәрәләр. Музыка һәм театр XX гасыр башында музыка өлкәсендә шулай ук иҗатта яңа формалар эзләү күзәтелә. Күренекле рус композиторы И. Ф. Стравинский (1910 елдан эмиграциядә) һәм венгр музы¬ канты Бела Барток иҗатларында экспрессионизм билгеләре чагылыш таба. Алар аң асты (подсознательное) дөньясын му¬ зыкада яңача башкару алымнары хисабына гәүдәләндерергә тырышалар. 1920 елда француз композиторларының, «Ал¬ тылык» («Шестёрка») дип аталган иҗат берләшмәсе барлык¬ ка килә. Ул әлеге берләшмәдә ничә кеше булуыннан чыгып шулай атала. Аңа кергән Луи Дюрей, Дариюс Мийо, Франсис Пуленк һ. б. музыкада хис-кичерешләрне кире кагуны хуп¬ лыйлар. Алар музыка теленең гади һәм аңлаешлы булуына омтылучы музыкаль конструкцияләүгә нигез салалар. 1920—1930 елларда милли музыка мәктәпләре формала¬ шу тизләшә. Бостон һәм Филадельфия симфоник коллектив¬ лары дөньякүләм танылу ала. Композиторлар Джордж Герш¬ вин һәм Россия эмигранты С. В. Рахманинов, дирижёрлар Артуро Тосконини һәм Леопольд Стоковский иҗатлары аша АКШ музыка дөньясы үзәкләренең берсенә әверелә. Америка шулай ук афроамерикалы халыклар ритмнары нигезендә бар¬ лыкка килгән җиңел музыка—джаз ватаны да була. Джаз тиз арада бөтен дөньяда таныла, бу стильдә күп кенә күренекле композиторлар иҗат итә. Театр сәнгате ике дөнья сугышы арасында чәчәк ату чорын кичерә. К. С. Станиславский тарафыннан нигезләнгән реа¬ лизм традициясе дөньяның күпчелек илләрендә яклау таба. Театр сәнгатенең яңа формаларын эзләү В. Э. Мейерхолъдның Россия театр мәктәбендә, немецларның Макс Рейнгардт мәк¬ тәбендә аеруча нык күзәтелә. Театрдагы экспрессионизм агы¬ мы автор текстын традицион күрсәтеп бирүне кире кагу, яңа, символик персонажлар кертү, сәхнә бизәлешендә гадәти бул¬ маган алымнарны киң куллану белән бәйле була.
§ 20. Матур әдәбият, музыка дөньясы, театр, кино 187 Кино сәнгате 1895 елда кинематограф уйлап табылу белән сурәтләү сәнга¬ тенең яңа төре — кино сәнгате үсеш ала. Кино бик тиз арада документаль фильмнар төшерү кысаларыннан чыга. Техник мөмкинлекләр чыкләнгән булуга да карамастан, уенлы кино¬ картиналар төшерелә башлый. Әле кино сәнгате үсешенең башында ук комбинацияләргә корылган, трюклы, панорама¬ лы, эре планда төшерү башлангыч ала, болар киноның иҗат мөмкинлекләрен шактый киңәйтә. Беренче уенлы фильм¬ нарда, гадәттә, мелодрама һәм комедия жанрлары өстенлек итә, артистлар Макс Линдер (Франция) һәм Чарли Чаплин (АКШ) дөньякүләм танылу ала. Гасыр башында ук инде Лос-Анджелес шәһәре тирәсе Голливуд Америка киноиндус- триясе үзәгенә, ә аннары дөньяның «хыяллар фабрикасы»на әверелә. 1930 елларда тавышлы кино уйлап табылганнан соң, яңа мөмкинлекләр ачыла. 1933 елда АКШта беренче төсле фильм төшерелә. Кино үзенең иҗат мөмкинлекләре буенча театр сәнгатенә якыная, аның аудиториясе тагын да киңәя. Шул ук вакытта күп кенә тавышсыз кино «йолдызлары» югалып кала, чөнки яңа шартларда инде хәрәкәтләр, мимика, ишарәләр экс¬ прессиясе генә җитми. Кино сәнгате мөмкинлекләре сәясәтчеләр игъти¬ барыннан читтә калмый. Фашистлар Германиясендә киностудияләр эшчәнлегенә Йозеф Геббельс җитәкчеле¬ гендәге Пропаганда министрлыгы күзәтчелек итә. «Ари- ецлар рухы»ның бөеклеген пропагандалаган фильмнар, национал-социалистлар идеологиясенә, вермахтның куәтенә дан җырлаган кинохроника гына күрсәтелергә тиеш була. Үз чиратында демократия илләренең кино сәнгате бернинди «өстән» кушуларсыз фашистлар ре¬ жимнарын көлкегә калдыра. Мәсәлән, Ч. Чаплинның А. Гитлер һәм аның режимын пародияләгән «Бөек дикта¬ тор» (1940) фильмы замандашлары рухына зур йогынты ясый. 1920 еллардан радиотапшырулар башлангыч ала, шул исәптән халыкара тапшырулар да алып барыла. Икенче бө¬
188 6 нчы бүлек. Рухи тормыш һәм дөнья мәдәнияте үсеше тендөнья сугышы елларында ул Германия оккупацияләгән территорияләрдә антифашистик хәрәкәтне бергә туплауда зур роль уйный. Гитлерга каршы коалиция буенча союздашлар радиостанцияләре фронтлардагы хәлләр, Каршылык хәрә¬ кәтенең уңышлары хакында мәгълүматлар җиткереп тора¬ лар. Оккупацион хакимиятләр радиоалгычларны тартып ала¬ лар, әмма антифашистик пропаганданы туктата алмыйлар. XX гасырның беренче яртысында телевидение әле туып кына килә. СССР, Германия һәм башка алга киткән илләрдә даими телевизион тапшырулар 1930 елларда башлана. 1936 елда Германиядә уздырылган Олимпия уеннары берен¬ че тапкыр телевидение аша күрсәтелгән. Әмма ул вакытта әле тапшыруларның сыйфаты түбән, телевизорлар саны да аз була. 1 2 3 4 5 Сораулар һәм биремнәр XX гасырның беренче яртысында матур әдәбият үсешенең төп юнәлешләрен тасвирлагыз. Сезгә Ватан һәм чит ил авторларының кайсы әсәрләре билгеле? Тәнкыйди һәм социалистик реализмдагы гомуми һәм үзенчәлекле якларны билгеләгез. Алар арасындагы аер¬ ма нәрсә белән аңлатыла? XX гасырда музыка сәнгатендәге төп новаторлык идея¬ ләренә сыйфатлама бирегез. Алар кайсы композиторлар исемнәре белән бәйле? XX гасырның беренче яртысында театр сәнгате үсешен нинди сыйфатлар билгели? Кино сәнгатендә тормыш өчен әһәмиятле нинди проб¬ лемалар күтәрелә? Аның җәмгыять рухи тормышындагы ролен ачыклагыз.
II КИСӘК КЕШЕЛЕК ЯҢА ЭРА ЧИГЕНДӘ 7 нче бүлек ФӘН-ТЕХНИКА ҮСЕШЕ ТИЗЛӘНЕШЕ ҺӘМ АНЫҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ XX гасырның икенче яртысы фән-техника прогрессы темпларының тизләнеше белән тарихка кереп кала. Фән- техника прогрессы казанышлары җитештерүне оешты¬ руда, җәмгыятьнең социаль структурасында, халыкара мөнәсәбәтләрдә яңа үзгәрешләр китереп чыгара. §21 Яңа дәвер технологияләре Атом-төш һәм термик-төш реакцияләрен ачу XX гасыр фәнендә иң зур казанышлардан санала. Ул һәм тыныч, һәм хәрби максатларда кулланыла. Дөньяда беренче атом электр станциясе (АЭС) 1954 елда—СССРның Об¬ нинск шәһәрендә, икенчесе 1956 елда Бөекбританиядә төзелә. XXI гасыр башында АЭСлар дөньяда җитештерелгән электр энергиясенең 17 % ка якынын бирә. Гидро¬ электростанцияләр (ГЭС) бары чама белән 10 % ын гына җитештерә. Геотермаль (Җирнең эчке җылылыгын файдаланучы), кояш һәм җил электр станцияләре әлегә сирәк күренеш булып кала. Электр энергиясенең иң зур өлеше нефть, күмер һәм газ ягу хисабына җитештерелә. СССРда да, АКШта да төш энергиясе шулай ук атом, ә аннары тагын да җимергечрәк водород (термик-төш) коралы ясау өчен кулланыла.
7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре 190 Транспорт, космонавтика һәм яңа конструкцияләү материаллары Транспорт чаралары үсеше дәвам итә, бөтендөнья транс¬ порт коммуникациясе системасы барлыкка килә. XXI гасыр башына дөньяда 600 млн нан артык автомобиль (аларның өчтән беренә якыны —АКШта) исәпләнә, ә ел саен эшләп чы¬ гарылганнары 30 млн данәдән арта. XX гасыр дәвамында судноларның йөк күтәрүчәнлеге даими артып тора. 1970 ел¬ ларда инде 500 мең т дан артык су сыйдырышлы танкерлар төзелә башлый. Корабльләрнең тизйөрешлелеге ике тапкыр арта. Аларның йөк төяү һәм йөк бушату системасы шактый камилләштерелә. Шунлыктан диңгезләр буйлап күчерелгән йөкләрнең күләме соңгы 50 ел эчендә ун тапкыр арта. Атом- төш энергиясен үзләштергәч, диңгез киңлекләрендә портларга кермичә еллар буе йөрергә сәләтле атом корабльләре һәм су асты көймәләре корыла. Су буйлап кына түгел, Җир өстеннән дә йөрергә сәләтле һава мендәре булган транспорт чаралары әлегә чикләнгән күләмдә булса да төзелә тора. Транспорт авиациясенең әһәмияте шактый үсә. Англиядә 1949 елда пассажирлар өчен реактив «Комета» самолётының беренче прототибы җыела. Әмма авиалинияләрдә күбесенчә СССРда чыгарылучы (1955 елдан) Ту-104 һәм Америкада эшләнүче (1958 елдан) «Боинг-707» реактив самолётлары фай¬ даланыла. 1970 елда АКШта үз бортына 500 гә кадәр пассажир алырга сәләтле гигант «Боинг-747» самолёты төзелә. 1950 ел¬ ларда ук инде хәрби авиация тавышныкыннан да югарырак тизлекләрне үзләштерә. 1970 елларда СССРда тизлекләре шундый Ту-144 (1975) һәм инглиз-французларда «Конкорд» (1976) дигән беренче пассажир самолётлары төзелә. Дөрес, соңрак аларны җитештерү икътисади яктан файдасыз дип табыла һәм туктатыла. Ракета техникасының сугыштан соң үсеше башлыча СССР һәм АКШның бомбардировщикларга караганда атом- төш коралларын тизрәк илтеп җиткерүче нәтиҗәлерәк чара¬ сын табу омтылышына буйсындырылган була. Бу өлкәдә Со¬ ветлар Союзы алдарак тора. 1957 елда көчле ракетайөрткеч ярдәмендә орбитага Җирнең беренче ясалма иярчене чыгарыла
§21. Яңа дәвер технологияләре 191 (ЛКШ моңа 1958 елда гына ирешә), ә 1961 елда совет кос¬ мик корабле кеше белән җибәрелә. 1961 елда АКШта «Апол¬ лон»— Айга идарә ителгән очыш программасы тормышка ашырыла, ул 1969 елда уңышлы төгәлләнә. Автомат космик зондлар Венера, Марс, Юпитер, Сатурнга барып җитеп, Кояш системасы чикләреннән чыгалар. Космоста Америка-Совет көндәшлеге космик аппаратлар¬ ның ныклыгын арттыра, бу исә җир тирәли галәм киңлекләрен системалы үзләштерүгә күчәргә мөмкинлек бирә. Куп тапкыр¬ лар кулланылышлы космик аппаратлар: Америка «шаттл»- лары һәм совет «Буран»ы әзерләнә. Җирнең орбиталь станцияләре һәм ясалма иярченнәре хәрби функцияләр генә үтәп калмыйча, фәнни экспери¬ ментлар, астрономик күзәтүләр, радио- һәм телетап- шырулар трансляцияләү, элемтәне тотып тору (берен¬ че элемтә иярчене 1962 елда җибәрелә), метеорологик күзәтүләр, геологик тикшеренүләр алып бару һ.б. өчен дә кулланыла башлый. Автомобильләр төзү, авиация һәм космонавтикада яңа конструкциялэу материаллары кулланыла. Химия, химик физика фәннәре үсеше бик нык һәм чыдам матдәләр табу мөмкинлеген ача. Аларны җитештерү XX гасыр ахырында аеруча киң колач ала. 1980 елдан 2000 елга кадәр вакыт эчендә генә дә алга киткән илләрдә кулланыла торган кон¬ струкцияләү материаллары арасында пластмассалар җитеш¬ терү 20% ка җитеп, уртача 4—5 тапкыр арта. Металлургия өлкәсе авиациядә һәм космонавтикада кулланыла торган ае¬ руча нык корыч (вольфрам, молибден кушылган), титан эрет¬ мәләре җитештерүне үзләштерә. Биохимия, генетика, медицина Авыл хуҗалыгы өчен химия, биология һәм биохимия кебек фәннәрдәге тикшеренүләрнең әһәмияте зур була. XX гасырның беренче унъеллыкларында туфракның уңдырышлылыгын арттыра торган минераль ашламалар, ә гасырның икенче яр¬ тысында авыл хуҗалыгы корткычларына һәм чүп үләннәренә
каршы көрәшү өчен агулы химикатлар кулланыла башлый. Техник чараларны (тракторлар, комбайннар һ.б.) һәм туфрак эшкәртү алымнарын алга таба камилләштерү, ашламалар, пе- стицидлар кулланып, культуралы үсемлекләрнең яңа сортла¬ рын китереп чагару 1930 еллардан алып 1990 елларга кадәр вакыт эчендә күп кенә культураларның уңдырышлылыгын 2—3 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. XX гасырның беренче унъеллыкларында ук инде немец галиме Август Вейсман һәм америкалы Томас Морган гене¬ тикага— үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында нәселдән килүче факторларның буыннан-буынга күчүе турындагы фәнгә нигез салалар. Бу өлкәдәге алга таба тикшеренүләр биотехнологияләр үсешенә китерә. Генетика ялган фән бу¬ ларак игълан ителгәннән соң, СССРда Н.И.Вавилов исеме белән бәйле генетик тикшеренүләр кысыла. Нәтиҗәдә мон¬ дый тикшеренүләрдә лидерлык АКШка күчә. 1953 елда Кем¬ бридж университеты галимнәре Джеймс Уотсон һәм Фрэнсис Крик үзендә организмның үсеш программасын йөрткән ДНК молекуласын ачалар. ДНК төзелешен алга таба өйрәнүләр ясалма организмнар төзүгә башлангыч бирә. 1980 елда Аме¬ рика галиме Ананда Чакрабарти үзе эшләгән геннар инже- нериясе методы белән чи нефтьне эшкәртүне тизләтә торган микроорганизм китереп чыгаруга беренче булып патент ала. 1988 елда Гарвард университеты генетик манипуляцияләр ярдәмендә тере тычкан үстерә. Хайваннар һәм үсемлекләрнең яңа токымнары китереп чыгарыла башлый. Алар уңайсыз климат шартларына төп төрләргә караганда яхшырак җай¬ лашалар, күпчелек авыруларга иммунитетлары бар һ.б. Күп кенә галимнәр генетик үзгәрешләр кертелгән (модифи- кациялэнгән) продуктларны ризык итеп куллануга карата борчылуларын белдерәләр һәм нәтиҗәләре кеше өчен куркы¬ ныч булырга мөмкин дип саныйлар. XXI гасырга кергәндә клонлаштыру ачыла, бу — донор организмы күзәнәгеннән аны тулысынча биологик кабатлау¬ чы клонны ясалма рәвештә үстерү дигән сүз. Җәмгыятьтә табигый процессларга һәм нәселдәнлек механизмнарына шул¬ кадәр тирән тыкшыну кирәкме-юкмы икәнлеге турында кызу бәхәсләр бара, чөнки аның нәтиҗәләргә китерәсен беркем дә
j 21. Яңа дәвер технологияләре 193 әйтә алмый. Шулай да, күп кенә илләрдә кешене клонлаш- тыру тыелган булуга карамастан, генетик экспериментлар дәвам итә. Тере материянең асылы турындагы белемнәрнең тирәнәюе трансплантацияләр гэ, ягъни органнарны күчереп утыртуга, нәселдән килүче авыруларны дәвалауга юл ача. Атом-төш физикасы, электроника казанышлары медицина алдында яңа мөмкинлекләр тудыра. 1930 елларда ук инде авыру¬ лар диагностикасы өчен рентген аппаратлары, электрокар- диографлар, электроэнцефалографлар кулланыла башлый. Гасырның соңгы өч дистә елы эчендә ясалма бөер аппараты, йөрәк тибешен көйләүче кардиостимулятор һ.б. эшләнә. Яңа технологияләр, аерым алганда лазерлы скальпель кулланы¬ лышка керү, хирургиянең мөмкинлекләрен арттыра. Электроника һәм робот техникасы Дөнья цивилизациясе үсешенә электроника өлкәсендәге ка¬ занышлар зур йогынты ясый. ЭВМ — электрон-исәпләү маши¬ налары, ягъни компьютерлар уйлап табуның әһәмияте аеру¬ ча зур була. Беренче ЭВМнар Икенче бөтендөнья сугышыннан соң күренә башлый. Аларда лампалы радиоалгычлардагы шикелле үк диодлар һәм триодлар кулланыла. Шундый машиналарның берсе ЭНИАК 1946 елда АКШта төзелә, 30 т авырлыкта була һәм 150 кв. м мәйданны били. Анда 18 мең электрон лампа кулланыла. Әмма, гаять зур бу¬ луына карамастан, ул хәзер һәр кесә калькуляторы баш¬ карган гади исәпләүләрне генә үти алган. Икенче буын ЭВМнар транзисторлар (ярымүткәргечләр) уйлап табылганнан соң кулланыла башлый, алар 1940 ел¬ ларда электрон лампаларны алыштыра. Транзисторлар көнкүреш электроникасында (радиоалгычлар, телевизор¬ лар, магнитофоннар) киң кулланыла. Өченче буын ЭВМнар үсеше 1960 елларда, үзләрендә мәгълүматларны эшкәртүче берничә дистә компонент урнаштырылган интеграл схемалар, платалар килеп чыгудан башлана. Технологияләр камилләшү 1970 ел¬ ларда бер платада инде дистә меңнәрчә компонентны
7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре 194 урнаштыру мөмкинлеге бирә. Интеграл схемага корыл¬ ган ЭВМнар миллионнарча ярымүткәргечләрне эченә ала, аларның хәрәкәт тизлеге бер секундка 100 млн операциягә җитә. Дүртенче буын ЭВМнар нигезендә кремний крис¬ таллыннан эшләнгән микропроцессор—чип ята, аның зурлыгы 1 кв. см дан кечерәк һәм ул меңнәрчә ярым¬ үткәргечләрне алыштыра. Ул 1971 елда уйлап табыла. Шундый кристаллның берсе 5 млн битка кадәр мәгълүмат саклый ала, бу исә индивидуаль кулланучылар өчен компь¬ ютерлар эшләп чыгаруга күчәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге ЭВМнар санлы мәгълүматларны гына түгел, бәлки рәсемнәрне, графикларны, сөйләмне урнаштырып куелган программа нигезендә кеше белән әңгәмәне ка¬ бул итәргә һәм яңадан бирергә сәләтле. Аларның таби¬ гый һәм иҗтимагый-сәяси күренешләрне модельләштерү мөмкинлеге дә бар. Компьютерлар сәнәгать, коммерция һәм фән үзәкләренең, дәүләт оешмаларының һәркайсында киң кулланылыш тап¬ ты. Компьютерларның мәгълүмат банклары барлыкка килү элемтәнең яңа мөмкинлекләрен тәэмин итә: локаль, ә аннары глобаль комъютерлар челтәре тууга китерә. Аларның иң танылганы — Интернет. Челтәрләр теләсә нинди мәгълү¬ матларны шунда ук алырга һәм җибәрергә, башка компьютер кулланучылар белән реаль вакыт режимында ике һәм күпь¬ яклы әңгәмәләр алып барырга мөмкинлек бирә. Компьютерларның киләсе буыны полимер яки биологик актив матдә (биочип) молекуласы нигезендә барлыкка килер дип фараз ителә, бу үзлегеннән программалашуга сәләтле ясалма интеллект тууга китерер дип көтелә. Компьютер технологияләре үсеше 1960 елларда сәнәгать роботларын җыюны башлап җибәрүгә юл ача. XXI гасыр башына дөньяда аларның саны 720 меңгә җитә. Күпчелек роботлар Япония, АКШ һәм Германия заводларында кулланы¬ ла. Робот техникасы киң таралу — җитештерү процессын ка¬ милләштерү юлында гаять зур адым. XX гасырдагы уйлап та¬ булар һәм ачышларның кайсы мөһимрәк дигән сорау куюның мәгънәсе булмас иде, чөнки аларның күбесе бер-берсе белән
S 22. Мәгълүмати җәмгыятьнең төп үзенчәлекләре 195 үзара бәйләнгән. Мәсәлән, Америка инженерлары исәпләүләре буенча, микрочиплар компьютерлар һәм роботларда гына түгел, ә АКШта ж,итештерелүче көнкүреш техникасын (суыткыч, телевизор, СВЧ-мич, кер юу машинасы һ. б.) да кертеп, 24 мең төрле продукциядә кулланылалар. Көндәлек куллану предмет¬ ларына әверелгән бу техника фән-техника прогрессының күп санлы юнәлешләре уңышын гәүдәләндерә. Фән-техника прогрессы кешеләрнең көнкүреш һәм ял итү шартларын гына үзгәртеп калмый. Ул хәзерге ж,әмгыятьнең тышкы күренешенә йогынты ясый һәм яңа проблемалар ту¬ дыра. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 §22 XX гасырның икенче яртысында фән-техника прогрес¬ сы үсешенең төп юнәлешләрен тасвирлап бирегез. Фән һәм техниканың бер өлкәсендәге казанышларның баш¬ ка өлкәдәге фәнни белемнәр үсешенә йогынтысын күр¬ сәтүче мисаллар китерегез. Ничек уйлыйсыз, ни өчен атом-төш энергиясен ачу кеше¬ ләр тарафыннан иң элек хәрби максатларда файдала¬ ныла? Бу XX гасыр уртасындагы нинди вакыйгаларга бәйле? Хәзерге җәмгыять өчен компьютерлар уйлап табуның нинди әһәмияте бар? Интернет һәм агымдагы матбугат материалларын файда¬ ланып, XXI гасырда фәнни белемнәрнең үсеш темплары¬ на һәм юнәлешләренә карата прогноз ясарга тырышып карагыз. Фәнни тикшеренүләрнең кайсы юнәлешләре кайчак кеше өчен куркыныч буларак бәяләнә? Ни өчен? Аларны тыюны сез кирәкле һәм мөмкин дип исәплисезме? Мәгълүмати җәмгыятьнең төп үзенчәлекләре «Мәгълүмати җәмгыять» атамасын Канада филологы Маршалл Маклюэн кертә. Аның карашынча, 1950 елларда мәгълүмат җиткерү формаларында революция башлана: басма сүз (китап, газета, хат һ.б.) аны таратучы электрон
7 нче бүлек. Ф»н-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре 196 чаралар тарафыннан кысып чыгарыла башлый (иң элек телевидение тарафыннан). «Мәгълүмати җәмгыять» атамасы Маклюэн исән ва¬ кытта киң танылу алмый. Шулай да 1970 елларда техно¬ логия өлкәсендәге, җитештерүне оештырудагы дөньяның аеруча алга киткән илләренең социаль структурасын¬ дагы тирән үзгәрешләр чынлап та күренеп тора. Әйдәп баручы Америка икътисадчылары, политологлары һәм социологлары АКШ, Канада, Көнбатыш Европа илләре һәм Япония инде үсешнең индустриаль стадиясен узып киткән дип саныйлар. Мәсәлән, Джон Гэлбрэйт «яңа индустриаль» җәмгыять турында яза, Збигнев Бже¬ зинский аны «технотрон» дип, Дэниел Белл «постин- дустриаль» дип атый. Шуның белән бергә, һәммәсе дә килеп туган үзгәрешләрнең кешелекнең яңа дәвергә керүен белдерүен таныйлар. Аларны азык җыючылык һәм ауга йөрүдән игенчелеккә һәм терлекчелеккә күчү яки сәнәгатьтәге кискен борылыш белән чагыштырырга мөмкин. XXI гасыр башында БМО һәм Евросоюз доку¬ ментларында дөньядагы әйдәп баручы илләр үсешендә сыйфат ягыннан яңа этапны гәүдәләндерүче «мәгълүмати җәмгыять» атамасы кулланыла башлый. Мәгълүмати революция Мәгълүмати революция атамасы иҗтимагый тормыштагы белемнәр җитештерү индустриясе барлыкка килү һәм ин¬ теллектуаль хезмәтнең роле арту нәтиҗәсендә килеп чыккан тамырдан үзгәрешләрне күздә тота. XX гасырның икенче яртысы телекоммуникацияләрнең бик тиз үсеше белән билгеләнә — радио, телевидение һәм теле¬ фон элемтәсе һәркемнең хәленнән килерлек була. Мәсәлән, 1950 елдан 1999 елга кадәр дөньяда телефон аппаратлары саны 50 млн нан 1 млрд ка арта. Локаль компьютер челтәрләре, ә бераздан 1989 елдан Интернет — глобаль Бөтендөнья пәрәвезе барлыкка килү чын-чыннан революцион күренешкә әверелә. Ул гаҗәеп тиз арада тарала. 1991 елда дөньяда Интернетка тоташу мөмкинлеге булган компьютерлар саны 5 млн га якын булса, 1996 елда 60 млн, 2007 елда 500 млн нан артып китә. Интернет аша җибәрелә торган мәгълүмат күләме һәр йөз көн
§22. Мәгълүмати җәмгыятьнең төп үзенчәлекләре 197 саен ике тапкыр арта. Бөтендөнья челтәре белән ясалма ияр¬ чен (спутник) аша бәйләнешкә керә алучы портатив компь¬ ютер яки кесә телефоны кулланып, Җир шарының теләсә нинди ноктасыннан элемтә урнаштырырга мөмкин. Күп кенә кулланучылар Интернетны буш вакытны уздыруның төп чарасы, яңа компьютер уеннары, фильм¬ нар, музыкаль язмалар табарга, таныш-белешләр белән аралашырга мөмкинлек бирүче нәрсә буларак карыйлар. «Интернет-бәйлелек» дигән атама да барлыкка килде, ул кайбер кешеләрнең виртуаль чынбарлыкка реаль тор¬ мышка караганда зуррак әһәмият бирүен аңлата. Баш¬ ка кулланучылар өчен Бөтендөнья пәрәвезе исә—-бары белешмәләр алу, эшкә урнашу мөмкинлекләрен өйрәтү, товарлар соратып алу чыганагы гына. Сатып алучыга өйдән чыкмыйча гына теләсә нинди товарны алырга мөмкинлек бирүче интернет-сәүдә Көнбатыш илләрендә бик тә табышлы бизнес санала. Интернет, чыннан да, барлык бу гамәлләрне дә башкара. Әмма аның роле болар белән генә чикләнми. Интернет, барыннан да бигрәк, дөньяның бер генә хөкүмәте тарафыннан да күзәтчелектә тотылмаган һәм беркемнеке дә саналмаган глобаль Челтәр булуы белән уникаль. Ул интерак- тивлыкны — кулланучыларга бер-берсе һәм төрле оешмалар белән аралашу мөмкинлеген тәэмин итә. Моның һәм сәяси, һәм икътисади нәтиҗәләре бар. Интернет аша теләсә нинди мәсьәлә буенча мәгълүмат алу тормышка ашырыла. Ул теләсә кайсы гражданга яисә кешеләр төркеменә үзләренә мәгълүмат, фикерләр һәм бәя¬ ләүләр чыганагы булырга, дөньяның теләсә кайсы кисәген¬ дәге фикердәшләре белән аралашырга, үз гамәлләрен алар белән яраштырырга мөмкинлек бирә. Асылда, бу кешенең иреклелеге дәрәҗәсен шактый киңәйтә, «түбәннән» килүче идеяләрнең дәүләткүләм яки хәтта глобаль йогынты ясавына мөмкинлек тудыра — һәм болар һәммәсе бик аз чыгымнар бә¬ рабәренә. Глобаль Челтәрнең икътисади әһәмияте бик зур. Ул корпо¬ рацияләргә һәм банкларга саналган минутлар эчендә дөнья¬
7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре 198 ның теләсә кайсы районында коммерция операцияләрен башкарырга, бәяләр һәм инвестицияләр сәясәтен үзара ки¬ лештереп алып барырга, чит илдәге филиаллары белән идарә итүне тормышка ашырырга мөмкинлек тудыра. Интернет глобальләшүче икътисадны барлыкка китерүче чараларның берсенә әверелә, ә аның өчен дәүләт чикләренең һәм милли аерымлыкларның әһәмияте юк. Җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыру Электрониканың уңышлары нәтиҗәсендә сәнәгать җитеште¬ рүен автоматлаштыру, ә аннары роботлаштыру да мөмкин була. 1970 елларда ук инде һәркайда диярлек санлы програм¬ ма идарәсенә корылган станоклар (ЧПУ) кулланыла башлый. 1980 елларда аларга алмашка компьютерлар белән идарә ителә торган станоклар килә. Локаль (предприятие, җитештерү ком¬ плексын колачлаган) компьютерлар челтәре барлыкка килү ав¬ томат проектлаштыру, технологик әзерлек һәм җитештерү белән идарә итү системалары тууга китерә (SAD/SAM). XXI гасыр башына алар АКШ машиналар төзү комплексы заводларының 65%ында кулланыла (Көнбатышның башка илләрендә алар азрак таралалар). Сәнәгатьтә роботлардан файдалану тулысынча ав¬ томатлашкан «кешесез» җитештерү комплекслары төзергә мөмкинлек бирә. Роботлаштыруның өстенлеге роботларның эшкуарларга таләпләр куймавында гына түгел, бәлки аларны тәүлеккә 24 сәгать буе файдала¬ на алуда, алар хаталар җибәрми, тизрәк эшли, кешегә караганда операцияләрне төгәлрәк башкара, кешеләр сәламәтлеге өчен зыянлы шартларда да кулланыла ала. Эшче көчләрне туплауга бәйле булмаган, яңа продук¬ ция җитештерүгә җиңел үзгәртеп программалаштырыла торган җитештерүләр оештыру мөмкинлеге туа. Кеше җитештерү процессыннан бөтенләй төшереп калдырыла ала. Ул бары күзәтчелек функцияләрен генә үти. Ә компь¬ ютер челтәре булганлыктан, аларны тормышка ашыру кайчак хәтта кешеләрнең предприятиедә турыдан-туры булуын да таләп итми.
§ 22. Мәгълүмати җәмгыятьнең төп үзенчәлекләре 199 Хәзерге шартларда роботлаштыру әлегә һәркайда да кул¬ ланылмый, әмма компьютерлардан файдалану белән берлектә, ул кешенең әйләнә-тирә чынбарлыкка мөнәсәбәтендә тамыр¬ дан борылыш баруын күрсәтә. Моннан алдагы бөтен техник камилләштерүләр фәкать кешенең физик көчен генә арттыра¬ лар. Конвейер җитештерүе эшчеләрне машинаның иң гади функцияләр башкаручы кушымтасына әйләндерә. Компь¬ ютерлар исә кешеләрнең мускул көчен түгел, бәлки интел¬ лектуаль мөмкинлекләрен арттыра торган корал булып тора. Бу техник алгарыш темпларын тагын да тизләтү өчен шарт¬ лар тудыра. Белемнәр индустриясе Мәгълүмат һәм белемнәр төп кыйммәт булып исәпләнгән җәм¬ гыять бик зур үсеш потенциалына ия. Белемнәр индустриясе өлкәсендә артык җитештерү кризисы була алмый, ул даими технологик камилләшүгә мөмкинлекләр ача. XX гасырның соңгы өч дистә елында халыкара капиталлар, товарлар, чималлар, энергия йөртүчеләр, эшче көчләр, хезмәт күрсәтү базарлары белән беррәттән, белемнәр базары — патент¬ лы фәнни-техник мәгълүмат базары (ноу-хау) барлыкка кил¬ де. 1970 еллар уртасында әлеге базарда сату бәясе чимал һәм энергия йөртүчеләр бәясе белән тигезләшә. Белемнәр әзерләү, җитештерү компания яисә фирманың көндәшлек сәләтен арт¬ тыру чарасы гына түгел, бәлки капитал туплауның шактый табышлы өлкәсе булып әверелә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Джон Нэсбитт һәм Патриция Эбурдинның «90 нчы ел¬ ларда безне нәрсә көтә. Мегатенденцияләр: 2000 ел» ки¬ табыннан (1982): Алга киткән, үзенең глобаль икътисади күтәрелеше чорына кереп баручы хәзерге дөньяда һәрбер шәхес аңлы рәвештә ке¬ шелекне яшәтү өчен хезмәт куярлык, йөк ташучы терлек кебек көчәнми яшәрлек яңа алтын гасыр билгеләре инде күренә баш¬ лады... Югары түләүгә корылган мәгълүмати икътисадта күмәк мускул көче өчен түгел, ә аеруча әһәмиятле нәрсәләр—кешенең интеллекты һәм иҗаты өчен түләнә.
1 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре Питер Друкерның «Хөкүмәттә һәм сәясәттә, икътисадта һәм бизнеста, җәмгыятьтә һәм дөньяга карашта яңа факт¬ лар» китабыннан (1990): Интеллектуаль хезмәт башкаручыга мөнәсәбәт үзгәрде. Барлык алга киткән илләр эшлеклелектән соң килүче (пост- деловой) интеллектуаль җәмгыятьләргә әверелә. Алга киткән илләрдә яхшы эш урыны табу һәм карьера ясау мөмкинлеге университет дипломы булуга көннән-көн ныграк бәйле була бара <...> Яхшы эш урыны һәм карьера ясау мөмкинлеге сыйфатында гыйлемлелек һәм белем алуның әһәмияте, барыннан да бигрәк, уңышның төп юлы булып бизнес саналган җәмгыятьтән бизнес бары тик мөмкинлекләрнең берсе, өстәвенә иң яхшысы да бул¬ маган җәмгыятькә күчүне аңлата. Асылда, бу—эшлеклелектән соң килүче җәмгыятькә күчү дигән сүз. Бу үзгәреш Америка Кушма Штатларына һәм Япониягә барысыннан да тирәнрәк үтеп керде, ләкин шул ук тенденция Көнбатыш Европада да күзәтелә. Хәзерге җәмгыятьтә белем алуның ролен авторлар нәр¬ сәдә күрәләр? Фән-техника прогрессы белем бирү өлкәсе үсешенә нинди таләпләр куя? Мәгълүмати җәмгыять шәхес алдын¬ да нинди яңа мөмкинлекләр ача? Яңа технологияләр тууга милли һәм халыкара базарларда¬ гы конкуренция генә түгел, дөньяның әйдәп баручы держава¬ лары арасындагы көндәшлек тә һәрвакыт сәбәп була. Хәрби-техник программалар фәнне дәүләт бюджеты хи¬ сабына өстәмә финанслауны тәэмин итәләр. Мәсәлән, «сал¬ кын сугыш» елларында АКШ, Бөекбритания, Франциянең фәнни тикшеренүләренә һәм конструкторлык эшләренә аларның хәрби бюджетының 10 % тан артыгы җибәрелә. Шуның исәбеннән АКШта гына да аэрокосмик техника эшләнмәләре өчен киткән чыгымнарның 55 % ы, электротех¬ ника эшләнмәләренә тотылганның 28,2 % ы каплана. Хәрби-техник эшләнмәләр тыныч тормыш өлкәләре өчен кирәкле яңа технологияләр — элемтә чаралары, көнкүреш тех¬ никасы, корабльләр, космосны өйрәнү приборлары һәм аппа¬ ратлары җитештерү чыганагы да булып тора. Алар «икеләтә
§ 22. Мәгълүмати җәмгыятьнең төп үзенчәлекләре 201 вазифалы» технологияләр (технологии «двойного назначе¬ ния») дип аталалар. «Салкын сугыш»ны туктату алга киткән илләрдә хәрби ихтыяҗларга киткән чыгымнарны кыскартуны аңлатмый. Мәгълүмати эрага керүче дәүләтләрнең башка илләргә кара¬ ганда өстенлекләре зуррак. Алар үзләренең хәрби куәтләрен кораллы көчләрнең санын арттыру хисабына түгел, ә корал¬ ларны һәм сугыш техникасын сыйфат ягыннан камилләштерү юлы белән көчәйтәләр. 1990 елларда АКШта «мәгълүмати сугыш» концепция¬ се эшләнә. Ул каршы як турында бөтенесен дә белүне һәм аңа үзенең максатлары һәм көче турында ялган мәгълүмат бирүне күздә тота. Югары технологияләр кул¬ ланып, ату объектына үзләре төби торган канатлы раке¬ талар һәм «акыллы» бомбалар эшләнә, алар радарларга күренми торган «Стеле» самолётларыннан ыргытыла. Сугыш кырында төбәү һәм ориентлашу максатында спут¬ ник системасы эшли. АКШ корпорацияләре тарафыннан меңнәрчә сугыш роботлары тудырыла, алар разведка, миналардан арындыру һәм каршы яктагы аерым нокта¬ ларга һөҗүмнәр ясау өчен кулланыла. Кешенең интеллекты — аның үсеше дәүләтне дә, корпора¬ цияләрне дә кызыксындырырлык иҗат потенциалы мәгълү¬ мати җәмгыятьнең иң әһәмиятле ресурсына әверелә. Белем алуга, сәламәтлек саклауга, социаль яклауга һәм кеше хокук¬ ларын саклауның үтәлешенә аерым игътибар шуның белән аңлатыла. 1960 еллардан 1990 елларга кадәр колледж һәм университетларда укучылар саны АКШта һәм Япониядә — 3,5 тапкыр, Германиядә — 6, Бөекбританиядә 7 тапкыр арта. Белем бирү оешмаларында уку вакыты 14 елга җитә. Шулай да күпчелек алга киткән илләрдә бу җитәрлек саналмый. Белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләсе һәрьяктан тикшерелә. Сораулар һәм биремнәр 1 Мәгълүмати җәмгыять нәрсә ул? Ни өчен аны постинду- стриаль дип тә атыйлар?
202 7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре 2 Ни рәвешле компьютерлаштыру, роботлаштыру кешенең 3 кеше—табигать—җәмгыять системасындагы урынын үзгәртә? Белемнәр (мәгълүматлар) базары нәрсә ул? Белемнәр җитештерү ни өчен капитал салуның табышлы өлкәсенә әверелә? 4 Ни өчен мәгълүмати үсеш стадиясенә җиткән җәмгыятьтә 5 фән-техника прогрессы темплары даими тизләшә? Интернет барлыкка килү дөнья цивилизациясе үсешенә, кешегә ничек йогынты ясый? 6 Хәрби ихтыяҗларга киткән чыгымнар Көнбатыш илләрдә фән-техника прогрессы үсешенә ничек тәэсир итә? Ни өчен «салкын сугыш» тәмамланса да, алар үзләренең хәрби чыгымнарын кыскартмыйлар, уйлап карагыз. Дөнья икътисадын глобальләштерү һәм аның нәтиҗәләре Алга киткән илләрдә мәгълүмати җәмгыятьнең урнашуы халыкара икътисади мөнәсәбәтләрдә тирән үзгәрешләр тууга китерә. Дөнья икътисадын глобальләштерү про¬ цессы башлана, ул трансмилли корпорацияләр — ТМК (транснациональные корпорации—ТНК) һәм трансмилли банклар —ТМБ (транснационалные банки— ТНБ) барлык¬ ка килү белән бәйле була. ТМК һәм ТМБ барлыкка килү Мәгълүмати, югары технологияләр куллануга күчү конвейер¬ лар файдаланып зур җитештерү комплекслары төзүгә кара¬ ганда да күбрәк капитал һәм ресурслар туплауны таләп итә. 1960 еллар уртасына инде АКШта автомобиль сәнә¬ гатендә бөтен автомобильләрнең 94% ын эшләп чыгар¬ ган өч эре корпорация («Дженерал моторе», «Крайслер», «Форд») кала. Германиядә дүрт компаниягә—«Фольксва¬ ген», «Даймлер-Бенц», «Опель» һәм «Форд-Верке»—91%, Франциядә «Рено», «Ситроен», «Симка» һәм «Пежо» компанияләренә 100% диярлек, Италиядә бер «Фиат»ка
§ 23. Дөнья икътисадын глобальләштерү һәм аның нәтиҗәләре 203 автомобильләр җитештерүнең 90%ы туры килә. Башка өлкәләрдә дә җитештерүне алга таба эреләндерү про¬ цесслары күзәтелә. Гигант корпорацияләр, чит ил филиаллары оештырып, халыкара хезмәт бүленешенең өстенлекләреннән максималь файдаланырга омтылалар. Соңгы 50 ел эчендә диңгез юлы буйлап халыкара транспорт күчерүләре — өч чиреккә, ә һава буенча 6 тапкырга арзаная. Бу корпорацияләргә заводлар һәм фабрикаларны эшче көчләр арзан булган дәүләтләргә күчерергә мөмкинлек бирә. Әзер продукцияне җыю алга таба аны сатып алачак илләрдә үк тормышка ашырыла. Аның югары технологик компонентлары АКШ, Япония, Көнбатыш Европада чыгарыла. Индустриаль гигантлар төзүнең мәгънәсе калмый. Хәзерге җитештерү дистәләгән илләр территория¬ сен колачлаган зур конвейерны хәтерләтә. Транснационали¬ зация юлыннан киткән монополияләр элеккечә эшләүче компанияләргә караганда 10—15 % ка күбрәк табыш алалар. Бу ТМКның тиз үсешен һәм аларның дөнья икътисадында әйдәп баручы көчкә әверелүен тәэмин итә. 1970 елда дөньяда 27,3 мең чит ил филиаллары булган 7,3 мең ТМК исәпләнә. XXI гасырда ТМК саны 60 меңгә, ә аларның чит илләрдәге филиаллары 600 меңгә кадәр җитә. Алар дөнья сәнәгатендәге җитештерү өлкәсенең якынча яртысын, халыкара сәүдәнең 2/3 сен, дөнья фәнни-техник белемнәр базарының 4/5 өлешкә якынын контрольдә тота. Хәзерге ТМК, элеккеге эре компанияләрдән аермалы була¬ рак, нәтиҗәлерәк һәм сыгылмалырак. Алар җирле шартларны исәпкә алырга сәләтле. ТМКның үзәк штаб-фатиры үзенең башка илләрдәге предприятиеләре белән турыдан-туры идарә итми, бәлки аларның эшчәнлеген координацияли. ТМКга хезмәт күрсәтү өчен, яңа дәрәҗәдәге банклар таләп ителә. Банкирлар, мәгълүмати технологияләрне файдаланып, бик тиз чит ил филиалларын үстерәләр, башка ил банкла¬ ры белән хезмәттәшлек принциплары турында килешүләр төзиләр яисә алар белән берләшәләр. Нәтиҗәдә трансмилли банклар (ТМБ) барлыкка килә. Аларның чит илдәге капита¬ лы «үз» дәүләте кысаларындагы кертемнәрдән шактый ар¬ тып китә. Мәсәлән, 1970 еллардан 1990 елларга кадәр алар
7 нче бүлек. Фән-техника үсешенең тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре 204 208 млрд доллардан 8 трлн га кадәр арта. ТМБның көндәлек валюта операцияләре күләме бик зур суммага—1,5 трлн дол¬ ларга җитә. Бу —дөньядагы бөтен илләрнең валюта суммасы резервларыннан да артык дигән сүз. 1980—1990 елларда Көнбатыш илләрендә банклар эшчәнле- генә контроль кими. Бу банкларның финанс операцияләренә салым һәм комиссия җыемнарының түбәнәюенә китерә. Аларның күбесе оффшор зоналарда үз филиалларын ачалар. Оффшор зоналар дип чит ил корпорацияләре һәм банкла¬ ры эшчәнлегенә салымнар минималь күләмдә булган, алар үткәргән валюта операцияләрен контрольдә тотмаган кече дәүләтләр (Люксембург, Кипр, Мальта, Монако, Багам утрау¬ лары һ.б.) яисә регионнарны атыйлар. Алар бик тиз арада криминал структуралар тарафыннан акча «сыгу», халыкара терроризмны, валюта һәм кыйммәтле кәгазьләр белән закон¬ сыз махинацияләрне финанслау үзәкләренә әверелә. БМО оффшор зоналар булып исәпләнүче илләрнең сәясәтен күп мәртәбәләр тәнкыйтьләп чыга. Аларның күбесенең хөкү¬ мәтләре халыкара бергәлеккә валюта операцияләре буенча контроль урнаштырырга вәгъдә итәләр. Әмма аның төгәл ва¬ кытлары әлегә билгеләнмәгән. Дөнья икътисадын глобальләштерү нәтиҗәләре Дөнья икътисадына контрольнең әкренләп ТМК һәм ТМБ ку¬ лына күчүе инде 1980 елларда ук аның үсешендә үзгәрешләр китереп чыгара. Дөнья сәүдәсендә әзер продукция түгел, ә ТМК филиаллары алмаша торган узеллар (товарның вак өлешләрдән беркетеп җыелган эре-эре өлешләре) һәм деталь¬ ләр сату өстенлек итә башлый. Нык алга киткән илләрдә алар¬ ның экспорттагы өлеше 30—40% ка, ә алардан калышкан илләрдә 80 % ка җитә. ТМК һәм ТМБ эшчәнлеге дөньяның күпчелек илләренең икътисади хәленә бер генә төрле йогынты ясамый. Гигант кор¬ порацияләр аерым илләрнең икътисади мәнфәгатьләре белән исәпләшмиләр диярлек. Алар җитештерүне кайда иң зур та¬ быш алып була, шунда күчерәләр. Нәтиҗәдә халыкара хезмәт бүленешенең яңа моделе оеша, бер үк вакытта икътисадның структурасын үзгәртеп кору бара. АКШ, Канада, Көнбатыш
Европа илләре, Япония һәм Австралия фәнни белемнәрне эшкәртү һәм югары технологияләргә корылган продукция җитештерү үзәкләренә әйләнә. Аларда хәрби һәм авиакосмик сәнәгать чәчәк ата, электроника һәм роботлар техникасы, фар¬ макология үсә, медицина җиһазлары, композит материаллар җитештерелә, нанотехнологияләр эшләнә һ.б. Индустриаль дәвердә икътисади куәтнең нигезе булып исәпләнгән өлкәләр, аерым алганда металлургия, автомобильләр һәм суднолар төзелеше, үсеп килүче илләргә күчә бара. Мәсәлән, АКШта әле XX гасыр башында ук төзелгән металлургия заводларының күбесендә җиһазлар бик нык искерә. Аларны камилләштереп яңадан ясап тормый¬ лар, ә әкренләп яба баралар. ТМКда кара металлургия продукциясенә чит илләргә заказлар бирүне табышлы¬ рак дип саныйлар. Әлеге сәясәт нәтиҗәсендә Төньяктагы алга киткән илләрдә «таркалу зоналары» —зыянга эшләүче яки эшләүдән тукта¬ ган завод һәм фабрикалар урнашкан территорияләр барлыкка килә. Шул ук вакытта Көньяктагы күп кенә илләргә (нигездә, Латин Америкасы, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә) автомобильләр, көнкүреш техникасы, компьютерлар (ком¬ плект өлешләре алга киткән илләрдән китерелә) җыю, корыч, алюминий эретү кебек җитештерү өлкәләре күчеп урнаша. «Таркалу зонасы»ның ачык мисалы булып Америка шәһәре Детройт тора. Автомобильләр җитештерүнең кисәк кыскартылуы аркасында, 1970—1980 елларда шәһәрдә эшсезлек арта, урам җинаятьчелеге көчәя, юга¬ ры квалификацияле эшчеләр читкә китә. Күп кенә эшлек¬ ле һәм мәдәният үзәкләре, элиталы йортлар ташландык хәлгә килә. Детройт АКШның иң уңышсыз шәһәрләренең берсе булып санала. Бөекбританиядә текстиль җитештерү өлкәсе, суднолар төзелеше, металлургия һәм күмер чыгару таркау хәлдә кала. Нәтиҗәдә Шотландия, Уэльс һәм Үзәк Англиядә «таркалу зоналары» килеп чыга. Анда яшәүчеләрнең ке¬ реме Лондон буенча уртача керемнән 3 мәртәбә кимрәк. Гомумән алганда, Көнбатыш Европада «таркалу зона- лары»нда халыкның биштән бер өлешкә якыны яши.
7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре 206 ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Америка социологы Уолт Ростоуның «Ни өчен ярлылар байый, ә байлар белә» дигән китабыннан (1980): Бөтен континентны чолгап алган эре масштаблы икътисадта барлык регионнарда да бертигез икътисади үсеш көтеп бул¬ мый. Әмма регионнар буенча реаль табышның үсеш темплары төрлелегеннән гаҗәпкә каласың. Ул илдәге макроикътисади модельләр һәм сәясәтнең нигезсезлеген күрсәтә. Халык саны үсә бару темпларыннан торып караганда, АКШта стагнация белән чолгап алынган регионнар һәм үсә баручы илләрдәгегә караганда халкы тизрәк арткан башка регионнар бар. У. Ростоу икътисадтагы нинди процесслар турында яза? ТМК сәясәте дөнья икътисады үсешен тулаем тизләтә. Төньякта зур темплар белән белемнәр җитештерү өлкәсе үсә. Көньякның күп кенә дәүләтләрендә эш урыннары барлыкка килә, сәнгатьнең яңа өлкәләре туа, алар, чикләнгән күләмдә булса да, югары технологияләргә ирешү мөмкинлеге ала. Шул ук вакытта дөнья икътисадын глобальләштерүнең тискәре нәтиҗәләре дә бар. ТМКны «таркалу зоналары»ндагы эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең социаль хәле борчымый дияр¬ лек. Бу районнардагы эшсезлек һәм фәкыйрьлек белән көрәш шул дәүләт хөкүмәте җилкәсенә төшә. ТМКның Көньяк илләрдәге филиаллары, нигездә, АКШ, Япония, Көнбатыш Европа базарларына хезмәт күрсәтә. Милли валюталар кур¬ сы үзгәреп торудан ТМБ бик зур табыш ала башлый. Азия, Африка һәм Латин Америкасы халкының шактые аларны шушы илләр мәнфәгатенә зыянга эшли дип исәпли. ТМК аз үсешле дәүләтләр хөкүмәтләренең кыйммәтле чистарту корылмалары булмаган заводлар төзүгә рөхсәт бирүләренә, шулай ук җирләрен экологик яктан куркыныч калдыкларны саклау өчен арендага алуга ирешә. Милли хөкүмәтләргә җитештерүнең бик зур күләмдә тыш¬ кы базарларга юнәлеш алуы һәм ТМК тарафыннан контрольдә тотылуы белән исәпләшергә туры килә. Аларның җитәкчелеге,
§ 23. Дөнья икътисадын глобальләштерү һәм аның нәтиҗәләре 207 гадәттә, икътисадка дәүләт контролен киметүне, тышкы сәүдәне либерализацияләүне һәм салымнарга ташламалар бирүне таләп итә. Әлеге таләпләр еш кына милли икътисадларның үсеш ихтыяҗларына каршы киләләр һәм сайлаучыларда ри¬ засызлык тудыралар. ТМКның мәнфәгатьләренә зыян килер¬ лек булса, алар тиз арада капиталларын табышлырак шартлар булган башка илләргә күчерәләр. Бу шактый зур регионнарны «таркалу зоналары»на әйләндерә. Интеграцион процесслар ТМК һәм ТМБ эшчәнлеге нәтиҗәсендә XX гасырның икен¬ че яртысында Көнбатыш илләрендә тышкы сәүдә сәнәгатьтә җитештерү өлкәсенә караганда ике тапкыр тизрәк үсә. Дәүләт¬ ләрнең икътисади яктан үзара бәйлелеге көчәя. Шул яссылык¬ та икътисадлары интеграцияләнгән, ягъни бердәм хуҗалык комплексын төзегән дәүләтләрнең тотрыклы бергәлекләре оеша. Интеграция юлында Көнбатыш Европа барысын¬ нан да алгарак китә, анда Европа союзы (ЕС) барлык¬ ка килә. Интеграцион процесслар Төньяк Америкада (анда АКШ, Канада һәм Мексика ирекле сәүдә зонасы (НАФТА) төзиләр), Көньяк Көнчыгыш Азиядә (АСЕАН оешмасы), Латин Америкасында (МЕРКОСУР һәм Анд пакты) уңышлы бара. Төньяк-Атлантика ирекле сәүдә зонасы, Азия-Тын океан интеграцион зонасы оештыру проектлары эшләнгән. Дөнья икътисадын глобальләштерү шартларында интегра¬ ция ТМК һәм ТМБ йогынтысын чикләргә мөмкинлек бирә. Берничә ил эшкуарлык эшчәнлегенең һәм социаль сәясәт алып баруның гомуми кагыйдәләре турында килешәләр. Бердәм икътисади пространстволар барлыкка килә. Трансмилли бизнес гигантлары алар белән хисаплашырга мәҗбүр була. Мәсәлән, Евросоюз илләре территорияләрендә монополиягә каршы закон, җитештерелгән продукциягә бердәм сыйфат стандартлары гамәлгә куелган шәхси бизнестан «социаль җа¬ ваплылык» күрсәтү һәм ялланган эшчеләрнең хокукларын
7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре саклау таләп ителә. НАФТА илләрендә, аеруча АКШта, салым¬ нар түләүдән качу, корпорацияләрнең «эш этикасын», ягъни кулланучылар һәм бизнес буенча партнёрлар мәнфәгатьләренә ихтирамны бозулары закон нигезендә күзәтелә. Оффшор зо¬ наларда ТМБ эшчәнлеге дә күзәтү астында тора. Шулай итеп, бердәм икътисади пространстволарның роле үсә, ә сәяси һәм икътисади карарларны ешрак аерым милли дәүләтләрдән югарырак структуралар кабул итә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ П. Друкерның «Хөкүмәттә һәм сәясәттә, икътисадта һәм бизнеста, җәмгыятьтә һәм дөньяга карашта яңа факт¬ лар» китабыннан (1990): Икътисад теориясе суверен милли дәүләтне нәтиҗәле икъ¬ тисади сәясәт алып барырга сәләтле бердәнбер, яки һич бул- маса, иң алдынгы берәмлек дип раславын дәвам итә. Чынлык¬ та трансмилли икътисадта андый берәмлекләр дүртәү. Әлеге берәмлекләр математиклар «өлешчә бәйле үзгәрешлеләр» дип атаган нәрсәгә туры килә: алар бер-берсенә бәйләнгән һәм үзара бәйлелектә, әмма берсе генә дә икенчесен контрольдә тотмый. Шундый берәмлекләрнең берсе — мил¬ ли дәүләт-, аерым илләр —аеруча эре, алга киткәннәре <...> һичшиксез, әһәмияткә ия. Тик карарлар кабул итү күбесенчә икенче берәмлеккә — регионга күчә бара, мәсәлән, Европа икътисади бергәлегенә, Төньяк Америкага, ә якын киләчәктә Япония тирәсендә берләшкән Ерак Көнчыгышка да күчәргә мөмкин. Өченче берәмлекне чын һәм автономияле диярлек акча, кредит һәм капитал салу агышларына корылган дөнья икътисады тәшкил итә. Ул бүгенге көндә милли чикләре бул¬ маган мәгълүматлар булганлыктан яшәп килә. Һәм, ниһаять, дүртенче берәмлек—трансмилли предприятие, аның, болай гына әйткәндә, эре бизнеска каравы мәҗбүри түгел; аның ка- рашынча, алга киткән бөтен <...> дөнья җитештерү өчен дә, то¬ варлар сату һәм хезмәт күрсәтү өчен дә бердәм базар, бердәм «пространство» булып тора. Нинди дүрт икътисади берәмлек турында сүз бара? Алар бер-берсе белән ничек бәйләнгәннәр?
209 § 23. Дөнья икътисадын глобальләштерү һәм аның нәтиҗәләре Мәгълүмати җәмгыятьтә каршылыклар һәм конкуренция Товарлар сату базарлары өчен көрәш,табигый ресурсларны контрольдә тоту мәгълүмати җәмгыять яшәгән шартлар¬ да да саклана. Вакыт-вакыт «сәүдә сугышлары» да чыгып тора, тик аларның үзенчәлекләре бар. Дөньядагы аеруча алга киткән илләрнең үзара икътисади бәйлелеге алар арасында эре конфликтларга урын калдырмый. Башка илдә җитештерелгән товарларга, әгәр алар үзенең үсеше өчен чыннан да кирәк булсалар, югары таможня тү¬ ләүләре кертүнең мәгънәсе юк. Конкурентлык (көндәшлек) хезмәттәшлеге моделе туа, үзара бәйләнеш һәм ярышу бер үк вакытта бара. Конкурен¬ циядәге кебек үк, хезмәттәшлектә дә хәзер дәүләтләр һәм аларның берләшмәләре генә түгел, ә иң эре корпорацияләр дә катнаша. Хәзерге шартларда, барыннан да элек, чимал һәм энергия чыганакларына ташламалар өчен конкуренция көрәше бара. Нефть, газ һәм сирәк очрый торган металларга бәяләр арткан саен, ул кискенләшә генә. Мәсәлән, XXI гасыр башында Көнбатыш илләре БДБның Урта Азиядәге дәүләтләрендә һәм Азәрбайҗандагы нефть-газ ресурсларыннан турыдан-туры файдалану мөмкинлеге алу белән аеруча кызыксыналар. Шуңа ярак¬ лы рәвештә, Россияне читтә калдырып, газ һәм нефть үткәргечләр төзү планнары эшләнә. Бер үк вакытта ТМК Россия Федерациясенең энергия ресурсларыннан һәм нефть үткәргечләреннән ташламалы шартларда фай¬ далануга ирешергә омтыла. Продукция сату базарлары өчен көрәш туктамый, ә аңа Кытай килеп кушылганнан соң, аеруча катгый төс ала. Мәсәлән, Россиянең бик тиз үсеш алган автомобильләр сату базары өчен Америка, Көнбатыш Европа, Япония, Корея һәм Кытайның безнең илдә үз филиалларын булдырырга уйлаган автогигантла- ры көрәшә. Бу көрәштә сәяси басым, мәгълүмати сугыш (конкурентлар һәм аларның продукциясенең дәрәҗәсен төшерү) алымнары, икътисади чаралар һәм хәтта кор¬ рупция дә кулланыла.
7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре 210 Белемнәр һәм мәгълүмат әзерләү өлкәсендә аеруча каты конкуренция бара. Бу өлкәдә бик нык алга киткән дәүләтләр һәм корпорацияләр, куллану сыйфатлары тагын да югарырак булган яңа товарлар тәкъдим итеп, яңа базарларны коралсыз да яуларга сәләтле. Тиешле белемнәр белән коралланып, чи¬ мал һәм энергия чыганаклары җитмәүне энергиянең альтер¬ натив төрләрен (кояш, җир, диңгез күтәрелеше, биоягулык һ.б.) энергия һәм ресурс саклаучы технологияләрне куллану бәрабәренә хәл итәргә мөмкин. Конкуренциядәге илләр һәм корпорацияләр турында тулы мәгълүмат туплап, аларның көчсез якларын билгеләү авыр түгел. Мондый шартларда мәгълүматны саклау һәм сәнәгатьтәге шпионлыкка — белемнәр һәм уйлап табуларны легаль булма¬ ган юл белән алу яки урлауга каршы көрәшнең әһәмияте арта бара. Җәмгыятьнең интеллектуаль потенциалы үсешен тәэмин итү бик мөһим төсмер ала. Моңа белем бирү системасын камилләштерү, илдән «миләрнең читкә китүе»н туктату исәбенә ирешелә. Дөньядагы күп кенә дәүләтләр, аерым алганда Көнбатыш Европа, БДБ ил¬ ләре үзләренең яшь һәм сәләтле гражданнарына АКШ корпорацияләренең ташламалы яллау (найм) шартлары тәкъдим итүе белән очрашалар. Конкуренция хезмәттәшлекне кире какмый, ә аңа юл куя. Ул экология проблемаларын хәл итү, еш кына дәүләтләргә та¬ бигать һәлакәтләре салган зыянны җиңеп чыгу, атом электр станцияләреннән файдалануның, һава һәм диңгез юллары буйлап транспорт ташуның куркынычсызлыгын тәэмин итү, эпидемияләрне булдырмау һ.б. өчен кирәк. Фән-техника өлкәсендә хезмәттәшлек бер дәүләт яисә кор¬ порация көчләре белән генә гамәлгә кую катлаулы булган эре масштаблы проектларны тормышка ашыруны җиңеләйтә. Мәсәлән, тыныч шартларда космосны үзләштерүдә үзара бәйләнешләр уңышлы үсеш кичерә, Халыкара космик стан¬ ция (МКС) эше моңа мисал булып тора. Төрле ил галимнәре атом-төш энергиясен тыныч максатларда да файдалану проб¬ лемаларын бергәләп өйрәнәләр. Эшчәнлекнең күп өлкәлә¬
§ 23. Дөнья икътисадын глобальләштерү һәм аның нәтиҗәләре 211 рендә (авиатөзелеш, автомобильләр төзү һ.б.) төрле илләр¬ нең көндәш булган корпорацияләре үз казанышларын берләштереп, уңышлы хезмәттәшлек итәләр. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 6 Мәгълүмати җәмгыятьтә капитал һәм ресурсларны югары дәрәҗәдә концентрацияләү зарурлыгы, ТМК һәм ТМБның әһәмияте арту нәрсә белән аңлатыла? ТМК һәм ТМБны XX гасыр башы монополияләре белән чагыштырыгыз. Сез алар арасындагы нинди аермаларны күрсәтә аласыз? Дөньядагы күпчелек илләрдә икътисад структурасын үзгәртеп коруга нәрсә этәрә һәм аның асылы нидән гыйбарәт? Бу халыкара хезмәт бүленешенең яңа систе¬ масы формалашу белән ничек бәйләнгән? Аның үсеше Төньяк һәм Көньяк илләренә ничек йогынты ясый? Ни өчен хәзерге дөньяда интеграция процесслары тирәнәя? Алар дөнья икътисадын глобальләштерү белән ничек бәйләнгәннәр? Мәгълүмати дәвердә алга киткән дәүләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең характеры ничек үзгәрә? «Кон¬ курентлык хезмәттәшлеге» атамасының мәгънәсен сез нәрсәдә күрәсез? Дөнья үсешендәге хәзерге каршылыкларны тасвирлап бирегез. Алар халыкара мәйданда XX гасырда барган каршылыклардан кай ягы белән аерылалар?
8 нче бүлек МӘГЪЛҮМАТИ ҖӘМГЫЯТЬТӘ СОЦИАЛЬ ҺӘМ ЭТНИК ПРОЦЕССЛАР Төньяктагы алдынгы илләрнең мәгълүмати җәмгыять дәверенә керүе социаль мөнәсәбәтләрнең һәм алар ни¬ гезендә килеп туган каршылыкларның тамырдан үзгәрүен аңлата. Җәмгыять социаль бердәйлеккә яисә социаль гармониягә үк ирешә алмый. Шул ук вакытта үткәндәге күп кенә проблемалар элеккеге мәгънәсен югалта. § 24 Алга киткән илләрдә социаль үзгәрешләр Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатыш Евро¬ па, АКШ һәм Япония илләренең социаль структурасын¬ да мөһим үзгәрешләр килеп чыга. Авыл хуҗалыгында шөгыльләнүче халыкның тоткан урыны әкренләп 5 — 7% ка кадәр (сезонлы эшчеләрне исәпләмәгәндә) кими. Аграр җитештерү өлкәсендә геннар инженериясен куллан¬ мыйча үстерелгән «чиста» туклану продуктларына һәм шулай ук биологик энергия чыганакларына (биологик матдәләрдән алына торган ягулык) ихтыяҗ арту белән бәйле мәшгульлек көчәер дип көтелә. Индустриядә яллы эшчеләр арасында хезмәт җи- тештерүчәнлеге үсү әкренләп сәнәгатьтә эшчеләр өлешенең—«зәңгәр якалылар»ның кимүенә китерә. 1950—1960 елларда ук хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәш- гульлекнең тотрыклы үсеше күзәтелә. Ул сәүдәне, ресто¬ раннар һәм кафеларны, ремонт эшләрен, ялны оештыру, финанс-коммерция секторын, сәламәтлек саклау, белем бирү өлкәсен һ.б. үз эченә ала. Мәгълүмати җәмгыятьтә эшчеләр 1970 еллар ахыры —1980 еллар башында дөньядагы алдынгы илләрдә эшчеләр сыйныфын перспективалы һәм перспективасыз тармак хезмәткәрләренә бүлеп карау башлана. Соңгыларының продукциясенә сорау кими. Перспективасызлар исәбенә файда-
§24. Алга киткән илләрдә социаль үзгәрешләр 213 л ы казылмалар (аеруча күмер) чыгару һәм кара металлургия керә. Икътисадны структур үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, кайбер профессияләр турыдан-туры юкка чыга. Алар хезмәтен робот¬ лар һәм автоматлар башкара. «Зәңгәр якалылар»ның саны кыскару, барыннан да бигрәк, квалификациясез һәм ярымква- лификацияле яллы эшчеләргә кагыла. Шуның нәтиҗәсендә, һәм шулай ук зыянга эшләүче җитештерү өлкәләрен ябу ар¬ касында, структур дип аталган эшсезлек көчәя. Хәзер «ак якалылар», ягъни инженерлар, техниклар, про¬ граммистлар хезмәтенә сорау тагын да арта. Белемнәр җитеш¬ терү үзәкләре — лабораторияләр һәм университетлар әһә¬ мияте буенча кайчандыр элегрәккә караганда шактый зуррак урын тота башлый. Вак, гаилә бизнесы актив үсеш ала, ул эре корпорацияләрне кызыксындырмаган эшчәнлек өлкәләрен үзләштерә. Болар — бензоколонкалар һәм автосервис үзәкләре, кафе һәм рестораннар, туристлык агентлыклары, транспорт һ.б. хезмәтләрне тәкъдим итүче кече фирмалар. Алар, яңа заманча җиһазлар кертү нәтиҗәсендә, завод һәм фабрикалар¬ дан эштән җибәрелгән кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итәләр. Хезмәткәрләр һәм «идарәчеләр (управляющийлар) революциясе » Яллы эшчеләрнең бер өлеше аерым социаль катлау¬ га— хезмәткәрләргә керә. Бердәй булмаган матди хәле, социаль статусы һәм хакимияттәге урынына карап, хезмәткәрләрнең төрле категорияләре була. Хезмәткәрләрнең түбәнрәк һәм массакүләм катлавы — идарә һәм контора персоналы. Эш урыннарын компьютерлаштыру шартларында аның хезмәт шартлары һәм түләү дәрәҗәсе югары технологияле тар¬ маклардагы квалификацияле эшчеләрнекенә якыная һәм хәтта алардан калышмый да башлый. Күпчелек алга киткән илләрдә шактый күп санлы дәүләт хезмәткәрләре (чиновник¬ лар) категориясенең хезмәт хакы законлы рәвештә яллы эшчеләрнең уртача эш хакы күләмендә билгеләнә. Җәмгыятьнең социаль структурасында фирма һәм корпо¬ рация идарәчеләре мөһим урын тота. 1960—1970 елларда бизнес белән җитәкчелек итүдә төп функцияләр югары звено
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар хезмәткәрләре кулына күчә. Әлеге процесс «идарәчеләр рево¬ люциясе» дип йөртелә. Аларның тормыш дәрәҗәсе шактый иркенәя. Соңгы 20 ел эчендә АКШта эре корпорация җи¬ тәкчесенең уртача еллык хезмәт хакы 1 дән 2 млн долларга кадәр арта. Идарәчеләрнең оештыру сәләтләре дә үсә. Алар җитеш¬ терү үсешен планлаштыра, кулланучылар соравын алдан билгели, комплект детальләрен, узелларын һәм җиһаз¬ ларын җитештерүче төрле цехларның, чит ил тәэмин итеп торучыларының үзара ярашып эшләвенең төгәллеген тәэмин итә башлый. Кагыйдә буларак, капитал хуҗасы булмаган урта һәм югары звено идарәчеләрнең роле элеккегә караганда әһәмиятлерәк була бара. Элеккеге компанияләрдән аермалы буларак, хәзерге корпорацияләр маркетингтан башка — базарны алдан өйрәнмичә, рекламадан башка гына продукцияне күпләп, серияләп эшләп чыгаруга алынмыйлар. Кадрлар менедж¬ менты — персонал белән эшләүнең әһәмияте арта, аның бурычы — хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне, хезмәткәрләрдә үз фирмаларына карата лояльлек тәр¬ бияләүне тәэмин итү. Соңгы унъеллыкларда эре корпорацияләр эшчән- легеннән күренгәнчә, хезмәткәрләре турыдан-туры үз хезмәт нәтиҗәләре турында уйлаган оешмалар иң яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Бу ел йомгаклары буенча юга¬ ры түләүләр, предприятиенең акционерлары исәбенә керү, индивидуаль эш графигы, төрле ташламалар һәм хезмәтләргә мөмкинлек бирү, корпоратив мероприя- тиеләр оештыру хисабына гамәлгә ашырыла. Эшмәкәрләр һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге Икътисадны структур үзгәртеп кору күп кенә компанияләр өчен җитди кыенлыклар тудыра, аларның бөлүенә китерә. Бер үк вакытта ул эшмәкәрлекнең яңа төрләре үсүгә юл ача. Мәсәлән, һәркайда компьютер технологияләре һәм Интер¬ нетның таралуы программалар белән тәэмин итүне, компь¬ ютер уеннарын, интернет-сәүдә системаларын һ.б. эшләүне читтән тыш табышлы һәм уңышлы бизнеска әйләндерә.
§ 24. Алга киткән илләрдә социаль үзгәрешләр 215 Мәгълүмати җәмгыять барлыкка килүнең бизнес өчен перспективалар ачуын Уильям Гейтс карьерасы ачык күрсәтә. Ул 1955 елда туа, 1973 елда АКШтагы иң алдынгы исәпләнгән Гарвард университетына укыр¬ га керә. 1975 елда «Майкрософт» компаниясен оешты¬ рып, 3 дистәдән дә азрак вакыт эчендә Гейтс дөньяда 46,6 млрд доллар капиталы булган иң бай кешеләрнең берсенә әверелә. Дөньяның күпчелек илләрендә соңгы унъеллыкларда кор¬ порацияләр саны бик тиз үсә, димәк, эшмәкәрләр һәм югары эш хакы алучы идарәчеләр саны да арта. Мәсәлән, АКШта акционерлык җәмгыятьләре саны 1970 елда 1,6 млн нан 2000 елда 5 млн га кадәр җитә. Кече фирмалар (индивидуаль предприятиеләр) шул ук вакыт эчендә 6,5 млн нан 18 млн га җиткән дип исәпләнә. Базарларны яңа технологияләр кертүгә исәп тоткан вен чур предприятиеләре (сүзгә-сүз — тәвәккәл предприятиеләр) яулап ала. Аларның барысы да уңышка ирешми. Мәсәлән, АКШта 2000 елда 574 мең яңа фирма төзелә, ә 543 меңе бөлгенлеккә төшә. Венчур компанияләрнең нигезе интеллек¬ туаль милеккә корыла. Аның хуҗалары — эшлекле кешеләр һәм яңа тип эшмәкәрләр. Фәнни ачыш һәм аны җитештерүдә куллана башлау арасындагы вакытны кыскарту күп кенә уйлап табучыларга, яңа технологияләр эшләүчеләргә бизнес¬ меннар рәтендә урын алырга мөмкинлек тудыра. Яңа эшмәкәрлектә катнашучы гражданнар саны һаман күбәя бара. Бу яктан Мексика һәм Австралия ли¬ дерлар булып тора (19% һәм 16% гражданнар). АКШ дөньяда эшмәкәрлек эшчәнлегенең яңа формаларын үзләштерүдә—7 нче урынны, Германия—22 нче, ә Рос¬ сия 23 нче урынны били. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Америка социологы Д. Беллның «Постиндустриаль җәмгыять якынлаша. Социаль прогноз ясау тәҗрибәсе» китабыннан (1973): Белемнәргә таянучы яңа элитаның күтәрелүе хәрби, икъ¬ тисади, социаль белемнәр һәм планлаштыруның хәзерге җәмгыятьтәге теләсә нинди эшчәнлекнең төп шарты булуын¬
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар нан килеп чыга. Карарлар кабул итүнең яңа технологияләре (системалы анализ, линияле программалаштыру, бюджетны планлаштыру һ.б.) белән коралланган яңа технократик элита әгъзалары чишелешләрне билгеләү һәм анализлауның мөһим элементына әйләнә, сәясәт аларга нигезләнеп алып барыла, хакимият тә шуларга таянып гамәлгә ашырыла дияргә була. Киңрәк мәгънәдә әйткәндә, белем бирү, фән һәм идарәнең әһәмияте үсү яңа гомумилекне — профессиональ технократ интеллектуалларны барлыкка китерә. Д.Белл технократик элита дигәндә кемне күздә тота? Аның ■в барлыкка килүен нәрсә белән бәйләп карый? Урта сыйныф: төп сыйфатлары Көнбатыш илләрнең актив социаль сәясәте нәтиҗәсендә су¬ гыштан соңгы чорда керемнәре яшәү минимумыннан югары¬ рак булган кешеләр саны арта (халыкның 1/2 еннән 2/3 сенә кадәр). Алар исәбенә хосусый милекчеләрнең бер өлеше, фер¬ мерлар, квалификацияле эшчеләр, техниклар, инженерлар, банк һәм биржа хезмәткәрләре, төрле дәрәҗәдәге идарәчеләр, врачлар, хокук белгечләре, укытучылар, чиновниклар һ.б. керә. Алар барысы да үзләрен урта сыйныф дип саный. Аңа карау керем чыганагы белән түгел, керемнең күләме белән билгеләнә. Ул билгеле бер җитешлек булдыруны тәэмин итә. Мәсәлән, АКШта XXI гасыр башында урта сыйныфка гаилә кеременең уртача еллык күләме 45 меңнән 200 мең долларга кадәр булган кешеләр керә. Бу — хезмәт белән мәшгуль якын¬ ча 50 % халык дигән сүз. Урта сыйныф вәкилләре якынча бер үк шартларда яшиләр (торак, көнкүреш уңайлыклары, белем алу һәм сәламәтлек сак¬ лауга, мәдәнияткә юл куелу һ.б.). Алар үз тормышларының матди ягы җитеш булуга зур әһәмият бирәләр. Шуңа да урта сыйныф җәмгыятьне радикаль үзгәртеп кору идеяләренә һәм шуңа өндәгән сәяси партияләргә тискәре карашта тора. Уртача муллыкта яшәүче кешеләрнең социаль үзгәрешләр, гражданнар сугышлары һәм сәяси кризислар булган очракта нинди югалту¬ лар кичерәсе билгеле. Сайлауларда алар урталар, центристлар программасын алга куючы көчләрне яклап чыгалар. Урта сый¬ ныф җәмгыятьтә тотрыклылыкның таянычына әйләнә.
§ 24. Алга киткән илләрдә социаль үзгәрешләр 217 Яңа маргиналь катлаулар Маргиналлар һәрвакыт теләсә кайсы җәмгыятьтә яшәп килгән. Гадәттә, аларга шәһәрнең «түбәндәгеләр» вәкилләрен — очрак¬ лы эш табып, очын очка ялгаучы озак вакыт эшсез йөрү¬ челәр, фәкыйрьләр, йорт-җирсезләр һәм җинаятьчеләрне һ.б. кертәләр. Маргиналлар — даими керем чыганагы булмаган кешеләр, укымаучылар, эшләмәүчеләр. Алар социаль бәй¬ ләнешләр һәм мөнәсәбәтләрдән читтә калалар. Икътисадтагы структур үзгәрешләрнең социаль нәтиҗәләре Хәзерге җәмгыятьтә яңа маргиналь катлаулар килеп чыга. Алар арасында—икътисадтагы структур үзгәрешләр корбанна¬ ры, бөтен бер тармаклар һәм профессияләрнең юкка чыгуы, алар хезмәтенең роботлар һәм автоматлар тарафыннан башкарылуы. Бөтен кеше дә яңа икътисади шартларга яңадан җайлаша, мәгълүмати технологияләрне һәм компьютерлардан файдалана белүне таләп итә торган белгечлекләрне үзләштерә алмый. Хәзерге маргиналлар пособиеләр, түләүләр һәм социаль ташламалар системасы белән яклана. Төньяктагы илләрдә эш югалтканның беренче елында эшсезлек буенча пособиенең уртача күләме уртача эш хакының 68 % ын тәшкил итә (аерым илләрдә—Швеция, Нидерландта һәм кайбер башка илләрдә 80 % тан ар¬ тык, АКШта 60% диярлек). Бөтенләй эшсезләргә (биш
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар 218 елдан артык эшләре булмаган, аны табарга да теләмәгән һәм квалификацияләрен күтәрергә теләмәгән яисә аңа сәләте булмаган кешеләр) уртача хезмәт хакының 60% ы күләмендә пособие түләнә, монда илләр буенча аерым¬ лыклар күзәтелә. Швециядә түләүләр уртача эш хакының 70 % ка якынын алып тора, АКШ та—25% күләмендә, Италиядә андыйларга пособие бөтенләй түләнми. Хәтта хезмәткә сәләтле яшьтә булган, беркайчан да эшләмәгән, әмма эшсезләр булып исәпләнмәгәннәр дә пособие белән тәэмин ителә (Евросоюз илләре буенча андыйлар хезмәткә сәләтле халыкның уртача 6,5% ын алып тора). Болар—инвалидлар, эшләмәүче ялгыз аналар һ.б. Маргиналларның икенче төркемен яшьләрнең хезмәт юлы¬ на аяк басуга ук эшсезләр рәтен тулыландыручы вәкилләре тәшкил итә. Еш кына бу югары һәм урта уку йортын тәмамлаган яшьләрнең белеме җитештерү соравына туры килмәү арка¬ сында килеп чыга. Эшмәкәрләр эшкә 30—35 яшьлек, хезмәт күнекмәләре һәм тәҗрибәсе булган җитлеккән кешеләрне алырга тырышалар. Алга киткән илләрдә эшсезлекнең урта¬ ча күләме хезмәткә сәләтле халыкның якынча 7—8% ын алып торса, 15 яшьтән 24 кә кадәрге яшьләр арасында ул ике тапкыр артыграк 16—17 % тәшкил итә. Көнбатыш илләр хөкүмәтләре яшьләрне маргиналлаш- тыруны туктатырга омтылалар. Алар пособиеләр системасы белән тәэмин ителә, югары уку йортын тәмамлаучыларның эшкә урнашуын җиңеләйтә торган законнар кабул ителә. Мә¬ сәлән, Франциядә эшкә алынган яшь белгечнең хәтта үзенең вазифаларын җиренә җиткереп үти алмаган очракта да, ике ел буена эштән азат ителә алмавы турындагы закон гамәлгә кертелгән. Еш кына кешенең хезмәткә яраклы яшьтә маргиналла- шуына физик һәм акыл кимчелекләре сәбәп була, ә алар, кагыйдә буларак, әйләнә-тирәлекнең торышы начарла¬ ну, нәселдән килгән авырулар һәм мәгълүматларның артык күбәеп китүе аркасында килеп чыга. Көнбатыш илләрендә белем алырга теләгән яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр принцибы игълан ителә. Әмма чынбар¬ лыкта әлеге принцип һәрвакытта да үтәлми.
§ 24. Алга киткән илләрдә социаль үзгәрешләр 219 Хәзерге шартларда маргиналлар, аеруча яшьләр рәтен- дәгеләр, алга киткән илләрдәге социаль тотрыклылыкка янау чыганагы булып торалар. Яшьләр «кемдер булырга» дигән ихтыяҗны гадәттән тыш кискен тоялар һәм аларның соци¬ аль хәлен яхшыртырга вәгъдә итүче яки аның начарлануына этәрүче «гаеплеләр»не күрсәткән теләсә нинди пропагандага бик бирешүчән булалар. Маргиналларның аңы һәм гамәлләре белән идарә итүе җиңел, һәм төрле илләрдәге радикаль, экс- тремистик көчләр моннан бик файдаланалар. Алга киткән илләрдә җәмәгать тәртибен бозулар социаль конфликтлар һәм забастовкалар (алар, кагыйдә буларак, закон тарафыннан билгеләнгән формада уза) белән бәйләнмәгән. Маргиналлар да катнашкан ризасызлык чыгышлары, вандаллык актлары, урам тәртипсезлекләре төгәл социаль яисә сәяси таләпләр кую белән узмый. Алга киткән илләрдә маргиналларны иҗтимагый бәйлә¬ нешләр һәм мөнәсәбәтләр системасына кертү проблемасы XXI гасырда да үзенең әһәмиятен саклаячак. 1 2 3 4 5 Сораулар һәм биремнәр Алга киткән илләрдә XX гасыр ахырына җәмгыятьнең со¬ циаль структурасы үзгәрү процессын тасвирлагыз. Хәзерге җәмгыятьтә урта сыйныф нәрсә ул? Ул ничек формалаша һәм аның кыйммәтләре нинди? Уйлап кара¬ гыз әле: Көнбатыштагы һәм Россиядәге урта сыйныфлар арасында аермалар бармы? Хезмәткәрләрнең төрле категорияләре турында сөйләгез. Идарәчеләр (управляющийлар) революциясе нәрсә ул? Мәгълүмати җәмгыятьтә баюның нинди яңа чыганак¬ лары килеп чыга? Көнбатыш илләрендә эшмәкәрләр катлавының составы ничек үзгәрә? Венчур фирмалар нәрсә ул? Кемнәр алар маргиналлар? Мәгълүмати җәмгыятьтә яңа маргиналлар килеп чыгу нәрсә белән бәйләнгән? Аларны социаль яклауның нинди гарантияләре бар һәм аларны иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм бәйләнешләр системасы¬ на кертү проблемасы ни өчен шулай бик мөһим?
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар 220 §25— 26 XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр Алга киткән илләрдә халыкның тормыш дәрәҗәсе үсеше XX гасыр ахырында сыйнфый каршылыкларның кискен кимүенә китерә. Аларга милләтара, расаара һәм конфессияара конфликтлар алмашка килә. Күпмилләтле дәүләтләрдә этникара проблемалар XX гасырның икенче яртысында Көнбатыш Европа һәм Төнь¬ як Американың күп илләрендә халыкның төрле этник төр¬ кемнәре арасында үзара мөнәсәбәтләр киеренке хәлгә килә. Француз телле Квебек провинциясендә, инглиз телендә сөй¬ ләшүче Канадада яшәүчеләр арасында мөстәкыйль дәүләт төзү идеясе популярлаша. Бөекбритания Кушма Корольлегендә һәм Төньяк Ирландиядә Уэльс автономия таләп итә. Моңа охшаш теләкләр Шотландиядэ тагын да радикальрәк (аеры¬ лып чыгуга кадәр) була. Төньяк Ирландиядә Ирландия рес¬ публикасы белән берләшүне яклаган католиклар һәм Кушма Корольлек составында алты графлыкны саклау ягында торган протестантлар арасында каршылык көчәя. Испаниянең күп¬ челек провинцияләре автономия өчен, ә аларның иң тыйгы¬ сызы—-Баскония— бәйсезлек өчен көрәшә. Франциядә Корси¬ ка милләтчеләре шундый аерымлану өндәмәләрен (аерылып чыгу һәм үз дәүләтеңне төзү) күтәреп чыгалар. Италиядә аграр Көньяк һәм индустриаль Төньяк арасында каршылык¬ лар киеренкеләнә. Бельгиядәге ике төп этнос — валлоннар һәм фламандлар бер дәүләттә яшәргә теләмәүләрен ачыктан-ачык белдерәләр. Этносара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе күп кенә сәбәпләр аркасында килеп чыга. • Белем һәм культура дәрәҗәсенең күтәрелүе этник азчы¬ лыкларда яңа таләпләр һәм ихтыяҗлар тудыра. Көнбатыш Европадагы кайбер илләрдә интеллигенция арасында җирле һәм тарихи традицияләрне, телләрне, диалектларны, сөйләм¬ нәрне саклау һәм тергезү хәрәкәтләре башланып китә. Азчы¬
§25—26. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр лык халыкларның телләрен дәүләтнеке итеп тану таләпләре куела. • Икътисадны структур үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, кайбер милли регионнар «таркалу зоналар»ы хәленә килә. Мәсәлән, Уэльста күмер чыгаручы предприятиеләр ябыла, эшсезлек үсә. Төньяк Ирландиядә верфьләр продукциясенә сорау кими: Корсика һәм Баскония аз үскән аграр регионнар хәлендә кала¬ лар. Шуңа күрә җирле халык үзәк хакимиятләр алып барган сәясәттән риза булмый. Башка милли регионнар, киресенчә, икътисади яктан үсеш кичерәләр. Мәсәлән, Шотландиядә 1960—1970 елларда яр буе шельфында бай нефть ятмалары табалар. Шотландия милләтчеләре бәйсезлек алу халыкның тормыш дәрәҗәсен бик тиз күтәрергә мөмкинлек бирер дип ышаналар. • Этник азчылык чыгышларын бастыру өчен, хакимиятләр репрессияләр юлына басалар. Әмма басым басымны тудыра. Сепаратистлар (аерымлануны яклаучылар) арасында тер¬ рор методларын кулланучы радикаль төркемнәрнең йогын¬ тысы арта. 1960 еллар ахыры —1970 еллар башында Төньяк Ирландиядә Ирландия республика армиясе (ИРА)эшчәнлеге активлаша, ул партизаннар сугышын Англия территориясенә күчерә. Баскониядә «Баскония һәм азатлык» террорчылар төркеме хәрәкәт итә, ул ЭТА (үз атамасының беренче хәреф¬ ләре буенча) буларак ныграк билгеле. Корсикада баш күтә¬ рүчеләр отрядлары оеша. Террорчылар хәрәкәте җәмгыятьтә зур хәвеф, борчылу тудыра. Хакимиятләр региональ сепаратизм проблемаларын җитди игътибарга алырга мәҗбүр булалар, һәм нәтиҗәдә алар өлешчә хәл ителәләр. Террорчыларга каршы көрәшкәндә, дәүләт бөтенлегенә зыян китермәслек таләпләр дә үтәлә. Мәсәлән, Бельгия 1993 елда федерациягә әйләнә. Шотландиядә һәм Уэльста, 1997—1998 елларда референдум үткәрелгәннән соң, үзидарә органна¬ ры— Шотландия парламенты һәм Уэльс Ассамблеясы төзелә. Квебекта шулай ук референдум уздырыла, ул (минималь 1 % тавышка гына артык булса да) аның гражданнарының бердәм Канада дәүләтендә яшәргә теләүләрен күрсәтә.
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар 222 Милли регионнарны үстерү буенча гомумдәүләт дәрәҗәсендә махсус чаралар күрелә. Икътисади таркалу кичергән зоналар¬ га инвестицияләр җәлеп итү этник каршылыкларның киерен¬ келеген киметергә мөмкинлек бирә. Европа союзы кысаларын¬ да социаль бәла-каза зоналары буларак танылган регионнарга гомумевропа ярдәме программалары эшли башлый. Төньяк Ирландиядә бик кискен хәл урнаша. Үз тамыр¬ лары белән гасырлар тирәнлегеннән килүче каршылыклар 1960 елларда киеренке төс ала. 40 ел эчендә ул 3 меңгә якын кешенең гомерен алып китә. Әмма хәтта биредә дә килеп ту¬ ган хәл контрольгә алына. Радикаль террорчылар төркемнәре аерып алына, аларның күпчелеге 2005 елда коралларын тап¬ шыра башлый. 2006 елда ЭТА Испаниядә хакимиятләр белән вакытлыча килешү төзергә әзерлеге турында белдерә. Төп җирле халыкларның эре общиналары яшәгән дәүләтләрдә (Канадада эскимослар һәм индеецлар, АКШта индеецлар, Австралиядә аборигеннар, Яңа Зе¬ ландиядә маориецлар) 1960—1980 елларда аларның ти¬ гез хокуклылыгын гамәлгә куючы законнар кабул ителә. Төп җирле халыкка XVIII—XIX гасырларда, җирләрен ак колонистлар яулап алган өчен, компенсацияләр түләнә, белем алганда ташламалар бирелә, аларның традицион тормыш рәвешен саклау буенча чаралар күрелә. Көнбатыш илләрдә теләсә нинди каршылыкларны чишүнең универсаль рецептларын эзләү белән шө¬ гыльләнүче яңа фән — конфликтология туа. Аларның иң әһәмиятлесе —урта сепаратистлар белән алып барылган сөйләшүләрне экстремистларга карата үткәрелгән катгый чаралар белән бәйләү. Әмма Төньяктагы күпмилләтле дәүләтләрдә килеп туган каршылыкларда гомумевропа, мәдәният, христиан кыйммәтләрен бүлешүче, демокра¬ тияне яклаучы этнослар катнаша. Бу хәл үзара юл кую¬ ларга мөмкинлек бирә, бигрәк тә көч куллану тарафдар¬ лары аз санлы булып чыга. Алга киткән илләрдә башка кыйммәтләр системасына ия күп санлы этник азчылык общиналары барлыкка килүгә бәйле рәвештә катлаулы¬ рак проблемалар килеп чыга.
§25—26. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр 223 Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада раса- чыл һәм конфессиональ конфликтлар Милләтара мөнәсәбәтләр үсешенә демографик фактор— ке¬ шеләрнең күченүе һәм этник төркемнәрнең сан чагыштыр¬ масы үзгәрү зур йогынты ясый. XX гасыр өчен халык миграциясенең кисәк артуы хас була. АКШ, Англия, Канада һәм башка демократия илләре сәяси, дини яисә этник сәбәпләр буенча үз ватаннарында эзәрлекләүләргә дучар булган кешеләрне үз территорияләренә кертүне чикләмиләр. Андый качаклар саны өзлексез арта тора. Россияне генә дә Гражданнар сугышы вакытында һәм аннан соң (1918—1922) 2 млн га якын кеше ташлап китә. 1930 елларда төрле милләт һәм төрле караш кешеләре, фашизмнан котылу өчен, Европадан качып китә. Икен¬ че бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатыш Европа һәм Азия илләрендә коммунистик режимнар, ә колониаль бәйлелектән арынган күп кенә дәүләтләрдә диктатуралар урнаша. Бу качакларның яңа агылышын китереп чыга¬ ра. Сәяси эмигрантларның күбесе туган илләрендә хәл үзгәргән очракта әйләнеп кайталар, ләкин аларның бер өлеше яшәгән илләрендә торып кала. XX гасырның икенче яртысында халык күченүләренең яңа тибы — хезмәт миграцияләре киң тарала. 1950—1960 ел¬ ларда Европа илләре икътисадының торгызылуы һәм көчле индустриаль үсеше арзан эшче көчләргә сорау артуына китерә. Абруйлы булмаган, аз түләнә торган хезмәт төрләрен башкару өчен эшче куллар (квалификациясез эшчеләр, чүп түгүчеләр, урам себерүчеләр, санитаркалар һ.б.) җитми. Шунлыктан эшмәкәрләр тормыш дәрәҗәсе түбән булган илләрдән эшче- иммигрантлар яллый башлыйлар. Англиягә элеккеге колонияләрдән (Һиндстан, Паки¬ стан, Вест-Индиянең утрау илләре, Бангладеш) эшчеләр чакырыла. Франциягә Төньяк Африка илләреннән (Ал¬ жир, Тунис, Марокко), Германиягә Төркиядән һәм Югославиядән эшчеләр килә. Моннан тыш, Европа-
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар 224 да интеграцион процесслар үсешенә бәйле рәвештә, эшче көчләрнең ирекле күчеше принцибы кабул ителә. Эшче-мигрантларны югарырак тормыш дәрәҗәсе бул¬ ган дәүләтләргә, аерым алганда Италиядән Германиягә, күчерү күздә тотыла. Иммигрантлар арасында ризасызлык күренеше бик сирәк була. Аларның эш хаклары һәм социаль яклау дәрәҗәсе үз¬ ләре килгән урындагыдан шактый югары исәпләнә. Алар хәтта илләрендә калган туганнарына ярдәм итәргә дә җай табалар. 1950 еллар —1960 еллар башында алга киткән Көнбатыш Ев¬ ропа илләренең эшчеләр хәрәкәте һәм профсоюзлары хезмәт миграцияләренә нейтраль карыйлар. АКШтагы этнорасачыл азчылык вәкилләре (афроамерика- лылар һәм латиноамерикалылар), нигездә, шулай ук квали¬ фикациясез һәм аз квалификацияле хезмәтләр башкару белән канәгатьләнәләр. Көнбатыш Европа илләрендә хәл 1970 елларда, ә АКШта иртәрәк, 1960 елларның уртасы — ахырларында үзгәрә баш¬ лый. Фән-техника прогрессының кызу темплары квалифи¬ кациясе булмаган эшче көчкә сорауның кимүенә китерә. Физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләрнең хәле начарая, алар арасында эшсезлек үсә башлый. Бу үзгәрешләр Кушма Штатларда афроамерикалыларның расачыл тигез хокуклылык өчен көрәштә күпләп катнашуы¬ на сәбәп була. Европа дәүләтләрендә хезмәт миграцияләренә чикләүләр кертелә башлый. Югары белем һәм профессио¬ наль квалификация дәрәҗәсенә ия кешеләргә генә Европа союзы илләрендә эш алу хокукы бирелә. Шуңа да карамас¬ тан Көнбатыш илләре «абруйлы булмаган» мәшгульлек өлкәләрендә, фермаларда сезонлы эшчеләр һ.б. сыйфатында иммигрантларның арзанлы эш көчен файдалануны кире как¬ мыйлар. XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында легаль булмаган иммиграция зур проблемага әйләнә. Чикне законсыз үтеп чыккан яисә керү визаларының срогы узгач та илдә кал¬ ган затлар легаль булмаган иммигрантлар булып исәпләнә. Алар Көнбатыш Европада яшәүче чит ил гражданнарының 10—15% ын тәшкил итә.
§25—26. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр Легаль булмаган иммигрантларның хезмәт база¬ ры бернинди законнар белән дә билгеләнми. Нык алга киткән илләрдәге тормыш шартлары уртача үсештәге дәүләтләрдәгедән 14 мәртәбә һәм, иң ярлыларына кара¬ ганда 66 тапкыр югарырак булган шартларда, легаль бул¬ маган иммиграцияне тулысынча туктату мөмкин түгел. Иммигрантларның алар яшәгән илдә туган балалары һәм оныклары шул ил гражданнары булып санала. Әмма аларның күпчелеге ата-аналарының динен һәм карашларын кабул итә һәм еш кына аларның туган илләре телендә гражданлык биргән илнекенә караганда яхшырак сөйләшә. Иммигрантлар иң элек Европадагы эре шәһәрләрнең то¬ рак бәяләре иң арзанлы кварталларында урнашалар. Әнә шулай аерым расалар һәм дини азчылыклар бергә тупланып яши (компактлы) торган районнар барлыкка килә. Күбесе үз йолалары һәм традицияләре буенча яшәүче общиналар формалаша. Бу аеруча мөселманнарга хас. Туучылар саны югары булу сәбәпле, иммигрантларның варислары саны бик кызу темплар белән арта. Көнбатыш Европаның күп кенә шәһәрләрендә алар инде анда яшәүче халыкның 40—50% ын тәшкил итә. Көнбатышның алдынгы илләрендә 2003 елда иммиграция һәм мөселманнар җәмгыятьләре (общиналары) Ил Халык саны (млн кеше) Чит ил гражданнарының өлеше (%) Мөселман җәмгыятьләре саны (млн кеше) Бөекбритания 55,0 4,8 1,4 Германия 82,0 8,9 3,0 Франция 56,0 5,6 5,0 Италия 56,8 3,8 0,7 АКШ 293,6 12,1 5,5 Төрле шәһәр һәм районнардагы кабиләдәш җәмгыятьләрнең күпчелеге бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши. Үз мәнфәгать¬
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар ләрен яклау максатында, алар иҗтимагый оешмалар төзиләр. Ислам дөньясындагы диндәшләреннән шактый ярдәм алучы мөселманнар иң зур активлык күрсәтәләр. Бөекбританиядә 2 меңгә якын мәчет һәм ислам үзәкләре эшләп килә, Лондонда төрле мөселман җәм¬ гыятьләрен берләштерүче ислам «милли парламенты» оештырыла. Франциядә инде 1983 елда ук 200 дән ар¬ тык җирле бүлекчәсе булган Ислам оешмалары берлеге төзелә. 1970 еллардан этник һәм дини азчылык вәкилләренең күбесенең төп җирле халыкка мөнәсәбәте начарая. Моның билгеле бер сәбәпләре бар. • Мигрантлар гаиләсеннән чыккан яшьләр ата-аналарына караганда яхшырак белем алалар. Алар инде квалификациясез, абруе булмаган, аз түләнә торган хезмәт белән шөгыльләнергә теләмиләр, ә хезмәт базарында ак урта сыйныфтан чыгучы¬ лар белән тигез көндәшлеккә омтылалар, һәрвакытта булмаса да кайчак моңа ирешәләр дә. Көнбатыш илләрендә рас ачыл һәм этник дискриминация (хокукларны кысу) ачыктан-ачык күзәтелми. Дискриминация закон тарафыннан тыела. Хәзерге дөньяда этник азчылык вәкилләренең хокук¬ ларын һәм мәнфәгатьләрен ихтирам итү турында бик күп халыкара-хокук документларында сөйләнә. БМО уставы, Кеше хокуклары гомуми декларациясе (1948), Кеше хо¬ куклары турында халыкара пакт (1966), нинди расадан һәм милләттән булуларына карамастан, бөтен кешеләргә тигез хокуклар гарантияли. 1963 елда бөтен төр расачыл дискриминацияне бетерү турында БМО Декларациясе, 1978 елда раса һәм расачыл хорафатлар турында, һәм шулай ук кеше хокукларын яклауда һәм расачылыкка кар¬ шы көрәштә массакүләм мәгълүмат чараларының роленә кагылышлы төп принциплар хакында Декларация кабул ителә. Шулай булса да, инде 1970 елларда ук күп кенә профсоюз¬ лар һәм этник азчылык общиналары турыдантуры булмаган
§25—26. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр 227 дискриминация баруы турында чаң сугалар. Бу, башка яктан тигез шартлар булса да, эшкә кабул иткәндә җирле халыкка өстенлек бирелүне аңлата. Икътисади кыенлыклар килеп ту¬ ганда, азчылык вәкилләре беренче булып эштән азат ителә. 2002—2005 еллардагы мәгълүматлар буенча, азчылык раса вәкилләре арасында эшсезлек дәрәҗәсе җирле халык белән чагыштырганда уртача бер ярым — ике тапкырга югарырак. Хәтта мигрантлардан булган югары белемле белгечләрнең дә хезмәткә урнашканда проблемалары килеп чыга. Алар үз белем дәрәҗәсе һәм квалификациясенә туры килгән эшне ала алмыйлар. Ислам террорчыларының биографияләрен өйрәнү шуны күрсәтә: аларның күбесе, —Көнбатыш илләрендә югары белем алып, үз белемнәренә файдалану таба алмаган чагыштырмача яшь кешеләр. Шуның аркасында алар төшенкелеккә бирелә һәм ислам җәмгыятьләрендәге рухи башлыклары йогынтысында Көнбатышка каршы көрәшкә ашкына. • Күп кенә социологлар җирле халыкларның этник аз¬ чылык вәкилләренә, аеруча көнкүреш дәрәҗәсендә, ялгыш булган түбәнсетү (ә кайчак дошмани) мөнәсәбәтен билгеләп үтәләр. Җәмәгатьчелек фикерен белешү мәгълүматлары күрсәткәнчә, хәзерге вакытта Европа илләре төп халкының яртысыннан алып өчтән икесе даими рәвештә аларга карата тискәре мөнәсәбәтен (күршеләр булып яшәргә, катнаш никах¬ ларга каршы булу һ.б.) белдерә. • Яшьләр группировкалары (бандалары) бәрелешләре дә милләтара мөнәсәбәтләрнең киеренкеләнүенә этәрә. Алар со¬ циаль һәм этносара каршылыклар аркасында килеп чыга. Күп кенә сәнәгать үзәкләренең ярлы бистәләрендә мигрантлар об¬ щиналары һәм җирле халыкның аз керемле гаиләләре якын күршеләр булып чыгалар. Бу районнарда урам каршылыкла¬ ры чәчәк ата. Мәсәлән, Англиядә Пакистан һәм Ьиндстаннан чыкканнар низаглаша. Болары да, тегеләре дә, һәм шулай ук кара тәнле Вест-Индия иммигрантлары да нәкъ шундый ярлы квартал маргиналлары гаиләләрендә туган ак тәнле яшьләр
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар 228 Һөҗүмнәренә дучар ителә. Алар арасында расачыл фикерләр хөкем сөрә. Алар үзләренең фәкыйрьлегендә иммигрантлар һәм аларның варисларын гаеплиләр. 1970 елларда башланган яшьләр группировкалары бәрелешләре Көнбатыш Европа илләре хөкүмәтләре тарафыннан вак хокук бозулар буларак карала. Тик аларның нәтиҗәләре бик озакка сузыла. Көч куллану шәһәрнең «таркалу зоналары»нда яшәүчеләр өчен тор¬ мыш рәвешенә әйләнә башлый. Үз проблемаларына хакимият тарафыннан аңлау тапмаган күп кенә ради¬ каль карашлы яшь кешеләр, аеруча килеп чыгышы бу¬ енча мөселманнар, үз җәмгыятьләрендә яклау табалар. Әкренләп шәһәрләрдә үзе яшәгән ил законнарын таны¬ маган, маргиналлашкан яшьләр массасы туплана. Фран¬ ция һәм башка Көнбатыш Европа дәүләтләре буйлап 2005 һәм 2007 елларда узган бунтлар шуның нәтиҗәсе булып тора. Хакимиятләр автомашиналар яндыручы, ки¬ бетләр талаучы яшьләр бандалары башбаштаклыгына һаман чик куя алмый. Көнбатыш илләрендәге этник азчылыклар Этник һәм раса общиналары оешкан яисә оешып килүче ал¬ дынгы илләрдә әлеге проблемаларны хәл итәргә тырыша¬ лар. АКШта афроамерикалы һәм испаноамерикалы общиналар иң эреләрдән исәпләнә. Аларның һәркайсы халыкның 13— 15% ын тәшкил итә. Бу илдә әле 1960 елларда ук эшкә ал¬ ганда дискриминацияне тыю, җәмәгать урыннарында хезмәт күрсәтү, торакны арендага бирү һәм сату, һәм шулай ук ак тәнле булмаган америкалыларның сайлау хокукларын яклау турында законнар кабул ителә. Күп кенә штатларда квоталар кертелә. Бу җирле үзидарә системасындагы, университетлар¬ дагы һәм шәхси предприятиеләрдәге урыннарның бер өлеше этник азчылык вәкилләре өчен калдырылырга тиешлекне аңлата. Ул теге яки бу штатта яшәүче этник азчылыкның гомуми санына карап билгеләнә.
§25—26. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр Этник азчылыкларның социаль һәм сәяси статусы проб¬ лемаларына гражданлык җәмгыятенең аерылгысыз өлеше булган иҗтимагый оешмалар шактый игътибар күрсәтә баш¬ лый. Мәсәлән, профсоюзлар эшмәкәрләр белән сөйләшүләрдә предприятиеләрдә расачыл һәм этник дискриминацияне юкка чыгаруны таләп итәләр. Алдынгы сәяси партияләр этник азчылык вәкилләрен сай¬ лауларда үз кандидатлары итеп күрсәтә башлыйлар. 1989 елда АКШ тарихында беренче тапкыр Нью-Йорк мэры итеп аф- роамерикалы сайлана. Хәзерге көндә латиноамерикалылар һәм афроамерикалылар Кушма Штатлар хөкүмәтендә әйдәп баручы урыннарны билиләр. Кайсыбер көньяк штатларда ис¬ пан телен дәүләт теле буларак тану мәсьәләсе карала. Испан телендә инде телетапшырулар алып барыла. Квоталар системасы АКШта еш кына «дискримина¬ циянең киресе» рәвешендә тәнкыйтьләнә. Аңа каршылар ул кешеләрне, университетларга һәм дәрәҗәле вазифа¬ ларга белемнәре һәм күнекмәләре өчен түгел, азчылык этносларга керүенә карап кына алалар дип белдерәләр. Кайчак афроамерикалы булу ак тәнле булуга караганда файдалырак диләр. Хакимиятләр алып барган сәясәт этник азчылыкларның хәлен яхшыртырга мөмкинлек тудыра. АКШта 1960 еллар¬ дан 1990 елларга кадәр афроамерикалыларның реаль табыш¬ лары бер кеше башына исәпләгәндә 50% ка (ак тәнлеләрдә — 40% ка) арта. Шулай да социаль тигезсезлек проблемасы әле хәл ителмәгән. XXI гасыр башына АКШта ак тәнле гаиләдә уртача табыш — 45 мең доллар, афроамерикалыда — 29 мең доллар, латиноамерикалыда 34 мең доллар тәшкил итә. АКШ хөкүмәте ак тәнле булмаган азчылыкларны җәм¬ гыятьнең сәяси һәм икътисади тормышына тулысынча кертеп җибәрү буенча чаралар күреп, этник плюрализм һәм мульти¬ культурализм доктринасын игълан итте. Бу — милләтләр бердәмлеге аны төзүче халыклар мәдәниятләрен кире какмый, ә киресенчә, аларга чәчәк атуга булышлык итә дигән сүз.
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар 230 «Сәяси корректлылык» принцибы кабул ителә. Ул мас- сакүләм мәгълүмат чараларында этник азчылыкларның күңелен рәнҗетә торган атамалар һәм аңлатмалар кул¬ ланудан тыюны күздә тота. Мәсәлән, АКШта «негр» сүзен куллану тыела, «афроамерикалы» атамасы сәяси яктан корректлырак санала. 1988 елда Канадада да мультикуль¬ турализм турындагы закон кабул ителә. Шуңа карамастан этник проблемалар әле ахырга¬ ча хәл ителмәгән. 2006 елның язында Америка җәм¬ гыятен Латин Америкасы илләреннән килгән «закон¬ сыз» иммигрантларның массакүләм, күп миллионлы кеше катнашындагы манифестацияләре тетрәтте. Алар, илнең коммуналь хуҗалыгын көчсезләндерүгә китерә торган забастовкалар белән янап, үзләренең АКШ терри¬ ториясендә яшәүләрен легальләштерүне таләп итәләр. Көнбатыш Европа илләрендә башка төрлерәк хәл күзә¬ телә. Мультикультурализм рәсми рәвештә аларның бер¬ сендә дә игълан ителми. Шулай да чынбарлыкта ул үтәлә. Бөекбританиядә 1980 елларда профсоюзларда этник азчылык¬ лар мәнфәгатьләрен кайгыртучы бүлекчәләр төзелә. 1987 елда беренче тапкыр общиналар палатасына алардан дүрт вәкил үтә. Германиядә профсоюзларга эшле иммигрантларның 54% ы (немецлар арасында —бары 30%) керә. Яңадан килгән легаль иммигрантлар өчен социаль адапта¬ ция программасы гамәлгә ашырыла. Алар өчен, дәүләт хисабы¬ на, килеп урнашкан ил телен өйрәтү һәм квалификацияләрен күтәрү курслары оештырыла. Этник азчылык вәкилләре арасында кече бизнесны яклау программалары аерым урын тота. Дини азчылык башлыклары белән сөйләшүләргә омтылыш ясала. Кайчак алар нәтиҗәле булып чыга. Мәсәлән, 2004 елда Франция хакимиятләре мәктәпләрдә дини символика йөртүне тыялар. Бу мөселман яшьләре арасында ризасызлык туды¬ ра. Аларның күбесе Франциядә 2005 елда кабынып киткән урам чуалышларында катнаша. Әмма мөселман общиналары башлыклары, тотнаклылыкка чакырып, Франция хөкүмәтен хуплап чыгалар. Шуңа күрә яшьләр бунтлары Франция мөселманнарының массакүләм чыгышына әйләнеп китми.
§25—26. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр Шулай да үз позицияләре һәм йогынтылары ны¬ гыган саен, ислам общиналары хакимиятләргә тагын да катгыйрак таләпләр куялар. Бу аларны кабул иткән җәмгыятькә кушылырга теләмәү турында гына түгел, бәлки аны оештыру принципларын үзгәртергә ниятләү хакында да раслый. Европа илләрендәге мөселманнар, ислам дәүләтләрендәге шикелле үк, дини белем алып, тиешле бөтен йолаларны башкарып, Мәккәгә хаҗ кылу мөмкинлеген булдырып һ.б. ны үтәп яшәргә телиләр. Ләкин моңа охшаш таләпләрнең күбесе Көнбатыш Ев¬ ропага хас дөньяви белем бирү системасына, сәнәгать предприятиеләрендә һ.б. да ныгып урнашкан законнарга һәм кагыйдәләргә каршы килә. Иң радикаль ислам дине башлыклары киләчәктә Европа илләренең исламлашуы турында сөйлиләр. Этник азчылыкның иҗтимагый-сәяси активлыгы җир¬ ле халыкта җавап реакциясе тудыра. Милләтчелек һәм расачыл карашларны таратучы хәрәкәтләр барлыкка килә. Аларның күпчелек илләрдә (Франциядән кала) йо¬ гынтысы бик зур түгел. Алай да шундый группировкалар Көнбатыш Европадагы илләрнең барысында да яшәп килә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Энтони Смитның «Егерменче гасырда милләтчелек» китабыннан (1979): Беренчедән, һәр демократия каршында, атап әйткәндә, аз¬ чылыклар яки системадан тыш төркемнәр таләпләренә нин¬ ди мөнәсәбәт күрсәтергә дигән классик проблема бар. Әгәр җәмгыятьтә сәяси системаның нигезендә ятучы төп принцип¬ ларны һәм кыйммәтләрне бүлешмәүче азчылыклар бар икән, күпчелекнең хөкүмәте социаль ризасызлык кебек бик тә кискен проблема белән бәрелешергә мәҗбүр. Икенчедән, Көнбатыш илләренең үзләрендә хәзер милләтчелек күтәрелеше күзәтелә, еш кына ул социал-демократик төсмер ала һәм интеллиген¬ ция тарафыннан зур яклау таба. Әлеге милләтчелек азчылык хәрәкәте булып тора. Ул яшәп килүче хәлгә каршы, азатлык һәм аермалар саклауга хокук хакына, күпчелекнең институтларына каршы ризасызлыкны гәүдәләндерә. Шуның белән беррәттән,
8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар әлеге ризасызлык сәяси спектрның гадәти уң һәм сул көчләр кысаларына кертеп карала алмый <...> Мин Көнбатышта милләтчелекнең хәзерге күтәрелешен этник азчылыкларның күбесе либераль-демократик булган тотрык¬ лы дәүләтләрнең аларның үзенчәлеген һәм хокукларын тануга әзерлексез булуына каршы ризасызлыгы дип карыйм. Бу—соңга калган, үтәлмәгән, уңышсыз гамәлләргә каршы ризасызлык. Сез этник проблемаларның Көнбатыш илләренең идарәче даирәләре аларны үз вакытында танырга һәм хәл итәргә әзер булмавы аркасында килеп чыгуы белән килешәсезме? Алар¬ ны чишү өчен сез нинди юлны максатка ярашлы дип исәплисез? Дөньяда югары тормыш дәрәҗәсенә ирешкән һәм этник проблемалар килеп чыкмый торган бердәнбер алга киткән ил—Япония, анда иммиграция каты кон¬ троль астында тотыла, һәм ул үз территориясендә этник азчылыклар общиналары формалашуга юл куймый. Икътисадны глобальләштерү һәм интеграция процесслары тагын да күбрәк дәүләтләрне колачлый. Әкренләп товарлар һәм капиталлар, белемнәр һәм технологияләрне генә түгел, кешеләрне күчерү өчен дә каршылыклар кими. Күпчелек этнос һәм милләт вәкилләре, яхшы тормыш эзләп, дөньяның чәчәк атучы регионнарына омтылалар. Шуңа күрә мигрант- лар һәм күп илләрдә җирле халыкның янәшә тыныч яшәү проблемасы XXI гасырда тагын да әһәмиятлерәк булачак. Сораулар һәм биремнәр 1 Ни өчен Көнбатыштагы күпмилләтле илләрдә XX гасырның соңгы өч дистә елы эчендә этносара мөнәсәбәтләр киеренкеләнә? Аларны хәл итүнең нинди юллары бар? 2 XX гасырда халык миграциясе кисәк активлашу нәрсә белән аңлатыла? Нәрсә ул хезмәт миграциясе? Мисал¬ лар китерегез. 3 Көнбатыш Европадагы расачыл азчылыклар община¬ лары барлыкка килү турында сөйләгез. Алга киткән
§25—26. XX гасырның икенче яртысында —XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр 233 4 5 6 7 8 9 илләрдә халыкның этник составы ничек үзгәрә? Бу нинди нәтиҗәләргә китерә? Раса арасындагы конфликтларның алшартлары нинди? «Турыдан-туры булмаган дискриминация» атамасын аңлатыгыз. Хәзерге дөньяда этник проблемаларны хәл итүнең нинди халыкара хокукый нигезе барлыкка килә? Ни өчен аның тууы мәгълүмати җәмгыятьтә этник конфликтларны ту- лысынча хәл итүгә китерми? Мультикультурализм һәм квоталар системасы нәрсә ул? Сез ничек уйлыйсыз, алар этник каршылыклар пробле¬ масын чишә алалармы? Көнбатыш Европа илләрендәге 2005 елда булган мас- сакүләм чуалышларны нәрсә китереп чыгара? Алардан котылып калу мөмкин буламы? Аларның кабатлануы мөмкинме? Сез ничек уйлыйсыз, хәзерге АКШта этник каршылыклар хәл ителгәнме? Җавабыгызда Интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларын файдаланыгыз. Сез этносара проблемалар хәзерге Россия өчен әһәмият¬ ле дип саныйсызмы? Аларны хәл итү өчен Америка яки Көнбатыш Европа тәҗрибәсен кулланырга мөмкинме?
9 нчы бүлек ИКЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫННАН СОҢ ХАЛЫКАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘР Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә халыкара мәйданда көчләр чагыштырмасы тамырдан үзгәрә. Гер¬ мания һәм Япония җимерек хәлдә. Англия һәм Франция колонияләрендә азатлык хәрәкәте күтәрелеше күзәтелә. Аларның икътисады сугыш аркасында җитди көчсезләнә, хәтта бу илләрдә азык-төлек тә карточка буенча бирелә. Сугыш елларында АКШ, һичшиксез, иң көчле ил булып кала. Бу илнең милли табышы 1938 елгы 64 млрд дол¬ лардан 1944 елда 160 млрд долларга кадәр үсә. АКШ өлешенә дөньядагы сәнәгать җитештерүенең — 60 % ы, алтын запасының 80% ы туры килә. Советлар Союзы сугышта кеше саны буенча да, матди яктан да гаять зур югалтулар кичерә. Әмма, фашизмны тар-мар итүгә иң күп көч куйган ил буларак, аның дөнья¬ күләм абруе бик зур була. Совет армиясе Евразиядә иң куәтле гаскәргә әверелә, бөтен Көнчыгыш Европа дияр¬ лек һәм Үзәк Европаның шактый өлеше, Төньяк Иран, Маньчжурия һәм Төньяк Корея аның контролендә тотыла. Зур табигый һәм кеше ресурслары совет икътисадын тиз арада торгызуга исәп тотарга мөмкинлекләр тудыра. СССР һәм АКШ арасында дөньяның сугыштан соңгы корылышын билгеләү хокукы өчен көндәшлек башла¬ на. Алар тирәсендә союзлар системалары оеша. Милли дәүләт мәнфәгатьләре бәрелеше икътисади һәм иҗти- магый-сәяси үсештәге, өстенлек итүче кыйммәтләр системасындагы тирән аерымлыклар белән катлаулана. Көрәшнең нәтиҗәсе хәрби көчләр чагыштырмасы белән генә түгел, бәлки Совет һәм Америка үсеш модельләренең социаль-икътисади нәтиҗәлелеге, аларга карата башка илләрдә кызыксыну артуы белән дә билгеләнә.
§27. «Салкын сугыш»ның башлануы һәм ике полюслы дөнья оешу 235 §27 «Салкын сугыш оның башлануы һәм ике полюслы дөнья оешу «Салкын сугыш» СССР һәм АКШ җитәкчелегендәге ике хәрби-сәяси блокның бер-берсенә каршы торуын аңлата. Ике ил дә дөньяда лидерлык роленә омтыла. Алар, бер- берсен хәлсезләндерү өчен, икътисади блокада, сәяси пропаганда, ашкынып кораллану, локаль конфликтлар кебек чаралар кулланалар. Шул ук вакытта һәркайсы дошманы белән турыдан-туры хәрби бәрелешкә керүдән тайпылырга омтыла. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Хәзерге фәндә «салкын сугыш»ның башлану вакыты, сәбәп¬ ләре һәм аның башлануында кем гаепле мәсьәләсендә бердәм фикер юк. Әлеге игълан ителмәгән, кайбер очракта «өченче бөтендөнья сугышы» дип аталган сугыш үзе тудырган регио¬ наль конфликтларда миллионнарча кешеләрнең гомерләрен өзде. Ул дөньяның әйдәп баручы илләренең ресурсларын кот¬ очкыч дәрәҗәдә корал җитештерүгә сарыф итүгә китерде. Аларны тыныч максатларда файдалану кешелек алдында тор¬ ган проблемаларның күпчелеген хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. «Салкын сугыш» елларында (1945—1985) совет тышкы сәясәте. Яңача караш» китабыннан (1995): СССРда озак еллар дәвамында агрессив Америка импе¬ риализмының «салкын сугыш»ны башлаучы һәм аңа этәрүче булуы турындагы тезис, ул китереп чыгарган афәтләр һәм аңа карата бәяләмәләр бәхәссез булып кала бирде. Көнбатышта исә «салкын сугыш»ны башлауда бөтен җаваплылык СССР өстенә йөкләнде <...> 80 нче елларның икенче яртысында <...> тарихчыларның халыкара очрашуларында һәм конфе¬ ренцияләрдә «Салкын сугыш»ның кабынуы һәм аның шулай озак дәвам итүе өчен ике як та тигез дәрәҗәдә җаваплы түгелме?» дигән сорау ешрак яңгырый башлады. Шулай да галимнәр бу мәсьәлә буенча әлегәчә уртак фикергә килә алмадылар <...> Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен «салкын сугыш»ка этәрүче гаеп- леләр турындагы мәсьәлә хәзергәчә бәхәсле булып кала?
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр 236 «Салкын сугыш оның алшартлары Сугыш елларында Гитлерга каршы коалициядәге союздашлар арасында берничә тапкыр аерым мәсьәләләр буенча каршылык¬ лар туа. Әмма уртак дошман аларны бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүнең компромисслы юлларын эзләүгә этәрә. АКШ президенты Ф.Д.Рузвельт үзара ташламалар ни¬ гезендә СССРны конструктив диалогка тарту, аның белән су¬ гыштан соң да уңай мөнәсәбәтләр саклау мөмкин дип исәпли. 1945 елның апрелендә ул вафат була. Яңа президент Г.Трумэн Рузвельт позицияләрен уртаклашмый. 1945 елның маенда АКШ СССРга ленд-лиз буенча әйберләр җибәрүне туктата. Гитлерга каршы коалиция дәүләтләре башлыкларының Пот сдамдагы очрашуында (1945 елның июле-августы) Трумэн сугыштан соң Көнчыгыш Европадагы хәлне җайга салу шарт¬ лары мәсьәләсе буенча Советлар Союзы белән кискен бәхәскә керә. Бу исә совет җитәкчеләрен шок хәленә куя. • И. В. Сталин һәм Г.Трумэн арасында туган шәхси нәфрәт, һичшиксез, СССР һәм АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрнең начараюына китерә. Ләкин моның тирәнрәк сәбәпләре дә була. • АКШта атом-төш коралы барлыкка килү белән, халыкара мөнәсәбәтләрдә хәрби көч роле үсә. АКШ һәм СССР хәрбиләре бер-берсенә потенциаль дошманнар итеп карый башлыйлар. Американың Штаблар башлыкларының берләште¬ релгән комитеты (ШББК—генераль штаб ролен уйный) фикеренчә, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң АКШ мәнфәгатьләренә зыян китерерлек бердәнбер ил—Со¬ ветлар Союзы була, аның белән сугышкан очракта атом-төш коралы АКШның җиңүен гарантияләми. СССР Евразиянең Кушма Штатлар өчен стратегик яки икъти¬ сади яктан мөһим төбәкләрендә үз контролен урнашты¬ ра алыр иде дип исәплиләр. Совет генералитеты АКШ, атом-төш коралына һәм аны йөртерлек авыр бомбар¬ дировщикларга ия ил буларак, Советлар Союзына гаять зур зыян китерә алачак дип саный. • Советлар Союзында да, Кушма Штатларда да дошман образы тудыру кулай була.
§27. «Салкын сугыш»ның башлануы һәм ике полюслы дөнья оешу 237 СССРда аның тарихындагы иң җимергеч сугыштан соң җәмгыятьтә тиз арада яхшы якка үзгәрешләр булачагына өметләр уяна. Илнең кайбер җитәкчеләре, халык хуҗалыгын торгызу өчен, нэп тәҗрибәсеннән файдалану идеясен тәкъдим итәләр һәм соңрак репрессиягә дучар ителәләр. Сталин һәм аның даирәсе ил үсешенең мобилизация моделен саклауга һәм аны катгыйландыруга өстенлек бирәләр. «Шөрепләрне кысу»ны аклау һәм дәлилләү өчен, тышкы дошман булуы таләп ителә. Ул дошман Кушма Штатлар була. Сугыш тәмамланганнан соң, АКШта хәрби җитештерү тук¬ талуга йөз тота, бу исә җитди икътисади какшау куркынычын тудыра. Хакимиятләр, бигрәк тә эре корпорацияләр (хәрби сәнәгать комплексы), хәрби заказларны сакларга омтылып, ил халкын Американың яңа җитди дошманы барлыкка килде, ул — СССР дип ышандырырга тырышалар. 1947 ел алдыннан бу максатка ирешелә, америкалыларның 2/3 өлеше «совет янавы»на ышана. • Фашизмнан азат ителгән илләрнең язмышы ачыклан¬ маган шартларда СССР һәм АКШ арасында ул илләрнең ал¬ дагы. үсеш юлларын билгеләү хокукына ия булу өчен көрәш башлана. Советлар Союзы, Бөек Ватан сугышы сабакларын исәпкә алып, яңадан үзенә һөҗүм ясау өчен плацдармга әверелерлек дус булмаган дәүләтләрне үз чикләре тирәсендә булдырмаска тырыша. Моның өчен төрле чаралар кулланыла. Шундый чаралардан Көнчыгыш Европа илләре территориясендә со¬ вет гаскәрләренең урнашуы, фашизм белән көрәштә җирле коммунистларның зур абруй яулавы аеруча кулай була. 1945—1947 елларда Көнчыгыш Европада СССРга карата дустанә мөнәсәбәттәге коммунистлар һәм эшчеләр партияләре хакимияткә киләләр. АКШ һәм аның союздашы булган Ан¬ глия вакыйгаларның шул рәвешчә борылыш алуына кома¬ чаулый алмыйлар. 1948 елда Советлар Союзы Көнчыгыш Европа илләренең күпчелеге белән дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында шартнамәләр төзи. 1949 елның гыйнварында СССР һәм Көнчыгыш Европаның кайбер илләре икътисади союз —Икътисади ярдәмләшү советы (ИЯС —рус. СЭВ) оештыралар.
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан сон, халыкара мөнәсәбәтләр 238 Икътисади ярдәмләшү советы СССР Болгария Албания (1949 ел, февраль—1961 ел) Польша ияс 1949 ел, гыйнвар) J ГДР (1950 елның сентябреннән) Румыния Монголия (1962 елдан) Чехословакия Венгрия Куба (1972 елдан) АКШ һәм Бөекбритания коммунистларның позицияләре көчле булган Франциядәге һәм Италиядәге хәлләрне борчы¬ лу белән күзәтәләр. 1947 елның июнендә АКШның дәүләт секретаре Джордж Маршалл сугыш китергән бәла-казаларны бетерүдә Европа илләренә ярдәм күрсәтү идеясе белән чыга. Ярдәм итү каралган дәүләтләр үз икътисадының торышы, ихтыяҗлары, читтән киләчәк ярдәмне файдалану планнары турында мәгълүмат бирергә тиеш булалар. Әлеге мәгълүматлар нигезендә АКШ конгрессы ярдәмнең күләмнәрен билгели. Маршалл планы, бер яктан, европалыларга икътисадны торгы¬ зуда ярдәм итүне, икенче яктан, АКШ өчен артык капиталдан котылу һәм аңа үз продукциясен сатуда түләүгә сәләтле ба¬ зарлар булдыруны күздә тота. Моннан тыш, Америка ярдәмен алган илләрдә компартияләрнең йогынтысын йомшартуны да исәптә тоталар. Чыннан да, Көнбатыш илләренең СССРга карата дустанә компартияләре Маршалл планыннан баш тарталар, аны ха¬ лыкларның мәнфәгатьләренә каршы дип бәялиләр. Алар хө¬ күмәтләр составыннан чыгарга мәҗбүр булалар һәм сәяси йогынтыларын әкренләп югалта башлыйлар. 1949 елның 4 апрелендә Көнбатыш илләре хәрби-сәяси Төнь¬ як Атлантика шартнамәсе оешмасы — НАТОны төзиләр. Аңа АКШ, Канада, Англия, Франция, Италия, Бельгия, Голландия, Люксембург, Норвегия, Дания, Исландия һәм Португалия керә. НАТОның оешуы аның әгъзалары арасында үзара ярдәмләшү турындагы шартнамәләр белән тулыландырыла. 1952 елда
§27. «Салкын сугыш»ның башлануы һәм ике полюслы дөнья оешу 239 блокка Греция һәм Төркия кушыла. Шул рәвешчә, хәрби-сәяси союзлар оеша башлый. АКШ җитәкчеләре Көнбатыш Европа илләренә Маршалл планы буенча ярдәм итеп дөнья базарында үз конкурентларын тергезүләрен аңлыйлар. СССР кебек гому¬ ми дошман булуы гына аларны Америка мәнфәгатьләре белән исәпләшергә мәҗбүр итә ала. Совет хөкүмәте Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа иллә¬ ренең гомуми икътисади мәнфәгатьләр нигезендә үзара якы¬ наюына юл куярга теләми. Совет гаскәрләре тарафыннан фа¬ шизмнан азат ителгән илләрне социализм төзүгә һәм СССР белән союз булдыруга этәрү нәтиҗәсендә генә моңа комачау¬ лау мөмкин була. Күп кенә тарихчылар отставкага чыккан, әмма зур абруйга ия сәяси лидер булган У.Черчилльнең 1946 елда Америкада¬ гы Фултон шәһәрендә Г.Трумэн күз алдында ясаган чыгышын «салкын сугыш»ның башлануы буларак бәялиләр. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ У.Черчилльнең Фултондагы чыгышыннан (1946 ел, 5 март): Балтикадагы Штеттиннан Әдрән диңгездәге Триестка кадәр континентка тимер пәрдә төште. Бу сызык артында Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы борынгы дәүләтләрнең хәзинәләре, Вар¬ шава, Берлин, Прага, Вена, Будапешт, Белград, Бухарест, Со¬ фия сакланалар. Әлеге атаклы шәһәрләр һәм алар урнашкан төбәкләрдәге халыклар советлар йогынтысына керәләр; алар барысы да теге яки бу формада совет йогынтысына гына түгел, Мәскәүнең үсә барган контроленә дә шактый дәрәҗәдә буйсы¬ налар. Бары тик үлемсез даны булган Афина гына сайлауларда инглизләр, америкалылар һәм французлар күзәтчелегендә үз киләчәген хәл итәргә ирекле <...> Европаның барлык әлеге көнчыгыш дәүләтләрендә элек аз санлы булган коммунистлар партияләре үз күләмнәреннән күпкә куәтлерәк зур көч тупладылар, алар һәркайда тоталитар контроль урнаштырырга омтылалар. Бу илләрнең барысында да диярлек полиция хөкүмәтләре өстенлек итә һәм хәзерге вакытка кадәр <...> аларда бернинди дә чын демократия юк. Төркия һәм Персия Мәскәү хөкүмәтенең дәгъваларына тыныч¬ сызланалар һәм борчылалар <...>
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр 240 Руслар, барыннан бигрәк, көчкә сокланалар һәм хәрби көчсезлекнә иң хөрмәт ителмәс сыйфат итеп карыйлар. Шул сәбәпле безнең тигезлек саклау турындагы элекке доктринабыз нигезсез. Без көчебезнең беркадәр өстенлегенә таяна алмый¬ быз, һәм бу хәл көчләрне тикшереп-сынап карауга этәрә. У. Черчилльнең чыгышына карата И. В. Сталинның «Правда» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсыннан (1946 ел, 14 март): Асылда, Черчилль әфәнде хәзер сугыш уты кабызучы пози¬ циясендә тора <...> Ихтимал, совет халкының гаять зур кор¬ баннар хисабына Европаны Гитлер изүеннән коткаруны тәэмин итүен кайдадыр онытырга телиләр <...> Киләчәк өчен үз имин¬ леген кайгыртып, Советлар Союзының ул илләрдә үзенә кара¬ та лояль мөнәсәбәттәге хөкүмәтләр булдырырга тырышуының нәрсәсе гаҗәпләндерә икән? <...> Коммунистларның йогынтысы үсү очраклы түгел. Ул—за¬ кончалыклы күренеш. Фашизм хакимлек иткән авыр елларда коммунистлар үзләрен фашистлар режимына каршы, халыклар иреге өчен ышанычлы, кыю көрәшчеләр буларак күрсәттеләр, коммунистлар йогынтысы шуңа күрә үсте, көчәйде <...> Черчилль әфәнде һәм аның дуслары Икенче бөтендөнья сугышыннан соң «Көнчыгыш Европа»га каршы яңа хәрби поход оештыра алырлармы, монысын мин белмим. Оештыра алган очракта да, әмма бу бик шикле, миллионнарча гади халыкның тынычлык сагында торуы сәбәпле, аларның җиңеләчәген ыша¬ ныч белән әйтергә мөмкин. Ике документны да анализлагыз. «Тимер пәрдә» турында әйткәндә, У.Черчилль нәрсәне күздә тоткан? Аның СССР сәясәтенә карата биргән бәяләмәсе хаклымы? И. В. Сталинның дәлилләре ни дәрәҗәдә нигезле? «Салкын сугыш»ның беренче хәрби-сәяси конфликтлары «Салкын сугыш» башлангач та, СССР һәм АКШ берничә тап¬ кыр бер-берсенә хәрби көч куллану белән яныйлар. Беренче конфликт Иранда Совет иле йогынтысы мәсьәләсе буенча туа. Советлар Союзы үз гаскәрләрен Төньяк Ираннан чыгаруны суза, әлеге гаскәрләр 1941 елда ук, Англия белән килешеп, фа-
§27. «Салкын сугыш»ның башлануы һәм ике полюслы донья оешу 241 ишет агентурасы эшчәнлегенә чик кую максатында кертелгән була. 1945 елның декабрендә совет гаскәрләре биләгән территориядә — Иран Азәрбайҗанында һәм Көрдистанда ха¬ кимият органнары оештырыла, алар автономия игълан итәләр. Җир реформасы һәм башка үзгәртеп корулар гамәлгә ашырыла башлый. Көнбатыш илләре БМОда Иранның территориаль бөтенлеге турындагы мәсьәләне күтәрәләр. АКШ атом-төш ко¬ ралы кулланырга әзер булуы турында белдерә. 1946 елның язында СССР үз гаскәрләрен Ираннан чыгара башлый. Алар илдән киткәннән соң, Иран автономияләрне бетерә һәм Советлар Союзы белән нефть ятмаларын арендалау турында төзелгән шартнамәне өзә. Төркия тирәсендәге конфликтка һәм Грециядәге граж¬ даннар сугышына бәйле рәвештә элеккеге союздашлар ара¬ сында җитди каршылыклар туа. 1946 елның көзендә СССР Төркиядән үзенә Кара диңгез бугазларын контрольдә тотуны тапшыруны һәм чит илләрнең хәрби судноларын Кара диң¬ гезгә кертмәүне таләп итә. Бу исә совет гаскәрләрен Босфор һәм Дарданелла тирәсендә урнаштыруны күздә тота. Көн¬ батыш илләре СССР Төркиягә һөҗүм итәргә һәм бугазларны басып алырга җыена дип исәплиләр. 1946 ел ахырында инглиз гаскәрләре ярдәмендә Грециядә конституцион монархия тор- гызыла. Болгариядәге һәм Югославиядәге идарә итүче ком¬ партияләргә таянып, Греция коммунистлары хакимият өчен кораллы көрәш башлыйлар. Сугыш 1949 елга кадәр дәвам итә һәм аларның җиңелүе белән тәмамлана. Конфликтны БМОның Куркынычсызлык Советында тикшерү бернинди дә нәтиҗә бирми, чөнки СССР бу көрәшне законлы дип саный. Көнбатыш илләре лидерлары СССР алга таба да яңадан- яңа илләргә үз «мәнфәгатьләре сферасын» җәелдерер, алар- да коммунистларның позицияләре көчәер дип шикләнәләр. 1947 елның мартында АКШ конгрессы Г.Трумэн үтенече бу¬ енча Грециягә һәм Төркиягә акча бүлеп бирүне һәм анда бу илләрне «коммунистик агрессия»дән саклау өчен хәрбиләр җибәрүне хуплый. АКШ президентының конгресска юл¬ ламасы Трумэн доктринасы дигән исем ала. Анда СССРны һәм аның союздашларын яңа территорияләр «басып алудан» «тыеп тору» максаты куела. Әлеге сәясәт АКШның имин-
леген һәм аның яшәеше өчен мөһим ихтыяҗларын тәэмин итү белән бәйләнә. Трумэн доктринасының кабул ителүе АКШның рәсми рәвештә «салкын сугыш» игълан итүенең шартлы датасы булып тора. Европада 1940 еллар ахырында иң кискен конфликт Гер¬ мания мәсьәләсе белән бәйле була. Сугыш елларында союздашлар Германиянең тыныч¬ лык сөючән, демократик дәүләт булырга тиешлеге турында килешәләр. Ләкин Германия һәм аның башкаласы Берлин АКШ, Англия, Франция һәм СССР оккупациясе зоналары¬ на бүленгән шартларда бу максатка ирешү мөмкин булмый. Ьәр як Германия ресурслары һәм потенциалы «салкын сугыш»та дошман контроленә эләгер дип шикләнә. Герма¬ ния территориясендә ике немец дәүләте оеша башлый. АКШ, Англия һәм Франция Германиядәге үз оккупацияләре зонала¬ рын берләштерәләр һәм «Тризония» —Көнбатыш Германияне төзиләр. 1948 елда аның территориясендә акча реформасы уздырыла. Моңа җавап йөзеннән, Көнчыгыш Германиягә оч¬ сызланган валюта агылмасын өчен, СССР үз оккупациясе зона¬ сы чиген яба. Элеккеге союздашлар контролендәге Көнбатыш Берлин блокадага алына. Шәһәргә азык-төлек кертү туктый. Аңа ачлык куркынычы яный. СССР җитәкчелеге әлеге хәлдә Көнбатыш илләре Германия мәсьәләсендә ташламаларга барыр дип өметләнә. Ләкин АКШ Көнбатыш Берлин белән ике арада «һава күпере» урнаш¬ тыра, шәһәргә азык-төлек самолётлар белән китерелә. СССР моңа комачаулаган очракта, Америка гаскәрләре командо- ваниесе хәрби хәрәкәтләр башларга әзер була. АКШ үзенең Бөекбританиядәге базаларына атом-төш коралы төялгән бом¬ бардировщиклар җибәрә. Берлин кризисы нәтиҗәсендә бердәм Германия турында¬ гы мәсьәлә дүрт дистә елдан артык вакыт дәвамында хәл ителмичә кала. 1949 елда ике Германия дәүләте —Германия Федератив Республикасы (ГФР) һәм Германия Демократик Республикасы (ГДР) төзелә. 1955 елда ГФР НАТОга керә. Моңа җавап йөзеннән СССР һәм Көнчыгыш Европаның аңа дустанә мөнәсәбәттәге илләре хәрби-сәяси союз — Варшава шартнамәсе оешмасын төзиләр.
§27. «Салкын сугыш»ның башлануы һәм ике полюслы донья оешу 243 Варшава шартнамәсе оешмасы СССР Румыния Венгрия Варшава гдр Чехословакия У шартнамәсе V \ 1955 ел, 14 май / Болгария Польша Албания (1968 елга кадәр) 1 2 3 4 5 6 7 Сораулар һәм биремнәр Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мәйданда көчләр бүленеше ничек үзгәргән? «Салкын сугыш» төшенчәсенә аңлатма бирегез. Аның сәбәпләре нидән гыйбарәт булган? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен хәзерге тарихчылар аңа бертөрле генә аңлатма бирә алмыйлар? «Салкын сугыш» башлануда СССР һәм АКШның «бер үк дәрәҗәдә җаваплы булулары» турында әйтеп буламы? Маршалл планы нидән гыйбарәт? Ул Европа һәм дөнья үсешенә ничек йогынты ясаган? Трумэн доктринасының барлыкка килүенә нәрсә этәргән? «Салкын сугыш» җәелүендә ул нинди роль уйнаган? 1948 елгы Берлин кризисының сәбәпләрен атагыз. Ул нинди нәтиҗә белән тәмамланган? Ул Германиянең ки¬ ләчәгенә һәм Совет-Америка мөнәсәбәтләренә ничек йогынты ясаган? 1940—1950 елларда дөньяда союзлар системасы форма¬ лашуның төп этапларын күзәтегез, таблицаны тутыры¬ гыз. Көнбатыш дәүләтләре СССР һәм аның союздашлары Дата Халыкара вакыйга Анда катнашучылар Аның әһәмияте
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр 1940 еллар ахыры —1970 еллардагы халыкара конфликтлар Икенче бөтендөнья сугышыннан соң деколонизация процессы—колониаль империяләрнең таркалуы башла¬ на. Азатлыкка ирешкән илләр алдына модернизацияләү юлларын эзләү, Төньяк ярымшардагы алдынгы илләрдән артка калуны бетерү проблемасы килеп баса. Үсеш юлын сайлауга «салкын сугыш» зур тәэсир ясый. СССР һәм АКШ арасында элеккеге колонияләргә йогынты ясау өчен барган көрәш халыкара мөнәсәбәтләрдә күп тапкырлар кризислар китереп чыгара. Локаль конфликтлар Локаль конфликтлар — аерым территориядә Советлар Союзы һәм Кушма Штатлар турыдан-туры яки читләтеп катнашкан хәрби бәрелешләр. «Салкын сугыш» чорында алар халыкара иминлеккә янаган төп куркынычка әвереләләр. 1948 елгы Берлин кризисы Европада хөкем сөргән вазгы¬ ятьне көч кулланып үзгәртергә омтылуларның яңа бөтендөнья сугышына китерүе ихтимал булуын күрсәтә. Бөек державалар хәзергә аңа әзер булмыйлар. Ләкин бу «салкын сугыш» ның Азиягә дә җәелүенә комачауламый. Ике бөек держава да җәлеп ителгән беренче конфликт Кы¬ тайда булып уза. Дөньяда иң күп халык яшәгән әлеге илдә, бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, «ике хакимиятле¬ лек» вазгыяте урнаша. Азат ителгән районнарны — СССР һәм Монголия белән чиктәш провинцияләрнең бер өлешен ком¬ мунистлар контрольдә тота. Алар Советлар Союзы ярдәменә таяналар. Үзәк һәм Көньяк Кытай АКШ союздашы Чан Кай¬ ши җитәкчелегендәге гоминьдан хакимияте астында кала. Япония белән сугыш елларында «ике хакимият» арасында япон оккупантларына каршы бергәләп көрәшү турындагы килешү яшәп килә. Японияне җиңгәннән соң, коммунистлар һәм гоминьданчылар арасында бәрелешләр башлана. «Ике Кытай» проблемасын тыныч юл белән хәл итү омтылышлары нәтиҗәсез тәмамлана. 1946 елда илнең барлык территориясен яңадан гражданнар сугышы чолгап ала.
§28. 1940 еллар ахыры -1970 еллардагы халыкара конфликтлар Чан Кайши режимы кайбер өстенлекләргә ия була. Ул ил территориясенең зур өлешен (76%) контрольдә тота, аның АКШ ярдәмендә коралланган күп санлы армиясе (4,3 млн га якын кеше) була. Гоминьданга провинциаль магнатлар, рибачылар (ростовщиклар) һәм алпавытлар теләктәшлек белдерә. Кытай коммунистларының көчләре алай ук күп санлы булмый (якынча 1,2 млн), алар совет һәм трофей япон коралларын файдаланалар. Ләкин Чан Кайшиның кре¬ стьяннардан мәж,бүр итеп туплаган армияләренең су¬ гышчан сәләте түбән була. 1946 елда компартия аграр реформа уздыра башлый. Алпавытларның ж,ирләре тигез итеп крестьяннарга тапшырыла, аларның рибачыларга бурычлары бетерелә. Гоминьдан гаскәрләре тылларын¬ да крестьян восстаниеләре башлана, армиядә дезер¬ тирлык ешая, солдатлар коммунистлар ягына чыгалар. Болар барысы да Америка яклы режимның тиз арада ж,имерелүенә китерә. 1949 елда Кытайдагы гражданнар сугышы коммунист¬ лар ж,иңүе белән тәмамлана. Кытай Халык Республикасы (КХР) төзелүе игълан ителә. Кытай һәм СССР арасында дус¬ лык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында шартнамә төзелә. Чан Кайши көчләренең калдыклары һәм йөз мең кешелек Америка армиясе Тайвань утравына китә. АКШның Кытайдагы уңышсызлыклары СССРда атом-төш коралы барлыкка килү белән бер вакытка туры килә. Бу исә Кушма Штатларда Совет иленә каршы фикерләр күтәре¬ лешенә китерә. Янәсе, СССРга атом-төш серләрен тапшыр¬ ган коммунистик агентураны эзләү башлана. Аның инициа¬ торы сенатор Джозеф Маккарти була. 17 млн чамасы кеше хакимиятләргә карата мөнәсәбәтләрен тикшерүгә дучар ителә, тикшерүне уза алмаучылар эштән куыла яки төрмәгә ябы¬ ла. АКШның идарәче даирәләре социалистик лагерьның (үсешнең совет моделен кабул иткән илләрне шулай атыйлар) алга таба киңәюе дөньядагы көчләр чагыштырмасын СССР файдасына борачак дип шикләнәләр. «Маккартизм» елларында кабул ителгән законнар буенча коммунистлар партиясе әгъзаларына һәм аларга теләктәшлек
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр белдерүчеләргә дәүләт учреждениеләрендә эшләү тыела. Алар 2008 елда, ягъни Калифорния (тыюлар яшәп килгән соңгы штат) сенаты бу законнар кеше хокукларын боза дип таны¬ ганнан соң гына, тәмам гамәлдән чыгарыла. 1950 елда Төньяк Кореяның коммунистик режимы илне корал көче кулланып берләштерү омтылышы ясый. Япониянең элеккеге колониясе булган Корея союздашлар тарафыннан 38 нче параллель буенча бүленә. 1948 елның ма¬ енда әлеге илнең АКШ гаскәрләре биләгән көньяк өлешендә парламентка сайлаулар уза. Башкаласы Сеул булган Корея Республикасы төзелү игълан ителә. 1948 елның августында Кореяның совет гаскәрләре тарафыннан азат ителгән төньяк өлешендә башкаласы Пхеньян булган Корея Халык Демокра¬ тик Республикасы (КХДР) төзелә. КХДР гаскәрләре көньякка юнәләләр һәм Көньяк Корея¬ ның бөтен территориясен диярлек басып алалар. Нөжүм хәрә¬ кәтләре СССР һәм Кытай ризалыгы белән ж,әелдерелә. Куш¬ ма Штатлар, БМОның куркынычсызлык Советында СССР вәкиленең вакытлыча булмавыннан файдаланып, Төньяк Ко¬ реяны агрессор дип таныган резолюция кабул ителүенә ире¬ шә. АКШның һәм аңа союздаш 14 илнең (Англия, Франция, Канада, Австралия, Төркия һ.б.) кораллы көчләре Кореяга керәләр һәм Төньяк Корея гаскәрләрен тар-мар итәләр. Кытай армиясе КХДРга ярдәмгә килә. Ьава сугышларында СССР һәм Америка авиацияләре көч сынашалар. Зур югалтулар бәрабәренә Кытай отрядлары һәм Төньяк Корея көчләре фронт сызыгын 38 нче параллель буенча торгызалар. 1953 елда ва¬ кытлыча килешүгә кул куела. Ләкин ярты гасыр узса да, сугышта катнашучылар арасында һаман да солых төзелмичә кала бирә. Янәшә тыныч яшәү сәясәте һәм хәрби көндәшлек 1952 елда Г. Трумэн үз кандидатурасын кабат АКШ прези¬ денты сайлауларына куюдан баш тарта. Чираттагы президент генерал Дуайт Эйзенхауэр була. 1953 елда И.В. Сталин үлә. СССРда хакимияткә Н.С. Хрущёв килә. Яңа лидерлар бер-
§ 28. 1940 еллар ахыры —1970 еллардагы халыкара конфликтлар 247 берсенә карата шәхси нәфрәт кичермиләр. Алар ике бөек державаның турыдан-туры бәрелешүе коточкыч глобаль атом-төш сугышына китерәчәген аңлыйлар. Халыкара кие¬ ренкелекне киметү мөмкинлекләрен эзләү башлана. 1955 елда СССР һәм ГФР арасында дипломатик мөнәсәбәт¬ ләр урнаштырыла, Австрия белән солыхка кул куела. Аның территориясеннән Совет иле гаскәрләре дә, Америка гаскәрләре дә чыгарыла. Австрия нейтраль ил дип игълан ителә, ул хәрби блокларда катнашмау йөкләмәсе ала. 1956 елда КПССның XX съездында «янәшә тыныч яшәү» концепциясе кабул ителә. Совет хөкүмәте беренче тапкыр өченче бөтендөнья сугышын булдырмау мөмкинлеген таный. Әмма бу капитализм һәм социализмның көндәшлек итүдән туктавын аңлатмый, тик хәзер бу көндәшлек тыныч форма¬ ларда дәвам итәргә тиеш була. Үзара файдалы булган очрак¬ ларда компромисслар һәм үзара килешүләр дә инкарь ител¬ ми. АКШта «тыеп тору» һәм «гарантияле үзара юк итешү» концепцияләре популярлык казана. Атом-төш конфликты булган очракта, СССР һәм АКШ бер-берсенә төзәтеп булмас¬ лык зыян китерәчәкләр, шуңа күрә алар үзара сөйләшүләрне дәвам итәргә тиешләр дип исәплиләр. Шулай да Совет-Америка мөнәсәбәтләре тамырдан үзгәреш¬ ләр кичерми. АКШ дөньяның стратегик яктан үзе өчен мөһим төбәкләрендә совет йогынтысы көчәюенә түзәргә җыенмый. Үз чиратларында СССР лидерлары империализмның агрес¬ сив, илбасарлык асылы үзгәрмәде, халыкара мәйданда көчләр бүленешен социалистик илләр файдасына үзгәртү тынычлык¬ ны саклап калуның бердәнбер гарантиясе булып тора дип саныйлар. Шуңа күрә Советлар Союзы революцион лозунглар астындагы теләсә кайсы режимга ярдәм итә. СССР да, АКШ та иң элек үз мәнфәгатьләрен кайгырткан һәм еш кына төрле авантюраларга барган союздашларының заложникларына әвереләләр. Бу исә халыкара вазгыятьне тагы да катлаулан¬ дыра. 1956 елда Англия, Франция һәм Израиль хөкүмәте Сүәеш каналы компаниясен национализацияләгән Мисырга һөҗүм итәләр. СССР агрессорларга каршы атом-төш коралын кул¬ лану белән яный. АКШ үз союздашларына ярдәм итүдән баш
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр тарта. Бу Англияне һәм Францияне чигенергә мәҗбүр итә. Аларның АКШ белән мөнәсәбәтләре суына. Әлеге ике ил үз атом-төш коралларын булдыру эшләрен тизләтә. 1966 елда Франция НАТО хәрби оешмасыннан чыга. 1957 елда Кушма Штатлар белән сугыш чигенә килеп җиткән Кытай хөкүмәте Тайваньны басып алырга әзерләнә башлый. Ләкин СССР сүздә генә ярдәм итә, бу хәл Кытайда чиктән тыш ризасызлык уята. Ул шулай ук үзенең атом-төш коралын булдыра һәм 1960 елларда СССР белән союздашлык мөнәсәбәтләрен өзә. 1962 елгы Кариб кризисы «салкын сугыш»ның тагын да кискенрәк конфликты була. 1959 елда Кубада хакимияткә Фи¬ дель Кастро җитәкчелегендәге революцион хөкүмәт килә. Ул СССР белән хезмәттәшлек итүгә юнәлеш ала һәм шул сәбәпле Вашингтонның ризасызлыгын тудыра. 1961 елда АКШның Үзәк разведка идарәсе (рус. ЦРУ) Кубага Ф. Кастрога каршы отряд төшерүне оештыра, бу чара тулысынча уңышсызлык белән тәмамлана. Көнбатыш ярымшарда беренче союздаш барлыкка килүен Мәскәү дөньядагы үзгәрешләрнең СССР файдасына булачагын күрсәткән билге сыйфатында кабул итә. Кастро режимына ярдәм күрсәтергә карар кылып, Совет иле лидерлары Кубада уртача ераклыкка очучы атом-төш ракеталары урнаштыра¬ лар. Алар Американың күпчелек шәһәрләренә барып җитәр иде. Әлеге яшерен рәвештә эшләнгән адым һава разведкасы аша АКШ хөкүмәтенә мәгълүм була һәм Америкага янаган үлем куркынычы буларак бәяләнә. Җавап чаралары күрелә. Кубага карата диңгез блокадасы кулланыла, утраудагы совет базаларына кисәтү һөҗүмнәре ясауга әзерлек башлана. Дөнья атом-төш сугышы чигенә җитә. АКШ президенты Джон Кеннединың һәм Советлар Со¬ юзы лидеры Н.С. Хрущёвның сабырлыгы һәм зирәклеге нәтиҗәсендә конфликтны җайга салу мөмкин була. Совет ракеталары Кубадан чыгарыла. АКШ Кубаны диңгездән бло¬ кадалауны бетерә, илнең суверенлыгын хөрмәт итәргә һәм Төркиядән СССРга төбәлгән Америка ракеталарын чыгарырга йөкләмә ала.
:'j 28. 1940 еллар ахыры —1970 еллардагы халыкара конфликтлар ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ АКШтагы совет илчесе (1962—1986) А.Ф. Добрынинның «Аеруча яшерен» дигән истәлекләреннән (1997): Куба тирәсендәге хәрби конфликтның бөтен куркынычын аңлау өчен, тактик һәм уртача ераклыкка очучы совет раке¬ таларының дистәләрчә атом-төш зарядлары булуын, аларның Американың иң эре шәһәрләренә, шул исәптән Нью-Йоркка, Вашингтонга, Чикагога төбәлүләрен искә төшерү дә җитә. Кариб кризисына гомуми бәя биреп, аның Совет-Америка мөнәсәбәтләренең киләчәктәге үсеше өчен әһәмиятен билгеләп үтәргә теләр идем. Әлеге кризис ике бөек державаның турыдан- туры хәрби бәрелеше нинди куркыныч булачагын күрсәтте. Бу куркыныч сугыш кабыну чигенә җитсә дә, ике як та андый бәрелешнең коточкыч нәтиҗәләрен тиз арада һәм газаплар аша аңлавы нәтиҗәсендә булдырылмый калынды. Нәкъ менә шуңа күрә төп игътибар конфликтны сәяси юл белән хәл итүгә юнәлдерелде < > Өченче бөтендөнья сугышыннан котылу мөмкинлеге ачыкланды. Куба кризисы озак вакытны иңләгән нәтиҗәләргә ия. Ике хөкүмәт, ике лидер, Хрущёв һәм Кеннеди, бер-берсенә турыдан- туры капма-каршы торган шундый кризисның кабатлану ихти¬ малы ниләр белән янавын аңларга мәҗбүр булдылар. Алай гына да түгел, алар, кризис җайга салынганнан соң, киеренкелекне йомшарту зарурлыгын төшенделәр. СССР илчесе 1962 елда Куба тирәсендә хөкем сөргән ваз¬ гыять куркынычын нидә күрә? Кариб кризисы сабаклары нәрсәдән гыйбарәт? Вьетнамдагы сугыш Кариб кризисы ике бөек держава көндәшлегенең куркыныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын күрсәтә. Шуңа да карамастан 1960—1970 еллар тарихка Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге СССР һәм АКШ катнашындагы яңа конфликт — Вьетнамдагы су¬ гыш (1964—1973) белән теркәлә. Япония капитуляция ясаганнан соң, Франция Вьет¬ намдагы хакимиятен АКШ ярдәмендә торгызырга омтыла, әмма җиңелә. 1946—1954 еллардагы сугыш нәтиҗәсендә Вьетнамның төньягында социалистик үсеш юлын сайла¬
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр 250 ган Вьетнам Демократик Республикасы төзелә. Көньякта Көнбатыш илләренә союздаш булган Вьетнам Республи¬ касы оештырыла. Социалистик Төньяк, илнең көньягындагы партизаннар хәрәкәтенә ярдәм итеп, Вьетнамны берләштерергә омтыла. Анда баш күтәрүчеләр контролендәге азат ителгән район¬ нар барлыкка килә. Көньяк Вьетнамдагы диктаторлык режи¬ мы Кушма Штатларга ярдәм сорап мөрәж,әгать итә. Көньяк Вьетнамның коммунистлар контроленә керүе нәтиждсендә, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә АКШның йогынтысы какшаудан шикләнеп, Вашингтон корал ж,ибәрүдән турыдан-туры хәрби тыкшынуга күчә. Америка самолётлары Вьетнам җиренә, партизаннар яшеренгән джунглиларны юк итү өчен, йөзләрчә тонна диоксин ташлыйлар. Бу исә елгалар һәм коелар агула¬ нуга, вьетнамлылар һәм шулай ук Америка солдатлары арасында онкологик авырулар таралуга китерә. Сугыш чорында илгә 7,5 млн т, ягъни Икенче бөтендөнья сугышы елларындагыдан да күбрәк бомба ташлана. Вьетнамдагы Америка солдатларының саны 500 меңгә җитә. Вьетнамга Австралия, Яңа Зеландия, Филиппин, Көньяк Корея, Таи¬ ланд та үз отрядларын җибәрәләр. 1964 елда АКШ авиа¬ циясе Төньяк Вьетнам шәһәрләрен бомбага тота башлый. Бу шәһәрләрне СССРда эшләнгән һава оборонасы ча¬ ралары саклый. Кушма Штатларның 4 меңләп самолёты бәреп төшерелә, 55 меңнән артык кешесе һәлак була һәм 300 меңе яралана, Вьетнам 2 млн нан артык кешесен (башлыча тыныч тормыштагы халык) югалта. Вьетнамдагы сугыш Совет-Америка мөнәсәбәтләрен катлау¬ ландыра. Шулай да ике державаның ж,итәкчелеге, Кариб кри¬ зисы сабакларын истә тотып, бер-берсенә янаулардан тыела. Бу исә солых төзүне ж,иңеләйтә. АКШның идарәче даирәләре, хәрби җиңүгә ирешүнең мөмкин булмавын аңлап, 1973 елда Вьетнамдагы сугышны туктату турындагы килешүгә кул куя¬ лар. 1975 елда АКШ гаскәрләре Көньяк Вьетнамнан чыга¬ рылганнан соң, диктаторлык режимы яшәүдән туктый. Вьет¬ нам илнең Төньягы һәм Көньягы коммунистлары хакимияте астында берләштерелә. Көньякның башкаласы Сайгонның
§ 28. 1940 еллар ахыры —1970 еллардагы халыкара конфликтлар 251 исеме Вьетнам милли-азатлык хәрәкәте лидеры һәм Төньяк Вьетнамның беренче президенты истәлегенә Хошимин дип үзгәртелә (1946 елдан). СССР һәм АКШ көндәшлеге Вьетнам сугышы кебек эре конфликтларда катнашу белән чикләнми. Ике бөек держава дөньяның төрле төбәкләрендәге дистәләрчә вак бәрелешләргә тыкшыналар. Күп кенә илләр халыкара мәйданда ал ардан хәрби һәм икътисади ярдәм алалар, кайбер очракларда алар¬ ның яклавына таяналар. СССР һәм АКШның хәрби көндәшлеге «Салкын сугыш»та кораллы көчләрнең куәтен үстерүгә иң зур әһәмият бирелә. Әмма бөек державаларның берсенә дә атом-төш һәм гадәти кораллар буенча абсолют өстенлеккә ирешү мөмкин булмый, шуңа күрә алар Совет-Америка су¬ гышы башланган очракта үзләренең ж,иңәчәгенә тулысынча ышана алмыйлар. «Салкын сугыш» башында АКШ кына атом-төш кора¬ лына ия була. Ләкин аның запаслары зур булмый (1946 елда—6 атом бомбасы, 1947 елда—13, 1948 елда— 50 гә якын, 1949 елда—250 чамасы, 1950 елда—450), ә атом- төш коралын йөртүче авыр бомбардировщиклар СССР һава оборонасы чаралары өчен катлаулылык тудырмыйлар. Моннан тыш, СССР Евразиядә гадәти кораллар (танклар, самолетлар, артиллерия) буенча өстенлеккә ия була. 1949 елда беренче атом-төш коралын сынаганнан соң, СССР аның арсеналларын тиз арада арттыра. 1950 елда ук аның—22, 1951 елда 50 ләп бомбасы була. 1953 ел алдыннан, ягъни бөек державаларның икесендә дә бер үк вакытта термик төш коралы барлыкка килә. Ләкин нәкъ менә СССРда самолёттан беренче чын термик төш бомбасы ташлана, ә америкалылар эксперименталь ждйланманы гына сыныйлар. Куәте буенча да Советлар Союзында эшләнгән корал Америкадагы төрдәшеннән (аналогыннан) өстенрәк була. Сораулар һәм биремнәр 1 Локаль конфликтлар нәрсә ул? Ни өчен алар халыкара куркынычсызлыкка яный? Җавабыгызны нигезләгез.
252 9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр 2 СССР һәм АКШның ирек алган илләр сәясәтенә йогынты 3 ясау өчен көрәше белән бәйле конфликтларга сыйфат¬ лама бирегез. «Салкын сугыш»ның локаль конфликтлары» дигән табли- цаны тутырыгыз. Конфликт Еллар Регион Катнашучылар Нәтиҗәләр 4 Ни өчен Кариб кризисы СССР һәм АКШ арасындагы атом-төш сугышы белән тәмамланмый? Ике бөек держа¬ ва хөкүмәтләре үзләре өчен нинди сабаклар алганнар? 5 «Салкын сугыш» елларында хәрби факторлар нинди роль уйный? Ашкынып кораллану бөтендөнья атом-төш сугышын булдырмый калды дигән фикер белән киле¬ шәсезме? § 29 Киеренкелекне йомшартудан «салкын сугыш »ны туктатуга Советлар Союзы һәм Кушма Штатлар арасында көн¬ дәшлек дистә еллар дәвамында халыкара мөнәсәбәтләр торышын билгели. Тик «салкын сугыш»ка карамастан, ике бөек держава күп тапкырлар үзара аңлашуны, диа¬ логны җайларга, глобаль атом-төш конфликтын булдыр¬ мау турында сөйләшүләр алып барырга омтылалар. 1959 елда СССР лидеры Н.С. Хрущёв беренче тапкыр АКШта булып кайта. Визит кайбер сәер хәлләр белән уза. Гадәти супер- маркетта булганнан соң, Хрущев аны алдыйлар дип уй¬ лый. Ул кибетләрдә гади гражданнар өчен шулкадәр күп продуктлар булуына ышанмый. Совет лидерының СССР сәясәтенә карата әйтелгән тәнкыйтькә шулкадәр ачуы кабара ки, ул, БМОда чыгыш ясаганда ботинкасын салып, аның белән трибунаны төя башлый һәм Совет¬ лар Союзының бөтен дошманнарына «кузькина мать» күрсәтү белән яный. Шунда ук ул үз иленең атом-төш ра¬ кеталарын «сосискалар кебек» штамповкалавы турында белдерә, бу исә ашкынып кораллануда яңа этап башла¬ нуга сәбәп була.
§ 29. Киеренкелекне йомшартудан «салкын сугыш»ны туктатуга 253 СССР һәм АКШ көндәшлеге нәтиҗәләре Беренче бишьеллыклар вакытыннан алып Советлар Сою¬ зы үзенең индустриаль үсешендә Көнбатыштагы алдынгы илләрдән калышуын җиңәргә, хәрби өлкәдә үз иминлеген гамәлгә ашырырга омтыла. Халык хуҗалыгы белән үзәктән идарә итү, бөтен көчләр һәм ресурсларны туплау куелган бу¬ рычларны хәл итәргә булыша. Чуен һәм корыч кою СССРда икътисад үсешенең төп күрсәткече булып исәпләнә, һәм бу өлкәдә ул 1970 еллар башында АКШны узып китә. Страте¬ гик көчләрнең якынча паритетына (тигезлегенә) ирешелә. Моның өчен бик зур көч куярга туры килә. 1960—1970 еллар¬ да Советлар Союзының тулай эчке продукт (ТЭП) җитештерү күләме АКШныкының 60% ка якынын тәшкил итә. Варшава шартнамәсе оешмасында иң зур хәрби чыгым¬ нарны Советлар Союзы күтәрә. Шул сәбәпле совет граждан¬ нарының Көнбатыш илләре белән чагыштырганда тормыш дәрәҗәсе түбәнәя. Көнчыгыш Европа илләре халкының урта¬ ча кереме шулай ук СССРда яшәүчеләрнекеннән югарырак була. Советлар Союзының һәм Варшава шартнамәсе оешмасы илләренең икътисади потенциалы НАТОга керүче дәүләтләрнекеннән башта ук калыша. «Салкын сугыш» һәм аның белән бәйле ашкынып кораллану каршы якны икътисади көчсезләндерү өчен көрәшкә әверелә, аны СССР иртәме яки соңмы оттырырга тиеш була. Шул ук вакытта СССРда һәм үзәкләшкән икътисадка корылган башка илләрдә гражданнарның социаль якла¬ нуы Көнбатыш дәүләтләренекеннән нәтиж,әлерәк санала. Эшсезлек булмый, халыкка тулысынча бушлай медици¬ на ярдәме күрсәтү, белем бирү оештырыла. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә түбән була. Хәрби технологияләрнең үсеш дәрәҗәсе буенча НАТО дәү¬ ләтләреннән калышмасалар да, акча җитмәү Варшава шарт¬ намәсе оешмасы илләрендә мәгълүмати революция җәелүгә комачаулый. СССРда фән-техника прогрессының алдынгы казанышларын үзләштерү бурычы бер генә мәртәбә куел¬ мый. Әмма аларны халык хуҗалыгының бөтен тармакларына
254 9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр кертергә гаять зур хәрби чыгымнар комачаулый. Бу СССРда тулай эчке гомуми продукт җитештерүнең үсеш темплары түбәнәюгә һәм аның дөнья күләмендә тулай эчке продукт җитештерүдәге өлеше кимүгә китерә. «Салкын сугыш» елларында СССР һәм АКШның тулай эчке продукт җитештерү күрсәткечләре % ларда Еллар Уртача еллык үсеш темплары Дөньякүләм тулай эчке продукт җитештерүдәге өлеш СССР АКШ СССР АКШ 1951—1960 7,8 3,3 14,47 24,38 1961—1970 3,6 3,8 13,18 22,52 1971—1980 2,3 2,9 11,71 21,36 1981—1990 0,5 2,6 9,22 20,73 Бирелгән таблицаны анализлагыз. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен СССР икътисади ярышта АКШка оттыра? АКШның ашкынып кораллануда һәм күп санлы локаль низагларда катнашуы әкренләп аның да глобаль икътисади позициясен какшата. Әмма Советлар Союзының көчсезләнүе тизрәк бара. Бу аның колониализмнан арынган илләргә һәм дус дәүләтләргә йогынты ясау мөмкинлекләрен чикли. Халыкара киеренкелекне йомшарту Халыкара мәйданда үзара юкка чыгу куркынычын тудыр¬ ган кискен каршы тору сәясәтенең мәгънәсезлеге бөек дер¬ жаваларны киеренкелекне йомшарту сәясәтенә этәрә. Ха¬ лыкара киеренкелекне йомшарту каршылыкларны тыныч юл, компромисслар эзләү аша чишәргә омтылуны аңлата. СССР һәм АКШ атом-төш сугышы хәвефен киметү буен¬ ча килешенгән чараларны гамәлгә ашыра башлыйлар. 1963 елда Җирне кешеләр яшәү өчен яраксыз, радиация белән зарарланган урынга әйләндерергә сәләтле атом-төш сынау¬ ларын өч өлкәдә — һавада, суда һәм җир өстендә туктату турында килешүгә кул кую бу юнәлештә беренче адым була.
§ 29. Киеренкелекне йомшартудан «салкын сугыш»ны туктатуга 255 Моннан соң атом-төш сынаулары фәкать бик тирәндә, җир астында гына үткәрелергә тиеш була. 1970 елда апгом-төш державаларының башкалалары арасында туры элемтә си¬ стемасы урнаша, атом-төш коралын җәелдермәү эшендә хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелә. Атом-төш кора¬ лын җәелдермәү турында шартнамә (1968) аның конфликт¬ лы зоналарда килеп чыгу хәвефен киметә. СССР һәм АКШның идарәче даирәләре атом-төш боего- ловкалары санын алга таба арттыруның мәгънәсезлеген аңлыйлар, һәр ике якның да хәрби экспертлары таны¬ ганча, алар «үзара гарантияле юк итү» өчен артыгы белән җитәрлек. Нәтиҗәдә 1972 елда баллистик ракеталар өчен яңа җибәрү җайланмаларын кулланылышка кертмәү ту¬ рында килешүгә ирешелә — Стратегик коралларны чикләү турында шартнамә (рус. ОСВ-1) төзелә. Бу дошманга юга¬ ры башкомандующийның беренче сигналы буенча һөҗүм итәргә мөмкин булган атом-төш коралы йөртүчеләр санын арттыруны тыя. Яклар ракеталарга каршы оборонаның (рус. ПРО) гомуммилли системаларын төзүдән баш тарталар. 1972 елгы СССР һәм АКШ арасында үзара мөнәсәбәтләр нигезләре турындагы шартнамә ике державаның атом-төш сугышын булдырмау, аларның бер-берсе белән янәшә тыныч яшәүгә омтылу йөкләмәсен тануларын беркетә. СССР һәм АКШ җи¬ тәкчеләренең югары, дәрәҗәдә очрашулары гамәлгә керә. АКШның киеренкелекне йомшартуга күчүенә Вьетнам сугышында кичергән зур югалтулары мөһим сәбәп булып тора. АКШны да, НАТО составындагы Европа дәүләтләрен дә Вьетнамда алып барылган сугышка каршы массакүләм хә¬ рәкәт чолгап ала. Соңгыларында Вашингтон үзенең блок бу¬ енча партнёрларын Советлар Союзы белән бөтенләй дә кирәк булмаган хәрби конфликтка тартып кертер дигән курку туа. Шундый хәлдә АКШ, НАТОның башка әгъзалары кебек үк, үзенең тынычлыкка омтылуын һәм ташламаларга әзер булу¬ ын күрсәтә башлый. Европада киеренкелекнең түбәнәюе зур әһәмияткә ия була. Чөнки анда ике хәрби блокның төп көчләре бер-берсенә турыдан-туры каршы тора.
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр 256 1970 елда СССР һәм ГФР арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырткан шартнамәгә кул куела. Көнбатыш Германия Европада чикләрнең кагылгысызлыгын таный. 1971 елда СССР, АКШ, Англия һәм Франция Көнбатыш Берлин буенча компромисс килешү төзиләр. Элекке союздашлар әлеге шәһәр ГФРның бер өлеше булмавы турында Со¬ ветлар Союзы позициясе белән килешәләр. Шул ук ва¬ кытта СССР Көнбатыш Берлин һәм Көнбатыш Германия арасында транспорт элемтәләренең кагылгысызлыгын гарантияли. Шуның белән 1948 елгы Берлин кризисының кабатлануына чик куела. Аннан соң 1972 елда ГФР һәм ГДР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла, Германиянең ике дәүләте дә бер-берсенең яшәве за¬ конлы булуын таный һәм БМО әгъзаларына әверелә. Көнбатыш Германия Польша һәм Чехословакиягә карата территориаль дәгъваларыннан баш тарта, аерым алган¬ да, 1973 елда 1938 елгы Мюнхен шартнамәсен гамәлдән чыккан дип санарга ризалаша. 1972 елда Хельсинкида (Финляндия) Европа илләренең континетта тынычлыкны ныгыту, икътисад, фән, техника, эко¬ логия һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү ту¬ рында килешү төзү мөмкинлеге белән бәйле консультацияләр башлана. Позицияләр буенча озакка сузылган сөйләшүләрдән соң, 1975 елда Европаның барлык илләре (Албаниядән кала), Канада һәм АКШ җитәкчеләре Хельсинкида очрашалар. Алар Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмәнең Йомгаклау актына кул куялар. Бу документ Европа илләре, АКШ һәм Канада дәүләтләренең чикләре бөтенлеген, аларның суверенлыгын, кешенең төп хокукла¬ рын ихтирам итү, Европада иминлекне һәм үзара ышанычны ныгыту буенча чаралар күрү, үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә юнәлтелгән үзара йөкләмәләрне беркетә. Хельсинкидагы килешүләр киеренкелекне йомшартуның югары ноктасы була. Аларны төзегәннән соң, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европа илләре арасында сәүдә-икътисад бәйлә¬ нешләре кызу темплар белән үсә башлый. СССР Көнбатыш Европадагы дәүләтләрне нефть һәм газ белән иң эре тәэмин итеп торучыга әверелә, аларның экспорты шактый табыш китерә.
§ 29. Киеренкелекне йомшартудан «салкын сугыш»ны туктатуга 257 Киеренкелекне йомшартуда өзеклек, СССР һәм АКШ арасындагы көрәшнең кискенләшүе Халыкара киеренкелекне йомшарту дөньядагы күпчелек илләрдә «салкын сугыш»ны туктату мөмкинлегенә өмет уята. Тик аның сәбәпләре бетерелми кала. Киеренкелекне йомшар¬ туга СССРда да, АКШта да каршы чыгучылар аз булмый. • Кушма Штатларның дәрәҗәле хәрби-сәнәгать даирәләре вәкилләре һәм күпчелек сәясәтчеләре киеренкелекне йом¬ шарту сәясәтенең башта ук ялгыш булуын исбатларга ты¬ рышалар. Алар зур икътисади потенциалга ия НАТО илләре СССРга караганда үзләренең хәрби-техник өстенлеген тәэмин итәргә сәләтле дип саныйлар. Аларның йогынтысы астында Кушма Штатларда кабат стратегик көчләрне камилләштерү башлана. • Континентара баллистик ракеталарның төбәү төгәллеге арта, һәрбер йөртүчедәге боеголовкалар саны күбәя. СССР да тик ятмый һәм ашкынып кораллануда Кушма Штатларны хәтта узып та китә. Фәкать 1979 елда гына ОСВ 2 шартнамә¬ сенә кул куела, аның буенча атом-төш коралларын алга таба камилләштерүгә һәм аларның санына чикләүләр билгеләнә. Хельсинки килешүләре кысаларында Көнбатыш Европа илләре һәм СССР арасындагы икътисади хезмәттәшлекнең уңышлы үсеше АКШны хафага сала. Америкалылар бу хәл Европа континентында НАТО позицияләренең көчсезләнүенә китерер дип исәплиләр. Көнчыгыш Европаның алга киткән илләр белән икътисади бәйләнешләре активлашу СССР лидерларында канәгатьсезлек тудыра, алар үзләренең Варшава шартнамәсе оешмасындагы союздашлары арасында СССРның йогынтысы кимүдән кур¬ калар. Хельсинки килешүләре Совет хөкүмәте тарафыннан Көнбатыш илләренә караганда башкачарак аңлана. КПССның торгынлык чорында эшләгән җитәкчеләре Советлар Союзы икътисадының, ашкынып кораллану аркасында, елдан-ел көчсезләнә баруын танырга әзер булмыйлар. Алар капма-каршы фикердән чыгып эш итәләр. АКШның Вьетнам сугышында җиңелүе, Көн¬ батыш илләрендә 1973—1974 елларда нефтькә дөнья
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан сон, халыкара мөнәсәбәтләр 258 бәяләренең күтәрелүе аркасында туган вакытлы икъ¬ тисади кыенлыклар, сугышка каршы фикерләр алга чыгу НАТОга керүче дәүләтләрнең гомуми көчсезләнүе күрсәткече буларак бәяләнә. Киеренкелекнең йомшаруы, шул исәптән рәсми документларда да, дөнья цивили¬ зациясе үсеше барышын үзгәртүдә зур көч таләп итүче тарихи шанс буларак түгел, ә «дөнья капитализм систе¬ масы кризисы тирәнәю» продукты рәвешендә карала. • СССР Хельсинки килешүләрендәге кеше хокукларын саклау, икенче төрле әйткәндә, гражданнарның башкача фикерләүгә хокукы чагылышына карата нигезләмәләрне (положениеләрне) үтәргә җыенмый. Аның җитәкчеләре Көнбатыш Европа илләре өчен икътисади мәнфәгатьләр һәм хәрби иминлекне тәэмин итү КПСС лидерларына «аз әһәмиятле» күренгән мәсьәләләргә караганда мөһимрәк дип саныйлар. НАТО илләрендә СССР турында, кабул ителгән йөкләмәләрне бозучы ил буларак, тискәре күзаллау тууы искә алынмый. • СССРның Көнчыгыш Европадагы гаскәрләре группировка- ларын НАТОдагы Европа илләренә төбәлгән югары төгәллекле уртача ераклыктагы яңа ракеталар белән яңадан коралланды¬ ра башлавы тагын да зуррак борчу тудыра. • Советлар Союзының региональ конфликтларда катна¬ шуы арту чиктән тыш тискәре роль уйный. СССР һәм аңа союздаш илләр җитәкчеләре моңарчы «ике лагерь» ярышын¬ да сизелерлек роль уйнамаган дәүләтләр хисабына дөньяда көчләр чагыштырмасына йогынты ясау мөмкинлеге ачыла дип уйлыйлар. Нәтиҗәдә СССР һәм Куба 1970 еллар урта¬ сында Сомали һәм Эфиопия арасындагы сугышка тарты¬ ла, Анголада һәм Мозамбиктагы эчке конфликтларга кереп китә, Африканың көньягында һәм Никарагуада азатлык хәрәкәтләренә ярдәм күрсәтә. Никарагуада революцион хәрәкәтнең җиңүе, 1979 елда Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү Вашингтонда төшенкелек дулкыны тудыра. АКШның идарәче даирәләре «салкын сугыш»та оттырудан җитди куркуга төшә. Америка нефть чыгаручы илләрдәге, Үзәк Америкадагы позицияләрен югал¬ тудан курка.
§ 29. Киеренкелекне йомшартудан «салкын сугыш»ны туктатуга 259 СССРның «өченче дөнья»да үсә барган активлыгы Көнбатыштагы барлык илләрне хафага сала. АКШның СССР белән «йогынты сфераларын» чикләү һәм бөтен дөньяда киеренкелекне йомшарту турында килешергә омтылуы совет җитәкчелеге тарафыннан кире кагы¬ ла. Әлеге шартларда АКШ СССРга сәүдә чикләүләре кертә, көч-куәтен күрсәтеп басым ясый башлый. Әле 1974 елда ук АКШ конгрессы сәүдә турындагы законга Джексон—Вэник төзәтмәсе дип аталган төзәтмә кертә. Аның буенча СССРга сәүдәдә уңайлыклар тудыру (ягъни таможня түләүләрен киметү) тыела. Чөнки СССР эми¬ грация иреген, беренче чиратта еврейлар эмиграциясен чикләүче ил буларак карала. Шунысын да әйтергә кирәк: Россиядә XXI гасырда эмиграциягә бернинди чикләүләр булмауга карамастан, әлеге төзәтмә бүгенге көнгә кадәр гамәлдә кала. Кушма Штатларда 1980 елгы сайлаулардан соң хакимияткә килгән Рональд Рейганның республикачылар администрация¬ се СССР белән мөнәсәбәтләрне кискенләштерү курсы ала. Ул «яманлык империясе», компромисслар мөмкин булма¬ ган, экспансиягә омтылучы тоталитар дәүләт буларак бәяләнә башлый. АКШның идарәче даирәләре кораллануны чикләү мәсьәләләре буенча сөйләшүләрне өзәләр. СССР һәм АКШ арасында туры һава элемтәсе юллары ябыла. НАТОга керүче Европа илләрендә Советлар Союзы территориясенә төбәлгән югары төгәллекле уртача ераклык¬ тагы ракеталар һәм канатлы ракеталар урнаштыру башлана. Әфганстанда, Никарагуада, Анголада һәм дөньяның башка «кайнар нокталарында» СССРга каршы торучы барлык груп- пировкаларга, шулай ук Көнчыгыш Европадагы антикомму¬ нистик көчләргә ярдәм шактый киң җәелә. 1983 елда Р. Рей¬ ган Стратегик оборона инициативасы (СОИ) программасы буенча эш башлануын игълан итә. Ул атом-төш ракеталарын¬ нан нәтиҗәле саклауны тәэмин итә торган космик кораллар системасын төзүне күздә тота. 1983 елда Совет-Америка мөнәсәбәтләрендә киеренкелек тагы да көчәя. АКШ гаскәрләре Кариб диңгезендәге зур бул¬ маган утрау-дәүләт Гренадага килеп төшә. Бу илнең Куба
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр белән союздашлык мөнәсәбәтләрендә булган хөкүмәтен амери¬ калылар алып ташлый. Шуның, белән Кушма Штатлар бөтен дөньяга үз мәнфәгатьләрен хәтта көч кулланып якларга да әзер торуларын күрсәтәләр. Яңача сәяси фикерләү һәм «салкын сугыш»ның тәмамлануы Р. Рейган администрациясенең катгый курсы СССРның җавап реакциясен һәм ашкынып кораллануның яңа ташкы¬ нын китереп чыгару белән яный. Әмма икътисадта үсә барган проблемалар совет җитәкчелеген Совет-Америка мөнәсәбәтләре үсешенә карата яңача якын килү юлларын эзләргә этәрә. СССР һәм АКШ лидерлары — М.С. Горбачёвның һәм Р. Рейганның Женевадагы (1985) һәм Рейкьявиктагы (1986) очрашуларын¬ нан Компромиссларга һәм юл куюларга корылган бөек держа¬ валар диалогы үсеше башлана. Алар анык килешүләр белән төгәлләнмиләр, ләкин якларның атом-төш сугышын булдыр¬ мау омтылышын беркетәләр. 1987—1988 елларда М.С. Горбачёв «салкын сугыш»ны тө¬ гәлләргә мөмкинлек бирүче яңача сәяси фикерләү концепция¬ сен тәкъдим итә. Ул Көнбатыш һәм социал-демократия ил¬ ләренең сугышка каршы хәрәкәте лозунгларына, дөньяның алдынгы галимнәре идеяләренә нигезләнә. • Глобаль атом-төш сугышы бөтен кешелек өчен һә¬ лакәткә әвереләчәген тану күздә тотыла. Шуңа күрә атом- төш коралын куллану белән янауның, аңа ия булу кебек үк, мәгънәсе югала һәм ул сәяси максатларга ирешүгә хезмәт итми башлый. Бу нәтиҗә кораллануны кыскарту программасын (2000 елга атом-төш коралын бетерүгә кадәр) алга сөрүнең нигезе булып тора. • Кешелекнең исән калуы, атом-төш куркынычы, эко¬ логия һәм колониализмнан арынган илләрнең үсеше белән бәйле глобаль проблемаларны хәл итү югары приоритет буларак белдерелә. Аларның фәкать барлык халыкларның уртак тырышлыгы белән генә хәл итәргә мөмкин булу¬ ны истә тотып, халыкара мәйданда дәүләтләрнең үзара бәйләнеше, алар арасында ышаныч атмосферасы туды¬ ру сәясәтнең төп максаты дип игълан ителә.
• Яңача сәяси фикерләү идеологик каршы торудан, ашкынып коралланудан баш тартырга, үзара юл кую¬ лар нигезендә компромисслар эзләргә, халыкара-хокук кагыйдәләрен катгый үтәргә тәкъдим итә. Яңа концепция үзеннән-үзе генә «салкын сугыш»ны тук¬ татуны гамәлгә ашыра алмый иде. Баштарак М.С. Горбачёв идеяләре Көнбатыш илләрендә СССРга һәм аның тарафдарла¬ рына пропагандистлык өстенлекләре һәм эчке проблемаларны хәл итү өчен вакыт отарга мөмкинлек бирүче тактик адым буларак кабул ителәләр. Әмма совет дипломатиясе гамәлләре НАТО илләренең идарәче даирәләрен совет сәясәтендәге реаль үзгәрешләр турында сүз баруга ышандыра. 1987 елда СССР Европада гына түгел, Азиядә дә уртача ераклыктагы ракета¬ ларын юк итәргә риза була, моңа АКШның шул ук класстагы ракеталарын Европада урнаштырудан баш тартуы бәрабәренә ирешү күздә тотыла. 1988 елда совет кораллы көчләрендә берьяклы зур кыскартулар турында игълан ителә. 1990 елда Варшава шартнамәсе оешмалары һәм НАТО Европада ко¬ раллы көчләрне һәм гадәти коралларны кыскарту турында килешүгә кул куялар. СССР, үз территориясендә килешүнең үтәлешен контрольгә алу белән ризалашып (элегрәк бу аның тарафыннан кире кагылган була), берьяклы шактый зур таш¬ ламаларга бара. 1991 елда Стратегик һөҗүм коралларын кыскарту турында СССР һәм АКШ шартнамәсе (СНВ-1) төзелә. СССРның аңа союздаш булган илләр белән үзара мөнә¬ сәбәтләрендә шактый үзгәрешләр була. 1989 елда СССР Әфган- станнан гаскәрләрен чыгара, эш-гамәлләрендә халыкларның социаль һәм сәяси сайлау иреген ихтирам итәчәген белдерә. Бу Көнчыгыш Европа илләрендә, шул исәптән ГДРда да, де¬ мократик революцияләр юлындагы каршылыкларны алып ташлый. Германияне күпчелек немецларның теләгенә җавап биргән берләштерү мәсьәләсендә дә СССР шулай ук алдан ку¬ елган һәртөрле шартлардан баш тарта һәм үз гаскәрен элек¬ кеге ГДР территориясеннән чыгара. 1990 елда Гыйракның Кувейтка һөҗүме белән бәйле рәвештә СССР алган позиция дөньядагы вакыйгаларга зур йогынты ясый. Саддам Хөсәен режимы белән тра-
9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр 262 дицион якынлыгына карамастан, совет дипломатиясе БМОның Куркынычсызлык Советында Гыйракны агрес¬ сия кулланган ил дип карап, аңа каршы санкцияләр (шул исәптән хәрби санкцияләр) куллану турындагы карарны яклап чыга. Бу, Гитлерга каршы коалиция заманыннан алып, Кушма Штатлар тарафыннан өченче илгә карата хәрби көч куллануны СССР хаклы дип таныган беренче очрак була. АКШ «Чүлдә давыл» операциясен үткәреп (1991), нәтиҗәдә Кувейтның азат ителүенә ирешелә. 1990—1991 елларда «салкын сугыш» тәмамлана. 1991 елда СССР таркалу халыкара мөнәсәбәтләренең биполяр системасы көчләре үзәгенең берсе яшәүдән туктавын белдерә. 1991 ел¬ ның язында Варшава шартнамәсе оешмасы һәм Икътисади ярдәмләшү советы таратыла. Дөнья тәртибе моделенең алы¬ шына башлавы ачык күренә. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 6 СССР һәм АКШның хәрби көндәшлеге турында сөйләгез. Якларның кайсысы өчен каршы тору шактый икътисади кыенлыклар тудыра? Ни өчен? Стратегик кораллар буенча Совет-Америка килешүләренең әһәмиятен тасвирлагыз. «Халыкара киеренкелекне йомшарту: сәбәпләр һәм нәтиҗәләр» дигән тема буенча җавап планы төзегез. Кие¬ ренкелекне йомшарту елларында төзелгән килешүләрнең кайсылары безнең көннәрдә дә әһәмиятен югалтмый? 1970 еллар ахыры—1980 еллар башында Совет-Аме¬ рика мөнәсәбәтләре нинди сәбәпләр аркасында кис¬ кенләшә? Ул дөнья һәм кешелек өчен нинди куркыныч тудыра? «Яңача сәяси фикерләү» концепциясенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? СССР һәм АКШ каршылыгын җиңеп чыгуда аның әһәмияте нинди? «Салкын сугыш» кайчан һәм ничек тәмамлана?
10 нчы бүлек XX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА — XXI ГАСЫР БАШЫНДА ЕВРОАТЛАНТИКА ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ «Атлантизм» төшенчәсе Америка геосәясәтчесе Нико¬ лае Спикмен тарафыннан нигезләнә. Аның идеясе буенча, Урта диңгезнең антик рим-эллин цивилизациясе тара¬ лу ареалы буларак роле Атлантик океанга күчә. Ә аның көнбатыш һәм көнчыгыш ярларында килеп чыгышлары, мәдәниятләре бердәй булып, уртак кыйммәтләргә ия ха¬ лыклар яши. Бу, аның фикеренчә, арада иң көчле һәм ди¬ намик дәүләт буларак, АКШ лидерлыгында Атлантика про- странствосындагы илләрнең якынаюын алдан билгели. Икенче бөтендөнья сугышы елларында салынган «Ат¬ лантика бердәмлеге» нигезләре 1947 елда АКШ тара¬ фыннан Көнбатыш Европа икътисадын торгызуда ярдәм буенча Маршалл планы кабул ителгәннән соң ныгый төшә. Дөньядагы Төньяк Атлантика илләре зонасының тотрыклылыгын һәм чәчәк атуын саклауда уртак принцип¬ лар, кыйммәтләр, мәнфәгатьләр 1949 елда хәрби-сәяси берлек—Төньяк Атлантика шартнамәсе оешмасы (НАТО) төзү турындагы шартнамәдә беркетелә. «Салкын сугыш» шартларында Атлантиканың һәр ике ягындагы идарәче даирәләрнең стратегик мәнфәгатьләре туры килә. Бу аларны, икътисади көндәшлеккә карамастан, үз сәясәтләрен килештерүгә этәрә. Сәяси лексиконга «атлан¬ тизм» атамасы 1961 елдан соң, АКШ президенты Джон Кен¬ неди Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европа илләренең бердәмлеген ныгытуны күздә тоткан Атлантика бергәлеге төзүнең бөек проектын тәкъдим иткән вакытта килеп керә. Евроатлантика цивилизациясе дәүләтләренә АКШ, Бөекбри¬ тания һәм аның «ак» доминионнары (Канада, Австралия) һәм шулай ук Франция кебек илләр керә. Әлеге илләрнең Көнбатыш Европадагы башка континенталь дәүләтләр белән хәрби-сәяси хезмәттәшлеге тагын да көчлерәк берлек булды¬ рырга юл ача. Сугыштан соң ук Германия һәм Италиянең,
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе бераз соңрак Көнчыгыш Европа дәүләтләренең сәяси тор¬ мышны оештыруның либераль-демократик принципларын кабул итүләре нәтиҗәсендә, «евроатлантизм»ның чикләре тагын да киңәя. § 30 Сугыштан соңгы беренче унъеллыкларда Көнбатыш Европа илләре һәм АКШ 1960—1970 елларда Евроатлантика илләрендә—Көн¬ батыш Европада «мул тормышлы җәмгыять», АКШ- та «бар халык рәхәт яшәгән җәмгыять» дип атап йөртелгән җәмгыять туа. Төрле дәүләтләрдә аның үз үзенчәлекләре булса да, гомуми билгеләренә: хезмәт ияләренең социаль якланганлыгы, күпчелек халыкның югары тормыш дәрәҗәсе, алдынгы сәнәгать һәм фән һ.б. керә. «Мул тормышлы җәмгыять» өчен тотрыклы, чагыш¬ тырмача кризисларсыз икътисади үсеш хас. Өстәвенә 1950—1970 елларда аның темплары Көнбатыш Европа¬ да бөтен XX гасыр өчен иң югары була. ГФР, Италия, Голландия, Австрия, Бельгия, Швейцария, Финляндия «икътисади могҗиза» ясап күрсәтәләр, ягъни аларда тот¬ рыклы икътисади үсеш (елга 5% ка якын) дистә елдан артыкка сузыла, тормыш дәрәҗәсе шактый күтәрелә, фәкыйрьлек һәм эшсезлек проблемалары тулаем ди¬ ярлек хәл ителә. Япониянең уңышлары аеруча таң кал¬ дыра. Кояш чыгышы иле кешелек тарихы үсешендә иң югары үсеш темпларына ирешә—тулай эчке продукт җитештерүнең еллык үсеше 10 % тан артып китә (XX гасыр ахырында Кытай аны да уздыра). Катнаш икътисад формалашу Катнашучылардан чиктән тыш киеренкелек таләп иткән ике дөнья сугышы икътисадта дәүләтнең роле күтәрелүгә китерә. Ьәркайда иң мөһим ресурсларны, азык-төлекне һәм эшче көчләрне үзәктән торып бүлү кертелә. Икътисадны сугыштан соңгы торгызу да дәүләтнең катнашуын таләп итә. Аерым алганда, демобилизацияләнгән миллионнарча хәрбиләргә эш
урыннары булдырырга, конверсияне — хәрби сәнәгатьне ты¬ ныч шартларга күчерүне, ягъни гражданлык продукциясе чыгаруны гамәлгә ашырырга кирәк була. АКШтан кала күпчелек дәүләтләрдә шәхси бизнес җыелып килгән проблемаларны хәл итүгә сәләтле булмый. Бөекбританиядә Клемент Эттли (хакимияттә 1945—1950 елларда) җитәкләгән лейбористлар партиясе Англия бан¬ кын, тимер юлларны, гражданнар авиациясен, күмер, метал¬ лургия һәм газ сәнәгатьләрен национализацияли. Аларны модернизацияләү дәүләт хисабына башкарыла. Аларның элеккеге хуҗаларына компенсация түләнә. Шундый ук чаралар, хәтта киңрәк масштабта, Франциядә тормышка ашырыла. Социалистлар һәм коммунистлар зур роль уйнаган коалицион хөкүмәтләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1954—1958 елларда күмер сәнәгатенең — 97 % ы, газ сәнәга¬ тенең — 95 % ы, авиация сәнәгатенең —80 % ы, автомобиль сәнәгатенең 40 % ы дәүләт милкенә күчә. Ә дәүләткә барлык милли мөлкәтнең 36 % ка якыны карый. Катгый протекцио¬ низм сәясәте уздырыла. Национализацияләнгән тармакларны модернизацияләү сәнәгать продукциясе эшләп чыгару күләмен ике тапкырга диярлек арттырырга мөмкинлек бирә. Алга таба дәүләт шәхси фирмаларга үзләренең көндәшлеккә сәләтен ныгытырга ярдәм итүне планлаштыра. «Ачык икътисад» төзү һәм протекционизм чараларын бетерү бурычы куела. Бераз¬ дан, шулай ук дәүләт катнашында, инде интеграцияләнүче Европа масштабларында эш итәргә сәләтле эре корпорацияләр оештырыла башлый. Италиядә сугыштан соңгы катлаулы шартларда дәүләт предприятиеләрне һәм банкларны банкротлыктан саклап ка¬ луны үз өстенә ала. Ил икътисадында Муссолини заманыннан сакланып калган ИРИ дәүләт корпорациясе әйдәп баручы роль уйный. Хакимияттәге христиан-демократлар партиясе 1950 еллардан башлап илнең көньяк районнарының арт¬ талыгын бетерү һәм икътисади үсешнең уртача вакытка исәпләнгән гомуммилли программаларын эшли. 1960 еллар башында электротехника сәнәгате дәүләт милкенә күчә. Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә катнаш икътисад формалаша. Шәхси милек
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе саклана, ләкин күп банклар һәм эре сәнәгать предприятиеләре дәүләт милкенә күчә һәм аның тарафыннан план нигезендә идарә ителә. Планлаштыру системасы социализм илләрендә ка¬ бул ителгәннән аерылып тора. СССРда һәм Көнчыгыш Европада планнар директив характерда була (ягъни аларның үтәлеше мәҗбүри закон булып исәпләнә) һәм бөтен икътисадны күздә тотып эшләнә, аның төп үсеш күрсәткечләрен колачлый. Көнбатыш илләрендә план¬ нар индикатив, ягъни мөмкин булган сорау һәм тәкъдим тирбәлешләрен исәпкә алып, бары тик гомуми, якынча үсеш ориентирларын гына бирүне күздә тота. Алар базар законнары буенча эш итүче эре шәхси корпорацияләр, урта һәм кече бизнес өчен мәҗбүри саналмый. Шул ук вакытта дәүләт, салым сәясәте чараларын кулланып, заказларны бүлеп, банк кертемнәре буенча табыш алу процентларын үзгәртеп, шәхси секторга йогынты ясый. Аны, базар торышына бәйле рәвештә, сәнәгать үсеше темпларын түбәнәйтергә яки арттырырга мәҗбүр итәләр. Сорау һәм тәкъдимнәр буенча шактый төгәл прогнозлар ясарга мөмкинлек бирүче маркетинг тикшеренүләренең әһәмияте тагын да арта. Социаль юнәлешле базар икътисады Әйдәп баручы индустриаль илләрдә социаль юнәлешле базар икътисады формалашу тотрыклылыкның иң әһәмиятле чы¬ ганагы булып тора. Аның формалашуы озак вакытка сузыла, ныгып урнашуы сәясәтчеләрдән элегрәк яшәп килгән караш¬ ларны яңадан барлауны таләп итә. АКШта социаль юнәлешле базар икътисады нигезләре президент Ф.Д. Рузвельт «яңа курс» үткәргән елларда оеша. 1945 елның апрелендә аның үлеменнән соң, 1948 елгы пре¬ зидент сайлауларында җиңеп чыккан Г. Трумэн хакимияткә килә. «Яңа курс» тарафдарларының күп өлеше хөкүмәттән куыла. Шулай да социаль программалар алга таба үсеш ала. Мәсәлән, демобилизациядән соң элеккеге хәрби хезмәткәрләр, югары уку йортларына кергәндә, ташламалардан файдала-
налар, үз торакларын төзү һәм кече бизнес предприятиеләре оештыру өчен кредитлар алалар. Г. Трумэн «гадел курс» алып бару идеясен, ягъни тулы мәшгульлеккә ирешүне, аз керемле кешеләрне арзан фатирлар белән тәэмин итүне, җәмгыятьтә тигез хокуклылык дәрәҗәсенең күтәрелүен яклый. Социаль сәясәтнең алга таба активлашуы яшь демо¬ крат— президент Дж. Кеннеди (хакимияттә 1961 —1963 ел¬ ларда) исеме белән бәйле. Аның «яңа үрләр» программасы сәламәтлек саклау һәм мәгариф системаларын камилләш¬ терүне күздә тота. Наданлыкны тулысынча бетерү максаты куела. «Икътисади таркалу зоналары» дип танылган район¬ нар халкына ярдәм итү оештырыла башлый. 1963 елда Кен¬ нединың фаҗигале үлеменнән соң, югары дәүләт постына вице-президент, демократ Линдон Джонсон утыра. Ул «бөек җәмгыять» яки фәкыйрьлек, расага карап тигезсезлек һәм мохтаҗлык булмаган «бар халык рәхәт яшәгән дәүләт» төзү лозунгы астында 1964 елгы сайлауларда җиңеп чыга. 1964 елда АКШ территориясендә дискриминациянең теләсә нинди формаларын тыя торган Гражданлык хокуклары турын¬ да закон кабул ителә. Джонсон программасы шактый уңыш китерә. 1960 еллардан 1970 елларга кадәр фәкыйрьлекнең рәсми билгеләнгән чигеннән түбәнрәк дәрәҗәдә яшәүче гаи¬ ләләрнең өлеше ике мәртәбә кими, 24,7 % тан 12 % ка кала. Ярлылыкны тулысынча бетерүгә Вьетнамдагы сугыш кома¬ чаулый. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатыш Герма¬ ниянең икътисадын торгызганда икътисад министры Людвиг Эрхард җитәкчелегендә дә реформалар уздырыла. Нәтиҗәдә илдә социаль юнәлешле базар икътисады барлыкка килә. Сугышның аянычлы нәтиҗәләрен җиңеп чыгу гомуммилли бурыч булганлыктан, хөкүмәт икътисадны торгызудагы кы¬ енлыклар халыкның бөтен катлаулары арасында бертигез бүленергә тиеш дигән фикердән чыгып эш итә. 1948 елда Германия маркасын тотрыклы иткән финанс реформасы уздырылган вакытта пенсияләр һәм хезмәт хаклары 1:1 нисбәтендә алыштырыла, кертемнәрнең яртысын 1:10 курсы буенча, вакытлыча туктатылган
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе икенче яртысын 1:20 курсы белән алыштырырга мөмкин була. Кертемнәр, нигездә, баерак кешеләрнеке булганны искә алганда, әлеге чара социаль тигезлек дәрәҗәсен арттыра. Банкларның акча йөкләмәләре бетерелә, предприятиеләр бурычларының 9/10 өлеше юкка чыга¬ рыла. Хезмәт хакларын түләү өчен, бер генә вакытта акча алып, предприятиеләр алга таба үз продукцияләрен сату бәрабәренә яшәргә тиеш булалар. Социаль партнер¬ лык актив гамәлгә ашырыла. 1951 елгы закон буенча, профсоюзлар вәкилләре тау казылмалары чыгару һәм металлургия компанияләренең күзәтчелек советларында 50 % ка кадәр урыннарны алалар, аннары корпорация хезмәткәрләренә табышлардан өлеш тәэмин итүче эшче акцияләр барлыкка килә. Кабул ителгән чаралар ялланып эшләүчеләрнең хезмәт җи- тештерүчәнлеген арттыруга этәргеч бирә. Бу — Германиянең «икътисади могҗиза»сына—аның 1950—1960 еллардагы тиз¬ ләнешле үсешенә нигез булып тора. Бу вакыйга Германиягә дөнья икътисадындагы алдынгы урыннарның берсен кай¬ тара. Көнбатыш Европаның башка илләрендә социаль сәясәткә шулай ук зур әһәмият бирелә. Кагыйдә буларак, хакимиятләр профсоюз хәрәкәте таләпләренә каршы килмиләр. Англиядә лейбористлар 1927 елда кабул ителгән профсоюзларның хо¬ кукларын чикли торган законны юкка чыгаралар. 1948 елда дәүләт иминият һәм сәламәтлек саклау системаларын төзү, пенсияләрне арттыру турындагы законнар үз көченә керә. Аз керемлеләр өчен муниципаль торак төзелеше башлана. Франциядә 1950 елда хезмәт хакының гарантияләнгән мини¬ мумы кертелә, 1952 елдан ул, инфляция индексын исәпкә алып, автомат рәвештә арта бара. 40 сәгатьлек, ике ял көне булган эш атнасы билгеләнә, минималь отпуск ике атнадан өч атнага әйләнә. Социаль юнәлешле икътисадның аерым һәм иң камил моделе Швециядә формалашкан дип саныйлар. Соңрак аны Скандинавия илләренең күпчелеге үрнәк итеп ала. 1931 елдан 1976 елга кадәр Швециядә профсоюзлар ярдәменә таянган социал-демократлар хөкүмәттә әйдәп
баручы көч була. Хезмәт мөнәсәбәтләре социаль парт¬ нерлык нигезендә корыла. Швеция профсоюзларының үзәк оешмасы (рус. ЦОПШ) һәм Швеция эш бирүчеләре берләшмәсе (рус. ОРШ) әле 1938 елда ук хезмәт кон¬ фликтларын тыныч юл белән хәл итү турында килешү төзиләр. 1972 елдан профсоюзлар вәкилләре хосусый компания һәм банкларның директорлар советларына керәләр. Алга киткән икътисадның югары куллану дәрәҗәсенә, мәшгульлеккә һәм дөньяда иң камил социаль тәэминат сис¬ темасына туры килүе «швед моделе»нэ (1960 елларда аны шулай дип атап йөртә башлыйлар) хас төп билгеләр булып исәпләнә. Илдә массакүләм национализацияләүләр уздырыл¬ мый. Күпчелек предприятиеләр шәхси милек булып кала (якынча 90%). Шул ук вакытта җитештерелгән керемнең шактый өлеше дәүләт тарафыннан башкача бүленә. Югары керемнәргә салым дәрәҗәсе 70 % була. XX гасыр ахырына дәүләт җитештерелгән ТЭПның 2/3 сен яңадан бүлә (алга киткән илләрнең күбесендә бу күрсәткеч 1/2 дән азрак). Бюджет акчаларының күп өлеше социаль максатларга билгеләнә. Сәламәтлек саклау, мәгариф, комму¬ наль хезмәтләр гамәлдә түләүсез диярлек була, пенсияләр һәм эшсезлек буенча пособиеләр дөньяда иң югары дәрәҗәгә җитә (эш хакының 80 % ы диярлек). ЦОПШ һәм ОРШ арасындагы килешү буенча, тигез хезмәт өчен бертигез түләү принцибы кабул ителә. Ул ял¬ ланып эшләүчеләрнең һәр категориясе өчен хезмәт хакы нормаларының бердәй булырга һәм әкренләп бөтен ил бу¬ енча арта барырга тиешлеген күздә тота. Аз табыш алучы предприятиеләр даими рәвештә хезмәт хакларын арттыра алмыйлар һәм модернизация, югары технологияләрне үзләштерү юлыннан барырга мәҗбүр булалар яки бөләләр. Әмма бу эшсезлекнең үсүенә китерми. Җәмәгать эшләрен оештыру, эшче көчләрнең квалификациясен күтәрү буенча дәүләт программалары, хезмәт ияләренең «икътисади таркалу зоналарыннан» алга киткән районнарга күченүенә булышлык күрсәтү тулы мәшгульлекне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә диярлек.
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 270 Реформалар уздыру нәтиҗәсендә, Швециядә соци¬ аль тигезлекнең югары дәрәҗәсенә ирешелә. XXI га¬ сыр башына алдынгы илләрдә 10 % иң ярлы һәм иң бай гаиләләр арасында табыш аермасы уртача —1:10, ә Швециядә 1:5,4 нисбәтен тәшкил итә. Гомумән алганда, «швед моделе» Д.Кейнс идеяләренең дөреслеген билгеле дәрәҗәдә раслый — төп халык массала¬ рының тормыш дәрәҗәсе күтәрелү түләүгә сәләтле сорауны арттыра, бу исә икътисадның тотрыклы үсешенә китерә. Социаль сәясәт үткәрү ысуллары Социаль юнәлешле базар икътисадына күчү озак вакытка сузыла һәм төрле ысуллар белән гамәлгә ашырыла. Әлеге термин ялланып эшләүчеләрнең, үзләрен җәберсетелгән, за¬ вод һәм фабрика хуҗаларын баету өчен, өч тиенгә эшләргә мәҗбүр булган кешеләр итеп тоймауларын күздә тота. Соци¬ аль партнёрлык мөнәсәбәтләре аеруча киң таралыш ала. Социаль проблемаларны чишү өчен, хезмәт ияләре мәнфә¬ гатьләрен кайгыртучы законнар кабул итүнең әһәмияте зур була. Кешенең хезмәткә, ялга, пенсия белән тәэмин ителүгә һәм медицина ярдәме күрсәтүгә хокукы милли конституцияләрдә, халыкара-хокук документларында һ.б.да чагылыш таба. Боларның һәммәсе җәмгыятьтә тотрыклылыкның саклануын¬ да мөһим роль уйный. Әгәр дә социаль гаделсезлек белән бәрелешкән кеше закон яклавына таяна алса, аның көч кул¬ лану гамәлләренә ихтыяҗы юк. Зур тормышка аяк басучы яшьләргә тигез башлангыч мөмкинлекләр тудыру социаль сәясәтнең иң мөһим бурыч¬ ларының берсе булып санала. Югары үсешкә ирешкән соци¬ аль яклау системасында аз керемле ата-аналарның балалары югары белем алу һәм хезмәт базарында баерак гаиләләрдән чыккан яшьтәшләре белән көндәшлек итү мөмкинлегенә ия. Социаль сәясәт төрле чаралар ярдәмендә тормышка ашы¬ рыла. • Үзәк һәм җирле хакимият органнары бюджеты хисабына социаль өлкә турыдан-туры финанслана. Бюджет акчалары яңа эш урыннары булдыруга, сәламәтлек саклау, мәгариф, пенсия белән тәэмин итүне үстерүгә, эшсезлек, хезмәткә ярак-
§ 30. Сугыштан соңгы беренче унъеллыкларда Көнбатыш Европа илләре һәм АКШ сызлык, аз керемле гаиләләр өчен торак төзелеше һ.б. буенча пособиеләр түләүгә җибәрелә. Мондый финанслауның мөмкинлекләре чикле. Аның төп чыганаклары булып турыдан-туры һәм турыдан-туры булмаган салымнар исәпләнә, аларны даими рәвештә күтәрү мөмкин түгел. Артык югары салымнарның булуы җитештерүне киңәйтүне файдасыз итә, капиталның чит илләргә җибәрелүенә сәбәп була. Бу икътисадның дөнья базарларында көндәшлеккә сәләтен юкка чыгара, со¬ циаль проблемаларны кискенләштерүче икътисади кы¬ енлыклар тудыра. • Социаль сәясәт алып баруның турыдан-туры булмаган ысуллары киң таралган. Аларга прогрессив салым салу сис¬ темасы керә. Ул зур керемнәре булган затларга зуррак са¬ лымны, байларда күбрәк булган милеккә салымны һәм мирас¬ ка салымны күздә тота. Әлеге система социаль тигезсезлек дәрәҗәсен киметә, бай һәм ярлы гражданнар керемнәренең нисбәтен көйләргә мөмкинлек бирә. • Дәүләтнең социаль сәясәте активлашу белән ярлылар файдасына иҗтимагый эшчәнлек алып бару масштаблары арта. Җирле, милли, халыкара оешмалар һәм ассоциацияләр системасы барлыкка килә. Алар дәүләт программалары җи¬ тәрлек яисә нәтиҗәле булмаган очракларда кешеләргә үз про¬ блемаларын хәл итәргә ярдәм итәләр. Икътисадны тизләтелгән модернизацияләү шартла¬ рында яңа маргиналларны социаль реабилитацияләүгә, аларның яңа профессияләр үзләштерүенә булышуга, эш¬ сез яшьләрне иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә тартуга зуррак игътибар бирелә башлый. • Социаль проблемаларны хәл итүдә шактый зур ресурслар¬ га ия эре корпорацияләрнең роле арта бара. Үз эшчеләрендә тырышып эшләүгә кызыксыну уяту өчен, алар корпоратив ташламалар системасын кертәләр, аларның квалификация¬ сен күтәрү турында кайгырталар. Корпорацияләр реклама, җәмәгатьчелектә үзләре турында уңай фикер тудыру белән
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе кызыксыналар. Бу аларны хәйрия ихтыяҗларына зур сумма¬ лар бүлеп бирүгә, үз предприятиеләре булган регионнарның проблемаларын хәл итүгә этәрә. Күп илләрнең законнары мондый гамәлләрне хуплый, хәйрия максатында бирелгән акчаларны салымнардан азат итә. Алга киткән демократия илләрендә социаль яклауның күпьяклы системасы барлыкка килә. Ул дәүләт сәясәтенә таяна, дәүләт белән хезмәттәшлек итүче ярым дәүләти һәм шәхси фондлар, хәйрия оешмалары аның әһәмиятле өлешләре булып санала, биредә бизнес та актив катнаша. Әлеге модель сәламәтлек саклау, мәгариф, эшкә урнаштыру һ.б. өлкәләрдәге конкрет мәсьәләләрне чишүгә хезмәт итә. Мәсәлән, халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә кит¬ кән чыгымнарның гомуми структурасында дәүләтнең өлеше алдынгы илләр буенча уртача 16,3 % тәшкил итә. Чыгымнарның бер өлешен хәйрия оешмалары үз өстенә ала, бер өлеше, билгеле бер тиешле фондлар хисабына кереп, эшкә алучылар тарафыннан түләнә һәм ялланган эшчеләрнең хезмәт хакыннан тотып калына. Шунда ук кирәк булмаган акчалар акцияләргә, кыйммәтле дәүләт кәгазьләренә салына ала, бу өстәмә ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек тудыра. Пенсия фондлары да шул рәвешчә эш итәләр. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 Көнбатыш илләре икътисадының Икенче бөтендөнья су¬ гышыннан соңгы торышын тасвирлап бирегез. Катнаш икътисад формалашуга нәрсә сәбәп була? Көнбатыш илләрендәге планлаштыруның СССРдагы планлаштырудан аермасы нәрсәдә? Ни өчен дәүләтнең актив социаль сәясәткә күчү ихтыяҗы туа? Ул нәрсәдә күренә? Аның бурычлары һәм тормышка ашыру ысуллары нинди? Нәрсә ул социаль юнәлешле базар икътисады? Базар икътисадына социаль юнәлгәнлек сыйфатын нәрсә бирә?
§31. «Мул тормышлы җәмгыять» кризисы 273 5 Алга киткән илләрдә дәүләтнең социаль сәясәтен гамәлгә ашыруның нинди чараларын атый аласыз? Сез ничек уй¬ лыйсыз, хәзерге Россиядә чит ил тәҗрибәсе кулланылыш табамы? 6 Хәзерге шартларда социаль хәйрия нинди роль уйный? Көнбатыш илләрендәге аз керемлеләрне социаль яклау системасын тасвирлап бирегез. § 31 «Мул тормышлы җәмгыять» кризисы Социаль проблемаларны хәл итүнең теләсә кайсы моделе вакытлар узу белән какшый һәм искерә. Бу канәгатьләндерелмәгән социаль ихтыяҗларның артуы һәм элеккеге курс белән бару мөмкинлеге бетү аркасында бу¬ лырга мөмкин. Әлеге ике сәбәп, кагыйдә буларак, үзара бәйләнгән. Алдынгы илләр икътисадчыларының исәбе буенча, төп халык массаларының тормыш дәрәҗәсе бер буынның яшәү дәверендә якынча ике мәртәбә күтәрелгән очракта гына социаль тотрыклылыкка ирешелә. Сугыштан соңгы елларда бары тик кайбер алга кит¬ кән илләрдә генә икътисадның түбән тәгәрәве күзәтелә. Бу—«социаль дөнья» өчен куркыныч булмый һәм озакка сузылмый. Әмма 1960—1970 еллар чигендә аларның икътисады беренче мәртәбә бик нык какшый башлый. Алга киткән илләрдә кризисларның сәбәпләре 1966 елда Германиядә җитештерүнең күләме бик азга, ни бары 0,3 % ка гына кимесә дә, ул сугыштан соң беренче икъ¬ тисади кризис кичерә. Аның каравы 1974—1975 еллардагы кризисның масштаблары шактый зур булып чыга, ил не¬ мецлар инде онытып өлгергән массакүләм эшсезлек (1 млн га якын кеше) проблемасы белән очраша. АКШ 1970—1971 ел¬ лардагы кризистан соң 1973—1975 елларда яңадан түбәнгә тәгәри, сәнәгать җитештерүе күләме 14,8 % ка төшә, эшсезлек ике тапкыр диярлек арта: бу эшкә сәләтле халыкның 4,8 % тан алып 9 % ка кадәрен тәшкил итә. Кризислар барлык алга киткән илләргә дә, шул исәптән элегрәк аларны урап узган
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 274 Япониягә дә кагыла. Швеция дә кыенлык кичерә, анда 1970 еллар уртасында икътисади хәлнең начараюы нәтиҗәсендә, 1976—1986 елларда социал-демократлар оппозициядә кала, ә хакимияткә буржуаз партияләр килә. Икътисади кыенлыклар төп ике сәбәп аркасында килеп чыга. • Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада, яллы эшче¬ ләрнең үсә баручы таләпләрен канәгатьләндерү максатында, сугыштан соңгы елларда актив социаль сәясәт алып барыла. Бу — дәүләттән шактый чыгымнар таләп итә. Шунлыктан күп кенә илләрнең хөкүмәтләре бераздан бюджет дефици¬ ты — дәүләт чыгымнарының керемнәрдән артып китүе белән очраша. АКШта әлеге проблема илнең, бик зур акчалар тотып, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә сугыш алып баруы аркасында да тирәнәя. Нәтиҗәдә инфляция арта һәм ул хәтта кризис ел¬ ларында да тукталмый. Инфляция һәм аңа бәйле рәвештә бәяләрнең үсүе халыкның сатып алу дәрәҗәсен киметә, бу икътисадның алга таба үсешенә комачаулый. «Кейнсианчылык» үсеш моделенең җитешсезлекләре бөтен тулылыгында күренә: базар икътисады социаль их¬ тыяҗларга чыгымнарның бертуктаусыз үсешен (бигрәк тә хәрби чыгымнар даими артып торган шартларда) күтәрә алмый. • Экстенсив үсеш мөмкинлекләренең тәмам бетүе кри¬ зисның икенче сәбәбе булып тора. Сугыштан соңгы беренче унъеллыкларда икътисади үсеш, нигездә, яңа завод һәм фаб¬ рикалар төзү һәм эшләп чыгарылган продукциянең күләмен арттыру хисабына гамәлгә ашырыла. Галимнәрнең мондый үсеш юлы табигый ресурсларның ярлылануына китерүе ха¬ кындагы кисәтүләре игътибарга алынмый. 1973 елда Якын Көнчыгышта Израиль һәм гарәп илләре арасындагы чираттагы конфликттан соң нефтькә бәяләр бик тиз күтәрелә башлый. Ислам илләре, Израильгә булышлык күрсәткән өчен, Көнбатышка «җәза бирергә» булалар һәм нефть чыгаруны киметәләр. Көнбатыш монополияләргә ка¬ раган нефть чыгару предприятиеләре национализацияләнә, национализацияләр дулкыны башка нефть чыгаручы илләр буйлап та тарала. Нәтиҗәдә 1973—1974 елларда нефтькә
§31. «Мул тормышлы җәмгыять» кризисы 275 бәяләр 4 тапкыр диярлек арта: баррельгә 2,9 доллардан 11,3 долларга җитә. Нәтиҗәдә алга киткән илләрдә автотранспорт¬ тан файдалануга чикләүләр кертелә, ягу сезоннары вакы¬ тында биналар эчендәге температура түбәнәйтелә. Ягулыкка бәяләр сикерү чимал җитештерүгә, транспортка чыгымнарны күтәрә. Шуның аркасында күп кенә фирмалар зыянга эшли башлый һәм бөлү чигендә кала. Шулай да нефтькә бәяләр арту дәвам итә. 1979—1981 елларда, Иранда Америка яклы шаһ режимы бетерелгәннән соң, алар яңадан коточкыч тизлек белән күтәрелә, баррельгә 13,3 доллардан 25 долларга кадәр арта. Европада коммунистлар һәм сул хөкүмәтләр Икътисади кыенлыклар Көнбатыш Европада эшчеләр хәрәкәте күтәрелүгә китерә. Хезмәт ияләренең бер өлеше яшәп килүче социаль яклау системасына карата ризасызлык белдерә баш¬ лыйлар. Сул көчләрнең, аеруча коммунистларның йогынтысы арта. Гитлер Германиясе тар-мар ителгәннән соң, фашизм¬ нан азат ителгән күп кенә илләрдә (Франция, Италия, Көнчыгыш Европа дәүләтләре) хакимияткә коммунист¬ лар һәм социалистларны эченә алган коалицион хөкү¬ мәтләр килә. Алар икътисадны торгызуга өстенлек бирәләр. Әмма аларның хезмәттәшлеге озакка бармый. Көнчыгыш Европада советлар яклы режимнар урнашкан¬ нан соң, Көнбатыш Европа илләрендә коалиция буенча партнёрларның коммунистларга ышанычы бетә. «Салкын сугыш» башлану белән, Көнбатыш илләре сайлаучылары коммунистларда иң беренче чиратта үз дәүләтләре өчен түгел, ә Советлар Союзы мәнфәгать¬ ләрендә хәрәкәт итүче көчне күрәләр. КПССның XX съез¬ ды (1956) тарафыннан сталинизм җинаятьләренең фаш ителүе, СССР һәм Кытай компартияләре арасындагы, хәтта ике ил чигендә кораллы конфликтларга китергән бәхәс (1960 еллар) коммунистлар хәрәкәтенең абруена җитди зыян сала. 1960 еллар ахыры —1970 еллар башында хәлләр үзгәрә башлый. Компартияләрнең имиджы алар тарафыннан евро-
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 276 коммунизм дип аталган платформа тәкъдим ителгәнгә күрә яхшыра төшә. Аның теоретиклары һәм җитәкчеләре са¬ фында Франциядә Роже Гароди, Австралиядә Эрнст Фишер, Италиядә Энрико Берлингуэр, Испаниядә Сантьяго Каррильо бара. Алар социализмның совет моделенең универсальлеген шик астына куялар. Хакимиятне көч кулланып тартып алу, гражданнар сугышы, бер партия диктатурасы урнаштыру, икътисадның тоталь дәүләт контролендә булуы, демократик хокуклар һәм ирекләрне чикләү белән бәйле үсеш юлы ту¬ пикка алып баручы буларак бәяләнә. Аның урынына социал- демократлар идеалларына якын «кешегә йөз белән борылган социализм» яисә «милли чәчәкләр социализмы» моделе тәкъ¬ дим ителә. Европа илләрендә кризистан чыгу юллары турында бәхәсләр көчәйгән шартларда сайлаучылар фикерләренең суллашуы һәм коммунистлар йогынтысының үсүе күзәтелә. Бу вакытта күп кенә либераль һәм социал-демократик партияләр социаль юнәлешле сәясәттән баш тартырга теләмиләр. Алар эшсезләргә ярдәмне арттыру, зыянга эшләүче предприятиеләрне дәүләт тарафыннан финанслау, национализацияләү һәм алга таба байларга салымнарны күтәрү буенча планнар коралар. Әлеге ниятләр коммунистларда яклау таба, алар, дәүләтнең җайга салучы ролен саклау белән бергә, предприятие һәм җирле хаки¬ мият органнарында хезмәт ияләренең үзидарәсен киңәйтергә тәкъдим итәләр. Эшчеләр хәрәкәте күтәрелү дулкынында кайбер илләрдә хакимияткә сул хөкүмәтләр килә. Франциядә (анда сайлау¬ чыларның 20 % ка якыны коммунистларны яклый) 1981 — 1982 елларда коммунистлар, социалистлар белән бергә, хөкүмәт составына керәләр. Италиядә компартия 1970 елларда 30 % тан артык тавыш ала. Аның йогынтысында Италиянең за¬ вод һәм фабрикаларында администрация эшенә контрольлек итүче фабрика-завод советлары төзелә. 1976—1979 елларда коммунистлар хөкүмәттә күпчелекне тәшкил итә. 1969 елда Германиядә 1956 елда тыелган коммунистлар партиясе үз эшчәнлеген рәсми рәвештә яңадан башлый. Португалиядә, Испаниядә, Грециядә һәм Кипрда коммунистлар зур популяр¬ лык казаналар.
Көнбатыш илләрендәге 1970 елларда хакимияттә бул¬ ган сул центристлык хөкүмәтләренең социаль юнәлешле сәясәтне элеккеге ысуллар белән алып барырга тырышуы барып чыкмый. Бюджет дефициты арта, инфляция һәм аңа бәйле рәвештә бәяләр күтәрелү дәвам итә, халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәя башлый. Яңа суллар Социал-демократик һәм либераль партияләр белән хезмәт¬ тәшлек итә башлагач, коммунистларның кискен оппозиция роле сул радикаллар кулына күчә. 1960 елларда яңа идея агымы — неомарксизм формалаша. Аңа нигез салучы булып Венгрия философы Дъерд Лукач исәпләнә. XX гасырның Эрих Фромм, Герберт Маркузе, Теодор Адорно, Жан Поль Сартр кебек фикер ияләре дә әлеге агым тарафдарлары була. Яңа суллар халыкның игътибарын кешенең сәяси һәм икътисади тормышка реаль йогынты ясаудан читләшүе проблемасына юнәлтәләр. Демократик илләрнең иҗтимагый үсеше, социа¬ листик илләрнеке кебек үк, тупик хәлендә кала дип саный¬ лар, чөнки ул әлеге читләшүгә чик куймый, ә аны көчәйтә генә. «Мул тормышлы дәүләт» үзенә үзе хезмәт күрсәтү бе¬ лән мәшгуль һәм аерым шәхес мәнфәгатьләрен кайгыртуга сәләтсез бюрократик машина буларак бәяләнә. Яңа суллар кешене барлык төр изүдән, унификациядән һәм бюрокра¬ тия хакимиятеннән азат итүче революция турында хыялла¬ налар. Уңай идеал тәкъдим ителми, җәмгыятьнең яңа фор¬ масы көрәш барышында үзеннән-үзе барлыкка килер дип исәплиләр. Сул радикаллар фикеренчә, эшчеләр урта сый¬ ныфка әверелеп, капиталистик системага керешеп киткәннәр һәм бары үз рәхәтләрен генә кайгыртып яшиләр. Шуңа да революциягә өндәү яшьләргә һәм куллану җәмгыятендә үз урыннарын тапмаган маргиналларга адреслана. Алар исәбенә фетнәчел рухлы интеллектуаллар, расачыл һәм сексуаль азчылыкның эшсез вәкилләре, наркоманнар һ.б. керә. Аз үскән илләрдә— «дөнья авылы»нда яшәүчеләр шулай ук ре¬ волюцион көч булып саналалар, аларның вазифасы — «дөнья шәһәренә», ягъни алдынгы демократия илләренә чакыру ташлау.
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 278 ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Г. Маркузеның «Бер үлчәмле кеше. Алга киткән Индуст¬ риаль Җәмгыять идеологиясен өйрәнү» китабыннан (1964): Консерватив карашлы төп халык массасы астында читкә кагылганнар һәм аутсайдерлар катлавы, изелүче һәм эзәрлекләнүче башка расадагы һәм бүтән тән төсендәге вәкилләр, эшсезләр һәм хезмәткә яраксызлар яшеренгән. Алар демократик процесстан читтә калалар, һәм аларның тормышы түзә алмаслык шартларны һәм институтларны юкка чыгаруда иң гадәти һәм кулай зарурлык булып тора. Шулай итеп, аларның каршы торуы—хәтта алар аны төшенмәсәләр дә, үзеннән-үзе революцион каршы тору ул. Әлеге каршы тору системаны тыш¬ тан какшата, шунлыктан ул бу хәвефтән котылып кала алмый; нәкъ менә шушы стихияле көч уенның кагыйдәләрен боза һәм шуның белән үк аны намуссыз уен буларак фаш итә. Алар (читкә кагылганнар) берләшеп, коралсыз, яклаучысыз килеш, иң гадәти гражданлык хокукларын таләп итеп, урамнарга чыкканда, үзләренең этләр, ташлар, бомбалар, төрмәләр, концентрацион лагерьлар һәм хәтта үлем белән бәрелешәчәкләрен беләләр. Әмма закон корбаннарының һәм яшәп килүче тәртипләрнең һәр сәяси демонстрациясе артында аларның көче тора <...> Цивилизация бетү шәүләсе алга киткән ж,әмгыятьләр эчендә дә һәм алардан читтә дә адашып йөрүен дәвам итә. Автор нинди каршы тору турында әйтә, ул кемнәрне «читкә кагылганнарга һәм аутсайдерларга» кертеп карый? 1960—1970 елларда неомарксизм яшьләр һәм аеруча сту¬ дентлар арасында зур абруй казана. Аның яклылар «бар халык рәхәт яшәгән җәмгыять »кә хас кыйммәтләрне мещан¬ нардан калган һәм чикләнгән кыйммәтләр буларак кире ка¬ галар. Сул радикаль карашлы яшьләр Франциядә 1968 елгы студентлар чыгышларының төп көче була. «Кызыл май» дип исемләнгән әлеге вакыйгалар массакүләм тәртипсезлекләргә әверелә һәм президент де Голльнең отставкага китүенә китерә. 1967—1968 елларда Италиядә шулай ук студентлар чуалышы башлана, ә 1969 елда, студентларга эшчеләр дә килеп кушыл¬ гач, ил «кайнар көз» кичерә.
§ 32. 1980 елларда неоконсерватив революция 279 1970 елларда алга киткән илләрдә сул радикаль террорчы¬ лар төркемнәре — Германиядә «Кызыл армия фракциясе», Италиядә «Кызыл бригадалар» һәм «шәһәр партизаннары» хәрәкәт итә. Алар берничә дистә кешене берләштерә һәм хакимиятләргә бик зур проблемалар тудыра. «Кызыл бригада¬ чылар »ның Италия премьер-министры, христиан демократ¬ лары җитәкчесе Алъдо Мороны урлаулары һәм үтерүләре Ев¬ ропада киң резонанс китереп чыгара. Радикаль карашлар профсоюзлар хәрәкәтендә дә тарала. Мәсәлән, Бөекбританиядә табышлылыгы елдан-ел кими бар¬ ган күмер сәнәгате өчен дотацияләрне саклауны таләп иткән шахтёрларның массакүләм чыгышлары башлана. Нәтиҗәдә 1974 елда консерваторлар хөкүмәте отставкага китәргә мәҗбүр була, һәм вакытыннан алда парламент сайлаулары үткәрелә. Илдә хакимияткә лейбористлар килә. 1 2 3 4 5 § 32 Сораулар һәм биремнәр Алга киткән илләрдә 1960—1970 еллардагы кризисларның сәбәпләре нәрсәдә? Ни өчен аларда уздырылган социаль сәясәт ахыр чиктә аксый башлый? 1960—1970 елларда Европада сул көчләр һәм коммунист¬ лар хәрәкәтенең сәяси уңышлары нәрсә белән бәйле? Нәрсә ул неомарксизм? Әлеге идеологиянең төп сый¬ фатлары нинди? Аларга, Г.Маркузе фикерләрен файда¬ ланып, тасвирлама бирегез. Яңа суллар кемнәр алар? Европаның кайсы дәүләтләрендә экстремистлар хәрәкәте таралыш ала? Икътисади кризис Көнбатыш Европа илләре хөкүмәт¬ ләрендә сәяси көчләр бүленешенә нинди йогынты ясый? Мисаллар китерегез. 1980 елларда неоконсерватив революция Социаль юнәлешле базар икътисадының нәтиҗәлелеге кимү, сайлаучыларның «бар халыкка рәхәт тормыш» тәэмин итә алмаган дәүләткә карата ышанычлары бетү җәмгыять үсешенең яңа юлларын эзләүгә этәрә.
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе Неоконсерватизм Дәүләтнең социаль-икътисади мөнәсәбәтләргә актив кат¬ нашуын яклаучы Дж. Кейнс һәм Д.Гэлбрайт идеяләре та¬ рафдарлары килеп туган проблемаларны хәл итә алмыйлар. Коммунистлар, социал-демократлар һәм күпчелек либераллар агымдагы шартларда дәүләтнең икътисадтагы ролен тагын да көчәйтергә кирәк дип саныйлар. Неоконсерватизмны яклаучылар моңа каршы чыга. Аның идеологлары Ирвинг Кристол, Норман Подгорец, Майкл Но вак була. Неоконсерваторларның төп идеяләре — традицион әхлакый кыйммәтләрне яңарту һәм, шәхси эшмәкәрләргә таянып, икътисадны модернизацияләү. Неоконсерваторлар «бар халык рәхәт яшәгән» дәүләтне гражданнарның иреген чикләүче, эшмәкәрлек рухын этеп чыгаручы бюрократик монстр буларак бәялиләр. Алар бюро¬ кратиянең ролен киметергә чакыралар. Неоконсерватизмның икътисади теориясе нигезендә икътисадчы галимнәрнең Чикаго мәктәбе лидеры Милтон Фридмэн идеяләре ята. Ул — дәүләт товар кулланучыны түгел, ә аны җитештерүчене табышка салымнарны киметү юлы белән якларга тиеш дип са¬ ный. Җитештерүне киңәйтү ахыр чиктә продукциянең арза¬ наюына һәм, димәк, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелүгә китерергә тиеш. Шуңа күрә төп игътибарны табышларны яңадан бүлүгә түгел, ә даими икътисади үсеш булдыруга, җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм рентабельлеген арттыруга бирергә кирәк. Бу очракта, Фридмэн уйлавынча, яңа эш урын¬ нары барлыкка киләчәк, ә бәяләр түбәнәюгә барачак. Неоконсерваторлар «мул тормышлы җәмгыять» Көнбатыш илләре өчен традициягә әверелгән әхлакый кыйммәтләрнең югалуына китерүен һәм югары дәрәҗәдәге социаль якланган¬ лык моның төп сәбәбе булуын исбат итәргә тырышалар. Неоконсерваторлар хезмәт хакына түгел, ә эшсезлек буенча пособие алып яшәргә яратучыларны тәнкыйть итәләр. Андыйлар хезмәткә яраклы халыкның 2 % ыннан артмаса да, эшләүче һәм салымнар түләүче граждан¬ нарда «безнең исәпкә эшлексезләрне туйдырып яталар» дигән фикер туа. Тотрыклы гаилә мөнәсәбәтләренә ал-
§ 32. 1980 елларда неоконсерватив революция 281 машка әхлаксыз «сексуаль революция» килүе билгеләп үтелә. Башланып киткән СПИД эпидемиясе,—Амери¬ ка президенты, неоконсерватор Р.Рейган карашынча, әхлаксызлык өчен бирелгән җәза ул. Ул хәтта «әлеге хәшәрәт» белән көрәшкә дәүләт акчаларын бүлүгә дә каршы чыга. Неоконсерваторлар гаиләнең, мәктәпнең, чиркәүнең абруен яңадан торгызуны хупларга, закон һәм тәртипне их¬ тирам итәргә, дисциплина, тотнаклылык, патриотизм күр¬ сәтергә чакырып, җәмгыятьнең киң катлауларында яклау табалар. Шул ук вакытта алар дәүләтнең социаль-икътисади мөнә¬ сәбәтләр өлкәсенә катнашуын да тулысынча кире какмыйлар. Сүз үзәкләштерүне юкка чыгару (децентрализация) һәм со¬ циаль программаларны өлешчә кыскарту турында бара. Үзәкләштерүне юкка чыгару социаль сәясәт уздыру буенча кайбер функцияләрне үзәк хакимият органнарын¬ нан җирле органнарга күчерүне аңлата. Социаль програм¬ малар адреслыга әйләнә, ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган гражданнарга гына булышлык күрсәтелә. Кешеләрне үз көчләренә таянырга, инициатива һәм җаваплылык, бер- берсенә теләктәшлек күрсәтергә үгетләп, неоконсерва¬ торлар гражданлык җәмгыятенең һәм шәхси бизнесның активлыгына ирешергә омтылалар. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ И. Кристолның «Чын неоконсерватор белдерүе» хезмә¬ теннән (1984): Неоконсерватизм—академик интеллектуаль тирәлектә һәм хәзерге либерализмда өметсезлек аркасында килеп чыккан фикер агымы <...> «Социаль иминият дәүләте» дип бик уңышлы аталган бар халык рәхәт яшәгән консерватив дәүләт неоконсерватив концепцияләргә тулысынча туры килә. Мондый дәүләт, ирек¬ ле базар шартларында кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау, аңа «гуманлырак төсмер» бирү өчен, үз өстенә күпмедер дәрәҗәдә җаваплылык ала <...>
282 10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе Неоконсерваторлар гаиләне һәм динне сәламәт җәмгыятьнең алыштыргысыз баганалары дип саныйлар. Алар тормыш һәм җәмгыять таләпләрен иреккә омтылыш белән үлчи торган ирек¬ ле җәмгыятьнең әлеге бәйләүче институтларына аерым урын бирәләр. Неоконсерваторларның күбесе кешелекнең соңгы өмете интеллектуаль һәм әхлакый яктан яңартылган либераль капитализм икәнлегенә ышана. Ни өчен неоконсерваторлар традицион кыйммәтләрне саклауга зур әһәмият бирәләр? Неоконсерватизмның социаль-икътисади сәясәте 1970 еллар ахырына АКШта һәм Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә хакимияткә неоконсерваторлар килә. Баш¬ ланып киткән неоконсерватизм дәвере, барыннан да элек, Бөекбритания (консерваторлар партиясеннән) премьер- министры, әлеге постны 1979 елдан биләүче — Маргарет Тэтчер, 1980—1988 елларда АКШ президенты, республика¬ чы— Рональд Рейган, 1982—1998 елларда ГФР канцлеры һәм Христиан-демократлар союзы партиясе лидеры Гельмут Коль исемнәре белән бәйле. Үзләренең төп бурычларын неоконсерваторлар икътисад ны модернизацияләүдә күрәләр. Шуңа да алар сәясәте еш кына «революцион» дип билгеләнә. • Яңа хакимиятләр зыянга эшләүче җитештерүне дотация- ләүдән баш тарталар. Аларның дәүләт исәбендәгеләре таш¬ ламалы шартларда хосусый компанияләргә сатыла. Мәсәлән, Бөекбританиядә 1979—1998 елларда дәүләт секторы 2/3 гә кыскара, ә бюджетка дәүләт предприятиеләрен сатудан 80 млрд ф. ст. акча керә. • Муниципаль торакның шактый өлеше приватизацияләнә һәм фатир алучылар кулына тапшырыла. Бу — хосусый милекчеләр катлавының киңәюенә китерә. • Бюджет чыгымнарына экономия сәясәте мөһим роль уй¬ ный, бу инфляциянең түбәнәюенә китерә, бәяләр үсүне тукта¬ та. Дәүләт хезмәткәрләре санын кыскарту башлана. Торакны
§ 32. 1980 елларда неоконсерватив революция 283 приватизацияләү җирле хакимият органнарын йортларны, коммуналь хезмәт күрсәтү системаларын ремонтлау буенча чыгымнардан азат итә. • Социаль сәясәт үзгәртеп корыла. Күп кенә социаль программалар җирле хакимиятләр карамагына тапшы¬ рыла. Элегрәк аз керемлеләргә пособие итеп бүленгән акча¬ ларның бер өлеше хәзер инде аларга үз «эшләрен», үз кече предприятиеләрен ачу өчен кредит итеп бирелә. Башлап җи¬ бәрүче эшмәкәрләр өчен махсус курслар оештырыла. Шуның аркасында элегрәк мохтаҗлыкта яшәүчеләрнең шактые дәүләттән бәйсез табыш чыганагына ия була. • Җитештерүгә яңа технологияләр керткән һәм аны модернизацияләгән җитештерүчеләр өчен салым ташлама¬ лары кертелә. Бу ТМК капиталын алдынгы илләргә җәлеп итә, эштә активлык дәрәҗәсен күтәрә. Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШта товарлар, капитал, эшче көчләрнең ирекле күчеше юлындагы каршылыклар әкренләп алына. Интеграция процессларын тизләтү халыкара хезмәт бүленеше өстенлекләрен киңрәк файдаланырга мөмкинлек бирә. Неоконсерватив революция кысаларында гамәлгә ашырыл¬ ган чаралар мәгълүмати җәмгыять формалашуга нигез сала¬ лар. Фән-техника прогрессы казанышларын актив кулланган сәнәгать тармакларына инвестицияләр бик тиз арта. Неоконсерватив сәясәтнең төп нәтиҗәсе булып икътисадны структур үзгәртеп кору тора. Иң алдынгы җитештерүләрнең алга таба тизләтелгән үсеше өчен алшартлар туа. Энергияне һәм ресурсларны саклаучы технологияләр гамәлгә кертелә, җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыру, ягъни җитештерүчәнрәк техника куллану процессы башлана. Мәсәлән, Кушма Штатларда 1979—1988 еллар ара¬ лыгында эшкәртү сәнәгатендәге төп капитал—70 % ка, ә җитештерү куәте 115 % ка арта. Башкача әйткәндә, яңа җиһазлар искеләреннән якынча 1,5 тапкыр җи¬ тештерүчәнрәк була. Бөекбританиядә биотехнология, химия, электротехника, электрон сәнәгатьләре һәм приборлар төзү буенча яңа предприятиеләр сафка баса.
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында— XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе Неоконсерватив модернизация Икътисадны неоконсерватив модернизацияләү АКШта һәм Бөекбританиядә аеруча эзлекле гамәлгә ашырыла. Көнбатыш Европадагы континенталь илләрдә бу процесс әкренрәк һәм катлаулырак бара. Күпмедер күләмдә бу неоконсерватив сәясәткә профсоюзларның актив каршылык күрсәтүе белән аңлатыла. Аларны зыянга эшләүче предприятиеләрнең ябы¬ луы һәм эш урыннарының кыскаруы борчуга сала, чөнки бу — хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә китерә. Мәсәлән, АКШта социаль сәясәтне яңадан карау нәтиҗәсендә, фәкыйрьлек чигеннән түбәнрәк яшәүче затлар өлеше 1979 елдан 1993 елга кадәр вакыт аралыгында (неоконсерватив ре¬ волюция чоры) 11,7 % тан 15,1 % ка кадәр арта. Шуңа кара¬ мастан Кушма Штатларда профсоюзларның каршылыгы ча¬ гыштырмача көчсез була. Яллы эшчеләрнең 16 % тан азрагы Америка профсоюзларында исәпләнә, ә аларның җитәкчелеге традицион рәвештә социаль партнёрлыкка карап эш итә. АКШта һәм Бөекбританиядә неоконсерваторлар проф¬ союз хәрәкәтенә карата катгый позиция алалар. Профсоюз¬ лар гражданнарга һәм илнең икътисадына зыян китерерлек забастовкалар оештырган очракларда репрессия чаралары күрелә. АКШта авиадиспетчерлар профсоюзы таркалуга дучар ителә. Алар башлаган забастовка законсыз дип таныла, проф¬ союз җитәкчелеге хөкемгә тартыла, ә аэропортларда эшне хәрби диспетчерлар үз кулларына ала. Бөекбританиядә «ти¬ мер леди» кушаматы алган М.Тэтчер зыянга эшләүче күмер шахталарын ябуга каршы чыккан профсоюзларга ташламалар ясамый. Франциядә, Германиядә, Италиядә, Испаниядә, Швециядә, Даниядә һәм Көнбатыш Европаның башка континенталь ил¬ ләрендә яллы эшчеләр яхшырак оешкан була. Профсоюзлар 30 дан 80 % ка кадәр хезмәт ияләрен берләштерә. Шунлык¬ тан социаль сәясәт уздыруның катгый ысулларын куллану мөмкин булмый. Барлык дәүләт җитәкчеләре дә М. Тэтчер һәм Р. Рейганның икътисади карашлары белән килешеп бетмиләр. Ләкин со¬ циаль юнәлешле икътисади үсеш моделе кризисы шартла¬ рында аларның күбесе модернизацияләүнең неоконсерватив
§ 32. 1980 елларда неоконсерватив революция 285 ысулларын кулланырга мәҗбүр була. Франциядә алар — со¬ циалист президент Франсуа Миттеран идарә иткән чорда (1981—1995 елларда хакимияттә була), Италиядә —социалист Бенедетто Кракси җитәкчелегендәге хөкүмәт тарафыннан, Испаниядә социалист премьер Фелипе Гонсалес вакытында (1982—1996 елларда Социалистик эшчеләр партиясе лидеры) кулланылалар. Гомумән алганда, неоконсерватив курс үткәргән лидерлар, реформалар сәясәтенең социаль базасын ныгытырга омты¬ лалар. Мәсәлән, Көнбатыш Европа илләрендә профсоюзлар вәкилләре предприятиеләрнең идарә органнарына, корпора¬ циянең күзәтчелек советларына кертелә, аларга җитештерүне үзгәртеп кору планнары турында мәгълүмат бирелә. Күп кенә корпорацияләр үз эшчеләренең квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан әзерләү үзәкләре оештыралар. Җитештерүне югары технологияләргә күчергәндә, эшче¬ ләрне яклауның башка формалары да кулланыла. Мәсәлән, Америкадагы «Дженерал моторе» корпорациясе, конвейер җитештерүдән баш тарту һәм роботлар куллануга күчү сә¬ бәпле, эштән китүдән котылып калган югары квалификация¬ ле эшчеләргә гомер буена мәшгульлек һәм табыштан өлеш алуны гарантияли. Эшчеләр үзидарәсе элементлары кертелә: һәр бригада эшнең ритмын, тәртибен һәм дәвамлылыгын үзе билгели һәм соңгы нәтиҗә өчен генә җавап бирә. Барыннан да бигрәк, эшсезлек һәм эштән чыгарулар искер¬ гән һөнәр ияләренә һәм түбән квалификацияле эшчеләргә ка¬ гыла. Мәсәлән, һәр җирдә банкоматлар кертелү банк һәм сак¬ лык кассалары эшчеләрен массакүләм кыскартуларга китерә. Әмма дәүләт һәм корпорацияләр яңа маргиналларны яңадан укытуны үз өсләренә алалар (бу очракта эшсезлек буенча пособие алучылар, әгәр дә квалификация күтәрү курслары¬ на йөрүдән баш тартсалар, аннан колак кагалар). Нәтиҗәдә эшсезлек үсү, тормыш дәрәҗәсе төшү шикелле үк, вакытлы күренеш булып чыга. Сораулар һәм биремнәр 1 Неоконсерватизмны башка идея агымнарыннан аерып тора торган төп үзенчәлекләр нәрсәдән гыйбарәт?
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 286 2 3 4 5 Неоконсерваторларның икътисадны модернизацияләүгә юнәлтелгән төп чараларын санап күрсәтегез һәм тасвир¬ лап бирегез. Үз илләрендә неоконсерватив сәясәт алып барган дәүләт эшлеклеләрен атагыз. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет материалларыннан файдаланып, аларның берсе турында чыгыш әзерләгез. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен 1980 еллардагы рефор¬ маларга карата «неоконсерватив революция» атамасын кулланалар? Неоконсерватив модернизациянең, бер яктан, АКШ һәм Бөекбританиядәге, икенче яктан, континенталь Европа илләрендәге үзенчәлекләре турында сөйләгез. XX—XXI гасырлар чигендә Көнбатыш илләре 1990 елларда алдынгы илләрдә неоконсерватив дул¬ кын тына төшә. Икътисадны модернизацияләү буен¬ ча төп бурычлар хәл ителә. Халыкара аренада хәлләр үзгәрә. Советлар Союзы таркала, Көнчыгыш Европада социализм җимерелә. Көнбатыш илләрендә сул ради¬ каль көчләрнең йогынтысы кискен кими. «Салкын сугыш» тәмамлану белән, социаль һәм этник мөнәсәбәтләргә караган проблемалар беренче планга чыга. Неокон¬ серватив лидерлар аларны хәл итәргә әзер булмый. Нәтиҗәдә АКШта 1992 һәм 1996 еллардагы президент сайлауларында демократлар партиясе лидеры Уильям Клинтон җиңеп чыга, ә Бөекбританиядә 1997 елда лей¬ бористлар лидеры Энтони Блэр премьер-министр була. Германиядә 1998 елда социал-демократлар бундестаг¬ та күпчелек урыннарны яулап алалар һәм башка сул фракция—яшелләр белән коалицион хөкүмәт оештыра¬ лар. Европа союзындагы 15 илнең 13 ендә социалист¬ лар һәм социал-демократлар партияләре хакимияткә килә. Әмма әлеге партияләрнең кыйммәтләре һәм сәяси юнәлешләре алар барлыкка килгән вакыттагыдан шактый нык үзгәрә.
§ 33. XX—XXI гасырлар чигендә Көнбатыш илләре 287 Социал-демократиянең үсеш этаплары 1951 елда социал-демократик партияләр халыкара берләшмә Социалистик интернационал (Социнтерн) төзиләр, ул хәзер дә яшәп килә. Бүгенге көндә Социнтерн 130 илдән 154 партияне һәм оеш¬ маны берләштерә һәм дөньяда зур абруй казана. Социнтерн җитәкчеләре арасында Испаниянең элеккеге премьер-министры Хосе Луис Родригес Сапатеро, ГФРның элеккеге канцлеры Вили Брандт, Франциянең элеккеге премьер-министры Пьер Моруа һәм башка күренекле сәясәтчеләр бар. Социнтернның Франкфурт декларациясендә (1951) демократик социализм идеалы формалаштырылган була. Аның төп принциплары—хокукый демократик дәүләт, сәяси плюрализм, социаль юнәлешле базар икътисады. Социал-демократик идеяләр Европада гына түгел, Латин Америкасы, Азия һәм Африка илләрендә дә таралыш ала. Анда Социнтернга керүче партияләр барлыкка килә. Әле 1950 еллар башында ук күпчелек социал-демо¬ кратик партияләр марксизмны үзләренең идея нигезе итеп саныйлар. Әмма бераздан Австрия социалистлар партиясе һәм ГСДП программаларыннан сыйнфый кө¬ рәш, шәхси милекчелекне бетерү һәм җитештерү чара¬ ларын гомумиләштерү турындагы нигез булып торучы марксистик идеяләр алып ташлана. Башка илләрнең социал-демократлары да шушы юлдан китә. Көнбатыш Европадагы күпчелек социал-демократик пар¬ тияләрнең программалары нигезенә ирек, гаделлек һәм теләк¬ тәшлек, тигезлек һәм демократия принциплары салына. Ирек дигәндә, һәрбер кешенең тормыш юлын мөстәкыйль сайлау хокукы күздә тотыла. Бөтен кешеләрнең ирекле бу¬ луы һәм үз мәнфәгатьләрен теләктәш булып (барысы бергә, киңәшеп) яклаулары өчен бердәй мөмкинлекләрне күздә тот¬ кан тигезлек гаделлекнең асылы итеп карала. Социал-де¬ мократлар, социаль шартлар баштан ук гражданнарны төрле дәрәҗәгә куйган очракта, демократиянең нигезендә яткан тигезлек принцибының мәгънәсе югалуын таныйлар. Ләкин
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 288 алар керемнәрне тигез итеп бүлүне таләп итмиләр. Социал- демократлар яшьләргә тигез старт мөмкинлекләре тәэмин итүне үз сәясәтләренең мөһим бурычы итеп саныйлар. Бу аз керемле гаиләләрдән чыккан балаларның, тормышта үзлә¬ ренә лаеклы урын табу өчен, сыйфатлы түләүсез белем алу мөмкинлегенә ия булырга тиешлекләрен аңлата. Европа илләрендә социал-демократия зур уңышларга ирешә. Парламентларда йогынтылы көчкә әйләнеп, күп кенә илләрдә хакимияткә килеп, социал-демократлар эре реформаларны башлап йөрүчеләр булалар. Граж¬ даннарны социаль тәэмин итүнең гомуммилли система¬ сын булдыру, эш вакытын кыскарту һ. б. шулар исәбенә керә. Социал-демократия идеяләре Көнбатыш Евро¬ пада «бар халык рәхәт яшәгән ж,әмгыять» төзүнең ни¬ гезендә ята. Хәзерге Европа социал-демократиясе идеологиясе 1970—1980 елларда социалистик һәм социал-демократик партияләрнең күбесе үз программаларын кабат яңарталар. Икътисадны алга таба модернизацияләү зарурлыгы моңа стимул булып тора. Фәнгә өстәмә акчалар бүлеп бирү һәм яңа технологияләр таләп ителә (шул исәптән дәүләт чы¬ гымнарын чикләү хисабына да). Мәсәлән, Швеция социал- демократлары, «бар халык рәхәт яшәгән җәмгыять» идеясе тулысынча гамәлгә ашырылды дип белдереп, «яңа Швеция моделе»н эшләүгә тотыналар. Ул дәүләтнең ролен чикләүгә һәм социаль программаларны үзәкләштерүне юкка чыгару¬ га таяна. Гомуми тигезлек җәмгыяте буларак, социализм идеалы конкрет максат итеп түгел, Э. Бернштейн күтәреп чыккан: «Хәрәкәт — барысы да, ахыргы максат — бернәрсә дә түгел» лозунгы рухында, хәрәкәт векторы итеп карала башлый. Франция социалистлар партиясе программасында (1988) «социалистик җәмгыять — тарихның ахырына омтылу түгел, бәлки социализмга таба хәрәкәт итү, реформаларны үстерү һәм социаль мөнәсәбәтләрне үзгәртеп кору ул» дип ассызыклана.
§ 33. XX—XXI гасырлар чигендә Көнбатыш илләре 289 Гамәлдә бу социал-демократлар һәм социалистларның кон¬ крет проблемаларны хәл итүгә туплануын белдерә. Партияара хезмәттәшлеккә, партияләр өстеннән коалицияләр оештыруга мөмкинлекләр ачыла. Монда неоконсерваторларның методла¬ ры киң кулланыла һәм үзләштерелә. Мәсәлән, ГФРда 2005 елгы вакытыннан алда узган сайлаулар бер генә партиягә дә хәлиткеч уңыш китерми. Шуңа күрә ХДС/ХСС неоконсерва- тив блогы лидеры Ангела Меркель җитәкчелегендә коалицион хөкүмәт төзелә, аңа ГСДП вәкилләре дә керә. Хәзер алга киткән илләрдә төп сәяси көчләр, җәмгыять һәм дәүләт үсеше мәсьәләләрендә аларның лидерлары һәм теоретикларының идея карашларына бәйсез рәвештә, охшаш позицияләрдә торалар. АКШ: «өченче юлдан» социаль юнәлешле неоконсерватизмга У. Клинтонның (1993—2001 елларда президент) демокра¬ тик администрациясе «өченче юл» концепциясен күтәреп чыга. Аның асылы — социаль-икътисади проблемаларны хәл итүнең иң көчле ысулларын файдалануда. Аларның уң яки сул, неоконсерватив яисә либераль булуы мөһим түгел. Мон¬ дый мөнәсәбәт үзен аклый. 1990 еллар дәвамында ул тотрык¬ лы икътисади үсешне тәэмин итә (ТЭП үсеше елына 3—4% тәшкил итә), эшсезлекнең бик түбән булуына (5 % тан азрак) һәм инфляциянең кимүенә китерә. Нәтиҗәдә 1990—2000 ел¬ ларда АКШның бөтен дөнья сәнәгать җитештерүендәге өлеше 19,4 тән 21,9% ка арта. 2000 елгы сайлауларда республикачылардан кандидат кече Джордж Буш — 1989—1993 елларда АКШ президенты булган Джордж Бушның улы җиңү яулый. Аның сайлау алды платформасы неоконсерваторлар өчен традицион булган салымнарны киметү һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә стимул бирү турындагы вәгъдәләрне үз эченә ала. Шул ук вакыт¬ та ул социаль сәясәтне алга таба активлаштыру һәм «кеше капиталы»на акча бирүне арттыру йөкләмәләрен дә колач¬ лый— яңа эш урыннары булдыру, мәктәптә белем бирү һәм медицина хезмәте күрсәтүне камилләштерү, көньяк штатлар¬ да «таркалу зоналары»н бетерү, этник азчылыкларның (аф-
роамерикалылар һәм латиноамерикалылар) хәлен яхшыртуны үз өстенә ала. АКШта Буш программасын социаль юнәлешле неоконсерватизм дип атыйлар. Ләкин әлеге программаны тормышка ашыруга 2001 елның 11 сентябрендә булган фаҗигале вакыйгалар комачаулый. Бу көнне террорчылар, пассажирлар самолетларын тартып алып, аларны Нью-Йорктагы Бөтендөнья сәүдә үзәге һәм Вашингтон¬ дагы оборона министрлыгы биналарына юнәлтеп җибәрәләр. Масштабы ягыннан моңарчы күрелмәгән теракт Американы тетрәтә. Террорчылык белән көрәш АКШ хөкүмәтенең төп бурычына әверелә. Хәрби чыгымнарның үсүе, Әфганстан һәм Гыйрактагы хәрби операцияләргә бирелгән акчалар АКШның бюджет де¬ фициты һәм дәүләт бурычларының артуына китерә. Хөкүмәт алдан билгеләнгән социаль программалардан баш тартыр¬ га мәҗбүр була. Икътисади үсеш темплары кими, эшсезлек 7% ка җитә. Шулай да 2004 елга икътисади хәл яхшыра. Бу, террорчылыкка каршы килешмәүчән көрәшче репутациясе белән бергә, кече Дж. Бушның икенче срокка (2005—2008) сайлануын тәэмин итә. Бу чорга бюджет дефицитының алга таба үсеше һәм ипотека кризисы, берничә эре банкның бөлүе, башка дөньяви валюталарга мөнәсәбәттә доллар курсының түбәнәюе хас. АКШка икътисадның җитди түбән тәгәрәү куркынычы яный. Массачыл хәрәкәтләр Яңа суллар сәяси йогынтыны югалталар, коммунистик хәрәкәт көчсезләнә, социал-демократия лидерлары агымдагы пробле¬ маларны хәл итү белән шөгыльләнә. Шул сәбәпле Көнбатыш илләренең рухи һәм сәяси тормышының сул канатында идея бушлыгы барлыкка килә. Өлешчә аны активлашып киткән иске, традицион һәм яңа демократик хәрәкәтләр тулылан¬ дыра. Традицион хәрәкәтләргә, барыннан да бигрәк, нигездә, җирле дәрәҗәдә гамәлдә булган төрле гражданлык инициа¬ тивалары хәрәкәтләре керә. Алар хәйрия характерындагы (фәкыйрьләргә, картларга, күп балалыларга һ. б.га ярдәм) һәм гражданнарның конкрет мәнфәгатьләрен яклау (фатир алып
§ 33. XX—XXI гасырлар чигендә Көнбатыш илләре 291 торучылар, кулланучылар ассоцияцияләре һ.б.) буенча бурыч¬ лар билгелиләр. Хатын-кызлар (феминистлар) хәрәкәте активлаша. Ул хатын-кызларга ирләр белән бертигез сайлау хокукы бирүне күтәреп чыккан гасыр башы суфражисткалары традицияләрен дәвам итә. Феминистларның программасы төрлерәк. Алар хезмәт эшчәнлегенең барлык төрләренә ирләр белән бер үк төрле хокук, тигез хезмәт өчен тигез түләү, гаиләдә хокук һәм бурычларны яңадан бүлүне таләп итәләр. Әлеге хәрәкәтнең аеруча радикаль юнәлешләре (АКШта һәм Бөекбританиядә аеруча йогынтылылары) җәмгыятьне тулаем үзгәртеп кору концепциясен күтәреп чыгалар. Алар «меңьеллык патриархат мәдәнияте мирасы »н — кеше тормышының барлык өлкәлә¬ рендә ирләр өстенлек итүне җиңеп чыгу өчен көрәшәләр. Хәзерге вакытта дөньяда 11 хатын-кыз дәүләт яки хөкүмәт башында утыра. Өч илдә—Испания, Чили һәм Швециядә—хөкүмәттә ирләр һәм хатын-кызлар арасын¬ да тигезлеккә ирешелгән. 2005 елда парламент сайлау¬ лары узган 39 илнең 28 ендә хатын-кызлар 30 % урын ала. Күп кенә илләрнең иҗтимагый-сәяси тормышында 1970 ел¬ ларда барлыкка килгән экология хәрәкәтләре — яшелләр йо¬ гынтылы көчкә әйләнә. Аларның максаты — кешенең яшәү тирәлеген саклау, аны сәнәгать калдыклары белән пычрану¬ дан саклау өчен көрәшү. Яшелләр үзләренең аеруча радикаль вәкилләре аркасында танылалар, алар хәтта кайчак хокук нормаларын бозу каршында да тукталып калмыйча, хәрби, экологик яктан куркыныч объектларга блокада ясыйлар. 1980 еллар башында күп кенә илләрдә экология хәрәкәтләре партияләр булып формалаша: ГФРда һәм Швециядә — яшелләр, Австриядә — Берләшкән яшелләр һәм Альтернатив исемлек һ.б. Экология хәрәкәтләренең актив тарафдарлары күп булмый, шулай да яшелләр киң халык катлауларында яклау табалар. Мәсәлән, АКШта гражданнарның бары 7 % ы гына экология хәрәкәтләрендә катнаша, ләкин алар яклы булуларын америкалыларның 55 % ы гына белдерә. Шул сәбәпле күп кенә илләрдә яшелләргә сайлауларда 5 % тавыш
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе чиген узып китәргә һәм парламентларда үз вәкиллекләрен булдырырга мөмкинлек туа. Экологистларның идеологлары — интеллектуаллар һәм га¬ лимнәр, ә аларның активистлары, нигездә, студентлар һәм югары белемле яшьләр була. Яшелләр хәрәкәте Көнбатыш илләрендә генә түгел, Көнчыгыш Европада да таралыш ала. 1971 елда «Гринпис» («Яшел дөнья») халыкара оешмасы бар¬ лыкка килә,СССРда аның бүлеге 1990 елда төзелә. Алга киткән халыкара бәйләнешләр, үзара бер-берсенә ярдәмләшү система¬ сы төзеп, экологистлар йогынтылы сәяси көчкә әвереләләр. Германиядә 1998 елгы сайлауларда яшелләр парламентка гына сайланып калмыйлар, бәлки социал-демократлар белән хөкүмәт коалициясенә дә керәләр. Күп илләрнең сәяси тормышында XX гасыр ахырында антиглобалистлар хәрәкәте билгеле бер роль уйный. Ул икъ¬ тисад өстеннән контрольнең ТМКга һәм ТМБга күчүе, алар¬ ның сәяси йогынтысы киңәюгә борчылган төрле хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны (рус. НПО) берләштерә. 1997 елда дөньяның әйдәп баручы илләре ТМК инвестицияләрен һәм ми¬ леген гарантияли торган килешүләр төзү турында сөйләшүләр башлаганнан соң, антиглобалистларның активлыгы аеру¬ ча арта. Шул вакыттан башлап, «Сигезлек» дәүләтләренең барлык очрашулары, йогынтылы халыкара оешмаларның җитәкчелеге утырышлары белән бергә массачыл протест ак¬ цияләре дә уза. Антиглобалистлар хәрәкәте чиктән тыш төрле, аның оеш¬ тыру структурасы да, җитәкчелек итүче үзәге дә юк. Якынча бәяләүләр буенча, аңа 20 меңгә якын төрле хөкүмәтнеке бул¬ маган оешма — экология, анархистлар, троцкистлар, марксист¬ лар һ.б. оешмалар керә. Антиглобалистлар хәрәкәте типик челтәр структурасы булып исәпләнә, төрле илләрдән анда катнашучылар үз гамәлләрен Интернет аша килештерәләр. Мондый атаманы үзеннән-үзе стихияле төстә «түбәннән» фор¬ малашкан оешмаларга карата кулланалар. Нинди дә булса протест акциясендә катнашырга теләүче хөкүмәтнеке бул¬ маган оешмалар гамәлләрен бер-берсе белән яраштыралар, акчалар җыялар. Гамәли тормыш күрсәткәнчә, алар Җир шарының теләсә кайсы ноктасына диярлек 100 меңгә кадәр
§ 33. XX—XXI гасырлар чигендә Көнбатыш илләре 293 активистларын җибәрергә, аларның яшәвен һәм туклануын оештырырга сәләтле. Антиглобалистларның бердәм программасы юк. Шуңа да карамастан аларның идеяләре 1960—1970 еллардагы яңа суллар карашларына охшаш сыйфатларга ия. Бу халыкара масштабтагы яңа радикаль сәяси көч туу хакында сөйли. • Антиглобалистлар яшәп килүче күпчелек халыкара оешмаларга, үз илләренең хакимият органнарына, әйдәп баручы сәяси партияләр һәм аларның лидерларына ка¬ рата, аларны трансмилли бизнес мәнфәгатьләрен яклый дип исәпләп, тискәре мөнәсәбәттә торалар. • Антиглобалистлар югары һәм урта сыйныфларның әйләнә-тирәгә зыян китерү, кире кайтарып булмаслык ресурсларны куллану предметлары итеп эшкәртү хиса¬ бына үз керемнәрен һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү, ТМК табышларын арттыру омтылышына каршы чыгалар. ■ Антиглобалистлар Төньяктагы бай илләрдә яшәүче аз санлы халыкның прогрессның барлык байлыкларын- нан файдалануын һәм хәрби максатларга гаять зур акча¬ лар сарыф итүен әхлаксызлык күренеше дип саныйлар. Антиглобалистлар халыкара хезмәт бүленешенең өстен¬ лекләрен инкарь итмиләр, ләкин ул ТМК күзәтүе һәм теләге буенча түгел, ә анда катнашучы дәүләтләр һәм халыклар мән¬ фәгатьләрен истә тотып үсәргә тиеш дип исәплиләр. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Һинд чыгышлы Америка икътисадчысы Джагдиш Бхаг- ватиның «Глобальләштерү хакына» китабыннан (2004): Баштан ук глобаль проблемаларга юнәлтелгән яңа хөкү¬ мәтнеке булмаган оешмалар күбәеп китә <...> Чыннан да, аларның чәчәк атуларының төп сәбәбе—үзләре турында ак¬ тив рәвештә белдерүләре һәм гомуми рәхәтлек турында кай¬ гыртуларын төрлечә күрсәтүләре <...> Кайбер оешмаларның җәмәгатьчелек хакына сугышчыларның үз реномесын гөнаһ¬ сызлык символы буларак файдаланырга омтылулары алдан күрү түгел һәм яраксыз <...> Хөкүмәтнеке булмаган оешмалар һәм аларның гади әгъзалары кайчак шулай ук ялганга бара¬
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе лар, андый чакта үзләренең тәнкыйтенә дучар булган объект¬ лардан—корпорацияләр, сәясәтчеләр һәм бюрократлардан аз аерылалар <...> Хөкүмәтнеке булмаган оешмага транспарент- лык (эшчәнлекнең ачыклыгы.— Авт.) хас түгел, әгәр дә алар тирәсендә, мәсәлән, «Энрон» компаниясендәге (АКШтагы 2001 елда җитәкчелекнең финанс махинацияләре аркасында бан¬ кротлыкка чыккан эре компания,— Авт.) кебек үк коррупция чәчәк атмаса, бу могҗиза булыр иде <...> Алдынгы илләрдә хөкүмәтнеке булмаган оешмалар үзләрен «тыгынган» корпорацияләргә каршы торучы көч дип исәплиләр. Бер үк вакытта кайсыбер кече төркемнәр (хөкүмәтнеке бул¬ маган оешмалар.—Авт.) бик тә эре һәм бай оешмалар белән конкуренциянең тигезсез шартларыннан зарланалар. Галимнең антиглобалистларга карата позициясе нинди? Ул аларны ни өчен тәнкыйтьли? Интернет аша бәйләнгән хөкүмәтнеке булмаган оешма¬ лар челтәренең үсеше XXI гасырда дөнья сәясәтендә шактый саллы көчкә әверелергә мөмкин булган глобаль гражданлык җәмгыяте формалашу процессы башлануны күрсәтә. Сораулар һәм биремнәр 1 Социал-демократия карашларының ничек үзгәрүе турын¬ да сөйләгез. Ни өчен социал-демократлар һәм неокон¬ серватив партияләр коалициясен оештыру мөмкинлеге туа? 2 Ни өчен АКШта демократлар һәм республикачыларның позицияләре якыная? Халыкара террорчылык белән көрәш бу илнең эчке сәяси һәм икътисади үсешенә ничек йогынты ясый? Җавап әзерләгәндә, агымдагы матбугат һәм Интернет материалларыннан файдаланыгыз. 3 Антиглобалистлар идеологиясенең үзенчәлекләре нәр¬ сәдә? Ни өчен аларны бердәм хәрәкәт буларак бәя¬ лиләр? 4 «Челтәр структурасы» төшенчәсе нәрсәне аңлата? Аның формалашуында Интернет нинди роль уйный?
§ 34. Европада һәм Төньяк Америкада интеграция 295 5 Сез экологистлар һәм антиглобалистлар идеяләренә ничек карыйсыз? Әлеге хәрәкәтләрнең төп максатла¬ ры нидән гыйбарәт? Сез аларны кешелек тарафыннан цивилизациянең алга таба үсеш юлын сайлауга йогынты ясарга сәләтле көч дип саныйсызмы? 6 Көнбатыш илләренең сәяси тормышы үсешенең гасыр¬ лар чигендәге төп үзенчәлекләрен тасвирлап бирегез. § 34 Европада һәм Төньяк Америкада интеграция XX гасырның икенче яртысы Көнбатыш илләре ара¬ сында интеграциянең актив үсеш чоры була. Бу алар- га үзләренең икътисади позицияләрен ныгытырга һәм күп кенә социаль проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Европа дәүләтләренең тышкы сәүдә әйләнеше, аларның икъти¬ сади үсеш темплары артуга караганда, ике тапкыр тизрәк үсә. Көнбатыш Европа илләренең күбесендә 50 % ка якын куллану чит илләрдә җитештерелгән продукциягә туры килә. Көнбатыш Европада интеграция Көнбатыш Европа интеграциясе үз үсешендә берничә этап уза. • 1947 елда икътисади яктан иң алга киткән 23 ил Тарифлар һәм сәүдә турында генераль килешү (ингл. ГАТТ) төзиләр. Алар читтән кертелгән продукциягә салымнарны үзара киметү, таможня сугышларыннан баш тарту хисабына тышкы сәүдәне үстерүгә ярдәм күрсәтергә йөкләмә алалар. Соңыннан ГАТТның чикләре киңәя, аңа Азия, Африка һәм Латин Америкасының күп кенә илләре керә, ул Бөтендөнья сәүдә оешмасы (БСО, рус. ВТО) дип үзгәртелә. • 1948 елда Европа икътисади хезмәттәшлек оешмасы (ЕИХО, рус. ОЕЭС) төзелә. Баштарак аның вазифалары Ев¬ ропага Маршалл планы буенча бирелгән ярдәмне бүлүдән гыйбарәт була. Ул, күпьяклы икътисади консультацияләр, икътисади мәгълүматлар алмашу өчен, киң мөмкинлекләр ача. 1960 елда ЕИХО ИХҮО (Икътисади хезмәттәшлек һәм
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 296 үсеш оешмасы, рус ОЭСР) дип үзгәртелә, аның эшчәнлегенә Япония, аннары Көньяк Корея кушыла. • Сәясәтне икътисади, социаль, мәдәни, фәнни, хокукый һәм административ өлкәләр белән яраштыруга булышлык итәргә алынган Көнбатыш Европаның беренче структурасы Европа Советы була. Ул 1949 елда төзелә, оештыручыла¬ ры— Бельгия, Дания, Франция, Ирландия, Италия, Люксем¬ бург, Нидерланд, Швеция, Бөекбритания. • ГФР барлыкка килгәч (1949), Франция-Германия көндәшлеге куркынычы килеп туа. Моны булдырмый калу өчен, Франция тышкы эшләр министры Робер Шуман Герма¬ ния һәм Франциянең икътисади потенциалын берләштерү идеясе белән чыга. 1951 елда ГФР, Франция, Италия, Бель¬ гия, Голландия һәм Люксембург Европа күмер һәм корыч берләшмәсе (ЕККБ, рус. ЕОУС) оештыралар. Бу күмер һәм металлургия сәнәгатьләренең гомуми базарын төзү, үзара таможня пошлиналарын бетерү, оешмага кермәгән илләр продукциясенә карата бердәм таможня сәясәте үткәрүне аңлата. ЕККБ тарафыннан кабул ителгән карарлар катнашу¬ чы илләр территориясендә закон көченә керә. • 1957 елда ЕККБга керүчеләр Европа икътисади бергәлеге (ЕИБ,рг/с. ЕЭС) һәм Атом энергиясе буенча Европа бергәлеге (ЕврАтом) оештыралар. Бу Европа бердәмлеге үсеше өчен гаять зур әһәмияткә ия була. Товарларны, капитал, хезмәт күрсәтү һәм эшче көчләрне ирекле күчерү принциплары игълан ителә, бу гомуми базар формалашуны аңлата. Са¬ лым, социаль сәясәтләрнең бердәм стандартларын кабул итү планлаштырыла. Беренче тапкыр милләт органнарыннан өстен (наднациональные) органнар төзелә: закон чыгаручы орган буларак, Европа парламенты, сәяси ж,итәкчелек орга¬ ны буларак, Министрлар советы, башкарма орган буларак, Европа бергәлекләре комиссиясе, Европа бергәлекләре суды. Интеграция мәсьәләләре буенча алар, милли хөкүмәтләр һәм парламентлар тарафыннан расланмыйча да, турыдан-туры үз көченә керүче карарлар кабул итү хокукына ия була. Моннан тыш, елга ике тапкыр Европа советы — интеграциянең үсеш юллары турында стратегик карарлар кабул итүче дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары саммиты утырышлары уздырыла.
§ 34. Европада һәм Төньяк Америкада интеграция 297 ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Европа икътисади бергәлеге төзү турында Алты Европа дәүләте шартнамәсеннән (1957 ел, 25 март): 2 нче маддә Бергәлекнең максаты—гомуми базар урнаштыру һәм әгъза булып торучы дәүләтләрнең икътисади сәясәтен эзлекле якы¬ найта бару юлы белән бөтен Бергәлек кысаларында икътисади эшчәнлекнең гармонияле алга баруына, туктаусыз һәм берти¬ гез үсешенә, зур тотрыклылыгына, тормыш дәрәҗәсенең тиз күтәрелүенә һәм ул берләштергән дәүләтләр арасында тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итү. 3 нче маддә Алдагы маддәдә игълан ителгән максатларга ирешү өчен, Бергәлек әлеге Шартнамәдә каралган шартларга һәм темплар¬ га туры китереп эш итә: а) тигез бәяләнүче нәтиҗәләргә китерә торган башка бар¬ лык чаралар кебек үк, әгъза булып торучы дәүләтләр арасында таможня хокукын һәм товарлар кертү һәм чыгаруга булган сан чикләүләрен бетерүдә; б) өченче дәүләтләргә мөнәсәбәттә гомуми таможня тари¬ фын һәм таможня сәясәтен билгеләүдә; в) әгъза-дәүләтләр арасында затларны, хезмәт күрсәтү һәм капиталны ирекле күчерү өчен, каршылыкларны юкка чыгару¬ да; г) авыл хуҗалыгы өлкәсендә гомуми сәясәт кертүдә; е) гомуми базарда конкуренция бозуларны булдырмауны тәэмин итүче режим билгеләүдә; ж) әгъза-дәүләтләрнең икътисади сәясәтен координацияләргә мөмкинлек бирүче процедураларны куллануда һәм түләү ба¬ лансларының тотрыклылыгын бозуны булдырмауда; з) гомуми базарның гамәлдә булуы өчен, кирәкле күләмдә милли законнарны якынайтуда; и) хезмәт ияләрен эшкә яллауны яхшырту һәм аларның тор¬ мыш дәрәҗәсен күтәрүне истә тотып, Европа социаль фондын оештыруда; к) яңа ресурсларны формалаштыру ярдәмендә Бергәлекнең икътисади үсешен җиңеләйтүгә сәләтле Европа инвестицияләр банкын оештырып җибәрүдә <...>
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 298 ЕИБ оештыруның максатлары ничек билгеләнә, аларга ирешү өчен нинди методларны файдалану күздә тотыла? Төзелгән килешүләр интеграциядә катнашучы илләр кор¬ порацияләре һәм фирмалары арасында конкуренцияне киме¬ тергә, аны тышкы базарларга җибәрергә мөмкинлек бирә. Бер үк төр продукцияне җитештерүчеләрнең я үз капиталларын берләштерү, я җитештерү күләмнәренә квоталар билгеләүгә ризалашу мөмкинлеге була. Биредә Франция, Италия һәм Германия фермерлары һәм шәраб ясаучылары арасында кон¬ куренция булдырмауга аеруча зур игътибар бирелә. Җитеш¬ терүне чикләгән квоталар белән беррәттән, ЕИБның гомуми бюджеты хисабына аграр продукциягә югары сатып алу бәя¬ ләре куела. Төньяк Европадагы илләр интеграциянең альтерна¬ тив моделен оештырырга омтылалар, 1960 елда Европа ирекле сәүдә ассоциациясе (ЕИСА, рус. ЕАСТ) төзиләр. Аңа Бөекбритания, Австрия, Дания, Ирландия, Норве¬ гия, Швеция, Швейцария, Португалия керә. ЕИСАның максаты фәкать сәнәгать продукциясенә генә тамож¬ ня пошлиналарын әкренләп киметүдән гыйбарәт була. Милләт органнарыннан өстен органнар төзү һәм закон¬ нарны якынайту күздә тотылмый. Интеграциянең ЕИБга караганда түбәнрәк дәрәж,әдәгесен гамәлгә ашыручы әлеге модель яшәүгә сәләтсезрәк булып чыга. 1973 елда Бөекбритания, Ирландия һәм Дания ЕИБга керәләр. ЕИСАда калган илләр 1977 елда ЕИБ дәүләтләре белән ирекле сәүдә зоналары төзү, 1991 елда бердәм Европа икътисади пространствосын булдыруы турында килешүгә кул куялар. Европа интеграциясенең казанышлары һәм каршылыклары Европа илләренең якынаюы аларга шактый файда китерә. ЕИБ дәүләтләре компанияләре һәм фирмалары, алар өчен билгеләнгән квоталар кысаларында үзләренең күпме продук¬ ция эшләп чыгарырга һәм сатарга сәләтле булуларын бе¬
§ 34. Европада һәм Төньяк Америкада интеграция 299 леп, җитештерүне тизләнешле модернизацияләү хисабына табышларын арттырырга омтылалар. Эшче көчләрнең бае- рак илләргә күчүе азрак үскән дәүләтләрдә мәшгульлек про¬ блемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Аеруча артта калган регионнарга гомумевропа үсеш программалары кысаларында ярдәм күрсәтелә. Европа интеграциясенә Көнбатыш Европадагы барлык илләр дә кушылмый. 1972 һәм 1994 елларда Норвегия, анда үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча, «бердәм Европа» әгъзасы булудан баш тарта. Швейцария дә тәкъдимне кабул итми. 1995 елда Евросоюзга кергән Швеция шактый икъти¬ сади кыенлыклар кичерә. Эш шунда ки, интеграция йогынтысында әкренләп барлык алдынгы Евроатлантика илләре өчен уртак булган бердәм икътисади сәясәт моделе формалаша. Аңа туры килмәгән дәүләтләр (икътисадка дәүләтнең күбрәк катнашуы, башка социаль сәясәт һ.б.) котылгысыз рәвештә зур проблемалар белән бәрелешә. Мәсәлән, Швеция ЕСка кергәннән соң, илдән капитал Евросоюзның салымнар түбәнрәк булган башка илләренә агыла башлый. Интеграция юлына баскан аерым илдә элеккегечә мах¬ сус социаль һәм икътисади сәясәт алып бару мөмкинлеге бетә. Уңышлы карарлар шунда ук партнёрлар тарафыннан үзләштерелә, уңышсызлары, капиталның читкә агуына сәбәп булып, мәҗбүри яңадан каралалар. Моннан тыш, интеграциядә катнашкан һәр ил милләт органнарыннан өстен органнарның карарларын үтәргә тиеш була, бу шулай ук социаль-икътисади экспериментларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен чикли. Бу барлык Көнбатыш илләрендәге төп сәяси партияләрнең, идео¬ логия һәм программалары нинди булуга карамастан, иҗти¬ магый үсешнең принципиаль мәсьәләләре буенча позицияләре якынаюга иң мөһим сәбәп булып тора. Европада интеграция процессларының үсеше Европа интеграциясенең алга таба үсеше төп ике юнәлеш буенча бара. Беренчедән, интеграциянең алга таба тирәнәюе исәбенә. Европа парламентының статусы күтәрелә, ЕИБ төзелгән ва¬
10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 300 кыттан алып ул бары аңа кергән илләр милли парламент¬ лары вәкилләренең аралашу форумы гына була. 1979 елда Европарламентка беренче мәртәбә турыдан-туры сайлаулар уза. 1993 елда, Маастрихт килешүләре буенча (аларга 1992 елда Голландиянең Маастрихт шәһәрендә кул куела), Европа союзы (ЕС) төзелә. 1995 елда Шенген килешүләре тормышка ашырыла башлый, алар Евросоюз территориясендә виза кон¬ тролен юкка чыгаралар. ЕС илләре гражданнарны теләсә кай¬ сы жцрле хакимият органнарына сайлауларда катнашу хоку¬ кы алалар. Бердәм Европа хокук нормалары системасы оеша. 1997 елда Амстердамда ЕС илләре куркынычсызлык һәм обо¬ рона өлкәсендә бердәм сәясәт алып бару турында килешәләр. 1998 елда Европа үзәк банкы оештырыла, ә 2002 елда гомуми валюта — евро кертелә. Дания, Швеция һәм Бөекбритания әлеге исемлеккә кермиләр, үз акча берәмлекләрен саклап ка¬ лалар. Икенчедән, яңа әгъзалар кабул итү исәбенә. Икътисади үсеш дәрәҗ,әсе һәм характеры ягыннан тулы интеграциягә әзер булмаган илләр өчен ассоциацияле әгъзалык системасы кертелә. Ул Европа бергәлеге илләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдә ташламалы режимны, тулы хокуклы әгъзалыкка баскычлап күтәрелүне күздә тота. Ассоциацияле әгъзалар статусын Төркия, Франциянең Төньяк Африкадагы күп кенә элеккеге колонияләре (Марокко, Тунис), Көнчыгыш Европа дәүләтләре ала. 2004 елда 10 яңа дәүләт — Венгрия, Кипр, Латвия, Литва, Мальта, Польша, Словакия, Словения, Чехия һәм Эстония Евросоюзга алына. 2007 елда ЕСка Бол¬ гария һәм Румыния керә. Бу илләрнең барысы өчен дә күчеш чоры билгеләнгән, шул вакыт эчендә алар үз законнарын, финанс һәм икътисадларын бердәм Европа таләпләренә туры китерергә тиеш. ЕСны азрак үсешле дәүләтләр хисабына киңәйтү зур кыенлыклар тудыра. Интеграциядә яңа, икъти¬ сади яктан көчсез катнашучыларга булышу өчен, ЕС бюдже¬ тыннан шактый ярдәм ж,ибәрү зарурлыгы Көнбатыш Европа халкын хәвефкә сала. Алар тормыш дәрәж,әсе төшүдән һәм Көнчыгыш Европадан арзанлы эшче көчләр агылудан кур¬ калар.
§ 34. Европада һәм Төньяк Америкада интеграция 301 «Евроскептиклар»ның, киләчәктәге интеграциягә каршы чыгучыларны шулай атыйлар, йогынтысы үсә бару Бердәм Европа Конституциясе буенча үткәрелгән 2005 елгы референ¬ дум нәтиҗәләрендә дә сизелә. Франциядә һәм Голландиядә сайлаучыларның күпчелеге тәкъдим ителгән проектны кире кага. Әмма ЕС илләренең әйдәүче сәясәтчеләре моны җиңеп чыга алырлык, вакытлы кыенлыклар гына дип саный. Төньяк Америкада интеграция процесслары 1988 елда АКШ һәм Канада ирекле сәүдә зонасы төзү турын¬ да килешү төзиләр. 1992 елдан аңа Мексика кушыла. Яңа структура Ирекле сәүдә турында Төньяк Америка килешүе (ингл. НАФТА) дип атала. Әлеге килешү Төньяк Америка илләрендә инде яшәп килгән икътисадлар бердәмлеген чагыл¬ дыра. Мәсәлән, АКШка Канада һәм Мексика экспортының 2/3 дән артыгы җибәрелә. АКШ һәм Канада профсоюзларын¬ да бердәм әгъзалык системасы яшәп килә. Инде күптәннән үк һәр елны Америка фермерлары тарафыннан, уңыш җыю өчен, Мексикадан арзанлы эшче көчләр —10—12 млн га якын сезонлы эшчеләр җәлеп ителә. НАФТА шартнамәсе, Мексика эшчеләренә АКШ территориясендә юридик яклауны тәэмин итеп, бу күренешне бары законлаштыра гына. ЕС һәм НАФТА илләре арасында хәрби-сәяси берлектән (НАТО) һәм парламентара ассоциациядән (Төньяк Атлантика ассамблеясы), ИХҮО, БСО һәм башка халыкара икътисади оешмаларда уртак әгъзалыктан башка, «сәүдә кагыйдәләре» турында килешүләр төзелгән дә инде. Якын арада дөньядагы охшаш сәяси мәдәнияткә, уртак цивилизацияле мираска, охшаш тышкы сәяси мәнфәгатьләргә ия иң югары үсешкә ирешкән илләрне берләштерүче Төньяк Атлантика ирекле сәүдә зонасы барлыкка килергә мөмкин. Сораулар һәм биремнәр 1 Сез ничек уйлыйсыз, Көнбатыш Европадагы һәм Төньяк Америкадагы кайсы берләшмәләр һәм ни өчен интегра¬ циядә иң зур нәтиҗәләргә ирешәләр?
302 10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе 2 «Көнбатыш Европа интеграциясенең төп этаплары» дигән таблицаны тутырыгыз. Дата Шартнамә, килешү Катнашучы илләр Нәтиҗәләр 3 4 5 Аңа нигезләнеп, интеграция үсеше турында нинди нәти¬ җәләр ясарга мөмкин? Интеграция процессларының проблемалары һәм каршы¬ лыклары нидән гыйбарәт? Евроатлантика илләренең икътисади үсешендәге ике модельгә: Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европа модель¬ ләренә хас төп үзенчәлекләрне анализлагыз. Аларның аермасы нәрсәдә? Хәзерге вакытта Көнбатыш Европа илләре интеграциянең кайсы баскычында? Аларның киләчәктә якынаю мөм¬ кинлекләре нинди? Бу сорауга җавап биргәндә, Интернет һәм агымдагы матбугат материалларыннан файдала¬ ныгыз.
11 нче бүлек КӨНЧЫГЫШ ЕВРОПА ИЛЛӘРЕ ЬӘМ БДБ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ 1950 елларда СССРда, үсешнең совет моделен сай¬ лаган дәүләтләрне билгеләү өчен, «социалистик лагерь» төшенчәсе кулланыла. Аңа социализм төзүгә юнәлеш алган һәм компартияләр җитәкчелегендәге илләр кертеп карала. 1960 елларда СССР белән союздаш илләргә ка¬ рата «социалистик бердәмлек» атамасы кулланылышта йөри. „ „р. XX гасырның икенче яртысында § Көнчыгыш Европа Хәзерге Көнчыгыш Европаның күпчелек илләре—Поль¬ ша, Чехословакия, Венгрия—дөньяның сәяси карта¬ сында Беренче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка киләләр. Нигездә, болар аграр һәм аграр-индустриаль дәүләтләр булып, өстәвенә бер-берсенә карата террито¬ риаль дәгъвалар да белдерәләр. Сугышлар арасындагы чорда алар бөек державаларның үзара мөнәсәбәтләре тоткыннарына, бер-берсенә каршы көрәштә «вак акча»га әйләнәләр. Ахыр чиктә алар фашистлар Германиясенә бәйлелеккә эләгәләр. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң да Көнчыгыш Европа дәүләтләренең буйсынулы, бәйле хәле саклана. Көнчыгыш Европа СССРның йогынты орбитасында Фашизмны тар-мар иткәннән соң, Көнчыгыш Европа илләренең барысында да диярлек хакимияткә коалицион хөкүмәтләр килә. Аларның составына антифашистик пар¬ тияләр-— коммунистлар, социал-демократлар, либераллар керә. Беренче үзгәртеп корулар гомумдемократик характерда була һәм фашизм калдыкларын бетерүгә, сугыш аркасында җимерелгән икътисадны торгызуга юнәлтелә. Алпавыт җир- биләүчелеген бетерүне максат итеп куйган аграр реформалар
304 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре уздырыла. Җирләрнең бер өлеше ярлы крестьяннарга бүлеп бирелә, икенче өлеше эре хуҗалыклар төзүче дәүләт кулына күчә. СССР, АКШ һәм Бөекбритания арасында каршылыклар көчәю һәм Көнчыгыш Европа илләрендә «салкын сугыш» башлану белән сәяси көчләрнең полярлашуы күзәтелә. 1947— 1948 елларда коммунистик карашларны якламаган һәркем хөкүмәт составыннан чыгарыла. Хакимиятнең коммунистлар кулына күчүе тыныч юл белән, гражданнар сугышыннан башка гамәлгә аша. Моның сәбәбе берничә була. Күпчелек Көнчыгыш Европа илләре территориясендә әле совет гаскәрләре кала бирә. Фашизм белән көрәш елларында коммунистлар яулаган абруйның дәрәҗәсе шактый югары санала. Алар башка сул партияләр белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыралар, кайбер илләрдә социал-демократлар белән берләшүгә ирешәләр. Коммунист¬ лар тарафыннан оештырылган сайлау блоклары сайлау¬ ларда 80 нән 90 % ка кадәр тавыш алалар (шул исәптән территорияләрендә СССР гаскәрләре булмаган Албаниядә һәм Югославиядә дә). Әлеге сайлауларның нәтиҗәләре буенча коммунистларга каршы партияләр һәм аларның лидерларын¬ да бәхәскә урын калмый. 1947 елда Румыния короле Михай тәхеттән ваз кичә, 1948 елда Чехословакия президенты Эду¬ ард Бенеш отставкага китәргә мәҗбүр була. Аны компартия җитәкчесе Клемент Готвальд алыштыра. Көнчыгыш Европа илләрендәге советлар яклы режим¬ нар «халык-демократик» режимнар дигән исем ала. Алар¬ ның күбесе күп партиялелек калдыкларын саклый. Комму¬ нистларның әйдәүче ролен таныган Польша, Болгария, Чехословакия, Көнчыгыш Германиядәге сәяси партияләр таралмый, парламентларда һәм хөкүмәтләрдә аларның вә¬ килләренә урыннар бирелә. Үзгәртеп корулар моделенең нигезе итеп совет үсеш юлы алына. 1950 еллар башына банклар һәм сәнәгатьнең зур өлеше дәүләт милкенә күчә. Кече бизнес, ул да әле чикләнгән күләмдә генә, бары хезмәт күрсәтү өлкәсендә генә сакланып кала. Бөтен җирдә (Польша һәм Югословиядән кала) авыл хуҗалыгы җәмәгать милкенә әйләндерелә. Сәнәгать аз үскән
§ 35. XX гасырның икенче яртысында Көнчыгыш Европа 305 Көнчыгыш Европа илләрендә индустриальләштерү, барын¬ нан да бигрәк энергетика үсеше, казып чыгару һәм авыр сәнәгатьне үстерү, иң мөһим бурыч итеп куела. СССР тәҗрибәсеннән файдаланып, культура революциясе гамәлгә ашырыла — наданлык бетерелә, түләүсез гомуми урта белем бирү кертелә, югары уку йортлары ачыла. Социаль яклау системасы (медицина, пенсияләр белән тәэмин итү) үсә. СССР Көнчыгыш Европа дәүләтләренә азык-төлек, завод һәм фабрикалар өчен җиһазлар белән зур ярдәм күрсәтә. Бу шактый зур икътисади уңышларга китерә. 1950 елга Көнчыгыш Европа илләренә ТЭП җитештерү күләме абсолют күрсәткеч буларак та, халыкның җан башына исәпләгәндә дә, 1938 ел белән чагыштырган¬ да, ике тапкыр арта. Бу вакытка Көнбатыш Европадагы күпчелек илләр бары сугышка кадәрге үсеш дәрәҗәсен генә торгызалар. Көнчыгыш Европа илләренең СССРга бәйлелеге 1947 елда Коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең мәгълүмати бю¬ росы (Информбюро яисә Коминформ) оешканнан соң көчәя. Аңа Көнчыгыш Европа илләренең идарә итүче партияләре, шулай ук Франция һәм Италия компартияләре керә. Алар белән җитәкчелек итү бер үзәккә буйсындырыла. Теләсә нинди мәсьәләләрне хәл иткәндә, СССР позициясе хәлиткеч роль уйный. И.В. Сталин Көнчыгыш Европа илләренең идарә итүче партияләре тарафыннан кылынган теләсә нин¬ ди мөстәкыйльлеккә бик тискәре мөнәсәбәттә тора. Аның чиктән тыш канәгатьсезлеге Болгария һәм Югославия җи¬ тәкчеләре— Георгий Димитровта һәм И осип Броз Титода Дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә төзү нияте ту¬ дыра. Аңа «кайсы яктан булуына карамастан, теләсә нинди агрессиягә» каршы тору турында пункт керергә тиеш була. Димитров һәм Тито Көнчыгыш Европа илләре конференциясе төзү планы белән чыгалар. Совет җитәкчелеге монда үзенең фашизмнан азат ителгән илләргә булган йогынтысына кур¬ кыныч янавын күрә. Боларга җавап итеп СССР Югославия белән мөнәсәбәтләрен өзә. Мәгълүмати бюро Югославия коммунистларын Тито режи-
306 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре мын бәреп төшерергә чакыра. Югославиядә күрше илләрдәге кебек үк үзгәртеп корулар бара. Икътисадка дәүләт күзәтчелек итә, бөтен хакимият коммунистлар партиясе кулында була. Шуңа карамастан И.Тито режимы, Сталин үлгәнгә кадәр, фа¬ шистлар режимы дип исемләнә. 1948—1949 елларда Көнчыгыш Европа илләрендә Тито идеяләренә симпатия белдерүе шик уяткан һәркемне ж,әзага тарту дулкыны ж,әелә. Бу вакытта, элеккеге СССРдагы ке¬ бек үк, бәйсез фикерле зыялылар вәкилләре, үз лидерларына кайсыдыр ягы белән ярап бетмәгән коммунистлар «халык дошманнары»на кертеп карала. Болгариядә, Г.Димитров үлгәннән соң, Югославиягә карата шулай ук дошманнарча мөнәсәбәт урнаша. Социалистик илләрдә һәртөрле башкача фикерләү тамырдан юк ителә. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Югославия Компартиясе ҮК әгъзасы Милован Джилас истәлекләреннән (1961): Сталин ике максатны күздә тотты. Беренчесе—Югославия¬ не һәм аның аша бөтен Көнчыгыш Европаны буйсындыру. Башка вариант та бар иде. Югославия белән барып чыкмаса, Көнчыгыш Европаны аннан башка гына буйсындыру. Икенчесе барып чыкты <...> Бу хакта беркайда да язылмады, ләкин мин яшерен әңгә¬ мәләрдән шуны хәтерлим: Көнчыгыш Европа илләрендә—Поль¬ шада, Румыниядә, Венгриядә—мөстәкыйль үсеш тенденциясе бар иде <...> 1946 елда мин Прагада Чехословакия партиясе съездын¬ да катнаштым. Готвалдь анда Чехословакиянең һәм Совет¬ лар Союзының культура дәрәҗәсе төрле булуын әйтте. Ул Чехословакиядә, сәнәгать нык үскән ил буларак, социализмның башка төрле, Советлар Союзы кичергән тетрәнүләрдән башка гына (анда индустриальләштерү бик авыр этапларны үтте), цивилизациялерәк формаларда үсәчәген ассызыклады. Гот¬ вальд Чехословакиядә коллективлаштыруга каршы чыга. Асыл¬ да, аның карашлары безнекеннән әллә ни аерылмый иде. Сталин белән көрәшү өчен, Готвальдка характер җитеп бет¬ мәде. Ә Тито көчле кеше иде <...> Димитров шулай ук мөс¬ тәкыйль үсеш турында уйлады.
§ 35. XX гасырның икенче яртысында Көнчыгыш Европа 307 Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Көнчыгыш Европа илләре ■I компартияләре лидерларының мөстәкыйль үсешкә омты¬ лышлары СССР җитәкчелеге тарафыннан бастырыла? Көнчыгыш Европада кризисның беренче билгеләре Көнчыгыш Европада хакимиятләрнең репрессияләреннән һәм идеологии диктатыннан канәгатьсезлек әкренләп үсә. Беренче булып ул икътисадны торгызудагы уңышлары Көнбатыш Гер¬ мания белән чагыштырганда шактый тыйнак булып чыккан ГДРда күренә. 1953 елда И.В.Сталин вафатыннан соң, ГДРда тормыш шартларын яхшырту һәм сәяси режимны үзгәртү таләпләрен куйган демонстрацияләр башлана. Алар бары¬ шында хөкүмәт һәм партия учреждениеләре яулап алына. Чыгышлар совет гаскәрләре ярдәмендә бастырыла. 1956 елда, КПССның XX съезды тарафыннан Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң, Мәгълүмати бюро тараты¬ ла. СССР һәм Югославия дипломатик мөнәсәбәтләрне торгы¬ залар. Бу — Көнчыгыш Европа илләрендә совет җитәкчелеге аларның эчке сәясәтләрен каты контрольдә тотудан баш тар¬ тыр дигән өмет уята. Коммунистик партияләр теоретиклары (Югославиядә Ми¬ лован Джилас, Польшада Лешек Колаковский, ГДРда Эрнст Блох) Көнбатышның алга киткән илләрендәге социаль- икътисади тормышның яңа күренешләрен яңадан бәяләргә ом¬ тылалар. Репрессияләрне туктатуны, И.В.Сталин күрсәтмәсе буенча билгеләнгән идарә итүче партияләр җитәкчеләрен отставкага җибәрүне таләп итүләр башлана. Күп кенә дәүләтләрдә сталинчыларны хакимияттән читләштерү тыныч үтә. Әмма Польшада эшчеләрнең хезмәт хакларын киметүгә каршы забастовкалары уза. Венгриядә хәлләр бигрәк тә кие¬ ренке була. 1956 елда Будапешттагы массачыл митинглар коммунистларга каршы демократик революция дәрәҗәсенә күтәрелә. Ил буенча коммунистлардан, дәүләт иминлеге ор¬ ганнары хезмәткәрләреннән үч алу дулкыны җәелә. Хөкүмәт башында торган Имре Надь күп партиялелекне торгызуга каршы булмый, Венгриянең Варшава шартнамәсе оешмасын¬ нан чыгуы турында игълан итә һәм аның территориясеннән совет гаскәрләрен чыгаруны таләп итә. СССР Венгриядәге
308 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм ВДБ дәүләтләре вакыйгаларга катнашып китә. Будапешт штурм белән алына, 200 меңнән артык кеше илдән кача. И. Надь кулга алына һәм 1958 елда «заговор оештырганы һәм Ватанга хыянәте» өчен хөкемгә тартыла. Әлеге хөкем карары бары 1989 елда гына законсыз дип таныла. Венгриядәге кризистан соң совет җитәкчелеге Көнчыгыш Европа илләрендәге теләсә нинди үзгәрешләргә шикләнеп карый башлый. Нәтиҗәдә планлаштыру системасының сы¬ гылмалылыгын күтәрүгә, предприятиеләрнең хуҗалык итү мөстәкыйльлеген киңәйтүгә, халыкара хезмәт бүленешендә катнашуны тирәнәйтүгә юнәлтелгән хуҗалык реформалары икеләнеп һәм эзлексез рәвештә, соңга калып үткәрелә. ИЯС (рус. СЭВ) механизмнары торган саен нәтиҗәлелеген югалта бара. Үзара исәп-хисапларның чиктән тыш катлаулы систе¬ масы, теләсә кайсы килешүне югары сәяси җитәкчелек дәрәҗәсендә раслау зарурлыгы интеграция үсешенә аяк чала. Нәтиҗәләре озак көттерми. Әгәр 1950 елларда ТЭП үсешенең уртача еллык темплары Көнчыгыш Европа илләрендә 6,9 % ка җиткән булса (иң яхшы күрсәткечләр бары Япония һәм СССРда гына була), 1960 елларда алар—3,6 %, 1970 елларда—2,3 %, ягъни Көнбатыш Европадагы күпчелек дәүләтләрнекеннән азрак була. 1960 еллар башында ГДРда аеруча катлаулы хәл ки¬ леп туа. 1957—1960 елларда уздырылган көчләп коллек- тивлаштыру, хакимиятләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү хисабына ГФРны «куып җитү һәм узып китү»гә омтылышы массакүләм ризасызлык китереп чыгара. 1961 елда илне, Көнбатыш Берлин территориясе аша, 207 меңгә якын кеше, нигездә, яшь белгечләр ташлап китә. Моны туктату өчен, 1961 елның 13 августында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Берлинны аерып торучы Бер¬ лин стенасы төзелә башлый. СССР һәм ГДРның Көн¬ батыш илләре белән мөнәсәбәтләре киеренкеләнә. Ев- ропалылар күзлегеннән караганда, стена ирексезлек символына әйләнә. 1968 елда совет җитәкчелеге яңадан Көнчыгыш Европада¬ гы нинди дә булса үзгәрешләргә карата үзенең тискәре мөнә-
§ 35. XX гасырның икенче яртысында Көнчыгыш Европа 309 сәбәтен күрсәтеп ала. Чехословакия Компартиясе җитәкчесе Александр Дубчек инициативасы белән «кешегә йөз белән борылган социализм» га күчү омтылышы ясала. Ул шулай ук көч кулланып туктатыла. Сүз иреге барлыкка килгән илгә бәйсез сәяси партияләр туплана башлый, икътисади реформа¬ лар уздыру перспективалары тикшерелә, Варшава шартнамәсе оешмасы илләре (СССР, Болгария, Венгрия, ГДР һәм Поль¬ ша) гаскәрләре аяк баса. А. Дубчек һәм аның тарафдарлары барлык партия һәм хөкүмәт постларыннан алып ташлана, аларның күбесе эмиграциягә китә. «Прага язы» вакыйгаларыннан соң Совет хөкүмәте СССР¬ ның, социализмны саклап калу өчен, Варшава шартнамәсе буенча үз союздашларының эчке эшләренә тыкшынуга «хо¬ кукы» турында белдерә. Көнбатыш илләрендә әлеге мөнәсәбәт Брежнев доктринасы дип исемләнә. Ул ике сәбәп аркасында игълан ителә. Беренчедән, идеологик фикерләргә бәйле рәвештә. Көнчыгыш Европада социализмның бюрократлыкка чы¬ гуын тану СССР халыклары арасында да КПСС курсының дөреслегендә шик уятырга мөмкин иде. Икенчедән, «салкын сугыш» һәм Европаның ике хәрби-сәяси блокка бүленүе шартларында аларның бер¬ сенең көчсезләнүе икенчесенең өстенлегенә китерә. Венгрия яки Чехословакиянең Варшава шартнамәсеннән чыгуы (ә бу реформаторлар куйган таләпләрнең бер¬ се була) Европада көчләр нисбәте бозылуга китерер иде. Көнбатыштан бәреп керүләрне тарихи хәтерендә саклаган Совет хөкүмәте үзенең потенциаль дошманы булып исәпләнгән НАТО блогы гаскәрләренең СССР чикләреннән ераграк булуына омтыла. Күп кенә көнчыгыш европалылар үзләрен Совет-Америка каршы торуының тотыклары (заложниклары) итеп тоялар. Алар, СССР белән АКШ арасында ж,итди конфликт булган очракта, Көнчыгыш Европа территориясенең чит мәнфәгатьләр өчен сугыш мәйданына әвереләчәген яхшы аңлыйлар. СССРның Югославия белән мөнәсәбәтләре катлаулы булып кала. Социализмнан «аерылган» елларда әлеге ил Көнбатыш дәүләтләре белән икътисади бәйләнешләрне җайга сала. Ул,
310 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре үзен нейтраль дәүләт дип игълан итеп, бернинди хәрби блок¬ ларга да керми. СССР белән мөнәсәбәтләрен торгызганнан соң, Югославия яңадан социалистик ил буларак таныла. Әмма предприятиеләрнең хуҗалык итү мөстәкыйльлеге, идеологик ирекнең югары дәрәҗәдә булуы совет лидерларында элеккечә үк канәгатьсезлек тудыра. Сораулар һәм биремнәр 1 Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнчыгыш Европа дәүләтләренең нинди үсеш юлы сайлавына нәрсә йогын¬ ты ясый? 2 Сугыштан соңгы елларда Көнчыгыш Европа дәүләтләренең үсеш нәтиҗәләре нинди була? Ни өчен 1960—1970 ел¬ ларда аларда икътисади үсеш темплары түбәнәя? 3 1950—1960 елларда Көнчыгыш Европада сәяси режим¬ нарның тотрыксызлыгы нинди вакыйгалардан күренә? 4 Брежнев доктринасы нидән гыйбарәт була, аның төп идеологик һәм сәяси мәгънәсе нинди? 5 Ни өчен СССРның Югославия белән мөнәсәбәтләре кие¬ ренке хәлдә була? § 36 Көнчыгыш Европада демократик революцияләр Көнчыгыш Европа илләрендә үзгәрешләргә омтылыш көчәя. Бер үк вакытта СССРга һәм аның сәясәтенә ка¬ рата тискәре мөнәсәбәт арта. 1980 елларда демократик революцияләр барышында мөһим роль уйнаган зыялы¬ лар һәм студентлар арасында ул аеруча көчле була. Көнчыгыш Европа илләрендә кризисның тирәнәюе 1970 елларда Көнчыгыш Европаның күп кенә илләрендә әкренләп базар мөнәсәбәтләре үсеше өчен чикләнгән мөм¬ кинлекләр тудыручы реформалар үткәрелә башлый. Хезмәт күрсәтү һәм вак товар җитештерү өлкәләрендә кече хосусый предприятиеләр барлыкка килә. Көнбатыш Европа дәүләт¬ ләре белән сәүдә-икътисад бәйләнешләре активлаша, баш-
§ 36. Көнчыгыш Европада демократик революцияләр 311 кача фикерләүчеләргә каршы репрессияләр кими. Әмма әлеге үзгәрешләр яшәп килүче социаль-икътисади стройның нигезләренә кагылмый һәм СССР җитәкчелеге позициясен күздә тотып уздырыла. 1980—1981 елларда Польшадагы вакыйгалар кискен боры¬ лышларга китерә. Лех Валенса җитәкләгән «Теләктәшлек» бәйсез профсоюзы коммунистларга каршы позициягә баса. Миллионнарча Польша эшчеләре аның әгъзалары була. Алар Польша берләштерелгән эшчеләр партиясенең алар исеменнән идарә итү хокукын инкарь итәләр. Ил буйлап заба¬ стовкалар хәрәкәте җәелә. СССР һәм аның союздашлары, чы¬ гышларны бастыру өчен, гаскәрләр кертергә җөрьәт итмиләр. Генерал Войцех Ярузельский, бөтен хакимиятне үз кулына алып, Польшада хәрби хәл кертә. Социалистик илләрнең совет сәясәте белән канәгатьсезлеге тагын да үсүгә икътисади кыенлыклар сәбәпче була. 1980 елларда ТЭП җитештерү үсешенең уртача еллык темплары Көнчыгыш Европада нульгә диярлек төшә. Шул ук вакытта Көнбатыш Европада ул, кризис күренешләренә һәм икъти¬ садны структур үзгәртеп коруга карамастан, күпкә югары¬ рак— 3 % ка якын була. Халыкның тормыш дәрәҗәсендәге аерымлык та арта. Шактый күләмдә әлеге уңышсызлыклар ИЯС кысаларында интеграция процессларының сүлпән үсеше белән аңлатыла. Тышкы сәүдә бәйләнешләрен бишьеллык чор¬ га беркетелгән бәяләр куеп үстерү нәтиҗәсендә, ИЯС эчендәге бәяләр дөньякүләм бәяләрдән аерыла. Мәсәлән, 1973 елдан соң энергия йөртүчеләргә дөнья бәяләре арткан вакытта, СССР аны үз мәнфәгатьләренә зыян¬ га, партнерларына элеккеге түбән бәяләрдән җибәрүен дәвам итә. Шул чагында ИЯСның Көнчыгыш Европа ил¬ ләре, Советлар Союзыннан җибәрелгән нефть һәм газны Көнбатыш Европа илләренә сатып, шактый табыш алалар. Аның каравы 1980 елларда әлеге чималга ИЯС кысала¬ рындагы бәяләр кинәт төшеп киткән дөнья бәяләреннән югарырак булып чыга (баррельгә 12 долларга кадәр). Хәзер инде Көнчыгыш Европа илләре бурычлар үсү, ин¬ фляция һәм башка проблемалар белән очрашалар.
312 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре СССРда үзгәртеп кору һәм Көнчыгыш Европадагы үзгәрешләр 1985 елда КПСС ҮКның яңа Генераль секретаре М.С. Гор¬ бачёв Совет җәмгыятен реформалаштыруга курс ала. Яңа сәяси фикерләү принцибы игълан ителә. Аның нигезендә ха¬ лыкларның үз үсеш юлын сайлау хокукын ихтирам итү ята. Бу —Көнчыгыш Европа илләренә зур йогынты ясый. СССРга союздаш булган илләрдә дә үзгәртеп коруга охшаш процесслар җәелеп китә. Реформалар тарафдарлары актив¬ лаша, оппозициядә торучы сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр барлыкка килә. Көнчыгыш Европаның күпчелек илләрендә демократия һәм базар реформалары файдасына массачыл чы¬ гышлар башлана. Алар демократик революцияләргә әверелә. 1988 елда Венгриядә коммунистларга каршы сәяси партияләр оеша. Венгрия коммунистлары ташламаларга барырга мәҗбүр булалар. Илдә, гражданлык хокукларын, хосусый милеккә ия булу хокукын да кертеп, ихтирам итүне гарантияләүче яңа конституция кабул ителә. Идарә итүче коммунистлар партиясе исемен социалистик дип алыштыра. Шулай да 1989 елгы ирекле сайлауларда ул 10 % тавыш та җыя алмый. Демократик форум—уң пар¬ тияләр берләшмәсе сайлаучыларның иң зур яклавына лаек була. Чехословакиядә 1989 елның ноябрендә коммунист¬ ларга каршы массачыл манифестацияләр кабынып китә. Оппозицион сәяси партияләр яшерен эш итүдән тук¬ тый. Федераль ассамблеяның (парламентның) күп кенә әгъзалары коммунистлар партиясен ташлап чыга, баш¬ калары чакырып алына һәм коммунист булмаганнарга алыштырыла. Күпчелек тавыш белән Федераль ассам¬ блея ил конституциясеннән коммунистлар партиясенең җитәкчелек роле турындагы нигезләмәне төшереп кал¬ дыра. Яңа хөкүмәттә коммунистлар азчылыкта калалар. Федераль ассамблея рәисе булып А.Дубчек исәпләнә. Ил президенты итеп күренекле диссидент, «Гражданнар форумы» либераль-демократик партияләр берләшмәсе лидеры, язучы һәм драматург Вацлав Гавел сайлана. Армияне, полицияне, дәүләт иминлеге органнарын ком-
§ 36. Көнчыгыш Европада демократик революцияләр 313 мунистлар йогынтысыннан чистарту башлана. 1990 елгы сайлауларда «Гражданнар форумы» күпчелек тавышны яулый. Польшада массакүләм забастовкалар 1988 елда яңадан кабына. 1989 елда хөкүмәт яшерен эш итүдән туктаган «Теләктәшлек» белән сөйләшүләргә бара. Ире- шелгән килешү буенча, илдә демократиягә баруның дүрт еллык күчеш чоры билгеләнә. Сеймдагы (парла¬ ментта) урыннарның 2/3 өлеше коммунистларга бирелә, 1/3 өлеше ирекле сайлау нәтиҗәләре буенча бүленергә тиеш була. Аларның нәтиҗәсе Польша коммунистлары өчен һәлакәтле була—алар җәмгыятьтә яклау тапмый. Хөкүмәт «Теләктәшлек»не формалаштыра, ә аның ли¬ деры Л.Валенса 1990 елда Польша президенты булып китә. Көнчыгыш Европада Румыния хакимияте көч кулла¬ нып үзгәрешләргә каршы килергә маташкан бердәнбер дәүләт була. Аның җитәкчесе Николае Чаушеску илдә шәхси диктатура режимы урнаштыра һәм СССР белән, башка социалистик илләр кебек, тыгыз мөнәсәбәтләрдә тормый. Нәтиҗәдә 1989 елда илдә халык восстаниесе була, ә Чаушеску җәзалап үтерелә. 1989 елда ГДРдагы кризис, Венгрия һәм Чехосло- вакиянең Австрия белән ачылган чикләре аша, халыкның Көнбатыш Германиягә качуы аркасында тирәнәя. Реп¬ рессияләргә барырга батырчылык итмичә, немец ком¬ мунистлары реформалар юлыннан китәләр. Сайлау¬ ларда ике герман дәүләтенең тизрәк кушылуын яклаган партияләр өстенлекле күпчелекне ала. Көнчыгыш Европа социализмнан соң Демократик революцияләр һәм СССРда үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, Варшава шартнамәсе оешмасы һәм Икътисади ярдәмләшү советы таратыла. Көнчыгыш Европа илләрендәге яңа хөкүмәтләр Көнбатышның алдынгы илләре белән икъ¬ тисади һәм сәяси бәйләнешләрне актив үстерергә омтылалар. НАТОга керүгә алар аеруча зур әһәмият бирәләр. 1999 елда Польша, Венгрия һәм Чехия әлеге оешманың тулы канлы әгъзаларына әйләнә. 2004 елда — НАТОга Болгария, Латвия,
314 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре Литва, Словакия, Словения һәм Эстония, 2008 елда Албания һәм Хорватия кушыла. Базар икътисадына тизләтелгән күчеш, сәнәгатьне хосу¬ сыйлаштыру, Көнбатыш Европа стандартлары буенча зыянга эшләүче предприятиеләрне ябу, социаль программаларда эко¬ номия ясау җитди кыенлыклар китереп чыгара. Инфляция үсә, эшсезлек башлана, халыкның шактый өлешенең тормыш дәрәҗәсе түбәнәя. Сайлаучыларның реформа нәтиҗәләреннән канәгатьсезлеге Көнчыгыш Европа илләрендә сул көчләр ныгу өчен шартлар тудыра. Әмма социализмның совет моделенә кайту хакында сүз бармый. Элеккеге коммунистлар һәм эшчеләр партия¬ ләренең күбесе җитәкчеләрен алыштыра, үз программаларын яңадан карый. Социаль гаделлек идеалларын алар базар икъ¬ тисады кыйммәтләре һәм сәяси плюрализм белән яраштыра. Көнбатыш илләрендәге социал-демократлар белән якынаеп, суллар Социалистик интернационал әгъзалары булып китәләр. 1990 еллар ахырына алар күп кенә илләрдә хакимияткә кай¬ талар. Мәсәлән, Польшада 1995 һәм 2000 еллардагы президент сайлауларында сул көчләрдән кандидат Александр Квасьнев¬ ский җиңеп чыга. Болгариядә социалистлар 1990—1991 һәм 1995—1997 елларда, Румыниядә 1990—1996 һәм 2000— 2004 елларда, Венгриядә 1994—1998 һәм 2002—2005 елларда хакимият башында тора. Тышкы сәясәттә Көнчыгыш Европа социалистлары — ЕС һәм НАТО белән якынаюга, ә эчке сәясәттә базар реформа¬ ларын гамәлгә ашыруга юнәлеш тоталар. Бу вакытта алар төп халык массалары өчен үзгәртеп коруларның тискәре нәтиҗәләрен йомшартырга, икътисадның түбән тәгәрәвенә юл куймаска омтылалар. Югославиядә кризис Югославия Социалистик Федератив Республикасында (ЮСФР) үзгәртеп корулар Көнчыгыш Европадагы башка ил- ләрдәгегә караганда күпкә катлаулырак бара. Әлеге ил И. В. Сталин һәм И. Б. Тито арасындагы конфликт¬ тан соң союзларның совет системасына керми, Көнбатыш дәүләтләре белән тыгыз сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр урнаш-
§ 36. Көнчыгыш Европада демократик революцияләр 315 тыра. 1950—1960 еллар реформалары җитештерүдә үзидарә кертүдә, базар икътисады элементларын үстерүдә чагылыш таба. Шул ук вакытта бер партия — Югославия коммунист¬ лары союзы хакимиятенә монополия дә саклана. Югославия составына алты республика: Словения, Хорватия, Босния һәм Герцеговина, Сербия, Македония, Черногория керә. Республикаларның чикләре илдә яшәүче төп этник төркемнәрнең: хорватлар, словеннар, серблар, черногориялеләр һәм македониялеләрнең таралып уты¬ руы белән һәрвакытта да туры килми. Халыкның шактый өлешен мөселманнар—славяннарның әле төрекләр ха¬ кимлек иткән заманнарда ук ислам динен кабул иткән варислары тәшкил итә. Аларның күпчелеге Босния һәм Герцеговинада яши. Күпчелеге Сербия составындагы Косово автономияле краенда яшәгән албаннар шулай ук ислам динен тоталар. Хорватлар һәм словеннар ара¬ сында католиклык, серблар, черногориялеләр һәм маке¬ дониялеләр арасында православие дине таралган була. Элек Югославия халыклары төрле дәүләтләр составы¬ на керәләр һәм озак вакытлар бер-берсеннән аерым үсеш юлы кичерәләр. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр һәрвакытта да шома гына бармый, еш кына дини аерым¬ лыклар аркасында кискен төс ала. Югославиядә хакимият нык ихтыярлы И. Б. Тито җитәкче¬ легендәге компартия кулында булганда яшәп килгән сәяси режим билгеле бер вакытка кадәр федерациядә милләтара тынычлыкны тәэмин итә. Әмма 1980 еллар ахырында барлык социалистик илләрне чолгап алган тирән социаль-икътисади кризис этник һәм дини каршылыкларның тышка бәреп чы¬ гуына сәбәп була. Югославиягә таркалу куркынычы яный. Сербия һәм Черногория республиканың бердәмлеген һәм социализмның үзенчәлекле моделен саклап калуны яклап чыгалар. Бу Көнбатыш Европа илләре белән бәйләнешләрне ныгытырга омтылган Хорватия һәм Словениягә охшамый. Ислам йогынтысы көчле булган Босния һәм Герцеговина, шулай ук Македония дә федерациядән ризасызлыкларын белдерәләр.
316 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре Көнчыгыш Европадагы күпмилләтле башка илләр¬ дә дә милләтара мөнәсәбәтләр кискенләшә. Ләкин 1992 елда Чехословакиянең ике дәүләткә—Чехия һәм Словакиягә—бүленүе тыныч кына узса, Югославия тер¬ риториясе кораллы конфликтлар мәйданына әверелә. 1991 елда Югославия таркала, федерация хакимиятенең илнең бөтенлеген корал көче белән саклап калырга мата¬ шуы уңышсызлыкка очрый. Тыгыз мөнәсәбәтләрне саклаган Сербия һәм Черногория яңа федератив дәүләт — Югославия Союздаш Республикасын (ЮСР) төзиләр. Македония, Хор¬ ватия, Босния һәм Герцеговина, Словения бәйсез дәүләтләр булып яши башлыйлар. Ләкин кризис моның белән генә тәмамланмый, чөнки Хорватия, Босния һәм Герцеговина территориясендә яшәп калган аз санлы серблар автономия өчен көрәш башлый. Бу көрәш кораллы конфликтка әверелә, 100 меңгә якын кеше аның корбаны була. 1992—1995 ел¬ ларда ул халыкара бергәлекнең игътибар үзәгендә тора. Соңыннан Косово халкының 90 % ын алып торган мөселман албаннарның хәле проблемасы беренче планга чыга. Протест¬ лар кораллы көрәшкә әверелә, анда катнашучылар инде авто¬ номияне торгызу таләбе белән генә чикләнеп калмый. НАТО илләре конфликтка кергән яклар арасындагы сөйләшүләрне җайга салуда арадашчылыктан Сербия адресына янауларга күчәләр. 1999 елда АКШ һәм аның союздашлары БМОның Куркынычсызлык Советы санкциясеннән башка гына ЮСРга каршы сугыш хәрәкәтләрен башлап җибәрәләр. Бу АКШ һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерә, чөнки Россия НАТОның бәйсез дәүләткә каршы агрессиясен гаеп¬ ләп чыга. АКШ тарафыннан Сербиягә каршы көчләп тагылган су¬ гыш нәтиҗәсендә 2 меңгә якын тыныч халык һәлак була. Уран эчлекле бомбалар кулланудан 500 меңләп кеше радиа¬ ция зарары ала. 2,5 млн кеше тормыш өчен кирәкле шарт¬ лардан (торактан, эчәргә яраклы судан һ.б.) мәхрүм ителә. ЮСР икътисады 100 млрд доллардан күбрәк зыян күрә, бу аны 5—7 елга артка чигерә. Сербиядә президент постына демократик оппозиция кан¬ дидаты Воислав Коштуницаны яклап массачыл чыгышлар¬
§ 36. Көнчыгыш Европада демократик революцияләр 317 дан соң Слободан Милошевич режимы юкка чыга. Сербия һәм Черногория арасындагы каршылыклар кискенләшә. 2006 елда Черногория хакимияте тарафыннан уздырылган ре¬ ферендум нәтиж,әләре буенча, ул бәйсез дәүләт дип таныла. Югославиянең таркалуы Косово (2008) 2008 елда Сербиянең Косово крае НАТО гаскәрләре тара¬ фыннан басып алына. Һәм ул берьяклы тәртиптә бәйсезлек игълан итә. БМО позициясенә каршы килеп, Америка Кушма Штатлары һәм аларның кайбер союздашлары үзен үзе игълан иткән дәүләтне таныйлар. Шуның белән чиктән тыш кур¬ кыныч прецедент килеп чыга. Күп илләрдәге сепаратистлар үзләрен, БМО Уставына каршы килеп, халыкара яклауга исәп тотарга хаклы дип саный башлыйлар. Сораулар һәм биремнәр 1 Ни өчен 1980 елларда Көнчыгыш Европа илләре тирән социаль-икътисади кризис чорына килеп керә? 2 ИЯСның нәтиҗәсез эшчәнлеге сәбәпләрен сез нәрсәдә күрәсез? 3 СССРда башланып киткән үзгәртеп кору Көнчыгыш Ев¬ ропадагы хәлләр торышына нинди йогынты ясый?
318 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре 4 Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Көнчыгыш Европа илләре сайлаучылары 1980 еллар ахырында реформалашкан коммунистлар партияләрен яклаудан баш тарталар? Алар үзләренә халыкның ышанычын ничек кире кайтаралар? 5 Сугыштан соңгы чорда Югославия үсешендәге сәяси, икъ¬ тисади һәм милли-дини үзенчәлекләр нидән гыйбарәт? 6 Ни өчен Югославия кораллы конфликтлар мәйданына әйләнә? Аларның нәтиҗәләре нинди була? НАТО илләре, Россия аларда нинди роль уйный? Җавабыгызда матбу¬ гат, Интернет материалларын файдаланыгыз. § 37 Дөнья бергәлегендә БДБ дәүләтләре 1991 елның 8 декабрендә Беловежская Пущада (Бе¬ ларусь) Россия, Украина һәм Беларусь президентлары СССРны тарату һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) төзелү турындагы килешүгә кул куйдылар. Аңа элеккеге СССР республикалары (Балтыйк буе дәүләтләре—Литва, Латвия һәм Эстония, шулай ук БДБ га 1993 елда кергән Грузиядән тыш) керде. Суверенлык алган яңа дәүләтләр БМОга кабул ителде. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең үсеше Баштарак БДБ илләре хөкүмәтләре интеграция процессла¬ рының бик тиз үсеп китүенә, советтан соңгы киңлекләрдә (постсоветское пространство), ягъни элекке СССР террито¬ риясендә (Балтыйк буе илләреннән кала) икътисади һәм обо¬ рона бердәмлеген саклап калуга өметләнделәр. Ләкин бу ба¬ рып чыкмады. 1992 елда Россия, Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан (соңрак аларга Беларусь, Грузия һәм Азәрбайҗан да кушыла) Ташкентта Коллектив куркы¬ нычсызлык турында шартнамәгә кул куялар. БДБның баш¬ ка әгъзалары — Украина, Молдова һәм Төркмәнстан әлеге шартнамәгә катнашудан баш тарталар. Соңрак аннан Үзбәкстан, Грузия һәм Азәрбайҗан да чыга. Нәтиҗәдә бердәм СССРдан мирас булып калган чикләрне легаль булмаган иммиграциядән һәм контрабандадан саклау системасы таркала.
§37. Дөнья бергәлегендә БДБ дәүләтләре 319 Тора-бара Бердәмлектә икътисади һәм хәрби-сәяси инте¬ грация юлыннан Россия белән бергә барырга әзер дәүләтләр төркеме аерылып чыга. 1996 елда Россия, Беларусь һәм Ка- закъстан Икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә интеграцияне тирәнәйтү турында шартнамә төзиләр. Соңрак аңа Кыр¬ гызстан да кушыла. 1997 елда Беларусь һәм Россия берлеге турында, ә 1999 елда Союздаш дәүләт төзү турында шарт¬ намәгә кул куела, 2000 елда Казакъстан, Россия, Беларусь, Кыргызстан һәм Таҗикстан Астана шәһәрендә (Казакъстан башкаласы) Евразия икътисади бергәлеге (ЕврАзИБ, рус. ЕврАзЭС) төзү турында шартнамәгә кул куялар. 2002 елда Коллектив куркынычсызлык турында шартнамә оешмасы (ККШО.рус. ОДКБ) булдыралар. Аның Россия, Әрмән- стан, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан тара¬ фыннан ратификацияләнгән уставы 2003 елда үз көченә керә. БДБ кысаларында интеграция Шулай итеп, советтан соңгы киңлектә барлыкка килгән суверен дәүләтләрнең күпчелеге төрле шартнамә һәм киле¬ шүләрдә катнашалар. Аларның күбесе үтәлми, өлешчә генә гамәлгә ашырыла яки даими рәвештә яңадан каралып тора. Мондый хәл БДБ илләренең эчке үсеше үзенчәлекләре белән бәйләнгән. СССРның элекке бердәм икътисадын һәм оборона систе¬ масын мирас итеп алган дәүләтләрнең тыгыз берлеген саклау уртак мәнфәгатьләргә җавап бирер иде дә кебек. Әмма чын¬ лыкта 1990 елларда аларның әле күптән түгел генә ирешелгән
320 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре үз суверенитетларын ныгыту төп бурычка әверелә. Россия белән хезмәттәшлектә БДБ илләренең кайбер лидерлары мил¬ ли бәйсезлекләренә куркыныч күрәләр. Россия Федерациясе аларга, аның белән тигез хокуклы мөнәсәбәтләргә исәп тоту өчен, артык эре дәүләт булып күренә. Нәтиҗәдә, БДБ кысала¬ рында хезмәттәшлекне үстерү турында килешүләргә кул кую белән бергә, анда катнашучыларның күбесе Бердәмлектән тыш та союздашлар һәм партнерлар эзлиләр. 1997 елда Грузия, Украина, Азәрбайҗан һәм Молдова вәкилләре ГУAM (илләрнең беренче хәрефләре буенча) бер¬ леге төзиләр. Алар EC һәм НАТО белән якынаю бурычын куялар. 1997 елда Украина НАТО белән аерым мөнәсәбәтләр турында Хартиягә кул куя. Аның территориясендә Төньяк Атлантика альянсының хәрби өйрәнүләре уздырыла башлый. 2003 елда Украина АКШның Гыйракка каршы сугыш опе¬ рациясен яклап чыга һәм анда үз гаскәрләре контингентын җибәрә. Молдова—Румыния белән, Азәрбайҗан Төркия белән тыгыз бәйләнешкә керә. БДБ илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүдә совет мөл¬ кәтен бүлешү буенча каршылыклар шулай ук кыенлыклар тудыра. Кайбер бәхәсле мәсьәләләр дипломатик юл белән җайга салына. Мәсәлән, СССР таркалганнан соң, Беларусь, Казакъстан һәм Украина территорияләрендә массакүләм юк итү кораллары кала. Россия һәм АКШ белән килешенеп, бу илләр аны Россиягә чыгаралар, шул рәвешчә атом-төш корал¬ сыз ил булалар. Россия-Украина мөнәсәбәтләрендәге бәхәсле мәсьәләләр дә тыныч юл белән хәл ителә. Аларны Кара диңгез флоты һәм аның базаларын бүлүдәге кыенлыклар китереп чыгара. Вазгыять Кырым ярымутравында хәлнең киеренкерәк булуы белән дә кат¬ лаулана. Андагы халыкның шактый өлеше Кырымның Украинадан аерылуын таләп итә. Россия Кырымга карата дәгъва белдерми, ләкин ярымутрауда Хәрби-диңгез фло¬ ты базаларын саклап калырга тырыша. Кара диңгез флоты буенча килешүләргә 1997 елда гына кул куела, алар Рос¬ сия һәм Украинаның хәрби-диңгез базаларыннан уртак файдалану принцибын беркетә. Шул ук вакытта бу илләр
§37. Дөнья бергәлегендә БДБ дәүләтләре 321 арасында Дуслык, хезмәттәшлек һәм партнёрлык турында шартнамә төзелә. Шартнамә якларның бер-берсенә тер¬ риториаль дәгъвалары булмавын беркетә, шуның белән Кырым проблемасын хәл итә. 2003 елда дәүләт чиге ту¬ рында Россия-Украина шартнамәсенә кул куела, ул чикнең коры җир буенча узу линиясен билгели. Сөйләшүләр юлы белән Каспий диңгезе акваториясен аның янәшәсендәге илләр арасында бүлешү турындагы мәсьәләне өлешчә хәл итәргә мөмкин була. БДБда кораллы конфликтлар Әле СССР яшәгән чорда ук Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында Азәрбайҗан составындагы Таулы Карабах ав¬ тономияле өлкәсе өчен милләтара конфликт килеп чыга. Аның халкының 74% ын әрмәннәр тәшкил итә. Аларның тигез хокуклы булмаулары турындагы шикаятьләре карал¬ маганга, 1988 елда Карабахта референдум үткәрелә. Анда катнашучыларның күбесе бу өлкәне Әрмәнстанга кушуны яклап чыга. Азәрбайҗан белән мөнәсәбәтләр дә бик нык кискенләшә, ике республика шәһәрләрендә погромнар башла¬ на. Әрмәннәр — Азәрбайҗаннан, азәрбайҗаннар Әрмәнстаннан качып китәләр. Совет армиясенең тыгылуы хәлне тагын да катлауландыра гына. 1991 елда Таулы Карабах бәйсезлек игъ¬ лан итә һәм, Әрмәнстан ярдәменә таянып, сугышчан армия оештыра. 1992—1994 елларда тулы масштаблы сугыш хә¬ рәкәтләре җәелеп китә, алар нәтиҗәсендә әрмән һәм карабах гаскәрләре Азәрбайҗан территориясенең бер өлешен биләп алалар. 1993 елда Европада куркынычсызлык һәм хезмәт¬ тәшлек оешмасы (ЕКХО, рус. ОБСЕ) арадашлыгында конф¬ ликтны тыныч юл белән җайга салу турында сөйләшүләр бара. 1994 елның маенда утны туктату турында беркетмәгә кул куела. Әмма проблема ахыргача хәл ителми. ЕКХОның пози¬ циясе Азәрбайҗанның территориаль бөтенлеген саклау зарур¬ лыгыннан һәм бер үк вакытта, Карабахтагы әрмән халкының хокукларын яклауны гарантияләүдән гыйбарәт була. Ләкин Карабах, халыкара бергәлек тарафыннан танылмавына кара¬ мастан, хәзерге көнгә кадәр үзен бәйсез дип саный. Әрмәнстан чикләрен Азәрбайҗан һәм аңа дустанә Төркия ягыннан бло¬ кадалау дәвам итә.
322 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДВ дәүләтләре Советтан соңгы киңлектә барлыкка килеп, хәзергәчә кис¬ кенлеген саклаган икенче конфликт Молдованың көнчыгыш өлеше—Днестр буе белән бәйле. Анда яшәүчеләрнең күпче¬ леген руслар һәм украиннар тәшкил итә. Молдовада хаки¬ мияткә килгән милләтчел көчләр илнең дәүләт теле итеп румын телен игълан иттеләр һәм Румыния белән берләшүгә юнәлеш алдылар. 1990 елда Днестр буенда моңа җавап итеп Днестр буе Молдавия Республикасы оеша. Баштарак әлеге республиканың Молдова кысаларында федератив стату¬ сын тану таләбе куела. Аннары, 1991 елда, Днестр буеның бэйсезлеге турында игълан ителә. Нәтиҗәдә Молдовада да, Днестр буенда да үз хәрби форми- рованиеләре төзелә башлый. 1992 елда алар арасында сугыш хәрәкәтләре кабынып китә. Днестр буе территориясендәге Россия гаскәрләренең катнашуы гына аларны туктатырга мөмкинлек бирә. 1997 елда Россия һәм Украина арадашчы¬ лыгында Молдованы Днестр буе халкы мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә тиешле бердәм дәүләт дип тану турында килешүгә кул куела. Әмма үзен үзе игълан иткән республика үзен бәйсез дип саный. Шулай ук күпмилләтле дәүләт булган Грузия территория¬ сендә чиктән тыш катлаулы хәл туды. 1931 елга кадәр Абха¬ зия— СССР составындагы союздаш республика, ә аннары Гру¬ зия составындагы автономияле республика булды. 1990 елда Абхазия үзенең суверенитеты турында белдерде. Аның территориясендә 1991 елдан кораллы бәрелешләр башланды. 1994 елда Абхазиягә БДБның тынычлык саклаучы көчләре керде. Конфликт зонасына БМО күзәтчеләре килде. Сугыш хәрәкәтләре туктатылды, әмма конфликтны сәяси җайга са¬ луга хәзергәчә ирешеп булмый. Абхазия элеккечә халыкара бергәлек тарафыннан танылмаган дәүләт булып кала бирә. Грузия аның статусыннан риза түгел. Грузия составындагы автономияле республика — Көньяк Осетия 1990 елда шулай ук үзен союздаш республика итеп үзгәртү турында таләп белән чыкты. Бу — Грузиядә хаки¬ мияткә «Грузия грузиннар өчен» дигән лозунг ташлап, автоно¬ мияләрне бетерү турында игълан иткән 3. К. Гамсахурдия җитәкчелегендәге милләтчел хөкүмәт килүгә җавап булды.
§37. Дөнья бергәлегендә БДБ дәүләтләре 323 Көньяк Осетия турындагы мәсьәлә шулай ук әлегәчә хәл ителмәгән. 1995 елда ЕКХО таләбе буенча аның автономия¬ ле статусы торгызыла. Сугыш хәрәкәтләре туктатыла, әмма Көньяк Осетия үзенең суверенитетын тануны таләп итә. БДБның Урта Азия дәүләтләрендә, аеруча Таҗикстанда, зур кыенлыклар килеп туа. Биредә 1992 елда кланнар ара¬ сындагы һәм дини каршылыклар аркасында канкойгыч граж¬ даннар сугышы кабынып китә. Таҗикстанны исламлаштыру тарафдарларына Әфганстанның дини фанатиклары ярдәм итә. Мөселман экстремистлары БДБның башка Урта Азия илләре территорияләренә дә үтеп керәләр. БДБның башлыча Россия гаскәрләреннән торган тыныч¬ лык саклаучы көчләре ярдәмендә сугыш хәрәкәтләре тукта¬ тыла. 1997 елда Таж,икстан президенты Э. Ш. Рахмонов һәм оппозиция лидерлары арасында Россия арадашчылыгында Тынычлык һәм милли татулык урнаштыру турында ки¬ лешү төзелә. Оппозиция хөкүмәттәге урыннарның өчтән бере чамасын ала, аның кораллы формированиеләре дәүләт көч структуралары составына керә. 2000 елда тынычлык саклау¬ чы көчләрнең зур өлеше Таҗикстан территориясеннән китә. Россия гаскәрләре бары Тажцкстан-Эфганстан чиген саклау өчен генә калдырыла. БДБ илләренең сәяси һәм социаль-икътисади үсеше Суверенитет алгач, БДБ дәүләтләре икътисади һәм сәяси тор¬ мышта үзгәртеп корулар юлына басалар. Бәйсезлек алу вакытына бердәмлек илләренең күбесендә либераль-демократик партияләр һәм хәрәкәтләр яшәп килә. Алар Көнбатышның ярдәменә таяна, аларга интеллигенциянең һәм яшьләрнең бер өлеше теләктәшлек итә. Коммунистлар да билгеле бер йогынты көчләрен саклый. СССР таралгач та, үз хакимиятен югалтмаган элеккеге совет бюрократиясе ж,итди көч булып кала бирә. БДБ дәүләтләренең тарихи, милли, мәдәни һәм дини тради¬ цияләрендәге төрлелек аларның социаль-икътисади һәм сәяси үсешенә зур йогынты ясый.
324 И нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре Беларусьта 1990 елда Суверенитет турында декларация кабул ителгәннән соң, хакимияткә Көнбатыш белән якынаюга юнәлеш тарафдарлары килә. Әмма Россия белән икътисади багланышларның йомшаруы илдәге хәлгә тискәре йогын¬ ты ясый. ТЭП җитештерү 12 % ка түбән төшә, инфляция үсә. 1994 елда Югары совет рәисе С.С. Шушкевич отставка¬ га китә. Шул ук елда Беларусьта тарихта беренче тапкыр президент сайлаулары үтә, анда Россия белән якынаю яклы А. Г. Лукашенко җиңү яулый. БДБ илләренең күбесеннән аермалы буларак, Беларусьта эре масштаблы хосусыйлаштыру уздырылмый. Икътисадта дәүләтнең әйдәүче роле хәзергәчә саклана. Ул сәнәгать җитештерүенең 2/3 өлеше чамасын контрольдә тота. Беларусьта «көчле дәүләт» концепциясе,базар мөнәсәбәтләре өстеннән контроль үзен аклый. Икътисадта тотрыклы үсеш күзәтелә, халыкның тормыш дәрәҗәсе БДБда иң югары булуга ирешелә, эшсезлек кискен кими. Бу —президент А.Г. Лукашенкога зур популярлык китерә. 2004 елдагы рефе¬ рендумда күпчелек сайлаучылар президентның хакимияттә булу вакытын ике срок белән чикләмәү турындагы тәкъдимен хуплый. Шул ук вакытта оппозиция тарафдарлары, шулай ук Көнбатышның хокук саклау оешмалары Лукашенко режимы демократик түгел, кеше хокукларын боза дип саныйлар. Украинада көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш өлкәләрнең үсеш дәрәҗәсе һәм характерындагы аерымлыклар җитди про¬ блемага әйләнә. Көнбатыштагы, күбесенчә аграр өлкәләрдә униат Чиркәве өстенлек итә. Сәнәгать нык үскән көнчыгыш һәм көньяк районнарда, нигездә, рус телендә сөйләшәләр һәм православие динен тоталар. Ил президенты, элеккеге Укра¬ ина Компартиясе УКның беренче секретаре Л.М. Кравчук илнең көнчыгыш һәм көньяк өлкәләрен украинлаштыру (ягъни җәмгыять тормышыннан рус телен кысрыклап чыга¬ ру) сәясәтен үткәрә. Бу күп кенә гражданнарда ризасызлык тудыра. 1994 елда балансланганрак юнәлеш тотарга омтылган Л. Д. Кучма президент була. Ләкин реформаларның төгәл һәм бербөтен программасы барып чыкмый, аларның күбесе прези¬ дент яклылар да, оппозиция дә (коммунистлар, социалистлар,
§37. Дөнья бергәлегендә БДБ дәүләтләре 325 милләтчеләр) ныклы күпчелеккә ирешә алмаган парламент тарафыннан туктатыла. Күп санлы коррупция, дәүләт милкен урлау фактлары массакүләм мәгълүмат чаралары аркасында киң җәмәгатьчелеккә билгеле була һәм җәмгыятьтә ризасыз¬ лыкны арттыра. Тормыш дәрәҗәсе төшә. 2004 елгы президент сайлаулары әлеге постка кандидат¬ ларның берсе — В. А. Ющенко тарафдарларының массакүләм митинглары һәм демонстрацияләре белән үрелеп бара. Алар Киев мәйданнарында палатка шәһәрчекләре коралар һәм хөкүмәт учреждениеләрен камап алалар. Украинадагы ва¬ кыйгаларны Кызгылт-сары революция дип йөртә башлыйлар. Нәтиҗәдә либераль юнәлеш, ЕС һәм НАТО белән тыгыз якы¬ наю тарафдары В. А. Ющенко җиңеп чыга. Әмма 2006 елдагы парламент сайлаулары «кызгылт-сары» сәяси көчләргә уңыш китерми. Бу эчке сәяси хәлнең киеренкеләнүенә китерә. 2007 елдагы вакытыннан алда сайлаулар «кызгылт-сары» көчләргә Ю. В. Тимошенко җитәкчелегендәге хөкүмәт оеш¬ тырырга мөмкинлек тудыра. Илнең хәзерге сәясәтенең иң кискен мәсьәләләре НАТОга керү планнары һәм украинлаш¬ тыруга юнәлтелгән курсны дәвам итү белән бәйләнгән. Молдова да зур кыенлыклар кичерә. М. И. Снегур прези¬ дентлык иткәндә (1991—1996 елларда хакимияттә була) рес¬ публикада рус телендә сөйләшүче халыкка (гражданнарның өчтән бер өлешеннән артыгы) карата дискриминацияләү сәясәте үткәрелә. Әлеге курс илдә канәгатьсезлек тудыра. Икътисади хәлнең начарлануы 2001 елгы парламент сай¬ лауларында коммунистларның җиңүенә китерә. Компартия лидеры В. Н. Воронин президент була, ләкин илдәге хәлләр тамырдан үзгәрми. БДБның Урта Азия республикаларында (Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан) хаки¬ мият һәм идарә аппараты зур йогынтыга ия була. Либераль- демократик оппозиция көчле булмый. Тотрыклылыкка чит илләрдән ярдәм алучы радикаль ислам җәмгыятьләре кур¬ кыныч тудыра. Мондый шартларда хакимият КПСС сафла¬ рыннан чыккан, ләкин коммунистик идеология белән араны өзүләре турында белдергән лидерларга күчә.
326 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре Казакъстанда 1990 елда элеккеге компартиянең бе¬ ренче секретаре Н.А. Назарбаев республика башлыгы була, аның вәкаләтләре срогы берничә тапкыр озайты¬ ла. 1990 елда Төркмәнстан башлыгы итеп С.А. Ниязов (шулай ук элек компартиянең беренче секретаре булган) сайлана (2006 елда вафат). Соңыннан ул гомерлек прези¬ дент дип игълан ителә. Кыргызстанны 1991 елдан—элек бу республиканың Фәннәр академиясе башында торган А.А. Акаев җитәкли. Таҗикстанда элекке Югары совет рәисе Э.Ш. Рахмонов президент була. Үзбәкстанда су¬ верен дәүләт президенты постын элекке компартиянең беренче секретаре И.А. Кәримов били. БДБ илләренең социаль-икътисади үсеше 5 S Халык саны (млн кеше, 2002 ел) 2005 елда сәнәгать җитештерүе (1990 елга ка¬ рата % ларда) Эшсезлек: рәсми мәгъ¬ лүматлар / ХХО (МОТ) экспертла¬ ры бәясе (%лар- да, 2005-2006 еллар) Уртача айлык хезмәт хакы (АКШ долларла¬ рында, 2005 ел) Азәрбайҗан 8,2 57 7,7 140 Әрмәнстан 3,2 85 10,5 115 Беларусь 9,899 155 1,5 261 Г рузия 4,9 36 13,8 50 Казакъстан 14,863 93 7,1 260 Кыргызстан 5,012 42 3,5/9 60 Молдова 4,2 64 (Днестр буеннан тыш) 5,4* 121 Россия 145,537 74 6,1 393 Таҗикстан 6,4638 73 2,3/25 28 Төркмәнстан 5,3 кә якын Мәгълүмат юк, бәяләү—якын¬ ча 80 5—8/25 40 Үзбәкстан 25,1 177 0,6/20 60 Украина 48,4 99 6,4 220 Эшкә сәләтле халыкның 22 % ы чит илләрдә яши.
§37. Дөнья бергәлегендә БДБ дәүләтләре 327 Хәрби яктан БДБның күпчелек Урта Азия республика¬ ларының прагматик җитәкчеләре Россия белән тыгыз хезмәт¬ тәшлек идеясен яклап чыгалар, аның йөзендә ислам экс¬ тремизмыннан яклау күрәләр. Икътисади реформалар анда акрын бара. Табигый ресурсларны эшкәртүгә чит ил ка¬ питалын җәлеп итү һәм уртак предприятиеләр төзү буен¬ ча шактый тырышлык куела. Алар бары Казакъстан белән Үзбәкстанда гына кайбер уңышларга китерә, ә Казакъстан исә БДБ илләре арасында иң динамик үсешле ил буларак таныла. Бердәмлекнең башка Урта Азия дәүләтләрендә тор¬ мыш дәрәҗәсе Беларусь һәм Россиядәгегә караганда түбәнрәк була, эшсезлек арта. Әлеге дәүләтләрдән Россиягә, ә аның аша Көнбатыш Европа дәүләтләренә дә, иммиграция (шул исәптән легаль булмаганы да) үсә. Тормыш дәрәҗәсе төшү һәм эшсезлек сәяси тотрыксызлык чыганагына әйләнә. 2005 елның мартында Кыргызстан президенты А.А. Акаев бәреп төшерелә. Чираттагы парламент сайлауларыннан соң илнең ач һәм хәерче Көньягыннан башкалага килгән халык президент сараен җимерә. Акаев көч кулланырга батырчылык итми һәм хакимияттән баш тарта. Журналистлар бу вакый¬ галарны «Тюльпаннар революциясе» дип атый. Криминаль бизнес зур проблема булып тора. Әфганстаннан һәм БДБның Урта Азия илләреннән Россиягә, Украинага һәм Беларуська наркотиклар кертелә. Наркомафия белән көрәш Россия һәм Урта Азия дәүләтләре хөкүмәтләре тарафыннан милли иминлекне тәэмин итүдә мөһим бурыч буларак карала. Кавказ арты дәүләтләрендә үсеш юлын сайлау иң кискен проблемаларның берсе була. Әрмэнстанда хакимияткә баштан ук либераль көчләр килә, әмма Таулы Карабах өчен Азәрбайҗан белән сугыш шартларында һәм икътисади блокада аркасында, алар уздыр¬ ган реформалар теләгән нәтиҗәне бирми. Азәрбайҗанда элеккеге Компартия ҮК секретаре А.Н. Мо- талипов беренче президент була. Әрмәнстан белән сугышта җиңелгәннән соң, аны либераль-демократик оппозиция ли¬ деры А.А. Эльчибей алыштыра. 1993 елда базар реформала¬ ры уздырырга маташулар барып чыкмый, һәм ул переворот нәтиҗәсендә бәреп төшерелә. Илдә җитәкчелекне шулай ук
328 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре элеккеге ҮКның беренче секретаре Г. А. Алиев үз кулына ала. 2004 елда Г.А. Алиевны дәвамчысы — улы И.Г. Алиев алыштыра. 1991 елда Грузиядә хакимияткә язучы, либераль-демо- кратик көчләр лидеры 3. К. Гамсахурдия килә. Ул башлаган үзгәртеп корулар җәмгыятьтә теләктәшлек тапмый. Илдә хәрби борылыш була. Гамсахурдиянең үз хакимиятен сак¬ лап калырга омтылуы гражданнар сугышына китерә, 1993 елда ул һәлак була. Президент булып Э. А. Шеварднадзе килә (Грузия Компартиясе ҮКның элеккеге беренче секретаре һәм СССРның тышкы эшләр министры). Ләкин ул милләтара про¬ блемаларны хәл итүне һәм реформалар үткәрүне тормышка ашыра алмый. 5,4 млн кеше яшәгән илдә эшсезлек 1 млн га җитә, шәһәрләрне электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр башлана. 2004 елда Грузиядә яшьләр һәм интел¬ лигенция хуплаган кан коюсыз переворот була. Ул Розалар революциясе дип атала. Хакимияткә либераль карашта тору¬ чы илнең яңа президенты итеп сайланган М. Н. Саакашвили килә. Ул үз илен НАТОга кертүгә юнәлеш ала. Оппозициянең көчле чыгышларыннан һәм ил җитәкчелеген коррупциядә гаепләүләрдән соң, ул отставкага китә. Ләкин 2008 елның гыйнварында вакытыннан алда узган президент сайлауларын¬ да җиңеп, Саакашвили үз вәкаләтләрен раслый. 2004—2005 елларда гражданнарның хакимиятләргә каршы чыгышлары төсле революцияләр дип исемләнә. Киев урамна¬ рындагы митингта катнашучыларның кызгылт-сары шарфлары һәм флаглары, Грузиядә демонстрациядә катнашучылар кулын¬ дагы кызыл розалар, Кыргызстандагы тюльпаннар үзгәрешләр рухын символлаштыралар. «Төсле революцияләр»нең төп сәбәбе — кешеләрнең дәүләт эшләре торышыннан ризасызлы¬ гы. Болар,—барыннан да бигрәк, эшсезлек, милләтара низаглар, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы, коррупциянең күрелмәгән масштабларга җитүе, хөкүмәтләрнең реформаларны үткәрүдәге сүлпәнлеге. Тышкы фактор аерым роль уйный. Чит илләрдән, нигездә АКШтан, әлеге революцияләрне финанслау өчен, 150 млн долларга якын акча килә. БДБ илләрендә барган үзгәрешләрнең характеры һәм юнәлеше туры килми. Бу алар арасында хезмәттәшлекне үсте-
§ 37. Дөнья бергәлегендә БДБ дәүләтләре 329 рүдә өстәмә проблемалар китереп чыгара. Әлеге дәүләтләрдә «катып калган» конфликтлар массасы исә советтан соңгы киңлекне тотрыксыз итә. БДБ һәм Балтыйк буе илләренең кайберләрендә хакимият¬ ләрнең русларга һәм рус телендә сөйләшүче гражданнарга карата тискәре мөнәсәбәте Россиядә борчу тудыра. Соңгы унъеллыкта аларның күбесе Россия Федерациясенә даими яшәргә күчеп килергә мәж,бүр була. 1 2 3 4 5 Сораулар һәм биремнәр БДБ илләре арасында нинди килешүләр төзелә? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу илләр барысы да әлеге ки¬ лешүләрдә катнашмыйлар? БДБ территориясендә нинди конфликтлар килеп чыга? Аларны җайга салуда СССР нинди роль уйный? Әлеге «кайнар нокталар»ны картада билгеләгез. Дәреслек материалларын, агымдагы матбугат һәм Интер¬ нет мәгълүматларын файдаланып, аерым БДБ илләренең сәяси һәм икътисади үсеш үзенчәлекләре турында чы¬ гыш әзерләгез. Сез ничек уйлыйсыз, БДБ дәүләтләре белән үзара мөнә¬ сәбәтләрдәге кыенлыкларның сәбәпләре нәрсәдә? БДБ илләрендә «төсле революцияләр»нең сәбәбе нәр¬ сәдә? Ничек уйлыйсыз, алар кешеләрнең өметен аклый алганмы? Җавабыгызда матбугат һәм Интернет мате¬ риалларын файдаланыгыз. 6 Советтан соңгы киңлектәге интеграция процессларын дөньяның башка регионнарындагы шуңа охшаш процесс¬ лар белән чагыштырыгыз. Сез ничек уйлыйсыз, алар арасында аерымлыкларның сәбәпләре нәрсәдә?
12 нче бүлек АЗИЯ, АФРИКА ҺӘМ ЛАТИН АМЕРИКАСЫ ИЛЛӘРЕ: МОДЕРНИЗАЦИЯ ПРОБЛЕМАЛАРЫ Җитди үзгәлекләргә карамастан, Көньяк илләр¬ нең—Азия, Африка һәм Латин Америкасындагы күпчелек дәүләтләрнең сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә уртаклыклар күп. Аларның барысы да диярлек икътисади артталык, фәкыйрьлек, хәерчелек кичерә, халыкларының зур өлеше минималь яшәү уңайлыкларыннан да мәхрүм була. Модернизация, конкурентлык сәләтенә ия, алдын¬ гы технологияләр кулланучы икътисад төзү проблемала¬ ры бөтен кискенлеге белән куела. Колониализмнан азат ителү һәм үсеш юлын сайлау Икенче бөтендөнья сугышы колониаль һәм бәйле ил¬ ләр тормышына зур үзгәрешләр китерә. Африкадагы Италия югалткан биләмәләр—Эфиопия, Сомали, Эри¬ трея, Ливия бәйсез дәүләтләргә әвереләләр. Сугыш ел¬ ларында күп кенә колонияләр, бигрәк тә Азия-Тын океан регионында,— Һинд-Кытай, Бирма, Малайа, Филиппин һәм Индонезия—Япония тарафыннан яулап алына. Ул ике яклы сәясәт алып бара. Японнар җирле хакимият ор¬ ганнары төзиләр. Аларга «Азия азиатлар өчен» лозунгы¬ на иярергә әзер булган азатлык хәрәкәте лидерлары да керә. Ләкин азат ителгән саналган территорияләрнең ре¬ сурсларын рәхимсез рәвештә файдалану иллюзияләрне бик тиз юкка чыгара. Оккупантларга каршы кораллы көрәш башлана. Милли үзаң һәм бәйсез үсешкә омты¬ лыш ныгый. Колониаль империяләрнең җимерелүе Япония җиңелгәннән соң, европалылар үзләренең элеккеге колонияләренә кайталар һәм анда үз хәрби формированиеләре булган милли хөкүмәтләргә юлыгалар. «Җирле халык» за¬ манча коралланган була, алар СССР һәм соңрак Кытайның
§ 38. Колониализмнан азат ителү һәм үсеш юлын сайлау 331 ярдәменә таяна алалар. Өстәвенә, БМО төзелеп, халыкларның үз язмышларын мөстәкыйль сайлау хокукын таныганнан соң, колониаль һәм бәйле илләр үз азатлыклары өчен көрәшүне законлы дип саныйлар. Сугыш нәтиҗәсендә Европадагы күпчелек колониаль державаларның икътисады җимерелә. Аларның кораллы көчләре какшый. Югалткан колонияләрне кайтару өчен киң колачлы сугышлар алып барган очракта, социаль-икътисади вазгыять тагын да начарланырга, хөкүмәтләрнең милита¬ ристик сәясәтенә каршы массачыл протестлар башланырга мөмкин була. Болар барысы да метрополияләрне сыгылмалы курс уздыруга этәрә. Күп кенә колонияләр бәйсезлеккә тыныч юл белән ирешәләр. Мәсәлән, Бөекбритания, Һиндстанда азат¬ лык хәрәкәте күтәрелеше белән очрашкач, дөньядагы иң күп халык яшәгән илләрнең берсендә сугыш башлар¬ га батырчылык итми. 1947 елда Британия парламенты Һиндстанга бәйсезлек бирү турындагы законны хуплый. Шул ук вакытта Бирманың, ә 1948 елда Цейлонның бәйсезлеге таныла. 1946 елда АКШ Филиппинда хаки¬ миятне милли хөкүмәткә тапшыра. Башка колонияләрне исә, стратегик урыннары отыш¬ лы һәм табигый ресурсларга бай булулары аркасында, метрополияләр ничек кенә булса да үз кулларында сак¬ лап калырга тырышалар. 1945—1949 елларда Голландия, Англия һәм АКШ ярдәменә таянып, Индонезиядә коло¬ ниаль сугыш алып бара. 1950 елда бу ил бәйсезлек ала. Малайа 1957 елда гына мөстәкыйльлеккә ирешә. Франция үзенең колониаль империясен аеруча зур үҗәтлек белән сакларга омтыла. Каучук, аккургаш кебек чимал ресурсларына һәм дөгегә бай Вьетнам колони¬ заторлар өчен «алтын базы» була. Япония җиңелгәннән соң, Һинд-Кытай дәүләтләре—Камбоджа, Лаос һәм Вьет¬ нам бәйсезлек игълан итәләр. Франция аны әлеге илләр метрополиянең икътисади һәм хәрби-сәяси йогынты¬ сы даирәсендә калган шартларда танырга әзер булу¬ ын белдерә. Вьетнамның көньягында оешкан хөкүмәт Франциянең тәкъдимнәрен кабул итә. Ләкин Вьетнам
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 332 Демократик Республикасы төзелгән Төньяк аларны кире кага. 1946 елда Франция Төньяк Вьетнамны ба¬ сып алу омтылышы ясый, ләкин аяусыз каршылыкка очрый. Вьетнамның патриотик көчләренә—Кытай һәм СССР, ә Франциягә АКШ ярдәм күрсәтүгә карамастан, 1954 елга бер генә якның да хәлиткеч җиңүгә сәләтле булмавы ачыклана. Француз гаскәрләре берничә тап¬ кыр җиңелгәннән соң, вакытлы солых төзелә. 1954 елда Женевада кул куелган килешүләр нигезендә, Вьетнам 17 параллель буенча ике дәүләткә бүленә. Төньяк Вьет¬ нам социализм төзүгә юнәлеш алуын игълан итә. Көньяк Вьетнам АКШның союздашына әйләнә. Камбоджа һәм Лаосны нейтраль, бәйсез дәүләтләр дип таныйлар. 1954 елда Алжирда француз колонизаторларына кар¬ шы восстание башлана. Бары тик 1962 елда гына сигез еллык сугыштан соң элеккеге колония бәйсез дәүләт була. Француз гаскәрләре Алжир җиреннән 1968 елда гына чыгарып бетерелә. Тарихтагы соңгы —Португалия колониаль империя¬ се Португалиядәге 1974 елгы революциядән соң җиме¬ релә. Аның колонияләре булган Ангола һәм Мозамбик 1975 елда бәйсезлек алалар. Үсеш юлын сайлау проблемасы Колониаль һәм бәйле илләрнең азатлык өчен көрәшен җи¬ тәкләгән лидерлар тиз арада икътисади артталыкны бетерергә омтылалар. Ләкин Азия һәм Африка илләренең күпчелеге бик авыр хәл ителә торган проблемалар белән очраша. Аларның икътисады начар үскән була һәм чимал чыгаруга йөз тота. Аз санлы сәнәгать үзәкләре Европа белгечләренең аларга техник хезмәт күрсәтүенә бәйле була. Бәйсезлек алу еш кына икътисади хәлнең начарлануына китерә. Яңа дәүләтләрнең күбесе чит илләрдән капитал һәм технологияләр җәлеп итүгә мохтаҗлык кичерә. Болар барысы да үсеш юлын сайлауга йогынты ясый. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка кил¬ гән күп кенә дәүләтләрдә, бигрәк тә Африка террито¬ риясендә, капитализмга кадәрге мөнәсәбәтләр өстенлек
§ 38. Колониализмнан азат ителү һәм үсеш юлын сайлау 333 итә. Халыкның зур күпчелеге авыл хуҗалыгында мәш¬ гуль була (мәсәлән, Эфиопиядә 1960 елда —93 %, 1990 елда—86 %). Хезмәт җитештерүчәнлеге чиктән тыш түбән күрсәткечләрдә тирбәлә, җир эшкәртү күп гасырлар элек ничек булса, шулай кала. 1970 елларда Африка илләрендә авыл хуҗалыгында эшләгән һәр мең кешегә уртача алганда 2—3 трактор туры килә. Бу алга киткән илләрдәгегә караганда 150—200 тапкыр кимрәк. Натураль хуҗалык өстенлек итә, ягъни игенчеләр, ярым ач яшәп, үз продукцияләрен үзләре кулланалар, аларның сатуга җитештерү өчен бернинди мөмкинлекләре дә булмый. Халык саны бик тиз үсә. Квалификация дәрәҗәсе, хезмәт тәҗрибәсе буенча сәнәгатьтә файдаланырлык ре¬ сурслар чикле була. Хәтта батракларны һәм эшчеләрне кертеп исәпләгәндә дә барлык ялланып эшләүчеләрнең чагыштырмача өлеше 1 % тан (Буркина-Фасо) 20 % ка кадәр (1960 еллар башында Пакистан) тәшкил итә. Төп колониаль держава булган Англия үзенең элекке¬ ге биләмәләре базарларына күзәтчелекне сакларга омтыла. Әлеге биләмәләр, бәйсезлек алу белән беррәттән, Британия Милләтләр бердәмлеге әгъзалары булу мөмкинлегенә дә ия булалар. Анда катнашучыларның барысына да, «ак» доми¬ нионнар (алар да Бердәмлеккә керә) кебек үк, Англия белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдә ташламалар бирелә. Формаль рәвештә Бердәмлек башлыгы булып Бөекбритания монархы санала. Бердәмлекнең тышкы һәм оборона сәясәте ел саен уздырылачак киңәшмәләрдә билгеләнәчәк дип фаразлана. Бердәмлеккә 1,5 млрд тан артык кеше яшәгән 50 дәүләт, шул исәптән Ниндстан, Пакистан, Нигерия кебек зур илләр һ.б. керә. Хәзерге вакытта аларның 16 сы гына Британия ко¬ ролевасын Бердәмлек башлыгы дип таный. Англия белән икъ¬ тисади һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек итсәләр дә, Бердәмлеккә керүче илләрнең күпчелеге мөстәкыйль сәясәт алып бара. Бөекбритания үрнәгендә 1958 елда Франция дә француз президенты ж,итәкчелегендә Франция Бергәлеге төзү турында игълан итә. Бергәлеккә Сенегал, Фил Сөяге Яры, Дагомея,
334 12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары Нигер, Мавритания, Югары Вольта, Конго, Габон, Чад, Мада¬ гаскар һ.б. илләр керә. Аларның территориясендә француз базалары һәм гарнизоннары саклана. Соңрак аерым илләр (Конго, Чад, Мавритания, Габон һ.б.) Бергәлектән чыгалар. Аларның кайберләре белән Франция хезмәттәшлек турында аерым килешүләр төзи. Бәйсезлек алган яшь дәүләтләрне үсеп килүче дәүләтләр дип атый башлыйлар. Элеккеге метрополияләр аларның икътисадына, аның аграр-чимал характерын саклау макса¬ тында, контрольлек итәргә тырышалар. 1960—1970 еллар¬ да андый сәясәт Азия һәм Африканың күп кенә азатлыкка ирешкән илләре лидерларында СССР ярдәменә таянырга ом¬ тылыш тудыра. Советлар Союзы, үзенең дөньяда йогынтысын киңәйтүгә исәп тотып, социалистик ориентация файдасына юнәлеш алуны кайнар хуплый. Советлар Союзы ярдәме белән әлеге дәүләтләрдә социализм төзүгә курс алырга тиешле марк¬ систик партияләр төзелә. Бу курс, җәмгыять белән үзәктән идарә итүне, икътисадны һәм кораллы көчләрне үстерү өчен, чит илләр компанияләренең милкен һәм табигый ресурслар¬ ны национализацияләүне үз эченә ала. Инженерлар, техник¬ лар, табиблар, укытучылар һәм хәрби кадрлар СССР югары уку йортларында әзерләнә. Совет белгечләре азатлык алган илләрдә эшлиләр, мәгариф һәм сәламәтлек саклау система¬ ларын җайга салырга булышалар. Алар сәнәгать объектлары төзиләр һәм милли кораллы көчләрнең сугышчан әзерлеген үстерүгә булышлык итәләр. Төрле чорларда социалистик үсеш юлы белән Мисыр (Берләшкән Гарәп Республикасы), Сүрия, Гыйрак, Көньяк Йәмән, Индонезия, Бирма, Конго, Гана, Гви¬ нея, Ангола, Мозамбик, Эфиопия, Сомали, Алжир, Танзания, Мали һ.б. дәүләтләр лидерлары кызыксынуларын күрсәтәләр. Ләкин тора-бара бу илләр социализмнан баш тарталар. Моның сәбәпләре төрле. Барыннан да элек, СССРның азатлык алган илләрдә за¬ манча сәнәгать төзү өчен финанс мөмкинлекләре җитәрлек булмый. Нәтиҗәдә күпчелек яшь дәүләтләр лидерларының совет сәясәтенә карата күңеле суына. Алдынгы җир эшкәртү технологияләре (ашламалар, тракторлар һәм комбайннар) булмаганга, аны җәмәгать милкенә әверелдерү уңышның
§ 38. Колониализмнан азат ителү һәм үсеш юлын сайлау 335 түбәнәюенә китерә. Халыкның төп массасы — крестьян¬ нар— тормышның традицион тәртибен җимерүгә каршы чыга. Ресурсларның үзәкләштерелгән бүленешен кертү арка¬ сында, аларны югары дәүләт чиновниклары урларга тотына. Азатлык алган илләрнең социалистик ориентациядән йөз чөерүендә АКШ һәм аның союздашларының сәясәте дә зур роль уйный. Алар СССРга дустанә мөнәсәбәттәге режимнарга каршы туктаусыз көрәш алып баралар. Бу көрәштә пропа¬ ганда, кланнар һәм милләтләр арасында низаглар тудыру ке¬ бек алымнар кулланыла. Оппозиция көчләренә юмарт ярдәм күрсәтелә, хәрби конфликтлар китереп чыгарыла. Көньяк илләрендә конфликтлар Бәйсезлек алу һәрвакытта да алга таба каршылыксыз һәм уңышлы үсешкә гарантия бирми. Яңа барлыкка килгән күп кенә дәүләтләрнең чикләре этник һәм дини чикләр белән туры килми. Бу исә күп кенә эчке һәм халыкара конфликтларның сәбәбе булып тора. Ниндстанга бәйсезлек бирелгәннән соң (1947), ул дини як¬ тан күпчелек халкы индуслар булган Ниндстанга һәм башлы¬ ча мөселманнар яшәгән Пакистанга таркала. Миллионнарча кешеләр качакларга әверелә. Бәхәсле чиктәш территорияләр аркасында әлеге илләр арасында берничә тапкыр хәрби кон¬ фликт туа. Якын Көнчыгышта да даими тотрыксызлык учагы бар¬ лыкка килә. 1947 елда БМОның Палестина территориясендә гарәп һәм яһүд дәүләтләрен төзү турындагы карары кабул ителә. Әмма 1949 елда башланган конфликт нәтиҗәсендә Из¬ раиль Палестинаның бөтен территориясен басып ала. Бу исә аның күрше гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрендә киеренке¬ лек китереп чыгара. Әмма 1956,1967 һәм 1973 еллардагы га¬ рәпләр һәм израильлеләр арасындагы сугышлар гарәпләрнең җиңелүе белән тәмамлана. Көньякның күп кенә илләре зур табигый ресурсларга ия булалар. Шул ук вакытта яшь дәүләтләрнең үз җирләрендәге табигый байлыкларны үзләштерү мөмкинлекләре булмый. Алар дөньяның эре державалары арасындагы кискен көрәш аренасына әвереләләр.
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 336 Бельгия Конгосы (Заир) 1960 елда бәйсезлек ала. 1961 елда файдалы казылмаларга бай Катанга про¬ винциясендә сепаратизм (аерылып чыгу) хәрәкәте җәелә. Аңа каршы көрәшү өчен, илгә БМО гаскәрләре кертелә. Гражданнар сугышы барышында Конго азатлык хәрәкәтенең зур абруй казанган лидеры Патрис Лумум¬ ба һәлак була. 1961—1965 елларда илдә унбер тапкыр хөкүмәт алышына. 1965 елда генерал Мобуту (1997 елга кадәр хакимияттә була) диктатурасы урнаштырылганнан соң гына, конфликтка нокта куела. Африка континентының иң күп санлы халкы яшәгән (120 млн чамасы кеше) илдә—Нигериядә—аның нефтькә бай Биафра провинциясендә яшәгән ибо халкы бәйсезлек игълан итә. Бу өчьеллык гражданнар сугышына (1967— 1970) китерә. 1970 елларда Анголада төрле кабилә берләшмәләренә та¬ янучы эре хәрби-сәяси төркемнәр барлыкка килә. Ил Пор¬ тугалиянең колониаль хакимиятеннән азат ителгәннән соң, алар бер-берсенә каршы көрәшә башлыйлар. Аларның берсенә— «Анголаны азат итү өчен халык хәрәкәте»нә (портпуг. МПЛА) — СССР һәм Куба, икенчесенә — «Анголаны тулысынча азат итү өчен милли берлек»кә (портпуг. УНИТА)—АКШ һәм КАР (Көньяк Африка Республикасы) ярдәм итә. 1991 елда Португалия, АКШ һәм СССР арадашчылы¬ гында Анголадагы конфликтны тыныч юл белән җайга салу турында килешүгә ирешелә. 1992 елда илдә ирекле сайлаулар уза. МПЛА 50 % тан артык тавыш җыя, әмма УНИТА сайлауларны законсыз дип белдерә һәм конфликт яңадан башлана. Хәрби конфликтлар барган элеккеге колонияләрдә яллану киң тарала. Корпорацияләрдән, махсус яшерен хезмәтләрдән, курчак юлбашчылардан субсидияләр алган төрле авантюристлар ачыктан-ачык «бәхет солдатлары»н (аларны кайчакларда «кыр казлары» дип атаганнар) ял¬ лыйлар, шәхси армияләр оештыралар. Гадәттә, колони¬ аль сугышларда катнашып, запаска җибәрелгән һәм ты¬ ныч тормышта үз урыннарын тапмаган хәрби ветераннар,
§ 38. Колониализмнан азат ителү һәм үсеш юлын сайлау 337 суд тикшерүеннән качып йөрүче җинаятьчеләр (аларга яңа документлар бирелгән), җиңел табышка кызыгу¬ чылар яллана. Ялланучылар, колониализмның иң хәтәр заманнарындагыча, җирле халыкны рәхимсез рәвештә җәберлиләр, талыйлар, яндыралар һәм үтерәләр. Беренче үзгәртеп коруларның нәтиҗәләре Азия һәм Африка илләре артталыкны бетерүдә билгеле бер уңышларга ирешәләр. 1960—1970 елларда аларда, Төньякның югары үсеш алган илләренә караганда, сәнәгать продукциясе җитештерү үсешенең уртача темплары 1,5 тапкыр диярлек югары була. Көньяк Кореяны, Тайвань, Сингапур, Гонконгны «юлбарыслар», яңа индустриаль илләр (ЯИИ,рус. НИС) дип атый башлыйлар. Алар, алдынгы технологияләрне үзләштерү белән генә чикләнмичә, бу технологияләрне җитештерү үзәкләренә дә әвереләләр. 1960 елларда җан башына тулай милли продукт (ТМП) җитештерү Ганада һәм Көньяк Кореяда бертөрле була (елга 230 доллар). 1990 елларда Көньяк Корея бу күрсәткеч буенча Гананы 10 тапкыр артта калдыра һәм уртача керемле илләр төркеменә керә. Шуңа да карамастан хәтта соңгы унбиш-егерме ел эчендә икътисад үсешенең югары темпларына ирешкән дәүләтләр дә (мәсәлән, Һиндстан) җан башына туры килгән керемнәр күләме буенча Төньяк илләреннән 10—15 тапкыр калышалар. Күп кенә дәүләтләр кыен хәл ителә торган проблемалар белән очраша. 1990 ел¬ ларда җан башына керемнәр үсеше Африкадагы Са- харадан көньякта урнашкан 43 илнең 8 ендә генә, 16 гарәп иленең 2 сендә күзәтелә. 1 млрд кеше (планета халкының 20 % ы диярлек) яшәгән 70 илдә халык саны авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үсеше темпларын узып арта. XXI гасыр башына әлеге илләрдә җан башына ТМП җитештерү елга 300 доллардан да кимрәк тәшкил итә. БМО экспертлары фикеренчә, әлеге күрсәткеч бу чиктән дә түбәнрәк булганда кешеләрнең физик яшәеше тәэмин ителә алмый.
338 12 нче бүлек. Азия, Африка һем Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары Сораулар һәм биремнәр 1 Колониаль система таркалу сәбәпләре нидән гыйба¬ рәт? 2 Азатлык алган илләргә карата Англия һәм Франция нинди сәясәт уздырганнар? 3 Элеккеге колонияләр ни рәвешле үзләренең артталыкла¬ рын бетерергә омтылганнар? Аларның тырышлыклары ни дәрәҗәдә уңышлы булган? 4 Элеккеге колонияләр һәм ярым колонияләр алдында нин¬ ди проблемалар торган? Бу дәүләтләр үсеше һәм аларны модернизацияләү юлында нинди кыенлыклар булган? 5 Ни өчен азатлык алган илләрдә социалистик ориентация үсеш алмаган? 6 Үсеп килүче илләрнең төп проблемаларын, аларның хәзерге дөньядагы хәлен ачыклагыз. Җавап биргәндә, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет матери¬ алларын файдаланыгыз. §39 Кытай һәм Кытай үсеше моделе Азиянең социалистик үсеш юлын сайлаган һәм СССРның союздашларына әверелгән дәүләтләре (Кытай, Төньяк Корея, Вьетнам) беркадәр вакыттан соң совет со¬ циализмыннан Көнчыгыш илләренә генә хас традицион үзенчәлекләре белән аерылып торган «үз» социализм¬ нарын төзиләр. Бу исә алар сайлаган үсеш моделенең югары дәрәҗәдә тотрыклылыгын тәэмин итә. СССР һәм Кытай: союздан — каршы торуга Кытайдагы гражданнар сугышы коммунистларның җиңүе белән тәмамлана. 1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы (КХР) игълан ителә. Гоминьдан гаскәрләренең калдыклары Америка флоты канаты астында Тайвань утра¬ вына чигенә. КХР хөкүмәтен Мао Цзэдун җитәкли. Кытайда урнаш¬ кан сәяси режим «халыкның демократик диктатурасы» дип
§ 39. Кытай һәм Кытай үсеше моделе 339 атала. Илдә аграр реформа башлана. Алпавытларның, мо¬ настырьларның, үз көчләре белән эшкәртмәгән милекчеләрнең җирләре, шулай ук аларның терлек һәм инвентарьлары крестьяннар арасында тигезләп бүленә. Җир, җир асты бай¬ лыклары, урманнар һ.б. дәүләт милкенә күчә. Мәгариф систе¬ масын үстерүгә, тимер юллар, авыр сәнәгать предприятиеләре төзелешенә аерым игътибар бирелә. Әлеге чаралар барысы да борынгыдан килгән үзәк хаки¬ миятнең икътисадка һәм социаль тормышка актив катнашуы традициясенә туры килә. Шуңа күрә алар ил халкының 80 % тан артыгын тәшкил иткән крестьяннарда хуплау таба. Шун¬ нан соң КХР җитәкчелеге СССР үрнәгендәге социализм төзүгә юнәлеш ала һәм авылда күмәк хуҗалыклар төзү юлына баса. Сәнәгать предприятиеләре һәм банклар национализацияләнә, икътисад тулысынча диярлек дәүләт контроленә күчә. Совет җитәкчелеге фикеренчә, дөньяда иң күп халык яшәгән илнең —Кытайның —социалистик лагерьга кушы¬ луы халыкара аренада көчләр нисбәтенең социализм файда¬ сына үзгәрүен аңлата. 1950 елда Кытай һәм СССР арасында Дуслык, союз һәм үзара ярдәмләшү турындагы шартнамәгә кул куела. Советлар Союзы Кытайга Порт-Артур шәһәрен тап¬ шыра, ташламалы кредитлар бирә, армияне яңадан ко¬ ралландыруда, авыр сәнәгать, аерым алганда маши¬ на төзелешен һәм автомобиль төзелешен булдыруда ярдәм итә. Кытай халык хуҗалыгы өчен СССРда кадрлар әзерләнә. Совет белгечләре Кытай предприятиеләрендә эшлиләр. 1950 елларның икенче яртысында СССР һәм Кытай ара¬ сындагы мөнәсәбәтләр әкренләп суына башлый. Өлешчә бу КПССның XX съезды тарафыннан И.В. Сталинның шәхес кулыгын фаш итүгә (1956) бәйле була. Мао Цзэдун бөтен коммунистик хәрәкәт лидеры булган Сталинның эшчәнлеген КПСС үзе генә бәяли алмый дип исәпли. СССРның Кытайга атом-төш коралын ясау технологиясен бирүдән баш тартуы белән дә килешми. Н.С. Хрущёвның АКШка визиты (1959) КХР мәнфәгатьләрен сату дип кабул ителә. Мао Цзэдун Куш¬
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 340 ма Штатларны Кытайның төп дошманы дип саный, чөнки америкалылар КХРны танымыйлар һәм элеккечә үк Тай¬ ваньдагы гоминьдан режимын кытай халкының бердәнбер законлы вәкиле дип санауларын дәвам итәләр. 1950—1970 елларда КХРның эчке һәм тышкы сәясәте 1958 елда Мао Цзэдун инициативасы белән «зур сикереш» сәясәте гамәлгә ашырыла башлый. Кытай бик кыска вакыт аралыгында үсешнең төп күрсәткечләре буенча СССРны узып китәргә тиеш була. «Өч ел тырыш хезмәт — ун мең ел бәхетле тормыш» дигән лозунг куела. Крестьяннарның барлык милкен җәмәгатьләштерү ниге¬ зендә аграр коммуналар оештырыла, җитештерелгән продук¬ цияне тигезләп бүлү кертелә. Хезмәт ияләре, җәзага тарты¬ лудан куркып, азык-төлек белән минималь күләмдә тәэмин ителгән хәлдә дә, бар көчләрен биреп эшләргә тиеш булалар, бу исә илне казарма шартларына күчерүне аңлата. Комму¬ налардан аграр продукция генә түгел, сәнәгать продукциясе җитештерү дә таләп ителә. Бөтен Кытай буйлап тимер эретү өчен иң гади мичләр төзелә. Хәер, аның сыйфаты бик түбән булу сәбәпле, җитештерүдә кулланырга яраклы булмый. «Зур сикереш» коточкыч нәтиҗәләргә китерә. 1950 ел¬ ларда ТЭП җитештерүнең уртача еллык үсеш темплары 5 % тан артса да, 1960 елларда темплар нольгә тәгәри. 1959 елда ук Кытай ачлык проблемасы белән очраша, миллионнарча кеше үлә. Моның өчен совет белгечләрен (аларны 1960 елда Кытайдан кире кайтаралар) һәм эчке оппозицияне гаеплиләр. Бу оппозициягә идарәче кадрлар, югары белемле кешеләр (бигрәк тә СССРда укып кайтканнар), хакимият сәясәтен тән¬ кыйтьләгән зыялылар кертелә. Оппозициягә каршы көрәштә Мао Цзэдун яшьләрне — аның идеяләренә тугрылык рухында тәрбияләнгән студентларны һәм укучыларны файдалана. 1966 елда башланган «культура революциясе» җәмгыятьтәге «контрреволюция элементлар»ын юкка чыгарырга тиеш була. Яшьләрдән оештырылган хун¬
§ 39. Кытай һәм Кытай үсеше моделе 341 вейбиннар («кызыл сакчылар») отрядлары армия ярдәмендә мәктәпләрне, университетларны, җирле хакимият орган¬ нарын туздыралар. Алар үз корбаннарын кытай халкына каршы җинаятьләрен танырга һәм тәүбәгә килергә мәҗбүр итәләр. «Җинаятьчеләр»не авыл коммуналарына «яңадан тәрбияләү»гә җибәрәләр. Ачлык һәм сәнәгать җитештерүенең кимүе илне мили¬ таризацияләү белән бергә бара. Кытай Тайваньны көч кул¬ ланып үзенә кушарга әзерләнә. Тибет мәсьәләсендә Һиндстан белән территориаль бәхәсләр 1959 һәм 1962 елларда Кытай- Ьиндстан чигендәге кораллы бәрелешләргә китерә. 1964 елда КХР атом-төш бомбасын, 1967 елда термик-төш бомбасын сыный. Кытай, Советлар Союзы кебек үк, АКШ белән сугышта Төньяк Вьетнамга булыша. Әмма коры җир буенча СССРдан Вьетнамга ярдәм кертү өчен, КХР территориясе ябык була. 1969 елда Совет-Кытай чигендә кораллы бәрелешләр булып уза. Кытайда СССР белән сугыш башлану ихтималын яшер¬ миләр. 1971 елда КХР АКШ белән мөнәсәбәтләрен җайга сала, АКШ Тайваньны Кытайның аерылгысыз өлеше дип таный. Кытай вәкиле БМОның Куркынычсызлык Советында элек Тайвань ия булган урынны ала. Халыкара аренада үз йогынтысын ныгыту өчен, Кытай Азия һәм Африканың башка илләрендәге коммунистик хәрәкәткә ярдәм итә башлый, ул илләрне социализмның Кы¬ тай моделен сайлауга этәрергә омтыла. Камбоджада КХРга йөз тоту чиктән тыш фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. 1975 елда Америка яклы режим бәреп төшерелгәннән соң, «кызыл кхмерлар» лидеры Пол Пот шәһәрләрне, сәнәгатьне ж,имерә, акчаларны гамәлдән чыгара. Камбоджаның барлык халкын Кытай үрнәгендә төзелгән авыл хуж,алыгы коммуналарына күчерәләр. Ил халкының яртысы—3 млн чамасы кеше үтерелә. 1977 елда, Кытай ярдәменә өметләнеп, Пол Пот режимы күрше Вьетнамга каршы сугыш ача.
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары Мао Цзэдун үлгәннән соң (1976), Кытайда вазгыять үзгәрә башлый. 1979 елда Вьетнам армиясе «кызыл кхмерлар»ның көчләрен тар-мар итә һәм Камбоджа территориясенә керә. Пол Пот режимы бәреп төшерелә. Моңа үч итеп, Кытай Вьетнамга каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Ләкин АКШка һәм Көньяк Вьетнамдагы диктаторлык режимына каршы күпьеллык су¬ гыш тәҗрибәсенә ия булган Вьетнам армиясе агрессорны зур югалтуларга дучар итә. Бу җиңелү нәтиҗәсендә КХР үзенең эчке, ә бераздан тышкы сәясәтен дә үзгәртә. Кытай реформалар юлында 1981 елда Кытайда базар реформалары гамәлгә ашырыла башлый. Аларның идея ягыннан рухландыручысы Дэн Сяо¬ пин була. Кытай Коммунистлар партиясе (КПК) Үзәк Ко¬ митеты пленумы аның җитәкчелегендә эшләнгән, Мао Цзэ¬ дун сәясәтенең нәтиҗәләре күрсәтелгән «КХР төзелгәннән соңгы партия тарихының кайбер мәсьәләләре буенча КПК ҮК карары»н кабул итә. Документта «культура революциясе» һәм аның белән бәйле репрессияләр гаепләнә. Шул ук вакыт¬ та документта Мао Цзэдун хаталар ясаса да, «бөек пролетар революционер» булып кала дигән фикер ассызыклана. Реформалар иң якын киләчәктә конкрет нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелә. Шуңа күрә аларны «прагматик» рефор¬ малар дип атыйлар. Коммуналар бетерелә. Крестьяннарга үзләре җитештергән продукциянең артык өлешен ирекле базарда сату мөмкинлеге бирелә. Кораллы көчләр саны кыс¬ картыла, куллану товарлары җитештерү төп бурыч итеп куе¬ ла. Модернизациягә чит ил капиталы җәлеп ителә. Ирекле икътисади зоналар оештырыла, аларның территориясендә са¬ лымнар һәм таможня тарифлары киметелә. Предприятиеләргә шактый дәрәҗәдә хуҗалык итү мөстәкыйльлеге бирелә. Җитештерү, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә кооператив һәм хосусый секторны үстерү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта Кытай Компартиясе сәяси тормышта үзенең җитәкче ролен саклый. 1989 елда Пекинда студентларның илне демокра¬ тияләштерү таләбен куйган чыгышлары хәрби көч белән бас¬ тырыла.
§ 39. Кытай һәм Кытай үсеше моделе 343 ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Дэн Сяопин чыгышыннан (1994 ел, 30 июнь): Без үзебезгә XX гасыр ахырына уртача муллыклы тормыш дәрәҗәсенә ирешкән җәмгыять төзү максатын куябыз <...> Әлеге дәрәҗәгә ирешү бу гасыр ахырына бездә тулай мил¬ ли продукт җан башына 800 Америка доллары тәшкил итәргә тиешлеген аңлата <...> Бу вакытка миллиардлы Кытай халкы 1 миллиард 200 мил¬ лион кешегә, тулай милли продукт триллион Америка долла¬ рына җитәчәк. Капиталистик бүлү ысулы шартларында бу сумманың мәгъ¬ нәсе кечкенә һәм ул безнең илебезне хәерчелектән һәм арт¬ талыктан коткармас иде, икенче төрле әйткәндә, халыкның берничә проценты—мул тормышта, калган 90 проценттан ар¬ тыгы һәрвакыт мохтаҗлык кичереп яшәр иде. Социалистик бүлү принцибы хөкем сөргәндә, барлык ил халкының тормыш дәрәҗәсе уртача муллыкка ирешәчәк. Менә без шуның өчен социализмга тугрылык саклыйбыз. Социа¬ лизмнан башка Кытайда уртача муллыклы тормыш дәрәҗәсенә ирешкән җәмгыять төзү мөмкин түгел. Дэн Сяопин ил алдына нинди максат куйган? Халыкның уртача муллыклы тормыш дәрәҗәсе дигәндә ул нәрсәне күздә тоткан? Ни өчен ул аңа ирешүне социализм белән бәйли? Сәяси тотрыклылыкны чит ил инвесторлары өчен ачык икътисад белән бәйләү Кытайны дөньядагы иң тиз үсүче илләрнең берсенә әверелдерә. 1980—2000 елларда Кытайда җан башына ТЭП җитештерүнең еллык уртача үсеш темп¬ лары, дөньяда иң тотрыклы һәм иң югары күрсәткечләргә ия булып, 10 % чамасы тәшкил итә. Дөньяда иң күп халык (1 млрд 300 млн кеше) яшәгән Кытай үзенең азык-төлеккә булган ихтыяҗын тулысынча үзе канәгатьләндерә. Кытай индустриаль илгә әверелә. Соңгы унъеллыкларда шәһәр халкы сизелерлек арта, әмма эш көченең зур өлеше (50 % тирәсе) элеккечә үк авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 344 Шул ук вакытта ТЭПның яртысына якыны КХРда сәнәгать җитештерүе хисабына булдырыла. Кытай мәгълүмати технологияләр нигезендә продукция җитештерүне үзләштерә. Ул — Россия һәм АКШтан кала өченче космик держава, 2003 елда мөстәкыйль рәвештә бор¬ тына кеше утыртып космик аппарат очырды. Кытай үз орби¬ таль станциясен һәм Айда үз базасын төзүне планлаштыра. Күп кенә бәяләмәләр буенча, XXI гасыр уртасына Кытай чын- чынлап Кушма Штатлар белән көндәшлек итә алачак. Үзгәртеп коруларның Кытай моделе 1987 елдан Вьет¬ намда уңышлы кулланыш таба. Вьетнам хакимияте сәясәте җитди нәтиҗәләр бирә: ил үзен азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмый, читкә дә күпләп дөге чыгаручыларның берсенә әверелә. Чит ил капиталы катнашында сәнәгать тиз темплар (елга 10 % чамасы) үсә. Ләкин Вьетнам элеккечә үк аграр ил булып кала (халыкның якынча 75 % ы авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә). ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Реформаларның «Кытай моделе»н үзгәртеп корулар уры¬ нына СССРда да кулланырга мөмкин иде дигән караш шактый киң таралган. Бу очракта Кытайның икътисадны реформалау өчен гаять зур ресурска ия булуы—анда үзләренә эшләү күнекмәләрен югалтмаган йөзләрчә миллион крестьян яшәве исәпкә алынмый. Шуңа күрә шәхси, эшмәкәрлек инициативасын чикләүләр бетерелү белән үк, анда куәтле икътисади күтә¬ релеш башланды. Халык тулысынча һәм берсүзсез идарә итүче партияне яклап чыкты. СССРда андый шартлар юк иде. Моннан тыш, Кытайның дөнья базарында конкурентлык өстенлегенә ирешүе әлеге илдән чыгучыларның АКШта, Көньяк- Көнчыгыш Азия илләренең күпчелегендә, Россиядә күп санлы общиналары булуга бәйле. Чит илләрдә яшәүче күп кенә кытай¬ лар үз ватаннары белән тыгыз элемтә саклыйлар. Алар эшләп тапкан акчаларының зур өлешен туганнарына күчерәләр, бу исә Кытайга өстәмә чит ил валютасы агымын тәэмин итә. Көнбатыш илләрендәге университетларда белем алган, шундагы фәнни үзәкләрдә эшләгән Кытай общиналары вәкилләре еш кына Кытай¬ га кайталар. Бу илгә квалификацияле белгечләрнең даими агылу¬ ын, алдынгы фәнни-техник мәгълүматлар алуны тәэмин итә.
§ 39. Кытай һәм Кытай үсеше моделе 345 Кытай өчен чагыштырмача яңа проблема — социаль тигез¬ сезлекнең усуе. Бай гражданнарның яңа катлавы — мул тор¬ мышлы крестьяннар, шәһәр буржуазиясе барлыкка килә. Хезмәт урыны исәбенә баеган чиновниклар саны арта. Хаки¬ мият моңа, массачыл җәзалаулар кертеп, коррупциягә каршы кампанияләр белән җавап бирә. Илнең аерым төбәкләре ти¬ гезсез үсеш кичерә. Сәнәгатьнең алдынгы тармаклары белән бәйле диңгез буендагы провинцияләр алга чыгалар. Аграр төбәкләрдә эшсезлек үсә. Илнең милли азчылыклар яшәгән районнарында (Ти¬ бет, Синцзянь-Уйгур автономияле округы) сепаратизм рухы көчәя. Кытайның тышкы сәясәте Реформалар башлангач, Кытай балансланган (сыгылмалы) тышкы сәясәт уздыра, ягъни күршеләре белән каршылыкка керүдән кача, дөньяның барлык илләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерергә омтыла башлый. Бөекбритания белән килешенеп, Гонконг белән яңадан кушылу (1997) КХР өчен мөһим вакыйга була. Бөекбританиянең әлеге порт¬ ны һәм аның тирә-ягындагы җирләрне арендалау срогы тәмамлана. Гонконг кушылганнан соң, Кытайның халыкара хезмәт бүленешендә катнашуы арта. КХРның тышкы сәүдә әйләне¬ ше ТЭПның 40 % ына кадәр үсә. Шул ук вакытта Кытай экс¬ портының 74% ын күп хезмәт таләп итүче сәнәгать товарла¬ ры тәшкил итә (1975 елда аларның экспорттагы өлеше 36 % кына була). Аерым алганда, Кытай дөнья базарына компью¬ тер җиһазлары, аудио- һәм видеотехника, автомобильләр һәм хәрби техника чыгара. Социалистик үсеш моделен сайлаган күрше дәүләтләр белән Кытай аеруча тыгыз элемтәләр урнаштыра. 1980 еллар¬ да Вьетнам белән мөнәсәбәтләр җайга салына. Кытай Төньяк Корея белән дә традицион дуслык мөнәсәбәтләрен үстерә. Анда идарә итүче Хезмәт партиясе Кореяга хас үзенчәлекле социализм төзергә омтыла. Соңгы елларда КХР Африка һәм Латин Америкасы ил¬ ләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне бик тиз үстерә.
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 346 Җитәкчелеге үзенең социализм тарафдары икәнен белдергән Венесуэла белән якынаюга да аерым әһәмият бирелә. Россия-Кытай мөнәсәбәтләре уңышлы үсә. Алар М.С. Гор¬ бачёв вакытында ук яхшыра башлый. 1992 елда Б.Н. Ельцин Пекинга визит ясый. 1996 елда Шанхайда чик зонасында ыша¬ ныч чаралары турындагы килешүгә кул куела, 1997 елда аны Россия, Кытай, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстанның чик буе районнарында үзара кораллы көчләрне кыскарту турындагы килешү тулыландыра. 2001 елда әлеге илләр Шанхайдагы чираттагы очрашуда Шанхай хезмәттәшлек оешмасын (ШХО, рус. ШОС) төзиләр. Анда катнашучылар икътисади хезмәттәшлекне тирәнәйтү һәм халыкара террор¬ чылыкка каршы көрәштә көчләрне һәм чараларны килештерү турында йөкләмә алалар. Моның Кытай өчен әһәмияте зур, чөнки аның территориясендә этник азчылыклар яши, ә аларның аеруча радикаль вәкилләре бәйсезлек өчен көрәштә террор алымнарына да мөрәҗәгать итә. 2001 елда Игелекле күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турында Россия-Кытай шартнамәсенә кул куела. Ул яклар¬ ның бер-берсенә каршы көч кулланудан баш тартуын, тыныч¬ лыкка куркыныч янаган очракта консультация ясауны күздә тота. 2004 елда Россия һәм КХР чик сызыгы турындагы бәхәсле мәсьәләләр буенча килешүгә ирешәләр. Кытай — Россия хәрби техникасын һәм технологиясен төп сатып алучы илләрнең берсе. Кытайның күп кенә эшмәкәрләре БДБ илләре, аеруча Россия территориясендә актив икътиса¬ ди эшчәнлек алып баралар. Кытайдан күченеп килүчеләр, россиялеләр күзлегеннән түбән дип бәяләнгән хезмәт хакына канәгать булып, әкренләп Себер һәм Ерак Көнчыгышта хезмәт урыннарын билиләр. Кытайдан массачыл эш көче миграциясе аның белән күрше илләрдә, шулай ук АКШта борчылу тудыра. Кытай, БМОның үсеп баручы илләрдә халык саны үсү темпларын әкренәйтү турындагы тәкъдимнәрен үтәп, балалар тууны киметү буенча катгый сәясәт алып бара. «Бер гаилә — бер бала» дигән про¬ паганда лозунгы белән беррәттән, икенче һәм күбрәк бала туган өчен штрафлар түләтү кебек икътисади чаралар гамәлгә ашырыла.
1 2 3 4 5 6 § 40 Сораулар һәм биремнәр Кытайның Икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы үсешен анализлагыз. КХРдагы сәяси режимның асылын ачып бирегез. Совет-Кытай хезмәттәшлеге чоры турында сөйләгез. Ни өчен СССР һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр нача¬ рая башлаган? «Зур сикереш» һәм «культура революциясе» сәясәтләре нидән гыйбарәт? Аларның нәтиж,әләре нинди булган? «Прагматик реформалар»га бәя бирегез. Кытайның үсеш моделе үзенчәлекләре нәрсәдә чагылган? Аның икътиса¬ ди нәтиж,әлелеген сез ничек аңлатыр идегез? Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң төрле чорларда Азиянең Кытайга йөз тоткан башка илләре хакында сез нәрсә әйтә аласыз? Бу аларда нинди нәтиждләргә китер¬ гән? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен? Хәзерге Кытайның тышкы сәясәте, Россия-Кытай мөнә¬ сәбәтләре турында сөйләгез. Җавабыгызда массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет материалларын фай¬ даланыгыз. Япония һәм яңа индустриаль илләр Японияне сугыштан соң торгызу һәм модернизацияләү, Азиянең дүрт «юлбарысы»: Көньяк Корея, Тайвань, Син¬ гапур һәм Гонконгның тизләтелгән үсеш тәж,рибәсе күп кенә үсеп килүче илләр өчен бик зур тарту көченә ия булды. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Япония Азиянең беренче индустриаль иле сугыш елларындагы бомба¬ га тотулардан зур зыян күрә. Аның территориясен Америка гаскәрләре оккупацияли. 1950 елда җан башына милли керем җитештерү 1920 еллар уртасындагы дәрәҗәдән дә түбән төшә. Инфляция «гөрләп чәчәк ата». Шулай да Япониянең квали¬ фикацияле һәм дисциплиналы эшче көчләре, индустриаль
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары үсеш тәҗрибәсе зур була. Америка администрациясе уздырган реформалар да икътисади үсешкә этәргеч бирә. Оккупацион хакимиятләр катнашында эшләнгән 1947 елгы конституция буенча Япония монархия булып кала. Ләкин император реаль хакимияттән мәхрүм ителә һәм милләт бердәмлеге символы булып кала. Ике палаталы парламент го¬ муми һәм тигез сайлау хокукы нигезендә сайлап куела. Берен¬ че тапкыр хатын-кызлар тавыш бирү хокукы алалар. Хөкүмәт парламент күпчелеге тарафыннан оештырыла. Бу—илдә Евро¬ па тибындагы күп партияле, җәмгыятьнең төрле төркемнәре һәм катлаулары үз мәнфәгатьләрен чагылдыра алырлык сәяси система булдыру зарурлыгын күздә тота. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Япония конституциясеннән (1947): Без, япон халкы, Парламенттагы вәкилләребез аша, үзе¬ безгә һәм оныкларыбызга барлык милләтләр белән тыныч хез¬ мәттәшлек җимешләрен һәм бөтен илебезгә азатлык тәэмин итү өчен, тәвәккәлләп <...> әлеге Конституция белән халыкның суверен хакимиятен игълан итәбез <...> Император дәүләт һәм халык бердәмлеге символы булып тора, аның статусы суверен хакимияткә ия халык ихтыяры белән билгеләнә <...> Император дәүләт эшләренә караган барлык гамәлләрне дә Кабинет киңәше һәм хуплавы белән генә кыла ала. Кабинет бу гамәлләр өчен җавап тота <...> Ихлас күңелдән халыклар арасында гаделлеккә һәм тәртипкә нигезләнгән тынычлыкка омтылып, япон халкы мәңгегә милләт хокукы сыйфатында сугыштан, халыкара низагларны хәл итү чарасы буларак янаудан яки кораллы көч кулланудан баш тарта Киләчәктә беркайчан да коры җир гаскәрләре, диңгез һәм хәрби-һава көчләре оештырылмаячак <...> Конституция дәүләтнең сугыш алып баруга хокукы булуын танымый. Яңа конституция илнең сәяси строен ничек үзгәрткән? Императорның роле ничек алышынган? Хәрби сәясәт үзенчәлекләре нәрсәдә?
§ 40. Япония һәм яна индустриаль илләр 349 Авыл хуҗалыгы җирләренең иң чик күләмнәрен билгеләгән җир реформасы уздырыла. Ул алпавыт җир биләүчелеге сис¬ темасын какшата. 1950 елга крестьяннар үзләре арендалаган 80 % җирнең хуҗаларына әвереләләр, илдә ирекле фермерлар катлавы барлыкка килә. Элеккеге феодалларның өстенлекләре юкка чыгарыла, дзайбацу— сәнәгатьне контрольдә тоткан олигархия-клан берләшмәләре бетерелә. Хезмәт турындагы яңа законнар профсоюзлар оештыруга чикләүләрне алып ташлыйлар, аларның коллектив шартнамәләр төзү хокукын беркетәләр, сигез сәгатьлек эш көне кертәләр. Әлеге үзгәртеп корулар Япониянең демократик үсешкә күчүен күрсәтә. 1951 елның 8 сентябрендә Сан-Францискода халыкара конференциядә катнашучы илләр (СССР, Польша, Чехослова- киядән башка) һәм Япония арасында солых шартнамәсенә кул куела. Америка оккупацион администрациясенең вәкаләтләре туктатыла. Хакимият тулысынча гражданлык хөкүмәтенә күчә. Шул ук вакытта, Куркынычсызлык шартнамәсендә (1951) каралганча, Япония территориясендә АКШның хәрби- һава һәм хәрби-диңгез көчләре базалары кала. 1951 елга Япония сәнәгать җитештерүе күрсәткечләре бу¬ енча сугышка кадәрге дәрәҗәгә җитә, 1960 елга аны якынча — 5 тапкыр, 1975 елга 20 тапкыр узып китә. 1950—1970 еллар¬ да ТЭП җитештерүнең уртача еллык үсеш темплары —11 %, аерым елларда 20 % тәшкил итә. 1970—1980 елларда дөньяда сәнәгать җитештерүе буенча, АКШ һәм СССРдан кала, Япония өченче урын били. Ил сәнәгать роботлары, көнкүреш электро- техникасы, автомобильләр һәм танкерлар җитештерүдә ли¬ дерга әверелә. Япон «икътисади могҗиза»сы чыганаклары Илнең чәчәк ату сәбәпләре күптөрле. Иң элек, ул хәрби максатларга чыгымнарның кимүенә бәйле. Ил бюджетында аларның чагыштырма нисбәте дөньяда иң түбән була. Кон¬ ституция буенча, Япониягә үзен саклау ихтыяҗларыннан артык армия төзү тыела. Икътисади үсешнең икенче сәбәбен Япониянең Америка хәрби заказларын үтәүдән алган гаять зур керемнәре тәшкил
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары итә. Кореядагы (1950—1953) һәм Вьетнамдагы (1964—1973) сугышлар чорында АКШның барлык союздашлары арасын¬ да Япония сугыш хәрәкәтләре театрына иң якын урнашкан ил була. Ул Америка гаскәрләрен төп тәэмин итү базасына әйләнә. Япония хакимиятләре уңышлы икътисади сәясәт алып баралар. Алар ил өчен уңайсыз факторларны бик оста хәл итәләр. Япониянең үз чималы юк дәрәҗәсендә, хәзерге көнгә кадәр аның 98 % ы читтән сатып алына. Шуңа күрә дәүләт тышкы сәүдәгә ныклы контроль урнаштыра. Илдә җитештерелгән яисә җитештерелергә мөмкин булган продук¬ цияне читтән кертү тыела. Бары 1971 елда, Япония дөнья базарларында ныклап танылгач кына, тышкы сәүдәгә дәүләт контроле йомшартыла. Японнар бөтен дөньядагы алдынгы технологияләрне са¬ тып алалар, бу үз фәнни тикшеренүләрен экономияләргә мөмкинлек бирә. Югары технологияләр, бигрәк тә әйдәүче тармакларда, еш кына аларны эшләгән илләргә караганда да алданрак кертелә. Моңа дәүләт актив ярдәм күрсәтә. Экс¬ порт продукциясе эшләп чыгаручы предприятиеләр әйдәп баручылардан исәпләнә. «Тойота», «Ниссан», «Хонда», «Ми¬ цубиси», «Исудзу» кебек автомобиль компанияләре, роботлар җитештерүче «Хитачи» һәм «Фудзи-цу», компьютерлар һәм көнкүреш электроникасы өлкәсендә «Тошиба», «Сони», «Джи- ви-си» һәм башкалар бөтен дөньяда таныла. Аларның конку¬ рентлык сәләте баштарак дәүләт субсидияләре һәм югары ква¬ лификацияле эшче көчләргә аз түләү хисабына тәэмин ителә. Япон товарларының югары сыйфатлы һәм чагыштырмача түбән бәяле булуы аларга дөнья базарларын тиз һәм уңышлы яуларга мөмкинлек бирә. Япониянең дөньядагы иң алдынгы илләрнең берсенә әве¬ релүендә күп яктан милли традицияләр зур роль уйный. Монда фирма хуҗаларының клан-һөнәри теләктәшлеге зур әһәмияткә ия була. Күпчелек компанияләр бер-берсе белән көндәшлек итми, ә бер-берсе белән хезмәттәшлек итә. Япония предприятиеләрендә хезмәткәрләр шәхси мәнфәгатьләрен корпорация мәнфәгатьләреннән аерып
карамыйлар. Илдә гомерлек яллану (найм) системасы яшәп килә, ул яллы эшчеләргә хезмәт эшчәнлегенең буеннан-буена мәшгульлек гарантияли. Аларның эш стажы күбрәк арткан саен, хезмәт хакы да күтәрелә. Ул җитештерү вакытлыча туктап калганда да бирелә. Квалификацияне һәм белем дәрәҗәсен күтәрү корпора¬ ция исәбенә эшләнә. Япония компанияләре иң зур хез¬ мәт җитештерүчәнлегенә, эштән тыш вакытта өстәмә заданиеләрне үтәүгә менә шулай ирешә. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр забастовкалары — Япониядә бик сирәк күренеш. Тора-бара Япония хезмәт ияләренең керемнәре һәм уртача хезмәт хакы күләме күпчелек алдынгы илләр күрсәткечлә¬ реннән югарырак дәрәҗәгә күтәрелә. Балалар үлеме, уртача гомер озынлыгы буенча Япония дөньяның иң уңышлы ил¬ ләре исәбенә керә. Икътисади уңышларның мөһим чыганагы — сугыштан соңгы Япониянең сәяси тотрыклылыгы. Оппозицион пар¬ тияләр булуга да карамастан, сәяси мәйданда Либераль- демократик партия (ЛДП) өстенлек итә. Күп тапкырлар коррупциядә һәм хакимияттән явызларча файдалануда фаш ителү нәтиҗәсендә, аның лидерлары алышына, ләкин бу сай¬ лаучыларның аларны яклавында чагылыш тапмый. Тышкы сәясәттә Япония АКШның союздашы булып тора. Бу — Япониядә җитештерелгән товарларның Америка база¬ рында уңышлы сатылуын тәэмин итә. Кушма Штатларның союздашы булу Япониядән үз гаскәрләрен 1990 елларда кон¬ фликтлы зоналарга һәм 2003 елда Гыйракка кертүне таләп итә. Соңгы унъеллыкларда Россия һәм Япония арасындагы сәүдә-икътисади бәйләнешләр уңышлы үсә. 1990 елларда Япониянең икътисади үсеш темплары түбәнәя, ил озакка сузылган кризис хәлендә кала. Аның дөнья сәнәгать җитештерүендәге өлеше кими. Элегрәк алда барган фирмалар бөлгенлеккә төшә, эшсезлек бик тиз арта. Дөнья ба¬ зарында яңа индустриаль илләр һәм Кытай кебек Япониянең көчле конкурентлары барлыкка килә. Илгә кертелә торган нефтькә бәяләрнең бик тиз артуы Япониянең икътисадына китереп суга.
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 352 XXI гасыр башында Япониядә алга таба социаль-икътисади үсеш юнәлешләре анык билгеле булмый әле. Экспертлар әйтүенчә, якындагы унъеллыкларда Япония икътисадының үсеш темплары Көнбатыш Европадагыга караганда ике, ә АКШтагыдан өч мәртәбә кимрәк булырга мөмкин. Ки¬ леп туган проблемаларны неоконсерватив юл белән хәл итү, массакүләм хосусыйлаштыру, икътисадка чит ил капиталын тарту өчен стимул булдыру мәсьәләләре алгы планга чыга. Хезмәт мөнәсәбәтләрен һәр эшченең үзе керткән индивиду¬ аль өлешенә игътибарны көчәйтү юнәлешендә яңадан карау турында әйтелә. Әмма бу тәкъдимнәр япон җәмәгатьчелегендә яклау тапмый. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ «Япониянең дәүләт стратегиясе. XXI гасырда Япониянең максатлары. Эчке чик: яңа меңъеллыкта шәхес үсеше һәм иң яхшы идарә итү» дигән документтан (2007): Әгәр дә узган гасыр оештыру гасыры булган булса, XXI га¬ сыр шәхес гасыры булачак <...> Озак вакытлар дәвамында Японнар гаиләне яки нәселне үз яшәешләренең нигезе дип исәпләделәр <...> Икенче бөтендөнья сугышыннан соң көчле либераль юнәлешләр «нәсел-ору системасын» җимерсәләр кирәк, ләкин аның урынына японнар шул ук функцияләрне үтәүче яңа конструкцияләр тудыралар. Компанияләр моңа клас¬ сик мисал булып тора <...> Аларга карау кешеләргә канәгатьлек бирә, алар бу «нәселгә» ышаныч һәм хаклык белән хезмәт итәләр <...> Үзең караган оешма белән гармонияне беренче дәрәҗәгә кую тенденциясе, башка алдынгы илләр белән чагыштырганда, мул тормыш дәрәҗәсендәге аерымлык минималь дәрәҗәдә булган милләт барлыкка китерергә мөмкинлек тудыра. Ләкин индивидуумнарның сәләтләрен һәм иҗади потенциалын тулы¬ сынча максималь дәрәҗәдә гамәлгә ашыруның нигезе сыйфа¬ тында бу система бик үк нәтиҗәле түгел һәм йөк кенә булып чыга. Глобальләшү һәм мәгълүмати-технологик революция тен¬ денцияләре контекстында төрлелек әһәмиятле үзенчәлек бу¬ лып китәчәк XXI гасырда индивидуальлекне үстерү японнар
§ 40. Япония һәм яңа индустриаль илләр 353 өчен принципиаль зарурлык булып тора <...> Моннан тыш, индивидуумның кирәкле тибы—җиңел һәм ачык иҗат итүче, рухи яктан тотнаклы, уз-үзенә ышанган, үз-үзенә таянган зат. Бу нык, әмма сыгылмалы шәхес, үз өстенә тәвәккәллек һәм җа¬ ваплылык алып, шәхси максатларына ирешү өчен новаторлык рухы белән алга бара. Экспертлар төркеменең йогынтылы япон газетасы «Нихон кэйдзай симбун»да басылган Япониянең Европа илләре белән мөнәсәбәтләрен анализлауга багышланган чыгышыннан (2008): Инде якын арада ук Япониядә ул киләчәккә нинди юл¬ дан—Америка яки Европа юлыннанмы—китәргә мөмкин дигән дискуссия кабынуын көтәргә кирәк. Бу вакытта Америка тәҗри¬ бәсен һәм Америка кыйммәтләрен бөтенләй үк алып ташларга кирәкме икән. Әмма Европа моделендәге капитализмга хас хезмәттәшлек, коллективизм элементлары япон менталитетына якынрак. Япониянең Урта гасырлардан заманчалыкка юл яруын тан¬ таналы рәвештә билгеләп үткән Мэйдзи Реставрациясендә катнашкан кешеләр европалылардан күп нәрсәгә өйрәнделәр. Хәзер, яңа йөзьеллык чигендә, японнарга яңадан Европадан киңәш сорап мөрәҗәгать итү дә гөнаһ булмас. Ике документны чагыштырыгыз. Хәзерге Япониядә иҗти- ™ магый-сәяси дискуссияләр үзәгендә нинди проблема тора? Авторлар аны хәл итүнең нинди ысулларын тәкъдим итәләр? Ни өчен икенче документ авторлары Европа моделе Япония үзенчәлекләренә ныграк туры килә дип исәплиләр? Яңа индустриаль илләр (ЯИИ) Сингапур һәм Гонконг (соңгысы 1997 елда аерым статуслы территория хокукында Кытай составына керә) әле Икенче бөтендөнья сугышына кадәр үк иң эре портлар һәм сәүдә үзәкләре булалар. Әлеге шәһәр-дәүләтләрдә элек-электән алга киткән порт хезмәтләре, бизнес һәм күңел ачу индустриясе яшәп килә. 1960—1970 елларда җиңел сәнәгать оештырыла.
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары Алдынгы илләргә экспортлау өчен билгеләнгән кием-салым, аяк киемнәре, радиоэлектроника эшләп чыгаручы ТМК фили¬ аллары барлыкка килә. Күрше дәүләтләрдән бары тик арзан¬ лы эшче көчләр генә җәлеп ителә. Шуның аркасында Синга¬ пурда һәм Гонконгта җитештерелгән товар бәяләре Көнбатыш Европа илләре, Япония һәм АКШ продукциясенә караганда күпкә арзанрак була. Көньяк Корея һәм Тайваньның үсеш үзенчәлекләре шунда ки, сугыш вакытында алар территорияләрендә япон армия¬ сенең тылдагы базалары урнашкан була. Оккупацион хаки¬ миятләр сәнәгать барлыкка килүгә һәм транспорт үсешенә этәргеч бирә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң япон гас¬ кәрләре урынына Көньяк Кореяга һәм Тайваньга Америка гаскәрләре килә. АКШның хәрби базалары сәяси тотрык¬ лылык гарантлары ролен үтиләр, бу әлеге илләргә чит ил капиталы агылуга китерә. Көньяк Кореяда әле 1960 еллар¬ да да дөньяда иң озын эш атнасы (54 сәг) була, профсоюз¬ лар эшчәнлеге, забастовкалар бөтенләй диярлек тыела. Аме¬ риканың бик нык ярдәм итүе, эшче көчләренең арзанлыгы һәм сәяси тотрыклылык белән җәлеп ителгән АКШ һәм Япо¬ ния инвестицияләре модернизацияне җиңеләйтә. Яхшылап уйланган салым сәясәте, лицензияләр һәм технологияләр, мәгариф системасының тиз үсүе алдынгы илләр базарларын бик тиз үзләштерергә өлгергән милли корпорацияләрнең уңышлы үсешен тәэмин итә. Алар анда җиңел һәм текстиль сәнәгате продукциясе генә түгел, автомобильләр, компьютер¬ лар, көнкүреш электроникасы да чыгаралар. Нәтиҗәдә Көньяк Корея җитештерү дәрәҗәсе, тормыш дәрәҗәсе, халыкның со¬ циаль структурасы характеры буенча дөньяда алдынгы илләр төркеменә керә. Бу демократияләштерүгә юл ача. 1993 елда илдә ирекле президент сайлаулары уза. Чит ил капиталы катнашында арзан, экспортка юнәлеш тоткан продукция җыю буенча предприятиеләр төзү ЯИИ үсешенә хас үзенчәлекләрне тәшкил итә. Баштарак әлеге про¬ дукцияне җитештерүдә алдынгы илләрдән кертелгән узеллар һәм компонентлар файдаланыла. Тора-бара экспорттан килгән керемнәр кешеләрнең тормышын яхшыртырга, илдә белем бирү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек тудыра.
§ 40. Япония һәм яңа индустриаль илләр 355 Әлеге тәҗрибәне Таиланд, Малайзия, Филиппин, Индоне¬ зия файдаланырга омтылалар. Ләкин аларның, ЯИИ белән беррәттән, Көнбатыш Европа һәм АКШ базарларына да бәй- лелеге ахыр чиктә авыр нәтиҗәләргә китерә. 1997—1998 ел¬ ларда алдынгы илләр Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләрендә эшләп чыгарылган бөтен товарларны да алып бетерә алмый¬ лар, һәм бу регионны масштаблы икътисади кризис чолгап ала. Моннан тыш, 1990 елларда, дөньяда күп төрле сәнәгать продукциясе җитештерүче буларак, Кытайның роле бик нык үсә. Ул гаять күп санлы арзан эшче көчләр, иң эре ТМКлар ярдәме, үзенең дөньядагы хәрби-сәяси йогынтысы кебек көндәшлек өстенлекләреннән файдалана. Боларның барысы да «яңа» ЯИИнең уңышлы икътисади үсешкә ышанычын киметә. 1 2 Сораулар һам биремнәр Япониянең Икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы бик тиз икътисади күтәрелеше сәбәпләре нәрсәдә? XX гасырның икенче яртысында Япония өчен тышкы сәясәтнең кайсы юнәлеше нигез итеп алына? Ничек уй¬ лыйсыз, ни өчен? 3 4 5 6 Хәзерге этапта Япониянең сәяси һәм икътисади үсешен тасвирлап бирегез. Җавабыгызда массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет материалларын файдаланыгыз. Сингапур, Тайвань, Көньяк Корея һәм Гонконгның икъ¬ тисади һәм сәяси үсеш үзенчәлекләрен әйтеп бирегез. Көньяк Кореяның икътисади уңышлары илнең сәяси үсешендә ничек чагыла? 1998 елда ЯИИдәге кризисның сәбәпләрен атагыз. Ул Азия-Тын океан регионында гына түгел, ә бөтен дөньяда милли икътисадларның үзара бәйлелеге үсүне аңлата дип әйтеп буламы? Яңа индустриаль илләрнең модернизация үзенчәлекләре нәрсәдә? Алар сайлаган үсеш юлы ни дәрәҗәдә нә¬ тиҗәле?
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 356 § 41 Азия һәм Африканың үсеп килүче илләре Азатлык алган илләр бер-берсеннән үсеш дәрәҗәсе һәм характеры буенча бик нык аерылалар. Әлеге аерым¬ лыклар күпчелек очракта цивилизация үзенчәлекләре, тарихи традицияләр һәм йолалар белән билгеләнә. Ьиндстанның сугыштан соңгы үсеше Ьиндстан— Азиянең катлаулы тарихи юл үткән иң эре дәү¬ ләте. Бу ил йөзләрчә халыкларны һәм күп санлы культура¬ ларны гына түгел, ә кайчак социаль-икътисади үсешнең бөтенләй төрле баскычларында торучы регионнарны да берләштерә. Шуңа күрә анда модернизацияләү процессы, дөньяның башка үсеп килүче дәүләтләре белән чагыштыр¬ ганда, катлаулылыгы һәм уникальлеге белән аерылып тора. Илгә хас үзенчәлекләр Һиндстан хөкүмәтеннән социаль- сәяси үзгәртеп корулар үткәрүдә саклык күрсәтүне таләп итә. Беренче чиратта җәмгыять тормышындагы иң архаик калдыкларны җиңәргә кирәк була. 1950 елгы конституция буенча, югары һәм түбән касталар вәкилләренең (соңгы¬ ларына халыкның дүрттән өч өлеше карый) хокуклары тигезләштерелә. Эре алпавыт җирбиләүчелеге чикләнә. Арендаторлар үзләре эшкәрткән җирләрне сатып алу мөм¬ кинлеге ала. Җирбиләүчеләр крестьяннардан салым җыю хокукыннан мәхрүм ителә. Шул ук вакытта хөкүмәт авыл тормышының традицион нигезләренә кагылмый. Авылларда натураль һәм ярымнатураль хуҗалык системасы саклана. Колонизаторларның плантацияләре дәүләт милкенә күчә. 1960 еллар ахыры— 1970 еллар башында «.яшел революция» сәясәте үткәрелә — җирдән файдалануда алдынгы алымнар кертелә. Ил азык-төлек белән үзен үзе тәэмин итә башлый. Чит ил капиталын җәлеп итү өчен, зарури социал ь-сәя- си тотрыклылык булдыруга зур әһәмият бирелә. Шуны¬ сы игътибарга лаек: гомуми тормыш дәрәҗәсе түбән бул¬ ган шартларда Ьиндстандагы 20 % иң бай һәм 20 % иң ярлы гаилә керемнәренең нисбәте 4,7:1 була, бу Швеция күрсәткечләренә якын. Мондый күрсәткечләргә яхшылап уйланган социаль сәясәт нәтиҗәсендә ирешелә. Аның төп
§ 41. Азия һәм Африканың үсеп килүче илләре 357 юнәлешләре — фәкыйрьлек белән көрәш программаларын га¬ мәлгә ашыру һәм яңа эш урыннары булдыру. Адреслы матди ярдәм шәһәр ярлыларына, хатын-кызларга, 18 яшьтән 35 яшькәчә авыл яшьләренә, авыл һөнәрчеләренә күрсәтелә. Аз керемлеләрне яклауда дәүләтнең инде 60 елдан артык яшәп килүче азык-төлекне түбән бәяләр буенча бүлү системасы зур роль уйный. Икътисади үзгәртеп коруларның нигезе булып протек¬ ционизм санала. Сәнәгатьнең перспективалы тармакларына дәүләт ярдәме күрсәтелә. Аларга акча керткән һинд һәм чит ил эшмәкәрләренә аерым ташламалы өстенлекләр бирелә. Һиндстан хөкүмәте бөтен һинд сәнәгатендәге яллы эшчеләрнең 80 % ка якынын колачлаган кече бизнесны үстерүгә аеруча зур әһәмият бирә. Модернизацияләү сәясәтенең нәтиҗәсе буларак, күп уклад¬ лы икътисад формалаша, җәмгыятьнең социаль структурасы катлаулана. Илдә Европа тибындагы гигант шәһәрләр үсеп чыга, югары технологияләр җитештерү районнары барлык¬ ка килә, үз дәрәҗәсе белән алдынгы илләрдән калышмаучы фәнни үзәкләр оеша. 2000 елдан бизнесны үстерү өчен таш¬ ламалы шартларда махсус икътисади зоналар оештырыла башлый. Һиндстан мөстәкыйль рәвештә атом-төш коралы һәм ракета техникасын җитештерү технологиясен үзләштерә. Мондый модернизация учаклары барлыкка килү белән бергә, авылларда натураль хуҗалык та саклана (илдә заманча аграр җитештерү үзәкләре формалашуга да карамастан). Ба¬ лигъ яшьтәге халыкның яртысы диярлек укый-яза белми. Бу кешеләр канализация дә, суүткәргечләр дә, электр да булма¬ ган авылларда яшиләр. Ләкин гаять күп санлы халык эчендә (1027 млн кеше) Һиндстанда галимнәр һәм югары белемле кешеләрнең гомуми саны дөньяның теләсә кайсы илендәгедән күбрәк. Мәсәлән, XXI гасыр башында Һиндстанның югары уку йортларын һәр елны 350 мең инженер тәмамлый (бу күрсәткеч, мәсәлән, Америкада— 70 мең). Урта сыйныф кызу темплар белән үсә, аның саны 350 млн кешегә җитә. Һинд җәмгыятенең характерлы үзенчәлеге шунда: нәкъ менә надан һәм аз белемле авыл халкы Һиндстанда социаль- сәяси тотрыклылыкны тәэмин итә дә инде. Крестьяннар
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 358 даими рәвештә тормыш дәрәҗәсен күтәрү омтылышы белән яшәмиләр, алар, азга риза булып, теләсә нинди үзгәрешләргә тискәре карыйлар. Сайлауларда алар гад әти, традицион булып киткән партияне яисә лидерны яклыйлар. Шунысы игъти¬ барга лаек: Һиндстан милли конгрессы (ҺМК) партиясе, аның лидерлары бала табуны киметергә тырыша башлаган¬ нан соң, йогынты көчен югалта башлый. Авыл сайлаучыла¬ ры бу адымны традицион тормыш тәртипләренә һөҗүм дип бәялиләр. Күп кенә галимнәр Ьиндстанны XXI гасырның иң бөек державаларының берсе дип саныйлар. Болай фикер йөртү өчен билгеле бер нигез бар. Ил атом-төш коралына ия бу¬ лып кына калмый, бәлки мөстәкыйль рәвештә Америкада җитештерелгәннәреннән һич кенә дә калышмый торган за¬ манча суперкомпьютерлар эшләп чыгара, космик киңлекне үзләштерү программасы да бар. Ьиндстанның фармацев¬ тика индустриясе Көнбатыш Европаныкы белән уңышлы көндәшлек итә. Ислам дөньясы Ислам дөньясы илләре (Якын һәм Урта Көнчыгыш, Төньяк Африка, Пакистан, Индонезия) үзләренең яшәү рәвешләре белән шактый аерылалар. Алар арасында монархияләр (Со¬ гуд Гарәбстаны, Иордания, Марокко һ. б.), демократик режим ныгып урнашкан илләр (Төркия, Мисыр һәм башкалар), авто¬ ритар идарә формалары булган дәүләтләр (Ливия, Пакистан һ. б.) бар. Аларның икътисади хәлләре дә төрле. Нефть чы¬ гаручы илләр (Согуд Гарәбстаны, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ. б.), аны экспортлаудан зур табышлар алып, халыкның җан башына уртача керем дәрәҗәсе буенча Евро¬ союз күрсәткечләренә якынаялар. Бер үк вакытта нефть бай¬ лыклары булмаган илләрдә (Мисыр, Пакистан һ. б.) тормыш дәрәҗәсе күпкә түбәнрәк. Әлеге аерымлыкларга, шулай ук сөнниләр һәм шигый- лар арасындагы дини каршылыкларга карамастан, ислам ил¬ ләренә хас уртаклыклар да байтак. Барыннан да элек, бу илләрдә гражданнарның көндәлек тормышына (шул исәптән
§41. Азия һәм Африканың үсеп килүче илләре 359 дөньяви дәүләтләрдә дә) диннең йогынтысы көчле һәм руха¬ нилар гаять зур абруйга ия. XX гасырның икенче яртысында ислам илләренең үзара мөнәсәбәтләренә Гарәп-Израилъ конфликтлары шактый зур йогынты ясый. 1947—1949 еллардагы сугыш барышында Израиль Палестина җирләрен басып ала, анда БМО гарәп дәүләте төзергә планлаштырган була. 1964 елда гарәп халкының бәйсезлеге өчен көрәшүче Палестинаны азат итү оешма¬ сы барлыкка килә, аның алыштыргысыз җитәкчесе булып 1969—2004 елларда Ясир Арафат тора. 1994 елда бик авыр барган Палестина-Израиль сөйләшүләреннән соң Израиль басып алган җирләрнең бер өлешендә Палести¬ на автономиясе оештырыла. Ләкин аның ахыргы статусы турындагы мәсьәлә әле хәзергәчә хәл ителмәгән. Палестиналыларның туган җирләрен кайтарып бирү ту¬ рындагы таләпләрен бөтен мөселман дөньясы яклап чыга. Па¬ лестинадагы гарәп халкы белән теләктәшлек ислам илләре консолидациясенең нигезенә әверелә. Хәтта аларның АКШ союздашлары булып исәпләгәннәре дә (Согуд Гарәбстаны һәм Пакистан) Израильгә үтә салкын мөнәсәбәттә торалар. 1972 елда Төньяк Африка һәм Азиянең 26 дәүләте «Ислам конференциясе» оешмасы (ИКО, рус. ОИК) төзиләр. Мөселман илләренә 1979 елда Иранда булып узган ислам революциясе зур йогынты ясый. Аның сәбәбе—монархия, шаһ режимы тарафыннан үткәрелгән модернизацияләү сәясәтенең АКШ ярдәме белән уңышсызлыкка дучар булуы. 1960—1970 еллар¬ да икътисади үсеш темплары буенча (елга 13—14 %) Иран «икътисади могҗиза» елларындагы Япония белән тигезләшә. Заманча индустрия үзәкләре төзелә, евро¬ пача дөньяви белем бирү системасы кертелә, хатын- кызлар ирләр белән бертигез хокук ала. Авылларда югары җитештерүчән фермер хуҗалыклары оештырыла. Реформалар күп кешеләрнең традицион, гадәти тормыш рәвешен җимерә. Халыкның бер өлешенең (аксөякләр, эшмәкәрләр, шәһәрдәге урта катлау) тормыш муллы¬
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары гы үсүгә дә карамастан, шигый руханилар тәэсирендә ризасызлык көчәя бара. 1979 елда традицион ислам кыйммәтләренә һәм тормыш рәвешенә кайту лозунгы астында бөтен илне массачыл каршылыклар чолгап ала. Шаһ чит илгә кача, хакимият руханилар вәкилләре хәлиткеч роль уйнаган хөкүмәт кулына күчә. Иран Ислам республикасы дип игълан ителә. Аның башында илдәге мөселманнарның рухи лидеры—Аятулла Хомәйни тора. Фундаментализм Иран сәясәтенең нигезенә (дини кагый¬ дәләрне (шәригать кануннарын) катгый үтәү) әверелә. Күп кенә илләрдә фундаменталистлар төркемнәре оеша яки көчәя, аларның күбесе, үз максатларына ирешү өчен, террор юлы¬ на баса. Алар Бөтендөнья ислам хәлифәлеге урнаштыруга омтылуларын яшермиләр, ә АКШны һәм Төньяктагы башка алдынгы илләрне, шулай ук Израильне төп дошманнары дип исәплиләр. Исламның йогынтысы модернизацияләү юлыннан ба¬ ручы нефтькә бай Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдә дә көчле. Ләкин хәтта аларның хөкүмәтләре дә аз санлы җирле халыкның тормыш рәвешенә һәм традицияләренә кагылырга кыймыйлар. Кызу темплар белән үсеп баручы нефть чыгару, нефть эшкәртү, төзелеш сәнәгатьләрендә читтән килгән инженерлар һәм эшчеләр (ае¬ рым алганда, Палестинадан чыккан гарәпләр, индуслар, иран¬ лылар, филиппинлылар, кытайлар һ. б.) хезмәтенә өстенлек бирелә. Якын һәм Урта Көнчыгыш, Төньяк Африканың күпчелек илләре хакимияте Ирандагы революция тәҗрибәсен истә то¬ талар. Икътисадны модернизацияләп, алар сугышчан ислам агымнары белән конфликтларны булдырмаска тырышалар. Бу еш кына аларның Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләрен катлауландыра, чөнки аларның хөкүмәтләре ислам фунда- ментализмына тискәре мөнәсәбәттә торалар. Үзәк һәм Көньяк Африка илләре Африка илләрендә икътисади артталыкны җиңеп чыгу бу¬ рычы чиктән тыш кискен төс ала. Файдалы казылмаларның шактый зур запасларына ия булуга карамастан, аларның
§ 41. Азия һәм Африканың үсеп килүче илләре 361 күбесендә (КАРдан кала) сәнәгать үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге түбән була. Икътисадны күтәрү өчен җитәрлек капиталлар булмый. Континенттагы сәяси тотрык- сызлыкны исәпкә алып, чит ил корпорацияләре Африка икъ¬ тисадына эре инвестицияләрдән тоткарланып тора. БМО ярдәме белән эпидемияләр белән көрәштә кайбер уңышларга ирешелә, балалар арасында үлем-китем кими. Нәтиҗәдә халык саны бик тиз арта башлый, азык-төлек җитештерү темпларын да узып китә. Дөньядагы иң ярлы 30 илнең 22 се Африка континентында урнашкан. Аларда- гы халыкның шактый өлеше медицина хезмәтеннән фай¬ даланмый, сыйфатсыз су куллана, канализациясе булмаган шәһәрләрдә һәм торак пунктларда яши, беркайчан да туйганчы ашый алмый. Ангола, Ботсвана, Мали, Буркина-Фасо, Лесото, Мозамбик, Чад кешеләре чит илләр ярдәменнән башка яши алмыйлар. Бу — эчке социаль һәм этник конфликтларның кискенлеген арттыра. Африкадагы иң фәкыйрь дәүләтләр проблемасы соңгы ун елда торган саен ешрак глобаль һәм халыкара проблемага әверелә бара. Бер яктан караганда, әлеге илләр үз көчләре белән авыр хәлдән чыга алырлык хәлдә түгел. Модернизацияләү өчен аларның эчке ресурслары юк. Аны хәрәкәткә ките¬ рүче көч булырга сәләтле социаль катлау да барлыкка килмәгән. Икенче яктан, иң ярлы илләр проблемасының хәл ителмәве халыкара бергәлек өчен кыенлыклар туды¬ ра. Гражданнар сугышлары, переворотлар, кораллы бәрелешләр гадәти күренешкә әйләнә. Социаль бәла- каза зоналарыннан һәм этносара конфликтлар район¬ нарыннан качаклар һәм эмигрантлар агылу проблемасы кискенләшә. Хаос чолгап алган, көчле үзәк хакимият булмаган илләр халыкара ж,инаятьчел синдикатларның игътибар үзәгендә була. Алар бу илләр территорияләрен наркотиклар ж,итештерү өчен файдаланалар. Анда экс- тремистик һәм террорчылык оешмаларының база¬ лары булдырыла. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү системасының начар үсеш алуы, халыкның гигиена
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 362 мәсьәләләрендә наданлыгы аркасында әлеге дәүләтләр куркыныч йогышлы авырулар килеп чыгу һәм тарату учаклары булып торалар. Әлеге кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен, Африка халыкла¬ рының үзләренең, Көнбатыш дәүләтләре һәм халыкара оеш¬ маларның уртак тырышлыгы таләп ителә. Көнбатышның әйдәп баручы илләре Африка дәүләтләренә акча салмаска тырышалар. Аларга Көньяк илләре өчен билге¬ ләнгән инвестицияләрнең бары 7 % ы гына җибәрелә. Арзан¬ лы һәм квалификацияле эшче көчләре булган Азия илләрен (Кытай, Ьиндстан һәм башкалар) инвестицияләү 10 тапкыр күбрәк табыш китерә. XX—XXI гасырлар чигендә Африка дәүләтләренең хезмәттәшлеккә омтылышы арта. 1999 елда 1963 елдан бирле яшәп килүче Африка бердәмлеге оешмасында (АБО, рус. ОАЕ) катнашучылар Африка союзын (АС) гамәлгә кую ниятләре турында Декларация кабул итәләр. АБОның соңгы сессиясе 2002 елда Дурбанда (КАР) уза. Анда АБОны тарату һәм АС төзү турында игълан ителә. АС, аны төзүчеләр фикеренчә, АБОга караганда тупланган- рак оешмага әверелергә тиеш. Аның югары органы — катна¬ шучы илләрнең Дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары ассамблея- сы. Панафрика парламенты, Африка суды оештыру, бердәм финанс сәясәте үткәрү, социаль һәм хуҗалык тормышында интеграцияне үстерү күздә тотыла. АС континетта тыныч¬ лыкны саклауга һәм халыкара террорчылык белән көрәшкә зур әһәмият бирә. Ләкин конкрет конфликтларга карата АС әгъзалары позицияләре еш кына аерыла. Сораулар һам биремнәр 1 Һиндстанның икътисади, сәяси һәм мәдәни үсеш үзен¬ чәлекләре нәрсәдән гыйбарәт? Бу әлеге илдәге модер¬ низацияләү процессында ничек чагыла? 2 Нәрсә Һиндстанга модернизациядә шактый уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә? Һиндстан икътисады аеруча уңышка ирешкән тармакларга мисаллар китерегез. 3 Сез Һиндстан XXI гасырның супердержавасы дигән фи¬ кер белән килешәсезме? Җавабыгызны нигезләгез.
§ 42. XX гасырның икенче яртысында—XXI гасыр башында Латин Америкасы 363 4 5 6 Җавап биргәндә, массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм Интернеттан файдаланыгыз. Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкадагы ислам илләренең үсеш үзенчәлекләрен атагыз. Мөселман илләрендә ислам фундаментализме! күтәре¬ леше нәрсә белән аңлатыла? Матбугат һәм Интернет материалларын файдаланып, хәзерге дөньяда аның ча¬ гылышына мисаллар китерегез. Үзәк һәм Көньяк Африка дәүләтләре үсешенең төп сый¬ фатларын әйтеп бирегез. Ни өчен бу континенттагы иң ярлы илләр проблемалары глобаль рәвеш ала? ед2 XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Латин Америкасы 1930 елларга кадәр Латин Америкасы илләре башлы¬ ча аграр дәүләтләр буларак үсә. Алар түбән хезмәт хакы алган яллы эшчеләр хезмәтеннән киң файдаланган эре латифундияләр (алпавыт хуҗалыклары) продукциясен экспортка чыгаралар. 1930 еллардан башлап, бигрәк тә сугыштан соңгы ел¬ ларда, Латин Америкасының күпчелек илләре модерни¬ зация һәм тизләтелгән индустриаль үсеш юлына аяк баса. Моңа берничә уңай шарт ярдәм итә. Диктаторлык режимнары: модернизацияләү тәҗрибәсе Икенче бөтендөнья сугышы елларында Латин Америкасы илләренең аграр продукциясенә ихтыяҗ арта. Бу тулаем икътисад үсеше өчен стимул була. Сугыш хәрәкәтләре барган җирләрдән еракта урнашкан континетта сугыштан һәм аның нәтиҗәләреннән качып килгән эмигрантлар сыену урыны таба. Квалификацияле белгечләр һәм эшче көчләр агыла. Дөньяның алдынгы корпорацияләре Латин Амери¬ касын имин, табигый ресурсларга һәм үзләштерелмәгән җирләргә бай, шуңа күрә капитал кертү өчен отышлы район итеп күрәләр. Чит ил капиталы башлыча Кушма Штатлар компанияләреннән килә. АКШ катгый рәвештә аларның
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 364 мәнфәгатьләрен яклый, Латин Америкасы илләре эшләренә ачыктан-ачык хәрби тыкшынудан да тайчынмый. Мәсәлән, 1954 елда Гватемалада, АКШның иң эре «Юнайтед фрут» аграр компаниясенең җирләрен национализацияләүгә җавап йөзеннән, Америка хәрбиләре ярдәмендә переворот оештыры¬ ла. Яңа хөкүмәт компаниягә аның милкен кире кайтара. Кубада Ф. Кастроның революцион хөкүмәтен бәреп тө¬ шерергә маташуларның уңышсыз тәмамлануы АКШның абруена гаять зур зыян сала. Кушма Штатлар үз сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр була. 1961 елда АКШ президенты демократ Дж. Кеннеди Латин Америкасы илләренә «Прогресс хакы¬ на союз» программасын тәкъдим итә, аны тормышка ашы¬ руга 20 млрд доллар бүлеп бирә. 19 ил тарафыннан кабул ителгән әлеге программаның максаты бу илләргә өлгереп җиткән социаль-икътисади проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт була. Шул ук вакытта АКШ континентта СССРның яңа союздашларын булдырмаска омтыла. Дж. Кеннеди программасы модернизация юлында алга барырга ярдәм итсә дә, Латин Америкасы илләрендә тотрык- лылыкны ныгытмый. Хакимияткә диктаторларны китергән хәрби переворотлар чылбыры дәвам итә. Кагыйдә буларак, хәрби, диктаторлык режимнары икъ¬ тисадны тизләтелгән модернизацияләүгә юнәлеш алалар, профсоюзларның хокукларын чиклиләр, социаль программа¬ ларны туктаталар, күпчелек ялланып эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттырырга ирек бирмиләр. Барлык акчалар киң колачлы проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелә, чит ил капиталына төрле өстенлекле ташламалар ясала. Еш кына мондый сәясәт сизелерлек икътисади нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, Латин Америкасының иң зур илендә — Бразилия¬ дә (халкы 160 млн кеше)— «икътисади могҗиза» хакимияттә хәрби хунта торган елларга (1964—1985) туры килә. Юллар, электр станцияләре төзелә, металлургия, нефть чы¬ гару үсә. Илнең эчке районнарын үзләштерүне тизләтү өчен, башкала диңгез буеннан территория эченә (Рио-де-Жанейродан Бразилиа шәһәренә) күчерелә. Амазонка бассейнындагы таби¬ гый байлыкларны тиз арада үзләштерү башлана, бу районда халык саны 5 млн нан 12 млн га арта. Чит ил корпорацияләре,
§ 42. XX гасырның икенче яртысында—XXI гасыр башында Латин Америкасы аерым алганда, «Форд», «Фиат», «Фольксваген», «Дженерал моторе» кебек гигантлар ярдәме белән илдә автомобиль¬ ләр, самолётлар, компьютерлар, заманча корал җитештерү җайга салына. Бразилия дөнья базарына машиналар һәм җиһазлар куючыга әверелә. Аның аграр продукциясе Аме¬ риканыкы белән уңышлы көндәшлек итә. Бразилия үз капи¬ талын азрак үскән илләргә, аерым алганда Африкага кертә башлый. 1960 еллардан 1980 елларга кадәр Латин Америкасы иллә¬ рендә тулай эчке продукт күләме өч тапкыр арта. Брази¬ лия, Аргентина, Чили уртача үсеш дәрәҗәсе күрсәткечләренә ирешә. Латин Америкасының күп кенә илләре җан башына тулай эчке продукт җитештерү күләме буенча Көнчыгыш Европа һәм Россия Федерациясе дәүләтләре күрсәткечләрен узып китә. Социаль үсеш дәрәҗәсе буенча Латин Америкасы илләре Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европаның алдынгы дәүләт¬ ләренә якыная. Мәсәлән, хезмәткә тартылган халык арасында ялла¬ нып эшләүчеләр өлеше 70—80 %. Бу вакытта Бразилиядә, мәсәлән, 1960—1990 еллар арасында авыл хуҗалыгында эш көчләренең күләме 52 дән 23 % ка кими, сәнәгатьтә— 18 дән 23 % ка, хезмәт күрсәтү өлкәсендә 30 дан 54 % ка кадәр арта. Моңа охшаш күрсәткечләр башка күпчелек Латин Америкасы илләрендә дә күзәтелә. Шул ук вакытта Латин Америкасы һәм алга киткән илләр арасында гаять мөһим аермалар да саклана. Үзләрен урта сыйныфка кертеп караучы кешеләр катлавы чагыштырмача аз санлы була. Мөлкәт ягыннан тигезсезлек зур проблема ту¬ дыра. 20 % иң ярлы һәм 20 % иң бай гаиләләрнең керемнәре арасындагы нисбәт 1980—1990 елларда Бразилиядә, мәсәлән, 1:32, Колумбиядә — 1:15,5, Чилида 1:18 була. Армиянең сәяси һәм иҗтимагый тормышка актив тык¬ шынуы генераллар һәм өлкән офицерларны илнең икътисади үсеш юлларын билгеләүче йомык өстен кастага әверелдерә. Кагыйдә буларак, сәнәгатьнең бары чит илгә продукция чыга¬ ра һәм идарә итүче даирәләргә һәм алар белән бәйле бизнесмен¬
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары нарга чиктән тыш табыш китерә торган тармакларын үстерүгә генә игътибар бирелә. Эчке базар акрын үсә, халыкның сатып алу мөмкинлеге түбән булып кала. Шунлыктан уздырыла торган реформалар күпчелек гражданнарда — крестьяннарда һәм эшчеләрдә генә түгел, бәлки вак һәм урта буржуазия һәм эшмәкәрләр арасында да яклау тапмый. Алар хакимиятләр сәясәтен халыкка каршы, ТМК мәнфәгатьләренә һәм АКШ корпорацияләренә буйсындырылган дип исәплиләр. Латин Америкасында перончылык һәм демократия Хәрби диктатураларның көчсез яклары һәм җитешсезлекләре дә күп була. Хәрбиләрнең югары катлавы арасындагы кор¬ рупцияне дә алар исәбенә кертеп карарга кирәк. Диктатор хөкүмәтләр тарафыннан алынган кредитлар һәм заёмнар еш кына урлана яисә юкка-барга тотылып бетә. Диктаторлар хакимияте еш кына оппозицион чыгышларны аяусыз бас¬ тыру, башкача уйлаучыларны эзәрлекләү, кешенең нигез хо¬ кукларын һәм ирекләрен бозуны аңлата. Нәтиҗәдә хәрби режимнар иртәме яки соңмы тышкы бурычларының бик нык артуы белән очрашалар, ил эчендәге куәтле оппозицион хәрәкәткә каршы тора алмыйлар. Алар хакимиятне граждан¬ лык хөкүмәтенә бирергә мәҗбүр булалар. Икенче бөтендөнья сугышы вакытыннан алып 1990 еллар¬ га кадәр Латин Америкасы илләренең күбесендә гражданлык хөкүмәтләре озын гомерле булып чыкмый. Мексика моннан чыгарылма булып тора. Анда 1917 елгы революция җиңгәннән соң, сәяси мәйданда озак вакытлар җитди көндәшләре булма¬ ган бер генә партия өстенлек итүгә карамастан, демократик конституция кабул ителә. Латин Америкасында берничә мәртәбә хезмәт ияләре, шу¬ лай ук вак һәм урта буржуазия мәнфәгатьләрендә рефор¬ малар уздырырга омтылыш ясала. Аларның асылын модерни¬ зацияләүне эчке базарны үстерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен әкренләп күтәрү белән бәйләү тәшкил итә. Беренче мәртәбә һәм шактый уңышлы рәвештә мондый үзгәртеп корулар Аргентинада полковник Хуан Доминго Пе-
§ 42. XX гасырның икенче яртысында—XXI гасыр башында Латин Америкасы 367 рон тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул 1943 елгы переворот нәтиҗәсендә хакимияткә килә. Милли профүзәк — Гомуми хезмәт конфедерациясе — ярдәме белән Х.Д. Перон 1946 ел¬ да сайлауларда җиңү яулый. Перончылар партиясенең тая¬ нычына әйләнгән яңа профсоюзлар вәкилләре парламент¬ ка һәм хөкүмәткә кертелә. Перон вакытында Аргентина конституциясенә социаль хокуклар, түләүле ял кертелә, пен¬ сия белән тәэмин итү системасы булдырыла. Тимер юллар һәм элемтә сатып алына яки национализацияләнә. Икътисади үсешнең бишьеллык планы кабул ителә, милли сәнәгатьне үстерү өчен, стимуллар булдырыла. Ләкин 1955 елда Х.Д.Перон чираттагы хәрби переворот нәтиҗәсендә бәреп төшерелә. Перончылык тәҗрибәсе һәм идеяләре Аргентинада гына түгел, Көньяк Американың башка илләрендә дә популяр була. Аерым алганда, Бразилия президенты Жетулиу Варгас (хакимияттә 1950—1954 елларда була) алар эзеннән барырга тырышып карый, ләкин переворот куркынычы белән очраш¬ каннан соң, үзен үзе үтерә. Латин Америкасында демократик режимнарның көчсезлеге күп сәбәпләр белән аңлатыла. Сайлаучыларның тавышла¬ рына һәм профсоюзлар ярдәменә бәйле булганлыктан, алар беренче чиратта тормыш дәрәҗәсен күтәрергә тырышалар. Билгеле бер күләмдә моңа ирешелә дә. Сугыштан соңгы чорда сәнәгать эшчеләренең хезмәт хакы елга уртача 5—7 % ка арта. Ләкин актив социаль сәясәт үткәрү өчен, бюджет ак¬ часы гына җитми. Сул хөкүмәтләр өстәмә ресурслар табарга тырышып карыйлар. Эшмәкәрләргә салымнар арттырыла, табышлы предприятиеләр национализацияләнә, хәрби чы¬ гымнар киметелә. Бу чаралар котылгысыз рәвештә 1970 елларда Латин Аме¬ рикасы илләре сәнәгатенең 40 % ка якынын үз кулларында тоткан ТМКда ризасызлык тудыра. Хөкүмәтнең даими арта барган социаль таләпләрне канәгатьләндерә алмавы аркасын¬ да, забастовкалар хәрәкәте көчәя. Көч кулланырга яратучы сул радикаль оппозиция активлаша, авыл һәм шәһәрләрдә партизан отрядлары оештырыла. Ахыр чиктә каты икътисади һәм сәяси тышкы басым, эчке каршылыклар арту җәмгыятьне гражданнар сугышы
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 368 чигенә китерә. Бу армияне, кагыйдә буларак, АКШның ида¬ рәче даирәләре хуплаганнан соң, хәлне үз контроленә алыр¬ га мәҗбүр итә. Мәсәлән, Бразилиядә 1964 елда һәм Чили¬ да 1973 елда хәрби переворотлар оештыруда Үзәк разведка идарәсенең (рус. ЦРУ) роле яхшы билгеле. Чилида 1970 елның сентябрендәге президент сай¬ лауларында «Халык бердәмлеге» блогыннан кандидат социалист Сальвадор Альенде җиңеп чыга. Аның та¬ рафыннан социалистлар, коммунистлар һәм башка сул партияләрдән формалаштырылган хөкүмәт ре¬ формаларны тормышка ашыруга керешә. 1971 елда бакыр һәм казылмалар чыгару сәнәгатенең башка тармакларына караган предприятиеләр, шул исәптән чит ил корпорацияләренә (беренче чиратта АКШка) нисбәт ителгәннәре дә национализацияләнә. Банк¬ лар, тышкы сәүдә, эре фирмалар дәүләт кулына күчә. Экспроприацияләнгән латифундияләр урынына җитеш¬ терү кооперативлары оештырыла. Дәүләт социаль тәэми¬ нат системасын киңәйтүгә чыгымнарны шактый арттыра. Реформалар уң көчләрнең көчле каршылыгына оч¬ рый. Сул радикаллар, киресенчә, үзгәртеп коруларны тирәнәйтүне һәм Куба үрнәгендә «хезмәт ияләре дикта¬ турасы» урнаштыруны таләп итәләр. Мондый шартларда оппозиция армиягә таяна. Чилида 1973 елның 11 сен¬ тябрендәге хакимияткә генерал Аугусто Пиночетны китергән хәрби переворот Латин Америкасы илләренең сугыштан соңгы тарихында иң канкойгыч вакыйга була. С. Альенде президент сарае өчен барган сугышта һәлак була. Чили башкаласы Сантьягодагы Үзәк стадион конц¬ лагерьга әйләнә, меңнәрчә кеше, сул көчләр, профсоюз¬ лар хәрәкәте активистлары җәзалап үтерелә, 200 меңгә якын кеше илдән качып китәргә мәҗбүр була. Латин Америкасы илләре хәзерге үсеш этабында 1980 еллар —1990 еллар башында күпчелек Латин Америка¬ сы илләре үсешендә яңа этап башлана. Аларның күбесендә диктатуралар демократик, конституция нигезендә сайланган хакимияткә урын бирә.
§ 42. XX гасырның икенче яртысында—XXI гасыр башында Латин Америкасы 369 1982 елда Фолкленд утраулары өчен Англия белән сугыш¬ та Аргентина диктаторлык режимы җиңелә. Бу аны 1983 елда хакимиятне гражданлык хөкүмәтенә тапшырырга мәҗбүр итә. 1985 елда Бразилиядә һәм Уругвайда авторитар идарә чорла¬ ры тәмамлана. 1989 елда, генерал Альфредо Стпресснерның 35 елга сузылган хәрби диктатурасыннан соң, Парагвай демо¬ кратия юлына аяк баса. 1989 елда Чилида ирекле сайлаулар уза, ә 1990 елда генерал А.Пиночет отставкага китә. Латин Америкасы илләрендә демократия тәмам урнашкан дип санап буламы соң? Бу сорауга бертөрле генә җавап бирү мөмкин түгел. Әмма хәзер үк инде аларның үсешендә яңа сыйфатлар билгеләнүе ачык күренеп тора. 1980 еллар уртасыннан 1990 еллар уртасына кадәрге чор¬ ны модернизацияләү проблемаларын хәл итүдә «югалган ун ел» дип атыйлар. Демократик режимнар бик тырышып соци¬ аль сфераны үстерәләр, бу икътисади үсеш темпларын акры¬ найта. Бер үк вакытта Көньяк Америка халкының тормыш дәрәҗәсе яхшыру аркасында, эчке базарларның товар үткәрү мөмкинлеге арта. Бу тотрыклырак үсеш өчен алшартлар ту¬ дыра. Әгәр 1980 елларда континетта тулай милли продукт үсеше елына 1,7 % кына булса, 1990 елларда ул 3,2 % ка кадәр арта. XX гасырның соңгы ун елында фәкать АКШ белән аеруча тыгыз мөнәсәбәт урнаштырган илләрдә генә Мексикада (тулай милли продуктның 30,5 тән 69,9 % ына кадәр) һәм валюта курсы долларга нык бәйләнгән Аргентинада) бурычларның кинәт артуы күзәтелә. 2001 елда Аргентинада аеруча кискен социаль-икътисади һәм сәяси кризис башлана. Тышкы бурычларның коточкыч артуы хакимиятләрне дефолт турында белдерергә, граждан¬ нарның банклардагы хисапларын туктатырга мәҗбүр итә. Бу урта сыйныфны бөлдерә, массакүләм тәртипсезлекләр китереп чыгара. Нәтиҗәдә хөкүмәт отставкага китәргә мәҗбүр була. Әмма кризис яңа хәрби диктатура урнашуга китерми. XXI гасыр башында Көньяк Американың күп кенә иллә¬ рендә сул көчләр йогынтысы көчәя. 1998 елда Венесуэла пре¬ зиденты булып Уго Чавес сайлана, ул үзен Ф. Кастроның укучысы һәм социалистик үзгәртеп корулар тарафдары дип
12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары 370 саный. Әйдәп баручы ТМК акцияләренең контроль пакетлары дәүләт милкенә күчә, киң колачлы социаль реформалар узды¬ рыла башлый. Бразилиядә 2002 һәм 2006 елларда президент сайлауларында ярлы эшчеләр гаиләсеннән чыккан Лулу де Сильва җиңү яулый, ул социаль юнәлешле базар икътиса¬ дын һәм Латин Америкасы илләренең АКШ катнашыннан тыш кына интеграциясен яклап чыга. 2005 елда Боливиядә беренче тапкыр чыгышы белән индеец, «Алга, социализмга таба» хәрәкәте лидеры Эво Моралес президент була. Шулай ук Аргентинада, Эквадор, Никарагуа, Чилида сул идеяләр тарафдарларының йогынтысы арта. Латин Америкасында интеграция процесслары 1986 елда Аргентина һәм Бразилия — Латин Америкасының иң нык үскән ике иле — интеграция союзы төзиләр. 1990 елда аның базасында Бразилия, Аргентина, Уругвай һәм Парагвай президентлары «Көньяк Америка гомуми базары» икъти¬ сади блогы төзү турында килешүгә кул куялар, ул күбрәк МЕРКОСУР буларак билгеле. Латин Америкасы халкының һәм сәнәгать җитештерүенең яртысы диярлек аның өлешенә туры килә. МЕРКОСУР эшчәнлеге шактый нәтиҗәле булып чыга: бары биш ел (1990—1995) эчендә аның әгъзалары ара¬ сындагы үзара сәүдәнең күләме товар әйләнешенең 8,9 дан 22 % ка кадәрен тәшкил итә. Интеграциянең икенче үзәге —1965 елда гамәлгә куелган Анд бергәлеге. Аңа Венесуэла, Колумбия, Эквадор, Перу һәм Боливия керә. 2005 елда Көньяк Американың бердәм инте¬ грация зонасы — Көньяк Америка союзы төзелә. Латин Америкасында интеграция процесслары үсеше Куш¬ ма Штатларда борчылу тудыра. Әле 1990 елда ук АКШның идарәче даирәләре 800 млн кешеле гомумамерика бердәм базары төзү бурычын куялар. Бу — Кушма Штатларга сәүдә- икътисади экспансияләүдә яңа мөмкинлекләр тәэмин итәр иде. 1994 елда Төньяк һәм Көньяк Америка (Кубадан тыш) дәүләтләре башлыклары 2005 елга Панамерика ирекле сәүдә зонасы төзү турында килешүгә кул куялар. Ләкин 2005 елда аның оешуы турында сөйләшүләр өзелә: социаль реформалар¬
§ 42. XX гасырның икенче яртысында—XXI гасыр башында Латин Америкасы 371 га юнәлеш тоткан Венесуэла һәм Бразилия Америка проектын кискен тәнкыйтьләп чыга. 2008 елда, У.Чавес һәм Л.де Сильва тәкъдиме белән, Көнь¬ як Америка союзына керүче 12 илнең Көньяк Америка обо¬ рона советы (рус. ЮСО) хәрби блогы төзеячәкләре турында килешүгә ирешелә. Ул региондагы илләрдә АКШ йогын¬ тысына каршы торучы көч ролен үти алыр дип фаразлана. Шул рәвешчә, Көньяк Америка дәүләтләре тагын да ныграк консолидацияләнә бара, аларның АКШ йогынтысы орбита¬ сыннан чыгу омтылышлары көчәя. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 6 Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм аннан соң Латин Америкасы илләрендәге икътисади күтәрелешкә нәрсә сәбәп була? Латин Америкасы дәүләтләренә карата АКШ нинди сәясәт алып бара? Мисаллар китерегез. Латин Америкасы дәүләтләрендә диктаторлык режимна¬ ры сәясәтенең үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт була? Бразилия «икътисади могж,изасы» турында сөйләгез. Латин Америкасы илләрендә сәяси тотрыксызлыкның сәбәпләре нәрсәдә? XX гасырның икенче яртысында континентта нинди демократик режимнар яшәп килә? Аларның көчсезлеге нәрсә белән аңлатыла? Латин Аме¬ рикасы илләре өчен хәрби диктатуралар чоры үткәндә калган дип әйтергә мөмкинме? Латин Америкасындагы интеграция процесслары хакында сөйләгез. Ни өчен алар АКШның идарәче даирәләрендә ризасызлык тудыра? Бүлектәге текстны анализлап, Латин Америкасы белән Азия һәм Африка илләре үсешендәге һәм модерниза¬ циясендәге уртак һәм үзенчәлекле якларны билгеләгез. Ни өчен бу дәүләтләр алдынгы илләрнең модернизацияләү тәҗрибәсен тулысынча файдалана алмыйлар?
13 нче бүлек ИКЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫННАН СОҢ РУХИ ТОРМЫШ Сугышлар арасындагы чорда рухи тормыш өчен җә¬ мәгать үсеше процессларын һәм аларда кеше ролен аңлау хакына яңа чаралар һәм юллар табу омтылышы хас була. XX гасыр ахырында алар яңа импульс алалар. Башлыча бу фән һәм техника үсеше, мәдәниятләрнең үзара йогынтысы белән билгеләнә. о Иҗтимагый фәннәр, идеология һәм массакүләм мәдәният XX гасырның икенче яртысында иҗтимагый фәннәр социаль һәм икътисади процессларны модельләштерү мөмкинлеге биргән компьютер технологияләре куллана башлыйлар. Узган унъеллыклар белән чагыштырганда бу аларның алга китешен тизләтә. Җәмгыять үсеше теорияләре Икътисади теория үсеше дәүләтнең икътисади өлкәдәге ролен һәм мөмкинлекләрен тагын да тирәнрәк фикерләү белән бәйле була. Джон Кейнс тарафыннан эшләнгән базар икътисадын җайга салу теориясе 1960—1970 еллардагы «мул тормыш¬ лы дәүләт» концепциясенең нигезен тәшкил итә. Дәүләтнең икътисадка тыкшынуы, аның бюрократик монстрга әверелү куркынычы турындагы мәсьәләне Америка икътисадчылары Иозеф Шумпетер һәм Милтон Фридман өйрәнәләр. 1980 ел¬ ларда аларның идеяләре белән АКШ һәм Бөекбританиянең неоконсерватив көчләре кораллана. Алар шулай ук икътисад¬ ны модернизацияләүне гамәлгә ашырганда Латин Америкасы диктатуралары тарафыннан файдаланыла. Күренекле Америка галимнәре — икътисадчылар Джон Гэлбрейт һәм Уолт Ростоу, социолог Элвин Тоффлер циви¬ лизация прогрессының фазалары яки стадияләре концеп¬
§43. Иҗтимагый фәннәр, идеология һәм массакүләм мәдәният 373 циясен формалаштыралар. Әгәр дә К.Марксның формация теориясе кешелек прогрессын җитештерү чараларына милек формасы үзгәрүгә бәйләсә, цивилизацион караш нигезендә җитештерү эшчэнлеге формаларының алышынуы ята. Ул, марксизмга караганда, аерым цивилизацияләрнең тарихи- мәдәни һәм сәяси үзенчәлекләренә, традицияләренә, шәхеснең җәмгыятьтәге урынына зуррак әһәмият бирә. Үсеш стадияләре теориясе буенча, кешелек азык җыючы¬ лыктан, аучылыктан (табигатьнең әзер продуктларын кулла¬ ну) игенчелек, терлекчелек һәм кустар җитештерүгә (табигый материалларны башлыча кул, мускул хезмәтен файдаланып эшкәртү) кадәрге юл узган. Аннан соң килүче стадияләр ма¬ нуфактур, сәнәгый, индустриаль җитештерүгә һәм, ниһаять, мәгълүмати (яки постиндустриаль) җәмгыятькә күчеш бе¬ лән бәйле булган. Әлеге стадияләрнең һәрберсенә хезмәт эш- чәнлегенең өстенлекле формалары һәм эчтәлеге хас. Кешеләрнең индивидуаль һәм төркемдәге үз-үзләрен тоты¬ шын өйрәнү гамәли (прикладной) фәннәрнең — социологиянең һәм политологиянең нигезләрен тудыра. Аларның предме¬ ты— социаль катлауларның мәнфәгатьләрен, сайлау кампа¬ нияләрен уздыру тактикаларыннан алып конфликтларны җайга салу юлларын өйрәнүгә кадәрге киң проблемалар спек¬ трын тикшерү. XX гасыр башы галим-политологларының йомгакла¬ ры ике йөзләп дәүләтнең социаль һәм сәяси үсеше турын¬ дагы гаять зур фактик материалны өйрәнү нәтиҗәсендә тулыландырыла. Америка политологлары Дэвид Истон һәм Гэбриэл Алмонд, социолог Толкотт Парсонс тикшеренүләре сәяси системаларның үсеш закончалыклары турындагы белемнәрнең офыкларын күпкә киңәйтте. Француз полито¬ логы Морис Дюверже, чыгышы белән итальян булган Амери¬ ка философы һәм социологы Джованни Сартори хезмәтләре демократиянең яшәешен өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Күренекле немец психологы һәм социологы Эрих Фромм үзенең хезмәтләрендә игътибарын шәхескә һәм аның үз-үзен тотышы мотивларына юнәлтә. 1933 елда галим АКШка күчеп китә. Психоанализга, неомарксизм һәм экзистенциализм идеяләренә таянып, ул үз социаль философиясен булдыра.
13 нче бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң рухи тормыш 374 Киң танылган «Иректән качу» китабында Фромм фашизмны һәм социаль күренеш буларак тоталитар җәмгыятьнең таби¬ гатен өйрәнә, кешенең иреккә ихтыяҗы асылын һәм чагы¬ лыш формаларын ача. Аның хезмәтләрендә кешенең хәзерге җәмгыятьтә читләшү проблемасы һәм аны бетерү юлларын эзләү зур урын били. 1960 елларда Франциядә хәзерге философик фикернең структурализм кебек юнәлеше киң тарала. Структуралы ка¬ раш буенча, өйрәнелүче һәр күренеш (тел, сәнгать, кеше аңы, мифология, мода, реклама һ.б.) үзара билгеле бер бәйләнештә булган элементлардан тора, нәкъ менә шул элементлар өйрәнү объекты була да инде. «Структурализм атасы» буларак таныл¬ ган француз культурологы һәм философы Клод Леви-Строс төрле мәдәниятләрне һәм мифологик системаларны чагышты¬ ра. Мәсәлән, Төньяк һәм Көньяк Америка индеецлары мифла¬ рын тикшереп, ул борынгы кешеләрнең аң-фикерләвен рекон¬ струкцияли һәм, шул рәвешле, кеше аңы формалашу тарихын өйрәнүгә мөһим өлеш кертә. «Идеологиянең бетүе»ннән реидеологизациягә 1960—1970 елларда Көнбатыш илләрендә америкалы галим- социологлар Даниел Белл һәм Сеймур Липсет, француз Рай¬ мон Арон һәм башкалар алга сөргән «идеологиянең бетүе» кон¬ цепциясе популярлык казана. Алар икътисади һәм социаль процесслар, идарә итү технологияләре һәм кризисларны хәл итүнең методикалары турындагы төгәл белемнәр мәдәният, кеше шәхесе һәм рухи мохитнең иҗтимагый тормышына йогынты ясауны минимумга кадәр киметә дип исәплиләр. Мәсәлән, сайлау алды кампанияләренә төп игътибар пиарга, җәнҗаллы фаш итүләргә, сайлаучыларга арзанлы вәгъдә¬ ләр бирүгә юнәлтелә. Ләкин 1970 еллар ахыры —1980 еллар башы инде алга киткән илләрдә реидеологизация чорына әве¬ релә. Хакимияткә либераль демократиянең традицион рухи кыйммәтләренә таянган лидерлар (АКШта Р. Рейган, Бөек- британиядә М. Тэтчер) килә. Чыннан да, фәнни белемнәр үсешенә карамастан, кешеләр¬ нең әйләнә-тирә чынбарлыкны ничек кабул итүләре, аларның
§43. Иҗтимагый фәннәр, идеология һәм массакүләм мәдәният 375 нәрсәне хаклы һәм гадел дип санаулары турындагы мәсьәлә XX гасыр ахырында аеруча зур әһәмияткә ия була. Социологлар һәм политологлар еш кына игътибарларын күп кенә сәяси лидерларның һәм аерым кешенең үз-үзен тотышы кайбер очракларда рациональ аңлашылмавына юнәлтәләр. Кешеләрнең үз-үзләрен тотышында чагылган иррационализмны философ постструктуралистлар — Жак Деррида, Жан Бодрияр һәм башкалар аңлатырга тырыша¬ лар. Алар кешенең интеллект ярдәмендә чынбарлыкны аңлау сәләтен инкарь итәләр. Алар фикеренчә реаль (материаль) дөнья һәм аны безнең аңыбызның кабул итүе (төшенчәләр, символлар һәм образлар аша) тәңгәл түгел. Теләсә нинди символлар, шул исәптән язылган сүзләр һәм текстлар, тикшеренүче (автор) караган мәдәниятнең һәм бу тикшеренүченең социаль мохите һәм тормыш тәҗрибәсе эзләрен үзләрендә саклыйлар. Чынбарлыкны тасвирлау өчен универсаль символлар табып буламы-юкмы, авторны башка мәдәният кешеләре дөрес аңлармы дигән сорауга постинду- стриалистлар тискәре җавап бирәләр. Идеология, бигрәк тә сәяси идеология, башлыча символи¬ кага нигезләнә. Киңрәк җәелә барган демократия шартла¬ рында сайлаучыларның сәяси партияләрне сайлаулардагы көндәшлек көрәшендә яклавы фәнни дәлилләр белән тәэмин ителми. Кагыйдә буларак, бу дәлилләр гади гражданга аңла¬ шылмый. Аның өчен сәяси партияләрнең һәм аларның ли¬ дерларының гомуми абруе, алар яклаган кыйммәтләр һәм идеяләр турындагы гомуми күзаллау мөһим. XX гасыр — XXI гасыр башында чиркәү һәм җәмгыять. Экуменик хәрәкәт XX гасыр кешеләрнең көндәлек тормышында диннең һәм дини оешмаларның әһәмияте кимү белән таныла. Социали¬ стик илләрдә атеистик пропаганда алып барыла, дин әһелләре эзәрлекләнә, храмнар ябыла. Көнбатышның алга киткән дәүләтләрендә башка төрле вазгыять хөкем сөрә, тик анда да традицион диннәрнең, иң элек христианлыкның, позицияләре шактый гына көчсезләнә. Куллану җәмгыятендә матди бай¬
13 нче бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң рухи тормыш 376 лыкларга, ялның төрле формаларына, кешенең социаль статусын күтәрүгә омтылышлар популярлык казана. Бу ту- рыдан-туры үз-үзеңне чикләүгә, буйсынуга, бурычны үтәүгә һәм башкага өндәгән традицион дини кыйммәтләр белән кар¬ шылыкка керә. Европалыларның һәм америкалыларның күп¬ челеге өчен тәкъвалык фәкать диннең тышкы, йолалы бил¬ геләренә — чиркәүдәге гыйбадәтләргә йөрүгә, дини бәйрәмнәр уздыруга кайтып кала. Диннәрнең гасырлар буе үзгәрмәгән кайбер традицияләре дә беркадәр шуңа этәрә. Мәсәлән, Като¬ лик чиркәве (дөньяның иң эре конфессиясе) гыйбадәтләрендә XX гасырда да дини халыкның күпчелеге өчен генә түгел, күп кенә руханилар өчен дә аңлаешсыз диярлек латин теле файдаланыла. XX гасырда кешелек кичергән көчле һәм ашкынулы үзгәрешләр диннәр үсешенә төрлечә йогынты ясыйлар. Бер яктан, мәгариф һәм матди дәрәҗә үсү шартларында күп кенә илләрдә традицион булмаган дини тәгълиматлар, төрле тота¬ литар секталар, синкретик (ягъни берничә дөньякүләм яки традицион диннәрнең догмаларын һәм йолаларын үзләштерү нигезендә булдырылган) диннәр һ.б. тарала. Икенче як¬ тан, дөньядагы традицион диннәр, һәм иң элек христиан¬ лык, җәмгыятьтә үз позицияләрен көчәйтү өчен яңа шарт¬ ларга яраклашырга, чиркәү тормышын реформалауга омты¬ лалар. 1962—1965 елларда Католик чиркәвенең Икенче Ватикан соборы булып уза, ул чиркәүне реформалау һәм яңарту про¬ граммасын кабул итә, дини халыкның активлыгын күтәрүне максат итеп куя. Чиркәү иҗтимагый-сәяси проблемаларны хәл итүдә активрак катнаша, тынычлык һәм татулыкны про¬ пагандалауга булышлык итә башлый. Күп кенә алга киткән илләрдә католиклык консерватив партияләр һәм хәрәкәтләр идеологиясенең состав өлешенә әверелә. Дөньяда Рим папасы Иоанн Павел II (1978—2005 ел¬ ларда папа) зур абруй казана. Ул 2000 елда дөнья ал¬ дында Католик чиркәве исеменнән тәре походлары, инк¬ визиция, коллыкны аклау, дини сугышлар һәм башкалар өчен тәүбә итә. Галилео Галилейны (1992) һәм Николай
Коперникны (1993) реабилитацияләү Чиркәү тарихында яңа дәвер башлануын күрсәтә. 2008 елда Ватикан Ходай тарафыннан яратылган аңлы тормышның башка плане¬ таларда булу ихтималын таный. Сул карашлар көчәйгән Латин Америкасы илләрендә христианлык үсеше үзенчәлекләр кичерә. Анда христи¬ ан католиклык догматлары марксизм нигезләре белән үрелгән «Азат булу теологиясе» тәгълиматы тарала. Бу күренеш Ватиканда ризасызлык тудыра һәм аны кискен каршы гамәлләргә этәрә. XX гасыр башында ук АКШ һәм Көнбатыш Европа про¬ тестантлары инициативасы белән экуменик хәрәкәт барлык¬ ка килә, ул бөтен дөньядагы христиан чиркәүләрен үзара якынайтуны төп максат итеп куя. Аның үсешендә Амстер¬ дамдагы Христиан чиркәүләренең бөтендөнья ассамблеясы (1948) мөһим этап була. Ассамблеяда экуменик хәрәкәткә (бүгенге көндә дөньяның 110 илендә 349 әгъзасы бар) керүче дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләргә тиешле Бөтендөнья чиркәүләр советы төзелә. 1961 елда бу хәрәкәткә Рус православие чиркәве дә кушыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәдәният Кешенең көндәлек тормышында массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте бик тиз үсү нәтиҗәсендә, кешеләрнең аңына һәм карашларына көчле йогынты ясау мөмкинлекләре ачыла. 1920 елларда ук халыкара радиотапшырулар сәя¬ сәтнең мөһим коралына әверелә, ә XX гасыр ахырына, те- летапшыруларның иярченле системалары, глобаль компьютер челтәрләре барлыкка килү белән, кешелекнең рухи тормышын интернационализацияләү өчен шартлар туа. Идеяләрнең, мәдәни кыйммәтләрнең үзенчәлекле дөнья базары оеша, анда уңышка ирешү коммерциячел файданы да, сәяси йогынтыны да тәэмин итә. Ь.әркайда радио һәм телевидение таралу, дөньяның күп¬ челек илләре халкының белеме арту киң катлау кулланучыга
исәпләнгән аудио-, видео- һәм басма продукциягә ихтыяҗын билгели. Массакүләм мәдәният исә ял индустриясе формалашу¬ га булышлык итә. Ул күңел ачу рәвешендә генә булмый. Дөньяның әйдәп баручы корпорацияләре бу индустриядә үз товарларын турыдан-туры яки читләтеп рекламалау өчен моңарчы булмаган мөмкинлекләр күрәләр. Яңа техник чара¬ ларны сәясәтчеләр дә игътибарсыз калдырмый. Массакүләм мәгълүмат чаралары дошманның гадиләштерелгән образла¬ рын формалаштыру, сәяси көндәшләрне һәм аларның караш¬ ларын килбәтсез кыяфәттә күрсәтү һәм мыскыллауга дучар итү мөмкинлеген бирә. Кино, эстрада, спорт «йолдызлары»ның популярлыгы аларның тормыш рәвешенә, киенү манера¬ сына, карашларына, шул исәптән сәяси фикерләренә иярү күренешләрен китереп чыгара. Массакүләм мәдәниятне кешеләр аңы белән идарә итү чара¬ сы дип кенә санау мәсьәләне гадиләштерү булыр иде. «Урта» кешенең аерым бер реаль мәнфәгатьләренә, таләпләренә һәм ихтыяҗларына җавап биргән очракта гына, мәдәният каза¬ нышлары продукциясе сорауга исәп тота ала. Мәсәлән, «яхшылык» һәм «явызлык»ка төгәл бүленеш, көч куллану һәм секс күп күрсәтелү, традицион хеппи- энд (бәхетле төгәлләнү)—телевизион массакүләм мә¬ дәният продукциясенә хас сыйфатлар әнә шулар. Күренекле немец философы һәм социологы Теодор Адорно фикеренчә, әлеге продукциянең популярлыгы аны кулланучыларның тар карашлы булуыннан бигрәк бу продукциянең кешенең инстинктив омтылышлары һәм теләкләре белән бәйлелегендә. «Урта кеше» инстинктив рәвештә бәхетлерәк булырга (шул исәптән шәхси тор¬ мышта), үзе белән очрашачак явызлыкны күрергә, җәза алырга теләр иде; кайчакта ул үз проблемаларын көч кулланып хәл итәргә тели, ләкин үзе алган тәрбия ар¬ касында һәм җәзадан куркып, ул андый гамәл кылудан тыела. Үзен популяр фильмнар геройларына тиңләп, тамашачы эчке психик киеренкелектән котыла, татлы хыялларга чума. Бу исә аның тормышта законнарга буй¬ сынып яшәвенә этәргеч ясый.
§43. Иҗтимагый фәннәр, идеология һәм массакүләм мәдәният 379 Күп кенә социологлар кешенең үз-үзен тотышы белән идарә итү мөмкинлегенә артык игътибар юнәлтергә кирәкми дип исәплиләр. Массакүләм мәгълүмат чараларының теге яки бу сәяси лидерларны фаш итәргә тырышуларының тискәре нәтиҗә биреп, аларның популярлыгын үстергән мисаллар да шактый. Шул ук вакытта күп кенә философлар, социологлар һәм культурологлар тарафыннан массакүләм мәдәниятнең тара¬ луы интеллектуаль һәм рухи деградация күрсәткече буларак карала. Массакүләм мәдәният дөньяны күрүне һәм кабул итүне гадиләштерә. Кешенең үз-үзен тотышы һәм күптөрле эмоцияләре бер үк төрле реакцияләр һәм символлар җыел¬ масы аша чагылдырыла. Дөньяны гадиләштереп аңлауга күнеккән аң иҗади һәм тәнкыйди кабул итәргә сәләтен югал¬ та. Э. Фромм фикеренчә, массакүләм мәдәният шәхеснең рухи ихтыяҗлары ачылуын һәм канәгатьләндерелүен тоткарлый. Кешенең үз-үзен тотышының тамыр җәйгән модельләре пас¬ сивлык, конформизм, ягъни дөньяны ничек бар, шулай кабул итүгә әзер булу халәтен тудыра. Массакүләм мәдәният турында төрле карашлар булуга ка¬ рамастан, ул миллионнарча кешеләрнең көндәлек тормышы¬ на йогынты ясаучы аерылгысыз элементка әверелде. Сораулар һәм биремнәр 1 Җәмгыять белеме дәресе материалларын файдаланып, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән сезгә мәгълүм җәмгыять үсеше теорияләрен атагыз. Алар кеше һәм җәмгыять турындагы белемнәргә нинди яңалыклар керткән? 2 Ни өчен «идеологиянең бетүе» концепциясенең популяр¬ лыгы 1960—1970 елларда реидеологизация чоры белән алышына? Сезгә «идеологиянең бетүе» теориясе нигезле булып тоеламы? 3 Диннең җәмгыять тормышына йогынтысы кимүнең сәбәбе нәрсәдә? Дини оешмалар килеп туган хәлне үзгәртү өчен нинди чаралар кулланалар? Бу ни дәрәҗәдә уңышлы булып чыга?
13 нче бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң рухи тормыш 380 4 5 6 Экуменик хәрәкәт турында сез нәрсә беләсез? Ни өчен аның килеп чыгуы нәкъ менә XX гасырда мөмкин була? Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет мате¬ риалларын файдаланып, аның хәзерге этаптагы үсеше турында сөйләгез. «Массакүләм мәдәният» атамасын сез ничек аңлыйсыз? Җәмгыятьнең сугыштан соңгы үсешенең кайсы сыйфат¬ лары аның бөтен яклап таралуына ярдәм итә? Массакүләм мәдәниятнең җәмгыять һәм аерым кеше тормышына йогынтысының нәтиҗәсен бәяләгез. Хәзерге тормышта ул нинди роль уйный? * XX гасырның икенче яртысы — XXI гасыр башында сәнгатьтәге яңа юнәлешләр Сәнгатьтә, традицион юнәлешләр белән беррәттән, алга таба модернистик агымнар да үсеш ала. Кешелекнең мәгълүмати эрага керүе иҗат өлкәсендә чагылыш тапмый¬ ча кала алмый. Сәнгать үзеңне күрсәтүнең яңа формала¬ рын һәм чараларын эзләү, кеше аңының тирәнлекләрен алга таба аңларга омтылу белән сыйфатлана. Модернизмнан постмодернизмга Фотография сәнгате үсешенә үзенә бер җавап төсендә килеп чыккан абстракционизм сугыштан соңгы унъеллыкта яңадан зур популярлык казана. Абстракционистлар хәзер инде бары тик алар гына кешенең эчке дөньясын сурәтләүгә сәләтле дип саныйлар. Әлеге рәсем сәнгате юнәлешенең абстракт экс¬ прессионизм төре киң танылу таба. Аңа берничә Нью-Йорк рәссамы нигез сала. Аларның картиналары хисләр динамика¬ сын чагылдыра, авторның эчке дөньясын таныту формасына әверелә. Мондый картиналар язу методы «хәрәкәтне сурәтләү сәнгате» буларак билгеле. Джексон Поллок — иң танылган абстракт экспрессионист. Поллок үзенең индивидуаль эшләү методларын һәм техникаларын эзли. Ул киндерләрне тәртипсез рәвештә
381 § 44. XX гасырның икенче яртысы — XXI гасыр башында сәнгатьтәге яңа юнәлешләр тамчылап сиптерелгән, буй-буй төшерелгән буяулар һәм таплар белән каплый; кайчак ул буяу савытларын тишкәли һәм, буяулар булачак картина киндеренә аксын өчен, савытларны төрле якка болгый. Пумалалар уры¬ нына ул таяклар, пычаклар һәм кечкенә калаклар кулла¬ на, буяуга ком, пыяла ватыклары һәм башка материал¬ лар кушып эшли. Нәтиҗәдә төсле таплар белән бизәлгән зур картиналар туа, алар күптөрле хис-кичерешләр уята. Милан абстракционистлар төркеме Манифестында (1956) һаман да кешелексезрәк була барган дөньяда чын кешелекле¬ лек сыйфатларын раслау абстракционизмның максаты итеп билгеләнә. Абстракт экспрессионизм идеяләренә үзенчәлекле каршы¬ лык буларак поп-арт (популяр сәнгать) килеп туа. Әлеге сәнгать агымы барлыкка килү киң куллану товарлары җи¬ тештерү һәм күңел ачулар иң югары ноктага җиткән «мул тормышлы җәмгыять» үсеше белән бәйле була. Поп-арт рәс¬ самнары теләсә нинди әйбер сәнгать әсәре булуга лаек, ул үзенең кулланылу сыйфатларын югалтып, сәнгати рәвешкә килергә мөмкин дип исәплиләр. Поп-арт стилендә беренче композицияне 1956 елда инглиз рәссамы Ричард Гамильтон иҗат итә. Коллаж - да—хәзерге бүлмә күренеше. «Рор» дигән инглизчә язу- лы бик зур каты конфет тоткан культурист ир-атны һәм хатын-кызны төрле куллану товарлары әйләндереп алган; тузан суырткыч, магнитофон, ветчина банкасы, плакат һ. б. Бу эш—«идеаль пар» көнкүрешенә һәм рекламага пародия. Замандашлары Энди Уорхолны поп-артның ко¬ роле дип саный. Ул беренче булып доллар купюрасын, консервланган ашны һәм кока-коладан бушаган шешәне сәнгать объектларына әверелдерә. Рәссамнар күренекле кешеләр образларын, комикс, мультфильмнар персо¬ нажларын һ.б. файдаланалар. Поп-артта «сәнгать әсәре» төшенчәсе гадәти мәгънәсен югалта, чөнки теләсә нинди предмет «сәнгать факты», ягъни
13 нче бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң рухи тормыш 382 артефакт булып китә ала. Рәссамнар әйбер һәм образларда кешелекле яки кешелексез нигезне күрергә омтылалар. Матди объектларны гүзәллек символы буларак күрсәтүче басма һәм телевизион реклама поп-артның үсеше булып тора. Рәсем сәнгатенең тагын бер төре — граффити -— урам язулары, коймадагы, гараж стеналарындагы рәсемнәр һ.б. поп-артка кертеп карала. Бу юнәлешкә профессиональ автор¬ лар да, һәвәскәрләр дә мөрәҗәгать итә. 1960 еллар уртасында АКШта рәсем сәнгатендә һәм скульп¬ турада яңа агым — гиперреализм барлыкка килә. Аңа чынбар¬ лыкны төрткеле, фотографик чагылдыру хас: детальләр языл¬ ган предметлар, шәһәр мохитен сурәтләү, «урамдагы кеше» портреты. Иң танылган гиперреалист рәссамнар — Роберт Коттингем һәм Чак Клоуз. Хәзерге заман иҗат өлкәсендә поп-арт элементлары хеппе¬ нинг формасында да гәүдәләнә. Бу — рәсем сәнгате, скульптура һәм театр кушылмасы. Хеппенинг стилендә беренче театраль тамаша 1958—1959 елларда АКШта артист богемаларның күңелен табу өчен уздырыла. Аннары алар Европада һәм Азиядә популярлык ала. Хеппенинг өчен төгәл сюжет булмау, тамашачыларны да уенга тарта торган актёрлар импровиза¬ циясе, диапозитив һәм кинокадрлар, реквизит, яктылык һәм тавыш эффектлары, заманча музыка куллану хас. XX гасырның икенче яртысында музыка өлкәсендә төрле авангардлык агымнары үсеш ала. Поляк композиторы Кшиштоф Пендерецкий соно- ристиканы башлап җибәрүче дип исәпләнә. Сонори- стика тавыш тембрына аерым игътибар юнәлтү, тради¬ цион булмаган яңгыраш чыганакларын эзләү: пычкыда, рояльдә—турыдан-туры кылларда уйнау, пышылдау, кычкырып җибәрү һ.б. белән сыйфатлана. Алеаторикага немец музыканты Карлхайнц Штокхаузен нигез сала, ул 1957 елда фортепьяно өчен пьеса яза, аның өзекләре теләсә нинди эзлеклелектә башкарыла ала. Алеаторика сәнгатьне, һәм музыкаль сәнгатьне генә дә түгел, форма диктатыннан азат итүгә исәп тота. Укучының теләгенә бәйле рәвештә бит абзацларының урыннарын алыштыру мөмкин булган матур әдәбият әсәрләре туа.
§ 44. XX гасырның икенче яртысы — XXI гасыр башында сәнгатьтәге яңа юнәлешләр Дөньяның уалучанлыгын, аның күренешендә логика һәм төгәллек булмавын, нигезләренең хыялыйлыгын югала бару¬ чы сәнгать чагылдыра. Тамашачылар каршында төсен җуючы буяулар белән язылган картиналар, үзеннән-үзе җимерелә тор¬ ган скульптуралар, ватылып беткән уен коралларында баш¬ карылучы тавышсыз музыка әнә шул сәнгать мисаллары дип санала. Әлеге иҗат төренең иң яхшы үрнәге—«Ничнәрсә» дигән китап, ул 1975 елда АКШта басыла һәм Англиядә яңа¬ дан басылып чыга, бу китапның 192 битендә бер генә юл да язылмаган була. «Үзеннән-үзе юкка чыгучы» иҗат сәнгатьтә модернистик юнәлешнең бетүен һәм аның үсешендә яңа этап — постмо¬ дернизм чоры башлануын символлаштыра. Постмодернизм үткәннең һәм хәзергенең, Көнбатышның һәм Көнчыгышның төрле стильләрен, фольклор, массакүләм мәдәният, поп-арт элементларын файдалану, сәнгатьле форманы сәнгати булма¬ ган эчтәлек белән кушу кебек сыйфатларга ия. Мөмкин булган төрле формалар һәм стильләрнең болай бергә туры килүе, арт-объектлар (күргәзмә конструкцияләр) төзү өчен яңа материаллар һәм технологияләр файдалану — заманча сәнгать өчен хас күренеш. Аның киң таралган фор¬ масы— инсталляция — төрле материаллардан һәм көнкүреш әйберләреннән оештырылган пространство композициясе. Хәзерге рәссамнар үз әсәрләрен галереялар һәм музейлар кысаларыннан чыгардылар. Алар аны табигатьтә тудыра¬ лар яисә шәһәр ландшафтын үзгәртеп коралар. Инвайрон- мент — әйләнә-тирәне рәссамның уй-ниятләренә туры ките¬ реп үзгәртү — әнә шулай килеп чыга. Немец рәссамы Йозеф Бойс, ГФРда яшелләр пар¬ тиясенә нигез салучыларның берсе, «7000 имән» дигән эре проектны гамәлгә ашыра (1982). Немец шәһәре Кассельнең үзәк мәйданында яшь имәннәр утырту баш¬ лана. Ул «Шәһәр белән идарә итү урынына шәһәрне яшелләндерү» лозунгы астында бара. Христианнарга кадәрге мифология элементы саналган имәннәр ба¬ зальт кисәкләре белән әйләндереп алына. Рәссам шә¬ һәр кешеләренең «экологик аң»ын уятырга тели. Бойс-
13 нче бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң рухи тормыш ны хакимиятләр белән конфликтка китергән проект масштабларын Америкада яшәүче чыгышы белән бол¬ гар Христо Явашев уздырып ук җибәрә. 1983 елда ул «Уратып алынган утраулар» композициясен иҗат итә. Майами тирәсендәге гомуми мәйданы 600 мең кв. м дан артык һәм озынлыгы 11 км булган унбер утрау аларның конфигурациясенә туры килә торган ал төстәге полипро¬ пилен элпә белән әйләндереп алына. Эш 3,5 млн дол¬ ларга төшә һәм ике елга сузыла, шуннан соң утраулар килүчеләр өчен ике атнага ачык була. Кеше аяк басмаган тропик утрауларның искиткеч гүзәл табигате, арт-объект буларак, әйләнә-тирәне саклау һәм яклау кирәклеге ту¬ рында искәртү булып хезмәт итә. Әле 1960—1970 елларда ук халыкара сәнгать хәрәкәте — кон¬ цептуализм барлыкка килә. Әлеге хәрәкәт тарафдарлары әсәрнең идеясе аның чын сурәтенә караганда зуррак мәгънәгә ия дип раслыйлар. Концептуаль сәнгать философия һәм баш¬ ка фәннәр белән тыгыз бәйләнгән. Мәгълүмати эраның яңа технологияләре рәссамнарның күз уңыннан читтә калмый. Видеосәнгать яисә видеоартны нигезләүчеләр кореялы Нам Чжун Пак һәм Америка композиторы һәм нәфасәт (эстетика) тикшерүчесе Джон Кейдж була. Нам Чжун Пак фикеренчә, коммуникациянең электрон чаралары шәхеснең интеллекты¬ на тәэсир итәләр. Бу хәл кешенең мәгълүматлар белән артык тулуына, аның белән машина арасында конфликтка китерергә сәләтле. Видеосәнгать, телекоммуникацияләргә нәфасәти (эстетик) башлангыч өстәп, әлеге конфликтны хәл итә. Турыдан-туры кешенең эчке дөньясына мөрәҗәгать итү компьютер графикасы, видеоклиплар төшерү кебек сәнгатьнең яңа төрләрендә, ә берникадәр хәзерге кинода да кулланыла башлый. Контрмәдәният һәм яшьләр бунты мәдәнияте Теләсә кайсы җәмгыятьтә мәдәнияттәге өстенлек итүче агым¬ нарга контрмәдәният каршы тора. Ул җәмгыятьнең нигез кыйммәтләрен кире кага, дөньяга альтернатив караш һәм үз- үзеңне тотуның үз модельләрен тәкъдим итә. Контрмәдәният —
§ 44. XX гасырның икенче яртысы — XXI гасыр башында сәнгатьтәге яңа юнәлешләр 385 үзләренә тормышта урын тапмаган кешеләрнең каршы тору формасы ул. Аларның үз-үзләрен тотышы тирә-юньдәгеләрне гаҗәпкә калдыра, ачуын китерә. Шул ук вакытта яшьләр ара¬ сында контрмәдәният геройлары еш кына мәшһүрлек казана һәм аларга иярү үрнәгенә әверелә. Джек Керуак АКШ Хәрби Диңгез Көчләре сафларын¬ нан шизофрения диагнозы белән кайтарып җибәрелгән була. Бераз вакыт ул сәүдә флотында моряк булып хезмәт итә, аннары сукбайлыкта йөри, шигырьләр яза, әдәби эсселар иҗат итә. 1957 елда Керуак «аң агы¬ шы» стилендә «Юлда» дигән китап яза. Төгәл сюжеты булмаган китап сукбайлык романтикасын, әйләнә-тирә табигать белән хозурлануны, нинди дә булса бурычлар үтәүдән азат булуны данлый. Бу эш бестселлерга әверелә, ә Керуакның дәвамчылары шактый күбәя, алар, нигездә, җәмгыять алдында бернинди бурычлары да юк дип санау¬ чы һәм аларны тынычлыкта калдыруларын теләүче яшь кешеләр—битниклар буларак билгеле. Җитеш тормышка караганда, алар бер җирдән икенче җиргә күчеп йөрүне, ирекле мәхәббәтне, наркотикларны өстен күрәләр. Бит¬ никлар тирәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары ту¬ дырган романтизм даны музыка дөньясындагы классик, академик формаларны инкарь итүче бит кебек авангард¬ лык музыкасы юнәлешен китереп чыгара. Яшьләр хәрәкәтләренең (битниклар, хиппи, рокерлар һ. б.) парадоксы шунда ки, алар баштарак өстенлек итүче «куллану җәмгыяте» мәдәниятенә чакыру ташлыйлар. Анна¬ ры шул мәдәниятнең эшмәкәрләргә күңел ачу һәм шоу-бизнес индустриясеннән шактый табыш китерүче бер өлешенә, мо¬ дага әвереләләр. 1960 елларда популяр булган «Битлз» музыкаль ан¬ самбленең язмышы игътибарга лаек. Башта алар кечерәк клубларда чыгыш ясыйлар, тыңлаучыларның игътибарын башкару осталыгыннан да бигрәк, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары һәм үз җырларында яшьләрне дулкынландыр¬ ган темаларны таба белү осталыгы белән җәлеп итәләр.
13 нче бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң рухи тормыш 386 Вакытлар узгач, «Битлз» дөньякүләм танылу ала. Аларга иярергә, охшарга тырышучы байтак музыкаль коллек¬ тивлар төзелә. Яшьләр бунты темасы күп кенә язучылар, тәнкыйди реа¬ лизм вәкилләре, аерым алганда, Джером Сэлинджер иҗатында әһәмиятле урын алып тора. Аның «Упкын өстендәге арыш арасында» дигән романы дөнья әдәбияты хәзинәсенә керә. Англия драматургы Джон Осборн үзләрен «усал яшьләр» дип атаган язучылар төркеме әгъзасы була. Аның геройлары хәвефләнәләр һәм әйләнә-тирә чынбарлыктан канәгатьсезлек белдерәләр, буржуаз җәмгыятьне тәнкыйтьлиләр. Күп кенә фантаст язучылар, аерым алганда Рэем Брэдбериның «Фаренгейт буенча 451°» романында, Курт Воннегутның «Балаларның тәре походы» дигән сугышка каршы сатирик әсәрендә кешенең көнкүреш өчен уңайлы югары технологияләр дөньясында җайлашу, аң белән идарә итәргә маташуларга каршы ризасызлык проблемалары күтәрелә. Милли мәдәниятләр күтәрелеше Глобальләшү дәверенең үзенчәлекләренең берсе — массакүләм мәдәният продукциясенең күпьяклы таралышы. Шуның белән бергә, күңел ачулар индустриясендә әйдәп баручы по¬ зицияләрне АКШ били. Америка кинофильмнары Европа кино базарының 80 % ын тәшкил итә, ә Европаныкылар Кушма Штатлар базарының бары 5 % ын гына алып тора. Дөньяда иң табышлы 100 фильм арасында 88 е Америка фильмнары. Мондый хәл күпчелек илләрнең интеллигенциясендә борчу тудыра. Америкалаштырылган массакүләм мәдәният төрле халыкларның яшәү рәвешен, телен унификацияләүгә һәм гадиләштерүгә бара. Милли йолалар һәм мәдәни традицияләрне яклау өчен, сәнгать һәм фән эшлеклеләре хәрәкәтләре барлык¬ ка килә. Франциядә прокатта Америка фильмнары өлеше 60 % тан артмаска тиешлеге хакында закон кабул ителә. Шуның белән бергә, мәгълүмат алмашуның глобаль челтәре булганлыктан, милли мәдәниятләрнең казанышлары бөтен кешелек байлыгына әверелә.
§ 44. XX гасырның икенче яртысы — XXI гасыр башында сәнгатьтәге яңа юнәлешләр 387 ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Д. Нэсбит һәм П. Эбурдинның «90 нчы елларда без¬ не нәрсә көтә. Мегатенденцияләр: 2000 ел» китабыннан (1982): Кешелек үзенең бердәм планетада яшәвен күбрәк төшенгән саен, Җир шарындагы һәрбер мәдәният өчен үз мирасының кирәклеге дә мөһимрәк була бара. Бер-береңнең ризыкларын кулланып карау теләге бар, уңайлы джинслардан йөрү, кайчак бер үк төрле күзаллаулар белән хозурлану да рәхәт. Ләкин әгәр дә башка процесс тагын да тирәнрәк мәдәни кыйммәтләр өлкәсен җимерә башлый икән, кешеләр үзләренең аерымлык¬ ларын күрсәтүгә кайтырлар һәм бу ниндидер мәдәни ризасыз¬ лык булыр. Һәр милләтнең тарихы, аның теле һәм традицияләре уникаль. Шуңа күрә парадоксальлек шунда: без охшаганрак була барабыз икән, үзебезнең уникальлегебезне дә шуның кадәр күбрәк күрсәтәбез. Авторлар фикере буенча, дөнья мәдәниятен универсаль- ләштерү аның милли үзенчәлекләренең әһәмияте үсү белән ничек яраша? Сугыш елларында Франциядә булып, Каршылык хәрәкә¬ тендә катнашкан Сенегал шагыйре Леопольд Сенгор дөньякүләм танылу ала. 1948 елда ул «Антология» шигырьләр җыентыгы өчен Нобель премиясенә лаек була. 1949 елда АКШның әдә¬ бият өлкәсендә иң югары бүләге — Пулитцер премиясе тарих¬ та беренче тапкыр кара тәнле шагыйрә Гвендолин Брукска бирелә, ул АКШның афроамерикалы общиналары хәле тема¬ сына мөрәҗәгать итә. 1982 елда Латин Америкасы язучысы Габриель Гарсиа Маркес, 1988 елда Мисыр прозаигы Нэгыйб Мэхфрүз, 1992 елда Вест-Индия шагыйре Дерек Валкотт, 1994 елда Япония язучысы Оэ Кензабуро Нобель премиясенә лаек булалар. Игътибарга лаек ки, милли мәдәният әсәрләрендә заманның актуаль проблемаларын күтәргән күп кенә эшлеклеләре, кагыйдә буларак, турыдан-туры иҗтима- гый-сәяси эшчәнлектә катнашалар. Л. Сенгор Африка традицияләре нигезендә эгалитар җәмгыять оешты¬
13 нче бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң рухи тормыш 388 ру—«негритюд» теориясен күтәреп чыга. Ул күп кенә Африка илләрендә танылу ала, афроамерикалыларның тигез хокуклылык өчен хәрәкәте идеологиясенең состав өлешенә әйләнә. Сенгор 1960—1980 елларда Сенегал президенты була. 2005 елның октябрендә ЮНЕСКО карары буенча мәдәният¬ ләрнең күптөрлелеге турында конвенция кабул ителә. Ул бар¬ лык илләр өчен мәдәни яктан үз-үзләрен танытуның төрле формаларын үстерү һәм милли мәдәният проектларына дәүләт булышлыгы күрсәтү хокукын ныгыта. 1 2 3 4 Сораулар һәм биремнәр Рәсем сәнгате үсешендәге һәм музыкаль иҗаттагы төп юнәлешләрне тасвирлагыз. Аларның XX гасырның бе¬ ренче яртысындагы сәнгать белән охшаш һәм аермалы якларын билгеләгез. Сез XX гасырның икенче яртысында абстракционизм үсеше турында нәрсә әйтә аласыз? Абстракционист рәс¬ самнар үз иҗатларының төп максатын ничек билгели? Сез ничек уйлыйсыз, поп-артның килеп чыгуы җәмгыять тормышында нинди сыйфатлар барлыкка килүгә бәйле? Әлеге юнәлеш тарафдарлары игътибар үзәгенә нәрсәне куялар? «Үзеннән-үзе юкка чыгучы сәнгать» барлыкка килү нәрсәне гәүдәләндерә? Постмодернизмның төп үзенчәлекләрен атагыз. 5 Бит, битниклар нәрсә ул? Яшьләрнең ризасызлык хәрә¬ кәтенең тагын ниндиләрен беләсез? Алар массакүләм мәдәният белән ничек бәйләнгән? 6 Массакүләм мәдәният таралган дәвердә милли, үзен¬ чәлекле мәдәниятләр күтәрелеше нәрсә белән аңла¬ тыла?
14 нче бүлек ДӨНЬЯ ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ: МЕҢЪЕЛЛЫКЛАР ЧИГЕНДӘ ЯҢА ПРОБЛЕМАЛАР Кешелек яшәешенең «салкын сугыш» шартларында хәл ителүе мөмкин булмаган иң әһәмиятле проблема¬ лары XXI гасыр башына бик нык кискенләшә. Дөньяда килеп туган хәлне күп кенә галимнәр цивилизация кри¬ зисы буларак бәялиләр. §45 Кешелеккә глобаль янаулар һәм аларны җиңү юлларын эзләү XXI гасыр башына кешелек алдына җирдә цивили¬ зация яшәп калуы белән бәйле проблемаларны хәл итү мәсьәләсе килеп баса. Шуңа күрә аларны «глобаль» сүзе белән атыйлар. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Фәкать бөтендөнья бергәлегенең уртак тырышлыгы белән генә аларны хәл итү юлларын табып булачак. Хәрби һәм террорчылык куркынычлары 1950 еллар башында ук дөньяның күренекле галимнәре, шул исәптән Эйнштейн, атом-төш коралын күпләп куллану¬ дан Җирдә тулысынча тормыш-яшәеш юкка чыгачагын ис¬ кәртәләр. 1980 еллардагы исәпләүләр буенча, цивилизациягә төзәтелмәслек зыян китерү өчен 300 атом-төш кора¬ лын, ягъни планетада тупланган шул төрдәге кораллар запасының 1 % ы чамасын куллану да җитә. Атом бом¬ балары шартлау һәм радиация нәтиҗәсендә йөзләрчә миллион кеше һәлак булудан тыш, атмосферага гаять зур күләмдә көл һәм тузан чыгачак. Җир күп елларга кояш нурларын үткәрмәүче болыт белән капланачак. Хәтта экваторда да температура дистәләрчә градуска төшеп, диңгезләр һәм океаннар боз белән түшәлер иде. Тормышның югары формалары (кеше яшәеше
14 нче бүлек. Дөнья цивилизациясе: меңъеллыклар чигендә яңа проблемалар 390 дә) юкка чыгачак. Бу бәяләмәләр хәзерге вакытта күп кенә галимнәр тарафыннан шик астына алынса да, алар сәясәтчеләргә зур йогынты ясыйлар. Атом-төш державаларның хөкүмәтләре тарафыннан күп¬ ләп юк итү коралы кулланылган сугышның никадәр куркы¬ ныч булуын аңлау аларны үзара тыелуга китерә. Шулай да «салкын сугыш» чорында дөнья берничә тапкыр атом-төш конфликты чигенә килеп ж,итә. XXI гасыр бусагасында кешелеккә янаган куркыныч тулы- сынча бетерелмәде. Атом-төш коралына ия илләрнең саны арта бара. Рәсми рәвештә атом-төш державалары булып танылган илләр —АКШ, Россия, Англия, Франция, Кытай. Дөньяның күпчелек илләре 1968 елда кул куелган Атом- төш коралын җәелдермәү турындагы шартнамәгә кушыла. Әлеге шартнамә атом-төш коралы булмаган илләргә шул ко¬ ралны һәм аны ж,итештерү технологияләрен, чималын бирүне тыя. Ул илләр үз чиратларында атом-төш коралын булдырмау йөкләмәсен алалар. Шулай да 1970 елларда ук Израиль рәсми рәвештә белдер- мәсә дә, атом-төш бомбасына ия булуын инкарь итми. 1980 ел¬ ларда Көньяк Африка Республикасы (рус. ЮАР) һәм Брази¬ лия, 1990 елларда Ливия атом-төш сынауларын әзерлиләр, әмма соңыннан ул гамәлләрдән баш тарталар. 1998 елда һиндстан һәм Пакистан атом-төш коралын сыныйлар. Әлеге илләр авиация һәм уртача ераклыктагы ракеталар кебек атом коралын илтү чараларына ия. Төньяк Кореяда һәм Иранда атом-төш коралын булдыру буенча яшерен эшләр алып ба¬ рылуы ихтимал. Атом-төш коралының планетада таралуы аны күп сан¬ лы локаль конфликтларда файдалану, шулай ук аның ха¬ лыкара террорчылар кулына эләгү куркынычын арттыра. Дөнья бергәлеге тарафыннан тыелган химик һәм бактериоло¬ гик корал зур куркыныч тудыра. Ләкин теге яки бу илнең аңа ия булуын ачыклау шактый кыен. Әлеге коралны эшләүнең чагыштырмача арзан булуы һәм гаять күп кешеләрне һәлак итү мөмкинлеге аны хәрби бәрелешләрдә файдалану куркы¬ нычын тудыра.
§ 45. Кешелеккә глобаль янаулар һәм аларны җиңү юлларын эзләү 391 «Салкын сугыш» тәмамлануга карамастан локаль, бигрәк тә дәүләт эчендәге, конфликтлар хәзер дә еш кабатланып тора. 1990—2002 елларда дөньяда 53 зур сугыш (бер ел эчендә 1 меңнән артык кеше һәлак булган сугышларны зур сугыш дип исәплиләр) була. Аларның өчесе генә илләр арасында кабынып, калганнары гражданнар су¬ гышы буларак башлана. 15 очракта эчке конфликтларга чит илләр тыкшына. 2003 елга кергәндә, дөньяда 21 су¬ гыш—11 гражданнар һәм 10 дәүләтара сугышлар була. Бу сугышларның күпчелеге Африка һәм Азия илләре территориясендә бара. Дөньяның күп кенә төбәкләрендә хөкем сөргән киеренке хәл үсеп килүче илләр лидерла¬ рын хәрби максатларга зур күләмдә чыгымнар сарыф итүгә этәрә. Мәсәлән, 1997—2006 елларда дөньядагы хәрби чыгымнар 40 % ка диярлек арта. Халыкара террорчылык — хәзерге заманның җитди гло¬ баль проблемасы. Сәяси эшлеклеләрне урлау һәм үтерү; тот¬ кыннар алу һәм аларны азат итү бәрабәренә таләпләр кую; теге яки бу илнең хакимиятләрен һәм халкын гражданлык һәм хәрби объектларны юк итү белән куркыту омтылыш¬ лары террор алымнарына керә. Мәгълүмати технологияләр һәм күпләп юк итү коралы булган заманда террорчылык та¬ гын да куркынычрак төс ала. Террорчылык һәм криминаль төркемнәрнең үз гамәлләрен килештерү, бер-берсенә ярдәм итү, аларга теләктәш хөкүмәтләрдән һәм аерым затлардан яшерен рәвештә финанс ярдәме алу мөмкинлекләре бар. Алар эчке конфликтлар барган илләр территориясендә сугышчы¬ лар әзерләү һәм күпләп юк итү коралын эшләү өчен базалар оештыралар. Төрле террорчылык оешмаларының максатлары тәңгәл түгел. Ләкин аларның күпчелеге Көнбатыш илләренә, бигрәк тә АКШка карата, дошман мөнәсәбәттә тора. Ислам фундамен- талистлары зур ризасызлык күрсәтәләр. Алар ислам дөнья¬ сында киң таралган карашларны чагылдыралар. Меңьеллык үзенчәлекле тарихы һәм мәдәнияте булган күп кенә мөселман илләрендә тормыш һәм югары технологияләрне үзләштерү дәрәҗәсе буенча Көнбатыштан артта калу авыр кабул ителә.
14 нче бүлек. Дөнья цивилизациясе: меңъеллыклар чигендә яңа проблемалар Терактларны еш кына фундаментализм рухында тәрбияләнгән үлемгә баручы террорчылар—шәһитләр башкара. Аларны үлемгә җибәрүче җитәкчеләр хәзерге техник цивилизациянең йомшак якларын исәпкә алып эш итәләр. Аның төп үзәкләре—гигант шәһәрләр—мегапо¬ лислар. Аларда алга киткән илләр халкының 70 % тан артыгы яши. Террорчылар тарафыннан метрополитенны, сәнәгать объектларын, бигрәк тә химия заводларын һәм атом электр станцияләрен (АЭС) җимерү иң һәлакәтле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Экология проблемалары Күп гасырлар дәвамында кешеләр әйләнә-тирә дөньяны үзгәртеп коруга юнәлтелгән үз әшчәнлекләре нәтиҗәләрен гамәлдә бик үк сизмиләр. Һәм бары XIX—XX гасырларда гына кешенең табигатькә тәэсир итү масштаблары шулкадәр арта ки, Җирнең бөтен биосферасы куркыныч астында кала. Фән һәм техника үсеше, индустрияләштерү аркасында бары 1850—1960 еллар эчендә генә дә Европа һәм Төньяк Американың сәнәгать алга киткән илләрендә товарлар җитеш¬ терү һәм хезмәт күрсәтү күләме 30 тапкыр арта. Шуңа тәңгәл рәвештә энергия ресурслары, чимал, су куллану үсә, сәнәгать эшчәнлеге калдыклары күбәя. 1970 елларда дөньяның әйдәп баручы галимнәре төркеме, Рим клубына берләшеп, дөнья үсешенең компьютер моделен төзи. Аңа сәнәгать һәм товарларны, хезмәт күрсәтү өлкәсен куллану, чимал запаслары, биосфераның торышы һ.б. ту¬ рында мәгълүматлар салына. Аптырашта калдырырлык нәти¬ җәләр килеп чыга. Халыкның саны арту һәм җитештерү үсеше элекке темпларны саклаган очракта, кешелекнең бик тиздән табигый ресурслар кытлыгы белән очрашачагы ачык¬ лана. Энергиянең альтернатив чыганакларын куллану һәм табигатьне саклау буенча чаралар күрү мөмкинлекләре арту да игътибарга алына. Шулай булса да глобаль экологик һә¬ лакәт куркынычы көн тәртибеннән төшми. Белгечләр планета өслеген Кояш радиациясеннән саклаучы озон катлавының җимерелә баруын күреп чаң
§ 45. Кешелеккә глобаль янаулар һәм аларны җиңү юлларын эзләү сугалар. Бу тереклек ияләре тормышына куркыныч туды¬ ра, кешеләр арасында рак авырулары (тире рагы) саны артуга этәрә. Төрле ягулыклар яну нәтиҗәсендә, атмо¬ сферага углекислый газ калдыклары чыгу шактый арта, бу климатта глобаль җылыну башлану сәбәпләренең берсе булып тора. Җирдәге үсемлекләр катлавының ар¬ тык углекислотаны йоту сәләте инде тотылып беткән, өстәвенә планетаны хуҗалык өчен үзләштерү процес¬ сында урманнар капламының шактый өлеше инде юкка чыккан. Алай гына да түгел, безнең көннәрдә ел саен 20 млн гектар тропик урманнар юк ителә. Күп кенә галимнәр Гренландия һәм Антарктиданың поляр боз¬ лары һәм боз катламының эрү, Дөнья океаны тигезлеге күтәрелү, йөзләрчә яр буе шәһәрләре һәм уңдырышлы җирләрне су басу куркынычы турында искәртәләр. Климат үзгәрү, туфракның уңдырышлылыгы бетү дә¬ рәҗәсенә җитү һәм җил эрозиясе аркасында, дөньяның күп районнарында чүлләр һөҗүме бара. Африкада гына да соңгы 50 ел эчендә чүлләр ел саен 1,3 млн гектар уңдырышлы җирне йота. Һаваның, суның, туфракның агулы, шул исәптән радио¬ актив җитештерү калдыклары, авыл хуҗалыгында кулла¬ нылучы химик матдәләр һәм агулы химикатлар белән зарарлануы дәвам итә. Суга һәм атмосферага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең күбесе табигатьтә дә бар, ләкин аларның табигый концентрациясенең дистәләрчә һәм йөзләрчә тапкыр артыграк булуы үсемлекләр һәм хайваннарның үлеменә, мутацияләргә, нәселдәнлек механизмнарының, шул исәптән кешедә дә бозылуы¬ на китерә. Әгәр дә элек зарарланган әйләнә-тирәлек бары чагыштырмача зур булмаган территорияләрдә генә булса, XXI гасыр башында бу күренеш глобаль төс ала. Үсемлекләр дөньясын үтерүче кислота яңгырлары сәнәгать үзәкләреннән меңнәрчә километрларга барып ява. Хәтта Антарктида пингвиннары организмында да агулы химикатлар табыла. Галимнәр фикеренчә, әгәр дә кешенең яшәү тирәлеген җи¬ мерү бүгенге темплар белән барса, XXI гасыр уртасына таби¬ гатькә китергән зыянны төзәтү мөмкин булмаячак. Моны истә
14 нче бүлек. Дөнья цивилизациясе: меңъеллыклар чигендә яңа проблемалар тотып, дөньядагы күпчелек дәүләтләр табигатьне саклау чараларына игътибарны арттыралар. Әйләнә-тирәне саклауга дәүләт чыгымнары үсә. Күп кенә алдынгы илләрдә алар бюджетның 5—7 % тан күбрәген тәшкил итә, бу элегрәк китерелгән зы¬ янны өлешчә капларга мөмкинлек тудыра. Мәсәлән, Германиядә яр буйларында эре ж,итештерү комплексла¬ ры урнашкан Рейн елгасы суы чисталыгын кайтаруга ире- шелде. АКШта Бөек күлләр пычранудан саклап калынды. Дөньяда һәркайда сәнәгать эшчәнлеге тыелган милли парклар һәм тыюлыклар (заповедниклар) төзелә. 1992 елда Рио-де-Жанейрода (Бразилия) әйләнә-тирәлек һәм үсеш буенча конференция булып уза. Анда XXI гасыр¬ га эш-гамәлләр программасы — глобаль һәлакәткә альтер¬ натива буларак, кешелекнең хәвеф-хәтәрсез ныклы үсеше концепциясе кабул ителә. Дөньядагы әйдәп баручы илләр үзләренә фреон кушылган матдәләр җитештерүне кыскар¬ ту, ә алга таба бөтенләй туктату турында йөкләмә алалар, чөнки андый матдәләр атмосферага эләгеп, озон катлавына зур зыян китерәләр. Атом-төш технологияләрен кулланучы дәүләтләр АЭС эшләү буенча бердәм халыкара куркыныч¬ сызлык стандартларын саклыйлар. Кешенең тереклек тирә¬ леген саклау өчен халыкара җаваплылык принцибы кабул ителә һәм аны бозган өчен санкцияләр раслана. Куркыныч¬ сызлык стандартларын бозу нәтиҗәсендә башка илләргә эко¬ логии зыян китергән очракта, компенсация түләтү карала. Җирнең ясалма иярченнәре ярдәмендә әйләнә-тирә торышы¬ на һәрдаим мониторинг (контроль) гамәлгә ашырыла. Эколо¬ гии һәм табигать һәлакәтләре килеп туган очракта, коткару хезмәтләренең, гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының бергәләп эш итүе турында килешүләргә ирешелә. Мәсәлән, 2004 елның декабрендә Ьинд океанындагы 300 меңнән артык кешенең гомерен өзгән цунамидан соң, дөньядагы күпчелек дәүләтләрнең коткаручылары һәм медиклары фаҗигагә юлык¬ кан илләргә һәлакәт нәтиҗәләрен җиңүдә бергәләп булышлык күрсәтәләр.
§ 45. Кешелеккә глобаль янаулар һәм аларны җиңү юлларын эзләү 2005 елда Киото шәһәрендә (Япония) кул куелган шарт¬ намә — Киото беркетмәсе көченә керә. Ул һәр дәүләт өчен углекислый газны атмосферага чыгаруның норма чикләрен билгели. Аларны арттырган илләр шартнамәнең башка әгъзаларына компенсация түләргә тиеш. Бу экологик яктан куркынычсыз технологияләр кертү өчен өстәмә сәбәп булып торачак. Әмма беркетмәгә АКШ, Кытай, Ниндстан, Австралия кебек әйләнә-тирәгә китергән зыянның яртысы өчен җавап бирүче эре державалар кушылмый. Хәзерге вакытта кешенең үзе тарафыннан тудырылган яшәү мохите кешеләр тормышына яный. Меңнәрчә радио- һәм телетапшырулар станцияләреннән, сәнәгать һәм оборона объектларыннан килгән электромагнит нурланышның гому¬ ми фоны даими арта. Дөнья халкының күпчелеге тупланган шәһәрләрдә кеше элеккегә караганда гаять зур мәгълүмати йогынтыга дучар ителә. Медицинаның гаҗәеп уңышларына карамастан, нерв-психик, рак һәм йөрәк-кан тамырлары авы¬ рулары арту йөзләрчә еллар яшәп килгән тормыш шартлары үзгәрүнең начар нәтиҗәләргә китерүен раслый. СПИД кебек бик куркыныч авыруны дәвалау өчен әлегә нәтиҗәле чара табылмаган. Киләчәктә йогышлы авырулар китереп чыгаручы вируслар мутацияләрен дә инкарь итеп булмый, халыкның зур тыгызлыгы һәм халык¬ ара аралашуның артуы, аеруча туризм нәтиҗәсендә алар миллионлаган кешеләр тормышына янаучы пандемияләр (глобаль эпидемияләр) китереп чыгарырга мөмкин. Кешенең җитештерү эшчәнлеге белән бәйле техноген һәлакәтләр аның яшәү мохитенә зур зыян сала. Аларның иң билгелеләре — Бхопал (Ьиндстан) химия комбинатында¬ гы шартлау, АЭС һәлакәтләре: АКШта Тримайл-Айлендтагы (1979) һәм СССРда Чернобыльдәге (1986) хәлләр. Үсеш тигезсезлеге проблемалары Күп кенә экологик проблемаларны хәл итү, террорчылык һәм күпләп юк итү кораллары (рус. ОМП) белән көрәшнең уңышлы булуы дөньяның төрле регионнарында үсеш тигез¬ сезлеген бетерү белән бәйле.
Нәкъ менә үсеп килүче илләр Җирдә халык саны бик тиз арту аркасында туган демографик проблемалар чыганагы¬ на әверелә. Ачлык, хәерчелек, авырулар Африка һәм Азия дәүләтләренең аерылгысыз юлдашлары булып китә. Алар халкының саны 2 млрд кешегә якын, ә гражданнарның ке¬ реме көнгә 1 доллардан азрак. Бу дәүләтләрдә халыкны азык- төлек, су, медикаментлар белән тәэмин итү проблемасы хәл ителмәгән, эчке конфликтлар кабынып тора. БМО экспертлары төрле илләрдәге үзгәрешләр ди¬ намикасын комплекслы күрсәткеч —кеше потенциалы үсеше индексы (КПҮИ) нигезендә бәялиләр. КПҮИны билгеләгәндә җан башына тулай эчке продукт күләме, кешенең уртача гомер озынлыгы, белем алу, медицина ярдәме алу мөмкинлеге һ.б. искә алына. КПҮИның иң югары күрсәткеченә — Канада (0,951), иң түбәненә Нигер (0,204) дәүләте ия. Тулай эчке продукт югарырак булган саен, дәүләт тә баерак, тормыш дәрәҗәсе югарырак һәм шәхеснең үз матди ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлекләре дә киңрәк. Кешеләрнең гомере озын булу экологиянең нормаль хәле, медицинаның уңышлары, аның кешеләр файдалана алырлык булуы турында сөйли. Белем бирү дәрәҗәсе—милләтнең интеллекты торышы күрсәткече. Бер үк вакытта күп кенә экспертлар КПҮИ күрсәткечләре камил түгел дип саныйлар, чөнки алар халыкның һәм регионнарның төрле социаль, этник, җенси һәм яшь бу¬ енча төркемнәре арасында керемнәр бүленешендәге тигезсезлекне чагылдырмыйлар. 1960—1970 елларда БМО экспертлары үсешнең ти¬ гезсезлеге проблемаларының, әйдәп баручы илләр арт¬ талыкны бетерүдә фәкыйрь дәүләтләргә ярдәм күрсәткән очракта, XXI гасыр башына хәл ителү мөмкинлеген фа- разладылар. Әмма яңа йөзьеллык чигендә бәяләмәләр әллә ни рухландырмый. «Демографик бум» тынган очракта, иң акрын үскән илләр Көнбатыш дәүләтләрдәге хәзерге КПҮИ күрсәткечләренә 2225 елдан да иртәрәк ирешмәс дип уйланыла. Ләкин әлеге фаразлар да арт¬ тырып җибәрелгән булырга мөмкин.
§ 45. Кешелеккә глобаль янаулар һәм аларны җиңү юлларын эзләү Күпчелек Көнбатыш сәясәтчеләре үсеп килүче илләрдә ярлылык һәм хәерчелекне аларда алдынгы, мәгълүмати технологияләргә киң мөмкинлекләр тудырып кына бетереп булачак дип саныйлар. Һиндстанда әле 1990 елларда ук зур булмаган байтак фирмалар оеша, алар арзан гына бәягә иң ярлы авыл крестьяннарына Интернет хезмәтләре күрсәтәләр. Алар арасында һава торышын фаразлау, уңдырышлылыкны арттыру буенча агрономнар киңәшләре, әзер продукция¬ не сату турында мәгълүмат урнаштыру була. Әлеге экс¬ перимент уңышлы булып чыга: крестьяннарның керем¬ нәре арта башлый. Тупланган тәҗрибәне искә алып, 2001 елда Мәгъ¬ лүмати һәм коммуникацион технологияләр (МКТ) буенча БМОның максатчан төркеме оештырыла. Аның буры¬ чы—үсеп килүче илләргә бу өлкәдә калышуны бете¬ рүдә, МКТны бөтен дәүләтләр дә файдалана алырлык итәргә булышу. Шул ук максат белән ЮНЕСКО кана¬ ты астында 2003 һәм 2005 елларда Женевада һәм Ту¬ ниста Мәгълүмати җәмгыять буенча бөтендөнья сам¬ миты үтә. Анда катнашучылар теләге булган һәркемгә бөтен формадагы һәм теләсә нинди йөртүчеләрдән мәгълүмат һәм белемнәрне ирекле һәм түләүсез алу¬ га ирешү мөмкинлеген мәгълүмати җәмгыять төзүнең төп шарты итеп таныйлар. Ләкин бу юлда проблема¬ лар шактый. Аның берсе—тел киртәсе, ул Интернетта¬ гы материалларның күбесенчә инглиз телендә булуына бәйле. ЮНЕСКО глобаль «белемнәр җәмгыяте»н оешты¬ руда 280 гә якын ярдәм программасын тормышка ашы¬ ра. Мәсәлән, әлеге оешманың карары буенча һәм аның акчасына 2003 елда Малида, Мозамбикта һәм Сенегалда 150 община мультимедиа үзәкләре барлыкка килә. Бу юнәлештә эш программасы Россия һәм дөньяның әйдәп баручы илләре лидерларының 2000 ел июлендә Япониядә булып узган очрашуында эшләнә. Саммиттан соң ук Оки¬ нава утравында Цифрлы мөмкинлекләр буенча халыкара эшче төркем оештырыла. Ул Окинава хартиясе карарла¬
14 нче бүлек. Дөнья цивилизациясе: меңъеллыклар чигендә яңа проблемалар 398 рын дәүләт, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең үзара бәйләнеше нигезендә үтәргә тәкъдим итә. Әмма ярлы дәүләтләргә булышлык күрсәтү буенча яшәп килгән халык¬ ара программалар туып торган барлык проблемаларны да хәл итә алмый. Югары үсешкә ирешкән илләр аңа үзләренең тулай эчке продуктының 0,1 % ын гына тоталар (иң зур ярдәмне Швеция күрсәтә — 0,44 %, иң азын АКШ — 0,04 %). Дөньяның сигез әйдәп баручы дәүләте лидерлары очрашуын¬ да (Лондон, 2005 ел) иң аз үскән илләрнең бурычларының бер өлешен исәптән төшерү турында карар кабул ителә. Ләкин бу чара гына җитәрлек булмый. Кайбер галимнәр цивилизация кризисы турында сүз алып баралар. Монда алар, куркынычсызлык, экология һәм үсеш¬ нең тигезсезлеге проблемалары XXI гасырда сыйфат ягын¬ нан яңа чишелеш тапмаган очракта, аның һәлакәте котыл¬ гысыз булуын күздә тоталар. Ихтимал, бу транспортның экологик яктан чиста водород ягулыгына күчүенә, термик атом-төш синтезы энергиясенә ирешүенә бәйле булыр, аның Кояш системасының башка планеталарын үзләштерү исәбенә гамәлгә ашырылуы да мөмкин. Шуны да истән чыгарырга ярамый: кешелекнең цивилизация кризисы җитүен төшенүе индустриаль дәвер таңында формалашкан прогресс крите¬ рийлары алмашуга китерәчәк. Бу критерийлар буенча тор¬ мыш дәрәҗәсенең һәм куллануның даими үсеше иң югары кыйммәткә әверелә. Постматериаль кыйммәтләргә борылу тормыш сыйфатына аерым игътибарны аңлата. Бу очракта кеше өчен иң әһәмиятле күрсәткеч булып аның тереклек итү мохитенең торышы һәм экологик яктан чиста продуктлар белән туклану мөмкинлеге тора. Тормышның яңа сыйфатына ирешү өчен, табигатьне саклаудан тыш, алдынгы илләрдә кул¬ лануда аңлы рәвештә үз-үзеңне чикләү, элеккеге колонияләр һәм бәйле илләр проблемаларын хәл итүдә планета масшта¬ бында чаралар күрү кирәк. Сораулар һәм биремнәр 1 Җәмгыять белеме, биология, география һәм башка дә¬ ресләрдә алган мәгълүматларга таянып, заманның гло¬ баль проблемаларына сыйфатлама бирегез. Аларның
§ 46. Халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа системасы формалашу 399 2 3 4 5 6 кайсын сез Җирдәге тереклек өчен аеруча куркыныч дип саныйсыз? Үз фикерегезне дәлилләр белән ныгытыгыз. «Салкын сугыш» тәмамланганнан соң, глобаль атом-төш һәлакәте куркынычы кимеде дип әйтеп буламы? 1991 ел¬ дан соң локаль конфликтлар саны шактый калу фактын сез ничек аңлатасыз? Халыкара террорчылык куркынычы нәрсәдә? Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет материалларын фай¬ даланып, хәзерге тормыштан мисаллар китерегез. Әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлегенең начараюы¬ на нәрсәләр сәбәп була? «Хәвеф-хәтәрсез ныклы үсеш» терминын сез ничек аң¬ лыйсыз? Аңа глобаль масштабта күчүгә нәрсә комачау¬ лый? Дөньяның хәзерге хәлен цивилизация кризисы була¬ рак бәяләү белән сез килешәсезме? Җавабыгызны дә¬ лилләгез. е де Халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа системасы ' формалашу Кешелек цивилизациясе каршында торган глобаль проблемалар бары тик дөньядагы бөтен дәүләтләрнең тыгыз һәм файдалы хезмәттәшлеге шартларында гына хәл ителә ала. Ул рольләре һәм әһәмиятләре һаман арта барган төрле халыкара оешмалар кысаларында гамәлгә ашырыла. Хәзерге дөньяда халыкара оешмалар Соңгы унъеллыклар эчендә халыклар һәм дәүләтләр бәйләне¬ шенең алдынгы һәм күпбаскычлы системасы формалашты. Берләшкән Милләтләр Оешмасы. (БМО) иң вәкаләтле һәм абруйлы органга әверелде. БМОның Генераль Ассамблеясы халыкара бергәлек беренче чиратта игътибар итәргә тиешле гомуми, прин¬ ципиаль юнәлешләрне билгели. БМОның Куркынычсыз¬ лык Советына тынычлыкны саклауда аерым җаваплылык йөкләнә. Ул санкцияләр куллану хокукына, ә тынычлыкка
14 нче бүлек. Дөнья цивилизациясе: меңъеллыклар чигендә яңа проблемалар 400 куркыныч янаганда, хәрби чаралар керү хокукына ия. БМОның Халыкара суды дәүләтара мөнәсәбәтләрдәге бәхәсле мәсьәләләрне хәл итә. БМОның Икътисади һәм социаль советы (рус. ЭКОСОС) кеше хокукларын тәэ¬ мин итү, үсеш проблемаларын хәл кылу буенча реко¬ мендацияләр эшли. ЭКОСОС белән БМОның Качаклар мәсьәләсе буенча югары комиссар идарәсе, БМО Бала¬ лар фонды, БМОның Үсеш программасы (рус. ПРООН) кебек учреждениеләре үзара бәйләнештә торалар. Халык¬ ара хезмәттәшлекне үстерү һәм тирәнәйтү мәсьәләләре белән Сәүдә һәм үсеш буенча конференция (инг. ЮНКТАД), Сәнәгый үсеш буенча оешма (инг. ЮНИДО), Белем бирү, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешма (инг. ЮНЕСКО) шөгыльләнәләр. Социаль пробле¬ маларны хәл итүдә инде 1919 елда ук оештырылган Ха¬ лыкара хезмәт оешмасы (рус. МОТ) булышлык күрсәтә. Атом-төш өлкәсендә кешеләрнең бөтендөнья куркынычсызлыгын тәэмин итүгә Атом энергиясе буенча халыкара агентлык (рус. МАГАТЭ) җавап бирә. Йогышлы авырулар таралуга каршы көрәш Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (рус. ВОЗ) тарафыннан башкарыла. Дәүләтләр арасында интеграция һәм хезмәттәшлек үсешендә Бөтендөнья сәүдә оешмасы (рус. ВТО) зур роль уйный. Аның максаты — халыкара хезмәт бүленешен тирәнәйтүгә һәм «сәүдә сугышларын» булдырмауга булышлык итү. Халыкара валю¬ та фонды (рус. МВФ) үзенең әгъзаларына, икътисади сәясәттә аның күрсәтмәләрен үтәгән очракта, тотрыклы валюта кур¬ сын алып барырга ярдәм итә. Бөтендөнья банкы үсеп килүче илләргә икътисади үзгәртеп корулар уздыру өчен, ташламалы шартларда заёмнар бирә. Кушылмау хәрәкәте йогынтылы халыкара оешма булып тора. Хәрби блокларга кушылмау принциплары 1955 елда Бандунг конференциясендә (Индонезия) 25 дәүләт тарафын¬ нан Ьиндстан (Дж. Неру), Мисыр (Г.А. Насер) һәм Югославия (И.Б. Тито) лидерлары инициативасы буенча кабул ителә. Оешма буларак Кушылмау хәрәкәте 1961 елда Бел¬ градта узган конференциядә формалаша. «Салкын
§ 46. Халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа системасы формалашу 401 сугыш» елларында кушылмаучы илләр хәрби блоклар¬ га керүдән баш тарталар, «бөек державалар» сәясәтен тәнкыйтьлиләр. Хәзерге вакытта хәрәкәткә Азия, Африка һәм Латин Аме¬ рикасының 119 дәүләте керә. Аның соңгы 14 нче конферен¬ циясе 2006 елда Гаванада (Куба) булып уза. Хәрәкәттә кат¬ нашучылар үсеп килүче илләрдә артта калганлыкны һәм фәкыйрьлекне бетерү өчен, расачылыкка һәм тән төсенә карап дискриминацияләүгә каршы, иң ярлы дәүләтләргә ярдәмне арттыру һәм конфликтларны тыныч юл белән хәл итү өчен көрәшәләр. Сугыштан соңгы елларда шулай ук үз максатлары итеп планетаның билгеле бер районнарында тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауны игълан иткән региональ оешмалар да барлыкка килә. Апарга Африка союзы (АС), Америка дәүләтләре оеш¬ масы (рус. ОАГ), «Ислам конференциясе» оешмасы (рус. ОИК), Төньяк Атлантика шартнамәсе оешмасы (инг. НАТО) һәм башкалар керә. Интеграция процесслары үсеше нәтиж,әсендә Европа союзы (ЕС), Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (инг. АСЕАН), Көньяк Америка союзы, Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек оешма¬ сы (рус. АТЭС) барлыкка килә. Халыкара тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (рус. ОБСЕ) зур роль уйный. Ул 1995 елда Европада куркы¬ нычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча 1973 елдан бирле даи¬ ми уздырылган киңәшмәләрдә катнашучылар карары белән оештырыла. Хәзерге вакытта Европа, Азия һәм Төньяк Аме¬ риканың 56 дәүләте анда әгъза булып тора. ОБСЕ күп кенә конфликтларны тыныч юл белән җайлауда актив катнаша, шул исәптән БДБ (рус. СНГ) территориясендә дә. Дөнья үсешенә алдынгы илләр башлыкларының даими очрашулары зур йогынты ясый. Әлеге илләрне Зур сигезлек (АКШ, Япония, Германия, Бөекбритания, Франция, Италия, Канада, Россия) дип тә атыйлар. Әлеге державаларның абруе
14 нче бүлек. Дөнья цивилизациясе: меңьеллыклар чигендә яңа проблемалар 402 һәм куәте алар бергәләп кабул иткән карарларның кыйм¬ мәтен, дәрәҗәсен арттыра. 2001 елның 11 сентябрендә АКШта меңнәрчә кеше гомер¬ ләрен алып киткән фаҗигадән соң, дөньядагы әйдәп бару¬ чы илләр халыкара террорчылык белән көрәшү турында килешәләр һәм террорчылыкка каршы глобаль коалиция төзиләр. Дөньяның яңа тәртибе проблемалары Халыкара оешмалар эшчәнлеге дөнья үсеше проблемаларын хәл итүдә һәрвакытта да уңыш китерми. «Салкын сугыш» туктаганнан һәм СССР белән АКШ кар¬ шылыгы беткәннән соң, дөньяда «кайнар нокталар» саны кимер, ә халыкара оешмаларның абруе һәм роле артыр дип көтелә. Ләкин бу өметләр акланмый. Дәүләт эчендәге, этнос- ара, динара конфликтлар саны кискен арта, планета буйлап атом-төш коралы тарала башлый. Килеп туган хәлне кайчак «дөньядагы яңа тәртипсезлек» дип атыйлар. Моның сәбәпләренең берсе — дөнья социалистик система¬ сы таркалу һәм дөньяның ике полюслы моделе юкка чыгу нәтиҗәсендә барган халыкара мөнәсәбәтләрнең бөтен струк¬ турасын үзгәртеп кору. Күп илләрнең сәясәтчеләре мондый масштаблы үзгәрешләргә әзер булып чыкмый. Яңа шартларда Американың идарәче даирәләре дөньяда Американың лидерлыгы — дөньяда тотрыклылыкны урнашты¬ ру һәм саклау өчен АКШның аеруча җаваплылыгы идеясен күтәреп чыгалар. Гаять зур хәрби, икътисади куәтенә һәм тармакланган союзлар системасына таянып, үзләрен «салкын сугыш»та җиңүче дип санап, АКШ бердәнбер глобаль бөек держава ролен уйнарга өмет итә. СССР таркалу һәм Варшава шартнамәсе оешмасын тарату АКШка үзләренең дөньядагы позицияләрен шактый көчәйтергә мөмкинлек бирә. Бу ике полюслы дөньяга хас каршылыклар¬ ны бетерми генә түгел, бәлки яңаларын да китереп чыгара. • Америка сәясәтчеләре бөтен дөньяга ниндидер «универ¬ саль», алар фикеренчә, либераль-демократик кыйммәтләрне тагарга омтылалар, ә алар исә еш кына төрле илләр һәм ха¬ лыкларның тарихи, икътисади һәм сәяси үзенчәлекләренә
§ 46. Халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа системасы формалашу 403 туры килми. Көнбатыш илләренең идеяләр, кешеләр һәм капиталларның күчерелү иреген гарантияләүче «чикләрсез дөнья» принцибын яклавы күп илләрдә аларның милли кур¬ кынычсызлыгына һәм мәдәни традицияләренә янау буларак кабул ителә. Американизмга каршы яңа дулкын күтәрелә, ул алга киткән илләргә, аларның дипломатик вәкиллекләре һәм хәрби объектларына каршы юнәлтелгән террорчылык актларының саны артуда чагыла. Барыннан да күбрәк аның корбаннары гади гражданнар була. • Кушма Штатларның хәрби һәм икътисади мөмкинлекләре глобаль масштабта халыкара тотрыклылыкны саклау өчен ж,итәрлек булып чыкмый. Азия һәм Африканың элек СССР һәм аңа союздаш режимнар контрольлек иткән гаять зур территорияләрен хаос чолгап ала, төрле сәяси һәм дини төркемнәр, клан¬ нар каршылыгы көчәя. АКШның аларны үз йогынтысы¬ на буйсындырырга тырышуы барып чыкмый. Сомалида 1992—1994 елларда гамәлгә ашырылган «Яңартылган өмет» операциясе моның беренче үрнәге булып тора. • Кушма Штатларның идарәче даирәләре милли мәнфә¬ гатьләрне яклау һәм халыкара террорчылык белән көрәшү өчен сайлап алган методлар еш кына халыкара хәлне тагын да катлауландыра. Эчке конфликтлар урап алган яисә халыкара террорчылык үзәкләре дип игълан ителгән илләр хәрби тык¬ шыну объекты булып китәргә мөмкин. Шуның белән бергә, АКШ үзләрен БМОның Куркынычсызлык Советы санкция¬ сеннән башка да көч куллануга хаклы дип исәпли. Шулай Югославиягә (1999) һәм Гыйракка (2003) каршы операцияләр уздырыла. Халыкара хокук ноктасыннан караганда, алар агрессия булып тора. Үз сәясәтләрен аклау өчен, АКШ лидерлары БМОның ж,итәрлек дәрәж,әдә нәтиж,әле булмавын, Куркынычсызлык Советында бердәмлеккә ирешүнең катлаулылыгы турында белдерәләр. 2002 елда президент кече Дж. Буш халыкара террорчылык һәм «калдык илләр» («страны-изгои») белән көрәш стратегиясен билгели; андый илләргә террорчыларны яклаган яки атом-төш коралын кулга төшерергә омтылган
14 нче бүлек. Дөнья цивилизациясе: меңъеллыклар чигендә яңа проблемалар 404 дәүләтләр кертеп карала. Яңа доктрина буенча, кирәк булган очракта, АКШ БМО санкциясеннән башка да көч кулланырга мөмкин. ДОКУМЕНТЛАР ҺӘМ КАРАШЛАР ӨЙРӘНӘБЕЗ Дж.Буш чыгышыннан (2002 ел, 20 сентябрь): Янаган куркынычны безнең чикләргә килеп җиткәнче үк ачыклап һәм шул рәвештә АКШның, Америка халкының һәм ил эчендә, шулай ук чит илдә безнең мәнфәгатьләрне саклау¬ ны гамәлгә ашырып, АКШ даими рәвештә халыкара бергәлек булышлыгына таяну өчен тырыша, ләкин кирәк булган очрак¬ та без, үз-үзеңне яклау хокукыннан файдаланып, икеләнүсез, үзебез генә һәм алданрак хәрәкәт итәчәкбез <...> «Калдык- илләр» һәм террорчыларның максатларын истә тотып, АКШ, элеккеге кебек, аларга карата җавап реакциясе сәясәтен дәвам итә алмый <...> Без үз дошманнарыбызның һөҗүмне беренче булып башлавына юл куя алмыйбыз <...> Сез ничек уйлыйсыз, документта үз-үзеңне яклауга хокук һәм алдан хәрәкәт итү дигәндә нәрсә күздә тотыла? Яңа стратегиягә таянып, 2003 елда Гыйракка каршы баш¬ ланган хәрби операцияне Россия һәм Кытай гына түгел, хәтта АКШ белән дуслык мөнәсәбәтендәге Франция һәм Германия дә гаепләп чыга. Бертөркем сәясәтчеләр АКШ Гыйракны де¬ мократия булдыру өчен түгел, ә аның нефть байлыкларына контроль урнаштыру өчен басып алган дип саныйлар. Экспертлар Гыйракта атом-төш, радиологик, химик яисә бактериологик кораллар эшләүнең бернинди билгеләрен дә тап¬ мыйлар. Саддам Хөсәен режимы халыкара террорчылык белән дә бәйле булмый. Бер үк вакытта оккупацион хакимиятләр гыйраклыларның көндәлек тормыш ихтыяҗилары белән дә исәпләшеп тормый һәм бу илдә оккупантларга каршылык хәрәкәте тууга этәрә. Ул ислам эскстремизмы лозунглары астында һәм радикал мөселман оешмалары, шул исәптән «Әл- Каэдә»нең булышлыгы белән үсә бара. Шуның белән Гый¬ рак, чыннан да, халыкара террорчылык үзәкләренең берсенә әйләнә, әмма моның өчен җаваплылык АКШ һәм аның со¬ юздашлары өстендә кала.
§ 46. Халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа системасы формалашу 405 Күп кенә илләр халыкара хокук нормаларының яшәп килүче системасы хәзерге шартларга туры килеп бетмәвен, ә БМОның үзгәртеп корылырга тиешлеген таныйлар. Әмма дөньядагы күпчелек дәүләтләрнең, шул исәптән Россиянең дә, дипломатлары әлеге үзгәртеп корулар халыкара бергәлекнең коллектив тырышлыгы белән башкарылырга тиеш дип са¬ ныйлар. Державаның берьяклы хәрәкәтләре исә, хәтта теләсә нинди ихтимал дошманыннан хәрби өстенлеккә ия булуына карамастан, дөньяны тупас көч өстенлеге заманына кайтара¬ лар. Алай гына да түгел, алар АКШның хәрби тыкшынуы янаган илләрне үзләренең «тыеп тору» көчләрен тиз арада булдыруга һәм күпләп юк итү коралларына (рус. ОМП) ия булуга этәрергә сәләтле. Сораулар һәм биремнәр 1 2 3 4 5 Иң йогынтылы халыкара оешмаларны әйтеп бирегез. Ничек уйлыйсыз, хәзерге дөньяда аларның әһәмияте нинди? Ни өчен дөньяның хәзерге халәтен «дөньядагы яңа тәр¬ типсезлек» дип атыйлар? Җавабыгызны мисаллар белән аңлатыгыз. Дөньяда яңа тәртип урнашуда АКШның, Россиянең һәм дөньядагы башка дәүләтләрнең роле нинди? Аның төрле модельләрен күзаллап, аларның тотрыклылыгы шарт¬ ларын билгеләп карагыз. Сыйныфташларыгыз белән дискуссиядә үз аргументларыгызны китерегез. «Салкын сугыш»ның тәмамлануы дөнья хәлләрендә ничек чагыла? Сез ничек уйлыйсыз, ике полюслы дөньяның юкка чыгуы бер полюслылык урнашуга китермиме? Җавабыгызны нигезләгез.
406 ЙОМГАК XX гасыр кешелек тарихында моңарчы күрелмәгән үзгәрешләр чоры була. Моның иң ачык дәлилләре — фән һәм техника уңышлары, дөньяның әйдәп баручы илләрендә кешеләрнең хезмәт, көнкүреш һәм ял шартларының үзгәрүе. XX гасыр башындагы күп кенә фикер ияләре хәл ителмәслек дип исәп¬ ләгән социаль конфликтлар социаль юнәлештәге базар икъ¬ тисады килеп чыгу белән кискенлеген югалталар. Ләкин үсешнең тигезсезлеге, экологиягә куркыныч янау, халыкара террорчылык белән бәйле башка проблемалар килеп чыга. XX гасыр дөнья үсешендәге каршылыкларның чиктән тыш кискенләшү заманы була. Кешелек ике бөтендөнья сугы¬ шын, миллионнарча гомерләрне алып киткән бик күп локаль конфликтлар белән барган «салкын сугыш»ны, күп илләрдә авыр гражданнар сугышларын, сыйнфый, идеологии яисә эт¬ ник нигездә корылган массакүләм репрессияләрне кичерә. Бу фаҗигале вакыйгалар билгеле бер күләмдә дөньядагы күп кенә илләрдә кеше һәм граждан хокуклары өстенлеге принцип¬ ларын ныгытуга китерә. Алар халыкара документларда да, аерым илләрнең конституцияләрендә һәм законнарында да беркетелә. Шулай да XXI гасыр башы дөньясы ашкынып ко¬ ралланудан, локаль конфликтлардан, изүдән, халыкара хокук нормаларын һәм кеше хокукларын бозулардан азат түгел. XX гасыр дөнья үсешенең тизләнеше транспорт һәм элем¬ тә чараларын алга таба камилләштерү, капитал чыгару һәм дөньядагы әйдәп баручы илләр икътисадларының үзара бәйле- леге тирәнәю белән тыгыз үрелә. Әлеге процесс глобальләшү дип атала. Дөнья икътисады азмы-күпме бердәм организмга әверелә. Әмма бу аның төп катнашучылары—ТМК һәм ТМБ арасындагы милли дәүләтләр һәм аларның бердәмлекләренең икътисади тормышка актив тыкшынуы шартларында бара торган иң кат¬ гый көндәшлекне инкарь итми. XXI гасырда дөнья нинди үсеш юлы кичерер соң? Галимнәр бу сорауга төгәл ж,авап бирә ал¬ мыйлар, чөнки үзгәрешләр тизлеге һәм бу үзгәрешләрнең төрле мәгънәгә ия булуы еш кына фәннең аларны фаразлау сәләтен
Йомгак 407 узып китә. Шулай да кайбер бәяләмәләр, аеруча дөньядагы әйдәп баручы илләргә карата яшәп килә. АКШның якындагы дистә елларда дөньяның башка илләреннән хәрби һәм фәнни-техник өстенлекләрен саклау мөмкинлекләре шактый зур, бу исә аларга алга таба да дөньяда лидерлыкка дәгъва белдерүгә юл куячак. Евросоюзның «иске» һәм «яңа» әгъзалары арасындагы каршылыкларны исәпкә ал¬ ганда, аның перспективалары бик үк ачык түгел, ләкин теләсә нинди очракта да ул дөнья икътисадында үзенең сизелерлек йогынтысын саклаячак. Бер үк вакытта Кытай үсешенең югары темплары сакланган шартларда, инде XXI гасыр урта¬ сына ул икътисади, фән һәм техниканың күп кенә параметр¬ лары буенча АКШны узып китәчәк. Бөек державалар роленә шулай ук Һиндстан һәм Бразилия (яисә Латин Америкасы илләре коалициясе) дәгъва итәчәк. Ислам дөньясы да халык¬ ара мәйданда үз абруен күтәрүгә ирешүгә исәп тота. Күп кенә фаразлар буенча, эчке проблемаларын хәл итеп һәм XXI гасыр башындагы үсеш темпларын саклап кала ал¬ ган очракта, Россиянең дә дөнья мәсьәләләрендә үзенең ролен күтәрүгә җитди мөмкинлекләре бар. Төрле илләрнең күп кенә фикер ияләре, галимнәре һәм сәясәтчеләре кешелек иртәме-соңмы дөньяның күпполярлыгын таныр һәм аның «полюслары» арасындагы мөнәсәбәтләрне тигезлек, үсеш юлын сайлау ирегенә хөрмәт һәм халыкара хокук нормаларын катгый үтәү нигезендә төзергә кирәклеген төшенер дип өметләнәләр. Сораулар һәм биремнәр 1 XX гасырда—XXI гасыр башында кешелек цивилизация¬ сенең төп казанышларын сез нәрсәдә күрәсез? 2 XX гасыр дәвамында килеп чыккан һәм кешелеккә янаган иң зур куркынычларны әйтеп бирегез. Сезнеңчә, аларны ничек бетерергә мөмкин? 3 XXI гасырда дөнья үсешенең мөмкин булган перспектива¬ лары турында үз фаразыгызны әйтеп карагыз. Кеше¬ леккә беренче чиратта нәрсәләр белән очрашырга туры киләчәк? Җавап биргәндә, массакүләм мәгълүмат чара¬ лары һәм Интернет материалларын файдаланыгыз.
408 XIX ГАСЫР АХЫРЫ-XXI ГАСЫР БАШЫНДА ВАКЫЙГАЛАРНЫҢ КЫСКАМА ХРОНОЛОГИЯСЕ 1879— Австро-Венгрия һәм Германия арасында союз төзелү. 1880— 1890 еллар—монополияләр барлыкка килү. 1882—1898—Англиянең Суданны яулап алуы. 1881— Госманлы империясенең дәүләт бурычы идарәсен оештыру. Франциянең Тунисны яулап алуы. 1885—Һиндстан милли конгрессы төзелү. 1889—11 Интернационал оешу. 1893— үзара ярдәмләшү турында рус-француз килешүе. 1894— 1895 — Япония-Кытай сугышы. 1894— 1896—Франциянең Мадагаскарны яулап алуы. 1895— 1896—Италия-Эфиопия сугышы. 1898— Америка-Испания сугышы. 1899— тынычлыкны саклау буенча беренче Гаага конференциясе. 1899—1901—Кытайда «боксерлар» восстаниесе. 1899— 1902—инглиз-бур сугышы. 1900— Англиядә парламентта «Эшчеләр вәкиллеге комитеты» оешу (1906 елдан—Лейбористлар партиясе). 1901— Панама каналы төзелеше башлану. 1902— инглиз-япон союзы төзелү. 1903— АКШның Панама каналы зонасын яулап алуы. АКШта бертуган Райтларның бензин ягучы двигательле самолет төзүе. Даниядә Профсоюзларның халыкара секретариаты оешу. 1905—А. Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе. 1908—Төркиядә яшь төрек революциясе. Австро-Венгриянең Босния һәм Герцеговинаны аннексияләве. 1910— Мексикада революция башлану (1910—1917). Япониянең Кореяны аннексияләве. 1911— Марокко өчен Франция-Германия конфликты. Италия-Төркия сугы¬ шы (1911—1912) һәм Кытайда революция (1911—1913) башлану. 1912— Беренче Балкан сугышы. 1913— Икенче Балкан сугышы. 1914— Беренче бөтендөнья сугышы башлану: Марнада, Көнчыгыш Прус¬ сия һәм Галициядә сугышлар. Германиянең яшен тизлегендәге сугыш планы өзелү. Панама каналын ачу. 1915— Япониянең Кытайга «21 таләп» белдерүе. Германиянең Ипр шәһәре янында агулы матдәләр куллануы. Италиянең һәм Болгариянең су¬ гышка керүе. 1916— Көнбатыш фронтта Верден янында сугышлар башлану һәм Га¬ лициядә Россия гаскәрләренең Брусилов ыргылышы. Германия һәм Бөекбритания флотлары арасында Ютланд диңгез сугышы. Сомма- да сугыш хәрәкәтләрендә танкларны тәүге файдалану. Румыниянең сугышка керүе. 1917— Россиядә Февраль революциясе. АКШ, Греция, Кытайның Гер¬ маниягә сугыш игълан итүе. Сугышта катнашучы илләрдә сугышка каршы чыгышлар һәм Россиядә Октябрь революциясе.
XIX гасыр ахыры —XXI гасыр башында вакыйгаларның кыскача хронологиясе 1918— дөньяның сугыштан соңгы тәртибе принциплары турында В. Вильсонның «14 пункты». Россия һәм Германия арасында сепарат солыхка кул куелу. Көнбатыш фронтта Германиянең соңгы һөҗүме һәм инициативаның Антанта илләренә күчүе. Германия һәм аның союздашлары капитуляциясе. Германиядә Ноябрь революциясе һәм монархиянең бәреп төшерелүе. Австро-Венгриянең таркалуы, Ав¬ стрия, Венгрия һәм Чехословакияне республикалар дип игълан итү. 1919— Коммунистик интернационал төзелү. Италиядә һәм Германиядә фашистлар партияләре барлыкка килү. Венгриядә, Бавариядә совет республикаларын игълан итү. Төркиядә революция һәм грек-төрек сугышы башлану (1919—1922). Версаль солых шартнамәсе төзелү. Милләтләр Лигасы оешу. 1921— Вашингтон конференциясе (1921—1922). 1922— Б. Муссолинины Италия хөкүмәте башлыгы итеп сайлау. 1923— Бавариядә (Германия) фашистлар фетнәсе. Социалистик эшчеләр интернационалы төзелү. 1924— Бөекбританиядә беренче лейбористлар хөкүмәте, Франциядә сул хөкүмәт. Дауэс планы кабул ителү. Кытайда гражданнар сугышы башлану. 1925— Локарно конференциясе һәм Германиянең Милләтләр Лигасына керүе. 1927— Италиядә профсоюзларны тарату. 1928— Бриан—Келлог пактына кул куелу. П. Диракның электрон хәрәкәте теориясен эшләве. 1929— дөньякүләм икътисади кризис башлану (1929—1932). 1931—Испаниядә монархияне бәреп төшерү. АКШта Вашингтонга эш¬ сезләр походы. Япония гаскәрләренең Маньчжуриягә бәреп керүе. 1932 —Маньчжуриядә Япониягә вассал Маньчжоу-го дәүләте төзелү. Бөтендөнья сугышы ветераннарының Вашингтонга походы. 1933— А. Гитлерны Германиянең рейхсканцлеры (хөкүмәт башлыгы) итеп кую. Веймар конституциясенең бетерелүе һәм фашистик диктатура урнашу. Япония һәм Германиянең Милләтләр Лигасыннан чыгуы. Ф.Д. Рузвельтның АКШ президенты итеп сайлануы һәм «яңа курс» реформалары башлану. 1934— Франциядә фашистик переворотка омтылуның уңышсызлыкка очравы. СССРның Милләтләр Лигасына керүе, Европада коллектив куркынычсызлык системасын төзү турында сөйләшүләр башлану. Ясалма радиоактивлыкны ачу. 1935— СССР, Франция һәм Чехословакия арасында үзара ярдәмләшү ту¬ рында шартнамәләргә кул куелу. Италиянең Эфиопияне яулап алуы (1935—1936). Германиянең Версаль шартнамәсенең хәрби статьяла¬ рыннан баш тартуы һәм Англия-Германия диңгез килешүенә кул куелу. 1936— Франция һәм Испаниядә сайлауларда халык фронтларының җиңүе. Испаниядә фашистлар фетнәсе һәм гражданнар сугышы башлану (1936—1939). Германия гаскәрләренең Рейн өлкәсенә керүе һәм Германиянең Локарно килешүләреннән баш тартуы. Германия һәм Япониянең «Коминтернга каршы пакт» төзүе. 1937— Япониянең Кытайга һөҗүм итүе. Кытайда япон агрессиясенә кар¬ шы торуның бердәм фронты оешу. Италиянең «Коминтернга каршы пакт»ка кушылуы.
XIX гасыр ахыры — XXI гасыр башында вакыйгаларның кыскача хронологиясе 410 1938— Австрия «аншлюсы» (кушылуы). Судет өлкәсен Германиягә бирү турында Англия, Франция, Италия һәм Германиянең Мюнхен ки¬ лешүе. Хәсән күле янында Япония һәм СССР гаскәрләре арасын¬ дагы бәрелеш. 1939— Германиянең Чехословакияне, ә Италиянең Албанияне яулап алуы. Халхин-Гол елгасында СССР-Япония конфликты. Һөҗүм итешмәү турында СССР-Германия шартнамәсенә кул куелу. Германиянең Польшага һөҗүм итүе һәм Икенче бөтендөнья сугышы башлану. Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссиянең СССРга кушылуы. Совет-фин сугышы (1939—1940). 1940— Германиянең Данияне, Голландияне һәм Бельгияне басып алуы, Францияне тар-мар итү. «Англия өчен сугыш». Литва, Латвия, Эсто¬ ния, Бессарабиянең СССР составына керүе. Германия, Италия һәм Япониянең Өчлек пактына кул куюы, аңа Көнчыгыш Европа дәүләт¬ ләренең кушылуы. А.Гитлерның «Барбаросса» планын кабул итүе. 1941— АКШның ленд-лиз законын кабул итүе. Германия һәм Италиянең Греция һәм Югославияне басып алуы. Һөҗүм итешмәү турын¬ да СССР-Япония шартнамәсе. Германия һәм аның Европадагы союздашларының СССРга һөҗүме. Англия һәм АКШның Атланти¬ ка хартиясенә кул куюы. СССРга карата ленд-лиз законы таралу. Мәскәү янында совет гаскәрләренең контрһөҗүме. АКШның су¬ гышка керүе. 1942— Берләшкән Милләтләр Декларациясен кабул итү. Мидуэй утравы янын¬ да сугыш. Инглиз гаскәрләренең Төньяк Африкада һөҗүм хәрәкәтләре. Сталинград сугышы һәм сугыш барышында тамырдан борылыш. 1943— Төньяк Африкада Италия-Германия гаскәрләре капитуляциясе. Орел-Курск дугасындагы сугыш һәм совет гаскәрләренең бөтен фронт буйлап һөҗүмгә күчүе. Союздашлар гаскәрләрен Италиядә төшерү. Муссолинины хакимияттән читләштерү һәм Италиянең Германиягә сугыш игълан итүе. Бөекбритания, СССР һәм АКШның Тәһран (Тегеран) конференциясе. 1944— совет гаскәрләренең Көнчыгыш Европа илләренә керүе. Фин¬ ляндия, Румыния, Болгариянең сугыштан чыгуы. Союздашларны Франциядә төшерү. Арденн таулары буенда немец гаскәрләренең контрһөҗүмгә омтылуы. 1945— Бөекбритания, СССР һәм АКШның Кырым (Ялта) конференция¬ се. АКШ президенты Ф.Д. Рузвельтның үлеме. Сан-Францискода Берләшкән Милләтләр конференциясе. БМО Уставын кабул итү. Совет гаскәрләренең Берлинны алуы һәм Германиянең капитуля¬ циясе. СССРның Япониягә каршы сугышка керүе. Хиросимага һәм Нагасакига атом бомбасы ташлау. Япония капитуляциясе. Хәрби җинаятьчеләрне хөкем итүче Нюрнберг процессы. 1946— Фултонда У.Черчилль чыгышы. «Салкын сугыш» башлану. 1947— Һиндстан һәм Цейлонның бәйсезлек алуы. АКШның Трумэн док¬ тринасын һәм Маршалл планын игълан итүе. Коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең Мәгълүмат бюросын (Информбюро) оеш¬ тыру. Һиндстан-Пакистан сугышы. 1948— Германиядәге акча реформасы һәм Көнбатыш Берлинны совет оккупацион гаскәрләре блокадага алуы. Америка дәүләтләре оеш¬
XIX гасыр ахыры — XXI гасыр башында вакыйгаларның кыскача хронологиясе масы (рус. ОАГ) төзелү. СССРның Югославия белән мөнәсәбәтләре өзелү. Израиль дәүләте төзелү һәм Якын Көнчыгышта сугыш (1947— 1948). 1949— ике Германия дәүләте (ГФР һәм ГДР) оешу. Төньяк Атлантика шартнамәсе (НАТО) төзелү. Үзара Икътисади ярдәмләшү советы (рус. СЭВ) оештыру. СССРда беренче атом бомбасын сынау. Кы¬ тай Халык Республикасы игълан ителү. Индонезиянең бәйсезлек алуы. 1950— Кореяда сугыш (1950—1953) башлану. 1951— Европа күмер һәм чуен берләшмәсе (рус. ЕОУС) оештырылу. Сан-Францискода АКШ һәм Япония солых шартнамәсе төзелү. Соц- интерн оешу. 1953— совет гаскәрләре тарафыннан ГДРдагы восстаниенең бастыры¬ луы. СССРда һәм АКШта водород бомбасын сынау. 1954— ГФРның НАТОга кабул ителүе. Лаоска һәм Камбоджага бәйсезлек бирелү. 1955— Варшава шартнамәсе оешмасы төзелү. Австрия нейтралитеты турындагы шартнамәгә кул куелу. Бандунг конференциясе һәм Ку¬ шылмау хәрәкәте барлыкка килү. 1956— Венгриядәге восстание. Сүәеш каналын национализацияләү һәм Англия, Франция, Израильнең Мисырга каршы сугышы. 1957— Европа икътисади бергәлеге һәм ЕврАтом төзелү. Европарламент төзелү. 1958— Кытайда «зур сикереш» стратегиясе кабул ителү. Франция бер¬ гәлеге оешу. 1959— Куба революциясе җиңүе. Н.С. Хрущёвның АКШка беренче ви¬ зиты. 1960— Африканың 17 дәүләтенә бәйсезлек бирелү («Африка елы»), Франциянең атом-төш коралы булдыруы. Совет-Кытай мөнәсә¬ бәтләренең начараюы. 1961— Ю.А. Гагаринның космоска очуы. Берлин стенасы корылу. АКШ президенты Дж.Кеннеди тарафыннан «Прогресс хакына союз» про¬ граммасы кабул ителү. 1962— Кариб кризисы. Алжирга бәйсезлек бирелү. 1963— Өч өлкәдә атом-төш сынауларын тыю турында шартнамәгә кул куелу, Вашингтон һәм Мәскәү арасында туры элемтә урнаштыру. АКШ президенты Дж. Кеннединың үтерелүе. 1964— Кытайда атом-төш бомбасын сынау. АКШның ачыктан-ачык Вьет¬ намга каршы сугыш башлавы. 1965— Һиндстан һәм Пакистан арасындагы сугыш (1965—1966). 1966— Франциянең НАТО хәрби оешмасыннан чыгуы. Кытайда «Культура революциясе». 1967— «алты көнлек» гарәп-Израиль сугышы. Нигериядә гражданнар сугышы. 1968— Франциядәге массачыл чуалышлар («Кызыл май»). «Прага язы» һәм Чехословакиягә Варшава шартнамәсе гаскәрләре керү. Атом- төш коралын таратмау турындагы шартнамәгә кул куелу. 1969— Совет-Кытай чигендәге кораллы конфликт. Америка астронавт¬ ларының Айга очуы.
XIX гасыр ахыры — XXI гасыр башында вакыйгаларның кыскача хронологиясе 412 1970—СССР һәм ГФР, ГФР һәм Польша тарафыннан Европадагы сугыш¬ тан соңгы чикләрне тану турындагы шартнамәләргә кул куелу. 1971 — Америка-Кытай мөнәсәбәтләренең җайга салынуы. Һиндстан- Пакистан сугышы һәм Бангладеш дәүләте төзелү. Халыкара «Грин- пис» оешмасын булдыру. 1972— АКШ президенты Р. Никсонның Мәскәүгә һәм Пекинга визитлары. ОСВ-1 шартнамәсенә кул куелу. «Ислам конференциясе» оешмасы төзелү. 1973— Бөекбритания, Ирландия һәм Даниянең Европа Икътисади бер¬ гәлегенә (рус. ЕЭС) кушылуы. Якын Көнчыгыштагы сугыш һәм нефтькә дөньядагы бәяләрнең күтәрелүе. Вьетнамда сугышны тук¬ тату турындагы килешү. ГФРның һәм ГДРның БМОга кабул ителүе. Чилида хәрби переворот. 1974— АКШ президенты Р.Никсон отставкасы. 1975— Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча Киңәшмәнең (рус. СБСЕ) Йомгаклау актына кул куелу. Көньяк Вьетнам капи¬ туляциясе. Португалия колониаль империясе таркалу, Анголага бәйсезлек бирелү. Беренче Совет-Америка космик очышы. 1976— Төньяк һәм Көньяк Вьетнамның берләшүе. 1977— Испаниядәге беренче ирекле сайлаулар. Чехословакиядә хокук яклау хәрәкәте (Хартия-77) барлыкка килү. 1978— Вьетнам гаскәрләренең Камбоджага (Кампучиягә) керүе. 1979— ОСВ-2 шартнамәсе төзелү. Кытай һәм Вьетнам арасындагы конф¬ ликт. Ирандагы Ислам революциясе. Совет гаскәрләренең Әфган- станга керүе. Бөекбританиядә хакимияткә М. Тэтчерның килүе. 1980— Иран-Гыйрак сугышы башлану. Р. Рейганның АКШ президенты итеп сайлануы. 1981— Польшадагы халык чыгышлары һәм илдә хәрби хәл кертелү. Кы¬ тайда базар реформалары башлану. 1982— Англия-Аргентина сугышы. 1983— АКШның Гренаданы оккупацияләве. 1984— Бхопалда (Һиндстан) химия комбинатындагы һәлакәт. 1985— М.С. Горбачёвның һәм Р.Рейганның Женевада очрашуы. Португа¬ лия һәм Испаниянең ЕЭСка кушылуы. Бразилиядә һәм Уругвайда диктаторлык режимнарының бәреп төшерелүе. 1986— АКШ һәм СССР лидерларының Рейкьявикта очрашуы. Чернобыль һәлакәте. 1987— СССР һәм АКШның уртача ераклыкка оча торган җир өсте раке¬ таларын бетерү турында килешүе. 1988— Әфганстан буенча Женева килешүләренә кул куелу һәм бу илдән совет гаскәрләрен чыгара башлау. 1989— Интернет төзелү. Чехословакиядә һәм Польшада хакимиятнең демократик көчләргә күчүе. Румыниядә Н.Чаушеску режимын бәреп төшерү. Берлин стенасын сүтү. Кытайда демократик оппозицияне бастыру. 1990— Германиянең берләшүе. Венгриядә һәм Болгариядә коммунист¬ ларны хакимияттән читләштерү. Гыйракның Кувейтка бәреп керүе һәм аңа карата халыкара санкцияләр башлану.
XIX гасыр ахыры — XXI гасыр башында вакыйгаларның кыскача хронологиясе 1991—АКШның Гыйракка каршы хәрби операциясе («Чүлдәге да¬ выл»). СНВ-1 шартнамәсенә кул куелу. Словения, Хорватия һәм Македониянең Югославиядән чыгуы. Икътисади ярдәмләшү советы һәм Варшава шартнамәсе оешмасының таратылуы. СССРның тара¬ тылуы һәм БДБ төзелү. 1992 —Европа союзы төзелү турындагы Маастрихт шартнамәсе. Днестр буендагы конфликт. Босния һәм Герцеговинада конфликт башлану һәм Югославиягә каршы санкцияләр гамәлгә кертелү. Чехословакиянең Чехиягә һәм Словакиягә бүленүе. НАФТА Төньяк Америка интеграцион блогы оешу. Таҗикстанда кораллы конфликт (1992—1997) башлану. 1993— СНВ-2 шартнамәсенә кул куелу. Грузин-абхаз кораллы конфлик¬ ты. ЮАРда апартеид системасы бетерелү. АКШның яңа президенты У. Клинтон тарафыннан «өченче юл» концепциясе игълан ителү. 1994— НАТОның «Тынычлык хакына партнёрлык» программасы кабул ителү. НАТОның элеккеге Югославиядә конфликтны җайга салу буенча тынычлык урнаштыру операцияләре. А.Г.Лукашенконың Бе¬ ларусь президенты постына сайлануы. 1995— Австрия, Финляндия, Швециянең Европа Союзына (ЕС) керүе. 1997— Беларусь һәм Россия союзы турында шартнамә төзелү. Азия илләрендә икътисади кризис (1997—1998) башлану. Бөекбританиядә хакимияткә Э.Блэр җитәкчелегендә лейбористлар килү. Кытайның Гонконг белән яңадан кушылуы. 1998— Һиндстан һәм Пакистанның атом-төш коралын сынавы. 1999 —НАТОның Югославиягә каршы агрессиясе. Польша, Чехия, Венгриянең НАТОга кабул ителүе. 2000—АКШта кече Дж.Бушның президент сайлауларында җиңүе. Евр- АзЕС төзелү. 2001 — Нью-Йоркта һәм Вашингтонда террорчылык актлары. АКШ һәм аның союздашларының Әфганстандагы террорчылыкка каршы операцияләре. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (рус. ШОС) төзелү. 2002 — Европа Союзында бердәм «евро» валютасы кертелү. БДБ илләре тарафыннан Коллектив куркынычсызлык шартнамәсе оешмасы (рус. ОДКБ) оештырылу. Африка союзы оешмасы төзелү. 2003 — АКШ һәм аның союздашларының Гыйракны оккупацияләве. 2004 — Болгария, Литва, Латвия, Эстония, Румыния, Словакия һәм Словениянең НАТОга керүе. Дж.Бушның яңадан АКШ президен¬ ты итеп сайлануы. Германиядә хакимияткә ХДС/ХСС һәм социал- демократлар коалициясе килү. Көнчыгыш Европаның 10 иленең ЕСка кабул ителүе. Грузиядә һәм Украинада «төсле революцияләр». 2005 — Киото беркетмәсенә кул куелу. Референдумда Франциядә һәм Голландиядә ЕС конституциясе проектының кире кагылуы. Кыргыз- станда «Тюльпаннар революциясе». 2006 — АКШта хөкүмәт сәясәтенә каршы иммигрант эшчеләрнең мас¬ сачыл чыгышлары. 2007 — Болгария һәм Румыниянең ЕСка кабул ителүе. 2008 — Албания һәм Хорватиянең НАТОга керүе.
414 ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ӘДӘБИЯТ Великая Отечественная война 1941—1945. Кн. 1—4. М., 1998—1999. Глобализация и Россия: Проблемы демократического развития. М., 2004. Гренвилл Дж. История XX века: Люди, события, факты. М., 1999. Джонсон П. Современность: Мир с двадцатых по девяностые годы. М., 1995. Загладин Н.В. США: общество, власть, политика. М., 2001. Загладин Н.В., Путилин Б.Г. Международный терроризм: истоки, про¬ блемы, противодействия. М., 2006. Кеннеди П. Вступая в XXI век. М., 1997. Киссинджер Г. Дипломатия. М., 1997. Мировая экономика: Глобальные тенденции за 100 лет. М., 2003. Мировое политическое развитие: век XX. М., 1994, 1995. Мировые войны XX века. Кн. 1—4. М., 2002. Первая мировая война: Пролог XX века. М., 1998. Работяжев Н.В., Соловьев Э.Г. Феномен тоталитаризма: Политическая теория и исторические метаморфозы. М., 2005. Советская внешняя политика в годы «холодной войны» (1945—1985), новое прочтение. М., 1995. Уткин А.И. Мировой порядок XXI века. М., 2002. Фалин В.М. Без скидок на обстоятельства: Политические воспоминания. М„ 1999 ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ИНТЕРНЕТ-РЕСУРСЛАР http://www.hrono.ru — тарихи портал. http://militera.lib.ru/index.html — хәрби-тарихи әдәбият китапханәсе. http://www.nlr.ru/exib/war1 — «Беренче бөтендөнья сугышы открыткалар¬ да» күргәзмәсе (Россия милли китапханәсе сайтында). http://qpw.tellur.ru — Бөек Ватан сугышына багышланган тарихи портал. http://weltkrieg.ru — Икенче бөтендөнья сугышына багышланган тарихи портал. hItol/Zwww.co]dwarJ ru — «салкын сугыш»ка багышланган сайт. һ1Ш://уүу^т1г21уеКги — хәзерге халыкара мөнәсәбәтләргә багышланган сайт. http://www.on.org/russian — БМОның рәсми сайты.
ЭЧТӘЛЕК Кереш 3 I кисәк. ДӨНЬЯНЫҢ ИНДУСТРИЯ ДӘВЕРЕНӘ АЯК БАСУЫ: XIX ГАСЫР АХЫРЫ — XX ГАСЫР УРТАСЫ 1 нче бүлек. Фән-техника прогрессының төп юнәлешләре § 1. Фән үсешен тизләтү һәм табигать фәннәрендә революция . . 6 § 2. Фән-техника прогрессы һәм индустриаль үсешнең яңа этабы 14 2 нче бүлек. Дөнья гасырлар чигендә. Беренче бөтендөнья сугышы § 3. Европа илләрендә, АКШ һәм Япониядә модернизация . . 21 § 4. XX гасыр башында дөнья үсешендә каршылыкларның кискенләшүе 30 § 5. Дөньяны колонияләргә бүлүнең тәмамлануы. Колониаль империяләр 40 § 6. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләренең үсеш юл¬ лары 49 § 7. Державалар арасындагы көндәшлек һәм Беренче бөтендөнья сугышы 58 3 нче бүлек. Иҗтимагый үсеш теориясе һәм тәҗрибәсе § 8. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм эшчеләр хәрәкәте 69 § 9. Марксизм, ревизионизм һәм социал-демократия. Иҗтимагый- сәяси үсештә реформалар һәм революцияләр 79 4 нче бүлек. Индустриаль илләрнең сәяси үсеше § 10. Либераль демократия эволюциясе 89 § 11—12. Италия һәм Германиядә фашизм. XX гасыр феномены буларак тоталитаризм 100 5 нче бүлек. Дөнья үсеше һәм 1920—1940 елларда халыкара мөнәсәбәтләр § 13. 1920 елларда сугыш һәм тынычлык проблемалары. Милитаризм һәм пацифизм 119 § 14. Колония биләүче империяләрнең ике сугыш арасы елларын¬ да көчсезләнүе 129 § 15. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан 139 § 16. Европа сугышыннан бөтендөнья сугышына 149 § 17. Гитлерга каршы коалиция һәм аның Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуы 159 6 нчы бүлек. Рухи тормыш һәм дөнья мәдәнияте үсеше § 18. XX гасырның беренче яртысында рухи тормыш 170 § 19. Рәсем сәнгате һәм архитектура 176 § 20. Матур әдәбият, музыка дөньясы, театр, кино 182 II кисәк. КЕШЕЛЕК ЯҢА ЭРА ЧИГЕНДӘ 7 нче бүлек. Фән-техника үсеше тизләнеше һәм аның нәтиҗәләре § 21. Яңа дәвер технологияләре 189 § 22. Мәгълүмати җәмгыятьнең төп үзенчәлекләре 195
416 § 23. Дөнья икътисадын глобальләштерү һәм аның нәтиҗәләре . . . 202 8 нче бүлек. Мәгълүмати җәмгыятьтә социаль һәм этник процесслар § 24. Алга киткән илләрдә социаль үзгәрешләр 212 § 25—26. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында халык миграциясе һәм этникара мөнәсәбәтләр 220 9 нчы бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкара мөнәсәбәтләр § 27. «Салкын сугыш»ның башлануы һәм ике полюслы дөнья оешу . 235 §28. 1940 еллар ахыры —1970 еллардагы халыкара кон¬ фликтлар 244 § 29. Киеренкелекне йомшартудан «салкын сугыш»ны туктатуга ... 252 10 нчы бүлек. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Евроатлантика цивилизациясе § 30. Сугыштан соңгы беренче унъеллыкларда Көнбатыш Европа илләре һәм АКШ 264 § 31. «Мул тормышлы җәмгыять» кризисы 273 § 32.1980 елларда неоконсерватив революция 279 § 33. XX—XXI гасырлар чигендә Көнбатыш илләре 286 § 34. Европада һәм Төньяк Америкада интеграция 295 11 нче бүлек. Көнчыгыш Европа илләре һәм БДБ дәүләтләре § 35. XX гасырның икенче яртысында Көнчыгыш Европа .... 303 § 36. Көнчыгыш Европада демократик революцияләр 310 § 37. Дөнья бергәлегендә БДБ дәүләтләре 318 12 нче бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре: модернизация проблемалары § 38. Колониализмнан азат ителү һәм үсеш юлын сайлау 330 § 39. Кытай һәм Кытай үсеше моделе 338 § 40. Япония һәм яңа индустриаль илләр 347 § 41. Азия һәм Африканың үсеп килүче илләре 356 §42. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Латин Америкасы 363 13 нче бүлек. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң рухи тормыш § 43. Иҗтимагый фәннәр, идеология һәм массакүләм мәдәният . . . 372 § 44. XX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында сән¬ гатьтәге яңа юнәлешләр 3gg 14 нче бүлек. Дөнья цивилизациясе: меңъеллыклар чигендә яңа проблемалар § 45. Кешелеккә глобаль янаулар һәм аларны җиңү юлларын эзләү .. 389 § 46. Халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа системасы формалашу 399 Йомгак 406 XIX гасыр ахыры—XXI гасыр башында вакыйгаларның кыскача хронологиясе 408 Тәкъдим ителгән әдәбият 414
Учебное издание Загладин Никита Вадимович ВСЕОБЩАЯ ИСТОРИЯ. Конец XIX — начало XXI в. Учебник для 11 класса средней (полной) общеобразовательной школы с татарским языком обучения Казань. Издательство «Магариф». 2010 Перевод с русского на татарский язык У ку-укыту басмасы Загладин Никита Вадимович ГОМУМИ ТАРИХ. XIX гасыр ахыры — XXI гасыр башы Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек Редакторлары И.И.Кадыйрова, Л.Г. Шарифуллина Бизәлеш редакторы һәм рәсемнәрне компьютерда эшкәртүчесе М.Д. Вэҗиева Техник редакторы Л. И. Матвеева Компьютерда биткә салучысы Г.С. Нуретдинова Корректорлары Т.Н. Сэгъдуллина, С.З. Гыймалетдинова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 07.10.2010. Форматы 60x90‘/te- Офсет кәгазе. Школьная гарнитурасы. Офсет басма. Басма табагы 26,0 I вкл. 1,0. Нәшер-хисап табагы 22,44+ вкл. 0,92. Тиражы 7000 д. Заказ 0-1403. ♦ Мәгариф» нәшрияты. 420059. Казан, Оренбург тракты, 20а. Тел./факс (843) 277-52-88; 277-52-62. E-mail: magarif@mail.ru http://www.magarif.com «Татмедиа» ЛАҖ филиалы ♦ Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.
ЕВРОПА 1918—1923 ЕЛЛАРДА __ 1914 елда дәүләт чикләре р> 1918 елда Румыния у///л оккупацияләгән Бессарабия II11111Г1И 1920 елда Литваның Польша яулап алган Вильнюс өлкәсе ухххх» 15 елга Милләтләр Лигасы идарәсенә бирелгән Саар өлкәсе Рейнның Антанта державалары тара- I1111 I 71 фыннан 5 елдан 15 елга кадәр вакытка оккупацияләнгән сул яры 1 : Демилитаризацияләнгән Рейн зонасы 1920 елгы плебисцит нәтиж,әләре буенча Германия IsSaSJ составында сакланып калган Мазура районы Австро-Венгрия таркалу нәтиж,әсендә барлык- АВСТРИЯ ка килгән дәүләтләр 1923 ел ахырында дәүләт чикләре I I Германиядән: 28.VI 1919 ел I ' -I Версаль шартнамәсе буенча ill |ГТП Австриядән 10.IX 1919 ел LLLLLILI Сен-Жермен шартнамәсе буенча [ГПТТТТП! Болгариядән 27.XI 1919 ел II1111111II Нейя шартнамәсе буенча | • •'%_] Венгриядән 4.VI 1920 ел Трианон шартнамәсе буенча ДАНЦИГ Ирекле шәһәрләр (ГДАНЬСК) Картада цифрлар белән билгеләнгән: 1 Люксембург 2 Лихтенштейн
ЕВРОПАЛА ИКЕНЧЕ БОТЕНД0НБЯ СУГЫШЫНЫҢ БАШЛАНГЫЧ ЧОРЫ (1939—1941) 1943—1945 ЕЛЛАРДА ЕВРОПАДА ФАШИСТЛАР ДЕРЖАВАЛАРЫН ТАР-МАР ИТҮ I Фашистик агрессор дәүләтләр (Германия һәм Италия) Фашистлар Германиясе иярченнәре (сателлитлары) Агрессорлар һөҗүменә дучар булган дәүләтләр һәм 1 .IX 1939— Я 22.VI 1941 еллар эчендә яулап алынган территорияләр | Үз нейтралитеты турында белдергән дәүләтләр 1940 елның июнендә совет гаскәрләре кертелгән Эстония, Литва, Латвия һәм Бессарабия территорияләре pvxvi Польшаның 1939 ел сентябрендә совет гаскәрләре кертелгән көнчыгыш районнары Т«л° 1Ш' 9Вины ,Клуж Неаполь ТИР? ■Сицилия (Ит.) 1942 елның 19 ноябрендә фронт сызыгы 1942 елның ноябре—1943 елның мар¬ тында совет гаскәрләре хәрәкәтләре 1943 елның март ахырына фронт сызыгы 1943 елның июлендә Курск дуга¬ сындагы сугышта немец гаскәрләре һөҗүме 1943 елның июль—декабрендә совет гаскәрләренең 4 контрһөҗүме һәм гомуми һөҗүме ә 1943 елның (Of Illi ID декабрь ахырында фронт сызыгы дНКАРА * т * 1 .IX 1939—22.VI 1941 еллардагы сугыш хәрәкәтләре Фашист гаскәрләренең һөҗүм юнәлешләре Агрессиягә дучар ителгән дәүләт гаскәрләренең җавап хәрәкәтләре ДОГ к-датаду^^тгкоггоку от Гпинкича от Гринвич <М«Рм< гехаммер Люблин ОдеСС<3 Виюи [yuan Сараево САН-МАРЙН(5, ■^аРДИН1 0VH4O :дгрг т /Удым v ₽ и z Яссы > БУДАПЕШТ Клуж ** rU РУМЫНИЯ Z. БУХАРЕСТ Милан Генуям Л*, Магдебург * БЕр-4ф Леупциг Дрезден« Кёльн (г^Тд Прага -Т у \ . 7 Острава Мюнхен, ' ’ВИ1А^« «IWr. ®"14’ '«• 21 , о. Крит Х WK. \А^ДОРЙ7Т2 Ь^он I & (фр.) Ы"0*40»* M0,,f t'f 11 СОФ^риЯ ц ■ о АГ a ** х и л C^yfl 1940—1941 елларда I немец авиациясенең Англия шәһәрләрен бомбага тотуы @)Х39 ДИҢГӨЗ сугышлары Картада цифрлар белән билгеләнгән: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Эстония Латвия Литва Нидерланд Бельгия Люксембург Чехия Словакия Албания 9.IX 1944 1944 елның гыйнвары— 1945 елның маенда совет гаскәрләре һөҗүме 1944 елның июнь уртасына фронт сызыгы 1944ел ахырына фронт сызыгы Германиягә аның элекке союз¬ дашларының сугыш игълан итүе Югославия, Польша, Чехословакия, Болгария, Румыния һәм Алба¬ ния гаскәрләренең фашистлар Германиясенә каршы хәрәкәтләре Союздаш гаскәрләр хәрәкәтенең төп юнәлешләре һәм алар тарафыннан 1943 елда ирешелгән чикләр 1944 елның 6 июнендә Көнбатыш Европада икенче фронт ачылу 1944—1945 елларда союздаш гаскәрләрнең хәрәкәт юнәлешләре 1944 ел ахырына союздаш гаскәрләр тарафыннан ирешелгән чикләр Союздашларның диңгез десантлары Башка илләрдә совет партизаннары пәм кар- . • шылык хәрәкәте көчләре көрәше барган төп районнар Немец гаскәрләренең контрһөҗүмнәре Немец гаскәрләренең камап алынган һәм тар-мар ителгән төркемнәре Сугыш ахырына совет гаскәрләре, Югославия армиясе һәм союздаш гаскәрләрнең чыгу чиге f" Фашистларга каршы восстаниеләр , - Фашистлар Германиясенең |8.У 19 45| берсүзсез капитуляциясе ту¬ рында актка кул куелу СССР чикләре 22.VI 1941 елга бирелгән Чит ил дәүләтләре чикләре: 1.111 1938 елга
1941—1942 ЕЛЛАРДА ТЫН ОКЕАНДА ҺӘМ АЗИЯДӘ СУГЫШ ХӘРӘКӘТЛӘРЕ Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан ’ Япония территориясе 1941 елның декабренә Япония яулап алган территорияләр 1942 елның ахырына Япония яулап ал¬ ган территорияләр Япония гаскәрләре һөҗүмнәренең төп юнәлешләре 1941 елның декабрендә Япония удар < авианосецлар берләшмәсе күчеше Пёрл-Харбордагы Америка хәрби ба- < засына Япония авиациясе һөҗүме f (7.XII 1941) 9.VI .42 ИҢ 3УР Диңгез сугышлары булган урын- *Х нар (вакыты күрсәтелә) 1942 елның декабренә Япония гаскәрләренең хәрәкәт сызыгы 1943—1945 ЕЛЛАРДА ТЫН ОКЕАНДА ҺӘМ АЗИЯДӘ СУГЫШ ХӘРӘКӘТЛӘРЕ 1944 елда Япония тарафыннан яулап алынган территория 1944 елда Кытайда япон гаскәрләренең һөҗүм юнәлешләре 1943—1945 елларда Англия-Америка гас¬ кәрләре хәрәкәтенең төп юнәлешләре Совет гаскәрләре һөҗүмнәренең төп юнәлешләре Совет-монгол гаскәрләренең һөҗүм юнәлешләре < Кытай Халык азатлык армиясе хәрә¬ кәте юнәлешләре | 1945 елның августында Америка авиа¬ циясе Япония шәһәрләренә ташлаган беренче атом бомбалары I2~IX 19451 Япониянең берсүзсез капитуляциясе Ь 1 турында актка кул куелу 7JV.45 ИҢ 3УР диңгез сугышлары булган X урыннар (вакыты күрсәтелә)
ИКЕНЧЕ БОТЕНДОНЬЯ СУГЫШЫННАН СОН ЕВРОПАДА ЧИКЛӘР ҮЗГӘРЕШЕ АФРИКАНЫ ДЕКОЛОНИЗАЦИЯЛӘҮ 4—11.11 1945 елгы Кырым конференциясе һәм 17.VII—2.VIII 10.11 1947 елгы Париж 1945 елгы Потсдам конференциясе карарлары буенча Германияне шартнамәсе буенча Италиядән һәм Австрияне оккупацияләү зоналары Бәйсезлек яулап алган дәүләтләр 1945—1959 елларда Г 1961—1969 елларда; 1960 елда («Африка елы») 1970—1990 елларда күчкән территорияләр I960 Бәйсезлек игълан ителгән ел СССР шамн Англия АКШ —— Франция Потсдам конференциясе карары буенча бирелгән 4 Антиколониаль восстаниеләр, 1956—1964 гражданнар сугышлары һәм конфликтлар Югословиягә Германия территорияләре [ JI СССРга Польшага . СССР һәм Чехословакия арасындагы 29.VI 1945 ■ елгы шартнамә буенча УССРга кушылган Карпат 1= арты Украинасы СССР һәм Польша арасындагы 16.VIII 1945 елгы шартнамә буенча Польшага бирелгән территория ГТТТТ1 Финляндия белән 10.11.1947 елгы солых шартнамәсе LLLLLJ буенча СССРга кайтарылган Петсамо (Печенга) өлкәсе Г рециягә Триест ирекле террито¬ риясе (1954 елда төньяк өле¬ ше белән Триест шәһәре Италиягә күчә, көньягы—Югославиягә) Чикләр 1949 ел ахырына бирелә 1980-1987 Африка территориясендә халыкара конфликтлар Картада цифрлар белән билгеләнгән: 1 Гамбия 1965 6 Буркина-Фасо 1960 Ю Экваториаль 2 Гвинея-Бисау 1973 3 Сьерра-Леоне 1961 4 Либерия 5 Кот-д’Ивуар 7 Гана 1957 8 Того 1960 9 Бенин 1960 11 Эритрея 1993 12 Джибути 1977 13 Руанда 1962 14 Бурунди 1962 15 Малави 1964 Гвинея 1968 16 Свазиленд 1968 17 Лесото 1966
Футуризм Анри Руссо. Фламинго. 1907 ел Примитивизм Фернан Леже. Механик элементлар. 1924 ел Пабло Пикассо. Яшел кәнәфидәге Сильвия Давид портреты. 1950 еллар Кубизм Умберто Боччони. Симультан образлар. 1911 ел Сюрреализм Сальвадор Дали. Кул: вөҗдан газабы. 1930 ел
Экспрессионизм Оскар Кокошка. Ана һәм бала. 1921—1922 еллар Абстракт экспрессионизм Джэксон Поллок. Поп-арт Энди Уорхол. Кэмпбелл ашы 1958 ел Фрэнк Ллойд Райт. Нью-Йорктагы Гуггенхайм хәзерге заман сәнгате музее. 1956—1959 еллар 11 нче композиция. 1950 ел NEW ENGLAND CLAM CHOWDfR •OWT _ Энди Уорхол. Мик Джаггер. 1975 ел
Реализм Эдвард Хоппер. Автомат кафе. 1927 ел Эндрю Уайет. Кристина дөньясы. 1948 ел Давид Сикейрос. Автопортрет. Беек полководец. 1943 ел Ренато Гуттузо. Күкерт шахталарының яралы эшчесе. 1950 еллар Гиперреализм Роберт Коттингем. Рокси. 1972 ел Чак Клоуз. Линда. 1967 ел
Ленд-арт Инсталляция сәнгате Роберт Смитсон. Агымлы спираль. 1970 ел Юта штатындагы (АКШ) Зур Тозлы күлдә бульдозерлар ярдәмендә җирдән һәм зур йомры ташлардан гигант дамба корыла. Ландшафт сәнгате Нам Джун Пак. Мин—робот. 1963 ел Кристо һәм Жан Клод. Төрелгән Рейхстаг. 1995 ел Рейхстаг бинасы ике атна буе зәңгәр баулар белән беркетелгән көмешсыман тукыма белән төрелеп тора. Әлеге проект Германиянең демократиягә таба авыр юлын гәүдәләндерә. Рой Лихтенштейн һәм Микеле де Люччи. Инсталляция. 1994 ел
Скульптура Генри Мур. Король һәм королева. 1952—1953 еллар Джонотан Воровски. Йөрүче кеше. 1994—1995 еллар Дебора Баттерфилд. Икезуки. 1994 ел