Текст
                    МИҢГОЛ ГАЛИЕВ
ТҮЗМИ
КҮҢЕЛЕМ
___ .
ч/
МОҢЛАНМЫЙЧА...
КАЗАН
ЕНИКЕЕВА НӘШРИЯТЫ
1997


МИҢГОЛ ГАЛИЕВ ТҮЗМИ КҮҢЕЛЕМ МОҢЛАНМЫЙЧА... БИШ МӨНӘҖӘТ Көтүче бабай мөнәҗәте Хан мәчете Туганым Уянмас йокы Аккошкай КАЗАН ЕНИКЕЕВА НӘШРИЯТЫ 1997
әнкәй моңы Мөнәҗәт — чынбарлыкны шигъри сүз һәм музыка сәнгате аша белдергән фольклор жанры. Кешенең ул иң тирәндә яткан уй-кичерешләре, кычкырып әйтелмәгән эчке йөрәк авазы булып дөньяга килә. Анда халкыбызның катлаулы үз тормышы, хикмәтле акылы, иң нечкә, иң садә күңел тирбәлешләре чагылыш тапкан. Мөнәҗәтләр — чын мәгънәсендә милләтебез язмышына, аның асыл психологиясенә тәңгәл. Димәк, аларның халык авыз иҗатында нык таралуы да һич гаҗәп түгел. Безнең күңелләребезгә көчле тәэсир итүче бу моңлы лирик жанр күпкырлы психологик яшәешне үз эченә ала. Кеше гомере кебек үк мөнәҗәтләр дә җитди уйланулар, тирән кичерешләр, гыйбрәтле язмыш, фаҗига, әрнү, сагышлар белән тулы. Алар минем тормышымда да аерым бер урын алып тора. Кечкенәдән ишетеп үскән халык җырлары, мөнәҗәтләр минем күңелемә дә моң өстәгәндер. Безнең балачак авыр заманга туры килде. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә әнием Миңсылу Исхак кызының бишенче баласы булып мин туганда, әтием Вәгыйзь инде сугышта булган. Ул шуннан кайта алмады. Уртак ятимлеккә дучар булган гаиләләрдәге апалар, әбиләр кичләрен еш кына безгә җыелышалар иде. Коръән, Мөхәммәдия уку белән беррәттән, әнием әйткән мөнәҗәтләр моңы әнә шул сабый чагымнан зиһенемә сеңеп калган. Әлеге кечкенә китапка тупланган мөнәҗәтләрнең көйләрен дә мин нотага нәкъ әниемнән ишеткәнчә итеп салырга тырыштым; мөнәҗәтләрнең күңелгә иң якын булганнарын, тәрбияви- эстетик яктан иң әһәмиятлеләрен сайлап алдым. “Көтүче бабай” мөнәҗәтендә озын гомер кичергән бабайның яшьләргә багышланган гыйбрәтле үгет-нәсихәте белдерелә. Сүз авторы күренекле педагог Фазыл Туйкинның көтүче бабай образы аша бирелгән сурәтләрендә кеше язмышына битараф калдырмастай фикер ята: — Искә төшә әллә ниләр, Минем хәлемне белмиләр, • — Әнә, җүләр, җырлый диләр, Ник әйтәләр уйламыйча ?! “Хан мәчете” — фаҗигага дучар булган ил язмышына ачыну, буыннан буынга иреклек - бәйсезлекнең кыйммәтен, ил кадерен тирән аңлату. “Туганым”, “Аккошкай” мөнәҗәтләрендә туган җиргә кадер-хөрмәт, туганлык хисе, мәхәббәт, аерылышу газабы, сугышка әче нәфрәт тойгысы һәр җөмләдә гыйбрәтле, үтемле итеп бирелгән. Габдулла Тукайның “Уянмас йокы”сы сабый бала аңлый алмаган “әҗәл”нең һәркемгә дә киләчәгенә, сабыйларны да кызганмавына әрнү. Халкыбызның милли, тарихи йөзен ачыклардай рухи мирасның һәр тамчысын барларга, киләчәк буыннар өчен кадерләп сакларга иде! Бу мөнәҗәтләрнең дә яшьләр күңелендә изге хисләр уятуга файдасы тияр дип өметләнергә кирәк. Миңгол Галиев ББК 85.31 Т98 © «Еникеева нәшриятьг © М.В.Галиев
3 КӨТҮЧЕ БАБАЙ МӨНӘҖӘТЕ Ф. ТУЙКИН сүзләре Мос1ега(.о Җырлыйм әле сузып-сузып, Моңлы көйләр белән төзен; һай, гомерем китте узып, . Яшь чагында уйламыйча. Карт булсам да, мин һаман да Җырлап җибәрәм сабанда, Түзми күңелем бу заманда Җырламыйча, моңланмыйча. Искә төшә әллә ниләр, Минем хәлемне белмиләр, Әнә, җүләр, җырлый, - ди ләр , Ник әйтәләр уйламыйча?! Яшь чагында белмисез лә, Юк, уйларсыз әле сез дә ... Дөнья басар тезегезгә, Йөрсәң шулай уйламыйча. Әле сезгә бар да яхшы, Дөнья йөзе бигрәк якты, Юк, ул , менә, бик тиз таптый Шулай йөрсәң уйламыйча. Мин дә шулай йөргән идем, Сез күргәнне күргән идем, Әллә ниләр белгән идем, Түзми күңелем моңланмыйча.
4 ХАН МӘЧЕТЕ МосЗегаһо Һәр би_ на_ би_ ек бу- лып /Т\ з 3 ~ГГ •• г күк ләр_ гә ти_ я ба_ шиң. Мин бе_ ләм; бел.. Г"- -де р_ V мә_ сәң Дә, а_ га_ дыр кан_ лы я_ шең. һәр бинадан биек булып Күкләргә тия башың. Мин беләм: белдермәсәң дә, Агадыр канлы яшең. Бу ханидән шикаять кыйл, Бу синең һәрбер ташың, Кальбемне мең тари кыйлды Шул гүзәл хан мәчете. һәрвакытта синдә намаз Укыганнар хан иде. Калмый татар һәм үзеңнең Мәскәниң Казан иде. Ул заманнар, тасвир итсәң, Ни гүзәл заман иде. Кальбемне мең тари кыйлды Шул гүзәл хан мәчете. Бервакытта синдә торды Әһли ислам гаскәре. Шәүкәте и бетте бүген. Калмады һич әнвәре. Башкаларның җире булды Ул хөкем ислам җире. Кальбемне мең тари кыйлды Шул гүзәл хан мәчете. Күп кәлисә уртасында Ялгызың калдың, мәчет , Илтифатын без татарга, Син бәни алдың, мәчет. Әһли ислам кальбемә син Хәсрәт и салдың бу көн. Кальбемне мең тари кыйлды Шул гүзәл хан мәчете. Син өметеңне өзсәң дә, Без өметне өзмәдек. Ләхи итәгең сүтсәң дә, Кальбемездән сүнмәдең. Дәхи булган бер заманда Кальбемездән сүнмәдең. Кальбемне мең тари кыйлды Шул гүзәл хан мәчете. Чын хурлыкта торсаң да син Өч йөз ел буе, Казан, Сөембикә манараңда Әйтелә бүген азан. Әй, манара, шатлан бүген, Шатлана торган көнең. Чөнки синдә гает укый Татар гәскәри бүген. һәй, манара, ач пәрдәңне, Кара безгә бер балкып, Дошманнарның кулындандин Алдык без сине тартып. һәй, манара , кайтты бүген Изге шәүкәтең килеп. Олы өметләргә чумды Ислам гаскәрең синең. Ничә йөз ел ятсаң да, син, Каты хәсрәт эчендә, Инде кайгыдан коткарды Шанлы татар гаскәре. Озакламый төшә инде Башыңдан сәмруг синең. Иншалла, тиздән менәчәк Башыңа аең синең. һәр бинадан биек булып, Күкләрдән чыкмас башың. Инде аеңны куярбыз. Күкләрдән узсын башың. Инде шатлан, инде сөен, Сөенергә хакың бар. Чөнки бу көн бәенеңдә Сөембикә рухы бар. Яшә инде та кыямәт, Төшмә хурлыкка тагын. Шатланыр бөтен халкың һәм Сөембикәнең җаны. Там хурлыкта торсаң да син Өч йез ел буе, Казан , Сөембикә манараңда Әйтелә бүген азан.
5 ТУГАНЫМ Мойегаһо Ел_ лар үт_ 3 те ин де, күп з ел. бул_ 3 ды тә_ мен ган га Мин кө- җи_ рең_ ае— рыл- ту_ ган ДИН. ки лер. ме дип СУ­ ГЫП! җи рен._ дин. Еллар үтте инде, күп ел булды Аерылганга туган җиреңдин. Мин көтәмен һәркөн синнән хәбәр, туганым, Килерме дип сугыш җирендин. Күп көтсәм дә зарыгып, хәсрәт белән, Синнән һичбер хәбәр килмәде... Киттең син, шул китүдән югалдың, туганым. Сине беркем дәген белмәде. Кайда соң син, туган, ниләр күрдең, Язмыш сине кайда ташлады? Кайда торып, кайда гаип булдың, туганым, Кайда каның ага башлады? Күкрәгеңә килеп керде мәллә Каршыңдагы дошман уклары? Әллә сине тетеп юк иттеме, туганым, Җир селкетеп килгән туплары? Әллә калдыңмы син туп актарган Туфрак асларында күмелеп? Актык сулышларың ала алмыйча, туганым , Үлдең мәллә шунда тилмереп? Әллә хәлдән китеп егылдыңмы, Япа-ялгыз, бер зур яланда. . . Күкрәгемне киереп торамын дип, туганым, Башкалардан ялгыз калганда? Әллә дошманнарга эләктеңме, Арыслан күк ялгыз калганда? Тәнең каннар белән буялдымы, туганым, Алар сине тотып алганда? һәрхәлдә, син үлдең чит илләрдә, Кан каплаган кызгылт җирләрдә, Өметләрең өзелеп, йөзең сүрелеп, туганым , Гаҗиз булып дәрман эзләргә.
6 УЯНМАС ЙОКЫ Г. ТУКАЙ сүзләре МсмАегаһо Фа_ ти_ ма күр_ де ү_ зе_ нең бүл_мә_ сен дә 3 бер рә­ сем: Ж сур­ - 9 в-------- - Ән_ кә_ ем, бу ды, ко_ чак лап ән„ сен. еп Фатима күрде үзенең бүлмәсендә бер рәсем: - Әнкәем, бу кем? - диеп сурды , кочаклап әнкәсен . Әнкәсе бирде җавап: "Әүвәлге угълым бу минем, Дөньяда юк ул хәзердә, бертуган абзаң синең". - Әнкәй, әнкәй! Нишләгән ул, кайда соң ул? Әйтсәнә! Мин аны күрмәк телимен, зинһар, әнкәй, тапсана! - Юк, җаным, юк. күз нурым, абзаң хәзердә йоклаган; Ул каты йоклый, вөҗүден кара туфрак каплаган. - Ә, алайса, син агамны бар уят, торсын, әни; Бергә уйнарбыз, үзенең сеңлесен күрсен, әни! - Юк, җаным, син белмисең, юктыр уятырга мәҗал, Ул уянмас бер йокыдыр, аһ, аның исме — әҗәл!
7 АККОШКАЙ (Аерылдым туганнардан) Мос1ега1о ба„ лаң? Дә хи Әй, ак_ кош , бар_ мы дыр Әй, аккош , бармыдыр балаң? Дәхи атаң белән анаң? Минем күк айрылдыңмы син? Аерылдым туганнардан. Туганың сагына, диген , Сагынып саргая, диген, һаман елап кала, диген - Аерылдым туганнардан. Әй, аккоштай булсам иде , Канатым талмаса иде; Туган илдән аерылу Дөньяда булмаса иде.
Китапта Татарстанның халык артисты күренекле җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе, КазанДәүләт педагогия университеты укытучысы доцент Мицгол Галиевнең әнисе Миңсылу апа тарафыннан башкарылган халык күңел җәүһәрләре — мөнәҗәтләр туплап бирелә. В книге собраны жемчужины татарского фольклора — мунаджаты, записанные известным певцом, народным артистом Республики Татарстан, доцентом Казанского педагогического университета Миноголом Галеевым из уст своей матери Минсылу Исхаковны Галеевой. МИҢГОЛ ВАГЫЙЗ УЛЫ ГАЛИЕВ ТҮЗМИ КҮҢЕЛЕМ МОҢЛАНМЫЙЧА... Биш мөнәҗәт Музыкаль мөхәррире Разия Исмагыйл кызы ЕНИКЕЕВА Әдәби мөхәррире Равил РАХМАНИ «Еникеева нәшрияты», 420111 , Казан, Лобачевский урамы, 10 , Татарстан композиторлар берлеге.