Автор: Бакаева Н.В.   Жиhаншина М.Ф.  

Теги: музыка  

ISBN: 5-7761-1527-2

Год: 2005

Текст
                    М.Ф. ҖИҺАНШИНА
МУЗЫКА
ДӘРЕСЛӘРЕ


Н. В. БАКИЕВА, М. Ф. ҖИЬАНШИНА МУЗЫКА ДӘРЕСЛӘРЕ Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005
УДК 373. 167.1: 78*04 ББК 8531 я71 Б19 Рәссамы М. А. Покалёв Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Воспроизведение всей книги или её части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Бакиева Н. В. Б19 Музыка дәресләре: Дүртьеллык башл. татар мэкт. 4 нче с-фы өчен д-лек / Н. В. Бакиева, М. Ф. Җиһаншина. — Казан: Мәгариф, 2005. — 111 б.: рэс. б-н. ISBN 5-7761-1527-2 Дәреслекнең эчтәлеге программада 4 нче сыйныф өчен билгеләнгән тематикага туры килә. Китапның алдагы басмасы 3 нче сыйныф өчен тәкъдим ителгән иде. ISBN 5-7761-1527-2 © «Мәгариф» нәшрияты, 1997 © «Мәгариф» нәшрияты, 2005 © Бизәү. «Мәгариф» нәшрияты, 2005
ТУГАН ХАЛКЫМ МОҢНАРЫ Татар халык җырлары, көйләре — татар музыка сәнгатенең бик бай һәм кызыклы төре. Җырларның мәгънәле нәфис сүзләре, тылсымлы музыкасы ха¬ лыкның рухи байлыгын күрсәтәләр һәм аның зур талант иясе булуын раслыйлар. Аларда татар хал¬ кының көнкүреше, йолалары, хезмәт бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, күңел ачу һәм башка традицияләре чагыла. Халык көйләре үзләреннән-үзләре тумаган. Элек- электән ал арны кемнәрдер уйлап чыгарган, башлап җырлаган. Димәк, ал арның авторлары булган. Телдән телгә күчеп, алар шомара барган, камилләшкән. Халык җырларының күбесе җырлау өчен иҗат ителгән, ә кайберләре исә нинди дә булса музыка уен коралында гына башкарылалар. Халык җырлары берничә төргә бүленәләр: озын көйләр, кыска көйләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, авыл көйләре, уен җырлары һ. б. Аларның кайберләре белән танышып китик.
ТУГАН ИЛ ТУРЫНДА ҖЫР Нәкый Исәнбәт шигыре Татар халык көе Гөлләр үсә безнең өчен, Без үсәбез ил өчен. Үзем сөйгән илем өчен Кызганмыйм бөтен көчем. Татарстаным — туган җирем, Уртасында Иделем, Фонтаннары — кара алтын, Сары алтын — игенем. Без чыгабыз киң ярышка — Ирешергә уңышка; Тынычлыкны без яуларбыз Эш аркылы тормышта. 2 тапкыр 2 тапкыр 2 тапкыр Өзекне башта ноталарын атап, аннан сүзләре белән җырлагыз: Игътибар итегез: бер иҗеккә ике, өч яки берничә нота туры килгәндә, аларны дуга сыман сызык белән тоташтыралар. Бирем. 1. Көйне нинди сузынкылыктагы ноталар белән җырладыгыз? 2. Бу билгеләр нәрсәне аңлата? 5
$ КАБАТЛАУ Нота һәм пауза сузынкылыклары 1. Нинди сузынкылыктагы нота һәм паузалар беләсез? 2. Нота һәм пауза билгеләре ничек языла? Күнегүләр 1. а) Авазлар тезмәсен нотага карап җырлагыз, һәр чирекле нотага кул чабыгыз: ә) Ьәр яртылы нотага ике тапкыр кул чабып җырлагыз: б) Бер чәбәккә ике нота җырлагыз: 2. Күнегүләрне бер-ике дип санап, кул чабып башкарыгыз; паузага кул чабылмый, ул санала гына: J JIJI IJ Л II JII Музыка тыңлау БАЛАМИШКИН Татар халык көе Бу көй унтугызынчы гасыр ахырында барлыкка килә һәм күңелле бию көе булып популярлык казана. Аны татар халкының күренекле музыканты Фәйзулла Туишев гармунда оста башкарган. 6
Фәйзулла Туишев Фәйзулла Кәбир улы Туишев 1884 нче елның 19 нчы декабрендә Ульяновск өлкәсенең Түгел Бага авылында ярлы крестьян гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Кечкенә Фәйзулла моңлы бала була: сәгатьләр буена шар¬ манка уйнап йөрүчеләрне тыңлый, үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Ләкин аңа махсус музыка уку йортларында укырга туры килми, чөнки гаиләне ярлылык, юклык чолгап алган була. Ун яшьлек Фәйзулла эшли башлый: ярминкәләрдә, күчеп йөрүче цирк артистлары белән бергә, төрле гармуннарда уйный. Фәйзулла Туишев гомере буена иҗади эшли — халык көйләрен эшкәртә, татар һәм рус композиторларының әсәрлә¬ рен башкара, төрле концерт гармуннарында уйнау өчен, үзе дә әсәрләр яза. Аның утыздан артык җыр һәм маршы бар. Татар музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1944 нче елда Фәйзулла Туишевка Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә. Фәйзулла Туишев 1958 нче елда вафат була. Халкыбызның бөек гармунчысы истәлегенә багышлап, 1988 нче елдан Татарстанда Фәйзулла Туишев исемендәге гар¬ мунчылар конкурсы уздырыла башлады. 7
аккордеон хромка Гармун өч өлештән тора: уңъяк өлеш, сулъяк өлеш һәм күрек. Уң якта телләр урнашкан, сул өлештәге бас һәм аккордлар көйгә аккомпанемент бирү өчен файдаланыла. Гармунның тавыш чыганагы — металл (җиз, көмеш, корыч) пластиналардан ясалган телләр. Алар уң һәм сул өлешләрнең эчке ягына беркетеләләр. Күректән килгән һава агымы телләрне тибрәндерә һәм билгеле бер аваз чыгара. Гармуннарны Россиядә унтугызынчы гасырның 30 нчы елларында Тула шәһәрендә ясый башлыйлар. Елдан-ел бу уен коралы камилләшә бара, һәм аны ясаучы осталар гармунның Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касимовка һ. б. төрләрен булдыралар. Аннан соң ике рәтле Вена гармуны, бигрәк тә хромка дип аталган төре популярлык казана. 8
«Баламишкин» көен укытучы белән бергәләп уйнау өчен: Җырлау күнегүләре Җырлау күнегүләре дөрес, матур итеп җырларга ярдәм итәләр. Җырлау күнегүләре итеп өйрәнәсе җырдан аерым өзекләр, төрле иҗекләргә җырлана торган махсус күнегүләр яки билгеле бер эчтәлектәге аерым кечкенә әсәрләрне алырга мөмкин. 9
Җырлау күнегүе КӨЗ Әхмәт Ерикәй сүзләре Салмак Ты- нып кал- ган киң я- лан-нар, кыр- лар, да- ла- лар; е- рак юл- га хә- зер- лә- нә каз- лар, тор- на- лар. Бирем. Билге куелган урыннарда гына тын алыгыз; бер иҗеккә ике нота туры килгән авазларны төгәл башкарыгыз. ДИМ БУЕ Татар халык җыры Димдә тудым, Дим дә үстем, Җиләк җыйдым тугайда. Кушымта: Әй матур Дим буе, Сагындырды бу юлы. Ятим үстем, хәсрәт күрдем, Сер бирмәдем шулай да. Дим буйлары бигрәк ямьле Җәяү йөрисем килә. Кушымта. Дим буенда йөреп сиңа Серем сөйлисем килә. Кушымта. Кушымта. Нота исемнәрен атап җырлагыз: Уртача тизлектә Дим-дә ту-дым, Дим- дә үс-тем, җи- ләк җый-дым ту- гай- да. Нота исемнәрен атап, авазларның сузынкылыгын һәм югарылыгын төгәл җырлау сольфеджио дип атала. 10
Фермата Җырның кушымтасына игътибар итегез: беренче авазны җырлаганда, аның яңгырашын теләгән кадәр сузарга кирәк. Мондый башкаруны фермата дип аталган билге белдерә. Димәк, фермата — нота сузынкылыгын арттыру билгесе. Ул болай языла: яки kJ. Мәсәлән: Лига Ике яки берничә нотаны тоташтыручы дугасыман сызык лига дип атала. Лига берничә төрле булырга мөмкин: 1. Бер иҗеккә берничә нота туры килгәндә, лига аларны тоташтыра. Мәсәлән: 2. Лига — башкару ысулы. Бу очракта, көйне өзмичә, тоташ башкаруны күрсәтү өчен, лига билгесен куялар, һәм мондый башкару ысулы легато дип атала. Мәсәлән: 11
3. Лига — ноталарның озынлыгын (сузынкылыгын) арттыру билгесе. Бу очракта ноталарның бер югарылыкта булуы шарт итеп куела, һәм нотаның озынлыгы лига белән тоташтырыла торган ноталарның суммасына тигез була. Мәсәлән: Паузалар лига белән тоташтырылмыйлар. Музыка тыңлау КӘЛӘҮ ГАЙШӘ Татар халык көе «Кәләү Гайшә» — борынгы озын, моңлы көйләрнең матур үрнәге. Бу көй халык күңелендә күренекле татар композиторы Заһит Хәбибуллинның скрипкада башкаруында сакланып килә. Скрипка — кыллы музыка уен коралы. Ул борынгы славян телендәге «скрыпати, скрипеть», ягъни шыгырдау, чинау сү¬ зеннән алынган. Туган иле — Ниндстан. Соңрак кыллы музыка коралында фарсы, гарәп, Төньяк Африка халыклары да уйный башлаганнар. Сигезенче гасырда бу уен коралы Европада да яңгырый башлый. Кыллы музыка уен кораллары бик күп төрле була. Әмма, вакыт узу белән, бары тик виола һәм скрипка дигәннәре генә сакланып калган. Виолалар, скрипкага караганда, иртәрәк барлыкка килгән¬ нәр. Зурлыкларына карап, уйнау ысуллары да төрлечә булган: аны тез өстенә яки эскәмиягә куеп уйнаганнар. Иңбашына куеп уйнала торган виола скрипканың беренче үрнәге булып тора. 12
Скрипка Италиядә, Франциядә һәм Польшада унбишенче гасырның ахырында — уналтынчы гасырның башында бар¬ лыкка килә. Аны атаклы осталар Антонио Страдивари, Джу¬ зеппе Гварнери (Италия) ясыйлар. Италиянең мәшһүр композиторы, музыканты Никколо Паганини иң оста скрипкачылардан санала. Бәетләр Бәетләр төрле тарихи вакыйгаларга яки берәр кешегә атап чыгарылганнар. Аларда гадәттә кызгану яки шаярту хисләре чагыла. Композитор Җәүдәт Фәйзи болай дигән: «...бәетләр еш кына бер үк көйгә көйләп әйтелгәннәр... ягъни нинди дә булса популярлык алган бер бәет көе аннан соң туган бәетләргә әзер калып булып торган...»* Бәетне, җырлап яки көйләп сөйләү рәвешендә, нинди дә булса музыка уен коралына кушылып башкаралар. * Җ. Фәйзи. Халык җәүһәрләре.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1971.— 12 б. 13
РУС-ФРАНЦУЗ СУГЫШЫ БӘЕТЕ Татар халык көе Мендем тауның башына, атым яздым ташына, Бу француз азган икән үзенең газиз башына. Французлар килеп кергән Мәскәү дигән калага, Безнең гаскәр килгәчтен, алар качты далага. Армияне җыйдырып, сайлап-сайлап алдылар, Без сугышка кергәндә, куанышып калдылар. Дүрт-биш кердек сугышка, каннар билдин актылар, Сугышларны бетергәч, безгә медаль тактылар. Французның атлары бары да ефәк тышаулы, Французның солдатлары офицерга охшаулы. Наполеонга тәхет кирәк, үз җиренә сыймаган, Без Мәскәүгә кергәчтен, ул да үзен сынаган. Французның илләре, түгәрәк икән күлләре, Французларны куганда үттек без күп җирләрне. Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без, Французларны җиңгәндә, җир җимертеп йөрдек без. Французны кудык без, үз иленә сөрдек без, Французларны куганда, күп суларны йөздек без. Наполеонның эшләпәсе канга тапланган иде, Без сугыштан кайтканда, илләр шатланган иде. Бу бәетне язган чакта, каләмнәр камыш иде, Өйгә керсәң, тышка чыксаң, шатлыклы тавыш иде. Өзекне башта сольфеджиолап, аннары сүзләр белән җырлагыз. Өченче такттагы ритмны кул чабып билгеләгез: Бу ф(ы)-ран-цуз аз-ган и- кән ү-зе-нең га-зиз ба-шы-на. Исегезгә төшерегез: 1. Нәрсә ул такт? 2. Бу өзек ничә такттан тора? 14
КАБАТЛАУ Тон, ярты тон Һәм альтерация билгеләре 1. Нәрсә ул ярты тон? 2. Фортепиано телләренә (клавиатурасына) карап, ярты тон һәм тон араларын күрсәтегез: 3. Альтерация сүзе нәрсәне белдерә? 4. Альтерация билгеләрен әйтегез. 5. Ачкычтан соң куелган альтерация билгеләренең мәгънәсен аңлатыгыз. 6. Альтерация билгеләрен кайчан очраклы билгеләр дип атыйлар? 7. Ь — бу билге нәрсәне белдерә? Музыка тыңлау САК-СОК БӘЕТЕ Татар халык көе Бертуган малайлар, әниләре каргышыннан Сак һәм Сок дигән кыргый кошларга әверелеп, урманда очып йөриләр. Алар бервакытта да очраша алмыйлар һәм дөнья беткәнчегә кадәр аерым яшәячәкләр, имеш. «Сак-Сок» халык арасында киң таралган бәетләрдән са¬ нала. 15
16
Җырлау күнегүе ТАКМАКЛАП БИЮ Җитез Ьи- е, ои- е ои- е- сә- нә шу- шы так-мак кө- е- на. Ты-пыр, ты-пыр бер би- е- сәң, кү- ңел ге- нә сө- е- нә! Сораулар. 1. Нәрсә ул ритм? 2. Күнегүдәге нота сузынкылыклары нинди тәртиптә чиратлаша? 3. Таныш булмаган нинди нота озынлыгы бар? Бирем. Җырлау күнегүенең ритмик сурәтен агач кашыкларда уйнап билгеләгез. ТӨЙМӘ Татар халык уен җыры Ал булмый булмас инде лә, Гөл булмый булмас инде, их! Кушымта: Төймә, төймә, төймә, төймә, Төймә була унсигез; Кара безнең дус-ишләргә, — Бар да матур, бертигез. Төймә, төймә, төймә, төймә, Төймәләре бер генә; Кара безнең дус-ишләргә, — Чәчкә аткан гөл генә. Җыен дуслар җыелганнар, Җырламый булмас инде, их! Кушымта. Аллары булыр әле лә, Гөлләре булыр әле, их! Кушымта. Кайда барсак, кайда йөрсәк, Сез дусларны мактыйлар, их! Кушымта. Ал бул-мый бул-мас ин- де лә, гөл бул -мый бул -мае ин- де, их! 2 з-зо 17
«Төймә» — татар халкының яратып җырлый торган бо¬ рынгы җырларыннан. Ул, күп кенә уен җырлары кебек үк, ике кисәктән тора: беренче кисәк — салмак, ә икенчесе җитез һәм күңелле башкарыла. Бирем. Җырның җитез башкарыла торган өлешен башта кул чабып, аннан соң, җырны тулысынча башкарганда, бәрмә музыка уен коралларында уйнап билгеләгез. Нокталы ноталар Нотаның уң ягына, өстенә яки астына куелган нокталарга игътибар иткәнегез бармы? Алар төрле мәгънә аңлатырга мөмкин: 1. Нотаның уң ягына куелган нокта аның озынлыгын (сузынкылыгын) ярты өлешенә арттыра. Мәсәлән: 2. Нокталар паузаларның да уң ягына куела һәм шул ук хезмәтне үти: Нота станында нота һәм пауза янындагы нокта һәрвакыт сызыклар арасына куела: 3. Нота өстенә яки астына куелган нокта башкару ысулын аңлата. Ул ысул стаккато дип атала һәм өзеп-өзеп башкаруны белдерә. Мәсәлән: 18
Гөлсем Сөлэйманова Гөлсем Нурмөхәммәт кызы Сөлэйманова 1907 нче елда Казанда хезмәткәр гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Гөлсем кече яшьтән халык көйләрен тыңлап үсә. Аның әтисе гармунда уйнарга ярата. Әтисе уйнаган татар халык көйләрен тыңлый-тыңлый, алты яшьлек Гөлсем дә җырлый башлый. Мәктәптә укыган елларда ук Гөлсем концертларда халык көйләрен башкара. Аның музыка белән чынлап мавыгуы укытучылар әзерли торган өчьеллык курсларда укыганда башлана. Гөлсем курсларда оештырылган хорда җырлый. Хорга талантлы укытучы, музыкант, композитор, пианист Солтан Габәши җитәкчелек итә. Аннан соң Гөлсем Сөлэйманова Казан музыка техни¬ кумында укый, бик күп концертларда катнаша. Ул борынгы татар халык көйләрен оста башкара, җырлау дәрәҗәсен камилләштерергә омтыла. Гөлсем Сөлэйманова 1928 нче елдан алып 1958 нче елга кадәр радиода җырчы булып эшли. Радиодан җырлау аның популярлыгын тагын да арттыра. Ул төрле халык җырлары белән бергә татар, рус композиторлары җырларын һәм романс¬ 2* 19
ларын да башкара. Композиторлардан Мансур Мозаффаров һәм Александр Ключарёв белән аеруча зур иҗади дуслыкта яши. Җырчы күңелендә бик күп халык көйләре саклана. М. Мо¬ заффаров белән А. Ключарёв, менә шул җырларны нотага са¬ лып, җыентык төзиләр. А. Ключарёв Гөлсем Сөләйманованы «татар музыкасының җәүһәре» дип атаган. 1957 нче елда татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Гөлсем Сөләймановага Татарстанның халык артисткасы дигән мактаулы исем бирелә. Г. Сөләйманова 1968 нче елда вафат була. Музыка тыңлау БАЛА УЙНАТКАНДА Татар халык җыры Сугыш елларында җырчылар тарафыннан иҗат ителгән җыр. Ул шаян, күтәренке рухта. 20
БӨДРӘ ТАЛ Татар халык җыры Бу — борынгы, озын көйләрнең берсе. Аны халкыбызның танылган җырчысы Гөлсем Сөләйманова башкаруында тың¬ лый аласыз. КАБАТЛАУ 1. Pi — бу билге ничек атала, ул нәрсәне белдерә? 2. Нота һәм паузалар сузынкылыгын арттыруны белдерүче нинди билгеләр бар? 3. Татар халык җырларының нинди төрләрен беләсез? 4. Татар халык көйләрен башкаручылардан кемнәрне беләсез? 5. Монда чирекле ноталар ничә? О б О о 21
6. Нота сузынкылыкларының санын (суммасын) бер нота сузын¬ кылыгы белән билгеләгез: 7. Ноталарга карап, җырның исемен әйтегез:
Хәсән Туфан. Һәркемнең Үз теле, үз йөзе, үз төсе... Бер җыр — аз, бер моң — аз, бер тел - Йөз телдә сөйләшеп үс, кеше!
ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ МУЗЫКАСЫ Татарстан Республикасы Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмурт һәм Мордва республикалары белән чиктәш. ...Татарстан җирендә татарлар белән бергә руслар, башкортлар, марилар, чувашлар һәм башка милләт халыклары үзара дус һәм тату яши¬ ләр. Ь.әр милләт теле, үзенә генә хас гореф-гадәтләре, хәтта дине белән дә аерылып тора. Кием-салымнарда, бизәнү әйберләрендә, аш-су әзерләүдә, тормыш- көнкүрештә һәм халык авыз иҗатында һәр халыкка хас үзенчәлекләр бар. Ул халыкларның һәркайсында үз музыка сәнгате, үз халык җырлары. Ал ар да халыкның үткәне, хәзерге тормыш вакыйгалары чагыла...
Җырлау күнегүе МАРИЙ ЭЛ КӨЕ Мари халык көе Җитезрәк лг мХ-ь mJ j> д Ма-рий Эл кө- е бу, Ма-рий Эл! Бу көй¬ не я- ра- тып җыр- лый-быз. Ма-рий //-быз Бирем. Мари халык җырлары интонациясеннән төзелгән бу күнегүдә басымлы һәм басымсыз өлешләрнең чиратлашуын күзәтегез. АЛАНДА Мари халык җыры Алтын бишектә йоклаган Дәрья артында кояш. Уянды ул нурлар сибеп, Безгә бәхетләр теләп. Сез дә килегез, дуслар, Әйлән-бәйлән уйнарга, Кошлар сайравын тыңлап, Чәчәк-гөлләр җыярга. Чыкты кояш аланга, Яшел йомшак чирәмгә, Саф һавада, сөенеп, Безнең белән уйнарга. Кызыл, зәңгәр чәчәкләрдән Такыялар үрәбез. Яшел алан кочагыннан Инешкә йөгерәбез. Җитезрәк Ал- тын би-шек- тә йок- ла- ган дәрь- я ар-тын- да ко- яш, У- ян- ды ул нур- лар си- беп, без- гә бә-хет- ләр те-ләп. Бирем. Ачкыч янындагы билгеләрнең мәгънәсен аңлатыгыз. 25
Ике чирекле үлчәм Басымлы һәм басымсыз өлешләрнең бер тәртиптә чиратлашуы метр дип атала. Метрда өлеш саны ике, өч, дүрт һәм башкача да булырга мөмкин. Бер басымлы өлеш белән бер басымсыз өлешнең бер¬ бер артлы чиратлашуын ике өлешле метр диләр. Димәк, «Аланда» җыры ике өлешле метрда язылган. Метрның һәр өлешен нотаның берәр төрле озынлыгы белән тасвирлау улчам була. Үлчәм вакланма белән күрсәтелә. Вакланманың санау¬ чысы — метрны, ә ваклаучысы һәр өлешнең озынлыгын белдерә. Үлчәм һәрвакыт ачкыч янында, альтерация билге¬ ләреннән соң языла. Мәсәлән: Музыка тыңлау МАРИ ХАЛЫК КӨЕНӘ ВАРИАЦИЯЛӘР Виктор Данилов Вариация сүзе — латинча үзгәрү дигән сүз, музыкада ул көй яки аккомпанементның үзгәрүен белдерә. Әсәрнең көе (темасы), үзгәреп, берничә тапкыр кабатланырга мөмкин. Һәр 26
үзгәргән көй вариация дип атала. Вариация көйне яңача, кы¬ зыклы итеп күрсәтә һәм әсәрнең эчтәлеген тирәнрәк, тулырак ачарга ярдәм итә. Мари халык уен кораллары — барабан, сыбызгы, бәйрәм трубасы (аны «көзге (осенняя) труба» да диләр), волынка, бал¬ чыктан ясалган «сандугач» һәм гөслә. Иң таралганы — гөслә. гөслә Гөслә — куыш эчле, җәенке тартманы хәтерләтүче, ике кул белән уйнала торган кыллы музыка уен коралы. Аны ике тез өстенә яки өстәлгә куеп уйныйлар. Ике чирекле үлчәм ( дәвамы ) Хәтерлисезме, икенче сыйныфта басымлы һәм басымсыз авазларга туры китереп, түбәндәге кул хәрәкәтләре ясаган идек: басымлыга — 4, түбәнгә, ә басымсызга — югарыга. Ике чирекле үлчәмгә дә кул хәрәкәтләренең юнәлеше шундый ук була. 27
Җырлау күнегүе Удмурт халык көе Бирем. Күнегү ике тавыш өчен язылган. Күнегүнең һәр тавышын аерым сольфеджиолап ж,ырлаганда, һәр метр өлешен кул хәрәкәте белән күрсә¬ тегез. Ике тавышка җырлау Әгәр дә күмәк җырлаучылар бер көйне барысы да бер үк төс¬ ле җырласалар, бу бер тавышка җырлау була. Югары һәм тү¬ бән тавышлар бер үк вакытта ике төрле көйне бердәм, үзара яраш¬ лы итеп башкарсалар, ул инде ике тавышка җырлау дип атала. Ике тавышка җырлау өчен, җырлаучылар ике төркемгә бүленә. Югары, яңгыравык тавышлылар беренче төркемгә керә, алар беренче тавышлар була. Түбән, калын яңгырашлы тавышлар икенче төркемгә берләшәләр, аларны икенче тавыш¬ лар диләр. Җырны ике тавышка башкару аны тәэсирлерәк итә, ул матуррак та, баерак та яңгырый. Ике тавышка җырлана торган җырны бер яки ике нота станына да язарга мөмкин. Удмурт халык көенә җырлана торган күнегүдә беренче һәм икенче тавышлар бер нота станына язылган. Бу очракта ноталар язылышында мондый үзенчәлек була: беренче тавыш ноталарының таяклары һәм өстәмә койрыклары — югарыга, ә икенче тавышларныкы түбәнгә каратып языла. Ике тавышлы көй ике нота станында болай күрсәтелә: Монда нота таяклары һәм койрыклары гадәттәгечә языла. 28
1. Ике тавышка җырлау өчен күнегүләр ТАРАКАННАР КАР КӨРИ Татар халык җыры Лэлэ Шиһабетдинова эшләнешендә Иртән торып, тышка чыксам, Тараканнар кар көри, Ә чебеннәр, итек киеп, Көрәгән җирдә йөри. Иртән торып, тышка чыксам, Тараканнар кар көри, Чикерткәләр, туфли киеп, Урамда биеп йөри. 29
1 нче һәм 2 нче тавышларны ноталар буенча җырлагыз: Ир-тән то-рып, тыш-ка чык-сам, та -ра- кан-нар кар кө-ри, ә че-бен- нәр, и- тек ки-еп, кө -рә- гән җир- дә йө-ри. Бу такмак канон итеп башкарыла. Канон (грекча кагыйдә, үрнәк дигәнне аңлата) — ул күп¬ тавышлы музыканың аерым төре, мондый әсәрдә тавышлар бер үк көйне бер-бер артлы соңгарак калып башлыйлар. Ике тавышка җырлау кагыйдәләре 1. Үз төркемеңнең көен яттан белергә кирәк. Икенче төр¬ кем көенең дә ноталарын истән чыгарырга ярамый. 2. Һәр ике төркемнең җырлавын тыңлап җырларга. Музыка тыңлау ЧИПЧИРГАНДА УЙНАУ ӨЧЕН КӨЙ Удмурт композиторы Николай Михайлович Шабалинның балалар өчен иҗат иткән әсәрләренең берсе. Ул фортепиано өчен язылган. 30
Әсәрдә удмурт халык көйләренә хас үзенчәлекләр һәм алымнар бар. Аның музыкасы тәэсирле, ритмик яктан кы¬ зыклы. Кереш өлеше һәм аккомпанементы — бәрмә уен ко¬ ралларын, ә көе чипчирган яңгыравын тасвирлый. чипчирган Чипчирган — удмурт халык музыка уен коралы, ул — куыш үлән сабагыннан ясалган озын сыбызгы. Хәзерге вакытта сирәк кулланыла. Удмурт халык музыка уен кораллары арасында гөслә (удмуртча крезъ), узвы гумы һәм скрипка да бар. Узвы гумы — флейта төркеменә керә торган музыка уен коралы; аның диапазоны зур түгел. Халык музыкантлары балалайкада, ике рәтле гармунда, баянда да уйныйлар. Өч чирекле үлчәм Музыка әсәрендә бер басымлы өлеш белән ике басым¬ сыз өлешнең чиратлашуын өч өлешле метр диләр. Метрның һәр өлешен чирекле нотага тигезләсәк, өч чи¬ рекле ( |) үлчәм барлыкка килә. Өч чирекле үлчәмне кул ишарәсе белән бөл ай күрсәтәләр: ике 31
Ике тавышка җырлау өчен күнегүләр 1. Җырлау күнегүе Мордва халык көе Бирем. Күнегүдәге басымлы өлешләрне билгеләп, ике чирекле үлчәмне кул хәрәкәте белән күрсәтеп, сольфеджиолап җырлагыз. Исегезгә төшерегез: затакт нәрсә ул? 32
БИЕКТӘ, ЗӘҢГӘР КҮКТӘ... Мордва халык җыры Н. Бакиева тәрҗемәсе Биектә, зәңгәр күктә... Оча кыр үрдәкләре, Алардан югарырак Юл тота кыр казлары. В. Вулькин эшкәртүендә Ашап-эчәргә алар Кайларда тукталырлар? Очрармы кошкайларга Ямьле яшел аланнар? Талчыккач канатлары, Кошкайлар ял итәрләр — Каен күләгәсендә Көчләрен яңартырлар. Ашыкмыйча Бире Ачкычтан соң куелган альтерация билгесенең исемен әйтегез. Музыка тыңлау СОНАТИНА Ирина Соколова Бу әсәрдә композитор мордва халык көен файдаланган. Аның белән сез җырлау күнегүендә таныштыгыз инде. Сонатина — кечкенә соната. 3 з-зо 33
Соната (латинча яңгырау дигән сүз) — төрле музыка уен кораллары өчен язылган өч-дүрт кисәкле әсәр. Мордва халык музыка уен коралларыннан мөгез быргы, сыбызгы (мордвача нудейти) һәм скрипканы күрсәтергә мөм¬ кин. Хәзер күбрәк балалайка, гармун, скрипкада уйныйлар. АК ПАРОХОД Чуваш халык җыры Иделкәйне иңләп, Ап-ак пароход килә. 2 тапкыр Кинәт Чабаксарны күргәч — Куанычтан түзә алмый — Авазын бирә. Дәртле басып, җиңел атлап, Яшь егет килә. Кинәт күргәч сылу кызны, Куанычтан түзә алмый — Җырлап җибәрә. } 2 тапкыр Җырның соңгы юлын нота буенча җырлагыз: Ки-иәтЧа- бак- cap- ны күр-гәч,—ку- а-ныч-тан тү- зәал-мый —а-ва-зын би-рә. Бирем. Җырның метр өлешләрен билгеләгез. 34
Дүрт чирекле үлчәм Ике чирекле ике үлчәм суммасы дүрт чирекле (4) үлчәмне тәшкил итә. Дүрт чирекле үлчәмдә басымлы һәм басымсыз өлешләрнең чиратлашуы түбәндәгечә була: беренче өлеш — басымлы, икенчесе — басымсыз, өченче өлеш — чагыштырма басымлы, ә дүртенчесе — басымсыз. Дүрт чирекле үлчәмне кул хәрәкәтләре белән болай күр¬ сәтәләр: ике Музыка тыңлау ИКЕ ТАВЫШЛЫ КӨЙ Анатолий Луппов Бу әсәр — «Чуваш сюитасы оның өченче кисәге, ул фор¬ тепиано өчен язылган. «Чуваш сюитасы о биш кисәктән тора. Сюитада автор чуваш халык көйләрен файдаланган. Көйләрне чуваш халкының аксакалы, күренекле җырчысы Гавриил Фёдоровтан язып алган. Сюита (француз телендә бер-бер артлы дигәнне аңлата) — характерлары буенча капма-каршы берничә кисәктән торган әсәр. з* 35
Анатолий Луппов Анатолий Борисович Луппов 1929 нчы елның 2 нче ию¬ нендә Киров өлкәсенең Почи авылында туа. Тиздән Луппов- лар гаиләсе Югары Ушнур исемле рус-мари авылына күченеп килә. Авыл бик тату яши: бергәләшеп милли бәйрәмнәр уздыралар; мондый күңелле, тантаналы көннәрдә музыка, җыр һәм бию көйләре яңгырап тора. Анатолий бала чагыннан ук баянда, балалайкада, пианинода уйнарга өйрәнә һәм авылның «популяр музыканты» булып китә. 1943 нче елны Лупповлар гаиләсе Марий Эл Республика¬ сының башкаласы Йошкар-Олада яши башлый. Биредә Анато¬ лий музыка училищесында башта баян, аннан фортепиано клас¬ сында укый. Училищены тәмамлагач, Анатолий Луппов Казанга килә һәм консерваториягә укырга керә. Анатолий студент ча¬ гында ук Фортепиано һәм оркестр өчен концерт иҗат итә. Бу зур, катлаулы әсәрне, оркестрга кушылып, автор үзе башкара. Укуын тәмамлагач, А. Луппов «Бәйрәм» исемле симфоник увертюра, Муса Җәлил батырлыгына багышлап, Рөстәм Кутуй шигырьләренә «Соңгы төн» дигән вокаль-симфоник поэма яза. Кече яшьтән мари халык җырларын тыңлап үскән А. Луппов мари музыкасына хас алымнарны иҗатында уңышлы файда¬ лана. 1972 нче елда ул «Урман риваяте» («Лесная легенда») 36
дигән беренче мари балетын иҗат итә. Бу балет М. Шкетан исе¬ мендәге Мари музыка-драма театрында сәхнәләштерелә. Аннан соң А. Луппов иҗатында М. Җәлил әсәре буенча «Сандугач һәм чишмә» балеты, «КамАЗ яшьлеге» увертюрасы, фортепиано өчен «Чуваш сюитасы» һ. б. әсәрләр барлыкка килә. Музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1968 нче елда А. Лупповка Марий Эл Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, 1974 нче елда Россиянең атказанган сәнгать эшлек- лесе дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1973 нче елда ул Марий Эл Республикасының Дәүләт бүләгенә лаек була. Искәрмә: Чуваш халык музыка кораллары мари, удмурт, мордва халык- ларыныкыннан аерылмыйлар, тик чуваш телендә алар башкача аталалар. Мәсәлән: кёсле (гөслә), серме купае (скрипка), хут купае (гармун), тумра (балалайка), тутут (мөгез) һ. б. ОЛАТАЙ Башкорт халык җыры Уйна, гармун, уйна, курай, 2 тапкът Олатаиым биесен. J Әй о латай, әйдә кузгал, Яшьләр кебек бие син. Әй әлләрүк, әлләрүк! Яшьләр кебек бие син! Дәртең дә бар, дәрманың да, 1 2 та Йөрәгең яшь, олатаи. ) Уйнап-көлеп, биеп күрсәт, Җимереп бас, олатай. Әй әлләрүк, әлләрүк! Җимереп бас, олатай! Дүрт чирекле үлчәмне кул хәрәкәтләре белән җырлагыз: Уй-на, гар-мун, уй-на, ку-рай, о- ла-тай-ым би-е-сен. Әй о- ла-тай, әй-дә куз-гал, яшь-ләр ке- бек би- е син. Әй әл- лә- рүк, әл-лә-рүк, яшь-ләр ке-бек би- е син! 37
курай Курай — тынлы музыка уен коралы, ул озынча, берничә тишекле цилиндр сыман көпшә. Көпшәнең бер ягында ирен¬ нәрне куеп һава җибәрер өчен җайланма ясалган. Курай агач, камыш, үлән сабагы, тимер, пластмасса, хәтта пыяладан да ясала. Күп кенә халыклар аны үзләренең милли уен коралы дип саныйлар. Шуңа да курайның әллә ничә төре бар: камыл ку¬ рай, көпшә курай, агач курай, нугай курае, Казан курае һ. б. Музыка тыңлау БАШКОРТ КӨЙЛӘРЕНӘ БИШЕНЧЕ СЮИТА Александр Ключарёв Әсәрне симфоник оркестр башкара. Ул өч кисәктән тора: 1 нче кисәк — «Туган як көе». 2 нче кисәк — «Урал тауларында». 3 нче кисәк — «Яшьләр бәйрәме». 38
Биремнәр. 1. Сюита нәрсә ул? Тыңланган әсәргә нигезләнеп сөйләгез. 2. Симфоник оркестрдагы кыллы музыка уен коралларының исемнәрен исегезгә төшерегез: Динамик төсмерләр Без музыкаль әсәрнең эчтәлеген аның аһәңнәре аша аң¬ лыйбыз. Музыка яңгырашына карап, әсәрнең күңелле яки моңсу, көчле яки тыныч характерда икәнен беләбез. Әсәрнең музыкасы төрлечә яңгырарга мөмкин: бер урында ул тын гына булса, икенчесендә көчәеп китәргә һәм бераздан тагын тынарга мөмкин. Бу инде аның характерына бәйле. Музыка әсәрлә¬ рендәге яңгырашның үзгәрүен итальянча күрсәтәләр һәм аларны динамик төсмерләр дип атыйлар. Нота язмасында динамик төсмерләр түбәндәгечә бирелә: ff (фортиссимо) — бик көчле яңгыраш; f (форте) — көчле яңгыраш; mf (меццо-форте) — бик үк көчле түгел; 39
тр (меццо-пиано) — бик үк тын түгел; р (пиано) — тын яңгыраш; рр (пианиссимо) — бик тын яңгыраш; -с (крещендо), яки cresc. — яңгырашны көчәйтә бару; > (диминуэндо), яки dim. — яңгырашны киметә бару. Җырлау күнегүе КҮҢЕЛЛЕ МУЗЫКА Бари Рәхмәт сүзләре Сорау. Күнегүдә нинди динамик төсмерләр бар? ПОСМОТРИТЕ, КАК У НАС-TO В МАСТЕРСКОЙ Рус халык җыры Посмотрите, как у нас-то в мастерской, Там работнички трудятся день-деньской. Как начнут они топориком рубить, Молоточком по гвоздочкам колотить. А пилами-то пилят, пилят, пилят, Во все стороны опилочки летят. Время плотничкам работушку кончать, И пойдут они вприсядочку плясать. АЙ, ЛЮ ЛИ, ЛЮ ли, л юли, л юли, Ай, Л ЮЛ И, ЛЮ ЛИ, ЛЮ ли, л юли, люли! 40
Җырның икенче куплеты ике тавышка җырлана: i£it»I,js 1 ] j и- ]j' j in j,н А пи- ла- ми- то пи- лят, пи- лят, пи- лят, во все сто- ро- ны о- пи- лоч- ки ле- тят. Вре- мя плот-нич- кам ра- бо- туш- ку кон-чать, и пой- дут о- ни впри- ся- доч- ку пля- сать. Ай, лю- ли, ай, лю- ли, лю- ли, лю- ли, ай, лю- ли, лю- ли, лю- ли, лю- ли, лю- ли! Бирем. Җырда үлчәм үзгәрүен күзәтегез. Алмашыиучан үлчәм Халык җырларында үлчәм үзгәрергә дә мөмкин. Ул рус халык җырларында еш очрый. Мәсәлән, «Посмотрите, как у нас-то в мастерской» дигән җырда дүрт чирекле үлчәм ике чирекле белән чиратлаша. Мондый үзгәрүне алмашынучан үлчәм дип атыйлар. Музыка тыңлау ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ КӨЙЛӘРЕНӘ СЮИТА Александр Ключарёв Сюита биш кисәктән тора: 1 нче кисәк — рус халык көе «Дүрт җил». 2 нче кисәк — чуваш халык көе «Түгәрәк уен җыры». 3 нче кисәк — мари халкының лирик җыры. 4 нче кисәк — башкорт халык бию көе. 5 нче кисәк — татар халык көйләре. Бу әсәрне баянчылар ансамбле башкара. Җырчылар яки берничә музыкантның әсәрне бердәм башкаруына ансамбль диләр. Ансамбльдә катнашучылар саны төрлечә була. Мәсәлән, ике башкаручы булса — дуэт, өч башкаручылыны — трио, дүртлене квартет диләр. 41
Баян — катлаулы клавишлар (телләр) системасы булган зур гармун. Рус халкының милли музыка уен коралы. Ул унсигезенче гасыр ахырында барлыкка килә. Борынгы заман¬ нарда рус халкы җырчыларны «баян» дип йөрткән. Төрле моңлы көйләр башкарырга мөмкин булганга, музыка коралына да шундый исем бирелгән. Баян — хәзер башка милләт халык¬ ларында да киң таралган һәм яраткан музыка уен коралы. Александр Ключарёв Александр Сергеевич Ключарёв 1906 нчы елның 19 нчы февралендә Казанда туа. Татар балалары белән уйнап үскән Саша бик тиз татарча сөйләшергә өйрәнә һәм татар халык көйләрен яратып тыңлый башлый. Сашаның әнисе Надежда Семёновна оста гармунчы була. Әтисе Сергей Данилович граммофон пластинкалары җыю белән мавыга. Саша биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнә, ун яшендә скрипкада, гитарада уйный, ундүрт яшендә көйләр иҗат итә башлый. А. Ключарёв Казан музыка техникумында, аннары Мәскәү консерваториясендә белем ала, композиция нигезләрен үзләш¬ терә. Ул — бөтен гомерен татар һәм башкорт музыкасына ба¬ гышлаган композитор. Башкорт халкының үткән тормышын 42
чагылдырган «Тау әкияте» балетын, «Совет Башкортстаны», «Салават Юлаев», «Совет Татарстаны» кинофильмнарына му¬ зыка яза. «Туган җирем — Татарстан» (Г. Зәйнашева шигыре), «Яңа Казан», «Мулланур Вахитов» (М. Хөсәен шигырьләре) һ. б. җырлар иҗат итә. Александр Ключарёв балалар өчен дә күп кенә матур җыр¬ лар яза. Мәсәлән: «Сара мәктәпкә бара», «Уңган кыз Сара» (Б. Рәхмәт шигырьләре), «Чыршы җыры», «Безнең дуслары¬ быз» (М. Хөсәен шигырьләре) һ. б. Аның төрле музыка уен ко¬ раллары өчен язылган әсәрләре дә байтак. Скрипка өчен романс, фортепиано өчен «Шүрәле» исемле әсәр, Кларнет өчен бию шундыйлардан. Музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен А. С. Ключа¬ рёв 1939 нчы елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлек- лесе, 1964 нче елда Татарстанның халык артисты, 1969 нчы елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. А. С. Ключарёв 1972 нче елның 31 нче мартында вафат була. КАБАТЛАУ 1. Нәрсә ул метр? 2. Бу көйләрдәге басымлы һәм басымсыз өлешләрне кул хәрәкәт¬ ләре белән күрсәтегез һәм нота исемнәрен әйтеп җырлагыз: ә) б) 43
3. Халык җырлары турында нәрсәләр беләсез? 4. f — бу билге нәрсәне белдерә һәм ничек атала? 5. Музыкаль әсәрләрнең нинди төрләре белән таныштыгыз? 6. Затакт нәрсә ул? Затактлы җырларны исегезгә төшерегез. 7. Рәсемнәрдәге музыка уен коралларының исемнәрен әйтегез. 8. Тугандаш халыклар композиторларыннан кемнәрне беләсез? 9. Нәрсә ул үлчәм? Нинди үлчәмнәрне беләсез?
Әхмәт Ерикәй Үстергән дә безне чын дуслык, Көч биргән дә безгә чын дуслык Дуслык булса, яшәр гомергә Бөтен җир шарында тынычлык.
МУЗЫКА ТЕЛЕ — УЛ ДУСЛЫК ТЕЛЕ Һәр халык музыкасында аның тормыш-көнкү¬ реше, тарихы чагыла. Тарихи истәлекләр, музыка уен кораллары, кыяларга төшерелгән рәсемнәр ди¬ сеңме — барысы да элек-электән музыканың халык тормышыннан аерылгысыз булуын күрсәтә. Һәр халык музыкасында аерым жанр үзенчәлекләре саклана. Кайбер халыклар музыкасында охшашлык¬ лар да бар, аларның сөйләм телләре дә бик якын, мәсәлән, руслар, украиннар, белоруслар бер-берсен җиңел аңлыйлар. Ә инде музыка телендә сөйләшү — ул дуслык телендә сөйләшү. Бу телдә барлык милләт кешеләре дә аңлаша алалар.
УКРАИН, БЕЛОРУС ҺӘМ МОЛДАВАН ХАЛЫКЛАРЫ МУЗЫКАСЫ Украин халык иҗатында думы дигән тарихи җырлар мөһим урын алып тора. Алар унбишенче-уналтынчы гасыр¬ ларда барлыкка киләләр. Думаларны халык җырчылары (кобзарьлар) кобзада уйнап башкарганнар. Кобза — кыллы музыка уен коралы, аны соңрак бандура дип атый башлаганнар. Бандура — озынча тартма һәм кыллардан торучы музыка уен коралы; кобзаның кыллары 2 дән 16 га кадәр санда булса, бандурада 40—50 була. Аңарда чиртеп уйныйлар. Украин халкы Тарас Григорьевич Шевченконы үзенең бөек кобзаре дип саный. Аның шигыренә язылган «Реве та стогне Днипр широкий» дигән җыр бөтен Украина буйлап, аннан соң күп кенә илләрдә зур популярлык казана. Бүгенге көндә аның беренче тактлары Украина радиосының чакыру сигналы булып яңгырый. Украин халкының календарные дигән борынгы җырлары бар. Алар арасында колядки, щедревики (юмарт сүзеннән) дип аталганнары аеруча киң таралган. Украин җырлары — күптавышлылар. Алар арасында таби¬ гать күренешләренә, хезмәткә багышланганнары, лирик һәм шаян җырлар бар. Популяр биюләре: «Гопак», «Казачок», «Коломыйка» һ.б. Белорус халык музыкасы күптөрле һәм бай эчтәлекле. Ул йола һәм хезмәткә багышланган җырлар, моңлы лирик җырлар, күңелле шаян биюләрдән гыйбарәт. «Бульба», «Ляво¬ ниха», «Янка», «Крыжачок» —киң таралган бию көйләре. Белорус халык җырлары арасында бертавышлылары һәм икетавышлылары да бар. Элек-электән белорус халкы җыр¬ ларны аккомпанементсыз башкарырга яраткан, ә музыка 47
коралларын биегәндә генә кулланганнар. Иң таралган музыка коралларыннан цимбал, дуда һәм төрле гармуннар санала. Цимбал — күп кыллы тартмадан гыйбарәт уен коралы. Кылларга ике агач таяк белән бәреп уйныйлар. Молдаван халкы да — җырга бай халык. Җырлар ара¬ сында никрут (рекрут), хезмәт, игенчелек турында, йола җырлары бар. Дойна дип аталган халык җырлары киң тарал¬ ган. Дойна, ягъни көтүче җыры, ике кисәктән тора. Беренче 48
кисәге салмак, моңлы, ә икенчесе күңелле, җитез яңгырый; ул — бертавышлы җыр. Молдаван җырлары рус, украин, чегән көйләренә охшаш, алар матур, төрле бизәкләргә бай; кайвакытта импровизация рәвешендә дә яңгырыйлар. Молдаван халкының «Молдовеняска», «Хора», «Сырба» дигән дәртле һәм күңелле бию көйләре бөтендөнья халык¬ ларына таныш. Молдаваннар күмәк биергә яраталар. Биегән¬ дә тынлы музыка уен коралларыннан чимпой, кавал, көтүче сыбызгысы кебек флуер, най, кобза, скрипкадан торган милли оркестр уйнап тора. Хәзерге вакытта оркестрларында труба, тромбон һәм барабан кебек уен кораллары да яңгырый. Най (үзбәк телендә камышны белдерә) — курайга охшаган тынлы музыка уен коралы. Молдаваннар кебек үк, үзбәк, азәрбайҗан халыклары да аны үзләренең милли уен коралы дип саныйлар. Элек най камыштан ясалган, хәзер аны төрле чималдан (тимер, пластмасса һ. б.) ясыйлар. Җырлау күнегүе Салмак Украин халык җырыннан Биремнәр. 1. Өч чирекле үлчәмгә дөрес кул хәрәкәтләре ясап, сольфеджиолап ж,ырлагыз. 2. Ачкычтан соң куелган билгеләр нәрсәне белдерүен исегезгә төшерегез. 3. Динамик төсмерләрнең мәгънәсен билгеләгез. 4 з-зо 49
БЫТБЫЛДЫК Белорус халык җыры Безнең бытбылдыгыбыз Бигрәк тә картайды. Син бит сөйгәнебез, Бытбылдыгыбыз, Син бит җанашыбыз, Бытбылдыгыбыз. Безнең бытбылдыкның Аяклары сызлый. Син бит яраткан Бытбылдыгыбыз, Син бит җанашыбыз, Бытбылдыгыбыз. Безнең бытбылдыкның Башы да авырта. Син безнең кадерле Бытбылдыгыбыз, Син бит җанашыбыз, Бытбылдыгыбыз. Җырны укытучы белән ансамбльдә уйнап җырлагыз: 50
Музыка тыңлау ГОПАК Украин халык биюе Дәртле, шаян бию. Гопати — украин телендә сикерергә, чабарга, тыпырдарга дигән сүз. Бию көенең үлчәме — ике чирекле (|); аңа җитез, күңелле хәрәкәтләрне чагылдырган алымнар хас. Кызлар, егетләр бер-бер артлы парлап чыгып бииләр, аннары түгәрәккә басып дәвам итәләр. 4* 51
ЛЯВОНИХА Белорус халык биюе Җанлы, күңелле характердагы бию. Һәр музыкаль фраза ахырында аеруча басым ясалган тыпырдау белән башкарыла. Биюнең темпы җитез, үлчәме — ике чирекле (^), ритмы сигезлеләрдән тора, ә нокталы ноталар һәм акцентлар музыкага дәртлелек өстиләр. 52
МОЛДОВЕНЯСКА Молдаван халык биюе Молдаван халкының күтәренке рухлы, уенлы биюе. Аны бигрәк тә яшьләр яраталар. Бу биюне күмәк яки ике төркемгә бүленеп башкаралар; хәрәкәтләр төрле һәм кызыклы, төп хәрәкәт — түгәрәккә басып бию. Биюнең үлчәме — ике чирекле 53
КАБАТЛАУ Тотрыклы Һәм тотрыксыз авазлар 1. Нинди авазларны тотрыклы дип атыйлар? 2. Тоника дип нинди авазга әйтәләр? 3. Тотрыксыз аваз нәрсә ул? 4. Күнегүдә тониканы билгеләгез: 5. Җитмәгән авазны җырлагыз. БАЛТЫЙК БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ МУЗЫКАСЫ Балтыйк буе халыкларының музыка сәнгате, халык иҗаты җирлегендә туып, һаман яңара, үсә бара. Латышлар, литвалылар һәм эстоннар үзләренең милли сәнгать казанышларын кадерләп саклыйлар, яшь буынга да шул рухи байлыкны үтемле итеп җиткерергә тырышалар. Л а т ы ш халык җырларында халыкның көндәлек хез¬ мәте, аның көнкүреше чагыла. Көйләп сөйләү дип аталган җырлар төркеменә хезмәт һәм йола җырлары керә. Алар — кечкенә диапазонлы лар. Бу җырларның тагын шундый үзен¬ чәлеге бар: бер үк көй төрле текстлар белән башкарыла ала. Көйле җырлар төркеменә лирик һәм уенлы җырлар керә. Аларны аерым бер җырчы яки хор башкара, һәм ул җыр фәкать бер текст белән генә җырлана. Латыш телендә басым гел беренче иҗеккә туры кил¬ гәнлектән, җырлар бервакытта да зат акттан башланмый. Латыш халкында инструменталь музыка, бию сәнгате дә зур үсеш алган. Милли музыка уен коралы кокле (куокле) дип атала. Ул — кыллы, чиртеп уйный торган корал, гөсләнең ае¬ рым бер төре. Латышларда хор сәнгате нык үскән. Анда ел саен бик зур җыр бәйрәмнәре уздырыла. Ул бәйрәмнәрдә меңләгән җырчы һәм хор коллективлары катнаша. 54
Литвада да хор белән җырлау мәдәнияте зур үсеш алган. Уналтынчы гасырда ук инде җырчылар әзерли торган махсус мәктәпләр булган. Хәзер төрле яшьтәге балалар хорлары бик күп. Мәктәпләрдә һәр сыйныф бер хор коллективын тәшкил итә. Ел саен гаять зур җыр бәйрәмнәре уздырыла. Литвада канклес дигән музыка уен коралы киң таралган. Ул — гөслә төркеменә керә, бары тик тышкы кыяфәте һәм кыллар саны белән генә аерыла. Эстониядә борынгы заманнан ук инструменталь музыка зур урын тоткан. Эстоннар музыкаль әсәрләрне каннелъдә (рус гөсләсенә охшаган, чиртеп уйнала торган кыллы музыка уен коралы) башкарырга яратканнар. Унсигезенче гасыр ахырында скрипкада уйный башлаганнар. Эстоннарда бию сәнгате дә зур үсеш алган. Әмма ал арның яраткан шөгыльләре — күмәк җырлау. Эстоннар өчен халык хор¬ лары — халык иҗатына мәхәббәт, ихтирам тәрбияләүче мәктәп. Беренче җыр бәйрәме 1869 нчы елның июнендә үткәрел¬ гән. Шуннан бирле Таллинда ел саен зур җыр мәйданында тантаналы бәйрәмнәр уздырыла. 55
Җырлау күнегүе ТӘРӘЧ БАЛЫК ҖӘТМӘДӘ Эстон халык җырыннан Күнегүне башта сольфеджиолап, аннан сүзләр белән ж,ырлагыз: Бирем. Күнегүдә тоника нотасын билгеләгез. Җырлау кагыйдәләре 1. Бик каты кычкырып, көчле тавыш белән җырламагыз. 2. Беркайчан да кычкырып сөйләшмәгез; төрле ямьсез авазлар чыгару тавыш ярыларын зарарлый. 3. Салкын, дымлы һавада җырламагыз. 4. Олыларга, бигрәк тә эстрада, рок төркемнәре җырчыларына, охшарга тырышып җырламагыз. КОЯШ УЯНГАНДА Литва халык җыры Иртәнге кояшта Чыклар җемелдиләр; Өй артында ике егет Атлар иярлиләр. Тауларны тетрәтеп, Атлар җилдәй очканнар; Тояклар, ташка бәрелеп, Очкыннар чәчкәннәр. 56
и-ке е-гет ат- лар и-яр-ли- ләр. Өй ар-тын-да и-ке е-гет ат-лар и-яр- ли-лэр. ПЕТУШОК Латыш халык җыры Утром, только зорька над землёй встаёт, Звонко на дворе наш петушок поёт. Припев : Петушок, погромче пой, Разбуди меня с зарёй! Завтра начинается у нас покос, Выйдет на луга трудиться весь народ. Припев. Завтра мы решили все пораньше встать: В день такой от взрослых нам нельзя отстать. Припев. Җырның кушымтасы ике тавышка җырлана: Бирем. Җырны ашыкмыйча, аһәңле һәм шул ук вакытта дәртле, күтәренке тавыш белән башкарыгыз. 57
Музыка тыңлау ДЖИГУНАС Литва халкының ирләр биюе Бу бию, лирик булса да, дәртле һәм җанлы характерда яңгырый. Ул хәрәкәтчән темпта, ике чирекле (|) үлчәмдә, тыпырдау һәм кул чабулар белән башкарыла. 58
Лад. Лад баскычлары Музыкаль әсәрдәге авазларның бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булуын сез инде беләсез. Исегезгә төшерегез әле: тотрыклы һәм тотрыксыз авазларның кайсысын тоника дип атыйбыз? Авазларның бер-берсенә бәйле булуын һәм аларның тоника тирәсенә оешуын лад диләр. Лад — рус телендә согласие, порядок, мир дигән сүз. Музы¬ када да ул авазларның җайга салынганлыгын, аларның үзара ярашканлыгын белдерә. Лад гадәттә җиде аваздан тора. Әмма биш аваздан торган ладлар да бар. Ладның һәр авазы баскыч дип атала, ул рим цифрлары белән билгеләнә: llLJILIVVyLVll I баскыч — тоника, ул ладның иң тотрыклы авазы. Шулай ук III һәм V баскычлар да тотрыклы авазлардан саналалар. Биш аваздан торган лад пентатоника (пента — грекча биш дигән сүз) дип атала. Аның баскычлар тезмәсе түбәндәгечә: КАВКАЗ ХАЛЫКЛАРЫ МУЗЫКАСЫ Азәрбайҗан халык җырларын буыннан буынга халык музыкантлары — ашуглар тапшырган. Ашуг — ул шагыйрь дә, композитор һәм башкаручы да. Халык күңелендә легендар ашуг Кёр-оглы саклана. Ул — җырчы гына түгел, ә халык бә¬ хете һәм азатлык өчен көрәшүче дә. 59
Азәрбайҗан халык биюләре дә кызыклы. Алар арасында катлаулы ритмлылары да, салмак, җитез темплы лары да бар. Популяр биюләрдән «Узундара»ны күрсәтергә мөмкин. Җырчылар халык көйләрен кяманча, тар һәм нагара дигән музыка уен коралларына кушылып башкаралар; тарда яш¬ үсмерләр дә уйныйлар. Кяманча — Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре халыкла¬ рында киң таралган 3—4 кыллы музыка уен коралы. Аның өске ягына озын гриф, аска тимердән эшләнгән кыска гына аяк беркетелгән. Бу коралны идәнгә яки тез өстенә вертикаль куеп уйныйлар. Нагара — бәрмә уен коралы. Күн белән тышланган өслеккә таяклар белән бәреп уйныйлар. Тар — кыллы музыка уен коралы. Аның төзелеше сигезле санын хәтерләтә. Ул алты кыллы, шул кылларны медиатор 60
тар зурна белән чиртеп уйныйлар. Медиатор — кыллы музыка коралла¬ рында уйнаганда, кылларга чиртү өчен кулланыла торган мах¬ сус пластинка кисәге. Әрмән халкының да музыкаль иҗаты бик борынгыдан килә. Халык җырлары арасында аерылып торган төр бар, ул — хариб җырлары, ягъни бер җирдән икенче җиргә күчеп йөрү¬ челәр җырлары. Үз җирләреннән куылган хариблар азатлык, бәхетле тормыш турында хыялланганнар, шул уй-хисләрен моңлы җырларында чагылдырганнар. Әрмән халык җырлары — бертавышлы. Кайбер җырлар бию белән бергә башкарылалар. Әрмәннәрдә халык җырын иҗат итүче һәм башкаручыны гусан дип атыйлар. Халыкның яраткан музыка уен корал¬ лары — зурна һәм дхол (доол). Зурна — сорнайны хәтерләтүче тынлы музыка уен коралы. Дхол (доол) — барабанга охшаган бәрмә музыка уен коралы. 61
дхол Әрмәнстанда ике зурнадан һәм дхолдан торган инстру¬ менталь ансамбльләр бар. Аларда беренче зурна төп көйне уйный, икенчесе аны кайтаваздай кабатлый, ә дхолда уйнаучы көйнең ритмын суга. 62
Грузин халык җырлары — күптавышлылар. Грузиннарда хор белән җырлау мәдәнияте югары үсеш алган. Анда фәкать ирләр яки хатын-кызлар тавышыннан гына торган хорлар бар, аларда элек-электән катнаш хорлар булмаган. Хор күбрәк өч тавышка җырлый: төп көйне уртадагы тавыш башкара, ә югары һәм түбән тавышлар төп көйне бизәкләп, тулыландырып то¬ ралар. Грузин халык җырлары күбесенчә а’капелла (музыка уен коралларсыз) башкарыла. Халык көйләрен чиртеп уйнала торган өч кыллы пандури һәм дүрт кыллы чонгури дигән музыка уен коралларына кушылып та җырлыйлар. ЧЕБИЛӘРЕМ Т. Моталибов шигыре М. Мазунов тәрҗемәсе Г. Гусейнли музыкасы Кушымта: Чеп, чеп, чебиләрем, Чеп, чеп, чеп, чеп, чебиләрем, Йомры, йомшак йомгакларым, Минем нәни елакларым. | 2 тапкыр Әйдә, яшел чирәмдә сез Гәпләшегез тирәмдә сез. Әй минем чебиләрем, Әй минем чебиләрем, Минем сөйгән нәниләрем. 2 тапкыр 2 тапкыр Кушымта. Ни телисез мин бирәмен, — Су бирәмен, җим сибәмен. Әй минем чебиләрем, Әй минем чебиләрем, Минем сөйгән нәниләрем. } 2 тапкыр ? 2 тапкыр Кушымта. 63
Бер көн килер — сез үсәрсез, Йомырка бүләк итәрсез. Әй минем чебиләрем, Әй минем чебиләрем, Минем сөйгән нәниләрем. | 2 тапкыр > 2 тапкыр Кушымта: Чеп, чеп, чебиләрем, \ Чеп, чеп, чеп, чеп, чебиләрем, I _ ~ „ > 2 тапкыр Йомры, йомшак йомгакларым, ( Минем нәни елакларым, / Чеп, чеп, чеп... Җырны өч тавышлы хор һәм солист белән башкару күңеллерәк була: Әй ми-нем че- би- лә- рем, әй ми-нем че- би- лә- рем! Биремнәр. 1. Җырның өч тавышлы тактларындагы һәр тавышны аерым җырлагыз. 2. Җырда очраклы альтерация билгеләрен табыгыз. 64
Музыка тыңлау ЛЕЗГИНКА Кавказ халыклары биюе Кавказ халыкларының киң таралган биюе, характеры — җанлы, дәртле, ялкынлы; үлчәме — ике чирекле (|). Гадәттә аны, кулына хәнҗәр тотып, ир кеше ялгыз башкара, ә кайва¬ кытта парлап та бииләр. 5 3-30 65
ГАЗАХИ Әрмән халык биюе Гадәттә зур, тантаналы бәйрәмнәрдә башкарыла. Кызлар һәм егетләр парлап бииләр. Егетләр һәр хәрәкәтне дәртле, төгәл һәм эмоциональ башкаралар. Кызларның хәрәкәтләре салмак, нәфис һәм күркәм була. Биюнең темпы — җитез, үлчәме — алты сигезле (|). 66
Укытучы белән ансамбльдә уйнау Мажор һәм минор ладлары Музыкада мажор һәм минор ладлары бар. Ладның тотрык¬ лы авазлары аның төп өчавазын тәшкил итә. Мажор ладының өчавазы: Тотрыклы авазлар өчавазы шатлыклы, күтәренке, дәртле яңгыраса, ул мажор лады була. Минор ладының өчавазы: Тотрыклы авазлар өчавазы моңлы яңгыраса, ул минор лады була. Мәсәлән, украин халкының «Реве та стогне Днипр широкий», белорус халкының «Бытбылдык» җырлары — минор ладында, ә литва халкының «Кояш уянганда», латыш халкының «Әтәчкәй» җырлары мажор ладында яңгырыйлар. Бирем. «Гопак» (украин халык биюе), «Лявониха» (белорус халык биюе), «Лезгинка»ның (Кавказ халыклары биюе) ладларын билгеләгез. 5* 67
УРТА АЗИЯ ХАЛЫКЛАРЫ МУЗЫКАСЫ Ү з б д к һәм таҗик халкының музыкаль мирасы бик бай. Таҗик халкының күренекле галиме Әбүгалисина (латинча Авиценна) (980—1037) бөтендөнья күләмендә дан казанган. Ул философ та, табигать фәннәре белгече дә, табиб та, математик та, шагыйрь һәм музыкаль теоретик та булган. Күпләрнең фараз итүенчә, Әбүгалисина — гидҗак дигән смычоклы музыка уен коралын уйлап табучы. Бу корал хәзерге көннәрдә дә популяр. Таҗикстанда халык җырчыларын хафизлар диләр. Үзбәкләр һәм таҗиклар бер үк музыка коралларында уйныйлар. Алар — кыллылардан гидҗак, чиртеп уйный торган¬ нардан дутар һәм рубаб-, бәрмә кораллардан чанг һәм дойра. Үзбәкләрдә дә, таҗикларда да фәкать ритмга гына нигезләнгән музыка киң таралган. Элек бу халыкларда музыканы нотага язу булмаган, әмма әсәрләрдәге ритмны билгели алганнар. Бу мәгълүматлар унбишенче гасырда яшәгән галимнәр хезмәт¬ ләрендә тимер кубыз 68
дойра Vix лШ jAt \ Ж v. \\Jra Сг ч ИЦ ''•^v Н' fy j / Я* v Вт /X 1л // дутар /г < үзбәк руб абы С^**^ гидҗак в / //v таҗик ру б абы 69
Кыргыз, казах һәм төрекмәннәр борын заманда күчмә тормыш алып барганнар. Бәлки шуңа да аларның борынгы сәнгатьләре турында белешмәләр бик аздыр. Бу халыкларның күренекле җыр осталары — акыннары, ырчы- лары булган. Казахларның мәшһүр акыны Джамбул җырчы- шагыйрь буларак дан казанган. Акыннар кубызда, думбрада, дутарда уйнап җырлыйлар. Хатын-кыз җырчылары яңгырап торган кечкенә тимерчыбык кисәгенә охшаган тимер кубыз дигән музыка уен коралында уйнап җырлаганнар. Урта Азия халык җырлары — бертавышлылар. ЧАБЫШ АТТА Кыргыз халык җыры Җилдәй аргамакта Җилдерәм! Куян тотсам рәнҗетмәм — Җибәрәм... Сары төлкене куам, Тотсам, кулга өйрәтәм. Бүре дә тотам әле Беррәттән! Хәрәкәтчән бер-рәт- тән! 70
КҮБӘЛӘК Төрекмән халык җыры Җилбер-җилбер күбәләк, Чуар, җиңел күбәләк. Җилбер-җилбер күбәләк, Үзе бер матур чәчәк! 2 тапкыр Кызалакка утырган, Ял итеп алам, диеп, Бераз хәл алгач, тагын Очып югалам, диеп. } 2 тапкыр Тотам дип күбәләкне, Мин артыннан йөгерәм, Юри генә йөгерәм, — Тоттырмаганын беләм. | 2 тапкыр Ашыкмыйча Җил-бер- җил- бер кү- бә- ләк, чу- ар, җи- цел кү- бә- ләк. Биремнәр. 1. «Чабыш атта» һәм «Күбәләк» җырларында тониканы һәм башка тотрыклы авазларны билгеләгез. 2. Тотрыклы баскычлардан торган өчавазлар характеры буенча бу җырларның нинди ладта яңгыравын әйтегез. 71
Музыка тыңлау кувшин тоткан яшь кыз Таҗик халык биюе Таҗик биюләре баш, гәүдә, бигрәк тә кул хәрәкәтләре салмак һәм нәфис булуы белән аерылып торалар. Бу бию ике кисәктән һәм тәмамлау өлешеннән тора. Беренче кисәкнең характеры моңлы, уйчан, ә икенче кисәк — күңелле, җитез. Тәмамлау өлешендә беренче кисәк музыкасы кабатлана. 72
Укытучы белән ансамбльдә уйнау 73
2. Җырлау кагыйдәләрен исегезгә төшерегез. 3. Канон нәрсә ул? 4. Лад турында сөйләгез. 5. Бу музыка уен коралларының исемнәрен әйтегез: 6. Сызыклар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз. Н - - а — музыкаль аваз билгесе. «Г к» — бию. Д - - - р — музыка уен коралы. «П к» — латыш халык җыры исеме.
Михаил Глинка. Музыканы без тудырмыйбыз, аны халык тудыра. Без аны фәкать язабыз һәм эшкәртәбез...
ХАЛЫК МУЗЫКАСЫ — ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ «Халык музыкасы — ул бары тик шушы халык¬ ка гына хас милли, үзенчәлекле сыйфатларны ачык¬ лаучы, ул халыкның күңел гүзәллеген чагылдыручы бәясез хәзинә»,— дигән рус язучысы В. Ф. Одоев¬ ский. Халык музыкасы — композиторлар иҗаты өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе. Аның җирлегендә профессиональ музыкаль мәдәният үсә. Компо¬ зиторлар халык иҗатын өйрәнәләр, нотага язып алалар, халык көйләре нигезендә төрле музыка уен кораллары, оркестрлар өчен вариацияләр, сюиталар, сонаталар, концертлар, симфонияләр иҗат итәләр, опера, балет һәм башка зур күләмле әсәрләр язганда, халык көйләрен файдаланалар. Музыка теле — төрле халыкларның аралашу һәм аңлашу чарасы да. Күп кенә композиторлар үз әсәрләренә нигез итеп башка халыкларның көйләрен алалар. Мисал өчен бөек немец композиторы Людвиг ван Бетховенның рус көйләрен яратуын һәм аларны әсәрләрендә файдаланганын әйтергә мөмкин. Мәш¬ һүр рус композиторы Михаил Глинка, төрле илләргә сәяхәт иткәндә, андагы халыкларның сәнгате белән кызыксына, көйләрен язып ала.
КАРА ТУФРАК, ТУГАН ҖИР Рус халык җыры Салих Хәким тәрҗемәсе Кара туфрак, 1 Туган җир. J 2 тапкыР Туган җир, туган җир... Кара туфрак, туган җир. Туган җирдә Ак каен. 2 тапкыр Ак каен, ак каен... Туган җирдә — ак каен. Ак каенда ■» Яфраклар. / тапкыр Яфраклар, яфраклар... Ак каенда — яфраклар. Бирем. Җырның ноталарын бер нота станына күчереп языгыз. 77
Биремнәр. 1. Вариацияләрдә мажор һәм минор ладлары яңгыравын билгеләгез. 2. Әсәрдә файдаланылган рус халык көенең исемен әйтегез. 78
Людвиг ван Бетховен Людвиг Бетховен 1770 нче елның 16 нчы декабрендә Бонн шәһәрендә туа. Людвигның музыкага гаҗәеп сәләтле икәнен күреп, әтисе аны төрле музыка уен коралларында уйнарга өйрәтә, музыка буенча дәресләр бирә. Ул малай чагында ук инде клавесинда, органда, скрипкада, альтта һәм флейтада оста уйный. Үзе дә әсәрләр иҗат итә башлый. Унбер яшендә инде башта чиркәүдә, аннары байлар йортларында органчы булып эшли; бай балаларының өйләренә барып, аларга музыка дәресләре бирә. Людвиг, әтисе үлгәч, Вена шәһәренә күчеп китә. Ул вакытта бөтен Европа илләре Бөек француз революциясе ялкыны эчендә кала. Бөтен җирдә «революция» сүзе яңгырый, король бәреп төшерелә. Республика байрагына «Азатлык, Тигезлек һәм Туганлык» дип языла. Кече яшьтән үк авыр тормыш кичергән композитор өчен бу сүзләр бик кадерле һәм бик якын тоела. Бетховен «Җиңүгә бары тик көрәш аша гына» дигән девиз белән яши, әсәрләрен дә шул девиз астында иҗат итә. Ул фортепиано өчен тирән эчтәлекле сонаталар, вариацияләр, кызыклы җырлар, тугыз симфония, «Фиделио» дигән опера, бер 79
балет һ. б. әсәрләр яза, концертларда катнаша, талантлы ком¬ позитор һәм оста башкаручы буларак дан казана. 26 яшьтә Бетховен бик зур бәхетсезлеккә дучар була: ул ишетми башлый. Әмма төшенкелеккә бирелми — саңгырау килеш тә иҗат эшен дәвам итә — Героик Өченче симфониясен яза, соңрак атаклы Бишенче симфониясен тәмамлый. Аның иң даһи әсәре — Тугызынчы симфония. Л. Бетховен 1827 нче елда Венада вафат була. АРАГОН ХОТАСЫ Михаил Глинка Хота — испан халык биюе, күңелле, җанлы характерда; җитез темпта, өч чирекле үлчәмдә. Укытучы белән ансамбльдә уйнау — кастаньетлар (шартлы билге). 80
6 3-30 81
Кастаньетлар — биегәндә шакылдату өчен бармакларга киелә торган агач такылдавыклар. Алар Испания, Көньяк Италия, Латин Америкасы илләрендә киң кулланылалар.
Михаил Глинка Михаил Иванович Глинка — боек рус композиторы, аны рус музыкасының атасы дип йөртәләр. Күренекле рус компози¬ торлары А. Бородин, М. Мусоргский, Н. Римский-Корсаков аны үзләренең укытучылары дип санаганнар. Михаил Глинка 1804 нче елда Смоленск губернасында туа. Ул кече яшьтән үк музыкага сәләтле була, рус халык көйләрен тыңларга ярата, фортепианода, скрипкада уйнарга өйрәнә. 13 яшендә аны Санкт-Петербургка укырга җибәрәләр. Анда ул музыка белән бик нык мавыга, үзе дә әсәрләр иҗат итә башлый. Укуын тәмамлагач, Михаил Иванович тормышын тулысынча музыкага багышлый: «Иван Сусанин», «Руслан һәм Людмила» опералары, симфоник оркестр өчен «Камаринская», «Вальс- фантазия», җырлар һәм башка әсәрләрен иҗат итә. Михаил Иванович Глинка 1857 нче елда Берлин шәһәрендә үлә. 6* 83
Җырлау күнегүе ШОКОЛАД* Француз халык көе Җиңелчэ Ә-ни-гә ни-чек әй- тим: "Чис-та йө-рү кы-ен",— дип. Пөх-тә ә- ти- ем- ә ox-шап,чис-та йө- ри- сем кил-сә-дә, я- рат-кан шо- ко-ла-дым ми-не бик шап-шак и- тә! Бирем. Күнегүне канон итеп җырлагыз. Исегездә тотыгыз: һәр тавыш төркеме көйне бер тактка соңрак башлый. Музыка тыңлау ФРАНЦУЗ ХАЛЫК КӨЕНӘ ВАРИАЦИЯЛӘР Вольфганг Моцарт Бирем, Әсәрнең темасын бишенче, сигезенче һәм тугызынчы вариацияләр белән чагыштырыгыз һәм ал арның ладларын билгеләгез. * Элекке басмаларда «Көтүче җыры» дип бирелә. —Авт. иск. 84
Вольфганг Амадей Моцарт Австриянең бөек композиторы Вольфганг Амадей Моцарт әсәрләрен барлык халыклар да яратып тыңлый. Кыска гына гомере эчендә (35 яшендә вафат була) ул бик күп музыкаль әсәрләр язарга өлгергән: иллегә якын симфония, 19 опера, сонаталар, квартетлар, квинтетлар, Реквием һәм башка төрле жанрдагы әсәрләр. Моцарт 1756 нчы елда Австриянең Зальцбург шәһәрендә музыкант гаиләсендә туа. Аның әтисе композитор һәм дири¬ жёр була. Ул бай балаларын музыка уен коралларында уйнарга өйрәтә, үз балаларына да музыка дәресләре бирә. Вольфганг ике яшьтә чагында ук апасының клавесинда уйнавын таң калып тыңлый. Аннары ишеткән көйләрен үзе дә уйнап карый. Тиз арада Вольфганг төрле уен коралларында: клавесинда, скрипкада, органда оста уйный башлый. Малайга алты яшь тулгач, аны әтисе Германия, Англия һәм Франция шәһәрләре буйлап концертлар бирергә алып чыгып китә. Тамашачылар алты яшьлек Вольфгангның искиткеч оста уйнавын шаккатып тыңлыйлар, аны, яратып, «унсигезенче гасыр могҗизасы» дип атыйлар. 85
Кечкенә Моцартның иҗади сәләте дә бик иртә ачыла: биш яшендә инде ул төрле музыка коралларында уйнау өчен әсәрләр яза; унике яшьтә беренче операсын иҗат итә. Ундүрт яшендә музыка академиясенә керү өчен имтиханнар тапшыра. Ул вакытта музыка академиясенә күренекле композиторларны, танылган музыкантларны гына кабул иткәннәр. Имтихан бирүчеләргә музыкаль мәсьәлә бирелгән, һәм алар аны 6—8 сәгатьтә чишәргә тиеш булганнар. Моцарт, бу мәсьәләне ярты сәгатьтә чишеп, академиягә бертавыштан кабул ителә. Хәзерге көндә дә Моцарт музыкасы концертларда, театр¬ ларда еш яңгырый. Музыка училищелары, консерваториядә укучылар һәм һәртөрле конкурста катнашучылар аның әсәр¬ ләрен программаларына кертми калмыйлар. Моцарт турында китаплар язалар. Пушкин, мәсәлән, «Моцарт һәм Сальери» исемле трагедия язган. Композитор Римский-Корсаков, шул әсәргә нигезләнеп, опера иҗат иткән. САКУРА (Чия агачы) Япон халык җыры Чия агачлары Язгы аяз иртәдә Алсу чәчәк аталар. Язгы көндә бакчабыз Ал нурларга коена: Чия агачлары Алсу чәчәк аталар. Җырның соңгы өлешен сольфеджиолап җырлагыз: 86
Музыка тыңлау ЯПОН ХАЛЫК КӨЕНӘ ВАРИАЦИЯЛӘР Дмитрий Кабалевский Композитор Д. Б. Кабалевский «Чия агачы» дигән япон халык көен әсәренең нигезе итеп алган, әмма ул аңа, Хиросима, Нагасаки фаҗигаләренә бәйләп, киеренке, драматик төсмер биргән. Алмашынучан лад Кайвакытта бер үк әсәрдә лад үзгәрүен: мажор лады минор белән яки минор лады мажор белән чиратлашуын күзәтергә мөмкин. Ладларның бер-бер артлы чиратлашуы алмашынучан лад дип атала. Ладның үзгәрүе әсәрнең яңгырашын баета, характерын төрләндерә. Мәсәлән, Кавказ халыклары биюе «Лезгинка» алмашынучан ладта язылган: аның баш өлеше мажорда, ә икенче кисәге минорда яңгырый. Шуңа күрә бию көе мажор өлешендә күңелле, күтәренке, ә минор ладында йомшак, нәфис һәм ягымлы характерда яңгырый. Бирем. «Чебиләрем» җырының (Г. Гусейнли музыкасы, Т. Мотпалибов сүзләре) хор өчен күптавышлы кисәгендәге көй өлешләрен чагыштырып, алмашынучан ладта яңгырашның булу-булмавын билгеләгез. 87
КӘККҮК Поляк халык җыры Урман аланында Кызлар җыелганнар. Кәккүк белән бергә Матур җыр сузганнар. Кушымта: Кәк-күк! Кәк-күк! Лә-лә-лә, лә-лә-лә! Одириди, одириди дина, Одириди дина, у-ха! Шул җырларны тыңлап Таңга калган урман; Моңга сихерләнеп, Шаян җил дә тынган. Кушымта. Бертуктаусыз җырлар Шулай агылырлар, Җырлап туйгач, кызлар Биергә чыгарлар. Кушымта. Җырның ике тавышлы өлешен җырлау күнегүе итеп башкарыгыз: Кәк-күк! Кәк-күк! Лә-лә- лә, лә- лә- лә! 88
Музыка тыңлау БИШЕНЧЕ МАЗУРКА Фридерик Шопен Мазурка — поляк халык биюе, ул төгәл ритмлы булуы белән аерылып тора. 89
Менә аңа хас ритм: J-3 J J || С_Г Г Г II J J II з Тактның үлчәме — өч чирекле (4). Мазурканың темпы салмак та, җитез дә булырга мөмкин. Унтугызынчы гасырдан башлап мазурка мәҗлес биюе генә булып калмый, бәлки музыкаль әсәр буларак та яңгырый баш¬ лый. Шопен мазуркалары әнә шундыйлардан, алар концертта башкару өчен язылганнар. Фридерик Шопен Оста пианист буларак дан казанган бөек поляк ком¬ позиторы. Ул 1810 нчы елда туа. Кечкенә Шопен әнисенең җырлавын тыңлап үсә. Әтисе скрипкада, флейтада уйный. Шулай итеп ул кечкенәдән музыкаль белем ала, җиде яшендә беренче концертын бирә: үзе иҗат иткән әсәрләрен рояльдә башкара. Шопен, Варшавада Югары музыка мәктәбен тәмамлагач, Вена шәһәренә китә, ә аннан Парижга күчә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши (ул 39 яшендә үлә). Парижда Шопен оста пианист һәм талантлы композитор булып таныла. Күп кенә композиторлардан аермалы буларак, ул фортепиано 90
өчен генә әсәрләр (прелюдияләр, этюдлар, вальслар, мазуркалар, полонезлар, ноктюрннар, балладалар һ. б.) иҗат итә. Аны «фортепиано җырчысы» дип атыйлар. Иҗат иткән әсәрләре нигезендә поляк халык көйләре, биюләре ята. Фридерик Шопен хаклы рәвештә поляк классик музыкасына нигез салучылардан санала. ӘДРӘН ДИҢГЕЗ Таҗи Гыйззәт шигыре Салих Сэйдәшев музыкасы Әдрән диңгез, гүзәл диңгез, Әй гүзәл диңгез. Күп яуларны күргән диңгез, Күргән ул диңгез. Тау батыры Искәндәргә, Искәндәргә җан дәвасын биргән диңгез, Биргән ул диңгез. Әдрән диңгез, даулы диңгез, Даулы ул диңгез. Тирәләре таулы диңгез, Бик таулы диңгез. Хәлен җуйган син бөркеткә, Әй, син бөркеткә шифа бирсен изге диңгез, Изге ул диңгез. Әй!.. Сольфеджиолап ж,ырлау өчен: Бире м. Җырның беренче һәм икенче өлешләрен чагыштырыгыз һәм үлчәм үзенчәлекләрен билгеләгез. 91
Әхмәт Ерикәй шигыре Музыка тыңлау КӘККҮК Солтан Габәши музыкасы Бирем. Татар милли музыкасы тарихында күренекле урын тоткан бу әсәрне Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруында тыңлагыз. Солтан Габәши Татар профессиональ музыка мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән күренекле композитор, укытучы, башкаручы. Солтан Хәсән улы Габәши 1891 нче елда Татарстанның Биектау районы Сулабаш авылында туа. Башлангыч белемне ул үзенең әтисе мәдрәсәсендә ала. Бала вакытында ук кубызда һәм гади гармунда уйнарга өйрәнә. Әтисе, улының музыкага сәләтен сизеп, рояль сатып ала һәм музыкаль белемле укытучы чакырып китертә. Солтан тырышып укый, әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда катнаша, әсәрләр иҗат итә. Гомуми белемне 92
Уфада реальный училищеда ала. Аннан Казан университе¬ тының юридик факультетына укырга керә, ләкин ике елдан армиягә алына. Казанда яшәгәндә Габәшинең иҗади эшчәнлеге киңәя. Ул фортепиано өчен «Вальс», «Пикник» дигән кечкенә пьесалар, татар драма труппасының «Таһир — Зөһрә», «Зөләйха» спек¬ такльләренә музыка яза. Мәктәптә музыка дәресләре бирә, ан¬ нан соң Казан музыка техникумында эшли: хор һәм музыка теориясе дәресләре алып бара. Болардан тыш, ул, татар һәм башкорт халык көйләрен җыеп, җыентыклар төзи. Габәши оештырган хор коллективлары бәйрәм концертларында, танта¬ налы җыелышларда чыгышлар ясый. Татар-башкорт музыкасы тарихында беренче романс — «Кәккүк»не язучы да ул. Солтан Габәши татар музыкасы буенча матбугатта да чыгышлар ясый. В. Виноградов, Г. Әлмөхәммәтовлар белән берлектә, «Сания» һәм «Эшче» исемле беренче татар опера¬ ларын иҗат итә. 1932 нче елдан ул Башкортстанда яши. Анда да халык иҗатын өйрәнүен дәвам итә, Башкортстан композиторлары берлеген оештыруга күп көч куя. Солтан Габәши 1942 нче елның 8 нче гыйнварында вафат була. ӨЙ АРТЫНДА ШОМЫРТЫМ Татар халык җыры Мансур Мозаффаров эшкәртүендә Өй артында шомыртым бар, Өй артында шомыртым бар, Яннарында бөрлегән шул, Чәчәкләр яннарында шул, Яннарында бөрлегән; Чәчәкләр яннарында; Бөрлегәндәй матур булып Без туганбыз илебезнең Чәчәк ата ил генәм. Иң матур таңнарында. Өй артында шомыртым бар, Яннарында чияләр шул, Яннарында чияләр; Чияләр дә, безгә карап: — Сез бәхетле! — дияләр. 93
Җырның ритмик сурәтенә игътибар итегез: Биремнәр. 1. Җырның үлчәмен билгеләгез. 2. Җырлаганда алган тыныгызны икешәр тактка төгәл җиткерегез. 3. Җырның тотрыклы авазларын табыгыз. Музыка тыңлау сибелә чәчәк Татар халык җыры Мансур Мозаффаров эшкәртүендә Җыр күптавышлы (катнаш) хор өчен эшкәртелгән. Төзе¬ леше ягыннан катлаулы көйләр төренә керә. Җырның беренче юлы салмак, аннары шул ук юлны кабатлау алымы белән тиз өлеш җырлана, кушымта исә тагын салмак темпта башкарыла. Аның турында композитор Җәүдәт Фәйзи болай ди: «Егер- 94
менче елларда ук ишетелә башлаган бу җыр чын мәгънәсендә чорыбызның классик үрнәге; «Салкын чишмә», «Һаваларда йолдыз» кебек җырларның бай традициясен дәвам иттергән җыр ул»*. Мансур Мозаффаров Мансур Мозаффаров — өлкән буын композиторларның берсе, ул Салих Сәйдәшевнең яшьтәше, якын дусты булган. Мансур Әхмәт улы Мозаффаров 1901 нче елның 6 нчы мартында Казанда туа. Бала чагыннан ук музыка белән мавыга, 10 яшендә мандолинада уйнарга өйрәнә. Ул 1919 нчы елда Казан музыка техникумының кларнет классына укырга керә. Аны тәмамлагач, укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә. Консерваторияне тәмамлап, Казанга кайткач, радиокомитетта музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли, әсәрләр иҗат итә. «Сайра, сандугач» (М. Садри шигыре), «Җи¬ ләк җыйганда» (М. Җәлил шигыре), «Туган ил», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Тын бакчада» (Ә. Ерикәй шигырьләре) җыр¬ лары халык арасында киң тарала. Мозаффаровның Ә. Ерикәй * Җ. Фәйзи. Халык җәүһәрләре.—Казан: Татар, кит. нәшр., 1971.— 202 б. 95
шигырьләренә язган «Яшь солдатлар без», «Кызыл мәкләр- күбәләкләр» һ. б. җырларын укучылар яратып башкаралар. М. Мозаффаров фортепиано, скрипка, хор, симфоник оркестр өчен дә әсәрләр язган. Габдулла Тукай, Мулланур Вахитовка багышланган симфоник поэмалары өчен композитор Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Аның «Галиябану» (Ә. Ерикәй либреттосы), «Зөлхәбирә» (Ә. Фәйзи либреттосы) опералары — чын мәгънәсендә татар милли музыкасы үрнәкләре. Композитор халык көйләрен җыюга, аларны эшкәртүгә дә күп көч куйган. Татар музыкасын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар¬ станның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. М. Мозаффаров 1945 нче елдан алып гомеренең соңгы кө¬ ненә кадәр (ул 1966 нчы елның 20 нче ноябрендә йөрәк авы¬ руыннан вафат була) Казан дәүләт консерваториясендә укыта. Җырлау күнегүе Александр Ключарёв музыкасы Сольфеджиолап һәм төрле иҗекләргә җырлагыз: Лә-лә- лә- лә- лә- лә, лә- лә- лә- лә- лә- лә! Композитор Александр Ключарёвның Гөлшат Зәйнашева шигыренә язган «Туган җирем — Татарстан» җыры кушым¬ тасының баш өлеше Татарстан радиосының чакыру сигналы булып яңгырый. ТАҢ АТКАНДА Сибгат Хәким шигыре Татар халык көе Таң-таң ата, Чулпан калка, Чулпан таңны уята; Сызлып таңнар аткан чакта Моңландыра, җырлата. Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре, Тирбәнеп, яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре. 96
Уяна кошлар тирәктә, Җәйге җил куя исеп, Кузгала җырлар йөрәктә, Шунда син искә төшеп. Уяна таңы илемнең, Кырларга сибелә нуры. Тиң булып безнең елларга Балкысын гомер юлы. Музыка тыңлау ФОРТЕПИАНО ҺӘМ ОРКЕСТР ӨЧЕН КОНЦЕРТ ФИНАЛЫ Рөстәм Яхин Концерт (латинча ярышам дигән мәгънәне белдерә) — аерым башкаручы һәм оркестр өчен язылган әсәр. Гадәттә ул өч кисәктән тора: беренчесе җитез, драматик үсеш белән бирелә, икенчесе — салмак, лирик характерда, өченче кисәге бәйрәмчә күңелле, дәртле рухта була. Аерым бер музыка уен коралында югары дәрәҗәдә уйнау осталыгына ия булган бер башкаручы — солист — оркестр белән ярыша-ярыша, үз уен коралының бөтен тасвирлау мөмкинлекләрен күрсәтергә омтыла. Композитор Р. Яхин финалда «Таң атканда», «Ишкәкче карт», «Галиябану» дигән татар халык көйләреннән файда¬ ланган. Рөстәм Яхин — Татарстан Республикасының Дәүләт гим¬ ны авторы да. Татарстан радиосы һәр иртәдә үзенең тапшыруларын гимн аһәңнәре белән башлап җибәрә. 7 3-30 97
КАБАТЛАУ 1. Нәрсә ул лад? Аның нинди төрләрен беләсез? 2. Вариацияләр турында сөйләгез. 3. Бу композиторлар сезгә танышмы? Аларның нинди әсәрләрен беләсез? 98
Башваткычлар, табышмаклар, музыкаль мәсьәләләр 1. Шарлардагы хәрефләрне түбәндәге шакмакларга кирәкле тәртиптә күчерсәгез, бию исемнәрен укый алырсыз: 2. Шахмат тактасындагы фигураларны бер йөреш белән иң түбәндәге шакмакларга күчерегез. Фигуралар дөрес урнашса, алар янындагы хәрефләр күренекле татар композиторының фамилиясен тәшкил итәр: 3. Буш шакмакларга тиешле хәрефләрне куеп, нота исемнәрен укыгыз: 7* 99
4. Шакмакларга нинди музыка уен коралларының исемнәре язылган? Горизонталь буенча. 1. Белорус халкының күп кыллы музыка уен коралы. Кылларга ике таяк белән бәреп уйныйлар. 2. Рус халык музыка уен коралы. 3. Грузин халкының кыллы музыка уен коралы. 4. Берничә тишекле озынча көпшә сыман тынлы музыка уен коралы. 5. Сырлы-сырлы, сырлы ул — Безнең белән җырлый ул. Биетә дә җырлата, Күңелле ул, моңлы ул. Вертикаль буенча. 6. Украин халык музыка уен коралы.
ҖЫРЛАР ТУГАН ИЛ ТУРЫНДА ҖЫР Н. Исәнбәт шигыре Татар халык көе ДИМ БУЕ Татар халык җыры Andante I П| П ljIi j и Дим- дә ту-дым, Дим- дә үс-тем, җи- ләк җый-дым ту- гай- да. Әй ма- тур Дим бу- е, са-гын- дыр- ды бу ю- лы. 101
РУС-ФРАНЦУЗ СУГЫШЫ БӘЕТЕ Татар халык көе Allegretto ТӨЙМӘ Төй-мә, төй-мә, төй-мә, төй- мә, төй- мә бу- ла ун- си- гез; ка-ра без-нең Төй-мә, төй-мә, төй-мә, төй- мә, төй- мә- лә- ре бер ге- нә; ка-ра без-нең дус- иш- ләр- гә, бар да ма- тур, бер- ти- гез. дус- иш- ләр- гә, чәч- кә ат- кан гөл ге- нә. АЛАНДА Мари халык җыры Ал- тын би- шек тә йок- ла-гая дәрь- я ар- тын- да ко- яш. У- ян- ды ул нур-лар си-беп, без-гә бә- хет- ләр те-ләп. Чык-ты ко- яш а- лан- га, я- шел йом-шак чи-рәм-гә. Саф һа- ва- да сө- е- неп без-нең бе-лән уй-нар-га. 102
АК ПАРОХОД Чуваш халык җыры ОЛАТАЙ Allegretto Башкорт халык җыры Уй_ на, гар_ мун, уй_ на, ку^ рай, о_ ла^ тай_ ым би_ сен. IJ / м I? J ? «I1 1^ Әй о ла_ тай, әй_ дә куз_ гал, яшь^ ләр ке^ бек би_ е син. Әй әл_ лә_ рүк, әл лә_ рүк! яшь_ ләр ке_ бек би^ е син. ПОСМОТРИТЕ, КАК У НАС-TO В МАСТЕРСКОЙ Рус халык җыры Moderate По-смо-три-те, как у нас-то в мае-терской, там pa-бот-нич-ки тру-дят-сядень-день-ской Как нач- нут о- ни то- по- ри- ком ру- бить, мо- ло-точ-ком по гвоз-доч-кам ко-ло-тить. Вре-мя плот-нич-кам ра-бо-туш- ку кон- чать, и пой-дут о- ни в-при-ся-доч-ку пля-сать. Ай, лю-ли, ай, лю- ли, лю- ли, лю- ли, ай, лю-ли,лю-ли, лю-ли, лю- ли, люди! 103
БЫТБЫЛДЫК Белорус халык җыры Andante Ут- ром, толь- ко зорь -ка над зем- лей вста- ёт, звон- ко на дво- Припев: Пе- ту- шок, по- гром- че ре наш пе- ту- шок по- ёт. Ой! По- гром- че пой, раз- бу- ди ме- ня с за- рёй! САКУРА Япон халык җыры Ягымлы Чи я гачлары яз гы а_ яз ир_ тә_ дә ал_ су чә чәк
ЧЕБИЛӘРЕМ Т. Моталибов шигыре М. М азу нов тәрҗемәсе Г. Гусейнли музыкасы Allegretto чи- рәм дә сез гәп- лә ше- гез ти- рәм- дә сез. Әй ми-нем (солист) (хор) (солист) (хср) че- би- лә- рем, әй ми-нем че- би- лә- рем! Әй ми-нем ( солист ) ( хор ) ( солист ) йом- гак- ла -рым, ми- нем нә- ни е- лак- ла-рым. Чеп, чеп, чеп... 105
КӘККҮК Поляк халык җыры Allegretto, grazioso ± Ур-ман а-ла- нын-да кыз-лар җы-ел- ган-нар. Кәк-күк бе-лән Лә-лә-лә! О-ди-ри-ди, о-ди-ри-ди ди-на, о-ди-ри-ди ди-на, у-ха! Т. Гыйззәт шигыре Andante ӘДРӘН ДИҢГЕЗ С. Сэйдэшев музыкасы Әд-рән диң-гез, гү- зәл диң- гез, әй гү- зәл диң-гез. Күп яу-лар-ны күр-гән диң- гез, күр- гән ул диң-гез. Тау ба- ты- ры Ис-кән-дәр- гә, Ис- кән- дәр- җан дә-ва-сын бир-гән диң-гез, бир- гән ул диң- гез. Әй! 106
ӨИ АРТЫНДА ШОМЫРТЫМ Татар халык җыры ТАҢ АТКАНДА Татар халык җыры Adagio
ЭЧТӘЛЕК БЕРЕНЧЕ ЧИРЕК Туган халкым моңнары 4 Туган ил турында җыр. Татар халык көе. Н. Исәнбәт шигыре 5 Кабатлау. Нота һәм паузаларның сузынкылыклары 6 Музыка тыңлау. Баламишкин. Татар халык көе 6 Фәйзулла Туишев 7 Җырлау күнегүләре 9 Көз (җырлау күнегүе). Ә. Ерикәй сүзләре 10 Дим буе. Татар халык җыры 10 Фермата. Лига 11 Музыка тыңлау. Кәләү Гайшә. Татар халык көе 12 Бәетләр 13 Рус-француз сугышы бәете. Татар халык көе 14 Кабатлау. Тон, ярты тон һәм альтерация билгеләре 15 Музыка тыңлау. Сак-сок бәете 15 Такмаклап бию (җырлау күнегүе) 17 Төймә. Татар халык уен җыры 17 Нокталы ноталар 18 Гөлсем Сөләйманова 19 Музыка тыңлау. Бала уйнатканда. Татар халык җыры 20 Бөдрә тал. Татар халык җыры 21 Кабатлау 21 ИКЕНЧЕ ЧИРЕК Идел буе халыклары музыкасы 24 Марий Эл көе (җырлау күнегүе). Мари халык көе 25 Аланда. Мари халык җыры 25 Ике чирекле үлчәм 26 Музыка тыңлау. Мари халык көенә вариацияләр. В. Данилов . . 26 Ике чирекле үлчәм (дәвамы) 27 Җырлау күнегүе. Удмурт халык көе 28 108
Ике тавышка җырлау 28 Ике тавышка җырлау өчен күнегүләр 29 Тараканнар кар көри. Татар халык җыры, Л. Шиһабетдинова эшлә¬ нешендә 29 Музыка тыңлау. Чипчирганда уйнау өчен көй. Н. Шабалин музыкасы 30 Өч чирекле үлчәм 31 Ике тавышка җырлау өчен күнегүләр 32 Җырлау күнегүе. Мордва халык көе 32 Биектә, зәңгәр күктә... Мордва халык җыры, Н. Бакиева тәрҗемәсе, В. Вулькин эшкәртүендә 33 Музыка тыңлау. Сонатина. И. Соколова музыкасы 33 Ак пароход. Чуваш халык җыры 34 Дүрт чирекле үлчәм 35 Музыка тыңлау. Ике тавышлы көй. А. Луппов музыкасы 35 Анатолий Луппов 36 Олатай. Башкорт халык җыры 37 Музыка тыңлау. Башкорт көйләренә бишенче сюита. А. К. Клю- чарёв музыкасы 38 Динамик төсмерләр 39 Күңелле музыка (җырлау күнегүе). Б. Рәхмәт сүзләре 40 Посмотрите, как у нас-то в мастерской. Рус халык җыры 40 Алмашынучан үлчәм 41 Музыка тыңлау. Идел буе халыклары көйләренә сюита. А. Ключарёв музыкасы 41 Александр Ключарёв 42 Кабатлау 43 ӨЧЕНЧЕ ЧИРЕК Музыка теле — ул дуслык теле 46 Украин, белорус һәм молдаван халыклары музыкасы 47 Җырлау күнегүе. Украин халык җырыннан 49 Бытбылдык. Белорус халык җыры 50 Музыка тыңлау. Гопак. Украин халык биюе 51 Лявониха. Белорус халык биюе 52 Молдовеняска. Молдаван халык биюе 53 Кабатлау. Тотрыклы һәм тотрыксыз авазлар 54 Балтыйк буе халыклары музыкасы 54 Тәрәч балык җәтмәдә (җырлау күнегүе). Эстон халык җырыннан . . 56 Җырлау кагыйдәләре 56 Кояш уянганда. Литва халык җыры 56 Петушок. Латыш халык җыры 57 е 109
Музыка тыңлау. Джигунас. Литва халкының ирләр биюе .... 58 Лад. Лад баскычлары * 59 Кавказ халыклары музыкасы 59 Чебиләрем. Г. Гусейнли музыкасы. Т. Моталибов шигыре, М. Мазунов тәрҗемәсе 63 Музыка тыңлау. Лезгинка. Кавказ халыклары биюе 65 Газахи. Әрмән халык биюе 66 Мажор һәм минор ладлары 67 Урта Азия халыклары музыкасы 68 Чабыш атта. Кыргыз халык җыры 70 Күбәләк. Төрекмән халык җыры 71 Музыка тыңлау. Кувшин тоткан яшь кыз. Таҗик халык биюе. . 72 Кабатлау 73 ДҮРТЕНЧЕ ЧИРЕК Халык музыкасы — илһам чишмәсе 76 Кара туфрак, туган җир. Рус халык җыры, С. Хәким тәрҗемәсе .... 77 Музыка тыңлау. Рус көенә вариацияләр. Л. Бетховен 78 Людвиг ван Бетховен 79 Арагон хотасы. М. Глинка 80 Михаил Глинка 83 Шоколад (җырлау күнегүе). Француз халык көе 84 Музыка тыңлау. Француз халык көенә вариацияләр. В. Мо¬ царт 84 Вольфганг Амадей Моцарт 85 Сакура. Япон халык җыры 86 Музыка тыңлау. Япон халык көенә вариацияләр. Д. Кабалев¬ ский 87 Алмашынучан лад 87 Кәккүк. Поляк халык җыры 88 Музыка тыңлау. Бишенче мазурка. Ф. Шопен 89 Фридерик Шопен 90 Әдрән диңгез. С. Сәйдәшев музыкасы, Т. Гыйззәт шигыре 91 Музыка тыңлау. Кәккүк. С. Габәши музыкасы, Ә. Ерикәй ши¬ гыре 92 Солтан Габәши 92 Өй артында шомыртым. Татар халык җыры, М. Мозаффаров эшкәртүендә 93 Музыка тыңлау. Сибелә чәчәк. Татар халык җыры, М. Мо¬ заффаров эшкәртүендә 94 110
Мансур Мозаффаров 95 Җырлау күнегүе. А. Ключарёв музыкасы 96 Таң атканда. Татар халык көе, С. Хәким шигыре 96 Музыка тыңлау. Фортепиано һәм оркестр өчен концерт финалы. Р. Яхин 97 Кабатлау 98 Башваткычлар, табышмаклар, музыкаль мәсьәләләр 99 Җырлар 101 Туган ил турында җыр. Татар халык көе, Н. Исәнбәт шигыре . . . 101 Дим буе. Татар халык җыры 101 Рус-француз сугышы бәете. Татар халык көе 102 Төймә. Татар халык уен җыры 102 Аланда. Мари халык җыры 102 Ак пароход. Чуваш халык җыры 103 Олатай. Башкорт халык җыры 103 Посмотрите, как у нас-то в мастерской. Рус халык җыры 103 Бытбылдык. Белорус халык җыры 104 Петушок. Латыш халык җыры 104 Сакура. Япон халык җыры 104 Чебиләрем. Г. Гусейнли музыкасы, Т. Моталибов шигыре, М. Мазу- нов тәрҗемәсе 105 Кәккүк. Поляк халык җыры 106 Әдрән диңгез. С. Сәйдәшев музыкасы, Т. Гыйззәт шигыре 106 Өй артында шомыртым. Татар халык җыры 107 Таң атканда. Татар халык җыры. 107
Учебное издание Бакиева Наиля Валеевна Зиганьшина Магинур Файзулловна УРОКИ МУЗЫКИ Учебник для 4 класса четырёхлетней начальной татарской школы Казань. Издательство «Магариф». 2005 На татарском языке Уку-укыту басмасы Бакиева Найлз Валиевна Җиһаншина Маһинур Файзулловна МУЗЫКА ДӘРЕСЛӘРЕ Редакторы X. Г. Фэйзрахманова Бизәлеш редакторы Л. С. Золондинова Ноталарны Р. X. Хэсэншин язды. Техник редакторы һәм компьютерда биткә салучысы Л. И. Матвеева Корректоры Г. Г. Мөхэммэтҗанова Рәсемнәрне компьютерда эшкәртүчесе Э. Ф. Нурмөхэммэтова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 26.01.2006. Форматы 70x90716- Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Шартлы басма табагы 8,19 + форз. 0,29. Нәшер-хисап табагы 6,20 + форз. 0,49. Тиражы 17 000 д. Заказ 3-30. «Мәгариф» нәшрияты. 420111. Казан, Бауман урамы, 19. Тел./факс (843) 292-57-48. http: //magarif.kazan.ru E-mail: magarif@mail.ru «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» ААҖ. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.