Текст
                    SOiSs!
С. ЗЛОБИН
САЛАВАТ ЮЛАЕВ


МӘКТӘП КИТАПХАНӘСЕ С ЗЛОБИН САЛАВАТ ЮЛАЕВ Тарихи роман ИКЕНЧЕ БАСМА ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ КАЗАН 1970
X. ГОБӘЙДУЛЛИН тәрҗемәсе Художнигы В. В. КАРАМЫШЕВ ПРОЛОГ 7-6-3 Урал тавының ике сырты арасындагы кылганлы киң үзәндә миллионнарча чикерткәләр черелди. Кояш инде баеган, тау түбәләрендә шәфәкънең соңгы нурлары уйный. Себер юлы, Шайтан-Күдәй йортының1 старшинасы Юлай нәкъ менә шул чакны уллары һәм кардәш-ыру- лары арасына утырып үзенең яшьлеге турында сөйләргә җыенды. Ул тамагын кырды, чал кергән сакалын сый¬ пап алды. Алдындагы кымыз белән мөлдерәмә тулы киң агач тустаганына күз төшерде, ләкин аңа сузылмады: күзләрен күтәреп, Уралның ерактан зәңгәрләнеп күрен¬ гән киртләч ташларын, туганнарының һәм хезмәтчеләре¬ нең эңгер-меңгердә инде танымаслык була барган йөзлә¬ рен куе йөнтәс кашлары астыннан өнсез караш белән күзәтеп чыкканнан соң, тирән итеп сулап куйды... Барысы да көтәләр иде. Сакаллары билләренә җит¬ кән карт туганнары мендәрләр өстенә тезелеп, түгәрәк¬ ләнеп утырганнар, уллары һәм туганнарының уллары — күзләре очкынланып торган җилкенчәкләр дә яшьләргә хас булмаган бер тынлыкта калып көтәләр, чөнки бары¬ сы да хикәянең сугышлар турында, Юлай үзе катнаш¬ кан сугышлар турында буласын беләләр иде; Юлай тир¬ мәсе янына җыелган ярлы яшьләр, сәләмә киемле кө¬ түчеләр, аның ерак кардәшләре һәм хезмәтчеләре иң 181-70 М 1 йорт, юл — административ берәмлек исеме, хәзерге район, округ кебек. 3
бай кеше һәм кабилә башлыгы булган старшинага ихти¬ рам йөзеннән тынып калганнар иде. Старшина тагын бер тапкыр тамак кырып тирән су¬ лаганнан соң сүзен башлады: «Ул заманнан бирле утыз җәйләү узды. Кешеләр нәкъ утыз тапкыр кышлакларны калдырып далага чык¬ тылар. Мин ул чакта менә шундый егет идем әле,— старшина шунда ук утырган уртанчы улына күрсәтте.— Каным кайный, күбекләнә, Иньяр елгасы суларыдай җәһәт ага иде. Ул чакта зур сугыш бара иде. Башкортлар урыс¬ ларны тыңларга теләмәделәр һәм Кара Сакалны үзлә¬ ренең ханы итеп сайладылар, ләкин бу сугышта иң зур башлык хан түгел иде. Сугышны башлаган кешене мин яхшы беләм. Ул старшина Алан Җигәнгол булды. Укымышлы, коръан- ны да әйбәт белә торган кеше иде ул. Сабан туе бәй¬ рәмендә әтиемә кунаклар җыелды, алар, нәкъ менә бү¬ генгедәй, киезләр һәм мендәрләр өстенә тезелешеп уты¬ рыштылар. Кич иде инде. Сүз батырларның каферләргә 1 һәм кайсакларга* 2 каршы алып барган сугышлары ту¬ рында булды; ерак җирләрдән килгән кунагыбыз Сол¬ тангәрәй барысыннан да кызыграк сөйләде, аны әтием тирмәсенә иске танышыбыз Алан Җигәнгол алып килгән иде. Шул ук көнне Солтангәрәй Шәгали Шакманның баһадир җәясен тартты. Кунак сөйләп бетергәч, барысы да берәр йотым кымыз эчеп алдылар, чөнки аның сүзләреннән, чын сугыштан соңгы кебек, тамаклар кипкән иде. Шул чакны аның дусты Алан Җигәнгол сөйләүчегә: — Солтангәрәй,— диде,— син батыр. Син каферләр белән бер генә тапкыр сугышмадың. Алар синең боры¬ ныңны, сул колагыңны һәм уң кулыңның чәнчә барма¬ гын кисеп алдылар, ләкин алар синең батырлыгыңны ала алмадылар. Матурлык ай белән хатын-кызга кирәк, кояш белән ир кешегә кызулык һәм көч кирәк. Солтан¬ гәрәй! Синең каның кояш уты кебек үк кызу, син Шәгали Шакманның җәясен тарттың. Син безнең ханыбыз бул. Без сине ефәк киемнәргә киендерербез!.. 'Каферләр — христианнар, биредә — руслар мәгънәсендә, 2 Кайсаклар — кыргызлар. Барысы да көлеп җибәрделәр, чөнки барысы да исе¬ рекләр, шат күңеллеләр һәм Солтангәрәй сөйләгәндә озак вакыт тын торудан ялыкканнар иде. Мин көләргә кыймадым. Өлкәннәр янында көләргә идем әле. Мин кунакларның кулларына комганнан җылы су коеп, ә кече энем минем арттан чигүле сөлге күтәреп йөри иде. Борынсыз ханыбыз булыр дигән уй, башкаларга көлке булган кебек, безгә дә көлке иде, ләкин без тыелдык; мин су алырга чыккач, энем дә тирмә артына йөгереп чыкты һәм без чыклы үләндә ауный-ауный туйганчы көлдек. Кыш үтте. Тагын җәйләүгә чыгар вакыт җитте, һәм менә далада, Кара Сакал батыр, пәһлеван сугышчы һәм галим пәйда булган, ул башкортларны каферләр влас¬ теннан коткарырга вәгъдә итә икән, дигән хәбәр бер тирмәдән икенчесенә күчеп йөри башлады. Ул үзе Кубаньнан икән, анда аның агасы Гәрәй хан идарә итә икән, ул хан башкортларга ярдәмгә үзенең гаскәрен алып киләчәк икән, дип сөйләделәр. Халык иреккә чыгарга теләде, әле күптән түгел беткән сугыш әрнүе күңелләрдән һаман китмәгән булуга да һәм бик күпләрнең җәрәхәтләре төзәлеп җитмәүгә дә карамастан, башкортларның тамырларында кан урынына гүя кайнар тимер ага башлады. Ай-Һай! Куркыныч иде ул чакларда! Туган туганына ышана алмады. Урыс түрәсе Сайман һәртөрле җәза һәм газаплаулар белән башкортларның котын алып бетергән иде инде, һәм алар куркудан бер-берсен чагалар иде! Алай гынамы: әби патшага турылыклы тарханнар, фәлән батыр әби патшага каршы фетнә күтәрергә, баш¬ корт җирләрен көчләп тартып алырга тели, дип урыс түрәсенә донос язалар иде. Шуннан соң урыс солдатлары килеп, әлеге кешене шәһәргә зинданга алып китәләр иде. Элекке сугыш вакытында фетнәчеләр тарафыннан бик күп байлыклары тартып алынган тарханнар хәзер алар- ны кире кайтаруны таләп иттеләр, урыс түрәсе дә аларны яклады. Гади башкорт тәмам иза чикте. Бу вакыт Уфада түрә булып бик хәйләкәр кеше — Кирилов утыра иде. Ул: «Фетнә турында хәбәр иткән башкортны тархан ясыйм»,— дигән. Менә шул чакны бар¬ лык явыз кешеләр тарханлык грамотасы алу, әби пат- 4 5
шага ясак түләмәү һәм үз туганнарын — башкортларны ук — һичбер куркусыз-нисез талау өчен хак та, нахак та доиослар яза башлыйлар. Ул түрә моның белән генә чикләнмәде: элекке баш күтәрүләр өчен җәза итеп әби патша файдасына атлар җыярга солдатлар җибәрде, ул атларны «штраф атлары» дип атадылар. Башкортларны әнә шулай бөлдерделәр. Менә шунда: — Кара Сакал батыр атларны каферләргә бирмәскә куша, урысларга җирне бирмәскә куша икән; — Кара Сакал батырның дусы Сәет түрәләрдән кач- кан кешеләрнең барысын да үзенә кабул итә икән; — Кара Сакал батырның дусы старшина Алдар, баш күтәргән өчен зур салым җыярга, дип язылган генерал грамотасын аяк астына салып таптаган һәм түрәләргә салым түләмәскә өндәгән,— кебек сүзләр таралды. Көзгә таба җәйләүдән кайттык. Әтиемә тирә-яктагы танылган байлар кунакка ешрак килә башладылар. Без¬ не, яшьләрне, өйдән чыгарып җибәрәләр дә үзләре яшер¬ тен генә серләшә торган булдылар, ә без, бүреләр кебек, кан исен сизеп, картларга ләм-мим әйтмәстән, хәнҗәр¬ ләребезне кайрарга, уклар хәзерләргә керештек... Үзебезнең егетлегебезне беренче тапкыр безгә кыш көне күрсәтергә туры килде. Кич белән әтием мине үз янына чакырды да: =—- Кара табын старшинасы Ишембәт Алдар өстеннән түрәләргә донос язган. Улы аны шәһәргә илтә киткән; шуны бүген төнлә куып җитеп кәгазен тартып алырга кирәк,— диде. Мин әтине тыңлап та бетермәдем, ул сөйләп тукта¬ ганда, ат өстендә идем инде. Ике иптәшем белән тау¬ лардан тауларга, кыялардан кыяларга чаптым. Ат тояк¬ лары астыннан ташлар тәгәрәде, әмма аларның тар¬ лавыклар төбенә төшеп җиткәне безгә ишетелми иде. Каршы очраган агачларның ботаклары битләребезне камчылады, кызу агымлы булганлыктан, кыш көннәрен¬ дә дә туңмый торган җитез елгачыкларны без ерып түгел, ә очып кына үттек. Ай безнең арттан тирләп-пешеп һәм телен салындырып чапты, җил, аксак алаша кебек, әллә кайда артта калды. Төн азагында ай яктысы безгә бер атлыны күрсәтте. Без аңа туктарга кушып кычкыр¬ мадык, ә артыннан өч ук җибәрдек. Ул иярдән егылып төште, куркынган аты дулап алга чапты. Үлгән хыя- илченең бүреге эченнән без теге допоены табып алдык, һәм яктырып беткәнче өчебез дә өйләребезгә кайтып җылы урыннарыбызда йокыга аудык. Шушы вакыйгадан соң әтиемә килгән кунаклар, әң¬ гәмә куертканда, мине өйдән куып чыгармас булдылар. Мин Кубаньнан килгән Кара Сакал батырның карт- iap тарафыннан башкорт ханы итеп билгеләнүен бел¬ дем. Бервакыт мине әтием төнлә уятты да: — Миндә кунаклар бар: урыс поручигы белән сол¬ датлар. Мин алар өчен куй суйдым. Алар тыгынганчы, син Сөендек-Балтайга чап, хан шунда кунакта. Әйт аңа, сине урыс офицеры белән кырык солдат эзли, диген. Мин очтым, беренче тапкырдагыдан да җәһәтрәк оч¬ тым. Бу юлы җил каршы иде, минеке кебек үк атым¬ ның да сулышы каба иде. Далада, безнең йортыбыз чигендә, елкы көтүе күреп, мин атымны туктаттым. Ул шунда ук егылып җан бирде. Мин көтүдәй бер яшь ай¬ гыр тотып алдым. Чит кеше икәнлегемне сизеп, ул мине чак тибеп үтермәде. Яныма балта тотып карт көтүче йөгереп килде. Ул мине ат карагы дип уйлаган икән. Мин аңа: — Ашыгырга кирәк, урыслар ханны эзли,— диюгә, ул балтасын ташлады һәм аның кулында юашланып калган айгырны иярләп миңа бирде. Миң алга чаптым. Бер борылышта айгырның тояклары астына ялкау бер бүре эләкте. Ул, көчек кебек, чинап җибәрде дә сырты сынган килеш юлда ятып калды. Шулай да ул айгырым¬ ның корсагыннан бер кисәк итен умырып алырга өл¬ герде. Кояшның беренче нурлары сирпелгәндә, мин Сөен- дек-Балтай йорты янында идем инде. Өйдә йоклыйлар иде әле. Хуҗаны уяттым. Ул мине өенә алып керде, хан¬ ны төрткәләп уятты, һәм мин колагы киселгән, чәнчә бармагы өзелгән, борынсыз кешене күрдем. Бу Башкорт- станның ханы Кара Сакал иде. Мин шунда ук аның әтием тирмәсенә Алан Җигәнгол алып килгән Солтангә¬ рәй икәнен таныдым. Хан да мине таныды һәм: —< Әтиеңә бик зур рәхмәт әйт. Ә хәзергә, әйдә, утыр, бишбармак ашап, көч җыеп кит,—диде. Атымны күргәч, ул башын чайкады, ә корсагындагы җәрәхәтнең нидән икәнен белгәч, хан көлеп үк җибәрде. 6 7
м Җитез егет икән син, Юлай,— диде ул,— Мин ат өстендә күп чаптым, ләкин бер дә бүре таптатканым юк әле! Без ашап кына бетергән идек, өйгә көтүче йөгереп керде һәм юл буйлап солдатлар килүен хәбәр итте. • Атлар лапасына чыгышлый борынсыз батыр шаяртып алды: — Безнең калдыкны бир үзләренә,— диде ул,— әйдә тыгынсыннар, син аларга әйт, хан сый калдырды үзе¬ гезгә, диген. Без, ишек алдына чыгып, арт як капка аша юлга кузгалдык. Солдатлар һәр җирдә иснәнәләр, ханны эзлиләр иде. Ләкин аңа алла ярдәм итте. Ханнан калган, әле суынып та җитмәгән бишбармакны солдатлар шулай күп тап¬ кырлар ашадылар. Әллә ничә тапкыр аның аргамагы¬ ның җылы тизәген иснәделәр. Таулардан йөгергән беренче кар суларына ияреп үзән¬ нәргә җылы җил агылды, ул баш күтәрүчеләрнең яшел байрагын киң итеп җәеп җибәрде. Беренче язгы күкрәүләргә кушылып, җылкы көтү¬ ләрен өркеп чабарга мәҗбүр иткән ату тавышлары яңгырады. Яңгырның беренче тамчылары белән бергә урыслар¬ ның беренче тамчы каннары тамды, кояшның беренче кызу нурлары астында корал корычы кызурак ялтырый башлады. Әтием өенә Зианчур батыр килде. Әби патша Орь елгасында таш шәһәр салырга җыена иде. Ул егетләрне шунда барырга чакырды. Үлән әле чыкмаган, урыны- урыны белән кар да китеп бетмәгән иде, сөнге башына беркетелгән яшел байрак далалар яшелләнер чакның беренче хәбәрчесе булды. Без өч көн тоташтан далалардан тауларга, таулар¬ дан далаларга чаптык. Дүртенче көнне безнең ботла¬ рыбыз авырта, арт саннарыбыз кычыта башлады, лә¬ кин иярдән төшәр вакыт түгел иде. Урал тавы янындагы зур үзәндә без эссе җәйне очраттык. Биредә кар юк иде инде. Үзәннән, учаклар төтененә кушылып, кешеләрнең тән пары күтәрелә. Би¬ регә һәр яктан җитез егетләр килә иде. Хан тирмәсе үзәннең аргы башында, ак кыя буенда урнашкан иде. Тирмә янына атлар бәйләнгән. Аттан төшкән кешеләр шунда ук кайнаша. Берәүләр ашы- гып-кабаланып каядыр китәләр, икенче берәүләр төрле йортлардан, төрле юллардан киләләр иде. Үзән Башкортстанның йөрәгенә әйләнде. Без үзәнгә килгән көнне кичкә таба, ахшам намазы алдыннан, хан халык янына чыкты. Аның киң йөзен кара сакал әйләндереп алган, борыны кыеклап чабып өзел¬ гән һәм сул колагы бөтенләй юк, шулай да ул бөек һәм дәһшәтле иде. Ул тун өстеннән ак төстәге күн җилән кигән, башында — яшел түбәле төлке бүрек; аягында— ак итек. — Башкортлар! — диде ул,—Сез этләр түгел. Ка- ферләр сезне эт кебек тоталар. Алар сезнең җирләре¬ гезне тартып алалар, урманнарыгызны кисәләр. Сез бер¬ гә җыелырга, үз эшегезне уртага салып сөйләшергә теләр идегез, ләкин базмыйсыз, чөнки түрәләр фетнә чыгудан куркалар. Сезнең арагызда тимерчегә яшәргә ярамый, чөнки әби патша тимерче уклар ясар дип курка; сезгә күршеләрегезнең берсе белән дә: ни татарлар, ни чувашлар белән дә сәүдә итешергә кушмыйлар, чөнки каферләр фетнә йогышы таралудан куркалар. Сезгә башка халыклар белән туганлашу тыела, чөнки әби пат¬ шаның этләре башка халыклар да берләшеп үз ирек¬ ләре өчен сугыша башламасыннар, дип курка. Әби патша яңа крепость төзергә кушты. Биредә сез йөзләрчә егетләр җыелдыгыз. Тыңлагыз! Картларыгыз мине хан итеп сайладылар,— каферләргә каршы минем белән бергә барырга телисезме? Әби патша хәзер төрек сол¬ танына каршы сугыша, безнең өскә зур гаскәр җибәрә алмаячак. Халык тау-таш җимерелгәндәгедәй бер тавыш белән кычкырып җибәрде. Атлар куркудан чыелдашып алды¬ лар. Таулар сугышчыларга һәм малларга гүелдәп җавап кайтарды. Хан туктарга ишарә ясады. •— Сез монда йөзләрчә кеше,— диде хан.— Минем атамның Кубаньда меңнәрчә һәм ун меңнәрчә сугыш¬ чылары бар. Мин Җунгир ханының туганы, аның да меңнәрчә сугышчысы бар. Каракалпаклар минем теләк¬ тәшләрем, аларның сугышчылары меңнәрчә. Кайсаклар- ның Җанбик батыры минем дусым, аның меңләгән гас¬ кәре бар. Нугай кабиләсендә, Алтын Турка елгасы бу¬ енда Чугакай тавы итәгендә сиксән мең гаскәр тора. Алар җәйге юл төшкәнне көтәләр, алар безгә ярдәмгә 8 9
киләчәкләр. Күктә алла — ул да безнең яклы! Яңа кре¬ постьны җимерик, солдатларын кырып ташлыйк! Тагын бар кеше кычкырып җибәрде. Хан бераз тын торды, сакалын сыйпап алды һәм: — Кемнең мылтыгы бар, югары күтәрегез! — диде. Сугышчылар мылтыкларын күтәрделәр. Тирән тын¬ лык урнашты. Хан уң кулы белән санап чыкты, аның чәнчә бармагы юклыгы бар кешегә дә ап-ачык күренеп торды. Мылтыклы кешеләр горур да, канәгать тә иде. Хан санап бетерде дә бар кеше ишетерлек итеп әйтте: — Иөз илле мылтык. Ул уйга калды. Башкалар җәя һәм уклар, сөнге, балта, чукмар, чалгы, сәнәк, хәнҗәр белән коралланганнар һәм өстә¬ венә һәр кешедә кыюлык бар иде. — Калканнарыгыз үтерелгән солдатларның һәм әби патшага сатылган тархан этләренең мылтыгын кулга төшерергә тиешсез. Хан шул сүзләрне әйтте дә тирмәсенә кереп китте. Шул ук төнне Зианчур мылтыклары һәм еракка ата торган ышанычлы җәяләре булганнарның барысын да җыйды. Мондыйлар биш йөз кеше булып чыкты. Мин дә алар арасында идем — минем әйбәт җәям бар иде. — Бүген,— диде Зианчур,— боз кузгалачак. Солдат¬ лар «ышанычлы» тарханнарга ярдәмгә килә алмаячак¬ лар. Без бүген үк төнлә белән хыянәтчеләргә һөҗүм итәрбез. Җиде йөз кеше Булар старшина белән безнең өстебезгә килә. Яшел тау буенда без аларны тарлавык¬ ка алдап кертербез дә шунда юк итәрбез. Без киттек. Мылтыклыларның яртысы аерылды һәм аларга иллеләп җәялеләр кушылды. Алар алдан кит¬ теләр, һәм бераздан Яшел тау артында без мылтык та¬ вышлары ишеттек. Безнекеләр тар тарлавыкка омтыл¬ дылар, ә Буларның этләре алар артыннан ташланды. Булар тарлавыкка кергәч, без кире чыгар юлны бүлдек, ә алга киткән кешеләребез керү юлында ныклап урнаш¬ тылар. Зианчур исә бер йөз сугышчы белән күрше кыяларга урнашты, һәр таш артыннан котырган тархан дуңгыз¬ ларының башына үлем яуды. Аларның ике йөзләп кешесе тарлавыкта ятып калды. Без үзебез урнашкан үзәнгә иярле атлардан торган зу[) бер көтү куып алып кайттык, бик күп икмәк һәм егер¬ ме мылтык кулга төшердек. Зианчур безнең күбебезне авылларга гаскәр җыярга җибәрде, һәр көнне йөзләрчә яңа кеше килә иде. һәм менә шул чак: «Башкортстан өчен! Хан өчен!» дигән өндәмә таралды. Мин үзем җыйган йөз сугышчы белән кайтып кил¬ гәндә, безне җирән биягә атланган бер татар куып җитте. Бия шунда ук, егылып, колынлады да үлде. Та¬ тар безгә каферләр түрәсе князь Урусовның, ташу ва¬ кыты булуга карамастан, Сакмар елгасын кичеп чыгуы, Сакмарга һәм яңа крепостька таба баруы турында сөй¬ ләде. Без бу хәбәрне Кара Сакалга җиткергәч, ул ярты тәүлек буена Алан Җигәнгол һәм Зианчур белән ки¬ ңәште. Аннары тирмәләрне җыярга һәм юлга чыгарга боерды. Елгалар котырынып ага, җәелгәннән-җәелә; һәрбер инеш зур елгага, һәрбер иңкүлек ташкынга әверелгән вакыт иде бу. Аяк асты пычрак, тайгак, чыпылдавык булганлыктан, атлар бик тиз арыйлар иде. Үлән әле аз булып, арыган атларны ашатырга һич¬ нәрсә юк иде. Яшел кием кияргә өлгермәгән агачлар белән куак¬ лар безне шымчылар күзеннән дә, дошман пуляларын¬ нан да яшереп кала алмыйлар иде. Без алга бардык. Җил йөзләребезне яңгыр белән камчылады һәм күз¬ ләребезне яшьләтте. Без бардык та бардык. Безнең җиңүләребез турында ерактан ук ишетәләр иде, чөнки батыр сугышчыларның даны турындагы хә¬ бәр уктан да, яшеннән дә җитезрәк йөри һәм бик күп ке¬ шеләр йорт-җирләрен калдырып, безгә килеп кушыла¬ лар иде. Каферләрнең этләре — сатлык җан тарханнар — безгә каршы тору өчен бергә җыелалар, ә намуслы сугышчылар безгә үзләренең байлыкларын, кыюлыкларын һәм көч¬ ләрен алып киләләр иде. Хан, яу өстендә җилфердәгән яшел байрак астында, алдыбыздан барды. Арттан ялкау сарыкларның зур-зур көтүләре агылды. 11 10
ЁОлда аларның майлары сызды, алар РрыРайЛЫкТйй кызганыч тавыш белән кычкырдылар. Күп кенә сарыклар юлда ук бәрәнләделәр, без аларның бер өлешен шунда ук суеп ашый бардык, бер өлешен бүреләргә азык итеп калдыра килдек — бәрәннәр белән кайнашып торыр ва¬ кыт түгел иде бит. Бик күп йортлар, без барып җитмәс борын ук, безнең байрагыбызны күтәрделәр һәм, корал алып, таулар арасына күчтеләр. Алар да, безнең кебек үк, үзләренең «ышанычлы» байлары белән исәп-хисапны өзәләр иде. Без Кубаньнан ярдәм көттек. Булышка килүче сик¬ сән мең сугышчы безнең кыюлыгыбызны үстерде һәм, әле килеп җитмәс борын ук, көчебезне уннарча кат арт¬ тырды. Әби патша безнең фетнәдән куркуга төште. Ул түрәләренә: —■ Башкортларга кем дә кем йомшаклык күрсәтсә, яки җиңелсә, башсыз каласын белсен дә торсын,— дигән. Патша солдатлары, авылларыбызга бәреп кереп, бе¬ рәрсен тота калсалар, түрәләр боерыгы буенча аны үтерәләр, ә авылны яндыралар иде. Без дә аларга пәйгамбәр галәйһессәлам кушканча җавап бирә идек: солдатларын тотсак, тиресен туныйбыз, я башкача газаплый торган идек. Без аларны тереләй дә яндырдык, астык та, башларын да кистек, тере көе сөякләрен сындырдык, колакларын, борыннарын өзеп- өзеп алдык. Безнең җирләребезгә салынган заводларын яндыра идек. Анда эшләүче кешеләр без якын килә башлауга ка¬ чалар иде, ләкин безнең укларыбыз һәм пуляларыбыз аларны урманнарда да, тарлавыкларда да куып җитә иде. Вак крепостьлар безнең алда баш иде, аларның сол¬ датларын без кырып бетердек. Тиздән төрле яктан атчабарлар килде, алар безне әби патшаның ишле гаскәре камау турында хәбәр ки¬ терделәр. Шунда без туктаган далада ханның тирмәсе корыл¬ ды. Солтангәрәй үзенең түрәләре белән киез куыш эченә кереп китте. Сугышчылар өлкәннәрнең карарын көттеләр һәм үзара, менә хан Кубаньга атчабарлар җибәрер, андагы гаскәрне тизрәк килергә чакырыр, дип сөйләштеләр; кайберәүләр астыртын гына, хан — хыянәтче, безгә яр¬ дәмгә һичкем килмәячәк, дип тә пышылдаштылар. Моны шактый кеше сөйләгән икән, ләкин мин ишет¬ мәгән идем. Беренче ишетүемә кулыма мылтык алдым да шул сүзне әйтүчене атып үтердем. Бу әниемнең агасының улы иде. Ул башы ярылып ауды. Мин: — Хаин! Елан! — дип үлекнең йөзенә төкердем. Янымда торган дустым миңа: —. Әйдә, Юлай! Син туганыңны үтердең, аның ата¬ сы сине үтерәчәк. Әле соң түгел, ханнан үзеңне якла¬ вын сора,— дип киңәш бирде. Без, мин һәм әлеге дустым, хан тирмәсе янына бар¬ дык һәм аларның киңәшмәсе беткәнче шунда көтеп тор¬ дык. Хан, безне күрүгә йомышыбызны сорады, дустым минем җинаятемне сөйләп бирде. Хан кара сакалын сыйпап елмайды да миңа күз ташлады. — Син юкка минем эшемә тотынгансың: аны мин үтерергә тиеш идем. Инде бернишләр хәл юк. Язмыш синең туганыңны тартып алды, хәзердән башлап мин үзем синең туганың булырмын. Син һәрвакыт минем янымда бул,—диде. Шулай итеп мин Кара Сакал исеме белән аталган Солтангәрәй ханның туганы булып киттем. Хан киңәшмәсендә барлык башкортларны җыеп, каферләрне үзләренекеннән ким булмаган көч белән каршыларга карар бирелгән иде. Алан Җигәнгол һәм Зианчур, гаскәрне калдырып, сугышчылар җыярга кит¬ теләр. Каферләрнең якынлашуы турындагы хәбәрләр һәр көнне яңарып тордылар. Башта каферләр Сакмарга һәм Гөберле тауларына таба хәрәкәт иттеләр, ә аннары ки¬ нәт сулга борылдылар да Тамьян йортына җитү белән Тархангол янында тукталдылар. Без дә, ярдәм килгәнен көтеп, шуннан ерак түгел генә җирдә тукталдык. Бервакыт төнлә белән хан мине уятты. — Юлай,— диде ул,— нишләргә миңа? Син яшь, ләкин акылсыз түгел —■■ киңәш бир. Син минем туга¬ ным. Каферләр иртә белән безгә каршы һөҗүм баш¬ лаячаклар, ә ярдәм булмаячак: Алан Җигәнгол һәм Зианчур рус түрәләре кулына эләккәннәр. — Хан,— дидем мин,— ике кеше нәрсә ул? Кубань¬ нан безгә сиксән мең сугышчы килмимени соң? Җанбик батыр белән каракалпаклар безгә ярдәмгә килмәсмени? Хан пошынулы елмайды. 12 13
— Утыр,— диде ул миңа, ефәк мендәргә күрсәтеп,— Утыр һәм мине тыңла. Син туганым минем, Юлай,— диде хан,— шулай ук син минем шаһитым да. Моннан бер ел элек, син минем үзем кебек үк, минем хан була- сымнан көлдең.— Кара Сакал минем сискәнеп китүемне күрде дә елмаеп куйды.— Мин ачуланмыйм. Ул чакны мин үзем дә көлдем, сез дә энең белән әтиең тирмәсе артына чыгып көлдегез. Ничек инде ул — борынсыз хан! Алан Җигәнгол, мине куркытып, үз-үземне хан дип атарга мәҗбүр итте. Ул, төрек солтаны каферләргә каршы сугышырга акча бирергә вәгъдә итте, диде. Мин түгел, ә ул хан булды. Яшьлегем караңгы минем, берәү дә белми мине. Ә Алан Җигәнголны барысы да белә. «Гади башкорт ничек инде хан булсын? —диде ул миңа.— Аннары башкаларның да хан буласы килер». Мине исә һичкем белми иде. Мин затлылар нәселеннән түгел. Мин төрек илендә һәм Кубаньда булдым. Мин кайсакларга каршы сугыштым, алар мине Бохарага саттылар, мин анда кол булдым. Әйләнеп кайткач, ми¬ нем сөйләшүем туган телебездә сөйләшүгә охшамый башлады: мин чит ил кешесе кебек сөйләшә идем. Алан Җигәнгол миңа үз өендә урын бирде һәм мине көтүче итеп алды. Мин аның куйларын көттем һәм бик ярлы яшәдем. Хулсам миңа калымлык мал бирде, мин өйләндем. Шул калым бәрабәренә мин аның мәңгелек күндәм колына әверелдем. Аңа бурычлы буларак, мин аны тыңламаска базмадым. Алан Җигәнгол миңа үзем¬ не хан улы дип атарга кушты, һәм мин шулай аталдым. Мин халыкка боерыклар бирдем. Ә үземә Алан Җигән¬ гол баш булды. Ул мине үтерү белән куркыта иде, әгәр Зианчур һәм аның дуслары мине күзәтмәгән булсалар, мин моннан бер ел элек үк аны үтергән була идем, чөнки минем хан буласым килми иде. Инде миңа чиге¬ нер юл юк. Алан Җигәнгол каферләр кулына эләкте, хә¬ зер инде мин башкортлар ханы булып калдым. Баш¬ корт байлары шулай телиләр. Алар өчен халыкны кем алып барса да барыбер. Аларга Хива һәм Бохара сәү¬ дәгәрләре белән эш йөртү өчен ирек кирәк. Яңа кре¬ пость арзан товарлар юлын кисәчәк. Әби патша төрек¬ ләр белән сугышканда, без баш күтәрдек. Хәзер сугыш беткән. Урыс түрәләре, төрекләргә каршы сугышкан бөтен гаскәр хәзер безгә каршы килә, диләр. Алар бө¬ тен башкортларны кырып бетерү белән яныйлар. Мин күптән түгел бер карганың әле үлеп җитмәгән күсене чукыганын карап тордым. Күсе снскәнеп-сискә- неп селкенеп ала, ә карга тыныч бер ләззәт белән аның күзен чукый. Карга — әби патша ул, ә күсе — башкорт¬ лар. Урыслар безнең күзләребезне, бавырларыбызны чу¬ кып алачаклар! Мин элек бохар сәүдәгәренең колы идем, ә аннары үз киңәшчем Алан Җигәнгол колы бул¬ дым. Мин сугышчы була белсәм дә һәм ислам байрагы астында үләргә хәзер торсам да, беркайчан да хаким булмадым һәм була да белмәдем. Алан Җигәнгол югалды, гәрчә моннан бер ел элек мин аның үлемен теләсәм дә, хәзер аның югалуына сөенмим. Инде Газраил безнең халкыбыз өстенә үзе¬ нең кылычын күтәрде... Хан сөйләп бетергәч, үтерелгән туганымның каны ко¬ лакларым эчендә шелтәле ярсу белән шаулый башлады, мин калтыраган тавыш белән Кара Сакалдан сорадым: — Әйтче, Солтангәрәй, Кубаньдагы теләктәшләребез нишләде соң? — «Әтиемнең сугышчыларымы?» — дип җавап бирде хан,— аларны да, әтиемне уйлап чыгарган кебек үк, Алан Җигәнгол уйлап чыгарган иде. — Ә кайсаклар? — дип төпченүемне дәвам иттем мин. — Кайсаклар нәсел-нәсәпсез башкорттан баш тарт¬ тылар. Алар Кубаньга кадәр барып-күчеп йөриләр һәм барлык ханнарны беләләр... Алар көлделәр генә, әтием турындагы уйдырмага ышанмадылар. Ә каракалпаклар? Син бит аларны меңәрләп ди¬ дең?.. Каракалпаклар!!! — Минем тавышым калтырый, үтерелгән туганымның каны чигәләремдә дөп-дөп тибә иде, минем ханны үтерәсем килде. Кара Сакал көлеп җибәрде. — Малай,— диде ул.— Бер кара сакалдан меңәрлә¬ гән каракалпак ясап буламы? Нугай юлындагы Юмар¬ ты йортының хәерче көтүчесе Миңнеголга кем кул бир¬ сен?! Анда, Сылучык елгасында, аның әнисе бар. Әмма аның сугышчылары юк. Анда аның ир туганнары бар иде. Икесе дә үтерелгән. Анда аның хатыны бар. Тик гаскәргә нәрсә бирсен соң ул? Ә ярлы Миңнеголның балалары, хан балалары, сугышта кан коярга бик яшь¬ ләр әле. 14 15
Көтүче Миңнегол кол иде. Ул үзенең сәүдәгәр-хуҗасын үтерде һәм чүлләр аша качып кайтты: ул өенә кайтып җиткәнче күп тапкыр кояш чыкканны һәм кояш баеганны күрде, ул бик күп кешеләр очратты. Ул куйлар көтәр өчен өенә кайтты. Каферләр аның борынын кисеп алганнар. Кайсак- лар колаксыз калдырган, Хивадагы хуҗасы аның бар¬ магын кисеп алган, ә туган башкортлары намусын тар¬ тып алдылар. Алар аны үз халкын алдаучы иттеләр! —• Инде менә син барысын да беләсең, «хан» туга¬ ны. Әйт, энем, башкортларның хакименә нишләргә хә¬ зер?— дип сүзен тәмамлады Кара Сакал. Мин дәшмәдем. Йөрәгем нәфрәт белән тулды. Нәрсә әйтә алыр идем икән мин аңа? Мин пычагымның сабын кысып тоттым. — Сине җәзалап үтерәчәкләр, Миңнегол! — Мин моны әкрен генә әйттем, һәм тагын да әкренрәк итеп: — Бик күбәүләр сине алдакчы, диләр, каферләргә тотып бирергә кирәк, диләр. Алан Җигәнгол башы өчен биш йөз сум вәгъдә иттеләр. Синеке өчен күбрәк бирәчәк¬ ләр. Кач, хыянәтче җан! — Шулай дидем дә көтә баш¬ ладым. Әгәр ул шуңа риза булса, минем пычагым аның йөрәген айкап чыккан булыр иде. Кара Сакал уйга калып озак вакыт дәшми утырды. Менә ул аягына басты Һәм бер башка үсеп киткәндәй күренде. — Малай! — диде ул ачулы итеп.— Кем качарга тиеш? Мин — сугышчы, хатын-кыз түгел мин! Мин — хан! Кем мине сатар? Әтиемнең сугышчылары инде Уралга якынлашып киләләр. Сиксән мең алар! Баш¬ кортларның ике юлы гына миңа кушылмады, алар да безнеке булачак! Урыс түрәсе ялганлый: төрекләр белән сугыш бетмәгән, каферләр байрагындагы ике башлы гарип үзенең канатлары белән пәйгамбәрнең яшел бай¬ рагындагы ярым айны каплый алмас! Мин үз халкым¬ ны җиңүгә һәм данга алып барырмын!.. Моннан берничә минут кына элек мин Миңнегол колны үтерергә әзер идем, ә хәзер, ходай биргән булса, өч гомеремне дә бөек хан өчен кызганмас идем. Пыча¬ гым кулымнан төшеп китте. Алдымда бохар сәүдәгәре¬ нең колы түгел, ә мәһабәт баһадир басып тора иде. Каракош! — дидем мин.— Башкортларның ханы!., һәм мин аска карадым. Кара Сакал ирен чите белән генә елмайды. — Мин каракош, ә син минем энем. Ал пыча¬ гыңны. Ул җәясен алды. Бик озаклап сайлаганнан соң, кы¬ ныдай иң әйбәт укны алып тирмәдән чыкты да керешен соң чиккә кадәр тартып, Газраилнең беренче хәбәрчесен каферләр лагерена җибәрде. Ә мин кычкыра башладым: —’ Коралга! Коралга! Без сугыштык. Бу — урыслар белән беренче сугыш булды, алар чигенделәр. Шул төнне безгә башкортларның тагын өч йорты —■ Табын, Күбәләк һәм Катай йортлары — килеп кушылды. Алар хатыннары һәм балалары белән күчеп килделәр. Тагын ике йорттан — Кыргыз һәм Дуван йортларын¬ нан — атчабарлар килде. Ул йортларның халкы үзән¬ нәрдән су китү белән безгә кушыласын әйтергә куш¬ каннар. Көчебез үсте... Урыслар да йоклап ятмады. Төрекләр белән солых турында алар безгә ялганласалар да, әби патшаның су¬ гышчылары күп иде. Ул безгә каршы Җаектан һәм ерак¬ та, кояш баешында ага торган Днепрдан казаклар җи¬ бәрде, ул безгә каршы бик күп солдатлар һәм туплар җибәрде, тау үзәннәрендәге юллар су астыннан чыгарга өлгермәде, бөтен җирдә дә кар эреп бетмәде әле, ә җиңү безгә арты белән борылды. Каһәрлим дисә дә, рәхимлим дисә дә кодрәте киң алланың! Урыс командиры Языков безгә казаклар һәм солдат¬ лар белән һөҗүм итте, икенче бер командир Арсеньев аңа ярдәмгә килде, ә алла безне үз рәхименнән ташлады. Безгә чигенергә һәм ике йортның килеп җиткәнен көтәргә генә калды. Чабайкүл крепосте аша үтеп, Сви- бин йортына бара торган юл буйлап чигенергә кирәк иде. Ләкин әби патшаның этләре, хаин тарханнар, ул юлга урнашып өлгергәннәр иде инде. Хан минем белән киңәште. Без Үсән елгасы башлан¬ ган җирдәге урманда, таулар һәм ташлар күп булган урында яшеренергә карар иттек. Ләкин каферләр безгә елгалар үз ярларына кергәнне һәм язгы сулар тынган¬ ны көтәргә ирек бирмәделәр, аждаһа боҗрасы кебек итеп бик нык камап алдылар. Менә бер төркем куркак һәм хыянәтче бездән тархан этләре ягына чыгып китте, 17 16 2 В-598
алар башкаларны да үзләренә иярергә чакырдылар. Кара Сакал — алдакчы һәм ялган хан, дип кычкыр¬ дылар. Болар йөз кеше чамасы иде. Алар киткәч, хан, ба¬ шын салып, тирмәсендә озак утырды, аннары мине чакырды. — Арабызда татулык югын урыслар белмәскә тиеш,— диде ул.— Бер генә хыянәтче дә «ышанычлы- лар»га барып җитмәскә тиеш, берсе дә тере калмаска тиеш... Үзең белгәнчә эшлә! Мин ханны аңладым. Биш йөз кеше җыйдым, алар- ның ике йөзе мылтыклы иде. Атларга атландык та күп атларны харап итеп булса да, иң кыен юллардан үтеп, кояш баеганчы ук тегеләрнең алларына төштек һәм алар узачак үзәнгә кереп урнаштык. Без аларны элек старшина Булар гаскәрен тар-мар иткән кебек үк ит¬ тек, аерма шунда гына — боларның берсен дә тере калдырмадык, алар белән бергә булган унҗиде хатын- кызны һәм күп кенә балаларны да үтердек. Без яралы¬ ларны да кызганмадык. Хыянәтчеләрдән һичкем безнең арада татулык югын белә алмады. Боларның барысы турында ханга сөйләгәч, ул авыр сулап куйды. — Дөрес эшләмәдек без, Юлай!—диде ул.— Иртәгә безне мең кеше ташлап китәргә теләсә, аларны үтереп бетерергә мөмкинме соң? Карга тере күсене чукый, ә аның йоны арасында яшәгән борчалар куркып качалар! Шушы хәлдән соң беренче төндә үк безгә урыс түрә¬ ләре Арсеньев һәм Языков һөҗүм иттеләр. Без шундый ашыгыч качып киттек, хәтта тирмәләребезне дә калдыр¬ дык һәм Кызыл елга аръягына чак чыгып өлгердек. Турыбай исемле татар, Югары Күл крепостеннан чы¬ гып, мең казак белән безгә каршы килә. Каферләрнең 3УР түрәсе, князь Урусов, төш ягыннан Сакмардан килә иде. Хан сүзе дөрес булды. Беренче хыянәттән соң өч көн үтүгә, бездән тагын бик күп кеше качты, ләкин яз¬ мышлары беренчеләрнеке кебек булудан куркып, алар төнлә белән, һичкемгә сиздермәстән генә качтылар һәм каферләргә бирелделәр. һәм менә каферләрнең бөтен көчләре бергә кушыл¬ ган көн килеп җитте. Шайтан сеңелесе аҗдаһа боҗраны нык кысты. Хан сугышчылар белән сөйләште. Ул аларга болан диде: — Алла безгә җиңәргә ярдәм итәр. Кыю булыгыз. Инде каршы тора алмаслык хәлгә җитсәк, Җаек аръ¬ ягына качыгыз; анда минем гаскәрем көтә — сиксән мең сугышчым. Шул чакны бер башкорт шаркылдап көлеп җибәрде, бик күпләр кычкыра башладылар: —< Алдакчы! —< Сине урысларга тотып бирергә кирәк! — Барыбер безне үтерәчәкләрен белгәнгә күрә генә сугышачакбыз! — Хыянәтче!.. Үтерик шуны!.. Шул минутта урманнан ату тавышлары яңгырады: каферләр һөҗүмне бездән алда башладылар. Аларның мылтык тавышлары бик каты иде. Атла- рыбызның күбесе, көтүдән яңа алынган булганлыктан, мылтык тавышыннан куркалар иде. Якага-яка килеп сугышырга кирәк иде, менә шул чакта кем җиңәсе кү¬ ренер иде. Хан беренче булып ату тавышы килгән якка ташланды һәм, өндәү итеп, алла исемен кычкырды. Без дә аңа иярдек, агачлар арасына ыргылдык. Атла¬ рыбыз тамырларга абынды, куак ботакларына күкрәклә¬ рен суйдырды. Шашкын йөрәклелек аркасында, без ка¬ ферләрнең хәйләсен сизмәгәнбез, аларның алдавын тө¬ шенми калганбыз икән. Безнең алда чигенүче дә, каршы килүче дә юк иде; без үз-үзебезне дошман кулына тап-, шырдык! Солдатлар агач башында утыралар иде. Дош¬ манга каршы барабыз дип уйлап, без өстебезгә агач башыннан яуган пуля яңгыры астына килеп кердек. Өскә ату өчен безгә башыбызны күтәрергә кирәк иде. Алай итсәк, булат калкан белән капланмаган йөзебезгә яки бугазыбызга пуля алырга тиеш була идек. Алла бездән баш тартты. Каферләрнең хәйләкәр башлыгы батыр Павлуцкий безне тозакка каптырды. Каферләр агачлардан сикереп төштеләр дә кинәт кенә безне камап та алдылар. Аларның атлылары елга үзәненнән ике яклап киләләр иде. Безнең алда я таулар¬ га, я далага гына юл калды. Качканда һәрвакыт таудан түбән йөгерәсе килә, шунлыктан без пулялар яңгыры астында Җаек елгасы аша чыгып, далага качтык. 18 2* 19
Без каушаган хәлдә берничә көн буе Павлуцкий сугышчыларыннан тәртипсез рәвештә качып бардык. Солдатлар һәм казаклар, тын алырга да ирек бирмәстән, безне Тобол елгасына кадәр куып килделәр. Арыган сугышчыларыбыз, хатын-кызлар кебек, йомшап калды¬ лар, гаскәрне ташлап каферләргә әсирлеккә бирелделәр яки кайсаклар кулына төшү өчен далага тарала башла¬ дылар. Алланың исеме мактаулы! Пәйгамбәр үзе дә дошман¬ нарыннан качкан һәм аның Мәккәдән качу елы изге ел санала. Мөселманнар ел исәбен шуннан алып киләләр. Без качтык. Каферләр түрәсе, кайсакларга грамота җибәреп, безне тотарга кушкан һәм моның өчен аларга бүләкләр һәм һәртөрле рәхим-шәфкать вәгъдә иткән иде. һәм менә солдатлар, атлары арыганлыктан, безне кумый башладылар, без үзебезне иминлектә, тынычлыкта дип исәпләп Әлкимбәк тавы итәгендәге елга буенда кунарга туктадык, шунда төнлә белән безгә, йоклап ят¬ кан кешеләр өстенә, Бүкәнбай батырның кайсаклары һөҗүм итте һәм безне бәйләп кулга алдылар, күбебезне үтерделәр. Солтангәрәй, каршылык күрсәтеп, бер кайсакның күкрәгенә үзенең хәнҗәрен батырды, ә кайсак, пычак бе¬ лән кадап, аның кулбашын җәрәхәтләде. Мин дә яра¬ ландым. Без, инде безне урысларга тапшырырлар, ә алар җәзалап үтерерләр, дип көткән идек, ләкин Кара Сакалны төнлә аның дуслары урлап китте, ә калганна- рыбызны кайсаклар кәрван белән килгән Хива сәүдәгәр¬ ләренә кол итеп саттылар. Мин бер ел буе Хива сәүдәгәрендә әсирлектә яшәдем, кол булдым. Коллык башкорт өчен бик авыр нәрсә, лә¬ кин бөтен газаплар турында берьюлы гына сөйләп би¬ реп булмый. Ул турыда бүген сөйләмим инде. Бер елдан соң мин ефәк төялгән кәрван белән Нугай кабиләсенә килдем, хуҗамнан качып Уралга таба юл тоттым. Мин җунгар иле буйлап бара идем. Ул чакны җун- гарлар кайсаклар белән сугышалар иде. Кайсаклар, мине шымчыга санап, тотып алдылар. Мин аларга җун¬ гар түгеллегемне, башкорт икәнемне, Хивадан качкан булуымны сөйләп бирдем, ләкин алар миңа ышанма¬ дылар һәм җәзаларга алып киттеләр. Мине, муеныма элмәк салып, ияргә бәйләгән килеш алып баралар иде, шул чакны бик бай киемле бер атлы очрады. Мине алып баручы кайсак миңа әйтте: — Менә җунгар ханының туганы. Тиздән ул аны куып җибәрәчәк һәм үзе патшалык итәчәк, җунгарларның син хезмәт итә торган хәзерге ханы, эт җан, сине үтергән ке¬ бек үк, ул да газаплап үтереләчәк. Мин җунгарларның булачак ханына күтәрелеп ка¬ радым һәм аны таныдым: аның борыны, бер колагы юк, ул зур кара сакаллы иде. Мин кычкырып җибәрдем: — Кара Сакал! Туганым. Мин Юлай! Азат итәргә куш мине. Ул сискәнеп китте, як-ягына каранып алды, атын тук¬ татты һәм миңа түгел, ә мине алып баручы сугышчылар¬ га мөрәҗәгать итеп әйтте: —• Мин бу кешене белмим. Эт аның туганы. Мондый оятсызлыгы өчен камчы белән кыйнагыз үзен! Кайсак камчы белән сугып аркамнан кан чыгаргач, хан көлеп куйды. ‘—< Затлы кешенең туганы булмакчы буласыңмы, юл пычрагы! — Солтангәрәй, син мине танымадыңмыни соң? Мин Юлай бит,— дип ыңгыраштым мин ялынып-ялварып. —■ Минем исемем изге Чогбасхан, шакшы кол,— дип җавап бирде ул миңа.— Исемемне белмәгәне өчен камчылагыз үзен,— диде ул сугышчыларга. Алар мине камчы белән кыйнадылар, мин берни ишетми һәм берни күрми башлаганчы, егылганчы ат артыннан чабарга мәҗбүр иттеләр. Төнлә белән мине бер хәерче карт табып үзенең камыш чатырына алып керде, һушка китерде. Ул мине далага алып чыкты да туган Уралыма дала аша сузылган сукмакны күрсәтте... Алдакчы ханны минем башка күргәнем һәм аның турында ишеткәнем булмады... Мин өйгә кайтканда, әтием үләргә ята иде инде. Ул мине кайсаклардан әсирлектән качкан дип белдерде. Урыс түрәсе миннән бик озак тәфтишләп сорау алды, аннары җибәрде. Алланың кодрәте зур! Әби патша, Пруссия ханына каршы сугыш башла¬ гач, башкортларны да сугышка чакырды. Мин дә кит¬ тем, бик кыю сугыштым, медаль алдым, үзем түрәгә 20 21
әйләндем. Аннары мин өйгә кайттым һәм шул заман¬ нан бирле тыныч яшим. Еллар үтте, мин менә йорт старшинасы булдым. Мин батыр идем, ә хәзер менә әби патшаның хез- мәтчесемен. Хәзер батырлар да юк, халык та баш иде. Шәгали Шакман җәясе сандык төбендә ята, сезнең кайсыгыз тарта алыр икән аны?! Кем халыкны бәла¬ дән һәм коллыктан йолар икән?!» Юлай тынды. Тыңлаучылар да тын калдылар, әйтер¬ сең, комсыз ханның ачы ялганы турында сөйләнгән сүзләр алар өстенә авыр таш булып килеп төште. Юлайның өлкән улы Ракай җиң эченнән курай тар¬ тып чыгарды, тишекләре тирәсен төкереге белән чылат¬ ты да, авыз кырыена куеп, бал кебек салмак һәм далада йөргән елкы көтүе кебек кыргый көй уйный башлады. БЕРЕНЧЕ кисек
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Яктырып килә. Тау тарлавыгындагы ташлар арасын¬ нан ургылып, шаулап аккан елга өстеннән кисәкләргә өзгәләнеп, сакаллы томан күтәрелә, ул кыяларга ябы¬ ша, наратларның кәкре-бөкре ботакларына үрли һәм уң як яр үзәне буйлап гаять зур еландай шуыша. Атлар күренми. Әгәр яр буйлап көтү йөргәнен бел- мәсэң, аларны әкияттәге җанварлар дип уйлар идең: йон урынына сарылган томан аларны шулай күрсәтә. Чыклы биек үлән арасыннан эт атылып чыкты. Көтү башы булган айгыр, таныш исне сизеп, пошкырып куйды һәм яңадан тынычланып аяк астыннан бер кабым чыклы үлән тешләп алды. Эт артыннан томан аша кеше күрен¬ де. Этнеке кебек үк, аның да исе көтү башына таныш иде. Айгыр, артык тынычланып, койрыгын селкеп куй¬ ды да көр, калын тавыш белән кешнәп җибәрде. Көтү¬ дәге яшь айгырлар аңа күңелле һәм яңгыравыклы кеш¬ нәү белән җавап бирделәр. Көтү башы, гадәттәге сыйны көтеп, килгән кешегә танавын сузды. —- Кара нинди хәйләкәр син, беләсең үзең! — дип көлеп җибәрде кеше һәм айгырга ярты кабартма сузды, ат аны бик сакланып кына иреннәре белән кабып алды. Кабартманың икенче яртысы белән әлеге кеше яшь айгырны кызыктырып чакырды һәм тегесе ышаныч белән азыкка үрелүгә, аның муенын кылдан ишелгән аркан эл¬ мәк урап алды. Айгыр алга ташланды, арт аякларына күтәрелмәкче булды, тик, элмәк тагын да ныграк тар- 25
тылды, айгыр, ни эшләргә белмәстән, туктады һәм псей дә җыярга өлгермәде, аны бик җитез генә йөгәнләп алдылар, аркасына сикереп менделәр дә сызгырып җи¬ бәрделәр... Айгыр тагын арт аякларына күтәрелмәкче булды, ләкин инде күнеккән нык куллар аны туктарга мәҗбүр иттеләр, ул алгы тоякларын төшерде, боргала¬ нып, берничә адым алга атлады, аның бөтен тәне кал¬ тыранды, ачуы кабарды, шулай да юашланып калды... Киттек! — дип әйдәде өстендәге кеше. һәм айгыр, йөгәнләүгә, тыныч һәм нык тавышка буй¬ сынып, дагаланмаган тоякларын тонык кына дөпелдәтә- дөпелдәтә, тигез атлап, елга өстендә калкып торган кыя итәгендәге томанлы үзәндә урнашкан күчмә авыл янын¬ нан үтте дә тауларга таба чаба башлады. Күчмә авылны артта калдырып, текә сукмак буйлап тауга күтә¬ релгәндә, кеше, атын чак кына тотып, бераз тыңланып торды. Алда икенче бер ат дөп-дөп атлый, тау сукмагы борылышында булганлыктан ул үзе күренми иде. — Кинҗә,— дип кычкырды аттагы кеше. — Әү, Салават! — алдан баручы иптәше шулай дип җавап кайтарды. Айгырның колагы төбендә ачы итеп камчы сызгырды, ул алга ыргылды, куаклар җемелдәп-җемелдәп кенә калдылар, тояклар астыннан очкан ташлар текә ярдан түбән тәгәрәделәр. Менә атлы кеше икенчесен куып җитте. Дусларның икесенә дә ундүрт яшь чамасы иде. Алар икесе дә бертөсле үк диярлек киенгәннәр: икесенең дә өстендә кызыл тасма каеп тегелгән тула чикмәннәр, башларында төлке бүрекләр, аякларында ак төстәге тула кунычлы күн итекләр. Икесенең дә аркаларында җәя һәм уклы кыннар. Ләкин алдан баручы Кинҗә исемлесе үсмерләргә хас булмаганча тәбәнәк юан, ә Салават зифа, үз яшенә караганда озын буйлы һәм киң җилкә¬ ле иде. — Йокы капчыгы, синең дә бүген йокың качкан икән — ничек иртә торгансың! — диде Салават,— Бөтен¬ ләй ятмадыңмы әллә? — Хәмит миннән дә иртәрәк торган әле. Аның алдан җырлап барганын мин әллә кайчан ишеттем инде. — Бик иртә барып җитәргә дә ярамый бит,— диде Салават,— куркыныч барын күреп, карт каракошларның бөтенләй ояларыннан очып чыкмаулары мөмкин. — Хәми-ит! — дип кычкырдылар ике дус. (-)ченчесе өстән колак яргыч сызгыру белән җавар ьпрде. һәм алар бормалы тау сукмагы буйлап аны куып киттеләр. Томан әллә кайда аста калды, атлылардан ул алар- II ы ң туган җәйләүләрен яшерде. Кояш әле чыкмаган иде, ләкин таң яктысы, тау түбәләренә беренче нур тө¬ шәчәк тантаналы минутны көтеп, үләннәрдә, агач яф¬ ракларында уйный иде инде. Туачак көн шатлыгы, аның тыныч тантанасы яшь дусларның карашларында да чагыла. «Нинди күңелле, нинди әйбәт бу тормыш!» Иярләнмәгән атларда чабу, котырып аккан тау ел¬ галарында коену, бурсык аулау, далада лачыннан кыр тавыклары һәм бүдәнәләр кудырту, кулыңда камчы гына булган хәлдә ат өстендә төлке куу — болар бары¬ сы да аларның уртак уеннары, иде. Бу малайларның һәркайсы далада яшәгән гадәт буенча өч яшьтә әтиләре тарафыннан ат өстенә утыр¬ тылган, ә биштә инде олылар ярдәменнән башка ат ар¬ касына үрмәләп менәргә өйрәнгәннәр иде. Бүген малайлар әле моңарчы үзләре татып карама¬ ган һәм гадәт буенча олы егетләр генә эшли торган бер кызык эшләргә уйладылар: алар каракош ауларга чык¬ тылар. Малайлар, күзәтеп йөри торгач, кыялар арасын¬ дагы ярыкта ерткыч кошлар оясы барлыгын белделәр, бу кошлар көтүдән яңа туган берничә бәрәнне алып кит¬ теләр инде, тавык һәм каз ташый башладылар. Үтерелгән карчыга яки тилгән өчен һәр тирмәдә җитез аучыга йо¬ мырка бирәләр иде. Ә үтерелгән каракош өчен казлар һәм сарык бәрәннәре бирелә. Узган елларны олы егет¬ ләрнең төркем-төркем җыелып кыяларга куркыныч ауга киткәннәрен, ә кире әйләнеп кайткач, барлык җәйләү¬ ләр буйлап табышларын күрсәтеп йөргәннәрен һәм бү¬ ләккә сарык бәрәннәре алганнарын малайларның бер¬ ничә тапкыр күргәннәре бар, бу бәрәннәр шунда ук суела һәм бөтен авылга җитәрлек бишбармак пешереп бәйрәм ителә иде, моннан ике көн чамасы элек Сала¬ ватның агасы Сөләйман берничә көннән бөтен күчмә авылны бишбармак белән сыйларга җыенуларын сиз¬ дереп куйды. Салават шунда ук үз дуслары белән бу куркыныч, ләкин җитез ауда өлкәннәрне уздырырга ка¬ рар итте. Моннан тыш, өч дусның тере каракош балалары тотып аласы, аларны яшьтән үк кулга ияләштерәсе һәм 26 27
ау кошы итәселәре килә иде. Каракошларның бу кадәр оятсызлануы — ояларына бәрән ташый башлаулары >—> аларның табышны үзләре чукый алырлык балалары үсеп килгәнне ачык күрсәтә. Бу — кыргый кошны кул¬ га ияләштерә башларга иң уңайлы вакыт, соңыннан мондый кош белән үрдәкләр, казлар һәм дүдәкләр генә түгел, хәтта куяннар да, яшь тау кәҗәләре дә, бурсык һәм сусар да ауларга мөмкин булачак. Шуларның барысы өстенә, сабан туе — күңелле яз бәйрәме — яшьләрнең һәм олыларның уеннары, ат ча¬ бышлары, көрәш уздырыла торган, атта йөрү осталы¬ гы күрсәтелә, уктан ату үткәрелә торган көннәр дә якынлашып килә иде; бу ярышларда катнашу — Сала¬ ватның күптәнге хыялы, ә үзеңне олы итеп санату хо¬ кукын бары егет кешегә бирелердәй җиңүгә ирешкәндә генә яулап алырга мөмкин. Каракош авындагы уңыш әнә шундый җиңү булырга тиеш иде. Ике дус үзләреннән алга киткән иптәшләрен куып җиттеләр. » — Син нәрсә шулкадәр иртә тордың, Хәмит? — дип кычкырды юан Кинҗә.— Тагын кырмыска мае эзләдең¬ ме? Тапмадыңмы? Хәмит ике йөзләп кырмыска түмгәген актарып чык¬ кан кеше инде ул, куллары кырмыска тешләвеннән шешенеп беткән аның, ә «кырмыска мае» — халыкта йөр¬ гән сүзләр буенча, имештер, баерга ярдәм итә торган, кайбер кырмыска түмгәкләренең төбендә очрый торган гаҗәп бер нәрсә — һаман очрамый иде. Хәмит кечкенә, нәзек гәүдәле, яңак сөякләре кал¬ кып торган, һәр карашы чәнчеп-чәнчеп ала торган кы¬ сык күзле, бик тере һәм җитез бер малай иде. Ул ике иптәшеннән дә яшьрәк, гаҗәп әйбәт җәяләр һәм ыша¬ нычлы уклар ясый белүченең улы булуы аркасында гына болар белән дуслаша алган иде. Өс-башы бай түгел,, иптәшләре янында ул бөтенләй хәерче кебек кенә, шулай булмый ни, иң атаклы ике кеше баласы бит аның дуслары: Салават — старшина улы, Кинҗә—> мулла малае. Салават Хәмиттән: — Кырмыска мае тапсаң, нишләр идең соң? —. дип сорады. ’ Кызыл кунычлы яңа итекләр, бүрек белән ак бишмәт, көмеш өзәнгеле ияр сатып алыр идем, әтиемә Морат авылындагы урыслардан яна балта һәм бик әйбәт корыч пычак, апама күлмәк, сеңелемә бирнәгә алтын тәңкәләр тезелгән хәситә сатып алыр идем... та¬ гын... бик симез тай суяр идем дә бар кешене туйганчы ит белән сыйлар идем. — Ә тагын? — Тагын әтиемә яңа киездән тирмә куяр идем, дүрт мендәр, дүрт киез, дүрт юрган сатып алыр идем... — Ә тагын? — диде Кинҗә дә аны дәртләндереп. — Мин тагын менә нәрсә сатып алыр идем... — Хә¬ мит бераз уйга калды. Ә аннары кычкырып җибәрде. Китегез әле! Нәрсә бәйләндегез соң сез миңа! Таптым исә, менә үзегез күрерсез... Ә син менә нишләр идең? дип сорады ул Кинҗәдән. Мин үземә йөз көтү ат, йөз мең баш куй, өч ма¬ тур хатын, җиде мичкә бал, бөтен бер йортка җитәр¬ лек — өч йөз тирмә сатып алыр идем, йөз мәчет салды¬ рыр идем, үземә ун тун тектерер идем — өчне җофар¬ дан, өчне тиеннән, өчне төлкедән, өчне астан... —Унике! — дип кычкырып җибәрде Салават. < Нәрсә унике? —- Син үзең ун тун дидең, ә үзең инде уникене са¬ надың. Аюныкын өчне өстә — унбиш булыр, тагын кө¬ зәннекен өчне — унсшез, урман мәчесенекен өчне... — Ахмак! — дип бүлде аны Кинҗә.— Ә син үзең нишләр идең соң? — Юк, әйт әле, егерме бер тунны ничек киеп йөрер идең икән син? Әй, мелла Кинҗә, сиңа тагын тунна¬ рыңны алып йөрер өчен дөяләр кәрваны кирәк булыр иде. — Беренче дөя итеп мин сине алыр идем... син менә безгә әйт әле, тапсаң, үзең нишләр идең? ■— Минме...— Салават уйга калды.— Мин өчебезгә дә берәр гарәп аргамагы сатып алыр идем, Сөләйман абыема булат хәнҗәр, Ракай абыема иң әйбәт көймә белән җылым, Кинҗәгә егерме биш тун бүләк итәр идем, ә сиңа, Хәмит, таза штан, яңа итекләр, бәрхет тү¬ бәле бүрек алып бирер идем, әтиемә ун җилән, завод¬ лардагы урыс солдатларыныкы кебек мылтык, дөя йо¬ ныннан тирмә, әниемә аккош мамыгыннан юрган белән ун мендәр бүләк итәр идем, ә үземә... Тс! — диде Хәмит кинәт кенә. 28 29
Алар кыя итәгенә килеп җиткәннәр икән, үзләре тап¬ кан каракошлар нәкъ шушы кыя ярыгына оялаганнар иде. Атлар белән артык бару мөмкин түгел, малайлар аларны җибәрделәр һәм, бау белән бер-берсенә бәйләне¬ шеп, өскә үрмәли башладылар: кечкенә, тере һәм җнтез Хәмит алдан, аның артыннан Кинҗә, ә арада иң көчле- се —• Салават — берәрсе ычкына-нитә калса тотарга дип иң арттан үрмәләде. Алар чыгып торган ташларга баса- баса, тау куакларының нык тамырларына, чәнечкеле бо¬ такларына ябыша-ябыша тын гына үрмәләделәр. Юл җиңел түгел. Менә, ниһаять, алар каракошларның оялары урнашкан кыя ярыгы өстендәге тар, яссы мәй¬ данчыкка менеп җиттеләр. Ояның үзенә керү өчен хәзер бауга асылынып аска төшәргә кирәк иде. Малайлар шобага салдылар. Кинҗә монда, өстә калырга, каракош¬ ларның кайтуын күзәтергә, ә Салават белән Хәмит ояга төшәргә тиеш булдылар. Алар билләреннән бау белән бәйләнделәр дә кыя арасына, ташлар арасына, төшеп югалдылар. Тик кыя түбәсендә үскән ялгыз наратка бәйләнгән баулар гына, аз-аз селкенеп, Кинҗәгә иптәшләренең саклык белән аска төшүен хәбәр итә иде. Кинҗә ялгыз калды. Тирә-якта күз иңләмәс киңлек. Күк йөзе ачык зәңгәр. Кояш ничектер сиздермәстән чык¬ ты һәм инде кыздыра ук башлады. Тирә-як тауларның биек сыртлары әллә кайда аста калды һәм алар киң яшел далада йоклап яткан ниндидер гаять зур һәм ты¬ ныч ерткычларны хәтерләтәләр... Әнә теге тау Аю тавы дип атала. Ул чыннан да кырмыска түмгәгенә борынын тыгып казынып торучы яки кара җиләк белән сыйланучы аюга охшаган. Арырак Елан тавы, аның сырты, кара, ничек боргалана! Күлләр һәм елгалар уч төбендәге ке¬ бек. Көтүләр ниндидер бөҗәкләр төркеме шикелле генә... Кинҗәнең моны инде йөзләрчә кат күргәне бар, шулай да тау түбәсеннән караганда һәркайчан шундый бәләкәй булып кала торган бу искиткеч дөньяга кайта- дан-кайта сокланырга, таң-хәйран калырга әзер иде. Ләкин бу гаять кызык дөньяга гаҗәпләнеп карап торырга бүген вакыт тимәде. Кинҗә дусларының имин¬ леген сакларга калды. Баулар артык селкенмиләр иде инде. Кинҗә җәясе белән угын хәзерләде, корсагына ятып кыядан түбән карады. Аңа хәзер оя урнашкан кыя ярыгы һәм үзенең ип- l. »шләре күренә иде. Салават ояга төшеп җиткән иде инде һәм, чыгып торган ташка бер аягы белән генә баскан хәлдә, бауда асылынып диярлек тора иде. Ычкынсаң көлчәгә әвереләсеңне көт тә тор, тик бавы нык, ул иң юан батырны да чыдатырлык. Хәмит артыш куагына ябышкан, бауда асылынып калырга ашыкмый иде әле. Кинҗәгә оядан кош баласы тавышы ишетелде. Хә¬ мит, кабаланып, таеп китте һәм асылынып калды, аның бавы, сүтелеп, ике тапкыр борылды. Салават кечкенә дустына оя өстендә ныгырга булышты. Оядагы ике бала да, куркыныч барлыгын сизеп, каты кычкыра башладылар. Аучылар киңәштеләр, менә Салават ярыкка кереп югалды һәм шунда ук җире чыкты, аның кулында каракош баласы иде. Ул каты кычкырды, Хәмит аны кулына алды, икенче кулы белән билбавын чишеп Салаватка сузды. Салават тагын ярык¬ ка кереп югалды. Шул чакны Кинҗә күзләрен күтәрде, һәм баш өстендә үк диярлек күктә асылынып торган каракошны күрде... — Каракош!—дип кычкырып җибәрде ул. Карт каракош бәрән күтәреп кайтып килә иде. Ул, мөгаен, оясы янындагы дошманнарны күрде һәм бер генә минутка канатларын җәеп туктап калды, ә аннары таш булып аска томырылды. Кинҗә кулындагы җәя кереше зыңгылдап куйды, ук бәрәнгә барып кадалды. Ерткыч үзен үлемнән коткарып калган табышны таш¬ лады, канатларын селкеп һәм Кинҗәнең бите яныннан диярлек узып, балаларына ярдәмгә ашыкты. Аңа кар¬ шы Хәмитнең угы һавада сызгырып үтте дә үзәнгә тө¬ шеп югалды. Каракош икенче баланы алып чыккан Салаватның битенә канаты белән сукты. Салават чак-чак упкынга очмый калды. Кынысыннан ук эзләп торырга аның ва¬ кыты юк иде. Салаватның кулында хәнҗәр ялты¬ рады. Каракош Салаватның кизәнүеннән читкә тайпылды, җилпенеп күтәрелде һәм Хәмит өстенә ташланды. Ул томшыгы белән малайның иңбашына сукты. Хәмит чайкалып китте, куркып бауга ябышты һәм кош баласын кулыннан ычкындырды. Кош баласы, кыяга зо 31
барып төште һәм, бәйләнгән булганлыктан, тиберченеп ята башлады. Хәмит җәясен алды. Пычак белән, пычак белән!—дип кычкырды аңа Салават. Хәмит, шашынган каракош һөҗүменнән үз-үзен хән¬ җәре белән саклап калырга тырышып, упкын өстендә асылынып калды, Салават кабаланып кулына ук алырга һәм оя урнашкан ярыктан башын тыгарга гына өлгер¬ де, өстән Кинҗәнең тавышы яңгырады. Ул икенче иптә¬ шенә ана каракош һөҗүм иткәнен аңлады. Салаватның бер угы котырынган ана кош яныннан очып үтте. Сала¬ ват икенче угын җәясенә салган иде дә, шул вакыт аяк төбендә тыпырчынып яткан кошчык әче тавыш белән кыч¬ кырып җибәрде. Каракош үз баласы тавышына тагын да ярсу белән җавап бирде һәм Салаватка ыргылды, ләкин ышанычлы ук аның күкрәгенә барып кадалды, шулай да җәрәхәтләнгән кошның тырнаклары атучының муенына батып керергә өлгерде, алар тәнне тимер кебек суеп үттеләр. Салават җәясен ташлады да хәнҗәрен са¬ бына кадәр каракошның канаты астына батырды. Кош аның аягы янына егылып төште. Салават шатлыктан кычкырып җибәрде, ләкин шул минутта ук аның яныннан киң канатларын җәйгән ана кош шәүләсе узды. Салават, әрнүен онытып, яңадан җәя¬ сенә ябышты. Хәмит бәйләнгән бау салмак кына сүте¬ лә, тотынырдай нәрсә юк, бау сүтелгән уңайга Хәмит тә әйләнә иде. Малай сул кулы белән битен каплаган, ә уң кулындагы пычагы белән ана кошка кизәнә иде. йөзен саклап, ул күзләрен дә йомган, пычагы бауга чак-чак тимәстән һавада айкала. Салават бер генә ми¬ нутка аптырап калды. Кан тамган ташларда аның аяк¬ лары тайды. Кинәт ул җаен тапты: кош баласын упкынга типте дә төшерде. Кошчык, егылып төшешли, кычкырып җибәрде һәм ничектер ятышсыз, килбәтсез итеп, яшь канатларын җилпеп куйды. Ләкин ул җиргә төшеп җи¬ тәргә өлгермәде, ана кош, Хәмитне ташлап, очып барган килеш үк баласын эләктереп алды. Мә сиңа! — дип кычкырды Салават, һәм аның угы ана кошның аркасына барып кадалды, ул баласы белән бергә каядыр аска, кыя төбенә томырылды. Салават бауга ябышты да, бөтен көчен куеп, Хә¬ митне оя урнашкан ярыкка тартып кертте. Ике аучы да арыган булуларына һәм тәннәрендәге җәрәхәтләрнең 32 әрнүенә карамастан, кулларыннан тотышып, күңелле КӨ- леп җибәрделәр. — Дүрт каракош! — диде Салават. —- Дүрт каракош,— дип кабатлады Хәмит. Ял итми торып кыя түбәсенә кире күтәрелә алмас дәрәҗәдә хәл¬ сез булсалар да, алар икесе дә тагын бер кат көлеп куй¬ дылар. Ял иткәч, ике малай да бауга ябыша-ябыша өскә үрмәли башладылар; алар үзләре белән бер кошчыкны һәм Салават үтергән ата кошны алдылар. Өстә Кинҗә юк иде, малайлар хәвефкә төштеләр. — Ул егылып төшкәндер! — дип пышылдады Хәмит, дусының язмышы өчен борчылып. — Ул кычкырган иде,— диде Салават,—■■ ләкин бәй¬ ләнгән иде ләбаса! Аның күзләре үз баулары уралган агачка төште: Кинҗә бавы бушап калган һәм елан кебек боргаланып икенче яктагы текә яр астына сузылган иде. Салават, дүләнә куакларын ерып, шунда ташланды. Кинҗә уп¬ кын ягына авышкан зур таш артында, кәкре наратның җил сындырган ботагына штаны белән эләгеп, үлгән кешедәй, хәрәкәтсез асылынып тора иде... — Кинҗә! Син исәнме?! —дип сорады Салават аннан. — Исән,— дип җавап бирде Кинҗә, селкенергә куркып. —< Алай булгач, син нигә ярканат кебек асылынып торасың? — диде Салават көлеп. —< Штаным ертылыр да, түбән мәтәлермен дип кур¬ кам,— дип җавап бирде иптәше. Салават янына төшкән Хәмит тә башта, юан ма¬ лайга карап, көлми булдыра алмады, ләкин алар ике¬ се дә, дусларының авыр хәлдә икәнен аңлап, шунда ук мәзәк-көлкедән туктадылар. Ике дус, таштан ычкынып китмәс өчен бау белән та¬ гын да ныграк уралып, зур саклык һәм күп көч куеп, тир түгеп, иптәшләрен кыя түбәсенә тартып мендерде¬ ләр. Ул каты яраланган иде, ике иптәше, аңа биредә, югарыда, нык сугышырга туры килгәнен аңлап, аны мыскыллап көлүне туктаттылар. — Кеше бәлагә тарган, ә сез тилеләр кебек авыз ерасыз тагын,— дип мыгырданды Кинҗә,—Монда алар бер көтү иде, өстемә ябырылып, чукып үтерә яздылар, 3 В-598 33
канатлары беләй таштан сугып төшерделәр... Ярый әле, штан белән ботакка эләгеп калдым... Ә сез көләсез!.. —. Я, ачуланма инде,— дип юатырга тырышты дус¬ тын Хәмит.— Ачулансаң, яңадан штаныңнан ботакка асып куярбыз. Каян килгән ди ул көтү? Бер ана кош кына иде ич. — Юкны лыгырдыйсың, Хәмит! — дип кырт кисте кечкенә дустын Салават.— Кинҗә монда берсен үзенә җәлеп итеп тормаган булса, безгә берьюлы икәү һөҗүм итәрләр иде. Кыен булыр иде ул чакта! ■— Әйе, кыенга туры килер иде шул! — дип риза¬ лашты Хәмит тә. Кинҗәнең күңеле күтәрелде, елмаеп куйды һәм шун¬ да ук дусларының шаярып көлүләрен кичерде. Кыядан төшешли балалар башларыннан кичкән хәл¬ не бер-берсенә сөйли-сөйли төштеләр, әйтерсең, алар- ның кайсыдыр бу вакыйгада катнашмаган иде. Алар- ның сүзләреннән бу балалар аудан түгел, ә гаять куәт¬ ле батырлар гына җиңә алырлык күп башлы коточкыч җанварларга каршы алып барылган канлы сугыш кы¬ рыннан илне явыз дошманнардан азат итеп кайтып киләләр дип уйларга мөмкин иде. Түбәндә, кыя төбендә, алар үзләренең атларын то¬ тып алдылар, үлгән ана кошны һәм аңардан читтәрәк бер җирдә исән-сау калган кошчыкны эзләп таптылар. Кошчык очып күтәрелә белми иде әле, ул сикерә-сикерә алардан куаклар аша качарга итте, тоткач, кычкыр¬ ды, томшыгын шыкылдатты һәм тырнашты. Таудан төшеп барышлый, сукмакта алар бая Кин¬ җә угы тигән бәрәнгә юлыктылар. Алар аны оныткан¬ нар иде инде. — Менә синең кошың да монда! — дип күңелле генә кычкырып җибәрде Салават.— Ул хәзер барыннан да кирәгрәк: аны пешерергә мөмкин! — Нигә пешермәскә! — дип килеште Кинҗә дә.— Хо¬ дай аны кешегә шуның өчен биргән ич! — Оча торган сарык! — дип күтәреп алды Сала¬ ват.— Кинҗәгә кадәр әле берәүнең дә күктә очып йөр¬ гән сарык атып алганы булмагандыр! Дуслар ачык тау аланына урнаштылар, аннан туган җәйләүләре күренеп тора иде, текәләбрәк караганда, үткен күз иртәнге намазга тәһарәт алып йөргән Сала¬ ватның әтисе Юлайны да, үз тирмәсе янында көтүче белән сөйләшеп торган мулланы да, ат менеп елга яры буйлап каядыр ашыккан писарь Бохаирны да, үз тирмә¬ ләреннән ерак түгел бияләр савып утырган хатын-кыз¬ ларны да, елга ярында этләр белән мәш килгән бала- чаганы да аера алыр иде. Кинҗә учак ягарга чыбык-чабык ташыды, Хәмит бәрәнне тунады, ә Салават чокыр казыды. Мескен «оча торган бәрәнне» чокыр төбенә салдылар, өстепә бераз туфрак сиптеләр һәм шул урында учак яктылар. Әсир кошчыклар алларына ыргытылган бәрән эчәге- ләрен чукырга теләмәделәр. Тау чишмәсендә юган җә¬ рәхәтләрен малайлар бәрән мае белән майладылар; арыган, эсседән талчыккан Хәмит белән Кинҗә бик тиз йокыга киттеләр. Төтен авырттырып тешли торган ки¬ гәвеннәрне һәм эчпошыргыч черкиләрне куркытты. Учак¬ ның кызу ялкыны кояш нурларында үзенең төсен югалт¬ ты һәм үтә күренмәле булып калды. Учак өстендәге кыз¬ ган һава саф су дулкыннарына охшап өскә агыла баш¬ лады, ә аның артындагы урманнар, таулар, күл өстен¬ дәге чагылыш кебек, селкенергә һәм тирбәлергә кереш¬ теләр. Салаватның суелган муены авырта иде. Җәрәхәт¬ ләр йокыга китәргә комачаулады, һәм Салават, үз ба¬ шыннан кичкәннәр турында уйланып, йоклар-йокламас ятты. Үзләренең авылга кайтып керүләре, халыкның шат¬ ланып каршы алуы күз алдына килде аның, ерткычлар¬ дан коткарулары өчен бүләк итеп кем » күкәй, кем - көлчә, кем — каз яки үрдәк бирер, ә баераклары бәрән дә кызганмас. Менә сый-хөрмәт, менә бай мәҗлес булыр да соң ул заман! Салават каракош балаларына күз төшерде. Алар кукыраеп һәм зәһәрләнеп утыралар. Учак аларны га¬ җәпләндерә һәм куркыта, аякларындагы тышаулар си¬ керергә ирек бирми. Бер кошчыкның аягына Хәмитнең билбавы уралган иде, кошчык аны тырышып чукый- чукый өзәргә маташа. Вакыт-вакыт ул башын күтәрә һәм горурлык белән тирә-якка күз йөгертеп чыга. Үз токымының бөтен зәһәрлеге аның Салаватка ташлаган карашында ачык чагылды. Үтерелгән әти-әнисе шунда ук, учактан бераз читтәрәк яталар. Аталарының коңгырт төстәге көчле канаты киң җәелгән. Салават үзенең кул¬ ларын алай киң җәя алмас иде. 34 3* 35
— Батыр кош! Кыю кош! — диде Салават, аның канатына сокланып карап.— Көчле кош! Салават учакка чыбык өстәде дә элекке урынына ятты, һәм, аның башында яңа җыр туды, ул күкрәк түреннән үзеннән-үзе агылып чыга башлады. Кыя түбәсендә җил уйный, Анда менәргә берәү дә кыймый,— Ерткыч бөркет оялый шунда, Оясында бала чыгара!! Җыр Салаватка ошады, ул аны кычкырыбрак, дәрт¬ ләнебрәк, һәр сүзе саен тавышын күтәрә төшеп дәвам итте: Бездә батырлык аз түгел —• Шул кыяга мендек без бүген, Безгә һөҗүм итте бөркетләр, Сугышта үлде кыю бөркетләр. Без икесен тотып үтердек, Икесен тере тотып китердек... Әй, каршылагыз безне авылда, Симез тәкә бирегез сыйга!.. — Бәрән әзерме? Әй син, җырчы! дип кычкырды Хәмит.— Бәрән әзерме, дим? Безне җыр белән генә туй¬ дыра алмассың. — йоклап калдыгыз! Мин ашап бетердем, сөякләрен дә йоттым! —' Мин дә сөяге, тиресе белән ашап бетерер идем,— дип көлеп куйды Хәмит. Кинҗә дә кояшка күрсәтеп: ■ Ашамый ни, карагыз, инде төш җиткән бит,—< диде. Салават учакны таратып ташлады. Учак астындагы җир кап-кара булып көйгән иде, аннан хуш исле бу күтә¬ релә башлады. Без хәзер батырлар бәрәнен ашыйбыз,—• диде Са¬ лават эреләнеп кенә. —’ Нигә батырныкын? -— дип сорадылар Хәмит белән Кинҗә бертавыштан. — Чын батырлар, сугышка чыкканда, салма пеше¬ рергә казан алмыйлар, бәрәнне менә шулай чокырда пе¬ шерәләр. Кешеләрне моңа Аксак Тимер өйрәткән. Ул олуг баһадир булган, бөтен көннәрен походларда үткәр¬ гән,— днп аңлатты Салават. Ул, хәнҗәрен чыгарып, бәрән өстендәге туфракны һәм көлне таратып ташлады. Бәрәнне ашап бетергәч, ма¬ лайлар эчләренең бик нык авыраюын сизделәр һәм шун¬ да ук тагын ятып йокладылар. Алар каты йокыдан уянганда, кич булып килә иде инде. Выжлап коңгызлар әйләнеп йөри. Каракош бала- лалары, бер-берсенә елышып, йокыга киткәннәр: — Батырлар бәрәненнән соң мин батыр кебек йок¬ ладым! — диде Хәмит. — Эх, аңардан чыннан да батырга әверелсәң икән! — дип сузды Кинҗә, хыялланып.— Чын батырга, җырлар¬ да мактала торган батырга. — Мин инде синең турыда җыр да чыгардым!—* диде Салават. Дустының сүзләре артында ниндидер мәкер ятканын сизеп, Кинҗә дәшми калды, ә Хәмит үтенеп сорады: —Җырла, Салават! Кинҗә хакында нинди җыр чы¬ гардың икән? Салават әле бернинди дә җыр чыгармаган иде, ләкин җырларга кыстаганда чын җырчы авызын йомып ка¬ лырга тиеш түгел. Узган елгы бәйрәмгә шайтан-күдәйле- ләргә Катай җырчысы Кәрим килгән иде. Ул Салаватка, уклар кында сакланган кебек, чын җырчының җырлары йөрәгендә саклана, аннан теләсә кайсы минутта кирәкле җырны алырга мөмкин, дигән иде. Иптәшләре алдында йөзенә кызыллык китермәс өчен, Салават ялындырып тормады, җырлап җибәрде: Кинҗә баштүбән асылынып торды, Без ботактан ычкындырдык аны, Безнең Кинҗә зур дан казанды, Оча торган бәрән атып алды!.. — Рәхмәт, Салават. Гомерең буена синең турыда шундый җырлар чыгарсыннар,— диде юан малай, үп¬ кәләп. — Мин шаярттым гына, Кинҗә! — диде Салават.—■ Миннән бу җырны башка һич берәү дә ишетмәс, ә син батыр булып җиткәч, мин синең турыда бик әйбәт җырлар чыгарырмын. Аларны бар кеше җырлар... Тау тынлыгы ничектер авырайтып җибәрде. Йокыдан соң селкенәсе дә килми. Малайлар бу тымызык тынлык¬ тан һәм үзара юк-барны сөйләшүдән тәм табып үлән өстендә яталар. Көнбатыштан куе зәңгәрсу төстәге бо¬ лыт таулары күтәрелеп килә иде. Салават, шул якка күрсәтеп: 36 37
— Hape! — диде.— Hape тавы. Аңа иң кыю кеше генә барып җитә ала икән. Мин менә җитәчәкмен! —• Мин дә җитәчәкмен! — дип кычкырып җибәрде Хәмит, дәртләнеп.— Я, кем җитезрәк! — Ул беренче бу¬ лып урыныннан сикереп торды һәм Кинҗәне эткәли-төрт- кәли башлады. Тегесе, җаен туры китереп, Хәмитнең өстенә чыкты һәм бөтен көченә аны изеп: — Их син, тычкан баласы! Нарска җитәрем дисеңме? Менә мин сине сытам хәзер, өеңә дә кайтып җитә ал¬ массың!..— дип сөйләнде. Хәмит көлә-көлә: —< Салават! Сөйрәп төшер әле өстемнән бу капчык¬ ны!— дип кычкырды. Якында тыныч кына утлап йөргән атларны табып алгач, малайлар өйләренә таба чаптылар. Авылга якынлашканда алар бая гына Салават чы¬ гарган җырга кушылдылар: Кыя түбәсендә җил уйный, Анда менәргә берәү дә кыймый,— Ерткыч бөркет оялый шунда, Оясында бала чыгара!! Каршыга авылдан балалар йөгерешеп чыкты, һәм щатлыклы чыр-чу күтәрелде: “ Салават каракош үтергән! Салават каракош алып кайтып килә! Тирмә ишегендә старшина Юлай' күренде. Ул ау та¬ бышын яшьлек байрагы кебек күтәреп килүче җитез үсмерләргә карап күңелле елмайды, ИКЕНЧЕ БҮЛЕК и» Ураза була, олы бәйрәм була, кече бәйрәм була, һәр атнаның үз җомгасы бар — менә алла билгеләгән көннәр. һәр бәйрәмнең үз башлангычы бар, һәр бәйрәмне ходай изге итеп яраткан. Ә сабан туе нәрсә соң ул? Андый бәйрәмне алланың биргәне юк. Кайда аның башы? Бу бәйрәмнең изге башлангычы юк. Йәрсә ул сабан туе:“ Тереләр ыру булып яшиләр, үрчиләр һәм үләләр. Ташның тимергә әйләнгәнен кем¬ нең күргәне бар? Җансыз әйбер, кеше үз кулы белән ясаган әйбер үрчи аламыни? Мәсәлән, мәҗүсиләр генә, алланы танымаучы пыч¬ рак җаннар гына, үзләренең гакылсызлыклары арка¬ сында, сабан белән җир никахы турында хыялланган¬ нар. Алар үзләренә алланы җирдән, үзен алла яраткан һәм аның бер сүзе белән тузанга әйләнәчәк нәрсәдән ясаганнар. Ягъни мәсәлән, мөселманнар, бу пычрак бәйрәмне бәйрәм итмәгез! Иртән Сәкъя мулла бәйрәм итәргә җыенучы Шайтан- Күдәй йорты башкортларына әнә шулай сөйләде. Ирләр аның сүзләрен төркем-төркем җыелып тыңладылар, якынрак торганнар аска карадылар һәм дәшмәделәр, ә мулладан читтәрәк, арткы сафларга басканнар көлем¬ серәделәр; мулла берәрсенә караса, аның күзе төшкән кеше шунда ук башын селки һәм: «Шулай, шулай!» — дип борын астыннан мыгырдый иде. Мулла вәгазен төгәлләде дә тирмәсенә кайтып кит¬ те, җыелган халык та таралды. Тирмәдән ерак түгел бер җирдә түгәрәкләнеп утыр¬ ган балалар янына старшина Юлай килде. — Мин иртәгә кашыкка күкәй салып йөгерәм, күр дә тор, төшермәячәкмен. Бүген йөз адым алып бардым инде,— диде малайларның берсе. — Мин дә! — Әхмәт сезнең барыгызны да җиңәчәк, ул кашык¬ ны төшерми. Теше аның бик тә нык, ул сарыкның иң каты сөякләрен дә шытырдатып кына чәйни,— дип ба¬ лаларны котыртып алды шунда утырган Салават. Ук ясап утыра иде ул. — Берегез дә җиңмәячәк,—диде Юлай балалар¬ га,— Сәкъя мулла сабан туе үткәрергә кушмый. Алла рөхсәт итми, ди, гөнаһ булыр, ди... — Менә карт ишәк! — дип ычкындырды Салават уйлап-нитеп тормастан, һәм шунда ук әтисенең каты бармаклары капкын кебек итеп аның колак очын кыс¬ тырып алды.— Әтием, башка әйтмим!—дип акырып җи¬ бәрде малай.— Ихластыр менә, башка әйтмим! Колагым гаепле түгел, телем! 39 38
— Ә син беләсеңме, урыс түрәләре андый телләрне нишләтәләр? — дип кырыс кына сорады әтисе.— Белми¬ сеңме? Тукта менә, кисеп алсалар белерсең! Юлай колакны җибәрде. Салават һични булмаган кебек яңадан угына тотынды. — Вакыты җитсен, без үзебез урыс түрәләренең телләрен кисәрбез!—дип мыгырданды ул. —-, Я, я! — диде Юлай җикеренеп,— такылда әле, саескан! Старшина тирмәгә кереп китте. — Бүләкләр нишли инде? Сөлгеләрне, түбәтәйләрне кемгә бирерләр? — дип шаулаша башладылар балалар, чөнки аларның һәркайсы, ярышта өстен чыгып, шушы бәйрәмгә аталып бөтен йорттан җыелган әйберләрдән бүләк алырга өметләнә иде. —■ Бәлки старшина шаярта гынадыр? —• Әллә мулла мәзәк иткәнме? — диде малайларның берсе, өметләнеп. —- Кинҗәдән белергә кирәк. Ул мулладан сораша ала инде. —' Салават, барып кайт Кинҗә янына! — дип үтенә башладылар балалар. Салаватның үзенең дә иртәгә ат чабышында кат¬ нашасы килгән иде. Ул олылар белән чабарга рөхсәт итәрләр дип өметләнә иде. Ул озын буйлы, җитез, көч¬ ле, ундүрт яшь кенә булуына карамастан, унтугыз яшь¬ лек егеттән бер ягы белән дә калышмый иде. Ул үсмерләрне теләсә нинди ярышта җиңеп чыгасын белә, шунлыктан бу аның өчен әллә ни кызык түгел. Олылар белән ярышырга әле аның яше җитми, шулай да бәйрәм башлыкларыннан рөхсәт алырга чамалый иде. «Менә өйләнгән булсаң икән, яшеңә карап тормас¬ лар иде,— дип уйлады ул.— Өйләнгән кеше олы кеше инде ул! Өйләнгән егетләрнең бик күбесе минем белән көч сынашудан баш тартачак бит! Байбулатны өйләндер¬ деләр, ә ул хәзер дә төскә-биткә миннән яшьрәк күренә. Өйләнгәннәргә карасаң — мин алардан бер дә яшь тү¬ гел инде!..» Салават, угын кынына салды да, Кинҗә белән очра¬ шырга Сәкъя мулла тирмәсенә бару өчен атка җиңел генә сикереп менде. Шул чакны аңа әтисе эндәште. 40 — Күршеләргә — муллага, Борнашка, Рысабайга барып кайт әле. Уллары белән агам килгәнен әйт,— биш¬ бармак пешертәм, кунакка килсеннәр. Салават атын әйдәде. — Тукта,— диде аңа әтисе.— Мулла сораса, сабан туена түгел, кунаклар килгәнгә генә чакыра диген... Салават чаптырып китте. Киң дала әле сусыл яшеллекне һәм язгы чәчәкләр¬ не көйдерергә өлгермәгән кояш нурларына күмелгән. Еракта балкып тау түбәләре күтәрелә. Иртәнге сыек томан һәм үтә күренмәле һава тирбәлә, үләннәрдәге һәр чык тамчысы кояштан уздырырга тырышып ялты¬ рый иде. Күкрәк иркен сулый. Җирән бия дала буйлап күңел¬ ле юырта, Салаватка аның өстендә утырып баруы һәм, һични уйламастан күзенә чалынган әйберләрне — зәң¬ гәр күкне, көмештәй елганы, яшел даланы һәм биек алтын тауларны мактап җырлавы бик тә рәхәт. Якындагы тирмәгә килеп җиткәч, ул сәлам биреп кычкырды да аттан төште. Ул баш иде һәм күршене әтисенә кунакка чакырды. Салават моны зур осталык белән башкарды: ул күрше кешедән түбәнчелек белән әтисенә шатлык китерергә һәм аның тирмәсен үз якты¬ сы белән балкытырга үтенде. Ризалык алгач, Салават, яңадан атына сикереп менеп, алга ките. Мулла тирмәсе янында Салават Кинҗә белән оч¬ рашты. Юан малай йомырка салган кашык сабын авы¬ зына капкан да дүрт аяклап, кысла кебек итеп, тиз-тиз генә артка чигенә иде. «Димәк, мулла сабан туен бәйрәм итәргә рөхсәт бирәчәк»,— дигән уй чагылып үтте Салаватның ба¬ шында. Ләкин шунда ук Кинҗә серле итеп иреннәре өстенә бармагын куйды. Салават аңардан мулланың үз улына мондый эш белән шөгыльләнергә рөхсәт итмәгәнен һәм аның сиздерми генә, әтисе аштан соң ял итәргә яткан арада гына, өйрәнүен белде. Мулланы борчымастан, әтисенең үтенечен дусты аркылы гына тапшырып, Салават ары китте. Ул Борнаш картны Хәмит белән бергә килергә ча¬ кырды һәм Рысабай тирмәсенә таба юл алды. Рысабай Юлай кебек үк бай кеше. Ул һичбер фет¬ нәгә катнашмаган һәм рус түрәләренең ризасызлыгына 41
бертөрле дә сәбәп уятмаган. Рысабайның бабасы каби¬ ләдә өстенлек өчен Юлайның бабасы Шиганай белән бәхәстә булган. Әмма старшиналык Шиганай кулында кала килгән. Болар икесе дә тарханнар булганнар, ике¬ сенә дә печәнлекләр хуҗасы булырга, балык һәм җән¬ лекләр ауларга, гади башкортлардан ясак җыярга рөх¬ сәт ителгән грамота бирелгән. Әмма Юлайның бабасы Шиганай, бер тапкыр башкортларның канлы баш күтә¬ рүеннән соң, властьларның мәрхәмәтсезлегенә очраган, ул чакны патша комиссары Сергеев башкортлардан тархан грамоталарын кире җыйган. Соңыннан кансыз- лыгы һәм комсызлыгы өчен Петр патша Сергеевның үзен җәзалап үтерсә дә, тархан грамотасы Шиганайга беркайчан да кире әйләнеп кайтмаган. Рысабайның бабасы «ышанычлылар» рәтендә баш күтәрүдән читтә калганлыктан, Шиганай урынына старшина булып ал¬ ган. Старшиналык аннары Рысабайның атасына күчкән. Юлайның атасы, Рысабай атасына тиң бай булса да, старшиналыкны үз кулына ала алмаган. Юлай медаль белән бүләкләнеп сугыштан кайткач, күп тә үтми, Ры¬ сабайның атасы үлә. Әтисеннән соң старшина булып Рысабай калырга чамалый, ләкин Шайтан-Күдәй йорты башкортлары Рысабай кабиләсенең кысуларыннан туй¬ ган булалар һәм Рысабайны сайларга теләмиләр. Рус түрәләре дә нәселдән-нәселгә күчеп килгән старшина¬ лыктан хан булырга омтылу да ерак түгел дип уйлый¬ лар. Шунлыктан сугыштагы батырлыгы өчен медаль алган Юлайны башкортлар һәм провинция түрәләре бик теләп сайлап куялар. Шайтан-Күдәй йорты баш¬ кортларына Юлайны старшина итеп сайларга юл куй¬ ган Исәт воеводасы Рысабайның улы Бохаирны Юлай¬ ның писаре итеп билгели. Рус түрәләренә бу файдалы була, чөнки писарь һәрвакыт старшинаның бөтен эшен белеп торачак, ә семьялар бер-берсенә дошман булган¬ лыктан, ул көндәшенең һәр шикле адымы турында тү¬ рәләргә хәбәр итәчәк. Юлайда писарьның шымчы итеп куелганлыгын аң¬ ларлык кына зирәклек бар иде. Ул Рысабайның үз дош¬ маны икәнен яхшы белә, тик шулай да Юлай өендәге бер генә мәҗлес тә Рысабайдан һәм аның улыннан баш¬ ка узмый иде. Рысабай да үз өендә уздырылган бер ку¬ нактан, бер сый-хөрмәттән старшинаны калдырмады. Дошманнар үзара яхшы мөнәсәбәттә, бер-беренә карата ӘДӘп тә, ихтирам да саклыйлар, читтән караганда алар- ны якын дуслар дип белерлек иде. Салават даладан чаптырып узды, кечерәк кенә кал¬ кулыкка күтәрелде һәм елгадан ерак түгел урман итәге¬ нә сибелеп утырган берничә ак киез тирмәле авылны, аның янында утлап йөргән атлар, сарыклар көтүен, һәм бик күп киез һәм камыш тирмәләр күрде. Бу — Рыса¬ байның гаять зур семьясы, көтүчеләре, хезмәтчеләре яши торган урын, аның байлыгы тупланган урын иде... Таудан төшкәч, Салават хуҗаның бай тирмәсенә якын килде һәм, атын җибәреп, ишек төбендә беразга туктап калды. Ул моны тантаналырак, чуклырак сүз¬ ләр хәзерләр өчен эшләде. Юлайны кунакка чакырырга килгәндә, Бохаир ничек әйтер иде икән? Салаватның Бохаир әйтердәй сүзләрдән дә әйбәтрәкләрен табасы килде. Тирмәнең япмасы чак кына ачык булып, эчтә нәрсә эшләнгәне күренеп тора иде. Анда Салаватның яшьтә¬ ше, писарьның сеңелесе Әминә, йөзен куллары белән каплаган хәлдә урта бер җиргә баскан иде, аның идән¬ гә кадәр салынган озын күлмәге астыннан ялан аягы күренеп тора, кыз аягының баш бармагын селкетә- селкетә һәм куллары арасындагы ярыктан кыек карап, елый-елый такмаклый: — Бирмә мине Йоныска. Карт кешегә чыгарга телә¬ мим. Аның корсагы зур... Нинди ир булсын ул миңа!.. Бирмә мине Йоныска! «Рәхәт кызларга! Кияүгә чыгу турында сорыйсы да юк, ә үзләре бирәләр. Мин әйләнәм дисәм, әти, иртә әле, дип кычкырачак»,— Салават Әминәне тыңлый-тың- лый әнә шулай уйлады. Рысабай, кулына кымызлы чынаяк тотып, мендәрдә утыра. Кызының елавы аңа һич тә тәэсир итми. Аның язмышы хәл ителгән инде. Кызга күптән кияүгә чыгар¬ га вакыт. Атасы аның такмагын озынборынның колак тондыргыч безелдәвең тыңлаган кебек кенә күрә. Тик тәртип өчен генә баш селкегән була. — Ай-Һай! Кызыкай кем белән сөйләшкәнен бө¬ тенләй оныткан. Әтигә шундый сүзләр сөйлиләрме икән! Сүз тыңламаска син өйрәтәсеңме әллә аны, хатыным Зөләйха? Зөләйха — Рысабайның карт хатыны. Бөтен өйне, бөтен хуҗалыкны, балаларны, кече хатыннарны һәм 43 42
хәтта өлкән уллары писарь Бохаирны да ул үз кулын¬ да тота. Салават аның үзен күрмәде, тик ачулы тавы¬ шын гына ишетте: — Үзең үстердең, үзең аздырдың сүз тыңламас кыз¬ ны! Мине сиңа биргәндә, «корсаклы» дип үксеп утырма¬ дым, ә син Йоныстан да килбәтсезрәк идең бит... Миңа калса, толымыннан сөйрәп йөр —* менә ул чакта үкер¬ мәс! «Теләмим, бармыйм!» янәсе. Кем соң син теләргә- теләмәскә?! — дип җикерде ул кызыйга. Салават тирмә эченә атылды. — Әссәламегаләйкем! — дип сәлам бирде ул. — Вәгаләйкем әссәлам! — дип җавап кайтарды пи сарьның атасы, һәм чәнчетеп әйтеп куйды: — Ни әй¬ терсең, егет? Кәләш ярәшергә килмәгәнсеңдер бит! Бу чәнчү алдан хәзерләнгән тантаналы сүзләрне ки¬ нәт Салаватның башыннан очырды. Әйтерсең, карт аның яшерен уйларын сизеп алды... Ләкин каушаганын сиз¬ дермәс өчен, Салават гәүдәсен турайтты да батыр ка¬ рашы белән тирмә эченә күз йөртеп чыкты. «Кәләш» аңа шул арада телен күрсәтеп алды. — Я, нинди хәбәр белән килдең? — диде Рысабай. ■— Әтием сине сыйланырга чакырды. Ул хәзер биш¬ бармак пешерә. Аңа ерак авыллардан кунаклар кил¬ де,— диде Салават, баш иеп. — Мулла сабан туе ясарга кушмады бит! —дип кар¬ шы төште Рысабай. Салават моңа: — Сәкъя мулла үзе хәзер әтиемә китте,— дип җа¬ вап бирде. — Ярар, рәхмәт әйт, барырмын,— диде Рысабай, эреләнеп. Салават тирмәдән чыкты. Аның артыннан Рысабай- ның ачулы тавышы яңгырады: ■— Сиңа, бәлки, шушы малай кебек маңка ир табар¬ гадыр,— диде кызына. Ул бу сүзләрне Салаватның ише- тәсен белеп һәм тартынмыйча әйтте. •— Үзең дә андый сукыр тычкан хатыны булырга оя¬ лыр идең,— дип күтәреп алды Рысабайның хатыны. Салават, биясенә сикереп менеп, камчысын селтәде дә өенә таба чапты. Ул инде якты, шатлыклы һәм эссе көнне дә, чәчәкләр бизәгән соклангыч даланы да күр¬ мәде, елганың салкын суы да аны үзенә җәлеп итә ал¬ мады. Аның күңеле рәнҗеде, сызлады. •— Маңка малай! — дип кабатлап барды ул эчен¬ нән,— Сукыр тычкан!.. Мин сездән кәләш алырым ми¬ кән әле? Салават әтисе тирмәсенә кыю килеп керде. Юлайдан, агасыннан һәм аның ике улы белән Салаватның өлкән абыйларыннан тыш, тирмәдә күрше авыллардан килгән тагын берничә кеше утыра иде. Бөтен йорт борчуга төш¬ кән булып чыкты: бик күпләргә күрше һәм ерак йорт¬ лардан, кайберләренә хәтта ерак юллардан да бәйрәм¬ гә кунаклар килгән булган, ә монда мулла бөтен эшне бозган. Башкортлар зарланалар иде. Салават кергәндә, печелгән тәкәдәй симез Мортаза нәзек, елак тавыш бе¬ лән сөйләп тора иде: — Мин сарыклар суйдым, бия суйдырдым, бал куй¬ дым, кунаклар чакырдым... Мин аларны ничек куып җи¬ бәрим ди? Юлай башын чайкый, кулларын җәя. — Нишләтим соң! Минем эшем — урыс түрәсе әйт¬ кәнне сезгә җиткерү, минем эшем — бар кешене вакы¬ тында ясак түләтү, минем эшем — законны белү, ә алла ни кушканын мулла миннән яхшырак белә... Салават, җаен туры китереп, алга чыкты һәм әти¬ сенең игътибарын үзенә тартты. — Чакырдыңмы? — дип сорады Юлай улыннан. — Чакырдым... — Сабыр итегез. Мулла үзе миңа килә, бергәләп күндерербез,— дип вәгъдә итте Юлай. Ул Салаватка карады, аның чыгып китмәвен, нәрсә¬ дер әйтергә җыенуын, ләкин кыймавын күрде. —' Нәрсә бар? —дип сорады старшина. Салават тагын бераз икеләнеп торды да кинәт, уп¬ кынга ташлангандай, бер тында әйтеп салды: — Әтием, миңа ун сыер, бер көтү елкы, өч йөз куй һәм кама бүрек бир,— диде ул һәм яңакларына ут кап¬ канын сизде. — Өйләнергә җыенмыйсыңдыр ич? — дип сорады старшина көлеп. Салават, күзен җиргә текәп, тирмә уртасында басып калды. Барысының да карашы хәзер аңарда иде. Әтисе артыннан ул бу сүзне кабатларга батырчылык итмәде һәм җавап урынына караңгы чырай белән башын гына селкеде. Гомуми тынлыкны күк күкрәве челпәрәмә ки¬ тергәндәй булды: бар кеше көлә башлады. Старшина 44 45
үзе дә, аның агасы да, Юлай агасының уллары да, кунакка килгән күршеләр дә, ә барысыннан да катырак итеп Салаватның бертуган агалары көлде. Салават өлкән абые Ракайны гафу да итәр иде, ә менә үзеннән нибары ике яшь өлкән Сөләйманны һич тә гафу итмәс. Абыйсының нәзек, чырылдык тавыш белән көлүе Сала¬ ват күңелендә дошманлык давылы уятты, йөзеннән кан¬ ны куды. Ул бер сикерүдә Сөләйман янына килеп җит¬ те, аны күтәреп алды да җиргә ыргытты, урман мәчесе¬ дәй бер ыргылуда аның өстенә менеп утырды һәм буга¬ зыннан эләктереп алды. Сөләйман кызарды, хәлсезлә¬ неп аяклары белән тыпырчына башлады. Ул энесенең кулларын каерып алырга тырышты. Салават, абые буылып үлмәсен өчен, бармакларын бушата, тегесе ычкынырга маташа башлауга, ул тагын кыса, ә Сөләйман хырылдарга керешә иде. Моның уеннан чынга әйләнүен күреп, Юлай Са¬ лаватны тартып төшермәкче булды һәм бик каты кыч¬ кырды: — Җибәр Сөләйманны! ■— Җибәрмим! — дип пышылдады Салават, ачудан кысылган күзләре белән әтисенә астан карап. Старшина, улының тыңламавына һәм оятсызлыгына ачуы чыгып, аның башына сукты. Салаватның үпкәсе һәм ачуы тагын да кабарды. Ул чыелдап аягына сикереп торды һәм, бөгелеп, әтисенең корсагына башы белән сөзде. Старшина чайкалып китте һәм шапылдап җиргә утырды. Салават, үз-үзен белештермәстән, елкы көтүенә таба ташланды, беренче туры килгән атка сикереп менде һәм котырынган бүреләр көтүеннән качкандагы җи¬ тезлек белән ук булып тауларга очты... Ул ниндидер чит авыллар яныннан, чит елкы һәм сарык көтүләре яныннан чаптырып үтте, уннарча елга¬ ларны, тау чишмәләрен кичте, тик йөрәгендә үпкә уты, оят һәм ачу һаман сүнмәде. Салават таныш сукмакларны инде күптән югалтты. Урман торган саен куера һәм аулаклана барды. Арган ат берничә тапкыр туктап-туктап алды, Салават аны инде куаламый, урман эченнән салмак кына атлата иде, HIK шунда гына билендәге пычактан башка янында һичнинди коралы юклыгы исенә төште. «Әй, берәр авыл очраса иде»,— дип уйлап алды Са¬ лават. Куе ботаклар арасыннан айыың нәзек урагы күренеп китте. Баш өстендә җидегән йолдыз кабынды. Салават арыды, һәм бая аны үз-үзен онытыр дәрәҗәгә җиткер- l. >п ачу басылды... Салават тауларга күтәрелде, үзәннәргә төште, елга¬ лар кичте, тарлавыкларны үтте, ул инде хәзер Юлай шрмәсенең кайсы якта икәнен дә белми иде... Салават, таудан бер елга үзәненә төшеп, йөгәнен җи¬ бәрде. Айгыр туктап пошкырды да утларга кереште. Салават үзе дә күптәннән карыны ачканын сизә килә, ләкин янында бертөрле дә ризык юк иде. Йокымсырата башлады. Салават иярдә килеш куерып китте һәм шун¬ да ук сискәнеп уянды. Төн кунарга урын сайларга ки¬ рәк иде, ләкин караңгы. Ул көч-хәл белән тәбәнәк, бер якка авып үскән имән тапты да ике киң ботак арасы¬ на, суыктан күшеккән эт баласысыман, бөрешеп ятты. Башта Салават үз-үзен кызганды. Инде нишләргә? Әтисенә сукканнан соң ул өенә, ту¬ ган авылына кайтырга базмый. Урманда да мәңге ялгыз яшәп булмас!.. Ләкин әкренләп Салават башында берсеннән-берсе кызыклырак хыяллар уянды. Ул үзенең, зураеп, атаклы батыр булуын һәм әйләнеп кайтканда барысының да аны хөрмәтләп каршылавын күз алдына китерде. «Ә Әминә белән нишләргә? — дип уйлады качкын.—< Аны карт кеше кулына калдырыргамыни инде?» Сала¬ ватның аңа әллә ни өйләнәсе дә килми, «маңка малай» түгеллеген күрсәтергә теләү, аның өстеннән юкка көлгән¬ нәрен танытырга теләү уе гына җанга тынычлык бирми. Бай һәм атаклы кешенең борын астыннан яшь кенә хатынны тартып алу Салаватка тиңдәшсез җиңү булыр кебек тоела. Шунлыктан, батырлык турындагы хыял¬ ларын беразга калдырып, ул яңадан өйләнү фикеренә кайта. Шул уйлар белән йокыга да китә. Салават таң алдыннан айгырның куркып пошкырган һәм кешнәгән тавышына уяна: ат бер яктан бер якка ташлана, алгы аякларына күтәрелә, тибенә һәм агачка бәйләнгән йөгәнең бөтен көче белән өзәргә тырыша иде. 46 47
Салават йокы иләслеге белән эшнең нәрсәдә икәне¬ нә кинәт кенә төшенә алмады, хәтта икенче яктан чы¬ быклар шартлап сынганны ишеткәч тә һәм аланга елга томаныннан ниндидер кара җанвар килеп чыгуын күр¬ гәч тә, үсмер аны башта җендер, шайтандыр дип уйла¬ ды, тик соңгы минутта гына ул моның гади аю икәнен аңлады. «Айгыр харап булды!» дигән уй Салаватның башын¬ нан яшен тизлеге белән йөгереп узды. Үзе турында уйлап тормастан, ул имәннән сикереп төште дә бәен өзәргә дип айгыр янына ыргылды. Ләкин соң иде инде: аю арт аякларына күтәрелде һәм үкереп Салаватның үз өстенә килә башлады. Салават качарга уйламады да, кулына пычагын кы¬ сып тоткан хәлдә урынында катып калгандай булды һәм, ни айгырны, ни аланны, ни аюны күрмәстән, кара¬ шын дошманы күкрәгенең сул ягына — үзе пычак белән кадарга җыенган җиргә текәп, аны көтте. Үткен хәнҗәр бөтенләй көтмәгән җиңеллек белән ак) тәненә кереп батты, ләкин инде Салаватның йөзенә ерт¬ кычның кайнар сулышы килеп бәрелде, Салаватның күкрәге изелде, аркасы урталай сынгандай булды, ти¬ мер тырнаклар тиресен суеп алалар кебек тоелды аңа... ...Салават, исенә килгәч, югарыда имән яфраклары күрде, алар арасыннан зәп-зәңгәр күк балкый иде. Ул бераз вакыт һични уйламый, һичнәрсә исенә төшерми, селкенергә дә теләмичә, яфракларны һәм күкне күрә алуыннан ләззәт табып ятты. Ул әкренләп аңына килде һәм селкенгәч кенә бөтен тәненең сызлавын, аркасының каты авыртуын тойды. Янәшәсендә, хәрәкәтсез йонлач өем булып, җиңелгән ерткыч ята. Бәйдәге ат, куркынган күзләре белән кырып карап, тыныч кына тора иде. Салават җиңелгән дошманны һәм үзенең өстен-ба- шын карап чыкты. Аның бөтен киеме кан гына, кан су¬ гыш урынындагы үлән өстенә дә күл булып җәелгән иде. Якты иртә иде. Урмандагы салкынчалык, чыклы, дымлы сафлык, кошлар сайравы — һәммәсе дәрт һәм шатлык уята, ә иң мөһиме — җиңүче икәнеңне тою иде. Җиңүче икәнеңне! Кичәге авылдагы хәлләр кинәт инде әллә кайчангы әһәмиятсез бернәрсә булып кына калды. Салават әле кичә генә малай иде. Мәзәкләр, балалар уеннары — кичә ул белгән бөтен нәрсә менә шуңардаң артмый иде, ә бүген төнлә ул котылгысыз булып кү¬ ренгән үлем белән күзгә-күз очрашты — һәм җиңеп чык¬ ты. йөнтәс кара үлем, тешләрен ыржайтып, тимер тыр¬ накларын чыгарып, үләксә һәм йонга баткан кан өеме булып ята, ә Салават исән, менә бу көчле, дәртле кеше үзенең җиңүен бәйрәм итеп, үтерелгән үлем өстендә басып тора... Сөләйман менә шулай, бер пычак белән генә, ерткычка каршы чыгып карасын әле! Мөгаен, йө¬ рәге табанына тәгәрәр иде! Бүген сабан туе — шушы нәрсә кылт итеп Салават¬ ның исенә төште. — Беренче бүләк миңа. Мин җиңдем! — диде ул. Ул, иелеп, ерткычның ярасын карады һәм аннан үзе¬ нең тирән батырылган, канга буялган пычагын тартып алды. Бу минутта ул менә шулай, һич курку белмичә бөтен гомере буена аюлар үтереп яшәр кебек тоелды. Ул үзен бүген тагын бер ялгызы ерткыч өстенә барырга әзер итеп сизде. Бер дә алай куркыныч түгел инде... «Аю! Нәрсә ул аю? Ул үле, ә мин менә исән!» — дип уй¬ лады Салават. Айгыр шикләнеп пошкыра, күзен акайтып карый, ко¬ лакларын торгыза һәм борчылып бәен тарта иде. Ул агачка бик нык бәйләп куелган иде. Салават аның дерелдәгән арка тиресеннән сыйпаган¬ нан соң, агачтан чишеп алды да, кулыннан йөгәнен ыч- кындырмастан, елгага алып китте. Айгыр эчкән арада, Салават чишенеп салкын суга керде. Суда аның иңба¬ шы турыннан кара кан тасмасы сузылды; ул җилкәсе аша, көзгегә караган кебек, суга карады — сул як ка¬ лак сөяге ертылган иде. Башка бер генә тырналган эз дә юк. Салават кычкырып көлеп җибәрде, һәм кыялар аның көлүен кире кайтардылар. Кайдандыр, елга аръягыннан ат кешнәгән тавыш килде. Айгыр күңелле һәм көр тавыш белән аңа җавап бирде. Елга аръягында кешнәү кабатланды. Салават шатланып куйды: атлар якын, димәк, кешеләр дә якын булырга тиеш. Салават, елганы аркылап чыккач, ат көтүе күрде. Көтү яныннан бер атлы узып бара иде. Салават аңа кычкырды. Ул Шайтан-Күдәй йортына сабан туена ба¬ ручы курайчы булып чыкты. — Без хәзер кайда? — дип сорады аңардан малай.— Мин адаштым. 4 Р-5ЭД 49 45
— Биредә күдәйләр белән тамьяннарның җәйләве бетә. Анда,— курайчы елга аръягына күрсәтте,— Күдәй йорты, ә монда — Тамьянныкы. Сиңа кая кирәк? — Мин старшина Юлай улы. Өйгә кайтырга кирәк миңа.— Ул бераз дәшми торды һәм кинәт мактанып өстәде: — Мин аю үтердем. Курайчы аңа ышанмыйча карады. — Тиресе кайда соң? — дип сорады ул. — Бу — мин үтергән беренче аю әле, тиресен ту¬ ный белмим,— диде Салават.— Монда якын гына. Син миңа булышырсыңмы? Алар елганы бергәләп кичтеләр. — Ай-Һай, ерткычның да ерткычы икән! — дип сокла¬ нып кычкырды курайчы һәм тирене туный-туный сөй¬ ләнде: — Аю гына түгел, аюларның батыры. Мин әле бер¬ кайчан да мондыйны очратканым юк иде. Күр моны, батыр батырга һөҗүм иткән бит. Менә ичмасам ерткыч! Исән калуың — могҗиза. Ничә яшь соң сиңа? Салават таулар арасыннан йөгергән елгага борыл¬ ды һәм үзенең яңгыравыклы тавышы белән кычкырып курайчының соравын кабатлады: — Салаватка ничә яшь? Яр кырыендагы кыялар шул ук сорауны кабатлады¬ лар, шул ук сорау ерак урманда, ерак калкулыкларда яңгырады: «Салаватка ничә яшь?» — Батыр Салават! Таулар гүелдәп җавап бирделәр. — Ундүрт яшь Салаватка,— диде малай, һәм шул ук сүзләр, яңгырап, җавап булып кире әйләнеп кайт¬ тылар. Салават юлдашы белән тау сукмагы буйлап юырт¬ тыра, ә иреннәре арасыннан горурлык һәм яшьлек дәр¬ те тулы җыр агыла: «Салаватка ничә яшь?» — дисәләр, Яшел бүрек аның башында. Салаватның яшен сорасалар, Баһадир ла булды ундүрт яшендә. Ат аю исеннән сискәнеп-сискәнеп куя, колакларын шомарта, ул тау сукмагы буйлап чаба; Салаватка аны тотып баруы җиңел түгел. Курайчының аты да дерелди һәм Салават аты белән янәшә барырга теләми. Атлы- лар ерактан гына бер-берсенә кычкырышып юырттыра¬ лар. Алар юлында тимер коя торган завод һәм эшчеләр 50 яши торган авыллар бар иде. Курайчы аларны әйлә¬ неп узарга тәкъдим итте, ләкин Салаватның үз табы¬ шын бар кешегә дә күрсәтәсе килде, ул завод яныннан үтеп, авыл аша юл тотты. Салават рус авылында атын юри атлатып кына бар¬ ды. Халык туктап-туктап тирегә карады, Салават ар¬ тыннан дусларча нидер кычкырып калдылар, канга бу¬ ялган киеме ерткычны Салават үзе үтергәнен күрсәтеп тора иде. Авыл читендә, тимерче алачыгы янында, Салават ай¬ гырын туктатты. Алачыктан җыр ишетелә иде. — Ванька! — дип кычкырды Салават. . Кулына зур чүкеч тотып, каралып һәм корымга буя¬ лып беткән тәбәнәк буйлы тимерче чыкты. — Әй, Салаватка! Арумы! — дип башкортча сәлам бирде ул, елмайганда аның ак тешләре күңелле ялты¬ рап киттеләр. — Елгадагы зур таштан арырак, әнә тегендә, тау артында, аю калды. Ите, мае кирәк булса, бар, алып кайт,— диде Салават. Тимерче гаҗәпләнде дә, сөенде дә: —1 Неушто үзең үтердең бу аюны?! Капкынга эләк¬ кәндер әле,— диде ул. — Юк ла, капкынсыз гына,—дип куйды Салават, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән,— пычак әйбәт! Рәхмәт! — дип өстәде дә, атын кузгатты. Ванька, тыюларга карамастан, башкортларга пычак¬ лар, балталар һәм уклар өчен тимер очлар ясаучы тирә- якта бердәнбер тимерче иде. Башкортлар аның янына ат дагалату сылтавы белән керәләр дә корал алып китә¬ ләр иде. Закон буенча моның өчен камчы белән кый¬ наулары да, төрмәгә ябулары да мөмкин, ләкин Ванька башкисәр егет ул һәм һичнәрсәдән курка белми. Бер¬ вакыт аңа шахтадан качкан богаулы өч кеше килгән икән дип сөйлиләр, ул өчесенең дә богавын кискән, ди. Ул завод тимереннән башкортларга төлке, бүре һәм аю капкыннары ясап бирә, тотылсаң, төрмәдә черисең көн кебек ачык, әмма завод идарәчесе һәм ике приказчик¬ ның бу капкыннар өчен башкортлардан ришвәт алула¬ ры аны коткарып кала иде. Аюны үтергән пычакны Салаватка күптән түгел әти¬ се бүләк итте. Салават ул пычакны Юлай белән бергә¬ ләп Ваньканың алачыгына килеп алган иде һәм хәзер аңа рәхмәт әйтә алуына бик сөенде. 4* 51
Көн уртасында алар Юлай тирмәсейә килеп җиттеләр. Тирмә янында чит атлар тора иде. Салаватның әнисе һәм Юлайның ике яшь хатыны учак янында кайнашалар. Читтәрәк үсмерләр һәм егетләр җыелган. Далада ма¬ тур итеп бәйрәмчә киенгән атлылар күренә, төрле яклар¬ дан курай һәм кубыз моңнары агыла. «Мулла, димәк, рөхсәт биргән»,— дип уйлап алды Салават. Юлай җәйләвенә якынлашкан саен Салаватның го¬ рурлыгы арта барды. Барысы да, барысы да, әтисе дә, абыйлары да, бәй¬ рәмгә килгән кунаклар да, писарь һәм Рысабай үзе дә аның җиңүен күрәчәкләр... Менә көлсен инде Сөләйман, менә Рысабай аны маңка малай дип атап карасын инде... әтисенең дә ачуы кайтыр... Егетләр ничек көнләшер аңардан!.. Иң мәшһүр аучы Мөхтәр Локман да мондый оста итеп кадауга сокла¬ ныр — ерткычның нәкъ йөрәгенә тигән бит!.. Ләкин, әтисе тирмәсенә якынрак килгән саен, Сала¬ ватның куркуы да арта барды: әтисе кичәге хәлне гафу итмәсә, өйгә кертмичә җәйләүдән үк куып җибәрсә, нишләрсең? — Мин тирмәгә кермим. Әтиемне чакырып чыгар әле,— диде Салават үтенеч белән юлдашына. Курайчы, тирмәгә кергәч, сәлам бирде һәм: — Юлай ага, сине бер яшь батыр чакыра,— диде.— Ул бер ялгызы пычак белән кадап аю үтергән, ә сиңа бәйрәмгә аның тиресен китергән... Юлай, тирмәдән чыккач, Салаватны күрде. Чырае караңгыланды аның. Ләкин Салават аңа авыз ачарга ирек бирмәде. — Атам, мин сиңа бүләк китердем.— ул тирегә күрсәтте.— Мин гаепле, атам...— Салават бу сүзләрне пышылдап диярлек әйтте һәм башын түбән иде. Юлай улына кырыс карады. — Сине атаң өенә кертмәскә иде дә,—■■ диде ул.—■ Ярый инде... Бәйрәм бүген. Юлай кереп китмәкче булды. — Әтием, бүләгемне кабул ит,— дип кабатлады Са¬ лават.— Бу — сиңа! Юлай: — Тирмәгә керт,— диде дә үзе кунаклар янына ке¬ реп китте. Күңеленнән ул шат иде. Улы белән горурлана иде ул. Кемнең ундүрт яшендә чакта гади казак пычагы бе¬ лән аю үтергәне бар?! Әмма йөзенә чыккан шатлыкны Салаватка күрсәтергә ярамый, кичәге оятсызлыгын онытмасын әле ул малай, Юлай шуңа күрә тизрәк тир¬ мәгә кереп китәргә ашыкты. Беренче хатыныннан булган өч малай арасында Сала¬ ват иң якыны иде. Өчесе арасында бу иң кечесе булып, сабый чагында ничектер бик сәер табигатьле иде. Ул сәгатьләр буе чыпчыкларга һәм чәберчекләргә карап утыра, карлыгачлар очканын күзәтә, елгадан күзен ал¬ мый иде. Ул кызлар кебек нәфис иде. •— Хатыным, кемне тудырдың син миңа — малаймы, кызмы? — дип сорый иде Юлай. Салават чәчәкләр бизәгән далада йөгереп йөри-йөри үз алдына нидер сөйләнә иде. — Кыз, валлаһи кыз менә! — дип мыгырдый иде Юлай, кече улының бу пышылдавына карап.— Ничек итеп мин сине атка утыртыйм инде?! Әмма вакыты җиткәч, әтисе Салаватны ияргә утырт¬ ты. Ул аңа йөгәнне кысыбрак тотарга кушты, ә үзе атны әйдәде. Менә шунда өч яшьлек малай балкып китте. — На! — дип кычкырып җибәрде ул егетләрчә һәм йөгәненең буш башы белән бөтен көченә атка сыздыр¬ ды. Ул моны оста йөрүче үсмерләрдән күргән иде. Ат сискәнеп китте. Трр-р! —дип туктатты аны курыккан ата. ■— На-а! — Салават бу юлы тагын да яңгыравыклы¬ рак, күңеллерәк итеп кычкырды һәм тагын атка сыз¬ дырды. Юлай атны йөгәненнән тартырга дип кулын сузган иде дә, акыллы хайван үзенең яшь хуҗасын да һәм ата¬ сының куркуын да аңлаган кебек булды: ат, бала белән уйнагандай, жиңелчә юыртып ун адымнар чамасы үтте. Юлай кызып киткән сабыйны иярдән күтәреп алды, тирмәгә алып керде һәм хатынына сузды: — Малай! — диде ул.— Кыз түгел, малай! Улы үскән, ныгыган саен, старшина аңа күңеле бе¬ лән ныграк бәйләнә барды һәм күп кенә шуклыкларын 62 53
кичерә килде: олы улларына ул мондый эшләрне Һйч- кайчан кичерми иде. Малайның үзсүзлелеге, кайнарлыгы, табигатькә хы¬ ялый гашыйк булганлыгы, җырлар чыгара белүе — ба¬ рысы да әтисен тарта иде. Салават өйләнергә теләвен шулай бөтенләй көтмәгәндә әйтеп салмаган булса, Юлай аны һичкайчан килгән кешеләр һәм олы уллары алдында көлкегә калдырмас иде. Хәтта Салават Сөләй¬ манның бугазыннан эләктереп алгач та, Юлай аның ягында иде, тик ул малаен үз өстенә ташланыр дип һич тә көтмәгән пде. Монысын инде ул сөекле улына да ки¬ черә алмый. Хәзер, Салават әйләнеп кайткач һәм тәүбәгә килгәч, Юлай аны гафу итәргә әзер иде, ләкин ул тыелып кал¬ ды һәм улын кырыс каршылады. Салават айгырын җибәрде дә, авыр тирене аркасы¬ на күтәреп, тирмәгә керде. — Әссәламегаләйкем! — диде ул. Ул тирене җиргә ташлады һәм җәеп җибәрде. Тире тирмәнең ярты идәнен диярлек каплады. Ракай белән Сөләйман абыйларына, кичә үзеннән көлгән туганнан туган абыйларына Салават горур караш ташлады. — Каян алдың? — дип сорады Сөләйман, кичәге та¬ лашны онытып һәм энесенең табышына таң калып. Салават аңа: -- Куй тунадым,—дип җавап бирде мәсхәрәле кө¬ леп.— Урманда алар күп утлап йөри. Кунаклар көлеп җибәрделәр. — Я, егет, сөйләп бир,— диде бер таныш булмаган карт. Салават үзе дә атлыгып тора һәм үзенең җиңүе ту¬ рында ун кат сөйләргә дә иренмәс иде, тик Юлай кар¬ шы төште: — Мөхтәрәм кунакларны малай кеше такылдавы бе¬ лән борчыйсы гына калган иде, ди! Олылар белән сөй¬ ләшергә Салават яшь әле. Ундүрт кенә әле аңа. Хатын¬ нар ягына чыксын әнә. Салаватның йөзенә кызыллык йөгерде, ул эндәшми генә чыгып китте. Кайнар, майлы бишбармак та, шулпа да, баллы бавырсак та, бал да, кымыз да аны кызык¬ тырмады. Күңел рәнҗүе аны иң тәмле ризыклардан да йөз чөяргә мәҗбүр итте. Салаватның әнисе хатыннарга улының төнге җиңүе турында сөйләде, һәм аңа өс-башын алыштырырга бир¬ гәч, берничә тапкыр килеп, бик авыртамы, дип сорады. Ул улының рәнҗүен аңлый һәм аны кызгана иде. Кояш кичке якка авышты. Тиздән ат чабышы баш¬ ланырга тиеш, Ракай да, Сөләйман да, хәтта туганнан туган Габдрахман абые да анда катнашалар. Ә Салават беркая да бармаячак, кечкенәләр кебек менә монда, хатыннар янында утырачак... Далада, тәртәләрен як-якка ташлап туарып калды¬ рылган буш арба янына, яшьләр җыелды. Монда Салаватның үз агалары да, туганнан туган абыйлары да, кунак яшүсмерләр дә бар иде. Салават алардан ерак түгел бер җирдә посты. Аңа биек арба артына менеп утырган әтисе күренә, аның сүзләре ишетелә иде. Әтисе бабасының сандык төбендә сакланган соклангыч җәясе турында сөйли. Салават аның бу хикәясен, абыйлары кебек үк, күп тапкыр тыңлаган иде инде һәм шунлыктан аны яттан белә, тик шулай да, старшина әйләнәсенә тупланган яшьләр ке¬ бек үк, ул да аны йотылып тыңлады. — Сәмәркандта Аксак Тимер ханның сыңар күзле җәячесе булган. Ул монгол икән. Бу җәяче кыргый үгез¬ ләр мөгезеннән иң нык һәм иң ышанычлы җәяләр эшлә¬ гән. Хан үлгәч, ул, эшсез торудан кайгырып, бөтенләй сулган һәм үзенең дә тиздән үләсен аңлаган. Үзенең соңгы җәясен ул Тимер ханның иң куәтле батырына бү¬ ләк иткән. Ул батыр безнең әтиләребезнең әтисе Шәга- ли Шакман булган. Аның укларын кешеләр коштай сызгырып килүеннән үк таный торган булганнар... Шә- гали Шакман үләргә җыенгач, әлеге җәясен өлкән улы¬ на биргән. Бу Килмәк батыр булган. Шәгали Шакман әйткән: «Бу җәяне минем үзем кебек куллана алган кеше башкорт халкын данга алып барыр»,— дигән. Юлай бу юлы хикәясенә атаклы җәяне соңгы тап¬ кыр Кара Сакал тарткан булуын өстәмәде. Ул билба¬ выннан ачкыч чишеп алды да, сандык төбеннән ба¬ басының җәясен алып чыгар өчен, аны Ракайга бирде. Ракай җәяне китергәч, яшьләр тагын да тыгызрак тупландылар һәм, чиратлашып, мышный-мышный аны тартып карадылар, тик кереш, җиңелчә генә зеңгелдәп, бармаклардан ычкынды, 54 55
Салават яшьләрнең уенына көнләшеп карап торды, якын килергә батырчылык итмәде. Борынгы заман батырларының көчлерәк булуы ту¬ рында сөйләгәч, Юлай җәяне үзе тирмәгә алып кереп китте. Салават арты белән борылды да миңа барыбер дигән кыяфәттә утырып калды. Яшьләр ат чабышы башланачак җиргә юнәлделәр. Күзләрендә кабынган көнчелекне берәү дә күрмәсен өчен, Салават күккә карады. Аның баш өстендә диярлек каракош әйләнә иде. Салаватта аучылык дәрте уянды. Ул сикереп торды да берничә сикерүдә Юлайны куып җитте. —- Атам, каракош! — дип кычкырды ул һәм, җәяне Юлайның кулыннан тартып алгандай алып, укны төзә¬ де. Аю ерткан калак сөяге көчәнүдән авырта башлады, Салаватның ачуы чыкты, йөзеннән кан качты. Юлай тирмәсе янында болында булган бар кеше ка¬ тып калды. Каракош, аучыны котырткан кебек, бер минутка һавада канатларын җәеп туктап торды, шул минут¬ та бабасының буйсынмас җәясенең кереше зеңгелдәп китте, канатланган ук ачы сызгырып күккә очты һәм кошка барып кадалды. — Мә! — диде укчы, әтисенә җәяне биреп.— Мә! Мин — малай бит! һәм Салават читкә ташланды. Ул мактау һәм га¬ җәпләнү сүзләрен ишетмәде, елга буендагы куаклыкка кереп качты. Ул тал куаклары арасыннан хәтта ат чабышын ка¬ рарга да, көрәшкәнне һәм йөгерүләрне карарга да чык¬ мады. Ук атканда көчле киерелүдән аның аркасы та¬ гын да катырак сызлый башлады. Көн сүнеп, тирмәләр тирәсендә учаклар кабынгач, алар яныннан җыр һәм моңлы көйләр агыла башлагач кына, Салават үзенең качкан урыныннан чыгып кичке эңгердә елга ярына килеп утырды. Аның кулында ка¬ мыштан әле яңа гына кисеп ясалган курай иде. Курай¬ ның нәфис моңына бирелеп киткән Салават артына әтисе килеп басканын сизми дә калды, Юлай, моңны куркытмас өчен, аның артында селкенми дә басып торды. Аннары ул әкрен генә улы янына утырды. Әтисен күреп, Салават уйнаудан туктады. — Уйна, уйна,— дип дәртләндерде аны Юлай, Салават кураен ирененә китергән иде дә, яңадан әтисенә карап алды һәм кураен кире төшерде. —< Я, уйна инде, уйна,— дип кабатлады әтисе. — Хөрмәтле старшинаны сыбызгычы малай чыелда¬ вы белән борчырга ничек батырчылык кылыйм! — диде Салават, мәсхәрәле түбәнчелек белән. Ләкин Юлай үпкәләмәде. — Син Шәгали Шакман җәясен тарттың! — диде ул җитди итеп. Әтисенең гафу үтенү кебек булып яңгыраган бу сүз¬ ләреннән күңелендә канәгатьләнү хисе уянган Салават кураен авыз читенә китерде, һәм коры камыштан тагын әкрен, уйчан моң агыла башлады. Юлай, иңен улының иңенә дусларча куеп, эндәшми тыңлады. Салават бер көйне бетереп икенчесенә күчкән арада: — Кем кызына күзең төште? — дип сорады ул якын итеп. — Рысабайныкына,— дип куйды Салават, яңадан уңайсызланып. — Бохаир сеңелесенәме? Кара аны, әйбәт уйлап тапкансың: Рысабай белән килешергә вакыт инде безгә. Кода булсак, арабызда дошманлык та бетәр,—диде Юлай, һәм шунда ук исенә төшереп: — Тукта әле, Салават, аны Йоныска ярәшкәннәр түгелме соң? йоныс инде калымын да түләгән бугай, диде. — Ханнарның да кәләшләрен тартып алалар әле,— дип каршы төште Салават, кызып.— Үзең әиттең ич, улым батыр җәясен тартты дип! — Шулаен шулай да, монда иминлек түгел, дош¬ манлык киләчәк бит... Мин үзем җайлап карыйм инде, яучылар җибәрербез, ә Йоныска калымыңны артыгы бе¬ лән кайтарырмын диярмен... Яхшылык белән әйбәтрәк бит! Салават дәшмәде һәм яңадан кураена тотынды. Әтисеннән өйләнергә рөхсәт алгач, Салават бу яңа мәшәкатькә баш-аяк чумды. Иң элек ул бу турыда үзе¬ нең дуслары Кинҗә белән Хәмиткә сөйләде. Салаваттан старшинаның өйләнергә рөхсәт бирүен ишеткәч, дуслары аңа тагын да зуррак ихтирам белән карый башладылар. 56 57
Кинҗә әтйсе белән Рысабайларда кунакта еш була иде һәм ул инде менә бер елдан бирле писарьның шаян, тере сеңелесенә ничектер тартынып караштыра иде. Әминә аңа ошый, һәм юан малай, бер-ике елдан мул¬ ла аны хатын итеп алырга рөхсәт бирер, дип өметләнә иде. Йонысның Әминәне ярәшүе Кинҗә өчен бөтенләй кө¬ телмәгән нәрсә булды. Кырык яшьлек йоныс бай — зур елкы көтүләре һәм күп меңле куйлар хуҗасы, ул инде икегә өйләнгән, ун¬ лап баласы бар, өлкән уллары күптән хатынлы; менә шушы кешенең үзенә көндәш булырын Кинҗә башына да китермәгән иде. Юан, зур корсаклы, кызыл җыер¬ чык муенлы, сирәк мыеклы һәм майланып торган кып- кызыл яңаклы, үз-үзеннән бик канәгать һәм мактанчык Йоныс Кинҗәнең туймас тамак булуыннан һәм бик иртә калыңая башлавыннан җай чыккан саен көлми кал¬ мый иде. Аның усал мәзәкләре табындагыларда күңелле көлү уята, ә Кинжәнең ачуын кабарта, ул мышный һәм кызара, ләкин үзеннән өлкән булган усал мәзәкчегә җавап кайтарырга базмый иде. Рысабай өендә һәр ки¬ лүдә Ионысны очратасын белгәнлектән, Кинҗә әтисе белән Рысабайларга йөрүдән баш тартырга берничә тапкыр җыенса да, Рысабай картның күңелле һәм кара күзле кече кызын күрү мөмкинлеге аны яңадан һәм яңа¬ дан йорт писаре әтисенә кунакка барырга мәҗбүр итә иде. Йонысның Әминәне ярәшүе юан малай өчен әйтеп бетергесез җәбер булды, кызны Кинҗә кулыннан тар¬ тып алган кебек булды... Шуңа күрә Салават Йонысның кәләшен аерып алырга карар иткәнлеген ишеткәч, ул да үч алу нияте белән яна башлады, хәтта үзенең га¬ шыйк булганлыгын да һәм кайчандыр Рысабай кызына өйләнергә өмет итеп йөргәнлеген дә онытты. Өч көн чамасы үткәч, тирә-як тауларның түбәләренә сизелер-сизелмәс кенә булып таң яктысы сирпелгән бер чакта, Кинҗә Салават янына ат чаптырып килде. Стар¬ шинаның үтенүе буенча мулла Рысабай белән сөйләш¬ кән икән, ләкин тегесе кырт кискән, ышанычлы дусты Йонысның һичкайчан хәтерен калдырмаячагын, нин¬ дидер малайны аңардан өстен санамаячагын әйткән; ул, кызны старшина Юлай улына түгел, үзенә алырга теләсә дә, Йоныска биргән вәгъдәмне бозмас идем, дигән. —- Барыбер алып китәм, урлап булса да! — диде Салават үзсүзләнеп. — Без сиңа булышырбыз, — диделәр Салаватның дуслары кызып. Хәмитнең сеңелесе дәгъвәле кәләшнең дус кызы иде, һәм Хәмит аның аша Рысабай җәйләвендә туйга хәзер¬ лекнең барышын һәр көнне белешеп торды. Салават, Кинҗә һәм Хәмит — кинәт өчесе дә ау бе¬ лән мавыгып киттеләр. Алар җәйләүдә көнозын — иртә таңнан кичке караңгыга кадәр күренмәс булдылар, тик һәркайчан буш кул белән әйләнеп кайталар иде, әйтер¬ сең, урманнар һәм далалар буйлап аларны ниндидер уңышсызлык эзәрлекләп йөри иде. Салаватның сөмсере коелганны һәм уйчанлыгын күреп, Юлай аны юатырга тырышты: —< Бәла түгел! Нинди туган булсын ул Рысабай без¬ гә! Сиңа менә дигән икенче бер кыз алырбыз, аннан ким булмас! Салават әтисенә зәһәрләнеп карады һәм, бер сүз дәшмәстән, тирмәдән йөгереп чыгып китте. Рысабай өендәге кебек бай өйдә уздырылачак туй тирә-як җәйләүләр өчен күңелле вакыйга иде. Туйга туганнары, кода-кодачалары һәм кунаклар күрше йорт¬ лардан да килделәр. Атаклы кияү үз ягыннан да бик күп кунаклар чакырды; алар арасында Уфаның үзен¬ нән килгән ике татар сәүдәгәре дә, провинция канцеля¬ риясе тәрҗемәчесе дә (ул Кыйгы йортында яшәүче Сәет байдан кунактан килгән иде), хәтта тимер һәм ба¬ кыр заводлары хуҗасы купец Твердышовның бер при¬ казчигы да бар иде. Рысабай бишбармак өчен көтүчеләренә иң симез куйларны сайлап алырга кушты. Туй көнне иртүк яшь өч айгырны суйдылар, хатыннар хуш исле, күбекле кы¬ мыз хәзерләделәр, алар аны чия төше белән әчеттеләр; сәүдәгәрләр кыйммәтле ак он алып килгәннәр иде. Ха¬ тыннар майлы шулпага салыр өчен кабалана-кабалана кипкән корт төйделәр, баллы ашамлыклар пешерделәр. Яшьләр ат чаптырырга, көрәшергә җыендылар, ку¬ райчылар һәм кубызчылар беренчелек өчен ярышка хәзерләнделәр, әйтерсең, ул көнне гади туй гына түгел, ә олы бәйрәм — икенче тапкыр сабан туе үткәрелә иде. Рысабай Юлайга да чакыру җибәрде: старшинадан чын яучылар килмәде, шулай булгач, аның үтенечен кире каккан кеше дә, үпкәләшер урын да юк иде. Стар¬ шина үзен Рысабай өендә һәр чактагыча иркен тотты, 58 59
күңеле хуш булды, хуҗаның үзе белән дә, аның кунак¬ лары белән дә кызык табып, уен-мәзәк әйтеп утырды. Күңел ачучы яшьләр арасында Салават та, аның дус¬ лары да күренмәде, ләкин моңа Юлайдан башка һич¬ кайсы игътибар итмәде, бугай. Көн кызык булып, дәртле шау-шу белән узды. Киез тирмәләр уртасында һәм куаклар арасында янган учак¬ лар яныннан курай һәм кубыз тавышлары агылды, әле анда, әле монда биюләр башланды. Әнә яшьләр түгәрә¬ гендә көрәш кызып китте, тамашачылар арасында кем батырга чыгасы турында бәхәс күтәрелде. Биредә исә, минем атым җитезрәк тә, минеке җитезрәк дип тар¬ тышкан биш егет берьюлы йөгәннәренә ябышты, әнә инде алар иярдә, менә хәзер атлары җилдереп китәчәк, әле яңа гына тиргә батып бил алышкан егетләрнең та¬ машачылары да, ул егетләр үзләре дә яңа кызык карар¬ га инде монда чабып киләләр... Көйдереп алырдай эссе көн уртасында кинәт каты җил исә башлады, һәм ул куе кара болытлар куып ки¬ терде, яфракларны өзеп алып бөтерергә кереште, коеп яңгыр да ява башлады, барысы да тирмәләргә качтылар һәм нәкъ шул чакны сый-хөрмәт өлгерде. Күп санлы учаклар өстендә асылынып торган, корымланып беткән казаннардан тәмле исле бу бәреп чыкты һәм туй мәҗ¬ лесе башланды... Карыннары тулган һәм ярым исергән кунаклар кыймылдый да алмас бер хәлгә килгәч, курай¬ чылар һәм җырчылар эшкә кереште, аннары үзара чән- чешеп-чәнчешеп мәзәкләр әйтештеләр, бер-берсен котыр¬ тыштылар, ләкин берәү дә үпкәләмәде, чөнки туй мәҗ¬ лесендә ашъяулык янында әйтелгән чәнечкеле үткен сүзне берәү дә җәбергә санамый иде. Менә хатын-кызларның да шаярту нәүбәте җитте. Киенгән-ясанган кияү, эреләнеп кенә урыныннан торып, хуҗага баш иде һәм инде кояш баеганын, өенә кайтыр¬ га вакыт җиткәнен әйтте. Ул кәләшен бирүләрен сорады. — Калымыңны һичбер рәнҗүсез түләдең — кәләшең синеке,— дип җавап кайтарды аңа Рысабай илдәге га¬ дәт-йола буенча.— Бар, ал. йоныс хатын-кызлар тирмәсенә юнәлде. — Юк, кәләшең юк! Белмибез, кая качкандыр! — диделәр хатыннар, күңелле чыр-чу белән кияүне урап алып. — Ул качкын кәҗә кебек —каядыр качып китте! —< Кая качканын күрдегезме соң, сеңелләрем, ул юньсезнең?! — дип күңелле генә сорады кияү дә. — Күрмәдек шул, бабакай. Без монда эшләдек, биш¬ бармак пешердек, бия саудык, куйларны кыркыдык, йон эрләдек, ә ул җилкуар чыккан да йөгергән! — Ниемә хаҗәт сиңа андый җилкуар?! Барыбер аннан юньле хатын чыкмас! — дип яманладылар кә¬ ләшне яучылар. — Ә мин аны камчылап игә кертермен! — дип көлеп җавап бирде кияү.— Я, әйтегез инде, сеңелләрем, кая яшердегез аны? — Түләү, түләү! — дип кычкырдылар хатыннар, га¬ дәт буенча. Кияү: — Мин калымны тулысынча китердем. Тагын нин¬ ди түләү! —1 дип сатулаша башлаган булды. —■ Бүләк бир безгә, бүләк! — дип шаулаштылар ха¬ тыннар. Кияү җиңелеп: — Ягез, дусларым, түләгез әле шуларга. Берниш- ләр хәл юк! —диде. һәм кияүнең ике дусы кәләшнең иптәшләренә һәм әнкәләренә бүләккә яулыклар, йөзекләр, алкалар, муен¬ салар өләшә башладылар... Рысабайның карт хатыны, бер сүз дәшмәстән, кияү¬ нең иңбашыннан тотты да аны йөзе белән урманга таба борып куйды. —1 Шуннан эзлә,—диде ул, кияве бүләк иткән шәл¬ дән бик канәгать калып. Кияү, гадәт кушканча, урманга таба юнәлде, аңа хатын-кызларның күңелле һәм шау-шулы төркеме иярде, алар кияүне котыртып һәм дәртләндереп бардылар. — Менә аучы, абынды да! — дип кычкырдылар аңа.— Куакка сөртенде! —• Ботакка төртелеп күзен чыгарды! — Кая инде сиңа, сыңар күзгә, өйләнү?! — Дусларым, апаларым, сукыр ул, берни дә күр¬ ми— төпкә абынды! Әй, аягыңны сындырма! —■ Таба алмыйсың! Таба алмыйсың! Кая инде сиңа кәҗә бәтиен куып җитү — бар өеңә, карчыгың янына кайтып кит!.. Алар, мәзәк өчен, аның өстенә чыршы һәм нарат күр¬ кәләре ыргыттылар, төнге караңгыда урманда чыр-чу килделәр, шаркылдап көлештеләр. 60 61
— Күрәсең, Йоныс бай, син түләвеңне аз биргәнсең. Бераз өстә үзләренә,— диде дусларының берсе, алар берсе — кияүгә, икенчесе — кәләшкә дип бик зиннәтләп иярләнгән ике ат җитәкләп киләләр иде. —< Ул карун өстиме? Шартласа шартлар, өстәмәс! — Муенын сындырса сындырыр, өстәмәс! — дип ко¬ тырта башладылар хатыннар. Кияү караңгы урманда абына-сөртенә йөрүдән туйды. Сый-хөрмәттән авырайган Йоныс кызны эзләү йоласын тизрәк бетерәсе килде. — Өстәгез шуларга, дусларым,— диде ул, мышнап, пыхылдап һәм шабыр тиргә батып. Кияүнең иптәшләре алдан хәзерләнгән акчаларны күн капчыклардан алып хатын-кызларга тарата башла¬ дылар. —< Аз бирдең! Саран,—дип кычкырдылар хатыннар. — Барысын да өләшеп бетерегез!—■ диде кияү,— йнде әйтегез, саесканнар: кая яшердегез кызыйны? — дип таләп итте ул хатыннардан. Хатыннар: — Үттең, үттең! Күзсез, сукыр! Күрмәде, күрмәде! — дип кычкырыштылар. Йоныс чәнечкеле дүләнә куакларын читләтеп үткәней исенә төшерде,— димәк, дус кызлары һәм әнкәләре кы¬ зык өчен кәләшне шунда кертеп яшергәннәр! Менә кө¬ ләрләр, бу куакларга чәнчелеп, ертылып беткәч, менә кызык табарлар инде алар... Ул чокыр кырындагы куаклыкка борылды, аның симезлеге һәм өлкән яшьтә булуы белән исәпләшмәстән шушыны эшләгән хатыннарга ачуы чыкты. Ләкин ул үзен яшь күрсәтергә тырышты һәм ачуын сиздермәде. Урманда караңгылык куерганнан-куерды. Куаклар һәм агач кәүсәләре, төн караңгысы белән кушылып, то¬ таш стенага әверелделәр. — Кызлар, ул чәнчелеп бетәчәк! Кызган үзеңне, Йоныс бай, тагын түлә, без сиңа аны үзебез китерер¬ без!— дип кычкырыштылар хатыннар.— Ой, апайлар, бетте, харап булды Йоныс бай! йоныс куаклар арасында ак тап күреп: — Әһә! Менә ул! — дип җиңүле кычкырып җибәрде. Ул киемен дә, кулларын, йөзен дә кызганмастан, шунда ташланды, ләкин ак тап, куркынып, куаклар арасына ыргылды, һәм акырып җибәрде, аның тавышы Ионыска коточкыч кыргый булып тоелды. Кияү читкә сикерде — бу дүләнәгә бәйләп куелган кәҗә иде... Яшь хатыннарның йөрәк түреннән чыккан көчле көлү бөтен урманны яңгыратты. Йоныс инде ачуын яшереп азапланмады, хатыннар белән кычкырыша ук башлады. Бу көлкеле йолада катнашкан өлкәнрәк яучы¬ лар мәзәкнең артыгракка киткәнен аңладылар. Алар уңмаган аучыга булышырга һәм «кыр казын» аның ку¬ лына үзләре китереп тапшырырга булдылар, ләкин... Әминәне үзләре дә таба алмадылар. Кәләш югалган иде. Кызның моны аңлап алган иптәшләре, төн караңгы¬ сыннан файдаланып, куаклар арасына сыздылар һәм бе¬ рәм-берәм җәйләүләренә кайтырга ашыктылар, ә икен¬ челәре урманда кычкыра-кычкыра кызны эзләделәр. Өченчеләре, ачуы кабарган кияү янында булып, аның белән әле һаман мәзәк өчен әйтешкәләп йөрсәләр дә, куакта кәҗәнең бер дә юкка гына бәйләнеп куелмаган икәнлеге турында үзара пышылдаштылар. Кемдер, берәр сихерче кәләшне кәҗәгә әйләндермәде микән, дип куй¬ ды, һәм кинәт барысына да куркыныч булып китте, ә ур¬ ман тынлыгында ялгыз калдырылган кәҗә тагын кызга¬ ныч тавыш белән кычкырып җибәргәч, хатыннар, кот¬ лары очып кычкыра-кычкыра, өерелешеп урманнан да¬ лага, кеше яшәгән җәйләүләргә таба ташландылар... Кәләшнең агасы Бохаир югалган кызны эзләргә шун¬ да ук унлап егет белән урманга кереп китте. Анда бер¬ берсең дәшеп кычкырган тавышлар озак яңгырады... Кияү Рысабай өендә кара коелып утырды. Кунаклар бер-бер артлы чыгып китә тордылар һәм азакта каената белән кияүнең икесен генә калдырдылар. Кара урман. Бик үткен күз дә көч-хәлгә аерырлык тау сукмагыннан сак кына атлап бер ат бара. ■— Салават, мин куркам. Әтием үтерер мине, киявем дә үтерер! — Куркуга төшкән Әминә калтыранган тавыш белән үзен урлаучының колагына әнә шул сүзләрне пы¬ шылдады. — Бер карлыгачны ике тапкыр ничек үтерсеннәр, ди? Берәү дә үтермәс сине,— дип тынычландырды аны Сала¬ ват. 63 62
Урман артта калды. Күк йөзен тутырып йолдызлар җемелди башлады, үләндә, алардан төшкән чаткыларсы- ман булып, яшькелт бөҗәкләр ялтырады. Качкыннар елганы кичтеләр. Ат тауга китте, кыя тө¬ беннән узды, куакларны ерып чыкты, тагын бер елга аша үтте, текә яр читеннән барды, аның аяк астыннан ычкынган таш каядыр упкынга очып, шапылдап җиргә бәрелде... Әминә көтмәгән киявенең җиңенә ябышты. —- Курыкма,— дип пышылдады Салават, аны иярдән төшереп. Ул кызны күкрәгенә кысты һәм күтәреп китте. Тирмә ишегенә эленгән киезне ачты. Борынга кеше торагы исе килеп бәрелде. Югарыда, баш өстендә, тирмәнең урта¬ сындагы тишектән йолдызлар күренде. — Син минем хатыным, минем чәчәгем,— дип пы¬ шылдады Салават, аны мендәргә салып,—Син минем тирмәмдә. Безне биредә берәү дә — киявең дә, писарь да, әтиең дә тапмас... Аның тавышы киселде, иреннәре кипте. Ул пышылдый гына иде, кызның колагына ук иелеп, иреннәрен нинди эчке кызу көйдергәнен аңламастан, элек һичкайчан та¬ тымаган дерелдәү белән калтыранырга мәҗбүр иткән салкынның кайдан килгәнен аңламастан пышылдый иде. —■ Салкын,— дип куйды Әминә дә аның кебек үк кал¬ тыранып. Салават караңгыда капшанып җылы җилән табып алды да аның өстенә каплады... Кояш күрше тау башларын алтынга мангач, Салават яшь хатынын йокыдан уятты. Әминә, аңардан оялып, йөзен Салаватның күкрәгенә яшерде... Аннары алар бик озаклап көлештеләр. Салават, зур бер осталык белән үзләре күрмәгән дә, күрә дә алмаган нәрсәләрне — кияүнең борын астыннан кәләшен урлап, аның урынына кәҗә бәйләп калдырган¬ нан соң, җәйләүдә ниләр булганын күз алдына китереп, үзен шулар урынына куеп күрсәтте. Әминә яңгыравыклы тавыш белән эче катып көлде. — Анда калмаганыңа шатмы? — Салават, кечкенә ха¬ тынына күктән төшкән ниндидер бер могҗизага кара¬ ган кебек карап, меңенче тапкырдыр һаман шул бер үк нәрсәне төпченде. Ә кыз һич тә иренмичә, авырсынмыйча меңенче тап¬ кырдыр үзенең шат икәнлеген әйтте. Салават алып кайткан тирмәдә Әминә үзенең ике күл¬ мәген тапты. Тирмә янында унлап куй, бер бия утлап йөри — монысы да нәкъ кирәгенчә иде. Тирмә алдында¬ гы кечерәк кенә учактан төтен күтәрелә: Әминә белән Салават аңа коры чыбык-чабык китереп өстәделәр. Са¬ лават зәңгәр йонлы ниндидер кош атып алды. Әминә кабартмалар пешерде. Тирә-якта ник бер җан иясе булсын! Алар тирмәсе торган таудан очсыз-кырыйсыз урманнар һәм тау түбә¬ ләре, еландай боргаланып аккан елга күренә, әмма ник бер көтү, ник бер тирмә күзгә чалынсын! һәр көнне диярлек аларга я Хәмит, я Кинҗә кунак¬ ка килә торган булды. Хәмит һәрвакыт күтәренке күңел¬ ле була, бертуктаусыз яңалыклар сөйли, әле Рысабай, әле аның карт хатыны булып кылана, әле Ионысның ачудан күрше җәйләүләргә яучылар җибәрүе һәм, кә¬ ләшне кемдер ярәшеп өлгергәнлектән, аннан кире җавап алуы турында сөйли иде. Кинҗә һәр тапкырда турсык тулы кымыз, яки Са¬ лават урманда ауда табып ала алмаслык берәр төрле ашамлык алып килә иде. Хәмитнең хәбәрләре торган саен тынычрак була бар- дьь Ә бер тапкыр килүендә ул җәйләүнең иртәгә шак¬ тый ары күчеп китәсен һәм үзләренә яшьләр янына ки¬ леп йөрү кыенлашасын әйтте. — Сез дә безгә якынрак күчегез,— диде ул—Урман¬ да, бер читтә, яңа урын табарбыз, яшәгез шунда, югый¬ сә үзегезгә дә күңелсез булыр. — Минем белән күңелсезме сиңа, карлыгачым? — дип сорады Салават. Әминә җавап урынына кычкырып көлеп җибәрде, әйтерсең эссе көн уртасында аңардан, тун кирәкмиме, дип сорадылар. Нәкъ шул чакны Кинҗә килде. Ул, мышный-мышный иярдән төшеп, тирмәгә кереп утырды да үзе алып кил¬ гән кымызның яртысын эчеп бетерде һәм эһелдәп куйды. — Старшина килгән иде,— диде ул. — Кая? — дип сорадылар өчесе бертавыштан. — Әти янына, әлбәттә. Сезне нишләтергә дип сорады. Сине ачуланды,— диде ул Салаватка. Юлайга ирексез- 5 В-598 65 64
Дән ачуланган булып кыланырга туры килгәнен Салават белә иде. Эченнән генә ул көлеп куйды, ә йөзенә куркын¬ ган кыяфәт чыгарды: — Мулла нәрсә диде соң? s—■■ Кичерергә һәм Рысабайга Әминә өчен калым тү¬ ләргә, ә кияүгә чыгымнарын кайтарырга кушты... Салават сикереп торып кадактагы йөгәнне алды да атын иярләргә китте. Өч атна качып яткан урыныннан Салаватның бу бе¬ ренче чыгуы иде. Ул, ниһаять, барысы белән бергә яши алачагына сөенде. Ләкин беренче тапкыр Юлай тирмә¬ сенә читләргә белдермичә генә кайтырга, инде берәрсен очратканда да, кайсы яктан килгәнен сиздермәскә телә¬ де; шуңа күрә Салават белән Кинҗә әйләнеч юл белән, бар халык җәйләүдә булганлыктан, елның бу чагында бөтенләй буш калган туган авыллары аша киттеләр. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Шайтан-Күдәй кабиләсенең зур биләмәләрен тәшкил иткән урман-җирләрнең бер өлешен старшина Юлайның әтисе үк инде рус купецлары Твердышов белән Мясни- ковка саткан иде. Руслар алган урманнар кырылып бе¬ теп бара иде. Руда эретү мичләре зифа каеннарны, йө- зәр еллык нарат һәм чыршыларны комсызлык белән йо¬ талар иде. Уралдагы җир асты байлыклары — тимер һәм ба¬ кыр — башкорт иленә яңадан-яңа купецларны тартты. Завод приказчиклары тагын һәм тагын башкортларга киләләр, һәр килүдә әле урманның бер өлешен, әле да¬ ланың иген үстерергә яки печәнлеккә яраклы берәр өле¬ шен сатарга үгетлиләр һәм мәҗбүр итәләр иде. Рудник һәм завод хуҗалары бирегә үзәк губерналардан авылы- авылы белән крепостной крестьяннарны куып китерәләр иде. Заводлар артканнан-арта, алар тирәсендә авыллар да үскәннән-үсә, авыллар әйләнәсендә кара буразналар сузыла, заводларның печән кибәннәре куелган болын¬ нарда инде башкортларның ат көтүләре күренми. Бу урыннарның борынгы хуҗаларына, җәйләүгә чыкканда, инде читләр җире аша үтәргә һәм тирмәләрен кайда куярга ярый, ә кайда ярамый дип уйланырга туры килә. Ә элек мондый хәл булмый иде. Тауларда һәм далаларда урын киң иде әле, ләкин борын-борыннан күчеп йөрүчеләр, үз ирекләренең чик¬ ләнүен тоеп, бөтен халык күңеленә курку һәм сагыш са¬ лалар иде. Алар, бабаларыбызның әкиятләрендәге дию пәриләре кебек, заводлар урманнарны ашап бетерерләр, бар җирләрне үз кулларына төшерерләр, урманнарның тамырын корытырлар һәм ни елкы көтүен, ни сарык кө¬ түен чыгарырга урын калмас дип бар кешене куркыталар иде. Юлай янына тагын Твердышовның приказчигы килде. Бу юлы купең Юлайдан елга буенда нәкъ авыл янын¬ дагы җир кисәген сатып алырга тели иде. Башкортча иркен сөйләшкәнлектән, завод хуҗасына приказчик итеп татар кешесен тотуы уңайлы. Ул менә хәзер Юлайның тирмәсендә утыра һәм киң учы белән бизәкле шкатулка капкачын чәбәкли-чәбәкли, хәзер үк күп кенә акча түләргә вәгъдә итә иде. Юлайга акча кирәк чак. Салаватның Рысабай кызын урлавы аны зур чыгымга барырга мәҗбүр итте: кәләш өчен калым, аннан тыш, Салаватның кияүне хурлаганы өчен дә түләргә кирәк иде. Өстәвенә Рысабайның улы писарь Бохаир тирә-якта байлыгы белән дан тоткан берәүнең кызын кичекмәстән алырга булды, ә Рысабай, старшина Бохаир өчен дә калым түләсә генә Юлай бе¬ лән килешәчәкмен, дип белдерде; Юлай акчасына исәп тотып, ул бик юмартланды һәм Бохаир кәләшенең әти¬ сенә күз күрмәгән, колак ишетмәгән түләү вәгъдә итте. Старшина үз алдына исәпләп карады, ике бәланең кайсы зуррак булачак: бай завод хуҗаларының мәрхә- мәтсезлегенә эләгүме, әллә кабилә халкының ачуына ду¬ чар булумы? Завод хуҗасы алырга теләгән җирләр Юлайның үзе¬ неке иде, әмма аның кулында чакта аларга башкортлар хуҗа, ә завод ияләре кулына күчкәч, алар чит булачак инде. Юлай кабиләнең иң хөрмәтле картларын үз тирмә¬ сенә киңәшкә җыйды. Ул сарык суйды, бишбармак пе¬ шертте, кымызын кызганмады. Келәмнәр һәм паласлар җәйдерде, мендәрләрне күп итеп салды, ахырдан тамак¬ лары туйган һәм күңелләре күтәрелгән авылдашларына 66 5* 67
эшнең нәрсәдә икәнен, зур кунакның нинди йомыш бе¬ лән килгәнен сөйләп бирде. Ләкин бай нигъмәт аксакалларның уяулыгын кимет¬ мәде: сүз бит җир сату турында бара иде. Аларны за¬ вод хуҗасының авыл буендагы ук җиргә күз кыздыруы борчыды. — Тавык чыгар да җир калмаячак! —* Сыер каралтыдан чыктымы — чит җиргә керәчәк. Штрафлар бөлдереп бетерер. — Авыл буенда ук чит җир булсын, имеш, илдә юк ич мондый эш! — Бездән рөхсәт юк! Сатсаң — старшина булмаячак¬ сың! — дип тавышландылар картлар. Җәяче Борнаш бер читтә ялгызы гына сүзгә катнашмый утыра иде. Барысы шаулашканда да, бәхәсләшкәндә дә, ул дәшмәде, һәм кинәт аның йөрәк түреннән моңлы җыр ургылып чыкты. Бу үзеннән-үзе туган җырны, борынгыларның сөйлә¬ венә караганда, данлыклы батыр Морадым чыгарган, ди. Бәхәс тынды. Барысы да җырга колак салдылар. Җиреңне кафер алса, Урманың киссә-екса, Кисеп завод салдырса,— Шул урманның иясе Кайдан алыр сары бал, ай, Кайдан алыр сары бал!.. — Сатма, старшина, җирне! — Әтиләребез зиратын каферләргә сатарга ярамый. — Алтынга кызыксаң — халкыңа дошман буласыңны көт тә тор. — Сатма! — дип күтәреп алдылар, Борнаш җырын¬ нан тагын да ярсыбрак киткән картлар. Юлай приказчикка борылды. — Ишетәсеңме, кунак? Халык рөхсәт итми. Сатмыйм. — Нәрсә син — халык рөхсәт итми, имеш? Кем җире? Әллә син үз җиреңә үзең хуҗа түгелме?! — дип кабынып кычкырды приказчик, урыныннан ук сикереп торып. Юлай бер сүз дә әйтергә өлгермәде, тирмәгә ярсыган, ачуы ташыган Салават атылып керде. — Алар урманны кисәләр! Урманны кисәләр! — дип кычкырды ул. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. 68 Берәү дә Салаваттан урманны кем кискәнен сорама¬ ды, бердән мендәрләрдән сикереп тордылар һәм бер үк сүзләрне кычкырдылар: — Кайда кисәләр?! Руслар җәйләүгә чыккан халык вакытлыча калды¬ рып киткән авыл янында ук хуҗалык итә башлаганнар иде. Барысы да приказчикның инде басып алынган җир¬ гә ризалык сорарга килгәненә төшенделәр... Тирмәдә тавыш, шау-шу купты. Җәяче Борнаш за¬ вод приказчигының изүеннән тотып, төкереген чәчә-чәчә аның йөзенә нидер кычкырынды. Башкалар приказчик¬ ның җиңеннән, җилән итәкләреннән йолкыдылар, йод¬ рыклап күкрәгенә һәм янтавына төрттеләр, сөякчел йодрыкларын аның борын астына суздылар... Ике сәгатьләп үткәннән соң старшина Юлай, карт¬ ларны ияртеп, авыл буендагы елга ярына, крепостной за¬ вод эшчеләре төркеме арасына килеп керде. Старшина кайсының өлкән икәнен сорады, эшчеләр исә аның бо¬ зып сөйләгән сүзләреннән һәм беркатлы кебек күренгән сорауларыннан көлделәр генә. — Барыбыз да өлкән! Барыбыз да господа! — диде урман кисүчеләрнең берсе тешен ыржайтып.—- Күрми¬ сезмени, кафтаннарыбыз парчадан, итекләребез кәҗә тиресеннән! Ул көлке өчен Юлай алдында үзенең сәләмәләрен селкеде, җәрәхәтләнеп, тузанга катып беткән яланаяк¬ ларын топ-топ басып куйды. Эшчеләр аның мәзәкләреннән егыла-егыла көлделәр. Башкортлар елмаймады да. Алар кара коелып, баш ларын түбән салып тын тордылар һәм авылга килгән бу коточкыч афәтне маңгай астыннан гына күзәттеләр. Авыл артындагы яр буе киселгән агач белән тулган иде. Урман әллә кая артка чигенгән. Нәкъ яр буенда ук ун¬ нарча кешеләр җир казый һәм аны носилкалар белән икенче бер урынга ташып өя иде. Нәрсәдер төзиләр иде биредә. Шаяртып маташкан урман кисүче юлга күз атты да кинәт, телен тешләгәндәй, шып булды. Аның йөзе үк юлда ни күргәнен башкаларга әйтеп бирде. Алар, тил¬ гәннән качкан чебешләрдәй, төрле якка сибелделәр, һәм әле яңа гына теш ыржайтып торганнарны үзенең күре¬ нүе белән дә куркуга салган кешенең кискен тавышы яң¬ гырады: 69
_ An die Arbeit machen Ihr euch! За работ! — дип акырды немец, плотина мастеры, бер пар көпчәкле арба¬ га җигелгән кечерәк кенә атын туктатып. Башкорт картлары мастер белән йөзгә-йөз калдылар. Азиатларга тәкәббер караш ташлагач (ул аларны ерак җәйләүдә дип уйлаган һәм көтмәгән иде), немец ки¬ нәт хуҗаларча, хәтта кырыс кына аларга мөрәҗәгать итте, ул түгел, ә алар аның биләмәсенә басып кергәннәр диярсең. — Нәрсә кирәк сезгә? — дип сорады ул каты тавыш белән, арбасыннан төшмичә генә. Юлай төркем алдына чыкты. _ Зачем гулял на наш сторона? Чего работать бу¬ дешь? 1— дигән сорау бирде ул үз нәүбәтендә. _ Бүгенгә хәтле минем хуҗам каспадин купец 1вер- дышов иде әле,—диде мастер санга сукмаганын ачык- тан-ачык сиздереп,— Син, бәлки, купец урынына яңа ху¬ җадыр! Мин сиңа җавап бирергә тиешме? Кем соң син? Юлай сынын турайтты, медаль бизәгән күкрәген ки¬ ерде (мөһим вакыйга булганда тага иде ул аны). г м Йорт старшинасы Әзнаулла углы Юлай,— диде ул, дәрәҗәле кешедәй. Мин сиңа әйтәм, старшина: каспадин купец ясарга кушты...—мастер кирәкле сүзне таба алмады,— di dämm. Русча ничек диләр әле? — Ферштай, ферштай! Их ферштай,—Юлай шул сүзләр белән аны көтмәгәндә бүлде —Работать пло¬ тину?! Тал койма,—дип аңлатты ул башкортларга һәм яңадан немецка борылды,— Безнең җир, сатып алма¬ дың кауфта никс! Майна җир, дайна нике! Ди дам ясарга ярамый монда... Үзең дә ду ферштай! — Юлай, немецка җикеренеп, кызганнан-кызды — Копфа ду, коп- фахабен?! —ул үзенең маңгаена сукты. Мастер, азиат авызыннан кинәт бер өем немец сүзе ишеткәч, тешен ыржаиттты һәм ягымлыланып китте. — Кызык карт син,— диде ул көлеп.— Безнең телне кайдан өйрәндең? — Биш ел сезнең якта булдым! На Берлин маршир, ваше царь Фридка гонял,— старшина, мөгамәлә үзгә¬ рүен күреп, беркатлылык белән мактанып алды. - Әби 1 Безнең якка нигә килеп чыктыгыз, нәрсә эшләргә җыенасыз? (Юлай рус сүзләрен бозып сөйли.) 7Ө патша Медаль бирде! — Юлай, горурланып, үз күкрәгенә төртеп күрсәтте. — Ди дам ярамый. Мин Петербурга синең өстән генералга шикаять җибәрәм... — Болфан! — немец кинәт ярсып китте.— Яз гене¬ ралыңа! Төкерәм мин аңа! Минем җирем! — Юлай да кызды. Ул немецның борын төбендә үк кулларын болгады һәм каты кычкы¬ рып сөйләде: — Сез кауфта никс! Монда буа буасыңмы?! Урманны кисәсеңме, эт җан!.. Немец арбасына сикереп менде һәм озын камчысын күтәрде. Башкортлар артка чигенделәр, һәм бу аңа ба¬ тырлык өстәде. Азиатски сволошь! Паш-шоль өеңә! — дип акырды ул әле һаман аның янында торган старшинаның йөзенә үк. Шайтан! дип кычкырды немецка бер башкорт. Аңа икенчеләр кушылды: -— Иблис! Каһәр суккан! — Ду биет швайна! 1 Әби патшаның үзенә язачак¬ мын!— дип кычкырды Юлай. Немец кулындагы камчы кинәт сызгырып һавада ел¬ кылдады да старшинаның кулбашын һәм муенын өтеп алгандай итте... ...Юлайның күңеле төшенке, юлдашлары берсе дә аны юатмый. Барысы да аңлыйлар: бу старшинаның җиңелүе генә түгел: елга буылса, шуның артыннан ук биредә завод үсәчәк, ә аның артыннан завод поселогы салына башлаячак һәм күрше җирләрнең язмышы, нәкъ борынгы җырчы Морадым әйткәнчә, үзеннән-үзе хәл ителәчәк... 1 Картлар белән киңәшкәннән соң, Юлай шунда ук провинция канцеляриясенә барырга булды. Ул кичекмәс¬ тән кузгалырга карар итте һәм икенче көннең таңында өлкән уллары Ракай белән Сөләйманны ияртеп юлга чы¬ гарга әзер иде инде. — Салават, менә сиңа йорт мөһере,— диде Юлай,— Сакла аны. Старшина мөһере зур нәрсә ул! Кем белә миң югында ни булмас, писарьга берәр кәгазь язарга Немецча бозып әйтелгән: «Син дуңгыз». 71
туры килүе мөмкин — мөһердән башка ул берни эшли алмаячак, көч аңарда. Мөһерне ул кәгазьгә үзең басар¬ сың. Писарьның кулына бирмә аны. Үзең бас. Тик башта нинди кәгазь икәнен, мөһер сугарга ярыймы икәнен мул¬ ладан сора... Кара әле, бәлки, миңа муллага калдырыр¬ гадыр...— дип куйды Юлай. — Мин нәрсә, малай-шалаймыни?! — диде Салават үпкәләп. —- Ярый алайса, үзеңдә тот,— дип килеште әтисе.—• Хуш, улым! — Ул саубуллашты да китеп барды. Юлай Исәт провинциясе канцеляриясенә киткәннең икенче иртәсендә, Салават үзенең яраткан эшенә бире¬ леп, камыштан яңа курай ясап утырганда, тирмәгә кур¬ кынган һәм борчуга төшкән әнисе йөгереп керде: — Урыслар килә! — дип кычкырды ул. Русларның җәйләүгә килеп чыгуы — сирәк була тор¬ ган хәл. Хатыннар мондый чакларда гадәттә качалар, ә ирләр кырысланып китәләр иде. Барысы да яңа салым, яңа ясак булыр дип, сугыш башлангандыр, солдатка чакырырга уйлыйлардыр дип көтәләр иде. Түрәләрдән хәбәр китерүчене гадәттә старшинага кабул итәргә туры килә. Ул алар алдына старшина киемнәрен киенеп: бик зиннәтле җиләннән, биек кама бүректән, кылыч тагып һәм озын таяк тотып, Елизавета патша медале бизә¬ гән күкрәген киереп чыга, аннары мулланы һәм карт¬ ларны чакырта, писарьны алырга кеше җибәрә, килгән кешеләрне сыйлый һәм шуннан соң гына йомыш турын¬ да сүз башлый иде. Ә хәзер нишләргә? — йөгер муллага, Салават. Ул аларны сөйләштер¬ гән арада, мин ит пешерермен, ә син писарьны чакырып кайтырсың,— диде Салаватның каушап төшкән әнисе. Салават камыш сыбызгысын ирененә якын китереп өрде һәм тишекләре өстендә бармакларын уйнатып алды. — Әйбәт курай! — дип мактап куйды ул. — Ишетмәдеңме әллә, Салават?! — диде әнисе аның ваемсызлыгына гаҗәпләнеп. — Ишеттем, әсәй. Борчылма. Әтием мине үз уры¬ нына старшина итеп калдырды,— диде Салават.— Мин үзем урысларга каршы чыгармын. — Ничек сине? Бохаирныдыр! — диде хатын шиклә¬ неп. — Ә бу нәрсә?! — дип Салават мөһерне күрсәтте,— Шәгали Шакман җәясен Бохаир тартмады бит, мин тарттым! — Ул каршы әйтер урын калдырмады һәм өстәп куйды: — Бишбармак пешер. Мин үзем мулла белән карт¬ ларны алырга кеше җибәртермен. Әле һаман бала итеп санаган улын тыңларга да, тыңламаска да белмичә, әнисе күзләрен челт-челт йомды. — Я, я! — диде Салават әнисен кыюландырып. Ул тирмәдән чыкты, маңгаена кулын куеп күзләрен кояштан ышыклады да дала буйлап Юлай җәйләвенә таба килгән өч русны күрде, аларның икесенең иңбашы өстендә мылтык көпшәләре күренә иде. Якынаеп килгән кунакларны бер төркем малай бер читтә кызыксынып карап тора иде. Салават шуларга кычкырды: — Әй, чыпчыклар, атларга! Кайсыгыз тизрәк! Малайлар аны уратып алдылар. — Кая барырга? Кая барырга? — Син муллага барырсың,— диде Салават берсенең күкрәгенә бармагы белән төртеп, һәм тезеп китте: — син Борнашка чап, син — Әхтәмгә, син — Юлдашка. Урыс¬ лар килде дип әйтегез аларга, мин аларны киңәшкә ча¬ кырам... Ук булып очыгыз!—диде ул, балаларны дәрт¬ ләндереп, һәм атка атланган унлап бала күз ачып йом¬ ганчы далага сибелде. Салават әтисе тирмәсенә кереп китте. — Әй, апай, старшинаны чакыр! — дип кычкырды русларга ияреп килгән тылмач. Салаватның әнисе Юлайның ике яшь хатыны белән учак янында кайнаша иде, ул авызын да ачарга өлгер¬ мәде, кунаклар каршына тирмәдән Салават килеп чыкты. — Старшина монда,— диде ул. Әнисе борылып карады да катып калды: Салават старшинаның бүреген, зиннәтле җиләнен кигән, билен кылыч кынысы бавы белән буган, кулына старшинаның таягын тоткан иде. Аның бөтен килеш-килбәте шундый мәһабәт һәм солтанат иде. — Мин старшина,— диде ул нык тавыш белән. Килгәннәрнең йөзенә гаҗәпләнү билгесе чыкты. — Син старшинамы? — дип кайтарып сорады тыл¬ мач.— Бәлки синең бабаң яки атаң старшинадыр? — Әтием эш белән китте һәм мине старшина итеп калдырды. 72 73
Тылмач елмайды. - . — Әссәламегаләйкем, старшина агай! — Вәгаләйкем әссәлам,— дип эре генә җавап кай¬ тарды Салават һәм үзен бик иркен тотып өстәп куйды:— Кунакларны иярдән төшеп, ял итәргә чакырам. Көн эссе. Кымыздан авыз итәргә рәхим итегез. Ул тирмәнең ишегенә эленгән киезне күтәрде һәм юлчыларны күләгәгә ялга чакырды. Әнисе боларның барысын да күзләрен зур ачып карап торды. Шулай бул¬ мый әмәле дә юк иде аның: бу малай тәмам балигъ булган, ул үз-үзен тота да белә, хаким икәнлеген, көч¬ ле икәнлеген күрсәтә дә, старшинаның үзе кебек үк итеп руслар белән сөйләшә дә ала иде. Киемнәре дә ничек килешә үзенә, йөзе бөтенләй балкып, нурланып тора, кылыч һәм таяк аны бөтенләй баһадир итеп күрсәтә... Кунаклар аттан төштеләр. Салават аларны тирмәгә уздырды, ишек янында торган көе, эчке бер җылылык белән мендәрләргә ишарәләде, ^кулларын бер-берсенә шапылдатып сугып, кунакларга кул юарга су китерергә кушты. Ракай абыйсының кечкенә уллары сөлге, ләгән, ком¬ ган күтәреп керделәр. Хатыннар кымыз эчәргә тустыганнар бирделәр. Ки¬ лүчеләрне Юлай үзе кабул иткәндәгечә бөтен йола үтәлде. Салават кунакларны кымыз белән сыйлады, көннәр¬ нең эсселеге, терлекләрне кигәвеннәр борчуы турында сөйләште, тирмәгә борынын сөртми кергән малайдан да башкалар белән бергә көлде. Ул арада Кинҗә килеп җитте һәм мулланың хаста бу¬ луын, Салават чакыруына килә алмавын әйтте. Үзгәргән дусын күрүдән Кинҗәнең сулышы киселде. Салават мулл^ны/ң 'ни белән авырганын сорашты. Кинҗәнең җавапларыннан ул мулланың руслар белән очрашырга теләмәвенә авыру сәбәп түгел икәнлеген аңлады. Аның чырае караңгыланды, шулай да ул Кинҗәне кунаклар арасында урын алырга чакырды. Әхтәм белән Борнаш карт килде. Юлдаш өйдә юк икән. Хатыннар сый өлгерттеләр. Барысы да үз нәүбәте белән барды. Бал алу, җәядән төз атучылар, лачын белән ауга йөрү турында сөйләштеләр. Сүз арасында Әхтәм карт курайда уйнап алды. 74 Ниһаять, кунаклар Сый өчен рәхмәт әйттеләр. Алар иттән, аннары кымыздан, хәтта — баллы ашамлыклар¬ дан баш тарттылар. Алар, сый Төгәлләнми торып, эш турында сүзгә күчәргә ярамаганын беләләр иде. Сала¬ ват аларның бер-берсенә карашып куюларыннан һәм ара-тирә үзара әйтешеп алуларыннан старшина югында эш турында гомумән сүз башларга микән дип икеләнеп торуларын аңлады, һәм үзе башларга булды. — Урысларны әтиемнең тирмәсенә нинди йомыш ки терде? — дип сорады ул тылмачтан. Руслар үзара нәрсә турындадыр бәхәсләшеп алдылар. — Старшина кайткач, без тагын бер әйләнеп чы¬ гарбыз,— диде тылмач һәм шунда ук өстәп куйды: — син әтиеңә әйт, аңа кышлагын яңа урынга күчерергә туры киләчәк. Хәзер сезнең авыл торган җирдә зур су булачак. Өйләрне икенче урынга күчермәсәң, аларны су басачак. Урыслар сезнең бәлагә таруыгызны теләмиләр. Авылыгызны кая күчерергә теләрсез, тизрәк уйларга кирәк. Ничек инде ул алай су баса ди?! — Нинди су?! — Каян килә ул зур су?! — Салават, Әхтәм һәм Бор¬ наш бертавыштан кычкырып җибәрделәр. — Тал коймадан,— диде тылмач.— Яңа буадан. — Яңа буа булмаячак,— диде ныклы ышаныч белән Салават.— Әтием түрәләргә шикаять илтергә китте. Ул буа төзергә рөхсәт итмәячәк. —■ Бернинди шикаять тә ярдәм итмәс, диде килгән¬ нәрнең башлыгы. Буаны кора башладылар һәм корып бетерәчәкләр. Минем хуҗам сезгә яманлык теләми. Ул авылыгызны су басасын алдан ук хәбәр итәргә кушты. — Буа булмаячак! — диде Салават, тагын да зуррак ышаныч белән. Салаватның ныклыгы дәртләндереп җибәргән Әхтәм белән Борнаш та шуны ук кабатладылар: — Буа булмаячак! —-■ Салават әйткәч, булмый инде ул! — дип куйды Кинҗә дә, дусына сокланып бетә алмыйча. — Син, яшь старшина, һәм сез, картлар, ачуланма¬ гыз. Без үз ихтыярыбыз белән килмәдек, йомышчы итеп кенә җибәрелгән кешеләр без,—диделәр чакырылмаган кунаклар, китәргә кузгалып, һәм сүзләрен болай очла- 75
дылар: — бәла килсә, үзегезгә үпкәләгез, сыегыз өчен рәхмәт. — Бишбармагым корсагыгызда ташка әйләнсен, шайтан илчеләре! — дип кызып китте Салават, сабырын җуеп. Явыз кунаклар киткәннән соң, Салават Кинҗәгә нәф¬ рәтләнеп карады. — Урыслар килгәнен белгәч, синең әтиең ыштанына җибәргән,— диде ул дусына шелтә белән.— Кирәкми. Кирәкми, мин аннан башка да булдыра алам! Салават старшина кылычын, җиләнен һәм биек бүре¬ ген салды, ә менә мөһер аңа тынгылык бирмәде: анда бөтен Шайтан-Күдәй йортының—бөтен кабиләнең көче бит. йорт мөһере белән ныгытылган сүзләр башкорт¬ ларның бөтен йорты сүзенә әверелә. Салават бер бит чиста кәгазьгә мөһер сукты. Анда тауда үскән чыршы һәм елга сурәте булып, алар астына кылыч рәсеме төшерелгән иде. Салават үзе эш йөртергә булды. -— Бүреләрне үтермәсәң, алар көпә-көндез авылга кереп йөри башлыйлар! — диде ул Кинҗәгә.— Мин языйм әле менә!.. Хатка языласы сүзләр кайнар йөрәктән үзеннән-үзе агылып чыга башладылар: «Син, купең Твердышов, яман эш эшлисең. Елга без¬ неке, тау безнеке, урман безнеке — башкортларныкы. Әгәр күп кан коелуын теләмәсәң, кешеләреңә безнең җиребездә төземәскә әйт. Без авылны беркая да күчер¬ мибез! Шайтан-Күдәй йорты башкортлары шулай әй¬ тәләр, Шәгали Шакман җәясен тарткан батыр шулай әйтә»,— дип язды Салават. Кинҗә хатны укып чыкты. —■ «Син к a ф е р купең Твердышов», дип язарга ки¬ рәк иде,— диде ул. Салават «кафер» сүзен өстәде. Кинҗә: — Тагын «Әгәр син, эт җан, күп кан коелуын» дип язарга кирәк иде,— дип өстәргә киңәш бирде. Салават монысы белән дә килеште. Алар башкорт¬ ларның төз уклары, авыр чукмарлары турындагы сүз¬ ләрне дә өстәделәр. Хәмит ул кәгазьне төзелешкә алып китте һәм Твер- дышовка тапшырырга дип әлеге немец мастерның ку¬ лына тоттырып калдырды. Икенче көнне иртә белән алар, елгада эшнең тукта- лу-тукталмавын карарга дип, төзелеш барган урынга өчесе бергә киттеләр. Әмма руслар урманны һаман ки¬ сәләр, һаман җир казыйлар, ташыйлар, казык очлый¬ лар иде. Төзелеш урынында ай-һайлап кычкырулар, балта тавышлары һәм рус җыры яңгырый иде. — Мөгаен, немец кәгазьне хуҗага тапшырырга өл¬ гермәгәндер әле,— дигән фикергә килделәр дуслар. Алар, өч көн чамасы үткәч, тагын килделәр. Эш һа¬ ман дәвам итә иде. Бу юлы эшчеләр яр буенда елга төбенә субайлар кага башлаганнар иде инде. — Твердышов Петербурда, әби патша яшәгән җир¬ дә яши диләр. Бәлки, хатны шунда җибәргәннәрдер?! — диде Салават. Дуслары моның белән килештеләр. Салаватның старшина урынына русларны кабул итүе турындагы хәбәр Шайтан-Күдәй йорты башкортла¬ рының бер җәйләвеннән икенчесенә очты. Беренче хәбәр артыннан аның кыю һәм дуамал хаты турында сүзләр таралды. Бохаир Юлай җәйләвенә атылып килде. — Нәрсә эшләдең син монда?! — дип җикеренде ул Салаватка.— Юлай кышлагы өчен бөтен йортны Твер¬ дышов белән кычкырыштырмакчы буласыңмы? Синең әтиең авылы өчен без бөтенебез харап булырга тиешме?! Син, чүбек баш, андый кәгазьгә ничек итеп старшина тамгасын куярга баздың?! Урыслар хәзер старшинаны да, мине дә кулга алачаклар, кан кою белән янадыгыз, дип гаепләячәкләр. Бир миңа мөһерне!.. — Әтием берәүгә дә бирергә кушмады. Әти өйдә юкта мин старшина! — диде Салават нык итеп. Бохаир кычкырып көлеп җибәрде. — Тамгасын малайга калдырган өчен эләгәчәк старшинага! Йорт тамгасы уенчык түгел ул! Юлайны төрмәгә утыртырлар. Исәттән өенә дә җибәрмәсләр! — Ә син нәрсәгә куанасың?! — дип кабынып китте кинәт Салават.— Бүген минем әтием авылын су астын¬ да калдырырлар, ә иртәгә — синең әтиеңнекен. Аларга каты тормасак, бар нәрсәдән колак кагарбыз! Син куян! 76 77
Шулай да, писарь киткәч, Салаватның күңеленә са¬ гыш үрләде: соң шулай ук ул үз әтисен харап итте микәнни?! Ләкин бер атна да үтмәде, Юлай өйгә кайтып төште. Ул бик боек иде. Чиновник аңа бер кечкенә малайга кычкырган кебек кычкырган, син инде аз-азлап бик күп җиреңне саттың һәм хәзер үзең дә кайсы синеке, кайсы Твердышовныкы икәнен белмисең, иң әйбәте — купең җиренә очланып кереп торган җирләреңне низаг-бәхәс- сез генә берьюлы аңа сату, дигән. «Кышлагыңны башка җиргә күчереп салырга мөмкин»,— дигән ул. — Очлаеп кергән җир дисең дә бит. Бик зур булып чыга бит әле ул. Барлык җирдән дә зуррак булып чыга,— дип мыгырдаган Юлай. Ул, үзенең гадел шикаяте уңай хәл ителәсе урында, шундый оятсыз кире кагуга очраудан аптырашта калган була. Канцелярия капка төбендә җирне сатарга димләргә килгән әлеге татар приказчикны очраткач кына, ул хик¬ мәтнең нәрсәдә икәненә төшенә: татар кулында әлеге шкатулка була. Чиновникка татарның зур ришвәт ки¬ тергәнлеге сүзсез дә ачык аңлашыла. Салават кайтып кергәндә, Юлай тирмәсе янына күр¬ шеләреннән мулла һәм берничә карт җыелган иде, алар старшинаның сәфәре турындагы сүзләрен күңелсезлә¬ неп тыңлап утыралар иде. Салават барысына да баш иде һәм өлкән ирләр янына абыйлары утырган яктан урнашты. Өйләнгәч, аңа да өлкән кешеләрнең тулы хо¬ кукы бирелгән иде. Аларның сүзләрен тыңлап утыра торгач, ул өлкәннәр эшендә бөтенесен дә аңлавына һәм олы кеше булу өчен әллә ни күнегүнең хаҗәте юклыкка бераз гаҗәпләнде дә. — Канцәләр нишләсен?! Үзе дә кечкенә кеше бит,— диде мулла, Юлайны юатырга тырышып.— Син старши¬ на, синең медалең алтын кебек ялтырап тора. Син әби патшаның үзенә язып җибәр. — Әби патшага язаргамы? — Юлай кулын гына сел¬ тәде.— Сөм янындагы җирне тартып алгач, губернаторга, бергколлегиягә, әби патшага үтенеч җибәрдем. Берсеннән дә җавап килмәде, кемгә барсам ришвәт сорады... Та¬ гын язсам — кем җавап бирер соң!.. — Бирмәгән икән, тагын яз, җавап юкмы — тагын яз,— диде мулла.— Бер җавап бирми калмаслар... Язу бит фетнә чыгару түгел. Фетнә — яман, ә язарга һәркай- чан ярый... Хуш, старшина,—диде ул сүзен йомгаклап һәм өенә кайтырга кузгалды. Мулла артыннан башкалар да таралды, старшина (;үнеп барган учак алдында, үзенең өч улы арасында калды. Ракай, Сөләйман һәм Салават — өчесе дә әтиләре¬ нең авыр уйларын бүләргә кыймыйча тын утырдылар. «Тагын никадәр бәла бар икән әле алла кулында! Соң шулай ук ул аларның барысын да бер старшина башына төшерер микәнни? Нинди яманлыгым аркасын¬ да алланың каһәренә тап булдым соң әле мин? — дигән уйлар йөрде Юлайның башында, аның күзләре сүнеп барган зәңгәрсу утка төбәлгән иде.— Борын заманда купецлар урманнарыбызны, далаларыбызны тартып ал¬ дылар, инде хәзер өйләребезгә, аталарыбызның кабер¬ ләренә кул сузалар, берәү дә якларга теләми... Әби патша миңа үзенең медален юкка гына бирде микәнни соң? Петербурхка үзем барыйм, әби патшадан ялынып- ялварып сорармын... Бөтенесен сөйләп бирермен әби патшага!»... — Барыгыз, йокларга ятыгыз, вакыт инде,— диде старшина улларына.— Иртә белән, намаздан соң, әби патшага язарбыз. — Язып та торасы юк! Нинди булышлык күрсәтсен ул безгә! Куарга кирәк бүреләрне! Син безгә рөхсәт ит, без үзебез куып җибәрербез!..— диде Салават, кайнар¬ ланып. — Яп авызыңны, Салават! — дип туктатты аны стар¬ шина,— Үзең дә беләсең бит, урысларга каршы буш кул белән барып булмый. Аларда дары, ә бездә юк!.. Элек, дары һәм мылтыкларыбыз бар чакта, тимерчелә¬ ребез бар заманда, үзебез корал ясаган чакта, көрәшә ала идек әле. Ә хәзер сугыша алмыйбыз!.. Салават, әтисенең ялкын яктысында кып-кызыл бул¬ ган кырыс чыраен күреп, әйткән сүзләренә үкенеп тә алды. Юлай: «Башкортлар эт кебек яши, менә бер көн килер әле...» — дип мыгырдана-мыгырдана тирмәсенә кереп китте. Ләкин берәү дә аның нинди көн турында әйткәнен ишетә алмады, чөнки ютәл картның күкрәген кысты, ә тирмәнең киез ишеге соңгы сүзләрен ишеттер¬ мәде һәм картның кинәт картаеп, бөкрәеп киткән арка¬ сын яшерде... 78 79
Салават аның артыннан йөрәге әрнеп карап калды. Сөләйман, берни дәшмәстән, елмайды да торып үз тир¬ мәсенә таба китте. Ракай: — Син, Салават, гомерең буе ут өстендәге бишбар¬ мак кебек кайныйсың. Өлкәнрәк булырга вакыт инде — син өйләнгән кеше бит! — дип куйды. Ул учак яныннан читкә китте, ә Салават әле байтак вакыт сүнгән күмерләргә карап һәм төнге даланы тың¬ лап утырды. Кылган белән һәм язгы сулар таулардан тәгәрәтеп төшергән ташлар белән капланган дала төнге күкнең ка¬ раңгы чагылышы кебек иксез-чиксез киң булып тын гына җәелеп ята. Салаватның баш өстеннән канатларын салмак кагын төнге кош очып үтте, кайдадыр еракта ат кешнәде, аңа борчулы һаулап этләр җавап бирде, аннары тагын тын¬ ды, ташлар өстеннән елдам йөгергән чишмә челтерәве генә тынлыкны бозды. Шушы тынлыкта Салават күңелендә яңа җыр туды. Иркен җәелеп яткан даланың, күлләрдәге татлы сулар¬ ның йоклавы турында, сыек томан эчендә калган көтү¬ ләрнең сусыл үлән күшәп йокымсыравы турында, алар өстеннән моңсу нур сибеп ай йөзүе турында һәм кинәт өермәдәй дәһшәтле булып шушы тынлыкка, чәчәк ат¬ кан ил киңлекләренә афәт бәреп керүе, аның юл өстендә очраган бар нәрсәне җимереп-ватып һәлак итеп баруы турында иде бу җыр. Салаватның йөрәге әрнеп китте. Пычкы чыжлый, балта чаба, Көрәк тауны актара. Чалгы астында егыла үлән, Сулар агулана күз-яшь белән, Чишмә кипте, күлләр корыды, Яланда үкерә көтүләр... Әй, сүнде якты нурым! Ул бугазына ниндидер төен тыгылганын, күзләренә яшь килгәнен тойды һәм ачудан күраен тезенә сугып сындырды да учакка атып бәрде. Коры камышка дөр¬ ләп ут капты, каяндыр күтәрелгән төнге җил аның көлен шунда ук очырып алып китеп далага таратты. 80 . — Сагыш җыры, тозсыз җыр янып бетте! — диде Са- ,ч.1ват.— Әле дә яхшы, берәүдә ишетмәде бу офтанулар¬ ны... Яңа, көчле җырлар тусын!.. Морадым батырның иң айбәт җырлары сугышта туган һәм егетләрне сугышка чакырган... Салават учак яныннан күтәрелде, һәм йокыга талган даланы яңгыратып Морадымның дәртле җырын җырлап китте: Морадымдай данлы буласың килсә, Җаның белән яшь бул гел генә. Яшьлегеңне кыю булып үткәр, Еракларда Наре күренә. Буй җитмәслек булмас биеклек, Атка мен дә күрсәт егетлек! Киезләр өстенә җәелгән урында, йомшак мендәргә чумып, Салаватның кечкенә хатыны йокыга киткән. Са¬ лават аның янына ятты, ләкин уятмады. Салаватның башында батырлык турында дәртле уйлар чуалды, кү¬ ңелен дулкынландырып йокларга ирек бирмәде, йокыга киткәч тә аның төшенә руслар белән сугыш, аларны куып барулары керде, ул үз-үзен белештермичә кычкыр¬ ды. Әминә аны төрткәләп уятты. — Салават, Салават, кычкырма! Салават дим!.. Ул күзләрен ачты. — Син кычкырасың, Салават,— диде аңа хатыны,— тешләреңне шыкырдатасың, мин куркам... — Йокла, йокла... Җен бастыргандыр, ул йокларга комачаулагандыр миңа. Бетте, барысы да бетте! — дип тынычландырды аны Салават, күргән төшеннән, бәгы¬ рен ут булып көйдергән сугыш турындагы хыяллардан аерыласы килмәде аның... Ләкин Салават инде йокыга китә алмады һәм түзем¬ сезлек белән таңны көтә башлады. Ул бөек, зур эш эшләргә уйлады... Таң беленгәндә далада ат тоягы тавышлары яңгыра¬ ды. Ат өстендә бер якка авыбрак утырган кеше киң үзән төбеннән каты чаптырып үтте дә, старшина Юлай җәйләвенә җиткәч, туктатты. Ул биредә иярдән сикереп төште. Тояк тавышына уянган Юлай тирмәсеннән чыкты һәм йөзенә килеп бәрелгән беренче кояш нурларыннан күзләрен кысты. — Нәрсә бар тагын, Салават? —дип сорады стар¬ шина.— Ни булды, бик иртә килгәнсең? 6 В-598 «I
— Атам, мин Шәгали Шакман җәясен тарттым, һәр эшем уңышлы булырга тиеш минем... Мин, яшьләрне җыеп, каферләргә каршы күтәрәм... Безнең җир бит, тө¬ зергә ирек бирмәбез!—дип башлады Салават.— Җй- бәр безне!.. Юлай дәшмәде. Моннан элек тә ул ике тапкыр кеше¬ ләр җибәргән иде, Сөм заводы тирәсендә авыллар са¬ лынган җирдә ике тапкыр сугыш булды. Ул чакта Твер- дышов заводларына Юлайдан сатып алган җирләр генә җитми иде. Ләкин ул чакта да сугышу файда китер¬ мәде... Юлай күңелендә тагын Салават белән горурлану хи¬ се уянды. Бу малай койган да куйган яшь Юлай инде. Әмма төзелешкә ясаган һөҗүмнән игелек чыкмаячак, руслар тагын, теге вакыттагы кебек, башкортларны кырачак — старшина моны яхшы аңлый иде. Юлай улына борчылып карады. Кайнар баш!.. Икенче яктан, Юлай үзе дә завод хуҗаларының көннән-көн арткан оят¬ сызлыгына түзеп тора алмас хәлгә килгән иде инде. Башка берәр кеше русларны куарга тотынса, ул бәлки килешкән дә булыр иде әле, ә менә өзелеп яраткан улын, җуярга ничек килешсен ул! Тирмәдән Сөләйман башын тыкты. — Җибәр безне, әти! Салават белән мин дә барам. Өсләренә ташланырбыз, берсен дә калдырмабыз бүре¬ ләрнең! — диде ул энесенең сүзен куәтләп.— Яшьләрне җыярга рөхсәт ит безгә, русларны куып җибәрербез, тал койманы җимерербез! — Аксакаллар нәрсә әйтер?! Бөтен йорт мине кар¬ гар: «Юлай үз җире өчен кешеләрне кырдыра. Үз җире өчен башкортларны кызганмаган бәндә нинди старши¬ на ул?!» — диярләр.—Юлай сакал очын чәйни баш¬ лады. — Син җибәрмә, син безгә халыкны җыярга рөхсәт кенә бир! — дип ялварды Салават.— Син, әтием, тауга, күршеләргә кит... Берәр боерык юкмы соң? Бар, җәй¬ ләүләрдә түрәләр ихтыяры ничек үтәлүен тикшер, ә без, синнән башка, рөхсәтсез генә китәрбез... Кем сиңа нәр¬ сә әйтә алсын?! Юлай дәшмәде. — Син, әтием, куркакка әйләнгәнсең,—дип ябырыл¬ ды аңа Салават.— Яшь чакта сине лачын кебек батыр булган диләр, ә хәзер син карт күсегә әверелгәнсең. \ — Я, я! — Юлайның ачуы чыкты,— Күрсәтермен мин сиңа күсеңне! Сезне кызганам мин. Улларым ич сез ми¬ нем! \ —■ Безне түгел — каферләрне кызганасың! — дип та¬ гын энесенең сүзен куәтләде Сөләйман. Ул хәзер бар нәрсәдә аның өстенлеген таный иде инде.— Өйләребезне су баскач, кая барырбыз соң без? — Лыгырдама! — дип җикеренде аларга Юлай, аның инде чын-чыинан ачуы кабарган иде.— Ярамый! Ишетергә дә теләмим... Бәладән баш-аяк! — Шул сүз¬ ләр белән старшина дөп-дөп басып тирмәсенә кереп китте. Ләкин кызу Салаватны төн буе уйлап яткан фикерен¬ нән болай җиңел генә кайтару мөмкин түгел иде. Баба¬ сының җәясендәге яшерен көчләрнең үзе башлаган һәр эштә ярдәм итәсенә нык ышанганлыктан, Салават чиге¬ нергә теләмәде дә, чигенмәде дә. Ул һәрхәлдә үзенең көчен һәм егетлеген сынап карарга булды. Сөләйман һәм Салаватның дуслары — Кинҗә белән Хәмит җәйләүләр буйлап киттеләр. Алар тирмәләрдән яшьләрне чакырып чыгарып, нидер пышылдашалар да тагын ары кузгалалар иде. Көн уртасына якындагы тауда, элек-электән «Карт» дип аталып йөргән ак таш янына, авызларыннан әле әни¬ ләренең сөте дә кипмәгән өч дистә чамасы үсмер җыел¬ ды. Аларның һәркайсында җәя һәм уклар, кайберләрен- дә балта белән чукмарлар да бар иде. Салават аларны көтә иде инде. Ул үз күкрәгендә дөрләгән янгынны алар йөрәгендә дә кабызырга ашкы¬ на иде. Ул үзенең кирәкле сүзләрне табасын һәм әйтә аласын белә, яшьтәшләренә көрәш дәрте йоктырасына ышана иде. Салават бала чагыннан ук күкрәгендә бөти йөртә иде, аны кайчандыр Юлайның муенына бабасы киерткән булган. Салават аның эчендә нәрсә барын да белә, тик менә аны ачып карау беркайчан да аның башына кил¬ гәне юк иде. Хәзер, таш өстенә менеп, яшьтәшләре ал¬ дына баскач, нигә кирәген үзе дә белмәстән, ул изүен чишеп җибәрде, муенына тагылган яшел ефәк бөтине ертып, аның эчендәге күмер кисәген баш өстенә күтәр¬ де. Бу гади агач күмере иде... — Егетләр! — диде Салават.— Менә каферләр яндыр¬ ган башкорт авылыннан калган күмер кисәге. 82 6* 83
Тауга җыелган барлык малайларның да, Салават кебек үк, борын заманнарда булып үткән баш күтәрү¬ ләр, сугышлар, авылларны талау-туздырулар һәм фет¬ нәчеләрне җәзалап үтерүләр турында ишеткәннәре бар иде, шулай да менә хәзер ул дәһшәтле елларның истә¬ леге, изге әманәте булган бу күмер кисәгенә карап хәй¬ ран калдылар. Күмер, гади күмер кисәге ниндидер могҗиза, азат¬ лык өчен көрәшкә өндәү билгесе булып күренгән .кебек үк, Салават сөйләгән гади сүзләр дә тылсымлы булып тоелдылар. Үсмерләр йөрәге дулкынланды, алар яшь җитәкчене пәйгамбәрне тыңлагандай бирелеп тыңлады¬ лар. Фетнә орлыклары игелекле туфракка төшәләр иде. Салават күмер кисәген йөрәгенә якын кысты һәм го¬ мере буена русларны дошман күрергә ант итте. — Куркаклыктан, я үземә файда күзләп, антыма хыянәт итсәм, бу күмер кисәге яңадан кабынсын да йө¬ рәгемне көйдереп алсын! — диде ул калтыраган тавыш белән. Аның артыннан малайларның һәркайсы күмерне күк¬ рәгенә кысты һәм шул ук антны кабатлады, дулкынла¬ нудан һәрберсенең тавышы киселде. Алар авылга таба чаптырып киттеләр... Төзүчеләрнең станы елга ярына урнашкан. Берәүләр биредә көнозын җир казыйлар һәм аны тачкалар белән төзелеш урынына ташыйлар, икенчеләре агачларны кисеп аударалар, калын-калын бүрәнәләрне юналар. Җир казучыларга, таш шомартучыларга, урман кисү¬ челәргә һәм балта осталарына — һәммәсенә эш муен¬ нан, берсе дә җәйге иртә таңнан караңгы капканга ка¬ дәр буа корыла торган җирдән китми. Аларның чыбык- чабыктан, чыршы ботакларыннан, кайры һәм юкәдән корылган уннарча чатырлары башкорт авылыннан ерак түгел бер җирдә, булачак күл ярында тезелеп утыралар. Күз бәйләнгәч кенә, чатырлар янында учаклар кабы¬ на һәм көнозын эшләп арыган кешеләр чак сөйрәлеп ял итәргә киләләр, шунда яшерен һәм изге нәрсә турында, бөтен халык көткән азатлык турында әңгәмә баш¬ лана... — Падишаһ боярларны киметергә булган, хресть- яннарны иреккә чыгарырга иткән, боярлар, әнәтерә, си- sen, үзен кулга алганнар да төрмәгә япканнар...—дип сөйли учак янында бер карт, тавышын күтәрми генә. — Падишанымы? — дип гаҗәпләнеп пышылдыйлар тирә-яктагылар.— Кайсы явызның кулы күтәрелде икән, ә? Падиша бер сүз әйтеп кычкырса бит... — Хикмәте дә, әнәтерә, шунда шул, кычкырырга өл¬ гермәгән!.. Тавышын-тынын чыгармый гына зинданга озатканнар, ә хатынын тәхеткә утыртканнар... Син, янә¬ се, әби падишаһ, халыкка баш бул, ә без сиңа күпме теләсәң, шуның кадәр ир табарбыз, әйбәтрәкләрен дә әле, янәсе. Килешкән!..— карт пышылдауга күчте, як- ягына каранып алды.— Боярлар падишаһны харап ит- мәкче булганнар да, бер хезмәтчесе — каравылда тор¬ ган бер солдат коткарып калган үзен. Үз киемен киерткән дә җибәргән... Киткән Петр Федорович, бөтен рәсәй па¬ дишаһы, ходай исәнлек бирсен үзенә, хәзергә хәтле йөри дә йөри ди... Берәү миңа сөйләде: Киев лаврасында оч¬ раттым ди үзен, падишаһны, аллага гыйбадәт кылган җирдә, ди. Әүлиялардан берсенең аягына башын төрт¬ кән дә елый, ди. Башын күтәргән икән дә, минем беле¬ шем танып алган үзен, падишаһның йөзе нурланып, балкып тора бит! Белешем дә тезләнгән һәм шыпырт¬ лап кына сораган: кайчан соң халыкның каршына чы¬ гарсың икән, падишаһыбыз, дигән! Ә тегесе әкрен генә җавап биргән: вакыт җитмәгән әле, җиткәч — чыгар¬ мын, явыз җаннарны кырырмын, ә син, дигән, дөньяны гиз, халыкка сөйлә, көтсеннәр, дигән... Көтәргә дә җегәр калмады инде,— дип көрсенде¬ ләр тирә-якта.— Берәүгә дә көн калмады бит. Кем әйбәт яши? Крестьяннарның башлары бәладән чыкмый, эшче халык хет асылынсын, солдатларның тормышы — эт тормышы... Бурлакта иркенлек иде, инде сукбайлыкта йөрүчеләрне дә тотып алалар, богаулый, чыбыркылый, шахтага эшкә озата... — Чыдамас халык, күтәрелер! Волгада, бер мәгарә¬ дә Степан Тимофеич та вакыт җиткәнен көтә икән. Мәс- кәүдә теге чакны аның башын түгел, башка берәүнекең өзгәннәр бит. Ә ул Мәскәү елгасына чумган да, Волга¬ да калкып чыккан, аннары мәгарәгә яшеренгән, ди... — Эх, падиша белән бергә чыкса икән! Ни тукмы боярларга гына, завод хуҗаларына да, купецларга да, безнең мимеч кебек идарәче-приказчик- ларга да җәзасын табар иде!.. 84 85
— Безнең мимеч игелек көтмәсен ННде! Халыкны җәберләгән кешедән сорау каты булыр,— дип җанланып күтәреп алдылар учак янында. — Эх, туганнар, Рәсәйдә күпме мимеч рус халкын җәберли — уйласаң, чәчең үрә торыр! — Аларга урыс ни, татар ни, башкорт ни — бары¬ бер. Теге көнне старшинаны нишләтте! Мин башкортлар аны кисәкләргә өзгәләр дип көткән идем дә, бармак та селкетмәделәр, түзеп калдылар! -— Түзми ни! Монда бит я бүген түз, я иртәгә ка¬ тырагын таты! Ашчы: — Туганнар, ботка өлгерде,— дип кинәт күңелле генә кычкырып җибәрде. Башка учаклар янында да эшчеләр кыска ял вакы¬ тын әңгәмә куертып үткәрәләр: бер урында кайсыдыр Хак һәм Нахак турында әбием әкиятен сөйли, бер урын¬ да тылсымлы бәхет үләннәре турында бәхәс бара... Немец палаткасы янында бүген эш вакытында гаеп¬ ләнгән берничә кеше тора, немец алардан сорау алачак һәм һәркайсына җәза бирәчәк. Барысы да эшнең камчы белән бетәсен беләләр, кыйнауга күнеккән инде алар, шуңа күрә сызгырачак камчы куркытмый. Тик менә каһәр төшкән немец ялыктыргыч акыл сатуы белән генә бәгырьне телгәләмәсен иде, аңардан болай да косасы килә. — Куҗа сине кайгырта, ә син урлаш! Уф, ниндәй оят эшчегә! Алла тир түгеп эшләргә куша, ә син, юньсез, ялкау! Яман кеше, бер тиен дә тормай! Тфү, андый кеше! Ипи ашай, ә эш эшләмәй, андый кеше миңа да күңелсез, куҗага да күңелсез, аллага да күңелсез! Хәзер сине эт ярган кебек камчылай кушам! Аңың юк — камчы ал! Кешегә камчысыз да аңлай тиеш...— Немец палаткада кичке ашны ашаган арада, эшчеләрдән күп¬ не күргән берсе, немецка охшатып, үзенең иптәшләрен әнә шулай әрләгән булып кыланды. Мастер палатка¬ сындагы карындык тәрәзә аша калтыранып янган шәм яктысы саркый иде. Көтүе күңелле булмаса да, мәзәкчене тыңлагач, башкалар да елмаймый булдыра алмадылар. Болытларга капкан кичке кызыллык сүнеп бара иде, елгадан сизелер-сизелмәс томан күтәрелә башлады, кич¬ ке салкынча җил көз исе алып килде... Бер учак янында Идел турында озын җыр суздылар... Эшчеләр станы учаклары өстеннән салпы канатла¬ рын киң җәеп бик зур мәче башлы ябалак очып узды. Шунда кинәт һаваны ярып нәрсәдер сызгыра башла¬ ды, ике-өч җирдә әрнеп кычкырган тавышлар яңгыра¬ ды. Сызгыру кабатланды, һәм шунда гына барысы да станга уклар яуганын аңладылар. Укларның берсе не¬ мец палаткасына тиде. Плотина мастеры палаткадан атылып чыкты, лагерьда ыгы-зыгы купты, чөнки стан өстеннән уклар болыты узды, ә аннары кеше яшәмәгән авыл ягыннан җан-фәрманга чаптырып килгән башкорт¬ ларның ай-һайлары, күкрәк киереп акырган тавышла¬ ры тирә-якны тетрәтте... Башкортларның үз җирләрС өчен ничек сугышканна- рын эшчеләрнең дә, плотина мастерының да күп тапкыр ишеткәне бар иде. Куркынган төзүчеләрнең күзләренә өч дистә үсмер түгел, ә үч алырга, кан коярга килүче меңләгән фетнәчеләр күренде, һәм алар, станнарын таш¬ лап, елга яры буйлап качарга тотындылар. Арттан уклар сызгырды, аларның берәүгә дә диярлек зыяны тимәде, ләкин бер куркуга төшкән халык төркемен туктату, ты¬ нычландыру мөмкин түгел иде инде... Хәер, кем тукта¬ сын. Плотина мастеры —- сугышчы түгел, ә төзүчеләр караңгыда күпме икәне билгесез дошман белән көч сынашырга теләмиләр. Җиңел җиңүдән канатланган үсмерләр руслар таш¬ лап киткән лагерьга ташкын булып бәреп керделәр. — Суга! һәммә нәрсәне суга! — дип кычкырды Сала¬ ват, немец палаткасында тапкан ниндидер коралны елга агымына ыргытып.— Утка! Яндыр, бер генә нәрсәләре дә калмасын! — дип боерды ул, буа мастерының казык¬ ларыннан суырып алган палаткасын учакка ыргытып. Кинҗәнең кулына урманчы балтасы эләкте. Ул аны ташларга кызганып кулында әйләндереп тора башлады. Салават аның йөзенә үк: —' Нәрсә карап торасың?! — дип кычкырды. — Әйбәт балта... — Суга ташла! —дип кырт өзде һөҗүмчеләр баш¬ лыгы. Икенче берсе: — Пычкы...— дип авызын ачкан иде дә, Салават аңа да: 86
— Суга! — дип җикерде. Ташлап калдырылган бүрекләр, итекләр, балталар, пычкылар, ломнар, зур чүкечләр, эшчеләрнең «байлы¬ гы» төялгән биштәрләр, азык салынган котелоклар — төзүчеләр ташлап киткән стандагы бар нәрсә суга очты. — Суга! Суга! — диделәр малайлар, кулларына эләк¬ кән һәрнәрсәне елгага очырып. Төзүчеләрнең эзе дә калмады. Лагерь шулай туздырылды, аннары әзерләп куелган бүрәнәләрне ярга сөйрәп китерделәр дә суга тәгәрәтеп төшерделәр, буа ясарга дип ташып куелган җирне тарат¬ тылар, тик шуннан соң гына атларына атланып, өйлә¬ ренә чаптылар... Алар җиңү белән исереп, батырлар булып кайттылар. Алар кыюлар җырлаган җырларны җырладылар, бүген¬ ге төндә булган вакыйга бабаларының данына тиң булып тоелды аларга. Алар картлардан мактау көтте¬ ләр, ләкин... мактау урынына шелтә ишеттеләр. — Каза буласып көт тә тор инде! — диде Юлай Са¬ лаватны әрләп.— Сиңа, Салават, бу төннән дә соңга калмый качарга кирәк. — Кая?! Үз җәйләвемнән, үз халкымнан качаргамы?! — Алдыңа-артыңа карамый качарга! — диде әтисе ачынып.— Үз исемеңне, туган ягыңны, әтиеңне, әниеңне, хатыныңны онытырга... — Мин урысларны җиңдем,— диде Салават горур¬ ланып.— Алар бездән куяннар кебек куркып качтылар, ә син миңа алардан качарга кушасың?! Син, атай, алар- дан куркырга өйрәнгән инде, күр дә тор менә — алар үз станнарына кире әйләнеп кайтырга, урман кисәргә һәм буа буарга батырчылык итмәсләр. Мин әйтәм — базмаслар! Чыннан да, бер көн үтте, ике, өч көн үтте. Салават үзенең иптәшләре белән әледән-әле авыл белән җәйләү арасында йөреп торды; алар туздырылган станга төзү¬ челәр әйләнеп кайтмадымы икән дип карарга баралар иде, ләкин анда буп-буш була, бары бер тапкыр алар руслардан калган чүп өемендә хуҗаларча казынган төлке очраттылар. Бер атна үтте, ике атна... — Әйттем түгелме, атай! — диде тантаналы кыяфәт белән Салават.— Алардан курыкмаска гына кирәк. Алар безнең арабызда батырлар булган заманнарны 88 онытканнар инде. Мин Шәгали Шакман җәясен юкка гына тартмадым бит... Менә көз җитә, без кышлакка кайтырбыз, бабаларыбызның өйләрен дә су басмас. Без анда әтиләребез кебек үк яшәрбез. Купецның үз уеннан шулай бик җиңел кире кайтуы барысы өчен дә гаҗәп тоелды. Бик күпләр Шәгали Шакман җәясендә могҗизалы көч барлыгына һәм җи¬ тез Салаватның һәрвакыт уңышка ирешәсенә ышана башладылар. Салават белән бергә һөҗүмдә катнашкан үсмерләр моңа аеруча нык ышандылар. Бөтен йорт буйлап җәйләүдән җәйләүгә Салават ба¬ тыр турында җыр йөрде: «Салаватка ничә яшь!» дисәләр, Яшел бүрек аның башында. Салаватның яшен сорасалар, Баһадир ла ундүрт яшендә. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Җәйләүләрдә күченеп йөрүләр тәмамланып килә иде инде. Тагын бер күченеп, ике атна терлек ашаткан¬ нан соң, кышлакка кайтырга да мөмкин. Үләннәр инде саргайды, яңгырлар ешайганнан-ешайды, киезләр кипми башлады, алардан әче ис килә иде. Бияләрнең сөте кимеде, яшь бәрәннәр үсеп җитте һәм алар инде бөтен¬ ләй зур сарыклар кебек булдылар, бүре балалары да калышмады — буй җиттеләр, алар карт бүреләргә ияреп елкы, сарык көтүләренә бәреп керәләр һәм бик күп мал¬ ны кырып салалар, көтүчеләр дә, этләр дә бу көзге караңгы төннәрдә йокламыйлар иде. Лачын һәм каракош белән ауга йөрүчеләр, көньякка күчеп баручы үрдәкләрне, казларны һәм торналарны сирәк-сирәк кенә була торган аяз көннәрдә аулап, кү¬ ңелләренә юаныч табалар иде. Елга сулары күрер күз¬ гә үк боздай салкынга әйләнде, төпсез зәңгәр күк ча¬ гылганда, аларның тиоәнлеге дә арткан төсле була иде. Елга өстендә алтын һәм куе кызыл төстәге агач яфрак¬ лары көннән-көн ешрак күренә башлады. Кипкән көзге кылганның мамыктай солтанында ир¬ тәләрен бик вак кырау тамчылары ялтырый, ә су өстен¬ 89
Дә томан бик озак — көн уртасына хәтле диярлек аСЫ- лынып тора иде. һәммә нәрсә кышлакка кайтыр вакыт җитүен сөйли иде. Менә соңгы көн дә килде, йорт кирәк-ярагы төялгән арбаларга тирмәләрнең киезләрен бөкләп салдылар, куйларны күп меңле көтү итеп бергә тупладылар һәм яшь егетләр иң әйбәт атларга атланып, кулларына ар¬ кан тотып, аларны елганың икенче ярына куарга чык¬ тылар... Җәй буе буш торган авыл урамнарын, терлек авызы тимәгәнлектән, биек үлән каплаган, монда һәрнәрсә та¬ ныш та, ничектер кыргый һәм сәер дә... Өй эчләреннән пәрәвез исе, күгәргән ис һәм тузан исе килә иде, түбә¬ ләрдән өйләргә су үтә, беренче кат ягылган мичләр тө¬ тен кайтара, читәннәр кыйшайган иде... Хатын-кыз юа, кыра, чистарта, ирләр балчык изә, чыбык-чабык кисә башладылар, ыгы-зыгы арасында онытылып ач калган этләр өерелешеп-өерелешеп сугыш¬ тылар... Кемнеңдер ишек алдыннан куркып төлке качты, кемнеңдер өенә чыпчык оялаган булып чыкты... Старшина белән Салават төргәк-төргәк сарык йоны, тиреләр төяп, шул мөлкәтне ашлыкка алыштырырга дип рус авылына китәргә хәзерләнделәр. Әтисенә ияреп Салаватның русларга бу беренче ба¬ руы гына түгел, һәр көзне Юлай күршеләренә шундый товар алып бара һәм егерме-утыз капчык ашлык, ике- өч пычак, балта, уклар өчен тимер очлар, ә кайчагында хәтта кургашын һәм дары да алып кайта иде. Соңгы¬ лары картның ауга алып чыгарга ярата торган мыл¬ тыгы өчен була иде. Узган кыш аткан чакта аның көп¬ шәсе ярылды. Бу товарларны башкортларга сатарга ярамый. Рус¬ лар, аларны Юлайга сатып, үз-үзләрен куркыныч асты¬ на куялар иде. Бер тапкыр уенчак тимерче Ваньканы — башкортларга пычаклар һәм уклар өчен тимер очлар ясап бирүче Ваньканы — камчы белән җәзаладылар. Ә башкортларга арзанлы тоз саткан икенче берәүне төрмәгә алып киттеләр. Тозны әби патша үзе сата икән дип сөйләделәр. Шул чакта Салават аны тоз йөге өстен¬ дә тимер чиләк тотып утыра торган бер хатын итеп күз алдына китергән иде... Бу юлы да бер таныш рус Юлайга яңа мылтык, кургашын һәм дары вәгъдә иткән иде. 90 Шул мылтыкны кулына алыр һәм аннан атарга өйрә¬ нер чак җиткәнне Салават түземсезлек белән көтте. Ул нйдәгеләрнең барысыннан да иртәрәк кузгалды, әтисен һәм абыйларын уятты. Алар атларга менәргә торганда, кояш яңа гына күтәрелгән иде әле, әмма нәкъ шул чак¬ ны таудан чаптырып төшкән көтүчеләр авылга таба солдатлар килүен хәбәр иттеләр... Эһ дигәнче бу хәбәр барлык өйләргә таралды һәм халыкка шом салды. Бар кеше таудан авылга төшә торган юлга йөгерешеп чыкты. Юлай борчуга калган кабиләдәшләрен тынычланды¬ рырга тырышты. ■— Нәрсә дип килсеннәр безгә солдатлар?! Көтүче¬ ләр буташтыргандыр әле. Шулай да старшина хәл ачыкланганчы кузгалмый торырга булды. һәм менә барабан, флейта, хәрби труба авазлары авылга да ишетелде. Юлай аларны күптән оныткан иде инде. Солдатлар,=—диде аптырашта калган старшина,— Бәлки әби патша чит патшалар белән сугыш башлаган¬ дыр, кем белә? Атлы һәм җәяүле солдатлар бушап калган урам буйлап мәчет алдындагы мәйданга кадәр үттеләр. Юлай өендә тизрәк сый хәзерләргә һәм ит пешерер¬ гә кушты, ә үзе старшина киемнәрен кия-кия офицер янына чапты. Офицер уналты яшьтән өлкән булган бөтен ирләрне җыярга кушты, һәм менә алар мәйданга җыела да баш¬ ладылар. Солдатлар мылтыкларын аяк буйларына куеп ир¬ кен тордылар, ләкин алар сафларыннан таралмадылар. Атлылар, иярдән төшеп, атларын мәчет янына бәйләп куйдылар. Алар тәмәке тарттылар, үзара көлештеләр. Хатыннар да, бала-чагалар да ирләр артыннан урам¬ га чыктылар, мәйдан буенда читәнгә елышып, гадәти булмаган күренешкә карап тора башладылар. Салават та мәйданга килгән иде дә, әтисе шунда ук аның янына барып басты. Кит,— диде старшина каршы сүз әйтмәслек итеп,— офицер күрсә, яшь икәнеңә ышанмас! Салават теләр-теләмәс кенә Борнаш ишек алдына керде. Ул мәйдан буенда ук иде. Салават читән янында 91
үскән миләш агачы артыннан карап тора башлады. Би¬ редән бөтен мәйдан, андагы һәрбер хәрәкәт, зур толым¬ лы, башына киң эшләпә кигән озын буйлы, зур мыеклы һәм тонык күзле офицер да, эшләпәләре астыннан шун¬ дый ук ак толымнар асылынып торган солдатлар да ачык күренәләр иде. Барысы да җыелып беткәч, Салаватның әтисе каба¬ ланып офицер янына йөгереп килде һәм солдатларча җитезлек белән башыннан старшина бүреген салды. — Барысы да җыелып беттеме? — дип сорады офи¬ цер старшинадан. Юлай барысы да икәнен әйтте. Офицер шунда әче тавыш белән кычкырып җибәрде, солдатлар бөтенесе берьюлы башларын күтәрделәр, мылтыкларын ныграк кысып тоттылар һәм бердәм ат¬ лап, мәйданны әйлән-бәйлән уйнагандагы шикелле, ура¬ тып ала башладылар. Офицер тагын кычкырды, сол¬ датлар бердән шып туктадылар, һәм шунда барысы да ачыкланды: мәйдан солдатлар боҗрасы эчендә калды һәм аннан хәзер һичкем чыга алмас иде... Камалып алынганнар борчылып як-якка каранды¬ лар; алар йөз илле кеше чамасы булып, солдатлар илле¬ дән артык түгел иде. Ләкин моңа кадәр көлгән, үзара сөйләшкән һәм хатыннарга нәрсәдер кычкырган сол¬ датларның йөзләре кырысланды һәм янаган төс алды. Шунда Салават кинәт бөтенесен дә аңлады — тыл¬ мач солдатны ияртеп офицер уртага чыкканчы ук, тыл¬ мач губернатор указын татарча укый башлаганчы ук аңлады. Тылмач каты кычкырып, ачык итеп укыды, бар сүзләр гади һәм аңлаешлы иде, ләкин колак эчендә шомлы шаулаган кан тавышы аркасында Салават ае¬ рым сүзләрне генә ишетә алды. «...Син, старшина Юлай, тайный советник Тверды¬ шов әфәндегә хат яздың... ... Фетнәчеләр өере җыеп, его превосходительство Твердышов әфәнде җиренә һәлакәтле һөҗүм ! яса¬ дың...» Бу бит Салаватның хаты, аның һөҗүме турында! Авылга солдатларны ул китерткән. Инде нәрсә булыр?.. Салават үзе дә сизмәстән посып торган урынын таш¬ лап ишек алдыннан чыкты. Мәйдан үзенә тартты аны. Башта тын торган башкортлар кинәт гүли, кулларын селкеп-селкеп сөйли башладылар: — Хат язмадык... — Нинди һөҗүм?! Балалар эше генә ул!.. Нинди фетнә ди тагын?! — Кычкырма! Язуны укыганда тыңларга кирәк!—■ дип акырды тылмач. Башкортлар тындылар. Салават, берәр сүзен ишетми калудан куркып, кый¬ мылдамый да тыңлады. «...Үз белдегегез белән оятсыз рәвештә, император га- лиҗанәпләре мәрхәмәтле падишаһыбыз Екатерина Алек- сеевнага биргән антыгызны вә бурычыгызны онытып...— Тылмач тавышын күтәрә төште: — Шунлыктан киләчәк¬ тә фетнәләр оештырырга уй-фикер йөртмәсеннәр өчен, ушбу указ белән сезгә, башкортларга, штраф салам, вә өч йөз баш ат түләргә боерам, дәхи тайный советник Твердышов әфәндегә китергән зыян өчен өч йөз баш ат түләргә боерам...» Старшина: — Нәрсә өчен атлар бирергә? Нинди зыян өчен?! — дип кычкырды. Башкортлар: — Берәү дә фетнә чыгармады! — дип шау-шу күтәреп алдылар. — Губернатор указын тыңларга! — дип җикерде офицер.— Тавышыгыз чыкмасын! Шау-шу тагын басылды. «...Сездән штрафка өч мең сарык вә советник әфән¬ де файдасына өч мең сарык алырга. Биш йөз сум акча¬ лата вә тагын биш йөз сум...» Башкортлар төркеме өстендә дәрья булып ачу, ка¬ һәр һәм ләгънәт кайнады. Авыл естенә бөлгенлек, афәт килеп басты, һәм мо¬ ның барысы да — аның аркасында, Салават аркасында, аның башбаштаклыгы аркасында... «Менә сиңа батыр! Менә сиңа Шәгали Шакман җәясе!.. Маңка малай шун¬ дый бәлагә тыкты бит...» Салаватның миен шундый уй¬ лар бораулады, башыннан аягына чаклы ут көйдереп алган кебек булды... — Кычкырма! Авызыңны яп! — дип акырды тылмач башкортларга. — Кычкырабыз! Син нәрсә безнең авызны яба¬ сың?! — Безне талыйлар, ә без дәшмәскәме?! 92 93
— Көпә-көндез кычкыртып талау бит бу! Офицер солдатлар янына йөгереп килде һәм аңла¬ шылмаган ниндидер сүзләр әйтеп кычкырды. Солдатлар мылтыкларын кулларына алдылар, штыкларын халык¬ ка төбәделәр, һәм бу янаулы хәрәкәт шау-шуны кисәк өзде. Шунда урнашкан тынлыкта тылмач дәвам итте: —< «Вә сезнең барыгызга да, Юлай Шыганае авы¬ лындагы башкортларның ир җенесендәге уналтыдан өл¬ кән һәркайсына илле тапкыр тал чыбыгы белән сугар¬ га вә яңадан ант иттерергә!!» Инде ярсу һәм үпкә тулы шау-шуны, нәфрәт һәм ачу тулы ыңгырашуларны сүндереп тә, бастырып та булыр¬ лык түгел иде... Менә-менә фетнә башланыр, менә-менә кешеләр үз¬ ләренә төбәлгән штыкларга каршы ялангач йодрыклары белән ташланырлар. Тик яңа әмер буенча солдатлар берьюлы мылтыкла¬ рын атарга хәзерләделәр һәм, халыкның бөтен шау-шу¬ ын каплап, барабаннар кага башлады. Салават мәйдандагы халыкның үзенә төбәлгән мыл¬ тыклардан уртага таба чигенә-чигенә бер тыгыз йомар¬ лам булып оешуын, авылдашлары йөзенә чыккан кур¬ куны күрде. Барабан тавышы астында һичкемнең сүзе аңлашылмады. Менә ике солдат Юлайны купшы стар¬ шина җиләненең киң җиңнәреннән тупас рәвештә эләк¬ тереп, төркемнән кинәт тартып алдылар. Тагын икесе йөгереп килеп, старшинаның халатын һәм күлмәген ба¬ шына күтәреп, оятсыз рәвештә аның аркасын ачтылар һәм аны мәчет буенда инде берничә елдан бирле аунап яткан калын бүрәнә өстенә егып салдылар... Салават солдатлар боҗрасы эченә ничек атылып кер¬ гәнен дә, Юлайны тотып торган солдатларга ташланып аларны як-якка сугып җибәргәнен дә, әтисенең шәрә аркасына тал чыбыгы белән кизәнгән берсен һәм тагын икенчесен ничек бәреп екканын да, офицер янына ничек атылып килгәнен дә хәтерләмәде. — Нигә әтиемне кыйнатасың?! Нигә халыкны кый¬ натасың? Нигә халыкны талатасың?! — дип кычкырды ул.— Мин яздым ул хатны, мин оештырдым ул һөҗүм¬ не. Ал мине... Мин үзем генә! Офицерның тонык күзләре акайды, мыек очлары сел¬ кенеп куйды, ул селтәнеп Салаватның битенә сугып җи¬ бәрде, Салават чайкалып китте, күз алдында утлы боҗ- 94 |>.|.пар уйнап алды, һәм... офицерның тырпаен торган мыекларына чатлатып сугу шулкадәр көтелмәгән нәрсә булды ки, хәтта Салаватны тотарга да, ул атлар бәй- юнгән җиргә атылып килеп, йөгәнне тартып өзгән һәм офицер атының ияренә очып менгән арада, һушла¬ рын җыярга да өлгермәделәр. — Башкортлар! Атларга! Минем арттан!—дип кыч¬ кырды Салават. Солдатлар сафыннан ату тавышлары яңгырады, ләкин офицер җирдән күтәрелә-күтәрелә акырды: — Куып җитәргә! Атмаска! Тере көенчә алыр-га!.. Берничә солдат, ат өстенә сикереп менеп, куарга ташланды, ләкин Салават авылны ураган читәнне сике¬ реп чыгарга өлгергән иде инде. Туңган һәм ачыккан, җеп бөртеге калмый чыланган Салават әле иртә белән генә туган авылы җәелеп яткан җиргә төн уртасында әйләнеп кайтты. Янгын урынында этләр улый. Аларның улавы ха¬ тын-кызларның һәм бала чаганың сузып-сузып үксүе бе¬ лән, каргау, сүгенү, ыңгырашу авазлары белән, исән калган ялгыз сарыкларның кызганыч һәм шомлы кыч¬ кыруы белән кушыла... Ялкын комсызлык белән бөте¬ несен йоткан да, инде тынган, тик кайбер урыннарда гына күмер сызып яна һәм таланган кешеләрнең мес¬ кенләнеп калган төркемнәренә яктылык сибә иде, үзән төбенә җиргә сырышып диярлек әче төтен җәелгән, көзге төннең авыр һавасы аңа өскә күтәрелергә ирек бирми иде. Салават, аттан сикереп төшеп һәм тиз агышлы, боз¬ дай салкын 'Йөрүзәнгә ташланып, куып килүчеләрне алдады. Солдатлар аны үтердек дип уйладылар һәм куудан туктадылар... Таулар арасыннан качып-посып өйгә кайтканда, Са¬ лават китеп баручы солдатларны очратты, алар бик шатлар иде. Алар алдыннан елкы һәм сарык көтүләре сузылган. Аларны кыйналган, мәсхәрәләнгән, кайгыдан иңнәре салынган унлап башкорт—Салаватның авыл¬ дашлары куып бара иде. Салават, таш арасына яшеренеп, моның барысын да күзәтеп ятты. Ул үзенең бәхетсез авылдашларын таны¬ ды, тылмачны таныды, әтисе яныннан суккалап җибәр- 95
гәй ике җәлладны, сугудан йөзе шешкән офицерны та¬ ныды... Әй, нәфрәтең ук булып дошманның йөрәген тишеп үтә алса икән! Кан дошманнары бит бу солдатлар, бу офицер аңа! Алар белән бер җир йөзендә ничек яши ал¬ сын ул! Салават менә яшеренгән урыныннан атылып чыгар, кыяга басар һәм: Менә мин! Мә атыгыз! — дип кычкырыр... Ләкин атмаслар, алар аны тотып Исәт канцелярия¬ сенә алып кайтырлар... Солдатлар тау сырты артына төшеп югалгач, Сала¬ ват ары кузгалды. Ерактан ук аның күзенә кызыл шәү¬ лә чалынды, йөрәге туктады, барысын да аңлады Са¬ лават! Изге күмер кисәген күкрәге янында тикмәгә генә йөртми бит ул. Бу — ил өстенә килгән каза шәүләсе, Салават белә моны, әмма күңел беразга гына булса да юаныч эзли: Салават беркадәр вакыт шәфәкъ яктысы¬ дыр бу дип өметләнеп килде... тик елга үзәненнән кар¬ шы искән җил төтен исе алып килгәч, аның бу өмете та¬ ралды, юкка чыкты... Менә ул бар халыктан читтә, калкулыкта берьялгызы басып тора. Кабиләдәшләренең мондый хурлыкка, кай¬ гыга һәм хәсрәткә калуына, бөлгенлеккә-хәерчелеккә тө¬ шүенә ул сәбәпче... Барысы да исән калдымы икән әле? Бәлки кемнедер үтергәнче кыйнаганнардыр, бәлки кем¬ дер хурлыкка чыдый алмыйча дошманнар өстенә таш¬ лангандыр һәм аны штык белән чәнчеп үтергәннәрдер... Салават басып тора, аның күзләре айның тонык нуры белән һәм кызарып яткан күмерләр белән яктыртылган янгын урынына төбәлгән. Ул халык алдына чыгарга батырчылык итмәде. Үзенең бөтенесе тарафыннан каргалган булуын аңлады. Батыр булырга, бәхет һәм ирек китерергә теләде Салават, ә алып килгәне — мәсхәрә һәм каза булды. Шәгали Шак- ман җәясе аны алдаган икән, яшәүнең хаҗәте калдымы инде!.. Сулышы кысылды, бәгыре телгәләнде аның. Көзге салкын җил, юеш кием аркылы үтеп кереп, дерел¬ дәтеп алды. Ул чылтырап аккан елга үзәненнән тар сук¬ мак буйлап китте һәм,кинәт куаклар артында, янәшә үк диярлек кешеләр сөйләшкән тавыш ишетте... Ул катып калды. Кешеләргә күренергә ул хәзер булдыра алмый, кыймый иде... Ничек ул аларның күзенә карасын? Нәрсә әйтсен ул?.. Ерткычлар гына йөргән тауларга ялгызы китсенме? Коралсыз көе? Әйдә, аның өстенә бүреләр, аю, урман мәчесе ташлансын... Ерткычларга табыш булу — шулкадәр бәхетсезлек китергән кеше өчен иң ла¬ еклы үлем! Салават, кешеләр үтеп киткәнен көтеп, куак арасын¬ да кузгалмый торды, ләкин тавышлар якынаймады Да, ераклашмады да. — Бәдбәхетләр, черек йөрәкләр!— Салават мулла тавышын таныды.— Кара инде этләр, нишләттеләр бит картны! Салават куак артында тирмә барын шәйләп алды. Күрәсең, кайберәүләр үз тирмәләрен уттан алып кала алганнар. Тирмә янындагы учак сүнгән инде, аның көл каплап бетермәгән күмерләре киездә яткан берәүне һәм аның янына тезләнгән мулланы тонык кына яктырталар. Сәкъя мулла әлеге кешенең аркасын нәрсә беләндер уа иде. «Димәк, мулланы кыйнамаганнар — ул элеккечә тап- таза!» — дип уйлап алды Салават. — Я, ят, старшина, улларыңны барып дәвалыйм,— диде мулла, күтәрелеп. Димәк, монда, янәшәдә генә әтисе ята... Ул муллага бер сүз дә дәшмәде, ул үлә торгандыр... Салават качып киткәч, ничек кыйнаганнардыр аны! Шакшы каферләр бөтен ачуны аңардан алганнардыр... «Нишләттеләр бит картны!» — диде мулла... Биредә, менә янәшәдә торып, атаң алдына тезләнми түзәр өчен нинди йөрәк кирәк! Әтисе ничек каршылар бит? Әтисе әйтердер: «Куркак! Пычраттың да качтың. Каһәр суксын сине! Син минем улым түгел... Син куркып качтың, си¬ нең аркада бөтен авылыбызны яндырдылар, синең ар¬ када безне үтерә язганчы кыйнадылар һәм шыр ялангач калдырып таладылар!.. Кит, мәңге күземә күрен¬ мә!..» — дияр. Үз-үзеңне аклап ни әйтергә? Әйтер сүз юк. Хакый¬ катьтән ничек баш тартасың? Аның итек олтанын үбәр¬ гә дә, бил бөгеп иелергә, дәшми-тынмый тауларга ки¬ теп барырга, анда ачтан һәм ерткычлар тырнагында һәлак булырга... Әйдә, бүреләр сөякләрен өзгәләп як-якка таратсын¬ нар, әйдә, үз халкы алдында гаепле кешенең кабере дә булмасын... 96 7 B-S98 97
Атай!..— диде ул ишетелер-ишетелмәс пышылдап Старшина битен кулларына каплап йөзтүбән яткан җиреннән башын күтәрде. — Кем бар?! —дип сорады ул.—Салават ?! Улым. Улым минем!.. Син исәнмени?! — дип кычкырып җибәр¬ де карт Ул торырга талпынды, ләкин хәлсезлектән киезгә егылды һәм кинәт, хатын-кыз кебек, күңеле йом¬ шарып елый башлады,- Солдатлар әйтте, сине... сине V”LÄТай! - Салават балаларча юашлык бел,,,, vn тезләнде, атасының кулын маңгаена кысты, һәм күз яшьләре, сабый чагындагыча, үзләреннән-үзләре тәгә- пәп әтисенең зур, сөякчел кулына тамды... Р Ул кафернең шакшы танавына сукмасаң да, алар барыбер авылыбызны яндырган булырлар иде. Барыбер сәбәп табарлар иде. Авылыбыз аларның юлы¬ на Ркиртә булып төшкән, улым... Алар буа буарга тели¬ ләр Купең моның өчен аз гына акча түкмәгәндер... Үзләре белән алар сумалага манган сүсләрне юкка гына алып килмәгәннәр,— дип юатты старшина Улын- Әтисе тагын коръаннан ниндидер сүзләр укыды, ләкин Салават аларны тыңламады. пТатныктян Әнисе Салаватка коры киемнәр бирде. Шатл“ктан дерелдәгән куллары белән ул аны үзе нәни баланы чишендергән кебек чишендерде, үзе киенергә булышть, сабыйны юаткандай ягымлы сүзләр сөйләде. — Менә күлмәгебез дә инде коры, аркабыз да җы¬ лыныр, менә безгә җылы булыр... Аякка да коры итек- солдатларга ташлан- сак, без аларны җиңгән булыр идек,- диде Сөләйман Салаватка.—Үзебез гаепле, куркып калдык — Юләр! Аларның кулында мылтык, аларда пуля лар иде ич! — дип мыгырдап алды Ракаи. Ул әтисе ке¬ бек ук йөзтүбән яткан иде. Салават төлке тиресеннән тегелгән юрган астынд җылынды. Ул өч көн кузгалмастай йокларга әзер иде, әмма әтисенең каты тавышы аны уятты: — Кит Салават. Исән икәнеңне кеше-мазар күр гәнче кит Бар халык кайгыда! Кайгыдан берәү дә хак- нахак дип тормас. Берәрсе я түрәләргә язып җибәрер ... Оренбур янында, Бикколда бер таныш татар өмәт тота. Ул сине кабул итәр. Өч ел үтәр, шуннан соң кайт. Өч елда ачуы да басыльЧр*.7 РЫСЫН ™ Ю“П беТерер’ кешеләРнен һәм Салават, кояш чыкканчы ук, юлга кузгалды. БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Оренбург далаларының түрендә, Оренбургтан Сама- Ру баРа ™рган олы юл өстендә ялгыз өмәтләр аз Horrnk ■ д А иЯГӘгч 03атыла торган рус товарлары төялгән йөкләр һәм Россиягә бара торган Азия товар¬ лары төялгән олаулар ялга туктыйлар иде. Вакыт-вакыт өмәтләргә дөя кәрваннары да, усал сак этләр әйләндереп 1 пЧГ^’«^аДаН КУЫП китеРелә Т0Рган симез куй көтүләре ! ип’ЛЛаШЛЫ еЛКЫ көтуләРе До сугыла. Өмәткә чинов- ; никлар, офицерлар, купецлар да керә - һәр кунак алдын¬ да өмәт хуҗасы, карт татар, капкасын киң ача; күптәнге F танышларының әйберләрен ул төнгә таш келәткә бикләтә ип?вХ’103акнь,н ачкычын мал хуҗасының үзенә тапшыра иде. Өмәткә керә торган икенче юл да бар: ул бәрәңге бакчасы буйлап килеп, сыер абзары аша үтә иде. Бу юлны бик азлар гына бел,. Ул юлдан емэтк, ei кьша h»,Z ДӘ таныш булмаган һәм күләгәдәй сак хәрәкәт итүче ке- К!:рәләр иде' Еш кына аларның аякларында богау һәм чылбыр эзләре була, җиң асларында богаудан Я^ЭН шешләР> ә кайчагында киселеп бетмәгән -вакыт өмәткә дөнья гизүче, күзе кайда караса шунда китеп баручы качкын крестьяннар да килеп чыккалый. Аларны,, бетен ом™- лышы үзләрен коллыкка төшергән туган кырларыннан бояр камчысыннан мөмкин кадәр ераграк качу... Расколь- 1лсатоожапняпЛЛӘ^еННӘН Куылган поплаР- арестантлар һәм каторжаннар — барысы да сыеныр урын таба биредә., лап жыН 12л^асаРлаРны ла кабул итә һәм алар та¬ лап җыйган байлыкны саклый икән, дигән сүзләп дә һГкай,а" “гатю ның кемне дә булса талаганы, һәм юлбасарларны эзлә- Че’бХГУН ДО*ОРЫНЫҢ өмәт тирәсендә алар эзенә төшү¬ не булмады. Солтан картның һәрвакыт печәне җитәр- ЬпкайЧ^иЧХВНИКңЛарПЫЦ ҺӘМ °ФицеРлаРнын атларыиа һәркаичан солы табыла, теләгән кешегә биредә сарык 7* 98 99
та суела, ә аның карчыгы Зөләйха түтинең өстәлгә куярга каймагы да, мае да, сөте дә, йомыркасы да, балы да әзер була, теләгән кеше биредә әчетелгән бал да, сыра да, квас та таба ала иде. Салават нәкъ менә шушы өмәткә көзге явымлы көн¬ нәрнең берсендә килеп төште. Солтан бу вакытта келәттә юлчыларга солы үлчәп тора иде. Монда, амбар янында, хуҗадан башка һичкем ишет- мәсенә ышангач, Салават аңа үзе турында сөйләп бирде. Солтан карт Салават башыннан кичкән фаҗигане күңел биреп, кызганып тыңлады. — Шундый яшь башыңнан нәрсәгә тыгылырга иде инде сиңа!—диде ул гаҗәпләнеп.—Ни җитмәгән инде сиңа? Әтиең старшина, бай кеше, урысларда почетта... Күчер дә куй авылыңны яңа җиргә, кояш астында хо¬ дайның җире азмы әллә? Син чебешләр ике башлы каракошны чукый ала дип беләсеңме әллә? Ике башлы каракош, ай-һай, көчле кош ул!.. Салават, башын иеп, дәшми торды. — Алла куйган тәртипкә кул күтәргәнсең, егет. Ерт¬ кычка аучы бар, кошка — каракош, ярлыга —- бай... Син әйбәт эшләдем, бөтенесе шатланыр дип уйлыйсыңмы? Иренеңнән әниең сөте кибеп җитмәгән бит әле синең. Сиңа ояңда утырырга иде әле, ә син очып чыккансың. Агачта мәче башлы ябалак, җирдә төлке ашаячак бит үзеңне. Исемеңне ничек дидең әле? — Изге исем кушканнар үзеңә. Салават тыныч¬ лык һәм иминлек исеме ул, ә син әнә ни кыргансың... Әтиеңне менә җавапка тарттырырлар: улыңны кая яшердең дип теңкәсенә тиярләр, сизсәләр, мине дә эләктерәчәкләр: «Нигә качкынны йортыңа керттең.» - диярләр. — Мөхәммәт галәйһессәлам әйткән...—дип каршы төшмәкче иде дә Салават, хуҗа карт аны кырт кисте. — Син миңа пәйгамбәр нәрсә әйткәнне өйрәтмә. Коръанны өйрәндем — үзем дә беләм! Постоялый двор бит минем бу! һәр көн солдатлар керә, килгән берәүнең язуын тикшерә, ә синең язуларың кайда?! Салават кискен хәрәкәт белән капчыгын аркасына i тты Хуш, Солтан агай! Бөркет баласы төс түгел синен йортыңа, чучка баласы асра әнә! Хуш!., Коеп яуган яңгыр астында, ат тизәге катыш сыек пычракны лач-лач изә-изә, Салават ишек алды бүйлап китеп тә барды. Кая киттең? Ай-һай кызу да егет икәнсең үзең! укта! — дип мыгырданды хуҗа, аны куып җитеп,— 1укта, дим! Ул Салаватны чикмән чабуыннан эләкте¬ реп алды. — Солтан карт синнән битәрләрен дә яшерә... Сүз әйткәннән каза булмас. Бераз ачуланган икән’ Сакалымны күр менә, чал кергән, ә син яшь бит әле Пигә бераз акылга өйрәтмәскә үзеңне?! Әйдә, кал. Агам¬ ның улы булырсың, Казан ягыннан килгән Әхмәт бу¬ лырсың. J Яшьлек горурлыгы Салаватны карт яныннан китәр¬ гә кыстый иде, ләкин ул ерак юлдан арыган, яңгырда чыланган һәм күшеккән иде. Аның горурлыгы тыныч яшәргә теләве белән көрәшә башлады, күп көннәр буе¬ на ул бер җәйләүдән икенчесенә, бер өмәттән икенче¬ сенә, бер йорттан икенче йортка күчә-күчә, кайда туры килсә шунда кунып, ачлыктан интегеп, Солтан өмәтенә килде, борынгы елларда Юлай үзе дә шушында качып яткан иде. Я, кемгә әйтәм мин! Кара, нинди кире беткән' Киттек. Карт аны кулыннан алды һәм кинәт үзгәргән тавыш белән күңелле мыгырдый-мыгырдый өенә таба алып китте: Хе-хе! Зур үскәнсең син, Әхмәт! Зур үскәнсең! Хе-хе. Апама охшагансың. Авылда эшләр ничек соң? Гомәр абыйның сәүдәсе ничек бара? Карт аны өиалдына алып керде һәм он, солы туты¬ рылган капчыклар, ат сбруе, кечкенәле-зурлы мичкәләр, ларлар торган чоланга төртеп кертеп җибәрде. Капка артында шул чакны тавышлар ишетелде ат кешнәде, капка шакыдылар. — Күрдеңме, кунаклар килде. Тавыш-тының чыгар¬ мын утыр. Берәрсе күрсә, исемеңне Әхмәт диген... Тук¬ та әле, берәү дә кермәсен өчен өстеңнән бикләп алыйм, әйбәтрәк булыр. Салават аның тышкы яктан ишекне йозак белән бикләп алганын ишетте. Салават сәкегә утырды. Капкадан кергән атлар ишек алдындагы куе пыч¬ ракны чапылдатып изә башладылар, юлда күп су кич- 100 101
кәйлектән, күчәрләрендәге дегетләре юылып беткәнме, көпчәкләр авыр шыгырдый иде. «Ерактан киләләр, күрәсең,— дип уйлап куйды Сала¬ ват, көпчәкләрнең әче шыгырдавын ишеткәч.— йөкләре авыр микән әллә, көпчәк маен шулай ашаган». Ишек алдында русча сөйләшкәннәре, аннары бас¬ кычка ышкып итекләренә ябышкан пычракны чистарт¬ каннары ишетелде, ниһаять, барысы да тынды. Солтан һаман кермәде. Салават әле һаман чишен¬ мәгән көе сәкедә утыра иде. Ул, теге якта, өйдә, мөгаен, чәй эчәләрдер инде дип уйлап, көнләшеп куйды. «Курыкма, акча белән килгәннәрне Солтан ашата да, эчертә дә торгандыр, мине каршылаган кебек каршы¬ ламыйдыр»,— дип уйлады ул, күңелсезләнеп. Ашыйсы килүе һаман көчәйде, Салават инде үзенең урынында утырып тора алмас дәрәҗәгә җитүен тойды. «Биям дә ачтыр,— дип дәвам итте ул уйларын,— карт тәкә, ашат¬ мас әле шуны». Качкын сәкедән торып чоланда арлы-бирле йөри башлады. Кинәт ишек төбендә пышылдашып русча сөйләшкән¬ нәре ишетелде, Салават русча аз белә һәм кызу сөй¬ ләшкәндә бөтенләй бернәрсә дә аңлый алмый иде. йозак шалтырады. Ишек ачылды һәм чоланга Солтан килеп керде. Аңа озын буйлы, киң җилкәле, йөзе бәйләүле берәү ияргән иде. Ярым караңгы бүлмәдә Салаватны күрүгә, әлеге кеше артка тайпылды. — Курыкма, агамның улы,— дип тынычландырды аны Солтан. — Урысча аңламый да, үз авылыннан беренче тап¬ кыр чыгуы... Брат бедный, детей много, дома ашай ни¬ чего... Кунакның йөгерек күзләре ялтырап куйды. — Карап-карап торам да, син нишләптер агаңның улларын һәрвакыт йозак астында асрый башладың әле. Мин дә, алайса, синең агаң улы, абзый! Ник ялганлый¬ сың икән син миңа, Солтанка?! Өйдә ашарга булмагач, эшче кулны өйдән җибәргәннәрен кайда күргәнең бар синең. — Казан ягыннан килде, Әхмәт исемле,— дип дә¬ вам итте татар, ләкин кунагын ышандыру өчен түгел, ә Салаватның үзе турында ничек сөйләргә тиешлеген исенә төшерү өчен генә. — Тагын ялганлыйсың бит. Мин синнән аның исе¬ мең сорамыйм. Син, абзый, юлдан арыган ике энекәшең¬ не дә сыйла әле. — Ярый, ярый, хәзер сыйлыйбыз! — Солтан кабала¬ нып ишектән чыгып китте һәм аны тышкы яктан йозак¬ ка бикләде. Салаватның хуҗага булган дошманлыгы тагын да артты. Күптән түгел күмер кисәген күкрәгенә тидереп биргән антын онытса да, русларга нәфрәт саклар өчен аның сәбәбе җитәрлек иде. Кешенең нинди телдә сөй¬ ләшүе һәм кайсы аллага табынуы солдатлар яндырган авылдан качкан көннән алып Салават өчен дошманны, дусны аера торган бердәнбер билге булып калды. Русча сөйләшкән һәркем хәзер аңа дошман булып күренә иде. Унбиш яшьтә генә булуына карамастан, Салават укый- яза белә иде. Старшина улы Салават мулла малае Кинҗә белән бер дә юкка гына дус түгел иде ич. Мул¬ ла яшенә караганда күп авыр сөякле һәм ялкау бул¬ ган улына пәйгамбәр калдырган акыл хәзинәсен өйрәт- мәкче иде, бу авыр булып чыкты, һәм хәйләкәр ата булдыклы, тапкыр Салаватны укуга тарту юлы белән үз эшен күп җиңеләйтте. Салават мулланың көткәнен җиңел аклады, ул укуда үзенең дустын тиз куып җитте, бу исә мулланы борчуга салды, ә старшинаның мин- минлеген күккә ашырды. Юлай, кунаклар алдында, Салаватка бер генә тап¬ кыр сорау бирмәгәндер, ул сорауларга коръанны әйбәт белми торып җавап биреп булмый иде, Салават исә бик җиңел һәм бик тапкыр итеп җаваплар кайтарды, бу берәүләрне чыннан да таң» калдырды, ә икенчеләрне гаҗәпләнгән булып күренергә мәҗбүр итте. Бу минутта исә Салават башкалар өчен түгел, алар- га үзенең белемен күрсәтү өчен түгел, ә бәлки үзе өчен коръанның каферләр турындагы сүрәләрен исенә тө¬ шерде: пәйгамбәр сүзләре аша аларны дошман күрергә күк үзе куша иде. Дошман күрергә, ихлас күңел белән дошман күрергә... Шуңа күрә битен бәйләгән бу кеше дә Салаватта дошманлык һәм нәфрәт уятты. Әйтерсең, ул үзенең шыксызлыгыннан ояла иде, битен¬ дәге бәйләвен төзәтү өчен ул арты белән борылып басты. Нәкъ шул чакны йозак шалтырады, һәм, ашыгычлык 102 103
белән борылып карау аркасында, әлеге кунак ихтыярсыз- . дан Салаватка үзенең коточкыч йөзен күрсәтте: аның борыны юк иде. Ул кабаланып, йөзен яулык белән капла¬ ды ләкин яшь кешенең үткен карашына шул кыска гына вакыт та җитте. Бүлмәдә ярым караңгы булуга карамас¬ тан, Салават аның коточкыч йөзенең бөтен вагы-төягенә кадәр күрергә өлгерде... Салават көтелмәгәндә чишелмәс мәсьәлә алдында калды һәм эндәшмичә генә борынсызга карады; ул фет¬ нәдә катнашкан өчен менә шулай гарипләндерелгән бик күп башкортларны күргәне бар, ә менә җәллад кулын¬ нан үткән «кафер» не беренче очратуы әле. Ярым ка¬ раңгы чоланда үз ирекләре белән тоткынга әйләнгән ике кеше бер-берсенә игътибар белән караштылар. Борынсыз кеше Салават алдында торган урындыкка эндәшмичә генә килеп утырды. Чабу астына ашамлык яшергән Солтан килеп керде, ул үз артыннан ишекне ипләп япты да сәкегә пешкән ит салынган савыт кунды. Стена буйлап сузылган шүрлектән бер бөтен икмәк алып, кунаклар алдына салды. Әхмәт, пычагың бармы? — дип эндәште ул Сала- ватка Салават бердән генә җавап бирмәде. Солтан берен¬ че тапкыр аны бу яңа исем белән атады, ул исем — кем белсен — яңгыравыклы һәм инде күнеккән Салаватны бәлки бик күпкә алыштырырга тиеш булыр... Борынсыз кеше, үткен карашлы һәм шул ук вакыт¬ та бераз мәсхәрәле елмайган күзләрен егеткә төбәп көлемсерәп куйды. Салават Солтанга пычагын сузды. Татар, зиннәтле хәнҗәрне сокланып, әйләндереп-әйләндереп карагач, алып кергән итне һәм ипине кисә башлады. Ә синДә сөт юкмы? — диде борынсыз кеше хуҗага һәм көлемсерәп өстәп куйды,— Котырган сыер сөте. — Беләм, беләм,— диде хуҗа кабаланып.— Чоланга ничек сый ташыйсың? Күрерләр! Ул яңадан чыкты. Салават һәм борынсыз эндәшми¬ чә генә ашарга керештеләр. Бер минуттан Солтан яңа¬ дан әйләнеп керде, ул бер чынаяк аракы һәм бер чүмеч квас кертте. Квасны Салават алдына, ә аракыны борын¬ сыз алдына куйды. „„„„„ — Төнгә табан тагын кертермен,—диде дә чыгып китте. Салават, арты белән борылып, эндәшмичә ашады 1ЫПЛЫКНЫ борынсыз кеше бозды. Аракы эчәсеңме, Мөхәммәт? — дип сорады ул та- гпрча. Салават нәфрәт белән җилкәсен генә җыерып куйды. н — Ярар, соңыннан да өлгерерсең! — диде борынсыз. Салават җавап бирмәде. Ул комсызланып тозлы ат итен чәйнәде, квас эчә-эчә икмәк ашады. — Начар ашата абыең сине, Мәхмүт. Рус кешесе үз гуганын болай асрамый,— диде борынсыз, Салават¬ ның иңбашына кулын куеп. Салават чирканып иңсәсен алды һәм арырак күчеп утырды. к 1 * Борынсыз көлеп җибәрде. Ул аракысын эчте, итен ашап бетерде. Инде икесе дә эндәшмичә генә 'озын скамьяның ике башында утыралар иде. — Тыңла әле, Мәхмүт,— дип тагын башлады борын- < ыз, безгә, бәлки, биредә ай буе бергә яшәргә туры килер соң син һәрвакыт шулай эндәшмичә утырырсың¬ мыни? Без бу көе эч пошудан үләрбез! Солтанга ничек эләктең, сөйлә әйдә. Салават һаман дәшмәде. — Алайса мин сөйлим. Мин, туган, күпне күрдем күпне иснәдем,— күр, күп иснәгәннән борынсыз да кал¬ дым. Мин сиңа әйтим, Мәхмүт... Кара әле, исемең ничек соң синең? — дип көтмәгәндә сорады борынсыз. — Үзең әйтәсең бит инде! — диде ачу белән Салават тегенең тозак корганын аңлап. Борынсыз үз мәзәгеннән үзе көлеп җибәрде. — Менә сиңа — «үзең әйтәсең бит инде». Ә син үзеңнең кушаматыңны оныткансың! Ничек соң синең исемең — Мәхмүтме, Әхмәтме? — дип сорады ул. - Ничек атасалар, шулай атарлар. Ә синең ни эшең бар? — диде тешен ыржайтучыга каршы Салават. ., Ә син ачуланма. Ахметка икәнсең — Ахметка бул Мине менә Хлопуша дип йөртәләр — бу да кушамат, әр этнең дә үз кушаматы бар! — дип куйды мәзәкче беркатлылык белән.— Менә, Әхмәт, бәлки, олы әсәең 1 сиңа әкиятләр сөйләгәндер? Неушто барысын да оны¬ тып бетердең? Хәтерлисең бит? Син башкортныкын, 1 Олы әсәең — дәү әниең. 104 105
ә мин сиңа үзебезнең урыс әкиятен сөйләрмен, вакыт та Салават борынсызга тагын нәфрәт белән карады һәм арты белән борылып утырды. лил₽ Мин, туган, бәйләнчек, тынгылык бирмәм. диде Салаватның күзендә шаян да, мәкерле дә чаткы кабынып алды. йи Берне хәтерлим...— диде ул кинәт ризалык пеп һәм сөйләргә кереште. Тамырлар астында, үз өнендә бурсык яшәгән, тыныч яшәгән, татлы тамыр суырган, май Җыйган Беп чак дуңгыз килә, күз яше коя, үтенә-ялвара... «Керт өнеңә ди/Мин далада яшим, татлы тамырлар да таоа алмыйм синдәй өн дә казый белмим». Кертә моны бур¬ сык Бе^ көн яши, ике көн яши болар, җомга көнне ко- дагыенТ кунакка китә дуңгыз, кире кайта - кодагыен алып кайта...—Салават сөйли, ә үзе русны мәсхәрәгә калдырасын уйлап эченнән көлә —«Здравствуй, бур¬ сы A -ди Салават, «здравствуй» сүзен юри русча әйтеп — Тормыш-көнкүрешеңне, синең үзеңне шундый мактадым, шундый мактадым инде менә, кодагыем да синдә торырга килде. — Менә бәла! — дип кинәт бүлде аны борынсыз. Телисенме-теләмисеңме, кунак килгәч, каршы ал. Салават түземсез тыңлаучысына ачулы карады да дәвам и лай g атна яши болар, җомга көн болар инде икәүләп ’ иске йортларына китәләр һәм дуңгызның апасын алып киләләр. «Исәнме, бурсык! Апам да спна гашыйк булды!» Бурсык елар дәрәҗәгә җитә, әмк < нишлисең — дуңгызның апасын да өнгә кертергә тур> килә Җомга көн яңадан болар базарга чыгып китәләр ҺӘМАвеләм — туганының кызы белән абзасын, кияве белән каенанасын, каенатай белән киленен, биш улла¬ рын, җиде кызларын ияртеп кайталар лРПкатпы- — Каян белдең? — дип сорады Салават беркатлы лык белән, ул бу әкиятен яңа гына уйлап чыгарган иде. Борынсыз көлде. — Мин хәйләкәр, барысын да беләм. ДВД У • Я, тагын нәрсә? ■мыи7 Барысы өнгә кеРгәч- бурсык дуңгыз сасысына түз¬ ми ю, атылып чыга да әйдә йөгерергә, әйдә чабарга! — Аннары? — дип сорады борынсыз. Салават: № БеТте- Синей турыда сөйләдем!— дип кырт кисте аны һәм борынсызга үчекләп карады. Р — Кем соң мин? Бурсыкмы? —дип сорады борын- ÄÄ'""*"* тел төбе кая барганыа ™ /күзенә^туры" Д"а"р“₽һ“мТ8 башкортлар, дуңгыз — урыслар... УР кәсезОәйттеЫ3’ Сакалын сыйпап> елмайды һәм һичбер үп- ivr~ ?бКХ\еҢкбе™«Де бИТЛЛе! БУРсыкның туганнан шоконии к ҮРе ба™Р булган’ безнеңчә — Волк Би- I юкович. Бурсык аңа үз кайгысын сөйләп биргән Бүре батыр үзән уртасына баскан да әйдә уларга: «У-y Ç- бХт ïJ ~ Б°РЬ1НСЫЗ- «Улларыннан быргы ясап, бүре булып кычкырып уларга тотынды. Салават аны кулыннан эләктереп алды. — Каты улыйсың, шайтан! Әкренрәк! — диде ул. Бөтен бүре халкы ишеткән, җыелган тешләрен ыржайткан, күзләрен ялтыраткан, Бүре батыр алар₽ны дуңгыз халкы белән сугышка алып киткән... Р Р Борынсыз тынды. — Шуннан? — дип сорады Салават. — Ахыры алда әле. Исән булсак — күрербез — Ә синең әкиятеңдә Бүре батыр кем соң? —дип 1өпченүендә дәвам итте Салават, ул бер генә суз лә әйтмәскә булганын оныткан иде инде Р Ү Д yЭзлә ~~ табарсың,— диде борынсыз, көлемсерәп — äs” сияа табу! На,ар ау,ы снн~еРткыч‘ КыныпМИНМе?1 ~ ДИП КЫЧКЫРЫП Җибәрде яшь егет, ка- ~ мИН’ Урман еРткычын ата дуңгызга санагач. Мин берьялгызым пычак белән кадап аю үтер¬ дем! диде Салават, мавыгып китеп. н К Карт алаша булгандыр, аю түгелдер! — диде бо¬ рынсыз, тыныч кына. р А — Иң зур аю! — диде Салават кызганнан-кызып — лайда очраттың соң син аны? 106 107
— Йөрүзән буенда, урманда. Бөтен җәйләү белә! Хлопуша шаркылдап көлеп җибәрде. — Ах ты, ирод, ирод! 1—дип ул русча мыгырдан¬ ды.— Ах син, күсәк, күсәк! — Син нәрсә? — дип гаҗәпләнде Салават. — Мин сиңа менә нәрсә әйтәм,— дип, җитди төстә сүз башлады Хлопуша.— Бу яшеңнән качып яшәргә тиеш булгач, әйбәт егет син, тик, мондый юләр булсаң, башыңны озак саклый алмассың. Син бит миңа татар егете дидең! Менә юләр! Казан татарларының йөрүзән турында ишеткәннәре дә юк!.. Болай өмәттән өмәткә йөреп, харап булырсың син, егет, вакыты тыныч түгел, Җаекта казаклар баш күтәрә. Өмәтләрдә баш күтәрү¬ дә катнашкан бик күп кеше йөри, аларны исә сотник¬ лар да, урядниклар да, стражниклар да эзли... Әйдә, егет, күч минем янга, урманда торырга, безнең тормыш иркенрәк! — Син урманда торасыңмы? — дип сорады, уңайсыз хәлдә калган Салават. — Урманда, туган, урманда... Минем кебек кеше кайда яшәсен тагын? Күрмисеңмени, ничек бизәделәр үземне?! — Ә урманда нәрсә ашыйсың? — Төрлечә була. Бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй, ач та утырасың! Урманда без иректә, аннан чыктыкмы, баш бетте. Кара урманда старшина да, сот¬ ник та, бояр приказчиклары да юк. — Җәнлек аулыйсызмы анда? — Кызыл җәнлеккә ауга йөрибез: кайсыннан унар тире тунаган чаклар була! — Андый җәнлек булмый!—дип кисте Салават, инде син эләктең! Хлопуша тагын шаркылдап көлде. — Безнең җәнлектән, егет, кайчагында йөзәр тире салдырасың, ә кайчагында үзеңнең бердәнбер тирең өчен дерелдисең: аучыларыбыз ике башлы булганга күрә генә котылып каласың. — Тагы ялганлыйсың!.. Кайда соң синең икенче башың? — Кабакта, закладка салынган,— дип көлде Хлопу- ша,—Хәзер мин сиңа батыр аучы Ванька Каин турын¬ да әкият сөйлим, шунда үзең дә аңларсың. «Безнең урманнарда яшәгән Ванька Каин купецлар, воевода казначейлары, узып баручы дворяннар ише кы¬ зыл җәнлекне аулый торган булган. Шәһәргә якын килә дә воеводага илче җибәрә икән. «Аракы белән шикәр, мылтык белән дары, һәртөрле сукно белән җиз туп бирергә кушам!» — ди икән. Воевода курка, сораган нәрсәләрне биреп җибәрә, шунда инде Ванька Каин купец карабларын туктата, үтеп баручы кәрваннарны һәм бояр утарларын талый башлый. Берчакны шулай солдатлар Кытайдан, Кытай патшасыннан безнең әби патшага алтын алып кайтып баралар икән. Ванька Каин тубын төзәгән дә бер генә гөрселдәткән, солдатлар кур¬ кып качканнар, ә алтын Ванька кулына төшкән. Лизавета- әби патша шуннан соң аңа каршы исәпсез-сансыз гаскәр җибәргән, әби патшаның бу көче Ваньканы куып җит¬ кән, әмма сугыш башларга базмаган, ә Ванька янына енарал җибәргәннәр — чалбары кызыл, ди, мундиры ал¬ тын, ди, аның. Енарал Ванькага әйтә икән: «Әби патша сине үзенә хезмәткә чакыра, урлавын ташласын, аракыга мең тәңкә биреп торырмын, зур чин бирермен үзенә дип әйтергә кушты, ди, әйдә, туры һәм гадел хезмәтче бул. Бармасаң, көчебез зур, хәзер өсте- ңә ташланачак», ди. Ванька Каин көлеп җибәргән, ди, һәм сораган, ди; «Кайда соң синең көчең, енарал?» — дигән ди. «Әнә анда, урман артында, көтеп тора»,— дигән ди енарал. «Анда көчең юк синең, барин, минем егетләрем алар¬ ны бәйләп салдылар, һәр солдатыңның авызына бияләй тыктылар». «Ялганлыйсың!» — дигән енарал. «Бер дә ялганламыйм!» Барып карыйлар, бәйләнгән бит көч. Енарал аның каршына тезләнә, ә Ванька Каин аңа: «Төрле тормыш татып карадым, ә менә енарал тор¬ мышын белмим. Курыкма, карт, мин синең белән Петер- бурхка барам, патша хезмәтен сынап карыйм»,— ди¬ гән, ди. Егетләре белән саубуллашкан ул, солдатларны чи¬ шәргә кушкан һәм башкалага чаптырып киткән. 1 Ах син, шәфкатьсез! 108 109
Петербурхта әби патша Ванька Каинга граф сарае биргән, бөтен корсагы-күкрәге аша сузылган тасма бү¬ ләк иткән, бу графлык билгесе икән. Яши башлаган Ванька сарайда, көндезге аш вакы¬ тында күркә итен прянник белән чәйнәп йота, ди, юрга¬ лары гына да аның биш йөз баш булган, һәркайсыныц кыңгыравы бар икән. Бер ел, ике ел яшәгән бу шулай, өченче елны моны әби патша үзенә чакыра. «Шулай, шулай, граф әфәнде,— дигән,— синнән баш¬ ка һичкем безнең урманнарны белми, ә урманнарда егетләрең шаяра. Барысын да тотып бетерергә кирәк, югыйсә намуслы кешеләргә яшәргә ирек калмады»,— дигән. «Тыңлыйм, Лизавета патшам!» Ванька борыла да сарайдан чыга. Иң әйбәт юргасына атлана, үзе белән ике енарал һәм гаскәр ала да урманга китә. Енаралларны ул артта калдыра. «Көтеп торыгыз, ди, башта мин үзем генә барыйм, карап килим, аннары инде бөтенебез бергә ташланыр¬ быз да барысын да тотып алырбыз»,— ди. Ванька таныш сукмак буйлап атлый, ә аның белән һәр куак, һәр үлән сөйләшә: «Кайда булдың син, Ваню¬ ша? Сагынып беттек үзеңне. Кайда югалдың, атаман¬ кай?!» диләр икән. Ванька урманның иркен һавасын сулый һәм сөенеп бетә алмый, каны чишмә булып уйный. Үзенең сөйгән имәне янына килеп җитә дә шундый итеп кычкыра бу: «Чыгыгыз, егетләр, сезнең Ванька Каиныгыз яны¬ гызга кайтты!» — ди. Аның бөтен шайкасы йөгереп килеп җитә. «Петербурхта бушка икмәк черетергә теләмим,— ди Ванька,— аларча «намуслы» кеше булудан туйдым! Ах, егетләр, миңа ирек тә, киң юл бирегез!» һәм Ванька Волга буенда колач җәя, ә енараллар, ашарга азыклары беткәнче, аны көтеп торалар да әби патша янына кире кайтып китәләр». — Шуннан нәрсә булган?—дип сорады Салават. — Ахмак! Шуннан нәрсә булган дисең? Яшәгән дә яшәгән шулай... Күрдеңме, туган, безнең тормыш нин¬ ди — енарал тормышына да алыштырырга теләмәссең! — Ә тотсалар? — дип куркып сорады Салават. — Ә сине менә хәзер тотсалар, нәрсә булачак?!— дип үчекләп алды Хлопуша,— Я, киттеңме безнең белән? Салават җавап бирергә өлгермәде, чөнки кинәт Сод- l.ш ишекне ачып җибәрде: — Солдатлар, кәгазь тикшерәләр! Солтан моны русча әйтте, шунлыктан Салават эш¬ нең нәрсәдә икәнен бердән генә аңлап җитмәде, Хлопуша аның кулыннан эләктереп алды. — Качабыз!.. Айда, айда тизрәк! — дип пышылдады ул, һәм куркуыннан коты очкан Солтан яныннан Сала¬ ватны өстерәп диярлек ишек алды аша ат абзарына алып чыгып китте. Алар анда атларына сикереп менделәр дә «Тукта! Тукта! Тукта, сез ниткән кешеләр!» — дип арттан кычкы¬ рып калган солдатлар күз алдында ук чаптырып китеп бардылар. Уртак бәладән бергәләп качу Салаватны борынсыз иптәше — Хлопуша кушаматлы качкын каторжан белән бәйләде. Ванька Каин турында Хлопуша сөйләгәннәрнең ба¬ рысын да Салават хәзер үз күзе белән күрде. Ул кы¬ зыл җәнлек аулауның нәрсә икәнен дә, үтерелгән киек¬ тән ничек итеп ун тире тунаганнарын да, ни өчен батыр аучыга ике баш кирәк булганын да әйбәт белә иде инде. Башта, язмыш аны Хлопуша белән очраштыргач, Салават, рус башкисәрләре янында калып, урманда юлбасарлык итеп йөрисен башына да китермәгән иде. Беренче тапкыр качканда, ул атын югалтты — атның аягы сынды, һәм Салават Хлопушаның ияре артына утырып кына котылып кала алды. Бераз тын алгач, Салават үзен юл чатында төшереп калдыруны сорады. Хлопуша гаҗәпләнеп: — Нәрсә син? — диде саф татар телендә. — Юлым ул якка түгел. — Ә кая соң? — Ә-әнә кая! — Салават кыйблага күрсәтте. — Кемең бар соң синең анда? Беренче тапкыр Салават борынсызга ышаныч белән күңелендәге серен чиште: — Төрек солтаны. 110
Солтан иленә качу — мулла үз укучыларының күңе¬ ленә сеңдергән хыял иде. Мөхәммәт коръаны яшәгән ил, шәригать баш хөкемче булган ил, солтан үзе, иң соңгы дәрвиш кебек, пәйгамбәр халисәтләре сагында торган ил муллага җир йөзендәге оҗмах булып, әкият булып, татлы хыял булып тоела иде... Солтан иленә качкан кешеләрне могҗиза белән тере килеш күккә аш¬ кан бәхетлеләр кебек күреп сөйлиләр иде. Салават әле сабый чагында ук мулладан аның ба¬ басының бер туганы солтан иленә качкан булуын һәм, анда баеп, мәртәбәле кешегә әйләнүен ишеткән иде. Кай¬ сыдыр бер зур шәһәрдә аның базарда кибете бар икән, ул анда ширбәт һәм җиләк-җимеш сата икән; солтан үзе аны хөрмәтли икән, русларга каршы сугыш баш¬ лангач, ул йөз каферне үтергән һәм үзе дә мөселманнар өчен коръан сызган изге юлда шәһит булган... Башкортлар рус патшасына каршы баш күтәргән саен, солтан ислам хакына сугыш алып баручыларга акча җибәрә иде. Тик башкортлар бер нәрсәне генә сизмиләр иде: солтанның ярдәме үзе русларга каршы сугыш алып барган елларда һәм көнчыгышта баш кү¬ тәрү белән дошман гаскәрен йомшартырга кирәк чак¬ ларда килә иде. — Солтан иленә качаргамы? — дип көлемсерәде Хло- пуша.— Нәрсә бирер соң сиңа солтан? — Синең әкиятеңдәге Бүре батыр, бурсыкның өлкән агасы, нәкъ шул солтан инде. Хлопуша башын селкеде. — Аннан эзләмисең,— диде ул.— Солтан еракта, диңгезләр артында, чит илдә яши. Башкорт бурсыгы¬ ның кара өнендә ни эше бар аның! Якынрактан эзлә, әллә кая йөгермә! Салават аның сүзләре белән килешмәвен белдергәч, Хлопуша өстәп куйды: — Куяннар кача! Куркак җәнлек исеме белән аталуын ишеткәч, Сала¬ ват, бөтен саклыгын онытып, кызып-кызып Шәгали Шакман җәясе белән булган хәлне сөйләп бирде. — Андый ерткычлар да бар дөньяда,— диде моңа каршы Хлопуша тыныч кына.-— Көче күп, тик менә хо¬ дай йөрәк бирмәгән. Аю көчле әнә, каршы очратып катырак кычкыр әле үзенә — шундый чаба башлый, куып җитмәссең, үзе чаба, үзе юл буе астына җибәреп бара... — Ә кыю нишләр иде? — дип сорады Салават. — Ни булса да, диңгез артына качмас иде. Качу — хыянәт. Халкың кайда, синең язмышың да шунда. Салават аптырашта калды. Аныңча, рус кешесе әле һаман дошман иде. Дошманның киңәшен тыңларга, лә¬ кин бөтенесен киресенчә эшләргә аны тәҗрибәсез малай акылы — тормышның бөтен очракларын кочарга тырыш¬ кан, әмма меңнән бер өлешен дә сыйдыра алмаган пәй¬ гамбәр китабының хикмәтле өйрәтүләрен сеңдергән ма¬ лай акылы куша иде. Хлопуша хаклы иде. Салават моны әле бөтенләй үк аязып бетмәгән күңеле белән, зиһене белән тойды. «Нишләп соң дошман булган рус кешесе, чит кеше, үз халкының иң явыз һәм ләгънәтләнгән дошманына дөрес киңәш бирә? Нинди мәкер, нинди сер ята моның асы¬ лында?!»— дип уйлады Салават һәм, төшенә алмагач, туп-туры үзенең «дошманыннан» сорады. — Син, туган, яшь әле, башың җитми, аңлап бетерә алмыйсың,— днп җавап бирде каторжан.— Яши төшкәч, кешеләрне күрә төшкәч, аңларсың әле. һәм Салават борынсыз акыл иясенә ышанды. Би¬ шектән үк күңеленә тукып үстергәннәргә каршы килеп булса да, ышанды. Хлопуша үзен юкка гына урман ерткычы дип атама¬ ды. Урман җәнлеге кебек үк ул иң тар, яшерен сукмак¬ ларны да белә һәм коры далада да эзәрлекләп килүчеләр¬ дән качып котыла ала иде. Салаватка мундир кигән явыз һәм куркыныч кешеләрдән үз гомерендә беренче тапкыр качарга туры килгәнлектән, аңа үз җитәкчесенең тәҗрибәсенә таянырга гына калды. Ул Хлопушага су¬ кырларча ияреп барды, тегесе кайда күрсәтсә, шунда кунды, печән чүмәләсе эченә чумганда ничек сулыш алырга, салкында үз тәненең җылысы белән генә җылы¬ нырга, тамыр белән туенырга, юлда авыл аша үткәндә, җае чыгып куйса, авыз ачып калмаска, ә үрдәк яки ик¬ мәк чәлдерергә өйрәнде. Туган авылын яндырганнан соң бөтен руслар Сала¬ ват өчен «алла каргаган бәдбәхет каферләргә» әверел¬ гән иде. 112 8 В-598 113
Менә хәзер шул бәдбәхетләрнең берсе яшь качкын¬ ның дусты һәм юлдашы булып китте. Башта ул Сала¬ ват сөйләшкән телдә сөйләшә белүе һәм башкорт сүз¬ ләрен тиз ота алуы белән аиы үзенә каратты. Карт сукбай авылдан үзенең бариныннан, ә аннары крепостной заводтан, солдаттан һәм тоз чыгара торган каторга рудникларыннан качкан. Заман тормышының бөтен мәктәпләрен үткән, барлык Урал һәм Волга буенда яшәгән халыклар телендә сөйләшә белгән Хлопуша дус¬ лыкта туры, кайгыртучан, хәтта, ашар нәрсә югында бу малайга үз икмәген бүлеп бирергә, салкында аңа үз кие¬ мен ябарга яки куну урыны берәр сәбәп аркасында бө¬ тенләй үк ышанычлы булып күренмәсә, Салаватны йок¬ латып, үзен төн буе утырып чыгарга мәҗбүр иткән хис¬ ләрне ягымлылык дип атарга яраса, ягымлы да иде. Салават әкренләп Хлопушага күнекте. Ул язмыш җибәргән юлдашына күңелендә якынлык хисләре уяну¬ ын танырга теләми иде әле. Ул үз-үзен, кафергә бурыч¬ лы булып калмас өчен мин аның кайгыртуына кайгыр¬ ту белән җавап бирәм, минем кайгыртуым сәүдә кебек, ә сәүдә файдалы һәм уңайлы булганда, пәйгамбәр һич тә «каферләр» белән сәүдә итүдән тыймаган, дип ты¬ нычландырырга тырыша иде. Ләкин бу фикерләр гади сылтау гына, якыннарыннан һәм туган җиреннән ае¬ рылган, якты һәм шигъри күңелле качкынның йөрәгендә уянган изге һәм кайнар рәхмәт хисләре ташкынын бала¬ ларча кирелек белән үзеннән-үзе яшерергә тырышу гына иде... Соңгы тапкыр тоткынлыкта булган җиреннән — Илецкий Защптадан әле күптән түгел качкан Хлопуша шулай ук якыннарыннан аерылган һәм һичбер ярдәм¬ сез калган иде. Борыннан сукбай буларак, ул күп йөр¬ гән, күп күргән кеше иде, һәркайда — авылларда һәм ялгыз хуторларда, салаларда һәм калаларда, заводлар¬ да, станцияләрдә һәм крепостьларда аның таныш кеше¬ ләре бар иде. Ләкин, таныш җирләрдә тизрәк тотулары мөмкин булудан куркып, ул юри анда бармый иде, аның танышлык буенча үзен сыйдырган кешеләрне, эләгә калганда, һәртөрле җәза куркынычы астына куясы кил¬ ми иде. Рус авылларында йөргәндә, Хлопуша рус телен юри ватып-җимереп сөйләшә, үзен башкорт дип таныта, ә та¬ тар һәм башкорт авылларында, сөйләшүен сиздермәс өчен, чукрак һәм телсезгә әйләнә, бик азлар белән генә ул ачыктан-ачык сөйләшә иде. Хезмәтче булып ялланырга теләп, алар Җаек казак¬ ларының станицалары буйлап үттеләр, тәрәзә төпләренә туктап хәер сораштылар, аларга я икмәк катысы, я кыяр, я кичәге бәлеш калдыгы суздылар... Кышын алар заводка урман кистеләр, язын бурлак булып ялландылар һәм авыр муенчак киеп баржа тарт¬ тылар, аларның максаты бер генә иде: шәрә яр өстендә кунганда, ачык уенга күчеп һәм хуҗаны талап, бөтен бур¬ лакларны үзләренә ияртеп юлбасарлыкка алып китү иде. Берничә ай алар дәһшәтле шайка булып юлларда гиз¬ деләр, купецларны таладылар, җир биләүчеләргә, хәтта завод контораларына да һөҗүм иттеләр. Борынсыз ата¬ ман Хлопушаның даны көннән-көн үсте, теге яки бу алпавытны җәзалауны үтенеп, аңа крестьяннар да килә башладылар. Мондый ярдәм турында Хлопушадан озак үтенергә туры килми: бай купецлар һәм танылган дворяннар аның кан дошманнары иде. Җил бояр утары ягыннан авылга таба исмәгән һәм крестьян йортларына ут кабу куркынычы булмаган төннәрне сайлап һөҗүм итә иде ул. Аның курку белмәс шайкасы хуҗаларны үтерә, кул астына эләккән бар нәрсәне — киемнәрне, акчаларны һәм кыйммәтле-затлы нәрсәләрне талый иде. Бояр ам¬ барларындагы ашлыкны крепостнойларга өләшә, ә ан¬ нары бояр йортларына ут төртә, юлбасарлар таланган байлыкны бояр атларына төяп алып китәләр иде. Утар өстендә биегән ялкын шәүләсеннән комач төсенә кергән юл буйлап еш кына аларга ияреп урманнарга крепост¬ ной крестьяннар да качалар иде. Бер урыннан икенчесенә күчә-күчә Салават Хлопуша белән бергә инде ике елга якын йөри, һаман урманда да түгел, һаман олы юлда да түгел. Җаек буйлап бара-бара ул калмык далаларына — күп еллар элек Юлайның соң¬ гы тапкыр башкорт ханы Кара Сакал белән йөрәк әр¬ неткеч очрашуы булган җиргә кадәр барып җитте; кал¬ мыкларда һәм кыргызларда булды, Волга буйлап диң¬ гезгә төште, станицаларда һәм калаларда булды һәм һәркайда Хлопуша белән бергә, һәркайда мәрхәмәтле кешеләр табылды, һәркайда аларга төн кунарга урын һәм ашарга ризык бирделәр. Мондый мәрхәмәтле кеше¬ ләр үзләренә төрле качкыннар җыела торган өмәт тоту¬ 8* 115 114
чылар арасыннан да, шәһәр һәм чик буе крепостьларын¬ да яшәүчеләр арасыннан да, сәүдә һәм иген игеп көн итүче казаклар арасыннан да, шәһәрләрдә — вак кибет¬ челәр, хәтта дьячоклар һәм зират сакчылары, завод эш¬ челәре һәм тол калган казак хатыннары арасыннан да табылып кына торды. Яшь илгизәр төрле халыкларның әби патша «кулы ас¬ тында» ничек яшәүләре турында шушы вакыт эчендә күп нәрсә ишетте, ишетте генә түгел, бик күпне күрде дә. Кайчагында кулы үзеннән-үзе билдәге хәнҗәргә су¬ зылды һәм, татармы, кайсакмы, калмыкмы яки хәтта русмы икәненә карамастан, зәгыйфь, кимсетелгән һәм мохтаҗлык эчендә кыйналган кешеләрне үткен корыч белән яклыйсы килде... Русларның тормышы башкорт- ларныкыннан да начаррак түгел иде микән әле? Чувашларны диннәреннән яздыралар, калмыклар ясак түлиләр, башкортларның киң далаларын һәм бай ур¬ маннарын бүлгәләп-яргалап кисеп алалар, ә инде алырдай нәрсәләре калмаган русларны иң соңгысыннан — ирек¬ ләреннән мәхрүм итәләр; аларны ат саткан кебек са¬ талар... Төнге бурлак учаклары янында Салават качкын солдатларның һәм каторжаннарның ни өчен каторгага җибәрелгән булулары, ни өчен солдаттан качулары ту¬ рында сөйләгән куркыныч хикәяләрен күп тыңлады. Туган җәйләүләрен сагыну хисе Салаватны җиңде. Аңа хәзер унсигезенче яшь бара иде. Бу вакыт эчендә ул үсте, ныгыды. Кара кашлары куера төштеләр һәм бер-берсенә килеп тоташтылар, тавышы тагын да калы¬ найды, көчле киң күкрәге тагын да киңәйде. Хлопуша белән бергәләп алар инде зәңгәрсу кара су өстендә ак боз таплары күренмәсә дә, әле һаман ярларына тулысынча кереп бетмәгән Иргиз буеннан ба¬ ралар. Кич якынлашып килә. — Тукта, Салават, безгә мөгаен монда кунарга туры килердер,— диде Хлопуша.— Суы тирән, ә станицага ерак. Мондый суны көймәсез йөзеп чыксаң, чыланырсың да, туңарсың да, төнлә далада кибенүе бик җайсыз эш. — Хәерле булсын, беренче тапкыр түгел ич,— диде Салават.— Кайда туктыйбыз соң? — Менә хәзер өй булырга тиеш — монда балыкчы яши иде. Беркадәр вакыт юлчылар бер-беренә эндәшмичә бар¬ дылар. Балыкчы өе һаман күренми иде әле. — Иргиз алып киттеме икән әллә? — диде Хлопуша, уйга калып.— Киң җәелгән иде бит быел. — Әнә!—дип шатланып кычкырып җибәрде Сала¬ ват, яр буенда торган зур балыкчы көймәсен күрсәтеп, аның бер өлеше түбәле булып, начар һавалы көннәрне балыкчы шунда яшеренә иде. Алар көймә янына килделәр, ишкәкләрен караштыр¬ дылар, тапмагач учак ягарга хәзерләнә башладылар. Ерак түгел бер таш өстендә Салават инде кибәргә өлгер¬ гән йонлач мүк тапты, ул ут кабызу өчен бик әйбәт иде, ярдан читтәрәк камыш җыйды, һәм менә далада кечерәк кенә ут тергезелде. Ашап алгач, Хлопуша, арыган аяк¬ ларын сузып, җиргә ятты, ә Салават, учак алдына утырып, кураен тартып чыгарды да уйный башлады. Хло¬ пуша аның уенын эндәшмичә генә тыңлады. Ул рус колагына ят булган бу авазларга күнеккән һәм Салават¬ ның камыш сыбызгыда уйнаганын ярата иде инде. Ара-тирә Салават тамак төбе белән җырлап җибәрә. Күбесенчә Салаватның көйләре моңлы булалар, ләкин бу юлы аның җырында тонык сагыш түгел, ә бәлки ту¬ ган халкы янына, Урал таулары, аның чәчәкле далала¬ ры һәм ташкынлы елгалары, яшь хатыны, әнисе һәм туарга тиешле булган кечкенә улы янына ашкыну яңгы¬ рады... Салават кинәт кискен хәрәкәт белән кураен урталай сындырып утка ташлады. Камыш чытырдап яна баш¬ лады. — Син нәрсә? — дип сорады Хлопуша әкрен генә. — Начар монда... Әйдә, бергәләп безнең авылга. Ха¬ тыным сагынып көтәдер, улым үсә торгандыр, ул әти¬ сен белми бит. Әтисез ничек яшәсен ул?! Өйгә кайтырга кирәк. Әйдә безгә, Хлопуша. Минем тирмәмдә ятарсың, кымыз эчәрсең... — Кара аны, тотарлар бит,— диде Хлопуша. — Ай-Һай, ни гомер вакыт үтте бит инде! Салаватның нинди икәнен дә түрә оныткандыр инде... Рамазан улым да әтисен белми... — Ярар, туган, иртә кичтән хәерлерәк... Кай якка борыласын иртә белән хәл итәрбез,— диде Хлопуша, туры гына җавап бирмичә. Салават тынды. Хлопуша да эндәшмәде. Ул тынлык саклый белә. Теләгәндә, аның барлыгын да онытырга мөмкин иде. Бәл- 116 117
ки шуңа күрәдер дә, Салават аның белән җиңел дусла¬ шып китте. Салават үз язмышыннан зарлана, ә Хлопуша ул зарны үзенә сеңдереп бара иде, ул кешенең кайгысын уртаклашкан булып буш сүз белән аны бүлми, үзе зар¬ ланмый, үзе турында сөйләми, әйтерсең, дусты үзе сора¬ шып белгәнне көтә иде. Ләкин, бик күп яшьләргә хас булганча, Салават озак вакыт үзе турында гына уйлап йөрде, ә дустын, аның язмышын исенә дә кертмәде. Юл буе өмәтләрендә, руда шахталарында, җәй көне печән чабарга ялланган станицаларда, купецларныц са¬ рык көтүләрен куып барган далаларда — һәркайда Сала¬ ват элек үзенең дошманы итеп санаган кешеләрнең авыр, ирексез хезмәтен күрде; рус телен аңларга өйрәнгәч, ул һәркайда бу кешеләрнең ризасызлыгын, зарын һәм иңрә- вен ишетте. Аларның өметләрен, халыкны һәртөрле бәла¬ ләрдән, изүләрдән коткарачак патшаның «пәйда буласы» көнен көтүләрен күп тапкыр тыңларга туры килде, ләкин патша язмышы аңа кагылуы мөмкин икәнлеге бер генә тапкыр да Салаватның башына кереп чыкмады... — Ишетәсеңме, Салават, дөрес эшләмисең бит син,— диде кинәт Хлопуша, учактан читкәрәк тайпы¬ лып.— Мин синең белән башкортларга түгел, ә Волгага китәргә җыенган идем. — Тагын купецларны таларгамы? — диде Салават пошынып,— Яман тормыш, Хлопуша! Бәлагә тарсаң, ха¬ тыныңны да, улыңны да һичкайчан күрә алмассың... те¬ ләмим... Нәрсә сиңа — акчаң әзме? Ай, комсыз да син, Хлопуша! — Юк ла, ул түгел! — диде Хлопуша. һәм авызын дустының колагына ук диярлек китереп аңлатты:— Вол¬ гада патша пәйда булган, халыкны ярдәмгә чакыра ди... Ирек һәм хаклык хакына без шунда барырга тиеш... Салават дәшмәде. Туган яклары турындагы хыялдан аның алай җиңел генә аерыласы килми иде. Хлопуша аны: — Барасыңмы? — дип, җавап бирергә ашыктырды. — Синнән башка кая китим инде мин?! Син китсәң, мин дә китәм дигән сүз! Хлопуша да: — Алла безне бер җепкә такты. Инде сүтә алма¬ быздыр! — дип килеште. ИКЕНЧЕ кисәк
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Җаекның ике ягында да урыны-урыны белән тозлак пеләшләре чуарлаган кылганлы иксез-чиксез дала җәел¬ гән. Елга буена ук казак хуторлары сырышкан. Алар әйләнәсендәге бакчаларда алтын башлы көнбагышлар усә, кызу кояш астында янтаулары бүлтәеп чыккан буй- буй сызыклы карбызлар, алтынсу сары кавыннар, колач җитмәс кабаклар тәгәрәшеп ята. Дала юлы өстендә һәркайчан сыек тузан төтене эленеп тора, вакыты-вакыты белән ул куе болытка әверелә һәм хутордан хуторга, өмәттән өмәткә юл тотучы бик тәкәббер һәм шул ук вакытта аңгыра кыяфәтле дөяләрнең озын булып сузылган, әкрен кыймылдаучы кәрванын, көпчәк¬ ләре авыр сукранып әйләнгән арбаларны яки ялгыз җай¬ дакны күмеп китә. Җаек елгасы дала күренешен үзгәртә. Кояш көйдерү¬ дән туган көрән төс аның ярларында яшелгә алмашына. Монда ботакларын суга салып өянкеләр үсә, култыклар әйләнәсендә — имәнлек. Камышлар арасында үрдәкләр бакылдаша, кайчакны күләгә сайлыкларда рәхәт табып яткан кабан мыркылдап куя. Урыны-урыны белән камыш арасында балыкчы көй¬ мәләре каралып күренә. Ярларда анда-санда учаклар төтенли... Тал һәм имәннәр арасыннан башларын күккә сузган кое сиртмәләре хуторлар өстендә калкып тора. Август көненең төшке кызуында авыл үлгән кебек тын, әллә нидә бер кеше узса уза, ул да иренеп кенә, теләр-теләмәс кенә атлый. 121
Менә шундый чакта өмәткә берәр сәфәрче килеп чык¬ са, хуҗа сөенеп бетә алмый инде. Бу сөенүе аның табыш ала алганлыктан түгел, бәлки яңа кеше күрүдән, эчеп бушатырга мөмкинлек туудан була, һәм алар, лапас күләгәсендә юлчының атлары ашап туйганчы һәм каһәр суккан чебен, кигәвен борчуыннан ял иткәнче, эссе сүрел¬ гәнче аны-моны сөйләшеп вакыт уздыралар. «Корт чаккыры» кушаматлы Денис Кузнецовның өмә- тендә ялгыз кунак утыра, ул хуҗаның күрше хутордан аракы алып кайтканын көтә. Кунак ак күлмәгенең изүен чишеп җибәргән, баш киемен озын скамьяга салып куй¬ ган. Ул терсәкләрен өстәл читенә куеп, вакытыннан элек чал керә башлаган кара сакалын сыйпый-сыйпый, тирән уйга чумган. Тәрәзә яныннан яшь, зифа буйлы матур казачка кулына сыер сава торган чиләк тотып узып китте, ул өмәт артына чыкты, бераздан кире әйләнеп керде, өйалдында дөп-дөп басып йөрде, чиләкләр шалтыратты һәм яңадан ишек алды буйлап үтте. Лапас күләгәсендә киң аркалы ике ат ялкау гына ашап торалар. Кунакның күзенә болар чалынды да, чалынмады да, өмәт хуҗасы кызының аяк тавышларын ишетте дә ул, ишетмәде дә. Уйлар дәрьясына чумган хәлдә, ул вакыт үткәнен сизми дә калды... — Нәрсә уйлыйсың, кунак?! Аракыга кызыйны гына җибәрермен дигән идем дә, ул, корт чаккыры, әнә тагын каядыр сызды әле,— диде хуҗа, өйгә кереп, өстәлгә бал¬ чык штофны куя-куя. Бу — чандыр буйлы, киң сакаллы, саргылт чәчле казак иде. Аңа каршы кунак: — Юкка ачуланасың кызыңны. Әле яңа гына сыер савып керде, хәзер тагын чиләк тотып чыгып китте, йорт эше белән чаба,— диде.— Кызың бик сылу! — дип мактап алды ул, хуҗага ягымлы сүз әйтергә теләп. Хуҗа горурланып күтәреп алды: — Шулай шул, йөзе дә, буе-сыны да, эшчәнлеге белән дә койган да куйган анасы... Нинди генә кияү туры килсә дә, гомере буена сөенеп бетә алмас. Борынгы заманнар булса, минем Настяма бизәнеп-ясанып, җырлап кына йөрергә иде дә бит, ә монда, корт чаккыры, бөтен мәшә¬ кать, бөтен хуҗалык аның җилкәсендә. Өмәт олы юлда. Кайчагында унлап кеше җыела, күбрәк булган көннәре дә бар. Хуҗа сөйләнә-сөйләнә киң шүрлектән алып өстәлгә ашамлык: кыяр, суган, йомырка, пешкән дуңгыз мае гезде. Соңгысы өстеннән ачулы безелдәп симез чебен¬ нәр болыты күтәрелде. — Өйләнергә кирәк сиңа,— диде кунак. Хуҗа өстәл янына килеп җитәрәк идән уртасында туктап калды. Аның кулында кургашын кружка иде. — Өйгә үги ана кертергәме, корт чаккыры? Юк-юк инде,— дип кырт кисте ул.— Кызымны биргәч, хатынсыз эш чыкмас — бер атна дигәндә талап бетерәчәкләр... Юл¬ чыларның исәбе-саны юк! Кайдан гына чыгадыр шулка¬ дәр! Атка атланып та, җәяүләп тә килә, ачуым килмәгәе, сөйрәлеп тә йөриләр... Корт чаккыры, ник өендә тыныч кына утырырга ярамыйдыр инде бу халыкка. Бөтен Рәсәй юлга чыккан диярсең... Кунак кружкага аракы салды, күзләре белән бүлмә¬ не капшап чыкты да үзе барып шүрлектән шундый ук кружка алып килде һәм аңа да аракы агызды. Ул кружканы хуҗага таба этеп һәм үзенекен күтә¬ реп: — Үзем генә эчәргә димәгән ич. Чәкештерик әйдә, хуҗа. Эч, казак,— диде.— Очрашу хөрмәтенә! — Я ходаем, соңгысы булмасын! — дип җавап бирде тегесе. Кунак башын чайкап куйды, эчеп җибәргәч икмәк иснәде һәм бер кисәк дуңгыз мае кисеп алды. — Кешеләр өйләрен рәхәт тормыштан ташлап чык¬ мыйлар!— диде ул көрсенеп.— һәркем үз өлешен эзли, шуңа күрә йөри. Сәүдәгәр буларак, төрле товар артын¬ нан йөреп, миңа бөтен Россияне әйләнеп чыгарга туры килде, әмма беркайда да җиңел тормыш очратмадым. Я, әйтеп кара, рус илендә кемгә әйбәт? Дворяннарга, алыш-биреш итүчеләргә дә попларга... — Чиновникларга да! — дип күтәреп алды хуҗа.— Калган халык барысы да кача: һөнәрче дә, вак-төягрәк сәүдәгәр дә, крестьян да, завод халкы да, солдат та — кемне әйтмә, шул... Кунак йомшак йонлач кашлары астындагы кара күзләрен кысып: — Ә казакларны очратканың бармы? — дип сорады. — Нәрсәсенә гаҗәпләнәсең аның! Казаклар да очраш- тыргалый. Безнең Җаекта хәзер казак тормышы шун¬ дый... 122 123
— Эч тә, аша да!—дип бүлде аны кунак, яңадан кружкаларга салып. Алар тагын чәкештеләр. — Да-а... Хатын-кыз кулы астында барысы да җиме¬ релә, барысы да какшый... Ач күзләр Россияне кисәкләргә өзгәлиләр,— диде кунак, уйчанланып. — Ни дисәң дә, корт чаккыры, Рәсәй патшалыгын тотарга хатын-кыз кулы йомшак шул. Әби патшаның йөзе ап-ак, куллары хәтфәдәй йомшак, ди, корт чак¬ кыры... Шул чакны капка кактылар. — Менә ходай тагын кунаклар китерә!—диде хуҗа, ишек алдына капканы ачарга чыгышлый. Кунак берьялгызы калды. «Да, куллары хәтфәдәй йомшак,— дип уйлады ул һәм көлеп куйды.— Бугазыңа ябышса, чинатыр ул куллар... Патша әнә эһ дияргә дә өлгермәгән — җаны күккә очкан! Шуннан соң тәхеткә менеп алды да... башлады, чыдап кына тор! Тынчу, тынчу синең дәүләтеңдә, патша ханым! Боярларга иркен дә, халыкка кысан! Шуңа күрә халык, патша исән, ил гизә, дигән уйда. Халык юлда, патша да, янәсе, юлда!.. Хе-хе! Янәсе, барысын да күрә ул! Искә алу йолаларың да, күрәсеңме, ярдәм итми; син — «урыны оҗмахта булсын», дисең, ә халык «ходай исәнлек бирсен», ди. Янәсе, вакыт җитәр, бөтен көче һәм шөһрәте белән калкып чыгар: Чыннан да, җитәр бит! — дип куйды кунак ышаныч һәм сөенеч белән.— Килер... боярларның койрыкларын өзәрбез, кондыз, төлке койрыкларны йол¬ кырбыз... Эх, йон да мамык очар соң ул чакны! Ә без законлы патша ягына басарга кичекмәбез — койрыкла¬ рын йолкырга булышырбыз! Тизрәк чыксын гына иде...» Бөтен Россия халык арасында йөрүче, аның бөтен кайгы-хәсрәтен, бөтен мохтаҗлыгын белүче, хакыйкать яклы, хакыйкать өчен газап чигүче патшага ышана иде... Халык мөһер сугылган кәгазь төргәкләрен сакламый, халык тарихны язмый, әмма ул бөтен булган авырлык¬ лар, үз башыннан кичергән кайгы һәм шатлык турындагы истәлекләрне бабалары теле белән оныкларына тапшы¬ рып калдыра. Халык исәпсез-сансыз кыерсытуларның, бәла-казаларның һәм авыр язмышы күгендә ара-тпрә кабынгалаган саран яктылыкның исәбен алып бара һәм аларның күзгә күренмәс бәйләнешен күңеле белән тоя. Крепостник-алпавытлар изүе крестьяннар җилкәсенә гаЛчан төшкәнне халык әйбәт хәтерли: бу —патшалар «туган җирнең иминлеген саклау өчен» дип дворяннар кетенә хәрби хезмәт йөкләгәннән соң булды. Крестьяннар вакыт-вакыт үз өсләренә төшкән авыр йөкне алып таш¬ ларга тырышып карадылар, әмма аларны ут һәм тимер белән бастыра килделәр, шашкын күңелләрне тынычлан¬ дыру өчен күндәмлеккә өндәделәр. Баш күтәрүләрегез гадел түгел диделәр аларга, хезмәт кешеләре — дворян¬ нар— үз өсләренә төшкән канлы сугыш авырлыгын сык¬ ранмый күтәрәләр, ә сез, мужиклар, тир түгеп дворян¬ нарга хезмәт итеп, үз бурычыгызны үтәгез, дип үгет- нәсихәт бирделәр. Менә дворяннарны азат дип игълан иткән, алар өстен¬ нән дәүләт хезмәте авырлыгын алган патша килде. Халык башын калкытты, бүген-иртәгә икенче манифест — кре¬ стьяннарга ирек бирә торган манифест чыгар дип пышыл¬ даша башлады. Андый манифест та чыкты, ләкин ул барлык крестьян¬ нарга да азатлык китермәде, бәлки монастырь һәм чиркәү крестьяннарына гына ирек бирде, алар крепостнойлардан патша казнасына ясак түләүче азат кешеләргә әверелде¬ ләр. Бу указдан поплар һәм монахлар канәгать булмады. Крестьяннар да, барыбызга да ирек бирелмәде, дип сук¬ рандылар, кайберәүләр тагын түземлеккә өндәделәр, бөтенесен берьюлы эшләп бетереп булмый, менә икенче закон чыгар, алпавыт мужикларына да ирек бирелер, дип юаттылар алар... Халык тәхеттә утыруына бер атнага бер ел гына тул¬ маган бу агач солдатның чын йөзен дә, аның үз кул астын- дагыларга җирәнеп каравын да, бөтен немец нәрсәсе алдында сукырларча тез чүгүен дә, немецларның шымчы¬ сы буларак Россиягә хыянәт итүен дә, аның тупаслыгы, кансызлыгы, аңгыралыгы, куркаклыгы һәм үз-үзенә табы¬ нуы турында да берни белми иде. Халык аңардан азат¬ лык һәм яхшылык көтте. Көтмәгәндә, патшаны үз хатыны тәхеттән бәреп тө¬ шерде, аны императрица дип игълан иттеләр. Шуның артыннан ук патшаның серле үлеме турында хәбәр та¬ ралды. Кояш сүнгәндәй булды, туып килгән өмет челпәрәмә килеп ватылды. «Халыкка ирек бирергә теләгәне өчен явыз дворяннар патшаны үтерделәр»,— дип пышылдаша башлады халык, 124 125
Ләкин миллионнар өмет иткән, өзелеп көткән нәрсәне эзсез җуярга мөмкин түгел — җирдә андый көч юк! һәм, патшаның үлеменнән соң озак та үтмәде, «ирек сөюче» патша Петр Өченченең котылуы турындагы хәбәр халык күңеленең яшерен почмакларыннан чыгып илгә таралды. Гаделлек өчен газап чигүче, халык тормышының бөтен әчесен-төчесен үз җилкәсендә татучы ил гизүченең даны елдан-ел үсте, халык бер көнне пәйда булачак пат¬ шаны түземсезлек белән көтте. Халык баһадирларның шигъри образын үзенең иң әйбәт сыйфатларыннан тудыра, һәм могҗизалы патша телдән телгә йөргән сөйләмнәрдә зур җанлы, туры, гадел, батыр, бөтен халык өчен газап чигүче буларак сурәт¬ ләнә иде. Кешеләр комсыз чиновникларның һәм дворяннарның җәберенә, кысуына түзә алмыйча туган-үскән якларын ташлап китә, алпавыт утарларыннан да, солдаттан да, завод-фабрикалардан да кача... Әнә шул качкын һәм ил гизүче халык күңелендә качкын патша образы туды... Хакыйкать сөюче патша күргән газаплар турында, тиздән аның пәйда буласы турында язмыш каһәренә ду¬ чар булган халык төрмәләрдә, өмәтләрдә, Иделнең ач- ялангачлар җыелган комлы ярларында, урманнардагы качкыннар оясында, староверлар урнашкан мәгарәләрдә, базарларда, гыйбадәт кылу урыннарында, утар каралты¬ лары артында һәм завод авылларында — һәркайда пы¬ шылдаша иде. йортсыз-җирсез сукбай өметен җуеп тирән сагышка баткан иң авыр сәгатьләрдә шушы якты әкият белән үз- үзен юата иде... Дон буеның качкын казагы Емельян Пугачев Россия¬ нең чиксез киңлекләрендә йөрәгенә ятышлы урын таба алмаган тынгысызларның берсе иде. Язмыш аны туган Зимовей станицасыннан төрек җиренә сугышка ташлады, качкынлыгы Азов буйларын¬ да башланды, аның юлы Кубань һәм Терек ярларын¬ нан, Польша чигеннән, Саратов һәм Казан аша үтте, Иргизгә, Җаекка алып килде... Ул хәрби хезмәт авырлыгын татыды, төрмәдә утыр¬ ды, агач богаулар аның муен тамырын чиләндерде, форсаттан файдаланып, ул качты, батрак булды, авыр¬ ды, туңды һәм ачыкты, авыр сукбай тормышы белән яшәгән көннәрендә билгесезлектән пәйда булачак һәм халыкны явыз дошманнар өстенә алып барачак патша турындагы әкият белән юанды... Емельян эшләгән кара эшләр җитәрлек — алар өчен аңа камчы да төшкән, каторжан кләймәсе дә сугылган булыр иде, алар өчен аңа аягы-кулы тимер белән бо¬ гауланган хәлдә рудниклардагы авыр хезмәтне дә та¬ тып карарга туры килер иде, бәлки. Ләкин язмыш аны бу бәлаләрдән аралап килде. Дөрес, яр буе камышына куып кертелгән һәм инде берничә көн буе шунда ка¬ чып ятарга мәҗбүр ителгән җәнлек хәлендә яшәргә аңа аз туры килмәде. Менә шундый чакларда ул күптән кө¬ телгән патша пәйда булсын иде, көчемне дә, канымны да, гомеремне дә кызганмыйча, аңа гадел хезмәт итәр идем, дип уйлый торган иде. Шундый тырышыр иде Емельян! Укый-яза белмәгән һәм затлы нәселдән бул¬ маган бу гади казакка батырлык һәм җитезлек өчен хорунжий чины бирелүе юкка гына түгел иде бит! Су¬ гышлардагы кыюлыгы һәм тапкырлыгы өчен ул офицер дәрәҗәсе ала, барлык интеккән, мескен кешеләргә ирек алып килүче патша булса, аңа иткән хезмәтендә, юк дигәндә дә, полковник дәрәҗәсе алыр иде! Ул менә хәзер даладагы өмәттә утыра. Хуҗага ул үз-үзен сәүдәгәр дип танытты. Казаннан бирегә, шай¬ тан белсен, нинди юллар гына алып килмәде аны: Вят- када булды, Чиләбе аша да узды, Троицкий крепосте, Ор һәм Оренбург яннарыннан да үтте. «Бөтен Рус иле буйлап, куян кебек, ялган эзләр- элмәкләр ясап чабасың, качар урын да калмады инде,— дип уйлады ул.— Польша чигеннән Урал артына барып чыктым, монда да тынгылык юк!.. Тизрәк патша гына пәйда булсын... теләсә нинди булсын, барыбер! — дип өстәде Емельян үзалдына.— Халыкны гына тизрәк кү¬ тәрсен!» — Яшәр хәл калмады! — дип кычкырды хуҗа ишек¬ тән керә-керә үк.— Хет йортыңны ташлап кач!.. — Нәрсә булган тагын? — дип сорады Емельян, ху¬ җаның зарын уртаклашып. — Беләсеңме икән, купец, борынгы заманнарда без¬ нең казаклар арасына — Җаекка патша тентүчеләре бо¬ рын төртмиләр иде. Патша җирендә, корт чаккыры, кеше нәрсә эшләсә дә — безнең катышыбыз юк иде! Килде, Җаек җиренә утырды. Кабул иттеләрме? Димәк, син инде казак, иске гөнаһларың өстеңнән төште. Ә хәзер тентү дә 126 127
тикшерү теңкәгә тиде бит! Әнә, ниндидер Емелька Пуга¬ чевны, Дон казагын эзлиләр. Казан төрмәсеннән кач¬ кан, ди. Кунак, урыныннан сикереп үк торып, борчылып сорады: — Өйгә керәләрме?! Хуҗа, аның куркуына игътибар итмичә: — Юк ла! Утыр, корт чаккыры, утыр да эч!— дип тынычландырды.— Үземнең дә җенем сөйми шуларны. Казак килгән, килүче-китүченең, янәсе, кәгазьләрен нык¬ лап тикшерәсе, ә килүче-китүченең яртысы...— Хуҗа сызгырып җибәрде һәм мәгънәле итеп күз кысты. Кунак та килешеп: ■— Петербурхның куллары озынайды,— диде, ул үзе¬ нең борчылуын яшерергә тырышты.— Күр әнә кая — Җаекка җиттеләр бит! Хуҗа җүпләп: — һич китәр җир калмады! —диде.— Урыны булса, бөтенебез күтәрелер идек тә, яңа җиргә сызар идек... Хәзер, күрәсеңме, һичкайда андый җир калмагандыр да инде... Кунак инде баягыча ук сабыр тавыш белән: — Әйтмә дә-ә! — дип сузды. Ул тагын кружкаларга салды һәм бераз дерелдәгән кулы белән дуңгыз мае кисеп алды.— Ә җир зур бит,— дип башлады ул.— Хә¬ зер дә, эзләсәң, шундый урыннар табарга мөмкин: бөтен казак җыелып бар да утыр, киңлек барыңа да җитәр...— Емельян мавыкты, аның кара күзләре очкын¬ ланып киттеләр.— Ишеткәнең бармы икән — ирекле Те¬ рек дигән бер елга барын? Анда сиңа осетр да, ак ба¬ лык та, валла менә, поши кадәрлеләр, үзләре җылы¬ мыңа сикереп керергә торалар. Сарык зурлыгы фазан¬ нар, аю кадәрле кабаннар. Виноградны чәчмәгән дә, үстермәгән дә, урманда үзеннән-үзе үсә, алма дисеңме, груша дисеңме — ботаклары җиргә сыгылып төшкәннәр, кабак, валла, мичкә тек мичкә, агач куышларында пот- лап-потлап бал!.. — Менә бит, корт чаккыры! — дип сокланып кычкы¬ рып куйды беркатлы хуҗа. Кунакның дәртле хыялы тагын да ярсып китте. — Тауларда алтын-көмеш исәпсез-сансыз, ташлар эченә тамыр-тамыр булып сузылганнар, тыштан күре¬ неп торалар! — Ул, каршы уйнаучыга козырьларын мул сибүче оста уенчы кебек, дәртләнеп кычкыра башлады. Башта аңа кырык чамасы иде — хәзер ул аз дигәндә бер ун елга яшәреп китте. — Китсәнә, корт чаккыры! — диде хуҗа, таң ка¬ лып.— Юлын, юлын, дим, кем белә соң аның? — Ул, алыш-биреш белән көн итүче булганлыктан, коры куык очырганны яратмый иде: аңа һәр хыялның ныклы нигезе булсын, күренеп-сизелеп торсын. Емельян күз кысты. — Булган кеше, мөгаен, юлын да беләдер инде, ни¬ чек уйлыйсың? — Ул яңадан кружкаларга агызды.— Ирекле тормыш өчен! — диде ул, кружкасын хуҗа бе¬ лән чәкештереп. Аңа каршы хуҗа: — Сәүдәгез әйбәт барсын, табыш күп булсын өчен! — диде. Ул кабынды. Яңа җирләр аның бөтен күңелен би¬ ләп алды. Осетрлар, ак балыклар, сарык зурлыгы кош¬ лар, алтын комнар — шушы бөтен байлык аның башын әйләндерде, аңа төпле, нигезле ышаныч кирәк иде,— Ярар, купең, әйтик, син безне Петербурхның куллары җитми торган ул җирләргә алып та бардың, ди. Кеше¬ ләрне, уйлап кына кара, бөтен казак гаскәре бит — уен эш түгел ләбаса! Бер кабилә бит! — Уен эш түгел! — дип килеште аның белән кунак. — Акча кирәк ич,— дип дәвам итте өмәт хуҗасы, бар¬ магын бөгеп,— икмәккә, ашарга-эчәргә, йорт салырга, по- рохка, кургашынга, ансына-монсына — бик күп нәрсәгә. — Акча зур эшмени! — дип, Емельян гамьсез генә кулын селтәде, әйтерсең, исәпсез-сансыз байлыкка ия иде ул.— Гаскәрнең ризалыгы гына булсын, акчасы табылыр! Өмәт хуҗасы башын чайкады. — Юк, син тукта әле,— диде ул үзсүзлеләнеп,— Андый эшкә зур акча кирәк бит, корт чаккыры... Гаскәр¬ нең ризалыгы булыр, ә менә акча-а-а... Ләкин Емельян дәртләнде. Аны инде туктатырлык түгел иде, диңгез тубыктан иде аңа хәзер. — Ниткән зур акча?! — диде ул, акчаның кайдан булса да табыласына бу минутта үзе дә ышанып.— Әйтик, башлар өчен ике йөз мең чамасы кирәк, ди. Табабыз аны! Теректә ашлык-мазар тагын җитмеш меңлек ята, ә менә йортларны торгызып, буразналар күтәргәч, анда инде...— Емельян чак ишетелерлек пышылдауга күчте:— Төрек 128 9 В-598 129
патшасы бурычка милиен биреп торырга булды... Ул, алла каргаган нәрсә, биреп торганы өчен, әлбәттә, тиреңне каезлаячак та... Хуҗа шундый акча белән эш йөрткән кунагына күз¬ ләрен шарландырып карады. Ниһаять, ул түзмәде, Емельян соңгы сүзләрен әйткәндә, урындыгыннан сикереп торды һәм чукына башлады. — Корт чаккыры!.. Ходаем, сакла!.. Я аллам!.. Кайдан андый акча? Кем соң син?.. Андый акчаны бит...— дип, аптырап мыгырданды хуҗа. Ул Емельянны кулыннан тотып алды һәм, бөтен гәүдәсе белән калтыранып, пышыл¬ дады:— Әйт, әйт, шәфкатьле бәндә, уйнап кына сөйләмә¬ деңме? Я ходам! Ничек булсын ул эш?! Емельян туп-туры аның күзләренә карады һәм серле итеп елмайды. — Ә менә шулай! — диде ул мәгънәле итеп.— Син курыкма, казак...—дип башлаган иде дә ул, нәкъ шул чакны ишек шакыдылар. — Юньсез кыз, вакытсыз йөри бит! — дип хуҗа сү¬ генде дә өйалдына атылып чыкты. Пугачев ялгыз калды. — Милиённан коты очты Корт чаккырының,— дип мәсхәрәле көлемсерәде ул.— «Кем соң син?» — дип үртәп алды ул аптырашта калган казакны.— Мин менә патша булсам, нишләрсең? — Емельян тын калды, әйтерсең, үз эченнән патша тавышы ишетелгәнен көтте, һәм, ишетел¬ мәгәч, күңелсезләнеп кулын селтәде. — Кайда инде ул! Үз өстеңә андый исемне күтәрүе җиңел түгел. Аны йөртергә нык умыртка кирәк. Әйтерсең, бу авырлыкны күтәрә алырын-алмасын белергә теләп, Емельян аякларына басты. — Менә нинди җилкәләр кирәк! Буй-сын! Патша карашы!.. Шул минутта хуҗа өйгә кире керде һәм бусагада катып калды. Баягы купең өйдә булмаган да кебек. Аның урынында, өстәл янында мәһабәт кыяфәтле кеше басып тора. Боеручанлыгы, ихтыяры һәм көче, әйтерсең, аның бөтен гәүдәсеннән нур булып бөркелә: горур рә¬ вештә артка ташланган баш, бөркетнеке кебек елтыр күзләр, куәтле җилкәләр һәм буй-сыны... — Сударь, чынында кем соң син? — дип юаш кына сорады хуҗа.— Ачуланмасаң... фикер итәргә дә куркы¬ ныч... 130 һәм Пугачев «могҗиза» эшләгәнен аңлады: хакый¬ катьне сөюче халык йөрәгендә туган патша шәүләсе аның күз алдына килде һәм бер минутта аның үзенә әверелде. ■ — Нәрсә? Таныйсыңмы? — дип сорады ул хуҗадан каты тавыш белән —Я?! Таныйсыңмы?! Я? Синнән со¬ рыйм бит!.. Тегесе каушап төште: — Ничек... я ходам... ничек булсын бу? Яздылар... яздылар ич,— дип, чак ишетелерлек пышылдау белән сөйли башлады ул,— патшабыз... авыр туфрагы җиңел булсын, ни... Хуҗа, бөтен тәне белән дерелдәп, дулкынланудан тиз-тиз чукынды. — Нәрсә ялганлыйсың, юләр! Ничек телең бара?.. Исерекме әллә сип?! — Куркудан бөтенләй югалып кал¬ ган өмәт хуҗасы өстендә дәһшәтле тавыш күкрәде. Хуҗа тезләнде. — Кичерегез, падишаһым-өметем! Галиҗәнап, кыз¬ ган, кичер аңгыраны! — дип ялварды ул күз яшьләрен агызып һәм шатлыктан сулышы капкан хәлдә.— Күзлә¬ рем һаман ышанып бетә алмый әле! Нәрсәдән миңа шундый зур шатлык килер булды әле, минем өемдә үк бит менә... Я ходам! Ләкин казакның иңбашына Емельянның авыр кулы ятты. — Син, казак, шаулама,— дип өзде Пугачев аның күңел серләрен,— ашыкма, уйла, картлар белән киңәш ит. Бәлки сезнең Җаек халкы Петербурх «җәзаларын¬ нан» куркыр, үз патшасын кабул итәргә теләмәс. Мин ул чакны гади кеше — солдатмы, купецмы, попмы бу¬ лып арырак юл тотармын. Бу елларда кем кыяфәтенә генә кермәдем мин! — диде Емельян ихлас күңелдән һәм бераз моңаеп, ул инде теленнән чыккан һәр сүзгә үзе дә ышана башлады.— Безнең патшалык җиребез — бөтен Русь-анабыз. Ышанычлы халкыбыз янына да барып җитәрбез, яхшылыгыбызны һәм изге антларын исләрендә тотканнар безне кабул итәрләр... — Куегыз! Куй! Хөрмәтле галиҗәнап! Күпме еллар көттек без сезне... Ничек кабул итмәскә ди, шулай бул¬ гач! — Бу сүзләр аның күңел түреннән чыктылар, ә күз¬ ләрендә сөенеч яшьләре күренде,— Кал син! Кызган 9* 131
безне! Моннан ары кая китәсең, ди! Якты йөзеңне яшер¬ мә бездән! Нишләп онытыйк, ди, без антыбызны? — Син, Денис Петрович, үзең өчен генә сөйлә. Ту¬ рылыгың хакына ' без сине бүләкләрбез. Ә башкалар өчен җавап бирергә ашыкма. Вакыт җитмәс борын син безнең патша исемебезне халыкка таратма. Син мине һәлак итсәң, өстеңә зур гөнаһ төшәр... Казак, бу сүзләрдән коты очып, артка чигенде һәм тагын чукына башлады. — Я аллам! Мондый явызлыкны кем эшләсен! Мөм- кинме шул, падишаһым-өметем! — дип бүлде ул Емельян- ның сүзләрең. — Син казак, башың белән уйла,— дип дәвам итте Пугачев.— Җәфа чигүче, интегүче бар халык безнең пәйда булуыбызны көтә. Без аллага, дошманнарым ку¬ лыннан коткарганы хакына, халыкны алпавытлар кол¬ лыгыннан һәм изүеннән азат итәргә вәгъдә бирдек. Ә патша анты — ташка язылган изге сүз ул. Син безнең уй-фикеребезне аңлый аласыңмы, гади казак? — Тырышырмын инде, падишаһым. Безнең баш аң¬ гыра мужик башы гына булса да, аңларга тырышыр¬ мын,— дип түбәнчелек белән башлады хуҗа. Шул чакны яңадан капканы шакый башладылар. Пугачев, куркынып, хуҗаны иңбашыннан кысып алды. — Кем анда? Минем турыда кемгә әйттең? Кемгә хәбәр иттең? — диде ул тамак төбе белән казакның йөзе¬ нә үк гырылдап. — Куй, падишаһым! Кичер!—диде тегесе кинәт сөй¬ ләү куәсен югалтып. Капка шакудан ул Емельяннан ким куркуга төшмәгән иде.— Берәрсе йомыш беләндер, кем белә, бәлки кунаклардыр да. Өмәт тотам бит мин... Кызым булуы да мөмкин... Куй, атакаем! Тынычлан син, галиҗәнап! — Ш-ш-ш! — дип пышылдады ялган патша.— Әйт¬ темме — кешегә таратма! Мине... Емельян дипме... Емельян улы Иван дипме ата шунда... Әйт, Сембер купецы керде диген... ул, имештер, падиша турында ишет¬ кән һәм аның якты йөзен күрү бәхетенә ирешкән, диген. Капкага тагын да сабырсызланып һәм катырак как¬ тылар. — Хәзергә кая качып торырга? — дип сорады Пуга¬ чев. Хуҗа сизелмәс кенә итеп эшләнгән ишекне ачып: — Менә монда, кунак өендә,— дип тәкъдим итте.— Бар, бар, курыкма, Иван Емельяныч, ул якка берәү дә кермәс... Хуҗа ишек алдына атылып чыкты, анда кемдер ачу белән капка дөбердәтә иде. — Хәзер, хәзер! Кем шулкадәр кага анда! Капканы җимерәсең бит! — дип тынычландырырга тырышты хуҗа урам яктан кагучыны. Тимер келәне күтәргәч, ул кечкенә капканы ачты. Аның алдында иярле атын җитәкләгән, бите чүпрәк белән бәйләнгән берәү басып тора иде. — Нихәл, Хлопуша! Яткан идем, йоклап киткәнмен. Эссе бит, изрәткән, кызым каядыр киткән. Озак как¬ тыңмы әллә? Әйдә, кер. — Исәнме!—дип җавап бирде килгән кеше.— Тели¬ сеңме, теләмисеңме, кабул ит! Кунакларың күпме? — Берәү дә юк. Эч пошудан изрәп, йоклап кителгән бит. Хлопуша, атының йөгәнен яшь юлдашы кулына таш¬ лап, хуҗа артыннан өйгә керде. Өмәтче урындыкта Пугачев онытып калдырган бү¬ рекне күреп алды һәм, көтелмәгән кунакның күзенә ча- лындырмаска тырышып, аны үз артына яшерде. — Акча яшерәсеңме әллә бүректә? — дип сорады кил¬ гән кеше, хәйләкәр елмаеп. — Китсәнә, корт чаккыры! Ниткән акча булсын! Әйттең сүз! Болай, иске бүрек кенә. Хуҗа бүрекне мич башына атты. Хлопуша көлеп җибәрде һәм онытып калдырылган аракы белән ашамлык торган өстәлгә ымлады. — Артык кружканы мич башына ыргыта күрмә тагын. Мин сиңа ничек булса да булышырмын инде: без дә икәү, кружкалар да ике. Син утыр, кәҗәләнмә: кунакта кебек бул, ә мин хуҗа урынына.— Хлопуша ике кружкага да аракы салды.— Исән-саулыкта күрешүебез хакына, юмарт хуҗа исәнлегенә! — дип тәкъдим итте ул, көлем¬ серәп. Хуҗа да: — Юмарт кунаклар хакына! — дип көлеп җавап бир¬ де, кружкасын чәкештергәч, аракыны эчеп җибәрде. 132 133
— Ни гадәтең бу синең: берүзең ике кружкадан эчеп утырасың. Эчкегә сабышырсың бит «Корт чаккыры»,— Хлопуша хуҗадан көлүен дәвам итте. Тегесе: — Китсәнә әле! — дип кул болгады.— Кунак бар иде, эчте, балык алырга чакырдылар, киткән иде дә нишләптер озаклады, күрәсең, мәгәриче булды... Хлопуша, хуҗаның аңлатмасына тәмам ышанып, инде җитди тонда сорады: — Я, тормышлар ничек? — һаман иснәнәләр, һаман эзлиләр! — дип җавап бирде өмәтче, зарланып,— Казан төрмәсеннән Дон каза¬ гы качкан ди, җигүле арбаны алып киткән бугай. — Башсыз казак икән! — дип куйды Хлопуша.— Яле, аның саулыгына берне җибәрик,— диде ул, аракы салып. Икесе дә көлештеләр. — Тик хәзер бөтен кунакларның кәгазен тикшерергә кушалар. Бәлки сиңа ычкыныргадыр?..—дип сиздереп куйды хуҗа. — Ә син тырышма, Корт чаккыры! Бездәге кәгазь биш кешегә җитәрлек. Син мине кума, туган, андыйга туры килмәдең! Без есаулым белән синдә бер атна кунак булырга уйлыйбыз. Атларга азык биреп, өйгә Салават керде. — Исәнме, хуҗа,— диде ул ишектән үк. — Исәнме, егет, исемең ничек? — Әллә танымадыңмы? — дип аның исенә төшерде Хлопуша,—Ахметканы хәтерлисеңме! Хәзер Салават исемле. — Ну, иске таныш икәнсең, өстәл яныннан уз. Үскә- әп! Чынлап та танырлык түгел, ничек үскән! Салават өстәл янындагы урындыкның читенә генә утырды. Хуҗа, өченче кружка китереп: — Якынрак кил, егет! — диде. — Ташласана шуны! — диде Хлопуша кулын селтәп.—• Сыйлама. Ачуым чыккан чак үзенә. Хуҗа: — Нигә ачуланасың? — дип күңелле генә сорады. — Аракы эчәргә теләми. — Аракы мәсьәләсендә башкортларда закон каты, кымыз яки чәй — башка эш... Шулаймы, егет? — Кымыз эчәбез, чәй эчәбез,—дип килеште Сала¬ ват.—Аракы эчтеңме — ниндидер юләргә әйләнәсең! Барысы да көлеп җибәрделәр. Хлопушадан җиңел генә котылып, аны өеннән тиз генә җибәрә алмасын күреп, хуҗа: I Я. сөйлә, кайларда булдың, дөньяда ниләр күрдең, клйсы яктан җил ташлады — йөз сл бит күренгәнең юкка,— дип сораштыра башлады. Кунак туры җаваптан баш тартты. Волгадан кайтыш... Бер йомыш бар иде анда... — Бурлакка ялланырга бардыңмы әллә? — дип со¬ рады өмәтче, көлеп. Хлопуша, аңа җавап итеп, усал елмайды: — Ә җәллад булып яллансам?! EL Тфү, корт чаккыры! Ни сөйлисең! Алла диген! Шундый атаклы ватаманга ул эш ярый рәзе! — Хуҗа, почмактагы тәрегә борылып, хәтта чукынып та алды. Ул Хлопушаның качкын каторжан, сукбай, ат карагы һәм юлбасар икәнен белә иде, шулай да аны өендә кабул итәргә, ашатырга-эчерергә, исәнлек теләп, аның белән чәкештереп эчәргә дә әзер иде, тик инде өстәле артында җәллад утыруын вөҗданы күтәрә алмый иде аның. Хло¬ пушаның усал елмаюы исә «җәллад» сүзенең аның авы¬ зыннан мәзәк буларак кына ычкынмаганын ачык аңлат¬ ты... «Корт чаккыры» яңадан күтәргән кружкасын өстәлгә кире куйды, эчкәннән соң кабарга дип хәзерләгән тозлы икмәк кисәген бер читкә этәрде. Җәллад! Бу җирәнгеч сүз шул исемне күтәреп йөргән кешегә карата халыкта бары тик күңел болгануы һәм нәфрәт уята иде... Бул¬ мастыр! — Тфү, җен, куркыттың! Шаяртасың да соң үзең! — дип хуҗа сүзне икенчегә бормакчы булды. — Бер дә шаяртмыйм,— диде Хлопуша.— Үзем дә ышанмыйм, төштә күргән кебек кенә... Икенче кат сабак булыр — үз эшеңә ябышмагач: ертык танау белән пат¬ шага ярдәмчегә тыгылам, янәсе... Өмәт хуҗасы сискәнеп китте һәм сиздермәстән генә кунак як ишегенә күз атты. — Ничек инде патшага?.. Нинди патшага?.. Тәхеттә ир патша түгел, хатын патша утыра лабаса!..— дип мы¬ гырданды өмәтче, аптырашта калып. — Ташласана, «тәхеттә» имеш! Тәхеттә кем утыр¬ мас!..— борынсыз кунак ачу белән кул селтәде.— Халык 134 135
арасында йөргән сүз буенча, менә бу егет белән Волга¬ га барып чыктык. Анда патша пәйда булган дип сөйлә¬ гәннәр иде...— Хлопуша, тавышын түбәнәйтеп, серле цтеп әйтте.— Самарга киттек — үзебезчә, патшага җитез кешеләр кирәктер дип уйладык. Волгада халык каины и. һәркайда сүз: «Пәйда булган!» Ә кайда — берсе дә бел¬ ми. Без анда кагылдык, монда сугылдык, сораштырып бактык... Белдек бит, патшаны явыз җаннар тотып ал¬ ганнар да, төрмәдә тоталар икән... Бәгырьгә ут капты! - дип кычкырып җибәрде Хлопуша һәм ярсып өстәлгә йод¬ рыгы белән сукты.— Юк инде, янәсе! Без үзебезне кыер- сыттырмабыз. Ничәмә ел көттек, алҗып беттек. Төрмә¬ сен җимерербез, ә патшаны коткарырбыз... Үземчә, шу¬ шы каторжан җилкәләрендә аны тәхеткә кадәр күтәреп илтермен дип уйладым...—Хлопуша урыныннан сикереп торды, күзләре ялтырый башлады,— Минем арттан кем бармас?! Шулай уйладым: төрмәдән ул якты кояшы¬ бызны мәйданга күтәреп чыгармын да бар көчемә кыч¬ кырып җибәрермен: «Халык! Менә сезнең законлы пат¬ шагыз! Сезнең яклаучыгыз, бөтен күргән кайгы-хәсрәтлә- регез, канлы яшьләрегез өчен үч алучы!..» Байрак уры¬ нына күтәреп барыр идем... Уйлап кына кара — Россия. Әнә нәрсә бит!.. Ә ничек үтеп керергә төрмәгә? Ничек коткарырга? , Хуҗаны Хлопушаның сүзләре мавыктырды, ул бөтен гәүдәсе белән аңа таба омтылып тыңлады. — Я? — дип ашыктырды ул аны. — Төрмәнең җәллады таныш кеше булып чыкты. Икебезнең дә танауларыбызны бергә ертканнар иде. Оч¬ раштык... Бер эчтек, ике... Ярдәмче итеп чакыра... 1фү, кабахәт җан!..— Хлопуша төкерде һәм әкрен генә өстәп куйды:— Риза булдым бит... Менә сиңа мә, корт чаккыры! — дип кычкырып куй¬ ды хуҗа, аптыраган кыяфәт белән. — Патша хакына! — диде Хлопуша көлемсерәп һәм кинәт ярсып шаркылдап көлә башлады.— Үз кулым бе¬ лән,— диде ул,— бөтен Рус иленең анператоры, патша хәзрәтләре... муенына элмәк сабынларга туры килде Хуҗа урыныннан сикереп торды, өйнең бер башыннан икенче башына йөгереп диярлек йөри башлады... — Алла сакласын! Ничек инде алай? Әкренрәк син, зинһар әкренрәк! Ничек алай, ә? Корт чаккыры ничек инде, ә? Я, ничек соң? Ә менә шулап! Астык та куйдык! — кискен бер дор¬ фалык белән кырт өзде Хлопуша,— Үләр алдыннан әйтте- патша түгел, ә Нижнийдан качкан приказный икән... — Астыгызмы? — дип кайтарып сорады хуҗа өстен¬ нән тау төшкән кебек җиңеләеп китеп,— Ис китәр’ һич ни юк, карак ялганы өчен тиешлесен алган! — диде ул кыю гына,— Гөнаһысы, гөнаһысы, дим, никадәр бит! — Ул пышылдауга күчте:— Чын патша, мескенем, халык ара¬ сында йөри, ә син аны, кара, аның урынына сарайга мамык түшәккә менеп утырмакчы диген! Шул гөнаһы тү¬ гелме? Ә чын патша бит, корт чаккыры... ■ Әй, ташласана, шөпшә чаккыры. Ни җенемә синең ул патшаң, әстәгефирулла! — дип өзде аны Хлопуша,— Җитәр инде! Көттек, көттек... Халык бала кебек бит, нәрсә белән булса да юана... Уйлап тапкан үзенә имез- лек... патша имеш... Корт чаккыры, син әкренрәк дигәнне ишетәсең- ме-„ хУЖа кинәт тавышын күтәрде.— Юкны лыгыр¬ дыйсың! г ; — Мин инде патша-патша дигәнгә артык ышан¬ мыйм,—диде Хлопуша каты итеп,—беркайчан ышанмая¬ чакмын да, менә монда тәре астына үзен утыртып куйсаң да! Алдакчы качкынга үзем элмәк сабынладым... Алдакчы качкын булган да ул! — кинәт Хлопуша¬ ның артында калын тавыш яңгырады,— Ә монысы пат- ша-а-а! Икенче статья, атаман, син буташтырма!., ла Барысы да сискәнеп киттеләр һәм борылып карады- Күрше як бусагада кара сакаллы, киң җилкәле кеше басып тора иде. Салават белән Хлопуша урыннарыннан сикереп тор¬ дылар. г Ә син кем буласың? — диде Хлопуша, кызып, ту¬ пас кына,— Бүрегең мич башында, аракыңны мин эчтем. Ә син кем буласың? Ләкин Пугачев аның соравын ишетмәде дә кебек. Патша ходай ярдәме белән явызлар кулыннан ычкынды. Син булышмасаң, башкалар булышты: халык коткарды... Ә качкын приказның, күрдеңме, патша ха¬ кына җәзаны үз өстенә алды. Чәнечкеле таҗ димме!.. Бәлки, ул приказный хәзер,— Пугачев тантаналы рәвеш¬ 136 137
тә чукынды,— бөтен газаплары хакына оҗмахка иңгән¬ дер, фәрештәдер инде... Хуҗа Емельянга ияреп чукынды. Хлопуша бер сүз дәшмәстән күзен идәнгә текәде. — Я?! Инде нәрсә! Имезлекме?! — диде Емельян тәэ¬ сирләндерерлек итеп. Салават яшьләргә хас беркатлы шатлык белән яңгы¬ равыклы итеп сорады: — Алайса, патша исән?! Ләкин өмәтче, яшь егеткә һич игътибар итмәстән, Хлопуша өстенә Емельян белән бердәм килеп, өйрәтүче кеше кыяфәте белән хәбәр итте: — Падишаһ хәзрәтләренең якты йөзләрен үзләре күргән кешеләр бар... Хлопуша, хуҗаны читкә этәреп, Пугачевка таба атлады. — Ә син кем буласың, әйт?! — диде ул баягыча ук кызып.— Кем син? Кайдан? Пугачев аңа көлемсерәп карады. — Минме?.. Архирей... диңгез артыннан!.. Бабам — һичкем, әбием,—эһем! Аңладыңмы? Ә синең телең менә, корт кебек, чагарга гына тора!.. Мин сине беренче кат күрәм, кемлегеңне белмим, ә син төпченәсең кем дә, кайдан, янәсе... Үзең әле җәллад та булгансың... Сиңа барыбер, ә минем эшем хикмәтле... Бөек эш! Хлопуша, ачынып, кайтарып сорады: Кемгә — миңа барыберме?! — һәм кинәт ачу белән әйтеп салды:— Чыннан да, барыбер! Менә Салават белән башкортларга китеп ислам динен кабул итәрмен дә, ша¬ баш! Нәрсәгә миңа сезнең эшләрегез? Мин кләймә су¬ гылган танау, ертык борын, качкын каторжан, өстәвенә юлбасар да, тфү, җәллад та!.. Тукта әле, Афанасий Иваныч! Кызма, сабыр ит. - дип тынычландыра башлады өмәтче.—■ Син авырга алма... Заманы нинди икәнен үзең беләсең — стенаның да колак¬ лары бар! Хөрмәтле Сембер купецы Иван Емельянов үтеп барышлый туктады, сәүдә буенча күп җирдә булган, күпне күргән... — Аның кемлеге сукыр тиенгә дә хаҗәт түгел миңа, дип өзде аны Хлопуша, ярсып китеп.— Мин бит купец- ларны да, дворяннарны да бертөрле үк хөрмәт итәм: агач ботагы да элмәк аларга миннән! Әйдә, Салават! —- диде ул һәм бүрегенә ябышты. Салават тиз генә капчыгын аркасына асты. il v*11’ ватаман> юкка кызасың! — дип туктатты Пугачев Хлопушаны,—Һәрбер сүзне йөрәккә якын ал¬ мыйлар. Минем шундый гадәтем бар: беренче очрашуда кычкырышкан кеше белән гомергә дус булам. Күрә¬ сең, без синең белән дуслар булырбыз! Г Хлопуша Пугачевның яктырып янган күзләренә ка¬ рады. Аның ягымлы да, хәйләкәр дә, шул ук вакытта ихлас та елмаюы күңелне үзенә тартты. I — Әйдәле монда, сөйләшик,—дип чакырды «Корт чаккыры» Хлопушаны, капка кага башлагач Пугачевны кертеп җибәргән якның ишегенә башы белән ымлап. — Әйдәме? —дип күзен кысты Пугачев,—Ташла, ачуланма! — диде ул, атаманның иңбашына көчле кулын дусларча салып. Хлопуша бердән генә бирелмәде. Ул аларның икесен 1‘ дә уйчан һәм сынаучан караш белән күзәтеп чыкты һәм ^икесенең күзләрендә дә аерым бер тантаналы сер ба¬ рын күргәч кенә бүреген кинәт озын скамьяга бәрде. Әйдә. диде ул.— Син ишетәсеңме, Салават, монда көт, ә мин алар белән... Алар өчесе дә теге якка чыктылар. Салават аркасына капчыгын күтәргән хәлдә ялгыз калды. Ачу бәгырен көйдереп алды аның. Ул өй урта- Lсында унчан бер хәлдә селкенә алмас булып торды. «Салават дус,—дип уйлады ул,—Салават Хлопуша артыннан утка да, суга да әзер, һәркайчан бергә. Ә зур эш чыккач, тукта, үзең генә көтеп тор, Салават!.. Купең, янәсе, акыллы кеше килгән, патшаны күргән, күп белә^ г С11Н’ ™ештеР, аңгыра! Син монда утырып тор, Салават’ Бетте! Җитте инде, Афанас Иваныч! Синең юлың ул якка минеке — бу якка, Афанас Иваныч!..» Салават капчыгын рәтләп, бүреген төзәтеп куйды да ишек алдына атылып чыкты, йөгереп диярлек атлары ашап торган җиргә — лапаска килде, үз атын авызлык¬ лады пәм ияргә сикереп менәргә генә теләгән иде, кем¬ дер аны бишмәт чабуыннан эләктереп аска тартты. Ул чайкалып китте һәм чак егылмый калды. ГРР-' Тукта! Ашыкма!..— дигән сүзләр ишетте ул. оны хатын-кыз әйтте.— Хуҗа белән хушлашмый да, кая болаи, капкадан ук чыгып сызарга җыендың?! 1 аза, туры сынлы яшь казачка, мыскыллы көлеп, аңа карап тора иде. 138 139
— Сиңа ни кирәк, кызый? Ат минеке... — Мин синекеме, түгелме икәнен каян белим? Мон¬ да, күрәсең, бер генә түгел, икәү тора бит. Далага чыгып ычкынсаң, эзлә аннары. — Җибәр! —диде Салават, кызыйга кул селтәп. Ул тагын ияргә менмәкче булды, ләкин кызый тагын да катырак итеп бишмәттән тартты. — Мин менә җибәрмим! Кара син аны, киң танауны. Әти! Әтием, дим! —дип кычкырды кызый.—Монда бер егет атны авызлыклады!.. — Минем айгырым дим ич сиңа, кызый! Нәрсә акы¬ расың?! — Салават тагын бер тапкыр аңа карады. Аның сугышырга әзер торуы Салаватка көлке тоелды. Кыз түгел, казак! — диде ул көлемсерәп.— Әйдә, кереп сорый¬ быз,— дип килеште ул. — Казак шул! — диде кызый, дәртләнеп.— Сорыйбыз, аннары дүрт ягың кыйбла. Алар өйгә керделәр. Кунак ягыннан алар каршына Хлопуша белән өмәт хуҗасы чыктылар. — Нәрсә булды, Настюша? — дип сорады өмәтче. Нәрсәгә чакырдың? — Менә бу,— Настя башы белән Салаватка ымла¬ ды,— атны авызлыклады да аягын тезгенгә тыкты. Мин, тукта, дим, ә ул айгырым минеке дә минеке ди. Аныкы¬ мы түгелме икәнен каян белим мин! — Син болай ялгызың гына кая җыендың әле, Сала¬ ват? — диде аптырашка төшкән Хлопуша. — Шулай... Әйсәнә! — Салават кулын селтәде.— Ял¬ гызыма гына өйгә китәргә ич. Күрәсең, юлларыбыз төрле якка безнең! — Син нәрсә, үпкәләдеңме әллә? — дип сорады Хло¬ пуша. — Ярыйсана!.. Нәрсә үпкәләргә! Син — анда, мин — монда. Син мине күрмәдең-белмәдең, мин сине. Нәрсә үпкәләргә!.. — Яшермә инде! Нәрсәгә үпкәләдең? — Нәрсә «яшермә»! Нәрсә «яшермә»! — дип кычкы¬ рып җибәрде Салават.— Үзең миннән яшерәсең! Рус хакыйкатен миңа белергә ярамагач, нәрсә дип бергә йөр¬ гән булырга?! Синең тормышың үзеңә, минеке үземә!.. — Син нәрсә, саташтыңмы әллә? — диде күп аилар- дап бирле Салават белән ызгышмыйча, әрләшмичә яшә¬ гән Хлопуша. — Син үзең, Афанас Иваныч, саташкансың! — дип каршы төште Салават,— Нәрсәне белергә ярамый миңа? I Кем синең белән Самарга барды? Кем төрмә янында .1 глар тотып торды?! Мин нәрсә, гомеремдә дә патша исемен ишетмәгәнме әллә?! Элек — ярый, хәзер — яра¬ мыймы?! Петр патша турында белергә ярамыймы? Петр патша — сезнең урыс патшасымы? Ә башкортларның патшасы башка булырмы? Дөрес түгел, Иваныч одна земля — одна царь!..1 «Одна царь!» — дип көлеп җибәрде кызый. Сии, кызым, бар бозауларнымы, өй тирәсендә башка берәр нәрсәнеме кара, монда кызлар эше түгел! — диде аңа хуҗа. Настя, авыр көрсенеп, кулын селтәде дә чыгып китте. Салават кызганнан-кызып дәвам итте: Син үзең, Афанас Иваныч, миңа сөйләдең, Петр патша халык арасында йөри, зур китап укый, дидең. Петр патша килер — барлык халыкларга патша булыр, бар халыкка ирек бирер, тату яшәрбез, дидең. Сезгә, башкортларга, нәрсәгә ул урыс патшасы? — дип сүзгә кушылды өмәтче.— Нәрсә бирер ул сезгә? - Нәрсә, нәрсә? Халыкка нәрсә кирәксә, шуны бирер! — Ә сезгә, башкортларга, нәрсә кирәк соң? Патшага ни дияргә? — диде Пугачев. Ул түзмәгән, мондагы сүз¬ ләрне ишетеп, бу якка чыккан иде. Патшаның башкортларга нәрсә бирәсе турында Са¬ лаватның һичкайчан уйлаганы юк иде. йортсыз-җирсез сукбайлар арасында бер үк тормыш белән яшәгәнлек¬ тән, ул үз язмышы башкаларныкыннан үзгә булыр дип күз алдына да китерми иде. Башкортларның тормышы башкаларныкыннан аерылып торадыр, аларга рәхимле халык патшасыннан бөтенләй башка нәрсәләр кирәк бу¬ лырдыр, дигән уй аның башына кереп тә чыкмаган иде. Менә хәзер ул сораулар аның алдына көтмәгәндә килеп бастылар, ләкин Салават югалып калмады, кинәт рух¬ ланып, кабынып кайтарып сорады. ~ Петр патшаданмы?! — Ул бармакларын бөгеп са¬ нын башлады:— Петр патша безнең җирләребезне завод¬ 1 Одна царь дип әйтү дөрес түгел, дөресе —один царь (тәрҗе¬ мәче искәрмәсе). е \ кҗ 140 141
чыларга алырга кушмый, урманнарыбызны кисәргә куш мый. Петр патша атларыбызны алырга кушмый, патша башкортларга мылтыклар бирә, дары, кургашын бирә, түрәләрне, завод командирларын куарга куша, башла¬ рын өзәргә куша, агачка асарга куша... Патша әйтә: «Яшә, башкорт халкы, далада җәнлек кебек иркен йөр, күктә, биектә кош кебек оч, суда балык кебек йөз!.. — ди». Мондый патша артыннан бөтен башкорт халкы барачак!.. Салават тынды, ләкин аның фикере барысын да ма¬ выктырган иде. Барысы да патшаның халыкка нәрсә би¬ рәсе турындагы уй белән мәшгуль иде. Беренче тапкыр шундый уй керде аларның башларына, һәм алар, әйтер¬ сең, Салаватның тагын нәрсәдер әйтүен көтеп, аннан күзләрен алмадылар. — Җәнлек кебек далада иркен йөр, кош кебек күктә оч! —дип уйчан бер төс белән кабатлады Пугачев.— Да, мондый халык белән патшабыз Петр Федорыч барысын да җиңәр. Мондый халыктан дөреслекне яшерү гөнаһ булыр,— диде ул. — Ишетәсеңме, Салават, берәү дә синнән яшеренми, көтәргә күп калмады, патша инде Җаек казаклары ара¬ сында. Менә купең аны үз күзе белән күргән,— Хлопуша Пугачевка күрсәтте.— Купең әйтә, тиздән, бик тиздән чыгачак, ди, патша. Емельян аерым бер тантана белән шуңа ялгап китте: — Ә син, башкорт, үз тирмәңә кайт, халыкка патша турында сөйлә, ул башкортларга сәлам тапшыра һәм ба¬ рысын да үтәячәк, диген. Салават берни дә аңламыйча карашын берсеннән икенчесенә күчерде. — Нәрсә әйтергә? Ничек әйтергә? Нәрсә беләм мин? Пугачев ягымлы итеп елмайды. — Безгә ничек дидең, шулай әйт тә. Шуннан да әй¬ бәтрәк итеп берәү дә әйтә алмас! Мин үз колагым белән ишеттем. Патша нәкъ син әйткәнчә вәгъдә итте: урма¬ ныгызны кистермәскә, авылларыгызны яндыртмаска, ат¬ ларыгызга тимәскә кушачак, дары, кургашын бирергә әйтәчәк, иркен яшәгез... — Аннары әйт үзегезнекеләргә,— дип кушылды Хло¬ пуша,—уклар, җәяләр, сөнгеләр, балталар хәзерләсен¬ нәр... — Атларын да шәбрәк ашатсыннар,— озакламас, ва¬ кыт җитәр! — дип очлады Пугачев.— Ничек, ничек әйт¬ тең әле син? — дип сорады ул.— Яшә, башкорт халкы, к<)ш кебек, урмандагы җәнлек кебек иркен яшә... Өеңә кайткач та, шулай әйт!.. Үз өстенә йөкләнгән бурычның мөһимлеген аңлаган Салават Хлопуша белән саубуллашты, яңа танышлары Хлопушаны икенче юлга, яңа юлга ияртеп алып китте. Дуслар, иярдән төшмичә генә, юл чатында кочаклаш¬ тылар. — Синең юлың — туры, минем юлым — туры,— диде Салават саубуллашканда,— туры юлда очрашырбыз да... — Амин! — диде Хлопуша. һәм һәркайсы үз юлы белән китте. Салават калку¬ лыклардан кабарып торган, ниндидер бер ваемсызлык белән иркен җәелеп яткан дала буйлап, еракта таулар күренә башлаганчы, бик озак тын гына барды. Аннары ул җырлап җибәрде: Бәхет бирүче Уралым, Сине котлап җырлыйм мин, Сине зурлыйм, сине мактыйм, Данлыйм сине, Уралым. Арыган ат әкренрәк атлый башлады. Егет аны ку¬ мады. Шәфәкъның соңгы нурлары балкып китте дә сүн¬ де, күктә сирәк йолдызлар кабынды. Ерактагы таулар артыннан ай калыкты. Синең түбәләрең, Уралкаем, Күккә тигән биек башларың... Төнлә нурлы ай калка җиргә карап. Түбәң көмеш кебек ялтырый, Иртән кояш чыга җиргә карап, Өстең алтын кебек ялтырый, Итәкләрең каплап, биек Урал, Күкрәп үсә яшел урманнар, Яшел хәтфә палас кебек булып, Түшәлгәннәр яшел үләннәр... Салаватның юлын кечкенә генә елга бүлде, аның өстеннән ак тоташ стена булып язгы салкын томан күтә¬ релә иде. Салават атын туктатты. — Бүгенгә җитәр,— диде ул.— Тукта, аргамагым. Безнең җәйләүгә кадәр бер генә көн барасы түгел әле. 142 143
Салават атын тышаулады һәм аны елга буена, ачык җиргә җибәрде. Елганы кичеп чыгасы килмәде аның: теге ярда урман иде, кем белә, бәлки ерткычлар да бар¬ дыр. Салават йокыга китә-китә өе турында, матур йөрү- зән турында, кечкенә генә хатыны Әминә, Юлай һәм үзе¬ нең улы турында уйлады: дәп-дәү булгандыр инде ул... ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Юлай элеккечә йорт старшинасы, Бохаир элеккечә пи¬ сарь иде. Моннан күп еллар электәге кебек үк Шайтан- Күдәй йорты башкортлары җәйләүдән җәйләүгә күчеп йөриләр иде. Августта җәйләүләр Сөмнән төньякка, йөрүзәнгә та¬ ба борылдылар, аларның юллары кышлауга якынаеп килә иде инде. Ләкин авылларның күчеп йөрүе башкортларны түрә¬ ләр игътибарыннан азат итми: юллар буйлап атлылар чаба, җәйләүләрне эзләп табалар, язу тапшыралар, салымнарның һәм һәртөрле бурычларның түләнүен таләп итәләр. Россия империясе Төркиягә каршы зур сугыш алып бара иде. Россия Кара диңгезгә омтыла, аның көньякка, бабалары яшәгән чикләргә булган бу хәрәкәте күп акча сорый иде. Бохаир, Исәт провинциясе канцеляриясеннән алын¬ ган пакетны тотып, өйләдән соң Юлай тирмәсе янына килеп туктады. — Тагын бакет! Тагын язу! Кая язалар шулкадәр! Бәла! Бу кәгазьләрне җибәрүе генә дә күпме акча тора¬ дыр,— дип сукранды Юлай.— Я, утыр. Көне нинди эссе тагын. Башта кымыз эч, аннары язуын укырсың инде... Бохаир тирмә күләгәсенә утырды, бер йотым кымыз эчте дә пакетка тотынды. — Сабыр ит! — дип туктатты аны старшина.— Кая ашыгасың? Барыбер игелекле нәрсә язмаслар! Кичә мин төш күрдем: имештер, заводларны җимерергә, алган җирләрне кире кайтарырга кушкан кәгазь җибәргән¬ нәр... Өнеңдә андый язу җибәрмәсләр бит! — Өнеңдә җибәрмәсләр, старшина агай!— дип ки¬ леште писарь.— Өнеңдә менә мондый язулар килә,— 144 диде ул ачу белән.— Тагын биш тустыган кымыз бушат¬ саң да барыбер җиңелрәк булмаячак сиңа! — Димәк, тагын начар язу, писер? — дип сорады старшина, уфтанып. — Начар, агаем! —дип җүпләде писарь. — Нишлисең инде, кая китәсең? Укы. Бохаир сургыч мөһерле кәгазьне җәеп салды. «Шәйтан-Күдәй йорты старшинасы Азналин улы Юлайга. Шушы язуны алуга, һичбер тоткарлыксыз-нисез синең Шайтан-Күдәй йортыңнан Чиләбе крепостендагы Исәт провинциясе канцеляриясенә тау заводлары асес¬ соры һәм ремонтчысы галиҗәнап Иван Дмитриевич Пету¬ хов әфәндегә йөз илле баш ат җибәрергә...» — Тагын ат! — Юлайның ачуы чыкты,—Тагын йөз иллене!! Ай-Һай, нишләрбез? Халык бирмәс бит, Бо¬ хаир... Халык күзенә ничек күренергә? Ни әйтергә? Әле күптән түгел генә йөз егерме баш озаттык бит! Мондый яман кәгазь белән халык алдына ничек чыгасың?! Ниш¬ ләргә? Син, әйдә булмаса, җәйләүләргә чык, халыкка әйт... Бар, игълан ит... Писарь, ярсып китеп: — Җитәр инде миңа игълан итәргә, старшина агай! —диде.— Берәр яман хәбәр булдымы, бар син игъ¬ лан ит! Бохаир козгын түгел лә, гел афәт килүен кыч¬ кырырга. Үзең бар, старшина агай. Старшинага җибәр¬ гәннәр бит язуны. Синең урыныңа старшина булырга теләмим мин. Синең урыслар алдындагы даның миңа кирәкми... Син үзең халыкны яклый белмисең. Халыкны бөлдерәләр, ә син эндәшмисең!.. Юлай мондый кискен сүзләрдән курыкты. Ул тирмә эчендә һәм тирмә тирәсендә һичкем юклыгын, Бохаир белән икәүдән-икәү генә утырганнарын, улларының үз тирмәләрендә, бала-чагаларның урманда икәнен, ха¬ тын-кызларның бия савуларын белә иде,— шулай да нигә андый сүзләр сөйләргә! — Әкрен, әкрен! Син нигә минем тирмәмдә кычкыра¬ сың. Старшинага андый сүзләрне тыңлау килешми... Син андый сүзләрне үз җәйләвеңдә кычкыр!..— дип җикерен¬ де Юлай писарьга, ул аңа ышанмый иде. Бохаир сүзендә нык торды: — Халыктан атлар сорамыйм мин. Үзен бар! Юлай йомшады. Ю Пт598 145
— Бохаир, син бит писер. Урыс язуында нәрсә бул¬ ганын мин кайдан белим? Язуны мин түгел, урыс телендә син укыйсың бит. Кәгазь буенча ничек белдерим ди мин? Писарьның чырае караңгыланды, әмма ул эндәш¬ мәде. — Я, я, бар! Без синең белән нәрсә теләмәбез! Без¬ дән сорап тормаячаклар бит. Бар, игълан ит. Бәлки, әллә ни әйтмәсләр әле.— һәм соңга калырга ярамага¬ нын писарьның хәтеренә төшерде:— Узган юлы, соңга калганнардан һәр йөз баш өчен унышар баш штраф ал¬ дылар. — Бу юлы тагын да яманрак, ат бирмәүчеләр һәр биш ат урынына бер кеше җибәрергә тиешләр,— диде Бохаир. — Ничек инде «кеше»? — диде Юлай, аңламыйча. — Менә язылган ич: «...тоткарлыксыз йөз илле ат җи¬ бәрергә, ә каршылык күрсәтә калсалар, ул башкорт йортларыннан тау эшләренә ир җенесеннән утыз җан алырга...» Старшина: —- Уен түгел!..— дип башын селкеп куйды. Ул апты¬ рашта иде.— Я, бар, игълан ит,— дип кабатлады ул, инде каршы әйтергә урын калдырмыйча. Бохаир, урыныннан сикереп торып, түземен җуеп кычкырды: — Оят сиңа, старшина! Башкортларны атларга тиң¬ лиләр, ә син тыныч, син: «Бар, игълан ит!» — дисең. Кай¬ чан мондый хәлнең булганы бар иде?! Яшь чагында йөрәгең типкән синең, ә хәзер аның урынында тишек капчык, күрәсең! Юлай дөрләп кабынды. Ул аңа боеручан тавыш белән: — Писер!! — дип кычкырды. — Я, ярар, агай, барам, игълан итәм... Игълан итәм! — диде Бохаир. Теш арасыннан саркып чыккан бу сүзләрдә янау яңгырады. Ул атына сикереп менде һәм шайтан-күдәйлеләрнең җәйләүләре таралып утырган далага чапты. Старшина үз тирмәсендә ялгызы калды. «Ай, хаклы син, писер, хаклы! —дип уйланды ул.— Ләкин сиңа ничек ышанырга соң, эт җан? Картайдым инде. Ничек баш күтәрим, ди, мин? Ярамый! — Ул әрнеп башын чайкады.—Ай-Һай! Беркайчан да болай булганы юк иде бит! Башкортларны заводка кол итеп алсыннар инде. Картайдың, старшина, әй, картайдың! Бар нәрсә» дән куркасың, кыю сүз әйтергә котың оча... Бәлки халык картайгандыр? Бәлки халык куркадыр ул кыю сүзне әйтергә? Халык үзе теләмәгәндә, нигә миңа аның өчен сөйләргә? ■— дип акланырга теләде старшина үзалдына.— Әй, элекке халык ут иде! Бер кабынса, сүндереп бул¬ мый иде. Әй халык, халык! Әй башкортлар, башкорт¬ лар! Егетләр юк!.. Егетләр картлар кебек хәзер! Ә без¬ нең заманда бөтен картлар да егетләр кебек булгандыр. Әлбәттә, Бохаир — җитез... Кем белә, бәлки юри шулай эшлидер, мине котыртып баш күтәртергә дә старшина¬ лыктан алдыртырга, аннары үзе старшина булып ка¬ лырга телидер... Һай, нинди хәйләкәр шайтан бит!.. Миңа нигә баш күтәрергә? Әби патшага җитәрлек кенә атлар табарбыз әле... Нигә тапмаска? Мине заводка ал¬ маячаклар! Улларымны да алмаслар...» Юлай, һәрвакыттагыча, уллары турында уйлаганда, өйдән киткән һәм кайдадыр хәбәр-хәтерсез югалган сөекле кече улын искә алды. — Әй Салават, Салават!—дип авыр сулады стар¬ шина. Шул чакны ул ат тоягы тавышлары ишетте, кемдер тирмә янына килеп туктап иярдән сикереп төште. Юлай мендәрдән торып ишеккә таба атлады, ләкин киез ачы¬ лып китте, һәм озын буйлы, киң җилкәле егет Юлай бе¬ лән очрашты. — Атай, арумы! Әссәламегаләйкем, атай! — дип шат¬ лыклы кычкырып җибәрде ул. Бу Салават иде. Олыгайган һәм үскән, инде сакал җибәргән булса да, бу барыбер Салават иде. Юлай көтелмәгән хәлдән артка чигенде. — Я алла!..— дип пышылдады ул. Салават көлеп җибәрде һәм аны кочаклап алды. — Мин исән, атай! Өрәк түгел мин... — Исән! Әй, исән! Исән, Салават исән! Улым исән, батыр егетем исән! — дип кабатлады старшина, Сала¬ ватны бер кочаклап, бер үзеннән этеп һәм аның йөзенә карап.— Нинди хәйләкәр бит! Үлгән диделәр, ә син исән! Кайдан син, Салават? — дип сорады Юлай, кинәт аңына килеп.— Кайсы яктан кайттың? Җәйләүдә сине кем күрде? 146 10* 147
— Берәү дә күрмәде, атай. Мин синең тирмәңне та¬ ныдым. Хәер, калып-посып маташмадым да мин, атай. Кемнән куркырга миңа? Вакыт күп үтте бит! — диде улы күңелле генә. —• Явызлар бик күп! Әй, күп! Алар өчен вакыт нәрсә ул! — дип мыгырданды старшина,— Бохаирны очратма¬ дыңмы? — Берәүне дә очратмадым, атай. Нәрсә булыр соң? — Әй улым! Тотып алырлар да, тимер белән богау¬ лап, каторгага илтеп ташларлар... Кара әле, халык мон¬ да чаба. Бар тизрәк тирмәгә кер, кач һәм тавышың чыгармый утыр... Мин аларны монда каршылармын. Салават тирмәгә кереп китте. Барысы да таныш иде монда: мендәрләр, паласлар, иске җиз комган, әтисенең старшина киемнәре, аның кылычы һәм таягы, калай бе¬ лән тышланган ике зур сандык... Салават хатын-кызлар ягын аерып торган чаршау артына керде. Йөзтүбән кап¬ лап куелган ике буш чиләк, тау булып өелгән буш тус- тыганнар, әнисенең агач кадакка эленгән киемнәре... Ярсулары тышка бәреп чыккан атлылар шаулашып старшина тирмәсе янына килеп туктадылар. Далага ка¬ рап, Юлай бу беренче кунаклар артыннан үз җәйләвенә башка яклардан да кешеләр килүен күрде. — Игълан иткән Бохаир, эт җан! Менә сиңа мә! Игълан иткән язуны! — дип үзалдына мыгырданды стар¬ шина. — Синең янга, старшина агай! — дип кычкырды ияр¬ дән үк аючы Мостай. — Аңла, Юлай ага, артык чыдар хәл калмады. — Артык бер генә ат та бирә алмыйбыз! — дип кыч¬ кыра башладылар төрле яктан килгән башкортлар. — Биргән саен бир! Җитәр! — дип кычкырды Мостай, инде ияреннән сикереп төшеп. Ул старшинаның итәк ча¬ буларыннан эләктереп алды һәм, онытылып китеп, зур куллары белән җилтерәтеп тартты. — Мостай! Син җенләндеңме әллә, шайтан! — дип кычкырды старшина. — Мин түгел, әби патша җенләнгән! Тагын Бохаир язу күтәреп килгән — атлар бирергә, ди, ат бирмәгән кеше заводка кол булып бара, ди! — Мостай! Минем җәйләвемдә андый сүзләр сөйләр¬ гә ярамый! Мин старшина бит. Әби патша турында алай сөйләргә ярамый,— диде Юлай ялварган тавыш белән.— Мин үзем дә күрдем ул язуны. Канцеляр җибәргәч, әби патшаның указы шундый булып чыга инде, димәк шулдй кирәк... — Әлбәттә, шулай кирәк! —дип мыскыллап Юлай сүзен «җүпләде» Борнаш карт.— Атларсыз ничек сугы¬ шасың, ди?! Әби патша солтанга каршы сугыша ич, аңа атлар кирәк!.. — Ә безгә нигә сугышырга?! Безгә ник сугышыр¬ га?!— Тагын Юлайга якынлашып дулкынланып кыч¬ кырды Мостай.— Безгә нигә солтанга каршы барырга?! — Ни хаҗәтемә сугыш безгә?—дип шаулаша баш¬ ладылар тирә-якта.— Старшина бай, әйдә үз атларын бирсен! Без болай да күп түләдек инде! — Сарыклар өчен түләдекме? Түләдек! Умарта өчен дә түләдек, балык өчен дә түләдек. — Ау өчен дә, базар акчасы да!..— дип берсен берсе бүлә-бүлә санап киттеләр. — Атлар бирдек. Үзең беләсең: солдатларга йөз ат, заводка илле ат, бер ай гына элек тагын солдатларга йөз егерме баш озаттык,— дип кычкырды мулла улы юан Кинҗә. — Чыннан да, җенләнгән әби патша! —дип кычкыр¬ ды яшь Габдрахман. — Туктагыз! — дип җикерде кинәт старшина бары¬ сы өстенә. Халык тынды, атлардан төшеп Юлайның тирмәсе янына җыелдылар. Старшина өйрәтүче кеше тоны белән: — Язуны акыллы кешеләр җибәрә,— диде.— Нинди сугыш алып барырга, кем белән сугышырга — бездән сорап тормаячаклар. Мин үзем сугышта булдым, сугыш¬ ның нәрсә икәнен беләм... Әби патшага сораган атларын бирергә кирәк... Бир дә — иректә яшә,— халыкны тыныч¬ ландырырга теләп старшина шулай диде. — Иректә дисеңме?! — тагын Мостай сүзгә кушыл¬ ды.— Бер атна үтәр — тагын язу җибәрерләр!.. Бирми¬ без атларны! — Алайса, солдатлар килер дә кешеләрне заводка алып китәрләр. Син заводка барырга теләрсеңме?.. Иярле йөзләрчә атлар арасында Салаватның аты берсенең дә күзенә чалынмады, берәү дә старшина тир¬ мәсендә шундый көтелмәгән кунак барын сизмәде. Ләкин Салават түзмәде. Электәге старшина ныклыгын да, бо¬ 148 149
рынгы бунтарь кыюлыгын һәм халык ихтирамын да югалткан карт атасының күндәмлеге Салаватны бөтен¬ ләй чыгырыннан чыгарды. Ул дөрләп кабынды һәм, әти¬ сенең боерыгына буйсынмастан, тирмә киезен күтәрде. — Егетләр, яхшымы! — дип кычкырып җибәрде ул. Аны барысы да күрделәр, ләкин кинәт кенә таный алмадылар. Кемдер ихтирам белән, ләкин салкын гына сәлам бирде. — Салава-а-ат! — Беренче булып дусын таныган, кочагын киң җәеп аны кочакларга ташланган кеше Кинҗә булды. һәм шул ук минутта бөтен төркем өстендә күңелле шау-шу күтәрелде. Салаватка берьюлы уннарча кеше омтылды. Әлеге каһәр төшкән язу да, атлар таләп ит¬ кәнлек тә — әйтерсең һәммәсе онытылды. Салаватны кочакладылар, иңбашына шап-шоп суктылар, аның олы¬ гаеп китүенә гаҗәпләнделәр, бер-берсен бүлдерә-бүлде- рә кайсы яктан җил ташлавын сораштылар, җиңнәрен¬ нән һәм итәк чабуларыннан тарттылар... Баштагы шау-шу бераз басылгач, Салават, барысын да күрергә теләп, өскәрәк — Юлай тирмәсе янында ят¬ кан ташка менеп басты: — Коллар булмабыз, башкортлар! Атларны да бир¬ мибез, үзебезне дә бирмибез! Тауларга, урманнарга кү¬ чеп китәрбез — атларны да, кешеләрне дә бирмәбез. Тиздән яңа закон чыгачак, берәү дә бездән атлар сорарга батырчылык итмәячәк! Бохаир төркем янына килеп туктаганда, халык шау¬ лаша, барысының да күзе Салаватта иде. Шунлыктан шайтан-күдәйлеләрнең һичкайсы аның якынаюын сиз¬ мәде. Ул Салаватның соңгы сүзләрен генә ишетте, ләкин аның үзен танымады. Салаватның кайту мөмкинлеге аның башына да килми иде. — Каян килгән яңа закон? — дип сорады писарь,— Кайда ишеттең син яңа закон турында? Бохаир, үгез кебек, маңгай астыннан карады. — Кем әйтте? — дип кабатлады ул,— Ниткән закон? — Мин кошлар телен беләм, кошлар әйтте! — дип күңелле генә шаяртты Салават. Бохаир сагаеп һәм шул ук вакытта башкалар кебек йомшак итеп түгел, ә ачу белән: — Нәрсә диделәр соң сиңа кошлар? — дип сорады. Старшина ялагайланып һәм ничектер кабаланып ел¬ майды, аңа берничә кеше иярде, ләкин Салават, әтисе¬ нең писарь алдында хурлыклы кимсенүен күреп, чыда¬ мады, һәртөрле саклыкны онытып, ачу белән каты кычкырып җибәрде: — Кошлар барысын да беләләр! Алар: урыс патшасы исән, ул халык арасында йөри һәм тиздән барысын да — башкортларны да, татарларны да, урысларны да күтә¬ рәчәк, диләр... — Саескан! — дип бүлде Юлай улын.— Нәрсә әкият сөйлисең! Нинди закон, нинди кошлар ул? Каян килгән патша тагын? Эндәшмә! — Үзең эндәшмә, карт! — дип кычкырды яшь баш¬ кортларның берсе. — Сөйлә, Салават!—дип күтәреп алды икенчесе.— Старшина да, писарь да бөтенебезнең авызын тома¬ лыйлар! — Сөйлә! Тыңлама аны, сөйлә!—дигән тавышлар ишетелде. Юлай, тәэсирен югалтканын күреп, бөтен көчен җыеп акырды: — Кайда чинашасыз, бәдбәхетләр? Старшина ишек алдындамы! Салават шул шау-шу арасында арбага сикереп мен¬ де, куеныннан курай тартып чыгарды һәм уйный баш¬ лады. Юлайның кычкыруы эшли алмаганны музыка эшләде — халык берьюлы тынды. Салават әле яңа гына туган җырын җырлый башлады: Сандугачтан сорадым: —- Ни турында җырлыйсын? Болан диде сандугач, Болай диде сандугач: Урман — җәнлекләрнеке, Күк, һава — кошларныкы, Тирән су — балыкныкы, Болыт — йолдызларныкы. Ә синең соң ниең бар? Үзеңә хуҗа түгелсең. Җыйган бөтен малыңны Әби патша алырмы?.. — Кычкырма!—дип җикерде Юлай.— Җырлар җырлыйсыңмы? Бар, башка җәйләүләрдә җырла... Мин — старшина! 150 151
— Әйдә, Салават, безнең җәйләүгә,—дип чакырды Хәмит. — Әйдә безгә! •— дип күтәреп алды Кинҗә. — Миңа! — диде җәяче. — Миңа! Миңа!—дип чакыра башладылар бик күп¬ ләр, иярләренә сикереп менә-менә. — Җырла, Салават! — Киттек, Салават! — дип кычкырдылар тирә-якта. Салават, халык уртасында килеш, атына сикереп менде һәм әтисе тирмәсе яныннан кузгалып китте. Ул тирмә янында басып калган Юлайны үртәп, дәртләнеп җырлады. Старшина ни итсә дә, Халык сүзен буа алмас. Халык хәзер канатланды, Канатлылар югалмас... Халык төркеме көлә-көлә аңа иярде. Ике кешедән — старшина белән писарь Бохаирдан башка барысы да кузгалдылар. Бохаир, атына сикереп менеп, икенче якка, үз тирмәсенә таба чаптырып китте. Кинәт: — Сала-ва-а-ат! — дигән колак яргыч тавыш яң¬ гырады. Берничә хатын арасында сулы чиләге җиргә ауган Әминә басып тора иде... Ул үз күзләренә үзе ышанмый, нишләргә белми, катып калган иде. Аның елгадан су алып кайтып килеше иде... һәм ки¬ нәт өнеме бу, төшеме — ире, Салаваты, бер төркем та¬ нышлары арасында каядыр китеп бара, әйтерсең, ул бер¬ кая да китмәгән булган, кичә дә, бүген дә менә биредә яшәгән... Салават... Инде үлгәндер, инде әйләнеп кайт¬ мастыр дип Әмин-энең колагына азмы тукыдылар. Менә шул Салаваты исән аның... Үз кычкыруыннан үзе курыккан, көтелмәгән хәлдән югалып калган, күп ирләр булудан оялган Әминә, яулык чите белән йөзен каплады да чиләген күтәреп алды һәм Юлай җәйләвенең хатын-кызлар өчен куелган тирмәсенә таба чаба башлады. — Әминә! Әминәм! Әминәм! — диде Салават кычкы¬ рып һәм атын аның артыннан борды. Халык аны күңелле көлү белән озатып калды. — Иртәгә җырлап бетерерсең! — Иртәгә яңа закон турында сөйләрсең! — дип кыч- кырдылар аның артыннан. — Иртәгә җырлап бетерермен! — дип җавап кайтар^ ды Салават аларга.—- Бер ат та бирмәскә. Бөтенебез тауларга китәбез. Эзләп тапсыннар анда, атларыбызны алсыннар. Салават Әминәне тирмә янында куып җитте. — Карлыгачым, курыктыңмы миннән? Кая качасың миннән? — дип пышылдады Салават, аны кулыннан эләктереп алып. Ачудан ярсыган Юлай үз тирмәсенә кереп китте, ә атлылар төркеме, көлешә-көлешә, ары чапты. Әнисе¬ нең тирмәсендә Салават белән Әминә икәүдән-икәү кал¬ дылар... Әминә аның күкрәгенә капланып, шатлыгын яшерә алмыйча, сулкылдап елый башлады. Салават, көлә-көлә, аны йөрәгенә кысты. Ул тагын да кечерәеп калган кебек. Аерылышып торган елларда Салават үсте һәм олыгайды, ә ул элек ничек булса, шун¬ дый ук кыз булып калган иде... — Карлыгачым, акчарлагым, каракошым! — дип ир¬ кәләү сүзләре кабатлый-кабатлый сөйде аны Салават. Ерак юлда ялгызы кайтканда ул аны үскәнрәк итеп, кулына бала күтәргән итеп күз алдына китерә иде. Бөтен юл буена ул аларның икесе турында — аның турында һәм улы турында уйлап кайтты. Бер җирдә ялга тукта¬ гач, ул яшь агачның кайрысын каезлап уенчык кәрзин дә эшләгән иде, хәзер аны зур горурлык белән куенын¬ нан тартып чыгарды. Салават өеннән качып китәргә мәҗбүр булган чак¬ ны, билгеле, аның улы юк иде әле. Алар алдан ук аңа Рамазан исеме бирергә сүз куешканнар иде, шуңа күрә ул, кәрзинне Әминәгә сузып: — Менә Рамазанга,— диде. Салават Әминәсенең йөзеннән кан качканын, кайгы¬ дан һәм куркудан күз бәбәкләренең киңәюен, башының кулбашлары арасына чумгандай булуын күрде. Әминә аңа бер күтәрелеп карады да, иреннәре белән генә әйтте: — Рамазан юк... Салават аянычлы итеп: — Үлдеме?! — дип уфтанды. — Ул... ул... теләмәде, ул бөтенләй тумады... булма¬ ды,— диде Әминә күз яшьләренә буылып, аның сүзләре сабыйларча юаш чыкты.— Әни әйтә... синең әниең әйтә... 15? 133
гаеп миндә түгел ди...— Дип акланды ул.— Әни әйтә — син кайткач улыбыз туар, ди... Мин таба алам... Мин... әле өлгермәдем. Кума мине, Салават...— дип мыгыр¬ данды Әминә, үрсәләнеп-ялварып. Ул белә: бала тапмаганы өчен шәригать буенча аны ире әтисенә кире кайтарып җибәрә ала. Ләкин аерым яшәгән елларда ул Салаватка күнекте, гел аның турында гына уйлады, аның әйләнеп кайтканын көтте. Ире аның якты өметенә әверелде. Ул аны көтте, әгәр кайтышына, аның каршына ул улын күтәреп чыга алса, нинди бәхет¬ ле булыр иде Әминә!.. Ләкин ул тумады һәм өч ел яшәү дәверендә унҗиде яшьлек хатын бала тапмау сагышын һәм ана булу теләген татырга өлгерде. Ул бала тапмау¬ га хурлык дип карарга күнекте. Салаватның улы турын¬ дагы сүзләре аны шул хурлык дәрьясына тотып бәр¬ деләр. Ул елый... Моңарчы Салаватның күкрәге әле беркем яшеннән дә болай чыланганы юк иде. Бу кызның, үз хатынының, менә шулай аңа ышанып сыенуыннан, ул кинәт үзенең куәте, көче артуын сизде, ирлек өстенлеген сизде. —- Елама, карлыгачым. Карлыгачлар елыймыни?! Беркая да җибәрмим, беркемгә дә бирмим мин сине... Син минеке...— диде ул ягымлы итеп һәм кимсетелгән берәүне үз канаты астына алучы баһадир тавышы белән. Хәзер инде шикләнмичә, курыкмыйча һәм хурлык тоймыйча, шатланып, бик тә-бик тә якын итеп Әминәнең Салават күкрәгенә сыенуы, шул минутта ук аңа аерым яшәгән елларда үзенең Әминә өчен кем булуын аңларга ирек бирде. — Ал чәчәгем минем!—дип пышылдады Салават аңа. Ләкин Әминә белән очрашу шатлыгын ярсыган Юлай шунда ук юкка чыгарды. — Табылды?!—дип чәпчеде ул.— Мине хурларга кайттыңмы?! Үз җәйләвемдә?! Старшина җәйләвендә? Юлларда сөйрәлгән эт баласы!.. Кайткансың икән — телеңне тыярга иде, тавыш-тының чыгармый яшәргә иде, мине дә, үзеңне дә харап итәсең! Дәшмә!—дип акырды ул, Салаватның нәрсәдер әйтергә теләгәнен күреп. Салават, ишеккә таба атлап: — Бәлки, тагын китәргәдер? — диде. — Салаватым!—дип кычкырып җибәрде Әминә, аның җиңенә ябышып, әйтерсең, Салават чыннан да кү¬ ренү белән юк булырга әзер иде. Юлай, аның куркуына ияреп, ничектер кинәт йом¬ шап төште: — Кая китәсең?! Җәйләүдән чыгып кына кара — мин сине тотып алырга һәм урысларга илтеп тапшырырга үзем кушармын... Салават, картның ярсуы аның шушы адымны эшләр¬ гә мәҗбүр итәсенә ышангандай: — Минеме?!—дип сорады, кызып. — Син эт баласын! Үз кулым белән завод командир¬ ларына илтеп бирәчәкмен. — Бир! — диде Салават күңелле генә һәм хәнҗәре сабына ябышты.— Менә аларга! — Салават! Салават! — Әминә куркынган урман кү¬ гәрчене кебек сулкылдап иңрәде. Кинәт киез ачылып китте һәм тирмәгә Салаватның әнисе атылып керде. Ул мулла хатынында кунакта иде, инде берничә сәгать буена чәй эчә-эчә алар иләкнекен чиләккә авыштырып утырдылар һәм, өйгә кайтып кергән Кинҗә шатлыклы хәбәр китермәсә, чәй артында җыен юк-барны лыгырдый-лыгырдый, бәлки, тагын шулкадәр утырган булырлар иде әле. Иренең сүзләренә колак салмастан, ул яңадан туган кадерле улын кочаклап алды, иркәләде, сыйпады, ни¬ ләрдер сөйләде һәм аңа сыенды... Әминә — бер яктан, әнисе — икенче яктан, алар бер-берсеипән көнләшмәде¬ ләр дә, бер-берсенә ачуланмадылар да. Уртак итеп карау аларның икесе өчен дә табигый иде, икесенең дә күзлә¬ рендә шатлык балкыды... Карт түзмәде. — Менә, менә, сарылдылар егеткә! — дип куйды ул, кырыс кына.— Юынырга су бирергә кирәк, мич ягарга, ашарга пешерергә кирәк... Әйдә әле, Салават,— дип чакырды ул аны сабырланып, йомышы бар кешедәй, ирне ир чакыргандагыча итеп. Хатыннарны өй эшләре белән шөгыльләнергә калды¬ рып, Салават әтисе янына чыкты. — Утыр,— дип Юлай мендәргә күрсәтте,— Киңәшер¬ гә кирәк...— диде ул тыныч һәм җайлап кына. Тирмәгә Сөләйман абыйсы керде. Ул Салаватның ике кулын каты кысып селки-селки: 154 155
— Арумы!—дип сәламләп кычкырды.— Кайттыңмы! Әйбәт, әйбәт!.. Ул шатлыктан кая басканын, ни сөйләгәнен белмәс дәрәҗәдә канатланып киткән малай кебегрәк иде бу ми¬ нутта. Салават үзен аңардан берничә яшькә өлкәнрәк итеп тойды. — Кайда булдың, сөйлә тизрәк!.. Син яңа закон ту¬ рында ишеткән диләр? Кайчан чыга ул? Сугыш тиз баш¬ ланамы?— Сөләйман сорауларны бер-бер артлы яуды¬ рып кына торды. — Саескан, такылдама әле! —■ диде Юлай Сөләйман¬ га.— Бар әнә, өлкән агаңны чакыр. Әмма Ракай үзе килеп керде. — Әссәламегаләйкем! — дип сәлам бирде ул бусага¬ ны атлап үткәч, җитди һәм эре төс белән. Ул Сөләйманнан сабырлыгы, үз-үзен тота белүе, ка¬ раңгы чырайлы һәм юан булуы белән аерыла иде. Сала¬ ватның күңеленә уртанчы агасы ошыйрак төште. «Чырайсыз ябалакка караганда, саескан әйбәтрәк!» дип уйлап алды Салават. Юлай уллары белән сөйләшергә кереште. Алар халык алдында Салаватның үз-үзен ничек тотканын ишеткән¬ нәр иде инде. — Бохаир өенә кайтып китте,— диде Юлай авыр су¬ лап. Бу — аның куркуының төп сәбәбе иде.— Писер бит ул. Түрәләргә нәрсә әйтәсен кайдан беләсең! Улым кайт¬ канын, аның коткы сүзләре сөйләгәнен, минем ишек ал¬ дымда коткылы җырлар җырлаганын җиткерер... Ниш¬ ләргә? — Атлар бирергә, акча бирергә туры килер...— дип куйды Ракай. — Күп кирәкми,— диде Сөләйман.— Нургали стар¬ шина сиңа теге кырыкмыш тайны җибәргәч, писер аңар¬ дан күзен ала алмаган иде. Бир шул аргамакны, бугазы тыгылсын. Бугазы тыгылгач, эндәшмәс. — Аты жәл...— диде Юлай, авызын чәпелдәтеп.— Яшь тә, дагаламаган да... — Үзем илтеп бирермен Бохаирга,— дип тәкъдим итте Салават.— Писер баш игәнне ярата. Барырмын, атны да илтермен. Миндә дүрт яңа дага да бар. Юлай улына гаҗәпләнеп карады. Ул Салаватны ялагай һәм буйсынучан итеп күрергә күнекмәгән иде. «Тормыш өйрәткән!» — дип уйлап куйды ул. һәм шунысы гаҗәп — Салаватның ихтыярсызлыгын, сүлпән¬ леген күрүдән ул үзендә бертөрле дә шатлык тоймады. Бик иртә уянган зирәклек һәм улының сабырлануы аны сөендермәде. Ул эндәшмәде. — Илт,— диде әтисе урынына Ракай.— Үзең илтсәң, әйбәтрәк булыр. — Миңа калса, һич илтмәс идем!—диде Сөләй¬ ман.— Нәрсә эшли ала соң ул? Салаватны бөтен халык ярата... Салават җырлар чыгара... Бохаир Шәгали Шакман җәясен тартып карасын әле!.. Агасының сүзләре Салаватның мин-минлеген ялкын¬ ландырып җибәрсә дә, ул көлемсерәвен тыеп кала алды. — Аз яшәгән, аз күргән син, Сөләйман,—диде ул эре генә.— Күп яшәгән ни белә? Күпне күргән күп белә!.. Сөләйман аңа ышанмыйчарак карады. — Сине тыңласаң, кырык ел алдан чаларырсың,— диде ул. Иртәгә иртә белән Салават писарьга бүләкне үзе ил¬ теп бирәчәк дип килештеләр. Салават белән икәүдән-икәү генә калгач, Әминә бертуктаусыз сөйләде дә сөйләде. Ул аңа үзе турында, әтисе, әнисе һәм агаеның Сала¬ ват үлде дип ышандырырга тырышулары һәм башка берәүгә кияүгә чыгарга димләүләре турында, бер юан Кинҗәнең генә Салаватка турылыклы булып калуы, Салаватның кайтасын күрсәткән төрле билгеләр табуы турында сөйләде. Ул Әминәне елгага ташланган йомыч¬ ка буенча, ташларга карап һәм, ниһаять, каен тузы төтененә әфсен-төфсен укып багарга өйрәтте. Шушылар- дан соң Салават, һичшиксез, борылып кайтырга тиеш иде. Кинҗә дә, Әминә дә боларның барысына да иң изге һәм кире кагылышсыз хакыйкатькә ышанган кебек ышаналар иде... Менә Салават кайтты... Салават Әминәдән ни өчен барысының да үзен шу¬ лай тыңлауларының һәм старшина алдында яклаула¬ рының серен белде: ул куып тараткан эшчеләр җиме¬ релгән төзелеш урынына артык әйләнеп кайтмаганнар һәм буаны ясамаганнар иде. Якын тирәдә табылган җир асты байлыклары заводчыларның өметен аклама¬ ганга күрә булганмыдыр бу, башка җирләрдә баерак хәзинә табылгангамыдыр, буаны биредә төземәүләре 157 156
авылны Салават коткарды дип исәпләргә нигез бирде, һәм, яшь булуына карамастан, үз йортында аның батыр исеме чыкты, ул әкияткә әверелде диярлек, аның кай¬ туы үзе бер вакыйгага әйләнде. Салават Әминәнең берсен башлап, икенчесен таш¬ лап сөйләгән сүзләре арасыннан моны гына сизеп алыр¬ лык зирәк иде! — Син башка китмисеңме, китмисеңме инде, Сала¬ ват? — дип төпченде ул.— Инде сиңа солдатлардан ка¬ чып йөрергә кирәкмиме? — Кем белә! Күп вакыт үтте бит. Эт өреп арса да, бүре йөреп туктамас! Әти түрәләргә берәр-икешәр бия бүләк итәргә булды. — Ә Бохаирга? — Писергә иртән үзем гарәп аргамагын илтеп бирәм. — Алайса өйдә каласың?! — дип сорады Әминә. — Калам, кызым. Өйдә торачакмын. Безнең биш елкы көтүебез, сарык көтүебез булачак, син миңа ул табарсың, башта берне, аннары — икенчене, аннары — өченчене, дүртенчене... Салават бармакларын бөгә-бөгә санады, ә Әминә, караңгыда елмаеп, аның һәр сүзенә башын селкеп ри¬ залык белдереп ятты. — Аннары бишенчене, алтынчыны, җиденчене,— дип дәвам итте Салават. — Ә кыз? — дип бүлде аны Әминә үпкәләгән тавыш белән. — Берне түгел, өчне,— диде Салават.— Син җиде малай һәм өч кыз табарсың, мин өйдә яшәрмен... Мин сигез лачын тотармын һәм һәр улыма берәрне бирер¬ мен. Сигез гарәб аргамагы алырмын... Безнең тирмәбез янында җиде ат торыр, егерме бер үзеңә... Минем бик зур ак сакалым, корсагым булыр... Безнең ике йөз алар безнең тирмәбез тирәсендә килен буйсыныр менә мондый зур оныгыбыз булыр, йөгерешеп йөрер¬ ләр. Әниләре аларны кунак тирмәсенә урнаштырган иде. Монда һичкем дә ишетмәгәнен белеп, алар шаркылдап көлештеләр, балалар кебек бер-берсен куышып уйна¬ дылар. — Салават, син урыслар арасында яшәдең... Анда марҗага өйләнмәдеңме соң? Берәр марҗа яратмады¬ мы үзеңне? — дип сорады Әминә, аңа иркәләнеп. Салават мәхәббәтен ваклап-төякләп чәчеп йөрмәгә¬ нен, берне генә сөйгәнлеген һәм аңа гына туры булуын исбат итә алуыннан һәм хатынының да шундый ук саф¬ лык белән җавап бирә алуыннан бәхетле иде... Иртән Салават аксыл аргамакта Бохаир җәйләвенә килде. Атын калдырып, писарь янына керде. Бохаир, утырырга чакырып, мендәрдән урын күрсәт¬ те, ләкин Салават бусага төбендә басып торуында дә¬ вам итте. — Әтием мине сиңа бүләк ат тапшырырга җибәр¬ де,— диде Салават.— Синнән монда барысы да курка¬ лар икән, писер, ә мин курыкмыйм. Бохаир, әллә мәсхәрәле көлеп, әллә җитди итеп: —• Синең берәүдән дә курыкмаганыңны барысы да беләләр,— диде. — Миндә тагын бу айгырның дүрт аягына да яңа дагалар бар,— дип бүлде Салават.— Ләкин айгыр минем үземә ошады, ә дагалары менә... Салават куеныннан бер пар дага чыгарды. —■ Менә,— диде ул,— икесен мин искергән арыш кабартмасы кебек сындырам.— Салават дагаларны сын¬ дырды һәм сыныкларын Бохаирның аяклары янына ташлады.— Инде хәзер мин кайтканны, халыкны ко¬ тыртканны әйтеп урысларга яз. Менә икенче пары. Ал, үз аякларыңны дагаларсың: мине урысларга сатар¬ га теләсәң, сиңа ерак йөгерергә туры киләчәк... Писарь дагаларны алды, Салаватны өстен чыгарыр¬ га теләмичә, бөтен көченә көчәнеп, башта берсен, ан¬ нары икенчесен сындырды, ваемсыз бер кыяфәт белән сыныкларын җиргә бәрде. — Ахмак сүзләр сөйләдең син, Салават! Утыр...— диде Бохаир үз сүзендә торып.— Син кичә яңа закон турында сөйләдең. Әйт әле миңа да,— дип үтенде ул көтмәгәндә. Салават писарьга ышанмыйча карады. — Бохаирны берәү дә белми,—• диде писарь.— Урыс¬ лар миңа ышаналар, чөнки мине белмиләр. Башкортлар ышанмый, шулай ук белмәгәнгә күрә генә... Ә син? Син бит күп ил гизгән, күп күргән кеше. Син дә, кешенең күзенә туры карап, аны таный алмыйсыңмы? — Ә син аласыңмы? — дип сорады Салават. — Мин синең шикләнмәгәнеңне күрдем,— диде пи¬ сарь.— Сине монда миннән куркып карт җибәргән... 158 159
Старшина куркакка әйләнде, ул кичәге көннән һәм үз күләгәсеннән курка... Дөрес түгелме?! — дип сорады Бо¬ хаир. Салават, писарьның зирәклегенә таң калып, күзләрен аска төшерде. — Утыр,— диде Бохаир өченче кат һәм кулы белән мендәргә шапылдатып сукты. Салават аның янәшәсенә утырды... Бохаир русларның хәл-әхвәле, аларның тормыштан канәгатьсезлеге һәм баш күтәрергә хәзер булу-булмау- лары турында сорашты. Салават бик теләп һәм дәрт¬ ләнеп җавап бирде. Ул, ниндидер үзенә генә билгеле булган мөһим фикер белән мәшгуль писарьның бөтене¬ сенә өстән, бөтенесенә ничектер җирәнеп каравына, башкалар кебек үк, күнеккән иде, һәм бу юлы, беренче тапкыр күрсәткән игътибары тәэсире астында, үзе дә сизмәстән, Салават аның ихтыярына буйсынды. Ул писарьның сорауларына гади һәм ачык җавап бирде, дөрес, ул аңа патша турында сөйләмәде. ■— Син өч ел йөрдең, ләкин акыл җыймагансың,— диде Бохаир ахырдан, Салават аңа үзенең бөтен фикер¬ ләрен сөйләп бетергәч,—Син бер нәрсәдә генә хаклы: баш күтәрергә вакыт, денсезләр өстенә ташланырга вакыт... Шуннан да уңайлы чак һичкайчан булмаячак: әби патша солтанга каршы сугыша, аның төп көчләре шунда. Без баш күтәреп бөтен денсезләрне үз җиребез¬ дән куып чыгарырбыз, заводларның көлен күккә очы¬ рырбыз, авылларын яндырырбыз... — Син оныткансың, Бохаир,— дип каршы төште алават,— Алдар белән Күчүм, Сәет старшина, Изге Солтан, Кара Сакал, Батырша — барысы да башкорт¬ ларны күтәргәннәр. Барысы да диярлек төрек солтанына каршы сугыш барганда күтәрелеп чыкканнар, ә солдат¬ лар безне җиңгәннәр... Син үзең дә картлардан ишет¬ тең бит. Үзең дә беләсең... Әгәр урыслар да, безнең кебек үк, заводчыларга һәм боярларга каршы күтәрел¬ сәләр... — Синең кулың белән утлы күмер сосачаклар! — дип бүлде Бохаир.— Син бернәрсә дә белмисең, малай. Кара, менә ни күрсәтәм мин сиңа. Бохаир идәнгә җәйгән киезне кайтарды, үзе утыр¬ ган җирдәге кәзне пычак белән каерып алды да чокыр¬ дан күн капчык тартып чыгарды. Салават шиккә төште: писарьның сүзләрендә дә Хаклык, камил акыл бар иде. Салават, кызыксынып һәм түземсезләнеп, Бохаирның хаклыгы расланганын көтте. Серле кыяфәт белән писарь капчыкны чиште дә тан¬ таналы бер төс алып аның эчендәге нәрсәсен селкеп төшерде. Бохаир кулында зиннәтле яшел байрак балкыды, ул алтын һәм көмеш белән чигеп эшләнгән иде. Аның бер ягына ислам билгесе — ярым ай һәм йолдыз сурәте төшерелгән, икенче ягына — коръаннан бер сурә языл¬ ган иде. — Моны безгә дуслык билгесе итеп солтан җибәр¬ гән,— дип аңлатты Бохаир, пышылдап кына.— Миңа аның илчесе килде. Урысларга каршы без сугыш баш¬ лагач, солтан безгә гаскәр һәм акча җибәрәчәк. — Башкортларны кем җитәкләр соң? — дип сорады Салават. — Безгә үз арабыздан хан сайлап куярга кирәк,— дип пышылдады Бохаир.— Солтан шулай куша. Шушы байрак астында хан барачак һәм син, Салават, ханның беренче батыры һәм уң кулы булачаксың. Салават Бохаирның күзләренә текәлеп карады һәм бу кешенең шөһрәт сөючән омтылышларын аңлады, шул минутта ук ул писарь йогынтысы астыннан чыкты. — Минме? — дип сорады Салават.— Мин беренче батырмы? Уң кулымы?! Бохаир күзен дә йоммыйча Салаватның салпы ягы¬ на салам кыстырырга ашыкты: — Син. Синнән күпне күргән кем бар?! — Солтан алдаячак сине. Ул Изге Солтанга да, Кара Сакалга да, Батыршага да ярдәм вәгъдә иткән, ләкин, илчеләре белән шымчыларын исәпкә алмаганда, безнең җиргә бер генә тапкыр да төрек аягы басканы булмады,— диде Салават. — Солтан шушы байрак өстендә ант иткән,— дип каршы төште Бохаир.—Солтанның шушы байрак читен үпкәнен миңа килгән илче үз күзләре белән күргән. — Солтан еракта. Анты да, үзе дә ерак диңгез артында. Мин диңгез ярында булдым. Ул күккә тоташа, аның читен күреп булмый. Солтанның анты кош кебек булса, юлда, канатлары талып, ул диңгезгә егылып төшәчәк һәм шунда батачак... 160 11 В-598 161
— Солтанга ышанмыйсыңмы?!—дип әсәрләнеп со¬ рады писарь.— Солтанга ышанмыйсың, каферләргә ыша¬ насыңмы? — Агын-карасын аермастан гыйбадәт кылырга әзер син, писер,— диде Салават, көлемсерәп.— Син баш бу¬ лырга телисең,— син шул теләгеңнең колы. Ә мин баш¬ кортлар хаҗәтен эстәүче. — Малай әле син, ә мин үземә тиң белән сөйләш¬ кәндәй сөйләшеп утырган булам тагын,— диде Бохаир. Аның кәефе кырылган иде.— Безнең башка сөйләшер сүзебез юк. Салават торды. — Синең мәшәкатең күп. Яңа җәйләүгә күчкәнче язуларыңны җыеп өлгерергә кирәктер,— диде ул ихти¬ рам белән.— Комачауламыйм. Хуш. — Хуш,— диде писарь теләр-теләмәс кенә. Салават, ишеккә җиткәч, борылып: — Мин әтигә син аргамакны алырга теләмәдең диярмен. Миңа бүләк итсә, әйбәтрәк булыр,— диде. Аның сүзләрендә мәсхәрәле көлү яңгырады. Артыннан Бохаир нинди итеп карагандыр, Салават күрмәде, чөн¬ ки борылып тормастан, ияренә сикереп менде дә әтисе¬ нең җәйләвенә таба чаптырып китте. Җәйге кояшлы көннең һавасы кешене исертә. Очсыз- кырыйсыз күк киңлеге үзенә чакыра, һәм Салават яңа¬ дан үзенең туган илендә булуына сөенеп бетә алмый иде. Атлар турындагы язуны алгач, тауларга китү, губер¬ натор указын үтәмичә качу фетнәгә саналуы мөмкин иде. Әмма, күрәсең, халыкның түземе калмаган иде инде. Салаватның әтисе җәйләвеннән бер читтә куелган тирмәсенә көнозын кеше өзелмәде. Салаваттан яңа за¬ кон турында сораштылар. Исән калган патша турында авыз да ачмастан, Салават яңа законның тиздән чыга¬ чагы, тик хәзергә вакыт отарга кирәклеге, чөнки атларны тапшырганда аларны берәү дә кире кайтармаячагы турында сөйләде. Хәзергә, эзләргә чыккан түрәләр җәйләүләрне таба алмасын өчен, тауларга китәргә кирәк, ә яңа закон чыккач, кире әйләнеп кайтуы кур¬ кыныч булмаячак. Кичкә таба шәйтан-күдәйлеләр җәйләвенә Әбзәннән ике башкорт чаптырып килде. Алар түрәләрнең ике авылны тулысыңча заводка беркеткәнлекләре, солдат¬ ларның ирләрне рудникка куып алып киткәнлеге турын¬ да сөйләделәр... Бу хәбәр күңелләрне шомландырып җибәрде. Стар¬ шина Юлай үзе дә, яңа закон чыкканчы таулар арасына күчеп торырга кирәк, дигән фикер белән килеште. Таң атканда, шәйтан-күдәйлеләр юлга кузгалды. йорт нәрсәләре төялгән, хатын-кызлар һәм бала¬ чага утырган арбалар, атлы малайлар, җәя, сөнге һәм чукмарлар белән коралланган ирләр шау-шулы кәрван булып бик озынга сузылды. Майламаган арба көпчәклә¬ ренең колак тондыргыч шыгырдавы дала буйлап еракларга таралды. Менә Юлдаш мәргән үзенең бүредән азган атаклы этләрен бәйдә алып бара. Әнә көтүчеләр туктаусыз бәэл¬ дәгән сарык көтүләрен чыбыркы шартлатып куалар, елкы көтүләрен әйдиләр... Иң алда Юлай бара, Салават аның йөзеннән бун¬ тарь улына һәм баш имәс халкына буйсынырга туры килүдән канәгать икәнен укый. Ул башын горур күтәр¬ гән, матур итеп киенгән, күкрәгендә Елизавета медале ялтырый, карт чаларган сакалын әледән-әле сыйпый. Аның янәшәсендә — авылның аксакаллары, алар иярдә бөкрәеп утырганнар, һәр сикерткән саен алар ыңгыра¬ шып, сукранып алалар. Картлар артыннан килүче кораллы яшьләр төркеме ат уйнатып, күңелле шау-шу, уен-мәзәк әйтешеп бара. Күбесенең кулында ау лачын¬ нары, карчыга һәм бөркетләр. Салават та шунда ук. Ул халыкны баш имәскә күн¬ дерә алуыннан һәм аларны тауларга алып китүеннән горур. Шатлык аның бөтен эченә җәелгән. Ул, алда кургашыңдай каралып утырган таулардан күзен алмас- тан, үтә күренмәле иртәнге һаваны туя алмастай булып сулый. Кинәт тау түбәсе артыннан кояш бу якка бер көлтә нур сипте, һәм чуар кәрван алтынга мангандай булып балкыды. —- Җырла, Салават, җырла! — дип кычкырып җи¬ бәрде бу гүзәллеккә таң-хәйран калган Габдрахман. Ул Салават янына чаптырып килде. Салават яшь-җилкенчәккә күз ташлады һәм бу минутта Габдрахманга да, башкаларга да, Салаватның үзенә дә җыр кирәк икәнен аңлады. 162 11* 163
һәм Салават җырлап җибәрде: Далаларда яшәрбез, Иркебезне сакларбыз. Кешеләр дә бирмәбез, Атларны да бирмәбез... Тауларга күчеп утырган беренче төндә үк Салават тирәсенә килүче-китүченең исәбе-хисабы булмады, сый¬ ларга кымыз җитмәде, азакка таба ул бөтенләй төчегә әйләнде. Өч ел югалып торганнан соң кинәт кайтып кергән Салават барысы өчен дә тансык, һәммә кеше күз ал¬ дында чын батыр иде. Яшьләр аны күрергә дип кенә килделәр. Салават үзләре белән исемнәрен әйтеп, иске дуслары белән күрешкәндәй якын итеп күрешкәннәрнең бөтенләй түбә¬ ләре күккә тиде. Картлар ил хәбәрләре турында, Салават очраткан- күргән кешеләр турында сораштылар, авылда йөргән сүзләрне сөйләделәр. — Имән-Калада урыс алласының ачуы килгән икән,— диделәр алар,— чиркәүгә җыелып гыйбадәт кыла башладылармы, үкерергә-уларга тотына, ди... — Аллалары үзләреннән баш тарткач, яман инде ул, хакимлекләре, көчләре бетте дигән сүз,— дип куйды Әхәт. — Аксакал, ни сөйлисең? Нинди урыс алласы? Алла бер вә ялгыз,— дип туктатты аны Салават. — Лә илаһы иллалла! — дип кабатлады карт.— Урыс алласы булмаса, мөселманнар алласы. Кемдер үкерә бит инде чиркәүдә? Икенче бер карт аның сүзен күтәреп алды: — Бәлки чиркәүләрендә очып йөргәндә Газраил кылычы белән гөмбәзләренә тиядер? Бәлки шуның тавышыдыр? Нәрсә генә булмасын — бу инде ходаның бер хәбәре. — Нәрсә генә уласа да — хәбәр бу, җәмәгать,— диде җәяче Борнаш та. — Син казаклар арасында булгансың, сөйлә,— диделәр өченче ел булып үткән казак фетнәсе турында ишеткән кешеләр. — Патша хакында сөйлә, ул нәрсә әйтә?—диде пышылдап Кинҗә. Салават күңелендәге серне дусы бе¬ лән уртаклашырга өлгергән иде инде. Халык төн уртасында гына таралды. Икәүдән-икәү калгач, Әминә Салаватка сыенып: — Салават өйгә кайттымы, юкмы, белмим дә: бары¬ бер күрә алмыйм үзен,— дип зарын белдерде. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Алар хәзер таулар арасында күчеп йөриләр, биредә аларны табуы түрәләр өчен җиңел эш түгел. Биредә бар нәрсә Салаватка инде ерак калган бала чагын хәтерләтә: печән чүмәләләренә охшаш тирмәләр, яңгырда чыланган киезләрдән аңкыган әчкелт ис, ярым кыргый көтүләр, таныш таулар, урманнар, куаклык¬ лар, аланнар... Кайчакларда алар лачын алып ауга чы¬ галар, ат чаптыралар, тирмә алдына ягылган учак янында төн уртасына кадәр утыралар... Салават курайда уйный, җырлый, һәм җыр аның тирмәсе янына кешеләр җыя. Халык арасында Сала¬ ваттан да остарак курайчы, аның җырларыннан да татлырак җырлар юк, дип сөйлиләр. Картлар ул җырларны башларын түбән салып, сакалларын тараш¬ тырып, үткәннәр турында уйлана-уйлана тыңлыйлар. Яшьрәкләр, кашларын җыерып, бүгенге турында фикер йөртәләр, егетләр, күзләрен йолдызларга.текәп, киләчәк турында хыялланалар, кызлар ишеккә эленгән киедләр- дәге, тирмә стеналарындагы тишекләр аркылы җырчы¬ ның үзен сокланып күзәтәләр иде... Болар Әминәдә көнчелек уяттылар, Рөстәмбай кызы Гөлбәзәрнең ярык¬ тан барысыннан да озаграк карап торуы бигрәк тә аның эчен көйдерде. Ул шушы турыда Салаватка әйтте, үзең дә күз атасың, бугай, дип аны шелтәләп алды. Ә нәкъ менә шушы шелтәнең беренче тапкыр игътибарлы караш өчен сәбәп буласын нәни хатын башына да китермәде. Гөлбәзәрнең оятсыз бәбәкләре бәгыреңне көйдер¬ мәдеме дип Әминә сораганчы, Салават бер кызга да текәлеп караганы юк иде, ә менә шул минуттан Гөлбәзәр күзләренең оятсызлыгын аның үз күзләре белән күреп беләсе килде... Ул хәтта кызның әтисе Рөстәм¬ 164 165
байга кунакка барырга да сылтау тапты: ул аңардан борынгы татар китабын сорап торды, анда Аксак Тимер алып барган сугышлар турында язылган иде. — Денсезләргә каршы сугышка хәзерләнергә бер¬ кайчан да иртә түгел,— диде Рөстәмбай,— ир кешегә сугышлар турында укудан да әйбәтрәк эш юк. Ул сугышлар турында да һәм китаплар турында да бик озак, бик күп нәрсә сөйләде, Салават аның сүзләрен тыңлаганга салышып утырды, ә үзе хатын-кызлар ягын аерып торган чаршаудан күзен алмады, аңа чаршау берничә тапкыр селкенеп киткән кебек күренде, бер тап¬ кыр хәтта кечкенә тишектә күз карасы ялтыраган кебек тә булды. Шул көннән башлап ул пәйгамбәрнең мөселманнарга берничә хатын алырга юкка гына рөхсәт итмәве турын¬ да уйлана торган булып китте. Әмма өйләнер өчен заманалар тынычсыз иде. Башкорт җәйләүләренә борчулы хәбәрләр агылып кына торды. Урал сыртын күптән түгел атлап чыккан крепостной хокук, Урал кыялары чыгынтыларына куйган аякларын торган саен ныгытыбрак басып, озын кулларын моңа кадәр әле азат булган халыкларга да сузды. Беренче крепостной башкортлар барлыкка килгән¬ гә берничә дистә ел үтте инде. Бу бер баш күтәрүдән соң, җәза рәвешендә эшләнде — җәзалап үтерелгән һәм каторгага озатылган фетнәчеләрнең семьялары фетнәне бастыручыларга кол итеп өләшенде. Ә инде хәзер баш күтәрүче кеше булмауга карамас¬ тан, заводлар һәм рудниклар янында урнашкан бер¬ ничә башкорт авылы заводларга беркетелде. Халык арасында, әби патша бөтен халыкны завод¬ чыларга һәм алпавытларга кол итеп өләшү турында указ хәзерли икән, дигән хәбәр йөри. Җаек казаклары баш күтәргән икән, заводларда рус крепостнойлары приказчикларны, командирларны үтерәләр икән, дигән хәбәрләр кайный... Кичләрен, учак янына җыелганда, халык шул хәбәр- ләр турында сөйләшә, ә Салават сугышчан, дәртле җырлар чыгара иде. Әминә ире белән ялгыз калган чакларда, борчылып, сугыш тиз башланамы әле, син башкортларны тнз күтәрәсеңме әле, дигәң сораулар бирә иде. — Гөлбәзәр әйтә, ул Шәгали Шакман җәясен тарт¬ кан кеше, денсезләргә каршы ул иң алдан барачак, ди... —• Гөлбәзәр әйтә, ул иң кыю, ди... — Гөлбәзәр әйтә, әгәр мин аның хатыны булсам, ди... Әминә Гөлбәзәр турында кирәгеннән артык күп һәм еш сөйли, бу исә Салаватның кызыксынуын арттыра иде, һәм ул Рөстәмбай җәйләве тирәсендә ешрак була баш¬ лады. Ә бер җәйләүдән икенчесенә күчкәч, ул үз тирмәсен Рөстәмбай җәйләве Юлай тирмәсенә бара торган юл өстендә булырлык итеп урнаштырды. Ул я җәяүләп, я атка менеп әтисе янына якты чакта ук китә һәм анда караңгы төшкәнче утыра торган булды. Салават моны Рөстәмбай тирмәсе яныннан үткәндә караңгыда Гөлбә- зәрне очрату өмете белән эшли иде. Аңардан башка яшәргә дә мөмкин түгел кебек иде инде аңа, һәрбер хатын-кыз ерактан аның күзенә Гөлбәзәр булып күренә башлады. Ул андый чакларда кабаланып куып җитә һәм якын килгәч кенә ялгышканын аңлый иде. Бервакыт аны гаҗәп бер нәрсә хәйранга калдырды: Рөстәмбай тирмәсендә ул Бохаирның тонык тавышын ишетте. Бохаир ниндидер бер чит кеше белән бәхәс¬ ләшә иде. Соңгысының теле башкортларныкына охша¬ маган иде. Салават ишек янына килде һәм, сәлам биреп, киез¬ гә кагылды. Аңа каршы Рөстәмбай чыкты. Ул куркынган тавыш белән җавап кайтарды: — Вәгаләйкемәссәлам! Кем бар анда? Салаватка карт аны бусага артында, тирмәсенә кертмичә, көчләп тотып тора кебек тоелды, ләкин ул карт китапчының — укымышлы кешенең куркуын сизмә¬ мешкә салышты. Ә Рөстәмбайның тирмәсенә кергәч, Салават берәүне дә күрмәде. — Кунакларың кайда соң? — дип сорады ул. — Нинди кунаклар? Берәү дә юк! Син нәрсә! Халык әллә нәрсә лыгырдар — син аларны тыңлама!—дип мыгырданды карт һәм бер тирән сулаудан соң тышка чакырды: — Бөркү монда. Әйдә тышта утырыйк... Салават гаҗәпкә калды, ләкин шиген белдермәде. Ул Рөстәмбайның иң якын дусы Сәкъя мулла икәнен белә иде, шунлыктан әлеге чит кеше турында Кинҗә¬ дән сорашып белергә булды. 166 167
Ул юанайга искәрмәстәй: — Кинҗә, Рөстәмдә кем яши? —дип сорау бирде. Кинҗә югалып калды. — Каян белим! Рөстәмбайларга йөрмим лә мин. Каян белим!—диде ул, кызарып һәм ничектер керпе¬ ләнеп. Белгән нәрсәсен дусыннан яшерү Кинҗә өчен кыен иде, ләкин ул серне чишәргә батырчылык итмәде. Сала¬ ват моны аңлап алды һәм юанайны оялта башлады. Тегесе беркатлылык белән сорап куйды: — Ә үзең сереңне ачтыңмы соң миңа? — Мин сиңа бөтенесен сөйләдем. — Бөтен булганынмы? — Бөтен булганын. — Нигә соң син миңа урысларда чукынганыңны әйтмәдең? Бар кеше белә... Салават дәррәү кабынды: — Кем әйтте сиңа?! — Бар кеше сөйли... Бохаир сөйли. — Писер булырга җыенмыйм ла мин чукынырга! — дип кырт кисте Салават.— Син аңа ышанасың инде? — Барысы да сине намаз укымый, диләр, урыс кебек, диләр. — Нәрсә юкны лыгырдыйсың?! Оят түгелме сиңа? Болай булгач, минем тирмәмә килмә дә, йөрмә дә,— диде Салават тагын да кызып.—■ Бар әнә Бохаирга... — Нигә барыйм мин анда? Беркайчан барганым юк,— дип каршы төште Кинҗә.— Төрек турында нәрсә беләм?! Бер төрек яши, солтанга хат алып китәчәк ул... Тагын нәрсә!? Берни дә белмим, нигә бәйләндең әле син миңа!.. Салават күпме генә тырышса да, килгән төрек ту¬ рында Кинҗәдән шуннан артык бернәрсә дә белә ал¬ мады. Кинҗә, мулла миннән дә яшерә, дигән булды. Шушы вакыйгадан соң Әминә Гөлбәзәр исемен тел¬ гә алгач, Салават кул гына селтәде. — Синең Гөлбәзәреңне Рөстәмбай төреккә бирә,— диде ул. — Ә ул аңа бармый!—дип кычкырып җибәрде Әми¬ нә, кызуланып.— Диңгез аркылы барырга курка, төре¬ ге дә коточкыч — борыны кармак кебек, күзләре төн пәриенеке кебек кара, тешләре бүренеке төсле ялты¬ рый, аяклары кәкре... Ул ялгызы гына китә. Югары 163 Көектән Рәхмәнкул мулла килгәнен, солтанга җибәрә торган хатны укып кул куйганын гына көтәләр — ан¬ нары төрек кире китәсе. Салават үзенең ахмаклыгыннан тәгәри-тәгәри көл¬ де: ул барып тыңлап һәм күзәтеп йөргән булды, Кин¬ җәдән төпченде, ә аның Әминәсе барысыннан да күбрәк белә булып чыкты... Салават Әминәдән: — Миңа чыгармы соң Гөлбәзәр? — дип сорады ел¬ маеп. — Рөстәмбай җибәрмәс. Ул сине чукынган, ди... Гөлбәзәр чыгар иде дә... Ә син аны хатын итеп алыр идеңме соң? — дип сорады Әминә көнләшеп, иренең күз¬ ләренә астан карап: —Мин генә җитмимме сиңа? — Уйнап кына әйттем,— диде Салават кабаланып. ...«Писер сине чукынган, ди!..» Салават тик менә хәзер генә үз янына халыкның көннән-көн кимрәк килүе, өч еллык сәяхәте, һәм ул булып кайткан җирләрдәге тормыш-көнкүреш белән кызыксынуы сүрелүнең серенә төшенде: халыкта Сала¬ ватның йогынтысы үсүдән куркып, Бохаир аны чукын¬ ган һәм рус булган, дип гайбәт тараткан һәм ул үз те¬ ләгенә ирешкән — диненнән язган дип уйлаган кеше¬ дән бик күпләр читкә тайпылганнар, бу ачыктан-ачык эшләнмәгән, тик шулай да күзе ачык кеше сизер-күрер- лек булган. Ә Салават, соңгы вакытта Гөлбәзәр белән мавыкканлыктан, ялгыз калуын абайламаган. Хәзер менә күздәге бәйләү төште, барысы да ачылды... Әмма Салават писарь алдында тез чүкмәскә һәм менә-менә башланып китәргә торган сугышка халыкны хәзерләргә карар итте... Шәгали Шакман җәясе хаклы рәвештә Салават ку¬ лында, ләкин бер дистә уктан нибары җидәү генә кал¬ ган иде. Салават, шуларның берсен алып, җәяче Борнашка китте, ул шушы үрнәк буенча яңа уклар ясатырга уйлады. Җәяче ялгыз түгел иде — аңа Бохаир кунакка кил¬ гән. Салават керүгә, ул паластан сикереп торды. — Миңа вакыт,— тиде ул һәм ашыгып чыгып китте. — Сез ачуланышкан идегез ич әле,-—диде Салават Борнашка. — Сугыш берәүләрне талаштыра, берәүләрне тату¬ лаштыра,— дип җавап кайтарды карт. 169
Салаватның күзенә бик күп әзер уклар чалынды. — Кемгә ясадың? — дип сорады ул. — Яңгырдан соң балчыкта биш аяклы бүре эзе күргәннәр. Ул сугыш алдыннан килә, ә сугышта җәя¬ ләр дә, уклар да кирәк. Салават Шәгали Шакман угын аңа сузып: —■ Шушындыйларны миңа бер кыны тутырып яса,— Диде. Җәячедән чыккач, ул өенә китмәде, ә тау башын¬ дагы урманга борылды. Сәбәбен белмәгәнлектән, элек ничектер үзен сиздер¬ мәгән ялгызлык хәзер аңа авыр булып тоелды. Салават берүзе бара, аның күңелендә хисләр таш- -кыны, ләкин алар җыр булып агылып чыкмыйлар, шунлыктан, һәрвакыт җыр тудыра торган камил фи¬ керләр урынына аның башында аларның өзекләре генә кайнаша... Җәя һәм уклар аның янында. Бала чагыннан ук Салаватның уклары туры тиючән. Аучылык дәрте аңар¬ да беркайчан да сүнеп торганы юк, әмма ул хәзер киекләрне күзәтми. Кошлар аның башы өстендә үк оча¬ лар, балалары ат тоягы астыннан диярлек пырылдап күтәреләләр һәм борчулы чыелдап, канатларын пыр- пыр җилпеп як-якка сибеләләр. Вак-төяк җәнлекләр дә аның алдыннан бер генә тапкыр йөгереп узмады... Ләкин Салават аларның берсен дә күрмәде. Инде кич булып килә. Биек нарат башлары әле кояш нурларыннан алтынланып торсалар да, урман эчендә караңгылык куера башлаган иде инде. Салават куе чытырманлык арасыннан бара, ат аннан авырлык белән үтә, ә ат өстендәге кешегә, ботаклар астыннан узар өчен, минут саен башын ат ялына кадәр бөгәргә туры килә. Кинәт ат сискәнеп алгы аякларына күтәрелде һәм читкә ыргылды... Салават янәшәдә үк диярлек бер. куакның селкенеп киткәнен күрде. —■ Тр-р-р!—дип чигерде ул атын. Аңа куак артына бүре поскан кебек тоелды, һәм ул җәясен кулына алып шунда төзәде. Әмма керешен ычкындырырга өлгермәде, куак ар¬ тыннан кеше күтәрелде. — Нигә атасың? — дип сорады ул рус телендә. Салават көч-хәлгә җәясен читкә борып өлгерде, һәм керештән ычкынган ук бик биеккә томырылып менеп китте. — Бүре дип торам,— диде Салават һәм уңайсызла¬ нып өстәп куйды: — Чуть-чуть үтермәдем бит үзеңне. — Үтер, кызганма! —дип, тирән өметсезлек белән кулын селтәде тегесе, һәм шунда тимер чылбыр шыл¬ тырап куйды. - Ә-ә-ә!—дип сузды Салават, эшнең нәрсәдә икә¬ нен аңлап.— Мин нигә качты икән дип торам. Заводтан¬ мы?— Аның тавышында кызгану хисе яңгырады. Качкын, бер сүз дәшмәстән, раслау билгесе итеп башын какты. — Тимереңне салдырырга кирәк,— диде Салават.— Урманда харап булырсың... Әйдә минем җәйләүгә. Игәү бар. — Алдамассыңмы? — дип сорады качкын. — Аннан миңа ни файда?! Әй, сине! — диде Салават, аны оялтып. Качкын ачлыктан, суыктан, бертуктаусыз йөрүдән тәмам алҗыган иде. Урманда үткәргән берничә төндә, кешедән һәм ерткычлардан куркып, ул йокламаска ты¬ рышты. Тирмәсенә алып кайткач, Салават аны ашатты-эчерт- те, игәү һәм балта түтәсе ярдәме белән богавыннан коткарды һәм, ниһаять, йокларга ягкырды. Заводтан качкан бу ир, уянгач, кәефләнеп китте һәм хәтта җыр да сузды, ләкин Салават аны туктатты: — Кеше йоклаганда җырла! Көндез кешеләр йөри; ишетсәләр — эш харап! Качкын үзен Семка дип атады, читтә йөргәндә Са¬ лават андыйларны күп очратты, ләкин ул сөйләгән кебек хәлләрне аңа ишетергә туры килмәгән иде әле. Ниндидер бер гаебе өчен хуҗасы аны солдатка бир¬ гән, ул аннан качкан һәм яңа Себер җирләренә бәхет эзләргә киткән. Күп чакрымнар артта калган, эзләү¬ челәр кулы бирегә сузылып җитмәс дип уйлаган ул, ләкин нәкъ шул чакны юлда аның башы турында эл¬ мәк ялтырап киткән, аның өстенә ташланганнар, кул- аякларын бәйләп әсирлеккә алып киткәннәр... — Мин сезнең халык — башкортлар дип торам,— диде Семка.— Сезнең хакта пиләр генә сөйләмиләр бит! Юк, руслар булып чыкты! Яманлыклары белән кыргызларың бер якта торсын: тимер богау кидерделәр 170 171
дә, әйдә шахтага! Беләсең микән син, туган, шахтаның нәрсә икәнен?! Салават баш какты. — Бакыр рудасы чыгарырга... Ансы да әллә ни булмас иде, кеше ат түгел, тәгәрәп үлми, барысына да түзә! Син шунысын кара —анда төшерүен төшер¬ деләр, ә югарыга — һич юл юк. Эшләгән җиреңдә йок¬ лыйсың да, ашыйсың да... Сасы — тын алыр хәл юк. Яктылык күрмисең, күк йөзен күрмисең. Кояш белән йолдызларның нинди икәнен онытасың, сукырая¬ сың... — Вәт шайтан! — Салават, гаҗәпләнеп, башын сел¬ кеде. — Шайтан да андыйны уйлап чыгара алмас иде! Үземчә, эшләмәм, дим, куып җибәрерләр, мәйтәм. Аякны терәдем — кулга кәйлә алмыйм. Ни диярсең — мине су чыгарырга утырттылар. Су агып тора. Чыгармасаң — шахтаңны су баса. Миңа аны чиләккә җыярга да, бауга эләктереп өскә күтәрергә куштылар, һаман киреләнәм — чиләккә орынмыйм да... Икенче көнне карыйм — су тезгә җитте. Шунда, күрсәң икән, үзебезнең халык өстемә ябырылып, кабыргамны саный башламасынмы. «Зинадан туган, кара нинди барин булган! Ул эшләргә теләми, ә без монда тездән су ерып йөрик — аякларны салкыннан көзән җыера...» — Чыгара башладыңмы соң? — дип сорады Салават. Мужик башын селкеде. — Кая анда! Приказчик төште — кыйнады, над¬ смотрщик кыйнады, суга ташладылар — баттым. Үлгән¬ дер инде дип өскә чыгардылар. Өстә мин һушыма килдем... Өч атна яттым, терелдем... мәче кебек яшәү- чән икәнмен! Иртәгә тагын җир астына диюләре бул¬ ды, мин елгага суга ташландым. Тимерләрем белән аска киттем, ботаклы бер төп коткарды, агып барган шул төпкә эләккәнмен... күрәсең — исән! Әминә бернәрсә дә аңлый алмады. Салават аңа үзләрендәге кунак турында берәүгә дә әйтмәскә кушты, ләкин әллә Әминә түзмәде инде, әллә аның янына кереп йөргән берәр хатын-кызның күзенә чалынды шунда рус качкыны, өченче көн дигәндә, көт¬ мәгәндә Салават тирмәсенә әтисе килеп төште. Юлай Салаватны гаебе өстендә тота алмады. Семка тирмәдә яшәмәде дә, ул җәйләү янәшәсендә посып ята иде. Шулай да старшина шикле караш белән бөтен тирмәне айкап чыкты. — Халык синдә урыс качып ята дип сөйли,— диде ул Салаватка.— Безнең үз мәшәкатебез дә җиткән. Син үзең әби патшага атлар бирмәскә котырттың. Инде ат¬ лар артыннан солдатлар килүе мөмкин. Синдә качкын ятканын белсәләр... — Кунагым өчен мин үзем җавап бирәм,— диде Салават кырт кисеп. — Сине төрмәгә илтеп ябарлар, ә мине картайган көнемдә старшиналыктан алып каторгага озатырлар... Юлай ничектер бөкрәеп һәм юашланып калды. Ул Салаватның юл куймасын аңлады һәм үз язмышы өчен хәвефкә төште. — Эзлә, атай. Әгәр тапсаң, ул миннән китәр. Тик син аны тапмассың, солдатлар да таба алмас...— диде Салават, атасын юатып. — Рысабай әләк язар дип куркам. Ул старшина булырга тели...— дип мыгырданды Юлай. — Аның улы да Рөстәмдәге төрек белән болгана... Кайсы әйбәтрәк?! — дип сорады Салават. — Төрек кешесе инде еракта, киткәненә өч көн булды,— диде старшина.— Салават, мәсхәрәгә калды¬ расың син мине,— картның тавышында күз яшьләре катыш ялыну-ялвару яңгырады.— Барысы сине чукын¬ ган, ди. Мин писергә ышанмыйм, ә халык аңа ышана. Урыс түгеллегеңне күрсәт шуларга... Бохаир сине таш атып куарга чакыра... — Ничек күрсәтим? Нәрсәгә кирәк ул! Мин пәй¬ гамбәргә ышанам. Нәрсәгә дип чукыныйм мин? Әби патшадан рәхимлек көтмим мин... Нәрсәгә чукыныр¬ га?! Бөтен башкортлар кебек мин дә мөселман. — Бар кеше синдә урыс качып ятканын белә. Чукын¬ маган булсаң, түрәләргә тотып бир шул качкынны. Урысны урысларга бирәбез дә вәссәлам. — Ул минем кунагым! — диде Салават ачуланып.— Син, атай, мине нәрсәгә өйрәткәнеңне оныттыңмыни? Кунак — кунак инде ул! — Алайса Бохаир хаклы. Син урыс булгансың! Хуш! Улым түгел син минем!—дип кычкырды Юлай. Ул атына сикереп менде дә чаптырып китеп барды. Салаватның бөтен тамырлары буйлап ташкынланып ачу йөгерде, һәрбер качкын туганы һәм дусы булып 172 173
китсен өчен аның сәбәбе җитәрлек түгелме — түрәләр¬ дән ул үзе аз качын йөрдемени! Руслар аңа юл күрсәт¬ те, руслар аны яшерде. Ул кунагын, туганын яклаган кебек үк, якларга әзер иде... Юк, ул аны берәүгә дә бирмәс. Писарь әгәр качкынны ауларга халыкны кү¬ тәрсә, ул каенагаен үтерсә үтерер, ләкин кунагына тузан кадәр дә зыян тидермәс. Әминә, Салаватны үтерергә килерләр дип куркудан, башын күтәрмичә елады. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Көз җитте. Таулардагы үләннәрне иртәләрен бәс ча¬ ларта, көн уртасы кояшы аларга яшьлекләрен кире кайтарырга маташса да, далаларның һәм урманнар¬ ның күңелгә сөенеч бирә торган яшеллеге көннән-көн күбрәк мәйданнарда үлем һәм черү хәбәрчесе булган көрән төс җәймәсе астында кала бара. Кышлауларга кайтыр чак җитте, ләкин ярамый, баш имәгән халык өстенә солдатлар ябырылуы, атлар¬ ны да, кешеләрне дә куып китүләре мөмкин иде. Күп кешеләр шул ук вакытта атларны тапшырмыйча тау¬ ларга күчеп китүләренә үкенә дә башладылар. Ләкин мәсьәләне бер якка хәл итәсе урынга, башкортлар, тау җәйләүләрендә калып, вакытны суздылар. Юлай киңәшкә картларны җыйды, зур бер сарык пешерде. Картлар, инде нишләргә дип, озак уйланып утырдылар, аннары, җәйләүне тагын бер алыштырырга һәм кышлакка якынрак җиргә кайтырга, дигән карарга килделәр, түрәләрнең ни чара күрергә җыенуын анда ачыграк белергә мөмкин булачак. һәм менә шәйтан-күдәйлеләрнең яңа җәйләүгә тук¬ таулары гына булды, иртән бияләрне саварга чыккан хатыннар таудан җәйләүгә таба якынлашып килгән сол¬ датларны күрделәр. Хатыннар ат өстендә чабуда ирләр¬ дән һич калышмый биредә. Аларның берсе эһ дигәнче Юлай тирмәсенә очып килеп җитте. — Солдатлар! — дип шомлы кычкырып җибәрде ул.— Солдатлар килә, агай!.. Хатыннар ялгышмаган, ә хаклы булып чыкты. Стар¬ шинаның карап кайтырга дип җибәрелгән уллары — Сөләйман белән Ракай — моны үз күзләре белән күрде¬ ләр. Солдатлар шактый ерак иде әле, алар җидәү булып, ашыкмыйча гына киләләр иде. Аркаларында — мылтык¬ лар, башларында — озын картузлар иде аларның. Алай-болай кирәге чыга калса дип, Юлай атларны елга буена китерергә кушты, янәсе, менә алар әзер, тү¬ рәләр әйтсә, шунда куып илтәсе генә. Юлай үзе түрәләрне каршы алганда кия торган киемнәрен кияргә кереп китте. Ул дулкынлана иде, кы¬ лычын дөрес такмады, медален эләктерә алмый озак азапланды, тизрәк сарык суярга һәм аш пешерергә әй¬ теп, ачуланып кычкырды... Ләкин солдатлар һәм алар¬ га ияреп писарь килеп җиткәндә (ул аларны көтмәгәндә очраткан булып кыланса да, дөресендә каршыларыпа үзе чыккан иде), бөтенесе дә өлгергән, бөтенесе дә әзерләнгән иде инде. Киенгән-ясанган старшина тирмәдән Бохаир чакы¬ руына чыкты. — Менә капрал ниндидер язу белән килгән, Юлай агай,— диде писарь, Юлайга хөрмәт белән баш иеп. Капрал һәм солдатлар аттан төштеләр, солдатлар бер сафка тезелде. Аларга күзе төшү белән Юлайның эче жу итеп китте — шунда ук авыллары яндырылган көн күз алдына килде. Ләкин бу юлы солдатлар аз иде. Җиде солдат халыкка һөҗүм итәргә базмас. Бу фикер старшинаны бераз тынычландырды. Капрал алга чыкты, сумкасыннан сургычлы мөһерләр сугылган па¬ кет чыгарды. — Синме... Шайтан-Күдәй йорты старшинасы Юлай Азналин?..— дип көч-хәл белән сукалап чыкты капрал пакет тышындагы сүзләрне. — Старшина Юлай мин. — Сәлам-алейкум, старшина!—дип дусларча сәлам бирде капрал. — Здравия желаю, капрал! Арумы, солдатлар! — дип яшьләрчә дәртләнеп, русчалатып кычкырып җибәр¬ де Юлай һәм капралга кулын сузды.— Мин үзем дә бит синең кебек үк капрал. Күп йөрдем... Чит якларда булдым, Прус патшасы Фридканы гонял! — Алайса, тагын бер кат исәнме, камрат!—диде капрал күңелле генә, икенче тапкыр Юлайның кулын кысып. 174 175
— Тагын бер кат арумы, камрат! — диде Юлай да.— Я, нинди бакет китердең анда? — Тот бакетны. Укырсың — белерсең. Юлай пакетны алды, кызыл сургыч мөһерләргә ихтирам белән карап куйды, бер почмагын ертты да писарьга сузды. — Укы әле... — «Шушы указны алуга, бер минут кичекмәстән, сиңа, старшина Юлайга, үз йортыңнан иярле-атлы, чук¬ марлы, уклы вә сөнгеле иң яхшы бер йөз егетне җыяр¬ га да...» — дип укый башлады Бохаир.— Иөз күбрәк булыр бит,— диде ул капралга, укуын бүлеп.— Без бо- лай да ул мәлгунне тотарбыз: еракта түгел — бары¬ сы да белә! Кара әле, капрал, нәчәлник, мин нәрсә таптым... Бохаир кулын куенына тыкты һәм аннан зур бер хозурлык белән балдаклары игәү белән киселгән богау¬ лар тартып чыгарды. — Мөгаен, карак ерак китмәгәндер әле!—диде ул. Юлайның тыны кысылды. Рус качкынын тоттыр¬ мыйм, дип Салаватның киреләнүе аның никадәр генә ачуын чыгарса да, ул тегесе үзе җәйләүдән ычкыныр дип өметләнгән иде. Писарьның хыянәте Салаватны гына түгел, ә улы качкынны яшереп яткан старшина¬ ның үзен дә куркыныч астына куя иде. Юлай ни дә булса әйтергә тырышып карады, ләкин башына бер генә фи¬ кер дә килмәде. Ул дулкынланудан кинәт шабыр тиргә батты. — Богавын салгач, инде каян табасың аны! Тотып булмас!..— дип мыгырданды старшина. — Кайсы яктан эзләргә кирәген мин беләм! Әнә анда!—диде писарь эченнән ачы көлеп һәм Салават тирмәсе ягына күрсәтте.— Беркая да китмәс! — Начар күрәзә син, писарь! — дип өзде аны кап¬ рал.— Син тапкан тимер-томырда безнең ни эшебез бар! Югалткан кешесенә, күрәсең, башка кирәкмидер. Син тапкансың — синең бәхетең: үзең ки дә йөр! Әйдә язуны укы әле! «...чукмарлы, уклы вә сөнгеле, иярле вә икешәр атлы бер йөз егетне җыярга да, шуларны галиҗәнап падишаһыбызның Стәрлетамак пристанендагы хәрби хезмәтенә, его высокоблагородие асессор Богданов карамагына...» 176 — Менә, старшина, тагын сугышка! — дип күңелле генә кычкырып куйды капрал. — Сугыш безнең өчен яңа нәрсә түгел! Түрәләр кушса — барабыз аны, тик менә кем белән сугышыр¬ га? — диде Юлай, аның йөрәге басылган иде инде.— Бөтенесен укып бетердеңме, писер? — «Асессор Богданов карамагына,— дип дәвам итте Бохаир,— үзең алып килергә. Алар фетнәче вә карак, качкын Доң казагы Емелька Пугачевка каршы барыр¬ га мәсьүлләр. Емелька Пугачев үзен оятсыз рәвештә мәрхүм император Петр Өченче Федорович исеме белән атый вә алла ихтыяры буенча бүгенгесе көндә тәхеттә утыручы законлы императрицабыз Екатерина Алексеев- нага каршы караклар өерен котырта...» — Мин немецларга каршы сугыштым, ә хәзер ничек була инде — урысларга каршы сугышыргамы?!—дип сорады Юлай, аптырап кулларын җәеп. — Нәрсә ялганлыйсың? — диде капрал кискен итеп.— Каракларга каршы барырга чакыралар, русларга кар¬ шы түгел. — «Старшина Юлай, синең хәрби хезмәттә булуың¬ ны вә медаль белән бүләкләнгәнеңне искә алып, йөз егетне кичекмәстән юлга алып чыгарга боерам...» — дип укуын дәвам итте Бохаир. Юлай горурланып медаленә орынды да күкрәген киереп: — Хезмәтнең нәрсә икәнен беләбез! — диде. «...ә старшиналык вазифаларын вә йорт мөһерен, үзең әйләнеп кайтканга кадәр, йорт писаре...— Бохаир, үз күзләренә ышанмагандай, төртелеп калды, тагын бер кат кәгазьгә карады, кинәт башын горур калкытып, яңгыравыклы тавыш белән кычкырып укыды:— йорт писаре Бохаир Рысабаевка тапшырып торырга...» Писарь, шатлыктан йотлыгып, кәгазьгә карады. Аның күз алдында хәрефләр һәм юллар сикереш¬ теләр... «...писаре Бохаир Рысабаевка!..» — дип, баягыдан катырак кычкырып кабатлады ул тагын бер тапкыр. — Беттеме? — дип сорады Юлай. Ул, күпкә киткәндә Бохаирның старшиналыкны кире бирмәсен күңеле бе¬ лән тойды. Старшинаның башына кан йөгерде... Бәлки анда — бу каһәр төшкән кәгазьнең азагында — котка¬ рырдай берәр нәрсә бардыр? Түрәләрнең язулары хәй¬ 12 В-598 J77
ләкәр була бит. Кайчагында иң азакта бөтенесен икен¬ чегә бора торган берәр нәрсә килеп чыга. «Беттеме язуың?»—дип тагын бер тапкыр сорады ул писарьдан. — Юк, тагын бар әле,— дип мыгырданды Бохаир, шатлыгын яшерә алмаудан үзе дә оялып китеп.— «Си¬ нең белән бергә походка чыккан кешеләрдән Исәт про¬ винция канцеляриясе күрсәтмәсе буенча заводларга бирелергә тиеш булган атларны алмаска, аларның әти¬ ләре вә туганнары, әниләре вә хатыннары өстеннән дә бу салым төшерелә...» — Менә рәхмәт, капрал! Халык сөенер инде! — Юлай ихлас шатлык белән капралга баш иде, әйтерсең бу кәгазьне ул язган иде,— Атларны алмый әйбәт итә¬ ләр... Әйдә кымыз эчәргә, капрал. Керәбезме? — дип чакырды старшина. Зур казанда симез сарык пешә иде инде. Этләр, ырлашып, аның эчәгеләрен төрле якка тарткалыйлар. Старшина җәйләвенең ике хатын-кыз тирмәсендә сый хәзерлиләр. Солдатлар, мылтыкларын бер-берсенә сөяп, чатыр кебек ясап куйдылар, атларын тышауладылар һәм, старшина тирмәсе алдындагы учак янына сузылып ятып, тәмәке көйрәтә башладылар. Көзге тонык кояш елга ярындагы болынлыкка җылы сипте, һәм салкы¬ наеп барган күктән ул җибәргән бу саубуллашу җылы¬ сы һәркемне куандырды... Ләкин кунак сыйлау белән бәйләнгән ыгы-зыгы ара¬ сында да старшинаның маңгаеннан авыр уйлар эзе югалып тормады. Ул Бохаирның туктаусыз капрал тирә¬ сендә бөтерелгәнен, аңа нәрсәдер сөйләгәнен күреп тор¬ ды һәм писарьның хыянәт итүеннән курыкты. «Кем белә, эт җан, бәлки солдатларны качкынны тотарга күн¬ дерер!»— дип хәвефләнде ул. Качкын солдат Семканың Салават тирмәсеннән кит¬ кәненә инде атнадан артык узды, ләкин Салават һаман серле кыланды, килгән кешеләрне тирмәсенә кертмәде. Ул Бохаирның үзе белән бәрелешергә теләде. Сала¬ ватка писарь белән ачык сугышта көч сынашып карарга кирәк кебек тоела иде, һәм ул, качкын әле һаман Са¬ лават җәйләвендә яши, дип уйлап йөргән Бохаирның түземен какшатырга булды. Салават башкортларга үзенең йогынтысы беткәнен күрә иде: аның тирмәсенә кунакка килүче калмады, хәт¬ та аның җырлары да кичләрен бик азларны җыя иде, ә рус кешесе яши башлаганнан бирле, очрашканда да сүз кушмый гына, читтән генә үтеп китәргә тырыша башладылар. Ә бүген менә иртүк Салават тирмәсе янына Кинҗә ат чаптырып килде. — Солдатлар! — дип кычкырды ул, ишек киезен күтәреп.— Кач, Салават! Салават урынында торып утырды. — Син дә качасыңмы? — диде ул. — Минме?.. Юк, билгеле...— дип мыгырданды Кин¬ җә, нигә качарга кирәген аңламыйча. —■ Ә Бохаир? — Качмыйдыр,— дип җавап бирде Кинҗә. — Ә мин ни өчен качарга тиеш? — диде Салават һәм өстенә юрганын ябынып күзләрен йомды. — Салават!—дип кычкырды Кинҗә, җиңел акыллы дусты өчен хәвефкә төшеп. Әминә өйдә булса, Кинҗәгә ярдәмгә килер иде дә бит, ул тирмәдә түгел — тышта бияләр савып йөри иде. Кинҗә сөйләнә-сөйләнә Салаватны эткәли-төрткәли башлады, аңа йокларга ирек бирмәде: — Салават, солдатлар, солдатлар! —• диде ул.— Ба¬ рысы да бит атларны син бирмәскә кушканны, халык¬ ны тауга ияртеп киткәнне белә... — Мин әзер!—дип кычкырып җибәрде Салават, кинәт сикереп торып.— Кайда солдатларың? — Әтиең тирмәсендә. — Әминәне ал да, тизрәк әниләренә илтеп куй,— диде Салават, зур сандыктан нәрсәдер эзли башлап. — Нәрсә эзлисең? Кач тизрәк. Өстеңдә ни бар — шул көе кач, кая кушсаң, мин шунда барысын да китерермен,— диде шомланган Кинҗә. Ул дусты өчен Салаватның үзеннән артыграк бор¬ чыла иде. — Мин нәрсә, куянмы?! — диде Салават.— Җитәр инде, әз качып йөрмәдем. Ул сандык төбеннән көбә күлмәген тартып чыгарды һәм эһ дигәнче өстенә киде. Ул чукмарын һәм хәнҗәрен, җәя һәм укларын, сугыш балтасын хәзерләп куйды. Әминә, өйгә керүгә, Салаватның сугышка хәзерлән¬ гәнен күрде. 12* 179 17?
— Сугышмы?! — дип шашынып кычкырып җибәрде ул. — Бар, атка атлан. Кинҗә сине әниең янына озатып куяр!—дип боерды Салават кырт өзеп. — Ә син? — Тизрәк! — диде Салават, җавап урынына аны ашыктырып.— Солдатлар минем хатыным икәнеңне белсәләр, җәберләрләр үзеңне. Салават тирмәләр ягына күз салды. Ул якта тузан күтәрелә — димәк, атлы чаптырып килә. — Моннан барыгыз,— диде Салават, җәйләүгә кар¬ шы якка күрсәтеп,— урманда сезгә берәү дә очрамас. — Мин хәзер әйләнеп киләм, Салават,— дип пы¬ шылдады Кинҗә киткәндә. Салават тирмәдә бер ялгызы калды. Ул тагын бер кат коралын барлап чыкты һәм ашыгып чаптырып кил¬ гән атлыга карады, ләкин таный алмады. Кирәксә-нитсә дип ул угын җайлап куйды һәм ки¬ нәт хатын-кыз икәнен күреп алды... Тагын бер дәм — һәм ул Гөлбәзәрне таныды.— Ул җан-фәрманга куып килә, аның аты чапмый, ә кош шикелле томырылып оча диярлек иде. Ул Салават алдына җитүгә атын шып туктатты, Салават аны күтәреп алып иярдән төшерде. — Минем янымамы? — диде ул, шатлыгын һәм сок¬ лануын яшереп тормыйча, аның ике иңбашыннан тот¬ кан һәм йөзенә туры караган хәлдә. — Урысың кайда? Җәйләүгә солдатлар килде,— диде кыз кабаланып. — Мин аларны каршыларга әзер,—диде Салават. — Кач тизрәк! — дип кычкырып җибәрде кыз. — Синнәнме? — дип . сорады Салават көлеп.—Мин башка дошманнар күрмим. — Кара!—дип күрсәтте кыз. һәм Салават старшина җәйләвеннән бирегә таба чаптырып килгән унлап атлыны күрде. — Шуннан кач,— диде Салават кызга, Әминә белән Кинҗә киткән сукмакны күрсәтеп. — Ә син? — дип сорады Гөлбәзәр, Әминә кебек үк итеп, аның тавышында шундый ук борчылу яңгырады. — Кунаклар миңа килә бит. Каршыларга кирәк,— диде Салават көлемсерәп. Гөлбәзәр аны аңлады. — Синең хатының китте. Өстәл янында мин булы¬ шырмын, сый-хөрмәт ташырмын,— диде Гөлбәзәр һәм гаҗәп ыспай хәрәкәт белән кыныдан ук тартып алып аңа сузды. — Рөстәмбай гафу итмәс сине, кызый,— диде Сала¬ ват.— Әтиең каргар үзеңне. Кире кит — сине берәү дә күрмәс. — Үлгәнче мин синең яныңда,—диде кыз, Салават¬ ка сокланып карап.— Килмәк батырга кыргызлар һө¬ җүм иткәч, төн буе сеңелесе аңа уклар биреп торган, алар икесе бергә сугышта һәлак булганнар. Атлылар Салават тирмәсенә якынайганнан-якынай- дылар. Аткан ук аларга тияр иде инде, нәкъ шул чакны Салават аларның башкортлар икәнен күреп алды. — Үзебезнекеләр,— дип пышылдады ул куркып.— Кач тизрәк!.. Солдатлардан курыкмаган Гөлбәзәр, коты алынган төлке шикелле, тирмә артына ташланды, атына сикереп менде, һәм Салават ат тоягы астында нәрсәнеңдер чы¬ тырдап кына калуын ишетте... Юлай җәйләвеннән чаптырып килгән ун атлы Сала¬ ватның иске дуслары булып чыкты. Алар писарьны аң¬ лаганнар һәм менә дуслары янына әйләнеп кайтканнар иде. Писарь аларны Салават чукынган һәм рус булган дип ышандырырга тырышты, солдатлар килүгә, Бохаир аларның начальнигы янында бөтерелә, нәрсәдер аңа пышылдый башлады, куеныннан чылбыр да тартып чы¬ гарды... Алар шул минутта ук Салаватка куркыныч янавын төшенеп алдылар. Писарь түгел, ә Салават бит Шәгали Шакман җәясен тартты, заводларга атларны ул бирмәскә теләде бит. Беренче булып Салават бөтен йортны тауларга өндәде бит... һәм яшь-җилкенчәкләр, «бакет»ны укып бетергәнне дә көтмәстән, Салаватны корал белән яклау өчен, иярләренә сикереп менделәр. — Кыерсыттырмабыз, Салават! — дип кычкырды Габдрахман. — Без синең яклы! — дип шаулаштылар Ваһаб белән Юныс. — Алып бар солдылар өстенә!..— дип таләп иттеләр ярсыган яшьләр. Кинҗә дә кире килде. Аларның барысының да кулын¬ да җәя, чукмар һ,.м балга иде. Алар баш күтәрү сәга- 180 181
те җитте дигән фикердә иде. Барысы да сугышка әзер, тик менә дошман һаман нишләптер килми дә, күренми дә иде. Яшьләр Юлай тирмәсе янында бишбармак пеш¬ кәнен дә, солдатларның старшина белән тыныч кына әңгәмә куертканын да, анда инде старшинаның сыен кө¬ теп, мулла, Рөстәм һәм Борнаш утырганын да бел¬ миләр иде... Салават үзеннән-үзе, һичбер чакыру-өндәүсез җыел¬ ган һәм чиксез дәртләнеп сугышка ыргылган бу «гас¬ кәр» белән нишләргә белми аптырап торган арада, җәй¬ ләү ягыннан солдатлар отряды урынына тагын бер ялгыз атлы күренде, һәм барысы да аның старшина икә¬ нен таныдылар. Юлай килеп җиткәч: — Сез, егетләр, сугышка хәзерләндегезме? — диде.— Бик тиз. Син нәчәлникләреме, Салават?! Сугыш көтә сезне, балалар. Иртәгә барыгыз да сугышка китәсез. — Солдатлар кайда соң?—дип сорады Салават. — Солдатлар миндә утыралар, сый көтәләр. Язу килде: сугышка барган кешедән атлар алмаска диел¬ гән, аллага шөкер... — Кемгә каршы сугышырга? — диде яшь Габ- драхман. — Качкын казак Пугач үзен патша дип атаган, әби патшага каршы фетнә күтәргән. Әби патша аңа каршы башкортларны чакыра. Барыгыз, үз җәйләүләрегезгә кайтыгыз, аталарыгыз минем янга килсеннәр, үзегез дә кире әйләнеп килегез,— диде старшина яшьләргә. Яшь-җилкенчәкләр сызгырып җибәрделәр дә чапты¬ рып киттеләр... Салават белән Юлай икәүдән-икәү генә калгач, стар¬ шина улына эндәште: — Язуда минем үземә сезне сугышка алып барырга, ә Бохаирга старшиналыгымны калдырырга диелгән. — Түбәсе күккә тигәндер инде писернең? — диде Салават, мәсхәрәле көлеп. — Старшиналыкны мин инде башка күрә алмам,— ашап бетерәчәк мине Бохаир,— диде Юлай көрсенеп.— Мин карт инде, Салават, ә син җитез дә, батыр да, күп¬ не дә күргән — алып бар, булмаса, егетләрне! Барыр¬ сыңмы, ә? — дип сорады ул кыймыйча гына. — Әби патша яклы булып сугышыргамы? — дип кайтарып сорады Салават, кабынып китеп.— Аның яклы булып сугышу безгә кулай түгел. Башка патшалар без¬ дән кеш, төлке, ас, төрле җәнлек тиресе алалар, ләкин болай ялангач калдырмыйлар иде, башка патшалар без¬ дән атлар сорый — без бирә идек, кайсы патшаның баш¬ кортны кол иткәне, әби патшадан башка кайсының авы- лы-авылы белән кешеләрне заводларга беркеткәне бар иде?! Юк, атай, әби патша өчен сугышу безгә кул түгел. — Гаскәрдә булу — кол булу түгел, улым,— дип каршы төште старшина.— Сугышка һәркайчан башкорт¬ ларны чакыралар. Мин үзем дә әнә чит җирләрдә сугы¬ шып кайттым, түрә булып йөрдем. Лизавета патша миңа медаль бирде, акча белән бүләкләде, фетнәдә кат¬ нашканымны онытырга кушты, мине хәзер хөрмәт-ихти- рам итәләр — үзең беләсең. Син дә менә шулай: әйбәт сугышсаң — берәү дә үзеңнән атлар сорамас, берәү дә заводка җибәрмәс, буаны җимерүеңне дә онытырлар... Алар Юлай җәйләвенә килеп җиттеләр, старшина тирмәсе артында атлардан төштеләр. — Әгәр патша әби патшаны җиңсә?! —диде Салават, тавышын әкренәйтеп.— Аңа каршы башкортларны алып барган өчен патша мине бүләкләрме? — Патша түгел, Салават! —диде Юлай ныклы ыша¬ ныч белән.— Качкын казак, ялган патша! — Әгәр ул җиңсә?—дип үз сүзендә торды Салават. — Әби патшаны җиңеп булмаячак. Син аның гас¬ кәре көчен белмисең әле, ә мин үз күзләрем белән күр¬ дем, Салават, мин беләм, мин аның гаскәрен сугышта күрдем... — Атай, мин патшаның барлык халыкларга ирек вәгъдә иткәнен ишеттем,— диде Салават, бу сүзләренә тирән мәгънә салып.— Бөтен халык андый патшаны яклаячак. Аның гаскәре тагын да көчлерәк булыр. Ул үзенә каршы килгәннәрне җәзаларга кушачак... Мин патшаның үзен күреп сөйләшкән кешеләрне очраттым... Старшина гаҗәпсенеп улына карады. — Барысына да ирек вәгъдә иткәч, кем белә, бәлки ялган да түгелдер... Патша үлде дигән язу килгәнгә күп еллар үтте үтүен, бәлки, исәндер дә! Хәзергә безгә әби патша йөз егет җыярга куша, аннары кайсы чын патша икәнен күз күрер! 182 183
— Ярар, атай, мин синең урыныңа барам,— дип кинәт ризалык бирде Салават. — Юлай агай,— диде, тирмә артына көтмәгәндә ки¬ леп чыккан писарь сүзгә кушылып,— солдатлар алып килгән язуны мин үзем укыдым бит. Анда егетләрне син үзең алып барырга тиеш диелгән. — Мин картайдым инде, писер,— диде Юлай, бер¬ катлылык белән,— Карт кешегә кая инде сугышып йөрү! Менә улым Салават алып барачак егетләрне. Писарь ачудан кызарынды-бүртенде. Хыялында ул йорт старшинасы иде инде. — Нәчәлник кушкан ич! Старшина алып барсын, диелгән!.. Мине җавапка тартырлар, писер язуны дөрес укымаган диярләр,— дип кычкырып җибәрде ул шарт¬ ларга җитешеп. — Син дөрес укыдың, Бохаир,— диде Юлай сабыр гына.— Син шуңа күрә укымышлы да бит. һәрвакыт язу¬ ларны дөрес укыйсың. Анда, мин юлда чакта, син стар¬ шина булып калырга тиеш диеп язылган, ә мин менә сәфәр чыкмыйм. Улым бара, мин өйдә калам, һәм син старшина булмыйсың. Менә шулай!.. — Салават нинди йөзбашы булсын? Нинди нәчәл¬ ник булсын ул?! Качкыннарны үзендә асрый!..— дип акырды Бохаир.— Син, старшина, үзең сугышка барырга курыксаң, инде мин йөзбашы булам! — Әйткән сүзем — каккан казык,— дип кырт кисте Юлай.— Салават теләсә, үз кул астына тылмач итеп алыр сине. Мин сине җибәрәм, Бохаир... Юлай писарьны артык тыңламады, солдатлар янына килде. Алар тирәсенә бик күп башкорт җыелган иде. Бишбармак өлгергән, хатыннар яссы агач табакларга ит соса башлаганнар иде. Русча аңлаган башкортлар аз, шунлыктан солдатлар тирәләрендә кайнашкан кешеләргә үзләренең семья хәл¬ ләре турында ишарәләр белән сөйлиләр иде. Бирегә килгәннәр арасында иртәгә юлга чыгарга тиешле егет¬ ләр дә, аларның әтиләре — картлар да бар иде. Бөтен җәйләүнең сугыш турындагы хәбәрдән борчу¬ га төшкән хатыннары һәм аналары шулай ук старшина җәйләвенең хатын-кызлар тирмәсенә җыелганнар иде; аларның аеруча хөрмәтлеләре ак киез тирмәгә — Юлай¬ ның беренче хатыны, Салаватның әнисе тирмәсенә кереп утырдылар. Старшина, чакыргай кешеләренең барысы да килгә¬ нен күргәч, ашка кадәр барлык кунакларга мөрәҗәгать итеп сүз башлады: — Аксакаллар, егетләр!—диде ул.— Әби патша өс¬ тенә афәт килә: качкын казак Пугач аңа җәбер-золым итәргә тели, ул үзен патша дип атаган. Әби патша — безнең анабыз — башкортларны ярдәмгә чакыра. Ана чакырганда, балалар бөтен эшләрен ташлап булышырга чабалар. Безне анабыз чакыра, балалар. Мин үзем карт инде. Минем урыныма улым Салават барачак. Җи¬ тез — җитезләрне алып барачак. Хәбәрне ишетүгә, көбә күлмәген кигән, җәясен һәм укларын алган, чукмары ияре янына беркетелгән, сөнгесе өзәңге буенда. Кил монда, улым,— дип чакырды старшина. Салават, әтисенең тагын нишләргә теләгәнен белми¬ чә, якын килде. — Менә сиңа минем кылычым,— диде Юлай һәм, үз биленнән ычкындырып, аны Салават биленә беркетте.— Менә минем камчым, прус сугышында булдым мин аның белән, ат өстендә бик күп чит җирләрне гиздем.— һәм Юлай Салаватның билбавына камчысын кыстырды.— Менә медалем. Аны миңа Лизавета әби патша бирде,— диде карт, күкрәгеннән медален дә ычкындырып.— Тап төшермә, егет, кыю сугыш. Салават кынысыннан кылычны тартып чыгарды, аның йөзен үпте. — Синең кылычың, атай, һәркайчан хаклык өчен генә күтәрелер,— диде ул тантаналы итеп. Төн тиз үтте. Таң атканда, Салават инде сбруен чистарта иде, ул өстенә көбә күлмәген кигән, Салаватка аның авырлыгын тоеп йөрүе рәхәтлек бирә иде. — Менә инде Салават бөтенләй ят кеше булды,— диде Әминә,— Күкрәгеңә башымны куйсам, ул да сал¬ кын тимер. — Тимер синең Салаватыңны әйбәтрәк саклар,— дип тынычландырды аны Салават. Тирмә янында ат тояклары тыпылдый башлаганчы, Салават Әминә белән шулай күңелле генә сөйләште. Ә Кинҗә килгәч, ул хатынын кысып кочаклады: — Кинҗә килде. Хуш, Әминә. Хуш, елама, Әми¬ нәм!— диде ул. Кинҗә белән бергәләп алар Юлай тирмәсенә тиз барып җиттеләр. Тирмә каршында атлылар әйләнә иде инде. 185 184
Салават үкчәсе белән аргамагының корсагына төрт¬ те һәм алга чыкты. Аның башында мамыкланып күпереп торган җофар тиресеннән тегелгән яшел бүрек булып, ул аны беркадәр артка җибәрә төшеп кигән иде. Юлай ишек төбендә тора. Улларын озатырга килгән күн кенә хатыннар елыйлар. Уллары исә күңелле булып күренергә тырышалар иде. — Барысы да җыелды. Менә шәйтан-күдәйлеләр әби патшага нинди солдатлар бирәләр, кара, капрал!— диде Юлай. Писарь юлга җыенганнарны барлый башлады, исем¬ нәре чыкканнар кирәгеннән артык каты кычкырып җа¬ вап кайтарып тордылар: — Сәлах Рамазан углы! — дип кычкыра писарь. — Бар!—дип җавап килә яшьләр төркеменнән. — Сәфәр Зәйнулла углы! — Бар! — Әхмәт Мөхәммәтҗан углы! — Монда! Барысының да исемнәре укып чыгылып, барысы да биредә икәнлеге ачыклангач, писарь җыелып беткәннә¬ рен әйтте. Юлай: — Аллага тапшырдык,— диде. — Ходай саклар үзегезне,— дип кычкырды мулла да. — Хуш! — диде Салават. Атлылар озата килүчеләр белән: •— Хуш! Хуш!—дип саубуллаша башладылар. Хатын-кызларның елаганнары ишетелде. Салават иярендә гәүдәсен турайтып йөгәнне тартты. Ул: — Әйдә! — дип егетләнеп кычкырды да атын куз¬ гатты. Бөтен төркем бертавыштан: — Әйдә! — диде, һәм йөз ат салмак атлап юлга чык¬ ты, арттан юлда ашарга дип алган бер көтү сарык бара иде, шуңа күрә алар ашыкмадылар... Кояш күптән тау артына төшеп югалды, караңгылык ташлар артыннан да, үләннәр арасыннан да күтәрелеп бөтен тирә-якка җәелә барды, ә отряд, ару-талуны бел- мәстән, гел алга куалады. Ай калыкты, ат тояклары астына күләгә төште. Алда ярты офыкны каплап кара болыт күтәрелде. — Яңгырга каршы барабыз. Кунарга туктарга ва¬ кыт!— дип кычкырды кемдер арттан. Салават күккә карады. — Сөм куышында туктарбыз,—- диде ул,—Инде күп калмады. Ул кинәт күктә ак тасма, үзеннән уңда, болыт читен¬ дә үк диярлек ак багана күрде, шундый ук яктырып ян¬ ган багана сулда да сузылды. «Нәрсә булыр икән бу?» дип уйлап алды ул һәм тагын күтәрелеп карады — ике багана да озынайды, бергә кушылды һәм саргылт-зәң- гәрсу төстәге дугага әйләнде. Салават күпере! Салават артына, сугышчыларына таба борылды. — Салават күпере!—дип кычкырды ул.— Салават күпере -— җиңү юлы күпере! — һәм ул әлеге «күпергә» таба кулын сузды. Ул бу күпернең нинди җиңүгә илтүен, нишләргә һәм кая барырга кирәген белә иде, ә менә әби патшага ярдәмгә дип җибәрелгән бу йөз җилкенчәк нәрсә белә соң?! Атлылар, таң калып, салават күпереннән күзләрен алмадылар. Төнлә белән салават күпере! Унсигез, егер¬ ме еллык гомерләре эчендә аларның һичкайсы мондый¬ ны очратмаган иде әле, шунлыктан барысы да аңа киләчәкнең билгесе итеп карады, яхшыгадырмы, яманга¬ дырмы — анысын каян беләсең инде аның! Иң беренче булып Салават аны яхшыга юрады, Салаватның нинди җиңү турында уйлаганын берсе дә белмәсә дә, барысы да аңа ышандылар... Җыену, юлга чыгу — һәммәсе баш әйләндергеч тиз¬ лек белән эшләнде. Аерылышу кайгысы, ерак юлның бил- гесезлеге турындагы фикерләр арасында аларны кая һәм ни өчен җибәрәләр кебек уйларга урын калмаган иде... Салават — аларның батыры, җырчысы, бунтаре, ил гизеп кайткан кешеләре; ул әнә зәңгәрсу аргамакта юыртып аларны алып бара—дан һәм батырлыкларга таба һични уйламастан атны куалап бару өчен шушы җиткән инде. «Сугыш» сүзе үзе дә яшьлекнең татлы хыялы бит. Чын сугышка бару аларга тормышка ашкан хыял булып күренде, шунлыктан алар барысы да аз сүзле, эчтә кайнаган өнсез кичерешләр аларның һәр- кайсын дәртләндерә, канатландыра иде. Аларны казак¬ ларга каршы сугышка чакырдылар. Кем соң бу җилкенчәкләр өчен казаклар? Рус кешеләре, динсезләр, 186 187
чукынган җаннар... Әтиләре, бабалары, бабаларының бабалары шул динсезләргә каршы сугышканнар, алар- ның батырлыклары турында халык күңелендә матур җырлар, дәртләндергеч әкиятләр саклана, димәк, бү¬ генге сугыш та, динсезләргә каршы булачак бу сугыш та, данга илтәчәк. Боларны камил уйлар дип булмый, кызлар турындагы, дан-шөһрәткә күмелеп кайту ту¬ рындагы, батырлыклар турындагы хыяллар белән кат¬ наш уйларның тонык өзекләре генә болар... Туктап ял итү һәм төн куну гына юлда дөрләп кабынган хыялны суыта, фикерләрне тәртипкә сала, кү¬ ңелдә сораулар уята алачак иде. Башкортлар әби патша гаскәрләре белән кушылыр¬ га, Җаек казакларына каршы сугышырга баралар, һәр адым аларны әби патша гаскәрләренә генә түгел, фет¬ нәчеләргә дә якынлаштыра. Моны бер Салават кына аңлый иде. Ул гына, казак җирләрен ат өстендә дә, җәяүләп тә үткән бу сукбай гына, юллар һәм сукмаклар кисешкән урыннарны белә һәм алдан ук кайсы чатта билгеләнгән юлдан борылуы ышанычлырак һәм куркы- нычсызрак буласын уйлап бара иде. Ләкин ул инде кире китәр юл калмас сәгатькә кадәр үзенең серен берәүгә дә чишмәскә булды. Соңгы тапкыр туктап куначак җир¬ дә ул аларга болай диячәк: «Башкортлар, мин сезне патшага каршы алып бармыйм. Без бөтенебез әби патшага, заводчыларга һәм боярларга каршы бара¬ быз...» Атлар җиңел атлый... Ай яктысында Сөм елгасының көмеш тасмасы кү¬ ренде. Башкортларның һәркайсы, үзләренә ияреп кил¬ гән көтүдән берәр сарыкны ияр өстенә күтәреп, елга аркылы чыгарга хәзерләнде. Алар озын чылбыр булып сузылдылар, атлар елгага кергәч салкын суны комсызланып чөмерергә тотынды¬ лар. Алар эчеп туйгач, Салават каты тавыш белән кыч¬ кырды: — Әйдә-ә! Атлар көчле киң түшләре белән кызу агымны кисте¬ реп аргы якка таба йөзеп киттеләр. Берничә минут су чупылдаганы, атлар пошкырганы һәм атлар өстендә ияр алдында яткан, куркынган бәрәннәрнең һәм са¬ рыкларның кызганыч кычкырулары гына ишетелеп тор¬ ды. Менә беренче аргамак ярга чыкты, аның артыннан башкалары коры җиргә басты. — Әйдә! — дип кычкырып җибәрде Салават һәм сал¬ кын сентябрь суы арганлыгын алып калган атны чап¬ тырып китте. — На! Әйдә-ә!! һәм Салаватка иярләрендә тере сарыклар яткан йөз атлы иярде. Алар моны атларны җылыту өчен эшлә¬ деләр. Алар каршында киләчәккә якты капка кебек булып, җиңү юлына күпер кебек булып тау артыннан калыккан төнге салават күпере уйнады, ә артларында тулы ай балкыды. Алар берничә көн бардылар. Туктый-туктый, ял итә- итә әкрен генә һаман алга хәрәкәтләнделәр. Якынлаш¬ кан саен алдагы максат үзенең тарту көчен югалткандай булды; сугыш яшьләрне элеккечә үк кызыктырмый иде инде. Уйлар, әңгәмәләр данга сусаганнарның башында һәм йөрәгендә шик уятты... БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Стәрлетамак пристанен моннан ун ел чамасы элек тау хәрби командалары төзегән. Ул Казанга, Сембергә һәм Мәскәүгә тау заводларыннан бакыр, тимер, шулай ук Тозтүбәдән тоз озату өчен эшләнгән иде. Балыкка бай Агыйдел ярында кечерәк кенә шәһәр җәелеп утыра. Хәрби командалар төзегән башка авыл¬ лар кебек, пристань шәһәрчеге дә «туры сызык» буенча салынган һәм аның урамнары тигез квадратлар хасил итәләр иде. Бер-берсенә охшаган биналардан бары ике катлы йорт кына аерылып тора, аның сырлап-бизәкләп эшлән¬ гән балконы, күккә сузылган озын шпиле бар, анда Рус дәүләте флагы җилферди. Бу — пристань идарәсе, аңа бер ягы елгага барып терәлгән киң пристань йорты то¬ таша. Йортта — таш лабазлар, як-якларда озын-озын агач лапаслар. Аның әйләнәсе биек бүрәнә койма белән уратылып алынган, бирге яктан койма тирәли тирән чокыр сузыла, чат-чатларда агач манаралар баш кал¬ кыта, анда төннәрен дә, көндезләрен дә хәрби каравыл сакта тора. 188 189
Шәһәр әйләнәсендә куе урман; юкә, имән, каеннар пристань янында ук, елга ярында ук шаулыйлар, шә¬ һәрдән бераз арырак, Агыйдел буенда чыршылар кара¬ лып утыра һәм озын наратлар чайкала. Тимер, бакыр һәм тоз кебек товарның бер өлешен пристаньга зур көймәләргә төяп су белән китерәләр, ә икенче өлешен кыш көне чаналарда ташып куялар, алар пристань ишек алдында язга кадәр саклана, ә яз көне зур көймәләргә төяп озатылалар иде. Бу көймәләр шул китүдән инде Стәрлетамак приста¬ нена кире әйләнеп кайтмыйлар, шуңа күрә ел саен яңа¬ лары ясала. Аларны эшләүче йөзләп балта остасы — руслар һәм татарлар — пристань янындагы шәһәрчектә яши, ә пристаньнан өстәрәк су көче белән хәрәкәткә китерелә торган такта яру тегермәне бар, анда түгәрәк бүрәнәләрдән әлеге көймәләрне ясау өчен такта «тарта¬ лар» иде. Авыл кварталларының берсе Койрыкчылар бистәсе дип атала, анда Агыйделнең, Каманың бөтен сайлык¬ ларын һәм кызу агымлы урыннарын белүче лоцманнар¬ ның унлап йорты тора, койрыкчыларның кайберләре судноларын Агыйдел тамагында тапшыралар, ә кайбер¬ ләре зур каекларын Сембергә кадәр үк алып бара¬ лар иде. Пристаньны, сәүдә һәм казна корылмаларын бер рота солдат саклый. Аларның бер өлеше шәһәр халкы¬ ның өйләрендә, бер өлеше озын агач казармада яши. Пристань янәшәсендәге ачык төсләргә буялган һәм алларына түтәл-түтәл чәчәк утыртылган өйләрдә чинов¬ никлар һәм офицерлар, пристаньда эшләүче приказчик¬ лар, зур каекларны ясатучы инженер һәм калкулыкка салынган кечерәк кенә агач чиркәүнең башлыклары торалар. Бөтен шәһәр нарат һәм юан имән агачларыннан тө¬ зелгән. Өйләр крепость диярсең. Шәһәр эчендә кисми калдырылган имәннәр һәм юкәләр астында җәйге кызу көннәрдә күләгә дә, ярау да була. Юкәләр чәчәк аткан¬ да, бөтен шәһәр өстенә баллы хуш ис җәелә, һәм мил¬ лионнарча кортлар гөжләве һаваны тутыра. Тамак туйдыру теләге белән пристань тирәсендә һәр¬ вакыт җыен килмешәк — «эш кешеләре» — бурлаклар һәм крушниклар кайнаша, аларның күбесе заводлардан, рудниклардан качкан крепостнойлар булалар, һәм, еш кына, заводлардан килеп чыккан командалар пристань тирәсен камап алалар да, бу кешеләрнең авыз ачып йөрүчеләрен эләктереп, шушында ук чылбырлап-богау- лап тауларга, элекке урыннарына алып китәләр иде. Пристань шәһәрчегендә комендант та, городничий да юк. Иң зур түрә — отставкадагы гусар поручигы, ә хә¬ зерге вакытта гражданский хезмәттә торган асессор Богданов. Пристань приказчиклары, писарьлары, тыл¬ мачлар, балта осталары, крушниклар, лоцманнар аңа буйсыналар. Штатский булуына карамастан, хәтта хәрби команда офицерлары да аны үзләренең начальниклары итеп саныйлар иде. Беренче шомлы көннәрдә үк губернатор Пугачевка каршы сугышка җибәрелергә тиешле «ясак түләүче рус булмаганнарны» җыю эшен әнә шул Богдановка йөкләде. Пристаньда иң аулак чак җиткән иде: алдан хәзер¬ ләнгән товарлар инде түбәнгә озатылган, ә яңалары чана юлы төшкәннән дә иртә көтелми иде әле. Бу айларда шәһәр халкы да, биредә хезмәт итүче солдатлар да акча-табыш артыннан куа башлыйлар иде: алар тире чылата, тире или, бал, балавыз һәм йон са¬ тып ала, көзге күчү вакытында кош аулый, балык тота, балык тозлый иде... Асессор әфәнде үзе атлар, сарыклар алу-сату белән эш итә иде, җәй көне ул аларны башкортлардан сатып ала, ә көзгә таба Уфага һәм Са¬ марага сатарга куа иде. Гадәттә елкы көтүе белән ул үзе Уфага бара, анда беренче чана юлы төшкәнче ял итә иде, аңың кайтышына пристань да җанлана: каек¬ ларны мүкли башлыйлар, олау-олау сүс, сумала, сүстән һәм мунчаладан ишкән арканнар кайта, заводлардан тимер һәм бакыр килә, ниһаять, тоз төялгән олаулар агыла башлый. Каеклар ясар өчен агач хәзерләү эшенә дә шул чакны ябышалар иде. _ Чиновниклар аю, бүре ауларга йөрүдән һәм карта уйнаудан кызык табалар иде. Быел күпме генә җыенса да, Богданов пристаньнан китә алмады, язмышны каргый-каргый ул уртак күңел ачуларда катнашырга мәҗбүр булды: поп, офицер һәм приказчикларның хатыннары, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, бал әчеттеләр, һәм һәр кичне әле бер, әле икенче өйдә кайда имбирь, кайда дарчин, кайда мөш¬ кәт чикләвеге, кайда йөзем салып әчетелгән бу балны 190 191
Татып карарга кунаклар җыелды, тәм тату, гадәттә, кара кичтән таңга кадәр дәвам итә торган булды... Тышта көзге яңгырлар коя, тездән пычрак иде. «Рус түгелләрне» җыярга җибәргән командаларның әле һаман әйләнеп кайтканнары юк. Ялган патшаның килеп чыгуын һәм губернаторның пристаньга «рус булмаганнар» командаларын кабул итү эшен өстенә йөкләвен асессор башта ел саен ала торган ялы юлына аркылы төшкән аяныч бер комачау дип кенә исәпләгән иде. Шунлыктан Оренбургның камалу хәбәре аяз көндә күк күкрәгәндәй тәэсир итте аңа, ан¬ нары чапкын килде, ул асессорның күп төннәрне карта өстәле артында бергәләп үткәргән иске танышы генерал Кардан шомлы хат китерде. «Шәфкатьле әфәндем, Петр Степанович!! — диелгән иде генерал хатында,— Патша-анабыз мәрхәмәте белән мин ялган патша фетнәсен бастыру эшенә билгеләндем, моның өчен Самар линиясе редутларыннан һәм кре¬ постьларыннан гарнизон инвалидларын җыйдым. Бу кавалерларның икесе бик кызыклы сер ачып, мине шак¬ катырдылар: алар патшабыз Бөек Петр походларында катнашкан булганнар әле. Моннан соң патшабыз Иван Васильевич Грозный белән Казанны алуда катнашкан кешеләрне очрату мөмкин икәненә дә һич тә гаҗәп¬ сенмим. Галиҗәнап губернатор Рейнсдорп әфәнде миңа яр¬ дәмгә рус булмаган халыкларны җыям дип язган иде. Сөйлисе дә юк, әйбәт гаскәр — борын-борыннан өндә дә, төштә дә фетнә турында гына хыялланалар. Шулай да, алла хакына дим, шул мәҗүсиләрнең биш кенә йөзен булса да тизрәк җибәрүегезне үтенеп, ялварып сорыйм, шуннан сез минем соң чиккә җиткәнемне аңларсыз дип беләм. Тоткарлык үлем белән бер!» Тик менә хәзер, Карның хатын укыгач кына, Богда¬ нов эшнең уен түгеллеген, үз өстенә йөкләнгән бурыч¬ ның мөһимлеген бөтен тирәнлеге белән аңлады. Шәһәрчек урамнарында һәм пристань идарәсе алдын¬ дагы мәйданда «рус булмаганнар»ның берничә йөз кешедән торган гаскәре тупланган иде инде. Шәһәр артында Ашказар, Стәрле һәм Агыйдел ярларында сарык, елкы көтүләре утлап йөри, учаклар төтенли, сугышчылар анда үзләренә ашарга пешерә¬ ләр иде. Урамнан канцеляриягә бертуктаусыз озын, моңсу гагар көйләре агылып тора. - Лейкин! — дип сабырсызланып кычкырды асессор V юнең бер писарена. Писарь, кичә поп хатынында әче бал «татып» кара- Iаннан соң һәм Кар хатын укыганнан соң начальнигы¬ ның кәефсез икәнен сизгәнлектән, һәр нәрсәгә хәзер оулып сикереп торды. — Каһәр сукканнар, үтерәләр бит болар,— диде асессор, чиксез газапланган кыяфәт белән кашларын җыерып һәм колагына бармакларын тыккан булып кы¬ ланып.— Ку шуларны тәрәзә төбеннән. Урамда нәрсә калган аларга,— яр буенда урын беткәнмени. Өстәл артында утырган поручик: — Урамнан куып чыгарырга ярамый аларны, Петр ( Степаныч,— дип каршы төште.— Пристань янында һәр куак төбендә ялган патшаның шымчылары мыж кай¬ ный. — Шушы көнгә кадәр, поручик әфәнде, сез миңа бер генә шымчы да тотып китермәдегез әле. — Тотылмыйлар-с! — диде поручик.— Команда инде урманда өченче тәүлек эзләнә. — Нәрсә соң алар, чикерткә кебек сикерәләрме?! — дип төрттереп куйды Богданов. Ул үзенең мәзәгеннән йомшап китте.— Тынсалар да ярар иде, ичмасам. Колак тонды инде! Син, Лейкин, күгәрченкәем, бар әйт аларга, өй буенда уламасыннар... Писарь чыкты. — Берәрсен генә булса да тотасы иде. Мин аны бөтен халык алдында кисәкләргә тураклар идем,— диде асессор. Шул минутта җыр тына башлады, тәрәзә артында шау-шу күтәрелде, чит телдә каты кычкырып әйткән сүзләр, ниндидер сораулар яңгырады. — Ваничка, иртәгә иртәдән бөтен сотняларга...— асессор генерал Кар хатына һәм креслосы артында сте¬ нада эленеп торган картага карап алды,— менә монда, Бикколга, генерал Карга барырга приказ языгыз,— диде ул.— Монда аларның ашап ятуларыннан ни файда. Рус булмаганнарның исемлеген пакетка салырга да озатыр¬ га! Солдатлардан конвой җибәрергә кирәк, ходай сак¬ ласын, я юлда качып бетәрләр тагын... 192 13 В-598 193
— Вашскородь, Пугачев шымчысы!—дип, бусагадан ук кычкырып җибәрде урамнан әйләнеп кергән икенче писарь. Богданов сикереп торды. — Кайда шымчы? Каян? —- Типтәрләр тотып китерде, вашскородь! Сорау алырга боерасызмы? Асессор, түземсезләнеп: — Китер, китер, тизрәк китер!—дип кычкырды. —- Пычакмы, чәнечкеме китерергә кушасыз, Петр Степаныч? — дип сорады поручик. Богданов аңа гаҗәпсенеп карады. — Пычак белән чәнечке нәрсәгә ул? — Ә шымчыны кисәкләргә-с?—диде поручик, теш¬ ләрен ыржайтып. — Ах сез, Ваничка, шалопай да соң, шалопай да соң, поручик әфәнде! Шул чакны куллары бәйләнгән мужикны алып кер¬ деләр. Солдат аны аркасыннан төртеп җибәрде. — Бар, кыстатма, юләр. Палачка түгел — офицер әфәнделәр каршына, курыкма! — Ә мин курыкмыйм да. Байлардан түгел, тәмуг¬ тагы мөгезле шайтаннардан да курыкмыйм! Солдат, түрәләр алдында куштанланып: — Тының чыгарма!—дип кычкырып куйды. — Ә син мине өйрәтмә. Үземдә дә гыйлем бер букча! — Яле, якынрак кил, «гыйлемдар!» Җавабыңны галимнәрчә бир. Исемең ничек? — дип сорады асессор каты тавыш белән. — Исемем, барин, белмәстер, атым — күрмәстер. — Әрем телле икәнсең, холоп, ялган патша шым¬ чысы. Камчы белән мин сине майлагандай итәрмен,— дип мыгырданды Богданов. Солдат асессор алдына татарча язылган кәгазь китереп салды. — Нинди язу? — дип сорады тегесе. — Шымчыдай алынды, вашскородь! — диде солдат. Богданов, әсиргә борылып: — Нинди язу? — диде. — Минем алда язылмаган, хөрмәтлем, күрәсең та¬ тарча ич, ә мин русчасын да, ходай шаһит, көчкә сукалыйм!.. 194 — Каян эләкте соң ул сиңа! — Юлда таптым. Сорау алуга поручик кушылды. — Телеңнән асып куям, эт җан! Турысын әйт, ниш¬ ләп синең яныңда иде бу язу? — Тәмәкегә дип сакладым. Аның өчен башыма шун¬ дый бәла киләсен белсәм, тәмәкесе-ние белән чәнчелеп китсен иде шунда! — Имзасы кемнеке? Кем мөһере? —■ дип сорады поручик кырыс итеп. — Әйтә алмыйм, бариным, күгәрченем! Укый-яза белмим, матур әфәндем! —- Куркынган мужик тонын үз¬ гәртте һәм мышкылдап алды. — Күрсәт әле, поручик әфәнде, нинди мөһер икән,— диде Богданов. Ул язуны җентекләп карады һәм, зәһәр елан күргәндәй, башын тартып алды.— «Петр»?! — дип кычкырып җибәрде ул.— Кем була соң бу Петр? Нишләп татар язуы астында латинча имза? Кайдан?! — дип акырды Богданов. Ул, сикереп торып, мужикның буга¬ зына ябышты һәм аны дер селкетеп алды.— Кайдан алдың язуны, эт нәмәстә?! — Ихлас менә, юлдан таптым, барин. Шушында тәгәрәп үлим менә! — Ялганлыйсың! Монда тәгәрәп үлмисең! Кисәкләр¬ гә турарга кушам үзеңне. Колагыңны, борыныңны кисте- рәм, тырнакларыңны йолкытып алдырам, бармакларың¬ ны буын-буын турарга кушам, күзеңне казып алырга әйтәм, ә телеңне иң ахырга калдыртам... Каян алдың? — Кулларым бәйләнмәгән булса, чукыныр идем. Ихлас менә... Поручик әоирнең йөзенә сугып җибәрде, ул идәнгә ауды һәм башы белән бәрелде. Тәрәзә артында тагын көчле җыр күтәрелде. — Лейкин! Җеннәр тагын улый башлады!—дип акырды Богданов. Писарь атылып тышка чыгып китте. Салават юлның бишенчеме, алтынчымы көнендә үзе белән юлдашлары арасында өнсез таш койма калыкка¬ нын тойды. Аңардан нәрсәнедер яшерәләр иде, ләкин нәрсәне — ул төшенә алмады. Кинҗә аркылы белмәкче булды, ләкин беркатлы юанай гаҗәпсенеп керфекләрен генә лепелдәтте. 13* 195
— Сине барысы да ярата. Нәрсә яшерсеннәр ди синнән? — Их, Кинҗә! Күрәсең синнән дә яшерәләр! — диде Салават көрсенеп. Ул саклык белән отрядның башка сугышчыларына сүз кушып карады, әмма һични белә алмады. Кунарга туктаган җирләрдә, учак яннарында кеше¬ ләрнең пышылдашканнарын һәм кызып-кызып бәхәс¬ ләшкәннәрен күрә иде Салават, ләкин үзе, учак янына утырып, сүзгә кушылырга иттеме, барысы да авызла¬ рына су капкандай тыналар иде. «Сизделәр! Патша ягына алып чыгармый да, бары¬ сын да фетнәгә тартырмын дип куркалар!» дигән карарга килде ул. Ул аркасына берәрсе кадамагае, үтереп ташламагае дип шикләнә башлады, йоклаганда кулын хәнҗәр са¬ быннан алмады, һәр кыштырдаудан уяна торган булды. Шулай да, бөтен шик-шөбһәсенә карамастан, уйла¬ ган эшен ахырынача җиткерергә — отрядын патша ягына алып чыгарга карар итте. Юлга чыкканның унынчымы, унберенчеме көнендә Агыйдел ярына җиттеләр, кунарга урманда туктадылар. Салават ничектер таң алдыннан уянып китте. Көзге таң аның бүреген һәм каракүл яка читен бәс белән кап¬ лаган иде, җылы ятактан чыгасы да, кыймылдыйсы да килмәде аның. Ул хәрәкәтсез ятты. Шул чак аның ко¬ лагына агач башларында шаулаган җил тавышы һәм коелган яфраклар кыштырдавы арасыннан әкрен генә пышылдап сөйләшкән сүзләр килеп керде: — Тотып бәйләргә үзен... Урысларга сатылган!.. Салават моның кем тавышы икәнен танымады һәм һаман селкенмәде. Бу — Бохаир сүзләре иде. Ләкин писарьның дусла¬ рыннан аның янында берәү дә юк бит. Кем әйтте икән? — Бер-ике көн сабыр ит. Стәрлетамакны узгач, сорарбыз үзеннән — сарык урынына сатарга ирек бир¬ мәбез... Салават янәшәсендә йоклаган Кинҗә мышнап һәм ыңгырашып икенче ягына борылып ятты. — Тсс-с! —дип пышылдады берсе, һәм ике тавыш та тынды. Тирмә эчендәге сүрән яктыда кеше гәүдәләре кара бөктәрләрсыман күренәләр. Монда унбишәү йоклый. 196 Арада кайсыдыр уяу, ләкин кем — Салават белә алмады. Отряд ары кузгалды. Шул көнне алар Стәрлетамак пристанена килеп җит¬ теләр, биредә алар асессор Богдановка күренергә тиеш¬ ләр иде. Салават яшерен дошманнары аны монда түрәләргә тотып бирүе мөмкин икәнлеген, түрәнең кулга аласын һәм газаплыйсын уйлап алды. Гамьсез булып күренү өчен, ул авылга кергәндә җыр башлады... Кич булуга карамастан, Стәрлетамак пристане урам¬ нарында халык корт иледәй кайный иде. Анда-санда бер-берсенә сөяп куелган сөңгеләрдән ясалган чатырлар күренә, тәртәләре югары күтәрелгән арбалар, тәкәббер дөяләр, җәяле, уклы һәм билләренә хәнҗәр аскан күп санлы төрле нәсел-кабилә кешеләре, койма буйларына бәйләп куелган, авызларына солы капчыклары киертел- гән иярле атлар... Салават бирегә әби патша указы буенча төрле як¬ лардан чакырылган башкортлар, типтәрләр, мишәрләр һәм чирмешләрнең отрядлары җыелганын аңлады. Старшина киемендәге тәбәнәк-юан типтәр Салават керергә тиешле өйне күрсәтте. Отрядын капка төбендә калдырып, Салават йортка керде һәм солдатка кәгазен бирде. Солдат өйгә кереп китте, әйләнеп чыккач, үзе артыннан барырга чакырды. Салаватны канцеляриягә алып керделәр. Анда ике солдат, офицер һәм алар алдында куллары бәйле мужик тора иде... Салават үз күзләренә ышанмады — офицер өстәле алдындагы бәйле мужик Семка иде... Ул өйгә кергән Салаватка йөгерек караш ташлады һәм күзләрен түбән төшерде. — Арумы, башкортлар бөркете! — дип ягымлы гына исәнләште Богданов Салават белән. — Здра жла, вашбродь! — егетләнеп һәм күңелле итеп, әтисе белән капрал өйрәткәнчә җавап кайтарды Салават. — Молодец сотник! Ник яшь соң әле син болай? Йөзбаш йорт старшинасы булырга тиеш диелгән иде бит. — Старшина — минем әтием, сәлперәйгән карт инде. Кая инде аңа сугышып йөрү!.. 197
■— Исемең ничек? — Шайтан-Күдәй йорты башкортлары йөзбашы Юлай углы Салават,—-дип, баягыча ук дәртләнеп, сүз¬ ләрен өзеп-өзеп җавап бирде Салават. — Рапортны әйбәт бирәсең. Җырлап килүче син идеңме? — Мин, вашбродь. — Җырлавың да әйбәт,— дип үстереп куйды на¬ чальник. — Өйдә сандугач диләр мине, урысча соловей була!.. — Соловей?!-—Богданов көлеп алды.— Я, әйт әле миңа, сандугач, укый беләсеңме? — Татарча әйбәт укыйм. Урычса — аз-маз хәреф таныйм шунда. — Менә бу кәгазьне укы да русча әйтеп бир — ни язылган икән? — диде Богданов, татарча язуны аңа сузып. Салават аңа күз төшерде һәм шатлыктан аз гына кычкырып җибәрмәде: бу—Салават кулына төшерергә хыялланган нәрсәнең нәкъ үзе — патша хаты иде!.. Салават моның нинди хат икәнен кычкырып әйтсә, начальник шунда ук кире алыр дип уйлады һәм калты¬ ранган кулларында тотып эчке бер дулкынлану белән мөмкин кадәр күбрәк өлешен укып калырга тырышып, хат юллары өстеннән күзләрен ашыгып -йөгертте. — «Мин ерак җирләрдән килдем...» Урысча ничек дияргә соң? Яшерен җирдән дияргәме соң — менә шу¬ лай әйбәт булырдыр, вашскородь. «Я из тайного места пришел, Петра Федорович Третий, царь!» — диде ни¬ һаять, Салават. Ул Богдановка күз төшерде, тегесе моңа сынаулы карап тора иде. Салават кәгазьне кинәт өстәлгә ыргытты. — Мондый язуны ничек укымак кирәк! Минем әтием старшина бит! — дип кычкырды ул куркынган булып. — Укы, укы! Мин командир. Мин кушкач укы! — дип таләп итте асессор, хатны Салават кулына яңадан тоттырып. — «Саумы, башкорт халкы! •— Салават русчага тәр¬ җемә итте.— Сезгә җир бирәм, урман, су, үлән, кур¬ гаш, дары бирәм... Яшә, башкорт халкы...» — Салават төртелеп калды. Аның сулышы кысылды. Ул «Корт чаккыры» өендә ишеткән сүзләрне күрде: «...даладагы җәнлек, судагы балык, күктәге кош кебек... Яшә, башкорт халкы!..» «Балаларыгызга да, оныкларыгызга да азатлык би¬ рәм...» дигән сүзләр өстеннән Салават күзләрен йөгер¬ теп чыгарга өлгерде, ләкин Богданов инде үзе кәгазьгә кулын сузды. — Я, я! Ялганлыйсың! Җитәр!—диде ул. Салават, абайлап өлгерде һәм, дулкынлануын яшерү өчен, манифестны йомарлап, бүлмәнең аргы почмагына атты. — Мондый кәгазьне укырга ярамый,— диде ул, Бог¬ дановны ышандырырга теләгәндәй итеп. — Ишеттеңме? — Богданов Семкага таба борылды. — Ваше благородьечко, барин, валлаһи дим менә, анда нәрсә язылганын белмәдем... бер җене тыкты шун¬ да кулыма... — Дәшмә! — дип тавышын күтәрде Богданов, һәм Семка, әйтерсең авызына чүпрәк тыктылар, тын калды. — Ялган кәгазь ул! — диде Салават ышаныч белән.— Казак башкортларның җирен алмакчы була, шуңа су¬ гышырга килә. Безгә нәчәлник шулай әйтте. — Нинди начальник? — Әби патша башкортларны сугышка чакырырга җибәргән кеше... — Дөрес әйткән,— диде Богданов, ул үзе җибәргән капралның башкортлар белән фетнәче казаклар арасын¬ да тирән упкын ятканлыгына башкортларны шулай җиңел ышандыра алуына сөенде. — Биккол юлын беләсеңме? — дип сорады ул Сала¬ ваттан. — Салмыш елгагамы? Беләм. — Таулар аша чыгарсыңмы? — һәр сукмак таныш! — дип мактанды Салават. — Молодец! Сиңа тагын бер мең сандугач тапшы¬ рам, генерал Карга алып барырсың... Әйбәт сугыш — бүләк алырсың. Салават күкрәген киерде. — Пугачның үзен тотам, синең канцеляргә ките- рәм!—дип бәрде ул. — Эт баласы! — Үзе дә сизмәстән шул сүзләр ыч¬ кынды Семканың авызыннан. Салават аның өстенә ташланды һәм бугазыннан каптырып алды. 198 199
— Сип үзең эт баласы, хыянәтче! Нинди кәгазь алып килдең! Карак кәгазенме? — Тукта! Тукта, сандугач! Тукта әле! — дип арага керде офицер. Ул әсирнең язмышы өчен куркуга төш¬ те, аныңча, бу кеше Пугачев лагере турында кызыклы күп нәрсә сөйли алырга тиеш иде. Салават, аңына килгән кебек булып, читкә китте, кулларын киеменә ышкыды һәм нәҗес күргәндәй боры¬ нын җыерды. — Кулымны буядым,— диде ул, Семкага җирәнеп карап. — Эт баласы!—дип кабатлады Семка, ләкин зә¬ һәрлек белән әйтелгән кебек булса да, бу сүзләрдә эчке җылылык сизелде. Семка Салаватның искиткеч көчле икәнен белә, шунлыктан өстенә Салават ярсып ташлан¬ ган минутта ул дөнья белән хушлашырга җыенган иде, әмма Салават бармаклары бугаз әйләнәсенә йомшак сарылдылар, һәм бу аңа танышының үз-үзен тотышы баштанаяк ясалма икәнен әйтеп бирде. Офицер Салаватны бүтәнчә аңлады. Ул бу егет йөзендә аңгыра, әмма турылыклы ярдәмче күрде. — Әтиең тарханмы? — дип сорады ул. — Тархан, Шәйтан-Күдәй йорты старшинасы Юлай Азналин. — Рапортны шәп бирәсең!.. Я, бар. Иртән иртүк Бикколга китәрсең, бар сандугачларны минем җилкәдән алырсың. Атларыгыз атлый алганчы, туктамыйча ба¬ рырга! Барысы өчен дә син җаваплы. Әйбәт илтеп җит¬ керсәң, бүләк бирерләр. Төшендеңме? — Төшендем, вашскородь! — Я, бар. Иртә белән генерал Карга пакет би¬ рермен. Канцелярия урнашкан өйдән чыккач, Салават елга буена төште. Салкын сулы, кызу агымлы елга киң җәе¬ леп гаҗәеп бер ваемсызлык белән ага иде. Салават яр буендагы зур ташка утырды. Ул кичке суга карады, аның өстендә берничә тонык йолдыз шәү¬ ләсе тирбәлә иде инде. Ул утырган җирдән ерак түгел куаклар белән капланган ташлар өеме бар. Җил шул куаклыктан тавышлар алып килде. — Оренбурга җитсәк, анда үзәннәр белән китәргә мөмкин... Әби патшага күрәләтә кол булып булмый 200 инде. Боярларга-морзаларга гына әйбәт ул, ә син нин¬ ди морза? — диде берәү, кемнедер күндерергә тырыш¬ кандай итеп, карлыккан тавыш белән. — Кая инде ул! Морза түгел дә, куркыта бит. Өйдә ике хатыным да өч бала... Казаклар ягына чыктың¬ мы — соңгы сарыгыңны тартып алырлар. — Кайдан белсеннәр? — Ничек белмәсен инде? Йөзбаш нәрсәгә куелган дисең? Салаватны әтисе әби патша алдында гаебен юсын дип җибәрде ич. Ул хәзер бөтен качкыннар өстен¬ нән беренче әләкче булачак. Салават бу сүзләрдән көлемсерәде. — Сабыр ит, без менә аңардан сорарбыз. Шулай булса, башсыз каласын көтсен дә торсын. Аннары, бар, эзлә кем үтергәнен! — Икенчене куярлар, татлырак булыр дисеңме әллә? Юк, куркам мин. Син — ялгыз баш, сиңа җиңел, ә мин балаларны кызганам. — Әби патша яклы буласыңмы? Заводчыларны як¬ ларга җыенасыңмы? — дип ачу белән сорады икенчесе, һәм аның аягы астыннан ком ишелгәне ишетелде.— Алай икән, хуш! Бушка гына вакыт үткәрдем... Салават таш артына посты. Кичке караңгыда аның яныннан берәү үтеп китте, икенчесе аңардан калыш¬ маска тырышып атлады, үзен акларга теләп нәрсәләрдер мыгырданды. Тирә-якта авыр тынлык урнашты. Шул өнсез тынлык эченнән елга гына үзенең суларын ярга җи- ңелчә бәрә-бәрә каядыр ашыктырды да ашыктырды. Салават беркайчан да дәшми-тынмый уйлый бел¬ ми иде. Аның уйлары җырга салынганчы, һәрвакыт буталчык була, ә инде җырга салынгач, тигез һәм мәһабәт булып күкрәгеннән агып чыга иде. Салават җырлый башлаганын сизми дә калды: Агыйделкәй алкын, суы салкын, Батыр утыра ташы өстендә, Уйлана ул патша турысында, Имән белән алтын турында. Суга әгәр алтын ташласаң, Батып китәр комлы төбенә, Имән агачкаен ташласаң, Агып китәр ерак диңгезгә... Уйла, уйла, яшь командир син, Уйла, егет, фикер дә ит син! 201
Елга өстеннән искән җил салкын алып килде. Сала¬ ват калтыранып куйды һәм таш өстеннән торды. Патша әмер бирде заводчыны, Боярларны тотып асарга... Салават моны кычкырып диярлек җырлады, әмма, пристаньга җитәрәк, исенә килде һәм тынды. Инде ма¬ нифесттан патшаның теләген мөгаен белгәч, нәрсә эшләргә кирәген тизрәк хәл итәсе бар иде. Куак артындагы билгесез кеше сүзләре Салаватны дулкынландырды, күңеленә ышаныч өстәде. Шулай да үзе белән бергә килгән туксан кеше нәрсә уйлый да, үзе белән бергә иртәгә китәчәк тугыз йөз кеше башында нәрсә — менә шуны белергә кирәк иде. Яр буенда сөй¬ ләшкәннәр белән күпмесе килешә икән? Моны ничек белергә? Сиздермичә үзеңә тыңлап йөрергәме? Кинҗәгә колак салырга, сораштырырга әйтергәме, ә аннары... — Кайда булдың, Салават! Кая качтың? — дип кыч¬ кырып каршы алды аны Кинҗә. Салават аны очратуына шатланып: — Сүзем бар сиңа, Кинҗә,— дип пышылдады. — Нинди сүз? — Без Пугачка каршы бармыйбыз,— диде аңа Салават. — Ә кая? — дип гаҗәпләнде Кинҗә. — Әби патшага каршы. Кинҗә беркатлылык белән: — Урыс түрәсе шулай куштымы? — дип сорады. — Алла шулай кушты. Елга да миңа шуны әйтте. Елгадан искән җил дә, ак таш та... Җыр да миңа шу¬ лай әйтте. Тыңла, Кинҗә! Патша завод хуҗаларын асар¬ га вәгъдә бирде... Ә әби патша алар яклы. Мин халыкны әби патшага ярдәмгә алып барырга теләмим! — Салават шыпыртлап, тезеп китте:— Бүген төнлә син барысы белән дә сөйләш... Акрын гына сораш... Бу — фетнә... Син кара аны, акрын! Каты сөйләшергә ярамый. Халык¬ ның нәрсә уйлаганын миңа иртән әйтерсең... — Ярый.— Кинҗә бераз тын торды.— Сиңа куркы¬ ныч түгелме, Салават? — Мин хатын-кызмыни? — Сорауга сорау белән җа¬ вап кайтарды Салават. Ләкин, җавапның яңадан авыз ачып сүз әйтмәслек булуына карамастан, Кинҗә: — Ә миңа куркыныч... Зур эш... Куркыныч эш баш¬ лыйсың!— дип үзенең куркуын белдерде. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК «Патшалар патшасы бөек государь, лаеклы импера- юр...» «...Рус гаскәрләренең башлыгы, барлык олы¬ ларны вә кечеләрне хөрмәт итүче, ярлыкаучы, дошман¬ нарны җәзалаучы, фәкыйрьләрне баетучы, бөтен Россияне кулында тотучы Петр Федорович», ниһаять, халык арасына килеп чыкты. Халык ихтыяры гади кач¬ кын казак булган бу кешене боеручы һәм юлбашчы итте, хәер, ул фетнә дулкыны өстенә баш буларак күтә¬ релгән кешеләрнең тарихта беренчесе түгел иде. Петр Өченче исемен алган Емельян Пугачев Орен¬ бургны камалышта тота. Аның ставкасы Оренбург янын¬ дагы Берда крепостенда. Бирегә дөньяның дүрт ягын¬ нан халык агыла. Ул көннәрдә Россиянең йөрәге Мәскәү түгел, ә Берда булды. Баш күтәрүчеләр, тагын нишләргә, кая барырга икә¬ нен белмәгән, үзләренең хаклыгына һәм халыкның кө¬ ченә ышанган бер хәлдә, көч туплыйлар иде. һәр көнне бирегә әллә ничәшәр йөз ярдәмчеләр килә торды. Ни туры килде шуның белән коралланган меңнәрчә кешеләр инде баш күтәрүчеләр байрагы астына басты¬ лар һәм алар алдында крепостьлар, шәһәрләр тез чүкте: каторга урыны булган Тозтүбә алынды, анда богаулан¬ ган бик күп халык азат ителде, Түбән Күл һәм Сакмар крепостьлары алынды, Уралның терәкләре булган Орен¬ бург, Губерлинск һәм Уфа камалды, бакыр эретү завод¬ лары, редутлар, төрмәләр, исәпсез-сансыз салалар, авыл¬ лар һәм казак станицалары баш иде... Курку белмәс каторжан, төрмә-каторгалардан күп тапкырлар качкан Афанасий Иванович Соколов, куша¬ маты буенча Хлопуша, «патша»ны уратып алган Җаек казакларының тыгыз боҗрасы аша үтеп, аның ышаны¬ чына ирешкән бик азларның берсе булды. Ул хәзер патша кушуы буенча крепостьлар һәм заводлар ала, ха¬ лыкны фетнәгә күтәрә иде. Заводларның крепостной эшчеләре йөзәрләп-йөзәрләп «государь» ягына чыгалар, баш күтәрүчеләрне коралландыруга бөтен чаралар бе¬ лән булышалар иде. Петербург мужиклар патшасына каршы гаскәр җибәрде. —- Хатынын кара, хатынын,— диештеләр халык ара¬ сында,— иренә каршы бара бит! 202 203
— Поп никах укыганда, изге язмаДап: «Хатынь! иреннән куркырга тиеш», дигән сүзләрне укыган лабаса үзләренә... Ә күр моны, нишли! Хөкүмәт гаскәрләренең башлыгы итеп билгеләнгән генерал-майор Кар, Самар сызыгы редутларыннан һәм крепостьларыннан туплар, ядрәләр, чал инвалидлар — гомумән мөмкин булганның һәммәсен җыйды, ләкин бу, ашыгыч кулдан, аннан-моннан тупланган зәгыйфь гаскәргә ышанмыйча, ул төрле яклардан ярдәм сорады: Казан һәм Мәскәүдән — солдатлар, Доннан — казаклар, Уралдан «рус булмаганнарны» җибәрүне сорады... Әби патша боерыгы буенча җыелган башкортларның генерал Кар кулы астына барулары турында хәбәр Пу¬ гачев күңеленә шом салды. Сугышларда булган, немец¬ ларга каршы хәрәкәтләрдә аларны үз күзе белән күргән кеше буларак, ул башкортларның булдыклы, дәртле сугышчылар икәнен белә нде, шунлыктан ул аларның каршы якта булмыйча, ә үз ягында булуын теләде. Ул башкортларга татар телендә манифест язарга боерды. Идрис атлы татар, аны язып, Пугачевка тәрҗе¬ мә итеп күрсәткәч, патша, бераз уйлап торды да: — Син, Идрис, башкортларга мондый сүзләр яз,— дип өстәде,— сезгә җир, үлән вә урман, елгалар вә тау¬ лар, дары вә кургашын бүләк итәм, даладагы җәнлек, судагы балык, күктәге кош кебек иркен яшәгез... — Яхшы сүз әйттең, бачка1!—диде Идрис, якты¬ рып китеп. — Мин түгел, Питербурхта, мин әле тәхеттб утырган чакта бер батыр шулай әйтте. Мин аннан сезнең баш¬ корт халкы ни тели дип сорадым, ул менә шулай җавап бирде,— дип аңлатты Пугачев. — Әйбәт сүзләр! —диде тагын бер кат Идрис һәм шул сүзләрне кәгазьгә тезәргә кереште. Башкортларга җибәреләсе манифест әле ишәйтелмә- гән дә иде, Бердага башкорт җиреннән илче килде һәм үзен патша янына кертергә сорады. Пугачев янына алып кергәч, ул үзенең качкын сол¬ дат икәнлеген, ә менә хәзер рудниктан качканлыгын, башкортларда яшеренеп ятканлыгын, әби патша указы буенча кеше җыярга җәйләүгә солдатлар килгәч, юлга чыгуын сөйләп бирде. 1 Бачка — батюшка мәгънәсендә. — Ишеттем,— диде Пугачев. — Башкортлар, ачуың килмәсен, государь, сөекле хатыныңны яратмыйлар. Аларны синең якка алып чы¬ гарга мөмкин. Үз кулың белән аларга хат язып җибәр. — Алып чыгарсыңмы? — Алып чыгам! — диде илче нык итеп.— Минем анда танышларым бар. Илчегә бүләккә бер кием итек, үз кулы белән бер чынаяк аракы һәм илле тиен акча биреп, Пугачев икенче көнне аны манифест белән башкортларны каршы¬ ларга озатты. Элекке качкын, ә хәзер патша илчесе булган Семка Стәрлетамак пристанена башкортлардан алдарак җи¬ тешергә теләп җан-фәрманга очты. Ләкин типтәр сотнигы Дәүләтев аны, башкортларга һәм типтәрләргә яшереп хатлар өләшкән чагында, тотып бирде. Семка шул рәвешчә Богданов кулына төште. Богданов белән булган әңгәмәдән һәм Ашказар ярын¬ да көтмәгәндә ишеткән сүзләрдән соң, Салават төнлә начар йоклады. Ул офицерның ышаныч күрсәтеп үз кул астына тагын мең кеше бирергә вәгъдә итүенә бер дә сөенмәде. Чит, таныш булмаган кешеләрнең зур төр¬ кеме Салаватның аягын-кулын бәйләячәк. Бер кешегә караганда, ике кешене алдавы кыенрак, ә мең кешене алдау бөтенләй мөмкин түгел эш: арадан кайсы да бул¬ са Биккол белән Оренбург юлын гына аера беләдер инде! Салават үзенең ялгышын аңлады. — Юләр,— дип әрләде ул үз-үзен,—Бар халыктан акыллырак булмакчы идең — менә каптың. Мең кеше сине әби патша гаскәренә алып барачак, ә син алардан аерылып китә алмаячаксың. Аларның түрәсе булмасаң, ялгыз башың качып котылыр идең әле, ә менә хәзер барысының күз алдында кая качасың... Салават барыннан да битәр үзенең патша ягына чы¬ гарга теләгәнен берәү белән дә уртаклашмаганы һәм алдан ук үз тирәсенә ышанычлы кешеләр туплый алма¬ ганы өчен көйде. Иртән дусты янына Кинҗә килде. 204 205
— Белмим, Салават. Барысы да куркалар. Берәү дә берни белми... Кайсы — патша ягына чыгыйк ди, кай¬ сы — әби патша ягын каера. Әби патша ягында булырга теләүләре каты җәзадан куркудан инде... Салават юлга хәзерләнергә кушты, ә үзе яңадан Бог¬ данов янына керде. Асессор йокысыннан гына торган һәм иртәнге ашын ашап утыра иде әле. Аның каршын¬ да, өстәлнең бу ягына, күзлекле писарь урнашкан. Са¬ лават аның пакетка бер уч кәгазь һәм шулар арасына патшаның башкортларга төбәп язылган манифестын да салганын һәм сургычлы мөһер белән печатьләгәнен күрде. — Ә, сандугач! — дип каршылады асессор Салават¬ ны.— Кер әйдә, кер... Менә сиңа пакет. Үз кулына, ишет¬ теңме, үз кулына тапшырырсың! Генерал Карга... Менә пакет..— Асессор писарьдан пакетны алды, кулында әйләндергәч, нигәдер аның сургыч мөһерен иснәп кара¬ ды,— Кичәге мужикны да синең белән җибәрәм — буып үтермә. Генералга тере көе тапшыр. Инде алла юл¬ дашың булсын! Кругом и марш! Салават капкадан чыкты. Аның белән асессор да чыкты. «Рус булмаганнарның» мең кешелек отряды урамда тезелгән иде инде. — Җыен сволочь!—диде асессор.— Ничек сугышыр инде болар! Дәүләтев! — каты кычкырып чакырды ул. Типтәрләр старшинасы аның янына килде.—Менә сиңа начальник, Салават Юлаев. Яшьлегенә карама, булган егет. Ул сезне тиешле җиргә алып барыр. — Латна, вашескородье!—дип ризалык белдерде старшина, шулай көтмәгәндә үзеннән өстен булып кит¬ кән Салаватка маңгай астыннан сүрән караш таш¬ лап. — Я, аллага тапшырдык,— диде асессор, кузгалыр¬ га әйтеп. Кинҗә Салаватның атын китерде. Салават ияргә сикереп менде һәм атын кузгатты. Аның артыннан мең атлы китте, һәр сафта унар ат булып, уң яктан унбаш бара иде. Бер йөз икенчесеннән аерыла, аларның һәр- кайсы алдыннан йөзбашы юырта. Салават янәшәсен¬ нән җәйләүгә башкортларны алырга килгән әлеге кап¬ рал китте. Аның солдатлары отрядның як-ягына басты¬ лар һәм арттан иярделәр. Пристань яныннан үттеләр. Алда киң дала җәелде. Салават тезгенен тартып атын тизләтте. Ул башка бертөрле дә билге ясамады, ләкин меңләгән ат тояклары аның артыннан тизрәк тупырдый башладылар. Салават артыннан килгән алгы йөздә аның баш¬ кортлары чаптыра. Бөтен отрядка начальниклык вази¬ фасы үзенә йөкләнгәч, Салават үзенекеләргә йөзбаш итеп Кинҗәне билгеләде. Салават үзенекеләр арасында сукранган тавышлар ишетте: «Старшина улы мулла улын куйды. Башкаларга ышанмый...» «Хыянәттән кур¬ ка, эт җан!» Кинҗә белән янәшә, Салават билгеләгән ике баш¬ корт сагы астында, иярсез ат өстенә бәйләп утыртыл¬ ган Семка тыркылдап бара. Салаватның башында авыр уйлар йөзә: бу мактаулы әсирлектән ничек котылырга соң? Тагын ярты тәүлек — аннары һәммәсе бетте дигән сүз, инде ычкынып бул¬ маячак. Ашыгырга кирәк. Ләкин нишләргә? Капрал солдатлары янына тәмәке тартырга китүгә, Салават сиздерми генә атын әкренәйтте, Кинҗә һәм Семка белән тигезләнде. Семка тирәсендәгеләрнең бер¬ сенең дә русча белмәвеннән файдаланып, Салават ярым пышылдап аңа эндәште: — Син, Семка, патша хатын кайдан алдың? — Сии ничек уйлыйсың, государь тамгасы салын¬ ган хатны каян алырга мөмкин? Государь үзе бирде,— диде Семка. —- Алайса, син аның үзен күрдең?! — Күрдем,— диде әсир. — Нәрсә әйтте соң сиңа государь? Нигә ул сиңа башкорт хатын бирде? Син башкорт түгел ич! — Сезне, башкортларны, үз кулы астына, патша кулы астына алып килергә җибәрде...— Семка, капрал куып җиткәнне күреп, сүзен кырт өзде. Капрал үзе дә әсир белән сөйләшергә күптән тал¬ пына иде, ләкин Салаватның русча аңлавы гына аны тоткарлый иде. Семканы ул моннан бер ел элек үк, солдаттан качканчы ук белә иде, солдатлар да аны хәтерлиләр. Семка Богданов белән быел гына җибәрел¬ гән поручик күзенә эләкте, полкның берәр иске офи¬ церы кулына керсә, аны шунда ук таныган булырлар иде, ләкин, халык әйтмешли, Семканың бәхете икән. Әле менә хәзер, тәмәке пыскыта-пыскыта капрал сол¬ 206 207
датлары белән нәкъ аның турында сөйләште. Алар аны таныганнар да, шул ук вакытта танып та бетермә¬ гәннәр иде. Капрал Салават белән Семканы куып җитте. — Семка, тәмәке кирәкме? — дип сорады ул ки¬ нәттән. — Шәфкатьчем бул, Листратыч, бер генә булса да суырт,— дип җавап кайтарды Семка. — Син ул юлдагы язуны тәмәке тартырга дип ал¬ ган диләр. — Шуңа, шуңа,— дип баш селкеде әсир. — Нәрсә язылган иде соң анда? — дип сорады капрал. — Әнә башкорттан, Салаваттан сора. Барин аңа укырга бирде — татарча язылган ич,— дип әсир бел¬ мәмешкә салышты. — Ишетәсеңме, Салават, нәрсә турында язу? — дип капрал Салаватка таба борылды, үзе Семкага тәмәке төрде. — Петр патша башкортларга хат җибәргән. Җир, ирек бирәм, елгаларны, урманнарны бирәм, нәчәлник- ләрне үтерергә кушам дигән. — Нинди патша ди ул, начальникларны үтереп бе¬ терергә кушкач? — дип шиккә калды капрал. — Алар да бит аны кызганмаганнар,— диде Са¬ лават. — Дөрес, кызганмадылар шул,— диде капрал ки¬ лешеп,— Нишләп соң ул башкортларга гына хат җибәр¬ гән? Рус патшасы, ә башкортларга яза?! — Күрәсең, ул барлык халыкларга да язгандыр. Төрлесенең төрле хәсрәт бит,— дип сүзгә кушылды Семка.— Кемгә ни кирәк, шуны бирә. — Начальниклар аны патша түгел диләр бит, Пу¬ гач, качкын каторжан, ертык танау дип язалар,—-диде капрал. — Тфү, ялган! — диде Семка, чыдамыйча.— Каян килеп ертык танау булсын? Мин аны менә сине күр¬ гән кебек күрдем! Мөлаем йөзле, сакаллы, кара мыек¬ лы. Күзләре кара, үз-үзен тотышы гади... — Усалмы? — дип сорады капрал, әсирнең ихлас сүзләренә бирелеп китеп. — Кемгә усал, кемгә шәфкатьле. Кешеләре төрле, шәфкате һәм усаллыгы да кешесенә карап! — Синең белән, качкын солдат белән, сөйләште¬ ме ул? — Сөйләште генәме, патша кулыннан үзем чынаяк алдым,—дип мавыгып китте Семка,— патша белән кул биреп күрештем, кулын үптем, манифестларны үз кулы белән тоттырды, ә юлга җибәргәндә, государь үзе мине кочаклады да иренемнән үпте. — Анакай гынам!—дип гаҗәпләнде капрал.— Бал тәмедер авызында, ә? — Аракы да суган тәме. Чын урыс исе! — диде Сем¬ ка,—Мин хәзер поручик, туган. — Ну ялганлыйсың да, Семен! Каян килгән поручик инде син?! Качкын солдаттан — менә мә, поручикка!.. Ходайдан курык, эт җан! — диде ачуы кабарган кап¬ рал. — Тентеделәр мине әфәнделәр, ә менә иң мөһим кә¬ газьне таба алмадылар,— дип серен ачты әсир.— Ялга туктагач, үзең укырсың, күргәч, ялганлый димәссең!.. Капрал тынды. Кем белә, башыңны бәлагә тыгып куймагаең! Кинәт, чыннан да, качкын солдаттан офи¬ церга, его благородиега әйләнеп китсә, ни итәрсең! — Патша имзасын гына булса да күрергә иде... Их, сине! Шундый кәгазьне саклый алмаган бит—-поручик, янәсе! — дип шелтәләп алды капрал. — Ул язу Салаваттагы бакетта, мөһер суктылар да, бакетка салдылар,— дип юатты аны Семка. — Расмы? — дип сорады капрал. Салават дәшми-тынмый пакетны чыгарды, капралга күрсәтте һәм яңадан бүрегенә яшерде. — Анакай гынам! Ә укып карасаң? — дип куйды капрал. — Татарча язылган ич — ничек син укыйсың!—диде ачу белән Салават, аның үзен дә пакетны ачу һәм тыелган грамотаны ахырынача укып чыгу теләге тәмам гаҗиз иткән иде инде. — Син укырсың, ә миңа урысча әйтеп бирерсең,— диде капрал, көлемсерәп. Салават аңламады: шулай кылана гынамы, әллә кә¬ газьдә нәрсә барын ихлас белергә телиме? Кем белә, сүздә тотар да, Семка кебек итеп бәйләтер? -— Ә син бакеттагы сәмруглы мөһерне ватарсың¬ мы? — дип, шулай ук көлемсерәп сорады Салават, үзе нең чынлапмы, уйнапмы сөйләшкәнен сиздермәс өчен. 208 14 B-598 209
— Юләр, мин уйнап кына әйттем ич! Начальство кулыңа биргәч, сакла инде аны!—дип очлады сүзен капрал, өйрәтүче кешедәй, һәм Салават белән Семкадан читкә китте. — Патша стоянкасына юл кайда борыла? — дип сорады Салават Семкадан ярым пышылдап. — Казлыяр елгасын кичкәч,— дип, шулай ук ярым пышылдап җавап бирде әсир. — Еракмы әле? — Болай барсак, иртәгә төш вакытына җитәрбез. Салават яктырып китте: алда бөтен бер төн һәм үз йөзендәге егетләр белән сөйләшер мөмкинлек бар икән әле. Үзенекеләр килешмәсәләр, ул Семканы юлдашка алып төнлә белән патша ягына качарга уйлады. Алар Мәләвез елгасы аша салынган күпер янын¬ дагы авылда туктадылар. Казаклардан саклану сылтавы астында, Салават кырда учаклар ягарга рөхсәт итмәде, асылда бу эш гаскәр белән вакытыннан элек очрашмас өчен эшләнде. Юлга тирмә алып чыкканнардан тыш бар халык авыл өйләрендә туктадылар. Тирмәләр аз, Салаватның баш¬ кортларында гына диярлек иде, утрак тормыш белән яшәүче типтәрләр һәм мишәрләр тирмә кебек нәрсәләр алмаганнар иде, һәм алар төнгә өйләргә, келәтләргә, печәнлекләргә, сарык абзарларына кереп урнаштылар. Капрал белән солдатлар лагерь әйләнәсенә каравыл бастылар. Кинҗә теге вакыт җәйләүгә солдатлар килү хәбәрен ишетүгә, ат менеп, Салаватка ярдәмгә ашыккан иң ышанычлы егетләрне кунарга аның тирмәсенә җыйды. Салават тирмәсенә Семканы да керттеләр, һәм караң¬ гыда, көзге җилнең сызгыруы, киезләр өстенә шыбырдап яуган яңгыр тавышы астында, Салават бер төркем дус¬ ларына эч серен чиште. — Егетләр, мин дөнья гизәргә җыенган һәм бөтен урман өстенә өермә чакырган теге яфрак кебек булдым. Имән миннән башка үсә алмас, җил аны артымнан очыртып килер дип уйладым, һәм чак кына сезнең барыгызны да харап итеп ташламадым,— диде Сала¬ ват.— Мин сезне алдап казакларга, патша ягына алып китмәкче идем, һәм чак-чак кына әби патша кулына ил¬ теп тоттырмый калдым... — Ни өчен алдап? — дип сорады Сәлах. һәм Салават теге вакыт таң алдыннан тирмәдә пы¬ шылдаган кешенең тавышын танып алды. — Син безгә патша турында сөйләдең ич. Без сине аңа хыянәт иттең дип уйладык, үзебез чыкмакчы идек патша ягына. — Юлыбызга аркылы төшсәң, башсыз каласыңны көт тә тор идең,— дип Сәлах сүзен куәтләде Килмәк. Сүзгә Мостай кушылды: — Нәрсәгә безгә патша? Патша тик сугышсын үзе¬ нең хатыны белән. Ә без, солтан өйрәткәнчә, үзебезгә хан сайлап куйыйк. Урысларны куып җибәрербез дә әтиләребез кебек иркен яши башларбыз. Бәхәс кабынды. Сакка куелган ике егет, читләрдән һичкем бу бәхәс¬ не ишетмәсен өчен, яңгыр астында тирмә тирәли төн буе йөреп чыктылар. Сөйләшү иртәнгә кадәр барды. Вакыт-вакыт Салават Семка белән русчалап сөйлә¬ шеп алды һәм аның патша турында, аның гаскәрләре арасында берәм-берәм качып килгән калмык, татар, кыргыз һәм башкортларның аз түгеллеге турында сөй¬ ләгән сүзләрен тәрҗемә итеп торды... Сәфәр типтәрләр һәм мишәрләр отрядларын таш¬ лап, хәзер үк, төнлә белән үк, патша ягына качып ки¬ тәргә өндәде. Салават Семкага борылды: ул ничек уйлый? — Ахмак,— диде Семка,— кеше күбрәк булган саен, патшага әйбәтрәк кенә. Син үзеңнекеләрдән курыккан¬ сың, ә алар әнә синнән башка да дөрес хәл иткәннәр. Инде сез типтәрләрдән куркасыз, ә типтәрләр, мөгаен, сездәндер... Казлыяр елгасына җиттекме, мәсьәләне уртага салырга кирәк, аңа кадәр типтәрләрнең кылын чиртеп карагыз — ни уйлыйлар икән. Тагын бәхәс күтәрелде, аны таң гына кисте — ка¬ чарга соң иде инде, барыбер куып җитүләре мөмкин иде. Яңгыр тынды. Көзге саргылт кояш күтәрелде. Аның җылысы юк инде, шулай да ул җылытадыр кебек тоел¬ ды, һәм аңа барысы да елмаеп карадылар... •Мең атлы тагын юлга кузгалды. Шәйтан-Күдәй башкортларыннан торган атлы йөз тыгызрак оешып барды, алар башкалар кебек сафлар¬ ның тигезлегенә әллә ни игътибар итмәделәр; башкорт¬ лар пышылдашты, әкрен-әкрен нидер киңәште, аларның 210 14* 211
бу пышылдашулары умарта оясында язгы тонык гөж¬ ләүне хәтерләтә иде. Салават башкортларга серен ача алуыннан канәгать тә, шат та иде. Ул инде ялгыз түгел. Артына борылып караган саен, дусларча ягымлы теләктәшлек һәм хуплау уты белән янган карашларның арта барганын күрде ул. Салават якын дусларының үзен саклауларын, берәрсе аңа кул күтәрә калса, йөзләп кеше аны яклар¬ га әзер булуын аңлады. Капрал Салават янына килде. — Ишетәмсең, Салаватка, Семка сиңа яшерен кәга¬ зен күрсәттеме?—дип сорады ул, сүзләрен башкаларга ишеттермәскә тырышып. — Күрсәтүен күрсәтте дә, мии ни аңлыйм. Урысч^а кәгазь,— дип җавап кайтарды Салават шулай ук әкрен генә. — Син ал аңардан, мин укырмын. — Үзең ал,— диде Салават. Ул, капрал белән Семканың икесен генә калдырып, бер читтән чаптырып китте, ә тегесе әсиргә якынлашты. Салават капралның Семкадан кәгазьне ничек итеп алуын һәм укый-укый солдатлары ягына китеп баруын күзәтте. Капрал Семка грамотасын әле бер, әле икенче рус солдаты янына килеп укыды. Аннары ул атын си¬ кертеп чаптыра башлады, мең кешелек гаскәрне узып, Салаватка якынлашты. — Ишетәмсең, Салават туган, уен-муен түгел! Кә¬ газьдә нәрсә язылганын беләсеңме? — дип сорады ул. Салават һични белмәмешкә салышты. — Семен Сергеич чыннан да патша поручигы, его благородие икән бит —менә ничек! — Капрал кәгазьгә төртте: — «Его благородие яшерен поручикка». Патша кулы белән язылган, мөһер сугылган, ихтирам итәргә, яратырга диелгән, азык һәм арбалар бирергә, кунарга кертергә, патшаның дошманнарыннан һәм караклардан, боярлардан һәм генераллардан яшерергә диелгән — ме¬ нә ничек! Казак заставаларына, разъездларына, пикет¬ ларына, каравылларына, яшерен сакларга аны тоткар¬ ламаска, пароль һәм отзывлар сорап тормаска, һәр җирдә үткәреп җибәрергә диелгән... Ә без синең белән аны бауда сөйрәп барабыз!.. — Нәчәлниклар кушты ич!—диде Салават, кап¬ ралга бөтенләй үк ышанып бетмичә. — Нинди начальник бит! Ә монда — государь үзе! Син аңла — го-су-да-арь! Менә кара әле монда, нәрсә дип язылган: «Моңа үз кулымны куйдым...» Әнә бит ничек! — Нишләргә соң?—дип сорады Салават. — Башта бавын кисәргә иде, юкса адәм мәсхәрәсе бит! Синең белән мине каторгага сөрерләр, Себердә черетерләр! — Кәгазе урысча язылган бит. Мин берни белмим, син укыдың — сиңа бавын да өзәргә! — Их, анакай гынам!—дип кызып китте капрал. Ул үзе Семка белән тигезләнде, иярдән иелде һәм ат корсагы астыннан уздырып Семканың аякларын бер- берсенә бәйләгән бауны пычак белән кисте. Әсирнең кулын бәйләгән бауларны да өзде, әлеге яшерен кәгазь¬ не аңа сузды һәм, иярдән төшмичә үк, үзенең иске хез¬ мәттәше белән кочаклашып үбеште. Казлыяр елгасына ерак калмады. Салаватның башында отряд Казлыярга җиткәч ниш¬ лисе турында ачык фикер тупланмаган иде әле, анда гадәттәгечә томанлы хыяллар гына кайнады. Ул үзен нәрсәдер хәл итәргә, нәрсәдер уйлап табар¬ га мәҗбүр итеп карады. Буйсынмас уйларын бер төен¬ гә төйнәргә итте, ләкин алар, җиңел төтен кебек, сызып тарала һәм яңадан хыялга әверелә тордылар. Салават, бер читтә, урманда яңгыраган ялгыз ату тавышыннан айнып китте. Кем белә, нишләп атканнар¬ дыр? Бәлки бу берәр билгедер, бәлки камап алалар¬ дыр? Салават кулын куенына тыкты һәм пистолетын кысты. Ул шомланган иде, ләкин үзенең борчылуын башкаларга сиздермәде. Ату очраклы гына булып чык¬ ты һәм башка кабатланмады. «Берәр урыс хуторыннан сунарчы булгандыр әле»,—дип куйды Салават. Ләкин һичкемгә зыяны тимәгән бу ату тавышы аны гаскәрләр белән тиздән, бәлки бер сәгатьтән үк, булуы мөмкин булган очрашу турында уйларга мәҗбүр итте. Ул атын туктатты һәм юлга аркылы борып куеп, кулын югары күтәрде. — Туктагыз, егетләр!—дип кычкырды ул. Сафлар буталды, атлар, алдагыларының сыртла¬ рына башларын салып, бергә өерелештеләр. Айгырлар иснәшеп кешнәштеләр, төрле тавыштагы «тпру» яңгы¬ рады. 212 213
— Шауламагыз! Мин сезгә...— дип кычкырып җи¬ бәрде Салават, ләкин соңгы сүздә тавышы өзелде, йө¬ рәге ныграк тибәргә тотынды. Хәл ителгән! Инде чигенер юл юк. Ул башлады, тик менә мишәрләр белән типтәрләр аның сүзләрен ничек кабул итәрләр?.. Күп¬ тән түгел, Салават туган елны гына, үзе дә мишәр һәм саф мөселман булган Батыршаны типтәрләр белән ми¬ шәрләр хыянәтчел төстә сатканнар иде. Бу турыдагы истәлек күңелләрдә һич суынмаган әле. Алар рус пат¬ шаларына сатылган кешеләр; сүзсез буйсынулары, мәң¬ гелек турылыклары хакына мишәрләргә яңа җирләр бирелде, ә элек башкортларга ясак түләгән типтәрләр аңардан азат ителделәр. Отрядның яртысыннан арты¬ гы типтәрләр белән мишәрләрдән тора. Берничә минут¬ тан сугыш башланып китүе ихтимал, типтәрләр белән мишәрләр Салаватны тыңламаулары мөмкин, аны бәй¬ ләп, коткы таратучы сыйфатында үтереп ташлаулары мөмкин... Сүз әйтергә авызын ачкан Салават башыннан шундый уйлар йөгереп узды. Ләкин туктарга соң иде инде. Салават өзәңгеләренә басып күтәрелде. — Егетләр! — дип, кычкырды ул әче һәм нәзек тавыш белән.— Урыс нәчәлниге безгә Бикколга, әби патша гаскәрләренә ярдәмгә барырга кушты. Оренбур янында патшаның казаклары тора... Төркем җиңелчә гөжләп куйды. Салават катырак кычкырып сөйли башлады: — Патша белән аның хатыны үзара сугышалар. Әби патша ягында завод тотучылар, әби патша ягында — ал¬ павытлар. Патша ягында — казаклар һәм барлык ярлы халык: урыслар, кыргызлар, калмыклар... Ә безнең тор¬ мышыбыз алардан кай ягы белән яхшырак?! Тагын халык өстендә аңлаешсыз гөжләү тирбәлеп алды. — Патша барлык завод хуҗаларын һәм приказчик¬ ларын асарга, алпавытларны һәм командирларны кы¬ рып бетерергә вәгъдә бирде! — дип кычкырып әйтте Салават. — Кырырга! Аямаска!—дип күтәреп алды башкорт¬ лар йөзе. Салават дәвам итте: — Әби патша безнең җирләребездә крепостьлар төзи, әгәр без патшага булышсак — крепостьлар җи¬ мереләчәк һәм без иректә яшәячәкбез. Башкортларның: — Иректә яшәргә!—дигән тавышлары ярсулы яң¬ гырады. — Патша ясактан коткара. Хатыны барыбер патша¬ ны җиңә алмаячак... Әгәр без әби патша яклы булып сугышсак, патша җиңгәч, безне үк җәзалатыр! — Фетнә чыгарырга телисеңме! — дип акырды тип¬ тәрләр йөзбашы юан Дәүләтев. Богдановның отряд баш¬ лыгы итеп Салаватны куюына аның баштан ук ачуы чыккан иде.— Бунт чыгарыргамы? — һәм ул йодрыгы белән яный-яный, атын Салават өстенә юнәлтте, ләкин башлыклары әйләнәсенә җыелып, солдатлар белән дә, шайтанның үзе белән дә сугышырга әзер торган Шәйтан- Күдәй башкортлары аның юлын бүлделәр. Кинҗә Дәүләтевкә якын ук килде һәм, аның үзе ке¬ бек үк, йодрыкланган кулын алга сузды, һәм алар, ике юан һәм кибән кадәр кешеләр, йомарланган йодрыкла¬ рын бер-берсенең борын астына төртеп, кара-каршы басып калдылар. Кискен һәм хәлиткеч минут иде бу: Кинҗә Дәүләтев¬ кә сукса, типтәрләр башкортлар өстенә ябырылачак, бе¬ ренче булып Дәүләтев сукканда, башкортлар чыдап тормаячак иде. Эһ дигәнче барысы да йөгәннәрен җыеп тоттылар, ба¬ рысы да катты, беренче ишарә белән барысы да сугыш¬ ка ташланырга әзерләнде. Коточкыч сугыш булачак бу, чөнки дошманнар күкрәккә күкрәк басканнар, чөнки Салават сөйләгәндә бөтен халык буталып беткән, бары үзләренең башлыгы әйләнәсенә тупланган Шәйтан- Күдәй йортының туксан башкорты гына аерым торалар иде. Салават солдатларга карады, алар капрал һәм Семка белән бергәләп читкә киткәннәр, әйтерсең, бөтен эшне аның ялгыз башына калдырганнар да, ни булыр дип, кырыйдан гына карап торалар. Хәер, теләсәләр дә, ничек булышсыннар алар? Салават кул астындагыларның ун¬ нан бер өлеше русчаны ипилек-тозлык белсә бик әйбәт инде... Әнә Кинҗә белән Дәүләтевнең айгырлары бер-бер- сен дошманнарча иснәшә башладылар. Берсенең тешлә¬ ве җитә калачак — моны барыбер ат өстендәгенең һө¬ 214 215
җүме дип исәпләячәкләр, һәм ул чакта сугышны һичнин¬ ди көч тә туктатып кала алмаячак. Тынлык урнашты, һәм шул тынлыкта Салаватның кинәт шаркылдап көл¬ гән тавышы яңгырады. Салават ике юанга бармагы белән күрсәтә-күрсәтә тыела алмыйча көлде. — Тәкәләр! — дип кычкырды ул һәм тагын да каты¬ рак көләргә кереште.— Егетләр, карагыз, ике тәкә оч¬ рашты! Бу сүзләр кинәт барысын да кузгатты. Кинәт бары¬ сы да үз алларында бер-берсенә каршы торган дәһшәтле сугышчыларны түгел, ә аңгыра, бер-берсен куркытырга теләгән төстә катып калган тискәре симез тәкәләрне күрделәр. Урнашкан тынлык үзеннән-үзе, акрынлык белән генә бозыла алмый иде, аның киеренкелеге җил- давыл, күк күкрәү кебек булып шартларга тиеш иде. һәм ул шартлады: көлү давылы, ташкынланып, күкрәп, даланы яңгыратты. — Тәкәләр! Симез койрыклар! Ай-бай-бай-бай! —■ дигән аерым тавышлар бу өермәдән аерылып чыгалар, һәм мең бугаздан, мең таза, нык күкрәктән ургылган шаркылдап көлү тирә-юньне яңадан тетрәтә иде. Кинҗә белән Дәүләтев, оятларыннан дәшми-тын¬ мый, икесе ике якка киттеләр, һәм симез, кызыл яңаклы Кинҗәне кинәт бизгәк тоткандагыдай дерелдәтеп алды, ул тагын да кызарды, кысык күзләре тагын да кысылды, һәм ул үзе дә әче, нәзек тавыш белән шаркылдап кө¬ ләргә тотынды. — Җитте! — дип кычкырды Салават.—-Туктагыз! Ләкин бу шашкын көлүне алай җиңел генә туктатып булырдай түгел иде, ул төркем буйлап бер урыннан икенче урынга тәгәрәп йөрде, әле бер, әле икенче яктан күтәрелде. Ахырда давыл үзеннән-үзе тына башлады. Симез муеныннан алып йөгәнне кысып тоткан бармак очларына кадәр, җирән сакалына һәм күз акларына кадәр кызарган Дәүләтев үзе яклыларның кечерәк төр¬ кеме эченә кереп югалды. — Барыбыз да патша ягында!.. Барыбыз да завод хуҗаларына каршы! — дип кычкырып җибәрде бер яшь типтәр, этеп-төртеп алгарак үтәргә, Салаватка якынрак килергә тырышып. Салават шунда кинәт генералга тапшырырга дип бирелгән пакетны исенә төшерде. Ул аны бүрегеннән 216 алды, сургыч Мөһерен ватты һәм Богданов укыттыргай һәм тәрҗемә иттергән манифестны җәеп җибәрде. — Барыгыз да тыңлагыз! Менә патшаның хаты! — диде Салават. һәм шул минутта барысы да тынды. Хәтта атлар да, юашланып, тын калдылар, вакыт-вакыт колакларын торгызып куюлары, муен тиреләре һәм сыртлары буй¬ лап йөгереп-йөгереп үткән дерелдәүләр генә аларның басылып бетмәгән ярсуын күрсәтә иде, ләкин маллар да хуҗаларының ихтыярына буйсынды һәм берсе дә селкенмәс булды. — «Мин яшерен җирләрдән килгән патша...» — дип кычкырып һәм һәр сүзен аңларлык ачык итеп укый баш¬ лады Салават, һәм ул шунда манифестның башкорт¬ ларга гына атап язылган булуын исенә төшерде. Моның бөтен эшне харап итүе мөмкин. Башкортларны баш¬ калардан аерып куярга ярамый... Салават аптырап калмады: — «Минем җиремнең барлык халыклары — баш¬ кортлар һәм татарлар, типтәрләр, мишәрләр, чувашлар һәм калмыклар — саумысез!» — Саумы, бачка патша! — дип кычкырды яшь тип¬ тәр, Салаватка якынлашып һәм соклану уты балкыган күзләрен аңардан аера алмыйча. Салават елмайды. — «Сезгә җир, урман, су, үлән, дары һәм кургаш бирәм, ирек бирәм, даладагы җәнлекләр кебек яшә¬ гез...» — дип укыды Салават һәм аның тавышы ныгыган- нан-ныгыды, җиз булып чыңлады... Салават бөтенләй үзгәрде. Яшь-җилкенчәктән ул бер минутта иргә әверелде. Патша исеменнән үз күңеленнән чыккан сүзләрне уку, үзенең хыялларын менә мондагы мең кешегә җиткерү аны канатландырды. Халыкка мондый сүзләр язган патша өчен ул берьялгызы мең сугышчыга каршы ба¬ рырга әзер иде... һәм чыңлаган җиз Салават тавышы белән халык¬ ларны чакыргандай булды: — «Сезнең вә безнең дошманнарыбызны — завод ху¬ җаларын вә алпавытларны, приказчикларны вә түрәләр¬ не аяусыз үтерергә. Сезне вә безне кабул иткәннәрнең барысына да мәрхәмәт күрсәтәбез, сез дә шулай итегез. 217
Ваш игәннәрне үтермәскә, ә ихтыярыбызга каршы ки¬ лүче дошманнарга — үлем!..» — Үлем аларга! — дип күтәреп алдылар тирә-якта һәм бу аваз инде башкорт сафлары өстендә генә яңгы¬ рамады. Типтәрләрнең дә, мишәрләрнең дә күбесе шу¬ лай кычкырды. Сөнгеләр, балталар, җәя, хәнҗәр, чукмарлар отряд өстенә күтәрелде. Инде капрал белән солдатлар да Семканы ияртеп Салават янына килделәр. — Русча әйтсәң икән — һәркемнең патша сүзен ише¬ тәсе килә бит,— Диде капрал. — Семкадан сора! Ул күп төрле хатлар белән, та¬ ныш. Патша аңа төрлесен биргән,— дип, Салават кап¬ ралга кул гына селтәде. Ләкин адәм мәсхәрәсенә калган Дәүләтев, Салават белән капрал арасында ызгыш чыкты дип уйлап, шул минутта ук капрал янына килеп җитте. — Син бит нәчәльник, благородьям, значит! — дип мөрәҗәгать итте типтәр йөзбашы капралга. — Начальник менә бу яшь кеше,— дип капрал Са¬ лаватка күрсәтте,— мин озата баручы гына, әйтик —- поводырь,— дип аңлатты ул, татар сүзен белмәгәнлек- тән. — Менә, менә, былгадир! — дип күтәреп алды Дәү¬ ләтев.— Нигә бу маңка малай безне патша ягына ча¬ кыра? Син, әйтик, татарча, башкортча белмисең, ә ул бит барыбызны да патша ягына чакыра. Нинди патша ул? Ялган-алдар Пугач ич? — Каян алдың, государьның ялган-алдар икәнен? — дип сорады капрал, гаҗәпсенеп, әйтерсең, мондый сүз¬ ләрне беренче ишетүе иде. — Канцеләр әфәнде Богдан үзе әйтте: патша — пат¬ ша түгел, ә качкын казак, диде. Шуңа күрә әби патша аңа каршы сугышырга чакыра да ич. — Карт инде син, сотник, менә бөтенесен бутап бе¬ тергәнсең! — дип сүзгә кушылды Семка.— Патша сезне сугышка чакыра, әби патша түгел. Аның урынында Петербурхта качкын казак утыра!.. — Ничек алай — әби патша урынына качкын ка¬ зак? — дип гаҗәпсенеп сорады Дәүләтев. —• Менә шулай утыра да утыра тәхеттә. Аягын са¬ лындырган да тиберченә, ә үзе сакаллы! — дип Семка сүзен куәтләде капрал да. Дәүләтев кул селтәде дә ачуланып үзенекеләр янына китте. Тирә-якта тагын шаулашып көлеп калдылар. Отряд өстендә тоташ шау-шу тора — барысы да бә¬ хәсләшә, барысы да сөйли, аерым сүзләрне бөтенләй аңларлык түгел иде. Салават кулын күтәрде, тагын барысы да тынды. — Кем ирек өчен? Кем завод хуҗаларына һәм бояр¬ ларга каршы?! — дип кычкырды Салават, һәм үзенең көлүен бердәм күк күкрәүгә, үзенең бөтен хисләрен бер шартлауга җыйган халык төркеме хәзер дә бертавыш- тан гөрләп җавап бирде: — Ирек өчен!.. Далаларыбыз, суларыбыз өчен!.. Ик¬ мәк өчен!.. Халык, таудан ишелеп-ишелеп аккан һәм үзе белән ташларны алып китә торган ташкын ничек уласа, шундый ук итеп шаулады. — Тоз өчен, дала өчен, ирек өчен!.. Завод коман¬ дирларын асарга! Ике башкорт, берсенең яшел чапанын ертып, сөнге башына киерттеләр һәм аны югары күтәреп барысын¬ нан да катырак кычкырдылар: — Ирек өчен!.. Су өчен!.. Җир өчен!.. Салават аптырап калды. Моңа кадәр ул үгетләргә, өндәргә, көчләп димләргә әзер иде, хәзер исә халык шаулавы аны саңгыраулатты, мәсьәләнең шулай җиңел хәл ителүе башын әйләндерде, һәм ул башкаларга ия¬ реп өндәү сүзләрен кабатлаудан да әйбәтрәк һични уй¬ лап таба алмады. — Дала өчен, елга өчен, ирек өчен!.. Нәрсә булды соң? Патша хатына каян килеп әле Са¬ лаватның сүзләре кергән дә, патша йөрәгеннән чыгып күккә ыргылган кош кебек, таулар, үзәннәр, елгалар аша очып үткән төз ук кебек, пичек ул хат аның кулы¬ на килеп эләкте әле?! Нишләп рус начальнигы Салават¬ ның кулына мең атлыны бирде әле, аннан өлкәнрәк кешеләр дә бар иде бит биредә?! Патшага дан җырларга, үз халкының яңа язмышын мактарга, аның шатлыгын сөйләргә — җырчы Салават¬ ның йөрәге, күңеле, бөтен гәүдәсе әнә шуны таләп итә иде. һәм җыр, йөрәк түрендә туып, үзеннән-үзе тышка агылды: 218 219
Яшә, башкорт халкы, Даладагы җәнлектәй, Күктәге кошлардай, Судагы балыктай... Ирек бирә Петр патша!.. Яуга өнди ул патша. Җыр мең атлыны да үзенең канатларына күтәргәндәй булды, атлар җитезрәк йөгерә башладылар, җил колак яныннан катырак сызгырып узды... һәм бер сәгать- сәгать ярым баргач кына, күкрәкләр бертуктаусыз кычкырулардан арыгач кына, күп тавышлы һәм тәртип¬ сез шау-шу басылгач кына, аерым-аерым кычкырулар¬ ны, кызу әңгәмәләр арасында әйтелгән сүзләрне аерыр¬ га, аларның мәгънәсенә төшенергә мөмкинлек туды: — Ә патша җиңмичә, әби патша җиңеп чыкса нәрсә булыр? — Борын заманнарда әтиләребез җәзага түзгәннәр ич... — Патша җиңсен өчен барабыз ич! — Патша хезмәткә алыр микән? — Патша барысын да кабул итә! — Безгә хәзер берәр крепостька бәрергә иде... — Әй, Салават, алып бар безне берәр крепостька! — Ә тупларың кайда? Сабыр ит — патша безгә туп¬ лар бирсен әле! — Дары да бирерме? — Мин казаклар белән очраштыммы, алар ягына таярга җыенган идем инде. — Мин дә! — Мин дә! — Казакларның туплары бар. Кичә Стәрлетамакта аларны инде күп крепостьларны алган диделәр! — Патша гаскәре Өфе төбендә инде... — Оренбур чак тора!.. Бәләбәйдә чувашлар попны үтергәннәр. — Приказчикларны яндыралар... Барысы да баш күтәрү турында нәрсәдер белә бу¬ лып, барысы да илдә йөргән хәбәрләрне җыйган һәм күңелләренең иң тирән почмакларына яшереп саклаган булып чыктылар, хәзер ул яшерен почмаклардан яңа¬ лыклар кайнап-кайнап агылды, әңгәмә куерды, юк, әң¬ гәмә түгел — ә шау-шу, чыр-чу, мең тавышлы сугышчан шатлык шулай кайнады. 220 Салават алга чыкты. — Тукта! — дип кычкырды ул.— Тыңлагыз! - һәм барысы да тынды.— Әби патша солдатлары тигез саф¬ ларда йөриләр, бердәм һөҗүм итәләр, ә без тәртип кирәген оныттык. Унар-унар булып бас! Йөзбашлар, алга чык! Гаскәр саф-саф булып тезелгәч, яңадан кузгалдылар. Салават башында инде хыяллар гына йөзми, борчу- лы уйлар да йөри. «Без хәзер Оренбургка генерал Кар яныннан үтәргә тиешле. Сугыш булмый калмас! — дип уйлый ул һәм бу сугышны күз алдына китерергә тыры¬ ша.— Дәүләтев кенә хыянәт итмәсен иде, мишәрләр генә аумасын иде. Нишләргә?» һәм ул Дәүләтев янына ышанычлы кешеләр куярга карар итте. Ул бармагы бе¬ лән типтәр егетен чакырып алды. «Старшинаңа якын¬ рак бул»,— дип пышылдады ул аңа. Салават шушы уйлар эчендә җиңелчә юырттырып ба¬ ра, вакытгвакыт ул үз артында тупылдаган тояк тавыш¬ ларына колак сала һәм үзенең мең атлыга баш булуын тоеп, гомерләрендә күп тапкырлар ут-су кичкән, инде сакал җиткергән йөзләрчә сугышчыларны язмышның үз кулы астына бирүен тоеп, рәхәтләнеп китә иде. Күпме үткәндер, Салават белмәде. Уңда ниндидер елга суы ялтырап китте. Салават атын кичүгә таба бор¬ ды, ләкин алга карап алды да тезгенен тартты. Сүз¬ ләренә күндәм булган кебек үк, хәрәкәтләренә дә күн¬ дәм йөзләрчә атлылар камчыларын болгап алдылар да, атларын туктаттылар. Алар каршына башларына биек тире бүрекләр ки¬ гән кешеләр отряды килеп чыкты. — Үзебезнекеләр! — дип пышылдады Семка Сала¬ ватка. — Тукта, тукта!—дип команда бирде Салават. — Тукта-а! — дип кабатладылар йөзбашлар һәм мең № атлы кузгалмас булды. Салават отрядка таба борылды. — Казаклар болар. Бу Петр Пугач гаскәре! — диде ул һәм аның тавышында борчылу сизелде. Ул мәсьәлә¬ нең үзеннән-үзе хәл ителүенә, башын куркынычка салу¬ ның кирәге булмаганга, генерал Кардан качарга туры килмәгәнгә һәм Дәүләтевнең хыянәт шиге алдында кал- i тыранырга туры килмәгәнгә шат иде. 221
— Бар, Салават, алар янына, безнең исемнән сөй¬ ләш!— дип кычкырды Кинҗә. — Бар, сөйләш! —дип күтәреп алдылар башкортлар. — Дәүләтев тә минем белән барсын,— диде Сала¬ ват. — Дәүләтев бармасын! Үзең генә сөйләш! — дип аркылы төштеләр халык арасыннан. Салават үз сүзендә нык торып: — Дәүләтев тә минем белән барсын,— диде. — Барсын, барсын,— дип аның сүзен куәтләделәр типтәрләр арасыннан Дәүләтевнең дуслары. Старшина Дәүләтев, мыегын бөтерә-бөтерә, алга чыкты. — Түрәләр белән сөйләшергә мин күнеккән, минем белән курыкмый бара аласың,— диде ул. Салават көлеп җибәрде. — Бик әйбәт, алайса, синең янда, мин крепость эчен¬ дәге кебек инде! Казаклар да туктады. Салаватка каршы ике атлы чыкты. Салават ияреннән бөгелеп, җилән чабуын күтә¬ реп, хәнҗәре белән ак эчлегенең бераз өлешен кисеп ал¬ ды һәм тынычлык билгесе итеп аны сөнге башына элде. Салаватның бер ягыннан җитди чырайлы кабарынган Дәүләтев, икенче ягыннан йөзе яктырып-балкып киткән Семка кузгалдылар. Казаклар, якын килгәч: — Сез кемнәр? Кая барасыз? — дип сорадылар. Салават: — Төрле юллардан, төрле йортлардан җыелган баш¬ кортлар һәм типтәрләр, Петр патшага барабыз,— ди¬ де.— Менә урыс командирыннан Бикколга, генерал Кар¬ га бакет — патшага бирәбез аны. — Сезнең башыгызда нәрсә барын кем белә! — диде казак ышанмыйча. Ул пакетны алды. — Хезмәткә барабыз ич!—дип җавап бирде Сала¬ ват. Ул аның сүзләрен бөтенләй үк аңлап бетермәде, ләкин тел төбенең кая барганын сизенде.— Монау стар¬ шинадан тыш һәммәбез патша хезмәтендә булырга телибез,— диде ул, Дәүләтевкә күрсәтеп. Дәүләтев кызарынды. — Җәдид! Эт! — дип акырды ул. Ләкин казак аның борын астына йодрыгын китереп терәде, һәм тегесе тынды. Казакларның өлкәне: — Государь янына безнең арттан барырсыз,— дй- де.— Мин аның полковнигы һәм бөтен турылыклы гаскәрләрне каршыларга җибәрелдем. Старшинаны без үзебез белән алабыз. Безгә хәзергедән якынрак килмә- гез. — Арттан икән арттан,— дип ризалык белдерде Салават. Казак Семкадан: — Ә син нинди кош тагын? — дип ачулы Итеп сорады. — Мин кош түгел — бөркетмен, син мине өркетмә,— диде Семка тупас кына.— Сине патша туплар белән җибәргән, ә мин синнән акыллырак — шуңа күрә бер баш белән генә җибәрде. Мин халыкны үз ирке белән алып киләм, ә син, ахмак, аны туп белән куркы¬ тасың. — Ишетәсеңме, тукта! — дип кычкырды казак.— Мин полковник, ә син бояр бете. — Ялганлыйсың, киресенчә, бояр минем бетем. Мин аның канын эчмәдем, ә ул минекен чиләкләп су¬ ырды. — Тыгыласыңмы, юкмы! Кем син — безнең белән китәрсең! — дип боерды казаклар полковнигы. — Мин үз-үземә баш!—диде Семка баягыча ук ту¬ пас итеп.— Теләсәм — барам, теләмәсәм — юлга утырам да шунда калам!.. Полковник камчысы белән селтәнде. Ләкин Салават аның кулыннан кысып тотты. — Ярамый, казак! Семка әйбәт кеше! Башкортларга патша хатын китерде... Патша хезмәтчесе!.. Андый кешене кыерсытырга ярамый. Казак, батырның көчен һәм аның кызу канлылыгын тоеп, борын астыннан гына нәрсәдер мыгырдый-мы- гырдый, камчысын төшерде. — Башкортларны патша ягына чыгарга мин күн¬ дердем,— диде Семка.— Мин алар белән патшаның үзе¬ нә кадәр барып җитәчәкмен. Синеңчә казаклар кеше дә, без кеше түгел инде! — дип шелтәләп куйды ул пол¬ ковникны. — Син холоп — ә халык түгел!—дип каршы төште казак.— Син боярыңа да, патшага да холоп, ә казак 22? 223
патшага да үз ирке белән хезмәт итә. Бар үзеңнең башкортларың белән! Семка Салаватка баш какты: — Әйдә, туган, киттек. һәм алар икәүләп казаклар яныннан кузгалды¬ лар. Салават отрядка Семка белән бергә әйләнеп кайтты. Казаклар отряды Оренбургка таба юл алды, һәм алар артыннан авызларын башкортлар ягына борган туплар кузгалды. Салават казакларның хәйләсен аңлап көлемсерәде дә атын кузгатты. Башкортлар да төшенделәр. — Кафер — кафер инде ул! —дип мыгырдандылар алар.— Безнең халыкка ышанамыни ул. Урыс атаң булсын, билеңдә балтаң булсын. — Казак нинди кафер булсын? — дип каршы чыкты Салават.— Ничек ышансыннар алар?.. Сабыр ит, менә патша әйткәч, шундый ышанырлар! Ләкин шулай сөйләсә дә, Салаватның үз күңелендә дә казакларга карата ачу уянган иде. Аларның полков¬ нигы завод приказчигына охшаган кебек күренде аңа. Башкортларның менә бу хәлгә калулары да Салаватны әрнетте: туп астында алып барырга әсирләрмени алар. Патша алдына үз егетләрен шушылай алып килергә хыялланган идемени ул?! Я Бохаир хаклы һәм башкортлар өчен ни патша, ни аның хатыны — икесе бер чыбыктан сөрелгән җаннар, я инде Салават хаксыз һәм урыслар башкортның го¬ мерлек кан дошманымы?! «Ә Хлопуша? Ә Семка?» дип үз-үзен туктатты Салават. Артта: — Урысларга сатылган ул Салават! — дип кычкыр¬ ган тавыш яңгырады. — Дәүләтев кайда? Саттыңмы аны?! — Туплар астында бармыйбыз! Кире, өйгә кайта¬ быз! — Кыйна казакларны! — дигән тавышлар ишетелде, һәм тавышлары буенча үзенең сугышчыларын танырга өйрәнгән Салават, артына борылып карамыйча да, кычкыручыларның кемнәр икәнен белде. Иң соңгы кычкырганы Мөхәммәтҗан иде. Кайнар йөрәкле бу яшь-җилкенчәкнең кулында бик әйбәт җәя 224 иде, ул — төз атучыларның берсе, әнә кынысыннан угын да тартып алды. Салаватның башыннан: «Казакларга аттымы — эш бетте!» дигән уй йөгереп үтте. Ул иелде, камчы сабы белән атының корсагына төртте. Айгыр юлбарыстай сикерде, һәм Салават, эһ дияргә өлгергәнче, атучының кулыннан эләктереп алды. Ул: — Малай! — дип кычкырды аның йөзенә.— Сине өйдә калдырырга кирәк иде. Башлыгына буйсына бел¬ мәгән кеше — сугышчы булыр дәрәҗәгә үсмәгән. Өеңә,, әтиең янына кайтып китәрсең... Мөхәммәтҗан башын түбән иде. Аның яңакларын яшьлек кызыллыгы каплады. Кара күзләрендә яшьләр елтырады. — Кичер аны, Салават ага,— дип егетне якларга тотынды Кинҗә.— Сугышырга әзер булу — сугышчы¬ ның әйбәт сыйфаты. Бүген ул акылсызлык эшләде, ә иртәгә бәлки башкаларга үрнәк күрсәтер. — Кичер аны, Салават ага! — дип күтәреп алдылар Сәлах белән Сәфәр дә.— Яшь әле ул, кичер... Салават аларга күз төшереп елмайды. Типтәрләрнең сүзләрен беренче булып шушы егетләрнең элеп алганын белә иде ул. — Сезнең икегез хакына кичерәм,— диде Салават аларга.— Гаскәрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәген өй¬ рәтегез шуңа. Салават үз отрядына карады. Бөтенесе бер җиргә тәртипсез рәвештә өелешкәннәр иде, гауга, шау-шу, кеше тавышлары сарык һәм тәкәләрнең бәэлдәвенә, атларның кешнәвенә һәм пошкыруына кушыла, бөтен йөзләр бута¬ лып беткән, ниндидер бәхәс бара, кайбер урыннарда менә-менә сугыш башланып китәчәк кебек. Салават казаклар ягына күз салды. Бераз киткәч, башкортларны көтеп, алар туктаганнар иде. Салават берничә кешенең полковник белән нидер киңәшүен кү¬ реп алды, һәм, өзәңгегә басып, бар көченә кычкырып җибәрде: — Тагын сез хатын-кыз булдыгызмы! — Аның һава¬ ны ярып үткән тавышы башкаларныкын каплады.— йөзбашлар, урыннарга, алга! — дип команда бир¬ де ул. 15В-598 225
Отряд, яңадан тезелеп, Салават артыннан куз¬ галды. Тәртип урнашса да, Салаватның күңеле тынычлан¬ мады. Казакларга булган үпкә, үзенең хаклы икәненә шикләнү, полковникка һәм аның аркылы патшаның үзенә булган ачу аны борчый башлады, йөрәге караңгы шом белән тулды. Ул бу борчулы уйларын җыр белән куып таратмакчы булды, ләкин күңелгә җыр килмәде. ӨЧЕНЧЕ кисок 15*
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Берда крепостенда бер-бер артлы агылып килгән отрядларга урын җитми иде инде. Аның тышкы ягында, стена буенда халык кайный. Төрле яклардан килгән крепостной крестьяннар, заводларда эшләүче крепостной эшчеләр, типтәр, мишәр, чуваш, татар һәм башкортлар крепость стенасы буйлап лагерь-лагерь булып урнаш¬ каннар иде. Биредә һәркем үзенчә җайлашты: берәүләр землянка казыды, икенчеләре такта лапаслар юнәтте, өченчеләре чегән кибиткалары кебек өсте ябулы арбаларда яшәде, күчмә халыклар тирмә корып җибәрделәр. Учаклар тирәсендә тәртәләре югары күтәреп куелган йөзләрчә олаулар тора. Казак полковнигы Овчинников башкортлар белән типтәрләргә туктар өчен урын сайларга кушты да, үзе белән Салаватны гына алып, крепостька кереп китте. Бөтенесенә баш итеп Салават үз урынына Кинҗәне калдырды. Ул, күзе белән Семканы эзләп, як-ягына каранды, ләкин тегесе баш күтәрүчеләрнең күп меңле төркеме арасына кереп югалган иде инде. Патша полковнигы Овчинников Салаватны үзе тук¬ таган өйгә алып килде. — Юлдан соң ял ит хәзергә, кичкә таба үзем сине государьга алып барырмын,—- дип вәгъдә бирде ул һәм өйдән чыгып китте, монда җайлап урнашу эше Салават¬ ның үзенә калды. 229
Ләкин Салаватның күңеле ялда түгел иде. Кинәт кенә меңләп сугышчының җитәкчесе булып алган, беренче булып баш күтәргән унтугыз яшьлек егет бер¬ төрле дә арыганлык сизми иде. Күңел тынычсызлыгы арыганлыкны куа, Салаватның бөтен әгъзасы эшчәнлек, хәрәкәт итү теләге белән тулы иде. Җитмәсә, тышта якты иртә булганда, ничек инде менә шулай кул кушы¬ рып утырасың, ди. Ул нишләргә белмичә скамьяга килеп утырды, тор¬ ды, лап-лап басып почмактан почмакка йөрергә тотынды... Хуҗа хатыны — яшь казачка аның алдына бер табак коймак китереп куйды. Салават баш иде. — Рәхмәт. Спасибо... Казачка, көлемсерәп: — Дуңгыз маенда пешкән дип уйлыйсыңмы әллә? — дип сорады. — Нишләп алай уйлыйм. Ашыйсым килми. Тамагым тук... — Алайса ят, юлдан соң ял итәргә кирәк. — Ятырга ярыймы соң... Йөрәк яна — сугышка ыргыла! — дип аңлатып бирде ул үзенең хәлен. Хатын аңлаганын белдереп елмайды. — Өлгерерсең әле! Алайса, бар әнә, крепость буйлап йөреп кер, базарга барып кил,— диде ул ягымлы гына. Салават, кинәт сөенеп, башын селкеде: — Чынлап та, йөреп кайтыйм әле. Нәкъ шул чакны урам якта шау-шу күтәрелде. Са¬ лават өйдән йөгереп чыкты. Урамда халык гөж килә иде. Салават, кешеләрдән сорашып, Оренбургтан көтмәгәндә ачылган картечь уты астында шәһәр стеналарына бик якын килгән казак разъездының бөтенләй диярлек кырып салынганын белде. Меңнәрчә хикәяләрдә сурәтләнгәнчә, борын заман¬ нарда теге яки бу крепостьны алу өчен барган озак сугышлар вакытында бөтен халыклар арасында бер йола — камаучылар һәм камалучылар арасында сүз көрәштерү, чәнечкеле мәзәкләр әйтешү йоласы булган. Оренбург янында да нәкъ әнә шулай эшләнә иде: һәр иртәне Пугачев лагереннан берничә җитез егет атларга менеп, гарнизон һәм шәһәр халкының кәефен белү өчен, камалган шәһәр стеналары янына ук киләләр иде. 230 Аларга атмыйлар, якын җибәрәләр иде. Катырак тамаклы берәр казак ияр өстеннән кычкыра: — Хәл-әхвәлләрегез ничек? Кем атабыз патша ягы¬ на чыгарга тели — әйдә, алып барабыз! — Динсез ул сезнең патшагыз! — дип җавап кайта¬ ралар стенаның теге ягыннан. — Патшабыз бүген шәфкатьле — полковникларны гына аса, ә түбән чиннарны колач җәеп каршылый,— диләр казаклар. — Безгә кил, без тагын да шәфкатьлерәк — бары¬ гызны да асарбыз, өстәвенә телегездән дә кадаклап куярбыз! — Сездә анда эт итенә кытлык, диләр, иртәгә эт алып киләм үзегезгә. Әйбәт иде дә, симезлектән үлде, мескен! — дип үчекли казак, һәм мондый мәзәк бөтен разъездның мәсхәрәле шаркылдавы белән күмелә. Кычкыра-кычкыра туйганчы үртәшкәннән соң, казак разъезды Бердага кайтып китә иде. Кайвакыт стена алдында казаклар, ярык колга башына кыстырып, баш күтәрергә чакырган хатлар, манифестлар, я булмаса Оренбург губернаторы Рейн- сдорпны сүгеп язган язулар, үзләренең чын һәм ялган җиңүләре турында хәбәрләр калдырып китәләр иде. Гадәттә разъезд исән-имин борылып кайта. Гарнизон казакларга атмый иде. Солдатларның пугачевчыларга ачуы юк, өстәвенә Екатерина Икенчегә турылыклы бу¬ лып, хәзер камалган Оренбургта утыручы Җаек казак¬ ларының старшиналары да атарга рөхсәт итми. Алар шәһәрне озак вакыт саклап торырга мөмкин булуына, аны пугачевчыларга бирми калырга мөмкин булуы¬ на ышанып бетмиләр иде. Шуңа күрә, фетнәчеләрнең ачуын кабартмау, аларны юкка котыртмау яхшырак булыр дип уйлыйлар иде. Соңгы көннәрдә, Салават Бердага килер алдыннан, фетнәчеләрнең эшләре уңышлы гына барды. Фетнәчеләргә каршы сугышучы барлык көчләрнең баш командующие итеп билгеләнгән генерал Кар гас¬ кәрләре күптән түгел генә булган зур сугышта тар-мар ителде. Генерал Кар үзе, инвалид-солдатлар, фетнәче¬ ләр ягына чыгарга җай гына көткән казаклар һәм «рус булмаганнар» ополчениесе белән Пугачевны җиңәргә тырышуның нәтиҗәсезлеген аңлап, бу яраксыз «гаскәр- 231
не» ташлап, чын зур сугыштагы кебек, өстәмә гаскәр сорарга дип Мәскәүгә чаба. Тар-мар ителгән Кар качкач, һәм аның кешеләренең һәм коралының бер өлешен кулга төшергәч, Пугачев Оренбургка ярдәмгә килгән полковник Чернышев отря¬ дын да җиңде. Әсир алынган өч мең солдат, казак һәм ополченецлар, кулга төшерелгән унике туп һәм асылган утыз дүрт офицер — бу җиңүнең йомгагы менә шундый булды. Пугачевчылар ул җиңүне эчеп-исереп, шау-шу белән бәйрәм иттеләр. Салават Бердага шушы бәйрәмнең икенче көнендә иртән, күтәренке күңелле, бераз кызмача казаклар Оренбургтагыларга бирелү турындагы тәкъдимне һәм үзләренең җиңү хәбәрен илткән чагында, килеп төште. Мәзәкче, олы яшьләрдәге итләч казак Аржаницын, кызык өчен, губернатор Рейнсдорпны сыйларга дип мах¬ сус тотылган бер капчык күсе алып китте. Крепость стенасына якынаеп килгән чакта, казаклар шау-шулы, күңелле сүз көрәштерүдән алдан ук кызык табып баралар иде. Иртәнге салкынча һава атларны да, ат өстендәгеләрне дә дәртләндерде һәм казакларның исерек башларын бераз айнытып җибәрде. Разъездның нинди нәрсә алып барганын белгәч, бу кызыклы күренешне карарга дип, аларга күп кенә җил¬ куар иярде. һәм шунда, алар стена янына килеп җиткәндә генә, кинәт, аяз көнне күк күкрәгән кебек, туп гөрселдәде һәм утлы картечь көлтәсе атларга һәм алар өстендәге кешеләргә китереп сукты. Күңеллелек кот очуга әверелде. Казаклар, атларын борып, Бердага таба чаптырдылар. Ләкин ун кешенең алтысы стена буенда ятып калды, шулар арасында ба¬ сынкы гәүдәле мәзәкче Аржаницын да бар иде... Казаклар Бердага каушаган хәлдә кайтып керделәр. Фетнәчеләр төркеме исән калганнарның сүзләрен шау-шулы каргыш белән каршылады. Бу хыянәтчел атуда барысы да, гүя язылмаган килешүнең бозылуын күреп, бертавыштан Оренбург губернаторын сүктеләр, чөнки әлеге гадәтне бозуда аны гаепле итеп саныйлар иде алар. Сөйләүчеләрне әйләндереп алган төркемнән: — Крепостьны гына алыйк, беренче элмәк аңарга! — дип нәфрәт белән кычкырдылар. Шунда, урамда ук, иртәнге салкынга карамастан, яшь казакның күлмәген салдырып, ике иптәше җәрәхәт¬ ле янтавын бәйләде. Бик яман сүгенә-сүгенә Оренбург ягына йодрык төй¬ нәгән җәрәхәтле казак үзе дә, аның күлмәген алсула- ган кан да Салаватны тәмам тетрәтте. Аның йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. «Менә сиңа сугыш!» дип уйлап куйды ул, һәм бала чагыннан ук аның күңелен борчыган батырлык хыял¬ лары кинәт бер төенгә тупланды, гүя аларны ниндидер могҗизалы җил шул үткән еллар тирәнлегеннән алып килде дә өермә итеп башыннан үткәрде. Аучы һәм су¬ гышчы дәрте, Твердышов осталары өстенә баргандагы кебек, бала чакта каракошлар ауларга чыккандагы кебек үк булып, бөтен гәүдәсендә ташкынланып кайнады. Салават, үзен чит кеше кебек сизеп, көн буе бистә урамнары буйлап йөрде; ул үзен әсир итеп исәпләргә дә, ирекле кунак итеп исәпләргә дә белмәде. Бердага төрле яклардан килгән күп санлы кораллы кешеләрне күреп, ул патшаның ни өчен аларга менә хәзер үк Оренбургны алырга кушмавына, бистә кабак¬ ларында кәеф-сафа корып утырырга, урамнарда исерек көе ава-түнә йөрергә һәм акчалы уйнарга юл куюына һич кенә дә төшенә алмады. «Монда баш командир булсам,— дип уйлады егет,— күрсәтер идем мин ул генералларга... Әби патшаның солдатлары Оренбурга ярдәмгә килгәнен көтеп утыр¬ мас идем, ә хәзер үк бу каланы алыр идем». Патшага чакырмауларына кичкә таба аның ачуы килә башлады. «Ярдәм кирәкми микәнни соң аңа?» — дип гаҗәпсенде Салават. Түземсезлек газаплады аны. Ул ашка кагылмады да диярлек, бары тик казак разъездлары камалган гарнизон белән сирәк-мирәк атышкан тавышларны ишеткәндә генә билбавына кысты¬ рылган пистолетына тотынгалады. Кич буе ул Овчинниковны көтеп үткәрде, ләкин теге¬ се һаман күренмәде. Салаватның эче пошты. Кабактанмы шунДа, җиңүне бәйрәм итәргә дип казаклар җыелган берәр бай йортыннанмы ишетелгән исерек җырлар аның ачуын кабартты. 232 233
Көндез Салават асып үтерелгән әлеге утыз дүрт офицерның мәетен күргән иде. Теге офицер Юлайны чыбык белән суктырырга боерган сәгатьтән алып, ул офицер формасын дошман күрә иде. Башта офицер мәетләрен күрү аны сөендереп җибәрде, әмма якынрак килеп йөзләренә карагач, бу рәвештә җәзалап үтерү аңарда җирәнү уятты. «Иң яхшысы, мин аларның башларын чабып өзәр идем, я ук белән атып үтерер идем...» — дип уйлап алды Салават. Өйдә ярык кулъюгычтан лаканга тып-тып тамчы тама иде. Тышта яңгыр шыбырдый. Салават Берда сте¬ насы буенда калган иптәшләре турында уйлады. Ул, эшсезлектәи алҗып, скамьяга сузылып ятты да кичтән үк йокыга китте. Аны кычкырган тавышлар, ат тоягы һәм кеше аякларының дөпелдәүләре, ерактагы тупларның гөрселдәве уятты... Салават шундук өйдән атылып чыкты. Урамда ыгы-зыгы һәм борчылу хөкем сөрә иде. Эш менә нәрсәдә булып чыкты: кичтән казак¬ лар җиңүне шулкадәр каты бәйрәм иткәннәр ки, хәтта Җаек һәм Самар ягыннан камалышны тотарга дип җибәрелгәннәре дә лаякыл исерек булганнар. Государь- ның сакчы полкы белән җибәрелгән иң яхшы полковник¬ ларыннан берсе — Чика кушаматлы Иван Зарубин төнлә йоклап калган, шул арада төн караңгылыгыннан һәм яңгырдан файдаланып, камалган шәһәргә генерал Корф җитәкчелегендәге өстәмә көч килә һәм алар шуның өстенә үзләре белән бик күп азык-төлек төялгән олаулар да алып керәләр. һәм менә уңыштан канатланган тынгысыз Корф, Оренбург стеналары эчендә көч-хәл белән таңны атты¬ рып, гарнизонны һөҗүмгә алып чыккан да, Бердага таба кыю хәрәкәт итеп, пугачевчыларның алгы сызыгын пыран-заран туздырган һәм качарга мәҗбүр иткән. Салават менә шулар турында тыңлап бетерергә генә өлгергән иде, Оренбург ягыннан тагын туплар гөрсел¬ дәде һәм атлыларның зур бер отряды крепость урамы буйлап чаптырып үтте. — Государь, государь, государь үзе! — дигән тавыш¬ лар яңгырады тирә-якта, ләкин Салават патшаның йөзен күрергә өлгерә алмый калды, аның кырын салган бүрегенең алсу түбәсе генә күзенә чалынды. Салават, дулкынланып, аның отряды артыннан таш¬ ланды. Сугышта бар кеше бердән ут эченә атылырга тиеш дип исәпли иде ул һәм бу бәрелештә катнаша алмый калудан курыкты. Тупның һәр гөрселдәве аны ныграк җилкендерде һәм йөрәгендә үткәндәгечә батыр¬ лыклар тойгысын уятты... Ә инде Берда капкасын чыгып әлеге дә баягы станны, котелоклар асылган төтенле учакларны һәм Оренбург янында барган сугышны кал¬ кулыктан күзәтеп торучы кешеләр төркемен күргәч, аның гаҗәпләнүенең иге-чиге булмады. Биредәге халыкның кайберсе икмәк кыерчыгы кимерә, кайберсе балык чистарта, өченче берләре бөтен игътибарларын сугышка туплап, кычкырып-кычкырып сүгенәләр иде — шуның белән үзләренекеләрнең тиздән җиңәчәкләренә ышаныч белдерәләр иде алар. Овчинников Салаватны тук¬ татты. Лагерьны үтеп, калкулыкка менгәч, Салават белән Овчинников иртәнге яктылыкта ерактагы туплар бөрке¬ гән ак төтенне һәм Оренбургтан бире таба йөгерешкән солдатларны күрделәр — алар ерактан бик бәләкәй булып күренәләр иде. Оренбург ягыннан качып баручы казакларны куып җәяүлеләр алдыннан атлылар чап¬ тыра... Шул чак кинәт бар нәрсә үзгәрде: көтмәгәндә томан эченнән килеп чыккан атлы ике отряд уңнан да, сулдан да Оренбург кавалериясе өстенә ташланды. Ка¬ зак туплары ике яктан Оренбург җәяүлеләренә картечь белән ата башлады... һәм әле менә хәзер генә алга таба йөгергән кешеләр кинәт шәһәргә таба борылдылар, ә моңа кадәр чигенеп килгән казаклар, куркудан айнып, үзләре инде аларны куып киттеләр. Егылган кешеләр¬ нең сөртенеп кенә түгел, бәлки җәрәхәтләнеп яки үлеп авуларын белмәсәң, ерактан моны бала-чага уены дип кенә исәпләргә мөмкин булыр иде. Ниндидер бер татар Салаваттан: — Патшаны күрдеңме? — дип сорады. — Ә син? — Күрдем. Әмма кыю да, әмма батыр да соң! Иң алдан очты гына бит!.. Тирә-якта яңгыраган котлау авазлары аларның сү¬ зен бүлдерде. Патша, дошманны Оренбург капкасы артына куып кертеп, казаклар белән кире Бердага килә иде... Казак¬ лар әсирләр алып кайталар иде. 235 234
Кораллары булмаган баш күтәрүчеләр төркеме су¬ гыш кырына, оренбурглылар ташлап калдырган мыл¬ тыкларны һәм кылычларны җыярга йөгерде. — Стенага якын бармагыз — картечь белән сыйлар¬ лар,— дип кычкырып калдылар аларга. Салават патшага якын килергә, аны якыннан күрер¬ гә өлгермәде: кызыксынучылар юл тирәсенә кырмыска¬ дай сырышты, һәм ул бу тыгыз боҗраны ерып керә алмады. Кинәт кенә ул Овчинниковны да күздән югалтты. Салават казак отрядларына ияреп яңадан крепость¬ ка кайтты. Аның алдыннан берничә әсирне эткәләп-төрткәләп узып киттеләр. Оренбурглылар чыгышыннан соң, Берда кинәт үзгә¬ реп, тынып калды. Кабакларда җырлар да яңгырамый башлады, ару-талуны белмәс балалайкалар да тынды, һапылдап, кул сугып биюләр дә бетте, исерекләрнең шаркылдавы да ишетелмәс булды. Казаклар басылды, өйләргә кереп посты, куерып барган кичке караңгыда ул өйләр үзләре дә шомлы һәм шыксыз булып күренделәр. Сакалбайлар, төркем-төркем булып капка төпләренә, баскыч яннарына җыелып, як-якка карана-карана нәр¬ сә турындадыр шыпыртлап киңәштеләр... Урам чатларына көчле каравыллар куелды. Гомуми борчылу Салаватка да күчте. Берданың үзендә һәм Берда тирәсендә сигез мең гас¬ кәр тора дип сөйлиләр, шуларның бер меңен Салават алып килде. Шуның өчен аңа хөрмәт һәм игътибар булырга тиеш түгел идемени соң? Ул хөрмәт көтте һәм үзен моңа лаеклы дип исәпләде. Ә менә патша аны чакырмады да, күрергә дә, сөйләшергә дә теләмәде үзе белән... Берьялгызы крепость урамнары буйлап йөреп арыгач, Салават яңадан Овчинников калдырып киткән өйгә кереп утырды һәм, менә ул килер, менә патшага чакы¬ рыр, дип көтте. Тышта көчле җил күтәрелде, яңгыр ява башлады. Ишекне киң ачып кулына балта тоткан бер мужик килеп керде, аның өстендә тышланмаган җирән толып, аягында чабата, башы яланбаш. Ул каты һәм таләпчән тавыш белән: — Овчинников кайда? — дип сорады. — Китте,— диде Салават, кыска гына итеп. Мужик аңа якын ук килде, Салаватның йөзенә сасы аракы исе бәрелде. Салават, җирәнеп, читкә тайпылды. Мужик моны искәрмәде. — Кара әле, кыргыз, син казак түгел. Әйт әле урыс кешесенә — нинди хыянәт хәзерлиләр казаклар? — дип сорады ул әкрен генә. — Хыянәт дисеңме? Белмим... Исерек син...— диде Салават нәфрәтләнеп.— Бар йокла. — Син дә казаклар белән бергә икәнсең! —дип кыч¬ кырып җибәрде мужик.— Безне йокларга яткырып, үзе¬ гез качып китәргә уйлыйсыз, шулаймы? Безпе әсирлеккә төшерсеннәрме!.. — Валлаһи, һични белмим,— диде Салават аңа каршы. — Ялганлыйсың! Беләсең!.. Халыктан качарга җыен¬ дыгызмы? Безне боярларга сатмакчы буласызмы? Туп¬ ларны алып китәргә әзерләгәнегезне, атларга солы ашатканыгызны күрмиләр дисеңме әллә!.. Барыбер җибәрмибез. Казыклар белән булса да каршы торыр¬ быз! Чабаталы мужик балтасы белән Салаватка янады да, ишекне шапылдатып ябып, чыгып китте. Ул китүгә, хуҗа хатын — казачка кайтты. Ашыгып- ашыгып өйдәге әйберләрне җыярга һәм тимер белән тышланган зур сандык эченә тутырырга тотынды. Салават чабаталы сүзендә хаклык барын һәм кре¬ постьта ниндидер ярамаган эш эшләнүен аңлап алды. — Кая җыенасың? — дип сорады ул хуҗа хатыннан. — Каен башына!—диде казачка һәм, ничектер уңайсызланып китеп, аңлатып бирде.— Әнием авырый башлаган. Аның янына барам... Үзең беләсең — туган ана бер генә бит... Ул аның болай уңайсызланып калуыннан һәм ашы¬ гып мыгырдавыннан хатынның ялган сөйләгәнен аң¬ лады. Салават өйдән чыкты. Әле иртән, эшсезлектән алҗып йөргән чакта ук, ул патша яшәгән «сарайны» тыштан күзәткән һәм хәтта тәрәзәсеннән сыңар күзе белән генә эчкә дә караган иде. Ул анда кунак өенең алтын путал¬ лы стеналарын, аларга элеп куелган коралларны, өстәл¬ гә ятып диярлек нидер язган һәм минут саен каурый 236 237
каләменең очын озын чәченә ышкып чистарткан берәү¬ не күргән иде. Каравыл торган казак очлы күзле җилкуарга каты гына кычкырды һәм Салават, «сарай»дан сокланулы карашын ала алмыйча, читкә китте. Ә менә хәзер, гомуми борчылу аны да биләп алгач, Салаватның патша йорты яныннан куып җибәргән кара¬ вылдагы казакка кинәт ачуы чыкты: димәк, бу патша да, әби патша да бер чыбыктан сөрелгәннәр икән!.. Аңа якын килеп сүз әйтеп тә булмый... Димәк, Бохаир хаклы — урыс кайчан да дошман инде ул!.. Салават үзенекеләр янына китәргә уйлады, ләкин ул аларга ни дип әйтер соң?! Патша янына кертмиләр дипме? Патшаны күрә алмадым дипме? Отряд янына болай кайтырга ул хурлана иде. «Ни¬ гә син безне бирегә алып килдең? —дип сорарлар аңар¬ дан типтәрләр һәм башкортлар.— Язуга ышандыңмы? Сине алдадылар, ә син безне алдадың»,— диярләр алар. Барысын ташларга да өйгә кайтып китәргә кирәк. Тик сугышсыннар шунда патша белән әби патша... Мулла да әнә олы хатыны белән сугыша. Күршеләрнең ни эше бар аларда! Ләкин Салават үзен-үзе туктатты. Китүе ансат, тик менә патшаның ни кылырга җыенганын, башкортларга нәрсә вәгъдә иткәнен белми китү — бик зур гафиллек булыр иде... Салават заводчылар белән низагы турында атасының әби патшага язып җибәргәнен белә. Аңа җавап килмәде. «Ерак шул Питербурх,— диде старши¬ на.— Үзем барсам — юллар идем дә, әби патшаны күреп бөтенесен хәл итәр идем дә!..» Ләкин Юлай андый ерак юлга чыгарга батырчылык итмәде... «Син соң,— дип сорар ул Салаваттан,— патша белән янәшә булгансың, сараен күргәнсең, әмма һичнигә ирешмәгәнсең?.. Кай¬ чан мондый хәл булыр , тагын, Питербурхтан монда патша тагын кайчан килер дисең!..» һәм Салават бөтенесен үзе ачыкларга булды. Пат¬ шага барырга да кыю гына турыдан-туры сорарга кирәк: «Башкортларга нәрсә бирәсең? Алар синең өчен җаннарын фида кылырга әзер, ә син аларга нәрсә бирә¬ сең?..» Әйдә, җавап бирсен патша... Салават Овчинников тукталган йортның капка тө¬ бендә әнә шулай уйланып торганда, полковник үзе дә килеп чыкты. — Нихәл, батыр! Я, ничек, государьны күрмәдең¬ ме әле? — Күрү кая инде ул!—дип кул гына селкеде Са¬ лават. — Ә син өметсезләнмә — күрерсең. Бүген мин үзем синең турыда государьга әйтермен. Минем үземне дә аның янына керткәннәре юк әле. Керербез! Шул чак урамның аргы ягыннан яшь бер башкорт: — Салават агай!—дип шатланып кычкырып җибәр¬ де. Бу — Салаватка җаны-тәне белән бирелгән, Шәгали Шакман җәясенә бар кешедән ныграк ышанган һәм кайчандыр Салават ясап биргән курайны ул үзе югалып торган елларда изге әманәт рәвешендә саклаган Габдрахман иде.-—Көч-хәлгә эзләп таптым үзеңне,— диде ул башкортчалап. — Нәрсәгә килдең монда, Габдрахман? — дип сора¬ ды Салават. — Салават агай, син гаскәрне ташлап киттең. Син Мостайның писарь дусы икәнен оныттыңмыни? Син кит¬ кәч, ул халыкны котырта башлады... Хәзер үк гаскәр янына кайтмасаң, ул барысын да тауга кире алып китәчәк... Сине чакырырга килдем, Салават агай! Көчкә иллалла таптым үзеңне. Салаватның гаҗәпләнүенә каршы, Овчинников баш¬ кортча аңлый булып чыкты. — Егет монда калып торсын. Государь әйткәч, мин аны синең артыңнан җибәрермен,— диде казак полков¬ нигы,— ә үзең бар, гаскәрең янына кайт! Салават, Габдрахманны өйдә калдырып, крепость¬ ның Сакмар ягы капкасына таба атлады. Урамнар буп-буш иде. һава үзгәргән — вак яңгыр сибәләп тора, аяк астында саз чупылдый иде. Берданы чолгап алган шом кичке караңгылыкта да эленеп тора кебек иде. Салават, урамнан үткәндә, ишек алларында кемнәрнеңдер сакланып кына кайнашула¬ рын, вакыт-вакыт тавышларын күтәреп ачуланып кыч¬ кыруларын, ат сбруйларының чыңлап-чыңлап китүлә¬ рен ишетеп барды. Салават балталы мужикның юкка гына хәвефләнмә¬ гән булуын аңлады: крепостьта астыртын гына нидер хәзерләнә иде... 238 239
Уралдан килгән башка отрядлар кебек үк, Салават башкортлары да Берда крепостеның стеналары буенда кайнаштылар. Яңгыр бер туктап, бер көчәеп ява, әле вак яңгыр сибәли, әле чиләкләп коярга тотына иде. Тирә-якта бар нәрсә — лычма су. Учак кабызырга коры йомычка табар хәл юк. Киез тирмәләр аз, барысына да җитәрлек түгел. Башкортлар ботак-чатактан һәм кабык¬ тан куыш корырга оста, ләкин яланда аларны кайдан аласың? Булган агачлар киселгән, ботаклары чатыр ко¬ рырга чабып бетерелгән, зур кәүсәләре исә көннән-көн ишәя барган гаскәр тарафыннан чыра-чыра итеп телгә¬ ләнгән иде инде. Беренче сәгатьләрдә алар аерым бер күтәренкелек белән патшаның указларын көттеләр, Салаватның әйлә¬ неп кайтуын көттеләр, патша аларны үзе янына чакы¬ рып алыр дип, патшаны күрербез, ул безне сугышка алып китәр дип көттеләр... Тик менә бер тәүлек үтте, икенчесе узып бара — ә һаман бертөрле дә үзгәреш юк әле... Эшсезлектән әкрен, эч пошыргыч булып узган көн бик озын тоела. Тирмәләре булганнар бер-беренә елы¬ шып ук ятып, бер-беренең муен чокырына җылы су¬ лышларын өрә-өрә йокладылар, көчле яңгыр коеп үткәч, тирмә читләреннән су үтеп кереп, киезләрне, мен¬ дәрләрне чылатты. Кешеләр, ут үрләтергә тырышып, учаклар янында кайнаштылар, әмма чи утын чыжылдап, ялкынсыз гына янып көлгә әйләнә торды... Баштанаяк бөтен гәүдәлә¬ ренә төтен исе сеңгән, корымга баткан, сакал-мыекла- рына, кашларына көл кунган ач кешеләр патшаны, барлык русларны һәм Салаватны тиргәделәр. Кинҗә көнозын йоклады. Хәер, бер урында табор булып торганда, өстән яңгыр койганда, шуннан башка нишлисең? Юлда, сугышта булмаганда, нәрсә ул түрә? Яңгырга, яума дип, боерсынмы? Тыңламас бит! Шун¬ лыктан Кинҗә йоклады да йоклады... Аның каравы Бохаир писарьның дусты һәм әшнәсе булган Мостай йокламады да, бер урында гына утырып та тормады: көнозын бер тирмәдән икенчесенә кереп йөрде, бер төркем яныннан икенчесе янына күчте, пыс¬ кып кына янган бер учактан икенчесенә барды, кеше¬ ләр күңелендә ризасызлык уты дөрләтте, ачу һәм нәф¬ рәт уятты... — Капка төбендә тилмереп утыр инде менә, хәерче кебек! —дип сукрандылар башкортлар белән мишәр¬ ләр.— Икенче тәүлек бит инде! Хәерче дә түзмәс — тө¬ керер дә мондый йорт яныннан китеп барыр иде. Ач һәм яңгырда чыланган кешеләр: — Кара әнә, казаклар крепостька ничек иркен ке- реп-чыгып йөриләр, ә безне якын да китермиләр! — дип ачу белән янып сөйләштеләр.— Без монда, дуңгыз кебек, яңгыр астында җебеп ятабыз! — Ә кем гаепле соң? Салават!—дип сүз кыстырды шундый чакларда Мостай.— «Патшага барам! Патшага әйтәм!» имеш. Патшаның рәхимлекләренә күзе кызды: беренче булып патша янына йөгереп бара имеш, яхшы атлы була имеш... Әнә үзе дә, хәбәре дә юк. Патша, күрәсең, кочагын җәеп каршыламаган! Әй, белмим, нәр¬ сә белән бетәр бу, белмим, белмим!..— дип көрсенеп- көрсенеп куйды писарьнең дусты. Куркаграклар: — Нәрсә белән бетәр, дисең? Син нәрсәгә юрыйсың соң? — дип шомланып сорыйлар иде аңардан. — Алдан ничек әйтәсең инде аны?!—дип кулларын гына җәя иде Мостай.—- Әйбәт булмады инде: әби патша безне патшага каршы барырга чакырды, ә без менә пат¬ шага ярдәмгә килдек, ягъни әби патшага каршы киттек. Я, кем соң инде без хәзер? Патша солдатларымы? Юк, патша безне кабул итмәде... Без, мин сиңа әйтим, кар¬ чыга да түгел, чыпчык та түгел, хәзер ниндидер җан көекләре шунда!.. — Рас бит — чыннан да, ни анда, ни монда эләкмә¬ дек! — дип баш селкиләр иде Мостайиың гәптәшләре. — Салават безгә патшадан мактау-хөрмәт вәгъдә итте. Кем хөрмәтләнергә теләми! Менә килдек... Сез, килү белән патша һәркайсыгызга куй суяр, түбәтәй-тү- бәтәй алтын бирер дип уйладыгызмы? Ул әнә безне белергә дә теләми!.. — Бик үк теләп җиткерми бугай шул! — дип, Мостай тегермәненә су койдылар кайберәүләр. Мостайның шомлы сүзләре бөтен станда шик уятты. — Җил, яңгыр... Мондый көндә мин этемне дә өйдән чыгармыйм, ут янында җылынып ята бирсен шунда. Ә без, күрәсең, патша өчен эттән дә яманрак,—дип пышылдаштылар кешеләр үзара.— Бер кисәк ит пешерә алмыйсың бит! 240 16 В-598 241
Мостай үзенең сүзләре тиешле нәтиҗә биргәнен аңлады: ул халыкны котыртты, алар күңеленә ачу һәм курку салды. Шуннан соң ул ваемсыз йоклап яткан Кинҗә тирмәсенә килде. — Кинҗә! Бу стена буенда нәрсә көтеп ятабыз без? Әйдә, халыкны алып китик... Нәрсә көтәргә безгә мон¬ да? — диде Мостай, ярсып. — Ничек инде ул «пәрсә»?! Салават патшага кит¬ те ич. Аны көтәбез! — диде Кинҗә, киерелеп. — Шулкадәр сугышчының язмышы өч ел буе үз халкы арасында яшәмәгән бер малай кулында. Безнең хаҗәтебезне беләмени ул? Ни кырыр дисең инде аны?! Крепостька керде дә, патша сараена эләгеп, үзе тәмле ашагач-эчкәч, безнең монда, бусага төбендәге эт кебек, тилмереп ятуыбызны онытты!.. Кинҗә көлеп җибәрде. — Ай-Һай! Син патша өстәле янына утырып, биш бармак ашар идең дә бит, сине менә чакырмадылар!.. Мостай дөрләп кабынды. — Оят сиңа, мулла Кинҗә! Син дә укыган кеше, мин дә укыган кеше. Кирәкмәскә сүз көрәштермик. Минем әйтергә теләгәнем шул: патша белән я син, я мин сөйләшсәк, әби патшага каршы баруыбыз өчен ни сорарга кирәген яхшырак белер идек, диюем. Дөресен генә әйткәндә, ни эшебез бар безнең патшасында да, әби патшасында да? Патша аны әсир итеп алсын да, чәчен йолкысын: шуңа күрә ул аның ире ич. Я әби патша тотсын да буып үтерсен патшасын, ә үзе башка берәүгә кияүгә чыксын. Безнең ни эш бар анда! Безнең үз кайгыбыз үзебезгә җиткән — әйдә, халыкны туры ис¬ лам юлыннан алып китик. Патша безне адәм рәтле кабул итмәде — китик. Әйдә халыкны Уралга өндик! Бә¬ ла-казага тарганчы, китеп котылыйк! — диде Мостай. — Нинди бәла, Мостай агай? Нинди каза ул? — дип сорады Кинҗә. — Син, Кинҗә, йоклыйсың да йоклыйсың. Нәрсә булганын күрмисең: бар яктан безне солдатлар камап киләләр, ә казаклар крепостьны ташлап китәләр, үзем санадым — казакларның мал-мөлкәт төялгән унбиш олавы капкадан чыгып китте инде. Алар өйләренә тара¬ лалар, ә безне әби патша солдатларына азыкка калды¬ ралар. Безнең ни мылтыгыбыз, ии тубыбыз юк... Ялгыз калсак, безне чолгап алачаклар алар; кайсыбызны үте- реп ташларлар, кайсыбызны тереләй кулга алырлар, хө¬ кем итәрләр, безнең башка гына түгел, бөтен халкыбыз нстенә афәт килер. Әйтерләр: «Кем баш күтәрде? Баш¬ кортлар. Башлыкларын кабыргаларыннан тимер ыргак¬ ларга асып куярга, колакларын, телләрен кисәргә, .1 барлык авылларын яндырырга, балаларын камчы бе¬ лән ярырга, хатыннарын кол итәргә!» — диярләр. Шушы әңгәмә барышында Мостай артыннан Кинҗә тирмәсенә берәм-берәм башкалар да җыелды. Мостай- пың сүзләрен ике дистә чамасы сугышчы тыңлый иде инде. Кичәдән бирле тәкрарланып килгән бу сүзләр яң¬ гырда чыланган ач кешеләр йөрәгендә торган саен ныг¬ рак аваздашлык таба иде. — Куркытасың, Мостай! — дип көлемсерәде Кин¬ җә.— Нәрсә телисең соң син? Кая барганын халык үзе әйбәтрәк белә. Халык сарык түгел бит! — Кемгә иярдек соң без? Кемгә ышандык? Җырчы Салаваткамы? Аның эше җыр чыгару... Җырчы һәркай- чан исерек кеше кебек... Хәтерлисеңме, Кинҗә, пәйгам¬ бәребез Мөхәммәтгаләйәссәлам җырчылар турында нәрсә дигән: «Алар кайда туры килсә, шунда себерелә¬ ләр дә күңелләренә иблис салган сүзләрне халык ара¬ сында акыралар, вә ялгышканнарны үз артларыннан ияртәләр...» Бу акылсыздан безгә халыкны коткарырга кирәк. Малай маңгаена сыер мөгезе куеп уйнап йөри, ә сез инде аны Зөлкарнәен 1 дип кабул итәргә әзер... Ту¬ ган иленең гореф-гадәтен оныткан, берничә ел олы юлда йөргән малай актыгы халыкның нинди юлбашчысы бул¬ сын инде ул?! Кем белә, чукынган дип тә халык бәлки дөрес әйтәдер... — Болгатасың, Мостай!.. Писер куштымы сиңа ха¬ лыкны котыртырга?! — дип Кинҗә Мостайга кинәт ачу белән ташланды.— Яле, базар хатыннары кебек буш бугазың киереп торма әле, юкса тотармын да шушында ук асып куярга кушармын үзеңне! — Асарга?! —Мостай сикереп торды,—Минеме асар¬ га?! Башкортлар! Диннән язмаганнарыгыз минем арт¬ тан! — дип чакырды ул тирә-яктагыларны. Аңа ияреп, Рәшит аягына басты. 1 Зөлкарнәен — куш мөгезле дигән сүз. Александр Маке¬ донский башына ике очлы сугыш башлыгы киеп йөргән булган. Мө¬ селманнар туннан аны куш мөгезле дип атаганнар. (Тәрҗемәче искәрмәсе.) 16* 243 242
— Мин синең белән! — дип кычкырып җибәрде ул. — Тукта-а! — Ишек төбендәге караңгыдан Вәли ат¬ лады.— Беркая китмисең! — Вәли кыиысыннан кылычын тартып алды. Кулларына хәнҗәр тоткан Хәмит белән Муса да сикереп торып аңа янәшә бастылар. — Чыгармыйбыз,— диде Муса, Мостай каршысына басып. — Кит юлдан! Мостай белән Рәшит, төркем аша кан коеп булса да чыгарга әзерләнеп, кылычларын күтәрделәр. Корыч ко¬ рычка бәрелде. Халык, ялгыш тимәсен дип, ике якка чигенде. — Аерырга шуларны! — дип кычкырды Кинҗә. Ул сикереп торды һәм дошманнар арасына сөнгесен сузды. Шул минутта тирмәгә Салават килеп керде. — Кылычларны кыныга! — дип катгый боерды ул. Мостай белән Рәшит шунда ук буйсынып кылычла¬ рын кыныга тыктылар, ә аларга каршы торучылар, көч¬ нең үз якларында икәнен сизеп, коткычыларның тирмә¬ дән чыгу юлын бүлеп, элеккечә үк, кылычлары ялангач көе үк тора бирделәр. — Барыгызга да кылычларыгызны тыгарга куш¬ тым,— дип кабатлады Салават, Вәли белән Хәмиткә кырыс караш ташлап. Тегеләре кылычларын кыныга тыктылар. . — Мин барысын да ишеттем,— диде Салават.— Мос¬ тай, бар, Бохаирың янына кайтып кит. Гаскәрдә кур¬ какларга урын юк. Хәзер үк үкчәңне күтәр, мин сине куам. — Минеме?! — Мостай йодрыгы белән күкрәгенә сукты. — Сине,—диде Салават кискен тавыш белән.— Кит, синең кебек коткы таратучылар кирәкми безгә! — Мин китәм,— диде Мостай. Ул болай да китәргә җыенган иде. Тик аның үзе белән башкаларны да алып китәсе, һич югында, Кинҗә мине патшага көчләп хезмәт иттермәкче иде, дип кычкы¬ расы килгән иде аның башкортларга. Ул корал көче бе¬ лән котылып чыгып, күпләр күз алдында батырлык даны казанырга теләгән иде... Ләкин менә Салават ки¬ леп, кылычны кыныга тыгарга кушты да һичбер корал кулланмастан, тик бер сүзе белән генә аны гаскәрдәй куа... Мостай тәкәббер генә башын күтәрде. — Киттек, Рәшит,— диде ул үзенең юлдашына һәм аның иңбашыннан алды. — Ә миңа кая? — дип аптырауга төшеп сорады тегесе, Кинҗәгә борылып карап. — Шунда ук, аның белән бергә. Син кылычыңны Мостай ягыннан безгә каршы күтәрдең, барыгыз инде бергә китегез,— диде Кинҗә. — Кая китим мин халыктан аерылып! — дип кычкы¬ рып җибәрде Рәшит.— Халык кайда, мин дә шунда... Кичәдән бирле колагыма тукый-тукый Мостай гына башымны әйләндерде... Мин халык янында калам... — һей-й, эт нәрсә! — дип ырлап куйды Мостай, Рә¬ шиткә нәфрәт белән карап.— Кал, урысларга җаныңны сат. Салават көтүендә бер сарык артыграк булыр... Син¬ нән башка да китә алам! — Ул тирмәдән чыгып китте. — Табордан чыгарып куегыз үзен,— дип боерды Салават.— Әйдә, олаксын үзенең Бохаиры янына. Салаватның сабырлыгы үз эшен эшләде. Аның сөй¬ кемлелеге Мостай үз тозагына эләктерә язган сугыш¬ чыларның икеләнүен тәмам бетерде. Шау-шу килеп, Мос- тайны хурлап озату өчен барысы да тирмәдән чыктылар. Салават белән Кинҗә икәүдән-икәү генә калдылар. — Патша нәрсә әйтте сиңа, Салават? — дип сорады Кинҗә. — Аның янына кертмәделәр мине,— дип дөресен әйтте Салават.— Сугыштан патша крепостька кара янып кайтты да сараена кереп бикләнде... Анда Габдрахман калды. Патша чакыргач, ул монда килеп әйтәчәк. — Ачулымыни патша? — Указ укыдылар анда — кем дә кем аракы эчсә, шуны асарга диелгән. Кабакларны яптылар, ишеклә¬ ренә патша мөһере суктылар. Ниндидер ике казакны бүген астылар,— дип сөйләде Салават. — Әйе, патша ачуы уен-муен түгел!—дип куйды Кинҗә, аңлыйм дигән мәгънәдә.— Патшаның күңеле йомшаганын көтсәң, әйбәтрәк, әлбәттә. Салават, күңелен көр тотарга тырышып, Кинҗә сүз¬ ләре белән килеште: — Кая ашыгырга безгә ул кадәр! — Яңгыры булмаса, ашыгычлыгы юк та!—дип җа¬ вап кайтарды Кинҗә.— Син казакларга әйтсәң икән, 244 245
безне, һич югында, крепостька кертсеннәр иде. Казаклар кереп-чыгып йөриләр ич, ә безне үткәрмиләр. Тышта халыкның рус телендә җырлавы ишетелде. Якынлашып килгән яңа отрядны карарга Салават белән Кинҗә икесе дә тирмәдән чыктылар. Бу — чалгы, сә¬ нәк, балта, күсәк белән коралланган җәяүлеләр төркеме иде. йөз иллеләп сугышчы арасында нибары унлабы гына атлы иде. Алар ышанычлы адымнар белән Берда крепосте капкасына якынлаштылар. Салават белән Кинҗә, нәрсә булыр дип, кызыксынып күзәтә башладылар. —■ Капкага якынрак барыйк әле,— дип чакырды Салават Кинҗәне. Шунда ук төрле яктан башкортлар һәм типтәрләр җыелды. Барысы өчен дә кызык иде: казаклар яңа кил¬ гән русларга капканы ачарлармы-юкмы? Руслардан кайсысыдыр инде капка дөбердәтә башлады. — Әй, сакчылар, ачыгыз! Йокладыгызмы әллә?! — дип кычкырды бер япь-яшь кенә нечкә тавыш, ул бөтен¬ ләй хатын-кыз тавышы кебек яңгырады. Капка манарасында каравылда торучы казак: — Капканы шыр ачык тотарга, крепость ындыр тү¬ гел лә ул,— дип өйрәткәнсыман җавап бирде.— Сез кемнәр буласыз? — Государьга ярдәмгә килгән казаклар,— диде шул ук хатын-кыз тавышы. һәм Салават, халыкны ырып-ерып капкага якынрак үткәч, отряд алдында чыннан да бер хатын торуын күр¬ де. Ул биленә кылыч таккан һәм кулына сөнге тоткан иде. — Кара син аны, казаклар имеш?! Ә син нәрсә? Син казак түгел, кызый лабаса! —- диде сакчы, көлеп. Отрядның сәер башлыгы сабырсызланып кычкырып җибәрде: — Мин казаклар ватаманы. Ач, дим! Манарадагы казак, һич пошынмыйча: — Менә сиңа ватаман! — дип, тешен ыржайтты.— Менә сиңа, әттәгенәсе, сугыш чукмары!.. Вакытлы-ва- кытсыз кеше бимазалап йөргәнче, кияү эзләр идең үзеңә, иблис, башсыз нәрсә! — Кайдан килеп чыктыгыз соң сез? — дип сорады беренче казак. — Сиңа манараңнан мөгаен күренәдер: алпавыт йорт¬ лары кайда дөрләсә, без шул яктан. — Боярлар капка аркылаганында тыпырчынган җир¬ дән! — дип атаманша сүзләрен куәтләп куйды аның отря¬ дыннан берничә тавыш. — Әй, сала чабаталары! Нинди казаклар буласыз инде сез? Бояр коллары сез... Казаклар, янәсе! Ничек телегез бара! Адәм мәсхәрәсе! — Сакчылар, манарадан торып, шулай мыскыллап көлделәр. Алар капканы ачар¬ га уйламадылар да. — Сез нәрсә анда, эт җаннар, теш ыржайтасыз! Ха¬ лык юлдан арып килгән, ә сез крепостька кертмисез. Чакыр безгә государьның иң баш полковнигын! — дип таләп итте атаман хатын. — Сезгә монда да урын җитәрлек, күр әнә кыр нин¬ ди киң,— урын сайла да тукта! — дип җавап кайтарды казак, ләкин бу юлы инде уен-мәзәксез генә.— Крепость¬ ка чит кешеләрне кертмәскә кушылды. — Нишләп без чит кешеләр булыйк, ди! — Кем кертмәскә кушты, имансыз?! — дигән тавыш¬ лар яңгырады крестьяннар төркеменнән. — Дошманнар түгел без. Нишләп безне государь янына кертергә ярамасын?! Без православный крестьян¬ нар лабаса. — Крепостьтагы өйләрдә кысан, инә төртер дә урын юк! — дип аңлатты сакчы. — Кысан булса ни! — дип каршы төштеләр астан.— Кысанлык — элмәк түгел, үлмәбез. Тыгызрак булса, җылырак булыр! — Син нәрсә, атакай, безнең белән бәхәсләшәсең! — дип җавап кайтарды манарадагы казак инде теләктәш¬ лек белән.— Халыкны крепостька кертмәскә түрәләр кушты бит. Безнең эш кечкенә: манарада тор да, караш¬ тыр — государь гаскәрен сакла. Иртәнгә кадәр көтегез. Иртә белән әйтерләр... Ләкин капка янындагы халык таралмады да, урын да эзләмәде, һаман шунда тора бирде. Хәер, урын табу¬ дан ни мәгънә аларга — күчмә халык түгел бит,— үзлә¬ ре белән киез тирмәләре дә юк, өсләрендәге киемнәре дә яңгырдан лычма су булган. — Күрдеңме, урысларны да кертмәделәр,— диде Салават, Кинҗәне юатып. 246 ?47
Алар артында торган башкортлар белән типтәрләр дә шул турыда ук пышылдаштылар. Караңгы төште. Киң далада пыскып кына учаклар яна. Тагын вак яңгыр сибәли башлады. Яңа килгән кре¬ стьяннар далада урын сайламадылар, яңгырдан ышык¬ ланырга теләп крепость стеналарына сырыштылар... Са¬ лават тирмәсенә китәргә җыенган иде инде, шул чакны агач стенаның теге ягында тояк тыкылдаулары, тәгәр¬ мәчләр шыгырдаганы һәм кешеләр тавышы ишетелде. — Әй, сакчылар! Әйдә, ачыгыз әле! — дип кычкыр¬ ды кемдер астан. — Кем килә?—дип сорады каравылдагы казак. Аңа каршы: — Төш, аннан күрерсең! Бәбәгеңне шарайтыбрак кара! — дип боерган тавыш яңгырады. — Кирәккә-кирәкмәскә безгә төшеп йөрергә кушыл¬ маган. Кем икәнең үзең әйт! — дип җавап бирде сакчы. — Синең нәрсә, иблис, колагың тыгылдымы әллә? Государьның гаскәри судьясы ич мин! — Алекса-андра Иваныч! —дип кабаланып кычкы¬ рып җибәрде казак,—Гафу итәсез. Валлаһи менә тавы¬ шыңнан танымадым үзеңне! Хәзер ачам! Казакның манара баскычы буйлап топ-топ басып йөгереп төшкәне ишетелде. Икенче казак, манарадан бу якка иелә төшеп, акрын¬ рак кына эндәште: — Әй, ватаманиха! Творогов үзе килә. Государьның беренче ярдәмчесе ул. Сора үзеннән. Рөхсәт итсә, кре¬ постька кертербез... Салават та бу сүзләрне ишетеп яңадан капкага таба китте. Рус крестьяннары, башкортлар, типтәрләр, мишәр¬ ләр төркеме капка төбёнә үк тыгызланып укмашты. Крепость эчендә капка йозакларын ачып маташкан ара¬ да, бу якта үзара сөйләшкән сүзләр яңгырап-яңгырап китте, кемнәрдер әйткәләшеп тә алдылар. Менә капка шыгырдап ачылды, һәм аннан ай-һайлап һәм чыбыркы шартлатып куган олаулар агыла башлады. — Кая бара моның кадәр олау? —дип сорады сак¬ чы. Салават аны тавышыннан таныды. — Анда синең эшең юк. Күпме кирәк булса, шулка¬ дәр олау! — дип кырт өзде олаулар иясе. — Тыр-р! На-а, атла!.. Әйдә, әйдә, сулга! Карап бар, җен алгыры, көпчәгең чокырга эләгә ич! Аударырсың!..— Олаучы казаклар атларын әйдәп, камчылап, тезгеннән җитәкләп һәм олауларның көпчәк асларын фонарь бе¬ лән яктыртып шулай кычкырына-кычкырына атла¬ дылар. — Юл бирегез! Әй! Нинди халык җыелган мон¬ да?!—дип җикерде гаскәри судья Творогов, озын буй¬ лы казак.— Олауларга үтәргә ирек бирегез. Дәһшәтле түрәгә беренче булып якын килергә кре- • стьяннар атаманшасы батырчылык итте: — Лександр Иваныч, безне крепостька кертергә сакчыларга әйт. — Кайдан килдегез, нинди кешеләр сез? — Крепостной крестьяннар без, государь чакыруы буенча килдек... — Ә без менә башкортлар, типтәрләр, мишәрләр — төрле ил халкы,— диде Салават та Твороговка якын килеп. — Кайчан государь хатыннарны чакырды? Хатын- кыз хезмәтенә аңа казачкалар да җиткән! — дип шаярт¬ кан булды Творогов, атаманшага мөрәҗәгать итеп, ә Салаватка ул күз дә салмады. — Ә син телеңә салынма, Лександра Иваныч,— дип кырт кисте атаманша.— Кешеләр йортын-җирен, семья¬ сын калдырып, боярларны кырып үтереп, государь хезмәтенә килделәр, ә син халык язмышы һәм государь указы өстеннән кәмитсыман көләсең! — Мин сезгә, туганнар, уен-муенсыз турысын әй- тәм — башкортларга да, урысларга да,— диде җитди тавыш белән Творогов, ат өстеннән сикереп төшеп.— Каян килсәгез, шунда, өйләрегезгә, кайтып китегез! Салават үз колакларына үзе ышанмыйча: — Ничек өйләргә?! Без патшага хезмәт итәргә кил¬ дек ләбаса! — дип кычкырып җибәрде. — Без атабыз патша хәзрәтләренә килдек. Ул безгә хат җибәрде,— дип күтәреп алды крестьяннар төркеме. Алар Твороговны әйләндереп алдылар. — Хатны дьячок укыды! — дип кычкырдылар. ■— Без җыенда тыңлап бетерүгә, кайсыбыз балтага, кайсыбыз сәнәккә ябыштык... — Шә-әп! — дип кычкырып куйды Творогов һәм өс¬ тәп әйтте: — Тик менә государь хәзер моңа мохтаҗ түгел. 24!) 248
— Әллә әби патша белән килештеме? — дип сорады бер карт крестьян.— Нишлисең, мәхәббәт тә татулык алла эше... Крестьяннарга ирек булырмы соң? — Ничек дияргә инде...— дип икеләнебрәк сүз баш¬ лады Творогов. Ләкин шул чакны сакчы казак аның янына килде. — Лександра Иваныч, ачуың килмәсен, сорарга рөх¬ сәт ит: син крепостьтан тупларны кая болай алып китә¬ сең? — Ә син каян килгән җавап алучы тагын? — дип кырт кисте аны Творогов. — Җавап алучы түгел, ә каравылда торучы,— диде тегесе, туктамыйча.— Хезмәт тәртибен беләм мин! Нәр¬ сәгә сиңа туплар? —дип яңадан сорады ул, сүзендә нык торып. — Минем үз тупларым алар. Җаектан үз атларым белән тарттырып алып килдем мин аларны! — Мин тагын патшаныкы дип торадыр идем,— диде казак.— Ә син тупларны үзеңнеке итә торган законны каян алдың соң? — Синең эшең түгел! — дип туктатты аны Творо¬ гов.— Хезмәт тәртибен беләм дигән буласың тагын! Стратегия — сер булырга тиеш! —диде ул өйрәткән тон белән.— Государь кая кушса, шунда куярмын — атыр- га гына уңайлырак булсын. Ә синең алда җавап тотар¬ га, башың яшь әле! Вакытым да юк минем! — Ә минем менә вакытым да бар, ак белән караны гына аера да беләм! — дип чаялык белән каршы төште казак.— Стратегия — сер булырга тиеш, әлбәттә. Туп¬ ларны кая куярсың дип сорарга батырчылык итмим, ә менә хатының нәрсәгә дим? Творогов, сабырын җуеп, сакчының күкрәгенә төр¬ теп җибәрде һәм: — Нинди хатын! Кит юлдан! — дип кычкырды. Казак сүзен бирмәде. — Олауда өч сандык белән утырган хатынны әйтәм. Аңардан картечь ясамакчы буласыңмы әллә?! — диде ул. Творогов, ничектер уңайсызланып китеп: — Җибәр әле, ыржайган! — дип ачулы җикеренде һәм, бер аягын өзәңгегә куеп, ияргә тотынды. Ләкин сакчы казак атның йөгәненнән эләктереп ал¬ ды, икенче кулы белән Твороговның тун чабуыннан аска таба тартты — олы гәүдәле судья җиргә егылып төште. — Җибәрмим! Тупларны крепостьтан алай алып чыкмыйлар аны! — диде казак ачу белән.— Туп алып чыгарга язуың кайда? Творогов шунда ук сикереп торды да кизәнеп казак¬ ның күз төбенә китереп сукты: -— Менә сиңа язуым! Казак, чайкалып китеп, күзен каплады. Салават кискен хәрәкәт белән Твороговка таба ом¬ тылды. — Без бит, казак, сине тотып бәйлибез! — диде ул гайрәт белән. Тегесе: — Минеме? Менә хәзер казакларыма кычкыр¬ сам...— дип авызын ачкан иде дә, сакчы казак аның изүеннән эләктереп алды һәм Салаватны куәтләп кыч¬ кырды: — Сине шул! — Бәйлибез! — дип кычкырды мужиклар атаманша- сы да.— Патшаның тупларын кая алып китәсең син?! Кинәт бер хатын чинап җибәрде: — Денсезләр, каһәр сукканнар! Нәрсә дип бәйлән¬ дегез сез аңа! Гаскәр судьясы лабаса ул, кансызлар! — Халыкны этеп-төртеп Салават янына симез бер казач¬ ка килеп басты.— Ул гына алып китәмени тупларны! Теге капкалардан инде күпме халык чыгып качты — тупларын да, дарысын да алып китәләр... Җаекка ки¬ тәргә бер хәл иткәч... — Телең тыйсаң ярамадымы, аңгыра! — дип акыр¬ ды аңа Творогов. Бу Творожиханы чыгырыннан чыгар¬ ды, ул төкерекләрен чәчә-чәчә чәпчи башлады: — Ә, син хатының белән шулаймы әле? «Аңгыра¬ мы» ул! Үзең инде бик акыллы. Әйтмәдемме мин сиңа —- чәнчелсен ул тупларың, дип. Әйтмәдемме — эләгерсең, дип. Менә рас килмәдеме! — Нәрсә бугазың киердең! Тыгыл! — диде ире аңа. — Тыгылмыйм! Әйтмәдемме — теге капкадан китик дип! — дәвам итте хатын. — Син алайса, судья, Җаекка җыенгансың икән? — дип сорады сакчы казак. 250 251
Салават бәхәсне тыңлап бетермәде, якынында тор¬ ган башкортларга ым какты. Бу ишарәне аңлап алган унлап егет аның белән бер читкә, судьяның халык урта¬ сында калган олаулары һәм ике тубы янына киттеләр. Салават ул тупларның берсе янына гайрәтләнеп килде дә, биленнән балтасын тартып алып, күз ачып йомган арада мичәү бавын чабып өзде. Олаучы казаклар аңа ташланган иде дә, халык аларның үзләрен изеп-таптап китте. Кинҗә икенче пар¬ ның мичәү бавын чапты. Атларны туплардан читкә ал¬ дылар. Олаучы казакларны бәйләделәр. Башкортлар тупларны крепостька кире тәгәрәтеп керттеләр, анда әле һаман Творогов белән ызгыш бара иде. — Мичәү бауларын өздегезме?! Бунт! Патша хез¬ мәтчеләренә кул күтәрдегезме! — дип акырды Творогов. Ул пистолетын тартып чыгарды һәм Салаватка тө¬ зәде, ләкин атарга өлгергәнче, халык арасыннан чыгып аңа каршы бер башкорт ташланды. Ату тавышы яңгы¬ рады, һәм әлеге башкорт җиргә ауды. Сакчы казак белән ике-өч крестьян Твороговны то¬ тып алдылар. — Бәйләгез шуны! —диде Салават. — Хыянәт! Туганнар! Казакла-ар! Хыянәт-әт!.. — Творогов крепостьтагыларга ишеттерергә теләп бөтен көченә акырды, тик аның башына тун каплап, җиргә ектылар да аягын-кулын бәйләделәр. Шунда гына Салават Творогов пулясыннан үзен кот¬ карып калучының Габдрахман икәнен белде. Аның иңбашы җәрәхәтләнгән иде. Ярасын бәйләгән арада, ул Салаватка Овчинниковның капкадан үтәргә язу биргәнлеген һәм башкортларны тизрәк сарай янына алып килергә кушканлыгын сөйләде. Овчинников пат¬ шага каршы хыянәт хәзерләнгәнлеген әйткән һәм ашы¬ гырга кушкан иде. — Әй, абзыкай! Хыянәт барын күрдеңме? — дип сорады Салават сакчы казактан.— Безне крепостька хыянәтчеләр кертмәскә кушкан. Инде син безне тизрәк үткәреп җибәр, бу кызый сезнең белән монда капканы саклар. Берәүне дә капкадан чыгармаска. Олау белән килүчеләр булса, олауларын шушында юлга аударыгыз. Казак, ризалык белдереп, баш селкеде. — Учакларны сүндерергә! — дип боерды Салават башкортларга. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Салават башкортлар белән Бердага килгәнче үк, Җаек башлыклары казак полковнигы Лысов өенә яше¬ рен киңәшмәгә җыелганнар иде. Бер-берсеннән яшерер серләре юк аларның: ур¬ так омтылыш, уртак хаҗәтләр үзара бәйләгәнлектән, алар хәзер ачыктан-ачык турысын әйтеп сөйләштеләр. — Кая төртелмә, һаман да киртә! — диде Почиталин карт.— Без монда камап утырган булабыз, Оренбурхны саклыйбыз, ә ул арада анда безнең өйләребезне талап- туздырып бетерерләр. — Казак эше өчен баш күтәрдек,— дип башлады Яким Давилин,— ә торабыз... — ...Эт эше өчен! —дип, аның сүзен очлады Лысов. — «Патша-атабыз», күр, бөркет булып болыт ара¬ сында йөзә: җаекныкыларның хөрмәте генә аз аңа — бөтен Рәсәйне үз астына җыеп салмакчы,— дип мыгыр¬ данды Коновалов. — Бөркетнең канатларын кыркырга кирәк! — дип тагын бүлде Лысов.— Башкалар хаҗәте өчен казаклар¬ ны кырдырабыз. Мужикларга кадер-хөрмәт күрсәтә, чувашларга ярдәм вәгъдә итә, качкын солдатларга да ул туган ата. — Барысына да инде, казаклардан бүтән барысына да,— дип күтәреп алды Почиталин карт.— Завод эшче¬ ләренә күлмәкләр өләшергә вәгъдә итә, рудниктан кач¬ каннар да, богаулы каторжаннар да аңа туган бала¬ лар... — Ә кемнең хуторларын кара күмергә әйләндерер¬ ләр? Кемнең хуҗалыгы төтен булып очар?! —дип кыч¬ кырып җибәрде Дмитрий Лысов.— Мин болай уйлыйм, атаманнар: кичә Корф Перфильев хуторын яндырды, тагын күпмесе янадыр — безгә караңгы, өйләргә кай¬ тырга кирәк. Патшага тотыйк та шулай әйтик: «Хәрби коллегия белән хәл иттек, диик: башка камап тормый¬ быз. Җаекка кайтабыз, вәссәлам!..» — Дөрес! Әйбәт әйттең! Шуннан да яхшысын уйлап та тапмассың! — дип берьюлы сөйли башладылар җыел¬ ган казаклар. — Шулаен шулай да,—дип кинәт барысын да суыт¬ ты Коновалов,— ә менә аңа бу сүзләрне кем әйтер соң? Казаклар бер-берсенә карашып алдылар. 252 253
Бу кыска вакытлы уңайсызлыкны Лысов бозды: — Син безнең өлкәнебез! — диде ул күтәренке тавыш белән Коноваловка. <. — Ихлас! — Башка кем әйтсен! — диделәр калганнары, куа¬ нып. Коновалов маңгаена кинәт бәреп чыккан бөртек-бөр- тек тирне зәңгәр яулык белән сөртеп алды. — Оста сөйли белмим мин...— дип мыгырданды ул.— Бәлки менә, Давилин әйтер... Аңа якын кеше... Государь янында кизү бит ул... — Яким?! Я, ничек?! — дип сорады Почиталин. — Таптылар юләрне! — дип көлемсерәп куйды Да¬ вилин.— Мине, нәрсә, дөньядан туйган дисезме әллә? — Андрей! —дип кычкырып җибәрде Лысов, урам¬ нан узып барган атлы Овчинниковны күреп. Ул, Сала¬ ватны өйдә калдырып, патша янына ашыга иде. Лысов тәрәзә шакыды, ашыгып тәрәзә рамын күтәреп кычкыр¬ ды:—Андрей Афанасьич! Овчинников тавышка борылып карады. Лысов аны кулын изәп чакырды, һәм бер минуттан соң, атын бәй¬ ләмичә генә баскыч янында калдырып, полковник өйгә керде. — Кая чабасың? — дип сорады Коновалов. — Патша янына. — Нинди хәбәр белән? — Башкортлар безнең якка чыкты! Меңнән артык кеше алып кайттым,—диде уңыштан канатланган Ов¬ чинников. — Авызың ачма!—дип кырт өзде аны Лысов. — «Үзе» сизеп алмасын тагын,— диде аны куәтләп Почиталин, ул бу сүзләрне тавышын түбәнәйтеп әйтте. — Ничек инде аюны капчыкта яшереп асрыйсың?! — диде Овчинников шыпыртлап. — Патша янына кертмәскә, стена буенда табор бу¬ лып туктасыннар,— диде Коновалов,— ә без... Ул сүзен төгәлли алмады: урамда күтәрелгән шау- шу казак башлыкларының игътибарын үзенә тартты — Оренбургтан аткан туптан качып кайтучы казак разъез¬ ды иде бу. Җаек казакларының башлыклары, камалыштагы- ларның беренче кыю чыгышыннан соң ук, шүрләп ка¬ лып, казакларны Бердадан китәргә, Оренбургны таш¬ ларга, бөтен урда белән Җаек шәһәренә кузгалырга котырта башладылар. Алар, таң атуга государьдан указ булачак, гаскәр бик тиз кузгалачак, артта калганнар¬ ның Корф солдатлары кулына төшүе мөмкин, дип сөй¬ ләп йөрделәр. Җаекның түбән агымында яшәүче казакларның шактые семьяларын Бердага алып килгән иде. Шунлык¬ тан алар, үзләренең дә, семьяларының да язмышлары өчен хәвефкә төшеп, кичтән үк мал-мөлкәтләрен юлга хәзерләргә керештеләр. Алар моны крепостной кресть¬ яннардан да, баш күтәргән завод эшчеләреннән дә һәм милли отрядлардан да яшереп эшләделәр. Казаклар арасында, Оренбург һөҗүмгә күчсә, казаклар түбәнге Җаектан киселеп калачаклар икән, дигән хәбәр йөрде, аларның күбесе шул якта туып-үскән һәм шунда үзлә¬ ренең йорт-җирләрен калдырып киткән иде. Батыр йөрәкле һәм әйтеп бетергесез кыю сугышчы булган Пугачев үзе исә Берданы ташлап китүне башына да китермәде. Оренбургка бик җиңел генә кире куып кертелгән гарнизонның яңа чыгыш ясарга тиз генә ба¬ тырчылык итмәсен ул белә иде. Походларга һәм сугыш шартларына күнеккән, чын сугышчы буларак фикер йөртә белгән Пугачев, Корф- ның шәһәргә килүе бүгенгә гарнизонны көчәйтсә дә, бер¬ ничә көннән, Корф алып килгән азык-төлек кимегәч, ка- малыштагылар өчен бу ярдәмчеләрнең авыр йөккә әйләнәсен аңлый иде. Бөтен Бердада куркуга калган обывательләр пы¬ шылдашкан, ә казаклар астыртын гына олауларын төяп- бәйләгән арада, Пугачев, бу турыда һични белмәстән, көндезге уңыштан, Корф чыгышын җиңүеннән (ул хак¬ лы рәвештә бу җиңүне яртылаш үзенең шәхси уңышы дип исәпли иде) бик канәгать бер хәлдә, үзенең улы Трушка белән икәүдән-икәү генә калып, сөйләшеп уты¬ ра иде. Эреп ага барган ике шәм яктысында, унбер яшьлек Пугачонокның (ул аны үзе шулай атый иде) дәртле йөзенә мәхәббәтле карашып төбәгән иде ул. Трушка үзен дошманнардан саклый алырдай бер ышанычлы кеше белән кичә генә әтисе янына килеп төшкән иде. Емельян Иванович Пугачев зимагур булып күп мих¬ нәт күреп йөрсә дә, походларда катнашса да, төрмәләр¬ 255 254
Дә утырса да, фетнәчел фикерләр белән янса да, улы¬ на булган мәхәббәтен йөрәгендә нык саклаган иде. Инде менә хәзер дә, Пугачев исеменнән ваз кичеп, үзенең «ихлас», бердәнбер чын патша икәненә барысын да ышандырырга тырышкан бер вакытны да, Трушканы үз янында тоту кебек рәхәттән баш тартырга көче җитмәде аның... Пугачев яшь казачонокны бөек князь Павел Петро¬ вич итеп күрсәтергә ярамаганлыгын гына аңлар дәрә¬ җәдә зирәк иде. Ул аны үзенең улы дип атамады, ләкин ярлы казакның борчулы тормышына караганда, улына әйбәтрәк шартлар тудыруны ул үзенең бурычы итеп санады. Пугачев аны үз янында тотып, язмыш тудырган бөтен мөмкинлекләрне аның өчен файдаланырга тели иде. — Бер офицерым бар минем. Өченче көн тотып ки¬ терделәр үзен — Шванович. Төрле телләр белә,— дип сөйләде Пугачев Трушкага,— сине прусчага да, фран¬ цузчага да өйрәтергә кушармын. Алла бирсә, ерып чы¬ гарсың... — Нигә ерып чыкмаска!—күзләрен җәһәт елтыра¬ тып, Трушка атасын бүлдерде.— Дьякон, укырга бик үткен, диде мине. Ничек кенә өйрәнермен әле. — Иртәгә башларсың,— диде Пугачев, ягымлы кө¬ лемсерәп. Ул малайның башыннан сыйпап куйды.— Тик кара аны, Трушка,— ул саклык өчен тавышын түбә¬ нәйтте,— сине укыта башлагач — син аны яратырсың. Ул сиңа үз булыр, туганың кебек якын булыр... Ә менә кинәт ул синнән сораса: «Трушка, кем улы син?» дисә. Син аңа ничек диярсең инде? — Государь Петр Федорович улы, диярмен, — Трушка бу сүзләрне бик олыланып, горурланып әйтте, ул үзенең зирәклегеннән һәм хәйләкәрлегеннән бик ка¬ нәгать иде. — «Ой, ялганлыйсың! Емельян Иванович Пугачев улы син!.. Кайда соң синең атаң?» — дип, әлеге офицер тавышы белән сораган булды Пугачев. — Менә, урындыкта утыра! — дип куйды малай җи¬ тез генә, ул бөек сер булып сакланган хакыйкатьне бер генә тапкыр, бер генә кешегә булса да ача алуына сөен¬ гән иде... — Тагын ялганлыйсың,— диде Емельян шелтәләп, әкрен генә.— Мин государь Петр Өченче... — Ә Емельян кайда соң? — дип сорады казачонок пышылдап һәм, бүлмәдән әтисенең төстәшен эзләгәндәй итеп, куркынып кына як-ягына каранып алды. — Авыр туфрагы җиңел булсын! Минем исемем өчен камчы белән кыйнап үтерелгән,— диде дә Пугачев, ихлас бер чырай белән чукынып куйды. Трушка да аңа карап аптыраган кыяфәт белән чу¬ кынды. Пугачев, тагын нәрсәдер аңлатырга теләп, улына якын иелгән иде дә, кинәт ишек ачылып китте, һәм ул Трушкадан читкә тайпылды, әйтерсең аны ниндидер җинаять өстендә тоттылар. Кунак өенә Пугачевның «кизүе», казак Яким Давилин керде. Ул, Пугачевның күзләренә туры карамастан, хөрмәт белән аңа баш иде. — Сезнең янга — казаклар, ваше величество,— диде ул. Пугачев җавап бирергә дә өлгермәде, бер төркем казак бусагадан эчкә атлады. Бу — сабыр табигатьле һәм ышанычлы, бил тиңентен сакаллы унике потлы Василий Коновалов; янып торган йөзле, бөдрә чәчле яшь писарь Иван Почиталин; аның атасы, йөгерек чепи күзле карт Яков Почиталин иде; монда инде шактый камчы татыган, эчүе белән танылган кыю Иван Чика да, Иван Бурнов та; Михайла Кожевников та һәм дор¬ фа, оятсыз Дмитрий Лысов та бар иде. Соңгысы җирән сакаллы, керфексез һәм кашсыз кеше иде. Бу кешеләр һәммәсе дә Пугачевның ялган исем бе¬ лән йөрүен беләләр иде. Аларның Чика кебек кайбер¬ ләре моны аның үз авызыннан ишеткән, икенчеләре колактан колакка йөргән хәбәрләр буенча белгәннәр иде. Казак гаскәренең хаҗәтләре белән, ә хәзер уртак бөек сер белән үзара бәйләнгән, бер-беренә якын кеше¬ ләр иде бит алар. Бусаганы атлап үтүчеләрнең берсенең дә диярлек туры карамавыннан, үзләре үк керткән тәртипне — тантаналы итеп һәм доклад буенча гына керү гадәтен бозуларыннан, аларның эндәшмәүләреннән Пугачев хәрби коллегиянең (кергән казаклар шул коллегия членнары иде) гадәттән тыш киңәшмәсен үткәрергә ту¬ ры киләчәген аңлады. Коновалов бүреген салды да, беренче булып: — Синең янга, өметебез-государь!—диде, аның ар¬ тыннан башкалар да берьюлы шаулашып, Коновалов 17 В-598 257 256
сүзләренең тонык кабатланышы кебек кенә итеп: «Си¬ нең янга... өметебез...» дип куйдылар. — Бер көтү депутация!—дип каршылады аларны Пугачев ачыктан-ачык ризасызлык белдереп.— Утыры¬ гыз, кунак булырсыз,— диде ул, шаяртырга теләп, ләкин мәзәге барып чыкмады, һәм ул аны үзе үк ачу белән өзде.— Я, ни йомыш белән килдегез, атаман әфәнделәр? Атаманнар бергә җыелып, шушылай ук бик соңга калып инде ике тапкыр кергәннәр иде, икесендә дә алар белән бәхәсләшергә туры килде, һәм ул аларның басымына юл куярга мәҗбүр булды. Аларның болай төркем булып һәм кичегеп килүләре аңа үзенең кем икәнлеген хәтеренә төшерү һәм куркытып бөтен нәрсә¬ не үзләренчә, үз хаҗәтләренә ярашлы итеп эшләтү өчен иде... Бу юлы да казаклар, теге вакыттагы кебек үк, сүз башларга батырчылык итмәгәндәй, бер-берсен кысташып тордылар. Почиталин карт Бурновка: — Әйт, Иван,— дип, бөтенесе ишетерлек итеп пы¬ шылдады. — Син өлкәнрәк, син әйт,— дип җавап кайтарды тегесе әкрен генә. Лысов кычкырып ук Бурнов сүзен куәтләде: — Сөйлә, Яков Васильевич. Нәрсә куркырга, үз кешеләр ич! — Нәрсә кыйланасыз?! — диде Пугачев, түземсезлә¬ неп һәм кискенлек белән ашыктырып. — Куркалар сездән, ваше величество, шуңа әйтми¬ ләр,— дип аңлатты Коновалов алга чыгып, ул баскан идән тактасы шыгырдап сыгылды. — Ә син курыкмыйсыңмы, Василий? — дип сорады Пугачев. — Мин кыю, барысы өчен дә үзем әйтәм,— диде Коновалов, кулын селтәп. Ул кинәт бик эшлекле кыя¬ фәткә керде һәм ниндидер ят тавыш белән сөйли баш¬ лады, гүя ул кагылган мәсьәлә дә, иптәшләренең фикер бердәмлеге дә һәммәсе өчен уртак булган эш хакына аны үз-үзеннән ваз кичәргә мәҗбүр итте.— Ваше вели¬ чество, сезнең хәрби коллегиягез шуны белдерергә ки¬ рәк дип саный: Җаек шәһәренә һәм Җаек буйлап түбән¬ гә, Гурьевтан алып диңгез буена кадәр кышларга кай¬ тып урнашырга вакыт. Коллегия болай исәпли — Орен- бурхны алып булмаячак, ул көчле, ә монда кышларга, коллегия атаманнары фикеренчә, ярамый — ашарга ризык юк, өстәвенә Питербурхтан гаскәрләр килеп чыкса — ышыкланыр урын юк! — Коновалов кызарын- ды-бүртенде, зәңгәр яулыгын чыгарып, битендәге тир¬ ләрен сөртте.— Хлопушаны заводларда тукмаганнар, димәк, туплар булмаячак, ә алардан башка, үзең дә беләсең, Оренбурхны алу юк инде ул...— Коновалов як-ягына каранып алды да, Кожевников карашын оч¬ раткач, исенә төшереп, өстәп куйды: — Әйе, тагын сез¬ нең хатыныгыз, анпиратрица, безнең станицаларыбызны таларга җибәргән. Башкорт атлылары инде якын-тирәдә генә йөри. Сугышта башкортларның нинди халык икә¬ нен үзең беләсең инде! Теге яктан безнең өскә Декалонг килә, бу яктан — башкортлар, ә монда Оренбурхта — Корф — без йолкынган тавыклар кебек, казанга эләгә¬ чәкбез!.. Коновалов тынды. Башкалар да дәшмәде... — Шүрләдегезме? — дип сорады Пугачев. Аның үт¬ кер күзләре мәсхәрәле көлү белән ялтырады.— Корф котыгызны алдымы? Ә сез Чикага урлашмаска әйтер идегез — казакларны сатып эчте ич! Ул исерек баш булмаса, без Корфны дөмбәсләгән булыр идек, Орен- бурхка кертмәс идек. — Инде кире кайтарып булмый!—дип куйды Лы¬ сов. — Ярар,— дип туктатты аны Пугачев. Симез мәче төсле бу оятсыз атаманны Пугачев беркайчан да ярат¬ мады.— йомырка тавыкны өйрәтми. Вакыт җиткәч, үзем Җаекка җыенырга әйтермен... — Коновалов барысын да әйтеп бетермәде,— дип бүлде Пугачевны Лысов һәм аның «шәрә» күзләрендә көрәшкә булган ныклы омтылыш чагылып үтте. — Тагын нәрсә?! — дип тупас кына сорап куйды Пугачев, Коноваловка карап. — Тагын, ваше величество...— дип тотлыга-тотлыга сүз башлады Коновалов,— сезнең хәрби коллегиягез болай уйлый... государьга... ягъни... государьга казачо- нокны ул итеп тоту, ягъни, килешеп бетми... Халыкта шик-шөбһә туа... Трушка куркынып әтисенә карады һәм аңа якынрак елышты. 258 17* 259
— Нәрсә? —дип сорады Пугачев, дәһшәт белән уры¬ ныннан күтәрелеп, гүя ул үз гәүдәсе белән улын кап¬ ларга теләде. — Ваше величество, Трофим Емельяновичны әнисе янына кайтарып җибәрегез,— диде моңа кадәр дәшми торган өлкән Почиталин. — Менә кемгә барып җиткәнсез икән?! — диде Пу¬ гачев, үз-үзен чак тыеп. — Әнисе янына бит, әллә кая түгел! — дип сүзгә кушылды Лысов.— Баланы сугышта йөрткәнне кайда күргәнегез бар! Я ялгыш пуля тиеп харап итәр үзен,-- дип өстәде ул, бу сүзләренә аерым бер мәгънә салып. — Яныйсыңмы? — дип сорады Пугачев. — Муеным астыма килсен! Нишләп яныйм?! Бары¬ быз да сезнең ихтыяр астында йөрибез! — диде Лысов, оятсызланып.— Казачоноктан ни файда соң сиңа, өме- тебез-государь! — Җибәрсәгез иде,— дигән сүзләр белән Кожевни¬ ков та бу тәкъдимне яклап чыкты,— Үзебез озатып куярбыз, ышанычлы кеше бирербез. Казаклар һәрьяклап кыса башладылар. Пугачев хәйран калды. Зур эш турында, Оренбургтан камалыш¬ ны алу турында алар бәхәсләшмәделәр, ә менә Трушка турында нинди тавыш күтәрделәр, әйтерсең бу зур хәр¬ би мәсьәлә иде... Пугачев аларга карап алды. Казак¬ лар аңа бервакыт аулак далада берүзең уратып алган бүре өерен исенә төшерде... Алар унберәү иде, ул алар¬ ны җиңде, ә болары унга да тулмый... «Шулай ук җиңә алмаммыни?» — дип уйлады ул эченнән. — Трушканы сезнең көтүдә тотканчы, рәхәтләнеп җибәрер идем,-—диде Пугачев.— Тик куркам. Яраттым мин аны, ә сез ачулы: мин кемне сөйсәм, сез шуңа теш кайрыйсыз... — Юкны сөйлисең, өметебез-государь! Син кемне сөйсәң, без барыбыз да шуны сөябез,— дип каршы төш¬ те Коновалов, баш иеп. — Сержант Кармицкийны да сөйдегез сез, таш бәй¬ ләп суга гына тондырдыгыз,— диде Пугачев туп-туры.— Мин сезгә дәшмәдем. Ә Лизаны, Лиза Харлованы нигә үтердегез? — Комендант кызы сине дворяннарга шәфкатьле булырга күндергәнгә,— дип сүзгә кушылды тагын Лысов. Пугачев аңа таба атлады, һәрвакыт шапшак, ачу кн- тергеч Лысов бүген аеруча оятсыз кылана иде. — Ялганлыйсың! Аның өчен түгел! Аңа булган мә¬ хәббәтемне сизеп алдыгыз!..—дип кычкырып җибәрде Пугачев, Лысовның йөзенә үк төкерекләрен чәчә-чәчә. — Куй, юкны сөйләмә, өметебез! Өйлән син. Күрер¬ сең, яңа государынины без һәммәбез ничек сөя башлар¬ быз,— диде Почиталин карт, тәмле теллеләнеп, һәм ялагайланып баш ия-ия. — Анысын да ишеткәнем бар! — дип өзде аны Пуга¬ чев,— Патша белән кардәш булырга телисез. Үзегезне- келәр арасыннан кәләш эзлисез... Ә мин менә өйләнгән! Икешәр кат никах укытырга татар түгел мин! Труш¬ каны да шуның өчен дошман күрәсез, аның белән семь¬ ямны яхшырак истә тотам мин... Юл куймам! — Патшаның үз ихтыяры инде!-—дип куйды Ко¬ жевников. — Ихтыяры-ы, ихтыяры-ы! — дип үчекләп алды Пу¬ гачев.— Ванька Зарубин ләх булып исереп йоклап, Оренбурхка гаскәрне кертеп җибәрде, йоклап калды... Асарга кирәк моның өчен! Әмма ул сезнеке, сезнеке, эт җан!.. Менә минем ихтыярым!..— дип ярсып акырды Пугачев. Чика Зарубин куркудан агарынып китте. Ул эшнең нәрсәдә икәнен Пугачевка караганда яхшырак аңлый һәм коллегиянең Пугачев янына нинди хәйлә белән кил¬ гәнен белә иде. Эш бөтенләй Трушкада түгел, ә бәлки үзләренең юл куюларына каршы «патша»ның да юл куюына ирешүдә һәм шул рәвешчә мәсьәләне татулык белән хәл итүдә иде. Әгәр Пугачев Трушканы калдыру ягында каты торса, моның белән килешергә, әмма аның бәрабәренә икенчесен отарга — Оренбургны камауны бетереп, Җаекка чигенергә Пугачевның ризалыгын алырга исәпләгәннәр иде алар. — Кичер, падишам-өметем, исерек көе кем белән нәрсә булмый! — диде Чика Зарубин, ялварып. — Эчәргә вакытын бел!—-диде Пугачев, шундый ук катылык белән.— Монысы өчен — асарга! — Болай булса, син безнең барыбызны да асып бетерерсең! — дип, кинәт Чика ягыннан төште Лысов. Ул Чика Зарубин өчен Пугачев белән якалашып тор¬ мас та иде, чөнки Чика, Овчинников кебек үк, Җаекка китү мәсьәләсендә казаклар белән сүзгә килгән иде... 260 261
Яклап чыгуы Чикага казаклар ихтыяҗының бердәмле ген күрсәтү өчен генә, үз тиресен саклыйм дигән кеше башкалардан аерылмаска тиеш икәнен күрсәтү өчен генә булды, өстәвенә үзен инде чыннан да патша дип хис иткән үзсүзле Пугачевны да урынына утыртырга кирәк иде. — Син, государь, казакларга тимә! — диде Кожев¬ ников та. — Синең көчең казакларда, шуны исеңдә тот! — диде Почиталин карт та. Алар кабарынып тагын һәммәсе бергә һөҗүмгә күч¬ теләр. — Без сине җилкәбездә йөртәбез, ә син шулай да кәпрәйгән буласың!—дип барысыннан да алда кыч¬ кырды Лысов. Ул түбәнчелек белән баш июче булып кылануын ташлаган иде инде. — Кем идең син? Җаекка килдең — мунчада алы¬ шырга күлмәгең дә юк иде ләбаса,— дип җүпләде Ко¬ жевников та. Башларын түбән иеп бер читтә торган Чика белән яшь Почиталиннан кала барысы да берьюлы сөйли башладылар: . — Хәерченең хәерчесе! Синең югалтыр ниең бар? Бөтен мал-туарың — арканлаган борча да чылбырлан- ган бет бит, ә безнең, күрәмсең, йорт-җиребез, акча¬ быз... — Хәерче булсам да, үземә-үзем хуҗа, крепостной түгел идем,—диде Пугаев, калтыранган тавыш бе¬ лән.— Ә хәзер сез мине... — Нәрсә кирәк соң сиңа?! — дип, сүзен әйтеп бете¬ рергә ирек бирмәстән, аңа аркылы төште Лысов.— Тәм¬ ле аша да йомшакта йокла, җиргә кадәр сиңа баш исеннәр, ә син кулың үптер. Пугачев елмаеп куйды. — Ә сез гаскәр башында утырырсызмы?! — дип со¬ рады ул.— Чүбек баш! Синеңчә, мин тыгынып симерер өчен, мамыкта йоклар өчен генә баш күтәрдем инде?! Черек бүкән син! Мин бөтен халыкка игелек телим, ха¬ лык турында кайгыртам, ә сез гел үзегезгә — бөтенесен үз куеныгызга да үз кесәгезгә. Тереләй тунаучылар, караклар! — Я, я, әкренрәк! Син... ваше величество! — дип кырт өзде аны Лысов, артка чигенеп. 13у минуттан Лысов өчен дә, биредәге бөтен казак¬ лар өчен дә Пугачев патша түгел иде инде. Мөнәсәбәт¬ ләр шәрәләнде... Бу кара-каршы бәрелешкән ике их- •ыярның көрәше иде — кем-кемне бөгәр-сындырыр... Пугачев та аңлады: боларга хәзер юл куйсаң — тә¬ мам буйсындырачаклар. «Җаек кабахәтләре! Кайда инде ул сезгә Дон бөрке¬ тенә каршы тору! — дип уйлап алды ул,— Безнең Дон- дз Степан Рззин мактаулы исем, ә монда сүгенү итеп исәплиләр... Степанга иярмәгәннәр, ә хәзер...» Богауладык дип уйлыйсызмы?! Минеме богау¬ ладыгыз?! — дип, янау белән сорады Пугачев.—Ә нәрсә белән богауладыгыз? — Ул тураеп басты, бер кулы бе¬ лән янтавына таянды һәм тыныч кына сөйләп китте.— Патша исеме белән кол иттегезме — сатып алгандай булдыгызмы?! Ләкин көчегез җитмәслекне күтәрдегез, күгәрченкәйләрем, эчегез төшмәгәе! Халык бер сез генә түгел, сездән башка да күп җыелды: татарлар да, чу¬ вашлар да, заводтан качканнар да, алпавыт мужик¬ лары да. Ә сез нишләргә кушасыз?! Аларның барысын ташлап Җаекка качаргамы? Анда инде мин сезнеке, шулаймы? Анда инде мин чын-чынлап кол булачакмын! Кояштан, йолдызлардан аерырга телисезме!.. Якимка Давилинны сез эт урынына миңа тактыгыз, туган пат- шзсы янына халыкны кертмәс өчен!..— диде Пугачев зчу белән. — Минме эт? Ходай сакласын, государь?! — диде үпкәләп, әлегә кадәр тынлык саклаган Давилин. Ул— «кизү», һәрвакыт Пугачев янында була, шунлыктан, бу көрәш ни белән генә бетсә дә, үз «государеның» ыша¬ нычын югалтасы килми иде. Җисемеңә күрә исемең — Давилин Ч — дип дәвам итте Пугачев.— Изәргә, буарга, басып үтерергә!.. Инде улыма ябыштыгызмы? Бирмим! Бирмим Грофимны! Патша исеменнән ваз кичәргә әзер... Менә монда, җил¬ кәмдә, тау булып ята ул... Үләксә, буып үтерелгән не¬ мец... Исеме кабере эчендә сасып беткән, үзен кортлар ашап бетергән, ә сезнең хакка мәет кисәген мин йөрә¬ гемнең түрендә йөртергә тиеш?! 1 Биредә Пугачев сүз уйнату мөмкинлегеннән файдалана, русча Давилин давить, задавить, ягъни буып үтерергә сүзләре белән аваздаш. (Тәрҗемәче искәрмәсе.) 262 263
— Ваше величество, тукта әле,— дип сүзгә кереште Коновалов, кинәт кызып киткән Пугачевны сабырлан- дырырга теләп. Кисәк тынып калган Пугачев: — Степан Разин турында ишеткәнең бармы, Васи¬ лий? — дип аңа таба борылды. — Шуннан?! — Патша булып кыланмаган Степан. Аюдай туры¬ дан ярган — шунда аның көче булган... Алтарьларны таптаган... — Китсәнә?! — диде Коновалов, гаҗәпләнгән кебек. Пугачев әйтерсең ызгышны бөтенләй онытты, һәм үзалдына инде күптән хәл итеп куйгандай гади генә итеп әйтте: — Сездән китеп, халыкка барам. Халык мине Петр итеп түгел, Емельян көе дә кабул итәчәк. Патша түгел, ә Емельян Пугачев, бөтен ачларның-ялангачларның атаманы... Менә хәзер чыгам да халыкка кычкырам... — Ә без сине тотабыз да бәйлибез! — диде Конова¬ лов, ярым шаяртып,— Без бит Петрга туры булырга ант иттек, Емельянга түгел. — Халык ирек бирмәс. Халык сезнең үзегезне кисәк¬ ләргә өзгәлән атачак! — дип кычкырды Емельян, тагын тавышын күтәреп. — Әкренрәк акыр! — дип кисәтте аны Лысов.— Кем безне кисәкләргә өзгәләр, кем? Нинди халык ул? — мыс¬ кыллы көлемсерәү белән сорады ул.— Җаек казакла¬ ры — халык! Крепостной кабахәтләр белән дә, башкорт¬ лар, кыргызлар белән дә түгел, безнең белән көчле син. Безгә кирәк син, бездән башка син каторжан, кичәге көн күләгәсе. Тфү! Авызыңа — чүпрәк, кулыңны — артка, Җаекка алдык-киттек, вәссәлам! Ваше величест- воның каретасы инде җигүле тора... Емельян өстәлгә йодрыгы белән сукты. — Дәшмә, эт җан! Үзегез чакырып алдыгызмы, ин¬ де тыңлагыз! Ул биленнән корулы пистолетын тартып алды. Лысов артка чикте. Аның мәче башлы ябалакныкы шикелле түгәрәк, оятсыз күзләре ерткычларныкыча кы¬ сылды, аларны кан басты. — Яким! —дип кычкырды ул, Давилинга таба боры¬ лып,—Бау китер! Емельканы бәйләргә, Пугачны! Трушка стенада эленеп торган кылычны тартып ал¬ ды, чыңгылдатып аны кынысыннан суырып чыгарды, һәм дулкынланудан бөтен гәүдәсе белән калтыранган хәлдә әтисе янәшәсенә басты... Лысов күңелендә чыгырыннан чыккан «патшага» һәм аның улына карата кыргый, дорфа ачу кузгалды. — Ә-ә... елан баласы! — дигән сүзләрне ул теше арасыннан кысып чыгарды да, биленнән пистолетын тар¬ тып алды. — Лысов, тукта! — дип кычкырып җибәрде куркуга төшкән яшь Почиталин. — Митька!! — дип кычкырды Чика Зарубин да аңа таба ташланып. Ул аның кулыннан тотып алырга исәп¬ ләгән иде, ләкин өлгерә алмады, Пугачев үзе алга атла¬ ды һәм Лысовның күкрәгенә төбәп атып җибәрде... Казак пистолетын кулыннан төшереп идәнгә ауды. Ике кулына ике пистолет тоткан Чика Зарубин Пу¬ гачевны үз гәүдәсе белән каплады. — Артка, этләр!—дип кычкырды ул, коллегия ата¬ маннарына пистолет көпшәләрен төбәп.— Мин уңыннан да, сулыннан да бердәй төз атам... Тезләнегез!.. Аткан тавыштан колаклар шаулый һәм сары дары төтене арасыннан кешеләрнең йөзләре күренми иде әле, шулвакыт кинәт кунак өенең ишеге ачылып китте һәм бүлмәгә яшь писарь Максимка Горшков атылып керде. — Башкортлар! Башкортлар бәреп керде! — дип кычкырды ул. Тик шунда гына барысы да урамдагы шау-шуны, кычкыруларны, тоякларның тупырдавын, атлар кешнә¬ вең ишеттеләр. Өй эчендәге көрәш белән мавыгып кит¬ кән казаклар моңа кадәр урамдагы шау-шуга колак салмаганнар иде. Максим артыннан Андрей Овчинников белән Сала¬ ват һәм муенына бау салынган гаскәри судьяны, Тво- роговны, алып килүче Кинҗә калкып чыккач, кунак өендәгеләр бөтенләй катып калдылар. Хәрби коллегия атаманнары бер-берсенә карашып алдылар һәм берьюлы төшенделәр: Овчинников аларга хыянәт иткән, Пугачев янына башкортларны алып кер¬ гән. Алар Твороговның болай бәйле булуын гына нәрсә¬ гә дә юрый белмәделәр, әмма Җаекка китүнең барып чыкмаганлыгы һәммәсе өчен дә ачык иде инде. 264 265
Иң беренче булып Яким Давилин аңга килде һәм Митька Лысовның мәете өстенә толып ыргытты. Пугачев, бер адым артка чигеп, креслога утырды. — Кемнәр сез? Нишләп докладсыз керәсез? — дип кырыс кына сорады Пугачев. — Җиңү, ваше величество, докладсыз керә,— диде Овчинников.— Генерал Кар җиңелде һәм сугыш кырын¬ нан качып китте. Ә бу батыр синең кул астыңа мең кеше алып килде. — Исемең ничек, батыр егет? — дип сорады Пугачев Салаваттан.— Кил әле якынрак... Ләкин Салават, Пугачевка карап, бусага төбендә ка¬ тып калган иде, әйтерсең ул русча аңламый, әйтерсең урыныннан кузгалырга көче җитми иде аның: патша —■ «Корт чаккыры» өмәтендә теге чакны очраткан кара сакаллы таныш сәүдәгәр иде ләбаса! — Ишетәмсең, государь үз янына чакыра, исемеңне сорый,— дип пышылдады Овчинников, Салаватны ал¬ га таба этәреп. — Башкорт гаскәре башлыгы мин, государ, Салават Юлай углы, мең кеше алып килдем. Ике көн инде яныңа кертмиләр... — Башкортларны алып килдеңме мина? Башкорт¬ ларнымы?— дип кайтарып сорады Пугачев. — Син үзең чакырдың лабаса, государ... Пугачев атаманнар өстенә ачулы караш ташлады. — Ялганладыгызмы, эт җаннар? Нигә башкортлар турында ялганладыгыз? Казаклар башларын салындырдылар. — Ә ничек соң син, батыр, минем гаскәри судьямны бәйләргә батырчылык иттең? — дип сорады Пугачев, бәйле Твороговка күрсәтеп. — Судья бит хыянәт итте. Тупларны өстерәп, Җаек- ка качарга җыенган иде. — Рөхсәт язуын күрсәтми, ваше величество, ә туп¬ ларны сөйрәтә Җаекка җыенган, хатыны белән... Ха¬ лык бәйләде аны, государь,— диде бирегә башкортлар белән бергә килгән сакчы казак. — Димәк, судьяны хыянәт өчен хөкем итәчәкбез,— дип йомгаклады Пугачев. Творогов тез чүкте. — Ярлыка, государь-өметем! Исерек баштан. Нәрсә булганын үзем дә хәтерләмим! Аракы бөтенләй акыл¬ дан яздырды. Исемә килсәм, күрәм, аягым-кулым бәйле! — Син, алайса, исерек көе тупларны Бсрдадан алып китәргә булгансың? — дип сорады Пугачев, чыраен сы¬ тып.— Ничек була инде ул, Иваныч? Без синең белән сугышта. Мин эчкән өчен җәзаларга дип указ язам, ә син, гаскәри судья, эчеп-исереп йөрисең, җитмәсә, кре¬ постьтан тупларны алып китмәкче буласың, әйеме?! — Ярлыка, государь-өметем! — дип кабатлады Тво¬ рогов елак тавыш белән һәм Пугачевның аягына егылды. — Син, Андрей Афанасич, генерал Карны кыйнадым дидеңме әле? — Пугачев шушы сүзләр белән кинәт Овчинниковка мөрәҗәгать итте, әйтерсең аяк астында аунап яткан Твороговны бөтенләй онытты. — Мәсхәрә иттек без генералны,—диде Овчинников, елмаеп.— Офицерлары белән гренадерларын 1 әсир итеп алдык, ә генерал үзе сызды! Хлопуша белән икәүләп җиңдек. — Нигә соң сез аны монда тере көе тотып алып кайт¬ мадыгыз? — Картечь җитмәде, государь. Дарысыз, үзең бе¬ ләсең, сугыш сугыш түгел инде,—дип җавап бирде Ов¬ чинников. — Я, рәхмәт инде, полковник. Юаттың син мине. Димәк, Хлопуша исән, тар-мар ителмәгән? — дип сора¬ ды Пугачев. — Хлопуша туплар коярга заводларга китте, госу¬ дарь. — Монысын да ялганлаганнар! — диде Пугачев мәгъ¬ нәле итеп һәм хәрби коллегия атаманнары ягына күз атып алды. Казаклар тагын башларын түбән иделәр. Пугачев җанланып китте, күзләрендә шатлык чат¬ кылары кабынды, һәм ул һәммәсе өстеннән бер күз йөр¬ теп чыккач: — Карны пыран-заран туздыру шатлыгыннан тор әле, Иваныч, кичерәм. Кара аны, моннан соң указ чык¬ канчы, хәмерне авызыңа аласы булма,— дип куйды. 1 Гренаде р—элекке заманда сайлап җыелган махсус полк сол¬ даты. (Тәрҗемәче искәрмәсе.) 266 267
Давилин, сыңар аягына тезләнеп, күнеккән хәрәкәт белән сары перчаткалы кулын Пугачевка сузды. Пугачев тантаналы рәвештә аңа үзенең авыр кулын салды. Творогов, тезләнгән килеш шуышып килеп, Пу¬ гачевның кулын үпте. — Чишегез гаскәри судьяны,— диде Пугачев. Ул шунда кинәт барысыннан да котылырга сәбәп тапкандай булды. — Сиңа, Иван Чика, турылыгың һәм кыюлыгың өчен, Корф белән булган ялгышыңны кичерәм,— диде Пуга¬ чев. Чика аның кулын үпте. — Ә сез... хәрби коллегиянең... ялганчылары, иртә беләнгә кадәр китегез моннан,— дип сүзен очлады Пуга¬ чев.— Салават батырга без яшерен ауденция бирәбез... Казаклар аптырашып, бер-берсенә караштылар. Коновалов Пугачевның кулы янына килде һәм авырлык белән генә иелде. Овчинников белән Почиталин да бер-бер артлы Пу¬ гачевның кулын үптеләр. — Үләксәне өйдән чыгарыгыз! — дип боерды Пуга¬ чев, толып белән капланган мәеткә ишарәләп. Горшков һәм Давилин, Лысовның гәүдәсен күтәреп, ишеккә таба алып киттеләр. Пугачев төссезләнеп калган күзләрен авырлык белән генә күтәрде дә кычкырып нәрсәдер әйтергә теләгән¬ дәй тирән сулап куйды, ләкин бер сүз дәшмәстән кинәт көрсенеп, кулын гына селкеде. Салават Пугачев янында ялгызы калды. Ике шәмнең корым очырып янган озын телләре сел¬ кенеп алалар һәм әледән-әле чыртлап куялар. Пугачев креслода утыра, ул авыр сулый, күзләре кыйммәтле эскәтергә текәлгән, киң терсәкләре — өстәлдә. Саргылт ут, ак якның алтын путаллы кәгазь ябыштырылган стеналарында чагылып, тонык кына ялтырый. Трушка хәтта суламаска та тырышып, стенага ябы¬ шып диярлек басып тора. Атасының ике исем астында йөрүе хәзер аның алдында тулысынча ачылды, аптыраш¬ та калган, әле хәзер генә булып үткәннәрдән куркынган хәлдә, ул әтисе артындагы стенада аның тузгыган чәч¬ ле башының ике тамчы судай бер-берсенә охшаш ике күләгәсен маңгай астыннан гына күзәтә. Ике күләгә, әйтерсең, берсе — патша башы күләгәсе, икенчесе — казак Емельян башы. Салават Пугачевның йөзенә карады, бу кешегә ыша¬ нырга ярыймы, дигән соравына ул шуннан җавап эзлә¬ де. Овчинников белән «сарай» тәрәзәсе төбенә килеп җитеп, эчтә акырышкан тавышлар яңгыраганлыктан, өйгә керергә базмый торган арада, очраклы рәвештә ге¬ нә ишетте ул аның серен. Ышанырга буламы моңа? Һәм әле яңа гына булып үткән вакыйга тагын Салават күз алдына килеп басты... «Кыю кеше! —дип бәя бирде Салават.— Күр, ничәү иде бит алар — барысын да бөкте...» Салават шунда ук бөтен күңеле белән дошман өере эчендә калган, ләкин бирешмәгән кеше ягына басты... Овчинников өйгә ату тавышы яңгырагач, заговорчылар өеренең самозванецтан үч алуына комачаулар өчен атылды. Йөрәге кысылган бер хәлдә Салават аның ар¬ тыннан ташланды, ләкин Пугачевның башкалар ярдә¬ меннән тыш та җиңеп чыкканын күрде һәм үзендә аңа карата тагын да зуррак ихтирам уянуын тойды. Салават йөзе караңгыланган һәм ничектер йомшап- җебеп киткән «патшага» гаҗәпләнеп карады. Инде җит¬ леккән һәм хәтта тормыштан алҗырга да өлгергән ке¬ шеләрнең җиңүгә ирешкәннән соң кайчакларда менә шулай арып, хәлсезләнеп калуын, бар нәрсәгә кул сел¬ тәп кенә каравын Салават аңлый алмый иде. Җиңү аның үзенә һәрвакыт яңа көч бирә, үз-үзенә һәм үзенең хаклыгына ышаныч уята, тырышлыгын тагын да артты¬ ра... Шушындый батырның, җитез, кыю кешенең инде барлык дошманнары буйсынып аның кулын, әле хәзер генә шул дошманнарның башлыкларын җәзалаган кулын үпкәннән соң, кинәт шулай хәлсезләнеп калуы мөмкин икәнен Салават башына да сыйдыра алмый иде. Трушка, ниһаять, айныды. Ул инде куркыныч беткән¬ леген аңлап, тик менә хәзер генә кылычын, чыңлатып, кынына кире тыкты һәм, аны урынына элеп куяр өчен, аяк очына басып үрелде. Емельян аңа борылып кара¬ ды да елмайды. — Бир әле, Трушка,— диде ул, кылычка кулын су¬ зып. Малай кылычны бирде, Пугачев аны улының бил¬ бавына такты.—Тагып йөр, казак. Авыр сәгатьтә күр¬ сәткән хезмәтең бәрабәренә син аны йөртергә лаеклы. 268 269
Трушка башта каушады, ә аннары аның бөтен йөзе яктырып китте. Емельян елмаеп торган Салаватка ягым¬ лы итеп карады. — Нәрсә басып торасың? Утыр, батыр,— диде ул Салаватка. Ләкин Салават, утырасы урынга, патшага якынрак килде һәм тирән кичереш белән әйтте: — Казаклар мал-мөлкәтләрен олауга төягәннәр. Хыянәт итәргә хәзерләнәләр, государ! — Җаек шәһәренә китәргә телиләр,— диде Пугачев. — Туктатырга кирәк аларны,— диде Салават. Пугачев, арыган булуын ачыктан-ачык сиздереп, бик гади генә итеп каршы төште: — Ничек туктатасың инде! Алар күп, ә мин бер¬ үзем.— һәм көенечле көлемсерәү белән өстәде: — Ба¬ рысын да атып үтереп булмый бит, әнә, ишетәмсең, ар¬ балары шыгырдый — китәләр... Алар меңләгән... Ялгыз башың ничек тотып каласың аларны!.. Салават кискен, кызу хәрәкәт белән урындыгын Пу¬ гачев креслосына якын күчереп куйды һәм: — Судар-государ, син ялгызмы?! — дип кайнарла¬ нып, пышылдап сорады.— Бүген мин сиңа мең кеше алып килдем... Әйдә, иртәгә бергә киттек... йөз мең башкортны күтәрергә мөмкин... Башкорт халкы,— диде Салават горурлык белән,— безнең халык хыянәтче түгел. — Сезнекеләр күтәрелерме соң? — дип сорады Пуга¬ чев, шикләнеп.— Минем чын патша икәнемә ышанамы алар? Бу иң төп мәсьәлә иде. Бөтенесен дә шул хәл итә иде. Патша исеменә каршы чыгуының бөтенләй нигезсез икә¬ нен Пугачев үзе дә аңлый иде. «Коткаручы-патшага», хакыйкать хакына газап чигүчегә, җир йөзен әйләнеп йөреп чыккан, нахак бәлаләрне үз җилкәсендә татыган, үз халыкларының бөтен бәхетсезлекләрен, уйларын һәм хыялларын белгән ил гизүче патшага булган ышаныч, аның исеменә булган хөрмәт гаять зур, ул — илнең өме¬ те, юанычы иде. Аның гүзәл һәм шигъри образы мил¬ лионнарның күз яше һәм өмет сулышы белән җылытыл¬ ган, аның турындагы әкият халык йөрәге түрендә туган иде... Аның янында самозванец Емелька — Дондагы Зимовей станицасының качкын казагы чүп тә түгел ул!.. Пугачев, ил гизүче патша турындагы тылсымлы әкиятне башкалар белән бергә тәкрарлаганын, аны Лит¬ ва чикләреннән алып Кубаньга, Доннан Җаекка кадәр иксез-чиксез киңлекләрдә — төрмәләрдә, өмәтләрдә, ач- ялангачлар җыелган урыннарда сөйләп йөргәнен, ста- роверлар мәгарәләрендә пышылдаганын һәм тынгысыз тормышының иң кара көннәрендә күңел юатыр өчен үз-үзенә тәкрарлаганын яхшы хәтерли... Емельян сызыкны атлап чыкты һәм үзен әкият их¬ тыярына тапшырды... һәм шунда ук, бал кортлары кебек, үзеннән-үзе аның тирәсендә кешеләр кайнаша башлады; аны киендерде¬ ләр, сакчылар куйдылар, аның алдыннан байраклар кү¬ тәреп бара башладылар; аны икмәк-тоз белән каршы¬ ладылар, кулларын үптеләр... Качкын казак чагын бел¬ гәннәр дә дәшмәде. Ул нәкъ менә халык көтеп алган патша булды! Кем кем, ә ул инде халыкның бөтен мохтаҗлыкла¬ рын белә иде! Сарайның нәрсә икәнен дә белмәгән, ка¬ зак землянкасында туган, сугышлар, походлар әчесен- төчесен татыган, качу, камчы, төрмә һәм көнлекче хез¬ мәтен үз башыннан кичергән, туган иле буйлап меңнәр¬ чә чакрым җирләрне җәяүләп тә, ат белән дә узган бу һарун-әл-Рәшид казакның да нәрсә теләгәнен, чуваш белән татарның да нәрсә дип өзгәләнүен, бояр камыты¬ на җигелгән рус мужигының да өметен, солдат белән купецның да, шәһәр кешеләренең дә нәрсә көткәнен белә иде... Ләкин патшаны үзләренең генә коралларына әве¬ релдерергә теләгән Җаек кулакларының кысан боҗра¬ сы эчендә калган Емельян колач җәя алмады. Ул үзен¬ чә эшләргә теләгәндә, әүвәлге кайбер танышлары аны инде күптән белгәннәрен искәртеп куялар иде. Алар аның әйләнәсенә стена булып бастылар, һәм бу стена аны ха¬ лыктан аерды. Алар аны, самозванец булуын фаш итүләре белән куркытып, әсирлектә тоталар иде. Бүген, эш ачыктан- ачык бәрелешкә килеп җиткәч, алардан бәйсез һәм азат булу өчен, ул үзенең ялган исеменнән ваз кичте һәм алар күз алдында аны аяк астына салып таптады... Ул аларның бу ваз кичүдән курыкканнарын күрде. Әмма шулай да Пугачев халыкның үз янына түгел, ә ул исемен йөрткән Петр Өченче янына дип килүләрен 270 271
аңлый иде. Ул белә: ялган исем йөртүен ачса, исеме халыкта тормыш җиңеләюенә өмет уяткан, куылган һәм кимсетелгән патшаның чакыруы буенча күтәрелгән, гади, һәм туры йөрәкле меңнәрчә кешеләр аңардан йөз чөерәчәкләр. Башка якларга җибәрелгән кебек үк, башкортларга да Петербургтан Пугачевны халыкны алдаучы дип ата¬ ган үгет кәгазе җибәрелгәнен белә иде ул. Пруссиягә каршы походларда катнашкан Пугачевка башкортлар¬ ның батыр һәм курку белмәс халык икәне дә билгеле иде. Әби патшаның аларны үзенә каршы җибәрүе ту¬ рындагы хәбәр Пугачевны борчуга төшерде. Салават¬ ның Пугачев лагерена килүе зур җиңү иде, ләкин бар¬ лык башкортлар да аңа иярерме? — Минем хак патша икәнемә ышаналармы? — дип сорады ул. Салават аерым бер тантаналы төс белән урындыгын¬ нан торды. Ул бармагын югары күтәрде һәм, һәр иҗек¬ кә басым ясап, хөрмәт белән әйтте: -— Ваше величество, Петра Федорыч, Пугач пат¬ ша— хак патша!.. Беренче минутта Пугачев яктырып китте, ләкин шун¬ да ук яңадан бөкшәйде, маңгаена тирән буразна су¬ зылды. — Эх, туган, алай түгел шул! — диде ул уфтанып, башын селкеп, һәм аңлатып бирде: — Пугач — патша түгел бит, Петр -— патша! Салават, ялгышуы өчен үкенеп, һәм шул ук вакытта үз итеп, кайнар дәрт белән аның иңбашына сугып куйды: — Әй, патша! Безгә синең пашпортың кирәк түгел. Син хат җибәрдең!..— Салават бүреге эченнән элек бө¬ гәрләнгән, ә аннары саклык белән шомартылган мани¬ фестны алды.— «Корт чаккыры» янында мин әйткәннең барысын да язгансың... Менә сиңа патша пашпорты!..— дип тәмамлады ул. — «Корт чаккыры» дисеңме!? — дип гаҗәпләнеп кай¬ тарып сорады Пугачев. Ул Салаватны танымаган иде. Соңгы вакытта аның күз алдыннан бик күп кеше йөзләре һәм исемнәре үт¬ кәнлектән, ул, кешеләрне хәтерендә озак саклавы белән башкалардан аерылып торса да, хәзер аларның исәбен дә югалткан иде. — Хлопушаны беләсеңме? Аның белән мин идем ич...— дип хәтергә төшерде Салават. — Син идеңмени ул?! — дип шатланып кычкырып җибәрде Пугачев, һәм Салават аңа якынрак, ышаныч¬ лырак булып китте,— Күрдеңме, хатта син әйткәнчә үк яздык бит. Халык нәрсә теләсә, патша шуны бирә... Шу¬ лаймы, батыр?.. Карасана, исемең ничек әле? — Салават... — Менә шулай, Салават... Хлопуша хәзергә өйдә юк. Сөенеп бетә алмас иде... Ярата ул сине... Син утыр, утыр,— дип дусларча кабаланып әйтеп куйды Пугачев,— сөйлә, анда, сезнең башкортлар арасында эшләр ничег¬ рәк тора? — Судар-государ, казакларны Җаек шәһәренә җи¬ бәрергә ярамый. Сине халык көтә. Ваше величество ха¬ лыкны чакырдымы? Ә үзе кая китә? Халыкны хәзер ташларга ярамый...— диде, кайнарланып, Салават, сорауларга җавап бирмәстән.— Казаклар сине кыер¬ сытамы — әйдә безнең илгә. Малай актыгына кадәр мылтык алыр, сугышыр... Карты да, карчыгы да су¬ гышыр... Кыюланып киткән Трушка Салават янына килде. Кызыксынып, аркасындагы җәясен тотып карады. — Җәя,— диде Салават, ягымлы елмаеп,— башкорт мылтыгы, таяк белән ата... Судар-государ башкорт¬ ларга бүтән төрле мылтык бирер. һәм, яңадан Пугачевка таба борылып: — Җаекка китәргә ярамый! Әйдә, казакларны тотып калырга барыйк! — диде. Ул үзенең кыю һәм әйбәт сөйләгәнен сизде. Хәзер инде уйнап кына түгел, малай чагындагы яшел түбәле камчат бүрек турында җырланган җырлардагы шикелле генә түгел, ә чын-чынлап батыр һәм юлбашчы булып әверелүен аңлады. Пугачев дәшмәде. Аның каршы әйтер сүзе юк иде. Берничә көннән Оренбург крепостенда азык кысанлыгы һәм ачлык башланырга торган бервакытта камауны ташларга ярамаганын ул аңлый аңлавын. Әмма нәрсә эшли ала соң ул?! Тын торган урамнан бүлмәгә халык шау-шуы бәреп керде. Факеллар балкып-балкып алды, халык кайнады, халык гөжләде... 272 18 В-598 273
— Ишетәсеңме, батыр! — диде Пугачев.— Инде бас¬ тырырлык та, кире борырлык та түгел... һәммәсе кү¬ тәрелгән... — Китәргә ярамый,— диде Салават нык тавыш бе¬ лән.— Аннары сиңа нинди ышаныч калачак?! Халык әй¬ тер: «Патшаның үзе дә, хатыны да — бердәй яман!» дияр. Пугачев өе алдында шау-шу купты, әйтерсең анда кемнедер кыйныйлар иде. Пугачев, борчылып, креслосыннан сикереп торды, ашыга-ашыга пистолетын корды, Трушка аптырап һәм куркынып күзләрен йөртте. Салават ишеккә таба атлады да, аны ачып өйалды¬ ңа күз ташлады. — Кем анда? — дип кычкырды ул. — Государьны күрергә телим, кертмиләр! — дигән тавыш яңгырады. Салават аны таныды. — Семка! — дип шатланып кычкырып җибәрде ул. — Кизү, кертегез! — диде Пугачев каты һәм боеру- чан тавыш белән, һәм Семка шул минутта ук ишектән бомба кебек атылып керде. — Хыянәт, ваше величество! — дип кычкырды ул, тиз генә тезләнеп.— Атаманнар халыкны котырта, үзләре Җаекка китә, ә башкаларга өйләренә таралырга куша¬ лар... Халык бер күтәрелгәч, ничек инде өйләргә та¬ ралсын! Анда бит аларны рәхәтлек түгел, дар да бал¬ та, ходай рәхмәте төшкәннәрен, камчы да чыбыркы көтә,— дип тезеп китте Семка.— Шулай ук, ваше вели¬ чество... — Тукта, саескан,— дип туктатты аны Пугачев.— Яким! — дип боеручан тавыш белән чакырды ул, тагын кинәт үзгәреп. Арыганлыкның эзе дә калмады аңарда. Ул тагын җилкәләрен киереп җибәрде, күзләре ихтыяр көче һәм ныклык белән чаткыланды. Давилин ак өйгә керде, күзләрен күтәрергә батыр¬ чылык итмәстән һәм Пугачевның тавышыннан өермә якынлашканын сизеп, бусага янында туктап калды. — Кем халыкка өйләренә таралырга куша? — дип каты гына сорады Пугачев.— Указ булмый торып, берәүгә дә таралмаска дип әйттем бит мин! Җаек башлыклары Пугачев басымы астында тыштан гына шулай җиңел чигенгәннәр һәм буйсынганнар иде. Алар, казаклар арасында таратылган курку инде үз эшен эшләгәндер, шуңа күрә, теләсәң дә, теләмәсәң дә, Җаекка качучыларны берничек тә туктатып калып бул¬ маячак дип исәпләделәр. «Патша» белән бәрелештә Дмитрий Лысовны югалтканнан соң, күндәмлек күр¬ сәткән булып, өч-дүрт сәгатьтән Пугачев барыбер үзлә¬ ренә баш ияр дип исәп тотканнар иде алар. Ташландык Бердада ялгыз утырып калмас лабаса ул! Алар аны каретага утыртырлар да, үзләренең ышанычлы сагы астында алып китәрләр! Алпавыт коллыгыннан азат ителгән Русь кирәк түгел иде аларга! Крепостной игенчеләрнең ачлыктан шеше¬ нүендә, заводларда һәм шахталарда тормышның ка¬ торгадан яманрак булуында ни эшләре бар алар- иың!.. Җаекка кайтырга да Петербург алдына үзләренең таләпләрен куярга: Җаек елгасын тулысыңча казаклар¬ га бирсеннәр, старшиналарны казаклар үзләре сайлап кую тәртибен сакласыннар, атаманнарны Җаекка Пе¬ тербургтан җибәрү бетерелсен, регуляр гаскәрдә хезмәт итүдән казакларны азат итсеннәр... Әби патша боларның яртысына гына күнсә дә, алар самозванецны башы-аягы белән тотып бирәчәкләр һәм Емелька үзләрен аңсызлык һәм наданлыклары аркасында алдаган булуына «импе¬ ратрица анабызны» инандырачаклар иде... Хәрби коллегия атаманнары киткәннән соң, Емельян да бу бәхәснең бөтенләй файдасыз булуын аңлады. Олау¬ лар шыгырдавыннан, мондый соң заманда урамның корт оясыдай кайнавыннан ул, Җаек башлыкларының тынычланган һәм буйсынган булып кылануларына ка¬ рамастан, үзенең җиңелгән булуына төшенде. Ул вакыйгаларга үз агымы белән агарга ирек куеп, һәммәсенә бармак аша гына караган булыр иде. Ләкин Салаватның кайнар сүзләре, ә аннары «государьның яшерен поручигы» Семканың таләпчән тавышы Емель¬ ян күңелендә көрәшкә яңа дәрт кабыздылар. — Халык кузгалды, өметебез. Ничек аны туктатмак кирәк! — диде Давилин, кулларын җәеп. — Син башың белән җавап бирәсең. Коллегияне хәзер үк җыярга,— дип боерды Пугачев. Тәрәзә төбендә кычкырып бәхәсләшкән, тартышкан тавышлар яңгырады. — Нәрсә бар анда, бел, хәбәр ит,— дип кычкырып калды «кизү» артыннан Пугачев. 18* 275 274
— Мин белеп керәм,—диде Салават. Ул «сарай»ның биек болдырына чыкты. Халык ташкыны урам буйлап «патша» торагына таба агыла. Баскыч төбендә казаклар кайнаша. Денис Шигаев, Коновалов, Овчинников ярым пы¬ шылдап Давилин белән киңәшәләр иде. — Башкортлар белән типтәрләр баш күтәрә, госу- дарьга яныйлар дип әйт...— диде Коновалов Давилин- га, Салаватны искәрмичә. Давилин Коноваловка нәрсәдер пышылдый башлады. Урам чатыннан туп тартып пар ат юыртып чыкты, алар болдыр янына килеп туктадылар, кулына төтен¬ ләнеп торган фитиль тоткан тупчы үз ярдәмчесе белән киңәшә башлады. Караңгыда тоташ стена булып казак¬ лар сафы йөгереп үтте, күрше ишек алдында ат тояк¬ лары тупырдаганы, команда тавышы ишетелде... Салават эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук төшенде... Баскычка йөгереп менгән Давилин аның белән күкрәк¬ кә күкрәк очрашты. — Башкортлар баш күтәрә,— диде ул Салаватны караңгыда танымыйча. Салават Пугачев янына аның белән бергә керде. — Государь, хыянәт! Башкортлар баш күтәргән, ваше величествога яныйлар...— дип кычкырды Давилин. — Судар-государ,— дип бүлде аны Салават.— Ко- новалка туптан башкортларга атарга кушты. Коновалка хыянәт итә! Патша болдыры янында тупчы тубын көй¬ ли... Әйдә, бергә барабыз, син башкортларга үз сүзең¬ не әйтерсең! — Киттек,— диде Пугачев кистереп һәм башына бүреген киде.— Трушка, син өйдә кал. Сема, син аның белән, Пугачонок белән кал... — Государь, башыңны кызганыр идең, халыкка ки¬ рәк бит ул! — дип кычкырып җибәрде Давилин, ялварып. — Киттек, Салават,— диде Пугачев, әйтерсең Дави- линның сүзләрен бөтенләй ишетмәде.— Кизү, ат бир! Ул бөтенләй тынычланды. Халык белән сөйләшә бе¬ лә иде ул. Әлеге бер төркем алдында алдашырга, борга¬ ланырга туры килгәнлектән, ярсып үксер дәрәҗәгә җит¬ кән Пугачев, меңләгән кешеләр каршына чыккан¬ да үз-үзен нык хис итә иде. Алар өчен ул газиз һәм көтеп алынган государь, падишаһ һәм юлбашчы иде. Халык алдында ул бер мыскал да алдашмый, аның йөрәге — халык йөрәге, халык белән сөйләшкәндә тавы¬ шы нык та, тыныч та була Пугачевның. Салават патшаның калку күкрәгенә, казак бүреген кырын салып кигән, горур чөелгән башына, нык басып атлавына сокланып карады. Давилин аның киң җилкә¬ сенә куе кызгылт сукно белән тышланган кыйммәтле тун салды. Трофим кылыч бирде... — Тупны алып китәргә! — дип каты кычкырып команда бирде Пугачев, баскычтан.— Хыянәтче син, Ко¬ новалов, кемнәргә атмакчы буласың!? һәм, Давилинга таба борылып, кистереп әйтте: — Ат китерергә диелдеме! Туп, көпчәкләрен дөбердәтеп, шул минутта ук почмак артына кереп югалды. Караңгыда ике ат җитәкләп китерделәр. Пугачевка һәрвакыт иярле ике ат бирәләр иде. Си¬ мезлеге белән аерылмаса да, авыр сөякле һәм итләч Пугачев атларны бик тиз ялыктыра иде. Бу юлы ерак барасы булмаганлыктан, ул икенче атны Салаватка алырга кушты. — Атлан. — Патша айгыры бит,—дип түбәнчелек белән кар¬ шы килде Салават. — Атлан! —диде Пугачев, сүзендә нык торып. Кулларына корал тоткан дүрт казак аларны уратып алды, бишенче булып ияргә «кизү» Давилин сикереп менде. Ике казакның кулында утлы фонарьлар чайкала башлады. Ут яктысы кылыч йөзләрендә, мылтык көп¬ шәләрендә һәм сбруйларның җиз бизәкләрендә уйнады. Урамның аргы башы тонык гүли иде: казаклар ике рәт йортлар белән озын коймалар арасындагы караң¬ гылыкка халык төркемен кире кысрыклыйлар. Халык дулкынлана. Пугачев аңлаешсыз чит телдә тамак төбе белән кычкырган сүзләрне ишетте. — Сезнекеләрме? — дип сорады ул, Салаватка таба иелеп. — Безнекеләр. Алар халык төркеменә якын ук килделәр. Биредә та¬ выш-тынсыз гына төрткәләш бара иде. Казаклар сөнге саплары белән урамны аркылы буганнар. Төркем алга ыргыла, ләкин казакларның ныклы стенасын җимереп үтә алмый. Арткы сафлардан кычкырган сүзләр алда¬ 27G 277
гыларны ярсыта, халыкның ачуы кабаргапнан-кабара бара. Менә-менә сугыш кабынып китәчәк... — Кем халыкны үз государе янына җибәрми? — дип кычкырды Пугачев, төркемгә якын ук килеп. — Башкортлар баш күтәрә, ваше величество,— дип аермачык яңгыратып рапорт бирде хорунжий.— Сезгә яныйлар... — Ялганлыйсың, эт баласы, башкортлар гына түгел, заводныкылар да сез хыянәтчеләргә каршы. Син патша алдында койрык боргалама! — дип кычкырдылар халык арасыннан. —- Сөңгеләрне алыгыз! — диде Пугачев, боерып. — Яшәһен батшамыз Петра Федорыч! -дип кыч¬ кырды Салават.— Яшәһен! — Яшәһен! — дип күтәреп алды халык һәм урамга бәреп керде, патша боерыгы буенча сөнгеләрен алган казакларның сафларын җимереп-бутап үтеп, ул бөтен урамны тутырды. Салават бер казак кулындагы фонарьны тартып ал¬ ды һәм, аны югары күтәреп, Пугачевның йөзен як¬ тыртты. — Егетләр! — дип кычкырды ул һәм халыкка баш¬ кортча мөрәҗәгать итте.— Сезнең алдыгызда бөтен йөрәкләрне аңлаучы, данлы, шәфкатьле һәм гайрәтле бөек падишаһ. Мин, Салават, башкорт гаскәрләренең башлыгы, сезгә әйтәм: бөтен эштә патшаны тыңлагыз. Ул, газиз ата кебек, барлык халыклар өчен иминлек һәм бәхет тели. — Яшәһен Петра патша! — дип кычкырып җибәрде янәшәдә торган юан Кинҗә. Халык аның сүзләрен күтәреп алды. Төркем эчен¬ нән бая завод эшчеләре турында кычкырган кешенең тавышы яңгырады: — Патшабыз Петр Федоровичка озын гомер! һәм русларның көчле: — Ур-ра-а! — сы һаваны тетрәтте. Казаклар да: — Ур-ра-а! — дип кычкырдылар, һәм бу гади аваз башкортлар белән типтәрләргә күчте, бөтен төркем өстеннән дулкын булып тәгәрәп узды. Пугачев халык алдында бүреген салды. — С чем пришли, дети? — дип сорады ул халыктан. — Нинди йомыш белән килдегез, балаларым? — дип сорауны башкортча кабатлады Салават. һәм шунда үпкә-зар, төрле-төрле тавышлы булып, берьюлы меңнәрчә йөрәкләрдән бәреп чыкты: — Казаклар хыянәт итә. — Нигә Җаекка җыеналар? Безне ташлыйлар!.. — Үзләре баш күтәрергә чакырдылар, үзләре табан¬ нарын майлыйлар! — Болай килешми сиңа, Петра Федорыч, син бит безнең патшабыз, боярларныкы түгел — нигә казаклар¬ ның хыянәтенә юл куясың! — диде нык итеп, төркем ал¬ дына чыккан озын чал сакаллы карт. — Син кем буласың, атакаем? — дип сорады Пуга¬ чев. — Руда эретүче, падишам-өметем. Завод халкыннан илче мин. Сиңа бүләккә бер туп белән ун ядрә алып килдем. Завод мужиклары әйтергә куштылар — синең өчен башларын куярга да риза. Теләсәң, кил безгә — кыерсыттырмабыз. Туплар коярбыз, сөнге, кылыч ясар¬ быз... Ә син әнә бездән казаклар ягына китмәк буласың, безне козгыннар кулына ташларга уйлыйсың. Пугачев халык өстеннән күз йөртеп чыкты. Озын, очлы бүрекләр, мех артлы, иңбашларына тө¬ шеп торган колаклы шлемнар, аркаларының буеннан- буена җилфердәп торган яллы итеп ат тиресеннән тегел¬ гән сугыш киемнәре, җилкәгә киелгән, бөгеп эшләнгән җәяләр, сугыш балталары... Салават янына бер яшь башкорт килде дә кызып- кызып уз телендә аңа нәрсәдер сөйләргә кереште. Башкортлар һәм татарлар төркеме аның сүзләрен хуплап гөрләде. — Нәрсә сөйли? — дип сорады Пугачев Салаваттан. — Синең, ди, государь, башкорт халкын ташлап киткәнче, казакларыңа әйтеп безне кырдыртканың әй¬ бәтрәк булыр, ди... Җаек шәһәренә китсәң, юлыңа ятабыз, атлар белән таптаудан безгә начаррак булмас, ди... Синнән башка без ничек сугышыйк? Безне асарлар, җәзаларлар, авылларыбызны яндырырлар, балалары¬ бызны, хатын-кызларыбызны үтерерләр... Пугачев бүреген селкеп куйды һәм барысы да тынды. — Тыңлагыз, балаларым! — диде ул каты кычкы¬ рып.— Мин, сезнең государегыз, үз сүзем һәм алла 278 279
исеме белән вәгъдә итәм: берәү дә Җаек шәһәренә кит¬ мәячәк. Казаклар, олауларыгызны чишегез! Монда торачакбыз. Дөрес әйттемме мин, балаларым? — Пуга чев башкортлар һәм татарлар төркеменә таба борылды. — Дөрес! Ярый! — дип барысы өчен дә җавап бир¬ де Салават. — Күп яшә! — дип кычкырды Давилин, ул моның белән, янәсе, патша боерыгына, бар халык кебек үк, казаклар да куана дигәнне күрсәтергә теләде. — Яшәсен государебыз! — дип күтәреп алды Ов¬ чинников. Завод халкы да, баш күтәргән крестьяннар да, ун меңле халык төркеме шатлык һәм тантана тавышлары белән җавап кайтарды. Халык шул рәвешчә Җаек баш¬ лыкларын барыбер җиңде... ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Салават төн буе патша янында утырды. Күрше бүлмәдә яшь Пугачонок мышнады, бусага төбендә «сарай» ягына керү юлына аркылы ятып, Да¬ вилин йоклады. Бердәнбер шәм чыртлап янды, аның мае эскәтергә эреп акты. Пугачев алдында аракысы мөлдерәмә тулы борын¬ гы көмеш савыт торды, ләкин ул, бүген казакларны буйсындырырга булышкан азат халык турында әңгәмә белән мавыгып китеп, эчмәде. Патшаның күп меңле халык төркеме алдында бир¬ гән сүзе бозылмаска тиеш. Патша алдакчы була ал¬ мый — бу казак башлыкларына да ачык, заговорларын халык фаш иткәнгә күрә, аларга дәшми-тынмый эчтән әрнергә генә кала иде. Сукбай тормышы Пугачевны Россия буйлап күп куып йөртте, ләкин аңа һичкайчан башкорт җәйләүләренә юлыгырга, Уралдагы тау заводларына барып чыгарга туры килмәде. Менә шуңа күрә ул, башкортларга мани¬ фест җибәргәндә, Салаватның «Корт чаккыры» өендә әйткән сүзләрен истә тотты, ә завод һәм завод крепост¬ нойлары тормышына кагылышлы мәсьәләләрдә Хлопу- шага таянды. Салават Бердага килгән көннәрдә, Хлопуша Урал заводларының берсеннән икенчесенә барып, аларны пат- шага буйсындырып йөрде. Завод халкы аны бик теләп каршы ала иде. Петр Өченче үзенең кыска гына патшалык итү дә¬ верендә крепостной эшчеләрне кызыктырган бер указ чыгарып калды. Аның мәгънәсе түбәндәгедән гыйбарәт: завод хуҗалары крепостной крестьяннарны сатып алыр¬ га хаклы түгел, ә бәлки сөйләшеп килешенгән хакка паспортлары буенча ялланган ирекле кешеләр белән ге¬ нә канәгатьләнергә тиешләр. Купецлар басымчаклыгын¬ нан үзләрен йоларга теләгән дворяннар китереп тыккан бу указга Петр аңардан эшчеләргә ни тиясен уйламастан кул куйды. Әмма, башка законнар һәм указлар кебек үк, заводчылар монысын да үтәмәделәр, ә завод халкы патшаның әйләнеп кайтуын һәм тыңламаган өчен хуҗа¬ ларны җәзага тартуын күп еллар буена түземсезлек бе¬ лән көтте. Пугачев Салаваттан башкортларның тормышы һәм ихтыяҗлары турында, җир мәсьәләсендә заводлар бе¬ лән килеп чыккан низаглар турында, башкортларның җирләрен һәм урманнарын басып алулар турында тәф¬ силләп сорашты. — Күрсәткән хезмәтең өчен — беренче булып миңа гаскәр алып килгәнең өчен — хәзергә сиңа, батыр, пол¬ ковник исеме бирәм, ә вакыты җиткәч, дошманнарны җиңгәч, эшне башкачарак көйләрбез — ул чакта баш¬ корт илендә яши башларсыз, синең чиның да башка булыр: князьме, морзамы, ханмы — сезнеңчә кайсы ях¬ шырак, шунысы булыр. Әлегә андый исем бирергә яра¬ мый: сугыш вакытында бар кешенең хәрби исеме бу¬ лырга тиеш, син дә менә хәрби кеше — полковник,— дип кабатлады Пугачев. Салават: — Ярый, полковник булырбыз,— дип тыйнаклык бе¬ лән килеште. Хәрби чин исеме аңа һични аңлатмый иде. — Син, Салават башкорт җирләренә китәрсең, анда бар халыкны күтәрерсең,— диде Емельян.— Башкорт¬ ларны миңа хезмәткә чакыр. Сез мине Оренбурх янын¬ да калырга күндердегез, инде ярдәм итегез; крепость¬ ларны алырга һәм яндырырга, форпостларны, редут¬ ларны — барысының көлен күккә очырырга кирәк, сол¬ датларны үзебезгә ияртербез. Миңа сугышырга атлар җибәрегез, Сугышта ат зур таяныч ул. Ә аннары — кара аны, ходай сакласын рус кешеләрен җәберләүдән, 281 280
чиркәүләрен талаудан... Минем якка чыгучының башын¬ нан бер бөртек чәче дә төшмәсен, ә кем дә кем миңа дошман икән — попмы ул, мулламы ул, офицермы, вое¬ водамы, завод хуҗасымы, алпавытмы — барыбер, һич курыкмыйча җәзалагыз. Мин рөхсәт итәм... Ишеттеңме?! Салават башын гына селкеде. — Ә рәхимле һәм турылыклы бәндәләрне җәберлә¬ сәң — үзеңне асармын, полковник икәнеңә карап тор¬ мам... Аңладыңмы? Сугыш кануны шундый... Алар таң әтәчләре кычкыра башлаганчы утыр¬ дылар. Иртәсен Салават, патшага ярдәмгә башкортларны күтәрү өчен, туган якларына ялгызы гына кире кайтып китте. Салават хәрби коллегиядән полковниклык билгесе — бүрегенә тегәргә буе ефәк, аркавы ука киң тасма, ко¬ рыч артлы һәм көбә ятьмәле башлык алды, Емельян, үз өстеннән салып, аңа юлга көбә күлмәк, сабына ал тын белән чүкеп лачын бизәге төшерелгән кылыч һәм пистолет бүләк итте. Болар — аркасына аскан җәясе һәм уклар тулы кынысы янына кушылгач, аны чын мәгънәсендә баштанаяк коралланган сугышчыга әве¬ релдерделәр. Пугачев янында калучы Кинҗә, саубул¬ лашканда, Салаватка авыр имән чукмар бирде. Салават тагын туган авыллары ягына очты. Аның каршысына кыш килә иде. Юлларны кар күмә, йөзгә бәреп кар ява, күзләрне томалый, әмма Салаватның күңеле күтәренке иде. Ул үз-үзен халык әкиятләрендә сөйләнгән һәм җырларда макталган сугышчы кебек хис итте... Урал юллары тынып калган. Кичләрен юлчы артын¬ да ерткычларның сузып-сузып улаган тавышы яңгы¬ рый, ачу уты белән янган бүре күзләре усал ялтырый. Салават андый чакларда атын тагын да катырак кам¬ чылый һәм, төн кунып чыгар өчен, берәр авылга ашы¬ га иде... Ике көннән Салават Стәрлетамак пристанена килеп җитте, ул ерактан ук канцеляриянең янып беткән бу¬ луын, аяусыз җәзадан соң кара гәүдәләр чайкалып кал¬ ган дар агачын, күп өйләрнең ташлап кителгән булуын күрде... Биредә документ тикшерүләре, хәрби сак булуы мөмкин иде, шунлыктан Салават кырт уңга борылып Агыйдел бозы өсләп пристань шәһәрен читләтеп үтте. Аның як-ягында урман һәм таулар калкып чыкты. Буран күтәрелде, кар күзне ачмас итте, болай да сизе- лер-сизелмәс булган тау сукмакларын күмеп китте. Атлар пошкырды, бозланган ташларда таеп-таеп китеп, сөртенде... Борыл да, кире кайт, валлаһи! Төнгә тау арасында урманда, кеше торагыннан еракта калсаң, бүре көтүе ялгыз җайдакка һөҗүм итәсен көт тә тор. Аннары инде һичкем һәм һичкайчан яшь җырчының кайда һәм ничек һәлак булганын белмәячәк... Юлдан читтә ул кинәт кеше тавышлары һәм йөзләр¬ чә тояк тупырдавын ишетте. Салават отрядка каршы чыкты: яшь командир аңа якын килде. Салават сбруе¬ ның бай булуы аны таң калдырды ахры. — Тукта! Кешеләреңне туктат! Салаватның йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибә башлады: гаскәр әби патша яклы булса, аны үтереп ташлыйсылары көй кебек ачык. Ул ялгыз бит. — Кем соң син? — дип ярсулы кычкырып җибәрде яшь егет.— Мескен юлбасар... Без сәүдәгәр түгел, ә су¬ гышчылар. Бездән качканда, дагаларыңны төшереп калдырмагаең!.. — Мин сине каршы алырга җибәрелгән кеше,— диде Салават, җитди генә итеп.— Туктат гаскәреңне.— Ул үзен мөмкин кадәр тынычрак һәм кыюрак тотарга тырышты. —■ Тукта! — дип кычкырды атлы егет отрядына. Башкортлар туктады. Атлы Салават янына килде. — Исемең ничек? — дип сорады Салават. — Йөзбаш Акъегет, Катай кабиләсеннән старшина Клыч морза Алакай улы. Ә син кем буласың? — Мин Салават, Шайтан-Күдәй кабиләсе старшина¬ сы Юлай Азналин улы һәм патша полковнигы. Отря¬ дыңны кая алып барасың? Стәрлетамак пристаненамы? Патша анда бармаска, үзе янына килергә, әби патшага каршы чыгарга кушты. Менә язуы,— Салават куенын¬ нан Пугачевның манифестын чыгарды.— Мин сугышчы¬ ларыңа укып күрсәтим. Менә кара, патшаның миңа биргән язуы.— Ул турылыклы хезмәте өчен Салаватка полковник исеме бирелү турында Пугачевның Кинҗә кулы белән язылган грамотасын Акъегеткә сузды. Акъегет язуны игътибар белән укып чыкты. Аннары кәгазьне йөрәгенә кысты да Салаватка кире кайтарды. 283 282
— Гафу ит, түрә. Полковник, юлбасар шикелле, япа- ялгыз урманда йөрер дип уйламаган идем. Егетләр,— диде ул сугышчыларына таба борылып,— тыңлагыз! Патша полковнигы сезгә государьның хатын укый. Салават отрядка якын ук килде һәм укый башлады. Җәнлектәй иркендә яшәү, далалар, урманнар һәм сулар турындагы кайнар сүзләр башкортларны җилкен¬ дереп һәм дәртләндереп җибәрде. Алар бу хатны шат¬ лык авазлары белән котладылар. Эшнең уңышлы барып чыгуына иксез-чиксез куанган Салават, очраучы булса укырсың дип, Акъегеткә манифест язылган тагын ике кәгазь бирде дә, Стәрлетамакка кермәстән, Оренбург янына Берда бистәсенә барырга кушты. Ул отряд белән саубуллашты да ары китте. Буран көчәйгәннән-көчәйде, кар юлларны һәм сук¬ макларны күмә барды. Төн караңгылыгы куера барып, тауларда ана бүре улавы яңгырый башлаган иде инде, шул чакны Салаватның күзенә еракта җемелдәгән ут¬ лар чалынды. Нинди авыл булгандыр, караңгыда ул моны аера алмады, хәер, барыбер түгелмени — аның өчен якында кеше торагы, җылы өй булу, үзе өчен дә, атлары өчен дә төн кунарга урын табылу кыйммәт иде... Салават, тәвәккәлләп, утларга таба борылды. Ул авыл читендәге өй тәрәзәсен шакыды. — Кем бар анда? — дип сорады карлыккан, кырыс тавыш. Салават, Хлопуша кунып китәргә сораган чакта әйтә торган күптән онытылган русча сүзне исенә тө¬ шереп: — Прохожий! — диде. — Прохо-ожий! — дип сузды хуҗа, аны фонарь бе¬ лән яктыртып.— Ике ат белән йөргән кеше нинди «про¬ хожий» булсын ди! Җәяүләп йөргән кеше генә прохо¬ жий була. — Проезжий дип әйтимме әллә? — дип төзәтеп әйтте С н п в в ат — Проезжиймы? Я, ярар, кер. Ә хәзер, егеткәй, үтеп-сүтеп йөрүчеләрне өйгә кертергә кушмаганнарын беләсеңме икән син?..— диде хуҗа.— Ярар, әйдә, торма, кер,— диде ул, кунакның икеләнеп торганын күреп — Кем нәрсә әйтмәс, күрә торып кешене шушындый буран¬ да катырып үтереп булмый лабаса! Кунакчыл хуҗа Табын тимерчесе Иван Кузнецов иде. Утлы һөнәреннән янгын чыгып кешеләргә каза ки¬ термәсен өчен, шәһәр һәм авыллардагы гадәт буенча, ул үзенең алачыгын Табын шәһәрчегенең читенә корган һәм үзе дә шунда яши иде. — Кара бу карны, бигрәк күп яуган,— дип сөйләнеп торды ул, Салават тунын каккан арада.— Тукта, атлар¬ ны лапаска мин үзем кертим, ә син, бар, өйгә кер, җылын. һәм Салаватны өйгә кертеп: — Аксютка! Ходай кунак җибәргән. Ашарга әзер¬ лә,— дип кычкырды. — Саумы, хозяйка!—диде Салават. — Исәнме, кунак! Туңгансыздыр, мөгаен, көне бит эт чыкмаслык! — дип ягымлы гына җавап бирде теге¬ се-— Туның сал да, утка якынрак кил, җылын! I Атларны урнаштырып, ашарларына салгач, хуҗа үзе дә өйгә керде һәм шунда гына кунагының хәрби кеше икәнен күрде. — Ә-ә, сиңа, әфәндем, комендантка барырга кирәк иде,— диде ул.— Син Стәрле пристанена барасыңдыр әле? Салават, әйе, дигән мәгънәдә башын селкеп куйды. — Ә мин Стәрлене фетнәчеләр яндырган, канцеляр¬ ией астын өскә китергән дип ишеттем,—диде тимерче, кыймыйча гына. — Мин дә шулай дип ишеттем,— диде Салават. — Алайса син кая барасың инде?—дип сорады ти¬ мерче, гаҗәпләнеп. — Икенче канцелярне эзләргә...— диде Салават, анык итеп әйтмичә.— Чак харап булмадым бит! — Ул сүзне бу куркыныч темадан икенчегә борырга тырыш¬ ты.— Бигрәк начар көн инде! Юл да күренми, атлар да арды... Чак утны шәйләдем... — Күптән түгел моннан башкортлар йөзе үтте, Стәрлегә юл сораштылар,—дип, сүзгә кушылды тимер¬ че кызы, өстәлгә ашамлыклар куя-куя. — Йөзбашы яшь кенә, старшина улы Акъегет,—- дип күтәреп алды Салават,— айгыры ак, үзе дә ак тун кигән... — Шуның артыннан барасыңмы әллә? — дип сорады тимерче. — Әйе, шуның артыннан иде шул,— диде Салават, баш кагып. 284 285
— Әйдә, кайнар аш янына утыр әле, җылын,— дин аны өстәл янына чакырды хуҗа кыз. Барысы да кашык алып сөйләшми генә ашарга керештеләр. — Шулай да сиңа комендантка барырга кирәк,— диде тимерче кинәт кенә.— Төнлә белән монда разъезд¬ лар килеп чыккалый, юлчыларны тикшерәләр. Үзлегем¬ нән керткәнемне белсәләр, төрмәдә черетерләр... Җылынгач, үзем комендантка илтермен. Салават дәшмәде. Ашап бетергәч, тимерче өстәл яныннан торды. — Җыен,— диде ул Салаватка. — Кунган өчен мин акча түлим,— дип каршы төште Салават.— Иртән иртүк китәрмен. Нәрсәгә комендантны борчып йөрергә? йоклыйдыр да инде! — Читен түгел — уятырбыз! һич булмаса, шәһәр капкасы янында, солдатлар белән заставада гына ку¬ нарсың. Курыкма, аларның анда җылы! — дип тыныч¬ ландырды тимерче. — Ярый алайса, хуҗа. Син өеңдә утыр. Комендант¬ ка мин үзем барырмын. Утыр, утыр...— диде Салават, ләкин аның тавышы чак кына калтырап куйды. Ул тимерчене алдарга һәм, буранга карамастан, карлы басуга чыгып китәргә карар итте. — Күр ничек сылый! Юлдан язарсың. Мин сине фо¬ нарь белән озатып куям,— диде хуҗа, сүзендә нык торып. — Булмаса, әтием, мин генә барыйм! Ерак ара тү¬ гел ич,— диде кинәт Оксана.—Машуткаларда бераз утырырмын да, аннан мине озатып куярлар. — Алайса син барсаң да ярый,— дип ризалык бирде тимерче. Кызый, эһ дигәнче киенеп бетеп, фонарь алды. Ишек алдындагы лапастан Салаватның атларын чишеп капка¬ дан алып чыкты. — Я, кызый, син хуш инде! Озатырга барып йөрмә. Мин үзем китәрмен,— диде Салават һәм, ияргә очып менеп, атларын җәһәт кенә кыр ягына таба борды. — Тукта! Тукта! Анда түгел! Кай җәһәннәмеңә кит¬ тең анда, табак бит! — дип ярсып кычкырып җибәрде Оксана, алгы атның йөгәненә ябышып.— Тукта, бер сү¬ зем бар. Салават туктады. — Комендант янына барырга ярамыймыни сиңа? —■ дип әкрен генә сорады Оксана. — Ярамый шул,— дип дөресен әйтте Салават. — Кая китмәкче буласың соң син, ахмак?.. Төш ияреңнән. Мин әтигә әйтмәм, кунып китәрсең. Төш, дим! Салават буйсынды. — Әйдә минем арттан,— диде хуҗа кыз. Алар атларны тимерче турыдан-туры өеннән ала¬ чыкка үтеп йөри торган кечкенә капка аша алып чыгып киттеләр. — Атларны шушында бәйләрбез, ә'үзең печәнлектә йокларсың. Туңмассың ич? — дип сорады кыз, шаяртып. Аңа каршы Салават шактый әдәпсез итеп җавап бирде: — Җылытырга чык! — Җылытырмын менә мин сине! — һәм Оксана аны кинәт көрткә төртеп екты.— Җылындыңмы?! Эссеме?! Кайнармы?! — дип такмаклый-такмаклый ул аның йөзе¬ нә кар бәрде дә, ишек алдының аргы башына йөгерде. Салават аны куып китте, кыз лапас баганасы ар¬ тына ташланды. Салават калышмады, тотам дигәндә генә кыз бер кулы белән ябышып багана тирәсендә әй¬ ләнде, ә Салават таеп китте. Оксана көлеп җибәрде. — Егылсаң җиргә тотын! — Зарар юк, егылынмас! — диде көлеп Салават, кызны кууын дәвам итеп. Оксана мавыгып китте. Ул, Салаваттан качып ба¬ гана артларына яшеренде, йөгерде, ләкин өйгә кермә¬ де — аңа бу уен ошый иде. Кинәт ул Салават битенә тагын бер йомарлам кар бәрде. Салават, чүгәләп, бер уч кар алды. Кыз йөгереп килеп, аны тагын кар өеменә төртеп екты, ләкин үзе дә аягында басып кала алмады. Аның тун чабуы ачылып китте, аннан Салават борынына җылылык һәм печән исе бәрелде. Хатын-кызга турылыклы булу Салаватка ят нәрсә иде. Ислам дине кануннары буенча җиде хатын алырга ярый. Бу кыз башкорт кызларыннан үзгә. Тегеләре инде күз күреп гадәтләнгән киемнәрдә йөри торган, бала чак¬ тан таныш туган телдә сөйләшә торган кызлар иде. Пәйгамбәр таләп иткән тыйнаклык башкорт хатын- 286 287
кызларын чадра астына яшермәсә дә, аларны итәгатьле, сабыр һәм аз сүзле булырга мәҗбүр иткән иде... Ә бу кыз ут кебек, һәм Салават ул уттан дөрләп кабынды... Оксана тун чабуын япты, сикереп торды да йөгерер¬ гә ыргылды. Салават, җаен туры китереп, аны тотып алды һәм күтәреп китте. — Җибәр, табак бит, җибәр,— диде Оксана, пышыл¬ дап.— Җибәр, аю. — Аю кызларны җибәрәмени!..—диде Салават та пышылдап. Ул кызны печәнлеккә алып менде, аның тыны кы¬ сылды, йөрәге сугыштагы кебек ярсып дөпелдәде... Кыз, шауламаска тырышып, аны этеп-этеп җибәрде, уенын-чынын үзе дә белмәстән, читкә тартылган булды һәм шуның белән Салаватны тагын да катырак кыз¬ дырды. — Җибәр мине, батыр, җибәр — кычкырам... — Кычкыр! — диде Салават, онытылып китеп, тавы¬ шын күтәреп. Кыз кулы белән аның авызын каплады һәм пы¬ шылдап: — Әкрен, әти ишетер,— диде. Салават кайнар иреннәре белән аның авызын тома¬ лады. Алар тышта суык икәнен дә оныттылар. Тимерченең нәрсәдәндер өреккән аты сарайда дө¬ бердәп, боларны татлы онытылудан айнытып җибәргән¬ дә, күп вакыт үткән иде инде. — Җибәр, җибәр, батыр... Ой, кара кайгым! — дип мыгырданды кыз, исенә килеп.— Исемең ничек синең — Абдулкамы? Җибәр, Абдулка... — Исемем Салават, мин Петр патшаның полковни¬ гы,— диде ул.— Әйдә киттек минем белән. — Кая китим мин?.. Алып китәр иде дә, ташлап калдырыр иде бугай... — Нишләп ташлыйм, ди? Әйдә минем белән... — Өйләнмәгәнме соң син, полковник? — Нишләп өйләнмәсен! Бер хатыным өйдә, авылда. — Берәү бармы?! — Берәү генә... Кыз, бөтен гәүдәсе белән калтыранып, сулкылдап елый башлады. — Нәрсә инде син?.. Китик бергә. Икенче хатыным булырсың! — Кит, харап иттең башымны! — дип пышылдады кыз, ачу белән, яшьләренә тыгылып. — Кем харап итте?.. Буйдак димәдем ич. — Кит! — дип кычкырды кыз,—Җибәр мине. Әти сизсә — үтерәчәк! — Ул печәнлектән шуып төште дә тышта котырган кар өермәсе эченә кереп югалды. Салават таң атканда гына капка дөбердәткән та¬ нышка уянды, һәм тын да алмас булып, хәрәкәтсез калды. Менә Оксананың каты тавышы яңгырады: — Кем ул анда? Кем бар? Аннары Салават ишек алдында ирләр тавышы ишет¬ те: нәрсә турындадыр тарткалашалар, өйдә кычкырып- кычкырып сөйләшәләр. Менә-менә монда, үзенең ятагына килерләр дип, Салават коралын әзер тотты. Ул тимерченең пар атын алып чыкканын һәм чанага җиккәнен ишетте. Әтисе янына Оксана килде. — Кая куалар инде сине, әтием?! — дип сорады ул. — Күрәсең, каядыр олау белән, бәлки Уфага ук булыр,— диде тимерче.— Син, Аксютка, курыкма. Өең¬ не биклә дә мин әйләнеп кайтканчы кендек әбиеңнәрдә торып тор. — Шулай ук сугышка җибәрерләр микәнни сине? — дип сорады Оксана күз яше белән. — Нинди сугышчы булыйм инде мин! Кайтарырлар. Мөгаен, әйләнә-тирәдәге бөтен авылларны талаган¬ нардыр да шуңа күрә күп олау кирәк булгандыр. — Әй, хуҗа кеше, тиз буласыңмы син? — дип кем¬ дер капка яныннан кычкырып сорады. — Тиз тумагансың әле! —дип җавап бирде тимерче, ачулы мыгырдап. — Кыймылда, әйдә! — диде шул ук тавыш. һәм Салават тимерченең атларны әйдәгәнен ишетте. Бу — Уфадан килгән азык-төлек җыеп йөрүче от¬ ряд иде. Башкортларның, баш күтәргән алпавыт крестьян¬ нарының, заводлардан качкан хезмәт кешеләренең һәм качкын солдатларның кечерәк-кечерәк отрядлары Уфа төбендә күренгәли башлаган иде инде, һәр көн Уфада фетнәчеләрнең зур көчләре килеп чыкканын көтәләр, 288 19 В-598 289
аларның һөҗүмен кире кайтарырга һәм озак камалыш ка әзерләнәләр иде. Шул арада шәһәрдән азык-төлек җыючылар җибә¬ релә, алар, үзләре белән бергә чыккан солдатлар отря¬ дына таянып, авылларда һәм базарларда ашау-эчү әйберләрен көчләп җыеп йөриләр иде. Уфа түрәләре камалышта калган тәкъдирдә зур запас булдырырга исәплиләр иде. Бу төнне Табын шәһәрчегендә яшәүче атлыларның барысын да җыйдылар, барысына да атларын җигәргә куштылар, икешәр-өчәр сыер тоткан кешеләргә берсен генә калдырдылар, калганнарын чана артына бәйләп, Агыйдел буйлап өскә — Уфага таба куып киттеләр. — Төшәсеңме, юкмы инде син, патша полковнигы! Курку белмәс баһадир, төш! — Оксананың ачу белән җикеренгән бу сүзләре Салават бакчасына атап ыргы¬ тылган иде. — Киттеләрме? — дип сорады ул әкрен генә. — Киттеләр, төш,— диде кыз. — Әтиең дә киттеме? — дип сорады Салават, баскыч¬ тан төшә-төшә. — Әтием дә китте, атларны да, сыерны да куып киттеләр... Син соң нигә, патша полковнигы, аларга калдырырга кушмадың? Кайда соң синең боерыгың? Күр, өстеңә никадәр корал аскансың. Икенче берәү булса, качып утырырга оялыр иде, халыкны рәнҗетә¬ ләр, ә синең, күрәсең, оятың качкан инде! Эх сине, сиңа кызлар бәхетен җимерергә генә булсын — шулмы инде синең патшага хезмәтең! — Ксанка, тыңла әле,— диде Салават. Кыз аны ачулы күз яшьләре белән бүлде: — Нәрсәңне тыңлыйм синең! Нәрсә тыңларга куша¬ сың? Ашлыкны, малларны талап бетерделәр, чаналар¬ ны, атларны, кешеләрнең үзләрен, алла белсен, каядыр куып алып киттеләр!.. Нигә соң синең патшаң яклама¬ ды? Полковник?! Кайда соң синең солдатларың? — Моя лошадь цел?1—дип сорады Салават. Ул ачулы яки борчулы чагында һәрвакыт русчаны шулай бозып сөйли иде. — Твоя цел! — дип үчекләп алды Оксана.— Атыңны да, үзеңне дә саклап калдым, ә туган атамны аралап 1 Минем атларым исәнме? кала алмадым. Нишләтерләр инде аны, мескенне, анда?.. — Җитәр сиңа лыгырдарга! Атым кайда? — дип Салават кырт кисте аны. — Ы-ы, кансыз! Гел синеке дә синеке кайда! Ал, кайда куйсаң, шунда торалар, кит, эзең дә булмасын монда, каһәр суккан нәрсә!.. — Ксанка, Ксанка, нигә тиргисең?..— дип мыгыр¬ данды Салават, борчулы хәлдә. Ул аның ачуын да, үпкәсен дә аңлый, тик юатып торырга һич вакыты юк иде Салаватның. Ул үзенең бер атын чишеп алды. Алар алачык артына бәйләнгән бул¬ ганга гына солдатлар күзенә эләкми калганнар иде. — Икенче атым сиңа булсын! — дип кычкырды ул кызга һәм, аның йөзенә күтәрелеп карамастан, капка¬ дан атылып чыгып китте. Кырпак кар өстеннән бер генә якка, Идел буйлап өскә таба гына юл салынган — солдатлар олауларны шул юлдан куып киткәннәр иде. Салават та, туган якларына ашкынып, шул ук юл¬ дан җилдертте. Юл өстендә зур Камышлы авылы ята, анда тирә- якка атаклы базар җыела торган иде. Авылга җитәрәк Салават базардан атларын җан-фәрманга куып кайтып килүче кешеләрне очратты. Аларның чаналарына ба¬ лык; сарык ите, печән төялгән, шуңа карамастан, буш йөк белән диярсең, алар базардан юыртып качып баралар иде. — Нәрсә булды? Кая чаптырасыз болай?—дип со¬ рады Салават каршы очраганнардан. — Солдатлар талый анда! — дип кычкырдылар олау хуҗалары узып барышлый. Салават бер генә минут туктап торды да кинәт атын камчылап авылга таба чапты... Бөтен Камышлы аһ ора иде. Ирләр дә, хатыннар да кычкыралар, этләр өрә, этләр улый, ишек алларын¬ нан куып чыгарылган эре һәм вак терлек акыра. Сол¬ датлар ит түшкәләре төялгән олауларны бәйлиләр, те¬ ре малларны куалар, печән төялгән йөкләрне ычкынды¬ рып алалар иде. Азык-төлеге һәм мал азыгы таланган кешеләр, кыч¬ кырып елаша-елаша, офицердан акча түләргә зин- һарлыйлар. Ләкин ул акча урынына күндәм солдат арка¬ сына куеп расписка язып кына тоттыра иде. 19* 291 290
Салават ат өстеннән бөтен мәйданны һәм андагы әкәмәтләрне күреп торды. Бу азык-төлек җыярга чыккан отряд экспедициясе¬ нең үз эшен «уңышлы» тәмамлап килгән чагы иде инде. Түбәләмә төялгән олаулар солдатлар сагы астында базардан юлга кузгала башладылар. Салават, суыкка карамастан, өстеннән тунын салып ыргытты да сугышчы киемендә халык алдына килеп басты. — Караклар! Караклар! Караклар! — дип кычкырды ул,—Бүреләр! Бүреләр! Тотыгыз бүреләрне! — диде ул тавышын тагын да күтәрә төшеп. Бөтен мәйдан тынып калды. Авыз ачып сүз әйтмәстән, һәркем кызыксынулы карашын сәер сугышчыга төбәде; алар алдында көбә күлмәкле, кылычлы, хәнҗәрле, чукмарлы һәм сугышчан балталы, кыны тулы уклы һәм борынгыдан калган җәяле сугышчы басып тора иде.— Тотыгыз бүреләр¬ не! — Салават, көтүенә бүре тигән көтүче кебек, кыч¬ кырды.— Кырыгыз бүреләрне! Усал бүре — офицер — сезнең сарыкларыгызны тартып алды, итләрегезне, пе¬ чәннәрегезне, атларыгызны талады. Куып җитик бүре¬ ләрне! Салаватның чакыруына халык: — Куарга! Тотарга! Кыйнарга! — дигән сүзләр белән җавап бирде. — Мылтык юкта, чалгы да әйбәт! — дип кычкырды Салават,— Чалгылар, көрәкләр, күсәкләр — нй булса шуны алыгыз. Кузгалыгыз. Сат безгә ул балталарың¬ ны,—дип мөрәҗәгать итте ул тимер сатучыга. — Миңа сат! — Миңа! — Миңа! —дип халык шау-шу килде һәм балта са¬ тучыны уратып алды. Халык арасында җилкәгә күтәргән тимер көрәкләр, берничә чалгы ялтырап китте. Базар кайнады. Тирә-якта атларны туардылар, чаналарның тәртәлә¬ рен каерып алып, күсәк иттеләр, озын таяк очларына пычаклар беркетә башладылар. Сугыш дәрте белән кабынып киткән Салават җыр¬ лый башлаганын үзе дә сизми калды: Борынгылар әйткән сүзне хәтерләгез: «Үтерегез бүреләрне, үтерегез!» Бүре үлсә, имин калыр мөлкәтегез, йола шундый, сез аны яхшы белегез! Базар күтәрелде, сатучылар һәм сатып алучылар сугышчыга әверелделәр. Салават атын кузгатты, аның артыннан диңгездәй дулкынланып мәйдан кузгалды, ул йортлар арасына кы¬ сылган дәһшәтле ташкын кебек булып авыл урамы буй¬ лап агылды... — Кырыгыз бүреләрне, үтерегез бүреләрне! — дип дәһшәтле шаулады халык. Тагын бераз вакыт мәйданда көрәш дәвам итте, ана¬ лар үзләренең улларын, карчыклар үзләренең картларын тотып калырга азапландылар, ләкин бушка гына бул¬ ды — сугыш чакыра иде... Азык-төлекчеләрнең офицеры арттан куып килгәнне бик соң ишетте. Ул коточкыч ташкын алдында каушап калган солдат¬ ларына: — Тәтене кор! — дип команда бирде. Солдатларның мылтыкларын ташлавын күргәч, ул тагын да катырак та¬ выш белән капралының йөзенә үк акырды,—Кор! — Кайда инде ул, ваше благородие...— дип мыгыр¬ данды карт солдат һәм мылтыгын ташлап юлдан урман¬ га таба йөгерде. Офицер, атын камчылап, читкә җилдертте... Сакчылар ташлап киткән унлап олауны башкортлар әйләндереп алды. Салават олаучылар арасында Табын тимерчесен күрде, аңа кул болгады да офицерны куып китте. Салаватка авылның янып торган унлап егете иярде. Салават аты аларны әллә кайда артта калдырды. Менә-менә ул офицерны куып җитәчәк... Тегесе борылып карап пистолетын тартып алды. Ату тавышы Салават ат корсагы астына чумган чакта яңгырады, һәм атудан соң Салават кинәт яңадан өскә калкып чыкты да, чукмары белән сугып, дошманны иярдән мәтәлдереп төшерде... Халык янына ул офицерны өзәңгесенә тагып алып кайтты. Базар мәйданында Салаватны уратып алдылар, ул атын мәчет буенда туктатты. Бөтен тирә-як кайный, халык күктән иңгәндәй булып кинәт килеп чыккан бу коткаручыга ни таләп итсә дә буйсынырга әзер иде. 292 293
— Җәмәгать, мин Петр патшаның полковнигы! — диде Салават.— Патша сезгә сәлам җибәрде.— һәм Са¬ лават кулын күкрәгенә куйды.— Патша бүреләрне асар¬ га һәм кырырга кушты. Патша ирекле җәнлекләрдәй, судагы балыклардай, күктәге кошлардай азат яшәргә кушты. Халык төркеме катлы-катлы боҗра ясап Салаватны урады. Ул алар өстеннән күз йөртеп чыкты: куркуның әсәре дә юк, һәркемнең йөзендә баш күтәрергә хәзер¬ лек билгесе иде. — Мин бүре тоттым,— диде Салават,— бу сезне та¬ лаган, җәберләгән бәндә. Патшабыз күрсәткәнчә, аңа җәзаны үзегез бирегез инде. Салават офицерны ияргә беркеткән бауны кисеп җибәрде. Халык төркеме аның өстенә ябырылды... ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Салават авылдан авылга күчте, һәр җирдә тукталып җыен җыйды, һәр җирдә манифестлар һәм боерыклар укыды. Җир-су, тоз, тулы ирек вәгъдә итте, каршыjop- ганнарга үлем белән янады, һәм аңа үзедәй үк кайнар, батыр йөрәкле йөзләрчә егетләр иярде, аның турында хәбәр авылдан авылга очты. Ярлылар аны ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар, байлар базларга, чүмәләләр¬ гә яшеренделәр һәм, күзгә күренергә куркып, сәгатьләр буе шунда утыра торган булдылар. Юлай өе янына халык төркеме җыелган, Юлайның ялварулы тавышы, инандырырга тырышып сөйләгән сүз¬ ләре ишетелә. Шул чак монда ат менгән Салават арттан килеп туктады. Эш болай булган иде. Салават отрядларының берсе, аны узып китеп авылга килеп кергән дә, башка җирләр¬ дә эшләгәнчә, биредә дә йорт старшинасының өен сора¬ ган иде. Юлайның өйдә юк чагы була. Башкортлар өйгә бәреп керергә итӘләр. Салаватның әнисе боларга каршы болдырга чыга. — Сезгә нәрсә кирәк? — ди ул. — Кайда старшина? •— дип кычкыралар аңа төркем¬ нән. — Старшина Калмакта, кодаларда,— дип җавап би¬ рә карчык,— анда улы кайткан, диләр. — Акча бир! — дип кычкыралар төркемнән.— Акча¬ гыз кайда? — Акчабыз кайдамы? Картның үзендә, билгеле,— дип җавап бирә Юлайның куркуга төшкән хатыны.— Хатыны кулына кем акча калдырсын?! — Бир, бир! — дип төркем үз сүзендә тора,—Синең картың бөтен акчасын патшага бирергә тиеш. — Белмим бит акчасының кайдалыгын. Белмим,— ди карчык. — Ялганлый, убырлы карчык! Асарга үзен! Әйт, кай¬ да акчагыз! — дип акыра яшь йөзбаш, кылычын тартып чыгарып. Шул чакны җитез айгырда чаптырып Юлай үзе кайтып керә. — Әй, тукта! —дип кычкыра ул йөзбашка.— Кемгә кул күтәрәсең?! Беләсеңме, кем хатыны ул? — Мөгаен, синекедер,— ди йөзбаш, чәнчүле көлеп. — Минекесен минеке, ә мин кем? — Акча бирсәң — патша хезмәтчесе, бирмәсәң — дошманы һәм буйсынмас бер бәндә. — Акчасын бирермен,— дип җавап кайтара карт, янчыгын кабаланып чишә-чишә,— мәгез, санагыз... Мол¬ да алты йөз илле сум... Акчасын мин бирәм, тик менә сез аны кемнән тартып алганыгызны, кем өен шулай оятсыз таларга ябышканыгызны беләсезме икән? — Я, кем соң инде син, алайса? — дип, әле һаман мәсхәрәле көлеп сорый йөзбаш, кылычын кынына кире салып һәм янчыгы белән акчаны кабул итеп алып. — Мин Юлай Азналин, Салаватның атасы! — ди карт горурлык белән һәм иярдә сынын турайта. Кайбер башкортларның уңайсызланып китүен күргәч, ул гайрәт¬ ләнә төшә.— Әйе, батыр Салаватның атасы. Кайтсын гына әле улым, күрсәтер үзегезгә. Ул инде якында. Мо¬ рат авылында кеше җыя диләр. Юлай хатыннарыннан берсенең төлке тунын үзенең ертыклары өстенә кия-кия, бер сәләмә карт: — Яклап кына карасын — аның да башы ике түгел¬ дер!— дип кычкырып җибәрә. Төркем дәһшәтле итеп шаулап ала. Ләкин карт кар¬ шы сүз әйтергә авыз ачарга да өлгерми, үр өстендә яңа 294 295
атлылар отряды күренә. Иң алдан Салават чаптырып килә. —• Менә улым да кайтты! — дип шатланып кычкырып җибәрә Юлай. Салават, атасы янына якынлашкач, ихтирам белән сәлам бирде: —• Әссәламегаләйкем! — Вәгаләйкем әссәлам,— дип җавап бирде карт һәм, башкалар эшнең нәрсәдә икәнен үзләренчә аңлата баш¬ ламасыннар дип, ашыгып сүзгә кереште: — Синең гаскә¬ реңме бу, Салават? Нишләп алар атаң өенә юлбасарлар¬ дай басып керәләр? Мин дошманмыни? Сез килгәнне көтеп кенә тордым инде мин... Барыбыз да көттек... Дош¬ манмыни без?.. Алар акчамны тартып алдылар... Әни карчыгыңны үтермәкче булдылар... Күр әнә — төлке тун¬ ны талап алганнар. Өч хатынымның да кием-салымын алганнар. Анасын искә алгач, Салаватның чырае сытылды. — Тукта әле, абзый,—дип бүлде Юлайны йөзба¬ шы— Тыңла, Салават түрә. Старшинаның атаң икәнен, аның хатыны — синең анаң икәнен без белмәдек. Теләсә кайсы авылда бай акча һәм берәр көтү елкы бирмәсә, без аны үтерәбез, өен яндырабыз, гаиләсен кырып бете¬ рәбез. Үзең фикер ит: менә бай хатыны. Без аның синең әниең икәнен белмибез,, ул безгә, акча юк, ди. Ничек ышаныйк инде без шуңа! Кайсыннан сорама, барысы да акча юк ди бит... Ул, старшина кодаларга китте, ди. Ничек ышаныйк без шуңа? Бөтен старшиналар да, бө¬ тен байлар да, без килгәнне белгәч, «кодаларына китә¬ ләр»... Мин карчыкны үтерергә теләмәдем, куркыттым гына. — Атаң-анаң икәнен белмәдек... Шулай шул, кур¬ кытты гына...— дип шаулашып йөзбашы сүзен җүпләде калганнар да. —- Старшина ничә әйтсәң дә старшина инде ул, нәр¬ сә аның белән сөйләшеп торырга! — дип әйтүчеләр дә булды. и йөзбашы сөйләгәндә, Салават уйланып торды: «Әти¬ не, акча алмый, атлар алмый коткарсаң, башкаларның бай туганнары табылыр бит. Алар да шулай яклый башларлар... Юк, гадел булырга кирәк». Барысы да командирның сүзен көтеп тынып калгач: — Атай! — диде Салават каты тавыш белән,— Син -- старшина, мин — полковник. Сугыш вакытында кем ку¬ лында корал, шунда көч була. Син старшинага мин полковникның сүзе шул: старшина Юлай Азналла углы, государь синнән гаскәри казнага акча һәм илле ат со¬ рый. Юлайның төсе үзгәрде. Салават күзләрен төшергән иде дә, шунда ук эчке йомшаклыгын җиңде һәм, яңадан туры карап, баягыча ук сүзләрен кистереп-кистереп дәвам итте: — Государь сиңа тагы да Сарасай патшасы Петр Федоровичка ант итәргә кушты. Ул тагын сиңа җыен җыярга һәм үз йортыңны государь хезмәтенә чакырыр¬ га кушты. Безгә кушылсаң — менә сиңа государьның хаты, государь сине полковник итеп хезмәткә дәшә. Юлай Салаватның сүзләрен башын түбән салып тыңлады. Салават, куеныннан чыгарып, аңа пакет сузды. — Шула-ай, шула-ай,— диде старшина башын уй¬ чан гына селкеп. Салават килеп туктаганда, халык күңелендә аңа карата ирексездән дошманлык уянган иде. Салават бай старшинаны яклар дип уйлады ул. Юлай зарланып сүз башлагач, халыкның ачуы тагын да кабарды, төркем җиңелчә, ләкин ачыктан-ачык ризасызлык белдереп, шаулап алды. Салават яклап чыкса, абруе югаласы көн кебек ачык иде. Ул сүз башлагач, башкаларга карата кырыс, еш кына аяусыз да булган Салават үзенең ата¬ сын кызганыр дип көтеп, барысы да тын калдылар. Салават исә үз-үзен бик вакытлы кулга алды, тиешле¬ сен әйтте, һәм төркем инде әкрен генә түгел, ә каты итеп, хәтта шатланып диярлек кычкырды: «Шулай! Ай, Салават! Яшә!» — Ә Илтимер полковник әнә агасыннан бернәрсә дә алмады,— диделәр төркемдә. — Илтимер дусларыннан да алмый... Булдырдың, Салават. — Менә батыр дисәң дә батыр! Менә түрә, ич¬ масам! Юлай бу сүзләрне инде кинәнеп тыңлады. Үзе дә хәйләкәр һәм зиһенле булган бу карт Салаватның акы¬ лына гаҗәпләнеп тә, сокланып та бетә алмады; шушы чыгышы белән генә дә улының үзенә ничәмә-ничә йөз сугышчыны буйсындырганын ул яхшы төшенде. 296 297
Карт сынын турайтты һәм, ат өстеннән төшмичә генә, олылап, хөрмәтләп хатны алды да җавап бирде: — Юлай углы Салават, государ полковнигы, Шай- тан-Күдәй йортында сиңа дошман кеше юк... Мин илле¬ не генә түгел, йөз илле ат бирәчәкмен, мин йөз сугышчы гына түгел, корал тотардай бар халыкны күтәрермен. Шанлы батырның туган илендә куркаклар һәм баш тартучылар булмаска тиеш, ә андыйлар чыкса, илебез икмәге харам булсын аларга. Егет, минем антым — эшләгән эшләрем булыр. Кире чиксәм, аллам орсын. Ул шаһит бу сүзләремә. Сугышчылар старшинаның сүзләрен шатлык авазла¬ ры белән каршыладылар. — Өемә кер, полковник, түрдән уз,— дип чакырды Юлай,— ә кешеләрең, күпме кирәксә, шуныңча сарык суйсыннар, башка өйләргә кагылмасыннар, батыр сугыш¬ чыларны мин үзем сыйларга телим. — Хәйләкәр дә инде карт! — дип кычкырды кемдер халык арасыннан, тик аның сүзләре гомуми шау-шу эчендә күмелеп калды. Салават, аттан төшеп, өйгә керде. Юлай үз йортына кергән авылларның старшинала¬ рын чакырды. Күбесе килмәде, килгәннәре исә үз авыл¬ ларын бик тиз күтәрергә вәгъдә иттеләр; авыл җыенында күпчелекнең сугышка каршы булганлыгы ачылды, ә ха¬ лыкның бер өлеше Салават якынлашканын белгәч тә Бохаир җитәкчелегендә тауга качкан булып чыкты. — Урыслар талаша икән, безгә нигә кысылырга? — дигәннәр алар. — Малай-шалай кул астына калыргамы? Шул гына җитмәгән иде тагын! — дип, аларның сүзен кабатлады¬ лар җыенда икенче берләре. Кайберәүләрдә Салаватның Юлайны гына язма рә¬ вештә хезмәткә чакыруына үпкә һәм көнчелек туган иде. — Улы әтисен кайгырта,— диделәр алар.— Патша исеменнән хатны Салават үзе язмаган дип кем әйтә ала? Укымышлылыгы зур ич аның!.. — Юлай да әби патшага каршы диген, әйтерсең, инде старшина түгел! — Зыяны юк, ата мәчене чалма ураса да таныйлар. Пугачев башкортларны сугыш кырында күргәне бар һәм ул аларны курку белмәс, кайнар сугышчылар бул¬ ганга ихтирам итә иде. Салаваттан әтисенең Пруссиядә хезмәт иткән һәм бүләкләнгән булуын, яшь чагында башкортлар фетнәсендә катнашып, хәзерге вакытта инде күп еллардан бирле йорт старшинасы булып торганын белгәч, Пугачев аның тәҗрибәле сугышчы, ирек сөюче бунтарь, атаклы башкорт ыругларыннан берсенең баш¬ лыгы икәнен аңлады. Һәм бу күпне күргән, тәҗрибәле кеше башкортларның җитәкчесе буларак күп файда китерә алыр дип күңеленә беркетеп куйды. Салават та әтисен фетнәдә катнашырга күндерә алу зур әһәмияткә ия икәнен, бу икеләнүче картларны урын¬ нан кузгатасын, аларның да Юлайдан калышмаска ты¬ рышачакларын аңлый иде. Салават уенча, аксакалларны кузгату бар халыкны кузгату иде инде ул. Старшина өендә сугышчыларга сый-хөрмәт әзерләнә иде. Салават хатын-кызлар ягына, әнисе белән Әминә янына чыгып аннан-моннан исәнлек-саулык сорашты да, бөтен йөрәге белән эшкә атлыгып торганлыктан, әнисе белән дә, мәшһүр сугышчы булып киткән, ялтыравыклы киемнәргә киенгән иренә эндәшми генә сокланып карап, каушап калган хатыны белән дә озаклап сөйләшеп тора алмады. Аш-су пешереп маташкан әнисе белән хатыны яныннан чыккач, Салават әтисе өенә керде. Анда инде мулла белән Рысабай килеп җиткәннәр иде. Әтисе Салаватка урын күрсәтте. Картлар бик эре генә түгәрәкләнеп утырганнар да сөйләшмиләр иде, Салават та әдәп саклап тынлыкны бозарга кыймады. ■— Ничек әби патша сине болай бик тиз өйгә җибәр¬ де әле? — дип кинәт сорау бирде Рысабай, бер кулы бе¬ лән сакалын тараштырып, икенчесенең җиң очы белән читек башын ялтырата-ялтырата. Ул моны патша ха¬ кында бер авыз сүз дә ишеткәне булмаган кешедәй итеп әйтте. — Мине патша җибәрде. Мин патша полковнигы,— дип кырт өзде Салават, ул аның мәзәген кабул итмәде. — Рөхсәт итче, полковник әфәнде, сорарга — безнең якка патша сине нәрсәгә дип җибәрде соң? — дип дәвам итте Рысабай. Салават нык тавыш белән: — Мин патшага гаскәр җыярга кайттым,— диде, каенатасының йөзенә туры карап. Рысабай карт, ачуын яшереп-нитеп тормыйча ук, кинәт, чинап җибәрде: 298 299
Урыслар өченме? Синеңчә нәрсә, бөтен кеше дә урысларга сатылырга тиешме?! Ай-Һай, бик тиз аларча кылана башладың әле син, урыс полковнигы! — Безнең монда бер яшь җырчыбыз Салават бар иде дип сүзгә кушылды үз нәүбәтендә мулла.— Ул, тиздән яңа закон чыгачак, һичкем бездән атлар сорамая¬ чак дип кычкырып йөрде... Аннары урыс полковнигы Салават килде дә тагын патшага атлар сорады, ә без инде бирә-бирә бирәнгә сабышкан... „ — Бөлеп беттек! — диде аны куәтләп Рысабай. Бөлеп беттек!..— диде Юлай да, ризалык билге¬ сенә кул селтәп. КдЯ кайтканыңны оныткансың син, урыс полков¬ нигы! Атаң синең урыслар белән сугыша белә иде! Салават, беркатлылык белән: Государь атама да язу җибәрде. Полковник итеп хезмәткә чакыра,— диде. Рысабай белән мулла бер-берсенә карашып алды¬ лар, ул-бу дәшмәстән, тамак кырып куйдылар, ә Юлай узе’улы ягына иелә төшеп, әкрен генә әйтте: — Улым, Салават, патша бакеты нәрсәгә ул безгә? Син аны кире ал, безгә андый язу кирәкми... Мин карт бит инде — нинди полковник булыйм ди инде мин хә¬ зер!.. Билем дә сызлый, аякларым да сызлый... Син государь хатын укымадыңмыни, атай?!—дип сорады Салават. Юлай иңбашларын гына сикертеп куйды. — Син, Салават, аны үз яныңда сакла инде. Атлар¬ ны мин күпме кирәксә, шулкадәр бирермен, ә монда патша бакеты бит! Синдә ул язу әйбәтрәк сакланыр. Аннары, бер җае чыкканда, укырбыз әле. Юлай патша пакетын улына кире сузды. — Туган халкың арасында ызгыш-талаш кубарыр¬ га туганнарыңның канын койдырырга теләмәсәң, кире кит кияү,—диде Рысабай катгый бер төс белән,—Әнә гаскәрең никадәр: урыслар да, татарлар да, чувашлар да бар... Аларны җый да кит. Шулай хәерлерәк булыр... — Шулай әйбәтрәк булыр шул,—дип куйды Юлай да. — Шулай хәерлерәк булыр шул,—диде мулла да. Салават аларның патша җиңәчәгенә ышанмауларын аңлады Патша гаскәрләре җиңүен ишеткәч, картлар башкачарак сайрар әле дип уйлады полковник. Ул ча- тында саклык белән эш итүче бу хәйләкәр картлар үз¬ ләре дә патша белән бер юлдан барырга тиеш булган¬ лыкларын аңларлар... у Салават туган авылында озак тукталып тормады, икенче көнне таң белән үк сугышчыларын күтәрде дә төньякка карап юл тотты. Салават, отрядына кешеләр җыя-җыя, Әй елгасы буйлап түбән таба хәрәкәт итте... Әигә коя торган Бируҗа елгасы буенда аны Кинҗә куып җитте. Юанай китәргә Пугачевтан көч-хәлгә рөх¬ сәт алган иде. Миннән башка Салават харап булыр, кайнар башлы егет ул, йөгәнен катырак тотмасаң, үз- үзен һәлак итеп ташлавы мөмкин аның, дигән Кинҗә Әмма Пугачев җибәрү ягында булмаган, чөнки Кинҗә үзен кыю сугышчы һәм укымышлы итеп таныткан һәм аның Пугачевка биредә бик күп файдасы тия, бәхеткә каршы заводлардан Хлопуша кайтып төшкән ул Кин¬ җәнең Салават дусы икәнен белгәч, аның сагышын аң¬ лаган һәм патшадан башкорт егетенең үтенечен канә¬ гатьләндерүне бик гозерләп сораган. Пугачев Кинҗәне җибәргән. Юлда кайтканда Кинҗә, базарга кинәт килеп кереп халыкны күтәргән патша полковнигы турында, башкорт¬ лар арасында йөргән сүзләрне ишеткәч, шунда ук бу полковникның Салават икәненә төшенгән. Ә җырлары турындагы сүзләр исә аның барлык шик-шөбһәләрен куып тараткан. Кинҗә Салаватка Пугач патша полковниклары Гу¬ банов белән 1ика Зарубинның инде Уфа төбендә бу¬ луын хәбәр итте. Кинҗә Салаватка патшаның барлык йорт башкорт¬ ларын күтәрергә кушкан указын тапшырды, Салават исә бер авылдан икенчесенә чапты, һәркайда восстание байрагын күтәрде. Килгән бер җирендә ул бөек сугышка чакыручы манифест сүзләрен кычкырып укыды. — «Бу олуг хат аның үз кулы, үз теле белән бирел¬ гәнгә бөтенесе дә ышансын вә белсен...» Шулай, шулай... Казак патша язган... Үзе яз¬ ган...—дип шау-гөр килде халык. Кешеләр шул рәвеш¬ 300 301
чә, башкортлар арасында атап йөртелгәнчә, казак пат¬ шага хөрмәт күрсәттеләр. — «Сезгә җир, су, балык, кыр, урман, икмәк-тоз би- рәм...— дип укыды Салават.— Буйсынмагаинарның һәм каршылык күрсәтүчеләрнең — боярмы, генералмы, май¬ ормы, капитанмы, кем булса да барыбер, башын кисе¬ гез, мал-мөлкәтен талагыз... Шундыйларга каршы күтә¬ релегез». — Кисәргә! Кисәргә! Башларын балта белән чабып өзәргә!..— дип кычкырдылар тыңлаучылар. — «Алпавыт колы булган вә залимнәр кулына эләк¬ кән крестьяннарны бүгенге көннән азат итәргә... Кем дә кем төрмәдә утыра — ул да иреккә чыгарыла. Кем дә кем буйсынмый — җәзалап үтерергә». Бу сүзләрне уннарча һәм йөзләрчә кешеләр күтәреп ала иде, бу сүзләрне дөнья буйлап җил тарата, алар ук очларында очалар, атларда чабалар, кар өермәлә¬ рендә бөтереләләр, чаңгыларда шуалар һәм атыш та¬ вышларында яңгырыйлар иде. Авылларда унарлаган һәм йөзәрләгән ярсу отрядлар барлыкка килде, аркаларына җәяләр һәм ук кынылары аскан, билләренә хәнҗәр һәм кылыч таккан, өзәңге¬ ләргә бастырып сөнгеләр тоткан батыр егетләр чапкын аргамакларда дала буйлап җилдерделәр. Салават Әй буйлап елганың тамагына кадәр төште, һәркайда аны шатланып каршыладылар, йөзләрчә егет¬ ләр аңа кушылды. Тышта декабрь. Иң кызу агышлы елгалар да болыт¬ ка охшаш бәскә уралып каттылар. Отрядлар башында унбашлары һәм йөзбашлары чапты. Аларның бүрекләре көмеш төсенә кереп бәсәргән, көмешсу яллы атлары купшы булып күренәләр иде, суыкта япь-яшь чырайлар¬ да керфекләр һәм кара кашлар чалара иде. — Ирек өчен!.. Җир-су өчен! Тоз өчен!.. һәм патша манифестында вәгъдә ителгән ирек, дала, арзанлы тоз, кургашын, дары өчен авыллар, йортлар, бөтен бер юллар күтәрелде. Бу — башкортларның руслар белән бергәләп ирек өчен беренче тапкыр күтәрелүе иде әле. Атаман Иван Басов йөзләре башкорт сугышчыларын шатлык авазла¬ ры белән каршыладылар, һәм патша полковнигы Юлай углы Салават халык яуларын үзе кебек үк көрәшкә күтәргән атаман белән өзәңгегә-өзәңге терәшеп бергә киттеләр. — Ирек өчен, икмәк өчен, тоз өчен, җир-су өчен! Алар, бар халыкны патша гаскәренә өндәп, бергә юл тоттылар: — «Үз кулы вә теленнән... Кем дә кем мине таный, кем дә кем хезмәтен тәкъдим итеп каршыма чыга — тимәгез... Кем дә кем буйсынмый, минем боерыгым шул — аларны асарга һәм кисәргә». Поплар чаң кактылар, халык Петр Өченчегә ант итте. Буйсынмаганнарны астылар, кистеләр, һәм аларның кара мәетләре агач ботакларында селкенеп калды. Кама өстен калын боз каплады, Кама аръягында Сарапул буенда пугачевчылар беренче тапкыр каты каршылыкка очрадылар. Сугыш көнозын барды. Әби патшага турылыклы Сарапул халкы, үз гомерендә күп тапкырлар фетнәчеләргә каршы торган, җимерелеп бет¬ кән крепость калдыкларына ышыкланып, биек ярдан ата- ата пугачевчыларның һөҗүмнәрен бер-бер артлы кире кайтара торды. Ике тапкыр аларга Пугачевның хаты белән илче җибәрелде. Беренчесендә алар: — Сарапул тиречеләре әби патшага турылыклы дип әйт каракларыңа,—-дип кычкыра-кычкыра аны кире кудылар. Икенчесендә тиречеләр башлыгы җибәргән пуля ил¬ ченең гомерен кисте. Шунда барысы да Сарапул тавы¬ ча һөҗүмгә ташландылар, ләкин кире беткән шәһәр хал¬ кы яңадан ата башлады. Аларга ирек өчен сугышуның хаҗәте юк иде, чөнки сәүдә юллары киселешендә торган бу шәһәр алыш-биреш итеп бай яши иде. Сарапул янында баш күтәрүчеләргә меңләп чирмеш кушылды. Аларны күп еллардан бирле көчләп чукынды¬ ралар, чит, христиан аллаларына табынырга мәҗбүр итәләр иде, ә менә хәзер алар: — Ирек өчен, елга өчен, тоз өчен, чиркәүдә түгел, ә иректә, урманда яшәүче борынгы аллаларыбыз өчен,— дип сугышка чыктылар. Кичке эңгер-меңгердә ак чикмәнле чирмешләрне зәң- гәрсу-ак кардан аеруы бик читен иде, шунлыктан шә¬ һәрдән чыгарга батырчылык иткән сарапуллылар чир¬ мешләрне күрми узып киттеләр. Салават башкортлары хәнҗәрләрен тешләп һәм кулларына ялангач кылычлар тотып, алар өстенә ташландылар. Сарапуллылар кире 303 302
кача башладылар, аларның күбесе кырылды, ә күбесе ак чикмәнле чирмешләргә әсир төште. Әсирләрдән сорау алынгач, аларны Уфа янына, граф Чернышов карамагына озаттылар. Уфаны камап торучы гаскәр җитәкчесе үзен шулай дип атый иде. Салаватның даны Урал таулары аша, Урал елгала¬ рының үзәннәре буйлап илгә таралды. Салаватның даны ул үзе тудырган җырларда яңгырады, аларны йөзләрчә җырчылар отып алып авыл базарларында, авыл өйлә¬ рендә җырлап йөрделәр. Җырлар халйкны көрәшкә чакырды, һәм меңнәрчә егетләр, Салаватка кушылыр өчен, ашкынып атка атланды. Аларның кайсылары баш¬ ларында старшиналар һәм йөзбашлар торган отрядлар сафында килделәр, икенчеләре — унарлаган кешедән гыйбарәт кечерәк-кечерәк төркемнәр булып, кайсылары япа-ялгыз гына килеп кушылдылар. Уфа ягыннан, граф Чернышовтан хат килде, ул анда камалган крепостька булышка әби патша гаскәрләре юлга чыккан булуын хәбәр иткән, һәм аларны кире кагарга ярдәм сораган иде. Салават бер мең җайдакны җыйды да аларны кыю полководецка ярдәмгә Уфага алып китте. Граф Чернышов, якыннарын ияртеп, Салават алып килә торган полкка үзе каршы чыкты. Салават аны күргәч патша «сараенда» булган вакый¬ ганы исенә төшерде: ул чакта, Емельян Лысовка аткан¬ нан соң, Салават бусаганы атлап кергәч, хәрби коллегия атаманнары барысы да ачулы йөз белән Овчинниковка һәм Салаватка таба борылдылар, тик менә бу кеше генә — ул чакны әле «граф» дип түгел, ә Ванька Зару¬ бин дип йөртелгән шушы кеше генә — Овчинниковка шатланып елмайды, бу — государьның чын дусы, Андрей Овчинниковның да дусы, ә Андрей — Хлопушаның дусы иде. Ул Җаек атаманнарының барысыннан да яшьрәге һәм кыюрагы иде, патша аны, яшь булуына карамастан, Уфаны камарга тикмәгә генә җибәрмәгән иде бит. Чика — граф Чернышов — тәҗрибәле сугышчы иде. Аның полкларында әдәп һәм тәртип саклана иде, менә шуңа күрә Салават аның белән дуслашырга теләде. Чика Салаватны бик зурлап каршы алды, сый-хөр¬ мәт итте, камалышны күрсәтеп йөрде, Уфаны — әлеге хәерсез шәһәрне ничек тупка тотуын сөйләде. Анда теге вакытта завод хуҗасы белән ике арадагы низагта 304 Юлайга булышырга вәгъдә итеп, йөзләрчә атларны, кеш, кондыз һәм тиен тиреләрен, бер кисмәк бал, бер көтү сарыкны алып та Салаватның атасы Юлай файда¬ сына кыл да кыймылдатмаган чиновниклар кереп бик¬ ләнгән иде... Салават Чикадан Афанасий Иваныч Хлопушаның Урал заводларында икәнен белде. Ул анда государьга яңа туплар койдырта, кылычлар, сөнгеләр ясата икән. Моннан өч-дүрт көн генә элек ул Уфа янына чуен ядрәле дүрт яңа туп җибәрткән. Салават чуен эретүче, тимер чүкүче заводларны го¬ мерендә аз күрмәде. Төннәрен, авыллар дөрләп янган¬ дагы кебек, өсләрендә ут шәүләсе уйнаган, кып-кызыл күмер тулы гаять зур мичләре авызларыннан ут бөрки торган бу заводлар Салаватка башкорт урманнарын рә¬ химсез йота һәм халыкка иксез-чиксез кайгы китерә тор¬ ган явыз аждаһалар шикелле тоелалар иде. Бердадан туган авылына кайтышлый Салават үзенең башкортлардан торган отряды белән андый заводлар¬ ның берсе яныннан узды, әмма, шәһәр яки крепостьны алган кебек, заводны да алырга мөмкиндер дигән уй аның башына да кереп чыкмады. Ут бөркеп торган за¬ вод якын барырга ярамый торган, серле һәм куәтле бер нәрсә булып күренде аңа. Ә менә Хлопуша аны алган да, аждаһаны буйсындыргандай, үзенә баш идергән, кешеләргә файдалы хезмәт күрсәтергә мәҗбүр иткән. Нәкъ әкиятләрдәгечә килеп чыккан бу: анда тылсымчы¬ лар явыз җаннарны буйсындырып изгелекләр эшләргә мәҗбүр итә, ә монда Хлопуша койдырган туплар Чика гаскәре камаган Уфада куркудан калтыранып утыручы залим чиновникларга аталар. Салаватта берәр заводны алу теләге кабынды, әмма патша боерыгы аны яңадан төньякка җибәрде. Гаскәрләре янына кайтырга Салават нибары унлап иптәше белән чыгып китте. Әмма аның белән җыр бар иде, ә ул җыр халыкны сугышка чакырды. Тагын һәр¬ бер авылда аңа ирләр иярде. Өйләрен ташлап, семья¬ ларын калдырып, яшьләр дә, картлар да кулларына ко¬ рал алдылар. Салават ирек һәм дан вәгъдә итте, туган Уралын сөйгән, коллыкны дошман күргән бар кешене үзе ар¬ тыннан чакырды, һәм аның һәр җыры юлдашлары са¬ нын арттыра барды. 20 В-598 305
Сарапул янына ул тагын мең сугышчы ияртеп кайтты. Авылларда Салаватка кушылган җырчылар аның көрәшкә чакырган җырларын отып алдылар, Салават аларны халыкны ирек өчен сугышка өндәргә урманнар, таулар арасына җибәрде... Бу сәфәрдән Салават күп кенә файдалы нәрсә отып кайтты; Чика керткән тәртипләрдән күреп, ул үз гаскәр¬ ләренә боерык бирде: «Тыныч халыкны талаган өчен — үлем. Үзара үтере¬ шүләр өчен — үлем. Гаскәргә барудан баш тартучылар¬ дан зур штраф алырга». Шушы боерык артыннан ук, бер башкорт авылын¬ нан шикаять белән килделәр. Яшьләре граф Чернышов кул астына, Уфаны камарга киткән, өйдә картлар да, бала-чага белән хатын-кыз гына утырып калган бу авыл¬ га Салават егетләре басып кергән һәм күп кенә өйне талаган булып чыкты. Салават шунда ук үзенең бөтен гаскәрен җыйды. Баштанаяк коралланган хәлдә, ул ат өстендә гаскәр каршына чыгып басты. —- Кайсыгыз кыерсытты авылны? — дип сорады ул.— Алга чык. Бераз вакыт тынлык хөкем сөрде, ә аннары күршелә¬ ренең әкрен генә әйткән ачулы сүзләре астында һәм эткәләү-төрткәләүләре белән дүрт атлы аерылып алга чыкты. — Боерыкны ишеттегезме? — дип сорады Салават. — Ишетсәк соң! — дип, оятсыз рәвештә һич тартын¬ мый җавап кайтарды бер яшь бурлак.— Безне нәрсә, хатын-кыз итмәкче буласыңмы? — Ә син, егет, хатын-кыздан да яманракка әйлән¬ дең,— дип кырт өзде аны Салават.— Безгә сугышчылар кирәк, юлбасарларның хаҗәте юк. Без солдатларга каршы сугышабыз, бала-чаганы кырмыйбыз. Асарга үзен,— Салават гаскәргә борылды. Әмма һичкем кыймылдамады. — Мин боларны кулга алырга һәм асарга боерам! — дип кабатлады Салават. Гаскәр, ризасызлык белдереп, гөжләп алды. — Кара моны, урысларны асарга нинди өлгер! — Үзеңнекеләрне, курыкма, асмас идең әле!—дигән сүзләр яңгырады. — Дөрес эшләмисең, полковник! — Дип кычкырды атаман Басов. Аның җитәкчелегендәге казаклар отряды Салават белән бергә хәрәкәт итә иде.— Халыктан со¬ рарга кирәк. Син графтан үрнәк алмакчы буласың. Без¬ дә хөкемсез асмыйлар. Халык хөкем итсен үзләрен... — Чыннан да шулай, халык хөкем итсен... Каян кил¬ гән хан син андый!—-дип күтәреп алды талаучы.— Халыктан сора, Басов! Басов алга чыкты. — Әй, атаманнар! — диде ул, каты кычкырып,—ба¬ тыр атаманнар! Алдыгызда менә дүрт алдакчы, дүрт карак тора... Алар, бояр командирлары кебек, бала¬ ларны һәм картларны җәберләгәннәр. Сез государебыз Петр Федоровичка хезмәткә киттегез, ә алар сезнең балаларыгызга кул күтәргәннәр һәм сезнең мал-мөлкә¬ тегезне талаганнар... Кайсыгызның өендә хатыннары¬ гыз белән балаларыгыз калмады, батыр атаманнар? Бу дүрт карак сезнең өйләрегезне таласа, сезнең балала¬ рыгызны үтереп ташласа, хатыннарыгызны көчләсә, мон¬ дый эш сезгә ошар идеме? Мондый бүреләр белән ниш¬ ләргә? Инде бу юлы халык арасыннан: — Асарга кирәк! —дип кычкырдылар. — Авылларны талаучыларның бер ишеләрен асар¬ быз, икенчеләрен ярлыкарбызмы, әллә инде тыныч авылларны кыерсытучыларның барысын да асарбызмы? йөзләре качкан һәм аптырашка калган дүрт карак халык алдында тора иде. Алар Басов Салаватка булы¬ шыр дип көтмәгәннәр, ә башкортлар алдында казак казакны яклар дип өмет иткәннәр иде, ялгышкан булып чыктылар. — Барысын да, барысын да асарга! — дип кычкыр¬ дылар төркемнән. — Дөрес, атаманнар, барысын да асарга кирәк. Бүгеннән соң андыйларның барысын да асарбыз, ә бо¬ лар арасыннан куркытыр өчен башлыкларын гына асыйк. Кайсыгыз башлык иде сезнең? — Басов талаучы¬ ларга мөрәҗәгать итте. — Ниткән хөкемдар син?! — дип кычкырды шул ук бурлак. — Мин хөкем итмим, халык хөкем итә,-— дип җавап бирде аңа атаман. Халык дәһшәтле шаулап алды: 306 20: 307
— Әйтегез, ата көчекләр, юкса барыгызны да тотып асабыз! — Менә ул, Петрушка иде,— дип күрсәттеләр кал¬ ган өч талаучы.— Ул котыртты... — Асарга Петрушканы, асарга!.. — Кыйна үзен! — дип кычкырдылар төркемнән. Салаватка әдәпсез җавап кайтарган яшь бурлак — Петрушка, йөгәнен җыеп тотты: ул качып котылырга уйлады. Аңа күрше торган дүрт каракның берсе аның атының тезгененнән эләктереп алды. Петрушка пычак чыгарды һәм иптәшенең кулына кадады. Монысы йөгәнне ычкындырды, әмма шунда ук биленнән балтасын тартып алды, һәм күз ачып йомган арада башы урталай ярылган карак ияреннән салмак кына шуышып төште. — Барысын да асаргамы, әллә калганнарын җибә¬ рергәме? — дип сорады Салават. — Барысын да асарга! — дип кычкырды ялгыз тавыш. — Калганнарын җибәрергә, җибәрергә. Баш карак Петрушка булган. Калганнары китсен,— дип карар итте халык. — Шулай булсын,— диде Салават.— Петрушканы, үлгән булуына карамастан, агачка асып куярга һәм: «Патша кешеләрен талаучы карак» дип язу беркетергә кирәк. Берничә минуттан соң талаучының мәете агачка асып куелган иде инде, ике телдәге язу аның ни өчен һәм кем тарафыннан җәзалап үтерелгәнлеген халыкка сөйли иде. Шул көннәрдә Сарапул янына башкортлар, казак¬ лар һәм крестьяннар отряды белән Канзафар Усаев һәм үз полкы белән казак полковнигы Овчинников кил¬ деләр. Канзафар Усаев — Пугачев күрсәтмәсе буенча башкортларга атап язылган беренче манифестны төзегән татар писаре иде. Канзафар Салаватка Пугачевның хатын тапшырды. «Патша» аны турылыклы хезмәте, бик күп атлыларны һәм җәяүлеләрне җыйганы өчен мактаган һәм олы кре¬ постьларга каршы сугышта Салават башкорт халкының данын тагын да югарырак күтәрер дип ышаныч белдер¬ гән иде. Канзафар бөтен яктан да өскә дошман яулары — Екатерина патша генераллары һәм полковниклары җитәкчелегендә гаскәр килгәнен сөйләде, һәр җирдә крепостьларны һәм шәһәрләрне алырга, аларның дош¬ ман кулына төшүенә һәм халыкка каршы көрәштә те¬ рәк булып китүенә юл куймаска —■ патшаның боерыгы һәм хәрби коллегиянең күрсәтмәсе әнә шундый икән. Хәрби коллегия барлык юлларга отрядлар җибәрергә, ныгытмалар төзергә, дошманның якынаюын хәбәр итәр өчен барлык юлларда атлы күзәтчеләр тотарга куш¬ кан иде. Күп тапкырлар сугышларда катнашкан тәҗрибәле кешеләр — Пугачев һәм аның якыннары халык көчлә¬ рен туплый башладылар. Аларга хәзер уп тапкыр зур¬ рак гаскәр кирәк. Моңа кадәр үз ирекләре буенча килгән кешеләр белән канәгатьләнелгән булса, инде алар гына аз иде. Башкортлар кышларын җәйләүдә түгел, ә урман һәм таулар арасындагы авылларда яшиләр, ан¬ нан хәрби хезмәткә яраклы күп кенә кешеләрне җыярга мөмкин иде. Гаскәр башлыклары, үзара киңәшкәч, биредә, Баш- кортстанда, патша гаскәренә халыкны инде даны киң җәелгән Салават исеменнән җыярга уңайлырак булыр дип таптылар. Шул көннән башлап халыкны батыр җырчының дәртле җыры түгел, ә катгый боерыгы чакырырга тиеш иде. Шул рәвешчә батыр җырчы түрәгә һәм үз халкы¬ ның юлбашчысына әверелде. «Галиҗәнап государь император Петр Федорович күрсәтмәсе буенча, мин, Юлай углы, полковник Салават, сиңа, йөзбашы Иләтбай Илембаевка, шуны боерам: государь дошманнарына вә каракларга каршы көрәштә үз гаскәрең белән нык тору һәм дә государь дошман¬ нарына каршы сугыша алу өчен һәр өйдән государь хезмәтенә атлы вә җәяүле кешеләр алырга, хезмәткә яраклыларның берсен дә калдырмаска, һәртөрле сыл¬ тауларга игътибар итмәскә, киреләнүчеләрне кулга алырга вә безгә җибәрергә. Шуны дөресләп полковник Салават үз кулын куйды». «Мин, Юлай углы, полковник Салават, сиңа, подпол¬ ковник Әхмәт Типеевка шуны боерам: государь дош¬ 308 309
маннарына вә каракларга нык каршы тора алу өчен...» «Мин, Юлай углы, полковник Салават, сиңа, йорт старшинасы Сәйдәш Юхнинга шуны боерам...» Салават кул куйган шундый йөзләрчә боерыкларны чапкыннар Агыйдел буендагы, Уфа, Әй, Танып, Иөрүзән, Сөм, Иньяр һәм Йөзем ярларындагы авылларга алып барып тараттылар. Патша указы буенча Канзафар Усаев, Овчинников һәм Салават отрядлары алырга тиешле беренче кре¬ пость Красноуфимск булды. Әби патша гаскәрләре аны кулга төшерсәләр, шактый зур киңлектә хәрәкәт итү мөмкинлеге алган булырлар иде. Красноуфимск крепосте халык терәгенә әверелергә тиеш иде. Башында Салават, Канзафар Усаев һәм Андрей Ов¬ чинников торган өч мең кешелек отряд Сарапулдан Красноуфимскига таба кузгалды. Юл өч тәүлеккә сузылды. Көчне саклыйк, җәяүле- ләрне ялыктырмыйк дип тәүлек саен кыска-кыска гына күчеш ясадылар. Өченче көн азагына таба шәһәр янына килеп җит¬ теләр. Алар алдындагы крепость манаралары кичке эңгердә серәеп күренде. Әйләнә-тирәгә сакчылар куел¬ ды, һәм гаскәр күршедәге ике авылда яшеренде. Эңгер төн караңгысы белән алышынгач, кешеләр һәм атлар кара ташкын булып крепостьның черек агач стенала¬ рына ябырылды. Крепостьта кинәт чаң суктылар, һәм аның борчулы авазы шәһәр урамнары буйлап чабала¬ нып, үрсәләнеп агылды, крепость больверкыннан туплар гөрселдәде, манаралардан аттылар, һәм төн мең төрле чыелдау, сызгыру һәм шау-шу белән тулды. Салаватның ике йөзләп башкорттан торган отряды читләтеп килеп шәһәргә төньяктан бәреп керде. Төнлә аларны танучы булмады, һәм башкортлар караңгы урамнардан өермәле кар бураныдай булып уздылар да, шаулашып, кычкырып больверкка артиллериянең ты¬ лына килеп керделәр. Тупларның беренче атуыннан кур¬ куга төшкән пугачевчылар кире борылган һәм капитан икенче кат атарга боерык биргән иде инде, канонир ярдәмчеләре канонирларга дәһшәтле яңа сый сузганнар иде инде, шул чак кинәт бүрәнә басмалар буйлап боль- верк өстенә башкорт атлары атылып менде һәм капи¬ тан — артиллерия командиры — Салават пулясыннан җиргә ауды. — Тукта, канонирлар!—дип кычкырды Салават.— Мин государь Петр Федоровичның полковнигы. Канонирлар туктадылар. — Тыңламагыз аны, егетләр! Государыняга биргән антыгызны онытмагыз! — дип кычкырды прапорщик һәм пистолеттан атып җибәрде. Пуля Салаватның көбә күлмәгенә шапылдап бәрел¬ де, ләкин тишеп үтә алмады. Шул ук минутта яшь ка¬ нонир ярдәмчесе прапорщикның аркасына штык белән кадады, тегесе ах диде дә ауды. Салават көлемсерәп куйды. — Государь туплардан крепостька атарга боерды,— диде ул. Канонирлар, башларын түбән иеп, дәшмәделәр... — Аларның хатыннары анда,— дип пышылдады Кинҗә Салаватка. Салават кул гына селтәде. ■— Государьның боерыгын тыңла!—дип кабатлады ул, ләкин канонирлар буйсынуларын да, буйсынмаула¬ рын да күрсәтергә өлгермәделәр, аста һөҗүм итеп ки¬ лүче пугачевчыларның шатлыклы авазы яңгырады, ара- тирә мылтык аткан тавышлар ишетелде һәм, больверк аша үтеп, шәһәргә башкортлар, типтәрләр, казаклар, заводлардан килгән крепостнойлар болыт булып ябы¬ рылдылар. Гарнизон инде каршылык күрсәтеп тормады... Бай табыш — ядрәсе-дарысы белән кулга төшерел¬ гән ундүрт туп һәм аларны идарә итә белүче осталар — баш күтәрүчеләргә күп көч куймыйча гына тагын бер¬ ничә вак крепостьны алырга мөмкинлек бирде. Красноуфимскины алганнан соң, башкорт отрядлары тирә-яктагы авылларга чыгып һәркайда восстание ял¬ кыны кабыздылар. Гаскәр җыярга һәм дошман турында белешергә дип җибәрелгән йөзбашларыннан, старшиналардан һәм пол¬ ковниклардан Красноуфимскига чапкыннар кайта баш¬ лады. Алар восстание утының җәелгәннән-җәелә баруы, халык көчләренең көннән-көн зуррак уңышларга ирешүе турында хәбәрләр китерделәр: Кама аръягында баш күтәргән халык Иж заводын алган, атаман Арапов Вол¬ гадагы Самар шәһәрен биләгән, государь камалган 310 311
Оренбургка якын-тирәдәге крепостьларны буйсындырып бетереп бара икән. Восстание ялкыны яңадан-яңа җирләргә күчә: Бәлә- бәйдә чувашлар баш күтәреп попларын куганнар, Са¬ лават җибәргән кеше базар көнне мәйданда аларга Пугачев манифестын укыгач, чиркәүгә ут төртеп ян¬ дырганнар. — Патша-атапыз үз динепезне тотарга рөхсәт итте, үз аллаларыпызга тапынабыз! — дип акырганнар алар попның йөзенә һәм үз-үзләрен яңадан мәҗүсиләр дип белдергәннәр. Минзәлә тирәсендә татар, чуваш һәм башкорт авыл¬ лары күтәрелгән, башлыклары Сәйфи исемле татар икән. Ул крепостьны камаган. Хәтта поплар да кузгал¬ ган, Кама буендагы Николо-Березовка авылындагы поп, әби патша түрәләре атап йөрткәнчә Игнашка Иванов, атаман булып алып, Кама тирәсе халкын Пугачевка ант иттереп йөри икән. Патша фәрманы кушканча, Красноуфимскины кал¬ дырып алга хәрәкәт итәргә, яңа крепостьлар алырга кирәк иде. Крепостьның атаманы итеп билгеләнгән казак Ива¬ новны һәм есаул Матвей Чигвинцевны Салават үз яны¬ на чакыртты. — Көчегез җитәрлек, халык сезнең белән,— диде Салават аларга.— Государь үлсәгез дә крепостьны бир¬ мәскә, барлык юлларга атлы күзәтүчеләр куярга боер¬ ды. Ул-бу булса, минем янга чапкын җибәрегез. — Борчылма, полковник Юлаич, без дөнья күргән кеше инде. Бу тирәгә зур көчләр килеп чыгу ихтималы күренми,— диде Иванов. — Кара аны, эчеп-исереп, йоклап калсаң — үзеңә үпкәлә, җәзага тартачакмын!.. Халыкны кыерсытсаң, халыктан бүләк җыя, акча ала башласаң, барыбер ас¬ тырырмын. Синең өстән, кара аны, бертөрле дә ши¬ каять булмасын! Государь гаделлек эсти, без дә гадел булыйк... Красноуфимскидан китәр алдыннан, казаклар ара¬ сында яшәгән гадәт буенча, Салават халыкны җыйды. — Менә сезгә, халык, государьның турылыклы хез¬ мәтчеләре — атаман Иван Иванов белән есаул Чигвин- цев Матвей. Алар турылык эстәүчеләр. Аларга каршы¬ лык күрсәтмәгез, кем дә кем аларны тыңламаса, госу- дарьдан зур салым буласын көтсен дә торсын,— диде Салават.— Инде әгәр алар үзләре халыкны кыерсыт¬ салар, безгә язып хәбәр итегез. Халыкны кыерсытучы¬ ларның берсен дә государь гафу итмәячәк! — Кайдан табарбыз соң без сине, полковник әфән¬ де? — дип сорады төркем арасыннан ялгызак бер тавыш. Салават көлемсерәп җавап кайтарды: — Басудагы салам бөртеге түгел мин, ничек булса да табарсың! Арслан Буранголов кыю йөзбашы иде. Камышлы авылында азык-төлек җыючы отряд артыннан куган чакта ул, Салават чакыруы буенча, беренче башлап кулына корал тотучы булды. Аннан соң Арслан үзе дә шактый халык җыйды, Сарапулны алганда батырларча сугышты, һәм Красноуфимскига бәреп керүчеләрнең беренче сафында булды. Берничә кечкенә ныгытма аның тарафыннан кулга төшерелде, берничә гусар разъездын кырып салучы да, күпләрен әсирлеккә алучы да ул булды. Салават, походка чыгып киткән чакта, аны Красно¬ уфимск крепостен сакларга калдырды. — Нык тор, Арслан-подполковник,— диде аңа Сала¬ ват.— йөрәгең бер якка да аумасын. Әгәр караклар шәһәрне алсалар, безне тылдан тукмаячаклар. Стенаны, юлларны, елганы нык сакларга сиңа государь исемен¬ нән боерам. Окопларыңны, юлларга төзегән киртәлә¬ реңне карап чыктым — әйбәт эшләнгән. Нык тор, Арслан. Канзафар Усаев Екатеринбург крепостена таба юл тотты, Салават, аңардан аерылгач, Коңгыр ягына китте, анда инде ике атнадан бирле пугачевчылар гас¬ кәре тора иде: башкортлар командиры Батыркай, завод атаманы Петр Лохотин һәм Җаек казаклары атаманы Михайла Мальцев Коңгыр крепостен һәрьяклап чолгап алганар иде. Берничә тапкыр ясалган һөҗүм нәтиҗә бирмәгән иде — барысы да кире кагылды. Красноуфимскида кулга төшерелгән ундүрт тупның унысын Салават үзе белән Коңгырны камаган гаскәргә ярдәмгә алып китте. Алар артыннан дары, картечь һәм ядрә төялгән олаулар барды. Салаватның үзе белән нибары өч йөзләп атлы кеше бара иде, әмма батырның исеме һәм ул алып килә торган 312 313
туплар крепостьны камаучыларның көчен бишләтә арт¬ тырырга тиеш иде. Юлда Салаватны атлы күзәтүчеләр куып җитеп, Уфа елгасы буйлап мең кешелек атлы полк куып килгәнен хәбәр иттеләр. Шунда ук тау башын биләп алдылар да, Салават үзе шунда тупларны тезеп куйды,— шуның бе¬ лән Коңгырга бара торган юл киртәләнде, моннан теләсә нинди дошманны тар-мар итәргә мөмкин иде. Салават юлга атлы күзәтчеләр җибәрде. Кичкә таба күзәтчеләр әйләнеп кайттылар һәм полк¬ ның тау заводларыннан һәм игенче-крестьяннардан җы¬ елган патша гаскәре булып Салаватларга ярдәмгә килә икәнлеген әйттеләр. Салават аларны көтәргә булды. Тик икенче көнне иртән генә ерактан, кара болыттай булып, ак кар өстен каплап алган гаскәр күренде. Салават гаскәр башлыгына каршы китте. Баш күтәрүчеләр явы алдыннан килгән таза, озын буйлы һәм киң җилкәле атаман Салаватка таныш кебек тоелды, ләкин ул бәс чаларткан куе кара сакаллы, би¬ ленә кылыч таккан, иңсәсенә мылтык аскан, егетләрчә кыңгыр салып кигән йөнтәс казак папахасына бригадир билгесе таккан бу усал хәрби түрәнең Иван Степанович Кузнецов икәнен, теге буранлы төндә Салаватны кай¬ нар кочагына алган кара күзле, ялкынлы Оксананың әтисе — Табын тимерчесе икәнен бердән генә шәйли алмады... Бригадир Кузнецов та Салаватны кинәт кенә таны¬ мады. Кул кысышып, бер-берсенең күзләренә бераз ка¬ рашып торгач кына, алар икесе дә иске танышлар кебек елмайдылар. — Арумы, полковник Салават әфәнде!—дип сәлам бирде Табын тимерчесе. — Арумы, бригадир әфәнде! Иван Степаныч, бугай... — Ялгышмадың — Иван Степаныч! Синең янга кил¬ дем, полковник,— диде Кузнецов,—Государь сиңа яр¬ дәм итәргә кушты. Мин хәзер бит Рәсәй һәм Азиат гаскәрләренең башлыгы. Отрядларны кушкач, атлардан төшмичә үк, алар Коңгыр янына бергәләп кузгалдылар, юлда ишеткән- белгән яңалыкларны сөйләшеп бардылар, киләчәктә нәр¬ сә эшләү турында киңәштеләр. Салават берничә тапкыр Кузнецовтан Оксана турын¬ да сорашмакчы булды да, кыймады, ә Кузнецов үзе исә кызны телгә дә алмады. Январь урталары булып каты суыклар башланган чак иде... Батыркай җибәргән күзәтчеләр Кузнецов белән Са¬ лават отрядын урманда очратканда, Коңгырга ерак калмаган иде инде. Көн урталарында аларга Петр Лохотин очрады. — Гаскәрне көпә-көндез алып килү эш түгел, ата¬ маннар. Коңгырда ярдәм килгәнен белмәсеннәр өчен, төнне урманда көтәргә иде сезгә. Ул чак без аларны ерткычны өнендә кулга төшергәндәй итәр идек,— диде ул. Сугышчылар, ул әйткәнчә, төнлә белән генә, тавыш- тынсыз гына килделәр дә Коңгырга якын кечкенә авыл¬ ларга төштеләр, анда алар үзләренә аерым табор кор¬ мадылар, электән биредә торган командаларны кыс¬ рыклап, өйләргә урнаштылар. Аяз суык таңда Салават, Кузнецов һәм Батыркай белән бергә, гади сугышчылар кыяфәтендә, крепостьны һәр яктан карап чыгарга китте. Красноуфимск крепостена һәм аны алганнан соң үзләре үк бирелгән күп кенә кечерәк ныгытмаларга кап¬ ма-каршы буларак, бу Коңгыр крепосте искермәгән дә, электә булып үткән баш күтәрүләр заманында җи¬ мерелмәгән дә иде; аның яңа манаралары, яңа нык коймасы, күптән түгел төзелгән яңа биек ныгытмалары, әйләнә-тирәдәге крепостьлардан аны куәтлерәк һәм җи¬ ңелмәс итеп күрсәтәләр иде. Камаучы гаскәрләр Коңгыр стеналарына турыдан- туры каршы тормыйлар. Кышкы суык аларны шәһәргә килгән юллар тирәсендәге авылларга куып керткән, шуңардан файдаланып, гарнизон әледән-әле шәһәрдән чыгып һөҗүмнәр ясый иде. Салават белән Кузнецов крепостька якынлашкан чакта, ашлык һәм печән төял¬ гән иллеләп олау хәрби сак астында шәһәргә якынла¬ шып килә иде; шәһәрдән җибәрелгән азык-төлек җыю¬ чылар, халыкны талаганнан соң баеп кайтып, шәһәргә үтеп керергә булдылар. Олауларның крепостька якынлашуын ерактан күзә¬ теп торган Кузнецов белән Салават, камаучы гаскәр баш¬ 314 315
лыклары авыз ачып калган дип уйлап, ачынганнар иде; ләкин алар белән бергә булган Батыркай бу фикерне ишеткәч көлеп җибәрде дә түбәнгә, ерганакка күрсәт¬ те. Анда кисәк кенә әллә кайдан килеп чыккан башкорт чаңгычылары йөгерешә иде. Аларның аркаларында җәя һәм ук савытлары. Аерым гына алганда, алар гадәти урман аучысыннан һич тә аерылмыйлар, ә инде менә өч йөз кешелек отрядка җыелгач, алар зур хәрби көчкә әверелгәннәр иде. Авыллар буйлап гаскәргә кеше җыеп йөргәндә, Са¬ лават, атлары булмаганлыктан, патша хезмәтенә бара алмаучы күп кенә ярлы көтүчеләрне очраткан иде. Са¬ лават шулардан чаңгычылар отряды туплады. Ул отряд¬ ларның беренчесенә түрә һәм җитәкче итеп тау көтү¬ чесе Сары Байсарны билгеләде һәм аңа поручик исеме бирде. Беренче булып Коңгыр янына җибәрелгән Батыр¬ кай полкына кертелгән Сары Байсар чаңгычылары үзләрен курку белмәс батырлар итеп таныттылар. Ак тула чикмән кигән, үткен күзле ерткыч янына да кар өсләп сиздерми барырга өйрәнгән бу сугышчы¬ лар искәрмәстән дошманга якынлашалар, кинәт аның өстенә төз укларны яңгыр итеп коялар һәм, аюга кар¬ шы бара торган пычакларын кыннарыннан алып, кыю рәвештә кул сугышына ташланалар иде... Җәһәтлектә алар атлылардан калышмыйлар, ә кар тирән булган җирдә, җил тизлеге белән очып, атларны узып та ки¬ тәләр иде... Тәҗрибәле күзәтчеләр, тиз йөрүче хәбәрчеләр, кул сугышында курку белмәс кешеләр буларак та, алар кыш көннәрендә һични белән алыштыргысыз көч булып торалар иде. Чаңгычылар крепостька якынлашып килгән олаулар¬ ны күптән күргәннәр иде инде. Шәһәргә җиткәндә генә чаңгычы дозорлар обозны куып уздылар да аның турында үз отрядларына хәбәр иттеләр, инде менә аучылар Сылва буендагы ерганак эчләп табыш артыннан чаптылар. Чаңгычылар башлыгы Сары Байсар, маңгаена ку¬ лын куеп, крепостька карады, кысык һәм кылыйрак күзләрен обозга, аннары тагын крепостька күчерде, шул рәвешчә араны билгеләп үз көчен һәм вакытны чамалады. 316 Олаулар драгун взводының саклавы астында килә иде. Сары Байсар икеләнде. Аның артында басып торган, бәләкәй малайга охшаган, кыска буйлы бик тере бер яшь сугышчы, Сары [Байсарның уйларына җавап биргәндәй итеп: — Хәзер өлгереп була әле,— диңе.— Безнең чаң¬ гылар аргамаклардан һич калышмый, ә инде бу яба¬ галардан, сүзсез, җитезрәк. !Сары Байсар шикләнә төшеп, яңак сөякләрен сы- пыра-сыпыра: — Мылтыклары бар бит,— дип куйды. — Мылтыктан тидерә алмый алар, ә безнең җәя¬ ләр алдамый,— дип кызып каршы төште аңа егет.—• Син, Сары Байсар, җәнлекләрне чабып барган җиреннән атып алганыбызны оныттыңмыни? Мин әле үз гомеремдә пошига да, кәҗәгә дә тидерми калганым юк, ә өченче ел хәтта боланны да куып үттем, ул ярдан сикереп төшеп карга батты, ә мин аның аркылы сикереп чыгып, шунда ук аны үтердем. Бу сүзләрне тыңлап торган сугышчылар шаркылдап көлеп җибәрделәр: — Ваһаб һаман шулай ул: буйга бер карыш кына булса да боланнан тизрәк чаба, каракоштан биег¬ рәк оча. — Лыгырдап вакыт үткәргәнче, без инде әллә кай¬ чан аларны кулга төшергән булыр идек,— диде Ваһаб, ризасызлык белән тегеләргә таба борылып. — Төшерербез дә,— дип куәтләделәр төркемнән. — Соңга калдык. Крепостьтан ярдәм чыгар,— дип I каршы килде сак эш итүчән Сары Байсар. Берничә тавыш, аны дәртләндереп: — Өлгерәбез, агай, әйдә! — диде. — Алайса, әйдә! — Әйдә! — дип күтәреп алдылар чаңгычылар, һәм аркан искән салмак җил аларны куып җитә алмый артта кала башлады. Аяк астында кар шыгырдады, чаңгылар чыжлады, кешеләр, таякларын алмаш-тилмәш алга алып сала- сала, тигез һәм еш суладылар. Олауда боларны күреп алдылар, һәм йөкләрне артлары белән борып куеп, печән артына һәм ашлык тутырылган капчыклар артыңа ышыкланып, сугышырга хәзерләнделәр. 317
Җәядән атар якынлыкка килгәч, чаңгычылар тукта¬ дылар һәм укларын җибәрделәр. Кешеләр шунда ук печән артына посып күренмәс булдылар — укларның берсенең дә тиюен-тимәвен атучылар белә алмады. Моңа каршы мылтыктан залп белән җавап бирделәр. — Алга!—дип кычкырды Сары Байсар, һәм чаңгы¬ лар яңадан чыжлады, драгуннар икенче залпка хәзер¬ ләнеп беткәнче, чаңгычылар печән олаулары янына килеп җиттеләр. Драгуннар тагын бишләп олауны ныгытмага әйлән¬ дерделәр дә, печән артына ышыкланып, һөҗүм итүче¬ ләргә ата башладылар. Чаңгычылар пуля яңгыры астында тәртә бауларын кисәргә ташландылар. Шәһәр обывательләреннән гыйбарәт булган олаучы¬ лар белән көрәш башланды; йодрык белән, каерып алынган тәртәләр белән, балталар белән сугыштылар; кинәт сугыш шау-шулары, атышлар астында драгун¬ нарның тавышы яңгырады: — Нык тор, туганнар! Крепостьтан ярдәм килә! Крепостьтан обозга ярдәмгә чыннан да драгуннар отряды чыккан иде. Ләкин шул чакны соңгы йөктән утлы төтен баганасы күтәрелде. Карлы кырда, олаулар ара¬ сында, тере кебек булып, утлы йомгак тәгәрәп йөри башлады. Ялкын баганасы инде әллә бишенче, әллә ал¬ тынчы йөктән дә күтәрелде. Яңадан-яңа йөкләргә ут сала-сала, дөрләп янган җанлы җәнлек кыргыйларча чинап йөгереп узды. Өреккән һәм өтелгән атлар, ялкын¬ ланып янган йөкләрен сөйрәп, крепость стеналарына таба ташландылар. Олау өстенә менеп яткан драгун¬ нар, котлары очып ут эченнән сикерешеп төшеп кырга сибелделәр. Крепостьтан ярдәмгә чыккан драгуннарның атлары бу дәһшәтле утлы поезддан шашынып арт аякла¬ рына күтәрелделәр, юлдан читкә сикереп, карга батты¬ лар. Юлда кырыклап җәяүле — йөк хуҗалары гына басып калды. Чаңгычылар аларны әсир иттеләр һәм ел¬ гага таба кире куып алып киттеләр. Карышканнарны үтерделәр, кайберәүләрен бәйләп салып, чана кебек итеп, кар өстеннән сөйрәргә тотындылар. Кечкенә Ваһабны ике иптәше күтәрде. Җәядән фай- дасызга атышып вакыт үткәрергә теләмичә, соңгы олау астына чүгәләп утырып, йөккә ут капканчы чакмасын тырышып-тырышып чаккан кеше Ваһаб иде. Бер кочак утлы печән күтәреп йөкләр арасында утлы җәнлектәй бөтерелүче дә ул булды. Коточкыч януга карамастан, ул җиңүгә иреште һәм крепостьны азык-төлектән, фу¬ раждан мәхрүм итте. Аның өстендәге киеме бөтенләй янып беткән иде. Күкрәге кызарып пешкән, йөзен кызыл кабарчыклар каплаган, кашы белән керфекләре өтелеп беткән һәм алар урынына шешенгән кысык күзләрне каймалап ал¬ ган кызыл таплар гына калган иде; ул ыңгыраша: — Кар бирегез!.. Су!.. Аңа кар бирделәр. — Үләм... Үләм...— дип сыкранды ул.— Шушында калдырыгыз мине... Үләм... Ләкин аны калдырмадылар, ары алып киттеләр. — Сары Байсар,— дип чакырды үлеп баручы,—Мин теге чакны боланны чынлап та куып уздым бит...— дип пышылдады яшь батыр. — Беләм... күрәм...— диде Сары Байсар. «Ә менә бүгенге кояш баюын узып китә алмассыңдыр инде»,— дип үзалдына уйлап куйды. Әсирләр крепостьта гарнизонның көчле булуын, туп¬ ларның яңа икәнен, солдатларның күплеген һәм, гарни¬ зоннан тыш, шәһәрнең барлык тиречеләре коралланган булуын һәм барысының да сугышка әзер икәнен сөйлә¬ деләр. Моны ишеткәч, Салават та, Кузнецов та борынна¬ рын салмадылар. Алар әсирләргә ышанмадылар, ял¬ ганлыйлар дип уйладылар, хәтта ялган өчен аларның һәммәсен астырырга да теләгәннәр иде, әмма боларга күрсәткән әйбәт мөгамәлә белән шәһәр халкын үз якла¬ рына җиңелрәк аударырга мөмкин буласын уйлап, бу ниятләреннән кире кайттылар. Аларны ашаттылар-эчерттеләр дә ике өйгә урнашты¬ рып, каравыл куйдылар. Ә икесен, Пугачев манифесты тоттырып, шәһәргә җибәрделәр. Электә Коңгыр янында торган гаскәрне кертеп исәп¬ ләгәндә, пугачевчылар биредә хәзер дүрт мең кеше җыелды. Батыркай крепостьның көчле һәм йомшак якларын сынарга өлгергән иде инде. Аны бергәләп карап чыкканнан соң, түрәләр Коң¬ гыр стеналарына хәлиткеч һөҗүм хәзерли башладылар. Хәзерлек төнлә алып барылды. 318 319
Тупларны шыпырт кына китереп крепость батарея- ларына каршы урнаштырдылар. Әмма аларны куеп өлгерүләре генә булды, крепостьтан туп залпы яңгыра¬ ды, һәм берничә бомба баш күтәрүчеләр артиллериясе куелган мәйданчыкка ук дөпелдәп килеп төште. Очып барган ядрә бер канонирны үтерде. Шул ук вакытта каршы якта да тавыш һәм атыш күтәрелде, бу Сары Байсар отрядының һөҗүм баш¬ лавы иде. Сары Байсар янып үлгән кечкенә Ваһаб өчен дош¬ маннан үч алырга кереште. — Вакыт,— диде Салават, һәм шунда ук филтәләр төтенләп яна башладылар, туплар гөрселдәде. Отрядның Батыркай җитәкчелегендәге бер өлеше һө¬ җүмгә киткәч, тупларны тагын кордылар. Бер үк вакыт¬ та диярлек сул якта да атыш һәм кычкырулар яңгыра¬ ды, анда Акъегет җитәкчелегендәге биш йөз башкорт һәм Петр Лохотин казаклары һөҗүм итәләр иде. — Кабыз!—дип кычкырды Салават һәм туплар та¬ вышы яңгырау белән кылычын тартып чыгарды да үз отрядын ияртеп чабып китте. Стенага менәргә дип алар атлардан төшкәндә, шә¬ һәрдә янгын чыкты: Салават аттырган ядрәләрнең берсе крепостьта ниндидер каралтыны яндырган иде; көчле ут яктысы, күктә уйнап, тирә-яктагы бар нәрсәне комач төсенә кертте. Нәкъ менә шушы яктылык һөҗүмне ха¬ рап итте дә: крепость канонирлары тупларын төгәлрәк төзи башладылар, кыска-кыска картечь залплары яңгы¬ рый, җәрәхәтләнгән атлар шашынып арт аякларына күтәреләләр, кешеләр кычкыра, кайберәүләр кире боры¬ ла. Крепостьтан драгуннар атылып чыкты. Салават үзе¬ нең ялгыз калганын күрде дә атын борып, качып бару¬ чыларны туктатырга дип, алар артыннан ташланды. Болар туган авылларыннан беренче тапкыр кузгалган яшь-җилкенчәкләр иде. Җәйләүдән ары аларның әле һичкайда булганнары, күбесенең дары исен иснәгәне дә юк иде. Картечь белән корылган тупларның гөрселдәве, сызгырып очкан ядрәләр, мылтыклар шартлавы атларны шашындырып җибәрде, ат өстендәге кешеләрнең йөрәк¬ ләрен курку алды... Салаватның кычкыруы аларны туктатты. Сугыш уты алдында куркуларын көч-хәл белән басып, алар атла¬ рын туктаттылар һәм ташкынланып килгән драгуннарга 320 ... кылычлар, сөнгеләр, балталар белән каршы төшеп, яңадан сугышка керештеләр. Әмма бу крепостьны яклау¬ чылар корган хәйләкәр маневр гына иде: биредә бәй¬ ләнгән сугыш крепостька бара торган тапталган, тигез юлга киртә булып төште һәм һөҗүмгә килгән беренче дулкынны арткы сафлардан өзеп калдырды, ә инде арткы сафлар, крепость стеналары якындагыларга яр¬ дәмгә ашыгып, билдән кар ерырга тиеш булдылар. Крепостьны яклаучылар стеналарга якынлашырга өлгергән аз санлы баш күтәрүчеләрне күпләп кырырга тотындылар: алар һөҗүм итүчеләргә югарыдан кайнар су һәм сумала койдылар, башларына таш яудырдылар, мылтыклардан терәп аттылар, баш күтәрүчеләр артка китәргә һәм, югалтулар белән хәлсезләнеп, чигенә баш¬ ларга мәҗбүр булдылар. Атаман Михаил Мальцев казаклары крепостька әйләнеч юлдан, тирән карлы ялан кыр өсләп узарга те¬ ләделәр, ләкин баттылар, атларын кар эчендә калдырып, җәяүләп киттеләр, әмма җәяүле көе дә тирән кар һәм көрт ерып чыгуы авыр иде. Казаклар күкрәкләренә, билләренә кадәр карга баттылар. Менә шунда крепость¬ тан гөрселдәгән туплар һәм бер-бер артлы * дөпелдәп торган картечь залплары казаклар өстенә үлем чәчте... Каты сугыштан соң Салават отряды драгуннарны шәһәргә кысрыклый башлады. Кызып киткән яшьләр җиңү шатлыгыннан кычкыра-кычкыра аларны куа кит¬ теләр. Нәкъ шул чакны резервтан штурмчыларга ярдәмгә Кузнецов килергә тиеш иде. Салават борылып карады һәм өермә булып очып килгән атлыларны күрде, менә алар бөтенләй диярлек якынлашты... һәм кинәт... баш¬ кортлар өстенә залп артыннан залп ява башлады. Кре¬ постьны яклаучылар, бу булышлыктан дәртләнеп китеп, һөҗүмгә килүче пугачевчылар өстенә яудыра тор¬ ган таш яңгырын тагын да көчәйттеләр. Салаватның тылына Кузнецов урынына драгуннар отряды төш¬ кән иде: алар шәһәрнең төньяк капкасыннан чыгып, баш күтәрүчеләрне капкынга эләктергән булып чык¬ тылар. Юлда драгуннар Кузнецовның олавын кулга төшер¬ деләр, ә бер өлеше, урманнан атыша башлап, Кузнецов¬ ның төп көчләрен үзенә тартты. 21 В-598 321
Крепость стенасы буеннан куып җибәрелгән СарЫ Байсар үзенең чаңгычылары белән Салаватка ярдәмгә ашыкты. Салаватның сирәгәйгән отряды, шәһәрдән чыкканнар боҗрасында калып, соңгы көче белән сугыша иде. Салават көчле тавышы белән иптәшләрен дәртләнде¬ реп торды, әле бер урынга, әле икенче җиргә ташланып, дошман кысрыклавы астында чигенә башлаганнарга яр¬ дәм итте, аларның рухларын күтәрде. Шунда кинәт Салаватның кулыннан кылычы төшеп китте, ул янтайды да, йөгәнен кулыннан ычкындырып, иярдән шуышып төшә башлады. Салават артыннан күләгәдәй бер адым да калышмый йөргән юан, зур гәүдәле җайдак аны тотып алды һәм инде һушын җуйган батырны үз ияренә күчереп салды. Аның атын йөгәненнән җитәкләп һәм балтасы белән юл салып, ул драгуннар сафы аша бәреп чыкты. Болары аның артыннан ташландылар, уратып алдылар, әмма нәкъ шул чакны Сары Байсарның чаңгычылары килеп җитте. Алар драгун атларының аяк астына ук диярлек йомылып җиләләр дә атларның ялларына, өзәңгеләргә, ияр башларына ябышалар, кыска пычаклар белән ка¬ дап ат өстендәгеләрне иярдән бәреп төшерәләр, һәм инде үзләре, атларга атланып, җиргә егылган дошманны таптаталар иде. Алар тыны киселгән Салаватны ияренә алып салган Кинҗәне якладылар, әмма җитәкчесез кал¬ ган башкортларның качуын туктата алмадылар. Тагын бер штурм кире кагылды. БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Дәрәҗәсе буенча өлкәнрәк булган бригадир Кузне¬ цов яраланган Салаватны дәваланырга туган ягына кайтарып куярга кушты. Аны йөз башкорт озата китте. Иярдән төшмичә, су¬ гышлар эчендә кайнап үткәргән бу айларда Салават күп нәрсәләр турында уйланды. Хәтта элекке елларда ае¬ рылмас юлдашы булган Җыр да күңеленә сирәк килә иде инде аның; җыр тынлыкны һәм моңсулыкны сөя, ә бу җәһәннәмдә, һәр адымыңны үлчәргә, атлаган саен маңгаеңа булмаса аркаңа атканны көтәргә туры килгән бер чакта, тынычлыкны каян аласың? Хәзер инде чанада мендәрләр өстенә яткан Салават һөҗүм итү яки саклану турында да, бүгенге уңышсыз¬ лык турында да баш ватмады. Ул үзе башлаган зур эш турында уйланды. Ялкынны туктаусыз көчәйтеп, дөрлә¬ теп торырга кирәк иде. һәркайда өлгерергә, һәрбер чаткыны эләктереп алып тауларны, далаларны кабы¬ зырга кирәк иде. Инде хәзер, халык күтәрелергә ка¬ рар иткәч, йөзләрчә рус, башкорт, татар авыллары куз¬ галгач, вакытны югалтырга, хәрәкәтсез ятып янгынның сүрелеп китүенә юл куярга ярамый иде,— ә нәкъ менә шундый чакны Салават сафтан чыкты... — Кинҗә, ничәнче көн ятам инде мин? —дип сорады Салават. — Бишенче көн, агай,— диде Кинҗә.— Ят, ят, ба¬ шыңны күтәрмә... — Ахмак син! Шундый чакны ничек ятмак кирәк?! Уйлап кына кара: һәр көнне берәр авылны гына күтәр¬ сәң дә, биш авыл кузгалыр иде ич инде. Әйеме? — Шулай,— дип теләр-теләмәс кенә мыгырданды Кинҗә. — Менә күрдеңме, ә мин монда ятам... Син дә, ха¬ тын-кыз кебек, минем тирәдә чуаласың, башкортлар исә йоклый... болай бит сугыш уты да сүнәр... Дөрләт утны!.. — Акрын, Салават,—дип дусты аны үгетләргә то¬ тынды.— Халык үзе дә башлаган эшне ташламас. Халык үзе дә яна, ә син көчеңне сакла... Салават аны тыңламады: — Дөрләт утны! — дип кычкырды да кинәт җырлап җибәрде: Кабартыгыз йөнтәс яңакларны, Көчәнүдән бүртсен битегез, һәм ертылсын чигә итләрегез, Салкын җилгә ярдәм итегез... Сез кабызган сугыш ялкыннары Бояр өйләрендә биесен, Кызу янсын сез кабызган утлар,. Хас дошманнар шунда көл булсын!.. — Тынычлан, Салават агай, тынычлан,— дип ялын¬ ды аңа юанай.— Тагын үзеңә начар булачак бит, мен¬ дәреңә ят. 322 21* 323
— Лыгырдама! — диде Салават аңа, җикереп.—Син, капчык, мине өйрәтмәкче буласыңмы әллә?! Менә сиңа мендәрең.— һәм Салават бер селтәнүдә мендәрне пычак белән ярып җибәрде дә, күтәреп селкеп, мамыгын җил¬ гә очырды.— Менә сиңа мендәрең, менә сиңа ястыгың, менә сиңа тынычлыгың!.. Ияремне бирегез!.. Иске дус Салаватны бала үгетләгәндәй үгетләп ка¬ рады, ләкин тегесе буйсынмады, ияр сорап кычкырынды. Кинҗә юл куйды. Салаватка иярләнгән айгыр китерде¬ ләр. Ияргә менгәндә җәрәхәте авыртудан ул йөзеп чытты. — Менә күрдеңме! — диде Кинҗә шелтә белән. —- Аны син күрәсең, мин күрмим. Күрмәвем әйбәт¬ рәк тә, юкса, мөгаен, я синең кебек, я берәр алама хатын кебек, үземне кызганып маташыр идем. Кинҗә дәшмәде. Ул Салават белән янәшә китте. Авыртудан Салават агарынды, һәр сикертү аның җәрә¬ хәтен кузгатты. Алар бер авылга килеп керүгә урам бушап калды. Халык бу узгынчы сугышчылар талый башлар дип ку¬ рыкты. Отряд мәчет янында туктады. Дусларының ялваруларына карамастан, Салават иярдән төшмәде. Халыкны җыйганчы байтак заман узды. Авыл стар¬ шинасы алга чыкты. Ул бик эреләнеп кенә сорады: — Сез кемнәр буласыз? Ни кирәк сезгә? — Без бар егетләрне сугышка чакырырга килдек. Кем дә кем безнең белән бармый — ул куркак хатын. Аның өе яндырылырга, үзе үтерелергә тиеш!.. Кем дә кем безнең белән бармый, ул ир-егет түгел. Кем дә кем безнең белән бармый, ул башкорт түгел!.. Сугыш уты яна!—дип җавап бирде Салават, һәр кычкырып әйткән сүз саен аның йөзе агара барды, көче бетә барды. Яра¬ сы газаплый иде аны.—-Мин патша полковнигы. Патша боярларга каршы чакыра... Менә сугышта яраланган хәлемдә, мин сезне чакырырга килдем... Хәлсезлектән тәмам төсе качкан Салават сөйләү урынына җырлап җибәрде: Мин җырлыймын, сез тыңлагыз, Миннән шуны сорагыз: Ни бирә соң Пугач патша? Ни вәгъдә итә патша? Ялан, урманнарыгызны Ул кайтарып бирәм, ди. Дарыны да, кургашны да, Ирекне дә бирәм, ди. Пугач куәтле патша, Үтәлә ул ни кушса. Күтәрелегез яуга — Боялар батсын канга! Әйдә, ачылсын яралар, Ирек аны дәвалар. Ирмен, дигән ир-егет, Яуда каушамас җебеп, Ул курыкмас ярадан да, Газраил кылычыннан да!.. Салават, кар кебек агарынып, иярендә чайкалып куйды, һушсыз калган батырны Сары Байсар кочаклап алды. — Сугышка! — дип кычкырды халык бертавыштан. Нәкъ мәчет каршына салынган өенең болдырына чыгып баскан мулла кычкырып җибәрде: — Әлхасил, егетләр! Менә үз күз алдыгызда газра- ильнең кылычыннан курыкмыйм дип шапырынган бән¬ дәне алланың каһәре сукты. Карагыз, мөэмин-мөселман¬ нар... Ягъни мәсәлән, ул тәңребезгә тел-теш тидермәкче булды. Бәдбәхет, кара йөз! Иярмәгез аңа, гакылсызлар! Моңа каршы Кинҗә: — Ул яраланган,— дип кычкырды.— Карт дөя, яра¬ ланган ул — аңлыйсыңмы шуны? — һәм дусты Салават¬ ны иярдән бераз күтәреп, аның аягын өзәңгедән ычкын¬ дырды. — Хак тәгаләдән башка кем яраласын аны? — диде мулла, мәсхәрә белән көлеп.— Менә кәрамәт! Алдыгыз¬ да кәрамәт сезнең! Әлхасил, егетләр, ходага тел-теш тидерергә кыюлык иткән бәдбәхетне күзгә күренмәс үк үтерде. Ялган сүзе тотты! — Мулла шатлыгыннан бөтен¬ ләй ярсып китте. — Үлмәде ул,—• диде Кинҗә, тавышын күтәреп Һәм ачудан кызарынып-бүртенеп.— Ишетәсеңме, карт тин¬ тәк, кап корсак, аңгыра дуңгыз, авызыңны япмасаң, менә хәзер кургашын белән сыйлыйм үзеңне! — Кинҗә Салаватның билбавыннан пистолетын тартып алды һәм югары күтәрде. Мулла шунда ук өенә кереп сызды. — Полковник яраланды,— диде Кинҗә, халыкка мөрәҗәгать итеп.— Аңа бер өй билгеләгез. Ул —■ батыр сугышчы. Ул биш крепостьны сугышып алды, ә хәзер яраланды, әмма чын сугышчы булганга күрә, тик ятар¬ га, иярдән төшәргә теләмәде. 324 325
һушсыз Салаватны уннарча куллар күтәреп алды,, ләкин ул аңына килде. — Җибәрегез мине, үзем барам,— диде ул.— Акъ¬ егет, кем безнең белән китә, исемлек төзе! Акъегет баш какты. — Яхшы, агай, бар, ят... Мин исемлек төзермен,, ә сиңа ял итәргә кирәк... Салаватны бер өйгә алып кереп урынга яткырдылар.. Әле яңарак кына ябылган җәрәхәте куе кызыл төскә кереп шешкән һәм менә-менә ачылырга тора иде. Күрше өйдә Акъегет үзләре белән китәргә теләүче¬ ләрнең исемлеген төзеде. Башка урыннарда халыкны өндәмә һәм манифест сүзләре рухландырган булса, мон¬ да яшьләрне Салаватның җыры җилкендереп җибәрде һәм алар барысы да диярлек отрядка ияреп китәргә булдылар, ә картлар аларның бу эшен хупладылар. Акъегет исемлегенә бу авылның йөз егерме кешесе язылды. Салават хәлсезләнде. Яткан җирдән Кинҗәгә акрын тавыш белән генә ул үтенечен сөйләп ятты: — Безнең гаскәрләрдә кешеләр җитми. Бер Салават аркасында ике йөз кеше эшсез йөрергә тиеш түгел. Ба¬ рысы да Коңгырга китсеннәр. Государ Коңгыр крепос¬ тен алырга кушты. Аны алдарга ярамый. Мин өйгә, үзем генә дә кайтып җитә алам. Син аларны алып китәрсең. — Була, Салават, була, мин аларны алып китәр¬ мен,— дип аны юатырга тырышты юанай.— Йокла, сиңа хәл җыярга кирәк. Салават йокыга куерды. Төнлә белән уянып киткәч, ул икенче бүлмәдән Кин¬ җәнең пышылдаганын ишетте: — Бу котырган аюны хәйлә белән генә тынычлан¬ дырырга мөмкин. Син аның аргамагын ал да, киткән бул. Күрше авылда торыгыз, без кузгалгач, сез дә без¬ нең арттан барырсыз; үз аты булмагач, ул тагын ястык¬ ка ятарга риза булыр һәм мин ялгызым гына аны озата бара дип уйлар. — Бәлки сугышчыларның яртысы да җитәр, калга¬ нын Коңгыр янына җибәрик микән әллә? — диде Акъ¬ егет икеләнебрәк. Кинҗә кызды: — Ә түрәне кем озата барыр ди? Син соң нәрсә, Салават түрә сакланырга лаеклы кеше түгел дип уйлый¬ сыңмы? — диде. һәм, тавышын күтәрә төшеп, тагын да төпченде:— Әйт әле, нәрсә уйлыйсың? Нишләп алай дим. Андый нәрсәне башыма да керткәнем юк... Ярый, әйдә син әйткәнчә булсын! Алар йокыга киттеләр. Салават торып утырып язу язды: «Котырган аю өненә үзе генә дә кайтып җитәр. Бөтенегез дә Коңгырга китегез — минем әмерем шул». һәм төнге тынлыкта Салават атка менеп атланып авылдан чыгып китте. «Алар иртән мине куа башларлар. Димәк, башка юлдан китәргә кирәк... Тотып карасыннар менә! — Сала¬ ват көлеп куйды.— Юкса, кара аны, нинди хөрмәт. Әй¬ терсең, ике йөз караучыдан башка бер минут яши алмыйм инде мин». Үз хәйләсенә кәефе килеп, рәхәтләнеп көлде дә ул беренче очраган сукмак буйлап уңга борылды һәм атын куа башлады. Йөрүзән елгасы буйлап барасы урынга, ул аны аркылы чыгып Каратау буеннан китте, бераз баргач, Сөм елгасын кичте, аннары сулга борылып, Усть-Катау заводы яныннан узарга уйлады. Ап-ак кар яктылыгы аның күзләрен чагылдырды, ярасы бик каты сызлый башлады. Салават кулын изүенә тыкты, һәм аның бармаклары ябышкак лайлада ниндидер каты әйбер тойды, «йуля чыккан икән!» — дип уйлады ул. Шул минутта ук кар сахрасы буйлап сары боҗралар йөгерә башлады. Салават менә хәзер егылып төшәрмен дә һәлак булырмын дип хәвефкә калды... Ул атының муенын кысып кочаклады да һушыннан язды... Аңына килгәндә, аның баш астында тагын мендәр, өстендә шул ук толып иде. Салават күзен ачты. Ул ике ат арасына бау белән асылган кабык өстендә ята иде. Аны алып баручыларның йөзләре күренми, алар толып¬ ларының якаларын күтәргәннәр иде. Салават күктә якты булып янган йолдызларга ка¬ рады. «Ничек таптылар икән болар мине? — дип уйлады ул.— Хәйләкәр юанай! Артымнан һаман күзәтеп барды микәнни соң?» Юан кеше уң яктагы атка атланган иде. Салаватны гаҗәпкә калдырганы аны менә шушы рәвешчә алып барулары булды. Өйгә кайтсалар, чана белән дә үтәргә 326 327
мөмкин, болай ат өстендә кайтуның хаҗәте юк иде, күрәсең, туры юлдан түгел, бәлки текә, юлсыз таулар аша әйләнеп кайтырга туры килгән. — «Гаҗәп,— дип уйлады ул,— әби патша гаскәрлә¬ реннән качып йөрибез микәнни? Нишләп болар таулар аша киттеләр икән?» Салават Кинҗәдән сорамакчы булды, ләкин төп тын¬ лыгын бозарга теләмәде. Ул кыймылдап куйды. Селке¬ нүдән җәрәхәте сызлый башлады. Тыела алмыйча, ыңгырашып җибәрде. Баһадир борылып моңа таба иелде. Иртәнге тонык яктыда Салават ят чырай күрде... Бу Кинҗә түгел иде. Салават үз-үзен кулга алды һәм тел очына килгән кычкыруны тыеп калды. Ул хәтта күз¬ ләрен йомып үз хәлен яхшырак уйлап алыр өчен йокла¬ ганга салышты. Ул әсирлеккә төшкән... Нәрсә көтә аны? Бу кешеләр кемне кулга алганнарын беләләрме икән? Үзләре кемнәр алар — Бохаир яклылармы, әллә әби патша солдатларымы? — Кем буласың син?—дип сорады Салават рус телендә. — Сөйләшмә,— диде зур гәүдәле кеше кырыс тавыш белән. — Кая алып барасың мине? — Әүзән заводына. Генерал Афанас Иванович Соколовка. Салават тагын күзен йомды. Ул язмыш алдында үзе¬ нең көчсез икәнен аңлый иде: генералга булса, әйдә, генералга булсын, бәлки аны да алдап булыр әле! Атлар туктады. Салават башта Кинҗә дип уйлаган кеше аңа эндәште: — Тор. Кайда, булышыйм үзеңә... — Рәхмәт. Үзем торам,— дип кырт кисте Салават. Салават мендәрдән торды, кабыктан төште һәм, ныг¬ рак басарга тырышып, болдырга менде. Ишектән аның каршына җылы бу бәрелде. Әле бик иртә булуга карамастан, өйдә ут яна һәм өстәл янында кешеләр утыра иде. Салават бусага аша атлады. — Исәнмесез,— диде аны озата кергән сугышчы. — Исәнме, исәнме. Әйдүк, рәхим ит,— дип җавап кайтарды өстәл яныннан кинәт Салаватка таныш тоел¬ ган тавыш. Анда эшче семьясы членнары арасында озын буйлы, киң җилкәле, зур сакаллы, корычсыман соргылт күзле, шадра йөзле, маңгаена каторжан кләймәсе сугылган, борынын чүпрәк белән бәйләгән берәү утыра иде. Салават аны күрүгә, бусагадан ук: — Хлопуша! —дип шатланып кычкырып җибәрде һәм хәлсезлектән егылып китә язды: мондый «генерал» куркыныч түгел иде аңа. — Салават!—дип, Хлопуша да шатланып кычкыр¬ ды.— Нәрсә булды сиңа, парень? Нигә агардың? Чы¬ раең акшар кебек булган. — Яралы мин,— диде Салават,— пуля юлда килгән¬ дә чыкты. Җәрәхәтем йомылып бетә язган иде, менә тагын пуля тишеп чыкты. Хлопуша кабаланып: — Кил, кил, утыр тизрәк,— дип чакырды.— Кил. Яхшы булган пулясы чыгуы. Имче әбине чакыртырбыз менә. Дару-фәлән белән хәзер терелтер үзеңне... Ашый¬ сың киләме? — Ниткән ашау?—диде Салават кулын селтәп һәм озын скамьяга авыр гына утырды, хәлсезлектән һәм сөенечле дулкынланудан ул агарганнан-агара барды. Хлопуша аның нинди хәлдә икәнен аңлап: — Аракы бирегез! — дип кычкырды, һәм кабаланып арлы-бирле йөгерешә башлаган хуҗаларга аңлатып бирде:—Минем иң якын дустым. Аракыга суган һәм сарымсак салдылар. Хлопуша моның иң шифалы дәва икәненә бөтен күңеле белән ышана иде, шунлыктан Салават риза булды. Зәһәр кат¬ нашма аның бөтен эчке әгъзаларын көйдереп алды... Хлопуша төшкә кадәр аның яныннан китмәде, ничек кул¬ га алынуын һәм төрмәгә ябылуын сөйләде. Оренбург түрәләре аны Пугачевка «үгетләү» хатлары илтергә җи¬ бәргәннәр, ә ул, аларны халыкка таратасы урынга, го¬ сударь кулына китереп тапшырган, һәм государь аны, генерал Соколовны, Уралга җибәргән: «Оч, лачын ', кара каргаларны кыр»,— дигән аңа государь. — Шуннан бирле очам менә, күгәрченем! Монда, Әүзәндә, туплар коям,— дип дәвам итте Хлопуша.— эшче халкы белән тату яшим. Патша дошманнарына 1 Соколов Һәм сокол — биредә тушы тамырдаш сүзләр уй¬ натыла. (Тәрҗемәче искәрмәсе.) 328 329
күчтәнәчләр әзерлим... Көрәк-кәйлә тота белгәннәрне җыйдым. Тот та менә үзебезгә крепостьлар сала башла... Өч-дүрт көннән тагын, Оренбурх ягына, государь янына кузгалам... Ә син кайларда сугышасың, күгәрченем? — Сарапулны алдым, Красноуфимскины государьга баш идердем, вак-төяк крепостьларга бәреп кердем, кайсын яндырдым, кайсының солдатларын кырдым... Коңгыр янында сугыштык!.. Красноуфимскида ундүрт туп алдык...— Салават хәлсез тавыш белән шулай санап чыкты. — Кайда соң болай тәпәләделәр үзеңне? — Коңгыр янында... Инде күп көннәр үтте. Яңа полк җыярга уйлыйм... — Валяй, валяй, бәлки минем кебек генерал да булып китәрсең,— дип дәртләндерде Хлопуша яралы¬ ны.— Минем янда монда бер татар полковнигы бар, сине алып кайткан егетне әйтәм. Бик батыр парень... Корал аз, шунысы менә яман. Корал җитәрлек булса, без инде әллә кайчан Мәскәүдә булыр идек... Мин хәзер уникенче тупның коелып беткәнен көтәм. Завод мужиклары моло¬ дец, ипи-тоз белән каршы алдылар, өрмәгән җиргә утыртмыйлар. Тупларны сүз дә әйтми коялар, көбә күл¬ мәкләр ясыйлар. «Үз патшабызга тырышабыз, үзебезгә ирек яулыйбыз»,— диләр. Ә син государьда булдыңмы соң? Таныдыңмы үзен? — Танымаган кайда... Кайбер нәрсәләр турында сөйләшеп тә алдык... Хатлар алдым...— Салават исерү¬ дән йокымсырый башлады. Шул чакны өйгә бер казак керде. — Афанас Иваныч, унынчы тупның лафеты өлгерде, әйдә карарга — мастер чакыра,— диде ул Хлопушага. Хлопуша чыгып киткәч, Салават йокыга талды. Иске дусты Хлопуша белән очрашу Салаватны бик шатландырды, чөнки ул хәзер аның янына тормыш күр¬ мәгән яшь малай хәлендә түгел, бәлки каты яраланган (Салават бу ярасы белән полковник чиныннан да ныг¬ рак горурлана иде) тәҗрибәле сугышчы булып килде. Хлопушаның төнлә учак яннарында сөйләгән сүзләре, көндезләрен юлларда, далаларда һәм урманнарда алып барган әңгәмәләре, өмәтләрдән өмәтләргә йөрүләр, олы юлларда талаулар, җырлар һәм әкиятләр — берсе дә бушка китмәгән, Хлопушага шуны күрсәтә алу Салават өчен куаныч түгелмени? Шуннан соңгы өч көн эчендә Салават, Хлопушага буйсынып, урыннан тормады. Ярасына йомылырга ирек бирергә кирәк иде. Имче Ипатишна әби аның җәрәхә¬ тенә ниндидер сыеклыкка манчып чүпрәкләр япты, ни¬ ләрдер эчерде, өшкерде-төкерде, кем белсен, бу дәва¬ лардан кайсысы шифалырак булгандыр, барыннан да битәр тамырларда кайнаган яшь кан ярдәм итте бугай — ул савыга башлады. Өч көннән соң Хлопуша аңа үзенең Оренбург янына китәсен әйтте. — Алла белсен, тагын очрашырбызмы, юкмы? Хуш. Ходаның сине яңадан миңа юлыктыруына бик шөкера- на итәм,— күрдем, чын кеше чыккан синнән, бәхетле бул. Терел дә яңадан дошманнар өстенә ташлан. Ба¬ рыннан битәр, хәтереңдә шуны нык сакла: заводларны алырга кирәк безгә, завод осталарын үз ягыбызга тар¬ тырга кирәк — шул чак эшнең яртысы эшләнгән булыр, заводта сиңа тубын да коярлар, хәнҗәрен дә, кылычын да ясап бирерләр, картечь та хәзерләрләр. Завод халкы бердәмрәк тә, гайрәтлерәк тә. Игенче үзенең сыеры бе¬ лән иске-москысы өчен дерелди, ә завод мужигы дерел¬ дәр иде дә, һич ние юк. Шуңа күрә ул гайрәтлерәк тә! Хлопуша китте. Салават заводта тагын бер тәүлек торды. Икенчесендә күңелен сагыш алды. Ул түзмәде, юлга кузгалды. Салават яраланганнан соң бераз үткәч, Коңгырдан камау алынды. Михаил Мальцев казаклары белән Красноуфимскига чигенде һәм шәһәрне сакларга Сала¬ ват калдырган Матвей Чигвинцевка кушылды. Салаватның, Красноуфимскины тешең-тырнагың бе¬ лән сакла дигән сүзләрен һәм игътибарсызлык өчен үлем белән янавын истә тоткан Матвей Чигвинцев Коң¬ гыр янына бик төгәл рәвештә хәбәрләр җибәреп торды, баш күтәрүчеләр гаскәре аннан чигенгәч, ул хәбәрләр Екатеринбург янына озатыла торган булды, анда Пуга¬ чев полковнигы Белобородов юлбашчылык итә иде. Камалыш беткәннең унынчы көнендә Коңгыр кре¬ постеннан майор Гагарин җитәкчелегендәге солдатлар отряды Красноуфимскига таба китте. Чигвинцев күзәтчеләре шунда ук бу турыда үзләре¬ нең командирларына хәбәр китерделәр, һәм Екатерин- 330 331
бург янына Белобородовтап ярдәм сорарга атчабарлар очтылар. Ләкин Екатеринбург заводларын кулга төшерү белән мәшгуль булган, шул тирәләрдә туып үскән, элек- тәге капрал, ә хәзер Пугачев полковнигы Иваи Нау¬ мович Белобородов ул чакны заводларны ташлап китә алмады. — Башта кем иде соң анда полковник? — дип сорады үл атчабардан. — Бик әйбәт полковник — Салават Юлаич иде, яра¬ ланды, өенә дәваланырга кайтарып җибәрелде. Ул кит¬ кәч, бөтен эш сүтелде дә китте. Аны башкортлар да, урыслар да бердәй тыңлый иде. Үзе яшь кенә булса да, бик гайрәтле полковник иде, акылы-зиһене белән дә алдыра иде. — Еракмы соң моннан? — Ат өстендә ике көнлек юл. — Алайса, аллага тапшырып, чап үзенә. Мин аңа бакет хәзерләргә кушармын. Мөгаен, терелгәндер инде, ашыксын. Ә миңа заводларны ташлап китәргә һич яра¬ мый. һәркайда явыз җаннар мәйханә килә. Моннан кит¬ темме —- дошман хәзер заводларыбызга ябырылыр. Белобородов Салаватка хат язарга кушты һәм аны атчабарга биреп җибәрде. Терелеп, ныгып килүче Салаватның бөтен тәнендә ташкынланып көч кайнады. Элек һичкайчан бер көн эчендә мондый зур кичешләр ясаганы, төнгә каршы ая¬ гын өзәңгедән менә хәзерге кебек теләмичә алганы юк иде аның. Авылдан авылга йөреп, һәр туктаган урында җыен җыйдырды, Пугачев указларын һәм манифестларын укыды; җирле, сулы, урманлы, тозлы итәргә, тулы азат¬ лыкка чыгарырга сүз бирде, буйсынмасларны үлем бе¬ лән куркытты, тырышканнарга патшаның һәртөрле мәр- хәмәтен-рәхмәтен вәгъдә итте Салават. Аңа яңадан кызу канлы һәм гайрәтле өч йөзләп егет иярде. Салават турындагы хәбәр аның үзеннән алда авылдан авылга очты. Ярлылар аны якты йөз, ипи-тоз белән каршы ал¬ дылар, байлар базларга, кибәннәргә кача һәм, күзгә күренергә котлары очып, шунда берничәшәр сәгать уты¬ ра торган булдылар. Күрше волостьларда патшага турылыклы кешеләрне кыручы явызлар килеп чыкканын ишеткәч, ул Шыганай авылын читләтеп узды. Шул вакыт аны кинәт Белобо- родов җибәргән атчабар куып җитте. Ул Салаватка пакет сузды. Белобородов үзенең хатында Красноуфимск куркыныч астында калганын, анда башкортлардан һәм руслардан нибары мең кешелек гаскәр барын, аларда ун туп бул¬ са да, дарыларының аз икәнен язган иде. «Шушының белән сезгә, полковник Салават әфән¬ дегә, хәбәр итәм вә үтенәм: кул астыгызда никадәр кеше оулса, шуларның барысын да мөмкин кадәр тизрәк туплап, гаскәребезне вә тупларыбызны бөтенләй югалт¬ мас өчен, Красноуфимскпга юл тотыгыз». Иөзбаш Рәсүл!—дип кычкырды Салават кичә генә узенә ияргән сугышчыларның берсенә. Салаватның үзе кебек үк яшь түрә, ат уйнатып, полковник янына килде. Җил кебек оч. Бар халыкны Красноуфимскпга җыеп кит. Мин сезне юлда куып җитәрмен,— дип боер¬ ды аңа Салават. — Анда я атаман Матвей Чигвинцевка, я Арслан Буранголовка күренерсең. Үзенә шундый отряд ышанып тапшырылудан туган шатлык яшь иөзбашның чыраена бәреп чыкты. Салават, үз янында ике генә иптәшен калдырып, туган авылына таба борылды... Салават сугышка киткәч, Шыганайга Пугачев пол¬ ковниклары Грязнов һәм Сулаев килеп төштеләр. Алар Чика Зарубин указы нигезендә Уфа янына җибәрергә гаскәр җыялар иде. Буйсынмаган өчен башкорт йортла¬ рының берсендә башкорт йөзбашы Колай Дәүләтевнең Грязнов тарафыннан астырылганын Юлай ишеткән иде инде. Пугачев кешеләре Шайтан-Күрдәй йорты авыл¬ ларына килеп чыккач, Юлай аларга каршылык күрсәтеп тормады. Ул аларга Салаватның государьдан инде хат китергәнлеген, ул хатта государьның аны полковник дип атаганлыгын сөйләп бирде. — Нишләп соң алайса син, полковник, монда эиь сез утырасын? — диде Грязнов.— Государьга гаскәр кирәк. Әйдә, җыен әле хезмәткә! Юлай, йөз иллеләп кеше ияртеп, Уфа янына китәргә мәҗбүр булды... 332 333
Салават туган авылына үзе генә, һичкемгә сиздер¬ мәстән кайтып төште, ике иптәшен күрше авылларга — Юныс авылына һәм завод урыслары яши торган Мура- товкага җибәрде, алар халык җыеп иртәсен аның өенә килергә тиешләр иде. Әминә, ул килеп кергәч, башта аптырап калды, аннары чишендерергә ташланды, ләкин Салават аны туктатты һәм Юлайның, Бохаирның кайдалыкларын, авылда кемнәр калганын сорашырга тотынды. Хатыны каушады-буталды, аңлашылыр-аңлашылмас итеп, ниләрдер сөйләде. Салават аңардан йорт старшинасы булып Юлай урынына Гөлбәзәр атасы, укымышлы Рөстәмбай карт калганын белде. — Мин Рөстәмбайларга барам,— диде Салават. — Син Гөлбәзәрне хатынлыкка алмакчы буласың¬ мы? — дип сорады Әминә. Аның күзләренә курку чык¬ ты, тавышы дерелдәде. — Миңа икенче хатын кирәкми,— диде Салават, Гөлбәзәр турындагы сүзне икенчегә борырга теләп, ул аңа сорау бирде:— Син миңа ул бүләк итәрсең ич? Әмма бу сүзләр тагын да начаррак тәэсир итте. Әминә башын түбән салды. — Ул юк бит, Салават,—дип мыгырдады ул,—Юк улың... Нишләргә соң миңа?! Ник болай бәхетсез бул¬ дым икән мин!.. Ходай тәгалә миңа ана булырга на¬ сыйп итмәгәндер инде... Бик сагынам мин, шуңа күрә ул. Кояш мине җылытмый. Болыт өстемә яңгырын сипми. Кал янымда. Син тагын китсәң, чәчәгең корыр, сулыр... — Калырга ярамый, Әминә. Юлга чыгарга кирәк. Мин бит зур түрә,— дип аңлатырга тырышты ул аңа. Әмма дөньяга килмәгән Рамазанны юксыну, инде онытылып барган сагыш аның күңелендә яңадан кабын¬ ды. Гөлбәзәр турындагы уймы, әллә Әминәнең бала тапмавы — кайсы ныграк борчыгандыр, Салават үзе дә белмәде. Тик аңа үз өендә кинәт бөркү, кысан булып китте, һәм ул шунда ук аннан качарга теләде... Юлга, походка!.. Үз-үзен өйдә кунып китәргә мәҗбүр итү бик кыен иде аның өчен. Бәйрәмчә киенгән-ясанган Әминә аңа күңел кайтаргыч булып күренде. Иркәләүне теләп, кош томшыгыдай ачылып-ябылган кечкенә авызы да кызык¬ тырмады һәм үзенә тартмады Салаватны. Салават бөтен йорттан халык җыелганны көтмәскә, шунда ук үзләре теләп кушылганнар белән генә юлга кузгалырга булды... «Мескенем, озын бүрекле көзге чәчкәм, нигә син минем өлешемә чыктың, нигә башкага туры килмәдең!» — дип уйланды Салават, Әминәсенә карап. 4 Ул өйдән чыкты һәм Рөстәмбайларга таба юнәлде. — Исәнме, урыс полковнигы!—дип каршылады аны Рөстәмбай, һәм Салават бу сүзләрнең уйнапмы, чын¬ лапмы әйтелгән булуына төшенә алмады.—■ Утыр, пол¬ ковник әфәнде. Ни йомыш? Бер почмакта киез өстендә Гөлбәзәрнең уналты яшьлек энесе Морат йоклап ята иде. Салават кергәч, ул күзләрен уа-уа торып утырды, каушаганлыктан чак ишетелерлек итеп кенә сәлам бирде һәм кызыксыну белән кунакка төбәлде. — Миңа патша гаскәренә кешеләр кирәк,— диде Салават Рөстәмбайга.— Дошман Красноуфимскига якын¬ лашып килә. Анда минем мең сугышчы белән ун тубым бар, ләкин болар гына аз. Тагын халык кирәк, югыйсә кешеләрне дә кырып салырлар, тупларны да тартып алырлар. Әйдә, старшина агай, халыкны җыйыйк. Рөстәмбай башын чайкап куйды. — Корал тотардай халыкның барысын да алып ки¬ теп бетерделәр, Салават. Синең атаң йөз иллеләп кеше алып китте, урыс атаманнары бер генә сугылмады, үзең дә кешеләр җыярга әллә пичә кат җибәрдең. Кайдан алырга ди ул халыкны? Малай-шалай да,— старшина улына күрсәтте,— карт-коры гына калды, кайберәүләр урманга качтылар. Каенагаң Бохаир әнә бик күпләрне таулар арасына ияртеп китте... Дөресен әйткәндә, кем старшинасы соң хәзер Рөстәмбай? Хатын-кыз старши¬ насы мин, Салават. Өйдә хатыннар гына калды, полков¬ ник әфәнде. Рөстәмбайның улы Морат җилкәсенә тунын салды да башына малахаен киеп, өйдән чыгып китте. — Өйдән өйгә йөреп карыйк, Рөстәмбай агай, бәлки табылыр әле,— диде Салават. — Син минем кунагым, полковник әфәнде! Утыр, сугыш турында сөйлә. Мин ит пешерергә кушыйм. Миңа, 334 335
старшина кешегә, сине болай сый-хөрмәтсез, коры көе генә чыгарып җибәрү килешми. — Сугыш көтми, Рөстәмбай! Салават бишбармак ашап утырган арада биш йөз урыс һәм биш йөз баш¬ корт сугышчысының һәлак булуы мөмкин. Әйдә, киттек өйдән өйгә,— дип кабатлады Салават, үз сүзендә нык торып. — Ай-Һай, нинди үзсүзле син!—дип сукранды карт. Ыңгыраша-ыңгыраша, йөткерә-йөткерә, аһылдый- ваһылдый, биле сызлавыннан зарлана-зарлана җыена башлады карт Рөстәмбай, тунын киде, каядыр шунда мич артына төшеп югалган бүреген эзләде, аннары карт хатыны белән икәүләп таягын һәм бияләйләрен эзләргә керештеләр. Салават ишек тоткасына кулын куеп, буса¬ гада аны түземсезләнеп көтеп торды, шул чак кинәт кемдер тышкы яктан ишекне көч белән тартты... Өйгә баштанаяк карга күмелгән Гөлбәзәр килеп кер¬ де, аның сулуы капкан иде. — Алар сине тотарлар, Салават! — ул бу сүзләрне бер тында әйтеп салды.— Мин Әптерак Колаеның се- ңелесе янында утыра идем. Аларга өч ага җыелды, анда тагын... — Гөлбәзәр! Тиле кыз! Нәрсә лыгырдыйсың? — дип бүлде аны Рөстәмбай.-—Синең күзеңә генә күренгәндер... — Юк! Үз колагым белән ишеттем! Колай үз улын Яныш Бәхтиярен чакырта җибәрде. Җәяче Борнаш си¬ нең өеңә йөгергән иде; Әминә бездә икәнеңне әйткән... Колай кызы... — Киттек, старшина!—диде Салават,—Ә син, авыл¬ да хатыннар гына калды, дигән буласың! Тизрәк су¬ гышчылар җыярга кирәк. Әптераклар өеннән башлыйк... Рөстәмбай куркудан күзләрен чет-чет йомды. — Бәлки, иртән генә барырбыз, Салават? Күрәсең, әнә нинди буран — кыз баштанаяк чумган бит,— дип мыгырданды ул. Гөлбәзәр авызыннан «турылыклы» бай¬ лар белән тәпәләшү буласын ишеткәч, Рөстәмбайның бу эштә тегеләр ягыннан торып та, бу яктан торып та катнашасы килмәде.— Кара, нинди буран! Өйләрне дә күрә торган түгел!..— дип Салаватны бу ниятеннән кнре кайтарырга тырышты. ■— Сугыш әйбәт һава булганын көтеп тормый! — дип кырт кисте Салават.— Куркасыңмыни? Барырга телә¬ мисеңмени? — Ә син үзең уйлап кара, полковник әфәнде: кыз чыннан да дөресен такылдаган булса, анда ни?! Сине тотып алырлар, ә миңа аның өчен нәрсә булыр?! Мин хәзер старшина лабаса. — Алар анда күбәү, егет,— диде Гөлбәзәр,— син ял¬ гыз гына аларны җиңә алмаячаксың! Мин дөресен әйтәм! Алар сине тотарга, заводка, солдатлар кулына илтеп тапшырырга сөйләштеләр... Кызның теле Салаватка янаган куркыныч турында сөйләсә дә, күзләрендә соклану уты, дошманнардан кур¬ кып Салаватның калтырап төшмәячәгенә ышаныч уты яна иде. Кыз бөтен җаны-тәне белән Салаватның аны тыңламавын, дошманнары өстенә барып аларны җиңүен теләде... Салават көлемсерәп куйды. — Алайса, Рөстәмбай агай, миңа ялгызыма китәргә¬ ме инде? — дип сорады ул старшинадан. Шул ук вакыт тагын ишек ачылды һәм Рөстәмбай өенә,— карга чумган, өстенә киенмәгән дә диярлек Әминә атылып керде. — Салават! — дип кычкырып җибәрде ул, яшь коеп.— Кач тизрәк! Алар сине тотып алмакчы булалар... Үтерерләр алар сине, Салават!.. — Тынычлан, хатын,—диде Салават кырыс тавыш белән. Ул, нишләптер, Әминәне өендәге кебек, якын итеп карлыгачым дип тә, чәчәгем дип тә атарга теләмәде — Син әзерме, старшина? — дип сорады ул. •— Хатының дөрес сөйли, Салават,— диде моңа каршы карт. Нәкъ шул вакыт Рөстәмбайның ишек алдында ат кешнәгән тавыш ишетелде, кемдер аны баскычтан чи¬ гендерде дә өйалдына керде. Салават, каршылык күрсәтергә әзерләнеп, сиздерми¬ чә генә куенындагы пистолетка тотынды. Ләкин ишектән өерелеп кергән салкын белән бергә өйгә I өлбәзәрнең энесе Морат кына узды. Ул баштанаяк коралланган иде. — Салават агай, мин сиңа сугышчылар җыйдым. Без унсигез егет,—■ диде ул.— Һәркайсыбызның җәясе, чукмары, пычагы, балтасы һәм сөнгесе бар. Ал безне үзең белән. — Ничә яшь соң сиңа, сугышчы? —дип сорады аңардан Салават. Морат елмайды. 336 22 1К59.3 337
«Салават ничә яшендә?» Яшел камчат бүрке башында... Салаватның яшен сорасагыз, Батыр булган унбиш яшендә,— дип җырлап җибәрде ул. Салават көлә башлады. Рөстәмбай да аңа кушылды. — Сиңа да унбишме? —дип сорады Салават яшүс¬ мердән. — Миңа уналты инде. Арадан өчебезгә генә унби¬ шәр яшь. Унҗидедәгеләр дә бар әле! — Барыгыз да атлымы? — Барыбыз да,— диде егет горурланып. — Ә син, агакай, авылда хәрби хезмәткә яраклы¬ лар юк дигән буласың! — диде Салават Рөстәмбайга.— Әйдә, Әптеракларга киттек. — Балалар беләнме, полковник әфәнде?! — дип со¬ рады карт. — Батырлар белән, Рөстәмбай агай. Унсигез гай¬ рәтле егет —зур гаскәр инде ул! — диде Салават, аның тавышында шатлык яңгырады. Яшь-җилкенчәкләрнең кыюлыгы, ярсуы нәрсә икәнен ул яхшы белә иде... Әптерак Колай өендә җиде «турылыклы» бай җыел¬ ган иде. Алар Салаватны тотарга корал, арканнар һәм иң йөгерәк атларны хәзерләделәр, ниятләре аны төнлә, өендә ялгыз үзе генә калгач эләктерү иде. Болар акыллы, алдан күреп эш итүчән һәм хәйләкәр кешеләр иде. Аларны казак «патша»сының вәгъдәләре дә кызыктырмады, төрек солтанының илчеләре дә үз якларына аудара алмады. Алар иң зур көч әби патша, аның губернаторлары, чиновниклары һәм генераллары кулында икәнен беләләр иде. Алар Пугач патшаның җиңеп чыгуына ышанмый һәм төрек солтанының Рус җирендә түгел, төрек илендә генә көчле икәнен аңлый¬ лар иде. Алар икейөзлеләнеп маташмадылар, үз өслә¬ ренә төшкән дәүләт салымнарын төгәл түләп килделәр, фетнәләрдә катнашмадылар, сунарчылык һәм терлек асрау белән көн күрделәр, аларга ауга йөрергә мыл¬ тык, кургашын һәм дары тотарга рөхсәт иттеләр. Завод приказчигы белән дус яшәделәр, рус сәүдәгәрләре белән алыш-биреш итештеләр, үзләре дә күрше йортлардан товар сатып алалар, Уфа сәүдәгәрләре исә аларга кө¬ тәргә акча биреп торалар иде. Алар җәйләвенә кымыз эчәргә чиновниклар һәм сәүдәгәрләр бер генә кат кил- Мәгәндер. Арадан берсе Әптераклар җәйләвендә озак торып китте, башкортларның гореф-гадәтләре турында сорашты, җыр-әкиятләрен тыңлады, өс-баш киемнәренең рәсемнәрен ясады, чапаннарын, табак-савытларын, киез¬ ләрен, кызыл паласларын, хатын-кызларның киенү- ясану, бизәнү әйберләрен, хәтта бөтен бер тирмә сатып алды, ул Рус илендә үз утарында җәйләүгә чыгарга уйлавын әйтте. Әптераклар барысы да русча сөйләшә һәм хәтта- русча укый да, яза да беләләр иде. Фетнә бастырылгач, безгә — «турылыклы» булып калган кешеләргә — түрә¬ ләр аерым җиңеллекләр бирерләр дигән өмет бер генә минутка да сүнеп тормады алар күңелендә. Кешегә сиз¬ дермичә генә завод түрәләре белән, тау заводларында урнашкан солдатларның командирлары белән элемтә тоттылар, аларга иң атаклы фетнәчеләрнең исемлеклә¬ рен җибәреп тордылар һәм тыныч сәүдә эшенә кома¬ чаулаган фетнәнең тизрәк бастырылуын түземсезлек белән көттеләр. Салават, алар уенча, башкортларның болай чуалып китүендә төп гаепле кеше иде, һәм аны тотып биргән өчен алдан ук әҗерен килешеп куйганнар иде алар. Салават Рөстәмбай белән бергәләп Әптерак Колае¬ ның өенә керде. — Әссәламегаләйкем! — дип сәлам бирде ул.— Мин Красноуфимски крепостена сугышчылар җыям. Кулына корал тота алган бар кешене патша үзенә чакыра... — Әй-бәй-бәй! — дип кызганган кыяфәт белән башын селкеп куйган булды өлкән Әптерак. Әмма аның бу хәрәкәтеннән мәсхәрәләп көлгәне ачык сизелә иде.— Болай төнлә сугышчылар җыярга калгач, «патшаңның» эшләре шәптән түгел синең! — Тиздән синең «патшаңны» асачаклар, дип сөй¬ лиләр. Оренбург уртасында дар агачы хәзерләп куйган¬ нар инде! — дип күтәреп алды икенчесе. — Сине буранда адашкан дигән булалар тагын, мө¬ гаен сукбайлар янына баруың булгандыр, ә үзең менә намуслы бәндәләр арасына килеп эләктең! — дип көлде өченчесе. — Әйдә безнең янда утырып тор. Чәйне эчеп бете¬ рик, аннары үзеңне тотып бәйләрбез! — диде Колай ачыктан-ачык оятсызланып. 338 22* 339
Өйдәге җиде ир җидесе дә шаркылдап көләргә то¬ тындылар. Салават үз аягы белән тозакка килеп керер дип көтмәгәннәр иде алар. Бу көлү — эшнең уңышлы барып чыгуына сөенүдән иде, алар аны ялгыз кайткан¬ дыр, яклар кешесе юктыр дип уйлыйлар иде. — Старшина агай, син аларга патшаның указы турында әйт,— диде Салават Рөстәмбайга. Рөстәмбай аның сүзләрен раслады: — Бар, бар андый указ! Казак-падншаһ иярдә уты¬ рырдай, кылыч тотардай бар кешене солдатка алырга боерган. Указда: кем дә кем карышса, аны үтерергә, диелгән. — Корал белән барыргамы? — дип сорады Бәхтияр Янышов, астыртып бер мәгънә белән. — Әлбәттә, әлбәттә. Корал белән!—дип раслады Рөстәмбай. — Коралга! — дип кычкырды Колай. Барысы да алдан хәзерләп куйган коралларына ябыштылар. Әмма Салават шул минутта ишекне тибеп ачты да ишек алдына йөгереп чыкты. Бер-берсен этә-төртә, акырыша-бакырыша заговор¬ чылар Салават артыннан ыргылдылар, ләкин ике арага өерелеп күз ачкысыз буран килеп керде. Салават артыннан уклар выжылдады. Кар пәрдәсе артыннан Салават тавышы яңгырады: — Егетләр! Ишек алдыннан чыгармагыз! Кыйна! Кис! Тура! Бирелегез, хыянәтчеләр! Яшь тавышлар хоры кабатлады: — Бирелегез, явызлар! Капкадан йөгерешеп чыккан хыянәтчеләр атлылар боҗрасы эчендә калдылар, атлылар аларны киредән ишек алдына кысрыклап керттеләр. Мондый басым бу- лырын көтмәгән заговорчылар чигенделәр. Бу җиде кеше ялгыз Салават артыннан йөгереп чыккан иде, ә монда, буран эченнән аларга каршы зур бер гаскәр килгән кебек күренде. Алар өенә куып кертелгән ерткыч шикел¬ ле булдылар, тырпаешып, күренмәгән дошман өстенә ук яудырдылар, әмма егетләр аларны кыю кысрыкладылар. Качар урып юк иде. Сарыкларны куып керткәндәй аларны ишек алдына куып керттеләр. Хыянәтчеләр Ко¬ лай өенә кереп бикләнделәр, аны крепостька әйләндерде¬ ләр, Салаватның өйгә якынлашырга батырчылык иткән яшь дусларына тар тәрәзәләрдән аттылар. Менә мылтык гөрселдәде, кайсыдыр яраланып кычкырып җибәрде. — Салават агай, без егерме өчәү булдык!—дип шатланып кычкырды Морат, Салаватка ат китереп. — Рәхмәт, йөзбаш Морат,— диде аңа Салават. Бер минутка тынлык урнашты. — Әй сез, эт җаннар, бирелегез!—дип кычкырды Салават, өйгә якын ук килеп. Җавап урынына тәрәзәдән мылтык тавышы яңгы¬ рады. Пуля көбә күлмәккә килеп бәрелде, ләкин тишеп чыга алмады... Янәшәдә генә җәрәхәтләнгән ат кеш¬ нәде. Салаватның колак төбеннән сызгырып ук узды. ■— Бирелегез, бәдбәхетләр! — дип кабатлады Сала¬ ват.— Соңгы кат әйтәм — бирелегез! Тагын ату тавышы гөрселдәде, һәм Салават янә¬ шәсендә яраланган сугышчы ачынып кычкырып җи¬ бәрде. Салават иярдән сикереп төште. — Өй ишеген терәтегез!—дип боерды ул. Заговорчылар нәрсә эшләгәннәрен беләләр иде. Алар Усть-Катау заводында торган солдатлар коман¬ дасына кеше җибәргәннәр иде. Шушы ышанычлы ны¬ гытмада иртәнгә кадәр, солдатлар килгәнче, сакланып торырга уйладылар алар. Салаваттан рәхимлелек көтмә¬ деләр, бу бәладән солдатлар коткарыр дип өмет иттеләр ул кешеләр. Салават боерыгы буенча яшьләр иярләрдән сикереп төштеләр. Өй ишекләрен мичкәләр, чаналар, бүрәнәләр белән терәттеләр, читәнне аударып, капканы ватып, ба¬ рысын да ишек төбенә китереп өйделәр. Иске өйнең тар тәрәзәләре өй эченә посып мылтык¬ тан атарга гына яраклы иде. Кеше аннан керә дә, чыга да алмый. Ишекне терәткәч, хыянәтчеләр, тозакка эләк¬ кән ерткыч кебек, әсирлектә калдылар. — Чыбык-чабык, печән китерегез! Ут төртегез!—дип боерды Салават. Әлегә кадәр тыштагы хәлне тын алырга да куркып тыңлап торган хатын-кызлар ягында шунда ук елаш, кычкырыш күтәрелде. — Балалар белән хатыннарны чыгарырга,— дип боерды Салават. Аларны чыгардылар. Хатыннар, убырлар кебек, дош¬ маннарына ташландылар. Шашынып кычкырган, өзгә¬ 340 341
Ләнеп елаган тавышлар өннәренә кертеп бикләнгән явыз¬ ларның сүгенүен дә, ачудан ярсыган сугышчыларның кычкыруларын да күмеп китте. Сугышчылар арасында яралылар да, үтерелгәннәр дә бар иде инде. Хатыннарны Колай өенең ишеге яныннан көчләп сөй¬ рәп алып китәләр, ләкин алар ычкыналар да, ишекне терәткән нәрсәләрне алып ташларга омтылалар, тырна¬ шалар, улыйлар, тешләшәләр иде... — Утта яндырырга хыянәтчеләрне! — дип кычкыр¬ дылар яшь сугышчылар. һәм ялкын бөтен өйне чолгап алды... Урам яктырып китте. Колай өенең стеналары тиз кабынды. Үлемгә дучар ителгән явызлар, коткаруны үтенеп, кычкыра башладылар. Аларның хатыннары, төркем эченнән ычкынып китеп, ялкын эченә ташланды¬ лар. Аларны тотып алып, тагын сөйрәп чыгардылар. Шул чакны дөрләп янган түбәдә ике кеше күренде, аларның киемнәренә ут капкан иде. Котлары очкан ерткычлардай чинап, алар түбәдән көрткә сикерделәр. Салават җәясенә ук салып атып җибәрүгә тегеләр¬ нең берсе кар өстенә сузылды. — Мин сезнең белән барам! Сезнең белән! —дип ялварып кычкырды икенчесе, кулын сузып. — Сугышчыларны алай җыймыйлар,— диде Салават һәм керешен ычкындырды. Түбәдәге шул ук тишектән тагын икәү атылып чыгып, карга сикерде. Берсе йөгерә башлады... Тагын берәү ут эченнән урамга сикерде. — Берсе дә ычкынмаска тиеш!—диде Салават су¬ гышчыларга. — Кыр шуларны, кыр! — дип кычкырды халык һәм ут эченнән котылып чыгучылар өстенә уннарча күсәк, ук, пуля, таш яудырылды. Кызганып кычкырган берән-сәрән тавышлар да ише¬ телми иде инде. «Үлем аларга, үлем!» — дип кычкыра¬ лар иде яшьләр һәм ялкын эченнән атылып чыкканнар өстенә корал белән ташланалар иде. Күрше өйнең сте¬ насы төтенли башлады. — Су!—дип кычкырды Салават.— Алар болай да газраил кулында инде. Су китерегез! Күрше өйгә янып китәргә ирек бирмәделәр, аны су сибеп, кар ыргытып шунда ук сүндерделәр. Беренчесе янып күмергә калды. Халык кинәт катып калды. Берсе дә дәшмәде. Сала¬ ват шушы тынлыкта үзенә бер тынычлык белән аерма¬ чык итеп әйтте: — Патшага каршы кешеләрнең барысын да шул көтә!.. Салават Шыганайга бара торган юлларга күзәтчеләр җибәрмәгән иде, шунлыктан, янгын яктысында авыл урамы буйлап чаптырып килгән атлыларны күргәч, аның йөрәге жу итеп китте. Ләкин болар үз кешеләр булып чыкты: Юныс авы¬ лына һәм Моратовкага кеше җыярга җибәрелгәннәр әйләнеп кайтканнар иде. Алар иртә белән генә киләсе булганнар, тик Шыганай өстендәге янгын шәүләсе аларны шомга төшергән. Әби патша солдатлары Сала¬ ват авылына ут төрткәндер дип уйлаганнар сугышчы¬ лар һәм ярдәмгә ашыкканнар. Салават таң атмас борын юлга кузгалды. Шайтан- Күдәй һәм Кущинск йортларының юл уңаендагы авыл¬ ларында тагын сугышчылар җыйды да, дүрт йөз кеше ияртеп Красноуфимски крепостена ашыкты. Кырларда калын кар ятканлыктан, тапталган юллар буйлап кына бардылар, шуңа күрә төньяктан җибәрел¬ гән атчабарлар белән аймыл булу һич мөмкин түгел иде. Беренче көнне үк Салаватка Чигвинцев җибәргән чапкын очрады. Ул һичтөрле хат-мазар китермәде. Тел¬ дән генә зур сугыш булуы турында, пугачевчыларның ныгытмалар яныннан дошманны көч-хәлгә кире кагу¬ лары турында, сугыш вакытында атаман Петр Лохотин- ның үтерелүе турында сөйләде. Салават кешеләргә дә, атларга да ял бирмәде, куды да куды. Чаптырып барган отряд өстендә салкын һава¬ да болыт булып пар йөзде... Иртәгесен есаул Матвей Чигвинцев җибәргән икенче чапкын Салаватка пакет тапшырды. Есаул Красно¬ уфимски крепостеның бирелүе, казаклар командасы атаманы Михаил Мальцевның дошман кулына төшүе, ә үзе, Матвей, Уфа елгасы артына чигенүе һәм калган кешеләр белән Салаватка кушылырга килүе турында хәбәр иткән иде. «Сез, полковник Салават Юлаич әфәнде, безгә ачу- ланмасагыз иде, чөнки сукбай дошманнар белән без, сез 342 343
әйткәнчә, антыбыз һәм вөҗданыбыз кушканча сугыш¬ тык, бик күпләр башларын салып калдырды, аккан каннан кырда кар кызарды, ләкин нихәл итәсең, дары, ядрә, кургашын җитмәде, өстәвенә утка сөнгеләр, кы¬ лычлар белән каршы торуы да кыен булды. Аннары, полковник әфәнде, шуны да исәпкә алыгыз, аларның җәяүле гаскәре һөҗүм итте, ә аңа кыш көне сугыш хәрәкәтләре алып баруы уңайрак та, җиңелрәк тә...» Салават күзәтүчеләре тар-мар ителеп Красноуфим- ски яныннан чигенеп килүче гаскәрне, ниһаять, Каратау- да очратты, ә бер сәгатьтән Салават атлылары Чигвин- цевның юл буйлап сузылган атлы отрядына килеп кушылды. Чигвинцев сугышта биш тупны югалткан иде, алар дошман кулында калганнар. Калган бишесен ул үзе сөйрәтеп килә, ләкин аларга ядрә дә, дары да юк иде. Якындагы авылда ялга туктагач, Салават Матвей Чигвинцевның сугыш турындагы хикәясен тыңлады. Крепостьта яңа көчләр килгәнен белмәсеннәр өчен, ул бөтен юлларга һәм сукмакларга сакчылар куйдырды. Крепостька тавыш-тынсыз гына бәреп керергә, һө¬ җүмне кинәттән ясау белән отарга кирәк иде, чөнки дары юк иде. Шуңа күрә атларны да, кешеләрне дә озак ял иттерү турында уйларга да ярамый, ял иткән арада дошман командирларының Салаватның көчен белүләре һәм һөҗүмне кире кагарга хәзерләнүләре мөмкин иде. Салават үзе исә дошманның Красноуфимск тирәсен¬ дә яңа ныгытмалар төземәгәнен, Чигвинцев һәм Лохо- тин хәзерләгән ныгытмаларга белде. Салават гаскәре крепостька караңгы булуга да, кар бураны тан, казаклар төзегән алгы гына урнашканын кичтән кузгалды, һәм котыруга да карамас- ныгытмаларны артта калдырып, таң атканчы ук стеналарга ташланды. Сала¬ ват, крепостьтан аерылган солдатлар үзләре үк бу ныгытмаларны ташлап качарлар, дип уйлаган иде, әмма Гагарин үзенең төп көчләрен нәкъ менә шул окопларга туплаган булып чыкты. Салават крепостьны алды, шул рәвешчә ул үзе чолганышта калды. Үз хәлен ул иртә белән, шәһәр стенасы әйләнәсендә арлы-бирле йөргән сакчы солдатларны һәм Гагарин крепостька төбәп куй¬ ган тупларны күргәч кенә аңлады... Салават үзенең тозакка эләгүен сизде. Ул дошман боҗрасын өзәргә гаскәр җибәрде, ләкин аны картечь белән корылган туплардан атып шәһәргә кире куып керттеләр. Бер көннән соң майор Гагарин Салаватка хат җибәрде: «Үзең дә күрәсең,— дип язган иде ул,— синең карак¬ лар командасының соңгы көннәре якынлаша. Миңа ярдәмгә галиҗанәпләре государынябыз гаскәрләре килеп җиткәч, мин үгетләп-нитеп тормам вә сине гафу итмәм. Ошбу көндә дә сәгатьтә мин сиңа бөек государыня им¬ ператрицабызның шәфкатен вәгъдә итәм. Коралыңны ташла вә фетнәче башкорт килмешәкләренә өйләренә таралырга куш — бик каты җәзага тартылырга тиешле кеше булсаң да, без сине ярлыкарбыз». Бу хатны алып уку белән, Салават шунда ук атлы- лардан зур көч җыеп, дошманга каршы һөҗүмгә таш¬ ланды, ләкин төнлә кар яуган иде, шунлыктан кырда атлар бара алмады, майор Гагаринның җәяүле солдат¬ лары көрткә баткан атларны туптан һәм мылтыктан атып кырдылар, ә иярдән егылып төшкәннәрне солдат¬ лар кул сугышында бик оста итеп штык белән чәнчеп үтерделәр. Яңадан крепостька чигенергә туры килде. Монда исә печән дә, солы да җитешми иде. Атлар әле ябыга башламады-башлавын, ләкин бер атнадан ачлык баш¬ ланасың һәм атлар кырыласын күз алдына китерүе кыен түгел иде... Салават файдасыз чыгышларны туктатып, кешеләр¬ гә дә, атларга да ял бирде, шул рәвешчә ике тәүлек буена көч җыйды. Ул арада яңа яуган кар да басылыр¬ га тиеш иде... Әмма өченче көнне тагын зәһәр март бураны күтә¬ релде... Төнлә белән Красноуфимски крепостена үтеп кергән атчабар кайгылы хәбәр китерде: бик яхшы кораллан¬ ган полковник Михельсон гаскәре Уфа янында Чика гаскәрен тар-мар иткән, Чика Зарубин үзе әсир төшкән, анда хәзер чын кыямәт, Пугачев гаскәрләре төрле якка кача, диде ул. Шуңа өстәп хәбәрче Чика әсир ителгән¬ нең икенче көнендә үк Стәрлетамак башкортлары җыенга җыелып, Уфага кергән Михельсонга буйсынган¬ нар дип әйтте. 345 344
Бу — Уфа янында дошманның зур көчләре бушадЫ һәм алар Гагаринга ярдәмгә килә алачаклар дигән сүз иде. Инде монда үткәргән һәр сәгатьнең һәлакәткә ките¬ рүе мөмкин иде. Салават шул төнне үк, буран котыруга карамастан, һөҗүм башлады. Бәрелеш кыска булды. Салават, боҗраны өзеп, тау юлына чыкты... Корсактан кар ерып барган атлар арыды, алардан шау күбек акты, пар күтәрелде. Шулай да Салават үзенең отрядын карлы тауларга ашыктырды, анда барырга солдатлар кыймаячак иде... Җәйге юллар төшеп, атлылар яңадан елдам һәм җәһәт хәрәкәтләнә башлаганчы дип, ул көньякка, туган авылы, тау заводлары ягына таба китте, анда бөтене¬ сенә дә җитәрлек итеп корал, туплар, ядрәләр хәзер¬ ләргә мөмкин иде. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Уфа янында Пугачев гаскәрләре тар-мар ителгән Чакта Чика кул астындагы хәрби түрәләрнең бик азы исән калды. Шуларның берсе — Юлай иде. Ул, Кара Идел 1 аръягына чигенеп, тауларда тукталды. Нәкъ шул чакта аның янына Бохаир килде. — Юлай агай,— диде ул,— синең өч йөз сугышчың бар, миндә — биш йөз. Икебездәге мылтыкларны җый¬ саң, ике йөздән ким булмас. Без заводларны җимереп, урысларны үз җирләребездән куып, ул җирләрне яңа¬ дан үз кулыбызга кайтара алабыз. Урыс патшасы белән аның хатыны өчен сугышып йөрү — безнең эш түгел. Әйдә, көчләребезне берләштерик. Башкорт халкы изге эшләребез данын күкләргә күтәрер... — Ничек дияргә дә белмим, Бохаир. Дан артыннан куарга карт инде мин! — диде Юлай.— Өйгә кайтыр идем, кешеләрне жәллим. Ә никадәр бит алар — өч йөз кеше.— Алып кайттыммы — барысын да өйдән тотып алырлар. Тол калган хатыннары, балалары күз яше кояр... Юкса кайтып та китәр идем... — Әх, картлач! Заводчылар кем җирен тартып ал¬ ды? Синекенме? — дип котыртты аны Бохаир. 1 Кара Идел — Уфа елгасының исеме. — Минекен, писер, минекен, әлбәттә! — дип килеш¬ те Юлай. — Сатып алабыз дип кәкре каенга терәтмәделәрме үзеңне? — Ай-бай-бай, ничек кенә терәттеләр әле, этләр! Үзен беләсең инде! — Ә бу алдану өчен халык кемне каргый? — Я-я!..— диде ул ачулы тавыш белән кинәт кабы¬ нып, әмма шунда ук яңадан кайтып төшеп сорады: — Минеме әллә, Бохаир? — Син саттың! Артык кәпәрендең, борынгы канун¬ нарлы оныттың. Синекемени ул җир? Җир бөтен халык¬ ныкы, ә син саттың! Халык алдында кем гаепле? Юлай! Кем үз гаебен акларга тиеш? — Юлайдыр шул, шайтан алгыры,— дип килеште карт,—Сабыр ит, уйларга ирек бир. Кая шулай чапты¬ расың, мәлгунь?..— Аның тагын ачуы кабарды. — Гаскәр килеп өстеңә басар, сугышчыларыңны кырып салыр, казыкка утыртыр, башларын кисәр, үз башыңны да чабып өзәр — берегезне дә кызганмыйм, менә өч йөз ярдәмчене генә югалтасы килми иде. Юлай ачуланып төкерде. — Кит, Бохаир! Сиңа халкың жәл түгел... Кит янымнан!.. — Ә син заводларга урманнарны сатканда, халык¬ ны жәлләдеңме соң? Беркемне дә кызганмадың, Юлай! Үзең турында гына уйладың! Ә мин патша белән аның хатыны арасындагы сугышка кысылган тинтәкләрне ни өчен жәлләргә тиеш, ди? Безгә үз мал-мөлкәтебезне коткарырга кирәк, ә без башкорт канын нәрсә өчен коябыз? Эх, Юлай агай!.. Алар кич буе бәхәсләшеп утырдылар, һәм Юлай писарьнең өндәвенә күнде. Алар бергәләп тау заводы урнашкан җиргә кузгал¬ дылар. Урыслар арасындагы ызгыштан файдаланып, үз җирләрен, үз урманнарын кире кайтарырга, ул җирләр¬ гә салынган заводларны туздырырга — алларына куй¬ ган максатлары менә шушы булды аларның. Завод янына боларның килеп чыгуы бөтенләй көтел¬ мәгәндә булды. Администрация башка заводларда ур¬ нашкан хәрби командаларга хәбәр итәргә өлгермәде, ә эшчеләр, патша полковнигы Юлайны крепостной кол¬ 347 346
лыктан коткаручы Салаватның әтисе буларак белгән¬ лектән, аңа ярдәм итәргә әзер иделәр, һәм алар баш күтәреп, завод эченнән булыштылар. Юлай һәм Бохаир җиңүгә сөенеп бетә алмадылар. Әмма күп еллык тәҗрибә башкортларны рус дәүләтен¬ дә язуларның гаять зур көчкә ия булганын белүгә өй¬ рәткән иде инде. Хәйләкәр һәм явыз, соңыннан Петр Беренче җәзалатып үтергән ач күз чиновник Сергеев, башкортлардан борынгы тарханлык грамоталарын тар¬ тып алу өчен, аларның ияләрен үтергәнче газаплый иде. Бу исә иясе үлгәннән соң да кәгазьнең яшәвен һәм көчендә булуын күрсәтә иде. Шуңа күрә Юлайга заводларны алу, җимерү, завод биналарының көлен күккә очыру гына җитми кебек, ә завод иясенә бу җирләрне үзенеке итеп санарга хокук биргән язуларны да, кәгазьләрне дә юкка чыгарырга кирәк кебек тоела иде. Кулга төшерелгән завод конторасында Бохаир һәм Юлай якыннары белән бергә әнә шул кәгазьне эзләргә керештеләр. Бохаирның турылыклы юлдашы һәм йөзбашы бул¬ ган яшь Айтуган, кәгазьләрне өемнән берәм-берәм алып Юлайга күрсәтә торды. — Кара, Юлай ага, шушымы? — Ул зуррак иде, аскы өлешендә менә шундый зур мөһер булырга тиеш, ә менә бу җирендә минем там¬ гам. Син бит безнең Шәйтан-Күдәй йортының тамгасын таныйсың... Бүлмәдә калын-калын китаплар, ниндидер теркәл¬ гән әйберләр, аерым кәгазьләр таратып ташланды. Моның кадәр кәгазь белән һичкайчан эш иткәннәре булмагач, алар караганын аерып куймадылар һәм бер үк кәгазьләр икенче тапкыр кулларына эләгә башла¬ гач кына аерып кую кирәклегенә төшенделәр. — Болай шайтан үзе дә, пычагым да таба алмас, әйдә, яңабаштан башладык, Юлай агай!—диде Бохаир. — Полковник агай, сиңа анда завод кешеләре кил¬ гән,— диде Юлайның унбашы бүлмәгә кереп. Ул Уфага чыгып киткәннең беренче көненнән алып Юлай белән бергә булып, әле һаман аны зурлап полковник дип йөртә иде. — Шулар гына кирәк иде... куып җибәр үзләрен — дип, җавап бирде Юлай урынына Бохаир. Әмма Юлай каршы төште: — Кума, тукта, тукта, нигә алай .итәргә! Чакыр, ки¬ рәк булгач, керсеннәр,— диде ул. Контораның кәгазь туздырып ташланган иркен бина¬ сына өерелешеп берничә эшче килеп керде. Алар кул¬ лары бәйләүле берәүне алып керделәр дә бусаганы узуга ук аны идәнгә төртеп капландырдылар. Эшчеләр төркеменнән аерылып алга икесе чыкты, һәркайсының кулында зур тәлинкә иде. Беренчесе — җитмеш яшьләр чамасындагысы руда эретүче карт Сысой, аерым бер тантана белән Юлай алдында баш иде. — Старшина Юлай Азналин, исәнме, сударь, безне явыз хуҗалардан коткаручы! Завод мужиклары җи¬ бәрде безне сиңа, ипи-тоз бирергә куштылар. Кабул итеп ал. Бохаир кимсетүле итеп: — Нәрсә, безнең ипи-тозыбыз юкмы әллә?! — дип куйды. Юлай аңа каршы төште: — Син нәрсә күргән соң дөньяда, писарь? Син нәрсә аңлыйсың? Урысларның гадәте шундый.— һәм ул руда эретүчегә борылып икмәк-тозын кабул итте, тәлинкәне үз янына өстәлгә куйды.— Рәхмәт, рәхмәт, абзый! Офи¬ церны син чабып үтердеңме? — Бар күрсәткән явызлыклары өчен, сударь Юлай Азналин, үч алдым бүген, кабахәтне чабып үтердем,— диде карт эшче. — Яхшы булыштыгыз безгә, рәхмәт,— диде Юлай. — Кая булыштылар инде! — дип ачу белән ырыл¬ дап сүзгә кушылды Бохаир.—-Тупны харап иттеләр. Без хәзер менә туплы булган булыр идек. Бохаирның шелтәсе иахак иде: заводка һөҗүм итеп килүчеләр өстенә картечь яудырып торган бу тупны сафтан чыгару, аның көпшәсенә металл кою өчен эш¬ челәр тормышларын да кызганмадылар, бәрелештә бер¬ ничә кешеләрен югалттылар. Карт эшче бу дорфа, зәһәр шелтәгә үпкәләмәде. — Ә сез, сударь, шулай итмәгәндә җиңә алмас иде¬ гез,— дип каршы төште Сысой.— Хикмәт тә шунда, туп көпшәсенә металл коюда. Шуның өчен плотина мастеры ике егетебезне кылыч белән чабып үтерде!.. 348 349
Әлегә кадәр Сысой артында торган икенче эшче алга атлады һәм Юлайга баш иде. — Завод мужиклары безне җибәргәндә, сударь старшина, заводта кылычлар белән сөнгеләрнең бик күп әзерләнгән булуын сиңа әйтергә куштылар. Шул кылычлар һәм сөнгеләр белән без синең алда баш ора¬ быз. Юлай корал салынган савытны да алды. Болар — заводта көн дә эшләнә торган нәрсәләр тү¬ гел иде. Алар — соңгы вакытта хуҗа заказы буенча хәзерләнгән, һәм хәзер инде эшчеләр тарафыннан чын пугачевчылар дип кабул ителгән Юлай белән Бохаир өчен эшләргә тәкъдим ителгән кораллар иде. Юлайның Уфа янындагы сугышларда катнашуы турындагы хәбәр завод халкы арасында таралып өлгергән иде инде. — Рәхмәт, рәхмәт,— диде Юлай, савытны алып. —- Бүләк китергән булдыңмы? — Бохаир кискенлек белән, чәнчетеп сорады.— Без заводны сугышып алдык. Нәрсәгә ул бүләкләрең! Хәзер болай да барысы да без¬ неке... Безнеке!! — Бүләге түгел, мәхәббәте кыйммәт, сударь, исе¬ мең ничек соң синең?.. Бик ачулы күренәсең син,— дип куйды карт Сысой. — Син, писер, урыс кешесен белмисең,— диде Юлай, Бохаирга мөрәҗәгать итеп,— Урыс халкы белән гадел эш итсәң, ул сиңа һәркайда турылыклы дус була¬ чак. — Изге сүз әйттең, старшина! —■ дип шатланып куй¬ ды руда эретүче карт.— Менә урман авызында, чокыр¬ дан тотып алдык... тагын сиңа бүләк... Я, тор әйдә, эт, хөкемеңне күр!-—диде карт, бәйләнгән әсирнең янта- вына аягы белән төртеп. Әсир кыймыл-кыймыл килде дә авырлык белән генә аягына торып басты, һәм Юлай үзенең күптәнге дошма¬ нын, завод приказчигын күрде. — Исәнлек телим сезгә, старшина Юлай Азналин әфәнде, исәнмесез! — диде приказчик юхаланып, баш иеп. Юлай мыскыллап көлеп җибәрде. — Түбәнрәк и башыңны. Ходай тәгалә гаделлекне сөя, эт җан! Инде менә барлык яман эшләрең өчен җавап бирерсең! — Безнең каныбызны эчкән бу эткә җәза бир, су¬ дарь! — Руда эретүче карт Юлайга баш иде.— Завод мужиклары синнән үтенеп сорыйлар, сударь, үтерт шуны. Хуҗалар өчен ул җан-фәрман тырышты, ә безне чүп урынына да күрмәде, изде, аяк астында таптады! Конторага килгән башкалар да Сысой артыннан: — Җәзала аны, сударь! — дип күтәреп алдылар. Приказчик: — Кичер мине, сударь Юлай, без дә, үзең беләсең, ирексез кешеләр!—дип кычкырып җибәрде. Юлай аның тавышында курку ишетте, йорт стар¬ шинасыннан һәрвакыт өлкәнрәк булып кыланган бу бәдбәхетнең карашында да, хәрәкәтләрендә дә ул кур¬ ку күрде. Завод хуҗасының колы һәм артын ялаучысы, сатлык җан булган бу бәндә акча хакына барысын да җайларга вәгъдә бирә дә, инде алдап-йолдап ришвәт¬ не кулына төшергәч, эт койрыгыннан төз закончыга әве¬ релә иде. Әле менә хәзер дә аерылгысыз юлдашы, бил¬ бавына тагылган камчысы аның янында. Заводларга сатылган җирләрдә тота калса, башкорт аучыларын һәм көтүчеләрен ул менә шул камчы белән кыйный иде... — Шәп хезмәт иттең син сәүдәгәргә,— дип тыныч кына әйтте Юлай.— Хәтерлисеңме безгә кунакка килгән чакларыңны, аракы алып килә идең... Аңа тәмәке дә сибә торган булгансың дип сөйлиләр... хе-хе!.. Хәтерли¬ сеңме җиребезне сатып алган чагыңны, безне исертеп, ничек юмалаган идең? — һәркемнең ирке бит: телисең икән — эчәсең ара¬ кыны, теләмисең икән — эчмисең! — Юлайның тышкы сабырлыгына алданган приказчик кыюланып китте. — Хе-хе !Дөрес әйтәсең, хаклы син!.. Әй, хәйләкәр дә үзең! Халыкны алдый белдең инде!.. Белдең, эт җан! Егерме ел буена без аннары бөтен халык белән яшь түктек... Бир монда камчыңны! — Юлай каты һәм боеручан тавыш белән кинәт сүзен очлады. Приказчик үзенең камчысын аңа бирде, ул менә хә¬ зер сугар дип көтеп, бөтенләй җыерылды, бөреште һәм мескенләнеп кенә сөйләнә башлады: — Үткән-беткәнне хәтерләмә, сударь! Хезмәтем шундый иде!.. Ни хәл итәсең?.. — Дәшмә! — дип кырт кисте Юлай. 350 351
Ул камчыны кулына гомерендә беренче кат алган¬ дай булды, аның очына кушып үрелгән буй-буй кургаш¬ ларны учына салып үлчәгәндәй итте... — Моның белән башкортларны кыйнадың, приказ¬ чик. Никадәр кешене имгәттең икән?! — Заводтагы русларны да кызганмады, каһәр сук¬ кан эт! — дип сүзгә кушылды карт Сысой. Ләкин Юлай аның ягына күз дә салмады, бөтенләй ишетмәгәндәй булды һәм приказчикка карап дәвам итте: — Менә шуңа күрә сине бу камчы белән үтергәнче кыйнаячаклар... Үлгәч кенә туктарлар! Приказчик тезләнеп үрсәләнә башлады. — Күрше, дим! Хөрмәтле старшинам! Кызган! Ка- раңгылык-сукырлык аркасында гына булды!.. — Син караңгымы? — дип сорады Юлай ачу белән.— Синме, эт? Юк, син гыйлемле кеше! Купең өчен кәгазь төзеп, безне алдый белдең син. — Кәгазен яшерә дә белгән,— дип сүз кыстырды Бохаир. — Кайда язу?! Кайда купчая крепость?! — дип коты¬ рынып кычкырып җибәрде Юлай. Ул атылып приказ¬ чик янына килде дә аны бугазыннан эләктереп алып, калтыранган кулы белән биленнән пычагын капшый башлады. — Җибәр, зинһар җибәр, барысын да әйтәм,— дип гырылдады приказчик,—Монда ул, идарәче бүлмәсендә яшерелгән. Рөхсәт ит, алып килим... Алып килим... Юлай приказчикны ычкындырды да кәгазьне алып килергә аның белән Бохаирны җибәрде. Менә үч алыр көн дә килде! Менә ул ходаның рәх¬ мәте! Урыс сәүдәгәренең игелексез эшләре барысы да йөзтүбән капланды! Бөтен бәла-каза шул кәгазьдән башланды, шуның белән төгәлләнер дә: купчая кре¬ пость янып көлгә әйләнер, башкорт җирләренә салын¬ ган заводлар җимерелер, завод авыллары яндырылыр, килмешәкләр биредән сөрелер, һәм яңадан Урал буйлары тыныч, имин булып калыр, аның тынлыгын тау бөркетләре тавышы, кәҗәләр мәэлдәве, ат кешнәве, моңсу курай җыры һәм таң алдыннан иртәнге намазга чакырып мәзин кычкырган азан гына бозар. Яңаклары, чал сакалы буйлап яшьләр тәгәрәгәнен Юлай үзе дә сизми калды... Контора бүлмәсенә Бохаир һәм приказчик әйләнеп керделәр. — Менә ул! — дип шатланып кычкырды Бохаир, Юлайга таныш, бик таныш кәгазьне күрсәтеп. Башка¬ лар белән ничек саташтырсын ди ул аны! Ул аның хә¬ теренә сеңеп кенә калмады, андагы һәр хәреф, йорт тамгасы һәм олы сургыч мөһер Юлайның йөрәгенә уелып куелгандай булды. Юлай аңа күзләрен текәде, урысча язу танымаса да, ул бу кәгазьдәге һәр сүзне укый алыр иде... — Менә монда сызымы да бар, кара...— Писарьнең тавышы Юлайга әллә кайдан ерактан ишетелгән кебек тоелды.— Монда менә син йорт тамгасын куйгансың... Юлай кәгазьне кулына алды. Дулкынланудан аның бармаклары калтырый иде. Бик яхшы укый белсә дә, ул аннан хәзер бер генә сүз дә аера алмас иде: кәгазь аның кулында шулкадәр селкенә иде. — Кабахәт грамота!—дип пышылдады ул.— Ника¬ дәр кан һәм күз яше, никадәр җәбер, золым, гаделсез¬ лек, комсызлык аңарда... Ут йотсын аны, җил көлен туз¬ дырсын. Юлай хушлашкандай итеп кәгазьне . тагын бер кат карап чыкты. Озак дәвам иткән авыр хәсрәт сөремен¬ нән дә кешеләр, бәхет һәм мәхәббәт кочагыннан аерыл¬ ган кебек, авырлык белән кыяр-кыймас кына котыла¬ лар. Ул кәгазьне янган мичкә ыргытты, һәм барысы да аерым бер кызыксыну белән утка карарга өелештеләр, әйтерсең ул, ничектер, башкачарак янарга тиеш иде... Берсе дә дәшмәде. Кәгазь янып бетеп, көле чыршы агачы өстендә биегән телләргә һәм чатырдап атылган чаткыларга ияреп очып беткәч, Юлай тантаналы һәм җитди төс белән Бохаирга таба борылды. — Халыкка игълан ит, Бохаир: без үз җиребезне кире кайтарып алдык, кәгазьне яндырдык, ә хәзер завод¬ ны сүтеп ташлыйбыз, буаны ерып агызырбыз...— Юлай завод эшчеләре төркеменә күз салды.— Ә сезгә боеры¬ гым шундый: иртәгә иртәдән барлык мужиклар завод¬ ны сүтәргә чыгыгыз, минем җиремдә эзе дә калмасын аның! — Бетсен каһәр төшкән тәмуг, шайтан миче, вата¬ быз! — дип кычкырды эшчеләрнең берсе. Сүзгә Сысой карт кушылды: 352 23 В-598 353
— Барысын да нигә алай җимерергә, ди? Без аның һәр ташын үз кулларыбыз белән салдык лабаса! — Әйттемме ватарга дип, димәк, ватарга! Кем хуҗа хәзер, я әйт әле? — дип җикеренде аңа Юлай. — Тфү, нәрсә соң шулкадәр җәнҗал куптарасың? Тот та ват! Син хуҗа, әлбәттә... — Заводны ватарга, буаны агызырга, авылларны ватарга!—дип Юлай, боеручан тавыш белән бер-бер артлы санарга кереште. — Тукта әле! Ничек инде ул авылларны? — дип, та¬ гын түзмичә, сүзгә кушылды Сысой. — Ә безгә кая китәргә? — Нишләп ватарга авылларны? — дип эшчеләр ба¬ рысы берьюлы сөйли башладылар. — Сез соң нәрсәгә миңа? — дип үз-үзенә ышанган кыяфәт белән елмайды Юлай.— йортыңны минем җире¬ мә салганда, миннән сорадыңмы? Әллә мин сине кунак¬ ка чакырып китердемме? — Баш өстендә түбәсез ничек яшәргә, ди? Хайван түгел бит! Кызган! — Юк, кызганмыйм! Барысын да яндырачакмын! — диде Юлай ныклык белән.— Ә син, картлач, беләсеңме урысларның үз җирләре никадәр икәнен? — дип сорады ул, кинәт Сысойга борылып. — Кем үлчәгән аны! — дип кул селтәде карт. — Мин үлчәдем!—диде Юлай,—Әби патша сугыш¬ ка чакыргач, мин урыс җирләрен аркылысын-буен чит¬ ләр җиренә кадәр йөреп чыктым, һай, күп тә соң урыс¬ ларның җирләре!.. Нәрсәгә сезгә башкортларны кысрыкларга?! Яңа урынга, урыс җирләренә күчәрсез ДӘ... — Юк, ялганлыйсың, старшина! Хәзер ул законнар бетте инде! Син дә, сәүдәгәр дә, приказчик та безгә хуҗа түгел хәзер, оятсыз син, җир бит! — Күрер күзгә йолкыш кына булган бер эшче әнә шулай дип кинәт Юлайны бүлдерде. Ул заводка моннан биш көннәр элек килде, үзе белән Пугачев манифестларын алып килде, башкортларга заводны алышырга булышты, Сысой белән Юлай арасында барган әйтешкә әлегә кадәр кушыл¬ мады.— Беркая да куып җибәрә алмыйсың син безне! — Без сезнең белән бергәләп завод түрәләрен кыр¬ дык. Хәзер кая китик без? Инде башыбызны элмәккә илтеп тыгыйкмы? — Сысой карт та гайрәтләнеп китте. Аңа үзе белән бергә килгән эшчеләр дә кушылды: — Сезнең белән бергә сугыштык. Безне беркая да куа алмассың! Хәзер без кайда теләсәк, шунда торыр- l.■> хаклы! — Государьның указын беләбез! — Укыдык! Юлай сикереп торды. Аның буын-буын булып торган кыска, симез муенына кан йөгерде, кызарган маңгаенда га мырлар бүртеп чыкты. Кара, боларның узынуын! Әй- 1ерсең, ул үз җиренә үзе хуҗа түгел, әйтерсең, бу җиргә төзелгән купчая крепостьны ул менә хәзер үз кулы белән яндырмады! Нишләргә? Асаргамы боларны? Җәяләрдән аттырып үтерергәме? һәм кинәт Юлай башында менә дигән фикер туды: болар өстеннән баш итеп приказчик¬ ны— алар куркырга, буйсынырга күнеккән кешене куярга! — Әй, син, приказчик, старый знаком, эт җан, кил монда!—дип чакырды Юлай. Эшнең үзе асылына төшенеп җитә алмаган борылыш алуына гаҗәпләнеп, биредә булганның барысын да күзәтеп торган приказчик кыяр-кыймас кына Юлайга якынлашты. — Борыл артың белән,— диде аңа Юлай һәм, теге¬ се боерыкны үтәгәч, аның кулларын бәйләгән бауны Юлай үзе кисте.— Купчая крепостьны үз иркен, белән миңа биргән өчен, сиңа мәрхәмәт итәм: түрә итеп куям. Заводны, авылларны ватарга куып чыгар мужикларны, начар эшләсәләр, кара аны, синең тирең¬ не тунармын!.. Юлай аңа бавын кискән пычак белән янады. — Алла озын гомер бирсен үзеңә, старшина әфән¬ де! Минем кулда эшлиләр инде алар! Мин ул зинадан туганнарны....— приказчик бу сүзләрне әйткәндә гадәте буенча билбавына — һәрвакыт камчысы асылынып тор¬ ган урынга ябышты. Юлай аны аңлап елмайды һәм камчысын сузды. Приказчик комсызланып камчыга үрелде, ләкин Пугачевның кыю илчесе Юлай белән приказчик арасына атылып керде һәм камчыны тотып алды. — Бирмә! — дип җикерде ул Юлайга. — Оятсыз, җир бит, безнең өстән приказчик куя¬ сыңмы?!— дип кычкырды Сысой. 354 23* 355
— Государь указын ишеттеңме?! —дип кычкырдылар эшчеләр дә, Юлай өстенә килә-килә. Бохаир, йөзбаш Айтуганга кешеләр чакырырга ку¬ шып күз кысты да, алга атлады. — Туктагыз! Нинди указ! Кем укыды? — дип сора¬ ды ул. — Мә, укы! — Пугачев илчесе, бүрегеннән йомарла¬ нып, изелеп беткән кәгазь алды да Бохаирга сузды. — Завод хуҗаларын, приказчикларны асарга диел¬ гән анда!—диделәр төркемнән. — Государьның турылыклы хезмәтчеләрен кыерсы¬ тучыны җәзалап үтерергә диелгән! — дип күтәреп алды икенче берәү. — Комачаулама! Үзем укыйм!—дип туктатты аларны Бохаир, кәгазь өстеннән күз йөртеп һәм вакыт отарга тырышып. — Бүрегең сал, писарь! Государь үзе язган лабаса грамотаны,— диде Сысой, түзмичә. Бохаир, эшчеләр башы өстеннән карап, Айтуган бер төркем кораллы кеше ияртеп кергәнен күрде. — Менә сиңа государеңның сүзләре! Без хәзер үзе¬ без государьлар!—дип кычкырды ул һәм манифестны вак кисәкләргә ертып ыргытты. — Туганнар! Нәрсә соң бу? Егетләр! — дип кычкы¬ рып җибәрде Сысой ачулы итеп. Эшчеләр бергә укмаштылар. Пугачев илчесе завод халкы бүләк иткән савыттан тиз генә кылыч алды һәм Бохаир өстенә ташланды, әмма шунда ук арттан аның кулыннан тотып алдылар, иңбашына асылындылар. Ун¬ лап сөнге эшчеләргә юнәлтелде, аларны контораның бер почмагына кысрыклый башладылар. — Асарга бу егетне,— дип боерды Бохаир. — Старшина, шаярма!—диде Сысой, янаулы тавыш белән Юлайга.— Халык гаделлек өчен сугышка күтә¬ релде. Үз башыңа кылынганны бел дә тор!.. Әллә дәрья булып кан коелуын телисеңме?.. — Асарга шуны, Айтуган!—диде Бохаир инде ике башкорт бәйләп өлгергән кыю пугачевчыга күрсәтеп. — Тукта әле, Бохаир,— диде Юлай.— Шулай да, кем баш соң монда, синме, әллә минме? Мин асарга дип әйтмәдем ич!.. Шул минутта тышта, контора янында тавыш, шау- шу күтәрелде, кемдер ишектән атылып керде дә, тыны капкан хәлдә бусагадан ук кычкырып җибәрде: — Гаскәр!.. Атлы гаскәр!.. Бу хәбәр барысын да хәвефкә төшерде һәм бер дәм- |ә таш итеп катырды. Әле хәзер генә Юлай, үз җирләребезне мәңгегә кире I айтардык, дип белдерде,— ә монда, көтмәгәндә, бөтен ип җимерелде... Заводны кире бирергәме?! Җимермичә- питмичә, сүтеп ташламыйча кире тапшырыргамы? Завод хуҗалары һаман үз эшләрен дәвам итсеннәрме? Юк, бу җирләрне тешең-тырнагың белән, бар нәрсәне кор¬ бан итеп булса да сакларга!.. — Атларга! — дип кычкырды Юлай.— Сугышка, башкортлар! Аның сүзләрен йөзбашлары һәм унбашлары күтәреп алдылар, бу өндәү авазы завод ишек алдында, поселок¬ та яңгырады, һәм конторада нәрсә булганын әле белмә- I әп завод халкы, якынлашып килгән дошманнан завод¬ ны башкортлар белән иңгә-иң торып якларга дип, ко¬ ралга ташланды. — Бохаир, кара, һәммәсе сугышка әзер булсын,— диде Юлай. Сугышчылар Бохаир артыннан чыгып киттеләр. При¬ казчик хуҗаларча кискен хәрәкәт белән үзенең камчы¬ сын алды, әмма шул чак аның өстенә эшчеләр ябы¬ рылды. — Бәйләгез аны, туганнар! Завод кем кулына төш¬ сә дә, явыз бүрегә безнең көтүдә урын юк! Аны бәйләделәр, конторадан өстерәп алып чыгып киттеләр. Юлай якламады. — Юлай агай, үзебезнекеләр алар! Башкорт гаскә¬ ре килә! — диде чаптырып кайткан хәбәрче. Шатлык авазы завод буйлап җәелгәннән-җәелде. Гомуми шау-шу арасыннан ерактан җыр ишетелде. Юлай бу тавышны таныды. Аның тавышы!.. Улының тавышы!.. Аның җыры иде бу!.. Конторага Юлайның улы Сөләйман йөгереп керде. — Атай! Салават кайтты! Бик зур гаскәр алып кил¬ гән! Менә сөенеч!.. Күзләренә бәреп чыккан шатлык яшьләрен яшерү әчеп, Юлай кыйблага борылды һәм улы белән очрашу бәхетенә ирештергән ходага мең шөкер белән дога кыл¬ гандай итеп кулларын күтәреп йөзен каплады. Аның 356 357
колагына аерым тавышлар, сүзләр, шатлыклы кычкыру¬ лар бәреп керде... Халык гүләве конторага якынлашкан- нан-якынлашты... Менә-менә ул стенаның эченә, Юлай¬ ның колакларына, күкрәгенә, йөрәгенә килеп керәчәк... Контора янына Салават килеп туктады, ул сугыш киеменнән булып, әкиятләрдәге баһадирны хәтерләтә иде. Кылычы — Газраил кылычыдай, батыр Шәгали Шакман җәясе — аркасында, күзләре балкый, атының канатлары гына юк, әмма аның Тулпарын канатлар урынына җыр очыртып бара иде... Аны, Юлайның улын, каршылаучы халык шатлыгы әнә ничек дәрья кебек кайный... Хәрби түрә, ата кеше, патша полковнигы старшина Юлай кинәт үзе дә бу яшүсмер алдында куркуга төште һәм үзен бөкрәйгәндәй хис итте. — «Нәрсә — куркаммы әллә мин аннан?!» — Юлай ачу белән үз-үзен шелтәләп алды һәм бүлмәгә кергән Салават каршына йөзенә шатлык, ваемсызлык билгесе чыгарып җиңел атлап китте. Салават, кочакларга дип кулларын сузды да, шат¬ ланып кычкырып җибәрде: — Көткән көнебез килде бит, атай! — Килде, Салават! — Җиңү мөбарәк булсын, атай! — Мөбарәк булсын, улым, мөбарәк булсын! Салават шунда гына халык арасында Бохаирны күрде. — Син дә безнең беләкмени? — диде ул гаҗәплә¬ неп.— Көткән көнебез җитте, Бохаир! Җиңү белән! — Шатлык килде! Дошманнарыбызны хакыйкать тотты! Җиңү белән!—диешеп, бер-берсен котладылар сугышчылар да. Алар төрле якларда сугыштылар, һәркайсының үзе үткән юлы, үз тәнендә татыган ярасы бар, инде менә хәзер бергә очраштылар. Түрәләр арасында да, буйсын¬ ганнар арасындагы кебек үк, иске танышлар күп иде, алар бер-берсен тиз таныдылар, һәркайсының сөйләр нәрсәсе дә, тыңлар нәрсәсе дә җитәрлек иде. — Мин бит карт солдат, кулымда кылыч тота алам әле, ничек сугышканнарын онытмадым!—дип мактанып утырды Юлай.— Юлайның кулы нык, башы да, әйтик, тишек түгел! — Патша бүләккә күмәр инде, мөгаен, үзеңне. Ул әле яңа гына заводларны алырга боерык җибәрде, ә син инде алып та өлгергәнсең! Заводы нинди бит әле! — дип атасын үстереп җибәрде Салават. — Ә патшаның ни эше бар?!—дип сүзгә кушылды Бохаир.— Без урыслар кулыннан үз заводыбызны ал¬ дык. Юлай үз җирен алды. Үз урманнарыбызны, дала, елгаларыбызны кире кайтардык... Безнең җирне безнеке түгел дип берәү дә әйтә алмасын өчен, купчая крепость¬ ны яндырдык. Конторага Җаеклар йөзбашы керде: — Полковник әфәнде,—диде ул Салаватка,— казак¬ лар урман артындагы авылга туктарга телиләр. — Туктасыннар. Юлларга хәзер үк күзәтчеләр җибәрегез,— дип боерды Салават,— атаманга әйт. — Тыңлыйм, полковник әфәнде! йөзбашы чыгып китте. — Салават, синең гаскәреңдә урыслар күпме?— дип сорады Юлай саклык белән. Салават, ваемсыз булып күренергә тырышып, җавап кайтарды: — Миндә төрле халык бар: чувашлар да, мордва да, татар да, урыс та, мишәр дә — тагын әллә кемнәр! Асылда, төрле халыкның үзенә зур теләк белән кушы¬ луына, барысының да үзен бер дәрәҗәдә тануына, ышануына, тыңлавына һәм батыр полковник Салават кулы астында патшага хезмәт итәргә теләвенә ул сөенә дә, горурлана да иде. — Сиңа тагын кеше кирәкме соң?—дип сорады Юлай. — Сугыш комсыз, атай. Халык никадәр күп булса, җиңү шулкадәр якынрак булачак! — Мин сиңа тагын бер мең урысны бирәм, улым, әйдә, солдат ит үзләрен. — Кайдан алмакчы буласың ул кадәр урысны? — дип гаҗәпләнеп сорады Салават. — Завод мужикларын. Күрдеңме, нинди таза аюлар? Менә дигән солдатлар булачак патшага! Бүлмәгә пешкән ит, кул юарга кайнар су кертте¬ ләр... Кинәт барысының да күптән инде ашамаган булу¬ лары, карыннары ачкан икәне исенә төште һәм, тәмле, хуш исле бу бөркеп торган киң табакларны күргәч, күңелләнеп киттеләр. Идәнгә киезләр җәелде. 359 3!»
Юлай, җиңнәрен сызганып, таудай өелгән итнең кай сы кисәген турый башларга чамалап утырган арада, бишбармак тирәсендә уен-көлке, кызык сүз башланды: — Ай-бай-бай! Ачтан үлдем, беттем!.. — Уф, эчем аркама ябышты! — Ничә сарык пешергәннәр? — Бүген кеше башына берәрдән генә аз булачак! ■— Икесенә дә көч җитәр!.. — Берәү шулай ашаган да шартлаган, ди!.. Шушы мәзәк һәм яңгыравыклы көлү астында конто¬ рага Сысой һәм бая биредә булган башка эшчеләр килеп керделәр. — Сезне кем чакырды?! — дип кычкырды аларга Бохаир. Бая Бохаир чак астырмый калган Пугачев илчесе: — Ә без чакырганны көтмәдек, тоттык та үзебез килдек, туйга соңламыйк, дидек!—дип җавап бирде һәм Салаватка күз кысты: — саумы, полковник! — Семка! Саумы, поручик! Дөньядамыни син?! — дип кычкырып җибәрде Салават.— Кил, әйдә утыр яныма! Юлай белән Бохаир бер-берсенә мәгънәле һәм бор- чулы караш ташладылар. Семка үзенең юлдашларына борылды: — Ә сез, ахмаклар, куркып торган буласыз тагын! Салават завод эшчеләрен дә табын янына чакырды: — Саумысез, казаклар, ашка утырыгыз! — Рәхмәт сыеңа, болай да тук,— диде Сысой.— Атаң белән әнә теге кара бәндә сыйладылар инде без¬ не,— ул Бохаир ягына ымлады. — Яхшы сүзеңә рәхмәт! — Без монда гына торып торырбыз, полковник әфән¬ де,— диештеләр аның юлдашлары да. Әмма Семка каршы төште: — Нигә торып торырга, егетләр? Тик торган су да сасый, диләр. Утырыйк та янәшә, серләшик иркенләп. Салават белән без борынгы дуслар,— диде ул аларга кыюлык өстәп. — Күрдеңме, Салават? Нәрсәсе белән начар бу сол¬ датлар, я?! Патшага кеше кирәк булса, ал,— диде Юлай, эшчеләргә ымлап. — Әйбәт солдатлар! — дип килеште Салават та.— Әйбәт икәннәрен үзем дә күрәм. Ләкин аларны ничек аласың, ди? Заводта кем эшләр? Юлай көлеп җибәрде. — Ниткән заводчы мин!.. Таптың менә купең Мясни- ковны!.. Миңа аларның заводта эшләве кирәкми. Ку¬ рыкма, ал барысын да. Мин заводны барыбер җимер¬ тм... Сысой карт Салават янына утырды. — Син, полковник сударь, менә шуны уйлап кара,— диде ул,— әйтик, безнең барыбызны да солдатка алдың, .1.11,— мужик иреге хакына патшага хезмәт итәргә әзер без, барырбыз. Әйтик, заводны җимерергә, ди,— моны¬ сы хуҗа һәм патша ихтыярында. Әйтсәләр, җимерер¬ без... Ә менә авылларны нигә яндырырга? Безнең анда хатыннарыбыз, балаларыбыз бар. Кая китәрләр алар? Салават руда эретүче картка гаҗәпсенеп карады. — Кая кнтмәкче буласыз соң сез? Берәү дә сезнең авылларыгызга тимәс. Кайда яшәгән булсагыз, шунда яшәгез... Юлай борчылып, саклык белән сорау бирде: — Ягъни ничек була инде бу, Салават? Урыслар нәрсә, мәңге башкорт җирендә яшәрмени? — Яшәрләр, атай,— диде Салават.— Патшаның ука¬ зы шундый, заводларда алар кылыч, сөнге, көбә күл¬ мәкләр ясарга, туплар, ядрәләр коярга тиешләр... — Менә сиңа мә! — дип күңелләнеп һәм егетләнеп кычкырып җибәрде Семка.— Ә без монда синең атаң белән заводны җимерергә, урысларны артларына тибеп куарга, авылларының көлен күккә очырырга җыендык тагын. Салават, аңлаганын белдереп, Семкага карап куйды. — Дөрес фикер итмәгәнсез. Патша хыянәтчеләрнең генә өйләрен яндырырга һәм семьяларын илдән сөрергә кушты,—диде ул. — Алайса нинди ирек була инде ул?! —диде Юлай аптырашка калып,— үз җиреңә салынган заводны җи¬ мерә алма, авылларны яндырма, бернәрсә дә эшли алма?! Патша ирек, ирек дигән булып юкны өрә алайса! — Кара, патша сүзе ничек ошамый икән үзеңә! — диде Семка. — Семка, ишетәсеңме, бар, халыкка әйт: завод эш¬ ләячәк, авыллар үз урынында торачак, диген.— Салават калганнарына да шуны ук әйтте: — Барыгыз, белдере¬ гез. 360 361
— Сыең-хөрмәтең өчен рәхмәт, сударь полковник! Изге сүзең өчен рәхмәт,— диделәр эшчеләр дәррәү куз¬ галып һәм баш ия-ия. Алар чыгып киткәч, Салават тыела алмады. — Урыслар алдында хурлыкка калдырасың мине, атай! — диде ул, кызып.— Патша указы турында ничек дидең бит?! — Синең патшаң урысларга гына ирек бирә,—диде Юлай. — Патша бар халык өчен гаделлек тели, атай! —ди¬ де Салават моңа каршы. — Ай-бай-бай! Бөтенләй сабый әле син, Салават! — диде Юлай әрнеп һәм шелтәләп.— Барыбыз өчен дә тигез гаделлек юк ул җиһанда! Ходай тәгалә үзе дә бүре белән сарык өчен уртак гаделлек таба алмаган. Берәү бәхетле булса, икенчесе хәсрәт эчендә яна. Патша, болай булгач, урысларга гына гаделлек тели! — Башкортларның, атай, урыслардан аерым юлы юк! Алдар белән Күчүм дә, Сәит, Батырша һәм Кара Сакал да — һәммәсе үзгә юлдан барып карадылар, әм¬ ма безнең бервакытта да бүгенгедәй көчле булганы¬ быз юк иде әле,— диде Салават ышаныч белән.— Урыс халкы безнең белән, атай, чувашлар, чирмешләр, кыр¬ гызлар — барысы да безнең белән, атай, менә көч кайда! Менә кайда ул уртак гаделлек! Өченче көн мин патшага ярдәмгә биш йөз кеше озаттым, ә хәзер минем белән яңадан мең кеше: биш йөз атлы һәм биш йөз җәяүле... — Җәяүле сугышчымыни инде ул! Җәяүләп сугышу эш түгел инде ул! — дип каршы төште Юлай. — Биш йөз ат, атай, мин синнән алырга уйлыйм,— диде Салават һәм Бохаирның Юлайга ташлаган мәсхә¬ рәле йөгерек карашын күреп, өстәде: — Яртысын — син¬ нән, яртысын — Бохаирдан, менә шуңа килешик! Салават кызу холыклы каенагасының ачуы йөзенә бәреп чыкканын күрде, әмма Бохаир үз-үзен кулга алды, дәшми калды. Юлай исә беркатлылык белән турыдан бәрде: — Атларны кем дә кем үзе сугышка бармый, шу¬ лардай алырга кирәк, менә ничек, Салават!—диде.— Ә без Бохаир белән менә үзебез сугышып йөрибез! — Юлай агай!—дип бүлдерде аны Бохаир,—Сала¬ ват — синең улың, минем киявем. Патшага безне, бай кешеләрне, ат бирмиләр дип, ничек хәбәр итсен инде ул? Оят бит аңа ул турыда язарга! — Нәрсә син тагын, Бохаир! —диде Юлай,— Кайчан әйттем әле мин, бирмим дип? Җибәр кешеләреңне, улым, ал, бөлдер!.. Салават көлеп җибәрде. — Тәмам бөлдең, атам! Көтүләрең дә бетте, сарык¬ ларың да бетте — тәмам харап!.. Ай-бай-бай! Бетте ми¬ нем атам! Ит белән сыйлады, ә чәй эчерергә байлыгы җитмәде, юлдан кайткан улына бүген чәй дә бирмәде!.. — Әй, онытып та җибәргәнмен, гафу ит, Салават! Бөтенләй башымнан чыгып киткән! Хәзер балын да, маен да, каймагын да китерергә кушам... Шул чак Кыйгы йорты йөзбашы Рәсүл конторага нке унбашны ияртеп керде. Аларны Рәсүл кул астын¬ дагы башкорт сугышчылары җибәргән иде. Ул сугыш¬ чыларны казак атаманының боерыгы хәйран калдыр¬ ган: ул завод эшчеләренә хуҗаның сарыкларын бүлеп алырга кушкан. — Ә безгә ничек, Салават агай? — дип сорады аңар¬ дан йөзбаш, аптыраган кыяфәт белән. — Синең ни катышың бар соң? Кемгә инде ул без¬ гә дигәнең? — Минем катышым юк. Мин бөтен башкортлар турында әйтәм. Менә мисалга мине ал. Мин —• көтүче. Сарыклар белән бергә үстем. Малай чагымда чак-чак бүреләр тотып ашамады. Бер тапкыр бай тауга колын эзләргә җибәрде. Чак-чак катып үлми калдым, көтүче¬ ләр юлыгып, коткардылар. Менә күр, кулымда өч бар¬ магым юк — өшеттем, ә бай колын өчен әниемнең алашасын тартып алды... Менә шуны әйтәм: урыслар хуҗаларының сарыкларын бүлделәр, без нишлик икән, дим?.. — Безгә дә үз баебызныкын бүләргә кирәк! —дип күтәреп алды Рәсүл белән килгән унбаш. — Кем соң синең хуҗаң? — дип сорады Салават. — Кыйгы Сәетбае. — Ай-Һай, зәһәр кеше! — дип сүзгә кушылды Юлай.— Кеше хакын ашап яши. Минем бер көтү елкым¬ ны талап китте. Ходай тәгалә бирсен үзенә җәзасын! — Урыс сәүдәгәре кебек, урыс завод хуҗасы кебек ул, кешеләрне эт көнендә тота! — диде Рәсүл белән кил¬ гән икенче унбаш та. 362 363
— Үзен асарга, малын бүләргә! — диде Рәсүл. — Алай икән, бар, йөзеңне ал да кит, малын бүле¬ гез, аннан егетләрне ияртеп кайтыгыз,— диде Салават, аңа ризалык биреп.— Писарьга әйт, өч тәүлеккә өйгә кайтырга барыгызга да рөхсәт язуы бирсен. — Атларым өчен хак тәгалә бугазыңнан тоттымы үзеңне, Сәетбай! — диде Юлай сөенечен яшереп-нитеп тормыйча. ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Тынгысыз Салават ниндидер бер ашкыну белән завод әйләнәсендәге авылларны йөреп чыкты, завод белән танышты — һәммәсен күрергә, һәммәсен белергә теләде ул. Аның кан тамырларында, әйтерсең, ут уйный иде. Юлайның да, Бохаирның да кәефләре кырылган иде, алар, икәүдән-икәү калып, бу көннәрне кара көеп утырдылар. Юлай Бохаирны сүзгә тартырга тырышып карады, әмма тегесе дәшмәде, һәм Юлай үзалдына мыгырданып утырырга мәҗбүр булды: — һәй, старшина Юлай, старшина Юлай! Ничәмә еллар көттең син бу бәхетне, үч алыр сәгатьне, менә ул килде! Ирештең син, Юлай! Халыкны күтәрдең, өер¬ мә кебек булып завод өстенә килдең, завод синеке бул¬ ды, каһәр суккан язуны яндырдың, җиреңне, урманыңны кире кайтардың, урыслар синең кулыңа төште... Ходай тәгалә синең шатлыгыңны күрде һәм, тагын нәрсә өстим икән, диде. «Тот, старшина, капчыгыңны, сиңа тагын шатлык җибәрәм», диде. Улым кайтты, батыр, матур ул, патша алдында абруе зур аның. Әле егерме дә тулып җитмәгән үзенә, ә чын полковник инде! Шат¬ лан, старшина!.. Шулкадәр бәхетне сыйдырырдай кап¬ чыкны гына кайдан табарга икән? Күрәсең, черек булгандыр ул капчык, шатлыгым зур иде — капчыгым ярылды да, бөтен бәхетем коелды!.. Әйдә, Бохаир, бәй¬ рәм ясыйк: күп итеп бишбармак пешертик, кунаклар чакырыйк, сугышка бөтен атларыбызны алып китеп бетергәнче, бер кымыз эчеп калыйк, аңа күпләп бал салыйк, җиңүебезнең әчесе сизелерлек булмасын!.. Юлайга, Бохаир мыек очын селкетеп көлемсерәп куйгандай тоелды. Ул аның җавабын көтте, әмма писарь бу юлы да дәшмәде. —- Салаватың патшага туры хезмәт итмәкче була,— дип дәвам итте Юлай.— Патшага хезмәт итү, әлбәттә, беренче бурыч, ләкин, ягъни әйтик, әтисе әти түгелмени соң инде аңа? Ул кечкенә чакта барысы да мине мактый иде: ай-һай, Юлай, нинди шәп ул әвәләгәнсең — үзе акыллы, үзе матур, иярдә беренче егет, коръанны мулла кебек яттан укый, куәтле, әтисен ихтирам итә, диләр иде... Л1снә син миңа әйт әле, Бохаир: бәлки, аны яман¬ лыкка мин өйрәткәнмен? Кем өйрәтте икән соң аны? Бәлки, сугыштыр? Килде дә менә барысын да үз кулына алды... — Көчле куллы, димәк, каны кайнар егетнең! — дип түзмәде, сүзгә кушылды Бохаир.— Картайдың, Юлай ага. Картлыгыңа үпкәлә... Яшьлек һәрвакыт картлар акылдан язган дип уйлый, үзен генә гөнаһсыз һәм акыллы дип саный. — Алайса син аның шул акылы урысларга корал өләшергә, авылларын сакларга, җиребездә заводларны калдырырга, атларыбызны алырга куша дисең инде? — Онытыла алмас атлар да булды инде шулар! Картлык байлык тели, яшьлеккә — дан кирәк... Патша аңардан көтү-көтү мал һәм кеше сорый. Ачуың килере бармы, старшина?! Син үзең дә шул ук тозакка эләк¬ тең ләбаса — полковник булдың! Әллә сиңа әби патша әйбәтрәк идеме? — дип сорады Бохаир. — Әби патшасының тамагы таррак иде, бугай... Бәл¬ ки, патша коллар өчен яхшыдыр, Бохаир? Ул аларга ирек бирә. Ә безгә нәрсә бирер соң ул? Байлык өстәп бирерме әллә?! — Син, Юлай ага, патша полковнигы бит, ә үзең ни сөйлисең!—диде аңа каршы Бохаир. — Полковникмы!! — Юлай кабынып китте.— Булса ни, шуның аркасында инде бөләргә калдымыни миңа? Атлар бирерсең — акча сорарлар, аннары тагын берәр нәрсә уйлап табарлар... Сугышның аның тамагы кырык тишекле... — Комсыз да инде син, карт! — дип өзде аның сук¬ рануын Бохаир.— Бүген атларыңны кызганасың, ә ир¬ тәгә сарыкларыңны жәлләрсең... — Тукта, тукта әле, писер... Сарыклар турында сөйләшкәннәрен мин ишетмәдем ич әле?..— Юлай сагайды. 365 364
— Әлегә мин дә ишетмәдем. Завод мужикларын туй¬ дырырга сиңа авырга туры килер дип кенә уйладым,— диде Бохаир. Юлайның ачуы чыкты: —- Әллә аларны мин ашатырга тиеш буламмы тагын? — Син булмый, кем булсын <ди тагын? Элек сәүдә¬ гәр — завод хуҗасы ашаткан. Хәзер завод хуҗасы син, син ашатырга да тиеш. Сәүдәгәрнең көтүләрен урыс мужиклары үзара бүлештеләр. Инде син завод халкына үз сарыкларыңны ашатырга тиеш. Юлай сикереп үк торды һәм ачу белән кычкырына башлады: — Ниткән хуҗа мин?! Ни пычагыма миңа ул завод?! Җимертәм. Ул малай ниләр генә әйтмәс!.. Җирне мин халыкка дип яулап алдым!.. Бохаир Юлайның писаре булып күп еллар хезмәт итте һәм аның йомшак якларын өйрәнеп бетергән иде инде. Хәзер дә менә шуларның берсеннән — картның мал җанлылыгыннан файдаланып, аның йөрәгенә ут салды, һәм ул улына каршы көрәштә атасы йөзендә үзенә яшерен ярдәмче яулап алганын белде. Юлай белән Бохаирның бергә кушылган отрядында писарьнең үз кешеләре шактый иде, алар аңа буйсы¬ нырга күнеккәннәр иде инде. Аларның һәркайсының күрше йортларда байлар арасында дуслары бар иде. Бохаир киләчәктә дә шуларга таянырга уйлый һәм алар белән элемтә тота иде. Юлайның Кыйгы йортындагы күптәнге дошманы Сәетбай — Бохаир дусларының нәкъ берсе иде. Салават Кыйгы башкортларына Сәетбай көтүләрен бүләргә рөхсәт иткәч, Бохаир шунда ук бу куркыныч турында хәбәр итәргә кеше җибәрде. Салават якында булган арада, Бохаирның җаны тынычлана алмады. Писарь бу тынгысыз егетнең киткә¬ нен түземсезлек белән көтте. Якын-тирәдә башка завод¬ лар да бар ич — алар соң патшага кирәкми микәнни? Нигә гаскәрен ияртеп шунда китми ул? Салават исә, күрше заводка гаскәр белән киткәнче, башта Пугачев манифестларын биреп, Семканы һәм бу заводтан ике эшчене җибәрде. Ул алардан хәбәр көтә иде. Менә шул чакны йөзбашы Рәсүлдән чапкын килде. Рәсүл, тауда ялгыз җайдак эзенә төшкәнен һәм аны куа киткәнен хәбәр иткән иде. Тегесе кача башлаган да, ничектер кыядан ычкынып китеп, егылып төшеп үл¬ гән. Чаңгыларда таудан төшкәннәр дә, тентеп, Кыйгы баена Бохаир җибәргән хатны табып алганнар. Бохаир үз хатында Пугачев манифестын аяк астына салып таптавы һәм хыянәтче Салаватның үз башын сак¬ лап кала алмаячагы турында язган иде. Шунда ук Бо¬ хаир үзенең көтүчеләренә елкы көтүләрен таулар ара¬ сына куып алып китәргә кушкан, юл өзегендә аларның анда имин буласын әйткән иде. Бохаирны шунда ук кулга алдылар. Салават аны әле кичә генә өч дистә чамасы тәмам хәлдән тайган тоткыннар чыгарылган завод төрмәсенә ябарга уйлаган иде, әмма Юлай ялына-ялвара баш¬ лады: — Синең Әминәңнең агасы бит ул, Салават! Син болай үзеңне хурлыкка калдырасың. Үз кабиләңдә бе- рәрсеннән үч алырга туры килсә, бездә астыртын гына эшлиләр иде. Нигә бөтен дөньяга фаш итәргә аны?.. Мин старшина, ул минем писерем, минем башыма, бө¬ тен йорт өстенә бит моның хурлыгы... Синең каенагаң лабаса ул... Аңла шуны, Салават, Сәетбай минем дош¬ маным, ул, нәләт төшкере, бер көтү елкымны куып китте. Рысабай да дустым түгел иде, Бохаир да дустым түгел,— үзең беләсең, миңа аяк чалырга гына тора. Шулай да сиңа әйтәм: төрмәгә утыртып, хурлыкка кал¬ дырма аны. Әйдә менә монда, канторның базына ябыйк. Бәйләнгән көе барыбер беркая да китә алмый ул моннан. Салават күнде. Юлайны үзе яулап алган заводны сакларга калды¬ рып, Салават иртән күрше заводка кузгалды. Анда инде Семка эш алып бара иде. Салават биш йөз кеше белән килде. Алар крепость кебек тау башына түгел, ә үзәндә урнашкан заводны камап алдылар. Таудан аска таба һөҗүм итүе уңай¬ дыр а к иде. Салават үз отрядын урманлы тау битендә калдырды. Илле кеше, үзләре теләп, аның белән бергә поселокка китте. Салават кулына Пугачев манифестын тоткан килеш барды. Тәре күтәргән, атка атланган завод побы алар- 366 367
la каршы чыкты. Попка алтмышлап эшче, ияргән, ә аның белән янәшә плотина мастеры килә иде. Салават, боларның ниятләре бөтенләй үк яхшыдан түгеллеген күргәч, баш өстенә манифестны күтәрде. — Без сугышырга килмәдек... Патшадан хат китер¬ дек.. Патша Петр Федорыч завод конторасын бете¬ рергә, приказчикларны заводтан куарга әмер бирде. Плотина мастеры кылычын тартып чыгарды да: — Ычкын моннан,— дип акырды. Поп, тәресен күтәреп һәм атын Салават белән баш¬ кортлар өстенә таба юнәлтеп: — Алла безнең белән, туганнар, алла безнең бе¬ лән!— днп кычкырды.— Хода аллаярларга каршы!.. Аларның явызлыгына юл куймыйк! Мылтыклар, тимер кисәкләре, чүкечләр күтәргән эшчеләр шау-шу белән үз җитәкчеләре артыннан ыргыл¬ дылар. Салават команда бирергә дә өлгермичә, чолга¬ нышта калды. «Менә сиңа завод халкы!» — дип уйлады Салават, Хлопуша сүзләрен исенә төшереп, һәм ул ачы тавыш белән кычкырып җибәрде: — Э-һе-һей! Бу—шартлы билге иде. Шунда ук тау башыннан ташкын булып үзәнгә башкортлар ябырылды. Заводныкылар, һөҗүм итеп килүчеләргә каршы тора алмаслыкларын күреп, кире борылдылар. Салават отря¬ ды чигенүчеләр артыннан ташланды, тик тегеләр завод ишек алдына кереп бикләнергә өлгерделәр. Салават үзе¬ нең отряды белән капка янына килде. — Ач! — дип кычкырды ул.— Государь боерды! — Ә син государьның кеме буласың соң? Кодасымы әллә? — дип сорады койманың теге ягыннан берәү. — Мин Юлай углы полковник Салават, Шәйтан- Күдәй йортыннан. — Шайтан йортыннан булгач, шайтан янына олак га инде,— дип кычкырдылар теге яктан һәм шул тавыш¬ ка кушылып залп яңгырады. Салават, капка яныннан китеп, башкортларга якын¬ лашты. — Алып бар, Салават, көч белән алырбыз! — дип кычкырдылар сугышчылар. Әмма Салават аларны сугышка алып китмәде, ун¬ лап егетне чакырып чыгарды да урманга җибәрде, ә за¬ вод тирәсенә сак куйды. Салават, урманга җибәрелгәннәрнең әйләнеп кай¬ туын көтеп, болдырга утырды да атын ишек алдына җибәрде. Кинәт аңа өй эченнән бала елаган тавыш ише¬ телде. Ул ишек ачып өйгә керде. Түшәмгә эленгән би¬ шектә йокысыннан уянган бала елап ята иде. Үле туган Рамазан турындагы фикер Салаватның йөрәген чәнчеп алды. Ул, уйга калып, тынды. Кулына бала күтәргән Әминә тере кебек булып аның күз алдына килеп басты һәм ул элеккечә үк якын, элеккечә үк сөйкемле булып тоелды. Урамда тагын ату тавышы яңгырады. Салават¬ ка күзләрен киң ачып гаҗәпсенеп карап яткан бала яңадан еларга тотынды. Салават аның куркудан җые¬ рылган йөзенә күз төшерде һәм көлеп җибәрде. — Рамазан! Рамазан!—диде ул һәм бармакларын шартлатты,— Елама, кил монда,— һәм ул баланы ку¬ лына алды. Әмма сабый тынмады. Шунда идән астында нәрсә¬ дер кыштырдады, бер такта күтәрелде, һәм аннан бер кыз башы күренде. — Энекәем,— дип кычкырды кыз,— аллаяр Петька- ны алган! Идән тактасы шапылдап ябылды. Бала тагын да ка¬ тырак кычкырырга тотынды. Аны кулында җайсыз то¬ тып торган Салават кесәсеннән бер көмеш тәңкә чыга¬ рып малайның кулына тоттырырга тырышты, тик ул барыбер тынмады. Урамда шау-шу күтәрелде, һәм ат¬ лар дөп-дөп басып уздылар. Салават баланы кире сал¬ ды да чыгып китте, әмма болдырга җиткәч, баланың ярсыганын ишетте. «Чыгарга куркыр бит бу кыз»,— дип уйлап куйды ул һәм, кире борылып кереп, бөтен көченә акырган Петяны кулына алды, барып идән тактасын күтәрде дә баланы ике куллап идән астына сузды. — Тот малаеңны, оятсыз кыз! Баланы шулай калды¬ ралармыни! Пуля тияр ич,— диде. Караңгыда күренмәгән куллар малайны тотып алдылар. Отряд тирә-юньдә тиңе булмаган гаять зур наратны алып кайткан иде. Аның ботаклары юнып төшерелгән, юан башы очланган иде. 368 24 В-598 369
— Хәзер бирегә, барыгыз да бирегә! — дип чакырды Салават, һәм бөтен түбәләрдән башкортлар сикерешеп төштеләр. Коточкыч сөнгене егерме дүрт атлы — һәр яктан уникешәр кеше күтәрде. Өзәңге — өзәңгегә, атларның янтавы янтауга терәлде. Алар артыннан башкалар те¬ зелде. — Әйдә!—дип кычкырды Салават һәм атлылар, ташкын булып, алга ыргылдылар. Таран көч белән капкага китереп бәрде. Җавап бу¬ лып залп яңгырады, берничә кеше ат өстеннән авып төште, ләкин нык имән бик шартлап сынган һәм кап¬ каның тимер канатлары як-якка ачылып киткән иде инде. Юл өстенә өелгән кисмәкләр ишек алды буйлап тәгәрәп киттеләр. Нарат өч атның аягын сындырды; алар читкә ташланып егылдылар да авыртудан атларга хас булмаганча каты ыңгырашып, җирдә тиберченеп ята башладылар. Башкортлар, атлардан сикерешеп төшеп, төбенә ка¬ дәр ачылган капкадан шау-гөр килеп эчкә ябырылды¬ лар. Контора ишек алдындагылар ун тапкыр да атарга өлгермәделәр, һөҗүм итеп килүчеләр ташкыны аларны күмеп китте. Чирек сәгать чамасында бөтен эш бетте. Поп инде капкага асылган иде. Башлап йөрүчеләрнең икенчесе— плотина мастеры — сөнгеләр белән тишкәләнгән хәлдә җирдә аунап ята иде. Ике дистә чамасы әсир тере көе кулга алынды. Заводта эшне бетергәч, Салават завод авылына юнәлде. Эшчеләр төркеме аны ерактан ук күрде. Завод халкыннан алган мылтыклар белән коралланган башкортлар алга чыктылар. — Кем патшага хезмәт итәргә риза, әйдә безнең якка! — дип кычкырды Салават. — Барыбыз да риза!—дип җавап бирделәр төр¬ кемнән. — Риза икәнсең — ач капканы!—дип боерды Сала¬ ват һәм бөтен отряд төбенә кадәр ачылган капкадан кереп китте. — Тукта! — диде Салават һәм башкорт телендә отрядына мөрәҗәгать итте:— Мондагы халык — безнең дусларыбыз. Берәүне дә рәнҗетмәскә. Йортларны тала¬ маска. Кем дә кем угрылык итсә, асачакмын.— һәм, эш¬ челәр төркеменә борылып, русча әйтте:— Барыгыз да тыңлагыз! Патша Петр Федорыч сезгә хат җибәрде. Патша сезгә әйтергә кушты: «Кем дә кем минем кул астыма килә — моннан соң һичкемнеке түгел, үзенә үзе хуҗа»,— диде. Патша сезнең барыгызга да ирекле ка¬ заклар чины бирде. Теләгәнеңчә яшә. Үз динеңне тот, сакалыңны корсагыңа кадәр үстер. Җир сукалыйм ди¬ сәң— җир сукала. Сунарчы булам дисәң — сунарчылык ит. Теләсәң Коңгырга, кешесез җиргә кит, анда казак булырсың... Кайсыгыз өлкән монда? Менә укы. Салават куеныннан янчык алып аннан Пугачевның манифестын чыгарды. Озын буйлы бер карт эшче аның янына килеп, ике учына төкерде дә, аларны штанына сөртеп, манифестны кабул итеп алды, бөкләп төрелгән кәгазьне каткан бар¬ маклары белән озак итеп сүтте. Манифестны җәеп бе¬ тергәч кенә мондый кәгазьләрне укыганда баштан салырга кирәге кинәт аның исенә төште. Ул, ашыгып, бүреген салды. Башкалар да теләр- теләмәс кенә аңа иярделәр. — «Куәтлеләрнең куәтлесе вә бөек император, бө¬ тен рус җиренең самодержецы, казак патшасы,— дип укып китте ул,— үземнең барлык турылыклы коллары¬ ма вә хезмәтчеләремә ирек бүләк итәм, халыкның бар¬ лык дошманнарын — боярларны вә сәүдәгәрләрне, дәхи дә сезне, минем колларымны кыерсытучыларны үз хөкемегезгә тапшырам». Шау-шу, хуплау авазлары һәм кайберәүләрнең кыч- кырып-кычкырып җибәрүе укуны бүлдерде. — «Үтерегез, асыгыз, кисегез аларны,—дип дәвам итте карт тавышын күтәрә төшеп,— күңелегезгә оша¬ ган кешеләрдән унбашлар вә йөзбашлар, старшиналар вә атаманнар, дәхи судьялар сайлагыз, алар гаделлек белән идарә итсеннәр...» Казакларча була инде, ягъ¬ ни,— дип үзеннән өстәде укучы.— «Барыгызга да ирекле казаклар дәрәҗәсе бүләк итәм, барыгызга да көмеш, ипи вә тоз, сакал вә тәре, вә һәртөрле җир байлыклары бүләк итәм. Кем дә кем каршы чыкса, аңа үлем. Минем хезмәтчеләрем арасын бозып, коткы таратып йөрүчегә шулай ук үлем, аларның башларын кисегез, йорт-җир- ләрен талагыз». Карт укып та бетермәде, чиркәү манарасында чаң кага башладылар. Манифестны уку тавыш һәм шау-шу 370 24* 371
эчендә төгәлләнде. Халык приказчиклар өенә таба юнәлде. Чылтырап тәрәзә пыялалары коелды, кемнәрдер җикеренеп-җикеренеп кычкырды. Салават приказчикны үз янына китерергә кушты, һәм аның алдына кечерәк кенә буйлы, агарынган, дер-дер калтыранган зур корсак¬ лы бер картны тотып китерделәр. Аның артыннан тимер белән тышланган акча сандыгы керттеләр. — Күпме акчаң бар?—дип сорады Салават. — Сигез мең ярым, тагын бакыры утыз өч сум,— диде карт дерелди-дерелди. Салават ике башкортны акча санарга утыртты. Са¬ нап бетергәч, сандыкны завод мөһере белән печатьлә- деләр дә Салават ул мөһерне үзенә алды. Завод халкы мәйданга җыелды, ул атаманнар һәм йөзбашлар сайлап шау-гөр килде. Хатыннар җыеннан бер читтә үзләренә аерым төркем ясап сафсата сатты¬ лар, алар ирләргә караганда да ныграк сөенделәр һәм: «Без инде крепостной да, сатлык та түгел, ирекле казачкалар»,— дип сөйләделәр. Кичкә таба мәйданда җыен бетте, һәм Салават тук¬ таган өйгә яңа атаман — корыч коючы Голубев керде. — Кайчан кузгалырга, сударь полковник? Безнең казаклар теләсә кайчан әзер. Государьның приказы нинди? — Әлегә көтәргә, мылтыклар ясарга кирәк. — Катау заводында кем хәзер? — Полковник Юлай,—диде Салават, ләкин Юлай¬ ның үз атасы икәнен әйтми калдырды. — Ул да, алайса, сезнекеләрдән икән,— диде атаман сузып кына һәм күңелсезләнеп.— Государьның руслар¬ дан берәр түрәсе бармы соң? ■— Нишләп булмасын? Бар! Әнә Овчинников — ата¬ ман, Кузнецов — бригадир, Белобородов — фельдмар¬ шал, Соколов — генерал... — Ачуыгыз килмәсен, әйтегез әле, нишләп соң безгә государь аллаярларны җибәрде? Сезнең егетләрнең дә, әлбәттә, безгә зыяны тими, шулай да, ни дисәң дә, үз кеше түгел инде. Махомеданецлар бит сез, турысын әйт¬ кәндә... Урыслар булса — түбән поселокта да сугыш чыкмаган булыр иде. Без, әлбәттә, канәгать, ни дисәң дә, ирек бит. Офицерны тотып бәйләдек, салым җыю¬ чыны үтердек, сезнең танышны да, приказчикны әйтәм, агачка асып куйдык. Дөресен әйткәндә, сез чиркәүгә дә тимәдегез, шулай да әллә ничек инде... — Государь әйтә: сез дә, башка да — барыгыз да минем балаларым, ди.— Салават, атаман сүзләрендә Бохаир фикерләренең икенче ягын күреп, аларның дө¬ рес булмаган карашын таратырга тырышты.— Кем ярлы кешегә дошман, шуны асарга. Кем патша сүзен тыңлый, ул туганың кебек якын!.. — Анысы дөрес аның... Дөрес анысы,—диештеләр тирә-якта, шулай да барысының да тел төбеннән ыша¬ нып ук җитмәгәнлек сизелеп тора иде. Берничә төн инде рәтләп йоклаганы юклыкка да, ярадан терелгәннән соң беренче тапкыр үзендә арыган¬ лык тоюга да карамастан, Салават бүген дә йоклый алмады. Ул урамда яңгыраган исерекләр тавышын тың¬ лап җылы өйдә ятты, күз алдыннан соңгы көннәрдәге хәлләр бер-бер артлы уздылар. Туган авылыннан чы¬ гып киткән минутыннан хәтерләп килә-килә, ул хуҗа¬ лары качкан өй эчендәге бишектән тапкан әлеге балага килеп җитте, һәм елмаеп куйды — аны борчыган нәрсә нәкъ менә шул иде. «Мескен карлыгачым, оясында берьялгызы! Кайтып, иркәләп килергә кирәк үзен!» — дип уйлады ул, аның күңеле өендә чакта таба алмаган кайнар хис белән тул¬ ды, һәм, үз уйларына елмаеп, йокыга талды. Салават тышта кычкырган һәм коточкыч каты ишек каккан тавышка уянды. Бер кулы белән мендәр астына яшергән пистолетны ала-ала, икенчесе белән салкын көбә күлмәкне кия-кия Салават ишек янына килде. — Кем анда? — дип кычкырды ул.— Нәрсә кирәк? — Күзәтчеләр кайтты, абзый, Белорет заводыннан солдатлар килә,— диделәр. — Атларыгызга атланыгыз! — дип боерды Салават һәм кызу-кызу киенә башлады. Берничә минуттан аның гаскәре заводны сакларга әзер иде инде. Завод халкы, әле яңа гына казак чины алган кешеләр, бу беренче сугышны бәйрәм көткәндәй көттеләр. Аларның атаманы, сафлар арасында йөри- йөри, кирәгеннән артык каты кычкырып сөйләнде: — Нык торыгыз, туганнар! Государь хакына нык торыгыз! Кыюрак булыгыз, якташлар! Казак әфәнде¬ ләр, карагыз аны, хурлыкка калмыйк! 372 373
Заводка яңа күзәтчеләр чаптырып кайтты һәм атлы отрядның инде якын булуын, берничә минуттан килеп җитәсен хәбәр итте. Салават өй яннарына, күләгәле урыннарга качарга боерды. Ул үзе, унлап кешене ияртеп, авыл кырыена чыкты. Караңгыдан каршыга тигез сафлар белән тезел¬ гән зур отряд килә иде. — Тукта! Кем килә? — дип кычкырды Салават һәм кулына пистолетын тотып, кыю рәвештә алга чыкты. — Государь хезмәтчеләре,— дип җавап бирде алдан килүче.— Ә сез кемнәр? — Мин государь полковнигы Салават Юлаев. Караңгыдан: — Саумы, Салават! — дигән икенче тавыш яңгыра¬ ды, һәм ак атка атланган кечерәк буйлы берәү төркем¬ нән аерылып алга чыкты. Ул якынлашты. Салават аны таныды, бу Пугачевның фельдмаршалы Белобородов иде. Берничә сугышта кат¬ нашкан бу карт капрал командасында һәрвакыт төгәл тәртип саклана, һәм аны күргән һәркемнең «Әби патша гаскәрләре!» килә икән дип, ялгышуы бик мөмкин иде. Менә шуңа күрә дә, Салават күзәтчеләренең борчуга төшеп җан-фәрманга чаптырып кайтуларына һич тә гаҗәпләнер урын юк иде. — Наумыч, исәнме!—дип сәламләде Салават фельдмаршалны.— Кая юл тотасың? — Синең янга. Государь сиңа ярдәмгә җибәрде. Салават тантана белән завод атаманына таба бо¬ рылды: — Менә сиңа урыс түрәсе,— диде ул. Белобородов отряды да заводта ук урнашты. Аның отряды рус кешесе кулы астында гына булмыйча, бө¬ тенләе белән диярлек руслардан гына тора да иде. Завод халкының шатлыгы хәттан ашты: — Инде менә сезнең чыннан да государьдан икәне¬ гезгә ышанырга була,— диделәр алар.— Руслар кил¬ гәч, алдаш-йолдаш юклыгы күренеп тора! Белобородов Салаватка Пугачевның Оренбургтан чигенүе, ике көн Магнит крепостенда булуы, ә хәзер Белорет заводына таба кузгалуы турында хәбәр итте. Бәлки якын арада килеп тә җитәр инде, диде. Салават түзмәде, Белобородовның сүзен бүлдерде: — Ә Хлопуша нишли, туплар коямы? — Хлопушаңмы? Генерал Декалонга каршы хло- пушкалар да ярдәм итмәде шул, Афанас хәзер бездә түгел инде, ярый әле безгә котылырга насыйп булды. Салават сүзнең төбенә төшенә алмады, әмма күңеле ниндидер хәвеф барын сизенде. — Кайда ул? — Оренбургта, бәлки, таш капчыкта утырадыр, бәлки аркылагачта асылынып торадыр, һәркемнең әҗәле җитәчәк. Үлем ике килми, ә берсеннән ничек котылмак кирәк?.. Чишенеп беткән Белобородов шушы сүзләрдән соң иркенләп чукынды да, урынга ятты һәм шунда ук хыр- лап йокыга да китте. Берничә көн үтте. Баш күтәрүчеләр килгәнгә карап, завод эшен туктатмады. Башкалар үрнәгендә, патша Петр Федоровичка турылыкка ант иткәч, завод «каз¬ нага» эшләвен дәвам итте, пугачевчыларга корал койды. Салават заводта егерме яшьтәгеләргә генә хас дәрт белән хуҗалык итте. Полковник дәрәҗәсе булган, за¬ водны хуҗаларыннан һәм аның иярченнәреннән коткар¬ ган, мәңгегә азатлык игълан иткән бу батыр һәр эштә үзен бирегә җибәргән патша урынында була ала дип исәпли иде. Завод халкы үзе дә аны җәзаларга да, ярлыкарга да хаклы дип санады. Государьга ант итүдән баш тарткан ике картны то¬ тып китергәч, Салават аларны астырасы урынга (алар моңа үзләре дә әзер иде, башкалар да шулай булыр дип көтәләр иде), һич тә көтмәстән шундый карар чыгарды: — Шушы картлармы? Алардан ни файда инде? Ял итәргә вакыт аларга. Эшлисен эшләгән, инде мич өстенә менеп ятып, йокларга гына калган аларга! Бу «хөкемнең» садәлеге һәм шәфкатьлелеге бары¬ сына да ошады, һәм Салават хакимлекнең иң зур көче катылыкта түгел, бәлки рәхимлелектә икәнен аңлады. — Аларга икмәкне завод амбарларыннан бирергә кушасыңмы? — дип сорады завод атаманы. — Син — атаман. Завод та синеке, икмәк тә сине¬ ке... Карт кеше иписез ничек яшәсен, ди? Ашарга кирәк бит аңа... Картмы, ахмакмы — барыбер, иписез тора алмый бит ул!.. 374 375
Бар халык шаркылдап көлеп җибәрде. — Каракларның икмәгенә дә кызыкмыйм!—дип куйды теге карт: — Хуҗа икмәге! Нәрсә син кешенеке белән юмартланып утырган буласың? — Гомерең буе эшләп тапканың,— диде Салават гади генә итеп.— Теләмисең икән — кирәкми. Әйдә, алай булгач, ач карынлай ят мич башында!.. Карт сүзеннән чикте: —■ Икмәккә язу бир,— диде ул. Икенче көнне иртән заводка килгәч, Салават бу картны тимерчелектә очратты. Үзе урынына чүкеч алган икенче бер тимерче белән бәхәсләшеп тора пде карг. — Сиңа өч тиенлек алачыкта күрек өрдерергә генә әле, ә син завод чүкеченә ябышкан буласың! —дип кыч¬ кыра иде ул. Җитди чырайлы, бөдрә чәчле, зәңгәр күзле яшь тимерче аның белән әйткәләшә иде: -— Ә сиңа мич башында ятарга куштылар, ят шунда! Без казнага эшлибез, ә син ант итмәгән көе, кем белә, бәлки зыян китерерсең! Салават: — Мич башында күңелсезмени, бабай? — дип көлеп сорады. — Тешең ыржайтма, воевода! — диде карт җитди генә итеп.— Кылыч — нечкә эш, моның хәленнән кил¬ ми ул! Ләкин Салават бу юлы каты хөкем итте: государьга ант итәргә теләмәгән картны киредән завод посело¬ гына — «мич башына» кайтарып җибәрде. Белобородов заводның көндәлек эшләренә катнаш¬ мады, аларны тулысыңча Салават җилкәсенә йөкләде. Әмма икенче өлкәдә —■ хәрби эшләр өлкәсендә — ул үз тәртипләрен кертте, һәр минутта сугыш кочагында калулары мөмкин булган кешеләрнең бөтенләй корал тота белмәүләре, хәрби эштән хәбәрсез булулары белән карт сугышчы һич тә килешә алмады. Үзен завод комен¬ данты дип игълан иткәч, ул, завод «казаклары» хәрби муштра үтәргә бурычлы, дип белдерде. һәм көнозын кызу цехта эшләп арыган кешеләр, кай¬ дандыр көч табып, сукранмыйча-зарланмыйча һәм үз бурычларын аңлаган бер хәлдә, сөнге һәм кылыч белән эш итәргә өйрәнергә мәйданга җыелалар, яки якындагы Элмә тавы башына менеп туптан атарга күнегәләр иде. Салават киткәч, Юлай иркен тын алды. Ул соңгы ыгы-зыгылы берничә тәүлек эчендә ни булганын уеннан кичерә башлады, һәммәсе шулкадәр әйбәт иде. Юлай¬ ның күңеле кояшлы бәйрәм тантанасы кичерә, бар күр¬ гән кыерсытылулары өчен үч алу мөмкинлеге туудан сөенә иде. Тулысынча канәгатьләнү өчен аңа заводны җимереп, авылларны ут төртеп яндырасы гына кал¬ ган иде... Менә шунда Салават кайтты да бөтен нәрсәнең ас- тын-өскә әйләндерде. Бу каһәр төшкән заводны дош¬ маннардан сакларга, аңа эшләргә күмере һәм тимере җитсен дип хәзер Юлай үзе кайгыртырга тиеш булып калды... Җитмәсә, Салават аның берүзен, япа-ялгызын калдырды. Бохаир, әлбәттә, Юлайның дусты түгел, шу¬ лай да көрәштә юлдашы иде. Аның белән серләшергә, уйлашырга, бәхәсләшергә мөмкин иде, ә хәзер ул менә идән астында утыра, кешеләрнең яртысы заводтан тау¬ ларга качып китте, ә Юлай янында калганнарының яр¬ тысы бүре булып карый, юньле-башлы сөйләшер кеше дә юк... «Тагын күпме тотарга соң Бохаирны базда, нигә анда тотарга аны. Нәрсә, хөкем итәрләрме? Кем хөкем итәр? Кайда хөкем итәрләр?..» Юлай үзе идән асты капкачын күтәрде. — Әйдә, Бохаир, яхшылык белән сөйләшик әле. Дошманнармы әллә без? Кил, кулларыңны чишим,— диде ул. ■— Күптән вакыт иде, Юлай агай, бик озак уйла¬ дың! — дип мыскыллы көлү белән җавап кайтарды Бо¬ хаир.— Син, картлач, һәрвакыт шулай озак уйлыйсың һәм һәрнәрсәдә шүрлисең. Юлай үпкә белән сорады: — Ничек аңларга инде моны — шүрлисең дигәнеңне? — Улыңнан шүрлисең, казак патшасыннан шүрли¬ сең, ул патша җибәргән кәгазьдән шүрләдең... Мине идән астына яптырырга ничек риза булдың син?! Нәрсә өчен? Мин бит сине үк бәла-казадан, хурлыктан йолар- га тырыштым... Сәетбай көтүеңне куып киткән икән — далада бер дә ис китә торган эш түгел. Форсат туры килсә — син аның атларын да, сарыкларын да куып ки¬ тәрсең!.. Ә син, уйлап кара, Салават нәрсәгә өйрәтә? Ач-ялангач килмешәкләрне, көтүчеләрне байның малын, көтү-көтү терлекләрен тартып алырга димли түгелме? 376 377
Малай акылсыз, шуңа күрә малай да ул, ә син нәрсә, булган акылыңнан яздыңмы? Үзең уйлап кара: Сәет¬ байның көтүчеләре, әйтик, берәмлекләп аның бар мал- туарын бүлеп бетерделәр, ди, куанычларыннан сарык¬ ларны суярлар, ит пешерерләр, Шайтан-Күдәй йортына кадәр даннары таралыр аларның. Шайтан-Күдәй хәер¬ челәре аларга кунакка килер: «Ай-Һай! Менә ничек яшәргә кирәк икән! Әйдә, без дә үзебезнең Юлайны кап¬ касына асыйк, көтүләрен өй саен бүлик!..» диярләр. Кыйгы караклары Сәетбай көтүләрен таларга киткәч, мин аңа хат белән үз кешемне җибәрдем, бу хәерче¬ ләрне яхшылап каршыларга куштым. Ә үземнеке белән синең көтүләрне шайтан үзе дә тапмаслык җиргә куып алып китәргә әйткән идем. Син инде мине базда шуның өчен бикләп асрыйсыңмы? — Асрамыйм бит, чыгардым бит, бауларың да чиш¬ тем бит,— дип мыгырданды Юлай. — Салдыр аягымнан агач богауларны. Әллә улың¬ нан куркасыңмы? -— Нәрсә лыгырдыйсың, Бохаир! Нишләп куркыйм мин улымнан!.. — Алайса, салдыр богауларны. Салдыр, дим... Нәр¬ сә, -заводка ут төртер дисеңме әллә? Юлай юаш кына әйтеп куйды: — Заводның иминлеге өчен патша алдында башың белән җавап бирәсең,— диде миңа Салават. — Ут төртмим мин аңа — тора бирсен. Мин Сала¬ ватның борын төбендәгесен яндырачакмын, менә аны¬ сын яндырам! Салдыр дим богауларны. Юлай, ачкычны алып, богауны ачты һәм иртәнгә кадәр диярлек Бохаир белән сөйләшеп утырды. Таң алдыннан Бохаир таулар арасына китте, ә икен¬ че төндә аның уннарча егетләре, Юлай отрядыннан аерылып, заводны ташлап качтылар. Бохаир иреккә чыгарылганнан соң ике тәүлек үткәч кенә Салават Юлай янына әйләнеп кайтты. Бохаирның азат ителгәнен белгәч, ул ачудан ярсып кычкырып җи¬ бәрде: — Син хыянәт иттең, полковник Юлай! — Ул синең Әминәңнең агасы, * синең агаң. Миңа да, сиңа да аны дошман итеп бәйләп асрау хурлык. Ул башкорт... Аны үтереп сиңа ни бар? Китсен дә кайда да булса берьялгызы яшәсен шунда. Ул үзен башкортлар ханы дип йөртә, юлбасар¬ лык итә, атай. Урыс авылларын талый... Әгәр син үзең хан исеме алсаң, Салават, нәрсә¬ се калачак Бохаирның?! Ул синең аяк астыңа түше бе¬ лән шуышып киләчәк, елан кебек, суалчан кебек шуы¬ шып киләчәк! Синең даның киң таралган! Ул үзен өч йөз карак арасында гына хан дип йөртә бит,— дип Юлай Салаватны тынычландырырга тырышты, улы хан исеменең үзенә эләкмәвеннән көнләшәдер кебек тоелды аңа,—Телисеңме, менә хәзер бөтен кабиләләргә, бөтен елга үзәннәренә, тау кичүләренә хәбәрчеләр җибәрә¬ без,— диде Юлай мавыгып китеп,—Хан байрагын кү¬ тәр, әби патша да, патша үзе дә чакыра алмаган меңнәрчә сугышчылар синең байрагың астына туп¬ ланыр!.. — Атай, син Кара Сакал турында сөйләгәндә, мин бәләкәй малай гына идем әле. Син аны батыр дип са¬ ный идең, ә үзең картлар кулында уенчык булган кеше турында сөйләдең. Ул илне канга батырган, кешеләрне харап иткән, үзе хурлыклы рәвештә качкан, әсирлеккә бирелгән, дусларын саткан — кем аңа рәхмәт әйтте икән?.. Мин Кара Сакал булырга теләмим. Мин аңар¬ дан күп көчлерәк, чөнки минем белән башкортлар гына түгел, урыслар да, чувашлар да, мишәрләр дә, типтәр¬ ләр дә, чирмешләр дә, мордвалар да, кыргызлар да бара... Бохаир безнең көтүне таратырга, халыкларны бер-беренә каршы куярга тели, аңа үзенең хан булуы гына кыйммәт. Мин, атай, Бохаир түгел. Мин Шәгали Шакман җәясен тарттым. Мин үз халкымны коллыктан коткарырмын. Син, полковник Юлай, агулы еланны чы¬ гарып җибәрдең. Ул синең яныңа үрмәләп килер дисең, килер, әмма сине чагар өчен генә килер. Мин, әгәр син ычкындырган ул еланны очратсам, үтерәчәкмен, ә хәзер тауларга аны тотарга кешеләр җибәрәм. Салават белән Юлай ачуланышып аерылыштылар. Салават заводка, үз гаскәрләре янына кайтып китте. Таулардан яшертен кәгазь таратып йөргән кешеләр төште. Заводның фетнәчеләр кулында икәнен белгәч, алар үзләрен түрә янына илтергә куштылар һәм Сала¬ ватка государьның Белорет заводында булуы турында, туплар койдыруы турында әйттеләр. Белобородов Бе- 378 379
лорет заводына атчабар җибәрде, ул алып бара торган хәбәрдә биш мең гаскәрнең государь 'боерыгын көтүе турында әйтелгән иде. Сөм һәм Катау заводларында аннан җавап көтә башладылар. Өч көн үтте. Апрель азаклары иде, ә җир өсте инде куе яшеллек белән капланды. Башкортлар инде җәй¬ ләүгә чыкканнар икән дип сөйлиләр иде. Ә менә юллар әле һаман игә килеп бетмәгән иде. Белорет заводыннан хәбәр юклыгы, мөгаен, шуңа бәйләнгәндер, атчабар тот¬ карланадыр, дип уйладылар... Нәкъ шул чакны Кинҗә белән Акъегет килеп төш¬ теләр. Алар һәркайсы берәр мең кеше алып килде. Юлда алар Алладин белән Бәхтияр подполковникны очратканнарын, һәркайсының меңәр кешелек отряд белән Бөрегә таба киткәнен сөйләделәр. Салаватка бө¬ тен күңеле белән бәйләнгән, бала чактан ук аның батыр¬ лыгын, җитезлеген, кайнар йөрәклелеген һәм теләсә нинди кыенлыктан да җиңел чыга алуын сөйгән Кинҗә (бу сыйфатлар аның үзендә юк иде), Салаватның кыю, дәртле карашын, зифа буен һәм каты ихтыярын ярат¬ кан Кинҗә килеп төшү белән дустының боек булуын күреп алды. Озак түзеп тормады ул: килүенең өченче кичендә Салаваттан төпченә башлады. Салават моңаер сәбәбем юк дип ышандырырга тырышты. Шуннан соң Кинҗә Салаватны сагышка салырдай сәбәпләрне үзе эзли башлады. Көнчелекме? Әмма кемнән көнләшсен икән Сала¬ ват? Ул нәрсә теләсә шуңа хуҗа була ала бит... Мәхәббәтме? Әмма Салаватны теләсә кайсы хатын сөяр кебек тоела иде Кинҗәгә. Акчамы? Соң ул юкмыни? Шөһрәтме? Кинҗә хәтта көлеп җибәрде: инде ни- чәмә җырлар, әкиятләр ишетергә туры килде ана — аларның барысында да Салаватның батырлыгы турында җырлана иде. Ялмы? Салаватка ял кирәкмени соң? Бәлки озакка сузылган ял аны сагышка салгандыр? Кинҗә сорарга булды. — Салават, син тизрәк алга, Саткыга яки Косотур- га китәргә телисеңме? — Сабыр ит, Кинҗә, боерык көтәбез бит,—диде Салават бик тыныч кына. Гавышы аның күңелендәге сагыш тик торудан түгеллеген аңлатты. Кинҗә шап итеп маңгаена сукты. Ул мәсьәләнең бик гади икәненә төшенде: аның дусты, йөзләрчә башка кешеләр кебек үк, өен, хатынын сагына иде. — Өйгә кайтырга телисеңме, Салават?—дип сорады Кинҗә. — Бәйләнмә әле, капчык! — дип кычкырып җибәрде Салават, һәм Кинҗә шунда үзенең хаклы икәненә төшенде. — Ахмак син, Салават агай, ахмак. Бер көн эчендә әйләнеп кайтмаска, синең аргамагың буаз сыермы әллә?! Тагын бер ат җитәклә дә кит. — Ә Белобородов нәрсә әйтер? — диде Салават, салкын гына. — Нәрсә дисен? Кая киткәнеңне син аңа әйтмә. Булмаса, барган юлы кешеләр җыеп кайт, ул чакны сиңа берәү дә яман сүз әйтмәс. — Ярар, уйлап карармын,— диде Салават, юри авы¬ зын ачып иснәгән булып, ә үзенең йөрәге катырак тибә башлады. Салаватның холкын белгән Кинҗә, аның ачуын чыгармас өчен, бер сүз дә дәшмәде, йокыга киткәнгә салышты. — Кинҗә! — дип эндәште берничә минуттан аңа Салават. — Нәрсә? — диде Кинҗә. — Бу синең белән килгәннәр кемнәр әле... — Поручик Аллакуәтме? — Әйе, аннары икенчесе, кичә ике йөз алып кил¬ гәне... — Айтуганмы? — Әйе, шулар. Алар нигәдер урысларга кырын карыйлар... Айтуган Бохаирның дусты бит ул. — Белмим... — Ә син хәтерләп йөр, күрерсең... Бохаир җибәрмә¬ деме икән аларны дип шикләнәм. Бүген үзара нәрсәдер сөйләшеп торалар иде, мин килгәнне күргәч, тындылар. Кичә сугышчылар белән сөйләшәләр иде, анда да мин якынайгач шып булдылар. — Шуннан ни булган? — дип сорады Кинҗә гаҗәп¬ ләнеп. —■ Китәргә куркам. Ни эшләмәсләр алар монда! — Иртәгә барысын да белешермен,— диде Кинҗә, аны тынычландырып. 380 381
Имән төбендә Айтуган, кылый Аллакуәт һәм Берда- да Салаватны Творогов пулясыннан коткарып калган Габдрахман утыралар. Тирә-юньдә берәү дә юклыгына ышанганга, алар каты кычкырып сөйләшәләр иде. — Менә чиркәүгә төшсәң икән аны,— диде Габдрах¬ ман.— Үзем күрдем — анда аларның тәреләре алтыннан, көмештән, зиннәтле ташлардан ясалган. — Сабыр ит, Салават арырак китсен әле,— диде Аллакуәт һәм күңелле генә итеп күз кысты. — Салават урысларга сатылган,— диде Айтуган. — Сатылмаган, ә бер тинтәк, куркак җан шунда. Ни дисәң дә — җырчы инде. Алар борын-борыннан шун¬ дый диванасыман бәндәләр бит, артык тамчы каннан куркалар, үзләре авыз күтәреп ай турында җырлап йөриләр. Эш каферләрнең канын коюга, каферләрнең колагын кисүгә барып җиттеме, хәзер суфига әверелә¬ ләр, «Ходай сакласын, каферләр белән без тату яшәргә тиеш, кафер сабан сөреп, терлек карап гомер итә. Ка- фер — ирексез бәндә!» — диде Аллакуәт Салаватны үр¬ тәп, аныңча сөйләргә тырышып. — Нигә соң ул, алайса, Вилдан мулланы чабып үтер¬ гән? Беләм мин, Пугач сатып алган аны,— дип каршы төште Айтуган.— Ул Бохаирны да әнә базга ябып куйган. — Юк ла, Салаватны беләм мин, сатыла торган кеше түгел ул, акылга саерак бер дивана дисәң инде... Ба¬ шына әнә нинди тинтәк фикер кереп урнашкан бит аның, янәсе гаеп урыста түгел, ә байларда. Мулла да, имештер, шул ук бай инде, урыс кибетчесе дә, алпавыты да гаепле, ә ярлы яшәгән кафер — башкортның дусты, имеш,— диде кылый. — Салават сөйлиме шуны? — дип мыскыллап сорады Айтуган.—Үзе соң бай түгелмени? Юлай үлсен әле — күпме мал-мөлкәт калачак үзенә! Аллакуәт, төшенмәс тә җаннар булдыгыз инде, дигән бер кыяфәт белән тагын аңлатырга тотынды: — Ул, әби патшага каршы бай — зарарсыз, ә менә патшага каршы баручысы —■ зыянлы, ди, чөнки яңа патша аңа, әби патшаны җиңгәч, бөтен башкортларга ирек бирәм, хәрби хезмәттән азат итәм, салымнардан коткарам, дип вәгъдә иткән. — Тот капчыгыңны! Патшаның үзен дә турап таш¬ ларга кирәк иде аның,— дип кызып китте яшь Габ¬ драхман.— Бохаир әйтә... 382 — Тсс, син!.. Әтәчләнмә... Әкренрәк!.. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Гелеңне алай чайкама, дилбегә түгел бит ул. Салават менә ераграк китсен әле. Пугач патша аны, мөгаен, башка берәр заводка — я Саткыга, я Косо- турга җибәрер, яшь эт кебек телен салындырып чапсын әле биредән, без ул арада...— Аллакуәт кинәт телен теш¬ ләгәндәй булды. — Я, я, мин тыңлыйм, комачауладыммы әллә ба¬ тырларга?.. — Әссәламегаләйкем,— дип Салаватка өчесе дә сәлам бирделәр. — Вәгаләйкем әссәлам, батырлар. Нигә алай урын- нарыгыздан сикереп тордыгыз? Мин юлбасар түгел — берегезне дә үтермәм, хан да түгел — мондый зурла¬ выгыз кирәкми. — Хан булырга, әйтик, каршы килмәс идең син,— дип борын астыннан мыгырдап алды Айтуган. — Нигә кычкырып әйтмисең, батыр? Кычкырыбрак әйт, мин акрынны да ишетәм, шуңа күрә дә җырчы бит мин. Колакларым өчәр катлы минем, күктә айның чайкалып йөзүен дә, җирдә үлән үсүен дә ишетәм мин. Бәлки хан да булырмын. Ә син менә кем булырга телисең? Айтуган эндәшмәде. — Андый сизгер колаклы булгач, безне ерактан гына тыңлап торырга иде,—диде Аллакуәт, дорфа итеп. — Мин берәүне дә тыңлап йөрмим,— диде моңа каршы Салават,— агачның колаклары да бик җиткән аның өчен. Сезнең ни сөйләшкәнегезне ишетмәдем мин, ә боерсам, имән дә сөйләп бирәчәк.— Салават югарыга карады.— Кинҗә, әйт әле, нәрсә сөйләштеләр болар? Өстә ботак шартлап сынды да сөйләшүчеләр ара¬ сына килеп төште. Кинҗә ботакка асылынган иде. Ул бераз селкенеп торды да дөп итеп җиргә сикерде. о— Арумы, батырлар! — дип күңелле генә кычкырып куйды ул.— Урысларның колакларын кисәргә киткәндә, мине дә үзегез белән алыгыз, ә чиркәүләрен талагач, тәреләренең алтын койрыклары белән мөгезләрен бир¬ сәгез, миңа шул җиткән, мин алай комсыз түгел. Салават тегеләргә зәһәр караш ташлады. Кылый бе¬ лән яшь егет күзләрен түбән төшерделәр. Айтуган исә, киресенчә, күзен чекрәйтте һәм көлемсерәп куйды. Сала¬ ватның битенә кан йөгерде, маңгай тамырлары бүртенде. 383
Тотылган заговорчылар пистолетлар белән корал¬ ланган булып чыктылар. Кинҗә тиз генә агачлар ара¬ сында юк булды. Айтуган атып җибәрде, ләкин Салават вакытында читкә тайпылып өлгерде. — Атыгыз! — дип кычкырды Айтуган үзенең сер¬ дәшләренә. Салават, күзен дә алмыйча, Габдрахман белән Ал¬ лакуәткә карап тора иде. Алар икесе дә пистолетларын төшерделәр. — Бир монда пистолетыңны, малай актыгы,—диде Салават Габдрахманга. Габдрахман торды да күндәмлек белән коралын ки¬ тереп тапшырды. Салаватның куркусызлыгы аны үзенә буйсындырды. — Син дә,— дип боерды Салават кылыйга. — Бирмим,— дип карышты Аллакуәт, ләкин аягүрә басты да, үз ихтыярына каршы килеп, пистолетын сузды. — Хәзер син минем кулда инде, Айтуган агай,— диде Салават, тантаналы рәвештә. Айтуган көлеп җибәрде. — Синең күзләреңдә иблис үзе утыра дип юкка гына сөйләмиләр, күрәсең. Мин аңа хатыннар гына буй¬ сынадыр дип уйлый идем.— Айтуган пистолетын ыргытты. — Аңа барысы да буйсыналар: пулялар да, баш¬ лыкларын тыңламаучы ишәкләр дә,— диде Салават. Айтуган тагын көлеп каршы төште: — Казак патшасы сине безнең өстән хан итеп куй¬ гач буйсынырга кушарсың, ә хәзер мин синең кулыңда булсам да, ходага шөкер, мин урыс түгел, һәм син мине үтерә алсаң да, баш ияргә мәҗбүр итә алмассың. Мин үз отрядымны Бохаирга алып китәм. — Дөя син!—диде Салават, нәфрәтләнеп,—Халык¬ ка файда китерердәй кешене үтермим мин. Тик кара аны, әби патша гаскәрен куып мин кая гына китсәм дә, син чиркәүләрне таларга, безнең кунакларыбыз булган урысларның авылларына һөҗүм итәргә җөрьәт итмәс¬ сең. Завод хуҗаларын ас, заводларны ал, идарәчеләрен үтер, ә инде эшчеләрне, игенчеләрне безгә каршы кү¬ тәрсәң, мин сине, Айтуган, үз кулым белән үтерәчәкмен. Я аннан да начаррак итәрмен — маңгаеңа пычак белән: «Башкортстанны сатучы» дигән сүзләрне уеп язып, ил буйлап җибәрермен. Кайда гаскәрең? Хәзер үк үкчәң¬ не ялтырат. Бар, алып чык үзләрен үргә, мин үзем сөй¬ ләшәм алар белән. Син дә кит, малай актыгы, бар; ә сине,— Салават Аллакуәткә бармак янады,— беләм мин сине. Рөстәмбайга юкка гына йөрми идең син. Бер генә ишетим коткы таратканыңны...— Салават беравык- ка тынды.— Я, атлагыз, тизрәк! Өчесе дә дәшми-тынмый гына китеп бардылар. Са¬ лават имән төбенә утырды. Бер минут та үтмәгәндер, чыбык-чабык чытырдаганы, дөп-дөп иткән ат аягы та¬ вышлары ишетелде. — Менә шунда!—дип кычкырып җибәрде Кинҗә, Салаватка җитәрәк. — Саумы, коткаручы,—диде Салават.— Кире алып кит сугышчыларыңны, ә ашыгыч ярдәмең өчен бүләккә шушы пистолетларның берсен ал,— ул кылый да, яшь Габдрахман да кире сорап алырга кыймаган ике писто¬ летка күрсәтте. Кинҗә оялып мыгырдады: — Коралым юк иде бит минем, Салават агай. — Минеке дә юк иде шул,— диде Салават.— Аның каравы менә хәзер күп; ал берсен үзеңә, моннан соң коралсыз йөрмә — хәзер минем яклы икәнеңне беләләр инде алар синең... Бернәрсә дә булмады,— диде ул, Кинҗәгә ияреп килгән атлыларга борылып.— Мине тир¬ мәләр янында көтегез. Берегез дә беркая китмәсен! Атлылар урманга кереп киттеләр. — Ничек килеп эләктең син имән башына? — дип сорады Салават Кинҗәдән. — Мин аларның кая киткәнен карап тордым да, ал¬ дан чаптым, бу имәнне күргәч: «Утырыр өчен бик уңай¬ лы җир икән», дигән фикер башыма килде. Тоттым да мендем. Алар, нәкъ мин уйлаганча, шушында утырды¬ лар да. Ә син менә минем монда икәнне каян бел¬ дең? ■ — Ахмак! Сукыр кеше генә агач башындагы кызыл ыштанны чәчәк я күбәләк дип уйлар, ә мин, кызыл ыш¬ танны күргәч, мондый юан арт синдә генә булуы мөм- киндер дип уйладым, күрәсең, ялгышмаганмын. Кинҗә оялып китте. — Мин дә синеке кебек яшел ыштан тектерәм әле,— диде ул. 25 В-598 385 384
— Үземнекен дә салып бирер идем дә,— диде Сала¬ ват— тик бик юан бит син, Кинҗә. Я, ярар, елама, берәр нәрсә табарбыз әле. Ә хәзер, киттек әйдә — Айту¬ ган белән Аллакуәт үз гаскәрләрен үргә җыйган булыр¬ га тиешләр. Мин алар белән сөйләшмәкче булам. Үрдә гаскәр җыелган иде инде. Салават аларга мөрәҗәгать итте: — Коткы салучы, ара бозучы кеше — хыянәтче... Ул кеше хыянәтче дим мин. Урыс ярлысы — безнең дусты¬ быз. Әгәр аның өен басабыз икән, ул безгә каршы кү¬ тәреләчәк, хәзер ул безнең белән, шуңа күрә без куәт¬ ле. Кем дә кем урыс ярлысын — безнең кунагыбызны талый, шул ара бозыштыручы. Ул — хыянәтче һәм җә¬ зага хөкем ителергә тиеш. Кем дә кем урыс чиркәүлә¬ рен талый, ул — ара бозыштыручы һәм шулай ук җәза¬ лап үтерелергә тиеш. Салаватның сүзен сугышчылар тын калып тыңлады¬ лар. Өч мең кеше тыңлады аны. Салават моның белән дә тынычланмады. Түкми-чәчми барысын да Белоборо- довка сөйләп бирде. — Инде аларны нишләтергә уйлыйсың? — дип сора¬ ды Белобородов. — Уйладым-уйладым да... — Нәрсә уйлап таптың соң? — Айтуганны Кыйгы йортына җибәрергә булдым, типтәрләрне кузгатсын һәм гаскәре белән шунда тор¬ сын. Анда урыслар юк. — Ярый, ә Аллакуәт белән нишләргә? — Аллакуәтне государьга акча илтергә җибәрергә кирәк дим. Аның белән бер-ике йөз кеше озатырбыз. Башкалары монда калырлар. — Ә яшен кая куясың?—дип сорады Белобородов, аның күңеленнән авыр таш төшкәндәй булды. — Яшен үземә йөзбашы итеп алам, йөзбашы бул¬ ганына сөенер дә басылыр, казакларым мине тыңлый бит. Белобородов ютәлли-ютәлли күңелле итеп көлеп җибәрде. — Ой-ой, хәйләкәр дә син, Салават! Урыс булсаң, бәя дә булмас иде үзеңә. — Урыс булуым һич тә хаҗәт түгел,— диде аңа кар¬ шы Салават хәтере калып.— Башкорт көе дә безгә бик яраган! Май ае гына әле, шулай да җәй башланды инде. Тирән сулы Сөм ярларын куе үлән каплады, лагерь әйләнәсенә көтүләр чыкты. Завод халкының тар өйлә¬ рендә хуҗаларны да, үзебезне дә кысанлап ятканчы дип, башкортлар поселок янына, аланга күчтеләр һәм тирмәләр корып яши башладылар. Бу җәйләүләр баш¬ кортларның гадәттәге тыныч җәйләүләренә охшамый иде: тирмәләр бер-берсенә бик якын урнашып, бер урынга артык күп тупланган иделәр, биредә хатын- кызлар да, балалар да күренми. Төн буена җәйләү әй¬ ләнәсендә атлы сакчылар йөри, һәрбер үтүче-сүтүчене туктата, атларның яртысы диярлек лагерьдан җибә¬ релми, һәрвакыт иярле тора иде. Салават менә шушындый лагерьда яшәде. Заводка килгәннең беренче көнендә үк Белобородов Салаватка, тау арасында урнашкан заводның үзендә торып гаскәрләрдән саклану мөмкин түгел, дип әйткән иде һәм күрше тау башларында позицияләр хәзерләргә, тирә-якка күзәтчеләр куярга киңәш биргән иде. Шул көннән алып күрше тау өсләренә менеп йөргән¬ дә Салават табигатькә гомере буена карагандай түгел, ә башкача карый торган булып китте, аның дикъкатен хәзер табигатьнең матурлыгы гына җәлеп итми иде. Тау сыртын ул крепость итеп саный башлады, елга — крепость стенасы алдындагы чокыр, урман — хәрби за¬ сада өчен уңайлы урын, ә ялан — атлы һөҗүм алып ба¬ рырга киң мәйдан иде инде аңа... Ул шушы урыннарда булачак сугышларның план¬ нарын корды, әйтерсең, гомере буена аңа шушында яшәргә һәм сугышырга туры киләчәк иде. Кайчагында аның хыялында дошман гаскәрләре бе¬ лән бәрелешләр була, Салават гүзәл җиңүләргә ирешә, һәм аңарда бу җиңүгә китергән хәйләсен берәрсе белән уртаклашырга теләк туа иде. Андый чакларда ул Ал¬ лакуәт белән Айтуган киткәннән соң үз янында калган I абдрахманны чакыра иде. Бу матур, кызу табигатьле малай ошый аңа. Аның белән бергә чакта, ул государь полковнигы булганлыгын да оныта, бары үзенең шаш¬ кын егерме яшен генә тоя. Алар юлда ат чабыштыралар, кыядан кыяга кем остарак сикерер дип бәхәсләшәләр, җәядән карчыгаларга, каргаларга аталар иде... Әмма Салават шундый уен арасында кинәт үзен кулга ала да, агачлар һәм куаклар белән кыялар ара¬ 386
сындагы берәр ачыклыкка туктап, яңадан полковник хәленә кайта һәм сүзләренә тирән мәгънә салып әйтеп куя иде: — Монда тирмә куярга кирәк. Моннан Сөм үзәне әйбәт күренә икән. Әнә кара, гаскәр килеп чыкса, күзәт- челәр, шунда ук күреп, заводка хәбәр итә алачаклар. һәм әле яңа гына балаларча шаярган Салават яңа дустына үзенең җитди чырае белән инде малай түгелле¬ ген, ә җитлеккән ир икәнлеген күрсәтә иде. Икенче бер тапкыр тау өстеннән карап торганда, аның күзе юлга төште. — Әгәр миңа заводка каршы барырга булса, гаскә¬ ремне әнә шул ерганак буйлап алып килер идем,— дип күрсәтте ул.— Балталары-ниләре белән егерме биш ке¬ шене ал да, йөз агач кисеп аударырга куш. Аларны ерганакның арасына аударыгыз, бер дә үтеп йөрерлек булмасын. Габдрахман бар эштә дә җитез иде. Күп тә үтмәде, Салават яшерен урыннарда корылган ялгыз-ялгыз тир¬ мәләрне, элек үтеп йөрергә уңайлы булган җирләрдә агач өемнәре очрата башлады. Аның үз крепостеның ныклыгына һәм үзенең бөеклегенә, осталыгына булган ышанычы көннән-көн үсә барды. Габдрахман сабыйларча беркатлылык белән аның зирәклегенә соклануын белдергәндә, Салаватка аеруча ошый иде. Ихтирамы кимүдән куркып, Салават үзенең Белобородов күрсәтмәләренә буйсынырга тиешлеген Габдрахманга ачмады. Салават үрнәге канатландырган Габдрахман тар үзәндәге кечкенә елганы буарга инде үзе тәкъдим ит¬ кәч, Салават эре генә уйлап куйды: «Менә бит, кулга ияләште дә кошчык!..» Ул шундый иптәш һәм дус табы¬ луына ифрат шатланды, чөнки аның янында Салават малай да булып кала ала, абруен да югалтмый иде. Авыр сөякле һәм үтә җитди Кинҗә, аңа бөтен кү¬ ңеле белән бирелгән булуына карамастан, моның кебек үк, балкып янган күзләре белән Салаватка таң калып сокланып караучы, авыздан сүз чыкканчы ук аның һәрбер теләген үтәргә әзер торучы бу егет кебек үк, якын була алмый иде... Габдрахман алдында бераз хәйләкәрләнсә дә, Сала¬ ват аны туган энесе кебек яратты. Яшь булуына карамастан, Салават кешеләрне дус¬ 388 лаштыра торган нәрсәнең бер-береңә ышану икәнен яхшы белә иде. Шунлыктан кулга төшерү һәм үзенә буйсындыру теләге түгел, ә ихлас күңелдән дуслыкка омтылу аны Габдрахманга көннән-көн күбрәк ышаныч күрсәтергә мәҗбүр итте. Салават Хлопуша канаты ас¬ тында үсте. Ул очраткан һәм якын иткән кешеләр бары¬ сы да аңардан өлкән иделәр. Егет булып өлгермәс бо¬ рын, ул ир булып җитте, яшьтәшләре арасыннан дуслар тапканчы, ул җитлеккән ирләр арасына килеп керде. Габдрахманга булган дуслык хисе Салаватның вакыт¬ сыз үткән яшүсмер еллары өчен бүләк кенә иде ул. Ләкин «кулга ияләшкән кошчык» берничә көн узуга яңадан үзенең кыргыйлыгын күрсәтте. Көннәрдән беркөнне завод авылында аклы-кызыллы бозау югалды. Белобородов, көтмәгәндә башкортлар¬ ның алгы постларыннан берсе өстенә барып чыгып, биш каравылчының да сый-хөрмәт артыннан гырлап йоклап яткан чакларына туры килде. Шунда ук җиргә җәеп салынган аклы-кызыллы тире кояшта кибә иде... Бело¬ бородов йоклап ятучыларның коралларын, атларын алды, хәтта тирмәләрен дә сүтте. Берсе дә уянмады. Шуннан соң, аяк-кулларын бәйләп, карт сугышчы болар- ны бозау тиресе белән бергә алып кайтып Салаватка тапшырды... Салаватның җен ачуы чыкты. Ул үзенең сакчылары белән горурлана иде, ә монда бу ялкаулар, ачык авызлар һәм караклар аны хурлыкка калдырды¬ лар. Кулга алынганнар урынына Белобородов тауга сакка дип үз казакларын — завод кешеләрен калдырга¬ нын белгәч, Салават бөтенләй шашынды. Хөкем кыска булды: Салават бишесен дә мәйдан уртасында бәйләп камчы белән ярырга кушты... Җәза биргәндә Салават үзе булмады. Ул амбарларда калган ашлыкны тикшереп йөри иде, шул чак аңа Габдрах- манның корал белән яный-яный базар мәйданына ки¬ леп керүе, гаеплеләр бәйләп куелган баганалар яныннан хөкемне җиренә җиткерүче казакларны куып җибә¬ рүе, бауларны хәнҗәр белән өзеп, тегеләргә өйләренә качарга кушуы һәм аларның качып китүе турында хә¬ бәр иттеләр... Габдрахманның Салават белән бер тирмәдә яшә- вен, аның белән бик еш бергә йөрүен белгәнгә һәм аны полковникның якын дусы итеп исәпләгәнгә, берәү дә аны бу башбаштаклыктан тыярга кыймаган, 389
Салават үз янына чакырткач, егет бик гайрәтләнеп килде. — Башкортларны урыслар алдында хурга калды¬ рырга хакың юк!—дип кычкырды ул.— Урыс аларны тотып бәйләгән, шуның белән хурлыкка калдырган, инде монысы да бик җиткән. Ә син, урысларга ярарга тыры¬ шып, аларны кыйнатасың тагын. Минем тамырларым¬ да су түгел, башкорт каны ага, шуңа күрә җибәрдем мин аларны... — Мин түрә,— диде Салават.— Мин ничек әйтсәм, шулай булырга тиеш. Минем боерыкларымны үтәүгә берәү дә комачауламасын. — Мин комачауламыйм, йөрәгем комачаулый,— дип каршы төште Габдрахман.— Әгәр йөрәк баш күтәрә икән, кем аңа тыелырга куша алсын?! Габдрахманның кыюлыгы Салаватны йомшатты, ләкин ул моны сиздермәде. — Моннан соң син минем дустым түгел! — диде ул кырт кисеп. Ул бу төнне, Габдрахманга ачуланганлыгын күрсәтер өчен, йокларга Кинҗә тирмәсенә күчте. Соңгы вакытта дусты тарафыннан онытылган Кин¬ җә, шаяртып Салаватка: — Кызларга гашыйк булган шикелле Габдрахманга гашыйк булган дип сөйлиләр сине,— диде. — Җилкуарлар башына һәрвакыт мәгънәсез уйлар килә инде ул шулай,— дип, җавап бирде Салават бик эре генә итеп.— Тиздән юллар кибәр, сугышлар баш¬ ланыр, тел кашырга вакыт калмас. Салават бу вакытны түземсезлек белән көтте. Эш- сезлекнең гаскәрне таркатканын, аздырганын һәм ба¬ тырлыкны үтергәнен аңлый иде ул. Сөмнең көннән-көн кимегән суларына рәхәтләнеп карый иде ул. Су никадәр тизрәк кайтса, шулкадәр тиз¬ рәк яңа бәрелешләр башланасын һәм шуның белән болай каңгырып йөрүгә дә чик куеласын белә иде Са¬ лават. Май киче сандугачлар җыры белән тулы иде. Сөм¬ нең караңгы суларында йолдызлар назланып коеналар. Салават яр буенда утыра, җыр инде аның тел очына килеп туктаган, ләкин ул елга өстендәге тантаналы тынлыкны бозарга кыймый. Аңа, менә хәзер кыймылда¬ вы белән, суда дерелдәгән зәңгәрсу утлар да, яр буен¬ дагы талның тузгак ботаклары арасына поскан сары канатлы җырчы да пырылдап күтәрелерләр дә очып китәрләр кебек иде. Кинәт тынлыкны ярып: Сала-ва-ат! Кайда син-н? — дигән тавыш ише¬ телде. Салават Кинҗәнең тавышын таныды, ләкин җавап бирмәде. Бераз вакыт үтте. Сандугач тынмады, йолдыз¬ лар да баягыча ук җемелдәделәр, ләкин табигатьнең әүвәлге соклангыч матурлыгы югалды. Сала-ва-ат! — Тавыш якынайды һәм шунда ук ат тоягы астында чыбыклар чытырдап сынганы ишетелде. Салават теләмичә генә тавыш бирде. Тизрәк кайт, Салават! Тизрәк! Уфа юлыннан ат- vl6ap килде’ Безгә каршы Уфадан теге, безнекеләрне Уфа ягында җиңгән полковник чыккан ди, Михельсон полковник... Борчылуга караганда, сөенәрәк төште Салават бу хәбәрдән. Пугачевтан юлга чыгарга боерык юк иде. Ул элеккечә Белорет заводында тора һәм туплар коя, корал хәзерли иде. Ул Биктимергә тау юлларын саклар¬ га, ә Салават белән Юлайга һәм Белобородовка завод¬ ларны кулдан ычкындырмаска кушкан. Инде хәзер, дошман гаскәре килү турында хәбәр алынгач, Салават патша боерыгыннан тыш та дошманга каршы барырга үзен хаклы санады. Ниһаять, ялыктыргыч эшсезлеккә чик куелды! — Тизрәк заводка! —дип кычкырды Салават, Кин- ж.ә артына атка сикереп менеп.— Күпме гаскәр килә ди? Кайда күргәннәр? Бәлки алар монда килмиләр¬ дер?- — Салават юлдашына бер-бер артлы сораулар яудырды. Алар лагерьга кайттылар. Салават тирмәсенә керде. Анда кызыксынган халык җыелып өлгергән иде инде. Юлдан арып-талып килгән чапкын, түргә салынган мен¬ дәр өстенә утырып, туймастай булып кымыз эчә һәм тирә-яктан яуган дистәләрчә сорауларга йотым саен бер сүз белән җавап бирә иде. — Йөзбашлары, халыкны җыегыз! — дип кычкырып җибәрде Салават, ишектән керешли үк. йөзбашлары теләмичә генә таралдылар. Алар Сала¬ ватны тыңламый да булдыра алмыйлар, шул ук вакыт¬ та чапкынның ни сөйлисен ишетәселәре дә килә иде. 391 390
— Солдатларны кайда күрдегез? — дип сорады Салават. — Сөмнең өске агымында, Инъярны кичтеләр, бире¬ гә таба киләләр,— диде чапкын,— Инде, мөгаен, Корт елганы да кичкәннәрдер... — Юллар ничек? — Ләмәз елгасына кадәр сыек саз, аннан бирге якта куе саз. — Көпчәккә күп ябышамы? — Туплары пычракка батар,— диде хәбәрче Сала¬ ватны тынычландырып.— Тик менә җиле кояш баештан. Яигыр алып килмәгәе, сыек саздан көн ярымда да үтәрләр. Атлары яхшы. Стәрлетамак белән Табын баш¬ кортлары булышалар: буйсынганнан бирле солы белән арышны өзмиләр, ташып кына торалар. — Ләгънәт суккан дәҗҗаллар!—диде Салават те¬ шен кысып. Белобородов белән Салават, Михельсонга каршы чыгу һәм Ажгырдак тавы өстендә позициягә урнашу өчен, гаскәрне икегә бүлделәр. Төньякта, Сөм үзәне буйлап уза торган юлны кап¬ лап, Элмә тавы өстенә Салават отряды, Мәләвез елга¬ сының үзәненә завод эшчеләре резервы урнашырга тиеш булды, ә Иван Иваныч (Белобородов Михельсонны поручик чагыннан ук белгәнгә шулай дип кенә йөртә иде) әйләнеп үтәргә уйласа дип, Белобородов гаскәр¬ ләрен Ажгырдак тавының көньяк өлешенә җибәрделәр, алар таулар арасыннан аккан Ук үзәне буендагы кичүне утка тотарга тиешләр иде. Сугышның якынаеп килүен тойган Салават йөрәге¬ нә ут капты. Салават тирә-яктагы тауларны, үзәннәрне, бала чагында коенып үскән, ярларында әтисенең тирмә¬ ләре күп тапкырлар торган елгаларны биш бармагыдай белә иде. Ул Белобородов алдында ком өстенә картага охшаш бер нәрсә сызды. — Монда менә тар урын. Солдатларны шушында кө¬ тәрбез. Алга да, артка да юл бирмәбез. Шушында ба¬ рысын да кырып салырбыз! — диде Салават, исемсез елга буендагы тарлавыкка күрсәтеп. Белобородов чал башын чайкады. — Ул монда килмәячәк. — Монда тар җир икәнен каян белсен ул? — дип каршы төште Салават. — Иван Иванычмы? Хәйләкәр ул. Ул, туган, бу җир¬ ләрне синнән-миннән әйбәтрәк сызып күрсәтә. Топогра-, фияне белә ул, барлык планнарны укый ала. Аннары, эләктерсәң, бер генә кармакка эләктерергә мөмкин аны... — Нинди кармакка? — Качарга кирәк аңардан. Бик кызу ул! Син аңар¬ дан— ул синең арттан, син аңардан — ул синең арттан. Син суга —ул суга... Яшь чагында ул шулай бервакыт пруссакларны куып китеп эскадроны белән туп-туры аларның крепостена атылып кергән иде. Тегеләр кап¬ каны ябалар да куялар... Ну, дибез, бетте моның башы... — Әсирлеккә эләктеме? — дип сорады Салават. — Кайда сиңа. Тегендә шундый кыямәт куптарган. Бер сәгать үттеме икән, крепость өстендә рус флагы җилферди башлады, озакламады капканы да ачтылар — рәхим ит!.. Менә нинди ул, туган, Иван Иваныч. Андыйлар алдында бик артык кәпрәймә...— Михельсон, әйтерсең, дошман түгел, ә дусты иде — Белобородов аның турында шундый итеп сөйләде. — Безнең заводны алырмы? — дип сорады Салават, шигәя төшеп. Заводка кертмибез аны,— диде Белобородов бик тыныч кына,— мин ул турыда түгел, сине менә кәпрәй¬ мә, дим! Без аңардан дүрт тапкыр көчлерәк, туплары¬ быз да ике өлеш артык... Капкынга эләктерәм дисең икән, кач. Тычкан артыннан ташланган мәче кебек бу¬ лачак, барысын да онытачак... Син зиһенле егет. Шуны бел: дошман — юләр түгел ул, аны юләргә исәпләдең¬ ме — гомерең шунда бетте дигән сүз!.. Белобородовның барасы юлы ераграк иде, шуңа күрә ул үз позицияләренә кичтән кузгалды. Киткәндә, туп¬ ларны күчереп йөртү, тау өстендә аларны ничек урнаш¬ тыру турында эшлекле берничә киңәш бирде. Салават заводның тулы хуҗасы булып калды. СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Салават кызу эшкә кереште... һәр җирдә үзе өлгерергә тиеш, аннан башка нәрсә¬ недер онытырлар яки бөтенләй эшли алмаслар кебек тоелды аңа. Кинҗә белән башкортлар таборына җилде- 392 393
реп килгәч, ул Сөм аръягына һәм Ажгырдак тавына күзәтчеләр озатты, һәр сәгать саен аларның берсен за¬ водка кире җибәреп торырга кушты. Аңа мондый кызу¬ лык ошый һәм ул үзенең кызулыгы белән башкаларга да тәэсир итә иде. Ул сүзен кыска итеп, кырт кисеп әйтер¬ гә, кыю һәм җитез хәрәкәт итәргә — нәкъ менә Аксак Тимер кебек эшләргә тырышты (ул моны борынгы тө¬ рек китапларыннан укып белгән иде). Аңа барыннан да бигрәк түрәләр билгеләү, бер ке¬ шене икенчесенә буйсындыру ошый иде; моңарда, аның¬ ча, хакимлекнең көче аеруча ачык сизелә иде. Ул үзе билгеләгән күзәтчеләрнең күз ачып йомганчы атка менеп атлануларын һәм кичке томан эченә кереп югалуларын сокланып күзәтеп калды; аларның ыспай хәрәкәте, боерыкны шундый җитезлек белән үтәве аның күңелен шатландырды. — Кинҗә, йокларга ят,— диде Салават, ияргә сике¬ реп менеп.— Сугыш алдыннан иң мөһиме — яхшы итеп йоклап алу ди торган булган Аксак Тимер. Кинҗә кулын күкрәгенә куйды да кызык кына итеп түбәнчелек белән җиргә кадәр баш иде. — Гафу ит, түрә, минем әле оча торган сарыгым бар. Хәзрәти Искәндәр, сугыш алдыннан иң әйбәте — канатлы сарыкны ашап алу, дия торган булган. — Оча торган сарык? — Салават бала чакта кара¬ кошлар аулаганын исенә төшерде һәм көлеп җибәрде. — Капкалап алабызмы? — диде Кинҗә күз кысып. — Мин заводка ашыгам,— диде Салават.— Миннән башка нишлиләрдер анда... — Тукта алайса, бер ботын гына бирәм үзеңә. Кинҗә, учакны туздырып, көлне балчыгы-ние белән казып ыргытты. Җирдән хуш исле бу бәреп чыкты. Кин¬ җә пычак тотып шактый азапланды, мыш-мыш килде, кулларын пешереп бетерде, ахырда ияр өстендәге Са¬ лаватка пар бөркеп торган бер бот сузды. — Инде хәзер Наре тавының аръягына китсәң дә була,— диде ул шаярып. Салават мәзәккә мәзәк белән җавап бирде: — Калганын берьялгызың ашап бетерәсеңме? — диде ул, авызына кайнар, майлы ит кисәге кабып. — Синең Габдрахманыңны сыйлыйм,— диде Кинҗә тавышын әкренәйтеп.— Ничә көн инде кара коелып йөри... Кичерергә вакыттыр. Яшь бит әле... Аннары хак¬ лы Да ул: бер кырчын бозау өчен кешене камчы белән суктырып хур итәләрме соң! Минем үземнең дә күрше сарыгын урлаган чакларым булды. — Сугышта түгел бит,— диде Салават. \ — Сугышта инде әйтәсе дә юк! — диде аңа каршы Кинҗә.— Сыйлыйм әле егетне сарык ите белән, син кушты диярмен... — Хуш!—дип кычкырды аңа Салават, һәм, атын камчылап, заводка таба чаптырып китте. Ул Габдрах¬ ман турында сүз куертырга теләмәде, ул аның белән, башбаштаклыгы өчен җәзалыйсы килеп, инде берничә көн сөйләшми иде. Салават егетнең борынын салынды¬ рып йөргәнен, кеше белән аралашмаганын күрсә дә, аның кирелеген сындырырга, тәүбә иттерергә һәм бе¬ ренче булып кул сузып килергә мәҗбүр итәргә тели иде. Җәйләү тынды. Учаклар да янып бетеп, күмерләре генә сызып ятты. Җәйләүләрдәге тыныч тормышны хә¬ терләтеп, кичке салкын һавада җиңелчә төтен исе җә¬ елде. Май коңгызлары, гөжләп килеп чыгып, әледән-әле кичке тынлыкны бозып үттеләр... Салават атын чапты¬ рып барган көе үк нык тешләре белән кайнар итне өзгәләп-өзгәләп алды, һәм яшәү тойгысы, бөтен тамыр¬ ларында уйнаган көч-дәрт аңа чиксез шатлык бирде... Алда тагын бер төн генә. Салават тупларны карарга килде, юлга кузгалырга ике сәгать кала симез артлы, авыр сөякле артиллерия атларына солы бирергә кирәген искә төшерде; ул алар¬ ның янбашларыннан шапылдатып сөйде, аякларын тик¬ шерде: аларның туплар һәм ядрәләр сөйрәп таулар буй¬ лап кыен юл үтәсе бар иде бит. Инде бер тапкыр тикшерелгән дары һәм картечь за¬ пасын тагын бер барлап чыккач, Салават йөкләрне сак¬ лап бару өчен кешеләр билгеләде дә заводка чаптырып китте. Аның тагын берәр нәрсә эшлисе килә иде. Төн булуга карамастан, монда эш кайный иде. Берен¬ че кат сугышка керер алдыннан һәрбер кешенең йөрәген чолгап ала торган шомлы ашкыну хисе завод кешеләре¬ нең йокысын качырган, аларга куәт биргән иде. Мич авызларыннан бөркелеп-бөркелеп чыккан кыз¬ гылт якты да, факеллар яктысы да завод эченә нинди¬ дер караңгы, серле мәгарә төсен бирә. Кешеләр дә үтә җитди чырайлы, ләкин Салаватның бөтен гәүдәсеннән, бөтен йөрешеннән бәреп торган дәрт, мөлаемлык ул 394 395
Якынайган саен һәркемнең йөзендә сөенечле елмаю уя¬ та иде. Күп кенә эшчеләр, эшләреннән туктап, аны күңелле генә сәламләп алдылар. Салават ишек янында бөдрә чәчле тимерчене күр¬ де. Аның белән янәшә бер хатын тора иде. Яшь хатын, чүкечен кылычка алыштырып, сугышка чыгып китәсе тормыш иптәшен тагын бер кат күреп калырга теләп, монда килгән. Поселоктан заводка ул баласын да ияр¬ теп килгән. Тимерчелектәге шау-шудан колагы тонган һәм куркуга төшкән зур күзле бала әнисенең юбкасына чытырдап ябышкан... — Синең малаймы?—диде Салават күңелле генә итеп тимерчегә. — Минем кыз,— дип төзәтте тимерче. Салават, кыз янына чүгәләп: — Йокларга вакыт,— диде. Кыз әнисе артына качты. — Матур кыз,— диде Салават.— Сылу кыз булыр... күзләре... нәкъ әнисенеке... Хатын оялып китте. — Кайтыйк инде без, Андрюша,— диде ул. Ире аны кабаланып кочагына алды. Хатын ирен чу¬ кындыра башлады, Салават артына әйләнде. Тимерчелектә коточкыч эссе булуга карамастан, ке¬ шеләр ару-талуны белми эшләделәр, һәм бу ярты төндә гаять күп корал җитештерделәр. Кайсы отрядка корал аеруча кирәгрәк икән дип уй¬ ланып йөргәндә, бер эшне онытканлыгы Салаватның кылт итеп исенә төште: соңгы көннәрдә отрядка Дуван йорты авылларыннан җәйләүгә чыккан яшьләр килеп кушылган иде. Боларның әле авызыннан ана сөте кип¬ мәгән диярлек, кораллары да юньле түгел, әмма бу җилкенчәкләр кыюлык, сугышка омтылу уты белән яна¬ лар. Алар йөз кеше чамасы иде. Барысыннан да бигрәк менә шуларга корал кирәк иде... Салават шунысын да исенә төшерде: аларның әле түрәләре дә юк иде бит. һәм аның башында соклангыч фикер туды: нигә аларның җитәкчесе итеп үзләре кебек үк яшь һәм кыю Габдрахманны куймаска? Коралларны карап, кылычларның, хәнҗәрләрнең, балталарның үткенлеген бармагы белән тикшереп за¬ водны әйләнгәндә, Салават күзенә бер тимерче чүкече астында ялтыраган көбә күлмәк чалынды. Тагын бер ун тапкыр суксаң, күлмәкнең эше бетәсе иде. — Кемгә дип сорады Салават. — Кемгә кирәк, шуңа, сударь,— диде тегесе.— Те¬ ләсәң, сиңа бирәм. Салават корыч күкрәкчәгә карады. — Сезгә тар булыр! — диде тимерче, үз нәүбәтендә карашы белән Салаватның күкрәген үлчәп. — Миңа кирәкми, йөзбашка бүләк итәрсең,— диде Салават. Тимерче көбә күлмәкне эшләп бетерергә дип яңадан эшкә кереште. Чүкечләр доңгылдавы, бораулар зырлавы һәм игәү¬ ләрнең ярсып шыкырдавы астында кеше тавышын ише¬ тер хәл юк һәм күршеңә берәр сүз әйтәм дисәң дә, ко¬ лагына ук иелеп кычкырырга туры килә иде. Тимерченең эше белән мавыгып киткәнлектән һәм ишеккә арты белән торганлыктан, Салават цехка өерелеп кергән халыкны да күрмәде, үз артында яңгыраган тәртипсез һәм ярсулы кычкыруларны да ишетмәде. Әйлә¬ нәдә тимер чыңлавы тынгач һәм күкрәкчә ясаган ти¬ мерче, чүкечен ташлап, тимерчелек уртасына карап шаккатып калгач кына, Салават артына әйләнде. Тимерчелек халык белән тулган иде. Ант итүдән баш тарткан өчен эштән куылган әлеге ике карт бер үле гәүдә күтәреп алып кереп сандаллар арасына җиргә сузып салдылар. Салават беренче булып мәет янына ташланды. Ул күзәтчеләрнең берәрседер дип уйлаган иде. Әмма бу моннан берәр генә сәгать элек ире белән саубуллашырга кызын ияртеп заводка килгән яшь ха¬ тын булып чыкты. Аның йөзенә һәм күлмәгенә кан ук¬ машып каткан. Тимерчеләр, тын калып, хатынны тыгыз һәм дәһшәтле боҗра булып әйләндереп алдылар. — Маша!—диде ялгыз зәгыйфь тавыш, һәм Сала¬ ват бөдрә чәчле яшь ирнең тавышын таныды. Ул, мәеткә орынмыйча, катып калды. — Кем? — дип көчкә генә сорады яшь тимерче Гомуми тынлыкта картның калын тавышы яңгырады: — Башкортлар. — Русларны сугышка җибәрделәр, ә үзләре монда халыкны кыралар,— дип өстәде икенчесе. — Нинди башкортлар? — дип өзгәләнеп кычкырды Салават. 397 396
— Синекеләр, каһәр суккан, синекеләр! — дип дәште арткы сафтан бер хатын —Авылны яндырмакчы булды¬ лар, әйберләребезне таладылар, бу хатынны үтерде¬ ләр!.. — Без сезнең өчен кылычлар, сөнгеләр әзерлик, сез¬ нең өчен сугышыйк, ә сез безне үк дөмбәсләгезме! дип күтәреп алды икенче хатын, Салават өстенә килеп. —- Иван Наумыч китте,— ә сез рус халкын кырыр¬ гамы! — Барыбыз да Михельсонга биреләбез! — Государыняга дошман түгел без! — Үзләрен кырырга! — төрле яктан шундый сүзләр яуды, аерым тавышлар ишетелмәс булып, кыргый улау¬ га әверелде, завод халкы Салават өстенә килә баш¬ лады. Җыелган халык тимерчелеккә генә сыеп бетә алма¬ ган иде, ул, ярларыннан ташып чыккан елга кебек, тышта да кайный иде. Салават югалып калды. — Нинди башкортлар, кемнәр? — дип тагын бер кат шашынып сорады ул. Тик аны һичкем ишетмәде дә, тыңламады да... Әилә- нә-тирәдә ерткычлар кебек үкерделәр... һәм кинәт ике¬ гә ярылып юл ачкан халык арасыннан корыч коючы обоз башлыгы, киң җилкәле җирән баһадир — якасын¬ нан тотып бер яшь башкортны җилтерәтеп алып керде дә халыкның аяк астына, җиргә ыргытты. — Менә ул! — дип каты кычкырды коючы. Әсир сикереп торды. Бу — Габдрахман иде... Ул халыкка мәсхәрә белән карады. Аның күзендә куркуның әсәре дә юк, алар ачу белән яна иде. Кулында коралы булса, ул менә хәзер барысы өстенә дә берьюлы ташла¬ нырга әзер иде. Габдрахман?!—диде Салават, таң калып, һәм ул үз-үзен көчләп, каты тавыш белән анык итеп сора¬ ды: — Кем белән идең? — Хан белән,—диде Габдрахман, Салаватның йөзе¬ нә туры карап. — Хыянәтче!..— диде Салават, алга атлап, һәм ачу¬ дан аның тавышы киселде. — Мин ханга хыянәт итмәдем,— диде егет.— Аны алла үзе башкортларны урыслардан коткарырга җибәр¬ гән... Мин аның беренче ярдәмчесе! — һәм Габдрахман һичбер тартынусыз-нисез очлады: — Урысларның күңе- лен күрәм дип хан башкортларны камчы белән ярды¬ рып тормый инде... — Хатынны син үтердеңме? — дип бүлде аны Сала¬ ват. — Мин,— диде Габдрахман шундый ук кыюлык һәм турылык белән. Завод халкы, бер генә сүзне аңламаса да, сорау алу¬ ны күзәтеп, тын калды. Салават, ләм-мим дәшмәстән, билбавыннан пистоле¬ тын тартып алды. — Тукта! Торып тор, Салават! — дип кычкырды ха¬ лыкны ырып-ерып алга узган карт. Бу, башкортлар ти¬ мерчесе, Габдрахманның атасы иде. Ул улын үзенең гәүдәсе белән капларга теләде. Мин сине коткарып калдым,— диде кабаланып Габдрахман, аның тавышы киселде, ләкин күзләре әле һаман Салаватка куркусыз карый иде. Карт Габдрахманны пулядан каплап калырга өлгер¬ мәде... — Габдрахманым!—дип ярсып кычкырып, ул улы¬ ның мәете өстенә ауды. Салават, кешеләрдән йөзен яшерү өчен, читкә бо¬ рылды һәм дөрләп янган мичләрнең берсе янына килде. Мәетләр өстендә халык тынсыз тора бирде. Тик Габдрахман атасының картларча сулкылдавы гына ише¬ телде: — Улым минем, улым! Габдрахманым!—Аның ты¬ ны кыса.— Үтер, мә, мине дә үтер, бәдбәхет, мөртәт! — Ул изүен ертып җибәрде һәм кара йонлы күкрәген ач¬ ты. — Пычагың белән суй, атып үтер! — Улының аягы янында аунаган хәлдә, ул кулларын күккә сузды,— Ка¬ һәр суксын!—диде карт өзгәләнеп.— Аксак бул, сукыр бул! Улың гарип-гораба, телсез-колаксыз булып’тусын! Салават бернәрсә дә ишетмәде. Ятим калган кызның үксүе дә, картның каргышы да, үз артында урнашкан тирән тынлык та аның аңына барып җитмәде... Ул үзе үлемнән курыкмый һәм шуңа күрә һәрракыт тыныч күңел белән үтерә иде. Бервакытта да үтергән кешесе турында уйлый торган гадәте дә булмады аның. Солдат та, офицер да, хуҗасының җанын, йорт-җирен сакларга маташкан кол да — һәм башка бик күпләр Салаватның төз угыннан, пулясыннан, авыр чукмарын¬ 398 399
нан җирдә тәгәрәп калдылар. Үтергәннән соң Салават аларның берсенең дә йөзен күз алдына китермәде. Ә менә Габдрахманның үлеме гадәти үлем түгел нде. Ул дошман пулясы каршына күкрәген куеп Сала¬ ватны үлемнән саклап калды, ә хәзер шул кешенең ку¬ лыннан үзе һәлак булды. Чит кеше гаебе өчен башын салды... Рус халкы белән берләшү турындагы яңа вә¬ газь-нәсихәтне күңеленә ничек кабул итә алырга тиеш бу малай? Дөньяга килгән минутыннан башлап руслар¬ ны дошман санарга өйрәнгән, һәр сүзеннән, һәр кара¬ шыннан шул дошманлык хисе бәреп торган кешеләр арасында булган бу егет ничек инде кинәт кенә үзгәреп китсен, ничек итеп Бохаирдан, Айтуганнан һәм Аллаку¬ әттән үзгә булсын, ди? Салават үзе өч ел буе ил гизде, руслар арасында яшәде, тик шуннан соң гына Хлопу- шаның нхлас дуслыгына ышана башлады, аның хакыйкатен үз итеп кабул итте. Салават кайнар мич алдында торса да, бөтен тәненә суык йөгерә иде. Тирә- юньдә сугыш кайный! Өлкәннәр корал алгач, яшь егет өйдә утырсынмыни? Ул сайлап тора алмаган, исеме- аты билгесез булган сәүдәгәргә Салават әйткән сүзләр белән үз ягына өндәгән Пугачев кулы астына аны халык алып килгән. Башкорт сугышчысының һәм җыр¬ чысының бу сүзләре башкортлар йөрәгенә үтеп кергән, һәм халык аларга ышанган иде... Бохаир исә Габдрахманны хәйлә белән үз ягына аударган. Салават аны янында калдырган чакта ягымлылык һәм дуслык белән буйсындырырга теләгән иде. Әмма кыргый баш бирмәүчелек һәм азатлык сөючәнлек яшь-җилкен¬ чәкне пугачевчылар станында хөкем сөргән хәрби тәр¬ тип белән килештерә алмаган. Кабилә намусы өчен янган-көйгән, горур һәм ярсулы күңел ырудашларының хурлыкка дучар ителүе белән килешмәгән. Егет күтә¬ релгән. Әмма кая китәргә иде соң аңа? Ул җәзадан кот¬ карган биш сугышчы башларында уенчык хан торган ислам дине яклылар өеренә качып китте. Берничә көн¬ нән соң Габдрахман үзе дә алар артыннан китте... «Бу горур тау бөркете, бу кыю карашлы һәм башын югары тотып йөргән матур малай, ихлас, бөтен күңелен¬ нән бирелгән дус, сөекле энем була алыр иде бит»,— дип уйлады Салават аның турында. Колагында кан шаулады, бу шау, әйтерсең, узып барган вакытның җиңел канатлары җилпелдәүдән туган тавыш иде. «Вакыт үтә! — Салаватның башыннан шундый уй йө¬ гереп узды.— Тагын бераз торсак, дошман безнең алга төшәр, һәм Габдрахманның бу коточкыч үлеме ул чакны файдасыз булыр...» Салават мич алдыннан кырт борылды да, алга таба атлап, зур чүкечне күтәреп алып бөтен көченә сандал¬ га китереп сукты. Халык сискәнеп китте. Барысының да карашы Салаватка юнәлде. Корычны корычка бәрүдән туган көчле һәм кискен хәрәкәт Салаватның бөтен гәүдәсен дер селкетеп куйды һәм бар фикерләрен бер төенгә туплагандай булды. Салават күкрәген киереп тын алды, һәм аның тавы¬ шы ачык булып яңгырады. — Урыс халкы!—диде ул артык кычкырмыйча, лә¬ кин нык тавыш белән, барысына да мөрәҗәгать итеп.— Безнең патшабыз да бер, ирегебез дә бер, каныбыз да бер... Хәзер вакыт әрәм итәр чак түгел. Безнең оябызга каракош очып килә. Салават, суз эзләгәндәй, башын түбән иде, һәм ки¬ нәт каты кычкырып, каршы әйтергә юл калдырмый тор¬ ган итеп өстәде: — Әйдә, барыгыз да атларга! Завод эшчеләре Салават күңелендә ни булганын аңладылар. Ашыгып ишек алдына чыктылар. Салават Габдрахманга кидерергә уйлап та хәзер инде кирәксез булып калган яңа көбә күлмәккә тагын бер тапкыр күз атты да халык артыннан атлады. Ишек алдында аны күзәтче итеп җибәрелгәннәр яныннан кайткан чапкын каршылады. Ул Михельсонның Олы Тирәк елгасы буенда кунар¬ га туктаганын хәбәр итте. Таң алды салкыны, атлар пошкыруы, төн карасында тоташ бернәрсә булып күренгән кораллы халык төрке¬ ме, тавышны артык күтәрмичә генә сөйләшүләр, саран хәрәкәт — шушыларның һәммәсе Салаватның башыннан Габдрахманны куып чыгарды. Ул тагын гаскәр башлы¬ гына әверелде һәм Габдрахманның үлеме башкортлар белән руслар арасындагы бердәмлекне торгызу өчен кирәк булганын аңлады. Өскә өерелеп килгән дәһшәт алдында дошманлык ял¬ кыны сүрелде. Габдрахманның үлеме аны аклагандай 400 26 В-598 401
булды һәм яңадан руслар күңелендә башкортларга ышаныч уятты. Алар заводтан тавыш-тынсыз, шау-шусыз гына чык¬ тылар һәм башкортлар таборына таба юнәлделәр. Алар ашыгырга кирәген аңлап тиз баралар иде. Салават, сугышка әзер гаскәр башында торган Кин¬ җәне күргәч, бөтенләй айныды һәм үзендә элекке ши¬ келле үк ныклык тойды. Башкортлар ияр өстендә иде инде. Тирмәләре җыелган. Мал көтүе һәм кирәк-ярак төялгән олаулар Сөм елгасы аръягына китәргә әзер¬ ләнгәннәр иде. Кинҗә башкортларга ишарә ясады, һәм гаять зур отряд җанлы киң елга булып агыла башлады. Белобородовның хәрби өйрәтүләре бушка китмәгән икән: гаскәр тигез сафлар белән, ышанычлы һәм тыныч хәрәкәт итте. Арттан заводның көчле, симез атлары тупларны тартып бардылар. Салават шушылай шома агылган отрядка карап сокланып бетә алмады. Ул, атын юыртып, отряд яныннан узып иң алга чыкты һәм җитез хәрәкәт белән кынысыннан кылычын тартып алды. Аңар¬ да уңышка ирешәчәгенә тагын ышаныч туды, һәм ул үз сугышчылары күңелендә дә шундый ук ышаныч уятыр¬ га теләде. Алга җибәрелгән күзәтчеләрдән әледән-әле чапкын¬ нар килде, алар юлның ачык икәне турында хәбәр ките¬ реп тордылар. Менә шулай салмак кына агылып барганда, Кинҗә белән янәшә генә атын атлаткан Сөләйман — Салават¬ ның агасы — җан-фәрманга чаптырып каршыга килгән бер төркем атлыларны күрде. Бу — Михельсон күзәтче- ләрен кулга төшергән сакчылар отряды иде. Алар ки¬ тергән хәбәр бөтенләй көтелмәгән һәм шаккатыргыч булды: хәйләкәр «Иван Иваныч» пугачевчыларны кәкре каенга терәткән иде. Ул, үзе артыннан күзәткәннәрен белеп, кунарга туктагандай иткән, учак ягарга, аш пе¬ шерергә кушкан, ә бер сәгатьтән соң, караңгы төшү белән, отрядын ял да бирмәстән аякка бастырып, алга куган. Бер төн эчендә ул көнозынлык юл үткән һәм инде хәзер Ажгырдак түбәсенә менеп килә икән... Әсирләр аның отрядында меңгә якын гусар һәм ни¬ бары өч туп барын сөйләделәр. Пугачевчылар белән ча¬ гыштырганда бу отряд бик кечкенә булса да, күкрәк киереп каршы бару акылсызлык булыр иде. Салават отрядын туктатты. Барысын да яңача хәл итәргә кирәк иде. Ажгырдак түбәсенә инде урнашып булмаячак. Иң дөресе хәзер елга кичүләре өстенә кал¬ кып күтәрелгән Элмә таулары аша уза торган юллар¬ ны бикләү. Ташкынланып аккан болганчык сулы елга үзе дә бик әйбәт каршылык булачак. Салават үзенең яңа планы турында хәбәр итәргә Ук елгасы буенда торган Белобородовка чапкын җибәрде, һәм аның тизрәк ярдәмгә килүен, Михельсонның флан- гысына һөҗүм оештыруын үтенде. Тау сукмаклары буйлап тупларны һәм ядрәләр төял¬ гән йөкләрне ашыгып сөйрәгән чакта хырылдаган атлар¬ ның тыннары кысылды. Менә, ниһаять, тау кичүенә дә менеп җиттеләр. Белобородовның хәрби муштрасы монда да ярады: нәкъ менә шушы кичүдә алар туп атарга өйрәнгәннәр иде. Вак яңгыр сибәләп яуган¬ лыктан һәм куе томан асылынып торганлыктан, алда бернәрсә дә күренми иде. Шулай да, тупларны Белобо¬ родов атарга өйрәткән чакта куйганча куйдылар; бу җирләр гаскәр үтәр өчен иң уңайлы урыннар иде. «Хәйләкәр үзе,— дип уйлап куйды Салават Белобо¬ родов турында.— Белгән бит кайдан атарга өйрәтергә». Күк йөзе куе болытлар белән капланган иде. Таңы да көндәгедәй әкренрәк атты. Күзәтчеләр, Михельсонның туктамавын, Ажгырдак- тан төшкәч, тагын алга китүен хәбәр иттеләр. Ләкин юеш соры томан аркылы әле берни күренми иде. — Биш кешене алга җибәрергә. Кем тели? — дип кычкырып сорады Салават. Җавап бирүче булмады. — Йөзбашлары, минем янга!—дип чакырды Сала¬ ват. һәм боерык бирде: — һәркайсыгыз бу куркыныч эшкә берәр кеше билгеләгез. Салават янына Кинҗә килде. — Мин барам,— диде ул.— Кая китәргә? Салават шатланып аңа карады. — Син, Кинҗә, иң яхшы дустым... Батыр сугышчы... Син чын башкорт! Кинҗә дустының мактавыннан бөтенләй балкып китте. 402 26* 403
— Нишләргә кирәк? — дип сорады ул, бераз уңай¬ сызланып. — Томанда без солдатлар килгәнен күрә алма¬ быз,— диде Салават,— тупларны инде кичүгә төзәп куйдык, аларның башка үтәр юллары юк. Алар уңга- рак та, сулгарак та тайпылмас. Түбән төш, кичү буена бар. Пос та көтеп тор. Солдатлар синең белән тигезлән¬ гәч, мылтыктан ат, шушы билге булыр. Әгәр солдатлар үтермәсә һәм безнең картечьтән котылсаң, алга чап һәм ак таш өстендә үскән кара тирәккә кадәр атмыйча кил. Солдатлар анда җиткәч, тагын ат, безнең туплар ул җиргә дә төзәлгән... Әллә атмаскамы? Атма, катьщак кычкыр гына. Йөзбашлары ун башкортны ияртеп килделәр. Сала¬ ват аларга нәрсә эшләргә кирәген аңлатты: алар ак таш янында калырга һәм солдатлар килгәнне көтәргә тиешләр иде. Кинҗә исән-сау калса, аның билгесе буенча, юк икән — инде үзләре генә, солдатлар белән тигезләнүгә, тавыш, шау-шу күтәрергә тиешләр иде, бу — шул урынга картечь белән атарга сигнал була¬ чак. — Үләргә барабыз алайса? — дип сорады китүче¬ ләрнең берсе. — Ә син нәрсә, сугышта уйнап йөриләр дип белдең¬ ме әллә?! — диде Салават чәнчетеп. —■ Хуш,— диде Кинҗә, тезгенен кагып. — Хуш,— диде Салават һәм тик шунда гына иң якын, иң турылыклы дустын үлемгә җибәргәнен аңлады: бер сәгать тә үтмәс, Салават Кинҗәнең мылтык тавышы яң¬ гыраган җиргә картечь белән атарга кушар. Киткән атларның тояк тавышлары тынды. Тауда үлем тынлыгы урнашты. — Уңдагы канонирлар, әзерлән! — дип команда бир¬ де Салават. — Әзер,— дип бертавыштан җавап кайтарды теге¬ ләре, һәм талгын җил алып килгән филтә төтене исе бо¬ рыннарны кытыклап куйды. Авырлык белән агылып килгән яктылык тагын да әкренәйгәндәй булды. Озак вакыт таулар өстендә ялык¬ тыргыч тынлык асылынып торды. Менә кинәт кайдадыр түбәндә яңгыраган ялгыз ату тавышы тауларны гөрсел- дәтте. — Кабыз! — дип кычкырды Салават. Шул минутта дүрт туп авызыннан ут бөркелде һәм коточкыч тавыш өермәсенә уралып чыелдавык картечь очты. — Кор!—дип кычкырды Салават һәм тыныч кына өстәп куйды: — Сулдагы канонирлар, әзерлән! — Әзер! — дип җавап кайтардылар канонирлар. Түбәннән, үзәннән, акырышкан һәм аткан тавышлар ишетелде. Салаватның күз алдына үзләренең картечын- нан ук һәлак булган Кинҗә килеп басты, һәм, гомерен¬ дә беренче тапкыр бугай, Салават аның алдында үзен гаепле хис итте. Әле аерым туп тавышлары тынмаган да иде, шул чакны якында гына башкортларның ярсулы авазлары һәм аткан тавышлары яңгырады. Яңадан Салаватның күз алдына Кинҗә килде, менә ул, ун атлы белән бергә, Михельсон отряды алдыннан очып килә. — Кабыз! — дип кычкырды Салават, һәм шуның белән бергә үк дәһшәтле улаган картечь астына беренче булып нәкъ Кинҗә эләгәсен уйлап алды. Яңадан аткан туп авазлары гөрселдәде дә тауларга бәрелеп кире кайтты, тавыш бераз тынгач, барысы да түбәннән аткан һәм кычкырган тавышлар ишеттеләр. Бер Салаватка гына түгел, ә тау өстендәге бөтен кешегә дә түбәндә нәрсә булганлыгы ачык аңлашылды. Менә батырлар отряды тауга каршы чаптырып бара, алар артыннан Михельсонның котырынган, хәйләне аң¬ лаган солдатлары бу бер төркем башкортны ата-ата куа килә. Тавышлар да, мылтыктан атулар да якынай- ганнан-якыная... — Атларга! — дип акырды Салават, кылычын тартып алып, һәм икенче кулына пистолет тоткан хәлдә тау өстеннән дошманга каршы ташланды. Аның артыннан чак җитешеп башкортлар кузгалды. Алда, Салават каршында, урман мәчесе тиресеннән тегелгән бүрек кигән кешеләр күренде. Юан Кинҗә томан арасыннан атылып чыкты һәм шул ук минутта як-яктан солдатларның беренче пуля¬ лары сызгырып үтте. — Исәнмени? — дип шатланып кычкырды Салават Кинҗәгә.— Әйдә алга! һәм Кинҗә ияренә тагылган авыр, дәһшәтле чукма¬ рын күтәреп, дусты артыннан борылды. 404 405
Тагын берничә минуттан башкортлар алдыннан чап¬ тырып килгән Кинҗә дә, Салават та гусарларның алгы отрядына бәреп керделәр. Томан бик куе иде. Атлар¬ ның кара янбашлары һәм кешеләрнең башлары томан¬ нан кисәк калкып чыга тордылар. Дары төтене дымлы һавада таралмый, ә соры томан пәрдәсен куерта гына төшә. Томанда аткан тавышлар яңгырый һәм кешеләр кычкыра. Яраланган атлар әрнеп кешни, кешеләр ыңгы¬ раша иде. һәр баш күтәрүчегә унлап солдат ябырыла кебек күренде. Салават хата эшләде. Сугышта беренче тапкыр ул күңел тавышына колак салды, беренче тапкыр эш ту¬ рында түгел, ә кеше турында уйлады. Әле яңа гына бер дустын югалткан булганга, аның икенчесен дә югал¬ тасы килмәде, Кинҗәгә каршы төшәргә ашыкты һәм тау сыртыннан киң юка ярым боҗра ясап түбән ыргылган башкортларны да ияртте. Салават томанлы үзәндә ара¬ лары шактый ук булган башкорт йөзләренең берсен¬ нән берсе аерылачагын исәпкә алмады. Михельсон, ки¬ ресенчә, томан турында уйлады, ләкин томанда һөҗүм итәргә уңайлы булу турында түгел, ә бәлки күзгә күрен¬ мәгән дошманнан тыгыз колонна ясап сакланырга уңайлырак икәнлеген вакытында искә алды. Аның сол¬ датлары саранча кебек ябырылып килгән башкортларны башта тыгыз укмашкан сафлар булып кире кайтарып кына тордылар, аннары аларны өзеп ике кисәккә бүл¬ деләр дә сугышчыларның бердәм каршылыгыннан апты¬ рашта калган, таркалган башкортларны кысрыклый башладылар. Михельсон запас калдыру турында да уйлаган иде, аның ярдәмчесе бу отрядны икегә бүлде һәм инде як- якка сибелгән, арыган башкорт отрядларының аркасына Михельсонның яңа көчләре китереп бәрде. Башкортлар тау аркылы чигенә башладылар. Тауга кире менүе коточкыч авыр булды. Хәйләкәр дошман, куып бару теләгеннән ваз кичкәндәй булып, артта кал¬ ды, ләкин качучылар тауның урта бер җиренә күтәрелеп җиткәч, алар өстендә картечь ярыла башлады, аннары «ура» яңгырады, һәм куып килүчеләр качучылар артын¬ нан яңа көч белән ташландылар. Белобородов ярдәмгә соңга калды... Михельсон гусарлары Сөм заводына керү юлын кис¬ теләр, качып баручы фетнәчеләргә заводны әйләнеп узарга туры килде. Бик күбесе Шалыбай үренә чыгабыз дип тирән сулы Сөмне кичкәндә һәлак булды. Михельсон заводта бер төн генә ял итте. Завод ке¬ шеләренең күбесе Салават белән киткән иде. Шулай да Михельсонга тантана итәрлек сәбәп булды — биредә калганнар баш иеп аның алдына килделәр һәм алда¬ нып кына фетнәгә катнашуларын әйттеләр. Салават йомыран авылына качты. Бөтен тау заводлары районы тынгы белмәс җитез Михельсон белән бәрелешләрдән казан кебек кайнап торды. Юлай, башкалардан өзелеп калудан куркып, башкортларның төп көчләренә кушылды һәм теләсә дә, теләмәсә дә үз улының кул астына килеп керде. Сугышлар арасында туган кыска ял сәгатьләренең берсендә Салават Юлай белән икәүдән-икәү калды. — Сөм заводында нәрсә килеп чыкканын ишеттең¬ ме?— дип сорады Салават. — Габдрахман турындамы? Әйе, әйе... Кызуланган¬ сың син, улым. Габдрахман малай гына иде бит әле, нәрсә аңлаган дип беләсең аны? — Аны Бохаир җибәргән,— диде Салават. — Ай-һай-һай! Ялган сүз түгел микән! Кеше нәрсә сөйләмәс! — диде Юлай башын селкеп. — Габдрахман үзе әйтте бит. Габдрахман гаепле түгел,— Бохаир да син, атай, гаепле монда. Сез икегез дә исән калдыгыз... — Минем, ягъни, ни катышым бар монда? Габдрах- манны күрмәгәнемә биш былтыр лабаса инде! — Бохаирны син чыгарып җибәрдең, атай! — диде Салават ачу белән.— Син хыянәтче. Бохаир урыслар белән башкортлар арасында дошманлык тудыра. Урыс¬ лар безнең белән чакта, заводларда да, крепостьларда да башкортларны колач җәеп каршылыйлар иде. Боха¬ ир урысларны безгә каршы күтәрәчәк. Кичә Михельсон заводлардан йөз урысны безгә каршы җыйган. Баш¬ кортларга каршы барганнарны әби патша кичерәчәк дип сөйли икән ул. Ата белән ул арасындагы бу көрәштә Юлайга бөтен гомере буена сакланып калырга булышкан хәйлә дә, тыштан беркатлы булып күренергә тырышу да ярдәм итмәде. 406 407
Салават әтисен башкалардан яхшырак белә иде, һәм ул аның һәр хәйләсен ача килде, һәм Юлай патша¬ га турылыклы башкорт старшиналары исеменнән баш¬ кортларга һәм русларга хат язарга вәгъдә бирде. Салават бу хатны үзе язды. Ул аны җыр чыгарган- дагыдай дәртләнеп, илһамланып иҗат итте: «Безнең йөрәкләребездә урысларга каршы дошманлык юк. Пат¬ шабыз да бер, дошманнарыбыз да бер. Безнең арабыз¬ да ызгыш чәчкән, урысларны башкортларга, башкорт¬ ларны урысларга каршы котырткан кеше безнең дош¬ маныбыз. Бер патша кулы астында, бер үк байраклар астында уртак дошманнарыбызга каршы — урыс һәм башкорт залимнарына, бер халыкны икенчесенә өстерү¬ челәргә каршы без бергә барырга тиеш, тотыгыз алар¬ ны, җәзалагыз аларны!..» Салават Юлайга беренче булып кул куярга урын калдырды, аның артыннан үз имзасын сызды, алардан соң — Кинҗә, Акъегет һәм Айтуган кул куйдылар. Ун¬ нарча атлылар бу өндәмәне тау юллары һәм сукмак¬ лары буйлап башкорт җәйләүләренә, урыс салаларына һәм авылларына алып киттеләр. Нәкъ бер тәүлектән соң, таң алдыннан Михельсон берләшкән отрядка һөҗүм итте. Ял итәргә дә, исләрен җыярга да өлгермәгән һәм яңа һөҗүмнең мондый тиз арада буласын көтмәгән пугачевчылар калтырап төш¬ теләр. Моны күргән Михельсон үлем алып килгән кар¬ течь ташкынын алар өстенә тагын да көчәйтте. Сала¬ ват тупларны борырга һәм аларны алгы арбалардан алырга дип боерык бирер өчен ут астында атын җил¬ дереп килгәч, Михельсон атлылары өермә булып аның өстенә ябырылдылар. Гусарлар уртасында калган, һәм алардан кылыч белән генә сакланган Салават үзе качмады, ә сыртына пуля тиеп яраланган һәм шуңардан шашынып киткән аты алып чыкты аны сугыштан. \ Башкортлар качтылар. Белобородов отряды да таралды. Туплар Михельсон кулында калды. Михельсон, мәкерле Йөрүзән елгасының тирән су¬ ларын ат өстендә кичеп чыгып, качып киткәннәргә ял бирмәстән, икенче көнне үк һөҗүм итте; Салават белән Белобородов тагын чигенделәр. Алар Саткы заводына юл алдылар. Аерылып калган фетнәчеләр, урман һәм таулар арасыннан чыгып,, аларга кушыла барды; менә шул чак качакларга Магнит крепостенда гаскәрен ка¬ заклар исәбенә ныгыткан «патша үзе» башкорт җир¬ ләренә килә икән дигән хәбәр иреште. ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Рус алпавытлары империясе Пугачевка карата яшә¬ гән иллюзиядән айныды: Петербургта Пугачевның, юл¬ басар булмыйча, баш күтәргән халыкларның юлбаш¬ чысы икәнлегенә төшенделәр, явыз алпавытларга, ерт¬ кыч чиновниклар өеренә, тереләй талаучы заводчыларга булган нәфрәтнең юмарт чишмәсеннән аның көн саен ала торган көчләрен гарнизон инвалидларыннан торган таркау отрядлар белән генә җиңеп булмаячагын аңладылар. Көннәрнең берендә Екатерина үзе, сугышчан дәрт белән ярсып, көзге алдында өстенә преображенский мундиры кигән имеш, һәм алпавытларның изге хокук¬ ларына кул күтәргән фетнәче кара халыктан үз кулы белән канлы үч алырга ант иткән имеш, дип тә сөйлә¬ деләр... Императрица, Пугачевка каршы җибәрү өчен, төрек фронтыннан Суворовның үзен кайтаруны таләп иткән. Ләкин Румянцев, чит илләрдә начар фикер туудан шик¬ ләнеп, Суворовны кайтармаган, Панин исә императри¬ цаны Уралга әби патшаның үзенә караганда тәҗрибәле¬ рәк полководецлар җибәрү кирәклегенә күндергән иде. һәм менә инде стратег буларак дан казанган, күп кенә сугышларда шәхси батырлык белән хәрби талант¬ ны бергә куша алуын, тапкырлыгын һәм хаким була белүен күрсәткән Пугачевны Екатерина полководецлары һәр яктан камап алдылар... Оренбург, Уфа янында һәм башка Урал крепостьла¬ рында әби патша гаскәрләре ясаган һөҗүмнәр Пуга¬ чевны Башкортстанның заводлы районнарына чигенер¬ гә мәҗбүр итте. Анда аның көчләре завод кешеләре һәм гарнизон солдатлары исәбенә тулыланды. Пугачев гас¬ кәрләренең төп таянычы — Җаек казаклары — Орен¬ бург һәм Уфа янында нигездә тар-мар ителгән иде. 408 409
Заводлардан җыелган өстәмә көчләрне ашыгыч рәвеш¬ тә хәрби эшкә өйрәтергә туры килде. Көньяктан кысрыкланып килгән Пугачев әле җи¬ ңелмәгән иде. Ул халыкка, меңәрләгән чакрымлы юл¬ ларын җәяүләп тә, ат белән дә үткән бөек Россиянең бөтен халыклары ярдәменә ышана иде. Халык үз пат¬ шасын, үз иркен бирмәячәк — ул моңа шик тотмады. Магнит крепостенда Пугачев башкорт җир биләү¬ челәрен һәм старшиналарын кабул итте — аларның җирләренә Белорет, Кага һәм Әүзән заводлары төзел¬ гән иде. Старшиналар үзләренең ата-бабадан килгән җир биләмәләреннән заводларны юк итү һәм күчеп кил¬ гән русларны чыгару турында патшаның аягына егылып үтенделәр. — Үз өйләреннән руслар кая китсеннәр соң?!—дип каршы килде Пугачев. — Коңгыр артында, судар-государ величество, бик күп җир бар. Буш дала, буш урман. Җиргә берәү дә ху¬ җа түгел, ас йөри дә, төлке, сусар яши анда... Рус кешеләрен шунда җибәр,— дип үгетләде җир биләүче¬ ләрнең берсе — бай Морзабай. — Ә анда буш җирләрнең күп булуы хак сүзме соң? — дип сорады Пугачев. — Ай-бай-бай!.. Минем анда булганым бар. Әй, күпме җир бар анда!.. Берәү дә яшәми, сарыклар да йөрми, ашлык та үсми — буш җир тик ята! — дип өстә¬ де Әхмәтбай. Башкорт старшиналары Пугачевка өч мең чамасы ат куып китерделәр, аңа барлык авылларның буйсынуын, башкортларның мәңге турылыклы булачагын вәгъдә иттеләр. Җаек казаклары Пугачевның күз алдында сирәгәй¬ деләр. Көн саен аның тирәсендә яңа кешеләр артты. Заводлардан аңа ияргән эшчеләр җәяүле иде, аларны тик башкорт байлары гына ияргә атландыра ала иде. Өстәвенә гаскәргә кушылган башкорт атлылары үзләре дә Пугачевны кызыктырдылар, һәм ул башкорт байла¬ рына алар җиреннән русларны чыгарырга сүз бирде. Ул моның белән Уфа янындагы җиңелүдән соң баш¬ кортларның какшаган бердәмлеген ныгытырга уйлады, чөнки ул бара торган җирләрдә башкортлар төп көч иде. Пугачевның русларны Башкортстаннан чыгару ту¬ рындагы указын алгач, Салават күңелсезләнеп китте. Ул үзен русларга биргән сүзенә хыянәт иткән кебек сизде... Башкорт хәрби түрәләре бу кәгазьне гаять кызык¬ сынып тикшерделәр. Салаватка каршы булган кешеләр аңа тантана белән карадылар. — Менә кайчан барлык башкортлар күтәрелеп чы¬ гачак, улым,— диде Юлай Салаватка,— синең хакый¬ катьне беләсең килмәде, ә Пугач-патша аны белә. Ул үзе авылларны яндырырга, ә барлык русларны буш җирләргә, Коңгыр өязенә куарга куша. Патша куша! Безнең гаскәрнең ничек арта башлавын күрерсең әле менә! Салават ышаныр-ышанмас кына башын селкеде, ләкин патша указы патша указы инде ул. Аны тулы- сынча үтәргә кирәк иде. Беренче булып Саткы заводыннан ерак түгел руд¬ никтагы авыл янды — башкорт отрядларына Пугачев указы шунда килеп ирешкән иде. Сугышның һәм туп¬ лар гөрселдәвенең якынаюыннан куркып, кешеләр авылны ташлап киткәннәр иде. Аны яндырганда берәү дә әйберләрне уттан саклап калырга тырышмады, бе¬ рәү дә байлык януга еламады, ләкин авылга ут төрткән Аллакуәт шат иде. Әгәр дә Аллакуәт һәм аның теләк¬ тәшләре бу авыл артыннан русларның башка авылла¬ рын да яндырасылары турында кычкырмасалар, сугыш барышында янып һәлак булган башка бик күп рус һәм башкорт авыллары кебек моның януы да эзсез генә уз¬ ган булыр иде. — Безнең җирдә русның исе дә калмасын! — дип кычкырды Аллакуәт, авызын кыйшайтып. — Нәрсә кычкыра ул, полковник,— дип сорады за¬ вод атаманы Голубев Салаваттан. — Патшаның ихтыяры шундый, димәк,— диде Сала¬ ват, Пугачев эшендәге бу борылышны үзе дә аңлата алмыйча.— Патша русларга Коңгыр җиренә күчәргә куша... Салават, башка башкортлар кебек үк, Пугачевның җиңелүләрен аның бетүе якынлашу дип уйламады. Ха¬ лык арасында, сугыш ул — бәхет уены, дигән беркатлы караш хөкем сөрә иде. Салават та, аның иптәшләре дә, хәтта Пугачев үзе дә империягә җәелгән халык сугы¬ 410 411
шының киңлеген аңлардай дәрәҗәдә зирәк түгелләр иде. Пугачев хәтта, алпавытлар дәүләтенең аңа каршы инде чын хәрби көчләр җибәрүен һәм һәр җирдә фетнә күтәргән халыкны бастырырга хәзерлек баруын күреп, тиешенчә нәтиҗә ясый алырдай дәүләт эшлеклесе дәрә¬ җәсенә күтәрелә дә алмады. Пугачев һәм аның иптәшләре сугыш турында, бер крепость урынына икенчесен алып, Җаекка таба артка түгел, ә алга барып, димәк, чигенмичә алга барабыз, дип күз алдына китерәләр иде. Пугачев гаскәрләренең Тәтешле, Оренбург, Уфа янында шактый уңышсызлыкларга очраулары турын¬ дагы хәбәрләр — патша Магнит крепостен алган, Бело- рет заводында тора, Троицк крепостен алды дигән хә¬ бәрләр белән бер үк вакытка туры килде... Патша үзенең гаскәрләре белән башкорт җирләренә якынлашып килә... Аңа гаскәр кирәк... һәм Салават тагын үзенең турылыклы иптәшләрен сугышчыларны коралга чакырырга дип даладагы һәм таулардагы җәйләүләргә җибәрде. Атна буена Михельсон гусарлары белән туктаусыз сугышлар барды. Алар икесе дә — тәҗрибәле Михельсон да, кыюлык белән янучы яшь Салават та — бердәй кызу, җитез һәм ашкынучан иделәр. Алар бер-берсен яшеренеп сагалап тордылар, дош¬ ман өстенә искәрмәстән икенче яктан ташлану өчен ялган бәрелешләр оештырдылар. Михельсон шул көннәрдә үзенең башлыкларына: мин башкорт өерләре шулкадәр каты каршы торырлар дип көтмәгән идем, дип язды. Салават исә бу көннәрдә үзен тагын полководец итеп һәм дошманга каршы тора алырдай көчле итеп хис итте. Өскә килгән куркыныч башкорт хәрби түрә¬ ләре арасындагы килешмәүчәнлекне бетерде, бар да бер¬ сүзсез Салаватның өстенлеген таныдылар һәм аңа буй¬ сындылар. Бу каты сугышлар барган атна эчендә башкортлар¬ га Салават командасы астында тагын элеккеге юлны үтәргә, тагын Саткы заводыннан Сөн заводына боры¬ лып кайтырга туры килде. — Бүген без син бала чакта ук низагъ тудырган авылны яндырачакбыз,—диде Юлай Салаватка. Юлайның бу эшне үзе белән бергә булган руслар кулыннан башкартырга акылы җитте. Бу көннәрдә башкортлар тагын Белобородов отряд¬ лары белән кушылдылар, һәм Белобородов үзе патша¬ ның завод авыллары турындагы указын үтәргә ке¬ реште. — Патша сезгә икмәкле җирләргә, азат җирләргә — Коңгыр өязенә китәргә куша,— дип кычкырды Белобо¬ родов. һәм завод кешеләре йөкләренә төялгән өй кирәк- яраклары янына өелешеп, кычкырып сөйләшергә дә куркып, тавыш-тынсыз гына яшь түктеләр... Алар ара¬ сында Салаватның танышлары да шактый иде, ләкин Салават аларның күзләренә карый алмады. Ул алар¬ ның үзен ялганчы дип исәпләүләрен белә иде. Әмма нәрсә эшли ала иде соң ул? Завод атаманы Голубев бер төркем казак белән за¬ вод халкын юатырга тырышты. — Патша ихтыяры шундый, иптәшләр,— диде ул.— Монда заводчыда яшәдек, ә анда патша кулы астында яшәрбез! — Голубев тавышын түбәнәйтте:— Әгәр дә инде патшага бер-бер хәл була калса, аны боярлар җиңсәләр — дүрт ягыбыз кыйбла, теләсә кая качарбыз..: — Синең кебек ялгызакларга ярый да, балалы ке¬ шеләр нишләр менә?! — дип аңа каршы төштеләр. Хатын-кызлар янып беткән өйләреннән калган ки¬ сәүләрдән күзләрен ала алмыйча яшь койдылар, зәңгәр¬ су кайнар төтендә буыла-буыла такмаклап үкседеләр. — Каккан казыгыбыз да, киртә-курабыз да, бер карыш җиребез дә калмады... Яңгырлар яуса, газиз башларыбызны кая куярбыз, күкләр күкрәсә, яшеннәр яшьнәсә, кайда ышыкланырбыз! Хатын-кызлар артыннан балалар кычкырды. Этләр улады. Хайваннар, кан баскан күзләре белән утка карап, куркышып мөгрәделәр. Түбән генә йөзгән болытлар ялкын шәүләсеннән кы¬ зарды. Янгын каршында халык сихерләнгән кебек басып торды. Айтуган башкортлары күп тапкырлар кешеләрне китәргә үгетләп һәм куып карадылар, ләкин юкка гына булды: иң якын дусыңның исән калуына тәмам өметең өзелгәч тә, сиңе ниндидер көч аның түшәге янында соң¬ 412 413
гы сулышына кадәр басып торырга мәҗбүр итә,— ян¬ гын янында заводлыларны да нәкъ менә шундый ук көч тотып торгандай булды. Соңгы йорт җимерелеп, очкын¬ нар өерелеп-өерелеп һавага очудан тукталгач, күмер¬ ләр сүнеп каралгач, күктәге кызыллык югалгач һәм төтен, һавага күтәреләсе урынга, таң томаны эчендә җир өстенә җәелә башлагач кына, чит җирләргә китүче ар¬ балар шыгырдарга тотындылар. Пугачев гаскәре белән камап алынган Сөм заводы кешеләре яшь түгә-түгә, яңа, матуррак тормыш эзләп, авырлыктан һәм ирексезлектән газап чиккән ватанна¬ рын ташлап киттеләр... Пугачевның янып торган карашы, аның йөрәккә үтеп керә торган сүзләре, кешелекле гадилеге Салават¬ ны үзенә буйсындырды. Патша аның азатлык турын¬ дагы изге уйларын кабатлады, һәм ул уйлар әкияттәге кебек җанланып киттеләр. Патша үзенең сүзе белән колларны тоткынлыктан азат итте, зинданнарның ишек¬ ләрен ачты, крепостьларны алды, чиновникларны куды. Меңләгән кешеләр азатлык һәм хакыйкать хакына аның тирәсенә, аның байрагы астына җыелдылар. Ул халык¬ ларны патша өчен, аның намусы, даны өчен түгел, ә аларның үз ирекләре өчен сугышырга чакырды. Мондый патшаны җырда мактарга, аның өчен су¬ гышта җанын бирергә Салават һәрвакыт хәзер иде... Патшаның тиздән башкорт җәйләүләренә һәм авыл¬ ларына килүе турындагы хәбәр Салаватны илһамлан- дырып җибәрде. Ул аны зур хөрмәт белән каршы алырга хәзерләнде. Салават тарафыннан сугышчылар җыярга авылларга җибәрелгән дуслары яңа отрядлар белән әйләнеп кайттылар, һәм Кыйгы йорты тирәсендәге тау¬ да башкорт атлыларының зур таборы урнашты. Сала¬ ват патшаның сугышка чакыруын көтте. Таборны һәр яктан унар чакрымга кадәр атлы сак¬ чылар саклый иде. Таборны Саткы заводы ягыннан (ул Михельсон кулында иде) каплап торган тау ба¬ шына үзәннәрдәге юлларны саклау өчен ике туп ку¬ елды. Тагын дүрт туп һәм сакчылар отряды елга кичү¬ ләренә урнаштырылды. Шушыннан бер көн генә элек Белобородов, Пугачев боерыгы буенча, аңа ярдәмгә дип Саткы заводына таба чыгып киткән иде. Белобородов үзе белән Сөм һәм Ка¬ та у заводы эшчеләренең отрядларын алды. Киткәндә ул Салаватка үзеннән хәбәр көтәргә кушып калдырды. һәм менә патша үзе Салават станына килә дигән хәбәр белән чапкын килде. — Барыгыз да атларга! Атларга! — дип боерды Са¬ лават. — Атларга! — дип кычкырдылар йөзбашлар һәм под¬ полковниклар. Табор күз ачып йомганчы җанланды. Соңгы көннәрдә һәм төннәрдә бәрелешләргә һәм су¬ гышларга күнегеп киткән сугышчылар иярләренә бик тиз менеп атландылар. Аларның йөрәкләрендә сугыш дәрте кабынды. Алар беренче сүздән соң ук сугыш кы¬ рына ташланырга әзер иделәр... Ләкин Салават аларга үз байраклары һәм билгеләре белән сафка тезелергә боерды. Таборга патша килүе турында әйтте. —- Ак патша! Ак патша килә! —дип күтәреп алды халык. — Бөркет очып килә, ә бөркет балалары аңа кар¬ шы очалар,— диде Салават. һәм менә якындагы тау сырты артыннан минут саен күбәя барган кешеләр төркеме күренде. Алгы саф¬ лар өстендә кызыл байрак җилферди иде. Салават йөрәгенең атылып чыгарга җитешеп тибә башлавын сизде. Менә ул аны үз гомерендә өченче тапкыр күрәчәк һәм патша аңа дошманнар өстенә таш¬ ланырга, Михельсонга һөҗүм итәргә һәм аны җиңәргә боерыр... Әйе, Салават үзенең аны җиңәсенә ышана иде... Үзе урынына Кинҗәне калдырып, Салават бер төр¬ кем йөзбашлары белән патша каршысына чапты. Кызыл күлмәге өстеннән бәрхет җилән кигән Пуга¬ чев дүрт ат җигелгән арбада утыра иде. Аның алдын¬ нан кызыл байраклар тоткан өч атлы бара иде. Генерал Декалонг һәм Михельсон тарафыннан җи¬ ңелгән һәм өченче яктан Фрейман һөҗүме куркынычы астында калган Пугачев, артиллериясен югалткан һәм соңгы сугышта яраланган Пугачев, дошман гаскәрләре¬ нең йомылырга торган боҗрасыннан чыгып калырга ашыга иде. Берда крепостенда аны чолгап алган меңләгән ке¬ шеләр урынына хәзер аның янында нибары җиде йөзгә 414 415
якын кеше бар иде. Аның якыннары булган Җаек баш¬ лыклары, өйрәнелгән таныш җирләрдән киткәч, кинәт ничектер басылып калдылар. Аларның бик азы гына ирексездән сайлап алынган яңа юлдагы елгаларның, крепостьларның, шәһәрләрнең исемнәрен белә иде... Бары тик казакларга гына ышанырга өйрәнгән Пуга¬ чев үзе дә бераз аптырашка калды. Җиңелү һәм һәлак булу куркынычы аны беренче тапкыр шомландыра баш¬ лады. Җаек башлыкларының тагын үзара нидер пы¬ шылдаша башлауларын сизде, тагын ниндидер бер эчке мәгънә белән күз атышуларын күрде. Бер тәүлек эчендә ачыктан-ачык буйсынмау, юл тирәсендәге башкорт җәй¬ ләүләрен талау кебек нәрсәләр булып алды, таркалу һәр нәрсәдә сизелеп тора иде. Шул вакыт, күңелләре төшкән кешеләргә яңа көч бирү теләге белән, Пугачев кинәт тавышын күтәрде, Мәскәүгә поход игълан итте... Ярдәм итте бит! Ул янында калган кешеләрне үзенә буйсындырды, аларның йөрәкләренә һәм хисләренә хуҗа булды. «Мәскәү» сүзе аларны рухландырды. Мәскәүгә поход турында сөйләгәндә Пугачев Мәскәү юлының төрле җирләрендә аларны аның указы буенча сугышка керергә әзер торган гаскәрләр көтә дип әйткән иде. Шуннан соң өч-дүрт сәгатьлек тә юл үтелмәде, Пу гачевны фельдмаршал Белобородов каршы алды. Бело¬ бородов отряды сугышларда теткәләнгән иде, ләкин карт сугышчы барысын да үз кулында нык тота һәм элеккечә тәртип саклый иде. Аца Петербургта һәм Гат¬ чинада хезмәт итәргә туры килде һәм ул, анда олы тү¬ рәләрне каршы алу йолаларын күргәнлектән, үз гаскәр¬ ләре турында җиренә җиткереп, тантаналы рәвештә рапорт бирде. Пугачев белән баручы отрядка мең ярым сугышчы кушылды, ләкин әле иң мөһиме бу түгел иде, иң мө¬ һиме — патша сүзенең күз алдында раска чыгуы, пат¬ шаны гаскәрләр көтеп алуы иде. Хәтта Җаек интриган¬ нарының югары катламыннан аек фикерле бер өлеше дә Пугачев сүзләренең шундый тиз тормышка ашуына хәйран калды. Пугачев шунда ук үзенә Белобородовны якынайтты, һәм аны Белобородов кешеләре чолгап алып Җаек башлыклары төркемен патшадан читкә этәрделәр. Моннан берничә сәгать элек кенә Декалонгка бирелү турында Коновалов һәм Яков Почиталин белән яшерен сүз алып барган Творогов, аптырап, башын селкеп куйды. «Менә сиңа мә! Бездән башка его величество әнә нинди эшләр эшләп ташлаган: Мәскәүгә җыенган һәм юл буенча гаскәрләр туплаган! Аз гына гөнаһ эшләп ташламадык... Дарга асылган булыр идек бит барыбыз да...» — дип уйлады хыянәтче. Ярасы интектерсә дә, Пугачев үз-үзен нык тотты, сызлануын сиздермәде. Кыйгы ягына чыккач, Белобородов Пугачевка бер үзәнлекне күрсәтте. — Анда башкортлар көтә, ваше величество,— диде ул. Пугачев алар турында бернәрсә дә сорашып өлгерә алмады, йөзендә бәхет һәм яшьлек нуры балкыган Са¬ лават үзе кебек үк яшьләрдән торган якыннары белән җил шикелле очып килеп тә җитте. Ваше величество, падишаһ, өч мең кешедән тор¬ ган башкорт гаскәре сине көтә,—дип дәртле кычкырып рапорт бирде ул. Салават патшаны шулай лаеклы каршылый алуына чиксез шат иде. һәм моңа кадәр ничектер кабарыныбрак килгән Пу¬ гачев ягымлы һәм шат елмаюдан тыелып кала алмады. — Нихәл, минем кыю полковнигым! Исәнме, Сала¬ ват дус! Шәп гаскәр җыйгансың! — диде. Пугачев арбасы үзәнлектә туктагач, Кинҗәнең иша¬ рәсе буенча өч мең башкорт атлысы урыннан кузгалды һәм кылычларын күтәреп, укларын иңбашларыннан алып, сөнгеләрен алга сузып матур һәм тигез сафлар белән чабып уздылар... Пугачев түрәләр һәм халык белән исәнләште. Көн¬ дезгә ялга туктарга боерык биргәч, Пугачев үзе өчен юл чатыры хәзерләгәнгә кадәр Салават тирмәсенә ке¬ реп торды. — Эшне шәп коргансың, Салават батыр, эт җан Михельсонны кыйнагансың,— диде Пугачев, мендәргә яны белән ятып һәм авыртудан йөзен чытып.— Яра¬ ланды дигәннәр иде сине. Бернәрсә дә булмас, туган, мин менә үзем дә картечьтән яраландым... Безнең эш шул инде: кем үзен кыю тота, шул пуля йота.—■ Пуга¬ чев үз мәкаленнән үзе көлеп җибәрде.— Сәламәтлегең ничек? — дип сорады Салаваттан. 416 27 В-598 417
Зарарсыз, әкренләп рәтләндем. Башкорт тиресе калын ул, синең патша тиресе кебек түгел. Мин бүре шикелле — телем белән бераз ялаштырдым да яңадай тап-таза булдым. — Алдыйсың, батыр, Афанас Иваныч үзе янына сине нинди хәлдә алып килүләрен сөйләгән иде миңа. Аягыңа басып торыр хәлең булмаган ич... — Афанас Иваныч тагын Оренбургка эләктемени? — дип сорады Салават хәсрәтләнеп. — Эләкте, туганкаем, инде бу юлы ычкына алмас¬ тыр, глаголица 1 белән танышырга туры килердер мес¬ кенгә. — Нәрсә? — дип сорады бу сүзнең мәгънәсенә төше¬ нә алмаган Салават. — Дарга асарлар...— һәм Пугачев сүзсез калды. Салават, хәсрәтләнеп, башын селкеп куйды. Хлопуша бетте, алайса. — Бетте, бетте,— дип җөпләде Пугачев та,— тик барыбер минем барлык генералларымны да үтереп бе¬ терә алмаслар. Граф Чернышовны да, Афанасий Ива¬ нович Соколовны да эләктерделәр, тагын кайберләрен кистеләр, шулай да кешеләр җитәрлек — бөтен халык безнең яклы. Безне хәзер Мәскәүдә дә көтәләр, Казан¬ га, Уфага, Нижнийга туры юл безгә. Покрауга Бело- каменныйда булырбыз,— диде Пугачев мактанып.— Сиңа, яхшы хезмәтең өчен, бригадир исеме бирәм. Тук¬ та әле, тукта, рәхмәт әйтергә өлгерерсең... Сиңа бер эш бар: кул астыңа башкортлар белән типтәрләрне җый да, Айтуганны ияртеп, полковник Биктимернең калган та¬ тарларын да алып Уфа юлына чык. Андагы хәлләр ту¬ рында ишеттеңме? — Нәрсә булган? — Безнең дошманнарның баш командиры князь Щербатов башкортлар арасында, фетнәчеләрдән аеры¬ лыгыз, юкса барыгызны да кырып бетерәчәкбез, дигән хәбәр тараткан... Хәзер Уфа янында да, Оренбург янын¬ да да, Стәрлетамак белән Бирск янында да безгә ту¬ рылыклы башкортлар арасында чуалыш бара: Щерба- товка биреләләр икән, князьләрдән курыкканнар. 1 Глаголица — борынгы славян әлифбасында Г хәрефе, бу урында шул хәрефне хәтерләтүче дар агачы турында сөйләнә (тәрҗемәче искәрмәсе). — Хыянәтчеләрне кызганмабыз! — дип ярсып күтә¬ релде Салават. — Алай ашыкма әле, бригадир. Кыйнарга кирәкми, син яхшы сүз белән аларны кире бор... Безнең дошман¬ нар тарафыннан алданган кешеләрне бер сугуда юк итү миңа, государьга, төс нәрсә түгел,— дип туктатты Пугачев Салаватны. — Мин коръанпы беләм. Анда пәйгамбәр болан ди¬ гән: «Әгәр дә мәлгун сине өч тапкыр алдаса, ул инде яхшы сүз әйткәндә дә колагыңны бармагың белән то¬ мала— аллаһе тәгалә шулай куша!..» — Менә шулай дип әйт тә син аларга, колакларын томаласыннар. Әгәр яңадан аларны үзеңә ияртә алсаң, явызларга иярергә ирек бирмәсәң, генерал булырсың. — Ярый, тырышып карарбыз. — Әйе, минем исемнән тагын шуны әйт: башкортлар ышанып торсыннар, сезнең җирләрдән бөтен русларны чыгарачакмын. — Ярый, хөрмәтле патша, безгә хат бир,— диде Салават. — Бүген үк язарлар. Шул чак Пугачевны алып китәргә кергән «кизү» Давилин чатыр әзер дип хәбәр бирде, һәм Пугачев кизү кулына таянып авыр гына күтәрелде дә чыгып китте. Салават үзе генә калды. Аның уйлары чуалып кит¬ те. Аллакуәт белән Айтуган сөенеп сөйләгән сүзләрне ул бүген Пугачевның үз авызыннан ишетте,— Пугачев үзе заводларны, авылларны яндырырга һәм русларны куарга кушты... Салават куркынып үз йөрәгенә карады һәм анда аның күзләре үтерелгән Габдрахманның кыю карашы белән очрашты. Габдрахман аның, ялкынлы җырчының, җан дусының, кайчандыр үзе үлемнән кот¬ карган үтерүчесенең йөрәгендә крепость эчендәге кебек саклана иде. һәм Салаватның күзен алырга көче җит¬ мәде, Габдрахманны аннан бары тик йөрәк белән бер¬ гә генә умырып ташларга мөмкин иде... Ул шелтә белән карый әнә. «Синең патшаң рус авылларын яндырырга, руслар¬ ны куарга куша,— дип кычкырган кебек аның кара¬ шы.— Рус патшасы шулай эшләү гаделлек, ди, ә син... Патшадан таптатыр өчен минем канымны койдың син...» Габдрахманның шелтәсе Салават өчен түзеп тора 418 27’ 419
алмаслык авыр булып тоелды, һәм бу үкенү газабын¬ нан котылырга, элеккечә үк гади, ачык, аңлаешлы тор¬ мыш белән яшәргә тырышудан Салаватның уйлары икенчегә күчте — самозванецны болай эшләргә мәҗбүр иткән яшерен хакыйкатьне тырышып эзли башлады. Габдрахманның бәйләнчек образыннан көч-хәл бе¬ лән котылып, Салават патша белән сөйләшүен яңадан хәтеренә төшерде. Аның бөтен хәрәкәте, күз карашы, бөтен торышы эшнең шәптән түгеллеге турында сөйли иде: Бердада булган очрашудан соң Пугачевның маң¬ гаендагы җыерчыклар тирәнәя төшкән, күзләре борчу- лы ялтырыйлар иде; мактанып сөйләсә дә, аның сүзлә¬ рендә икеләнү сизелә иде инде. Ул бөтенләй икенче кеше кебек күренде. Салават патшаның ярасы картечьтән гына түгел икәнен аңлады: уен-көлке белән картечь ярасыннан җә¬ фалануын һәм сызлануын яшерергә тырышкан кебек, мактанып сөйләве белән ул үз көченә ышанып җитмә¬ вен яшерергә омтыла иде. «һай, хәле мөшкел моның! — дип уйлады Салават барысын да аңлагач.— Әмма сынатасы килми. Барысын да үз җилкәсенә генә күтәрергә исәпли. Җилкәләре киң, көчле җилкәләре, андый җилкәләрдә канат та булса!.. Аның канатлары нигә сәлперәйделәр соң? Хыя¬ нәттәнме әллә?.. Хыянәтчесе кем соң? Башкортлармы әллә?..» Кинәт башына йөгергән кан Салаватның колак оч¬ ларын һәм чәчләрен яндырып алды. Ул патша белән булган беренче әңгәмәсендә, башкортлар арасында хыя¬ нәтчеләр булмас дип, үз халкының батырлыгы һәм эч¬ керсезлеге белән мактанган иде һәм патшага башкорт¬ ларның турылыгын вәгъдә иткән иде бит. Хыянәт хыянәт тудырды. Бүтәннәр хыянәт иткән¬ лектән, патша үз-үзенә хыянәт иткән... Сөм заводыннан русларны куганны күргән Салават, җирдән кууның, авылларны җимерү һәм яндыруның, руслар белән башкортлар арасында дошманлык уяту¬ ның тик дошман файдасына гына икәнен аңлаган иде. Юк, патша авыр х.әлдә чакта аңардан алдап тар¬ тып алынган вәгъдә тормышка ашмас һәм ул вәгъдә бе¬ лән түгел, ә бәлки баш күтәрүчеләрдән тайпылган баш¬ кортлар йөрәгенә башка юл белән якын килергә кирәк: аларда хыянәтчелеккә һәм куркаклыкка нәфрәт уятыр¬ га, куркаклык өчен аларның йөзләрен кызартырга, пәй¬ гамбәр сүзләрен исләренә төшереп, җыр белән ияртер¬ гә кирәк аларны... Салават тагын үзенең йөрәгенә күз салды. Габдрах¬ ман башын түбән иде. Әйе, ул анда иде, ул анда калыр¬ га тиеш тә иде, ләкин ул артык шелтәләмәде... Салават, урыныннан торып, кечкенә сандыктан Красноуфимск воеводасы өендә кулына төшергән кыныдан кураен тар¬ тып чыгарды да яңадан мендәргә утырды, курайны ирен нәренә китерде, ләкин аның куллары салынып төште — ул дулкынланган иде һәм аны чит музыка гына тыныч¬ ландыра алмаячак иде. Аңа сүзсез җыр түгел, ә үзе¬ нең җанлы җыры кирәк иде. Ул җырлап җибәрде: Бу сүзләрне әйткән пәйгамбәр, Сабак итеп тыңла үзеңә: Колак салма сине өч тапкыр Алдалаган дошман сүзенә. Ул мәрхәмәт тәкъдим итсә сиңа, Горур кире кагып дан ал син... Әйдә аның кылычының очы Шәрә бугазыңа кадалсын. Бүләк итәр булса ул мәрхәмәт, Колак салма дошман сүзенә, Кабул итмә, аның бүләге Тиң булса да кеше гомеренә. Кичкырын Белобородов Салаватка дошман гаскә¬ ренең кайсы якта торуы билгеле булмыйча һөҗүм итү турында боерык бирелмәячәген әйтте, һәр якта да дошман тора. Хәзер дошманны ныклап күзәтергә, элек¬ ке кебек ун җайдак белән генә чикләнмәскә кирәк иде. Бу атлыларның кара-каршы атышуы гына бернәрсә дә бирмәячәк иде. Юк, җитди бәрелеш оештырып, үлем сугышында дошманны үзенең төп көчләре кайда икән¬ леген ачып салырга мәҗбүр итәргә кирәк иде. Моның өчен тәҗрибәле командир белән биш йөзләп кеше җи¬ бәрергә кирәк иде. һәм Салават бу эшкә үзе алынды. Ул Әй елгасын кичте дә, туган авылына юл тотып, Иөрүзән аша чыга торган иң якын кичүгә таба чапты. Таң атканда үзәннән гусарлар, атылып чыгып, аның өс¬ тенә ташландылар. Атлылар арасында кызу сугыш башланды. 420 421
Башкортлар юлбарыслар кебек курку белми сугыш¬ тылар. Мылтыктан атыш барганда, өстенлек гусарлар ягында булды, ә менә кул сугышына күчкәч, Салават¬ ның сайлап җыелган отряды аларга бирешмәде. Баш өстендә ялтыраган кылычлар, ат чабышы уңаена ка¬ далган сөнгеләр гусарлар арасында үлем чәчтеләр. Михельсон авангардына командалык итүче яшь ка¬ питан Карташевскийның да максаты Салаватныкы ке¬ бек иде: аңа Пугачевның төп көчләрен эзләп табу бу¬ рычы йөкләнгән иде, һәм Салават үзен нәкъ менә шул «төп» көч итеп күрсәтергә тырышты да. Кул сугышында җиңелгән гусарлар чигенә башла¬ дылар. Аларның таркалган һәм сирәгәйгән сафларында мыл¬ тык тавышлары яңгырады. Соңарып булса да, барабан кагарга һәм быргы кычкыртырга керештеләр... Салават бу атышның, бу шау-шуның, саклану өчен түгел, бәлки отрядның һәлак булуы турында үзләрене- келәргә хәбәр итү өчен эшләнгәнлеген аңлады. Бу — ярдәмгә Михельсонның үзен чакыру иде. Дошманны тәмам кырып бетерми торып чигенергәме? Әгәр дә бу алдау булса? Бәлки якында тиз генә аларга ярдәмгә килердәй беркем дә юктыр?., һәм Салават үзе сугышчы¬ ларын яңадан сугышка чакырды. Дошманны кулдан ычкындырмаска, атышуда өстенлек алмасын өчен чиге¬ нергә ирек бирмәскә — аны кул сугышында кырып бе¬ терергә. Салаватның яңа кысрыклавыннан гусарлар тау үзә¬ не буйлап качарга тотындылар. Башкортлар аларны куа киттеләр һәм кинәт кечерәк кенә калкулыктан мылтык тавышлары яңгырады. Салаватның юлын ки-> сеп, җәяүле гаскәр йөгерә иде. Бу үзенең һәлак булып баручы авангардына ярдәмгә килеп өлгергән Михель¬ сон булып чыкты. Башкортлар иртәнге соры яктылыкта тау башында калкып чыккан бу кешене шәүләсеннән таныдылар. Аның исеме башкорт сафларында кабатланды, һәм ул исем үзе генә дә йөрәкләргә курку салды... Салават та аны таныды. Салават тарафыннан аерым отрядка тупланган укчылар, туктап, ат өстендәге бу кыю кешегә таба иллеләп ук җибәрделәр. Аңың ашыкмый гына атын борып калкулыктан тө¬ шүен, куаклар арасына кереп китүен барысы да күреп калды... Михельсон күренгән яктан туплар гөрселдәде. Салават куркынычның минут саен арта барганын аңлады һәм артка борылмыйча, гүя качучы гусарларны эзәрлекләүне дәвам иткәндәй булып, отрядын бер ер¬ макка алып кереп китте, аның уе — таулар арасы, елга һәм чишмә үзәннәре буйлап качып, дошманны адаш¬ тырып калдыру иде. Салават төп бурычны үтәгән иде инде: ул хәзер Михельсонның кайда икәнлеген һәм Кич¬ кә ясалачак һөҗүмне кайсы яктан көтәргә кирәклеген белде. Бала чакта ук һәр чишмәсен һәм сукмагын белеп үскән тау хуҗалары — башкортлар дошманны эздән яз¬ дырдылар. Михельсон Пугачев өчен бик кыйммәтле бер¬ ничә сәгатькә Салаватны күзеннән югалтты... Пугачев чатырында хәрби киңәшмә җыелды. Хәрби коллегиядән тыш анда Белобородов белән Салават та бар иде. Коңгыр өязендә туып үскән, Уралны биш бармагы кебек белгән һәм аның юлларын, сукмакларын сәүдәгәр буларак та, сугышчы буларак та күп таптаган Белобо¬ родов учактан алган күмер белән ак кәгазьгә Уралның картасын сызды — монда крепостьлар да, елгалар да, үзәннәр дә, заводлар да күрсәтелде... Хәрби коллегия атаманнары, Пугачев үзе, Салават һәм Белобородов картага карадылар, Казанга, ә ан¬ нан Нижний белән Мәскәүгә Уфа аркылы барырга була, әлбәттә, ләкин бу юлда Михельсон тора, ә аның артыннан Фрейман килә. Бу юлны бераз өстәнрәк, Әй буйлап Красноуфимскига һәм Осага таба да салырга мөмкин, ләкин көнчыгышта — генерал Декалонг, ул бер флангны куркыныч астында тота иде. Екатеринбург белән Коңгырда болардан тыш зур командалар урнаш¬ кан, аларның аннан һәлакәтле удар ясаулары мөмкин. Хәрби киңәшмә бик шәп план уйлап тапты. Белобородов үзенең гаскәре белән, төп көчне Көн¬ чыгыштан Декалонг һөҗүменнән саклап, Нияз-Петров- ский заводына таба китә, шул ук вакытта ул үзе белән патша бара дигән хәбәр тарата. 423 422
Салават, патшаны Михельсон һөҗүменнән саклап, Уфага таба китә, шул ук вакытта ул да патша Уфага бара дигән хәбәр тарата. Юлай, тарлавыкларны, елгаларны аркылый торган һәм тауларны кичә торган урыннарны биләп, үз уры¬ нында кала, ул төп көчнең шушында, тауларда, Пуга¬ чев үзе урнашкан заводлар тирәсендә туплануын күр¬ сәткән булып дошманны гел борчып торырга тиеш була иде. Ә бу вакытта һәр яктан сакланган Пугачев үзе, су¬ гышсыз гына Әй буйлап барып, Красноуфимскины уза да, Каманы кичә торган урынны биләү өчен, Осаны камап ала. План шулай корылды, ләкин алар бу планны тик¬ шереп бетерергә дә өлгермәс борын лагерьга Михель¬ сон ташланды. Монда дошманга каршы торырга көч җитәрлек иде, Михельсонны җыелган гаскәр уртасына кертеп, шундэ бөтенләй изеп ташларга да мөмкин иде. Ләкин болан иткәндә Фрейман белән Декалонгның Михельсонга яр¬ дәмгә килүләре мөмкин иде, ә Пугачевның хәзер төп максаты Мәскәүгә бару иде бит. Пугачев командирлары ахырына кадәр сөйләшеп өлгермәсәләр дә, Михельсонга каршы сугыша башлаган Салават үз юлының Уфага таба булырга тиешлеген бик нык исендә тотты. Гусарлар эскадроны ничектер исәпләмәгәндә генә Пугачев чатыры торган урманлыкка бәреп керде. Салават моны бик вакытлы күреп алды һәм ике йөз¬ ләп сугышчы белән үзе патшага ярдәмгә ташланды. Аның кылычы бу сугышта туп көпшәсенә бәрелеп сын¬ ды, һәм ул ияр артыннан чукмарын тартып чыгарды, аның коточкыч авырлыгыннан гусарлар гына түгел, хәтта баш сөякләре челпәрәмә килгән һәм умыртк^ сөякләре сынган атлар да аудылар... Михельсон, иң мөһиме хәзер Уфа юлын кисү дип булса кирәк, кысрыклавын дәвам итте. Салават белән булган төнге сугышны ул барлык Пугачев армиясенең Уфага юл салуы дип уйлады. Михельсон үзенең көч¬ ләрен көньякка һәм көнчыгышка китә торган барлык юлларны кисәрлек итеп урнаштырды. Аның һөҗүме тиз һәм кызу булды. Михельсонның беренче һөҗүме баш¬ кортларны бераз кысрыкланырга мәҗбүр итте. Пугачев, Михельсон тарафыннан үз гаскәрләренең кысрыклануын күргәч, ярасының сызлавына карамас¬ тан, сугышка үзе керү өчен ат таләп итте. — Өметебез, син кая бармакчы буласың? Сиңа ба¬ шыңны салырга түгел, ә китәргә кирәк. Син бит яралы, аннан әле кулың да нык түгел! — дип ялварды Овчин¬ ников. —- Менә шушында бәреп үтерсәң дә, минем сиңа ат бирәсем юк, сугышка да җибәрәсем юк! — дип аңа кушылды Давилин.— Никадәр кешене кырдырганнан соң, сине Михельсонга бушлай гына биреп булмас... Давилин кинәт йотлыкты, сүзсез калды. Әле бер тәүлек элек кенә Җаек атаманнары Пугачевны власть¬ лар кулына тотып бирү турында тагын бер серләшкән¬ нәр иде, һәм ул вакытта алар бу хыянәт белән үз баш¬ ларын саклап калган булырлар иде, ә хәзер, Михель¬ сон үзе аны көч белән кулга төшерсә, хыянәтчеләр аның һәлакәтеннән бер нәрсә дә отмаячаклар иде. Бәхәсләшүчеләр янына Почиталин йөгереп килде. - Государь, Әй буена үргә чык. Без сине куып җи¬ тәрбез,— дип кычкырды ул.— Якимка, нәрсә карап то¬ расың?! Ат башына утыр да, ку! Овчинников, эшләр харап, ярдәм ит... Атны үтерделәр минем, иблис!.. — Минекен ал, ә мин монда утырам,— дип тавыш бирде Давилин, Пугачев утырган ат башына сикереп менеп. — Җибәрегез, юлбасарлар, шайтаннар! Мин казак түгелме әллә? Үзегез дә булдыра алмыйсыз, мине дә җибәрмисез, бала-чагамыни мин! — дип ачуланып кыч¬ кырып җибәрде Пугачев аларга һәм арбадан төшәргә теләде. Алар янына йөгереп килгән Коновалов: —■ Тотыгыз шуны! — дип акырды, һәм Пугачевны тупас этеп урынына утыртты,— Тик кенә утыр. Шаш¬ тыңмы әллә, патша. Бәйләп ташларбыз тагын!.. Давилин атларга сукты, алар, бердәм талпынып, ар¬ баны урыныннан кузгаттылар, әмма Пугачев исән кулы белән дилбегәләрне эләктереп алды да дүрт атны шып туктатты. Шул минутта урманга килеп кергән Михельсон отря¬ дын тоткарлаган Салават чабып килеп җитте. * Государь, кит! Синсез дә булдырырбыз... Башың¬ ны сакла, государь! —- диде Салават кызу гына. 424 425
һәм Пугачев бу үгетләүгә күнде. Кулын селтәп, үзен алып китәргә ризалык бирде. Аңа Җаек казаклары һәм завод кешеләре иярде, олаулар да аның артыннан тезелешеп киттеләр... Сугыш дәвам итте, ләкин ул икенче төс алган иде инде. Белобородов, Юлай һәм Салават Л^ихельсонның юлын кистеләр. Алар, тау битләренә урнашып, мылтык¬ лардан, йөзләрчә уклардан һәм берничә туптан атып, гусарларга алга барырга ирек бирмәделәр. Пугачев саубуллашып кулын болгаган минуттан башлап, Салават хәзер иң мөһиме — вакыт оту, патша ераграк киткәнче, шушы урында тору дип санады. Салават Җаек башлыкларының Пугачев белән тарт¬ калашуына шаһит булды. Пугачевның сугыш вакытын¬ дагы батырлыгы һәм тыйгысызлыгы Салаватның бу ке¬ шегә карата булган мәхәббәтен һәм ихтирамын тагын да арттырды. Пугачев үз-үзен кызганмады, чигенергә ашыкмады; аны качып котылырга үгетләгәндә ул, җә¬ рәхәтеннән азапланса да, сугышырга омтылды. Юк, мондый патша халыкка хыянәт итмәс. Петербургка ба¬ рып җиткәч, ул бу сугышларны искә алыр, башкорт атлыларын да һәм үзенең полковнигы Салаватны да хәтеренә төшерер. Киткәндә Пугачев өч туп калдырды, һәм Салават аларны тигез итеп бүлде: берсен Белобородовка, берсен Юлайга бирде. Үз станы буйлап йөргәндә, Салават куаклар арасын¬ нан ниндидер ярсып ыңгырашкан тавыш ишетте. Сала¬ ват аны яралы кешедер дип уйлап атын шунда юнәлтте. Аның алдында гаять күңелсез күренеш ачылды: тау¬ шалып беткән күлмәкле, ялан аяклы, яулык астыннан чәчләре тузып чыккан бер ялгыз хатын арбага җигел¬ гән атны тарткалап маташа иде. Аларның икесен дә ки¬ гәвеннәр сырып алган. Ат башын чайкый, аякларын ал¬ маштырып басарга көчәнә, ләкин чайкалып пошкыра һәм вак-төяк йорт кирәге төялгән җиңел арбаны уры¬ ныннан кузгата алмый иде. Салават атның камыт астыннан һәм аягыннан туктаусыз кан саркуын күрде. — Әй, сеңелкәш, атың үлә бит синең. Нигә тартка¬ лыйсың аны? Каян килеп чыктың син? — дип кычкырды хатынга Салават, 426 —- Казаклардан аерылып калдым... Олаулар китте бит!.. Кая барыйм икән инде...— Ул борылып карады һәм гаҗәпләнүеннән, Салаватка текәлеп, сүзсез калды, Салават та аны — Табын тимерчесе кызы Оксананы таныды. — Оксана! Синме бу?.. Исәнме, Ксанка!..— Ул аты өстеннән сикереп төште дә аның янына атлады. Оксана да аңарга ташланды. Ләкин кинәт, аңына ки¬ леп, артка чигенде... — Башымны харап иткән нәрсә! Кит, ләгънәт! Кит! — дип кычкырды Оксана. — Нишләп харап итүче булыйм! *—дип сорады Са¬ лават хәйран калып һәм кинәт эшнең нәрсәдә икәнен аңлады. Ул бу хатынның олы корсагын күрде... Ул тиз¬ дән бала тудырырга тиеш, ә үзе монда — яраланган ат җигелгән арба белән ялгыз башы урманда, аның эчендә малай — Салаватның улы...— Оксана, малай туачак! — дип шатланып кычкырып җибәрде ул, тирә-якта каты сугыш баруын да, дошманның һәр минут бәреп керүе мөмкин икәнен дә, урманда хәзер хатын-кыз белән сөй¬ ләшәсе урынга сугышчылары янында булырга тиешле¬ ген дә онытып: — Ничек соң син ялгызың гына?.. — Кит дим! Ничек ялгыз булсам, шулай ялгызым! Анда синең ни эшең бар!.. — Оксана, син ир бала табачаксың. Минем улым! Ул әтисез ничек яшәсен?.. — Табармын да, туйдырырмын да. Сиңа ялынмам! —* диде ул көч-хәл белән, ачудан яшь коя-коя.— Миңа икенче ат табып бир — менә ансы синең эш! Ат табуы читен эш түгел иде. Урманда күп йөриләр иде алар бу вакыт. Салават, .кырылган өңгәленнән та¬ нып, элек камыт киеп йөргән бер атны тотты. — Син патша артыннан куып җитә алмассың инде,—> диде Салават, аңа ат җигеп.— Кая барырсың соң син?.. — Хәзер кая барасың инде? Әтием каядыр ки¬ теп югалды... Бәлки, аны эзләп табармын... Башкача кая сугыласың инде? Сугыш кая барса, мин шунда... Мәскәүне яуларга барам, улыма Мәскәүдә әти эзләргә кала инде... — Нигә Мәскәүдә эзләргә ди? Менә бит мин. Өеңә кайт, өеңдә тор, мин дә синең янга кайтырмын... Шу¬ лай ук әтиең дә өйгә кайтыр, ә сугыш менә нинди зур 427
бит ул! Югалсаң —каян эзләрбез үзеңне! — диде Сала¬ ват чын күңеленнән пошынып. Эзләрсез? — дип ышанмыйча кайтарып сорады Оксана —Әллә син мине эзләрсеңме? Сугышта хатын- кызлар беткәнмени? Мондые бүтән юк! — диде Салават.— Бер син генә мондый. *—> Нинди ул мондый? — Оксана әрнү һәм күз яшь¬ ләре аша елмаеп куйды. Бу елмаю аның чибәр йөзен кинәт балкытып җи¬ бәрде. Оксананың бөтен торышы: калкып торган зур корсагы да, тузган чәчләре дә, елаудан шешенгән күз кабаклары да — һәммәсе дә Салаватка бик ягымлы һәм якын булып тоелды. Шул вакыт урманда: — Полковник! Полковник! — дип кычкырган тавыш ишетелде, һәм кайдадыр якында гына атышкан тавыш¬ лар яңгырады. Салават айнып китте. Ул Оксанага: — Мине шушында көт! — диде дә, кул гына болгап, атына сикереп атланды һәм Оксананың берүзен калды¬ рып, чаптырып китеп барды. Бу — гусарларның кечерәк бер отрядының пугачев- чылар тылына үтеп керергә тырышуы иде. Башкортлар¬ ның көчле каршылыгына очрагач, алар бер иптәшлә¬ рен югалтып, елгага таба чигенделәр. Ярты сәгать үтүгә, Салават Оксана белән очрашкан җиргә кире кайтты, ул анда инде үлгән атны гына күр¬ де. Бу көндә урманда калдырылган күп эзләр арасын¬ нан тимерче кызының эзен табуы, аның кайсы якка юл тотканын белүе бөтенләй мөмкин булмады. Михельсонның гусарлары үтеп чыга алмаган сазлык Салаватка сакланып торырга зур ярдәм итте. Исән кал¬ ган бердәнбер туп куаклар артындагы биеклектән өз¬ лексез атып торды һәм Михельсонның бер тубына тиеп, аны сафтан чыгарды. Салават Михельсонның, караңгылыктан файдаланып, сазлык аркылы юл салырга азапланачагын белә иде. Ул инде якында гына берничә солдатның сазлыкка җәю өчен агач кискәннәрен ишетте. Гусарлар белән ул кара- каршы очрашырга теләмәде. Бу — үз куллап муеныңа элмәк кию белән бер булыр иде. Артта бер солдат та калмавына, Пугачев белән ба¬ рысының да китеп бетүенә тәмам ышангач, Салават туп торган калкулыкка менде. — Дары бетте,— диде тупчы,— инде атыр рәт юк. Салават калкулык өстеннән иңкүлекнең теге ягында бер атлы торганын күрде. «Иван Иванович» дигән уй килде Салаватның ба¬ шына. Михельсонны атып төшерергә һәм шуның белән иң кыю һәм ару-талуны белмәс эзәрлекләүчене юк итәргә... Ләкин моннан аңа мылтыктан тидереп булмаячак, ә туп үч иткәндәй тынып калды. Шул вакыт Салават Шәгали Шакман җәясен исенә төшерде. Ул кынысыннан угын тартып алды. Әче выжылдау һаваны ярып үте. Михельсонның аты үрә торды да, өстендәге кешене алып чапты... Салават Михельсонга тидерә алу-алмавын күрә дә, белә дә алмады. Гусарлар арасында буталыш китте. — Чигенергә! — дип боерык бирде Салават, һәм ул отрядын нәкъ Пугачев билгеләгән юл белән алып китә башлады. Берничә кыю солдат сазлык аша аларны эзәрлек¬ ләргә уйлаганнар иде дә, атлары бата башлагач, кире борылдылар. Салават таулар арасына кереп югалды. Сугыштан соң аңың ике йөзләп кенә кешесе калган иде... Бу хәлиткеч вакыт иде: Саткы янында җиңелгәннән соң, Пугачев Уфага бару урынына, төньякка, Красно¬ уфимск крепостена таба китте. Михельсонга каршы Юлай калды, ул биредә торган арада Усть-Катау заво¬ дын һәм завод хуҗасы Твердышов тарафыннан Юлай җиренә салынган Орловка авылын яндырырга өл¬ герде. Салават Уфага юнәлгән атлы булды, әмма ул Иөрү- зән елгасы буендагы тау сукмакларыннан китте, һәм Михельсонның аны эзәрлекләргә батырчылыгы җит¬ мәде: ул чигенүче гаскәрнең санын да белми, кайда да булса таулар арасында берәр тарлавыкта тозакка төш¬ мәгәем дип тә курка иде. 428 429
Салават, бара торгач, Бирскига таба борылды, анда кеше җыярга җибәрелгән Алладнн белән Бәхтияр тора¬ лар иде. Саткы янындагы сугыштан соң, Салават белән бар¬ лыгы дүрт йөз кеше калды. Алладнн белән Бәхтиярның икешәр йөз кешесе бар иде. Салават шулай итеп Бирск крепостена сигез йөз кеше белән килеп керде. Кинҗә кул астында да сигез йөз кешелек отряд иде. Ул Бирскидан ерак түгел бер җирдә бригадирның ки¬ леп җитүен көтә иде. Шунда ук Аллакуәт белән Айту¬ ган да торалар иде. Заводлардан килгән отрядлар яхшырак кораллан¬ ганнар: заводта хәзерләнгән коралдан тыш, алар ба¬ рысы да диярлек көндәге киемнәре өстеннән завод ка¬ лаеннан эшләнгән күкрәкчәләр кигәннәр иде. Аларның ныклыгы турында уйламаган, өсләрендә тимер барлы¬ гын сизеп йөргән башкортлар элеккегә караганда баты¬ рая төштеләр. Салаватның крепостька һөҗүм итәргә телим дигән сүзләрен алар шатланып каршыладылар. Салаватның элеккеге уңышлары турында ишетеп белгәнлектән, алар яңа сугышка барырга җиңел күнделәр. Төнге караңгылыкта болыннар һәм басулар буйлап алар крепость стенасына таба тавыш-тынсыз гына шуыштылар. Ай болыт астында иде, һәм төн аларны яшереп торды, йөз адымнар чамасы гына калганда, кинәт күтәрелгән җил болытларны куып таратты, һәм арыш арасында зур кара тап булып яткан отрядны ай яктыртып җибәрде. Шунда ук шәһәрдә чаң кага баш¬ ладылар, туплардан атарга тотындылар, һәм коточкыч булып улаган картечь өермәсе унлап кешенең гомерен кисте. Пугачевчылар алга йөгерделәр, ләкин ярты юлны йөгереп үтүгә, шашкын җил дары шартлаган тавыш белән җан койгыч кайнар кургашын яңгыры алып кил¬ де. Шул ук чакны крепостьтан драгуннар атылып чыкты, алар да һөҗүм итүчеләргә каршы ата башладылар. Чигенергә туры килде. Төннең калган өлешендә кешеләр дә, атлар да ял иттеләр. Иртән крепостька манифест белән җибәрел¬ гән илчеләр кире кайттылар, башкортлар воеводаның крепостьны бирергә теләмәве турында хәбәр китер¬ деләр. йокы туйдырып, ял итеп алганнан соң, пугачевчы¬ лар көн уртасында яңадан һөҗүм башладылар. Бу юлы иң алда Айтуган барды. Ул манараларның берсен үт¬ тем дигәндә генә чокыр аркылы салынган күпер кинәт җимерелеп төште, һәм аның атының аяклары кайнар сумалага баттылар. Ат, авыртудан шашып, атылып чык¬ ты, ләкин Айтуган артыннан чабып килүчеләрдән тагын унлап атлы шушы ук тозакка эләкте. Драгуннар, шушы буталыштан файдаланып, тегеләргә якын ук диярлек килеп атып тордылар. Җыелып торган шәһәр халкы атларга таш яудыра башлады. Кемдер: «Айтуганны үтерделәр!» — дип кычкырды, һәм шул минутта Айтуган атланган ат ауды һәм ул үзе дә җиргә егылып төште. Аның отряды кача башлады. Айтуган сикереп торды ?да як-ягына күз ташлады — аның өстенә драгуннар чаптырып килә иде. Ул пуля яңгыры астында үзенең бер сугышчысын куып җитте дә арттан аның янына сикереп менеп атланды. Шулай итеп икенче һөҗүм дә уңышсыз булды. Күз бәйләнгән чакта, Салават үз отрядын өченче тапкыр һөҗүмгә күтәрде. Арбаларга зур-зур печән чүмәләләре төяп, аларны артлары белән этеп, крепостька таба алып киттеләр. Штурмга баручылар шушы рәвештә арбалар артына ышыкланып стеналарга якын килделәр. Салават йөк¬ тән йөккә күчте. Басу буйлап шушындый егерме дүрт олау барды. Өч тапкыр атылган картечь нәтиҗәсез шартлады, олаулар стенага килеп терәлүгә, чүмәләләр дөрләп кабынды, башкортлар җиргә йөзтүбән яттылар, ә алар артындагы тау битеннән баш күтәрүчеләрнең ике тубы крепость стеналарына, янгынны сүндерер өчен стеналарга менгән гарнизонга һәм шәһәр халкына кар¬ течь белән ата башлады. Драгуннарның һәм шәһәр кешеләренең берничәсе, үзәк өзгеч тавыш белән кычкы¬ рып, стенадан утка егылып төште. Аларның тавышы икенче тапкыр аткан туплар гөрселдәвендә ишетелмәс булды, һәм тагын берничә кеше ялкын эченә барып төште. Шул чак башкортлар күтәрелделәр дә яна тор¬ ган стенага ташландылар. Алар җил һәм ут эчендә шәһәргә бәреп керделәр дә, каршы торган шәһәр кешеләреннән үч алып, урам¬ нар буйлап шашынып йөрделәр. Бу хәл озакка сузыл¬ мады. Бары кечкенә бер төркем генә каршылык күрсә- 430 431
теп маташты, калганнар исә тизрәк өйләренә кереп бик¬ ләнделәр. Салават монда туплар да, канонирлар да кулга тө¬ шерде. Сугышчылар крепостьны җимерсәләр дә, шәһәрнең үзенә, аерым кешеләрнең өйләренә һәм чиркәүгә тимә¬ деләр. Җирле халык моңардан бик канәгать калды. Чиркәүдә гыйбадәт кылалар иде. Халыкның күбесе анда кереп, «государь саулыгына» дога укып чыкты. ■— «Сезне сакал һәм тәре, икмәк һәм тоз, сулар, җир¬ ләр, урманнар, акча, ирекле азатлык белән бүләклим, һәм сезнең барыгызны да дин дошманы булган алпа¬ вытларның һәм боярларның байлыгы белән бүләклим; аларның башларын кисегез, минем хезмәтчеләрем, сез¬ гә каршы килүчеләр булса, воевода яки поп дип тә, ка¬ питан яки полковник дип тә кызганып тормагыз, асы¬ гыз. Аннан соң сезгә...» — дип мәйданда кычкырып укьн ды ук кебек үткен күзле, зур сакаллы казак. Халык «ура» кычкырды. Михельсон күпме генә баш ватса да, Пугачевның кайсы юлдан киткәнен аңлый алмады. Самозванецның кайда икәнлеге турында разведка төрле яктан бер-бер- сенә капма-каршы хәбәрләр китерде. Михельсон, бераз уйланып торгач, Пугачев көчләрен Уфа янында көтүдән дә дөресе булмас дигән фикергә килде. Алар анда туп¬ лангач, Уфа янында зур сугыш башларга дигән фикер белән, Михельсон анда Пугачевтан алда барып җитү өчен ашыгып юлга кузгалды. Ул Уфа янында баш кү¬ тәрүчеләрнең әле килеп җитмәгән булуын күреп чиксез шатланды. Уфа гарнизоны белән берлектә, Михельсон баш күтәрүчеләргә-каршы торырга хәзерләнде. Тегеләр килмәделәр. Ул барлык юллар буйлап атлы күзәтүчеләр җибәрде, ләкин болары һичкайда зур көчләрнең әсәрен дә очратмадылар. Пугачев армиясе эреп беткәндәй булды. Михельсон аптырашта калды. Ә бу вакытта Белобородов, Нияз-Петровский һәм Саткы заводларыннан кешеләр җыеп, Пугачев белән кушылу өчен Осага таба барышлый кинәт Сылва елга¬ сына килеп чыкты. Коңгырдан аңа каршы гаскәри команда чыкты, ләкин Белобородов, каты бәрелештән соң, аны кире Коңгыр крепостена куып кертте дә, инде Пугачев тора торган Оса янына китеп барды. Бирск крепостенда торган Салават та Пугачевның Оса янына килергә кушкан боерыгын алды. Бер көннән соң яшь бригадир Пугачевны куып кит¬ те. Ул, уңыштан исергән, һәртөрле боерыкларны бозып, җирле халыкны талаган һәм яңа сугышларга, яңа бай¬ лыкларга сусаган биш меңле гаскәр башында бара иде. Бу вакыт эчендә Пугачев үзе бакыр рудниклары булган Шермятин һәм Уинск заводларын алды. Эшче¬ ләр баш күтәрүчеләргә кушылдылар. Тирә-юньдәге рус¬ лар һәм башкортлар Пугачевны боярлар һәм чиновник¬ лар талавыннан коткаручы дип каршы алдылар. Пуга¬ чев бу юлны юкка гына сайламаган. Аны монда көтми¬ ләр иде диярлек. Монда сакчы командалар юк иде, һәм барлык халык аңа ипи-тоз күтәреп чыкты. Пугачев Красногорск крепостен алды. Хөкүмәтнең бу яктагы бердәнбер таянычы булып Оса крепосте гына калды. Салават биш туп һәм биш мең баш күтәрүче белән ярдәмгә килгәндә, Пугачев белән Белобородов һөҗүмгә хәзерләнәләр иде. — Син, бригадир, болай булгач, генерал да булыр¬ сың,— диде Пугачев, Салават белән исәнләшеп,— Ка¬ занга барып җитсәң, булырсың да. Пугачев кичкә таба Осага каршы штурм башларга боерык бирде. Крепость өсте ябулы һәм туптан ату өчен тишекләр калдырып эшләнгән стеналар белән әйләндереп алын¬ ган берничә манаралы агач замок иде. Качып чыккан берничә кеше крепостьта меңнән артык сугышчы һәм 20 туп булуын хәбәр иттеләр. Пугачев һөҗүмне бөтен яктан берьюлы башлады. Камап алынган шәһәр кешеләре беренче кысуны картечь белән каршыладылар; бу—гадәткә кергән нәрсә иде инде. Бөтен кырга сибелешкән баш күтәрүчеләр, үлгәннәрне һәм яраланганнарны артта калдырып, алга ашкынды¬ лар. Стенадагы тишекләрдән мылтыклар теңкәгә тигеч төз итеп туктаусыз атып тордылар, шуңа карамастан, пугачевчылар төркеме, давыл кебек булып, стеналар янына килеп җитте. Өстән стена түбәләре буйлап кай¬ нар кара сумала яңгыры коелды. Ул битләргә, куллар¬ 28 в-598 433 432
га, башларга эләкте, сакалларга сыланды, киемнәрне буяды, аркалар буйлап акты, көбә күлмәкләр эченә үтте, яндырды, көйдерде. Ә пешеп беткән кешеләр җир¬ гә егылгач, аларны стена тишекләреннән ашыкмый гына атып, шунда үтерә тордылар; кача башласалар, алар өстендә сирәк кенә атылган җитез картечь шартлады. Салават стена янында ук чабып йөри. Аның тирә- ягында пулялар сызгыра, ләкин алар көбә күлмәкне тишеп үтә алмыйлар иде. Ул башындагы бүреге астын¬ нан түбәтәй урынына тимер шлем кигән иде, шунлык¬ тан бүрекне тишеп кергән пулялар аның тимер шлемьь на бәрелеп көчсезләнә һәм зыян китерә алмыйлар иде. Сугышка Салават үзе җитәкчелек итте, таралышкан отрядларны җыйды һәм яңадан крепость стеналары янына җибәрде, ул аларны стена янына үзе алып килә дә сумала яңгыры һәм өстән төшкән бүрәнәләр¬ дән куркып, йомшап калган сугышчылар янына ашыга иде. Аның көчле һәм дәртле авазы ату тавышла¬ рын томалап китә һәм һөҗүм итүчеләрне рухландыра иде. —‘Алга! —дип кычкыра ул, качучылар артыннан аты белән чабып.— Туктагыз! Тукта! Кая качасыз? Тук¬ тагыз! Бу отрядны тезә дә таралып качып баручы икенче¬ ләр янына ашыга иде. Шул вакытта камалган кешеләр мылтыктан атып беренче төркемнән берничә кешене үтерделәр, төркем артка тайчанды. Шул чак Салават алар янына чабып килеп, аптырап калган ике йөзне бергә берләштерде дә яңадан һөҗүмгә күчерде. Айтуган да шунда иде, һәм кинәт аның отряды чигенеп, артка йөгерә башлады. Салават бу унлаган йөгерүченең юлын бүлмәкче бул¬ ды. Айтуган аның айгырының йөгәненә тотынды да үз артыннан өстери башлады. Салават чыбыркысы белән Айтуганның йөзенә сукты. Айтуган тезгенне җибәрде, Салават тагын бер тапкыр аның аркасына сызды. Җый үз отрядыңны! — дип кычкырды Салават, биленнән пистолетын ала-ала. Айтугай да пистолетына ябышты, ләкин Кинҗәнең чукмары аның аркасына килеп төште, һәм Айтуган егылды. Салават Айтуган отряды артыннан чапты, һәм шул вакыт аягының авыртып китүен сизде. Башында: «Яраландым»,—* дигән уй чагылды, шулай да ул качучыларны куып җитеп туктата башлады. Соң иде инде. Алҗыган сугышчылар бар якта да чигенәләр иде. Салават кулын селтәде дә атыш тавыш¬ лары астында әкрен генә кире китте. Хәрби түрәләр бергә җыелды. Аларны Пугачев ча¬ кырган иде. Монда казаклар да, татарлар да, башкорт¬ лар да, типтәрләр дә бар иде. — Син, бригадир, яраландыңмы әллә? — дип сорады Пугачев Салаватның хәлен сорашып.— Монсы начар. Әйбәт сугыштың син, ләкин бит тагын штурмга барыр¬ га туры киләчәк... — Ярый, тагын барырбыз,— дип җавап бирде Сала¬ ват күтәренке тавыш белән. Аягындагы бу яраның дош¬ ман картеченнән булмыйча, Аллакуәт яки аның берәр дустының пулясыннан икәненә шик тотмый иде ул. Лә¬ кин моны исбат итү мөмкин булмаганга, ул Пугачевка бу турыда әйтмәде. — Государь, бер генә сүз әйтергә рөхсәт итче,— диде Пугачевка мөрәҗәгать итеп Аллакуәт. — Сөйлә,— диде тегесе. Пугачев ат өстендә иде. Аңа озак вакыт атка атла¬ нырга туры килмәде, шуннан соң бу беренче тапкыр ияргә утыруы иде әле. Ул, креслода утыргансымак, башын артка салын тың¬ лады. — Бригадир Салават полковник Айтуганны үтерде... Моның өчен аңа ни булачак? — Ни өчен үтерде? Кайчан үтерде? — дип сорады Пугачев, ачуланып. — Үзе артыннан башкаларны да ияртеп качканы өчен. Мин аны туктатырга теләгәч, ул минем атны йө¬ гәненнән тотып крепостьтан алып китә башлады,—- дип аңлатты Салават, ләкин Айтуганны ияреннән үзе тү¬ гел, ә Кинҗәнең бәреп төшерүе турында ул ләм-мим дәшмәде. — Соңыннан тикшерербез,— дип белдерде Пуга¬ чев.— Юк-бар белән шөгыльләнгәнче, хәзер эш турында уйларга кирәк. Нәрсә, үлдемени ул сезнең Айтуганыгыз!? — Хәл эчендә генә,— диде Аллакуәт. — Алайса ята бирсен дә көтсен. Әгәр дә үлмәсә—■ карарбыз: бәлки, Салаватны җавапка тарттырырбыз, ә бәлки Айтуганның үзен асып куярбыз. 434 28* 435
Пугачев яңадан һөҗүмгә Хәзерләнергә боерык бирде. Крепостьтан атулар тукталды. Камалганнарның да¬ рыны сакларга кирәге исләренә төште ахры. Пугачевчылар, Белобородов киңәше буенча, Бирск крепостен алганда Салават кулланган хәйләне кулла¬ нырга,— стеналар янына печән китереп яндырырга бул¬ дылар. Печәнгә күрше авылларга киттеләр. Крепостьта чиркәү чаңнары чыңлый башлаганда, ун олау лагерь¬ га кайткан иде инде. — Алладан ярдәм сорыйлар,—диде казакларның берсе. — Барыбер безнекеләргә каршы тора алмаячак¬ лар,— дип куйды икенчесе,— Алар ягында бер генә алла, ә бездә — русныкы да, татарныкы да, чирмешнеке дә — һәртөрлесе бар. — Соңга табарак башкача ялвара башларлар әле,— дип аларның сүзен куәтләп куйдылар завод эшчеләре төркеменнән. — Мичкә салырбыз үзләрен, күбекләнеп кайнар¬ лар,— диделәр икенче берләре,— өстә шлак кына йөзеп йөрер. Крепость капкалары ачылып китте. — һөҗүмгә чыгалар! —дип кычкырдылар Пугачев кешеләре. Бар да аякка басты. Ләкин бу һөҗүм түгел иде. Крепость халкы, солдатлар һәм офицерлар коралсыз гына чыкканнар иде, алар ак флаг күтәрделәр. Кре¬ пость бирелде. Бер төркем атлы офицер, «государьдан» шәфкать сорарга дип алга чыктылар. Пугачев, ат өстендә килеш, крепость ачкычларын кабул итеп алды да көчле казак¬ лар отряды белән капкадан кереп китте. Солдатлар һәм җирле халык мәйданда ант иттеләр. Пугачев барысын да кичерергә булды, ләкин халыкнң ант иттерергә китергән чакта, Салаватның Бирск ягында кырда сакта калдырылган башкортлары чапты¬ рып кайтты,— алар Оренбург почтасын кулларына тө¬ шергәннәр иде, башка хәбәрләр арасында моннан бер атна элек Оренбургта Афанасий Иванович Соколов ди¬ гән Хлопуша кушаматлы качкынның асып үтерелүе турында да хәбәр бар иде. — Государ-патша, Хлопушаны Оренбургта җәза¬ лап үтергәннәр,— диде Салават кара коелып. Бу минутта Пугачев Оса воеводасы белән сөйләшә иде. Ул кинәт кашларын җыерды. — Болай булгач, моны да асарга,— дип күрсәтте Пугачев воеводага, һәм бер минут та үтмәде, воевода мәете мәйдандагы дар агачында чайкала башлады. Пугачев үзенең атаманнарын Осадан Кама аръ¬ ягына җибәрде. Аның алдында Россиянең иркен киңлекләре ачылды, һәм көн саен аннан килеп торган кешеләр, крестьян Русе үз государен түземсезлек белән көтә, дигән хәбәр¬ ләр китерәләр иде. Башкорт дозорлары Михельсонның Уфадан Бир- скига таба чыгуы турында хәбәр китерделәр. Салават юлны каплау өчен үзенең бер төркем сугышчыларын Бирскига озатты. Пугачев Каманы кичәргә һәм Казанга таба юл алырга ашыкты. Салават Башкортстанда калды. — Елгалардан кичү урыннарын үз кулыбызда то¬ тарга. Михельсонга патша артына төшәргә ирек бир¬ мәскә,—диде Белобородов Салават белән саубуллаш¬ кан чакта. — Башкорт җирендә безнең гаскәрләребезнең баш¬ лыгы булырсың, бригадир Салават,— диде аңа Пуга¬ чев,— Сине үзем белән алган булыр идем дә, башкорт¬ ларны кемгә калдырып китәргә соң? Уралны синнән дә әйбәтрәк кем саклый алыр? — Бар, государь, Мәскәүне, Петербургны ал. Мин монда калам. Йөрәгемнең соңгы тибешенә кадәр синең өчен торачакмын. Башкорт гаскәрен синең белән Кин¬ җә алып барыр. Кинҗә ышанычлы кеше, хыянәт итмәс. Ул минем иң шәп дустым. Сиңа бирәм аны, государь. Кыерсыттырма. Әмма походка җыенырга боерык алгач, Кинҗә ки¬ реләнде. Ул, аю шикелле, Салават өстенә ташланды. — Димәк, безнең гаскәргә Мәскәүгә барырга, ә үз өйләребезне монда һәлакәт һәм ут кочагына калдырыр¬ га!? Димәк, монда бар нәрсәнең көле күккә очсын?! Солдатлар авылларыбызны таласыннар, балаларыбыз¬ ны үтерсеннәр, хатыннарыбызны, сеңелләребезне көч- 436 437
Ләсеннәр... Бригадир Салаватның Петербургта патша белән сарайда яшисе киләме?! — Тукта, кычкырма әле,— дип туктатты аны Сала¬ ват,— Бригадир Салават башкорт халкы белән Уралда кала. Башкорт гаскәрләрен государь белән полковник Кинҗә әфәнде алып бара. —• Минме?! — Әйе, әйе, син полковник! Син государь белән башкортларны алып барырсың. Син минем урыныма һәрвакыт патша янында булырсың. Аны бәладән һәм хыянәттән сакла. Хыянәтне сизү белән бернәрсә көтеп торма, хаиннарның башларын өз... Коновалкадан, По¬ читалин карт белән Твороговтан да сак бул. Өч мең сугышчы алырсың... — Ә син, Салават?! Кем белән калырсың соң син? Бер үзеңме? — Мин — Салават. Мин бер үзем генә була ал¬ мыйм. Минем белән һәрвакыт җыр. Минем исемем ха¬ лык даны канатларында оча. Минем белән йөз кеше калдыр —■■ ул йөз мең кешегә әйләнер. Солдатлар кер¬ гән барлык авыллардан халык кача. Миңа ул халыкны җыясы гына кала... Мин китсәм, моны кем эшләр? Дустының боерыгына буйсынып, Кинҗә: — Мин патша белән барам инде,— диде, авыр су¬ лап. — Тик шуны бел, аңа турылыклы кешеләр кирәк. Казаклар ышанычлы түгел. Син Бердада үзең күрдең бит — алар беренче хыянәткә кадәр генә дуслар...— диде Салават, саубуллашып. һәм Кинҗә Пугачев белән Кама уңъягыиа чыгып китте. Аллакуәт белән Биктимер дә аңа иярделәр. Өч йөз башкорт сугышчысы яраланган Салават янында калды һәм, Башкортстанга кире киткәндә, алар Оса крепостен яндырдылар. Салават иң ышанычлы өч башкортны һәм ике чир¬ мешне сайлап алды. Урман эчендә үзенә корылган куышта ялгыз калгач, ул Уфа юлындагы сакчы отрядны Бирскидан бирегә китерергә чапкын җибәрде дә, Пуга¬ чевтан аерылып артта калган кешеләрне җыяр өчен, үзе авылларга чыгып китте. ДҮРТЕНЧЕ кисәк
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Кама аръягыннан шатлыклы хәбәрләр агылды. Пугачев, Кама аръягы киңлекләренә котылып чык¬ кач, яңадан күкрәк киереп сулап җибәрде. Монда аны көтәләр иде. Аның турындагы хәбәрләр монда ел буе диярлек килеп торды. Алпавытларга һәм байларга кар¬ шы баш күтәрергә чакырып язган хатлары бирегә дин¬ дар ил гизүчеләр аркылы да, ашыгыч йомыш йөртүче¬ ләр аркылы да иреште. Моннан аның янына качкан кайберәүләр хәзер үзе белән бергә кире кайтырга чык¬ тылар. Авылларның зурысы да, кечесе дә, заводлар да — барысы да, баш иеп, ике җәпле сәнәкләр, чалгы һәм балталар белән коралланып, аның тирәсенә тупланды¬ лар. Крепостьларда һәм заводларда артиллериясен арт¬ тыргач, Пугачев Михельсон турында онытты. Аның боеручан тавышы тагын көчәйде, казак бүреге тагын маңгаеннан баш артына күчте, маңгаендагы җыерчык¬ лары югалды, күзләре элеккечә үк ышаныч белән нур¬ лана башладылар. Грозный заманыннан бирле сугышның ни икәнен белмәгән Казан шәһәренә ул җәяүләп түгел, ә канатла¬ нып очты. Казан аңа баш иде, ул Иделне кичте, Кормыш, Ала- тыр, Саранскины һәм Пензаны алды. Пенза, Петровен, Саратов кебек башкортлар өчен ят исемнәр походның юнәлеше турында аларга бер нәр- 441
сә әйтмиләр иде. Инде Мәскәү белән Петербург кына кала дип уйлыйлар иде алар. «Аксак Тимер» яки Искәндәр кебек, ул бик шәп алга барды!.. Салаватның күз алдына патшаның йөз меңле гаскәре, байраклар җилфердәве, атка атланып гас¬ кәре алдыннан баручы уттай янып торган карашлы пат¬ ша үзе, аның белән бергә полковник Кинҗә —■ Сала¬ ватның дусы килеп басты. Август урталарында Салават янына төрле кабилә¬ ләрдән биш меңгә якын ирекле гаскәр җыелган иде инде. Ул бар җиргә дә көтелмәгәндә килеп чыга торган булды. Бигрәк тә халкы хөкүмәткә яңадан баш игән җирләргә бара иде ул. Анда ул байларга ташлана, яңа старшиналарны, йөзбашларны, муллаларны һәм писарь- ларны үтерә, гади халыкны үзенә ияртеп алып китә иде. Салават барысы да бердәм булганда гына җиңең чыгачагын, әгәр дә авыл артыннан авыл тынычлана барса, ул вакытта восстаниенең һәлак булачагын һәм елга булып аккан канның әрәмгә китәчәген аңлый иде. Урал тауларында Салават әтисе белән очрашты. — Синең патшаң безгә хыянәт итте, Салават. Баш¬ кортларның бер үзләрен ташлап калдырды да качты! — диде Юлай. — Ни сөйлисең, полковник әфәнде!—дип Салават әтисенең сүзен бүлде.— Ничек инде ул патша хыянәт итсен, ди? Шыганайда тормас ла инде ул! Патша —* патша булыр инде!.. Ул Мәскәүгә, Петербурга кит¬ те! Аның эше — патша эше. Ә миңа бөтен башкорт гаскәренә баш нәчәлник булырга кушты. —• Әйтергә генә ансат — баш нәчәлник. Бөтенесе тыңласа гына, кеше баш нәчәлник була ала. Ә безне тиздән беркем дә тыңламас! — дип каршы төште Юлай.—’ Старшиналар әнә йорты-йорты белән халыкны әби патшага ант иттерәләр. Бездән аерылып калганнар¬ га ярлыклар бирәләр, аларның өйләре дә утта дөрләп янмый, мал-мөлкәтләрен дә беркем таламый!.. Мин үзем дә уйлыйм әле, улым...— дип саклык белән генә әйтте дә Юлай тынып калды. — Атай, нигә сүзсез калдың әле? — диде аңа Сала¬ ват.— Син патшага хыянәт итү турында уйлыйсыңмы? Син дә кешеләрне әби патшага баш идерергә телисең¬ ме? Бар. Син заводлар сугышып алдың, син авыллар яндырдың, син Михельсонга каршы сугыштың. Бар — сине кабыргаңнан ассыннар, ә мин халыкка: «Карагыз, менә куркаклар язмышы нинди була. Менә хыянәтче¬ ләрнең хурлыклы язмышы! Үзенә шундый язмыш телә¬ мәгән кеше, кулына корал алып, азатлыкны якла¬ сын!»— дип кычкырырмын. Бар, и башыңны, атай!.. — Әмма кызусың да инде син,— дип башын чай¬ кады Юлай.— Мин бит әле хыянәт итәм димәдем. Мин уйлыйм, дидем генә бит әле, улым... Ә нәрсә уйлавымны әйтеп бетермәдем әле... Хәзер нәрсә эшләргә соң? Кая барырга? Менә нәрсә турында баш ватам мин. Себер юлындагы тугыз йорт старшинасы халык җыя. Менә үзең кара — нинди хат. Юлай үзенең кулына төшкән хатны Салаватка күр¬ сәтте. Бу старшина Балтачевның Уфага җибәргән хаты иде, ул анда, башкортларның хөкүмәткә турылыгын күрсәтү теләге белән, әби патша гаскәрләренә кушы¬ лып, «каракларга» каршы сугышу өчен команда җыю¬ ын хәбәр иткән иде. Старшина аларны Әшә авылы янындагы тауда тупларга вәгъдә иткән. һәм Юлай шунда чапты. Аның отрядында мылтык¬ лар җитәрлек иде. Ул хыянәтчеләр узып китәргә тиешле тарлавыкта тукталды һәм шуннан искәрмәстән генә те¬ геләр өстенә ташланды. Буйсынуларын белдерергә килү¬ челәрнең күбесе фетнәнең инде тулысынча бастырыл¬ ган булуына ышанганнар икән. Старшиналар аларны, баш июегез хыянәт түгел, чөнки хыянәт итә торган ке¬ шеләр калмаган инде, дип ышандырганнар. Юлайның һөҗүме башкортларга аларны старшиналарының ал- даганлыкларын күрсәтте, һәм шуннан соң меңнән ар¬ тык сугышчы тагын баш күтәрүчеләргә килеп ку¬ шылды. Тауларда һәм урманнарда үч алырга җибәрелгән гаскәрләр күренә башлады. Салават таулар арасында¬ гы иң куе урманда урнашкан Елдәк крепостен алды һәм, гаскәргә кеше җыю өчен, шуннан авылларга баш күтә-. .рүчеләрне җибәреп торды, үзе дә чыгып кергәләде. Сиздермичә генә аерым отрядларны куып җиткән оч¬ ракларда, аларның солдатларын Салават сугышчылары үтереп бетерә торган булдылар. Кайвакытларда исә көчлерәк дошмаң алдыңда үзләренә дә чигенергә туры килгәләде, 442 443
Шундый отрядларның берсеннән качып барганда, Салават ике йөз сугышчы белән сукмаксыз текә таш- тау битеннән, зәгыйфь куакларга һәм бик тиз сынучан ботакларга ябыша-ябыша өскә — агач чиркәү күренеп торган җиргә үрмәләп менә башлады. Эзәрлекләп килү¬ челәр аста кечкенә генә бер төркем белән сугышып калдылар, бер урыннан икенче урынга бик оста күчеп йөргән бу кечкенә төркем дошманнарга мең сугышчы¬ дан торган зур бер отряд булып күренде. Тау башында¬ гы авылны алу Салават өчен котылу булса, ә арттан килүче солдатлар өчен һәлакәт иде. Тауның яртысына җиткәч, куаклар арасыннан коң¬ гырт башлы, зәңгәр күзле малайлар килеп чыктылар да, җитез генә үрмәләп, башкортларны уза башлады¬ лар. л — Малай, өскә менгәч әйт, без Петр патша кеше¬ ләре. Арттан солдатлар килә. Солдатларга каршы сугышырга, безгә ярдәмгә үз әтиләрегезне ^чакыры¬ гыз! — дип кычкырды Салават крестьян малайларына. Ул беренче чакыру белән үк крепостной рус авылла¬ рының үзенә ярдәмгә килүенә күнеккән иде инде. Малайлар бер җавап бирмәстән өскә менеп югал¬ дылар. Салават артына борылып карады. Аңа дошманны тоткарларга калдырылган үз кешеләре дә, һөҗүм итеп аларны кысрыклаучы солдатлар да күренәләр иде инде. Астагылар да аларны күреп алдылар. Салават бер офицерның аны икенче офицерга күрсәтеп торуын күр¬ де. Шунда ук аста атыш тукталды. Командирлар баш күтәрүчеләр тарафыннан алдан- ганлыкларын сизделәр һәм аста калган пугачевчыларга каршы кул сугышы башлап җибәрделәр. Аларның берничә минуттан тауга штурмга ташлана¬ сылары ачык иде. Уңайсыз хәлгә калмас өчен, сугыш башланганчы тау башын кулга төшереп калырга кирәк иде. Шул чак кинәт башкортларның баш очыннан бер¬ ничә зур таш очып узды. Салават артында кемнеңдер кычкырганы ишетелде. Ул, кыяга елышып, әйләнеп ка¬ рады. Өстән тәгәрәп килгән зур таш аның ике кешесен яр кырыеннан бәреп төшерде. Салаватның үзе яныннан да бер зур таш тәгәрәп узды. — Әй, җәмәгать! Мин Петр патша бригадиры Са¬ лават! — дип кычкырды ул, тегеләр аңласыннар өчен. Петр патша үлде... Юкка баш катырма! — дип кычкырдылар өстән, һәм берсеннән-берсе зур ташлар Салават әйләнәсендәге кешеләрне бәреп ега-ега, аска тәгәри башлады. Салават, инде сакланып-нитеп тормастан, җитез генә өскә ыргылды. Аның тирәсеннән таш кисәкләре очты. Ташларның әллә икесе, әллә өчесе аягына бәрелде, бер¬ се күкрәгенә килеп тиде. Ул тотынып калды һәм тау башына беренче булып атылып менде. Аның кылычы ялтырап китте — сакаллы крестьянның башы аска тә¬ гәрәде, ә гәүдәсе капчыктай булып Салават аягы янына ауды... Салаватның башына күсәк белән суктылар. Шле¬ мы булмаса, аның башы челпәрәмә килгән булыр иде. Уй чайкалып китте. Күз аллары караңгыланды, билен¬ дәге пистолетын капшап тапты да, бер нәрсә күрмичә, дошман ягына атып җибәрде. «Алла» дигән тавышлар тирә-якны яңгыратты. Аның отряды тау башына менеп җитте. Атышлар яңгырады. Салават аңына килде. Күзләрен каплаган томан пәрдәсе әкрен генә юкка чыкты. Ул үз тирәсендә үтерелгән рус крестьяннарын күрде. Башкортлар шул ук кыяны алыр¬ га дип үрмәләүче солдатлар отряды белән сугышалар иде инде. Сугыш ике сәгатькә сузылды. Солдатлар чигенгәч, Салават авылга керде. Аның урамнары бушап калган. Мәйданда да беркем күрен¬ ми, өйләре дә җимерелгән иде. Салават, старостаны эз¬ ләп табарга һәм үзе янына китерергә кушып, мәйдан¬ дагы чиркәү янында тукталды. Башкортлар йортларга ташландылар. Берничә минуттан соң авылда кычкыру, ату тавышлары, эзәрлекләүчеләрнең акырулары һәм мәрхәмәт сорап ялваручыларның ыңгырашулары ише¬ телде... Салават алдына яраланган ике мужикны китереп бастырдылар: ” Старостамы? —- дип сорады Салават. —- Безнең староста юк. — Кайда ул? — Сезнең хан суйды. Тере килеш аркасыннан да, кор¬ сагыннан да тиресен буй-буй кисеп алды. Салават авылда ни булганны аңлады. 444 445
— Сезнең авылда хан күптән булдымы? — Бер биш көн элек. Салават барлык отрядларны хәзер үк мәйданга җыярга һәм авылда җәнҗалны туктатырга боерык бир¬ де дә сорау алуын дәвам итте. Ул үткән атнада Бохаирның, бер төркем башкорт¬ ларны ияртеп, авылга килеп төшүен белде. Алар өй¬ ләрне яндырганнар, крестьяннарны кисәкләргә тураган¬ нар, күзләрен чокып чыгарганнар, чиркәүне талаганнар һәм, иң соңыннан, хатын-кызларны һәм бала-чагалар¬ ны бер келәткә бикләп, тере килеш яндырганнар. Ур¬ манга качкан кеше генә котылган. Исән калганнар башкортларны күрү белән, шундый ук ерткычлар бул¬ магае дип, алар өстенә ташланганнар. Салават Бохаирның кая китүен белергә тырышты, ләкин крестьяннарның берсе дә моны әйтә алмады. — Мин аны үзем тотачакмын һәм сезнең авылга алып килеп асачакмын,— дип сүз бирде Салават. Авылдан киткәндә, Салаватның йөрәге әрнеде һәм, Бохаирны тотып, үч алу теләге аны ярсытты. Шул көн¬ нән башлап ул аны үзенең иң явыз дошманы күреп, һәр җирдән эзләде... Бик еш кына Салават, йөзбашлардан берәрсен үзе урынына начальник итеп калдырып, үзе генә Бохаирны эзләргә китә иде; кайчакларда ул берничә дистә яңң сугышчыларны да иярткәләде, ләкин Бохаирны бер генә тапкыр да очрата алмады. Салаватның чиксез җитез¬ леге турында дан таралды: бүген ул Бирск янында, ә иртәсен, юллар бик начар булуга карамастан, инде Уфа буенда, я Табын тирәсенә барып чыккан була, я тагын Елдәк янындагы таулар арасына кайта. Көннәрдән бер көнне Салават алдына дусы Кинҗә килеп басты. Ул ябыккан, зур сакал җибәргән, элекке¬ дән кыюрак та, корырак та иде. — Кинҗә! — дип кычкырып җибәрде Салават шат¬ лыгыннан һәм аны кочаклап алды,— Син мине ничек таптың? — Сине дә тапмагач соң?.. Бар да синең турыда, си¬ нең гаскәрең турында сөйлиләр. — Патшаның хәле ничек? Ни өчен син аның белән Петербурхка китмәдең? — Петербурх ерак. Анда патшаның кешеләре күп. Иделне кичкәндә, ул үзе безне кире җибәрде, «Минем 416 монда кешем җитәрлек,— бар да кабул итә, бар да яра¬ та, ә менә сез минем янда чакта, өйләрегезне усаллар талап бетермәсен. Бар, Кинҗә, Салават янына кайт»,— диде ул. — Син үзең генә кайттыңмы? ■— Минем белән биш йөз кеше. Алар, заставаларны читләтеп үтү өчен, урманнар буйлап, юлсыз җирләрдән киләләр. Бүген һәм иртәгә килеп җитәчәкләр,— дип вәгъдә итте Кинҗә. —’ Белобородов белән Аллакуәт кайда? — дип со¬ рады Салават. Аның һәммәсе турында да берьюлы бе¬ ләсе килде. Кинҗә күңелсез генә: —’ Иван Наумычны Казан янында үтерделәр,— ди¬ де,— Синең агаларың Сөләйман белән Ракай да һәлак булдылар. Салават куллары белән йөзен каплады. Кинҗә, Салават башына берьюлы шулкадәр бәхет¬ сезлек ишеп төшерүеннән үзе дә куркып, әкрен генә: — Син белми идеңмени әле? — дип сорады. ■■ Әйтүеңә үкенмә,— дип юатты аны Салават.— Берьюлы әйбәтрәк. Алар ничек үлделәр соң? — Гусарлар белән бәрелешкәндә,—диде Кинҗә, әк¬ рен генә. Алар икесе дә озак кына сүзсез тордылар. — Салават, мин аларны коткара алмадым,—диде Кинҗә, гафу үтенгән кебек.— Мин үземне кызганма¬ дым, менә шул чак сугышчылар куркып калдылар, бар да кире йөгерде, ә тотып торырга кирәк иде. Мин үзем¬ нең отрядны кире борганда, синең туганнарың үлгән иде инде... ’ Кичер, Кинҗә,— диде ягымлы гына итеп Сала- ват- Әгәр дә алар белән бергә сине дә үтергән булса¬ лар, миңа тагын да читенрәк булыр иде... мин япа-ялгыз калган булыр идем. Кинҗә, үзе китәр алдыннан Салават әйткән сүзләр¬ не исенә төшереп, үпкә белән: ' Салаватның ялгыз калуы мөмкинме соң? Аның җырлары бар бит!—диде. — Хатын-кызлар да, җырлар да сугышмыйлар,— дип каршы төште Салават.— Ялгыз булмас өчен кешегә ир кеше дуслыгы кирәк. Җыр—җырлаган чакта, 447
хатын-кыз иркәләгән чакта гына юата, ә дуслык һәрвакыт синең йөрәгеңдә... Тузанга чумган бер атчабар Салават тирмәсенә йө¬ гереп керде дә: — Бригадир,— диде ашыгып,— безгә таба дүрт йөз атлы килә. — Каян киләләр? — Күрзә елгасы янында Кара Иделне кичтеләр. Аларның юл күрсәтүчеләре, Сәйдәш улы, таулар буй¬ лап алып килә... — Сәйдәш улы Аднаголмы? — дип ашыгып кабат¬ лап сорады Салават. — Ул,— дип раслады хәбәрче. Атларга атланыгыз! Тимер-Нарат тарлавыгына барыгыз! — дип боерды Салават.— Аднагол кая алып киләсең белә. Мин аңа үзем күрсәттем,— һәм алар чы¬ гып чаптылар. Алар, җил шикелле, очып кына бардылар, һәм өч сәгать тә үтмәде — тауны биләп алдылар. Икенче көнне, таң аткач меңнәрчә козгыннар көтү-көтү булып, Тимер- Нарат тарлавыгы өстендә очып йөри башладылар. Са¬ лават, кулга ике туп төшереп, җиңү белән кайтып кит¬ те. Аның сугышчылары биш йөз мылтык алдылар. Салават сугышчыларының тыйгысызлыгы, нык тору- чанлыгы һәм кыюлыгы аларга каршы яңа көчләр җи¬ бәрү кирәклеген тудырды. Яхшы коралланган команда белән полковник Рылеев Уфа крепостеннан Елдәккә таба кузгалды. Салават Ел- дәк крепостена аның килүен көтмәгән иде. Бөтен көчен җыеп, ул Рылеевка каршы чыкты һәм көн буе, иртә таңнан кичке караңгыга чаклы, алар арасында, Рылеев үз түрәләренә җиткергәнчә әйтсәк, «гаять каты сугыш» барды. Төнлә Салават үз отряды белән Йөрүзән буендагы тауларга чигенде. Рылеев белән сугышта ул бик күп сугышчыларын югалткан иде. Баш күтәрүчеләрнең көче кимегәннән-кими барды, авылларда ирләрнең бөтен¬ ләй диярлек бетүе сәбәпле, яңа кешеләр табуы да бик читенләште. Башка районнарга үтеп чыгарга да көч җитәрлек түгел, бөтен җпр гаскәр белән шыгрым тулы иде. Шулай да Салават бирелмәде. Ул калган сугыш¬ чылары белән бер генә тирмә корып, тау арасында яшеренеп ятты. Яңгыр ява, юеш киезләрдән әче ис аң¬ кый. Бирегә, таулар арасына, хәбәрләр бик аз киЛә. Салават җибәргән кешеләр дә бик сирәк әйләнеп кай¬ талар. Алары да үзләре белән күп булса унлап сугыш¬ чы алып киләләр иде. Менә бер яңгырлы, караңгы көнне, Салават тирмәдә ялгызы гына калып, кураеннан моңсу бер көй чыңла¬ тып утырганда, тирмә янына бер атчабар килеп тук¬ тады. Салават шомлы тыкылдаган тояк тавышларыннан нәрсәдер булганын сизенде һәм, кураен ташлап, мен¬ дәре өстеннән сикереп торды. Яңгырда баштанаяк чыланган хәбәрче тирмәгә кер¬ де, һәм бүрегеннән зур мөһерләр сугылган пакет чыга¬ рып, Салаватка сузды. — Падишаданмы?! — дип кабаланып сорады Сд- лават. Аның күзләрендә шатлык балкыды, йөрәге бәхет бе¬ лән тулды. Билгесезлек һәрвакыт начар хәбәрләр тудыра. Соң¬ гы атналарда кешеләр падишаның гаскәре тар-мар ител¬ гән, ә үзе явызлар кулына төшкән дип сөйләделәр. Ан¬ нан килгән бу пакет ул хәбәрләрнең бөтенесе дә ялган, ул җиңгән, ул киң Рәсәй өстендә бөркетсыман оча ди¬ гән сүз иде, бәлки ул инде Петербургта яки Мәскәүдә тәхеттә утырадыр һәм бөтен Россиянең аңа буйсынган¬ нары яңа патшага ант итәдер, христиан чиркәүләрендә тантана белән бәйрәм чаңнары кагалардыр, алтын ука¬ лы чапан кигән поплар гыйбадәт кылалардыр, һәм пат¬ ша сарае алдындагы дар агачларында алпавытлар, за- водчы-купецлар һәм ришвәтче чиновниклар рәт-рәт бу лып асылгандыр... Салават, пакетны маңгаена һәм йөрәгенә тидереп алды да, түземсезлек белән мөһерләрен ватты... Хат, аңлашылмый калмасын өчен, ике телдә — русча һәм татарча язылган иде: «Башкорт старшинасы Салават Юлаевка». Салават патшаның ни өчен аны бригадир дип түгел, ә оары тик гади старшина дип кенә атавы турында уйланмады. «Бөтен кешегә билгеле булган явыз хыянәтче вә са¬ мозванец Пугачевның алдавына мавыгып, синең шушы сәгатькә кадәр сукыр рәвештә ачу тотып йөрүеңне мин тирән үкенеч белән хәбәр итәм...» 448 29 В-598 449
Бу сүзләрне Салават тын да алмый укып чыкты, шунда гына ул хатны патша түгел, ә башка кеше язган¬ лыгын аңлады. Сәмруг кошлы зур кызыл мөһерләрнең күплеге аңа бу хатны дошман ягындагы ниндидер зур түрә җибәрүен аңларга мөмкинлек бирде, һәм Салават үзеннән аларга ни кирәклеген белергә теләп, ипләп, сал¬ кын канлылык белән тыныч кына укырга кереште. «...Үзенең ышанычлы ярдәмчеләре белән берлектә кулга алынган вә нык тимер белән богауланган Пуга¬ чев барлык явызлыклары өчен тиздән булачак газаплы үлем җәзасын көтә...» Тотылган... авыр богауларда... тиздән газаплап үтереләчәк...— дип кабатлады Салават үз-үзенә. Димәк, хәбәрләр ялган булмаган, димәк, патша —* кыю, азатлык сөюче, батыр сугышчы... үтереләчәк!.. Салават Пугачевның ачык карашын, бераз хәйлә¬ кәрлек уты сирпеп янган күзләрен, ялкынлы һәм тап¬ кыр сүзләрен, йөрәккә керә торган тавышын ап-ачык хәтерләде.— Аның бөтен гәүдәсен тирән кайгы чолгап алды... Ни өчен соң ул Кама аръягына чыкмады, ни өчен соң ул патшаны ташлады,— бәлки менә шушы соңгы сугышларда Пугач-патшага аның өчен җанын бирергә әзер торган кыю дус җитмәгәндер! Салават тирмә эчен күзләп чыкты һәм үзенә бу хәер¬ сез пакетны китергән кешене беренче тапкыр күргәндәй булды: — Әшәке хәбәрме әллә, бригадир түрә? — дип сора¬ ды хәбәр китерүче,— йөзең үзгәрде, агардың... Учак янына утыр, киемеңне сал, җылын,— диде аңа Салават. Ул тагын хатны укый башлады. «Менә шуның өчен, үзеңне чын күңелдән кызганган¬ га күрә, соңгы тапкыр сиңа мөрәҗәгать итәм — тәүбә¬ гә кил, үз гаебеңне аңлап, буйсын вә башыңны и...» Тәүбә итәргә?.. Буйсынырга? Бу сүзләрне Салаватка беренче генә язулары түгел инде. Андый сүзләр языл¬ ган кәгазьләрне ул вак кисәкләргә ертып ташлый һәм аяклары белән таптый иде. Ә хәзер ни өчен ул аларга элеккеләренә караганда ныграк колак салырга тиеш соң?.. «Мин, бөтен кешегә мәрхәмәтле әби патша галиҗә¬ напларының ышанычлы вәкиле буларак, сине ышанды¬ рып әйтәм, шунда ук сине гафу итәчәкләр, әгәр дә син бу юлы да моңардан баш тартсаң, үзең өчен бертөрле дә мәрхәмәт көтмә инде...» Яшерен экспедиция начальнигы генерал Потемкин язган бу хәсрәт кәгазен, укып та бетермәс борын, бар¬ маклары калтыранып йомарлый һәм изә башлавын Са¬ лават үзе дә сизмәде. — Алдакчы! Ялган! Алар башкорт халкын патша¬ дан аерырга омтылалар, минем хыянәт итүемне тели¬ ләр... Салаватның хыянәт итүен көтәләр!..— дип нәфрәт белән кычкырды ул. Салават бу кәгазьгә инде ышанмый иде. Аның һәр сүзе ялган чәчеп тора... Әгәр дә инде чынлап та патша дошманнар кулына эләккән булса, алар Салаватны баш ияргә үгетләмәгән булырлар иде, үзләренең бар¬ лык генералларын, полковникларын һәм солдатларын аңа каршы җибәрерләр иде... — Бу пакетны китерүче кеше синнән хат көтә,— диде хәбәрче.— Ул бу кәгазьне синең кулыңа үзе тап- шырмакчы иде, ләкин без кайда торуыбызны белгерт¬ мәс өчен аны монда җибәрмәдек. Аңа нәрсә әйтергә? — Әйт: эт өрер, бүре йөрер, диген. Ә Салават эт өрүеннән курыкмый ул. Үзен җибәргән кешегә ул әнә шулай дип җавап бирсен. Әйт, ул, диген, бу шакшы грамотаны ертып ташлады да, пычракка салып тапта¬ ды, диген... ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Көз җитте. Кыр казлары, кыр үрдәкләре кәрваны көньякка сузылды, һәм сугышчылар ауга чыга башла¬ дылар. Аларның һәркайсы берәр кош атып кайта иде... Текә кыя читләрендә кәҗәләр өчен сугышкан тәкәләр сугышчыларның төз укларыннан аска тәгәриләр иде. Яфраклы урманнар кызгылт һәм сары төскә бизәлде¬ ләр. Төннәр караңгыланды һәм салкынайды, йолдыз¬ лар күк йөзеннән зәңгәр коега баткандай күренә баш¬ ладылар, һәм төнлә урман куелыкларында бүреләр улады. Биек тау башларында торырга туры килгән чаклар¬ да иртәләрен киез өсләрендә һәм сакалларда көмеш кебек кырау ялтырый иде. Учак ягып җылына торган 450 29* 451
булдылар, тау тишекләрендә һәм җиргә казып ясалган өйләрдә яшәделәр, ләкин бирелергә теләмәделәр. Пат¬ шаның Петербургны алуын, Салаватка һәм соңыннан Кинҗәгә вәгъдә иткәнчә, үзләрен коткарырга көчле гаскәр җибәрүен көттеләр. Патша гаскәрләре Царнцынны алды дигән хәбәр та¬ ралды... Царицын шәһәре, әлбәттә, Петербург янында ук... Әмма Царицын якынракмы, әллә Мәскәүме икә¬ нен берәү дә белми иде... һич көтмәгәндә казаклар патшаны әсир иткән дигән коточкыч хәбәр таралды... Аны, әллә каян килеп чык¬ кан рус дусы Семка сөйләде. — Патша явызлар кулына эләкте,— диде ул Сала¬ ват белән икәүдән-икәү калгач акрын гына: —Бетте безнең атабыз... Емельян идеме, Петр идеме — алла белсен үзен, туган анамның да атын белми идем мин, ә моны инде бигрәк тә... Ятим калдык без хәзер... Без¬ не кем яклар, Салават, кем?! Бу куркыныч хәбәр, җил шикелле, шунда ук йөзләр¬ чә кешеләрне читкә очырды: ул таралган беренче төн¬ не үк Салаватның ике йөз кешесе, кылычларын, сөнге- ләрен, мылтыкларын, йоклаган урыннарында калды¬ рып, отрядны ташлап китте... Ләкин Салаватның бу рәхимсез хакыйкатькә ышанасы килмәде. — Бу кадәр күп канның файдасызга түгелүенә алла риЗа булмас иде... Булуы мөмкин түгел! Алар ялган¬ лыйлар! Алар безне алдап җиңәргә маташалар... Мин¬ нән качып киткән һәрбер кеше табылачак һәм асыла¬ чак...— диде Салават, отрядын җыеп. Тик халык Салаватның үч алуыннан түгел, ә килгән солдатларның җәзасыннан ныграк курыкты. Отряд та¬ рала барды... Башкортларга каршы ишле гаскәр килә икән, дигән хәбәрләр төрле яклардан ишетелә торды. Салават качкын-хыянәтчеләрне тагын да аяусызрак җәзалый башлады... — Казак-патша һәлак булды,— диде Салават Кин¬ җәгә, ахыр чиктә бу бәхетсезлеккә ышанып.—Урыслар буйсындылар... Хәзер без нәрсә белән каршы торыр¬ быз соң дисеңме? Безнең кулда бүген ун волость — бу кечкенә ялкын түгел, аннан янгын чыгарып була. Кин¬ җә, яңакларыңны кабарт, Кинҗә! Кадерле бүкәнем, ныграк өр, җилгә булыш! Ләкин җил бөтенләй басылды һәм фетнәне һич кенә , дә көчәйтә алмады. Ул көннән-көн зәгыйфьләнде, һәркайда иснәнеп йөргән хөкүмәт отрядлары авылларда егетләрне кулга алалар, ябып куя, кайберләрен шунда ук, атып һәм агачларга асып, җәзалап үтерәләр иде. Агыйдел һәм Кама буйлап дар агачлары акты, аларда баш күтәрүчеләрнең мәетләре чайкала иде. Хөкүмәтнең берничә отряды, авылдан авылга күчеп йөри торгач, октябрь башларында завод тирәләренә ки¬ леп урнашты. Алар уенча, туган якларына кайтышлый Салават шул җирләрдән узарга тиеш иде. Отряд командирлары, башкортларның хәрәкәтен кү¬ зәтү өчен, атлы күзәтчеләр җибәрделәр. Салаватның отряды таралганнан-таралды, кечерәй- гәниән-кечерәйде. Салкын кыш килде, инде тирмәләрдә . торырга, урманнарда качып йөрергә мөмкин түгел иде. Генерал Фрейман халыкны «буйсындыру өчен» Баш- кортстанга килеп керде. Аның батальоннары, авыллар¬ дан авылларга йөреп, Салаваттан аерылып, өйләренә кайтып баручы төркем-төркем башкортларны аулый¬ лар иде. Салават кыш көне сугышны калдырып тын торыр¬ га кирәклеген аңлаган иде инде. Үткән кышта эшләр бөтенләй башкача иде: ул чак нинди генә авылга кил- Е сәң дә, якты чырай, такта чәй иде. Хәзер исә бөтенләй I бүтән... күп акча бәрабәренә дә ризык бирүче авыл- ! лар бик сирәк очрый иде. Үтеп киткән гаскәр барысын I да талаган, аласын алган, күпчелек крестьяннар, Пуга¬ чев армиясендә булганлыктан, иген чәчмәгән, печәнен чапмаган иде. Көннәрдән бер көн Салават отрядында кеше саны йөздән дә кимеп калды. I — йөрүзәнгә барыгыз,— диде Салават,— мин бер ! биш көннән әйләнеп килермен. — Салават, мин синең белән...— дип сүз башлаган г иде дә Кинҗә, дусының усал йөзен күргәч, тотлыгып 1 калды. Салават шул көнне үк китте. Инде елгалар боз бе- I лән капланган иде, Салават елгаларны ышанычсыз, юка L боз өсләп кичте. Ул Габынга кадәр ике көн чапты. Кич белән соң гына шәһәр читендәге таныш өй янына килеп туктады. 452 453
Тәрәзә шакыды. Бозлы тәрәзәгә бер хатын йөзе белән капланды: — Кем анда? — Мин, Салават. Хатын куркудан читкә тайпылды. Бу — Оксана иде. Ул Салават үлгән дигән уйдырма хәбәрне ишеткән иде. Ул хәтта берничә тапкыр елап та алды, һәм күз яшь¬ ләре аңа моңа кадәр булмаган җиңеллек китерделәр: туган баланың атасыз үсүенә язмыштан башка беркем дә гаепле түгел кебек тоелган иде аңа. Атасы үлгән бит инде! Ә менә кинәт әтисе килеп чыкты. Инде кайткан икән, шәт кабердән түгелдер. Ишекне Оксана ачты, ләкин шунда ук йөрәген икенче шөбһә чеметеп алды: тирә-якта солдатлар тулгана, «фетнәче¬ ләр» барлык өйләрне актарып йөриләр. Оксананың әтисе кайтмады. Әллә инде Казан янында һәлак булды, әллә Царицын тирәсендә шунда, ә бәлки бөтенләй үл¬ мәгәндер дә, кайда да булса казаматта утыра торган¬ дыр. Кайда гына булмасын, аңың Пугачев белән киткә¬ нен бөтенесе белә, әлбәттә, солдатлар тимерченең өенә дә, тимерчелегенә дә басып керәчәкләр... — Кайдан син? Авыл тулы солдатлар! — дип пышыл¬ дады Оксана, коты чыгып,—Тотып алырлар! Тизрәк кит!.. — Малаймы, кызмы? — дип сорады Салават бусага¬ дан ук. — Малай... Өйне суытма инде. Килгәнсең икән, кер әйдә... Салават өйгә керде. Үзе белән өйгә кергән салкын һава болыты аша бишекне күреп, туп-туры шунда китте. — Суык көе кая барасың? — дип кычкырды Оксана, аны читкә этәреп. Салават скамьяга утырды. — Әйдә минем белән, хатыным булырсың... Яучы җибәрергә уйлаган идем дә, вакыты ул түгел: юлда яучыны эләктерүләре бар. Болай гына, яучысыз гына, әйдә киттек... — Нәрсә юкны лыгырдыйсың син, тәресез! — дип сү¬ зен бүлде Оксана. — Бармыйсыңмы? — дип сорады Салават, аның та¬ вышында янау яңгырагандай булды. — Билгеле, юк!.. Син менә чукынган булсаң икән... — Алайса малайны алып китәм. — Кара, нинди акыллы! Үзең тудыр да ал! — диде хатын тупас кына һәм баланы гәүдәсе белән каплады. ■— Ярый, иртәнгә кадәр уйлап бак. 7“ Иртәне көтеп торасы юк! Мөхәммәт кешесенә бар¬ мыйм мин. Иртәнчәк тә һаман шул чукынмаган буласың лабаса! I “ Малай кызганыч бит,— диде Салават, ялынып һәм ничектер кыяр-кыймас.—* Атасыз ничек торсын ул! Атасыз булмас,— диде Оксана, усал кыюлык бе¬ лән.—* Мин аңа рус әти табам! Салават тиз генә: — Аны чукындырдыңмы? -— дип сорады. ~i Юк әле’ безней поп качкан, чукындыручы юк Менә кайтсын. Салаватның улы чукындырылмас! — Салават, ачу¬ ланып урыныннан сикереп торды да кинәт тынып кал¬ ды. Ул кемнәрнеңдер урамнан өйалдына керүләрен ишетте. Салават киң мич артына сыенды. Оксана биклим дип ишеккә ташланган иде, өлгерә I алмады, ишекне тыштан тартып ачтылар һәм шунда ук i кемнеңдер көчле, каты куллары Оксананы эләктереп ал¬ дылар. — Тукта, чибәркәй, тукта! Бусага аркылы ике казак белән бер офицер атлап I керделәр, казакларның берсе Оксананың кулларын арт- ! ка борып тоткан иде. Салават тозакка эләккәнен төшенеп алды, һәм мич артында шым калды. — Әтиегез кайда? —дип сорады офицер. “ Мин каян „ белим? Явызлар тоттылар да алып I киттеләр, кая куйганнардыр в белмим. Асканнардырмы I атып үтергәннәрдерме... ’ —1 Ә башкорт егетен кабул иткән булгансың, ул кай- I да? — дип дәвам итте офицер. Бу вакытта, күрәсең, казак Оксананың кулын ныг- 1 рак борды. - Ой, җибәрегез! Кайда икәнен белмим... Килде f дә китте. Мин аның артыннан бармадым ич... Син кил- I сәң, сине дә ашаткан булыр идем... Нинди башкорт икә¬ нең мин аның кайдан белим. Ел буе эт кебек йөрделәр I бит алар монда! г н Ишек алдында кем аты тора? — дип каты итеп ■ сорады офицер. 454 455
Салаватның мич артыннан чыгып, чакырылмаган кунакларны бәргәләп ташлыйсы һәм Оксананы үзе бе¬ лән алып китәсе килде. «Хәзер аның барыр урыны юк, күнәр!» — дип уйлады Салават, ләкин килмешәкләрнең ничек коралланганлыгын белмичә, яшеренгән җирен¬ нән чыгасы килмәде. — Кем аты? — дип кабатлады казак, Оксананың ку¬ лын, күрәсең, тагы да ныграк бора төшеп. — Ой, ой!.. Минем атым! Ой, җибәр, минеке!..— дип кычкырды хатын. — Менә без хәзер хуҗаны эзләп карыйк әле,— дип кычкырды офицер.— Я әле, Чарочкин, тиз генә пүнә¬ тәйләрне чакыр бирегә. — Чәче киселгән кыз толымын үрергә дә өлгер¬ мәс! — дип кычкырды казак ишектән чыга-чыга. — Ишекне ябыгыз, кансызлар, баламны туңдырды¬ гыз!— дип ыңгырашты Оксана.— Ой, авырта, авырта!.. — Түз, атаман булырсың,— диде газаплаучы. Тиз хәрәкәт итәргә кирәклеген Салават аңлап алды. Аякка килеп бәрелгән салкын, сукыр лампа ялкыны¬ ның селкенеп торуы — тышкы ишекнең ачык булуын һәм өйдә ике генә кеше булуын белдереп торалар иде... Ул мич артыннан сикереп чыкты. Җәберләүчеләрнең тавы¬ шыннан ут ялкыны селкенеп китте. Тегеләр корал алырга өлгергәнче, Салават офицерга ташланды һәм күкрәгенә хәнҗәр белән кадады. Тегесе тавышсыз-тын- сыз авып төште. Казак пистолетын кулына алды, ләкин Салават барысын да алдан күреп өлгергән иде. Ул, кулына тимер мпч капкаңын алып, казакка ташланды. Теге атып җибәрде. Салават капкач белән аныц башына сукты, казак авып төшкәч, тагын бер тапкыр пычак белән чәнчеде. Оксана, йотлыга-йотлыга сулыш алып, балаларча курку белән Салаватка карап торды. Аның төсе кит¬ кән, хәтта иреннәре кинәт кар кебек агарган иде. — Тиз бул, качыйк! — диде Салават, аның кулла¬ рын кысып,—малайны ал! Ләкин Оксана җавап бирергә өлгермәде, тагын бер тапкыр тирән генә итеп тын алды да, дәшмичә, башы белән шап итеп идәнгә егылды. Аның авыз читендә кан күренде. Салават ишекне бикләде дә аңа ташланды. Оксана¬ ның күкрәге турында күлмәге өстенә кан саркып чык¬ 456 ты. Салават, эчке күлмәкне аергач, үзенә атылган казак пулясының ялгыш Оксананың йөрәгенә тиюен белде. Мәет белән мәшәкатьләнергә вакыт юк — Оксанага хәзер бер нәрсә дә куркыныч түгел иде инде. Улы кал¬ ды. Бушка узган бик аз вакыт та аның язмышын хәл итә... Салават бишеккә килде, баланы алды, аны кулы¬ на ни эләксә шуның белән ашык-пошык төрде дә ишек янында ук стенага сыенып посты. Шул чак ишек ал¬ дында кемнәрнеңдер сөйләшүләре һәм баскычтан мен¬ гән аяк тавышлары ишетелде. Ишек ачылып китте һәм пүнәтәйләр белән казак өйгә килеп керде. Салават, үлгән иптәшләрен күреп, кулларын җәеп торучы казак¬ ның артыннан башына атып җибәрде дә ишектән аты¬ лып чыкты. Өй алдында ул, баланы идәнгә куеп торып, җилкәсе белән ишекне терәтте. Пүнәтәйләр эчтән ишек¬ не эттеләр. Салават басынкы тавыш белән: — Тик кенә торыгыз, һәммәгсзне үтереп бетерер¬ мен!— дип тегеләрне куркытты. Ишекне эчтән этми башладылар. Салават, өйалдын- да ята торган көянтә белән ишекне терәтеп, баласын күтәреп алды. Ишек алдына чыкты, тиз генә ияренә ме¬ неп утырды һәм елаган баласын күкрәгенә кысып, ай яктырткан карлы урамнан чабып китте. Урамны чыга- рак, артыннан кычкырган тавышлар ишетте. Ул атын камчылады. Бала ныграк елый башлады, колакларда җил сызгырды. — Тукта, Салават улы. Үскәч, батыр булырсың... Иярдә яшәргә өйрән,— дип юатты Салават улын, елга кичешенә чабып барышлый. Салават, үзен куып җитә алмаячакларына ышан¬ гач, атын акрынайтты һәм моңача әле җырламаган яңа көйгә салып, яңа җыр җырлап җибәрде: Ай нәселеннән булган сабын бала — Батыр улы, җылы кисәгем, Син тугыз ай буе әнкәеңнең Пөрэге астында эндәшмәдең, Елама син, балам, ник елыйсың, Ата йөрәгенең түрендә? Үсәрсең син, минем гөлчәчәгем, Гел мөселман иле эчендә. Синең өчен сөйгән әнкәң сөтен Алыштырыр әткәең даны. Әй, Салават улы, батыр улы, Бөркет улы, айның туганы. 457
Син уйларсың... иң беренче уең — Ирек хакындагы уй булыр... Син җырларсың... иң беренче җырың — Сугыш турындагы җыр булыр. Әллә җыр белән юанып, әллә селкенүдән арып, бала елаудан туктады. Урманда бүре уларга тотынды. Салават, туктап, пистолетын корды да яңадан юырттыра башлады. Пугачевны тотканнан соң, Екатерина хөкүмәте үзе¬ нең көченә генә һәм җәза белән куркытуга гына ышан¬ мыйча, гаепләрен танып килгән баш күтәрүчеләрне ки¬ черергә вәгъдә итте. Аларга өйләрен каратель отрядла¬ рының талауларыннан саклый торган «ярлыклар» бирелә иде. Чиләбе крепостендагы Исәт провинциясе канцеля¬ риясендә көн саен түрәләр алдына төркем-төркем рус¬ лар һәм башкортлар гафу үтенергә киләләр иде. Канцеляриядәге штатский чиновникларны Мәскәү- дән, Петербургтан килгән офицерлар алмаштырдылар. Аларга урыннарда халыкны куркытып үзләренә табыш өстәүче ришвәтче штатский түрәләр тарафыннан хөкү¬ мәткә карата җимерелгән ышанычны яңадан торгызу бурычы кебек җаваплы эш йөкләтелгән иде. Яшел сукно ябылган канцелярия өстәле янында, ки¬ лүчеләрне кабул итеп, офицер утыра. Аның янында рус¬ лардан башка фетнәчеләр белән сөйләшү өчен тылмач¬ лар •— татар, чирмеш, чуваш кешеләре бар. Шул ук бүлмәдәге тагын бер өстәл янында яшьрәк кенә икенче офицер утыра. Ул үзе беркемне дә кабул итми, буй¬ сынган волостьларны һәм авылларны теркәп кенә бара. Ул бик зур картага, императрицага баш игән урыннар¬ ны билгеләп, түгәрәкләр ясый. Аңа ачык төстәге түгә¬ рәкләр арасыннан буйсынмаган төссез тапларны эзләп табуы көннән-көн читенләшә бара. Ул эшкә тотынган чакта, хәл бөтенләй башкача иде. Баш күтәргән бик күп авыллар арасында инде буйсынганнарын күрсәтеп торучы ачык төстәге түгәрәкләр ул чакта ярылып ята¬ лар иде. Кемгә-кемгә, ә моңа —- мундир кигән һәм ыша¬ ныч казанган бу яшь штаб сугыш чукмарына, Пугачев восстаниесенең көннән-көн сүрелә баруы аермачык бу¬ лып күренеп торды. Географик картага түгәрәкләр төше¬ рә-төшерә, кулларындагы менә шушы кызыл буяуга ман¬ ган каурый каләме белән, провинцияне башка һичкем тү¬ гел, ә бәлки нәкъ менә үзе генә императрицага буйсын¬ дыра кебек тоела иде аңа... Шуның өчен аның яшь йөзеннән җиңүче горурлыгы китмәде. Империянең имин¬ леге, мәһабәтлеге белән фетнәчеләрне тәэсирләндерү һәм шаккатыру өчен, баш ияргә теләүчеләрне кабул игә торган бүлмә ул замандагы воевода канцелярия¬ сеннән күп әйбәтрәк итеп җиһазландырылган иде. Аның өстәлләренә ука белән чигелгән һәм чуклар тагылган яшел сукно ябылган, идәннәргә келәмнәр җәелгән. Офи¬ церлар аксельбантлар һәм орденнар белән бизәлгән мундирлар кигәннәр, һәр ишек төбендә үрә каткан ча¬ совойлар тора. Канцелярия белән янәшә ике кечкенә бүлмәдә элекке фетнәчеләрне ант иттерү өчен, берсен¬ дә кулына евангелие һәм тәре тоткан поп, икенче¬ сендә коръан тоткан мулла утыра. Баш күтәрүчеләр шушы ант бәрабәренә өйләрендә тыныч яшәү өчен «яр¬ лыклар» алалар иде. Канцеляриягә озын буйлы, кара сакаллы яшь кенә башкорт килеп керде. Ул, гадәтенчә, иелеп, катасын ишек төбендә салды да читектән генә калып, нык ак- сый-аксый келәм буйлап өстәл янына килде. Бүреген¬ нән кәгазьләр чыгарып баш иде һәм аларны офицер¬ га сузды. Нәрсә бу? — дип сорады офицер. Мин үзем 200 кешене бунтны туктатырга күндер¬ дем. Күнгәннәрне монда яздым. Хәзер безнең йортта фетнәче юк. Ике йөз ярлык бир,— диде башкорт, русча вата-җимерә. — Ә син соң үзең кем буласың? — Порт писаре, ваш благородья. Офицер калын китапны үзенә якынрак китерде. — Кайсы йорттан? — дип сорады ул. Шәйтан-Күдаддән,— диде башкорт, күзләрен аска төшереп. Әһә-ә... — дип сузып куйды да офицер үзенә ки¬ рәкле язуларны тиз генә тапты.— Тукта, тукта...— дип мыгырданды ул, кенәгәсен аКтара-актара, бармагын язу өстеннән йөгертеп.— Тукта, тукта... Соң бит сезнең йортта ата карак Салават яши,— диде офицер.— Сездә кем старшина? 458 459
— Салаватның атасы, Юлай. Ул да карак. Безнең бөтен йорт яңа старшина куюны сорый...— диде писарь, баш иёп. — Монда тагы Кинҗә... тагын ниндидер Хан...— дни мыгырданды офицер, кенәгәне актара-актара.— Менә сиңа оя! — дип нәтиҗә ясады ул. — Ояның нәкъ үзе! — дип җүпләде писарь.— Әйдә, безнең йортка үзеңнең солдатларыңны җибәр. Имин генә яшисебез килә. — Voulez vous voir le prétendent au trône de Bach- quiri? — дип өлкән офицер яшенә французча эн¬ дәште. — Eh bien?—дип җавап бирде тегесе картадан башын күтәреп. — Voila *,— дип, өлкәне Бохаирга ымлады. Алар алдында фетнәчеләрнең исемнәре һәм билгелә¬ ре язылган кәгазь ята иде. «Озын буйлы, кара чәчле, сакалы да кара. Күзләре кара һәм усал карашлы, кашлары бер-берсенә кушылып үскән, көчле, зифа гәүдәле, сул аягына аксый...» — дип авыз эченнән генә укыды офицер. — Утыр,— дип мөрәҗәгать итте офицер писарьга һәм урындык күрсәтте. — Рәхмәт. Мондый хөрмәтле әфәнделәр белән бергә ничек утырасың ди? Безгә болай да ярый...— дип, пи¬ сарь төчеләнеп баш иде. — Утыр, хан! — диде кинәт офицер коры гына. Миңгерәүләнгән, курыккан һәм хәсрәткә төшкән Бо¬ хаир урындыкка утырды. Офицер, аның йөзенә туп-туры карап: — Старшина буласың киләме? — дип сорады. Бохаир офицерга күз төшереп алды. Ул, үзен таны¬ маслар әле дип, түрәләрне алдарга дип килгән иде мон¬ да. Әгәр дә ул, тыйнак кына буйсынып, коралын таш¬ ламаган һәм һич югында янында пычагын гына кал¬ дырган булса да, алар кулыннан ычкына алыр иде... Юк инде. Хәзер аны таныдылар. Качаргамы?.. Кая?.. Бе¬ ренче ишектә үк тотып алачаклар... Офицер аңардан көлә иде: — Башкортстан тәхетен даулаган кешене күрәсегез киләме? — Ну? — Менә ул| — Старшина буласың киләме? — дип сорады ул икенче тапкыр. Горурлыгын һәм кайнап чыккан ачуын җиңеп, Бо¬ хаир беркатлы кеше булып кыланырга уйлады. о— Без яшь... Кая ул старшина булу! — диде ул аңла¬ маганга салышып. — Башыңны юләргә салма, хан хәзрәтләре! — дип аның сүзен бүлде офицер.—■ Старшина буласың килсә — Салаватны тотып бир. Ул хәзер сезнең якларда. Аның марҗадан туган баласы да үзе белән, аның улы бар. Бохаир ышаныр-ышанмас аңа каран алды. Аның хан булганын белделәр, беләләр,— димәк, аның русларны үтерүен һәм аларның авылларын яндыруын да беләләр, ә шулай да старшина буласың киләме дип чынлап со¬ рыйлар. Ә Салават?.. Димәк, ул алар өчен куркыныч¬ рак?.. Аңа инде старшина бул дип әйтмәсләр иде, мө¬ гаен. Бохаир әкрен генә башын аска иде. — Синең белән команда җибәрермен. Табарга да то¬ тарга,—дип сүзен бетерде офицер. — Тотармын! — диде ныклы вәгъдә биреп Бохаир. Өенә кайтканда, оят һәм көнчелек аның җанын ашады. Ләкин бу аның соңгы оялуы иде. Югалган оялу һәм намус тойгысының әче калдыклары гына иде бу... Ә көнчелек — ул көнчелекне сагыну иде. Бохаир Салаваттан инде башка көнләшә алмый, ләкин ул аның алдында кимсенә һәм бу кимсенү анда ачу тудыра иде. Салаватның тере булуын күз алдына китерү аны тагын да ярсытты. Бары тик Салаватның үлеме генә аның ачу¬ ын баса алачак иде. «Тотарга да үзе сатылган урыслар кулына бирер¬ гә!» — дип ачу белән пышылдады Бохаир үз-үзенә. Юри, үз-үзен ышандыру өчен пышылдады ул бу сүзләрне. Писарь шушылай уйларга теләп тә, булдыра алмаган- лыктан, үз-үзенә шулай пышылдады. Уйларында һәм хисләрендә Салаватның үзеннән никадәр өстен торуын сизгән кебек үк, үзенең түбәнгә тәгәрәвең дә сизде ул. Ләкин аңа пышылдавы ярдәм итмәде һәм ул эче пошу¬ ыннан атын каеш чыбыркы белән аяусыз ярды. Бохаир берничә ел буена тол кебек яшәүче кечкенә Әминәнең интегүләре турында, бала китермәү хурлы¬ гыннан газаплануы турында үзенең хатыныннан күп нәрсә ишеткән иде. Бәлки кайчакларда, эче пошкан һәм 461 460
ялгызак вакытларында аның сеңелесе шул буш җырчы малайга үзен урлап китәргә ирек бирүенә хәтта үке¬ нә дә торгандыр... Шагыйрьләр! Алар турында пәйгам¬ бәр: «Менә алар, җен кагылганнар, шашкан кебек үзән¬ лекләрдә йөриләр һәм мәңге үзләре эшли алмаган нәрсәләр турында кычкыралар...» дип юкка гына әйт¬ мәгән бит. Ә Салават? Бу, үз диненнән язган кеше дә шулай ук түгелме? Ул нәрсәгә иреште соң? Русларны куасы һәм үтерәсе урында, ул алар белән бергә барды, яңгы¬ равыклы сүзләр һәм җырлар белән алдап, үз артыннан халыкны ияртте... Дөрес, Әминәгә, үз хатынына да, ул халыкка вәгъдә иткән кебек үк, ханнар рәхәтен, байлык вәгъдә иткән иде, ә хәзер нәрсә бирәчәк соң? Бохаир Әминәнең ниндидер хайваннарча дәрт белән чит балаларны, күрше балаларын иркәләп җылыга ом¬ тылуын, аның бөтен җаны-тәне белән ана буласы килү¬ дән интегүен белә иде... Әгәр дә Әминәгә, Салават улын алып кайтты, ул марҗа малае дип әйтсәм...— дип уй¬ лады Бохаир. Көзге җил кара болытлар алып килде, һәм юлда Бохаир өстенә чиләкләп яңгыр коя башлады. Тирә-юнь¬ дә авыллар күренми иде, ләкин, аның бәхетенә каршы, көчле яңгырга эләккән җирдән якында гына умартачы Әхәй карт өе бар иде. Бохаир шунда таба китте. Бу карт исәпсез-хисапсыз еллар яши иде шикелле, һәм исәннәрдән һичкем аның яшь чагын хәтерләми иде. Дистәләрчә еллар буена бөтен бала-чага бу бабайга бал ашарга килеп йөри торган иде. Салават та, Сала¬ ватның яшьтәшләре дә аның янына йөреп үстеләр. Ләкин Бохаир үзе йөрмәде... Бохаир балны яратмадң һәм кече яшьтән үк аны чагып йөдәткән кортларны сөй¬ мәде. Туры килгәндә, һәрвакыт һәм һәр урында бал кортларын үтерә иде ул. Бохаир умарталыкка кергәндә, көз ахыры булуга һәм тирә-якта безелдәп кортлар очма¬ вына шатланды. Карт аны өй янында, яңгырда шактый көттереп торганнан соң гына эчкә кертте. Дөрес, ул ка¬ тырак шакырга кирәклек турында, үзенең начар ишетүе турында, һәрвакыт төнгә каршы колакларын бал белән буявы, ләкин ни өчендер, балның ярдәм итмәве турын¬ да бик озак мыгырданды. Шулай да Бохаир аның озак мыштырдавыннан шикләнде. — Яңгырга эләктем, — дип аңлатты Бохаир үзенең килүен,— аннан соң мин сиңа ышаныч ярлыгы алып килдем. Карт аңламыйча: — Нинди ышаныч ярлыгы ул? — диде. — Инде фетнәдә башка катнашмавың, әби патшага турылыклы булуың турындагы ярлык,— диде Бохаир тантана белән. — Минме? — дип гаҗәпләнде карт. •— Син, син..?— диде писарь кабаланып. ■— Мин кайчан фетнәдә катнаштым соң? Мин карт кеше, бер нәрсәгә дә тыгылмыйм... — Кем генә фетнәдә катнашмады соң?! — диде Бо¬ хаир.— Бар да катнаштылар. Син, карт, ярлыкны ал. Салават бик якын дип сөйлиләр. Бөтен йортка аны эз¬ ләп солдатлар киләчәк һәм ярлыгы булмаган кешеләрне аның белән бергә эләктерәчәкләр. Ал, ал! — диде Бохаир һәм калын кәгазьләр төргәгеннән картка кирәкле яр¬ лыкны табып аңа сузды. —- Нигә кирәк ул ярлык миңа? Мин нинди фетнә¬ че? — дип мыгырдады карт. Карт өенең яртысын бүлеп торган чаршау артында нәрсәдер ауды да шалтырап идәннән тәгәрәп китте. — Кем анда? — дип сорады Бохаир сагаеп. Карт идәнгә тибеп ышылдады. — Тычкандыр, бал ярата...— диде ул гади генә.— Кара, яңгыр туктады. Сиңа тизрәк китәргә кирәк, ян- гыр югында барып җитәрсең,— дип карт Бохаирны ашыктырды һәм түзә алмыйча үзе аңа ишекне ачып җибәрде. Бохаир теләсә-теләмәсә дә бусаганы атлап чыкты. Чыннан да яңгыр туктаган иде, ишек артына чыккач, ул үз артыннан имчәк баласының әрнеп елаган тавы¬ шын ишетте. «һе-һе, бабай, үләр алдыннан җәмәгатьле булган¬ сың!» дип шаяртмакчы иде дә Бохаир, кинәт, яшен ке¬ бек, башында елтырап узган уй аны сүзсез калдырды. Ул тиз генә ишекне япты да, бер нәрсәгә дә исе китмә¬ гәндәй: — Япа-ялгыз тыныч торасың... Болай тору шәп! — диде картка. 462 463
Ләкин хәйләкәр картны бу сүзләр алдый алмады¬ лар. Ул көлемсерәде дә писарьның өзәңгесен җай¬ лады: — Вакыты ул түгел: минем янга да солдатлар ки¬ лерләр— үзең әйтәсең бит,— дип тыныч кына аңа кар¬ шы төште. — Сиңа кем килсен соң? Мин юри генә әйттем ич. Үзебезнекеләрдән башка синең өеңне кем белә,— дип, Бохаир картны тынычландырырга тырышты һәм ашы¬ гып авылга чапты. Ул Салават баласының картта бу¬ луына һич шикләнмәде. Башка кайда булсын ул! Карт өендә башка нинди баланың кычкыруы мөмкин? Чын¬ нан да ул бит кабергә аяк сузарга торганда үзенә ха¬ тын алмагандыр, үзе дә малай тапмагандыр!.. Шул көнне төнлә белән өч Дон казагыннан һәм биш солдаттан торган кечкенә бер отряд авылга керде. Умар¬ тачы карт өенең асты-өскә килгәндә, таң да атмаган иде әле. Идәндә түмәр умарталар аунап яталар, сәке¬ нең такталары куптарылган, өйнең хатыннар ягын кап¬ лап торучы чаршау өзеп төшерелгән иде. Урмандагы ялгыз өй эче тараеп китте. Бер солдат ишек төбендә тора, икенчесе түмәр умарталар кышлый торган землянканы каравыллый. Алтысы өйгә бәреп керделәр. Чыра белән фонарь яктысында ярдәмчесез калган кечкенә сабый алар алдында ята иде. Сержант бабайның якасыннан тотып җилтерәтте: — Ә малай, малай кемнеке? Әллә үзең тудырдыңмы? Кемнеке? — Үзем дә белмим,— диде кыйналган һәм җәбер¬ ләнгән карт, балаларсыман.— Ниндидер кеше китерде дә ташлады, ә үзе атка атланып каядыр чапты. Мондый сабыйны кая ташлыйсың, ди? Безнең кәҗәбез бар. Шул кәҗәнең сөтен бирәбез... Әй, кәҗә сөтен ярата да инде ул малай!.. Беркатлы хәйләкәрлек шулай да сержантны алдый алмады. — Ни өчен соң син кеше баласын алдың? — диде кы¬ рыс сержант, картның якасыннан җибәрмичә. 1— Үзең кара, ваш благородья, кара: безнең баш¬ корт малае,— дип ышандырырга тырышты карт,— күз¬ ләрен, борыннарын кара: урысныкы булса урыска би¬ рерләр иде. Үзебезнекен өйдә тотабыз... — Салават кайда? — дип кычкырып җибәрде сер¬ жант, картны җилтерәтеп. — Кем? Салаватмы? — дип сорады карт, гаҗәплән- гәнсыман.— Салаватмы? Мин аның менә шушындый балачагын гына беләм,— дип ул аз гына кулын җирдән күтәреп күрсәтте.— Хәзер инде ул зур булгандыр?.. Безнең старшинаның улы,— дип аңлатты ул сержант¬ ка,— патшага хезмәт итә, ди, халык — Салават инде полковник, ди. Әй-әй!.. Кайда икәнен белмим,— дип карт кинәт сүзен бетерде. Сержант тагын бер тапкыр картның колагына сукты да, солдатларын һәм казакларын ияртеп, китеп барды. Шуннан соң карт җылы бөктәрне кулына алды... — Йокла, оныгым,— диде ул.— Әтиең синең зур ба¬ тыр. Әтиең сине миңа үстерергә кушты... Батыр булыр¬ сың, оныгым, үс, үс... Синең өчен камчыдан яра алыр¬ мын, синең өчен йодрык ашармын, улым. Батыр итте¬ реп үстерермен, ияргә утыртырмын, кулыңа ук белән җәя бирермен, шуннан үләрмен... Кәҗә сөт биргәнче, йокла. Тиздән саварга чыгармын... ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Салават, өеннән киткәндә, Әминәнең йорт-җирен ташлап, Юлай яки Бохаир янына кайтып торуын телә¬ мәде. Әминә, моңа каршы килмичә, ирләре Салават бе¬ лән киткән ике ярлы хатынны өйдәш итеп кертте дә, Салаватның тагын үткән юлы кебек кинәт кенә кайтып төшәрен көтеп яши башлады. Күптән түгел генә өенә кайткан Бохаир, Салават өен ташлап китәргә күндерү өчен, Әминә янына үзенең ха¬ тынын күп тапкырлар җибәреп карады. — Ялгыз гына яшәү яхшы түгел,— диде Зәйнәп Әминәгә.— Солдатларның да кыерсытуы бар. Ялгыз то¬ руыңны белсә, Салават кайткач, сиңа ни әйтер. Кил безгә — сеңелем кебек торырсың... Болай ялгыз тору безнең гореф-гадәттә түгел, дип әйтергә Бохаир үзе дә сеңелесе янына берничә тапкыр керде. — Мине хурлыкка калдырасың. Салават кайткач, ни диярмен?! Сине үз өемә алмаган өчен ул минем йөземә 464 30 в-598 465
төкерәчәк бит! Халыкның аңа теләсә нәрсә лыгырдавы бар! —дип хәйләләп карады ул. Шуннан соң Әминә үзенә Салаватның атасы янына да, аның янына да күчәргә кушмаганлыгын әйтте. Әминәгә хуҗалыкта булышучы хатыннардантыш, аның бенә '' һәрвакыт Гөлбәзәр дә килеп-китеп йөрде. Салават югында Әминә аннан көнләшмәде. Гөлбәзәр аның иң якын дусы иде, һәм Әминә, үзенең беркатлылы¬ гы аркасында, Гөлбәзәрнең үз янына Салават турында сөйләгәнне тыңларга һәм аның турында сөйләшергә керүен аңламады. Ә Бохаир, Гөлбәзәрне үз сеңелесе өендә берничә тапкыр очраткач, моңа төшенде. Бохаирның мәрхүм әтисе Рысабай укымышлы, китап яратучы Рөстәмбай белән дус иде. Бохаир Рөстәм өен¬ дә гел була иде, ул анда укырга-язарга өйрәнде. Ул Гөлбәзәрне инде яшь кыз чагыннан белә, әгәр дә аның кеше мыскыл итә торган чәнечкеле гадәте булмаса, бәлки, ул аны күптән үзенә хатынлыкка алган булыр иде. Бертуган Әптераклариың Салаватны үтерергә җые¬ нуларын хәбәр итәр өчен, төн һәм күз ачкысыз буран булуына карамастан, Гөлбәзәрнең Салават янына йөге¬ реп килүен белгәч тә, Бохаир күңелендә аны Салават¬ тан аеру, җиңү, үзенә буйсындыру, аны хатын итеп алу теләге кабынды. Гөлбәзәрне күп тапкырлар үз сеңелесе янында — Са¬ лават турында сөйләшеп утырган чагында күргәч, Бо- хаирда бу теләк аеруча көчәйде. Аны Салаваттан аеру Бохаирның максатына әверелде. Писарь Рөстәмбай өенә юнәлде. —; Старшина агай, менә мин сиңа иминлек ярлыгы алып кайттым. Солдатлардан курыкма, өеңдә яшә,— диде Бохаир. — Мин бит инде болай да өемдә яшим, Бохаир. Миңа нәрсәдән куркырга? -— Ә шулай да син фетнәдә катнаштың бит. — Каян килеп катнашыйм мин?! — дип гаҗәпләнде Рөстәмбай.— Сез сугышка киткәндә, мин өйдә старши¬ на булып калдым бит! — дип каршы төште ул. ■= Син өеңдә утырып фетнә күтәрдең: син Салават белән Әптераклар өенә бардың, син аларны казаклар патшасына хезмәткә алып китәргә теләдең. Шуннан соң Салават аларны утта яндырды, ә син яшь малай¬ ларны гаскәргә җыю өчен Салаватка ярдәмгә үзеңнең кече улыңны җибәрдең. — Егетләрне Морат үзе җыйды! — диде карт.— Мин аңа бер сүз дә әйтмәдем. — Бөтен кеше сине фетнәче ди, Рөстәмбай. Мин Моратка да өендә торсын өчен ярлык алып кайттым. Солдатлар килгәч, син аларга ярлыгыңны күрсәт, сиңд тимәсләр. Морат яшь бит әле — ассалар, кызга¬ ныч... — Ярый, рәхмәт, бир, бир,— дип килеште карт.— Моратка үзенең ярлыгын бир. Аңа дөрестән дә кирәк бит... Рөстәмбай солдатлар килүеннән үзе дә курка иде. Ул ярлыклар турындагы игъланны белә иде, үзе дә аны алырга түрәләр янына барган булыр иде, тик, икенче як¬ тан, Салават баш иючеләргә бирелгән ярлыкларны алу¬ чыларның һәм корал ташлаучыларның һәммәсен дә үтерә икән дигән хәбәрдән шүрли иде. Инде ярлык үзе дә аның өенә килеп кергән икән, ул вакытта Салават та аны бернәрсә эшләтә алмас... Ләкин Бохаир ярлыкларны күрсәтте генә, ә Рөстәм¬ байның кулына бирмәде. —■ Синең кызың бар, Рөстәмбай,— дип дәвам итте Бохаир. — Нишләп булмасын ди, бар, Гөлбәзәр. Син бит аны күптәннән беләсең. Кызым турында нинди дә булса сүз бармы әллә? — Аның өчен дә шулай ук ярлык ал. — Кыз кеше өчен нинди ярлык ди ул?! — дип гаҗәп¬ ләнде карт. — Фетнәдә Гөлбәзәрнең дә катнашы бар ич,—диде Бохаир кырыс кына.— Аның Салаватка, Колай сине то¬ тарга йөри, дип әйткәнен бөтен кеше белә. Димәк, Са¬ лаватның теге кешеләрне үтерүендә ул да гаепле... Бохаир, өченче ярлыкны чыгарып, кулындагы теге ике ярлык янына кушты. Карт көлеп җибәрде. — Кыз кешегә ярлык, имеш?! Кыз кеше баш күтәрә димени?! — Берәрсе түрәләргә җиткерсә, тотып алырлар да җәзаларлар — менә шунда көләрсең! — дип Бохаир карт¬ ны куркытып куйды.— Бөтен нәселләре белән фетнәче¬ ләр дисәләр... Мине бит тагын писарь итеп куйдылар. 30* 467 466
Рөстәмбайга үзем ярлык бирдем диярмен. Нәчәлство миңа ышаныр,— дип аңлатты Бохаир. — Әй, хәйләкәр дә инде син, писарь! — дип көлеп куйды Рөстәмбай,— Димәк, урысларны алдадым, дисең!.. Әйдә, бир ярлыкларны... Ләкин Бохаир коткару кәгазьләрен бирергә ашык¬ мады. — Ярлыклар калым исәбенә булыр,— диде ул.— Си¬ нең кызыңа өйләнергә телим. — Гөлбәзәргәме?! — дип гаҗәпләнде карт,—Чыгым ат кебек бит ул. Син аны йөгәнли алмассың, Бохаир. Шундый чая кыз... Аны Салават үзенә хатынлыкка алырга булган бугай. Иң яхшысы, Бохаир, син үзеңә башка кыз тап инде,— дип чын күңеленнән киңәш бир¬ де ул. — Миңа кызың кирәкми, Рөстәмбай! — дип каршы төште Бохаир, калтыранып.— Мин синең өчен тыры¬ шам. Нәчәлство миңа ышана. Минем туганнарым дип әйтермен,— сезгә тимәсләр... Болай син яхшылык көтмә. Бик күп халыкны интектерәләр, җәзалыйлар, үтерәләр... Салаватны бөтен җирдән эзлиләр. Сеңелем Әминәгә дә минем янга өйгә кайтырга куштым — тыныч кына миндә тора бирсен, әйтермен, баш күтәрүче белән чуа¬ лырга теләмәде, Салават өеннән китте, диярмен. Гөлбә- зәр Әминәнең дус кызы бит. Минем өемнән аны алып чыгып китмәсләр... Бир син аны миңа... — Бармас! — диде карт. — Синең белән Моратны җәзалап үтерүдән котка¬ расы килмәс микәнни?! Димәк, сезгә шулай харап бу¬ лыргамы?! Шундый елан үстердеңмени син, старшина? — дип кычкырып җибәрде писарь.— Ай-ай!.. Андый елан¬ ны, күрәсең, хатынлыкка алырга да куркыныч!..— дип, писарь сүзне икенчегә борып җибәрде.— Син Салават белән чуалды дисеңме? Ай-ай, менә нинди себерелгән кыз икән ул! Синең чалыңа мондый мәсхәрә ябышкан дип белмәгән идем, Рөстәмбай! — Ничек, мәсхәрә?! Кем әйтте?! Син нәрсә лыгыр¬ дыйсың, коры куык!—дип кычкырды ярсыган карт, таягы белән идәнгә төртә-төртә.— Кит янымнан, әнә ишек, эт җан! Ярлык алырга үзем барырмын кәнсә- ләргә!.. Рөстәмбайның кычкыруын ишетеп, хатын-кызлар ягыннан Рөстәмбайның хатыны белән Гөлбәзәр килеп чыктылар. Чыгып кит минем өемнән, алама көчек! — дип ка¬ батлады Рөстәмбай.— Үз өемдә үземне мәсхәрәлисең¬ ме?! Карт кешене?! Старшинаны?! — Аның тыны кы< сылды. — Минем белән болай сөйләшүеңә үкенерсең әле, карт юләр! — дип кычкырды Бохаир янап. Нәрсә булганын беркем аңламады. Гөлбәзәр Бо- хаирпың якасыннан эләктереп алды да бөтен көче белән ишеккә төртеп җибәрде, моны көтмәгән писарь өйалды¬ ңа ук очып чыгып китте. Сүзнең нәрсә турында баруын белмәсә дә Гөлбәзәр: — Әти әйттеме — өйдән чыгып кит, эт җан! — дип, Бохаир артыннан ачуланып кычкырды. Ачудан һәм оятыннан ут кебек янган Бохаир аңа таба борылды. Шашудан аның йөзе кара коелган иде, ул, йодрыкларын йомарлап, бусагага таба килде. — Сугышасың киләме? Әйдә, сугышып карыйк, бул- маса!—дип кычкырды Гөлбәзәр мыскыллап һәм ачу бе¬ лән.— Атай, таягыңны бир әле,— диде ул, Рөстәмбайга карап, һәм аның кулындагы старшина таягын тартып алды. — Себерке! — дип кычкырды Бохаир.— Син Салават белән буталгансың, гыйффәтсез син, ә ул синнән көлә. Ул, чукынып, Пугач кызын хатын итте. Пугач кызы го¬ мерлеккә аны үзе белән алып китте. Гөлбәзәр, таягын күтәреп, аның артыннан өйалдына атлады, Бохаир ишекне шапылдатып япты да тиз генә чыгып ычкынды. Әминәгә бөтен кеше дә өйләренә кайтып беткәндер, сугышы да, алла тарафыннан искәрмәстән җибәрелгән күктәге яшен шикелле, бик тиз һәм көтелмәгәндә ки¬ нәт башланды да кинәт тукталды да кебек тоелды. Үзе белән бергә торучы хатыннарның да ирләре сугыштан кайттылар. Бар да кире кайтты, ә Салават һаман юк иде... Хәзер Әминә үзе янына чукрак карчыкны өйдәш кертте, Гөлбәзәр дә көн саен аның янына кереп йөрде. Алар икесе бергәләп Салаватның кайтуын сорап теләк теләделәр. Әминә Салават чыгарган җырларны исенә төшерде, аларны җырлады, Гөлбәзәр дә шуларга ка- 468 469
pan җыр чыгара торган булып китте. Алар арасында җир җиләге һәм сабан тургае турында да бер җыр бар иде. Җир җиләге пешә болынлыкта, Бүз тургайлар сайрый һавада. Көндез җырлый, төнлә үксеп елый, Хәсрәтләнеп, мескен кыз бала. Иртә белән җиләк күз-яшь түгә, Бүз тургайлар кага канатын. Сине көтеп, батыр, гомер үтә, Нигә килмисең соң син кайтып? Әминә һәрвакыт бу җырны көйләп йөри торган бул¬ ды, ул үзен җиләк дип, ә Салаватны сабан тургае дип хис итә иде. Әмма ул сабан тургае турындагы җырны Салаватка багышлап Гөлбәзәр чыгарганлыгы исенә төшкәч, ул шаккатты, һәм, көнләшеп, дусын салкын кар¬ шылый башлады. — Оятсыз син! —диде ул,—Бу җырны кем турында чыгардың син? Сабан тургае сиңа очып килмәячәк! Ми¬ нем яныма очып кайтачак!.. Син нигә абыема чыгарга теләмисең? Бохаир сине хатынлыкка алачак! Чатан булса ни? Ул писер, ул укый-яза белә, акыллы, бай!.. Гөлбәзәр Әминә янына йөрми башлады. Салаватның бәләкәй хатыны чукрак, әз сүзле карчык белән генә калды. Берничә көннән соң карчыкның башкалар кебек үк сугышта булган улы кайтты. Кдрчык улы янына күчте, Әминә япа-ялгызы калды. о Шуннан соң аның янына тагын Бохаир хатыны Зәй¬ нәп килде. Әминә белән Гөлбәзәрне үпкәләштергән җыр Әминә¬ нең авызыннан төшмәде. — һаман җырлыйсың, һаман юксынасың. = диде Зәйнәп,— Гомер буена тол яшәмәссең бит! — Ничек тол?! Син берәр нәрсә ишеттеңме әллә? Нәрсә? Кем әйтте? =—’ дип Әминә Зәйнәпнең кулларын тотып алды. „ „ — Миңа кем әйтсен, ди? Беркем бернәрсә әйтмәде. Бөтен кеше белгәнне әйтәм. — Нәрсә? Нәрсә беләләр? — дип, Әминә шашынып җиңгәсеннән нәрсәдер әйттерергә тырышты. Зәйнәп кулларын ычкындырды. Кем нәрсә белә соң? Беркем бернәрсә белми! —* диде ул аны тынычландырып. ‘ ‘ Син бит беләләр дидең! — дип сүзендә торды Әминә. ■ ■ Мин белгәнне бар да белә: бар да белгәнне мин беләм, ә бар да бернәрсә белми... Синнән нәрсәне яше¬ рим соң, сиңа да кеше белгәнне белергә вакыт,— дип хәйләкәр генә сүзен очлады Зәйнәп. — Син алдыйсың, алдыйсың? Беркем бернәрсә бел¬ ми, син дә берни белмисең... Минем йөрәгемне телгә¬ ләргә килгәнсең син!.. — Менә ике ел буена ирсез утырганыңны, җырлый- җырлыи Салаватның иске бишмәтен ямаганыңны беләм. Ул иске бишмәт кемгә кирәк соң? Безнең өйгә кайтасы иде сиңа. Абыеңның өйдә эше бик күп бит, ә миңа ялгызыма барысына да өлгерергә кирәк! Юлайны шушы көннәрдә эләктергәннәр. Барлык кардәшләрен солдатлар алып китәсен көт тә тор. Синең барыбер гомергә Салаватны күрәсең юк. Безгә килсәң, бәласе дә булмас иде: бер¬ кем безне Салаватның туганнары димәс иде, ә болай көне-төне куркып яшисең. — Сиңа нидән куркырга? Синең ирең өйдә ич! — Бүген өйдә, ә иртәгә, Салаватның каенагасы дип, тотарлар да төрмәгә ябарлар, борын тишекләрен ертып, колакларын кисәрләр — шуннан куркып йөрим!.. — Салават гаскәр белән кайтачак. Солдатларның барысы да куркып качачак. Салаватны патша ярата! — дип кычкырып җибәрде Әминә. — Юләр син, юләр,— диде Зәйнәп, тыныч кына. Аның тавышында кызгану бар иде.— Сезнең патша патша булмаган ул, ә чеп-чи ялганчы булган. Тотканнар да аны әби патшага илтеп биргәннәр. Сезнең патшаның үзен асачаклар хәзер. Салават та элмәктән котылачак түгел. Кем патша яклы булган, шуларның барысының да башларын кисеп ташлаячаклар, ә тол хатынның яз¬ мышы ничек буласын үзең дә беләсең?! — Җиңги каенсеңеленә юха елан дип, юкка гына әйтмәгәннәр икән! — диде Әминә кызып.— Ачлыктан тү¬ гел, ә ачудан чага! Беркайчан да сезнең өйгә барма¬ мын, ә каенатайларга барырмын. — Юлайның өенә солдатлар кергән, барысын ак¬ тарганнар, барысын талаганнар! — диде Зәйнәп,— Син 470 471
башыңны мендәр астына тыгып яшисең, тирә-якта бер нәрсәне күрмисең, ишетмисең. Шуны әйтергә килдем мин. Юлайның хатыны белән балалары үзләре күрше¬ ләренә кереп качканнар, һәр җирдә, тауларда солдат¬ лар иснәнәләр... Синең өеңә килерләр дә сине дә эләк¬ терерләр. Барысын ташла да туганың янына кайт. Ул сине кабул итәчәк. Салаватка синең барыбер кирәгең юк. Аның хәзер марҗасы белән улы бар. — Ничек инде — улы? Нинди улы?! Каян килгән ул?!-—дип кычкырды Әминә тагын да ярсып. Зәйнәп укның Әминә йөрәгенә туп-туры тиюен сизде. Икенче хатын белән көндәш булу мөселман хатынна¬ ры өчен гадәти нәрсә инде ул. Күп хатынлы ирләр бе¬ лән кимсенеп яшәргә аны гасырлар өйрәткән, ләкин кеше баласы белән көндәш булу аңа, баласыз хатынга, һәм үзе уйлаганча, бала тапмый торган хатынга, ят та, куркыныч та иде. — Марҗа малае, Пугач кызының малае,—дип җүп- ләде Зәйнәп, һәм шунда ук, бу ялганнарны каян ишет¬ кәнен үзе дә белмәстән, җыен юк-барны сөйли баш¬ лады. т — Салават малайны аннан алып киткән. Ул аны өенә алып кайтмакчы булган, ләкин Пугач кызы аны куып җиткән. Ул Салаватны гомергә җибәрәчәк түгел. Ул Салаватны тагын урыслар артыннан барырга, тагын фетнә күтәрергә өнди икән. Урыслар бер генә хатын белән торалар икән. Бүген ул аны урыслар янына алып китәчәк. Әгәр дә син бала таба торган булсаң икән... — Син ялган сөйлисең! Ялган! Бар да уйдырма. Бернинди хатыны да, бернинди улы да юк...—дип җиңгәсенең сүзен бүлде Әминә, һәм үз сүзләренә ышан¬ дырырга теләве никадәр көчле булса, ул Зәйнәп сүзлә¬ ренең хаклыгына да шулкадәр үк көч белән ышана бар¬ ды Марҗа да, аның авыл аркылы үтеп йөргәндә Әминә күреп калгалаган рус малайларына охшаш зәңгәр күзле, аксыл чәчле баласы да Әминәнең күз алдына килде. Син алдыйсың! - дип сүзен төгәлләде ул ярсыган һәм шул ук вакытта һәммәсенә бик нык ышанг ан бер хәлдә. — Өеңдә нәрсә булганын күршедән чыгып сора,— дип көлеп нәтиҗә ясады Зәйнәп,—Әйе, Салават Пугач кызына өйләнде диюем дә, баласы туды диюем дә, бала умартачы бабайда диюем дә ялган, мин барысын Д ялганлыйм, урысларның закон буенча бер генә хатыны булуын да, Пугач кызын солдатлар эзләве дә, иртәгә аның Салаватны үзе белән чит якка алып китәсе дә — бар да уйдырма... Әминә, дөрләп ут кабынгандай шашынып, карт яны¬ на, умарталыкка йөгерде. Аңа баскан эзләреннән тө¬ тен чыгып калган кебек тоелды. Әгәр дә шул чакны бе¬ рәрсе очраса, аның күзләренең бүренекесыман ялты¬ рап янганын күрер иде. Марҗа? Нинди марҗа ул? Бернинди марҗаның оулганы юк,—дип, Әминәне ышандырырга теләде кый¬ налып ташланган карт, аны өенә кертми генә. һәркем белә, һәркем сөйли,—= дип үзенекен итте Әминә,— Синең өеңдә кем малае? Карт, уйга калып, бер сүз дәшмәде. Я, нәрсә әллә малай юкмы? Әллә синең өйдә бернинди малай юкмы? —дип бабайны кысрыклады Әминә. — Бар,— диде карт, көрсенеп. 1 Кем улы ул? Салаватныкымы? — дип сорады Әминә. Карт тагын дәшмәде, ләкин аның бу дәшмәве җа¬ ваптан да начаррак иде. Әминә өчен бабайның дәшмә¬ ве — бу малай да, марҗа да — Пугачның кызы да бар, ул Салаватны үзе белән алып китәчәк һәм моңа кадәр чукындырырга өлгермәгән булса, чукындырачак дигән сүз иде... һәм ул ялына башлады, күзләре яшь белән тулды, тавышы калтырады. — Бабай, әйт, Салават кайда? Мин бит аның хаты¬ ны. Мин аның хатыны, теге урыс себеркесе түгел... Әллә син үзең, алланың бер генә булуына ышанмыйча, Салаватны каферләр кулына бирәсеңме?.. Ул аны чукы¬ нырга мәҗоүр итәчәк... Бабай, зинһар өчен җавап бир... Син аның янына барырсың, ә синең арттан дош¬ маннар барыр, Салаватны табарлар да үтерерләр,— дип каршы килде карт. — Әйт, мин аның янына бармыйм,— дип бик нык ял¬ варды Әминә,— әйт, бармыйм, белергә генә телим... Бары тик белергә генә, миңа һава кебек кирәк ул... — Ярамый, кызым, ярамый... — Әйтмисеңме, каһәр суккан карт, әйтмисеңме? — дип сорады ул салкын тавыш белән кычкырып һәм кинәт 472 473
юаш кына ялваручыдан ярсыган урман мәчесенә әйлән¬ де,— Алайса, мин үзем эзләргә чыгам, урманнар буйлап йөрермен, мәгарәләргә керермен, үзәнлекләргә барыр¬ мын, һәркайда: «Салават! Салават! Салават!» - дип кычкырып аны чакырырмын. Минем арттан солдатлар йөрсен, шул урыс шакшысы белән бергә тапсыннар, икесен бергә бусыннар, казыкка утыртсыннар... Алар¬ ның улларын чучкаларга ташласыннар, мин ул әшәкене үзем буып үтерергә әзер... Кереп буып үтерәм үзен! — дип өйгә ташланды ул. Карт аның юлына аркылы төште. —< Кычкырма, кызым... — Буып үтерәм! — диде бәргәләнеп Әминә.— Чыгам да: «Салават! Салават монда!» —дип кычкырам. Сол¬ датлар янына барам да, урманны бер куян чыгып кач¬ маслык, бер тычкан үтеп китмәслек итеп камап алырга кушам... — Шаулама! Тыныч бул, тыныч! — дип ялварды карт.— Бөтен нәрсә колаклы. Урманның да ишетүе мөм¬ кин... ,—. Булмагае тагын! Ишетсеннәр! — дип кычкырды Әминә, картның сүзен бүлеп.— Мин: «Монда, Салават үзенең Пугач кызы белән монда!» — дип кычкырачакмын. Әминәнең тавышы киселде. Ул үз тавышыннан үзе тыгылды. Аның тыны кысылды, ул, хәлсезләнеп, һәм ба¬ шын түбән иеп, җиргә утырды да сабыйлардай үксеп елап җибәрде. — Бабай, газаплама мине, әйт... Мин беркемгә бер сүз әйтмәм, үзем генә белермен дә, балык кебек, беркем¬ гә дә әйтмәм, аның янына да бармам, син миннән, хаты¬ ныннан яшермә — минем Салаватым кайда? Миннән яшерергә ярамый ич... үзем түгел, йөрәгем кычкыра ми¬ нем... Үземә генә әйт... Карт ютәлли башлап читкә борылды. —I Сине ишетмәс өчен таш булырга кирәк,—■- дип дө¬ ресен әйтте карт.— Минем йөрәгем таш түгел, мин инде картайдым, хәлсезләндем, ләкин миңа җебеп төшәргә ярамый. Үзем өчен түгел, Салават өчен куркам мин... ■- диде карт. Әминә аның сүзләрен, сынган үсемлек сабагы кебек, башын аска иеп, тыныч кына тыңлап торды. Картның сү¬ зе аңа бик авыр, интектергеч озын кебек тоелды. Ул аның үзе белән килешмәсен сизде һәм шуңа дәшмәде. Тик аның тыны кысылды, бармаклары көзге саргылт үләнне йолкып һәм йомарлап ташладылар. — Синең күз яшьләрең турында мин аңа үзем әйтер¬ мен. Бернинди марҗасы юк аның, кызым... Салаватның да йөрәге таш түгел, ул сине сөя, ул синең яныңа үзе килер... — Минем янга?! Үзе?! —дип кычкырды Әминә, рәх¬ мәт йөзеннән умартачының аягын кочып һәм күн итеге¬ нә битеп куеп. ■ ■ Кычкырма, кызым!.. Синең ирең килер... Мин инде картайдым. Аның улын үстерә алмам инде. Син Сала¬ ват малаеның бердәнбер анасы булырсың, аны алыр¬ сың. Ул аны сиңа үзе китерер... Дәшмә, кызым...— дип туктатты Әминәне карт, аның нәрсәдер әйтәсе килүен сизеп,—өеңдә утыр, төнлә ут яндырма. Ул килер. Әминә авылга бәхеттән канатланып кайтты. Ул үз алдына тыныч кына елмаеп барды. Аның тик ирен чит¬ ләренә генә бәхет кагылып киткән иде, ә керфекләре төшкән, әмма алар күтәрелсә, аның күзләреннән җылы шатлык нурлары бөркелер һәм бөтен нәрсәне балкытып җибәрер иде. Әминә Салаватны кияү егетен көткәндәй көтте... Ул бәрән суярга чакырып күршеләренә кереп чыкты, биш¬ бармак өчен камыр куйды, камырны дулкынланудан калтыранган бармаклары белән тиз-тиз шома итеп җәй¬ де... Шулпага дип корт төйде, камыр басып алды, аны кискәләде дә кайнап торган туңмайга салып чәкчәк әзер¬ ләде. Күрше хатыннары тәрәзәдән килеп-килеп карадылар. Аларның кинәт йомышлары күбәеп китте. Берсе тоз, икенчесе — он, өченчесе — тустаг, дүртенчесе — ялгаш..’, сорап керделәр. Әминәнең үзенә әҗәткә чәй кирәк булды. Ул бер өй¬ гә керде, икенчесенә, өченчесенә... беркемдә дә чәй юк иде. — Муллада, я булмаса писердә бардыр, сора,— дип киңәш бирделәр аңа күршеләре.— Синең туганың һәрвакыт чәй эчә. Аларда урыс нәчәлниге тора, чәйлә¬ ре бардыр. Әминә, Бохаир янына кергәнче, чәйсез калуны мәсли- хәтрәк тапты. Ләкин Зәйнәп аны урамда үзе тотып алды. 475
— Чәй эзлисең икән, ә минем янга кермисең,— диде ул.— Әйдә, үзем чәй бирермен. Көткәнең киләме? — дип пышылдап кына мәгънәле итеп сорады ул Әминәдән. Әминә куркуыннан: — Кем? Ни сөйлисең!.. Кем? — дип кычкырып куйды һәм бернәрсә дә белмәмешкә салышты. Зәйнәп бертөрле дә җавап кайтармады, һәм, бар нәр¬ сәне белгәнсыман, хәйләкәр генә көлеп куйды. — Күптән чәй эчкәнем юк иде, эчәсем килеп китте. Беләсең ич — гел өйдә утырам, гел өйдә,—-дип әйтеп куйды Әминә, үзен-үзе тоттырудан куркып. Бохаир өендә су кайный иде. Чәй пешереп алдылар. — Утыр,— дип тәкъдим итте Бохаирның хатыны,— кая ашыгасың? Шик тудырмас өчен, Әминә чәй эчәргә утырды. Ни¬ чек инде баш тартасың ди, үзе бит чәй эчәсем килә диде... Зәйнәпнең аңлап алуы бар тагын!... Бохаирның хаты¬ ны юмарт иде. Ул чынаякларны тутырып-тутырып чәй ясады. — Эч, эч, сеңелем,— дип сыйлады ул, Әминә алды¬ на каймак, бал һәм чәкчәкләрен этеп. — Булды, җитәр, башка эчмим! — дип, Әминә сыйны кире какты, ләкин Бохаир хатыны һаман ягымлылана барды. Ниһаять, Әминә бик кадерле бер чеметем чәй тотып өенә кайтты. Көткән кунакны каршыларга бар нәрсә дә әзер иде инде... Кинәт аңа шик төште. Өйдә әллә тычкан, әллә күсе нәрсәнедер кимерә, һәрвакыт кемдер аны күзәтә, кемдер өй тирәсендә йөри, кемдер аның белән янәшә тора төсле булды. Аптырагач, үзе югында өйгә берәрсе кереп калма¬ ганмы дип, ул урын-җирен кузгатып, келәмнәрен һәм паласларын кузгатып карады. Кызык! Кем керсен инде?! Ул күзләренә сөрмә тартты. Бит алмасын кызартыр¬ га микән? Ул көзгедән карады. Бит урталары ут кебек яна _. ЯрСу Кан аларны үзе алсулаткан иде. Күзләре йолдыз шикелле ялтырый... Әминә үзенең бу кичтәге ке¬ бек матур чагын күргәне юк иде әле. Ул борынгы, хә¬ ситәсен киде. Анда фарс туманнары, һиндстан рупийла- ры, төрек һәм гарәпләрнең көмеш һәм алтын тәңкәләре бар иде. Алар сулыш алган саен ялтырап-ялтырап китә һәм акрын гына чылтырыйлар иде. Аның кечкенә ко¬ лакларын Салават яраткан фирәзә кашлы алкалар бизәде, I өлбәзәр дә һәрвакыт шундый алкалар кия иде... Ул, телен чыгарып, үзен үчекләп алды... Карт утсыз көтәргә дигән иде. Юк, бу акылга сый¬ мый? Утны сүндереп, үзенең матурлыгын сөйгәненнән ничек яшереп калсын ул?! Пугач кызы шундый матур була аламы соң?! Тәрәзәләргә пәрдә корырга! Ул тәрәзәләрен ике кат тыгыз палас белән ут кү¬ ренмәслек итеп каплап куйды. Өйгә тәмле ис таратып, учакта бишбармак быкырдап кайный. Салават һаман юк. Төн уртасы җитте. Әминә берни¬ чә тапкыр урамга чыгып керде. Тирә-як күршеләрнең тәрәзәләрендә чыра яктысы җемелди. Ниһаять, Бохаир тәрәзәсеннән саркыган сары ут та сүнде... Салават кайтмады. Әминәне карт алдаган... Ул бер чүмеч су алды да учакка сибеп җибәрде — утыннар чыш-пыш килделәр, учакта ут сүнде: ул чырт- лап янган чырасын да сүндерде, күкрәгендәге хәситәсен йолкып ыргытты... Иске алтын акчалар чыңлап өйнең төрле җирләренә тәгәрәделәр... Карт алдады... Марҗа Салаватны алып киткән, һәм Әминә аны инде мәңге күрә алмас. Ул сәкегә ятты да тын гына, өнсез генә елый башлады. Ул ята, ә яшьләре мендәргә ага да ага... Кыштырдаган тавыш та булмады, аяк тавышлары да ишетелмәде, шакылдатмадылар да, ә шулай да ишек кинәт үзеннән-үзе ачылып китте. Әминә сикереп торды. Өйдә дөм-караңгы иде. — Салават! — дип кычкырып җибәрде дә ул караң¬ гыда аның күкрәгенә ташланды. Салават аны кочып алды. Әминә аның муенына са¬ рылды. ■—• Син минеке, Салават... Салават! Салават!., син минем янымнан китмәссеңме? Түшеңдә нинди тимер синең? Салып ташла!..—-диде дә, Әминә караңгыда аңа көбә күлмәген салырга ярдәм итте. Әминә үзе аның пи¬ столетын читкә илтеп куйды. Аны иркәли-иркәли кылы¬ чын салдырды. Салават, аның иркәләвенә бирелеп, ко¬ ралларын алып куюга каршы килмәде,— Тәрәзәләр то¬ маланган,— дип пышылдады хатын,— Мин кечкенә чы¬ рамны яндырам. Синең йөзеңне күрәсем килә... 476 477
— Карлыгачым, актүшем минем, шатлыгым ми¬ нем,—дип пышылдады Салават, Әминәне иркәли-ир- кәли... Алар ут яндырдылар. Бу кечкенә утта бер-берсенең күзләре ялтыравын гына күрергә мөмкин иде. — Ни өчен син озак кайтмый тордың? Ул җибәр¬ мәдеме сине? — Карт миңа сөйләде... Пугач кызы турындагы әкиятне каян ишеттең син? — Бохаирдан... Ул... Кинәт сәке такталары дөбер-шатыр төрле якка чә¬ челделәр. Сигез казак һәм солдат, бер-берсен этешә- төртешә, сәке астыннан килеп чыктылар. Салават ишек¬ кә ташланды, ләкин ишек төбендә дә кораллы солдат тора иде. Әминә Бохаир хатынының үзен кунакта ни өчен озак тотканын менә хәзер генә аңлады. Ул Салаватка ташланды, ләкин Салават: «Хыянәт¬ че!» — дип кычкырды да хәнҗәрен Әминәнең күкрәгенә кадады. Әминә егылды да хәрәкәтсез ятып калды. Салават сугыша башлады. Сәке астыннан чыккан дош¬ маннар аю тирәсендәге көчекләр кебек аңа ябырылдылар, ләкин Салават аларның берсен култык астына эләкте¬ реп, аның аяклары белән берьюлы өч солдатны бәреп екты, һәм селтәнеп, култык астындагы кешене солдат басып торган ишек төбенә ыргытты. Аткан тавыш яңгы¬ рады, солдат тарафыннан ялгыш яраланган казак кычкы¬ рып җибәрде, солдат үзе дә өйалдына ауды. Исән кал¬ ган дүртесе Салаватка һөҗүм итә башладылар. Шул чак Салават бер кулы белән сәке кырыенда ятучы ияр¬ не, икенчесе белән түшәкне эләктереп алды. Түшәкне ул казак кылычына ыргытты, ияр белән икенче казакның башына китереп бәрде, казак шунда ук, «эһ» тә дими¬ чә, идәнгә ауды. Салават чыгып качты. Калган ике ка¬ зак аның артыннан куа башладылар. Салават елга яры¬ на чапты, төнге елганың ыргылып аккан суы аны үз кочагына алды. Артта аткан тавышлар ишетте ул, алар бик еракта шартлаган кебек тоелдылар... Аның артын¬ нан бозлы суга керергә беркем дә батырчылык ит¬ мәде. Салават, теге якка чыккач, куаклар арасына посты. Ул, калтырана-калтырана, авыл тәмам тынычланганчы анда утырды. Таң беленә башлаганда, ул икенче бер авылга килеп җитте һәм авыл читендәге бер өй ишеген шакыды. — Кем анда? — диде өй эченнән берәү йокы аралаш. — Мин, Юлай малае, Салават батыр. — Ни кирәк сиңа? — дип куркып сорады хуҗа. — Мин дошманнардан ялан өс качтым, син миңа кияргә нәрсә булса да бир әле, ук белән җәя, ат бир. Хуҗа ишекне ачты. — Тизрәк кер, киен, әнә минем киемнәр. Чыккач та сул якта атым, ал. Менә йөгән, менә җәя, менә ук, ияр,— дип ашыктырды хуҗа.— Хәзер минем кулларым¬ ны бәйлә дә, авызыма берәр нәрсә тутыр: мин син тала¬ ды диярмен. Салават көлеп җибәрде. — Көлмә. Минем өйдә тугыз авыз һәм берсе дә кул арасына керерлек түгел. Мин ничек фетнәдә катнашып йөрим, ди? Салават, хуҗаның кулларын тастымал белән бәйләп, түбәтәен авызына тыкты. —’ Рәхмәт. Аллаһетәгалә барлык ун авызыңны да сакласын да тизрәк унберенчесен бирсен. Хуш! Салават чыгып китте. Ат көтүендә ул бер айгыр то¬ тып алды. Айгыр үрә басты. —■ Тик тор, каһәр суккыры! — дип кычкырды аңа Салават.— Батырга юлдаш булырсың... Миңа синең бияләрең кирәкми, хәтта иң әйбәт хатыннарга да ыша¬ нып булмый... Агачка бәйләп, Салават атны көч-хәл белән иярләде. Айгыр иркен югалтырга теләмәде, аны авызлыклау өчен дә күп көч кирәк булды, инде авызына кергән тимерне күбекләндереп чәйни башлагач, Салават көлеп җи¬ бәрде. — Менә без хәзер инде дуслар булырбыз. Ул ияргә менеп атланды да тезгенен тартты. Айгыр үрә сикерде һәм, аркасына егылырга уйлап, тыпырчына башлады, Салават аның ике күзе арасына ук сабы бе¬ лән кундырды. —• Көрәшеп карыйк,— дип куйды ул һәм айгырны юлсыз җирдән чаптыра башлады. Күбеккә баткан айгыр елга буена килеп туктаганда, яктырып кына килә, су өстеннән томан күтәрелә генә башлаган иде әле. 479 473
Ёлга аръягында авыл җәелеп ята, һәм анда Сала¬ ватның өе нде. Ул җырлап җибәрде: Рамазанда туса ир бала, Батыр егет була ул бала; Изге картлар безгә шулай диләр, Куәт бирә аңа бер алла. Рамазан ае кергәч туса, Ялгыз булыр бөтен гомеренә, Үз хатыны, дошман сүзен тыңлап, Хыянәт итәр сөйгән иренә. Хыянәтсез сугышыр өчен ходай Хыянәтчел сөю җибәрер, Хыянәтчегә батыр, җавап итеп, Канатланган үлем җибәрер. Салават туган авылына, үзе үтергән Әминә мәете ята торган өйгә дәшми генә карап торды. Ул су буена төшеп бөтен авыл күз алдында атын сугарды һәм, кире борылып, урманга таба юыртып китте. Аты ак күбеккә батканчы шулай юыртып барды да, тезгенен җибәреп, тагын җырлый башлады: Мин беләмен кайнар мәхәббәтнең һәрвакытта хыянәт иткәнен. Бар кызлардан артык яраттым мин Үзем үлем бүләк иткәнне... Салават умарталыктагы карт янына чабып килеп җитте. Солдатлар тарафыннан кыйналган умартачы тагы да картайганрак кебек күренде, ләкин аның күзлә¬ ре шатлык белән нурланып балкый иде. Ул малайга әле яңа гына сауган кәҗә сөте эчергән дә аның белән сөйләшеп тора, әйтерсең, тегесе нәрсәдер аңлый иде. — Карыйсыңмы, Салават малае, картайган бабаңны күзлисеңме?! Тиздән әтиең кайтыр. Яна әни алып кай¬ тыр. Көт, кайтыр. Нигә күз кысасың? Дәшмисеңме? Кирәкмәгән чакта кычкырдың, әтиеңә, карт бабаңа бәла китердең... Эх син, чыпчык борын! Нигә мышныйсың? Күрәсең, тамагың тук, йокың киләме? Алайса, йокла инде... Бал кортлары бал җыегыз. Кәрәзләрне тутырып, Шул бал белән оныгымны Сыйлармын мин утырып... »—’ Җырлыйсыңмы, бабай? — дйп Тавыш бирде Са¬ лават. Хыянәтче Әминә турындагы уй аны җәберли иде, ләкин улын күрү белән ул елмайды. — Чү, йоклый! — дип кисәтте карт. һәм алар икесе дә, карт та, яшь батыр да, йоклый торган сабый янында тын да алмый басып тордылар, хәтта әкрен генә сулаулары да бала йокысының тыныч¬ лыгын бозар төсле тоелды ачарга. — Салават, хатының аны кабул итәр микән? — дип чак ишетелерлек итеп, пышылдап сорады карт умартачы. — Ул мине дошман кулына тотып бирмәкче иде. Мин аны үтердем,—диде Салават һәм аның тавышын¬ да хәсрәт сизелде. Карт менә хәзер генә аның йөзендәге кайгы шәүлә¬ сен күрде. -— Алланың кодрәте зур! Хыянәтче һәрвакыт тиешле җәзасын ала. Аның өчен кайгырма. Синең кулың белән алла үзе үч алган аннан. Улыңны кая куярсың соң? — Мин аны Урман-күДәйләргә, дусым Кылыч-Нур- га илтәм,— диде Салават. Карт ас һәм кеш аулау белән шөгыльләнә иде. Ас һәм кеш тиреләреннән ул үзе җылы юрган текте һәм малайны шуңа төрде. Салават баласын алып юлга чыкты... — Аны башкорт итеп үстер,— диде Салават Кылыч- Нурга.— Әтисеннән батыррак булсын. — Минем хатынның бала имезә Торган чагы. Аның сөте ике туганга да җитәр,— диде Кылыч-Нур.— Батыр булып үсү өчен кирәк булган барлык нәрсәне син аңа үзең биргәнсең инде... Ә син кая юл тотасың? — Дип со¬ рады Кылыч-Нур. Монда миңа урын калмады. ЧаҢгы кийм дә да¬ лага китәм. Җәй көне кире борылып кайтырмын да халыкны тагын өндәрМеН... — Тагын сугышкамы? Халык сугһшФай туйды инДе,—■- Дип каршы килде Кылыч-Нур,— Халык аз кан түк¬ темени?! — Әрәм түгелгән кан мине баса башлады. Аңардан тончыгуым бар, әгәр дә барлык кешеләргә дә азатлык яулап бирмәсәм, үлгәч тә минем җаным шул канда тон¬ чыгып азапланыр. Безнең халык ирекле булачак,— диде 31* В-598 481 480
Салават ышаныч белән,— Мин кире борылып кайтачак¬ мын һәм халыкны корал алырга димләячәкмен... Дусы һәм кечкенә улы белән саубуллашкач, Сала¬ ват туган якларына кайтты. Монда аны ташлар ара¬ сында илле егет көтә иде. Бу йөзләрчә кеше дә кузгата алмаслык дәү ташлар бер боҗра ясап тезелгәннәр иде. Кайчан, кем өйгәндер аларны, белмәссең. Борынгы за¬ маннарда табигать бу крепостьны үзе ясаган. Салават сугышчылары монда землянкалар казып урнаштылар һәм шуннан солдат командаларына һөҗүм иттеләр. Монда аларның дарылары һәм кургашыннары да бик күп, монда аларның ите, мае һәм корты да озак вакыт¬ ка җитәрлек иде. Биредә кышларга да мөмкин, тик яуган кар дошманга аларның эзләренә төшәргә уңай¬ лык тудырды. Салаватка үзенең батыр егетләре янына кайтмыйча гына Бөрьян һәм Катай җирләре аша далага да китәргә була иде, ләкин ул Кинҗәне борчуда калдырасы кил¬ мәде. Кар ак юрган булып бөтен җирне каплаган. Караң¬ гы төшкәнче, һәрбер атлы кешене ерактан күрергә була иде, һәм Салават, солдат разъездларына һәм үзен дошман кулына илтеп бирергә әзер торган очраклы кешеләргә туры килмим дип, әкрен кайтты. Хәзер, пат¬ ша юкка чыгып, сугыш беткәч, солдатлар, авылларга бәреп кереп, гаепле һәм гаепсезләрне Тотып йөргәндә, Салаватны тотып биреп, үзләрен акларга һәм үзләре¬ нең якыннарын җәзадан коткарып калырга йөрүче кур¬ как кешеләр аз дисеңмени. Элек тә сугышырга теләмәүче «турылыклы» байлар, сәүдәгәрләр бөтен пугачевчыларны күптән инде тотып биргән булырлар иде, алар бары тик Салаваттан гына курыктылар, чөнки ул хыянәтчеләрне үлем белән генә җәзалады. Әгәр дә алар күрсәтүе буенча Салават үзе тотылса, аларны кем җәзаласын, ди?! Кинҗә кайткан дусын шатланып каршылады. — Мин сине командага эләккәнсең дип курыккан идем. Әйләнә-тирәдә солдатлар тулган! — диде Кинҗә.— Урынны алмаштырырга вакыт. Мин таулар арасында бер тау куышын беләм, без анда кыш чыга алабыз. Солдатлар килгәнче, әйдә шунда китик. Салават ул вакыт ташлар арасыннан карап тора иде. ' — Таулар арасына китәргә соң инде, Кинҗә,—дип җавап бирде ул.”- Бохаир безнең кайда икәнне белә. Ул үзенә азатлык алу өчен безне сатачак. Салаватның үткен күзләре ерактан күренгән атлы- ның Бохаир икәнен танып алды. — Үтерик аны,— дип тәкъдим итте Кинҗә. — Иң элек ни өчен килгәнен белергә кирәк,— дип каршы төште Салават. Ат өстендәге кеше Салават крепостена якынлашты. — һай! — дип кычкырды ерактан Бохаир,—Кемнәр бар анда? Акыллы сүзне тыңлагыз! — Мин монда. Сиңа ни кирәк? —дип тавыш бирде Салават, таш арасыннан аның янына чыгып. — Син үзең кирәк идең. Офицер поручик сиңа үз ихтыярың белән кайтырга кушты. Әгәр дә курыксаң, егетләренә сине бәйләп нәчәлникләргә тапшырырга боерык бирде. Юкса ул барыгызны да кырып бетерәчәк тә авылыбызны яндырачак. Синең янга мине картлар җибәрде. Сине батыр егет диделәр, авылны харап итәсе килмәсә, үзе офицер янына килер, диделәр. — Картлар әллә акылларыннан шаштылармы? — дип сорады Салават.— Нинди әкияттә батырлар үзләре дошман кулына барып керәләр? Синең офицерың иң элек мине тотып алсын. — Мин картларга, аның үз башы авылга караганда кыйммәтрәк, дигән идем инде. Алар миңа ышанмады¬ лар. Минем үземнең синең янга киләсем килмәгән иде,— диде Бохаир.— Барыбер беркая да китә алмассың — һәр җирдә солдатлар! — Син үлем эзләп килдеңме? — дип кычкырды Кин¬ җә. Ул мылтыгын салды да Бохаирга атып җибәрде. Бохаир, атына чыбыркы белән сугып, чаптырып кит¬ те. Аның аты тирән карда батты, Бохаир атыннан сике¬ реп төште дә йөгерә башлады. Кинҗә тагын мылтыгын корды, тагын төзәп атып җибәрде. Салаватның бөтен отряды таш араларыннан чыкты. Бохаир артыннан пулялар һәм уклар оча башлады. Аның аты, яраланып, көрткә егылды һәм, кар бураны тузды¬ рып, аяклары белән тиберченде, ләкин писарь я дүрт аяклап, я түбән таба тәгәрәп, я тагын торып йөгерде, нң хикмәт булгандыр — пулялар аңа тимәде. Инде пуля да, ук та барып җитәрлек түгел иде аңа. — Салават, әллә аны куып җитикме? — дип сорады Гөлбәзәрнең энесе яшь Морат.— Мин чаңгыда аны... 31* 483 482
— Кирәкми, Морат. Хыянәтченең китүе хәерле. Кач¬ кын белән куркакны үтереп, сугышчы дан ала алмый. Салават, дозор калдырып, ерак юлдан соң йоклап алырга дип землянкага төште. Аның күңелендә яңа туган моңсу җыр тирбәлде: Атар идем — угым аз, Чабар идем — алдым саз, Як-ягыма карадисәм, Җан юлдашкайларым минем аз. Шушы кайгылы җыр белән Салават йоклап китте. Аны Кинҗә уятты. — Салават, бер хыянәт икенчесен тудыра: Бохаир¬ ның сүзләре Айтуган йөрәгенә үтеп кергән. Ул егетләрне сине солдатларга тотып бирергә өнди. Казаклар Пугач патшаны бәйләгән кебек бәйләргә тели ул сине. Бары¬ быз да харап булганчы, ул гына бетсен, ди Айтуган. Без барыбер моннан ычкына алмабыз, тирә-якта солдат- л*ар, ди... — Син нишләргә уйлыйсың? — дип сорады Салават. — Айтуганны үтерәм мин,— дип җавап бирде Кин¬ җә, кыю гына. — Нигә үтерергә аны? Ул хаклы. — Ничек инде хаклы? — Бер Салават өчен нигә авылны һәм сугышчылар¬ ны харап итәргә? — Син сугышырга өйрәнмәгән кеше төсле сөйли¬ сең,— дип кырт өзде Кинҗә ачу белән.— Ничә кеше үтер¬ дең син? Күпме кешене үлемгә җибәрдең? Шулай ук солдатларга бирелерсеңме?! Сарык шикелле, үзең үлем¬ гә барырсыңмы? — Ахмак син, капчык. Әллә сугыш Салават эчен бардымы? Азатлык өчен, Башкортстан өчен мин тагын мең кеше үтерергә хәзер, ә Салават өчен хәтта син, хәтта иң якын дусым да, харап булырга тиеш түгел... Сугыш бетте, кадерле төргәк. Аңлыйсыңмы син, үгез куыгы? Сугыш бетте бит инде... Коралыңны ташла да, кач... — Ә син? —дип сорады Кинҗә. Аның тавышында борчылу яңгырады. — Мин дә качам... Мин кыргызлар ягына китәм... Минем акчам күп, син аның кайда икәнен беләсең. Ки¬ рәк чакта ал. Мин кырый умартадан гына алырмын. Кыргызлар акча яраталар. — Үзең генә качасыңмы? — Белмим... Үзем генә... Хуш. — Кайчан качасың? Айгыр ашатылмаган. Аңа солы бирергә кирәк. — Солы бир. Мин хәзер урманга чаңгы белән ак¬ чага гына барып киләм, кичкә кайтырмын, ә төнлә төрле якка таралышырбыз. Хәзергә атларны ашат. Салават караңгыда мылтыгын эзли башлады. Мәргәннең туры атылган угы ана боланны һәм әле ныгып җитмәгән бозауны егып салгач, ата болан аучы¬ лар өереннән кар эченә, урманга кереп кача. Ботаклар шытырдаганын ишеткәч, аның йөрәгендә сугыш дәрте кабына һәм ул туктап кала,— юк, бу кешеләр түгел икән, козгыннар үзара сугышып коры ботак сындырып төшергәннәр ахры, әллә ана урман мәчесе белән ата мәче бер агачтан икенчесенә сикерә-сикерә уйнап йөри¬ ләрме... Салават та урман эченә нәкъ менә шулай кереп китте. Чаңгылар шома шудылар. Аны тар-мар иткәннәр һәм ул чит җиргә качып бара иде. Тын урманда чаңгы¬ ларның чыжлавы аша агач ботаклары сынган тавыш ишетелде... Кешеме, әллә берәр җанвармы?.. Баруыннан тукталып, ул сулышын кысты... Агач ботакларының шартлап сынулары көчәйде... Русча сукранган тавыш ишетелде, ат пошкырып җибәрде... «Алдама, ат белән куып җитә алмассың!» — дип кө¬ леп куйды Салават, һәм аның чаңгылары тизрәк шуа башладылар. Арттан килүчеләр Салаватны күрмәделәр. Салават та аларны күрмәде. Шау-шусыз гына куып киләләр, шунлыктан аеруча куркыныч тоела иде. «Тау кырына гына җитәсе иде,— дип уйлады Сала¬ ват,— анда мин кош кебек очачакмын. Шаяртма, сол¬ дат, анда синең Салаватны куып җитәсең юк: атлар карга батачак, ә чаңгылар шулай ук шома шуарлар». Салават, таякларын алмаш-тилмәш алга ташлап очкандай барды, ләкин артта ат пошкырган тавыш ишетелә иде инде, һәм кинәт, каршы яктан, тау читен¬ нән ерак та түгел, ботаклар сынган тавыш ишетелде. Салават туктап калды. Тирә-якны хыянәтчел калын кар каплап алган. Чаңгының шома эзләре аның кая баруын 31 В-598 485 484
Салават ышаныч белән,— Мин кире борылып кайтачак¬ мын һәм халыкны корал алырга димләячәкмен... Дусы һәм кечкенә улы белән саубуллашкач, Сала¬ ват туган якларына кайтты. Монда аны ташлар ара¬ сында илле егет көтә иде. Бу йөзләрчә кеше дә кузгата алмаслык дәү ташлар бер боҗра ясап тезелгәннәр иде. Кайчан, кем өйгәндер аларны, белмәссең. Борынгы за¬ маннарда табигать бу крепостьны үзе ясаган. Салават сугышчылары монда землянкалар казып урнаштылар һәм шуннан солдат командаларына һөҗүм иттеләр. Монда аларның дарылары һәм кургашыннары да бик күп, монда аларның ите, мае һәм корты да озак вакыт¬ ка җитәрлек иде. Биредә кышларга да мөмкин, тик яуган кар дошманга аларның эзләренә төшәргә уңай¬ лык тудырды. Салаватка үзенең батыр егетләре янына кайтмыйча гына Бөрьяп һәм Катай җирләре аша далага да китәргә була иде, ләкин ул Кинҗәне борчуда калдырасы кил¬ мәде. Кар ак юрган булып бөтен җирне каплаган. Караң¬ гы төшкәнче, һәрбер атлы кешене ерактан күрергә була иде, һәм Салават, солдат разъездларына һәм үзен дошман кулына илтеп бирергә әзер торган очраклы кешеләргә туры килмим дип, әкрен кайтты. Хәзер, пат¬ ша юкка чыгып, сугыш беткәч, солдатлар, авылларга бәреп кереп, гаепле һәм гаепсезләрне Тотып йөргәндә, Салаватны тотып биреп, үзләрен акларга һәм үзләре¬ нең якыннарын җәзадан коткарып калырга йөрүче кур¬ как кешеләр аз дисеңмени. Элек тә сугышырга теләмәүче «турылыклы» байлар, сәүдәгәрләр бөтен пугачевчыларны күптән инде тотып биргән булырлар иде, алар бары тик Салаваттан гына курыктылар, чөнки ул хыянәтчеләрне үлем белән генә җәзалады. Әгәр дә алар күрсәтүе буенча Салават үзе тотылса, аларны кем җәзаласын, ди?! Кинҗә кайткан дусын шатланып каршылады. — Мин сине командага эләккәнсең дип курыккан идем. Әйләнә-тирәдә солдатлар тулган! — диде Кинҗә.—’ Урынны алмаштырырга вакыт. Мин таулар арасында бер тау куышын беләм, без анда кыш чыга алабыз. Солдатлар килгәнче, әйдә шунда китик. Салават ул вакыт ташлар арасыннан карап тора иде. ’ — Таулар арасына китәргә соң инде, Кинҗә,—дип җавап бирде ул.— Бохаир безнең кайда икәнне белә. Ул үзенә азатлык алу өчен безне сатачак. Салаватның үткен күзләре ерактан күренгән атлы- ның Бохаир икәнен танып алды. — Үтерик аны,— дип тәкъдим итте Кинҗә. ■ Иң элек ни өчен килгәнен белергә кирәк,—= дип каршы төште Салават. Ат өстендәге кеше Салават крепостена якынлашты. :— һай! — дип кычкырды ерактан Бохаир,—- Кемнәр бар анда? Акыллы сүзне тыңлагыз! — Мин монда. Сиңа ни кирәк? — дип тавыш бирде Салават, таш арасыннан аның янына чыгып. — Син үзең кирәк идең. Офиңер поручик сиңа үз ихтыярың белән кайтырга кушты. Әгәр дә курыксаң, егетләренә сине бәйләп нәчәлникләргә тапшырырга боерык бирде. Юкса ул барыгызны да кырып бетерәчәк тә авылыбызны яндырачак. Синең янга мине картлар җибәрде. Сине батыр егет диделәр, авылны харап итәсе килмәсә, үзе офицер янына килер, диделәр. — Картлар әллә акылларыннан шаштылармы? — дип сорады Салават.— Нинди әкияттә батырлар үзләре дошман кулына барып керәләр? Синең офицерың иң элек мине тотып алсын. — Мин картларга, аның үз башы авылга караганда кыйммәтрәк, дигән идем инде. Алар миңа ышанмады¬ лар. Минем үземнең синең янга киләсем килмәгән иде,— диде Бохаир.— Барыбер беркая да китә алмассың — һәр җирдә солдатлар! — Син үлем эзләп килдеңме? — дип кычкырды Кин¬ җә. Ул мылтыгын салды да Бохаирга атып җибәрде. Бохаир, атына чыбыркы белән сугып, чаптырып кит¬ те. Аның аты тирән карда батты, Бохаир атыннан сике¬ реп төште дә йөгерә башлады. Кинҗә тагын мылтыгын корды, тагын төзәп атып җибәрде. Салаватның бөтен отряды таш араларыннан чыкты. Бохаир артыннан пулялар һәм уклар оча башлады. Аның аты, яраланып, көрткә егылды һәм, кар бураны тузды¬ рып, аяклары белән тиберченде, ләкин писарь я дүрт аяклап, я түбән таба тәгәрәп, я тагын торып йөгерде, ни хикмәт булгандыр — пулялар аңа тимәде. Инде пуля да, ук та барып җитәрлек түгел иде аңа. — Салават, әллә аны куып җитикме? — дип сорады Гөлбәзәрнең энесе яшь Морат.—Миң чаңгыда аны... 31* 482 483
Салават, мылтыгын алып, солдатларга таба атып җибәрде, тиз генә аны икенче тапкыр корды, һәм тагын ул аткан тавыш яңгырады. Бер солдат белән аты яра¬ ланып егылды. Салават мылтыгын корыйм дигәндә, ниндидер бер солдат, үз-үзен аямастан аңа ташланды. Шул чак Салават пистолетын тартып чыгарды да куып килүченең күкрәгенә пуля җибәрде. Ул икенче пистоле¬ тын кулына алды һәм тагын бер тапкыр атты. Урманны атыш тавышлары яңгыратты. Солдатлар агач артла¬ рына яшеренделәр. Салават мылтыгын тагын корырга өлгерде һәм тагын атып җибәрде, пистолетларын да корып тагын берәр тапкыр атты. Ул да ашыгып чигенә- чигенә нарат кәүсәләренә яшеренергә тырышты. Солдат¬ лар, ул атмый торган арада бер агачтан икенчесенә күчеп, аны куып җитәргә маташтылар. Салават ягында шундый өстенлек бар иде: ул чаңгыларда бик тиз алга шуышты, ә солдатлар җәяүләп һәм атка атланып карга бата-бата бардылар. Шулай, үзен коткарырга тиешле тау читенә чигенә- чигенә, Салават ярты сәгать чамасы атыш алып барды. Җәядән бик оста һәм туры атса да, мылтыктан Һәм пистолеттан алай ук төз атучы түгел иде ул. Дөрес, аны солдат пуляларыннан агачлар саклады, тик аның дары һәм кургашын запасы бетте. Салават соңгы заря¬ дын корды да башкаларга караганда аңа якынрак ки¬ лергә тәвәкәллеге җиткән солдатның башына җибәрде. Пистолетлар бушап калды. Дары капчыгында да бер бөртек дары калмады. Салават як-ягына каранды. Аны куып килүче солдат¬ лар әле егермеләп бар иде. Салават мылтыгының көпшәсеннән тотты да, чукмар кебек югары күтәреп, түтәсе белән бөтен көченә нарат кәүсәсенә бәрде. Мылтык челпәрәмә килде. — Тот хәзер! —дип кычкырды да Салават чаңгы¬ да чабып китте. Әмма ул шунда ук егылды: аның башына солдат¬ ларның берсе ыргыткан сулы фляжка килеп тигән иде. Уңышка очраган солдатның иптәшләре, килеп җи¬ теп, Салаватның башын һәм аркасын күн итекләре белән төя башладылар. Ул аңын югалтты. Салават халык белән шыгрым тулы өйдә аңына кил¬ де. Анда отряд начальнигы Лесковский һәм берничә солдат бар иде. — Аңына килде,— диде Лесковский.— Әй-әй, егет¬ ләр, ничек юньсез кылангансыз. Ул, бәлки, атаклы ка¬ рактыр, аны тере килеш китерергә тиеш идегез... — Шулай инде, ваше благородие, ипләбрәк кыла¬ нырга тиешле булгандыр да, мөмкин булмады: ул бит котырган юлбарыс кебек ташланды — сигез кешене яра¬ лады, ә өчесен үтерде. Безгә аны шунда ук бетерергә кирәк булгандыр да, тере килеш калдырдык үзен, явызны. — Әгәр дә бу каракка ирек бирсәң, ул, үзесыман каракларны җыеп, халыкны күбрәк үтергән булыр иде. — Мондыйлар була микән, һәй. Кеше түгелдер ул, мәйтәм,— дип кыяр-кыймас дәште бәләкәй солдат.— Иблис түгел микән! — Иблис булса, тәре белән җиңеп булыр, яисә «алла терелтер» иде, инде фляга белән бәреп еккач — нинди иблис булсын ул? — дип тавыш бирде икенчесе, ким¬ сетү белән. — Егетләр, суган сатуны бетерегез. Писарь килде¬ ме? — дип бүлде Лесковский. — Алып килергә җибәрдек, ваше благородие. — Ярый, барыгыз да чыгып китегез. Өй тирәсенә каравыл куярга. Нык сакларга кирәк, чыннан да ул Салават була калса, барыгызга да бүләк эләгер. Солдатлар чыгып киттеләр. Лесковский белән Сала¬ ват икесе генә калдылар. — Синең исемең ничек? — дип сорады Лесковский. Салават дәшмәде. Ул бәйләнгән килеш сәкедә ята иде. Солдатларның күн итекләре күптереп бетергән башы, йөрәге типкән саен, чатнап-чатнап китә, яңагына сугып-сугып җибәрәләр кебек иде аның. Фикерләре бу¬ талды. Ул инде тормышының актык минутлары җитүен, муенына элмәк салынганын, үзенең җавап бирергә тиеш¬ ле кеше кулында икәнен һич башына китермәде. Ә инде моны аңлап алгач, Салават бөтенләй дәшмәс булды. — Исемең ничек, дим, табак бит? — дип кабатлады поручик. Салават, күзләрен йомып, бер сүз дәшмәде. 488 489
«Шайтан алгыры, әллә аның телен өзгәннәрме»,— дип уйлады офицер һәм дәшми генә идән буйлап йөри башлады. Өйалдында күн итек тавышлары ишетелде. Өйгә ашыгып Бохаир килеп керде. Ул кычкырып һәм шатланып: — Салават, арумы? — дип сәлам бирде. Салават мыегын да селкетмәде, күзләрен дә ач¬ мады. — Халыкны чакыр, Борнашны чакыр,— дип мөрәҗә¬ гать итте Бохаир офицерга. — Борнашны китерегез,— дип боерык бирде офицер солдатка. — Явызны күр, Борнаш,— диде офицер, килеп керү¬ чегә дәшеп. Солдатлар алып килгән башкорт Салаватның йөзенә гамьсез генә карады. — Син бунт күтәрдеңме? Бунт күтәрдеңме? — дип кысрыклады аны офицер. — Минем ярлыгым бар бит. Бунт күтәрүне ташла¬ гач, ярлык бирделәр, өйдә торырга куштылар, беркем кыерсытмас диделәр, ә синең солдатларың мине тотып алдылар... Мин бит өемдә торам... — Салаватканы беләсеңме? — дип сүзен бүлде офицер. — Кемне, кемне?—-дип, офицерның сүзен аңлама- гансыман, яңадан сорады әсир. — Юлбасар булып йөргәндә, синең атаманың кем иде? Ата карак Салаватмы? — дип сорады офицер теге¬ нең аңгыралыгына ачуы чыгып. — Әйе, әйе, Салават ләчәлник иде,— диде карт. — Әйбәтләп кара! Таныйсыңмы? — Кемне танырга дисең, благородие әфәнде?—дип сорады башкорт, аптыраган булып. Офицерның үз теләгенә ирешәсе килде: — Нәрсә син башыңны этлеккә саласың? Камчы ки¬ рәкме әллә? Асачакмын, эт! Кара — башкорт икәнен таныйсыңмы? — диде ул, Салаватны күрсәтеп.— Таный¬ сыңмы, бу кешене беләсеңме? — Ничек инде ул, беләсеңме? Безгә каян белергә ди аны? Дөньяда әллә нинди башкортлар бар... Бөтене¬ сен дә белеп бетереп булмый бит... — Бу карак Салаватмы? Кара да дөресен әйт, юк¬ са хәзер үк асарга кушачакмын! — дип куркытты офицер. — Безне нигә асарга ди?! Син Салаватны сорый¬ сынмы? Салаватны беләм белүен, ә моны бервакытта да күргәнем юк. — Алдый ул, алдый! Ул Салаватны белә, ул аның белән бергә бунт күтәрде! — дип кычкырды Бохаир. Офицер Бохаир янына ук килде: — Син кемне тотарга куштың, эт баласы?! Кем ар¬ тыннан чаптырдың? Биш йөз сум акча алырга теләдең¬ ме, карак, сукбай?! Старшина буласың килдеме? Алда¬ вың өчен бүләк кирәкме сиңа?! Мин сине бүләкләрмен!.. Бохаир каушап калды. — Благородие әфәнде! Башкорт ялган сөйли. Ул Салават дип әйтүне гөнаһ саный... Анда синең урысың бар. Аны чакыр — ул таныячак! — дип киңәш бирде Бохаир. —• Әй, Седельников! — дип кычкырды офицер.—-Те¬ ге мужикны алып кил әле, ә монысын ябып куй. Ә син,— ул Бохаирга борылды,— кара, әгәр дә тотылган кеше Салават булмаса, мин синең җиде кат тиреңне ту¬ нармын... — Ачуланма әле, ваше благородие. Салават минем кияү ул, ә үз киявемне мин ничек белмим ди инде! — дип, Бохаир поручикны тынычландырды. Солдат бәйләнгән һәм кыйналган Семканы өйгә төрткәләп кертте. — Син, карак, бунт күтәрдеңме? — дип сорады офицер. — Алла сакласын! Заводта эшләдем. Ни өчен ал¬ ланы рәнҗетеп бунт күтәреп йөрергә ди. Тамагыбыз тук булды, ипиебез туйганчы булмаса да, елгадагы су — исергәнче эчәргә җитәрлек иде! Ул камчы белән таяк ■әйтеп бетергесез — оҗмахта торгандай тордык инде. — Менә син нинди бөркет икәнсең! — дип кашларын җыерды офицер.— Элмәккә муеныңны үзең тыгасың?! — Мин, барин, белмим, — бөркетме, тик син мине өркетмә! — дип сүз кушты Семка. — Өркетүен өркетмәм, ә юләрлегеңне чыгарып бете¬ рермен,— диде поручик. — Безнең, барин, юләрлекне яшь чакта ук чыга¬ рып бетергәннәр. Акыл гына калган, ә безнең акылны 490 491
берничек тә чыгарып бетереп булмый, бишектә чакта ук дөңгечләп керткәннәр аны! — диде куркусыз Семка тупас кына итеп. Поручикның мондый кыю арестантны күргәне юк иде әле. Аның оятсызланып мәзәк сөйләве офицерны аптырашта калдырды. — Тыңла әле яхшылыкны, мәзәкче. Син үз Пуга¬ чыңның тотылганын ишеттеңме? — Булды шундый сүз,— диде Семка, — түбәдә әтәч кычкырган, өч көн бакырган, ә дүртенче көнне муенын сындырган. Әйтәләр, Пугач тотылган, ә падишаһ Петр Федорович яңадан котылган, диләр! — Молчать! — дип кычкырды поручик. Ул урынын¬ нан сикереп торды да Семканың битенә йодрыгы белән сугып җибәрде.— Мин сиңа падишаһыңны күрсәтермен!.. Салаватны беләсеңме, эт? Җавап бир! Семка җимерелгән борыныннан аккан канны сөртер¬ гә җай таба алмый басып торды. — Баштан ук шулай яхшылап кына сорарга иде, сударь,— диде ул.— Падишаһның бригадиры Салават әфәнде Юлаечнымы? Аны кем генә белми соң, су¬ дарь? — Димәк, син аны беләсең? Аның белән сөйләшкә¬ нең дә бармы? — дип үзенең теләгенә ирешергә теләде поручик. — Ул безнең белән түгел, синең белән дә сөйләшеп тормас иде! Бай әфәнде бит. Чикмәне дә бәрхеттән дип сөйләделәр. Башында укалы камчат бүрек, чал кергән кара сакалы кендегенә җиткән, диләр аның,— диде әсир кызып китеп. — Тукта әле,— дип бүлде аны офицер.— Нәрсә ял¬ ганлыйсың син?! Каян килеп чал кергән кара сакал аңа? Син аны үзең күрдеңме? — Үзем күрмәсәм дә, халык шулай сөйләде,— диде Семка беркатлыланып. — Чыгып кит моннан! — дип акырды поручик, ачуыннан буылып. Семка солдатка күз кысып куйды. —= Барин нәрсә диде, ишеттеңме?! Бауларны чиш әле. — Кыюлыгы өчен егерме чыбык бирергә дә кулла¬ рын, аякларын богауларга! — дип боерды поручик. Солдат Семканы приклад белән төрткәләп өйдән чыгара башлады, ул саубуллашканда бирешергә телә¬ мичә: — Ихлас күңелдән рәхмәт, алла сине тизрәк дөмек¬ терсен!— дип чыгып китте. Офицер күрше өйдә сак астындагы кешеләрнең бер¬ сен чакырырга боерык бирде, ләкин шул вакыт өйгә Са¬ лават үтергән яшүсмер Габдрахманның бөкрәйгән карт атасы — урман тимерчесе Әхмәтҗан килеп керде. — Кая барасың, карт? — дип туктатты аны ишек төбендәге солдат. — Писер кушты. Ләчәлнек чакырган дип әйтте,— диде Әхмәтҗан. — Картны мин чакырдым, ваше благородие. Мин чакырдым! — дип шатланып җүпләде Бохаир. Поручик¬ ның рөхсәт итүен көтмичә, ул тимерчегә үзе дәште: — Әхмәтҗан бабай, әгәр дә син Салаватны очратсаң, ни эшләр идең? — Минем арык кулларыма алла көч биргән булыр иде. Ни эшләргә кирәген дә алла үзе күрсәткән булыр иде,— дип җавап бирде тимерче.— Мин Салаватны йөрәгемдә йөртәм! Дусыңны күрмәсәң — аның турында уйламаска була, ә үч алынмаган дошман һәрвакыт кү¬ ңелдә. Габдрахманның каны көне-төне минем кола¬ гымда шаулый... — Әфәнде благородие поручик, менә шушы картның улын Салават үтергән иде,— диде Бохаир тантана белән. — Улын үтерде? — дип кайтарып сорады офицер. — Бердәнбер улым иде,— дип җавап бирде карт.— Бик чибәр иде малаем, дөреслекне ярата, кыю иде: пы¬ чак белән аю ауларга йөри иде ул... Ундүрт яшеннән коръан укый башлады... Салават, үзенә ләгънәт укучы тимерченең тавышын ишеткәч, беренче тапкыр керфекләрен күтәрде. Аларның күзләре очраштылар... — Менә сиңа, бабай, Салават! Таныйсыңмы? — дип сорады офицер. — Белмим,— дип җавап бирде карт. — Дөресен әйт. Салаватны таныйсыңмы? — дип со¬ рады Бохаир. — Тиешлесен әйтергә алла ярдәм итәр,— диде Әх¬ мәтҗан, һәм картның йөзеннән Салават аның үз-үзен нинди киеренкелектә тотуын күрде. Карт агарынды, Са¬ 492 493
лаватка якынрак килде, аның йөзен җентекләп карый башлады, аннан башын түбән иде дә бер сүз дәшмәде. — Бу Салаватмы? — дип түземсезлек белән кабат¬ лады Бохаир. Әхмәтҗан, тыны беткәнсыман, тирән итеп сулады һәм көтмәгәндә яшьләрчә кычкырып һәм каты итеп: — Мин бу кешене белмим. Бу Салават түгел,— диде. — Акылыңнан шаштыңмы әллә син?! Улыңның үле¬ мен оныттыңмыни?! Улыңны саттың син, карт дуңгыз, һәм аның каберен пычраттың! Алла сине кичермәс! — дип кычкырды Бохаир. — Алла барысын да күрә. Син алдакчы. Монда Са¬ лават юк,— диде карт тагы да катырак. Бохаир ачуыннан аның якасыннан тотып селкетә башлады. — Таны! Таны! Таны Салаватны! — диде Бохаир шашынып. — Картны алып чыгыгыз! — дип команда бирде офи¬ цер. Ул үзе, ачуыннан котырынып, писарьны эләктереп алып җилтерәтә, башын стенага бәрә башлады.— Син шулаймы әле?! Биш йөз кирәкме сиңа?! Биш йөз аз тү¬ гел ул! Биш йөз — акча ул! Мин үзем биш йөз өчен!.. Старшина буласың килдеме?! Старшина?! Старшина буласың килдеме, шакшы эт?! — Офицер әфәнде... Офицер әфәнде благородие! Картны азапларга куш... Бар да алдыйлар, бар да карак¬ лар. Мин дөресен әйттем...— дип мыгырдады Бохаир. — Син миңа юри башканы тоттыргансың. Ялган эз буенча солдатларны алып баргансың, ахмак! Син Са¬ лаватка ераграк качарга ирек бирергә теләдеңме?!— дип кычкырды поручик. — Картны камчы белән ярырга, колакларын кисәр¬ гә куш,— диде Бохаир, һаман үз сүзен җүпләп. — Үзеңнең колакларыңны кисәчәкмен! Ни өчен син мине алдадың, әйт! Тиз генә палачны бирегә китере¬ гез!—дип боерды поручик. Бохаир аның алдына килеп тезләнде. — Әфәнде благородие, тыңла. Бөтен дөреслекне әйтәм. Мин аның өенә солдатлар җибәрдем. Ул өйгә солдатларны хатыны кертте дип уйлады. Ул минем се¬ ңелемә хәнҗәр белән кадады... Сеңелем минем өемдә ята. Аны монда алып килергә куш. Ул үзе әйтсен... Аны күрү белән ул елый башлаячак һәм әйтәчәк... Салават сәкедән сикереп торды: — Әминә! Исәнме! Исәнме! Мин аны үтермәдем¬ мени?!—дип кычкырып җибәрде Салават, шатлыгыннан ярсып. Бохаир Салават яныннан читкә тайпылды. Писарь белән офицер баганадай катып калдылар да, бер нәрсә дә аңламыйча, бер-берсенә карашып алдылар, ә Бохаир кинәт ачулы һәм тантаналы итеп көләргә то¬ тынды, бармагы белән Салаватның йөзенә төртә-төртә ишеккә таба чигенә башлады. — Үзен-үзе тоттырды, Салават! Үзе әйтте! Үзе әйт¬ те!— дип акырды Бохаир, шатлыгыннан тилереп. Бу вакытта солдат Гөлбәзәрнең энесен, бәйләнгән Моратны алып керде. Малайның карашы куркусыз һәм горур иде. Офицер, Салаватның башкортча әйткән сүзләренең мәгънәсенә төшенмәгәнлектән, Бохаирның хак булуына әле тулысынча ышанмады. Ул моны тулысыңча раслар¬ га теләде һәм Моратка җикеренде. — Салаватны танымыйсыңмы, малай? — дип сора¬ ды ул. Морат, аның сүзләреннән җирәнеп, башын югары күтәрде дә читкә борылды. Шул ук вакытта офицер чакырган җәллад килеп керде. — Ваше благородие, чакырган идеңме? — дип сора¬ ды ул. — Малайны азапларга алып чыгыгыз,— дип боерык бирде поручик. Салават үзен һәм Бохаирны азапларлар дип көткән иде. Ул чакта ул үзен газаплауларыннан да рәхәт тап¬ кан булыр иде. Ләкин ул батыр яшүсмерне, матур һәм ■сөйгән кызы Гөлбәзәрнең энесен азаплатасы кил¬ мәде. — Тукта, поручик! Азапламагыз. Мин үзем әйтәм сина. Син патша бригадирын эзлисең. Мин бригадир Салават,— диде ул каты итеп. Офицер, бу тану менә хәзер юкка чыгар дип, болар бар да төш кенә булып калыр дип курыккансыман, сол¬ датларга борылды. 494 495
— Богаулар! — дип кычкырды ул чәрелдек тавыш белән. Солдат, ишекне киереп ачып, өйалдына чыкты. Анда нидер кычкырган, бәхәсләшкән тавышлар ишетелде. — Нәрсә бар анда, Седельников? — дип кычкырып сорады поручик. — Салаватның әнисе керергә тели. Керт тә керт, ди, улының эләккәнен ишеткән. — Керт,— дип боерды офицер, яңа, соңгы раслауны көтеп. Биек сынлы, гадәттәгечә битен яулыклар белән кап¬ лаган хатын өйгә килеп керде. Салават аңа карап алды. Аның сыны бигрәк нечкә һәм туры иде — әнисе түгел иде бу аның. Салават катып калды. Гаҗәпләнеп кыч¬ кырасы килсә дә, булдыра алмады, сүзе тамагына ты¬ гылды... Хатын Салават янына түгел, Бохаирга таба атлады, һәм писарь кинәт артка чигенде, куркып стена¬ га сыенды, һәм нәрсә булганын һичкем аңларга да өлгермәде: Бохаир, авыр ыңгырашып, идәнгә утырды, янтайды да гырлый башлады. — Суйды! — Беренче булып җәллад кычкырып җи¬ бәрде.— Менә сиңа хатын! Бар да аптырашта калдылар, йөзен ачкан Гөлбәзәр- не тоту беркемнең дә уена килмәде. — Хуш, Салават! — дип кычкырды да ул йөгереп чыгып китте. — Хуш! — дип кычкырып калды аңа Салават. Офицер Гөлбәзәрнең артыннан ташланды, ләкин бәй¬ ләнгән Морат аның аяк астына ауды һәм офицер аңа абынып егылды. — Хатынны тотыгыз! — дип акырды поручик. Урамда куып киткән тавышлар ишетелде. ...Салаватка богаулар кидергәч, солдат килеп керде. — Бәкегә чумды, ваше благородие,— диде ул. — Аллаһе әкбәр! — диде Салават нык итеп. — Аллаһе әкбәр! —дип кабатлады Морат, дерелдә¬ гән иреннәре белән. Аякларын богаулап бетергәч, солдат Салаватның кулларына кереште. — Старшина буласы килгән, биш йөз сум акча ала¬ сы килгән иде... Күз ачып йомганчы — кеше юкка чык¬ ты! —диде поручик үзенә күрә бер фәлсәфә белән, Бо¬ хаирның идәндә аунап яткан гәүдәсенә карап. — Сиңа яхшырак булыр, ваше благородие пору¬ чик,— диде Салават аны мыскыллап.— Биш йөз сумны үзеңә алырсың: Салаватны син тоттың бит. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Салаватка нибары егерме яшь иде, ә шулай да ул бөтен бер гомер юлын үтте, һәм менә аның олы, бөркет очуына тиң бөек гомере өзелде... Кул-аяклары богауланган килеш ул бөгәрләнеп ча¬ нада печән өстендә ята. Аны карлы юлдан бер пункт¬ тан икенчесенә алып баралар. Ике якта, алда, артта уннарча кораллы атлы сакчылар юырта, ә офицер җиңү¬ че булып кукраеп бара. Кар буранлый-буранлый яуды, юлларны каплады, ә Салаватны һаман алып барды¬ лар... Төнлә туктаганда, кулындагы богауларын салды¬ рып, аның шешкән кулларына солдатларның агач кашы¬ гын тоттырдылар, сохари һәм бер җамыяк аш бирделәр. Ул берни ишетми, күрми ашый иде... Алар үтеп киткән авылларда беркем дә даны чыккан батырны алып баралар дип белмәде. Аның авызына, авызлыкланган ат шикелле, агач шакмак тыгылган һәм бите каты иттереп яулык белән бәйләнгән иде... Болай кем белсен аны, җитмәсә тагын бүреге күзләренә төше¬ релгән! Уфада аннан сорау алмадылар. Монда аны бары тик гаҗәп нәрсәне, тотылган сирәк җәнлекне карарга килгән кебек күрергә килделәр, анда да бик сакланып кына карадылар, хәтта ул аның белән кызыксынучы дошманнарына богауда һәм авызына шакмак каптырган килеш тә куркыныч иде. Аннан тагын юл... Казан юлында аларга чылбырлар белән богауланган, тезелеп баручы кеше төркеме очрады. Аларны чана¬ ларга утыртып түгел, ә җәяү куалар иде. Кышкы җил кар бөртекләрен аларның киемнәре астына өреп кер¬ тә. Алар суыктан һәм аркаларына төшкән солдат мыл¬ тыклары түтәсеннән бөкрәеп баралар... Таланган шәһәрләр һәм заводлар, җимерелгән кре¬ постьлар, яндырылган утарлар, алпавытлар һәм вель¬ 497 496
можалар кичергән курку, генералларның хурлыклы рә¬ вештә халык ачуыннан качулары, бу сугышта һәлак булган җәлладлар һәм аларның якыннарының каны өчен, әби патша, чиновниклар, генераллар, алпавытлар азатлыкка сусап, кешечә тормыш өчен кыю сугышларда катнашкан халыктан үч алалар иде. Богауланган арестантларның алама киемнәрендәге кан, буш калган авылларның януы, фетнәдән йолып калуны сорап, ходайга зар-интизар кылган чиркәү алла¬ рындагы мәйданнарда камчылау һәм җәзалау урынна¬ ры... Юл чатларындагы дар агачлары һәм аларда тир¬ бәлеп торган, туң булып каткан һәм козгыннар чукып бетергән мәетләр... Юлдан куылып баручы богаулы кешеләрнең ертылган борын тишекләре, кисеп алынган колаклары һәм кызган тимер басылган маңгайлары һәм бит яңаклары... Салават һәркайда ерткыч алпавытлар үченең канлы эзләрен күрде. Әгәр дә аның кул-аяклары богаулы бул- маса, ул теләсә нинди яуга каршы берүзе дә ташла¬ ныр иде, таптасыннар, өзгәләп бетерсеннәр иде аны, ләкин бу хурлыкка, бу кимсетүгә түзеп яши алмас иде ул... Әгәр дә аның авызы капланмаган булса, ул мәет¬ ләр табутларыннан торып яңадан коралга ябышырлык итеп кычкырыр иде... Казанда Салаватны теге вакытта буйсынырга әйтеп соңгы үгет хаты җибәргән генерал-поручик Потемкин алдына китереп бастырдылар. — Минем хатны алган идеңме? — дип сорады генерал. — Алган идем,—дип әкрен генә җавап бирде Са¬ лават. — Менә күрдеңме инде, үз-үзеңне харап иттең. Мин сиңа бит, карак, гафу итү вәгъдә иткән идем. Нинди яшь бит әле син, ә хәзер җәза, үлем көтәргә кирәк... Аңладыңмы? Салават читкә борылды да дәшмәде. — Буйсынудан һәм әби патша сүзен тыңлаудан си¬ не кем тотып торды? Миңа килеп гафу үтенергә кем кушмады? — Минем йөрәгем, минем намусым. Мин патшаның бригадиры, ә хыянәтче түгел,— диде Салават горур гына. — Синең «патшаң» карак һәм юлбасар, алдакчы Һәм самозванец. Аның кул-аякларын кисеп ташладылар, аннан башын өзделәр. Аңладыңмы, карак?! Салават тагын читкә борылды һәм дәшмәде. Казанда Салаватка уннарча кешеләрне күрсәттеләр. Алар арасында шактые таныш иде. Аларның кайберләре аны үз исеме белән атадылар, икенчеләре гомергә күр¬ гәнебез юк аны, белмибез, хәтерләмибез, диделәр. Сала¬ ват үзе бу кешеләрнең берсен дә танымаганга салышты. Ул бары: «Белмим», дигән сүзне белә дә шуны гына хәтерли кебек иде... Менә тагын юл башланды... Өченче көнне генә Са¬ лават үзен киредән Уфага түгел, ә каядыр икенче, Ка¬ заннан да арырак яңа җиргә алып баруларын аңлады. Бәлки казак-патша йөрәге белән ашкынган Петербургка, бәлки Мәскәүгәдер? Заманында казак-патша аңа: «Ми¬ нем янга Петербургка килерсең...» дигән иде. Менә Салават аның артыннан, аның юлыннан бара, бәлки, патшаның башы киселгән канлы эшафоткадыр... Патша башы киселгән агач түкмәр янынадыр... һәм Салават дошманнарның ачудан аны патша бе¬ лән — ул бик нык яраткан һәм туган атасы кебек якын күргән кеше белән тиңләштерүләренә чиксез горур¬ ланды... Менә конвойларның авызыннан «Мәскәү» дигән сүз ишетелде. Мәскәү турында Пугач патша нинди дәртләнеп сөй¬ ли иде! Ул, монда халкымның йөрәге, монда аның ха¬ кыйкате һәм даны, ди торган иде. Никадәр чиркәү монда! Биек таш манаралар, зур йортлар, пулатлар, кареталар, көймәле арбалар, чуар халык төркеме, яңгырап торган кыңгырау тагылган пар атлар... Урам буйлап чанада баручы билгесез арестантта беркемнең дә гаме юк. Бәлки кешеләр аны гади талау¬ чы һәм үтерүче дип кенә уйлый торганнардыр, аның егерме яшендә бригадир булуын, гаскәр йөртүен, кре¬ постьлар алуын һәм дошманнарның Салаватны «Урал дәһшәте» дип атауларын һичкем башына да китермидер... Казандагы һәм Уфадагы кебек үк, аны монда да рә¬ шәткә тотылган биек тәрәзәле таш, юеш казаматка ур¬ наштырдылар. Салаватны Казанда генерал Потемкинның яшерен комиссиясе алдына бастырган кебек үк, монда да бөтен 498 499
Россиянең «баш кисүче обер-мастеры» дигән яманаты чыккан, бөтен халык кан калтырап торган обер-секре- тарь Шешковский әфәнде карамагындагы Сенатның яшерен экспедициясе алдына сорау алу өчен китереп бастырдылар... Буйлары белән Салаватның үзенә тиң ике гренадер аны өстәл буенда тәкәббер чиновниклар тезелеп утырган бүлмәгә алып керде. Иң түрдә муенына йолдыз таккан кечкенә карт утыра иде. Ул богаулыны башыннан аягы¬ на кадәр җирәнеп кенә карап чыкты. Салават горур гына башын өскә күтәрде. Анын яшь күзләре очкынланып ялтырады... Үләргә булгач үләр¬ гә— башкача булуы мөмкин түгел. Дошманнарның йөзенә төкерергә, аларга, сез халык җәлладлары дип, бөтен дөреслекне әйтергә, аларга булган бөтен нәфрәтне ярып салырга... Алар әкрен генә үзара киңәшеп алдылар, гүя мон¬ да Салават бөтенләй юк иде. Һичшиксез, алар аны то¬ закка төшерергә теләп хәйлә коралар иде... «Алай булмый торсын! — диде кинәт Салават.— Ма¬ лай булып кылануны ташларга вакыт. Монда Салават¬ ның тормышы өчен сугыш бара, ә сугышта батырлык кына түгел, хәйләкәрлек тә кирәк! Аларга йөзләренә карап каршы чыгасы иде дә, ләкин бу үз-үзеңне баш¬ аягың белән тотып бирү булыр иде, ә без әле көрәшә¬ чәкбез!..» Салават русча сөйләшә белә иде, ләкин Шешков¬ ский үзе дә һәм аның чиновниклары да, күп кенә баш¬ кортлардан сорау ала-ала, тәрҗемәче аркылы сөйләшер¬ гә өйрәнеп беткәннәр иде. Салаватка да шулай мөрә¬ җәгать иттеләр. Ул да сер бирмәде. Тәрҗемәчеләр ки¬ рәкле башкорт сүзләрен эзләп табып чиновникларның сорауларын әйтеп биргәнче, Салават үзенең җавабы турында уйлады. — Син ничек итеп самозванец Пугачевка килеп ку¬ шылдың? — дип сорады Шешковский үзе.— Ул сине нәр¬ сә белән кызыксындырды? Ул дөреслек, барлык халыкларга җылы мәхәббәте белән кызыксындырды, дип әйтәсе килгән иде дә Сала¬ ватның, ләкин, үзенең горурлыгын тыеп, начальниклар кушуы буенча йөзләрчә башкорт белән генерал Кар янына барганда, мине Овчинников әсир итте, диде. — Ук белән тупларга, йөз кеше белән генә мең ка¬ закка башкортлар ничек каршы торсыннар,— дип нәти¬ җә ясады Салават. — Сине самозванец өеңә кайтарып җибәргәч, ни өчен алардан аерылып калмадың? Әби патша буйсы¬ нырга теләгән фетнәчеләрне сентябрь аенда ук гафу итте. Бу турыда син беләсеңме? «Мин үз кулларым белән хыянәтчеләрне кырдым, аларның өйләрен һәм мөлкәтләрен яндырдым, малла¬ рын кудым!» дигән сүзләр аның йөрәгеннән атылып чыгардай булдылар. Бу сүзләрне дошманга кычкырмас өчен, аңа хәзер дә үзен тыеп калу бик читен иде... Буй¬ сыну — юк сүз... Ләкин Салават тагын үзен тыеп калды... — Ярлык бирделәр дисеңме? Беләм. Начальстводан ярлык алып та тагын баш күтәрүчеләр бик күп булды... Юк, мин алай эшләмәдем. Мин патшага хезмәт итәргә сүз бирдем һәм хезмәт иттем... — Самозванецкамы! — дип кычкырып җибәрде чи¬ новникларның берсе. — Патшага! — диде нык итеп Салават.— Аның са¬ мозванец булуын без каян белик!.. — Аның, патша булмыйча, самозванец һәм карак булуы турында сезгә указ укыдылармы? — дип калты- рана-калтырана сорады Шешковский. — Указ укыдылар,— дип җавап бирде Салават.— Анда качып йөрүче каторжник казак Пугачевның борын тишекләре ертылган, колаклары киселгән, маңгаенда һәм яңакларында кләймә эзләре бар, диелгән иде бит. Аның борынының, колакларының исәнлеген, маңгае бе¬ лән яңагының шоп-шома булуын үз күзем белән күрдем. Бу бөтенләй башка кеше иде. — Димәк, син аңа үз ирегең белән хезмәт иттең? —■ дип сорады чиновник. — Үз ирегең белән дип ничек әйтәсең? — дип җавап бирде Салават.— Без, башкортлар, сугыш теләмәдек. Казаклар сугышырга теләде, патша сугышырга куша икән, нишлисең инде!.. Мин өйгә качарга уйлаган идем, казаклар тотып алдылар, аттылар — менә ярасы...— Салават киемен чишә башлады. — Соң алай булгач, сине казаклар җәберләделәрме¬ ни?— дип сорады Шешковский, көлеп. 500 501
— Бик нык рәнҗеттеләр! Әй, рәнҗеттеләр дә соң. Мин бит сугышта харап була яздым!..— дип көрсенеп куйды Салават. — Ә син халыкны таладыңмы? — дип сорадылар аннан. — Ничек инде халыкны таладыңмы? — дип бик нык ачуы килеп җавап бирде Салават.— Әгәр халыкны тала¬ ган булсам, патша мине асарга кушар иде... — Карак! Карак! Карак! — дип кычкырды Шешков- ский, төкерекләрен чәчеп, һәм урыныннан ук сикереп торды. Салават, аның кычкыруының сәбәбен аңламыйча, сү¬ зеннән тукталды. — Патша түгел, карак, самозванец,— дип аңлатып бирде яшь чиновник.— Юлбасар казак, самозванец. Салаватның күзендә хәйләкәрлек очкыннары ялты¬ рап киттеләр. — Мин дә шулай дип әйтмәкче идем: әгәр дә мәгәр халыкны таласам, кешеләрне җәберләсәм, юлбасар һәм самозванец мине асарга кушкан булыр иде. Карак ха¬ лыкны җәберләргә кушмады. Халыкны талаган һәм җәберләгән кешенең һәммәсен асты, явыз карак,— диде Салават.— Мин бары сугышка гына бардым, аттым. Сугышта ничек атмыйсың ди! Атарга теләмәгән кешенең үзен үтерделәр... — Ә синең әтиең, старшина Юлай, карак янына си¬ нең белән үзе теләп килдеме? — дип сорады Шешков- ский. — Юк, бөтенләй алай түгел, атай сугышка башка җиргә китте. — Аиы да, болай булгач, Пугач көчләп алды¬ мыни? — Мин каян белим аны! Атай карт кеше, ә мин бө¬ тенләй малай гына... Карт кеше миңа әйтеп тормас инде... Өстәл артындагы картлач үзе белән янәшә утыручы офицерга нәрсәдер пышылдады. Тегесе кыңгырау бавын тартты. Солдат килеп керде. — Юлай Азналинны кертегез! Юлайны алып керделәр. Ул да, улы кебек үк, чыл¬ бырлар белән богауланган һәм өстенә арестант киеме кигән иде. Аларның күз карашлары очрашты. 502 — Синең исемең ничек? — дип мөрәҗәгать ипе Шешковский Юлайга тәрҗемәче аркылы.— Бу синең улыңмы? — Белмим, ошагансыман, күптән күрешкән юк, бе¬ лүе читен,— дип җавап бирде тәрҗемәче, Юлай сүзләрен кабатлап. Обер-җәллад көлеп куйды. — Синең күзләрең яшь. Бәлки әтиеңне таныйсың¬ дыр?— дип мөрәҗәгать итте ул Салаватка. — Ничек танымаска, атай ич! — Картка әйтегез, улың таный диегез,— дип боерды Шешковский тәрҗемәчегә. Юлай бу сүзне дәшми кабул итте. Аңа Салаватның үзен кем дип йөртүен генә белерСә кирәк иде. — Улыңның Сөм заводын яндыруы дөресме? — дип сорады Шешковский. Юлай, горурланып, тураеп басты: шул вакыт аның чылбырлары чылтырап киттеләр. — Заводны мин үзем яндырдым,— диде ул, —Мин яндырдым, һәм алла минем яклы. Урыс сәүдәгәре минем җиремне тартып алды, ул мине алдады. Мин заводны яндырдым. Мин үз җиремә салынган авылларны ян¬ дырдым. Мин үземне алдаган ялган кәгазьне — алыш- биреш беркетмәсен дә яндырдым. — Башка заводларны да син яндырдыңмы? — дигән сорау бирделәр. — Усть-Катау заводын мин яндырдым. Минем җир¬ дә иде ул заводлар. Патша әйтте, башка гаделсезлек булмас, диде, мин ул заводларны яндырдым. — Сора әле, ул Пугачның, патша булмыйча, карак икәнен белә микән? Юлай тәрҗемәчене тыңлап торды. — Ул менә: «Гаделсезлек булмас...» диде. Карак шулай дип әйтәмени? Ул менә: «Кешене кимсетеп җи¬ рен тартып алган һәркемне үлем белән җәзаларга», диде. Карак шулай дип әйтәмени? Әгәр дә ул карак икән, патша булып әйбәт кыланган. Карак патшага ка¬ раганда, гадел карак яхшырак! — Я, я... молчать! — дип кычкырды Шешковский тәрҗемәчегә, гүя Юлай әйткәнгә ул гаепле иде. — Шулай итеп Шайтан-Күдәй йорты старшинасы Юлай Азналин Екатерина Алексеевна патшага биргән 503
антын онытканмыни? — дип сорады Шешковский, бар¬ макларын өстәлдә уйнатып,— Бәлки, ул картлык галә¬ мәтедер? — Петр Федорович патшага элегрәк ант биргән идем,— дип җавап бирде Юлай.— Әгәр дә мин аның патша булуына ышанмаган булсам, антымны бозмаган булыр идем: башта бармадым — мине үлем белән кур¬ кыттылар... — Үз авылың Шыганайда әби патшага турылыклы кешеләрне Салават тереләтә синең күз алдыңда яндыр дымы? — Бернәрсә дә белмим,— дип җавап бирде карт,— Салаватның кешеләр яндырганын күрмәдем... Алай бул¬ мады,— дип нык итеп әйтте ул. — Заводлар яндырганда, СалаВаТ синёң белән бер¬ гә идеме? — Юк, минем янда түгел иде,— дип җавап бирде Юлай. — Үз заводларымны мин үзем яндырдым. — Алып китегез! —дип акырды Шешковский. Җәзалаулар «оятсыз һәм Кешелексез» Дип табылып, «мәгърифәтле» һәм «шәфкатьле» императрица Екатери¬ на тарафыннан тыелган иделәр, шуңа күрә җәзалау камераларының стеналары, ике кат ишекләре палачлар тарафыннан җәфаланучы кешеләрнең ыңгырашуларын ишеттермәделәр. Әгәр Дә бу стеналар һәм Ишекләр тавыш үткәрә торган булсалар да, Салаватның күкрәгеннән чыккан ыңгырашуын барыбер берәүгә дә ишетү насыйп бул¬ мас иде. Ул тәненә тимер басканда да, кул-аякларын кыршау¬ лап куйганда да, канлы тырнак асларына инәләр када¬ ганда да тавышын чыгармады, камчы астында да һәм буыннарын тарттырып чыгарганда да дәшмәде. Казандагы кебек үк, ул бер кешенең дә исемен ата¬ мады, үзенә иң якын кешеләрне белмәмешкә салышты, ә аның алдына җәлладлар тарафыннан үзе кебек җәза¬ ланган һәм азапланган кешеләрне монда да бик күп китерделәр... Казаматта юеш салам өстендә уянып киткәч, Салават үлем җәзасы көтә башлады. Көннәр һәм төннәр бер-бер артлы үттеләр, ләкин ул җәза һаман үтәлмәде, Менә тагын аны агач авызлыклар белән «йөгәнлә¬ деләр», яңадан богаулар кидерделәр дә арбага ташла¬ дылар... Салават, кояшка карап, үзен Казангамы, Уралгамы кире алып кайтуларын сизде. Аны арбада алып барганда яз җиткән иде инде, һәркайда яшеллек. Урманнар, ашлык басулары һәм болыннар аркылы үтте ул. Төн кунарга бик азга гына туктыйлар иде, ул черем итәргә дә өлгерми, камчылап тагын юлга чыгарга уяталар иде. Җәлладлар ясаган яралар юлда тиз төзәлде. Камчы һәм кызган тимер эз¬ ләре эренләми башлады, һәм Салават, авыртуларны онытып, әче, эч пошыргыч тормыш шатлыкларын сизеп, иртәнге юеш саф һаваны сулады һәм таң сандугачла¬ рының сайравын тыңлады... Салават арттагы арбада җәзалаулар белән җәфа¬ ланган Юлай барганын белә иде. Күрәсең, дошманнар аларны бер үк язмышка хөкем иткәннәр. Атасы белән берничә авыз гына булса да сүз сөйләшеп алу бер куа¬ ныч булыр иде. Ләкин аларны сакчылар аерып тора, сөйләшергә ирек бирмиләр иде. Идел аръягында Урал тавына таба ашкынган кал¬ кулыклар башлангач, чәчәкле, ямь-яшел киң далада Салаватның үткен күзләренә бердәнбер тирмә чалынды, аның янында кечерәк кенә ат көтүе утлап йөри иде. Шул чак аның йөрәгенә әрнүле ут кабынды, әҗәле кил¬ гән кебек булды... Ләкин бу әҗәле түгел иде — башында кинәт туган үткен уй яндырып алды аның йөрәген, бу яңа өметнең тууы иде... Башкорт җәйләве бу яшь йөрәктә иреккә, яңа тор¬ мышка омтылыш тудырды... Монда, далада, аның, Сала¬ ватның азатлыгы өчен җаннарын да кызганмаячак яшь һәм өлкән якташлары җитәрлек иде әле. Тик аларга: «Җәмәгать! Башкортлар! Коткарыгыз! Мин сезнең ба¬ тырыгыз! Мин сезнең улыгыз, Салаватыгыз!» — дип кыч¬ кырасы гына иде... һәм аның күз алдына даладан ком туздырып, ура¬ лып үскән биек үләннәрнең сабакларын таптатып чабу¬ чы меңләгән атлар килде,— менә алар, лачыннар, оча¬ лар... Салаватны алып баручы сакчыларның баш өстен¬ нән уклар сызгырып үтә, сугышка өндәгән тавышлар дошман атларын куркыта, меңләгән кылычлар, сөнгеләр һәм чалгылар дуслар кулында... Менә Салават ат өстендә 32 В-598 505 504
инде, ул атлыларның алдында бара. Аларны беркем дә көтми, беркем дә алардан куркып каравыллар, пикетлар тотмый, алар, яшендәй, давылдай булып, Урал буйлап үтәләр... Салаватның авызы әүвәлгечә бәйләнгән иде, авыр имән богаулар җәлладлар тарафыннан имгәтелгән кул- аякларны нык кысып торалар, ләкин аның күкрәгендә һәм колакларында җыр яңгырады. Моңа кадәр аның йөрәгендә мондый җыр туганы юк иде әле. Бу җыр ту¬ ган Уралын тәбрикләде, ул көрәшкә өндәде һәм халык¬ ны данлады. Ай, Уралым, Уралым, Күгәреп яткан Уралым! Син халкымны тудырдың, Йөрәгемә җыр салдың. Сине мактый җырларым, Сине данлый җырларым. Битләреңдә, Урал-тау, Камыштай карагай урманың. Итәгеңдә, Урал-тау, Паластай болын-кырларың. Ай, Уралым, Уралым, Сылу, гүзәл Уралым. Сүзем бетсә дә телемдә, Җырым бетмәс, Уралым. Җыр Салаватның колакларында чыңлады, аның ты¬ нып каласы килмәде, ул ташлар һәм кыялар арасыннан аккан Иньяр суы шикелле ургылды, көтүдәге меңләгән атларның кешнәве кебек яңгырады, тау башында искән көчле җил кебек сулышны кысты... Калкулыклар биегәя һәм һаман текәрәк була башла¬ дылар. Үткен күзләргә офыкта дулкынланып торган тау¬ лар күренә иде инде. Кайвакыт юл буена ук утырган авыллар очрады, бик якын йөрүче көтүдәге атларның дуылдап торган куе койрыклары белән чебеннәрне һәм кигәвеннәрне куула¬ ры аермачык күренде. Унлап кына тирмәдән торган кечкенә җәйләүләр ешрак очрый башлады. Алар янында бия савучы ха¬ тын-кызлар да күренә иде. Беркөн шулай аннан нин¬ дидер сабырсыз колынның нечкә, ягымлы кешнәве ишетелеп китте... Ай, Уралым, Уралым! Синдә тудым, Уралым. 506 Мактап курай уйнасам, Бетми лә торган көй булыр, Данлы җырым җырласам, Бетми лә торган җыр булыр. Яшь батырның өмете өзелмәде хәзер. Аны Уралга алып килү турында хәбәр халык арасында таралыр. Аны белерләр, күрерләр, ишетерләр... Инде Казанда һәм Мәскәүдә үлем аны үз кочагына алмаган икән, инде аны язмыш тагын туган җиренә алып кайткан икән, димәк, алла аңа әсирлектән коты¬ лырга язган... Юк, ул әле тагын ияргә менеп атланыр, кулына кылыч алыр, тагын ат чаптырып үткәндә колак¬ ларында Урал җиленең сызгыруын ишетер һәм ат тояк¬ лары туздырган комнарның яңакларга бәрелүен сизәр... Менә ул Агыйдел, мул сулы, кызу агымлы туган Агыйделе! Менә алар, карлыгач оялары кебек булып, уннарча өйләр ябышкан ак таш кыялар... Уфа... Туган җәйләүләргә җитәргә ничек якын калды... Әгәр дә ычкынса — бер төндә очып барып җитәр иде ул... Бал кортлары выжлады. Баллы үлән исләре Сала¬ ватны исерттеләр. Ул югалган көчләренең кире кайтуын сизде. Хәзер бу хыял түгел иде инде. Салават, халыкка үзе турында ишеттерү, Салаватны кире туган башкорт җир¬ ләренә алып килүләрен белдерү өчен, төрле планнар кора башлады... Салават аның турындагы хәбәрнең баш¬ корт җәйләүләренә барып җитәсенә, кешеләрнең килә- сенә һәм аны күрүгә ирешәсенә, хәтта бик озак көтәргә туры килсә дә, аларның үзләренең аны коткару әмәленә ирешәсенә бик нык ышана иде. Үзеңә дә иреккә хәбәр бирү өчен тырышырга кирәк... Салаватка күрсәткән тоткыннар арасында аңа якын һәм кыю сугышчыларның, кыю дусларының да бик күбесе юк иде,— бәлки алар иректәдер. Аның хәзер дуслары тагын да күбрәк түгелмени?! Улын үтергән өчен Салаватка ләгънәт укыган Габдрах¬ манның атасы Әхмәтҗан картның да хәтта хыянәтче буласы килмәде, хәтта ул да дөреслекне йөрәге белән сизде... Ә Кинҗә?! Ул, дошманнардан качып, яшеренеп өл¬ гергән булырга тиеш. Ул чигенә торган кеше түгел! Кин- 32* 507
җә йөрәгеннән дә турылыклы йөрәкнең булуы мөмкин түгел,— менә ул Уралның чын улы!.. Бәлки әле кыю һәм хәйләкәр Семка да дошман кулыннан ычкынган¬ дыр,— ул да бит, Хлопуша кебек, ун тапкыр төрле кул¬ лардан качкан кеше. Стена артында тимер белән көпләнгән авыр ишек шапылдап ябылды, һәм Салават тагын элек үзе утырган Уфа магистраты бинасының подвалындагы казаматка эләкте. Казамат тәрәзәләре урамга чыга иде. Тоткын еш кына рәшәткәле тәрәзәдән карый торган булды. Аны аеруча нык сакладылар. Шушындый мөһим арестантлар¬ ның килүе уңае белән смотритель, прапорщик Колоколь¬ цев, хәтта провинция канцеляриясенә төрмәнең ничәмә еллар буена тутыгып эштән чыккан иске йозакларын төзәттерү кирәклеге турында рапорт бирде. Сакчылар казамат эченә әледән-әле күз төшерделәр, берсе тыштан, икенчесе эчтән карап тордылар. Тынлыкта һәм ялгызлыкта Салават өчен җыр бердән¬ бер юаныч булыр иде, ләкин җырлау тыелган иде. Сала¬ ват бу турыда беренче тапкыр ишеткәч, гөнаһсыз җыр¬ ның нинди зыян китерүен аңламыйча аптырап китте. Караңгы төшәр алдыннан ул җырлый башлады, тирән уйга чумып җырлады ул. йөрәк тоткынлыгы борчый иде Моңа кадәр безнең батырны, Ә хәзер ул ташлар эчендәге Башка тоткынлыкны татыды. Тимер лә генә читлек кысан була Киң канатлы кыю бөркеткә... Ирек батырын бүген бикләделәр Дүрт ягы таш тап-тар читлеккә. Тимер челтәр кием Салаватны Саклый иде дошман угыннан, Сугыштан соң бер түбәтәй ядрә Җыя иде тимер кабыгыннан. Тимер челтәр кием кимәенчә, Сугышырга батыр чыкмады. Хәзер тәрәзәдәге тимер челтәр Салаватның усал дошманы. — Әй, акрын син анда!--дип кычкырды сакчы.— Җырларга рөхсәт юк!.. Кара, карт шайтан ишетсә,— дип өстәп куйды ул акрын гына.— Син, җырласаң, әк¬ рен генә җырла, җыр ул, агайне, бәлагә төшкәндә берен¬ че юаныч. Салават җырлаудан туктады. Кичке тынлыкта бер¬ ничә минут сакчының аяк тавышы гына ишетелеп торды, аннан ул тәрәзә каршысына килеп басты. — Батыр, әй, батыр! Син акрын гына җырла... Ачу¬ ланма, яме? Безнең эшебез шул бит... Хезмәт!.. — Мин синең хезмәтеңә комачаулыйммыни? — дип сорады Салават. — Әллә син, туган, үпкәләдең дә инде! Син җырла¬ саң, минем үземә рәхәт: башка әллә нинди уйлар килә... Әгәр дә смотритель ишетсә, мине, туган, чыбык белән ярачаклар. — Ярар! — дип кычкырды Салават, һәм аның әйтү тоны шунда ук сөйләшүне кырт кисте. Төрмә, гүргә охшап, тынып калды. Сакчы, Салават¬ ның сүзсез калуына аптырап, йөрүдән туктады да ка¬ лын таш стенага сөялеп дәшми басып торды. Икенче көнне шушы ук сакчы — Ефим Чудинов, үзе¬ нең дусы, Уфа гарнизоны солдаты белән сүз башлады: — Шулай ук бригадир бит!.. Чины да мәшһүр. Емельян әрәм китмәгән булса, ул хәзер башкорт ханы булган булыр иде... — Тс-с! Акрын син, мәлгун... Богауга эләгәсең килә¬ мени! — дип бүлдерде Чудиновны иптәше. — Кем ишетсен? — дип сузып куйды Чудинов,— Ишетсә — тик ишетсен. Аның дөреслек яклы икәнен бө¬ тен халык сөйли. — Ә син каркылдама! — дип, иптәше аны тагын тук¬ татты. — Мин каркылдарга козгын түгел,— каркылдамыйм. Салаватка каты кылану минем йөрәгемә ятмый, ә хез¬ мәт шуны куша... Ә ул горур... Бер сүз әйттеңме — шун¬ да ук агарына да авызына таш тутырган шикелле сүз¬ сез кала. Салават Чудиновныц үзенә яхшы мөгамәләдә булу¬ ын һәм үзенең «гаебен» акларга теләвен сизеп алды, ләкин вакытыннан элек аның белән сүз башларга уйла¬ мады, шулай да аның дежур сәгатьләрендә акрын гына 508 509
җырлый башлады, ә Чудинов моны татулану билгесе дип тыныч кына кабул итеп җырны тыңлады. Арестантларга ни өчен җырларга кушмыйлар икән дип уйлана торгач, Салават кинәт җырның аңа бик кыйммәтле эш башкара алуын аңлады: ул халыкка аның улы Салаватның Уралга кайтарылуы, монда төрмәдә интегеп ятуы турында сөйли алыр иде. Салаватның җы¬ ры дусларына хәбәр була алыр иде һәм аларны ярдәм¬ гә чакырыр иде. Җыр һәрвакыт Салават белән бергә яшәде, ул аңа халыкны сугышка күтәрергә булышты, ул халыкка җиңү һәм дан китерде, ул хәзер аның тавышын халыкка җит¬ керергә һәм Салаватка азатлык бирергә тиеш иде... Салават берничә көн эчендә каравылчы солдатны үзенең җырларына ияләндерде, аның җырлары кыю¬ рак һәм көчлерәк яңгырый башладылар, алар кайвакыт¬ та көндезге сәгатьләрдә дә ишетелгәләделәр. Бәхеткә каршы, аларны төрмә смотрителе ишетмәде, ә карт сол¬ дат Чудинов кайчак хәтта аларны бөтенләй сизмәде. Салаватның җырларын бер Чудинов кына тыңлама¬ ды. Магистратта, казна фатирында, провинция канцеля¬ риясе тәрҗемәчесе Третьяков тора иде, аның унсигез яшьлек кызы — Наташа бар иде. Әнә шул кыз, өченче катта, үз бүлмәсендә утырып, тоткынның җырын тыңлый иде. Чукындырылган башкорт хатынының оныгы булып, шушы якларда туып үскән һәм әтисе белән берничә тап¬ кыр кымыз эчәргә дә барган бу кыз башкортча бераз белә һәм Салават җырларының көен генә түгел, сүзлә¬ рен дә аңлап тыңлый иде. Салават аңа дөньяда иң ма¬ тур һәм иң кадерле кеше кебек тоела башлады, Салават үзенең язмышы турында җырлаганда, ул берничә тап¬ кыр елап та алды. Кыз Чудиновны белә, һәм магистрат арестантларын каравыллаучы карт солдат үзе дә кызны таный иде. Ул дежур торган көннәрнең берсендә кыз аска төште. — Ефим Федорович,— дип дәште ул. Чудинов сискәнеп китте һәм як-ягына каранып алды. — Барышня, кит. Сакта торганда сөйләшергә яра¬ мый. Соңыннан әйтерсең... — Ефим Федорович, акыллым, берәү дә юк, карт шәһәрдә,— дип ялварды Наташа, 510 — Я, сиңа нәрсә кирәк, сөйлә. — Теге башкортны күрсәт әле миңа. — Нинди башкортны? Син нәрсә, әллә башкортлар¬ ны күргәнең юкмы? — Юк, җырлый торганын. — Ш-ш-ш! Син акрын... Кем җырлый бездә?! Аре¬ стантларга җырларга ярамый... —- Ярый инде, ярый, мин бит сизәм, син үзең дә кем турында сөйләвемне беләсең инде. Күрсәтче... — Ярамый, барышня, китүең яхшырак булыр. — Аның белән син үзең сөйләш, ә мин сезнең яннан үтеп китәрмен, шунда аны күрермен. — Наталия Федоровна, ярамый. — Мин синнән үтенеп сорыйм... Чудинов, ниһаять, риза булды һәм Наташа Салават¬ ны күрде. Шуннан соң, әтисе Федор Третьяков эш белән провинциягә чыгып киткән арада, Чудинов дежур торган саен Наташа аның янына килә торган булды. Башта ул солдатлар аша Салаватның теге яки бу җырны җырла¬ вын сорады, ләкин җырчы аның теләкләрен үти алма¬ ды — ул үзе чыгарган көйләрне оныта иде, алар аның кәефенә карап кына искә төштеләр, я бөтенләй онытыл¬ дылар. Шуннан соң Наташа Чудинов аркылы аңа каләм белән кара тапшырды. Салават җырларының берсен аңа язып җибәрде. Наташа аркасында ул, ниһаять, Чу¬ динов белән дә сөйләшә алды, һәм аннан Наташа әти¬ сенең, Третьяковның, инде ике атна буена Уфа провин¬ циясендә башкортлардан һәм башкалардан Салават турында күрсәтмәләр җыеп йөрүен белде. Ничектер, айлы язгы төндә, Ефим Чудинов белән сөйләшкәндә, Салават аннан Ефимның икенче бер тот¬ кынны — батыр полководец Чика Зарубинны саклап нәкъ менә шушы урында торганын белде. Аны Мәскәүдән кайтаргач, шушында, Уфада асканнар. Пугачевның кыю атаманын җәзалап үтерү турында¬ гы хәбәр Салаватны каушатып җибәрде һәм кинәт ба¬ шына: «Мине дә шулай ук асарлар микәнни?» дигән уй килде. Магистрат алдындагы мәйданга, менә-менә чәчәк атарга торган куе юкә агачлары астындагы күләгәгә, кабул итү көннәрендә бик күп халык җыела һәм үзлә¬ 511
ренең төрле эшләре хәл ителгәнне сәгатьләр буе көтеп торалар иде. Берәүләр фетнә бастырылганнан соң кул¬ га алынган һәм шәһәргә алып кителгән якыннарын эзләп киләләр, икенчеләре кимсетүче һәм кысучылар өстеннән шикаять белән киләләр, өченчеләре Уфага товар китер¬ гәннәр, алары магистратта Уфа сәүдәгәрләре белән алыш-бирешләрен беркетеп китәләр. Шунда ук, мәйдан¬ да, шәһәргә йомыш белән килгән авыл кешеләренең төрле әйберләр төялгән арбалары тора, юл уңаенда әйбер төяп килү һәр авыл кешесенең гадәтенә кергән бер хәл инде ул; һәм Уфа кешеләре, төркем-төркем булып, монда килгәннәрдән авыл товарлары — бөдрә бәрән тиресе, йон, аккош мамыгы, төлке һәм тиен тире¬ ләре, бау, агач савыт-саба алырга җыелалар, монда кымыз яратучылар шифалы эчемлек сатып алырга ки¬ ләләр һәм магистрат янындагы бөтен мәйдан шау-шулы халык төркеме белән кайнап тора һәм базарга әйләнә. Кайчак приказный яки солдат магистраттан атылып чыга да, магистратта эшләргә комачаулыйсыз дип, кыч- кырынып-җикеренеп, алучыларны һәм сатучыларны куа башлый, ләкин һәр юлы приказныйның яки солдат¬ ның кесәсе бакыр һәм көмеш акчалар белән тула, ә ан¬ нары бераз вакытка гына басылып торган сәүдә һәм шау-шу яңадан кабынып китә иде. Монда килгән башкортларның киемнәреннән һәм ки¬ емнәрендәге кабилә аерымлыкларыннан тәҗрибәле кеше сатучының яки магистратка үтенеч белән килүченең кайсы якныкы икәнлеген белә иде. Салават, күптән инде үз казаматының тәрәзәсеннән ипләп кенә карап, сугышчылар җыеп йөргәндә үзе бул¬ ган волость кешеләрен күрә иде. Анда Салаватның җырларын барысы да беләләр. һәм аның җыры кыюлана төште. Йөрүзән, син минем туган елгам! Ярларыңда ята вак ташлар. Суларыңда — алтын балыкларың, Ярларыңда синең камышлар. Аяз көндә синең су өстеңдә Чагылалар якты йолдызлар, Каты агымыңа тиң юк бер дә, Синдә үрчи балык, кондызлар. Чудинов мылтыгына таянып әз генә басып тора. Са¬ лаватның көйләвен ишетте микән ул? Бәлки үзенең берәр нәрсәсе турында уйлана торгандыр, бәлки үзенең хезмәт елларын исенә төшерәдер... Ә мәйдандагы халык җырны ишетте, ике-өч кеше аны тыңлау өчен магистрат бинасы¬ на якынрак килде. Колакларым белән телем кисеп, Борынымны өзеп алсыннар, Күзләремне чукып, табанымны телеп, Тирән яра, әйдә, салсыннар. Барыбер, елгам, синең тугайларың Борыныма минем ис бөркер. Истә калган синең сылулыгың, Күзсез булсам да мин, ямь бирер. Салаватның тавышы ныгыды. Җыр аны эләктереп алды һәм канатларында күтәреп китте. Ул үзенең хәй¬ ләсе турында исеннән чыгарды, үз-үзенә, арестантка, богаулы кешегә, качып-посып кына җырларга кирәк¬ леге турында онытты. Аны илһам чолгап алды. Ул үзе¬ нең казаматын күрмәде. Аның күз алдында бөтен матур¬ лыгы белән Йөрүзән елгасы ага иде, ул үзе җирдә уты¬ ра, аның янында байраклар җилферди, һәм меңләгән сугышчылар, күзләрендә гайрәт уты очкынландырып, аның җырын тыңлыйлар иде... Каннар түгелсә дә дәрья булып, Буйларыңны синең бирмәбез. Әгәр калсак инде тезләнеп без, Суларыңны синең эчмәбез. Мәйданда инде беркем дә сатулашмады, беркем дә бәхәсләшмәде, беркем дә үзенә очраган танышы белән кайгысын уртаклашмады. Бар да тынды. Җырчының куәтле көче барысын да үзенә буйсындырды. Җыр тавы¬ шы халык төркеме өстенә сугышның кайнар җилен бөр¬ кеде. Йөрәкләр киң ачылып аны каршы алдылар, һәм Салават күңел күзе белән бөтен халкын күрде һәм аның йөрәгендәге хисләрен укыды... Аямагыз буаз бияләрне, Иярләгез җитез айгырлар. Тимер күлмәк өчен егетләргә Чулпыларны сатыгыз, кызлар. Күтәрелик соңгы сугышка без, Чыгыгыз сез канлы сугышка, Атка атланып алга атылыгыз, Баш имәгез авыр язмышка!.. 512 513
Салават җырлап бетергәч кенә, төрмә смотрителе мылтыклы карт солдат Чудинов басып торган тәрәзә янына килеп җитте. — Әллә чукракландыңмы син, Ефимка?! Чукрак¬ ландыңмы дим?! —дип кычкырды смотритель.— Закон¬ ны белмисеңме әллә?! Арестантларга кем җырларга кушты?! Чудинов аңына килде һәм приклад белән тәрәзә рәшәткәсенә бәрә башлады. Ул, тәрәзәгә килеп, богау- лыга нәрсәдер кычкырды һәм мәйдандагы халык шул вакытта гына дәртле җырның каян килгәнлеген белде. Күбесе җырчыны да танып өлгерде. - Салават! — дип пышылдаштылар кешеләр. Ике-өч көн үткәч, магистрат каршындагы халык дүрт тапкырлап артты. Халык арасыннан кайбер кыюракла¬ ры арестант казаматының тәрәзәсе янына ук килә баш¬ ладылар һәм тәрәзә аша аның үзен күрергә теләделәр, ләкин җыр артык яңгырамады һәм халык өчен кадерле ул тәрәзә янында сакчы да тормый иде инде. Салават¬ ны башка казаматка күчерделәр. Аның тәрәзәләре магистратның утыннар һәм череп яткан сасы чүп өемнә¬ ре белән тулган арткы ишек алдына караган иде. Шун¬ да ук богаулыга ирек биргән өчен камчы алган каравыл¬ чы солдат та тора иде. Ике көннән соң Салават белән Юлайны провинция канцеляриясенә алып киттеләр. Анда аларга Сенатның яшерен экспедициясе карарын укыдылар. Аның нигезен¬ дә аларның һәрберсе башта үзләре сугышкан, авыллар¬ ны, заводларны, крепостьларны яндырган урыннарда камчы белән кыйналырга, аннан, кызган тимер белән тамгаланып, борын тишекләре ертылгач, каядыр, Рочер- вик дигән ерак крепостька гомерлек сөргенгә җибәре¬ лергә тиешләр иде. Шушы көннәрдә Уфага тәрҗемәче Третьяков та кайтты. Ул Салаватка 'каршы төрле волостьлардан һәм авыллардан ике йөз шаһит күрсәтмәсе алып кайтты. Шушы күрсәтмәләр нигезендә яшерен экспедиция Са¬ лаватны җиде урында 25 әр тапкыр чыбыркы белән суктырырга дигән хөкем карары чыгарды. Бу мәрхәмәтсез хөкем карары Салаватны үлемгә дучар итә иде. Җиде урында егерме бишәр чыбыркы — ул үзе йөз җитмеш биш чыбыркы дигән сүз иде. Бу кадәр чыбыр¬ кыга кем түзә алыр иде икән? Башкортларның борын¬ гы баш күтәрүләрдән соң күбесен камчылар белән сук¬ тырганнар, һәм бик күп башкорт кабиләләрендә җәл¬ ладларның камчылары астында һәлак булган бабалары турында риваятьләр саклана. Күп кенә җәлладлар ун тапкыр сугуга кешене үтерүләре белән танылган булган¬ нар... Ләкин карар Салаватны Әптеракларны яндырган һәм кыйнаган Юлай авылында, СөхМ заводында, Михель¬ сон гусарлары белән сугышканда Салават батырлык һәм түземлек күрсәткән Лок авылында, Красноуфимски- да, Осада һәм Елдәк крепостеннан ерак түгел полковник Рылеев белән сугышкан урында кыйнауны күздә тота иде... Бу карарны үтәү өчен, аны соңгы җәзалау урыны¬ на кадәр исән килеш алып килеп җиткерерлек итеп кенә кыйнарга тиешләр иде... Ә соң ул карар тулысынча җиренә җиткерелгәнче камчы астында үлсә, аларны, җәлладларны, моның өчен кем гаепләр икән?! Әмма ул Уралны, тагын бер тапкыр тауларны, үзенең туган елга¬ сы йөрүзәнне күрер, тау җилен иснәр, бөркет авазын, ат көтүләренең кешнәвен, малларның мәэлдәвен ише¬ тер... Аның тирәсендә якын кешеләре булыр һәм башкорт хатын-кызларының күз яшьләре аның сызлануларын җиңеләйтер. Ул үзен егетләрчә тотар, бөтен көчен җыеп барысына да түзәр. Ул дошманнар алдында йомшап калмас, һәм аның интегүләрен күрүчеләр аның турында үзләренең улларына һәм оныкларына сөйләрләр, ә җыр¬ чылар Салават турында җыр чыгарырлар һәм бу җыр¬ лар бик озак, башкорт халкы үзе яшәгәнче яшәр... Бәлки кемнең дә булса дусларча кулы аңа бер чынаяк кымыз китерер, һәм ул җан биргәндә дини кешеләрнең ясинна- ры аның рухына багышланып яңгырар!.. Салаватның казаматтагы соңгы төне шушы уйлар белән йокысыз үтте. Яктырып беткәч, аны магистрат ишеге алдына чыгар¬ дылар, аякларын агач богау белән, кулларын авыр ти¬ мер чылбыр белән богаулап, арбага утырттылар. Атлы сакчылар аны әйләндереп алдылар да алып китте¬ ләр... Якты июнь көне иде, юкәләр чәчәк аткан, үләннәрдән бал исе аңкып тора. Казаматның юеш һавасыннан соң кызу кояш аны иркәләде. Юлның ике ягында аллы-гөл¬ ле чәчәкләр үсеп утыралар. Бер-бер артлы тезелеп Уфа¬ га базарга баручы крестьян арбалары, йомырка һәм 515 514
иртә өлгергән җимешләр тутырылган кәрзинле җәяүле кешеләр Салаватка каршы очрадылар. Салаватны каравыллап баручы сакчы каршы килү¬ челәргә кычкыра, ә тегеләре куркудан, солдатларга юл биреп, ашыга-ашыга читкә тайпылалар иде. Солдат ат¬ лары күтәргән тузан арасыннан Салават очраган кеше¬ ләрнең йөзләрен рәтләп күрә алмады. Ул тик таныш башкорт киемнәре кигән кешеләрнең шәүләләрен генә чак-чак күреп калды... Кояшта кызган юл тузаны! Хәтта ул да куандыра иде. Тузан Салаватка үзе артыннан, аның чакыруына буйсынып, чабып барган меңләгән сугышчыларны хә¬ терләтте. Халык үзенең данлыклы һәм бөтен кеше яраткан ба¬ тыры Салаватны язмыш яңадан туган якларына алып килүен белмәде дә, көтмәде дә. Әгәр дә халык белгән булса!.. Солдатлар атларын бөтенләй башкортлар күренмә¬ гән җирләрдә, авыллардан һәм җәйләүләрдән читтә, елга буйларында ашаттылар. Шунда Салават юан каеш чыбыркы белән билен бу¬ ган җәлладны күрде. Солдатлар аның белән бергә ашар¬ га утырырга җирәнәләр иде. Ул үзенең ике ярдәмчесе белән бер читтә, аерым учак янында утыра. Тәрҗемәче Третьяков Салават янына килде. — Зарар юк, зарар юк, үтермәсләр әле! — диде ул.— Ә бәлки боларның барысы да яхшылыккадыр, каян беләсең?! Третьяков Салаватка җамыяк белән аш сузды, кашык белән зур телем ипи бирде. Аның: «Каян беләсең, ди... Бәлки яхшылыкка...» ди¬ гән дәртләндерүче сүзләре Салаватның колагында һаман яңгырап торды. ...Салават магистрат астындагы казаматта ятты. Арка ите һәм тиресе телгәләнгәнлектән, ул чалкан ята алмый иде инде. Шуңа күрә гел йөзтүбән ятып торды. Батырның куәтле киң аркасына егерме биш чыбыр¬ кы төште. Чыбыркының чи каешы тәнне ертты һәм тел¬ гәләде. һәр сугу җанны тетрәтте... Тәрҗемәче җәллад¬ ның әле «сакланыбрак» сугуы турында әйтте. Чөнки хө кем ителгән кеше йөз җитмеш биш камчының барысына да түзәргә тиеш иде бит... Хәзер аны, берничә көннән тагын башланачак җәза¬ га кадәр хәл җыйсын дип, төрмәгә салдылар. Аны яхшы ашаттылар, һәр көнне симез ит, кымыз бирделәр. Третьяков яралары төзәлсен өчен ниндидер май китер¬ де, һәм ул Салаватның җәфа чигүен җиңеләйтте. — Әтиең синең ныграк икән,—диде Третьяков Сала¬ ватка,—- кырык биш камчы алды, ә сыгылып төшмәде... Намаз укый да намаз укый,— күрәсең, аңа алла ярдәм итә. Третьяков чыгып китү белән, Салаватның аңы югал¬ ды. Аның кызган башында әле бик күп сугышчы катнаш¬ кан ниндидер шау-шулы сугышлар, әле бала чактагы уеннары, әле ат чабышлары кайнашты... һәм боларнын барысы да Уралда, тик Уралда гына барды... Әйе, ул аның җилен — Урал җилен сулады, ул тагын бер тапкыр туган авылын күрде, туган телен ишетте... Беренче тапкыр аны Юлай авылында суктырдылар. Халык җәйләүгә таралган иде. Солдатлар башкортлар¬ ны «гыйбрәт өчен» җәзалау урынына җыймакчылар иде дә, ләкин урманнардагы һәм далалардагы җәйләү¬ ләрне таба алмадылар. Алар юлда баручы кешеләрне тотып алдылар, Муратовка авылыннан русларны куып китерделәр. Алар, бар да бер төркем булып тупланып, караңгы чырай белән тыныч кына басып тордылар. Са¬ лават аларның йөзләрен күрде. Аны кызгану һәм җәл¬ ладларга карата нәфрәт тойгылары белән яна иде ул йөзләр... Салават бер генә тапкыр да ыңгырашмады, миенә ниндидер куе кызгылт томан җәелеп, аңы киткәнче, ул чыбыркы астында, тешләрен кысып басып торды. Менә аркасындагы җөйләр төзәлә башлады. Төрмә смотрителе казаматка үзе килде һәм үзе белән Сала¬ ватны югары алып менде. Чиертсәң каны чыгарлык кып-кызыл битле казна та¬ бибы, озын мыеклы немец, Салаватның палач камчысы телгәләгән аркасын бик җентекләп карады, тагын май сыларга кушты, җирәнеп кенә труба аша йөрәген тың¬ лады да канәгатьләнү белән елмаеп: «Молодец!» — диде. Иртә белән тагын шул ук арба, йөрәк әрнеткеч җә¬ заны дәвам иттерү, яңа җәфалар кичерү өчен Салават¬ ны шәһәрдән Уралга алып китте. 516 517
һәм, арба селкенгән саен аркасының бик нык сызла¬ вына карамастан, яшь тоткын казаматтан ычкынуына шатланды. Урман исен сулый-сулый, кыяларга, җил куып барган гаҗәеп болытлар агылган күккә карый-карый, агач башларының шаулавын, кошларның сайравын тыңлый- тыңлый Салават үзен элеккеләренә караганда тагын да читенрәк (чөнки бу юлы җәллад чыбыркысы авырткан һәм әз генә төзәлә башлаган тәнне газаплаячак иде) җәза көткәнен, аз гына вакытка булса да, онытып җибә¬ рә иде. Күрәсең, тагын хатын-кызлар елар, тагын ирләр теш кысып ләгънәт укыр. Салават якташларының җәберлә¬ нүдән үзгәргән йөзләрен, кайберләренең курку баскан күзләрен күрер... Ләкин Уралның гүзәллеге тагын Салаватны әсир итә, сихерли һәм бу уйлардан читкә алып китә иде. Бу юлы аны Сөм заводына алып бардылар. Эш кешеләрен барлык авыллардан завод ишек алды¬ на куып китерделәр, тирә-юньдәге башкортларны да «гыйбрәтле» җәзалау тамашасына куып китерделәр. Нәкъ бер ел элек Салаватны монда шатлыклы та¬ вышлар белән каршылаганнар иде. Башкорт һәм руслар төркеме аның исемен зурлаганнар иде. Ә хәзер ул монда халык төркеме арасында баганага бәйләнгән килеш җәза көтә. Ул, дошман алдында һәм халык алдында бернинди курку, бернинди йомшаклык күрсәтмәскә дигән уйларга чумып тыныч кына басып тора... Монда җыелган халык төркеме тын калган иде. Шул тынлыкта пышылдап кына әйтелгән җөмләләр дә, аерым сүзләр дә аның колагына ирешеп торды. — Безнең өчен, халык өчен җәза ала,— диде кар¬ тая төшкән бер хатын.— Башкорт булса да, хаклыкны яратты, халыкны юкка рәнҗетмәде. — Күрәсең, синең өеңне яндырмаган, сине рәнҗет¬ мәгән, ә безнең авылны яндырды, заводлардан кумакчы булды,— дип каршы төштеләр халык төркеменнән. — Җәһәннәмгә чәнчелсеннәр иде ул заводлар! Ни рәхәт күрсәтәләр соң алар безгә?! Кайгы да хәсрәт!..— дип тирә-якта бәхәсләшә башладылар. — Алар сүзен тыңлап киткәннәр, мөгаен, ерактыр инде, я тау артында, я Себер киңлекләрендә азат яши¬ ләрдер... — Себер дә җир, Себердә дә халык! — дип күтәреп алды икенче бер тавыш. Җәллад һәм аның ярдәмчеләре үзләренең корбаны янында ваемсыз гына басып тордылар. Алар халыкның бәлагә очраган кешеләргә үзләренең кызгану тойгыла¬ рын белдерүенә күнеккәннәр иде һәм шуңа күрә сүзгә тыгылмадылар. Халыкның фәлсәфәсендә, хисләрендә, уйларында ни эшләре бар аларның! Шушы хурлыклы һөнәрләре аркасында, алар үзләре авыр сөргеннән ко¬ тылып калганнар. Кешеләргә китергән җәфалары өчен алар ризык һәм аракы алалар. Халыкның үзләренә бул¬ ган нәфрәте аларга гадәти һәм хәтта аңлаешлы да иде. Җәллад булып киткәнче, алар үзләре дә шундый ук тойгыларны кичерәләр иде бит. — Күрәсең, полковник, син байлык артыннан кума- гансыңдыр, халык өчендер! Сине халык ярата икән! — диде рус телендә Салават янында торучы бер ир, әкрен тавыш белән. Халык: — Начальство, начальство!—-дип пышылдаша баш¬ лады. Бер офицер, үзен бик эре тотучы Оренбург чиновни¬ гы, Уфа канцеляриясе экзекуторы һәм тәрҗемәче килеп туктадылар. Экзекутор Салаватка чыгарылган хөкем карарын укыды, ә Третьяков җыелган башкортларга карарны сүзгә-сүз тәрҗемә итте. Хөкем карарында: «Башка усал ниятле кешеләргә сабак булсын өчен, үзе иң яман вәхшилек эшләгән бар¬ лык шәһәрләрдә вә башкорт авылларында, җинаятьче буларак, ул җәзага тартыла», диелгән иде. Җәллад ярдәмчеләре Салаватның аркасын ачтылар, һәм халык гаҗәпләнеп аһ орды: — Кай җирен кыйнарга инде моның? Аның бит бо- лай да бар җире суелып беткән! — Кешеләр түгел, ә ерткычлар икән! — дигән кыю һәм ачулы тавышлар ишетелде. — Теге дөньяда сезнең үзегезне иблис хезмәтчеләре шулай итәчәк! 518 519
— Молча-ать! — дип акырды Оренбург чиновнигы усал итеп,— Озын теллеләрнең үзләрен монда басты¬ рырмын. Җәллад ярдәмчесенең кулыннан куркыныч коралын алды һәм гадәти җиңел хәрәкәт белән чыбыркысының җирдән сөйрәлгән очын артка селтәде. Халык төркеме чигенеп куйды, һәм алар өстеннән көрсенгән һәм уфылдаган тавыш үтте... Чыбыркының чи каешы, пычак кебек, Салават арка¬ сындагы каракучкыл кызыл җөйләр арасын кискәли башлады һәм аньщ аркасыннан ургылып кан чыкты. — Бер... ике... өч...— Халык өстендә урнашкан үлем тынлыгында һәр сугудан соң экзекуторның тавышы яң¬ гырап торды. Завод эшчеләре арасында берничә кеше, бүрекләрен салып, чукынып алдылар, һәм кинәт көтмәгәндә каты һәм кыю итеп кычкырган тавыш яңгырады: — Шулай кирәк аңа, шулай... тагын да ныграк!.. — Әз әле аңа, мондый эткә!..—дип дүртенче сугуда икенче тавыш аңа кушылды. — Җәллад, ныграк тырыш, тырыш! — дигән сүзләр белән чәчләре агарган юан башкорт, кешеләрне эткәли- төрткәли, җәзалау урынына якынайды. Салават, бу йөрәк өзгеч таныш һәм якын тавышны ишеткәч, үз-үзенә ышанмады. Ул сөйләшүчеләргә арка¬ сы белән тора иде, шуңа аларны күрмәде, ләкин палач камчысы егерме тапкыр төшсә дә, Кинҗәнең тавышын танымый калуы мөмкин идеме соң!.. — Юк итәргә кирәк аны! — дип кушылды өченче тавыш, ул да шулай ук ярсулы һәм ачулы иде, һәм азап¬ ланучы янына үтеп кергән яшь кенә башкорт Салават¬ ның йөзенә төкерде. — Читкә китегез! — дип акырды солдат, мылтык тү¬ тәсе белән кизәнеп. — Салават минем өйне талады, энемне атты, ә ми¬ ңа аның йөзенә төкерергә ярамыймы! — дип кычкырды тегесе, мылтык түтәсенең башына төшүеннән дә курык¬ мыйча. — Салават карак ул! Нигә нәчәлство аны кызгана икән!..— дип кычкырды тагын берәү, һәм олы гәүдәле, киң җилкәле, бай киенгән башкорт сәүдәгәре, солдатлар боҗрасын өзеп, бәхетсез янына атылды. — Сигез...— диде экзекутор чыбыркы артыннан. Тирә-якта ыгы-зыгы, этеш-төртеш башланды, халык боҗрасы кысылганнан-кысылды, палачка чыбыркы бе¬ лән кизәнергә урын да калмады. Завод эшчеләре әллә каян килеп чыккан һәм төркем¬ нең төрле ягыннан кысучы таза гәүдәле башкортларны читкә этәргә тырыштылар, ләкин алар ярсып, ачу белән Салават янына омтылдылар. — Менә мәлгуннар, менә шайтаннар, болай да ке¬ шене азаплыйлар, ә сез аны тагын! — дип кычкырды заводныкылардан берәү. — Элек бергә йөргәннәрдер, дус булганнардыр!.. — Кем аның дусы?! Кем дусы?! —дип бөтен көченә акырды зур корсаклы карт. — Үз кулларым белән суям мин аны! — дип, бер яшь бәйләнчек картның сүзләрен күтәреп алды да солдатлар боҗрасын өзеп эчкә үтте. Офицер, хыянәтчене халык үтереп ташламасын өчен, бөтен гәүдәсе белән алга ташланды. Ләкин Оренбург чиновнигы, әкрен генә терсәгеннән тотып, аны туктатып калды. Аңа Салаваттан башкортларның үзләре үч алуы Петербургның «югары катлавында» мәслихәт күрелер төсле тоелды. Ыгы-зыгыда кемнең нәрсә эшләгәнен аеруы мөмкин түгел иде. Халык төркеме солдатларны бөтенләй изде. Башкортлар кулында балталар һәм пычаклар ялты¬ рады... — Юк ит аны! Бетер!.. Җәллад ярдәмчеләреннән берсе Салаватның гәүдә¬ сен каплавы булды, шунда ук аңа хәнҗәр белән када¬ дылар, ул егылды. Салаватның ерткычлар кебек якташ¬ ларына таба мылтыгын борган солдат та башы балта белән ярылып авып төште. Бәрелешкә эшчеләр дә кушылды: — Җәмәгать! Коткарыгыз! Салаватны коткарыгыз! Хыянәтчеләрне кыйнагыз, эт балаларын, җәмәгать!.. — Кыйнагыз! Кыйнагыз! Чиновник артка чигенде һәм ачуы кабарган халык төркеменнән кача башлады. Офицер калтыранган кул¬ лары белән пистолетын тотып, бу гаугада кемгә атарга белмичә, аптырап калды... Ниһаять, ул һавага атып җибәрде, ләкин соң иде инде: ату тавышы беркемне дә айныта алмады. Халык шау-шуы аны басып калды... 520 33 В-598 521
Бәрелештә кешеләр — солдатлар, башкортлар, за¬ водта эшләүчеләр бер-бер артлы аудылар... Мылтыклар¬ дан аткан тавышлар ишетелде һәм алар да сугышучы- ларның ярсуларын баса алмады. Әлеге юан карт пычак белән Салават янына атылып килде дә бер кизәнде, ике... Салават кинәт баганадан шуышып төште... Олы гәүдәле, киң җилкәле заводлылардан берәү картның артыннан килде дә, каяндыр кулына эләккән лом белән бөтен көченә аның сыртына кундырды. Карт арка сөяге сынып егылды. — Хуш... Үләм... Салават,— дип ыңгырашты ул Са¬ лаватның аягы очында. — Кинҗә, үлмә! Кинҗә дустым! Кинҗә туганым! — дип кычкырды Салават, үзенең чыбыркыдан җәфалану¬ ын онытып. Заводчылар кулында казыклар, көрәкләр һәм бал¬ талар күренде. — Хыянәтчеләрне кыйнагыз! — дип акырды олы гәү¬ дәле тимерче зур чүкеч белән бер башкортның башын ярып. — Икейөзле яһүдләр! — Ләгънәт төшкән этләр! — дип тимерчегә иярделәр заводлылар. Солдатлар, халык арасыннан көч-хәл белән чыгып, үз өсләренә килүчеләрне штыклар белән кадарга тотын¬ дылар, берничә кешене атып үтерделәр. Калган башкортларны чигенергә мәҗбүр иткәч кенә, нәрсә булганын барысы да аңлый башладылар: Сала¬ ватны баганага бәйләгән бау ике җирдән киселгән, ә Салаватның үзенә бернинди дә зарар килмәгән иде. Бәрелештә унлап башкорт үтерелгән, конвойдагы биш солдат яраланган, җәлладның бер ярдәмчесе, ике эшче һәлак булган иде. Сөм заводы эшчеләре үтерелгән таза картның иске танышлары Кинҗә икәнен белделәр, ул сакалын ябыш¬ тырып кына куйган икән... Тере калган башкортлар, атларына атланып, качып өлгерделәр, ә солдатлар алар¬ ны куа барып йөрмәделәр: офицерның көчләрне тарка¬ тырга батырлыгы җитмәде. Вакыйга аны куркыткан иде. Җәзалау бүленеп калган җирдән эшчеләрне җибәр мәделәр. Аларга үтерелгән һәм яраланганнарны бер читкә илтеп куярга куштылар. Җәллад Салаватны ба¬ ганага яңа бау белән бәйләп куйды. һәм экзекутор сугылып бетмәгән уналты камчыны салкын кан белән тагын саный башлады... Салават, үзен коткарырга маташуның уңышсызлык- ка очравыннан һәм шул бәрелештә Кинҗәнең һәлак булуыннан соң, бик озак аңына килә алмады. Аркасын¬ дагы чыбыркы эзләре түгел, ә аның йөрәгендәге төзәлми торган эзләрнең ут булып януы газаплады аны. Кинҗә һәлак булды — бар да челпәрәмә килде! Штыкларга һәм пуляларга каршы пычак тотып баручы шундый батыр егет тагын кайдан табылсын соң!.. Әгәр дә завод халкы аңлаган булса иде... Әгәр дә Кинҗә, русларга ышанып, аларга үзенең серен чишкән булса иде, солдатлар үзләре генә Салаватны саклап кала ал¬ маган булырлар иде... Ябыштырып куйган чал сакаллы мескен Кинҗә!.. Салаватны тагын биш тапкыр яңадан җәзаларга алып чыктылар, хәзер Красноуфимск, Коңгыр һәм Оса шәһәрләре яныннан үтеп киттеләр... Елдәк крепосте — җәзалауның соңгы урыны иде. Салават Елдәк крепо¬ стенда борын тишекләрен ертуны һәм кызган тимер бе¬ лән битенә тамга салуны — үзен иске дусы карт Хло- пуша кыяфәтенә кертүне күңелсезләнеп һәм коты очып көтте... Ертылган борын тишекләре һәм тамга аны азатлык¬ ка чыгуга булган соңгы өметеннән мәхрүм итәчәк. Там¬ галы каторжан ничек яшеренсен, ди?! һәркайда таба¬ чаклар. Егерменче сугуда аңын югалткан Салават үзенең ничек Уфага кире китерелүен белмәде. Биш тапкыр камчы белән суктырылуның һәрберсен¬ дә ул, саташып, Сөм заводында булганнарның барысын да күңеленнән тагын кичерде, һәммәсе ниндидер хәрә¬ кәтләнүче көзгедәге кебек өр-яңадан аның күз алдына килде! Заводлылар төркеме, камчының тәнне беренче өтеп алуы — һәм кинәт артта Кинҗәнең якын, туган¬ нарча тавышы. Аннан соң, башта ук аның ни өчен икән¬ леген бары тик ул гына, Салават кына, аңлаган кызу бәрелеш... Кинҗә кискән баулар аның кулыннан шуып төштеләр, Салават үзе дә багана буйлап шуышты да 33* 523 522
хәлсезләнеп җиргә утырды, ул тынын да алмыйча, менә- менә дуслары атка салып алып китәр, дип көтте... һәм кинәт аның янында үлүче Кинҗәнең ыңгырашуы ише¬ телде... Салават, саташып, һәр юлы бер үк сүзләрне кычкырды: «Үлмә, Кинҗә! Кинҗә дустым! Кинҗә туга¬ ным...» — диде ул, һәм тагын, тагын шул ук куркынычлы саташулар — дустының һәм туганының һәлак булуы кабатланды... Бу үлемне Салават йөзләрчә тапкыр киче¬ рергә өлгерде, ләкин юксыну кайгысы һич тә кимемәде. Булмады һәм башка андый дусның булуы да мөмкин түгел иде... Уфа магистраты казаматында соңгы тапкыр аңга килгәч, Салават үзе янындагы салкын сулы чүлмәкне караңгыда капшап тапты да кипкән иреннәрен аның читенә тидерде. Аның соңгы җәзалау урыны хәтеренә төшә башла¬ ды һәм ул — кеше түзә алмаслык җәфаларның бетүен әкрен генә аңлый алды, ике атна үткәч тә аны яңадан чыбыркы белән суктырырга яңа урынга алып бармая¬ чаклар. Уйлары әле сүлпән һәм йокы аралаш иде. Җәза белән интектерелгән егеттә бернинди теләк тә юк иде, бөтен хисләре тупасланган иде. Чыбыркы белән суктыру¬ ның соңгысы булуы аңа җиңеллек тә, шатлык та китер¬ мәде. Әгәр дә ул ялгышкан булып, аңа баганага бәйләнгән килеш тагын бер, хәтта ике, өч тапкыр камчы- ланырга туры килсә дә, бу Салаватны яңа интегүләрдән куркытмас, көчкә-көчкә генә, ялкау гына типкән йөрә¬ ген кызурак типтерә алмас иде... Аның хәзер бары тик җылынасы гына килде. Таш стеналы караңгы җир астының салкыны аны, кутыр¬ лап, җөйләнеп беткән аркасының авыртуына караганда, ныграк интектерде... Сүлпән фикере бер сүнде, бер кабынды аның... Ел- дәктә суктыргач, аның борын тишекләрен ертырга һәм кызган тимер белән маңгаена, битенә кләймә сугарга тиешлекләре кинәт Салаватның исенә килеп төште... Тирән өметсезлеккә бирелеп, ул ертылган борын ти¬ шекләренең һәм сугылган кләймәнең үз йөзен бозачагы турында бөтенләй уйламады, хәзер кләймә һәм ертык борын тишекләре белән беркая да качып булмаячак ди¬ гән уй аның аңына кагылмый, инде тәмам күнегелгән бернәрсә кебек, эзсез генә узып китә иде. Ул хәзер нин¬ дидер, исеме хәтердә калмый торган крепостька катор¬ гага бару өчен ерак юлга чыгарга кирәген исенә төшер¬ де. Каторганың нәрсә икәнен Салаватка Хлопуша сөй¬ ләгән иде инде. Ул рудникларны да, тоз чыгара, таш вата торган урыннарны да күз алдына китерде... Алар¬ ның берсе дә хәзер аны куркытмый иде инде... Салават салкыннан бигрәк нык интекте. Ул кайнар су, кайнар аш китерәчәкләре турында уйлады, белмәс¬ сең, бәлки Наташа яшереп кенә солдатлар аркылы кайнар сөт җибәртер. Аның берничә тапкыр шулай кай¬ нар сөт керткәне бар инде... Менә хәзер аракы да шәп булыр иде... Салават кинәт төчкереп җибәрде. Җәрәхәтләрдән бо¬ зылып беткән тәне авыртып дерелдәде һәм Салават әкрен генә ыңгырашып куйды. Ул, гадәттәгечә, тиз генә борынын сеңгерде һәм, кинәт, борынының исән икәнен сизде. Борын тишекләрен ертмаганнар... Бармаклары калтырап киттеләр... Ул үз-үзенә ышанмыйча битен, маңгаен капшады, борынын һәм битен чеметеп, тотып карады. Җәрәхәт тапмады, һәм үзенең тамгаланмага¬ нын белгәч, бизгәк тоткан кебек калтыранырга то¬ тынды... Ул кинәт казамат тәрәзәсе аша көзге, җилле яңгыр тавышын ишетте, үзе яткан саламның юеш икәнен сиз¬ де, җәзалау урынына җыелган башкортларның һәм русларның таныш йөзләрен күз алдына китерде, халык төркемендә берничә тапкыр кабатланган: «Дуслар исән чакта, алар дусын онытмаслар», дигән рухландыручы тавышны исенә төшерде. — Алар дусын онытмаслар! —дип әйтеп кунды Са¬ лават һәм үз тавышы аңа чит кеше тавышы шикелле ишетелде,—Онытмаслар! — дип ышаныч белән һәм нык итеп кабатлады ул ни өчендер, һәм аның йөрәге ешрак тибә башлады, күкрәген шатлыклы сагыш кытыклады. Ул тормышка сусаганын һәм аны бик нык сагынганын сизде... Казамат тәрәзәсендә таң яктысы күренде, подвал коридорында солдат аягы тавышлары ишетелде, тот¬ кыннарның богаулары чылтырады, иртәнге урам себе¬ рүченең себерке тавышы, авыр ишекләрнең ачылып- ябылулары, кычкырган тавышлар ишетелде... Наташа чыннан да аңа кайнар сөт керттерде. Сала¬ ват, сөт җылысының тәне буйлап таралуын сизеп, аны 525 524
йотлыга-йотлыга эчте. Ул аркасын җәфалаучы авырту¬ ларны онытты, ул магистрат астында интегүче арестант¬ ларның эчпошыргыч, ялыктыргыч . тавышларын ишет¬ мәде, тыныч кына, саташмыйча, бернинди дә төш күр¬ мичә, үзенә хәл кертүче һәм йөрәгенә көч бирүче йокыга талды... БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Төннәрен давыллап, шаулап яфраклар коелган сен¬ тябрь ае иде бу. Яңгырлы көзге җил арестантны борчы¬ ды. Яшәргә һәм азатлыкка булган өмет анда көннән-көн ныгыды, һәм шуның аркасында ул тизрәк көч җыйды. Берничә көн үткәч, Салават беренче тапкыр көчкә- көчкә салам түшәктән күтәрелде дә, карарга дип, тәрәзә¬ гә үрелде,— һәм ул магистрат ишек алды урынына үткән юлдагы кебек кешеләр белән мәж кайнаган магистрат мәйданын күреп гаҗәпләнде. Шул вакыт сентябрьнең якты кояшы болыт астыннан чыкты, һәм Салават тәрәзә¬ не ачып җибәрде... Тәрәзә алдында аны бик күп көннәр саклаган теге карт солдат, сакчы Ефим Чудинов басып тора иде. Салават кояшны, мәйданны, карт солдатның таныш йөзен, җилдә бөтерелеп йөрүче сары яфракларны күзәткәндә, югарыда, аның тәрәзәсе өстендә үзе чыгар¬ ган һәм Чудинов аркылы җибәргән җырны көйләүче таныш нечкә тавышны ишетте, һәм ул кинәт йөзенең үзгәрүен сизде,— аңа ул моңарчы булган хәленнән бө¬ тенләй ниндидер икенче төскә кергән кебек тоелды, хәтта, аптырап, бармаклары белән авыз кырыйларын тотып карады һәм берничә ай эчендә үзенең беренче тапкыр елмаюын аңлады... Салават магистрат бинасы алдындагы мәйданны йотылып карады. Алтындай саламнары тырпаеп торган арбаларга җигелгән салынкы рус атлары, башкортлар¬ ның биек тәгәрмәчле кыска арбалары, иярләренә мен¬ дәр салынган шәп менге атлар, чуар халык төркеменең гөж килеп сөйләшүе, хәтта арбалар арасында тибеп җибәргәнне яки очраклы ризык эләккәнен көтеп йөрүче урам этләре дә, бар да аны дулкынландырды, бар да тормыш тибешен күрсәтеп, аның күзләрен сөендерде¬ ләр. һәм кинәт егетнең һәрнәрсә белән кызыксынучан үткен күзләре нәкъ үзе утырган тәрәзә каршындагы яф¬ раклары яртылаш коелып беткән юан юкә астында тик торучы ялгыз кешене күреп алдылар. Ул мәйдандагы башка уннарча кешеләрдән бернәрсәсе белән дә аерыл¬ мый, тик аның бер дә кыймылдамавы һәм тәрәзәнең тимер рәшәткәсенә төбәлгән карашы Салаватны аның йөзенә игътибар белән карарга мәҗбүр иттеләр. Һәм Салават аны таныды. Ул Кинжә отрядындагы Нуркамил дигән кеше иде. Бу, башына төлке бүрек кигән урта яшьтәге, симез һәм киң җилкәле кеше Салаватка якын да һәм шул ук вакытта әйткән сүзне ишетә алмаслык ерак та тора иде. Салават Елдәктә дусын онытмый торган дуслар ту¬ рында әйткән тавышны хәтерләде, һәм аларның ул ва¬ кытта Нуркамил әйткәнлегенә төшенде. Казаматның бер почмагында, стенада алына торган кирпеч артында куыш бар иде. Анда кара, кәгазь һәм каләм яшерелгән. Салават турылыклы дусларына көне- төне хат яза ала иде, ләкин ул бик кыс-ка итеп берничә генә сүз язды да ипләп кенә Чудиновка дәште. Солдат аптырап аңа карады, һәм шунда ук сак бул дигәнсыман, агарган кашларын сикертеп куйды. — Кара әле, тегендә юкә астында төлке бүрекле башкорт басып тора, минем абзый ул... Минем өс-ба¬ шым бик тузды, сәләмәләнеп бетте,— диде Салават.— Казаматта бик салкын бит. Мин хат ташлармын, ә син аны абзыйга тапшыр. Ул миңа киемнәр, акча китерер... Сине дә онытмам. Арестантларга мондый хезмәт күрсәтү солдатлар өчен яңалык та, гадәттән тыш нәрсә дә түгел. Төрмә жалованьесына тәмәкелек һәм аракылык 50 тиен өстәп кую бер дә гөнаһ эш дип исәпләнми иде. Солдат берни дә җавап бирмәде, хәтта ул күзләрен читкә борды. Салават төрелгән язуны аның аяк астына ыргытты, ә Чудинов, бернәрсә белмәмешкә салышып, аңа күн итеге белән басты. Постын алмашкач, Чудинов халык төркеменнән төл¬ ке бүрекле башкортны эзли башлады, ләкин теге каядыр китеп югалган иде. Карт солдат инде өенә кайтырга дип торганда, кинәт магистрат болдырында башкорт¬ ның төлке бүреген күреп, шатланып аңа таба таш¬ ланды... 526 527
Икенче көнне Чудиновны кулга алдылар. Ул хат биргән төлке бүрекле башкорт Нуркамил булмаган. Ул генерал Фрейман җибәргән, воеводага пакет китергән кеше булып чыккан. Менә шул үзе инде Салаватның «кием» турында язмыйча, тимер пычкысы китерүне сорап язган хатын да воеводага тапшырган иде. Казаматка солдатлар бәреп керделәр, бөтен җирне тикшерделәр. Алар анда кара да, каләм дә, кәгазь дә тапмадылар, шулай да Салаватны кыйнадылар. — Укый-яза беләсең икән әле син, эт баласы! Хат язып маташасың! Пычкы кирәкме сиңа, эт! — дип акыр¬ ды төрмә смотрителе, күн итек башлары, үкчәләре белән Салаватның кабыргаларына, битенә тибә-тибә,— укый- яза белә, иблис! Солдатымны харап иттең син минем! Юләрне синең өчен үтергәнче чыбык белән ярачаклар. Сиңа барыбер сөргенгә китәсе, ә рус юләрен сиң ни өчен харап иттең? Җавап бир, шакшы, кара белән кәгазь сиңа кем бирде? Кем бирде? Каян алдың? — дип сорады Колокольцев. Кыйналган Салаватны тагын тәрәзәләре ишек ал¬ дына карап торган казаматка күчерделәр. Азатлыкка булган омтылыш аның җанына һәм йөрәгенә, тәненә һәм канына шулкадәр үтеп керделәр ки, Салават ба¬ рыбер тыныч кына утыра алмады... Ул көне-төне бунт күтәрде һәм үз язмышының рәхимсезлегенә ышана алмады. Төнлә, яңгыр тавышы астында, салам өстеннән сикереп торгалады ул; азатлык теләү аның көчен арт¬ тырган кебек тоелды, ул куллары белән тәрәзә рәшәткә¬ сенә ябышты, аларны тарткалады һәм ничек булса да какшатырга тырышты. Аркасындагы әрнүле кутырлар көчәнүдән ярылдылар, ләкин Салават бернинди авырту да сизмәде. Кайчакларда стена кирпечләре аның этүен¬ нән коелгансыман булдылар һәм ул куануыннан чак- чак кычкырмый калды... Ләкин сакчы, аны сизеп, тыштан тәрәзә кага, һәм Салават көчсезләнеп саламга егыла торган иде, арып һәм азапланып үткәрде ул йокысыз, эчпошыргыч әкрен узучы көзге төннәрне... «Бәлки Нуркамил әле ул хат белән тотылмагандыр,— дигән өметләр килгәләде Салаватка,— бәлки ул төрмә янында җайлы вакытны көтеп йөри торгандыр?!» һәм көтмәгәндә Третьяков аңа ике пар яңа чолгау һәм ике пар чабата кертте дә, чыраен сытып: — Юлга җыен! — диде. һәм әкрен генә, бөтенләй ишетелмәслек итеп, баш¬ кортча өстәп куйды: — Юл әйбәт булыр... Нуркамил шулай ди... Ишекне каты ябып Третьяков чыгып китте, ә Сала¬ ват, яңа чолгаулары белән чабаталарын кулыннан төшермичә, төн буе шулай утырды. «Ирек! Азатлык!» — дип җырлый иде аның әгъзала¬ ры, гүя качуның уңышлы булачагы хәл ителгән иде инде. Ләкин Салаватны иртән яңа бәхетсезлек каршы алды. Третьяковка төрмә смотрителе, Салават белән Юлайны, сөргенгә җибәргәнче, воеводага күрсәтү өчен провинция канцеляриясенә алып барырга дигән боерык килгәнен әйтте. Третьяков, бөтенләй югалып, үз бүлмәсенә йөгереп керде һәм кабаланудан тәрәзә төбендәге гөл чүлмәген бәреп төшерде дә, зур сандык өстенә егылды һәм кул¬ лары белән башын тотты. — Әткәем, нәрсә булды?! — дип курыккан Наташа аның янына йөгереп килде. — Беттем! Җәзалаячаклар, я булмаса имгәтәчәкләр, беттем,— дип пышылдады Третьяков, югалып калып. — Нәрсә өчен җәзаларлар? Нәрсә булды?—дип со¬ рашты кыз, аны аңламыйча. Наташа әтисенең Салават белән аның атасын сөр¬ генгә озата барасын белә иде. Ул хәтта бераз шикләнеп тә йөрде, ул шиген хәтта сөйләргә дә курыкты,— әтисе башкортлар белән берәр төрле бәйләнешкә кермәде ми¬ кән дип шикләнде ул. Моның Салаватка яхшылык ките¬ рәсең дә сизенде ул һәм шуның өчен әтисен ныграк та ярата башлаган иде. Ул аңа юлга күлмәк-ыштан хәзер¬ ләде, тунын ямады, итеген хәстәрләде, әтисе киткәч, бергә торырга кендек әбисен алып кайтырга да булган иде. Әтисе һәрвакыт кәефле һәм күтәренке рухта йөрде һәм кинәт шулай өметсезләнеп кайтсын инде... — Аларга кләймә сугылмаган ич! — дип пышылдады тәрҗемәче кызына. — Соң шуннан, кләймә сугылмаса ни? — дип гаҗәп¬ ләнеп сорады Наташа. — Юләр син, менә нәрсә! Миңа бит алар өчен акча түләделәр, акча!.. Аңладыңмы? Теге юан шайтан мак¬ 529 528
танды, имеш, мин аларны үзем алып китәрмен, беркем дә белмәс... Мин юләр, шуңа колакларымны салындыр¬ дым... Ә хәзер нәрсә эшләргә соң?! Тәрҗемәче чәчләрен йолкый башлады. — Нәрсә булды соң, әткәем? Салават качтымы әл¬ лә?— дип сорашты Наташа, яулык урынына үзенең озын чәч толымнары очы белән күзен сөртеп. — Алай булса, шушы кадәр өзгәләйгән булыр идем¬ ме? Магистраттан кача бит ул, минем гаебем аркасын¬ дамыни. Мин аны саклаучы түгел! Бөтен бәла дә аның тамгасыз утыруында, ә аны канцеляриягә чакыралар... Мин аны тамгалатмау өчен җәлладка акча бирдем... Мартынка кысылмаган булса — ярты бәла генә булган булыр иде. Ә ул, камчы белән ярганда, минем турыда да әйтәчәк... — Әй, әтием, хәзер нәрсә эшләргә соң? — дип Ната¬ ша ныграк елый башлады.— Болай булгач, һичшиксез, аңа тамга салачаклармы? Борынын да ертачаклармы? — Менә бит юләр!.. Бәла аны тамгалаудамыни. Мине, аңлыйсыңмы, Суслов әйтсә, мине дә тамгалаячак¬ лар һәм әтиеңнең дә борын тишеге ертык булыр! — Әй, әткәем, сезне тамгаласалар да... сезгә ма¬ турлык кирәкми. Ул бит яшь, аңа куркыныч, ә сезнең яшегез... — Юләр!—дип кычкырды Третьяков кабынып.— Бия кебек аңгыра син... Сиңа әтиеңне җир астына кертү дә берни түгел, ул гына исән-сау булсын... — Ә сез әйтегез, аның кләймәләре яшь ит белән капланган, ә борын тишекләрен ертырга кыскычлар бо¬ зылды, диегез. Алар ышаначак,— дип акыл өйрәтте На¬ таша. — Кем ышансын? Мондый эшнең гомергә булганы юк бит!.. Тәрҗемәче өйдән йөгереп чыгып китте. ...Салават үзен воеводага чакырту турында белмәде. Ул, казамат ишеге ачылганда, Третьяковның кичә әйт¬ кән сүзләре турында салам өстендә уйлап утыра иде. — Салават,— дип ашыгып пышылдады тәрҗемәче ишеккә башын тыккан килеш.— Әгәр дә сорасалар, кләймә салдылар диген, тик яшь ит каплады диген... борынымны да ерттылар ертуын да тик палачның нәр¬ 530 сәседер ватылды диген... әйт, борыным бик озак авырт¬ ты да соңыннан төзәлде диген... Салават аның кисәтүе нәрсә аңлатканын уйларга да өлгермәде, тагын ишектә йозаклар шалтырады. Ишек төбендә Колокольцев карт, ә аның артында ике солдат тора иде. — Әйдә, присутствиегә чык,— дип чакырды аны смотритель. Салават чылбырларын шалтыратып торды. Солдат¬ лар аның як-ягына бастылар, аны коридор буйлап алып китеп, баскычка чыгардылар. Көзге кояшның күз чагыл¬ дыргыч нурлары туп-туры аның йөзенә килеп бәрелде. Салаватның күзләре кысылдылар. Чылбырларын тотып, ул урамнан магистрат бинасы яныннан барды. Салават, бәлки нәкъ менә шушы минутта дуслары конвойга таш¬ ланыр дип уйлады. Ләкин магистратның парадный ишекләренә кадәр юл кыска булды. Беркем дә һөҗүм итмәде... Салаватны яңадан бина эченә алып керделәр һәм караңгылы-яктылы буш бүлмәгә кертеп утырттылар. Бер минуттан богау шалтыраган тавышлар ишетелде һәм ике солдат Юлайны алып керделәр. Ата белән бала, бер-берсенә якын килмичә, ерактан исәнләштеләр. — Бүген юлга чыгарбыз, ахры? — диде Юлай. — Чабата белән чолгаулар бирделәр,— дип җавап кайтарды Салават, ләкин солдат сөйләшергә ирек бир¬ мәде, сүзләрен бүлдерде. Салават күзләрен аска иде һәм ачудан чылбырларын шалтыратып куйды. Алар сүз дәшми берәр сәгать чамасы көттеләр. Ни¬ һаять, присутствие залы ишекләре ачылып китте. Ан¬ дагы өстәл артында воевода, секретарь, экзекутор, тагын ике чиновник утыралар иде. — Бире килегез,— диде экзекутор, һәм ике тоткын да, чылбырларын шалтыратып, өстәл янына килделәр. Өстәл янында утыручылар аларның йөзләренә текә¬ леп карадылар. Тынычлыкны воевода бозды — ул ал¬ маш-тилмәш я ниндидер кәгазьгә, я арестантларның йөзенә карады. Ниһаять, мөһим генә итеп әйтеп салды: — Хәбәр итүче хаклы — бернинди тамга юк... — Бернинди дә тамга юк-с!.. — Бик дөрес!
— Чынлап та, чынлап та, бернинди! — дип хор белән мыгырдаштылар чиновниклар. — Алып китегез,— дип ишарә ясады воевода сакчы¬ ларга, һәм солдатлар, мылтык түтәләре белән этә-төртә, арестантларны кечкенә бүлмәгә кире алып чыктылар. Ишек ябылды. Салават һәм Юлай ишек артында нәрсәдәндер акла¬ нып, коты очкан коллежский регистратор Третьяковның мыгырдавын, воеводаның каты тавышын һәм аны җүп- ләп торучы чиновниклар көтүенең чыпчыклар кебек чыкылдавын ишеттеләр. Ишек тагын ачылды. Бу юлы бүлмәдә баягы чинов¬ никлардан тыш Третьяков һәм Салаватны камчы белән суктырган Мартынка Суслов та бар иде. Аларның ике¬ сенең дә чырайлары киткән иде, Третьяковның ирен¬ нәре дерелди иде. Җәллад янында тимер учак тора иде. Салаватка кинәт куркыныч булып китте. Менә хәзер генә ул һәммә нәрсәнең дә кире кайтмаслык булып хәл ителәчәген, артка юл беткәнен һәм беркайчан да бул¬ маячагын аңлады. — Утлы күмер кирәк, утлы! — диде җәллад, аның тавышы ничектер ерактан ишетелгән кебек яңгырады. — Күз ачып йомганчы... Наташенька мич яга,— дип курка-курка әйтте дә Третьяков бүлмәдән йөгереп чы¬ гып китте. Коридорның аргы башында ишек ябылган тавыш ишетелде, нәрсәдер төшеп ватылды. Еракта бер кызның кыйналган эт кебек чыйнап, үк- сеп-үксеп елаганы колакка бәрелде. Аннары бар да тынды. Бер минуттан тәрҗемәче, аяк очларына гына вак-вак басып һәм бөтен кыланышы белән ашыкканын күрсәтеп, яңадан керде. Аның кулында бер чиләк утлы күмер иде. Җәллад тимер учак янында бүреге белән күмер көй¬ рәтә башлады. Бар да тыныч кына торуларын дәвам иттеләр. Ни¬ һаять, җәллад воеводага борылды. — Бар да әзер, сударь! — диде ул ялагайланып. Экзекутор урыныннан торды. — Юлай Азналин! — дип кирәгеннән артыграк кыч¬ кырып җибәрде ул. Юлай якынрак килде. — Тотарга! — дип команда бирде экзекутор. Солдатлар Юлайны тотып алдылар да скамьяга сузып салдылар. Карт аларга бернинди каршылык күр¬ сәтми буйсынды. Салават, йөрәге ярсып, шаккатып Юлайның кулларын скамья астына каерып бәйләүләрен һәм богаулы аякларын скамьяга боргычлап куюларын карап торды. Җәллад тимер учактан ап-ак итеп кыздырылган ти¬ мер кләймәне алды да Юлай янына килде. Салаватның күз аллары караңгыланып китте. Ул әтисенең ыңгы¬ рашканын ишетте һәм, үзен-үзе белмәстән, җәллад, солдатлар, чиновниклар өстенә ыргылды. — Арестантны тотарга! Тотарга! — дигән әче тавыш яңгырады. Солдатлар дүртәүләшеп аңа ташландылар, ләкин берсе богау белән башы ярылган хәлдә идәнгә лап итеп ауды. Калган икесе як-якка очып киттеләр... Салават каршында тимер рәшәткә куелмаган тәрәзә тора иде. Пыялалар чылтырап коелды һәм тәрәзә рамы тышка атылып чыкты... Астагы базар мәйданында халык ыгы- зыгы килә иде. Салават шунда ыргылды, ләкин башына төшкән авыр мылтык түтәсе аны идәнгә екты. Салават аңына килгәндә, инде аның куллары, аяк¬ лары шул ук бүлмәдәге скамьяга боргычлап бәйләнгән¬ нәр иде. Җәллад тимер учактагы күмерне бүреге белән көйрәтә иде. Менә ул, ап-ак булып кызган кләймәне ку¬ лына тотып, Салаватка таба борылды. Күкрәген ярып чыккан ләгънәт белән, коты очып, бауларны өзәсе килеп, Салават бөтен гәүдәсе белән кө¬ чәнде, һәм кинәт маңгаена ялварсаң да кире кайтмый, гомергә җуелмый торган эз ясаучы ут тиюен сизде... 1928—1953 532
ЭЧТӘЛЕК Пролог . . , 3 Беренче кисәк .23 Икенче кисәк .119 Өченче кисәк : 227 Дүртенче кисәк 439 Степан Злобин САЛАВАТ ЮЛАЕВ Роман (на татарском языке) Редакторы Г. Ханов Художество редакторы А. Садыков Техник редакторы В. Галкина Корректорлары P. С. Хәмидуллина, М. М. Мирсалихова Наборга бирелде 25/XI-1969 ел. Басарга кул куелды 2/VII-1970 ел. Типография кәгазе № 2, вДХЮв'/зг. Учетн.-изд. таб. 28,08. Якын¬ ча басма таб. 28,14. Тираж 15000. Заказ В-598. Бәясе 92 тиен. ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсенең Камил Якуб исемен¬ дәге матбугат комбинатында басылды. Ка¬ зан, Бауман урамы, 19.
ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАР! ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ 1970 ЕЛДА СЕЗНЕҢ ӨЧЕН ТҮБӘНДӘГЕ КИТАПЛАРНЫ БАСТЫРЫП ЧЫГАРДЫ: X. Камалов — Өмет Б. К а м а л о в — Күршеләр Г. Рәхим — Хәтер И. Низ а мов — Күңелеңдә ниләр бар? Г. Нәби уллин — Ү’рләрем Т. К а м ал и е в — Сезгә генә сөйлим Ш. Маннапов — Хаят көндәлеге