Текст
                    ВИКТОР ДРАЧУ к
ЕРАК
ГАСЫРЛАРГА
СӘЯХӘТ
■
БОРЫНГЫ ЯЗМАЛАР НИ СӨЙЛИ
КАЗАН
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ
1979


902.6 Д 72 Драчук В. С. Дорогами тысячелетий. О чем поведали письмена. 2-е изд. Предисл. акад. Б. Рыбакова. Худож¬ ники: Г. Бойко и И. Шалито. М., «Молодая гвардия», 1977. Драчук В. С. Д72 Ерак гасырларга сәяхәт. Борынгы язмалар ни сөйли. Сүз башы академик Б. Рыбаковныкы. Ху¬ дожниклар Г. Бойко һәм И. Шалито рәсемнәрен¬ нән күчермә. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979., 256 б., рәс. белән. Кырымдагы Таш-Аир кыясында археологлар серле сурәтләр: ко¬ раллы һәм коралсыз, йөгереп баручы һәм ятып торучы кешеләр; үрә баскан ат, ватык арбалар, ташланырга торган эт сурәтләре тап¬ каннар... Борынгы рәссам үз кабиләсе тормышының нинди фаҗигасен тасвирлады икән? Хәзерге заман кешесе ничәмә-ничә гасыр элек бул¬ ган хәлләрнең асыл мәгънәсенә төшенә алырмы? Бу китапта автор язуның рәсемнән алып хәрефкә кадәр үсеп камилләшүе, төрле халык¬ ларның иң борынгы язмаларын дешифрлау турында мавыктыргыч итеп сөйли. Язуның Борынгы Русь илендә ничек үсүенә аерым бүлек багышлана. 10602—238 Д 278—79 М132(03) —79 902.6 © Издательство «Молодая Гвардия», 1977 © Татарчага тәрҗемә. Татарстан китап нәшрияты, 1979
ЛЕНИН КОМСОМОЛЫНА БАГЫШЛЫЙМ Автор
ВИКТОР СЕМЕНОВИЧ ДРАЧУК Бу кешенең язмышы таң калырлык. , Аның студент чагындагы тикшеренүләре үк инде совет һәм чит ил галимнәрендә кызыксыну уята. Барына да өлгерә ул: Киев университетының фәнни җәмгыятенә һәм Украина ССР Фәннәр Академиясенең яшь галимнәр белән эшләү комиссиясенә җитәкче¬ лек итә, Археология институтында, комсомолның өлкә һәм шәһәр комитетларында эшли, Киев һәм Кырым комсомолының тарихын яза, «Киевский комсомолец»ның фән бүлеген алып бара, яшь археолог һәм яшь журналист мәктәпләрен җитәкли. һич уйламаганда бәхетсезлек килә... Виктор исән кала калуын, ләкин колагы ишетмәс, күзе күрмәс, сөйләшә, йөри алмас була. Тик тормышка чиксез зур мәхәббәте, көчле ихтыяры аркасында ул үлемне җиңә. Авыру белән тартышып яткан елларда үзебездә һәм чит илләрдә илледән артык фәнни хезмәт бастырып чыгара, пикто¬ граммалар дешифрлау буенча диссертация яклый, Фәннәр акаде¬ миясенең өлкән фәнни хезмәткәре һәм Журналистлар союзы члены була. Комсомол эшен дәвам иттерә. Хәзер Виктор Семенович — тамга сыман сурәтләр буенча иң абруйлы белгечләрнең берсе. Тарихи һәм лингвистик фәннәр белән чиктәш өлкәләрдә эшли. Ул тугыз фәнни һәм популяр китап, аннары герой комсомоллар турында бер китап, шулай ук публицистик очерклар һәм хикәяләр яза. Виктор Семенович хәзергә әле бик үк сәламәт түгел. Ләкин ул, үзенең тынгысыз йөрәге, бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән, сүрел¬ мәс комсомол ялкыны, армый-талмый эзләнү рухы белән башка¬ ларны да алга әйдәп, дәртләндереп тора.
Язу кеше фикерен мәңгеләштерде. Язу сәнгате аркасында ул замандашлары белән дә, бик борынгы бабалары белән дә аралаша башлады; заманнар һәм буыннар элемтәсе ныгыды... Радиосөюче эфирда планетаның төрле телләрдә сөйләшүче ха¬ лыкларын тыңлаганда ерак диңгез-океаннарда йөзгән корабль белән, әле кеше аягы басмаган биеклекләрне яулау хакына рәхәт тормыш¬ ларын ташлап киткән кыю альпинистлар белән, тайгада кыен хәл¬ гә юлыгучылар белән элемтә урнаштыра алганда үзенә бертөрле дулкынлану кичерә. Язма хатирәләрне тикшерүче дә моннан мең¬ нәрчә еллар элек яшәгән борынгы патшалар, полководецлар, оста¬ лар һәм шагыйрьләр тавышын ишеткән сыман була. В. Драчукның китабы шул мавыктыргыч темага багышлана да. Ул Кара диңгез буенда антик чордан калган серле тамга эзләрен тикшеренүче буларак танылган автор инде. Үзенең бу яңа кита¬ бында ул язуның килеп чыгуы һәм мөһим язма төрләренең үсеше мәсьәләләренә туктала. Укучы теге яки бу тамгалар системасында фикерне беркетеп калдыруның баштагы формалары, белән дә, кешелек дөньясы та¬ рихы өчен Мисыр иероглифы һәм Месопотамия чөйязуы кебек мөһим язма төрләрен дешифрлау белән дә танышачак. Авторны бигрәк тә тикшерү романтикасы, борынгы язмаларны дешифрлау кебек авыр эш кызыксындыра. Берничә буын галимнә¬ ре башкарган күмәк хезмәтнең кайбер бәхетле тикшеренүчеләрнең талант очкыны белән хәл ителүен күзәтү — күңелле нәрсә. Язу тарихы тел тарихы белән бергә тикшерелә, ә болар бөте¬ несе халык тарихына бәйле рәвештә күрсәтелә. Укучы күз алдыннан мисырлылар һәм шумерлар, греклар һәм финикиялеләр, этрусклар һәм римлылар, скифлар һәм сарматлар, борынгы. Орхон төркиләре үтә... Славяннарга һәм Руська ае¬ рым бүлек багышлана. Китап язмаларны тикшеренүчеләр алдында торган проблемалар турында сөйләү белән тәмамлана. Иске дөньяда алты мең ел дәвамында яшәгән төрле халыклар¬ ның язмалары хакында сөйли торган кечкенә генә бу китап әлеге гаять зур теманы тулы сынча колачлый алмый, билгеле (аның бу¬ рычы да бу түгел), ләкин ул, укучыны мавыктырып, кызыксыну уятырга һәм күпләрдә тагын да ераграк гасырларга сәяхәт итү теләге тудырырга мөмкин. Академик Б- Рыбаков, Ленин премиясе лауреаты. 5
ҮТКӘННЕҢ СЕРЛӘРЕН АЧУ
Югалган дөнья Европаның күренекле этнографы П. Липтон яңа яз¬ малар ачу турында уена да китермәгән. Аны Африка халыкларының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре кызык¬ сындырган. XX гасыр башында шул максат белән Көн- як Африка буйлап сәяхәт иткән дә ул. ■ Әмма һич көтелмәгән хәл килеп чыккан. I П. Липтон басуто авылында булган. Үзенә бер төрле куар бизәкле басуто тораклары европалыны гаҗәпкә калдырган. Алар зулусларның чыбык һәм үләннән үреп рсалган түгәрәк алачыкларына да, бечуаннарның сары Балчык өйләренә дә, бурларның матур коттеджларына һа охшамаган. I Басуто йортларының бөтен стеналарына хикмәтле орнамент, ачык буяулар белән бизәкләр төшерелгән вулган. Хатыннарның йорт бизәкләрен әледән-әле яңар¬ тып торуы да сәяхәтчеләрне гаҗәпләндергән, шуңадыр Сер җирдә дә төссез сызык яисә купкан буяу күрмәгән- нэр. Басуто орнаментының кабатланмавы да гаҗәпкә крлдырган: һәр өйнең үз бизәге, үз кыяфәте булган. Ләкин П. Липтонны бөтенләй башка нәрсә — каби¬ ләдәге кардәшлек мөнәсәбәтләре: әти-әнисе ягыннан абый-апаларына ничек дип эндәшүләре, никахлашу кагыйдәләре һәм башка шундый мәсьәләләр кызыксын¬ дырган. Шул максат белән алачыктан-алачыкка кереп йөрер¬ гә, еш кына озын-озак, тик бөтенләй нәтиҗәсез сөйлә¬ шүләр алып барырга туры килә. Ак тәнленең үзләренең туганлык мөнәсәбәтләре белән кызыксынуы хорафатчыл кешеләрне һәрчак сагайта. Шулай да бервакыт бәхет баса. Дөрес, семья башлыгы дәшми-нитми генә челемен суыра бирә, әмма беренче хатыны сөйләшергә ярату- чан һәм беркатлырак булып чыга. Ул галимгә бик тәфсилләп аңлата. Шунда ук, ишек төбендә, хуҗаның яшь хатыннары да сөйләшүне тыңлап тора. Өлкән хатын, яшьрәк хатыннарның әле берсенә, әле икенчесенә ишарәләп: — Бу хатынының улы тегенекеннән дүрт көнгә ал- данрак туды, беренче малай икенчесен «цколи» ди, ә те¬ гесе аны «ксвана» ди, чөнки беренчесе олырак. — Дөрес түгел,— дип каршы төшә яшь хатыннар¬ ның берсе. Нәкъ киресе.... Минем улым олырак! 7
Көтмәгәндә бәхәс куба. Хәтта аз сүзле хуҗа үзе дә кушылып китә. Галимне бик нык гаҗәпләндереп, ул эндәшми-тынмый гына барысын да ишек алдына алып чыга. Вакыт-вакыт беренче хатыны белән нәрсә турын¬ дадыр җитди генә сөйләшеп ала да бармагын стена¬ дагы орнамент сызыгы буенча йөртә башлый. Ниһаять, гаилә башлыгы рәсемдәге бер борылышка бармагын төртеп: — Әйе, аныкы олырак! — дип, бәхәс башлаган ха¬ тынга күрсәтә. Этнограф шакката: аның алдындагы торак стена¬ сында үзенә күрә бер басуто язмалары икән... Менә ни өчен хатыннар — йорт елъязмачылары рәсемнәрне әле- дән-әле яңартып, стенадагы хикмәтле рәсемгә яңа «ин¬ формация» өстәп торалар икән! Менә ни өчен һәр йортның үз орнаменты: стена — гаилә архивы икән! П. Липтон сораштыра, рәсемнәрне күчереп ясый, бик нык гаҗәпләнә... Хуҗалар башта аның ни өчен бу кадәр гаҗәпләнүен аңламыйлар. Аннары галимнең шундый «аңлаешлы» һәм «гади» язуны да белмәвенә төшенгәч, үзләре гаҗәпкә калалар. Хуҗа аңлата башлый. Орна¬ ментның һәр детале мәгълүм бер мәгънә белдерә, ул үзенә күрә бер җөмлә икән. «Малай туа» — аның кайсы көндә, айда, елда туганы билгеләп куела. «Терлек сатып алынса» — кайчан, кемнән һәм күпмегә алынганлыгы күрсәтелә. «Налог түләнде...», «Авылга ак кеше кил¬ де...», «Янгын булды...», «Абыйның олы кызы үлде...», «Юлбашчы яңадан сайланды...», «Өч көн буена яңгыр койды·, боз яуды»... Хуҗа «укып барганда», галим күз алдыннан басуто авылы тормышының төрле күренешләре үтеп тора. П. Липтон тел белгече булмый, шулай да фәнни журналларның берсендә искиткеч басуто язуы турында язып чыга. Шуның белән этнограф лингвист галимнәр¬ нең игътибарын бу үзенчәлекле язуны тизрәк өйрәнергә кирәклеккә юнәлдерә. Кызганычка каршы, телчеләр П. Липтон мәкаләсенә бик соңарып игътибар итәләр. Аның белән дистәләрчә еллар үткәч, безнең заманда гына кызыксына башлый¬ лар. Кайчандыр П. Липтон булган Көньяк Африка авы¬ лына белгечләр бара. Тик инде соң була. Басуто йортлары элеккечә матур итеп бизәлгән, ләкин орнамент инде барысында да бертөрле. Чөнки 9
XX гасыр башларында, П. Липтон Көньяк Африкага барып кайтканнан соң, басуто халкы латин әлифбасы нигезендә хәрефле сисуто язуы булдыра. Мәктәпләр ачыла, анда яңа әлифба һәм инглиз теле өйрәнә баш¬ лыйлар. Басуто дәүләте Лесотода барлык язу-сызу эшләре күптән инде сисуто белән һәм инглизчә башкарыла. Көньяк Африкада басуто иң грамоталы халык булып санала. Ә орнаменталь язу? Ул... «кирәк булмаганлык- тан» онытыла. Хәтта җитмеш яшьлек картларның да ярдәме тими: алар да инглизчә һәм сисуто укыганнар... Шактый катлаулы һәм мәшәкатьле ата-бабалар язуын авторучка, язу машиналары, линотиплар заманында бала чагыннан өйрәнергә теләмәгәннәр... Хәзер дә басуто авылы кешеләре яңа тораклар тө¬ зегәндә стеналарга ата-бабалардан калган орнамент¬ ларны күчереп куялар, ләкин аның мәгънәсенә төшенеп тормыйлар, аны һаман гадиләштерә баралар. Шулай итеп, җитмеш ел дигәндә оригиналь язу онытыла. Кешелек дөньясы тарихының мөһим сәхифә¬ ләре югала. Халык тормышының бөтен бер чоры төшеп кала... Бөтен бер дөнья юкка чыга. Басуто орнаментын дешифрлап, аңа берәр «җан кертүче» табылырмы? Әлегә безнең өчен бер мәгънәсе һәм әһәмияте булмаган шушы гүзәл рәсемнәрне берәр «сөйләтә» алучы табылырмы? Энтузиастлар табылыр. Халыкка тарихын, үткәнен, биографиясен үзенә кире кайтарып бирүчеләр табы¬ лырга тиеш. Чөнки басуто орнаменталь язуыннан баш¬ ка дөнья культурасы фәкыйрьрәк булып, бер матур чәчәге югалган букет сыман күренәчәк. Тарих серләре, бигрәк тә әле күптән түгел генә бу¬ лып үткән тарих серләре каршыһда кеше ул кадәр үк көчсез түгел лә. Басуто орнаменталь язуына ачкыч та¬ былса, без, бәлки, бүтән серле язулар, тамгалар, орна¬ ментлар өчен дә ачкычлар таба алырбыз... ■ Язу ничек барлыкка килгән? Кешелек дөньясы тарихының күбрәк өлешендә язу булмаган. Моңа ирешкәнче күп заманнар үткән һәм бары берничә мең ел элегрәк кенә сөйләмне тамга белән билгели башлаганнар. 10
Язу моннан 6 мен. ел элек, безнең эрага кадәр дүртенче меңъеллыкта барлыкка килгән дип фараз ите¬ лә. Ләкин 1961 елны Трансильваниядә, Румыниянең кечерәк Тэртерия поселогы янында, археологлар серле рәсемнәр-тамгалар төшерелгән өч балчык таблица — җиде мең ел чамасы элегрәк язылган истәлекләр таба¬ лар. Ә яңа табылдыклар безгә нәрсә әзерли торгандыр? Кешенең тәҗрибәсе һәм белеме арта барган саен, аны хәтердә калдырып, телдән башкаларга тапшыру зарурлыгы туган. Заманча итеп әйтсәк, информацияне саклау һәм тапшыру проблемасы килеп чыккан. Турыдан-туры аралашканда бу әле җиңел эшләнә, шулай да кеше хәтере камилләшеп җитмәгәнлектән, күп нәрсә югала. Ара ераклыгы белән вакыт төп киртә¬ гә әверелә, аларны бары тик беркетеп калдырган сүз генә җиңә ала. Башта мнемоник чара, ягъни «истә калдыру» чара¬ сы, сыйфатында әйберләр файдалану хәзерге язуга таба ерак һәм авыр юлда беренче адым булган. Алар фикер белдерми, бары тик аны искә генә төшерә. Хәзер дә әле без онытмас өчен, берәр нәрсәне төенләп куябыз. Аннары әйберләргә конкрет мәгънә бирә башлаган¬ нар. Алар, алдан сөйләшеп кую буенча, үзләренә күрә бер сигнал, шартлы билге белдергәннәр. Биркаларда һәм агачлардагы киртләр, төеннәр, шнурлар, сугыш игълан итү билгесе буларак уклар һәм башка шундый әйбер¬ ләр тамга хезмәтен үтәгәннәр. Мәгънәләрне шулай бер¬ кетү ысулы «әйберле язу» дип атала. Сан-хисап турында, мәсәлән, биркаларга тамга са¬ лып белдергәннәр. Аларны төрле договорлар өчен дә кулланганнар. Договор төзегәндә бирканы буйга яр¬ ганнар да һәр якка берәр яртысын биргәннәр. Бергә кушканда киртекләр бер-берсенә туры килгән. Бир¬ каларны календарь итеп тә кулланганнар (аларга көн, атна һ. б. санын уеп язганнар). Бурыч йөкләмәлә¬ рендә аларны култамга итеп йөрткәннәр. (Бирка сүзе иске татарча биргә, биркә, «бурычка бирү турында таныклык» сүзеннән килә дигән фикер бар.) Биркалар¬ ны хәтердә озак сакланырга тиешле вакыйгаларны оныт¬ мас өчен дә файдаланганнар. Дөрес исәпләү өчен хисап шнурлары кулланылган. Аларны Перу көтүчеләрендә, Латин Америкасының кай¬ бер башка халыкларында һәм Африкада хәзер дә кү¬ 11
рергә мөмкин. Бер шнур белән үгезләрне, икенчесе бе¬ лән сыерларны саныйлар. Сыерлар саный торганы ике япьле була. Савым сыерлар һәм буаз сыерлар аерым- аерым исәпләнә. Өченче шнур белән бозауларны са¬ ныйлар. Андагы төеннәр саны көтүдәге терлек санын күрсәтә. Борынгы кытайлар да, исәп-хисап һәм истә калды¬ ру өчен, төенле шнурлардан файдаланганнар. Борынгы халыклар төеннәрне вакыт исәбе өчен дә кулланганнар. Дарий календаре моңа мисал була ала. Безнең эрага кадәр V гасырда яшәгән күренекле грек тарихчысы Геродот Дарий турында менә ничек сөйләгән. Геродот әйтүенчә, Персия патшасы Дарий I Скифия- гә яуга барганда Дунай аша махсус салынган күпер аркылы үткән. Күперне саклап калу өчен, Дарий сакка юнаннарны — үзенең союзникларын куеп калдырган. Ул аларга алтмыш төенле каеш тоттырган да: «...Шушы каешны алыгыз да болай эшләгез: минем скифларга каршы яуга чыгуымны күрүгә, көн саен берәр төенне чишә барыгыз. Төеннәр күрсәткән көннәр саны бетеп, мин шул вакыт эчендә әйләнеп кайтмасам, туган илгә юл тотыгыз. Ә хәзергә... күперне күзәтегез, аны ничек кенә булса да саклап, коткарып калырга тырышыгыз. Бу сезнең миңа зур хезмәт күрсәтүегез булыр». Төенле календарьдан Себер, Гвинея, Полинезия, Көнчыгыш Африка халыклары да файдаланган. «Хәбәрче томарлары (жезллары)» да үзенә күрә әйберле язу ролен үтәгәннәр. Борынгы Европада, бо¬ рынгы Кытайда, Австралия һәм Африка кабиләләрендә алардан киң файдаланганнар. Икенче кабилә кешесе алып килгән томар аның вәкаләтләрен раслаучы бил¬ геле бер документ булып саналган. Томарга киртләр, истәлекле тамгалар ясалган була, шуларга карап, аны алып килгән кеше үзенә тапшырылган эшләр санын исенә төшергән. Ихтимал, киртләр ничек урнашуның да әһәмияте булгандыр. Төньяк Америка индеецларының әйберле язуы — «вампум» билбауларының да формалары оригиналь. Хәбәрчеләр тарафыннан тапшырыла торган билбаулар билгеле бер хәбәр булып саналган. Вампум билбауга үрелгән яисә тагылган төрле төстәге кабырчыклардан торган. Кабырчыкларның саны, төсе һәм үзара урна¬ шуы мәгълүм бер мәгънә белдергән. Кайчак вампум- 12
нарга хәбәрнең эчтәлеген ачыклый торган сурәтләр дә төшерелгән. XVIII гасыр ахырында мөһим политик документ булган вампум билгеле. Бу Пенн вампумы — уртасына • Пени В/Мипумы кара төс белән ике кеше сурәте төшерелгән ак билбау. Аны лениленапе кабиләсе ак тәнлеләр белән индеец¬ ларның тынычлык һәм дуслык әманәте итеп Пенсиль- ваниягә нигез салучы В. Пеннга бүләк иткән булган. 13
Хәзерге Псруда бик күптән яшәгән инкалар кипу- сы әйберле язуның кызыклы үрнәге. Анда әйберле язуның бөтен мөмкинлекләре файдаланылган дип уй- ланыла. Кипу юан бау яки таяктан гыйбарәт, шуңа төенле һәм үрелмәле шнурлар тезелгән булган. Шнур¬ лар һәм төеннәр санына, аларның зурлыгына, ничек урнашуына һәм төсенә мәгънәви әһәмият бирелгән. Кай¬ чагында кипуның авырлыгы дүрт килограммга кадәр җиткән. Буялмаган шнурларны исәп-хисап өчен һәм әһәмиятле вакыйгаларны истә тоту, ә төрле төстәгеләрен катлаулырак хәбәрләр тапшыру өчен кулланганнар. Индеецларда һәр төснең үз мәгънәсе булган. Кара төс — бәхетсезлек, үлем, шәмәхә төс — куркыныч яки дошманлык, кызыл төс — сугыш, ак төс — тынычлык, сары төс — алтын, яшел — бөртекле ашлык. Төсләрне һәм төеннәрне төрлечә урнаштырып, индеецлар бик күп хәбәр тапшырганнар. Кайбер галимнәр, кипуга закон¬ нар, хроника һәм хәтта шигырьләр дә язылган булуы мөмкин, дип уйлыйлар. Икенчеләре исә төеннәр һәм төрле төстәге шнурлар белән катлаулы хәбәрләр язу мөмкин түгел дигән фикердә торалар. Әле хәзер дә без, мөмкин булганда, әйберле язу принцибын файдаланабыз, мәсәлән, сигналлар биргән¬ дә: диңгездә — маяклар һәм сигнал флаглары, юллар¬ да — светофорлар һәм семафорлар, төрле приборлар¬ да — сигнал лампочкалары. Болар бөтенесе дә — «хә¬ бәрче томарлары» белән Перу көтүчеләренең шнурла¬ рына тиң нәрсәләр. в Рәсемнән хәрефкә Әйберле язу төп бурычны: кешелек дөньясы тупла¬ ган белемнәрне саклаучы хәтер булу бурычын башкара алмады. Ә иҗтимагый тормыш катлаулана барган саен, моңа ихтыяҗ һаман үсте. Гореф-гадәтләр, традицияләр барлыкка килде, аларны яңа буыннарга тапшырырга кирәк булды. Хезмәт бүленеше һәм товар алмашу төгәл исәп-хисап таләп итте. Юлбашчылар, каһиннәр килеп чыкты, аларның эшчәнлеген мәңгеләштерү зарурлыгы туды. Пиктография, ягъни рәсемле язу, хәзерге язуга таба яңа баскыч булып тора. Информация тапшыру 14
ысулы буларак аның үзенчәлеге шунда: рәсемле язу аерым төшенчәләрне аермыйча, фикерне тулысынча тапшыра. Пиктограмманың хәтта иң вак кисәкләре дә хәзерге заман җөмләләре шикелле үк мәгънәви төгәл¬ леккә ия. Пиктограммада төп кисәкләрне җөмләдәге кебек аерып булмый. Ул хәрәкәтне, вакыйганы тасвир¬ лый, әмма телдән сөйләүне, әйбер исемен берничек тә гәүдәләндерми. Пиктограммада символика юк, ул нәрсә сурәтләсә, шуны белдерә. Шуңа күрә пиктограмманы, нинди телдә сөйләшүенә карамастан, теләсә кем танып укый ала. Пиктограммалар ау хәбәрләре һәм хуҗалык язма¬ ларыннан, яуга бару, бәрелешләр турында белдерүләр¬ дән һәм төрле сихер-магия алымнарыннан (бу бигрәк тә Төньяк Америка индеецларында, шулай ук Индоне¬ зиядә киң таралган булган), политик договорлар, пети¬ цияләр, ультиматумнар һәм мәхәббәт хатларыннан торган. Пиктограмманы аңлату өчен шигъри форма аеруча уңайлы булган. Гадәттә көйләп укыла торган шундый шигырьнең һәр юлы аерым бер рәсемне сурәтләгән. Пиктография борынгы сәнгать белән бергә туа. Га¬ лимнәр тарафыннан табылган беренче рәсемнәр моннан 40—50 мең ел элек, палеолитның соңгырак чорында ясалган. Борынгы кеше ташка чокып, сөяккә уеп яисә мәгарә стеналарына буяу белән төрле хайван — бизон, мамонт, болан, мөгезборын, ат яисә кеше сурәтләре ясаган. Дөньяны ул үзенчә танып, гәүдәләндерә башла¬ ган. Мезолит чорында (Европада ул безнең эрага кадәр тугызынчы — алтынчы меңьеллык белән билгеләнә) ур¬ так сюжетка корылган катлаулы сурәтләү композиция¬ ләре киң тарала. Алар рәсемнәрдән торган бөтен бер хикәягә охшый. Бу — әйләнә-тирәдәге дөньяны танып белүдә яңа адым, вакыйганы, хәрәкәтне чагылдырырга омтылу. Борынгы кеше фикере инде конкрет фактларны күрсә¬ теп кенә калмый, бәлки абстракт төшенчәләрне күрсәтер¬ гә дә омтылыш ясый. Рәсемнәрдә символик элементлар һәм шартлы тамгалар торган саен ешрак очрый. Тикшеренүчеләр фикеренчә, пиктографик язу неолит чорында, аерым ыруглар кабилә булып оеша башлагач кына формалашып җиткән. 15
Без хәзер дә пиктографик тамгаларны киң куллана¬ быз. Әйтик, магазин һәм мастерской вывескаларында- гы рәсемнәр; урамда йөрү кагыйдәләренә караган бил¬ геләр, агулы матдәләр салынган тартмага төшерелгән кеше башы сөяге һәм аркылы-торкылы сөякләр; юнәлеш күрсәтүче кул яисә ук рәсеме һ. б. шундый тамгалар. Төньяк Осетиядә, мәсәлән, үлгән кешенең сыйфатларын яисә талантын күрсәткән пиктографик тамга төшерү йоласы әле дә сакланган. Кабер ташына, әйтик, атта оста йөрүчегә — ат яки ияр; галимгә — китап; оста те¬ гүчегә — тегү машинасы чокып ясыйлар. Тикшеренүчеләр, пиктография — фикерне язуда гәү¬ дәләндерүнең иң әүвәлге ысулы, дип саныйлар. Ул ачыктан-ачык күренеп торган һәм һәркемгә аңлашыл¬ ган, ләкин мәгънәне төрлечә аңлауга юл калдырган. Рәсем кебек гаять катлаулы һәм конкрет чагылдыру чарасы ярдәмендә абстракт төшенчәләрне бирүе бик кыен булган. Мәгълүматны төгәл итеп биреп булмаган, чөнки төр¬ ле пиктограммаларда бер үк әйберләр төрлечә сурәт¬ ләнгән, ә хәрәкәт турында инде әйтәсе дә юк. Мәсәлән, «корал» бер очракта — сөнге, икенчесендә — ук һәм җәя, өченчесендә күсәк рәсеме белән белдерелгән. Язулар сирәк һәм очраклы гына вакытта пиктогра¬ фиянең барлык әлеге кимчелекләре әллә ни сизелмәгән. Ләкин дәүләтчелек үсү белән, язышу көндәлек шөгыльгә әверелгәч, күбрәк кешеләр катнаша башлагач, язу тормышның зарури ихтыяҗы булып китә. Язуны тиз¬ ләтү ихтыяҗы туа. Табигый рәвештә һәр сурәтнең рә¬ семе акрынлап гадиләшә һәм аерым график тамгаларга әверелә бара. Әйбернең исеме аны тасвирлый торган билгеле бер рәсем белән беркетелә. Тамга-рәсемнәрнең ничек чыгуына язмалар төше¬ релә торган материалның тәэсире зур булган. Алгы Азиядә, мәсәлән, тамгаларны турыпочмаклы яки озын¬ ча түгәрәк балчык плитәләргә ясаганнар. Түгәрәк сы¬ зыкларны балчыкка төшерүе кыен булган, шуңа күрә чөйгә охшаган тамгалар — чөйязу барлыкка килгән. Мисырда язу өчен төп материал папирус булган. Бу — язу өчен махсус әзерләнгән беренче материал. Мисыр язмалары, бигрәк тә таштагы язмалар, ачык чыга торган булган. Еш кына аларны орнаментлап эшләгән¬ нәр. 16
• %ҢЯЗУ Т^МГ^ЛДРЫНЬ/Ң УСЕШЕ Б Э. КАДӘР IV МЕҢЬЕЛЛЫК БЭ. кадәр III МЕҢЬЕЛЛЫК Б.Э кадәр ИМЕҢЬЕЛЛЫК НӘРСӘ сурәтлән гәп НӘРСӘНЕ БЕЛДЕРӘ ВАВИЛОН АССИРИЯ R АЯК ЙӨРҮ БАСЫП ТОРУ КИТЕРҮ СУЛ КУЛ СУЛ як ^7 ЧЫПТА БЕРКЕТҮ ӨЧЕН КАЗЫК КАЗЫК ТӨЗҮ йолдыз КУК АЛЛА Балык Балык Язма истәлекләрнең сакланып кЗлуы да аларның нинди материалга язылуына бәйле. Тиз уала торган материалга язылганнары безнең өчен мәңгегә юкка чыккан, ә ныграк нигезгә эләккәннәре хәзерге көннәр¬ гәчә сакланган. Менә шулар инде күптән үткәннәрне безнең күз алдыбызга китереп бастыралар. Мәсәлән, Персия патшасы Дарий I нең ташка чокып язылган тантаналы кисәтмәсе: Дарайавауш патша сөйли: «Мии кыяга чокып яздырган Бу язманы яисә сурәтләрне, 2 А-320 17
Киләчәктә әгәр күрә калсаң. Җимермә син! Булдыра алган кадәр сакла». Язу үсеше турындагы сүзебезне дәвам итик. Фраза¬ ның аерым төшенчәләргә, ә аннары сүзләргә бүленүе хәзерге язуга бару юлында тагын бер баскыч булган. Пиктограмма аерым элементларга (сүз төркемнәренә) бүленмичә, тәмамланган фикерне генә гәүдәләндергән, һәр төшенчә һәм конкрет әйбер үз тамгасы-рәсеме белән билгеләнә башлаган. Шулардай, үз чиратында, язмалар төзелгән. Шундый тамгалар системасы — идеография —- дәүләт күләмендә җайга салынгай. Дәүләт идарә итү, исәп-хисап, законнар һ. б. ш. өчен тотрыклы һәм төгәл язуга мохтаҗ булган. Кайбер илләрдә (Мисыр, Шумер, Кытайда, Крит утравында) идеография җәмгыять үсе¬ шенең бер үк стадиясендә, колбиләүчелек дәүләте белән бергә килеп чыккан һәм шул шартларда югары үсеш дәрәҗәсенә дә ирешкән. Идеографик язу хәбәрнең эчтәлеген генә биреп кал¬ маган, бәлки телнең сүзлек составын да ача барган. Рә- сем-тамгаларның эзлеклелеге инде язмачы теләгенә бәйсез рәвештә телнең синтаксик төзелешен чагылдыр¬ ган. 18
Конкрет мәгънәле, җиңел сурәтләнә торган сүзләрнең идеограмма-тамгалары җиңел барлыкка килгән: ул язы¬ лыш рәвешен гадиләштерү юлыннан барган. Мәсәлән: Крит язасында Кьпди 5Вм/сыН$/1 Абстракт һәм катлаулы төшенчәләрне бирү кыенрак булган. Ләкин бу кыенлык та җиңелгән. Язмачыларның шундый катлаулы нәрсәләрне җиңүдә тапкырлыгы га¬ җәпкә калдыра. Борынгы Мисыр язуында, мәсәлән, образлы-символик принципны оста кулланганнар. Су¬ гышчы сүзе ике кул ярдәмендә: берсендә — калкан, икенчесендә сөңге күрсәтелгән. Бу идеограмманы су¬ гыш, сугышу төшенчәләрен билгеләү өчен дә файдалан¬ ганнар. Иөрү фигылен — атлый торган ике аяк, күрү фигылен ике күз ярдәмендә белдергәннәр. Саранлык, комсызлыкны — крокодил сурәте, суык, салкынча сүз¬ ләрен — суы агып торган тар авызлы савыт белән бел¬ дергәннәр. Кайчагында конкрет әйбер белән абстракт төшенчә арасындагы бәйләнеш мәгълүматсыз кешегә бөтенләй билгесез берәр риваятькә таянып белдерелгән. Мәсә¬ лән, Борынгы Мисырда гаделлек сүзе тәвә кошы кау¬ рые белән бирелгән, чөнки тәвә кошының канатында барлык каурыйлары да бер зурлыкта дип исәплән¬ гән. Ел сүзен пальма ботагы белән билгеләгәннәр: мисырлылар пальма елга нәкъ 12 ботак чыгара дип уй¬ лаганнар. Шумер язуында кояш тамгасы яктылык, көн, аклык сүзләрен билгеләү өчен дә кулланылган. Йолдыз там¬ гасы — күк, алла сүзләрен, саранча тамгасы юк, бул¬ мый сүзләрен билгеләү өчен файдаланылган. Ә кытай телендә тамганың формасын яки торышын үзгәртеп яңа мәгънәгә ирешкәннәр. Мәсәлән, кеше 2* 19
иероглифы яңа штрихлар өстәп, беркадәр үзгәрткәннән соң, гәүдә, кул дигәнне аңлаткан. Сан һәм пространство мөнәсәбәтләрен билгеләү өчен, Кытай язмачылары махсус шартлы-символик иероглифлар кулланганнар. Еш кына хәлләрдә катлаулы һәм абстракт төшенчә¬ ләрне ике идеограмманы кушып бер тамга белән бел¬ дергәннәр. Әйтик, шумер телендә менә мондый тезмә¬ ләр кулланылган: Т /С Ф УРГА икмәк + авыз = ашау күз+эт=явыз кош + йомырка = балалау, тудыру Кытай телендә: хатын-кыз + бала = сөю, ярату колак + ишек = тыңлап тору кылыч йөзе+йөрәк=түзү хатын-кыз+түбә=тынычлык, тынлык Ялгызлык исемнәрен идеограмма белән бирү аеруча катлаулы булган. Кайбер исемнәр өчен язмачылар ох¬ шаш мәгънәле идеограммалар кулланганнар. Ләкин барлык исемнәрнең дә мәгънәсе булмаган. Бу беренче чиратта чит ил исемнәренә кагылган. Зирәк язмачылар бу кыенлыктан да бик оста котылганнар. Тикшеренүче¬ ләр әйткәнчә, «ребус» ысулы кулланылган. Исем, яңгы¬ рашы белән ниндидер сүзләргә туры килерлек итеп, аерым кисәкләргә бүленгән. Шул сүзләрдәге идеограм¬ малар җыелмасыннан исем килеп чыккан. Андый язу инде телнең авазларын чагылдыра, яңгырашлы сүз белән бик нык бәйләнә һәм, мәгънәгә генә бәйле, теләсә нинди телдә укыла торган идеограммадан аермалы буларак, логограмма дип атала. Яңгырашлы сөйләмне чагылдырган катлаулы һәм абстракт төшенчәләр өчен тамгалар ясалуның тагын бер ысулы булган. Ул омонимнар — яңгырашы бертөсле, мәгънәсе төрле булган сүзләр өчен кулланылган. Алар- ны бер үк тамга — логограмма белән билгеләгәннәр, ләкин бер-берсеннән аеру өчен, логограммага төгәл 20
мәгънәсен күрсәткән ачкыч тамга — детерминатив өстә¬ гәннәр. Ачкыч тамгалар сыйфатында ярдәмче тамгага әверелгән әйтелми торган башка идеограммалар кул¬ ланылган. Мәсәлән, кытай язуында фән сүзе ачкыч тамгадан башка ясау фигылен аңлата. Ачкыч тамгасы йөрәк булган шул ук логограмма исә ачулану, нәфрәт дигәнне, ачкыч тамгасы җеп булса — буталчык, ачкыч тамгасы савыт икән — таз (ләгән) дигәнне белдерә. Идеографик язу телнең мәгънә ягына бәйле. Идео¬ грамма формасы сүзнең яңгырашына бәйле булмаган. Шуңа күрә идеограммаларны башка телләр дә файда¬ лана һәм яңгырашы ягыннан бөтенләй башка сүзләр аңлата алган. Әйтик, кытай теле иероглифларын япон¬ нар, кореялылар һәм вьетнамлылар язуы үзләштергән. Хәзерге телдә дә без идеограмма-тамгалардан фай¬ даланабыз. Болар — цифрлар, без аларны, текст нинди телдә язылуга карамастан, таныйбыз. Алар төрлечә укылырга мөмкин. Математик билгеләр, химик форму¬ лалар, халыкара берәмлекләр системасында кабул ител¬ гән төрле шартлы билгеләр — барысы да идеограмма¬ лар. Мәсәлән,]/"28081563033616 = 4604 X 1151 тигезләмәсе һәр телдә үзенчә яңгырый, ә һәрвакыт бертөсле языла. Борынгы язмачылар ничек кенә оста-тапкыр бул¬ масын, идеографик язуның җитди кимчелекләре сөйләм¬ не язу белән билгеләүдә яңа принциплар эзләргә мәҗ¬ бүр иткән. Абстракт төшенчәләрне бирсә дә, идеография сүз¬ ләрнең грамматик формаларын күрсәтә алмаган, шуңа күрә төшенчәләр бәйләнешен төгәл бирә алмаган. Шулай да иң кыены — идеографик системаларның күп тамгалы булуы. Кайбер югары цивилизацияле илләрдә идеографик язуда уннарча мең тамга исәпләнгән. Шу¬ нысы да бар: хәтта пиктограммадан ук килгән, әйберне ап-ачык сурәтләгән тамгалар да элеккеге «модельләре¬ нә» бөтенләй охшамый башлаганнар. Мондый язуны үзләштерү күп еллар таләп иткән, моңа бик аз кеше генә ирешә алган. Борынгы халыклар язу-сызуны могҗизалы сәнгать, изге нәрсә итеп караганнар. Язу аллалар кодрәте белән туган, имеш. Вавилонлылар язу һәм исәп-хисапны — га¬ ләмне яраткан Мардук улы, акыл алласы Набу, борынгы мисырлылар акыл алласы Тот кодрәте белән барлыкка 21
килгән дип уйлаганнар. Ике алланы да «тәкъдир таягы белән» кешеләр язмышын хәл итүчеләр дип атаганнар. Борынгы кытайлар язуны — аждаһа кыяфәтле Цан Цзе алла, индуслар — Брахма, борынгы германнар ышануын¬ ча, руннарны — магия-язуны иҗат иткән Один алла бар¬ лыкка китергән дип санаганнар. Борынгы греклар сан, үлчәү, әлифбаны уйлап чыгаручы һәм кешеләрне шул һөнәргә өйрәтүче Гермес алла булган дип исәпләгәннәр. Надан кешеләр өчен язуның сихри тәэсире шулка¬ дәр зур булган, алар аны гади кеше ирешә алмаслык, талант иясенә генә хас нәрсә дип караганнар. Укый-яза белгән кешеләрне — каһиннәр, язмачылар, галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләрең аерым бер кастага (катлауга) кертеп йөрткәннәр. Язмачы һөнәре бик мактаулы бул¬ ган. Хәтта атаклы вельможалар һәм югары чиновник¬ лар да үзләрен язып утырган кыяфәттә сурәтләүне яратканнар. Иҗтимагый үсеш ихтыяҗлары идеографиягә кара¬ ганда җыйнаграк, төгәлрәк һәм җайлырак язу булды¬ руны һаман көчлерәк таләп иткән. Язуны тагын да ка¬ милләштерүгә этәргән яңа принцип идеография зама¬ нында туган. Ул мәгънә язудан аваз язуга күчү юлы булган. Без инде сүзләрнең мәгънәсе белән түгел, бәлки яңгырашы белән ялгызлык исемнәрен язуга нигезләнгән «ребус» ысулы турында әйтеп киткән идек. Шумерда, мәсәлән, безнең эрага кадәр өченче меңъеллык башын¬ нан ук инде (үзенә күрә бер әдәби «жанр» кебек) шумер идарәчеләренең эшчәнлегенә — яуга баруларга, сугыш¬ ларга һ. б. ш. багышланган язмалар киң таралган бул¬ ган. «Ребус» ысулы белән башкарылган бу язмаларда яулап алынган шәһәр һәм өлкә исемнәре, чит ил патша¬ лары санап кителгән. Омонимнарны — яңгырашы буенча бердәй сүзләрне уртак тамга белән билгеләгәндә дә фонетик принцип кулланылган. Кеше логограмманы әйтелгән сүзнең яз¬ масы, үзенә күрә бер яңгырашлы аккорды кебек кабул итәргә өйрәнгән. Иҗекле язу хәрефкә таба яңа адым булган. Бу — абстракт фикерләүнең бик югары дәрәҗәсен таләп ит¬ кән бөтенләй яңа идея. Андый адым ясау җиңел түгел. Беренче тапкыр бер бөтенне аңлаткан сүзне бернәрсә дә аңлатмый торган өлешләргә бүлү өчен, гәрчә сүзнең вазифасы мәгънә белдерү булса да, яңгырашны мәгъ¬ 22
нәдән — ниндидер әһәмиятсез нәрсәдән аерган кебек аерырга кирәк булган. Кешелек дөньясына моның өчен ике мең еллап вакыт таләп ителгән. Әгәр беренче идео¬ график системалар безнең эрага кадәр дүртенче-өченче меңъеллыкларда туган булса, иҗекле системалар без¬ нең эрага кадәр икенче-беренче меңъеллыкларда гына барлыкка килгән. Борынгы Мисыр, Шумер, Ассирия-Вавилон, Борынгы Персия, Кытай һәм башка идеографик язу системала¬ рында иҗекләр аерылып торган. Гадәттә бер иҗекле идеограммалар «ребус» ысулы белән иҗекләргә әверел¬ гән. Ләкин борынгы язмалар төрле тарихи шартларга бәйле рәвештә еш кына бөтенләй иҗеклегә әйләнгәнче үк кулланылыштан чыга барганнар. Икенчеләре исә, «яшьрәкләре», борынгы идеографик системаларның там¬ галы нигезен файдаланып, киресенчә, иҗекле булып киткәннәр (мәсәлән, япон язмасы), Кытай язуы үзенә бер аерым юл үткән. Идеографик системага караганда, иҗекле система өйрәнү һәм куллану өчен уңайрак булган. Ул язуны җыйнаклаткан, чөнки ике-өч йөз тамгадан берничә дистә генә булып калган, телнең фонетик һәм грамматик төзе¬ лешен төгәлрәк чагылдырган. Шулай да иҗекле язу принцибы телдә иҗекләр саны аз булганда гына үзен аклаган. Югыйсә язма һаман да катлаулы булып калган. Язуның алга таба үсеше сөйләмне тагын да ваграк «кисәккә» — авазга кадәр ваклау юлыннан киткән. Бу — кешелек дөньясы башкарган гаять зур хезмәт! Катлаулы һәм күптөрле сөйләмнән торган телебезнең «үрнәк» элементлары килеп чыкканчы сөйләмне бик вак кисәкләргә бүләргә, аларны бер-берсе белән чагышты¬ рырга, алар арасындагы аерманы һәм охшашлыкны кү¬ рергә кирәк булган. Әйтик, сын сүзенең беренче авазын иреннәрне бераз җәебрәк, сан сүзендә бөрмичә генә, ә су сүзендә сузып һәм бөреп әйтәбез. Ә язуда бу төр¬ ле авазлар с хәрефе белән белдерелә һ. б. ш. Иң элек тартык авазлар Борынгы Мисыр язуында аерылган, чөнки анда бер аваздан гына торган лого¬ граммалар булган. Беренче алфавитны безнең гасырга кадәр икенче меңьеллыкта финикиялеләр төзегән. Ул егерме ике хә¬ 23
рефтән торган. Алар бары тик тартык авазларны яки тартык белән сузыктан торган иҗекләрне генә билге¬ ләгәннәр. Финикиялеләр теле семит телләре семьялы¬ гына кергән, анда төп рольне тартыклар уйнаган. Тар¬ тыклар сүзләрнең тамырын тәшкил иткән, сузыклар башлыча сүзләрнең грамматик бәйләнешен һәм форма¬ ларын күрсәтеп торган. Шул сәбәпле финикиялеләр ал¬ фавиты иҗекле һәм хәреф-авазлы язу системалары ара¬ сында тора. Финикиялеләр алфавитының тамгалары язу өчен дә, истә калдыру өчен дә гади һәм җайлы. Финикиялеләр язуының килеп чыгуы турында берничә гипотеза бар. Мисыр, Ассирия-Вавилон, крит-микен язмалары да аның элгәрләре булуы ихтимал дип фараз итәләр, һәр тёо- рия тарафдарлары фикерне яклап та һәм каршы дә¬ лилләр дә китерәләр. Ләкин безнең өчен шунысы мө¬ һим: финикиялеләр алфавиты язуның озак вакытлар дәвамындагы закончалыклы үсеш нәтиҗәсе ул. Финикиялеләр алфавитын грек һәм арамей язмалары да үзләштергән. Арамей алфавитыннан хәрефле-аваз¬ лы язуның көнчыгыш тармагы һәм Азиядәге кайбер иҗекле системалар башланып киткән. Сузыклар белән тартыклар бер үк дәрәҗәдә хас булган Көнбатыштагы хәрефле-авазлы язу системалары да грек алфавиты ни¬ гезендә барлыкка килгән. Борынгы грекларның тарихи казанышы шунда: ал¬ фавитка сузык авазлар өчен махсус билгеләр кертеп, аларны аеруга ирешкәннәр. Төп үзлекләрен безнең көн¬ нәргәчә саклап калган грек алфавиты шулай форма¬ лашкан. Бу хәл безнең гасырга кадәр беренче меңьеллыкта булган. Яңалык сөйләмдәге авазларны төгәлрәк бирүне тәэмин иткән. Менә ике мең елдан артык инде кешелек дөньясы төрле вакыйгалар, уй-фикерләр, хисләрне аң¬ лату өчен шул коралдан — хәрефле-авазлы язудан фай¬ далана. Әлбәттә, язу үсеше: пиктограмма — идеограмма (ло¬ гограмма) — иҗек — хәреф — беркадәр гадиләштереп, турайтып бирелгән. Ләкин бу юлны без меңьеллыклар масштабында тикшердек. Географик картада йөзләрчә километрга сузылган сикәлтәле юллар берничә милли¬ метрлы кечкенә генә тасма булып күренгән кебек, без 24
• финику/W/ВИГЫНЫҢ УСЕШЕ К К * * к к к <■ У ΐ ί ι $ 9 5 9 э з 9 97// Λ Λ 1 Λ 1 /\ А А А <7 <7 Δ А А А q », / Μ 3 3 Я Л ΑΑΛ АЯЯ У У V УУ УУ У У7ГУ 7/ 77У/ X X I I XX z >-< Н Ң Н /> Г в 8 а й й η и ИН'Яа ө Ф ® ΘΘ еоо ί ϊ 2 2 г 'T'JsNrrl 4/ ν ч- ч* ч/ у Ί1ΊΊ 7 7 777 1 ζ Ζ' ь с А А 4 А ί S ч У 7 7. * Ч ь ) 7 7) If f Т У Г Ύ V ο о о О О о о о О Q О w J > ) 1 1 7 f 1 ггг Г 1*1’ rrf ? φφ Р V Р > P 4 9 и 4 я . я я ч я я 1Я?» vw W w W W W ’ТАМ. On/* X ф + Х к X ГА/ rtr сөйләгәннәрдә дә язу үсешендәге читкә тайпылулар, тупик юллар ачылмыйча калды. Хәзерге вакытта дүрт йөзгә якын язу төре билгеле, һәр язу системасы — җанлы, үсеп-үзгәреп тора торган үзенә бер бөтен, кайчандыр әйтелгәнне теркәүдәге төр¬ ле ысулларның хикмәтле кушылмасы. Ике йөз елдан артыграк инде бу системаларны өй¬ рәнү буенча актив эш алып барыла. Кайбер язмаларның сере тулысынча ачылган, икенчеләрен тикшерәләр генә. Безнең гасырга кадәр дүртенче меңьеллык ахырында һәм өченче меңьеллык башында язылган күп санлы бо¬ рынгы шумер документлары сер булып кала бирә. ί 25
Шумерлар — мисырлылар белән бер вакытта цивилиза¬ ция башлаучылар һәм гомумән язу иҗат итүчеләрнең беренчеләре. Шумер текстларының иң соңгылары гына укылган. Финикиялеләрнең язуы ничек килеп чыгуын да без әлегә кадәр белмибез. Тикшеренүләр барышында безгә бөтенләй билгесез язулар белән башкарылган язмаларның табылуы да ихтимал. 1969 елда Енисей елгасы башланган Минусинск ти¬ рәсендә, совет археологлары экспедициясе кылычка ох¬ шаган рәсемнәр белән чуарланып беткән кечерәк җиде такта таптылар. Экспедиция җитәкчесе, тарих фәннәре докторы М. Грязнов мондый нәтиҗәгә килә: рәсемнәр¬ нең урнашуына караганда, моны пиктографик язу үр¬ нәкләре дип фараз итәргә мөмкин. Борынгы енисейлы- лардан ерак гасырлар аша безгә килеп ирешкән мөрә¬ җәгатьнең мәгънәсе, такта «открыткаларда» нинди сер¬ ләр яшеренүе әлегә билгесез. ■ Дешифр нәрсә ул? Язуны дешифрлау нәрсә ул? Бу — билгесез язулы текстны укып чыгу. Моның өчен тикшерелә торган язу билгеләрен тамгалар ярдәмендә язылган телдәге сүз¬ ләр белән чагыштыру-тиңләштерү зарур. Дешифрлаучының эше нидән гыйбарәт? Иң элек, басым ясап, шуны әйтергә кирәк: билгесез язуны һәм теләсә нинди билгесез телне танып уку өчен, берәр төрле таяныч булырга тиеш, юктан нәрсәдер дешифр¬ лау мөмкин түгел. Таянырлык берәр нәрсә булмаса, ниндидер җитди нәтиҗә көтеп булмый, бары тик төрле¬ чә фикер йөртергә генә кала. Дешифр төшенчәсенә киң мәгънәдә гадәттә язма ис¬ тәлекләр белән эшләүнең өч төрен кертәләр. Беренче очракта тикшеренүчегә билгеле язу белән билгесез телдә язылган язма яки документны укып тө¬ шенергә кирәк була. Әйтик, шундый мисал алыйк: хетт¬ ларның чөйязу тексты белән этруск теле яки безгә тагын да якынрак — Португалиядә латин алфавитын файдалану. Әгәр Португалия теленең сүзлекләре, грам¬ матикалары булмаса, португалиялеләр телендә языл¬ 26
ган текстны ничек укып тәрҗемә итәргә? Моның өчен тикшеренүче сүзләрнең мәгънәсенә һәм грамматик фор¬ маларга төшенергә тиеш. Икенче очракта теле мәгълүм яисә, һәрхәлдә, бил¬ геле дип фараз ителә, ләкин таныш булмаган язу белән язылган. Мәсәлән, иҗекле Кипр язуы белән язылган грек теле. Яки иң гади мисал: сез немецча аңлыйсыз, ләкин латин шрифтын гына укыйсыз, ә готик шрифтны белмисез, ди. Бу чагында тикшеренүченең бурычы там¬ галарның бер системасын икенчесенә күчерүдән гый¬ барәт. һәм ниһаять, өченче, теле дә, язуы да билгесез бул¬ ган очрак. Бусы — иң кыен, ләкин тикшеренүче өчен иң кызыклы очрак, чөнки ул язуның серенә кодлар ярдә¬ мендә төшенергә тиеш була. Бу очракта барлык ярдәм¬ че фәннәр, төрле гыйльми чаралар файдаланыла. Шуңа күрә, мәсәлән, хеттларның чөйязу текстын аңлатып бирү Мисыр иероглифларын яки Шумер-Вавилон чөй- язуын дешифрлау белән бер дәрәҗәгә куела алмый. Билингва, ягъни бер үк эчтәлекле диярлек ике телдә язылган параллель ике текст, дешифрлау өчен иң уңай чара булып санала. Мәсәлән, республикаларыбыздагы рус һәм милли телләрдә язылган вывескалар. Шундый билингвалардан башка, мисырлылар иероглифын да, вавилонлылар чөйязуын да дешифрлап булмас иде; хетт чөйязуы мәсьәләсендә генә без сирәк очрый торган хәлгә юлыгабыз: анда язма да, .өлешчә тел дә билингва- сыз ачылды, дешифрның дөреслеге соңыннан гына ике телле язма белән дәлилләнде. Әгәр билингва булмаса, нишләргә? Әйтеп үтелгәнчә, биредә тикшеренүгә ярдәм итәрлек бөтен нәрсә кулла¬ ныла. Кайчагында иң ышанычлы булып тоелган билингва да дешифрлауга ярдәм итми. Мисалны әллә кайдан зэлисе юк. Моннан берничә ел элек ликиялеләр билингвасы табыла. Кече Азиядә, Урта диңгез буенда, Ликия патшалы¬ гы булган. Безнең эрага кадәр берничә гасыр элек ул бик нык алга киткән. Аның башкаласы Ксанф матур сарайлары белән дан тоткан. Археологлар Ксанф тер¬ риториясендә күп кенә казу эшләре үткәрделәр. 27
Моңа кадәр ликиялеләр язуын укый алмаган тикше¬ ренүчеләр бик куаналар, ләкин аларның шатлыгы озак¬ ка бармый. Бу башлыча ташъязмалар булган, анда «аңсыз» ликиялеләр бары берничә сүз генә язып кал¬ дырганнар, ул, әлбәттә, сүзлек төзү өчен җитәрлек бул¬ маган. Галимнәргә «бәхет елмаюын» тагын берничә ел кө¬ тәргә туры килә. 1974 елны Төркиядә француз архео¬ логлары бер метрдан аз гына биегрәк таш стена ача¬ лар. Анда галимнәр трилингва — ике телдә генә түгел, бәлки берьюлы өч телдә: ликия, борынгы грек һәм арамей телендә язма күреп бик нык шатланалар. Ара¬ мей теле, борынгы грек теле кебек үк, бик әйбәт өйрә¬ нелгән, ул гаять зур Борынгы Иран империясендә дәү¬ ләтара бәйләнеш чарасы булган. Язманың бер өлеше инде укылды, бәлки, ликиялеләр дөньясы тиздән хәзерге кеше күз алдына тулысынча килеп басар... Шулай итеп, дешифрлауга керешкәндә, тикшеренү¬ че башта язу системасының уртак якларын билгели. Текстның тулмаган соңгы юлы буенча язуның юнәле¬ шен, сүзләрнең аерылу-аерылмавын һәм моның әледән- әле кабатланып тора торган билгеләр: сызыкча, нокта, ике нокта һ. б. ш. белән күрсәтүен ачыклый. Аннары тамгалар санын исәпли. Бу сан нинди язу белән: хәрефле, иҗекле, идеографик яки катнаш язу белән эшләргә туры килүен күрсәтергә мөмкин. Тамга¬ лары 30 дан артмаса, хәрефле язу булуы бик ихтимал. Әгәр инде берничә йөз икән, катлаулы иҗекле система булырга мөмкин. Дешифрлаучы билингва ярдәмендә (әгәр булса) башта ялгызлык исемнәрен эзләп таба. Алар, билгесез язуга үтеп кергәндә, галим өчен беренче сукмак була. Билингва юк икән, билгесез язулы текстны танып уку өчен ике метод кулланыла. Беренчесе — комбинатор метод. Язу инде укыла, ләкин әле тәрҗемә ителмәгән текстка таянып чыгарыл¬ ган закончалыклар белән аңлатыла. Дешифрлаучы төрле тамга төркемнәренең төзелеше һәм үзгәрешенә, тулаем тел структурасына, баш җөмлә кисәкләренең нинди урында торуына карап нәтиҗә ясый. Икенчесе — этимологик метод. Ул дешифрлана тор¬ ган текст сүзләрен кардәш дип уйланылган тел белән чагыштыруга нигезләнә. Ләкин бу ысулны куллану өчен 28
ике телнең кардәшлегенә тәмам ышанырга кирәк, язу¬ дагы охшашлык кына җитди дәлил була алмый. Әйтик, русча «Н» белән латинча «Н»ның язылышы бертөсле булса да, алар бертөсле укыла дигән сүз түгел. Теләсә нинди язу контекстын укый алганда гына, дешифрлау тәмамланган булып санала. Биредә без дешифр эшенең гомуми принципларына гына тукталдык. Ләкин тикшеренүче алдында һәр аерым очракта башкаларына охшамаган яңадан-яңа мәсьәлә¬ ләр туып тора, аларны хәл кылуга ул күп көч һәм та¬ лант сарыф итә...
дөньянын. ДҮРТ ЯГЫННАН
■ Дарий һәм скифлар Персия патшасы Дарий I, дошманнарын тар-мар итеп, тәхеткә менеп алгач, баскыннар ясап йөдәтеп бетергән күчмә халыкларны акылга утыртырга карар кылган. Дарийның гаять зур полклары скифлар җиренә ябырылган. 60 елдан соң да, Кара диңгезнең Төньяк яр буйларына сәяхәтче һәм тарихчы Геродот барып чык¬ канда, шул яу турындагы истәлекләр әле онытылмаган булган. Ул үзенең атаклы «Тарихының» дүртенче кита¬ бын тулысынча шуңа багышлаган. Тарихчы үз күзе белән күрүчеләрнең һәм Дарий белән сугышта әтиләре катнашкан кешеләрнең сөйлә¬ гәнен язып алган. Алар арасында Ариапейт патша опекуны Тимн исемле скиф та булган. Фарсылар белән сугышта скиф гаскәренә җитәкчелек иткән Иданфирс- ны нәкъ әнә шул Ариапейт алыштырган... Геродот Дарийның 700 мең гаскәре һәм 600 корабы булган дип яза. Заманында Дарий армиясе иң яхшы¬ лардан саналган. Фарсыларга буйсынган халыклар Фракия Боспоры (Босфор бугазы) һәм Истр (Дунай) аркылы махсус күперләр салганнар. Шулар аша Дарий Кече Азиядән Скифиягә юл тоткан. «Барлык сугышчылар икенче ярга чыккач,— дип яза Геродот,— ул юнаннарга, корабль экипажлары белән бергәләп күперне юк итеп, коры җирдән үзе артыннан барырга боерган. Юнаннар, патша боерыгын үтәү йө¬ зеннән, күперне җимерергә торганда гына митиленлы- лар стратегы, Эрксандр улы Кой, башта патшадан киңәш бирүченең сүзләрен тыңларга ризалык алып, болай дигән: «Патша! Син яу чыгарга җыенган илнең сөрелгән басулары да, шәһәрләре дә юк. Бу күперләрне урынында калдырырга боер һәм төзүчеләрнең үзләренә үк сакларга куш. Юллар уңып, скифларны тапсак, без чигенә алабыз. Тапмасак, безгә исән-имин кире кайтуга юл ачык. Мин сугышта скифлар җиңүдән курыкмыйм. Мине бер генә нәрсә куркыта: аларны таба алмыйча, арлы-бирле сугылып йөреп һәлак булмагаек дим. Мин моны үзем өчен, монда каласым килгәнгә әйтә дип уй¬ лаулары бар. Мин әлбәттә синең белән барам һәм монда калырга һич ниятем юк». Дарий бу киңәшне бик теләп кабул иткән һәм Койга болай дигән: «Лесбослы 31
дустым, туган илгә исән-имин кайтып җитүгә, зинһар, минем янга кил, әйбәт киңәшен, өчен мин дә сиңа берәр яхшылык эшләр идем». Скифларның күршеләре — агафирслар, неврлар, ан- дрофаглар, меланхленнар, таврлар һәм башкалар — шушы иң кыен вакытта скифларга дошман һөҗүменә каршы торырга булышудан баш тартканнар. Дарий гаскәренә каршы торырлык көче булмаган скифлар мондый тактика белән эш иткәннәр: чигенгәндә авыл¬ ларны яндырганнар, коеларны күмгәннәр. Өстәвенә фарсыларны агафирслар, меланхленнар һәм башка күр¬ шеләренең җирләренә алдап керткәннәр, тегеләрне су¬ гышырга котыртканнар. Төнлә скифларның кечкенә генә отрядлары, фарсыларның авангардына һөҗүм итеп, аларны кырып бетергәннәр. Фарсылар засадалардан да бик нык зарар күргәннәр. Дала янгыннары да илба¬ сарларга күп бәла-каза китергән. Кыскасы, скифлар чын партизан сугышы алып барганнар. Фарсылар гас¬ кәре күзгә күренеп кимегән, ләкин һаман скифлар ар¬ тыннан барган. Ниһаять, Дарийның түземлеге беткән һәм ул скиф¬ ларның баш патшасы Иданфирска мөрәҗәгать җибәр¬ гән: «Әкәмәт кеше! Нишләп син гел качасың? Син бит икенең берсен сайлый аласың. Әгәр миңа каршы торыр¬ лык көчең бар икән, арлы-бирле йөрүдән туктап, минем белән сугыш. Әгәр инде көчең юк икән, качып йөрүдән тукта да, хакимеңә җир-суыңны бүләк итеп, аның белән сөйләшүләр башла». Иданфирс җавапны озак көттермәгән: «Минем хәлем шундый, патша! Мин элек тә кемнәндер куркып качып йөрмәдем, хәзер дә синнән качып йөрмим. Мин хәзер дә үземне тыныч вакыттагы кебек тотам. Ни өчен мин шунда ук синең белән сугыша башламавымны да аңла¬ тырмын. Безнең шәһәрләребез дә, иген игәрдәй җир¬ ләребез дә юк. Без аларның тар-мар ителүеннән, тала¬ нуыннан курыкмыйбыз. Шуңа күрә сезнең белән сугыша башламадык та. Әгәр инде безнең сугышуыбызны бик телисез икән, менә безнең ата-бабаларыбызның кабер¬ ләре бар. Шуларны табып, җимереп карагыз, аннары күрерсез, ул каберләр өчен сугышырбызмы-юкмы. Шуңа кадәр, теләмибез икән, сугышмыйбыз. Бусы сугышу хакында әйтүем. Хакимнәрем итеп мин Зевс белән скифларның патшабикәсе Гестияне генә таныйм. Сиңа, 32
җир белән су урынына, үзеңә лаеклы башка бүләкләр җибәрермен. Үзеңне минем хакимем диюең сиңа әле бик кыйбатка төшәр!» Горур җавап биргән Иданфирс. Ләкин бу сүз генә булмаган. Дарий, «скифлар» даласының эченәрәк үтеп, кыен хәлдә калгач, скиф патшалары рәхимсез илбасарга шунда ук хикмәтле бүләкләр: кош, тычкан, бака һәм биш ук җибәргәннәр. Фарсылар бүләк китерүчедән аның мәгънәсен сорап карасалар да, тегесе гел бер сүзне: миңа «мөрәҗәгатьне» тапшыру гына боерылды, ә серенә төшенү сезнең эш, дип кабатлаган. Фарсылар тегеләй дә, болай да уйлап караганнар. Дарий әллә хәйләләп, әллә чыннан да шулай аңлап, бүләкләрнең мәгънәсен бер яклы итеп, үз файдасына «юрый». Тычкан җирдә яши, кеше кебек үк җир җимеш¬ ләре белән туклана. Бака суда яши, шунлыктан, дип тәкрарлый Дарий, скифлар Персия патшасына җир- сулары белән биреләләр. Ә уклар — скифларның фар¬ сылар алдына корал ташлавы. Скифлар мөрәҗәгатен болай аңлату әллә ни ышан¬ дырмаган. Аның серен Дарийның киңәшчесе Гобрий ачарга уйлаган һәм шактый төгәл итеп «укып биргән». Бу скифларның ультиматумы булган. «Әгәр сез, фар¬ сылар, кош кебек күккә очмасагыз, я тычкан кебек җир казып кермәсәгез, яисә бака кебек сазлыкка чуммаса- гыз, шушы уклардан әҗәл табачаксыз, кире әйләнеп кайта алмаячаксыз». Гобрий хаклы булып чыккан, Фарсыларның көче һаман кимегән, һәм Дарий скиф җайдакларының ук яңгыры астында хурлыклы рәвештә чигенә башлаган. Скифлар көтмәгәндә һөҗүм иткәннәр дә күз ачып-йом- ганчы юкка чыкканнар. Кеше ышанмаслык хәл булган. Дарий I нең дөньяда иң зурлардан саналган дәүләте хурлыклы рәвештә җи¬ ңелгән. «Әйберле» ультиматум җибәрүчеләр — скифлар һәм аларның патшасы Иданфирс җиңеп чыккан. ■ Инкаларның язуы булганмы? 1972 елны бөтендөньяга сенсацион хәбәр тарала; инкаларның язуы табылды! Тарихы тоташ табышмак¬ тан торган халыкның язуы табылды. 3 А-320 33
Инкалар гаять зур Тавантин-суйу империясе («Дүрт ил, провинцияләр») барлыкка китергәннәр, аның үзенә күрә дәүләт төзелеше булган, аны әле дә аңлатып бирә алганнары юк. Ул хәзерге Перу территориясен биләп торган. Ипкаларның гаять зур хәзинәсе турындагы ле¬ гендалар XVI гасырда илне яулап алган Испания кон- кистадорларын тәмам шашындырган. Тарихта инкаларның комсыз колонизаторлардан бай¬ лыкларын яшерүе турында хикәят сакланган. ...Сангай — Эквадорда ата торган иң көчле вулкан¬ нарның берсе. Аның башыннан бөтерелеп кара төтен күтәрелә, әледән-әле кызган ташлар атылып чыга. Аска төшкәндә алар үзләренә бик күп бүтән ташлар ияртеп төшә, шул ташкынга очраган кеше яман хәлгә юлыга. Вулканга якын барып булмый. Ул тирәләрдә билдән баткаклы куе урманнар, ярларыннан чыгып ярсып ак¬ кан елгалар. Аннары үзенә күрә бу оборонаның өченче өлеше — таш өемнәре башлана, анда һәр саксыз адым¬ нан лавина куба. Кайчандыр борынгы инкалар дәүләтендә Сангай ут алласы дип игълан ителгән, ул халыкның тугрылыклы сакчысы булган. Инкалар үзләренең куәтле дәүләтенең бөтен алтын запасын да шунда яшергәннәр, дип фараз итәләр. Хәзер дә Сангай турында сүз чыкканда байлык артыннан куучыларның күзләре комсызланып яна баш¬ лый. Коточкыч яулап алулар (конкиста) заманында, инкалар җиренә Испания илбасарлары бәреп кергәч, ут алласы, инкалардан йөз чөереп, аларны конкистадорлар башлыгы Ф. Писарро кешеләренең талавына юл куйган. Бөлгенлеккә төшкән идальголар табыш хакына бөтене¬ сен эшләргә әзер торган. Хәйлә һәм мәкер корып, алар агалы-энеле ике туганның — Ата-вальпа белән Васкар- ның тәхет өчен көрәшен оста файдаланганнар. Ф. Писарро Ата-вальпаны алдап үз лагерена ки¬ тергән дә зинданга япкан һәм бик күп йолым: Ата-валь¬ па ябып куелган 70 кубометрлы бүлмәне зиннәтле әй¬ берләр һәм алтын белән тутыруны таләп иткән. Инкаларның хәбәрче чапкыннары илнең төрле поч¬ макларына юнәлгәннәр. Алар алтынны аңлаткан сары шнурлы кипулар илткәннәр. Шнурларга төеннәр төй¬ нәлгән булган. Алар күпме алтын, кая һәм кайчан ките¬ рергә икәнлекне «әйткәннәр». 34
Ф. Писарро кулына бик күп затлы металл кергән, тик аңа һаман аз кебек тоелган, ул яңа җинаятькә бар¬ ган. Алтынга ирешүдә көндәш агай-эне киртә булган, ә инкаларның алтыны күп булуга испанлы һич тә шик¬ ләнмәгән. Ата-вальпаны яклаган булып, Васкарны үтергән, аннары туганын үтерүдә Ата-вальпаны гаеплә¬ гән. һәм инкаларның соңгы патшасын испаннар судын җиренә җиткереп хөкем иткәннәр. Хөкем кыска һәм каты булган — үлем. Әмма инканың бик яшисе килгән. Шуның хакына бөтенесен эшләргә әзер торган: диненә, гореф-гадәтлә¬ ренә, йолаларына хыянәт иткән. Ул мәсхәрәле церемо¬ ния үткән: канечкеч, комсыз Ф. Писарро, инкаларга килгән барлык бәла-каза сәбәпчесе, чукындыру йола¬ сында Ата-вальпаның кач атасы (крестный отец) бул¬ ган. Ләкин хәтта чукындыргач та Франсиско де Ата-вальпаны үлем җәзасыннан коткармаганнар. Тик костерда гына яндырмаганнар, тимер муенчак — гарро¬ та ярдәмендә үтергәннәр. Ләкин үләр алдыннан кол итүчеләргә нәфрәт, үз хал¬ кы өчен борчылу хисе өстенлек алган, һәм Ата-вальпа инкаларга үзенең саубуллашу хатын — соңгы ихтыярын белдергән кипу җибәрергә өлгергән. Дөрес, ул гадәти кипу түгел. Алтын кисәгенә җепләр бәйләнгән, ә җеп¬ ләрдә унөч төен төйнәлгән булган. Инкалар боерыкны шул көнне үк үтәгәннәр. Храм¬ нардагы барлык алтын һәм кыйммәтле әйберләр эзсез- нисез юкка чыккан. Хәзинәне ун мең инка үзләренә генә билгеле яшерен урынга, аллалары сагына илткәннәр. Аларның юлы озын булган. Арып-талып, ашамый-эчми алар һаман алга барган. Кайчан да булса үз җирләрен¬ нән кеше үтерүчеләрне куып чыгарачакларына һәм бәясез алтын касәләр, күз явын алырдай гүзәл савыт¬ лар, асыл ташлар белән бизәлгән кубоклар, аллалар¬ ның статуэткалары храмнарда үз урыннарын алачагына тирән ышанган булганнар. Ләкин алай була алмаган шул. Инкалар дәүләте яңадан аякка баса алмаган. Гаять зур хәзинә эзсез юк¬ ка чыккан. Шулай да кайда яшерделәр икән ул алтынны? Кипу- дагы унөч төен нәрсәне аңлатты икән? Болар әлегә сер булып кала. Бәлки, төеннәр хәзинәне кая илтергә ки¬ рәклекне күрсәткәндер. Инкаларның чыннан да алтыны 3* 35
булуы легендага охшамый, чөнки ул турыда ышанды¬ рырлык мәгълүматлар буыннан-буынга сөйләнеп килгән. Алтынның Сангай тавына ишерелүе ихтимал. Анда төрле алтын әйберләр: Яраткучы алиһә сынын, трепа¬ нация өчен кулланыла торган алтын пластинка тап¬ каннар. Сукмакларның берсе, кар белән капланган унике түбәне үтеп, төньякка борыла. Сангай — унөчен¬ че тау түбәсе. Унөч төен төенләгәндә Ата-вальпа шуны күздә тотмаганмы икән? Гомумән, инкаларның тарихы һәм традицияләрендә хикмәтле нәрсәләр шактый. Иң гаҗәбе һәм кызыксыну тудырганы — аларда язуның үскәнрәк формасы булмау. Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, имеш, кайчандыр инка- ларда «килка» дип аталган язу шактый алга киткән булган. Тик бервакыт, илдә коточкыч кизү башлангач, бик күп кешенең гомере өзелгәч, аллалар күңеленә мәр¬ хәмәт салу һәм афәтне туктату өчен, инкаларның баш каһине, баш алла Вира-кочаның оракулы киңәшен то¬ тып, барлык язма истәлекләрне юк итәргә боерган һәм язу-сызуны тыйган. Ләкин В. де ла Хара, Лимадагы Сан-Маркос уни¬ верситетының археология һәм этнография музее хез¬ мәткәре, инкаларның оригиналь язуы табылуы һәм аның өлешчә укылуы турында әйтә. Студент елларында ук инкаларның язу тарихы белән шөгыльләнгәнлектән, В. де ла Хараны аларның язу проблемалары кызыксындыра. Урта гасыр хроникалары һәм башка документлар белән танышкач, ул Тын океан ярлары буйлап 4800 километрга сузылган инкалар дәү¬ ләтендә бер үк законнар булуын тикшереп белгән. Испа¬ ния конкистадорлары заманнарындагы хроникалар ин¬ каларның язуы булмаган дисәләр дә, В. де ла Хара, язудан башка дәүләт механизмының андый җайга са¬ лынуына ирешеп булмас иде, дигән нәтиҗәгә килә. Шул ук хроникаларда инкаларның аерым михрабларда сак¬ ланган төсле зур-зур таблицалары булуы хакында әй¬ телә. Таблицаларда инкаларның бөтен тарихы чагыл¬ ган. Инкаларның язуы булган! Уңышка ирешүенә һич шикләнмичә, В. де ла Хара күпьеллык тикшеренү эшенә керешә. Галимә инкалар заманыннан калган бөтен нәрсәне өйрәнә. Хроникалардагы мәгълүматларны чагыштырып, мондый нәтиҗәгә килә: инкаларның язмалары испан¬ 37
нарның күз алдында булган, тик тегеләре моны күрмә¬ гәннәр генә, аны башка нәрсә, әйтик, орнамент дип уй¬ лаганнар. Үз күзе белән күрүчеләрнең, янәсе инкаларның храм¬ нарына геометрик фигуралар ясалган төрле төстәге ту¬ кымалар элеп куелган, дип сөйләүләренә игътибар итеп, В. де ла Хара урта гасырлардагы тукымаларны һәм башка әйберләрне эзләүгә һәм өйрәнүгә керешә. Геометрик рәсемнәр төшерелгән әйберләрне караганда, күбрәк төрле, төстәге орнаментлы агач савытлар — «керо» очраган. Галимә шулардан 16 тамга аерып ал¬ ган (бу сан инкалар өчен изге булып саналган). Борынгы испан кулъязмаларына чумып, тикшеренү¬ че шул тамгаларга аңлатмалар эзли. Ул үз-үзен аямый¬ ча эшли, ун ел буена аның бер генә буш киче, бер генә ял көне дә булмый. В. де ла Хараның квартирасы диң¬ гез буенда була, ләкин ул ун ел буена бер генә тапкыр да комлыкка яисә кинога бармый... Ниһаять, конгресста «керо» савыты өстендәге язма¬ ны дешифрлау нәтиҗәләре tj рында беренче белдерү ясала. В. де ла Хара бик кызыклы закончалыкны ачык¬ лауга ирешә — инкалар язуында төс грамматик һәм мәгънә үзенчәлекләрен, аерым алганда, фигыльнең за¬ ман формаларын билгеләү өчен кулланылган: мәсәлән, бару фигылен яшел төс белән язу — барды, кызыл төс — барам, зәңгәр төс барырмын дигәнне аңлаткан. В. де ла Хараның тәмам җиңеп чыкканчы гаять зур эшләр башкарасы бар әле. Ләкин яшь тикшеренүченең максатчанлыгы, аның таланты, эшенә бирелгәнлеге яңа ачышларга ирешәчәгенә зур өмет тудыра. Майя һәм Пасха утравы язмалары белгече, совет галиме Ю. Кнорозов, В. де ла Хараның: инкалардагы тамгалар төсенең мәгънәви әһәмияте бар, дигән нәти¬ җәсенең дөреслеген раслый. Ләкин ул, тикшеренүче та¬ бып укыган тамгалар примитив язу түгел, бәлки югары үсеш алган символика, дигән фикерне яклый. “ Тамгалар һәм символлар Символик сурәтләрне инкалар гына түгел, дөньяның башка халыклары да кулланган. Тикшеренүчеләр сим¬ волик сурәтләрне бөтиләрдә, бизәнү-ясану һәм көнкүреш әйберләрендә дә очраталар. 38
Австралиянең җирле халыклары изге дип саналган чурингларны — кечкенә агач кисәкләрен яисә озынча шома ташларны әле дә кулланалар. Чурингларга сим- вол-тамгалар төшерелгән, һәр тамганың үз мәгънәсе бар: изге хайванны яисә кабиләнең, җиңү һәм уңышның яклаучы рухын гәүдәләндерә. Чурингларда барлык әһәмиятле вакыйгалар билге¬ ләнгән. Борынгы кешеләрнең ышануынча, кабиләнең бөтен тормышы, аның көче-куәте, батырлыгы, зирәклеге могҗизалы реликвияләрдә чагылган. Шундый йола булган. Үсмер егетне билгеле бер яшь¬ тә тантаналы төстә өлкәннәр исәбенә керткәннәр. Үс¬ мергә чуринг тоттырганнар, шуны ул бөтен тәненә ти¬ дереп чыгарга тиеш булган. Әйтерсең лә ул ата-баба- сының тылсымлы көчен үзенә сеңдереп, аларның бөек эшләрендә катнашкан. Индеецларда тәнгә рәсем ясауның да тылсымлы мәгънәсе булган. Кешенең бөтен тормышы — үсеп җи¬ түе, өйләнүе, эшләгән батырлыгы, иҗтимагый хәле — тәнендәге шартлы тамгалар белән билгеләнгән. Шул ук вакытта тамганың төсенә аеруча әһәмият бирелгән. Төсле бизәкләрнең ничек урнашуы да билге¬ ле бер мәгънә белдергән. Кырымда яшәгән борынгы кешеләрнең һәм күрше¬ ләренең зиннәтле каберләре еш кына эчке яктан кызыл, кара һәм ак төстәге геометрик орнамент белән бизәлгән булган. Бизәкләрдә кара һәм кызыл сызыклар чиратлашып килгән. Алар плитәнең кырыеннан башланалар да үзәк¬ кә омтылалар. Алардан тыш, кайбер таш әрҗәләрдә кызыл таплар, кыек шакмаклар, өчпочмаклар, түгәрәк¬ ләр, дулкынлы сызыклар, кара җирлектә буй-буй кызыл һәм ак шакмаклар, кызыл, кара буяу белән ясалган чыршы сурәтләре күрергә мөмкин. Бакчасарай тирәсендә табылган таш әрҗәнең бер ягында кара җирлектәге сызыклар берсе эченә берсе кереп торган квадратлар хасил итә. Юллар арасында кызгылт-сары таплар, алар ак сызыклар белән тоташ¬ кан. Квадратлар арасында ак һәм кызыл нокталар. Стеналары үзәктән ике-өч сызык белән кисешкән таш каберләр дә очрый. Кайбер таш әрҗәләрдә геометрик бизәкләр кара җирлеккә ак, кызыл буяулар белән тө¬ шерелгән. Алар шундый ап-ачык күренә, әйтерсең бу 39
кыек шакмаклар, өчпочмаклар, бормалы-сырмалы ки¬ сешкән сызыклар, нокталарны рәссам моннан күп га¬ сырлар элек түгел, бәлки казу эшләре алдыннан гына ясаган. Бер геометрик бизәк икенчесенең тулы күчермәсе булмаса да, бизәкләр ниндидер бер схема буенча эш¬ ләнгән. Бизәк төшерүчеләр ни бары өч (кара, кызыл һәм ак) төстән файдаланганнар, шулай да, өчпочмак, квадрат, кыек шакмакларны төрлечә урнаштырып, һәр очракта бөтенләй башкача ясаганнар. Каберләрне ни өчен шулай бизәү кирәк булган, җит¬ мәсә бит әле тыштан гына да түгел, эчтән бизәгәннәр. Нигә кешеләр ике тоннага җитә торган авыр таш та¬ бутлар ясаганнар, плитәләрне бер-берсенә бик нык туры китереп яисә аларны катлаулы ырмаулар белән тоташ¬ тырып куйганнар? Таш әрҗәләрнең эчтән бизәлүе кешенең җаны үзе үлгәннән соң да яши дип уйлауга бәйледер, күрәсең. Шулай булгач, кеше исән вакытта нинди торакта яшә¬ гән булса, шуңа охшашлыны ясарга кирәк булгандыр. Бу таш әрҗәләрнең үзенә күрә бер торак моделе булуы бик ихтимал. Мондый корылмалар өченче меңъ¬ еллык башыннан безнең эрага кадәр Европа, Азия һәм Африканың гаять зур территорияләрендә таралган бул¬ ган. Соңрак, борынгылыкның беренче цивилизацияләре үсү белән, кешеләр «мәет сарайларын» күп бүлмәле итеп сала башлаганнар, анда азык-төлек, төрле йорт әйберләре һ. б. куйганнар. Сүриядә, Урта диңгез буен¬ да, безнең гасырга кадәр икенче меңьеллык уртасында¬ гы чын «мәетләр шәһәре» табылган. Анда хәтта суүт- кәргеч тә булган. Кара диңгезнең Төньяк ярлары буенча яшәгән бо¬ рынгы кешеләрнең кабер әрҗәләрен бизәгән рәсемнәргә кайтыйк. Бу бизәкләрне чын торак стеналарына эленә торган келәмнәр яки чыпталарга охшатып ясаганнар, аларның бернинди мәгънәви әһәмияте юк, дигән фикер яши. Бу фикернең беренче өлеше белән килешергә мөм¬ кин. Икенче өлешен исә исбат ителгән дип булмый. Этнографлар мәгълүматларына караганда, кайбер ка¬ биләләр әле күптән түгел генә дә кабер корылмаларын охра, корым һәм известь белән нәкышләгәннәр, шул ук вакытта теге яисә бу бизәк мәетнең нинди ыруг груп¬ 40
пасына каравын һәм ыругта нинди урын биләвен күр¬ сәткән. Кайбер халыкларда, кара, кызыл һәм ак буяулар борын-борын заманнардан безнең көннәргәчә диярлек символик мәгънәле рәсемнәр өчен гомумән традицион төсләр булган. Безнең эрага кадәр өченче меңьеллык башында ук инде аларны Тигр һәм Евфрат елгаара өл¬ кәсендә һәм борынгы шумерларның Инанна алиһәсе, язма истәлекләрдән мәгълүм иң борынгы алиһә гыйба¬ дәтханәсендә очратабыз. Гыйбадәтханә стеналарын кара, кызыл һәм ак сызыклардан торган мозаика би¬ зәгән. Тагын бер мисал: Тигр елгасы башланган урында безнең эрага кадәр XIII гасырда төзелгән сарай казын чыгарганнар, аның стеналарына, кызыл төскә буяп, җирле аллаларның сурәтләре төшерелгән булган, шул җирлектәге кара һәм ак бизәкләр аермачык күренеп торган. Хәер, бу бәхәсле мәсьәлә ничек кенә хәл ителмәсен, безнең өчен шунысы мөһим: кайчагында борынгы ке¬ шеләр буяулар белән таш өстендә үз тормышларыннан төрле вакыйгаларны бик оста сурәтләгәннәр. 1935 елны археологлар Кырымдагы Кача елгасы ти¬ рәсендәге Таш-Аир кыясында киңлеге метр ярымнан артыграк, буе ун метрга сузылган чокып ясалган сурәт¬ ләр тапканнар. Борынгы кешеләрнең таш панносы... Гәрчә җил-яңгыр бик нык җимергән булса да, анда рәсемнәрнең өч төркеме сакланып калган. Утыз биш су¬ рәт. Бу — борынгы кабилә тормышы турында бәя биреп бетергесез елъязма. ... Кораллы һәм коралсыз кешеләр сурәте. Агачка бәйләп куелган ат өркеп калган, йонын кабартып, өскә эт ташланырга тора. Елан (күрәсең, тотем, кабилә символы)... Сюжет динамикага бай. Вакыйгалар фаҗигале. Кычкырган тавыш, ыңгыра¬ шу ишетелә сыман... Бәлки, бу ике борынгы кабиләнең бәрелешүе турындагы хикәят, үткән заманның канлы бер күренешедер. Тикшеренүчеләр: безнең эрага кадәр өченче — икен¬ че меңьеллык башларында металл кулланыла башла¬ ган чорда борынгы Таврия территориясендә җирле 41
халыклар белән төньяк далалардан һөҗүм иткән каби¬ ләләр арасында бәрелешләр еш булып торган, дигән фикерне раслыйлар. Әлеге килмешәкләр төп халыкка ни өчен һөҗүм иткәннәр сон? Бу сорауга төпле җавап бирүе кыен. Ихтимал, талап баерга омтылу һәм мал-туарга көтүлек яулап алу теләге сәбәпләрнең берсе булгандыр. Шундый һөҗүмнәрнең хәтта соңрак, безнең эраның II гасырындагы скифлар заманында булып торуы ту¬ рында Лукиан Самосатский Токсарис исемле скиф сөйләгәннәрне болай дип яза: «Бездә гел сугышлар булып тора: без я үзебез һөҗүм итәбез, я безгә һөҗүм итәләр, яисә көтүлекләр һәм табыш өчен бәрелешәбез». Кем белсен, Төньяк килмешәкләре, бәлки, Кырым¬ ның таулы һәм тау итәгендәге төбәкләрен басып алырга уйлаганнардыр. Шул чагында борынгы рәссам кабилә¬ дәшләренең ватан өчен, туган-үскән җирдә, ата-баба- лары җирендә яшәү өчен барган көрәшенең канкойгыч бер бәрелешен гәүдәләндергәндер... ■ Индеецлар таләп итә Вашингтон чиновниклары аптырашта кала: кон¬ гресска индеецларның берничә кабиләсеннән гадәти булмаган петиция килеп төшә. Аның мәгънәсен беркем дә аңламый. Бу — кош, ниндидер хайваннар, зур балык, кеше сурәтеннән гыйбарәт катлаулы һәм серле рәсем 42
була, сурәтләрнең күзеннән һәм йөрәгеннән чыккан сызыклар белән алар барысы бергә тоташкан. Аста —■ әллә юл, әллә елга, тагы да түбәнрәк урнашкан түгәрәк сыман дүрт әйбергә коштан сузылган сызык тоташа. Конгрессменнар озак баш ватканнар, шулай да ин¬ деецларның тарихын һәм культурасын өйрәңүче белгеч¬ ләргә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Алар рәсемне бик тиз «укып биргән». Җиде сурәт Төньяк Америка индеецларының җиде кабиләсен символлаштыра. Зур кош — торна ( аңа бар¬ лык сурәтләрдән сызыклар килә) баш кабиләнең тоте¬ мын белдерә. Сурәтләрнең йөрәген һәм күзләрен тоташтырган сызыклар кабиләләрнең бердәмлеге һәм татулыгы хакында сөйли. Ә торна күзеннән чыгып дүрт түгәрәккә юнәлгән сызык кабиләләрнең төп таләбен: Төньяк Американың дүрт күлендә балык тоту хокукы бирүне соравын белдергән. Торнаның икенче күзеннән чыккан кечерәк сызык индеецларның хөкүмәткә мөрә¬ җәгатен һәм үз җирләренә хокукларын кире кайта¬ руны таләп итүен аңлаткан. Индеецларның бу мөрә¬ җәгате— пиктографик язуның классик мисалы. Яшь В. Ульяновның сабакташы Б. Фармаковскийга шаярып җибәргән мөрәҗәгате дә пиктографик язу үрнәге була ала. Индеецларга охшатып, ул аны каен кайрысына ясый. Хәзер ул хат КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Марксизм-ленинизм институтының Үзәк партия архивында саклана. В УЛЪЯНОБНЫҢ %3//4Н ПИКТОГРДФҢК. Х4ГЫ 43
Уртада төрле хайван һәм әйберләр сурәте: самовар, кысла, ләкләк, дага, бака һәм дуңгыз. Индеецлар шул рәвешчә үз кабиләләренең тотемын билгеләгәннәр. Кү¬ рәсең, В. Ульянов хатында да бу рәсемнәр алты малай¬ ның индеецча исемедер. Аларның теләге бер генә: су¬ рәтләрнең башыннан һәм йөрәгеннән чыккан җепләр¬ нең бергә тоташуы шул турыда сөйли. Җепләрнең барысы да буада коенучы кара сакаллы кешегә килә. Бәлки, бу берәр үтенечтер. Нәрсә сорыйлар икән соң малайлар? Рәсемнең сул ягында — кораллы кечкенә генә алты сурәт, аю һәм ашамлыклар. «Аю аулап» уйнаганнан соң ачыккан балалар кара сакаллы кешенең буа янындагы өйгә кайтуын, үзләрен ашату-эчертүен үтенәләр. Югый¬ сә, алар «үлә». Рәсемнең сул почмагында өстәге сурәт шуңа ишарә... Кайчандыр Үзәк Америкадагы куәтле дәүләт халкы¬ ның— ацтекларның кулъязмалары да безгә кызыклы пиктограммалар калдырган. Испания илбасарлары, ацтеклар дәүләтен җимереп, ничек кенә булса да аның культурасын юкка чыгарырга тырышканнар, сарайла¬ рын хәрабәләргә әверелдергәннәр, кыйммәтле кулъяз¬ маларны яндырганнар. Безгә кадәр башлыча пиктографик характердагы кулъязмалар килеп җиткән. Эчтәлеге гадәттә хикәяләү рәвешендә, рәсемнәре күп буяулы. Бу хәрби һәм хуҗа¬ лык эшләре турында белдерүләр, гореф-гадәтләр, йола¬ лар турындагы язмалар, ритуаль текстлар. Пиктогра¬ фик рәсемнәр белән беррәттән, мәсәлән, саннарны, көн, 44
ялгызлык исемнәрен билгеләү өчен, идеография эле¬ ментлары да файдаланылган. Идеограммалар пикто¬ график хикәяләү белән бергә үрелеп барган. Ацтекларның балалар тәрбияләүгә багышланган кечкенә хикәясе безнең көннәргә кадәр сакланган. Ацтекларда баланың хокук һәм бурычларын катгый рәвештә чикли торган педагогик система булган. Рәсем¬ нең өске өлеше болай укылырга мөмкин: ата-ана баланы унбер яшькә кадәр (унбер түгәрәк) ашатырга тиеш (ике түгәрәк — икмәк символы). Теләсә нинди гаебе өчен ата-ана баланы торакның төтене һәм уты белән җәзалый алган, җәза вакытында нинди гаебе булуын аңлатканнар (атаның авызы янындагы билге). Шундый шартларда балалар ата-ана тәрбиясендә унбиш яшькә кадәр торган (унбиш түгәрәк). Аннары аларны каһингә (каһин авызы янындагы билге) укы¬ тырга җибәргәннәр (аяк эзләре). Рәсемле язу мисаллары бик күп. Шушы гасыр башында Испаниянең Пасьега мәга¬ рәсе стенасында кызыклы рәсем күргәннәр. Галимнәр аны болай аңлаталар: рәсемнең сул ягында, өстә, мәга¬ рәнең эчке күренеше булырга мөмкин, бераз уңдарак аяк табаны, «мәгарәгә керүне» аңлата булса кирәк. Уң почмактагы өске рәсем аңлашылып җитми. Аның мәгарәгә керергә ярамый дигәнне дә, киресен дә, керер¬ гә чакыруын да аңлатуы мөмкин. 45
Хәзерге вакытта да мондый язулардан файдаланучы халыклар бар. Таш гасыр чоры тормыш-көнкүрешен, йолалар, гореф-гадәтләрен саклап калган: австралияле, африкалы кайбер кабиләләр, Америка индеецлары һәм башкалар әле дә шундый язулардан файдаланалар. ■ «Син рус кызын сөясең...» Себер халыкларында гаять үзенчәлекле бер язу бул¬ ган. Климат шартларының катлаулы булуы, бер генә җан иясе дә очрамый торган йөзләрчә километрларга сузылган иксез-чиксез киңлекләр төрле сигналлар һәм хәбәрләшү чараларыннан файдаланырга мәҗбүр иткән. Кешеләр вакытлыча яшәгән урыннан киткәндә агач¬ ның балта чапкан җиренә өскә каратып ботак кысты¬ рып калдырганнар. Үзләренең китүен шулай аңлаткан¬ нар. Ераккамы-якынгамы китүләрен белдерү өчен, ничә көнлек юл булса, ботакка шуның кадәр кирт ясаганнар. Төньяк халыклары гади төшенчәләрне дә аерым тамгалар белән билгеләгәннәр. Кешенең яшен (кабер өстендәге шартлы тамгалардан карт кешеме, бала күмелгәнме — аңлап булган), пычакны йөзен өскә ка¬ ратып кую — ачлы-туклы, пычакның йөзен аска кара¬ ту— тук яшәүне аңлаткан. Цифрлар өчен дә аерым тамгалар булган: Обь елгасының түбәнге агымында яшәгән ханты һәм манси халыкларында хач — унны, озынча түгәрәк эчендәге хач — биш йөзне, ә түгәрәк эчендәге хач меңне аңлаткан. Колыма төбәгендә яшәүче юкагир халкында галим¬ нәр революциягә кадәр үк булган кызыклы идеографик язу системасы ачканнар. ...Моннан күп еллар элек, кап-кара күзле, кара кашлы, озын кара чәчле япь-яшь юкагир кызы үзенең сөйгәненә хат язган. Бер-бер артлы сызык сызылган, ә кыз әле ямансулап көрсенеп алган, әле эшенә карап сокланып куйган. Ул чагында бераз вакыттан соң ха¬ тының, галимнәр кулына эләгеп, бик сирәк язуның кыйммәтле ядкаренә әверелер дип, башына да китер¬ мәгәндер. Кечкенә генә күн кисәгенә кисеп ниндидер аңлаеш- сыз уклар, сызыклар, квадратлар төшерелгән, ул шак¬ тый әйбәт сакланган. Игътибарсыз гына караганда, 46
хәзерге заман кешесе моны берәр эшсез абстракционист ясаган рәсемдер дип уйлавы мөмкин. Бик үзенчәлекле һәм кызганыч бу хатның чагыштырмача күптән түгел генә язылганы күп кешенең башына да килмәс. Себер юкагирлары арасында мондый язуны нигездә кызлар яза белгән. Аларга мәхәббәтен белдерү тыел¬ ган, ул хокуктан егетләр генә файдаланган. Шуңа күрә, мәхәббәтләрен белдерү өчен, кызлар төрле юллар эзлә¬ гән. Алар күн кисәге әзерләгәннәр дә сирәк кенә узды¬ рыла торган бию бәйрәмнәрен түземсезлек белән көтеп алганнар, шул чагында хатны сөйгәннәренә тапшырган¬ нар. Юкагир кызларының хаты шактый катлаулы, ул язуны белмәгән кеше укый алмый. Аларның «сүзлек¬ 47
ләре» конкрет әйберләрне (болан, агач, йорт) генә түгел, бәлки абстракт төшенчәләрне (кайгы-хәсрәт, мә¬ хәббәт, аерылышу һ. б.) аңлаткан бөтен-бөтен җөм¬ ләләр төзергә дә мөмкинлек биргән. Безнең алда шундый хат үрнәге. Күрәсең, егет кызны яраткан, ихтирам иткән, шуңа күрә хатны саклаган. Хатны аның балалары һәм оныклары да тарихчы- этнограф кулына кергәнче озак саклаган. Ләкин серле рәсемнең мәгънәсенә төшенү, уку өчен, юкагирларның йола һәм символларын яхшы белергә, рәсемле язуны танырга кирәк булган. «Син миннән китәсең. Син рус кызын сөясең, ул безнең арада киртә булды. Балаларың булыр, аларга карап сөенерсең. Ә мин гомерем буе сине оныта алмый¬ ча, янып-көеп яшәрмен, мине яратучы кеше дә бар- барын...» Галимнәр бу хатны ничек аңлаганнар, ничек укы¬ ганнар соң, андагы һәр символ, һәр сызык нәрсәне аң¬ лата? Өстәге баскычлы киң сызыклар — йортлар символы. «Үз» йорты икенче йорттан сызыкларның катлаулы кушылуы, үзенчәлекле орнаменты белән аерылып тора. Икенче йортның ян яклары беленер-беленмәс кенә. Бу — шул йорттагы кешенең аны ташлап китүен аңлата. Ир кеше ук очлыгы сыман тамга белән күрсә¬ телгән. Хатын-кыз да шуңа охшаган, ләкин тамга киңрәк, чөнки хатын-кызлар юанрак була. Рус хатыны «юбка кигән» (нәкъ шундый ук очлыгы, тик бераз киңрәк). Рус хатыныннан сулдарак ике кечкенә «сөң¬ ге» — балалар символы. Кызга ямансу. Шартлы билге өстендәге хач сыман сызыклар шул хакта сөйли. Кыз сурәтен ир кеше сурәте белән тоташтырган параллель сызыклар аның кемне уйлап ямансулавын күрсәтә. Рус хатынын белдергән билге өстеннән үтеп, ике диагональле турыпочмак (уртак мәхәббәт) белән кисешкән сызык кыз белән егет арасындагы киртәне күрсәтә. Юкагир кызы сурәте өстеннән чыккан дулкынлы сызык аның бөтен уе сөй¬ гәне турында гына икәнне аңлата. Рәсемнең уң ягында тагын бер сурәт — ялгыз ир кеше тора. Аңардан да юкагир кызына таба шундый ук дулкынлы сызык юнә¬ лә, тик аның күңелен яулый алмый. 48
■ «Сөйли торган агач» тынып калган... Тын океанның иксез-чиксез киңлекләрендә коры җирнең кечкенә бер кисәге — Пасха утравы югалып калган. Кайчандыр утраулылар үзләренең ватанын «Җир үзәге» дип йөрткәннәр, хәзерге буын аны «Рапа- нуи», «Зур утрау» дип йөртә. Чилиның иң якын порты Вальпараисога аннан ике мең километр; Австралия белән утрау арасы 10 мең километр, хәтта күрше утрау¬ лар арасы да йөзләрчә километрга җитә. Чыннан да, җир үзәге диярсең шул. Гап-гади бер утрау, искитәрлек бернәрсәсе дә юк. Сирәк-мирәк үсемлекне исәпләмәгәндә, бөтенләй шәрә диярлек җир. Мәйданы да нибары 165 квадрат кило¬ метр. һәм, мөгаен, кечкенәлеге һәм ераклыгы аркасын¬ да, әгәр кайбер хикмәтле хәлләр булмаса, ул бары географларга һәм диңгезчеләргә генә мәгълүм булып калыр иде. Утрауда алты йөзгә якын гаять зур сыннар табылган, аларның биеклеге күп катлы йорт хәтле, ә авырлыгы иллешәр тоннага җитә. Монументаль статуялар бер- берсенә туры китереп тоташтырылган блоклардан гый¬ барәт аху дигән платформаларда тора. Алар шул ут¬ раудагы таштан — кызгылт көрән төстәге трахеиттан ясалган. Галимнәрне тагын да бер искиткеч табылдык—< утрауда тамгалар белән чуарланып беткән кечкенә так¬ талар — язма истәлекләр табылуы гаҗәпкә калдырды. Полинезия утрауларының берсендә дә мондый такта¬ ларның табылганы юк. Кемнәр куйган һәм кайчан куелган бу сыннар? Хә¬ зерге буын кешеләренең ата-бабаларымы, әллә алар- дан да элегрәк яшәгән кешеләрме? Нинди максат белән куйганнар аларны? Язу кайдан килеп чыккан? һәм утрауда беренче яшәүчеләр кемнәр булган: Көньяк Америка кешеләреме, әллә Полинезия утрауларыны¬ кы мы? ...1722 елны апрель көннәренең берсендә, пасха якшәмбесендә, билгесез утрау буена Голландия фло¬ тының биш корабле килеп туктаган. Бу аның җиренә аяк басучы беренче европалылар булган. Яна ачылган 4 А-320 49
жирне Пасха утравы дип атап, картада билгеләп куй¬ ганнар. Экспедиция отчетында бик кунакчыл һәм якты чы¬ райлы кешеләр яшәгән күп халыклы, шау чәчәктәге утрау турында сөйләнә. Таш сыннар да телгә алына, ә язу турында бер сүз дә әйтелми. Ярты гасырдан соң диярлек, 1770 елда, утрау икенче тапкыр, бу юлы Испания капитаны Ф. Гонсалес тара¬ фыннан ачылган. Испаннар күңелсез хәлгә юлыккан¬ нар. Күп тонналы таш сыннар — скульптураларның күбесе аударылган, басу-кырлар бушап калган, эшкәр¬ телмәгән, халык бик күпкә кимегән. Утрау кабиләләре арасында канлы сугыш өермәсе булып үткән. Испаннар шул кечкенә генә җир кисәгеннән дә баш тартмаганнар. Ф. Гонсалес, җирле халыкка моннан соң аларның Испания короле подданныйлары булачагын белдереп, утрауны биләү турындагы грамотага кул куярга кушкан. Экспедициянең барлык членнары, ан¬ нары җирле башлыклар кул куйган. Унөч кацикның — унөч башлыкның документка куйган култамгасын күр¬ гәч (моңа кадәр европалыларга андый тамгалар мәгъ¬ лүм булмаган), испаннар гаҗәпкә калган. Океан эчендә югалып утырган шушы кечкенә генә җир кисә¬ гендә язу?! Бу — кеше ышанмаслык хәл булып тоелган. Испаннарга хакимлек тапшырылу турындагы акт Пасха утравында яшәүче кешеләрнең серле язуы тер¬ кәлгән беренче документ булган. Соңрак, башлыкларның култамгасын такталардагы тамгалар белән чагыштыра башлагач, аларның бер- берсеннән аерылып торуын күргәннәр. Кошка охшаган бер генә уртак тамга тапканнар. Тамгалар охшашмау¬ ны җирле башлыкларның язу белгән булып кылануы булырга да, яисә ул вакытка инде кохау ронго-ронгодан аерылып торган язу уйлап табылган булырга да мөм¬ кин дип аңлатырга тырышканнар. Европалы диңгез сәяхәтчеләре аннан соң да утрауда күп тапкырлар булган. Ләкин бер генә экипаж члены¬ ның да җирле культураны өйрәнү турындагы уй башына килмәгән. 1862 елны коллар сәүдәсе комсыз кулын утрауга да сузган. Аның иң көчле һәм сәламәт кешеләрен перулы¬ лар, Көньяк Америка тирәсендәге утрауларга алып китеп, бик авыр эшкә кушканнар. Исән калган йөзләп 4* 51
кеше генә ватанына кире әйләнеп кайткан. Тик алары да чәчәк авыруы ияртеп кайтканнар. Эпидемия баш¬ ланган. Меңләгән кешеләр үлгән. Европалылар кил¬ гәнче утрауда дүрт меңләп кеше яшәгән. Кол сәүдәсе һәм авырулардан соң йөз дә унбер кеше калган. Язулы кечкенә такталарны беренче булып христиан миссионеры Э. Эйро күреп алган. Ул утрауга 1864 елда килгән һәм күп еллар шунда яшәгән. Миссионерның килүен җирле халык бик өнәп бетермәгән. Шулай да акрынлап ул ышаныч казанган һәм язма истәлекләр белән таныша алган. Тиздән Э. Эйро кохау ронго-ронго, ягъни, безнеңчә әйтсәк, «сөйли торган агач» булуы турында хәбәр ит¬ кән. Ул такталарны утраулылар үзләре шулай дип йөрткәннәр. Миссионер болай язган: «Барлык өйләрдә кечкенә агач такталар яисә таяклар күрергә мөмкин, аларга җирле халык очлы таш ярдәмендә төрле там¬ галар белән утрауда таныш булмаган хайваннар сурә¬ тен уеп ясый, һәр сурәтнең үз исеме бар; ләкин, җирле халык ул такталарга әллә ни әһәмият бирмәгәнгә күрә, бу тамгалар — примитив язу калдыгы, хәзер инде традициягә әверелгән, алар аны мәгънәсенә төшенеп тормыйча гына саклый, дип уйлыйм мин». Шул рәвешле язуны ачу белән үк Э. Эйро аны юкка да чыгара. Миссионер утрау халкын христиан диненә керткән, мәҗүсиләр диненә бәйле бөтен нәрсә утта яндырылган. Барлык такталар диярлек юкка чыккан. Шуннан ике ел соңрак барган католик миссиясе членнары язуның калдык-постыкларын гына тапкан¬ нар. Миссионер И. Руссел һәм аның ярдәмчесе язулы такталарны эзләргә керешкәннәр. Язуның берничә үр¬ нәген табу бәхетенә ирешкәннәр. Шомартылган агачка балыклар, кошлар,‘үсемлекләр, ниндидер тылсымлы ■сурәтләр төшерелгән булган. Җирле халык үзен бу тамгаларны аңлаган сыман тоткан, ә миссионерлар сораштыра башлагач, аларга томанлы гына җавап биргән. Бу такталарның берсен Таити утравы епискобы Т. Җоссан тапкан. Кыз'ыксынучан һәм укымышлы епископның игътибарын хикмәтле сурәтләр җәлеп ит¬ кән. Ул боларның Океания утрауларында табылган язуның беренче эзләре икәнен аңлаган. Т. Җоссан ку¬ лына биш такта эләккән. Ләкин аларны ничек укырга, 52
• ^ЗУЛЫ бу хикмәтле тамгалар нәрсә аплата һәм алар кайдан килеп чыккан? Утраулылар сөйләвенә караганда, янәсе, Мараеренг утравы (ул Пасха утравыннан көнбатыштарак) короле Хоту Матуа үзе белән шундый язулы 67 таблица алып килгән булган. Ләкин корольнең үз илендә язулы так¬ таларны тапмаганнар гына түгел, хәтта язу турында ишетмәгәннәр дә. Риваятьләргә караганда, король алып килгән так¬ таларда легендалар, ыруг шәҗәрәләре, әйтемнәр языл¬ ган булган. Язуларны король ыругы вәкилләре, Пасха утравындагы алты округ башлыклары, шулай ук алар- ның уллары, кайбер каһиннәр һәм укытучылар гына укый алган. Елга бер тапкыр Анакена култыгына бар¬ лык утраулылар җыелган, анда аларга такталардагы текстларны кычкырып укып чыкканнар. Ел саен үткә¬ релә торган бу бәйрәм шундый изге дип саналган, аны сугыш барганда да, теләсә нинди бәла-каза вакытында да уздырмый калмаганнар. Т. Җоссан текстлар белән үзе шөгыльләнергә, Пасха утравына барып, әлеге такталарның эзенә төшәргә уй¬ лаган. Ләкин мопы эшләве җиңел булмаган. Бер версия буенча аларны юк иткәннәр. Икенчесе буенча — ыша¬ нычлы җиргә яшергәннәр. Изге һәм башкалар өчен тыюлы такталарны чит ил кешеләренә бирүне утраулы¬ лар зур гөнаһ дип санаганнардыр, күрәсең. Аларны 53
икенче кулларга тапшырган өчен явыз рухлар җәзасы көткән. Ихтимал, кыйммәтле реликвияләрне саклау өчен яшерен мәгарәләр ышанычлырак булгандыр. Безнең көннәргә кадәр Пасха утравының 20 дән артык язма истәлеге генә сакланган. Аларның күбесе буе—'90, иңе 10 сантиметрлы кечкенә такталардан гыйбарәт; тамгалы таяк, томар һәм язулы күкрәкчәләр бар. Алар барысы да дөньяның төрле музейларында: Бельгиядә, АКШ, Чили һәм ГДРда саклана. Ләкин хәтта шул аз санлы табылдыкларның барысы да әле басылмаган, басылганнарында да язу тамгалары ачык чыкмаган. Язуларны обсидиан ташы кыйпылчыклары яки акула теше ярдәмендә башкарганнар, һәр тактага юл ара¬ лары бөтенләй калдырылмыйча, тыгыз итеп сигез рәт сурәт төшерелгән. Хайваннар, кошлар, үсемлекләрне сурәтләгән тамгалар шундый төгәл һәм симметрияле эшләнгән, гаҗәпләнми һич мөмкин түгел. Дөрес, кечкенә такталар барысы да әйбәт саклан¬ маган, бу хәл тикшеренү эшләрен дә кыенлаштыра. Принципта мөмкин дип уйланылса да, аз санлы кохау ронго-ронго истәлекләренең тагын тулылануына әллә ни өмет юк. Бәлки, кайбер такталар кайчан да булса яшерелгән урыннардан һәм мәгарәләрдән килеп чыгар. Табигый ки, кохау ронго-ронго язуларын эзләп табу бәхетенә ирешкән тикшеренүчеләрнең кулларына нинди хәзинә килеп кергәнен беләсе, хикмәтле тамгаларның серенә төшенәсе килгәндер. Иң ышанычлы юл җирле халыктан сорашу булган. Европалылар башта аларга мөрәҗәгать иткәннәр дә, тик уңышсызлыкка очраган¬ нар. Утрауда зур үзгәрешләр тудырган сәбәпләр, аерым алганда, статуялар ясауны тыю, язуда да чагылмый калмагандыр. Утраулылар үз язуларын XIX гасыр урта¬ ларына кадәр укый белгәннәр дип уйланыла, ләкин 1862 елда җирле халыкның күбесе, шулар арасында иң күренекле һәм белемле кешеләре коллыкка озатыл- ган. Аннары утрауда чәчәк эпидемиясе башланган. Исән калганнары риваятьләрне һәм такталарда языл¬ ганның эчтәлеген хәтерләгәннәр, әмма тамгаларның мәгънәсен аңлата алмаганнар инде. Ронго-ронго турында картларның берничәсе генә бел¬ гән. Аларның әйтүенә караганда, язуны утрауга берен¬ 54
че килүчеләр алып килгән. Башта банан яфрагына язылган булган, банан яфраклары искергәч, текстларны такталарга күчереп язганнар. Язу белән шөгыльләнүчеләрне «ронго-ронго кеше¬ ләре» (тангата ронго-ронго) дип йөрткәннәр. Аларны аеруча олылаганнар, һәм алар, язу-сызудан тыш, бала¬ лар укытканнар, һәркайсының үз йорты булган, анда үзе генә торган, хәтта хатыннары да аерым яшәгән. Өйрәнчекләр банан яфрагына акула теше белән язган¬ нар, ә тәҗрибә туплагач, элегрәк утрауда үскән һәм торомиро дип аталган агачка язарга рөхсәт ителгән. Укучылар еллык имтихан тотканнар, шул чагында бар¬ лык такталарны укып чыкканнар. Укытучылар да, уку¬ чылар да бер-берсенә карата таләпчән булганнар. Уку¬ чы ялгышса — кисәтү ясалган; укытучы ялгышса — колагын борганнар. Т. Җоссан язмаларын укып чыга алырлык кеше эзләткән. Аның янына Пасха утравыннан Таитига күчеп киткән Меторо исемле кешене алып килгәннәр. Куаны¬ чы эченә сыймаган Т. Җоссан аңа әлеге тактаны тот¬ тырган. Меторо көйләп укый башлаган. Сулдан уңга, аннары уңнан сулга таба ахырга кадәр шулай укыган. Епископ укыганны язып барырга тырышкан. «Күктән яңгыр Хоту Матуаның ике дөньясына да төшсен! Күктә һәм җирдә аның урыны биек булсын! Олы улы җирдә, үз дөньясында яши; аның көймәсе энесенә, турыдан-туры бала тарафына юл тота. Аңа нәрсә, күктәме ул, әллә җирдәме, күкне бик яраткан кеше җиргә иңсен! Җирне ул үз кулында тота. Кеше, син моннан кит. Мин үз җиремдә калам. Тәхеттә уты¬ ручы ата, балаң янына кил. Аңа күктә яшәү ошаган. Кош җирдән очып киткән, ул җирдә тукланучы кешегә таба оча. Кеше тавык ашый, тавыкны суга салып, аның йонын йолкыды. Тавык, сөңгедән саклан, әйбәт урынга бар, турыдан-туры корольгә, аның йортына бар, оч; ул әйбәт урынга, сөңгедән ераккарак очты, җир балалары¬ на юнәлде, куркынычсыз урынга эләкте». Бөтенләй мәгънәсез, бәйләнешсез текст килеп чыккан. Меторо язуны укымаган, һәр тамганың мәгънәсен аң¬ латкан икән, импровизация ясаган. Шуңа да карамастан, Т. Җоссан ишеткәнен язарга булган һәм Метородан кабат укуын үтенгән. Ике йөзләп 55
биткә сузылган гаять зур текст барлыкка килгән. Т. Жоссанның һәр тамганы укылган сүз белән чагыш¬ тырып каравы да бернинди нәтиҗәгә китермәгән. Шун¬ нан соң ул уйланылган эчтәлек буенча тамгаларны сайлап алган да аларны төшенчәләр: хайваннар, кеше¬ ләр, үсемлекләр һ. б. ш. буенча төркемнәргә бүлгән. Шул рәвешчә, Т. Жоссан каталог булдырган. Кохау ронго-ронгода юлларның кире якка борылган бустрофедон принцибы буенча урнашуын төгәл ачык¬ лаган. Гадәти бустрофедон беренче юлның уңнан сулга, икенчесенең сулдан уңга таба һәм җөп юллардагы хә¬ рефләрнең так юллардагыларына капма-каршы юнә¬ лештә язу ысулыннан гыйбарәт. Кире якка борылган бустрофедон гадәтидән һәр икенче юлның беренче юлга карата «баштүбән» булуы белән аерылып тора. Җирле халык такталарга нәрсә язылганны сөйләп биргән. Бу — аллаларга мәдхия, сугышларда үлгәннәр исемлеге, теге яки бу ел хроникасы булган, ихтимал, тылсым-магия җырлары да булгандыр. Язмаларны Пасха утравы кешеләре ярдәмендә укып чыгарга омтылыш ясау бернинди нәтиҗәгә китермәгән. Галимнәр язмаларны үзләре дешифрлап карамакчы булганнар. Шуннан бирле инде төрле ил тикшеренүче- ләренең алты буыны шул язмаларга «алтын ачкыч» эзләү белән шөгыльләнә. Карап торышка кохау ронго-ронго тамгалары Мисыр иероглифларына охшаган сыман. Кайбер галимнәр: бу — иероглифика мирасы, ә Пасха культурасы Борын¬ гы Мисыр культурасыннан башланган дигән фикерне яклыйлар, ләкин ул акланмый. Тамгаларны җентекләп тикшерә башлагач, аларның тышкы охшашлыгы гына ачыклана. Мисыр иероглифлары ярдәмендә Пасха язмаларын уку мөмкин түгел. Иероглифлар булмагач, нәрсә соң алар? «...Бу пиктографик характердагы язу, кайбер тамгалар инде мәгълүм бер стильдә булса да, күп очракта кешеләр, кошлар, балыклар һ. б. ш. сурәтен бик җиңел аерырга мөмкин»,— дип белдерә күренекле инглиз тел белгече Д. Дирингер. Совет галиме В. Истрин бу мәсьәләгә карата катгый фикер әйтми. Язмаларның башта пиктографик язу бу¬ луы, вакыт үтү белән үсеп логографиягә якынаюы һәм һәр тамганың берәр сүз аңлатуы ихтимал, ди ул. 56
1932 елны Венгрия галиме В. Хевеши сенсацион белдерү ясый. Ул Пасха утравы язмалары белән һинд' үзәнендәге борынгы шәһәрләрне казыганда табылган мөһер тамгаларында охшашлык күрә. Димәк, бу язулар бер-берсенә бәйле. Фикерен дәлилләү өчен В. Хевеши берникадәр охшаш тамгалар китерә. Бу версиягә әлеге вакыт белән пространство каршы чыкты. Пасха утравында язуны белү һәм куллану XIX гасыр уртасында юкка чыккан, ә һинд үзәнендә табылган мөһерләр моннан дүрт мең ел чамасы элек ясалган. Шуның өстенә җир шарының бу нокталары арасы 13 мең километр. Озак юллар үтеп үзләштерел¬ гәндә, тамгалар, гадәттә, беренче үрнәккә тулысыңча охшаш булып кала алмыйлар. Бу тамгаларның шундый ерактан һәм шул заманнардан бирле Пасха утравына үзгәрешсез килүе мөмкинме? Бәлки язуның ватаны Полинезиядер? Бәлки Пасха утравы үзедер? Кохау ронго-ронгоның «бишеге» турындагы мәсьәлә, бу турыда әдәбият күп булса да, хәзергә кадәр ачык кала. Иероглифик язма дип уйлаучылар билингва көткән¬ нәр, чөнки шуннан башка мәсьәләне хәл итү мөмкин түгел. Ахырында галимнәрнең күбесе, язуны тулысынча укып чыгудан өмет өзеп, аның аерым тамгаларын баш¬ ка язмалардагы тамгалар белән чагыштырып өйрәнә башлады. Ләкин бу методның бернинди нәтиҗәсе юк. Яшь совет галиме Б. Кудрявцев эшләре утрау язма¬ ларын өйрәнүне шактый алга җибәрде. Мәктәптә укы¬ ганда ук ул телләр өйрәнү белән кызыксына, Ленин¬ градның Антропология һәм этнография музее каршын¬ дагы «Яшь этнографлар» түгәрәгендә санскрит язмала¬ рын (һиндстанның борынгы һәм урта гасырдагы әдәби теле) өйрәнү белән мавыга. Кохау ронго-ронго язма¬ ларының сере аңа тынгылык бирми. Н. Миклухо-Маклай алып кайткан, музейда саклана торган ике тактаны өйрәнүгә ул бөтен көчен һәм гадәттән тыш зур талан¬ тын багышлый. Хәтта авыр сугыш елларында да эшен туктатмый. Бу такталарны җентекләп тикшергәннән соң, Б. Кудрявцев тамгаларның һәр ике тактада да бер тәр¬ типтә урнашуына төшенә. Димәк, алардагы текстлар да нигездә бер төсле үк. Болай караганда, бик гади нәтиҗә кебек,. Иң кызык¬ лысы шунда: бу такталарны Б. Кудрявцевка кадәр дә 57
күрүчеләр булган бит. Ләкин һәр очрак талантка да бәйле. Күп кенә галимнәр аларны җентекләп тикшер¬ гәннәр, күчереп тә алганнар, ә ... күрә алмаганнар. Алай гына да түгел, Б. Кудрявцев Чили музеенда саклана торган тактада өченче параллель текстны да таба. Ә бераздан Бельгия музеендагы тактадан дүртен¬ чесен таба. Бельгиядәге дүртенче такта игътибарны аеруча җәлеп итә. Анда өч параллель текстта булмаган там¬ галар күп, ә аерым рәтләр тулысынча туры килә. Әгәр бу бер үк борынгы текстны алга таба тагын да эшкәртү булса? Дүрт текстны чагыштырып, Б. Кудрявцев: моның язу үсешендәге төрле этаплары булуы ихтимал, дип уйлый. Бу нәтиҗә белән галимнәрнең килешүе дә, ки¬ лешмәве дә мөмкин, ләкин инде мөһим эшнең төп өле¬ ше башкарылган булып чыкты. Таблицаларның парал¬ лельлеген дәлилләү бер үк тамганың төрле вариант¬ ларда язылышын аныкларга, тамгаларны үзара чагыш¬ тырып карарга һәм текст эчтәлегенең ниндирәк булуы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә иде. Шулай тикшерү нәтиҗәсендә Б. Кудрявцев: «кохау ронго-ронго — әле силлабизациягә (иҗекле язуга.— В. Д.) үсеп җитмәгән идеографик язуның ниндидер бер төре», дигән фикергә килә. Таблицалардагы параллель текстларны тикшергәндә ул тагын бер мөһим ачыш ясый — аерым тамгаларның эволюциясен билгели. 1943 елда фаҗигале рәвештә һәлак булуы сәбәпле, Б. Кудрявцев әлеге такталар белән эшен дәвам иттерә алмады. Пасха утравы язмалары дешифрланды дип матбу¬ гатта күп тапкыр белдерүләр ясалды. Ләкин һәр очрак¬ та бу ялган хәбәр булып чыкты. 1956 елны Көнбатыш Германия галиме Т. Бартель америкалыларның XXXII Халыкара конгрессында: кохау ронго-ронго язуы җөм¬ ләләрне тулысынча язмыйча, башлыча төшенчәләрне генә бирә, калганы фараз ителә торган язмалар исә¬ бенә керә, дип белдерә. Ул моны «эмбрио-язу» дип атый. Совет галимнәре Н. Бутинов һәм Ю. Кнорозов Т. Бартельның дешифрына шикләнеп карыйлар һәм язу системасы турында үз тезислары белән чыгалар. Бу 58
тезис, Пасха утравы язуы — дөнья телләренең иерогли¬ фик системасы принципларына нигезләнгән язу, дию¬ дән гыйбарәт. Ләкин ике елдан соң Т. Бартель язуны дешифрлау турында яңадан доклад ясый. Әмма такталардагы текстның эчтәлеге турында төгәл тәрҗемә бирми, үз версиясен генә тәкъдим итә. Шулай да тиздән чын тәр¬ җемәсен чыгарачагын вәгъдә итеп, җәмәгатьчелекнең кызыксынуын тудыра. Моны түземсезлек белән көтәләр. Ниһаять, табли¬ цалар һәм фәлсәфәләр белән тулы дүрт йөз битле текст басылып чыга, ләкин бер генә тактадан да бер генә тәрҗемә дә булмый. Т. Бартель бөтен аңлатмаларын Метороның көйләп укуына таянып кына ясый. Пасха язмалары турында моңа кадәр галимнәр әйт¬ кән фикерләр теге яки бу дәрәҗәдә ышанычлы гипо¬ тезалар гына. Хикмәтле такталар «телгә килмәсә», аларның берсе дә расланмаячак. Хәзергә исә дешифр- ларга тырышуның уңышка ирешкәне юк. Хәтта элек¬ трон-исәпләү машиналары да ярдәм итә алмады. Әлегә кадәр аның пиктограммамы, идеограммамы яки иероглифик язуның бер төреме икәне дә ачык тү¬ гел. Ерак океан утравы язуының серенә төшенү язу турындагы фән белән бәйле күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирер, Океания тарихына күп кенә кызыклы сәхифәләр өстәр иде.
ЕРАК ГАСЫРЛАРГА СӘЯХӘТ
■ Пирамидалар илендә 1798 елның маенда Тулоннан ачык диңгезгә фран¬ цуз флоты сәфәр чыга. Капитан күперчегендә, кулла¬ рын күкрәгенә кушырып, генерал Бонапарт басып тора. Мисырга экспедиция башлана. Бонапарт үзе белән К. Нибурның «Гарәбстанга һәм аңа якын илләргә сәяхәтне тасвирлау» дигән кита¬ бын алып бара. Ул китапта Көнчыгышның гореф-гадәт¬ ләре һәм йолалары турында гына түгел, бәлки борынгы заман һәйкәлләре турында да сөйләнә. Мисыр Европа өчен ул чакта әле бер табышмак булган. Борынгы язмалары һәм югары культурасы бул¬ ган ил турында Көнбатыш халкына беренче булып Борынгы Грециянең ару-талу белмәс сәяхәтчесе һәм тарихчысы Геродот сөйләгән. Өч мең елдан артык яшә¬ гән борынгы куәтле державаны безнең эраның 638 елын¬ да гарәп мөселманнары үзенә буйсындырган. Алексан¬ дриягә һөҗүм вакытында ул заманның иң зур, иң уни¬ каль, менә дигән китапханәсе юкка чыккан. Шуннан бирле үткәннең бөек цивилизация үзәге — Мисыр хри¬ стиан дөньясыннан тулысынча изоляцияләнгән. Евро¬ пада аның турында берни белмәгәннәр. Мисырга, солдатлардан тыш, Наполеон белән бергә төрле галимнәр: астрономнар, химиклар, минералоглар, Көнчыгыш белгечләре, рәссамнар киткән. Нил буйла¬ рына тартмаларда фәнни җиһазлар һәм Мисыр турын¬ дагы китапханә барган. Барып җитү белән Наполеон атаклы Мисыр инсти¬ тутын ачкан. Белгечләр илнең үткәнен һәм киләчәген өйрәнә башлаганнар, ә Наполеонны хәзергесе күбрәк кызыксындырган. Галимнәрнең илдәге хәле, сәүдә эш¬ ләре турындагы нәтиҗәләрен Бонапарт еш кына хәрби разведка мәгълүматлары итеп файдаланган. Мисыр өчен инглизләр белән французлар арасын¬ дагы көрәштә әле бер, әле икенче як җиңеп килгән. Ахыр чиктә экспедиция французларның хурлыклы җи¬ ңелүе белән тәмамланган, Бонапарт Мисырдан качкан. Шулай да экспедициянең фән өчен файдасы, һич¬ шиксез, зур булган, бай материал тупланган, шул ни¬ гездә «Мисырны тасвирлау» дигән күренекле хезмәт язылган. 61
Ләкин бөтендөнья культурасы өчен иң әһәмиятле вакыйга 1799 елның 2 августында булган. Французлар, инглизләрнең диңгездән ясалган һөҗүмнәрен кире кай¬ тарып, яр буенда сугышканнар. Розеттадан җиде кило¬ метрдагы борынгы Рәшит фортында солдатлар окоп казып яшеренергә боерык алганнар. Көтмәгәндә бер солдатның көрәге ниндидер каты әйбергә тиеп киткән. Җир астыннан язулы кара таш килеп чыккан. Табыл¬ дык турында шунда ук офицерга әйткәннәр. Походка чыгар алдыннан Наполеон борынгы әйбер¬ ләр белән сакланып эш итәргә, ә уникаль һәм кызыклы табылдыкларны галимнәргә тапшырырга кушкан. Шу¬ ның өстенә Наполеон офицерлары шактый гына белем¬ ле дә булган, күбесе грек һәм башка борынгы телләрне белгән. Шуңа күрә дә Рәшит фортындагы табылдыкны офи¬ церлар шунда ук урап алганнар. Шомартылган кара базальт стела (вертикаль таш плитә, балбал) язмалар белән чуарланган булган. Офицерлар беренче карауда ук өстәл зурлыгындагы плитәгә өч телдә язылганны аңлап алганнар. Шуның белән бергә, ундүрт юллык югарыдагы язма (ул җирдә плитәнең шактый өлеше сынган) иероглифик язу булган; яхшырак сакланган уртадагы өлешен офицерлар сүриялеләр язуы дип уй¬ лаган (ул мисыр язуының демотик бер төре булып чык¬ кан) ; астагы язманы шунда ук таныганнар — ул архаик хәрефләр белән язылган грек язуы булган. Галимнәрнең хыялы тормышка ашкан. Алар озак еллар буена иероглифларның серенә төшенү өстендә эшләгәннәр, ниһаять, билингва, «ике телдәге» язма — иероглифик язу һәм европалыларга аңлаешлы телдәге язу — табылганда гына уңышка ирешеп була, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ә монда трилингва тапканнар! Француз офицерлары өч телдә язулы плитәнең (аны Розетта плитәсе дип атаганнар) египтологиянең нигез ташы булыр дип уйламаганнар, әлбәттә. Шулай да кыйммәтле табылдыкны шунда ук Каһирәгә, Мисыр институтына җибәргәннәр. Француз галимнәре, нәрсә булачагын алдан ук белгән кебек, язмалардан тиз генә оттисклар ясап, копияләр алганнар да Франциягә җи¬ бәргәннәр. Чыннан да, бераздан капитуляция шартлары нигезендә французлар Мисырда тапкан барлык әйбер¬ ләрен инглизләргә бирергә тиеш булганнар. «Британия 62
коралының мәгърур трофее» дип, инглиз генералы масаеп рапорт биргән Розетта ташы да Британия му¬ зеена барып эләккән. Мисыр язмасының ничек дешифрлануы турында сөйли башлаганчы, беркадәр аның төзелеш принципла¬ рына тукталыйк. Бу — нигездә идеографик язу, андагы һәр төшенчә аерым рәсемле тамга — иероглиф (гректа «изге тамга» 63 .
дигән сүз) ярдәмендә сурәтләнә. Иероглиф — кешедәге зирәклек-тапкырлык, дикъкатьлелекнең берлеге ул. Язу системасында өч төр тамга аерылып тора. Сизеп-тоеп төшенә торган идеограммалар. сурәтләгән әйберләрне с/гышчы күз ЖИр/\ф /ДӨГЕЗ КОҢГЫЗ KoW тду Сизеп-тоеп төшенә торган хәрәкәтләр. ипи ДШД/ Б/РУ очу КыйцАУ(суГу) Абстракт төшенчәләрне сурәтләгәннәр. тасвирлау ысулы ЕДАУ белән дә ИДАРӘ ИТУ 5 ИДАРӘ иту 6 АШЛЫ К БУЛУ (башлап ώ>ρψ ТА5У КАРЕЛЫК Өске Мисыр САЛКЫН 64
аңлату Андый тамгалар төшенчәләргә яңгырашы охшаш, Фонетик тамгалар абстракт төшенчәләрне өчен дә кулланылган. омонимия нигезендә бирелгән: ә мәгънәсе төрле булган сүзләр бертөсле тамгалар белән билгеләнгән. «Ачкыч тамгаларның», ягъни «детерминативларның» (без инде алар турында сөйләгән идек), әйтелмәсәләр дә, әһәмияте гаять зур булган. Аларны бер үк тамга белән сурәтләнгән омонимнарны аеру өчен кулланган¬ нар. Мисыр тамгаларының күбесендә детерминатив бар. Мәсәлән, род детерминативы: ирләр исеменнән яисә ирләрне билгеләгәннән соң утырган кешенең сурәте куелган, һәм киресенчә, хатын-кызлар исеменнән һәм аларны билгеләгәннән соң хатын-кызны сурәтләгән тамга куелган. Илләр детерминативы чикләнгән җир мәйданы белән, вакыт — кояш түгәрәге белән, эш төр¬ ләре — бәргән-суккан кул белән, абстракт төшенчәләр кулъязма төргәге белән билгеләнгән. Ул тамгалар мисырлыларга, ике төрле аңлауга урын калдырмыйча, фикерне язма рәвештә теркәргә мөмкин¬ лек биргән. 'Jr' 'J — Мен-ХЕПЕР-РЕ., УЛ ГДӘҢГЕДШдСБН Хәзер тамгаларның урнашуы турында әйтеп китик. Язуның юнәлеше төгәл билгеләнмәгән булган. Без яз¬ ганча сулдан уңга мисырлылар тамгаларны сирәк яса¬ ганнар. Күбрәк уңнан сулга язарга яратканнар һәм тамгаларны югарыдан түбәнгә таба баганалап, ә ба¬ ганаларны уңнан сулга язганнар. 5 А-320 65
Ялгызлык һәм әйбер исемнәре «ребус» ысулы белән язылган. Ул язуларда сузык авазлар булмаган. Сузык авазларның саны һәм урнашуы, тартык авазлар белән бергә ничек укылуы әлегә билгесез. Мисырлылар сөйләмендә тартык белән сузыктан тор¬ ган бер иҗекле генә сүзләр булган, сузык аваз язуда бил- геләнмәгәнлектән, аларның язуы хәрефле язуга охша¬ ган сыман килеп чыккан. Ләкин болай дип уйлау дөрес үк түгел. Ул заман кешесе сөйләмен иҗекләргә һәм авазларга бүлә белмәгән һәм шуңа күрә андый сүз¬ ләрне хәрефләр дип танымаган. Без мисырлыларның язу тамгасын иероглиф дип ата¬ дык. Болай дию төгәл үк түгел, дөресрәге, алай дисәң, төшенчәнең мәгънәсе беркадәр тарая. Эш шунда, ми¬ сырлылар язуның өч төрен: иероглифик, иератик һәм демотик төрләрен кулланганнар. Иероглифика монументаль язмалар өчен кулланыл¬ ган. Иероглифлар беренче чиратта чит ил кешеләренең игътибарын җәлеп иткән. Аларның төгәл һәм мәһабәт язылышы күп гасырлар буена мөкатдәс бер хис уятып торган. Күпләр күзаллавынча, алар могҗизалы көчкә, яшәү мәгънәсенең ниндидер серләренә төшенүгә, тирә- юньдәгеләргә тәэсир итү сәләтенә бәйле кебек тоелган. Иератикага, ягъни китап язуына, тамгаларның гади¬ рәк язылуы, рәсемнәрнең беркадәр кимүе хас. Иера- тика тамгаларны папируска төшерә башлагач, дөньяви китаплар һәм язышу өчен кулланылган. Дини текст¬ ларны да иератика белән язганнар. Иң борынгы иера¬ тик язма истәлек безнең эрага кадәр өч мең ел чамасы элек туган. Демотика (грекча «демос»тан —- халыкчан дигәнне аңлата), ягъни йөгерек язу. Ул чама белән безнең эрага кадәр VIII йөз еллыкта тамгаларны язу рәвешен тагын да гадиләштерү нәтиҗәсендә формалашкан. Башта эш кәгазьләрендә кулланылган. Соңрак аны әдәби әсәрләр һәм фәнни хезмәтләр язу өчен дә куллана башлаган¬ нар. Мисырлылар пирамидалар, скульптуралар, сарко¬ фаг стеналарына уеп-чокып язарга яратканнар. Ә көн¬ күреш максатларында язу өчен кулай материал — па¬ пирус тапканнар. Аны Нил буйларында үскән камыштан әзерләгәннәр. Тиз сынучан, уалучан материалга — папируска языл- 66
ган китапларның иң җайлысы төргәк булган. Папируска кечкенә таяк яисә пумаланы кара яки кызгылт-сары төстәге карага манып язганнар. Иероглифлар күп гасырлар буена табышмак булып кала килгән. Гипотезалар, гөман-фаразлар җитәрлек булган. Иероглифлар язу түгел, аларның астрологии тамгалар булу ихтималы зуррак дигән бер ишеләре. Иероглифлар — каһиннәр беркатлы грекларга язу итеп күрсәткән гадәти орнамент кына дигән икенчеләре. Өченчеләре иероглифларны каһиннар тылсым-магиясе дип барганнар... Изге тамгалар... Мисыр мифологиясе¬ нең чагылышы диючеләр дә булган. Бер немец галиме исә чын-чынлап: иероглифлар—үзенә бер төрле нин¬ 5* 67
дидер таш ашый торган әкәм-төкәмнәр эшенең нәти¬ җәсе... дигән. Шулай да тикшеренү эшләре туктап тормаган. Борынгы заманнарда Мисырдан Римга иероглифлар белән чуарланган обелисклар китерелгән булган. XVII гасырда аларны өйрәнү белән иезуит А. Кирхер шөгыльләнгән. Иероглифларны ул дешифрлый алмаган, ләкин аның кайбер фикерләре борынгы Мисырны өйрә¬ нүчеләр өчен файдалы булган. А. Кирхер, борынгы мисырлылар теленнән килеп чыккан кыйбтый телен белми торып, иероглифларны дешифрлау мөмкин түгел¬ лекне беренче булып аңлаган. Розетта ташын тапканнан соң иероглифларны кыю¬ рак өйрәнә башлаганнар. Көнчыгыш телләре белгече күренекле француз галиме С. де Саси текстлар өстендә аеруча күп эшләгән. Башта ул демотик текстны тирән- теи өйрәнгән һәм анда грек текстында очрый торган Птолемей, Епифан, Александр һәм башка шундый исемнәргә туры килгән тамгаларны таныган. Ләкин С. де Саси иероглифларны дешифрлый алмаган һәм, «бу проблема гаять буталчык һәм фән аны хәл итә ал¬ мый», дип белдергән. Шулай да С. де Саси чын галим булган: үз скепти¬ цизмын башкаларга көчләп такмаган. Киресенчә, үзе¬ нең көчсезлеген танып, иероглифларның копиясен кыйбтый теле белән шөгыльләнә торган швед археоло¬ гы Д. Окербладка җибәргән. Д. Окерблад бик дәртләнеп эшкә керешкән. Классик һәм көнчыгыш филология белгече буларак, ул демотик текстта грекча язылган өлештәге барлык ялгызлык исемнәрен, шулай ук мисырлыларның кайбер сүзләрен (храм, греклар һ. б.) мөстәкыйль рәвештә танып укы¬ ган. Ләкин Д. Окерблад та, С. де Саси кебек үк, мисыр телендә сузыкларның төшеп калуын исәпкә алмаган. Җитмәсә, демотик язу хәрефләр белән билгеләнә, ә иероглифлар сүзләр һәм төшенчәләрне генә бирәләр, дип санаган ул. Шушы ялгыш фикер галимне эшеннән туктаткан да инде. Эстафетаны күренекле табигать фәннәре белгече һәм медик инглиз Т. Юнг, гаҗәеп һәм күпьяклы талант иясе үз кулына ала. Ике яшьтә чагында ул инде туган телендә укыган, ундүрт яшендә гарәп, борынгы еврей, грек, фарсы, француз, итальян һәм латин телләрен бел¬ 68
гән. Медицинадан тыш, физика, биология, каллиграфия белән шөгыльләнгән. Аның бик әйбәт сыйфаты — башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә торган булган. Мәсәлән, бервакыт аның арканда йөрисе килгән, һәм күп тә үтмәстән ул про¬ фессиональ арканчы эквилибристлардан бер дә калыш¬ маган. Д. Окербладтан Розетта ташындагы демотик текст¬ ның беренче биш юлына ясалган анализны алганнан соң, Т, Юнгта яңа идея туа. Каникулга киткәндә ул һәр¬ вакыт үзенең белгечлегенә кагылмаган эш белән шө¬ гыльләнгән, үзе белән әлеге атаклы күчермәне алган һәм фән өчен гаять әһәмиятле эш башкарган. Шунысы кызык: аның филология буенча махсус хәзерлеге дә, көнчыгыш телләр буенча тирән лингвистик белеме дә булмаган, ә нәтиҗәләрне математик исәп¬ ләүләр һәм чагыштырулар нигезендә ясаган. Шул метод ярдәмендә Т. Юнг демотик язу —< иероглифлар белән йөгерек язуның бер варианты икәнен дәлилли. Галим: демотик тексттагы грек исемнәренең һич югында берсе иероглифлар белән язылган өлештә дә очрарга тиеш һәм, күрәсең, ул кабатлана торган озынча түгәрәктә урнашкан да, дип фараз итә. Иероглифлар серен демотик язу ярдәмендә ачарга мөмкин дигән Т. Юнг һәм ул 70 тән артык иероглифның яисә иероглифлар төркеменең мәгънәсен билгели алган. Ул Птолемей патша һәм патшабикә Берениканың исем¬ нәрен тапкан. Шул исемнәрне аваз һәм тамгаларга аерып, Т. Юнг фонетик иероглифларны уку юлын тап¬ кан. Бу инде зур уңышка ирешү булган. Максатка ирешү ерак та булмаган. Ләкин Т. Юнгка мисырлыларның язуында да, йөгерек демотик, иерогли¬ фик язуларында да фонетик тамгалар булмаган дигән карашы комачаулаган. Галим тукталып калган. Гомерендә беренче тапкыр башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә алмаган. Ләкин ул чакта инде Ж. Шампольон йолдызы кал¬ кып чыккан. Туганнан бирле аның тормышында гел хикмәтле хәлләр булып торган. Бәбиләү алдыннан әнисе бик каты авырган, үлем хәлендәге хатынга врачлар берничек тә ярдәм итә алмагач, сихерче дип йөргән имчене чакыр¬ ганнар. Ул, шифалы үләннәрне парлап, авыру хатынны 69
шунда яткырырга кушкан, нәрсәдер эчерткән дә аның тиздән тереләчәген, малай тудырачагын, ул малайның, «киләчәк йолдызы» булачагын әйткән, имеш. Бала туганда шунда булган врач малайның кара тутлы йөзе-бите, хәтта күз алмаларына кадәр көнчы¬ гыш балаларыныкы кебек саргылт булуын күреп гаҗәп¬ ләнгән. Франция өчен дәһшәтле заманнар булган. Ж- Шам- польонның ата-анасы яшәгән Фижак шәһәрен әледән- әле революцион бәрелешләр тетрәтеп торган. Вакый¬ галар малайга бик нык тәэсир иткән, күрәсең. Үсеп җиткәч, ул көчләүгә, монархиягә, басып алу сугышла¬ рына каршы була, явыз Наполеонга төбәп көчле сатиралар яза. Әнисе еш кына дини йолалар турындагы китаптан өзекләр укый торган булган. Ж. Шампольон башта әнисе укыган догаларны хәтерендә калдырган, аннары, шуларны язма текст белән чагыштырып, хәрефләр үзләштергән һәм мөстәкыйль рәвештә укырга өйрәнгән. Улы дини китаптан бер өзек укыгач, әнисе бик нык гаҗәпләнгән һәм шатлыгыннан нишләргә белмәгән. Җ. Шампольон, китап сатучы малае, китаплар арасын¬ да үскән, яшьтән үк укый башлаган. Мәктәптә ул начар укый, абыйсы, талантлы филолог, энесен Гренобльгә алып китә, аны укыту-тәрбияләү белән үзе шөгыльләнә. Унбер яшьлек Ж. Шампольон латин, борынгы грек һәм борынгы еврей телләрен өйрә¬ нүдә искиткеч сәләтле булуын күрсәтә. Абыйсыннан Ж. Шампольон серле ил — Мисыр ту¬ рында ишетә һәм 12 яшендә Мисыр турында язылган¬ нарны бик тырышып укый. Алай гына да түгел, малай гарәп, сүрия һәм арамей телләрен менә дигән итеп өйрәнә. Мисыр белән шөгыльләнү шул дәрәҗәдә була, ли¬ цейда укыганда ук Ж. Шампольон «Мисыр фиргавен- нәр заманында» дигән зур фәнни хезмәт яза һәм шул ук вакытта Борынгы Мисырның беренче географик картасын төзи. Бу хезмәт гомумиләштерүе һәм яңалы¬ гы белән шулкадәр әһәмиятле була, лицей тәмамлаучы уналты яшьлек автор бертавыштан Гренобль шәһәренең академия члены итеп сайлана. Шул уңайдан академия президенты дулкынландыргыч сүзләр әйтә: «Яшь булуыгызга карамастан, академия тантаналы 70
рәвештә сезне үзенең члены итеп сайлый. Шуның белән ул сезнең инде башкарган эшегезне югары бәяли, биг¬ рәк тә сезнең киләчәктә эшләячәгегезне күздә тота! Ака¬ демия үзенең ышанычын акларсыз, көннәрнең берендә хезмәтләрегез белән дан казансагыз, беренче хуплауны шушында алуыгызны онытмассыз дип уйлый!» Мәктәпне тәмамлауга — академик! Мондый зур адымга даһилык белән генә ирешеп булмый. Бу — зур максатчанлык нәтиҗәсе. Яшьтән үк алдына билгеле бер максат куеп, тугрылыклы һәм тайпылышсыз рәвештә шуңа барганда гына кеше күп эш башкара ала. Үзенең гомерен Мисыр серләрен ачуга багышларга карар кыл¬ ган Ж. Шампольон моның ачык мисалы. Уналты яшьлек академик укуын дәвам иттерә. Атак¬ лы галимнәр рәтенә кертүдән дә аның башы әйләнми. Киресенчә, ул, рухланып,. үзендә зур көч тоеп, кыю планнар кора. Көнчыгыш телләрен өйрәнү нияте белән Ж. Шам¬ польон Парижга китә. Ул инде Розетта ташы турында ишеткән була. Абыйсы, дусты, опекуны, яклаучысы озата бара. Дилижанс көпчәкләре дөбердәвен тыңлый- тыңлый юлда барганда, Ж- Шампольон күңелендәге серен пышылдап кына диярлек абыйсына ача. — Мин аларның серен ачармын... Мисыр иероглиф¬ ларын мин дешифрлармын, мин шулай буласына ыша¬ нам... Әйтерсең лә ул иң якын кешесенә ант иткән. Ә иң мөһиме ул үзенең көченә ышанган. Башкала тормышының нәфес аздыргыч кызыклары¬ на игътибар итмәстән, егет бөтенләе белән фәнгә чума. Дуврдан якында гына унсигез франкка кечкенә бер бүлмә алып, берничә уку йортына лекцияләргә йөри, ә күп вакытын китапханәдә уздыра. Яшь Ж- Шампольонның бәхете баскан. Парижда аны С. де Саси, иероглифлар текстыннан ачыктан-ачык баш тарткан, аларны «Аллаһы тәгалә иңдергән Нух көймәсе кебек үк» серле дигән С. де Саси, үзе укыткан. Абыйсы Ж. Шампольонны атаклы профессор белән таныштырганда, галимнең баштагы хисләре бик кар¬ шылыклы булган. С. де Саси Ж. Шампольонда бер¬ нинди кыенлыклар алдында да туктап калмый торган көчле көндәшен күргән. Хәтта «Мисыр фиргавеннәр заманында» дигән хезмәткә дә ничектер кәефе киткән. 72
Ләкин Гренобльдән килгән гениаль егеткә үзенең тәҗри¬ бәсен биргән, чын күңелдән белеме белән булышкан. Иң элек Җ. Шампольон галим җитәкчелегендә тиз генә санскрит, гарәп һәм фарсы телләрен (С. де Саси сүз¬ ләре белән әйтсәк, «Көнчыгышның итальян телен») өйрәнгән. Гарәп телен Ж. Шампольон шундый итеп өйрәнгән, хәтта аның тавышы үзгәргән. «Мин иренемне селкет¬ мичә диярлек сөйләшәм, һәм бу хәл минем тумыштан ук көнчыгыш халыкларына хас кыяфәтемә тагын да ышандыра төшә, күрәсең»,— дип яза ул абыйсына, һәм шул ук вакытта азрак ял итү, онытылЫл тору өчен «Кытай грамматикасы» җибәрүен сорый. Аннары Ж. Шампольон зенд һәм пәхләви телләрен, аеруча тырышып кыйбтый телен өйрәнә. «...Мин бөтен¬ ләй кыйбтыйга әйләнгәнмен, башыма нәрсә килсә, шуны кызык итеп тәрҗемә итәм,— дип яза ул абыйсына.— Мин кыйбтыйча үз-үзем белән сөйләшәм, чөнки башка¬ лар мине аңлый алмас иде...» Шул рәвешчә, һәр көнне гаять күп эшләп, өч ел вакыт үтеп китә. Ул авыр шартларда яши, әгәр абыйсы булмаса, яшь галим ачтан үләр иде. Унтугыз яшьлек Ж· Шампольон—Жренобльдә тарих профессоры. Розетта ташына тотынырга иртәрәк әле, ди ул, бик җентекләп башка текстлар өйрәнә, копиялә¬ рен ала һәм мөһим ачыш ясый. Ж. Шампольонга кадәр мисырлыларда ике язу — иероглифик һәм демотик язу булган дип санаганнар. Ж. Шампольон борынгы ми¬ сырлыларның өченче язуын — иератик төрен тапкан. Шундый хәл ачыклана, Борынгы Мисырда башта иеро- глифика, аннан иератика, аннан соң демотик йөгерек язу барлыкка килгән. Демотика иероглификадан ике мең ярым елга яшьрәк... Иң борынгы язу шундый зур юл үткән. Унике борынгы тел өйрәнеп, кыйбтый телен бик әйбәт белгән хәлдә, Ж. Шампольон акрынлап төп мак¬ сатка, борынгы мисырлылар теленең асылын аңлауга ирешә. Ул эшне аерым сүзләрнең мәгънәсен эзләүдән башламый, бәлки системаның үзенә төшенә. Өч язу тышкы яктан төрле булса да, аларның эчке асылы бертөсле икәненә ышана. Бу — язуның бердәм систе’ масы. Әгәр демотикада фонетик тамгалар бар икән, алар иероглифик язуда да булырга тиеш. 73
Даһи фикер, шул ук вакытта бик гади дә. Иероглиф¬ ларның серенә төшенүдә зур адым. Ниһаять, Җ. Шам- польон египтологияне үзенә кадәрге торгынлыктан чы¬ гара. Тагын бер уңыш: иероглифик язуның фонетик таби¬ гате турында Ж· Шампольон әйткән фикер көтмәгәндә расланып куя. Ул үзенең туган көнендә, 1821 елның 23 декабренда, Розетта язмасындагы текстның иерогли¬ фик һәм грек сүзләре тамгаларын исәпләп чыгарга кирәк дигән фикергә килә. Исәпләгәннән соң хәйран кала: 486 грек сүзенә 1419 иероглиф туры килә. Иеро¬ глифик язуда исә 166 тамга була. Ж. Шампольон иероглифларның тамга-сүзләр, идеограммалар гына түгеллегенә, бәлки аларның авазлар да булуына тәмам ышана. Ж· Шампольон иероглифларны дешифрлауга әзер¬ ләнеп җитә һәм эшкә керешә. Эшне патшалык иткән зат исеменнән башлый. Иң дөресе шул булыр... Грекча текст Розетта язмасы¬ ның эчтәлеген биргән: Мисыр каһиннәре Птолемей Епифан патшаны бик зурлаганнар, олылаганнар. Пто¬ лемей исеме, һичшиксез, иероглифик текстта да булырга тиеш. Шуның өстенә, патша исемен белдергән тамга¬ лар үзенә бер төрле озынча түгәрәк эченә — картушка алынган, дип фараз итәргә мөмкин. Чыннан да, башка нинди сүз аерылып торсын? Патша исеме генә, әлбәттә. Сигез иероглифик тамганы сигез аваз белән чагыш¬ тырып карау бик җиңел. Ләкин дәлилләр кирәк. Алар да табыла. Шул еллар¬ ны ике язмалы — иероглифика белән һәм грекча языл¬ ган «Филедагы обелиск» дигән нәрсә табылган була. Билингва! Ә иң мөһиме: монда да, Розетта ташындагы кебек үк, Птолемей исеме картушта бирелгән. Чагыш¬ тыру мөмкинлеге туа. Алай гына да түгел, озынча түгәрәк эчендәге тагын бер төркем тамгалар игъти¬ барны җәлеп итә. Ж. Шампольон, грекча тексттан пат¬ шабикә Клеопатра исемен танып укыгач, ул исем иероглифларда да булырга тиеш дип фараз итә. Анна¬ ры инде эш җайлана... Ж- Шампольон һәр төркемдәге тамгаларны ике рәт¬ кә берсе астына икенчесен куеп язып чыга. Птолемей картушында дүртенче урындагы иероглиф (лев — арыс¬ лан сурәте) һичшиксез «л» авазын белдерә. Клеопатра 74
ПТОДЕЛЛЕИ картушында лев — арыслан икенче урында тора. — Шушы ике арыслан өченче арысланга җиңү ките¬ рәчәк!— ди шатланып һәм горурланып Ж· Шампольон. Шулай итеп, Мисыр фонетикасының бер тамгасы¬ ның сере ачыла. Ж. Шампольон тагын җентекләбрәк тикшерә һәм ике исемдә дә «п» һәм «т» авазларын билгеләүче ике бердәй тамга таба. Иероглифлар серен, Мисыр серләрен ачу өчен ачкыч табыла. Ләкин Ж- Шампольон әле шатланырга иртәрәк икәнен, яңа дәлилләр, яңа фактлар кирәклеген аңлый. Башка картушларны өйрәнә. Ул Александр исемен танып укый, билгеле иероглифлар исемлегенә «н» һәм «с» авазлары, аннары, Береника патшабикә исемен укы¬ гач, иероглифлар алфавитына «б» авазы өстәлә. Ж- Шампольон кулында инде иероглифлар алфа¬ витының егерме дүрт авазы. Бөек җиңү бу! Ләкин ул моның белән генә канәгатьләнми, 1822 елның 14 сен¬ тябрь иртәсендә бүтән язулы тагын бер картушны дешифрлауга керешә. Монда нибары дүрт тамга, шу- ларның соңгы икесе бертөсле була. «Мөгаен, янәшә тартыклардыр»,— дип уйлап куя яшь галим. Беренче иероглиф — түгәрәк диск таныш түгел. Ж· Шампольон шуңа охшаган картушлар эзли. Эзли торгач таба. Бөтенесе туры килә, тик аларда диск уры¬ нында беренче иероглиф — башына түгәрәк куйган кеше сурәте. Египтолог моның кояш алласы сурәте икәненә тиз төшенә. Шулай да беренче вариантта иероглифны тулы итеп, икенчесендә кыскартып (диск) язганнар. Кояш алласы Ра икәнен Ж- Шампольон борынгы чыга¬ наклардан ук белгән. Димәк, Ра... Соңгы ике иероглиф Птолемей һәм Александр исем¬ нәрендә дә очраган: «м» һәм «с». Хәзер картуштагы 75
язма «Рмсс» дип укылган. Мисырлыларның сузыкларны төшереп калдыруын исәпкә алып, галим «Рамсес» дип укыган. Бу бөек фиргавен турында Ж. Шампольон үзенең «Мисыр фиргавеннәр заманында» дигән мәгълүм хезмәтендә үк язган булган. Дулкынланып, Җ. Шампольон кулына тагын бер картуш ала. Нибары өч иероглиф. Соңгы икесе инде таныш — «м» һәм «с», ә беренчесе — серле: махсус аслыкка баскан ибис (кош). Ибис—■ ай алласын гәү¬ дәләндергән. Аның исеме — Тот. Димәк, «Ттмс» дип язылган. Сузыклары төшереп калдырылган дип уйла¬ сак — Тотмес яисә Тутмес. Әлеге куәтле фиргавен исеме дә галимгә таныш. Фиргавен исемнәре белән шөгыльләнү җитеп торыр. Ж. Шампольон инде иероглифлар сере ачылуга нык ышана. Тагын ярты көнен кабат тикшерүгә багышлый. Юк, барысы да дөрес. Бөтен кәгазьләрен җыеп, ул беренче дусты — абыйсы янына йөгерә. Абыйсы ерак түгел генә китапханәдә эшли торган була. Килеп керүгә: — Мин теләгемә ирештем! — дип кычкырып җибәрә дә аңын җуеп егыла: күп елларга сузылган киеренке хезмәт, шатлык китергән соңгы көннәр үзенекен итә. 1822 елның 14 сентябре — египтология туган көн. Шул көнне кешелек дөньясы ерак гасырларда һәм серле тамгаларда — иероглифларда яшеренеп яткан иң бо¬ рынгы цивилизацияләрнең тагын берсен ачты. Хәзер ул тарихчылар, киләчәк буын өчен ачык. Аны Грено- бльның яшь галиме яңадан торгызды. Ләкин ачу—-эш бетү дигән сүз түгел әле. Яраткан эше белән шөгыльләнү, чын күңелдән бирелеп иероглиф¬ лар уку урынына Ж. Шампольон бик күп вакытын, хезмәтен һәм сәламәтлеген үзенең дошманнарына кар¬ шы тору өчен сарыф итә. Ә дошманнары күп булып чыга. Фән дөньясы галимнең ачышы турында ишетү белән, Ж- Шампольон тәкъдим иткән «ачкычның» дөреслеген тикшерергә, текстларны чагыштырырга керешәләр. Бу — дешифрлауның бердәнбер дөрес юлымы соң дип дәлилләр эзлиләр. Дешифрның берсе дә фәнни бәхәссез генә узмый. Бу аңлашыла да. Ләкин Ж. Шампольонга каршы бә¬ хәстә, фәннән бигрәк, шәхси интереслар өстенлек итә. 76
Аның көндәшләре («ни өчен Җ. Шампольон әле, мин түгел»), Ж. Шампольонны революцион карашлары өчен күптән инде яратып бетерми торган монархистлар, ял¬ ган патриотлар («ни өчен француз, әйтик, инглиз Т. Юнг түгел») каршы чыга. Иң күренекле египтологларның мәнфәгатен кытык¬ лый бу ачыш. Шул ук Т. Юнг, Ж. Шампольон ясаган нәтиҗәне танырга мәҗбүр булса да, беренче ачыш үзенеке диясе килә: «Гәрчә иероглифларны уку ачкы¬ чын Шампольон Англиядән (Юнг «миннән» димәкче булган) алса да, йозак шул кадәр нык тутыккан була ки, йозактагы ачкычны Шампольонның көчле кулы гына әйләндерә алды». Дошманнар арасында плагиатлыкта, фактларны бутап күрсәтүдә гаепләүчеләр дә, француз, инглиз тик¬ шеренүчесенең методын кулланып, аны тулыландырды гына диючеләр дә табыла. Моңа каршы Ж. Шампольон бик урынлы итеп болай ди: «Ни өчен соң Юнг, Птоле¬ мей һәм Береника исемнәрен анализлап карауга, кинәт туктап калды, ә мин исә, анализымның нәтиҗәләреннән чыгып, күп кенә бүтән исемнәрне дә җиңел укый ал¬ дым?» Бу сорауга үзе үк җавап та бирә: чөнки минем тикшерү системам һәм Юнг системасы бер-берсеннән тамырдан аерылып тора, ди ул. Ж. Шампольонның «Борынгы мисырлыларның иероглифик системасы очеркы яки бу изге язуның төп элементлары турындагы, аларның төрле комбинация¬ ләре һәм шушы система белән башка мисыр график методлары арасындагы бәйләнеш турындагы эзләнү¬ ләр» дигән дәлилле хезмәте дошманнарына көчле удар ясый. Ул бөтен язу системасын аңлатып кына калмый, бәлки Т. Юнг белән нәрсәдә аерылганын да күрсәтә. Ж· Шампольонны яклаучылар да табыла. Россиянең укымышлы кешеләре француз галиме ачышының гаять зур әһәмиятен шунда ук таныйлар. Аны яклап Россия фәннәр академиясе члены, халык китапханәсе дирек¬ торы А. Оленин чыга. Ул, мисыр язмаларын укуда үз тәҗрибәсенә таянып, бөек француз методының дөрес¬ леген күрсәтә. 1827 елның 10 Январенда немец шагыйре И. Гёте белән бер вакытта Ж. Шампольон Россия фән¬ нәр академиясенең почетлы члены итеп сайлана. Ел артыннан ел үтә, дешифрлаучыны яклаучылар да күбәя: С. де Саси, П. Лаплас һәм Ш. Фурье, В. Гум- 77
больдт Ж. Шампольонныц дешифрлау системасын чын күңелдән яклыйлар. Ә галим? Ул көнне-төнне белмичә эшли дә эшли. Франциядә булган мисыр истәлекләрен тикшереп бетер¬ гәч, Италиягә китә. Ул чагында Италиядә борынгы мисыр язма истәлекләренең иң бай коллекцияләре сак¬ лана. Ж. Шампольон Мисырга, иероглифлар ватаныңа барырга ашкына. Бала чагыннан ук күңелен биләгән илне үз күзе белән күрәсе килә. Ниһаять, Франция хө¬ күмәте экспедициягә рөхсәт һәм субсидия бирә. Ж. Шампольон Мисырда ел ярым була. Шул вакыт эчендә гаять зур эш башкара. Дешифрлавының дөрес¬ леген исбатлау өстенә Мисыр культурасы турында күп материал җыя. Ул болай яза: «Мин акрынлап Мисырны йөреп чыктым, антик чорга кагылышлы берәр нәрсә сакланган икән, мин анда туктамый калмадым, һәр истәлек махсус тикшерелде; мин барлык барельефлар¬ ның рәсемен ясауны, иң борынгы әдәби риваятьләрдә сөйләнгән халыкның баштагы халәтен ачыкларга мөм¬ кинлек бирерлек язмаларның копиясен алуны үтендем. Җыйган материалым өметләнгәннән дә артып китте... Портфельләремдә бөек хәзинә ята. Мисырның, аның диненең һәм сәнгатенең тарихы минем сәяхәтем нәти¬ җәсендә барлыкка килгән рәсемнәрне бастырып чыгар¬ гач кына билгеле булачак һәм дөрес бәя алачак дип әйтергә минем тулы хокукым бар». 20 том тәшкил иткән материалларны Ж. Шампольон үзе эшкәртергә өлгермәде. Мохтаҗлык, киеренке хезмәт галимне вакытсыз сафтан чыгарды. Аның эшен шәкерт¬ ләре һәм тарафдарлары дәвам итте. Ж. Шампольон салган фундаментта яңа фән —■ египтология үсеп чыкты. Соңрак борынгы мисыр язу системасы җентекләп эшләнде, моңа кадәр эндәшми яткан язма һәм архитек¬ тура истәлекләре, ташъязмалар, папирус төргәкләре телгә килде. 1891 елда Югарыгы Мисырда эченә берничә борын¬ гы папирус төргәге салынган балчык савыт табыла. Папируста аермачык иероглифлар күренеп тора. Бер¬ ничә төргәк рус египтологы В. Голенищев кулына керә. Тәрҗемә итә башлагач, ул гаҗәпкә кала. Төргәкләр барысы да бер кыйссаның дәвамы булып чыга. Гадәти генә текст булмый ул, галимнәр әлегә кадәр аның нәрсә 78
икәнлеге турында бер фикергә килгәннәре юк. В. Голе¬ нищев төргәкләрнең барысын да сатып алмавына бик үкенгән. Текстның бер өлеше юкка чыккан, ә беркадәре бик начар сакланган. Төргәкләр менә нәрсә турында сөйләгән: «...Мин 29 көн буена Бнбл гаваненда булдым, хаким аннан китәргә боерып минем яныма көн саен гавань начальнигын җибәрә иде. Мйн әйберләремне Мисырга бара торган корабльгә төядем дә караңгы төшүне көтеп тордым. Мин инде корабльгә утыргач, гавань начальнигы килеп: «Иртәгә кадәр китми тор. Хаким шулай боерды»,— диде. Иртә белән мине диңгез буендагы сарайга алып килделәр. Мин кергәндә хаким тәрәзәгә арты белән утыра, аның артында бөек Сүрия диңгезенең дулкын¬ нары шаулый иде. Мин аңа: «Амун алла рәхмәте төшсен сиңа!» — ди¬ дем. Ул миннән: «Амун яшәгән җирдән китүеңә күпме булды?» — дип сорады. «Бүгенге көнне исәпләмәгәндә, биш ай да бер көн»,—· дидем мин». Сүз Фива каһине Ун-Амунның Финикиягә сәяхәте турында бара. Ул Финикиянең Библ шәһәренә изге көймә ясау өчен агач алырга җибәрелгән булган. Амун алла храмының баш каһине сәяхәтчегә рекомендация хаты һәм агачка түләү өчен көмеш биргән. Ләкин юлда килгәндә Ун-Амунны талаганнар, ул хатсыз да, көмеш¬ сез дә калган. Шулай да юлын дәвам иткән. Бик үк гадел булмаса да, авыр хәлдән чыгу юлын тапкан: үзе дә кемнедер талап, агач сатып алу өчен кулга көмеш төшергән. Ниһаять, йөри торгач, Ун-Амун Библга килеп җитә. Ләкин күңелсез маҗаралары моның белән бетми. Бе¬ ренчедән, Мисыр каһйнен шәһәргә кертергә теләмиләр. Ул егерме тугыз көн буена гаваньда торырга мәҗбүр була. Инде өметен өзеп, кире кайтырга җыенганда гына шәһәр хакиме Чекер-Баал сарайга килергә боерып илче¬ сен җибәрә. Китерелгән өзектә менә шул турыда сөй¬ ләнә. Шәһәр хакиме Ун-Амуннан рекомендация хатын сораган, ләкин... хаттан җилләр искән шул инде. Хат барлыгына шәһәр башлыгын ышандыру җиңел булма¬ ган. Ун-Амунның көмеше дә җитәрлек булмый, һәм 79
Мисырга җитмәгән суманы алырга кеше җибәрергә туры килә. Ун-Амун, бөтен сабырлыгын җыеп, теге кешенең әйләнеп кайтуын көтәргә тиеш була. Ниһаять, Мисыр¬ дан алтын-көмеш, кыйммәтле киемнәр, папирус, балык һәм күп кенә башка бүләкләр җибәрәләр. Шәһәр ха¬ киме Чекер-Баал күңеленә болар бик хуш килә һәм ул, урманны кисеп, гаваньга ташырга боерык бирә. Агач төяп, Ун-Амун кайту юлына чыга. Тик аны бәла-каза сагалап кына тора. Диңгездә давыл күтәрелә, кораб Аляшия утравы ярларына туктарга мәҗбүр була. Амун алланың тугрылыклы хезмәтчесенә тагын ниләр күрергә язган булгандыр, анысы мәгълүм түгел. Мөгаен, ул исән-имин кайтып җиткәндер, чөнки сәяхәте турында сөйләгән. Болай караганда бу сәяхәтнең артык бернәрсәсе дә юк кебек. Ләкин ул безнең эрага кадәр XI гасырдагы Финикия шәһәрләре турында бердәнбер тасвирлама диярлек. Чөнки Геродот Финикиягә шуннан алты гасыр соңрак барган. Ун-Амунның борынгы шәһәрләр һәм җирләр, дәүләтләрнең социаль һәм политик строе турында сөйләүләре, географик һәм этнографик күзәтү¬ ләре галимнәргә күп кенә яңа һәм кызыклы материал бирде. Папирустан кызыклы бер нәрсә ачыкланган: Мисыр каһине сәяхәткә тәрҗемәчесез чыккан, бәлки, борынгы мисыр теле ул заманнарда бик киң таралган булган¬ дыр. Яңа мәгълүматлар һәм аерым моментлар безнең эрага кадәр икенче меңьеллык дәүләтләре турында бел- гәннәребезне дә шактый киңәйтте. Әгәр моның бүтән копиясе сакланмаган бердәнбер папирус икәнен дә исәпкә алсак, ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы аңлашылса кирәк. Ләкин Ж. Шампольон булмаса, бу папирус телгә килә алмас иде, француз галиме батырлыгының әһәмия¬ те әйтеп бетергесез. Аның «ачкычы» ярдәмендә храм¬ нардагы һәм статуялардагы язмалар да, саргаеп беткән папирус төргәкләре дә, мумия биләүсәләре дә телгә килде. Без Борынгы Мисырның ерак гасырлар аша үткәненә күз салып кына калмадык, бәлки аның әдә бияты белән танышу, борынгы поэзиянең тылсымлы көчен тою бәхетенә дә ирештек. 80
Мисыр әдәби әсәрләренең төп геройлары — бик кодрәтле, мәрхәмәтле һәм явыз дллалар. Барыннан да бигрәк—Кояш алласы, аяз көн, мәрхәмәтлелек һәм гаделлелек алласы Ра. ... Күктә көндезге юлын үткәч, һәр кичне Ра көймәсе көнбатыштагы тауларга килеп туктый, анда җир асты дөньясына керү юлы бар. Тау павианнары алтын йөзле Рага дан җырлый: Син яраттың павианнарны, алар сиңа дан җырлый, алар синең алда бии, алар сиңа мәдхия укый... Ра тантаналы рәвештә көндезге көймәсеннән төнге¬ сенә күчә. Җир астында унике капка белән бүленгән озын һәм тар үзәннән ага торган Нил буенча җәһән¬ нәмгә юл китә. Капкаларны ут ыжгырып торучы елан¬ нар саклый. Ра көймәсе һәр капканы төннең билгеле бер сәгатендә үтә, көймә җир астындагы Нил буйлап үткәндә, кояшны сәламлап һәм нуры белән хозурланып, каберләрдән мәетләрнең җаны чыга: Дан сиңа, Ра!.. Сине Дуаттагылар олылый, Җәһәннәмдәгеләр табына, Мактый сине, мәңге сүнмәсне... Ә менә болары кояшка гимн: Син — бик күп илләр һәм халыкларның тормыш чыганагы. Бөек Нилны син күктә сыйдыра алдың... һәр басуны синең нурың иркәләп үстерә. Син чыгуга — сине олылап бөреләр үсә башлый. Елның һәр вакытын чиратлаштырасың Үзең иңдергәннәр файдасына: Кышны — аларны сафландыру өчен, Җәйне — сине яхшырак аңласыннар дип, Күк гөмбәзен — үзең шунда ялтырап, Югарыдан эшләреңне күзәтер өчен. Син бердәнбер! Мисырлылар китапка хөрмәт белән, хәтта изгеләш- тереп караганнар. «Кеше күңеленең бәлзәме», дигән¬ нәр алар китап турында. Гадәттә, китапханәләр храм¬ нарда урнашкан булган, алардан атаклы кешеләр генә файдалана алган. Билгеле, храм китапханәләре күбрәк 6 А-320 81
дини эчтәлекле—аллаларга, пәйгамбәрләргә, аллага сыгыну-ялваруга багышланган китаплардан торган. Ләкин астрономия, медицина, астрология буенча хез¬ мәтләр, эш кәгазьләре, матур әдәбият әсәрләре дә булган. Борынгы мисырлылар мәзәк яратканнар. Хәтта ма¬ тематика кебек җитди фәндә дә — алар геометрик прогрессияне чишү өчен менә мондый мәсьәлә биргән¬ нәр: «Җиде йортта җидешәр мәче булган, һәр мәче җиде тычкан ашаган, һәр тычкан җиде башак ашаган, һәр башактан җиде үлчәү бөртек алу ихтималы булган. Барысын кушкач, күпме булыр, шуны исәпләргә кирәк». Аларның лирик әсәрләре хисләр тирәнлеге, илһамлы һәм гүзәл булуы белән хәйран калдыра: Синең тән хушбуең—бәлзәм хушбуе. Тиреңне синең нәфис җимешкә тиңләштерәм. Бөртекнең тереклек көченә охшатам яшәвеңне. Чыгып килгән кояш синең йөзең. Ә карашың тулы шатлык белән... Кешенең бөтен акыл зирәклеген туплаган Мисыр ки¬ таплары борынгы дөнья культурасына гаять йогынты ясаган. Алар безнең өчен дә чын хәзинә булып тора. ■ «Кытай язуы» Хәзерге кытай язуы формасы белән дә, куллану ысулы белән дә безнең язудан шул кадәр нык аерыла, аның асылына зур кыенлык белән генә төшенәбез. «Кытай язуы» дигән әйтемне һәркемнең ишеткәне бар¬ дыр, аны берәр нәрсәнең серенә төшенә алмый апты¬ раганда ирексездән әйтеп куясың. Бу язу — безнең заман кешесе куллана торган борын¬ гы язуларның бердәнбере һәм иң борынгысы. Борынгы мисыр иероглифлары һәм шумер чөйязуының заман¬ дашы булган бу язу бары тик аерым бер үсеш юлы үткәнгә генә сакланьщ калган. Безнең эрага кадәр III гасырдагы Кытай. Илдә инде борынгы Кытай культурасына нигез салынган. Конфу- цианлык (һәм даосизм кебек дини-философик система¬ лар барлыкка килгән. Инде «Җырлар китабы» (Шиц- зин) — әдәбият истәлекләренең беренче җыентыгы, 82
борынгы кытай халык поэзиясе җыелмасы (анда без¬ нең эрага кадәр XI—VII гасырларга караган өч йөз¬ дән артык әсәр кергән) һәм кытай натурфилософиясе истәлеге —) «Үзгәрешләр китабы» (Ицзин) булдырыл¬ ган. Бу — Кытай үзәкләшкән империягә берләшкән һәм Бөек Кытай стенасы төзелгән чор. Шул чакта, безнең эрага кадәр 221 елда, кытай язуына реформа үткәрел¬ гән, ул иероглифларны тәртипкә салган, бөтен ил өчен бер язу системасы керткән. Ул вакытка инде кытай язуы идеографик система тәшкил иткән, һәр иероглиф белән аерым сүз билге¬ ләнгән. Кытай теленең яңгырашы бик үзенчәлекле дә, чете¬ рекле дә. Анда тональлекнең, тавышның нечкәлек һәм калынлык дәрәҗәсен күтәрү һәм төшерүнең аерым әһәмияте бар. Кытай теленең бу үзенчәлеген чит ил кешеләре зур кыенлык белән үзләштерә. Бер үк авазлар (кытай телендә исә бер иҗекле сүзләр күп), нинди тонда әйтелүенә карап, бөтенләй икенче мәгънә белде¬ рәләр. Түбән тон белән әйтелгән сүз — бер мәгънә, юга¬ рырак тонда әйтелгәне — икенче, югары тон белән әй¬ телгәне өченче мәгънәне белдерә. Шуңа күрә әйтелеш тонын күрсәтмәгәндә ли дигән иҗек кытайлы өчен берни белдерми. Ләкин интонация белән әйтелгәндә бу иҗек¬ нең мөстәкыйль мәгънәләре күп: к.өч, йола, калкулык, бөртек, хакимлек итү, басып тору Һ. б. ш. һәр мәгънә¬ нең аерым тамгасы бар, нинди төшенчә икәнлеген кытайлы шуннан белә. Кытай теленең тагын бер үзенчәлеге: анда грамма¬ тик формалар һәм категорияләр юк, бу телнең без аңлаганча грамматикасы юк. Аның каравы синтаксисы безнең синтаксиска бер дә охшамаган. Җөмләдә сүз¬ ләрнең ныклы тәртибе бар. Бер үк иероглифның фигыль дә, исем дә, сыйфат та булуы мөмкин. Бөтенесе иерог¬ лифның җөмләдә нинди урында торуына бәйле. Иероглифлар вертикаль баганалар рәвешендә уңнан сулга таба языла. Биттәге беренче сүз — уң якта, өстә, иң кырыйда, соңгысы аста һәм сулда була. Кытай язуы, күпчелек язу системалары кебек үк, пиктограммадан башлана. 1899 елда Хэнань провинция¬ сендә казыганда табылган һәм безнең эрага кадәр 6* 83
икенче меңъеллыкка караган борынгы кытай язма истә¬ лекләре шуны раслый. Әйбер сурәтен саклаган, ләкин инде шактый схемалаштырылган һәм иероглифларга охшаган тамгалар хайван сөякләренә һәм ташбака кабыгына төшерелгән булган. Бу әйберләрне күрәзәлек итүдә файдаланганнар. Галимнәр, патша күрәзәчеләре¬ нең архив калдыклары табылган, дип уйлыйлар. Язма¬ лар әйбәт сакланган. Кайбер сөякләр көзге кебек шо¬ мартып ялтыратылган. Күрәзәлек ритуалы борынгы кеше тормышында бик мөһим йола булып саналган, аннан башка бер генә җитди эшкә дә тотынмаганнар. Йоланы болай башкар¬ ганнар. Уеп тамгалар төшерелгән сөякнең икенче ягын бронза таяк белән яндырганнар. Тамгалар җавап алы¬ нырга тиешле сорауны белдергән. Сөякне яндырганда чатнап киткән сызыклар нинди дә булса иероглифны хәтерләткән һәм җавап-тамга булып саналган. Соңрак, иероглифларның формасы бик нык үзгәреп, элеккеге тамгалар аңлашылмый башлагач, борынгы «күрәзә» сөякләре изгеләштерелгән һәм дәвалау чарасы итеп кулланылган. Аларны «аждаһа сөяге» («лун гу») дип йөрткәннәр, төеп, төрле даруларга кушканнар. Табылган язма истәлекләр йөз меңнән артыграк, алар иероглифларның язылыш эволюциясен күзәтергә мөмкинлек бирде. Ләкин кытай язуындагы иң борынгы тамгаларның барысын да әле дешифрлап бетергәннәре юк, югыйсә, бу эшкә инде 1900 елны ук керешелгән иде. Башта белгечләр, шул исәптән кытай белгечләре дә, тулы язма¬ лар булдыра алмадылар. Аерым тамгаларны гына дешифрладылар. Дешифр болай үткәрелде, һәр иероглифның төрле заманнарга караган тамгалар язылышын бер рәткә тезә бардылар. Шундый «эволюцион» рәт булдырып, галимнәр, аларның язылышын сөякләрдәге охшаш рә¬ семнәр белән чагыштырып, әһәмиятен ачыкладылар. Шул юл белән барып, барлык тамгаларның өчтән бере, ягъни мең ярымнан артыгы танылды. (Башка тамгаларның тел үскән саен юкка чыккан булуы ихти¬ мал, дип уйлыйлар.) Җир, тау, елга, кояш, ай, яңгыр, җил рухларына ялварулы (борынгы кытайлар кара- шынча, алар төрле бәла-каза китереп чыгара яисә шуннан коткарып кала алганнар) язмаларны укыган¬ 84
нар. Шул күрәзәлек итү язмаларында патша «аллаһы тәгалә»не билгеләгән иероглифлар белән үк күрсәтелә. Бу дешифр, профессор X. Криль фикеренчә, мисыр иероглифларын дешифрлаудан бер дә ким түгел. Дүрт меңьеллык эчендә кытай теленең структурасы әллә ни үзгәрмәгән. Тик тамгаларның язылыш рәвеше генә шактый үзгәргән. Әлбәттә, сүз составы киңәйгән, ләкин сүз ясау һәм җөмләләр төзү принциплары элекке¬ чә калган. Иероглифларның моннан ике мең ел чамасы элек ясалган классификациясе бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Бу классификация кытай галиме Сюй Шэнь- ның «Борынгы символларны аңлату һәм төп тамгаларга Ж /1/дч Уу М ИШЕК ук йөрәк Г? о Ж СҮЗ ffi Й ДҢГЫР Λ зт Ё зур е/уАн КУД Щ КЬ1Р анализ» дигән хезмәтендә яктыртылган. Яңгырашлы сүз¬ ләрне язуда күрсәтү ысулыннан чыгып, галим иерог¬ лифларның бөтенесен алты төркемгә бүлгән. Тамгаларның беренче категориясен билгеле бер пред¬ метны билгеләүче иероглифлар тәшкил итә. Язылыш* КЖ, гуггд ( КАРШЫ КИЛГӘН&д) si фф ф еә -±- әйтү, ·=» СҮЗ § ЧиК 85.
лары белән бу иероглифлар тамга-рәсемнәргә туры килә. Бу төркем кытайча «сян» дип атала, сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә «формасы белән охшаш» дигән сүз. Тамгаларның икенче төркеме «чжи-ши» дип атала. Анда абстракт төшенчәләрне белдергән иероглифлар керә. Аларны шул төшенчәләргә бәйле әйберләр яки иша¬ рәләр белән билгелиләр, мәсәлән, «һөнәр» төшенчәсе хез¬ мәт коралы белән күрсәтелә. Өченче, «хуэй-и» төркеменә катлаулы төшенчәләр, логик тезмәләр керә. Тамга ике яки берничә иероглиф җыелмасыннан тора. Мәсәлән, хатын-кыз тамгасы ике тапкыр кабатланса — ызгыш, өч тапкыр — интрига, кеше плюс сүз — эчкерсез, кыр плюс көч — яшь. Дүртенче —«чжуань-чжу» төркеме «авыштыру һәм урынын үзгәртү» дип тәрҗемә ителә. Ул яңа мәгънәдә кулланыла торган иероглифларны берләштерә. Иерог¬ лифларның тексттагы урынына карап, принц тамгасы, мәсәлән, чиновник яки хат ташучыны белдерә ала. Бишенче —«цзя-цзэ» дигән төркем «алынма юлы бе¬ лән ярдәм» дип тәрҗемә ителә. Әйтелеше охшаш, мәгъ¬ нәсе төрле сүзләр — омонимнар — бер иероглиф белән билгеләнә. Алтынчы —«се-шэн» төркеме «мәгънәне аваз белән яраштыру» дигән сүз. Барлык тамгаларның уннан тугыз өлешен тәшкил итә торган иң күп санлы иероглифлар, һәр тамга ике кисәктән: сүзнең яңгырашын күрсәткән фонетик элементтан һәм «ачкыч тамгадан» тора. Меңъеллыклар дәвамында кытай телендә тамгалар ясау принцибы җитди үзгәрмәсә дә, язылу рәвеше ягын¬ нан иероглифлар шактый зур эволюция кичергән. Кытай иероглифы тугыз башлангыч штрихтан тора. Иероглифик тамгалар төрлелеген шуларның комбина¬ циясе тәшкил итә. Кайбер штрихлар бер тамгада ике-өч тапкыр кабатлана. Иероглифлар язылышында 1 дән алып 28 гә кадәр штрих булырга мөмкин. Иероглифлар фор¬ масының эволюциясе беренче чиратта аларны төшергән материалга бәйле. Бер үк зурлыктагы туры һәм кыек сызыкларны нечкә бамбук таяк белән ефәккә төшерү җиңелрәк булган. Чәчтән — кылдан ясалган язу кисточ¬ касының да тамгалар рәсемен яхшыртуда әһәмияте гаять зур. Матур яза белү Кытайда гаять зур осталык саналган. Каллиграфия сәнгатенә багышлап поэмалар язылган, S6
язу тамгаларының аерым сызыкларын озынайту, кыскар¬ ту, кушу һәм төшереп калдыру турында бик күп күрсәт¬ мәләр чыгарылган. Хәтта «квадратка урнаштыру» дигән төшенчә дә бар. Бу — һәр иероглиф квадратка языла дигән сүз. Яиа каллиграфия уйлап чыгаручыларның даны күренекле рәссамнар, язучылар һәм шагыйрьләр¬ дән һич тә ким булмаган. Бормалы-сырмалы һәм авыр аңлаешлы, төрле исемдәге бик күп язулар: «чукмарбаш язуы», «йолдыз язуы», «аждаһа язуы», «болыт язуы» килеп чыккан. Кәгазь уйлап табу — иероглифлар рәсеме үсешендә гаять мөһим момент. Язу өчен озак вакытлар уңайсыз бамбук такталардан һәм кыйммәтле ефәк төргәкләрдән файдаланганнар. Язылган текст озын булганда, такта¬ ларны җилпәзә сыман итеп бергә бәйләгәннәр. Ефәкне төргәкләр итеп таякка ураганнар. Беренче кәгазьне безнең эраның 105 елында конфу* цианлы галим һәм зур дәүләт чиновнигы Цай-Лунь уй* лап тапкан. Кытайча кәгазь «чжи» дип аталган. Аны башта ефәк калдыкларыннан, җитен чүбегеннән, яшь бамбуктан һәм тут агачыннан әзерләгәннәр. «Чжи» папи¬ руска караганда җиңелрәк тә, ныграк та, аны дәфтәр рәвешендә дә бөкләп булган. Кытайда китап басу эше дә иртә башланган. Безнең эрага кадәр үк инде Кытайда штемпельләр кулланылган. Кыскарак текстларны ташка чокып язганнар да тушь белән кәгазьгә басканнар. VII—VIII гасырлардан баш¬ лап агач такталардан файдаланганнар. Анда текстны рельеф сыман чокып язганнар. VIII гасырдан башлаш. Кытайда дөньяда беренче тапкыр басма бюллетень чыга башлаган, башта аны «Сарай күчермәләре» («Дичао»), аннары «Башкала хәбәрчесе» («Цинбао») дип ата¬ ганнар. 1050 елдан соң басмаларны аерым тамгалар белән җыя башлаганнар. Моны тимерче Би Шэн, шул заман¬ ның энциклопедик әсәрендә әйтелгәнчә, «гади киемле кеше» уйлап тапкан. Шрифтны элек яндырган балчыктан ясаганнар, ә XIV гасырдан башлап бронзадан койганнар.. Касса 7 мең төрле литердан торган. Шул ук энциклопедик әсәрдә литерларны җыю эше болай тасвирлана: «...ул сутлы балчыктан тәңкә кырые биеклегендә язу тамгалары кисеп алган, һәр тамгага' аерым литер хәзерләгән, ныграк булсын өчен аны утта 87
кыздырган. Алдан ук әзерләп куелган тимер пластинка¬ сына нарат сумаласы, балавыз һәм кәгазь көле катнаш¬ масы салган. Басар алдыннан, тимер рамка алып, аны тимер пластинка өстенә куйган, аның эченә тыгыз итеп литерларны тезгән. Рамка тулып, бер язма такта тәш¬ кил иткән. Җилемле катнашманы бераз җылытып йом¬ шарту өчен, рамканы ут өстенә куеп торган; аннары бик тигез, шома тактаны набор өстенә куеп, набор өсте кай¬ рак кебек тигезләнгәнче бастырып торган. Ике-өч кенә оттиск алганда, бу эшне тиз дип тә, уңайлы дип тә бул¬ маган, ләкин дистәләрчә, йөзләрчә яки меңнәрчә экземп¬ ляр басканда, эш җен тизлеге белән барган... һәр тамга өчен берничә литер булган; ...бер биттә еш очрый торган тамгаларны... кул астында гына тоту өчен 20 дән артык литер әзерләгән... Сирәк кулланыла торган тамгалар алдан әзерләнмәгән булса, аларны шунда ук балчыктан кисеп алган да салам ягып яндыр¬ ган, күз ачып йомганчы алары да әзер булган... Басып бетергәч, тимер пластинкадагы литерларны, җилемен йомшарту өчен, яңадан ут өстендә тотканнар; аннары кул белән китереп сугуга литерлар үзеннән-үзе төшкән, җилемле дә, юеш тә булмаган». Хәзерге кытай теле — дөньяда иң таралган телләрнең берсе. Бу телдә миллиардка якын кеше сөйләшә. Грам¬ матик формалары—килешләр, заманнар, флексияләре булмаган тел өчен кытай иероглифик язуы бик ку¬ лай. Иероглифлар тонның калынлык-нечкәлек белән генә аерылып торган охшаш яңгырашлы сүзләрне билгеләү өчен дә уңайлы. Ләкин кытай язуында тамгалар шул кадәр күп, алар¬ ны үзләштерүе кыен һәм катлаулы. Иң гади текстны аң¬ лау өчен генә дә, ким дигәндә, ике мең иероглиф, ә ур¬ тача авырлыктагы хәзерге текстларны уку өчен сигез меңгә якын иероглиф белергә кирәк. Халык массаларын кытай грамотасына өйрәтүдә бу җитди киртә булып тора. Кытайда сөйләм әйтелешен бирерлек әлифба булды¬ рырга күп тапкырлар тырышып карадылар. Аларның берсе («чжу-инь цзы-му») 1918 елны чыкты. Анда 40 хә< реф булып, ул чит ил сүзләрен һәм исемнәрен язу өчен файдаланылды. Башка төрле алфавитлар да булгала- ды—«гоюй ломацзы» (дәүләт телен романлаштыру), «латинхуа синьвэньцзы» (латинлаштырылган яңа язу). «8
Илдә диалектларның күп булуы да хәрефле-авазлы язуга күчүне кыенлаштыра. Барлык диалектларда төзе¬ леш һәм сүзлек фонды нигезләре бер булса да, алар яңгырашы белән тамырдан һәм лексикасы белән берка¬ дәр аерылалар. Мәсәлән, пекинлы белән кантонлы иеро¬ глифлар ярдәмендә бер-берсен аңласалар да, аларны төрлечә укыйлар. Фонетик язудан файдаланганда, бер- берсен аңлау тагын да авыррак булыр иде. Кытайның фонетик язуга күчүенә комачаулый торган тагын бер бик мөһим сәбәп бар. Бу күчү, һичшиксез, иероглифик язуда гәүдәләнгән күп гасырлык борынгы культурадан бик ерагайтыр иде. Кытай иероглифлары¬ ның үзенчәлеге шунда: алар график структурадан да, бер-берсе белән кушылудан да өстәмә стилистик-мәгънә төсмере алалар. Шуңа күрә яңа алфавитка кинәт кенә күчү мөмкин түгел. Менә шундый ул серлелек һәм акыл ирешмәслекнең үзенә күрә бер синонимы —«кытай язуы».
ЮГАЛГАН ДӨНЬЯЛАРНЫ _ ЭЗЛӘП I
■ Шумерлар: чөй һәм тагын чөй «Әй Шумер, галәм җирләренең иң бөеге, сүнмәс як¬ тылыкка чумып, көнчыгыштан көнбатышка кадәр бар¬ лык халыкларга изге әмерләр билгели торган җир!» дип сокланып язган Шумер шагыйре кайчандыр үз иле ту¬ рында. Месопотамиянең бәрәкәтле җирләрендә (Месопота¬ мия — грекчадан тәрҗемә иткәндә «Елга арасы» дигәнне аңлата) яткан ул ил. Юмарт кояш иле, Азиянең ике бөек елгасы — Тигр һәм Евфрат сулары белән сугарылган үзәннәре булган, уңдырышлы туфракка бай ил. Моннан алты мең ел чамасы элек биредә борынгылыкның иң бөек цивилизацияләреннән берсе — шумер цивилизациясе туган. Чүлмәкче түгәрәге, тәгәрмәч, сабан, чәчкеч, җилкәнле көймә, сугару каналлары — боларның бөтенесен без шу¬ мерлар аркасында беләбез. Күп халыклы Шумер шәһәр¬ ләрендә менә дигән савыт-саба ясаучы, бакыр һәм брон¬ за коючы, гүзәл сарайлар һәм храмнар төзүче осталар эшләгән. Ниһаять, нәкъ шунда балчык таблицаларда гасырлар буена сакланып калган атаклы чөйязу барлык¬ ка килгән. Хәзер без бу дәүләтнең тарихын шактый әйбәт белә¬ без. Ләкин моннан берничә дистә ел элек кенә галимнәр ассирияле, вавилонлы, аккадлылар цивилизациясеннән элек шумер цивилизациясе яшәгән дип уйлап та кара¬ маганнар. Иң кызыклысы шул: шумерларны табучылар архео¬ логлар түгел. Алар очраклы рәвештә генә табылган ха¬ лык та түгел. Бу хәл... галимнәр кабинетында була. Аларны хәтта тарихчылар да түгел, бәлки лингвистлар таба. Чөй сыман язу хасиятләрен өйрәнгәндә, алар моңа кадәр таныш булмаган халык эзенә юлыгалар. Бу очрак¬ та аларга дедукция методы ярдәм итә. Лингвистлар ассирия-бабил (вавилон) язуының төр¬ ле характерда булуына игътибар иттеләр. Чөйязу табли¬ цалары (Ассирия һәм Бабил — Вавилон шәһәрләрен ка¬ зып чыгарганнан соң аларның саны тагын да артты) хә¬ рефле, иҗекле һәм рәсемле язуларның гаҗәеп катнаш¬ масыннан гыйбарәт. Галим-полиглотлар күп санлы тик¬ шерүләрдән соң: чөйязу тамгаларының шулкадәр күп 91
төрле булуы өчен язу системасының озак вакыт үсүе та¬ ләп ителгән, дигән фикергә килделәр. Моннан инде икенче нәтиҗә чыкты: чөйязуны уйлап табучылар вави¬ лонлылар да, ассириялеләр дә түгел, ә бөтенләй башка халык. Хәтта галимнәр: борынгы халык (бер генә табыл¬ дык белән дә әле аның яшәгәне исбатланмаган булган) Елгаарага таулы көнчыгыш районнардан килгән булырга тиеш, дип фараз иттеләр. Кыю гипотеза! Тикшеренүчеләрнең үз фаразларына ышануы да зур эш. Галимнәр шундый нык ышаналар, инаналар, хәтта бу халыкка исем эзли башлыйлар. Бер язмада семитлар патшасы Саргон (Көньяк Елгаараның борынгы хакиме) үзен «шумерлар һәм аккадлар патша¬ сы» дип атаган. Шуңа күрә гипотетик халыкны галим¬ нәрнең беришесе — шумерлар дип, икенчеләре аккадлар дип атаган. Серле шумерлар-аккадларның яшәвен дәлилли торган мөһим фикерне француз Э. де Сарзек әйткән. Кон¬ суллык агенты буларак, ул Борынгы Көнчыгышны бел¬ гән, аның белән кызыксынган. 1877 елны Э. де Сарзек Елгаараның бер калкулыгында казу эшләре башлап җи¬ бәргән һәм тиздән моңа кадәр табылганнарына һич охша¬ маган статуя тапкан. Беренче уңыш белән рухланып һәм дәртләнеп, Э. де Сарзек казу эшләрен дәвам иттергән. Озак та үтмәгән, бәхет тагы елмайган. Ул хикмәтле орна¬ мент төшерелгән савыт-саба ватыклары, статуя һәм төр¬ ле язмалы балчык таблицалар тапкан. Э. де Сарзек дүрт ел эшләгән. Шумер документларың яңадан эзли башлау теләген Ниппур шәһәре тудырган. Анда XIX гасыр ахырында Америка археологлары чөйязулы берничә мең таблица тапканнар. Ниппур таблицалары 62 бүлмәдә урнашкан булган. Икенче табылдык һәм, мөгаен, иң көтелмәгәне һәм зурысы, риваятьләргә караганда, шумерларның Нух яшәгән борынгы шәһәрендә — Шуруппак урынында та¬ былган шумер китапханәсе булгандыр. 1902 елны бер төркем күренекле немец археологлары әле бөтенләй өйрәнелмәгән, серле һәм билгесез Елгаара районына бик кыю экспедициягә киткән. Юл гадәттән тыш кыен булган, аны бары тик фәнгә, үз идеяләренә, иҗади максатларына нык бирелгән кеше¬ ләр генә үтә алган. Коточкыч эссе вакыт (июль урта¬ 92
лары), еланнар, агулы хәшәрәтләр тулып яткан мәкерле, төпсез «тәрәзәле» очсыз-кырыйсыз баткак сазлыклар. Өер-өер озынборыннар. Нибары берничә ел элек кенә Америка археологларына һөҗүм иткән бәдәвиләр белән очрашу куркынычы. Шуңа күрә яңа экспедиция күбрәк хәрби отрядка охшаган: һәркайсының билендә коралы булган. Шулай да хәвеф-хәтәргә юлыкмаганнар — акча юлны куркынычсызландырган. Галимнәр сазлыклар, куе камышлар аша кызу кояш астында барганнар да барганнар, алла һәм кешеләр та¬ рафыннан онытылган аулак бер почмакта... шумерлар китапханәсен эзләп табуга өметләнеп барганнар алар. Менә зур авыл — Фара. Халык камыштан ясалган өйләрдә, алачыкларда яши, моннан биш мең ел элек үк инде шумерлар аларны искергән һәм яшәргә яраксыз дигәннәр... Фара башлыгы (ул да камыш «сарайда» яши) эш көченә аерым хак сорый; аңа авылның һәр эшчесе өчен аерым түләргә кирәк була. Эшчеләр дә үз бәяләрен беләләр. Шуның өстенә беренче көннәрне казылачак урынны кулларына авыр сөңгеләр тоткан, битләрен са¬ кал, мыек баскан караңгы чырайлы өч йөз кеше урап ала һәм эш... таләп итә. Алар белән дә араны җайларга туры килә. Ләкин бөтенесе йөзләтә кайта: берничә көн¬ нән үк археологларга чөйязулы беренче балчык табли¬ цалар очрый. Аннары шумер чөйязулы борынгы текстлы таблицалар серияләп чыга башлый. Ниһаять, бөтен бер хәзинә табыла... Шумер китапханәсе табыла! Әлбәттә, аның мәшәкате күп була. Барлык таблицалар күз алдында коелырга тора. Аларны дымлы җирдән чыгарып киптерәләр, чис¬ тарталар, фотога төшерәләр дә, утта яндырып, саклык белән генә әрҗәләргә тутыралар. Бу эш сигез айга сузы¬ ла, эш нәтиҗәләрен бастырып чыгаруга егерме ел вакыт китә. Галимнәр, шумер китапханәсен серияләргә бүлеп, классификациялиләр. Беренче серия — хуҗалык эшлә¬ ренә караган текстлар, икенчесе — мәктәпкә кагылышлы текстлар: хәзерге дәфтәр ролен үтәгән балчык таблица¬ лар (ул материаллар шумерларда педагогиканың югары дәрәҗәдә торуын күрсәтте, шумер балаларының ничек язарга өйрәнүләре турында сөйләде). Иң мөһиме — шу¬ мер китапханәсе «архаик чөйязу тамгаларының» исемле¬ ген төзергә мөмкинлек бирде. 93
Багдадтан Персия култыгына барганда нәкъ ярты юлда зур калкулык булган, җирле халык аны «Тал-әл- мөккайер» («Сумала калкулыгы») дип йөрткән. XIX га¬ сыр урталарында ук инде, шул калкулык астында бо¬ рынгы Ур шәһәре -— Шумерның иң зур шәһәрләреннән берсе яшеренеп ята, дигән фикер әйтелгән. Ләкин бары 1922 елны гына инглиз Л. Вулли казу эшләренә керешә һәм унике ел гомерен шуңа багышлый. Ел үткән саен җир астыннан сарай ансамбльләре, кай¬ чандыр мәһабәт булып торган храм хәрабәләре калкып чыга. Күп тонналы ком һәм вак таш астыннан киртләч- киртләч манара ■—«зиккурат», шәһәрнең ай алласы Нан¬ на хөрмәтенә салынган төп храм постаменты пәйда була. Кайчандыр ул өскә таба тарая барган өч кат террасалы шактый зур бина булган. Тараеп килгән җирендә храм торган, терраса баскычларында агачлар үсеп утырган. Зиккурат шәһәрдән читтә дә ераклардан күренеп торган. Л. Вулли Ур патшалары күмелгән урыннарны казып чыгара. Бер патшабикә кабереннән кыйммәтле әйберләр: алтын савыт-саба, баш киеме табыла. Аларның бөтене¬ сен моннан биш мең еллар элегрәк шумер осталары эш¬ ләгән. Шуннан соң инде шумерларның чыннан да яшәгәне, аларның югары культурага ирешкән халык булуы ту¬ рында беркемнең дә шиге калмый. Патшалар зиратындагы тагын бер табылдык — штан¬ дарт дигән нәрсә игътибарны җәлеп иткән, ул үзара поч¬ мак ясап ян яктан ике өчпочмак белән беркетелгән туры почмаклы кечкенә ике такта. Штандартларны, колгага беркетеп, тантаналы йолалар вакытында йөрткәннәр, дип уйланыла. Ләкин иң әһәмиятлесе шунда: перламутр һәм кабырчыклар белән бизәлгән штандартларда шумер¬ лар тормышыннан төрле вакыйгалар чагылдырылган. Менә мәҗлес тасвирламасы. Без патша һәм аның якыннарын күрәбез, шумерларның кием-салымнары, йорт кирәк-яраклары һәм йолалары турында беләбез. Корбан чалырга терлек алып киләләр — безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкта нинди хайваннарның кулга ияләштерелүе хакында сөйли торган күренеш. Менә әсирләр һәм гаскәр килә — без шумерлар коралы белән танышабыз. Штандартта ике көпчәкле арба рәсеме. Бу — зур ачыш, чөнки борынгы дөньяның күп кенә ил¬ 94
ләре тарихында зур роль уйнаган ике көпчәкле авыр арбаларны моңа кадәр ассириялеләр уйлап чыгарган дип саныйлар иде. Әйе, чыннан да гүзәл һәм мәһабәт булган шул Ур шә¬ һәре. Шумерлар гимнында аңа карата мактау сүзләре тикмәгә генә әйтелмәгән икән. О, Һәр яктан җитешле, зур Сулар белән әйләндереп алынган шәһәр, Какшамас үгез, Илнең муллык басмасы... яшел тау, Энки билгеләгән язмышлар шәһәре, Изге Ур, күкләргә ашырсың син! Озак «яшәгән» Ур. Аны сугышлар да, янгыннар да какшата алмаган. Ләкин кешеләр кулыннан килмәгәнне табигать эшләгән. Евфратның мул сулары акрынлап чи¬ генә барган, унбиш километр читтәрәк яңа эз салып ага башлаган. Урда тормыш сүнгән. Мәһабәт биналарны ком һәм тузан басып киткән, чәчәк атып утырган бакчалар уры¬ нында уттай кызган коры туфрак кына калган. Л. Вулли казу эшләре алып бармаса һәм хәрабәләр астыннан бал¬ чык таблицалардагы күп санлы (20 меңнән артык) текст¬ ларны казып чыгармаган булса, бу шәһәр турында бер¬ кем бернәрсә белмәс иде. Бу текстлар зур бер китапханә тәшкил итте. Инглиз Л. Вулли үзенең искиткеч табылдыклары бе¬ лән шулай итеп бөтенесенә нәтиҗә ясады да куйды. «Без сәнгатьтә башлангычларның да башлангычы — Греция; Греция үзе, Паллада сыман, олимпияле Зевс башыннан килеп чыккан дип уйланылган заманда үс¬ тек,— дип язды ул.— Ләкин без Греция үзенең яшәү кө¬ чен лидиялелар, хеттлар, финикиялеләр, Критта, Вави- лонда, Мисырда яшәүчеләр культурасыннан алганлы¬ гына инандык — үзенең чәчәк атуы өчен шул халыкларга бурычлы ул, аның тамырлары тагын да ераграк гасыр¬ ларга китә: бу халыклар артында шумерлар тора». Ул мондый белдерүне борынгы Елгаара хәрабәләрен¬ дә күп еллар казу эшләре үткәргәннән соң ясый алды. Ләкин безнең кулда шумер цивилизациясенең төп ачкы¬ чы— дешифрланган чөйязу булмаса, бу хәзинә телгә килмәс, ә без Шумер турында бик аз белгән булыр идек. XVII гасырда ук инде Европа сәяхәтчеләре һәм төрле 95
компания агентлары Персиядә, Гарәбстанда һәм башка илләрдә чөйязулы тамгаларның копияләрен алганнар. Башта чөйязуны орнамент, ташка төшерелгән бизәк¬ ләр дип уйлаганнар. Хәтта бу дымлы балчыкта калган кош эзләре диючеләр дә табылган. Чөнки таблицаларны хәтта ничек укырга: өстән аска табамы, сулдан уңгамы яисә киресенчә укыргамы икәнлеген дә ачыклый алмаган¬ нар. һичкайчан серенә төшенеп булмас кебек тоелса да, Европа галимнәре бу—борынгы язу дигән фикердә тордылар. Вакыты җиткәч, данияле К- Нибур хикмәтле һәм бик мөһим чөйязулы текстларның копияләрен алып кайтты. 1761 елны Дания короле ерак Гарәбстанга, Иранга һәм Көнчыгышның әле билгеле булмаган башка илләрен тикшерү өчен экспедиция җибәргән. Экспедиция Дания¬ нең сәүдә интересларын күздә тоткан. Экспедиция составына кыю, акыллы кешеләр кергән. Алар арасында Көнчыгыш белән кызыксына торган, га¬ рәп телен белгән яшь һәм энергияле пастор улы К. Нибур да булган. Экспедиция күңелсез тәмамланган. Башта аны озак кына Каһирәдә тоткарлап торганнар. Ләкин бу тоткарлануның фән өчен, киләчәк египтологлар өчен файдасы да булган. К- Нибур, вакытны бушка уздырмас өчен, хикмәтле, әле беркем тарафыннан да өй¬ рәнелмәгән һәм хәтта Европага таныш та булмаган там¬ галарны — иске монумент һәм ташларда шактый күп очрый торган иероглифларны күчереп ясаган. Ярты ел буена көннәр, айлар буе К. Нибур иероглифик язмалар¬ ның күчермәсен алган. Вакыты җиткәч, бу аңа язу була¬ рак иероглифларның асылы турында бик кызыклы һәм мөһим фикер әйтү өчен яраган. Алга таба египтологлар бу фикерләрдән бик оста файдаланганнар. Шул ук ва¬ кытта К. Нибур, үзе дә сизмәстән, шул ярты ел эчендә үзендә күзәтүчәнлек, тикшеренүчегә хас үҗәтлек һәм төгәллек тәрбияләгән, бу сыйфатлар аңа соңрак ярап куйган. Тагын бер мөһим психологик момент. Экспедициянең калган членнары ярты ел буена эсселектән һәм эшсезлек- тән, күңел төшенкелегеннән, эчпошудан интегеп, үзара ызгышып-талашып беткәннәр, нервылары һәм сәламәт¬ лекләре, ихтыяр көче беткән. Моның нәтиҗәсе аяныч булган. Эшсезлек кешене үтерә ләбаса! 96
к. Нибур бер ялгызы көн саен иртәдән кичкә кадәр эшләп йөргән. Тырышып, мавыгып эшләгән. Коточкыч эсседә сәгатьләр буе берәр монумент янында торып хик¬ мәтле тамгаларны күчереп ясау өчен никадәр чыдамлы¬ лык, ихтыяр көче, түземлелек һәм игътибар кирәк бул¬ ган. Әйтерсең лә, ул үзен алда торган авыр сынауларга әзерләгән. Ниһаять, Дания экспедициясенә алга таба кузгалыр¬ га рөхсәт бирелгән. Сүрия, Палестина, Гарәбстан аркы¬ лы үтеп, ул Гарәбстан ярымутравының көньяк районна¬ рына барып чыккан. Ләкин авырулар, эпидемия, мохтаҗ¬ лык үзенекен иткән. Экспедициянең барлык членнары үлеп беткән, бер К. Нибур исән калган. Кыюлык һәм тапкырлык аның юлдашлары булган. Гарәп телен һәм аның диалектларын белгәнлектән, ул тирә-юньдәге шартларга оста җайлашкан. Җирле халык кебек киенгән, алар ашаганны ашаган. Халык белән ара¬ лашкан, эш тапкан. Яңадан сәяхәт иткән, илне, йолалар¬ ны, телне, культураны өйрәнгән. Шул рәвешле берничә ел үткән. Бомбейга килгәч, К. Нибур тагын юлга җыена башлаган. Ул Гарәбстанга кире кайтырга ашкынган. 1765 елны Гарәбстанга киткән. Хәзер инде юлын белеп барган. Месопотамияне, Иранны үтеп, ниһаять, Шираз- дан җиде миль төньяк-көнбатыштарак сәяхәтенең макса¬ тына ирешә — борынгы Персеполь хәрабәләренә килеп юлыга. Кыю данияле алдында Александр Македонский дуамалланып җимереп ташлаган Дарий һәм Ксерксның гаять зур сарае җимерекләре яткан. ...Зур бер мәҗлес вакытында Афина гетерасы Таис, шашынып, михрабтан янып торган факел ала да сарай¬ ның агач колонналары арасына ыргыта. Бу Александр Македонскийга да ошап китә. Аның яшь, каны кайнап торган, шуның өстенә шактый исереп алган чагы була. Факел алып, ул да агач балконнар арасына тондыра. Полководец артыннан бөтен свитасы шулай кылана. Бу коточкыч янгын Александр Македонский өчен кызыклы тамаша белән тәмамлана. Күп гасырлар һәм меңьеллар буена, безнең га¬ сырның 30 нчы елларына кадәр, Дарий сарае, Римдагы Колизей кебек үк, җирле халык өчен таш чыгару урыны булган. Ләкин К. Нибур анда әле шактый нәрсә күрә алган... Өч атна буена чөйязу тамгаларын: мәһабәт мону- 7 А-320 97
мептлардагы, кабер ташларындагы язмаларның күчер¬ мәсен алып йөргән. Фән дөньясы тарих өчен гаять әһәмиятле Дарий һәм Ксеркс язмаларының төгәл күчермәләренә ия булган. Бу копияләрне К. Нибур «Гарәбстанга һәм аңа якын илләр¬ гә сәяхәтне тасвирлау» дигән китабында бастырып чы¬ гарган. Бу китапны, инде әйтеп киткәнебезчә, Мисырга походы вакытында Бонапарт һәрвакыт үзе белән йөрткән. К. Нибур, тикшеренүче буларак, батырлык эшлә¬ гән — кыйммәтле чөйязу материалларын тапкан. Ләкин шуның белән ул галимнәр алдына зур һәм кыен бурыч: тышкы яктан чыннан да ниндидер фантастик кошлар калдырган буталчык эзләргә охшаган язуларны уку бу¬ рычын куйган. Европадагы күп кенә галимнәрнең озак еллар буена тырышып эшләүләренә карамастан, Персеполь язмалары бирешергә теләми. «...Менә шунда Г. Гротефенд керешә». Искиткеч, легендар дип әйтерлек бу кеше турында га¬ дәттә шулай сөйли башлаганнар. Чыннан да, ул вакыйга легенда сыман килеп чыккан. 1801 елны немец шәһәре Мюнден итекчесенең егерме алты яшьлек улы укытучы Г. Гротефенд, дуслары алдын¬ да дуамал бәхәс башлап, Персепольдә табылган чөйязу текстларын дешифрлау ачкычын табам дигән. «Шуннан соң,— дип яза тарихчылар,— ул барган да чөйязуны тиз генә дешифрлаган...» «Белгеч түгел», «гимназиянең гади укытучысы гына...», «итекче малае». Авыр шартларда, мохтаҗлыкта үткән малай чагында ук, Г. Гротефенд тырыш хезмәт белән генә бәхеткә ире¬ шәчәген аңлаган. Мәктәптә ул иң яхшы укучы булган. Аннары педагогия училищесында, Геттинген универси¬ тетында укыган, анда теология һәм философияне ти- рәнтен өйрәнгән, классик филология белән шөгыльлән¬ гән. Күренекле профессорлар студент чагында ук аны гимназиягә укытучы итеп тәкъдим иткәннәр. Г. Гротефенд фән белән шөгыльләнү максатында аңлы рәвештә акча туплаган. Ә ял сәгатьләрендә, җае чыкканда, ихласланып китеп катлаулы мәсьәләләр чиш¬ кән, ребус, шарадалар, акростих белән шөгыльләнгән, әйтерсең лә инстинктив рәвештә үзен бөек ачышка хәзер¬ ләгән. Тиздән аның «гомум уртак» яки «бөтендөнья» теле турында фәнни хезмәте чыккан, бу да — мөһим факт. Әйе, Г. Гротефенд чөйязу тамгаларын дешифрлауга буш 7* 99
кул белән генә керешмәгән. Дөрес, бәхәсләшкән. Ләкин бу вакытта инде ул белем иясе булган. К- Нибур ук инде язмаларда өч төрле язу барлыгын әйткән. Г. Гротефенд безнең эрага кадәр 540 елда Кир- ның вавилонлыларны тар-мар иткәнен һәм бөек Персия патшалыгы төзегәнен белгән; шулай булгач, Персеполь язмаларының берсе генә булса да җиңүче телендә булуы ихтимал бит. Борынгы Персия текстының урта баганада урнашуы — өстенлек алып торуы бик мөмкин, дип тә фараз иткән галимнәр. Галимнәр тагын бер мөһим нәрсәне сизеп алганнар: бер төркем тамгалар текстта шактый еш очраган — пат¬ ша титулы түгелме икән? Ә кабатланып килгән чөй сы¬ ман тамга — аерып торган сүз түгелме икән? Шуның өстенә Дания галиме Ф. Мюнтер «Персеполь язмалары турында тикшеренүләр»ен язган, анда ул: бу тамгалар¬ ның борынгы Персиянең Ахеменидлар династиясендәге бөек патшаларныкы булу ихтималы зуррак, дигән кы¬ зыклы фикер әйткән. Текстларны җентекләп тикшергәннән соң, Г. Гроте¬ фенд мондый нәтиҗә ясый: чөйязулы Персеполь текст¬ ларын өстән аска һәм сулдан уңга таба укырга кирәк. Ләкин иң мөһиме соңрак була... Г. Гротефенд алдында яткан текстлар — һәйкәлләр, монумент ташъязмалар күчермәсе ич. Бу мәһабәт кабер ташларын кемгә куйганнар соң? Патшаларга, әлбәттә. Ташка нәрсәләр язылды икән? Патшаларның исеме, ти¬ тулы һәм кылган «бөек эшләре». Элекке һәм хәзерге заман һәйкәлләрендәге язмалар, дип уйлаган Г. Гротефенд, бер үк нәрсә кабатланган шәҗәрәдән башлана түгелме соң: фәлән патша, патша¬ лар патшасы, фәлән-фәлән илләр патшасы, фәлән бөек патшаның улы һ. б. ш.! Бу гениаль фикер булган. Әгәр, дип фикер йөрткән Г. Гротефенд, язмадагы беренче сүз — патша исеме икән, аннан соң килгән тамга (кыек чөй) — аеру тамгасы була, аннан соңгы сүз дә патша дигәнне аңлата («патшалар патшасы!»). Бу сүз, табигый, текстның шуннан соңгы юл¬ ларында да кабатланырга тиеш. Аннары Г. Гротефенд бик әһәмиятле бер моментны тотып алган: барлык таблицаларда беренче төркем чөй¬ ләрнең тик ике варианты гына очрый. Димәк, К. Нибур копияләр алган барлык монументлар һәм һәйкәлләр ике 100
патшаныкы, дөресрәге, атасы белән улыныкы булып чыга. Тагын бер нәрсә: бу исемнәр аерым-аерым телгә алынганда, аларның берсе артыннан «патша» дигәнне аңлаткан тамга куелган, ә икенчесеннән соң бу тамга юк. Менә мондый схема килеп чыккан: В патша, Б патша улы, патшаныкы, Б патша А улы. Бу соңгы патшаның атасы патша булмаган дигәнне аңлата, мәсәлән, Дарий¬ ның да әтисе патша булмаган. «Сүз Ахеменидлар династиясенең ике патшасы ту¬ рында барганлыкка тулысынча ышанып,—■ дип язган Г. Гротефенд,— мин Персия патшаларының генеология- сен өйрәнергә тотындым, язмалардагыга кайсы исемнәр якынрак торуын ачыкларга тырыштым, чөнки борынгы греклар тарихы, аларның шул вакыйгалар замандашы булуы һәм шул чорны бәйнә-бәйнә сөйләп бирүе, миңа барлык чыганаклардан да ышанычлырак булып тоелды. Бу Кир һәм Камбиз исемнәре була алмый иде, чөнки яз¬ мадагы патша исемнәре төрле хәрефләрдән башлана: шулай ук Кир һәм Артаксеркс та түгел, чөнки беренче исем бик кыска, ә икенчесе — артык озын. Дарий белән Ксеркс кына кала, аларның исемнәре схемага кереп кенә утыра, дөрес сайлап, алуыма миндә һичнинди шик кал¬ мады». Шуның өстенә Дарийның атасы һәм Ксерксның бабасы Гистасп патша булып тормаган. «Хәзер инде бурыч,— дип язган Г. Гротефенд,— һәр тамганы дөрес билгеләп, патша титулын дешифрлап һәм «ТУ « пт <Д w У«УУ « щ ң- xt П К- Ң У* << шк- Ю н К- Xs «П« ΙΠ к- У<> ң к- п> : < tn »м п TH к- -1Σ- < ( <п <\ 5> <<ң << п( |<У п" К-<-< К- ш Лһ <п п \Ч:(<Куу ууу л << п К- Т (ХӘРЕфлэп) (!) *(a)-S-(a)-y(a)-a-r(a)-S(a)-a (2) *(a)-S(a)a-vfa)-Ma)l-vfa) (3) v(a)-z(a)-r(a) k(a) (iMa)-S(a) а у(а) Ь(а)-1у(ч) (5) ι(α)·$'α)-α·ν(α)- Ь(аН^а)-п-п(а).а-т(а) (ύ) D(a)-a r(a)-y(a)-v(a)-h(a)-u-S'a) (7) -ay(a)b(a).l-y(a)-h(aJ-y(a).a (8) р(а)-и ((а) (9) Н(а)-г(а)-а-т(а)-п(а) i- -з(и)- i-y(Oj (Болдй УКЫРга ) XSayartd у.МуаМуа vazrka уЗауаЫуапйт DQrayavaha- и$ i&ayu^lyahya ри^а НaiamanlSiya Ксеркс, бөек патша, патшалар патшасы, Дарийның, патшаның улыЛтмен^ Тәрҗемә л/\ьо^АТориусе" 101
язмаларның телен белерлек итеп грек транскрипциясен¬ дәге бу исемне фарсыча хәленә китерүгә кайтып кала иде. Авестадан (фарсылардагы изге китапларның җыел¬ ма исеме) мин Гистасп исеменең фарсыча Гошасп, Гус- тасп, Кистасп яки Вистасп дип язылуын белдем. Шул рәвешле мин Дарий язмасындагы Гистасп исеменең җиде хәрефен таптым, ә калган өчесен барлык патша титулла¬ рын чагыштырып инде алдан ук тапкан идем». Ниһаять, Г. Гротефенд болай дип укыган: «Дарий, бөек патша, патшалар патшасы, илләр пат¬ шасы, Гистасп улы, Ахеменид, шушы сарайны төзегән кеше ул». «Ксеркс, бөек патша, патшалар патшасы, Дарийның, патшаның, улы, Ахеменид...» Бу хәл 1802 елны була. Ассирия һәм Вавилония язма¬ ларын, шумерларның чөйязулы китапханәсен уку өчен юл ачыла. Юкка чыккан борынгы заманнар кире әйлә¬ неп кайткандай була. Кешелек дөньясы тарихы меңьел- лыклар исәбенә тагы да байый төшә. Шумерларның чөйязулы таблицаларын уку турында сөйләү Д. Смит исемен телгә алмаганда тулы булмас иде. Шумерологияне үстерүгә ул гаять зур өлеш кертте. Д. Смитның тормышы шактый кызыклы да, гыйбрәт¬ ле дә. һәрвакыт акыл белән эш итәргә яраткан бу инглиз еш кына төрле маҗаралар яратучының төшенә дә кермә¬ гән хәлләрдә калгалаган. Бала чактан ук кызыксынучан, сәләтле малай белем алырга омтыла, ләкин ярлы ата-анасының моңа көче җитми, алар ашау-эчүгә дә тартып-сузып кына җиткерә¬ ләр. Д. Смит, тамак туйдыру өчен, Лондонның монетный дворына гравер булып эшкә керә. Анда эшләгәндә мөстә¬ кыйль рәвештә чит ил телләрен өйрәнә, йотлыгып тарихи әдәбият укый. Бервакыт Д. Смитка «Көнбатыш Азиянең чөйязулы текстлары» дигән альбом өчен типографик клише ясау эшен тапшыралар. Шул эш аның бөтен язмышын хәл итә. Үзлегеннән өйрәнгән кешегә бөркү һәм кысан бүл¬ мәдә йокы һәм ял исәбенә ассирология серләренә төшенү никадәр кыен булуын күз алдына гына китереп карагыз. Әмма Д. Смит үз дигәненә ирешә. Чөйязуны укырга өй¬ рәнеп кенә калмый, ассирология буенча беренче фәнни хезмәтләрен дә бастырып чыгара, шул хезмәтләре белән дан казана, таныла. 102
һәм, ниһаять, Д. Смитның хыялы тормышка аша. Лиы Британия музеена ассистент итеп чакыралар, анда яраткан эш белән шөгыльләнергә зур мөмкинлек туа. Ә шөгыльләнерлек эшләр күп була. Музей подвалларын¬ да Куенчык (Куюнджик) калкулыгыннан табылган атак¬ лы Ашшурбанипал китапханәсенең ничек җитте шулай әрҗәләргә тутырылган балчык таблицалары ята. Айлар буена сузылган пычрак авыр эш: таблицаларны пычрак¬ тан, тузаннан арындыру, ватылган урыннарын ябышты¬ ру. Ниһаять, дешифрлау эшенә керешер вакыт җитә. Д. Смит бөтенләе белән эшкә чума. Борынгы Көнчы¬ гыш тормышы күз алдына килеп баса: әле төзелеш ту¬ рындагы язма, ул да түгел, ниндидер инвентарьлар исем¬ леге— бертөрлерәк эчтәлекле язмалар... Ә беркөнне ямь¬ сез генә соры таблицадан Көнчыгыш поэзиясенең сихри көче биләп ала. ...Гильгамеш, Урук хакиме, үзенә буйсынган кеше¬ ләрне бик нык җәберли. Авыр хезмәт белән интеккән кешеләр аллалардан җәберләүчегә җәза бирүне сорый¬ лар. Аллалар, ялваруны ишетеп, Гильгамеш янына ур¬ манда ерткыч хайваннар белән бергә яшәгән гаҗәеп көчле Энкидуны җибәрәләр. Бу турыда ишетеп, Гильга¬ меш, Энкидуны аздыру өчен, аның янына чибәр каһинәне җибәрә. Энкиду Урукка килеп, Гильгамеш белән кара-каршы сугыша. Ләкин бер як та бирешми. Шуннан соң алар дуслашып, халык өчен изге эшләр эшләп йөриләр: бер¬ гәләп, көчле арысланнарга каршы сугышалар, Иштар алиһәне убыр кулыннан тартып алалар. Энкиду кинәт кенә авырып үлеп китә. Тугрылыклы дустын югалту кайгысыннан зар елап Гильгамеш мәңге яшәү серен табарга уйлый. Ул Утнапиштимны, мәңгелек яшәү серен белүчене, эзләп китә. Күп борчу-мәшәкать- ләрдән соң батыр Утнапиштимны, аллалар... туфаннан коткарып калдырган кешене, эзләп таба. , Д. Смит үз күзләренә үзе ышанмаган. Борынгы шу¬ мер эпосында Тәүраттагы Нух терелмәгәндер ләбаса? Түземсезлек белән ул укуын дәвам иткән: Мин сиңа, Гильгамеш, серемне ачармын. Аллалар серен дә сиңа сөйләрмен, Шуруппак — син белгән шәһәр, Ул Евфрат буенда урнашкан; Бу бик борынгы шәһәр, якын ул аллаларга, Бөек аллалар туфан ясамак булганнар... 103
Шуруппак, Шуруппак? Бу аяз көнне яшен суккандай булган. Күп еллар буена ул шәһәрнең исеме тикшеренү¬ челәрнең күңелен кытыклап торган. Кайда урнашкан һәм, гомумән, булганмы? Бу сорауга җавап чөйязулы таблицада сакланган. Ул — Шумер шәһәре, һәм шунда әлеге легендар Нух, дөресрәге, Тәүраттагы Нухның прототибы, халык Утна- пиштим дип атаган кеше яшәгән. Кызганычка каршы, Д. Смит әрҗәләрне ничек кенә актармасын, шуннан соңгы таблицалар табылмаган. Ләкин тәрҗемә ителгән кадәресе дә бөтен Лондонны аякка бастырган. Шулай булмый ни! Борынгы шумерлар эпосы Тәүратны бөтенләй какшаткан, чөнки бу хәл Тәү¬ ратны язучыларның туфан турындагы легенданы шумер¬ лардан күчереп кенә язуларын турыдан-туры әйтеп тор¬ ган. Бәхәсләр кызган, «Дейли телеграф» газетасы бүтән таблицаларны табучыга мең фунт вәгъдә иткән. Ләкин мондый чаралар белән генә нәрсә эшләп бул¬ ган соң? Ком һәм таш өемнәре арасыннан берничә җит¬ мәгән таблицаны ничек табып аласың, ди? Ләкин Д. Смит тәвәккәлләгән. Месопотамия буйлап сәяхәттән Д. Смит 1873 елның маенда таблицаларның җитеп бет¬ мәгән 380 ватык кисәкләрен алып кайткан. ...Кешеләрнең гөнаһларына чыдамлыгы беткән дәһ¬ шәтле Энлиль алла бөтен кешелек ыругын һәлак итәргә ниятләгән. Коточкыч җәза көне якынлашкан. Котырын¬ ган ташкын җирдәге бөтен җан иясен, беркемне, бернәр¬ сәне аямыйча, шулай ук инде су астында калдырырмы икәнни? Җир өстенә караңгы төшә. Борынгы шәһәр читендә балчык сылап камыш белән чыбыктан ясалган ялгыз алачык тора. Бу — тәкъва Утнапиштим алачыгы. Җил аңа гаҗәеп сүзләр җиткерә: «Тыңла! Үзеңә кораб яса; бөтен мал-мөлкәтеңне ташлап, корабка бераз орлык һәм барлык җан ияләреннән берәр пар ал да тизрәк котылу ягын кара!..» «Нинди хикмәт бу?»— дип уйлый Утнапиштим. Ләкин илаһи тавышны тагын ишетә. Ул аңа, «күк капусы» ачы¬ лып, җиргә яңгыр коя башлаганда, котылып калу өчен корабны ничек ясарга икәнлеген өйрәтә. Утнапиштим кораб төзеп, бөтен ярыкларны әйбәтләп сумалалап чыккан. Бу берничә катлы бүлгәләнеп беткән гаять зур әрҗә булган. Зур тырышлык белән иң көчле 104
яңгыр да үтмәслек итеп, түбә ябылган. Утнапиштим әй¬ берләрен төяп тә бетергән, җирдә коточкыч өермә дә башланган. Күкне кара болыт каплаган, күк дөбердәгән, яшен яшьнәгән, яңгыр коя башлаган. Алты көн һәм җиде төн котырынган ул. Кырыс дул¬ кыннар, Утнапиштим көймәсен Ницир (Нисир) тавы янына китереп ташлаганчы кая гына, ничек кенә чөймә¬ гән. Барлык кешеләр «балчыкка әйләнгән». Тирә-якта диңгез котырынган, бары Ницир (Нисир) түбәсе генә күренеп калган. Коры җир эзләп Утнапиштим күгәрчен очырган, һәм Тәүрат риваятендәгечә, Очкан күгәрчен кире әйләнеп кайткан: Коры җир тапмыйча, кире очып килгән. Карлыгач очырып җибәргән, Очкач та, карлыгач та әйләнеп кайткан: Коры җир тапмыйча, кире очып килгән. Козгын очырып җибәргән, Козгын исә, киткәч, су кими башлавын күреп, Кире кайтмаган... Тәүрат тарафдарларының әйтер сүзе калмый. Тиздән легенданың тарихи нигезен раслый торган факт та табы¬ ла. Урдагы каберлек калдыкларын казыганда археолог Л. Вулли 3,5 метр чамасы калынлыктагы ләм катла¬ мына очрый. Ул Евфрат агымы белән килмәгән, чөнки ләм елга тигезлегеннән өстә. Геология законнарына таян¬ ганда, ләм катламының коточкыч һәлакәтле су ташуы нәтиҗәсе генә булуы мөмкин, ә куркып калган шумер¬ ларга ул туфан булып тоелган. Күп меңьеллыклар дәвамында чөйязу озын һәм кат¬ лаулы үсеш юлы үткән. Тикшеренүчеләр тарафыннан инде күп кенә чөйязулы «балчык китаплар» укылган. Алар чөйязу үсешенең тарихы буенча бик бай материал тупладылар. Шулай да аның ата-бабасы, шумерларга кадәрге язу турындагы материаллар әле һаман да җи¬ теп бетми. Илебездә, Эрмитажда, шумерларның кечкенә генә балчык таблицасы саклана. Белгечләр, бу — моннан биш мең елдан артыграк элек язылган, җирдәге иң борынгы документларның берсе, диләр. Таблицага нибары дүрт тамга төшерелгән — тиара (хатын-кызны билгели торган тамга), кул һәм киртә. Гәрчә барлык тамгалар рәсем белән бирелсә дә, аларны пиктограмма дип булмый. Бу үзенә күрә билгеле бер 105
төшенчәләрне белдерә торган язма, ә тамгалар — чын идеограммалар. Белгәнебезчә, идеограмма пиктограмма¬ дан килеп чыккан. Ә менә рәсемле язуның башлангыч үрнәкләре галимнәр тарафыннан әле өйрәнелмәгән. Чөйязу үсеше рәсемнәрне гадиләштерү юлы белән барган. Катлаулы идеяләр, төшенчәләр, фикерләрне бирергә омтылу — язуны камилләштерүдә мөһим фактор. Моның өчен гади идеограммаларга кечкенә генә өстәмә тамга" лар кушылган. Мәсәлән, «ашау» төшенчәсендә —«ипи» һәм «авыз», «кыргый үгез» төшенчәсендә «үгез» һәм «тау» дигән ике логограмма кулланылган һ. б. ш. Ләкин тора-бара шумерларны бу да канәгатьләндер¬ ми башлаган, чөнки телнең бик күп якларын һәм аһәңле- леген тулысынча биреп җиткермәгән. Шумерлар язуын¬ дагы тамгалар белән хуҗалык язмалары алып барырга, мал-мөлкәтне санап чыгарга, ягъни иң гади, конкрет нәр¬ сәләрне язарга мөмкин булган. Ә мифлар, тарихи вакыйгалар, поэмаларны ничек язарга? Бу хәл шумерларны язуга фонетик өстәмәләр кертүгә этәргән. Алар күп аһәңле тамгалар кертә башла¬ ганнар, ягъни бер тамга белән күп аваз комплекслары билгеләнгән, һәм, киресенчә, бер аһәңле тамгалар керт¬ кәннәр, ягъни бер иҗекне берничә тамга белән билгели алганнар. Иҗек тамгалары ярдәмендә род, сан, килешне, суф¬ фиксларны һәм башка грамматик формаларны билгеләп булган. Шул рәвешле шумерларның идеографик язуы — логографик язуга, ә аннары иҗекле язуга әверелгән. Гәр¬ чә бу үзгәреш озак барса да, шумер язуында аһәңле сөй¬ ләмне билгеләү мөмкинлеге тудырган. Шулай да шумер чөйязуы хәрефле язуга җитә алма¬ ган, шул стадиясендә калган. Заманнар үтү белән тамгаларның тышкы күренеше дә үзгәргән, рәсемнәре һаман шартлырак була барган. Чөйязу балчыкта тәмам урнашып җиткәч, тамгаларны башка каты материалларга: таш, пыяла, металлга да уеп-чокып яза башлаганнар. Шумер культурасының варислары булган вавилонлы¬ лар һәм ассириялеләр, гадиләштереп һәм үз телләренә яраклаштырып, шумер язуын да үзләштергәннәр. Дөрес, алар шактый гына кыенлыкка очраганнар. Шумерлар өчен иҗекле система кулай булган, чөнки алар телендә 106
сүзләр башлыча бер, күп дигәндә ике иҗектән торган. Семит телләрендә иҗекләр шактый күп булганлыктан, шумер язуы алар өчен бик үк ярап бетмәгән, язуның катлаулану ихтималы булган. Ассириялеләр, тамгалар санын киметеп, үз өстәмәлә¬ рен кертеп, чөйязу системасын гадиләштергәннәр. Чөйязуларны дешифрлагач, соры, күрер күзгә ямьсез генә таблицаларга бөтенләй башкача карый башлаган¬ нар. Әгәр элек аларны, Британия музее подвалында сак¬ ланган Ашшурбанипал китапханәсе кебек, ничек кирәк алай әрҗәләргә тутырган булсалар, соңга таба, аларны тапканда, җентекләп төрен-төргә аерып, тузаннан чис¬ тартканнар да фәнни үзәкләргә озатканнар. Икенче төрле әйткәндә, борынгылардан үрнәк ала башлаганнар. Күп кенә балчык таблицалар табылган Урукта ук инде аларны талдан үрелгән кәрзиннәрдә сак¬ лаганнар. «Эшчеләр җибәрү», «Бакчага кагылышлы до¬ кументлар», «Тукучылар мастерскоена кагылышлы доку¬ ментлар тутырылган камыш кәрзиннәр»гә этикеткалар элеп куйганнар. Бу — патша һәм храм хуҗалыклары архивы булган. Әлеге архивларда нинди кызыклы нәрсә булсын соң? дип уйларга мөмкин. Мәсәлән, менә мондыйрак: «Кырык биш кол хатын-кыз бер көнгә кораб төзәтү өчен камыш та¬ шырга һәм сарай өчен өрлекләр алып кайтырга җибә¬ релде» дигән язмадан нәрсә аңлыйсың? Берәр тарихи яу турында нинди дә булса миф яисә хикәя укысаң әле бер хәл. Ләкин галимнәр башкача фикер йөртә. Хуҗалык до¬ кументларында колбиләүчелек строеның асылы чагыла, шуңа күрә аларны бик җентекләп өйрәнәләр. Менә улын сату турында купчий кәгазе: «Син-нуриның Залилум исемле улын Бальмунамхе аның әнисе Син-нуридан сатып алды. Аның тулы бәясе рәвешендә анасына 11 шекел көмеш үлчәп бирде. Ул ювелир Иби-илабрат алдында, кош аулаучы Син-гамил алдында, Варад-Наннар алдында, Син-Эриб алдында, Аху-вакар алдында, Энлиль-шеми алдында, Аху-вакрум алдында, Лу-ниншубур-ка алдында, Илима-ахи алдында киләчәктә дәгъва белдермәскә патшасы белән ант итте». Кыска, аз сүзле документ. Үз улын сатарга тәвәккәл¬ ләгән ананың нинди мохтаҗлыкта яшәвен күз алдына китерүе әллә ни кыен түгел. 107
Лувр фондларында борынгы Шумерның исәп-хисап кенәгәсеннән «бер бит» саклана. Карап эшләтүче, аша¬ тырга күпме ашлык кирәк буласын исәпләү өчен, коллар исемлеге төзи торган булган. Баганалап хатын-кызлар һәм балалар исеме язылган, һәм еш кына «үлгән» дигән билге куелган. Колларның күпләп кырылуы аркасында кирәкле ашлык ай саен кими барган. Шул рәвешчә һәр саннан, кешеләрне яки әйберләрне коры гына санап чыгудан күп кенә гыйбрәтле нәрсә кү¬ реп була. Әлеге эш кәгазьләреннән тыш, шумерлар безгә мате¬ матика, авыл хуҗалыгы, медицина буенча хезмәтләр, әдәби әсәрләр дә калдырганнар. Пифагор теоремасы Месопотамия математиклары тарафыннан ук исбат ителгән. Шумер галимнәре кален¬ дарьлар, карталар төзегәннәр, медицинада төрле үлән¬ нәрдән уңышлы файдаланганнар. Балчык таблицалар шумер халкының зирәклеге, шигъриятлеге турында сөйлиләр. Аларның мәкальләре мисырлыларныкыннан борынгырак. Ил начар коралланса, Капка төбендә дошман торыр. Котырган үгездән котылдым дигәндә, Котырган сыерга килеп юлыктым. 108
Элек сюжетын Эзоп уйлап тапкан дип йөргән мәсәл¬ ләр Шумерда ук килеп чыккан булганнар. ...Шумерларның чөйязулы унҗиде таблицасы дүрт мең елга якын җир астында яткан. Археологлар казып чыгарып укыгач, хәйран калганнар: бу — хәтта хәзер дә әһәмиятен югалтмаган үзенә күрә бер педагогик поэма. Шуннан бер өзек, атасы белән улының диалогын ките¬ рәбез: «— Син кая бардың? — Мин беркая да бармадым. — Әгәр беркая да бармагансың икән, нигә соң эшсез торасың? Мәктәпкә бар, «мәктәп атасы» каршысына ба¬ сып, өйгә бирелгән дәресеңне аңа сөйлә, букчаңны ачып, таблицаңны яз, ә «абыең» сиңа яңа таблица язып бир¬ сен. Дәресеңне әзерләп бетергәч, остазыңа күрсәт тә ми¬ нем яныма кайт, урамда буталып йөрмә. Мин әйткәннәр¬ не аңладыңмы? — Аңладым, кабатлап әйтә алам. — Кабатла. — Хәзер кабатлыйм. — Я, тиз бул! Сөйлә! — Син миңа мәктәпкә барырга, бирелгән дәресне сөй¬ ләргә, букчаны ачып, таблица язарга куштың һәм «абый» миңа яңа таблица язсын, дидең. Биремне эшләгәч тә, мин әле өйрәнергә, аннары бөтенесен остазга күрсәткәч, си¬ нең янга кайтырга тиешмен. Менә шуларны әйттең син миңа. — Кара әле, ирләрчә тот әле үзеңне. Мәйданнарда басып торма, бакчаларда йөреп вакыт үткәрмә. Урамнан барганда, як-ягыңа каранма. Ихтирамлы бул, остазың¬ нан өркеп тор. Күзеңә карап, куркуыңны сизсә, остазың үзеңне яратыр». Аннары хезмәтнең файдасы һәм эшсезлекнең зарары турында ата монологы китә. Бу унҗиде балчык таблица — безгә бик якын һәм аң¬ лаешлы педагогик карашларның гүзәл ядкаре. н Кадеш янындагы сугышта кем җиңгән? Безнең эрага кадәр 1296 елның язында Оронт елгасы үзәне буйлап Мисыр армиясе бара. Мисырның мондый куәтле армиясе әле беркайчан да булмаган. Егерме мең 109
сугышчы дүрт колонналы сафта бара, һәр колоннага Мисырның баш аллалары исеме бирелгән була. Амон исемендәге беренче колоннаны Мисыр фиргавене, «алла улы» Рамсес II үзе җитәкли. Аннан ике километр артта- рак Ра колоннасы, җиде километр арттарак Птах алла байраклары җилфердәгән. Иң соңыннан Сет колоннасы килә. Мисыр белән хетт патшалыгы арасында байтак ва¬ кыт инде канлы бәрелешләр булгалап торган. Шәһәрләр җимерелгән, кешеләр үтерелгән һәм җиреннән куылган. Урта диңгезнең көнчыгыш ярларын кулга төшерү өчен барган бу сугыш. Рамсес II бишенче ел патшалык иткәндә, хеттлар Па¬ лестинага бәреп кергәннәр. Шул чагында фиргавен гас¬ кәр җыйган да Финикия ярлары буйлап төньякка, хетт¬ ларның Сүриядәге иң эре крепосте — Кадешка таба юл тоткан. Ул патша Муваталлис җитәкчелегендә үзенә кар¬ шы хеттларның төп көчләре торганын яхшы белгән... Хеттлар армиясендә дә 20 мең гаскәр исәпләнгән. Аларда төп көчне ул заман өчен гаскәрнең иң дәһшәтле төре — ике көпчәкле арбалар тәшкил иткән. Аның эки¬ пажы кучердан, җәяле һәм калканлы сугышчылардан торган. Мисырлыларныкы ике кешедән торган. Җәяле сугышчы үзен-үзе саклаган. Хетт арбалары җиңел дә, җитез дә булган, гаскәрнең башка төрләре белән бергә¬ ләп тә эш итә алган. Рамсес II Кадеш тарафына, дошманына каршы бар¬ ган. Ләкин хеттлар күренмәгән. Рамсес, бик аптырап, хәрби начальниклары белән хәлне ачыклаган арада, Муваталлис алдан уйланган план буенча эш иткән. Ми¬ сырлылар лагерена ике шпион җибәргән, алар, имеш, дезертирлар, хеттлар, янәсе, фиргавеннең куәтле армия¬ сеннән куркып, төньякка таба, бик еракка чигенгәннәр. Шул вакыт Рамсес, үзенең төп көчләрен артта кал¬ дырып, баштагы отряд белән алга омтылган. Дошман¬ ның нишләвен зур игътибар белән күзәтеп торган Мува¬ таллис, мисырлыларның тылына үтеп, марштагы Ра колоннасына бәреп кергән. Бик тиз, җиңел, җитез арба¬ лар мисырлыларның сугышка әзерләнеп өлгермәгән гаскәре эченә килеп кереп, ук яудырырга тотынганнар. Ра колоннасының калган өлеше, чиктән тыш паникага бирелеп, Амонның алдагы колоннасына килеп кушылган һәм аны да үзенә ияртеп киткән. Хетт арбалары чигенү* 110
челәр сафыннан яшен тизлеге белән үтеп чыкканнар да Рамсес II не камап алганнар. Ә шул вакытта Сет һәм Птах колонналары берни белмичә арттан килгәннәр. Мисырлылар тәмам җиңелгәннәр диярлек. Ләкин га¬ җәеп бер хәл булган, Рамсес аны соңрак үз алласының булышуы белән аңлаткан. «Мине ташлап киткән солдатларымның һәм арбалы сугышчыларның хыянәте әйтеп бетергесез зур. Ләкин кү¬ реп торасыз, Амон мәрхәмәте белән мин җиңдем... минем кул астында бер генә кучер да булмады... Аларның (хетт* ларның. — В. Д.) барлыгы мең хәрби арбасы бар иде, барысы да туп-туры утка (ягъни авызыннан ут чәчеп торган изге елан сурәте төшерелгән диадемалы Рамсес башына.— В. Д.) төбәп аттылар. Ләкин мин үзем алар өстенә ташландым! Мин... күз ачып йомганчы кулымның көчен күрсәтеп өлгердем. Мин аларны кайда туры килсә шунда бәреп ектым, үтердем, алар бер-берсенә: «Безнең арада кеше түгел, җиңелмәс Сет бу... Ул кеше эшләмәс¬ лек эшләр эшли!» — дип кычкырдылар.» Рамсес, көньякка үтеп китеп, мисыр гарнизонын оч¬ раткан, шул гарнизон белән тиз генә хеттлар яулап алган мисырлылар лагерена әйләнеп кайткан. Шул чагында җиңүдән башлары әйләнгән хеттлар мисыр лагерен талаганнар. Көтмәгәндә бәреп кергәнлек¬ тән, каршы тора алмаганнар. Яңадан канлы сугыш баш* ланып киткән. Птах колоннасы килеп җиткән. Муватал* лис аңа каршы мең хәрби арбасын җибәргән, ләкин кеч* кенә мәйданда тупланганлыктан, алар маневр ясый ал¬ маганнар. Караңгы төшү белән, хеттлар Кадеш артына чигенгәннәр, ә Рамсес үзенең чикләренә таба юл тоткан. Сугыш ике державаның да көче тигез булуын күрсәт¬ кән. Патшалар арасында «мәңгелек тынычлык һәм дус¬ лык» турында договор — тарихта иң беренче политик документларның берсе төзелгән, ул көчләрнең тигезлеген раслаган. Договорны Рамсес II нең хетт патшасы кызы¬ на өйләнүе тагы да ныгыткан. Җитмеш елга тынычлык урнашкан. Кадеш вакыйгаларыннан соң илгә кайткач, Рамсес II хеттларны җиңүче... дип игълан ителгән. Ул «хеттларның масаюына чик куйган, барлык илләрдә дә мактаулы, курку белмәс бөек кеше, хеттлар илен салып таптаган Ра алла улы» дип белдерелгән. Бөек җиңү хөрмәтенә һәй¬ кәлләр куелган. Сарай шагыйре, Кадеш янындагы бәре¬ 111
лешне бик җентекле тасвирлап, Рамсес II нең җиңүе ту¬ рында поэма язган. К. Керам үзенең «Тар тарлавык һәм кара тау» дигән китабында бу әсәргә тулы анализ ясый. Поэманың кар¬ шылыклы булуын һәм Рамсесның җиңүе турында сөйлә¬ венең нигезсезлеген ышандырырлык итеп күрсәтә. К. Ке¬ рам бу фактны «чын-чынлап тарихны фальсификация¬ ләү», «безгә билгеле беренче фальсификация», «ялган пропаганда шедевры» дип атый. Ялган мәгълүмат өч мең ел буена «эш күрсәтә». Сә¬ бәбе шуннан гыйбарәт: хеттларны озак вакытлар чик буйларында яши торган аз санлы халык кына дип сана¬ ганнар. Кадеш янында шул ерак заманнарның ике бөек хәрби көче очрашкан дип тарихчылар хәтта башларына да китермәгәннәр. Ләкин вакыты җиткәч... хеттларны да «ачканнар». XIX гасырның 70 нче елларында ук инде Британия¬ нең көнчыгыш телләре белгече А. Сейс Борынгы Көнчы¬ гышта ике генә — Ассирия-Вавилон белән мисыр куль¬ турасы һәм язуы гына түгел, бәлки өч культура һәм язу булганлыгын әйткән. Борынгы цивилизацияле өченче ха¬ лыкны ул хеттлар дип атаган. Ләкин бу белдерүгә игъти¬ бар итмәгәннәр, ә А. Сейска «хеттларны уйлап табучы» кушаматы такканнар. Ләкин шул вакытка инде хеттлар¬ ның язма истәлекләре табылган, димәк, Сейсның болай әйтүе һич тә урынсыз булмаган. Хеттлар дип аталган халык Тәүратта да бар. Анда, мәсәлән: Ибраһим пәйгамбәр заманында ук хеттлар Кян- ганьне (Ханаанны) биләгәннәр диелгән. Ләкин XVIII гасыр ахырында һәм XIX гасырда яшәгән галимнәрнең Тәүратка тарихи мәгълүматлар чыганагы итеп карамавы бу белдерүгә җитди игътибар итәргә комачаулаган. Югыйсә, Борынгы Көнчыгышны нәкъ шул вакытта ач¬ каннар бит инде. Ул чагында археология һәм тел белеме зур сикереш ясаган. Иероглифлар һәм чөйязулар де- шифрланган. Хама ташы яңа язуга игътибар юнәлдерткән беренче табылдык булган. Аны Сүриянең Хама шәһәре базарын¬ да тапканнар. Озакламый тагын дүрт ташның эзенә төш¬ кәннәр. Өчесе стенага тоташтырылган булган, ә дүртен¬ чесе мәйданда яткан. Ул «могҗизалар» тудырган, ревма¬ тизм белән авыручы кеше шуңа сузылып ятуга «терел¬ гән». 112
Галимнәр язмаларның копиясен алу өчен, таш янына күп тапкырлар килергә тырышып караганнар. Ләкин фанатик мөселманнар төркеме реликвияләрне фидакяр рәвештә саклап торган. Сүрия наместнигы ярдәмендә генә (анда да әле солдатлар белән!) ташларны алып ки¬ тәргә һәм тикшерә башларга мөмкинлек туган. Кыска гына вакыт эчендә хеттларның язма истәлек¬ ләрен Алгы Азиянең бер-берсеннән шактый ерактагы төрле урыннарыннан тапканнар. Шуннан чыгып, А. Сейс мондый нәтиҗәгә килгән: хеттлар, галимнәр уйлаганча, Төньяк Сүриянең аз санлы кабиләсе генә түгел, бәлки зур территорияле патшалык төзегән куәтле халык булган. Сүриядә казу эшләре вакытында да Хама ташлары телендә язылган скульптуралар табылган. Шул ук язу¬ ның рельеф тамгалары белән төшерелгән текст Төр- киядәге Мараш шәһәре капкаларын бизәп торган арыс¬ лан аркасында һәм ян ягында да булган. Анкарадан 150 километрларда кыяга уеп-чокып ясал¬ ган гыйбадәтханә — үзенә күрә бер аллалар галереясы тапканнар. Аларның сынына да шул ук билгесез язу там¬ галары язылган. Скульптураларда бер тамга— QQ— еш кабатланган, һәм А. Сейс бу «алла» төшенчәсен аңлата торган идеограмма дип фараз иткән. 1900 елда хетт язмаларының йөзгә якын исемлеге ба¬ сылып чыккан. Борынгы Көнчыгышта өченче бөек дәүләт яшәгәнен яклый торган бүтән ышанычлы дәлилләр дә булган. Иң элек хеттлар патшасы Суппилулиумасның Мисыр фирга- веннәре архивында сакланган мөрәҗәгате. Анда: хетт¬ лар патшасының Мисыр тәхетенә фиргавен Аменхотеп утыруын искә алуы турында әйтелгән. Мөрәҗәгать әдәп¬ ле, горур тонда язылган. Үзенә тиң санаган кеше генә шулай яза алган. Рамсес II не хеттлар патшасын «җи¬ ңүе» уңае белән күкләргә чөеп мактау да хеттларның көчле һәм дәһшәтле көндәш булуы хакында сөйли. Лә¬ кин алар нинди халык соң? Кайчан килеп чыккан, нинди телдә сөйләшкән, культурасы нинди дә, политик һәм эко¬ номик төзелеше нинди булган? Шушы сорауларга җавап табу зарурлыгы туган... 8 А-320 113
• ХЕТТЛ/\Р ИЕРОГЛИф/\АрЬ/ һәм менә 1905 елда археологлар Бугазкүй (Богаз- кей) тирәсендә казу эшләре башлап җибәргәннәр, анда 22 ел элек хеттча язылган балчык таблицалар тапкан¬ нар, көтмәгәндә генә хетт патшалыгының дәүләт архи¬ вына юлыкканнар. Табылган таблицаларның бер өлеше аккад телендә булган. Ул вакытка инде аккад чөйязуы дешифрланган, «аккад» таблицалары инде укылган. Экспедициянең хетт дәүләте җирендә булуы инде тәгаен ачыкланган. Шул ук җирдән искитәрлек табылдык — Мисыр фиргавене белән хеттлар патшасы арасында тө¬ зелгән «мәңгелек тынычлык һәм дуслык турында»гы атаклы договорның хеттча варианты килеп чыккан (аның мисыр телендәгесе Фивадагы Амон храмына уеп-чокып язылган). Инде галимнәр кулында дешифрга керешү өчен җи¬ тәрлек язма истәлек туплана. Хеттча язма истәлекләрдә тамгаларның ике төре — чөйязу һәм иероглифлар кулла¬ нылган була. Борынгы Көнчыгышта чөйязу иероглиф¬ ларга караганда киңрәк файдаланылган. Ул Урта гасыр¬ ларда, Европадагы латин кебек үк, күп кенә борынгы телләрне язу өчен кулланылган. Шунысы ачык, дешифрлау проблемасы хетт теленең үзенчәлекләрен ачыклауга кайтып калган, чөнки чөйязу һәм иероглифларны уку принцибы инде билгеле булган. Хетт текстларын аңлау өчен, телнең структурасына, аның грамматик формаларына төшенү таләп ителгән. 114
Хетт язуының чөйязулы һәм иероглифик вариантла¬ рын дешифрлау чех галиме Б. Грозный исеменә бәйле. Профессиональ хәзерлекне Б. Грозный Венада һәм Берлинда ала. 24 яшендә Вена университетының профес¬ соры була. Б. Грозный борынгы телләрне дешифрлау белән генә чикләнми. Аның максаты икенче — Борынгы Көнчыгышның цивилизацияләрен өйрәнү. Борынгы Ва¬ вилон һәм Ассириянең мифологиясен һәм динен өйрәнү белән генә диярлек шөгыльләнгән замандашларыннан аермалы буларак, Б. Грозный әлеге дәүләтләрнең эконо¬ микасын өйрәнә... Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Б. Грозный хетт чөйязуының копияләрен алу белән шөгыльләнә. Хетт текстлары өстендә эшләүнең беренче кыенлыгы — билингва булмау (ул соңыннан гына табылды һәм сүз¬ ләрнең дөрес аңлатылуын раслады). Бердәнбер юл — нәтижәләр һәм чагыштырулар ярдәмендә телнең струк¬ турасын ачыкларга кала. Б. Грозный эшне хеттча закон язмаларын аңлатудан башлый. Закон параграфларындагы җөмләләрнең струк¬ турасы бер калыптарак була: «әгәр дә фәлән кеше фә- лән-фәлән нәрсә эшләсә, ул фәлән кадәр түләячәк». Га¬ лим телнең грамматик төзелешен искиткеч тиз үзләш¬ терә. Гаҗәпкә каршы, ул тел Алгы Азиянең күпчелек борынгы телләрендәге кебек семитча түгел, бәлки һинд- европача төзелгән була. Бер үк сүздәге үзгәрешләр, ягъ¬ ни кушымчаларның чиратлашуы аермачык сизелеп тора. Тел аккад сүзләре һәм сүзтезмәләре белән чуарланып беткән булса да, сүзләрнең үзгәреш системасы барыбер һинд-европача икәнлеген күрсәтә. Хетт теленең табигате турында нәтиҗәсенең дөресле¬ генә Б. Грозный бер җөмләгә анализ ясаганнан соң тә¬ мам ышана. Ул җөмлә бертөсле структуралы ике өлеш¬ тән тора. Беренче өлештә галим ан кушымчасы белән икмәк дигән шумер-вавилон идеограммасын, аннары русча есть (ашау), немецча essen, латинча edere дигән сүзләргә бик охшаган ezzateni сүзен күреп ала. Галим бу сүзнең мәгънәсе—есть (ашау) булырга тиеш дип фараз итә. Икенче өлешнең беренче сүзе — wadar—бо¬ рынгы түбән немецларча watar сүзенә охшый — вода (су), һәм һич көтмәгәндә җөмләнең мәгънәсенә төшенә: «Хәзер үз икмәгегезне ашагыз һәм үз суыгызны эчегез» («Ныне ешьте хлеб ваш и воду вашу пейте»). 8* 115
Бөтен-бөтен җөмләләрнең мәгънәсеннән чыгып, галим тиз арада күп кенә хетт сүзләренең һәм грамматик фор¬ маларының мәгънәсен билгели. Шул рәвешчә, Б. Гроз¬ ный мәгълүм булган һинд-европа телләренең иң борын¬ гысын — хеттларның чөйязу телен ачуга ирешә. Әгәр элек һинд-европа телендә язылган иң борынгы текстлар булып, безнең эрага кадәр икенче меңъеллык уртала¬ рына караган Гомер поэмалары һәм һинд эпосы «Риг- веда» саналса, хетт текстларын уку галимнәргә гасыр¬ ларны тагын ераккарак, безнең эрага кадәр XVIII гасыр¬ га хәтле чигендереп карау мөмкинлеген ачты. Шундый мөмкинлекне, әйтик, иң борынгы хетт язма истәлеге — хеттларның егерме тугыз патша исемлеге башланып киткән Аниттас патша язмасы бирә. Ул, хетт кабиләләрен берләштереп, дошманнарын җиңеп чыккан һәм Хетт дәүләте төзегән. Аниттас күп гаскәр белән хаттп кабиләсенә каршы барган, аларны тар-мар итеп, баш шә¬ һәрләре Хаттусасны хәрабәгә әверелдергән һәм храмда язма калдырган: «Мин аңа төнлә һөҗүм иттем һәм аның урынында каракура калдырдым. Миннән соң патшалык иткәннәрнең берәрсе Хаттусаста яши калса, аны күкнең Яшен алласы суксын!..» Тикшеренүчеләр хетт телен бик акрын үзләштергән¬ нәр. Бер үк сүзләр текстларда әле идеограммалар ярдә¬ мендә, әле фонетик юл белән бирелгәнлектән, аларның яңгырашы ачыкланган. Киресенчә, гомум кулланыштагы сүзләр идеограммалар белән генә бирелсә, аларның хетт әйтелешен ачыклап булмас иде. Мәсәлән, угыл (сын), бертуган абый, эне (брат), бертуган апа, сеңел (сестра), хатын, эт дигән сүзләрнең әйтелеше әле дә билгеле түгел. Хәзер инде күп кенә галимнәрнең тырышлыгы нәти¬ җәсендә чөйязулы хетт теле бөтен нечкәлекләренә кадәр дешифрланган. Ул халыкның тарихы турында сөйли тор¬ ган чөйязулы таблицалар да укылган. Иң элек шунысы ачыкланган: хеттлар Кече Азиянең төи халкы түгел. Алар Көнбатыштан килеп Анатолиядә утырып калганнар. Бугазкүйдәге чөйязулы таблицалар арасында хетт теленнән аерымрак бер телдә дә язылганнары — һинд- европача да, семитча да булмаганнары очраган. Аларда догалар, аллага сыгыну-ялварулар, космогоник мифлар язылган. Әлеге дә баягы шул ару-талу белмәс Б. Гроз¬ ный ачкан бу яңа тел, күрәсең, тагын да борынгырак 116
булгандыр һәм культ теле сыйфатында кулланылган¬ дыр. Аны хатти теле дип атаганнар. Кече Азиягә хеттлар килгәндә, бу илдә хатти кабилә¬ ләре яшәгән, хеттлар үз атамаларын да шуннан алган¬ нар. (Хетт язуының иң борынгы язма истәлеге — Аниттас патша язмасы турында сөйләгәндә без инде хеттларның хаттилар белән сугышуы турында әйтеп киткән идек.) Аннары хаттилар белән хеттлар бергә кушылганнар. Хатти телен культ теле сыйфатында дини йолалары, аллалары һәм культурасы белән бергә килгән кабиләләр үзләштергән. Ләкин дөньяви, гомум кулланыштагы тел булып хетт-несса теле саналган. Хетт патшаларының шул ук архивында һинд-европа телләренә кергән лувия телендә язылган таблицалар да булган. Бу кабиләләр Кече Азиягә Көнбатыш халкы күченгәндә килеп эләккән булырга тиеш. Бугазкүй архивында чөйязулы таблицалар сигез тел¬ дә булган, һәм аларның барысын да инде дешифрлаган- нар. Дипломатик язышу, закон җыентыклары, суд карар¬ лары, дини китаплар, сарайдагы тантана кагыйдәләре, атлар өйрәтү күрсәтмәләре, медицина буенча хезмәтләр, хәрби уставлар, налог язулары һ. б. укылган. Гәрчә чөйязу истәлекләреннән элегрәк табылган бул¬ салар да, укылмый калган хетт язмалары бар иде әле. Сүз хетт иероглифлары турында бара. Алар сынау мак¬ сатында шактый хезмәт иттеләр, чөнки анда дешифрлау- ның барлык мөмкинлекләре сыналды, тикшерелде. Иероглифика монументаль язмаларда кулланылган. Атаклы Хама ташлары, Язылыкай кыясына (язулы кыя¬ га) уеп-чокып ясалган аллалар галереясы, һәм 69 урында табылган күп кенә башка язма истәлекләр телгә кил¬ гәнче галимнәр 60 ел баш ваттылар. Иероглифик хетт язуының аерым тамгаларын берен¬ че булып һәм бик оригиналь ысул белән А. Сейс де- шифрлаган. Иң элек ул билингва эзләүгә керешкән, чөнки билинг¬ ва— уңышлы дешифрлауның төп шартларыннан берсе. Журналларның берсендә А. Сейс көмеш диск турында язылганнарны укыган, аның өстенә төрле тамгалар белән әйләндерелеп алынган кеше сурәте төшерелгән. Дискныи тирәсен чөйязулы текст әйләндереп алган. «Бу билингва!»—дип уйлый А. Сейс һәм дискны, мө¬ гаен, мөһердер дип, табу өчен бөтен көчен куя. Тиздән 117
аны кулга төшерә. Бу билингва була. Ләкин анда тамга¬ лар бик аз булганлыктан, иероглифлар белән чөйязулы тамгалар арасындагы мәгънә бәйләнешен ачыклауга ирешелми. Язманың эчтәлеге мондый: «Тарриктимме, Ерме җире хөкемдары». Шулай да А. Сейс ике тамганы дөрес аерып алган: п/тша (ХӨ<ЕЛ\д/р) ( у J тамгасы — алла Язылыкай гыйбадәтханәсендәге аллалар сыныннан билгеле булган. Безнең гасырның 30 нчы елларында угыл идеограм¬ масы, эшләү фигыле һәм күп кенә борынгы текстларның ахырында әйтелә торган каргыш формуласы ачыклана. Каргыш сүзләре билгеле бер сүзләрдән торган, бу исә җөмлә структурасы турында фикер йөртергә мөмкинлек биргән... Хетт иероглифларын дешифрлауда икенче мөһим адым — Суппилулиумас патша исемен һәм чөйязулы ва¬ риантта мәгълүм булган Бугазкүй кыясындагы башка патшалар исемлеген уку. Икенче бөтендөнья сугышы башланганда инде күп кенә иҗекле тамгаларны укый белгәннәр. Соңгы язмаларның шактый озын текстлары өстендә исемнәрне һәм фигыльләрне төрләндерү турында фикер йөрткәннәр. 1947 елның көзендә сенсацион ачыш ясала. Немец профессоры Г. Боссерт Төркиянең көньяк-көнчыгышын¬ дагы Кара түбә («Черная гора») калкулыгында өлеш¬ чә — хетт иероглифлары белән, өлешчә финикиялеләр телендә башкарылган берничә озын язма таба. Җентек¬ ләп өйрәнгәч, моның билингва булуы ачыклана. Бу хәл болай була. Г. Боссерт серле «Арыслан та- шы»н эзләп табарга уйлый, аның турында ул бер кечкенә төрек авылында ишетә. Г. Боссерт хеттлар өчен арыс¬ ланның иң популяр символ икәнен дә белә. Озак һәм бик тырышып эзли торгач, галим Кара түбә калкулыгы тирәсендә моның эзенә төшә. Г. Боссертка 118
һәм аның юлдашларына чәнечкеле куак араларыннан барырга, күренер-күренмәс көтүче сукмакларыннан үр¬ мәләргә туры килә. Тау башына менүгә, ул зарыгып эз¬ ләгән «Арыслан ташы»н күреп ала. Г. Боссерт алдында валлары, ватык стеналары сак¬ ланган крепость пәйда була. Монда ул вертикаль торган соргылт-кара базальт плитә дә таба, анда рельефлар, финикиялеләр телендә һәм иероглифлар белән язылган язу күрә. Күптән эзләнгән билингва шул була инде. Финикиялеләр телендә язылган өлешен укыгач, иеро¬ глифларны тамгалар белән чагыштыруга керешергә мөм¬ кин булыр иде, ләкин башта моның чыннан да билингва икәнлеген исбатлау таләп ителә. Ташта финикиялеләр телендә өч язма, хеттча ике иероглифик текст. Ләкин таш өстенә тамгаларны шулкадәр тәртипсез сызганнар, хетт иероглифлары белән язылган текстларның кайдан башлануын табып булмый. Текстларда сүзнең Азитаванд патша турында барган¬ лыгы ачыклана. Ләкин ике телдәге текстларның бердәй¬ леге хакында җөмләләрне тулысынча укып чыккач кына әйтеп була. Иероглифларның кайдан башланып китүен табуда галимнәргә төгәл логик анализ белән интуиция ярдәм итә. Билингва хетт иероглифларын дешифрлау эшенә йомгак ясап кына калмый, бәлки алга таба тикше¬ ренүләр өчен яңа мөмкинлекләр дә ача. Җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә иероглифик язма¬ ларның лувий теленә охшаш телдә (хетт дәүләт архивла¬ рында да шул телдә язылган язмалар табылган) — Ана- толиядәге икенче һинд-европа телендә булуы ачыкланды. Хәзер мәгълүм булганча, ул язу да идеограммалар, фонетик тамгалар һәм «ачкыч тамгалар»дан тора. Үзенә төртеп күрсәтә торган кеше сурәтеннән укыла башлый. Аның башы, кул-аяклары юл башына караган. Юллар бустрофедон юнәлешендә бара: беренче юлның ахыры икенчесенең башына туры килә. Хетт язуын дешифрлау дәвам итә. Тикшеренүләрнең әле иге-чиге күренми. Иҗекләрнең берничә варианты булып чыкты, ә вариантлар әле аерылмаган, укуның дө¬ реслеге турында да әйтеп булмый. Сүз запасы да аз. Моннан ике мең ел ярым элек хеттлар тарих мәйда¬ ныннан юкка чыкканнар. Бу хәл үзәкләшкән дәүләт вас¬ сал өлкәләргә аерылгач булган. Ләкин хеттларның куль¬ тура традицияләре, бигрәк тә лувиялеләр яшәгән көньяк 119
районнарда, әле озак вакыт сакланган. Хетт текстлары¬ ның безнең эрага кадәр X—VIII гасырларга караган соңгырак иероглифик язмалары нәкъ шунда табыл¬ ган да. Хеттларның культура истәлекләре аз. Калган кадә- ресе дә башлыча фрагментларда гына сакланган. Шулай да хетт язмаларын дешифрлау безгә бу халык турында, аның гореф-гадәтләре, йолалары, хуҗалык итү рәвеше турында күп нәрсә сөйләде. Хеттларның аллалары беркатлырак, зирәк булу бе¬ лән дә, алдан күрүчән булу белән дә әллә ни аерылып тормыйлар. Хеттлар аллалары белән бәхәскә керәләр, аларны гаделсезлектә гаеплиләр, ышандырырлык итеп, ягымлы сөйләп аларга ялваралар. Хеттлар поэзиясе сәнгать чараларына бай. Менә кояш турындагы шигырь: Сәлам сиңа, күкләрнең кояш алласы! Син барлык кешеләрнең күңелен күрәсең, Тик синең күңелне беркем дә күрә алмый. Әгәр берәрсе хыянәт эшләп, пычранган икән, Син күреп торасың, күкләрнең кояш алласы! Минем юлым — гадел, син миңа явызлык Кылган кешене күрдең, күкләрнең кояш алласы! Әдәби һәм поэтик әсәрләр арасында оригиналь һәм эшкәртелгән мифлар күп. Без хеттларның бер әдибе — Киллас турында белдек. Бу — безгә билгеле булган шагыйрьләрнең иң борын¬ гысы. Ул Гомерга кадәр биш йөз ел элек яшәгән һәм күк патшалыгында аллаларның хакимлек өчен көрәше ту¬ рында зур гына эпик әсәр язып (бәлки эшкәртептер) калдырган. Хеттларның Яшен алласы үзенең туганы Тасмис бе¬ лән базальт Хацци кыясына таба юнәлә, кыя исә, алла¬ ның тәхетен җимерү куркынычы тудырып, һаман үсә дә үсә: Аны җитәкләп, Хацци тавына таба юнәлде. Карашын дәһшәтле ташка төбәде, һәм менә ул куркыныч ташны күрде, Явызлыктан йөзенең төсе качты. һәм Яшен алласы җиргә утырды. Күз яше елгалар булып акты. һәм шул чак Яшен алласы яшьле йөзе белән: Мондый коточкыч галәмәткә кем карый ала? Моңа охшаш нәрсәгә каршы кем көрәш башларга кыюлык итәр? 120
Әмма Яшен алласына каршы Иштар әйтте: Абыем, ул күпне дә белми, азны да белми: Аңгыра ул (таш бит), көче генә ун кешегә торырлык... Бу өзекләр хеттлардагы бай әдәби традицияләрне күрсәтә. Хеттлар әдәбияты үзенә бер жанр — тарихчылар те¬ лендә «игътибарсызлык һәм ахмаклык турындагы язма¬ лар» дип йөртелгән кыска хикәяләр тудырган. Формасы белән алар кешеләр турындагы мәкаләләргә охшый һәм ялкау, гаделсез чиновникларны, бюрократ судьяларны чагылдыра. Дешифрланган язма истәлекләр арасында фәнни хез¬ мәтләр дә байтак. Хеттлар вавилонлыларның матема¬ тика буенча бай әдәбиятын үзләштергәннәр. Вавилонлы¬ лар исә Пифагор, Архимед һәм Эвклидтан унбиш гасыр элек өчпочмак, турыпочмак, трапеция, түгәрәк мәйда¬ нын, куб, параллелепипед, гади һәм кисек пирамида, ко¬ нус һәм башка фигураларның күләмен исәпләп чыгару өчен формулалар тапканнар, дәрәҗәгә күтәрә белгәннәр, аларның квадрат һәм куб тамырлы махсус таблицалары булган. Бу исәп-хисапларга хеттлар үзләреннән бернәрсә дә өстәмәгәннәр. Аның каравы хеттлар хокук гыйлемен чын-чынлап оригиналь итеп эшләгәннәр. Кызганычка каршы, хеттлар кодексыннан чөйязулы бары ике генә таблица калган. Әмма калган текстлардан да гаеплелек белән гаепсезлек, вазифалар үтәүгә җаваплылык һәм игътибарсыз карау арасында зур аерма үткәрелгәне күренә. Хокукый фикер¬ нең шундый югары баскычта торуы хәзерге фән өчен искиткеч ачыш булды. «Мурсилис анналлары»— мөһим тарихи әсәр, анда вакыйгалар елларга бүленеп бирелгән. Бу күңел ачу өчен генә укыла торган әсәр түгел. Фактлар катгый һәм шактый объектив итеп тасвирланган; тарихи чыганак буларак, ул хәтта хәзерге вакыт таләпләренә дә җавап бирерлек. Хаттусас хәрабәләрендә (җимерелгән шәһәр яңадан төзелеп, хеттларның башкаласы булган) шумер-вавилон- хеттларның өч телдә язылган сүзлекләренең күп санлы фрагментлары табылган. Бу сүзлекләр бер үк вакытта хетт, шумер (ул чакта инде үле тел) һәм вавилон тел¬ ләре өчен язма дәреслек хезмәтен дә үтәгән. Атларны өйрәтү буенча кулланма аерым урын тота. 12»
Бу—-шул өлкәгә караган безгә билгеле әсәрләрнең бе¬ ренчесе. Аны хеттлар патшасының ат караучысы Кик- кули язган. Атларны өйрәтү принциплары хәзерге «Анг¬ лия мәктәбе» принципларына туры килә. «Сихерчелек», астрология һәм мистика белән суга¬ рылган, вавилонлылар белән ассириялеләрдән үзләште¬ релгән медицина буенча күп кенә әсәрләрне дә хеттлар фәнни әдәбиятка керткәннәр. Инде хеттларның ничек язуы турында берничә сүз. Барельефларның берсендә тәхет варисы — ана белән ма¬ лай сурәтләнгән. Малай янында дәфтәр белән тушь савы¬ ты. Тупсалы һәм бикле, җыелмалы такта дәфтәр. Хетт¬ лар агач такталарны киндер белән тарттырып, известь белән буяганнар — грунтлаганнар. Кечкенә кисточка һәм тушь белән язганнар. Хатларны кургаш тасмаларга яз¬ ганнар. Аларны түгәрәкләп төрергә, язган текстны бете¬ рергә, тасмага яңадан язарга мөмкин булган. Башлыча агач такталар файдаланылганга, күп язма истәлекләр безгә кадәр килеп җитмәгән. Хәзер инде хеттларның башлангыч язуы иероглифлар булган дигән фикер исбатланган дип санала. Хеттлар, мисырлыларга бәйсез рәвештә, иероглифларны рәсемле язудан башлаганнар. Соңрак чөйязуны үзләштергәннәр, шул ук вакытта иероглифик язу да киң кулланылган. Чөйязу белән дәүләт канцелярияләрендә язганнар. Дәүләт договорлары көмешкә, тимергә һәм кургашка граверлап язылган. Хеттларда язуның тагын бер төре: таш уеп-чокып язу сәнгате булган... Әле күптән түгел генә йөзләрчә серле иероглифик язмалар галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән. Хәзер тикшеренүчеләрнең күпьеллык тырышлыгы нәтиҗәсендә аларның сере ачылып бара. Хеттлар да, меңьеллыклар караңгылыгыннан чыгып, безнең алга бай, оригиналь культуралы халык булып килеп басалар, ■ Күп телле утрау Безнең эрага кадәр өченче һәм икенче меңъеллык¬ ларда Эгей диңгезе утрауларында, Кече Азиянең көнба¬ тышында, Грециядә һәм Крит утравында югары куль¬ тура яшәгән. Ул калдырган эзләр әле дә табыла. Крит 122
Ж Ulul* 'W///7AY W////AX
һәм Микена утрауларында аеруча зур археология истә¬ лекләре табылды. Шуңа күрә аны крит-микен культу¬ расы дип атыйлар. Бөек Гомер үзенең «Одиссея»сында Критка мактау сүзләре багышлый: Шәраб төсле диңгез уртасында Крит, гүзәл утрау бар, Җире уңдырышлы, һәр ягы — су, күп иләтле; Зур-зур туксан шәһәр эчрә яши алар. Төрле телдә сөйләшәләр анда: акейлар, сугышчан критлыларның Беренче кабилә нәселе белән очрашасың; Анда көн күрә бөдрә дорийлар, киконнар, пеласг кабиләсе, Кнос шәһәрендә яшәп... Күп нәрсә белән кызыксынучан греклар Критка ки- леп-китеп кенә йөрмәгәннәр, бәлки күп санлы мифларын¬ да һәм легендаларында бу утрауны еш кына телгә дә алганнар. Мифларда Критның куәте һәм элекке бөеклеге чагылган. Әле моннан уннарча ел элек кенә дә Крит турында белүебез борынгы заман акыл ияләренең — Геродот, Аристотель һәм башкаларның легендалары һәм хезмәт¬ ләре белән чикләнә иде. Борынгы Кнос шәһәре урынында, мифларда сөйлән¬ гәнчә, Лабиринтта Минотавр яшәгән җирдә, Г. Шлиман казу эшләре башларга ниятләгән. Ләкин ул җир аерым бер кешенеке булган, Г. Шлиманның аны сатып алырлык акчасы булмаган. Крит культурасын ачу инглиз А. Эванска насыйп бул¬ ган. Ул бай гаиләдә туып үскән. А. Эвансның атасы гео¬ лог булган һәм борынгы әйберләр җыярга яраткан, Окс¬ форд университеты һәм Лондон король җәмгыяте белән бәйләнештә торган. Малай борынгы истәлекләр белән бик кызыксынган мохитта үскән. Оксфорд университетын тәмамлап, тарих укытучысы исеме алгач, А. Эванс тыныч кына мул тормышта яши алган булыр иде. Ләкин бу инглиз андыйлардан булмаган. Аркасына биштәр асып, Румыния, Норвегия, Швецияне, Балкан тауларын йөреп чыккан, һәм һәрвакыт политик вакый¬ 124
галар казанында кайнаган. Әле баш күтәрүчеләрне, көньяк славяннарны яклап көрәшкән, әле партизаннар¬ га барып кушылган. Оксфордтагы кечерәк бер музей хезмәткәре булып эшли башлагач, А. Эванс дөньясын онытып эшкә чумган, чөнки музей фондлары бөтенләй ташландык хәлдә булган. 1889 елны Грециядән туган иленә кайткан бер сәяхәт¬ че Оксфорд музеена берничә борынгы әйбер бүләк итә. А. Эвансны һәр ягына сурәтләр төшерелгән дүрт кырлы ахак мөһер аеруча кызыксындыра. Ул сурәтләр телеп салындырып торган бүре башын да, тәкә, кошларны да хәтерләткән. Бу хеттлар иероглифына охшаган булган. Ләкин бүтән тамгалар иероглифларга да, чөйязуга да охшамаган. Ихтимал, болар моңа кадәр билгесез берәр культура дәлиледер? Ә мөһер Грециягә ничек эләккән соң? А. Эванс сәер мөһерләрнең эзенә төшәргә дип Афи¬ нага бара. Озынча тишекле шундый берничә мөһерне табуга ирешә. Мөһер хуҗалары аларның Криттан ките¬ релүен әйтә. Бәлки, мөһерләр — Греция үзләштергән борынгы крит культурасының эзләредер, дип уйлый археолог. Критта А. Эванс чыннан да гаҗәпкә кала. Хатын- кызлар бизәнү әйберләре итеп нәкъ шундый ахак мөһер¬ ләр һәм бөтиләр тагып йөриләр. Җнрле крестьяннарның хорафатчыллыгы аркасында борынгы әйберләр сакла¬ нып кала. Шундый «галоусны» (ягъни «сөт төшерә тор¬ ган нәрсәне») муенга таксаң, янәсе, бала имезүче хатын¬ ның сөте күп була, дип ышанганнар алар. Бер уңайдан А. Эванс билгесез язмалы таш плитәгә дә юлыга: язма тамгалары иероглифларга түгел, күбрәк хәрефләргә охшаган була. Соңрак шуңа охшаш хәрефле тагын берничә балчык таблица табыла. Галим бу әйбер¬ ләрнең барысын да бик җентекләп өйрәнә. Крит язуын утрауда яшәүчеләрнең грекларга кадәрге чорда ук уйлап чыгару ихтималы зуррак. Ләкин фараз исбат итү түгел әле ул. Ә дәлилләр, А. Эванс фикеренчә, археолог көрәге белән генә табы¬ лырга мөмкин. Димәк, казырга да казырга. Берничә елдан соң А. Эванс монда әйләнеп килгәч, галимнәр Кнос сарае шунда булган дип уйлаган җир участогын сатып алган. 125
• Критның „б "сызыклы _^зуь| 30 ел буена ару-талуны белмичә эшләп, тикшеренүче гаять зур сарай казып чыгаруга ирешкән, андый нәрсә хәтта Г. Шлиманга да очрамаган. Борынгы архитектура¬ ның гаҗәеп шәп истәлеге булган сарай фрескалар белән бизәлгән, анда су үткәргечләр эшләнгән, моны исә грек¬ лар әле белмәгән дә. Ләкин А. Эвансны барыннан да бигрәк, әлбәттә, язма истәлекләр кызыксындырган. Казыган вакытта алар байтак җыйналган. Табылган текстларны тикшереп, инг¬ лиз аларны өч төркемгә: иероглифик язу, сызыклы А язуы һәм сызыклы Б язуы дип аерган. Критның башлан¬ гыч язуы иероглифлы булган. Безнең эрага кадәр XVII гасырдан башлап сызыклы язуның бер төре барлыкка килә һәм А индексы бирелә, XV гасырдан икенче төре — сызыклы Б язуы килеп чыга. Соңгы язу истәлекләре күб¬ рәк тупланган. 1909 елны А. Эванс крит язма истәлекләре турында Англиядә беренче зур китап чыгарган. Ләкин мисал итеп бары тик иероглифик язу табылдыклары гына китерел¬ гән. А һәм Б сызыклы язмаларны А. Эванс алдагы том¬ нарда бастырып чыгарырга вәгъдә иткән. Тик А. Эванс күп санлы (3 меңгә якын) таблицалар¬ ның бик азын гына — 120 таблица бастырып чыгарганчы 126
да 26 ел вакыт үтеп киткән. Шуның белән, сызыклы язу¬ ны дешифрлауны кичектереп, фәнгә зур зыян китергән. Дешифрлауга үзенең көче җитмәсә дә, А. Эванс баш¬ каларга мөмкинлек бирмәгән. Әйтергә кирәк, башта ул дөрес юл белән барган. Таблицаларны греклар язган дип, грекча берничә сүз укыган. Ә соңыннан, бу нәтиҗә¬ дән баш тартып, үлгәнче ялгыш фикердә калган. Табли¬ цаларны греклар язмаган дип, ул беркадәр хаклы да булган. А сызыклы таблицаларның бер өлеше дөрестән дә бүтән телдә, Б сызыклы таблицалар грекча язылган булган, Галимнәрнең шуны башта ук ачыклый алмавы дешифрлауга комачаулап торган. А. Эванс, иҗекле язуга кертеп, системаны дөрес бил¬ геләгән. Таблицаларда тамгалар күп түгел (алар йөздән дә кимрәк) шулай да бу хәрефле язу була алмаган. Бел¬ гәнебезчә, хәрефле язуда җитмеш-туксан түгел, утыз-кы- рык тамга була. Инглиз галиме язуда иҗекләрдән тыш, саннар да файдаланылуын әйткән, һәм аларның кайбер- ләрен дөрес билгеләгән. Әйтик, вертикаль сызык — берне, горизонталь сызык — унны, түгәрәк — йөзне һ. б. ш. белдергән. Крит язуын дешифрлауда күп галимнәр көч сынап караган, күренекле чех галиме Б. Грозный да тотынган, тик уңышка ирешә алмаган. Ул крит-микен тамгаларын хетт, шумер, финикиялеләр тамгалары белән чагыштыр¬ ган, аңларга тырышкан һәм охшаш булганнарын шул телләрнең берсендә «укыган». Нәтиҗәдә күп элементлы катнаш тел барлыкка килгән, шуңа күрә, табигый, «де- шифрлангаи» таблицаларның эчтәлеге мәгънәсез булган. 1943—1950 елларда крит-микен язуын дешифрлауга америкалы А. Кобер керешә. Үзе математик, телләр бе¬ лән дә нык кызыксына. Хетт, шумер, санскрит, борынгы фарсылар телен белә. Шуңа күрә крит-микен язуының серенә төшенергә теләве гаҗәп түгел, һәм әйтергә кирәк, А. Кобер, үзеннән алдагы тикшеренүчеләргә караганда, уңышлырак эшли. Башта ул барлык тамгаларның исемлеген төзи, анна¬ ры аларны чагыштырып карый. Шул чагында, беренче ачышын ясый. Бертөсле сүзләрнең кушымчалары төрле була: кушымчалар сүзнең нинди родта, санда, килештә килүенә карап үзгәрә. Кушымчаларны А. Кобер зур игътибар белән өйрәнә. Аларның сузык һәм тартыклардан торуын, сузыкларның 127
родны күрсәтүен ачыклый. Күзәтү нәтиҗәләрен ул схе¬ мада — координат челтәрендә күрсәтә, шунда сузык һәм тартыкларның барлык төркемнәрен урнаштыра^ Шулай да А. Кобер бары тик формаль анализ гына ясый. Ул бер генә тамганы да укый да, хәтта таблица¬ ларның нинди телдә язылуын да билгели алмый. А. Ко- бсрның координат схемасыннан файдаланып, Б сызыклы язуны икенче тикшеренүче — инглиз галиме М. Вентрис укый. М. Вентрис күп эшләрне җиңелдән эшли торган кеше була. Талантлы архитектор гына түгел, талантлы линг¬ вист та булып чыга. Бала чагында ук инде ул телләр өйрәнә, аларны ча¬ гыштыру белән шөгыльләнә. Анасы акыллы һәм белемле хатын була, улын үзенең туган телендә — полякча сөй¬ ләшергә өйрәтә. Малай башлангыч белемне Англиядә тү¬ гел, ә Швейцариядә ала, анда француз, немец, итальян телләрен еш ишетергә туры килә. Мәктәптә М. Вентрис француз һәм немец телләрен өйрәнә. Кызыксынучан ма¬ лайда шул чагында ук сорау туа: ни өчен күп кенә сүз¬ ләр төрле телләрдә бертөсле яңгырый: инглизчә «хәер¬ ле»—«гуд», немецча да «гут», инглизчә «йорт»—«хауз», немецча да «хауз». Бу охшашлык яшь М. Вентриспы шулкадәр кызык¬ сындыра, ул мәктәптә үтмәгән телләрне өйрәнә башлый. Җиде яшендә инде борынгы мисыр телен аңлый һәм укый. Мәктәптә укыганда биш тел белә. Ә Лондонга кайткач, латин һәм грек телен өйрәнә. Соңрак ул яңа телне һәрвакыт рәхәтләнеп өйрәнүе турында әйтә. Мәк¬ тәпне уртача гына тәмамлый, телләр белән мавыгучы малай тиздән бөтендөньяга танылыр дип беркемнең дә башына килми. Ундүрт яшьлек М. Вентрис 1936 елны Лондондагы Афина-Британия мәктәбенең юбилеенда чыгыш ясаган хөрмәтле сэр А. Эвансны тыңлау бәхетенә ирешә. А. Эванс үзенең Критта алып барган казу эшләре, билге¬ сез халыкның күптән һәлак булган цивилизациясе һәм язмалары турында сөйли. Шуннан башлап крит-микен язмалары М. Вентриска һич тынгылык бирми. Архитектура белән мавыкса да, ул Крит таблицала¬ рын да онытып бетерми. М. Вентрис шушы таблицалар¬ ны өйрәнүче галимнәр белән языша башлый һәм аларны 128
этруск телендә укырга киңәш бирә. Унике ел буе шул фикерендә тора. Икенче бөтендөнья сугышы башлана. М. Вентрис, таблицаларны үзе белән алып, король хәрби-һава гас¬ кәрләренә штурман булып китә. Сугыштан соң архитектура белән бик нык шөгыль¬ ләнә. Институтта уку, спорт таблицалар өчен бер дә вакыт калдырмый сыман. Шулай да кичләрен һәм төн¬ нәрен М. Вентрис серле крит-микен тамгаларына багыш¬ лый. Тикшеренү нәтиҗәләрен, машинкада язып, Европа¬ ның күренекле галимнәренә җибәрә. М. Вентрис элеккечә үк сызыклы Б язуы этруск теле¬ нә якын тел булырга тиеш дигән фикерен яклый. Шул ук вакытта А. Кобер «челтәрен» тагын да киңәйтә. Галим¬ нең максатка ничек барганын эш язулары буенча күрергә була. Иң элек М. Вентрис басылып чыккан барлык Крит һәм Пилос таблицаларыннан бертөсле тамгалар белән билгеләнгән сүзләрне күчереп ала һәм тамгаларның бәй¬ ләнешен ачыклый башлый. Бертөсле сүзләрне, килеш кушымчаларына карап, төркемнәргә аера. Тагын шуңа игътибар итә: бертөсле сүзләр янында ирләр һәм хатын- кызлар идеограммасы торса, аларның ахыргы тамгалары төрле була. Мөгаен, бу род кушымчаларыдыр, дип уйлый М. Вентрис. Кушымчаларны җентекләбрәк тикшергәч, соңгы иҗектә бертөсле тартыклар һәм төрле сузыклар булуын күрә. Нинди сузыклар икәнен ничек белергә соң? һәр тел¬ дә, дип фикер йөртә М. Вентрис, алар бишәү, «а», «е», «и», «о», «у». Тик аларны нинди тамгалар белән язган¬ нар икән соң? Талантлы кешеләрне күп вакытта интуи¬ ция коткара бит, М. Вентриска да интуиция ярдәмгә килә. Ул болай дип уйлый: «а» сузыгы аеруча еш очрый, аннары —«е», гадәттә шулар күп кулланыла. М. Вентрис, сузык һәм тартыкларны билгеле бер тәр¬ типтә урнаштырып, схемасын бүлеп чыга. Крит таблица¬ ларын өйрәнә торгач, анда Пилос таблицаларында бул¬ маган сүз очрата, һәм, киресенчә, Пилос таблицаларын¬ нан Критныкында булмаган сүз таба. Моның Киосс һәм Пилос дигән исем булуы ихтимал. Шул сүзне иҗекләп укырга тырышып карый —ко-но-со. Шул рәвешчә, таны¬ ган иҗекләрен куеп һәм яңаларын табып, ул Фест, Ти- лисс, Амнис һәм Ликтос сүзләрен укый. 9 А-320 129
Шулай итеп утыз бер тамга, аларның нинди иҗек аң¬ латуы билгеләнә. Дешифрдагы бу җитди адым, М. Вен- трисның, ниһаять, этруск теле турындагы фикереннән баш тартып, схемасында грек телен куллануы нәтиҗәсендә мөмкин була. 1952 елны А. Эванс тапкан таблицаларны бастырып чыгаргач, галимнәр бик кирәкле гаять зур өстәмә материал алды. Аларны өйрәнгәч, М. Вентрис инде 66 иҗекле тамганы билгеләүгә иреште. Шуннан соң инде ул кайбер сүзләрне иркен укый башлый. Шулай да шикле нәрсәләр була әле. Крит таб¬ лицаларында сүзләр язылышы классик грек телендәге язылыштан аерылып тора. Мәсәлән, сүзләрне төрләндер¬ гәндә, крит телендәге сузыклар төшеп кала яки икенче¬ ләренә әверелә, тик бу грек телендәгечә булмый. Ниш¬ ләп алай ул? Борынгы грек телен әйбәт белгән филолог ярдәме кирәк була. Җитмәсә, М. Вентрисның дошман¬ нары, шушы ярашмауны сылтау итеп, аның бөтен мето¬ дын шик астына куялар. Ярдәмче табыла. Ул Кембридж университетының классик филология кафедрасы доценты Д. Чэдуик була. 1952 елдан Д. Чэдуик белән М. Вентрис бергә эшли баш¬ лыйлар. Шуннан бирле крит-микен язуын дешифрлау турында сүз барганда, аларның исемнәре бергә телгә алына. Д. Чэдуик элек крит язуы белән мөстәкыйль шөгыль¬ ләнгән һәм таблицаларда, бәлки, грек теле яшеренәдер дигән нәтиҗәгә килгән. Ләкин эш шуннан ары китмәгән. Д. Чэдуик яңа материал басылып чыкмасмы дип көтә башлаган, кафедра эшләреннән соң аның вакыты да калмаган. Аны Вентрис «схемасы» рухландырып җибәрә. Шуны алгач, галим берничә көн кабинетына бикләнеп эшли. Д. Чэдуик, текстларга М. Вентрис тәкъдим иткән мәгъ¬ нәләрне куеп, бик күп грек сүзләрен укый. Галим М. Вентриска схема дөрес дип хат җибәрә. Шуннан башлап Д. Чэдуик М. Вентрис өчен акыллы, бе¬ лемле хезмәттәш кенә түгел, бәлки әйбәт, тыйнак һәм аңлаучы дус та була. Соңрак Д. Чэдуик болай дип искә ала: «Мин һәрва¬ кыт һөҗүмне Вентрис берүзе башлады, минем ролем, беренче пехота дивизиясенеке сыман, һөҗүмне җәелде¬ рүгә яки гадәттә танк авангарды күрсәтергә тиешле яр¬ дәмгә кайтып кала иде, дип аңлатырга тырыштым. Аваз- 130
ларның мәгънәсен билгеләп чыгу эшнең башы гына, ә иң авыр мәсьәләне чишүдә — дешифрланган сүзләрне аңла¬ ешлы грек теленә тәрҗемә итүдә без инде тигез хокуклы партнерлар кебек бергә эшләдек: тәкъдимнәребезне даи¬ ми рәвештә бер-беребезгә җибәреп, еш кына һәркайсы- быз бәйсез рәвештә бер үк фикергә килә идек... Вентрис белән эшләве үзе бер шатлык иде, хәтта бе¬ рәр нәрсәдә килешмәсәк тә, бер-беребезне аңлау әллә ни кыен булмый һәм без компромисслы карарга килә яисә капма-каршы фикерләребезне ачып сала торган идек». Критның сызыклы Б язуы дешифрлана. 1953 елгы мәкаләләрендә ике галим дә шуны белдерә. Гадәттәгечә, фән дөньясы ике лагерьга: яклап чыгу¬ чыларга һәм каршы килүчеләргә бүленә. Ләкин, озак та үтми, каршы якны тамырдан какшаткан, бәхәскә урын калдырмый торган дәлил — Пилоста күрексез генә таб¬ лица табылач Шунысы кызык: таблица дешифрлауга ышанмаган америкалы К. Блеген кулына килеп керә. Ул Пилоста казу эшләре алып барганда күп кенә язулы таблицалар тапкан була. 1953 елның маенда М. Вентрис «ачкычы» ярдәмендә аларны укырга да тырышып карый. Америка галиме таблицаны инглиз дешифрчыларын фаш итү максаты белән алган' була. Ләкин М. Вентрис схемасындагы тамгаларны Пилос таблицасына куйгач, һич көтелмәгән нәтиҗә: барлык сүзләр дә грекча булып чыга. Дешифр дөрес! Гаҗәпкә, таңга калган К- Блеген шул таблица турында Англиягә М. Вентриска һәм Д. Чэдуикка язып җибәрә, шулай итеп, әлеге таблица ике дуска да зур хезмәт күрсәтә. Бу хәбәр галимнәргә яңа көч бирә, тагын да ыша¬ ныбрак эшләргә рухландыра. Алар инде киләчәккә план¬ нар коралар, язмаларны яңадан карап, аныклап чыгарга җыеналар. Ләкин планнар тормышка ашмый кала. 1956 елның сентябрендә М. Вентрис автомобиль катастрофа¬ сында һәлак була, аның эшен Д. Чэдуик һәм күп кенә илләрнең галимнәре дәвам иттерә. Сызыклы Б язуын дешифрлап, галимнәр борынгы та¬ рихны төрле казылма әйберләр һәм мифлар буенча гына түгел, бәлки Гомердан җиде йөз елга өлкәнрәк язмалар буенча да өйрәнүгә ирештеләр. Сызыклы Б язулы табли¬ цалар хуҗалык исәп-хисаплары, төрле исемлекләрдән генә торса да, алар күп нәрсәне аңларга ярдәм итте. 9* 131
Шуларга нигезләнеп, Критны нәкъ менә греклар басып алганнар дигән нәтиҗә ясалды. Без инде Критта А. Эвансның өч төркем язма табуы турында әйткән идек. Иероглифларның әлегә кадәр укылганы юк. Аларның утрауда иң борынгы язма фор¬ масы, билгесез бер халыкныкы булуы ихтимал. Иеро¬ глифларның килеп чыгуы турында бәхәсләр дәвам итә. Галимнәрнең берише, рәсемле язу Критта туган, икенче¬ ләре исә — читтән кертелгән, дип бңралар. Чөнки крит- лылар менә дигән диңгезчеләр булган һәм язуны алар¬ ның читтән алып үзләштерүе бик мөмкин хәл. Кемнең хаклы икәнен киләчәк күрсәтер. Сызыклы А язуы табылдыкларының саны аз һәм алар начар сакланган. М. Вентрис ачышыннан соң сызыклы А язуы тамга¬ ларын укыганнар, ләкин аны аңлаган кеше юк әле. Икен¬ че төрле әйткәндә, А язуы бар, ләкин ул аңлашылмый, ә критлыларның теле билгесез. Текстны рус хәрефләре 132
белән үзбәкчә язып, аны үзбәкчә белмәгән кешегә укы¬ тып карау кебегрәк хәл бу. Сызыклы А язуы текстын грекча укырга тырышып карауның нәтиҗәсе булмады. Сызыклы Б язуы сызыклы А язуы нигезендә барлыкка килгән дигән фикерләр әй¬ телсә дә, берникадәр вакыт алар янәшә яшәгән дип фараз итәргә мөмкин. Крит язмалары турында сөйләгәндә тагын бер серне әйтми үтү ярамас. 1908 елны археологлар билгесез там¬ галар белән чуарланган балчык диск тапканнар. Шун¬ нан бирле «Фестта табылган диск»ның телдән төшкәне юк. Кечкенә генә әлеге балчык түгәрәкне критныкы тү¬ гел дип уйлыйлар. Дискның ике ягына да спираль буен¬ ча, күрәсең, махсус штемпельләр беләндер, тамгалар —· кеше, хайван, үсемлек сурәтләре төшерелгән. A. Эванс бу культ характерындагы җиңү гимны яз¬ масы булырга тиеш дип фараз иткән. Шуннан бирле диск турында ниләр генә сөйләнмәгән! Ул ликиялеләрнеке дип тә, кариялеләрнеке, ливиялеләрнеке, анатолиялеләр- неке дип тә уйладылар. Аны галимнәр дә, лингвистика һәм тарихтан ерак торган һәвәскәрләр дә укырга тыры¬ шып карады. 1976 елның маенда Ереванда социалистик илләрнең борынгы дөньяны өйрәнүчеләренең халыкара XIV кон¬ ференциясе була, анда Фест дискын дешифрлавы турын¬ да күренекле болгар галиме В. Георгиев белдерү ясый. Ул болай фикер йөртә. Диск безнең эрага кадәр XVII гасырга карый һәм Крит утравының грекларгача чорына туры килә. Борынгы тарихчылар мәгълүматларына кара¬ ганда, ул чагында анда термиллар яшәгән. Соңрак бу кабилә Ликиягә, Кече Азиянең көньяк-көнбатышына күчеп киткән, Аларны ликиялеләр дип йөрткәннәр. Шу¬ лай булгач, термил теле күп язмалар буенча таныш ли¬ киялеләр теле белән кардәш булырга тиеш. Дискның ике ягында 259 тамга, аларның күбесе ка¬ батлана. Барысы 46 төрле тамга кулланылган. Верти¬ каль сызыклар тамгалар төркемен — сүзләрне яки сүз тезмәләрен аерып тора. B. Георгиев язу иҗекле крит язуына һәм пикто¬ график лувий язуына кардәш дип билгели. Шул охшаш¬ лыкка таянып, дискта — иҗекле язу, дигән нәтиҗә ясый. Бу фаразлар дөрес булса, мәгълүм кагыйдәләргә таянып, текстны дешифрлый башларга мөмкин: 133
һәр тамга иҗекне белдерә: сузык яки тартыкны + су¬ зыкны һәм сурәтләнгән әйберне белдерә торган лувий сүзенең фонетик яктан беренче иҗегенә туры килә; иҗекле Крит яки пиктографик лувий язмаларындагы аналогик тамгаларның фонетик мәгънәсе шундый ук яки шуңа якын була; ачыкланган фонетик тамгалар белән лувий сүзләре укылырга тиеш. Крит язмаларының эчтәлегеннән чыгып, В. Георгиев: дискта, һичшиксез, кеше исемнәре һәм географик исем¬ нәр язылган булырга тиеш, дип уйлый. Башта галим 10 тамганың — лувиялеләрдә киң та¬ ралган кеше исемнәренең фонетик мәгънәсен ачыклый (текстта алар 11), аннары акрынлап дисктагы бүтән тамгаларның мәгънәләрен ача. Текст Кече Азиянең көньяк-көнбатышында булган вакыйгалар турында сөйли. Бу — Фестка, патшага җибә¬ релгән хәбәр булып чыга. Фест дискысының В. Георгиев тәкъдим иткән тәрҗе¬ мәсе: А ягы «Яра Лилимувага каршы яуга китә, яуда тар-мар ителгәч, Ярамува үзенең яраткан кешесен читкә тибәр¬ гән, куып җибәргән, һәм Лилимуваны ул үзе юк иткән. Тархумува исә Яра хезмәттән китәргә тиеш дип уйла¬ ган. Тархумува белән Лилимуваның мөнәсәбәтләре на¬ чар булган. Тархумува исә Яра хезмәттән сарайга ки¬ тәргә тиеш дип уйлаган. Сандапия һәм Апулимува Самос төбәгенә качканнар (чигенгәннәр). Упарамува үзен кимсеткәннәре өчен мине ярсып кар¬ шылады. Рунда, көч кулланып, аны алып ташлады. Сармасу Ярамува янына кайтты». Б ягы «Сарма планнарын уйлап, иркенләп кора: ул котыр¬ та. Илион (Троя) аны котырта, ә мин сагаеп торам. Эфе- сос аркасында ярсыган Сарма үз файдасына карар кыла. Илион аны котырта. Сармасу котылып килә һәм көч кул¬ лана. Илион аны хуплый. 134
Яринаны кимсетү өчен, ул Ялисоска китә, аңа зур ясак сала, әмма мәрхәмәтлек күрсәтә һәм Газенага әйлә¬ неп кайта. Әмма Яраның кимсеткәннәре өчен ачуы чыга. Яра бодай (уңыш) җыеп ала, миңа бәхетле тормыш тәэ¬ мин итә һәм күңелсезлекләр булдырмам дип ант итә, чөнки бу аның файдасына түгел. Сандатимува». ■ «Белеп торыгыз: ул таш мин...» Хәрефле-авазлы язу турында сөйләүгә күчкәнче та¬ гын бер үзенчәлекле язма — орхон-енисей язмалары та¬ рихына кечкенә генә экскурс ясыйк. Аны күпчелек галим¬ нәр безнең эраның VII—XI гасырларына караган хәреф¬ ле язу дип уйлыйлар. Аның үз хасиятләре бар: кайбер тартыклар, төрле сузыклар белән бергә килгәндә, төрле тамга белән бил¬ геләнә. Шуннан чыгып, кайбер галимнәр, аерым алганда күренекле лингвист Д. Дирингер, орхон-енисей язмасын хәрефлегә түгел, бәлки катнаш — иҗекле-хәрефле язма¬ га кертә. Башта аз гына тарих. 1889 ел. Җансыз монгол даласы. Иксез-чиксез киң¬ лекләрдә кешеләрне сирәк очратасың. Бу тирәләрдә озын юлга чыгучыга, әгәр ул җиңелчә генә киенеп, кирәгенчә ашамлык алмый чыккан икән, кыенга туры киләчәк. Елга ягыннан салкынча җил исә. Инде июнь булуга карамастан, салкын җелеккә үтә. Орхон елгасының сул яры буйлап атка атланган берничә кеше килә. Ә алар артыннан, аякларын көчкә сөйрәп, җигүле ике ат бара, Бер арбада каты авырып киткән Н. Ядринцев ята. Аның җитәкчелегендәге кечкенә экспедиция байтак¬ тан бирле инде Монголиянең аулак почмакларына һаман эчкәрәк керә. Планда күп нәрсә каралган, һәм барысына да өлгерергә кирәк. Шуңа күрә Н. Ядринцев шундый авыр кичүләр ясый да. Моның бөтен сәбәбе — романтик тикшеренүченең тынгысыз характеры. Себергә, аның халкы һәм табига¬ тенә гашыйк Н. Ядринцев кем генә булмаган: аның тарихчысы һәм этнографы да, археологы һәм экономисты 135
да, публицисты һәм халык мәгарифе эшлеклесе дә бул- гаң. Ул, Себернең бөек киләчәгенә ышанып, үзен аямый¬ ча эшләгән. Н. Ядринцев күптән угор-алтай кабиләләре белән кы¬ зыксына һәм Монголия империясенең легендар башка¬ ласы Каракорымны эзләп табарга хыяллана. Ул, Кара- корым турында телгә генә алынса да, бөтен рус һәм чит ил әдәбиятын актарып чыга. Ләкин иң кыены экспеди¬ цияне оештыру була. Ул күп вакыт һәм көч таләп итә. Акча да, юл күрсәтеп озата баручыларны да бирмиләр. Нибары ун ат һәм ике арба гына юнәтүгә ирешә. Тола елгасында экспедиция XVI гасырда төзелгән Ирхе-Мәргән хан сарае хәрабәләренә килеп юлыга. Ә аннары археологик табылдыклар берсе артыннан бер¬ се очрап кына тора. Хорухта монастырь хәрабәләре, Та- шин-Чил калкулыгында гранит фундаментка корылган гаять зур бина калдыклары табыла. Ә иң кызыклысы алда була әле. Башта алар дүрт почмаклы михраб яисә иганә урыны күреп алалар. Аның артында 25 метрлы кирпечтән са¬ лынган тәбәнәк кенә стена, астында ниндидер корылма хәрабәләре. Стена артында, әйтерсең лә постаменттан алып таш¬ ланган шоп-шома кырлы мәрмәр таш ята. Бәлки, кай¬ чандыр ул мәһабәт һәйкәл булгандыр. Аның биеклеге өч метр ярымга җитә, ә киңлеге 1 метр да 31 сантиметр. Ватылган кисәкләрендә бер-берсенә уралып-чорналып беткән аждаһалар сурәте төшерелгән барельефлар. Аж¬ даһаларның «тәңкәсе» аңлаешсыз тоташ тамгалар белән капланган, шундый тамгалар Минуса краенда да оч¬ раштырган. Язмаларны шактый гына җил ашаган, шулай да тамгалар таныла. Ярым җимерек стена янында башлары ватылып төш¬ кән берничә мәрмәр статуя табалар. Киемнәренә кара¬ ганда, алар борынгы төркиләрне гәүдәләндерә. Бераз читтәрәк бер-берсенә карап торган ике хайван сыны, һәм дүрт километр ярым арада бер-берсеннән 10—12 метрда күп кенә таш сыннар тезелеп киткән. Монгол ханнарының кайчандыр чәчәк аткан башка¬ ласы — Каракорым хәрабәләре шул була инде. Ерак түгел генә икенче шәһәр хәрабәләре — стена һәм манара калдыклары, утырып һәм басып торган ха¬ тын-кыз һәм батырларның бик күп таш сыннары, 136
мәрмәр скульптуралар. Әрдәни-Цзо монастыре җиме¬ рекләре арасында ташбака, арслан, кәлтә сурәтле гаять зур өч сын табыла. Экспедиция бигрәк тә язмаларны җентекләп тикше¬ рә: тамгаларны бик төгәл итеп күчереп алалар, ә һәйкәл¬ нең ике зур кисәген әйбәтләп төреп арбага салалар. Акча беткәнлектән, кайтырга туры килә. Экспедиция табылдыкларын Россиядә дә, чит илдә дә гаять зур кызыксыну белән каршылыйлар. Ләкин хәтта Н. Ядринцев үзе дә тапкан истәлекләренең борынгы төр¬ ки рун язуын дешифрлау өчен нигез буласын белмәгән. Рун тамгалы язма истәлекләр Россиядә Петр I зама¬ ныннан ук билгеле булган. Беренче мәгълүматлар «хез¬ мәт кешесе» С. Ремезовтан кергән, соңрак Енисей елгасы үзәнендә шундый язулы ташлар күрүе турында әсир швед офицеры Ф. Страленберг язган. Енисей үзәнен Д. Мессершмидт җентекләп тикшергән, ул да хайван, кеше сурәтләре һәм серле рун тамгалары төшерелгән ташлар очраткан булган. Ләкин Орхонны Н. Ядринцев экспедициясе тикшергәннән соң гына, рун билгеләре гомуми исем белән орхон-енисей язмалары дип йөртелә башлаган. Н. Ядринцев тапкан җимерелеп-ватылып беткән ике монументаль кабер ташының соңрак принц Күлтәгин белән аның абыйсы Билгәкаган һәйкәлләре икәне мәгъ¬ лүм булган. Бу ике агай-эне кемнәр соң, алар нәрсә бе¬ лән дан казанган? Моны мөмкин кадәр җентекләп һәм язманы өйрәнүгә керешкәнче ачыкларга кирәк була. Менә беренче җаваплар. Бу ике туганның исеме бо¬ рынгы төрки дәүләте белән бәйле, ул дәүләт турындагы ышанычлы мәгълүматлар безнең эраның VI гасырына караган. Борынгы төрки дәүләте (ул Сырдәрьядан Маньчжу¬ риягә кадәр җир биләгән) VI гасырның икенче яртысын¬ да инде шактый югары үсеш алган. Византия империясе дә аның белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга ом¬ тылган. Ләкин бераз вакыттан соң төрки дәүләте көнчыгыш һәм көнбатыш өлешләргә таркалган. Моннан һичкичек- мәстән Кытай императоры файдаланган. Ике патшалык арасында дошманлык тудырып, тиздән теләгенә иреш¬ кән: төркиләр җире Кытайга буйсынган. Аннары ханнарның берсе көч туплый да төркиләр 138
4 hlWW»jtW<M«*iv*ll<*W**ifd ПУЛ)\' M.tt*T f к ΜΜ^»»Λ4»ίΙ*»^Μ^£ΚΚΓΜ»Τηϊ»Υ»·Ι·.Ν>».·|Μ4·4»4:«Μ чиИСмЧМЙ>*Н»№ТТГЫ1»#й’тШ<Н:Мй^*1«1М:#^Гк:^Н>» rkit»K!l'rWI*tt:Mlh«t^»*l»1Jlh>».HI»>:k»t1>:i'irkHJ>jryi J W»¥1«N ҮХМ1МЦ ЙЧ¥Х kCTWr^ri »WtW)»:l»l)«Wtt • Күлтәгин Һ ай <ә/1 ендәге у змд дәүләтен яңадан аякка бастыра. Ләкин башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә алмый, каганлыкны балигъ бул¬ маган ике улына калдырып, үлеп китә. Моннан куәтле дәүләт төзергә хыялланган кансыз энесе файдаланган. Аның акылсыз эш итүе нәтиҗәсендә халыкның күп кенә өлеше Кытай императоры ягына чык¬ кан, ә калганнары тиздән үзләренең залим башлыкла¬ рын үтергәннәр. Менә шул чакта агалы-энеле ике туган мәйданга чык¬ кан: өлкәне — Билгәкаган,, кечесе — Күлтәгин. Варис¬ лар алны-артны карап, зирәк политика үткәргәннәр. Билгәкаган Кытай императоры белән дуслаша алган, качып киткән төркиләр кире әйләнеп кайткан. Дәүләт акрынлап аякка баса, ныгый башлаган. Көтмәгәндә Күлтәгин үлеп киткән. Аның үлеме төр¬ киләр өчен зур югалту булган. Абыйсы, Кытай импера¬ торы белән бергәләп, аның каберенә мәһабәт монумент куйган. Ә Билгәкаган үлгәч, аның улы (янә дә Кытай императоры белән бергәләп) аңа да шундый ук кабер ташы куйган. Абыйлы-энеле ике туган үлеп күп тә үтми, төрки дәү¬ ләте уйгурлар тарафыннан тар-мар ителә. Ике туганның күптән инде тузаны да калмаган, ләкин гранит монолитта, исемнәрен мәңгеләштереп, үзләре ту¬ рында алар киләчәк буыннарга сөйлиләр. Менә Күлтәгин «сөйли»: 139
«Каган булып алгач, мин мохтаҗлыкта яшәп, һәла¬ кәткә барган халыкны тәмам аякка бастырдым (туп¬ ладым), мохтаҗлыкта яшәгән халыкны баеттым, аз санлы халыкны күбәйттем. Минем бу сүзләремдә берәр ялган бармыни?! Төрки башлыклар һәм халык, тыңла¬ гыз! Миң биредә сезнең (әй, башлыклар һәм халык), ха¬ лыкны туплап, үзегезнең кабилә союзын булдыруыгыз¬ ны, сезнең, гөнаһка бата-бата, бүленүегезне, бөтенесен чокып яздым. Әйтергә теләгәнемнең барысын да мин мәңгелек ташка чокыдым. Шуңа карап, хәзерге төрки башлыклар һәм төрки халык белеп торыгыз! Тәхеткә карусыз башлыклар, сезнең дә бит ялгышуыгыз ихти¬ мал?! Мин мәңгелек таш... һәйкәл куйдым... Аңа карап, белеп торыгыз, ул таш мин үзем...» Бу язмаларны бик тиз укыганнар. 1893 елны Дания галиме В. Томсен серле язманың дешифрын күрсәткән мәкалә — искиткеч гүзәл хезмәт бастырып чыгарган. Га¬ лимнәр рун язмасы белән күптәннән шөгыльләнгән, лә¬ кин берсе дә аның серенә төшенә алмаган. Тик академик В. Радлов кына, берничә тамганы билгеләп, бераз уңыш¬ ка ирешкән. В. Томсен гаять кыска вакыт эчендә ачыш ясый. Төр¬ ки телләр галимнең игътибарын күптән җәлеп итә. Ул енисей һәм орхон язмалары ачылуны кызыксынып кар¬ шылый. Баштан ук эш материалын: Күлтәгин һәм Билгә- каган кабер ташларындагы иң зур һәм иң тулы рун язма¬ ларын дөрес сайлап ала. Башта В. Томсен орхон-енисей язмаларын, башкалар уйлаганча, сулдан уңга түгел, бәлки уңнан сулга укырга кирәк дип фараз иткән. Аннары, теләсә нинди дешифр- лаучы кебек үк, язмалардагы тамгаларны исәпләгән. Утыз сигез тамга булган. Бу ачыш иң элек язма төрен билгеләргә мөмкинлек биргән. Мәгълүм булганча, хәрефле язу системаларында тамгалар саны башлыча утыз тирәсе, ә иҗекле язмалар¬ да илле чамасы. Димәк, орхон-енисей язмалары хәрефле һәм иҗекле язуларның урталыгында тора дигән нәти¬ җәгә килгән галим. Ә бәлки, ул хәрефле язудыр, дип фи¬ кер йөрткән В. Томсен, бер үк авазны белдергән теге яисә бу тамга, үзеннән соңгы яки үзеннән алдагы там¬ гага карап, чиратлаша торгандыр. Ләкин фараз, нигезле дәлилләр булмаса, фараз ки¬ леш кала, һәм монда иң әһәмиятле момент үзен сиздерә: 140
галим тамгаларны билгели башлаганда ук үзеннән алдагылар юлыннан китми. Ул язмаларны билгеле бул¬ ган хәрефле тамгалар ярдәмендә укып тормый, бәлки бер тамгаларның икенчеләре белән бәйләнешен ачыклый. Ялгызлык исемнәреннән башларга да икенче, таныш текстта аларның аналогиясен табарга кирәк. Таныш текст табыла. Кытай телендәге язма. Дөрес, ул чын мәгънәсендә билингва була алмый, чөнки кытай тексты кыскарак. Ләкин ялгызлык исемнәрнең теге һәм бу текстта да очрау ихтималы зуррак. Рун текстында андый исемнәрне ничек табарга соң? һичшиксез, алар я текстта еш кабатлануы белән, яисә яңа өзек башында торуы белән, я тагын башка бер юл белән үзләрен күрсәтеп торырга тиеш. Тикшеренүче ике язмадагы юлларны да җентекләп тикшерә. Тукта! Нәрсәдер табылды бугай. Тамгаларның г т чһ төркеме текстларда бертөсле еш кабат¬ лана. Бу төркемдәге тамгаларның ахыргысы — сулдан кырыйдагысы i авазын белдерә. В. Томсен моңа ике бер¬ төсле һәм бер үзгә тамгадан торган өч тамгалы төркем¬ нәрне чагыштырып карагач ышана. Шул чагында тикшеренүче кыю гипотеза тәкъдим итә: соңгы аваз i икән, моның монгол телендә һәм төрки диалектларда киң кулланыла һәм алла, күк сүзләрен белдерә торган эпитет, шуның өстенә князь титулын бил¬ геләүче эпитет булуы ихтимал. Дешифрчы эшендә еш кына интуиция, телне сиземләү күп нәрсә бирә. В. Томсенның интуициясе искиткеч була һәм бу адымга да ярдәм итә. Аннары галим аеруча еш очраган тамгалар төркемен тәңре (tangri), ягъни, күк, алла сүзе белән бер дип карый. Әйтик, бер сүзнең мәгънәсе ачыкланды, ди. Ә аннары нәрсә? Аннары тикшеренүченең үткер күзе тагын менә нәрсә күреп ала: язмаларның берсендә тамгалар төркеме берничә мәртәбә кабатлана, икенче ташта исә алар юк. Нәтиҗә үзеннән-үзе килеп чыга: бу — язма багышланган кешенең исеме. Монда да кытай тексты булыша. Анда бу исем Кюэ-те-гинь (төркичә 141
ук барлык шикләрне «Tf* Аның өч тамгасы инде «тегин» — принц) булып яңгырый. Кытай телендә 1 ава¬ зы укылмаганын белеп, В. Томсен рун тамгалар төрке¬ мен Kiil-tegin (принц Күл) белән чагыштырып карый. Икенче таштагы исем шн — «Билге» дә шул ук принцип буенча ачыклана. Дүртенче сүзне табу шунда ; юкка чыгара. Бу тылсымлы сүз Ул ике ташта да бик еш очрый. В. Томсенга билгеле; сулдан кырыйдагы соңгысын гына белми ул. Әгәр өч тамга t-ii-r дип укыла икән, «к» хәре¬ фен китереп кушасы гына кала. «Тюрк» (төрки) сүзе килеп чыга. Алфавитның тагын бер хәрефе генә түгел, язмалар¬ ның теле дә ачыклана! Таныш булган барлык төрки тел¬ ләрдән борынгырак төрки диалектын дешифрларга мөм¬ кин! Ачкыч табылды. Хәзер билгеле, таныш хәрефләр ярдәмендә, әллә кайчан онытылып беткән язуны акрын¬ лап торгыза барып, башкаларын ачыклыйсы кала. «Күк сыман, күк тарафыннан яратылган... төрки ка¬ ган», быел мин (тәхеткә утырдым). Минем арттан килү¬ че яшьрәк туганнар (сез) һәм яшьләр, союздаш кабилә¬ ләрем һәм халкым мин әйткәннәрнең барысын да тың¬ лагыз...» Соры таш өстеннән безгә ерак гасырлар карый, төр¬ киләрнең бөек башлыгы үзеннән соңгы буыннарга мөрә¬ җәгать итә. Күлтәгин үзенең бөеклеге, казанышлары, дәүләтенең куәте, сугышлар һәм яулар турында сөйли, киләчәк буыннарга ата-бабаларының ялгышын кабат¬ ламаска киңәш бирә. «(Хәзер безгә) күпме теләсәң, шулкадәр алтын, кө¬ меш, спирт һәм ефәк биреп торган табгач халкының (һәрвакыт) теле төче, биргән әйберләре «йомшак» бул¬ ды; төче телләре һәм зиннәтле әйберләре белән кызыкты¬ рып, алар ерак (яшәгән) халыкларны да үзләренә җәлеп иттеләр. (Тегеләре исә) бик якын урнашып, яман гадәт¬ ләр үзләштерделәр. Әйбәт һәм зирәк кешеләрне, вөҗдан¬ лы геройларны табгач халкы һәм аларның тарафдар¬ лары (чын юлдан) яздыра (алмадылар). Төркиләрнең кайбер кешеләре (кызыкса да) бөтен-бөтен ыруглар (кода-кодачага кадәр, никах кардәшлегенә кадәр туган¬ 142
нар) юлдан язмадылар. Төче телгә һәм зиннәтле әйбер¬ ләргә кызыгып, син, төрки халык, бик күп һәлак бул¬ дың». Шул рәвешле тагын бер дешифр Үзәк Азиядәге югал¬ ган борынгы төрки кабиләләре һәм дәүләтләре тарихы¬ ның яңа сәхифәләрен күз алдына китереп бастырды. Алар арасында — чын мәгънәсендә бәя биреп бетергесез борынгы төрки язмалар — Монголия «елъязмалары» бар. Анда борынгы төркиләрнең бөтенләй билгесез дияр¬ лек Геродотлары Уйгур һәм икенче көнчыгыш төрки ка¬ ганлыгының бөтен тарихын аеруча тулы итеп язып кал¬ дырганнар. Хәзер андагы мәгълүматлардан барлык илләрнең тикшеренүчеләре файдалана; Үзәк Азия төрки¬ ләренең борынгы дәүләтләре тарихы белән танышырга теләгән киләчәк буын кешеләре дә аларга мөрәҗәгать итәр. Көчен һәм вакытын кызганмыйча, изге максат- хыял хакына — табып уку теләгенә ирешкән кешеләрнең хезмәте шуның белән акланмыймыни соң?
АЛЛАЛАР ҖИРЕ- КЕШЕЛӘР ҖИРЕ
■ «Зевс исеме белән ант итәм...» Археологлар алдында бер плитә ята. Башта аңа әллә ни игътибар итмиләр. Гап-гади плитә, искитәрлек бернәр¬ сәсе дә юк. Беренче плитә генә дә түгел. Андыйларны шактый таптылар инде. Ләкин әйбәтләп чистарткач һәм анда язылган сүзләрне укыгач, археологлар гаҗәпкә кала: бу... херсонеслыларның Гражданлык анты — без¬ нең эрага кадәр III гасырга караган эпиграфик истәлек¬ ләрдән әлегә кадәр табылганнарының иң кыйммәтлесе булып чыга. Ант кыска, ачык итеп, тантаналы стильдә язылган. «Зевс, Гея, Гелиос, Кыз исеме белән, Олимпның алла һәм алиһәләре исеме белән, херсонеслыларның шәһәргә, территориягә һәм ныгытмаларына хуҗа булган герой¬ лары исеме белән ант итәм. Мин дәүләтне һәм гражданнарны коткаруга һәм аларның ирекләрен саклауга теләктәшлек итәрмен, Херсонесны, Керкинитиданы, Гүзәл гаваньны һәм калган территориянең херсонеслылар идарә итә торган яисә ида¬ рә иткән башка ныгытмаларын хыянәтчел төстә беркемгә дә — эллинга да, варварга да сатмам, аларның барысын да Херсонес халкы өчен саклармын. Мин демократияне җимермәячәкмен, хыянәтчеләргә һәм җимерүчеләргә моны эшләргә юл куймаячакмын, андый кешеләр була калса, бер дә яшермичә, дәүләт¬ нең дәрәҗәле кешеләренә җиткерәчәкмен. Мин Херсонеска, яисә Керкинитидага, яисә Гүзәл га¬ ваньга, яисә херсонеслыларның ныгытмаларына һәм тер¬ риториясенә хыянәт итүченең, явыз ниятленең яисә бас¬ кынның дошманы булачакмын. Мин халыкка хезмәт итәчәкмен һәм аңа дәүләт һәм гражданнар өчен иң изге, иң гадел киңәшләр бирәчәк¬ мен. Мин халык өчен «састер»ны саклаячакмын һәм дәү¬ ләткә зыян китерердәй изге нәрсәләрнең берсен дә эл¬ линга да, варварга да әйтмәячәкмен. Мин дәүләткә һәм гражданнарга зыян китерердәй бү¬ ләкләр бирмәячәкмен һәм үзем дә алмаячакмын. Мин тугрылыклы гражданнарның берсенә каршы да гаделсез эшләр ниятләмәячәкмен һәм моны эшләргә бер¬ кемгә дә юл куймаячакмын, әгәр эшләүче була калса, Ю А-320 145
яшермичә әйтәчәкмен һәм судта закон нигезендә ачык- тан-ачык сөйләячәкмен. Мин Херсонес җәмәгатенә каршы да, халык дошманы дип игълан ителмәгән бер генә гражданга каршы да заговорда катнашмаячакмын: әгәр инде мин берәр кеше белән заговорга кергәнмен яисә сүз куешканмын һәм сү¬ земдә тормаганмын икән, миңа һәм минем бөтен мал- мөлкәтемә әйбәт булсын, ә аны бозмаучыга начар булсын. Әгәр мин әзерләнә торган яисә инде әзерләнгән берәр заговор турында хәбәрдармын икән, ул хакта дәрәҗәле кешеләргә җиткерәчәкмен. Тигез җирләрдән китерелгән икмәкне мин сатмаячак¬ мын, башка җиргә чыгармаячакмын, бары тик Херсо- неска гына илтәчәкмен. Зевс, Гея, Гелиос, Кыз, Олимп аллалары һәм алиһә¬ ләре! Сүземдә торсам, миңа һәм минем балаларыма, минем бөтен мал-мөлкәтемә иминлек булсын, сүземдә тормасам, минем үземә һәм балаларыма, минем бөтен мал-мөлкәтемә бәла килсен, миңа җир дә, су да харам булсын, йөкле хатыннар баласын таба алмый газаплан¬ сын...» Антның тексты күп нәрсә турында: дәүләтнең поли¬ тик хәле, Херсонеска нинди шәһәрләр буйсынуы, шәһәр кешеләренең уй-теләкләре, хәтта нинди аллаларга табы¬ нуы хакында сөйли. Ә ул ант ничек барлыкка килгән һәм нигә кирәк булган соң? Грециядән, Понт Гераклеясыннан чыккан кешеләр безнең эрага кадәр V гасырда үзләренең ^иәһабәт кораб¬ ларында Кырым ярларына йөзеп килгәннәр дә Гераклея ярымутравына, нәкъ диңгез буена утырганнар. Шәһәрне саклый торган куәтле ныгытмалары, биек манаралары, мәрмәр колонналы күп санлы храмнары булган шәһәр — Таврия Херсопесы шулай барлыкка килгән. Бу шәһәр үз акчасын суккан, төньяк-көнбатыш Кы¬ рымның гаять зур территориясен биләгән. Шәһәрдә тор¬ мыш кайнап торган. Кызу сәүдә барган, һөнәрчелек һәм культура нык үскән. Кара диңгезнең Төньяк яры буйла¬ рындагы антик дөньяның әлегә табылган бердәнбер теат¬ ры да шунда булган. Казу эшләре алып барганда, архео¬ лог О. Домбровский орхестра — хор чыгышлары өчен махсус мәйдан, ярым әйләнә рәвешендәге таш эскәмия- 146
10*
лэр, схема — артистларның кечерәк кенә киенү бүлмәсен тапкан. Херсонеста идәннәренә төсле чуерташтан мозаика тү¬ шәлгән йорт мунчалары, юыну өчен савытлар, виноград сыга торган урыннар, шәраблы пифосларны саклау өчен складлар табылган... Херсонеслылар һәрвакытта да тыныч кына яшәмәгән* нәр. Аларны сугышучан һәм рәхимсез күршеләре борчы¬ ган, чит кабиләләр һөҗүм итеп торган. Боспор һәм скиф кабиләләре белән дә мөнәсәбәтләр катлауланып киткән. Херсонесның үзендә дә бик үк тыныч булмагандыр, күрә¬ сең. Хакимлек өчен көрәш аеруча көчәйгән. Болар бары¬ сы да херсонеслылар антында чагылыш тапкан. Эллада уллары туган илләреннән бик еракларга та¬ ралган: Кара диңгезнең Төньяк яры буйларында алар күп кенә шәһәрләргә нигез салганнар. Ольвия, Херсонес һәм Пантикапей, Танаис һәм Фанагория, Мирмекий һәм Тира, Нимфей һәм Кепы, Илурат һәм Китей... Археологик казылмалар бу шәһәрләрдән, ерак гасыр¬ лардан яңадан-яңа хәбәрләр алып киләләр. Әле анда, әле монда төрле сурәтләр басылган тәңкәләр табылып тора. Керамик әйберләрне яндыру өчен мичләр. Кләй¬ мәле амфоралар. Терракоталар — керамик әйберләр әзерләү өчен формалар. Нәфис статуялар. Гаҗәеп ма¬ тур фрескалар. Кара диңгезнең Төньяк яры буендагы шәһәрләр тор¬ мышы турында алар гына да сөйләми. Боспорның баш 148
каласы Пантикапей хәрабәләре арасында кабер ташла¬ ры, кабер өстенә куелган стелалар (вертикаль таш пли- тәләр, таш һәйкәлләр) тапканнар. Бик кыска гына булса да, аларга кызыклы нәрсәләр язылган. Пантикапейның безнең эраның беренче гасырында борынгы дөньяның әһәмиятле культура үзәге булуын, аның үз шагыйрьләре һәм галимнәре булганлыгын без нәкъ менә шул язмалардан беләбез. Философ Сфэр Бос- порский тарих һәм философия буенча бик күп хезмәтләр авторы булган. Язмалар арасында дини культларга кагылышлылары да шактый очрый. Бу исә Боспор патшалыгында яшәүче¬ ләрнең дингә карашы хакында ышаныбрак фикер йөр¬ тергә мөмкинлек бирә. Греклар Афродитаны Боспорның химаячесе һәм сак¬ лаучысы дип санаганнар, аны Афродита Урания дип йөрткәннәр. (Урания күкнеке дигәнне аңлата.) Боспор язмаларында исә ул алиһә Афродита Апатура дип тә искә алына. Легенда «Апатура»ның мәгънәсен «ялган» дигән бо¬ рынгы грек сүзе белән тәңгәл куя. Әйе, сәер тоелса да, Күк Афродитасының исеме нәкъ шул сүз белән бәйле була. Легенда аны болай аңлата. Афродитага гигантлар һөҗүм иткәч, ул борынгы Гре¬ циянең данлыклы герое Гераклны ярдәмгә чакыра. Анна¬ ры гигантларны хыянәтчел рәвештә Гераклга тотып бирә һәм Геракл аларны үтерә. Афродитаның ялганнан фай¬ далануы турындагы халык легендасын Страбон тасвир¬ лый, шуңа күрә «Апатура» дигән эпитет алиһәгә хас сый¬ фат итеп аңлатыла. Дөрес, кайбер тикшеренүчеләр «Апатура» эпитетын болай аңлатуга каршы чыгалар һәм башка төрле фикер әйтәләр. Алар болай диләр: борынгы Грециянең греклар- юнаннар яшәгән барлык шәһәрләрендә диярлек һәр елны бик тантаналы итеп Апатура бәйрәме үткәрелгән. Ул фратрияләрнең (кабиләләр эчендәге ыруглар берләш¬ мәсе) дини бердәмлеге символы булган. Бу бәйрәм ва¬ кытында яңа туган балаларны һәм яңа гына никахлаш¬ кан хатыннарны фратрияләр исемлегенә язганнар. Ул бәйрәмнең төрле шәһәрләрдә үз химаячесе булган. Афинада — Зевс Фратрий һәм Афина Фратрия, Боспор- да — алиһә Афродита, шуңа күрә аңа «Апатура» дигән эпитет бирелгән дә. 14Λ
Херсонеста табылган язмалар шәһәр тормышында тарих, әдәбият, поэзия, музыканың аеруча зур урын алып торуын ышандырырлык итеп раслыйлар. Тарихчы һәм әдәбиятчы Сириск хөрмәтенә язылган язма безнең көн¬ нәргә кадәр сакланган, ул Херсонес тарихы буенча кыйм¬ мәтле хезмәте өчен алтын такыя белән бүләкләнгән бул¬ ган. Аның хезмәтен Херсонес театрында укыганнар. Шунда ук тамаша күрсәткәннәр, комиклар һәм драма актерлары чыгыш ясаганнар, шигырьләр һәм башка әдә¬ би әсәрләр укыганнар. Кайбер язмалар Херсонес халкының спортны үсте¬ рүгә зур игътибар бирүе турында сөйли. Йөгерүдә, кө¬ рәштә һәм спортның башка төрендә җиңүчеләргә приз¬ лар — амфоралар биргәннәр. Грек тамгалары гадәттә таш плитәләр, савытлар, төр¬ ле әйберләр һәм корылмалар өстендә булган. Ә берва¬ кыт аларны кургаш пластинкаларда тапканнар. Болар үзенә бертөрле язма мөрәҗәгатьләр — хитап- намәләр була. Борынгы Греция хатлары безгә килеп ирешә. Очраклы рәвештә, тиешле кешесенә барып җитә ■алмаганга күрә генә килеп ирешә алар. Дөрес, хатлар бик аз. Нибары алтау. Аларның берсен Грециядә, башка¬ ларын Советлар Союзы территориясендә, Кара диңгез ярлары буенда тапканнар. Реставрациядән соң кургаш пластинкаларның берсе яшь тикшеренүче Ю. Виноградовка эләгә. Хатны укырга кирәк була. Тик моны эшләве җиңел булмый. Хат-мөрәҗәгать безнең эрага кадәр VI гасырда языл¬ ган, аңа ике мең ярым чамасы яшь. Хатка юнан диалек¬ ты һәм аның Милет варианты тәэсир иткән. Хәзер инде мәгънәсе башкача аңлашыла торган архаик сүзләрне дә исәпкә алырга кирәк була. Шунысы да бар, хат өченче зат исеменнән языла, һәм сүзнең кем турында барганын ачык кына аңлап та булмый. Ниһаять, хат дешифрлана. Сүз нәрсә турында бара соң? Эллиннар үзара бер колны бүлә алмаганнар икән. Түгәрәкләп төрелгән пластинканың тышкы ягында бик җентекләп адрес язылган: «Кургаштагы хат Ахиллодор- даи улына һәм Анаксагорга». Бу иң борынгы хатларның берсе һәм иң бай эчтәлеклесе булып чыга. Ул безнең эрага кадәр VI гасырда Грециядәге социаль мөнәсәбәт¬ ләрне дә аңлата. Ә ни өчен кургаш хатлар шулай бик аз соң? Борын¬ Ϊ50
гы Грециядә, сирәк очрый торган металлардай санал* маса да, кургаш кыйммәт булган. Аннан герләр һәм ба¬ тыргычлар ясаганнар, савыт-саба ямаганнар. Ә инде пластинкага язган очракта, аны берничә тапкыр файда¬ ланганнар. Үз вазифасын үтәгән хатны бозып, икенчесен, язганнар. Грекларның язма истәлекләрен Грециядән шактый еракларда тапканнар. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки греклар, алфавитка сузык авазлар өстәп, аны үстерүгә гаять зур өлеш керткәннәр. Алар алфавиты бөтен җир йөзенә та¬ ралган. Греклар яши торган утраулардан һәм Эллада материгыннан алфавит грек колонияләренә һәм башка илләргә үтеп кергән. Өстәвенә ул шулкадәр камил булып чыга, менә өч мең ел диярлек инде төрле телләрдә сөйлә¬ шүче кешеләрнең уңайлы аралашу чарасы булып хезмәт итә. Аның нигезендә бик күп башка алфавитлар барлык¬ ка килә. Аны Кече Азиядә яшәгән лидиялеләр, писидия- леләр, мизиялеләр, ликиялеләр, кариялеләр, фригияле- ләр үзләштерә. - Αί Лидиялеләр, мәсәлән, грек алфавитына үз телләренә хас берничә хәреф кенә өстәгәннәр. Лидия телендә языл¬ ган истәлекләр бик аз, берничә кабер ташы гына сакла¬ нып калган. Ләкин -алар да бик кыска язылган һәм анда бер үк нәрсә кабатланган. Болар лидиялеләр язуын тулысынча күз алдына китерергә мөмкинлек бирми. Писидиялеләр һәм мизиялеләр теле белән дә шундый ук хәл. Ул халыклар да грек хәрефләре белән язганнар. Ләкин аларның бөтен язма мирасыннан безнең көннәргә кадәр писидиялеләрнең 16 эпитафиясе һәм мизиялеләр- нең мәрмәр плитәгә язылган бер генә язуы килеп җиткән. Ликия телендәге язмалар шактый күп сакланып кал¬ ган. Ликиялеләр, грек алфавитын алып, сөйләмнәренә яраклаштырганнар, үз телләренә хас авазларны бирү өчен җитеп бетмәгән берничә хәреф өстәгәннәр. Кария язуы бик күп бәхәсләр тудыра. Кариялеләр алфавиты иҗекләр һәм хәрефләрне белдергән утыз бил¬ гедән тора. Аларның иң борынгы текстлары грек текстла¬ рыннан өлкәнрәк. Менә шул хәл галимнәрне уйланырга мәҗбүр итә дә инде. Әгәр Кече Азиядә яшәгән бу аз сан¬ лы халык — кариялеләр — язуны финикиялеләрдән ал¬ ган һәм кария алфавиты грек алфавиты тәэсирендә со¬ ңыннан гына үзгәргән булса? Кариялеләр греклар белән бер үк вакытта хәрефле язу барлыкка китергәннәр дигән 151
бик кыю фараз да әйтелә. Шулай да кариялеләр алфа¬ витны греклардан алган дигән фикер ныгып калган. Безнең эрага кадәр VIII гасырда фригиялеләр патша¬ лыгы Кече Азиядә иң куәтле патшалык булып саналган, алар грек алфавитын тулысынча кабул иткәннәр. Җит¬ мәсә, ул фригиялеләр телен шулкадәр нык канәгатьлән¬ дергән, хәтта алфавитка яңа хәрефләр кертүнең кирәге дә калмаган. Грек алфавиты үзенә бертөрле һинд-европа телендә сөйләшкән, Көньяк Италиядә яшәгән мессап халкына да кулай килгән. Гот алфавитын уйлап табу тарихы кызыклы. Кайчандыр готлар — герман кабиләләреннән бер¬ се— Балтик диңгезе буенда яшәгән. Безнең эраның III гасыры башында алар бүтән кабиләләргә җитәкче булып Кара диңгезнең Төньяк ярларына килгәннәр һәм III—IV гасырларда шунда яшәгән кабиләләргә курку салып торганнар. Аннары Дунай буена, Никополь шәһәре тирә¬ сенә утырганнар. Соңрак Испаниягә һәм Италиягә күчеп киткәннәр һәм, җирле халык белән кушылып, тарих мәй¬ даныннан югалганнар. Алардан зур күләмле кулъязма — Тәүратның (Ветхий Заветның) гот алфавиты белән языл¬ ган тәрҗемә фрагментлары гына калган. Безнең эраның IV гасырында, үз мәхәлләсе кешелә¬ ренең рухи тормышы турында кайгыртып (алар герман¬ лылар арасында беренчеләрдән булып христиан динен кабул иткәннәр), епископ Вульфила Тәүратны гот теленә тәрҗемә итәргә карар кыла. Моның өчен Вульфилага ашыгыч рәвештә алфавит уйлап табарга туры килә. Грек алфавиты телнең фонетик үзенчәлекләрен тулысынча биреп җиткерми, шуңа күрә епископ тагын берничә ла¬ тин хәрефе өсти, берничәне үзе уйлап чыгара һәм, шул җыелма алфавитны кулланып, җете кызыл пергаментка көмеш һәм алтын хәрефләр белән Тәүратның изге сүзлә¬ рен язарга керешә. Шул рәвешле ул 187 бит яза. Грек язуы Мисырга гаять зур йогынты ясый, хәтта андагы милли язуны кысрыклап чыгара. Мисыр христи¬ аннары, мәҗүсилектән ваз кичеп, бер уңайдан мисырлы¬ ларның язуыннан да баш тарталар. Аның урынына яңа, кыйбтый (копт) язуын кертәләр. Нигез итеп грек алфа¬ витын алалар, шулай да кайбер нәрсәләрне үзләренең иске язуларыннан кертәләр. Берничә билге демотик язу¬ дан алына. 152
Башта кыйбтый алфавитын дини эчтәлекле текстлар язу өчен кулланалар, ә аннары шул язу нигезендә ориги¬ наль кыйбтый әдәбияты үсә башлый. Кыйбтыйларның бик күп борынгы христиан легендалары, әкиятләре, җыр¬ лары, дини язмалары, Камбиз патша турында тарихи романнары безгә кадәр килеп җиткән. Ләкин безнең эра¬ ның 640 елында, Мисырны яулап алган гарәпләр җирле халык арасында үз телләрен, язуларын, диннәрен бик тырышып кертә башлагач, бу әдәбиятның үсеше тук¬ талган. Күп халыкларны Александр Македонский буйсын¬ дырган һәм гаять зур империя төзегән. Грек теле, язуы, культурасы бу империянең бөтен почмакларына, хәтта ерак Бактриягә дә үтеп кергән. Бактрия патшасы¬ ның кызы Роксанага өйләнеп, Александр Македонский Бактрия патшалыгына нигез салган, ул хәзерге көньяк Үзбәкстанны, көнчыгыш Таҗикстанны һәм төньяк Әф- ганстанны биләп торган. Ул заманнарда Бактриядә грек культурасы чәчәк аткан, ә грек теле берничә гасыр буена, безнең эраның II гасырында күчмә сак кабиләләре басып кергәнгә кадәр кулланылган. Бактрия урынында килме¬ шәкләр гаять зур Кушан патшалыгы төзегәннәр. Аның территориясе элекке Бактрия патшалыгы чикләреннән бик еракларга киткән. Кушаннар да грек алфавиты ни¬ гезендә үз алфавитларын булдырганнар. Язуларына грек алфавиты тәэсир иткән халыкларны санауны, мөгаен, туктатырга мөмкиндер, ә бу исемлек грек алфавитының әһәмияте хакында ышандырырлык итеп сөйли. Шулай да этруск, әрмән, грузин, ә иң мөһи¬ ме, славян алфавиты турында искә алып үтмәү мөмкин түгел. Аларның барысын да грек алфавиты тудырган бит! Тарих мәйданына греклар безнең эрага кадәр якынча икенче меңьеллыкта чыкканнар. Балкан ярымутравына аларның каян килүе, туган илләренең кайда булуы мәгъ¬ лүм түгел. Бары тик греклар дулкынының кайдандыр төньяктан килеп Борынгы Элладада ныклап утырып ка¬ луы гына билгеле. Табигать шартларының менә дигән булуы, диңгез юлларының якынлыгы, борынгы дөнья¬ дагы башка илләрнең уртасында булу кемне генә үзенә җәлеп итмәс иде икән! Беренче греклар ахейлар булган. Материкта тара¬ лып, алар Критка да үтеп кергәннәр. Безнең эрага кадәр XII гасырга ахей цивилизациясе чәчәк атуының иң юга¬ 153
ры ноктасына җиткән, ләкин икенче төр греклар — до- рийлар дулкыны аның алга таба үсешен туктаткан. Ахей культурасы казанышлары эзсез югалмаган, аларны дорийлар үзләштергән. Нәкъ әнә шул «классик» греклар вакыт үтү белән гаять югары цивилизациягә ирешкәннәр, ә ул Европа культурасының нигезен тәшкил иткән. Борынгы греклар язуны күктән иңгән дип санаган¬ нар. Борынгы грек легендасында аның барлыкка килүе болай тасвирлана. Финикия патшасы Агенорның улы Кадм, үзенең тиз йөрешле корабында Фера утравына (хәзерге Санторин утравы) килеп, грекларны язарга өйрәтә. Кадмның оста¬ лыгын күреп, греклар шаккаталар һәм аны ярым алла дип санап, бик зур кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Икенче бер риваятьтә, Кадм бары уналты хәреф кенә күрсәткән, бер¬ ничә хәрефне Троя сугышының мифик герое Паламед һәм берничәсен шагыйрь Симонид өстәгән, диелә. Әмма легендаларда ничек кенә сөйләнмәсен, бер нәр¬ сә хак — греклар язарга финикиялеләрдән өйрәнгәннәр. Греклар финикиялеләр алфавитын үзләштергәннәр, ләкин аны шактый камилләштергәннәр, чөнки финикия¬ леләр алфавиты гел тартык авазлардан гына торган. Финикиялеләр үзләре үк бу системаның артык камил булмавын сизгәннәр һәм сузык авазларны белдерергә дә тырышып караганнар. Дөрес, ул авазларны билгеле бер хәрефләр белән бирүдән алар әле ерак торганнар, шулай да икенче бер юл уйлап тапканнар. Язганны аңлау җи¬ ңел булсын өчен, ярдәмче билгеләр куллана башлаган¬ нар, ул билгеләр теге яки бу тартык артыннан нинди сузык килергә тиешлекне генә булса да күрсәтә алган. «Укуның анасы» дип тә аталган бу ярдәмче билгеләр нинди булган соң? Моны мисал өстендә аңлаешлырак һәм ачыграк итеп күрсәтергә мөмкин. Әйтик, финикияле¬ ләргә «семит» дигән сүзне язарга кирәк, ди. Алар аны «смт» һәм «смйт» рәвешендә язганнар. Ләкин бу ике төрле сүз түгел. Икенче очракта без нәкъ ярдәмче билге «й» белән очрашабыз. Аның вазифасы нидән гыйбарәт соң? Беренче сүздә өч тамга өч иҗекне — «се-ми-ты» ди¬ гәнне белдергән. Икенче сүздә ярдәмче билге әйтелмә¬ гән, ул икенче иҗекнең «ме», «ма», «му» булмыйча, «ми» дип укылырга тиешлеген генә күрсәткән. Бу — сузыкларга таба беренче адым булган. Икенче 154
5 <0 :AnW£TAfii y/iAWy^ адымны греклар ясаган һәм ул аларны, асылда, хәреф язуга нигез салучылар иткән. Алар «укуның анасын», «матрес лектионис»ны, һәр тартыктан соң куя башлаган¬ нар. Хәрефле язуга акрынлап күчкәннәр. Баштагы чорда әле грек язуында иҗекле язу элементларын да табарга мөмкин, соңыннан алар бөтенләй төшеп калган. Грек алфавитының финикиялеләр алфавитыннан ки¬ леп чыгуы — ышанычлы, дөрес факт. Хәтта финикияле¬ ләр һәм греклар алфавитындагы тартыкларга күз төше¬ реп алу да аларның бер-берсенә ата белән ул кебек охшаганлыгын аңларга мөмкинлек бирә. Хәрефләрнең исемнәре һәм урнашу тәртибенә кадәр туры килә. Грек¬ ларның баштагы язуы юнәлеше белән дә финикиялеләр язуына охшаган, алар уңнан сулга таба язганнар. Греклар язуны финикиялеләрдән безнең эрага кадәр X—VIII гасырларда үзләштергән дип уйлыйлар, ләкин төгәл вакытын әйтү мөмкин түгел. Бары тик таш кына безнең эрага кадәр VIII—VII гасырларда язылган грек язуының башлангыч үрнәкләрен хәзергә кадәр китереп җиткергән. Ул язулар Элладаның табигать «архивын¬ да»— Фера утравы кыяларында саклана. Алар архаик язу үрнәкләреннән гыйбарәт һәм финикиялеләр язуына бик якын тора. Хәзер безгә таныш хәлгә килгәнче греклар үз алфа¬ витлары өстендә гасырлар буе эшләгәннәр. Вокализациядән (сузыклар кертүдән) тыш, язуның юнәлеше дә үзгәргән. Ферадагы язмаларда ул әле фини¬ киялеләрдәге кебек — уңнан сулга таба. Ләкин греклар мондый язуның практик яктан җайсызлыгын күргәннәр. 155
fiOYAHt ГТТ! РМПЛ fcAOZEl ιμκλγγ ' i Εί,ΐ фЖ|<АП/ ΜΤΗΣΪ • Гре^р^^онумен^ль һә/л /удли^Р^Зх/^Р
Язу карасы барлыкка килгәч бу тагын да ныграк сизел¬ гән. Язган кеше, бер юлны тутырып, кулын уңга күчер¬ гәндә, язганын буяу, пычрату куркынычы туган. Безнең эрага кадәр VI гасырга сулдан уңга таба язу инде нык¬ лап урнашкан. Вакыт үтү белән финикиялеләрнең язу ысулы да үз¬ гәргән. Башта бустрофедон белән: беренче юлны — уң¬ нан сулга, ә икенчесен сулдан уңга һ. б. язганнар. Ләкин бустрофедон озак яшәмәгән. Юлдагы барлык хәрефләр¬ не дә бер юнәлештә яза башлаганнар. Грек телендә финикиялеләрдән аерым берничә аваз булган. Аларны белдерү өчен хәрефләр кертергә туры килгән, мәсәлән, ф.ср.х Баштарак грекларда берничә җирле алфавит була. Ләкин әкренләп алар бер-берсенә якыная һәм безнең эрага кадәр V гасыр башына Афинада юнаннарның Милет алфавиты кабул ителә, ә IV гасыр уртасына юнан алфавиты бөтен Грециядә кулланыла башлый. 24 хәрефтән торган «классик» грек алфавиты форма¬ лашып бетә. Хәзерге грек язуында алар баш хәрефләр буларак кулланыла. Ул хәрефләрне монументаль язу — ташка, агачка, металлга язу өчен дә файдаланырга мөмкин. Ләкин алар папируска, кәгазьгә, пергаментка язу өчен ярамый. Андый материаллар өчен тизрәк һәм җиңелрәк язу — йөгерек язу булдырыла. Грек язмалары бик борынгы вакыйгаларны күз ал¬ дына китерергә мөмкинлек бирә. Менә бер төркем лапи¬ дар (таш истәлекләр): договорлар, афиналыларга союз- никлары түләргә тиешле ясак җыю исемлекләре, карар¬ лар, законнар. Алар безнең эрага кадәр V гасырда Афи¬ на дәүләтенең үз союзниклары белән мөнәсәбәте хакын¬ да сөйли. Безнең эрага кадәр V гасыр уртасындагы язма (ул Крит утравында табылган һәм Гортина язмасы дип аталган) борынгы грек шәһәре Гортинаның законнар җыелмасы булып чыга. Әгәр Әбү-Симбелдәге Рамсес II сынының аягында култамгалар калдырмаган булсалар, безнең эрага кадәр VI гасыр башында грекларның яллы гаскәре Нубиядә булуын белер идекмени без? Хәтта артык күзгә ташланмый торган чүлмәк ватык¬ лары да кайбер нәрсәләр хакында сөйли ала. Кайчандыр 157
Афинада чүлмәк ватыкларын сайлау вакытларында яше¬ рен тавыш бирү өчен файдаланганнар. Аларга Афина гражданнарына ошамаган политик эшлеклеләрнең исем¬ нәрен тырнап язганнар. Чүлмәк ватыклары белән алар үзләренә ярамаган, кирәкмәгән кешеләрне илдән куарга дип тавыш биргәннәр. Ул ватыкларга бурычның түләнүе турында кул да куйганнар. Папируска язылган текстларның гомере кыскарак була. Алар Мисырда гына, климат коры булганга гына сакланып калган. Казыган вакытта папируска язылган ике йөз меңнән артык грек тексты тапканнар. Анда эш ■кәгазьләре дә, суд эшләренә караган язмалар да, налог түләүчеләрнең исемлекләре дә, сату-алу хакындагы акт¬ лар да бар. Шулар арасында Птолемей II Филадельф патшаның налоглар җыю, йолым тапшыру, һөнәрчелек эшләрен оештыру һ. б. кагыйдәләре язылган салым җыю уставы да табыла; папирустагы «Зенон архивы»— дәрә¬ җәле бай түрә эш башкаручысының чын-чыннан хуҗа¬ лык эшләре турындагы повесте. Грек хәрефләре белән чуарланып беткән бер зур папирус бөтенләй югалган дип уйланылган. Ул «Афина политиясе» текстын — Аристо¬ тель трактатын безгә кадәр китереп җиткерер дип бе¬ рәүнең дә башына килмәгәндер. Гомерның мәшһүр «Илиада»сы тексты да — иң бо¬ рынгы пергамент язмаларның берсе, ул чама белән без¬ нең эраның III гасырына карый. Грек теле Геродот белән Фукидид әсәрләрен, Эсхил, Софокл һәм Еврипид трагедияләрен, Аристофан коме¬ дияләрен безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән. ...Без бөек цивилизациянең фәнен һәм культурасын, политикасын һәм социаль төзелешен грек алфавиты ар¬ касында танып беләбез. Грек мифларының гүзәллеген тоеп ләззәтләнәбез. Грек теле ярдәмендә әдәбият белән хозурланабыз. Грек теле аша башка халыклар белән танышабыз. Ул алфавит кеше гакылының гаять бөек казанышына, рәсемнән алып хәрефле язуга кадәр үсеш¬ нең закончалыклы нәтиҗәсенә әверелде. ■ Серле этрусклар Без бик күп беләбез һәм берни дә белмибез. Безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкта Италиядә яшәгән иң борынгы халыклар — этрусклар турында шулай дияргә 159
мөмкин. Этрускларның онытылган телен «бөтен Италия башваткычларының да башваткычы» дип атаганнар. Этрусклар калдырган язма истәлекләрне дешифрлау өстендә эшләгәндә, шундый хәлгә юлыгалар: язу таныш (этрусклар грек хәрефләре белән язганнар), без ул там- га-билгеләрне «укый» алабыз. Ә мәгънә, эчтәлек аңла¬ шылмый. Әйтик, азербайҗан телен белмәгән кешегә рус хәрефләре белән язылган азербайҗан тексты аңлашыл¬ маган кебек. Башта булдыклы, батыр этрусклар турында билгеле нәрсәләр белән танышыйк. һәрхәлдә, Урта диңгез картасындагы ике географик исем юкка чыккан бу халык турында искә төшереп тора, Тоскана — Италиянең шактый зур өлкәсе (латинча «тус- ки» дигәнне белдерә, римлылар этрускларны шулай дип йөрткәннәр) һәм Тиррен диңгезе (этрускларның грекча исемнәренең вариантлары: «тирреннар» яисә «тирсен- нар»). Безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкның беренче яртысында ук инде этрусклар Апеннин ярымутравында яшәүче кабиләләр арасында җитәкче роль уйный баш¬ лыйлар. Этруриянең чәчәк аткан һәм көчәйгән чоры без¬ нең эрага кадәр VII—V гасырларга туры килә. Этруск¬ лар коры җирдә дә, диңгездә дә зур урын — төньякта По елгасы үзәнен, көньякта Кампанияне биләп торалар. Корсика да алар йогынтысына эләгә. Тиррен диңгезе генә түгел, Адриатик диңгез дә исемнәре белән этруск- ларга бурычлы. Атрия — тускларның бер колониясе. Шул гаять зур территориядә этрусклар күп шәһәр¬ ләр төзегәннәр. Анда кызу сәүдә барган. Көнчыгыштан финикиялеләр товар китергән. Карфагенлылар металл савыт-саба, фил сөяге, пыяладан эшләнгән бизәнү әйбер¬ ләре, греклар керамика белән тәэмин итеп торган. Эт¬ русклар яшәгән яр буйларына мисырлылар, испаннар, сицилиялеләр килеп туктаган. Этрусклар ераграк җир¬ ләр белән, мәсәлән, Урарту дәүләте белән дә, сәүдә элем¬ тәләренә кергәннәр. Шәһәр этрусклар кабиләсенең бөеклеге, даны һәм куәте символына әверелгән. Бик күп шәһәр-крепостьлар барлыкка килгән, шулай да 12 се төп шәһәрләр булып исәпләнгән. Аларның һәркайсы көчле, экономик яктан мөстәкыйль, һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлекле ягы булган. Вейи, мәсәлән, скульпторлар мәктәбе белән 160
дан тоткан, аннан этруск скульптурасының гүзәл үрнәк¬ ләрен тудырган осталар чыккан. Вейи һөнәрчеләре Рим калкулыгындагы Капитолий храмын төзүдә катнашкан¬ нар. Цереда металл эшкәртү сәнгате алга киткән, чөнки шәһәр тирәсендә тимер рудасының гаять бай ятмалары булган. Шәһәрдән ерак түгел генә диңгез порты кайнап торган. Цере урамнарында дөньяның бик күп илләрен¬ нән килгән сәүдәгәрләр йөргән. Тархна (яисә Тарквиния) һөнәрчелек үзәгенә әверелгән. Анда бронза әйберләр җи¬ тештерү җайга салынган, башка шәһәрләрнең товарлары алар белән ярыша алмаган. Күп санлы археологик табылдыклар этрускларның оста һөнәрчеләре хакында белгәннәребезне тагын да тулыландырды, алар ясаган әйберләрнең хәтта Афинада дан тотуы ачыкланды. Этрурия осталары Урта диңгез буендагы бөтен илләр¬ дә танылган оригиналь керамика эшләгәннәр. Амфора¬ ларны һәм башка савыт-сабаны шундый итеп яндырган¬ нар, балчык хәтта кара төскә кергән. Андый техниканы «буккеро» диләр, итальянча ул «кара балчык» дигән сүз. Аннары вазаларны кайнар таш белән ялтыратканнар һәм рельефлы сурәтләр төшереп яисә тонык ялтыравык¬ лы өслеккә тырнап рәсем ясап, я хайваннар һәм кошлар сыны белән бизәгәннәр. Этрусклар кыйммәтле металларны эшкәртү ысулла¬ рын, бронза кою техникасын бик яхшы үзләштергәннәр. Римның Капитолий калкулыгындагы ана бүре сынын да (мифта аның турында, ул ике игезәк ир туганны имезеп үстергән, алар безнең эрага кадәр 753 иче елда Рим шәһәренә нигез салганнар, диелә) алар эшләгән. Борынгы авторларның мәгълүматларына караганда, Рим үзенең барлыкка килүе белән этрускларга бурычлы. Ул заманнарда, Этрурия шәһәрләре бик рәхәт кенә гомер сөргәндә, аларның яр буйларына күп кенә илләрнең сәү¬ дә суднолары килеп йөргән, Тибр тирәсендәге калкулык¬ ларда, соңрак бөек шәһәр җәелеп киткән җирләрдә, кеч¬ кенә авыллар урнашкан булган. Анда яшәгән аз санлы халык терлекчелек һәм игенчелек белән көн күргән, ә калкулыклар арасында сазлык булган. һәм инде бик күп шәһәрләргә нигез салгаи, сазлык¬ ларны киптерү тәҗрибәсе булган этрусклар анда да җирне киптерергә карар кылганнар, суны читкә чыгара П А-320 161
торган канал төзегәннәр. Соңрак ул корылманы римлы¬ лар cloaca maxima дип атыйлар һәм рим тарихчылары бу җир асты каналының ныклыгы турында исләре китеп язалар, «Шәһәрнең бөтен шакшы сулары агып төшә тор¬ ган бу чокыр» җирле халык кулы белән эшләнгән. Эш шулкадәр авыр булган, хәтта күп кенә кеше үз-үзенә кул салган. Шул вакытта патшалык иткән этруск Тарквиний Приск мәетләрне күммәскә, ерткыч кошлар чукып-өзгә- ләп бетерсен өчен, тәрегә кадакларга боерган. Бу чара көчле тәэсир иткән. Каналны төзеп, сазлыкның суын Тибрга агызганнар. Ә киптерелгән коры җирдә Forum Romanum — Римның зур мәйданын төзи башлаганнар, элек ул Римның үзәге булган, аннары — Италия һәм, ни¬ һаять, йөз еллардан соң Бөек Рим империясенең үзәгенә әверелгән. Батыр, тәвәккәл халык булган этрусклар. Борынгы елъязмачылар аларның корабларны оста йөртүе һәм диңгездә бик озак хакимлек итүе турында сөйлиләр. Грек риваятьләрендә рәхимсез этруск пиратлары да тел¬ гә алына, абордаж ыргагын да алар уйлап тапкан икән. Шәһәрләрнең бәйсезлеге этрускларның Италия җи¬ рендә яшәгән башка кабиләләр арасында дәрәҗәсен шактый югары күтәргән. Шәһәрләр үзләре үк Этрурия- нең көчсезләнүенә һәм җимерелүенә сәбәпче дә булган, һәр шәһәр суверен, экономик яктан көчле һәм политик мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән, шәһәр башында ари¬ стократлар ыругы торган. Этрусклар даими политик яисә хәрби берләшмәләр төземәгәннәр. Аларның бары тик дине генә — Вольтумна алиһә культы гына уртак булган. Этрусклар гомуми гыйбадәтханә төзегәннәр һәм анда алиһә хөрмәтенә елына бер тапкыр тантаналы уеннар оештырганнар. Этрускларның шәһәрләре акрынлап таркала, шул ук вакытта Рим көчәя бара, аерым-аерым яшәгән Италия кабиләләрен үз хакимлегенә буйсындыра башлый. Шәһәрләр каршылыксыз гына бирелми. Безнең эрага кадәр 406 елда Рим белән Вейи арасындагы сугыш аеруча каты була. Ул этруск шәһәренең җиңелүе белән бетә. Римлылар Вейи халкыннан рәхимсез үч алалар: аларны кыралар яисә коллыкка саталар. Шәһәрнең яз¬ мышы буйсынмас тускларга сак булырга кирәклекне кисәтә. 11» 163
Этрускларның соңгы шәһәрен римлылар безнең эрага кадәр 265 елда басып алалар. Этрурия тарихы шуның белән тәмамлана. Этруск шәһәрләрен романлаштыру башлана. Урамнарда латинча сөйләшәләр. Баш имәс этрусклар акрынлап юашлана. Лояль булганнары өчен аларга өстенлекләр — киң гражданлык хокуклары бире¬ лә. Тигез хокуклылык белән беррәттән, этрусклар римлы¬ ларның гореф-гадәтләрен дә үзләштерәләр, үз телләрен оныта башлыйлар. Ләкин этрускларның культурасы эзсез югалмый. Ул Рим цивилизациясенең бишегенә әверелә. Грек тарих¬ чысы Посидоний: римлылар бик тырышып этрусклардан өйрәнделәр, дип яза. Алар өйләрне түбәсез, ачык ише¬ галды белән салырга, шәһәрләрне планлаштырырга һәм суүткәргечләр төзергә өйрәнәләр. Тормыштагы бик күп традицияләрне (тоганы — борынгы римлыларда ирләр кия торган өс киемен, ликторлар хакимлеге символла¬ рын һ. б.), сәнгать һәм динне кабул итәләр. Археологлар безнең эрага кадәр I гасырга хәтле эт- рускларда сәнгать әйберләре ясый торган мастерскойлар булуын ачыкладылар. Латин алфавиты этруск алфавиты нигезендә төзелгән. Рим мирас итеп алган бөтен нәрсәне этрусклар гына уйлап тапмаган, билгеле. Бик күп нәрсәне алар илнең көньягындагы грек колонияләре аша греклардан алган¬ нар. Этрусклар Борынгы Элладаның театр сәнгатен һәм мифологиясен кабул иткәннәр, греклар үрнәгендә алтын акча сукканнар. Этрурия аристократлары грекларның кара һәм кызыл төстәге төрле-төрле вазаларын югары бәяләгәннәр. Аларны этрускларның бик күп зиннәтле каберлекләрендә тапканнар. Ләкин этруск культурасы¬ ның тарихи кыйммәте дә аның Греция һәм Рим цивили¬ зациясе арасында үзенә бертөрле күпер булып хезмәт итүеннән гыйбарәт. Фән өчен этрускларның килеп чыгышы да сер булып кала. Алар үзләренең культура дәрәҗәсе белән Апеннин ярымутравында яшәгән примитив кабиләләрдән шулка¬ дәр нык аерылып торганнар, хәтта бу хәл, этрусклар борынгы дөньяның, беренче чиратта Кече Азиянең, алга киткәнрәк төбәкләреннән күчеп килмәделәрме икән ди¬ гән фикер тудыра. Этрускларның килеп чыгышы турындагы бәхәсләр борынгы заманнарда ук булган. Геродот, этрусклар без¬ 164
нең эрага кадәр VIII гасырда Көнчыгыштан күчеп кил¬ гәннәр, ди. «...Манес улы Атис патша заманында бөтен Лидия¬ дә коточкыч ачлык башлана (иген уңмый). Лидиялеләр башта мохтаҗлыкны бик сабырлык белән кичерәләр, ә инде ачлык һаман көчәя баргач, төрле чаралар белән аннан котылу юлын эзли башлыйлар. Ашыйсы килүне басу өчен, алар болай эшлиләр: ашау турында уйламаска тырышып, бер көнне көне буе төр¬ ле уеннар уйныйлар, ә икенче көнне, уенны ташлап, ашыйлар. Лидиялеләр шул рәвешле 18 ел гомер киче¬ рәләр. Ләкин ачлык, мохтаҗлык үтми-бетми генә түгел, хәтта көчәя бара. Шуңа күрә патша, бөтен халыкны икегә бүлеп, жирәбә салырга боера: кем илдә калачак та кем илдән китәчәк. Патша үзе илдә калучылар ягы¬ на кушыла, ә китүчеләрнең башлыгы итеп үзенең Тир¬ сең исемле улын куя. Илдән китәргә жирәбә чыккан кешеләр диңгез буена Смирнага юнәләләр. Кораблар төзеп, бөтен кирәк-яракларын шунда төйиләр дә, азык һәм (яңа) ватан эзләп, сәфәргә китәләр. Бик күп ил¬ ләр кичеп, омбриклар җиренә барып чыгалар, шәһәр төзиләр һәм әле хәзер дә шунда яшиләр. Алар, исем¬ нәрен үзгәртеп, үзләрен, диңгез аръягына алып чыккан патша малае Тирсен исеме белән, тирсеннар дип атый¬ лар. Туган илләрендә калган лидиялеләрне фарсылар кол итә». Этрускларның беренче «адресы» турында капма- каршы фикерне безнең эрага кадәр I гасырда яшәгән Рим әдәбиятчысы Дионисий Галикарнасский әйткән. Ул, тускларның лидиялеләр белән тел ягыннан да, ал¬ лалар, законнар һәм традицияләр ягыннан да бернинди уртаклыгы булмаган, ди һәм этрускларны җирле ка¬ биләләр рәтенә кертә. Этрускларның төньяктан килеп чыгуы турында борын¬ гы заманда өченче версия дә булган. Аны Рим тарих¬ чысы Тит Ливий әйткән. Ул, борынгы Ретиядә — Боден күленнән Дунайга кадәрге төбәктә (хәзерге Тироль һәм Швейцариянең бер өлеше шунда керә) яшәгән Альп кабиләләрен этрускларның «кардәшләре», ди. Бу тео¬ рияне яклаучылар ике төрле фактка таянып нәтиҗә чы¬ гаралар. Беренчедән, «Ретия» һәм «расенна» дигән сүз¬ ләр (этрусклар үзләрен шулай дип йөрткәннәр) бер¬ төрлерәк яңгырый. Икенчедән, Дунай буендагы Ретия 165
өлкәсендә этруск хәрефләре белән этруск теленә охша¬ ган телдә генә түгел, бәлки, кайбер тикшеренүчеләр фи- керенчә, хәтта аңа тиңдәш телдә язылган язмалар та¬ была. Фәндә әле хәзер дә этрускларның килеп чыгуы ту¬ рында өч концепция яши. Төньяк теориясен яклаучылар бик аз, күпчелек галимнәр Көнчыгыш версиясе, Геро¬ дот фикере ягындарак тора. Бүгенге көндә тикшеренүче¬ ләргә мәгълүм бик күп фактлар шул версия файдасына сөйли. Мәсәлән, Кече Азиядәге исемнәр белән этруск исемнәре арасында гаять зур уртаклык барлыгы белен¬ де. Этрускларның архаик сынлы сәнгатендә көнчыгыш¬ ка хас элементлар табылды. Ләкин көнчыгыш теория¬ сенә каршы сөйли торган дәлилләр дә шактый: мәсәлән, Көнчыгыштан диңгез юлы белән Италиягә килгән этрусклар ни өчен шәһәрләрен яр буена түгел (диңгез буенда яшәгән халыклар өчен бу — табигый нәрсә), ә яр буеннан эчкәрәк кереп төзегәннәр? Шулай да этрускларның Көнчыгыштан күчеп уты¬ руын яклый торган теория файдасына бер дәлил бар, Лемнос стеласына карый торган ул теориягә ачыктан- ачык каршы кешеләр моны искә алмыйлар. Лемнос утравында археологлар сугышчы сурәте төшерелгән һәм этруск телендә яисә аңа кардәш телдә язылган дип уйланылган кабер ташы тапканнар. Грек хәрефләре белән язылган язманы әле һаман да укый алганнары юк. Ләкин Кече Азия ярларына чагыштырмача якын урнашкан Лемнос утравында нәкъ менә этрускларга кардәш халыклар яшәве турындагы нәтиҗә этрусклар диңгез артыннан көнчыгыштан көнбатышка таба кил¬ гәннәр дип уйларга мөмкинлек бирә. Болгария галиме В. Георгиев бу теориянең кызыклы вариантын тәкъдим итә. Ул, этрусклар — Гомер һәм Вергилий поэмаларыннан безгә таныш троялылар бу¬ лырга тиеш, ди. Троялыларның Эней җитәкчелегендә Италиягә күчеп килүләре турындагы легендага таянып (ул Рим эпосында да, Греция эпосында да очрый), үз концепциясен, «Этрурия» һәм «Троя» исемнәренең ге¬ нетик тәңгәллеген исбатлап, лингвистик мәгълүматлар белән ныгыта. Эгей дөньясында җитәкче политик роль¬ ләрнең берсен уйнаган этрусклар турында «Илиада»да һәм «Одиссея»да искә алынмау да бу теория файдасы¬ 166
на сөйли. В. Георгиев фикеренчә, бу әсәрләрдә алар «троялылар» дигән исем астында тасвирланган. Этрускларның кайдан килеп чыгуы, цивилизация¬ ләренең нилектән шулай тиз чәчәк атуы мәсьәләсе хә¬ зергә ачык килеш кала. Теорияләрнең берсе дә тулы¬ сынча кабул ителмәгән, чөнки аларның четерекле як¬ лары бик күп. Ә фән төгәл, логик һәм фактик яктан дөрес дәлилләрне генә таный. Дәлилләр чылбырында төп урынны язма истәлек¬ ләрдәге мәгълүматлар били алыр иде. Ләкин безнең эрага кадәр I гасырда, Цезарь һәм Август заманна¬ рында әле гамәлдә булган этруск телен безнең эраның II гасырына латин теле тулысынча кысрыклап чыгар¬ ган һәм этруск теле югалган. Этрусклар үзләре дә тел¬ ләрен саклап калырга бик үк тырышмаганнар. Рим дәү¬ ләтендә шактый дәрәҗәле урыннар биләп, алар үз ха¬ лыкларының тарихы белән түгел, күбрәк агымдагы хәлләр-вакыйгалар белән кызыксынганнар. Хәзер дә без этрусклар турында, алардан мең ел элегрәк яшәгән борынгы халыклар турында белгәндә- гедән шактый аз беләбез. Безнең көннәргә кадәр этрускларның вазаларга, статуэткаларга, көзгеләргә, савыт-сабага, кургаш таб¬ лицаларга, таш плитәләргә, зиннәтле каберләр, таш табут (саркофаг) стеналарына язылган тугыз меңнән артык язмасы килеп җиткән. Аларның иң кыскасы бер сүздән, иң озыны (һәм, кызганычка каршы, бердәнбере) мең ярымга якын сүздән гыйбарәт. Күпчелеге — ташъ¬ язмалар, аларда бердән бишкә кадәр сүз язылган. Андыйлары җиде меңгә якын. Алар — лексиконы бик ярлы булган эпитафияләр, бүләк язулары һәм багыш¬ ламалар. Язмаларда кешеләрнең исемнәре, ничә яшьтә булулары, туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләре, кылган эш-шөгыльләре теркәлгән. Истәлекләр арасында этрусклар тормышының кай¬ бер үзенчәлекле якларын ача торганнары да бар. Мә¬ сәлән, 1877 елда Пьяченца тирәсендә озынча түгәрәк рәвешендәге кечкенә бронза таблица табылган. Өсте туры сызыклар белән төрле зурлыктагы күппочмаклык¬ ларга бүлгәләнгән, һәркайсының эченә сүзләр язылган. Ул таблица сарык бавырына охшаган. Этрусклар арасында гаруспиция дигән дини йола бик нык тарал¬ ган булган. Вульчида көзге тапканнар. Аңа хайван 167
үпкә-бавыры куелган өстәл өстенә иелеп торган этруск каһиненең сурәте граверлап төшерелгән. Алдан әйтүче, сул кулына бавыр тоткан да, бик җентекләп шуны карый. Табылган бронза бавырда, алдан әйтүче өчен башта ук язылган «язу»да игелекле һәм явыз аллаларның исемнәре күрсәтелгән. Ул исемнәрнең кайберләре га¬ лимнәргә инде таныш, икенчеләре беренче тапкыр гына очрый, ә өченчеләрен этрускологлар хәзергә дөрес итеп укый алмыйлар. Очраклы бер табылдык этрускологиядә зур вакыйга булды. Узган гасыр урталарында бер хорват туристы Мисырда хатын-кыз мумиясе сатып ала. Ул турист үлгәннән соң мумия Загреб музеена эләгә. Мумия төрел¬ гән бинтларда язу эзләре табалар. Аның нинди телдә язылуын бик озак вакыт ачыклый алмыйлар. Язуны башта гарәп телендә, аннары Эфиопия телендә дип уй¬ лыйлар. Бары тик XIX гасыр азагына гына моның этрускларның язма истәлеге икәне ачыклана. Аны «Загреб биләүсәсе» («Загребская пелена»), яки «Му¬ мия китабы» дип атаганнар. 168
Бу — liber linteus — «киндер китап»ның, ягъни кин¬ дер тукымага кулдан язылган китапның сакланып кал¬ ган бердәнбер үрнәге. Башта ул иңе 35—40 сантиметр, буе берничә метрлы төргәк рәвешендә булган. Төргәк¬ тәге текст баганалап уңнан сулга язылган. Сакланып калган кисәктә 1500 ләп билге бар. 1932 елны «Загреб биләүсәсен» инфракызыл нурлар белән фоторәсемгә төшерәләр, шуннан соң бәя биреп бетергесез бу кулъязманың уңып беткән, тоныкланган урыннарын да укырга мөмкин була. Этрускологлар бу кулъязмага зур өмет багладылар, чөнки моңа караган¬ да күп кечкенә текстлы телләрне дә дешифрлаганнар иде инде. Этруск телен өлешчә дешифрларга безнең көннәргә кадәр килеп җиткән этруск алфавитлары да булышлык итте. Алар ярдәмендә тикшеренүчеләргә бары бер генә мәсьәләне хәл итәсе — телнең серен ачасы кала. Галим¬ нәр хәтта алфавит үсешен дә күзәтә алалар, чөнки та¬ былдыклар арасында хәрефләр исемлеге язылган бер¬ ничә әйбер бар. Алфавитларның берсен Марсилиана де Альбенья шә¬ һәре янындагы зур каберлекне (некропольне) казыган¬ да тапканнар. Күмелгән җирдән иңе 5, буе 9 сантиметр¬ лы, фил сөягеннән ясалган пластинка табып алганнар. Аның өстенә сыланган балавызда кискеч белән уеп язылган хәрефләр сакланып калган. Пластинканың бер читенә безнең эрага кадәр VIII гасырдагы этруск алфа¬ витының хәрефләре язылган. Пластинка бик кечкенә, ихтимал, аны язу өчен фай¬ далана да алмаганнардыр. Галимнәрнең кайберләре, пластинка язарга өйрәнүчеләргә әлифба ролен үтәгән¬ дер, дип фараз итә. Икенчеләре мондыйрак фикер әйтә: имеш, ул пластинка хуҗасының грамоталы булуы, яза белүе һәм шуңа күрә аны ихтирам итүләре турында сөйли. Бу пластинканы «Марсилиана алфавиты» дип атаганнар. Ул 26 хәрефтән: 21 тартыктан һәм 5 сузык¬ тан тора. Монда язуның башлангыч чоры сурәтләнгән, ул чагында әле бу язу этруск теленең үзенчәлекле яң¬ гырашына җайлашмаган булган. Этрускларның икенче бер алфавиты Черветерида «Реджолини-Галасси кабере»ндә табылган савытның аскы ягындагы каймасына язылган, күрәсең, аны кара 169
савыты итеп файдаланганнар. Бу алфавит, мөгаен, без¬ нең эрага кадәр VII гасырга карыйдыр. Ике алфавит¬ ның да билгеләре бик охшаш. Андый әлифбалар шак¬ тый күп табылган. Алфавитларның каберлекләрдә табылган әйберләргә язылуы җитәкче этрускологларның берсендә — француз Ж. Эргонда шундый фикер тудыра: этрусклар, башка борынгы халыклар кебек үк, алфавит кешене вакыт ха¬ кимлегеннән коткара ала торган үзенә бертөрле тылсым¬ лы (магик) көчкә ия дип уйлаганнар. Ләкин кайбер га¬ лимнәр, бу концепция, оригиналь булуына карамастан, артык катлаулы һәм кыю, дигән фикердә торалар. Башка язма истәлекләр дә: безнең эрага кадәр V га¬ сырга караган 300 ләп сүз язылган кечкенә балчык таблица, ләгънәт сүзләре язылган ике кургаш таблица, өстенә хәрефләр ярдәмендә бердән алтыга кадәр сан язылган уен (шобага) сөякләре табылган. Шулай да сүзләрнең мәгънәсен аңлата алырлык файдалы язмалар бик аз. Этрускология фән буларак моннан ике мең ел ча¬ масы элек барлыкка килгән. Безнең эраның I гасырын¬ да яшәгән император Клавдий этрускларга 20 томлык гаять зур хезмәт багышлаган, соңрак ул хезмәт Алек¬ сандрия китапханәсендә юкка чыккан. 170
Этрусклар язуын (әлифбасын) өйрәнү XVI гасырдан башлана. Иң элек галимнәр алдына этруск алфавитын дешифрлау проблемасы, этрускларның һәр билгесе латин хәрефенең кайсына туры килүен ачыклау мәсьәләсе килеп баса. Бу эш XIX гасыр азагына тәмамлана. Этрускологлар этруск алфавитының барлык 26 хәрефен дә ачыклыйлар. Этруск алфавитының грек алфавитыннан башлануы, ләкин аннан шактый иртә, безнең эрага кадәр VIII га¬ сырда, уңнан сулга язганда ук аерылуы мәгълүм булды. Шуннан соң инде телнең структур закончалыкларын билгеләү, һәр сүзнең мәгънәсен аңлатуга керешү мөм¬ кинлеге туды. Этрускологлар кулында язма истәлекләр шактый булуга карамастан, этруск язуын аңлатып бирергә ко¬ мачаулый торган кыенлыклар да юк түгел. Беренчедән, Пиргидагы борынгы гыйбадәтханәне ка¬ зыганда табылган, граверлап язылган өч алтын плас¬ тинканы исәпкә алмаганда, гадәттә күп кенә очраклар¬ да була торган билингва юк. Аларның икесе — этруск телендә, өченчесе финикиялеләр телендә язылган, ләкин дешифрлауда аларның әле сизелерлек ярдәме тигәне булмады. Тагын латинча-этрускча язылган берничә кабер та¬ шы бар, ләкин алар этруск теленең ачыкланган хәзинә¬ сенә бер-ике сүздән ары бернәрсә дә өстәмәде. Бер урында таптануның төп сәбәбе — кирәкле билингваның булмавы. Икенчедән, әлегә кадәр тикшеренүләр вакытында дешифрның нигездә ике төп методы: язуларны аларда- гы текст структурасыннан килеп чыга торган законча¬ лыклар нигезендә аңлатуның комбинатор методы һәм этимологик яктан кардәш дип уйланылган телләр белән чагыштыру методы кулланыла иде. Комбинатор методның мөмкинлекләре чикле. Этруск язуларын дешифрлауда кыенлыклар булды. Греклардан кергән алфавит, төзәтмәләре булуга карамастан, этруск фонетикасы үзенчәлекләренә җавап биреп бетерми. Шуңа күрә кайбер авазларны бирү өчен этрусклар әле бер, әле икенче хәреф кулланганнар. Язмачыларны ике мең елдан соң яшәячәк кешеләрнең аларны аңлау-аң- ламау мәсьәләсе борчымаган, алар өчен иң мөһиме за¬ мандашларының аңлавы булган. Алай гына да түгел, 171
этрусклар, бигрәк тә безнең эрага кадәр соңгы гасыр¬ ларда яшәгән этрусклар, кайбер сузыкларны төшереп калдырып язганнар. Әгәр буран сүзен тартыклар белән генә язсаң, мәгънәсен һәрвакыт аңлап булыр идеме икән? Кыскасы, гадәттә бик күп серле язуларны дешифрла- ганда файдаланыла торган универсаль ачкыч монда табылмады. Шулай да этруск теле турында без бөтенләй берни белмибез дип әйтеп булмый. Без инде бик күп ил га¬ лимнәренең, шул исәптән рус һәм совет тикшеренүчелә- ренең зур көч куеп, тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә этрускларның йөз илледән артык сүзенең дөрес мәгъ¬ нәсен һәм этруск теленең аерым грамматик формаларын беләбез. Кайбер кабер ташларындагы кыска язмалар, багышламалар һәм бүтән язулар инде тәрҗемә ителде. Зур-зур текстлардагы сүзләр һәм грамматик формалар¬ ның, кайбер сүзтезмәләрнең һәм хәтта аерым җөмлә кисәкләренең мәгънәсе ачылды. Озын текстларның, аерым алганда «Загреб биләүсәсе»нең, максатын һәм эчтәлеген күз алдына китереп була. Немец этрускологы К. Ольцшаның «Загреб биләүсә- се»н аңлату өстендә ничек эшләвенә тукталып үтик. Чын билингвалар булмаганлыктан, ул ясалма билингва бул¬ дырырга тәкъдим итә. Билингвистик дип аталган бу ме¬ тод этрусклар Италиядәге башка кабиләләр белән төр¬ ле бәйләнешләргә кергәннәр дигән фаразга нигезлән¬ гән. Бу хәл исә этруск истәлекләрендә эзсез калмаган булырга тиеш. Шуннан чыгып, К. Ольцша «Мумия китабы»н аңла¬ тырга керешә. Ул вакытка инде аның дини характерда¬ гы язма истәлек икәнлеге билгеле була. К. Ольцша иң элек уз алдына сакланып калган текстның нинди өлеш¬ ләрдән торуын билгеләү бурычын куя. Крап, Натунс һәм башка аллаларга багышланган бүлекләрне аера. Аннары К. Ольцша китапның аерым өлешләрен ча¬ гыштырып карый һәм аның төзелешен өйрәнергә кере¬ шә. Бу — ритуаль текст дигән нәтиҗәгә килә, аның төзелешен аңлау өчен, умбр телендәге шундый текст¬ ларга мөрәҗәгать итә. Тикшеренүче, дини әдәби истә¬ лекләр күбесенчә кабатлана торган бер үк тәгъбирләр¬ дән тора, шуңа күрә аларны чагыштыру уңайлы, дип карый. 172
К. Ольцша: «Загреб биләүсәсе» — дини календарь, анда аллаларга сыгыну-ялварулар, догалар тупланган, шөкерана кылу көннәре, корбан бирү кагыйдәләре күр¬ сәтелгән, дип уйлый. Ләкин галимнең версиясен бөтен кеше дә хупламый. Аны телләр арасындагы һәм истәлекләр формасындагы охшашлыкны арттырып җибәрүдә гаеплиләр. Комбинатор методны куллануның нәтиҗәләре шун¬ дый. Этруск теленә күп тапкырлар этимологик метод ярдәмендә ачкыч табарга тырышып карадылар. Этруск телен аңлатып бирү өчен нинди генә телләр файдала¬ нылмады: борынгы еврей теле, грек, латин, санскрит, кельт, Кавказдагы бик күп телләр, фин теле, Көньяк һиндстанда яшәүче дравидлар теле, Америка индеец¬ ларының теле, баск, шумер һәм, ниһаять, рус теле. Ләкин хәзер безгә билгеле берәр тел ярдәмендә этруск теленең серенә төшенергә тырышу бернинди уңай нәти¬ җә дә бирмәде. Күптән түгел тагын бер телне сынап карадылар. Француз тикшеренүчесе Э. Майани албан теленә мөрә¬ җәгать итте. Телләрне чагыштыру нәтиҗәсен ул «Этруск¬ лар телгә килә» дигән китапта яктыртты. Этруск һәм албан теленең кардәшлеге хакында бик күптәннән сөйлиләр иде. Моннан йөз еллар элек үк бер галим албан халкының гореф-гадәтләре, дине, йолала¬ ры, теле турында калын гына китап та бастырып чыгар¬ ган. Анда, албаннар — этрускларның нң якын кардәш¬ ләре, дигән фараз бар. Үз гипотезасын ул этрусклар¬ ның латинча «тусклар» дигән исеме белән Албаниянең көньягында яшәүче «тосклар»ның охшаш яңгыравына, шулай ук «Тирана» (Албаниянең баш шәһәре) белән «тиррена» (этрускларның грекча исеме) сүзләрендәге охшашлыкка нигезли. Аннан соң да албан һәм этруск телләрендәге аерым сүзләрнең якынлыгын күп тапкыр¬ лар табарга тырыштылар. XX гасыр башында этруск теленең серен ачуда «ал¬ бан ачкычын» файдаланырга тырышуның нәтиҗәләрен ачыклыйлар. Бөтен эшкә йомгак ясаган галим Д. Буона- мичи, ике телдә дә күп кенә охшаш элементлар булуын таныса да, этруск һәм албан телләрен турыдан-туры чагыштыру дөрес булмый, ди. Охшашлыкны ике сәбәп 173
белән: я телләрнең бик борынгы кардәшлеге, я ике тел өчен дә кайчандыр уртак баба тел булуы белән аңла¬ тырга мөмкин. Албан теле этруск теленең серен ачарга, әлбәттә, ярдәм итәргә мөкин. Ләкин албан һәм этруск сүзләрен турыдан-туры чагыштырырга ярамый. Ике телнең грам¬ матик формаларын уртак нигезне үзгәртеп корганда гына чагыштырырга мөмкин. Э. Майаниның этруск һәм албан телләрен тагын бер кат турыдан-туры чагыштырырга тырышуы да, бик кыю һәм тапкыр булуына карамастан, совет галиме А. Кон¬ дратов фикеренчә, нигезле түгел. Этруск теленә кардәш тел табарга тырышучы га¬ лимнәрнең төп хатасы шунда, алар этруск сүзләренең мәгънәсен ачкыч булачак телнең сүзләре белән тышкы яңгырашка карап кына билгелиләр. Этруск теленең мәгънәсен ачыклау өчен, В. Георгиев комбинатор-этимологик методтан файдалана. Ул сүз¬ ләр һәм морфемаларның мәгънәсен текстньщ үзеннән чыгып, ягъни комбинатор метод белән билгели. Ә анна¬ ры мәгънәсе һәм килеп чыгышы ачыкланган сүзләр ни¬ гезендә этруск теленең аңа кардәш дип уйланылган башка телләр белән уртак сыйфатларын билгели. В. Георгиев, этруск теленең фонетик структурасы әрмән теле структурасына бик нык охшаган, дигән нә¬ тиҗәгә килә. Бу охшашлыкны ул шуның белән аңлата: этрускларның борынгы ватаны Кече Азиянең төньяк- көнбатыш өлешендәге Троя өлкәсе булган, анда фри- гиялеләр дә яшәгән. Борынгы заман мәгълүматларына караганда, әрмәннәр шулардан килеп чыккан. Этруск телендә, хет телендәге шикелле үк, һинд-европа тел¬ ләренә хас булмаган элементлар очраса да, үзенчәлек¬ ле яклары белән ул һинд-европа телләренә керә. Шулай да бу гипотезаның этруск телен берсүзсез һинд-европа семьялыгына кертү өчен җитәрлек дәлил¬ ләре юк. Киләчәктә фактлар туплау гына бу мәсьәләне хәл итәчәк. Этрускологлар алдында гаять зур хезмәт таләп ит¬ кән бик нечкә эш тора, монда җиңүләр дә, уңышсыз- лыклар да, һәм... «һич көтмәгәндә билингва»да булырга мөмкин! Ә хәзергә яңа хәбәрләр. Соңгы хәбәр Болгария те¬ леграф агентлыгы бюллетененең 1976 елгы икенче 174
(январь) санында басылып чыккан иде. Анда: академик В. Георгиев «кешелек дөньясының тел тарихында зур ачыш белән — этруск язуын укуы белән» танылды, ди¬ елгән. ■ Латинсыз фән юк Латин телендә әнә шундый әйтем бар. Гаять күп әйтемнәрнең берсе ул. Аларны без көн саен диярлек кулланабыз, үз телебезнеке дип саныйбыз, ул әйтем¬ нәрнең Римда туганын уйлап та тормыйбыз. Чөнки алар бик кыска, аз сүзле һәм бик тапкыр. Чыннан да, латинсыз фән юк бит. Хәзер үле тел булып исәпләнгән латин теле урта гасырларда ук инде галимнәр һәм дипломатларның халыкара теле булган. Безнең заманда дөньяның бер генә илендә дә латин телендә сөйләшкән кешеләр, халык¬ лар юк. Ләкин латин теле эзсез югалмаган. Киресенчә, бер тел дә аның кебек үк бәхетле булмагандыр. Аны дөнья¬ дагы барлык телләр искә төшереп тора. Латин — чын мәгънәсендә фән һәм техника терминнары чишмәсе, аннан башка биологлар, медиклар, филологлар берни эшли алмый... Ни өчен ул бигрәк тә фән-техника өчен кирәк? Мәгъ¬ лүм ки, сөйләм теленнән аермалы буларак, фән теле зур төгәллек таләп итә. Аңа сүз генә түгел, термин кирәк. Сөйләмдә без еш кына берничә мәгънәле сүзләр кулланабыз. Ләкин һәр очракта сүзнең нинди мәгънәдә кулланылуын контексттан аңлыйбыз. Фән мондый хәл белән килешә алмый. Ул конкрет бер мәгънә таләп итә. Әгәр инде класс сүзе кулланылган икән, ул билгеле бер баскыч, разряд яисә төркем мәгънәсендә генә кулланы¬ ла, мәсәлән, имезүчеләр классы. Шундый төгәллек аркасында төрле телдә сөйләшүче кешеләр дә фәнни терминнарны аңлыйлар. Бер генә мәгъ¬ нәле сүзне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең әллә ни кыенлыгы юк. Моны бирелгән программа буен¬ ча машиналар үзләре генә дә эшли ала. Терминнарның гаять зур күпчелеге бик күп телләрдә бертөрле әйтелә, алар — халыкара терминнар. Минимум, максимум, ин¬ 175
тернациональ, эффект, интерес сүзләрен генә алыйк. Аларга мәгънәсе һәм яңгырашы белән инглиз, немец, француз, испан, поляк һәм башка телләрдәге сүзләр туры килә, чөнки алар барысы да латин сүзләре. Рус әдәби телендә дә, татар телендә дә латин сүзлә¬ ре бик күп. Әйтик, ял көне ди. Кая барырбыз икән? Башта ботаника бакчасында йөрергә, гүзәл розаларга карап сокланырга, (курсив белән латин сүзләре бирел¬ гән.— В. Д.), мәңге яшел лаврларны, Африка пальма¬ сын, җиләк-җимеш агачларын карарга мөмкин. Аннары сынлы сәнгать музеена барырга була: анда искиткеч скульптуралар, стиле һәм колориты белән таңга кал¬ дырган монументаль картиналар. Ә кичен безне утла¬ рын балкытып театр каршылар. Яңа спектакльдә бай декорация һәм актерларның бик яхшы уйнавы белән хозурланырга мөмкин. Ял көне үтеп бара. Иртәгә студентлар, профессор¬ лар, аспирантлар институт һәм университетларга китәр¬ ләр. Аудиторияләрдә лекцияләр, консультацияләр, кол¬ локвиумнар башланыр. Эшчеләр, инструментларын алып, аппаратлары янына басарлар, механизаторлар трактор¬ лары белән кырга чыгарлар, химиклар төрле элемент¬ лар белән экспериментларын дәвам иттерерләр, ә синоп¬ тиклар, календарьга карап, январь, февраль, март ай¬ ларында һава торышын билгеләрләр. Биологиядә һәм медицинада латин сүзләре аеруча куп. Студентларга төрле организмнарның һәм орган¬ нарның, даруларның латинча исемнәрен, рецептларны бик ныклап өйрәнергә туры килә. Менә нинди ул — «үле тел»! Күп гасырлар элек җанлы латин телендә сөйләшү¬ челәр бик күп булган. Башта бу телдә латин кабиләлә¬ ре сөйләшкән, шуңа күрә аны латин теле дип атаганнар да. Латиннарның Италиягә кайдан һәм кайчан килүе тә- гаен билгеле түгел. Тыныч табигатьле игенчеләр һәм көтүчеләр Тибр елгасы буендагы калкулыклы Лациум җирендә яшәгәннәр. Ул кабиләләр безнең эрага кадәр VIII—VII гасырларда кечкенә генә Рим үзәге тирәсе¬ нә берләшкән. (Римга безнең эрага кадәр 753 елда ни¬ гез салынган.) Рим тарихы башка дәүләтләрнекеннән соңрак баш¬ лана. Борынгы Көнчыгышның кайбер колбиләүчелек дәүләтләре ул вакытка инде меңнәрчә ел яшәгән була. 176
12 л-320
Латиннарның тирә-яктагы күршеләре бик нык алга киткән булган. Апеннин ярымутравында һәм Сицилия- дә грек колонияләре урнашкан. Урта диңгезнең Африка ярлары буенда финикиялеләр яшәгән, соңрак аларны Карфаген көчле диңгез державасына берләштергән. Пиреней ярымутравының көньягында Тартесс дәүләте көч туплаган. Ләкин латиннарга политик һәм культура ягыннан иң зур йогынты ясаучылар аларның төньяк күршелә¬ ре—этрусклар булган. Безнең эрага кадәр VII—VI га¬ сырларда латиннар борынгы строй таркалу һәм берен¬ че дәүләт берләшмәләре барлыкка килү баскычында торганнар. Шул чорда (аны «патша заманы» дип атый¬ лар) язу ихтыяҗы туган. Ул вакытка инде греклар һәм этрусклар хәрефле- авазлы язудан файдаланганнар. Шуның белән бергә, этрусклар бераз вакыт Рим өстеннән хакимлек тә иткән¬ нәр һәм шуңа күрә латиннарга турыдан-туры йогынты ясаганнар. Аларга этрусклар теле тәэсир иткән, аның аркылы латиннар грек язуын үзләштергәннәр. Латиннар тырыш, үз дигәнен итүчән халык булган. Башка кабиләләрне кысрыклап, үзләренең территория¬ ләрен бик тиз киңәйткәннәр. Латин теле акрынлап Италиядәге умбр, оск, сабелль, этруск, галль телләрен кысрыклап чыгарган. Тик кайбер урыннарда гына ул телләр безнең эраның I гасырына кадәр саклан¬ ган. Латин теле һәм язуының аннан соңгы үсеше Рим тарихына бәйле. Этрускларны куып чыгарганнан сон, республика урнаша башлый һәм бертуктаусыз сугыш¬ лар булып тора. Римлылар бөтен Апеннин ярымутра¬ вын үзләренә буйсындыралар. Комсызлык артканнан- арта бара, тагын да ераккарак үрелеп, алар «бөтен дөньяда» хакимлек итүдән дә баш тартмыйлар. Сици- лияне бүлешә алмыйча Сиракуз белән Карфаген бер¬ туктаусыз сугышалар. Рим да Сицилиягә — майлы калҗага өметләнә һәм бик кыю гына сугышка катна¬ ша, әкренләп Карфагенның бөтен территориясен, анна¬ ры Урта диңгезнең бөтен Көнбатышын диярлек яу¬ лый. Безнең эрага кадәр II гасыр уртасында Рим Греция белән Македонияне басып ала. 178
Монда бер бик кызыклы күренеш игътибарны үзенә җәлеп итә. Рим яулап алган Галлиядә, Төньяк Афри¬ када, Британиядә, Паннониядә, Дакиядә, Иберия ярым¬ утравында һәм Рейн буендагы Германиядә җиңүчеләр теле — латин — барлык җирле телләрне кысрыклап чы¬ гара. Ә грек культурасы булган төбәкләрдә грек теле кысрыкланмый гына түгел, бәлки, үз чиратында, рим¬ лылар теленә дә көчле йогынты ясый. «Бөтен дөньяда хакимлек итү» чоры Пергам патша¬ лыгын Рим империясенә кушу белән тәмамлана. Бу вакытка әдәби латин теле тулысынча формалашып җитә. Иске эра белән яңа эра чигендә Римның чәчәк атуы үзенең иң югары ноктасына җитә, ә империя теле аңа буйсынган бөтен территориядә ныклап урнаша. Рим империясе таркалганнан соң, безнең эраның V гасырында латин теле акрынлап роман телләре: итальян, провансаль, сардин, француз һәм башка тел¬ ләр белән алмашына. Ләкин латин фән һәм культура теле буларак әле тагын берничә гасыр яши. Таш, металл, керамикага язылган бик борынгы яз¬ малар безнең эрага кадәр VII—VI гасырларга карый. Тик алар бик аз, бармак белән генә санарлык. 1871 елда Пренестта язулы алтын каптырма (фибу¬ ла) табалар. Ювелир аны якынча безнең эрага кадәр VII гасыр азагы — VI гасыр башларында ясаган. Ал¬ тын пластинка өстенә бик тырышып: «Мине Маний Нумезий өчен ясады»,, дип граверлап язып куйган. Хә¬ рефләр уңнан сулга таба язылган, анда грек алфави¬ тында булмаган ике хәреф бар. Латин теленең үзенә генә хас авазларын бирү өчен, ул хәрефләрне этруск теленең башлангыч формасыннан алганнар. Рим Форумы урынында ватылып-җимерелеп беткән багана тапканнар һәм аны «кара таш» дип атаганнар. Багананың дүрт ягына да сүзләр язылган, галимнәр аны безнең эрага кадәр VI гасырга карый диләр. Бу — грек һәм этруск язулары кебек үсеш кичергән иң борын¬ гы латин язуының тагын бер үрнәге. Язма өстән аска таба — вертикаль бустрофедон белән башкарылган. Аны укуы бик авыр булып чыга, моңа язуның юнәлеше һәм начар саклануы комачаулый. Дуэносның иганә савыты читендәге өченче язманың вакытын билгеләүдә галимнәрнең әле һаман бер фикер- 12* 179
гә килгәннәре юк. Кайберләре, язу савыт өстенә безнең эрага кадәр VI гасырда, ә икенчеләре IV гасырда языл¬ ган, диләр. Анда да язу юнәлеше уңнан сулга таба. Менә шул өч язма һәм кайбер соңгырак язмалар галимнәргә латинның баштагы чоры белән танышырга мөмкинлек бирде. Римлылар алфавиты ул чагында 21 хәрефтән торган (этрускларда 26 хәреф булган). Грекларның «тета», «фи», «хи»лары алфавитта файда¬ ланылмый, чөнки римлылар телендә андый авазлар булмый, шулай да алар белән саннарны билгеләп йөртә¬ ләр. Этруск телендә S авазын бирә торган өч хәреф булган. Римлылар «сигма»ны гына файдаланганнар. Латин алфавитында «d» һәм «о» хәрефләре бар, соңгы¬ рак этруск алфавитында алар юк. Этруск теленең башта¬ гы чорында ул хәрефләр булган, димәк, латин алфави- 180
ты этрусклар алардан баш тартканчы ук барлыкка кил¬ гән. Цицерон заманында, безнең эрага кадәр I гасырда, Рим Грецияне үзенә буйсындыргач, Рим империясе- культурасына бик нык алга киткән грек культурасының йогынтысы көчәйгән. Римлылар грек әдәбиятын мавы¬ гып укыганнар, тел составына гаять күп грек сүзләре кергән. Ә аларны язуда чагылдыру өчен грек язуына гына хас хәрефләр кирәк булган. Латин алфавитына грекларның «дзета»сы һәм «ипсилон»ы кергән. Шулай итеп, алфавитта 23 хәреф барлыкка килгән. Латин алфавиты бөтен антик чор буена үзгәртел¬ мәгән, бары урта гасырларда гына тагын өч хәреф белән, дөресрәге, гамәлдәге хәрефләрнең вариантлары белән тулыландырылган. Алфавитның шуннан соңгы тарихында әллә ни үзгәреш булмаган диярлек. Аның үсеше төрле телләргә яраклашу һәм, язуның төренә ка¬ рап, хәрефләрнең язылу рәвеше үзгәрү юнәлешендә генә барган. Рим язуын барлык роман-герман халыклары: фран¬ цузлар һәм испаннар, итальяннар һәм португалиялеләр,, румыннар һәм немецлар, инглизләр һәм шведлар, нор¬ вегиялеләр һәм даниялеләр файдаланган. Латин алфа¬ витын шулай ук финнар һәм венгрлар, эстоннар һәм поляклар, чехлар һәм Европаның башка халыклары да кабул иткән. Әдәби латин теле безнең эрага кадәр III гасырда·· үсә башлаган. Бу «башлангыч» Плавт һәм Теренций комедияләрендә, Катон прозасында чагылыш тапкан. Ике эра чигендә «классик» латин барлыкка килә. Аның нигезендә абстракт лексика, төгәллек һәм гармо¬ ниялелек ята. Саллюстий, Цезарь әсәрләре, Цицерон речьләре, Катулл, Вергилий, Гораций, Лукреций әсәр¬ ләре югары, тантаналы стильдә язылган. Безнең эраның I—II гасырларында көмеш латин дип аталган чор башлана. Классик латиннан ул кат¬ гый кагыйдәләре булмавы, нәфислеге, лиризмы белән аерылып тора. Бу — тарихчы Ливий һәм шагыйрь Ови¬ дий, философ Сенека, романнар язучы Петроний стиле. Әгәр төрле чордагы латинча язма истәлекләрне ча¬ гыштырып карасаң, хәрефләрнең төрлечә язылышы, язу 181:
төрләренең күплеге гаҗәпкә калдыра. Бу хәл язганда уңайлылыкка омтылуга, язу материалларына һәм ко¬ ралларына бәйле. Монументаль, яки капиталь, язу гаять зур хезмәт һәм күп вакыт таләп иткән. Төз, матур хәрефләр белән ташка чокып язганнар. Аның каравы шундый мемо¬ риаль, кабер ташындагы яисә дәүләткүләм әһәмиятле язмалар мәңгелек булган, аларны вакыт куркытмаган. Шуңа күрә безнең көннәргә кадәр иң күп сакланып кал¬ ганнары монументаль язмалар булган да инде. Әйтик, император Август хөрмәтенә язылган язма. Монумен¬ таль язу өчен бронза һәм кургаш таблицаларны да фай¬ даланганнар, алар өстенә хәрефләрне очлы кискеч бе¬ лән язганнар. Көндәлек тормыш-көнкүреш хәлләрен Римда өстенә балавыз сыланган такталарга очлы кечкенә таяк—· «стиль» белән тырнап язганнар. Файдаланылган такта¬ ның балавызын «стиль»нең икенче башы белән тигезләп, тагын язганнар. Шундый кечкенә такталарны билгә 182
тагып йөрткәннәр, алар куен дәфтәре булып хезмәт ит¬ кән. Хәрефләрне очлы итеп кискән камыш белән, ә VI гасырдан кош каурые белән тырнап яза башлаган¬ нар. Бу «корал» озак яшәгән, тик узган гасырда гына аны металл каләм алыштырган. Римлылар, озын төргәкләр ясап, папируска да яз¬ ганнар. Ләкин Мисырдан кайтарылган һәм бик кыйм¬ мәткә төшкән папирус тиз сынган һәм укыр өчен бик җайсыз булган, һәр ягына язып, соңыннан бөкләп ку¬ ярга мөмкин булган пергамент бермә-бер уңайлырак күренгән. Кәгазь уйлап табу берьюлы бик күп проблеманы хәл иткән, китап язу эше бик нык алга киткән. Безнең эра¬ ның II гасырыннан кәгазь дөньяның бөтен илләрендә· кулланыла башлаган һәм XIV гасырда пергаментны тулысынча кысрыклап чыгарган. Римлылар ул мате¬ риалларның барысына да йөгерек язу белән, тиз һәм җиңел язганнар. Римлылар таш өстенә, папируска, пергаментка, кә¬ газьгә язып калдырган бөтен нәрсә Рим империясенең,, шулай ук башка илләрнең тарихын һәм культурасын танып белү өчен бәя биреп бетергесез зур әһәмият¬ кә ия. Римлылар дөньяга үз философларын, тарихчыларын, юристларын, шагыйрьләрен биргәннәр. Римлылар гына түгел, Т. Кампанелла, Э. Роттердамский, И. Ньютон, Т. Мор һәм башка бөек акыл ияләре дә үз әсәрләрен латин телендә язганнар. Россиядә әле XVIII гасырда да латин теле киң кул¬ ланылган. һәр укымышлы кеше ике телне: грек һәм латин телен белергә тиеш булган. М. Ломоносов, эшче¬ ләр сыйныфының бөек юлбашчылары К. Маркс, Ф. Эн¬ гельс, В. Ленин һәм башка язучылар һәм галимнәр ла¬ тин телен бик яхшы белгәннәр һәм аны хезмәтләрендә файдаланганнар. Хәзер дә, латин телен белгәндә, Рим авторларының әсәрләрен төп нөсхәдән укып, һичнәрсә белән чагыштыр¬ гысыз ләззәт алабыз. Латин теле безгә римлыларның туган иле тарихына бәйле кайбер серләрне генә түгел, бәлки кайчандыр алар аяк баскан күп кенә җирләр тарихының серләрен ачарга да ярдәм итә. Беренче тапкыр колонист греклар, аннары римлылар барып эләккән Кара диңгезнең Төньяк. 183'·
яр буйлары да шундый җирләргә керә. Туган илебез¬ нең көньягында римлылар булу хакында күп нәрсә әле¬ гә билгеле түгел, һәм табылган һәр яңа язма тарихи фактларны яңача яктыртырга, галимнәрнең гөман-фа- разларын расларга мөмкин. 1954 елны Херсонеста казу эшләре алып барганда, Ό. Домбровский театр хәрабәләре, ә өч елдан соң анда известьташтан эшләнгән, өстенә латинча язылган мих¬ раб тапкан. Аны Украина ССР Фәннәр академиясе Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре, та¬ рих фәннәре докторы Э. Соломоник бик җентекләп тик¬ шергән. Нинди генә тарихи истәлекләр күрмәгән ул! Кайчагында һәйкәл шулкадәр нык җимерелгән була, инде бернәрсә дә укып, аңлап булмас кебек тоела. Ә ул, грек һәм латин телләрен белгәнгә күрә, аларны укый ала. Хәзер дә галимне күп көч сорый торган эш көтә. Известьташ михрабны өйрәнгәндә, ул Ялта музеендагы Харакс михрабларын исенә төшерә. Сугыш вакытында алар юкка чыга. Бары тик фоторәсемнәр һәм ул язма¬ ларның М. Ростовцев бастырып чыгарган күчермәләре генә кала. Безнең эраның I гасырында Рим легионерлары Хер- сонесны оккупацияләү белән генә чикләнмиләр. Кырым ярымутравы территориясендә хакимлек урнаштыру өчен, аларга башка ныгытмалар да кирәк була. Харакс кре¬ посте, күрәсең, шундый ныгытма булган. Язма чыга¬ наклар һәм казу эшләре шуны раслый. Херсонес белән Харакс арасында диңгез юлы. Ләкин римлыларны ышанычсыз диңгез юлы гына канәгать¬ ләндердеме икән? Мөгаен, коры җирдән дә юл булган¬ дыр? Бу сорауга җавап бирергә нәкъ менә михраб өстен¬ дәге язмалар ярдәм итә. Рим легионнары белән бергә һәрвакыт юл төзүче¬ ләр һәм аларның сакчылары — бенефицарийлар йөргән. Харакстагы өч михраб өстенә бенефицарийларның исем¬ нәрен күрсәткән багышламалар чокып язылган. Димәк, Харакста юл төзүчеләрнең посты булган. Херсонеста табылган язмада: «Химаяче алиһәбез Немесидага XI Клавдий легионының консуляр бенефи- циарие Тит Флавий Цельсиннан, үземне һәм балала¬ рымны коткарган өчен, нәзер кылып куйдым»,— диел¬ гән. Тукта, тукта! Тит Флавий Цельсин исеме Харакста- 184
гы михрабта да бар. Ул Херсонестагы хәрби юл посты¬ ның начальнигы булган һәм ике шәһәрдә михраблар куйган. Бу хәл алар арасында коры җирдән дә туры юл булуы турында сөйләмимени? Римлыларның хәрби юл¬ лары шулай табыла. Латин теле — Рим тарихына ачкыч — инде галим¬ нәрнең бик күп сорауларына җавап бирде. Ул киләчәк¬ тә дә кешелек дөньясына ышанычлы хезмәт итәр.
ИСӘНМЕ, РУСЫ
«Дала иероглифларының» сере Kapa диңгезнең Төньяк яр буйлары... Ерак гасырлар аша кайчандыр бу җирләрне үзләренеке дип санаган халыклар күренә. Күп гасырлар элек алар шунда яшә¬ гәннәр, ә аннары тарих мәйданыннан юкка чыкканнар, башка кабилә һәм халыклар арасында таралып бет¬ кәннәр. Ләкин аларның һәркайсы нинди дә булса бер нәрсәдә: безнең йөз-бит сызыкларында, телебездә, йо¬ лаларыбызда сакланып калган... Язма чыганаклардан безгә мәгълүм Кара диңгез буе халыкларының иң бо¬ рынгысы — киммерийлар. Бу җирләрдә алар өч мең еллар элек яшәгән. Безнең эрага кадәр VIII гасырда аларны скифлар куып җибәргән. Ләкин скифлар хаким¬ леге озакка бармаган: безнең эрага кадәр беренче га¬ сырларда аларны сармат кабиләләре кысрыклап чыгар¬ ган, берничә гасыр дәвамында Кара диңгезнең Төньяк яры буйларында шулар төп политик көч булганнар. Шул вакыйгалар белән бер үк вакытта диярлек без¬ нең эрага кадәр VII—V гасырларда Кара диңгезнең Төньяк яры буйларында греклар пәйда була, алар Эвксин Понты (Кара диңгез) яр буйларында шәһәр- колонияләргә нигез салалар. Киммерий Боспоры (Керчь бугазы) яр буйларына урнашкан ул шәһәр-колонияләр- нең бер өлеше Боспор патшалыгына берләшә. Греклар үзләре белән борынгы (антик дөнья) цивилизация ка¬ занышларын алып киләләр, ул цивилизация скифларга һәм сарматларга зур йогынты ясый. Ә варварларның (греклар чит кабиләләрне шулай атаганнар) көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм культурасы, үз чиратында, Кара диңгез яры буйларында яшәгән грекларга йогынты яса¬ мый калмый. Ләкин греклар белән варварлар арасында нинди мөнәсәбәтләр урнашкан, ул халыклар тормышында нинди хәлләр, вакыйгалар булган икән соң? Нәкъ әнә шунда, Кара диңгездән төньякка таба бик еракларга сузылган иксез-чиксез киңлекләрдә беренче рус дәүлә¬ те — Киев Русе барлыкка килгән бит. Бу турыда, кыз¬ ганычка каршы, билгеле нәрсәләр бик аз. Кара диңгез¬ нең Төньяк яры буйларында яшәгән скифлар да, сар¬ матлар һәм башка варварлар да үз тарихларын язып калдырмаганнар. Галимнәргә аны, антик дөнья автор¬ 187
ларының мәгълүматларына (ә алар ул халыкларны •сүз уңаенда гына искә алалар) һәм төрле археологик истәлекләргә таянып, реставрацияләргә туры килә. Бу материаллар арасында «дала иероглифлары» мөһим урын алып тора. ...Тернополь якларында калкып торган балбал — •тамгалар язылган биш метрлы таш багана турында легендаларда бик күптәннән сөйләнеп килгән. Үзенә бертөрле ул монументны анда кем, кайчан, ни өчен куйган икән? Илебезнең күп кенә музейларында шундый тамга¬ лар язылган истәлекләр саклана. Анда Кривой Рог тирәсендә һәм борынгы Ольвия авылы янында (Буг лиманы ярында), әкияттәге сыман Таврия һәм Азов буе далаларында табылган таш плитә кисәкләре дә, борынгы купшы хатын-кызларның дала курганнарында табылган көзгеләре дә бар. Кайчандыр курганны тупас кына ясалган таш сын — кабер ташы бизәп торган. Сирәк очрый торган экспонатларга Мәскәү һәм Ленин¬ град коллекцияләре аеруча бай. Анда балчык уенчык¬ ларны да, Ольвиянең данлыклы мәрмәр арсланнарын да, уникаль тәңкәләрне дә һәм бик нәфис эшләнгән юве¬ лир әйберләрен дә күрергә мөмкин... Бу истәлекләр өстенә «язуларны» кемнәр, кайсы ха¬ лыклар язды икән соң? Борынгы греклар яисә скифлар¬ мы, римлылар яисә сарматлармы, готлар яисә туннар¬ мы, аланнар яисә антлар һәм рослармы? «Серле тамгалар» күптән узган шау-шулы көннәр һәм вакыйгаларның үзенә бертөрле «хроникасы» булып тора. Аларны тану, мәгънәсенә төшенү Кара диңгез буе далаларында яшәгән халыклар тормышының бик күп билгесез якларын ачыкларга мөмкинлек бирер иде. Дөньядагы күп кенә илләрнең алдынгы белгечләре ике йөз ел буена диярлек бу серле сурәтләрнең мәгънәсенә төшенергә тырышалар. Ул юлда нинди генә сенсация¬ ләр булмады! «Дала иероглифлары» белән шөгыльләнүче галимнәр узган гасырда ук инде аларның табигате хакында төрле фикерләр әйттеләр. Аларны билгесез язу хәрефләрен¬ нән төзелгән монограммалар дип тә, әлегә кадәр сере ачылмаган хәрефләр, иероглифлар, идеографик язуның беркадәр гадиләштерелгән төре, өлешчә хәрефләрдән, 188
елешчә символлардан торган шартлы язу дип тә ата¬ дылар... Безнең гасырның 20 нче елларыннан башлап Кара диңгез буенда табылган тамгаларны өйрәнү планлы¬ рак, системалырак юнәлештә бара. Кайбер галимнәр бу тамгаларда сармат язуын күрергә тырышалар. М. Ростовцев, мәсәлән, бу версияне дәлилләп, хеттлар¬ ның да тамгалардан барлыкка килгән иероглифик язуы турында сөйли. 30 нчы елларда заманыбызның күренекле тел белге¬ че, академик И. Мещанинов тамгаларның, нигездә, идео¬ граммаларга, иҗекле билгеләргә әверелү ихтималы да бар дигән фикер әйтте. Пиктограммадан идеограммага сикереш ясап, тамгаларның — иҗекле язуга, ә тагын да соңрак хәрефле язуга үзгәрүе мөмкин. Галим славян әлифбасы глаголицаны Кара диңгез буе тамгаларын ка¬ бул итү ихтималы булган язуларның берсе дип саный. 50 нче еллардан башлап тамгаларны тикшерүдә ике төп юнәлеш: сармат һәм славян юнәлешләре формалаш¬ ты. Сармат юнәлеше тарафдарлары «серле тамгалар»ны сармат язуы дип уйлыйлар. Славян юнәлешен яклау¬ чылар, Кара диңгезнең Төньяк ярлары буендагы тамга¬ ларны борынгы антлар (славян кабиләсе) язуының хә¬ рефләре дип тә, өлешчә грек алфавитына, өлешчә руник язмаларга барып тоташа торган язу билгеләре дип тә уйлап, ул тамгалар, янәсе, кайдадыр Кара диңгезнең Төньяк ярлары буенда бик озак үсеш нәтиҗәсендә бар¬ лыкка килгән борынгы славян әлифбасы глаголицага башлангыч биргән, дип саныйлар. Н. Константинов, мәсәлән, үзенең концепциясен глаголицаның Кара диңгезнең Төньяк ярлары буендагы тамгалардан килеп чыгу теориясенә нигезләнеп төзи. Аның фикеренчә, Кара диңгез ярлары буендагы күпче¬ лек тамгалар нигезендә бер үк борынгы система — Кара диңгез ярлары буена, янәсе, грек колонистлары алып килгән иҗекле кипр язуы ята. Боспор таркалганнан соң бу тамгалар, акрынлап үзгәреп, безнең эраның V гасы¬ рыннан Көнбатыш Кырым шәһәрләрендә кулланылган. . Аннары ул язуны славяннар да кабул иткән. Серле язу¬ ларның ачкычы табылды дип, Н. Константинов борын¬ гы рус (безнең эраның VI—VII гасырлары) язма истә¬ лекләрендәге һәм Киев Русендагы князьләрнең тамга¬ ларын укырга тырыша. Биш йөздән артык исем, сүз 190
һәм атама укылды инде, дип белдерә. Шулай да алар¬ ның ничек «укылуы» турында әйтми. ГФР галиме Г. Гумбах Кара диңгез яры буенда та¬ былган тамгаларны грек хәрефләренең монограммалары итеп укырга тырышып карый. Мәсәлән, Боспор патша¬ сы Тиберий Евпатор тамгасын ул грек сүзе «кояш» кебек «укый». Бу тамгаларны таныш язуларның хәрефләре ярдәмендә «укып» карарга омтылган башка очраклар да була. Кара диңгезнең Төньяк ярлары буендагы тамгалар¬ ның килеп чыгуы һәм мәгънәсе турындагы шундый кар¬ шылыклы фикерләр 50 нче еллар башында миндә дә аларны өйрәнү теләге тудырды. Иксез-чиксез дала киң¬ лекләрендә ул язулар кайдан, ничек һәм кайчан барлык¬ ка килгәннәр?.. Озакка сузылган эзләнүләр башланды. Иң элек Кара диңгез яры буе тамгалары булган, илебездә, чит ил музейларында таралган барлык истәлекләрне, кыялар¬ га, мәгарәләргә язылган язуларны бик җентекләп өйрә¬ нергә кирәк иде. Чөнки дөрес күчерелмәгән, бозып күр¬ сәтелгән тамгаларны бастырып чыгару еш кына галим¬ нәрнең аларны ялгыш аңлатуына һәм ялган нәтиҗә¬ ләргә китерә. Тамгаларны башта гаять зур төгәллек белән миллиметрлы кәгазьгә күчерергә туры килде. Очраклы рәвештә кителгән һәм тырналган урыннар¬ ны борынгы кеше кулы белән ясалган киртләр, бизәк¬ ләрдән аеру өчен, сурәтне күп тапкырлар зурайта тор¬ ган оптик приборлар, фоторәсемгә төшерүнең махсус методлары, сурәтләрне төрле яктан яктырту ысуллары кулланылды. Химия дә ярдәмгә килде. Махсус эретмә¬ ләр ярдәмендә күп гасырлар буена утырган куныкны чистарткач, әлегә кадәр галимнәргә билгеле булмаган яңа «язмалар» килеп чыкты. Кара диңгез ярлары буеның барлык тамгаларын бергә туплый-җыя торган таблицалар, ниһаять, төзелде. Хәзер элек билгеле булган 240 тамга урынына фәнни әйләнешкә меңгә якын тамга керде. Нигездә алар саф сармат тамгалары булып чыкты. Бу нәтиҗә шуның бе¬ лән дә дәлилләнде: иң борынгы тамгалар нәкъ менә сармат истәлекләренә төшерелгән иде. Шулай да «дала иероглифлары»ның бер өлеше — Киммерий Боспорының катлаулы тамгалары — беркадәр сарматларныкын хә¬ терләтсә дә, ул кабиләләрнеке түгел, ә Боспор патша- 191
лыгыныкы була. Бу тамгалар бары тик Боспорда ясал¬ ган әйберләрдә генә очрый. Инде Кара диңгез ярлары буендагы тамгаларның килеп чыгышы, график эволюциясе һәм мәгънәсе ту¬ рындагы мәсьәләне тулысынча хәл итәргә кирәк иде. Эзләнүләрнең нәтиҗәсе һич көтелмәгәнчә булды: там¬ галарның килеп чыгышы борынгы кешеләрнең хайван¬ нарны кешенең ыруг башлыгы, иң борынгы әби-бабасы дип аңлавына, тотемга бәйле булып чыкты. Ләкин схематик, геометрик формадагы сармат там¬ галары хайваннарның реаль сурәтеннән ничек барлыкка килгән соң? Бу әверелеш механизмына төшенергә үзенә бертөрле «билингва» — әле хәзер дә ыруглык җәмгыяте сакланган кабиләләр белән этнографик параллель үт¬ кәрү ярдәм итте. Мисал өчен Обь угрларын алыйк. Угр П. Кукин «байгыш» ыругына керә, табигый ки, ыруг тамгасы да шуның тотемы — байгыш сурәте була. П. Кукин ыругы кайчандыр инде үзенең төп тармагыннан аерылганлык¬ тан, кошның бер өлеше — тәпи сурәте а аның ыруг тамгасына әверелә. Ятим булганлыктан, бөтен ыругның улы булып исәпләнгән П. Кукин, семьясы белән ыругтан аерылып чыккач, традиция буенча бөтен ыруг тамга¬ сын — байгышның шундый ук тәпиен ала. П. Ку- кинның энесе, аерылып торсын өчен, үз тамгасына — тәпинең өске өлешенә бер сызык өсти, /к Кукинның малае тамга эчендәге урта сызыкка бер таяк өсти. /К Кукиннарның икенче тармагында ян яктагы сызыклар¬ ның берсе гомумән юкка чыга. Бу тармак үзенең «бай¬ гыш» ыругына керүен таныса да, яңа тамга, кош тәпие¬ нә караганда күбрәк укка охшаганга күрә, «ук» исемен ала. Вакыт үтү белән ыруг тамгасының ничек үзгәрүе, андагы уртак тотем элементының ничек юкка чыгуы 192
шушы классик мисалда ачык күренә. Тамга индиви- дуальләшә һәм аңа көндәлек тормыштан алынган исем кушыла (әйтик, «ук»), шулай итеп, Кукиннар ыругында¬ гы бер тармакның тамгасына әверелә. Тора-бара тор¬ мыш-көнкүреш әйберләренең сурәтләре шундый тамга¬ ларның «үрнәге» булып китә, ә аларның тотемлык ни¬ гезе онытыла. Сармат тамгалары белән дә шундый ук хәл. Башта алар мәгънәсе белән бөтен ыругка караган, аннары бер семьяныкына әверелгән, соңыннан шәхси тамга булып калган, һәр конкрет очракта тамгаларның мәгънә төс¬ мере кайда һәм нинди максат белән кулланылуына да бәйле булган. Аларны культ-магия максатында да яисә мал-мөлкәткә, әйберләргә тамга салу өчен дә файдала¬ на алганнар. Тамгаларның мәгънәсен белгән ыруг эчен¬ дә шулар ярдәмендә сөйләшкәннәр, аңлашканнар, бер- берсенә ниндидер мәгълүматлар тапшырганнар. Сармат «язуының» уникаль истәлеге — Керчьта та¬ былган известьташ плитә сармат «иероглифлары» белән чуарланып беткән. Бу сармат тамгаларының чын-чын- нан энциклопедик җыелмасы, анда 500 гә якын тамга бар. Ни өчен сарматларга — сугышчан дала кешеләре¬ нә мондый «җыентык» төзеп вакыт әрәм итү кирәк бул¬ ды икән? Галимнәр бу сызыкларның барлыкка килүен плитә- нең культ-магия максатларында кулланылуы белән аң¬ латырга тырышып карадылар. Ләкин бер-берсенә «оры¬ нып» диярлек торган тамгаларны җентекләп тикшерү, этнографик параллельләрне һәм башка материалларны өйрәнү нәтиҗәсендә бу «җыентыкның» чын практик максаттан чыгып төзелүе ачыкланды: әйтик, аны авыл¬ да яисә шәһәрдә яшәүчеләрне язу өчен (үзенә бертөрле «йорт кенәгәсе» кебек), яисә көтүлекләр, сулыклар һ. б. билгеләү өчен төзегәннәр. Шулай итеп, сармат тамгаларының сере ачыла. Ә Киммерий Боспорының катлаулы тамгалары белән эш ничегрәк тора? Кызганычка каршы, алар әле һаман «тел¬ гә килмиләр». Ул тамгаларны гадәттә бик күп төрле нәрсәләргә: кабер ташларына һәм бизәнү әйберләренә, билбау оч¬ лыкларына, аелларга һәм төрбә (склеп) стеналарына, балчык савыт-сабага һ. б. төшергәннәр. Греклар да мәр¬ мәр һәм известьташ плитәлар өстендә дәүләткүләм әһә¬ 13 А-320 193
миятле язмалар калдыру өчен шундый тамгалар куллан¬ ганнар,. Боспор тамгаларын дешифрлауда да үзенә күрә бер билингва ярдәмгә килә. Узган гасыр азакларында ук инде бер үк тамга ясалган плитәләр табыла. Плитәләр өстенә кайчан язылганны тәгаен белгәч, аларның бер үк патша заманына туры килүе ачыклана. Бу тамгалар Бос¬ пор хакимнәренең шәхси тамгалары булып чыга. Хаким¬ нәрнең исемнәрен плитәләр өстендәге грек язуларыннан беләләр. Болай фараз итү белән тамгаларны дешифрлау башлана гына, аларның ничек барлыкка килүен ачык¬ ларга кирәк була әле. Тамгаларның формасы гаҗәпкә калдыра: һәркайсы бик мөстәкыйль ике өлештән — өске («санаучы») һәм аскы («ваклаучы») өлешләрдән тора. Төрле тамгалар¬ ның «санаучы»сы үзгәрә, «ваклаучы»сы шул ук кала. Нәрсә соң бу? Үзгәрә торган өске өлеш сармат тамга¬ ларына туры килә һәм күп кенә сармат истәлекләрендә очрый. л wO & ® Катлаулы Боспор тамгаларының аскы элементы сар¬ мат истәлекләрендә гомумән очрамый. Нәтиҗә үзеннән- үзе килеп чыга: тамганың аскы өлеше —«ваклаучы»сы — 194
Боспордагы хаким династия символы, шуңа күрә ул гомуми, ә өске өлеше —«санаучы»сы — аерым кеше сим¬ волы, шуңа күрә хакимлек алышыну белән ул үзгәрә. Гөман-фаразларны тикшереп карарга җай чыга. Эрмитажда грекча язылган мәрмәр плитә саклана, ә аның өстендә Савромат II нең улы Рескупорид III патша тамгасы тора. Савромат II патшаның тамгасы Керчь музеендагы известьташ плитәдән мәгълүм була. Плитә өстендәге тамгаларны чагыштырып карау шуны күрсәтә: Савромат II тамгасының уң яктагы өске ябендә сызыкның кечерәюе (аскы өлешләре, әлбәттә, бер төсле була) моның инде патша улы Рескупорид III неке икәнлеген белдерә. Димәк, фараз дөрес булып чыга. Моны тагын бер тарихи факт раслый: Боспорда власть башына Сармат патша тамгасының катлаулы архитектоникасы юкка чыга, «ваклаучы» бетә. Бу — табигый хәл, чөнки хаким¬ лек итүче Боспор династиясенең символикасы сармат¬ ларга ят була, һәм алар, билгеле инде, ул эмблеманы алып ташлыйлар. Яңа патшаларның үз нәсел-нәсәбе, династиянең үз тамгалары — Кара диңгез буенда та¬ ралган сармат тамгаларының вариантлары була: 13* 195'
Катлаулы Боспор эмблемалары Боспор патшаларына газиз булган кебек, Сармат патшалары өчен аларның үз символлары шулай ук кадерле һәм изге булган. ...Вакыт үтү белән, Боспор патшалыгы җимерелә. Башта безнең эраның III гасырында Кара диңгез буй¬ ларына Көнбатыштан готлар бәреп керә, аннары безнең эраның IV гасырында аны Көнчыгыштан килгән гуннар басып ала, һәм ил һәлак була. Сарматлар да төрле якка тарала. Ә тамгалар нишли? «Авторлары» белән бергә юкка чыгамы, әллә алардан соң да «яшиме»? Ул турыда археологик табылдыклар менә нәрсә сөй¬ ли. 1890 елны Херсонес тирәсендә кызыклы тамга төше¬ релгән, Боспорда эшләнгән аел тапканнар. Төп сурәттән тыш, анда тамганы бизәгән өстәмә сызыклар да була. Төп сызыклар сарматларның инде билгеле тамгасын хә¬ терләтә. Җентекләп өйрәнү ул вакытта тамгаларны ор¬ намент стиле белән ясый башлауны ачыкларга ярдәм итә. Бу традициянең алга таба тагын да үсүе тамга орна¬ ментын барлыкка китерә. Андый орнамент асылма көз¬ геләрдә очрый. 196
Аны төрле тамгалардан ясаганнар. Баштарак гераль¬ дик орнаментның ыруг һәм аерым кешенең геральдик тамгасы белән бәйләнеше яхшы сизелә, аннары акрын¬ лап онытыла һәм сызыклар бизәү, сәнгать элементла¬ рына әверелә. Кара диңгезнең Төньяк ярлары буендагы тамгалар үсешендә тагын бер юлның булуы ихтимал. Нәкъ шулар нигезендә «Рюриковичларның тамгалары»— Киев Русен¬ дагы князьләрнең геральдик эмблемалары формалашкан дип уйларга урын бар. ■ Совет галиме дешифрлый Киев өлкәсенең Ромашки авылы;... Нәкъ шунда, бо¬ рынгы поляннар җирендә, 1899 елны археолог В. Хвойко безнең эраның IV гасырында ясалган гаҗәеп бер кувшин таба. Бик шәп итеп ясалган кувшин искиткеч катлаулы композицияле орнамент белән капланган. Кувшин, борынгы әйберләр белән кызыксынучылар¬ ны үзенә җәлеп итеп, бик озак еллар археология музеен¬ да тора. Орнаментның серенә төшенергә галимнәр күп тапкырлар тырышып карыйлар. Гөман-фаразлар шак¬ тый була, ә чын мәгънәсендә фәнни нигезләнгән дәлил¬ ләр табылмый. Ромашкида табылган поляннар кувшины белән бер¬ вакыт академик Б. Рыбаков кызыксына башлый. Аның бай тәҗрибәсе өр-яңа идея тудыр д. Бик күпләр аңла¬ шылмый торган орнамент кына дип уйлаган нәрсәдә академик Б. Рыбаков хач сурәтләре, дулкынлы сызык¬ лар, агачлардан, ураклар һәм ашлык көлтәләреннән, төр¬ лечә урнашкан квадратлардан торган композицияләр күрә. Ромашки композицияләренең серен ачу өчен бик тырышып ачкыч эзли башлыйлар һәм аны борынгы сла¬ вяннар җирендә табалар... 1957 елны Лепесовка авылында казу эшләре алып барганда археолог М. Тиханова III—IV гасырларда тө¬ зелгән һәм уртасында корбан бирү урыны булган корыл¬ ма таба. Ул гыйбадәтханә булып чыга. Борынгы славян¬ нар, көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән аерылып, монда аллалар белән «аралашканнар». Анда дини йола (ритуал) савытлары була. Барысы да шушы савытлар¬ дан башлана. 197
Бер савытның киң ирнәвендә (савытның өске кырыен¬ дагы чыгынтысында) төрле турыпочмаклар төшерелгән унике бүлем, алардагы рәсемнәр һич тә бер-берсенә ох¬ шамаган. Бу сан —«бөтендөнья фольклорында киң та¬ ралган елдагы айлар исәбен күрсәткән 12 ай»,— ди Б. Рыбаков. Ләкин моны исбат итәргә һәм, барыннан да элек, теге яки бу рәсемнең кайсы айга туры килүен анык¬ ларга кирәк була. Галим бик кызыклы юллар белән орнаментны де- шифрлауга керешә. Җайлырак булсын өчен, рәсемнәргә, кыек хач һәм өске ягына почмак ясалган шакмактан башлап, сәгать теле йөргән уңайга саннар сугып чыга. Өч рәсемдәге (1, 3, 6)—кыек хач сурәте — ут яисә кояш символы аермачык күренеп тора. Алтынчы рәсем¬ дә кыек хач ике тапкыр кабатлана, аңа дулкынлы сы¬ зык — гадәти су символы өстәлгән. 198
Монда инде галимнең гаять зур эрудициясе ярдәмгә килә. Академик Б. Рыбаков ышкып табыла торган изге «тере» утны славяннарның елга өч тапкыр кабызуын исе¬ нә төшерә. Беренчесе кышкы Кояш торгынлыгына бәйле рәвештә кабызыла. Ут 6 январьга, кышкы «святки» бәй¬ рәменә кадәр (сүз уңаенда шуны да әйтеп китик, XVII—· XIX гасырларда халыкның агач календарьларында кояш билгесе белән январь, «кояшның кабынып китү» ае күрсәтелә) яна. Икенчесе март азагында, язгы көн-төн тигезлеге (хри¬ стиан дине соңрак масленица бәйрәмен февраль-мартта үткәрә башлый) вакытында кабызыла. Өченчесен барлык славян һәм аларга күрше халык¬ ларда җәйге Кояш торгынлыгы көнендә, 24 июньдә Иван Купала бәйрәмендә кабызалар, монда мәҗүсилек куль- 199
тының ике элементы — ут һәм су ачыктан-ачык күренеп тора. Көзге көн-төн тигезлеген славяннар бәйрәм итми. Б. Рыбаков ут билгесе булган өч рәсемне шул рәвеш¬ чә славяннардагы айлар белән чагыштырып карый. Беренче рәсем: январь (мәҗүсиләрнең яңа ел башы, бер елга җитәрлек итеп аллага сыгыну-ялвару ае). Өченче рәсем: март (кышны озату һәм язны каршылау ае). Алтынчы рәсем: июнь (эссе җәй ае һ. б.). Ә дүртенче рәсемдә шунда ук җир сөрү коралын һәм аның тирәсендәге буразналарны күреп аласың. Бу аңла¬ шыла да, Черняхов культурасының ул җирләрдә безнең эраның II гасырыннан V гасырына кадәр яшәгән кабилә¬ ләре үк инде табанлы һәм төрәнле суканы белгәннәр. Ә Лепесовка сукасында хәтта мөгезгә охшаган ике вер¬ тикаль казык та бар, агач камытны шунда беркеткәннәр. Урманлы-далалы Черняховск өлкәсендә сукалау-сөрү коралларын нәкъ апрельдә кулланганнар, чөнки җирне шул вакытта сукалаганнар һәм ашлаганнар. Борынгы руслар апрельне «березозол»—«көл белән җир ашлау» ае дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, ди галим. Савытның сигезенче рәсемендә — төрле орлыклы өл¬ гереп җиткән башаклар. «Моның бодай башаклары булуы ихтимал,— дип уйлый Б. Рыбаков.— Украинада сабан ашлыгын августта урып-җыеп бетергәннәр, август ае анда хәзергә кадәр «серпень»—урып-җыю ае дип йөр¬ телә». Тугызынчы рәсемне — күчмә кошлар китә торган сентябрь аен уку кызыклы. Күчмә кошларны нәкъ шул вакытта гаять зур ятьмә-тозакларны биек агачларга элеп аулаганнар. Үз фикерен раслау өчен, галим бу рә¬ семне борынгы заманда ятьмә белән кош аулауны сурәт¬ ләгән бер картинадагы ятьмәләр белән чагыштырып ка¬ рый. Охшашлык зур була. Унынчы рәсем — җитен һәм киндер сүсеннән ясалган ике үрем, ике толым. Ә андый үсемлекләрне эшкәртү, җитен талку һәм җеп эрләү өчен кечкенә үремнәр итеп бәйләү октябрьда башкарылган. Ромашки авылында табылган кувшиндагы тамгалар¬ ны дешифрлау өчен дә галим шул «ачкычтан» файдала¬ на, анда, Б. Рыбаков ачыклаганча, кайбер сурәтләр мә¬ җүсиләрнең Ярила, Купала һәм Перун алла хөрмәтенә үткәрелгән иң зур бәйрәмнәренең вакытын календарь кебек төгәл күрсәтә. ίόό
Ромашки авылында табылган савытның гадәти бул¬ маган орнаменты дешифрлауны кыенлаштыра. Савыт өстенә ике рәт итеп шактый катлаулы тамгалар төше¬ релгән. Аларның кайберләре уракны, башакларны хәтер¬ ләтә. Яшь агач, ике хач, алтыпочмаклык — күк күкрәү билгесе һәм башка символлар серле сурәтләрнең өстәге рәтен тәшкил итә. Алар астында өстәге рәт белән бәйлә¬ неше ап-ачык булган башваткыч рәвешендәге туксан алты квадраттан һәм дулкынлы сызыклардан торган икенче рәт сузыла. «Әгәр квадратлар көннәрне аңлат¬ са?»— дип уйлый Б. Рыбаков. Галим санауны яшенле яңгыр һәм күк күкрәү бәйрә¬ мен (Илья көнен) белдергән билгедән башлый. Шуның өстенә, ул бәйрәмнең датасы хәзерге заман календаре белән 20 июльдә икәне елъязмалардан билгеле була. Ләкин һәр фараз исбатлауны сорый, һәм галим елъязма¬ ларга мөрәҗәгать итә. Елъязмалар борынгы славян¬ нарның икенче бәйрәмен — Иван Купала көнен билге¬ ләргә мөмкинлек бирә. Яшенле яңгыр Һәм күк күкрәү бәйрәме белән аның арасы 27 көн. Кувшинның өстәге рәтендә июньдәге ул бәйрәм ике хач белән билгеләнгән. Астагы рәттә ике символ арасындагы көннәр саны чыннан да 27 ме соң? Нәкъ 27. Бәлки, бу очраклы туры килү генәдер? Юк, галим яңа дәлилләр таба. Кувшинда ике хач бе¬ лән билгеләнгән Иван Купала бәйрәме алдыннан «су сылуы атнасы» («русальная неделя») килә, анда — 6 көн. Ә поляннар календаренда Купала көне белән янәшә үк ■Түбәнге рәттә квадратлар тезмәсе: алар нәкъ алтау. Шулай да тикшеренүче моның белән генә тынычлан¬ мый, тагын бер дәлил таба: квадратларның берсе агач сурәте астында тора, кагыйдә буларак, ул — Ярила бәй¬ рәменең символы, елъязмада, 4 июньдә үткәрелә, диелә. Бераз исәпләп карагач, агач сурәте астындагы квадрат¬ ның 4 июньгә туры килүе ачыклана. Хәзер инде шикләнер урын калмый. Ромашки авы¬ лында табылган кувшинда 2 майдан башлана һәм 7 ав¬ густта тәмамлана торган бик төгәл календарь сурәт¬ ләнгән. һич көтмәгәндә тагын бер дәлил табыла. Украинада хәзерге сабан бодае һәм арпаның өлгерү вакытын «телгә килгән» календарь белән чагыштырып, тикшеренүче кы¬ зыклы хәлгә юлыга. 201
2 май тирәләрендә уҗым баш калкыта. 20—30 ла¬ рында бодай көпшәгә утыра — бу чорда үсемлекләр дымга мохтаҗ була. Ромашки календаренда нәкъ шул көннәрне күрсәткән квадратлар өстенә сызыклар — яң¬ гыр символы сызылган. 11—20 июньнәрдә бодай баш чыгара. Димәк, бу вакытта игеннәргә тагын яңгыр кирәк. Шул көннәргә туры килгән квадратлар өстендә дә дул¬ кынлы сызыклар күренә. 4—6 июльләрдә бөртекнең сөт- сыман өлгереш чоры, өстә яңадан да дулкынлы сызык¬ лар. Ниһаять, 20 июльдә яңгырлар инде кирәкми, дулкын¬ лы сызыклар өстәге рәттән аска күчә. Моның белән ка¬ лендарь күктәге бөтен суларның урып-җыю алдыннан җир астына «төшүен» символлаштыра... Дешифр юлы шундый. Академик Б. Рыбаковның эш нәтиҗәсе бәя биреп бетергесез. Бу очракта гадәти метод¬ ларның берсе дә кулланылмый, «орнаментларны» де¬ шифрлау да гаять үзенчәлекле. Ромашки кувшины һәм Лепесовка савыты серле су¬ рәтләре белән бары тик охшашканнар гына. Галимнең тырышлыгы аркасында, бер чылбырның буыннары була¬ рак, алар бер-берсен тулыландырдылар. ■ «Сызыклар һәм киртләр» «Элек мәҗүси славяннарның китаплары булмаган, ләкин алар ниндидер сызыклар һәм киртләр ярдәмендә санаганнар һәм багучылык белән шөгыльләнгәннәр. Хри¬ стиан динен кабул иткәч, славян сөйләмен рим һәм грек хәрефләре белән язарга мәҗбүр булганнар... Аларга гадел һәм изге Философ Константинны (христиан динен кабул иткәндә аның исемен Кирилл дип үзгәрткәннәр) җибәргән, ул аларга, беришесен грек хәрефләре үрнә¬ гендә, икенчеләрен славян сөйләменә яраклаштырып, 38 хәреф иҗат иткән...» IX гасыр азаклары һәм X гасыр башларында яшәгән Черноризец Храбр дигән болгар монахы славян язуының килеп чыгуы хакында кыскача шундый фикерләр язып калдырган. Бу хәбәрнең, христианлыкны кабул иткәнче үк славяннар ниндидер «сызыклар һәм киртләр» ярдә¬ мендә санаганнар һәм багучылык белән шөгыльләнгән¬ нәр, дигән өлеше кызыксындыра. 202
Кирилл белән Мефодий төзегән алфавитка охшамаган нинди «сызыклар һәм киртләр» икән соң алар? Галим¬ нәрнең күпчелеге аны славяннар мәҗүсилек чорында кулланган примитив язу ди. Хәер, славяннарның яза белүе хакында Черноризец Храбр әйтүеннән башка да мәгълүматлар бар. X гасыр урталарында үлгән гарәп язучысы Әл-Массуди Руська сәяхәте вакытында мәҗүсиләрнең бер храмында изге сүзләр язылган таш күрүе турында язган. 1897 елда археолог В. Городцов Рязань янындагы Алеканово авылы тирәсендә казу эшләре вакытында билгесез 14 тамга язылган савыт тапкан. «Савыт бик на¬ чар яндырылган... ашык-пошык кына эшләнгән... шунда, өйдә генә ясалган, димәк, савыт өстендәге тамгаларны да шундагы яисә шуны ясаучы кеше, ягъни славянин, төшергән булган. Тамгалар -— билгесез язу хәрефләредер дияргә генә кала»,— дип яза соңыннан археолог. Бер елдан соң шунда ук, Алеканово авылы явында, В. Городцов балчык савыт ватыкларында тагын шундый ук тамгалар таба. Алар башка әйберләрдә дә очрый. Димәк, чылбырның берничә буыны бар, ләкин алар, кыз¬ ганычка каршы, хәзергә кадәр аңлашылмый торган буыннар... Савытларга тамгалар язып калдырган халыкның кайсы этник группага керүе әлегә кадәр ачыкланмаган, эшне шул да кыенлаштыра. Алеканово савытларында «сызыклар һәм киртләр»нең үрнәге булуы бик ихтимал, шул ук вакытта В. Сизовның, серле тамгалар — ыруг кләймәләре, дип уйлавы да дөрес булырга мөмкин. Тикшеренүчеләр Алеканово тамгаларына шактый зур игътибар бирделәр. Шулай булуы табигый, чөнки алар нәкъ славян алфавиты төзелү, кириллица һәм глаголица барлыкка килү алдыннан кулланылган. Димәк, язуның бу системалары үзара бәйләнгән булырга да мөмкин. Кайберәүләр, тышкы охшашлыкка таянып, Алеканово тамгаларының глаголицага якын торуын исбат итәргә тырышып карадылар. 203
Язмалар тикшерүче И. Фигуровский да борынгы сла¬ вян тамгаларын глаголица белән чагыштыру юлын фай¬ даланган. Ул Иске Ладогада казу эшләре вакытында өстенә киртләп: «Пазь поковье по лодияхъ. Домодзи ло- вочу Вреворусу. Пелегол ест» дип язылган борынгы җәя калдыгын таба һәм, җәягә борынгы рус «сызыклары һәм киртләре» язылган дип уйлап, аны: «Көймәләрдәге чүкеп ясалган әйберләрне сакла. Киекче Вреворуска булыш. Хәстәрен күрдем»,— дип тәрҗемә иткән. Ләкин бу хәл сенсациягә әверелмәде, чөнки аннан соңгы тикшеренүләр нәтиҗәсендә җәядә Скандинавия руннары язылганлыгы ачыкланды, аларның дөреслеге хәзер инде исбат ителде. Бәхәсләр — бер нәрсә, ә фактлар христианлыкны ка¬ бул иткәнче үк славяннарда язу булуын танырга мәҗбүр итә. Борынгы язма чыганаклар да, археология табыл¬ дыклары да, славян кабиләләре үсешенең гомумтарихи закончалыклары да шул хакта сөйли. Безнең эраның беренче меңъеллыгының икенче яртысында борынгы рус дәүләте — Киев Русе төзелә башлый бит инде. Шулай да христианлыкка кадәрге язу ниндирәк бул¬ ган икән? Кешелек дөньясы ул вакытка инде идеографик язуны да, иҗекле һәм хәрефле язуны да белгән. Ләкин, совет галиме В. Истрин фикеренчә, идеографик язу сла¬ вяннарга кереп китә алмаган, чөнки славян телләрендә сүзләрне үзгәртүне таләп итә торган грамматик форма¬ лар күп. Славян телләре өчен иҗекле язу да ярамаган, чөнки аларда иҗекләр дә бик күп булган. Славян сөйләме өчен бары тик хәрефле язу гына яраклы була алган. Борынгы славяннарның ниндидер алфавит хәрефләреннән очраклы рәвештә, бернинди сис¬ темасыз гына файдалануы, шул ук вакытта төрле җирдә төрле тамга-билгеләр барлыкка килүе («сызыклар һәм киртләр»?), аларны багучылык, исәп-хисап, даталар бил¬ геләү һ. б. өчен кулланулары ихтимал. Алга таба, әйтик, скандинавиялеләрнең руннары кебек, аларның хәреф- аваз аңлаткан булулары мөмкин. Язу өчен бәлки грек һәм латин хәрефләрен дә («протокирилл язуы»?) яисә башка алфавит хәрефләрен дә кулланганнардыр. Бер нәрсә ачык: кириллицага — славян сөйләмен би¬ рүгә яраклаштырылган стабиль хәрефләрне билгеле бер тәртиптә куллануга кадәр, әлбәттә, славяннар ниндидер язудан файдаланганнар. Кызганычка каршы, борынгы заманда Ватаныбыз территориясендә яшәгән славян ка¬ 204
биләләренең беренче язу хәрефләре, билгеләре турын¬ дагы мәгълүматларның бик азы гына безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Борынгы заман язучылары файда¬ ланган агач һәм туз кебек язу материаллары, аянычка каршы, озакка чыдамаган. Алар билгеле бер шартларда гына яхшы сакланган, ләкин андый шартлар булган җир¬ ләрдә әлегә кадәр «сызыклар һәм киртләр» табылга¬ ны юк. Дөрес, 1954 елны АКШта борынгы рус язма истәлеге турында (имештер, ул IX гасыр азагына карый) бер хәбәр басылып чыккан иде. Ләкин истәлек үзе сакланма¬ ган, бары копияләре генә басылган. Аның тарихы мон¬ дый. 1919 елны А. Изенбек Орел тирәсендәге алпавыт утарында билгесез язу язылган бер бәйләм кечкенә так¬ талар таба. Гражданнар сугышы азагында А. Изенбек язулы такталарны чит илгә алып китә, Ю. Миролюбов шунда аларның копиясен ала, ә оригинал (такталар) 1941 елны А. Изенбек үлгәч юкка чыга. Үз күзе белән күргән кешеләр сөйләвенә караганда, әлеге бәйләм буе — 38, иңе 22 сантиметрлы 35 каен так¬ тадан торган. Тишекле өске ягыннан такталар каеш бе¬ лән бәйләп куелган, күрәсең. Алар өстенә ниндидер очлы әйбер белән тырнап хәрефләр язылган, язылу рәвеше кириллицага охшаган. «Агач китап»ның эчтәлеге сенсация тудыра. Борынгы русларның мәҗүси каһиннары язган үзенә күрә бер елъязма булган ул «китап» безнең эрага кадәр бик күп элек булып үткән вакыйгалар белән башлана һәм князь Аскольд (IX гасыр) заманнарына кадәрге чорны тасвир¬ лау белән тәмамлана. Такталарда славян кабиләләренең Үзәк Азиянең эчкәреге төбәкләреннән Дунай ярларына таба юнәлүе, славяннарның ыруг башлыклары Богумир һәм Ор турында, готлар, гуннар, аварлар белән көрәш турында, древляннар, кривичлар, поляннар, северяннар, русларның килеп чыгышы турында язылган. Текстта кө¬ түчелек һәм борынгы җыр-музыка, поэзия алласы Влес (Велес) исеме телгә алына, шуңа күрә китапны «Влес китабы» дип атаганнар. 1959 елны СССР Фәннәр академиясендә «Влес кита- бы»на экспертиза ясыйлар. Текстта, кириллицадан тыш, грек, латин хәрефләре һәм башка билгесез язуларның тамгалары булуы ачыклана. Совет тикшеренүчесе Л.Җу- 205
ковская, такталардагы язу рәвеше славян сөйләме аваз¬ ларын төгәл биреп бетерми һәм күп кенә яклары белән башка борынгы алфавитларга якын тора, дип билгеләп үтә. Хәрефләрнең язылышы текстның чын булуына шик тудырса да, аны ялгандыр дип тә булмый, чөнки сүз безгә билгесез борынгы язу турында бара. Соңгы нәтиҗәләр лингвистик анализ нигезендә ясала һәм язма истәлекнең ялган икәненә күбрәк ышандыра. Дәрес, текст язылган билгеләрне X гасырга кадәрге чор¬ га карый дияргә мөмкин, шулай да аның телендә, X га¬ сырга кадәрге славян телләренә хас архаизмнар белән бергә, славян телләрендә соңрак барлыкка килгән үзен¬ чәлекләр дә бар, ә ул вакытта инде славяннар кирилли¬ цадан киң файдаланганнар. Бик күп үзенчәлекләр—такталарның эчтәлеге, теле һәм язуы — шундый фикер тудыра: бу «язма истәлек» XIX гасыр башында яшәгән, борынгы заман әйберләре ясау белән шөгыльләнгән фальсификатор А. Сулукадзев эше булырга тиеш. Заманында аның борынгы әйберләр¬ дән төзелгән сирәк коллекциясе һәм китапханәсе булган. Ләкин «борынгы әйберләрнең» бер өлеше — җыючы фан¬ тазиясенең җимеше. Үзенең ялган әйберләрен ул борын¬ гыны бизәбрәк күрсәтү өчен «эшләгән». Гомумевропа романтизмы чорына фальсификаторлык эшчәнлеге, борынгы әйберләргә поэтик төсмер бирергә омтылыш гомумән хас нәрсә. Шул рәвешле Көнбатышта ул шау-шу китереп чыгарган фальсификацияләр тудыра. Мәсәлән, III гасырда яшәгән Шотландия шагыйре Осси¬ ан поэмаларын «ачуны» алыйк. Аларны чынлыкта XVIII гасырда инглиз Д. Макферсон уйлап чыгарган. Башта А. Сулукадзев булган нәрсәләргә өстәп язу ярдәмендә үзенең ялган фәнни хезмәтләрен расларга тырышып карый яисә чын кулъязмаларга, аларны мөм¬ кин кадәр борынгы итеп күрсәтергә тырышып, «төгәл» даталар өсти. Аннары, өстәп язу белән генә чикләнмичә, бөтенләй булмаган истәлекләр «уйлап чыгара» башлый, ялганга күчә. Шулай итеп, кириллицага кадәрге чын-чыннан ыша¬ нычлы язма истәлекләр хәзергә юк диярлек. Ләкин га¬ лимнәр аларның һичшиксез табылачагына һәм Борынгы Рус тарихының бик күп яңа сәхифәләре ачылачагына нык ышаналар. 206
■ Княгиня Ольга «тамгалары» Диңгез алласы Посейдонның өч япьле сәнәген яисә ухватка охшаган (аның белән әле хәзер дә авылларда мичтән чуен алалар) ике япьле сәнәкне күз алдына ките¬ регез. Киев Русеның төрле-төрле әйберләрендә өч япьле сәнәк һәм ухватны хәтерләткән тамгаларны чүлмәкләр өстендә һәм чирәптә, бик борынгы рус тәңкәләрендә һәм дәүләт документларын теркәгән кургаш мөһерләрдә, дру- жинникларның каеш аелларында, коралларында һәм төрле бизәнү әйберләрендә һаман табып торганнар. Кыс¬ касы, нәрсәдә генә булмаган ул тамгалар. 1907 ел. Киевта казу эшләре бара. Табылдыклар гаять күп, алар арасында серле сурәт төшерелгән чынаяк кирпеч кисәге дә бар. Аның белән К. Болсуновский кы¬ зыксына башлый. К. Болсуновский, ул билге монограммага охшаган, дип уйлый. Шул гипотезаны нигезләүгә галим бөтен кө¬ чен куя. Ә ни өчен монограмма? К. Болсуновский болай дип аңлата: заманында, тамга барлыкка килгәндә, аның мәгънәсе, һичшиксез, бөтен кешегә аңлаешлы булган, «ләкин аннары, геральдика шартлары катлаулану нәти¬ җәсендә, бу тамгага төрле өстәмәләр керткәннәр һәм ул үзенең элеккеге рәвешен югалткан, ниһаять... аның баш¬ тагы мәгънәсе бөтенләй онытылган». Тикшеренүче серле тамгага аңлатманы Боспор патшалыгы тәңкәләреннән, шуңа охшаган нәрсәләрне Византиядән эзли, борынгы рус тәңкәләрендәге башка тамгалар белән чагыштырып карый. Ниһаять, дешифрлау тәмамлана. Серле тамга, кат¬ лаулы конструкция сыман, монограмманы тәшкил иткән өлешләргә аерыла. Ул грек хәрефләреннән тора һәм ба- зилевс, ягъни «патша» дип укыла. Шулай да тикшеренүченең бу монограмманың кем¬ неке икәнен ачыклыйсы килә. Тиздән җавабын да таба: князь Владимирныкы. Ләкин исем хәрефләр саны бер төрле булганга гына монограмма белән тәңгәл куела. Моның дөреслегенә ышанучылар әллә ни күп булмый. Бу тамгалар кызу бәхәсләр тудыра һәм алар хәзер дә дәвам итә. Күбрәк, алар нәрсә аңлата, нәрсәгә охшаган һәм мәгънәләре нинди, дип бәхәсләшәләр. Ул серле эмблемаларны шартлы рәвештә «Рюриковичлар тамга- 207
К А X ! Л Е ҮТ лары» дип атыйлар. «Бу —мөгаен, борынгы кораб сурә¬ тедер»,—диләр кайберәүләр. «Юк инде, бу зур лампа сурәте булырга тиеш»,— ди икенчеләре. Өченчеләре, бу — базилевс рәвешендә, ягъни патша дип укыла тор¬ ган шифрлы монограмма дип, К- Болсуновский фикерен яклый. X—XI гасырлардагы борынгы рус тәңкәләре турын¬ дагы бәхәсләр бигрәк тә кызу була, алар өстенә князь рәсеме белән рәттән я акчаның икенче ягына шундый ук тамга төшерелгән. а 208
Беренче булып, җитди һәм фәнни яктан нигезләп, бу тамгаларны академик Б. Рыбаков тикшерде. «Рюрико¬ вичлар тамгалары»н анализлаганда, ди ул, борынгы рус тәңкәләренә генә түгел, башка әйберләрдәге тамгаларга да игътибар итәргә кирәк. Б. Рыбаков тамгаларны шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлә. Шул чагында аларның төрле осталар кләймәсе, князьләр билгесе, тамгалар (төрки халыклар¬ да шәхси һәм ыруг эмблемалары шулай аталган) икән¬ леге ачыкланды. Әйтик, һөнәрче үзе эшләгән әйбергә князенең тамгасын куйган. Әйберне кайда һәм кем эшлә¬ гәнен бөтен кеше белгән. Князь тамгасы дружинникның каеш аелына куелган икән, димәк, дружинник та шул князьнеке булган. Бервакыт Таманьда җәянең уртасына куела торган каплама табылган, ә аның өстенә граверлап Ярослав Мудрыйның геральдик тамгасына охшаш (ул — тәңкә¬ ләрдән билгеле) тамга төшерелгән. Охшаш, ләкин шун¬ дый ук түгел. Б. Рыбаков тамга хуҗасын ачыклауга ире¬ шә. Ул Ярослав Мудрыйның туганы — 987 елны атасы князь Владимирдан идарә итү өчен Тмутараканьпы ал¬ ган батыр Мстислав тамгасы була. Ләкин җәя Мсти¬ славныкы дип булмый, чөнки аның Мстислав дружинни- гыныкы булуы ихтимал. Төньяк Кавказда Нальчик тирәсендә дә тимер очлык табалар, ул да искә алынган князь гербына гаҗәеп охшаган була. Кыскасы, рус дру¬ жиналары кайда гына булмаган... «Рюриковичларның тамгалары» кургаш мөһерләрдә һәм пломбаларда да очрый. Кайбер тикшеренүчеләр князьләрнең генә тамгалы мөһерләре һәм пломбалары булган дип исәплиләр иде. Мөһерләрне тикшерүче күре¬ некле совет галиме В. Янин, алар идарә итүчеләрдә бул¬ ган, дигән фикердә тора. Пломбалар исә (төп табылу урыны Буг елгасы буендагы Дрогичин шәһәре янында булганга, аларны Дрогичин пломбалары диләр) гадәти товар пломбалары хезмәтен үтәгән. Шуны да әйтеп үтик, тамгалар турында (ә аларга безнең борынгы ата-бабаларыбыз бик юмарт булган) борынгы славяннарның замандашлары да искә ала. 943—944 елларда руслар, ясак җыйганда, үзләреннән соң ясак түләүдән азат итә торган берәр төрле тамга калдырып киткәннәр, дип яза гарәп язучысы Ибне-Мис- 14 А-320 209
кавейх. Бу — ул чагында идарә иткән князь Игорь там¬ гасыдыр дип уйларга мөмкинлек бирә. «В лето 6455, иде Ольга Новугороду, и устави по Мете погосты и дани, и по Лузе оброки и дани; и ловища ея суть по всей земли и знаменья и места и погосты». («6455 елны Ольга Новгород якларына бара һәм Мета белән Луза елгасы буенда ясак һәм оброк җыюны бил¬ гели. Тирә-яктагы киек җәнлек аулый һәм ясак җыя тор¬ ган бөтен җирдә аның тамгалары кала.») («Знаменья» — «тамгалар» сүзе Ольга үзе йөргән җирләрдә калдырган князь тамгаларын белдерә булса кирәк.) Академик Б. Рыбаков фикеренчә, «знамя» сүзе «тамга»га тәңгәл килә. «Русская правда» «знаменный» дигән сүз белән князь тамгасы куелган әйберне аңлата. Шуның белән бергә, «Русская правда» князьләр хуҗалыгында кулла¬ нылган тамгалар хакында да яза: «А за княж конь, иже той с пятном, 3 гривны». (Ә князьнең теге тамгалы аты өчен 3 гривна».) Бу очракта «пятно» сүзен князь тамгасы дип аңларга кирәк. Анда көмеш беләзекләр, трапеция рәвешендәге муен¬ салар, зиннәтле билбау өчен өч комплект кирәк-ярак һәм башка әйберләр була. Билбау башларына куя торган очлыклар аеруча кызыклы, аларга уеп ниндидер тамга¬ лар төшерелгән. Тик ул тамгаларны берәү дә рәтләп аңлатып бирә алганы юк. Уналты ел үткәч, 1909 елны Киев өлкәсенең Канев районы Мартыновка авылында тагын бер хәзинә табыла, ул да безнең эраның VI гасырына карый. Анда ат һәм кеше сыннары, каптырмалар һәм башка бик күп әйбер- 210
ләр була. Күбесен шундагы һөнәрчеләр, бик азын гына византиялеләр ясаган. Шунда җитештерелгән әйберләр арасында тагын тамгалы көмеш билбау аеллары була. Академик Б. Рыбаков, ул табылдыкларны җентекләп тикшергәч, аеллардагы эмблемалар — борынгы руслар¬ ныкы, дигән нәтиҗәгә килә. Шул аеллардагы сурәтләр «Рюриковичлар тамгала¬ рыма алып бара торган чылбырның чираттагы буыны була да инде. Кызганычка каршы, Кара диңгезнең Төньяк ярлары буендагы тамгаларның һәм урта гасырлар башындагы карап үтелгән сурәтләрнең «Рюриковичлар тамгалары»- на күчүенең бөтен буыннары да юк әле. Аларны Киев Русеның князьләр гербы белән турыдан-туры бәйләүче бер бик мөһим буын җитеп бетми. Кайбер славян тамгаларының шул җирләрдә барлык¬ ка килгән булуы да ихтимал. Соңгы вакытта элек борын¬ гы славяннар яшәгән Припять елгасы тирәсендә ике япьле сәнәк рәвешендәге эмблемалар төшерелгән трапе¬ ция сыман муенсалар бик күп табылган. Алар яңа эра башына карыйлар. ■ Глаголица һәм кириллица Кирилл белән Мефодий... Славян әлифбасын төзүче¬ ләр Македониянең шау-шулы һәм тузанлы шәһәре Солу- нида туганнар. (Хәзер ул Грециянең Салоники шәһәре.) 820 елда — Мефодий, ә алты елдан соң Константин (Ки¬ рилл) туган. Аларның әтиләре болгар булган. Ул чагын¬ да шәһәр халкының яртысыннан артыгын славяннар тәшкил иткән, шуңа күрә малайларның славян телендә иркен сөйләшүе гаҗәп түгел. Грек нәселеннән булган әниләре Константин белән Мефодийны укымышлы, бе¬ лемле итәргә тырышкан. Константин — аеруча үзенчәлекле шәхес, үләр алдын¬ нан аңа Кирилл дип исем кушалар. Бала чагында ук үзе¬ нең гаҗәеп сәләтле булуы белән укытучыларын таң кал¬ дыра. 14 яшендә әти-әниләре Кириллны Константино- польгә укырга җибәрәләр, анда ул астрономия һәм мате¬ матика, риторика һәм музыка, философия һәм антик дөнья әдәбиятын, дин тәгълиматын өйрәнә. Кем генә 14* 211
булырга теләсә дә, аңарга барлык юллар ачык була, ләкин ул патриарх китапханәчесе урынын сайлый, тик философия белән генә шөгыльләнү өчен, тиздән ул эшен ташлый. Соңрак Кирилл миссионерлыкка бирелеп китә. IX гасырның 60 нчы еллары азагында Кирилл, мис¬ сионерлык эше белән хазарларга барганда, юл уңаенда Кырымның көньяк яр буендагы Корсунь (Херсонес) шә¬ һәренә туктый. Шунда бер кешене очрата, ул кешедә ниндидер рус хәрефләре белән язылган Инҗил һәм зәбур (псалтырь) күрә. Изгеләр турындагы «китап» болай ди: Кирилл теге кешенең сөйләшүенә колак сала, һәм аның болгар-македон сөйләменә бик охшаган булуын белеп, шунда ук ул кеше белән сөйләшергә тотына, ә бераздан соң русча бик иркен сөйләшә башлый. И. Срезневский гипотезасы буенча, Кирилл күргән китаплар «протокирилл» язуы белән, ягъни грек хәреф¬ ләрен славян сөйләменә яраклаштырып язылган булган. Күрәсең, шул очрашу Кириллда славян әлифбасы төзү фикерен тудыра. 863 елны Константинопольдән Моравиягә, җирле князьнең үтенүе буенча, Кирилл белән Мефодий җитәк¬ челегендәге миссия китә. Аның максаты — католицизм¬ га каршы көрәшү, православиене яклау була. Чөнки немец феодаллары, Бөек Моравия князьлеген буйсынды¬ руны өмет итеп, төрле юллар белән католицизмны ныгы¬ тырга тырышалар. Юлчылар бөтенләй үк буш кул белән чыкмыйлар, әйберләре арасында китәр алдыннан төзел¬ гән славян әлифбасы ята. Кирилл белән Мефодий килгәч, бөтен гыйбадәтханә¬ ләр үзләренең туган телендә эшли башлый. Грек китап¬ лары славян теленә тәрҗемә ителә. 869 елның февраль башында Кириллның сәламәтлеге начарлана. Алфавит төзегәндә, славян теленә китаплар тәрҗемә иткәндә киеренке хезмәт белән үткән еллар, бик күп сәяхәтләр үзен сиздерә. 14 февральдә Кирилл дөнья куя... Мефодий энесеннән соң 16 ел яши. Гомеренең соңгы елларын славян теленә тәрҗемәләр өстендә үткәрә. Ул 885 елны үлә. Тугрылыклы шәкертләре Мефодий белән Кириллның эшен дәвам иттерә. Болгариядә шартлар аеруча уңай булып чыга. А4оравиядә һәм Чехиядә дә аларның эшчән- 212
'ЕКИР>у//Ц/А АБВГДеЖХ 1ΪΗΚΛΜΝΟΠ >стбфхш ЦЩҮШЪЫОД ЮШӨАХЬЛ ΓΚΞΨΟν леге эзсез югалмый һәм күп кенә җирләрдә X—XII га¬ сырларда да дәвам итә. Кирилл белән Мефодийның ар¬ мый-талмый эшләве славян әдәбиятына, славян халык¬ ларының аннан соңгы тормышында гаять зур әһәмияткә ия булган славян әдәби теленә нигез сала. Кириллица ниндирәк булган соң? Ул 43 хәрефтән торган. Нигезендә грек алфавиты ята. Славян һәм грек телләрендәге бертөрле авазлар өчен грек хәрефләре фай¬ даланылган. Славян теленә генә хас авазлар язу өчен гади һәм уңайлы булган 19 билге барлыкка китерелә, алары да Кирилл әлифбасының гомуми графикасына туры килә. Кириллица иске славян теленең фонетик составын исәпкә алып төзелә һәм аны дөрес чагылдыра. Шулай да кириллицаның зур бер кимчелеге — анда славян сөйлә¬ ме өчен кирәксез алты грек хәрефе була. X гасырда кириллица белән бер үк вакытта славян алфавитының икенче төре — глаголица гамәлдә йөри. Глаголицада кириллицага караганда 3 хәреф ким, ә элегрәк ул 38—39 хәрефтән торган. Алфавит составы һәм хәрефләрнең урнашу тәртибе, авазлар мәгънәсе һәм хәрефләр исеме белән кириллицага туры килсә дә, бил¬ геләренең катлаулы язылышы белән глаголица аннан шактый нык аерыла. Глаголица хәрефләре саннар өчен дә кулланылган. Беренче тугыз хәреф — берәмлекләр, аннан соңгы тугызы — дистәләр, тагын тугыз хәреф — йөзләр. Меңне глаголицада бер хәреф —«червь» белән 213
® 1уу\ГО/\1Л^ билгеләп йөрткәннәр. Хәрефнең санны күрсәтүен аеру өчен аның өстенә дулкынлы кыска сызык —«титло», ә ян- якларына гади нокталар куйганнар. Глаголица хәрефләре әллә нинди бөтерелгән элмәк¬ ләр һәм хикмәтле фигураларны хәтерләтә. Хәрефләрнең килеп чыгышы хәзергә кадәр кызу бәхәсләр тудыра. Бу — бик табигый хәл. Хәрефләр бар икән, никадәр генә катлаулы булса да, алар, димәк, нәрсәгәдер охшаган. Тик менә нәрсәгә? Кайбер галимнәр иң гади юлдан ук булмаса да, һәр¬ хәлдә, ачык, бәхәссез юлдан китәләр. Глаголицаның нигезен башка алфавитлар системасыннан эзли баш¬ лыйлар. Шул ук грек язуыннан, Сирия алфавитыннан, Скандинавия руннарыннан һәм башка алфавитлардан эзлиләр. Гомумән, бик күп теорияләр туа, шуларның иң таралганы өчәү була. Беренчесе, глаголица нигезендә Византиянең йөгерек язуы ята, дип раслый. Чыннан да, охшашлык бар, ләкин күп түгел. Шунысы характерлы, Византиядә йөгерек язу ■белән дини китаплар язмаганнар, аны тормыш-көнкүреш 214
хәлләрен сурәтләгәндә һәм эш кәгазьләре язганда гына кулланганнар. Башка тикшеренүчеләр: глаголица христианлыкны кабул иткәнче кулланылган глаголицага кадәрге җирле славян язуыннан килеп чыккан, анысы, ихтимал, инде без карап үткән «сызыклар һәм киртләр», башка төрле тамгалар графикасы нигезендә барлыкка килгәндер, ди¬ гән фикерне яклыйлар. Өченче гипотеза буенча (безнең фикеребезчә, анысының ихтималлыгы зуррак), глаго¬ лица Кирилл белән Мефодийның шәкертләре тарафын¬ нан төзелгән яисә кириллица нигезендә Кирилл аны үзе төзегән. Ул әлифбаның бик хикмәтле һәм ясалма булуы, хәзерге вакытта билгеле булган бер алфавит система¬ сына да охшамаганы өчен дә бу гипотеза белән килешер¬ гә мөмкин. Соңгы елларда галимнәр үткәргән тикшеренүләр гла- голицаның ясалма, индивидуаль хезмәт нәтиҗәсе икән¬ леген расладылар. Шулай да Кирилл нәрсә төзегән соң? Галимнәрнең күпчелеге шундыйрак фикерне яклый: ул глаголицаны уйлап тапкан, ә кириллица IX гасыр азагында Болга¬ риядә славян язуын Византиянең тантаналы язуына якы¬ найту максаты белән барлыкка китерелгән. Галимнәрнең бәхәсен бары вакыт кына хәл итәр... в Язу Русь буйлап атлый Смоленск янындарак борынгы мәҗүсиләр зираты бар. Археологлар аны Гнездово каберлеге дип йөртәләр. Ике мең ярымнан артыграк курган бар биредә. Анда славян¬ нарны, кайчагында варягларны да күмгәннәр. 1949 елны археолог Д. Авдусин чираттагы казу эшлә¬ рен үткәрү өчен Гнездовога килә. Гадәттәгечә, башта курган сайлыйлар, аннары кирәкле үлчәүләрне ала¬ лар. Бик күп көч сорый торган авыр эш башлана. Аның нәтиҗәсе беркем көтмәгәнчә була. Курган астына мең ел элек бер сугышчыны күмгән¬ нәр. Гәүдәсен көймәгә салганнар да яндырганнар. Моны зур учактан табылган кадаклардан белгәннәр. Сугышчы¬ ның кылычын сындырып, учакка кадап куйганнар. Җы¬ елмалы үлчәү, хатын-кызларның бизәнү әйберләре (алар 215
шунда ук күмелгән кол хатын-кызныкы булган, күрәсең), гарәп тәңкәләре. Тирә-юньдә ватык савыт-саба кыйпыл- чыклары. Шуларны аралаганда, археологлар тырнап язылган бер чүлмәк ватыгы табалар һәм үз күзләренә үзләре ышанмыйлар: ул славян хәрефләре белән язылган була. Язуда «гороухша» диелгән, «у» авазы (без аны хәзер шактый тиз әйтәбез) борынгы рус телендә «оу» хәреф¬ ләре белән билгеләп йөртелгән. Аннан соңгы ике хәрефне төрлечә, «хщ» яисә «шн» дип тә укып була. Менә ничек бит ул, сүз һәм хәрефләр славянча (мөгаен, русчадыр), ә укуы җиңел түгел. Соңрак бу язманы академик М. Тихомирновка күр¬ сәтәләр, ул аның рус хәрефләре, кириллица белән языл¬ ганлыгын раслый. Язманы X гасырның беренче яртысына карый дип билгелиләр. Иң мөһиме — аны дөрес тәрҗемә итү була. Тел белгече П. Черных, аны «гороушна» дип, ягъни «гор¬ чица орлыклары» дип укырга кирәк, ди. Язманы тапкан Д. Авдусин һәм М. Тихомирнов башкарак фикердә тора¬ лар, аны «гороухша»—«горчица» дип аңлаталар. Ләкин язма ничек барлыкка килгән соң? Шулай да булуы ихтимал: кемдер бер чүлмәк горчица алган һәм, аны башка савытлардагы әйберләр белән бутамас өчен, билге салган, язып куйган. Алай булса, горчицалы савыт ничек итеп дружинник каберенә эләккән? Чүлмәкнең Гнездовога кадәр берничә кул аркылы үтүе дә ихтимал. Кайбер тикшеренүчеләр язманы шулай уку белән килешмиләр. Мәсәлән, бер чех галиме аны «Гороук пса», ягъни «Горух писал» («Горух язды») дип аңлата. Архео¬ лог Г. Корзухина язманы башкача укый, аныңча, «горю- ща» яисә «горяща», ягъни «горючее» («ягулык») килеп чыга. Көньяк шәһәрләрдә IX—X гасырга караган катлам¬ нарда еш кына нефть эзләре сакланып калган савытлар тапканнар. Нефтьнең үзлекләре күптән билгеле булган, ә мәет яндыру өчен учак кабызу (һава начар, юеш чак булса бигрәк тә) җиңел эш түгел. Кабул ителердәй гипо¬ теза бу. Әгәр чүлмәк утта янмаган булса, химик анализ ясап карау ярдәм итәр иде. Хәзергә галимнәр һәркайсы үз фикерендә кала. Бу савытның әле сере ачылып җиткәне юк. Тикшерел¬ гән язма астында латинча «Ν» ны бик нык хәтерләткән SIT
тамга бар. Д. Авдусин, бу — чүлмәк хуҗасы исеменең, баш хәрефе, ди. Бүтән гипотезалар әйтүче юк. Кем бел¬ сен, вакыт үтү белән, бәлки, аңа да чират җитәр. Ләкин иң мөһиме шул: бу язма безнең көннәргә кадәр саклан¬ ган, кириллица нигезендә язылган чын русча язманың иң борынгысы. Чүлмәк өстендәге язма русларның язу характерын билгеләү мәсьәләсен хәл кылырга ярдәм итә, ул турыда гарәп сәяхәтчесе Ибне-Фадлан мәгълүматлары бар. Сәя¬ хәт иткәндә ул бер русны мәҗүсиләр йоласы белән күмү вакытына юлыккан һәм шул хакта бик җентекләп язып калдырган. Мәетне яндырганда сәяхәтче ут янында бул¬ ган, шундагы бер рус белән сөйләшеп торган. Теге рус аңа: «Их, сез, акылсыз гарәпләр... үзегезнең иң яраткан кешегезне... җиргә күмәсез, аның гәүдәсен бөҗәкләр һәм кортлар ашап бетерә, ә без аны күз ачып йомганчы ян¬ дырабыз да шундук оҗмахка озатабыз...»—дигән. Яндырганнан соң, ди аннары Ибне-Фадлан, «алар балчыкны калкулык сыман итеп түгәрәкләп өйделәр дә уртасына зур бер агач кисәге — хаданг (ак тополь) ка¬ дап куйдылар, агач өстенә үлгән ирнең (рус патшасы¬ ның) исемен яздылар да китеп бардылар». Кызганычка каршы, Ибне-Фадлан язманы күчереп алмаган. Академик М. Тихомирнов, ул кириллица белән язылган булырга тиеш, дип уйлый. Чөнки күмү Гнездо- вода табылган чүлмәктәге язма белән бер чорга туры килә. Икенче бер гарәп галиме — Ибне әл-Нәдим сүзләре дә безгә кадәр килеп җиткән. Алар 987 елга карый. «Миңа берәү болай дип сөйләде (ә аның дөресен сөйлә¬ венә мин шикләнмим): Кабк тавы (Кавказ.— В. Д.) патшаларының берсе аны руслар патшасы янына җибәр¬ гән: ул кеше, русларның агачка киртләп языла торган язулары бар иде, диде. Шул ук кеше миңа ак агач ки¬ сәге күрсәтте, анда әллә сүзләр, әллә аерым хәрефләр язылган иде». Бу юлы инде алдан күрүчән сәяхәтче күче¬ реп алган язма сакланган, тик аны хәзергә кадәр әле дешифрлаганнары юк. Тагын бер язма хакында (аның кириллица белән язылган булуы ихтимал) «Үткән еллар кыйссасы»нда («Повесть временных лет») искә алына. X гасыр азагында князь Владимир Святославич Херсонес шәһәрен камап тора. Камалышта чакта шул 218
шәһәрнең бер кешесе Владимир лагерена: «Кладези еже суть за тобою от востока, из того вода идет по трубе» («Синнән көнчыгыш тарафта коелар бар, су трубалар аркылы шуннан килә»),— дип язылган ук җибәрә. Язма Борынгы Русь тарихының кызыклы сәхифәсен күз алдына китереп бастыра. Кырым легендаларының берсе ул вакыйгалар хакында менә ничек сөйли. Киев князе Владимир Святославич Византия белән туганлык мөнәсәбәтләренә керергә карар кыла, импера¬ торның сеңелесе Аннага өйләнергә җыена. Ләкин импе¬ ратор Василий II потка табынучылар белән кардәш бу¬ луны үзе өчен түбәнлек саный һәм рус князенең тәкъди¬ меннән горур рәвештә баш тарта... Шуннан соң Владимир Святославич боярларны, вое¬ водалар һәм дружинникларны җыя да христианлыкны кабул итәргә карар кылуын әйтә. Ә Византияне үзе бе¬ лән исәпләшергә мәҗбүр итү өчен, Херсонесны яулап алырга уйлый. 988 елның җәендә Владимир гаскәре яуга чыга. Рус гаскәре төялгән көймәләр Кара диңгезгә төшә һәм Херсо¬ нес янындагы Таврия ярларына юнәлә. Аларны муенына тәре таккан, җиргә тиеп торган озын кием кигән бер кеше каршылый. — Кем син, исемең ничек? — дип сорый князь Вла¬ димир. — Мин Херсонес рухание, ә исемем — Анастасий. Князь, сорарга җөрьәт итәм, ник син безгә кылыч белән килдең? Сезнең белән, руслар белән, безнең арада солых бар лабаса. Князь үзенең максатын аңлата. Рухани аңа Херсонес кешеләрен капкаларны ачарга күндерергә киңәш итә, ләкин херсонеслылар баш тарталар. Князь шәһәрне штурм белән алырга җыена. Тик һәр штурм саен ук һәм таш яңгыры астында руслар шәһәр стеналарыннан кире чигенәләр. Гаскәр Херсонесны камап ала да шәһәрдә икмәк һәм су запасы беткәнне көтеп тора башлый. Менә шунда инде Анастасий үзен сиздерә. Руслар лагерена язулы ук җибәрә. Руслар, шәһәргә килә торган су юлын каплап, шәһәрне бирелергә мәҗбүр итәләр. Шәһәрнең җиңелү хәбәрен алгач, Византия импера¬ торы Василий II Херсоиеска илчеләр һәм үзенең сеңе¬ лесе Аннаны җибәрә. 219
Князь Владимир христиан динен кабул итә һәм Анна белән никахлаша. Князьнең воеводалары белән гаскәре дә христиан диненә күчә. Князь белән бергә Руська грек укытучылары, руханилары, рәссамнары, һөнәрчеләре китә. Чукындыру язу үсеше өчен уңай шартлар тудыра, Руська күп төрле әдәбият ташкыны агыла. Укый-яза белү гадәти бер күренешкә әверелә. Хәзер инде укырга- язарга мөстәкыйль рәвештә генә өйрәнмиләр, белем алу өчен хәтта мәктәпләр барлыкка килә. XVI гасырдагы бер әдәби әсәрдә «преж сего в Россий¬ ском царстве и на Москве и в Великом Нове городе и по иным градом многие училища бывали и писати и пети и чести гораздных много было, но певцы и чтецы и доб- рописцы славны были по всей земле и доднесь» («элек Россия патшалыгында, Мәскәүдә дә, Бөек Новгородта да һәм башка шәһәрләрдә дә, мәктәпләр, укырга-язарга, җырга оста кешеләр күп булган, әйбәт итеп укый-яза белүчеләр һәм җырчылар әле дә һәр җирдә дан тота¬ лар»),— дип искә алына. Сүз монголларга кадәрге Русь турында бара. Христианлык кабул ителгәч, дәүләткә шунда ук бик күп белемле кешеләр кирәк була. Елъязмалар шул хакта сөйли: кайбер кешеләр рус телен генә түгел, хәтта чит телләрне дә белгәннәр. Вла¬ димир Мономахның әтисе турында: «Дома седя, изумея- ше 5 язык, в том бо честь есть от инех земель» («Өйдә торып, 5 тел өйрәнгән, моны чит ил кешеләре дә югары бәялиләр»),— диелгән. Ә печерский монах Никита ла¬ тин, грек һәм борынгы еврей телендә китаплар укыган. Димәк, XI гасырда Русьта китаплар русча гына түгел, • Борынгы Русьтагы орчы&ЕТ/шлДР 220
башка телләрдә дә язылган. Ярославның француз коро¬ ленә кияүгә чыккан кызы Анна бик укымышлы булган. Князь Всеволодның кызы Анна, 1086 елны монастырьга киткәндә, «берничә яшь кызны җыйган да аларны язар¬ га, җырларга, тегәргә, шулай ук башка һөнәрләргә өй¬ рәткән» («собрала младых девиц неколико, обучала пи¬ санию, також ремеслам, пению, швению»),— диелгән. «Потворин пряслень». Бу язманы археологлар 1885 елны Киевтагы Дисәтинә чиркәвен казыганда күргәннәр. Пряслице — орчыкбаш, аны төрлечә: боҗра, мичкә рәве¬ шендә итеп, уртасын тишеп ясаганнар һәм авырайсын, тигез әйләнсен өчен орчыкка кидерткәннәр. Тик менә язуы кайдан килгән? Кич утырырга җыелган кызларны күз алдына китере¬ гез. Алар җырлый-җырлый җеп эрлиләр яисә эрләгән җепне чорныйлар. Ул да түгел, дөньяларын онытып, җырлый-бии башлыйлар. Аннары тагын эшкә керешә¬ ләр. Ә үз орчыгыңны ничек табарга соң? Аны орчыкбаш¬ ка язылган язудан беләләр. Нинди генә сүзләр һәм хәрефләр булмаган анда! «Невесточь» («Кәләшемнеке») дип язып куйган бер егет кәләшенең орчыкбашына. Яисә, «Иванко создал тебе это единственной дочери» («Үзенең бердәнбер кызына Иванко ясады»), дип язылган. һөнәрчеләр дә орчыкбашларга язучылардан калыш¬ мый. Кою өчен ясалган кечкенә форма өстенә «Макси¬ мов» дип куелган, бу инде аның кемнеке икәнен күрсәтә. Ясаган әйбер уңышлы чыкса, осталар аның өстенә исем¬ нәрен куймый калмаганнар. Гнездово чүлмәгән хәтерлисездер? Шундый амфо¬ ра — чүлмәкләргә Русьның башка шәһәрләрендә дә коры балчык өстенә тырнап язганнар. Киевта табылган амфора — чүлмәк фрагментларының берсендәге язуны «Благодатнейша полна корчага сия» («Бу чүлмәк бик бәрәкәтле») дип укыдылар. Рус язмалары яуда да йөргән. Корал ясаучылар үз исемнәрен кләймә рәвешендә корал сабына язганнар. «Коваль Людота» («Тимерче Людота»). Киев тирәсендә табылган, XI гасырда ясалган кылыч өстендәге язудан шундый сүзләр укыдылар. Кайбер табылдыклар хакында беренче тапкыр басы¬ лып чыгуга ук оныталар, ә кайберләре турында дистә¬ ләрчә еллар буена кызу бәхәсләр бара. 221
Эрмитажда язулы плитә бар. Янындагы таблицада «Тмутаракань ташы» диелгән... 67 хәрефтән гыйбарәт әлеге язуда 1068 елны князь Глеб Святославич боз өс¬ теннән Тмутаракань белән Керчь («от Тмутороканя до Кърчева») арасын, ягъни Керчь бугазының киңлеген үлчәгән дип язылган. Ул 14 мең сажин булып чыккан. 1776 елны Россиянең Кара диңгез яры һәм төньяк Азов буйларын үзләштерүенә бәйле рәвештә, Новорос¬ сийск, Азов һәм Астрахань генерал-губернаторы итеп шактый танылган князь Потёмкин билгеләнә. XVIII га¬ сырның 80 нче еллары уртасында көньякка императрица Екатерина II нең килүен көтәләр. Шөһрәт сөюче князь, табигый, ул тирәләрне бик әйбәт итеп күрсәтергә тели. Яңадан кушылган шәһәрләрне тәртипкә китерәләр. Алар арасында Тамань да була. Екатерина анда барыр¬ га, бәлки, уйламагандыр да. Шәһәрдә премьер-майор X. Розенберг җитәкчелегендәге егерьләр батальоны тора, Тмутаракань ташын да X. Розенберг тапкан дип сөйлиләр. Ташның ничек табылуы мәгълүм түгел, һәрхәлдә, ул заманнарда таш язмышын кешеләр үзләренчә хәл итә¬ ләр: 864 килограммлы плитәне казарма ишеге төбенә сөйрәп китерәләр дә баскыч урынына куялар. 1792 елны Таманьга Кара диңгезнең беренче казак¬ лары башында капитан П. Пустошкин килә. Казарма янына җитеп, ташка басуга, гаҗәеп язуга игътибар итә. Ун көннән соң ташны, П. Пустошкинның начальнигы адмирал Н. Мордвиновка җибәрергә дип, корабльгә ил¬ тәләр. Таш турындагы хәбәр ахыр чиктә Екатерина II гә барып ирешә. Әйтергә кирәк, ул бик акыллы эшли. Таш¬ ны һич кичекмәстән элекке урынына илтеп куярга, тирә- • Т/иуТ/АР/АКАНЬ Т/\ШЫ С<рр/ г/и Е н т) 222
сен әйбәт койма белән әйләндереп алырга, ә үлчәү нәти¬ җәләрен һәм копиясен Петербургка җибәрергә боера. Ул чорда археологик, этнографик, шулай ук язма истәлек¬ ләр бик күп туплана. Тарихи һәм борынгы әйберләр җыючы һәвәскәрләр¬ нең берсе граф А. Мусин-Пушкин була. Аның тырыш¬ лыгы аркасында «Игорь сугышы турында җыр» («Слово о полку Игореве»), башка бик күп елъязмалар һәм истә¬ лекләр безнең көннәргә кадәр сакланган. Таманьда рус¬ ча язулы таш табылуы турында да патшага беренче булып ул җиткергән. Әмма ташны үзе уйлап чыгарган, ә язмасы ялган дип, нәкъ менә графны гаепләгәннәр. Ташта чын язмамы әллә аны XVIII гасырда язганнар¬ мы, монысын ачыклавы җиңел түгел. Тикшеренүчеләр төрле фикердә була. Язманың кайбер урыннары шик тудыра. Мәсәлән, «Мърилъ море по леду...» («Диңгезне боз өстеннән үлчә¬ дем...») Ләкин нинди боз өстеннән, көньякның кышы җылы, диңгез һәрвакыт боз белән капланмый һәм уртача туңып тору вакыты да — өч-биш көн, күп дигәндә — бер айга якын гына. «Тмутаракань» исеменең килеп чыгуы да ачыкланма¬ ган. Ул төрки сүз дигән гөман-фараз гына бар. «Корчев» сүзен күпчелек галимнәр Керчь дип уйлыйлар. Язманың сажиннар санын, ягъни Тмутараканьнан Керчькә кадәрге араны күрсәткән өлеше аеруча шикле: А. Мусин-Пушкин 8054 сажин дип раслый, ә башкалар 14 мең диләр, бу сан хәзер дә шулай кабул ителгән. Са¬ жинның озынлыгы билгеле булмый, аны академик Б. Ры¬ баков исәпләп чыгара. Ул 152 сантиметр тәшкил итә. Шуннан чыгып караганда, 14 мең сажин дөрестән дә бугазның киңлегенә туры килә. 228
Язылу рәвеше дә шик тудыра. Хәрефләр бик кечкенә итеп һәм төгәл язылган. Кайбер галимнәр, хәрефләрнең язылышы да XI гасыр палеографиясенә туры килеп бетми, диләр. Шулай да ташның чын булуы файдасына дәлилләр күбрәк. Бигрәк тә шунысы мөһим: Тмутараканьның чын¬ нан да таш табылган җирдә булуы археологик казу эшләре нәтиҗәсендә расланды. Фальсификаторлар моны алдан күрә алмаганнар, билгеле. Шулай итеп, Таманьда табылган таш князь Глебның Корчевка кадәрге араны ни өчендер бик тырышып үл¬ чәве хакында сөйли. Бу хәл 1068 елда була. Ә унбер елдан соң, 1079 елны, монда посадник вазифаларын үтәргә Ратибор килә һәм үз мөһерләрен булдыра, алар бик күп тикшеренүчеләрне шактый озак вакытка апты¬ рашта калдыра. «От Ратибора...» («Ратибордан...») Шундый язулы мөһерләр Кырымда, Киевта һәм Полта¬ ва өлкәсендә табылган, Севастопольдә һәм Константи- нопольдә очраган. Тагын шунысы гаҗәп. Үз мөһерләрен гаять зур тер¬ риториягә тараткан Ратибор беркайчан да XI гасырда һәм XII гасыр башында яшәгән мөһерле кешеләр кебек зур властька ия булмаган. Ул бары Киевның Тмутара- каньдагы илчесе генә. Алай булгач, нигә дип шулкадәр зур территориядә хатлар язышкан ул? Тикшеренүчеләр, рәсми документларны раслый торган башка мөһерләр¬ дән аермалы буларак, Ратибор мөһере рәсми булмаган хат-мөрәҗәгатьләргә тагып җибәрелгән, дип саныйлар. Шулай да Ратибор мөһеренең серенә төшенеп җитәсе бар әле. ■ Киевта София соборындагы граффити Хәтта бик кыю, бәхәсле, кайчагында фәнгә каршы булып тоелган гипотезалар да һәрвакыт фәнни фикер¬ не үстерәләр, алга җибәрәләр. Ал арны кире кагу, юкка чыгару өчен скептик оппо¬ нентлар фактлар туплый башлыйлар һәм, шуның белән безне хакыйкатькә якынайтып, проблеманы өйрәнүне тирәнәйтәләр. Шуңа күрә гипотезаларга карата игъти¬ барлы һәм ихтирамлы булырга кирәк. 224-
Күптән түгел Киев археологлары дискуссия мәйда¬ нына тагын бер әлифба — «София» әлифбасы булган дигән гипотеза белән чыктылар. Башта граффити турында. Шундый факт билгеле: бөек француз язучысы В. Гюго, ничектер Париждагы Мәрьям ана соборына кергәч, стеналарның берсендә элекке заманда ук тырнап язылган «апачки» дигән сүз күргән, грекчадан тәрҗемә иткәндә ул «фатум», «яз¬ мыш» дигәнне аңлата. Шул кыска гына язма язучыны дулкынландыра һәм «Париждагы Мәрьям ана соборы» («Собор Парижской богоматери») дигән роман иҗат итү фикерен тудыра. Биналарның штукатуркасы өстенә, храмнарның фрескаларына очлы әйбер белән тырнап язган язма¬ лар — безнең илдә күптән билгеле нәрсә. Аларны граф¬ фити диләр. Шундый язмалар Киев Русеның гүзәл ар¬ хитектура истәлеге — Киевтагы София соборында гаҗәп күп. Бөтендөнья сәнгате хәзинәсенә керә торган борынгы рус архитектурасының бу шедеврын өйрәнү 150 елдан артык дәвам итә. София соборының мозаикасы һәм фрескалары бөтен дөньяга мәгълүм. Киев Русе заманын¬ да культураның югары булуы хакында соборның кабат¬ ланмый торган мәһабәт архитектурасы, төзелеш техни¬ касы, монументаль-декоратив сәнгате, фрескаларының тематикасы сөйли. Киевта София соборындагы граффитины беренче тапкыр безнең гасырның 20—30 нчы елларында өйрәнер¬ гә тырышып карыйлар. Сугыштан соңгы елларда ака¬ демик Б. Рыбаков кызыклы язмалар тапты. 1947 елны ул бастырып чыгарган граффитилар арасында Борынгы Русьның күренекле тарихи эшлеклеләре — Владимир Мономах, Мартирий, Новгород архиепискобы һәм баш¬ калар турындагы язмалар игътибарны җәлеп итә. Граффитины планлы рәвештә өйрәнү соңрак башла¬ на. 1954 елны соборда реставрация эшләре җәелеп китә. Соңгы катламнар астыннан борынгы штукатурка чыга башлый... Нәкъ менә иң беренче штукатурканың зур- зур мәйданнарын чистарту һәм югары квалификацияле реставраторларның эше 1959—1963 елларда С. Высоц- кийга София соборындагы граффитины ныклап тикше¬ рергә мөмкинлек бирә. 15 А-320 225
С. Высоцкийның Киевта София соборындагы XI— XIX гасырларга караган борынгы рус граффитиен ачуы, аны фиксацияләве, дешифрлавы һәм бастырып чыгаруы совет тарих фәнендә зур вакыйга булды. Галимнәрне беренче чиратта нәрсә дулкынландыра соң? София соборындагы язмаларның эчтәлеге елъяз¬ малардагы мәгълүматларга якын, ә кайчагында хәтта охшаш та. Бу исә әлеге язма авторларының ватан та¬ рихы белән кызыксынуы, үзләрен борчыган вакыйгалар¬ ны теркәп калдырырга тырышуы хакында сөйли. «В [лето] 6562 месяца февраля 20-го кончина царя нашего...» («6562 елда февральнең егермесендә пади¬ шаһыбыз вафат...»). С. Высоцкий тапкан бу язманы дешифрлау белән академик Б. Рыбаков шөгыльләнде. Стенадагы граффи- тины өйрәнү аңа берничә кызыклы нәтиҗә ясарга мөм¬ кинлек бирде. 1054 ел белән билгеләнгән язмада «па¬ дишаһыбыз» үлү хакында сөйләнә. Киевтагы София соборын төзегән бөек Киев князе Ярослав Мудрый нәкъ 1054 елның февралендә үлә. Төрле елъязмаларда Ярославның үлгән вакыты төр¬ лечә йөри: я 19, я 20 февраль. Бу аерманы академик Б. Рыбаков Ярославның якшәмбегә каршы төнне үлүе белән аңлата. Борынгы Русьта көн тууны ике төрле билгеләп йөрткәннәр: чиркәү төн уртасыннан исәплә¬ гән, тормыш-көнкүрештә таң атудан исәпләгәннәр. Менә ни өчен Ярославның үлгән вакыты да төрлечә: бер исәп белән, бу әле шимбә, ә чиркәү исәбенчә, инде якшәмбе була. Шул рәвешле стенадагы язма елъязмалардагы бик күптәнге төрлелеккә ачыклык кертә. • Мудры Аның үдус гурынд/гь/язу δ ,ML| А БРАРI si<?*cznJe]N KLjPANAUJ ΓΟΒΖΒΖ Фе ид ο pa .226
Димәк, София соборы стенасындагы язма тарихи як¬ тан дөрес булып чыга. Бу хәл безнең борынгы ата-ба- баларыбызның башка «автографларына» карата да ышаныч тудыра. Менә ерак гасырлардан безгә кадәр килеп җиткән серле хәбәр: «Месяца декабря в 4-е створиша мир на Желяни: Святополк, Владимир и Ольг» («Декабрь аеның дүртесендә Желяньда солых төзелде: Святополк, Воло- димир һәм Ольг.») Кайсы чор, нинди князьләр турында сүз бара? Бу серле, күрәсең, гаять әһәмиятле язманы дешифрлау өчен, тарихны бик яхшы белү зарури. С. Высоцкий исемлек¬ тә беренче торган Святополктан башлый. Ул заманның иерархия кагыйдәләре нигезендә беренче итеп бөек Киев князенең исемен язганнар. Святополк исеме Русьта әллә ни таралмаган, чөнки туганнары Борис белән Глебны үтергән Святополк Владимировичның «мәлгунь» дигән яманаты чыккан. Тикшеренүче Святополк Владимировичны «дәгъвачы¬ лар» исемлегеннән шунда ук төшереп калдыра. Мәлгунь 1019 елны үлә, ә София соборын 1037 елда төзиләр. Өч Святополк: Мстиславич, Георгиевич һәм Изясла- вич кала. Беренчесе 1142 елдан — Новгородта, аннары Владимир-Волыньда князь була, 1154 елны шунда үлә дә. Икенчесе — Святополк Георгиевич — аз билгеле Ту¬ ров князе була. С. Высоцкий Святополк Изяславичка өстенлек бирә, ул егерме ел (1093—1113) буена бөек Киев князе булып тора. Граффитида бары тик аның исеме генә башка ике князь исеме алдына язылырга мөмкин. Шулай итеп, чор ачыклана. Бу — «Игорь сугышы ту¬ рында җыр»ның авторы язганча, князьләр арасында ыз- гыш-талашлар, низаглар башлану һәм Руська күчмә кыпчак кабиләләренең һөҗүм итә башлау чоры. Инде башка князьләрнең исемнәрен ачыкларга кирәк, бусы әллә ни кыен булмый. Владимир — Пере¬ яславль князе Владимир Всеволодович Мономах. Ә өчен¬ чесе— Чернигов князе Олег Святославич, яисә «Гори- славич». Интригалар, князьләр арасында ызгыш-талаш, дәгъва һәм конфликтлар чыгарырга яратканга күрә, «Игорь сугышы турында җыр»ның авторы аны шулай атый. Алар — Святополк замандашлары. 15* 227
Борынгы заманда Җелянь дип Киевтан көньяк-көн- табыштагы бер төбәкне атаганнар, аннан төньякка таба, Вышгород ягына юл үткән. Лыбедь елгасы тугаендагы ул тигезлек гаскәр күчеп йөрү өчен бик җайлы булган. Елъязмада Җелянь биш тапкыр искә алына. Нәкъ шул Җеляньда Святополк гаскәрен кыпчаклар тар-мар итә. Тикшеренүче шул рәвешчә чорны һәм князьләрнең исемнәрен ачыклый. Инде С. Высоцкий бу мөһим ва¬ кыйганың кайчан булуын аныклау максатын куя. Җе- лянь янындагы солых, мөгаен, гаять зур әһәмияткә ия булгандыр. Князьләрнең София соборында ант итеп союзны ныгытулары да ихтимал. Шул вакыйганы үз күзе белән күрүче аны теркәп-язып калдырган, ул ерак заманнарның мөһим дипломатик документы булып яң¬ гырый. Шулай да кайсы елны булды икән соң ул? Елъязма¬ да Җеляньдагы солых турында әйтелми. Дөрес, 1098 ел белән билгеләнгән бер охшаш язма бар: «В лето 6606. Приде Володимеръ, и Давыдъ, и Олегъ на Святополка, и сташа у Городца, и створиша миръ...» («6606 ел. Вла¬ димир һәм Давид, һәм Олег Святополкка килеп, Горо- дец янында солых төзеделәр.») Ләкин күп кан коелган Җеляньдагы солыхка башта кул куйганнармы, әллә соңыннанмы? Тагын эзләнүләр. «Игорь сугышы турында җыр»ның авторы ачык итеп язган чор турында тагын уйланулар: «Тогда при Олзе Гориславличи сеяшется и растяшеть усобицами; погибашеть жизнь Даждьбожа внука въ княжих крамолах веци человекомь скратишась. Тогда по Русской земли ретко ратаеве кикахуть, нъ часто врани граяхуть, трупия себе деляче». («Ул чагында, Олег Гориславич заманында, бөлдергән һәм газап чиктергән үзара барган талаш; рус токымының малы кырылган, кешеләрнең гомре киселгән князьләрнең кара давында. Ул чагында Рус Җире киңлегендә игенчеләр аваз сирәк биргән, тик козгыннар бик еш коңгылдашкан, үлекләр¬ не бүлеп үзара») *. Галим вакыйгаларның хронологиясен тикшерә. 1094—1096 еллар. Руська күчмә кабиләләр һөҗүм итә. Владимир Всеволодович Мономах белән Олег Святославич арасында мөнәсәбәтләр кискенләшә. Чер- 1 «Игорь сугышы турында җыр». Казан, Татгосиздат, 1951, 21 б. 228
нигов — Олегның вотчинасы Всеволод исән чакта ук Владимир Мономахка бирелгән була. 1094 ел. Олег кыпчакларны ярдәмгә чакыра һәм Владимирны Черниговтан үз вотчинасына — Переяс- лавльгә куып чыгара. 1095 ел. Святополк һәм Владимир кыпчакларга кар¬ шы яуга чыгалар, Олегны да үзләре белән чакыралар. Тик ул үзенең союзникларына — кыпчакларга каршы яуга барудан баш тарта. «И бысть межи ими ненависть» («Алар арасында дошманлык туа»),— ди елъязмачы. 1095 елның 19 июлендә кыпчакларны тар-мар итеп, Свя¬ тополк һәм Владимир, хыянәт иткән өчен, Олегка җәза бирергә Черниговка китәләр. Олег Стародубка кача. 33 көн камап торганнан соң, князьләр килешү төзиләр. Аның төп шарты: Олег һәм аның туганы Давид Свято¬ славич, «Рус җире хакында» солых һәм уртак килешү төзү өчен, Киевка киләләр. 1096 ел. Олег Муром-Рязань җирләрендә Владимир Мономахның уллары белән сугыша. 1097 ел. Любечта рус князьләренең съезды була. Анда кыпчакларга каршы бергәләп сугышу һәм Ярос¬ лав Мудрыйның варислары арасында биләмәләр бүле¬ шү мәсьәләсе карала. Елъязмада Любеч съезды алдын¬ нан Святополк, Владимир һәм Олег арасында төзелгән солых турында әйтелми, шул ук вакытта елъязмачы, Олег съездда Русь җиренең бер өлешенә дәгъвачы була¬ рак катнашты, дип искә ала. Ә моның исә, әлбәттә, Свя¬ тополк һәм Владимир белән алдан килешкән очракта гына булуы мөмкин. Димәк, килешү 1096 елны Киев янында, Җеляньда булган? С. Высоцкий 1097 елның 4 декабрена туктала, җит¬ мәсә (ул фикерен дәлилли), 1096—1098 еллардагы елъ¬ язма тексты соңгырак өстәмәләр белән бозылган. Ләкин С. Высоцкий күрсәткән вакыт белән академик Б. Рыба¬ ков килешми, чөнки, беренчедән, солыхны дүрт князь, шул исәптән Олегның абыйсы — Давид Святославич та төзергә тиеш була, икенчедән, солых Городецта ярты елга соңрак— 1098 елның җәендә төзелә. Вакыйгалар хронологиясен ачыклауны дәвам итте¬ реп, галим 1104 елга килеп җитә. Ул вакытка Давид инде үлгән була, ә Олег князь¬ ләрнең 1103 елгы Долоб съездында катнашырга телә¬ 230
ми, 1104/05 елның кышында Святополк һәм Владимир белән Минскига яуга китә. С. Высоцкий бик хаклы рәвештә әлеге язуның авто¬ рын Русь җиренең патриоты, князьләрне берләшергә өндәгән «Игорь сугышы турында җыр» авторының фи¬ кердәше дип атый. Граффитины тикшереп, С. Высоцкий уннарча кы¬ зыклы язмалар дешифрлый. София соборының XI—■ XIV гасырлардагы борынгы рус граффитиен түбәндәге теп төркемнәргә бүлә: Борынгы Русьның хәрби-политик тарихы турында мәгълүматлар; елъязмаларга якын торган, искә ала торган язмалар; изге теләкләр; авто¬ биографик язмалар, фрескаларга караган язмалар, символик һәм тормыш-көнкүрешкә кагылган рәсемнәр. Безнең замандагы тагын бер ачыш турында берничә сүз. Киевтагы София соборының Михаил михрабында С. Высоцкий бөтен бер әлифба таба. Ул, собордагы башка граффитилар шикелле үк, борынгы штукатурка өстенә тырнап язылган. Хәрефләрнең биеклеге — 3 сан¬ тиметр. Әлифбаның соборда барлыкка килү вакыты — XI гасырның беренче яртысы, ягъни ул храмны төзеп бетерүгә язылган. Ләкин әлифба язылу вакытыннан бик күп элек барлыкка килгән дип фараз итә тикшеренүче. ' 231
Әлифбада егерме җиде хәреф: 23 грек һәм 4 славян (б, ж, ш, щ) хәрефе. София әлифбасы грек алфавиты белән кириллица арасында, урталыкта тора, дип уйлый галим, кириллицаның Моравия вариантында — 38, ә икенчесендә — болгар вариантында 43 билге булган. Ләкин әлегә кадәр билгесез әлифба соборга кайдан килгән? Кем аны шулай җентекләп, тырышып язып куй¬ ган? Ни өчен? Нәрсәгә? Ни өчен әлифбаны популярлаш¬ тыручы кеше аны күп гасырларга дип төзелгән яңа соборда язып куярга ашыккан? һәм нишләп әлифбада хәтта «кси» һәм «омега» кебек билгеләр бар, ә «ъ» һәм «ь», «юс»ларның икесе дә, «червь» һәм «цк» төшеп кал¬ ган? Галимнәр бу хакта: София соборына язылган әлиф¬ ба формалашкан һәм кулланылган заманда ул билгеләр гомумән булмаган, алар соңрак барлыкка килгән, дигән бик кызыклы фикер әйтәләр. Әмма алар формалашкан һәм кулланылышта булган. Димәк... Шулай, һич көтмәгәндә, С. Высоцкий кыю гипотеза әйтеп, фән җәмәгатьчелеген аякка бастыра: табылган алфавит — кириллицага кадәрге әлифба һәм ул славян хәрефләре барлыкка килүдә башлангыч этап¬ ны чагылдыра. Галим, 862 елга кадәр Русьта тәртип¬ кә салынган эш кәгазьләре генә түгел, бәлки әдәбият та формалашкан, дип саный. Ул заманнарда хәзерге вакытта С. Высоцкий тапкан әлифбадан файдаланган¬ нар. С. Высоцкий гипотезасына җитди каршы килүчеләр (беренче чиратта, лингвистлар) бар. Әлифба, бәлки, язылып кына бетмәгәндер дип (бу бөтенләй үк нигезсез дә түгел) фараз итә академик Б. Рыбаков. Кыскасы, «кириллицага кадәрге» язуның башка истә¬ лекләрен тапмый торып, христианлыкны кабул иткәнче Русьта нинди әлифбадан файдаланулары хакындагы бәхәсләр туктамаячак. ■ Каен тузы һәм новгородлылар 1951 елның 26 июлендә иртән Новгород экспедиция¬ се хезмәткәре Н. Акулова, XIV гасырда салынган юл- лар-урамнарны чистартканда, һич көтмәгәндә, агач яркалар арасыннан тыгыз итеп төрелгән пычрак туз 232
төргәге таба һәм, балчыктан арындыргач, туз өстендә тырнап язылган хәрефләр күрә. Табылдыкның бик әһә¬ миятле булуын башына да китермичә, Н. Акулова төр¬ гәкне участок начальнигына бирә һәм эшен дәвам итәргә уйлый. Әмма экспедиция начальнигы А. Арциховский- га карау белән, үз вазифаларын күз ачып йомганчы исеннән чыгара. А. Арциховский таш сын кебек катып кала. — Мин моны егерме ел буе көттем! —ди ул. 1938 елны ук А. Арциховский экспедиция хезмәткәр¬ ләренә хәрефләре юкмы дип каен тузы төргәкләрен сүтеп карарга куша, һәм бары 1951 елны гына аның хыялы тормышка аша. Ул чагында 10 грамота табалар, ә хәзер инде алар 530 га якын. Табылдыклар ни өчен сенсация тудыра соң? 1951 елга кадәр Борынгы Русьта князьләр, боярлар, чиркәү әһелләре генә укый-яза белгән, ә гади һөнәрче¬ ләр һәм гомумән халыкның күпчелеге укый-яза белмә¬ гән дип санала иде. НовгородлыларныңТуз грамоталары гади халыкның да яза белүен раслады. Грамоталарның барысында да хәрефләр ниндидер очлы әйбер белән тырнап язылган. Моның өчен очлы башлы сөяк, металл һәм агачтан ясалган кечкенә таяк¬ лардан файдаланганнар. Таякның — «язгыч»ның икен¬ че башына билгә асу өчен тишек тишкәннәр. fT'i ! м x oj д .0^4 ( Μ Λ Ά λ 1 I π ο η η ν ь ! N X ·( f ΓΧ PS Ш IX i( U k ( ι<0 (( м α η О Б ·£ О' сТһ t д м х ( ( к lx ω к о IX ’ А * Р '( 6 ( т 1 , П rx f f * Ш 14 I й wД 5- 233
Йөзләрчә ел буена дымлы җирдә яткан, һава һәм кояш тәэсирендә бик нык кипкән туз грамоталар кулга тоту белән үк уала. Укый башлаганчы, табылдыкларны реставрацияләргә кирәк була. Грамоталарны уку, һәрхәлдә, иероглифлар дешифр- лау түгел инде. Борынгы булса да, рус теле. Өзелгән кисәкләрне (әйтик, кайчагында тексттан берничә җөмлә генә калган була, "Ә күп кенә сүзләрнең хәрефләре җи¬ теп бетми) укуы читенрәк. Шулай да фрагментларның күбесен укыдылар һәм мәгънәсенә төшенделәр. Бу эшне Л. Черепнин бик әйбәт башкарып чыкты. Ул хәтта танып булмас кебек тоелган тузларны да укыды. Тузга һәм пергаментка язылган текстларның эчтәлеге бер-берсенә якын булырга тиеш дип, Л. Черепнин XI—XV гасыр¬ ларга караган, сакланып калган барлык язма документ¬ ларны карап чыга. Җентекле тикшеренүләр үткәреп һәм бөтен көе сакланган грамоталарның текстлары белән бик күп охшашлыклар табып, галим Бөек Новгородта яшәгән борынгы халыкларның тузга язган хатларын¬ дагы күп кенә өзек-өзек текстларны да элекке хәленә кайтаруга иреште. Аларның барысын да диярлек гади халык язган бу¬ лып чыкты. Димәк, Русьта ул чорда язу булган, ул за¬ манда бик күпләр укый-яза белгән. Дөрес, Новгородта укый-яза белү бөтен Русьта укыганнар һәм язганнар дигән сүз түгел әле, дияргә мөмкин. Ләкин бит Новгород¬ та гына түгел, тагын дүрт шәһәрдә (Псковта, Смолен- скида, Витебскида һәм Иске Руссада) археологлар хәрефләре тырнап язылган туз төргәкләре табу бәхете¬ нә ирешәләр. «Поклон от Михаил и к осподину своему Тимофию. Земля готова, надобе семяна. Пришли, осподине, цело- век спроста, а мы не смием имать ржи без твоего сло¬ ва». («Хуҗам, сиңа Михаилдан сәлам. Җир әзер, чәчү¬ лек орлык кирәк. Берәр кеше җибәрсәң иде, синең рөх¬ сәттән башка без арыш ала алмыйбыз».) «Поклон об Потра к Марье. Покосил есмь пожню, и Озерици у мене сено отъяли. Спиши список с купнои грамоте да пришли семо; куды грамота поведе, дать ми розумно» («Марьяга Петрдан сәлам. Мин болынны чап¬ тым, тик кул тирәсендә яшәүчеләр печәнемне алдылар. Купчий кәгазеннән күчереп яз да монда җибәр; мин аларга күрсәтермен».) 234
Борынгы новгородлыларның җанлы сөйләме озак вакытлардан соң телгә килде. Нәрсәләр турында сөйли соң ул? Менә, мәсәлән, Новгородта табылган грамоталарның иң беренчесе. Ул XIV гасырга карый. Анда 13 юл, һәр юлның озынлыгы — 38 сантиметр. Дөрес, барлык юл¬ лары да диярлек бозылган. Ләкин А. Арциховский до¬ кументның мәгънәсен аңлаган: анда ниндидер Фома файдасына бушлай эшләргә тиешле авыллар саналган. «Есть град между нобом и землею, и а к ному еде посол без пути, сам ним, везе грамоту непсану» дип язылган табышмак-грамота тапканнар. Ул болай тәр¬ җемә ителә: «Җир белән күк арасында бер шәһәр бар, шул шәһәргә юлсыз-нисез илче бара, үзе телсез, языл¬ маган грамота алып бара». Табышмак Тәүраттагы риваятькә корылган һәм менә нәрсәне аңлата: җир белән күк арасындагы шә¬ һәр — бөтен дөньяны су басканда котылып калган Нух көймәсе. Телсез илче — күгәрчен, аны Нух тирә-юньдә җир юкмы икән дип эзләргә җибәргән. Ә язылмаган грамота — зәйтүн ботагы, аны күгәрчен, якындагы җир күренү билгесе итеп, үзенең томшыгына кыстырып Нух¬ ка алып кайткан. Туз грамоталарын язучылар арасында гади кешеләр, һөнәрчеләр һәм крестьяннар да булган. Кайберләрең крестьяннар җыелышып язганнар. Аларда феодаль эксплуатациянең төрле формаларына каршы ризасыз¬ лык белдерү чагыла. Грамоталарның берсен А. Арциховский болай тәр¬ җемә итә. «Барлык ятимнәрдән Юрнйга һәм Максимга сәлам. Син безгә нинди ачкыччы бирдең, ул безне кыер¬ сыта, безне сата, безне талый. Аның аркасында без бер¬ кая бара алмыйбыз, ул безне бер җиргә чыгармый Аның аркасында без һәлак булабыз. Әгәр һаман ул утырса, безнең торырлык хәл калмады. Безгә юашрак кеше бир. Шуны ялынып сорыйбыз». Новгород крестьяннары — «ятимнәр» хуҗаларына холыксыз ачкыччыдан зарланалар, ул хәтта хуҗалык кирәк-яраклары өчен дә авылдан чыгарга рөхсәт итми. Зарланып кына да калмыйлар, китәбез дип тә куркы¬ талар. Балалар ясаган рәсемле грамоталар кызыклы. Га¬ лимнәр аларның да авторын ачыкладылар. Ул Онфим 235
дигән малай булып чыкты. Грамоталарның берсендә әлеге малай үзен дошманнарны юк итүче батыр җайдак кыяфәтендә сурәтләгән. Бала хыялы бик аңлаешлы: Онфим Александр Невскийның бөек җиңүләре чорында туган. Онфим үзенең дусларын — кулга-кул тотыныш¬ кан җиде малай сурәтен ясап куйган грамота да кы¬ зыклы. Новгородның шук малайлары: «Невежя писа, неду- ма каза, а хто се цита» («Хәтерсез әйткән, томана яз¬ ган, ә аны кем укыган»),— дип тә язганнар. Тарих белән, Новгородның ерак төньяк чикләрендәге каты бәрелешләр, үз дәүләтеңнең намусы һәм иреге өчен көрәшү турындагы мәгълүматлар белән сугарыл¬ ган грамоталар да бар. «От Григория ко Дмитру. М[ы в Но] рове, а гы ходи, не бойся. Мир взяле на [с] тарой меже Юрия князя, [ныне] ця послале кареле на Каяно море а [не п] омещай, не испакости каянецамо ни соби. Присловия возми, а [к] и поймало дани лонескии. А уцюеши, а не пойду к Но... и ты тогодъ иди [без меня]. А дома здорово, а на меня вестей перечиня... о. Аже возможе¬ те, пособляй мне цимо». Бу грамотаны дешифрлаган галимнәрнең хезмәте гаять зур. Беренче фразаны нәкъ шулай итеп уку өчен (мәсәлән, «М[ы в Норове» дип, ә м[ы зд]орове» дип түгел) елъязмалар, тарихи әдәбиятны җентекләп өйрәнүгә, тикшеренүләргә әллә ничә айлар сарыф итәргә туры килә. (Норова яисә Нарова — Нарва елгасындагы швед¬ лар белән чиктәш Новгород волосте шулай дип йөртел¬ гән.) Ә кайчандыр Новгород җиренең ниндидер бер чиген¬ дә әһәмиятле ызан билгеләгән Юрий кем соң ул? Бу очракта галимнәргә 1323 елны Ореховецта төзелгән солых ярдәмгә килә. «Мин — бөек князь Юрий — по¬ садник Варфоломей, мең башы Авраам һәм бөтен Нов¬ город халкы белән бергәләп үземнең туганым, шведлар князе — Эрик улы Магнус белән солых төзедем». Димәк, тузда телгә алынган Юрий — Александр Невскийның оныгы, Иван Калитаның абыйсы, Мәскәү князе Юрий Данилович, ул Новгород князе дә булган. Шведлар белән сугышта җиңеп чыккан һәм алар белән Ореховец¬ та солых договоры төзеп, Новгород өчен файдалы чик¬ ләр билгеләгән. 236
Новгородлыларның шведлар һәм норвегиялеләр белән төзегән борынгы договор документларын өйрәнеп, тик¬ шеренүчеләр «князь Юрий ызаны»ның соңгы чиген билгеләделәр: ул «Каяня» диңгезенең — Ботник култы¬ гының төньяк-көнчыгыш яр буйларында булып чыкты. Бу «ызан»нан көньяк-көнбатышка таба — Швеция тер¬ риториясе, төньяк-көнчыгышка таба — Новгород җире. Ореховец солыхы төзелеп өч ел үткәч, Швеция коро¬ ле һәм Норвегиядә хакимлек итүче Магнус Новгород белән «Юрий ызаны»ның дөреслеген раслый торган тагын бер солых договоры төзи. Ләкин 1337/38 елның кышында кареллар немецларны (елъязмачы шведларны немецлар дип атый) уңайсыз хәлгә куялар, хыянәтчел рәвештә бик күп новгородлыларны, шулай ук Карел шәһәрчегендә яшәгән Ладога сәүдәгәрләрен һәм христи¬ аннарны үтерәләр. Новгородлылар, көч туплап, җәй көне каты һөҗүм ясыйлар. «Новгород батырлары» Не¬ мец шәһәре тирәсендәге җирләрне талыйлар, игеннәрне яндырып, мал-туарны кырып бетерәләр. Озак та үтми, Новгородка Выборгтан, воевода Пет- риннан илчеләр килә, алар, «килешүне бозу» турында король Магнус берни дә белмәгән, диләр. Бу хәбәрдән новгородлылар тынычланып кала һәм алар шведлар ягына үз илчеләрен — Кузма Твердиславиц белән Олек¬ сандр Борисовицны җибәрәләр. • Каен тузына язылган грамота Новгородтагы дипло¬ матик мөнәсәбәтләрнең гаять катлаулы булуы турын¬ да сөйли, бик озак тикшеренгәннән соң, аның 1339 елгы икәнлеген әйтәләр. Новгород илчеләре Магнус белән очрашкач, Григорий мөрәҗәгать язган һәм солых төзү турында Дмитрга иң элек ул хәбәр иткән. Григорийның илчеләр тирәсендә йөрүче кеше булганлыгы ачык: ул елъязмачы искә алып үткән теге «дуслар» арасында. Ә Дмитр? Аны: «Үткән ел ясакны ничек җыюың турын¬ дагы язуны ал»,— дигән юллар характерлый. Шулай итеп, Григорий да, Дмитр да — ясак җыючы¬ лар. Шуның өстенә Григорий — илчелектән вәкил дә. Ясак җыярга алар бергә барырга тиеш булганнар, күрә¬ сең. Әмма илчелек эшләре озаккарак сузыла, һәм Гри¬ горий, өстәп, болай дип язып куя: «Әгәр Но [...] ка минем бара алмавым ачыкланса, син [миннән башка гына] үзең бар». Илчелекнең Новгород белән элемтәсе яхшы булуы турында азактан икенче җөмлә сөйли: «Өйдә 238
иминлек [икәнен беләм], миңа ул турыда хәбәр иттеләр инде». Сүз уңаенда шуны да әйтик, Новгородта табылган беренче грамота — иң зур грамоталарның берсе. Борынгы авторларның мәгълүматларына караганда, каен тузын Швеция, көнчыгыш Балтик буе илләрендә дә язу материалы итеп файдаланганнар, ләкин табыл¬ дыклар очраганы юк иде. Ниһаять, Швециянең «Гот йорты» дип аталган сәүдә факториясен казыганда хә¬ рефләре гот язуын бик нык хәтерләткән тузга язылган грамота табалар. Аны дешифрлау белән Мәскәү уни¬ верситеты хезмәткәре Д. Дрбоглав шөгыльләнә. Тик¬ шеренүче грамотаның XIV—XV гасырларда гамәлдә· булган готик курсив белән язылуын ачыклый. Анда өч төрле язма. Дөрес, хәзергә аларның әле берсе генә,, ләкин иң озыны укылган: ниндидер тәкъва «кунак» Зәбурдагы 94 нче доганың башын язган. Әлбәттә, бу табылдык Көнбатышта да тузга язган язулар булганлыгын белдерми әле. Грамота авторының язуны зирәк новгородлылардан отып алган булуы ихти¬ мал. Шулай да бу ачыш Көнбатыш Европа археолог¬ ларын яңадан-яңа эзләнүләргә рухландыра. Новгородта күренекле совет галиме А. Арциховский һәм аның хезмәттәшләре тапкан тузга язылган грамо¬ таларны чит ил галимнәре «Сенсация», «Гаять әһәмият¬ ле табылдыклар», «Чорыбызның иң зур фәнни каза¬ нышлары» дип характерладылар. Совет тикшеренүче- ләренең докладларын Римда, Парижда, Лондонда һәм башка шәһәрләрдә халыкара конгрессларда һәм симпо¬ зиумнарда тыңладылар. Шулай булуы һич тә гаҗәп түгел. Нәкъ менә тузга язылган грамоталар аркасында, дип билгеләп үтте СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты В. Янин, элек беркайчан үтеп кереп булмас кебек тоел¬ ган борынгы почмакларга үтеп керү мөмкинлеге туды. ■ Ярослав китапханәсе Новгородта, Киевта, серле Тмутараканьда һәм баш¬ ка җирләрдә борынгы рус телендә сөйләшкәннәр һәм язганнар. 250 гә якын кулъязма китап безнең көннәргә кадәр сакланган. Русьта монголлар басып кергәнгә 239
кадәр язуның һәм китап язу эшенең нинди тизлек белән үсүен исәпкә алганда, бу артык зур сан түгел. Совет тарихчысы Б. Сапунов XI—'XIII гасырларда Русьта йөзләрчә мең китап булуын исәпләп чыгарган, шуларның 85 меңе чамасы чиркәү китаплары булган. Ләкин искә төшерик әле: Русь буйлап кара болыт булып татар-монголлар үткән, алар шәһәр һәм авыл¬ ларны яндырганнар, осталарны үзләре белән алып киткәннәр. Шунысы да бар, китаплар һөҗүм вакытында гына түгел, монастырьлар, чиркәүләр белән бергә дә янган. Ә китапларны, нигездә, шунда саклаганнар. Новгородта XI гасыр уртасыннан XIX гасыр азагына кадәр 816 чиркәү янган. XIII—XV гасырларда 160 су¬ гыш булып үткән. XVI гасырда (1571 елны) Мәскәүгә Кырым ханы Дәүләт-Гәрәй, ә XVII гасырда поляклар бәреп кергән. 1812 елгы янгыннар. Китаплар януга сә¬ бәп булган фаҗигале вакыйгаларның исәбе-хисабы юк. Никон реформасын исегезгә төшерегез. Кодрәтле патриархның таләбе буенча дини китапларны борынгы Византия китаплары үрнәгендә язалар. Үзләренә оша- маганнарын юк итәләр. Меңнәрчә китап вакыт сынавын үтә алмыйча һәлак була. Әсәрләрнең бик азы гына безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. «Владимир Мономах үгетләре» («Поуче¬ ние Владимира Мономаха»), «Святослав мәҗмугасы» («Изборник Святослава»), митрополит Иларионның «Закон һәм бәрәкәт хакында сүз»е («Слово о законе и благодати»), «Игорь сугышы турында җыр» («Слово о полку Игореве») һәм борынгы русларның башка әдәби истәлекләре. Шулар арасында танылган хрони¬ ка — «Еллар кыйссасы» («Повесть временных лет») аеруча игътибарга лаек, аны энциклопедик хезмәт белән чагыштырырга мөмкин. Анда географик һәм этногра¬ фик мәгълүматлар, безнең көннәргә кадәр бөтен килеш сакланмаган былиналар, хикәятләр, легендалар һәм җырлардан өзекләр бар. Бу күренекле елъязманың авторы — Печерский монастыреның монахы Нестор — көнчыгыш славяннар¬ ның чын мәгънәсендә беренче тарихчысы. Ул үз зама¬ нының гаять укымышлы кешесе булган, бик күп телләр белгән, әдәбиятны, тарихи материалларны, үзенә кадәр яшәгән елъязмачыларның хезмәтләрен бик яхшылап 240
өйрәнгән. Барлык шул чыганакларны оста итеп, белеп эшкәрткән. Туган иленең даны һәм бөеклеге турында, Европа дәүләтләре тормышында аның әһәмияте, рус князьләре¬ нең зирәк политикасы, дәүләтнең бердәмлеге хакында елъязмачы рус җиренең чын патриоты буларак сөйли. Хәзерге вакытта бөек елъязмачының тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнә торган фән — «нестероведение» дә бар. Китапханәләр тормышыбызда мөһим урын алып тора. Алар Киев Русенда да булган. Кагыйдә буларак, китап¬ ханәләр монастырьлар каршында оештырылган һәм белемне арттыруга булышлык иткән. Китаплар берәр монах карамагында булган. Шундый бер китапханә турында академик Б. Гре¬ ков язган. Монахлар (братия) китапханәче боерыгы белән «билгеле бер вакытта китап укырга килергә тиешләр. Аларның беришесе китаплар күчереп язу бе¬ лән шөгыльләнә. Печерский монастырьда Феодосий заманында «китаплар язарга һәвәс» Иларион яшәгән. Никон ул китапларны төпләгән. Ә Никон өстәленең бер читендә китап төпләү өчен Феодосий җеп эрләгән. Кайбер монахларның үз китапханәләре дә булган. Феодосийның шәкерте Георгий, үзенең бернәрсәсе дә булмаса да, китаплар сатып алудан тыела алмаган. Китапларын кемнәрдер урлый башлагач, караклар кызыксынмасын дип, бер өлешен «шәһәр хакименә» бүләк иткән, бер өлешен саткан; акчасын хәерчеләргә өләшкән. Шулай да китапка мәхәббәте сүрелмәгән, һәм Георгий яңадан китаплар җыя башлаган. Монах Никита, монастырьда яшәгәндә, Тәүратны яттан укырга өйрәнә. Дамиан төн йокламый китаплар укый. Феодосий «китап укыганны» ярата. Китапларны акрынлап җыеп, әйбәтләп саклыйлар. Шул монастырь¬ дан чыга торган әдәби язмалар өчен, алар, әлбәттә, кирәк була». «Еллар кыйссасы»нда баҗанак-печенеглар белән сугыш турында сөйләнә. Сугышкан урында, изге София хөрмәтенә, 1037 елны изге София храмы салына. Соборның түрендә һаман да Ярослав Мудрыйның зиннәтле мәрмәр кабере тора. Рус елъязмаларында, Скандинавия сагаларында, Европа хроникаларында ул 16 А-320 241
күренекле дәүләт эшлеклесе итеп сурәтләнә. Аның гаять укымышлы кеше булуы да мәгълүм. Лаврентий елъязмасында болай диелгән: «Ярослав Киевта шәһәр тирәсенә Алтын капкалы койма койдыра башлый. Изге София, митрополит чиркәүләрен төзи, аннары Алтын капка янында «Святого Благовещенья Богородицы» чиркәве, Изге Георгий һәм Изге Ирина монастырьларын салдыра. Ул яшәгән заман¬ да христиан дине киң тарала, монахлар күбәя һәм мона¬ стырьлар барлыкка килә. Ярослав чиркәү уставларын, дин әһелләрен, бигрәк тә монахларны ярата, көн-төн китап укый. Яза белүче бик күп кешеләр җыя, грек теленнән славян теленә тәрҗемә итәргә боера, шактый китаплар күчереп яздыра. Ул бик күп китаплар бул¬ дыра, диндар кешеләр, шуларны укып, ямь табалар. Гадәттә болай була: берәү җир сукалый, икенче берәү иген чәчә, ә өченче берәүләр мул уңыш җыя һәм тәмле ризык ашый, ул да шулай. Атасы Владимир сукалап- тырмалаган, ягъни дин белән мәгърифәт керткән, китап сүзләрен дингә ышанучыларның күңеленә салган, ә без, китаптан өйрәнеп, урабыз... Ярослав исә, әйткәнебезчә, китап яраткан, күп итеп язарга боерган, һәм аларны үзе төзеткән Изге София чиркәвенә туплаган...» Димәк, китаплар җыю, китапханәләр булдыру ту¬ рында таныклык бар. Ләкин фән — ул шундый нәрсә, анда таныклыклар гына җитеп бетми. Китапханә кайчан барлыкка килгән, китаплар кайда сакланган һәм аларны кайда күчереп язганнар? Китап¬ ханәдә нинди китаплар булган һәм гомумән Русь куль¬ турасы үсешендә аның роле нинди? Бу өлкәдә ачыкла¬ нып җитмәгән нәрсәләр күп. Хәзерге заманда китапханәләрнең еллар буена оеш¬ тырылуын исегезгә төшерегез... Киев Русенда, бер китапны күчереп язу өчен берничә ел таләп ителгәндә, эш катлаулырак булган. София соборын 1037 елны төзеп бетерәләр. Димәк, китапханәнең шуннан соң гына җыела башлавы мөм¬ кин. Ләкин китаплар юкка чыккан. Ихтимал, 1124 елны бөтен Киевны диярлек ялап алган ут ялкыны Ярослав Мудрый китапханәсен дә читләтеп узмагандыр. Яисә икенче төрле фараз. 1240 елның 6 декабренда татар-монголлар һөҗүмен инде берничек тә туктатыр¬ лык булмый, дошман Киевны ала. Шәһәрне актык 242
чиккә кадәр саклаучылар күпме генә тырышса да, фай¬ дасыз була. Картлар, хатын-кызлар һәм балалар уттан чиркәү стеналары артына яшеренәләр. Барысы да басып алучылар изге урыннарга кагылмас дип уйлый¬ лар... Археолог М. Картерның Дисәтинә чиркәвендәге казу эшләре чиркәүне алу күренешен күз алдына ките¬ рергә мөмкинлек бирде. ...Кайберәүләр яшерен җирләрдә торып, дошманнар¬ ның китүен көтәргә булалар. Әмма ватылмаган, җиме¬ релмәгән берни дә калмый. Археолог В. Хвойконың элегрәк үткәргән казу эшләре нәтиҗәсендә, Дисәтинә чиркәвеннән көнчыгыш тарафта гаять зур каберлек булуы ачыкланды. Анда чиркәүне саклаучылар һәм чиркәүдә яшеренгән кешеләр күмелгән. Дошман кылы¬ чы беркемне дә: ирләрне, хатын-кызларны, картлар һәм балаларны да аямаган. Шуның белән рәттән тагын бер зур каберлек тапканнар, ә Борынгы Киевта алар күпме булган! Билгеле, София чиркәвендәге кешеләргә дә мәрхәмәт күрсәтмәгәннәр. Аны талаганнар, китапларын, бәлки, чыгарып ташлаганнардыр. Ул китапханәдә нәрсәләр сакланды икән? Күп кенә тикшеренүчеләр, Ярослав вакытында китапларны, нигездә, грекчадан русчага тәрҗемә иткән¬ нәр яисә элек тәрҗемә ителгәннәрен күчереп язганнар, дип исәплиләр. Чиркәүләрне өйрәнүче рус тарихчысы Е. Голубинский, Ярослав беренче чиратта китапларны Болгариядән алырга тырышкан, чөнки анда инде китап¬ лар славян теленә тәрҗемә ителгән булган, дип саный. Тикшеренүче китапханәдә 500 ләп китап исәпләгән, ә аны оештыруда унике ел ярым буена 20 дән артык оста эшләгән. Ләкин ул гипотеза дәлилләр белән рас¬ ланмаган һәм галимнәрнең күпчелеге бу фикер белән килешми. Хәзер инде китапханәдә күбрәк дини эчтәлекле ки¬ таплар саклануы ачыкланды. Бу хәл хәтта 1037 елгы Лаврентий елъязмасында китап сүзенә мәдхия җыр¬ лаудан да күренә, һәрхәлдә, ул китапханәдә күпме генә һәм нинди генә китаплар җыелган булмасын, алар язу үсешендә дә, Русьта китапханәләр оештыруда да шак¬ тый тирән эз калдырганнар. Печерский монастырь Ярослав исән вакытта салын¬ ган. Анда елъязмалар төзегәннәр һәм китаплар язган¬ нар. Эштән бушаган көннәрдә китаплар саклаучы монах 16* 243
чаң суккан һәм, монахлар җыелып, һәркайсы укырга бер китап алган. Алай гына да түгел, монастырь тәр¬ типләре буенча, ашаганда бөтен кеше өчен кычкырып китап уку таләп ителгән. Монголларга кадәр Русьта: Киевта, Переяславльдә, Чернигов, Ростов, Туров, Полоцк, Нижний Новгород, Владимир, Ладога, Новгород һәм башка шәһәрләрдә җитмештән артык монастырь, күбесендә китапханәләр дә булган. Кайчагында борынгы китапларның тышлы¬ гында китапны монастырьга яисә чиркәүгә иганә итеп бирү турындагы язулар очрый. XI—XIV гасырлардагы сакланып калган китаплар¬ ның яртысыннан артыгы Новгородка туры килә. Яро¬ слав заманында китапханә булдырылган, анда гаҗәеп кызыклы китаплар, шул исәптән Остромир Инҗиле (Остромирово Евангелие, 1056—4057 еллар) сакланып калган. XI гасырда Полоцкида София соборы каршында зур китапханә була. 1101 елны Смоленскида гаять зур Успенский соборы төзелә. Анда да монастырь һәм китапханә булдырыла. Тагын Ярослав китапханәсенә әйләнеп кайтыйк. Аның бер генә китабы да сакланмаганмы икәнни? Кай¬ бер китапларны хәзерге заманның зур китапханәләрен¬ нән, әйтик, Салтыков-Щедрин исемендәге халык китап¬ ханәсеннән эзләп табарга мөмкиндер дигән кыю фараз¬ лар да булды. 1653 елны Сүриянең Алеппо шәһәреннән Павел Алеппский дигән сәяхәтче Киевка килә. Печерский монастырьга бара һәм, менә дигән китаплар күреп, гаҗәпкә кала. Бик борынгы һәм кыйммәтле китаплар була анда. Моның Ярослав Мудрый китапханәсе булуы да ихти¬ мал. Ләкин 1718 елгы рәхимсез янгын бу хәзинәне юкка чыгарган. Бәлки әле Ярослав китапханәсе бүгенге көнгә кадәр җир астындагы берәр мәгарәдә ята торган¬ дыр, шулай булуы да мөмкин. XX гасыр башында София соборы тирәсендә җир убыла. Моның җир асты юлы икәнлеген аңлау кыен булмый. Әлеге хәбәр, әллә никадәр арттырылыр, имеш- мимешләр өстәлеп, бик тиз тарала. Гаҗәп тә түгел. Шул тирәләрдә яшәүче берничә һәвәскәр тарихчы җир асты юлын тикшереп карыйлар 244
һәм анда теләсә кемне кызыксындырырлык: «А ще кто найде сей ход, той найде велий клад Ярослав» («Бу юлны тапкан кеше Ярославның зур хәзинәсен табачак») дип язылган каен тузы табалар. («Велий» — «зур» дигәнне аңлата.) Кызганычка каршы, язу соңрак язылган булып чыга һәм XVII—XVIII гасырлар чигенә карый... «Китапларның да язмышы бар»,— ди борынгы мә¬ каль. Кириллица белән язылган борынгы рус китапла¬ рының язмышы сокланырлык, алар үзләрен иҗат итү¬ челәрдән озаграк яшәгәннәр. Ул заман күзлегеннән караганда, укымышлы булган елъязмачылар турында без кыска гына итеп язылган тарихи мәгълүматларны укыганнан соң искә төшерәбез. Алар безгә, үзләреннән соңгы буыннарга, дәһшәтле заманнар турында, заман¬ дашлары хакында сөйлиләр. Елъязмаларның авторлары күз алларында булып үткән вакыйгаларны битараф рәвештә язып-теркәп куючылар гына түгел. Алар граж¬ данлык позициясеннән торып эш итәләр: Ватан инте¬ ресын кайгыртучы князьләрне хуплыйлар, мактыйлар,, һәм, киресенчә, шөһрәт сөючеләрне, комсызларны гаеп¬ лиләр. Алар туган җирнең чәчәк атуы, халыкның, иминлеге, рәхәт яшәве турында кайгырталар, һәм бу традиция — инде борынгы елъязмачылар ук нигез сал¬ ган традиция рус һәм совет әдәбитының иң яхшы әсәр¬ ләренә хас сыйфатка әверелде.
ҮТКӘННӘР АША КИЛӘЧӘККӘ
Хәзерге — үткәннәрдән, ә киләчәк хәзергедән үсеп чыга. Үткәннәрне күбрәк белгән саең, киләчәкне алдан- рак күрү һәм иҗат итү, барлыкка китерү сәләте арта. Ике йөз ел элек кенә әле безнең тарихыбыз Гомер¬ дан һәм Тәүрат риваятьләреннән башлана иде. Борынгы телләрдән латин, грек һәм борынгы еврей телләрен генә белә идек. Шул вакыт эчендә археологлар һәм лингвистлар башкарган искитмәле зур хезмәт кешелек, дөньясы тарихын аз дигәндә ике тапкырга озайтты. Галимнәр күп өлкәләрдә рәхимсез вакытны җиңүгә ирештеләр, беркайчан да булмаган, тормаган дип исәп¬ ләнгән борынгы халыкларның, тормышыбызда күренми генә яшәгән кешеләрнең исемнәрен әйттеләр, кыяфәт¬ ләрен кире күз алдына китереп бастырдылар. Бик күп халыкларның, шул исәптән онытылган халыкларның,, таланты һәм хезмәте кешелек дөньясының культура байлыгына кушылды. Суүткәргечләр белән тәгәрмәч¬ ләрне, календарь һәм сабанны алар уйлап тапкан бит инде. Шулай да язмалар әле үзләрендә бик күп серләрне- саклыйлар. һинд үзәне язмалары дәшми. Анда, Пакистан тер¬ риториясендә, борынгы заманда Үзәк һәм Көнбатыш Азиядән һиндстанга юллар узган җирдә, үткәннең гаять бөек бер цивилизациясе чәчәк аткан. Ул Нил яры буй¬ ларындагы һәм Тигр белән Евфрат арасындагы Месо¬ потамия цивилизациясе белән бер үк вакытта барлыкка килгән. Аларның һәркайсы үз язуын тудырган. Шулар- ның икесен —ΐ борынгы Мисыр иероглифларын һәм чөйязуны дешифрладылар инде. Өченчесе әле үзенең Шампольонын көтә. Хәзергә һинд үзәне цивилизациясенә кагылышлы бер генә озын язма да табылганы юк. Бары тик кыска¬ лары гына табылды. Аларны мөһерләргә, кләймәләргә, кечкенә бронза таблицаларга, керамик әйберләргә гра¬ верлап ясаганнар. Этруск теле, Пасха утравының язуы һаман сер бу¬ лып кала. Протобибл язуы дешифрланмаган. Библ — Финикиянең Урта диңгездәге иң зур портларыннан бер¬ се, Финикия культурасының үзәге булган. Кайбер галимнәр ул язуны алфавитка җирлек әзерләгән, алфа¬ витның элгәре булган дип исәплиләр. Кавказ Албаниясе язуының сере ачылмаган. Ул дәү- 2477
ләт безнең эраның II гасырында барлыкка килгән, хәзерге Азербайҗан территориясен һәм Дагстанның <бер өлешен биләп торган, анда күп санлы кабиләләр яшәгән. (Исеменең Европадагы Албания белән охшаш булуын фән очраклы хәл дип саный.) Аның алфавитын әрмән һәм грузин алфавитын төзегән галим монах М. Маштоц иҗат иткән. Бу исемлекне дәвам итәргә дә мөмкин булыр иде: микен, протоэлам, харапп язулары... һәр язу үз билинг- васын, кеше иҗат иткән барлык нәрсәләрнең кеше тара¬ фыннан ачылырга тиешлегенә нык ышанган Вентрис- ларын һәм Грозныйларын көтә. Дешифрлау өлкәсендә эшләүче галимнәрнең гаять зур хезмәте нәтиҗәсе тарихчыларга гына түгел, бәлки лингвистларга да бик файдалы булды. Ул аларга искиткеч бай материал бирде. Яна мәгълүматлар мең еллар буена язуның ничек формалашуын күзәтергә, язуның нинди гомуми законнар нигезендә үсүен аңларга мөмкинлек тудырды. Әйберләрнең сурәтен кыяр-кыймас, беленер-белен¬ мәс сызыклар белән күрсәтүдән ышанычлы ясалган рәсемгә, натурадан диярлек төшерелгән картина-пик- тограммага, картиналар белән хикәяләүгә, рәссамны дулкынландырган вакыйгаларны сурәтләүгә кадәр юл 248
үтелгән. Борынгы кеше рәсемне тамга дип таный баш¬ лаганчы берничә мең ел үтеп киткән. Мәгънәне рәсем аша бирү принцибы озак вакытлар өстенлек иткән. Фикерне рәсем-төшенчәләр җыелмасы белән язалар, алар шулкадәр гадиләшә һәм схемалар¬ га, тамга-идеограммага әверелә, кайчагында хыялны бик нык эшкә җиккәндә генә баштагы образны сизем¬ ләргә мөмкин була. Идеографик язу өчен иң зур кыенлык тудырганы ялгызлык исемнәре була һәм башка форма эзләргә мәҗ¬ бүр итә. Котылу юлы табыла: исемнәрне «ребус» ысулы белән — яңгырашы ягыннан охшаш сүзләрне бирә алыр¬ лык тамгалар җыелмасы белән яза башлыйлар. Тамга- идеограмма бу очракта мәгънә берәмлеге түгел, фонетик берәмлек булып, иҗек ролен башкара. Кайчагында фонетик язуны башка сүзләр өчен дә идеографик язу белән параллель кулланганнар. Бу исә галимнәргә язуны дешифрлаганда сүзләрнең әйтелешен ачыкларга ярдәм итте. Аннары инде соңрак барлыкка килгән язулар иҗек принцибын файдалана башлый. Иске идеографик язу¬ ларга, мәсәлән, Мисыр иероглификасына яисә Ассирия- Вавилон чөйязуына иҗек системасына күчүе кыенрак була, традицияләр комачаулый. Шулай да иҗек язу практикасына актив рәвештә кертелә. Шунысы да бар: бер үк сүзнең, идеограммадан тыш, берничә вариант¬ тагы иҗекле язуы булган. Болай да авыр һәм җайсыз язуда никадәр тәртипсезлек хөкем сөргәнен күз алдына китереп карагыз инде! Иҗекле язу телнең фонетик төзелешен чагылдырган һәм «яңгырашлы» язу булган. Иҗекле язуларда, тел¬ нең яңгыраш үзенчәлегенә бәйле рәвештә, берничә дистәдән (брахми һәм кхарошти язуында 35—40) бер¬ ничә йөзгә кадәр (Эфиопия язуында ике йөздән артык) билге исәпләнгән. Сүзне тагын да ваграк кисәкләргә бүлгәндә, чират¬ тагы берәмлек — аваз, язуда ул хәреф белән белдерелә. Пиктографиядән башланган юл хәрефле язу белән тә¬ мамлана. Язуның бер типтан икенчегә күчүенә игътибар белән- рәк карасаң, мәгънәне төгәл бирергә омтылышның язу үсешен алга этәрүче төп момент, яңа чаралар эзләүгә юнәлтүче төп сәбәп икәнен сиземләргә мөмкин. 249
Төгәллек! Бу төшенчәнең мәгънәсе гасырдан-гасырга ничек үзгәрә! Неолит чоры кешесе сәгатькә карап, ми¬ нут санап яшәмәгән. Аның өчен календарьга тамга •салып, дүрт киртек ясап кую бик җиткән, шуның белән ул кышны, язны, җәйне, көзне билгеләгән. Үзе күргән нәрсәләрне, ничек кабул итсә һәм ничек аңласа, шулай бер бөтен итеп рәсемнәр белән күрсәткән. Борынгы мисырлыларның да вакыты бер көйгә са¬ лынган килеш үтеп торган. Пирамидалары шикелле үк, аларның иероглифлары да тынычлык һәм мәңгелек тор¬ мыш символы булып тоела. Римлылар төгәллеге дә безнең «минутлар санавы¬ быздан» ерак тора. Римлылар әле көнне мөстәкыйль хронологик берәмлек итеп исәпләмәгәннәр, вакытны декадалар — ункөнлекләр белән үлчәгәннәр. Төгәллеккә ихтыяҗның артканнан-арта баруы зама¬ ныбызның мөһим бер сыйфатына әверелә. Хәзерге заман язуы тамгалар системасының барлык төрләреннән файдалана. Пиктография күргәзмәлелек өчен бик уңайлы һәм шуңа күрә реклама, төрле кисәтү билгеләре өчен кулланыла. Яңгырашлы сөйләм белән бәйле булмаган идеограмма, дәүләтләр арасында үзара аралашу артканнан-арта барган хәзерге чорда, яңгы¬ рашлы сөйләм белән бәйле хәрефкә караганда универ¬ сальрәк чарага әверелә һәм халыкара системаларда (үлчәү берәмлекләре, химик, математик формулалар һәм башка гомум кабул ителгән символлар) кулланыла. Хәзерге заман язуына игътибар беләнрәк карыйк әле. Нинди бай аның арсеналы! Кайчагында фикерне төгәлрәк әйтү өчен кирәкле сүзне таба алмый торасың, ә язганда әллә ни читенлек сизмисең. Сөйләмнең интонациясен, фикер үсешен күрсәтү өчен безгә тыныш билгеләре ярдәмгә килә. Алар унау гына: нокта, өтер, нокталы өтер, ике нокта, сызык, җәяләр, сорау һәм өндәү билгеләре, куштырнаклар һәм күп нокта, һәркемгә таныш һәм кайберәүләргә еш кына шактый мәшәкать тудыра торган шул кечкенә генә билгеләрнең һәркайсының мәгълүм бер урыны бар. Вазифаларны бүлешүдәге бу төгәллек — язу система¬ сының үсеш дәрәҗәсе югары икәнлекне күрсәтә. Тыныш билгеләре чагыштырмача күптән түгел бар> лыкка килде. Аларның беренчесе — нокта, ул хәзерге мәгънәсенә бары тик XVIII гасырда гына ия булган. 250
Ә башкалары тагын да соңрак барлыкка килгән. Тыныш билгеләрен куллануны тәртипкә салуга китап басу эше ярдәм иткән. Тыныш билгеләрен куллануның беренче кагыйдәләре XV гасыр азагында Венеция китап басу¬ чысы А. Мануций тарафыннан эшләнгән. Рус грамматикасында тыныш билгеләре системасы XVIII гасырда урнаша башлый. Тыныш билгеләрен куллануның хәзерге кагыйдәләре исә бары тик XIX га¬ сыр азаклары — XX гасыр башларында гына форма¬ лаша. Безнең язу никадәр генә җайлы һәм камилләш¬ кән булып тоелмасын, ул һаман үсә бара, һәм, ихти¬ мал, киләчәк заман кешесе, хәзерге китап юлларына без чиркәү ярымуставы һәм чөйязуга аптырап караган кебек карап, информация бирү өчен аны да җайсыз дип санар. Узган гасырның азагында ук халыкара ясалма тел — эсперанто барлыкка килгән иде. Аны поляк дантисты Л. Заменгоф уйлап чыгарган. Эсперанто — аралашуның җиңел үзләштерелә торган бер чарасы буларак туган нәрсә. Табигый җанлы телләрне өйрәнүе читен, чөнки аларда халыкның тарихы һәм психологиясенә бәйле хасият-үзенчәлекләр күп. йөзләрчә еллар буена бар¬ лыкка килгән андый телнең гаять күп кагыйдәләре, искәрмә һәм чыгармалары бар. Хәрефләрнең графикасы (язылу рәвеше) ягыннан эсперанто гади, анда бары 16 кагыйдә бар һәм бер генә чыгарма да юк. Сүзлек составы барлык Европа теллә¬ рендә булган төшенчәләрдән гыйбарәт. Шуңа күрә аны үзләштерүе кыен түгел. Эсперанто бигрәк тә 20—30 нчы елларны «модага» керде. Көнбатышта хәзер дә энту¬ зиастлар күп, хәтта эсперанто телендә спектакльләр куя торган театр да бар. Эсперанто халыкара тел тудырырга тырышу юлында бердәнбер омтылыш түгел. Өч йөзгә якын ясалма тел тәкъдим ителгән. Кайберләре белән яңгырашлы сүзне язып булмый, чөнки алар билгеләрнең алфавитсыз сис¬ темасына корылган. Сөйләмне төгәл бирүдә төп җайсызлык шуннан гыйбарәт: телләрнең фонетик төзелеше төрле, һәм гадәти булмаган авазларны бирү өчен күнекмәләр ки¬ рәк. Мәсәлән, Африка кабиләләренең кайберләрендә европалы гадәтләнмәгән «шартлый торган» авазлар бар, 251
кытай һәм бирма телләрендә тон югарылыгы зур роль уйный. Авазның бу үзенчәлеге бигрәк тә ялгызлык исемнә¬ рендә чагылыш таба (тагын шул ялгызлык исемнәре, алар моннан мең еллар элек мәгънә язудан аваз язуга күчәргә ярдәм иткәннәр иде инде). Исемнең яисә берәр атаманың әйтелешен (аның транскрипциясен) хәзерге вакытта кабул ителгәнчә язу еш кына бик зур аңлашыл¬ маучылыклар китереп чыгара. Кайчагында чит ил авто¬ рының фамилиясе төрле транскрипциядә бирелгәнгә күрә, аның китабын эзләп табу никадәр авыр икәнен китапханәчеләр белә. Телләрне фонетик язуның бик күп проектлары тәкъдим ителде. «Халыкара фонетик алфавит» («Международный фонетический алфавит» — МФА) —· билгеләр системасы, аның ярдәмендә теләсә кайсы телнең авазларын төгәл итеп бирергә мөмкин. Ләкин МФА билгеләре белән язу — гаять катлаулы эш. Америкалы М. Белл эшләгән «күренә торган сөйләм» системасы үзенчәлекле. Бу системаның билгеләре аваз¬ ның үзен түгел, бәлки шул авазны әйткәндә сөйләү органнарының торышын күрсәтә. Ул принципны данияле О. Есперсен камилләштерә. Аның авазларны язу өчен төзелгән билгеләр системасы «Алфавиты булмаган нотация» дип атала, һәр аваз гарәп цифрларыннан, грек һәм латин хәрефләреннән төзелгән үзенә бертөрле формула кебек языла. Бу фор¬ мулада грек хәрефләре авазларны барлыкка китерүдә катнашкан сөйләү органнарын, ә латин хәрефләре ул органнарның торышын күрсәтә. Бу исемлекне дәвам иттерергә мөмкин. Ләкин без¬ нең өчен иң мөһиме — теләсә нинди телдә сөйләгәнне язып була торган универсаль ысул табуга туктаусыз омтылыш. Кайсы ысул иң җайлысы һәм төгәле булып чыгар, хәзергә әйтүе кыен. Кешелек дөньясының аны эзләве мөһим һәм ул аны, һичшиксез, табар. Информация күләменең бик нык артуы — заманы¬ бызның үзенчәлекле сыйфаты. Галимнәр аны «инфор¬ мацион шартлау» дип атадылар. Информация ташкыны шулкадәр зур, кайчагында бер-берсенә охшашрак эш¬ ләрнең нәтиҗәсе хакында мәгълүматлар эзләүгә кара- 252
ганда, үзеңә тикшеренү үткәрү экономик яктан мак¬ сатка ярашлырак була. Ул ташкынны ничектер җайга салу өчен, информация җыю, саклау һәм таратуның яңа методларын эзләү эшләре алып барыла. Бу проблеманы хәл итүдә төп урын информация эзләү машиналарына бирелә. Кереп торган мәгълүматлар машиналарның хәтеренә салына, ә аннары, белгечләр таләп итүгә, җавап бирелә. Андый системаларны уйлап табучылар алдына беренче планга машина теле проблемасын хәл итү бурычы килеп баса. Дөньяның бик күп илләрендә лингвистларның гаять зур армиясе хәзерге вакытта формага салынган телләрне барлыкка китерү өстендә эшли. Димәк, без кешелек дөньясы бик тырышып тел киртәләрен бетерү ысулларын эзләгән чорда яшибез. Кайбер галимнәр телнең киләчәген гамәлдәге телләрнең акрынлап бергә кушылуында күрәләр. Халыкара лек¬ сиконда уртак сүзләр инде шактый күп. Гомуми мор¬ фологик модельләр һәм синтаксик конструкцияләр бар¬ лыкка килә. Бу интернациональ фонд киләчәктә тагын да артачак. Шул ук вакытта икенче, капма-каршы тенденция дә яши. Бөтен дөньяда милли телләр үсә һәм ныгый бара. Алар милли культураның нигезен тәшкил итә, халык¬ ның тарихи һәм психологик үзенчәлекләрен чагылдыр¬ ган бай әдәбият иҗат ителеп тора. Галимнәрнең кай¬ берләре якын киләчәктә генә бөтен дөньядагы телләрнең тулысынча кушылуына шикләнеп карыйлар. Күрәсең, ике процесс та параллель барыр. Хәзер үк инде планетада яшәүчеләрнең күпчелеге сөйләшә тор¬ ган телләр халыкара телләр дәрәҗәсенә күтәрелә. Инглиз, рус, кытай, испан, француз телләре халыкара телләр булып танылды. Язулар язмышына кагылышлы Тагын бер мөһим момент. Ул информация тапшыруның яңа чаралары: радио, телевидение, кинематограф белән бәйле. Бүген язу китап, журнал, газета рәвешендә яши. Алар безнең өйләргә ышанычлы дуслар кебек килеп керделәр һәм телевизор, радиоалгычлар белән бергә¬ ләшеп яшиләр. Китаплар ярдәмендә без белем алабыз. Кирәкле белешмәне алу өчен китапка мөрәҗәгать итә¬ без. Китап бөек әдәби әсәрләр белән очрашу шатлыгы 253
тудыра. Безнең илдә китап һәр семьяда бик хөрмәтле урын алып тора. Кайбер футурологлар, китапның гомере бетеп бара, диләр. Европада китап басуга нигез салган беренче немец китап басучысы И. Гуттенбергны искә алып, «Гуттенберг галактикасы» бетүгә йөз тота, дип кычкы¬ ралар. Телевидение, радио, кинематограф, алар фике- ренчә, киләчәк кешесе тормышыннан китапны кысрык¬ лап чыгарырга тиеш. Утилитар белемнәрне ул, янәсе, телевидение буенча яисә тиешле кнопкаларны гына басып, башка каналлардан алачак. Китапның гомере бетәчәгенә ышанасы килми. Балчык таблицалардан һәм папирус төргәкләреннән хәзерге заманның калын-калын томнарына кадәр озын юл үт¬ кән китап киләчәк кешеләренә гасырлар буена туплан¬ ган рухи байлык белән танышу-аралашуның бәхетле минутларын бүләк итәр, һәм шул байлыклар арасында, сирәк очрый торган кыйммәтле асыл ташлар кебек, күй галимнәр тырышлыгы белән тынып калган язмалар аша сөйләшә башларга мәҗбүр булган борынгыларның үз¬ ләре турындагы хикәяләре җемелдәп торыр.
ЭЧТӘЛ ΕΚ ҮТКӘННЕҢ СЕРЛӘРЕН АЧУ Югалган дөнья 7. Язу ничек барлыкка килгән? 10. Рәсемнән хәреф¬ кә 14. Дешифр нәрсә ул? 26. ДӨНЬЯНЫҢ ДҮРТ ЯГЫННАН Дарий һәм скифлар 31. Инкаларның язуы булганмы? 33. Там¬ галар һәм символлар 38. Индеецлар таләп итә 42. «Син рус кызын сөясең...» 46. «Сөйли торган агач» тынып калган... 49. ЕРАК ГАСЫРЛАРГА СӘЯХӘТ Пирамидалар илендә 61. «Кытай язуы» 82. ЮГАЛГАН ДӨНЬЯЛАРНЫ ЭЗЛӘП Шумерлар: чөй һәм тагын чөй 91. Кадеш янындагы сугышта кем җиңгән? 109. Күп телле утрау 122. «Белеп торыгыз: ул таш мин...» 135. АЛЛАЛАР ҖИРЕ — КЕШЕЛӘР ҖИРЕ «Зевс исеме белән ант итәм...» 145. Серле этрусклар 159. Латинсыз фән юк 175. ИСӘНМЕ, РУСЬ! «Дала иероглифларының сере 187. Совет галиме дешифрлый 197. «Сызыклар һәм киртләр» 202. Княгиня Ольга «тамгалары» 207. Глаголица һәм кириллица 211. Язу Русь буйлап атлый 215.Киевта София соборындагы граффити 224. Каен тузы һәм новгородлы- лар 232. Ярослав китапханәсе 239. ҮТКӘННӘР АША КИЛӘЧӘККӘ Виктор Семенович Драчук ДОРОГАМИ ТЫСЯЧЕЛЕТИЙ (на татарском языке) Тәрҗемәчеләре Г. Абдрахманова, Р. Камалова. Редакторлары Р. Камалова, Ф. Зыятдинова. Техник редакторы Ф. Абдрахманова. Корректорлары 3. Бикмөхәммәтова, К. Корбангалиева. И Б № 1538. На'борга бирелде 26/IV-1979 ел. Басарга кул куелды 27/VII-1979 ел. Формат 84Х1081/з2. Офсет кәгазе 75 гр. Гарнитура литературная. Печать высо¬ кая. Учет. изд. табагы 13,36. Якынча басмам табагы 13,44. Заказ А-320. Тираж 4500. Бәясе 55 тиен. Татарстан китап нәшрияты. Казан, Бауман ур., 19. Татарское книжное издательство. Казань, ул. Баумана, 19. Татарстан АССР Нәшрият, поли¬ графия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт комитетының Камил Якуб исе¬ мендәге полиграфия комбинаты. Казан, Бауман ур., 19 нчы йорт.