Автор: Шабаев М.  

Теги: уйдырма   кыска хикәя  

Год: 1971

Текст
                    САЛДА СӘЯХӘТ


ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ Казан 1971
Ш 12 С(ТАТ)2 Марс Шабаевның бу әсәре яшь сәяхәтчеләр, табигать сөюче яшүсмерләр өчен язылган. Аның геройлары, үзләре сал ясап, Татарстанның иң матур елгаларыннан берсе Ык буйлап сәяхәткә китәләр. Укучы алар белән берлектә туган як табига¬ тенең гүзәллеген күрер, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы бе¬ лән танышыр, кызыклы маҗараларга очрар. 7-6-3 152-70М
САЛ ЯСАУНЫҢ НИЕ БАР... Бөркү. Сәгыйть башын да күтәрмичә эшли. Кулындагы пыч¬ кы чыш та чыш йөрсә дә, файдасы аз, әллә ни алдыра ал¬ мый: күнеккән эш булмагангадыр инде. Егет күзләрен әчеттереп аккан тирне биш бармаклап сыпырып төшерә. Пычкыны артык тартыр хәле калмагач, билен яза. Күз алдында әллә нинди яшелле-зәңгәрле түгәрәкләр очып йөргән төсле була. Казанда кыш буе: «Сәяхәт, сәяхәт!» — дип авыз суын корытып хыялланган чагында, Сәгыйть бәлки болай ук азапланырбыз дип уйламагандыр да. Туризм дигәнең хә¬ зерге шәһәр яшүсмерләре өчен иң модалы, иң мавыктыр¬ гыч заман шаукымнарыннан санала. Телевизорлы фати¬ рыңнан, электр-неоп утларыннан тәмам туеп беткәннән сон, атнасына бер мәртәбә микро-Робинзон яки микро- 3
Миклухо-Маклай гына була алсаң да, үзенә күрә бер егетлек инде ул. Ә моның өчен әллә ни зур эш кырасы, Каф тау артларына барып йөрисе юк. Җилкәңә рюкза¬ гыңны эләсең, муеныңа транзисторыңны асасың да, үз ишләреңнән бер компания җыеп, Казан тирәсендәге ур¬ маннарга, су буйларына юл тотасың. Төнге учак якты¬ сында тамагың карлыкканчы җырлагач, теләгәнчә йол¬ дыз санагач, палаткада төн үткәрәсең дә бик батыр кыя¬ фәттә яңадан җылы өеңә кайтып керәсең. Менә сиңа ту¬ рист! Сәгыйтьне андыйлар рәтенә кертергә кирәкми, әлбәт¬ тә. Ул инде анлыктан узган, җитдирәк, дәрәҗәлерәк ту¬ рист. Юкса, шулай булмаса, ул бүген биредә, — әйтергә генә ансат! — Казаннан өч йөз чакрым җирдә үтмәс пыч¬ кы чыжылдатып азапланмас иде. Бу инде сиңа уен-муен гына түгел, бу — зур сәяхәт, бу, беләсегез килсә, эш. Кемнәр соң әле бу егетләр, кайдан? Болар Казанны¬ кылар. Нәгыйм дигәне генә бер ел Казахстанда эшләп, ялга кайткан. Кем кушкан, кем мәҗбүр иткән боларны. Казаннан әллә кая читкә китеп, Мөслим тирәләрендә ин¬ де бишенче көн черкиләр туендырып ятарга? Бу сорау¬ ларга җавап бирүе, бер карасаң, бик җиңел кебек, икенче карасаң... Уңдырышлы, бай туфраклы җиргә нинди генә орлык төшми дә, нинди генә шытымнар борынлап, яшәреп чык¬ мый. Ул шытымнарның үсүе шулкадәр табигый, шулка¬ дәр гади күренеш — моңа берәү дә гаҗәпләнми. Чөнки башкача булуы мөмкин дә түгел. Җир — зиннәтле бер галәмәт келәм, анда онытылып калган бер бизәк тә юк. Төшсеннәр орлыклар, үссеннәр шытымнар! Сәгыйтьләрнең Ык буйлап сәфәр кылу хыялы да әнә шулай яшь күңелләргә кайчандыр төшеп, шытым булып үсеп чыккан табигый хыял иде. Бу егетләрне бер хис бер¬ ләштерә: алар Ыкка гашыйклар. Чөнки ел саен җәйге ялларын Ык буенда үткәрә иделәр алар. Чөнки кайсыла- рыныңдыр әти-әниләре шушы якларда туып үскән, ә Сә- гыйть белән Нәгыйм бала чакларын да шушында үткәр¬ гәннәр. Нәгыйм: — Ад инфинитум, — ди. Ягъни, мәңгелек гашыйклар алар Ык суына. Әйткән сүз — аткан ук, диләр. Егетләр сәяхәткә кыш¬ тан ук әзерләнергә тотындылар. Бәхәсләшә-бәхәюләшә ■1
маршрут сайладылар, Ыкның иң матур җирләрен күрә¬ селәре килә иде аларның. Ниһаять, сәяхәтне Мөслим ти¬ рәләреннән башларга булдылар. Анда Мәхмүтнең таныш¬ лары булып, сал ясарга кирәкле агачтыр-тактадыр ише әйберләрне табу җиңелгәрәк киләчәк иде, әлбәттә. Анна¬ ры азык-төлек мәсьәләсе дә... Әйе, кечерәк кенә бер сал ясап, су уңаена агып төшү иде егетләрнең исәбе. Ул сал дигәне артык зур да бул¬ масын, әмма ләкин дүрт-биш кешене рәхәтләнеп күтәрер¬ лек булсын, үзе бик җиңел, тиз сүтелә, тиз җыела торган да булсын (ничәмә-ничә күпер үтәсе бар бит), сайлык- лар-шарламалар очраганда да һич тоткарсыз чыгып китә алсын. Күрәсез, таләпләр зур иде, житди иде. Тырышкан таба, ташка кадак кага. Егетләрнең башларында мәкинә түгел иде: тырыштылар, таптылар. Уртасына хәтта па¬ латка корып куярлык сал проекты кәгазьгә төште. Кон¬ струкциясе дә бик гади иде аның. Җиңел коры такталар¬ дан рамнарга түшәлеп, машина камералары өстенә бер¬ кетеләчәк иде ул сал. Шулай итеп, кәгазьдә генә булса да, сал әзер иде. Ана исем кушасы гына калды. Егетләр Тур Хейердан түгел, океаннар кичәргә җыенмыйлар, ләкин исемсез һич яра¬ мый иде. Хакыйкать бәхәстә туа, дип юкка гына әйтмиләр. Ха¬ кыйкать шуннан гыйбарәт иде: нәрсә ул сал? Сал егетләр өчен — судно, корабль. Әмма аны судно дип тә, корабль яки пароход дип тә булмый. Ык балыкларын көлдерүең бар. Аның үз исеме булырга тиеш. Сал сал бит инде, диярсез. Юк шул. Сал ул бер урыннан икенче урынга су буйлап агызып илтү өчен беркетелгән агачларны гына аңлата. Аны буксир белән тартып яки этеп йөртәләр. Ә сәяхәт салы бөтенләй башка... Ул үзенә аерым бер төр йөзү әйберсе. һичшиксез, аерым исеме бар. Кыскасы, булачак салга «Шыртлака» дип исем куштылар. Менә хәзер Сәгыйтьләр шул «Шыртлака»ны ясап азапланалар да инде. Егетләрнең эшкә иң һәвәсе — Нәгыйм, һич тиктормас җан. Балта-чүкече дә кулына ябышып кына тора. Нәгыймнең бер кызык ягы бар: кеше аңламастайрак сүзләр кыстырып сөйләргә ярата. Ул күп белә, хәтере ях¬ шы егетнең. Заманында Рио-де-Жанейрога барып рево¬ люция ясарга хыялланган. Фидель Кастро йогынтысы! «Очраклы сәбәпләр аркасында» хыялын тормышка ашы¬ 5
ра алмый калган. Ни өчен Рио-де-Жапейромы? Анысын Нәгыйм: — Исеме матур булгангадыр, — дип анлата. Анна¬ ры:— Кубага да ерак түгел үзе, — дип тә өсти. Ул матур сүзләргә кызыга инде анысы. Дөнья кадәр төрле сүзлекләр өйрәнгән, эсперанто теле белән дә ма¬ выккан. Хәзер дә шул шаукымнан котыла алганы юк әле. — Мин мәҗүси кебек, — ди ул. — Бабаларыбызныц бабалары да мәҗүси булган бит: күп аллага табынган¬ нар. Ә мин күптөрлелеккә табынам. Күптөрлелек матур¬ лык тудыра. Әйе, эшкә иң һәвәсе — ул. Күләгә шикелле, ничектер тавыш-тынсыз гына эшли белә егет. Әллә кай арада ял да итеп ала. Кояшта уңып аксыл төскә кергән зәңгәр күл¬ мәге әле такталар өеме янында, әле әрәмәлектә колга сайлап йөргән чагында күзгә чалынып кала. Кыскасы, җиңел эшли Нәгыйм. Сәгыйть команда капитаны, аны барысы да капитан дип кенә йөртәләр. Сәгыйть тә Нәгыйм кебек җай белән эшләргә тырышып карый. Ләкин барып чыкмый. Каба¬ лана, ритмны югалта, сулуы каба, балтасы кыек-мыек ча¬ была, үзе абына-сөрлегә. Чигәсендәге кан тамырлары леп-леп итәргә тотына. Егет түзми, якындагы әрҗә өстенә барып утыра. Электр пычкылары белән выжылдатып кына эшләүче бәхетлеләрне күз алдына китерә ул, ачуы килә: — Егерменче гасыр, — дип җиргә төкерә. ■— Автома¬ тика! Электроника! Кнопкага басасың — эшең бетте. Сызлаган кулларыңны салкыпча дымлы үләнгә җәеп салып, шул салкынлыктан тәнеңә яңа көч кергәнен, ар¬ ганлыкның әкренләп югала барганын тойган хәлдә күз¬ ләреңне йомып яту рәхәт тә соң! Бернәрсә уйлыйсы да, хәтерлисе дә килми. Авырайган күз кабакларын күтәреп күккә карасаң, күк уңып агара төшкән кызлар яулыгы шикелле җиңел була. Күзләр тагын йомыла. Бу эчпошыргыч авыр эш Әбелмәпне, үзара әйткәндә Әпләйпе дә туйдырган булса кирәк. Аңлашыла билгеле: тизрәк сәяхәтне башлыйсылары килә. Әпләй түзми, кыза¬ рынып «тырылдарга» тотына. Сүзләрне берсе өстенә икен¬ чесен өя. Бер сүзенең койрыгы икенчесенең башы астын¬ да кысылып кала бара: — Магелланоколумробинзо! Сәяхәтчебалыкчылар! Контпкитурхейердал! — бу соңгысы Сәгыйтькә карап әй¬ б
телә. — Шушы балтаны Казан хәтле Казаннан өстерәл киләмме соң мин! Бер ай түкелдәрсең әле, дускаем, мо¬ ның белән. Әпләй балтаны кулына ала да ачу белән үләнгә томы¬ ра. Ябыграк булса да, көчле егет ул. Җиңе сызганулы бе¬ ләкләре тамырланып тора. Шәһәрдә, кухня өстәле астын¬ да ел буе тутыгып, ялкауланып яткан балта карышып тормый, судан чыгарып аткан табан балыктай лыпылдап, яшел үлән арасына барып төшә. Чүгәләп утырган Заһит пычкы тешләрен кайрап азаплана иде. Ул ялт итеп Әп- ләйгә борылды, күзләрендә гаҗәпләнү чаткылары. Заһит гел шулай ул. Дәшми-тынмый йөри-йөри дә, әйтсә кисте¬ реп кенә әйтеп куя. Ә болай битарафрак, сүзгә керергә бер дә яратмый юкса үзе. — Кая ашыгасың, Әпләй? — диде ул тыныч һәм әкрен генә итеп — Нәгыйм әйтмешли, мэменто мори — барыбер үлем киләчәк. Түкелди торгач, очына чыгарбыз әле. — Кәнишне! — дип раслый аны Нәгыйм. — Кәнишне, мэменто! Әпләй, озын шыксыз гәүдәсен үләннән күтәрә төшә дә, башын артка ташлап, сәбәпсез-нисез көлеп җибәрә: — Ха-ха-ха! — Әпләй озак көлми. Кинәт башланган кебек, кинәт кырт киселеп туктый аның тавышы. — Карагыз әле, Зур абый баеп кайта түгелме? Барысы да сикерешеп торалар. Пионерлагерь атында, арба өстендә авызын ерып кайтып килгән Мәхмүт кар¬ шына йөгерәләр. — Ур-ра-а! КАПИТАН НИК ЙОКЛЫЙ АЛМАДЫ? Ниһаять, «Шыртлака» әзер. Ул яр башында Ыкка төшергәнне көтеп ята. Сәгыйть, башкаларны уятмаска тырышып, әкрен генә палатка эченнән үрмәләп чыкты. Беренче эш итеп салга күз ташлады. Тора. Исән. Юк, са¬ лын урлатудан куркып чыкмады капитан. Кемгә кирәк ди синең корамаң?! Болай иртәләп уянуның һәм яр читен дәге ауган агач ышыгына килеп утыруның башка сәбәп¬ ләре бар иде. Бүген юлга чыгалар егетләр. Мондый көндә йоклап буламы сон? 7
Капитан буларак, һәммәсен дә әзерләп, барысын да уйлап бетерә алдымы сон әле Сәгыйть? Аның бит үз де¬ визы бар: соңыннан хаталарны төзәтүгә караганда, һәр нәрсәнең хәстәрен алдан күрү яхшы. Ул куен дәфтәрен ача. Тә-ә-әк... Алар хәзер Иске авыл янында. Менә шушы ноктада. Кызыл карандаш белән билгеләп куйсын әле Сә¬ гыйть аны. Булды. Числосын өстәсә дә ярыйдыр: 8 июль. Әйе, сигезенче июль, һай тиз дә үтә соң бу санаулы көн¬ нәр! Әле кичә генә килеп төшкән шикелле югыйсә. Инде биш көн фиють! Казаннан аларны алып килүче чикерткә- самолетның тавышы да колактан китеп бетмәгән кебек әле. Хәтере Сәгыйтьне яңадан шул самолет эченә кертеп утыртты. ...Сарман тирәләрен үткәч, самолет анда-санда күзгә чалынучы кара-кучкыл яшел урман утраучыкларын канат астына җыя барды-барды да, ындыр табагы кебек тигез басуларны да артта калдырып, үзенә бертөрле чиккә ки¬ леп чыкты. Күк гөмбәзенең бер читеннән икенче читенә кадәр кемдер шаярып кына боргалап-сыргалап сузып калдырган зәңгәрсу көмеш тасма шикелле ул чик Ык ел¬ гасы иде. Ыкның аргы ягында табигать инде башка төс ала башлый. Тигез болыннар, басулар әлеге чикне — Ык суын үтеп чыккач, бераз сузылсалар да, ерак бара ал¬ мыйлар: Мнтрәй авылына җитәрәк кызгылт балчыклы таулар тезмәсенә килеп төртеләләр. Таулар дигәч тә, география дәресләрендә укып белгән мәшһүр Памирлар, Кавказлар түгел инде, авыл телендә генә йөрүче таулар алар. Шулай булса да, Ык ярына килеп терәлә язган ул калку сыртларны, таучыкларны Сәгыйть карт Уралның Башкортстан аша безгә кадәр сузылып бүртенгән тамыр¬ лары түгелме икән ди. Чөнки Ыкның аръягында табигать ничектер үзгәрә: кырысланамы, кыргыйланамы — һәрхәл¬ дә Себергә дә әллә ни ерак калмаганлыгын төсмерләргә була шикелле. Казан — Мөслим самолеты кызгылт тамырлы тау тез¬ мәләреннән өректе инде әллә: «Ары таба миңа юл юк, үзегез карагыз», — дигәндәй эшлекле фырылдап, Ык суы өстеннән бер әйләнде дә, Мөслимнең аяк очына ук килеп утырды. Такыр басу буйлап чытыр арба шикелле дыцгыр- дыңгыр дыңгырдап бераз йөгергәч, туктап тынып калды. 8
Егетләр әнә шул яшел чикерткә-самолет корсагыннан коелышып төшкән иделәр Мөслим җиренә. Мөслим үзе район үзәгенә хас зур гына, төзек кенә авыл булып чыкты. Урта бер җирендә яшел шакмак бу¬ лып ята торган күләмле бакчасын искә алмаганда, әллә ни яшеллеге күренми. Яшеллек арырак, Мөслимнән төнь- як-көнчыгыштарак, әлеге дә баягы тау битләреннән үзенә дәшә иде. Ул инде Ык буе, Ыкның аръягы. Егетләрнең хыяллары, планнары, теләкләре шунда килеп төенләнә. Алар ул төенне шунда чишәргә, сәяхәт йомгагын шуннан сүтә башларга тиешләр. Үзендә озак юандырмады район үзәге. Сәяхәтчеләрнең никадәр ашкынуларын аңлады булса кирәк, кызыл билле район автобусына утыртты да, язмышларын шофер кулы¬ на тапшырды. Чикерткә генә булса да, самолет өч йөз чакрымлап араны сәгать ярымда җилдергән иде. Кызыл билле авто¬ бус исә бик ашыкмый. Эчәкләрең актарылып чыкканчы чайкала-чайкала, шоферның тавышсыз сүгенүенә калган өч чакрым юлны урый-урый, тагын ике-өч сәгать барасы икән әле. Син атлыгып торган димәгән шул яңгыр, болын юлларыннан куе кесәл ясаган да куйган. Әйтерсең, бар табигать яңгырдан соңгы пычраклары белән егетләрне юри шулай сыный, ихтыяр ныклыгын тикшерә. Сәяхәт дип авыз суы корыту җиңел, ә менә башыннан ук, әле цивилизациядән аерылып та җитмәгән килеш шушындый интегүләргә түзә аласызмы, янәсе? Түзәләр, билгеле. Теләп алган мәшәкать бит, ләззәтле мәшәкать. Ярар алайса, җаны теләгән елан ите ашаган дигәндәй, юл-явыз рәхим-шәфкать тә күрсәтә: Митрәй тавы сыртына менгезеп җибәрә. Тау өстеннән якын-тирә авылларны, Ык буйларын, болын-күлләрне, әрәмәләрне искәрергә дә өлгерә алмый егетләр, автобус, ике тау ара¬ сына кысылган Иске авыл башына килеп керә дә, урам уртасындагы сазга чума. Иртәрәк шатланганнар икән! Берәр сәгать машина елатып, бензин яндырып та эш чык¬ магач, шофер, кулын селтәп, тәмәке кабызырга утыра. «Беларусь» тракторы өстерәп чыгарганнан соң да әле га- гын берәр сәгатьләп Лаеш шулпасы эчәргә туры килде. Авылны үткәч, тау итәге буйлап барганда булды анысы. Егетләр барасы пионерлагерь ике тау арасына урнаш¬ кан иде. Ь1к буйлап чыгып киткәнче, ягъни сал ясап, әзер¬ лек алып барган көннәрдә сәяхәтчеләр шул пионерлагерь 9
кухнясыннан тукланырга тиеш иделәр. Мәхмүтнең кай¬ гыртуы иде бу. Сәяхәтчеләр түбәнгәрәк, лагерь итәгенә урнаштылар. Палаткаларын корып куйганнан соң бер ярты сәгать үт- теме-юкмы икән, палатка тирәсе чәчелеп ташланган әй¬ берләр белән тулган, ул чегән таборыннан бер җире бе¬ лән дә аерылмый иде инде... Менә шулай килеп төшкән иде алар бу якларга. Сәгыйть яңадан карта өстенә иелде. Карта күрсәтүенә караганда, Мәллә елгасы тамагына җиде-сигез чакрым¬ лап; Анда күпер булырга тиеш. «Шыртлака»ны сүтәрләр¬ ме, әллә болай да үтә алырлармы? Әле аңа кадәр үк сү¬ тәсе булыр булуын. Әнә теге борынның аргы башында иске тегермән буасы. Тавышы әллә кайдан ук ишетелеп тора. Аны барып караган иделәр инде. Таш өемнәре ара¬ сындагы субай калдыклары, читтән караганда, иләмсез зур авызлы убырлы карчыкның череп беткән тешләре ши¬ келле ыржаеп тора. «Шыртлака»ны ул шарламаның тү¬ бән ягына төшереп тә җыя ала иделәр, әлбәттә. Ләкин шушы ике арада салны һәрьяклап сынап карарга булды¬ лар. Димәк, анда берәр сәгать вакыт үтәчәк тә үтәчәк, Мәллә Тамак күпере янында яңадан сүтәргә туры килсә, бүген шуннан ары китә дә алмаслар әле. Сәгыйть, җәһәт кенә урыныннан кузгалып, палаткалар ягына ашыкты. «Нәгыйм онытты микәнни, флагшток ясалмаган бит әле, — дип борчылып куйды ул. — Озатыр¬ га лагерь балалары да төшәр. Флаг күтәрә алмыйча хур булмагаек тагын...» Ә флаглары шәп иде сәяхәтчеләрнең. Яртысы ак, яр¬ тысы зәңгәр фонда ясалган шыртлака балыгы шаян ел¬ маеп тора. Ак төс татар халкында элек-электән бәхет тө¬ се. Хәерле юл, иминлек билгесе ул. Зәңгәр төс, беләсез инде, елгачылар-диңгезчеләр төсе. Менә шул флагны күтәреп, үз гимннарын җырлап куз¬ галырлар егетләр бүген. Әйе, әйе, үз гимннарын. Аларның Зур абыйлары — Мәхмүт консерватория студенты бит. Шушы кадәр олы сәяхәткә чыксыннар да, үз җырлары да булмасын, имеш. Дөрес, текстын яза алмый аптырап беттеләр егетләр. Әпләй хәтта җиңел генә котылмакчы да булган иде бу эштән. Ул: — Ни нәрсә дип чиләнеп азапланабыз соң! Әнә, бик матур җыр бар ич. Ничек әле... — дип сүзләрен хәтеренә 10
төшерә алмый торды-торды да, тиз-тйз генә такмаклап алды: Капитан, капитан, улыбнитесь, Ведь улыбка — это флаг корабля. Капитан, капитан, подтянитесь: Только смелым покоряются моря. — Юк, — диде аңа Сәгыйть, — батмый. Ул бит мәхәб¬ бәт җыры. Капитанның гыйшкы турында. Ә безгә татар¬ ча җыр, үз җырыбыз кирәк. Шулай бит, Зур абый? — Миннән тормас, көе булыр. Сүзләрен генә табы¬ гыз, — диде Мәхмүт. Ничек итсәләр иттеләр, әмма булды ул җыр. Кешеләр¬ гә ошап та бетмәс бәлки, ә Сәгыйтькә ошый. Ул үзе дә сизмәстән әкрен генә җырлап җибәрде: Безгә таныш Идел, Кама, Ык, Казанка, Мишәсе. Елга-күлләр, урманнарның, Яңгырларның, бураннарның Көтә әле, безне көтә Алда әллә ничәсе. һәркем безгә шакката да, Бака телен шартлата... — Әй, Әпләй, тор! Сине бөек эшләр көтә, — дип кыч¬ кырды ул һәм, палатка авызын ачып, эчкә күз ташлады. Палатка буш иде. МЕНӘ АЛАР - „ШЫРТЛАКА44 БАЛАЛАРЫ Инде егетләрне «Шыртлака» флагы астында тезелеп тора итеп күз алдына китерә иде Сәгыйть. Менә алар — «Шыртлака» командасы членнары, газеталарда язганча, «сулдан уңга» тезелеп басканнар. Заһит — команда врачы һәм музыкант. Аның башка титуллары да күп. Тагын берсен әйтик инде: шыртлака профессоры. Суда бер ярым шыртлака булса, бер ярымын да каптыра. Каптыруы бер хәл, шуннан ике-өч кешелек менә дигән балык шулпасы — уха пешерә әле ул. — Кара борычның төйгәнен-төймәгәнен, лабыр-лобыр яфрагын, әнисен-укробын, кузгалагын-фәләнен кушып, 11
үз сихерен өсти дә суга салып болгата, — ди Әпләй аның ухасы турында. Әпләй сүзләрендә унҗиденең яртысы бар, артык бул- маса әле. Ах, сез бит «унҗидене» белмисез! Унҗиде — команда телендә теге яки бу сүзләрнең дөреслек микъдарын үлчәү берәмлеге ул. Казанда бер фәннәр кандидаты бар. Шушы Ык буйларында туып үскән кеше. Шәп абый. Егетләр аның белән балыкка йөргәлиләр. Ата балыкчы инде. Ул, кайда, кайчан, нинди балык тотуына карамастан, һәрва¬ кыт: «Унҗиде» ди. Унҗиде кара балык... унҗиде бәртәс... унҗиде корбан... Хәзер инде, «унҗиде» сүзеннән теленә төер чыгып беткәч, «унике»гә күчкән диләр ул абыйны. Заһит чем-кара шомырт чәчле. Ул аны озын калды¬ рып, артка тарап йөртә. Басынкы соры күзләр, калын ка¬ ра кашлар, кояш тиз генә ала алмый торган ак тән һәм, иң мөһиме, кызыл тукмак борын. Нигә кызылдыр инде ул, бер алла белә. Сәяхәткә җибәргәндә әнисе аны: — Кызыл борының кайтса, шул җитәр, — дип озатып калды. Аз сүзле, сабыр һәм җыйнак егет ул Заһит. Аның һәр әйбере үз урынында булыр. Рюкзагын ярып хет күргәз¬ мәгә куй! Күргәзмәсе күргәзмә, ә менә «Спорттоварлар» кибете витринасына куйсаң ярар иде аны. Юкса, әзмени әле Әпләй ише балыкчылар! Әпләйпе «чатан йөрәк» дип тә йөртәләр. Чирләшкәрәк ул. Командадагы вазифасы билгесез. Элегрәк уха про¬ фессоры исемен ул йөртә иде. Анысы да кайдадыр төшеп калган да, хәзер аны Заһит үзләштергән. Әмма Әпләйсез команда команда була алмый. Ул иң кирәкле шөреп. Нә¬ гыйм әйтә: — Мин клоун гына. Талантсыз клоун. Бик тырышсам да, һәрвакыт көлдерә алмыйм, — ди. — Ә син, Әпләй, теләмәсәң дә көлдерәсең. Көлдерүдән бигрәк, ачуланыр эшләре күп була Әп- ләйнең. Ләкин ачуланам дип авыз ачсаң, үзең дә сизми көлеп җибәрәсең. Мәхмүт аңа: — Җирән булмасаң, мин сине Казанга бандерольләп озатыр идем инде, — ди дә авызын ера. Ә Нәгыйм: — Мин синең тән сакчың булырмын. Кайгырма, — дип юата Әпләйне. 12
Нәгыймне эштә күрдегез. Ул — эш аты. — Минем куррикулюм вите — автобиографиям кы¬ зыксындырса, язып бирермен, —- ди ул, кешеләр белән танышканда. Нәгыйм бу егетләр арасына планнан тыш килеп керде. Сәяхәт дигәч, Казахстаннан кайтып төште. Аны фотограф кына булыр дип уйлаган иделәр. Килүгә боцман-лоцман булды да китте. Кем Ыкны иң яхшы белүче— Нәгыйм. Кем иң җитез — Нәгыйм. Кыскасы, универсаль егет. Ким¬ челеге: тиз кыза. Әпләйдән дә тиз. Кирәксә-кирәкмәсә күп сөйли. Ычкынса, туктата торган түгел. Үпкәчел. Макта¬ ганны бик ярата. Башы шәп эшли. Андагы идеяләр, план¬ нар, хыяллар — чиксез. Нәгыйм команданың моторы ул. Әпләй белән Нәгыйм бер калыптан сугылганнар. Ике җирән баш, ике озын борын, ике зур авыз, ике сипкелле йөз. Нәгыйм: — Әпләй — передержка: артык җирән, артык сипкел¬ ле, артык озын борын. Мин үзем недодержка. Фотограф¬ ларыбыз шундыйрак булган, күрәсең. Икебездән бер әй¬ бәт кадр чыгарып булыр иде, Әпләй риза түгел. Үз йөзе югалудан курка, индивидуалист! — дип шаярта. Уналты-унҗиде яшьләрдәге бу егетләрнең кайсысы унны бетергән, кайсысы әле укый. Әйткәнебезчә, Нәгыйм инде Казахстанда бер ел эшләп алырга да өлгергән. Шулай булгач, ни пычагыма селкенеп йөриләр? ВУЗ- га керергә әзерләнсәләр, юньлерәк булмасмы дисезме? Бу мәсьәләдә аларның үз карашлары бар: томшыкла¬ рындагы сары бетмичә, ашыкмаска исәплиләр. Нәрсәгә күңелләре ятыр бит әле, белгән юк. Укуны мода итеп кенә, теләсә кайсы институт ишеген кагу — әллә ни күп акыл да, көч тә сорамый. Тәгаен белеп, менә монысы ми¬ нем өчен дип, тормышта үз ноктаңны табу алай бик җи¬ ңел генә булмыйдыр ул. Егетләр шулай уйлыйлар. Бишенче кеше Мәхмүт — Зур абый. Ул калганнардан җиде-сигез яшькә өлкәнрәк. Инде армиядә йөреп кайт¬ кан. Спортсмен. Җырчы — консерватория студенты. Ул команданың политругы. Мораль укымый, нотык сөйләми, әллә ничек кенә тәэсир итә белә. Кояш ашаудан ялтырап торган тыгыз тәне, таза һәм кыска муены, кырт киселгән ияге, төпченүле соры күз¬ ләре белән Мәхмүт, бәлки, америкалы ковбойны хәтерлә¬ тә торгандыр. Чалбарын киеп җибәргәч, кесә өстендә бүл¬ 13
тәеп торучы ау пычагы кобурасын да күрсәгез, бу охшаш¬ лык тагын да артыр. һәм менә Сәгыйтьнең күз алдында тезелеп торган тө¬ зек шеренга чуалып китте: Заһит белән Әпләй юкка чык¬ кан иде. Сәгыйть пи дияргә дә белмәде. Аптыраганнан бер амин дигәндәй, ике-өч мәртәбә палатканы урап чыкты, тагын бер иелеп ишеккә башын тыгып карады: егетләр чынлап та юк иде. Инде тревога күтәрергә дип авызын ачкан капитан, каршыдагы әрәмә сукмагында күренгән Мәхмүтне абай¬ лап, тукталып калды. — Ә-ә-ә... Болар да йоклап ятмаганнар икән. Җан¬ нары түзмәгән, күрәсең, — дип сөйләнде ул үз-үзенә, тә¬ мам тынычланып. Ләкин Мәхмүт ялгызы гына иде. Дөресрәге, алар икәү иделәр. Әмма икенчесенең кем икәнен Сәгыйть тә, беркем дә күрә дә, белә дә алмас иде, әлбәттә. Чөнки ул икенче дигәнебез Мәхмүтнең күңелендә иде. Ә кеше күңелендә ниләр һәм кемнәр барын белеп буламыни, әй¬ тегез әле. МӘХМҮТ БЕЛӘН МИЛӘҮШӘ Шушы биш-алты көн эчендә, якындагы пионерла- герьга төрле йомыш белән барып йөрн торгач, вожатый кыз Миләүшә кытыклый башлаган иде Мәхмүтнең кү¬ ңелен. Менә шул кыз белән очрашып, хушлашып, хуш¬ лашса да һаман хыялыйда тотып кайтып килә иде бә¬ хетле Мәхмүт. Кара-кучкыл йөзле, зур һәм — ни га¬ җәп! — зәп-зәңгәр күзле, озын кара толымлы ул кыз кай арада керде соң әле Мәхмүт йөрәгенә? «Исәнме-сау- мы»дан башка рәтләп сөйләшкәннәре дә булмады, югыйсә. Ә сөйләшергә кирәк иде... Мәхмүт, ни булса шул булыр дип, кыз янына юл тот¬ канда, әле көнчыгышта таң алсулыгы яңа борынлаган гына иде. Якындагы авыл әтәчләре инде өченче тапкыр кычкырасыларын кычкырып бетергәннәр. Авылның бер очында гына, соңга калганнары өчен кемгәдер үпкәлә¬ гәндәй, ашыга-ашыга аваз салучы бер-ике әтәчне исәп¬ ләмәгәндә, калганнары үз бурычларын үтәгәннәр иде. 14
...Менә Мәхмүт белән Миләүшә тау итәгеннән ашык¬ мый гына атлыйлар. Июльдә таң алдыннан да озаклап күктә йөзәргә гадәтләнгән тулган ай сап-сары түгәрәге белән баш очында эленеп тора. Кыз белән егетнең болай таң тишегеннән әллә кайда, тау буенда йөрүләренә га¬ җәпләнә дияр идең, ул инде яшьлекнең андый мәзәклә¬ ренә күнеккән. Миләүшә чыклы юеш үләндә таеп китә дә, Мәхмүт аны култыклап ала. Күңеленә ниндидер якты, шатлык¬ лы хис үтеп керә егетнең. Аның мондый хисне кичер¬ гәне юк иде әле. Алланган күк йөзе, күктәге шул тул¬ ган ай, ерактан килә торган сирәк-мирәк әтәч тавыш¬ лары, якында гына Ык суының тонык гөрелдәве һәм, барыннан да бигрәк, Миләүшәнең үз янында булуы, аның йомшак тавышын тыңлап бару — болар барысы да рәхәт бер җылылык бөркиләр иде. Миләүшә Мәхмүтнең адымнарына җайлашырга те¬ ли. Ашыга. Чыклы үләндә таеп китә дә, кыска гына итеп көлеп куя, егет кулына асылына төшә. Үзен бик бәхетле итеп тоя иде Мәхмүт. Ярый әле, төн дип тормыйча, яңадан пионерлагерьга килде ул. Көндез сал өчен хәстәрләгән камераларны лагерь аты белән алып кайтырга дип килгәндә сүз катарга базма¬ ган иде бит. Ярый әле, кыюлыгы җитеп, Миләүшәне уя¬ тып алып чыкты. Ошый бит бу сөйкемле кыз аңа, ошый! Кем белә... Бәлки... Ә ни өчен ошый? Кайсы ягы белән? Аларын төпченеп торырга вакыт юк. Төпченәсе дә кил¬ ми. Иртәгә кузгаласы... Ә бүген тойгыларының бөтенле¬ ге, ватылмавы кадерле. — Җитәр...—Миләүшә тукталып кала. — Ерак кит¬ тек. — Куркасыңмы әллә? — Мәхмүт аның туңа төшкән бармакларын үзенең җылы учына ала, кысылыбрак тор¬ ган күзләренә карый, аларның төпсез зәңгәрлегендә таң алсуы чагылганын күрә. Миләүшә иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә кыймыл¬ датып җавап бирә: — Юк... Мәхмүт аны үзенә тарта. Кулын җилкәләренә куй- макчы була, Миләүшәнең ризасызлыгын сизгәч, кире төшерә. Ни өчендер тәне җиңелчә генә калтыранып китә. — Без иртәгә китәбез. 15
— Беләм... Шулай кирәктер бит. — Ә син? — Мин биредә... Балалар белән... — Саубуллашасым килде. Ачуланма, яме? — Нишләп ачуланыйм ди. — Миләүшә... — Әү, Зур абый! Нигә сине Зур абый диләр? — Иң өлкәне мин бит, шуңадыр. Хат язсам ярыймы? Миләүшә кулларын тартып ала. Ничектер, гаҗәплә¬ небрәк, ятсынып карый, әйтерсең бу егетне беренче мәртәбә күрә. — Кирәкмәстер.... — Ә ничек соң? —Берничек тә түгел. — Алай булмый инде. — Үзең кара... — Миләүшә... — Кирәкми... Безнең сукмаклар көтмәгәндә очраш¬ тылар. Шулай аерылышырлар да... һәркемнең үз юлы... — Юлларны үзебез сайлыйбыз. — Юк... — Мин сиңа барыбер язармын. — Белмим, белмим... Миләүшә кырт кына борылып китеп бара. Егет аны йөгереп туктатмакчы була, кире уйлый. Бәлки кыз хак¬ лыдыр. Ә хат... Язар, билгеле. Әле бер генә түгел, күп мәртәбәләр очрашырлар алар. — Хәерле юл, Зур абый! — Кыз кулын болгап, ла¬ герь сукмагына кереп китә... ...Мәхмүт сискәнеп башын күтәрде. Кул болгап то¬ ручы Миләүшә урынына үз каршында Сәгыйтьне кү¬ реп туктап калды. Хыялдагы сын эреп югалды. — Кая тегеләр? — дип сорады Сәгыйть. — Кемнәр? „ҮЛӘРГӘ КИТКӘНДӘ, ЯЗУ КАЛДЫРЫГЫЗ..." Әпләй котыртмаган булса, Заһит, ни Сәгыйть, ни Мәхмүткә әйтмичә, командадан качып Вәрәшкә килмә¬ гән дә булыр иде. Әпләй бит: — Әйдә инде. Үземә генә читен, — дип, өстерәп ди¬ ярлек алып китте. 16
Сәяхәтнең бу тирәләрдән башлануы, дөресен әйткән¬ дә, тактадыр-агачтыр табуга бәйле иде. Әгәр дә Әпләй: — Минем ул якта туганнарым бар. Сөйләшеп куй¬ дым: такта әзер, — дип кыштан ук ышандырып йөрмә- сә, кем белә бит әле. Әпләй үзе бирегә килгәч такталар турында авыз да ачмады. Юк иделәр алар. Мәхмүт белән Сәгыйть йөр¬ деләр артыннан. Якындагы бер колхоздан китерттеләр. Барып чыкмаса, бәлки колгалар кисеп кенә әмәлләргә туры килер иде «Шыртлака»ны. Вәрәштә Әпләйнең, чыннан да, ниндидер чыбык очы тиешле бер әбисе бар икән. Әлбәттә, Әпләй әти-әнисе- нең сәламен тапшырмыйча, әбине күрмичә китә алмый иде. Ләкин ни өчен бүгенгә кадәр килергә уйламагандыр Әпләй әбисе янына, ни өчен егетләрнең берсенә дә әйт¬ мәгән — болары Заһитка караңгы иде. Соңыннан да сер булып калды бу хәлләр. — һи, балакайлар, — дип каршы алды әби. Казан хәлләрен, олы коданың, тумача әнинең, абзапайның исән¬ лек-саулыкларын сораша-сораша салкын бәрәңге белән сыйлады. Әпләй, ул тумача әни, абзапай дигәннәренең кемнәр икәнен белсә дә, белмәсә дә, бик белдекле кыя¬ фәт белән барысының да сау-сәламәт булуларын, имин- аман яшәүләрен сөйләп бирми булдыра алмады. Әбинең бик күңеле булды бугай, авызына бәрәңге төеп тутырган Әпләйнең: — Сал... Сәяхәт... — дип мыгырдануына каршы кул гына селекте, берәр атна кунак булырсыз әле дип, кот¬ ларын алды. Инде җиңә алмагач, — җиңәрсең, бар, Әп- ләйне алай гына! — күзләрен яулык очы белән сөртә- сөртә, хәзерге буталчык заманны, заманасыннан да шашканрак яшьләрне тиргәде. Тиргәде дә өч дистә кү¬ кәй биреп чыгарды. Шуңа өстәп, Заһитның иске пожар¬ ка буеннан ташландык багор кисәге табуын да исәпкә алганда, качып килгән өчен команда алдында акла¬ нырлык дәлилләр бар иде шикелле. Бик булып җитмәгән икән шул әле менә. Язмыш абзанның качаклардан тагын бер рәхәтләнеп көләр көне алда булган икән. Янәсе, әрәмә эчләп кенә, сиздерми генә кайталар За- һнтлар. Кергәнче чыгар урыныңны кара, дип юкка гы¬ на әйтмиләр икән шул. Качкыннар зур гына күлгә ки¬ леп төртелделәр. Әрәмә ярып бара-бара да очын таба Б-505.-2 17
алмадылар. Әйләнеп үтәргә җае юк, ахрысы, диделәр. Ныклап адашканчы бер чара табарга кирәк иде. Күлнең читләрен камыш баскан. Яшел язу карасы төсле караңгы суга мүкле түмгәкләр кисеп-кисеп кер¬ гән. Канатлары белән һаваны сызгыртып баш очыннан үрдәкләр очып үткәли. Заһит үз уеннан үзе сөенеп куйды: — Берәр аучының яшереп куйган көймәсен табасы иде, — диде ул Әпләйгә, әле генә очып узган үрдәкләр¬ гә ымлап. ( Эзләргә булдылар. Түмгәкләр арасыннан тар коридор булып сузылган сукмак аларны колгалардан салынган басма кебегрәк бернәрсә янына алып чыкты. Бер читтә чокып ясалган тагарак хәтле генә иске көймә күреп алдылар. Шуңа утырып чыгарга булыр кебек. Көймәне суга өстерәп төшерделәр. Әпләй аяк астыннан бер җиңелрәк, кыскарак колга тартып алды. •— Ишкәк урынына ярап торыр әле. — Батмабызмы? — Заһит кулындагы багорга тая¬ нып тора иде. — Өмет — әткәбез, тәвәккәллек — укытучыбыз,— дип көлгән булды Әпләй. Аның бераз шүрләгәне сизелә иде. Көймәгә кереп басуы булды Заһнтның, чайкалып ки¬ теп, чүт кенә капланмады. Суга барып төшә язды егет. Кулларын селтәп булса да тигезлек саклый алды тагын. Көймә шактый гына су чумырган иде. Ике кочак чабып ташланган камыш китереп салгач, утырырлык булды үзе. Кузгалдылар. Әпләй кулындагы колга белән әкрен гепә этә. Көймә ашыгырга кушмый. Бик иске, череп бет¬ кән. Инде уртага җитеп килә иделәр. Колга белән ишәр¬ гә уңайсыз, ахрысы, Әпләйгә. Ул колгасын күтәреп, ал¬ га таба ташлап, төпкә җитсә, этеп бармакчы була. Ба¬ рып чыкмый. Әллә су астында агач-фәлән булган, әллә башка — көймә кинәт нәрсәгәдер килеп бәрелде. Бәре¬ лүе булды, бер ягы каерылып, кубарылып та чыкты. — Баттык! — Заһитның куркынган тавышы ераклар¬ га китеп яңгырады. Егетләр күл уртасында калдылар. Ботинкаларына су тулып, төпкә өстери башлады. Гер такканнармыни аякларына! Юеш кием тәннәренә ябыша, йөзәргә кома¬ 18
чаулый. Җитмәсә суы боз кебек. Көзән генә җыермаса ярар иде. Әнә теге түмгәккә җитсә ятып ял итәр иде Заһит... Каманы аркылы йөзеп чыга иде әле, моны гына җиңәр. Агым юк, дулкын юк. Шу-лай, шу-лай... Әллә кычкырып карарга инде? Хәер, кем ишетсен. Беркем дә юктыр якын-тирәдә. Әпләй ничек пошкыра! Тиз-рәк, тизрәк... Авызга су кертмәскә... Сал-кын, сал-кын... Әнә түмгәк... Шунда ял итеп алырга... Түмгәк дигәне коры камыш кына икән. Килеп тотынуга батып китте. Заһитның аяк¬ лары әллә нинди үләннәргә буталды. Ул, җан ачысы бе¬ лән кычкырып, читкә тайпылды. Икенче түмгәккә ничек барып менгәнен хәтерләми Заһит. Ярга ерак та калма¬ ган. Ә суга яңадан һич төшәсе килми. Килми дип, уч тө¬ бе кебек түмгәктә гомер утырырсыңмыни? Күшегеп ка¬ тарсың... — Ә-ә-әх! Якында гына Әпләйнең шатлыклы тавышы ишетелде: — Капитан! Без монда! Каршы якта куакларны ерып килгән Сәгыйть белән Мәхмүт күренде. — Нишлисез сез, ә?! — Үрдәк тотабыз, капитан, — диде Әпләй. Ул инде корыга чыгып баскан. Өстеннән шыбырдап су ага, үзе бөтен гәүдәсе белән дер-дер калтырый иде. Мәхмүт аның янына килде. — Үләргә киткәндә, язу калдырып йөрегез икенче мәртәбә! — Аның тавышы кырыс иде. «Ну, эләгә инде, безгә! —дип уйлады Заһит чалбарын сыга-сыга. — Ну, эләгә-ә-ә...» БӘЙРӘМ БЕТТЕ, ЭШ БАШЛАНДЫ Әйе, кәгазьдә бик шома, бик пөхтә күренгән сал, Әпләй үлән арасына тотып аткан балта белән чапка- лап-юнгалап, кадак белән каккалап куйгач, бик үк ма¬ турдан булмаса да, инде әзер. Ләкин аңа утыра алмавың, биштәрләреңне күтәреп Казанга кире кайтып китүең дә бар бит әле. Әпләй белән Заһитны нинди хөкем көтә¬ дер? Калдырырлармы аларны командада? Менә бүген, китәбез инде дип торганда, егетләр: «Командадан куар- 2* 19
га боларны!»— дип кул күтәрә икән, аларга үпкәләп буламы? Демократия! Хәер, ярлыкадылар тагын Заһит белән Әпләйне. Мо¬ ңа Заһитның күтәреп кайткан багоры да, аннары бик җилле генә флагшток ясап куюы да ярдәм итте бугай инде. Ни генә булмасын, ярлыкадылар. Әпләйне, котыртучы буларак, җәзага тарттылар. Ике якорь күтәреп өч мәртәбә тау башына менеп төшәргә мәҗбүр иттеләр. Ул якорьларны үз конструкциясе бу¬ енча ясатып алдырган иде. Берсе-берсе яртышар потлы. Казаннан күтәреп килгәндә җаннары чыккан иде инде егетләрнең. Якорь авырлыгы бер хәл, ояты, иптәшләренең үзен¬ нән шулай ачыктан-ачык көлүләре Әпләйнең күңелен рәнҗетте. Бигрәк тә Нәгыймгә ачуы килде аның. Ул уй¬ лап тапкан җәза иде чөнки. «Ярар, — дип уйлады Әп¬ ләй. — Бурычлы булып калмам әле!» Инде төяләсе әйберләр төялеп беткән, сыналасы сал сыналган, ике көн буена сумала коеп та чажлап су ке¬ рерлек тишекләре калган көймәләре (аны капитан ка¬ яндыр юнәткән иде) суга төшерелгән — кузгалып кына китәсе... Китүен китәсе дә, һаман торалар шул әле менә. Мәх¬ мүтнең Мөслимдә ашыгыч эше калган: «Үзегез генә кузгала торыгыз», — дип үгетли. Заһит флагны беркетә алмый азаплана. Нәгыйм кассеталарын алыштырмаган. Әпләй кармак сапларын кая сузып салырга белми йөри. Капитан үзенең сыбызгысын таба алмый, кыскасы, ыгы- зыгы. Яр буе тулы бала-чага. Гармун тавышы, җыр... Ах, Мөслим, инде нишлим, — Сагынырмын ич мин... «Шыртлака» тегермән буасы калдыклары алдына,— шарламага килеп җитә. Озак кына ярга туктый алмый азапланалар. — Багор! Кайда багор? — Шарлама суыра. Әпләй, якорь төшер. Ниһаять, туктыйлар. Чишенеп суга төшәләр, сал сүтә башлыйлар, буаның аскы ягындагы бер атаучыкка та¬ шыналар. Беренче тукталыш, беренче сүтү. Бәйрәм бетте, эш башланды... 20
Кояш анда-санда гына эленеп торган ак мамык бо¬ лытларны күк гөмбәзеннән җыеп йори-йөрн арыган ин¬ де. Ул аларны төньяк-көпбатыштарак бергә туплап, шактый сүрелә төшкән нурлары белән кызарткан да, шулар арасына кереп йокларга җыена. Егетләрнең караңгы төшкәнче Мәллә күперенә ба¬ рып җитәселәре бар. Планлаштырылган араны үтми калу ярамый, шуңа күрә ашыгалар. Заһитны ямалып бетмәгән камерасы белән салга утырталар да, ага-ага да ямарга була ич!— «Шыртлака»ны агым иркенә тап¬ шыралар. Бу тирәләрдә артык тирән түгел икән, егетләр колга белән этә-этә баралар, «Шыртлака»ны ашыктыралар. Әпләй кармагын сүтеп тә өлгергән. — Кичке чиртүне калдырып булмый, капитан,— дип, ул сал өстеннән генә кармак сала башлый. Кармак җебен алга, эчкәрәк ыргыта да, «Шыртлака» якынайган саен, таягын сузып, салпың арт өлешенә таба бара. Кулы җиткән кадәр сузылып торганнан соң, яңадан сал башына йөгерә, яңадан алга ыргыта. Чиртә башласа яки чирткән кебек тоелса: — Әй, туктагыз, чиртә бит!— дип кычкыра. Егетләр көлешәләр. Агым көченә бирелгән «Шыртла- ка»ның тиз генә туктар өчен стоп-краны булмаудан гы¬ на түгел, юк, Әпләйнең кыланышларыннан гына да тү¬ гел, «Ниһаять, без салда бит, башланды бит, агабыз бит»,— дигән эчке бер куанудан иде бу. — Урра! Менә ул!—Әпләй кармагында тыпырчынып эленеп торгам бармак буе комкорсакны Нәгыймнең бо¬ рынына төртә.— «Шыртлака»да беренче балык. Кем тотты? Мин! Заһит салга аяк басуга үзенә уң як бортның алгы өлешеннән урын сайлаган һәм утырган әрҗәсеннән куз¬ галмый гына дөнья хозурына чумып бара иде, Әпләйгә карап иренеп кенә әйтеп куйды: — Тоткач-тоткач шыртлака тотарга идең... «Шырт¬ лака»^ шыртлака... — Эмблема дисең инде, ә!— дип өстәде Нәгыйм. — Безгә флагтагы шыртлака да җиткән,— диде Әп¬ ләй.— Шулай бит, Нәгыйм? Дөрес сөйлимме? Нәгыйм уңайлап яткан, бер дә сөйләшергә исәбе юк, транзистор колагын боргалап, үзенә бик кирәкле нинди- 21
дер станцияне эзләп маташа иде. Шулай да Әпләйгә союздаш булмый калырга намусы җитмәде: — Шула-а-ай,— дип җөпләде.— Ә кошмабызда галь¬ юн юк... — Нәрсәдә нәрсә? — Салда бәдрәф,— дип көлеп җибәрде Нәгыйм,— Каекка утырырга куркучылар өчен.— Ул Заһит ягына ымлады. Шаркылдашып туйганнан соң: — Шыртлаканы Заһит үзе тотсын,— диде Нәгыйм. Ул инде койрык ишкәгенә күчкән иде, ишкәкне кулын¬ нан ычкындырып, ящик өстендәге чалбарына тәмәке алырга үрелде: арада бердәнбер тәмәкече, Казахстанда өйрәнеп кайткан:— Ни өчен шыртлака профессоры бу¬ лып йөрисең, Заһит дус? Сәгыйть егетләр сүзенә кушылып тормады, аның үз эше бар иде. Иртәге өчен вахта билгеләргә, көндәлек режим төзергә кирәк. Хәзер шуның проектын әзерләп утыра. Ялга туктагач, команда җыелышына куеп раслап алырга исәпли. «Тукта әле!— дип уйлады Сәгыйть.— Нигә мин мо¬ ны кичкә калдырам? Егетләр белән хәзер үк укып таш¬ ларга була ич». — Егетләр, тыңлагыз әле. Менә мин монда,— ул блокнотын күтәреп селки,— көн тәртибе кебегрәк бер¬ нәрсә маташтырган идем... — Валяй, капитан! Укып чыга, дәшүче юк. Көтә. Уйлансыннар әле. Уйланалар. - Я? Әпләй: — Тимер тәртип...— Көрсенә.— Миннән булмас ке¬ бек ул. Заһит: — Антигуманно. Тулы корсак белән су коендыра¬ сың. Судовой врач буларак, протест белдерәм,— көлә. Әпләй: — Төрек солтанына хат түгел шул...— Пауза ясый,— Фантазия күрмим. Нәгыйм: — Парадокс.— Бармагын чигәсе янында уйнатып ала.— Ашау күп, йокы аз. Киресенчә кирәк, азрак ашап, күп йокларга. Экономия! 22
Кыскасы, үтмәде проект! Аның урынына вахта тору тәртибен, вахта журналы алып баруны бүгеннән үк баш¬ ларга дигән карар чыгардылар. Исем мәсьәләсендә бә- хәсләшеп-бәхәсләшеп тә, вахта журналы, судовой жур¬ нал, бортжурнал кебек билгеле төшенчәләрдән ары китә алмагач, ничек аталса да аталыр, тарих өчен кирәкле язмалар калырга тиеш дигән фикергә килделәр. Берен¬ че булып язуны Заһитка тапшырдылар. Ул: — Мин яза белмим,— дип карышып маташты мата¬ шуын. — Беребез дә Каюм Насыйри түгел,—диде аңа Нә¬ гыйм.— Ничек булдыра алсаң, шулай язарсың. Әпләй дә акыллы фикер өстәргә тырышты: — һәркемнең үз теле, үз стиле... Шунда Заһит кычкырып җибәрде: — Күпер күренә, егетләр! Аврал башланды. Нәгыйм койрыкка бәйләнгән көймәне чишеп алып, алга, күпернең субай араларын үлчәргә ашыкты. Кал¬ ганнар, ул әйләнеп килгәнче, салны әкренәйтергә, ки¬ рәк булса, туктарга тиеш иделәр. Ике якка ике кеше колга белән басты. Капитан якорьларны әзерләргә кушты. Нәгыйм килеп җитте. — Кайгырма, капитан, үтәбез! Сул яктан өченче- дүртенче субайлар арасыннан үтәрбез. Ул, көймәне бәйләп, салга күтәрелде, кулына колга алды, командалар бирә башлады: — Флагштокны алыгыз! Флагштокны суырып алып сал өстенә сузып сал¬ дылар. — Заһит, койрыкны уңгарак каер! Әпләй, колгаңны! Колгаңны чыгар, аркылы куйдырасың бит салны.— Кү¬ пер авызына килеп җиткән иделәр инде. Нәгыйм бөтен¬ ләй үзгәреп китте. Тавышлары алышынды: — Заһит, койрыкка! Капитан, Әпләйне алыштыр! Үзем борында калам. Субайларны карагыз: кадак-ма- зар булып, камераны харап итмәсен. Уңга! Тагын бе¬ раз... Туры тот. Шулай! Сулгарак! Койрыкны бәрдермә. Капитан, башыңны. Үттек бугай... Күпер астыннан сузылып яткан килеш килеп чык¬ тылар. Инде шактый караңгыланырга өлгергән иде. Нә¬ гыйм «Шыртлака» борынында тәҗрибәле лоцман кебек 23
басып тора, сыбызгы гына җитми үзенә. Сыбызгы? Бар бит алар. Ничек оныткан Сәгыйть, ә? Бишесенә биш сыбызгы алган иде бит ул. Биштәрдә яталардыр әле. Сәяхәтнең беренче төне якынлаша. «Шыртлака»ны яр читендәге талларга ике башын¬ нан да баулар белән бәйләп куйдылар. Төп җылы бул¬ ганлыктан, ярга чыгып, палаткалар корып азапланмас¬ ка уйладылар, сал өстендә генә куна калдылар. Учак яна. Ул бер сүрәнләнеп, бер балкып китә, аңа кушылып караңгылык та бер якыная, бер чигенә. Кү¬ бекләнеп су тамып торган чи ботаклар ачулы чыжыл¬ дыйлар һәм шарт та шорт килеп очкыннарын төкерәләр. Заһит ут өстеннән казанны ала. Тирә-юньгә тәмле ис тарала. Ачылган кәгазь төргәкләр кыштырдый, кашык¬ лар шыкылдашырга тотына. Яр астындагы эңгер-меңгер кочагында ялгыз калган «Шыртлака» кичке тынлыкта әкрен генә тирбәлә. Егетләр дә гамьсез. Йокы алдыннан тук карынга ки¬ лә торган ваемсыз бер халәттә алар. Ләкин күңел поч¬ магында һәрвакыт бер сагаю яши: Ык әле бу тирәләрдә юаш. Әнә теге борынны үткәч ни көтәдер бит? Ык анда нинди әкәмәтләр әзерләп куйгандыр? Сәяхәтчеләр бел¬ миләр. Учак яна. Аның соры ялкыннары ялкау гына өскә күтәреләләр. Сәяхәтчеләр дә сүрән. Беренче тәэсирлә¬ ренең күплегеннән, көне буе ниндидер бер күтәренкелек белән йөрүдән, исәпсез кызыклы маҗараларга ашкыну¬ дан шактый миңгерәгән башлары үзеннән-үзе аска иелә. Егетләр, кем ничек булдыра алса шулай җайлашып, бе¬ рәм-берәм авып төшәләр. Учак янында Заһит кына утырып кала. Ул мышный-мышный вахта журналы ту¬ тырып азаплана. Ялкыннар кечерәеп яктылык җитми башлагач, утын өсти дә тагын журналга иелә. Менә ул эшен бетерде бугай, урыныннан кузгалып, яр читенә үк килеп басты һәм, елганы икегә кисеп сал¬ ган ай яктысына текәлеп, уйга калды. Су шадрасында айдан төшкән көмеш тәңкәләр шаярыша иде. Заһит, мөгаен, учак җылысыннан мәлҗерәп, уйларыннан оеган¬ дыр, кайчандыр үзе тоткан зур балыкларын искә төше¬ рәдер, иртәгә көн әйбәт булачагын сизенеп, таңнан кар¬ мак салып утыра алмаячагына көрсенәдер, йокыга ва¬ кыт әз калган шул, тора алмас. Төн йокысыз утыра торган гадәте булса да, бүген йокларга кирәк иде. 24
Мәхмүтнең юклыгы сизелә. Тәки үзенекен итте, Мөс¬ лимдә калды ул. Усы авылы керәшеннәренең жырларын язып алмакчы иде бугай. Студент бит, кирәктер инде. Әмма сәяхәт башыннан алай итмәсә дә яраган булыр иде. Хәерле булсын, нишлисең. Берничә көннән Керәш- Шуранда куып жптәргә тиеш. Капитан аның шулай йөрүенең сәбәбе Миләүшә түгелме икән дип уйлый. Үзе үк шикле уйларын куып таратырга тырыша. Кызлар өчен команданы ташламас иде. Андый кеше түгел Мәх¬ мүт. Акыл шулай сөйли, әмма шик кала. — Ят, Заһит, — ди капитан, — йоклыйк. УР КҮЛ —УРАУ КҮЛ ИК8Н... Азмыни бу дөньяның әйбәт кешеләре! Танышың тү¬ гел, туганың түгел, беренче күрүең була, ә ул сине әллә кайчангы дустың кебек кабул итә. Бер уйласаң, нигә кирәк иде Мортаза бабайга бу шантрапалар янына килергә? Кызыксыну тарткандыр дисезме? Анысы да бардыр. Мәзәк сал, елмаеп торучы аклы-зәңгәрле балык сурәте төшерелгән флаг, батыр¬ лардай ялангач егетләр... Ярар, кызыксынып килде ди кеше. Сораштырды, белештерде, утырып бер тәмәке тартты ди, аннары: «Хәерле юл!» — дияр иде дә китеп барыр иде. Эсседә, тирләп-псшеп, камера ямап интек¬ кәннәрен күргәч, Мортаза бабай, барасы җиренә бар¬ мыйча, яңадан авылга менеп китте. — Киявем шофер. Болай гына ямый алмассыз, кү- рәм. Ямап-ябыштырып бирер үзегезгә, — диде ул. Аннары күкрәккә терәп, каерып-каерып киселгән яңа бодай күмәче белән салкын куе катык ашады егетләр. Бер агач кисмәк катык. Мортаза бабай биредән Тамиянга кадәр Ыкның һәр борылмасын, һәр шарламасын санап чыкты. Кайда нин¬ ди балык каба, аларын да әйтергә онытмады. Ахырында түзмәде, үзе мактап сөйләгән Ур күл турына кадәр сал¬ га утырып төшәргә булды. Ул Ур күл дигәннәре Нарат асты авылы итәгендә булып, туры юлдан бер генә чак¬ рым, су белән өч-дүрткә баса икән. Бик шәп сазанлы күл ди үзе. ...Артык тавышланмаска тырышып, аяк очларына ба- са-баса гына, текә яр кырыена килеп туктадылар. Шу¬ 25
лай инде кеше дигәнең: һәр яңа җиргә күңеле ашкына, рәхәт билгесезлектән тыны кысыла, дулкынлана ул. Әй¬ терсең лә табигатьнең менә шушы, әле син күрмәгән, белмәгән бер тын почмагы киләчәк бөтен тормышыңны, язмышыңны хәл итәчәк. Бу тойгы — син әле моңа кадәр бер дә очратмаган, күптәннән көтеп йөреп тә күрешер¬ гә һич җае чыкмаган яңа бер матурлык, кул тимәгән табигый гүзәллек белән менә хәзер, көтмәгәндә-уйлама- ганда йөзгә-йөз килеп очрашу алдыннан туган тойгы. Бөдрә куаклыклар арасыннан оялчан гына ялтырап Ур күл күренде. Ай-Һай! Мортаза бабай аны үтереп мактаганда, «чуч¬ ка балалары кадәр» сазаннарын сөйләгәндә, бераз ха¬ лык авыз иҗатыннан файдаланмадымы икән? Шулай булса да бабайга үпкәләре юк егетләрнең: туган якла¬ рың, үз җирең турында аз-маз матурлап, арттырып, шо¬ марта төшеп, халык мәзәгендәгечә, бер маэмайдан уни¬ ке бүре ясап сөйләү гөнаһ эшмени? Ә Мортаза бабай¬ га, бу тирәләрдәге иң матур авылларның берсе булган Нарат асты кешесенә, мактанса да, арттырса да үз урынында. Нарат асты — бәрәңге бакчаларын урманга ук терәп утырган, озын бер урамлы кечкенә генә авыл. Урам ба¬ шында аркылыга биш-алты йорт тора — анысы Чүкеч урам. Авыл бер яктан урман белән кысылса, икенче яктан, астан Ур күл белән чикләнә. Арырак болыннар китә, аннары гына Ыкка барып чыгасың. Ур күлнең ни өчен Ур күл икәнен дә, Нарат астының курорт булырлык урын икәнен дә белмәгән егетләрне Мортаза бабай үзе белән ияртергә теләсә дә, риза бул¬ мадылар. Нишләп карт кешегә тагылып йөрсеннәр ди инде тагын? Аңа болай да күп мәшәкать ясадылар. Кайтсын, ял итсен. Ә егетләр иркенләбрәк карарлар күлне. Ур күл куе калын әрәмә арасына яшеренгән икән. Аргы якта кара кучкыл агач башларында кояш яна иде. Талгын җил адашып күл өстенә барып чыга да вак кы¬ на шадра дулкыннар ясый. Бу мизгелдә су таллыклар арасында әле алсу, әле аксыл-сары төскә кереп ялты¬ рый. Матур иде Ур күл. Тәбәнәк, әмма колач җитмәслек юан кәүсәле, лапастай зур яшел бүрекле тирәкләр, кай урында икәү-өчәү бергә, кай урында бер-берсеннән шак¬ 26
тый ара калдырып, күл буена сакка басканнар. Алар — иң өске ярус. Астарак икенче ярус — куерак булганга күрә кара кучкылланып күренүче тал куаклары, тоташ әрәмә. Бельэтажда — карлыганнар, гөлҗимешләр, эт җиләкләре. Күл үзе партер булып күренә. Заһит шулай бүлгәләп чыкты. Кызыл карлыган бик күп икән бу якларда. Күл буй¬ лап карлыган ашый-ашый бара торгач, дөньяларын оны¬ тып җибәргәннәр. Артык озынга китте түгелме юл? Ан¬ нары, аста яткан Ур күл дә алкалана бара шикелле. Урыны-урыны белән күл өсте, су ялтыравы бөтенләй күренми дә: калын әрәмә яшерә аны. Бер урында ачыклыкка килеп чыктылар. Аргы якта ферма түбәләре, аерым йортлар күренә башлады. Тук¬ та әле, ә нигә алар аргы якта? Күлнең башы кайда соң? Мортаза бабай туп-туры күл буе сукмагыннан барырга кушкан иде бит. Шулай эшләделәр дә шикелле. Дөрес килделәр кебек, әмма авылга чыга алмыйлар. Ә бәлки күл аша басма-фәлән бардыр? Ни булса да булыр, кире китүдән мәгънә юк, сукмак берәр җиргә алып барып чыгар әле дип, тагын алга атладылар. Инде сәгатьтән артык йөриләр, юл-фәлән күренми, әрәмәлек бетәр төсле түгел. Ә Ур күл һаман сузыла да сузыла... Каршы яктан күренгән авыл йортлары да каядыр уңга таба чигенеп артта калдылар: хәзер сукмак егет¬ ләрне кирегә алып китте шикелле. Әйе шул, әнә теге тирәкләр Ык буенда иделәр ич! Менә сиңа Ур күл. Сал янына яңадан кайтып, үзләре күрми калган сул¬ дагы сукмактан китәргә туры килде. Мортаза бабай әйткән ун минут урынына сәгать ярым вакыт сарыф иттеләр. Үзенә сөйләгән иделәр, көлә генә бабаң! — Минем белән кайтырга теләмәдегез бит, үзегезгә үпкәләгез,— ди.— Ур күл дип сөйләдем, исеме белән дә кызыксынмадыгыз. Ни өчен Ур күл? Урау күл!—Бабай «урау» сүзенә басым ясап әйтте...— Ыкның иске юлы ул. Нәкъ камыт кебек бөгәрләнгән. Сез камытның эченә кереп киткәнсез, авыл юлы тышкы ягында калган. Ни әйтәсең инде карт кешегә, кызык итте шул егет¬ ләрне. Ур күлнең эчке диаметры — амфитеатры биш-ал- ты чакрым бардыр әле. Шуны әйләнделәр бит. Ләкин һич тә үкенмәделәр моңа. Табигатьнең андый әкәмәтлә¬ рен көн дә күрәсеңмени? 27
„ЯТ, К0ЧЕК, БЕТӘСЕҢ!" Корыган тирәкнең иң очында утыручы козгын юга¬ рыдан аермачык күреп тора: аргы яктагы ике кеше ул урыннан киткәч аңа да азык булачак. Әнә алар ни¬ чек тәмләп ашыйлар. Әмма кешеләр китәргә җыенмый иделәр әле. Козгын аларның телен аңласа, үзе моннан тизрәк таю ягын ка¬ рар иде, бәлки. — ...актарып кына чыгара ул. — Син алайса шушы чоңгылга томырырга дисең инде? — Эһе. Аннары әнә теге сайлык башына барабыз да агып килгән балыкны җыеп кына торабыз. — Ә чыкмаса? — һи-и, чыкмыймы сон! Беренче генә эшләвем тү¬ гел лә. — Карале теге козгынны. Бәреп төшерергә нинди шәп! — Нигә кирәк ул үләксә? Очты да инде әнә. Ишетте бугай сүзеңне... Козгын алар сүзеннән куркып түгел, Ык борылма¬ сыннан килеп чыккан өченче кешене күреп урыныннан кузгалган иде. Бераз һавада бөтерелде-бөтерелде дә яңа¬ дан агачка кунды ул. Баш очында ярым түгәрәк ясап, корыган тирәккә ба¬ рып кунган козгынны Заһит та күрде. «Тикмәгә йөрмәс козгын. Балык сагалыйдыр, — дип уйлады ул. — Сыла я опты сугып миңгерәткән вак ба¬ лыклардан өлеш чыгадыр үзенә». Текә яр астындагы чоңгыл төнге кармак салырга бик уңайлы иде. Арырак — сайлык. Анда су шаулап ага. Шул агымнан үрли дә инде балык әлеге чоңгылга. Заһит көймәсен таллыкка куып кертте. Аны бер бо¬ такка яхшылап бәйләп куйды да төнге кармакларын сүтәргә тотынды. Көймә төбендә, Заһитнын аяк астын¬ дагы сулы банкада өч-дүрт ташбаш йөзеп йөри иде. — Хәер, җанкайларым, хәзер җибәрәм, — дип сөй¬ ләнде Заһит. — Кармакка гына утыртам да Ыкка чум¬ дырам үзегезне. Сыла сукканчы тик уйнакларсыз шун¬ да, ярыймы? Әгәр дә шарлама тавышы булмаса һәм текә ярдан суга ишелеп үскән таллыклар яр өстен каплап тормаса, 28
Заһит үзенең баш очында ук әлеге ике кешенең дә суга нәрсәдер ыргытырга җыенганын күрер иде. Ләкин ул күрмәде. Ул әле монда килер алдыннан гына вахта жур¬ налы тутырган һәм тулысынча шул тәэсирләр астында иде... Ә вахта журналына Заһит менә нәрсәләр язган иде: «...Җир йөзендәге елга-күлләрнен исәбе-хисабы бар¬ мы икән? Шуларның һәммәсен дә йөреп чыксаң иде. Вәт булыр иде сәяхәт! Безнең Татарстан да суларга бик бай. Аның Идел, Кама, Вятка, Агыйдел шикелле елгаларын кем генә бел¬ ми. Идел-ана! Илебездәге иң зур елгаларның берсе, Россияне аркылыга ярып үтә. Язын-җәен, кышын-көзен күпме кешеләр шул чал Идел сулышын тоеп, аның белән бергә яшиләр. Берәүләр Идел буендагы авыл-шәһәрләр- дә тормыш итә, икенчеләре су өстендә — теплоходларда, баржаларда, буксирларда, танкерларда эшли, өченче¬ ләре балык тоту яки аучылык белән шөгыльләнә. Алар барысы да туган табигатькә гашыйк. Иделгә мәхәббәт Рәсәй халкы күңелендә гомер-гомердән килә. Кама да бик борынгы, данлы елга. Иделнең сенеле- се дип йөртәләр аны. Кама Иделгә коя. Моны һәр мәк¬ тәп баласы белә. Ләкин безнең «Шыртлака» командасы членнары, — бигрәк тә Кама буенда туып-үскән капи¬ тан, — бу бәхәссез хакыйкать белән бик үк килешергә теләми. Идел белән очрашкан урыннарда Кама мул су¬ лы, мәһабәт күренә. Кама Тамагы тирәләрендә йөргәне¬ гез булса, беләсездер: ике елга бер-беренә якынаеп, ун чакрымнар чамасы янәшә агалар, бер-берсен күреп ага¬ лар. Аннары Иделнең дәрәҗәсе җиңәдер, күрәсең, Кама теләр-теләмәс кенә аңа кушыла. Алар икесе бергәләп Зур Иделне тәшкил итәләр. Мондый мул сулы елгаларның гына түгел, кечкенә инешләрнең дә җирдә үз эше, үз бурычы бар. Җир ша¬ рын — глобусны әйтәм — юри генә әйләндереп, игътибар беләнрәк карагыз әле: сез анда әллә ни кадәр зәңгәр тамырлар күрерсез. Болар — елгалар. Җирнең кан та¬ мырлары. Каны булмаса кеше яши алмаган кебек, суы булмаса җир дә яши алмый. Ай шикелле үле бер тү¬ гәрәк итеп күз алдына китерүе дә кыен аны. Менә шуңа күрә, кечкенә инешме ул, Иделдәй зур елгамы, җир өчен барысы да кадерле, газиз, изге. 29
Бер елга ком чүлләренә тормыш алып килсә, икенче¬ се яшелчә бакчаларына дым бирә, колхоз көтүлекләрен сугара, вак-төяк балыклар үрчетә, — ул үзенчә кирәк, үзенчә матур. Бер елга көче һәм чисталыгы белән дан казанса, безнең Ык шикеллеләре күз явыңны алырдай матурлыкка ия. Елга — юл, елга — балык, елга—ма¬ турлык, елга — тереклек. Кешеләр борын-борыннан ук су буйларына утырганнар. Белеп утырганнар: җырдагы¬ ча әйтсәк, «потому что без воды и не туды и не сюды...» Кешеләр күчеп китә алалар, ә елга кала. Каманы борынгы бабаларыбыз Чулман дип йөрткән¬ нәр. Чын булса, ул Каспий диңгезенә турыдан-туры коя торган булган. Юлын үзгәртә-үзгәртә Иделгә килеп ку¬ шылган Чулман. Кызганыч, мин аның мәгънәсен бел¬ мим. Нәрсә аңлата икән ул? Кама удмуртча «озын» ди¬ гән сүзгә туры килә бугай. Кама — озын елга. Озын шул. Ике мең километр чамасы диләрме? Соңыннан Нәгыйм дәфтәр читенә: «Төгәле — 2023 км. Иң соңгы үлчәүләр нәтиҗәсе», — дип өстәп куйды. Мин әле биш яшьлек малай гына идем. Әтием Ка¬ мага алып баргач зур сал күргәнемне хәтерлим. Безнең авыл урамы чаклы булыр: алагаем озын һәм зур сал. Сал өстендә учак яна. Балык пешерәләр. Салчылар авыр ишкәкләре белән әкрен генә койрык тоталар... Кем белә, берәр елга буйлап сал белән төшү хыялы, бәлки, шул чагында кузгалгандыр миндә. Ә бүген мин үзем сал өстендә! Ишкәк т5 тотып ка¬ радым, учак та яктым. Анысы да монысы, салны үз ку¬ лым белән ясадым. Кыскасы, самолет — бик әйбәт, авто¬ бус— бик әйбәт, сал булса — яхшырак... Безнең «Шыртлака» Ык күкрәгендә тирбәлә. Ык ту¬ рында әле күп язылыр. Мин бүген бу гүзәл елга турын¬ да сүзне озайтмыйм. Без Камага юл тотабыз. Алда — озын сәяхәт. Алда — галәмәт кызыклар... Менә шулай, егетләр!» Заһит яңадан шул сүзләрне кычкырып кабатлады: — Менә шулай, егетләр! Оста ыргытылган төнге кармак җебе, сызгырып, Ык уртасына ук очты. — Менә шулай кирәк...— Заһит куанып көлеп җи¬ бәрде. Кинәт кенә аның көймәсе янына ук яр өстеннән нәр¬ сәдер шапылдап килеп төште. Заһитны баштанаяк су 30
белән коендырып, авыр булып килеп төште ул. Егет: «Балыкмы әллә?» дип уйлап та бетермәде, тагын шун¬ дый ук икенче әйбер су чәчрәтеп шапылдады. Заһит көй¬ мәсенә торып басты да өскә кычкырды: — Әй, кем анда? Шаярмагыз! — һәм ул шунда яр өстендә куркынган кыяфәтле әлеге кешеләрне күреп алды. — Ят, көчек, бетәсең! — дип акырды аларның берсе. «Браконьерлар!» Заһит, көймәсен ычкындырмак булып, бауга үрелде, көймә чайкалып китте, егет тигезлеген югалтты һәм шул мизгелдә якында гына көчле су фонтаны бәреп чыкты... Шартлау тавышыннан куркынган козгын каркылдап һавага күтәрелде. Яр өстендәге кешеләрнең урман юлына кереп күмел¬ гән мотоциклыннан якындагы куакларга зәңгәр төтен генә эленеп калды. ҮГЕЗ УЕНДА НИ БАРЛЫГЫН КЕМ БЕЛӘ? — Алдырыр көн яздырыр, диләрме әле? — Нәгыйм Нарат астыннан әйләнеп кайткан егетләрне кайнар чәй белән сыйлый-сыйлый үз башыннан үткән маҗараларны сөйли иде. — Килде дә чыкты бит, әй, каршыма! Үгезне әйтәм. — Безгә кычкыралар аны. — Сәгыйть, үзләренең ада¬ шып йөргәң^екләрен исенә төшереп, көлемсерәп куйды. — Оят бит, малай. — Нәгыйм көлеп куйды. — Утын җыярга кер дә, ярдәм сорап кычкырып тор, имеш. — Я, я, шуннан? Ур кул тирәсендә адашканнарын әле сиздермәгән Әпләй белән Сәгыйть аны бертавыштан ашыктырдылар. — Сөйлә инде. — Кем белә бит үгез уенда ни барлыгын? Ул мине уздырып җибәргән дә, куаклар арасыннан шатыр-шо¬ тыр килеп, шалт каршыма! — Засададагы разведчик кебек диген, ә! — Ну! Бүлде дә алды. — Бәлки ул кешегә тимидер. — Соң, үгез — үгез инде — шүрләтә, егетләр. Кычкы¬ рырга оялганымны әйттем. Ә теге... ни... ничек әле, Әп¬ ләй? — Тореадор,— дип ярдәмгә килде аңа Әпләй. — Тореадор. 31
— Әйе. Тореадорлык та юк минем. Юкса, ул үлә! кыргырыны якындагы тирәккә мөгезеннән кадаклап кы¬ на куйган булыр идем дә... Ә ул кирелек һәм усаллык белән ялтыраучы рәхимсез күзләрен акайткан, боры¬ ныннан кайнар сулыш бөркеп тора. Аннан соң, минем кызыл плащым да юк иде бит! Нишләргә? Тик торса бер хәл иде, үгез алгы аягы белән җир тырный башла¬ ды. Менә шулай итеп... Егетләр Нәгыймнең кыланышыннан тәгәрәп көләләр. Әпләй күзенә бәреп чыккай яшь тамчыларын бармак очы белән сыпырып куя. — Хи-хи-хи! Му-у-у! Сөзә-ә-м, диме? Хи-хи-хи! Хи- хи-хи! Нәгыйм үзе көлми, җитди генә дәвам итә: — Маневр ясамакчы булам. Зур тирәк артына чиге¬ неп, үгезне үткәреп җибәрмәкче булам. Инде тар сук¬ макта очрашканбыз икән, икебезнең беребез юл сабар¬ га тиеш ләбаса! Үгездән аны көтеп булмый. — Интеллекты җитми, — дип куәтли Әпләй. — Әйе. Акыллы җан иясе буларак, инициативаны үземә алырга кала. Ләкин үгез, ни өчендер... Әпләй тагын өсти: — Компромисска бармыймы? — Бармый, малай! Сәгыйть йодрыгы белән тезенә сугып куйды: — Үгез зур, син кечкенә. Әрәмәнең куерак төшеннән урап кына чыгасы бит! — Ә мин шулай эшләдем дә. Сәгыйтьнең колагына шунда нәрсәдер гөрселдәгән¬ дәй тоелды: — Күк күкриме соң? — дип, як-ягына каранып куй¬ ды ул. — Аяз ич. Булмас,— диде Нәгыйм. — Хәвеф-хәтәр¬ сез котылдым үгездән. — Ул тынып калды, аннары көр¬ сенеп куйды. — Беретым гына төшеп калган. Әллә үгез мөгезендә, әллә агач ботагында... — Заһит кайда? — дип сорады Сәгыйть кинәт ке¬ нә. — Беретыңны эзләп йөрмидер бит? — Балык тота бугай. Якында гына мотоцикл тырылдаганы ишетелде. Әл¬ лә Сәгыйтьнең искәртмәс соравыннан, әллә эчке бер си¬ зенүдән, егетләр дәррәү урыннарыннан тордылар. 32
Тырылдап узып баручы мотоциклдагы кешеләрнең артта утырганы кулы белән Ыкка изәде: — Анда сезнең... Рульдә утырганы егетләргә сөзеп кенә карап алды да кинәт тизлеген арттырды, арттагысы очып төшә язды. — Әйдәгез! — Сәгыйть яр буйлап аска йөгерде. Шартлау белән бер үк вакытта диярлек суга егы¬ лып төшкәнгәме, Заһитка берни дә булмаган. Егетләр мышнап йөгереп килеп җиткәндә, ул яр читендә сукра¬ нып утыра иде: — Ерткычлар! Варварлар! — дип такмаклый иде ул. — Әнә бит никадәр балыкны харап иттеләр... — Җитте, — диде Сәгыйть өзеп. Аннары сәгатенә күз төшерде. — Егерме минуттан команда җыелышы. — Ул эре генә атлап китеп бармакчы иде, ләкин тукталып калды. Уңайсызланды. Әпләй Заһитка баш кагып, күз кысып алды. Боры¬ ныңны салындырма, янәсе! Араларбыз! — Ә мин мотоцикл номерындагы «09» санын күреп калдым, — диде Нәгыйм. — Эзләп табарбыз, бәлки. — Табарсың, — диде Сәгыйть. — Әллә алар Әлмәт- тән үктер. Сәяхәтне туктатып, ай буе эзләргәме? — Табып нишләрсең? Әпләй эшне куерту ягында түгел иде. — Үзебез буялып калырбыз. — Калмабыз, — диде Заһит. Аның тавышы кискен яңгырады. — Калмабыз! Бүгеннән башлап сугыш ачам мин ул явызларга. Болары булмаса, башкалары очрар. Егетләр үлгән балыкларга карап ант иттеләр: бра¬ коньерларга — сугыш! — Әйдәгез, су коенабыз, — дигән булды, килешергә теләп, Сәгыйть. Киемнәрен салып ташлады да суга си¬ керде. Гүя ул бөтен булган борчулы уйларын Ык суын¬ да юып калдырырга тели иде. Борчылмассың! Мәхмүт һаман юк. Егетләр аның сүзен тыңламыйлар. Көн саен берәр хәл чыгып тора. Команда... Коллектив... Бармы соң әле ул чынында? Әллә сүздә генәме? Ничек итеп хәрби тәртип урнаштырырга? Хәрби тәртипме, әллә нык¬ лы дуслыкмы? Тап, капитан, тап бер юлын моның... За¬ һит та, Әпләй дә, башкалар да ышанырлык бер юл тал син. Б-505.-3 33
„ТУПИК, КАПИТАН. КУЛТЫККА КЕРГӘНБЕЗ...” Төн дип тормадылар, юлга чыктылар. Ур күл буенда йөреп, Заһит вакыйгасын тикше¬ реп, билгеләнгән маршрут үтелми калу сәбәпле, нибары өч чакрым белән бит сыпырырга туры килде. Кичкә Та- миян тирәләрендә җилфердәсе «Шыртлака» флагы һа¬ ман Нарат асты турысында иде әле. Берничә мәртәбә төнлә дә агып карау планга кергән, иртәме-соңмы чир¬ канчык алырга кирәк иде. Ыкның бу өлешен яхшы белә¬ ләр шикелле: Мортаза бабай бик тәфсилләп сөйләп бир¬ де аны. — Төбе чиста. Чытыр-чатырлар, казык-мазарлар юк. Шарламалар бар барын да — зыянсыз, — дигән иде ул. Киттеләр. Җир өстенә әкрен генә төн җәелә. Әле бүгенге күк йөзенә ияләшеп җитмәгән тәүге йолдызлар кыюсыз гына җемелди башладылар. Алар бер кабынып, бер сүнеп то¬ ручы маяк шикелле күренәләр. Бер-берсен барлашалар. Тирә-юньдәге әйберләр саксыз кул белән сыпырып алын¬ гандай югала баралар — караңгылык йота аларны. Алда Киек Каз Юлы булып елга ялтырап ята. Төн караңгы булса да, көнбатыштан офык чите буй¬ лап сыек якты сузыла. Бераз салкынча җиле дә бар. Куртка-фуфайка кебек җылы киемнәр җилкәгә менде. Чиратлап йокларга, чиратлап вахта торырга сөйләшкән иделәр, әмма берәү дә йокламый. Заһит алда — үз уры¬ нында кесә фонаре белән юл карап бара. Капитан ко¬ мандалыкны сүзсез-нисез генә Нәгыймгә тапшырды, үзе койрыкка утырды. Нәгыймнең тәҗрибәсе дә зур, киле¬ шә ул аңа. Уң як яр сөзәгрәк шикелле. Су читләре башларын игән талларга төренгән булса кирәк: кесә фонареның зә¬ гыйфь яктысы әледән-әле яшел яфраклы ботакларга тө¬ шә. Ә болай өзеп кенә нәрсә дә булса аеруы кыен — караңгы. «Шыртлака» төбе буйлап ниндидер калтырану йөге¬ реп узды. Шул мизгелдә үк алгы камералар куркыныч сыдырылып, саңгырау дөбердәшә башладылар, — күк күкримени! — Утырдык! — диде Нәгыйм. — Артка! — дип кычкырды капитан. 34
— Камералар... — диде Заһит өзгәләнеп. Сал туктап калды. Менә хәзер, менә хәзер... -дип кур¬ кытып, камералар шартлаган тавышны көттеләр. Бик озак көттеләр шикелле. Йөрәкләре дөп-дөп кага. Күңел¬ ләреннән: «Кайсы якка сикерергә икән?» — дигән өшет- кеч сорау уза. Ләкин тып-тын. Бары тик баягы билгесез гөрелте генә ишетелә. Капитан, бер ишкәкне алып, су төбен үлчәп карый: ишкәк ярты метр да керми, дыңк итеп чуерташка төртелә — сайлык! Җитмәсә чуерташта. Бу — иң яманы. Камералар ничек исән калганнардыр, акылга сыймый. Сәгыйть: «Төшеп разведка ясарга ки¬ рәк», — дип уйлап өлгерә алмый, Нәгыйм суга сикереп тә төшә. Кай арада чалбарын салып аткан диген! Ку¬ лында фонарь. Аның тавышы инде коры җирдән яңгы¬ рый: — Капитан, без паники! Хәзер ачыклыйбыз. — Ул караңгыда эреп югала. Хәрәкәтләнүче ут яктысы һәм аяк тавышлары гына егетнең кайда икәнен шәйләргә мөм¬ кинлек бирә. Менә ут бераз алга барды һәм, дуга ясап, «Шыртла» ка»га каршы килеп туктады, бер мизгел як-якка чайка¬ лып торды да егетләргә төбәлде. — Тупик, капитан. Култыкка кергәнбез. — Агым кайдарак? Ерак керелгәнме? — Нинди гөрелте ул? -- Хә-ә-әзер... — Нәгыйм каядыр китеп югалды. Егетләр түземсезләнеп аны көтәләр. — Менә сиңа төнге поход, — ди Заһит. Үзе җиңел су¬ лап куя. Бу гомуми курку, уртак бәла аны егетләр белән берләштерә. Ул инде көндезге күңелсез хәлләрне дә, үзенә бирелгән шелтәне дә оныта. Башкалар да оны¬ талар. — Әгәр култык озын булып куйса, — Әпләй сызгы¬ рып ук җибәрә, — фию-ю-ю! Күпме кире чыгасы... Капитан фонарен бер сүндереп, бер яндырып тик утыра: Нәгыйм күрсен өчен эшли ул аны. Әллә кая ки¬ теп таба алмый йөрүе бар. Ара-тирә сыбызгысын да сыз- гырткалап куя Сәгыйть. Заһит, шыштыр-шыштыр килеп, рюкзагыннан нәрсә¬ дер кармалый. Утны ана төшереп карасалар — резина итекләрен алып азаплана икән. Суга төшәргә әзерләнә иде ул. Әйе шул, «Шыртлака» бик каты утырган булса, барысына да төшәргә кирәк булмагае әле 3* 35
Күпмедер вакыт үтә. Ниһаять, Нәгыймнең кайтканы күренә. Тавышы шат яңгырый анын: — Тулы тәртип, капитан! Бәхетебез бар икән әле.— Ул чупыр-чупыр су ерып килә, салга күтәрелә. — Ун- унбиш адым артка чигәбез. Аннан борылып уңга керә¬ без. Агым шунда. Ләкин сай. Алда — шарлама. Шул гөрелди. — Нәгыйм тынып кала. Аннары кинәт әче итеп сыбызгы сызгырта. — Авра-а-а-ал! — дип акыра ул. — Төш, Әпләй, салдан. «Шыртлака»ны саклыйк, кирәк бу¬ лыр әле ул. Берәү... син, Заһит, арттан тотып барырсың. Анда сай. Итек кунычыннан керерлек түгел. Капитан белән без салда калабыз. — Ә нигә капитан? — дип сорамакчы була Әпләй ризасызлык белдереп. — Капитан булганга, — дип кырт кисә Нәгыйм. — Корабын ташлаган капитанны күргәнең бармы? Әпләйгә буйсынырга гына кала. Бер ярты сәгатьтән соң «Шыртлака», инде хәвефле Шарламаны үтеп, Ыкның киңәйгән һәм тирән урынын¬ нан салмак кына ага иде. Хәзер уңда биек ярлы калын урман, сул якта сөзәк комлыклар һәм болыннар сузыла. Ык борылып юнәле¬ шен үзгәртте. Әле яна гына сулдан караган көнбатыш хәзер туп-туры егетләр каршысында. Кай тирәдәдер пионерлагерь калды шикелле. Нәгыйм көймә белән яр буена чыккан иде, бик озын яхшы нечкә бау табып керде. — Аягыма уралып екмаса, алмаган да булыр идем,—диде ул аклангандай итеп. — Конфискация яса¬ дым шул. Әпләйгә бу эш ошамады: — Кирәкмәс иде... Яхшы түгел. Урлашу кебегрәк... — Ә мин визит карточкамны калдырдым,— дип кө¬ лемсерәде Нәгыйм киная белән. Аннары Сәгыйтькә дәште: — Капитан, син ничек уйлыйсың? Капитан дәшмәде. Бау кирәк иде, әлбәттә. Башка¬ лар да сүзсез генә теләктәшлек белдерделәр. Шулай да ниндидер уңайсызлык сизә иде егетләр. Нәгыйм моны тойды шикелле: — Ишеттепме, Әпләй? Команда миңа бау өчен рәх¬ мәт белдерә. Ә син... — Бераздан ул җитди генә өстәп куйды: — Ярар, егетләр... Алар корыда, табарләр әле ки¬ ■33
рәк булса. Бик кирәккә дә охшамаган. Юкса, аяк ас¬ тында аунамас иде ул. — Ә без фәкыйрьләр,— дип өстәде Заһит. Шунын белән бу вакыйгага нокта куйдылар. Егетләрнең йокылары килә. Көндезге хәлләргә өс¬ тәлгән әлеге култык һәм шарламадагы киеренкелек йон¬ чыткан үзләрен. Ләкин берәү дә башлап ятарга теләми. Теләми дию бик үк дөрес булмас, кыенсыналар егетләр. Ә бит алай артык йончырга ярамый, сәяхәтнең башы гына әле. Капитан моны аңлый, туктарга боерык бирә: — Шабаш, егетләр! Җитеп торсын. Уңайлырак урын табыйк та төртелик. Егетләр риза. Әпләйнең тәкъдиме буенча ярның ур¬ манлы ягына туктыйлар алар. — Иртән балык тотарлык матур урын булсын, — диде ул. Команда сал өстендә генә йокларга әзерләнә башла¬ ды. Инде икенче төн: палатка корганнары юк әле. Әпләйнең балык дигән сүзе Нәгыймнең күңелен кы¬ тыклады, ахрысы. Ул Сәгыйть янына килде. — Капитан, Заһитның да теләге бар, әллә бер-ике кереп чыгабызмы соң? Су җылы. Инде уха ашарга да вакыттыр. Йоклаганнар йокласын. Ә без... Сәгыйть аны шунда ук аңлап алды. Нәгыймнең үзе белән алып килгән кечкенә генә сөрәкә сыман нәмәрсә- се бар иде. Ләкин әле аны суга тыгып караганнары юк. Вакыты да тимәде һәм, иң мөһиме —күбесе сөрәкә бе¬ лән балык сөзүне хурлык саный, кармакчы исеменә тап төшерү дип исәпли иде. Бигрәк тә Әпләй. Сәгыйть үзе дә аңардан калышмас иде, әмма капитан буларак, команданы туйдыру өчен кармакка каптырган балык кына җитмәслеген дә белә. Шуңа күрә дә Нәгыймнең сө¬ рәкә алып килүенә сүз әйтә алмаган иде ул. Сөрәкәсе дә... алты колач чамасы гына, бала-чага юанычы... Нә¬ гыйм сүзләрендә хаклык бар. Рәтле балык тотып, рәтле уха ашап караганнары юк әле. Бераз керсә, иртәнгә ме¬ нә дигән аш булыр иде. Әпләй — вахтенный, шатланыр гына. Осталыгын да күрсәтер бер очтан: ул бит элекке уха профессоры. Сөзәргә булдылар. Каршы як комлыклар сай һәм урыны-урыны белән үлән-сәләнле, төнбоеклы-камышлы иде. Сөзәр өчен ме¬ 37
нә дигән урын. Балык шундый сайлыкларга чыгып йок¬ лый да инде. Икәү сөзә, берәү балык жыеп йөри. Балык жыючы Сәгыйть булды. Нәгыйм эчтән тарта, Заһит яр буйлап. Ул бөтенләй сөзә белми икән, сөрәкә таягын ничек то¬ тарга икәнен дә күрсәтеп бирергә туры килде. «Нишли¬ сең, теләге булгач, пычрансын инде әйдә», — дип уйлады Сәгыйть. ТӨНЛӘ БАЛЫК ТИЛЕРӘМЕ, БАЛЫКЧЫМЫ? Нәгыймнең чынлап торган черкиләр болытына күмел¬ гән жиоән башы күгелжем су өстендә чайкала. Якты¬ рып килгән эңгер-меңгердә ул суга төшкән тупны хәтер¬ ләтә. — Таягыңны яткыра төш, Заһит малай! — дип пы-_ шылдый ул, авызына кергән суны пошкырып чыгара-чы- гапа. — Качалар бит. Әллә берсе трусик эченә керле ин¬ де шун... — ул сузен әйтеп бетерә алмады. Тончыктымы шунда, чонгылга туры килдеме — туп баш су өстеннән юкка чыкты. Елга буе тынып калды. Аркаларына корт күче кебек сарылган черкиләрнең тантаналы безелдәүләре генә ишетелә иде. Сәгыйть ул явызлардан котылыр хәйлә эз¬ ли: бөтен өерләре белән суга тончыктырып үтермәкче булып, муеныннан ук чумып Ыкка сыена. Заһит шап-шоп үзен кыйный. — Анофелес! — дип сүгенә. Анофелес — гади озынборын ул, ләкин Заһит авы¬ зында бу сүз сүгенү кебек яңгырый. Җирән баш һаман күренми. Аның калыкканын көтә¬ ләр, егетләрнең ачулары килә. — Нигә бик тиз чыктың, кунак итмәделәрмени? — дигән була Сәгыйть Нәгыймнең суүсемнәргә уралып бет¬ кән башы күренүгә. Ишетмәде, ахрысы, тегесе, сөрәкә таягын төпкә ка¬ дап куйды да. ат кебек пошкырына-пошкырына башын чайкап, суүсемнәрдән арына башлады. Әйтерсең, башка бер эше дә юк, әйтерсең, монда шул суүсемнәрне сөзәр¬ гә килгәннәр! 38
— Ташла инде,— дип тавышсыз гына кычкыра аңа Сәгыйть. — Заһит туңа. Заһит дәшми. Ул үзе дә таягын күптән ычкындыр¬ ган, черкиләр бандасы белән сугышып азаплана. — Тизрәк кыймылда. Төнбоек төпләрен буташтыр. Якынрак кил, якынрак. Хәзер балык яр читендә, — дип өйрәтә аны Нәгыйм. Су төбендә булырга мөмкин булган бар чүп-чарны җәтмәгә тутырып, аны көч-хәл белән өстерәп, сөзәгрәк урынга килеп чыгалар алар. — Әй төптә салкын! Кар базындагы катык кебек, — дип калтырана Нәгыйм, үзе сөрәкә эчендәге үлән ара¬ сыннан вак алабугалар җыя. Җыя дигәч тә, икәү-өчәү инде. Ә бит чыгып килгән¬ дә су өсте кайнап тора иде. Сөрәкә өстеннән сикерәләр, яңадан суга шапылдап барып төшәләр, кайберләре аяк¬ ларга килеп төртеләләр. Ә менә тартып чыгаргач, берсе дә юк. Кая китеп беткәннәр соң алар? Нигә кереп тул¬ мыйлар?^ Вәт әшәкеләр! — Бер-ике пот ала алсак шәп булыр иде, — ди Сә¬ гыйть, чиләк төбен кагучы биш-алты балыкны фонарь белән яктыртып карап. Бу сүзләрнең пүчтәк икәнен Нә¬ гыйм дә яхшы белә, ләкин дәшми. Тавыш-тынсыз гына яңадан суга кереп китә. Шулай да, азаплана торгач, шактый зур нәрсәгә ох¬ шаган бер тыпырчыну ишеттеләр. Җәтмәнен эчендә үк, чыгып китәрлек түгел иде. Сәгыйть, кабаланып, тыпыр¬ чынучының өстенә үк ята: сазан я җәен булмагае. Эш¬ ләпә кадәрле кысла икән, каһәр суккыры! Җәтмәдән сөйрәп чыгаруы булды, баш бармагыннан эләктереп тә алды Сәгыйтьнең. Тегесе селтәнеп җибәрде. Кысла чалт итеп суга барып төште. — Киттемени? — диде Нәгыйм. Ул сөрәкәнең аргы башында, чорналган чыбык-чабык белән сугышып азаплана иде. Заһит Сәгыйтькә якын гына булса да абайламый калды. — Нәрсә? — дип сорады. — Китте... Сәгыйть кысла авырттырган бармагын, пычрак икә¬ нен дә онытып, авызына кабып суыра башлады. — Зур идеме? — -У-У-У-УУР- 39
Нәгыймнен түземе бетә: — Нәрсә иде соң? — дип кычкыра ул. Бармагын авызыннан чыгара да төкереп куя Сә¬ гыйть: — Әллә җәен, әллә сазан шунда. — Э-э-эх! — Монысын Заһит әйтте. Ышанган икән, беркатлы җан. Ә Нәгыйм шаяртканны сизенде булса ки¬ рәк, көлемсерәп кенә куйды. Сәгыйть Нәгыймне кысла барып төшкән урыннанрак кертеп җибәрергә тырыша, аягыннан каптырып алмас¬ мы шунда, дип уйлый. Ләкин кысла аннан акыллырак булып чыкты. Күренмәде. Сызган булгандыр, юньсез! Туңа башладылар. Егетләрне юри үртәргә теләгән¬ дәй, нәкъ шул чакта «Шыртлака» туктаган урында төн¬ не ертып учак яктысы күтәрелде. Тизрәк шунда кайта¬ сы, яктыга тиенәсе, җылыга ирешәсе иде бит. — Тагын бер генә кереп чыгабыз, — ди-ди һаман йөртә Нәгыйм. Алар әйләнеп кайтканда учак сүнгән, инде таң ат¬ кан, яктырган иде. Учак урынында плащына төренгән Әпләй йоклап ята. — Уятырга кирәк, — ди Заһит. — Җир дымлы, сал¬ кын тигезүе бар. — Тимә, йокласын. Алдатмас, тәҗрибәсе бар аның,— ди Сәгыйть аңа каршы. — Әнә, плащ астыннан ташлар күренеп тора. Яссы ташларны учакка салып кыздырган ул. Шуларны тезгән дә «мич башына» менеп йоклаган. Нәгыйм көлә-көлә: — Мич башында биш мәче, биш мәченең биш ба¬ шы,— дип такмаклап ала. — Кара, нинди хәйләкәр! Ә безгә кайнар чәй... — Ул сүзен әйтеп бетерми, Әпләйнең йокылы тавышы ишетелә: — Чәй агач төбендә. Өстенә бушлат каплаган. Егетләр, аңа рәхмәтләр укый-укый, чәйгә ябырыла¬ лар. Тәннәренә рәхәт җылылык тарала. — У-у-у-ух! Кайнар... — Җәннәт! Кызыкты бугай, җылы «мич башы»ннан Әпләй үзе дә күтәрелә. Киерелеп, авызын зур ачып исни һәм алла¬ нып килгән күк гөмбәзенә карап әйтеп куя: — Көн әйбәт булыр. — Ялгыштың, дустым, — ди Нәгыйм калай кружка¬ сындагы чәйгә өрә-өрә. — Күккә карама син, аксыргак- 40
ка кара. — Ул сазлы култык читендәге үләннәргә ым¬ лый. Аксыргакның кукуруз яфрагына охшаган кыякла¬ ры ачыла төшкән. — Аксыргак яңгыр көтә. — Кайдан беләсең аны? — дип сорый Заһит. Ул ин¬ де чәй эчеп туйган, Әпләйнең «мич башы»на ятып, че¬ рем итеп алырга җыена. Тик кыюлыгы җитми: бәлки әле Әпләй үзе яңадан йокларга теләр. — Җанлы барометр ул, — ди Нәгыйм. — Янгыр ал¬ дыннан аксыргак кыякларын ачып куя, су эчәргә әзер¬ ләнә. — Ай да боҗралы иде, — дип, Сәгыйть аның белән килешә. — Явар, мөгаен. ЫК АГЫМЫ - ТАШБАКА АДЫМЫ ГЫНА Тамиян авылына каршы яр өстенә тиз генә палатка¬ ларын коралар. Еракта, көнчыгыш юнәлешендә, Нарат астыннан Та- миянга кадәр диярлек озын яшел дуга бөгелгән. Биек тау итәге буйлап сузылган бу яшел дуга — урман. Ул биредән тоташ бер тасма булып күренә. Өстенә сызы- лып-сызылып явучы яңгыр болыты эленгән. Сәгыйть эре янгыр тамчыларының шыбырдавын тың¬ лап палатка авызында утыра. Шул дугаланган урман эчен күз алдына китерә ул. Урманның иң биек җире¬ нә— түбәсенә үк менеп, Тамиян якларына озаклап ка¬ рап торган иде бит... ...Арыткан иде күтәрелү. Ауган агачка утырасы кил¬ мәде, якындарак пеләшен күрсәтеп торган, яңа киселгән төп өстенә барып утырды Сәгыйть. Береты белән маңгай тирләрен сөртеп, тынып калды. Ниндидер әчкелтем бал¬ лы ис килә. Ылыс исе, ахрысы. Баш очында черки болы¬ ты зыңлый. Вак челтәрле сетканы хәтерләтә ул җанлы болыт. Моңсу нечкә тавыш чыгарып бер кошчык фырылдап узды. Агачларның әкрен җилдә иркен һәм җиңел су¬ лыш алганнары сизелә. Аңлашылмаган тонык кыштыр¬ даулар, шытырдаулар, шыгырдаулар ишетелә. Урман үз тормышы белән яши. Колак салып, аерым-аерым тың¬ лаганда, йөзләрчә тавышларга бүленсә дә, урманның мондый чагы тынлык булып кабул ителә. 41
Шундый рәхәт! Беркая барасы да, кузгаласы да кил¬ ми. Биредә һәрнәрсә гади, аңлаешлы, беркем борчымый, кирәксез сораулар белән теңкәңә тими. Баһадир урман уртасында син берүзең. Утыр да утыр аның ышыгында. Урман шундый олы һәм көчле, ә син шундый кечкенә һәм ялгыз... Әмма, ни гаҗәп: үзение ялгыз да, көчсез дә, яклаучысыз да тоймыйсың. Ваемсыз рәхәтлектә ты¬ нычлап ял итәсең. Әйтерсең салкынча бер бүлмәнең ди¬ ванында утырасың. Агачлар, бигрәк тә төз наратлар, берсен икенчесен¬ нән аерып ала алмаслык тигез кәүсәләре белән синең тирәңә сакка басканнар да уйга калганнар. Төпләрендә бер генә яктан — төньяктан аксыл мүк бәреп чыккан. Аргы якта болын юлыннан машина йөгерә, Тамиян- га бугай. Тигез юлда ул нәни бер кырмыска шикелле ге¬ нә булып күренә. Өстән, биектән караганга шулайдыр инде. Әллә ничек, мәзәк һәм көлке. Читтән караганда күп нәрсәләр көлке тоелалар. Әллә сез Иске авыл астында сал корып ятучы егетләр тау өстендәге юлдан чаптырып узган шул ук машина шоферына көлке күренмәгәндер дисезме? ...Яңгыр шактый бәреп ява башлады. Сәгыйть урман сыртына күтәрелгән сырлы-сырлы юлдан хәзер сикере- шә-сикерешә гөрләвекләр агадыр инде. Ул юл шактый туры һәм киң иде: аны бульдозер белән ярганнар бул¬ са кирәк. Шуның өстеннән трактор үткән дә, юл гармун күреге шикелле булып сырланып-сырланып, шыкраеп каткан иде. Егетнең күңелендә кызгану кебегрәк бер хис кузгалды. — Бәреп яуган бу яңгыр ул сырларны юып бетерер инде... — дип көрсенеп куйды. Шуны гына көткән төсле, соргылт юка болытны ярып кояш күренде. Аның нурлары дуга-урман өстенә болыт аша түгел, ә туп-туры төшә иле. Шунлыктандыр инде, яң¬ гырдан соң сафланып киткән урман җылы пар бөркеп, зәңгәрләнеп күренә башлады. Яңгыр туктады. Әмма ур¬ ман өстендәге бу зәңгәрлек яңадан яңгыр булачагын сөйли иде. Әле кояш баерга шактый вакыт бар. Бүген көн ур¬ тасында ук Түбән Табынга җитәргә тиеш иделәр: тагын булмады. Төнге походтан соң урмандагы йо ылары ар¬ тык тәмле иде, режим ватылды. Берәүләре, балык сөзәм дип, пычранып-туңып кайтып ятканда инде кояш чык- 42
кан, йокы туйдырып өлгергән Әпләй кармак күтәреп яр астына төшкән иде. Кузгалып киткәндә инде унберләр булгандыр. Төнлә үткән агымлы сай җирләр әллә төштә генә бул¬ дымы икән — хәзер бөтенләй а мыйлар. Су әкәмәт ти¬ рән, колга җитәрлек түгел, этеп барып та булмый. Агым каяндыр астан үтә бугай, сал, күл өстендә торгандай, тик чайкалып тора. Ишеп тә карыйлар, ләкин файдасы шулчаклы гына. Иң беренче булып Әпләй бунт күтәрә: — Эт тормышы, — дип сукрана ул, кулындагы ишкә¬ ген сал өстенә атып бәреп. — Уч төпләре кабарып чыкты. Аның шушы сүзләре җитә кала — берәм-берәм «шартлый» башлыйлар. — Су агымына ышаналармы соң? — ди Нәгыйм.— Әйттем мин сезгә, ишкәкләр куйыйк, дидем. Әйтүе хак анысы. Әмма аның хаклыгыннан кемгә җиңел? Сәгыйть акланмакчы була. — Әле Казанда чакта ук агым белән төшәбез дип сөйләшкән идек бит... Койрыкта утыручы Заһит аны чеметеп ала: — Ә кая соң ул агым? Алка да алка... — Заһитның кул хәрәкәте елга борылмалары дигән мәгънәне аңлата иде. Нәгыйм кычкырып җибәрә: — Койрык һәм борынга ишкәк кирәкми бит. Куба¬ рып алырга да ян якка куярга. «Шыртлака» җиңел, очарбыз гына. Ул арада Заһит койрык ишкәге җайланмасын йолкып та ала. Дәррәү кузгалып, дөбер-шатыр килеп эшкә то¬ тыналар. Күңелләре күтәрелеп китә, көлешә-шаярыша башлыйлар. Нәгыйм үзенең җиңү куанычын яшерә ал¬ мый: — Соң булса да уң булсын. Барыбер мин дигәнчә чыкты, кире тәкәләр! Ми-ки-ки-ки! Озак та үтми, тымызык суда ялкау гына тирбәлүче «Шыртлака», кинәт кенә сыртына чыбыркы төшкән ат шикелле, дырт иттереп тартылып куя. Ике яклап дул¬ кыннар тәгәрәшә башлый. Ишкәк чөе билгеле бер ритм¬ га җырларга тотына: чыер-чыер, чыер-чыер. Бер урында су кара кучкылланып тора, түгәрәкләр ясап бөтерелә; әллә каян билгеле: чоңгыл урын, җәен 43
оясы. Исләнгән ит яки берәр бака каптырып төнгелеккә кармак саласы иде дә бит... Бераздан төнбоеклар ярга сыланып ук, бер рәт кенә булып калалар. Димәк, кырт киселеп төшкән, текә һәм тирән бу тирәләр. Әнә, алдагы борылма башы алсу-кыз- гылт төсмер алган. Гүя су астына йомшак калын келәм җәйгәннәр. Озакламый саегырга, агым көчәергә тиеш. Әлеге кызгылт үлән сай җирләрне ярата. Ул үзе карабо¬ дай үләне шикелле. Аны су карабодае дип йөртәләр дә бугай әле. Агымга да чыкты «Шыртлака», инде байтактан бир¬ ле баш очында кабарынып йөргән болытлар да оешып өлгерделәр. Су өсте буйлап шадра дулкыннар йөгереп узды, яр читендәге агач башларында шаулаган җил, тү¬ бәнәя төшеп, камышларда сызгырырга тотынды. Яңгыр сәяхәтчеләрнең өсләрендә үк иде. Менә ишеләм, менә ишеләм дип, болыт озын ялларын тузгыта гына башла¬ ган иде, Ык кырт борылып юнәлешен үзгәртте. Агым бик көчле иде. Салны «ә» дигәнче әллә кая алып китте. Томырылып килгән болыт, пикедан чыгып җитә алмаган тилгән шикелле, җиргә кадалды. Ләкин ул артта калган иде инде. Яңгыр белән шулай качыш уйный алуларына куа¬ нышкан арада, яр башында икенче болыт сагалап тор¬ ган икән: салмак кына тыпырдатып, беренче салкын пу¬ лялары белән сыдырып алды. Тамчыларның эрелегенә һәм салкынлыгына караганда, көчле болыт иде бу, чын¬ лап яварга тели иде. Нәгыймнең барометр-аксыргагы эчеп туймаган бул¬ ган, күрәсең, төнлә бик каты яшенләп яңгыр яуды. Әп- ләйнең сал читендә калган ботинкаларын Ык төбенә сыпырып юып төшергән иде ул. Шуннан башка әллә ни зыяны булмады шикелле. Бераз чыландылар, шул гына. ЗАҺИТ ДОГАСЫ: ТӨЛКЕ КОЙРЫК, АЮКОЛАК.. “ Ур күл тирәләрендә башланды бугай Заһитның бу мавыгуы. Кызыл карлыганны гарык булганчы ашап ары¬ гач, Заһит, вак кына җимешле куакка төртеп күрсәтеп: — Ашарга ярамаганын беләм, ә исемен белмим,— дигән иде. — Эт җиләге. Котрык чия дип тә йөртәләр, — дип аңлатты Сәгыйть. 44
— Белмәгәннең беләге авыртмый, — диде Әпләй.— Нигә кирәк ул сиңа? — Ә минем беләк авырттырасым килә, — дип җавап бирде Заһит, эт җиләге җимешен бармаклары белән сы¬ тып карый-карый. — Булышырсызмы? — Булышырмын, — диде Сәгыйть. Заһит — Казан малае. Шунда туып үскән. Шәһәр та¬ бигатеннән башка, әгәр шулай әйтергә яраса, юньләп чын табигатьне күрмәгән ул: үсемлекләр, хайваннар бе¬ лән өстән-өстән генә таныш. Калганнары Казанга күчеп килүчеләр бит, кем әйтмешли — сука башыннан. «Җил тегермәне икәнен беләм дә, суы кайдан килә соң аның?» — дип, гомер буе надан йөрү Заһитны канәгать¬ ләндерми икән — бик әйбәт. Озак та үтмәде, Заһит алфавитлы бер блокнот са¬ тып алды. Агачмы-үләнме, җәнлекме-кошмы, бөҗәкме- балыкмы — һәр белгәнен шунда теркәп бара башлады. Баштарак һәммәсен дә үзенә хас төгәллек белән билгеле бер тәртиптә язып маташса да, соңыннан рәттән сыды¬ рырга тотынды. Ул үзе бу язмаларын минем әлифбам дип атап йөртә иде. Кызык әлифба иде ул. «А — Аю йончасы, аю табаны, аю көпшәсе — агулы үлән. Б — Балтырган. Шактый юан, йонлач көпшәле, зон¬ тик чәчәкле (Нәгыйм: «Чатыр чәчәкле», — ди) үсемлек. Яшь балтырган яфракларыннан, балтырган бәбәгеннән сөтләп бик тәмле аш пешерәләр икән. Минем ашап ка¬ раганым юк. Хәзер инде балтырган каткан, көпшәсенең йомшаграк очын чәйнәп караган идем, төчерәк татлы тәме бар. Орлыклары шактый эре. Б — Бүре юкәсе, мордар агачы — агулы агач. Капи¬ тан бу уңайдан бер кызык сөйләде. Алар авылында Бү¬ ре юкәсе кушаматлы бер агай бар, ди. Сугыш вакытын¬ да бүре юкәсе бәйләп аягын бозган, сугыштан качып калган. Кыскасы, мордар кеше булган. Д — Дүләнә. Ур күл буенда камыр агачы күп очрый. Аны камыр җиләге дип тә йөртәләр. Дүләнә — әле мин ишетмәгән исем. Яфраклары балан яфрагы төслерәк, бо¬ такларында сирәк кенә чәнечкеләре бар. Җиләге миләш тәлгәше кебек тәлгәшләнеп тора, төсе белән дә ми¬ ләшне хәтерләтә. Ләкин тәме бөтенләй башка — төче. 45
Җимеш эчендәге йонлач тешләре сырганак орлыгы ке- бегрәк. Күп ашасаң, эчне катыра. Д — Дәлия гөле. Казанда көзгә таба урам чаты са¬ ен сатыла торган георгиннарның татарча шундый матур исеме бардыр дип һич уйламаган идем. 3 — Зелпе. Сез аның чәчәген күрсәгез икән: алсу- сары бәбәк эченнән кап-кара күз алмасы карап тора. Алабуга күзенә охшаганнары да очраштыргалый. Зел¬ пе— куак агач, буйга зур түгел, гөлҗимеш куаклары хәтле генә. Кәүсәсе кытыршы, аксыл, ташлыкларда яшәүче кәлтә елан кабыгы төслерәк. Зелпе тамырыннан каучук алалар, ди. Нәгыйм әйтә: «Сугыш елларында безнең бабай тугыз кешелек семьяны шул зелпе тамы¬ ры каезлап кына туйдырган», — ди. Бик кыйммәт бул¬ гандыр инде ул алайса. Капитан белән икәүләп без дә каезлап карадык зелпе тамырын. Тамырлары киң та¬ ралып, чуалып-чуалып үсә икән. Чокып алуы шактый газаплы эш булды. Балта түтәсе белән тукмагач, кабы¬ гы кителеп-кителеп кубып төшә. Хәзер зелпе каезлаучы¬ лар юктыр инде: каучукны химия бирә. К — Кылган. Бигрәк тә Мөслим тирәләрендә, коры сырт җирләрдә зур-зур мәйданнарны биләп үсә ул. Бу якларга ялга кайтучы кешеләр кылганны көлтә-көлтә алып китәләр. Куян мамыгыдай йомшак, нәфис ак бәр- чәсе теләсә кемне кызыктырырлык бар шул. Кылган шиңми, коелмый, бик озак саклана. Кылганлы болыннар ерактан караганда җиңел булып, өф итсәң очып китәр¬ дәй ак күбек җәймәсе шикелле булып, кызларның яра¬ тып бәйли торган газ яулыклары төсле күренәләр... ...Ә кошкунмас агачын беләсезме сез? Минем беренче ишетүем булмаса да, беренче күрүем. Капитан бу агач¬ ны эт шомырты дип атый. Кара җимешләре һәм яфрак¬ лары белән ул чынлап та шомырт агачына охшаган. Без ашый торган чын шомыртның яфраклары чак кына зуррак та, кытыршырак та була. Яфакның аскы ягын гына әйләндереп карарга кирәк: кытыршы, аксыл бул¬ са— чын шомырт. Ә моның яфрагы вак һәм шома. Җимешләре агулы, алардан эч йомшарта торган дару ясыйлар бугай. Нигә аны кошкунмас дип атадылар икән? Әллә чынлап та кошлар кунмыймы? Кунмаса, ни сәбәптән? Әле кошкунмас агачы турында сөйләшеп утырдык та, Нәгыйм әйтә куйды: 46
— Төрле җан ияләренең исемен алган үсемлекләр әкәмәт күп. Аны минем әби шәп «белә, малай. Үлән-сә- лән белән им-том иткәли үзе. — Белгән хәтле санап карый алмыйсыңмы? — дип үтендем мин. — Капитан да булышыр, бәлки. — Егет¬ ләрне котыртып ярыштырырга иде исәбем. Үзем башлап та җибәрдем. — Ала миләүшә... — Песи борчагы, — дип эләктереп алды капитан. Нәгыйм сиптерергә тотынды: — Үгез күзе, елан ястыгы, мәче бөтнеге, эт эчәгесе, эт җиләге, эт шомырты, эт үләне... Сәгыйть аны туктатырга ашыкты: — Стоп, стоп! Заһит язып өлгерә алмый. Кайберлә- ренә аңлатма биреп китсәң дә ярар. — Әйдә алайса, — диде Нәгыйм.—Дәвам итимме? Мин ризалык белдереп баш кактым. — Тукранбаш — агы була, кызылы. Тилебәрән ор¬ лыгы — агулы. — Кәҗә имчәге. — Актояк, борча үләне. Кәҗә сакалы... Нәгыйм тагы бәйдән ычкынды. Капитанның да бер исем кыстыруын ошатмады ул. Мин аны яңадан бүлдем: — Нәгыйм дустым, тәртип беләнрәк, — дидем. Бергәләшеп төзегән исемлек шактый озынга сузылды. Менә ул: аю баланы, карга миләше, торна борчагы, бака ефәге, күгәрчен күзе, чыпчык кузгалагы, кикрик- үлән, кандала үләне, куян йоны, бүре тырнагы, ат куз¬ галагы, кенәри үләне, тә,7ә мөгезе, күке җитене, казаяк, бәбкә үләне, төлке койрык, аюколак, күкебаш, куян кә¬ бестәсе, чебен гөле, ишәк колагы, дию борычы, карга борыны, әтәч кикриге, бака яфрагы, алабай, сыер теле, ат какысы, шайтан таягы, керпе үләне, куян кәрешкәсе... Бу үләннәрнең барысын да белгән кешеләр бармы икән? Үземне әйтмим дә инде: бөтенләй надан. Әле исемнәрен ишетү дә шул үләннәргә, чәчәкләргә күпме¬ дер якынайтты шикелле мине...» ТУГАШ ШАРЛАМАСЫ Тузгыган карлыган куаклары өстенә, йокыдагы бала¬ сын иркәләүче ана кебек, ялгыз тирәк иелгән. Иелсә дә каядыр еракка карый үзе: бу ялгызлык туйдыргандыр, күрәсең. Әнә бит, иптәшләре аргы тау сыртында бер- 47
берсенә сыенышып, тезелешеп утыралар. Ә монысы, шу¬ шы карлыган куагына турылыклы булып, ялгызы гы¬ на картая бирә. Ярый ла карлыган куагы аның бу фи¬ дакарьлеген аңласа! Ул инде язгы кар сулары ел саен ашап килә торган ярның читенә үк килеп баскан. Тү¬ земсез ботакларын яр астына сузып, суны күзли ул. Бер көн килер дә, агымсуның иркә пышылдауларына, дәрт¬ ле чакыруларына түзә алмас — аның кочагына авып төшәр. Агымсу аны киң күкрәгенә кысып, әллә кайлар- га алып китәр. Китүен дә китәр, ләкин, кысып-сөеп туй¬ гач, сынып беткән ботакларың-ниләрен белән бөтенләй чит-ят җирләргә чыгарып ыргытса, нишләрсең? Ышан син суга! Ә карт тирәк түзеп торыр дисезме? Ул да суга си¬ керер: алданган карлыган куагын эзләп агып китәр. Ярый да бит су, акылына килеп, тирәкне кызганса — карлыганы янына илтеп ташласа... Язгы суның холкы- фигыле үзе белән, котыра да шашына ул. Су өстенә иелгән тал-тирәкләрнең караңгы күләгә¬ ләре яр читләрендә бизәкле челтәр ясап биешәләр. Әллә каян гына җил галәмәте килеп чыга да, агымсызрак урыннарда бераз шадра дулкыннар кузгатып, тагын ты¬ нып кала. Тугашның да кайчандыр гидроэлектростанциясе бул¬ ган икән. Андый вак ГЭСлар сугыштан соң Ык елгасын¬ да гына түгел, башка суларда да шактый үрчегән иделәр. Хәллерәк колхозлар берләшә дә шалт итеп ГЭС корып куя. Ни әйтсәң дә үз утлары. Ә хәзер ул кәрләләрнең кирәге калмады. Шулай итеп, Ыктагы ГЭСлар юкка чыктылар. Ә урыннары җиңел көймә белән дә үтәргә хә¬ тәр булып, әшәке шарламаларга әйләнеп калдылар. Шундый шарламаның берсе Тугаш авылы янында иде. Су җәелеп тын гына ага иде. Элекке буа урынында Ык ике яктан кысылып, уртада ташлы утрау калдырып, тар гына ике толымга аерыла. Сыеша алмаган су шул толымнар буйлап алга ыргыла: сикәлтәле-сикәлтәле трам¬ плиннардан коточкыч тизлек белән ажгырып иркенгә чы¬ гарга омтыла. Шарламаның иң хәтәр, иң мәкерле төше әнә шул сикәлтәләр астында. Шаулап, бөтерелеп, ак кү¬ бекләр чәчә-чәчә кайнап торган ташкын аста калган субай башларын, очлы ташларны, плотина корганда са¬ лынган бетон катмарларының төртеп чыгып торучы 48
тимер чыбыкларын кеше күзеннән яшереп тота. Белер- белмәс кереп кара син анда! Сикәлтәләр бетүгә, төпсез караңгы авызын ачып, бөтерчек чоңгыл көтеп тора: аның өч-дүрт метрлы бүрәнкәсенә эләксәң — якты дөнья белән бәхилләш инде... Үтә алмаслык күперләр, куркыныч шарламалар очра¬ ганда «Шыртлака» тиз сүтелә, тиз җыела — конструк¬ циясе шундый. Шулай да һаман саен сүтеп азапланасы килми егетләрнең. Хикмәт вакытны кызгануда яки ялкау¬ лыкта түгел. Йөрәгеңне кысып, ык! иттереп куя торган, тәвәккәллек сорый торган вакытларда үзеңне сынап ка¬ рыйсың: ихтыярыңны, кыюлыгыңны тикшерәсең. Аркаң буйлап чымырдавык салкын йөгерсә дә, хыянәтчел рә¬ вештә йомшаган тез буыннарыңны хәтәр катырып, чы¬ тырдап йомылырга торган күзләреңне зур ачып, җәһән¬ нәмгә ташланасың. Соңыннан, инде куркыныч артта кал¬ гач, синдә маймыл бабаларыңның мирасы — инстинкт бәреп чыга: кыргый тавыш белән мәгънәсез авазлар чыгарып, җиңүеңне белдереп кычкырасың, я акылдан шашкандай көлә башлыйсың. Тугаш шарламасын елан кебек бөгелеп-сыгылып тор¬ ган «Шыртлака» өстендә тәҗрибәле лоцман Нәгыйм җитәкчелегендә очып үткәч, шулай маймылланды егет¬ ләр. Бер көтү авыл малайлары аларның бу акылсыз ба¬ тырлыгына таң калып, авызларын ачып карап тордылар да, кайберләре яр буйлап артларыннан йөгерергә тотын¬ ды,— агым йөгереп тә куып җитәрлек түгел иде,— кал¬ ганнары нидер кычкырышып, болын эченә кереп югалды¬ лар. Баксаң, ул ачык авызларның тагын бер кәмит күрәсе¬ ләре килгән икән. Озакламый сал күпергә килеп төр¬ телде. Болын өсләп турыга сыпырткан малайлар күптән шунда иделәр инде. Күпер астыннан сүтми узарга мөм¬ кин түгел иде. Авыл малайларын мондый зур бәхеттән өлешсез калдырырга ярамый, ярдәмгә чакырдылар үзлә¬ рен. Алар көттереп тормадылар, кырмыска кебек кайна¬ ша да башладылар. Ләкин күпернең теге ягына әйбер¬ ләрне ташып бетерүгә, малайларны җил себердемени! Нәгыйм бу кинәт юкка чыгуның сәбәбен болай аң¬ латты: — Мин аларны сал ясарга өйрәттем. Агым шәп, су чиста. Җырлый-җырлый агалар. Кояш өтә. Ялангач тәннәрнең чуен төсенә керәчәген күз алды- 6-505,-4 49
на китереп куана егетләр. Заһит белән Нәгыйм бер ма¬ тур култыкта балык сөзәргә калдылар. Әбәткә уха да пешереп җибәрсәләр, нәрсә җитмәгән тагын? Дөнья матур, дөнья киң! Кояш көлә, кояш көлә, кояш көлә... Колак тондыргыч шартлау тавышы ишетелә. «Шырт¬ лака» уң якка янтаеп, яртылаш суга чума. Ишкәктә уты¬ ручы Әпләй Ыкка мәтәлә. Нәрсәләрдер шалтырап коела. Авария. Кычкырыша-кычкырыша, пошкырына-пошкырына, ба- та-чума салны тикшерергә тотыналар. Ә ул, егетләр си¬ кереп төшкәч бераз күтәрелсә дә, һаман янтайган килеш бер урында тора бирә. Такталар өстеннән су йөгерә, сал борынына өеп куелган палаткалар, кием-салымнар аны ашыкмый гына эчә тора. Су шатлана-шатлана шунда ашыга. Уртадагы иң таза, иң яхшы камераларның берсе — «Беларусь» камерасы корсагы ярылган җәен шикелле авызын ачкан ла шиңеп калган. Әпләй чумып, куллары белән камера ярыгының зурлыгын чамалый: әт-тә-тә-тә! Бер метр гына булырмы икән? Ямау турында сүз дә бу¬ лырга мөмкин түгел. — Казык өстендә утырабыз, — ди сал астыннан пулт итеп килеп чыккан Сәгыйть. Әпләйгә акыллы фикер килә: — Кисеп алырга булмыймы? Су төбендә пычкы белән казык кисеп утыручы Әпләй- не уеннан үткәреп, көлеп куя Сәгыйть. — Тиле! — Ә бит салны арткарак тартырга була. Шулай эшлиләр дә: «Шыртлака»ны артка чигереп, өскә күтәрәләр. Ләкин камераны ертып, аның бүксәсенә кереп төртелгән казык нык кысылган. Шактый интеккән¬ нән соң гына аны камера эченнән чыгаралар. Агым сал¬ ны түбәнгә өстери. Яр читенә чыгып туктыйлар. Бәхетләре бар икән әле: казык ун рәттәге камералар¬ ның барысын да ертып чыга алыр иде. Үз гомерен биреп башка камераларны саклап калган «Беларусь» камера¬ сын хөрмәтләп чишеп алалар да яр өстенә ыргыталар. — Хуш, дускай! Өстеңдә утырып йөргәнебезне бәхил кыл: без бит кешеләр. — Әтекәйләрем генә! — Әпләйнең яр башыннан кыч- 50
кыруы ишетелә. — Мен әле, Сәгыйть. Оҗмахның бер поч¬ магы микән әллә бу? Савыт-сабалар, азык-төлекләр күтәргән Сәгыйть аның янына ашыга. Нәрсә күрде икән ул анда? Булса да булыр икән матурлык! Күз күреме җиткән кадәр һәр якта кып-кызыл куаклыклар. Яшел яфраклары бөтенләй юк та кебек. Балаларның өреп кабартылган бәйрәм шарлары төсле үтә күренүчән карлыган тәлгәш¬ ләре җәйге кояшның бар нурларын үзләренә җыйганнар да балкып-янып утыралар, һәр кызыл түгәрәк эчендә нәни ут бардыр сыман. Ул эчтән нурланып, якты сибеп тора шикелле. Хәзер кинәт кенә кояшны сүндереп, дөм- караңгы төн ясасаң, бөтен әрәмә эче кып-кызыл булып балкыр, аның җете кызыллыгыннан күзләр камашыр төсле тоела. — Әллә колхоз бакчасымы икән? — дип шөбһәләнә Әпләй. — Бу тиклем булмас иде. Сәгыйть илһамланып китә: — Ыкта ни булмас дисең син — очсыз-кырыйсыз Ь1к бит ул,— дип, Тукайчарак сөйләп ташлый. Карлыганга саранча булып куналар. Кояш төшлектән шактый ук авышкан, аның аксыл эсселеге кимегән, нурлары да алай ук пешерми, ягымлы җылыта. Әле кайчан гына күзләр чагылырлык кискен як¬ ты йомшара төшкән, тирә-юнь көн азагында була торган саргылт төсмерләргә баеган. Күләгәләр ачыграк, салкын¬ чарак булып күренәләр. Үләннәрнең дә яшеллеге күзгә бәрелә. Комлыклар кабарынкыланып, саргаебрак киткән шикелле. Яр читләрендә дымсулык арта бара. Табигать үзенең хуш исләрен көчлерәк сиздерә. Балыктан кайткан уңайга Нәгыйм: — Ай-гуй, ватылып ятырлармы? — дип, казахчага охшатыбрак шаяртырга тырышса да, эшнең нәрсәдә икә¬ нен шунда ук аңлап алган иде. — Нишлисең, әле беренче генә шартлау булмас. Астына көймәне тыгабыз да куябыз,— диде ул. Салның янтайган ягына, Керәш-Шуранга барып җит¬ кәнче түзәр әле дип, көймәне кыстырып та куйдылар. Көймә ташка бәрелеп-нитеп урталай ярылмагае дигән шикле уй кыбырдап алса да, Сәгыйть дәшмәде, шуинан башка чара калмаган иде. 4* 51
Инде кузгалырга вакыт. Ьер түбән тәгәри башлаган кояш тукталып тормас, тәгәрәр-тәгәрәр дә офык артына кереп гә китәр. Әмма берәү дә ашыкмый. Әпләйнен: — Әллә кичкә кадәр калып, бер-ике ящик карлыган җыйыйкмы? Керәш-Шуранда сельпога тапшырырбыз. Ни әйтсәң дә, бюджетка өстәмә,— дигән шактый матур сүз¬ ләре үтәлмәсә дә, яртышар чиләк карлыган тутырып, ике чиләк чәй кайнатып алдылар. Егетләрнең чиләк төбенә төшеп җитмичә туктарга исәпләре күренми. Суынып өлгергән әчкелтем татлы чәй чынлап та бик тәмле иде шул. — Җитәр, егетләр,— диде Сәгыйть. — Лимит куябыз: сәгатенә кеше саен ярты кружка. Чәй кызганудан түгел, авырышып бетәрбез дип куркам. — Бераз кызгануың да бардыр инде,— ди Заһит. Егетләр бер-берсенә карашып көлешеп алалар. — Я, киттекме? — Нәгыйм Сәгыйтькә борылып ка¬ рый. Ул инде ишкәккә утырып та өлгергән. Сәгыйть әче итеп сыбызгы сызгыртып җибәрә. «Шыртлака» әкрен генә Ык уртасына чыга, Керәш- Шуран ягына юл ала. ЯШЕЛ ТЫНЛЫК, ЯШЕЛ ПАТШАЛЫК Ык бу тирәләрдә уңнан да, сулдан да сөнгедәй очла¬ рын яктыга, зәңгәрлеккә сузарга тырышкан яшел камыш стена белән кысылган. Урыны-урыны белән бу яшел стена әле ак төнбоеклар, әле ниндидер алсу-кызыл кың- гыраулы озын сабаклы чәчәкләр, әле күз явын алырдай чиста сары төнбоеклар белән чуарлана. Талгын гына, тын гына аккан су өстендә киң төнбоек яфраклары тир¬ бәләләр. Яр бөтенләй күренми, аны яшеллек каплаган. Яшел төс аксыл сыектан алып кара кучкылга кадәр нинди төс¬ мерләре булса, шуларның барысын да таратып салган. Анда сары да, көрән дә, күксел, алсу-кызгылт, зәңгәрсу миләүшә төсләре дә — барысы да кушылган. Бу яшел патшалык эченнән салават күперенең өчләтелгән тулы гаммасын табарга була. Төсләрнең болай уйнавына, табигатьнең бу юмартлы¬ гына чик тә, чама да юк кебек. Елга шактый киң киңен. 52
Шулай да ул биредә ничектер кечерәеп, тынып, буйсыну- чан булып калган. Суны да, сәяхәтчеләрне дә, зәңгәр күк¬ не дә — бар дөньяны шушы яшеллек йотар шикелле тоела. Егетләр инде ишкәкләрен күптән оныттылар. «Шырт¬ лака» булып «Шыртлака» да, үз иркендә калуга кара¬ мастан, ничектер әдәп белән генә тирбәлә кебек. Серле һәм тирән тынлык. Уң ярдан текә күтәрелеп, башын төпсез зәңгәр күк¬ кә төрткән калын урманның ак каеннары, көмешсу усак¬ лары, җылылык бөркеп торучы кара-көрән имәннәре, кызгылт юкәләре каяндыр бик ерактан, урманның калын¬ лыгын, куелыгын сиздереп, эчкәредән үк ишетелүче то¬ нык күке тавышына әсәреп утыралар шикелле. һәркайда яшел тынлык: камышлар, төнбоеклар ара¬ сында, кояш көлеп торган аяз күктә, талгын су агышын¬ да. Яшел тынлык һәм ялгыз күке тавышы... Сулда камыш стена караңгыланып тора. Ул дымлы салкынга һәм күләгәгә төренгән. Ә уңдагы стена күктән коелучы йомшак кичке нурларга чумган: алтынланып- көмешләнеп, бар төсләре белән җемелдәп ялтырый. Кинәт кенә куркынган саңгырау-сакау тавыш яңгы¬ рап китә. Соңлап уянган сизгерлегенә ачулангандай ка¬ нат җилпүче челән күренә. Челән булып челән борын төбенә килеп җиткәнче тоймаган икән. Беренче булып Нәгыйм аңга килә. — Егетләр,— дип пышылдый ул кулларын җәеп. Үзе ашыга-ашыга фотоаппаратына тотына. — Тарих безне гафу итмәс,— ди. Әпләйне беләсез инде: — Туктыйк әле, егетләр! Киче нинди, урыны нинди- и-и. Балык оясы бит бу,— дип сыкранырга тотына. Нәгыйм сал өстендә бер-ике бөтерелеп уза. Кабарты¬ лып куелган кечкенә камераны суга төшереп, өстенә фа¬ нер такта сала. Аннан соң ике фотоаппаратын да шуңа куя, чәчрәтмичә генә үзе дә Ыкка шуып төшә. ...Керәш-Шуранга эңгер-меңгердә генә килеп җитте¬ ләр. Мәхмүт анда юк иде. Димәк, көтәргә кала. Шулай буласын белсәләр, әлеге сихерле яшеллек дөньясында кунып калалар иде. Таңны каршылыйлар иде. Ул урын¬ нарга тагын кайчан барып чыгалар бит әле... Әмма соң инде. Бер кергән суга ике тапкыр кереп бул¬ мый, диләр. 53
ӘПЛӘЙ КЕМГӘ ТӨНБОЕКЛАР ӨЗӘ? ...Миләүшәнең мотороллердан сикереп төшүе егет¬ ләрне ялт итеп аякка басарга мәҗбүр итте. Алар аңа ка¬ рап катып калдылар. Менә көтмәгәндә... Ә Мәхмүт? Ул әле килеп җитмәгән бит. Очраша алмасалар, ни үкенеч... — Егетләр, салда кыргыйланып бетәргә дә өлгерде¬ гезме әллә? Бәлки, исәнләшми торган закон чыгарган¬ сыздыр? — Ә, сәлам! — Заһит та, Әпләй дә ни өчендер артык кычкырып, ясалма тупаслык белән исәнләшергә тырыш¬ тылар бугай. Кыз бераз аптырабрак карап куйды. Үзе шул арада күзен йөгертеп һәр ике палатканы, салны, көймәне, тирә- юньне барлап чыгарга өлгерде. Көткәнен таба алмаганга, ахрысы, мотороллердан төшкәндәге елмаюы сүнде, күз¬ ләрендәге очкын тирәнгәрәк яшеренде. Чибәр иде ул. Гәүдәсенә гаять килешле кара чалбар¬ дан һәм ак кофтадан иде. Гади генә ак кофта. Кояшка каршы торгангамы, ул Миләүшәнең сылу гәүдәсен тагын да сылурак итә. Таралып төшкән кара чәчләре кояш нур¬ ларында бераз кызгылтланып ялтырыйлар. Ә зәңгәр күз¬ ләре моңсу иде аның. Ык камышыдай сыгылмалы сылу гәүдә, нәни балаларныкы шикелле бантикланып уелып торучы чия кызыл иреннәр, егетләргә әллә нинди, әле моңарчы татымаган дулкынлану биреп, шунда ук эчке бер ризасыз сораулы халәткә керделәр. Мотороллерда утыручы егет: — Каласыңмы? — дип сорады. Ул тимер бахбаеннан төшмәгән килеш, аяк очлары белән генә җиргә орынып, тигезлек саклап тора иде. Әпләй кызның «юк» диюеннән куркып, тизрәк апы юатырдай сүзләр әйтергә тырышты. — Кал, Миләүшә, уха ашатырбыз үзеңә, менә уха остасы бар,— дип, ярдәмгә Заһитны да чакырды ул. — Мин... ни... — диде әле аңына килеп җитмәгән За¬ һит. — Егетләр дә... — Әпләй Мәхмүтнең бүген кайтырга тиешлеген әйтмәкче булды. Ләкин болай турыдан-туры суктырырга ярамаганын аңлап алып, сүзне икенчегә кү¬ черде.— Син Мөслимнәнме? — Мөслимнән. — Миләүшә нидер сизенде булса ки¬ рәк, егетнең тактикасын кабул итте. — Пионерлагерьдан. 54
Бер малаебыз Керәш-Шуранда иде. Армиядән кайткан абыйсы янында. Шуны алырга килдек, әйеме, Әхсән? — дип, ул мотороллер хүжасына дәште. Егет баш кагып куйды. — Килеп алучы, китереп куючы булса әйбәт инде,— диде Әпләй. — Без менә Зур абыйны көтәбез. Ките¬ рүче юк. — Бүген кайтыр,— дип ачыклык кертте Заһит. — Шулаймыни? — дигән булды Миләүшә. Әйтерсең ул Мәхмүтнең Керәш-Шуранга бүгеи кайта¬ чагын белми. Ул инде аны монда очратырмын дип кил¬ гән, әлбәттә. — Ярар,— диде ул кинәт кенә. — Минем бер әбием бар бу авылда. Шуны күреп чыгыйм әле. — Миләүшә мо¬ тороллерга менеп утырды. — Кунып калуыбыз да бар. Хәлегезне белеп китим дигән идем... Мотороллер тырылдап кузгалды. — Кайсы өй? — дип кычкырды Әпләй. — Кече урам... Өченче... — Миләүшә тузан болытына күмелде. Ә Мәхмүт кайтмады. Миләүшә аны күрә алмас инде. Кызның күңелен ничек тә булса тынычландырып, ялгыз моңсулыгына бераз шатлык өстисе килде Әпләйнең. Шуңа күрә дә таң белән якындагы күлгә китте ул. Әллә иртәнге салкыннан, әллә бераз шомланудан Әпләйнең тәне чымырдый. Томан ябынган камышлы саз¬ лык үзе күренмәсә дә, ан«ан җылы бәрелә. Шомлы тын¬ лык. Шул тынлыкта әкрен генә томан күтәрелә башлый. Ул башта су өстеннән, сыланып яткан җиреннән куба¬ рыла. Кинәт кенә кояш күренә. Шуннан башлана бака ба¬ зары! Юк, базар түгел — канонада. Алар, ул явызлар, йөзләгән залп белән кояшны каршы алалар. Табигать, бакалар сигналын гына көтеп торгандай, үз оркестрын¬ дагы һәр инструментның тавышын сыный башлый. Менә селкенчәкләр пырхылдап түмгәктән түмгәккә сикерешә¬ ләр, җитез тегүче кайчысы кебек, озын чатлы койрыкла¬ ры йөреп кенә тора аларның. Селкенчәкләр кунган түм¬ гәккә курыкмыйча басарга була — батмый. Ул наяннар гүя Әпләйгә сазлык уртасына керергә юл күрсәтәләр. Таң җиле камыш-флейталарда ниндидер дәртле марш 55
уйнарга тырыша, ләкин барып чыкмый. Әле көн башы гына бит. Җәйге озын көн буена җилнең уйныйсы көй¬ ләре күптер, билгеле. Тукта, тукта! Сазлык уртасындагы яшел-көрән утрау¬ чыклар да телгә килделәр түгелме соң? Әпләйнең таң белән монда йөрүе дә шуның өчен бит. Кояш, димәк, аларны да кытыклап уяткан. Әнә, бер утраучык өстендә кинәт сары ут кабынды. Башта берәү, аннары тагын, тагып... Ул утларга җавап булып якындагы түмгәк артыннан ак чаткы җемелдәп күренде. Әпләй як-ягына каранып ала: кеше-мазар юкмы? Аннары тиз генә чалбарын салып ташлап, сазлыкка ке¬ реп китә. Башта түмгәктән түмгәккә атлый-сикерә бара. Менә түмгәкләр бетә, ә сары һәм ак утларга шактый ерак әле. Ниһаять, бил тиңентен су ерып бара башлый. Элегрәк, бәлэкәйрәк чакта ул мондый сазлыкларга ке¬ рергә курка иде. Тритоннар, тузбаш еланнар, сөлекләр, тагын әллә нинди хәшәрәтләр ташланырлар төсле тоела иде аңа! Ә хәзер курыкмый: бу сары һәм ак утлар янып торган суда аңа берәү дә зыян ясый алмас. Төнбоекларның дөньяга, яңа туган көнгә гаҗәпләнеп ачылган зур алтын күзләрендә оялчан тыйнаклык чагы¬ ла. Сары керфекләренә кунган чык тамчылары сабый күз яшедәй саф Пэм чиста. Ничек итеп алар алдында туктал¬ мыйсың да, тын алырга да онытып, пакьлекләренә, сал- кынча җемелдәүләренә сокланмыйсын! Яктыны сөюче төнбоеклар иртәнге кояшка үреләләр, җылы нурлар сорыйлар. Черек сазлыкка муеннарыннан чумып утыручы бу ягымлы чәчәкләр төркем-төркем бу¬ лып укмашканнар. Бер-берсе белән бик дус һәм тату яшиләр алар: һәр чәчәккә, чәчәктәге биш таҗ яфракчы¬ гының һәр аерчасына юмарт күк йөзеннән коелучы ши¬ фалы нурларның тигез төшүен телиләр. Иртәнге томанга һәм серле тынлыкка төренгән төн¬ боеклар патшалыгына рөхсәтсез килеп керүе өчен Әпләй ниндидер уңайсызлык тоя шикелле. Бу гүзәллек дөнья¬ сына җиңел һәм нечкә озын сыйраклы челәннәр генә — гадәти саклыклары белән ашыкмыйча, биредәге илаһи бөтенлекне ватмыйча яши белүче горур кошлар гына ху¬ җа булырга лаеклылар. Кечкенә кояшлардай балкып утыручы сары чәчәкләр¬ нең кул тимәгән сафлыгы сазлык белән ничек килешеп 56
яши ала икән? Шушы сазлы күлдән яшел камышларны, алтынсу нурлар белән өртелгән төнбоекларны әкияттәге диюләр шикелле бер сулыш белән суырып ал да башка җиргә күчер әле син — күлдән нәрсә калыр? Кортлап беткән, яшел бака үләненә уралып тончыган су калыр. Әпләй дә, тилереп, иртә таңнан бирегә килеп йөрмәс иде. Бу серле күлгә аны матурлык китерде. Әле әбиләре¬ нең җылы өендә йомшак урын өстендә тәмле төшләргә күмелгән Миләүшәнең искиткеч зәңгәр күзләре куды аны монда. Матурлык матурлык таләп итә. Гади җир кызы¬ ның сөйкемле зәңгәр күзләре, дулкынланып таралып төшкән кара чәчләре янына сары ут булып балкучы, ак энҗедәй җемелдәүче күл чәчәкләрен — сары һәм ак төн¬ боекларны өстисе килде егетнең. Әнә ак утлар балкый. Алары ак төнбоеклар. Сары, сары, ак... сары, ак, сары... Әпләй төнбоекларны озын сабаклары белән өзеп ко¬ чагына җыя бара. Кочагы тулгач, алар аягына уралып, үзе абынып егылмас өчен, озын яшел толымдай сабак¬ ларын җилкә аша ташлый. Мәхмүт белән Әпләй авыл башында очраштылар. Мәхмүт яңа кайтып төшкән, ахрысы. Өс-башын да алыш¬ тырып өлгермәгән, егетләрдән сораштырып белгән дә йөгергән бугай. Әпләй кочагындагы төнбоекларын сүзсез генә аңа сузды. Мәхмүт дәшмәде. Сүзсез аңлады. Боры¬ лып бераз атлый төшкәч кенә: — Рәхмәт, Әпләй,— дигән тавышы ишетелде. Ул, ал¬ тындай чәчәкләрне ике куллап кысып тоткан килеш, бал¬ кып торган кояш ягына таба атлады. Әпләйнең күңелендә шатлык та, ниндидер үкенеч тә бар иде: әллә оялды, әллә төнбоекларын Миләүшәгә үзе илтә алмаганга үкенде шунда — билгесез. „КАЧЫП КИТТЕ ЕГЕТЕБЕЗ, КҮРМӘДЕҢМЕ, ӘБЕКӘЙ?.." Керәш-Шуран болынчыларына печән җыярга булыш¬ кан иде егетләр. Шунда бер күңелсез вакыйга булып алды. Инде кузгалып китеп, Керәш-Шуран күперенә якын¬ лашып килә иделәр. Күпер өстендә аларны печәнчеләр бригадиры каршылады. Яр буенда мотоциклы да тора иде аның. Күрәсең, болын өсләтеп, турыдан каршылары- 57
на чыккан. Әле кайчан гына рәхмәтләр укып, уен-көлке белән хәерле сәфәр теләп калган бригадирның йөзе ачу¬ лы иде. Аны күрүгә Әпләй агарынып китте: «Ах, каһәр! Аны¬ кы булдымы икәнни?» — дип уйлап та өлгерә алмады, бригадир ана төртеп күрсәтеп: — Сал саклап калган егетегез шушымы?—дип со¬ рады. Ниндидер күңелсезлек барын сизенгән команда авыр тынлыкта калды. Барысы да Әпләйгә борылып карады¬ лар. Ул әкрен генә урыныннан кузгалды... — Мин,— диде. Аяк астында торган өсте каплаулы чиләккә әллә ял¬ гыш абынды, әллә аны суга этеп төшермәкче булды — чиләк авып, сал өстенә эреле-ваклы балыклар сибелде. Егетләр «ах» иттеләр. — Менә ничек! — диде бригадир ярсынып. — Менә ничек булышасыз икән сез? Борын астыгыз кипмәгән әле урлашырга! Ауны кая куйдың, шпана? Хәзер бир, юкса... Мәхмүт аны тынычландырырга теләде: — Туктагыз әле. Аңлашыйк... Ләкин бригадир чыгырыннан чыккан иде: — Төшегез! — дип кычкырды ул. — Сельсоветта аң¬ лашырсыз. Аңлатырлар анда. Колхоз милкен ничек ур¬ ларга өйрәтерләр. Оятыннан Әпләйнең теле тотлыкты: — Мин... браконьер... дип... табигать саклаучылар... — Талаучылар сез, юлбасарлар! — Бригадир сүрелә төште. — Оят кирәк бит, оят кирәк. Ике-өч кило балык өчен... Ау кайда? — Турап ташладым,— диде Әпләй. Сүз печәнчеләргә ашату өчен балык тота торган ау турында бара икән. Әпләй, сал саклап вахтада калгач, аны күреп алган да: «Берәр браконьерныкыдыр. Кызык итим әле»,— дип, тартып чыгарган һәм тураклап суга аткан. Балыгын алган иде. Эш сельсоветка ук барып җитмәде җитүен. Команда¬ ның браконьерларга каршы көрәшергә хаклы икәнлеген аңлады бригадир. Мәхмүт «Табигать саклау буенча җә¬ мәгать инспекторы» дип язылган кызыл билетын да чы¬ гарып күрсәткәч һәм «ау бәясен түлибез» дигәч, брига¬ дир кул селтәде. 58
— Ярар инде... Ә бу егетегезгә... — диде Әпләйгә ым¬ лап. Мәхмүт: — Без үзебез... Команда үзе хәл итәр,— диде. Әпләй шул төндә командадан качты... «Гаебемне танып кайтып китәм. борчытмагыз. Мин- зәләдә апаларым бар. Алар Казанга озатыр. Команда кассасына биргән акчамны ау өчен түләрсез. Үкенеп: Әпләй». Калдырып киткән язуы булса да, егетләр аны эзлә¬ мичә булдыра алмадылар. Ләкин Әпләй табылмады... Нәгыйм гомуми нәтиҗә ясады: — Тиле! —диде. Бу вакыйгадан сон ике көн үтте. «Шыртлака» Мин- зәлә ягына чыккан иде инде. Төнгә Имәнле авылы тирә¬ сендә туктадылар. Сәгыйтьне йокы алмый. Инде унбер тулган, сәгатенең яшькелт фосфорлы салкын яктысы шулай күрсәтә. Кая инде хәзер йокы! Яхшысы — тынчу палаткадан һавага чыгарга, учак ягып, чәй кайнатып җибәрергә кирәк. Көн¬ дез йоклар әле. Мәхмүтнең яр башында ялгыз утыруын күреп, Сә¬ гыйть сискәнеп китте. Ул әллә бөтенләй ятмаган, әллә инде уянып чыккан — әйтеп булмый иде. — Ә, капитан,— диде ул кыштырдауга әйләнеп ка¬ рап,— кил монда. Сөйләшеп утырыйк булмаса. — Учак ягарга иде. — Кирәкми, җылы бит. Кил. бер кызык сөйлим үзеңә. Кызыксыну үзенекен итте. Сәгыйть Мәхмүт янына барып утырды. Тегесенең кулында күзен йомган төнбоек чәчәкләре. — Көймә белән йөреп килдем әле. Матур икән. Ты¬ ныч. Ай яктысы,— диде Мәхмүт ничектер уйчан гына итеп. — Солдат чаклар искә төшеп китте. Сәгыйть аның Миләүшә турында уйлавын, әлеге төн¬ боекның Әпләй Миләүшәгә җыйган төнбоекларга иш бу¬ луын төшенде. — Дунай тамагында хезмәт иттем бит мин,— дип сү¬ зен дәвам итте Мәхмүт. — Румыннар белән дә арала¬ шырга туры килде. Солдат кайда да солдат. Констанца- ны ишеткәнең бармы, капитан? — дип сорап куйды ул. 69
— Кара диңгездәге порт,— Сәгыйть кроссворд чиш¬ кәндәге кебек итеп җавап бирде. — Дөрес. Румыннарның иң зур порты. Шунда өч ай булдык без. — Мәхмүт ниндидер озын моңлы көй сузып җибәрде. — Дунай буйлап килә кәрван, килә кәрван... — Ул тотлыгып калды. — Сүзләре онытылган. Матур җыр. Румын татарларыныкы. Моңга бай алар. Телисеңме, бер әкият сөйлим? — Аларныкынмы? — Әйе. Шунда ишеткән идем. Сулина дигән шәһәр¬ ләре бар әле аларның Дунай тамагында. Менә шунда кайчандыр бер бай яшәгән, имеш. Татар бае. Исемен хә¬ терләмим инде. Исемлеме, исемсезме — бай, кыскасы. Алтын-көмештән үк булмаса да, бик шәп ташпулаты бул¬ ган аның. Шау бакча эчендә. Көймә-кораблары да бихи¬ сап күп булган. Ярлы балыкчылар, шул көймәләрне әҗәткә алып, балык тотканнар, байга бил бөккәннәр, ачтан үлгәннәр. Ә тегесе һаман байый барган: сазан тәң¬ кәләре кебек кызгылт сары алтын тәңкәләрне сандыгына шыплап тутырып кына торган. Гүзәлләрнең гүзәле кем дисең? Бай кызы Сәлимә, билгеле. Гөнаһсыз бер җан иясе була ул. Ташпулаттан беркая чыгып йөрмәгән, хуш исле бакчадан гайре бер¬ нәрсә күрмәгән Сәлимә. Әтисе шулай ябып үстергән аны. Мөселман кануннары каты булган бит: хатын-кызга чит- ят күзләргә күренергә ярамаган. Нәмәхрәм. Шулай да ташпулат тәрәзәләреннән күренгән серле диңгездә йөзәр¬ гә, балыкчыларның балык аулаганнарын карап торырга теләгән минутлары да аз булмагандыр ул кызның. Көн¬ нәре буе япа-ялгызы бит, мескенкәй. Якындагы телсез кол кызыннан башка беркеме дә юк икән. Ә телсез белән сөй¬ ләшеп буламыни? һәрвакыт баштанаяк төренеп, пәрән¬ җә ябынып йөргән Сәлимәнең йөзен күрүче булмаган. Ә менә күзләрен күрүче бәхетлеләр: «Кара диңгездән дә тирән, төпсез упкын. Шул упкында сихри ут яна. Дунай белән күк зәңгәрлеген бергә кушсаң да андый зәңгәрлек булмас»,— дип сөйлиләр икән. Адымнары таң җиледәй йомшак, җиңел, назлы... — Мәхмүт көрсенеп куйды. Әкияттәге Сәлимәне ул Миләүшә кебек итеп күрә ши¬ келле тоелды.— Ләкин Сәлимә, инде буй җиткән кыз бул¬ са да, сабый чутында икән әле. Ул бар дөнья шулай бай¬ лыкка чумып яши дип уйлый. Балыкчылар өчен табигый булган: «Иртәгә ни ашармын, ни киярмен?»— кебек со¬ 60
раулар аның башына да керми. Алтынның ни икәнен дә белми, имеш, хәтта. Ташпулаттан ерак түгел бер җирдә, камыштан ясал¬ ган өйдә Алмаз дигән яшь балыкчы гомер кичерә икән. Япа-ялгызы булган ул. Әти-әнисе дә, туган-тумачасы да юк. Пәһлевандай таза бу егет бик кешелекле, игелекле жан икән. Үзе кимәсә кими, соңгы киемен ятимнәргә бирә. Ашамаса ашамый, соңгы сыныгын авыруларга су¬ за. Кыю була Алмаз, горур була. Дөньяның тигезсезле¬ геннән зарланып утырмый. Көрәшеп тигезлек яуларга тели ул. Шулай бервакыт, карун бай халыкны тагын да кыса башлагач, түзми Алмаз: китә бай катына. Бай бу мәлдә ашап-эчеп, кәеф-сафа корып бетергән, арып-талып җиде кат ястык өстендә утыра икән. Сәлимә дә шунда, ди. Әти¬ сенең аяк очындагы йомшак мендәрдә бохар песие белән уйнап ята, имеш. Хезмәтче кереп байга: — И баем, ниндидер бер балыкчы килгән. Сине со¬ рый. Чапан итәген генә үбеп чыгыймчы, ди. Кертимме? — дигән. — Әйт, керсен. Ә син, кызым, чыгып тор. Сәлимә карышмый, билгеле, чыга. Алмаз керә. — Син кем, хәерче? — дип җикерә бай аның сәләмә киемен күреп. — Мин синең балыкчың, хуҗам,— дип тезләнеп баш ия егет. Бу аның үз гомерендә беренче һәм соңгы мәр¬ тәбә тезләнүе була. Тезләнмәс иде, балыкчылар өчен сорый бит. — Ни кирәк, йолкыш? — Байның йокысы килә, ул бу өтекнең тизрәк чыгып китүен тели. — О хуҗам! Балыкчылар ачтан кырыла. Мәрхәмә¬ теңнән ташлама. — Нәрсә? — дип акыра бай. — Югал күземнән, эт баласы. Илле камчы үзенә! Хезмәтчеләр йөгерешеп керәләр дә Алмазга ташлана¬ лар. Кылычлар ялтырап китә. Шул вакыт ишектә Сәлимә күренә. — Әти! — дип ялвара ул. — Гафу ит бу егетне. Шәф¬ кать кыл! Байның исе китә. Аның кызы бер хәерче өчен сорый¬ мы? Ләкин Сәлимәнең сүзен тыңламый булдыра алмый. Алмазны җибәрергә куша. Алмаз белән Сәлимәнең күз¬ 61
ләре очрашалар. — Зур абый кинәт кенә урыныннан кү- гәрелде. — Азагы болай бетә. Бай каядыр киткәч, Сәли¬ мә аның алтын-көмешләрен Дунайга чыгарып ташлый. Үзе Алмаз белән качып китә. Бай бу хәлләрдән соң акы¬ лыннан яза, сараена ут төртеп, шунда янып үлә. Сәлимә сипкән алтыннардан менә шушы төнбоеклар үсеп чык¬ кан, имеш. Мәхәббәт чәчәкләре диләр аларны румын татарлары. — Әпләй кызганыч,— дип көрсенеп куя Сәгыйть көт¬ мәгәндә. — Китмәскә иде аңа. Ә Мәхмүтнең кулында төнбоеклар — мәхәббәт чәчәк¬ ләре... Әпләй ярата торган чәчәкләр, КАЧАК БОЛЬНИЦАДА ЯТА, ИМЕШ... Арба тәгәрмәчләре тирәнәйтеп бетергән болын юлы әле тигез, төз килә, әле әрәмә куакларына йөгереп керә- керә боргалана да боргалана. Менә ул, эссе кояштан әлсерәгән шикелле, кинәт кенә уңга каерылып, урман итәгенә килеп чыга. Каеннар күләгәсеннән алга тәгәри. Зифа буйлы каеннарның кәүсәләре аста, арба күчәре биеклегендә, тәкәрлек йомыркаларыдай чуар, сипкелле- сипкелле, кытыршы. Урыны-урыны белән, таза тәндәге чуан төсле, агач гөмбәләре күренә. Өскә күтәрелә барган саен, кәүсә агара, шомара, каен тузы юка элпәләргә тел¬ гәләнеп, каушакланып тора. Урман эчендә кояш уйный. Ак каеннар яктырып, җиңеләеп күренәләр. Баш әйләнер¬ лек исерткеч сафлык, әчкелтем тәмле ис белән тулган бу урман. Юл түгәрәк яшел аланга йөгереп килеп чыкты. Әйтер¬ сең лә урман кирәк булса туктап ял итәргә, чәчәкле йом¬ шак үләндә туйганчы аунарга калдырган бу аланны. Каеннар чолганышыннан курыккан һәм бирегә әллә ада¬ шып килеп кергән ике миләш агачы алан уртасына чы¬ гып басканнар да кочаклашып тынып калганнар. Аланда ял итәргә теләүчеләргә күләгә биреп торалар алар. Төп¬ ләренә аллы-гөлле чәчәкләр сыенышканнар. Урман эчендә әллә ни төрле кошлар әллә нинди та¬ вышлар чыгаралар: сызгыралар, чыркылдыйлар, чыел¬ дыйлар. Җәйгә, җылыга шулай шатланышалар алар. Туктап тыңлап торсаң, танырга да, аңларга да була үз¬ ләрен. Әнә, тонык кына итеп урман күгәрчене гөрли. Әнә, 62
четер-четер саескан гайбәт сата: «Күр-дем, күр-дем»,— ди. Бер читтә күке моңлана: күк-кү, күк-кү... Чит ояга йомырка салганын саескан күргәндер дип кайгыра, ахрысы. Татлы уйларга чумып бара торгач, урманнан чыккан¬ нарын да сизмәде Сәгыйть. Бахбайның тауга каршы кө¬ чәнеп, пошкыра-пошкыра атлавыннан сискәнеп, арбадан сикереп төште. Бәй, кайтып та җиткәннәр икән. Әнә, Ык- ның теге ягындагы сазлык та күренә. Камыш үскән түм¬ гәкләр дөя сырты шикелле кабарып торалар. Сазлык инде; түмгәк арасында сукыр кеше күзлегедәй ятим су елтырап куйса куя, булмаса — анысы да юк. Бер читтә телчән каргалар көтүе базар оештырганнар: — Кар-р-р, кар-р-р! Түмгәк өстендә бу тирәләрнең коменданты — горур челән муенын сузган. Ул бер аягына гына баскан да, еракка текәлеп, уйга талган. Карга халкына борылып та карамый ичмаса. Горурлыгына исләрең китәр. Елга бер мәртәбә генә — язын, кошлар парлашып туй ясаганда гына горурлыгын югалта челән. Үзенә пар табу шатлы¬ гыннан гыйшык биюе бии ул. Сы: ылмалы нечкә аякла¬ рын искиткеч нәзакәтлелек белән хәрәкәтләндереп түм¬ гәктән түмгәккә сикергәндә гаҗәеп матур була ул. Озын муенын матур боргалап чүгеп алулары дисеңме, кинәт кенә үрә катып, кыл шикелле тураеп сузылуы дисеңме, койрыгын түмгәк өстенә җәеп-таратып салуы дисеңме, очарга өйрәнә генә башлаган бәбкәдәй, канатларын бер¬ аз күтәрә төшеп талпынып алуы дисеңме... Менә челән тау түбән юыртып төшүче арба тавышын ишетте. Башын шул якка таба ялт кына борып алды да, авыр кузгалып, һавага күтәрелде. Сак та кош инде үзе. Каргалар да аңардан калышырга теләмәделәр. Тагын да шаулашыбрак, тагын да тәртипсезрәк итеп, Ык өстеннән уратып уздылар. Су өстенә шыбыр-шыбыр килеп «яңгыр» явып калды. Палаткалар күренде. Сәяхәтчеләр кузгалмаганнар. Сәгыйтьне көтәләр. Ә Сәгыйть Иркәнәшкә азык-төлек алырга барган җи¬ реннән күңелсез хәбәр алып кайткан иде. Әпләй, төнлә качып киткәннән соң, салкын тидергән булса кирәк, хә¬ зер Матвеевка больницасында авырып ята, имеш. Бу хәбәрне Сәгыйтькә Иркәнәштә бер агай җиткергән. Сәгыйть колхоз идарәсендә очраткан ул агайны. «Сал 63
белән агып төшәбез»,— дигәч, «Сезнең егетмени инде ул Матвеевка больницасында ята?» — дип әйтте ди. Агай үзе дә ятып чыккан икән, сукыр эчәгесен алдырган. Су юлы белән әле Матвеевкага ким дигәндә ике-өч көн төшәсе булганлыктан, Мәхмүт үзе тиз генә әйләнеп килергә булды. — Мөмкин булса, терелсә, алып кайт. Үткәннәрне онытсын,— дип калдылар аның артыннан. ...Мәхмүт кулындагы чәчәген болгый-болгый атлый. Муенына асылган фотоаппараты адым уңаена әле уңга, әле сулга чайкала. Иңендә кызыл сумкасы. Сумка әле- дән-әле шуып төшә: Мәхмүт берничек тә уңайлап тотар җаен тапмый. Арыган, бик арыган инде ул. Корсагында, иртәнге балык шулпасын искә төшереп, нәрсәдер богыр- дый. Егетләр шулай ерак китеп өлгерделәр микәнни? Әллә ни озак та юанмады шикелле бит Әпләй янында. «Ә егет кызганыч... Үзебез гаепле. Каты кагылдык... Ох, каты кагылдык! Салга кайтмыйм диме? Хурлана, билгеле. Делегация җибәрергә... Юк, бөтен команда бе¬ лән барырбыз. Терелеп беткән диярлек инде. Күзенә яшьләр килде... Сиздермәгән була үзе, молодец! Ярый үпкә шеше көчәймәгән әле. Шаяр син воспаление белән...» Мәхмүт үзенең күптән бер авырып ятуын исенә тө¬ шерде. Яңгырлы төн иде ул. Салкын төн. Бер тауны гына менгән иде, велосипедның чылбыры ычкынды. Җеп бөр¬ теге кадәр дә коры җире калмады аның. Баштанаяк юеш, хәтта яңгыр да сизелми. Алгы тәгәрмәчтән чәчрә¬ гән пычрак тамчылар битенә килеп-килеп куналар. Җит¬ мәсә җиле көчәйде тагын. Ярый әле яннан исә, каршы түгел. Шоссе кырыена этеп чыгара чыгаруын, ләкин түзә егет: уртадан бара. Читкә чыгып канауга каплануга ка¬ раганда, уртадан бару куркынычсызрак. Машина бәр¬ дерү мөмкинлеге бар, билгеле. Әмма шофер сукыр түгел, күрергә тиеш. Төн. Караңгы. Кечкенә фараның яктылыгы, нәни өч- почмакланып, уч төбе кадәр генә җирне яктырта. Тавыш- тынсыз алга үрмәли. Арттан килгән машиналар шул өч¬ почмакны күрәләрме, егетнең үзенме — сул яктан вы¬ жылдап үтәләр. Юл сабып торырга вакыты да, җае да юк иде Мәхмүтнең. Әледән-әле яктырып киткән утлар 64
куып узучы машина кузовындагы плащлы-кожанлы агай¬ ларның тораташ каткан фигураларын караңгыдан ялт итеп кено йолкып ала да тагын югалта. Каршы килүче машина фаралары күзне сукырайта. Егет уңгарак кае¬ рырга тырыша, аска карый, ал тәгәрмәч астына ук. Вело¬ сипедын кемдер алып торган иде, утыргычын төшергән бугай, ул тәбәнәгрәк булып калган. Җайсыз. Педальгә баскан аяк табаннары оеп китә. Әллә туктыйсы инде? Юк, туктарга ярамый. һәм ул һаман әйләндерә дә әйләндерә. Вакытны да тоймый, араны да. Бервакыт башын күтәреп караса, авыл зираты турына килеп җиткән. Тормоз биреп, җиргә басса, аяклары үзенеке түгел кебек, гәүдәсен күтәреп тора алмыйлар... Менә шул төнге походтан соң авырган иде ул. Озак яткан иде. Әпләйнең бәхете бар икән... Алда, яшел куаклар артында төтен күренде. «Безне¬ келәр!— дип шатланып куйды Мәхмүт. — Әнә, аклы- зәңгәрле флагыбыз җилфердәп тора». Аяклары үзләрен- нән-үзләре җиңелрәк, тизрәк атлый башлыйлар. ...Егетләр Матвеевкага җыелышып бардылар да Әп- ләйне тәки алып кайттылар бит! СӘЯХӘТ ДӘВАМ ИТӘ Әпләй дә барып тотынган булды күпер субаена. Аның озын шыксыз сыйраклары, шыр сөяктәй килбәтсез кул¬ лары су эчендә утырып каралып беткән юан субай фо¬ нында үгез мөгезенә килеп кунган озынборынны хәтер¬ ләтә иде. Нәгыйм аны читкә этәрде: — Китеп тор әле, дустым. Кендегең чишелеп китмә¬ сен ялгыш... Какшата торгач, субай суырыла башлады. Ул инде шактый янтайган, күренеп тора: су эчә-эчә тимерләнеп беткән, тартып чыгаруга төпкә төшеп чумачак. Үзе гаять авыр һәм юеш, кап-кара, шоп-шома, әйтерсең тонналы бомба! Егетләр биш пар кулдан бу киребеткән субайны һа¬ ман какшаталар-селкетәләр, һаман аударырга тырыша- Б-505.-5 65
лар. Аның күпергә бер кирәге дә юк. Чөнки ул читтәрәк тора, иске күпердән калган. Кисеп тә ташлый белмәгән¬ нәр үзен. Менә хәзер шуның аркасында «Шыртлака» кү¬ пер алдында терәлеп тора, үтеп китә алмый. Сәгыйтьнең куллары шуып китте. Ул уңайсыз чайкалып, тигезлеген югалтып Нәгыймгә килеп бәрелде. Нәгыйм дә субайны ычкындырып җибәрде. Калганнар, үзләре генә тотып тора алмаслыкны сизенеп, як-якка чәчелделәр. Кинәт Сәгыйтьнең йөзенә кан бәрде: субай әкрен генә Әпләйнең өстенә,— кай арада суга кереп баскан булган¬ дыр ул!— әйе, әйе, Әпләй өстенә ава башлады. Әпләй әллә куркудан тораташ калган, әллә иңде шулкадәр авыр нәмәрсәне тотып кала алырмын дип уйлый, читкә тай¬ пылу турында уйлап та карамый ичмасам. Ике учын җәеп субайга таба күтәргән дә басып тора бит, агай! — Әй-әй! — дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды Сәгыйть. Егетләр берәр карарга килеп өлгергәнче, Мәхмүт мә¬ че кебек атылды. Ул, аякларын киң ерып, Әпләй өстенә иелде. Субай ничектер бик йомшак кына итеп Мәхмүтнең җилкәсенә ятты. Нәрсәдер шытырдаган кебек булды. Мәхмүт дугаланып урталай бөгелде. Аның свитеры сы¬ дырылып менгән, умыртка сөякләре тиресен ертып чы¬ гарга җитешкәннәр. Әпләй нишләде дисезме? Ул юкка чыккан иде: суга чумгандыр, ахрысы. Мәхмүтнең чокы¬ рыннан чыгардай булып ачылган күзләре белән тир бәр¬ гән маңгае гына күз алдында торып калды. Ул башын тагын да ия төште. Шома субай җилкәдән муенга, муен¬ нан баш аркылы суга тәгәрәде... Мәхмүт тураеп басты, сыдырылып менгән свитерын тартып, төзәтеп куйды. Инде яр өстенә күтәрелгән, әле һаман да тез аслары калтыранып торган Әпләйгә карап елмайган кебегрәк итте дә башын чайкап алды: — Куркыттың бит, малай... Ә сәяхәт дәвам итә. Мәхмүт тә килеп кушылган, инде әзме-күпме тәҗрибә дә тупланган — сәяхәт мәшәкате билгеле бер эзгә төшеп, көннәр җай гына ага да ага: Ыкның бер борылмасыннан икенчесенә үрелә-үрелә, чакрымнарны ашый бара ул. Д4әхмүт үзе белән баян алып килгән иде. Аны коман¬ даның алтынчы члены дип атадылар. Ык өстендә баян тавышы тынмый диярлек. Хәзер Заһитны ишкәк ишүдән дә азат иттеләр. 66
Нәгыйм: — Иң якын дустым, уйнап баруың да бик җиткән. Бармакларың тупасланмасын,— дип, үзенең боцманлык хокукыннан файдаланып, аның урынына ишкәккә Мәх¬ мүтне утыртты. «Шыртлака»да баян күренүгә, юл өстендәге авыл ма¬ лайлары, әллә каян ук каршы алып, әллә канларга чаклы артларыннан калмыйча озата бара торган булдылар. Малайлар — малайлар инде, кызыгырлар да кызыгыр¬ лар. Өлкән агайлар, су юлындагы көянтә-чиләкле әби- апалар, кулларын каш өстенә куеп, озаклап-озаклап ка¬ рап торалар. Сыер савучы кызлар, якын-тирәдәге болын¬ чылар, механизаторлар, шоферлар: — Туктап бераз уйнагыз әле,— дип сорап аптырата башладылар. Ык белән күзгә-күз генә калганда шактый кыю кы¬ лана егетләр: һәркем җырлый-бии дигәндәй. Хәтта кола¬ гына аю баскан Нәгыймгә чаклы: — Ах, Мөслим, инде нишлим... — дип шыңшыган була. Ә менә авыл кешеләре алдында коелалар да төшәләр. Заһит сынатмый, билгеле, гармун тартуын белә. Мәхмүт тавышын баса төшеп булса да җырлый. Ә башкалар¬ дан — юк. Шып булалар да калалар. Барысына да балык җене кагылган, ул хакта сүз озайтасы юк. Чиртеп тә торса, сәяхәт кенә түгел, дөнья¬ ны оныталар. Бер урында атналар буе ятарга әзер егет¬ ләр. Ярый әле Мәхмүт бар. Ул кармак сабын юри генә дә тотып карамый ичмасам. Аның авыруы башка — әрәмә¬ ләр, болыннар. Сал аккан уңайга суга төшеп, чалкан яткан килеш чакрымнар буе агып барырга ярата тагын. Су өстендә аяк-кулларын ялкау гына хәрәкәтләндереп шулай ята-ята да, кинәт талпынып, яр читенә ашыга: бу тирәләрдә әрәмәгә керми кала бит. Керми калса харам була. Бөтенләй шәрә, Нәгыйм әйтмешли, э натюраль ки¬ леш. бары тик плавкидан гына ничек йөридер ул әрәмә эчендә? Бер тырналган, сыдырылган җире юк. — Табигать үз баласына шәфкатьле,—-ди ул. — Без¬ нең бабаларыбыз гасырлар буена урманда, тау куышла¬ рында шәрә яшәгәннәр әле — пычагым да булмаган. Җәйнең Ык буендагы бар байлыкны, муллыкны, ма¬ турлыкны ачып сала торган чагы җиткән: карлыганның 5* 67
кызылы-карасы пешкән, чияләр куе көрән төс алып ту¬ лышкан, кара бөрлегән дә зәңгәр аксыл төтен сыман бу¬ лып өртелеп тора, камыр җиләге, миләш, балан, гөлҗи¬ меш кызгылт-сары яулыклар бөркәнгәннәр. Алар, озак¬ ламый кеше күзенә без дә күренербез дип, тырышып-ты- рышып кояшка үреләләр: тизрәк пешәселәре килә. Жәйне көз алыштырыр. Беренче кыраулар төшкәч, менә бу әрәмәгә авыл кызлары балан җыярга килерләр. Жырлый-җырлый җыярлар алар баланны: күңелле бу¬ лыр, әрәмә яңгырап торыр. Әрәмәсе дә әрәмәсе! Әй ба¬ лан күп үзендә! Киләсе иде көзен, кызлар белән бергә җыясы иде чиләк-чиләк итеп. Октябрь бәйрәмендә зур- зур балан бәлешләре пешә инде... Бу якларның җиләк-җимешкә бай булуына Мәхмүт¬ нең исе китә. — Җыючы да күренми, никадәр витамин! — дип аһ ора ул. Үзе кимен куймый инде — сыпыра гына вита¬ минны! Карлыган тәлгәшләрен ике якка аерып, яр буенда ба¬ лык тотарга урын сайлап йөргән һәм сәгатьләр буе кал¬ кавычка багынып утырган егетләрне ул: — Сукырлар! — дип орыша. — Шундый матурлыкны комкорсакка алыштырасыз. Күтәрегез башыгызны, кара¬ гыз бер дөньяга! — ди. Орышса да, балыкны бик ярата үзе. Ашарга утырса, Нәгыймне мактап бетерә алмый: янәсе, ул гына юньле балык тота, янәсе, рәхмәт, әле быел корбан ашап карага¬ ны юк иде, ах, сыласы да сыласы,— ул судакны шулай атый,— телеңне йотарлык икән... Әле кичтән туктап разведка ясап өлгерә алмыйлар, иртәнге чиртүдә генә бу урынның серләренә төшенә баш¬ лыйлар, ә Мәхмүт инде әрәмәләрне айкап чыккан, аңа яңа әрәмә булсын: — Әйдәгез, әйдә! Безне Кама көтә,— дип ашыкты¬ рырга тотына. Дөрес сүзгә җавап юк: ай азагына кадәр Камага чыгарга кирәк. Кузгалалар инде, нишләсеннәр. Кармак¬ ларын өзгән, ычкынып төшеп калган, тотылмаган иң зур балыклары белән саубуллашып китеп баралар. Яңа җиргә килеп туктагач, тагын шул ук хәл кабат¬ лана. Тагын Мәхмүт каударлый. 68
ШОМЫРТЛЫК. ШОМЫРТЛЫКТА ШОМЫРТ юк Беркөнне шулай иртәнге якта кайсы кая балыкка та¬ ралды. Сәгыйть үзенә ошаган урын сайлап, кармакларны салып та куймаган иде әле, янына тыны-көне беткән Әпләй йөгереп килде. Күзләрендә әллә яшь тә бар иде инде. Егетләр инде Әпләйнең мәзәкләренә күнеп беткәннәр. Соңгы көннәрдә ул башкалардан аерылып, күлләр эзләп йөри башлаган иде. Чуртан тота, имеш. Чуртаннары да явыз бит: кабып кына торалар Әпләйгә. Тик ул аларны чыгара алмый, кармак сабын кендегенә терәп, чуртанны ярты гәүдәсе белән су өстенә күтәрә дә: — Сач-о-о-ок! Сачо-о-ок! — дип сөрән сала. Баштарак егетләрнең берәрсе аның әче тавышын ишетеп ярдәмгә чаба иде. Тик сачок күтәреп, чытырман¬ лыклардан юл яра-яра Әпләй янына барып җиткәнче, чуртан койрыгын күрсәткән була инде. Әпләйнең өзелгән кармагын болгап: — Өзде, явыз! Башы беткере! Шул кармак белән тон¬ чык,— дип үрсәләнүенә генә шаһит булырга кала. — Капкач, су өстенә күтәрмә, йөрт син аны, хәлен бетер,— дип күпме киңәш бирсәләр дә, Әпләй үзенчә эшли: кармак сабын кендегенә терәп акыруын белә. Бу юлы да шундыйрак хәл чыккандыр, Әпләй чуртан капкан кармагын кадап куйгандыр да ярдәм сорап кил¬ гәндер дип уйлап: — Чуртанмы? — дип көлеп җибәрде Сәгыйть. Әпләй аның мыскыллы соравына да, көлүенә дә игъ¬ тибар итмәде. — Әйдә... — диде ул ниндидер калтыравык сәер та¬ выш белән. — Әйдә әле. Курка калды Сәгыйть: ни бар икән? Юл уңайдан па¬ латка янында кайнашучы Нәгыймне дәшеп, Әпләйгә иярде. Әллә ни ерак барырга туры килмәде аларга. Алла¬ рында берничә чакрымга сузылган үле әрәмә ята иде. Тоташ шомыртлык. Шәрә агачлар, үзләренең ялангачлыкларыннан оял¬ гандай, бер-бер хәл кылырлык җайлары булмаган кыз¬ ганыч көчсезлектән гаҗиз булып, тораташ катканнар. Алар тирә-юньдәге шаулап-күкрәп утыручы яшеллеккә, 69
җәйге якты көнгә, шәфкатьле нурларын сибүче кояшка, бирегә төшеп кунарга да тартынган кошларга шәрә бо¬ такларын сузып: — Күрегез безне! — дип, сүзсез генә илереп кычкы¬ ралар шикелле. Кап-кара көйгән җир, бер үлән заты юк. Кап-кара үле шомыртлар. Бөҗәкләр булып бөҗәкләр дә күренми. Якындагы яшел болында мең төрле тавышлар белән сайраучы чикерткәләр, тавыш-тынсыз эшчән кырмыска¬ лар, куак астындагы дымлы күләгәне яратучы черкиләр шомыртлар каберлегенә керергә базмыйлар, күрәсең. Кап-кара җир, кап-кара агачлар. Ә бит ничәмә-ничә еллар бу әрәмә яз башыннан иркә яшелләнеп, соңгарак кызларның туй күлмәкләредәй ап-ак җиңеллеккә күме¬ леп, шау чәчәккә чумып, көзгә таба уңган тәлгәшләре авырлыгыннан башын аска иеп, муллыгына шатланып утыргандыр. Арырак шактый озынга сузылган черек сазлык күре¬ нә— зур сазлык, ун гектарлап булыр. Анда камышлар да башка: сары, көйгән, тапталып-изелеп беткән. Авыр тынлыкны Нәгыйм бозды: — Кыргыйлык... Инде болай да Ык өстендәге майлы тапларның сала ват күпере төсләренә кереп җәелүләренә әрнеп, су читен¬ дә үскән таллыкларның яшел билләрендәге кара нефть билбауларына карамаска тырышып, ниндидер газаплы каршылыклар кичереп йөри иделәр егетләр. Мөслим тирәләрендә балыктан нефть тәме килә, су өсте пычрак элпә белән капланган, агачлар шау яфракта утырсалар да, аларның нефть сыланып калган ботак¬ лары тиз уалучан пыяла шикелле: килеп кагылуга кое¬ лып та төшә. Кеше һәм табигать. Алар бер-берсенә шулай ук кан дошманнармыни соң? Җир йөзендә бер-берсен тулыландырып, дөньяга бөтен¬ лек биреп тормыйлармыни? Менә шушы әрәмә шикелле кап-кара Җир шарын һәм шул җансыз шар өстендә кайнашучы кешеләрне күз ал¬ дына китереп карасаң — салкын тир бәреп чыга. Яки әнә, арырак шаулап утырган яшел дөньяны: мең¬ нәрчә аллы-гөлле чәчәкләрне, җиләк-җимешләрне, ур- ман-суларны, кош-кортларны, җәнлекләрне, бөҗәкләр¬ не — кыскасы, бар тереклекне табигатьнең күз өстендәге 70
кашы шикелле йерүче кешеләреннән башка күз алдына китереп кара. Әлеге шомыртлыкны самолет белән агу сиптереп үтергәннәр икән. Авылда егетләргә шулай диделәр. Көзгә бульдозерлар килеп басу ясаячаклар, ди. Мелиорация, имеш. «Туфрагы бик уңдырышлы. Мин ул әрәмәнең маен сыгып чыгарам әле»,— дип әйткән, имеш, колхоз предсе¬ дателе. Өлкәнрәк агайлар: «Соң, энем, әнә сазлыкны корыт. Котылырбыз черки оясыннан»,— дип әйтеп-әйтеп караганнар каравын. Тыңламаган: «Сазлыкка көч күп кирәк»,— дигән. Әпләй бу күңелсез хикәяттән соң: — Җир дә түзә бит, йотмый шундыйларны,— дип ачыргаланды. Үле шомыртлык Әпләйне бөтенләй көтелмәгән яктан ачып бирде. Менә сиңа команда клоуны! Тилемсәрәк кү¬ ренгән тышкы кабык астында нинди сизгер, сабыйларча саф һәм садә йөрәк яшеренеп ята икән. Корыган агач¬ ларга карап елый алучы шундый егетләр күбрәк булсын иде бу дөньяда. ИРЕКСЕЗД8Н АРТИСТЛАР Ә Иркәнәштә Мәхмүт кызык итте: артист ясады да куйды егетләрне. Өйлә җитеп килгәндә аяк баскан иделәр Иркәнәшкә. Әле ерактан, борылма башыннан ук кыр казлары кебек тезелешкән авыл кызларының тау итәгеннән бөгелә-сы- гыла су алып кайтуларын күрүгә: — Егетләр, чишмәгә суга барабыз,— диде Мәхмүт. Термометр баганасын егерме сигез-утызга кадәр куып торган чаклар. Егетләр әлсерәп, хәлдән таеп бетәләр. Көн кызуында агып та булмый, бераз сүрелгәнен көтеп, әрәмә ышыгында йокларга да өйрәнеп беткән иделәр инде. Нәгыйм: — Күнә суы кайнап чыгарлык,— дип зарлана. Шундый вакытта тешләрне сындырырлык салкын чишмә суыннан кем баш тартсын! Чишмә авылның бирге башыннан ярты чакрымнар чамасы читтә ята икән. Шунлыктан «Шыртлака»ны да бирге башта туктаттылар. Егетләр чишмәгә көтүләре белән йөгермәкче иделәр дә. Нәгыйм: 71
— Ә селәү?— дип, башы белән авылга табан изәп күрсәтте. Иркэнәш — шактый ялангач тау башына кунаклаган зур гына авыл. Яр буйлап озын-озаеп сузылган. Сал тук¬ таган җирдән ерак та түгел тиреслек күпереп тора. Шунда бср-ике малайның чокчынганы күренә. Алар сәя¬ хәтчеләрне чамалап алуга, кулларын болгый-болгый нәр¬ сәләрдер кычкырып, түбәнгә тәгәрәделәр. Болары әле авангарды гына булган икән. Озакламый урам башыннан төп көчләре күренде. Күп иде алар — өч дистәгә бетмәстер, мөгаен. Кием-салымнарының һәм ко¬ ралларының төрлелеге, араларында яулыклы-толымлы- лары да булу егетләргә авыл саен очраучы анархистлар кавеме һөҗүм итеп килүен сөйли иде. Ачы тәҗрибә шуны күрсәтә: алар белән очрашуның әле бер генә мәртәбә дә сәяхәтчеләр файдасына беткәне юк. Бер сүз белән — анархия1 Л!ең күз карап, мең колак тыңлап торса да, биш минут эчендә салның астын өскә китереп бетерә алар. Кискен карар кабул итәргә кирәк иде. Карар шул булды: Мәхмүт белән Сәгыйть суга бара, калганнар бу төркемгә каршы чыгып, аларны тиреслектә селәү эзләп казынуның салда казынуга караганда йөз мәртәбә кы- зыклырак икәнлегенә ышандыра. Коры агитация әллә ни зур нәтиҗә бирмәс, билгеле. Шуңа өстәп, материаль кызыксындыру чаралары кулланырга мөмкин. Бу һәр ике эшне Нәгыймгә йөклиләр. Теле дә аллага шөкер, күлмәк якасына кадап тезгән кармаклары да җитәрлек. Ике-өч башкисәрне үзенә ияртә алса, дан һәм хөрмәт Нәгыймгә! Калганнары капитан өлешенә тия. Ул, салны су эченәрәк этәреп, үзе яр башында анархистларның күңелен күрергә тиеш. Барлык сорауларына да мөмкин кадәр озын һәм буталчык җавап бирсен, кирәк булса биесен, җырласын, фокус-мокус күрсәтсен, кыпыкка ярылсын, шартласын — салга үткәрмәсен. Егетләрнең бу тактикалары үзен аклады тагын. Нә¬ гыймнең күпмедер кармагы малайларның фуражка түбә¬ сенә күчкәч, берничәсе селәү казышырга риза булдылар. — Мин бу селиләрне миллионны табам.— дип макта¬ нып алды бер мышык борыны. Салкын су кайтып җитте, һәркем сусаган, ләкин чи- ген-чамасын белеп кенә «тешләрен сындырып» каралы¬ лар. Тиреслек башындагылар да килеп-килеп чишмә суыннан авыз иттеләр. 72
«Миллион сели» тиз генә табылырга теләмәде. Башта¬ рак чыбык-чабык белән, бармаклары белән генә тырма¬ нып азапланган селәү экспедициясе, ярты сәгать буена банка ярым гына табыш ала алгач, урам башындагы йортлардан сәнәкләр-көрәкләр күтәреп чыкты. Комсыз авызын ачкан ящикның әле тиз генә тулыр чамасы кү¬ ренми иде. Бу юлы егетләрне кабаландыруының фай¬ дасы булмаслыгын аңлаган Мәхмүт чишенеп суга кереп китте. Бер уңайдан каршы яктагы әрәмәгә экскурсия дә ясап караган иде, үзен әллә ни кызыктырырлык нәрсә тапмады бугай, тиз әйләнде. Кая басарга белмичә түзем¬ сезләнеп әрле-бирле йөренү дә туйдырды аны. Менә ул әлеге анархистлар гаскәренең читтәрәк торучылары яны¬ на — кыз балалар янына китте. Алар белән каядыр алга, үзләре барасы якка ымлый-ымлый пышын-пышын нәрсә¬ ләрдер сөйләшеп алды һәм, әллә үзе кызларга ияреп, әллә аларны үзенә ияртеп, китеп тә барды. Шулай итеп, Сәгыйть тагын ялгыз торып калды. Әле селәүчеләр планнарын үтәп бетермәгән иделәр, Мәхмүт каяндыр велосипед эләктереп алган да, шуңа атланып выжылдатып әйләнеп килде. — Әйдә, капитан. Сызгырт сыбызгыңны, безне көтә¬ ләр,— дип, бер-бер артлы тезеп салды ул. — Мин әзерлек эшләре алып бара торам. — Кем көтә? Кайда? Нигә? — Баргач күрерсез, мин киттем. Егетләр җыенып Мәхмүт күрсәткән якка кузгалганчы шактый вакыт үтте. Тиреслектән тирләп-пешеп, пычра¬ нып кайткан егетләр Ыкка чумып чыкмыйча калалармы сон инде? Нәгыйм капитанны киеме-ние белән дә тартып төшерде әле суга. Ә тегесе инде «безне көтәләр» булгач, киенеп куйган иде. Нәгыймне тиргәп кенә басылырлык булмагандыр шул ачуы, аның үзенең киенгәнен көтеп торды да: — Чират синеке,— дип, бах! тегене суга. Шулай чыр-чу килеп азапланып ятканда, велосипед тагын күренде. Бу юлы Мәхмүт үзе түгел, бер кыз бала атланган иде аңа. Ярым-ялангач егетләр янына якын ук килергә базмыйча: — Артист абзыйларны көтәләр! — дип кычкырды да бооылып җилдертте ул. — Артистлар? Нинди артистлар икән ул анда? — Анда түгел. Без ул артистлар,— дип көлде Заһит. 73
— Фортель,— диде Нәгыйм. — Көтелмәгән хәйлә. Инде шулай дип әйтелгән, чигенер юл калмаган икән, димәк, нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Сәгыйть шигырь сөйләргә булды, Нәгыйм тамашачыларны фотога төше¬ рергә, сүз арасында бер-ике мәзәк сөйләп алырга теләк белдерде. Әпләй табигатьне саклау турында өч минутлык лекция укыйм диде, Заһитның баяны бар. Күрәсез, бары¬ сына да эш табылды. Ул арада килеп тә җиттеләр. Борылманы үтүгә, җәйге ферма лагере күренде. Та¬ машачылар да ачыкланды: ферма кызлары! Егетләр кау¬ шый калдылар. Аны-моны уйлап өлгергәнче, Нәгыйм салны ярга китереп терәгән иде инде. Төшәргә кирәк иде. Каршы алучылар арасында Мәхмүтнең башындагы чит-читләре төйнәп куелган кулъяулыгы агарып күренеп тора. Үзе бер кочак шомырт ботаклары күтәргән дә аяк¬ ларын киң итеп аерып баскан. Вакыт-вакыт ул берәр уч шомырт сыдырып ала һәм аны зур итеп ачылган авы¬ зына ыргыта. Бераздан шомырт төшләре, көчен җуйган ядрәләр төсле шыбырдап, суга коелалар. Егетләр ярга сикерә. Ь1к җиленең салкынча рәхәт¬ леген онытып торырга туры килә: кояш көйдереп бетер¬ гән, сыерлар изеп таптап үткән шәрә тау сыртына күтә¬ реләләр. Кызыксынып уратып алган бала-чага арасын¬ нан башларын югары тотып, кырыс күренергә тырышып узалар! Мәхмүт иң алдан атлый. Кай арада кулъяулыгын алып яшергәндер, көлсу төстәге беретын маңгаена ук басып куйган. Исе дә китми аның. Әйтерсең гомер буе шулай сукбайлыкта йөргән, гомер буе шулай аны җые¬ лышып каршы алып торганнар. Ферма кызлары аларны күрүгә чыркылдашып алды¬ лар. Нәгыйм белән Сәгыйть, алар күз карашы астында эреп беткәнче дип, нишләгәннәрен дә аңламастан, якын¬ дагы машина кузовына шылу ягын карадылар. Иске ЗИС, гүя аларны гына көткән, судагы көймә кебек чай- кала-чайкала кузгалып та китте. Артта кызлар тавышы эленеп калды: — Әй, зәңгәр ыштан, әллә каласыңмы безнең янда гына?! — Төшегез, нишлисез?! — монысы Мәхмүт тавышы иде. Тегеләр икәүләп кабина түбәсен төяргә тотындылар. 74
Шулай өркә-курка гына башланган эш булса да, кон¬ церт үзе ярыйсы үтте тагын. Ферма эшчеләре рәхмәт әйтеп калдылар. ҺӘР НӘРСӘНЕҢ ХӘСТӘРЕН АЛДАН КҮР! Буаны таза итеп, таш һәм чыбык-чабык тутырып, су¬ байларны кызганмыйча тезеп буган булганнар. Ул әле хәзер дә, инде ничәнче язгы ташуларны үз өстеннән үт¬ кәргәннән соң да, һаман нык тора, әллә ни ишелмәгән, биек килеш сакланган. Су аны өч урыннан тар гына итеп умырып алган: әйтерсең күптән түгел генә бомбага тот¬ каннар. Ләкин артык эш кыра алмаган шикелле. Әгәр яңадан буарга кирәк булса, берничә машина таш җитәр иде. Көймә буа авызына якыная төшкәч, Сәгыйть өчкә бүленгән ташкын юлының уң яктагысы ташландык каус икәнен аңлап алды. Көймәне шунда тотарга кирәк: агым эләктереп алып уртадагы шарламага өстерәмәсен... Әнә ничек суыра ул, әнә ничек ажгырып тора! Дөбер¬ дәп, шаулап, котырына-котырына түбәнгә атылган көчле ташкын астан үзен сагалап торган эре ташларга, кара- лып-тнмерләнеп беткән субай башларына ике-өч метр биеклектән сикерә дә челпәрәмә килә. Аның кыйпылдык¬ лары сары очкыннар булып як-якка сибеләләр, чәчриләр, сүрелә төшкән кояш нурларында салават күпере ясап өскә сикерәләр. Гүя алар яңадан күтәрелергә, яңа таш¬ кынга кушылып субайлар-ташлар өстенә яңадан ишелеп төшәргә телиләр. Әмма көчләре җитми: чәчрәп, фейрверк төсле уйнап хәлсезләнәләр дә, кабаттан ташлар өстенә егылалар. Аннары зарланып гөрелди-гөрелди аска — буа артында туктаусыз кайнап утыручы биниһая зур һәм тирән чоңгылга чумалар. Үз чиратында субайларга да эләгә: өзлексез кыйналу газабыннан аларга яшькелт төс йөгергән, кайберләре ташкын көченә түзә алмыйча егылганнар. Алар чигенер¬ гә, дезертирларча качып китәргә җыенган солдатлар ши¬ келле. Ләкин таш йөрәкле, таш күкрәкле салкын ташлар ул куркакларны соңгы мизгелдә эләктереп алганнар. Теге мескеннәр аяклары таш астында кысылган килеш сузылып яталар. Үзләрен рәхимсез ташкын тукмый — алар бөтен гәүдәләре белән калтыранып-дерелдәп, үз 75
язмышларына буйсынып яшәргә калганнар. Егылган су¬ байлар көрәшче түгел инде. Әнә, каралып-яшелләнеп бетсәләр дә, тез чүкмичә күкрәкләрен ташкынга куеп торганнары субайлар ичмасам! Салны каус юлына кереп туктаттылар. Егегләр, шарлавык карарга теләп, ярга коела баш¬ ладылар. — Әл-лә-ә! — Әпләй сыңар аяклап сикерергә тотын¬ ды. — Бәрдем... — Яланаяк йөрерлек түгел,— диде Сәгыйть шундый тон белән: гүя таш һәм чыбык-чабыклардан гына торган бу ташландык буа бер гаҗәеп крепость та, гүя егет үзе шул крепостьның коменданты. Егетләр, кем резин итек, кем ботинка эләктереп, аңа иярделәр. Ул аларга шарлавык күрсәтеп: — Бик якын бармагыз. Аска караганда баш әйлә¬ нә,— дип кисәткән була. Салны сүтеп буаның икенче ягына, әлеге кайнап тору¬ чы чоңгыл-казан читенә китереп җыйдылар. Чоңгыл әйләнәсе илле-алтмыш метрлар булган кур¬ кыныч бер түгәрәк иде. Аның уртасын шарламадан агы¬ лып төшкән көчле агым диаметр сызыгы ясап ярып үтә. Казанның агым бүлгән һәр ике яртысы бөтерелеп-бө- терелеп, бүрәнкәләнеп кайнап утыра. Бу чоңгыл-казаннан салны исән-сау алып чыгу шак¬ тый хәтәр эш иде. Сәгыйтьнең ялгышлыгы инде: каршы як ярга туктап сүткән булсалар, чоңгылдан арырак та¬ шып җыярга мөмкин булыр иде,— илле адым җир каян килеп кая китмәгән! Ә бу яктан моны эшләп булмый — әрәмә белән капланган текә яр юлны бүлеп тора. «Ялгышларны төзәтүгә караганда, һәр нәрсәнең хәс¬ тәрен алдан күрү яхшырак». Нишләсен, бу юлы үз деви¬ зына үзе хыянәт итте Сәгыйть. Кечкенә генә киңәшмә ясап алдылар. Сәгыйть, яр буйлатып, чоңгыл читләп кенә барырга да, аннары казанны урталай ярган агымга кереп, бу җә¬ һәннәм базыннан ычкынырга көчебез җитәр, дип уйлый иде. Командага шулай диде дә: — Яр буйлап сыпыртабыз, егетләр! Нәгыймгә бу тәкъдим ошамады: — Юк, капитан, батмас алай. Безгә шушыннан ук агымга керергә кирәк. — Бер хаталандым, икенчесенә этәрмә,— Сәгыйтьнең 76
ачуы кабара башлады. — Беләм: синең һай-һулап таш¬ кын өстеннән үтәсең килә. — Малайлык,— дип җөпләде Заһит аның сүзләрен. — Тилелек! — дип төзәтте Сәгыйть. — Тилелек, хөр¬ мәтле Заһит. Шарлама астындагы агымга ничек кермәк кирәк. Нәрсә юктыр анда? — Выжылдатып керәбез. И-и-их! — Әпләй кулы бе¬ лән күрсәтеп бирде. — Менә болай итеп. Күзеңне йомып өлгерсәң өлгерәсең, өлгермәсәң — юк: әллүк аннары! — Әй, ташла әле шамакайлануыңны! Капитан ялгы¬ ша. Буш сүз белән вакыт кына уздырабыз, киттек! — ди¬ де Нәгыйм һәм озын колгаларның берсенә барып тотынды. Мәхмүт мускулларын уйнатып алды, аннан соң учына төкереп ишкәккә утырды: — Капитанча булсын. Сәгыйть җиңел сулап салга сикерде. Башкалар кереп беткәннәр, тик ул гына, үз карарыннан кайтмау нияте белән, салны бавыннан тотып тора иде әле. Нәгыйм һаман мыгырдана: — Ну, кире! Ну, кире-е-е... Ул үпкәләгән кыяфәт белән колгасын ташлап Заһит янына ук китеп утырды. Миннән ярдәм көтмә диюе инде үзенчә. Мәхмүт Сәгыйтькә баш кагып алды да, каерылып- каерылып ишә башлады. Болай карап торуга бер урында кайнап утырган кебек күренгән агымның үзе генә белгән юллары бар, ахрысы, ул каршы ага һәм җитәрлек көчле карыша иде. Колгалар белән этә-төртә булыша торгач, казанның аргы башына барып җиттеләр. Инде бер дәр¬ рәү талпынып аласы да, кистереп аккан ташкынга барып кына керәсе... һай, кереп булса! һай, кереп булса! Сә¬ гыйть кызарынып-бүртенеп, мускуллары шартлар дәрә¬ җәдә киереп ишә башлый. — Р-раз-два! Р-раз-два! Битеннән шыбырдап тир ага, тыны кысыла, күз алла¬ ры караңгылана егетнен. Каһәр суккан бу агымны җи¬ ңеп булмаячагын ул инде күңеле белән тоя. Акылы тук¬ тарга, чигенергә куша. Ләкин — юк. Котырыну җене бар булганын биләп алган, үҗәтлек соң чигенә җиткән, һа¬ ман тартыша. — Р-раз-два! Р-раз-два! Ничектер бер тын алган арада Сәгыйть борылып 77
караса, Мәхмүт ишәр-ишмәс утыра. Ул инде мәгьнәсезгә көч түгүдән баш тарткан. Аптыраудан, җиңелү хурлы¬ гыннан Сәгыйтьнең йөзенә кан бәрә. Ишкәк үзеннән-үзе кулыннан шуып төшә. Нәгыймнең: — Фо-па! Икенче фо-па... Хата,— дип пышылдаганы ишетелә. «Хата? Әйе, икенче хата. Икенче кат үземә хыянәт... Өченчесенә җыенам. Нәгыйм хаклы: без агымга башын¬ нан, уңайдан керергә тиеш идек... Ә болай...» Әкрен генә урыныннан күтәрелә Сәгыйть һәм, беркемгә дә карамас¬ ка тырышып, койрыкка китә. Бөтен бите, колаклары ут яна. Үзенә үпкәлисе урында егетләргә үпкәли ул. «Шәф¬ катьсезләр! Зур абыйны да әйтер идем. Тыеп, туктатып калмады. Заһит тагын... Битарафлыгы белән кая бара алырмын дип уйлый икән?» һәммәсенә дә өлеш чыгара егет. Барысы да начар, барысы да аңардан көлә. Ярар, ялынырсыз әле... Нәгыйм артыннан мүчкәй булып чабар! — Ха-ха-ха! Ха-ха-ха! — Сәгыйть кычкырып көлеп җибәрә һәм Нәгыймгә кычкыра. — Мүчкәй син, Нәгыйм! Әлегә кадәр сал өстендә хөкем сөргән авыр тынлык аның тавышыннан куркып суга егылып төшә. — Хи-хи-хи,— дип кеткелди Нәгыйм. — Мүчкәй шул, мүчкәй... хи-хи-хи... — Нәгыйм, әйт әле бер шәп латынь!—ди Заһит.— Онытмаслык булсын. — Когито, эрго сум,— ди Нәгыйм. — Декарт әйткән, мин түгел. — Мәгънәсе? — Фикерлим, димәк, яшим. — Коги, коги... Ничек әле? — Когито, эрго сум. — Когито эрго сум. Фикерлим, димәк, яшим. Шәп! Әйбәт әйткән, картлач. Когито... эрго... сум. Фикерлим... — Фикерләдең инде,— дип үчекли Әпләй. — Күрдек, капитан. „БӘРӘҢГЕ ТӘМСЕЗМЕ ӘЛЛӘ, ӘПЛӘЙ?" Матвеевка тирәләрендә озак мавыгып ятарга исәп¬ ләре юк иде. Бу урыннар шыксыз һәм шәрә. Балык дисәң, балыкка мантырлык рәт күренми: ни кыланып озын-озак- лыйсың монда? Татлы хыяллар кузгатырлык, җан азыгы алырлык җирләр булмагач, вакытында китү хәерле. 78
Кибеткә киткән Мәхмүт белән Әпләйне көтеп, бәрәңге пешереп ятканда үзара шулай сөйләшеп куйдылар сәя¬ хәтчеләр. Ә бәрәңгене оста пешерә Нәгыйм — юып ала да чи- ләге-ние белән чирәмгә илтеп каплый. Аннан соң чиләк¬ нең як-ягыннан буралап чыбык-чабык өеп чыга. Шырпы сызып vt төрткәндә: — Сәгатеңә кара, капитан, — ди ул. — Унсигез минут¬ тан алырбыз. — Ә нигә унсигез? Унбиш яки егерме түгел? Нәгыйм учакка бүртенеп өрә-өрә: — Анысын минем абыйдан... Өф-өф-өф!.. сорарсың. Өф-ф-ф! Өф-ф-ф! — дип жавап бирә. Коры чыбык-чабык дөрләп кабынып китә. Әйтелгән минут үтүгә учакны таратып ташлый Нә¬ гыйм. Юк, шунда ук чиләкне ачып бәрәңгене җыярга ашыкмый әле ул. Чиләк астындагы бәрәңгеләр, ярыклар¬ дан пышт-пышт иттереп пар атып, тагын бер-ике минут ял итеп яталар. — Кнлеп җитмәгән җирләре килсен. Кызарсыннар,— дип аңлата егет бу моментны. — Ах, бәрәңге җанашыма бераз тын алырга бирми ярамый. Шул арада инде ул чиләкне ачып, бәрәңгене бушлат җиңенә түтырып та өлгерә. — Әйдәгез, өстәл әзер. Бушлатны түгәрәкләп уратып алалар, һәм берәм-бе¬ рәм «кысла тотарга» керешәләр: әт-тә-тәләп кулларын пешерә-пешерә кабыгы кызарып кетердәгән симез бәрәң¬ геләрне җиң эченнән аулыйлар. Нәгыймнең шундый әфсеннәр белән пешергән бәрәң¬ гесе көлдә-күмердә аунаткан бәрәңгедән, бәлки, әллә ни аерылып та тормыйдыр. Әмма егетләр өчен аның исе дә, тәме дә, төсе дә, мәгънәсе дә башкачарак булып тоела. Әпләйләр кайтып җитте. Күтәргән төеннәре шактый күләмле һәм саллы күренүгә карамастан, аңа күбрәк прәнник-печенье тутырылган булып чыкты. Сөрсегән май алганнар тагын. Май белән авыл саен шул бәла: я кибет¬ тә бөтенләй булмый, я һәрвакыт сөрсегән була. Әплэйнең сөмсерләре коелган — күкәй таба алмаган¬ нар. Бигрәк тә ярата шул егет күкәйне! — Ярар,— дип тынычландырырга тырышты аны Сә¬ гыйть. — Прәннек кимерерсез. Вак печенье. Калориясе ягыннан... 79
Әпләйнен әллә кайнар бәрәңгедән авызы пеште, әллә тончыкты — ул бәрәңге валчыкларын бөркеп пошкырып җибәрде: — Үзең аша! Прәннек! — дип Сәгыйтьне бик тупас кына кисеп куйды. Нәгыйм бу ялкынны сүндерергә, «ашыгыч ярдәм» күрсәтергә ашыкты. — Әй-әй, Әпләй! Бу нинди дорфалык? — дип сузды ул ярым җырлагандай итеп. — Бәрәңге тәмсезме әллә? Вахтенныйның хезмәтен олылап, пешергән ризыгын макгап ашау — язылмаган закон ул. Бүген Нәгыйм вах¬ тада торса, иртәгә — син. Үзең ни нәмәрсә әмәлләп аша¬ тырсың бит әле? Әгәр дә иптәшләрең синең тырышып- тырмашып, юкны бар итеп әзерләгән әбәтеңнән баш тартсалар? Шуның өчен дә һәр вахтенный кунакчыл бу¬ лырга тырыша, командага ярарга тели. Аның: «Тоз менә монда. Тагын өстимме сиңа? Ашагыз әле, ашагыз»,— кебек кайгыртучанлык тулы ягымлы сүзләре яки: «Бик тәмледән булмады инде, гафу итәрсез»,— дигән булып үзен мактатырга тырышуы табынны ничектер бизәп, үзенчә бер җылылык биреп тора. Ләкин шул ук вакытта вахтенный бик артык сыгылып та төшми. Ул — табып хуҗасы, табын янында өлкән кеше. Аңа үз чиратыңда: «Чәен бетеп китмәсә, тагын берәрне агыз әле. Дускай, авырыксынма инде, ипи генә сузчы»,— шикелле нәзакәт¬ лелек белән эндәшергә кирәк. Ә инде ризык мактауның һәркем өчен мәҗбүри икәнен әйтеп тормаска да була. Табыннан кузгалганда вахтенныйга рәхмәт белдерү, вахта кабул итеп аласы кешенең савыт-саба юарга, та¬ бын җыештырырга булышуы да керә бу йолага. Әпләй үзенең артык бөгеп ташлавын бик тиз аңлап алды. — Тәмсез булса, тончыга-тончыга ашар идемме соң? Мондый бәрәңге эләксә, Тукай абзаң поэма язар иде. Күкәйне дә оныттырырлык булган бу,— дип мактарга тотынды. Мәхмүтнең кайтканда ук күңеле күтәренке иде. Әле булып алган печтеки ямьсезлеккә игътибар да итмәде ул. Үзе ашый, үзенең йөзендә ниндидер татлы эчке бер куа¬ ныч балкый. Сул кулы белән әледән-әле күкрәк турысын сыпырып куя, нәрсәнедер капшап карагандай итә. «Хат! Миләүшәдән хат алган!» Сәгыйть моны кинәт кенә, үзе дә сизмәстән бөтен җаны-тәне белән тоеп алды. 80
Шатлыкны яшереп торып буламыни: Заһитның кабыр¬ гасына төртеп, Мәхмүткә таба ымлады ул. Берочтан Нә¬ гыймгә дә күз кысып шуны ук аңлатырга тырышты. Егетләр берьюлы ялт итеп Мәхмүткә борылып карый¬ лар. Ә ул һаман шулай эчтән балкып, нурланып уты¬ руында. Сәгыйтьнең кабыргалары үз чиратында Заһитның терсәге белән күрешеп ала. Заһит аның сизгерлегенә шулай бәя бирә. Бу ачышны уртаклашу мөмкинлегеннән нечкәреп китеп: — Миләүшә, — дип пышылдый ул,— Миләүшә... сөй¬ гәне... Нәгыйм нсә аларның ымлауларын үзенчә юрый: авы¬ зын ерып, баш бармагы белән күкрәгенә төртеп ала да башын югары чөеп җибәрә. «Мин бит ул!» — дигәнне аң¬ лата аның бу кыланышы. Ул Мәхмүтне үзенең тәмле бәрәнге пешерүенә, Әпләй белән Сәгыйть арасына керә язган кара мәчене вакытында куып җибәрә алуына кәеф¬ ләнеп утыра дип уйлый. Сәгыйть аңа аскы иренен бүлтәйтеп күрсәтә: белдең, пычагым! Аның белән генә чикләнеп каласы килми, үре¬ леп колагына пышылдый: — Миләүшә... Нәгыйм кулын селки: — Әфсен укыма әле,— ди һәм Мәхмүткә борыла. — Чәй өстәмимме? Тегесе ишетми. Кабатлап сорагач кына сискәнеп китә: — Ә-ә-ә... Кирәкми, рәхмәт. Мәхмүт күзен түгәрәк табын өстеннән йөгертеп чыга да Сәгыйтьтә тукталып кала. Берни булмагандай итеп: — Агабызмы? — дип сорый. Аның бу соравы сорау түгел, ә бәлки хәл ителгән мәсьәлә булып яңгырый. Әй бүген ишәчәк инде Мәхмүт! Бөтенләй йокламас, мөгаен. Аның урынында булса, кем дә йокламас иде. Рәхәттер ул кызлар хаты алу! Аны күкрәк кесәңә яше¬ реп, гел үз яныңда икәнен тоеп яшәү рәхәт булмыймы соң инде. Бер дә хат алганы юк шул әле Сәгыйтьнең. Кызы да юк... Кызы? Үз-үзеннән оялып куя егет. Мәхмүт сизенә күрмәсен тагын уйларымны дип, тиз генә урынын¬ нан күтәрелә дә честь биргән кыландырып: — Агабыз, Зур абый! — дип чәтелдәтеп җавап бирә. Б-505.-6 81
ЗАҺИТ АЛТЫН КАМЧЫ, ГӨЛБӨДРӘН, КАНСИБЗР". Сүнеп барган кояш инде зифа камышларның очла¬ рына утырган, аларны алтынга манган. Сындырып ал да, алтын каләм итеп, алтын хәрефләр белән кичке күк йөзенә алтын сүзләр яз: — Гүзәл син, дөнья! Заһит тезләрен кочаклап яр башында утыра. Күксел төскә кергән җылы һәм тыныч суга карый. Камышлар кырт киселгән җирдән төнбоеклар башлана. Көн уртасы булса, бу яшел келәмнәрнең аклы-сарылы бизәкләрен дә күрергә булыр иде. Ә хәзер бер генә сары чәчәк тә күрен¬ ми: алар өлгереп җитмәгән аксыл-яшькелт мәк башлары¬ дай түгәрәк йортларына кереп качканнар. Төнбоеклар кояшны гына яраталар шул. Төнен боеклар... Июль эссесе инде үз эшен эшли башлаган. Камыш¬ ларга төптән сары төс кунган. Кайберләре карабашлары авырлыгыннан кырт киселеп көчле җилдә сынып төшкән¬ нәр — карабашлары суга ук чумганнар. Заһит бөтен гәү¬ дәсе белән блокнотына иелде. Инде байтак көннәр кулы¬ на алмаган иде ул аны. Күргән тәэсирләре, ясаган ачышлары онытылып, хәтердә тоныкланып, төссезләнеп беткәнче кәгазьгә төшереп калырга кирәк иде ана. Ә кә¬ газьгә төшкән сүзләре, кемгә ничектер, үзе өчен бик кызыклы, бик мавыктыргыч иде. Менә алар: «...Ык буенда ничәмә-ничә төрле камыш үсә! Атлаган саен очрый торган чут-чамасыз күлләр камышлыкларга төренеп яталар. Менә өч кырлы штык шикелле каты камыш. Аны кы¬ лыч үлән, сары сусын дип йөртәләр. Тамырыннан дару ясыйлар. Тагын түгәрәк без шикелле очлы вак камыш бар. Анысы көтүче инәсе, челән борыны дисәң дә ял¬ гышмассың. Аннары сазанак дигән камыш сыман үлән очрый — агулы үсемлек. Аксыргак та камыш үләннәр семьясыннан түгелме икән әле? «Су буенда кыяк үлән, кыеп аласы иде»,—дип җырлыйлар. Күрән камыш ту¬ рында ул. Кыягы пәке кебек үткен. Уңай якка сыдырсаң кисми, кытыршы ягы бармагыңны сөяккә кадәр ярып җибәрергә дә күп сорамый. Җикән камышны белмәгән кеше юктыр инде. Камышлыклар арасында аскы катта үсүче куык үлән белән батманчыкка да тукталып үтим әле. Куык үлән нечкә генә көпшәле, буын-буын сикереп 82
үсә. Буыннан бик гиз сынып чыга: әйтерсең һәр буынын бер-берсенә кигезеп кенә куйганнар. Суда үсеп утырган килеш өстенә бассаң, гөбер-гөбер итеп һава куыклары чыгара ул. Ә батманчыкны икенче төрле су чикләвеге дип атыйлар. Аның каты яшел чикләвеге вак кына төш сыман чәнечкеләр белән капланган. Таза, нык үсемлек. Чикләвеге төбенә кармак кереп батса, тартып алырмын димә: өзелә дә кала. Тагын әле төнбоеклар, камышлар белән аралашып укъяфрак үсә. Су угы. Яфраклары өч- почмакланып, очлаеп тора. Нәкъ укбаш инде. Реактив самолет канатлары кебек дисәң дә ярый. Монысы кармак¬ чылар өчен куркыныч түгел, тиз йолкынып чыга. Җикән камыш. Икенче төрле — карабаш. Карабашын җыеп уй¬ намаган малай юктыр. Шактый озын булып кыякланып үсә ул, арасында адашып калырга да мөмкин. Кара әле, бәрчә чуклы курай камышын оныта язганмын икән бит. Башындагы бәрчәсен искә алмаганда, курай камыш һинд камышының — бамбукның безнең якларда төпләнеп кал¬ ган бертуганы кебегрәк. Авыл малайлары аның сабагын¬ нан бик шәп ук ясыйлар. Кызыл талчыбыктан җәя тарта¬ лар да, курай камыш башына калай оч кигезеп, ауга чы¬ галар. Җәяң әйбәт, утың төз булса, йөзәр адымга атып җибәрергә була аны. Курай камыштан шул ук тиктормас малайлар сабызгы-курай да ясыйлар әле. Кызганыч, кар¬ мак сабына ярамый. Юкса бамбукны алыштырыр иде ул. Камышлыкларда тагын вак абага котырып үсә. Анысы сазламык күл буйларын ярата. Бер авыл карты аны туз¬ баш елан үләне дип атады. Бу үлән дә аскы катта. Аның белән янәшә өйдәш булып наратбаш яшелләнеп утыра. Чыршының һәр ботакчыгын аерым-аерым өзеп алганнар да, ылысларын өскә каратып, сазламыкка куе итеп тезеп чыкканнар: менә сиңа чыршы үләне булган, һәр ылыс- инә төбе буынланып тора...» «...Баштарак карлыган, чия ашап йөрдек, инде бөрле¬ гән пешә. Баксаң, мин әле җиләк-җимешләрне дә юньләп бел¬ мим икән! Урманнарда кызыл бөрлегәнне таный алмый¬ ча теңкәм корыды. Нәгыйм белән капитанга карап көнләшеп үләм инде, белмәгән нәрсәләре юк. Беркөнне Нәгыйм бармак башы кадәрле карасу-зәңгәр җимешләр җыеп килгән. — Ашап кара әле, — ди. 6* 83
Курка-курка гына авызга каптым. Әчкелтем тәм та¬ ралды, тешләр камашты, телем тутыкты. — Нәрсә соң бу? — дип сорадым төкеренеп. Нәгыйм көлә: — Курыкма, агулы түгел, үлмәссең, — ди. — Күгән җиләге бу, кара җиләк. Зур абый әйтмешли, витамин шары. ...Борынгы заманнарда безнең бабаларыбызның төп азыгы үлән-сәлән булган. Алар һәр үләнне чәйнәп карап, ашарга яраклыларын тапканнар. Кайберләрең дару ит¬ кәннәр. Арыш, бодай, солы, арпа, тары, борчак, карабо¬ дай... Иген булып киткән үләннәр түгелмени болар? Ке¬ шенең беренче укытучысы — табигать. Авыл балаларына карагыз: нинди генә үләннәр аша¬ мый алар! Кузгалагы, юасы, балтырганы, кукысы, кәҗә сакалы... Кыңгырау чәчәккә җиләк төреп йоту дисеңме, тукранбаш кебек баллы чәчәкләрнең ширбәтен суыру ди¬ сеңме, мәтрүшкә чәе дисеңме — берсе дә калмый...» «...Тагын чәчәкләр турында. Исемнәре матур бер җыр, гүзәл музыка бит, әй! Утчәчәк, янарчәчәк, умырзая, рәйхан, бохар кынасы, үлмәсгөл, тамчылы гөл, күкчәчәк, яушан, күзлут, канә¬ фер чәчәге... Капитан миңа бер кып-кызыл матур чәчәкне сабын чәчәге дип күрсәтте. Сабагын, яфракларын өзеп алды да кулын шуның белән ышкып юды: ап-ак сабын күбеге ин¬ де менә. ...Ярангөл, сөмбел (мин аны ак дип йөри идем, ул кызгылт-сары була икән), япон гөле (гортензия), уймак чәчәк, алтынчәчәк (хризантема), лалә, бакра, энҗе чәчәк (ландыш), шеббуй гөле (левкой), тырнак гөл (мальва), чалма чәчәк (пион), зәйтүн гөле, алтын камчы, гөлбәд- рән, кантибәр, калтырчәчәк, зәгъфран, гөлхәйре... ...Минем болай һәрнәрсәгә ис китеп каравымны авыл малайлары ничек кабул итәр иделәр икән? Әле Әпләй белән Мәхмүт тә гел көлеп йөриләр: «Заһит чынлап то¬ рып профессор булмагае», — диләр. Мәхмүт бер хәл ин¬ де, Әпләйгә ни калган тагын! Миннән артык белми дә бит үзе. Тал төрләрен дә аерып бирә алмады. «Су буенда тал-тирәк...» Жырдагы бу тал-тирәк, бе¬ ләсезме, ничә төрле була? Нәгыйм миңа аларны танырга өйрәтә-өйрәтә интегеп бетте. Тубылгы — бер, кәҗә та¬ лы— ике. карагач — өч, кызыл тал (теге, язын «песи»лә- 81
рен җыеп йәри юрганы) — дүрт, өянке — биш, бөдрә тал — алты, карагай — җиде, кара тирәк — сигез, очлы яфрак — тугыз, кара тал — ун! Болар барысы да Ык бу¬ енда үсә...» ЫК ЕГЕТЛӘРДӘН ТУЙДЫ, КҮРӘСЕҢ Заһитның «гамәл дәфтәре» шулай көннән-көн калы¬ ная барган арада Ык егетләрдән туйды, күрәсең: ачула¬ нышырга сәбәп эзли башлады шикелле. Аның көнозын шашкын бию белән мавыккан дулкыннары төнгә кергәч тә тынарга теләмиләр. Сәяхәтчеләрнең шул дулкыннар белән сугышып, кичкә җеп өзәр хәлләре дә калмый. Җил йөзгә бәреп исә. Егетләрнең береткаларын йол¬ кып алып суга ыргытырга тырыша ул. Анысын булдыра алмагач, күлмәкләрен йолка башлый. Алай да эше барып чыкмый. Шуннан көчсез ачудан флагштокка барып ура¬ ла: ниләр генә кыландырып бетерми ул флагны! Әгәр дә аклы-зәңгәрле шул чүпрәк кисәген тартып алса, сәяхәт¬ челәрне җиңгәнгә санар иде җил-явыз! Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, җилнең азынуыннан дулкыннар үрнәк алалар. Тегесе никадәр көчлерәк ко¬ тырса, болары да шулай тырышалар — бер-берсеннән ка¬ лышыр исәпләре күренми. «Шыртлака» белән маңгайга маңгай килеп сугышучы дулкыннар аның өстенә менеп биемәкче булалардыр ин¬ де: бер-бер артлы ябырылып кына торалар. Сал такта¬ лары башына ак күбекләр кунаклап кала. Дулкыннар тагын чигенәләр, яңа көч белән тагын алга ыргылалар. Күбекләр арта бара. Арта барган саен аклыклары кими, пычрак саргылт бер төскә керәләр алар... Монысы — Калморза астында. Анда чаклы төшеп җитәселәре бар иде әле... Шагыйрь әйтмешли: Алгы көннәр ягына күз төбәп. Кая шулай ашыга соң йөрәк? Матвеевкадан төнлә чыгып киткән иделәр. Бик ты¬ ныч, бик шома үтте ул төн. Дүрт-биш сәгать эчендә ике көйлек юлны әйләндереп тә салдылар. Александровка, Екатериновка, Илларионовка дигән рус авыллары алар- ны күрми дә калдылар. Инде төн таңга авышып килә иде. Ишкәктә Мәхмүт 85
белән Сәгыйть утыра. Соңгысы әле яңа гына черем итеп алгангамы, бераз туңа да шикелле. Ишү ритмына кереп җитә алмый. Күзләре дә юньләп ачылып бетмәгән. Ул Нәгыймне алыштырган иде. Ә Нәгыйм ятарга ашыкмый, сал борынында тәмәке пыскытып бара, йокы¬ дагыларны уятмаска теләп, әкрен генә гөлдерәшәләр. — Карта нәрсә сөйли, капитан? — дип сорый Нә¬ гыйм. Авызындагы тәмәкесе ерактан, бик ерактан җемел¬ дәп күренүче маяк уты шикелле бер кабынып, бер сүнеп китә аның. — Шәп сөйли карта, — дип шатландыра Сәгыйть.— Болай җилдерсәк, кичкә Бикбауны да артта калдырма- гаек әле. — Бикбауда туктарбыз инде, егетләр, — ди Мәх¬ мүт. — Әпләйнең танышлары да бар бугай анда. — Туктыйбыз, билгеле. — Нәгыйм тәмәке төпчеген суга атып бәрә. — Зур авыл ул. Район үзәге кадәр бар. Берничә кибет, культура сарае, почта, милиция... Тагын нәрсәләр санар иде икән егет! Ләкин шул вакыт «Шыртлака» кинәт дырт итеп сискәнеп куйды, нәрсәгә¬ дер бәрелде бугай. Шунда ук төнге тынлыкта көчле бу¬ лып сал астында әшәке дөбердәү ишетелде. Күк күкрәвен хәтерләткән бу дөбердәү белән беренче генә очрашулары түгел инде. Исегездәме, әле Нарат астыннан агып киткән төндә үк тап булган иделәр аңа. Аннан соң көндезләрен сайлыкларны, шарламаларны үткәндә дә үзен искә тө¬ шереп килде ул. Дөберди башладымы, димәк, сайлык. Димәк, төпкә ышкыла. Мәхмүт тиз генә ишкәкне батырып карый. Юк, ишкәк төпкә тими. — Нәгыйм, колга белән кара әле. — Карыйсы юк, тирән монда, — ди Нәгыйм. Ул инде көймәне чишеп азаплана. — Сизмисеңмени, сал тукта¬ ды. Аста нидер бар. — Ишмик әле, — ди Мәхмүт. Дөбердәүне ишетүгә икесе дә туктап калган иде инде, югыйсә. — Агым үзе ипләп алып чыкмасмы. Нәгыйм салның уң ягына килеп төртелә һәм ишкәге белән суны айкап эзләнергә тотына. — Берәр чытыр-фәләндер, — ди ул. Аңа ике фонарь белән яктыртып торалар. Тагын нәр¬ сә әйтер икән дип көтәләр. 86
Көймәсен агымга аркылы куйган Нәгыйм шактый озак азаплана. Агым аны әкрен-әкрен түбәнгә сөйри. Егет ишкәге белән бер-ике селтәнеп ала да тагын салга якынлаша. Менә ул көймә читеннән иелеп, кулын суга тыга, нәрсәнедер эләктереп ала. «Шыртлака» калтыра¬ нып куя. — Трос, егетләр, — ди Нәгыйм. Тарткалап-йолыкка- лап карый да — чыкмый. Ыкка аркылы сузылган бу¬ гай, — дип өсти. — Паром бардыр, бәлки, — ди капитан, һәм фонарь рефлекторын ераклыкка күчереп, башта сул як ярны ка¬ рый: ул-бу күренми шикелле. Уң якны Мәхмүт белән икәүләп капшыйлар. Ләкин утлары ярга барып җитә алмый. — Киң, ә! — ди Мәхмүт. Нәгыйм трос чыбыгына ике куллап ябышкан да көй¬ мәне шуның буенча алып бара. — Сак бул! Өзелеп китмәсен...—ди аңа Сәгыйть. — Ярар, — ди тегесе ялкау гына. Паром тросы булмады бу. Нәрсә икәнен тәки белә алмадылар. Балыкчылар сузган дисәң, ни өчен? Берәр браконьерның үзе уйлап тапкан җайланмасы булса гы¬ на инде. Өзәргә күпме тырышып та, өзә алмады Нәгыйм аны. «Шыртлака»ны трос өстеннән төшереп, ярга туктат¬ тылар. Аннары дәррәү троска ябыштылар: иң башта аның ярдай ярты гына метр чамасы суга батырып, яшереп куелган тимер казыгын табып алдылар, аннары, аны бо- лай гына каерып-йолкып ала алмагач, балта белән чап тылар. Тросны сал өстенә урап җыеп салганнан соң да тиз генә тынычлана алмадылар. Әгәр шуңа кем дә кем моторлы көймә белән килеп менсә... Яки бала-чага су кергәндә өстенә сикереп төшеп, бер-бер хәл булса... Ни генә димә, акыллы кеше эше түгел иде бу. Таң атты. Бераздан күк йөзе киң итеп елмаеп җибәрде. Офыкта зур утлы шар күренде. Ул җир читендә хәрәкәтсез асы¬ лынып калган гайре табигый бакыр тас төбен хәтерләтә иде. Елак талчыбыклар, аның бакыр авырлыгына түзә алмыйча, башларын суга игәннәр. Шактый еракта, болын өстендә ниндидер кошлар уй¬ наклыйлар. Әллә акчарлаклар, әллә тәкәрлекләр — ир¬ тәнге нурлар яктысында аерып булмый. Күрәсең, анда 87
күлләр-камышлыклар бардыр, ул кошларның оялары шундадыр. Кошлар яна көнне каршылап күккә күтәрел¬ гәннәр дә, озын көн буена эшлисе эшләре алдыннан ка¬ нат язалар. Үзенә күрә кошлар физзарядкасы. Читтәрәк бер пар челән бөтерелә. Болары зур канат¬ ларын иренеп кенә җилпеп, бөтенләй диярлек селкемичә, салмак түгәрәкләр ясап әйләнәләр. — Капитан, — диде әле һаман йокларга ятмаган Нәгыйм. — Иртәсе бигрәк матур. Әллә чак кына туктап балык тотабызмы?! Бикбауны үтеп китү барыбер бүген¬ ге планга керми. Ашагач кузгалырбыз. — Нишлибез соң?— Капитан Мәхмүткә карады. — Туктыйк, — диде Мәхмүт. — Мин йоклап та алыр¬ мын. — Ул киерелеп куйды. — Арытты бугай... Тын иртә. Нәгыйм әйтмешли, штиль. Җилсезлек. Июль кызуларында, балык болай да бик нәзберек, бик назландырып кына чиерткән чакларда, иртәнге нәни таң җиленә дә риза инде балыкчылар. Тик су өсте эретел¬ гән сары май кебек тыныч һәм җансыз гына булмасын. Күзләрне авырттырырлык ул көмеш җансызлык балыкчы өчен бер дә куаныч түгел: чиертмәячәк. Ә менә бераз гы¬ на шадраланып, гел менә болай гына, тырнак очы кадәр генә дулкын кисәкләре уйнап торса... Анда инде каба! Ә бүген Ык шулхәтле ваемсыз һәм тыныч: әйтерсең ничәмә-ничә гасырларга бер мәртәбә ял алган да бөгәр¬ ләнеп йокларга яткан. Син аны уятырга азапланып ма¬ ташма инде. Балык тотуның исеме генә булды. Кеше саен өч-дүрт вак чабак шунда. Тагын Нәгыймнең урта кул зурлыкта¬ гы ике кызылкүзе дә бар икән әле. Аның каравы Заһит булдырган: дистә ярым шыртлаканы сал өстендә утырган килеш кенә чүпләп алган ул. Хәзер мактана инде: — Койтылар! Мин булмасам, уха да ашый алмас иде¬ гез бит, — дигән була. Сәгать сигезләр тирәсе. Капмаган балыкларны тирги-тирги, бер-берсен жи- ңелчә чеметкәләп-шаяртып чәй эчеп утыралар. Сәгыйтьнең ачынып-ачынып: — йоклаган бит Ык. Үлгән. Нинди балык чиертсен мондыйда? — дип зарлануы иртәрәк булды бугай. Елга әкрен генә уяна башлады. Баштарак, сүз белән һәм чәй белән мавыгып, егетләр әле аның «Шыртлака»ны тирбәтергә тотынуын абайламадылар да. Бераздан ул: 88
«Кем дәште мине? Кемгә нәрсә җитми?» — дигәндәй ит¬ тереп, яр читләре белән чәпелдәшә-чәпелдәшә гәпләшер¬ гә кереште. Нәгыйм кузгала башлаган дулкыннарга ишарәләп: — Күрәсеңме, капитан, Ык синең сүзләрне ишетте,— дип шаяртып алды. Әйе, алар иртәнге тынлыктан соң табигатьнең ни сә¬ бәптәндер кинәт кенә үзгәрүенә шулай шаяртып-көлеп кенә карадылар. Алар әле кояшлы зәңгәр күк йөзендә шикләнерлек бернәрсә дә күрмәделәр. Чүт кенә җил чык¬ кан икән, чыксын, бик әйбәт: бөркүлек кими төшәр, ишәргә җиңелрәк булыр. Ишәргә дип авыз тутырып әйт- мәсәләр дә ярыйдыр тагын. Бикбауга ерак калмаган. Көн урталарында ук булмаса да, бик кичкә дә калмыйча тө¬ шеп җитәрләр, шәт. Анда — ял. Бер тәүлеккә туктарга исәплиләр. Нәгыйм белән Сәгыйть — төң йокламаган кешеләр, таратып ташланган палатка өстенә сузылдылар, һәм, ял¬ гыз гына борын сызгыртып йоклап ятучы ЛҮәхмүткә ку¬ шылып, өч тавыштан сайраша да башладылар. — Әбәткә уятырбыз, — диде Заһит. „КИГӘВЕН, КИГӘВЕН, КИЯВЕҢ КИЛӘ - КАЧ, КАЧ...“ Сәгыйтьнең учына камка төшеп утырды. Ул аны «камка» дип китапчалап әйтә: мәктәптә шулай өйрәткән иделәр. Минзәлә якларында камка да, чуар таракан да түгел, ә тәти кигәвен дип йөртәләр ул бөҗәкне. Ничек соң әле такмазасы? Кигәвен, кигәвен... Кигәвен, кигәвен... Кигәвен уч төбендә әрле-бирле йөгереп йөри дә йөри, һәрберсенә җиде кара төртке төшкән ярым түгәрәк кы¬ зыл капкач-канатларын бер ача, бер яба. Үзе һаман очып китә алмый. Кызыл капкачлары астында бик вак карасу җепселләр белән сызыкланган нәфис һәм үтә күренмәле йомшак канатлары да бар әле аның. Нигә очып китми инде ул? Сәгыйть аңа чәнти барма¬ гы белән җиңелчә генә төртеп ала. Бөҗәк, нәни аякларын корсак астына яшереп, бөтенләй тынып кала: үлде, имеш. 89
Кара инде, нишләп кигәвен булсын ди ул? Уч төбен¬ дә керпе ята лабаса. Бөгәрләнеп ята. Чәнечкеләрен тыр¬ пайткан. Үзе кызыл канатлы, һәр канатына каралган җиде гөмбә ябышкан. Чәнечкеләре кадалса, авырттырыр ич. Бар инде очып кит! Әһә, исенә төште. Хәзер очырта ул сине. Кигәвен, кигәвен, Киявең килә — Кач, кач... Алтын капкаңны ач, ач! Оч инде. Бәләкәй чакта шулай такмаклагач очып ки¬ тә торган идең бит. Бигрәк тә кызлар бер аякларында си- кергәли-сикергәли көйләп такмаклый иделәр. Сәгыйтьнең үзенә ул такмазаларны әбисе өйрәтте. Имеш, тәти кигә¬ вен ул бөтенләй дә кигәвен түгел икән. Ул кызларның булачак кияүләре икән. Юри шулай тәти кигәвен кыяфә¬ тендә киләләр ди алар. Кызлар кигәвенне такмаклап очыралар да кайсы якка киткәнен карап торалар. Тәти кигәвен кайсы якка юл тотса, кызлар шул якка китеп ки¬ яүгә чыга, имеш. Ә малайлар үзләренчәрәк такмаклый торган иделәр. Алар өчен такмазаның үз ырымы бар. Тәти кигәвенне учыңа куясың да такмак әйтәсең. Болай дип: Кигәвен, кигәвен, Киленең килә — Ишек ач. Кигәвен сиңа алай тиз генә ачылмый әле ул. Аякла¬ рын җыеп учтагы менә шушы керпе кебек ята бирә. Бер такмаклыйсың, ике, өч... Шуннан соң ялындырып кына кузгала кигәвен. Уч төбен кытыклап йөгереп йөри тор¬ гач, кызыл капкачларын ача. Кая соң әле үзе? Ә, керпе иде бит ул! Кызыл канатлы керпе. Анысы да юк... Кулында капрон шнур ич Сәгыйтьнең. Җәен карма¬ гыныкы. Әй-яй сөйри! Зуры капкандыр. Керпе дә кармак¬ ка каба микәнни сон? Керне? Нинди керпе? Җәен сөйри, җәен! Ул сал астына кергән бугай. Әнә салны ничек ду китерә. Өзеп китмәсә инде. Өзүе бер хәл, салны каплап 90
куйса! Зур абый белән Нәгыйм йоклап яткан килеш Ык төбенә чумарлар аннары. Алар җәен капканны белми¬ ләр ич әле. — Нәгыйм, Нәгыйм! Тор, малай, — дип кычкырмакчы була Сәгыйть, ләкин тавышы чыкмый. Теге кызыл керпе тамагына ябышкан... — А-а-а! Сәгыйть капрон шнурны ыргытып бәрә дә, ике кул¬ лап керпене йолкып алмакчы була. — А-а-а! — Нигә акырасың? — ди Заһит. — Куй транзистор¬ ны. Транзисторны чытырдатып кысып тоткан икән дә Сә¬ гыйть, куркынган күзләрен зур ачып, Заһитка карап то¬ ра икән. Әкренләп аңына килә ул. — Йоклап киткәнмен, — дип үз-үзенә сөйләнеп куя. Баш селеккәләп, күзләрен бер ачып, бер йомып торган¬ нан соң: — Егетләр кая? — дип сорый. Сал өстендә Заһиттан башка берәү дә күренми. Шунда гына ул Ык өстендә ак күбекле дулкыннарның ишелеп-ишелеп тәгәрәшкәннәрен абайлап ала. Ә көн һа¬ ман кояшлы, көләч. — Әллә җил көчәйгән инде? Сәгыйть әле ваемсыз. Йокысы ачылып бетмәгән. Шун¬ лыктан савыт-сабалар күтәреп салдан чыгып барган За¬ һитның ни өчен эндәшмәгәнен дә аңлап җиткерми. Бит- кулларын суда чайкап, яр өстенә күтәрелә. — Әт-тә-тә-тә! Зилзилә икән монда! Яр астында бул¬ ганга гына ул кадәрле сизелми икән. Җил талларны җиргә сылый алганча сыларга тырыша. Тал яфраклары барысы да кайтарылганнар, агарып күренәләр. Дөнья гомуми бер гүелдәү, шаулау, чыелдау белән тулган. Җил шулай үз җырын җырлый. Егетләр шактый зур ябалдашлы тирәк ышыгына тү¬ гәрәкләнеп тезелеп утырганнар, Заһитның аш бүлгәнен көтәләр. Көндәгечә җанлылык-күңеллелек сизелми, шаян сүзләр ишетелми, йөзләре борчулы, йончу күренә. — Нинди зилзилә, ә! — дигән була Сәгыйть күтәрен¬ ке тавыш белән. Берәү дә җавап бирмәде. Бары Нәгыйм генә: — Аквилон, — дип куйды. — Анысы нәрсә тагын? 91
— Төньяк-көнчыгыштан исүче көчле җил. Татарстан¬ ның көнчыгыш районнарында июль аенда еш була тор¬ ган кунак. Салкын яңгырлар алып килә. Нәгыйм моны кафедра артына баскан лектор тоны белән тезеп сөйләп чыкты. — һи! Исең киткән икән, — диде Сәгыйть. — Шуның өчен генә балталарыгыз суга төшкәндәй утырмыйсыздыр бит? Әллә соң Бикбауга кертмәделәрме? Узып киттекме? Нәгыйм көлемсерәп кенә әйтте: — Китәрсең әле... Аш бүленеп беткән иде. Мәхмүт Сәгыйтькә ипи сузды: — Ашыйк әле. Арыдык без, капитан. Әпләй суелып-сыдырылып чыккан уч төбен күрсәтеп: — Бурлачить иттек, — дип ачыклады. — Тә-ә-ә-әк! Димәк, аквилон? — Аквилон, малай, аквилон. Озакка гына сузылма- са ярый инде. КАПИТАН РАЗВЕДКАГА КИТӘ Беляевка күпере маңгаена «Шыртлака» үтәргә тиеш¬ ле ике субай арасына кулъяулыгын кыстырып куйгач, Сәгыйть артка борылып карады: флаглары Ь1к уртасын¬ да җилферди — төшеп киләләр. Сәгыйть әле салдан әллә ни китеп өлгермәгән иде. «Күпергә кадәр агым әйбәт ке¬ нә, үкчәгә тиз басарлар, — дип уйлады ул. — Ә менә кү¬ пердән соң, күреп торам, Ык ыргакланып борылгач, агым югала. Дулкыннар каршыга ажгыра башлыйлар. Анда инде егетләр яңадан бурлак булырлар: муеннарына транзистор асып, «Маяк» музыкасы астында сал тар¬ тырлар». Нәгыйм кулъяулыкны онытмаса ярый инде, алырмын, дигән булды булуын. Кулъяулык үзенә күрә пароль иде. Көймә Сәгыйтьтә булгач, күперне алдан килеп үлчәп карый алмаячаклар. Ә аны үтешли билгеләп китүе берни дә түгел. — Сал үтәрлек булса, кулъяулыгыңны кыстырып кал¬ дыр, — дигән иде Нәгыйм. Аш янында Мәхмүт аңа: — Капитан, Бикбауга бара торырга иде, юл хәлен бе¬ леп булмый, төнгә калуыбыз да бар, — диде. Әпләй кызып: 92
— Үзем барам, — дип караган иде дә, җибәрмәделәр. Көймәдә йөри белүе шулхәтле генә. Ерак юлга ничек ышанып чыгарасың ди аны? Шулай итеп, Сәгыйть Бикбауга ашыга. Берочтан Әп- ләйнең танышларын да эзләп табарга тиеш ул. Ишүе авыр. Көчле каршы дулкын көймәне әле бер як ярга, әле икенчесенә кага. Урыны-урыны белән Сә¬ гыйть бөтерчекләргә эләгә дә, бөтенләй кирегә китә баш¬ лый. Өстәвенә эссе. Ул чишенеп ташлады. Җилдә кояш¬ ның өткәне алай ук сизелми шикелле иде. Ишкәктән чәч¬ рәгән тамчылар вакыт-вакыт аның шәрә тәненә куналар да, егеткә рәхәт булып китә. Заһитның ухасы тозлырак булган бугай — үлеп эчәсе килә. Әледән-әле иелеп, куш учлап су чөмерә Сәгыйть. Кайнамаган елга суы белән бик мавыгырга ярамаганын да белә, ләкин нишләсен: ирен¬ нәре кипшенә. Алда култык сыман җир күренде. Инеш-мазар агып төшә микән дисә, түгел икән. Язгы ташуларда һәм көчле яңгырларда шаулап гөрләвекләр ага торган коры ерга¬ нак булып чыкты. Ерганакның төбе сап-сары тыгыз ком. Җил аның өстен дулкын-дулкын тарап куйган. Сәгыйть комга килеп керде. Ул инде көймәсен яр буйлап өстери иде. Бер-ике атлавы булды, аяклары те¬ зенә тиклем батып китте. Менә сиңа каты! Әллә инде тот¬ рыксыз коммы? Сәгыйть тизрәк көймәгә ябыша. Көймә борынына күкрәге белән ятып, аякларын комнан тартып ала. Уф! — дип авыр сулый ул. Маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сыпырып төшерә. Чынлап та тотрыксыз коммы? Әллә курыкты гынамы? Аның күз алдына җан өшеткеч күренеш килеп баса. Менә ул бер аягын тартып чыгармакчы була, икенчесе та¬ гын да тирәнрәк бата. Менә ком инде биленнән үк суы¬ ра... Күкрәгеннән кыса... Мәкерле төпсез комлык әкәмәт зур казандагы кесәл төсле дерелдәп тора. Җанлы кебек. Сәгыйть инде карыша алмый. Ком муенына җитә... Авы¬ зына, борынына тула... Бераздан ком өсте тынып кала. Җил аны яңадан дулкын-дулкын итеп тарап куя. Сәгыйть юк инде... Ком йотты аны. Егетләр килеп җитәр. Комга төртелгән көймәне күреп алырлар. — Җәмәгать, — дип кычкырыр Заһнт ерактан ук танып. — Капитан көймәсе бит бу! — Әллә йоклап ятамы? — дип шаяртыр Әпләй. Нәгыйм берәр мәзәк сүз кыстырыр: 93
— Ноленс-воленс кына киткән иде. Теләр-теләмәс ке¬ нә, — дияр. һәм, әлбәттә, комга беренче булып сикерер, һәм... Юк, юк! Булуы мөмкин түгел. Ә нигә булмасын икән? Ык буенда тотрыксыз комлыкларны күргәне бар Сәгыйть¬ нең. Калмия тирәсендә. Дөрес, анда ком суланып тора, астан салкын чишмә бәрә. Моның кебек зур да түгел. Ма¬ лайлар ул комлыкны кар базы итеп файдалана иделәр. Тозлаган балыкны чиләге-ние белән батырып, аркылыга озын таяк тыгып куялар иде. Май да таш кебек каты тора иде анда. Тотрыксыз ком шул ук гадәттәге ком ул. Коры айлар¬ да өстендә биеп йөрергә була. Ләкин шул ком, астан өс¬ кә таба су күтәрелә башладымы, тотрыксыз мәкерле ал¬ давычка әйләнә дә куя. Ком астыннан бәреп чыга торган чишмәләрне күргәнегез бардыр. Чокыр казып карагыз әле шунда: ул һаман ишелеп, күмелеп торыр. Тотрыксыз комның бер төре була инде ул. Су ком бөртекләре ара¬ сыннан үтеп, аларны бер-берсеннән аера һәм ком тотмый башлый. Кеше куркыныч килгәндә еш кына акылын җуя. Сә¬ гыйть тә шулай була язды. Тотрыксыз комга эләккәч, нәрсә эшләргә кирәклеген ишеткәне дә, укыганы да бар иде аның. Ул ком су шикелле, аңа төшкән әйбер үз авыр¬ лыгы кысып чыгарылган ком авырлыгына тигезләнгәнче генә батарга тиеш. Шуннан соң әйбер «йөзә». Кискен хә¬ рәкәтләр ясамыйча, комны бик чайпалдырмыйча гына шуышып чыгарга киңәш ителә. Күрәсең, бик гади. Ә Сә¬ гыйть шүрләп калды... Әй, әллә бата, әлә батмый иде әле ул ком! Ялгыз бул¬ ганга, иптәшләреннән аерылганга күрә генә бераз шүр¬ ләде бугай егет. Куркаклыгын үзенә сиздерәсе килмәде ләкин. БИКБАУЛАРГА ҖИТҮ БИК АВЫР Үлән өстендә Мәхмүтнең кечерәк өстәл кадәрле сары портфеле авызын ачып ята. Портфель капкачына йокы¬ га талган акчарлактай ак электробритва кунаклаган. Мәхмүтнең кулында кара пластмасс саплы түгәрәк көз¬ ге ялтырый. Юк, ул көзгегә карамый, ул инде кырынып 94
бетергән. Соры күзләрен кыса төшеп аргы якка — Ь1к бормасының теге башыннан антенналы шифер түбәләре күренеп торган авылга карый ул. Бикбау. Егетләр әле көндез үк анда булабыз дип хыялланган Бикбау. Инде кояш баеган, ә Бикбау һаман алда, һаман сәяхәтчеләрне көтә. Юк, инде ашыкмыйлар, Ыкны аркылы чыккач, турыдан ярты гына чакрымда ятса да, су белән байтак күренә әле ул. Нигә ашыгырга? Па¬ латкаларны шушында, матур әрәмәлек авызына корып төн үткәрү һәм иртән, гармуннар уйнатып, шау-гөр килеп, авыл итәгенә барып туктау — иң күңеллесе шул аның. Җитмәсә, Сәгыйть авырый... Әйе, ул авырый. Ул Бикбауга барып җитә алмады. Ин¬ де килеп җиттем дигәндә генә башы әйләнә, күңеле бол¬ гана, эче авырта башлады аның. Юкса, җил дә тына төшкән, агым да шәп иде. Бер-ике мәртәбә чайкалып китеп, көймә белән каплана язгач, туктарга булды ул. Аңа ике балыкчы булышты. Алар биредә тәүлек буе балык тотып ятканнар. Бүген — шимбә. Авылга театр килгән, ди. Балыкчылар театрга ашыга иделәр. — Иптәшләремне көтәрмен, — диде Сәгыйть аларга. — Авыру килеш төнгә калсаң, — диде берсе. — Без сине Бикбауга илтеп куйыйк. — Сез Бикбауныкымы? — Юк. Түкепеке. Ерактан. Без мотоцикл белән. Те¬ ләсәң, илтеп куябыз. — Ә көймә? — Көймәңне шушында бәйләп калдырабыз. Записка язып. Иптәшләрең табып алыр. — Кирәкми,— диде Сәгыйть, ыңгыраша-ыңгыраша. — Караңгыланса, күрми үтеп китәрләр. — Анысы бар инде, — дип килештеләр балыкчы¬ лар.— Алайса без сиңа утын җыеп калдырыйк әле. Ягып җылынырсың. — Рәхмәт... Балыкчылар аны әле сүнеп җитмәгән үз учаклары янына яткырдылар. — Тирбәткәндер сине, — диде аларның өлкәнрәге.— Диңгез авыруы шикеллерәк пәмәстәдер. Дулкын бик көч¬ ле иде бит. — Я кояш суккандыр, — дип өстәде икенчесе. — Даруларыгыз бармы сон? — Бар. 95
■— Ярар, егет, без киттек. — Хушыгыз, рәхмәт сезгә. Балыкчылар тырылдап китеп бардылар, Сәгыйть аларның исемнәрен дә белми калды. Бераздан туңдыра-өшетә башлады. Авыру егет учак¬ ка чыбык-чабык өстәде дә, авырткан эчен тотып, бөгәр¬ ләнеп ятты. Ичмасам, җылырак та киенмәгән иде. Өстен¬ дә юка күлмәк кенә. Әле йокымсырагандай итеп, әле кинәт дерт итеп сис- кәнә-сискәнә, өч сәгать көтеп ятты ул иптәшләрен. Алар- ның тавышы бик ерактан, берничә борылма аша килеп керде колагына. Әй, сөенгәнен күрсәгез Сәгыйтьнең! Менә шулай тукталып калдылар алар бу урында. Сәгыйтькә профилактика йөзеннән фталазол бирде¬ ләр, берничә йотым спирт эчерттеләр. •— Төнгелеккә мәтрүшкә белән аспирин бирербез, тирләргә кирәк сиңа, — диделәр. — Врач алып килербез, бәлки. Яки авылга илтербез. Больница бардыр, — диде Нәгыйм, аңа текәлеп карап торганнан сон, — җитдигә китмәгәе. — Юк, -— диде Сәгыйть, — кирәкмәс. Егетләр алдында үзен уңайсыз сизә иде ул. Әпләй җилкәсен сикертеп куйды: — Кайдан табасың бит ул врачны? — Бер фельдшер кисәге тапмасаммы... — дип кыза башлады Нәгыйм. Мәхмүт аны туктатты. — Мин Бикбауга барам, Заһит син дә, шунда беле¬ шербез. Әпләй; — Мин бармыйм, — диде. — Төнлә кеше эзләп йөрер хәлем юк. Ул, билгеле, врач турында түгел, ә үзенең танышлары турында әйткән иде. Ләкин Нәгыйм аны аңламады: — Синнән эзләтмәбез лә! — Бернинди врач та кирәкми, — диде Сәгыйть яңа¬ дан кабатлап. — Болай да үтәр. Хәзер, әнә Мәхмүт кырынган-ясанган, Бикбау ягына карап басып тора. Корыч төсендәге, әле утюг эзләре дә бетмәгән тар ба¬ лаклы чиста чалбар, очлы башлы ялтыр туфли һәм җете кызыл нейлон носки Мәхмүтнең билдән түбән өлешен әле яңа гына сәхнәдән төшкән көяз артистка охшатса, 96
башындагы уңып-таушалып беткән береты белән иске пиджагы шофер халкын хәтерләтә иде. Ул бик ашыкмаган кыланып, Сәгыйтькә күз кысып алды. Үзенең бөтен кыяфәте: — Менә, Заһит киенеп бетерсен дә, без — әллүк! — дип кычкырып тора. Әллүген әллүк тә, әле бит көймә белән каршы якка чы¬ гасы бар. Көймә Нәгыймдә. Ул төнгелеккә кармаклар куярга китеп барды. Көтәрсез әле, җаныкайларым, чүт кенә... Көтмәделәр. Көймә белән узып баручы бер агайны туктатып аргы якка чыктылар тәки. Бикбау клубында ни калган дип уйлыйлардыр ул кадәр? Мәхмүтне аңларга була инде. Миләүшәсенә хат салырга ашыга. Аннары, Сәгыйть авырып сынаткач, иртәге көн өчен дә кайгырта¬ сы бардыр. Нәгыйм белән Сәгыйть икәү генә утырып калдылар. Әпләйме? Су буенда булмый кайда булсын тагын: балык тота. — Авыруың эфимерида булыр, менә күрерсең, — ди Нәгыйм. — Бик начармы ул эфимерида дигәнең? Нәгыйм көлеп җибәрде: — Андый авыру юк. Бер көнлек авыру, тиз үтәр ди¬ мәкче идем. — Туйдырмыймы сине ул чит сүзләр? — һич юк, — ди Нәгыйм. — Мин әле татарча да өй¬ рәнә башладым. — Татарча?! — Әйе. Менә, мәсәлән, дәфнә нәрсә ул? — Белмим. Тукта, беләм бугай: су борчасы. — Их син! — Нәгыйм Сәгыйтьиең чәчләрен биш бар¬ магы белән битенә сыдырып төшерде. — Су борчасы — дафния. Ә дәфнә — лавр яфрагы. — Лабор-лобыр ич ул,— дип көлгән була тегесе. — Ә байтал? — Фи-и-и! Ат. — Атның ниндие? Белмисең: бия. Тагын бер генә сүз — кәбап? — Кәбап? Тәмле әйберләргә әйтәләр бугай. — Шашлык. — Шашлык та, кымыз да булыр, — ди Сәгыйть. — Камага төшеп җитик кенә. Калмия авылында кымыз Б-505 - 7 97
ясыйлар. Ык белән саубуллашу кичәсен шашлык ашап, кымыз чөмереп үткәрербез. Их... — Каз, кымыз, матур кыз. — Әпләй менеп җиткән икән. — Тукай шулай дигәнме әле? Син, капитан, авыр¬ дым дигәч тә, азына башладың, ә! Күренеп тора: егетләр авыруның күңелен күтәрергә тырышалар. Үзләренчә шаярталар, ләкин шаяртулары артында борчылу ярылып ята. Капитан чынлап авырма¬ гае... Менә ул борчылуның сәбәбе. — Ә, тоттыңмы балык? — Койрыкларыннан. Иртәгә Нәгыйм җыеп алыр ин¬ де, алса. — Алырмын да, — ди Нәгыйм. — Судак тотсаң, шәп инде.— Әпләй авызын чәпелдә- теп куя. — Эләксә. Нәгыйм капылт урыныннан тора: — Ә бәлки, эләккәндер дә инде. — Ул яр астына тө¬ шеп барышлый гына өстәп куя. — Тотармын... Бераздан Нәгыйм утырган көймә борын артына ке¬ реп күмелә. Авыл ягыннан гармун тавышы ишетелә. Егетләр- кызлар клубка уенга төшәләр, ахрысы. Җәй көне тынчу клубта җыелып, тузан эчендә уйнап йөрүнең ни кызыгы бардыр инде! Кыенмыни шул ук яшь¬ ләргә шушында Ык буена төшәргә? Биисең килсә, тигез аланлыклар беткәнме? Яки көймәләргә төялеп, ай як¬ тысында йөзеп йөрергә ярамыймы? Табигать дәшеп, ча¬ кырып тора. Шуны күрмиләр. Исләре киткән, шәһәрчә таш сарай салганнар! Уты балкып тора, имеш. Кил Ык буена, як зур итеп учак: менә сиңа ут булыр. Төнге Ык- ның серле һәм шомлы матурлыгыннан исерерсең. Төшеңә дә кермәгән татлы хыялларың уяныр, якты уйларың куз¬ галыр. Сөйгән кызың булса, көмеш нурларда коенган ел¬ га сиңа иң кирәкле сүзләрне пышылдар, саргылт телле зур учак ялкыннары йөрәк ялкыннарыңны үзенә суырып алыр, пырхылдап мәче башлы ябалак яки ярканат үтеп киткәндә сөйгәнең курыккан булып сиңа сыеныр. Шун¬ дый рәхәт, шундый татлы минутлар кичерерсең син. Ир- тәгәсе көн эшең дә җырлап торыр.., — Соңлады Нәгыйм, — диде Әпләй. Аның тавышында борчылу сизелә иде. — Соңлады шул. Сызгырып кара әле. 98
Әпләй сыбызгысына тотынды. Әмма әче-әче итеп кат-кат сызгыртуга карамастан, Нәгыймнән җавап аваз килмәде... „ТӨШЕРЕГЕЗ ЫШТАНЫГЫЗНЫ, КАПИТАН!" Ык өсте яктыра төшкән: бер ярдан икенче ярга кадәр айның көмеш билбавы сузылган. Ярлар ачыграк булып, каралып күренәләр. Аргы яктан, аксыл томанга төренгән борын башыннан көймә калкып чыкты. Ул агым уңаена кызулап якынлаша бара. Нәгыйм йөзен ай яктысына куеп, көймә төбенә ыша¬ нычлы итеп баскан да, әле уңнан, әле сулдан ишкәк бе¬ лән суны каерып-каерып ала. Үзе яланбаш. Озын сары чәчләре юешләнеп, маңгаена төшеп сыланганнар. Ул ашыга, авыр сулый. Күрәсең, төнге авыл урамында бер йорттан икенчесенә чабып шактый йөргәндер. Егетнең аяк очында, телогрейка бөкләп салган утыр¬ гычта, юка зәңгәр плащлы яшь кенә бер кыз утыра. Ал¬ дына куйган кечкенә чемоданын ике кулы белән дә кочак¬ лаган. Тәвәккәл дә инде Нәгыйм. — Төнге кармакларны карыйм, —дип киткән иде, әнә нинди эшләр белән йөри икән. Гомер белмәгән авыл¬ га барып, фельдшер кызны төнлә эзләп табып, урынын¬ нан күтәреп алып килә бит! Әпләйнең сыбызгысына җавап бирмәгәч, Сәгыйть аны шунда ук сизенгән нде. «Киткәндер, врач эзләп киткән¬ дер»,— дип уйлаган иде. Ялгышмаган икән. Ә капитан¬ нары инде терелде дисәк тә була. Менә, Әпләй йоклаган¬ нан соң, һава суларга чыгып утырды әле ул. Аппетиты да ачылган кебек. Бикбауга шылган зимагурларга кал¬ дырган чәйне эчеп куйды. Кара әле, врач килгәндә авырулар урып өстендә була түгелме соң? Егет тиз генә палаткага чума. Ишек яры¬ гыннан гына көймэдәгеләрне күзәтә. Кыз, мескенем, ни үле, ни тере дигәндәй. Күшегеп беткән куллары белән көймә читенә бик чытырдатып ябышыр иде дә, чемода¬ ны бар. — Сине батырудан курыкмыйм. Капитан көтеп ята, хәле авыр, чемоданың төшеп китсә, нишләрбез, — дигән¬ дер әле Нәгыйм аңа. 7* 99
Менә утыра инде врач ни үле, ни тере! Нигә дип ри¬ за булгандыр? Белмәгән бер егеткә ышанып, төнлә җә¬ һәннәм астына чыгып кит инде. Әллә бар ул авыру, әллә юк. Ә Нәгыйм ишүен белә. Каз канаты кебек җиңел һәм уңайлы ишкәге ике яклап су чәчрәтепме чәчрәтә. Агым аның көймәсен су өстеннән майдан шудырган кебек ке¬ нә шудырып бара. Кыз елгага да, ишкәкчегә дә күтәрелеп карамый. Күз¬ ләрен йомган да, язмышын Нәгыйм кулына тапшырган. Ул аңлый: хәвеф-хәтәр була калса, бу егет иң беренче булып аны коткарачак, бәладә калдырмаячак. Аннары үзе дә йөзә белә бит әле ул. Ыктан гына чыга алыр инде. Ә шулай да куркыныч һәм... кызык. Шушы су буенда ни¬ чә ел яшәп — өченче ел китте, әйтергә генә ансат! — Әле бер дә төнлә көймәдә йөрергә туры килгәне юк иде ана. Менә бу башкисәр ничек диде әле: «Без сәяхәтчеләр, ип¬ тәшебез авырый. Сез — медик. Киенегез, киттек!» Күр¬ дегезме?! Ничек тыңламассың... Көймә килгән шәпкә чыжылдап, комлы ярга барып төртелде. Нәгыйм ишкәге белән төпкә таянып бер этеп җибәргән иде, көймәнең яртысы диярлек комга чыгып утырды. Егет ишкәгенә таянган килеш кыз аркылы ярга сикерде дә, кулын сузды: — Килеп җиттек. Нәгыйм исән-сау алып килеп җитүеннән канәгать булып, елмаеп куйды. Аннары кычкырып җибәрде. — Әй, егетләр, каршы алыгыз! Палатка ишегеннән Әпләйнең башы күренде. Сәгыйть тизрәк одеяллар, бушлатлар астына качты. Фельдшер кыз алдында бераз иркәләнсә дә ярыйдыр ин¬ де, ә! Егетләрнең Бикбаудан кайтып җитмәүләре ярады әле: палаткада берүзе бит. Фельдшер кызны әз-мәз сөй¬ ләштереп утырырга да булыр. Әпләй чыккан икән. Аның: — Менә моннан менегез. Уңайлырак. Кая, бирегез чемоданыгызны, — дип тәмле генә сөйләшкәне ишетелә. — Капитан ничегрәк? — дип сорый Нәгыйм. — Бик авыраймадымы? — Юк шикелле... Анысында түгел. Рәхим итегез, ме¬ нә бу палаткада. Кара син Әпләйне, нинди тәкәллефле кылана! 100
Аяк тавышлары Сәгыйть яткан палатка төбенә җитеп тынды. Егет эчен тотып, күзләрен йомды. — Чегән таборы, — кыз яңгыратып көлеп җибәрде. — Күңелле. Нәгыйм: — Мин авыруны әзерлим әле, — дигән булды. — Керми торыгыз. Ул палатка ишеген өскә кайтарып куй¬ ды да Сәгыйтькә дәште: — Капитан, капитан! Тегесе шунда ук җавап биримме, әллә бераз көтте¬ римме дип икеләнеп яткан арада, Нәгыйм палатка эче¬ нә үрмәләп, аңа җиңелчә генә орынып алды. — Капитан, врач алып килдем. — А-а-ы-ы... — дип ыңгырашып куйды Сәгыйть. Ан¬ нары, тавышын мөмкин кадәр хәлсезрәк чыгарырга ты¬ рышып: — Ут яндыр әле,— диде. — Кәефең ничек? — Ярыйсы... Сәгыйтьнең Нәгыйм алдында мескенләнүен фельдшер кыз ишетәме икән? Ишетәдер. «Каты авырый бу», — дип уйлыйдыр. Уйласын. Ул монда кергәч, чын егетлекне күр¬ сәтәчәк әле Сәгыйть. Капитаннарның кем икәнлеген бел¬ сен әле! Кесә фонарен яндырып палатка түбәсенә элеп куйган Нәгыйм, башын ишектән сузып: — Керегез. Капитан сезне көтә, — диде. Артык чибәрләрдән түгел иде фельдшер кыз. Арыш камылы кебек сары, беленер-беленмәс кашлы, ябыграк кына ак чырайлы, күзләре әллә яшькелт, әллә соры шун¬ да — фонарь яктысында абайлап бетереп булмый. — Исәнмесез, — диде ул ягымлы елмаеп, һәм шунда ук бөтенләй үзгәреп, сөйкемлеләнеп китте. Бу үзгәреш¬ нең сере тезелеп торган ап-ак тешләрдә идеме икән, я булмаса, бөтен килеш-килбәтенең шундый үз, шундый ягымлы якынлыгы җылы авыл ө.ен, авыл өе белән бергә балачак хатирәләрен искә төшерүдә идеме икән — Сә¬ гыйть тәгаен генә әйтә алмас иде. Аның шул бер «исән¬ месез» диюе егетне бу палатка эченнән, бу кыргый әрә¬ мә арасыннан йолкып алды, гүя Сәгыйть инде үзләренең өендә йомшак урын өстендә ята һәм аңа ягымлы елмаеп үз апасы карап тора иде. Кинәт кенә йомшарып киткән күңелне тыярга кирәк иде егеткә. Әллә ничек кенә итеп: 101
— Исәнмесез, — диде ул, урыныннан кузгалып. Бөтен хәрәкәтләре, кыланышы белән кызны аягүрә басып кар¬ шы алырга җыенганлыгын белдерергә тырышты. Кыз куркынып кулы белән ризасызлыгын күрсәтергә ашыкты: — Тормагыз, торма! Әһә! Менә шулай. Юкса җебеп төшә язды түгелме соң капитан! Торып утырды. — Хатын-кызны болан кабул итәргә күнекмәгәнмен. Гафу итегез, — дигән булды. — Кан җирегез авырта... э-ээ... — Кыз кем дип эн¬ дәшергә белмичә тотлыгып калды. Аннан соң көлемсерәп өстәп куйды: — ...капитан? — Пүчтәк! — диде егет. — Рәхмәт, кем... Ә, Фирү¬ зәмени? Матур исем. Ничек килеп җиттегез? Пират рән¬ җетмәдеме соң? Фирүзә аптырабрак калды шикелле: — Кем дисез? — Пиратны әйтәм. Менә ул. — Сез пиратмы? — Фирүзә пырхылдап Нәгыймгә ка¬ рап алды. — Пират, пират,— диде Сәгыйть. — Пират булмаса, сезне урлый алыр идеме ул? — Мине урламадылар. Үзем килдем... Нәгыйм авызың ерды: — Безнең капитан шундый инде, шаяртырга ярата. — Чемоданымны бирегезче, пират, — диде аңа Фи¬ рүзә. Палатка төбендә баядан бирле таптанып торучы Әп¬ ләй эш табылганга сөенеп, чемоданны Нәгыймгә бирми¬ чә, туп-туры кызга сузды. — Рәхим итегез! — Кая әле, шаяи авыруга градусник куйыйк, — диде Фирүзә чемоданын ача-ача. Палатка эченә дару исе таралды. Кыз градуснигын ут яктысыпарак күтәреп бер селкеп алды да, спиртлы мамык белән сөртеп, Сәгыйтькә бирде. — Сез Бикбауныкымы? — Шунда эшлим. Үзем Калморзада торам. Нәгыйм сүзгә кысылды: — Калморзага сызган иде. Шуннан барып алдым,— диде ул мактангандай итебрәк һәм читенсенеп палатка¬ дан чыгып китте. 102
— Шимбә көн бит, — дип акланды кыз. — Укол ка¬ датырсызмы, капитан? — Ул инде егетнең маңгайларын¬ нан тотып, сулышын тыңлап, гадәтләнгән куллары белән эчен баскалап карап бетергән иде. Аның ягымлы йомшак кулларының салкынча рәхәт¬ легеннән оеп, күзләрен йомып яткан Сәгыйть: — Температура юк бит, — диде. — Булмасын. Сез җиңелчә агулангансыз, минемчә. Нәрсә ашаган идегез? — Шикләнерлек нәрсә дип әйтим... — Хәтергә төше¬ рергә теләп тә берни таба алмагач. — Ык суын күбрәк эчкәнмендер, — диде егет. — Алай булуы да мөмкин. Бигрәк тә аштан соң, — диде Фирүзә. — Я, уколга түзәрсезме? Ул көлә иде кебек. — Профессор пи әйтер бит... — О-о-о! Профессорыгыз да бармыни әле? Кайда соң үзе? Нигә күренми? — Бикбауга киткән иделәр. — һемм... Соңлап йөриләр икән. Коллеганы күргәндә яхшы булыр иде, әлбәттә. — Кадагыз... — Төшерегез, штаныгызны, капитан. Егет аптырап калды: — Ничек инде... — Оялмагыз, оялма. Сезне берәү дә күрми, — диде Фирүзә елмаеп. — Мин исәпкә кермим: медик. Билдән түбәнрәк йомшак җиренә әллә өч йөз меңле, әллә инде миллионлы ук пенициллин белән новокаин кер¬ гәч, тынарга мәҗбүр булды Сәгыйть. — Ә хәзер йоклагыз. Ул арада Мәхмүтләр кайтып җиттеләр. Яр буе җан ланып китте. Егетләрнең Фирүзә белән көлешеп-шаяры- шып сөйләшүләренә бик кушыласы килсә дә, Сәгыйть уколдан соң күтәрелеп чыгарга базмады. Тыштагы та¬ вышларны күпме тыңлап ятканын да хәтерләми. Тыныч¬ лап, эчке бер рәхәтлеккә оеп, изелеп йоклап китте ул. „СИН НИ ӨЧЕН СӘЯХӘТКӘ ЧЫКТЫҢ?“ Сәгыйтьнең йөрәген нәрсәдер чеметтереп алгандай булды. Кулындагы язмалар Заһитныкы иде. Ул аны вах¬ та журналына язган да, соңыннан ертып алып, Сәгыйть- 103
нең рюкзак кесәсенә тыгып куйган. Үзе генә укысын, дигәндер инде. Я, нәрсәләр язды икән ул анда? Сәгыйть укырга тотынды: «...Беркәйне мине капитан: — Син ни өчен сәяхәткә чыктың? — дип орышты. Көндезге аштан соң, якындагы печән кибәне төбен¬ дә йоклап киткәнмен дә, мине бер сәгать эзләп йөргән¬ нәр. Кычкырганнар, кычкырганнар, уянмаганмын. Йок¬ ласам, каты йоклыйм инде анысы. Шулай итеп, мин ни өчен сәяхәткә чыктым? Билгеле, печән кибәннәре төбендә йоклап яту өчен түгел, ул да кирәк кирәген. Мин — кеше. Миңа яңа җир¬ ләр күрү хаҗәт. Бу — һәр кешенең табигый теләге. Яңа¬ лык, үзгәрешләр... Кызык бит, кеше дигәнең һәрнәрсәне үз күзе белән күреп белергә омтыла. Кызыксыну, чагыш¬ тырып карау, аңларга тырышу — бик табигый хәл. Тарихи язмыш безнең Татарстан җирен бик борын¬ гыдан Көнчыгыш Азия һәм Европа илләре арасындагы сәүдәнең, алыш-бирешнең үзәге иткән. Борынгы Болгар дәүләтен искә төшерегез. Минзәлә ярминкәсен хәтер¬ ләгез. Җиде юл чаты булмаганнармыни алар? Ерак ил¬ ләргә сәүдә сәяхәтләре, мавыктыргыч маҗаралы юллар... Мип дә дөнья гизәргә хыялланам. Күңелем — дәрвиш, үзем — сукбай: миңа юл кирәк, йөрү кирәк. Әле күрелмә¬ гән, аяк басмаган җирләр хыял булып күз алдыма килә. Дөнья сихри буяуларда үзенә бертөрле хуш исләрдә чагыла, һәр җирнең үз тәме бар. Күбебезнең Ык буйларында йөргәне бар. Кайберлә- ребез шунда үскән дә. Ә без аны күпме генә беләбез соң? Теге яки бу урынны бер-ике күрү — белү түгел әле ул. Хәзерге заманда бигрәк тә дөнья тиз үзгәрә. Кичә, әйтик, Түбән Камада биш-алты йорт булса, бүген инде трамвай¬ лар йөриләр. Элек йөзәр ел сөрсеп яткан шул ук Минзә- ләгә килеп кара: шәһәр читендә яңа поселок, уртада яңа кинотеатр, заманча салынган кафе... Җир пейзажы яңара бара. Ык та үзгәрер. Без йөргән бу болыннар тиздән су астында калыр. Кызганыч... кыз¬ ганыч. Ә хәзергә мин әле фәлсәфә сатып утыра алам. Та¬ бигать карыша. Ә кеше көчлерәк. Ул аны буйсындыра бара. Кешенең акылы — бу дөньяның иң бөек казанышы. Шулай да табигать белән артык шаярырга ярамый, ми¬ немчә. Белер-белмәс маташсаң, ул тәртәгә шундый итеп тибәргә мөмкин! 104
Татармы син, русмы, нанаймы, индусмы, французмы, японмы, акмы, сарымы, карамы, кызылмы — барыбер ке¬ ше. һәр кешенең ике кулы, ике аягы, ике күзе... Елгалар да шулай. Нинди генә озын, нинди генә киң, нинди генә тирән булмасын, суы зәңгәрме, акмы, сарымы, яшелме— елга елга инде: ике яры, агымы, балыгы... Идел, Кама, Енисей, Лена, Дон, Дунай — һәркайсының үз теле, үз төсе, үз холкы. Юкка гына сез, егетләр, Идел белән Кама турында язганнарымнан көлгән булдыгыз. Көлсәгез соң! Мин барыбер үз кыңгыравымны кагам. Мин беләм: Зәй, Зөя, Чирмешән малайлары үз елгаларын мактая¬ чаклар. һәм хаклы булырлар. «Безнең Зәйгә җитми ин¬ де». «Әй, Чирмешән буйларымы!» — «Ык берәү генә шул...» Мондый сүзләр ишетү үзе әйбәт инде ул. Туган ягыңны, җиреңне-илеңне, Ватанны ярату чагылмыймыни ул сүзләрдә? Бүген «безнең авыл, безнең Ык» дип сөй¬ ләүче малайлар иртәгә «безнең район, безнең Татарстан» дип горурланырлар. Ә инде чит-ят җирләрдә: «Безнең Ватан — Советлар Союзы!» — дип күкрәк киереп әй¬ терләр. Менә шул киң Ватанымны яхшырак танып белү өчен сәяхәткә чыктым мин, капитан!» Баш очына эленгән кесә фонарен алып сүндергәннән соң, Сәгыйть үрмәләп палаткадан чыкты. Иртәнге салкын куырып алды аны. Юкка гына Нәгыйм: Ак чатыр, ак чатыр, Җылындырып йоклатыр, — дип такмакламый шул. Палатка палатка инде. Печән дә түшәп җибәргәч бигрәк тә... Майга чумгандай буласың, үзе бер җан рәхәте... Сәгыйть егетләрне уятмаска тырышып, артык тавыш¬ ланмыйча гына салга төште. Нәгыйм яки башка берәрсе кузгалып чыкканчы көймәне эләктереп калырга иде аның нияте. Төшүе булды — йөрәге жу итеп китте: көймә юк иде! Алданрак торып чыккан кеше булмады шикелле. Ул инде байтактан уяу. Әллә берәр узгынчы алып киткән¬ ме? Булыр ул. Бигрәк аяк асты. Кичә Әпләй көймәне менә шушында, сал койрыгына бәйләп куйган иде. Бикбау¬ дан кайткан егетләрне чыгып алганнан соң... Ашыгычлык белән чалып кына куйган булса, ычкынып агып китүе озак эшме? 105
Сәгыйть атлый-сикерә палаткалар янына күтәрелде. Кабалана-кабалана башта үзләре палаткасына борынын тыкты — егетләр барысы да урыннарында. Аннары күр¬ шеләргә ашыкты... Аны-моны шәйләмичә палатка бавына сөрлегеп мәтәлеп киткәч кенә аңга килде егет. — Ох-хо-ха-ха! Авырткан янтыгын уа-уа ярым ың¬ гырашты, ярым көлгәндәй итте ул. — Ох-хо-ха-ха... Нә¬ гыйм фельдшер кызны илтә киткән иде бит. Ничек истән чыккан? Ничек истән чыккан диген син аны?! КУНАК БУЛСАҢ... КЫЮРАК БУЛ Фирүзәне илтә киткән Нәгыйм кояш белән генә әй¬ ләнеп кайтты. Аруына да карамастан, аның йөзе яңа туган көн кебек балкып тора иде. Ә көн... Шылт иткән тавыш та юк. Бар дөнья нурга чумган. — Егетләр! — дип кычкырды Нәгыйм. — Бикбау без¬ не сагынып үлә. Ашыгыгыз! Шау-гөр килеп палаткаларны җыя, әйберләрне салга күчерә башладылар. Әпләй Нәгыймгә бәйләнә: — Кайда синең аквилон җилләрең? — Каф тау артына олакканнар! — дип элеп ала За¬ һит. Мәхмүт: — Безгә җил түзәме соң! — дип мактана. Заһит баянын кулына ала да: — Шартламагыз, хәзер җилләрне чакырам ату, — ди. — Бәйләнмәгез Нәгыймгә. Мәхмүт Нәгыймнең җилкәсеннән кага: — Бирешмә, нык тор! Тегесе иңбашын сикертеп ризасызлык белдерә дә сү¬ рән генә итеп әйтеп куя: — Күрербез әле: кем көләр дә, кем елар? Алдан кыч¬ кырган күке кем булыр? — Минем баш кичә авыртты инде, — ди Сәгыйть.— Бүгенгә калмады. Гадәттәгечә дулатып, дөньяны җырга күмеп, Бикбау күпере төбенә килеп туктыйлар алар. Заһит туктагач та баянын куймый әле: башланган көен уйнап бетереп, дәртле җиңел көй белән тәмамлый. 106
Нәгыйм белән Сәгыйтьне «Шыртлака» сакларга кал¬ дырып, авылга күтәреләләр. Яр башыннан караганда сал кырмыска оясына төшкән ипи кыерчыгын хәтерләтә: аны чуен тәнле малайлар уратып алган. Авылның теге башыннан да, бу башыннан да соңга калучылар йөге¬ решә. — Анархистлар тагын һөҗүм итә, — дип көлешә егет¬ ләр. СораштЫра-сораштЫра эзләнеп килеп кергәндә, Әп- ләйнең танышы укытучы Мәгъсүм абый хатынын-балала- рын төяп, үзенә килгән кунакны да хатыны-балалары белән ияртеп, бишекле ике мотоцикл белән каядыр чы¬ гып китәргә тора иде. Тора түгел, чыгып китеп бара иде: җил капка төбенә чаклы каерып ачып куелган, капка тө¬ бендә торучы әби оныкларына кул болгап азаплана иде. Сәяхәтчеләр бу күңелле компаниянең ашына таракан булып төштеләр шул! Мотоцикл бишегендә утыручы бер нәнинең зур кызыл тубы алдыннан сикереп төште дә урамга тәгәрәде. Гүя ул хуҗаларының чыгып китә алмасына ышанган, инде шулай булгач, үзе генә сикереп-тәгәрәп уйнарга карар кылган иде. Әти-әниләренең Әпләйләрне күргәч шул туп сыярдай булып ачылган авызлары һәм рогатка резин¬ касы шикелле тартылып сузылган яңаклары нәни кыз¬ чыкка: — Килеп җиттек, — дип кычкырып торалар иде. Сабый бит: ул сиңа кунакчыллык дигән дипломатия¬ не беләмени! Бишектә утырып торган җиреннән генә ая¬ гын тыпырдатып: — Ну-у-у! — дип еламсырап сузды ул. Бу «ну-у-у» да ял саен шулай Ык буйларына, урман- болыннарга чыгарга җыенып та, ял саен шулай ачык капкадан туп кына тәгәрәгәнен аңлата торган төсмерләр бар иде шикелле. Мәгъсүм абый үзе мотоциклын сүндереп, — әй бу өмет дигәнең! — шулай да әле ачкычын алмыйча, егет¬ ләргә каршы атлады. — О-о-о, кунаклар! Әйдәгез, әйдә... Аның тарттырылган рогаткадай яңаклары инде җыел¬ ган, йөзе шушы вакыйганың шаһите булган кояш кебек көләч төс алган иде. — Әйдәгез, әйдә! — дип күрешә башлады Мәгъсүм абый. — Нинди җилләр ташлады? 107
— Аквилон җилләре, — дип шаярткан булды Әпләй. — Бик яхшы, бик яхшы... Яхшы булган кая инде! Берәр бөтен ипи кыстырырга да, тизрәк чыгып таярга кирәк иде. Әнә бит, мотоцикл¬ дагы халык һаман да төшмәгән, әле алар биш-ун ми¬ нуттан бу әсирлектән котылырга өметләнәләр. Юк, Әпләй ашыкмый. Ул ишек алды түрендәге сары бүрәнәләр өстенә барып утыра. Мәгъсүм абыйның да утырмый хәле юк. Аларга кунак абый да килеп кушыла. Тәмәке кабызалар. — Алабугадан. Баҗаем, — дип таныштыра Мәгъсүм абый үзенең кунагы белән. Әпләй тарта белмәсә дә, суырган кыланып азаплана. Калганнары әле биредәрәк тора, анда ук үтәргә кыймый¬ лар. — Менә, — ди Әпләй, — узып барышыбыз. Күреп чы¬ гыйк, дидек. — Бик яхшы, бик яхшы... — Безнең салга төшеп кунак та булырсыз, бәлки. Барыбер чыгарга җыенгансыз күренә. Я ходай, нинди кунак булу турында сөйли ул? Үзеңә дә ашарга юк бит, саламторхан! Бер-ике пешерерлек бә¬ рәңге белән ипи сора да хушлашуыңны бел инде. Хушлашмый Әпләй. Сөйләшә-сөйләшә өйгә дә кереп чыга. Ярты чиләк катыктан әйрән ясатып, барысын да сыйлый. Тагын тәмәке сорап ала. — Әйбәт торасыз икән, — дип Мәгъсүм абыйны мак¬ таган була. Бишекле мотоцикллар пассажирларын бушатып, берсе бер капчык бәрәңге, икенчесе бер мич ипи һәм күпмедер ит төяп, хуҗаларын «Шыртлака»га кунакка илтәләр! — Ярый әле әнкәйнең ипи салган көне булды, — дип шатлана Мәгъсүм абый. Әнкәсенә иртәгә яңадан ипи изәргә кирәк булачак, ләкин анысы исәпкә алынмый инде. Күпер төбе бик аяк асты булганлыктан, Мәгъсүм абый аскарак, Бикбау белән Калморза арасына күчәргә тәкъдим итә. — Анда тирән чокыр — ерганак бар,— ди ул. — Ба¬ лык тотарга да әйбәт урын. Без өстән матай белән урап килербез. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң шул инде, Әпләй оят¬ сызлыкның чигенә чыга: 108
— Юл уңай берәр камера таба алырсыз, бәлки... ...Чиләктә богыр-богыр итле аш кайный. Заһит тыры¬ ша-тырмаша табын әзерләп йөри. Кунагы белән Л1әгъсүм абый да шушы тирәдә: яр астында кармак салып утыра¬ лар. Алар алып килгән камера аяк астында аунап ята. — Корбан бар монда, — ди Мәгъсүм абый. «Корбан» сүзен ишеткәч, Нәгыйм көймә белән ерак- карак кереп китә. Аш пешеп, утырыша гына башлаган иделәр, яңгыр тамчыларга тотынды. Тирән чокырлыкта утырып болыт¬ ның килгәнен күрми калганнар икән. Тиз генә палатка корырга туры килде. Җил чыкты. Әпләй каһкаһәләп: — Менә ул аквилон!—диде. Кистереп яуган яңгыр астында баштанаяк чыланган Нәгыйм галәмәт зур корбан күтәреп менде. Әле мондый корбанны берсенең дә каптырганы юк иде. Үлчәп кара¬ дылар: койрык очыннан башына кадәр җитмеш биш сантиметр, малай! Авырлыгы өч кило җиде йөз! Вәт ба¬ лык дисәң дә балык бу! Аның әле матурлыгы — тәңкә¬ ләре тач алтын. Мәгъсүм абыйның да күзләре ут януын сизеп, кор¬ банны аңа бүләк итәргә булдылар. — Команда исеменнән, — дип никадәр кыстасалар да, алмады ул. — Үзем балыкчы, — диде. — Тотармын әле. МАКСАТ БЕР ГЕНӘ - ҖИҢӘРГӘ) Җилле-яңгырлы сәләмә болытлар кай арада җыелып өлгергәннәр: төньяктан ябырылып килделәр дә, өскә ишелә башладылар. Нәгыйм әйткән аквилон җиле куып китергәндер инде аларны. Яр буйлары тайгак пычракка әйләнде. Кинәт суытып җибәрде. Әле кайчан гына чыңлап торган егерме сигез- утыз градуслы июль эссесе әйтерсең төштә генә булды. Гүя иң әшәке көз уртасы. Ә көзен Ык моңсуланып, юашланып кала. Ярларына поса: тынычлык, ял эзли. Җәй буе эшләп арыган була инде ул. Су кими. Су астыннан калкып чыккан ташлар, шәрәлекләреннән оялып, ак тәннәрен кайда ничек яше¬ 109
рергә белми утыралар. Елганың төсе үзгәрә. Ул тагын да яшелләнә төшә, үтә күренә — су беренче бозны хәтер¬ ләтә башлый. Агым салмагая. Шарламалар гына һаман тынмыйлар әле. Әмма алар хәзер көзләрен сирәк була торган айлы төннәрдә генә тулы көч белән шаулыйлар. Авырая, авырая Ык. Иокы баса аны. Кая китә икән аның язгы ярсулары? Ах, алай димәгез. Әле бит йокыга китмәгән ул, ише¬ тер. Яңа язлар — алда, яңа ташкыннар — алда. Ык уя¬ нып, шау-шу килеп, ярларыннан ташып түгелер. Ярла¬ рыннан чыктымы, аны тыярмын димә инде син. Болын¬ нар, тугайлар, әрәмәлекләр барысы да су астында калыр. Ком, чуерташ, агач тамырлары, камыш калдыклары, хәт¬ та зур-зур тирәкләр-каеннар, Ык иркенә бирелеп, куркы¬ ныч һәм хәвефле сәфәргә чыгарлар. Төбе-тамыры белән кубарылган агачларның шәрә ботаклары кызганыч тыр- паеп, ярдәм сорап күккә кул сузучы борынгы кешеләрне хәтерләтер. Ташкын аларны ничек теләсә шулай, кайда теләсә шулай чәчеп йөрер. Көнен дә, төнен дә Ыкның шомлы җыры тынмас. Вакытында алынып бетерелмәгән печән кибәннәре пошынуны белмәс колхоз җитәкчеләре¬ нә кисәтү булып, өем-өем агарлар. Җәйләүдә онытылып калган вагон-өйләр сыкрана-сыкрана таралып төшәрләр. Мондый чакта Ык ярына килеп, болганчык кызгылт су¬ га күз атып баш селкеп торучы кешеләрдән көлә генә Ык. «Күрдегезме минем көчне?» — дигән кебек актары¬ ла да актарыла ул. Нәрсә аңа синең кайгы-шатлыкларың, борчылуларың? Битараф ул кешеләр тормышына. Ташулар тына төшкәч Ык буйларына чыксаң, элекке¬ ге таныш урыннарны көч-хәл белән искә төшереп йө¬ рергә кала. Менә биредә өстәл кебек тигез яр башы иде, ә хәзер карлыган куаклары килеп утырган. Каршы яктагы борылманы гигант пычак белән кисеп атканнар, кызыл балчыклы яры инде челтәр-челтәр булып ярыла да баш¬ лаган. Ыкның буеннан-буена ике яклап сузыла торган балыкчы сукмагы бер урында өзелеп калган, ишелеп су¬ га төшкән — куаклар арасыннан яңа юл ачасы булыр. Әнә теге сары комлык урынында элек култык иде, ә ары¬ рак яткан комлык, киресенчә, култыкка әйләнгән. Ма¬ лайлар сөенер инде, су коенырга юллары якыная төш¬ кән... Кемнең июнь урталарында Ыкта булганы бар? Биг¬ рәк тә халыкта «унҗиде сәгать атнасы» дип йөртелә тор- 110
гаи вакытларда. Бу чорда Ык төннәре булмый да кебек. Бер яктан кояш бата, икенче яктан алланып килеп тә чы¬ га. Менә шундый төннәрдә, су өстендәге калкавычлар һаман күренеп торганда, төне-көне балык тотарга була. Кичке шәфәкъ сүнә. Күк гөмбәзе төссезләнеп кала, ләкин ул һаман үзенең аксыл яктылыгын югалтмый. То¬ нык көмеш яктылык әллә кайдан гына — җирдән дә, күк¬ тән дә шнкеллс — челтерәп ага да ага. Аргы урман түбәләре сызылып беленеп тора, ә якын¬ дагы агачлар һәрберсе аермачык күренәләр. Кошлар кичке шәфәкъ белән бергә йокыга җыеналар. Аларның җыры да шәфәкъ нурлары кебек сүнә, сүрелә. Ләкин бөтенләй үк сүнеп бетми дә шикелле ул. Әле яңа гына инде тынды дигән урыннан салмак кына, ишетелер- ишетелмәс кенә булып яңара да башлый җыр. Берәр кы¬ юрак сандугач: «Җитәр, черем иттек бугай», — дигән төсле итеп, көнчыгыштан сирпелгән сыек алсулыкны сә¬ ламләп, кыска гына хәбәр биреп куя. Бер-ике минуттан ул инде иркенләп сайрый башлый. Июнь кояшы озак көттерми. Әйтерсең ул, куе чытыр¬ манлыкта чуалып, чүт кенә тоткарланган, шуңа кошлар тынып торган. Төн була димени мондый чакта? Әнә бит, кояш үзенә турыдан юл ярып, агачларга сыдырыла-сыды- рыла өскә күтәрелеп тә килә инде. Агач ботакларында аның алтынсу нурлары эленеп-эленеп кала. Менә ул чыклы күзләре белән җемелдәшеп утырган чәчәкле алан¬ га килен чыга. Килеп чыга да бераз хәл алырга теләгән¬ дәй тынып кала. Июнь шундый. Ә менә июльдә аквилон җиле әллә нинди салкыннар алып килә. Бу салкыннар, гадәттә, берәр атна дәвам итә. Безнең егетләргә дә шулай ук интегергә туры килерме икәнни соң? Болыннар тынып калды. Әле күптән генәме шау-гөр килеп, һәр адым саен очрап торган печәнчеләрне салкын җил ялап алган шикелле булды. Пычрана-тая яр өстенә үрмәләп менеп, тирә-юньгә күпме генә күз атма — соры бертөрлелек. Ара-тирә еракта күренүче сыер көтүләре дә, алар янында карачкы шикелле тырпаен торучы кожан¬ лы ялгыз көтүчеләр дә бу ямьсез дөньяга адашып кына килеп чыкканнардыр төсле тоела. Әйе, мондый көннәрдә бар булган җан иясе коры һәм җылы урын эзли. Бөҗәкләргә хәтле ярыкларга посып 111
бетә. Кешеләр дә шулай. Йомышы төшмәсә, бер адәм дә өеннән башын тыгып карамый. Көпчәгенә кадәр су ера-ера, үкереп елап тырмашучы сирәк машиналар сазга әйләнгән юлларда мескенләнеп, кызганыч булып калалар. Сәгатенә алтмыш-җитмеш чак¬ рымны ашап кына торучы ул тимер бахбайлар хәзер җәяүледән әллә ни уздыра алмыйлар. Болганчык сулар¬ ны бензин исенә күмеп үкерүдән башка эшләре юк. Ә җил-явыз тынгы белми: котырыпмы котыра. Ык бу¬ ена чәчелеп утырган җәйге ферма утарларының салам түбәләрен йолкый, корт төшеп зәгыйфьләнгән агач яф¬ ракларын берәмлекләп чүпли. Юеш дип, авыр дип тор¬ мый, печән кибәннәренә дә барып ябыша. Аннан әйләнеп килеп палатка кабыргаларын кыйный. Яңгырны әйткән дә юк инде: Бикбау астында башлан¬ ган көненнән бирле тын алырга да исәпләми, ичмасам. Аңа көнең ни дә синең, төнең ни — коепмы коя. Әйтер¬ сең бик чакырып китергәннәр! Кич килде. Ә егетләрнең ишүдән туктарга исәплә¬ рендә дә юк. Яңгыр туктамый бит әле. Ни өчен аңардан калышсыннар ди? Киресенчә, башка көннәрдә тизрәк алы¬ шыну көтеп утыра торган егетләр хәзер вакытлары чык¬ кач та ишкәкне бирергә теләмиләр. Аңлашыла: эшсез тордыңмы, туңдыра башлый. — Яңгырмы — бик яхшы! Җилме — бик әйбәт! Сал¬ кынмы — кәеф! Безгә диңгез тубыктан. Җыр белән әйт¬ сәк: Максат бер генә — Җиңәргә! — диде Сәгыйть. Бу инде үзенә күрә йон кабарту иде. Бер читтә каралып тәбәнәк кенә йорт утырып кал¬ ды. Сыңар тәрәзәсеннән сыек-сары зәгыйфь якты төшә. Самовар трубасы гына куелган яссы салам түбә башын¬ да әллә карга, әллә песи шунда — песи булмас, ул коры¬ ны, җылыны ярата — нәрсәдер кыймылдап куйды кебек. Шул шыксыз өйнең каеш элмәкләр белән генә әмәлләп куелган тар гына ишеген ачып керәсе иде. Болын кара¬ вылчысы йорты булырга тиеш ул. Түрендә, әнә шул зә¬ гыйфь якты сирпегән сыңар тәрәзә каршысында, аякла¬ рын җир идәнгә кагып, тупас кына итеп ясалган кечкенә өстәл утырадыр. Өстәл өстендә җиделе керосин лампа¬ сы. Булса, бер-ике артсыз урындык яки гади бүкән. Аны¬ сы булмаса, киң генә сәке-нар сузыладыр стена буенча. Көчсез лампа уты хәзер шундый иркә-уйчан янадыр: ярылгалап беткән стена бүрәнәләренә сеңгән каты само- 112
сад исен иснәп, түшәмдә йөргән чебеннәрне санап, кәрт кенә сугып утырасы иде шул өйдә. Гел яусын иде салкын яңгыр. Түбә саламнарын йолкып-йолкып та эш чыгара алмаган җил, самовар трубасына кунаклап, гел сызгы¬ рынсын иде. Ни кайгы: өйдә җылы, миче ягылган, келт тә келт иске стена сәгате йөреп тора. Бер-ике телем арыш ипие белән тозлы суда ярып пешерелгән кабыклы бәрәң¬ ге дә булса тагын — оҗмах инде! Юк, тукталмадылар әлеге йорт янында. Тыңлама¬ дылар каравылчы картның беркем дә ишетмәгән әкият¬ ләрен. Антны бозарга берсе дә кыймады. Ә антлары шундый: сәяхәт тәмамланмый торып, бер генә мәртәбә дә йорт эчендә йокламаска. Камышларга кунып елаучы җил һәм бу салкын яң¬ гыр тынармы икән берәр вакыт? Флагшток башына ка¬ дәр үк салынып төшкән ялкау болытлар киндер капчык шикелле пычрак, соргылт төстә күренәләр. Шул иске кап¬ чыкны тишеп, бераз гына зәңгәр күк йөзен күрсәтерлек бер көч тә калмагандыр кебек дөньяда. Елак җил, елап монда йөргәнче, менеп шунда бер тишек ясаса ичмаса! Ертса бу болытларның бер читен. Иртәгә кояшның кысык күз белән чүт кенә елмаюын күрер иде егетләр. Ә бармы икән соң ул кояш? Болытлар аны, зәңгәр күк йөзеннән акварель юган кебек кенә итеп, юып ташламадылармы икән? Шулай булса, бу дөньяның нинди бөек художнигы аны яңадан ясап куяр икән? Ул бөек художник бер ге¬ нә — табигать үзе. ...Кайчан туктар икән бу яңгыр? Казанда чакта еш кына туеп, үзенә күрә цивилизация¬ нең бер бәласе итеп карый иде Сәгыйть радиога. Соң, уй¬ лап карагыз, көне-төне акыра бит. Урамга чыксаң, һәр ике яшүсмернең берсе муенына транзистор аскан булыр, һәр тарафта радио тавышы. Ә биредә, аеруча менә бу ямьсез көннәрдә, транзистор якын иптәшкә әйләнә икән ул. Казанны тыңлыйсың — туганнарың белән сөйләшкән кебек, Мәскәүне тыңлый¬ сың— бөтен илнең күзе синдә шикелле. Уфа концертла¬ ры исә яңгырда уйный алмаган Заһитны алыштыра. Әйе, ялгызлык тойгысын качыра икән радио. Кирәк икән! Ме¬ нә сезгә абстракт дөреслекне үз җилкәңдә татып карау¬ ның бер мисалы. Б-505.-8 113
Әле хәзер дә Сәгыйть транзистор колагын борып ята: һава хәлләрен белешә. Берәр өмет чаткысы ялтырамас¬ мы шунда? Инде Уфа сөйләп бетергән, Ә Казан кичке тапшы¬ руларын башлап кына килә. Уфадан рәт чыкмады: «Яг- мыр да ягмыр...» — диләр. Ык буйларында Уфа прогно¬ зы дөрескәрәк килсә дә, егетләр Казанны көтә. Чөнки Уфа юата алмады. Бәлки, Казан юньлерәк сүз әйтер. —• Ташла, капитан, — ди Нәгыйм. — Тагын ике-өч көнсез аязмый әле. — Каркылдамасаң да ярар. Ләкин Нәгыйм туктамый: — Салны Авгей абзарына әйләндереп бетердек, — дип сыкранырга тотына ул. Әпләй аның сыкрануын оша¬ тып бетерми, төксә итеп: ■— Ю соң! — ди. — Бик пычрак дисәң, ю! Ни өчендер сүзләргә бик сизгерләнделәр, серкәлә¬ ре бер дә су күтәрми башлады егетләрнең. Бигрәк тә көн азагына таба шулай: арыгач, ачыккач. Бүген дә әйткәләшүгә китмәсен диде бугай, Мәхмүт Сәгыйтькә борылды: — Туктатырга вакыт. — Әнә теге.әрәмә башына җитик инде. — Ярар, алайса... КАПИТАН ЙОН КАБАРТКАНЧЫ БУЛА Алар — атом чоры бурлаклары: тирләп-пешеп сал тарталар. Мәхмүт белән Нәгыйм төпкә җигелгәннәр. Әпләй белән Заһит арткы пландарак. Алар, тартудан би¬ тәр куаклыклар-камышларга эләгергә чамалап кына торган озын бауны өскәрәк күтәреп, кирәк вакытында ычкындырып баралар. Сәгыйть сал өстендә: «Шыртла- ка»ны ярга төртелергә ирек бирмичә, колга белән су эчен- нәнрәк этеп барырга тырыша. Бурлакларга авырракмы, аңамы —• әйтүе кыен. Бикбаудан Дусай кичүгә алты-җиде чакрым гына, ә Ык буйлап ул инде илле-алтмышка җыелгандыр. Әйләнә¬ ләр дә әле генә узып киткән тугайлыкның икенче ягына килеп чыгалар, әйләнәләр дә килеп чыгалар. Кайбер су¬ зылып кергән борыннарны корыдан аркылы кисеп үтсәң, 114
бар булганы кырык-илле адым — бурлаклар бавы аркы¬ лый үзен. Ә шуны икешәр чакрым әйләнеп үтәргә ки¬ рәк. Инде ике көн шулай әйләнчек сарыктай йөриләр, Ду¬ сай кичүне күргәннәре юк әле. Ә урыннары матур! Эх, көләч көннәрдә үткән булса¬ лар бу тирәләрдән! Хәзер исәпсез-сапсыз борылмаларга, үзбәк кызларының чәч толымнары шикелле әллә ничәгә аерылган елга толымнарына сокланыр көннәр түгел. Ча¬ ма белән кыскарак толым-тармаклар сайларга тырыша¬ лар. Алар кергәне кыскаракмы, әллә керми калганымы — бер ходай белә. Берничә рәт култыкларга төртелеп әйлә¬ неп тә чыккаладылар инде. Адәм әйтеп, адәм ышанмаслык: безнең көннәрдә, Рә- сәйнең урта бер җирендә, олы масштаблар белән алган¬ да исәпкә-санга да керми торган шушы Ык буенда әле бүгенгә кадәр кеше аягы басмаган, кул тимәгән җирләр бар! Анда атлы-җәяүле үтә торган түгел. Зур-зур ка¬ мышлы сазлыклар аерып тора ул тын почмакларны ке¬ ше күзеннән. Корыдан бирегә юл юк. Ләкин белгән кеше белә: сазлыклар һәр урында да Ыкка кадәр сузылмый¬ лар. Кайбер төшләрдә сазлык бетә дә әрәмә башлана. Әрәмәләр күбесенчә гел карлыганлык. Безнең татар көймә белән ерак юл йөрергә күнеккәнмени ул? Йөрми, килми бу тирәләргә авыл халкы. Кул тимичә котырып үскән карлыганнар... Учка алты бөртек салгач, җиденчесе сый¬ мый, тәгәрәп төшә. Менә шундый кыргый гүзәллек бу тирәләрдә. Ә егетләр тирләп-пешеп сал тарталар... Сәгыйтькә ярдәмгә дигән булып, Заһитиы да салга керттеләр. Ә чынында егетне кызганалар, аны саклыйлар иде. I — Әй, капитан! — Нәгыйм кычкыра иде. — Кечена- ратка керәбезме? Бер якта манаралы авыл күренде. Кеченарат. Әллә ни ерак түгел икән үзе. Бәләкәй генә авыл. Анда колхоз идарәсе дә, авыл Советы да юк — Дусай кичүгә карый ул. Кеченаратка барып килергә кирәк, әлбәттә. Кибет кисәге бардыр әле. Моны уха пешкәнче эшләргә кирәк. Команда ач, арыган. Сәгыйть тә арыган — авылга һич кенә барасы килми аның. Ә ни өчен һаман ул йөри? Баш¬ калар балык тотып утырсын, ә ул — чапсын! Аркасына рюкзак асып, авыл саен тыр-тыр ул йөгерә. 8* 115
Егетләр абайлап алганчы көймәгә утыра да куаклык¬ лар арасына кереп күмелә Сәгыйть. Балык чиртми. Юньле кеше этен дә чыгармастай бу көндә нишләп чирт¬ сен ди балык! Шулай да кармак салган булып утыра егет. Утыртырлар озак, көтеп тор! Сыбызгы тавышы яңгырый: аны чакыралар. Ансыз дөньялары кырыладыр. Кырылса кырылып бетмәгән дөньясын, сибәләп торган яңгырны, команданы, ач кор¬ сакны һәм үзенең капитанлыгын каһәрли-каһәрли, егет¬ ләр янына чыга ул. Елыйсылары килә! Мәхмүт яр башында басып тора. — Капитан, ашау ягын кайгыртасы иде... — Кем соң вахтенный? Кайгыртсын! — дип кыза Сәгыйть. Күңелендә ташыган ачу көттерми, түгелә. — Туйдым инде хәерче кебек теләнүдән. Җитәр! Егетләр аның ни әйтергә теләгәнен яхшы аңлыйлар: капитан бунт күтәрә, һәркайсының телендә усал сүзләр эленеп тора. Ләкин әле дәшмиләр. Бу уңайсыз тынлыкта команданың үзенә дошмансытып караганын сизенә егет. Шәфкатьсез күз карашларыннан арынырга теләп, көй¬ мә төбендәге селәү банкаларын шалтыр-шолтыр җыеш¬ тыра башлый. Аска иелгән килеш кенә: — Минем дә балык тотасым килә, — дип мыгырдана. Монысы сүз булсын өчен генә әйтелә инде. Еламсырап әйтелә. Тагын бер минуттан аны өзгәләп ташлаячаклар. Әнә, Әпләй инде нәрсәдер тозлап-борычлап әйтергә авызын да ачкан. Әмма шул вакыт Мәхмүт — акыллы җан! — коткарып кала. — Соң, теләмисең икән, барма. Акча гына бир, — ди ул тыныч кына итеп. — Үзем әйләнеп килермен. Сәгыйть салга күтәрелә. Команданың казнасы аңар¬ да — капитанда. Акча эзләгән булып, тиз-тиз генә өс-ба¬ шын алыштыра: балык киемнәре белән барып булмый бит инде авылга! Кеченаратка Мәхмүт белән икәү китәләр. „ИСӘНМЕ, КОЯШ! БЕЗ СИНЕ САГЫНДЫК!" Сал башындагы ящикларда савыт-саба шылтырый. Флагшток эчпошыргыч сызгыра. Җил талап ерткалый башлагач, флагны төшереп бәйләп үк куйдылар. 116
Көн белән теннең аермасы бетте, һаман шул кургаш болытлар, һаман шул бертөрле түгелеп торучы яңгыр. Сал көндез дә ага, төнлә дә. Көндез дә юеш палаткалар¬ га төренеп черем иткән булалар, төнлә дә. Инде чынбар¬ лык үзенең төсмерләрен югалта башлады. Ниндидер озын һәм буталчык төш. һич уянып булмый торган сата¬ шу төсле бер тойгы кичерә иде егетләр. Җиденче көн бит инде шулай! ...Йокы аралаш кайдадыр еракта эт өргән тавыш ише¬ телә. Сәгыйть үзен авылда, лапас астындагы коры пе¬ чәнлектә йоклап яткан кебек хис итә. Эт өрә. Авыл якын. Мәлкән ул. Керәшен авылы. Үрмәләп барып, палатка ишегенең ярыгы аша тыш¬ ка карый Сәгыйть. Тирә-юньгә тонык ай яктысы җәелгән. Баш өстендә, караңгы биек күктә, йолдызларның җемелдәгәне күренә. Каршы як ярдагы куаклыклар әллә нинди серле булып, кара җилкәнле борынгы пират корабларына охшап тора¬ лар. Алар палаткалар өстенә йөзеп киләләр шикелле. Ай яктысы шундый алдавыч ул. Сине чыклы болын¬ нардан куаклыкларга, төнге киңлекләргә, әллә кайлар- дагы әллә нинди упкыннарга — серләр кочагына тарта. Песи сырты кебек йомшак комлык, ай яктысында зәңгәр- су-көл сыман төскә кереп, үзенә ымлый. Агач күләгәләре миләүшә төсендә. Алар синнән әллә нинди гүзәллекләрне яшереп саклыйлардыр кебек. Сәгыйть, капылт аңына килеп, палаткадан чыкты. Әйе, ялгышмый: баш очында йолдызлы-айлы аяз күк иде. Бөтен тәне буенча җиңелчә калтырау йөгереп үтте аның, йокыдан соң һәрвакыт шулай чүт кенә туңдыра. Ләкин бу калтырану туңудан гына түгел, эчке бер шат¬ лык көтүдән, куанудан иде: иртәгә көн аяз булачак! Җи¬ де көн, җиде төн интегүләр артта калды дигән сүз. Шулай да мускуллар әле йомшак һәм хәлсез, уйлар ялкау һәм авыр. Тәненнән чыгып өлгермәгән йокыны җир¬ гә селтәп ташларга тырышып, баскан урынында сикерен- гәләп ала егет. Аннары якындагы әрәмәлеккә йөгерә. Куакларга ялгыш орынып китә дә, йөзгә салкын тамчы¬ лар бөркелә. Йокысы да кача, җиңеләеп тә китә. Төн салкын иде. Әле йолдызлар сүнәргә өлгермәгән¬ нәр, әмма бер читтән инде күк йөзе агара башлаган. Сә- гыйтьнең палаткага керәсе килми. Җылынырга теләп, адымнарын кызулый ул. Бераздан йөгерергә тотына. 117
Юеш үлән аякларын кыйный, чалбар балаклары инде тез өстенә кадәр чыланганнар, тезләренә, балтырларына ябышалар. Исәр шикелле ни эшләп йөри соң әле ул? Йокларга кирәк рәхәтләнеп! Алда шундый матур көн туарга тора, көч тупларга кирәк, көч! Егет кайту ягына йөгерә. Менә палатка авызы. Үз урынына — сул як читкә чумды төп кошы. Күзләре палатканың яшел-соры түшә¬ менә төртелделәр. Марля корылган кечкенә тәрәзәдән каршы як стенага сыек кына булып шакмак яктылык су¬ зылган. Ул, Заһитны этәрә төшеп, баш очындагы палатка ке¬ сәсенә үрелде. Ашыйсы килгән кебек, шунда шикәр-ма- зар юкмы икән? Заһит кулларын баш астына салган да борынын сыз¬ гырта. Өске ирене күтәрелә төшеп ачылган. Эре ак теш¬ ләре караңгылы-яктылыда сизелер-сизелмәс булып беленеп торалар. Егет үзе серле һәм хәйләкәр елмая ши¬ келле. Аның теге ягындагы Мәхмүт, иртәнге салкыннан туңыптыр инде, бишкә бөкләнгән. Сәгыйть аларга карап- карап торды да борынын куртка якасына төртте. Бар нәрсә түбәнгә таба әкрен генә йөзеп китте, аннары күз¬ дән югалды... Сәгыйть яңадан күзләрен ачканда, сыртына кояш төшкән, палатка ишеге ачык, ә егетләрдән җилләр искән иде. Менә палатка эче караңгыланып китте. Ишек авызын¬ да кара күзлекле, яньчелеп беткән салам эшләпәле, ялангач Әпләй күренде. Ул чалбарының бер балагын кигән, икенчесе җилфердәп тора иде. Тиз җылынган әле Әплюшкә! — Әй, капитан, минем пәкене күрмәдеңме? — Төнлә чыгып бара иде бугай... Әпләй гел шулай инде, йокыдан торуга башы белән рюкзагына кереп китә. Йомран оясын казыган этне хә¬ терләтә ул. Тик як-якка балчык түгел, Әпләйнең әйбер¬ ләре оча. Нәрсә генә юк ул рюкзакта? Трусиктан калып, тышка, якты кояш астына атылып чыга Сәгыйть. Кулларын күккә сузып шар ярып кычкы¬ ра: — Исәнме, кояш! Без сине сагындык! Ә кояш көлә... 118
МОНДА МИҢА БАР ДА ҮЗ ҺӨМ ТАНЫШ...“ Урман авызыннан болайрак тактадан ясалган вагон- өй күренә. Вагон түбәсендә кызыл әләм җилферди. Сте¬ наларын да буш калдырмаганнар: төрле плакатлар, күрсәткечләр, йөкләмәләр белән чуарлап бетергәннәр. Шул тирәдә бер апа кайнаша. Кызыл кирпечләрдән дүртпочмаклап кое бурасы шикеллерәк бернәрсә өйгән¬ нәр дә, өстепә зур казан утыртканнар. Казан өстенә ябылган түгәрәк агач капкачның әле бер читеннән, әле икенче читеннән пуф-пуф итеп пар бәрә. Ботка пешерә¬ ләр шикелле. Утыннары чидер, ахрысы: шарт та шорт атып учак пыскый. Учак авызы алдына иелгән юан гына апа янарга теләмәгән утыннары белән матур гына сүз көрәштерә. Учактан аз гына бирерәк яшел үлән өстендә алюмин савытлар, кашыклар, кружкалар аунап ята. Шунда ук зур гына чыпта белән ябылган берничә әрҗә күренә. Аларында чәй-шикәр, ипи, ярма-токмач кебек нәрсәләр¬ дер инде. Вагон буенда ике бидон утыра. Берсенә — ка¬ быргалары корымлана башлаганына пыяла банка кап¬ лап куйганнар. Анда мөгаен салкын чәй сакланадыр. Кичке якларда вагонда төн куна калучылар күмергә генә куеп җылытып-җылытып эчкәләгәннәрдер. Бидонга тиктомалдан корым кунмас иде. Икенчесе чип-чиста бит әнә. Мин монда вакытлы гына, куеп кына тордылар мине дип, әллә кайдан кычкырып тора ул. Кытыршы такталардан гына каккалап-суккалап ку¬ елган озын өстәл кай җире беләндер «Шыртлака» идә¬ нен хәтерләтә. Аны күчереп йөртәләр икән, бу юлы ва¬ гон артына ук җилтерәтеп китергәннәр, чөнки күләгә шунда. Өстәл артында ике фуражкалы белән бер эшлә¬ пәле дөньяларын онытып домино суга. Аларның шап та шоп иткән тавышлары урманга бәрелеп тагын да көчә¬ еп яңгырын. Пуф-пуф пуфылдап пар чыгаручы казан, шарт та шорт атып торган чи утын, шап та шоп сугылган доми¬ но сөякләре — болар барысы бергә ниндидер сүлпәнлек, җансызлык тойгысы уята. Биредә шулай яшәргә күнек¬ кәннәрдер, көннәр шулай гадәтләнелгән иске бер эздән әкрен генә агадыр төсле. Әлеге апа егетләрне озын өстәл артына кертеп утыртты. Чиләк белән күтәреп сөт китерде, алюмин 119
кружкалар куйды. Кар базы юктыр инде монда, шулай да чиләк каядыр салкында торган булырга кирәк — ты¬ шына эре-эре тир бәреп чыккан. — Эчегез, эч, балакайлар. Сөт су түгел. Юлыгыз озын күренә, Ык суын эчә-эчә туярсыз әле,— дип сөйлә- нә-сөйләнә кыстый башлады апа. Сөт салкын, аннан үлән исе килеп тора. Егетләр, комсызлыкларыннан уңайсызлансалар да, икешәр круж¬ ка эчмичә туктый алмадылар. Нәгыйм үзе сөт эчә, үзе апаны күзли. Кай төше бе¬ ләкдер әнисен хәтерләтә ул аңа. Әллә күзләрендәге табигый җылылыгы белән, әллә кулларын ак халат итә¬ ге артына яшереп торуы белән. Ә куллары матур түгел, эштә тупасланып, яргаланып-каралып беткәннәр. Шу¬ лай булса да, балаларының башыннан сыйпаганда бик йомшактыр алар. Юк, кешеләргә күрсәтергә оялып яшерми ул апа кулларын, татар хатыннарына хас бер тыйнаклык белән, гадәт буенча шулай эшли. Чибәр булгандыр бу апа. Әле хәзер дә нинди сөйкемле. Исе¬ мен дә белделәр: Саҗидәттәй икән ул. Бу якларда шу¬ лай инде, апалар исеменә «ттәй» кушып әйтәләр: ттәй — түтәй, ягъни Саҗидә түтәй. Тел үзенә уңайны эзли бит, Саҗидәттәй, Җәмиләттәй, Хәдичәттәй дип кенә җибә¬ рәләр. Саҗидәттәй бозаулар карый икән. — Әйдә, күрәсегез киләме?— диде ул. Инде сөт белән дә сыйлагач, әниең шикелле шундый ягымлы апаны ничек тыңламыйсың? Ияреп кереп кит¬ теләр урман эченә. Аранда борынга әчкелтем тирес исе, сөт исе, бозаулар исе килеп бәрелде. Бозаулар коры са¬ лам өстендә кайсы басып, кайсы ятып торалар. Кыюрак¬ лары Саҗидәттәйне танып якынрак килделәр, иснәнә, теләнә башладылар. Кызыклар инде. Нәгыйм авыл көтүен исенә төшерде. Яңадан малай чагына кайтып, көтүче Җәпчәй абзый янында бөтерелеп йөрисе килеп китте аның. Ухват кебек мөгезле сыерлар¬ ны нәни генә башың белән пыр туздырып куып йөрүе үзе бер дөнья. Каяндыр күчеп килгән бер агай — абзый иде ул Җәпчәй. Нинди милләттән булды икән? Татар¬ чаны да, русчаны да бертөрле үк бозып сөйләшә иде. Керәшен дисәң, көрәшен дә түгел үзе. Аның бер сүзе бар иде: «Яратам». Көтүчене йорттан йортка йөртеп ашаталар. Ә тамакка таза иде Җәпчәй. Ни генә бирсәң 120
дә: «Мии бик яратам»,— дип кенә тора. Аның «яра- там»ы әллә нинди акцент белән чыга — «яртам». Ул ни өчендер гел яланаяк йөри, башында иске кубанка бүрек була, өстендә тетелеп беткән солдат шинеле салынып тора. Муенына кызыл чүпрәк урап куя. Ямьсез кеше иде ул. Зур бөкре борынлы, акаеп торган күзле, чәчләре сыек, башы ярым пеләш — кыскасы, бик ямьсез иде. Әмма галәмәт җегәрле, җекле кеше, күңеле йомшак һәм балаларны бик ярата иде. Ә чыбыркы шартлатулары! Өзек һәм кинәт кенә — шарт! Мылтыктай атканнан бер дә ким түгел. Җәпчәй озын һәм авыр чыбыркысын ма¬ лайлардан жәлләми: өйрән генә. Өйрәнә-өйрәнә аяк- кулларын авырттырып бетерә иде малайлар. Син аны сузып салып селтәнүең була, ә ул елан шикелле алга ажгырып шартлыйсы урынга ялан тәпиеңә килеп төшә. Күздән яшьләр чәчрәп чыга. Алай да сынатмыйсың. Яңадан кизәнгән буласың, ул яңадан сиңа килеп төшә, баш очында болгап азапланганда, муеныңа урала... Саҗидәттәйнең бозаулары бик чиста, бик көрләр. Кара-кызгылт шома сыртлары симезлектән ялтырап торалар. Бүлтәеп чыккан күксел миләүшә төсендәге зур һәм матур күзләре белән Саҗидәттәйгә шундый итеп карыйлар, көйләшеп үләрсең. Бераз курку да, ышаныч¬ сызлык та сизелә аларның карашында. Нигә инде әллә кемнәрне ияртеп килдең? диләр кебек. Егетләр тукта¬ лып калды, ә Саҗидәттәй бер бозаудан икенчесенә кү¬ чеп йөри-йөри аларны иркәли, тынычландыра башлады, һәрберсенә исемнәре белән дәшә: Боланкай, Мөгрәмә, Иркә, Җилбәзәк... Яратып, күңел биреп эшләгән эш ар¬ дырмый да, туйдырмый да ул. Күренеп тора, Саҗидәт¬ тәй үз хезмәтенең тәмен белеп, кирәклеген тоеп яши. Аның яныннан җиңеләеп, чистарынып китеп бардылар. Күңелдә кузгалган хисләрен Нәгыйм: Монда миңа бар да үз һәм таныш, Бар да якын монда бишектән,— дип, шигырь белән әйтеп бирде. Әйе, хәзер Ыкның һәр карышы аңа таныш, ул инде кайтып җитте. Озакламый Минзәлә тамагы булыр. Минзәләгә менеп төшсәң дә ярар иде. Өч ел күргән юк бит... Нәгыйм көрсенеп куйды. Тиздән туган авылы аның. Тауасты Байлар. 121
ЭАҺИТНЫ ЕЛАН КУДЫМЫ, КУРКУМЫ? Мәлкәннән Тауасты Байларга кадәр Ык буенда утырган бер авыл да юк. Иң якын дигәне — Игем. Ул да өч чакрым читтә ята. Таныш урыннар булгангамы, Нәгыймгә бу төшләрдә Ык тагын да матур, тагып да бап күренә. Тиздән Урп- ков урманы башланыр. Җәенке карт тирәк күләгәсе астында ял итеп яту рәхәт. Аяк очына ак ромашкалар төшереп чигелгән яшел келәм җәелгән. Ромашкалар талгын җилдә әкрен генә чайкалалар, ак чәчәк уртасындагы бер тиенлек бакыр акчалар төсле сары түгәрәкләр чәчәк сабагы ныграк бөгелеп куйган саен коелып төшәрләр шикелле тоела. Якындагы гөлҗимеш куакларының кызгылт-сары җи¬ мешләре яңа ел чыршысына элгән уемчыклардай бал¬ кыйлар. Тирәкнең төбендә кайчандыр учак яккан булганнар. Ут аны ялап-ялап алган, әмма кабыгын көйдерсә дә, агачка артык зыян китерә алмаган. Көеп каралган ка¬ быкны кемдер балта белән кырып юнып төшергән. Үсеп утырган яшел тирәкнең күмерләнгән кәүсәсен күрү кү¬ ңелен тырнагандыр аның, мөгаен. Бу ямьсезлек белән килешә алмыйча балтасына үрелгәндер ул. Дөньяны күп күргән, яшен яшәгән авыл карты булып күз алды¬ на баса ул кеше. Ләкин карттан соң озак та үтмәгән, тирәк янына икенче берәү килгән. Килгән дә юнганнан соң шомарып калган кәүсәгә пычак белән тнрән-тирән уеп үз тамгасын салган: «Г. Чураев». Бу Г. Чураев, һич¬ шиксез, яшь егеттер. Күңел аны пи өчендер ямьсез, әшә¬ ке кеше итеп күрә. Ә, бәлки, чынлыкта чибәр генә, акыллы гына адәмдер. Балыкчыдыр. Ял көннәренең берсендә шушы тирәк янында балык тотып утыргандыр. Җаны түзмәгән аның, тирәктәге тамгасы белән булса да, үзен кешеләргә танытасы килгән, кулына пычак алган. ‘ һәркем үлемсезлеккә омтыла. Кешеләр бакый гомер яшәп булмаганлыкны беләләр, билгеле. «Хәким Локман мең яшәгән, үлемгә әмәл тапмаган». Шулаен шулай... Тик кеше һаман тартыша. Үзе белеп тә тора: вакыт бе¬ лән көрәш — өметсез көрәш. Булсын, барыбер... Мәңге тынлык шәһәре булган зиратлардагы кабер ташлары шул тартышуның бер чагылышы түгелме? Мәгарәләр- 122
дәге борынгы рәсемнәр, әбиләр укый торган иске китап¬ ларның соңында куелган «ошбу китапны күчереп язды фәлән углы фәләннәр» — болар вакытлар аша безгә ки¬ леп ирешкән тарих ич, шулаймы? Ә партага исемеңне яки инициалыңны кую, коймаларга һәм менә шушындый тирәкләргә тамга салу — шулай ук үлемсезлеккә сусау, бу дөньяда үзеңнең «мин»еңне раслауның гарипләнде- релгән чагылышы. һәрнәрсә күз сөендерер өчен үсә. Табигать елның елында дүрт мәртәбә күлмәк алыштыра, аның кышы- җәе, язы-көзе бар, һәм быелгы җәй узганын, килере быелгысын һич кабатламый, һаман яңа, һаман үзгә. Шуңадыр, бәлки, табигать һәрвакыт гүзәл, ул бер дә күңелсез була белми, бер дә ялыктырмый, һәрвакыт җанлы һәм бер дә ялгыз кала алмый. Табигать бер¬ кемнеке дә түгел, ләкин ул һәркемнеке. — Подъем! Нәгыймнең сыбызгысы, әче черелдәп, егетләрне яр астына куып төшерә. ...Куаклар арасыннан шатыр-шотыр килеп Заһит атылып чыга, сулуы капкан, күзләре зур булып ачылган¬ нар. Әллә кармак сабын сөйрәп кенә йөгергән инде — җебе өзелеп калган, сап башында җеп очы җилфердәп тора. — Елан, егетләр... — Кайда?— Мәхмүт аңа таба атлады.— Зурмы? Туз¬ баш кынадыр әле. — Кара елан,— ди Заһит бераз тын алганнан соң.— Күл буенда. Кызылканат шәп каба иде. — Кудымыни? — Өстенә үк килеп чыктым. Түгәрәкләнеп яткан да, башын күтәреп ысылдый. Ата каз шикелле. Торып йөгердем. — Тузбаштыр ул. Камышлыкка бака ауларга кер¬ гәндер. — Түгел инде. Кара елап... Нәгыйм белән Сәгыйть читтәрәк утыра иде. Иптәше кузгалгач, Сәгыйть тә күтәрелергә булды: Заһитны үр¬ тәү кызыктыра иде. Текә яр өстенә башта ул кармак таягын ыргытты, аннары үзе куллары белән таянып турникка күтәрел¬ гәндәй күтәрелде. Абау, әкәмәт! Борын төбендә үк елан ята түгелме соң? Куркуын җиңеп, ныклабрак карагач 123
аңлады Сәгыйть — елан кабыгы икән. Менә бәхетле та¬ быш! Заһитны котыртырга була моның белән. Сәяхәт трофее буларак та начар түгел. Елан кабыгы бик яхшы сакланган, бер ертыгы, өзе¬ ге юк. Егетнең исе китте: күз элпәсенә кадәр салына икән, кара әле син аны! Юанлыгына караганда, ана еланныкы булырга тиеш. Әллә ни артык озын түгел үзе. Шулай да матур. Хәзерге заман кызлары кия тор¬ ган үтә күренмәле бизәкле капрон оек төсле иде ул. Сәгыйть аны әйбәтләп кенә төрде дә кесәсенә тыгып егетләр янына юнәлде. — Кайда ул елан, Заһит?—диде ул килеп җиткәч, артык исе китмәгән кыланып.— Карап чыгыйм әле. Минем дусны куркытканы өчен тиресен тунап булмасмы. — Тунап кара. Сине көтеп тора ди ул. Капитан куаклар арасына кереп китте. Бераздан кесәсендәге елан кабыгын бар буена сузып тотып килеп тә чыкты. — Шушымы ул явыз? Егетләр башта аптырап калдылар, ахрысы, чын елан дип белделәр. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алгач кө¬ лешә башладылар. Елан кабыгы кулдан кулга китте. Карап туйганнан сон, сүз яңадан Заһит күргән еланга күчте. — Зур тузбаш идеме?—дип сорый Нәгыйм гөнаһсыз гына.— Тотып, тере килеш банкага ябарга иде үзен. Белмәдем, лассо ясап биргән булыр идем, муенчаклап алып чыгарга. Заһитның, билгеле, ачуы килә: — Чыгарсың, бар,— ди ул үртәлеп.— Кап-кара, ял¬ тырап тора... — Заһит, кара елан кара булмаска да мөмкин бит. Карадан алып кызгылт-көрәненә кадәр алты-җиде төстә- геләре очрый аның.— Мәхмүт кыска гына лекция укып ала.— Шулай да юкка курыккансың, кешегә беренче булып һөҗүм итми ул. Тизрәк качу ягын карый. Ә инде койрыгын тешләп, тәгәрмәчләнеп арттан куып килү кадәресе әбиләр әкияте генә. — Ә нигә чага соң алайса? — Уннан бер очракта. Аның да сәбәпләре бар. Елан начар күрә ич. Саксызрак өстенә китереп бассаң, чак¬ мый нишләсен. Салкыннарда сүрән була елан: тән тем¬ пературасы төшә аның. 124
— Ярар, чакмаган, чакмасын да. Әйдәгез, утын җы¬ ярга керешик,— дип йомгаклады Нәгыйм. Ләкин елан турында сөйләшүләрдән соң, һәркайсы батыр күренергә тырышса да, урман эченә керәсе кил¬ ми иде. Кем белә бит... «Син миңа тимисенме? Тимәсәң, чакмыйм»,— дип торса ярар да... Ул арада Әпләй дә килеп җитте. Елан кабыгын әйләндереп-әйләндереп караганнан соң, ул: — Авызына елан өргән кеше җәнлекләр телен аң¬ лый, дип сөйли безнең әби. Кем тели? Иптәш булса, шул еланлы күл буенда йоклыйм бүген,— диде. — Әүвәле абага чәчәге табып ашатсаң, мин риза,— дип көлде Нәгыйм. УРИКОВ УРМАНЫ-КАРТ УРМАН Уриков урманы текә ярлары белән Ык өстенә ише¬ леп төшәр төсле утыра. Карт урман, борынгы урман ул. Үзенең шул мәгърур югарылыгыннан ничәмә-ничә га¬ сырлар Ыкка карап торадыр — билгесез. Кайчандыр, моннан берничә дистә мең еллар элек, бу яклар тоташ тундра булган, аңа алмашка тайга кил¬ гән, тайганы катнаш урман алыштырган. Тарих шулай сөйли. Тарихи легендаларны археологик табылдыклар раслый. Әле апалар ыругы хөкем сөргән дәвердә бу җирләрдә гигант мамонтлар яшәгән. Дәвек авылы янын¬ да галимнәр мамонт аулаучыларның торакларын тапты¬ лар. Үзләре генә белгән сукмаклардан Уриков урманы эчләп иртәләрен Ыкка су эчәргә пошыйлар төшә. Элек шул ук киек сукмакларыннан төньяк боланнары, кыр¬ гый үгезләр, кабан дуңгызлары утлауга төшә торган булгандыр. ...Зур землянка. Аның уртасында учак яна. Бер чит¬ тә озын һәм кыска саплы сөнгеләр өелеп тора. Учак өстендә түшкәсе белән кабан дуңгызы пешә. Землянка эче көйгән йон исе, төтен белән тулган. Утка елышып түгәрәкләнеп утырган кешеләрнең чәчләре җилкәләренә төшеп таралып ята, йөзләрен сакал-мыек баскан. Ба¬ рысы да тире киемнәрдән, муеннарында бака кабыгын¬ нан һәм сөяктән ясалган муенсалар агарып күренеп то¬ ра. Бер почмакка балык башлы коточкыч җанварга ат¬ ланган аучы сыны куелган. Бу агач сын — ут тирәсендә 125
утыручыларның баш алласы. Сын алдында сөяк савыт¬ та нәни генә ут яна: дуңгыз мае. Агач сын — шул ут ху¬ җасы. Ул яктылык, тереклек бирүче бөек аучы. Менә тире киемле кешеләрнең берсе урыныннан күтәрелә. Ул иешеп торган кабан дуңгызының сул колагын сөяк пы¬ чак белән кисеп ала да әлеге сын алдына илтеп куя. Үзе көйләп нәрсәләрдер укынгандай итә. Дуңгызның уң колагын үзенә ала ул. Чөнки агач сыннан кала иң олы кеше — кабилә башлыгы. Кабан дуңгызы бүлгәләнеп бетә. Кешеләр зур-зур сөякләрне күсәге белән күтәреп, умырып-умырып ашыйлар. Бармак араларыннан, авыз читләреннән май тама. Озакламый алар Ык буена тө¬ шәрләр, чокып ясалган каекларына утырып балык ау¬ ларга чыгарлар... Тупый дәдәй сүзләреннән соң егетләр Ык буйларын шулай күз алдына китерәләр. Ә Тупый дәдәй сөйли дә сөйли... — Миңа ул вакытта сигез дә тулмаган иде әле. Ма¬ лай-шалайның эше бер: көне буе суда. Иреннәр зәңгәр¬ ләнеп күгәреп чыкканчы йөрисең. Күлмәк җиңнәрен бәй¬ ләп маймыч сөзү дә калмый, кысла тотуы да шунда, аны утта өтеп ашавы да шунда. Җәй буена кара чутыр- га әйләнеп бетәсең. Йөзәргә мине биш яшьтән үк өйрәткән иделәр. Өй¬ рәтүе дә ничек әле! Олырак малайлар, көймәгә утыртып су уртасына алып керәләр дә аяк-кулларыңнан тотып селкиләр генә. Тончыгасың килми, авызыңа су тула баш¬ лагач, чәбәләнәсең инде. Биш-алты мәртәбә көймәдән ыргытып, биш-алты мәртәбә чәбәләнә торгач, йөзеп тә китәсең. Берүк елый күрмә, курыкканыңны сиздермә. Юкса бетте — көймәгә дә утыртмаслар, йөзәргә дә өйрәт¬ мәсләр, әле ризалыгыңпы-ниеңне сорап тормыйча, ыш¬ тан төбеңә кычыткан тутырып та җибәрерләр. Аннан соң берәр атна өйдә утырасың инде. — Ә батып үлсәң?— дпп куйды Әпләй. Тупый дәдәй аңа борылды: — Нишләп батасын ди? Көймәдәге малайлар нәрсә¬ гә? Алар бит карап торалар. Әз генә күмелдеңме — чә¬ чеңнән сөйрәп чыгаралар. Елап, җылынып утырасың да, тагын тотып селкиләр. Менә бөтен мәктәбе шул йөзүнең. Ә балыкны кыра гына идек. — Ура идегезме?— Заһит үзенчә төзәтмә ясады. — Әйе. Урабыз гына. Озынчаны әйтәм, комсыз инде 126
иллә мәгәр! Селәүме, чебенме, ипиме, бодаймы — телә¬ сә нәрсәгә каба. Яшел үләнгә дә тоткалый идек без аны. Әпләй сызгырып җибәрде: — Фию-ю-ю! — Ә алаймы?! Әйе. Шуннан теге үгезне дә әйтим инде. Җирша, ерш... Анысы селәүгә генә чиртә. Ну ба¬ рыбер комсыз. Йөз кармак салып куй, йөзенә дә эләгеп чыга. Чын менә. Хәзер сирәгәйде ул Ыкта. Беренче са¬ зан тотуым турында сөйләмәкче идем әле. Хәзер килеп җитәбез. Озынчаларны бетерим дә. Менә шул. Кунайга йөзәрне тезеп алып кайтуы күңелле була иде. Кич кенә кайтып керәсең. Җәй эссе. Ә озынча нәзберек балык: тиз бозыла. Бозылса да, алып кайтасың. Әнигә тырай тибеп йөрмәгәнеңне күрсәтәсең килә. Өйгә пычранып кайтып керсәң, шуның өстенә, балыкларың да исләнеп беткән булса, муен тамырыңа да эләктерәләр шунда. Көнлек хезмәтең кукапы-пие белән я песи авызына ке¬ рә, я тавыкларга чапкалап ташлана. Үпкәләп тору юк. Иртәгә тагын көн бар. Ык суы да үз урынында. Тагын тотасың аны. Бетәмени ул озынча! Ә инде әни май та¬ мызып табада кетердәтеп тә бирсә... Мин үзем гел кал¬ кавычка тота идем. Талчыбык-кармак сабы. Шуңа унлы кәтүк җебе бәйлисең дә, тимер чыбыктан бөгеп, телсез кармак тагасың — менә бар хәйләсе... Йөзгә җитеп килә торган Тупый дәдәйнең бөтен го¬ мере Ыкта үткән. Ул тумыштан балыкчы, нәсел-нәсәбе дә җиде буыннан бирле балыкчы булган. Хәзер Тупый дәдәйнең үз күле бар. Колхозның балыкчылар бригада¬ сы аңа, пенсиясенә өстәп, Мәлкән болынындагы иң ях¬ шы күлләрнең берсен бүләк иткән. Җәйләрен Тупый дә- дәй шул күл буенда шалашта үткәрә. Килгән-киткән ке¬ шегә башыннан үткәннәрен сөйләп гомер кичерә ул. Картайган шул инде, картайган. Менә хәзер дә сөйли торган сүзен онытып, икенчегә күчеп китте ул. — Ык нигә акмасын? Аның йөзенә төкереп булмый, кыйнап булмый аны. Үтереп булмый. Камчы да алмый Ыкны, пүле дә. Үзенә үзе хуҗа. Ачуланса, лүбәй пат¬ шаңны тончыктырырга мужет әле ул. Рәхәт Ык суына! Яр буйларында сад-бакчалар. Урман сукмаклары. Җир юмарт — пи телисең, шуны бирә. Алсу битле түгәрәк алмалар елмаеша, яшел яфраклар арасыннан карлыган¬ нарның елтыр күзләре җемелди. Табигать шатлана, ә кешеләр нишли? Аларның йөзе нигә болытлы? Болытлы 127
булмыйча — урман-кырларга, болын-күлләргә Урик бай кул сузган. Әммесе аныкы, хезмәт кенә ярлыныкы. Тау¬ лар дәшми, урман өйрәтми, елга юл күрсәтми, кеше кая барсын? Ык ага тора, агым сулары белән елларны юа тора. Тау-ташлар да түзә алмаслык авыр көннәр килә. Шомлы урман куркыныч шаулый, Ык суы ачулы сүз¬ ләрен ак күбекләргә төреп чыгара. Нәрсә сөйлиләр алар?' Кеше — табигать баласы. Әнкәсенең телен аңламаган бала булырмы дөньяда? — Сез күп, Урик бай бер,— дип шаулый урман. — Сез күп, Урик бай бер,— дип дулкынлана Ык суы. Урман кешеләрне ярата. Ул алардан күпме матур җырлар отып калган, күпме гашыйклар аның күләгә¬ сендә бер-берсенә сыенышканнар. Ярлы-ябагайның кы¬ тыршы куллары агачларны шомартып ни генә ясамаган дисең. Ана сабыен сиртмә каен бишеккә салып тирбә¬ тә — урманга рәхмәт: каенда йоклый ич сабый. Өлгер кызлар кулында орчык бөтерелә, тигез нечкә җеп орчык¬ ка сарыла — урманга рәхмәт: ул үстергән юкәгә сарыла кызлар эрләгән җеп. Урман Урик байны яратмый. Урик бай әнчекләре таяклар белән кешеләрне кыйнаганда әр¬ ни ул: ярлы җилкәләрендә биесен өчен үстермәгән ар¬ тыш таякларны урман. — Сез күп, Урик бай бар,— дип шуңа шаулый ул. Әллә Ык суы яратмыймы кешеләрне? Ул җирләрне сугара, болыннарда печән үстерә, кызлар эрләгәп җеп¬ тән сугылган киндерләрне агарта, эштә тирләп карал¬ ган тузанлы тәннәрне юа. Ык суына әз тамгандырмы Урик бай җәберләгән ярлыларның күз яше? Авыр тор¬ мышка түзә алмыйча, Ык куенына әз ташланганмы алар? — Сез күп, Урик бай бер,— дип шуңа ярсый елга. Кешеләр урман шавын, елга ярсуын ишеткәннәр, да¬ выл булып Урик байга каршы күтәрелгәннәр. Ык суы һаман ага, елларны юып ала тора. Әби патшаларны, Урик байларны да шаулы еллар күптән инде җилгә очырды. Ә кешеләр Урик бай заманнарын онытмыйлар. Кеше онытса, урман искә төшерер аны — Уриков ур¬ маны... — Ә Колчакны без унтугызынчы елның язында Ык аръягына кудык,— дип кинәт кенә борылыш ясый Ту¬ пый дәдәй.— Менә шулай, балалар. 128
ӨПЛӨЙНЕҢ СОҢГЫ ӘМАНӘТЕ Ажгыртып баралар. Шаяралар. Ишкәкчеләр бер-бер- сенә куәт биреп, бергәләп такмак әйтәләр. Нәгыйм уй¬ нап кына, Әпләйне котырту өчен генә башлаган иде. Әй, ишкәкче, саллы иш, Егет кеше армый ич... Аның уенына Әпләй үзе дә кушылды. Көчәнгән бу¬ лып, ах-ух килеп утырды-утырды да: — Бармый әле, бармый эш,— дип рифмалап өстәде. Капитан тагын да тулыландырып куйды: ' , Син ишмәсәң, мин ишмәсәм, Бармый сал да, бармый эш. Заһит «Шыртлака» борыныннан Әпләйгә икенче төр¬ лерәк итеп китереп орды. Ишкәк тота белмәгәнең Сиздерә күрмә, җаным! Бер китсә китә бит ул. Нәгыйм элеп алды: Мәтәлгәндә карап мәтәл... Капитан селкеп салды: . . > Әпләй бәгырем, җанкисәгем, Ярларның якын ягын. «Галиябану»га вариация икәнен шәйләп, Заһит бая¬ нын тартып җибәрде. Мәхмүт баштарак кушылмый тор¬ ган иде, йөрәге түзмәде, күрәсең: — Сүзләрен чыгара торыгыз, мин җырлыйм,— дип елмайды. Үтсәк хәвеф-хәтәрсез лә Озын юлны әгәр без, Әпләй бәгырем, сылуым-иркәм, Каты җиргә башны орып, Туйганчы тәгәрәрбез лә, Туйганчы тәгәрәрбез. Б-505.-9 129
Минзәлә тамагына шулай җырлый-такмаклый барып чыктылар алар. Анда инде: Минзәләгә барасызмы, Мин барам Минзәләгә... Әпләй Сәгыйть янына килеп утырды. — Капитан, күпергә еракмы? — Бер-ике сәгать булыр әле. Нигә? Озак дәшми торды Әпләй. — Я, әйт инде? — Гафу итегез, капитан.— Әпләй ярым пышылдау¬ га күчте.— Мине озатырсыз инде... — Кайда озатырбыз? Тагын качмакчымы әллә? — Вакытым чыкты. Юк, син уйлама, ностальгия тү¬ гел... Казанны юксынып җирсәү түгел бу. Миңа кай¬ тырга кирәк. — Ә нигә элегрәк әйтмәдең?— Егетнен үтенече кө¬ телмәгән булгангамы, нәрсә дни әйтергә дә белми иде Сәгыйть.— Ярамый бит болай. — Казанда чакта әйтсәм, командага алмассыз дип курыктым. Монда инде һаман сузыла килде. Августтан эшли башлыйм мин. Әти янында. — Заводтамы? Диңгез училищесына китәргә йөрн идең ич әле. — Бер-ике елдан... — Бүген үк озатыйкмы? — Бүген булыр инде... Әпләйнең күңеле тулган иде. Аның егетләрне ташлан китәсе килми. Бер тилеләнеп карады бит инде. Ояты һаман онытылмый. Ничек тә Камага чыгып җитәсе иде... Ул яшерен өмет белән яшәгән, алданрак чыгып җитә алуларына исәп тоткан иде... Капитан корабын ташламый. Ә аның Әпләйне оза¬ тасы килсә, Минзәләне, үзе үскән Минзәләне сагынган булса, ни әйтерсез? Капитан корабын ташламый. Коман¬ да салда чакта яки балык тотканда авылга йөгерергә ярый аңа. Хәзер — юк. Хәзер, Нәгыйм әйтмешли, табу... тыела. Команда Әпләйне озата. Аннан тыш та һәркемнең печтеки генә эше бар Минзәләдә. Нәгыйм абыйсының балаларына күчтәнәч ала. Ул да авылына кайтып җит¬ те: иртәгә Тауасты Байларда булачаклар. Мәхмүт Әп¬ ләйне Казанга утыртып җибәрергә тиеш. 130
Әпләй кинәт кайтып китүе белән генә түгел, әле та¬ гын сәер әманәте белән дә Сәгыйтьнең күңелен актарып ташлады. Аны озатырга Минзәлә күперенең аскы ягына чыгып туктаган иделәр. Инде кич җиткән, кояш, кереп китимме — азрак торыйммы дигәндәй, офык читенә тө¬ шеп асылынган иде. Соңгы минутта Әпләй Сәгыйтьне тагын читкә алып китте. Нәгыйм: — Сез анда нинди колак исе чыгарасыз?— дин ма¬ ташкан иде дә, Әпләй аңа кул гына селтәде. — Тик тор әле син. Капитан!—диде ул. — Үзем җитешә алмадым. Дөресрәге, Миләүшәнең фамилиясен белмәдем... — Зур абыйдан сорыйсың калган. — Хикмәте шунда: Зур абый белергә тиеш түгел. Команда исеменнән... Ну, үзең күрерсең әле. Минзәлә- дән җибәрәсе иде. — Әпләй, түгәрәклә,— дип кычкырды Нәгыйм,— Соңлыйбыз. — Хәзер. Син, капитан, үзең майтар инде... Сал астында, уртадагы уң камера эчендә булыр... Хуш, Сә¬ гыйть!— Әпләй аны кочаклап алды.— Киләсе сәяхәткә мине алырсызмы? — Алырбыз. Хуш, Әпләй... Шулай аерылыштылар. Заһит белән икәү генә калгач, Әпләйнең әманәтен карамакчы булды Сәгыйть. «Бер уңайдан су да коенып чыгарбыз»,— диде. Әманәт дигәне кечкенә тартма булып чыкты. Әпләй аны камера арасына төшереп, бау белән бәйләп куйган. Тартманы бик пөхтә итеп, иренмичә, яратып ясаган. Мө¬ гаен, бер генә көн утырмагандыр. Аны бит егетләрдән яшереп эшләргә кирәк әле. Тартма эчендә сулы пыяла бапка, банка эчендә әле яңа гына өзеп алынган ике төн¬ боек чәчәге йөзеп йөри иде. Берсе ак, берсе сары. Төн¬ боеклар инде йомылып өлгергәннәр — кич бит. Ләкин аларның иртәгә ачылачагына шик юк иде. — Вәт Әпләй,— диде Заһит,— астыртын гына нәрсә кыланып яткан. — Ул аны үзе белән Миизәләгә алып китәргә әзер¬ ләнгән. — Әманәткә хыянәт ярамас, капитан. Икәү җибә¬ рербез, яме? Миләүшәнең фамилиясен Мәхмүттән үзем белешермен,— диде Заһит. 9* 131
БӘХӘСЛЕ ҖӨЕН Шул төндә Минзәләнең җәенче Вәли абзый белән очраштылар. Балыкчының да балыкчысы, останың да остасы, хәй¬ ләкәрнең дә хәйләкәре иде җәенче Вәли. Аның исеме үзенә күрә бер пароль кебек иде Минзәлә балыкчыла¬ рына. Фатыйх абзый да бар иде әле балыкчы, Вәли абзый¬ ның дусты. Әмма ул Вәли абзый кебек маһир да, алай хирыс та түгел. Фатыйх абзый — шагыйрь җанлы кеше. Аның өчен кармак салу бер сәбәп кенә. Ул калкавычы¬ на караса карар, карамаса — юк. Яр читендәге үләннәр, чәчәкләр, кырмыскалар, чикерткәләр белән сөйләшеп утырыр Фатыйх абзый, шуннан тәм табар. Ә Вәли абзый — реалист. Аңа балык булсын. Ба¬ лыкның да ииндие генә әле! Ык патшасы — җәен. Ну җәеннәрне тота да инде үзе, өчәр-дүртәр потлыларын сөйрәп кайта. Бервакыт менә шушы ике дус киткәннәр Ык буена төшеп. Утырганнар, утырганнар, бер балык та тота ал¬ маганнар. Әллә көне шулай булган, әллә башка хикмәте бар: чиртеп тә карамый, ди. Түзмәгән җәенче Вәлинең йөрәге: —■ Киттек Чегәннәр култыгына!—дигән ул үзенең дустына. Чегәннәр култыгы сай гына урын ул. Төнбоек, камыш басып бетергән үзен. Шул тирәдәге аргы як болынга элегрәк һәр ел саен чегәннәр таборы килеп урнаша тор¬ ган булган. Шуннан калган исем — Чегәннәр култыгы. Вәли абзый яшьрәк чакта шул тирәдә бер чегән кызын үлемнән коткарган, батып барган җиреннән судан тар¬ тып алган дип тә сөйлиләр әле. Бу тирәләргә чегәннәр килеп йөрми башлаганга да байтак еллар үтте. Инде Вәли абзый пенсиягә чыккан¬ га да шактый гомер. Әмма Чегәннәр култыгы аның өчен һаман да матур истәлекле, кадерле урын булып ка¬ ла бирә. Фатыйх абзый: — Вәли Чегәннәр култыгына барса, бөтенләй икенче кешегә әйләнә. Яшәреп китә,— дип сөйли. Үзен иң нечкә күңелле, иң шигъри җанлы, Ык буе гүзәллекләренә иң зур бәя бирүче итеп санап йөргән 132
Фатыйх абзый шулай әйткәч, нәрсә дә булса бардыр, егетләр. Вәли абзый үзе дә бераз төшереп алса, ышанычлы кешеләренә: — Мин Кысла йолдызлыгы астында дөньяга килгән¬ мен. Сусыз яши алмыйм, үлемем дә судан булыр, Ык мине үзенә алыр,— дип сөйли ди. Аннары ул әле ничә яшендә үләсен дә «төгәл беләм» дип өсти торган бул¬ ган. «Төгәл белгән» яше, бер-ике мәртәбә алгарак кү¬ черүгә дә карамастан, һаман узып китә башлагач, аны¬ сын әйтми ди инде хәзер. Югыйсә, гомерен типография¬ дә үткәргән интеллигент кешегә Саратан йолдызлыгын Кысла йолдызлыгы дип, «Созвездие Рака»дан бозып тәр¬ җемә итеп йөрү килешми инде. Әле ул гынамы, күктәге йолдызларны, ниндидер бер чегән кызының сүзенә ка¬ рап, үз гомереңә бәйләп юрау — бөтенләй хурлык. Чегәннәр култыгына Вәли абзый ялгызы йөри, я Фа¬ тыйх абзыйны алып бара. Башка кешене иярткәнен бе¬ рәү дә хәтерләми. Менә бу юлы да икәү киткәннәр алар шунда. Ыкның суы быелгы кебек кимегән чак булган, ахрысы. Бик саеккан Чегәннәр култыгы. Фатыйх абзый дустының сүзен тыңларга өйрәнгән инде, бу урынны ошатмаса да, камышлар арасында елтырап торган «тәрәзә»гә салып куйган кармагын. Са¬ лып куйган да, гадәтенчә, үз уйларына чумган. Кармак сабының шап итеп суга төшүенә күтәрелеп караса... Калганын Фатыйх абзый үзе болай сөйли: — Күтәрелеп каравым булды, егетләр, тәнем эсселе- суыклы булып китте. Әллә кайдан күренеп тора, бик зуры капкан балыкның. Кыймшатып та булмый. Вәли шатлана: «Җәен ул!»— ди.— Җәен? Моңа кадәр минем бер җәен дә тотканым юк иде. Мондый котырганын әйт¬ мим дә инде. Балык түгел, ерткыч. Бөтен култыкны бол¬ гатып бетерде — ни ары, ни бире. Ниһаять, кубардым тегене. Берәр метр тартып китердем. Әмма ни файда? Дальше килми генә бит. — Кыюрак бул, бөтеи балыкны куркытып бетерде¬ гез инде,— дип орыша Вәли. Әйтерсең без җәен белән икәүләп юри куркытабыз. — Булырсың кыю. Аның бит кармагы...— дип мы¬ гырданам мин. Ә җәен тагын үзенчә, тагын дулый. Әй-әй, көч тә 133
бар икән үзендә! Фонтаннар аттыра бит койрыгы белән. Кит балыгы диярсең. Булдыра алмагач, Вәлигә дәштем: -— Алып бир инде, дус кеше,— дим.— Җәен түгел, шайтан булды. Вәли көлә: — Эх, пешмәгән! Җәенче җәенче шул. Озак та үтмәде, мине баштан¬ аяк су белән коендырып, көймә янына корсагы белән бүлтәеп килеп чыкты җәен. Аны көймәгә күтәреп алуы Вәли әчеп бер төкерү генә... Шуннан Вәли абзый белән Фатыйх абзый нишләгән дисез? Бәхәскә кергәннәр. Вәли абзый: — Шушыны да чыгара алмагач,— ди икән.— Дүрт килога тартса ярый инде. — Эх, син!— Фатыйх абзыйга төртелгән бу сүз ба¬ рып.— Җәенче! Ачуым да килмәгәе, ярты потта бетәрме икән әле. — Әйттерерсең әллә ни, Фатыйх. Дүрт кило диләр бит сиңа. — Ярты пот! — Дүрт кило. — Ярты пот дим! — Дүрт кило дим! — Ярты... — Әйдә, кайтып үлчибез. Дүрт. — Үлчибез, үлчибез! Нигә үлчәмәскә? Кайтканнар болар. Бәхәс бит: шарты булырга тиеш. Ә шарты шундый икән — җәен дүрт кило булса, җитмә¬ гән дүрт килосын Фатыйх абзый дүрт ярты белән түли. Әгәр инде сигезгә басса, артык дүрт килосын Вәли аб¬ зый шоколад конфет белән кайтара. Фатыйх абзый ара¬ кы эчми, шуңа шулай эшләнә инде бу. Бәяләре дә бер чамага туры килә, үпкәләштән булмый. Вәли абзый Минзәләнең бер башында, Фатыйх аб¬ зый икенче башында яши. Фатыйх абзыйның хыянәт итә торган кеше түгел икәнен белсә дә, бу юлы Вәли абзый, ни сәбәптәндер, үз өеннән үлчәү алып килергә була. Бәлки, Фатыйх абзый аңа үзе шулай кушкан¬ дыр — кем белә инде аны. — Бер уңайдан конфетларыңны ала кил,— дип кала Фатыйх абзый. — Малаеңны кибеткә йөгерт, карчыгың акча бир¬ сә,— дип җавап кайтара Вәли абзый. 134
Үлчәү килә. Шаһитләр җыела. Үлчиләр җәенне. Си¬ гез кило бит, әй! Менә сиңа җәенче Вәли сүзе! Вәли аб¬ зый үз күзләренә үзе ышанмый. Кешеләрдән икенче үл¬ чәү алын чыгып үлчәп карый: сигез! Шуннан Фатыйх абзый әйтә тегеңә: — Ну, Вәли дус, күрдеңме? — Күрдем, Фатыйх, күрдем. Бир әле пычак, ярын карыйк. — Нигә ярасың?— Фатыйх абзый җәенне гәүдәсе белән каплый.— Бар, конфетка чап. Аннан ярырбыз,— ди ул. Вәли абзый бер сүз дәшми, ишеккә атлый. Фатыйх абзый да аның артыннан чыга. Шаһитләр таралалар. Бераздан ике дус, берсе бер ярты кыстырып, икен¬ чесе бер төргәк шоколад конфет күтәреп, яңадан кай¬ тып керәләр. Икесенең дә күзләрендә шаянлык эленеп тора. Җәенне бик шәпләп кыздырып ашыйлар. Эченә Фа¬ тыйх абзый тутырган гер ташларын алып куялар, бил¬ геле. Ул әле анда кечкенә саплы чүкеч тә тыгып җибәр¬ гән булган, өстәмә итеп! НӘГЫЙМНЕҢ АБЫЙСЫ Тауасты Байларга төнлә төшеп барганда очрашты¬ лар җәенче Вәли абзый белән. Ул хәзер Ык буенда йорт сыман бернәрсә корыштырып, җәйнең җәен шунда үт¬ кәрә икән. Төнге караңгылыкта тыныч кына үтеп китә¬ без дип торганда кычкырып туктатты ул: — Кемнәр анда? — Браконьерлар,—дип шаяртты Сәгыйть. Бер-ике авыз сүз алышмыйча китеп буламы инде шундый кеше яныннан. Шулай да артык җәелеп сөйлә¬ шә алмадылар. Вәли абзыйның кәефе шәптән түгел иде. Ул үзенең картлыгыннан, хәзер Ыкта җәеннәрнең бетә баруыннан, су кимүдән, тагын әллә нәрсәләрдән зарла¬ нып утырды. Таң алдыннан «Шыртлака» Тауасты Байлар күпере алдында тынып калды. Егетләр, сал өстенә авып, тирән йокыга талдылар. Күзләрен ачкач капитан аптырап калды: салда тү¬ гел, ә карт тупыл күләгәсендә, бушлат өстендә йоклап 135
ята иде ул. Кайчан ничек бирегә чыгып ятканын тәки хәтерли алмады. Баш очында Нәгыймнең абыйсы Мөнип утыра иде. •— Исәнме, Мөнип абый! Алачыктан күрдеңме без¬ не?— дип, Сәгыйть авыл ягына караган иде, алачык юк.— Ә кайда соң?.. — Тау башына күчердек без алачыкны. Су басачак бу тирәләрне. Ә мине... — Нәгыйм җибәрдеме? — Ул. Давай, уят егетләреңне. Мөнип абый тимерче. Алачыклары менә шунда гына иде, яр башында гына. Тимерче алачыгы. Хәзерге алачыкларда элекке сер¬ лелек, матурлык бармы икән? Малай чак шулай һәр¬ нәрсәдән үзенчә тәм таба, аны үз хыялындагы төшенчә¬ ләр белән баета. Сандалга сугылган чүкеч тавышы Сәгыйтькә Такташның: «Набат! Набат! Сугыгыз мең кабат!» — дигән юлларын искә төшереп, әллә кайларга алып китә иде. Малай инде Чапайга әверелә. Ул да булмый, ала¬ чыкның ачык ишеге төбенә берәр туры кашканы җитәк¬ ләп китерәләр. Туры кашка шундук командир Чапай¬ ның сугышчан дусты була. Ул, пошкырып, аягы белән җиргә тибә. Дошман өстенә ташланырга атлыгып, тү¬ земсез рәвештә кешни. Ат караучы агай да колхозчы түгел, ул инде Чапайның ординарецы. Туры кашканы алачыкка алып керәләр. Малай да ишек төбенә килеп баса. Алачык эче караңгырак, кызыл ут яктысы бар җиргә дә тигез төшми. Стенада иләмсез зур һәм килбәтсез күләгәләр уйный. Ул күләгәләргә те¬ кәлебрәк карасаң, әллә нәрсәләр күрергә була. Нәкъ тавышсыз кино кебек. Күз ияләнә төшкәч кенә алачык эчендәге әйберләр реаль төс алалар. Ул кадәр үк шом¬ ландырмыйлар. Әнә бер читтәрәк учак. Аның өстендә зур күрүк. Кө¬ рәк белән учакка күмер атып, күрүк басып торучы ти¬ мерче ярдәмчесенең күмер тузанына буялып беткән, тирләгән юеш ялангач гәүдәсе ут яктысында кызылла¬ нып күренә. Ул инде тимерче ярдәмчесе түгел, ул инде— индеец. Соңгы могикан. Ул үзенә сөнге ясый... Озын кыскычлар белән кыстырып сулы мичкәгә ты¬ гып куелган, ут булып кызган йомшак дага чыжылдый. Мичкә өстеннән пар бөркелә. Тимер чыңгылдый. Туры 136
кашка буйсынучан кыяфәттә басып тора. Карышусыз- нисез генә аягын күтәртә. Мөнип абый аны күн алъяп¬ кыч ябылган тез араларына кыстыра да эшкә тотына. Үткен пычак белән тоягыннан юка алсу телем кисеп ала. Аннары дагалау башлана. Көйгән тире исе, йон исе тарала... Мөнип абый йомшарып китеп, мичкәгә су өстәргә яки учакка күмер салырга рөхсәт итсә, бигрәк тә инде: үзеңне көчле бер пәһлеван итеп тоя башлыйсың. Сә- гыйтьнең берничә мәртәбә күрүк өрдереп тә караганы бар иде. Ә Мөнип абыйның чүкечен күтәрә алмый иде ул. Күпме тырышса да, булмый иде шул. Хәзер инде күптәннән ат дагалаганны күргәне юк. Атлары да бетеп бара, хәер. Алачыкка бик еш кереп йөри иде Сәгыйть. Сандалда чүкеч чыңлавы, күрүк мехының ыжгырып торуы, учак¬ тагы күмерләрнең зәңгәр телле ялкыннары күңелен кы¬ тыклый иде. Анда һәрвакыт каен күмере, тутыккан ти¬ мер-томыр, янган буяу һәм тагын әллә нинди исләр килеп тора. Алачык эчендәге корым да үзгә була. Сте¬ надан эреп аккан нарат сагызы сумала кебек кап-кара, алып чәйнисе килә аны. Ә тимер-томыр! Сәгать тәгәр¬ мәчләре, шөрепләр-болтлар, пружиналар, калайлар ди¬ сеңме — җаның ни тели шул бар. Идән тулы, почмак тулы, эреле-ваклы әрҗәләр тулы, стенадагы шүрлекләр тулы бетмәс байлык: өтергеләр, игәүләр, тишкечләр, кискечләр, кыскычлар... Идән уртасында түгәрәк сандал ята. Аңа озын сап¬ лы кыскычлар, саплары көеп беткән чүкечләр сөяп ку¬ елган. Мөнип абыйдан яшереп кенә берәр инструмент бе¬ лән уйнау — я бармагыңны карга борыны белән кысып карау, я берәр кадак кисеп өзү, я агач-фәлән игәү рәхәт инде. Тимерчеләр тибеп кенә йөри торган тимер-томыр арасында сиңа кирәкле никадәр мал әрәм ята. Син аларны килгән саен берәмтекләп сыптыра барасың. Очкыннар чәчрәп тишелеп беткән күн алъяпкычы Мөнип абыйның базык гәүдәсенә сыланып, килешле ятып тора. Тимерче терсәкләренә кадәр сызганып куй¬ ган көчле йонлач кулларын алъяпкыч итәгенә ышкып ала да, зур кыскыч тотып, учак янына килә. Утлы күмер яктысы яңак сөякләре чыгып торган ябык йөзенә, юаш һәм ягымлы күзләренә төшә. Эшләгәндә ул артык сү¬ 137
рән, уйчан, җитди күренә. Сүзгә саранлыгы электән үк табигатендә булгангадыр инде, алачыкта ул авыз ачып бер сүз әйтми, ярдәмчеләре белән күз карашып кына аңлаша. Учак өстендә юан, түгәрәк тимер кисәге кыза. Күрүк, чабышта сулуы капкан ат шикелле, авыр сыз¬ гырып сулый. Аның һава өрелеп чыга торган башын ялкын телләре ялый. Мөнип абый озын саплы кыскычы белән кызган тимер кисәген әйләндерә. Тимерче ярдәм¬ чесе аны, биш-алты килограммлы чүкечен җилкәсенә салып, сандал янында көтеп тора. Сандалның икенче ягына Мәрдәк абзый баскан. Ул, кыршылып беткән уч¬ ларына төкереп, кечкенәрәк чүкечкә тотына. Менә Мөнип абый ут эченнән очкыннар чәчеп тор¬ ган тимер кисәген эләктереп ала да сандалга китереп сала. Чүгәли төшеп, күзләре белән команда бирә: я, башладык. Чүкечләр бер-берсен куыша-куыша тимер өстендә биергә тотыналар. Ярдәмче егет кулындагы чүкеч сирәг¬ рәк һәм авыр килеп төшә, саңгырау тавыш чыгара. ӘМәрдән абзый чүкече, җитез егетләр шикелле озын чыңгылдавык яңгырау таратып, бии дә бии. Авыр чүкеч ялгыша. Ул я тимер кисәгенә, я коры сандалга тия. Мөнип абый ярдәмче егеткә күз кырые белән карый. Ул аның чүкечне дөрес тотмаганын да, тимергә дөрес сукмаганын да күрә. Шулай да дәшми. Мыскыллы ел¬ маюын яшерә, башын гына чайкый. Мәрдән абзый исә ачуын тыя алмый. Суга белми сугуларга исе китмәгән тимернең инде сүрелеп, каралып баруын күргәч, түземе бетә: — Яле, Мөнип, күрсәтик үзенә!— дип кычкыра. Мөнип абый пешмәгән егет кулыннан чүкечне алып, аның үзен читкә кагып җибәрә. — Менә шулай! Менә шулай!— дигән кебек такмак- лый-такмаклый, ике чүкеч яңадан уйнарга тотыналар... ...Сәгыйтьнең уйга чумып утырганын күргәч: ■— Сагындыңмыни алачыкны?—дип көлә Мөнип абый. — Соң, ничә еллар... — Яңасына алып барырмын. Олы башын кече итеп төшкән бит, егетләргә антны бозарга туры килде: Мөнип абыйларга кунакка менеп киттеләр. 138
ЗАҺИТНЫҢ ИҢ СОҢГЫ ЯЗМАСЫ Тауасты Байлар. Сәгыйтькә бик якын һәм үз авыл ул. Алар Нәгыйм белән монда үткәргән бәхетле көннәр, маҗаралы вакыйгалар, Җанбай күле, Хәмәтҗан чокы¬ ры, Унике тупыллык — онытырлык кынамы соң. Тау астында таллар бар, Гөлбакчадай Байлар бар... Нәгыйм белән икәү шулай такмаклап йөри торган иделәр, һәй, нигә бик тиз үтә икән малай чак юләрлек¬ ләре? Нәгыймнәрнең тәрәзә каршындагы карт шомырт агачына менеп кычкырасы иде бу сүзләрне. Мөнип абыйларның түр якларында тезелешеп утыра¬ лар. Кайдан килгән кадерле кунаклар диген! Ә Мөнип абыйның кунакчыллыгына, хатыны Әлфия апаның тыз- быз килеп йөгереп йөрүенә, әниләре Хәтирә әбинең чит¬ тән кайтып төшкән малайларына карагандай яратып каравына таш булса таш та эрер иде. Эределәр дә кит¬ теләр шул... Истәлекләр яңарды. «Ә беләсезме? Онытмадың¬ мы?»-— кебек сораулар өстәл өстендәге ризык алышын¬ ган саен алышынып кына торды. — Син бүлдермә, капитан,— диде Нәгыйм бер мәл¬ не, чираттагы тарелкаларны бушатып бетергәч.—- Бер¬ нәрсә сөйлим әле. Дустының ризалыгын да көтеп тормастан башлап та җибәрде ул: — Августның салкын иртәсе. Әле кояш чыкмаган. Су өстеннән аз гына бу күтәрелә. Без күпердән аста, Унике тупыллыклар турында көймәдә кармак салып утырабыз. Ниһаять, кояш түбәсе күренгәч, җиз самовар төсле бер корбанны тартып чыгарды дустым. Күп тә үтмәде, тагын берәү капты аңа. Мин шартларга җитеп утырам, һәр көн шулай: аңа каба, миңа юк. Әллә уры¬ нын сайлый белмим микән дип, аның икенче ягына кү¬ чеп карыйм. Нишлисең, юк инде, капмый! Ә дустым та¬ бак чаклы корбанны тагын су өстенә чыгарып салган да көймәсенә сөйрәпме сөйри. Ычкынса гына ярар иде, ычкынса гына! Гарьләнеп, ачынып теләк тели күңел. Ычкындырыр, көт! Ата бүре ул: ел саен корбан тота- 139
тота өйрәнеп беткән инде. Әнә, хәзер сагы белән эләк¬ терә. Борылып калкавычларыма карадым. Имансызлар, селкенмиләр дә ичмасам. Чулт иткән тавышка борыл¬ сам, дустым күренми. Әйләнгән көймә төбендә иртәнге нурлар гына шатланышалар... Шул кирәк, шәп булды бу комсызга! Кулларымны уа-уа, болай да зур авызым¬ ны жәлләмичә ерып, куанып утырам. Шәп булды. И шәп булды. Корбаннарыңны җый инде су төбеннән! Батып торган калкавыч кебек атылып чыкты да колачларын алыш-тилеш суга бәрә-бәрә талпынырга то¬ тынды теге. Бутанган, чәбәләнгән саен төнбоек сабакла¬ рына ныграк урала үзе. Миндә аның кайгысымы, чыгар әле. Әнә, калкавычымны үргә таба өстерәп маташа, корбан булырга кирәк. Су өстенә чыккан бер арада коточкыч ямьсез ят та¬ выш белән кычкырып җибәрде дустым: — Батам бит... Көнләшү көчле, карап тору кызык булса да, уен эш түгел, су шаярганны яратмый. Безнең авылда бик оста йөзә белүчеләр дә, төнбоек сабакларына уралып, кхымм... Көймәдән кармак чыбыкларын сыпырып тө¬ шердем дә, ишкәкне алып каеруым булды, шартлап ишкәгем сынды. Инде нишләргә? Йөгереп кенә барып кул сузар идем, җир түгел шул. Бөтен көчемә кычкырып җибәрдем: — Басып кара әле, басып! Су күкрәктән генә иде. Дустым кесәләрен капшап карады һәм: — Шайтан алсын, пәкем төшеп калган,— диде дә, үрдәк сыман чума-чума пәкесен эзләргә тотынды. — Сәгатеңне сал, харап итәсең бит. — Сәгате сәгать, пәкем әрәм булды... Бәхетле пә¬ кем,— дип өтәләнә генә малай. Тәки тапмыйча чыкмады. Кояш шактый күтәрелсә дә, кыздырмый иде әле. Киемнәрен киптерергә уйлады бугай, дустым чишенә башлады. — Эттә генәсе, кепка да су төбендә икән. Кайтканда гына әни алып биргән иде, нәрсә дип алдармын инде?— дип, тиле кеше кебек көләргә тотынды ул. Анадан тума калгач, Ыкның икенче ягыннан ферма¬ га баручы кызларның «тайт!»—дип кычкырулары бул¬ ды, егет яр башыннан өчкә бөкләнеп әрәмәләр арасына тәгәрәп тә төште. Кызлар ераклашкач чакырсам да, яр 140
башына менмәде ул. Янына төштем. Мескеннең тәне суелып, канап беткән иде. Карарга куркыныч. Минем җылы киемнәремне киеп, үзенә бераз җан кергәч: — Валлаһи, соңгысы! Корбан дип авызымны да ач¬ мам, көймәгә утырмам!— дип ант итте. Өйгә балыксыз кайттык. Яр башыннан гына кармак салып берничә көн үтте. Яр буе яр инде. Чабак — кор¬ бан түгел. Көннән-көн дустымның сөмсере коела бар¬ ды. Ә беркөнне, бәләкәй генә комсыз шыртлаканың сырт энәсенә бармагын кадаткач, аны аяк астына са¬ лып таптады да, төкереп: — Таптамадым, суга атып ;бәрдем,— дип төзәтмә кертте Сәгыйть Нәгыйм сүзләренә. Болай да прх-прх итеп, көлүләренә буылып утырган егетләр тәгәрәп киттеләр. — Син идеңмени ул? — Шуннан, шуннан, нишләде инде капитан? Нәгыйм көлеп: — Кызыгы бетте инде,— диде.— Яңадан корбан ту¬ ный башлады ул. Бераз тын утыргач, Заһит куен кесәсеннән блокно¬ тын тартып чыгарды. — Егетләр, соңгы язма булыр инде бу. Укыйммы? Нәгыйм пышылдап кына Мөнип абыйсына нәрсәдер аңлатып алды. Егетләргә бераз моңсу булып китте. Әйе, сәяхәт тәмамланып килә... Заһит ашыкмый гына укырга тотынды: «...Ык гүзәл елга. Аның тугайларында йөргән, әрәмә¬ ләрендә җиләк-җимешләрен авыз иткән, суында коенган, комлыкларында кызынган, иртә таңнарда табак-табак корбаннарын, торпеда кебек җитез судакларын кар¬ макка каптырып караган кеше Ык буйларын оныта ала¬ мы? Сөйләп туя аламы соң? Ул анда бумеранг шикелле әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Бу мәхәббәт бабадан атага, атадан балага күчә бара. Күрәсең, әле галимнәр¬ нең башына да килмәгән бер сере бардыр Ык суының— аны бер эчкән кешенең канына фәнгә билгеле булмаган ниндидер вируслар үтеп керәдер. Мисалы — без үзебез. Әйе, Ык сихерле елга. Фәнгә билгесез дип фараз иткән сөйдергеч вируслы Ык суы нинди? Бер карасаң — аның төсе стакандагы су шикелле үтә күренүчән, икенче ка¬ расаң — аяз күк йөзе төсле зәңгәр, өченчесендә — ко¬ рычтай караңгы-кучкыл, кояш батканда — бакыр кебек 141
кызгылт-сары, кичләрен—саф көмеш. Көзгә таба ул куе¬ ра, кургаштай саллылана. Ык — меңәр еллык тарихы булган борынгы елга. Аның юлын табигать гасырлар буена җентекләп сайла¬ ган: бормаларын, иске юлларын, күлләрен күргәнегез булса, аңларсыз моны. Аның яр буйлары әле комлык¬ лар, әле камыш һәм төнбоек, әле суга бил тиңентен кер¬ гән тал-тирәкләр, әле тау битеннән йөгереп төшеп кырт киселгән урманнар, әле кызыл ярлар, әле рәшә оялары белән чуарланган киртләчләр, әле чуерташлар булып сузылып килә. Ул чуерташларның ниндие генә юк. Дөньядагы бар төсмер, бар буяу һәм, әйтер идем, чик¬ сезлек тупланган аларда. Ә комлыклары я ындыр таба¬ гыдай шома һәм такыр, я дулкыннар ашаудан киртләч- киртләч булып торалар. Кызган ком һәм салкынча тал¬ гын су үзара тыныч яшәргә сүз бирешкән күршедәш дәүләтләр шикелле. Менә-менә бер-бер хәл эшләрләр, бу тынычлык озакка бармас кебек тоела. Яклыйсым килә әле минем әнә теге бакакайны! Әнә, карагыз, нинди матур эз сыза ул комлы сайлыкта. Ачык яткан берәр буш бакакайны иелеп кулыгызга алыгыз. Менә ул кояшта уйнаклап китте, йөзегезгә салават кү¬ перенең җиде төсе бөркелде. Перламутр төймәләр, нәни алкалар, малайларның һушын китәрердәй пәке сапла¬ ры, тагын әллә нәмәстәләр... Менә нәрсә ул сезнең учы¬ гызда яткан бака кабыгы! Ә менә монысын — кабыр¬ чыкларын ябып йомылганын юри генә ачып карагыз әле. Нәрсә: көчегез җитмиме? Җитмәс шул. Каты кабык эченә яклаучысыз җан иясе яшеренгән. Аның бар сак¬ лану чарасы шул кабырчык кына. Ә бит бака кабыгы¬ ның дошманнары чутлап бетергесез: үрдәкләр, ерткыч балыклар, кара карганы әйтеп тә торасы юк — ачык ят¬ каныңны гына күрсен, мур кыргыры! Ык төбендәге гап-гади бака кабыгын да үтереп мак¬ тый бу дисезме? Бик үк гадиме икән соң әле ул? Әгәр дә бака кабыгы эчендә энҗе үссә, ни әйтерсез? Әйе, әйе, саф энҗе. Елга энҗесе. Ул, билгеле, диңгез энҗеләре шикелле эре була алмый һәм бик сирәк табыла. Аның урынын белергә кирәк. Энҗеле бака кабыклары әйбәт агышлы, чиста комлы җирләрдә очрый, диләр. Кызык¬ лы белешмә: Россиядәге күп кенә вак елгаларда бар икән бу энҗеләр! Хәтта Петр I патша заманында алар- ны җыю эше дә киң таралган булган. Хәзер инде бу һө- 142
нәр онытылган. Күрәсең, табышлы эш була алмагандыр. Ә шулай да үз коллекцияңә Ык энҗесе табып кунсаң, ә! Мавыктыргычмы? Мин аны үзем күптәннән эзлим, лә¬ кин таба алганым юк әле. Бәлки, быел... бу юлы... Без менә балык та балык дип сөйләнәбез. Ә кысла? Сезнең кысла күргәнегез бардыр, әлбәттә. Су астында¬ гы яр тишекләрендә яшиләр алар. Урыны-урыны белән зур-зур колонияләргә берләшәләр — тулы бер су асты шәһәре. Тота белмәүчеләргә әйтеп үтим инде: суга чу¬ мып, кулыңны берәр тишеккә тыгасың да, тартып чыга¬ расың кысланы. Кыскычлары белән бармагыңны эләк¬ тереп алса да, түзәсең инде. Җаен белсәң, кыса да ал¬ мый әле ул. Әнә, Нәгыйм оста тота. Мине дә өйрәтте. Бармакларыңны тырпайтып, өстәнрәк китерәсең дә, ике кыскычыннан берьюлы каптырып аласың. Тик ты¬ пырчынсын шунда! Әмма тишектән берәмләп аулау — озак һәм ялыктыргыч эш. Кыслаларны бик ансат кына дистәләп җыярга була, моның өчен акыллы кешеләр махсус кәрзин ясыйлар. Тәбе кебегрәк капкачлы итеп эшләңә ул. Эченә исләнгән ит салып куясың да, су тө¬ бенә төшерәсең. Кыслалар кәрзингә кереп тулалар. Кәр- зиннең бавыннан тартып капкачын ябу һәм өстерәп чыгару — бөтенләй пүчтәк. Кыздырылган кысла итен яратасызмы сез? Мин үзем үлеп китәм. Бер мин генә- ме: ул элек-электән дөнья күләмендә дилекатес санала. Борын заманнарда Рәсәй кыслаларын чит илләргә күп¬ ләп сата торган булганнар. Махсус үрчеткәннәр. Хәзер ничектер, белмим. Ә безнең татар халкы кысланы аша¬ мый, җирәнә. Зерә дә юкка, чынлап әйтәм... Кысла тишекләре тагын бер кызык нәрсәне искә тө¬ шерде әле. Бик күптәннән инде минем җир асты Ыгы турында ишеткәнем бар иде. Имеш, ул каядыр Тымы- тыкмы, Мөслимме тирәләреннән башлана икән дә Ык тамагыннан шактый түбәндә Камага килеп чыга икән. Хак сүздерме, ялганмы — әйтә алмыйм. Әмма Минзәлә урманының бер урынында убылган җирләр очрый, җир асты шомлы гүләп тора икән. Капитан: «Үз күзем белән күргән хәл»,— дип сөйләгән иде. Бәлки, ул сталактит яки сталагмитлы токымнар булган мәгарәдер. Бәлки, әлеге дә баягы, шул җир асты Ыгыдыр. Табигать сер¬ ләрен кем белеп бетергән! Тагын шунысы да бар: имеш, Минзәлә уртасындагы иске чиркәү астыннан шул урман эченә җир асты юлы үтә, имеш, ул юл әлеге елгага ки- 143
леп чыга, имеш, Пугачев восстаниесе вакытында чиркәү әһелләре шунда качканнар, имеш, анда алтын-көмеш хәзинә ишерелгән, имеш, гражданнар сугышы елларын¬ да партизаннар да яшәгән анда... Күрәсезме, күпме имеш-мимешләр! Ә бит утсыз төтен булмый. Минзәлә, Казан белән Тәтештән кала, иң карт шә- һәрләребезнең берсе. Аның бүгенгесе көндә өч йөз егер¬ ме биш еллык тарихы бар. Шәһәргә 1645 елда нигез салынган. Гаскәрләр ирешә алмаган җиңүне вакыт кан коюсыз яулый белә. Үз заманында ничәмә-ничә сугышлар киче¬ реп тә исән калган Минзәлә белән Чаллы юлы арасын¬ да— Ашпала авылы яныннан башланып әллә кайларга сузылган Пугач үрен дә хәзер тиз генә табып булмый. Иңә, тигезләнә... Тарихи кешеләрнең тарихи эшләре исән, ә йөргән юллары, баскан туфраклары онытыла бара. Әйе, вакыт үзенекен итә. Ул кайчандыр булган ва¬ кыйгаларны кешеләр хәтереннән юып ала тора. Вакый¬ галар легендаларга, легендалар кеше ышанмас әкият¬ ләргә әйләнеп калалар. Ык буенда андый әкият-леген- даларны һәр балыкчы карт сиңа дистәсе белән сөйләп бирергә әзер. Менә шул Ык легендаларының нигезен ачыклыйсым, тарихи фактларын эзләп табасым килә минем. Яңа сәя¬ хәт кирәк, егетләр. Быел без максатсызрак йөрдек. Хы¬ яллар матур, әмма бу якларга яңа сәяхәт ясау шатлы¬ гын тоеп типкән йөрәкне акыл авызлыклый. Сүзем юк, бик дөрес авызлыклый. Әзерлексез сәяхәт — файдасыв эш, куркыныч эш. Табигать белән уртак тел тапмыйча юлга чыгарга ашкыну юләрлек булыр иде. Табигать бе¬ лән шаярмыйлар. Ул үзенә хөрмәт белән караганны ярата. Ул кыю һәм тәвәккәл, ләкин шул ук вакытта оста, белемле, һөнәрле кешеләргә генә буйсына. Тау шуган чаңгычы малайлар искә төшә. Үзем бә- ләкәйрәк чакта кош кебек атылган текә таулардан хә¬ зер мин түбән карарга да шикләнәм. Чөнки әйләнеп кул сузсаң, юеш борынына төртелерлек кичәге малай чак¬ ның башсыз кыюлыгы аек акыл белән алышынып өл¬ гергән инде. Бу — яхшы да, начар да. Уйлап эш итәргә тырышуың — яхшы, тәвәккәллек кирәк урыннарда шик¬ ләнеп калуың — начар. Суга салындырып куйган ялан тәпиләремне ялкау гына үрелеп дулкыннар ялый. Бер уйласаң, нәрсә ул 144
дулкын? Гади су өеме. Җил курчагы. Кыска гомерле шул кояшлы дулкыннарның арканы кыйнавы рәхәт тое¬ ла миңа. Әнә алар: «Җитәр, ташла язуыңны»,— дип ми¬ не дәшәләр. Әһә-һәй! Яшькелт, Ык, җәй кочагыңны!..» — Менә шул...— диде Заһит һәм ни өчендер көрсе¬ неп куйды. — Афәрин!—диде Нәгыйм.—Булдыргансың. Инде Камага чыккач язар сүзләрең дә калмагандыр, ә? Мәхмүт торып басты; — Иң мөһиме әйтелгән. Яңа сәяхәт! Кем риза? Куллар дәррәү күтәрелделәр. НӘГЫЙМ ДӘ ӘКИЯТ С8ЙЛИ БЕЛӘ — Борын-борын заманда, кәҗә команда, Шамил энекәш, саескан сотник, үрдәк үрәтник булган заманда балыкларның киемнәре гел бер төрле генә булган, ди. — Күлмәкләреме?—дип борынын тартып куя биш яшьлек Шамил. — Ээ... күлмәкләре.— Нәгыйм Шамилне кочаклап алдына яткырмакчы була. Тегесе ризасызлык белдереп карыша: малай кеше бит! Нишләп бәби шикелле ятып торсын соң инде? Ул Нәгыйм бүләк иткән сыбызгысын әче итеп черелдәтеп ала да абыйсына карый. Бу сызгырту да, күз карашы да шуны ук сөйли — ул инде зур малай. Әйдә, сал сак¬ лаган өчен вәгъдә иткән әкиятеңне сөйләп бетер инде. Шамилнең үз эшләре бар. Аны иптәшләре көтә. — Ярар, тишек борын, тыңла,— дип, Нәгыйм бүлен¬ гән әкиятенә кайта.— Шуннан бер заман, мин сиңа әй¬ тим, каяндыр чуртан килеп чыга бит... — Камадан менгәндер ул шүкә,— дип үз аңлатма¬ сын бирә Шамил. — Шулайдыр. Ә син борыныңны тартма. Егет кеше¬ гә килешми ул. Менә шул хәйләкәр чуртан килеп чыга да тотына кырырга балыкларны. Түзеп кенә тор, энем. Шамил тагын сүз кыстыра: — Ә минем әти Җанбайдан бер потлы шүкә алып кайтты. Авызы зу-у-ур! — Кайчан?— Сәгыйть урыныннан күтәрелә һәм бая- дан бирле аркасын авырттырып торган чыбык кисәген Б-505.—10 145
капшанып алып читкә ыргыта. «Мөнип абый һаман ба¬ лыкка йөри микәнни?» — дип уйлап, кабатлап сорый:— Кайчан ул? — Ташу чакта,— ди Шамил. Нәгыйм аңа орынып ала: — Я, тыңлыйсыңмы? Ату, сөйләмим. — Тыңлыйм. Әнә, сөйләштерә ич. Әкият бүленгәнгә шулай итеп Сәгыйть гаепле булып кала. Аларга комачауларга теләмичә, яңадан үләнгә чалкан авып төшә ул. — ...Мескен балыклар, бака булмаса, комсыз чур¬ тан авызына кереп беткән булырлар иде. Ярый әле ба¬ ка коткарган. Ул соры күлмәген яшелгә алыштырып чыккан. Моны беренче булып чабак күргән. Күргән дә югалткан да: бака яшел үлән арасына кереп качкан. Яшелне яшелдән аерып кара әле син. Шуннан чабак нишләгән, беләсеңме? Корбан янына йөгергән. — Ә ничек йөгерә чабак? Аягы юк ич. — Ну, йөзеп барган инде. Барган да: «Бака яшел күлмәк кигән»,— дигән. Корбан бу хәбәрне бәртәскә ирештергән, бәртәс алабугага, алабуга шыртлакага, шыртлака этләчкә, этләч жумбага, жумба җәенгә... — Җәен үзе дә балык ашый, — ди Шамил һәм, оны¬ тылып, янә борынын тарта. — Ашый, ашый. Анысы соңыннан әле. Бу әкияттә түгел. Белделәр бит инде балыклар баканың яшел күл¬ мәк кигәнен. Белделәр. Ялкау җәен уйлап өлгергәнче, җитез ташбаш та күлмәген алыштырып куйган. Акка кара бөрчекләр төшкәнне сайлаган ул. Ком төсле бул¬ сын, дигән. Чабак аны күрүгә тагын корбан янына йөгергән: «Ташбаш та яңа күлмәктән»,— дигән. Корбан бәртәскә, бәртәс... — ...алабугага, алабуга шыртлакага, шыртлака эт¬ ләчкә, этләч жумбага, жумба җәенгә... — ...әйткән: «Ташбаш та яңа күлмәктән!» Җәен кхым дип тамак кырган арада шыртлака нишләгән? — Яна күлмәк кигән! — Чәнечкеле яка тагып чыккан. Гел керпе кебек, ди. — Чабак корбанга, корбан бәртәскә...— Шамил, абыйсы әйтеп бетермәгәе дип, ашыга-ашыга саный:— ...бәртәс алабугага, алабуга... — Юк шул инде,— ди Нәгыйм.— Бу юлы әйтешеп тормаганнар. Чабак тоткан да шыртлакадан сораган: 146
«Бака яшел күлмәк кигән, ташбаш бөрчеклеме, синең әнә нинди якаң бар. Кем тегә аны?!»—дигән. Шыртла¬ ка аңа: «Чап кысла абзыйга. Кысла — тегүче»,— дигән. Чабак кысла янына ашыккан. Барса — чнрат ди, Ша¬ мил энекәш! «Спартак» белән ЦСКА уйнаганда хоккей¬ га да булмый ди андый зур чират. — Җәен дә килгәнме? — Юк. Ул иң соңыннан килгән. Шуннан кысла ба¬ лыкларны киендерә башлаган. Кәрәкә белән сазан ал¬ тын чикмән эләктергәннәр. Чөнки алар хәбәр таратып йөрмәгәннәр, иң алдан килеп җиткәннәр. Корбан белән бәртәскә көмеш чапан тигән. Шамил аңламый: — Нәрсә ул чикмән белән чапан? — Ну, плащлар инде. — Ә ташбаш нигә алтынны алмаган?! Ул иң башта тектергән ич күлмәген. — Ташбаш булса да, акылы алтын булган шул аның. Акылы алтын кешегә алтын күлмәк нигә кирәк? Ташбаш комлыкта яши, аңа ком төсе төс. Аңладыңмы? Алабугага да чәнечкеле яка калган булган, шуңа өстәп ул әле буйлы-буйлы халат та алып чыккан. Ә кысла һа¬ ман тегә, кыскыч-кайчылары уйнап кына тора, ди. Җә¬ енгә кара бәрхеттән тегеп биргән ул плащны. Ялагай¬ ланган. Калган кыйпылчыгыннан этләч балыкка да камзул чыккан әле. Ә чабакка ак күлмәк калган. Кызыл¬ канат матур киенергә яратканга күрә, аның канатлары¬ на кызыл кыйпылчыклар тегеп җибәргән кысла. — Пионер галстугы шикеллене, — дип өсти Шамил. — Молодец! Кара син нәрсәләр беләсең икән, ти¬ шек борын. Чуртан нишли диген сип, чуртан! Чыга бу ауга. Бер вак балыкны күреп кабып йотмакчы була. Караса, балык урынына кап-кара кармак кәкрәеп тора, имеш, «һе, кармакка кабып куюың бар тагын. Тфү, тфү!»— дип китеп бара чуртан. Ул китүгә кармак та языла — этләч балык шулай бөгәрләнгән булган икән! Чуртан камышлыкка барып кергән. Анда сазан үлән ашап ята, ди. Чуртанны күрүе булган, алтын сыртын ялтыратып, борып та куйган. Чуртаныңның күзләре ча¬ гылып киткән. «Кояш суга төшкән түгелме соң?— дигән ул.— Пешереп үтергәнче тайыйм тизрәк». Качып бара икән, юлында корбан тора. Юк, корбан урынына көянтә кебек көмеш ай балкый. «Кояшы төшү генә җитмәгән, 10* 147
ае да монда»,— дип ачуланган чуртан. Күрә бу: шул ай яктысында җәен белән жумба нәрсәдер сөйләшеп то¬ ралар. Чуртанның авызын ачуы була, жумба да юк, җәен дә — алар урынына кара чытырлар гына тырпаеп кала. «Бу пи хикмәт?— дип аптырый чуртан.— Кояшка чагылып күзләрем бозылдымы әллә?»— ди. Йөри бу шулай, йөри. Ач инде үзе. — Үлән ашасын,— ди Шамил. — Ашамый шул. Ул аңа өйрәнмәгән, энекәш, йөри торгач тәки бер балык эләктерә бит чуртан. Нәни генә чабак баласын. Ялт та йолт килеп уйнаклап йөргәндә, посып кына тора да чуртан... — Нәгыйм башын-муенын җилкәсенә кертеп бетерә,— ...посып тора да — ам!!! — Ой!—-дип куркып кычкырып җибәрә Шамил. Ку¬ лы белән битен каплый,— Тотмасын инде, абый... — Ә ул чабак баласы, Шамил энекәш,— дип көлә Нәгыйм,— ялтыр калай була. Чуртанны синең әтиең шулай алдап каптыра да ала. Менә шулай, беләсең килсә! Әкиятнең мондый көтелмәгән борылышына хәйран булып, күзләрен зур ачып утыручы Шамилгә карагач, Сәгыйть тә көлеп җибәрә. — Әттә-тә! Эләккән икән чуртан. Шамил абыйсының авызына карап-карап тора да: Беттеме?—дип сорый. — Бетте. Кызыкмы соң? — Тиз бетте,— ди Шамил. Аннары кинәт хәтеренә төшерә:—Алдама! Әти тоткан чуртан сөзгечкә кер¬ гән ие. Анысы аның икенче чуртан,— ди Нәгыйм,— Теге бит беренче чуртан, иң беренче... — Ә-ә-ә... Нәгыйм елмая: алдарсың хәзерге балаларны тиз генә. КАМА, КАМА-ДАНЛЫ ЕЛГАБЫЗ... Чебенле күпере. '■ Соңгы һәм чират буенча унҗиденче күпер иде ул. Ансат кына үтеп китәргә җыенмагыз әле диде, ахрысы. Иске күперләрдән өстәлә-өстәлә кала килгән субайлары куе һәм тыгыз булып, борынгы агач ныгытма хәрабәлә¬ ре шикелле булып тырпаеп тора иделәр. 148
— Нигә суырып алмыйлар икән аларны? Үзләренә дә комачаулыйдыр,— диде Заһит, авыл ягына ымлап. — Ә менә белмәдең.— Нәгыйм инде әйберләрен җыештыра башлаган иде. Җилкәсенә элгән рюкзагын сикертеп, төзәтеп куйды ул.— Бу субайлардан да шәп бозваткыч юк язын. Кетердәтеп чәйнәп чыгара алар бозны. Ыкның юлындагы соңгы биеклек, Дәвек таулары те¬ кә кызыл ярлары белән артта калды. Елга әкренләп болын эченә кача башлады. Иңе белән унсигез-егерме чакрымга сузылган әрәмәле-күлле бу тугайлык Кама ярына җитеп төртелгәч кенә тыела. Каманы да атлап чыгар иде, аргы якта аны мәһабәт ярлар күкрәк киереп көтеп торалар: якын килеп кара! Язгы ташуларда Ык белән Кама бергә кушылып тугайлык өстендә диңгез булып шаулыйлар. Диңгезнең бер яры Дәвек таулары, Чебенле сыртлары, Бүләк болыннарында булса, икен¬ чесе Каманың аръягында — Красный Бор тирәләрендә үк була. Язгы сулар озак шауламыйлар, һәр ике елга яңадан үз эзенә төшә, тугайларда котырып печән үсә, әрәмәлекләр шау чәчәккә күмеләләр, бихисап күлләр балыктан һәм каз-үрдәктән кайнап тора. Мондагы бай¬ лык һәркемгә җитәрлек — кадерен белеп файдалан гына. Ык һаман саен тугайлыклар арасында уралыбрак- чуалыбрак йөри, кеше күзеннән ераккарак омтыла. Че- бенледән соң авыллардан да читләшә ул, үзе генә бел¬ гән бормалы юлы белән ага — Камага ашыга. Ыкның ярлары сөзәкләнеп, тәбәнәкләнеп калалар, элекке кебек күзгә бәрелеп, менә без дип кычкырып тормыйлар. Мон¬ да бик кычкыра алмассың шул: мәгърур Кама ярларын бимазалау булыр ул. Яр өстенә менеп карагач, каршыда күренеп торучы иске таш чиркәү хәрабәләре бик якында гына кебек тоелса да, һич кенә барып чыга алмыйлар әле. Инде соңгы борындыр, аннан соң Кама ачылып китәр дип алдана-алдана өченче сәгатьне тутырып киләләр. Әмма Ыкның алай тиз генә аерылышырга исәбе юк, күрәсең: чыгымчы тай кебек читкә каера да тора. Җимерек чиркәүле авыл — Ык тамагы. Ул Каманың аръягында, текә кызыл яр башында утыра. Егетләр ан¬ 149
да чыгып йөрмәячәк, аларны алырга машина киләсе. Ул инде килеп җиткәндер, шофер сәгатенә карый-карый, Ыкның соңгы борылышыннан «Шыртлака» флагы кү¬ ренгәнне көтәдер. Ә болар соңлыйлар... Елга тамаклары, гадәттә, тармакланып-тармакла- нып, дистәләрчә култыклар-куеннар ясап, җәелеп-кп- ңәеп ятучан була. Кечкенә-кечкенә яшел утраучыклар, котырып үскән камыш урманнары, озын-озын очлаеп сузылган комлыклар, сизелер-сизелмәс көчсез агым — әллә ага ул, әллә юк, акса, кай якка ага?— Болар бары бергә кушылып баш әйләндергеч лабиринт ясыйлар Кайда елганың үзәге, төп агымы — бар, эзләп кара! Ләкин Ык тамагы бөтенләй андый түгел икән. Бер¬ ничә вак уентыны телгә алмаганда, ул ничек килсә шу¬ лай барып чыга Камага. Көтмәгәндә килеп керә ул аның куенына, сиздермичә генә. Ыкның шул астыртын¬ лыгы алдады да сәяхәтчеләрне. Кинәт кенә Кама ачы¬ лып киткәч аптырабрак калдылар егетләр. — Кама! Нәгыймнең тавышы ничектер кысылып, калтыранып чыкты. Икенче карауда инде ишкәген ташлап көймәгә утырып өлгергән, алгарак китеп «Шыртлакамны фото¬ аппарат мушкасына алган иде. — Кама... Мәхмүт борынга үтеп флагштокка тотынды. Заһит баянын сыздырып җибәрде. Сәгыйть тә флаг янына килеп басты. Иңенә баянын элгән Заһит кына арттарак торып калды. Җыр әллә ни¬ чек үзеннән-үзе күтәрелеп чыкты. Кама буе — туган як, Гөлләр үсә торган як. Гүзәллеге күңелләрдән Җырга күчә торган як... һәм бу җыр бу мизгелнең бөеклеген, мәгънәви ти¬ рәнлеген әле ул хакта уйлап өлгерә алмаган егетләр йөрәгенә капыл гына, бер сулыш белән китереп җит¬ керде. — Ура! Ура! Ура! Сәяхәтчеләр тиле кеше кебек чабыша-сикерешә би¬ иләр, кулларын кояшлы зәңгәр күккә сузып нәрсәләр¬ дер кычкыралар, кочаклашалар. Сәгыйтьнең күзләрен¬ дә яшь ялтырый: 150
— Килеп чыктык, бит, егетләр...— дип пышылдый ул.— Әпләй генә күрә алмады... И-и-их! Әйе, сәяхәт тәмам. Ай буена үз кочагында тирбәт¬ кән Ык егетләр белән саубуллашып, Кама белән ка¬ выша... Кама, ишетәсеңме? Ыктан бөтенләйгә аерылды бу егетләр дип уйлама, ул хәзер минем куенымда дип куанма. Ык синең куеныңда булса, егетләрнең йөрәклә¬ рендә ул. Алар бүген Ыкның талгын суын сиңа китереп җиткерделәр, син аны еракларга — океан-диңгезләргә алып китәрсең. Үзеңә аңардан көч-куәт алырсың. Син Ыктан гасырлар буе җегәр алып яшәгәнсең. Инде менә бу егетләр, томшыкларында әле сары да бетмәгән шу¬ шы кошчыклар да, олы тормышка чыгар алдыннан нин¬ дидер хәерфатиха алып, үз халкының гореф-гадәтлә¬ ренә, табигатенә баш орып, бүген биредә күз яшьләре белән хушлашалар икән, гафу ит син аларны. Кама белән Ык өстеннән реактив лайнерлардай кө¬ меш акчарлаклар сызгырып үтә. Алар ярга чыгарып кадалган «Шыртлака» флагы яныннан ничектер шая¬ рып, күңелле итеп уйнаклап очалар. Бу акчарлаклар егетләр күңелендә шулай уйнаклап озак яшәрләр әле, озак яшәрләр, озак...
Шибаев Д1арс Садриевич ЯШҮСМЕРЛӘР ҺӘМ ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕ МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН ПУТЕШЕСТВИЕ НА ПЛОТУ (на татарском языке) Редакторы С. Снбгатуллпна Художнигы Л. Анисимов Техник редакторы С. Ә х м ә т ж а и о в а Корректорлары А. Низамиена, С. Вильданова Наборга бирелде 17/XII-1970 ел. Басарга кул куелды 11/III-1971 ел. Типография кәгазе № 1, 84х108'/з2. Учети.-изд. табагы 7,98. Якынча баем: табагы 7,98: ПФ 14018. Заказ Б-505. Тираж 8000. Бәясе 38 тиен. '^Татарстан китап нәшрияты. Казан, Бауман ур., 19. JTACCP Министрлар Советы каршындагы Матбугат .. Идарәсенең <Татполиграф» типографиясе. Казан, Миславский ур., йорт 9.