Автор: Рәхимов Җ.  

Теги: роман   көркөм адабият  

ISBN: 5—298—00289—7

Год: 1992

Текст
                    ҖӘМИТ РӘХИМОВ
н»Н
БАТЫРША


ҖӘМИТ РӘХИМОВ ТАРИХИ РОМАН КАЗАН ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ 1992
ББК 84(2-Тат.)-4 Р96 4702560201-136 Р М132(03)-92 238 92 ISBN 5—298—00289—7 © Татарстан китап нәшрияты, 1992
АБДУЛЛА Беренче бүлек Унтугызын тутырган Абдулланың бөтен Уфа провинция¬ сендә ат алган мәшһүр Тайсуган мәдрәсәсенә икенче кы¬ шын укырга дип килгән елы иде. Тәгаене шул: бу якларда тәүге тапкыр Оренбур дигән сүз таралып, Уфага таба олы яу узган 1147 елның, ягъни милади белән 1734 елның кара көзе иде ул. Олы атна көнне, җомга намазыннан соң, шушы шанлы мәдрәсәне тотучы иман һәм мөдәррис Габделрах- ман өенә чакыртты аны. «Янә бер-бер эше чыккандыр,— дин уйлады егет,— вә ләкин ниткән мәшәкать чыгар икән соң, җомга лабаса». Мәдрәсәдә шәкертләр янында затлы җилән, камчат бү¬ рек, болгари күнле читек киеп йөри торган ыспай имамны гали игенче киемендә абзардан чыгын килүен күргәч, тагы да аптырап калды Абдулла, һич кенә дә тик торуны бел¬ мәс бу кеше атна көнне дә илдер кузгатып йөри иде бугай. Өстендә бишмәт, башында мескен бүрек, тагы да гаҗәбе — аягында тула оек белән чабата. Тик, гадәтенчә, сакалы пөх¬ 3
тә итеп, түгәрәкләп кыркылган да. чырае тат, малаем. Яраткан шәкертен күргәч, ул тагы да ачылып китте: — Килдеңме, менла Баһаднршаһ?! Абдулла кызарып, күзләрен җиргә төбәде — бу дөнья¬ да ана әле Габделрахман мулла гына баһаднршаһ дни эн¬ дәшә нде. Әллә шаяртуы, әллә үз итеп дәшүе. Шәкертнең уңайсызлануын сизеп алган остаз, боры¬ лып, агачтан буралган келәткә кереп китте, эчтә ниләрдер шалтырата тор: ач, кулына әдернә җәя белән бер садак ук Һәм кыска саплы сөңге тотып килеп чыкты. — Йөрел кайтаек бер! Егет сүзсез ризалашты. Остазының гадәтен күптән белә ул. Яз-жәй дими, көз дими, еш кына сунарга чыга Габдел¬ рахман. Быел да кар төшкәнне көтәргә сабырлыгы җитмә¬ гән әнә. Хәер, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, кнек-җәнлек аулауга әллә пи исе китми мулланың, урман-әрәмәләр, бо- лын-кырлар урап, сәйран кылып кайтса, шуңа күңеле була сыман. Әлхасыйль. татарлар исемен бозып Габдрахман дип йөртә торган бу кеше Абдулланың моңа кадәр белгән мул¬ лаларына һич охшамаган. Килеш-килбәте мәһабәт, кием- салымы пөхтә — кала байларыныкына тартым. Мәчеткә барганда башына фәс киеп, аның өстеннән чалма урап йөр¬ сә дә, мәдрәсәдә ул рәвешендә күренми диярлек. Сүзгә үт¬ кен, белмәгәне юктыр. Дәрестә еш кына дин сабагыннан дөньяви хәлләргә күчеп китә, шәкертләре гомер ишетмәгән әллә кайдагы илләр-жирләр, диңгез-дәрьялар хакында сөйли, әллә кайсы хан заманнарын, борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар илен искә төшерә, шәрык мәмләкәтләрен вә аларның хакимнәрен телгә ала, бигрәк тә гарәп-фарсъ: галимнәре һәм шагыйрьләре турында онытылып бәян итә. Шәрык дигәннән, шул җылы якларда яшәүче халаеклар- ның арадашчысы — гарәп һәм фарсы телләрен су урыны¬ на эчә, күп кенә хакимнәрнең акыллы сүзләрен үз теллә¬ рендә мисал итә, робагыйларын укып күрсәтә. Инде кай¬ тып, дөнья хәлләренә күчсә, саф ана телебездә әллә ниләр сөйләп бетерә. Абдулла малай чагында укыган Карышбаш мулласы Мостафа тынлап торса, шнк юк ки, Габделрах- манны дәһри дияр иде. Чыннан да, дин вә шәригать мәсь¬ әләсендә үзен бик иркен тота ул, надан муллаларны, белем дәрьясында сай йөзүче хәлфәләрне мыскыл белән телгә ала хәтта. Аның йорты тирәсендә чуалгач, сизенә Абдулла: ос¬ тазы өендәге хатын-кызларның йөзләрен ир-аттан яшерү- яшермәү хакында да нйчектер битараф кебек. Юк, аны хак динебез исламга тел тидерә дип әйтә алмый Абдулла. Киресенчә, днн кануннарын да, шәригать өйрәтүләрен дә 4
бик төгәл белә Габделрахман мулла, алармы җиремә җит¬ кереп үти, шәкертләренә дә тәфсилләп аңлата. Алай да һәр вәгазен: — Томаналыктан качыгыз, наданнардан читләшегез, телләр өйрәнегез, төрле фәннәр белән шөгыльләнегез,— дип тәмамлый. Өлкәнрәк шәкертләр сөйләвенә караганда, Габделрах¬ ман бик шәп хәттат та икән әле: бик матур һәм дөрес итеп китаплар да күчереп яза икән мулла. Тайсуган мәдрәсәсе һәм аның дәмулласы хакында ба¬ рын да белеп, аңлап бетерми әле Абдулла. Шулай да тоя: ничектер башкаларыннан үзгә мәдрәсә бу, ниндидер нуры бар сыман, һәрхәлдә, дөньяны танып-белү мөмкинлеге күб¬ рәк, җанга азык мулрак. Әле яңа гына ачылган булуына карамастан, шәкертләрнең әллә каилардан — Казан, Уфа якларыннан, хәтта Урал аръягыннан килеп укулары юкка түгел, күрәсең. Җыену озакка сузылмады, шул җнңелчә кулдан куз¬ галдылар. Абдулла хәтта башындагы киез эшләпәсе белән аягындагы кәвешен алыштырырга, җиләнен салып, бишмәт кияргә дә өлгермәде. Авылны чыгуга ук куе әрәмәлек башлана. Көз инде аны вәйран иткән: шомыртларның бурлаттан яфракларын та¬ лап, җиргә түшәгән, моңа кадәр ямь-яшел утырган тал¬ ларны, кайнар су белән пешекләгәндәй, ләшперәйткән. Алай да җәй әле бөтенләй китмәгән кебек. Әнә ул кипкән сарут, бөтерелгән сары яфраклы әрекмән төпләрендә посып ята сыман. Аяк асты катырган булуга карамастан, мәңге тансык җир исе, иегән үлән исе күңелне алгысыта — ямьле җәйләргә дәшә. Сукмактай эчтәрәк кышка калган кошлар¬ ның чыкырдашуы җәйне юксыну хисен көчәйтә генә. Инде шактый юл үттеләр. Ләкин Габделрахман ешлык¬ ка борылмады, иңбашына эленгән җәясен кулына алмады, тирә-якка караиа-карана, хозурланып, Зәйгә төшә торган такыр сукмактан атлый бирде. Сөңгесен таяк итеп уң ку¬ лына тоткан Абдулла аны ашыктырмады. Икәүләп сунарга беренче чыгулары түгел, шәкерте остазының гадәтен белеп бетерде инде: киск-җәнлек тотарга чын-чынлап ниятләгән булса, болай ук еракка китмәс, әрәмә эченә борылыр иде Габделрахман. Нигә дисәң, кош-корт, киек-җанвар әле моннан бнш-алты ел элек кенә килеп утырган авыл хал¬ кыннан өркергә өлгермәгән, ындырлар артында ук көтүе- көтүе белән йөриләр, мал-туарга, иген-таруга зыяннары да 5
байтак. Һәрхәлдә, теләге булса, инде ким дигәндә нке-өч куян алырга җитешкән булыр иде. — Безнең Иске авыл да нәкъ шушылай урам-әрәмәләр эчендә утырыр иде,— дип сөйләп китте, алдан атлаучы Габделрахман. Аның ннде үзләренең төп нигезләре хакында шәкертенә беренче сөйләве түгел. Әллә оныта, әллә туган ягын сагы¬ ну сагышы тышка бәреп чыга, сахрага чыктылармы, Казан өязенең Җөри юлында калган Иске авылларын исенә тө¬ шерми калмый. Җирләрен тартып алып, урыс алпавытла¬ рына бирүләрен сөйли башласа, тәмам үзгәрә, күзләре ял¬ кынланып янып чыга, тавышы көчәя. Бераздан исә ачуы ташканын сизеп ала бугай, сабырлана төшә, шушы Зәй буена күчеп килүләре, олы юлдан читтәрәк, тан суйган җирдә төпләнүләрен тезеп китә. — Инде җиденче кыш бит, ә күңел һаман утырмый,— ди ул сыкранып.— Урыны бай, ямьле югыйсә. Хәзергә бик тыныч та. Йөрәккә исә һаман нидер кнрәк, һаман Казан ягына тарта. Ярый әле юанычка мәдрәсә бар. Юкса, са¬ гыштан саргаерсың, кем менла Баһаднршаһ! Абдулла тагы уңайсызланып куйды. Юк, күнегә алмый ул бу кушаматка. Җитмәсә, остазларыннан ншеткәләп, шә¬ кертләрнең дә кайберләре соңгы вакытта аңа «Батыршаһ» дип эндәшкәлн башладылар. Каян уйлап чыгарды соң әле Габделрахман хәзрәт әлеге кушаматны? Ә, әйе, быелгы яз¬ дан, кечкенә генә Тайсуган авылын гөж китергән вакыйга¬ дан соң шулай дип атап йөртә башлады аны мулла. Сәвер йолдызының1 соңгы көннәре иде. Урыс атнасы көнне сабактан соң Габделрахман аларны — Абдулланы һәм тагы ике шәкертне урманга алып китте. Урман дип авыз тутырып әйтү генә ннде. Авыл кырыендагы юкәлектә иде имамның чолыклыгы. Агачлар әле яфрак ярып бетер¬ мәгән, хәтта яткыл җирләрдә урыны-урыпы белән кар ята. Юкәлек исә кап-кара, тик бөреләр генә уңган бавырсак бу¬ лып бүрткән. Алай да бөтен тирә-якта яз исе, чәчәкләр нее, бал исе. Куыш агачларга ясалган чолыкларда кышлаган бал кортлары инде чын-чынлап эшкә керешкән: күке башы чәчәкләренә, ачылып килгән бөреләргә кунып, тамакларын ялгарлык тәмле су эзлиләр, авылның икенче ягындагы әрәмәлектән, тал «песие»ннән сап-сары «ипи» ташыйлар — кыскасы, мәш киләләр. Тик ярым җиргә иңдереп салынган келәттәге бүкән умарталарда кышлаучылары гына ябылу- 1 Сәвер й о л д ы з ы — сәфәр ае, апрель аеча туры килә юр¬ ган ай. 6
ла яталар икән. Килеп җитүгә мулла үзе дә җиңнәрен сыз¬ ганды, тиз арада дүрт-бнш дистә умартаны урман аланы¬ на чыгарып та тезделәр. Әмма эшләре хәерсез булып чыкты. Икенче көнне таң белән Габделрахман мәдрәсәгә үзе кереп уятты аларны. Төнен кемдер бөтен умарталарны вәйран иткән икән. Чо¬ лыклыкка җитен, яргалап ташланган берничә умартаны кү¬ рүгә үк, бар да ачыкланды. Мондый вәхшилек һичшиксез аю эше иде. Әнә аландагы эзләре дә шул хакта сөйләп тора. — Болай булгач, тынгы бирми ннде ул хәерсез,— дип сукранды Габделрахман, яңа борынлап килгән үлән өстен¬ дә күч булып үлеп яткан кортларны кушучына алып.— Ни¬ чек тә өркетергә кирәк бу явызны. Шуңа йөрәгегез җитәр¬ ме, егетләр? Абдулла дәшмәде. Ике иптәше исә, берсен-берсе узды¬ рып, шаулашырга тотындылар: — һәй, аны өркетүе,— дип җилкенде Иштирәк дигәне. — Утлы күсәк белән куабыз аны,— дип әтәчләнде Юл- тимер. — Алай,—дип куйды мулла, бик үк ышанып җитмәвен яшереп тормыйча.— Шулай да без башта кулдан килгәнен эшлик әле. Габделрахман, кулына балта-пычкы алып, чолыклык читенә таба китте. Шәкертләре аңа иярделәр. Бераздан инде ул тарафтан балта чапкан, пычкы чыжлаган, гөрсел¬ дәп агач ауган тавышлар гына ишетелеп торды. Көн кичкә авышканда исә алан чатлы-ботлы агачлардан тор¬ ган ур белән уратып алынган иде. Алай да умарталарны саклап купасы иттеләр. Билгеле ннде, бу эш яшьләргә тапшырылды, мулла үзе авылга кай¬ тып китте. Шәкертләр исә чакма чагып мәшкәгә ут көй¬ рәттеләр, келәт алдына ук диярлек учак ягып җибәрделәр. Келәттә сыекланып беткән җәя белән дүрт ук бар икән. Шуларны алып, Абдулла читкәрәк китте һәм тиз арада бер көртлек белән боҗыр атып алды. Кошларның бик ябык, начар вакыты иде бу —апрель ае бит. Алай да көлгә кү¬ меп пешерергә ярарлыклар. Чолыклыкка көек исе таралырга өлгермәде, Габделрах¬ ман кабат килеп җитте. Үзе генә дә түгел, унике-унөч яшь¬ ләрдә булыр — кызы Тутыя белән. Мулла үзе олы бер төен итеп иске чикмән, торыпша ише нәрсәләр күтәргән, кыз¬ ның исә ике кулында ике чүлмәк: берсендә аш, икенчесен¬ дә әйрән булса кирәк. Тутыя бала итәкле озын ситсы күл¬ мәктән. Чигүле алъяпкычын бәйләп куйгангамы, биле өзе¬ 7
лердәй булып тора. Шуңамы, сыны Зәй буе камышы сы¬ ман. Балигъ булып җитмәгәнгәме, башка сәбәп беләнме, кыз пәрәнҗәсез, яулыгын артка чөеп бәйләгән. Анын ахак¬ тай ап-ак саф йөзен күргәч, әллә нишләп китте Абдулла. Тутыяның күмер сыман чем-кара күзләре, алар өстендә карлыгач канаты булып торган үтә төзек корым кара каш¬ лары, матур гына песи борыны һәм иреннәре дулкынланып торган җыйнак авызы исертеп җибәргәндәй булды егетне. Мишәр кызлары бнт-күз каплап йөрүне өнәмиләр — үз авылларында моңа хәтле дә кызлар күргәне бар иде Аб¬ дулланың: тәмам җиткәннәрен, печән өстендәге җиләк сы¬ ман тулып пешкәннәрен, күкрәкләре дәрт белән кайнарла¬ нып, ымсындырып торганнарын. Алай да мондый ук халәт¬ кә калганы, җебеп төшкәне юк иде әле егетнең. Балалык¬ тан чыгарга өлгермәгән шушы чандыр кызга карады да катты. Ярый әле, остазы Габделрахман вакытында телгә килде: — Ник аптырап калдың әле, менла Абдулла? Кайнар килеш борай боткасы ашап алырга кирәк. Иртәнге якта салкын булса дип, кием-салым, урын-җир алып килдем менә. Тик йокы белән мавыгып, аю корбаны булмагыз тагы! Ашыйсы килүе болай да онытылган иде Абдулланың. Келәт почмагында гына Тутыя басып торганда, ашы аш булмады: ботканы ике-өч тапкыр гына капкалады, чүлмәк¬ тән әйрән эчте дә торып ук китте, бик хуҗалыклы кыяфәт белән урны урап чыкты. — Өмет анда түгел инде, егетләр, бар ышаныч сездә,— дип сөйләнде Габделрахман, нигәдер Абдуллага карап.— Ур шул — тавышын ишетү өчен генә инде ул. Габделрахман белән Тутыя тәмам күз бәйләнгәч кенә киттеләр. Ул арада караңгылык пңде, күзгә төртсәләр дә күренмәслек булды. Җитмәсә, урның теге ягында кемдер дапы-дөпы йөренгән кебек. Шикләнүләрен бср-бсренә сиз¬ дермәс өчен, егетләр юри кычкырып сөйләштеләр, учакны өр-яңадан дөрләтеп җибәрделәр дә, янәшәдәге имән төплә¬ ренә утырып, утка текәлделәр. — Әкият сүлә әле, Абдулла, син аның пшегә оста бит.— дип ялынды Иштирәк. Сүз дә юк, әкиятләрне дә, төрле риваятьләрне дә күп белә Абдулла. Өлкәннәрдән ишеткәннәре дә җитәрлек, ки¬ таплардан укыганнары да буа буарлык. Өстәвенә, аларны кеше җанына ятарлык итеп сөйли дә белә. Тик әкият са¬ тарга кәефе юк иде аның бүген. Күз алдында һаман да Ту¬ тыя сыны. Әнә хәзер дә, калын толымнарын иңенә салып, 8
келәт почмагында тыи-тын гына басып тора сыман. Шу¬ лай итеп, малай чагы үтте, кызларга күзе төшәр вакыты жнтте микәнни сон янын? Төшсә ни булган? Кыз бер ди¬ гән. ата-апасы абруйлы, тормышлары житү. Өйләнеп җи¬ бәргәндә дә зыян итмәс иде. Нигә, анлык кына рәте бар атасы Галинең... Тукта, өйләнергә дип килдемени соң ул монда? Хыялы — гыйлем эстәү, телләр-фәннәр белү лә Аб¬ дулланың. Юк, гаиләгә батарга ярамый әле аңа. Әнә ич, Габделрахмаи хәзрәт үзе әйтеп тора: яшьлегеңдә голүм.че булып кал, Абдулла, ди. Безмен татарда зур-зур мәдрәсә¬ ләр, дарелфөнүннәр 1 юк инде югын, әмма дә ләкин гый¬ лем жыйган кешегә Әбугалисина мәгарәләре бар, ди. Аның сөйләвенә караганда, Арча ягында, Ташкичү дигән авыл¬ да атаклы бер мәдрәсә бар, имеш. Кайчандыр үзе шунда гыйлем нигъмәте жыйган Габделрахмаи. Дәмулласы Габ- дслсәлам ахун дни вә шәригать ягыннан гаять гыйлемле булуы белән бергә, гарәп вә фарсы телләрен ана теледәй белә, бик куп фәннәрдән хәбәрдар, шулай ук җырулар чы¬ гара, робагыйлар һәм төрле китаплар яза, ди. Шиксез шуна барып егыл, гыйлем эстәмәкпе дәвам иткел, ди аңа остазы. Мөмкинлегең булса, бүтән мәдрәсәләргә дә бар, илләр гиз, яңа җирләр, ха.таеклар күр, ди. Гаилә кору исә боларның барына балта чабу белән бер булачак иде Нидер дөпелдәгәнгә сискәнеп, башын күтәрде Абдулла. Караса, учакта ут сүнеп бара, бүкәннәрдә утырган егет¬ ләрдән җилләр искән, кайнар көлдән арттарак ниткәндер бер кара шәүлә басып тора. «Чыдамаган, тагы килгән»,— дип уйлап алды егет остазы турында хөрмәт белән. Тик әлеге карачкы ягыннан «шак-шок» иткән авазлар ишетел¬ гәч кенә, аның аю икәнен анышып алды. Кабаланып аягы¬ на басты, тик борылып келәткә таба йөгерергә дә, бер та¬ рафта яткан балтаны алырга да өлгермәде — аю аңа таш¬ ланды. Абдулла, елан чаккандай өтәләнеп, төп нстенә ме¬ неп басты һәм урман хуҗасын йөзе белән каршыларга әзерләнде. Тегесе исә озак көттермәде, ал аякларын жәсп, егеткә таба кузгалды. Менә-менә ботарлап ук ташлаячак. Абдулла исә аюның килеп басканын көтмәде, үзе алга то¬ мырылып. бар көченә кизәнде, йодрыгы белән аюның ике күзе арасына сукты. Нидер чыртлагандай булды, ул да түгел, кулында кайнар сыеклык тойды егет. Ләкин ни дә булса уйларга өлгермәде — сул кулбашы оеп китте, аннан, утлы күмергә пешкәндәй, чәнчешеп сызларга тотынды. 1 Дарелфөнүн — университет. 9
Бераздан исә бар да эрегәндәй юкка чыкты — Абдулла, чайкала-чайкала, төп өстенә авып төште. Ул иртәнге салкында остазы Габделрахман тавышына күзләрен ачты. — Па алла, исән икәнсең!— дип шөкрана кылды Габ¬ делрахман, аннан малайларча шатланып, очынып сөйләргә тотынды.— Юк, сән Абдулла түгел, менла кем, сән — Ба- һадиршаһ! Белдеңме шуны. Машалла, аю кадәр аюны су¬ гып үтергәнсең ләбаса! Мулла аны ипләп кенә күтәрде, имән төбенә утыртты. Шунда гына күрде Абдулла: учак көле янында ук зур кө¬ рән аю ята. Аның бар җире дә исән, тик маңгае гына чәр¬ дәкләнгән иде. — Машалла, чын-чынлап Баһаднршаһ сән, менла кем Абдулла,— дип сөйләнүендә булды Габделрахман, егетнең сул кулын чүпрәк белән муенына асып.— Кулыңны хәзер үк Гайшә тәтәйгә күрсәтербез, боерган булса. Абдулланың ялгызын калдырып, келәткә кереп йокла¬ ган Иштирәк белән Юлтимсрне мәдрәсәдән куды Габдел¬ рахман. Тик аңа карап бу вакыйга онытылмады. Остазы аны җае чыккан саен кешеләргә сөйли, Абдуллага исә <Ба- һадиршаһ» дип кенә эндәшә, аны улы кебек якын итә. шә¬ керте белән теләсә нәрсә хакында ачыктан-ачык гәпләшә иде. ...Зәй буена да килеп җиттеләр. Төннәрен шактый гына салкыннар булгаласа да, елгыр елга тунарга өлгермәгән, чнт-читләрен генә нәзек нәфис боз каймалаган. Басмадан чыктылар да сөзәк үргә күтәрелә башладылар. Абдулла тәмам аптырады — болай ук еракка киткәннәре юк ндс лә¬ баса. Хәер, остазы сунарга мәдрәсә тулы шәкерттән бер аны гына алып чыга. Сахрада исә иркенлек, авылда, агай- эне алдында, бик ачылып китмәгән Габделрахман монда еш кына колакка ят көфер сүзләр дә сөйләп куя, хәтта, тфү әстәгъфирулла, ак патшага тел тидерә. Бүген до бер¬ бер сүзе бардыр, мөгаен. Ләкин остазы тәртибе белән ни дә булса сөйләргә ашык¬ мады. Аннан бер уч, моннан бер уч дигәндәй, әле Казан ягы хәлләрен, әле шушы яңа җирләр әхвәленнән өзек-өзек җөмләләр сипкәләп, һаман атлавында булды. Инде менә ям чаба торган олы юлга да килеп чыктылар. Габделрах¬ ман, юл катысына туктап, соңгы елларда тәмам такыраеп, киңәеп киткән трактның әле бер ягына, әле икенче ягына карап, нидер уйланып торды да: — Дөньялар имин түгел, Баһаднршаһ,— дип куйды. Аннан үзалдына сөйләнгәндәй тезәргә тотынды.— За.мана¬ 10
лар ипләнеп, менә шунда, олы юл буенда авыл нигезләсәң, шәп булыр иде дә... Абдулла пи дип тә җавап кайтарырга өлгермәде, кояш баешындагы Кичү кальгасы яклап дөцгер сукканнары ише¬ телде, атлар пошкырган тавышлар килгәндәй булды. Габ¬ делрахман бер мизгелгә югалып калды, аннан, кисәк аңы¬ на килеп, шәкертенең беләгеннән алды: — Әйдә, тиз бул! Алар юл аръягындагы урманга таба йөгерделәр. Ярый әле, анысы янәшәдә генә. Куе чикләвеклеккә кергәч, куак¬ ларны изеп-сытып ауган карт имән янына туктады Габдел¬ рахман, җиргә чүкте, юлдашының чабуыннан тартты: — Чүк? Карап калаек, ниткән затлар икән? Мең яшәп, инде мурый башлаган имәнгә ышыкланган хәлдә тынып калдылар. Юлда атлар пошкырганы, ннндндер әмер авазлары аерым-асчык ишетелә башлады, ул да тү¬ гел. өчәрләп рәт-рәт тезелгән атлы драгуннар күренде. Өс¬ ләрендә кызыл якалы мундир, башларында өчпочмаклы эшләпә, шулар астыннан бүселеп үрелгән чәчләре чыгып тора. Аркаларындагы озын мылтыклары талгын гына чай¬ калып барган яуның санап исәбенә чыгарлык түгел иде. Җайдак гаскәриләрдән бераз гына артка калып алты ат җигелгән фәйтун бара. Ул бизәкле тула белән тышлан¬ ган — эчендә утырган түрәнең бнк зур бәндә булуы шөбһә¬ сез. Анысына тагылып диярлек тагы бер көймәле арба дыңгырдый. Тик монысының арзанлырак икәне күзгә бә¬ релеп тора: көймәсе күннән, атлары да як-якка мичәүләп җигелгән өчәү генә. Аңардан соң тагы драгуннар сафы үтә башлады. Иң артта исә, дистәгә якын солдат уртасында бнк тәкәббер кыяфәттә өчпочмаклы эшләпә кигән әфисәр тимеркүк айгырын уйнатып килә иде. — Сарбазлар,—дни пышылдады Габделрахман шы¬ пырт кына.— Ашыгалар, Бөгелмә суына җитеп кунаргадыр исәпләре, Иа аллам, тагы җан кыярга барулары микәнни Уфа ягына. Үзең шул яктан булгач, ишеткәнсеңдер, Ба- һадпршаһ, Алдар-Күчсмнәр баш күтәргәч тә, бнк күп ха¬ лыкны кырганнар бит ул имансызлар! Атасы сөйләгәне бар Абдуллага: әле ул туганчы, мон¬ нан чирек гасыр булыр элек, Агыйдел буйларында яшәүче татар-башкортлар, башларында Алдар белән Күчем ыстар- шниалар торган хәлдә, кансыз түрәләргә, патшаның йо¬ мышлы кешеләренә каршы кузгалгач та, шушылай дра¬ гуннар килгәннәр бу якларга. Казан юлында орыш каты булган, кан дәрья булып аккан. Алай да болачылар нык торганнар, өсләренә дүрт меңләп калмык җайдаклары ябы- 11
рылгач кына җиңелгәннәр. Ләкин Абдулланы, үткәннәрдән бигрәк, бүгенге хәл кызыксындыра иде. Гомерендә берен¬ че мәртәбә шул тиклем күп гаскәриләр күргән егет бөтен¬ ләй агарып калган. «Тагы нп булды икән? — днп уйлады ул куркынып,— атай-анайларга, йортка хәвеф килмәсме?» Шикле уйларыннан остазы коткарды: — Ярый, хәерлегә булсын,—диде Габделрахман, бүре¬ ген салын. Аның башыннан җнңелчә бу күтәрелә иде.— Уф-фа, тирләтеп чыгарды хәтта. Әйдә, Бүре чокырына ба¬ рып, су эчик булмаса! Тарих битләреннән. XVII гасыр азагында патша Россиясе Европадан Уралга кадәр, Азиядә исә Бөек океанга барып тоташкан гаять зур дәүләткә әве¬ релә. Ләкин үз аягына яңа гына ныгытып басып кил¬ гән дәүләт әле ул ерак җирләрне үзләштерә дә, Урал¬ га һәм Себергә күчеп утырган урыс кешеләрен яклый да алмый иде. Бигрәк тә Идел белән Урал арасында¬ гы далаларда яшәүче халыклар; татар-башкортлар, калмыклар һәм башкалар тынгы бирми. Дөрес, алар- ның байтагы ак патша канаты астына үзләре керде. Рус дәүләтенә кушылуны үзләре теләде. Бу адым бил¬ геле бер ният белән ясалды, әлбәттә: куәтле Рус дәү¬ ләте башка мәмләкәтләр, бүтән халыклар Һөҗүмен¬ нән, аларның талау-кыерсытуларыниаи саклар, дип уйладылар алар, башкасын исәпләмәделәр. Дәүләт¬ нең исә үзенә буйсынган халыклардан күбрәк ясак, башка керемнәр җыеп аласы килде. Монысы бик оша¬ мады урыс булмаган халыкларга: шул нигездә төрле канәгатьсезлек, чуалышлар, хәтта баш күтәрү очрак¬ лары ешайды. Бигрәк тә Уфа провинциясендә яшәү¬ челәрнең баш бирәсе килмәде. 1584 елдан башлап 1725 елга кадәр булган йөз кырык елдан артыграк вакыт эчендә генә дә алар тугыз мәртәбә озын-озакка сузылган чуалышлар тудырдылар, баш күтәрделәр. Инде куәтләнеп килгән Рус дәүләте алардан саклану чараларын күрде. Крайны ныклап колонизацияләү • өчен ул бер-бер артлы терәк пунктлар булдырды: 1554 елда — Бөре, 1557 елда — Уса, 1584 елда—Мнн- зәлэ, 1586 елда—Уфа, соңрак исә Самара, Чиләбе, Орен¬ бург кебек башка бик күп шәһәрләр һәм крепостьлар калкып чыкты. Далада яшәүче халыклар һөҗүмен¬ нән саклану максаты белән, 1652—1657 елларда Идел буендагы Акъярдан башланып. Ык буендагы Минзә- ләгә кадәр сузылган урлар системасы — хәрби ныгыт¬ 12
ма, анда Зирекле, Биләр, Чпрмешән, Яңа Чишмә, Кичү, Зәй һәм Мнизәлә кебек кальгалар барлыкка килде. Әмма даладагы халыклар әрсезлегеннән бо¬ лар да коткармады. Алар әлслән-әлс Минзәлә, Уфа, Бөре, Самара кебек калалар! а һөҗүм иттеләр, урыс авылларын яндырдылар. Яна Чишмә крепостен алды¬ лар, хәтта бервакыт Казанга барып җитә яздылар. Бердән алары тынгы бирмәсә, икенчедән кыргыз- кайсакларпың, ягъни бүгенгечә әйтсәк, казакьларның һәм Урта Азиянең Россия составында булмавы эчлә¬ рен пошыра нде хөкүмәт әһелләренең. Бохара һәм Ур¬ та Азиянең башка дәүләтләре белән, ул (ына да тү¬ гел, алар аша Кытай һәм һиндстап белән сәүдә мө¬ нәсәбәтләре урнаштырырга кирәк. Дала халыклары¬ ның һаман да баш бирмәве исә әнә шул зур эшләргә киртә булып тора иде. Шулай итеп, хөкүмәт каршында тынгысыз дала халыкларын буйсындыру, шул максат белән әлеге җирләргә күчен килгән урысларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен көнчыгышта даими гаскәр тэту, ка¬ закъ йөзләрен һәм Урта Азияне Россиягә кушу, Бо¬ хара һәм башка шәрыкъ илләре белән сәүдәне җайга салу — кыскасы, шәрыкны колонизацияләү бурычы бөтен калкулыгы белән килеп басты. Башлап моңа, әлбәттә, Петр Беренче игътибар итә. Петр патшаның көтмәгәндә үлеп китүе аркасында шәрыкъны колонизацияләү эше ахырына җиткерел¬ ми кала. Аның каравы, аның бөек планнары башка патшаларга бик шәп кулланма була. Өстәвенә, кыр¬ гыз-канса кл ар үзләре дә тнк ятмыйлар Бигрәк тә Россиягә ин якын торган Кече нөз ханы Әбелхәер ак¬ тивлык күрсәтә. Ул, башкаларына караганда акыл¬ лырак һәм абруйлырак хан буларак, кыргыз-кайсак халкының киләчәген Россиягә кушылуда гына күрә Дөрес, Әбелхәер ялганчы, хәйләкәр, әйткән сүзеннән тиз кантучан һәм комсыз кеше буларак, бу мәсьәлә¬ дә эзлекле түгел. Хәер, мондагы шартлар да шуңа этәрә аны — ханның туган-тумачалары һәм казакъ- батырларының күбесе Россиягә кушылуга каршы чы¬ галар. Ничек итсә нтә. якыннарын да, батырларны да күндерә Әбелхәер һәм 1730 елда Санкт-Петербургка илче итеп Котлымбай Кыштаев белән Сәеткол Куй- дамбуловларны озата. Алар Кече йезне Россия под¬ данные итеп кабул итү хакында үтенеч алып баралар. 13
Билгеле инде, илчеләр бик зурлап һәм кадерләп ка¬ бул лтелә. аларга искиткеч сый-хөрмәт күрсәтелә. Инде кыргыз-кайсакларга жавап визиты ясау мәсьәләсе килеп баса Моңа урыслар «Алексей Ива¬ нович» дип йөртә торган морза Тәфкилев иң кулай кеше дип табыла. Ул казакъларга жалованная гра¬ мота, ханга затлы кылыч, кеше тиресеннән тегелгән тун, ас тиресе белән читләнгән бүрек, бизәкле постау¬ лар алып барырга һәм боларны Әбелхәер ханга тап¬ шырырга тпеш була. Әбелхәер исә, шуңа жавап итеп, бөтен Кече йөзне урысларга тугрылыкка ант иттерер¬ гә, ясак түләргә, әманәт итеп Уфага кешеләр җкбә- рергә, урыс әсирләрен азат итәргә вәгъдә бирәчәк. Тәфкилев сүзгә оста, хәйләгә маһир булса да, үз көченә генә ышанмый, ярдәмгә байтак кына кеше ияртә. Алексей Писарев һәм Михайло Зиновьев дигән геодезистларны, шулай ук берничә казак һәм Уфа дворяннарын, провинциянең «иң яхшы кешеләре»ипән Алдарбай Исәигнлдин белән Танмас тархан Шапмов һәм башкаларны үзе белән ала. Шулай итеп. 1731 ел¬ да Әбелхәер хан янына атларга һәм дөяләргә атлан¬ ган зур илчелек чыгып китә. Илчелекнең башлыгы, үзе дә мөселманга охшарга тырышып, өстенә яшел жнлән, аягына сәхтиян ччгек кия, башына чалма урын һәм... шулар белән хурлык¬ ка кала да. Урдага барып төшүгә, Тәфкилев үзен: «Котлымө¬ хәммәт морза»,— дип таныштыра Ләкин казакълар аның чукынганлыгын белеп алганнар, имеш. Әбелхә¬ ер аны салкын каршылый: — Атыңны Котлымөхәммәт дидең. Син Әләкчәй Иваныч икәнсең гуй. Динен саткан кеше казакъны сатмасмы?! — дип кылычын ук тартып чыгара. Алан да Тәфкилевнеи башы чабып өзелми кала — Алдар белән Таймас батыр арага керәләр һәм ппы саклап калалар. Тик инде эш бозыла. Алексей Ива¬ новичны ябып ук куялар һәм бер я[ ы да чыгармый¬ лар. Болай да урысларга кушылуга каршы булган ка¬ закълар «ду» киләләр, ханга кинаяле сүзләр әйтә¬ ләр, Тәфкнлевне үтерергә җыеналар. Җитмәсә, илче¬ нең кесәсендә вәгъдә ителгән миллион урынына ик- бары ике мең дүрт йөз сум акча. Тәфкилевнең урдага китүенә ике еллап вакыт үтә. Мондагыларга инде бар да оттырылды, эш харап бул¬ ды кебек тоела, хәтта морзаны сатып алырга дип акча 14
туплана. Әмма Котлымөхәммәт морза йөздә тик ят¬ мый. Ул «ачлык һәм үлем куркынычы» кичергән хәл¬ дә һаман да казакъларны Россиягә кушылырга үгет¬ ли. Лларны бигрәк тә йөзгә якында гына урыс шәһә¬ ре салыначагы һәм, ул төзелгәч, казакъларга булачак уңайлыклар белән кызыктыра. Ниһаять, казакълар урыс подданствосы кабул итәргә, патшадан Ур елга¬ сының Җаекка койган җирендә кала салуын сорарга, Петербургка илчеләр җибәрергә булалар. Кыргыз-кайсак илчелеге Санкт-Петербургка 1734 сл башында гына килеп җитә. 10 февральдә аларпы үтә тантаналы шартларда /Хина Ивановна үзе кабул ию. Ханнарга тапшыру өчен жалованная гра¬ моталар, бүләкләр бирелә. Бу зшне башлан йөргән һәм шул юлда күп кыенлыклар күргән морза Тәфки- лев тә онытылмый, аңа полковник чины эләгә. Тәфкилевнең Ур елгасында урыс каласы салу ту¬ рындагы фикере Сенатның обер-секретаре Иван Ки¬ риллович Кириллов йөзендә үзенең ихлас яклаучысын таба. Бик үк күрекле булмаган гаиләдән чыккан бу тырыш кеше Урта Азия һәм һиндстан белән сәүдәне җайга салуга зур өметләр баглаган махсус проект төзи һәм аны Сенатка тапшыра. Проект нигезендә Ур елгасында Оренбург шәһәре салу һәм булачак гу¬ бернаны колонизацияләү мәсьәләсе ятканга, ул «Оренбург экспедициясе» проекты дип атала. Проект¬ ны һәм аны тормышка ашыруны тайный советник Бестужев-Рюмин бик нык яклый. 1734 елның 1 маен¬ да патшабикә проектны раслап резолюция сала. Шунысы кызык, проектны тормышка ашыру авторның үзенә тапшырыла, крайны һәм анда яшәүчеләрнең те¬ лен белүче Тәфкилев исә аның ярдәмчесе итеп рас¬ лана. Ниһаять, 1734 елның 7 июнендә юлга чыгу хакын¬ да Указ игълан ителә. Шулай ук казакъларның һәр өч йөзе ханнарына дип Указлар бирелә. Экспедиция икегә бүленеп кузгала. 29 июньдә Кириллов Мәскәүгә килеп җигә һәм икенче төркем белән кушыла. Монда экспедициягә тагы байтак кына белгечләр дә өстәлә. Алар, инде унбер корабка төялеп, Казанга карап кузгалалар. Но¬ ябрь башында экспедиция Казанга килеп җитә һәм, монда озак юанмыйча, Уфага таба юлга чыга. Габделрахман да, Абдулла да болар турында белмиләр 15
иде, әлбәттә. Шулай да кояш чыгышына таба бу кадәр көч баруы сискәндерде аларны, шомландырды. Сүллән генә урман эченә атладылар. Габделрахман мулла әйтүенә караганда, ерак та түгел тирән чокырда бите шәп чишмә бар, имеш. Чокыр һич көтмәгәндә, кинәт пәйда булды — аяк асты сизелеп аска китә башлады. Бәхетләреннән, поши сукма¬ гына тал булдылар. Урман пәһлеваннары, төшеп менеп йөри торгач, текә битләүгә басмалар уеп бетергәннәр. Әнә ярсып-ыргып аккан суның ташларга бәрелри шаулаганы да ишетелә инде. Алдан төшеп килүче Габделрахман, имәнгә төртелгәндәй, кисәк тукталды, уң кулын күтәрде, аннан башын әле уңга, әле сулга кыйшайтып, чишмә буен күзәтә башлады. Бүген аларга тынычлап сәйран кылу насыйп булмаган икән. Карый торгач, күрделәр: чишмә буенда ниндидер бер сәләмә бәндә суга иелеп, корымлы чиләк юып маташа. Ка бат җиргә чүктеләр, тегене күздән яздырмый гына тынып калдылар. Шикле кеше исә аны-моны сизмәде, чиләген ту¬ тырып су алды да янәшә сукмакларның берсеннән яр өсте- нә менә башлады. Сунарчылар бөтенләй җиргә сеңделәр Ярый әле теге сукмак бераз кыйгачлап, олы юлга таба сузыла икән. Ят кеше аны-мопы янышмый узып китте, лапылыкка күмелде. — Тып-тыныч Зәй буйлары ла бнмаэалыга әйләнде,— днп пышылдады Габделрахман шәкертенең колагына ук диярлек.— Без күчеп килгән елларны гына да кеше аягы басмаган җирләр иде югыйсә. Сүзен әйтеп бетермәде, әлеге бәндә киткән якта ачыр таланып бала елаганы ишетелде. — Качаклар! — Габделрахман аягына басты,—Бала- чагалары да бар нкәп. Әйдә, яннарына бараек әле, киңәш кә мохтаҗлардыр. Кышка каршы кузгалганнар бит, ба¬ хырлар. Җәйне көтәргә сабырлыклары калмагандыр инде. Остазыннан калкурак, көчлерәк булса да, Абдулла кау¬ шап калды. Ни днп барырга инде чпт-ят кешеләр янына? Аларның кем нкәнен шайтан белгән. Юлбасарлар булып чыкса?! Алай да Габделрахманнан калышмады егет, һәй, аларза кем тисен ди, үзләре белән җаннары да телләре генә. Гсләкәй генә урман аланына чыгарак. Габделрахман мулла тагы туктап калды — шәкерте аңа килеп төртелде Яфрагын коеп бетермәгән зелпе куагына ышыкланып, аланда, ыларны күзәтә башладылар. Урталыкта учак дөр ли, аның тирәсендә ике дистә чамасы кеше кайнаша. Ара¬ 16
ларында хатын-кыз, бала-чагалар да бар. Киемнәре әзгә- ләнеп-таланып беткән, ирләрнең, битләрен сакал-мыек бас¬ кан. Җитмәсә, күбесенең өс-башы җицелчә, кайсылары хәт¬ та заманында ак булган киез эшләпәдән. Ару-талчыгула- ры йөзләрендә, бөтен кыяфәтләрендә. Өлкәннәре сөйләш¬ ми. бала-чага исә ашарга даулап елаша. Төркемнән артта- рак туарып ташланган ике арба, шулар янында бер ат ут¬ лап йөри. Чишмәдән менүчесе учак янына җиткәч, андагылар җанланып, җинелчә шаулашып алдылар. Көн шактый чи¬ ратып жибәрүгә карамастан, җитү чәчле башын берни бе¬ лән дә капламаган таза буынлы ир-ат, тегенең каршына чыгыл, су тулы чиләкне кулына алды, япьле казыклар ка¬ гып учакка аркылы куелган каен күсәкнең бер башын кү¬ тәрде һәм аны ялкынга куйды. Сәләмә хатыннарның бер¬ се, иегәи үлән өстенә җәелгән ат тиресеннән бер түтәрәм ит алып, аны чиләккә чумырды. Качаклар, ялкын өстендә янәшә торган ике корымлы чиләккә карап кабат тын кал¬ дылар. Тик әлеге дә баягы, бер чырыйлап, бер тавышсыз үксеп, әнисе кочагына сыенган бала гына өзгәләнде: — Инәй дим. ашарга! Абдулланың йөрәгенә нидер кадалгандай булды, оста¬ зы белән киңәшергә дип, кулын алга сузды. Әмма Габдел¬ рахман инде урыныннан кузгалып, утка таба атлый иде. Төркемдәге җитү чәчле егетләрнең берсе ят кеше күре¬ нүгә янәшәсендәге арбага ташланды, ниндидер алам-са¬ лам, төен-кәрҗиннәр астыннан сөңге тартып алды. — Өрекмәгез, өрекмә! — диде Габделрахман, учакка якынаеп.— Юлбасар түгелбез, шулай ук патша йомыш- лылары белән дә уртагыбыз юк. Әссәламегаләйкем! Качаклар бик сикереп төшми генә сәламне кабул ит¬ теләр, тик шик-шөбһәләре бетмәве йөзләреннән, үз-үзлә- рен тотышларыннан сизелеп тора иде. Шулай да яннары¬ на килүчеләрнең икәү генә икәнлекләрен һәм качкыннар¬ ны аулаучы солдатларга охшамаганнарын күргәч, бераз тынычлангандай булдылар. — Шушы төбәктәге Тайсуган карьясыныц пмамы Габ¬ делрахман булабыз,— дип, учак янындагы муртайган төп¬ кә утырды мулла,— бу исә минем шәкертем. Кай илләр¬ дән буласыз вә кая таба юл тотасыз? Барысы өчен дә җавапны чал сакал-мыеклы, эчкә бат¬ кан кып-кызыл күзеннән яшь килеп торган аксакал бирде: — Без инде,, менла кем Габдрахман, төрле иләү ха- лаеклары җыелдык монда. Бәгъзебез Олы идел буеннан, бэгъзебез Зөядән үк. Чулман иделеннән дә бар. Кичү 2 Ч 191 17
кальгасын урап узабыз дигәндә, юлбуар сарбазлар куа башлагач, үз кавемнәребезне югалтып, таралышып бет¬ тек. Күбебез шунда, карурман арасында үлеп калды. Җыелган кадәребез бер сазлыкта атна-ун көн чамасы ка¬ чып яткач, ары кузгалдык. Җәмгыбезгә ике ат калганые. Ачлык теңкәгә тигәч, аның да берсен чалдык менә... — Кая дип бару соң? — Ннятләвен Урал-тау ягына дип ниятләгәниек тә... — Соңгарак калгансыз.— Габделрахмаи мескеннәрнең хәлләрен уртаклаша башлады.— Уралга житә алмассыз, кыш басар. Җәй башында ук кузгаласыгыз калган. Аксакал алдындагы утка карап, байтак кына дәшми торды. Аннары яргаланган кул аркасы белән яшьле күзлә¬ рен сөртеп алды да: — Быел купмаска днеп тордык та бит, мулла, кем, Габдрахман,— чукынмаган кешегә илдә яшәргә калмады,— дип куйды. — Чукынганнарын әйтмә,— дип жиргә төкереп куйды теге ялан башлы.— Безнең Чулман иделе буендагы күрше авыллар нәсарә диненә күчеп, агачтан чиркәү дә салып куйганнарые. Алай да башлары хәерчелектән чыкмады. Алагаемга талап торгач ни... — Безнең Арча ягы арлары сон,— дип элеп алып кит¬ те йөзенең чуен карасын сакал-мыегы да каплый алмаган табак битле бәндә.— Үзләре түгел, бабаларының бабала¬ ры чукынган булган. Барыбер тарлыктан сабырлыклары төкәнде — шушы кояш чыгышы ягына качып кнггеләр. Аның сүзен бая олаудан сөңге алган качак куәтләде: — Үз урысына игелек күрсәтмәгәнне нн. Беркөнне кем¬ нәр икәнен дә белмичә авыллары кырыена куна туктаган урысларны күрдең ләбаса. Гаурәтләрен капларлык чүпрәк¬ ләреннән башка кием-салымнары гына да юк. Алай да бер чиләк тары юллап бирделәр, рәхмәт төшкерләре... Үз урысы шул хәлдә булганда, башкаларга нн сап? Габделрахманга мондый зар-моң күптән таныш иде булса кирәк, ул тамак кырып, сукранучыларны бүлдерәсе итте: — Тарлык-золымлыкларга төшүчеләр бер сез генә тү¬ гел. Ил-жнр белән килде афәт. Инде дә туган төбәгегез¬ дән купкансыз икән, кайда төпләнү хакында уйларга ки¬ рәк. Бүген-иртәгә кар төшәргә торганда ни. Кайда да бул¬ са тукталып, куышлар кору, базлар казу хәерле. — Үзебезнең дә шулай мәслихәтләшү, ошбу чишмә буена нигезләнү уе пс дә,— днп сүзнең жаен үз кулына 16
алды аксакал,— анау сарбазлар котны алды бит әле. Чак чыгып өлгердек юлдан... — Анысы рас, олы юл буе бу,— Габделрахман басты¬ рып кына киңәшен дәвам итте.— Тагы да ыгы-зыгылырак¬ ка әйләнүе бар. Арырак — дала ягында Оренбур дигән кала салмакны, имеш, падишаһ. Хәбәрләр хак булса, мон¬ да тынгы калмастыр. Бәс шулай икән, аулаграк төбәк сай¬ лау мәслихәтрәк булмасмы?! — Шулаен шулай да бит, мулла, кем Габдрахман, без бу якларны бөтенләй белмәйбез,— дип нәүмизләнле акса¬ кал. — Алайса, тыңлан,— Габделрахман тагы да дәртлә¬ неп китте.— Шушыннан кыйблага таба китсәгез. Сагыш¬ лы суына барып чыгарсыз. Ул Шушма елгасына алып тө¬ шәр. Сагышлы тамагында Нәдер дигән бер авыл булыр. Елга башыннан бер көнлек юл. Ул тарафта иркенлек, хөр¬ лек. Тагы да мөһиме — тынычлык. Минем белүемчә, Шуш¬ ма вә Шөгср суы буйларында төпләнүчеләрне түрәләр дә абайламады әле. Нәдергә җиткәч, Ураз намлы мулланы сорагыз, гозерегезне сүләгез. Ярдәмнәреннән ташламас¬ лар. Шунысы бар, ат-арба белән үтә алмассыз анда. — Атны барыбер суярга кала ла,— дип уфтанды кара татар. Күрәсең, соңгы ат аныкы иде. — Ие, сез Мөһаҗирләрнең ризык ягы да чамалы бит әле.— Мулла Абдуллага таба борылды. Менә баһадиршаһ бер капчык борай китереп китәр үзегезгә. Иске чикмән ише кием-салымнар да җыйнарбыз. Аллага тапшырып, ир¬ тәнгә иртән кузгалырсыз. Качакларның адашкан эт мисалындагы хәлләре, алар- ның йөзләрендәге нәүмизлек, өметсезлек сүзгә кушылмый гына бер читтә басып торган Абдулланы өнсез иткән иде. Алар өчен кабат .монда килү генә түгел, тәмуг төбенә төшәргә дә әзер иде ул бу мизгелдә. Икәүләп Тайсуганга таба атлаганда да сүз һаман да шул Мөһаҗирләр хакында, Олы идел Һәм Чулман иделе буендагы халаекларның мөшкел хәле турында барды. Ос¬ тазының шунда әйткән бер сүзе бәгыренә мәңгелеккә се¬ ңеп калды Абдулланың. — Җитәсие ак патшаның үзенә, сүлчене халаекларның яман хәлен, төкәнмәс аһ-зарын,—дип сөйләнде Габдел¬ рахман ярсып.— Шуларның барын белсә, ишетсә, тончык- тырырые ул кан эчүче залим япаралларын, җәллад түрә¬ ләрен! Ярты көн буе сахрада йөрү, аннан икегә бүленгән бер капчык борайны ат сыртына салып, кабат урманга бару 2 19
гаять талчыктырган иде Абдулланы. Алай да йокысы йокы булмады, тәмам хәерчелеккә төшкән качакларны жәлләп, төн ката елап чыкты егет. Икенче бүлек Туган авылына кайтырга дип, чана ючы өзелгәнче үк кузгалды Абдулла. Шуның белән отты да. Боз көпшәк¬ ләнгәнче Ыкны үтеп калды, аннан соң да шактый юл алырга өлгерде. Апрель башында нсә юллар иртәнге як¬ та да атлап булмас хәлгә килде. Нигә дисәң, инде төннә¬ рен дә туңдырмый иде. Инде үзе дә тәмам талчыкты, сә¬ фәргә днп алган икенче пар чабатасы да «чәчәк атты». Биштәрендә күн итеге бар барын. Әмма тәмам боламык¬ ка әверелгән язгы юлдан кун итекләр белән түгел, көймә¬ дә дә үтәрмен димә. Бигрәк тә чокырлар куркынычка әй¬ ләнде — алар тәмам зәңгәрләнде, мепә-менә ярып җнбә- рәчәкләр дә, юлларында очраган барлык җанлы һәм җан¬ сыз нәрсәләрне Агыйделгә алын китәчәкләр иде. Юлда очраган беренче авылга тукталудан башка чара калмады. Бик үк зур булмаган ярлы гына типтәр авылы иде бу Ә/кем дигәннәре. Аның әле күптән түгел генә төпләнгәне күренеп тора. Йортлары яңа, тик бик кечкенәләр — дүрт почмаклылар гына. Өйаллары читәннән, бер генә калай, яисә такта түбә күрмәссең — барысы да кабык башлы — кыскасы, хәерчелекләре урамга ук чыккан. Мрндый авыл¬ дан ат яллау турында уйлыйсы да юк. Алай да хәлле генә кешегә тап булды Абдулла. Өйлә вакыты иде. Хуҗа аны ачык чырай белән каршылады: — Бәрәкалла, мактап йөрисең икән — пешкән ашка кнлеп кердең,— дип кунакчылланды ул мосафирга, үзе кү¬ решергә дип, кәкрәеп каткан кулларын сузды,— Шушы Әҗем карьясының Гарифҗан булам мин. Абдулла үзенең шәкерт икәнен әйтте. Җәйгелеккә дип, атасы Галл янына Карышбашка кайтып баруын сөйләп бирде. Карышбашны белми нкән Гарифҗан. Уфадан ары дпгәч, чамалады тагы. — Сәфәрең ерак икән, олан,— дип куйды ул.— Юллар исә тәмам өзелде, берәр атна сабыр итми булдыра алмас¬ сыңдыр. Рәхим ит сон: өебез кысан булса да, күңелебез иркен Хуҗаның моңа кадәр почмак якта савыт-саба шалты¬ ратып йөргән хатыны, шәүлә сыман тын гына чыгып, сә¬ кедәге киндер ашъяулыкка буы чыгып торган агач табак куйды. Шулай ук тавышсыз гына өналдына чыкты, аннан 20
бер җамаяк катык күтәреп керде һәм әйрән тугларга то¬ тынды. Гарнфжан исә, ишек катына килеп, зур корсаклы бакыр комганны кулына алды, янә Абдуллага эндәште: — Кулларны чайкаек булмаса. Лакан өстендә юынып, агач чөйгә эленгән килдер тас¬ тымалга сөртенгәч, коштабакның ике ягына сәке йөзлеге¬ нә утырдылар. — Шәкерт кеше — галим кеше инде ул.— Гарифҗан тезенә җитеп торган киндер күлмәгенең җиңнәрен сыз¬ ганды, кунагы алдына зур гына чаган кашык куйды.— Ил-җирдә ни хәбәрләр бар? — Шөкер, бездә, ягъни Зәй буйларында әлегә имин¬ лек.— Абдулла, кашыгын алып, суынып килгән тары бот¬ касына үрелде — Иген игеп, мал асрап тереклек итеп яту¬ лары. — Ай-Һай, имин үк микән,—дип, шөбһәсен белдерде Гарифҗан, авызындагы боткасын әвәләп.— Үзем күрмә¬ дем күрүен. Мәгәр көзен Уфага таба яу узган, дип сүли- дәр бездә. — Анысын бәй үз күзләрем берлә күрдем күрүен.— Абдулла калын гына арыш ипие телемен урталай сындыр¬ ды.— Узды да, тынды бугай ул. Уфа ягыннан бернинди дә ыгы-зыгы ишетелми сыман. — Ишетелер төсле шул, кем, Абдулла.— Хуҗа сүзен бүлеп, хатынына кычкырды.— Кая, әйрәнең буламы, бот¬ ка тамактан төшми монда Ишетелгәли дә инде. Янарал ягындагы шулкадәр зур чирү тикмәгә дисеңме?! Әле тагы да киләчәкләр, имеш. «Оренбурх пахуты» дип аталган бу яу безнең тарафларда яшәүче халаекларга тагы да тар¬ лыклар. авырлыклар, яңадан-яңа җыемнар алып килә¬ чәк, дип әйтәләр. Ур тамагына кала корып, безнең хөр җнрләремезнең артына төшмәкчеләр, ди. Берәүне дә бер¬ кая чыгармыйча, авызлыклап алырга уйлыйлар икән. Менә бит хикмәт нәрсәдә, кем, Абдулла. Бөтен ил-җиргә чиркәүләр салмакчылар. имеш. Үз сүзләреннән үзе шикләнеп калгандай булды Гариф¬ җан, эре сөякле гәүдәсе ничектер бөреште, төссез күзлә¬ рендә куркыну чагылып үтте, калын иреннәре калтыра- Гиндак булды, — Сүз бозау имезер, дигәннәр картлар. Барысы да коры сүз генә бит әле,— дни юатты аны кунак. — Сүз генә түгел шул, шәкерт.— Ул арада әлеге сүз¬ сез хатын ике җамаяк белән әйрән чыгарып кунды, әңгә¬ мә киселде. Беравык тын сына ашадылар.— Сүз сеаә бул¬ маска охшый шул, кем, Абдулла. Әлеге кем, Нугай юлы¬ 21
ның Теләкәй-Куб вулысы ыстаршниасы Тукчура Әлмәков теге заманда Тәфтиләү морзаны I 1етербурхка озатып бар¬ ган да шунда байтакка торып калган икән. Шул Гукчура пайтәхеттә кимәләрдер ишеткән һәм, эшне озыи-озакка сузмый, Килмәк абызга хат язып салган: «Бетеп Башкорт илендәге чиста бодайны, бакра һәм күлчәдән аерып, әй¬ бәтләп саклагыз, саламын яндырыгыз. Дүрт ат та язгы чәчүгә әзер булсын».— дигән. — Кеше кешегә нп язмас... — һе, аяламадың алайса,— дип кыза теште Гариф¬ җан.— Бу бит башкорт җирләрендә яшәүче бетен халаек- ка хәбәр инде; сафларыгызны ныгытыгыз һәм дүрт юлда да яуга әзерләнегез дигәне. — Әлеге чирүнең уе яманлыкта дисеңме? Кала салу бит әле әшәкелек дигән сүз түгел. — Мин әйтмим, тиле, халык әйтә.— Гарифҗан тагы да ярсый төште, кашыгын куеп, әйрән уртлап алды.— Тукчу¬ раны юкка шикләнгән дисеңме син, әй?! Шикләнер, бар... Әлеге Карилыф дигәне узган көз Уфага килү белән тип¬ тәрләрнең санын алдырган. Безнең сыман монда килеп, башкортлардан җир алучы татар-чуашлар, чирмеш-ар- лар, ягъни типтәр дигән халык утыз меңләп икән хәзер. Түрә әле моның белән генә дә калмаган: башкортларны ырулары һәм вулыслары буенча барлаткан. Боларны юк¬ ка гына эшләткән дисеңме син аны? Көт, булыр тиккә! Биремнәр артачак дигән сүз бу, кем. Абдулла. Өстәвенә, чукындыручыларга әзер исемлек. — Бу хәлләргә халаеклар ни ди икән соң? Гарифҗан соңгы кашык боткасын кабып куйды, тагын әйрән уртлады һәм бнк тырышып кашыгын яларга тотын¬ ды, шул арада сүзен дәвам итәргә дә өлгерде: — Хафага калган аксакаллар Кнрилыф җәнзпләрснә хат язганнар, үзе берлә сүзләшү өчен йөрекчеләр җибәр¬ гәннәр. Мәгәр түрә алариы тыңлап та тормаган, куалап чыгарган. Шуннан инде Килмәк абыз үзс чарасына кереш¬ кән: Бәпәнәй мулла, Сәетбай, Рисәнбай ыстаршииалариы, Күчәпбай батырны, Казан өязе качкыны Әминне вә баш¬ каларны җыеп сүләшкән. Хәл катмарланган: йә ил, йә яу дигән мәсьәлә килеп баскан. — Шулай укмыни? — Алай гына да түгел шул, шәкерт.— Гарифҗан, тү¬ гәрәкләп кыркылган сакалын буйый-буйый, табакны ялар¬ га тотынды,— Әле күптән түгел Килмәк абыз, Бәпәнәй мулла, Акай белән Көчек батыр вә башкалар изге Газый мәчетенә җыелганнар. Намаздан соң Тәфтиләү морзага 22
илчеләр җибәргәннәр болар, патша йомышлыларынын Орсибур каласын салудан ваз кичүләрен таләп иткәннәр. Илчеләрне кулга алдырган Тәфтнләү. җыенда катнашучы¬ ларны тотып бирүчеләргә кафтанлык тукыма вәгъдә ит¬ кән. Шуннан инде Акай батыр хат белән Казанга, гөбер- натор янына ук киткән. Башкалары нсә, Тәфтиләүдән зарланып, Кирилыф катына килгәннәр. Аларын да тотып яптырмакчы булган түрә. Тик гауга чыгудан гына шүр¬ ләп калган... Ярый, бер дога. Әлхәмделиллаһи... Аштан сон кунакка днп сәкегә урын салды Гарифҗан. Ләкин ул сөйләгәннәр тынгылыгын алганнар нде Абдул¬ ланың. Егет ындыр артындагы инеш буена чыкты, җилә¬ нен һәм тирәли бүреген салып, аларны яна борынлап кил¬ гән үлән өстенә ыргытты да үзе шулар янына чүкте, яр- сып-үкереп аккан кар суына карап уйга калды... Дөнья¬ ны бнк гади һәм беркатлы итеп күз алдына китерә иде бит ул. Җирдә кешеләр яши, алар иген игә, маллар үр¬ четә. Галим-голәма, мулла-мунтагай булмакчылары мәд¬ рәсәләрдә укый, аннан инде вәгазь сөйләп көн күрә. Ә, әйе, алардан тыш патшалар вә аларны» наиблары бар икән тагын. Тик алары каядыр еракта, пайтәхеттә. Падишаһ¬ лар кәеф-сафа сөрә, бал-май эчендә йөзә, халык исә, алар рәхәттә яшәсен өчен, ясак түли. Менә шул. Дөрес, атасы¬ ның ниндидер яулар, Алдар-Күчем болалэры хакында сөй¬ ләгәне бар барын. Тнк алары да Камыр батыр, т-эрле аж¬ даһалар турындагы әкиятләр белән бер нде шул әле Аб¬ дуллага, күнел юаткыч бер хикәят кенә иде. Баксак, әллә ниләр бар икән бу дөньяда: ил-җир басып алулар, талау, үтерүләр, халаекларны кысулар, аларныи иркен томалап куюлар, ниндидер калалар, завутлар, чиркәүләр салып, кешеләргә җәфалар китерүләр, хәтта ки көчләп бәндәләр¬ не үз диннәреннән яздырулар, тагы әллә нәрсәләр. Шулар барысы бергә сугыш дип аталган суешлар китереп чыга¬ ра икән. Кызык, шундыен орыш була калса, Абдуллага да кагылыр микән ул, әллә читләтеп үтәрме аны? Кагыла калганда, кем ягына басып сугышыр Абдулла? Халык ягында, билгеле. Ләкин аларнын каршы яктагылары да халык лабаса. Алары да күктән төшмәгән, җир асты пат¬ шалыгыннан чыкмаган. Патша ягындагыларның да һәм¬ мәсе түрә дә алпавыт түгел лә. Әнә ич, картлар сөйләгән¬ гә караганда, аның ата-бабалары — мишәрләр гел патша яклап сугыша булганнар. Димәк ки, аның да урыны пат¬ ша гаскәрләре рәтендә. Кулы барырмы аның, әйтик, шушы Гарифҗанга ук атарга? Юк, Абдулланың патша чирүендә Суласы килми Ошбу Гарифҗаннар, Килмәк абызлар якын¬ 2»
рак ана. Уф, буталып бетәрсең монда... Кинәт ул үзен ак¬ бүз атка атланган яу башлыгы итеп тонды. Кулында бу¬ лат кылыч та тимер чукмар, аркасында яны ’-садагы. Менә ул гайрәт белән дошманнары өстенә ташланды, нин¬ дидер Тәфтнләүнең башын чабын төшерде... Әллә ярсып аккан елга, әллә язгы кояшлы көн, әллә инде Гарифҗан сөйләгән вәсвәсәле сүзләр, чыннан да аның күнелен җилкеткән нде. Йөрәге никтер ярсый, кая¬ дыр ашкына, дулый, егетне көрәш кырына әйди. Шул ха¬ ләтенә чыдый алмый урыныннан сикереп торды да сүз¬ чән йорт хуҗасы Гарифҗан янына ашыкты. Ул кайтып кергәндә Гарифҗан туры түшәм астында каен ннртәсе каезлап маташа нде. Аягы астында күгәреп беткән ике сөнге ята, саплары мурып-череп беткән. Тө¬ шенде Абдулла: хуҗа кеше сөңгеләренә яңа саплар әмәл¬ ли иде. — Кайттыңмы, шәкерт? — дип каршылады аны Га¬ рифҗан.— Ә мин менә үземә эш таптым әле. — Кирәк булырлар дисеңме? — Яу була калса, берәүне дә читләтеп узмаячак: теге яккамы, бу яккамы кушылырга мәҗбүр итәчәк. Безнең әҗемнәр болачылар ягына чыкмакчылар. Абдулла икенче балта сорап алды һәм саплыкларның икенчесен каезлый башлады. Гаҗәп, эш дигәнең, кан кою- лы корал ясауга карамастан, җанны тынычландыра иде. Шуңа күңеле булып, егет хуҗаның сөңгеләрен дә саплаш¬ ты, абзардан тирес тә чыгарышты, чоланның череп беткән түбәсен яңа кабык белән ябышты. Шулай итеп, бнш-алты көн үтеп тә китте. Арба юлы төшмәгән иде әле төшүен. Барыбер юллар кипкәнне көтмәде Абдулла. Җәяүлегә аларның кирәге шул кадәр генә. Юл буендагы чирәмлекләр исә инде тәмам җилләп, яшәреп киләләр нде. Аягына күн итеген киеп, җи¬ ләне белән тирәли бүреген биштәренә салды да юлын дә¬ вам иттерде. Бу якларда даны чыккан Уфага җитәргә ике тәүлек кенә калган иде инде. Икенче төнен Агындел бу¬ ендагы бер авылда кунды. Көймәче яллап. Агыйдслпе кичүгә, колагына чап та¬ вышы килеп керде. Текә үрне күтәрелүгә, тавыш тагы да гайрәтләнде, ниндидер хәвеф-шом булып йөрәкне сыкрат¬ ты. Кала үзәгенә якынлашкан саен халык төркеме куер¬ ды, атлар ишәйде, мондагы ыгы-зыгыга һич исләре кит¬ ми «сагыз чәйнәп» торган дөяләр күренде. Ул да түгел 'Ян — җәя. 24
бөтен тирә-юнь гаскәриләргә күмелеп калды йөзләрчә җайдаклар һәм кызыл якалы мундир кигән драгуннар арасында мишәр яугирләрен танып алды Абдулла. Ул әле монда нн барып белми, шулай да зур бер вакыйгага әзер¬ лек икәнен чамалый иде. Оренбур пахутының кузгалуы¬ дыр, мөгаен, дип уйлап алды һәм бер читтәрәк аты сыр¬ тындагы иярен рәтләп маташкан мишәр янына тукталды. — Ни бар, кая куптыгыз болан? — диде ул тегеңә, гөр¬ ләтеп сәлам биргәч. — Кирилыф җәнапләре иахут чыга,— кала салырга барабыз.— Кызыл мишәр, Абдулланың барын-югын да онытып, үз эше белән мәшәләнергә тотынды. Чыннан да, бераздан ниндидер әмер авазлары яңгыра¬ ды. Гаскәриләр ашыга-кабалана үзләренең йөзбашлары янына туплана башладылар. Урамның як-яклары бушап калды, урталыкта исә төркем-төркем булып солдатлар күчләиде. Атлылары иярләренә менеп алды, урысча һәм татарча боерык тавышлары ишетелде. Ул да түгел, берь¬ юлы әллә ничә дөңгер дөпелдәргә тотынды — олы чирү, кара болыт булып, Нугай юлына таба кузгалды. Драгун¬ нар артыннан ияргән көймәле арбаларны, алардан соң куп¬ кан мишәр яугирләрен бер читтә басып озатып калды .Аб¬ дулла. Бу — урыслар исәбе белән, 1735 елның унберенче апре¬ ле иде. Байлыгы белән мактанырлыгы булмаса да, тормышын¬ нан зарланмый иде Мәзгытдин угълы Гали. Хәләл җефете Бибинур белән икәүдән-икәү генә тереклек итүләренә ка¬ рамастан, шөкер, яшәүләре кешенекеннән ким түгел. Ата- бабадап калган җире җитәрлек, аты да икәү. Абдулла¬ лары Тайсугаига киткәч, сыерның берсен бетерделәр бе¬ терүен. Анын каравы, кәҗә-сарык, кош-корт ишек алды тулы. Ирле-хатыплы тырыша торгач, нәкъ Карыш елгасы буенда кзра-каршы ике өй җиткерделәр. Берсе хазер бө¬ тенләй диярлек буш тора торуыи. Кышларын сарык-кәҗә бәрәннәре асрыйлар анысында, җәйләрен исә, вакыт тигән¬ дә, чебеннән качып шунда черем итеп алгалыйлар. Әлха- сыйль, үзләренә күрә бар да бар, бар да җитәрлек. Гали үзе ир уртасына җитсә дә, шөкер, исәнлеге ярыйсы. Би¬ бинур турында әйткән дә юк: чир-сырхауның, ял-йокының ни икәнен дә белми, тырышлыгы, уңганлыгы белән бөтен йортны сөйрәп алып бара. Анысы эшкә дигәндә, Гали үзе дә төшеп калганнардан түгел. Алай да чандыр гәүдәсе, бәләкәй буе белән әллә ни алдыра алмый кебек. Шуңамы, 25
дөнья мәшәкатьләрен гәүдәгә калку, ирләрчә нык бәдәнле хатыны Бибинур тартып бара сыман. Мәгәр бер хафасы бар Бәләкәй Галинең. Е1н хикмәт¬ тер, туганнан бирле кулы арасында йөртеп тә, бердәнбер угълы Абдулла йөрәгендә игенче һөнәренә дәрт унта ал¬ мады. Болан караганда, бөтен эшне белә Абдулласы, әйт- кән-кушканны үти, үзең җитәкләп йөртсәң, бер генә хез¬ мәттән дә җиксенми. Инде килеп, әйтм и-дәшми тордың¬ мы, китабына кадала да дөньясын оныта. Сүз катучы бул- маса, көннәр буена шул китаплары белән җенләнеп уты¬ ра. Әх, үзе ялгышты шул Гали. Укымаган кеше — сукыр кеше дип, үзе белгәнне угълына өйрәтте. Бик яшьлн хәреф танып, хәтта яза башлады Абдулласы. Мәчет каршында¬ гы мәктәпкә йөри башлагач исә, тәмам галим булды. «Мос¬ тафа мулланың үзеңнән дә уздыра икән»,— дип сөйләде¬ ләр авылдашлары. Ә ул, тиле, шуңа шатланып йөрде, улым мулла була дип куанды. Анысы ярый инде, Мостафа мулладан сабагын ал¬ ган— беткән. Тайсуган мәдрәсәсенә җибәрәсе калмаган, диген син аны. Ярын иде әле шунда, кушканны булса да эшләп тора иде. Болай исә кышына бер күзгә күренми. Инде сукага төштеләр, менәтерәк. Ә Абдулла юк та юк, хәерсез. Шул рәвешле үзеп-үзе, улы Абдулланы битәрлн-би гәр- ли җир сукалан маташкан Гали озын буйлы, киң җилкә¬ ле егетнең җир башына килеп туктавын абайламады да. — Атай! Алла куәт бирсен, атай! Гали атларын туктатты, кулын аксыл кашы өстенә ку¬ еп, юлга таба борылды. — Исән-аман гына кайттыңмы, угълым?! — Ул, җир башына чыгып, үзеннән ике тапкыр диярлек калку Абдул¬ ласы белән күреште дә шундагы ялгыз туйра төбеннән тә¬ пән тартып чыгарды, улына әйрән салып бирде.— Анаң да урманнан чыгар хәзер, аш салып җибәрер. Абдулланың җәйге тәнәфесе шул көннән башланды да инде. Буразнага күңеле ятып бетмәсә дә, көч куеп эшли торган эшне сагынган иде егет. Кинәнеп пар ат белән җир сукаларга тотынды. Әмма икенче кат әйләнергә өлгермә¬ де, бер кочак ботак-сатак күтәреп, урманнан анасы килеп чыкты. Ул имән ботакларын җир башындагы туйра яны¬ на ташлады да, бала итәкле күлмәгенең итәкләрен җыя төшеп, улы катына йөгерде. — Улым, Апушым минем! — Ана үзе янында кечерә¬ ебрәк калган сыман тоелган Абдулланы кочып алды.— 26
Җитте! Бүтән җибәрмим! Быел көздән дә калмый уләнер- сен. улым, боерган булса. — Өлгерер, өлгерер камыт кияргә.— дип куйды атасы кырыс кына. Шуннан инде өенә кайтып тормады Абдулла, иртәдән кичкә кадәр җир сукалады, агач тешле тырма белән ата¬ сы сипкән орлыкларны күмдерде. Бабасы Мәзгытдин пат¬ шага хезмәт итеп алган җирләре шактый гына булса да, өчәүләп тотынгач, кыр эшләре әллә кая бармады тагы. Борайны, борчакны һәм солыны чәчеп бетергәч, авылга мунча керергә кайттылар. Тары белән карабодайны чә¬ чәргә иртәрәк иде әле. Мунчаны кайткан көнне үк ягып керделәр Иртәгесен Исә улының исән-имин кайтуы хөрмәтенә авылдашларын ашка җыярга булды Гали. Сабан өстепә дип симертелгән тәкә кояш чыкканчы ук чалынды, өйдә таң белән таба чыжлый башлады, тнрә-якка май исе таралды. Өйләдән соң кунаклар җыелды. Кары шбаш чың бар¬ лык могтәбәр ирләре дә, мулласы белән мөәзиие дә бар иде монда. Бәләкәй Галинең бу кадәр зурдан кубуы юкка түгел иде, әлбәттә. Авылның аксакалларына улының гый¬ лемлеген күрсәтеп, масаерга иде исәбе. Шуңа да, токмач¬ тан соң ук, егетнең кулына Коръән китереп тоттырды Уку — нң яраткан һәм күнеккән гамәле Абдулланың — кыстатып тормады, китапның урта бер җирен ачты да, Ми¬ сыр мәкаме белән көйләп, укырга кереште. Табындагылар шәкертнең ягымлы мәкаменә, гарәп сүзләрен җиренә җит¬ кереп әйтүенә сокланып, гаҗәпсенеп утырдылар. — Инде, угълым, без наданнарга төркичәгә тәфсирләп тә бирсәң икән,— дип куйды Гали, сүрә укылып беткәч. Улының гыйлемлеген зурдан күрсәтәсе килә иде анын. һәм Абдулла атасының йөзен кызартмады, сүрәнең һәр сүзен дөрес тәфсирләп, табындагыларга аңлата башлады. Әмма тегеләре кинәт сәерсенеп калдылар — серле Коръ¬ ән сүрәсенең бик тә гади сүзләрдән торуы шикләндергән иде аларпы. Шул чак моңа кадәр тын гына утырган Мос¬ тафа мулла телгә килде: — Бакчы, кем менла Абдулла,— дни башлады ул сү¬ зен.— Бүген гает тә, җомга да түгел. Яна туганга ат куш¬ мыйбыз, мәет җирләмибез. Бәс шулай икән, изге китап сүзләрен калдырып торыйк. Менә монысын укып бак бул- маса... Абдуллага тире тышлы калын гына бер китап тоттыр¬ ды мулла. Аның беренче битен ачуга ук «Посыф кптабы»н 27
танып алды шәкерт. «Монысы үзебезчә, төркичә»,—дип куйды һәм көйли төшеп укып китте: Газиз Иусеф тәмам унбер йәшәр ирди, Пагъкуб сәүчи уйлукыида уйур иди. Уйуркән бер гәҗәб душ йусеф күрдн,— Тәэвилнни атасындаи сурар имдн... Токмачтан сон шулпалы ит килде, итне бәлеш, бәлеш¬ не бал алыштырды. Әмма кунакларның табын яныннан кузгалыр исәпләре күренми иде. «Иосыф-Зөләнха кыйс- сасы»н күз бәйләнгәнче укыттылар алар Абдулладан. Шул көннән соң инде авылда өр-яңа хәбәр таралды: «Бәләкәй Галинең Абдулласы бөтенләй галим булып кайт¬ кан икән». Монысына күңеле булды Галинең. Крәстиән эшенә күңел куймый дип Лопырдаганчы, галим булган дип сөйләсеннәр әйдә. Ә көннәр үтә дә үтә. Инде тары белән карабодай да чәчелде, Галигә тиешле урман бүлемтеге киселеп, агачы- чыбыгы ындыр артына ташып куелды. Атасы, печән өсте- нә дип, чалгыларны чүки, тырмаларны көйли башлады. Аб¬ дулланың да язгы ярсулары басылып, йөрәге урынына утырды. Иминлектәге хезмәт җанны да дәвалый иде. Шундый көннәрнең берендә Карышбашка яңа хәбәр килеп иреште. Теге чакны пахут чыккан Кирилыф, Уфадан ун чакрым китүгә, Чесновка елгасы буена тукталган бул¬ ган икән. Вологда драгун пулкының биш рутасы килеп җитүен көтәргә ният иткәннәр, ди. Шунда торганда Кири¬ лыф янына ике кеше килеп, аңа татар-башкорт халаекла- рыиың теләген җиткергәннәр: янарал ниятеннән кайтсын, югыйсә каршылык күрсәтеләчәк, дигәннәр. Кирилыф те¬ геләрнең һәр икәвеи кулга алдырган һәм җәзага тарттыр¬ ган— берсе үлеп үк киткән. Ниткәндер кара татар-баш¬ кортларның таләбеннән ярсыган Кирилыф Вологда драгун пулкларын көтеп тормаска булган. Ул янындагы унбиш рута мүнтәзим чирү өч йөз илле казак, алты йөз мишәр, шактый гына йомышлы татар һәм чукынган калмык яу- гирләре, шулай ук егерме өч бакыр тубы белән булачак Оренбурга пахут чыккан. Ул кузгалып дүрт көн узганнан сон, Чесновка елгасына башында палкауник Чириков тор¬ ган Вологда пулкы да килеп җиткән. Монда тугыз көн тор¬ гач, алар да Кирилыф артыннан юлга чыгалар, һәм бер атна буе әйбәт кенә баралар болар. Уфадан йөз алтмыш чакрымдагы Мәләвез суы буена җиткәч. Вологда пулкы- 1 Мүнтәзим чирү — регуляр армия. 28
на Килмәк абыз җитәкчелегендәге өч мең болачы һөҗүм иткән һәм патша гаскәрләрен тәмам туздырып ташлаган. Әмма дау аның белән генә басылмаган икән. Карыш- башка аннан сон да килен кенә торган хәбәрләр шул хак¬ та сөйлиләр иде: — Себер юлы болачылары Оренбурга бара торган мең олаудан торган абузны талаганнар! — Патша ягындагыларның авылларын яндырганнар! — Минзэләпе камаганнар! Аулак Карышбашка әледән-әле килеп ишетелгән әнә шундый сүзләр Абдулланы кабат уятып җибәргәндәй бул¬ ды. Ул тагы да дәртләнеп яуга әзерләнә башлады. Әмма аның ни аты, ин коралы юк иде. Атасы белән киңәшү дә урынсыз. Бәләкәй Гали бер якка да кысылмау, бер көйгә генә тереклек итүг ягында иде. Җитмәсә, атасы да, анасы да ана чат ябышканнар—анда-мопда җибәрү хакында ишетәселәре дә килми. Абдулла качып китәргә дигән карарга килде. Атасы өйдә юк вакытны чамалап, келәттән кәкшәеп беткән җәя белән күгәргән сөңге, иске ияр алып чыкты, аларны тәр¬ типкә китерде. Актарына торгач, Мәзгытдин бабасыннан калган көбә күлмәк табып алды. Ата-анасыннан яшереп кенә ризык әзерләде. Ут-үләп күтәрелеп, җәйге эшләр бер¬ азга тынып торган арада атлар да көрәеп, матурланып киткәннәр иде. Туры алаша бигрәк тә чыдам, үзе күндәм, бер үк вакытта башкалардан рәнҗеттерә торганнардан түгел. Шунысын алып китәргә булды Абдулла. Кнчсн ул атларын ындыр артыннан ерак булмаган тү¬ бәгә генә тышаулады, үзе исә бөтенләй йокламады бу төндә. Яктыра башлау белән акрын гына торып өйдән чык¬ ты, яуда кирәгәчәк коралларын һәм йөгәнен яшергән уры¬ ныннан алды да атлары янына йөгерде. Әйберләрен чи¬ рәмгә ташлады һәм туры алашаны тотарга китте. Анысы йөгәнгә башын үзе сузып тора иде. Алай да юлы уңмады Абдулланың. Атын җитәкләп, әйберләре янына килгәндә анда атасы басып тора иде. — Волай кая җыендың инде, Абдуллаҗан? — диде ул, тыныч кына. Инде яшереп торуда мәгънә юк иде, егет дөресен әйтеп бирде: — Килмәк абыз катына, атай. — Әй бала-бала! — Ата улын вәгазьләргә тотынды.— Безнең мишәрләрнең гел патша ягында гына алышуын бе¬ ләсең бит. Инде яше олы дип мине тынычта калдырганнар 29
икон, басылып кына яшәргә иде. Аннан килеп, кем жицәсе дә билгесез бит әле. — Шуңа Килмәк абыз катына барырга булдым да инде мин, атай. Барыбыз да шушылай гафил булып ятса, кем җиңәсе билгеле инде. Күтәрелгән-күтәрелгән, бөтен дүрт юл бердәм кузгалырга кирәк иде. Улының нияте ныклыгын сизеп алган ата сәбәпләрнең саллырагын эзли башлады: — Туктале, олан, кызма син,— дип үгетләвең белде Гали.— Сән безнең бердәнбер угълыбыз. Япь-яшь башың¬ ны харап итмә, атан белән анаңны хәсрәткә салма. Ан¬ нан килеп, атсыз калдырасың ич син мине.— Аның тавышы калтырап китте, күзләренә яшь килде.— Игеннәр бик ма¬ тур булып өлгереп килә. Сыңар ат белән нишләрбез без?! — Соң, атай... — Иртәсе-соңы юк, өйгә кайтыйк, балам! Атасының соңгы сүзе керде Абдуллага. Ул йомшап төште, күндәм малай сыман югалып калды. Гали нсә түры алашаны тышаулады, ат башыннан йөгәнен салдырды, иярне кулына алды да өенә таба атлады. Абдуллага ана иярүдән башка чара калмады. Күп тә үтми арыш урагына төштеләр. Абдулланың кан¬ нар йөрәге тагы суынгандай булды, уйлары имин тормыш юлына кереп китте. Алай да ерак басуга ук килеп җнткән хәбәрләр аны әледәп-әле алгысытып куя, ә вакыты-вакы- ты белән якты өметләрен томалый иде: — Августның алтысында Кирилыф Ур тамагына ба¬ рып җиткән. — Унбишендә кальга суга башлаган. — Утызында кальгага гаскәриләр кертелгән. — Утыз берендә, Оренбур каласы нигезләнүен хәбәр итеп, чаң сугылган, чиркәүдә гыйбадәт кылынгаи, туплар¬ дан атылган! Берсеңнән-берсе шомлы хәбәрләр бу яклардагы татар- башкорт халаскларының җиңелүен, патша ягындагылар- ның өстен чыгуын сөйлиләр иде. Әмма тарлыкка, ким- хурлыкка каршы көрәш тукталмаган иде әле. Тарих битләреннән. Уфадан биш йөз чак¬ рымдагы Оренбург (хәзерге Орск) каласын нигезлә¬ гәч, юлда үпкәсенә салкын тидергән Кириллов Пе¬ тербургка барырга ният итә. Ул Сакмарга кадәр бер¬ нинди маҗарасыз килеп җитә. Монда аның каршы¬ на тотылган болачыларны китерәләр. Баш күтәрүче¬ ләргә каршы иң кырыс чаралар ягында булган Кн- 30
риалов аларны шунда ук җәзалан үтертә һәм, берни булмагандай, юлын дәвам иттерә. Уфага җитәргә йөз утыз чакрымнар калгач, түрә солдатларына Килмәк абыз һәм Лкай батыр җитәкчелегендәге восстаниече¬ ләр һөҗүм итә. Кириллов болачыларны куып тарата һәм Нугай юлы авылларына берничә җәза отряды җибәрә. Шулай итеп, Кириллов аз гына өркү белән котылып кала. Ә менә аның ярдәмчесе Тәфкнлев исә чыи-чынлап бәлагә төшә. Кириллов аны отряды белән, «ворлар»- ны эзләп табу һәм тоту өчен. Себер юлына җибәргән була. Шулай ук Урал аръягы авылларыннан азык- төлек җыеп, аларны Оренбургка озатырга тнеш була морза. Тәфкилен 20 сентябрьдә урыслар быел гына нигезләнгән Җаекбаш кальгасына килеп җитә. Мон¬ да ике рота белән капитан Уваровны һәм поручик Ветошннковны калдыра да үзе арырак кузгала. Юл¬ да бик кыен хәлгә тара Тәфкнлев, Каты салкыннар башлана, ә азык-төлек юк. Солдатлар өшн, азык юк¬ лыктан атлар бер берсенең койрыкларын ашый. Ни¬ һаять, мең бәла белән отряд Гегенский бистәсенә ки¬ леп егыла һәм, монда азык-төлек туплаи, Оренбургка олаулар озата. Түрә үзе обоз кузгалып киткәнне дә көтми, Уфага кайтып китә. Обоз исә беренчесе язмышына дучар була. Җаек¬ баш пристане янында Посыф Арыков отряды алты йөз олауны камап ала һәм тар-мар итә. Бу хәлгә ачуы чыккан Тәфкнлев 1735 елның де¬ кабрендә зур гына җәза отряды белән Уфадан чыга һәм Бөре аша Әй буена юнәлә. Сөянтуз авылына җиткәч, ул болачыларның үзен Әй буе тарлавыгында көтеп торуларын белеп ала. Ниятьләре ачылган вос¬ станиечеләр авылга һөҗүм итәргә мәҗбүр булалар, ләкин җиңеләләр. Баш күтәрүчеләрне кире каккач, Тәфкнлев Сөянтуз авылы халкыннан үч ала. Меңләп кешене — олысын вә кечесен юк итә, йөз дә бнш ке¬ шене тотып ала, амбарга яптыра һәм, ут төртеп, аларны тереләй яндыра. Авылның, үзеннән дә көл- күмер генә кала. Аннан ул Балыкчы волостена таба кузгала. Монда биш йөзләп авылны талый һәм ян¬ дыра, ике меңләп кешене кыйрата, аларның хатын¬ нарын һәм балаларын хәрби чиннарга бүләк итеп өләшә. Үзәк өзгеч «Тәфтнләү» җыры нәкъ шул көн¬ нәрдә туа да инде. Халык, полковник мундирындагы 31
бу җәлладка әче нәфрәт һәм каргыш белдереп, анык исемен ләгънәт белән тамгалый. Тәфкилевнең кансызлыгы яңадан-яңа чыгышлар¬ га сәбәп була. Уфа янындагы Куб авылы восстание үзәгенә әверелә. Озакламый бола төньякка — Уса юлына да күчә, восстание провинциянең яртысын би¬ лән ала — Биләр, Зәй, Иске Чишмә, Мннзәлә янын¬ да авыллар яна, восстаниечеләр ике тапкыр Мннзәлә кальгасына һөҗүм итәләр. 1736 ел башында Петербургка килеп җиткән Ки¬ риллов Казан һәм Нугай юлларында татар-башкорт¬ ларның яна көч белән көрәшкә кушылуларын, азык- төлек обозларын Оренбургка үткәрмәүләрен ишетә һәм патшабикәгә бу хакта үз фикерен әйтә. Аның тәкъдиме буенча, Румянцевка кичекмәстән Казаннан чыгарга, болачыларга һөҗүм итәргә кушыла. Румян¬ цев Казандагы бөтен сословиедәге урыслардан һәм урыс булмаган халыклардан ополчение төзи һәм үз җитәкчелегендә аларны Уфага алып китә. Март ур¬ таларында ул, Себер һәм Уса юлларында берничә дистә авылны яндыруларына һәм икс меңнән артык кеше үтерүләренә карамастан, восстаниенең басыл¬ мавын хәбәр итә. 11 мартта Уфага кайтып төшкән Кириллов нык¬ лап торып походка әзерләнә һәм 24 мартта восстание¬ нең үзәге булган Нугай юлына — Агыйдел, Өршәк, Күгеш һәм Тор елгалары буена чыгып китә. Монда ул һәр ике җенестән җиде йөздән артык кешене кы¬ рып сала, йөз илле сигезен вәхшиләрчә җәзалап үте¬ рә, йөз алтмышын әсир итеп ала, туксан тугызын сөр¬ генгә сөрә һәм сиксән биш кешене Уфа алпавытла¬ рына өләшә. Шулай ук ике йөзләп авылны яндыра, Уфа янындагы иң изге урынны — Газый мәчетен вәй¬ ран НТО. Әмма беренче походы вакытында ук салкын тиеп шешкән үпкәсе тынгы бирми Кирилловна. Man ба¬ шында ул тәмам урынга егыла һәм шул хәлендә Уфа¬ га кайтып кнтә. Аны подполковник Аксаков, аннан Румянцев үзе алыштыра. Тагы меңләп кеше үтерелә, ике йөз авыл яндырыла. Акай Күчемов белән Солтан¬ морат һәм тагын йөз егерме болачы кулга алынып, Минзәләгә озатыла. Бераздан Румянцев та Минзәлә- гә кайта һәм биш йөз восстаниечене җәзалан үтертә. Румянцевның көче аз икәнен белеп алган Килмәк абыз 29 июньдә, сигез меңле чирүе белән, генерал- 32
пыц Күгеш буендагы лагерена һөҗүм итә. Румянцев¬ ның йөз сиксән солдаты үтерелә, алтмышы яралана, йолачылар исә ике нөз кешеләрен калдырып чиге¬ нәләр. Шулай да Килмәк абыз көчен җуймый, халыкны тагын да ныграк күтәрә — Уралдан алып Казан өя¬ зенә кадәр җирләрне восстание ялкыны чорнап ала. Хөкүмәт өстәмә чаралар күрергә мәҗбүр була. Бола- чылар өстенә Идел калмыклары кузгала. Мииихка бу төбәккә тагын нке драгун полкы җибәрергә әмер бирелә. Инде нке мең Җаек казагы да юлда. Алар килә-килешкә алты йөз кешене үтерәләр, өч йөзеп әсир итәләр. Ык елгасына килеп җитүгә, нке йөз авылны яндыралар. Уфа провинциясе төрле яктан ре¬ гуляр армия, казаклар һәм калмыклар белән уратып алына. Бөтен җирдә үтсреш-суеш, әсирләрнең колак- борыниарын кисү, бала-чагаларны һәм хатын-кыз¬ ларны алпавытка өләшү. Патша гаскәрләренең биниһая тырышлыгыннан сон, ниһаять, Килмәк абыз, Гомәр Туктаров. Сабан Безрукий, Посып Арыковлар да кулга алыналар һәм Минзәләдә җәзалап үтереләләр. Ике елга сузылган шушы восстание вакытында Уфа провинциясендәге татар-башкорт авылларының алты йөз туксан алты¬ сы яндырыла, уналты мең сигез йөз туксан өч кеше җәзага тартыла һәм үтерелә, тугыз мең бер йөз тук¬ сан дүрт хатын кыз һәм бала-чага алпавытларга кол¬ лыкка таратыла, өч мең нке нөз утыз алты кеше ка¬ торгага озатыла, унсигез мең өч йөз илле тугыз баш терлек, тугыз мең сигез йөз егерме сигез сум акча штраф итеп алына. Восстание вакытлыча бастырыла. 173G елның ок¬ тябрь аенда инде Оренбург линиясендә аралары утыз биш — алтмыш биш чакрым булган егерме бер каль¬ га салына, төбәк тулысы белән уратып алына. Ха¬ лык җилкәсенә тагы да зуррак авырлыклар салына, кешелексез күп указлар чыгарыла. Восстание патша яклылар өчен дә эзсез генә кал¬ мый, әлбәттә. 1737 елның 14 апрелендә Самарада үп¬ кә авыруыннан Кириллов үлеп китә һәм шунда кү¬ мелә. Укуын дәвам итәогә дип, кабат Тайсугаига килгән Аб¬ дулла әлеге хәлләрне бәйнә-бәйнә белми иде, билгеле. Алай да берсенпән-бсрсе шөкәтсез хәбәрләр Зән буе әрә- 3 Ч 191 33
мәлегснә посып утырган тын авылга да килеп-килеп җитә һәм яшь егетнең ярсулы йөрәген телгәли иде. Ә беркөн ис... Ә беркөнне бер аулак төбәккә халыкның йөрәгеннән тамган канга манчып чыгарылган жыр да килеп житте һәм Абдулланың болай да җәрәхәтле бәгырен парә-парә тел¬ гәләде. Көзге салкынча төн булуга карамастан, гадәтенчә, Зәйнең текә ярында уйланып утыра иде егет. Дөнья тып- тын. Хәтта аръякта — төннәрен дә мәгъриптән мәшрикъ- ка агылучы качак олауларыннан ыңгырашып торган поч¬ та юлында да шылт иткән аваз юк. Бүгенге шул хәлгә сәерсенеп утырганда бөтенләй икенче тарафтан — Кара¬ баш ям станы ягыннан атлар пошкырган, шуның артын¬ нан ук арба тәгәрмәчләре дөмбердәгән авазлар ишетел¬ де. Бәхетсез ямчыларның берсе, төнге тәмле йокысыннан ваз кичеп, тынгысыз эшкуарлардан кемнедер Кичү каль¬ гасына — Казан ягына ашыктыра иде. Чү, байгыш ямчы җырлый түгелме соң? Ие, җырлый: тавышы көр, иркен. Аннан да битәр, Абдулла гомер ишетмәгән, бәгырьне ту¬ раклый торган ниндидер сагышлы җыр иде бу: Астындагы ияр атка тияр, Ияре лә белмәс, ат белә. Тәфтнләүнен кылган каһәрләрен Үзе белмәсә дә, нл белә. Атлар такыр юлдан җиңел җилдерәләр иде бугай, олау якынлашканнан-якынлашты, ямчының күз яшенә манчыл¬ ган җыруы ачыграк ишетелә башлады: Җил җилләми томаннар ачылмас, Җыр җырламый күңел ачылмас. Тәфтиләүләр түккән газиз какнын Ачулары бик тнэ басылмас. Күр инде, бөек чичән димә син бу халыкны! Миһербан¬ сыз Тәфтиләү морзаның кансызлыгыннан, каһәреннән вә явызлыгыннан зарланып җыру чыгарырга да өлгергән. Хәер, зарланып кына микән?! Аның соравына җавап бу¬ лып, аръякта — инде нәкъ Тайсуган турында җыр яңа көч вә гайрәт белән янаулы яңгырады: Кайнап кына чыккан Идел аша Тәфтиләүләр кичү табалмас. Ир-егеткәйләрнең теләккәен Тәфтиләүләр генә басалмас! Әнә бит ни дн җырчы' Халыкларның иреккә сусаган 34
М.чгс теләкләрен җәлладлар гына баса алмас, ди Ис, ха¬ лык ин. бөек хаким ул! Әллә ниткән акыллы сүзләрне, иң Л«ек фикерләрне халык кына әйтә, бичара калганнарга туры юлны халык үзе генә күрсәтә. Тукта, җыр сүзләре белән тагы нәрсә әйтә икән ул? Әмма ям оланы нпдс бу турны узып, Әлмәт ягына авышкан, мәгәр җырчының киң күкрәгеннән чыккан әрнүле сүзләре ачык аңлашыла иде әле: Кара ла гына урман, кая бите, Шаулыйдыр ла кичен җил чакта. Ташкайларга чокып каргыш яздым. Оныкларым укыр бер чакта. Җырчының йөрәге җылын, кансыз түрәләрне иң олы каргыш белән каргадым дип, сагышлы юана. Аһ, каргыш' белән генә җиңеп булса икән явызлыкны! Каргап кына калмаска, тагы да дәррәү вә бердәм булып коралга то¬ тынырга кирәктер, мөгаен. Алан да... Алай да тиз генә бирешер мнкән ул явызлык дигәнең?! Кинәт Абдулланың күз алдына явызлык үзе килеп бас¬ кандай булды. Аждаһадан шөкәтсез вә әзмәвер, биниһая зур авызлы, кара каша баткан томшыклы әшәке бер Ка¬ ракош, имеш, ул. Әнә, кояш баешы ягыннан офыкны кап¬ лап шул хәшәрәт килә, юлында очраган бар халаекларны ботарлап ташлый, һәлак итә. Тик ни-нәрсә соң ул? Китап¬ ларда язылган Яэҗүҗ-Мәэҗүҗме, әллә башка бер зыян- тәүратлы, кәсафәтле. зәхмәтле затмы? Юк шул, ул хәтле- гси аңламый-белмн әле Абдулла. Кул бармакларының чатнап сызлавыннан айный кит¬ кәндәй булды егет. Бакса, ике йодрыгын да чытырдатып кыскан икән. Ул йөрәгенең януына чыдый алмын сикереп торды һәм, чарасызлыктан аптырап, тау астындагы чиш¬ мәгә таба китеп барды. Әйтерсең лә анда күз яшедәй саф салкын су гына түгел, аның эчендәге ялкынны басардай шифалы зәмзәм суы да ага иде. Өченче бүлек Тирән уйга чумып төнката яр башында утырган Абдул¬ ла, су чупылдавына сәрсенеп, күзләрен ачты —уннаклап- наянланып аккан Зон өстендә иртәнге эңгер күгелҗемлә¬ неп ята иде. Төн узып бара лабаса! Ул исә. кичен утырган җиреннән кузгалмый баш ватуына карамастан, тузгыган уй йомгагының очына чыга алмады. Тик бер нәрсә ачык: китәргә, китәргә кирәк Тайсуганнан. Ләкин кая? Остазы Э* 35
Габделрахман үгетли торган Ташкнчү мәдрәсәсенәме, гыйлем йорты Бохарагамы, әллә туып-үскән бишеге Кз- рышбашкамы? Егет күзләрен аягы астында гына ярсып-гайрэтләнеп аккан суга, аның өстендә көмеш чабаклар уйнавын хә¬ терләткән вак дулкыннарга төбәде. Зәйнең ашкынулы асы¬ шы бер мизгелгә генә дә тукталмый мәгърнбкә— Чулман иделенә таба омтыла. Мәгәр гомер дә шушы ярсулы Зәй суы мисалындадыр, дип фикер йөртте Абдулла. Анысы да агымсу кебек ага да ага. Наурыздан 1153 ел башланды әнә. Урыс елы белән 1740 ел дигәнең. Димәк кн, аның монда килеп гыйлем өстәп йөрүенә дә җиде ел тулды. Тай- суган мәдрәсәсендә сабак тыңлавын бу кадәр сузмаса да ярый иде яравын. Ул инде бишенче кышында ук кирәк га- рәп-фарсыдаи, яки мөтәрҗнмдә 1 булсын, кирәк кәлям Шә¬ рифтә* 2 яисә шәригать кануннарында булсын, мөдәррисе Габделрахмапны узып ук киткән иде. Алай да эчендәге йомшагы алынган кабак мисалында калмады остазы. Габ¬ делрахман елына өч-дүрт мәртәбәдән дә калмый Казан — Арча якларына бара, мәшһүр Габдслсәлам ахунга сугы¬ ла. һәр сәфәреннән яңадан-яңа китаплар, төрле фәннәрдән мәгълүматлар алып кайта вә, әлбәттә, үзе тапканнарны ихластан шәкерте белән уртаклаша. Шунысы хак, болар белән мавыгу баштагы еллардагы кебек даимилек таләп итми, шу на да еш кына шөгыльсезлектән интегә Абдулла. Гомерне заяга үткәрмим дип, остазы канын яккан эштә ярдәмләште—хаттатлык кылып, берсеннәп-берсс калын китапларны күчереште, сабагының бишенче елында ук яңа шәкертләргә сабак тыңлатыр булды. Вә ләкин асыл мак¬ саты—Габделрахман белгәннәрне күңеленә сеңдереп ка¬ лу, гыйлемгә булган сусынын бастыру иде. Шулай дип үзен-үзе юата-юата янә ике ел үтеп китте. Быелгысының да әнә җәүза — сабан ае узып бара. Башка шәкертләр инде байтактай туган ояларына — авылларына таралып бетте. Абдулланы да көтәләрдер, атасы Гали белән анасы Би¬ бинур ялгыз башлары җир сукалап чиләнәләр булыр. Аның исә шушы Тайсуганнан, аны урап алган урам-әрә- мәләрдән арынып чыга алганы юк. Китәр дә иде, алдагы юлы, мәсләге ачыкланмаган. Кая алып китәрләр акы да¬ ладагы тынгысыз юллар? Карашын алгарак, аръяк ярга күчергән иде — нмәнеп ’ Мөтәрҗим — тәрҗемәче, тылмач. 2 Кәлям ш ә р и ф — мөселманнарның, схоластик днп белеме си стемасы. 36
китте Абдулла, башы кызышып, шытып килгән чәчләре кымшанышкандай булды — каршы якта нәни генә кул¬ тыкта, акка саргылт бизәкләр төшерелгән күлмәк итәген күтәреп, тезеннән суда Тутыя басып тора. Егет тәмам уш- сыз калды, хачка табынган кяфер сыман, каршындагы манзарага карап катты. Шул рәвешле мизгел үттеме, әл¬ лә мәңгелекме, берзаман исенә килде егет. Күңел күзе бе- ләнрәк бакса, култыкта Тутыя түгел, былтырдан калып корып кипкән бер оя камыш утыра, имеш. Абдулланың йөрәге чәнчеп, сыкрап алды. Тутыя! Аны һаман да Тайсу- ■аннан җибәрми, Зәй буена тышаулап куючы асыл зат — озын торыклы шул сөрмә күз ләбаса! Теге чакны чолыклыкта очрашканнан бнрле түшләре күлмәге астына кыстырылган кузы чикләвеге сыман бераз төртеп торган чандыр кыз аны көнен дә, төнен дә эзәрлек¬ ли башлады. Тутыя үзе түгел, аның су сөлегедәй зифа буе, иркә карашлы тирән күзләре тынгы бирми иде Аб¬ дуллага. Көндезгә чыкса, шул ак күбәләк сыман дәшмәс җан күренмәсме дип, сыныкка сылтау табып, бер тапкыр булса да остазы өенә сугылырга тырышты. Инде төн жи- теп, урынына яттымы, кичке догаларын укый алмый ин¬ текте. Фани дөнья хафаларын читкә куеп, бер алласына сыгынды исә, каршыеына әлеге сөйкемле сыйрак килеп ба¬ са да табынуын гөнаһлы бер шөгыльгә әйләндерә дә куя. Башын як-якка бора, төкеренеп ала егет, кызның таш али¬ һәдәй сыный күз алдыннан куа, күңелен янә алласына гына багышлый. Әмма ки тегесе күздән гаип булмый, әр¬ сез черкидәй һаман Абдулла хыялында бөтерелә. Тора-бара Тутыя аның һич саекмас сагышына әверел¬ де. Алай да үтәр дип көтте Абдулла, әлегә җиткән кыз бу¬ лып пешеп өлгермәгән бу чандыр затны вакыты җиткән¬ нән соң уянырга тиешле табигый халәтен кузгатучы бер сәбәп кенә дип уйларга тырышты. Шулай булмыйни. Ту¬ тыя әле сабыйлыктан чыгып җитмәгән, хәятнең әллә нинди рәхәтлекләрен дә, дөнья бизмәнен басып торган әшәкелек¬ ләрне дә татымаган гөнаһсыз бер җан. Ул исә инде өчен¬ че дистәне куучы сазаган шәкерт, борынына ис кереп җит¬ кән ир-егет, үзен гыйлем дәрьясында йөзүгә багышлаган тынгысыз зат. Шауберле йөрәгенең нарасый белән мавы¬ гуын аек гакылы һич кенә дә хупламый, ымсындыргыч уй¬ ларыннан көлә иде ул. Вә әй хәсрәт, Тутыя аты йөрткән шул изгелек фәреш¬ тәсен күңеленнән йолкып ата алмады Абдулла. Аткан да булыр иде, өченче елгы иечән өсте ачык зиһенен бөтенләй 3?
чуалтты, тәмам иләсләндердс егетне, гомере буена йөрәген рәхәт кенә сызлатып йөриячәк җәрәхәт калдырды. Җәй аеның иң хуш вә иң хозур чагы —сәрәтән 1 ахыр¬ лары нде. Атасы белән чалгылар чүкеп, тырма-сәнәк ише кораллар көйләшеп йөргән Абдулла, кисәк сүз әйтеп, Бә¬ ләкәй Галине шаккатырды: — Атай, бәңа атна-ун көнгә Тайсуганга бару кирәк. Аяз күктә яшен яшьнәсә, болай ук гаҗәпләнмәс иде Гали. Инде тәмам ир булып җиткән угълынын, менә менә печәнгә төшәбез днп торган бер мәлдә, шундыен сүз сөй¬ ләве ушсыз итте аны. Алай да зиһенен тиз җыйды, пәһле¬ ван гәүдәле угълының ак күлмәк җиңе аша да сизелеп торган беләк егәрлеген күзеннән кичерде дә сорап куйды: — Бнк тәжел йомышмыни соң, угълым? — Тәҗел, атай. Абдулла һич кенә дә алдашмый иде. Остазы Габдел¬ рахман, печән өстендә булмасын, игеннәрен урып-җыюда булмасын, ялчы ялламый, авыл кешесенең җәйгә чыккач бетмәс-төкәнмәскә әйләнеп киткән мәшәкатьләрен үз гаи¬ ләсе белән генә ерып чиләнә нде. Мөлкәте җитмәүдән тү¬ гел, утыз-кырык кына йортлы Тайсуганда буш куллар та¬ буы үзе бер бәла. Шәкерте җәйге тәнәфескә китәргә днп җыенгач та шул зарын сөйләп алды Габделрахман. Имам¬ ның тел төбен шунда ук төшенеп алды егет — челлә ти¬ рәсендә килеп чыгып, бераз булса да булышмассыңмы, диюе иде мулланың. Абдулла аның кинаясен аңламаганга сабышты. Нигә дисәң, атакае белән киңәш-табыш итми торып, кистереп кенә нн дә булса әйтүдән кыенсына нде. Карышбашка кайтып, чәчү чәчкәндә, йорт тирәсендә алай- болай иткәндә инанды егет: атакае белән анакае хәзер инде аның ярдәменнән башка да теләсә нинди мәшәкатьне ерып чыгачаклар иде. Ник дигәндә, бу якларга — Агый- дел, Карыш, Әй буйларына кырыкмаса-кырык телдә сөй¬ ләшүче халаек килеп тулган. Башкортлардан җир сатып алганда килешүләре махсус дәфтәргә язылганга «типтәр» дип аталган бу адәмнәр тормышларының очып-очка ялгау өчен теләсә нинди эшкә ялланырга әзерләр. «Бабуллар» дип ат алган йортсыз-җирсез, нәсел-нәсәпсез сукбайлар исә тамак хакына тавыңны күчереп куймакчылар. Сызгыр гына, печәненә дә, урагына да килеп җитәчәкләр, шалкан бәһасенә алны-ялны белми эшләячәкләр. Тайсуганда исә андыен форсат юк. Аннан, ул бөтенләйгә дип китми лә Зәй буена. Кайтыр, печәненә булмаса, урагына өлгерер. 1 Сәрәтән —раби әс-сани ас, җәй ае, июньгә туры килә. 38
Карышбашка кайтканнан бирле йөрәгенә һич тынгы бирмәгән ашкынуын шулай дип акларга тырышты Абдул¬ ла. Чыннан исә күңелендә күбәләк булып талпынган Ту¬ тыяны гаять сагынган иде егет. Шушы көннәрдә барып, әлеге сөйкемле затны күрмәсә, һич төзәтеп булмый торган нидер туар, хәтта кояш тотылыр сыман. — Анакаең ни әйтер нкән соң? — диде атасы, байтак кына дәшми торгач.— Хәер... Барып кайт сон... Тайсуганга ул иртә таң белән барып төште. Алай да ннде авыл тынып калган, карьяның олысы-ксчесе Зәй бу¬ ендагы болын-аланнарга күчкән иде. Кичне көтмәде, чал¬ гы янаган тавышлар ишетелеп үк торган әрәмәлеккә тө¬ шеп китте. Габделрахман печәнлеген белә егет — көз-кыш ауга чыкканда үз аланнарын күрсәткән иде остазы. Чи¬ реге пакуслар белән чуарланган Олы аланны тиз эзләп тапты. Көткәненчә, Габделрахман, ак ситсы күлмәген җил¬ бәгәй җибәреп, каерылып үскән тукранбашлы сарут чабып маташа иде. Шәкертен күрүгә шатланса да, куанычын тышка чыгармады Габделрахман, аны әле кичә генә күр¬ гәндәй әйтеп куйды: — Килдеңме, кем, Баһадиршаһ? Абдулла теге чаклардагыча кызармады. Ул инде мон¬ да үзенә «Батыршаһ» дип, күпчелекнең исә анысын да печеп «Батырша» дип эндәшүләренә күнегеп бара. Аны¬ сына әһәмият итеп тормады, остазы белән ике куллап исәнләште дә, як-ягына каранып алды. Печәнченең станы бөдрә өянке төбендә аты тугарылып куелган арба янын¬ да иде. Егет шунда таба китте һәм килә-килешкә тирәк ботагына элеп куелган чалгыны күреп алды. Янавычы тот¬ касына элеп куелган. Чалгыны алып, янап җибәрде, алан башына узды, остазы артыннан пакуска төште. Печән дигәнең котырып уңган быел — билдән. Алай да авырлык сизмәде Абдулла — ни тотса, шуны булдыра тор¬ ган Габделрахманның чалгысы чүкелгән, көйләнгән — уй¬ нап тора. Хозурланып, киң сулап селтәнде егет, аланның .икенче башына чыкканда инде имамның үкчәсенә басты. — Болай булса, сөйгәнемне әйттерәсең сән, Баһадир¬ шаһ,— дип шаяртты Габделрахман. — Чалгысы көйле, үрчемле... — Ай-Һай, чалгыда гына микән хикмәт?! Миңа калса, син гади кисәү агачы белән дә шулай ук алдырыр идең.— Мулла кәефләнеп көлеп җибәрде. Җорлана-көлешә көн үзәгенә кадәр чаптылар. Ару- талуны бар дип тә белмәде Абдулла. Бихисап гөлләр-гон- җәләрнең хуш исенә күмелгән болында киерелеп эшләве 39
үзе бер хозурлык иде. Остазы исә бирешкәнен сиздерде — тәмам янып төште. Нәүбәттәге пакусын чыгуга, чалгысын җиргә кадады Габделрахман. — Җитәр, сулу алаек, Баһаднршаһ! Сүзен әйтте дә, эре-эре атлап, станга таба китте имам. Абдулла исә аның артыннан карап-карап торды да, чал¬ гысын ястыктай кабарып торган пакуска куеп, Зәйгә таба атлады. Бу турыда оеп кына, тымызык ага иде елга. Ди¬ мәк ки, тирән. Егет як-ягына каранып алды да, анадан тума чишенеп, суга сикерде, үргә каршы колачлап йөзеп китте. Ул тәмам сафланып-хушлапып калган хәлдә станга якынлашып килә иде. Күләгәдәге арба янына җитәрәк, кисәк җир тетрәгәндәй булды, Абдулла чайкалып алды, егылмаска дип, мөгәлдәккә тотынды. Аннан исен җыеп, кабат алдына карады. Ялгышмаган, әлеге бөдрә тирәк янындагы учак кырыенда, төнге ут тирәсендәге күбәләк сыман, Тутыя бөтерелеп йөри иде. Корымлы калан чиләк¬ кә бер тотам мәтрүшкә салып маташкан кызга карап-ка¬ рап торды да тетрәнеп куйды Абдулла. Тутыя пешүе җит¬ кән чия булып өлгергән икән ләбаса! Очлы җилкәләре тү¬ гәрәкләнеп киткән, буйга калыккан. Ахры шуңа, биле та¬ гы да нечкәргән сыман. Кызның иңенә шуып төшкән ак яулыгы аның камыш чәчен, күз-кашларын гел төн кара¬ сы иткән, ә битләре гөлҗимеш чәчәге булып янып чыккан. Җитмәсә, тирә-юньне хушлыкка күмгән бөтнек исе нәкъ менә Тутыядан килә сыман. Күктән җиргә иңгән бу фәрештәгә карап-ымсынып күп¬ ме торгандыр, исенә килеп, як-ягына каранып алды. Бә¬ хете бар икән, остазы якын-тирәдә күренми иде. Ул янә кызга текәлде һәм шул мизгелдә аларның күзләре оч¬ рашты. — Ай! — дип, җнңелчә кычкырып җибәрде Тутыя, чит¬ кә борылды, шул арада яулыгын башына шудырып мен¬ дерде, битен каплагандай итте.— Шулай сөзеп карама- саңчы, Апуш абый?! — Сагындырдың, Тутыя! — Әйем, оялтасың... — Оялма, Тутыя, багалмасы булып җиткәнсең. — Әйем, алай әйтмә... Кыз, кыенсынып, тнрәк төбенә китеп барды. Шундагы кием-салым, капчык-торыпша ише нәрсәләр арасыннан киҗеле ашъяулыкка төргән зур төен, ләңгәч белән катык алды, күләгәгә табын әзерләргә тотынды. Абдулла исә бө- гелеп-сыгылып эшләгән хатын-кыз җенесенә карап тору¬ 40
дан уңайсызланып, учак янына килде, мәтрүшкә исе бөр¬ кеп торган чиләккә карап, уйланып калды. Менә син, әйе, бәхет үзе кочагын җәя түгелме соң Абдуллага?! Нигә әле аңа ннчә еллар йөрәге түрендә йөрткән кадерле сүзләрен аулакта Тутыяның үзенә әйтеп калмаска? Бәлки язмыш үзе очраштыргандыр ал арны бүген. Алай да атасы кая китәр соң? Башка ата-аналар җитү кызларының итәклә¬ ренә тотынып диярлек йөргәндә, I абделрахман мулланың кызын аулакта калдырып юкка чыгуы сәер иде. Аяк танышлары ишетеп, артына борылды Абдулла һәм әрәмәдән чыгып килүче остазын күреп алды. — Менә җиләк тә булды,—диде Габделрахман, изрәп пешкән җимеш тулы эшләпәсен үлән өстенә куеп.— Табын әзерләдеңме, кызым? — Ипи кисмәгән, әткәй. — Анысын гына кисәрбез, кызым.— Габделрахман кил¬ гән уңаеннан ут өстендәге чиләкне алды, табын янына узды.— йәгез, утырышыгыз, ризык җыйыйк! Төенчекне чишеп, нке касә, бер бәләкәй чүлмәк алды, аларны тастымал белән сөрткәләде дә савытларга мәтрүш¬ кә чәе койды мулла. Аннары пешкән йомырка, бәләкәй ләңкәч белән май. уч-уч шишара чыгарды, күпереп пеш¬ кән арыш пине кисәргә тотынды. — Үзең дә утыр, кызым,— диде ул, читтәрәк торган Тутыяга. — Әйем. Мин... сез киткәч... — Ярый соң. Барыбер печән чиерәк, күбәгә җыярлык түгелдер әле. Алай да пакусларны әйләндерерсең, кызым. Мулла, касәсен учына утыртып, аны бармакларын җә¬ еп тотты да, йотлыгып эчә башлады. Аннан савытын ашъ¬ яулыкка куеп, ипи телеменә үрелде. — Әх, чәе дә булса,— дип, касәсен янә кулына алды Габделрахман, ана бер уч җиләк саллы. — Анысын бидъгат диләр бнт. хәзрәт.— Абдулла да касәсенә үрелде, йотымлап кына эчәргә кереште. — Ахмаклар сүзе, кем, Баһадиршаһ. Бөтен шәрыкъ кырылып чәй эчкәндә нишләп әле ул безнең татарга гына бидъгат булсын ди? Юк диген, юк! Менә терәк падишаһ хәзрәтләре Оренбур каласын шәпләп кенә салып бетерсә, Бохара, Чин вә һинд мәмләкәтләре белән сәүдәне җайга салса, без дә аны әйрән урынына эчәрбез әле, боерган булса... * Бидъгат — элеккесенә каршы килә торган яна бер эш, яңа гадәт. 41
Сүздән сүз чыга дигәндәй, әңгәмә үзеннән-үзе Чнн вә һинд мәмләкәтләренә, шәрыкъ илләренә күчеп китте. Аб¬ дулла моны чираттагы дәресе итеп кабул итте һәм остазын һич бүлдерми тыңлады. Тутыя исә аларга сиздерми генә юкка чыкты: кече аландагы пакусларны әйләндерергә ашыктымы, якын-тирәдә җиләк эзләнүеме. Тамакларын туйдырып, озак итеп дога кылганнан сон, Габделрахман инде тәмам кыскарырга өлгергән күләгәгә чи печән түшәл, бераз черем итеп аласы итте. Абдулла эше юктан арба янына килде, тәртәләрне бер-беренә таба тар¬ тып, тәҗеләрнең тигезлеген тикшерде. Сул як тәҗе озын¬ рак сыман тоелды аңа. Аны күчәр башыннан ычкындырды да арканны бөтереп кыскартты, янә урынына элде. Эш белән мавыгып сизмәгән дә. Көннең кызуы җиткән, чалгы пәке белән кырылган баш түбәсе кызып эрер чик¬ кә җиткән ләбаса. Егет эшләпәсен эзләп китте. Учактан бер тарафта, тузгыган пакус өстендә яткан тула эшләпә¬ сен күтәреп алыйм дисә, анын астында тәлгәшләп җыел¬ ган кып-кызыл җиләк учмасы күреп, телсез калды. Кинәт үзенең дә янып пешкән җиләк сыман кызарганын тойды, әллә нишләп китте. Менә-менә йөрәге атылып чыгар да печән арасына тәгәрәп төшәр сыман. Шашып-шашынып кычкырасы, янәшәдәге тал-тирәкләрне йолкып, күккә чөя¬ се килде Абдулланың, беләкләрендә таулар ишәрдәй егәр артканын тойды. Шатлыгыннан иләсләнеп калган егет, эшләпәсен дә онытып, аланлыкка торып йөгерде, остазын көтеп-нитеп тормастан, кнерелеи-киерелеп печән чабарга тотынды... Нидер дөбердәгәндәй булды. Абдулла башын күтәреп офыкка, аннан күк йөзенә бакты, һава чалт аяз иде. Дө¬ бердәү исә кабатланыпмы-кабатлапа. Егет аның Зәй аръ¬ ягындагы олы юлдан килгән арба тавышлары икәнен абайлап алды һәм ачынып уйлап куйды. Качаклар! Инде ничә еллар көн вә төн мәшрикъка — Урал тауга таба агы¬ лалар алар. Ерак юлның ахырына җитмичә шушы төбәк¬ тә нигезләнеп калучылары да байтак. Соңгы елларда гына да Абдулланың күз алдында диярлек Әлмөхәммәтнең Әл- мәт, Кнлмәмәтнең Мәмәт, Сөләйманның Сөләй авыллары, Зәйнең үрге агымында елганың ике ярына тезелеп киткән башка күп карьялар барлыкка килде. Ишеткәли Абдул¬ ла: Шушма суының үрге агымында да шул ук хәл. Шөгер, Иштирәк, Туктар вә Биккул картлар, кавемнәре белән кү¬ чеп килеп, үз исемнәрен йөрткән авыллар хасы?1л иткән¬ нәр. Шул ук качак халаеклар Куак һәм Шушма сулары 42
буенда башка урыннарга да төпләнгәннәр. Арырак — Агыйдел, Карндел. Әй буйларыма агылучылары күпме та¬ гын! Исәпләрен белсә бер хода гына беләдер. Колагына кергәли егетнең: шушы ун-егерме елда гына да башкорт җирләрендә халык икеләтә, хәтта өчләтә арткан, имеш. Ә качакларның һич кенә дә туктар чамалары күрелми, кояш чыгышына таба агылалар да агылалар. Бөтен Ка¬ зан. Зөя вә Чнстай өязләре халаеклары качып бетәме сон әллә?! Алай... Димәк ки, Олы идел вә Чулман иделе буй¬ ларында да тормыш шәптән түгел. Чыдарлык булса, бо¬ лан кавемнәре-кавемнәре белән әллә кай җәһәннәмнәргә китеп олакмаслар иде. Бу якларда татар авылларының ишәюе хөкүмәтнең дә эчен пошыра бугай. Әнә бит, ашыга-кабалапа яңадан-яңа урыс авыллары, кальга-калалар салалар. Моннан алты ел элек Бөгелмә суы буенда Кече Бөгелмә калыккан иде. Янә дүрт елдан Олы Бөгелмә барлыкка килде. Өченче ел исә Печмә» вә Куак бистәләре нигезләнде. Ай, юкка түгел, бер дә юкка түгел болар! Көн яктыра барган саен, олы юлда дөбердәү көчәнде генә — бичара халаеклар иртәнге салкында юл алып ка¬ лырга ашыгалар, мөгаен. Әка, мескенкәйләр! Туган-үскән нигезләрен ташлап, кая дип ашыгалар? Кемгә дип бара¬ лар? Үзләренең монда да берәүгә дә кирәкмәсен белми ләр, башкайларын алда ни көткәнен сизмиләр микәнни? Юктыр, абайласалар, шул ук кысу-изүгә, кимсетү-мәсхә¬ рәләүгә маһир кансыз түрәләр канат җәйгән төбәккә ыр¬ гылмаслар иде. Аһ. белмиләр шул. Гафил 1 булмасалар, аждаһа авызына үзләре барып керерләр идемени, бича¬ ралар?! Тарих битләреннән. Царизмның Кама аръ¬ ягына һәм Урал буена яңа колониаль һөҗүме XVIII гасырның утызынчы елларына туры килә. 1730 елда Казан губернаторы А. П. Волынский «Рос¬ сия империясендә башкорт мәсьәләсе турында язма»- сын Сенатка тапшыра. Әлеге тулы бер чаралар про¬ граммасы Уфа провинциясендә царизм политикасын уңышлы тормышка ашыруны, атап әйткәндә, баш¬ корт җирләренә күрше Идел буеннан качаклар агы¬ шына чик куюны тәэмин итәргә тиеш була. Бу чара¬ лар башкортлар, татарлар, казакълар, каракалпак¬ лар һәм мондагы башка халыклар арасында милли 1 Га ф в л—сизми, белми, абайламый калучы. 43
каршылыкларны тирәнәйтүне, төрле салымнарны арт¬ тыруны, биредә яшәүчеләрне хәрби походларда киң файдалануны, төбәктә күп санлы регуляр армия ур¬ наштыруны, Кама аръягындагы калаларны ныгыту¬ ны күздә тота. Оренбург экспедициясе уңаеннан башланып кит¬ кән татар-башкорт восстаниеләре халыкка каршы тулы бер чаралар җыелмасы килеп тууга сәбәп бул¬ ды. Бу исә башкорт җирләрендә колониаль политика¬ ның борылыш этабы иде. Әгәр XVII гасыр азагы һәм яңа гасыр башында хөкүмәт монда яшәүчеләрдән ясак җыю һәм башкортларны хәрби хезмәткә тарту белән генә чикләнсә, яңа политика мондагы халык¬ ларның эчке мөнәсәбәтләренә актив тыкшыну, шул мөнәсәбәтләрне патша администрациясе контроленә буйсындыру белән характерлана. Татар-башкорт вос¬ станиесенең иң кызган чагында. 1736 елның II февра¬ лендә чыгарылган указда царизмның бу төбәктә алып барачак политикасы төгәл билгеләнә. Ул теп ике максатны күздә тота: беренчесе — восстаниедә катнашучыларны җәзага тарту булса, икенчесе — бу якларда кабат баш күтәрү мөмкинлеген бөтенләй бе¬ терү. Башлап йөрүчеләрне үлемгә хөкем итү, болага актив катнашучыларның авылларын яндырыл, үзлә¬ ренең колак-борыннарын кисеп, сөргенгә озату, хатын¬ нарын һәм балаларын урыс шәһәрләренә коллыкка озату, баш күтәрүчеләргә иярүчеләрнең барын да ат белән түли торган штрафка тарту — җәза чаралары¬ ның иң зурлары менә шулар. Әмма указ болар белән генә дә чикләнми. Коло¬ низаторлар исәбенчә, баш бирмәс татар-башкортлар¬ ны җәзалау гына аз, алар арасындагы иҗтимагый бәйләнешләрне кабат патша хөкүмәтенә каршы чык¬ маслык итеп үзгәртеп корырга кирәк. Моның өчен исә ата-бабадан килгән биләмәләре булган башкорт¬ лар белән бу якларга күчеп килүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозу, Оренбург крае белән идарә итүне яңача кору һәм бу җирләргә урыс халкын, сөргенгә сөрелүчеләр исәбенә булса да, күбрәк кү¬ череп утырту зарур. Шушы якларда яшәп тә җир өчен имананы башкортларга түләп торучы мишәр¬ ләр восстание вакытында хөкүмәт ягында торып су¬ гышалар. Моның өчен аларга үзләре били торган җирләр мәңгелеккә бушлай бирелә. Типтәрләр һәм бабуллар исә башкортларга буйсынып яшәүдән азат 44
ителә. Ллариың хөкүмәт ягына басын сугышучылары салымнан коткарыла, восстаниегә кушылганнары исә имананы башкортларга түгел, казнага түләргә тиеш була. Ә бу якларга яна гына күчеп килүчеләр, бола- да катиашу-катнашмзуларына карамастан, тотып алына, крепостьлар төзү эшенә яисә солдатка оза- тыла. Кран белән идарә итүдә исә түбәндәгеләр тор¬ мышка ашырыла: волость саен нке-өч кенә старши¬ на калдырылып, алар эре феодаллардан куела, пат¬ шага тугрылыкка ант иттсрслә; елга бер мәртәбә Гази мәчете янында җыелудан башка төрле җысн- корылгайлар тыела, ахуннар саны нык киметелеп, дүрт юлга дүрт кенә ахун калдырыла, алары да сай¬ ланмый, администрация тарафыннан билгеләнә; указ¬ дан башка мәчет-мәктәпләр салу, татарларның баш¬ кортлар белән никахлашуы туктатыла, халык ара¬ сында абруйлы, ләкин хөкүмәт очен ышанычсыз мулла-абызлар төбәктән куыла. Указ башкорт җир- ләреи урыс дворяннарына һәм мишәрләргә сатып алырга рөхсәт бирә, шулай ук крайдагы шәһәр-каль- галарны ныгыту, аларда хәрби көчләрне арттыру мәсьәләләрен хәл итә. Шул ук елның декабрендә волость старшинала¬ рына Кирнлловпың махсус наказы җиткерелә. Үзлә¬ ренең кул астындагылар очен старшиналарның шәх¬ си җаваплылыгы, указдан тыш бөтен төр җыемнар¬ ны тыю, төбәктә ирекле йөрүне бетерү — кыскасы, старшиналарны хөкүмәтнең чын агентлары итү бу¬ рычы куела анда. 1737 елда исә урыс булмаган крестьяннардан налогны урыс крестьяннарына кара¬ ганда ике мәртәбә артык алу турында указ чыгары¬ ла. Ул гына да түгел, 1738—1739 елларда халыкны нзү-җәберләүне күздә тоткан тагы берничә Указ бар¬ лыкка килә. Эш мөселман руханиларының хөкем итүләрен чикләүгә барып җитә. 1739 елда Татищевны алыштырган Василий Алек¬ сеевич Урусов вакытында хәл тагы да мөшкелләнә: халыкка күмәк гарызнамәләр язу тыела, восстаниегә катнашучы тарханнар ул олы исемнән мәхрүм ителә, волостьлардагы старшиналар, ясауыллар, иөзбаш- лары, писарьлар мишәрләрдән куела, авылларда ук¬ башлары билгеләнә, кешеләрнең бер урыннан икен¬ чесенә күчеп йөрүен чикләү өчең авыллар һәм алар- да яшәүчеләр саны күрсәтелгән төгәл исемлекләр 45
булдырыла, теләсә ничек йөрү, хәтта ауга чыгу, ко рал йөртү, патша администрациясе катнашыннан башка килешүләр төзү тыела, алачыклар ябыла. Әлеге чараларны тормышка ашыра бару, ниһа¬ ять, төбәкне патша администрациясе контроле асты на кую, вакытлыча булса да баш күтәрүләрне авыз¬ лыклау мөмкинлеге бирә. Провинциянең Себер юлындагы Карышбаш авылы бе¬ лән Казан юлындагы Тайсуган арасында җиде ел рәткә киләп сарган Абдулла, хөкүмәт политикасының бөтен нечкәлекләрен аңлап бетермәсә дә, бу яклардагы яман хәлләрнең барыннан да хәбәрдар иде. Кешедән ишетеп кенә дә түгел, ха лаекларның аяныч хәлен үзе күреп тор¬ ды, колак-борыннары кыркылган бичараларның көтү-көтү сөргенгә сөрелүләренә шаһит булып, йөрәге сыкранды, авыллары урыннарында шомлы караңгылык булып көл- күмер генә калган мескенкәйләрне кызганып, эченә кан сауды, бер телем ипигә зар-интизар сабыйлар күзе алды¬ на килеп, төннәр буе елады. Бу кара көннәр үтәр, үтәр дип көтте Абдулла. Тик аңа килеп ирешкән хәбәрләр һа¬ ман да берсеннән-берсе хәсрәтле иде. Әнә, бу язда ишет¬ кәннәре дә җан әрнеткеч. Төбәктә коточкыч йот башлан¬ ган, Бер тамакларын туйдыру өчен бәндәләр газиз бала ларын саталар икән. Эстәвенә, татар-башкортлар янә ат¬ ларга атланганнар, байтүрәләр өстенә ташланганнар. Башлыклары Карасакал тәхәллүсс 1 йөртүче ниндидер бер хан, имеш. Кан кою кайчан туктар да, дөнья кайчан имин¬ ләнер? Хөр, иркен далада яшәүче бу халасклар рәхәт кү¬ рерләрме бер?! Ә качаклар бәхет эзләп шул якка агыла да агыла әнә. Нишлисез сез, мөселман кардәшләр? Анда сезне кан-яшь, ач үлем көтүен белмисезме булыр?! Җилкәсенә кемдер кагылудан тетрәнеп куйды Абдул¬ ла. Борылып карарга өлгермәде, колагы төбендә ук оста¬ зы Габделрахманныц көр тавышы ишетелде: — Моңаясынмы, Баһадиршаһ? — Ул дустанә сүзе ба¬ рын сиздереп, шәкерте янәшәсенә чирәмгә утырды. — Моңаерга туры килә, хәзрәт,—егет читкәрәк шуы¬ шып, аңа илтифат күрсәтте.— Егерме биш тулды: юл сайланмаган, мәсләк ачыкланмаган. — Ачыкларга бик вакыт югыйсә,— мулла эшләпәсен салып, аны нәзек бармаклары белән сыпыргаларга то¬ тынды.— Сайлаган — сазга, очраган — базга, диләр. Шул 1 Тәхәллүс— кушамат, псевдоним. 46
Гпбдслсәлам ахун мәдрәсәсенә бару мәслихәт булыр, ша- нгь. Икесе дә тын калып, ярсып-ыргып, үзенә бер моң бе¬ лән аккан Зәйгә карап утырдылар. Су өстенә офык ал¬ лыгы төшеп, аны әкпяти бер көзгегә әйләндергән иде. — Әллә соң Бохарага юл чыгып караргамы, хәз¬ рәт? — дип куйды Абдулла, сагышлы гына. Габделрахман ялт кына урыныннан торды, ачуланган¬ дай бераз таптанып торды да, тезләнеп, сул кулын шә¬ керте жил кәсенә салды: — Анысына фатиха бирә алмыйм, кем, Баһаднр- Uiah! — дип кычкырын җибәрде ул тып-тын су буен ирып.— Анда укып кайтканнар әйтә: «Җәһаләт базы»,— диярләр. Янә килеп, Бохара — шәрык ул. Аның мәзһәбе1, гамәле вә хафасы да шәрык. Безнең юл исә, Баһаднршаһ, тслнбезмс-тсләмнбезме, урыслар белән бергә хәзер. Си¬ зәсең булыр: алар лөгатен, урысчаны да үрәнергә кирәк. — Нишләргә дә белгән юк ннде, хәзрәт. Атай белән апай да картаялар. Башлы-күзле булырга да вакыт. — Анысын сизәм, кем, Баһаднршаһ,— мулла янә уры¬ нына утырды, кулын егетнең иңенә салды.— Кызым Ту¬ тыя белән бер-берегезне яратуыгызны да беләм. Шәкли яктан өйләнешүегезгә дә каршылыгым юк. Синдәй кияү — бер дигән таяныч булыр иде миңа. Тик, бигайбә, анысы¬ на да фатихам юк, мелла Баһаднршаһ! Милләт синең төсле ачык зиһенле затларга мохтаҗ. Тагын вә тагып гыйлем өстәргә кирәк сиңа, угълым! Шуның белән сүзем бетте, дигәндәй, урыныннан куз¬ галып, аягына басты, инде авылга таба кузгалып киткән¬ дә, сорап куйды: — Бүген кузгалырга булдыңмы? Абдулла да аягына калыкты. — Менә хәзер үк, хәзрәт. — Әйдә сон, Карабаш ямына хәтле атта илтеп куныйм үзеңне. Аннан инде Уфага кадәр пушты олауларында юл¬ ларсың. Шул чак алардан өстәрәк нидер чупылдады — яр убы¬ лып төште бугай, һәр икесе бердәм елгага таба борыл¬ дылар. Күз алларында Зәйнең каен суыдай саф өслеге болганды, актарылып кызгылт сил ага башлады. Габдел¬ рахман әлеге шыксыз агымга карап-карап торды да ямансу гына әйтеп куйды: 1 М әз һ э б е — бара торган юлы, дөньяга карашы. 47
— Монысы бер дә ошамый мина, Баһадиршаһ! Әйбәт фал түгел бу. Юлың канлы булыр ахрысы сәнең — Анысын белом мин, остаз. Акрын гына кайту юлына кузгалдылар. Тнк бпш-уи адым ясарга да өлгермәделәр, Габделрахман кисәк тук¬ тал, шәкертенең кулыннан алды, күзләренә карады: — Менә нәрсә, Баһадиршаһ! Тормыш озын, юл ерак — төрлесе үтәр башыңнан. Нинди генә кыеп хәлдә калсаң да, үземә килеп егыл. Чарасын тапмын калмабыз, боер¬ ган булса. — Рәхмәт, хәзрәт! Дүртенче бүлек Янтыгына китереп төрттеләрмени: Ненлюев дөм ка¬ раңгы землянкадагы тар сәкедә йоклап яткан җиреннән гадәтенчә иртүк сикереп торды, ашыга-кабалана тар чал¬ барын, күн итекләрен киеп алды, алар өстеннән тезенә кадәр гетрлар тартып, беркетеп кунды. Әйтерсең соңар¬ ганы өчен тиргәүче бар аны монда, озын җиңле якасыз ак күлмәкчән килеш атылып тышка чыкты һәм, күгелҗем таң яктысыннан сукыраеп, туктап калды. Күзләрен йо¬ мып. бер мизгелгә генә тынып торды да, аларны ачып, каршындагы иркен алыска карады. Сакмар буендагы бо¬ лында иеп-корып барган үләннәргә кырпак кар сарган. Ур итәгендә — тирән канау. Аның теге ягында исә — казакъ бистәсе. Анысы да ярыйсы ук ныгытылган. Бистә¬ гә сыенып Ж,аек ага. Елганың теге ягында — дала... Дала! Неплюев өчен ул иксез-чиксез киңлек. Аның чите борын¬ гы Ханбалыкка, әкиятп Дәһлигә, олуг диңгез-океаннарга барып тоташа сыман. Дала дигән әлегә бик үк аңлаешлы булмаган ул а.тыста кырыкмаса-кырык халаек тереклек итә. Лларның бер ише Россия канаты астына сыенырга җай эзләсә, байтагы аңа балта кайрый. Ничек кенә бул¬ масын, империянең мондагы форпосты саналачак Орен¬ бург алдында дала халыкларын буйсындыру, шул нигез дә Урта Азиягә, Шәрыкъка үтеп керү бурычы тора. Иңеп нән-нңенә шоңкарлар да очып үтә алмаслык җирләрне үзләштерергә, дистәләрчә халыкларны буйсындырырга! Әйтүе ансат, тик пичек? Өстә — пайтәхеттә утыручы кай¬ бер кайнар башлар Азияне кылыч-туп белән колонизация¬ ләү ягында. Неплюевныц исә үз фикере бар бу мәсьәлә¬ дә: туплар атмасын, кан коелмасын иде. Шул ниятен тор¬ мышка ашыру йөзеннән ул тулы бер чаралар комплексы төзеде. Алар арасында төп урынны сәүдә алып тора. Әйе, 48
Нала белән алыш-биреш жайга салынса, Оренбургтан Бохарага, Ташкентка, хәтта Кытай белән һиндстанга бай сәүдәгәрләр йөреп торса, каршыга шәрыкъ тәм-томнары, ефәк, мамык һәм бу яклар өчен тансык башка күп әй¬ берләр тулы кәрваннар килсә генә аралар якынаячак, мө¬ нәсәбәтләр яхшырачак. Шөкер, бу уңайдан кайбер нәрсә¬ ләр эшләнә ннде. йөз илле кибете булган сәүдә йорты — Гостиный двор, йөз кырык сигез амбар һәм өч йөз кырык дүрт кибеттән торган магауаза — меновый двор бүген үк алыпсатарларны каршы алырга әзерләр. ...Административ бнна булып беренче көнен генә яшә¬ венә карамастан, монда ннде чын-чынлап канцелярия рухы хакимлек итә нде. Чирек сәгать тә үтмәде, өстәленә поч¬ та кертеп куйдылар Неплюевның. Инде язуын түгәрәкләп килсә дә, янә каләмен ташлады, нн өстә яткан пакетны кулына алды. Депеша Санкт-Петербургтан иде. Хәбәр пайтәхеттән булса да, анысын ачарга ашыкмады Иван Иванович. Үзләре бер дә сикереп төшмиләр, мәсьәләләр¬ не айлар буе хәл итми яткыралар. Аннан кнлеп, җибәр¬ гән күрсәтмәләре дә бик үк акыллыдан булмый. Пакет¬ ны бер читкә куйды да икенчесенә үрелде. Монысы Се¬ наттан иде. Андагылары хәлләрне аңлый төшеп, ярыйсы гына киңәшләр дә биреп куйгалыйлар. Хуш, соңрак ир¬ кенләп укыр. Анысын да кырыйгарак этәреп, башкаларын кулына алды. Көткәпенчә, хатларның күбесе Уфадан һәм Мннзәләдәи нде. Боларын ачмаса да белә, Уфа провин¬ циясенең внцс-губсрнаторы Аксаковка бәйле жалулар, билгеле. Күптәнге тарих. Ул Люткии рапортын укып чыгарга өлгермәде, каби¬ нетына янә секретаре Конбяжев килеп керде. — Тәфкилев хәзрәтләре кайтты! — днде ул. хәрбиләр¬ чә үрә катып. — Алексей Ивановичмы? Чакырыгыз үзен! Ишектә алпамша гәүдәсе шактый өшәнгән, алай да әзмәверлеген югалтмаган морза күренүгә, Иван Иванович урыныннан торды, өтәләнеп беткән мундиры өстеннән япанча кигән ярдәмчесенә каршы барып, аңа татарча нтеп нке кулын сузды. —"Кайтуың белән, Алексей Иванович,—днде ул, мор¬ заның Йөзенә карап. Тәфкплевиең күзләре элеккегә кара¬ ганда ныграк кылыйланган сыман тоелды аңа. Аннан те¬ гене җитәкләп өстәлгә таба алып китте.— Ничек анда, тындымы инде Тнрсэн? — Рәхмәт, Иван Иванович,— дип җавап бирде Тәф- килев, урындыкка урнашып.— Аллага шөкер, тынычлый 4 ч нн 49
сыман. Ишеткәнсездер, Казаннан күл кенә солдатлар ки¬ тертергә туры килде бит тәки. Башкисәрләрнең байтагы кулга алынып, Казанга озатылды. Алай да болгатучылар¬ ның байтагы урманга качын өлгерде. Шуннан торып, утар¬ ны борчыштыргалыйлар. Шунысы әйбәт, бу инде ялкын түгел, пыску гына. Сүнеп тә китәр, боерган булса. — Анысы әйбәт, котлыйм! — Неплюев кәнәфигә утыр¬ ды.— Иә, тагы ниләр бар Казан якларында? — Минем Тирсә Казаннан шактый ерак бит, Иван Иванович Әгерҗе якларында ук.— Гәфкнлев кесәсеннән кулъяулык чыгарды, бераз кылыйланып торган күзләрен сөртеп алды, тузанлы паригын рәтләштерде.— Барыбер кайбер хәбәрләр килеп торгалый. Бигрәк тә архиепископ Лука Капашевпч хәзрәтләренең тырышлыгы хакында сүз¬ ләр куп. — Анысын без дә ишетеп торабыз һәм, дөресен генә әйткәндә, борчылабыз. Архиепископның тырышлыгы без¬ гә кабыргасы белән басмагае. — Ә аның ние начар?! Бар халык христиан диненә кү¬ чеп беткәндә генә ил-җиргә тынычлык урнашыр дип уй¬ лыйм мин. — Ай-Һай, Алексей Иванович. Мин ул мәсьәләдә бө¬ тенләй башка фикердә. Кайсы да булса халыкның мал- мөлкәтен, алтын-көмешен басып алу бик кыен эш түгел, минемчә. Ә менә җанына ия булу?! Катлаулы, һай, кат¬ лаулы нәрсә, морза. Шуңа да һич ашыгырга ярамый мон¬ да. Акрын кирәк, хәйлә белән кирәк. — Чукындыру никадәр тиз башкарылса, бу якларда иминлек шул кадәр тизрәк урнашыр иде, Иван Иванович. — Ялгышасың, морза. Чукындыру ул — кешенең телен, гореф-гадәтләрен, иманын үзгәртү, аның күңелен яулап алу. Көч куллану белән үзеңне хатын кыздан яраттыра алмаган кебек, бу ?штә дә тупаслык белән әллә ни кы¬ рып булмас. Соң инде сиңа сөйләп торасы да юк ич, Алексей Иванович: күптән чукынганга саналасың, ә өен¬ дә намаз укыйсың икән, дигән сүзләр йөрн. Тәфкилев башына суккандай миңрәп калды, ни әйтер¬ гә белми торды, кулъяулыгын еш-eui күзләренә китерде, япанчасын чишеп җибәрде. Аннан соң гына: — Өемдә икона тора минем, Иван Иванович,— диде. Неплюев шаркылдап көлеп җибәрде, өстәле аша үре леп, морзаның иңеннән алды: Икона бит ул почмакта, Алексей Иванович. Татар¬ лар исә намазны Мәккәгә нө.з тотып укыйлар! Ха-ха ха! Иә, ярый, шаяртам, билгеле. Намаз укыйсыңмы, чукына 50
Чыимы, анысы әһәмиятле түгел безгә. Иң мөһиме — урыс дәүләтенә ихластан хезмәт итәсең. Шуңа да мин Аксонов Шикаятен юк итү, сине аклау ягында, морза. — Рәхмәт инде, галиҗәнап! Бүлмә хуҗасы, гадәтенчә, урыныннан торып, тәрәзә ■уена килде, үз иткән урынына сөялеп, сүзен дәвам итте: — Инде төп сүзгә күчик, Алексей Иванович. Сезгә тйгы бер зур мәшәкать чыгып тора бит әле. — Баш өсте, Иван Иванович. Болай да Тирсә бик күп дпкытымны алды минем. Императрицадан оят. Хикмәт |1Ә(*СӘДӘ сон? — Без болай уйлаштык, морза: Шәрык белән сәүдә «шспә татарларны тартырга кирәк, эшлекле генә алыпса- 'Тирларны. Шундый кешеләр табылырмы татарлардан? Гәфкилев тар биек тәрәзәләргә карап, байтак кына Дәшми утырды — күңеленнән нидер барлады бугай. An¬ il лн юаш кына тавыш белән әйтеп куйды: — Казан ягында берәүне беләм мин. Байлар Сабасын¬ нан Сәгыйт Хаялни. Иллә дә булган сәүдәгәр инде! ' — Берәү бик аз ич, морза! Сүз йөз, ике йөз сәүдәгәр Хакында бара. — Сәгыйт әфәндене күндерсәк, калган товар ишләрен үзе димләячәк. Татар сәүдәгәрләре җиңел сөякле ха- {рык. Тик... — Шигегез нндә, морза? — Казан даладан ерактарак ич, галиҗәнап. — Мин аларны монда күчереп утыртуны күздә тотам, Морза. — Анысы ай-һай, Иван Иванович. Урыслар белән бер¬ гә яшәргә ризалашмаслар алар. Аннан килеп, мәчет тә 1юк. — Буш хафа, морза,— Неплюев дәртләнеп идән буй¬ лап йөреп китте.— Мәчетен дә, кирәк булса, мәдрәсәсен до төзергә мөмкин. Барысы да безнең кулда! Инде килеп аерым татар бистәсе салырга да була лабаса. Ха-ха-ха! Әйтик, Сәгыйт бистәсе, ә?! — Сүзләрегез төпле, галиҗәнап. Барысы белән дә ки¬ лешәм. Чана юлы төшүгә кузгалырмын, боерган булса. Неплюев аның карашына килеп туктады, зәңгәр күз¬ ләре зур булып ачылды, сүзен әйтә алмый торды, аннан Кулын янә Тәфкнлев җилкәсенә салды: — Бу эшне сузып булмый, морза! Мунча кереп, кар¬ Чыгыңның бәлешен ашап, икс көн ял ит тә — юлга, ка- дерлем. Сәүдәгәрләр кирәк безгә, сәүдәгәрләр! «• 51
Бишенче бүлек Нократ иделе дә, бу якларда даны чыккан кара ур¬ маннар да артта калды. Иген-тарулар җыеп алынганнан сон бушап, иркенәеп киткән басулар күбәйде, авыллар ешайды, аларның берсениән-бсрсенә сузылган юллар та¬ кырая төште. Инде максатына ирешергә дә күп түгел бу¬ гай— Ташккчүгә хәтле күп булса өч фәрсәх1 җир бар¬ дыр. Торган абзарына якынлашкан ат сыман, дәртләнеп- кайпарлапып атлады Абдулла, хәтта аркасындагы биш¬ тәренең авырлыгын да тонмады. Шулай булмыйии, атна¬ га сузылган юл тәмам талчыктырды егетне, аннан да би¬ тәр ялгызлык изде. Карышбаш белән Ташкичү арасын дүртенче ел тапта¬ вына карамастан, шул мәшәкатькә һич кенә дә күнегә алмады Абдулла. Монысында да ялыктыргыч булды юлы. Туган авылыннан Ы:< суына җиткәнче генә дә ике тәүлек үтте. Алай ук узмаган да булыр иде шәт: Агын дел буен¬ да кунып, иртәгәсен кояш күтәрелгәнне, көн җылыткан¬ ны көтәргә туры килде. Ат койрыгына ябышып, иманың¬ ны качырырлык салкын сулы Агыйделне кичү үзе күпме гомерне алды тагы. Аннан инде, бераз җылынмабызмы дип, атта шашып чабу. Ыкка тиз җиттеләр җитүен. Әмма, исеменнән үк күренгәнчә, Минзәләдәи мәнзнл - кылу үзе фарыз иде. Монда тукталулары аны и кебек дөньядагы һәр нәрсә белән кызыксынучан бәндәгә бигрәк тә ярап куйды. Шу¬ шы гомергә кадәр башкорт җирләренең капкасы санал¬ ган Минзәләдә сәүдәгәрләр дә, гаскәриләр дл кайнап тора, юлаучылар белән бергә төбәктәге хәбәрләрнең яңа- дан-яңасы агыла гына. Анысы, моца кадәр дә, эч кыш рәткә Ташкичү мәдрәсәсендә дәрес тыңлаганда да, җәй¬ ләрен атасы белән җигелеп җир эшләрен тартканда да, бөтенләй гафил булып ятмады егет, тнрә-якта һәр шылт иткәнне дә ишетә торды. Алай да ерактагы Карышбаш- ка, яисә Ташкичүгә килеп ирешкәнчә сүзләрнең күбесе нмеш-мимешкә әйләнә, аларга ышануы кыенлаша бара иде. Биредә исә сәүдәхаиә рәтләрендә йөргәндә һәм өмәт- тә ял иткән арада гәпләшә торгач, элек колагына кер¬ гәннәрнең күбесе расланды. Шулай, ул өч ел буе Казан өязенең Ташкичү карья- сында гыйлем төпкеленә чумарга маташып йөргән арада 1 2 1 Фәрсәх — биш-алты чакрым ара. 2 Мәнзил — туктап китә торган урын. 52
бу якларда әллә ни хәлләр булып алды. 1740 елгы яу шундый ук рәхимсезлек белән бастырылды, аның баш¬ лыгы Карасакал яралы хәлендә далага качып эреде. Шун¬ нан инде төбәк бераз тынычланып, түрәләргә дә, кара ха¬ лыкка да тормыш-көнкүреш хәлләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды. Әмма иксез-чиксез Казан губернасын¬ да шаккатыргыч вакыйгалар булгалап кына торды. Ерак¬ тагы пайтәхеттән килгән хәбәрләр дә уйланырлык иде. Узган ел дөнья куйган мәликә Анна Ивановна урынына нарасый улы белән яна патшабикә куелган икән дә, инде анысы да сөрелеп, ил белән хакимлек итү Елизавета атлы әби патшага калган. Аның тәхеткә утыру тантанасы¬ на татар-башкорт абыз-ыстаршиналары да барачак, имеш. Урусовны җирләп, елга якын вакыт үтүгә, Оренбур нләүенэ башка түрә—янарал Неплюен килүе мәгълүм булды. Анысы, имеш, каланың хәзерге урынын да ошат¬ маган, Җаск суы буендагы Бердә бистәсе янында өр-яңа Оренбур салырга булган. Бердә бистәсен күчерсәләр кү¬ чергәннәр, мәгәр Җаек буенда кальга-кала салып ята¬ лар, имеш. Шулармы унлап атларын атлата торгач, тагы бер көн¬ лек юл үтелде. Чулман Иделенә дә килеп җиттеләр. Мон¬ да инде Абдулла атын үзен озата килүче тңптәр Колчу¬ рага биреп, калган юлны ялгызы узарга тиеш. Ярый соң, Колчураның булганнан булмаганы артык, юлга чык¬ каннан бирле авыз ачып сүз әйткәне юк. Шәүлә дә шәүлә, ул да шәүлә. Атсыз калуы аяныч аянычын. Ниш¬ лисең, Колчураның да елгалар туңганчы кайтып җитәсе бар. Көймә табып, Чулманны кичүе — үзе зур мәшәкать. Шөкер, анысы да үтте. Инде елганың бу ягыннан да дүр¬ тенче тәүлеген тәпили Абдулла. Ярый әле көннәр әйбәт тә, юлы такыр. Төннәрен салкын салкынын. Аның кара¬ вы, көндез кояш карый, яңгырларның да байтактан яуга¬ ны юк. Табигатьнең көзге хозурлыгы аякларына көч-куәт, йө¬ рәгенә гайрәт бирә Абдулланың. Шуңа кәефләнеп атлый да атлый егет. Олы юл булмагач ни, юлаучылар юк ди¬ ярлек, сирәк-мирәк очраганнары да бер авылдан икенче¬ сенә баручылар гына. Ялгыз башы булгангамы, аны са¬ гыш баса. Шәрәләнеп калган урманнар, буш кырлар моң¬ сулыгы күчәме соң күңеленә? Ни-нәрсә хакында гына уй¬ ламасын, фикеренең очы Зәй буена барып төртелә. Күз алдына ястыктай кабарып яткан печән пакуслары, та¬ 53
мып торган җиләк тәлгәшләре, шул җиләкләр кебек пе¬ шеп җиткән сылуның Идел камышыдай зифа буе килеп баскандай була, колагына кызның: «Әйем, оялтасың, Апуш абый!» — дигән сүзләре ишетелгәндәй тоела. «Дивана, һай, дивана!» — дип тиргәде ул үзен, ярсып атлый-атлый. Теге чакны Зәй буенда таңны каршылаган¬ нан бирле сугылганы юк ич Тайсуганга. Күнелем сүрел¬ сен, йөрәгем алгысымасын, имеш. Талгынаямы соң ул мә¬ хәббәт дигәнең?! Пыскып булса да, яна да яна. Ә пыскы¬ ган ут ялкыннан куәтлерәк ул. Җәен атае белән күмер яндырганда үзе шуның шаһиты булды Абдулла. Шулай, ялкынсыз ут хәтәр, бик хәтәр. Саз астында янган мүкне бар сүндереп кара! Юк, башкача түзә алмый Абдулла. Киләсе язда туган ягына Бөгелмә аша кайтачак һәм, мәгълүм ки, Тайсуганга сугылачак вә... йөрәгенең «Тутыя-Тутыя» дин рәхәт сулкылдавын то еп, каниарланып-ашкыныл атлавында булды егет. Шул ләззәтле сагышы беразга булса да онытылмасмы дип, юлын кисеп чыгучы куяннарны куып карый, үзе белән шаяргандай, бер алдына, бер артына төшеп уйнаган төл¬ келәр артыннан чаба. Тик сары сагышы аны ташлап кит¬ ми, һаман да йөрәген талый, миен кайната. Ниһаять, уф¬ тануы ут-җыр булып тышка бәреп чыкты: Төштем Агыйделгә кер юарга, Балтасыз бәкеләр уярга. Бер ходаем насыйп’ итмәгәндер Бер ястыкка башлар куярга. Агыйдслкәйләрнең яры крута, Ничек аткаем эчерим? Ялгыз гына башым, юк юлдашым Ничек көннәремне кичерим? Тавышы көр булса да, моңы әллә кем түгел Абдулла¬ ның. Шуңа да кеше алдында җыру сузганы юк. Бүгенге¬ се дә читтән тынлап торучыга иләмсез булып ишетеләдер, мөгаен. Эш андамыни соң? Эчеңдәге хафа-сагышны тыш¬ ка чыгарып, йөрәген бастыруда хикмәт, һәм Абдулла, ая¬ гы атлаган жайга китереп, җырлый да җырлый: Төштем Агыйделгә су буена, Балтасыз бәкеләр уярга. Еладым-еладым, юктыр файда, Әүвәл сүгән ярым, син кайда?! «Әүвәл сүгән ярым, син кайда?!» — дип кабатлап суз- 64
ды да туктап калды егет, аннан шаркылдап көлеп җи¬ бәрде. Тукта, кайда да булса берәрсеннән ишетелгән сүз¬ ләрме болар, әллә сагышның күңелендә шытып чыгышы¬ мы? Үз башында бөреләнгән җыру булса, бик шәптән тү¬ гел бнт, әй! Шулай днп уйлавы булды — теленә мәшһүр «Йосыф кптабы»ның юллары килде: Яна туган айга охшаш кашларын бар, Энҗеләргә охшаш синең тешләрең бар, Мпшек-жофар нее килгән сачләрең бар,— Үрергә үз кулым белән лаек нмдн. Абдулла баягынак үзе җырлаган җыруны асыл зат Кол Галинең сүзләре белән янәшә куеп карады — күгәреп беткән бакыр тиен янында зөбәрҗәт ялтырап киткәндәй булды. Вә әй хәсрәт, безгәме борынгы шагыйрьләр белән тиңләшү, дпп көрсенде. Кая ул кадими чичәннәр, үзенең хәзерге остазы белән ярышуы да оят. Габделсәлам ахун да сүзләрен сәйлән урынына тезә бит әнә. Җыру чыгару¬ ын башкаларга сиздермәскә тырыша мәгәр. Алай да кү¬ ңеленә килгәннәрне кулындагы теләсә нннди кәгазь кисә¬ генә төртеп кую гадәте булганга, җырулары якыннарына, алар аша бүтәннәргә ирешә тора. Үткән кыш мулланың Абдулла кулына килен кергән бер китабы эчендә менә мондый юллар бар иде: Нәркәс кара күзләрүц. Тулган ай тик йөзләрүң, һич күңелемдии китмәндер Бал-шикәр тнк сүзләрүң. Хөрмәтле мөдәррисенең икенче бер китабы битендә ^Габделсәламнең тагы бер җыруына тап булды егет: Су акар голдүр-гвлдүр, Сәүгәнем кызыл тылдүр Сәндни үзгәне дуст тотсам, Пычак ал, бәни үлдүр. Тутыяга хат итеп салырмын днп, аларны дәфтәренә күчереп алды Абдулла. Вә әй хәсрәт, Зәй буе әрәмәләре¬ нә кереп югалган аулак Тайсуганга нннди генә пушты ба¬ рып җитсен ди! Фикеренең янә Зәй буйларына салулавын сизеп, уен кабат остазына күчерде. Рахман рәхим, бер биргәнгә бирә бит хак тәгалә: абруйлы ахун да, атаклы вә гүзәл гый¬ лемле дәмулла да, халасклар икърар иткән шагыйрь дә. 55
Ис, Идол У рал төбәгенә генә түгел. Рәчәйдәге битен мө селман дөньясына «Габдессәлам Уран угълы» днп аты та¬ ралган Габделсәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәм мәт бине Колчура — аның остазы, кара төндәге камә ре *. Әйтмәгәне булсын, мөдәррисләреннән уңды Абдулла Тансугандагы Габделрахманның да, дөньяга шунык өчен генә килгәндәй, мәгърифәт эшенә кулы ятып тора. Тирән гыйлеме өстенә акылы-фигыле, кылган гамәле белән дә бер дигән остаз. Бер урында таптанып торуны белми, үзе дә эзләнә, шәкертләрен дә уйларга, иҗтиһад итәргә өйрә тә. Авыз суын корытып юкка гына гел Габделсәлам ха¬ кында сөйләмәгән икән. Остазының остазы, әйтерсең иге¬ зәкләр, мәгърифәт юлында тач Габделрахман булып чык¬ ты. Мәгәр ахун үзенең шәкертеннән олпатрак, гыйлемле¬ рәк— үзе бер дарелфөнүн. Габделрахман гадәттә шә- ■ рык хакимнәре вә шагыйрьләре хакында сөйләргә ярат¬ са, кузгаткан сүзен мөселман мәмләкәтләренә китереп те¬ рәсә, Габделсәламнең дөньясы киңрәк, күге иркенрәк. Аның җиһанына борынгы Юнан вә Рум да, Аурупаның башка мәмләкәтләре дә, Искәндәр Зөлкәрнаен, Субудай кебек яу башлыклары да, Әбугалисина. Олуг-бәк сыман галим-голәма дә, һун вә Чыңгыз яулары да, Әфләтун, Локман төсле хакимнәр дә. тагы әллә ниләр сыя. Шуны сы бар, дәресен каян һәм кемнән генә башламасын, сүзе¬ нең ахырында Идел буйларына, Бөек Болгар мәмләкә¬ тенә, Алмуш вә башка ханнарга, болгар калаларына кай¬ тып төшә, аларпың кыйратылулары хакында ачынып сөйли. Тәварнх яки фәлсәфә дәресе булмасын, мантыйк1 2, тыйб3, яисә мөнәҗимнәрнс 4 аңлатмасын, кулында һәр¬ чак шулар хакындагы бер-бер китабы булыр. Шуннан бит-бит ярым укыр да, «Инде тыңлан»,— дип, үзе сөй¬ ләп китәр, дәресханәдәге һәркайсын авызына каратыр Гарәп вә фарсы, чыгтай вә госманлы телләрен ана теле¬ дәй белүенә карамастан, саф төрки белән сөйли Габдел¬ сәлам, аның башка телләрдән ким түгеллегенә ишарә ясый. Ислам динендәге төрле мәзһәпләрне, калям шәрифис һәм шәригать кануннарын тирәнтен аңласа да, ахун күп¬ челек дәресләрен шәкертләрне дөнья вә дөньяви хәлләр 1 К □ м ә р — ай. 2 Мантыйк — логика а Т ы Й 6 — медицина. 4 М ө ti эҗ н м —астроном 56
велән таныштыруга багышлый. Бигрәк тә пәйгамбәрләр¬ гә кадәрге Юнан вә Рум мәмләкәтләре тормышын, алар- дагы коллар язмышын, шул бичараларның хакимнәргә каршы яуларын сөйләргә ярата хәзрәт. Шул әллә кай за¬ маннардагы хәлләрне хөрлек, нрек һәм асабалык 1 мәсь¬ әләсенә китереп тери, зынжыр-богауларга, капсыз хаким¬ нәргә ләгънәт укын, халаеклар хөрлеген ялкынланып бә¬ ян итә. Яна остазын өч кыш рәткә тыңлагач кына Казан ягын¬ дагы мулла-муптагайларның, ахун-ишаннарның Габдел- сәламне ни өчен күрәлмауларын, аны мөртәт дип атау¬ ларын төшенде Абдулла. Шәкертләренә дөньяви фәннәр •йрәтеп, исламның тамырына балта чаба, кирәксезне сөй¬ ләп, гавамны аздыра, имеш, остазы. Шунлыктан дин әһел¬ ләре генә дә түгел, казын-түрәләр дә яратмыйлар икән Урай угълын. Үткән кыш күзгә-күз сөйләшүләренең бер¬ сендә әйтеп куйды Габделсәлам: губерна түрәләренең кү- Ьәтүе астында икән ахун. Булса булыр, Габделсәлам кебек остазга юлыгуына ходасына рәхмәтле Абдулла. Урай угълы аны дәресләре белән генә түгел, акылы-фигыле, әхлагы-холкы. мәнлеле- ге, киенү рәвеше, чисталыгы вә олпатлыгы белән дә күп нәрсәгә өйрәтте, мәдәнилеккә, азаматлыкка, хөрлеккә юл күрсәтте, изелгән-тапталган татар-башкортларның да бу дөньяда үз өлешләре, хаккы барын дәлилләде. Менә шуңа да Габделсәлам мәдрәсәсен үз итте Абдулла, менә шуңа да Ташкичүгә ашкынып барышы. Кинәт көек исе килеп киткәндәй булды. Урман яна мәллә? Абдулла як-ягына каранып алды — сафлыкка тө¬ ренеп утыручы каеннардан башка нәрсә күренмәде, ур¬ ман эче тыныч, хәвеф-хафа сизелми иде. Алайса каян кнлә соң бу ис? Егет икеләнә-шикләнә алга атлады, бер¬ аздан урман авызына килеп чыкты. Моннан инде юл түбән тәгәри. Сөзәк үрдән аска таба азрак атлыйсы да текә тау маңгаена басасы. Аннан исә үзәнлектә бормаланып аккан инеш һәм аның ике як яры¬ на ике урам булып утырган авыл уч төбендәгедәй күре¬ нә. Ташкичү юлы өстендәге Мәчетле карьясы2 ул. Аб¬ дулла һавада тимердән ясалган чирек ай сурәте күрмәк- че булып, алга караш ташлады. Чү, нәрсә бу? Мәчетле урнашкан үзәннән ургылып төтен күтәрелә. Янгын! Ке- 1 Асаба —җирле халык, төп халык. Биредә үзбаш, автономия мәгънәсендә. * Карья — авыл. 57
шелэргә ярдәм кирәктер, мөгаен. Ул, талчыгуын да оны тып, йөгерә башлады. Тай битләвенә килеп җитүгә, күзгә күренмәс бер ди¬ варга бәрелгән кебек, кисәк туктап калды. Авылны дүрт яклап та урап алган учакларда кибән-кибән булып ял¬ кын котырына. Урамнарда халык йөгерешә, үзәкләргә тө¬ шеп балалар елый, хатын-кызлар чырылдый, кемнәрдер кычкырыша, тупас итеп сүгенгән авазлар ишетелеп китә. Бу хәлгә ни дияргә дә белми беравык торды да таудан түбәнгә атылды егет. Авылга килеп керүгә гаҗәпсенүе артты гына. Кабык түбәле бәләкәй генә кырый өйнең ишеге каерып ташлан ган, тәрәзәләренең карындыклары ерткаланган, яңакла¬ ры җимерелгән, миче ишелгән. «Ниткән дә булса яу куп¬ кан мәллә?» — дип уйларга өлгермәде, күрше йортта ни¬ дер дөпелдәде, каралты кура өстендә тузан болыты кү¬ тәрелде. Абдулла шунда ташланды. Капканы ачуга, кар- шысына ике драгун килеп чыкты. Кулларында балта-пыч- кы, үзләре кызмача. Алар егетне читән буена этеп җи¬ бәрделәр дә янәшәдәге хуҗалыкка таба атладылар. — Фанатиклар бу татарлар. Йортсыз-җнрсез калса¬ лар калалар, ну чукынмыйлар,— дип сөйләнде драгун¬ нарның берсе. Абдулла ни булганын төшенергә тырышып, карынды¬ гы ертылган тәрәзәдән өй эченә бакты. Түшәмнең матча¬ сы кисеп төшерелгән, мич җимерек, алай да басылган- изелгән кеше күренми. «Мөгаен, Канаш әскаф 1 кешеләре болар»,— дип уйлап алды егет һәм, кире урамга чыгып, авыл уртасына таба атлады. Урамның Һәр ике ягындагы йортлар рәткә вәйран ител¬ гән иде. Мондый хәл исә аның фикерен куәтләде генә. Ка¬ занга Лука Канашевич днгән ерткыч бер әрхәрәй килү¬ ен, аның кешеләренең әтрәт белән авылларга чыгып, ха¬ лыкны көчләп яисә юхалап чукындырып йөрүләрен ишет¬ кән иде инде ул. Авылны урап яккан учакларның ни икә¬ нен шунда гына төшенде Абдулла. Халаекны куркытыр¬ га дип, билгеле. Уйланып бара торгач, мәчет янындагы мәйданга килеп чыкгы. — Әй, мөсафир, аракы эчәсеңме? — Тун кирәкме, әллә танамы? Бер тарафта басын торучы баштанаяк карага төрен¬ гән ике каратунны күреп алды. Алларында ачык мичкә, 1 Әскаф — епископ. 58
Йумгчо өстендә. Үзләре инде мичкәдәге шайтан суын ка- ЙЫп алырга өлгергәннәр бугай, авызлары ерык, телләрен¬ — килде-кнтте. Айда, курыкма, бушка сыйлыйбыз, барын бушка бирәбез.— дпп кычкырды аларныц озыны, янәшәдәге чи¬ нш чуманнан нидер алып. Менә шушы «тавык тәлне»н Муеныңа так та, хыт чүмече белән чөмер. Тун киеп ал, Шерлы бул. Өч ел рәткә салым түләмәссең! Әлеге каратун, Абдулланың каршына чыгып, кулын- рвгы качып аның муенына элмәкче булды. Егет аны этеп Жпбәрде. Тегесе чайкала-чайкала барып, чуманы өстенә йуды, як-якка чылтырап эреле-ваклы качлар коелды. — О-о, богатырь! — дип сөйләнде каратун, аягына калкып — Килче, чүмече белән җнппәр. Шуны салып куй- Ваң. берне түгел, икене тагарсың әле. Абдулла инде мондагы мәхшәрнең ни-нәрсә икәненә уәмам төшенгән иде. Шулчак колагына икенче бер өн ки- Всп ишетелде: — Әйа, мөсафир? Мөселманмы сән? Мөселман бул¬ сак. йөгер — кач бу җирдән. Аксак каратунныкылар мон¬ да — чукындыралар! Тавыш килгән якка борылса, чәче-башы тузгыган бер в»ндә. Кул-аяклары богаулы, үзе мәчет каршындагы ба¬ ганага бәйләп куелган. Авылның имамы, яисә Лука Ка- нашевич кешеләренә каршы чыгучыларның берсе буган. Абдулла шунда ташланды. Исәбе — богауны ватып, теге¬ не коткару иде. Тик багана янына барып җитә алмады, Каршына һан-һаулап, алын арбага җигелгән атларын кый¬ нап, бер төркем драгун килеп чыкты. Ипләбрәк бакса, калтырап-тетрәп китте, иреннәре дерелдәде — алын кү¬ чәргә тагылган калын арканда әйбәтләп шомартылган, гарәп хәрефләре белән нидер язылган озынча таш өсте¬ рәлеп килә иде. Кабер ташы! Бәй, бер генә дә түгел, күп Икән алар монда. Драгуннар аларны зираттан йолкытып алганнар да шушында чыгарып ташлаганнар. Димәк ки, яңа салыначак чиркәү нигезенә. — Вәхшиләр! Нишлисез сез?! — днп кычкырып җи¬ бәргәнен сизми дә калды Абдулла. Апа җавап итеп берсе арттан җилкәсенә сөңге белән Китереп сукты — егет җиргә капланды. Ул да түгел, ко¬ рагына тәкбир әйткәннәре ишетелде: — Аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр. Ля иллаһы... Түбән очтан бер төркем нр-ат, тәкбир әйтә-әйгә, мә¬ четкә таба менеп килә иде. Кыска-кыска фәрман авазла¬ ры яңгырады; 59
— Залпом... пли! Дистәләрчә мылтык берьюлы гөрселдәде. Төркемдәге^ ләрнең икесе урам тузанында аунап калды, калганнарц ындыр артындагы урманга таба йөгерде. Абдулла исен җыеп аягына басканда, мондагылар бар да мәчет башына карап торалар иде. Әлеге кара япанлы каратуннарның берсе мәчет кыегына ялтырап торган кач беркетеп маташа, җирдәгеләр исә акырышып, аңа куә1 биреп тора: — Унгарак, унгарак! Нәкъ маңгаена када! — Булды бу. Моны хәзер православный мәчет дисәң дә ярый. — Ха-ха-ха! Көлешеп бетермәделәр, мәчет башында тагы берәү пәйда булды. Ак киндер күлмәген җилбәгәй җибәргән яланбашлы бу зат, һичшиксез. Мәчетле кешесе пдс. Ул кыекның сырт тактасы буйлап килә-кнлешкә туза баш¬ лаган чабатасы белән каратунга китереп типте — тегесе чыркылдап җиргә килеп төште. Авыл агае исә, берни булмагандай, кулындагы чалгысы белән селтәнде — кач- ны чабыл атты. Кинәт мылтык шартлады. Чалгылы бәндә, ни булды ди¬ гәндәй, жнрдәгеләргә сәер карап, бераз чайкалып торды да гөрселдәп мәчет алдында яткан каратун өстенә килеп төште. Төтенгә уралган мылтыгын тоткан драгун Абдулла¬ дан дүрт-биш адымда гына иде. Егет җәһәт кенә биштә¬ рен салып атты, ике сикерүдә тегенең янына барып җит те, килә-килешкә күтәрелгән тимердәй нык йодрыгы бе лән мылтыклының башына сукты. Драгун «эһ» тә итми җиргә чүкте. Калганнары бер мизгелгә генә югалып кал¬ дылар да кисәк Абдуллага ташландылар. Ул аларның беренчесен тибеп екты, икенчесен башы аркылы томырды. Сөлектәй килеп ябышкан өченчесен су¬ гып миңрәтте дә инешкә таба ыргылды. Чапкан уңаена аръяктагы тыкрыкны абайлап алды. Тыкрык тулы халык, алар төркем-төркем булып, янәшәдәге урманга таба йө¬ герәләр иде. Шулар артына төште. Әмма авылны чыгарга өлгер мәде, артында тояк тавышлары ишетелде. Борылып ка¬ раса, ат менгән ике драгун кылычларын уйнатып аңа якынлашып киләләр. Аны-моны уйлап торыр ара калма¬ ган иде инде. Абдулла тыкрык буендагы имән киртәнең иң өстәгесен суырып алды, артына борылды һәм өстенә ки¬ леп баса язган җайдакларга кизәнде. Ярсудан күзләре 60
iKncti чыккан атлар өркеп, арт аякларына бастылар. Солдатларның берсе егылып төште. Ул да түгел, егет аны күсәге белой җиргә сылады — тирә-юньгә кан чәчрәде, икенчесенә кизәнәм дип киртәсен күтәргәндә тегесе бо ||<1лып мәчеткә таба чаба иде инде. Нишләргә дә белми аптырап, авылга карап катты Аб- Булла. Урамнар әле һаман да кайный, әле аннан, әле оннан сыкрану катыш каргыш авазлары ишетелә: — А-а-а! Зобанилар!! — У-у-у! Җәлладлар!! Мәчет янындагылар кинәт җанланды, мылтыктан ат- ■■и тавышлар яңгырады. Абдулланың колагы төбеннән Генә выжт-выжт итеп карлыгачлар очып үткәндәй булды. Төшенде егет: бу карлыгач түгел, үлем иде. Җитмәсә, [дәһшәтле мылтыкларын алга төбәгән гаскәриләр төркеме «Ур-р-р!» дигән куәтле сөрән белән болайга таба кузгал¬ ды. Шул арада гөрселдәп мәчет манарасы авып төште — Согаулы бәндә аның астында күмелеп калды. Абдулла, (Квсәк борылып, урманга омтылды, биш-ун сикерүдә сер- ■е яшеллеккә кереп югалды. Тарих битләреннән. Абдулла Тайсуган һәм Ташкичү мәдрәсәләрендә укыган 1733—1743 еллар татар халкы өчен иң караңгы, патша реакциясенең котырынган еллары. Татарларны милләт буларак юк итәргә тырышу һәм урыслаштыру процессында көчләп чукындыру иң әһәмиятле эшләрнең берсе са¬ нала. 1713 елда Петр Беренченең барлык татар мор¬ заларына ярты ел эчендә чукынырга тәкъдим иткән Указы басыла. Аңардан баш тарткан тәкъдирдә мор¬ заларның барлык хокуклары һәм биләмәләре тар¬ тып алынырга тиеш була. Татар алпавытларының күпмедер өлеше, байлыкларыннан һәм өстенлеклә- реннән язасы килмичә, шул елларда христиан дине¬ нә күчәләр дә ннде. Байтагы исә динен сатмыйча үз¬ ләренә буйсынган авыл кешеләре белән бергә Урта Азиягә, Урал якларына качып китәләр. Шулай итеп, Оренбург төбәгендә «чабаталы морзалар» барлык¬ ка килә. Эре феодаллардан кайберәүләр әнә шулай мал- мөлкәт өчен иманын сатса, гади халыктан чукыну¬ чылар бик аз була. Хәтта чукынган өчен шактый күп өстенлекләр вәгъдә иткән 1720 елгы Указдан соң да христиан диненә күчүчеләр әллә ни артмый. Шу¬ ңа да көчләп чукындыру елдан-ел рәхимсезрәк, әшә- 61
К°рәк төс ала бара. 1731 елда Казанда яна керә 1 җеннәр эше буенча махсус комиссия оешкач, бу эш үзенә күрә законлы форма ала. Әлеге контораның Оеренче начальниклары архимандрит Дмитрий Се¬ менов белән Сильвестр Гловатский аеруча тырыш .аык күрсәтәләр. Кырыгынчы еллар ахырында кон¬ -тора башына архиепископ Лука Канашевич утыргач Исә урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру коточкыч трагедиягә әверелә. Поплар, архиерейлар, архимандритлар һәм башка төрле христиан «изге аталары», кораллы командалар белән авылларга чы¬ гып, кешеләрне мәҗбүри рәвештә православие ди¬ ненә кертеп йөриләр. Чукынырга теләмәгәннәрнең цшек-тәрәзәләрен ваталар, мичләрен җимерәләр, үз¬ ләрен кыйныйлар. Христиан диненә күчсәләр, өч ел буе салымнардан азат итү, кием һәм акча бирү бе¬ лән кызыктыралар. Бер-бер гаебе булып, кеше суд алдына басарга тиеш булса, иманын сатып, гадел хөкемнән котыла алган. Шундый чаралар нәтиҗәсен¬ дә мәҗүси мордва, мари, чуваш, удмуртларның төп массасы православие диненә күчеп бетә. Әмма ислам дине тоткан татар-башкортлар пра¬ вославиега күчәргә бик ашыкмыйлар. Шундый кы¬ зыктыргыч һәм каты чаралар куллануга карамастан, татарлардан нибары 3670 кеше чукына. Моңа бик нык ачулары чыккан поплар татарларны фанатик¬ лар дип тиргиләр, ысулларның тагы да әшәкерәк¬ ләрен кулланалар. Христиан диненә күчкән барлык крестьяннарга төшкән бөтен салымны һәм рекрут бирүне өч ел буе чукынмаган татарлар күтәрергә тиеш була. Бу хәл бөтен татар халкын бөлгенлеккә төшереп, аларны бик нык ярсыткан. 1742 елның 19 ноябрендә Казан губернасында яна салынган барлык мәчетләрне җимереп бетерергә, башкаларын салмаска, дип Указ чыгарыла. Аны тормышка ашыру өчен махсус командалар җибәре¬ лә. Бу команда килеп төшкән анылда мәхшәр көне җиткәндәй була. Мәчетләр вәйран ителә, алар белән бергә мәктәп-мәдрәсәләр дә юкка чыга, китаплар яндырыла. Әйтик, Указдан соңгы ике ел эчендә 536 мәчетнең 418 е җимерелә һәм яндырыла. Авыл¬ дагы ике-өч кеше генә православие диненә күчсә дә, анда мәчет салмыйча, чиркәү төзергә, үз динендә калганнарны саф татар авылына күчереп утыртыр¬ га, дип боерык чыгарыла. Күченү өчен берәү дә акча 62
бирми, билгеле. Нәтиҗәдә, чукынган ике-өч кеше аркасында калганнар җирләрен, йортларын ташлап китәргә, тәмам бөләргә тиеш була. Әнә шул көчләүләргә җавап итеп, гади халык массовый төстә Урал якларына күчеп китә башлый. Мәсәлән, 1713 елда Казан губернасындагы 46 841 ясаклы крестьян йортының 10 382 се бушап кала, ә 1719 елда ябылган йортлар саны 19 932 гә житә. 1714 елда Казан губернаторы Салтыков бик куп ясаклы татарларның башкортлар ягына күченеп китүләре турында хәбәр итә. Ә 1730 елда аның уры¬ нына калган Волынский башкалага болай дип зар¬ ланып яза: «Моннан егерме еллар элек кенә туры- дан-туры башкортлар 35 меңнән, куп булса 40 мең¬ нән артмый иде. Хәзер исә качаклар исәбенә йөз меңнән ашып китте. Казан, Сембер һәм башка өяз¬ ләрдәге ясаклы татарларның яртысыннан күбесе башкортка күчте». Чит-ят урманда урала торгач, Абдулланың бите-кулы тырналып бетте, аяклары талып, тәмам агачка әйләнде. Мәгәр шушы ук яшел диңгезгә кереп югалган Мәчетле кешеләренең эзенә төшмәде, кая да булса илтә торган юл очратмады. Бәхетенә, урманы зурдан түгел икән —инде егылам, инде бер-бер куак төбенә ятып йоклыйм дигән¬ дә, ачыклыкка килеп чыкты һәм язып-таеп Ташкичү юлы¬ на тап булды. Моны ул янәшәдәге үзәннән ага торган Ашыт суын¬ нан чамалады. Кайсылайга таба барасын да шул ук елга күрсәтеп тора нде. Үрге агымга карап атласаң, су башында мәшһүр Ташкичү үзе инде. Ерак та калмады кебек. Ләкин егетнең авыр күн итекләр эчендәге аякла¬ ры тәмам камашып катканнар иде. Алай да туарылырга лшыкмады, ана гына хас булганча каты-каты басып, ат¬ лады да атлады. Ул авылга килеп кергәндә төн уртасы җиткән иде инде. Урталыктагы мәдрәсә йортына кагылганчы, туктап-тук- тап тыңлады. Тирә-юньдә шикле авазлар юк, әлегә әтәч тавышлары да ишетелми, тик йокылы-уяулы этләрнең аида-санда гына өргәләп алулары колакка чалынгалап куя. Ташкичүдә шөбһәләнерлек нәрсә бары сизелмәсә дә, мәдрәсәгә сугыласы итмәде. Аны урабрак, урамның икен- 'че ягыннан узды да мәчет янына килеп чыкты. Шөкер, 63
манарасы исән. Димәк ки, бар да сау-аман, теге зобани¬ лар кулы җитмәгән. Абдулла тәмам тынычлады. Шул арада күзенә бу мәл¬ дә авылдагы бердәнбер утлы тәрәзә чалынды. Остазы га¬ дәтенчә төнката китаплары белән әвәрә килеп утыра бул¬ са кирәк. Мәчет күршесендәге дранча түбәле зур өйнең капкасына килде. Көткәненчә, анысы терәүдә иде. Жптез генә үрмәләп, утыртма читән башына менде һәм эчкә си¬ керде. Ярын әле эте юк икән хәзрәтнең, абзар ягыннан тук сыерның мышнаганы гына ншетелә. Кармалана-кармалана утлы тәрәзәгә килде, сак кына шакыды. Аксылланып торган пыялада шәүлә уйнап алды, хуҗаның такыр башы, пөхтә түгәрәк сакалы күренде. Әмма ул күпме генә караса да, шәкертенең көзге төн караңгылыгына чумган гәүдәсен абайламады. Ниһаять, эчке ишек ачылды, өйалдыңда аяк тавышла¬ ры чаштырдады. Ул да түгел, Габделсәламнең көр тавы¬ шы яңгырады: — Кем йөри кара төндә? — Мин әле бу, хәзрәт, Абдулла. Хуҗаның эчтәге эшермәне шуытканы ишетелде — ишек ачылып китте. — Бәрәкалла, Батыршаһ! Сәңа соң көн беткәнме? — Шулай туры килде, хәзрәт,— дип җаваплады Аб¬ дулла, шыпыртлап диярлек. Караңгыда капшана-капшана өйгә уздылар. Шәм як¬ тысында бөгенләй сукыраеп, ишек катында тукталды, аңын югалткандай миңрәп калды егет. Бу хәленнән аны остазының ярым шаярулы гөлдерәп торган тавышы чы¬ гарды: — Бүре кумагандыр бит, Батыршаһ?! Абдулла күзләрен ачты һәм үзенең шактый аяныч хәл¬ дә икәнен абайлап алды: бишмәтенең җиңнәре өзелеп чыга язган, алача ыштаны ерткаланып беткән, башында¬ гы мескен бүреге юкка чыккан. Мәчетле урамында аунап калган биштәрне һәм аның эчендәге кием-салымны да исәпкә алсаң, зыян-зәүрәт байтак. Шунысы куанычлы — баш исән, баш! Шуңа да җавабында сагышлы күңел кү¬ тәренкелеге сизелде: — Бүредән хәтәррәкләр дә бар икән, хәзрәт, дөнья¬ да. Ахун аның тәмам агарып калган йөзен, талчыккан кыя¬ фәтен хәзер генә күреп алгандай булды һәм, шәкертенең хәвеф-хафага таруын сизенеп, егетнең бишмәтенә үрел¬ де: 64
— Өстенне сал да. ипләп кенә сөйлә; ни булды? Чишенеп, чайкала-чайкала өстәл янына узды Абдул¬ ла. лып ител сәкегә утырды, таралып яткан китапларны уртагарак этеп куйды да терсәкләренә таянды, башын уч¬ ларына салды: — Анда... Мәчетле дә... — Ишеттем.—диде Габделсәлам, кайгылы тавыш бе¬ лән Һәм өстәл янындагы утыргычка чүкте. Авылны да, мәчетне дә вәйран иткәннәр, бәдбәхетләр. Шәһит китүче¬ ләр дә бар икән. Хәсрәт, һай. хәсрәт! Мәктәбе, китапла¬ ры кызганыч... Сән тиунда тап булдыңмы, Батыршаһ? — Тал булу гынамы соң, хәзрәт, эчендә кайнадым. Аннал да битәр кан түктем, теге кара йөрәкләрдән ике¬ сенең башына җиттем. — Ал-ай.— Габделсәлам. кабартма иреннәрен кый¬ мылдатып, авызы эченнән генә нидер укынып алды, кыз¬ гылт чырае агарып китте, байтак кына дәшми утырды. Аннан ярым көйләп җыру әйтте: Карчыга ла дигән ай асыл кош Кош кундырмас агач башына. Батыр егет кенә, ай. шул булыр — Хас дошманның жнтлр башына Хуҗа аягына калыкты, чоланга чыгып, аннан чүлмәк белән сөт алып керде. Таралып яткан китапларын җыеп, бисмилласып әйтә-әйтә сыпыргалап, аларны шүрлеккә тез¬ де Аннан өстенә тастымал каплап куелган коштабак ка¬ дәрле арыш лине алды, мул-мул итеп аны телемнәргә кисте. — Сән ашап ал,— диде ул. янә утыргычына урнашып. Ипи белән сөтне егетнең алдынарак этте дә янә сөйләп китте.— Димәк ки, түзмәдең?! Анысы шәп булмаган. Ял¬ гыз башың гына берни кыра алмассың, Батыршаһ. Ха¬ лык дәррәү кузгалса гына... — Кузгалмыйлар шул. хәзрәт! — Абдулла бу сүзен ачынып әйтте, алдындагы ипи телеменә үрелде.— Каршы¬ лык күрсәтми геиә качып китү ягын карыйлар. — Сүзең хак, качалар. Тик ак патшаның вә эрхәрәй- ләрнең кулы анда да җитмәс димә. Ул чакта нишләрләр? — Анда инде күз күрер, хәзрәт! Әйтәсен әйтте дә ашауга ябырылды Абдулла. Хужа исә Канаш әскзф кешеләренең бөтен Казан артында мәх¬ шәр кубарулары хакында сөйлән китте. Ничектер бер Ташкичүгә генә кагылмый торалар икән. — Ярый, аллаһе тәгалә мәрхәмәтеннән ташламаса, 5 ч ни 65
артыгын кылана алмаслар,—дип, сүзен түгәрәкләргә ашыкты Габдслсәлам.— Нә генә булып бетмәсен, алар- ны туктату сәнең белән бәпем кулдан гына килмәс, Ба тыршаһ. Үзен хакында уйлан сан. Нишләргә ниятлисең? Минем фикеремчә, Казан төбәгендә калырга ярамый сана Кит сән моннан! Шәкерте ни әйтер икән дип. күтәрелеп караса, тегесе тәрәзә яңагына сөялгән килеш йоклап киткән, имеш. Габ- делсәлам сәкегә тун җәеп, зур яктан мендәр алын чык¬ ты. Кунагын урыша яткырды да, утын сүндереп, карчы¬ гы янына кереп китте. Иртәнге чәй янында сүз төнлә өзелгән җиреннән баш¬ ланды, егетнең язмышы турында барды, һич кичекмәстән моннан китәргә дигән карарга килсәләр дә. ул көнне юл¬ га чыга алмалы Абдулла. Киемнәрен рәтләтеп, мунча ке¬ реп үтте вакыты. Остазы исә көнозын бер үк сүзләрне тәкрарлады: — Атаң анаң нигезенә кайт, Батыршаһ. Ул якларда мондый ук галәмәтләр юктыр әле. Тик сак бул, зинһар, олы юлларга чыкма! Өч елга беренче мәртәбә бугай, остазына каршы кил¬ де Абдулла. Сүз белән түгел, гамәле белән. Арчаны үтү¬ гә, килгән эзенә — Минзәлә юлына борылмады, турыдан Чулман иделенә таба атлады. Таныш булмаган авыллар аша үтте, гомер күрмәгән кешеләрдә кунып чыкты. Ар¬ тыннан төшәрләр, куарлар дип башына да китермәде, би¬ тен хисен-җисемен бер нәрсә биләп алган иде. Тизрәк олы юлга—Казан — Оренбур трактына чыгарга да. ягрәк Тайсуганга кайтып жнтәргә. Элеккеге остазы Габделрах¬ ман бер-бер киңәш бирми калмас, һай, киңәштәмени соц хикмәт! Тутыя дигән фәрештәне күрү кирәк аңа. Кем бс лә. бәлки Габделрахман бу юлы никахлашуларына да каршы килмәс. Каршыга очраганнардан юлны сораша-сораша, кояш чыгышына таба ашкынып атлады Абдулла. Тырышлыгы бушка китмәде, юлга чыгуының өченче көнендә Чул- манга килеп җитте, үзе дә көтмәгәнчә борынгы шәһри Юкәтау янындагы атаклы кичүгә тап булды. Моңа хәтле үзе турында уйламаса да, олы юлга чык¬ кач икеләнеп калды; теге мәлгуньнәр арттан төшмәгән- ләрме, юлны камамзганнармы? Уңайга юлаучыларга ия¬ рергәдер бәлки. Алай да ям атларына утырудан башка чарасы юк иде. Бердән, юлы ерак, аннан килеп төи уз¬ дырырга барыбер өмәткә керергә кала. Алары исә ям стансаларында гына. Ярый әле остазы аңа юлга дип акча fir
биргән иде. Рәхмәтдер генә яусын инде үзенә. Җае белән бер кайтарыр, боерган булса. Икенче кичне тәнгә Ялан кыр авылындагы өмәткә тук¬ тадылар. Абдулланың юлга чыкканнан бирле беренче мәр¬ тәбә адәмчә йокларга җыенуы нде бу. Кун итекләрен са¬ лып, нышлыгып беткән аякларын юды, тәһарәтләнеп, ах¬ шам намазын укып алды һәм ьмәт хуҗасы китереп куй¬ ган аш янына утырды. Кяфер пешергәнне ашарга күнеле тартмалы тартуын. Мәгәр карынының ачуы харам дип ризык талымлап торудан узган иде. Ашар-ашамас чүлмәк савыттагы итләрне эткәләп-төрт- кәләп утырганда, азыр урыс капка шагырдап ачылып китте, һәм анда атын җитәкләп керүче ыспай киемле юлаучы күренде. Караңгылык куерып килсә дә, ялгышма¬ ды Абдулла — өмәткә төшүче Габделрахман мулла иде. Ул кашыгын ташлап, атыла-бәрелә тышка чыгып йөгер¬ де, ишегалдын ярып баскычтан ук кычкырды: — Әссәламегаләйкем, хәзрәт! — Баһадпршаһ димме? Каян болан? — Габделрахман атын лапас астына алып китте, Абдулла апа иярде. — Сүләсән озак, хәзрәт. Үзең соң кая юл тоттың әле? — Мәшәкать чыкты бит кем, Баһадпршаһ,— имам атының аркалыгын төшерде, камыт чөелдереген чишә башлады. Егет дилбегәне ычкындырып, аны җыярга то¬ тынды.—Тутыя Әлмәтнсң яшь мулласы белән никахлаш¬ ты бит әле. Бирнәгә дә, туйга да нәрсәләр кирәк — Казан¬ га барыш. Җыелып бетмәгән дилбегә лып итеп җиргә төште. Аб¬ дулла бөтенләй ят тавыш белән кычкырып җибәрде: — Тутыя?’. Тутыя кияүгә чыктымы?! — Акманың вакытында җыеп алынуы әйбәт, Баһа- диршаһ. Шуннан инде ашы аш булмады Абдулланың. Остазы белән сөйләшүенең атзеы-анасы калмады, вмәтгә үз¬ ләреннән башка да өч-дүрт кеше булуга карамастан, ярып салды: — Ә мин кан койдым, хәзрәт, кеше үтердем! — Тс-с-с, юкны сөйләмә, олан! — Габделрахман як- ягына каранып алды. Бәхетләренә, тегеләр инде хырлап йоклыйлар иде. Абдуллага исә ике дөнья — бер кәнди хәзер: тотып алдылар ни дә, асып куйдылар нп. Барыбер Тутыя дигән сөйкемле зат юк аңа дөньяда. Баягы сүзләрен бар галәм¬ гә кычкырасы, үз ихтыяры белән элмәккә керәсе килде. Кайнарланыи-шашынып, төнозын ишегалдында йөреп
чыкты. Иртән исә остазы белән дә корырак хушлашты; — Ярын, хәзрәт, хуш! Хак язганы шулдыр. Өмәттәп беренче кузгалган ям атына утырып, кабат юлга чыкты Абдулла, йөрәге исә «Уфага, Уфага» дин яр¬ сып типте. Әйе, аның әчеп Тайсугаи дигән карья юк иде инде дөньяда. Алтынчы бүлек Як-якка мичәүлән төптәгесе сыман ук җирән кашка ат¬ лар җигелгән коймәлс арба кисәк кенә бик каты чайка лып куйды, уң тарафка янтаеп китте. Көймә түрен туты¬ рып ялгызы йокымсырап барган Котлымөхәммәт морза¬ ның ерак юл килүдән авыраеп калган зур башы арбаның күн тышлыгына килеп бәрелде — түрә күзләрен ачты. «Ни булды?» — дип уйларга өлгермәде, фәйтун янә ти¬ гезләнде, кыр юлы буйлап келтерәп кенә тәгәри башла¬ ды. Тирә-юньдә нәрсә барын аңышырга тырышып, морза тыштан ишетелгән авазларга колак салды. Тик бары да искечә — өч кон буена яңгырап торган тавышлар иде ду¬ гадагы кыңгыраула]) шалтырый да, аны озатып йөрүче драгун җайдакларының тояклары тупылдаша. Ул да тү¬ гел, арба башындагы кузлада утырган кучерның инде эчне пошырып бетергән сагышлы җыры иңри: Чыгып киттем лэй мин юл буйлап, Дугайларым кит» лай күл буйлап; Гакылсыз ла адәм түгел идем, Гакылларым китте лэй күпне уйлап. Кучерның карлыга төшкән тавышыннан җиксенеп, һа¬ ва алу әчеп уелган бәләкәй тәрәзәнең күн капкачын ку тәрде, ачык тишектән тышка күз салды. Тирә-юньдә һа¬ ман да шул очсыз-кырыйсыз урманнар, алариы ярып- ярып үткән чәчүлек аланнар җәйрәп ята. Арыш серкә очыра бугай, басу өсте зәңгәрсу тузан белән эретелгән. Котлымөхәммәт кәефе кырылып кабат күзләрен йом¬ ды. Әмма баягыча оеп китә алмады — кузла өстендә шы- каеп барган агайның аһ-зар тулы җыруы йөрәккә төшә иде. «Бу мәхлук та юл да юл дип сукранган була бит әле»,— морза эченнән генә кырылып алды. Үз гомерендә шул күп булса Уфа — Минзәлә, Минзәлә — Казан юлла¬ рын узгандыр, байгыш. Котлымөхәммәт үткән чакрым¬ нарның. әлхасыйль, Тәфкилевләр йөргән фәрсәхләрнең чиреген генә күрсә дә, ни кыланмас диген. Әйе. юллар. Алар Тәфкилевләр токымының язмышы бугай... ЛЯ
Морзаның Тпрсэдэге утарында шушы борынгы нәсел¬ нең хан заманнарыннан калган шәҗәрәләре, атаклы ба¬ баларының майтарган эшләре, кылган гамәлләре языл¬ ган бихисап кәгазьләр саклана. Әлеге тузанлы истәлек¬ ләрне барлап, махсус укып-өйрәнен утырганы юк югын Котлымөхәммәтнең. Кая инде алар белән әвәрә килү, го¬ мер иткән хатыны янында назланып төннәр үткәрү, сө¬ екле балалары вә оныклары катында булгалау да бик сирәк эләгә аңа — һаман да шул казна эше. Анысы шә¬ җәрәдә үзе актарынмаса да, бабасы Мәмәш вә атасы Тәү- кплләрпең өзек-төтек сөйләгәннәреинән белә ул: 1әфкн- ленләрпең нәсел нәсәпләре бик борынгыдан килен. Нугай урдасында, ул гына да түгел, соңрак көчәеп киткән Рә- сәйдә күрекле кешеләр булганнар. Ата баба сүзе хактыр: Тәфкилевләр ыруының очы ханнарга барып тоташа — аның атасы Тәвәккәл, ягъни мишәрчәләп әйткәндә, 1әү- кил бнне Мәмәш бине Дәүләтмө.хәммәд бине Уразмөхәм- мәд хан бнне Ундай бнне Шигай хан бине Җадак хан бине Җаинбәк хан биле Барак .хан бине Коерчык хан бине Ырыс әл Чынгызи. Тәфкилевләр борын-борыннаи ханнар вә падишаһлар тирәсендә чуалганнар, аларга тугры хез¬ мәт иткәннәр, туктаусыз юл йөргәннәр, хөкемдарларның берсеннән икенчесенә хат-хәбәр, фәрманнар җиткергән¬ нәр — һәркайеыиа бил бөккәннәр. Котлымөхәммәтнең якынрак бабаларына килгәндә исә, өлкәннәр телендә иң cui кабатланганы — Ураллы баба, ягъни 1591 елда унберенче хөкемдар булып Ханкирмән тәхетендә утырган Уразмөхәммәд хан. Уразлыпың угълы Дәүләтмохәммәд. Аннан инде Котлымөхәммәтнең бабасы Мәмәш туган. Алар Ярыслау морзалары булып, Влади¬ мир һәм Ярыслау өязләрендә җир биләгәннәр, борынгы бабалары кебек үк ак падишаһка тугры хезмәт иткәннәр, Рәсәй дәүләтенең бер очыннан икенчесенә чапканнар Әле Котлымөхәммәт малай чакта да бабасы Мәмәшнең Владимир, Касыйм һәм Керенск өязләрендә җирләре, утарлары бар иде. Аларпы Керенск морзасы Максутовна кияүгә чыккан апасы Зөләйхага вә Касыйм морзасы Ша- куловка хатын булган икенче апасына бирнәгә бирергә туры килде. Шуннан соң инде бабасы Мәмәш 1718 елда атаклы морза Аушевлардан Әгерҗе төбәгендәге шушы каһәр суккан Тирсәне, аның тирә-яг ындагы авылларны сатып алды, алты йөзгә якын крестьянга ия булды. Ата-баба кәсебе яшь Котлымөхәммәткә дә бик ярап куйды. Өченче дистәне куганда пайтәхеткә килеп. Чит нл эшләре коллегиясендә башта тылмач, аннан тәрҗемәче 69
дәрәҗәсенә иреште. Нәселдән килгән яраклашу, куштан¬ лык. ялаганлык кебек «һөнәрләрне» уз итсә дә. бабала¬ рының гасырлар буе килгән йөремчәклеген өнәмәде яшь морза, ал арның юлда узган гомерләрен кызганды. Шу на да патша эргәсендәге тәрҗемәчелек вазифасын күктән иң¬ гән бәхет днн кабул итте. Ул чакта, үзе сыман ук яшь Петербургка яңа аяк баскан мәлдә. Петр патшаның хол- кыи-фигылен, гадәт-омтылышлэрын белми нде әле Кот¬ лымөхәммәт. Баксаң, сажин буйлы бу хөкемдар тик то¬ руның. ял-йокының ни икәнен белми, пайтәхетенә кай¬ тып керми икән. Аның шул кыбырсыклыгы аркасында япындагыларга да тынгылык юк, хәтта тылмач вә тәр¬ җемәчеләргә дә җылы сарайларда рәхәтләнеп утырырга туры килми. 171 I елның җәендә ул Котлымөхәммәт Тәф- килефпе дә Төрек походына алып китте. Шуннан башланды да инде. Азов якларында байтак йөреп кайткач, бераз баш-күз алуга, тиктормас хаким карашын Шәрыкъ ягына борды. Моның үзенә күрә сәбә¬ бе дә бар икән. Кыр казакълары арасында Рәсәй кана¬ ты астына сыену хакында сүз кузгатучылар байтак, имеш. Тоткан җиреннән сындырырга гадәтләнгән Петр Берен¬ че, озын-озак уйлап тормастан. Шәрыкъ илләренә князь Александр Бековнч җитәкчелегендә экспедиция юллый. Әллә бәхете, әллә бәхетсезлеге җиңде, аны-моны абайла¬ мастан билгесезлеккэ юл тоткан мең ярым казактан тор¬ ган экспедиция составында инде Алексей Иванович дип аталган Котлымөхәммәт тә бар иде. 1714 сәнәдә башланып, дүрт елга сузылган әлеге сәя¬ хәтне ходаң дошманына да күрсәтмәсен. Кыр казакъла¬ рың Рәчәйгә кушарга маташучы бу тәвәккәлләрнең күбе¬ се чит-ят җирләрдә башларын салды. Тәфкилевне исә ал¬ ла саклады — суештан мең бәла белән котылып, Кавказ¬ га килеп сыенды. Шунда ачлы-туклы, кимсетелүләр белән үткән ике елдан соң гына Петербургка кайтып егылды. Атлар-дөяләр сыртында, хәтәр корабларда җил-янгыр астында, тоташтан үлем сагалап торган шартларда уз¬ ган дүрт елга якын вакыт, мең газаплы, афәтле юллар кыен, һай. бик кыен, чын-чынлап гүр газабы булды. Аның каравы, Төрек походында үткәрелгән мәшәкать вә үлем куркынычы тулы ике елы һәм әлеге фаҗигале сәфәренең ахыры ярап куйды яшь морзага — Бөек днп аталган па¬ дишаһның күзенә чалынды, шуның нәтиҗәсе буларак, Петр Беренченең яшерен эшләр буенча өлкән тәрҗемәче¬ се мәртәбәсенә күтәрелде. 1722 елда башланып киткән 70
ятаклы фарсы походында ул инде патша яраннарының кү¬ ренеклесе иде... ...Арчадан соң Ташкичүгә таба борылдылар. Бу исә бүген кичкә сәфәрл.>рснең бер очына чыгачаклар дигән сүз. Атап чыккан юлының ахыры шәйләнүгә карамастан, Тәфкилеңнең кәефе юк. Ерак юл ваткан, эт иткән. Очы- кирые булырмы бу юлларның? Әллә алар аны тар лә¬ хеткә илтеп тыгарлармы? Шыксыз уйдан куырылып куй¬ ды бригадир — моңа кадәр башына мондыен фикер кил¬ гәне юк иде. Ул бит юлларга, алар никадәр генә газаплы, хәвефле булмасыннар, зур өметләр баглады, һәркайсына хыял канатларында чыкты. Ник дигәндә, үзеннән дә сер итеп кенә фикерләвенчә, әлеге очсыз-кырыйсыз юллар¬ ның бик әйбәт соңы булырга, алар аны кайчан да булса үзбаш түрәлеккә — властька алып килергә тиешләр иде ләбаса! Биргәненә шөкер, инде жнде дистәне тутырды, шуның ярты гасырдан артыгы шомлы вә даулы юлларда үтте. Аларнын исә ахыры — ул өмет иткән асаба хаким¬ лек күренми дә күренми, һаман да кеше кешесе, йомыш¬ чы малайдай, гел әллә кемнәр ихтыяры белән йөрү. Ош¬ бу сәфәренә дә губернатор Неплюев кушуы буенча нит¬ кәндер Габдессәлам ахунны эзләп чыкты. ■ Күнелен урынына утыртып, инде тынычлап карта¬ йыйм дигәндә, пайтәхеттән ерактагы шушы аулак төбәк¬ тә янә ыгы-зыгы, дау купты. Әлеге дә баягы яңа началь¬ нигының фәрештә булып кылануыннан инде. Нишләгәнен белми, Уфада алла булып яткан Аксаков өстеннән эш кузгатты Неплюев. Алым алуның чамасын югалткан теге. Моны ишеткәч, Тәфкилсв елмаеп куйды, күңелендә кү¬ мелеп яткан комсыз корт янә кыбырсый башлады. Кем белә, шәт хак тәгалә аны Уфага баш итеп тәгаенләгән¬ дер. Морза, сабырлыгын җыеп, Аксаков башы өстендә ко¬ тырынган зилзиләнең ни белән бетәсен котте. Ләкин «ти¬ ле гөбернатор» дигәннәре бөтенләй үк дивана булып чык¬ мады, койрыгына басуга, тешләшергә тотынды — Тәфки¬ лен өстеннән шикаять язып салды. Имеш, морза алым ала. Пә инде, чыннан да ахмак димәссеңме үзен! Бу кыр¬ гый далада түрәләрнең кайсы гына ришвәт алмаган да, үз кесәсен калынайтуны кайгыртмаган. Анысы -эчен бик кайгырмады Котлымөхәммәт, судан коры чыгарына ышанды. Алай да Аксак тәренең башка дәлилләре уйла¬ нырлык иде. Имеш, Тәфкилсв Тирсә утарындагы кресть¬ яннарын чамадан тыш изә, имеш, шуңа чыдый алмый, тегеләре баш күтәрә. Боларын да бөһтан, яла дип кенә котылыр идең дә 71
бит, Тирсә халкының бөтен Чулман, Нократ, Агыйдсл буйларын болгатып, ыгы-зыгы килүләрен кая куясың? Патша хәзрәтләренең гадел солдатларына каршы чыгу¬ га хәтле барын җигтсләр, җпрбитләр. Анысы гына жит- мәгән нде тагы, әлеге урыс фәрештәсе Нсллюев Тирсәдә- ге хәлләрне пайтәхеткә язган, хәерсез. Хәзер кая ул ге¬ нерал тасмалары да, губернатор урыны хакында хыялла¬ ну?! Инде ничә ел Тнрсә юлын таптый менә. Әле бу сә¬ фәрендә дә, туры юлны урау итеп, утарына сугылуы юк¬ ка түгел. Андагы фетнәнең тынын җиткәне юк. пыскый да пыскый, вакыты белән ялкынланып та ала. һай. бу Тир- сә! Бөтен киртен бутады морзаның. Тарих битләреннән. Икс мәчете һәм мәд¬ рәсәсе булган Гирсә төбәгендә яшәүче крестьяннар¬ ның кузгалышы 1736 елда Казан губерна канцеля¬ риясенә Тәфкнлеп өстеннән шикаять язулары белән башланып китә. Алар: «алпавыт безне көчләп, за- кун сыз рәвештә крестьянлыкта тота, безне аңардан коткарыгыз!» — дип язалар. Ипчек кенә язылмасын, губерна чиновниклары дөрес аңлаганнар моны. Жа- луга кул куйган крестьян вәкилләре Имамов, Куна¬ ев һәм Биктимеровларвы чыбыркы белән кыйнарга, алпавыт өстеннән йөрмәскә әмер бирелә. Шуннан инде күршедәге Чишмә авылы крестьяннары Петер¬ бургка, ндарә итүче Сенатка үзләренең хәлләрен язып җибәрәләр: «/Хта-бабаларыбыз һәм аларныц ба¬ балары алпавыт кулында тормаганнар, аңар салым яки ясак һәм башка йөкләмәләр түләмәгәннәр. Ә мон¬ нан ун ел элек Тәфкилевнсц приказчигы Мәүлекәй Семенов безнең авылга килеп сез барыгыз да Тәф- килевтән качкан крестьяннар дип, алтмыш дүрт ир һәм хатын-кызны, указ игълан итмичә, Тәфкилсв крестьяннары дип язды. Хәзер дә безне көчләп крестьянлыкта тоталар». Хөкүмәткә әнә шундый эч¬ тәлектәге башка гаризалар да җибәрелә, 1742 елда губерна канцеляриясе шикаятьләргә кул куйган сигез кешене кулга ала һам, бернинди аклану кабул итмичә, тикшерү' алып бармыйча, алар- ны ике ай буена Казан төрмәсендә яткыра. Аннан соң икесен чыбыркы, алтысын камчы белән кыннан, Тәфкилсв утарына кире озаталар. Алпавыт аларны тагы бер ай буена богауланган килеш каравыл ас¬ тында тота. Бу хәлләргә чыдый алмаган крестьян¬ нар баш күтәрәләр. Чишмә халкына Нәжәр, Тирсә, 72
Балтач, Мордва, Кибәкләр һәм башка авылларны¬ кы да кушыла. Тәфкилев үтенече буенча 1742 елның октябрендә Казаннан егерме биш гренадер белән унтер-офицер килә һәм Чишмә авылы кешеләренә аларның морза¬ га беркетелүләре турында Указ укын, алпавытка буй¬ сынырга үгетли. Моңа каршы крестьяннар: «Гәфкн- лев безнең крепостнойлыкны исбат итсен!» — дигән таләп куялар. Икенче бер команда Нәҗәр авылы крестьяннарын буйсындыру һәм җәзага тарту өчен җибәрелә. Ләкин крестьяннар аларны «кыйнаган¬ нар һәм авылдан куганнар». Шулай итеп, халыкның гаскәрләр белән канлы бәрелешләре башланып китә. Коралланган крестьяннарга Чишмәдән Кнмай Зәе- тов. Нәжәрдән Мөхсин һәм Ишкенән Зәетовлар җи¬ тәкчелек итә. Хөкүмәт «крестьяннарны үгетләү, баш¬ лап йөрүчеләрне тоту, бунтка катнашучы бар халык¬ ны чыбыркы белән кыйнау» өчен зур гаскәр җибә¬ рергә мәҗбүр була. Шул ук елның ноябрендә биш йөз кешелек гаскәр килеп, Чишмә һәм башка авыл¬ ларны камап ала. Чишмәгә башка авыллардан да байтак халык җыелган була. Бирелергә һәм тара¬ лырга дигән әмерне алар кире кагалар. Офицер ке¬ шеләргә агарга һәм авылны штурм белән алырга приказ бирә. Бәрелеш башлана, ул кул сугышлары¬ на кадәр барын җитә. Берничә крестьян үтерелә, бер¬ сен штык белән кадал яралыйлар. Хөкүмәт гаскәр¬ ләреннән ике гренадер, бер мушкетер һәм бер татар таныкчысы үтерелә. Сугышлар һәм каплы бәрелеш¬ ләр волостьның башка авылларында да. бигрәк ть Нәҗәрдә, Морянада һәм Балтачта була. Әмма сол¬ датлар, баш күтәргән крестьяннарның ныгытылган авылларын ала алмыйча, кире чигенәләр. Җәза экспедициясе бөтен волостьта уңышсызлык белән тә¬ мамлана. Тирә-юнь тынып калгач, крестьяннар үлгән ип¬ тәшләрен җирлиләр, урманда яшереп лагерь оеш¬ тыралар. Җиңүдән әсәрләнгән халык көрәш дәрте белән яна Баш күтәрүчеләр Кнмай Зәетовны Казан ягына анда пиләр барын белешергә җибәрәләр. Ул Казаннан майор командасында зур гаскәри көч ки¬ лүе турында хәбәр алып кайта. Крестьяннарның бер өлеше урманга китә, бер өлеше Балтачка килеп, авылны ныгыта. Майор 1743 елның январенда во¬ лостька килеп керә. Баш күтәрүчеләр бу кадәр зур 73
көчкә каршы чыгу ниятеннән кайталар. Авыллар солдатлар белән тула. Халыкның күбесе урманга, канберәуләрс башкорт далаларына качып китә. Кал¬ ганнары исә рухларын төшермиләр. Восстаниенең тотылмый калган житәкчеләре, урманда отряд оеш¬ тырып, шуннан, алпавыт мнлкенә һәм анын тормы¬ шына куркыныч салып, һөжүм итепторалар. Тнрсә төбәге крестьяннарының 1742—1741 еллар¬ дагы восстаниесе көч-хәл белән бастырыла. Тәфки- лев жинел сулап куя. Әмма бор кабынган утның һа¬ ман да көйрисен, ниһаять, 1764 елда янә ялкынла¬ нып, шуна көенә-көенә тагы ике ел яшәгәннән соң туксан бер яшендә улел кнтәсен, восстаниенең ан¬ нан соң да елдан артык дөрлисен белми әле ул. Аягына чабата-башмак кына элгән Габлелсәлам, ку¬ лына комган тотып, ямь-я шел чирәмле ишегалдыннан ла¬ пас якка узып бара иде. Шөлдер тавышы ишетеп сискә¬ неп китте, утыртма читән аша урамга күз салды Таш- кичүдә гомер күренгәне булмаган өсте бөркәүле ят арба капкасына якынлашын килә, үзләре күзгә күренмәгән ма- лай-шалайныи: «Гөбернатор! Губернатор!» — дип чыел¬ дашуы ишетелә. Габлелсәлам ишегалды уртасында каккан казыктай басып калды. Каршы як күршесе Гынльмежинан карчык, кулын кашлары өстенә куел, жилканка аша урамдагы та¬ машага бер генә карап алды дә кисәк юкка чыкты. Шы- рыйлашкан малайлар да тынып калды — фәйтуннан бер¬ ничә сажин гына артта бер өер атлы гаскәриләр күрен¬ де. Бу хәлгә ни дияргә белми торган арада, зиннәтле ар¬ ба, тау кадәр булып, урыс капка төбендә туктап калды. Габлелсәлам күкрәгенә салкын йөгергәнен тойды — тагы төпченергә килүләре, дип унлап алды, Казан губернато¬ ры кешеләрен күздә тотыл. Алай дисәң, бу кадәр дә зур¬ дан купканнары юк иде. Берәү, куп булса, икәү-өчәу ки¬ лен чыгалар иде дә, мәдрәсәдә нәрсә һәм ничек укыту ха¬ кында сорашкалан. китеп бара торганнар иде. Болары тулы бер көтү бит. Батыршаһның эзенә төшкәннәр, мон¬ да кунып чыгуын сизенгәннәр, күрәсең. Ул шулай шик-шөбһәгә батып торган арада шыгыр¬ дап кече капка ачылды, ишегалдына салмак адымнар бе¬ лән әзмәвер гәүдәле, хатын-кызларныкыдай озын житен чәчле гаскәри килеп керде. Бер генә дә безнен халыкка охшамаган. Өстендәге затлы япанчасына караганда, гади солдат та түгел, янарал-мазар булмагае. Габлелсәлам 74
(пөбһәләнеп ни буласын көтте, киеренкелектән аркасына салкын тнр биреп чыкты. Теге бәндә исә аңа якынаюга Гөрләтеп сәлам бирде: — Әссәламегаләйкем, ахун! Бу шулкадәр көтелмәгән булды ки. Габделсәлам тә¬ мам каушап калды, кулындагы комганы төшеп китә язды. — Вәгаләйкем...— днп мыгырданды ул шыпыртлап ди¬ ярлек. Мәгәр үзен кулга алды, комганын чнрәм өстенә куйды. Чакырылмаган кунак янына ук килеп җитте, каршы- сына басып, шешенкеләнеп торган тыңлаусыз күзләрен хужага төбәде. Тнк аның йөгерек көрән күзләре бары¬ бер икесе ике якка карый иде. — Шикләнмә, ахун! Кара ният белән йөрүчеләрдән тү¬ гелмен. Котлымөхәммәт морза днләр мине. Шаять, ишет¬ кәнең бардыр. — Шөкер, куркыр-өркер хәлләребез юк, тәкъсир.— диде Габделсәлам. үзенең төп асылына кайтып.— Тың¬ лыйм сезне... — Кунакны шәп каршыламыйсын, ахун.— диде әзмә¬ вер, яргаланып торган иреннәренә елмаю галәмәте чыга¬ рып.— Өенә чакырыр идең ичмасам. Хуҗа кыенсынып куйды, ашыкмый гына аягы астын¬ дагы комганын кулына алды һәм ачык ишеккә ымлады: — Рәхим итәсез. Тәфтиләү хәзрәтләре. Алар өйгә таба кузгалырга өлгермәде, гөрселдәп кап¬ ка ачылып китте. Авыл старостасы Ходайбирде, чәшке асты кадәр җиз калаеның, элмәген муенына элә-элә, ат¬ лый йөгерә ишегалдына килеп керде. Ул гыҗгылдап, ты¬ нына каплана-каплана, мондагылар янына килеп җитте дә Тәфкилевпең аягы астына тәгәрәде: — Бигайбә, галиҗәнап, килүеңне абайламый калган¬ мын. Ни боерасыз? — Тор, аунама.— диде морза, төксе генә.— Боерыклар булмастыр кебек. Бар. эшенне кара? — Куна торгансыздыр бит. галиҗәнап?! — Староста курка-өркә генә аягына калыкты, мескенләнеп бөрешеп калды.— Тә1 ам-пигъмәт. урын-җир дигәндәй... — Әйткәнне төшенгәнсеңдер, шаять?!—Тәфкилев куеныннан зур гына кулъяулыгы чыгарып, тузанлы битен сөрткәләп алды,— Юлында бул дидем! Ходайбирде олуг түрәнең кыркулыгын нәрсәгә юрар¬ га белми торган арада, капкада бәләкәй буйлы, т\м-тү- гәрәк гәүдәле, боҗыр кебек җитез секунд-майор күренде, гаскәриләрчә чос кына бригадиры каршына килеп басты: 75
— Боерыгыз. Алексей Иванович! — Боерык шулдыр: янә. старостаны алыгыз да, тирә- күршедәге йортларга урнашыгыз! Мин куна калам. — Баш өсте,— дип кабатлады майор һәм, тәгәрәп бар¬ гандай, капкага таба кузгалды. Гаскәриләрнең үзара сөйләшүе староста миенә дә ачыклык салды бугай, ул урталап бөгелеп майор артын¬ нан йөгерде. Тәфкилсв белән Габделсәлам өйгә таба куз¬ галдылар. — Авызыгызның бәхете бар икән, әфәндем,— дип сөй¬ ләнде лужа, кунагын бусагадан уздырып,— пешкән ашка тап булдыгыз. Морза чыраен сытып, бусагадан атлады. Өтек бер ахунның үзенә күрә дәрәҗә саклап сөйләшүе ошамый иде аңа. «Мин сина әфәнде түгел»,—дип кисмәкче булган иде дә, тыелып калды — эшне бозып куюын бар. Мич арасыннан ачыргаланган .хатын кыз тавышы ише¬ телеп китте; — Ходаем, кысыр аш кына салгапыем. Сниантәм.таң белән теге печән өстенә дип симертә торган тәкәне... — Белом,—дип бүлдерде аны Габделсәлам —Булга¬ ны белән табын әзерлә дә мунча ягын җибәр. — Хафаланмагыз! — Морза алдагы өйнең түренә уз¬ ды.— Мунча иртәгәгә калсын. Юл бик ватты, ял итәр идем... — Мәрхабә, тәкъсир, мәрхабә.— Хуҗа олы якның ишеген ачты.— Рәхим итегез, ак өй бөтенләе белән сезгә. Тик чебеннәр бимазалар инде бераз. Әнкәсе, тәрәзәләрне томаларга кирәк булыр. Мәгәр элек тамак ялгап алыр¬ быз ич, тәкъсир?! Тәфкилсв аның мәгрурлык сизелеп торган сүзен ишет¬ мәгәндәй, авыр чайкалып, кунак ягына узды, бусаганы ат¬ лап үтүгә тукталды, як-ягына карайды. Бүлма зур, татар ларга хас булганча чиста. Сирәк очрый торган хәл — тә¬ рәзәләрдә пыяла. Түрдә өстәл, уң буйда киң агач кара¬ ват. Сул як почмакта акшарланган мич. «Байларча кы¬ лана, хәчтерүш, ак мич чыгарткан»,— дип унлап алды морза, көнләшкәндәй. Әмма шул як стенада өйнең буен- нан-буена сузылган китаплар тулы шүрлекләр күреп, рән¬ җүен онытты. Өстәвенә, өстәл өсте дә, тәрәзә төпләре дә ачып-ачып куелган китаплар белән тулгап. Ташбасмалар юк диярлек, күбесе кулдан күчереп язган фолиантлар. Морза, канәгатьләнүен белдереп, тамак кырып куйды: — Укыйбыз дисең алайса, ахун? — Ис, үзебез дә өйрәнәбез, сабак та тыңлатабыз.— 76
Габделсәлам зур өслекле артсыз урындыкка көрпә салып, кунакка утырырга ишарә ясады,— Кәсебем шул бит, мө¬ дәррислек кылу. — Ярый, ярый,— Тәфкнлев япанчасын салды, аны ху- Жага сузды да урындыкка утырды, тузанлы булсалар да затлы икәнлекләре күренеп торган күп итекле аякларын сузып җибәрде— Ишеткәнем бар: гыйлем иясе икәнсен- дер. Ничек соң, зуррак мәдрәсәгә күчәргә ниятең юкмы? — Ул кадәресенең башыма килгәне булмады, тәкъ¬ сир,— дип җаваплады хуҗа, ике тәрәзә арасындагы сте¬ нага сөялеп, — Шөкер, мәдрәсәбез нык, шәкертләр кытлы¬ гы кичермибез... — Ышанам, татар халкы гыйлем дигәндә атлыгып тора. Әмма ләкин «Зур корабка — зур диңгез*, диләр урыслар. Әлхасынлһ, мин сине алып китәргә дип килдем. Тез буыннары йомшап китте Габделсәлампсң, чырае¬ на гаҗизләнү билгеләре чыкты, куркынган күзләрен ку¬ нагына төбәде. Алан икән, зинданда черетергә икән исәп¬ ләре. Ул арада Тәфкнлев тә ялгышрак сүз әйтеп ташла¬ вын абайлап алды, хатасын төзәтергә ашыкты: — Ие, алып кит»ргә, дөресрәге, чакырырга дип... Үзе¬ безнең могтәбәр Оренбур каласына. Шул ук үз шөгыле¬ ңә, оланнарга сабак бирергә... Ахун җиңел сулап кунды, мәгәр сер бирмәде: — Урыстыр, керәшендер кебекләргә дәрес тыңлатка¬ ным юк шул, тәкъсир,— днл куйды ул сабыр гына.— Күз күргән, колак ишеткән эш түгел диюем. Тәфкнлев олы якны тутырып шаркылдап көлеп җибәр¬ де. Шулкадәр ихластан көлде ки, кулъяулыгы белән дым¬ ланган күз төпләрен сөртен алды .хәтта. — Урыс-мукшылар хакында сүз бармый, ахун,— диде ул, ниһаять, шаркылдавыннан туктап,— Үзебезнең мөсел¬ маннар да буа буарлык анда. Каладан унсигез чакрым жнрдә, Сакмар буена тулы бер бистә булып килеп утыр¬ дылар. Башлап йөрүчеләре — Байлар Сабасыннан Сә¬ гыйт әфәнде Хаяллн дигән зур сәүдәгәр. Инде тәнләнеп киләләр. Сәгыйт әфәнде мәчет салдыру хафасында. Кал¬ кып килүче диварларын үзем күрдем. Лндыен мәчет Ка¬ занның үзендә дә юк, булса да борынгы шәһрн Бо.иарда гына булгандыр. Көзгә мәдрәсә ихъя ’ кылма кч ы лар. Габделсәлам ишеткәннәрен күңеленә сеңдерергә өлгер¬ мәде, ишек артында карчыгының тыенкы тавышы ише¬ телде: * Ихъя- яңадан кору, яңаргу, тергезү. 77
— Сиңаәйтәм, аш суына. Самавырым да кайнап чыкты... Хатынының ягымлы авазы аны бүгенгесенә кантарлы, хуҗа кеше ашыгып урыныннан кузгалды: — Кулларны чайкыйк та тамак ялгап алыйк, тәкъсир. Сүзне өстәл янында да дәвам итәргә була. Баягынак хатынының өзгәләнүен хәзер генә аңлаган¬ дай булды Габделсәлам: олуг түрәгә кысыр умач тәкъдим итүе чыннан да уңайсыз иде. Нишлисен, башка чарасы юк, итле токмачтыр, бәлештер нртәгәгә кала. Ярын әле каты¬ гы, мае бар икән карчыгының. Ул кунак алдына зур гына чаган кашык куйды, эре-эре телемнәр итеп ипи кисте һәм, кыенсынуын яшерергә тырышып, сүзне баягы буразнага борды: — Оренбур төбәгендә мөселманнар да бар, дисез алай¬ са... Ашагыз әле, тәкьсир, кысыр аш дип аптырап утыр¬ магыз. Калҗалары иртәгә, боерган булса... Бисмиллаһе нррахман... Түрәнең ачыгуы җиткән иде бугай, бнсмнлласыз гына кашыгына үрелде, нәзберекләнеп тормады, арыш ипие белән умач мендерергә тотынды. Дәшми-тынмый беравык ашагач кына кашыгын өстәлгә куен, сүз башлады: — Сон. безнең татар булмаган тараф бармы инде. йә?! Чыңгыз ханнар заманыннан бирле болгаталар бит аны Шуңа җитмәгән җирләре юк.— Морза янә кашыгына үрел¬ де. башлаган сүзен каударланмыйча ашый-ашый гына дә¬ вам итте. Аның сөйләгәннәренә караганда, узган 1744 елда Орен¬ бурга Казаң өязеннән ике йөзләп гаилә күчеп килгән икән, һөнәрчеләр дә сәүдәгәрләр, имеш. Шулар Каргалы тавы итәгенә утырып, бнстә корып җибәргәннәр. Исәпләре — Шәрык белән сәүдә тоту икән. Тәфтиләү түрә үзе дә шул эшне бик мәгъкуль күрә, аларга хәерхаһ. Тнк тегеләре гыйлем ягы такы-токы булудан җиксенәләр, шуңа да Сә- гыйг бистәсендә мәдрәсә ачып, балаларына дин сабагын¬ нан тыш, дөньяви фәннәр дә укытмакчылар. Дөрес, был¬ тыр каланың үзендә татар мәктәбе ачканнар ачуын. Мә¬ гәр ул гимназия сымаграк булып, анда кара халык олан¬ нарын алмыйлар, өстәвенә, христиан диненә күчкәннәргә өстенлек, ди. Максаты да тәрҗемәчедер, илчедер кебек дәүләт кешеләре хәзерләү икән. Бистәнекеләр үзләре дә диннән язган ул мәктәпне өнәмиләр, балаларына дөнья¬ лыкта да, ахирәттә дә ярашлы гыйлем бирмәкчеләр Бәла шунда—әлеге заманчарак мәдрәсәдә дәрес бирерлек мө¬ дәррисләр дә, хәлфәләр дә юк диярлек. Габделсәламне шул 78
•iiipc башлап йөрергә дип кодаларга килү»-' ,1КӘ11 морзаның. Аш янында да, аннан соң чәй эчкәндә дә өзми-куймый туларны сөйләде Тәфкнлев. Ул ннде ахунны биш куллап ризалашты днп уйлады, ахры, аның фикере белән кызык¬ сынып та тормастан, күрсәтмәләр бирергә тотынды: йорт-жп реңне әвсш-тәвеш ит, шәп сыер-сарыкла- рыцны да куып йөртмә,—днп сәйләнендә булды морза, мәсьәләне хәл ителгәнгә санап.— Мал-туар арзан ул як¬ ларда, килүгә сатып алырсың. Тик берүк китапларымны калдыра күрмә. Нәрсә-нәрсә, китап дигәнен кадерле да¬ лада. Ул шулай эшне ансат кына хәл нтеп куйса ла, Габдел- сәламнен гомер иткән нигезеннән һнч кенә дә кубасы кил¬ ми иде. Ахун кыюсыз гына каршы чыкты, бик үк нигез¬ ле булмаган дәлилләр китерде. Котлымөхәммәт исә пат¬ шалар, салатлар, аннан да битәр илчеләр арасында кай¬ наган морза — төрле сөйләшүләренең рәтен белә, хужз- ның кыюсыз каршылыкларын берсеннән-бсрсе саллырак сүзләр белән томалый торды, яңа бистәдә дә ахунлык дәрәжәселдә калачагы белән кызыктырды: Ниһаять: — Аннан килеп, без дә шул ук падишаһ хәзрәтләре мәнфәгатен яклап йөрибез лә,— днп, сүз олавын басты¬ рып куйды. Башкача чарасы калмагач, соңгы сылтавына ябышты Габделсәлам, серен чиште: — Шулаен шулай да, тәкъсир, барыбер барыл чык¬ мас шул. Бәп бит ышанычсыз бәндә—Казан гөбернато- рынып шәхсән күзәтүе астында. Ай-Һай, рөхсәт итәрләрме7! Тәфкилсв баягыча ихластан шаркылдап көлеп жпбэр- де, аннан кисәк җитдиләнеп калды: Ә без берәүдән дә рөхсәт сорамыйбыз, ахун! — ди¬ де ул, кырыс кына.— Шөкер, үзебезгә үзебез хуҗа! Җиденче бүлек Күтәрелә барган саен җилекләрне суыра, буыннарны калтырата, сулыш алуны буа торган Ирәйдек сырты да, исемнәре мәгълүм булмаган тагы байтак кына кыя-таш- лар да артта калды, ут-үлән баскан беленер-беленмәс сукмак түбәнгә авышты. Абдулла үзе дә. тычкан сыртлы җирән аты да җиңел сулыш алдылар. Ул арада кип күк¬ рәкле, куе яллы елдам алаша адымын арттырды, ярсып диярлек алга атлады. Тик аның болай хут.ты баруы озак¬ ка сузылмады, каршыда, инде сыегая башлаган томан эчендә тагы бер шәрә кыя пәйда булды. Абдулла тезгенен 79
тарты. туктап калган аты өстеннән тирә-юньгә күз сал¬ ды. Уңга караса да. сулга бакса да, бер үч манзарага тап булды — кичәдәй бирле үзен озата килон таулар да тау¬ лар. Түбәләренә болытлар да менеп жнтә алмаганнар әнә, текә битләүләренә ышкылып, алар да адашып йөри¬ ләр. Ул карурманнар тагы! Җайдак түгел, җәяүлс де ерып чыккысыз. Сукмагыннан яздыңмы — беттем диген. һай, бу Урал! Оч ы-кырые юк буган бу кырыс җәннәтнең. Инде икенче көне юлда, як-якта исә һаман да шул күккә ашкан мәгърур таулар да алардан калышмаска тырышып кояш¬ ка тартылган нарат-караганлар. Юлына әлсдән-әле ярсу- йөгерек елгалар, мәкерле тарлавыклар, мәшәкатьле тау үткелләре дә юлыга юлыгуын. Әмма алары да даладагы сымак иркенлек хиссияте бирмиләр, шушы бихисап кыя- сөңгеләрнең, карагай урманнарының дәһшәтле мәһабәтле¬ ген арггыралар гына. Шуңа карамастан, монда үзеңче илчектер хөр. иркен итеп тоясың. Булса да булыр икән ыгы-зыгысыз, шау-шусыз илаһи бер төяк! Әнә ич, күпме юл үтте, ник кенә бер бәндә очрасын да, пик кенә бер ке¬ ше тавышы ишетелсен. Хәтта кошлар да тынып калган. Күк ут өсте — Интрау җитте шул, Питрау. Әллә соц шул шомлы-дәһшәтле тынлыгың белән бөек микән син, Урал- тау?! Шушы әкияти гүзәллектән, бөеклектән шулкадәр әсәрләнгән иде ки, тезгенен кулына алганын сизми дә калды. Әмма кузгалып китәргә өлгермәде, кайдандыр, сул тарафка сузылган ике тау арасындагы үзәклектән, шушы төбәк баласы — башкорт егетенең киң күкрәктән сузып- сузып җырлаганы ишетелде: Уралкайзан бсйск ай тау булмас, Урзлкайзы һоймәс тә нан булмас Үз илкәе корбан булган Ир егеткәйнең ц мере йәл булмас. Ниһаять, җыр еракка китеп тынды, Уралның күгел¬ җем таулары арасында эреп юкка чыкты. Абдулла исә аты өстендә һаман да таш сын сыман утыруында. Юлына кузгалып китә алмый, сихерләнгән иде егет. Вә әй хәсрәт, сагыш днгәнсц ошб}г азат төбәккә дә килеп җиткән икән ләбаса! Аңа бит әле бая гына мондагыдай хөр-аулак урыннар, мондагыдан да бәхетле кешеләр бүтән беркайда да юктыр сыман тоелган иде. Беркатлы димә, инде син бу күңелне. Булмаган ди! Кыерсытылганнар, җәберләнгән¬ нәр белән дөнья тулы хәзер. Теге чакта, Ташкнчүдәи кайт¬ кан мәлдә, өстенә очып килгәндәй тоелган дәһшәтле Ка¬ ракош бу борынгы тауларга да төртелеп калмаган икән 80
шул. Урал аръягына ук барып җиткән. Вә әй хәсрәт, бер генә дә иреккә тиенгән төбәге юк микәнни соц бу Рәсәй- ңсң?! Абдулла тезгенен җибәрде, кун итек үкчәсе белән аты¬ нып корсагын сыдырып алды — шактый гына хәл җыяр¬ га өлгергән алаша адымлы гына кузгалып китте. Сукмак, каршыдагы ялангач кыяны урап үтте дә, теге тар үзән¬ леккә килеп төште, унга борылды, юлчыны бая гына теге башкорт җайдагы китеп югалган якның капма-каршысы¬ на юнәлтте. Монда чагыштырмача тигез нде. Абдулла тез¬ генен ияр кашына элеп, янә уйга батты. Барча халаеклар Каракош канаты астында диген. Ә ул, ахмак, әнә шул җиһанны томалап килгән пырдымсыз көчтән Урал аръ¬ ягына китеп котылмакчы булды. Дөресрәге, качты. Посар¬ га түгел, кылычка ябышырга кирәк булгандыр, бәлки?! Ие, Ташкичүдән кайткач, аңа үзләренең Карышбаш авылында шөгыль табылмады. Мостафа мулла әле типсә тимер өзәрлек: мондагы бердәнбер мәчеткә до, алың янын¬ дагы бәләкәй мәктәпкә дә якын килермен димә. Ничара- дап бичара дигәндәй, үзләреннән ике көнлек юлда гына булган Гъәйнә иләүендәге Илеш мулла авылына барып урнашырга, малайларга сабак тыңлатырга насыйп булды аңа. Төпләнгән җиренә сүз килерлек түгел иде аны анысы. Ни дисәң дә. халкы үз каның — татарлар. Илеш үзе — янып торган ир уртасы кеше, бик бирелеп имамлык итә, мәчеттән башкасына катнашмый, мәдрәсәгә кереп тә ка¬ рамый диярлек. Хәер, аның сабак тынлатыр вакыты да юк, җаны-тәпе белән хөкемдарларга бирелгән. Түрәләр¬ нең урысы булмасын, үз мөселманыңныкы булмасын — аңа барыбер, гел шулар тирәсендә чуала. Инде алары якын-тирәдә булмаган тәкъдирдә дә, телендә гел патша хәзрәтләре дә шәрафәтле мәлнкә генә. Күзе алдында ак патшага тел тидерүче табылса, гыйсъянчының бугазын чәйнәп өзәргә әзер, билләһи. Бу кадәр бирелгәнлек аның үзенә дә кыйммәткәрәк төшә төшүен, шуңа бәйле рәвеш¬ тә әледәп-әле авылдашлары, хәтта якыннары белән телгә килә. Ахры шуңа, мулланы яратып бетермиләр авылда. Абдулла да аның әлеге гадәтен башта ук өнәмәде, мә¬ гәр дәшмәде. Мәдрәсәдә үз иркендә булуыннан үтә канә¬ гать нде ул, дөнья мәшәкатьләренә тыгылмый гына са¬ быйларга сабак бирүендә булды. Тик бу ыгы-зыгылы дөньяда үз кабыгыңа гына бикләнеп яту мөмкин түгел икән шул. Бервакыт Унаш углы Илешнең ншелгадына килеп керсә, молдагы хәлгә шаккатып калды Абдулла. € 4191 81
Мулланың куштаннарыннан берәү — Ал па мыш Хафиз жир- гә сузып салынган ялчы Гапсаттариыи шәрә артын кам¬ чы белән каезлый. Бер мизгелгә генә катып калган Аб¬ дулла. исенә килеп, жәлладның өстенә атылды, аның имән күсәгедәй нык кулын тотып алды. Кызарып-бүртенгән, тирләп чыккан Хафиз гәүдәсенә ятышмаган нәзек тавыш белән чыелдап жибәрде: — Чау, нишләвең, мөгаллим?! Тавышка өйдән Илеш мулла килеп чыкты, ишегалдын¬ да бәхәс, тавыш купты. Байтак тарткалашкач, шул ачык¬ ланды: елга якын Жаек буенда яна кальга кору эшлә¬ рендә булып кайткан бабул Гзпсаттар хезмәт хакы турын¬ да суз кузгаткан икән. Илеш ана: «Анысын падишаһтан сора»,— дигән. «Падишаһ бик еракта шул, безнең моң- зарларны ишетми»,—дип жаваилагап тегесе. Патша хәз¬ рәтләре хәтле патша хәзрәтләренә тел тидерүе өчен сук¬ тыруы икән аны хәзрәтнең. Ничек итсә итте, барыбер ялчыны аралап алды Аб¬ дулла. Әмма бу изгелеге апа явызлык булып кайтты. Илеш яшь мөгаллимгә кырын карый башлады, жай чыккан саен иләү ыстаршинасыпа аны яманлан сөйли торган булды. Анысы инде шулай үтеп тә китәр, онытылыр иде, бәл¬ кем. Күп тә үтми, авылда ике кешенең кулга алынып, Уфа төрмәсенә озатылулары хәбәре таралды. Каравыл өендә жыелгап агай-эне арасында моннан ун еллар элек яу чап¬ кан Алдар белән Күчемнең батырлыкларына шаккатып сөйләгәннәр, имеш. Илеш мулла алар өстеннән шикаягь язган, тегеләрнең ишле балалары өелеп ятим калган. Хәбәр Абдулланы чыгырыннан чыгарды. Ул, дәресен ташлап, Илеш мулла йортына китте. Килеп керүенә коры гына сәлам бирде, хужаның жанабын көтмәстәп, ана ябы¬ рылды: — Нишләвең инде бу. хәзрәт?! Үз мөселманнарыбыз¬ ны хибесхапәгә оэаттыргансың бит .. Тизара халыктан тамга жыярга, кайтарырга кирәк үзләрен! Сәламгә жавап кайтарырга дигән авызы ачык калды Илешнең. Шул гомер дөньяда яшәп, ана каршы сүз кат¬ кан, акыл саткан кеше юк иде. Ул агарып калды, аннан бурлат булып янып чыкты, ык-мык итте. — Нәрсә?! Бәле үрәтмәкчеме сән, хәсис! — дип җи¬ керенде ул бераздан. Бу вакыт исә Абдулла капкадан ук чыгып бара иде инде. Ул мәдрәсәгә таба борылмады, авылның бердәнбер озын урамы буйлап китте. Ашчам намазы житкәндә, авыл 62
Халкы исеменнән «прошнижә» язылган, апа тугыз дистә¬ дән артык тамга куелган иде. Теге агайларны төрмәдән чыгардылар чыгаруын. Тик Абдуллага тынгылык калмады монда — Илеш ачыктаи- ачык Һөҗүмгә күчте, мөгаллимнең һәр адымыннан чи эз¬ ләде. Бәхеткә, бу чак инде Абдуллага аның гына теше үтәрлек түгел иде. Авыл халкы аны тиз танып алды. Яшь мөгаллимнең биниһая гыйлемлеге, гадәләтлеге, гаделлеге хакында сүз. авылга гына сыешмыйча, бөтен Гъәннә иләүс- иә таралый өлгергән иде. Бер гаилә кешеләре, күршеләр арасында килеп туган низагъ-бәхәсләрне хөкем итәргә, бигрәк тә теркә малы, мирас бүлү кебек җәнҗалларны хәл итәргә аны чакыра торган булдылар. Якын-тирәдәге¬ ләр генә дә түгел, бөтен вулыс, хәтта пке-өч көнлек юл ераклыгындагы авыллардан да Абдулла катына киләләр иде. Монысы инде, Илеш фнкеренчә, закупсыз мулланың чамадан чыгуы булды. Ул мөгаллим белән күрешмәс, сөй¬ ләшмәс хәлгә җитте, куштаннарын ана каршы котыртты. Җитмәсә, яшь мөгаллимнең мәдрәсәдә ниләр сәйләнен шәкертләрдән сорашып йөрүе мәгълүм булды. Монысы Абдулла өчен аеруча хәтәр лде. Ник дигәндә, ул остазы Габделсәлам үрнәгендә, малайларга дин сабагы белән рәткә дөньяви фәннәрдән дә кайбер мәгълүматлар бирә, патшаларның залимлекләре хакында кайбер риваятьләр дә сөйли. Бу хәл түрәләргә барып ишетелгән тәкъдирдә, эшнең ахыры начар бетәсе, Илеш мулланың тантана итә¬ се көн кебек ачык иде. Баш исән-сау чакта моннан китеп котылырга мәллә дип йөргәндә, Абдулланы Уфа провинсә кәнсәсснә чакырт¬ тылар. Хәбәрне ишетүгә, йөрәге чымырдап китте. Вә әй хәсрәт, ахыр чаккан икән Илеш. Хибесханә сасысын ис¬ ниселәре бар икән әле. Ул булган кадәр китап-язуларын карындыкка төрде дә фатиры хуҗасына тапшырды, чор¬ мага яшереп куярга кушты. Юл уңаена Карышбашка су¬ гылып, ата-анасы белән хушлашып чыгасы итте. Әмма өенә кайткач, тәмам олыгаеп, йомгак кадәр генә калган атасын, гомере буе авыр эштә эшли-эшли коры сөяккә калган анасын күргәч, аларны борчыйсы итмәде. Тапкан- табынган акчасын аларга биреп, туган нигезендә төк үт¬ кәрде дә провинсә башкаласына чыгып китте. Әйа, кодрәтлесец икән, хак тәгалә — Илеш мулла ши¬ каять язарга өлгермәгән булып чыкты. Аны Уса юлында¬ гы Гәрәй нә Иректе иләүләреннән алынган гарызнамәләр- не тикшерү, әлеге дә баягы — туганнар арасында мирас 6* 83
малы хакында чыккан низагны хөкем игү өчен чакырт¬ каннар икән. Шатльпып йөзенә чыгармады Абдулла, мә¬ гәр бу эшкә биш куллап алынды — гө1 езгә дә, Карыш- баштагы фатирына да керен тормастан, Уса юлына китеп барды. Базы pin аһ мөгаллимгә олуг түрәләрнең йомышы төшү хәбәре аның үзеннән алда кайтып җиткән, ул гынамы, бөтен Лгындел, Карандсл, Әй буйларына таралып өлгер¬ гән иде Илеш мулла аны зурлап каршы алды, губернатор көткәннән ким кыланмады. Алай да бу аның чираттагы мәкере генә икәне йөзенә чыккан иде. Чыннан ла, чырае якты булса да, эшне итәге астыннан йөртте Илеш, мөгал¬ лимне кысуның яңадан-яна юлларын уйлап чыгарды. Шун¬ нан инде китәргә дигән фикерен тәмам ныгытты Абдулла. Җитмәсә, җае да чыгып тора. Уфада ул очраклы гына Урал аръягыңнан килгән .Мөслим ыстаршнна белән таны¬ шып китте. Үзләренең мишәр кешесе икән. Авылларында¬ гы мулла дөнья куйгач, мөселманнар имамсыз, малайлар мөгаллимсез калган. Шуңа кулай кеше эзләп килүе икән. Абдулланың кемлеген белеп алгач, чат ябышты, Мөслим¬ гә кодаларга тотынды. Ярый, үткән эшкә — салават. Илеш мулла авылында ел ярым микъдары сабак тыңлатуы бик тә шәл килеп чыкты тагы. Мөслимдә ул эшне зурдан кубып, үзенчә баш¬ лап җибәрде. Җитмәсә, Мөслим ыстаршнна «мөгаллим» днп өзелеп тора, кирәк мәдрәсә хаҗәтеннән, кирәк шәхси йомышларыннан ярдәменнән ташламый. Өстәвенә, авыл халкы да аны үз итте, «Мелла Батыршаһ» дип өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Үзе хакындагы сүзләрнең Урал аръягына да барып ирешүен сизенде Абдулла. Шулзй булып чыкты да. Аны янә авылдан-звылг а, вулыстан-ву- лыска чакыра башладылар, агай-эне арасында туып кы¬ ла торган бәхәсле мәсьәләләрне китапча хәл итүен үтен¬ деләр. Әлс атна элек кенә Мөслимгә инде әллә кайда еракта калды дип исәпләнгән Уса юлындагы Урап иләүеп- нәл бер татар килеп төште, гозерен сөйләде. Атасы үлеп, мирас бүлешә-бүлешә өч агай-эне зык кплеп беткәннәр икән. Булган кадәр малның зур өлешен төп йортта калган төпчекләре эләктергән. Теркә малын китапча гадел итеп бүлеп бирүне үтенүе. Кешенең гозерен аяк астына салу гадәте юк Абдулла¬ ның. Нишләсен — янә атка менде. Шунысы да бар, аның йөремчәк күңеле инде байтактан юл мәшәкате өнәп йөдә¬ тә иде. Аннан килен, ил-җирдә ниләр барын белеп тору да кирәк бит әле аңа. Чулмап буендагы Уран пләүенә S4
ашкынып кузгалды — тунда дип китеп барышы яшь мул¬ ланың. Ашап-эчеп, ял итеп алгангамы, кәефе күтәренке нде юлчының. Утлаганнан соң аты да тынычлаган, хәл ал¬ ган — юлның башындагы сыман ярсып атлавында. Инде тирә-юнь дә шактый үзгәрде: таулар кечерәеп, шөкәтсез тарлавыклар кылганлы үзәннәр, көтү йөрешле яткыллар белән алышынды. Бераздан инде юлаучы беренче юкә уй¬ дыгына тап булды. Бу исә алда яфраклы урманнар баш¬ лана, чал Урал артта кала бара дигән сүз. һай, мәгърур Уралны шулай ансат кына кичтем ди¬ сәң, сүзеңә берәү дә ышанмас. Тау елгаларының ашкыну¬ лы ярсуы сабырлана төшсә дә, Урал әле далага баш би¬ рергә ашыкмый. Урыны-урыны белән ул тагы да кыргый¬ ланып, тагы да хәтәрләпеп китә сыман. Кояш түбәнәеп килгәндә, Абдулла һәр ягы урманлы таулар, агачлар ара¬ сыннан таш маңгайларын ялтыратып торган кыялар бе¬ лән уратып алынган «казан»га килеп төште. Каерылып үлән үскән тын яткылны урталай ярып аккан йөгерек инеш каядыр кояш баешына ашыга, шул тарафтагы ча- гыл-кашлаклар арасына кереп югала. Инешнең ике ягын¬ дагы тау итәкләреннән дә чишмәләр тибеп тора. Монда шулкадәр ышык ки. адашып кына да жил әсәре килеп керешле түгел. Төн уздыру өчен моннан да кулай урын¬ ны көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмас идең әле. Абдулла яр буенда каралып торган сүнгән учак яны¬ на килен туктады. Кемдер ташыган утынын да ягып бе¬ термәгән, тирә-юньдә коры чыбык-чабык ауный. Алай да төн үткәрергә җитмәс. Беренче эше итеп мул гына утын ташып куярга булды. Ат сыртындагы иярен чишеп алды» йөгәннең тезгенен алашаның муенына урап, бәйләп куй¬ ды да аны чирәмгә җибәрде. Тегесе исә утларга да, су эчәргә дә ашыкмый, каккан субайдай басып тора. Үзе тынычсызлана, колакларын уйната, пошкырына. Якын- тирәдә үләксә-мазар бар, күрәсең. Абдулла үзе тыныч нде. Алай да җәясе белән садагын, чукмарын кул очына- рак куйды, һаман да янында уралган атның муеның сыпыр- галап алды, аннан шапылдатып янбашына сукты: — Иә. бар, утла! Үзе җәһәт кенә урманга кереп китте. Нн гаҗәп, ала¬ шасы да шомлы пошкырына-пошкырына аңа иярде. Егет, аңа игътибар итмәстән, куелыктан ауган агачлар сөйрәп чыгарды, корыган имән төпләре каерып алды, аларны ягачак учагы янына ташыды. Ияре канчыгыннан чакма¬ таш белән мәшкә чыгарды, ут көйрәтте, учагын ягып җи¬ 85.
бәрде. Алаша исә һаман аның янында тантана иле. Бу хәл Абдулланы пошаманга салды. Ат бер дә юкка тынычсызланмас, янәшәдә хәвеф-хәтәр булмаса, болай кы¬ ланмас. Ул тирә-юньне урап киләсе итте. Коралларын то¬ тып. аланга түшәлгән кылган келәмен иңли-буйлый баш¬ лады. Ләкин бу бәләкәй яткылда шикләнерлек берни дә юк иде. Атына һәм үзенә ачуы чыгын, инеш буйлап уча¬ гына таба кайтып килгәндә, яр буенда — яртылаш җиргә иңгән мунча кадәр булыр — мүкле ташка тап булды. Бак¬ са, аның кылган сүсләре чанкалгалап торган төбендә бер сәләмә ята. Сәләмә генә дә түгел, шул кулга алгысыз чүп¬ рәк-чапрак арасында адәми зат гәүдәсе дә ауный буган. Поклаган дисәп, ат пошкыруына күптән уянган булыр иде. Мәет микәнни соң? Шикләнә-шөбһәләнә якынрак килде, таштан ике адым чамасы кала туктап, сәләмә өеменә эн¬ дәште: — Әй! Җавап бирүче түгел, кыймылдаучы да булмады. Аб¬ дулла алгарак иелде, сәер нәрсәне җентекләбрәк карарга тотынды. Җиргә капланып яткан ялан аяклы бәләкәй гәү¬ дә. Ул батыраеп тегенең янына ук килде, җнрдәгенең ка¬ тып беткән җиләне якасыннан алын, аны аркасына әйлән¬ дерде. Чиксез ачыгудан корып кипкән, ябыгудан зәңгәр¬ ләнеп беткән, бите чыпчыкныкына охшап калган бу те¬ реклек иясе алты-җнде яшьләрендә булыр малай иде. Би- тен-башын, муенын кара болыт булып тирес чебене бас¬ кан — күптән түгел генә җан тәслим кылган, күрәсең. — Ләхәүлә вәләкуәтә... Абдулла җилән чабуы белән чебеннәрне куып тарат¬ ты, чиркана чиркана малайның бнтен, муенын капшады. Юк, үлгәнгә охшамаган, тәнендә җылы бар. Өстснә үк иелде, байтак кына йөзенә карап торды. Малай ензелер- сизелмәс кенә тын ала иде. Баланың коры ботакка охшап калган гәүдәсен күтә¬ реп алды да учагы янына ашыкты. Хуҗасы кулындагы сәер нәрсәне күргәч, ат хәтәр пошкырынды, чабып китәр¬ гә ыргып-ыргып куйды, аннан тынычлап калгандай булды Көтелмәгән табышын инеш ярына алып килде Абдул¬ ла. Аны мүк сыман тыгызланып торган кылган өстенә сал¬ ды да кесәсеннән киҗеле киндер тастымал чыгарды, аны мул итеп чылатты һәм малайның бнтен сөрткәләргә тотын¬ ды. Тегесе су салкынын сизде бугай, хәлсез генә иреннә¬ рен кыймылдатып куйды, кибел-коргаксыган теле белән ялмангандай итте. Шуңа сөенеп Абдулла тастымалын те¬ генең авызына куйды, чүпрәкне сыгып иреннәренә су та- .86
мызды. Малай тернәкләнә төште, комсызланып ялманды, ниһаять: «Су-у!» — днп ялварулы пышылдады. Абдулла тастымалын җыеп тоткан хәлдә инештән су алды, аны малайның авызына агызды. Тегесе исә эчте дә эчте. Инешкә тагы һәм гагы юллады Абдулла, әмма бәла¬ гә тарган бала эчеп туймый нде. Моның соцы начар бу¬ ласын чамалап, чүпрәген үлән өстенә ташлады, малайны учак янынарак алып килде, җиләнен салып башы астына кыстырды. Тегесе исә әле һаман да: «Су! Су!»—дип ың¬ гыраша иде. -■ Җитеп торыр, катасың киләмени, тиле?! Малай тавышка күзләрен ачты, таныш булмаган ке¬ шенең кызгылт чыраена, сакалсыз иягенә карап торды, аннан янә: — Су-у-у! — днп илерде. — Сабыр ит, олан, сабыр ит, өзлегерсең,— дип юатты •аны Абдулла һәм янәшәдәге атына карап алды. Анысы берни булмагандай тыныч кына утлый иде. Мескен сабыйга тагы бер кат су эчергәч, Абдулла биш¬ тәреннән зур түгәрәк арыш нпие, пешкән тавык, йомырка һәм корт чыгарды. Тавыкның бер ботын сындырып алды да малайга сузды. Тегесе хәлсез кулы белән калҗаны эләктереп алды, комсызланып аңа ябырылды, күз ачып йомганчы ялмап йотты. Ә сагышлы күзләре коткаручысы кулларында иде. Түзмәде, тавыкның икенче ботын да бир¬ де Абдулла, аннан кисәк кенә азык-төлеген җыештыра башлады. — Берьюлы күп булыр, олан. Түз, алладан сабырлык сора! Малай иеә аның сүзләрен аңламый бугай, мөлдерәп капчыкка карап торуында. Ә күз төпләрендә яшь тамчы¬ лары. Ул да түгел, алар терекөмеш булып, аның арык би¬ те буйлап тәгәрәделәр. Мәгәр Абдулла аяусыз нде бу минутта. Алай да ипиен¬ нән бер кыерчык сындырып алды, аны малайның кулына тоттырды да, зиһенен башкага юнәлтү нияте белән сораш¬ тыра башлады: — Ни атлы буласың? — Яхъя,— днп мыгырданды малай, нпие белән була- шып. — Алай. Ничәдә инде? — Белмим. — Баруыңмы, кайтуыңмы? — Әллә тагы... Сүзенең һич кенә дә рәте-башы юк иде. Ә Яхъяның 87
кем һәм кайдан икәнен белү кирәк иде Абдүллага. Адәм баласы бит, чалып ташлый алмыйсын. Тереклек иткән жиренә илтеп атасы булыр бу бичараны. Шуңа да һаман сорашуында. Җавапларының гына атасы-анасы юк. Нигә дисәң, малайда сүз хафасы түгел, һаман да ашау белән мавыгуында. Менә ул ипи кисәген соңгы валчыгына кадәр ялман йотты, янә теләнергә тотынды. Бу юлы инде Абдулла йомшамады, комсыз малайга янап алды: — Йөдәтсәң, ташлыйм да китәм үзеңне. Бишектәге нарасый түгелсең. Әйткәнне аңла, сөальләремә жавап бир: кайсы карьядән буласың? — Карьядан түгел, завуттан мин. Тимашевкадан.— Яхъя ннде адәм рәтле суз сөйләр хәлгә килгән иде. Алай да аның җавапларыннан башта берни аңламады Лбдул ла. сорашты да сорашты. Инде тәмам эңгер төште, күз бәйләнде, учак күзгә күренеп яктырды. Чем кара күзлә- ләрен йокы баса башлаган малайны сүз белән газаплау исә сузылды да сузылды. Шул рәвешле бик озак маташ¬ кач кына Яхъяның өзек-төтек җавапларыннан аның язмы¬ шын ачыклагандай булды мулла. Ул аңлаган кадәресе шул; малайның атасы татарлар дан сирәк һөнәр иясе — мәгъдән танучылардан булса ки¬ рәк. Гаиләсе белән Тпмашевка дигән завутта балчык өй дә гомер сөрсә дә, җәйләр буе таулар арасыннан кайтып керми икән. Былтыр да пртә яздан, җирнең туңы бетәр- бетмәс чыгып киткән кола-ялапга. Аның кайдалыгын вә шөгылен бер кеше —Яхъяның анасы гына белә, имеш Хатын ире янына әледән-әле барып йөри, тамагына ка¬ барга ризык ташый торган булган. Ата кешенең эш уры¬ ны завуттан бик еракта түгел, күрәсең. Җәйге матур көн¬ нәрнең берсендә улы Яхъяны да иярткән ана. Кыргый тау¬ лар, калып урманнар арасындагы снзслер-сизслмәс сук¬ мактан шактый озак барганнар болар. Малай барын тәф силләп сөйли белми. Хәтерендә шул гына калган: сырка оясы кебек кенә чокырга төшеп-менеп йөри атасы. Агач чиләккә салып, шуннан ниндидер ташлар алып чыга да аларпы зур чүмечкә сала, учак утында эретеп карый. Шу нысын бер дә онытмаган малай: «Бу тау гел бакырдан то ра»,— дигән, имеш, атасы. Шул көннән бирле атна үткәндерме, аймы, бервакыт кичен бик соң кайта анзсы. Чәчләре тузган, елый-елый шешенеп беткән, бармакларында тырнаклары кубып, кул¬ лары канга баткан. Анасының сулкылдый-сулкылдый сөй¬ ләгәненнән шуны төшенә малай: теге бәләкәй баз ишелеп. 88
атасын таш баскан, шунда күмелеп үк калган. Бичара анасы коры кулы белән көнозын казыса да, иренен ирексез гүренә төшеп житә алмаган. Шуннан соңгыларын инде малай хәтеренә нык сеңдер¬ гән булса кирәк, калганнарын адәм аңларлык итеп сөй¬ ли. Аягына сыер баскан шул. Бер тиен көмешсез, иписез һәм утынсыз утырып калганнар бит балчык өйдә. Ана көн саен завут өйләре буйлап йөри — керләр юып, тамак¬ ларын туйдырмакчы. Бәп-бәләкәй завутта каян килсен ди андый эш. Кара халыкның үз гаиләсе, хатын-кызга исә шул кер юудан башка шөгыль дә юк икән монда. Җит¬ мәсә, үзләре дә ачлы-туклы. Бердәнбер түрәнең исә янып торган асраулары бар. Яхъяларның болан да хәерче йортлары коточкыч мох¬ таҗлыкка төшә. Икесе дә ярым шәрә, ач. Ана тапканын- табынганып улына ашата, үзе ачлыктан шешенеп, таныл булмас хәлгә килә. Аннан ялгыша-саташа башлый. Бер¬ көнне аның үле гәүдәсен зануд буасыннан табып алалар. Ачка үлеп яткан Яхъяны бер урыс крестьяны үзләренә алып китә. Монысын ишеткәч, Абдулланың колагы торды, ярыйсы гына тернәкләнеп киткән малайга нәүбәттәге сөален бирде: — Урыслар да бар алайса? — Анда гел урыс диярлек. Бусы инде Абдулла әчеп көтелмәгән яңалык иде. Ул бпт моңа хәтле урысларны гел түрә-мазардыр, каратун- пуптыр, атлы казактыр, кораллы гаскәридер дип кенә күз алдына китерә иде. Нократ иделе. Чулмаи, Җаек кебек зур сулар аша кәмәчыгышларда парым йөртүче, зур көй¬ мәләрдә ишкәкче, Уфа урамнарында ниләрдер майтарып йөрүче кара эштәге урысларны да күргәләде күргәләвен. Тик ул аларын чын урысларга санамый иде. Шуңа да: — Урыс түгелләрдер алар,— дип куйды. — Юк, чыкылдап торган урыслар.— Малайга тәмам җан керде, дөнья күргән агайдай бәхәсләшә үк башла¬ ды,— Почмакларында үзләренең аллалары да бар. Ялә дә килеп, мин бит алар телен аңлыйм, бераз гына сүләшә дә белом. Ипине — хлип, балтаны — тапур, пычакны — нужык диләр. Минем ише малай-шалайга сирота дип ке¬ нә җибәрәләр. Бак син бу чирле чебешкә! Урысча сукалый, имеш. Ул уйлаганча, бөтенләй ук сукыр тычкан түгел ахры бу ма¬ лай актыгы. Абдулла җитдиләнде, Яхъядан төпченебрәк сорашырга тотынды. - Шул завут дигән җәһәннәмдә эшлиләрме? 89
— Ие инде. Кайсы аз-маз җир сөрә, чәчеп-урып та маташа. Байтагының сыеры бар — печән чабалар Күбесе корымга, сөремгә батып йөри барыбер. И-и, аларның бәй¬ рәмнәре күп. Ш}'л бәйрәм дигәннәре җиттеме, кабакка кереп хәмер чөмерәләр дә өелеп сугышалар. Алай, җилкәләренә дөнья баскан урыслар да байтак алайса. Казан ягыннан качып килүчеләрнең сүзләре хак икән. Урыс та ике төрле, димәк ки, берләре — түрә, икен¬ челәре— ябай халык. Бәс шулай икән, ни җаннары белән түзеп торалар, нишләп әле ул бердәнбер түрәне бугазын¬ нан алмыйлар? Инде тәмам төн булды: ай калыкты — аланны сихри нурга күмде. Абдулла, соңара башлаган ахшам намазын укып алмакчы булып, урыныннан кузгалды. Борылып инешкә таба китәм дигәндә, тагы туктап калды — малай нык язмышы ачыкланып бетмәде ләбаса. — Соң сән нишләп йөрисең дә, кая барасың болай? — Үзем дә белмим. Шулай дип җавапласа да, һаман төпченә торгач, ния¬ тен әйтеп бетерде Яхъя Аны үзләренә алып кайткан Игнат дәдәйнең тормышы да очыи-очка ялгап кына бара икән. Алай да гаиләсенә сыендырган малайны, Яхъя кышны аларда чыккан. Тик тегенең марҗасы Анна түтәй малай¬ ның артык кашык икәнен еш кына телгә алып тора, икән. Җәй җитүгә, турыдан ук яра башлаган: — Спн инде үз ягыңа, үз халкың арасына авыш, сы¬ нок,— дигән.— Илда чыпчак ул.мяй,— дип сүзен татарча ныгытып та куйган. Атасы белән анасының Ык буендагы бер авылдан кү¬ чеп килүләрен ишетеп белә икән малай. Авылның исемен генә хәтерләми. Кулына Анна түтәй биргән ипи катылары төенләнгән киҗеле ашъяулык тотып, туган ягына дип юл¬ га чыга Яхъя. Тау-урманнар арасында буталып йөри тор¬ гач, юлдан яза Монда ничек килеп егылганын да белми. Тәһарәт яңартып, ашык-пошык кына намазын укып алгач, янә табын кормакчы булып, учак янына килде. Тик Яхъя инде кылган-ксләмгә авып йоклап киткән иде. Абдулла анан-моинаи гына капкалап алды да, иярен ба:л астына куеп, күккә карап ятты. Күк йөзе эреле-ваклы, як¬ ты вә сүрән йолдызлар белән тулы иде. һай. санап очы¬ на чыга алучы бар микән бу йолдызларның?! Юктыр. Баксаң, җирдәге халаеклар саныннан да күбрәктер әле алар. Ә сыйганнар бит. сыйганнар кук гөмбәзенә! Халаек¬ лар нсә сыймый, сыярга да теләми. Берсен-берсе кимсетә, җәберли, суя. Син начар, син вак-төяк, янәсе. Ә бит вак 90
халыклар да. бөекләре дә юк дөньяда, аллаһс тәгалә ба¬ рын да тигез яраткан кешеләрнең. Мәгәр куәтлерәкләре- нец түрәләре нрәйгәннән-нрәяләр һаман. Бигрәк тә урыс түрәләре котырына, нке йөз ел буе жәберлнләр бит инде мөселманны, көн яктысы күрсәткәннәре юк! Башка ха- лаекларны кимсетүчеләр үзләре дә игелек күрми инде аны¬ сы. Хагы шулай. Әмма изәләр, көч-куәтләре белән масая¬ лар. Ярый, бер дин тотучылар башка аллаларга яисә бал- балларга табынучыларны кыерсытсыннар да ди. Ни әйт¬ сәк дә, кыйблалары башка — ызгышмый-талаш.мый хәл¬ ләре юк. Урысны урыс кысуны ни дип аңлатырга менә?! Жир житмпмс, малмы, данмы?! Әллә соң бәндәләр таби¬ гатендәге азгынлыкмы бу? Вә әй хәсрәт, патша әгъзәм хәзрәтләре, ягъни шәрәфәтле мәликәбез белми микәнни шул хәлләрне? Юктыр. Белсә, халаеклариың үзара низа¬ гына юл куймас, һәркайсына туры юлны күрсәтер иде. Белмидер шул. һай белмидер! Шулчак Яхъя саташып кычкырып жпбәрде. Абдулла жылыткап урыныннан торып, малай янына килде, бисмил- ласын әйтеп, аның маңгаеннан, битеннән сыпыргалады, догасын укып, битен өшкерде. Яхъя тынычлап киткәч ке¬ нә, янә барып ятты. Инде бөтен барлыгын шушы малай язмышы биләп алды. Вәт бәла. Нишләтергә моны? Таш¬ лап кына китәр идең лә бит, кәжә бәрәне түгел. Үзен бе¬ лән алсан да — вай. Ни ашатырсың да. кая куярсың? Бер¬ бер ил-жирдә ышанычлы кулларга биреп калдырсак, ач¬ тан үлмәс үлүен, рәхәт тә күрмәс. Бәхете жпңгән тәкъдир¬ дә дә бер-бер башкорт агаена бабул-кол булыр — бары шул. Малай исә тере күренә, каһәр. Ашатып-эчертеп, ая¬ гына бастырсаң, сабак тыңлатып, гыйлем-гыйрфан бир¬ сәң, хәйран гына ир чыгып куюы бар үзеннән. Әллә соң атай белән анайга алып кайтыргамы? Миннән игелек күр¬ мәделәр. бахырлар, карт көннәрендә бер юанычлары бу¬ лыр Яхъя. Уйлары шундыен мавыктыргыч иде ки, аларның карар¬ га әверелүен тоймый да калды. Хак, Карышбашка алып кайтырга үзен! Тәненә ит кунып, көч жыеп алсамы?! Ата¬ сының кулы арасына керерлегс, картның бер дигән ярдәм¬ чесе булырлыгы бар ич аның! Абдулла малай язмышы хакында үрсәләнеп яткан ара¬ да, таң сызылды, үләнгә чык төште, аланга куе томан ят¬ ты — чиркандырып жпбәрде. Ул урыныннан кузгалып, учакка ботак-сатак өстәде, янәшәләрендә генә аягында килеш черем итеп торган атына каран алды. Аннан, кире каккысыз нияткә килеп, бөгәрләнеп яткан Яхъяга эндәште: — Тор. олан, кузгалабыз! 91
Ике тәгәрмәч эзе уртасында шактый такырайган ат сукмагы ярылып яткан дала юлыннан җирән алаша шәп жнлдерә. Өстендәге җайдагы гына бераз сәер кыяфәттә — гүя корсаклы .хатын. Баксаң, ялгызы түгел икән бит юл¬ чы, алдында чәүкә баласы сыман бер малай утыра. Әйе, ат өстендә алар икәү һаман. Шуңа карамастан, алаша өзлексез юрта, адымлап барганда да шактый нык алды¬ ра. Шулай булмыйни, Уралның бу як нтәге буйлап кулай- рак җәйләү эзләп йөргән мәшәкатьләр артта калды. Та¬ былдык малайны күз яшедәй саф сулы күлдә ком вә кү¬ бекле үлән белән ышкып-ышкып югач. Яхъяга яна сауган сөт эчерә-эчерә көтүченең .хәзинәдә барын ашатып, аны хәл алдырган өч көн эчендә алаша да хәйран гына егәр алып өлгергән иде. Абдулланың Урал алды буйлап ура¬ лып йөрүе бушка китмәде. Язмыш аны Җомагыл атлы кпң күңелле бер башкорт җәйләвенә алып килде. Хуҗа үзе дә, аның кыр казакларыннан булган ике көтүчесе дә гаҗәеп юмарт, кешелекле булып чыктылар. Ашау-эчу бай¬ ларча ук булмаса да. шактый мулдан иде, хәтта ки көн саен калҗа, кымыз кебек нигъмәтләрдән дә авыз итәргә туры килде. Анысыннан да бигрәк, тәмам бетәшкән Яхъя¬ га сөте мулдан. Тустаганлап та, агач чиләккә капланып та эчте малай — күзгә күренеп хәлләнде. Алары үлем чигенә җиткән Яхъя өчен жнр өстендәге җәннәт булса, җәенке киң битле, каратут йөзле, кәҗә са¬ каллы, тулып-ташып килгән Җомагыл агай белән очрашу Абдуллага үзе бер бәйрәм иде. Хикмәт шундадыр ки, җәй¬ ләү хуҗасы кпң башкорт далаларындагы хәлләрдән хәй¬ ран гына хәбәрдар, өстәвенә, җайлап кына тезеп, очын- пчка ялгап, жор тел белән сөйли дә белә. Өч көнлек сүзнең сөземтәсеннән шул мәгълүм булды Абдуллага: ил-жирдә әлегә иминлек иминлеген. Мәгәр далада көне-ае белән ишәя барган тпптәр-бабуллар ара¬ сында ниткәндер ризасызлык, канәгатьсезлек көйри, коткы күперә, яшенле яңгыр алдыннан гына була торган ты¬ мызык ыгы-зыгы кайный, имеш. Булыр да, типтәрләр нә бабуллар төякнең иң хаксыз-хокуксыэ, изелгән-тапталган бәндәләре. Туган-үскән җирләреннән кубарылулары гына җитмәгән, монда күченеп килүләренә, җир дия-дия, баш¬ корт асабаларына коллыкка төшкәннәр. Ул мескеннәр зар¬ ланмый кем зарлансын тагын. Ярый, ни булса да булыр, туасы көннәр барын да анык¬ лар. Хәзергә ил-җир хәлләрендә гаме юк әле Абдулланың. Күңеле күтәренке, нияте — тизрәк Карышбашка кайтып, Яхъя дигән ошбу йон йомгагын атасына калдыру. Аннан 92
инде иркенләп Уран иләүенә бару, теге ыгы-зыгылы гаи¬ ләне иминләп кайту. Шунысы аяныч, шушы малай акты гы аркасында төп юлыннан язды. Менә бар шме хәзер сораша-сораша. Син ашыксан, ул кабалана дигәндәй, ки¬ рәк чакта юлы аулак, авыллары да сирәк очрый бит әле аның. Ятим малай белән сөйләшә-сөйләшә бәләкәй генә инеш ярында төн уздырганнан соңгы көндә юлы җанлана төш¬ те Абдулланың. Берәмләп тә, торкем-төркем булып та бер якка таба атлаучы җәяүлеләрне узып китте, ат менгәннә¬ ре исә аны басып җитте. Барысы да бер тарафка ашыга¬ лар. Шунысы сәер, күбесенең кулларында күсәктәй саллы таяклар, билләренә чукмар кыстырганнары да байтак. Өс- башлары әллә кемнән түгел: өсләрендә чикмән, аякларын¬ да чабата. Ачык изүләреннән киндер күлмәкләре күренеп тора, киҗеле ыштан балакларын тула оеклары балтыры¬ на тыкканнар. Сорашмаса да, сизенде Абдулла: типтәр- бабуллар. Кием-салымнарының үзгәрәк тегелешләренә ка¬ раганда, араларында татарлар гына да түгел, чнрмеш-чу- иашлар, мукшы-арлар да бар. Аз-маз гына ябай башкорт¬ лар да, хәтта ки берән-сәрән урыслар да күренгәлә. Шу¬ лар, типтәр-бабуллар! Тик кая ашыгалар? Ояларына үл¬ гән елан ташлаган кырмыскалар сыман, ыгы-зыгы килү¬ ләре тагы. Түзмәде Абдулла, чаптырып үзен узып барган өч атлыга иярде, янәшәсенә туры килгән шадра битле, түгәрәк кара сакаллы татар җайдагына сөаль бирде: — Кая барыш болай, кардәш? Шадра аңа ачулы гына карап алды, мәгәр җавапсыз калуны килештермәде, теше арасыннан гына: — Мәләкәскә,— дип ысылдады. Себер юлындагы бу авылның исеме колагына чалын¬ ганы бар иде Абдулланың. Тик аның белүенчә, Мәләкәс- тә иләү агасы, ягъни вулыс ыстаршинасы яшәми бугай ла. Нигә дип баралар, пи дип тупланалар? Җиһандагы һәр хәл-әхвәл белән кызыксыиучан мулланың чуар йөрәгенә житә калды: ул тынычлыгын югалтты, сөаленә җавап та¬ басы килүдән йөрәге пытпылдады, шадра белән тигезләнү ниятеннән, күн итеге үкчәсе белән атын кымтырыклады. — Нәстә бар соң, ау-яу юктыр бит? — Бәй, белмәйсеңмени? Яна Указ чыккан бит. Шуны Мәләкәстә кычкырып укыйсылар икән. — Белмәдеңме, хәбәр хәерледәимс, хәерсездәнме? — Хәсрлегә булмас. Патша әгъзәм хәзрәтләренең кай¬ чан әле халаекка файдалы указ чыгарганы бар?! Юк, ту¬ ган, хәерлегә булмас! 03
Сөйләшә-сөйләшә ябай гына бер авылга барып керде¬ ләр. Монда инде халык өйләр саныннан бик күпкә артып киткән, урамнар кысрыкланып калган. Җәяүлесе-җайда- гы кайнап тора, барысы да бер якка — каравыл өенә таба тартыла. Аның янындагы иркен бушлык тәмам тулып, са¬ бан туе мәйданына охшап калган. Төркемне атлы түгел, җәяүле дә ерып чыккысыз. Абдулла якындагы тыкрыктан ындыр артына чыкты. Яхъяны култыгына кыстырган хәлдә атыннан төште, ма¬ лайны былтырдап калган салам күбәсенә утыртты да атын киртәгә бәйләде, аннан кабат малайга борылды: — Сип шунда тын тартмый ултыр, олан. Мин — хәзер... Сүзен әйтеп бетермәде, авыл уртасындагы каравыл өенә таба китте. Ул якынлашканда инде төркем тәмам тулып ташыган, бар да урталыктагы утын өстснә төбәл¬ гән иде. Мурый башлаган агачлар өстснә дүрт кеше ме¬ неп баскан. Берсе әфлсәр мундирыннан, таш сынныкы сы¬ ман салкын вә җансыз чырайлы. Йөзе матур тагы үзс- неи. Кәяфәтенә караганда, урыс булса кирәк. Янәшәсен¬ дәге типтәрләрдән сорашып белде Абдулла — чыннан да шулай, вахмистр Моисеев Иван дигәннәре. Авын ун ягын¬ да салпы кара мыеклы мәһабәт бәндә, бплеиә кыны так¬ кан сотник Бахметьев, имеш. Әфисәрнец сул канатында— бәләкәй буйлы, чандыр гәүдәле, кулындагы кәгазь төргә¬ ген җәеп тотканы — писыр Рахманкул Җанбирднн, ди. Алардан арттарак ялангач кылычына таянып торганы, бөтен битен кап-кара сакал-мыск басканы—казак Поро¬ шин Михаил булып чыкты. Абдулла килеп басканда, писыр Рахманкул дигәннәре нәзек кәҗә тавышы белән, көчәнә-көчәнә нидер укып ма¬ таша иде. Аның тавышы арткы рәттәгеләргә килеп иреш¬ ми диярлек. Алай да вакыт-вакыт: «ясак», «җан башын¬ нан түләнә торган салым», «имана» дигән сүзләре яцгы- рап-яңгырал китә — һәрхәлдә сүзнең ни хакында барга¬ нын чамаларга мөмкин. Рахманкул укып бетергәндерме, юктырмы — мәйдан кисәк кенә беравыздан үкереп җибәрде: — Сик-сән ти-сн?! Аннан инде төркемнең әле бер, әле икенче ягыннан аерым-аерым ачулы авазлар ишетелә башлады, ата улны, ана кызны анламастай тавыш купты: — Кирәкми-и-и1! — Түләми-п-ибез!! Сотник Бахметьев дигәннәре беләгенә камчы элмәге эленгән кулын югары күтәрде—мәйдан сагаеп калды. 94
Халык тына төшкәч, ул Указда язылганнарны үз сүзләре белән аңлатырга кереште. Сотникның тавышы көр. куәт¬ ле иде —барын да ишетеп торды Абдулла. Сүз элек бал, чәшке яисә сусар тиреләре белән йорт башыннан түләнә торган ясакны жан башыннан акчалата бирелә торган са¬ лымга күчерү хакында икән. — Акылың алтын икән — үзең түлә! — дип кычкырып җибәрде Абдулла эргәсенә туры килгән теге шадра. — Хак, түрәләр үзләре бирсен! — Сукыр бер тиен дә түләмибез!! Халык төркеме кызганнан-кыза барып, мәйданны то¬ таш гүләү күмеп китте. Ул да түгел, баш очларында таяк- күсәкләр болганды. җанлы боҗра кысылганнан-кысыла барып, түрәләрне урап алды. Йодрыклар утын өеме өстеи- дәгеләргә таба кизәнде Сотник Бахметьев кынысыннап кылычын тартып чыгарды, казак Порошин да коралын башы өстендә болгый-болгый түрәләр алдына чыгып басты. Эшләр боланга киткәч, типтәрләр төркеме бераз сүре¬ леп калгандай булды. Әмма халыкның сабырлыгы ниба¬ ры мизгелгә сузылды, мәйдан өстендә янә берсеннән бер¬ се усал, янаулы тавышлар яңгырады. — Сөйрәп төшер! — Ур-р-р! — Тап-та?! Төркем кайнап хәрәкәткә килде: ярсудай шашынган бәндәләр утынлыкка ыргылды, шул тарафка таяклар, таш¬ лар очты. Тегеләр дә, кан исе чыкканны сизделәр буган, җанлы боҗраның сыеграк җирендә торучыларны этә-төр- тә, бәрә-сга каравыл өенә ташландылар. Төркем тагы бер мәлгә сабырланып калды, аннан ки¬ нәт күк күкрәгәндәй тавыш, ыгы-зыгы купты: — Тотыгыз, тот! — Ур-р-р! Гаярьрәкләр каравыл өенә ябырылды. Ләкин аның ка¬ лын имән тактадан суккан ишеге эчтән ни бсләндер терә- телгән булын чыкты. Янә аптыраш, янә янау-гайрәтләнү: — Ват-җимер? — Ут салыгыз, ут! Шушы тамашага хәйран калып торган Абдуллага ки¬ нәт нидер булды. Ул, үзе дә сизмәстән, куәтле беләкләре белән халыкны як-якка ишеп, утын өеме янына килде, арада иң озын һәм иң саллы имән багананың юан башын¬ нан күтәреп алды. — Әй азаматлар, тотыгыз!—дип кычкырды ул, ишек төбендә! ел әр га. 95
Аның ни кырырга ниятләвең бик тиз төшенеп алдылар. Баганага берьюлы дистәгә якын егет килеп ябышты. Җи¬ тез генә күтәрен алдылар да, коры корык йөрткәндәй, җиңел генә каравыл өенә ябырылдылар. Егетләр йөгереп килгән шәпкә имән багананың нәзек очы ншеккә китереп бәрде — имән такталар шартлап чәрдәкләнде, ярылды, ул арада ишек капланып төште. Багана исә аның өстеннән шуып өйгә ук кереп китте, идәнгә чалтырап кылыч килеп төште. Казак Порошин ишек төбендә үк торган икән, кы¬ лычы артыннан ук үзе бөгелеп куырылды; ■— Кулны, кулны харап иттегез, ворлар! Ул сынык уң кулын сулы белән күкрәгенә кысып, үке¬ реп елап җибәрде. Егетләр исә аңа карап кына суынма¬ дылар; түрәләрне эләктереп алдылар да, акырта-чыелда¬ та сөйрәл, тышка алып чыктылар. Сотник Бахметьевның кулларын үз камчысы белән артка каерып бәйләделәр. Вахмистр Моисеевка да бау табылды. Әмма шашынган халыкның моның белән генә туктап калыр исәбе күренми иде. Кайсыдыр сотникны сугып екты, анысы өстенә вах¬ мистр барын төште, камчылар чыжлады, һавада күсәкләр уйнады. Башлап Абдулла аңына килде: - Туктагыз, җаннары җәһәннәмгә олакмый торсын. Бәй, тегесе кая соң, өтеге?! Чыннан да писыр Җанбнрдин, ятьмәдән ычкынган шамбы балыгы сыман, юкка чыккан иде. Алай да кайсы¬ дыр күреп калган. Бер тарафта тупланып торган атлар¬ ның берсенә атланып, иләү агасы яши торган Теләш аиы- лына ычкынган икән. Шул ачудан ярсып, янә кабынып киткән халык җирдә, кан эчендә яткан түрәләргә ташлан¬ ды. Шашынган кешеләр тегеләрне таптап-изсн, үч алу ләчәтспнән кпләигән мәлдә, мәйданда куәтле аваз яңгы¬ рады: — Тсктагыз! Кан коясыз лабаса! Кыйнаучылар теләр-теләмәс кенә сүрелделәр, тавыш- сыз-өпсез яткан ике гәүдәгә тагы берничә мәртәбә сукка¬ лап алдылар да яннарына ук кнлеп туктаган җайдакка бактылар. Иләү ыстаршипасы Сөеш Әбҗәков шул нкән ннде. Ул чал сакалына ятышмаган җитезлек белән атын¬ нан төште, канлы мәйданның уртасына атылды: — Туктагыз дип әйтәм! Мондагылар аңа текәлеп каттылар. Үз сүзләренең код¬ рәтеннән гайрәтләнеп киткән Сөеш кара тиргә баткан типтәрләр каршына килде, алдарак торган егеткә акайды: — Әһә, морза Карабаш угълы?! Кәтергә! %
Аннан янәшәдәгеләргә ябырылды: — Исмәгыйль Исхак угълы?! Дарга! — Мпндияр Ураков?! Ругырвнкка! — Аһ, хәсис чирмеш! Кинҗәбай Илбарыс угълы, сән дә монда?! Зинданга! Старшина кисәк төртелеп калды — күзләре .Абдулла¬ ның сакал-мыексыз чыраена текәлгән иде. — Монысы ннткән бур тагы? Ас... Сүзен әйтеп бетерә алмады, Абдулланың тимердәй нык йодрыгы аның маңгаена килеп төштеСөеш гөрсел¬ дәп жнргә ауды, телдән язды. Шуны гына көткәндәй, кү¬ сәкләр дөпелдәде, камчылар чыжлады. Вулыс ыстаршинасыи эт итеп кыйнап ташладылар. Ан¬ нан инде һәркайсын ботыннан сөйрәп, каравыл өенә кер¬ теп аттылар, өсләреннән бикләп алдылар. Күнекмәгән эштән тпрләп, тәмам суга баткан егетләр утын агачлары өстенә утырыштылар. Тамашадагы халык аларны урап алды. Сүз узеннән-үзе каравыл өендәгеләрне нишләтү хакында киңәшкә күчте. — Күлгә илтеп атыйк! — диде юеш кара чәче битенә төшеп ябышкан егетләрнең берсе. — Юк, тураклап этләргә бирик!—дип каршы төште аерылып чыккан киндер күлмәгеннән шәрә кулбашы кү¬ ренеп торганы. Халыкны ерта-төртә озып буйлы, сары чәчле ир-егет алга чыкты — кулында чакма ташлары: — Әйтегез генә — хәзер ут салам! — Авылны көл итәргәме?! — Аңа каршы берьюлы дис¬ тәгә якын кеше үкереп җибәрде.— Кыр капка баганасына ботларыннан асып куйыйк! Берсеннән-берсе куркынычрак киңәшләрнең очы-кырые юк иде. Абдулла бәндәләрнең жан ачуы белән әйтелгән сүзләрен тыңлап-тыңлап торды да телгә килде: — Ашыкмагыз әле, җәмәгать! Боларны тәмугъ кисәве итүе ансат ла ул. Исәннәрендә бер-бер файдага ярамас¬ лармы? Алып чыгыгыз әле теге әфисәрне! Егетләрнең икесе жил-жнл каравыл өенә кереп китте. Ә дигәнче Моисеевны сөйрәп алып чыктылар да төркем уртасына китереп бастырдылар. Күзләре үле балыкныкы¬ дай дөньяга өметсез карыйлар иде вахмистрның. — Ат китерегез!—дип боерды Абдулла. Йөгәнле ат житәкләп килделәр. Мулла Моисеевка эн¬ дәште: — Син уз аңыңдамы, вахмистр? Моисеев дәшми генә ияген какты. 7 Ч 191 97
— .Аңласаң, вәйт шул,— дни дәвам итте Абдулла,—X.i зер үк Уфага кайт та полковник Люткинга әйт: типтәрләр вә бабуллар бернинди салым-алым да түләмәячәкләр, дип' Төркем, аның сүзен хуплап, гөрләп алды: — Хак’ Дөрес! — Тик бел: шул ук Указ белән кире кайтсаң, җанын җәһәннәмдә булыр! Ярым үлек хәлендәге вахмистрны күтәреп алдылар да атка атландырып куйдылар. Ирексездән, илчене озата ба рырга дип, татарлардан Уразмәт Олыкаев алынды. Кешеләр кыр капкадан чыгып барган нке җайдакны сүзсез генә карашлары белән озатып калдылар да кайсы кая тарала башладылар. Инде Абдулла да тынычлап, аек уй йөртер хәлгә килгән иде. Салам күбәсендә утырып кал ган Яхъя белән киртәгә бәйләгән аты исенә төште, ашык мый-кабаланмый гына ындырлар ягына китеп барды Тарих битләреннән. Яңа оешкан Оренбур: губернасында крестьяннарның иң ярлы һәм кимсе телгән катламы—типтәр-бабулларның көне-сәгатс белән арта баруы мондагы финанс тәртибен чуалтып ташлый. Чыннан да, 1744—1748 елларда үткәрелгән Икенче ревизия мәгълүматларына караганда, Open бур далаларындагы күпчелеге татарлардан торган типтәрләрнең саны егерме тугыз мең ир-ат җенесенә якынлаша. Мишәрләр дә һаман ишәя бара. Аларның исәбе инде, йомышлы татарларны да кертеп, ике мең бер йөз йортка җитә яза. Шуннан ииде тнптәр-ба буллардан имананы йорт башыннан түгел, җан башын¬ нан җыю мәсьәләсе килеп баса. Дөрес, бу инде Рос¬ сия өчен яңалык түгел. Балтыйк диңгезенә чыгу өчен шведлар белән казалы сугышлар алып барган Петр Беренче, казнаны тулыландыру йөзеннән, әле 1718 ел¬ да ук салымны җан башыннан түләү турында указ чыгара, һәм 1719 елдан башлап үткәрелгән Беренче ревизиядән соң ул гамәлгә ашырыла. 1722 елда исә хөкүмәт вазыйфаларыи үтәүче Сенат аны янә элек¬ кеге ясакка алыштыра. Гасыр уртасы якынлашкан¬ да бригадир Бардуксвич әлеге мәсьәләне кабат куз¬ гата. Сенат исә бу хакта Неплюев фикерен белеш- мәкче. Оренбургның беренче губернаторы исә, Петр патша шәкерте бит, остазы сүзен куәтли — типтәрләр һәм бабуллар елына җан башыннан сиксәнешәр тиен түләргә тиешләр дип саный. Бер уңайдан мишәрләр- 98
не дә истән чыгармый Неплюев, йорт башыннан егер¬ ме бишәр тиен имана түләүләрен мәгъкуль күрә. 1747 елның 11 маенда Сенат губернатор проек¬ тын раслый. Уфа провинция канцеляриясенә, Указны алу белән, аны урыс һәм татар телләрендә халыкка җиткерү йөкләнә. Яңа салымны җыю башлануга, типтәр-бабуллар аны түләүдән баш тарталар, бу патша указы түгел, бәлки урындагы түрәләрнең башбаштаклыгы дип шаулашалар. 16 июльдә имана җыю максаты белән волость старшинасы Сөеш Әбҗәков карамагындагы Мәләкәс авылына килгән түрәләрне халык кыйнап ташлый. Чуалышка Бидәй, Әбҗәй, Алтынбай, Нөркн авылларының кешеләре дә кушылып китә. Уса юлының Таил авылына да өч йөзләп типтәр- бабул җыела. Яка салым хәбәреннән тәмам ачуы чыккан халык тагы биш-алты көннән Уфа янындагы Чеснаковка елгасы буена, ягъни баш күтәрүче баш¬ кортларның даими туплану урынына җыелырга, тү¬ рәләрне дә шунда чакыртып, йөрекчеләр сайлау һәм аларны Петербургка озату мәсьәләсен хәл итәргә, дигән карарга килә. Ул арада провинция үзәгенә Уса юлына имана җыярга дип чыгып киткән дворян Иван Пекарьский- дан хәбәр килеп төшә. Типтәрләр старшинасы Кир- мәт Иделев камандасына килеп җитүгә үзләрен ха¬ лык урап алуын, сотник Айгнлдене кыйнап ташлау¬ ларын, салым-алымнэн баш тартуларын җиткерә ул. Ишетелмәгән-күрелмәгән хәл: чуалыш, ыгы-зыгы мишәрләр арасына да барып керә. Кемнең инде има¬ на түлисе килсен ди! Мишәрләрдә гомер булмаган нәрсә ләбаса! Казан юлындагы старшина Сөләйман Днваев камандасындагы мишәрләр җыелып, олы та¬ выш кубаралар, әлеге салым дпгәниәреннәи котка¬ руны сорап, патшага бару өчен йөрекчеләр сайлап куялар. Кыскасы, восстание ялкыны бөтен төбәкне чоркай ала. Уфа провинциясенең баш түрәсе — полковник Люткин тәмам шүрләп кала, фетнәне бастыру өчен өстәмә көчләр сорап, Оренбургка чапкыннар чап¬ тыра. Неплюев инде аннан башка да барыннан хәбәр¬ дар. Ул ашыгыч рәвештә 20 июльдә хәрби киңәшмә җыя. Генерал-майор фон-Штокман, полковник Васи- 99
лий Пальчиков, подполковниклар Зосим Кудрявцев һәм Михаил Исаков, премьер-майор Семен Кублиц кийлардан торган бу киңәш-табышта типтәрләр һәм бабуллар яши торган гыйсъянчы төбәккә татарча әйбәт сөйләшүче майор Кублицкийны җибәрергә, дигән карарга киленә. Андагы хәлләрне күреп, өйрә неп кайтсын, янәсе. Анысы чыгып китүгә, Уфадан рапорт белән чап кыннар килеп төшә. Полковник Люткин Мәләкәс авылына җыелган тлптәр-бабуллардан татар телен¬ дә язылган хат алуын хәбәр итә, ышанычлырак бул¬ сын диптер инде, гарәп хәрефләре белән чуарланган кәгазьне дә теркәгән. Хуш, аны укырлык кына тыл мачлары бар Неплгоевныц. «Без Имән кала салын¬ ганнан бирле бабул ясагы түләп киләбез һәм аны элеккечә җыеп бирергә әзербез. Әмма ләкин яца са¬ лым салуга баш бирмибез, шәрәфәтле патшабикәбез катына бару өчен, һәр дүрт юл кешеләренә пашпурт бирүне гозер итәбез»,— дигәннәр бит канальялар. Губернатор сәгате белән янә хәрби консилиум ча¬ кырта. Мәртәбәле киңәшмә кичекмәстән Уфага ге¬ нерал фон-Штокман җитәкчелегендә Троицк, Ревель һәм Пенза полкларын, алардап тыш регуляр армия составына кермәгән чукынган калмыклар, тугрылык¬ лы башкортлар һәм мишәрләр — җәмгысы 1749 гас¬ кәри вә кораллы кеше җибәрергә, дигән карарга килә. Инде чуалыш һаман да басылмый икән, ярдәм¬ гә мең ярым Ж.аек казагы һәм дә Мәскәү драгун полкы барып җитәчәк. Генералга тылмач итеп Шәфи Җапайдаров билгеләнә. Көч-куәт зурдан булса да, фон-Штокманга ахыр чиктә генә корал кулланырга рөхсәт ителә. Инде эш көч куллануга барып җитә икән, моны башкортлар һәм мишәрләр кулы белән башкаруның мәгъкульлеге әйтелә. Фон-Штокман гайрәт орып Уфага таба юл ала. Губернатор исә кылган чаралары хакында Сенатка ундүрт биттән торган хат яза һәм Троицк полкының падишаһка хезмәт итәргә ашкынып торган яшь вах¬ мистры Михельсонны яшерен генә Петербургка оза¬ та. Тагы чирек гасырдан сон Пугачевның атаклы полковнигы Салават Юлай улын тотып, бөтен Рә- сәйдә дан казаначак Михельсонныц тәүге зур эше була бу. Вахмистр пайтәхеттән тиз әйләнеп кайта һәм Неп- люевка Сенат күрсәтмәләрен тапшыра. Үтә кансыз¬ 100
ланмаска, шикаять беләп башкалага баручыларны тыймаска, киресенчә, аларга ярдәм итәргә, баш кү¬ тәргән типтәр-бабулларны бастыруда башкортлардан һәм мишәрләрдән файдаланырга, диелгән була анда. Монысы күрсәтмәләрнең беренчесе генә булма¬ ган, күрәсең, бу вакыт инде майор Кублиңкнй баш¬ кортлардан һәм мишәрләрдән зур гына отряд туплап өлгергән була. Казан юлының мишәр старшиналары Яныш Абдуллин, Салих Мөслнмов, Аит Чалтин, Шә- рнп Мряков һәм әлегә үз камандасыидагылар куз¬ галганны ишетмәгән Сөләйман Диваев, башкортлар¬ дан Әхмәр Әсәнов, Әжәгол Акшаев, Якуп Чинмурзнн, Бакый Апачев кебек иләү агалары бнк теләп майор¬ га ярдәмгә алыналар һәм тиз арада үз егетләреннән биш йөз илле кешене атларга атландырып, типтәр¬ ләргә каршы яу чыгалар. Ул да түгел, бөтен төбәкне патша гаскәрләре ба¬ са, канлы бәрелешләр булып ала. Восстание, әлбәт¬ тә, бастырыла. Хөкүмәт гаскәрләре фетнә житәкче- ләреннән унсигез татар, җиде мишәр, биш ар, өч чир¬ меш һәм бер урыс крестьянын кулга алалар. Морта¬ за Курмашев, Абдулла Сюлеев, Мортаза Алиш, Бик¬ тимер Азаматов, Ибраш Каменев, Сабанай Ураев, Сенька Семенов, чыбыркы белән кыйналганнан соң борыннары кистсрелеп, мәңгелеккә Рогервик катор¬ гасына озатылалар. Калганнарын чыбыркы белән суктырып, «яхшы» кешеләр кулына тапшыралар. Ә рус крестьяны Петр Плотниковны кыйнаганнан соң өч елга сөргенгә сөрәләр. Яңа салымны типтәр-бабуллардан ярты ел эчендә җыеп алалар. Баш күтәрүчеләрне бастыруда җан аткан мишәр һәм башкорт старшиналары затлы кы¬ лычлар белән бүләкләнәләр. Түрәләр тантана итә. Алай да губернатор Неплюев ярсыган халыкның тәмам тынуына ышанып житмн әле, гаскәриләрне еракка җибәрмичә, аларны Минзәлә һәм Кичү кре¬ постьларында гына тота. Гыйсъянчы авылны чыгып, байтак җир киткәч кенә тә¬ мам суынып, тынычланып калды Абдулла, акыллы фикер йөртер хәлгә килде. Менә син әй, тагы тыелып кала алма¬ ды. Соң инде типтәрләр аңардан башка да үз дигәннәрен эшләгән булырлар иде ләбаса. Алай дисәң дә... Бәндәләр¬ нең һәркайсы үз хәлен генә кайгыртып, һаман шүрли-шөб- һәләнә тереклек итсә, гел үз җанын гына кайгыртса, кем 101
теш күрсәтер теге Каракошка?! Шөкер, саваплы эш май¬ тарды, азмы-күпме ярдәме тиде халыкка. Алаен алай да, бик егәрле шул әлеге кара шәүлә, көчле-куәтле. Аны бо- лай ансат кына, алдан киңәш-табыш итми, җыеимый-туп- ланмый гына кинәт кубып җиңәрмен димә. Бар халаек берегеп, бердәм кузгалганда гына ни дә булса чыгуы бар. Ул, йокымсырап барган малайны кулына кыса төшеп, узган юлына борылып карады. Дала тын вә хәвефсез иде. Тирә-юньдәге иминлек шөбһәле уйларын куып тараткан¬ дай булды. Тезгенен ияре кашына ташлап, атына чөңгереп алды, хәбәрсез иркенләп бармакчы иде. Әмма булып уз¬ ган вакыйга һәм шуңа бәйле сөальләр җанына тынгылык бирмәде. Тукта, типтәрләрнең бу боласы үзгәрәк түгелме соң? Күрдек, араларында татарлардан кала арлар, чирмешләр, чувашлар, хәтта кем урыслар да бар. Башкортлар вә ми¬ шәрләр аз азын. Алай да гыйбрәтле гепә килеп чыга бит әле. Аларны кулларына корал алырга мәҗбүр иткән ур¬ так нидер бар булып чыга түгелме? Ие, ие, бар андый нәрсә — уртак нужа, уртак кыерсытылу ул. Димәк ки, бар халыкның теләк-омтылышы да уртак — җилкәсен басып торган җәбер-золымны алып ташлау. Әгәренки шул уй- псәп белән янган халаекларның барын бер йодрыкка туп¬ лап, дәррәү ташланганда, кпртә-маннгъларны җимереп узарга, явыз Каракошның да җаный җәһәннәмгә олакты¬ рырга була лабаса! Ие, бөтен хикмәт шунда — Рәсәйдәге барлык юксылларның бергә укмашуында. Тнк кем туплар да, кем берләштерер аларны? Бит ботка да үзе пешми, кемдер пешерә аны. Димәк кп, халаекларны туплап, яуга күтәрү өчен гаярь нр-егетләр кирәк. Әйе, Җансәет, Сары батырлар, Җангали Шөгеров, Хәсән Карачуриннар, Ыч- тапан Разиннар, кайда сез?! Алдар вә Күчем баһадирлар, ник дәшмисез?! Янә дә килеп, бу яуның моңа хәтле ншстелмәгән-күрел- мәгән тагы бер ягы бар бугай бит әле. Электән ишетеп белгән, яисә үзе күргән болаларда халаеклар гадәттә урыс түрәләренә каршы гына күтәреләләр нде сыман. Бу юлы, бак, үзләренең сотник-ыстаршииаларын да кыйнап ташла¬ дылар. Бәс шулай икән, явыз Каракошның азгыннары мө¬ селманнарның уз араларында да бар булып чыга түгел¬ ме? Ә ул хәзергә чаклы, йә беркатлы димә ннде, татар- башкортларның бары да кимсетелүчеләр генә дип йөрде. Хәер, остазлары Габделрахман белән Габделсәлам дә шу¬ лай дип өйрәттеләр ләбаса. Баксаң, нәсара дине тотучы¬ ларга һәм дә килеп Мөхәммәт өммәтенә генә аерылмый 102
’икән ич Рәсән халкы, һәр өммәт үзе ике катлы икән лә¬ баса! Алдагы яуларда кардәш кардәшкә, туган туганга каршы кылыч күтәрә икән — һич тә гаҗәбе юк. Фәлсәфәсенә чумып, дөньясын оныткан икән. Исенә ки¬ леп, артына борылып карады. Үткән юлы баягыча аулак иде. Аның каравы, каршыга килүче җайдаклар һәм җәяү- леләр ешрак очрый башлады. Бу исә юлчыларның Имән калага — Уфага якынлаша барулары хакында сөйли иде Тик менә анда сугылу хәерлегә булыр микән? Мәләкәстә Жаны чыгып җитмәгән теге вахмистр да шунда бит хәзер. Дөнья киң дисәң дә, юллары тар аның — каршыңа ук ки¬ леп чыгуы бар. Танып алса — беттем диген. Абайламый калды — каршына куаклык артыңдагы бо¬ рылмадан дүрт-биш җайдак килеп чыкты. Өс-башларына Һәм кулларындагы коралларына караганда — казаклар. Алдан килгәне — кызыл сакаллысы атын Абдулла алаша¬ сына аркылы куйды, мәгәр орды-бәрде кычкырмады, баш¬ лык икәнен сиздереп, вәкарь белән сөаль бирде: — Кем син? Кайдан вә кая барыш? — Урал аръягыннан, Мөслим ыстаршнна камандасын- нанмын,—Абдулла кызыл сакалның үткер, яшькелт күз¬ ләренә туры карап, кистереп әйтте.— Имән калага угъ- лымны алып барам. Башкорт җирләрендә яшәүче халаекларның балала¬ рын сатып тамак туйдырулары гадәти хәл. Ышандылар, шаркылдашып көлешә башладылар: — Сине генә көтәләр дн Уфада. Кала гаскәриләр бе¬ лән тулы. — Ахмак. Бала базары Оренбурда инде, анда хакы да әйбәтрәк. Шул рәвешле көлешеп-шаулашып алдылар да, казак¬ лар уз юлларына китеп бардылар. Абдулла тир бәреп чыккан маңгаен сөртеп алды. Шөкер, алла саклады. Алай да бу очрашу саграк булу, аулаграк юл сайлау кирәкле¬ ге турында кисәтә иде. Уфага кереп, өмәттә туарылып ял итү хакында уйларга да ярамый. Урау һәм мәшәкатьле булса да, ыгы-зыгылы каланы читләтеп үтте, ябайрак юлаучылардан сораша-сораша, үз¬ ләренең Карышбаш юлына төште. Монда инде аулак дияр¬ лек. Күңеле утыра төште Абдулланың, атын юлында оч¬ раган беренче чишмә буена борды, ияреннән төшеп, Яхъя¬ ны җиләне өстенә утыртты. Тәһарәт алырга өлгермәде, каршы яктан янә бер җай¬ дак килеп туктады, атыннан төшә-төшә сәлам бирде: — Әссәламегаләйкем! 103
Намаз укыган булып, кайтарып дәшмәде мулла, астан сөзеп кенә юлчыга карап алды: өсте-башы сәләмә, дир¬ биясе ярлы-ябай кеше, курыкмый сөйләшергә була. Кыч¬ кырып «аллаһе әкбәр»ен әйтте, тегеңәргә таба борылды: — Бик тынгысыз чакны чыккансың сәфәреңә. — Шулайрак шул.— Әйтте дә уйланып торды юлчы, аннан үкенечле тавыш белән дәвам итте.— Бөтен Уса юлы купкан. Сөләйман ыстаршина мишәрләре дә күтәрелгән, ди. Имән кала драгуннар белән тулы, диләр. Әңгәмә кызыклы булырга вәгъдә итсә дә, сүзгә кушы¬ лып китмәде Абдулла. Сөйләшүең көмеш булса, дәшми торуың алтын. Биштәрендәге намазлыгын алды да зирек күләгәсенә юнәлде: — Бигайбә, кардәш, калган намазым барые. Тегесе дәшмәде. Атын эчереп, бераз юанды да, Уфа ягына китеп барды. Тик инде Абдулланың да намазы на¬ маз булмады, башына мең төрле уй кереп йөдәтте. Алай, бөтен төяк кузгалган диген. Бәс шулай икән, ашыгырга кирәк. Кем белә, Карышбашныкылар да күтәрелгәннәр¬ дер бәлки. Баланы атайларда калдырып, бер-бер әтрәткә кушылганда шәп булыр нде дә канә... Намазын этеп-төртеп дигәндәй тәмамлады да биштә¬ реннән нпи кыерчыгы чыгарды. Табын корып тормады, икмәкнең яртысын сындырып Яхъяга бирде дә, үзенә тигә¬ нен чәйни-чәйни, тире ката башлаган аты янына килде. — Кузгалыйк, олан. Юлаучының юлда булуы яхшы. Кабат эзгә төшеп, ике-өч ук атар ара үтәргә өлгермә¬ деләр, каршыдагы үрдә тузан болыты күтәрелде — ишле генә атлылар төркеме болай таба төшеп килә иде. Абдул¬ ла тезгенен тартты, бер мизгел генә уйланып торды да алашасын янәшәдәге әрәмәлеккә таба борды. Куе таллык эченә кереп, аттан төшүләренә, артларын¬ да тояк тавышлары тупырдады, ААулла, сыек тал чыбык¬ ларын куллары белән аралап, юлга бакты — дүрт-биш дистә чамасы җайдак ашыга-кабалана Уфага таба узып бара иде. Атлыларның чырайларында таныш чалымнар бар сыман — мишәрләр! Кулларында — сөңге, билләрен¬ дә— кылыч. Алда арысланныкы сыман ялы ак болыт бу¬ лып торган тнмеркүк айгырда имән баганадай таза кеше. Кып-кызыл чырае җитди, йөзендә — тәвәккәллек. Абдул¬ ла алы әнә шул баеп барган ай кебек куе кызыл битеннән танып алды — үзе туып үскән каманданың ыстаршннасы Яныш. «Аһ, эт җан,— дип уйлап алды мулла өзгәләнеп.— Янә үз мөселманнарына каршы яу чыккан бит». Әтрәт юртып узып та китте. Ат тоягыннан күтәрелгән 104
тузан белән бергә Абдулла ку целен ә яна шөбһә ятты. Ди¬ мәк ки, аларның мишәрләре түрәләрне яклап яу чаба. Өметләр киселде, типтәрләрнең авызлыкланасылары шик¬ сез Ие, хәвеф-хәтәрдән читтәрәк булу хәерле. Яхъяны Ка- рышбашка кертеп кенә чыгарга да аулак Уран иләүенә таба юл алырга кирәк. Акылы белән шулай беркетсә дә, күңеле түреннән боз булып икенче бер хафа калыкты мулланың. «Тагы кача¬ сыңмы?—дип битәрли башлады ул янә юлына төшкән Абдулланы.— Батыр шаһ тәхәллүсе йөрткән буласың тагы. Юк, ошбу олуг исем харам сиңа, харам!» Сигезенче бүлек Зыңгылдап нидер төшеп ватылды. Бәләкәй адашының вата-жимерә гарәп сүзләрен тәкрарлавын тынлап мич буенда басып торган Абдулла башын күтәрде, мәдрәсәнең бәләкәй тәрәзәсенә карады Шөкер, күз карасыдай сак¬ лаган пыяласы исән икән. Алайса, нәрсә чылтырады соң? Карашы каршыдагы мәчет кыегына, тырпаеп торган юкә кабыклардан «үсеп чыккан» боз сөңгеләренә тукталды. Үтә күренмәле имчәкләрдән ашыга-йөгерә тамчылар тәгә¬ рәшә. Авыр боз сөңгеләрнең берсе, йөгерек тамчылардан көнләште бугай, үзен бар иткән кабыктан ычкынып кит¬ те дә, чылтырап, малай-шалай таптап такырайткан сук¬ макка барып төште. Мөгаллим үзе дә сизмәстән көрсенеп куйды — тагы язлар жнтә! Ул Апушның такыр башыннан сыпырып алды, аннан малайның кулларыннан тотып китабын яптырды: — Булдырасың, олан. Урыныңа бар! Шәкерт үз урынына кайтып, идәндәге иске паласка тезләнгәнче артыннан карап торды да, карашын бүтәннәр¬ гә күчерде. Бер карауда сизде мулла: барысы да укыган сыман итен алларына ачып куелган китапларына текәлгән булсалар да, малайларның күкеле сабакта түгел. Алар әледән-әле тышка—бая гына Абдулла үзе сөеп-сөенен карап торган боз имчәкләренә, алар буйлап ашкынган тамчыларга күз төшереп алалар, шыпырт кына үзара ни¬ дер пышылдашалар, бер-беренең кабыргаларына төртешә ләр Көннәр болай кояшлы торса, атна да үтмәс, чана юлы өзелер, халык сука-тырмасын көйләр, орлыгын чәчүгә әзерли башлар — барыбер авыл балаларының мәдрәсә юл¬ лары киселер. Шәкертләренә беравык кызганулы-сагыш- лы карап торды да янә телгә килде мөдәррис: — Китапларыгызны ябып, букчаларыгызга салыгыз да өйләрегезгә кайтыгыз. Быелга сабаклар тәмам. 105
Пырхылдап күгәрчен көтүе күтәрелдемени — мәдрәсә гөр итеп алды, ул да түгел, малайлар, тишек кисмәктән аккан су кебек, күзгә күренеп кими башладылар. Хәтта чит авыллардан килеп укый торганнары да әллә кан ара¬ да юкка чыктылар. Чирек сәгатьтән ннде мәдрәсә былтыр- дан калган карга оясы хәлендә иде. Монда әле шәкерт ләрнең тән җылысы саклана сыман, шул ук вакытта ул инде шыр вә шыксыз. Соңгысы булып ишектән чыгып кит¬ кән Апушны карашы белән сөеп-назлаи озатып калды да бүлмәдәге бердәнбер шомарып беткән караган бүкәненә утырды, кулларын тезләре өстенә куйды, янә тәрәзәгә ка¬ рап тынып калды. Тыштагы яктылыктан күз чагыла, мә¬ чет кыегыннан кайнар рәшә күтәрелә, әллә каян гына көр тавышлы әтәчләрнең дәртле-чакырулы авазлары ишетелә. Шулай, кабат сәвер ас җитә, дигән уй кабат кытык¬ лады миен. Тик баягыча сагыш юк иде инде күңелендә мулланып. Киресенчә, ниндидер куанычлы дәрт. Юкка шәкертләренә сылтап маташкан икән, алардан битәр аш¬ кынулы язны үзе сагынган лабаса. Кыш буе мәдрәсәдә бикләнеп яту тәмам ялыктырган. Шулай булмыйнн, пи генә димә, казыкка бәйләп куелган кәҗә белән бер инде ул мөдәррис дигәнең — ае-ае белән шул тузанлы мәдрәсә¬ сен ташлап чыга алмый. Хак, апы монда тезгенләп куйган кеше юк югын. Шөкер, сабак тыңлату вә дин эшләренә кысылмый Мөслим ыстаршпиа, әлеге мәсьәләләрдә барын да мулланың үз иркенә куя. Атнасы-атнасы белән мәдрә¬ сә ишеген ачып карам аса да, сүз әйтми. Әмма күңелдә намус дигән нәрсә бар бит әле. Шушы каманда халаек- лары өстеннән ашап-эчеп тереклек итеп яткан көеңә, ни¬ чек хәрамләшәсең. Алай да озын кыш йөремчәк күңеленә богау булып ята Абдулланың. Агам кырлач 1 ае кердеме, Урал тавының аръяк итәгендәге бу авыл кар көртләре эчендә югалып кала. Баштарак — каз өмәләре, туй-төшем, сугым чорын¬ да әллә ни сизелми әле. Раштуа1 2 якынлашуга, күңелне генә түгел, бөтен тәнне сагыш баса, мәдрәсәдәге аулак хөҗрә мәгарәгә охшап кала. Бар юанычы — шәкертләр дә җомга намазы мулланың. Ярый әле, шушы кар баскан авылда Мөслнм ыстаршина бар. Хәлне аңлагандай, әле- дән-әле ашка чакырып ала, табын янында ил-җир хәбәр¬ ләрен ишеттерә. Габделсәламнең Оренбурга, дөресрәге, Сәгыйт бистә¬ 1 Ага м к ырла ч — декабрь ас. 2 Рашгуа — урыслармын рождество б.»Г>р.»ме 106
сенә килеп урнашуын да Мөслимнән ишетте Абдулла. Шуннан бирле остазы янына барыл кайту дәртендә ымсы¬ нып яши. Әмма, ни аяныч, һаман да юл төшми, мәсьү¬ лият мәдрәсәгә бәйләп тотуында. Арба юллары төшүгә, барып килер, насыйп булса. Юк ла, анасы янына кайтыр, юл уңаена Каргалыга сугылып чыгар. Хәбәрләр дигәннән, авылның кар көртләренә басылып калуында эшләре юк алариыц: яхшысы да, яманы да ки¬ леп ирешә тора. И ә әлеге дә баягы Мөслим ыстаршниага ияреп кайталар, йә Эрбеткә узып баручы сәүдәгәрләр ола¬ выннан төшеп калалар. Бер .хәерсезе кышның зәмһәрир салкыннарында гел юл йөреп торучы ыстаршинаның чабуы¬ на тагылып кайткан иде. Ореибурда типтәрләр явын бас¬ тыруда башлап йөргән мишәр вә башкорт ыстаршинала- рыннан Салих, Сөләйман, Әхмәр, Якуп вә башкаларга падишаһ исеменнән бүләк нтеп затлы кылычлар биргән¬ нәр, имеш. Башкаларын белеп бетерми Абдулла, мәгәр бүләкләнүчеләр арасында үзе туып үскән каманда ыстар Шннасы Яныш исемен ишетү —яралы йөрәгенә бер уч тоз салу белән бер булды. Янышның үз авылларындагы халаекларга әшәкелектән башка өч тиенлек тә игелек күрсәтмәвен атасы сөйләгәннәрдән дә, авылдашларыннан ишетеп тә белә бит ул. Шул эт җан, урыс түрәләренә кош¬ табак тота-тота. ялган абруй казанып, падишаһтан бү¬ ләкләр алып ятсын әле! Хәерсез хәбәр кешене Урал аръягыннан да эзләп та¬ ба. Хут 1 бураннары котырынган көннәрнең берендә авыл¬ га Себергә узгынчы сәүдәгәрләр кәрваны тукталды. Ара¬ ларында Карышбаш ягыныкылар да бар икән. Зур толып¬ ка кереп чумган Гъәннә татары китерде аңа яман сүзне: атасы - Гали Мәзгытднн угълы вафат! Шул көнне үк ерак юлга чыгын китәргә днп талпынды Абдулла, һаман да шул Мөслим ыстаршнна кайтарды күңелен. Баксаң, хак¬ лык. чыннан да, аңарда икән. Атна буе тилергән буранда Уфа ягына түгел, күрше авылга дип кузгалу да ахмак¬ лык. Җитмәсә, атасының вафатына ике атна үткән бит инде — бердәнбер угълы кайтмады дип, җирләми тормас¬ лар. Башта телен тешләп түзде, аннары инде суына төште. Җиһанның кануннары каты — үлгән артыннан үлеп бул¬ мый. Мәзгытднн угълы Гали наменә атап ихлас күңелен¬ нән коръән чыкты, хәзинәсендә булган көмешләрен юлау¬ чылар аша анасына җибәрде — балалык бурычын өстен- X у т — февраль ае 107
нэп төшерде. Әмма күңелендә ниндидер юылмаган гаеп һа¬ ман. Җитмәсә, әйтерсең үз баласы, Яхъя язмышы гел бор¬ чып тора аны. Шулар барысы бергә күңелен туган якла¬ рына әйди. Абдулла шулай тирән уйга батып утырган мәлдә, шы гырдап мәдрәсәнең, авыр ишеге ачылды, бусагада җәйгечә күлмәк-ыштаннан вә түбәтәйдән, алай да аякларына киез каталар кигән Апуш күренде. Мөдәрриснең иреннәренә ел¬ маю кунды — унике яшьләр чамасындагы бу чос малайны ярата иде мулла. Ыстаршниа угълы булганы өчен генә дә түгел, зиһенлелеге хакына. Остазының мөнәсәбәтен малай үзе дә белеп-елзеп тора, шуңа да мулла янында үзен ир¬ кен тота. Әнә бүген дә ишектән үк шәрран ярды: — Адаш абзый, атай сәне безгә кайтсын днп этте. Ток¬ мач салган, бәлеш иешкән, дип әтергә кушты. Абдулла сискәнеп китте — тагы да бер-бер хәвефле хәбәр бар мәллә? Алай да шиген малайга сиздермәде, җәһәт кенә урыныннан кубып, бәләкәй адашы каршына килде. — Рәхмәт, олан. Бар, хәзер килә дип әт. Апуш, борылып, терекөмештән чабып та китте. Мулла исә шөбһәсе белән тын бүлмәдә торып калды. Ни дә бул¬ са чыккан, мөгаен. Ыстаршннаның әле һич кенә дә юкка өенә чакыртканы булмады, йә бер-бер яңа хәбәр, йә камапдадагы хәл-әхвәлләр хакында киңәш-табыш аңарда. Ничек кенә булмасын, бармый калу ярамый. Ир уртасы булып җитүенә карамастан, бөтен кыяфә¬ теннән егетлек бөркелеп торган старшина аны, гадәтенчә, бик ачык каршылады. Ишекләрне үзе ачып, болдырга ук чыкты, мулланы култыклап, киң иркен өеиә алып керде, җиләне белән эшләпәсен салдырып, зур агач чөйгә элеп куйды. Үзе үк җиз комган белән су, кызыл башлы сөлге алын килде, уз куллары белән юындырды. Аннан инде, гомергә бер килгән кунагын күргәндәй яктырып, ак өйгә алып керде, өстәл янындагы артсыз урындыкка көрпә салды: — Утыр әле, хәзрәт,— диде ул урынга ымлап, шул арада алдагы яктагыларга кычкырырга да өлгерде,— Сез- пен нихәл анда? Хуҗа үзе дә утырып алгач, йоласына китереп, йорт- җиргә иминлек теләп, дога кылдылар. Мәгәр битләрен сыпырып куюга ук днн-шәригать хафалары онытылды, мәгыйшәткә 1 күчтеләр. 1 Мәгыйшәт — днньяви, бу очракта — двнья хәлләре. J08
— Ил-жнрдә ниләр бар, хәзрәт? — Старшина ач яңак¬ ларын тулыландырып торган дегет-кара сакалын, бүген генә кыркылган ыспай мыегын сыпырып алды. — Тын диварлар эчендә бикләнеп яткан без фәкыйрь¬ ләр ни генә ишетик тә, нн генә белик инде? — Абдулла, һәрнакыттагыча, үзе күбрәк тыңлап, Мөслимне сөйләтергә чамалый иде. Шәрә ияген учлап, беравык сүзсез торды, аннан, син сөйлә инде дигәндәй, әйтеп куйды: — Гелән юл йөрен, түрәләр белән аралашып торучы сәи бит инде, Мөс¬ лим абзый. Кара халык та бар хафасы белән сәна килә. — Анысын хак эттең, хәзрәт, халаеклар эчендә кай¬ ныйбыз, сүзләрнең төрледән-төрлесен ишетеп кенә тора¬ быз. Урта ишек әче итеп чыелдап куйды, икесе дә шул якка карадылар. Ишек ярыгында чүлмәк кувшин һәм аны сабыннан тоткан нәфис кул күренде. Өй хуҗасы урынын¬ нан күтәрелде, барып кувшинны алды, сак кына өстәлгә китереп куйды. Аннан билгесез оста куллары белән ясал¬ ган шкафтан ике данә бохар пыяласы алып килде.—Ие, имеш-мимеш белән дөнья тулы. Тик хәсрлесе генә юк, гел моң-зар да, гел күз яше. Төяктәге халаеклар күзгә күре¬ неп хәерчеләнә бара. Быелгы йот күпме мал-туарны ха¬ рап итте тагы. Кая бакма, ачлык та ялангачлык. Кара үлем сагалый халаекларны! — Шулай укмыни соң, Мөслим абзый? — Алан гына да түгел шул, Батыршаһ! Оренбур, Уфа базарлары сатлык бала-чага белән тулы. Бер тамак ха¬ кына дип, үзләренең бәгырь кисәкләрен саталар кеше¬ ләр! Старшинаның тавышы чатнап киткәндәй булды, Батыршаһка күчкәнен сизми дә калды. Бу исә сүзнең их¬ ласлыгы хакында сөйли иде. Шуны расларга теләгәндәй, Мөслим җиңел генә өстәл янына күчеп утырды, чүлмәк- кувшиннан пыялаларга бал койды.— Токмачка хәтле бе¬ рәрме тотаек әле, Батыршаһ! Чыкылдап торган мөселман булсалар да, мишәрләр¬ нең ислам кануннары белән әллә ни чутлашып тормаула¬ рын яхшы белә Абдулла, хәтта хатын-кыз затының нәмә¬ хрәмнәрен каплау-капламауларына да артык исләре кит¬ ми. Бал эчү исә гадәтн бер нәрсәгә санала аларда. Кыс¬ ташмый гына берне тотып куйдылар. — Шы-лай, Батыршаһ,—дип сузды, жиңелчә кызарып киткән хужа. һәрчак көләч күзләрен сагыш сарды,— Ут- үләнгә чыгып егылырга да байтак әле. Сабан аена бас¬ сак, саранага тиенер иле лә бит халык. Анысына да ерак шул әле, ерак! 109
Аның сүзен урта ишек артыннан ишетелгән хатын-кыз тавышы бүлде: - Сииантэм, токмачны алсанчы’ Мөслим, бөтергечтәй хәрәкәтләнеп, урыныннан купты, кысып кына ачылган ишеккә барып, алдагы яктан сузыл ган агач коштабакны икс куллап тотып алды, каннар бу бөркел торган шулпаны өстәлгә китереп кунды. Шул ук тәртиптә табынга түбәләмә ит тулы чагы бер коштабак, яргыч ташы хәтле арыш ипие, чалгы пычак, чаган кашык¬ лар килде. Бер уңайга мич арасындагы чөйдән озын ала¬ ча тастымал алып, анысын мулланың итәгенә салды ху¬ җа. Ашчан инде кулларын пешерә-пешерә ит турарга то¬ тынды. Ач мәчедәй табактагы иткә карап утыруны килеште¬ реп бетермәде Абдулла, өзелеп калган сүзне ялгыйсы итте: — Калада халаек дисеч! алайса? — һай, Батыршаһ! — Старшина туралган итне токмач өстенә аударды, кашыгын кулына алды ~ Биссмилляһи Айдә, аштан үрел, хәзрәт... Ие, яңа салымнан мнңрәп кал ган бөтен типтәр-бабул купкачч анда. Теге Сембср купнсы Тәүердәшефкә язылалар. Сабанга төшкәнче, завут салуда эшлән алмакчылар, имеш. — Ул завут дигәннәре дә һаман ишәя бара бугай — Абдулла кашыгын алып, токмачка үрелде — Ишәю гснәме,—хуҗа табак уртасындагы калҗа¬ ларны кашыгы белән кунагы алдынарак этәрде,— буада¬ гы тукмакбашлар урынына үрчиләр. Орепбурда сүләп тор¬ дылар: Наз суы буенда да, Тора ярында да. Кәсле күл кырыенда да, тагы әллә капларда коралар икән шул нә- мәстәләрие. Бакыр эретмәкчеләр, тимер коймакчылар, имеш. — Ие, урыс түрәләре зурдап куба... — Әле юлда, өч авыл арасы җир булыр, бер татар типтәре белән кайтырга туры килде. Шул завут дигәннә- ренең янындагы урманнар тулы халык, ди. Кыш дин тор¬ мыйлар, җир казыйлар, агач кисәләр, икешәр-өчәр ат бе¬ лән тарттырып, бүрәнә ташыйлар икән. Халаеклар анда чебен урынына кырыла, ди. Ачтан вә авыр йөктән инде. Өстәвенә илткәндер үләт чыгып, чатыры-чатыры белән кыра икән тегеләрне. Исән калганнары шыр туснакка, ягъ ни колга әйләнәләр, имеш. — Теге бән сүләгән Каракош азына шулай — Урыс түрәләрен әйтүеңме? — Аччыи кем вә нн икәнен тәгаеп чына әтә алмыйм әле. Пнтырбурх, Мәскәү вә Казан якларыннан килә безгә 110
ул явызлык. Чарасын күрмәгәндә, бар ха.таскларны ялмап йотуы бар ул хәшәрәтнең. — Чарасы ни, Батыршаһ? — Кылыч-сөңге кайрау, атларга менү дип беләм, Мөс¬ лим абзый. Старшина коңгырт-кара күзләрен зур ачып, муллага текәлеп калды, аннан ашавын да онытып, канатланып сөй¬ ли башлады: һай, Батыршаһ! Атка менәрлекләрменп соң адәм балалары?! Былтыргы карат әтрәтләреннән котлары алы¬ нып, бөтенләй хәчтерүшкә калганнар. Әгәм ич, байтагы балаларын сатып, ач үлемнән котылмакчы. — Алучысы табылуын әт... — Урыс түрәләре дистәләп җыялар. Абдулла авызына китергән кашыгын капмый, үткер карашын старшинага кадады: — Сатылган угълалнар чукындырылачак алайса?! — Хак эттең, Батыршаһ. Уфадагы башлыклар шы- лай дип сүләшәләр, имеш: сабыйларны күиләп-күпләп са¬ тыл алырга да каратуннар кулына озатырга. Имеш, шыл әмәл белән халаекларны тизрәк чукындырмакчылар. — Вә әй хәсрәт! Лука Канаш кулы монда да килеп җнткәи икән. — Җиткән генә түгел, Батыршаһ, артка төшкән. Ту- былда Силбистр дигәне тавык тәпиен уңга да, сулга да тарата, ди. Акчага вә хәмергә алдап инде. Теге юлы Уфа¬ да ншеттем: калада байтак кына ашлык хәзинәсе туплан¬ ган икән. Чукынып, муенына кач таккан кешегә капчыгы белән тары тоттыралар. — Ляхәүлә валякуәте! Сән әллә ниткән хәвефләр сү- лнеең әле, Мөслим абзый. — Булганын сүлим, Батыршаһ.— Старшина, кисәк куз¬ галып, чүлмәк-кувшннын алды, чокырларга бал салды.— Шыңа йөрәк әрни дә, мелла. Айдә, тотаек әле... Сүзсез генә пыялаларын күтәрделәр, бер-беренә үпкә¬ ләткәндәй, тамак кыргалап, дәшешми утырдылар. Мәгәр һәр икәвенең башында уй ташкыны котырынган икән. Аб¬ дулла кисәк борсаланып алды, урындыгын дөбердәтеп, торып ук басты: — Сизенгән исм бән аны, Мөслим абзый, сизенгән нем! — Нәрсәне, Батыршаһ? — Теге Каракошның мәкерен. Ул хәшәрәт халаеклар- ның җпренә-малына гына түгел, кальбенә кадала. Илеңә- иөненә ия булу гына да җитми аңа, кешенең җанына бо¬ гау сала, рухын баса! 111
— Уемдагыи тартып алып эттек, Батыршаһ. Бон аны телем белән этеп бирә белми йөрдем. Хак, халаекларның җанын яуламакчылар! Дөньяларын онытып, көзге әтәчләр мисалында бер¬ беренә очып кунарлар сыман тоелган мулла белән стар шииаиы алдагы яктан ишетелгән ягымлы тавыш айнытып җибәрде: — Слңайтәм, тавышлапмасагызчы! Узган-барганның әллә ни уйлавы бар... Бәлешне биримме? Коштабакларны алып, өстәлгә таба белән бәлеш утырт¬ кан арада икесе дә суына төштеләр. Хисәреп китүенә уңай¬ сызланган Абдулла уйлары агышын башкага күчерергә тырышты. Бәлеш кисү белән мавыккан хуҗага карап, аек фикер йөртә башлады. Тукта, төбәктәге хәерсез хәлләрне сөйләү өчен генә чакыртмагандыр ла аны иләү агасы Ниткән дә булса төп сүзе булырга тиеш ләбаса. Мөслим дә артыграк комарланып китүеннән канәгать түгел иде. Кыенсынудан чыгу нияте белән, ашыга-кабала- на, пыялаларга бал агызды, урынына ипләп утырды да, йөзе белән үзгәреп, кунагына эндәште: — Ярый, дөньясының башына төкер, Батыршаһ. Утыр. Бән бит боларны сүләп, сәне шаккатырырга чакырмадым .. Не, төкер! Ул хәвеф-хәтәрләр әлегә бездән читтәрәк йө¬ риләр. Шөкер, үзебезнең, иләү имин, ачлык та алай ук теңкәгә тими кебек. Шуны тотып куйыйк та сүзнең асы лына күчик. Тәмен белеп, сөзеп кенә эчеп куйдылар да бәлешкә ябырылдылар. Алай да хуҗа ашау белән мавыкмады, кашыгын өстәлгә куеп, кунагына карады, «хәзрәтжә күчте: — Күптән атәсем килеп йөри, хәзрәт... Ие, бәнем авыл¬ да өченче кышыңны чыктың, ике җәй җәйләдең дисәк тә хаталанмыйбыздыр. Шөкер, телгә килмәдек, араны боз¬ мадык. Сер түгел, сәңа .хәтле безем мишәрләр аллаһ йор¬ тына теләр-теләмәс, элкен-селкенрәк йөри торганнарые. Хәзер, ана, җомга көннәрдә мәчеткә сыймый халаек. Әл¬ лә кай тау араларындагы башкортларга кадәр киләләр — Намаздан битәр, бәпем вәгазьне тыңларга яраталар алар, Мөслим абзый. — Хикмәт нпдә дип сорамыйм. Имам буларак та, мө дәррис буларак та ярата сәне каманда. Әлхасыйль, бөтен ләйгә кал сән бездә, — Кал днп... — Ие, ие, төпләнеп кал. Бер дигән йорт салып бирәи, бергә-бергә малын-туарын тергезеп җибәрербез. 112
— Апай карт шул. Мөслим абзый. Янә дә килеп, теге Яхъя атлы угълан да бар бит әле бәием. Старшина тагы да ачылып, канатланып ук китте: — Аларын да уйладым, хәзрәт. Атка туәбез дә анки- ләбез үзләрен. — Атәм ич, карт ннде ул — Барын барын исәнләдем, хәзрәт. Үләнен җибәрер¬ сең. вәт шыл. Сәңа дип атап йөрткән, күз төбәп торган чәчби дә бар. Йомышлы мишәр Хәсән кызы Зөлхәбирә. Кыз түгел — эш аты. Уйлап та торма — үлән! — Мәсьәлә¬ не шулай ансат кына хәл ителүгә санады бугай, ашыгып кувшинга үрелде старшина, янә чокырларга бал бүлде.— Пә. хәерле никах хакына! Абдулла исә, пыяланы кулына алын, уйланып калды. Кызык, моңа хәтле ул дөньяда ике генә хатын-кыз — Габ делрахман мулла кызы Тутыя белән апасы гына бар дип белә нде. Тутыя Әлмәтнең яшь мулласына хатынлыкка бирелгәч, аның өчен бу җиһанда бер генә хатын-кыз җе¬ несе яшәп калды — анасы. Башкалары нишләптер күзенә чалынмады, аларның бары-югы барыбер иде Абдуллага. Баксаң, кыз-кыркын дигәннәре кырылып бетмәгән, имеш. Тик барыбер моңа ышануы кыен иде аңа. Тутыя белән бергә бәгырендәге бар өмет ышанычы үлгән нде шул. Ки¬ нәт аңа бпк тә ямансу булып китте, пыяласын кире өс¬ тәлгә куеп, урыныннан кузгалды: — Булмас, Мөслим абзый. Бән үләнә алмамдыр, мө¬ гаен,— диде дә ишеккә таба ук атлады. Мондый җавапны һич кенә дә көтмәгән Мөслимнең нидер әйтергә җыенган авызы ачык килеш калды. Гаҗәп¬ сенеп, үзе дә урыныннан купты, ык-мык итте. Бераздан гына адәм аңларлык сүз әйтер хәлгә килде: — Юкны сүлнсең, мелла кем Батыршаһ, тузга язма¬ ганны. Шөкер, гарип-гораба түгел. Хатынсыз гомер сө¬ рергә пн. Язган булса, икенчесен дә, өченчесен дә табар¬ быз сәндәй арысланга,— днп сөйләнде ул, мулланы оза¬ тып чыга-чыга.— Нишләп кузгалдың соң әле, Батыршаһ?! Абдулла акланып тормады — кайтарып җавап бирмә¬ де Алдагы өндә җиләнен киеп, эшләпәсен башына элде дә урамга ук чыгып китте. Кисәк кузгалган кадерле ис¬ тәлекләре белән ялгызы калу уе белән мәдрәсәдәге тол хөҗрәсенә ашыга иде ул. Атлый торгач, ниятеннән кире кайтты. Изге хисләре белән бермә-бер аулак бүлмәдә торып калуы куркыныч нде аңа Йөрәге өзгәләнүгә чыдый алмын, үз үзенә кул салыр сыман. Уңга борылып, тыкрыктагы тар сукмакка керде. 8 ч ин 113
аннан ашыга-ярсый ннеш буена атлады. Инде су чы¬ гарга өлгергән боз өстеннән үтеп аръякка чыкты, тезен¬ нән кар ерып Чүмәлә тауга күтәрелә башлады. Бераздан инде кардай ачылган җиргә, былтырдан калып ни башла¬ ган кылган түшәгенә басты, кабаланмый гына үргә менеп китте. Ул көнне һичбер җан әсәре булмаган Чүмәлә тау буй¬ ларында ямансулап озак йөрде Абдулла. Юа на торгач, күңеле белән Тайсуганга, Зәй буендагы җиләкле аланнар¬ га китеп барды, хыялыйда киерелеп-киерелеп хуш исле үләннәрне чапты, колагыннан Тутыяның көмеш тавышы кител тормады. Аягүрә күргән матур төшен вакыты-вакы- ты белән Мөслим старшинаның: «Уйлап та торма, үләи!» — дигән сүзләре бүлдереп кенә ямьсезлиләр иде. Шул рәвешле байтак йөргәч кенә, имидән аерылган нарасый мисалында, Зәй буендагы хозурлыктан. Тутыя¬ ның фәрештә тавышыннан аерылды, тулы гасыр гомер сөргән ирләрчә фикер йөртә башлады. Апай ■ чал кар¬ чык, Яхъя — малай, дип нәтиҗә ясагандай булды Абдул¬ ла, өйләнергә кирәктер, мөгаеи. Ул көннән соң елгаларда бозлар купты, язгы ташкын¬ нар актарылды. Абдулла башыннан исә ике нәрсә һич кенә дә китеп тормалы. Беренчесе — Карышбашка анасы янына кайтып килү булса, икенчесе -- өйләнү иде. Әмма, ип аяныч, баштагысыи җиренә җиткерү өчен арба юлы төшми йөдәтте, икенчесе хакында сүз башларга Мөслим старшинадан кыенсынды. Шулай кая барып бәрелергә белми өзгәләнеп йөргән арада аяк аслары җилләде, авыл урамында бик тансык атлылар — билләренә билбау урынына кызыл башлы сел¬ теләр ураган егетләр күренде. Карышбашка бүген-иртэ- гәме. сабан туеннан соңмы кузгалырга дип озак баш ва¬ тарга туры килмәде. Икенче көнне җомга намазыннан сон, Мөслим старшина, нигәдер юанын, мәчеттә торып калды һәм һич көтмәгәндә әлеге «үләнү» сүзен башлады: — Ничек соң, хәзрәт, теге хакта уйлап бактыңмы? Аңламаган булып сузасы итмәде Абдулла, старшина көтмәгәнне әйтеп ташлады: — Кызның үзен, чыраен күрәсие бит, Мөслим абзый! Старшина, башына суккандай, зиһенсез калды, мәгәр халәтен сиздерәсе итмәде, исен тиз җыйды: — Сән шәригатьне миннән лутчы беләсең, мелла. Мө¬ селманда андый гадәт юк югын. Шылан да хәйләсен та¬ барга була. Җыен, иртәгә Олыкош авылына сабан туена китәбез! !И
Икс тау арасындагы яткылга сабан туена җыелган ха- лаекның ат менгән ике юлаучыда гаме юк иде. Бәләкәй генә мәйданны урап басканнар да, урталыкта әүмәкләшү¬ че яшүсмерләргә бакканнар. Ллача күлмәк, шундый ук ыштан кигән яланаяклы малайлар бер-беренә очып куна¬ лар да билләреннән алышып тарткалаша башлыйлар. Старшина белән мулла тамашаны карап торасы итмә¬ деләр, мәйданны әйләнеп үттеләр дә, каршы як тау би¬ тендә туктап, атларын кайдарак бәйләү хакында киңәшеп аллылар. Шул чак өстенә буй-буй зыбан ’, башына кара кәпәч1 2, аякларына күн итекләр кигән базык гәүдәле бе¬ рәү, төркемнән аерылып, кунаклар янына ташланды. Са- кал-мыеклары чалара башлаган бу бәндә Олыкаш авы¬ лының могтәбәр кешеләреннән йомышлы мишәр Хәсән, имеш. Аның бар гамәле, сүзе пәйгамбәрне беренче күргән ком гарәбенеке мисалында иде. — Хуш кына киләсез, Мөслим абзыкаем! — днп очын¬ ды ул, кулларын җәеп.— Бак, хәзрәт тә монда икән. Туры миңа кайтаекмы, әллә мәйданны карал әйләнәсезме? — Карап карыйк соң,— диде Мөслим, егетләрчә җитез генә атыннан төшеп,— Тик атларны... — Хәзер, хәзер, Мөслим абзыкаем...— Сүзен әйтеп бе¬ термәде, мәйдан ягына торып чапты Хәсән. Абдулла атын¬ нан төшкән арада, ул ннде чая гына ике малай ияртеп ки¬ леп тә җитте.— Мына, үгә кайтарып куярлар, боерган булса... Атка атлану бәхетеннән авызлары колак артына җит¬ кән малайлар, ә дигәнче ияргә сикереп менделәр дә авыл¬ га таба томырылдылар. Хәсән нсә кунакларның бер ал¬ ларына, бер артларына төшеп, аларны мәйданга таба алып китте. Көрәшкә инде ир-егетләр чыккан, билләренә сөлгеләр салып, чын татарча алышып яталар. Берсеннән-берсе гай¬ рәтле, гаярь егетләрнең көч сынашуларына карап, дөнья¬ сын онытты Абдулла, үзе дә сизмәстән, һаман алга, мәй¬ дан эченә тартылды. Ул ннде кайда һәм нишләп йөрүлә¬ рен дә онытып, көрәш комарлыгына чумган иде. Шәкерт елларында Тайсуганда һәм Ташкичүдә мәйдан тотулары, Карышбашта өйләрендә сәке өстендә бүләккә җыелган сөлгеләр тулы сандык исенә килеп төште. Шәрикләре бе¬ лән сабан туйларыннан соң батырга атап бирелгән тәкә¬ не суеп, Зәй буйларында үткәргән мәҗлесләр күз алдына 1 Зыбан — ее киеме, бишмәт. 2 Кәпәч — баш киеме 8' 115
килде. Анысы хак, соңгы өч-дүрт елда мәйданга чыкканы юк югын. Мәгәр беләкләрендә көч, йөрәгендә дәрт ташып тора — мондагы ир егетләрнең берсенә дә бил бирмәячәк әле ул. Абдулла ннде мәйдан уртасына чыгарга булып беткән иде. Шул нияте белән каршындагы бәндәләрне аралый башлагач, беләгендә кемнеңдер куәтле кулын тойды. Старшина яшь имамның ниятен күзләренең януыннан си¬ зеп торган икән: — Куй, хәзрәт,—диде ул, шыпыртлап диярлек,—Ябан халаек алдында җирдә аунау килешмәс сәна! Кинәт сабан туеның яме бетте. Абдулла читкәрәк чы¬ гып, атларын чабышка әзерләүче малайларның чабышкы¬ ларын кыздыруларын карап тора башлады. Әмма моны¬ сыннан да күңеле кайтты, максатсыз-нисез бер читкә ат¬ лады. «Менә бит син, әй,— дип фикер йөртте ул, гасабн- ланып. Башында чалмасы, өстендә чапаны да юк югыйсә. Барыбер ярмын. Халкыңнан, туган туфрагыңнан аеры ту булып чыга түгелме соң бу? Халаекларның түрә-нмамнар- ны өнәп бетермәве шуннан мәллә?! Көтмәгәндә тирән ерганак ярына барып чыкты. Аста, чокыр төбендә, кулларына җәя-ук тоткан егетләр, текә ярга бастырып куелган бүре кыяфәтендәге мәрәмгә 1 атып, көч сынашырга җыеналар иде. Әнә аларның берсе — те¬ зенә жнтеп торган ак алача күлмәк кигән бәләкәй буйлы- сы бер атуда ук угын «бүреанең йөрәгенә туры китерде. Абдулла янә дәртләнеп, кайнарланып китте, йөрәгендә мәргәнлек комарлыгы уянды. Дөрес, ук атып әллә ни ма¬ выкканы юк анысы. Орышларда катнашмады, ялгызы явыз киек-җаннарга тап булмады. Алан да мәрәйне бер атуда яр башыннан бәреп төшерәчәгенә иманы камил иде. Сн- керә-атлый яр астына төште, ярышучы егетләр төркеменә кушылды. Кунак булгангамы, мулла икәнен белепме, аны уенга чиратсыз керттеләр. Гаярьләнен, аллы-артлы дүрт ук ат¬ ты Абдулла—дүртесе дә мәрәйдән читкә — ярга барыл кадалды. Җәясенең керешеп нык тартып, соңгы угын да шул якка юллады мулла. Анысы «бүре»нең койрыгына барып тиде. — Булдыра, бүләккә бүре койрыгы бирергә кирәк үзе¬ нә,— днп авыз ерды кайсыдыр. Егетләр көлешен, каран торучы малайлар чыркылда¬ шып алды. Абдулланың йөзенә кайнар кан йөгерде, җәя- 1 М .> р ;> >*■ — мишень I I6
сен җиргә ташлады да каударланып яр өстенә менеп кит¬ те. Йөрәге исә чабыш атыныкыдай ярсып типте. Сынат¬ тың. сынаттың, егет! Ә үзең яуга, явыз Каракошка каршы дауга купмакчы. Юк, булмый болай. Иртәгедән ул һәр көн ук атарга күнегәчәк, мәрәйдәге сыннын күзенә тиде¬ рерлек булмый торып тукталмаячак! Мөслим белән Хәсән аны хафада каршыладылар. — Без инде монда әллә ниләр уйлап бетердек,— дип шелтәләп алды аны старшина.— Чит-ят җирдә әйтмп-нит- ми йөргәч ни... Хәсән исә аларны тынычландырырга ашыкты: — Ходайга шөкер, Мөслим абзыкаем, авылыбызда иминлек. Кунакка тию түгел, кеше әйберенә кул сузу га¬ дәте дә юк бездә. Әйдәгез, үгә кайтаек! — Анысы хак, мөселман карьялары бурлык хурлык дигәнне белми. Алай да...— дип мыгырданды старшина. Хуҗаның кара-каршы куйган өйләре биек, хәтта ки ак ягының тәрәзәләре пыялалы. Абзар-кура нык, яшь чирәм борынлап килгән ишегалды иркен. Кунакларның ниятен сизенгәндәй, Хәсән, баскыч төбенә җитүгә ян тәрәзәгә үрелеп, эчкә кычкырды: — Кызым, Зөлхәбирә, су чыгар! Өйалды идәне шыгырдады, ул да түгел, тышкы ишек ачылып китте — баскыч башында өстенә юле күлмәк1, башына башкнгеч, аякларына йомшак башмаклар кигән бәләкәй буйлы чандыр кыз күренде. Кулында су тулы агач чиләк. Абдулла, сихерләнгән кешедәй, аның йөзенә бакты. Чәче, колаклары күренеп тормагангамы, егег аны үзе сыман ук сакал-мыексыз пр-егеткә охшатты башта. Печтеки генә туры борынына, төзек кара кашлары астын¬ дагы зур көрәй күзләргә, кабартмалапыбрак торган ирен¬ нәргә, түгәрәк битенә сөзеп карагач кына, аның йөзендә кызларга гына хас нәфислек, мөлаемлык тапкандай бул¬ ды. Кызны ямьсез дияргә дә, матур дияргә дә белмәде Абдулла. Каратут битле гадәти мишәр кызы шунда. Шу¬ лай да чамалады: аңа инде егерме тирәсе — димәк, карт кыз. Юк, ни генә булмасын, бу Тутыя түгел иде инде. Зөлхәбирәне тагы вә тагы багу ниятеннән кайтты егет. Алай да аның комганга жәһәт кенә су салуыннан, җилте¬ рәтеп кенә сөлге алып чыгуыннан кулының эшкә ятып торуын абайлады. Юынып сөртенгәч, ак өйгә уздылар, өсләрен салып, сәке йөзлегенә утырыштылар. Хуҗага шомарып беткән ' Юл е к у м л ә к — мишәр күлмәге 117
бүкән калды. Хәсәннең хатыны сырхаулап тора, имеш. Өйдәге бар эшкә әлеге дә баягы Зөлхәбирә йөгерә дә, ху¬ җа үзе булышкалый. Алар аталы-кызлы ак өйгә бер ке¬ реп, бер чыгып йөргән арада, Мөслим старшина соран куйды: — Пә, ничек, хәзрәт? Күз кунарлыкмы? — Гомергә бер күреп ни... — Сәи аның чыраена бакма, яшь боландай чабулап торуына бак. Иллә дә мәгәр уңган, иллә дә мәгәр... Олы коштабак белән ит күтәреп Хәсән килеп керде — сүз киселде. Әллә кай арада гына табынга саплы чүлмәк белән бал килеп утырды. Кашык-пычак ише нәрсәләр дә куелгач, ашъяулык өсте тәмам түгәрәкләнде. — Йәгез, кунаклар, бнссмпллаһн-и -рахман...— дип бү¬ кәнгә утырды, үзе башлап калҗага үрелде хуҗа. Аннан инде бик мөһим эше онытылган кешедәй, кисәк кенә ка¬ шыгын ашъяулыкка ташлады, чүлмәктән йомрыларга бал салды.— Шуны тота ек әле, кардәшләр?! Артыгын тәкәллефләп мичә генә эчеп куйдылар да ир¬ ләрчә эшлекле кәяфәттә ашарга тотындылар. Тик болан таш ватып кайткан адәм балаларыдай сүзсез генә туенып утыруы берәвесен дә канәгатьләндерми иде. Хуҗа сүзне кайдан вә нәрсәдән башларга белми кылбырдап утырган арада, Мөслим старшина түшәмгә карап алды, ак өйне ярып әйтеп салды: - - Бак, Хәсән, матча астына туры килгәнмен лабаса. Астымда киез дә бар. Мишәр йолаларын яхшы белүче хуҗа аның тел төбен шунда ук аңлап алды: — Шаяртмачы, ыстаршина! Ил-жир хәлләрен сү.чә ич¬ масам! Нишләп шаяртаем ди? Башкода булырлыгым юк мәллә? — дип каршы төште Мөслим.-■ Сәндә — алтын, бәйдә — көмеш. Бергә кушаск шыларны. Күп еллардан бирле йорттап-йортка, табыннан-табын- га күчеп йөри торгач шомарып беткән таныш сүзләрне ишетсә дә, аларга ышанып җитмәде Хәсән, әңгәмәне ир¬ ләрчә эшлекле якка борасы итте: — Яны указ-мазар ишетелмиме, Мөслим абзый? Ми¬ шәрләрне теге салым дигәннәреннәк коткармыйлар микән? — Сән сүзне борма. Хәсән, соравыма туры җавап бир! Хуҗа һаман да ышанып җитми, старшинага карап, күзләрен мелт-мелт иттереп торды. Аннан инде, ни бул¬ са —ул дигәндәй, әйтеп куйды: • - Болай капыл гына ни... Сүзең чын булса, ырулары¬ 118
быз белән сүләшеп багарбыз. Алай да ашыгыр ниятебез юк: бал бозылмый, кыз картаймый, диләр. Әйләнү турында сүзнең болай капыл башланып китүен¬ нән аптырап калган Абдулла кызарып-яиып чыкты, ни дияргә белмәде. Тәмам гаҗизләнгәч, кашыгын куеп, ише¬ галдына чыгып китте. Йола өчен генә сөйләшүне сузарга маташкан Хәсән исә, сүз салу гореф-гадәтенең ярты-йорты гына үтәлүенә карамастан, көтелмәгән башкодага эченнән генә шат иде. Кыз картаймый, дип сөйләнсә дә, Зөлхәбирәсенә егерме бер тулып килә. Моңа хәтле кызны соратучылар булмады дип әйтә алмый алуын. Анасы еш кына сырхаулап торган¬ лыктан, башкодаларны бора килде, һаман да сузсаң, Зөл¬ хәбирәнең сазап калуы бар. Җитмәсә, бу юлы кияү була¬ сы кеше бер дигән. Яшь-җилкенчәк түгел, дөньяның ачы- сын-төчесен татырга өлгергән. Абруе да бар — имам-ха- тыйп Алан да йоланы җиренә җиткерәсе итте Хәсән: — Шыл ай, Мөслим абзый, ыруларыбыз белән мәслн- хәтләшәек. Аннан килеп, бәген көне дә әйбәт көн түгел. Сүз салу кебек олы эшне атнакич, яисә якшәмбедә баш¬ лыйлар бит. Мөслим исә үтә җитди һәм йола дигән булып нәзакәт¬ ләнеп тору ягында түгел иде. Гадәтенчә, тимерне кызуын¬ да сугарга ярата иде ул. — Сән, Хәсән, бәне беләсең,— диде старшина, кырыс кына,— сүзне биш кат сүләргә үрәнмәгән. Янә дә килеп, йола иҗекләп утырырга вакытым да юк. Катыиыңның хә¬ ле бпк тә мөшкел булмаса, кер дә чык янына. Ишет: шуя- даен арыслан үләнәм дип торганда, гафил булып калма¬ гыз? Хуҗа кайтарып җавап бирмәде, ашыкмый гына торып, кара якка чыгып китте. Зөлхәбирәне бирү мәсьәләсен күп¬ тән хәл итеп куйса да, хатыннар ягында байтак юанды. Ниһаять, кулына өр-яңа чүпләмле сөлге тотып килен чыкты: — Менә бнлге, Мөслим абзый. — Шылан диләр аны,— старшина канәгатьләнеп мые¬ гын сыпырып куйды — йә, калынга сал кызны! — Сыразымы? — Эттем ич, эшне су буе сузарга яратмыйм,—Мөслим камзулы кесәсеннән акча янчыгы чыгарды, аны чишмп- ннтми, ашъяулык өстенә ташлады.— Йөз сум монда. Ка¬ лым өлеше. Калган нәрсәләр хакында үзең килеп әтерсен. Ярәш туй көнендә артыгы белән апкилермен. 119
Болан да башына суккандай миңрәп калган Хәсәннең тавышы зәгыйфь чыкты: — Анысын качаига дисең соң, Мөслим абзый? Көзге сәвлягә *, ягъни Сөмбелә бәйрәменә таба мәслихәтләш¬ сәк... — Нәрсә?! — Старшина урынында сикереп үк куйды.— Көзгә димәкче буласыңмы? Юк. батмый. Киләсе якшәм¬ бедә—ярәш туй. Сүләштек. Бар, хәзрәтне чакыр. Сүз са¬ луның уңай хәл кылынуы хөрмәтенә берне тотаек та, без¬ гә — юлга! Уйламаган-көтмәгәндә сүз салудан соң Хәсән генә тү¬ гел, кияү буласы кеше үзе дә аптырап калды. Өйләнүдән түгел, анысы хәл ителгән иде инде. Башкасы, эшнең бо лай кызулап китүе каушатты егетне. Ул бит өйләнү дигән нәрсәне кайдадыр, диңгезләр артында сыман тоя иде. Башта Карышбашка кайтып килү, гаилә кору кебек зур эшкә анасыннан фатыйха алу иде исәбе. Монда исә — менә сиңа мә, бер атнадан ярәшү, имеш. Эшләр бу хәлгә җиткәч, киреләнү, тәртәгә тибү дә шәп түгел. Мөслим старшинаны үпкәләтүең, Хәсәнне кимсетүең бар. Кыз та¬ гы ии хәлдә калачак диген. Мөслим старшинага килсәк, ул гел яшәреп китте. Са бан «сте булуга карамастан, каяндыр кешеләрен тапты, урман кистереп, бүрәнә ташытты, мәчет янындагы буш¬ лыкта өй буратырга тотынды. Үз йорты тирәсе дә гөр итеп торды аның. Кемнәрдер олау-олау ашлык төяп, тегермән¬ гә китте. Кайсыларыдыр чалырга дигән елкыларны аерып алып, аларга абзарда гына ипекәй каптыра башлады. Өй¬ нең эчендә хатын-кыз кавеме купты: иртәдән алып кичкә кадәр мич янды, таба чыжлады — бавырсак-чәкчәк пеште. Инде бар да әзер, берсекөнгә ярәш туена барабыз дкгг торганда һнч тә көтелмәгән хәл булды — кия\ буласы ке¬ ше юкка чыкты. Беренче көнне аны урман-кырда сәйран¬ дадыр дип юатты үзен старшина. Мулла кичен дә, төнен дә кайтмагач, акылыннан шашар чиккә җитте. Таң белән бер листа егетне атларга атландырды, тирә-яктагы урман- кырларны айкап чыгарга кушты. Көнозын югалып торган җайдаклар кояш баеганда гына аһ-ваһ килеп коры кул белән кайтып егылгач, бу хәлгә ни дияргә дә белмәде Мөслим. Үзенең Карышбашына кайтып киткәндер дияр пюн. атсыз кая барсын дп ул. Кая да булса юл чыгарга ниятләсә, атны теләп старшинадан алып тора иде ләба- 1 Көзге с ә в п я — көзге көе белән төн тигезләшү вакыты, ягъ¬ ни 21—23 сентябрь. 120
са. Уттай эш өстендә ана ат бирерлек тагы кем бар авыл¬ да?! Алайса кая олакты соң бу мулла? Үлеп-нитеп китсә, гәүдәсе табылыр иде. Серле вакыйгадан гаҗизләнгән старшина егетләрен куды да куды, үзе шөбһәләнеп начар хәбәр көтте. Атнакич төнлә мәдрәсә янына ялгыз җайдак килеп туктавын, хөҗрәсендә гасабнланып яткан Абдулла¬ га һич көтелмәгән хәбәр китерүен белми нде шул әле Мөс¬ лим старшина. Тарих битләреннән. Әле 1748 елның баш¬ ларында ук Казан һәм Оренбург губерналары баш¬ лыкларына имзасыз язылган хәвефле хатлар килә башлый. Имеш, Казан татарлары хөкүмәткә каршы ниндидер явызлык эшләргә җыеналар. Имеш, ал ар¬ ның бу ямап ниятләренә башкортлар вә Оренбург губернасындагы башка мөселманнар да кушыл ман¬ чы. Шомлы хәбәрләр алынганның икенче көнендә үк түрәләр төрле хәрби чаралар күрә башлыйлар. Са- ранскнга, Оренбургка һәм башка калаларга чапкын¬ нар чыгып чаба: Казан губернасы тирәсендәге бар¬ лык гаскәрләр ашыгыч рәвештә Идел Чулман буена барсыннар, татар авылларын алсыннар, диелә. Им¬ ператрица Елизавета Казанга яңа губернатор итеп Грековны җибәрә һәм аңардан тиз арада чуалышны туктатуын, андагы хәлләрне бик яшертен тикшерүен, коралларны эзләп табуын һәм җыйнап алуын, йо¬ лачыларның башлыкларын эзәрлекләп, тотып төрмә¬ гә ябуын таләп итә. Әлеге имеш-мимешләрнең һәм ыгы-зыгының ниге¬ зендә нәрсә ята соң? Әйе, 1748 елда Казан провин¬ циясендә татар крестьяннарының чуалышлары баш¬ ланып китә. Мәгълүм булганча, православие дине кабул иткән халыклар, патша Указы буенча, өч елга һәртөрле салымнардан азат ителәләр. Нәкъ әнә шу¬ ңа күрә дә моңа кадәр мәҗүсилектә булган марл, чуваш, мордва һәм удмуртлар ннде тулысынча ди¬ ярлек христиан диненә күчеп бетәләр. Шулар исәбе¬ нә җыелмый калган салымны алар өчен нслам ди¬ нендә калган татарлар түләргә тиеш була. Бу исә та¬ тарларны коточкыч бөлгенлеккә төшерә — халык ара¬ сында ризасызлык туа. Крестьяннар җыеннар җыеп, яшерен киңәш-табышлар үткәреп, үзләренең аяныч хәлләре турында сөйләшәләр, түрәләргә төрле ши¬ каятьләр язалар. Шундый бер киңәш мәҗлесе Иске Ибран авылында Якуп Мостаев өендә булып уза. 121
Анда төрле авыллардан егерме кеше катнаша. Ара¬ ларында өч сотник, бер абыз, урыс грамотасын бе¬ лүче ике кеше дә була. Ике көн дәвам иткән киңәш¬ мәдән соң, крестьяннар чукынганнар өчен салым са¬ луны бетерүне сорап Петербургка вәкилләр җибә¬ рергә, Исмәгыйль һәм Рахманкул сотникларга, ип¬ тәшләре белән авылдан-авылга йөреп, халыкны кө¬ рәшкә әзерләргә, салымнарны түләмәскә, әгәр дә көчләп түләтә башласалар, яу белән Казанга барыр¬ га, дигән карарга киләләр. Патша ялчыларына исә мондый шартларда нәрсә эшләргә кирәген өйрәтеп торасы юк. Чишмә, Зәй һәм Кичү крепостьларындагы гаскәриләр Җөри юлында¬ гы авылларны басып алалар. Казаннан подполков¬ ник Горин зур көч белән Кама аръягына днп кузга¬ ла. Саранск өязендәге Ростов, Азов һәм Вятка полк¬ лары да шунда ашыга, Сөлчә буйларына башка хәр¬ би көчләр дә тартыла. Авыллар солдатлар белән ту¬ ла, тикшерүләр башлана. Мөслим старшина ни кылырга, иләү мулласын кайдан эзләп табарга белми утлы табага басып, төннәрен йокы¬ сыз уздырган бу мәлдә җиңелчә киенгән Абдулла Орен¬ бур каласына якынлашып килә иде. Теге җомга төнендә аның, хөҗрәсенә килеп егылган кеше — бөтерчектәй хәрә¬ кәтчән, җиңел сөякле Казан татары аңа Сөлчә буендагы авылларның түрәләргә каршы кубуларын, бу эшләрендә Оренбур ягында яшәүче мөселманнардан ярдәм көтүләрен хәбәр итте. Сабыйларча тиз мавыгып китүчән Абдулла тегеңәрдән барын-барын төпченде, бигрәк тә дәррәү куз¬ галуның көнен сорашты. Вә әй хәсрәт, чапкын анысы ха¬ кында берни белми булып чыкты. Мондыен билгесезлек ярсытты гына Абдулланы. Үзләре ярдәм сорыйлар, үзлә¬ ре исә көнен-сәгатен әйтеп җибәрмәгәннәр. Бу ни була ннде? Болай элке-салкы укмашуның ахыры хәерле бе¬ тәрме?! Чапкынның хөҗрәне ишәрдәй итеп хырлавын тыңлый- тыңлый, шөбһәле уйлары эчендә төнката керфек какмады Абдулла. Тышта таң яктысы сирпелүгә уятты юлчыны. Тегесе исә бер чүмеч салкын су гына эчте дә, атына атла¬ нып, ары китеп барды. Ул китте, мулла нсә хәвефле уй¬ лар ташкынына батып калды. Мәгәр аның кылбырдык гадәте билгесезлектә чорналып ятуны күтәрми нде. Тац белән бергә башына карар иңде — барырга вә барын үз 122
күзләрең белән күрергә. Төнге кунактан күрмәкче, туты¬ рып бер тустаган су эчте дә юлга чыкты. Кайда жәяү, кайда юлаучы атларга утырып, озын юл үтте. Гомерендә үзе булмаган әкияттәге сыман кинәт кал¬ кып чыккан бу таш кальганы төшләрендә күреп җәфала¬ на иде Абдулла. Инде менә аның капкасыннан кереп ки¬ лә. Мактаулы Оренбурның зиннәтле йортларын, гаҗәеп чиркәүләрен, бихисап махәзннәләрен, кайнап торган сәү¬ дә рәтләрен карап кинәнәчәк, боерган булса. Урамда беренче очраган кешеләр гаскәриләр булды. Аннан соң туры килгәннәре дә солдатлар. Җайдаклары да, җәяүлеләре дә баштанаяк кораллылар. Әллә сон, хо¬ даем, бер генә дә гадн адәми зат юкмы? Уңга борылсаң — драгун, сулга карасаң—казак килеп чыга, ат менгән угъ- ланнар тупырдашып уза. Чыннан да күңелгә шөбһә салырлык гайрәт иде бу. Абдулла, үзе дә сизмәстән, ләхәүләсен укып алды. Бер Оренбурда гына шул хәтле булгач, Кичү, Зәй, Минзәлә кальгаларында вә башка калаларда тагы күпмедер ошбу зобанилар?! Юк, ансат кына бил алышырлык түгел икән теге Каракош белән! Әллә соң аның белән көч сынашу — үзе саташумы? Шушы да тиклем гаскәриләргә каршы чыгар көч табылырмы халаекларда? Биредәге куәт-дәр- маннан икеләнеп калган Абдулла калада озак уралмады, шыпырт кына капкадан чыгып, Сәгыйть бистәсенә таба ки¬ теп барды. Габделсәлам ахунның мәчет янындагы өен озак эзләр¬ гә туры килмәде. Тик монда да юлы уңмады Абдулла¬ ның-ахун кәефсезләнеп киткән икән, урында ята, диде¬ ләр. Әрсезләнде, барыбер остазын борчыйсы итте Абдулла. Габделсәлам аны хәерхаһ каршылады. Мендәреннән башын күтәреп: — Сәнме бу, Батыршаһ?! Бән сәне көткән ием,—диде һәм хәлсез кулларын сузды. Шәкерте аның дымлы кулларын тоткан хәлдә йөзенә текәлде, таныш чалымнарны барлады. Юк, остазы әллә ни үзгәрмәгән. Алай да йончыган, таушалган. — Бон идем дә, хәзрәт, сырхаулап киткәнсең икән. — Картларның ни: бер аягы — җирдә, икенчесе — гүрдә. — Алай дня күрмә, хәзрәт, әрвахлар әтрафына иртә¬ рәк әле сәңа. — Шулай димсең дә... Сиздерә, бик сиздерә, Батыр¬ шаһ.— Ул туктап күзләрен йомды, кипшенгән иреннәрен ялмап алды. Бераздан исә пышылдап кына әйтеп куйды.— 12»
Ишеттем: мәдрәсә тотасың икән. Китаплар хакында кил¬ деңме? — Суз... куп иде дә, остаз, чирләп киткәнсең икән лә. Ярый, алары сән терелгәч. Хәзергә исә — бән юл кешесе. — Юлың еракмы? Абдулла тнрә-ягына каранып алды — ак якта үзләрен¬ нән башка кеше юк иде Ул өзек-төтек кенә үзенең ния¬ тен, Сөлчә буйларына баруының максатын әйтте. Ахун шәкертенең сүзләрен игътибар белән тыңлады, әле егет туктаганнан соң да байтак кына сүзсез торды. Аннан инде ярым пышылдап: — Хак юлда йөрисең икән, Батыршаһ,—диде.—Вә лнкин, аң бул, дошман бнк тә куәтле... Ие, нәкъ менә шу- на, зобанилар ишле булганга, халаекларныц укмашуы ки¬ рәк тә. Бар, сүләш Казан яклары белән! Абдулла остазының алдагы өендә кунды. Иртәгесен таң сарысы иңүгә торып тиз-тиз киенде, хәзрәт белән сау¬ буллашырга дип, урта ишекне ачты. Түр буйдагы кара¬ ватка яткан хуҗа тирән йокыда иде, ахрысы — дәшмәде. Егет шыпырт кына ишекне япты. Ул почта стансасына килгәндә көн инде тәмам яктыр¬ ган, биредә аның сымак ук юлга ашкынып торучылар байтак иде. Затлыдан-затлыны кигән алыпсатарлар, суга төшсә калкып чыгар эш кешеләре, кулларына подорожный кәгазьләре тоткан гаскәриләр вә башка кешеләр, ям ат¬ ларына утырып, үз юлларына китә торалар. Абдулла исә, кыерсытылган малайдан, бер читтә торуында. Хәлен тиз ацышты егет: болай мескенләнеп торсаң, гомер олау кү¬ рәсең юк. Ул кисәк җанланып, җигелеп бетеп кнлә торган бишекле арбаларның берсе янына килде һәм ямчыны сәер- сендереп кычкырып җибәрде: — Чакрымына өч тиен! Мондый сүз инде ямчы өчен бай сәүдәгәрләр, почта атлары алырга рөхсәт кәгазе тоткан төрле эшкуарлар, хәтта генераллар сүзеннән дә өстен иде. — Утыр, тәкъсир, утыр! — дип елмайды ямчы. Шуннан соңгысы төштәге сыман гына булып үтте: ша¬ шынып ям атларында чапты, фәйтуннарның берсеннән тө¬ шүгә, икенчесенә утырды — акчасында тормады. Бөркәүле арбаларда гына ашады, шунда ук черем итеп алды. Агач чиркәвенең чаң тавышына күмелеп утырган бәләкәй генә Бөгелмәне үтеп, Карабаш ям станына җиткәч кенә аңына килгәндәй булды. Аның өчен бик тә газиз җирләр — Нә- дер ыстаршина җирләре иде бу. Алда, Зәй буе әрәмәләре артында, аның яшьлек эзләре сакланган Тайсуган авылы. 124
Кагылып кына чыгасы, һпчыогы урамнарына, моңсуланып утырган мәдрәсәсенә күз генә саласы иде дә бит! Юк шул, вакыты ул түгел. Аръяктагы таллыклар артыннан күренсп-күренеп кал¬ ган Тайсуган турын бишек ишегеннән башын тыгып, ым¬ сынып узды Абдулла. Язгы ташкын булып айкалган са¬ гышы басылырга өлгермәде, ярсу атлар аны Әлмәт авы¬ лына алып керде — йөрәгенә янә ут капты. Шушы озын урамның як-ягында күренеп калган йортларның берсендә бит нндс Тутыя! Авыл уртасындагы мәчет турына җиткәч түзмәде, ямчыга туктарга кушты һәм олаудан төшәргә омтылды. Менә ул шашынган кешедән җиргә баскай уң аягын кисәк кенә алды, кузлада утырган ямчының кулындагы чыбыркыга ябышты, иләмсез кизәнеп, кыргый тавыш бе¬ лән акырып җибәрде: — Ку-у! Атларыңны ку, ямчы! Кичү кальгасына җиткәндә генә бераз тынычланган¬ дай булды Абдулла. Исәбе — мондагы өмәттә ашап-эчеп, ял итеп алу иде. Юлга әзер атлар барын белгәч, ниятен¬ нән кире кайтты. Башка олауга күчеп утырды да, баерга йөз тоткан кояшка карап, юлын дәвам итте. Кальгадан бер көнлек чамасы юл киткәч, атларны ко- ла-яланда туктатып, шунда төшеп калды мулла. Ямчы биргән акчаны тиз генә алды да атларына кизәнде, чап¬ тырып китеп барды — юлбасар түгел микән, диде бугай. Атларда ничә чакрымнар узгандыр да, җәяү ничә көн тәпиләгәндер — аларын хәтерләми инде Абдулла. Авыл¬ ларны урап узу, кая да булса яшеренеп, юл сорау өчен берәрсен көтеп ягу әллә никадәр вакытны алды. Ниһаять, бер көнне күз бәйләнгәндә урман эчендәге биш-ун йорт¬ тан гына торган бер авылга килеп егылды. Ябай булсалар да, хуҗалар аны зурлап каршылады. Өстәлгә кысыр салма, катык, бер бөтен ипи куелды. Урын¬ ны да түр сәкедән салдылар. Аруы җитсә дә, йокларга ашыкмады Абдулла: тәһарәт алып, намазын укыды. Ан¬ нан инде хуҗадан бу яклардагы ил-җир хәбәрләрен со¬ раштыра башлады. Тегесе ничектер иренебрәк, теләр-те- ләмәс кенә җавап бирде, инде Иске Ибрай авылы хакын¬ да суз чыккач, бөтенләй куркынып, чикмәнен ябынырга ашыкты. — Сән ул якларга барма, мосафир,— диде ул, үзал¬ дына сөйләнгәндәй,— Тирә-юнь солдатлар белән тулы. Шикләнердәйрәк һәркемне тотып ала торалар. Тел төбен¬ нән әллә кайчан сиздем, кардәш: сән уйлаган нәрсә 125
барып чыкмады бит. Бөтен өяз солдат белән тулгач, туа¬ рылдылар халаеклар... Тугызынчы бүлек Моңа хәтле тигез генә атлап, бернигә нее китми җай гына озын юл килгән җирән алаша урманны чыгуга ки¬ сәк башын күтәрде, бер уңга, бер сулга каранып алды, адымын кызулатты, игеннәре җыеп алынган кырларны яңгыратып кешнәп җибәрде. Аннан ннде әйдәгәнне дә көт- мн елдам гына юртып кнтте. Менә спн әйт: хайван диген аны. Ул да бәләкәй колын булып бня-әнисенә ияреп йөр¬ гән җирләрне, кырыкмыш чагында кая басарга белми уй¬ наклаган үзән-кырларын, өер атлары белән бергә хөрлек¬ тә утлаган Сәхраларын таныды, ул да туган нигезенә якын¬ лашуын тойды. Шулай булгач, адәм балалары турында ни дисең ннде?! һай, һәркемгә газиз шул туган төяк! Үрдән түбән таба элдерткән аты өстендә, иярдә сикер¬ гәлән барган Абдулла үзе дә дәртләнеп китте. Ни генә димә, Мөслим авылы аның икенче туган җиренә әйләнеп бара бит инде. Алай да алга барган саен күңел күтәренке¬ леге кимеде мулланың. Мөслим старшина белән очрашу мизгелен күз алдына китергәч, хәтта чырае сытылды. Ат кадәр атны җәй буе үз янында тотты бит. Хәер, анысына әллә ни исе китмәс старшинаның. Өерендәге атларының санын да юньләп белмәгәндә, бер алашасының юкка чы¬ гуына аптырады ди. Әйе, үпкәләр, рәнҗер, кем белә, бәл¬ ки орышып та алыр. Әмма ләкин ат өчен түгел. Аның сү¬ зен аяк астына салып таптауга — килешенгән ярәш туен ташлап, мулланың айлар буе югалып торуына үртәлер. Бак, Мөслимнән чыгып киткән теге томанлы иртәдә да¬ ла үзенең яшел япмасын ябынырга да өлгермәгән иде лә¬ баса. Бүген, әнә, чаганнарның яфракларына ут капкан. Тиз генә әйләнеп кайтылмады шул, кайтылмады. Теге чакны йөрәгендә мәңгелек яра булып сакланган Тутыясының гел-гел искә төшеп торуы, ут өстенә ялкын дигәндәй, ул баскан эзләрдән үтү, яшьлек мәхәббәте көй¬ рәп яткан авыл аша узу, ниһаять, Казан татарларының кабынып җитми сүнеп калган болалары тәмам чыгырын¬ нан чыгарганнар иде аны. Сөлчә буйларыннан бик боегып борылды Абдулла. Үзен Мөслим старшина өендә, бәлки әле мишәр Хәсән йортында дадыр, зарыгып көтүләрен бел¬ сә дә, Урал аръягына кайтасы итмәде, Бөгелмәдән соң Уфа ям юлына төште. Берәүне дә күрәсе килми, аулак 126
төбәктә ялгызы калын, хафа-кпчсрсшләрендә берүзе генә янасы килә иде егетнең. Инде иң якын юлдашына әверелеп беткән җирән ала¬ шаның үзен Карышбашта көтеп торуы да ниятен үзгәрт¬ мәде. Старшинаның Урал аръягыннан ала ат кудыруын¬ нан ук чамалап була нде югыйсә — димәк, туйны ашык¬ тыра Мөслим абзый. Монысына да исе китмәде Абдулла¬ ның: насыйп ярлар булса, туе качмас днп фикер йөртте, кайткан-кайткан олыгайган аласы янында, инде чәтпәбн үсмер булып җиткән Яхъя янәшәсендә торасы итте. Кыс¬ касы Зөлхәбирә кочагына атлыгын тормый иде Абдулла. Баштарак йорт тирәсен караштырасы бар дин, Карыш¬ башта юанасы итте. Дөрес, анасы ннде булган кадәр җир¬ ләрне сөрдереп, сабан ашлыкларын чәчтереп куйган. Аның сөйләвеннән шуны аңлады мулла: язгы кыр эшләрендә го¬ мер бакый алар йортында тамагын туйдырган бабул Кол¬ чура башлап йөргән, күршеләр, авылдашлар да шактый гына ярдәм иткән, тырмага бәләкәй Яхъя да чыккан, имеш Булыр да, малай ничектер тартылып, буйга үсеп киткән, тәненә ит кунган — чын егет булып килә. Тик менә апасы гына. Хак, бик тә бетерешкән, орчак кына булып калган һич кенә дә теге еллардагы янып торган Бибинур димәс¬ сең. Анасының шыр сөяккә калган кулларына, эчкә бат¬ кан күзләренә карап, аны гаять кызганды Абдулла, ана¬ сын әлеге бетмәс мәшәкатьләрдән аралау ниятеннән, кич¬ ке аш янында әйтеп куйды: — Мал-туарны бетерик, анай. Бибинур аңа зираттан чыккан өрәккә карагандай бакты: — Нәрсә?! Алардан башка пичек яшәмәк кирәк дөньяда? — һичьюгы баш санын киметик дигән нем. Анасы нсә аның киңәшенә якын да килмәде: — Чыкмаган җанга барысы да кирәк, угълым: аты да, сыеры да, сарыклары да... Беравык сүзсез генә ашадылар. Юк, Абдулла үзенең сүзе аста калудан канәгать түгел. Шуңа да бәхәсне сузу ягында: — Соң бит үзеңә авыр һаман. — Авыр дип... Шөкер, әлегә Колчура бар. Авылдаш¬ лар да атаң мәрхүмнең изгелеген онытып бетермиләр. Ан¬ нан килеп, бак, Яхъям да егет булып килә. Ни дип йорт- җирне таратмак кирәк? Тагы тынып калдылар, бер-берен кысташмый гына тә¬ гам җыйдылар. Өзелгән сүзне ялгау янә Абдуллага калды: 127
— Бән сәне үз яныма — Мөслимгә апкитмәкче, апай. Бибинур ашавыннан туктап, улына куркынып карады: — Кит, булмаганны. Бабалар нигезен, атаң каберен ничек ташлыйсың дн. Читтә күп йөредең. Иншалла, инде үзең кайтырсың, олан. — Урнашкан җирем бнк әйбәт шул, анай. Халаеклар да, түрәләр дә яраталар үземпе. — Бән, монда, Карышбашта кем каһәрли сәне? «Ба- тыршаһ мулла кайтмыймы?» — дип, аптыратып бетерәләр үземне. Җитмәсә, Мостафа хәзрәт тә бнк бетерешкән, фэ- нн дөньяга кул селтәр яше җиткән. Кайтырсың, кайтыр¬ сың, боерган булса. Үләнеп җибәрерсең. Җиләктәй кыз¬ лар үсеп килә, ана. — Анысы, киленгә кытлык булмас... — Читтән үләнеп кайтсаң да сүзем юк. Миннән фати¬ ха. Шөкер, малай-шалай түгелсең — кем белән никахлаша¬ сын беләсең булыр... Сүз һаман бер тирәдә уралудан узмагач, Абдулланың эче поша башлады. Кашыгын куеп, амин тотты да ашы¬ гып тышка чыкты. Җәйге кнч җиләс һәм илаһи нде. Ана¬ сы сөйләгәннәрне сеңдерә-сеңдерә ихатада йөренергә то¬ тынды. Суз дә юк, хаклы анасы, йорт-җнрсез күке булып күпме йөрергә була болан. Мөслим старшина бура күтәрт¬ те күтәртүен. Кем белә, ачуыннан кул селтәмәсә, өйне жит- текереп тә ятадыр бәлки. Анда төпләнеп калу мөмкинлеге бар дигән сүз. Тик ул, пи генә әйтсәң дә, туган җир түгел инде. Янә дә килеп, олы юллардан, кала-кальгалардан чит¬ тә, артыгын аулак. Анысын исәпләгәндә дә аңа кулай тү¬ гел. Ул бит яше дүртенче дистәгә киткәнчегә кадәр гел диярлек юлда, халык арасында, мулла-абызлар тирәсендә кайнады. Гомергә Мөслнмдә төпләнүне күтәрерме аның йөремсәк күңеле. Быел гына күченеп кайту да егетнең ниятенә туры килеп бетми. Сырхаулап торса да, Мостафа хәзрәт урынында нык утыра әле, авыл халкы хөрмәтли үзен. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, ничек кайтып төшмәк кирәк. Уйлана-уйлана ишегалдын кат-кат урады Абдулла. Ничәнче әйләнүендәдер күзе читән буенда былтырдан кал¬ ган коры кура арасындагы ташларга төште. Күрүгә сис¬ кәнеп, әсәрләнеп китте. Хәтерендә: һәркайсы кечкенәрәк ишек кадәре бу нке ташны атасы үзе исән чагында ук кайтартып куйган нде. Карчыгы белән икесенә ташбилге, янәсе. Әйе, атасының кабере вакытлыча таш утырткан килеш тора лабаса! Абдулла җегәрләнеп, дәртләнеп кнтте. 128
Булды, иртәгәдән Галк Мәзгыгдин утълына багышланган ташбилге белән шөгыльләнәчәк. Анасы шатланды, улының ниятен яхшы днп тапты. Шуңа канатланган Абдулла иртә таңнан тирә-юнь авыл¬ ларга чыгып кнтте. Шөкер, ташны чокып юнып язучы ос¬ таларга кытлык юк бу якларда, авыл саен булмаса да, очрап торалар. Әмма Абдуллага осталарның, да остасы, Чистай-Биләр якларындагы зиратларда үзе күргән борын¬ гы болгар та шб ил гел әре кебек күрекле итеп куфи язуы белән язардас кирәк иде. Сораша, эзли торгач. Казан юлындагы авылларның берсендә тапты ул аны. Оста капкадан килеп керүгә үк биштәрен чиште, таш кисә торган төрле коралларын җиргә аударды, таза кин¬ дер алъяпкычын биленә буды да әлеге ташлар янына кил¬ де, аларның берсен ансат кына урыныннан кубарып алды. — Сәп, менла, ниләр язасы хакында уйлана тор,— диде ул, таш өстеиә иелеп,—Үз кулларың белән ак кә¬ газьгә язып бир. Бәп бизәкләрен чүки башлаем. Абдулла исә ташка төшәргә тиешле сүзләрне бер уты¬ руда язып ташламакчы булып өйгә керде, кәгазь-каләм алып сәкегә утырды. Сүзне болгар зиратларындагы борын¬ гы ташлардагыча, атасы Гали Мәзгытднн угълыиың бу фани дөньяда кылган гамәлләреннән башламакчы булды. Вә әй хәсрәт, аның ниләр майтарганнарын ташка чокып язарлык түгел икән ләбаса. Нигә дисәң, атасы олуг бәк тә, казый-хаким дә, алтынчы яки тамгачы да түгел, кала¬ лар яисә мәсҗедләр гыймарәт кылмаган, галимнәр тәр- бийәт итмәгән, ил-җирләр яуламаган, бары тик гомер ба¬ кый иген иккән, маллар үрчеткән, урман кискән, ышна төпләгән. Вә ләкин аның да җиде бабасы булган. Ж,иде бабаны белү исә һәр мөселманга фарыз. Абдулла да алар¬ ның исемен ташка төшереп калдырыр. Алай да башта Коръәннән бер-бер аять язу мәслихәттер. Бер утыруда язып ташларга исәпләнгән язу атнага сузылды. Аның каравы, күңеленә хуш килгәнчә язды Аб¬ дулла. Ул арада инде оста да ташның ярымтүгәрәк башын юнып шомартты, чәчәк-бизәкләрен ясап өлгертте. Шулар¬ мы күрүгә «аһ» итте мулла: чәчәк-бизәкләр канчандыр үзе Чистай-Биләр якларында күргән борынгы ташларда¬ гыча иде. Әйе, әйе, нәкъ үзләре, суйган да каплаган. Ди¬ мәк ки, остазы Габделсәлам сөйләгәннәр хак, димәк ки. Идел-Урал буйларындагы мөселманнар бар да бер тамыр¬ дан — шанлы болгар бабалардан. Әзерлек дигәне шул рәвешле атна дигәндә төгәлләнсә дә, сүзләрне ташка күчерү озакка сузылды. Күрекле ку- 9 Ч 191 129
фи язуылын һәр хәрефен калку итеп, сүз арты сүз чүке лә, көннәр исә үтә дә үтә. Бөтен Урал-Идел төбәгенә да ны таралган Батыршаның туган нигезенә кайтуын ише теп, инде кырыкмаса-кырык кеше килгәндер шәт. Сөйлә¬ шеп куйгандай, бар да китапча итеп мирас бүлеп бирүне сорый. Мәгәр Абдулла останың ялгызын гына калдырып китә алмый, көнозын ташчы-хәттат янында урала. Ул ан¬ да булгач, бәләкәй Яхъя да шунда бутала — икәүләп ос тага комачаулыйлар. Ташбилге ясау-язу, аны зиратка илтеп урнаштыру ай¬ дан артык вакыт алды. Ул арада печән өсте җитте, аны¬ сына арыш урагы килеп ялганды. Аның ише крәстиән эшен үзе башлап йөрергә маһир булмаса да, кемдер укмашты¬ рып, чалгысын-тырмасын көйләп биргәндә киерелеп пе¬ чән чабарга, хөр басуларда тирләп эшләргә ярата иде ул Өстәвенә, көч-куәт сала торган эшләр шактый тансыклан¬ ган. Кыскасы, җәй буе кинәнде Абдулла. Яхъяның һич калмый тагылып йөрүе үзе бер бәйрәм. Янә дә килеп, монда вакытын гел генә бушка сарыф итмәде мулла, ма¬ лайның үзенә сиздерми генә, аңардан урысчага әйрәнгә- ләп маташты Икәүләп йөриләр-йөриләр дә, болай кызык өчен генә урысча сөйләшеп алалар, — Куда пашул? — дип сырпалана малай. — Пакуска гүләйт,—дип җаваплый мулла. Икесенә дә кызык булып китә. Дөньяларын онытып, гөнаһсыз көлешеп алалар. Кырлар-үзәннәр хөрлегенә, кояш-җил рәхәтенә, вак сөенечләр шатлыгына кинәнеп йөри торгач, ямьле җәйләр нең үткәне сизелми дә калды. Ж.ирән алаша аны туп-туры Мөслим старшина йорты¬ на алып килде. Ат капка төбенә килеп туктагач, хәлнең шактый катлаулы икәне башыннан тагын бер узды Аб¬ дулланың. Каманда башлыгына ни дияр, ни дип акланыр? Ул шулай ияреннән төшми генә шөбһәләнеп торган арада кече капка үзеннән-үзе ачылып китте, каршында старши¬ наның көч-куәт ташып торган гәүдәсе пәйда булды. — Кер! — диде Мөслим төксе генә һәм алашаның тез¬ гененнән җитәкләп алды. Шөкер, ачуы чыраена чыккан булса да, урамда тавыш күтәрмәде. Ишегалдына узгач та пырдымсызланырга ашыкмады. Абдулла иярдән төшкәннән соң ашыга-ашыга туры түшәм астына, күләгәгә кергән атка карап торды да, кырыслыгы һич кенә дә кимемәгән каратут йөзен муллага борды: — Сән гакылыңдамы, Батыршаһ?!— диде ул, артыгын 130
кызый китми генә.— Кая олактың, ә?! Әйтмәйннтмәй суга төшкәндәй юкка чык, имеш. — Бигайбә, Мөслим абзый,— дип авызы эчендә бола¬ мык болгатты Абдулла.— Шулай туры килде инде... Старшина бераз суынгандай булды, әмма үпкәсе тиз генә эрен бетәр сыман күренми иде. Ахыры шуңа, сүзен дәвам итәргә ашыкмады, өй буена узды, гәрәбәдәй сары итеп юылган баскыч тактасына утырды. Абдулла исә ниш¬ ләргә дә белми, кыйнап ташланган малайдай боегып, ишегалды уртасында басып торуында. Мөслимнең сабыр¬ лыгы тиз төкәнде: Соң, үзең уйлап кара, Батыршаһ. дни дәвам итте ул, мәхәлләсенә вәгазь укучы мулладан,— Бән дөньяның ачысын-төчесен татыган бәндә. Буның ише хәлләрне генә түгел, аннан болайракларын да күп күргән. Ие, хикмәт бәндә түгел. Әлеге кыланышың белән Хәсәнне рәнҗеттең... — Ярар инде, Мөслим абзый, гафу сорарбыз. Дәшмәсә яхшырак буласы икән дә бит. Егетнең шул сүзе җитә калды, старшина, корт чаккандай, янә сикереп торды, ярсып әйтсн салды: -• Пычагыма кирәк дн аңа сәпең гафуың! Үзе генә булса, төкереп тә бирмәс иде Хәсән. Эш тирәндәрәк шул. Кызның аты чыкты, дивана баш! Старшинаның тупас кагылуыннан хәтере калган Аб¬ дулла бу йорттан тизрәк чыгып ычкыну, мәдрәсәдәге кы¬ сан хөҗрәсенә кайтып аву турында хыялланып тора иде. Мөслимнең соңгы сүзеннән әллә нишләп китте. Баксаң, аңа начарлык теләүдән кырылмый бит инде башлык, йө¬ рәге әрнегәннән генә шулай әйтә. Ә ул, тиле, шуңа да авы¬ зын турсайтты, җитмәсә, тәртәгә типмәкче. Мөслим стар¬ шина белән дә бозылышсаң, кыен чакларда таяныр тагы кемең бар синең? Дөрес, таныш-белешләре күп анысы — бөтен Оренбур, Казан губерналары тулы. Остазлары Габ¬ делрахман белән Габделсәлам бар тагып. Тик алары ерак¬ та— томаннар артында шул. Юк, араны суытырга яра¬ мый Мөслим старшина белән! Ныклы нияткә килсә дә, кәефен тиз генә үзгәртә ал¬ мады егет. Кыерсытылган ялчыдай турсаебрак мунчага китте. Ярый әле, каяндыр бәләкәй адашы кайтып кергән икән, янына Апуш килеп җитте—мунча малайның шат¬ лыклы авазы белән тулды. Киеренкелек мунчадан соң да бетмәде. Мөслим, сы¬ ныкка сылтау табып, кичке табынга утырмады. Ие, аны да аңларга була. Апуш сөйләде ләбаса: ул югында мишәр Хәсән әледәи-әле килеп, бусагаларын шомартып бетергән. 9' 131
рәнҗүле сүзләре белән старшинаның теңкәсеиә тигән икән Баксаң, барысы да аның ваемсызлыгы аркасында бит Шуңа да дәшми торудан хәсрлесе гок. Аштан сон озак юанмады егет, шыпырт кына чыгып, агач келәттә салын¬ ган урынга ауды, толып астыпа чумды. Иртәгәсек исә Мөслим старшина алмаштырып куел¬ ган сыман иде. Әйтерсең әйткәләшү булмаган да. Ул га¬ дәтенчә шат күңелле, дәртле. Ихатасына таң яктысы тө¬ шүгә, шалтыратып келәт ишеген ачты, жор тавыш белән эчкә кычкырды: — Йә, җыеп, кияү, атлар көтә, ана. Юлда уйлап бар: никах туена кайсы иләү мулласын чакырасың?! Тарих битләреннән. Урал аръягындагы тын һәм аулак бер төяктә — Мөслим старшина камандасында кешеләр шулай үзләренең вак-төяк мәгыйшәт хафалары белән ыгы-зыгы килгән бер мәл¬ дә диңгездәй җәйрәп яткан Оренбург губернасында зур тормыш кайный иде. Дөрес, ул кайсыдыр төбәк¬ ләрдә тын гына аккан моңсу Дим сыман салмак кы¬ на бер җайга бара, кайсыдыр аймакларда мул сулы алкын Агыйдел кебек тулы канлы булып тәрәккый итә, кайбер иләүләрдә, кальга-калаларда ашкынулы йөгерек Сакмар төсле бөтерелә, ургый. Мөслимнән ерак та түгел, кыяларына шоңкарлар оялаган Урал тау буйларыңда атз-олатайларының мәңгелек гадәт¬ ләрен куып, башкорт ырулары күченеп йөри. Карур¬ маннар арасындагы кылганлы аланнарда аларның елкы өерләре утлый, тулпарлар уйнаклый, азау ай¬ гырлары, кемнедер өркетергә теләп, шашынып кеш¬ ни, Ишле ат көтүләренең берсе — тиздән зур тарих битләренә килеп керәчәк һәм шунда мәңге зөбәрҗәт булып балкып торачак Шайтан-Күдәй иләүе старшн насы Юлайныкы. Агыйдел, Ык һәм Дим буйларында исә милли изү тә¬ мам котырынган Идел — Чулман якларыннан качып кил¬ гән крестьяннарның яңа авыллары артканнан-арта бара. Килүчеләрнең күбесе татарлар. Дөрес, аларның берише салымнардан котылу һәм күбрәк җир эләктерү максаты белән төрле хәйлә әмәлләр корып, башкорт дип языла. Әлеге исемне алу бәхетенә ирешмәгәннәре «дәфтәри»ләр- гә, ягъни кенәгәләргә теркәлүләре аркасында типтәр бу¬ лып китәләр. Искиткеч нужадан, хәерчелектән, тәмам кы¬ рылып бетүдән качып, киң-ирксн башкорт җирләрендә 132
үзләренә яна төяк тапкан бу кешеләр кылганлы далалар¬ га утрак тормыш, игенчелек алып киләләр. Бер крестьяннар гына ымсынмый бу хөр якларга. Алар¬ мы куып диярлек күн санлы гаскәриләр, төрле эшкуар¬ лар, йомышлылар, сәүдәгәрләр — колонизаторлар да шун¬ да ашкына. Яңа төякләнгәи авыллардан узарга тырышып, колонизацияләүнең терәк пунктлары — кальгалар һәм ка¬ лалар күтәрелә. Россиянен чиге көнчыгышка авыша, Җаек буйларында хәрби ныгытмаларның тулы бер систе¬ масы — Оренбург линиясе барлыкка килә. Эшкуарларның исә үз мәшәкатьләре. Урал ягының бетмәс-төкәнмәс табигый байлыклары күзләрен яндыра аларның. Башкорт җирләрендә ашыгыч рәвештә бакыр эретү һәм чуен кою заводлары салу шаукымы башланып китә. Үзс бер зур мәмләкәт булып ерак-еракларга җәелгән олы төбәктә игенчеләр һәм терлекчеләр һаман да мәңге¬ лек мәшәкатьләре белән чиләнсәләр, кала-кальгаларда үзгә тормыш. 1586 елда ук нигезләнгән Уфа үзенең төр¬ мәләре, халыкны суктырулары, исемнәрен генә саный баш¬ ласаң да кулындагы бармаклар җитмәслек төрле салым¬ нарны җыю-талау үзәге буларак дан тота. Анысы күз яше, кан, зар-моң, аһ ору дала түрендә йөзек кашы булып кал¬ кып чыккан Оренбургта да җитәрлек. Алай да Уфадан нык аерылып тора ул. Үзгәлеге — монда гаскәриләрнең күп булуыдыр, мөгаен. Солдатлар төбәктәге башка кальгаларда да җитәрлек лә ул: Тронцкнда да, Орск белән Бөредә дә, Минзәләдә һәм Кичү белән Зәйдә дә, Чирмешендә дә. һай, саный кит¬ сәң, очына чыгарлык түгел ул хәрбиләр тулы кальгалар¬ ның. Барында да шул куәтле чирү мыж итеп тора. Пат ша әгъзәм хәзрәтләренең тынычлыгын еш кына бозып то¬ ручы татар-башкортлар кабат чуала башласалар дип, да¬ рыны коры тоталар алар. Алайса башкалардан пи белән аерыла соң ул Оренбург? Ж.аек ярындагы бу кала-кальганың күп санлы тупла¬ ры далага төбәлгән. Мәгәр алар тый, атмыйлар. Шөкер, моңа хәтлесе күп кан түкми генә башкарылды — башкорт җирләре крепостьлар боҗрасы белән урап алынды. Хик¬ мәт әнә шунда шул: моннан соң да Шәрыкка коралсыз гына, хәйлә вә әмәл белән үтеп керергә кирәк. 1749 елның 10 июлендә Кече йөзнең кыр казакълары ханнары итеп Нурали солтанны ак киездә күтәрделәр. Неплюев яңа хан белән дуслыкны ныгытырга ашыкты. Шул ук июль аенда Нурали үзенең яраннары белән Оренбургтан ун чакрым 133
ераклыктагы Дуңгыз суы буена килеп, чатырларын кор¬ ды. Аны каршы алу, бүләкләү, ожмахтагыдай кунак нтү, тост күтәргән саен ундүртәр туп белән салют бирү, ашау- эчүдән бушаган арада эшлекле сөйләшү һәм башка тәкәл¬ лефләрне тәфсилләп язу үзе бер том тәшкил итәр иде. Хәер, хикмәт андамыни, иң мөһиме — казакълар Россия империясе составына кушылуларын тәкрарладылар. Әйе, монда кораллы гаскәрләр белән сәүдәгәрләр генә кайна¬ мый, политика һәм дипломатия дигән үтә четерекле нәр¬ сәләр дә шыта, кабара, үсә, җимеш бирә. Әнә шуңа да эшлекле губернаторның күзләре гел Шә¬ рык ягында. Анда—бик тә тансык товарларга бай Боха- ра, Ташкент, Хива, ниһаять, Кытай һәм һиндстан! Әйе, аларына да кул җитәр әле бервакыт, Хәзергә исә бу кыр- гыз-кайсак дигәннәрен ныклап кулга ияләштерәсе бар. Анысының исә юлы бер генә — сәүдәне киңәйтү, һәм ул, әйтергә кирәк, гөрләп тора Оренбургта. Кемнәр генә юк биредәге базарларда?! Тире-яры һәм бал күтәреп килгән башкортлар дисеңме, балыкның кырыкмаса-кырык төрен, кабан дуңгызы түшкәләрен һәм тешләрен сатучы Җаек казакълары дисеңме, каланы тимер-томыр әйберләре, ик¬ мәк, әллә ниткән тукымалар, көзге, тасма, иннек-кершән ише вак-төякләр белән тутырган урыс һәм татар сәүдә¬ гәрләре дисеңме, көтүе-көтүе белән мал куып килгән кыр казакълары дисеңме — бар да сата, алдый, алдана. Башгарак Оренбург базарында сәүдә эшләрен киңәйтү өчен жан атып торган Неплюевны хәзер болары артык кызыксындырмый инде. Чөнки, әйткәнебезчә, аның кара¬ шы Шәрык ягындагы офыкта, өмете исә — Каргалыда яшәүче татарларда. Алар — йөремсәк халык, дөньяның кайсы ягына гына жнбәрсәң дә, һич курыкмый юлга чы¬ гарга әзерләр, тапкырлар, батырлар. Казакъ даласына барсалар да, Урта Азиягә чыксалар да, тиз үк «үз кеше» булып китәләр. Кирәк фарсыча, кирәк гарәпчә, кирәк төр¬ ки телләрдә, кирәк икән урысча рәхәтләнеп гәпләшәләр, гөрләтеп алыш-бнреш итәләр. Соңрак Сәгыйт бистәсе дип дан алган Каргалыда яшәү¬ че бу татарлар килгән көннәреннән үк Шәрык белән сәү¬ дә юлын ачып җибәрәләр, казакъ урдаларына. Хива, Таш¬ кент, Бохара якларына барып җитәләр. Хәзер алар белән сәүдә гадәти эшкә әйләнеп бара инде. Ә татарларның ниятләре тагы да зурдан —күз күрмәгән, колак ишетмә¬ гән Кытай вә башка мәмләкәтләргә барып ирешү. Алар- ның зур гына сәүдә кәрваны ерак һиндстанга әзерләнеп ята да инде.., Ул исә 1751 елда юлга чыгачак һәм исән- 134
имин әйләнеп кайтачак. Шул кәрванның бер кешесе — старшина Исмәгыйль Бикмөхәммәт угълы диңгезләр ар¬ тындагы илләрдә күргәннәрен китап итеп язачак әле. Аны бөтен мөэмин-мөселман күп еллар буе мавыгып укыячак. Инде китап хакында авыз ачканбыз икән, Каргалыда Габделкәрим Ишәев хәзрәтнең мәдрәсә ачуын, соңрак аның бик данлы булып китәчәген, биредә Габдессәлам Уразаев (Габделсәлам ахун), Әбелмәних Каргалык, Һи¬ бәтулла Салихов кебек шагыйрьләр яшәп, иҗат итәчәклә¬ рен — шигъри мәктәп, мәдәният үзәге барлыкка киләчәген дә әйтеп китәргә кирәк. Хәзергә исә Оренбург сату-алу, сәүдә эшләре белән гөр итеп тора. Шулай, ул бит Мөслим старшина каманда- сы түгел, губерна үзәге. Анда тормыш башкадан: ул кай¬ ный, ургый, Шәрык киңлекләренә омтыла. Күп тә үтмәс, безнең кайнар баш Батырша да шул тынгысыз, ярсу хәл¬ ләрнең уртасына килеп керер. Зөлхәбирә сөйләп бетергесез йорт жанлы булып чык¬ ты. Килен булып төшүенә атна да үтмәде, Мөслим стар¬ шина салдырып куйган шәрә өйне жәннәт итте дә куйды. Тәрәзә башларына чүпләмле сөлгеләр, алардан өскәрәк түр буе эленде. Старшина арттырган кип агач караватка бирнә малы — ястык-түшәкләр, юрганнар өелде, алар чы¬ былдык белән капланды, сынык аягына ашлау кадаклан¬ ган өстәлгә кижеле ашъяулык жәелде — өй эче чупрәк- чапракка күмелде. Каян аладыр да, каян табып бетерәдер Зөлхәбирә, әллә кай арада гына ашаяк бүлмәсе чүмеч- коштабактыр, комган-тагарактыр ише тормыш өчен ки¬ рәкле нәрсәләр белән тулды. Тышта инде тәмам көз бу¬ лып, төннәрен ап-ак кырау төшүгә карамастан, тәрәзә төпләрендә гөлләр пәйда булды. Аларына гаҗәпләнмәде Абдулла. Хатын-кыз заты шун¬ дыйдыр ннде ул, йорт-җирие учлап тоту, өйдә учакны сүн дермәү өчен яралгандыр. Анасы Бибинур да гомер бакый тик тору дигәнне белмәде бит. Кайчан карама, шул савыт- сабалары белән кайнады, кышлар буе жеп эрләде,— кин¬ дер сукты. Җәйләрен исә нре белән рәткә җигелеп, крәс- тиәннең авыр йөген тартты. Килен кайнана туфрагыннан диюләре хзк нкән. Килгәннән бирле арты утыргычка тими Зөлхәбирәнең. Болары әле баласы гына булган икән. Көз дип торма¬ ды. дистәгә якын тавык, аталы-аналы каз асрый башла¬ ды. Көннәрнең берендә исә буаз тапа җитәкләп кайтып керде. Яшь остазбикәпең тыйгысызлыгы мулланы да мә¬ шәкать белән күмде. Сыеры булгач, анысына абзары, 135
печәне, каз-тавыкка кетәге кирәк бит әле. Хак, үзе балта чапмады, чөй какмады Абдулла, мәгәр әлеге эшләрнең һәркайсы артыннан йөрү дә байтак кына вакытны ала иле. Келәү 1 ае керүгә карамастан, мәдрәсәдә сабакларны башламый торды имам-мөдәррис — һаман да хуҗалык кирәк-яраклары артыннан йөрде. Хәер, алары сыныкка сылтау гына иде бугай. Хагын әйткәндә, гел генә дә яшь бикәче янында ураласы килә иде мулланың. Ничек кенә сәер, маҗаралы булмасын, өй¬ ләнү дигән нәрсә ничектер үзгәртеп җибәрде аны. Тутыя дигән асыл зат йөрәгенең тирән бер жнренә чумды, нин¬ дидер томан пәрдәсе белән өретелде. Баксаң, Зөлхәбирә дә бөтенләй төшеп калганнардан түгел икән ләбаса. Теге чакны, беренче күргәндә, маңгаена төшеп торган башкн- гече генә ягымсыз итеп күрсәткән икән аны. Кияү мунча¬ сында ук абайлады Абдулла: кызның мәрмәрдәй ап-ак тәне, җилкәсенә таратып ташлаган болыт-кара чәче бик тә килешле, йөреш-кыяфәте нәзакәтле, багалмасы булып торган күкрәкләре ымсындыргыч. Болар исә бар да утыз дүртенче яшен куып та кызлар кулы тотып карамаган карт егет өчен көтелмәгән ачыш, татлы мизгел иде. Кисәк үзгәргәнен, шушы бәләкәй җан иясенә көннән-көн якыная барганын үзе дә сизеп торды Абдулла. Шуларның барына эченнән генә куанып, канатланып йөрде, шәкертләренә дә¬ рес тыңлатуны сузды. Инде кыш ае рамазан җитәргә дә дүрт-биш көн генә калды. Абдулла җанындагы яшь кияү дәрте артка чиге¬ неп, мөдәррислек комарлыгы уянды. Ул мәдрәсәгә кереп, андагы назир1 2 аша Апушны һәм Мөслимдәге бпш-алты малайны чакыртты, тирә-яктагы мишәр вә башкорт авыл¬ ларына барып, шәкертләргә хәбәр салырга кушты. Ул арада кырпак кар төште, дәресханәләр ягып җылы¬ тылды, чит авылныкылар үзләре күтәрә алган кадәр ри¬ зыкларын алып мәдрәсәгә җыелдылар. Иртәгә дәресләр башланмакчы. Шул көннне кичке буйда мәдрәсә ихатасына уйлама- ган-көтмәгән юлаучы — Карышбаш бабулы Колчура ки¬ леп керде. Атының тәмам талчыгып, бөтенләй эштән чы¬ гуына караганда, йомышы җитди вә ашыгыч иде чапкын¬ ның. Шулай булып чыкты да. Бернинди хафасыз, ваемсыз гына мәдрәсәдән чыгып килүче Абдулла, аны күрүдән элек, тавышыннан танып алды. 1 Келәү ае — октябрь. 2 Назир— мәдрәсә караучы. 136
— Хәзрәт, анаң вафат! — дин кычкырды Колчура, сә¬ лам бирергә дә онытып. Абдулла исен тиз жыйды. Кайчан вә ничек дип сора¬ шып тормады, имам икәнен дә онытып, бар көченә Мөс¬ лим старшина өенә торып чапты. Аның йомышын тынына капланын дәшә алмый торуын¬ нан, кыяфәтеннән үк аң.тан алды старшина. Сүзен тынлап бетермәде, атылып ихатасына чыкты, бәләкәй өйнең ише¬ ген ачын, эчтәгеләргә кычкырды: — Җирән алашаны тотып китерегез, юлга әзерләгез! Ике капчыкка бүлеп солы куярга онытмагыз! Күптәнге юлдашы — күндәм алаша чирек сәгатьтән юлга чыгарга әзер иде инде. Шунысы аяныч, Колчура ат¬ ланып килгән кола бия ике-өч көн дә ял итми. ныклап солы каптырмый торып, килгән юлый кабат үтәр хәлдә тү¬ гел. Шуңа да юлдашын көтмәскә булды Абдулла, төн таң¬ га авышкан мәлдә куе караңгылыкта ялгызы сәфәр чыкты. Ул инде үзенең кыска гына гомерендә күп юллар уз¬ ды: таулар үтте, елгалар кичте. Ниндиен генә кыеи, иии- диен генә мәшәкатьле булмасын, аларның һәркайсыпнан үзенә бер ләззәт, рәхәтлек таба, һич кенә дә ялыкмый тор¬ ган нде. Монысында исә юлының мәгънәсе, рәте-башы бул¬ мады. Төп димәде, көн димәде, йокы-ял белмәде, олы яу кубуын хәбәр итүче чапкындай, алашасын куды да куды. Ул бит атасының җеназасында да була алмады. Анасы да аңардан башка гына жир куенына иңдерелсә, гомер¬ лек үкенеч булачак. Шуңа ашыкты, ярсып-ялкынланып чапты мулла. Сирәк-мнрәк тукталуы да атып каптырып яисә эчереп алу өчен генә иде. Өченче көнен юлда булуы¬ на карамастан, үзе түзде анысы, тик менә аты чыдамады — Карышбаш җирләренә кергәндә егылып җан тәслим кылды. Калган дүрт-бнш чакрым араны йөгереп үтте Абдулла. Вә әй хәсрәт, барыбер анасының җеназасы өстенә кан¬ тын җитә алмады. Карышбашта аны боегып калган өй¬ нең таяу белән терәтелгәп өнсез ишеге каршы алды. Шул ятим ишек алдында сынташ сымап берни уйламый байтак басып торды. Артында Яхъяның нәзек тавышы лшетел- мәсә, белмим, тагы күнме юрган булыр нде Абдулла. — Мулла абзый, Бибинур абыстайны өченче көн җир¬ ләделәр. Абдулла өчен дөньяда хәят бетте, йокыга киткәндәй, һич кымшанмый торды да торды. Аннан акрын гына бо¬ рылды, арык кулын малайның тузгыган аксыл чәчле ба¬ шына сузды: — Әйдә, күрсәт каберен! 137
Ул инде тәмам талчыккан, аягында көч-хәл белән генә басып тора иде. Җитмәсә, көзге көн инде узып та бара. Урынга ятып, тәгәрәп тәгәрәп йоклыйсы гына иде дә бит. Кая, мондый чакта ал-ял хафасы була димени? Абдулла җилләнеп өйгә узды, салкын су белән тәһарәт алды, ан¬ нан инде, Яхъяны җитәкләп, зиратка таба менеп китте. Анасын атасы эргәсенә генә җирләгәннәр икән — кабе¬ ренең туфрагы да суынып җитмәгән сыман. Чардуганы, ташы булмау аның яңалыгын куәтли генә. Абдулла ана¬ сының баш очына салкын туфракка тезләнде, ихластан Коръән укырга тотынды. Егет ахирәттән бу дөньяга әйләнеп кайтканда инде тә¬ мам күз бәйләнгән, зират өстен шомлы караңгылык бас¬ кай нде. Мулланың аркасы чымырдап китте. Күршедәге имән бура янында басып торган Яхъяны күргәч кенә жн- ңел сулап куйды. Кем күреп алгандыр да, аның кайту хәбәре кай арада авылга таралып өлгергәндер, зират капкасын чыкканда аларны инде ике кеше көтеп тора нде: — Әссәламегаләйкем, хәзрәт! Абдулла аларны танымады, мәгәр анысын сиздермәде. Сәламнәрен алды, аннан болай сүз өчен генә: - Ил-җирдә иминлекме, авылдашлар? — дип куйды. Тегеләр бер-берен бүлдерә-бүлдерә, ашыга-кабалана, тезәргә тотындылар: — Иминлек ие дә... — Зур казалы булдык... — Анаңны җирләп куйдык мына... — Әллә инде кыргын килде безгә... Алдулла кулын күтәрде, берни аңлатмый торган бита¬ раф тавыш белән әйтеп куйды: — Ашыкмый гына, рәте белән сүләгез! — Мортаза хәзрәтнең хәле мөшкел, менла Батыршаһ. Ясин чыкмассың микән дигән иек тә... — Начармы? — Үләдән соң теленнән язды шул, бахыр. Әйа хәсрәт, анасы җеназасына дип, авылның гомерлек имамының үлеме өстенә кайтырга насыйп иткән микәнни хода?! Мондый чакта, әлбит, ашыгу тиеш. Гакылы белән анысын бик тә анлый. Абдулла, әмма инде пичә көн рәтләп ашамаган-эчмәгән, йокы-ял күрмәгән вөҗүде үзенә аз бул¬ са да игътибар таләп итә. — Укыйм, әлбит, укыйм,—диде ул, җанлана төшеп,— Тик ни бит, бер йомры әйрән булса да эчеп аласые... — Эчәрбез, тәкъсир, эчәрбез. Капкалап та алырбыз. 138
Юл уңаеннан кайсыныңдыр өенә кереп, тамак ялгаган арада, тәмам төн булды. Алар Мортаза хәзрәт йортына җиткәндә картлар төркеме зур өйгә генә сыешмыйча, ише¬ галдына бүселеп чыккан иде. - Әле генә җан тәслим кылды — дип каршыладылар аларны.—Азанчы чыкты яеннны. Абдулла берәүгә дә сәлам бирми генә халыкны аралап, эчкә узды. Тиз генә бишмәтен, бүреген салып, кулларын чайкап алды да ак өйгә керде, мәет янына утырып, Коръ¬ әннән сүрәләр укый башлады. Иртәгәсен бөтен Карышбаш купты. Каберне зиратның ин түренә казыдылар. Карты-яше, имамны олылап, соңгы юлына озатты. Җеназа укып, Коръән чыгып, мәетне лә¬ хеткә иңдерделәр, күз ачып-йомгаичы дигәндәй, күмеп тә куйдылар. Яшь мулланы чорнап алган аксакаллар зират капка¬ сыннан чыгып, авыл урамына борылганда кайсыдыр зур эшне йомгаклагандай әйтеп куйды: — Мына бит, картлар, ятим калдык. Икенчесе аңа кушылды: — Ие, гадел хәзрәтебезне югалттык. Иммә дә ликин ятим булмабыз, боерган булса. Үзебезнең Карышбаш суын эчеп үскән ифрат гыйлемле Батыршаһ муллабыз бар ла безнең! Сүзне картлар дәррәү күтәреп алдылар: — Ие, кант, хәзрәт, читтә кансырап йөрмә! — Авылны ятим итмә, менла Батыршаһ?! — Бүген сабый туса — ат кушар, мәет булса—саф мөселманча җирләр кешебез дә калмады лабаса. Авылга кайта күр, Батыршаһ! Абдулла мондый сүз көтмәгән нде. Аптырап калды, ык-мык итте. Бераздан исә акланырга сылтау тапкандай булды: — Тутагыз әле, җәмәгать. Мөслимдә бәнем мәхәлләм, шәкертләрем бар лабаса. Янә дә килен, хәләл хсефетем көтә лә бәне.. — Сән безнеке бит. тәкъсир. Монда сәнең нигезең, атан-анаң каберләре. Остазбикәне вә йорт кирәк-яракла¬ рын алкайтырга иртәгә үк олаулар бирәбез. Әйт кенә: ничәү кирәк? Унынчы бүлек Батырша мулланың Карышбашка кайтып төпләнүе хакындагы хәбәр, көне-сәгате белән дигәндәй, барлык дүрт 139
юлга: Казан, Уса, Себер вә Пугай даругаларына таралып өлгерде. Уфа төбәгендә тереклек итүче татар-башкортлар¬ ның күбесе: «Афәрин!» — дип, дога кылып каршылады бу аналыкны. «Безләргә дә бер галим мулла фарыздыр шәт»,— дип сөйләнделәр күпләр һәм инде, әлбәттә, тәртә¬ ләрен Карышбашка таба борып куючылар да бар иде. Әйа хәсрәт, Батыршаның бөтенләйгә күчеп кайту хә¬ бәре мөселманнар яши торган һәр аймакка ирешмәде, имеш-мимешләрнец башкасы — хәвефлесе шытып чыкты. Монысын инде мулланың үзен күреп белүчеләр колактан- колакка гына пышылдаштылар: Батырша хәзрәт ычкын¬ ган икән. Шунысы бар, хәбәрләрнең беренчесе ерак-ерак¬ ларга — бөтен Агыйдел, Җаек, Ч ул ман, хәтта Идел буй¬ ларына барып ирешсә, икенчесе әлегә тирә-як авылларда, аннан да күбрәк түрәләр арасында әчи-күперә иде. Утсыз төтен булмый. Имеш-мимеш таралган икән, ди¬ мәк, аның нигезе бар. һәм, әйтергә кирәк, болай дип фи¬ кер йөртүчеләр хаклы пде. Хикмәт шунда, авылга күче¬ неп кайтуының икенче атнасында ук яшь мулла адәм әй¬ теп, адәм ышанмас мәрәкә кузгатты: үткән ел гына дөнья куйган ятимә Хәнпфә карчыкның мунча хәтле генә бер тәрәзәле өен соран сотник Ясәвигә гарызнамә язды, шунда күчәргә теләге барын белдерде. — Сән нәрсә, мулла, читтә йөри торгач, ычкына башла¬ дың мәллә? — дип көлде Ясәви, әлеге сәер язуны кая ку¬ ярга да белмичә. — Ыланнарга мәдрәсә юк, Ясәви,—дип тыныч кына аңлатуында булды Абдулла,— атайдан калган кара-кар- шы гүрничәне дәресханә итәргә дим. Бу кадәрессн ишеткәч, сотникның таба китегедәй та¬ бак битенә гаҗәпсенү чыкты, вакыйган җиңеләя башла¬ ган бу дип уйлады бугай, хакәрәләп көлеп җибәрде: - - Мәчет эргәсендә мәптегебез бар ләбаса, хәзрәт,— диде ул, ниһаять, көлүеннән туктап,—Төеп тутырсаң, ике дистә малай-шалай сыяр шәят. — Анысында кыз балалар укытырбыз. Мулланың үҗәтлегенә, чын-чынлап диваналана баш¬ лавына инанган сотник артыгын бәхәсләшәсе итмәде: — Ярый, Яныш абзый белән мәслихәтләшеп карар¬ быз,— диде дә китәргә ашыкты. Үзе өнәп бетермәгән старшинаның исемен ишетүгә чирканып куйды Абдулла, мәгәр аны-моиы әйтмәде; эчен¬ нән генә кырылып үз юлына — мәчеткә таба атлады. Әйа, аңламыйлар шул аның ниятен, аңламыйлар. Ул бит шушы төбәктә олы мәдрәсә ачып, аны үзе үк тоту, шөһрәте әллә 140
найларга китәрлек гыйлем йорты булдыру хакында күп¬ ме хыялланды. Ие, дәресләре дә гел ян,ача, остазлары Габделрахман белән Габделсәла.мнәрчә булачак, шәкерт¬ ләре аз-маз булса да дөньяви гыйлемнәр дә алачак анда. Бәла шунда, хәзергә гыймарәте юк. Сотник җавапны икенче көйне үк китереп җиткерде. Явыш старшина гарызнамәне укып та тормаган, кул гына селтәгән, имеш. «Авыл үзегезнеке, җыенда хәл итегез»,— дигән. Ана ип, Карышбаш әллә бар, әллә юк дөньяда, үз төяге Чуртанлыкүл генә имин булсын. Ясәви мулланың әлеге гамәлен дивана бер бәндәнең җүләрлеге дип караса да, гавам мәсьәләнең асылына тиз төшенде, яшь имамның ниятен күтәреп алды, җыен баш¬ ланып китүгә, һәр тарафтан хуплау авазлары ишетелде: Бәрәкалла! Бик мәгъкуль, хәзрәт. - Алл a һе тәгалә саулыгыңны бирсен. Авылдашларының теләктәшлеге Абдулланы канатлан¬ дырып җибәрде. Хәзер инде ниятенең асылын тулысынча ачып салырга да була нде. Ул, кешеләрне аралап, кара¬ выл йорты алдына ук чыгып басты, гавамның тынганын кәгеп, тамак кырып алды: — Рәхмәт, аксакаллар. Быелга шылан ярап та куяр шәят. Вәләкин безнең халаекны беләсез вит инде — голүм дигәндә Каф тавы артына китәргә әзер. Әлхасыйль, шә¬ кертләр байтак җыелыр дип фекер итәм. Бәнем гүрничә генә сыйдырмас шул барын да... Аны берьюлы пке-өч тавыш бүлде: — Сүзеңне ачык итеп әт, хәзрәт! — Ачыгы шул: зур итеп мәдрәсә гынмарәт кыласые, картлар. Тирә-юньгә бер итеп... — Бүрәнәсен генә сүләш, хәзрәт... Жыеннан ул дәртләнеп, канатланып кайтты, иртәгәдән калмый тирә-күрше карьяларга хәбәр саласы итте. Вәлә¬ кин җыенның карары өенә аңардан алдарак кайтып җиг- кәи икән — Зөлхәбәрә аны караңгы чырай белән каршы¬ лады: — Бу ни инде, мулла, уз йортыңнан үзең баш тарт, и меш! Абдулла моны көткән иде, шуңа да кәефен кырасы ит¬ мәде, сүзне уен-көлкегә борды: — Бер кичкә куян тиресе дә чыдый диләр, остазбнкә. Кышны личек тә чыгарбыз шунда, боерган булса. Зөлхәбирәнең турсаюы уен-муен гына түгел икән, сү¬ зендә нык тормакчы: ■ Бәй ул йортны барып карадым, мулла. Анда кыш¬ 141
лау түгел, төи кунуы да имәнгеч. Үзе кысан, үзе караңгы.., — Кысан булуы безнең өчен әйбәтрәк тә булмагае, остазбикә,—днп көлеп җибәрде Абдулла. Ул әле һаман да шаяруга исән тота иде. Хатыны исә уенга кушылырга уйламады да, аның үз туксаны туксан нде: — Мал-туарга абзар-курасы гына да юк бит ичмасам. — Алары үз урыннарында калыр, бичә. Кнлеп-китеп карарга туры килер! Монысын каты итеп әйтте Абдулла. Беренче кат сүзгә килүләре булгангамы, ир — баш, хатын—муен икәнне сиздереп алды. Мәгәр Зөлхәбирә аның төл төбен сизмәмеш¬ кә салышты: — Лутчы мунчага чыгыйк алайса,—дип тагы да тур¬ сая төште. — Мунчаны—мунча диярләр,—Ир тавышын күтәрде, бәхәснең урынсыз икәнен кисәтеп, кычкырып ук куйды — Ә бу — начар булса да — өй. Барып җиттеме?! Остазбикә мышкылдап алды, дәшми торды. Аннан аш- аяк ягына кереп, казан капкачын шалтыратты, аңа шау¬ латып су салганы ишетелде, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп ташлады: — Боне ләхеттә черетергә дип үләнгәнсең икән. Монысы инде артыгы нде. Абдулла җилтерәп мич ара¬ сына узды, борылышта тукталды һәм җикеренеп диярлек әйтеп салды: — Гүрничә кирәксә, атаң йортына кайтырсың, остаз¬ бикә! Бу хәтлесен көтмәгән иде Зөлхәбирә. Гаҗизләнеп кал¬ ды, әмма үзен бик тиз кулга алды. Иренә каршы килеп, аның күкрәгенә капланды да печтеки борынын аның күк¬ рәгенә төртеп мышкылдап торды, аннан: — Бәнем көмәнем бар, мулла,—диде. Абдулла аны, таза беләкләре белән кысып, күтәреп алды, җилтерәтеп түргә алып чыкты, сабыйны уйнаткан¬ дай әйләндерде дә китереп сәкегә утыртты. — Менә монысы сүз ичмасам,—диде ул, еш-еш су¬ лап.— Ә сон, кысрык та, караңгы, имеш. Уйлап баксаң, нибары ярты кыш бит, канатым. Малларны исә Колчура белән Яхъяга тапшырырбыз. — Яхъяга да сабак тынлатмакчы буласың бугай ла,— дип иркәләнде хатын. — Ие, ул яшь, зиһенле малай. Ана әле укыйсы да укыйсы. Бергә яши башлауларына өсләренә килгән беренче 142
яшен яшьнәми калды. Хатынының күндәмлеген аның га¬ кыллылыгыннан дни тапты мулла, монысын яхшы фалга санады. Әнә бит, һич кенә өнәмәсә дә, Хәнифә карчык өе¬ нә күчүне үзе башлап йөрде, утынын китертте, якты-жы- лытты, юды-жыештырды. Кыскасы, әлеге үпкәләшү ва¬ кыйгасыннан соц өченче көн дигәндә, алар инде ятимә карчыкның җир идәнле тавык кетәклеге хәтле генә өендә иделәр. Яхъяга килгәндә исә, ана диңгез тубыктан. Нигә ди¬ сәң, ул барыбер төп йортта — мәдрәсәдә торып калды. Хәер, канда яшәү, нәрсә ашау турында уйламады да ул, шәкерт булып китүеннән башы күккә тигән. Яшь мулла белән яшь абыстайның бәп-бәләкәй өйгә күчүләренә Колчура да пошынмады. Аныц ватык-җиме¬ рек булса да үз нигезе, хатыны, ике баласы бар. Ә эш ди¬ гәнең барыбер аңа ич. Монысы инде тумыштан маңгаена язылган аның. Бу кышкы кыска көннәрдә Карышбашта шәхси вә иҗ¬ тимагый эшләр бергә уралып барды. Мулла «яңа нпгез»гә күченгән арада, ат менгән чапкыннар тирә-як авылларны урап кайттылар. Аларга тагылып диярлек Карышбашка мишәр, типтәр һәм башкорт малайлары агылды. Абдулла исә, үз мәнфәгатьләрен дә онытып, мәдрәсәгә ашыкты, жыелган кадәр шәкертләре белән дәресләр башлап җи¬ бәрде. Шул кадәреиә күңеле булып, үзеннән-үзе канәгать йөр¬ гән көннәрнең берендә нртә таңнан имам-мөдәррнснең ихатасыз йорты янына дистәгә якын атлы килеп туктады. Аларның берсе — имән баганадай таза гәүдәлесе, кызыл сакаллысы атыннан сикереп төште дә өйалдының ярты¬ лаш ауган читән ишегенә килде. — Әй, жан ияләре бармы бу хөҗрәдә? — дип кычкыр¬ ды ул, масаюлы көр савыш белән. Абдулланың мәдрәсәгә барырга дип, тунын төймәләп торган чагы иде. Иртәнге төтен саркып бетмәгән өйнең калҗайган ишеген ачты, эчкә атларга да, атламаска да белми торган старшинаны күреп, зиһене таралып китте. — Бак, Яныш абзый, сән түгелме соц? — диде ул, үзен кулга алып.— Уз әйдә, уз! Яныш өстендәге төлке тунын ертмагаем, буямагаем дигәндәй, сак кына атлап өй ишегенә килде. Хуҗа эчкә чигенеп аңа юл бирде. Старшина исә ишектән башын ты¬ гып кына карады да, кире тартылып, мьпырданын алды: — Үзен чык, Батырша, Сәнең бу тәмугта тын алыр¬ лык түгел икән. 143
Мулла тире кырыйлы колакчынсыз бүреген башына чәпәде дә чакырылмаган кунагы каршына атлады. — Сәие ычкынган дип ишеткәпием — хак икән,— дип каршы алды аны Яныш һәм, минем арттан атла дигәндәй, тышка ук чыгып китте. Читән өйалдыпда, аның әле генә монда булуын раслан, сасы хәмер исе генә калды. «Сэр- хушлыгын ташламаган икән әле бу»,—дип уйлап алды мулла һәм, тупас сүзгә ничегрәк жавап кайтарасын ча- малый-чамалый, ишегалдына атлады. — Мондыен ук диваналыкка житү әчеп шул гомер гыйлемлектә йөрү кирәгнеме, әйа, менла Батырша?! — дип һаман ла тупаслануында булды старшина, тирә-ягы тулы кеше булуга карамастан. Хәер, аның үзе сыман ук котырган сыер сөтеннән авыз иткән жан сакчылары Янышның моннан күп гайре гамәл¬ ләренә дә күнегеп беткәннәр, түрәнең шәригатькә дә, го¬ реф-гадәткә дә сыешмын торган кыланышларын хуплау¬ дан башканы белмиләр иде. Бу юлы да ат кебек кешнә¬ шеп хуҗаларының «акыллы» сүзен җөйлән куйдылар. Абдулланың эчендә кату төшкәндәй ачу, оеп, тамагы¬ на калыкты, мәгәр сабырлыгын жыйды. тыныч кына әй¬ теп куйды: — Ызаннарга мәдрәсә кирәк, Яныш абзый. Старшина, котырган күркәдән гөрләп, көлеп җибәрде: — Җыеп әтрәк-әләмгә мәдрәсә кирәк дип, гакылы бул¬ ган кеше үз өеннән чыгамы, йә?! Вакыйган ■, тилесең, Ба¬ тырша! Егетләр түрәләренең тапкырлыгына кинәнеп, янә кеш¬ нәп җибәрделәр. Мондый шартларда старшина белән бәхәсләшәсе ит¬ мәде Абдулла. Алай да форсаттан файдаланасы килде, ятып калганчы, атып кал, диләр бит: — Шул хакта үзем Чуртанлыкүлгә барырга дип то- раем әле, Яныш абзый. Мәдрәсә гыймарәт итәргә бүрәнә кирәк булачак. Юллашмассың микән дигәиием... Яныш аңа чит мәмләкәттән килгән дәрвишкә караган¬ дай, күзләрен зур ачып бакты, аннан лач иттереп җиргә төкерде һәм үзенең куәтле тавышы белән кычкырып җи¬ бәрде: - Әйа хәзрәт, дурак, вакыйган, дурак икәнсең! Бетле мишәр вә башкорт малайларына мәдрәсә кайгыртып йө¬ рергә кем дип беләсең сән бәне? Укып кем булырлар ди¬ сен сән аларны?! Җир сукалау, яисә кулга сөңге тотып 1 Вакыйган — чыннан да. 144
яуга чыгу өчен гыйлем кирәкми. Ә дәрте бары үзе дә үрә- нә аны Бән, прнмнр, язу танырга агайдан үрәидсм. Ил- җир эшләре алып барырга да җитеп тора тагып... Түрәнең кызмача чагында, җитмәсә исерек егетләре алдында, мәдрәсә хакында сүз кузгатуына үкенеп куйды Абдулла. Әмма инде сон иде. Шуца да сүзне тәмамлау йө¬ зеннән әйтәсе итте: — Хәзер замапала]> башка шул, Яныш абзый. Авызына шайтан төкергән старшина белән сүз көрәш¬ терү урынсыз нде. Синең бер сүзеңә аңарда унау: — Безнең өтек халаекларга заман һаман да бер инде ул, Батырша. Ил чакта — буразна, яу чакта — ияр. Әлха- сыиль, мәдрәсә дигәнеңне ишетмим бүтән. Имам икәнсең, мәчетенне бак ана... Ие! Ә бәпем янга кнлү ниятен--бик мәслихәт ният. Үземнең дә сәнс чакырырга дип сугылуым. Килгәләп йөр — әмерләрем бар! Шулай диде дә аты янына килде старшина. Егетләрнең икесе, яшен суккандай иярләреннән төшеп, Янышны кү¬ тәреп алдылар һәм атына атландырып та куйдылар. Ул да түгел, атлы лар кар бураны уйнатып, урам буйлап ки¬ теп бардылар. «Кайсы бә.хетсезен егълатырга бара бу кабахәт»,— дип, артларыннан карап калды мулла. Аннан инде ашыкмый гына мәдрәсәгә таба юнәлде. Ул көнне телеидә сабак сүзләре булса да, башында бүтән нәрсә иде имамның бүрәнә, ничек тә булса урман бүлемтеге юнәйтү. Шунысына ирешсә, агачын ташыту, бурату, күтәрү һәм мәдрәсәне эшләп керү әллә ни кыен булмас шикелле тоелды аңа. Тик менә урманга рөхсәт язуын каян алырга? Янышка ышану — Иделгә таяну. Ди¬ мәк кп, бары да үз җилкәңә. Шуннан бирле урман вә бүрәнә хафасы Абдулланың башыннан һич кенә дә китеп тормады. Үзе шәкертләрнең сабакларын тыңлаган була, күңеленнән исә Уфадагы та- иыш-белешләреи барлап утыра. Шөкер, ишләре күн ка¬ лада, араларында дуст диярлекләре дә байтак. Шунысы аяныч, берсе дә зур урында түгел, иң абруйлы дигәннәре дә тылмач-первутчнклыктап узмаганнар. Хәер, алан дпп йөз чөерү егетлек түгел. Кайчакта түрәнең ялчысы аның үзеннән күпкә файдалырак. Шулай днп күңелен юата- юата белеш тылмач-первутчикларын уеннан үткәрде мулла. . Ни хикмәттер, кулына каләмен алгач, бу эштән күңе¬ ле кайтты. Сүрәнләнүенең хикмәте — әлеге дә баягы үз¬ ләре ялчы мисалында йөргән тылмач-тәрҗемәчеләрнең ни дә булса майтаруларына ышанып җитмәвеннән иде. Шу¬ 10 4-191 145
лай икеле-микеле утырганда, кинәт кенә зиһене ачылып, чырае яктырып китте. Менә снн әй, моңа хәтле ничек хә¬ теренә килмәгән диген. Ураков дигән морза бар бит әле дөньяда. Лта-бабасы Казан ягыннан, диләр. Димәк ки, үз кеше. Ничек кинәт яктырган булса, шулай ук тиз караңгы¬ ланды йөзе — Ураковның чукынганлыгы исенә төште. Шу¬ лай булмыйни, муенына тавык тәпие такмаса, провинсә кәисәсендә утырыр идемени?! йөрер нде шунда Дәүлекән- нәр сыман «чабаталы морза» булып Ллай да бик тә ыша¬ нычлы кешеләрдән ишеткәне бар .Абдулланың Ураковның Шөгер тавы итәгендәге Шөгср авылы утарында яшәүче атакае өендә яшереп кенә Корьән тота, качып-посын кына намаз укый, имеш. Утарына кайткач, яшь морзаның да намазга оеганын күрүчеләр булган. Урман мәсьәләсен җайласа, шул җайлар. Абдулла ашыга-кабалана каләмен кулына алды, ярсып язарга тотынды. Икенче көнне ул шәкертләрен иртәрәк таратты, үзе исә өйлә намазыннан соц юкка чыкты. Аның кая китеп олагуын авыл халкы түтсл, остазбнкә лә белмәде. Кара бияне юлга әзерләшеп йөргән Яхъя гына остазының ния¬ тен бераз чамалагандай булды. Морзага булган өмете акланды бит мулланың. Хода¬ ның рәхмәте төшкәндерме, җае шулай ансат килеп чык¬ кандырмы, ай да үтмәде, урман кисәргә рөхсәт язуы Аб¬ дулланың кесәсенә килеп керде. Рахман рәхим, мөселман¬ лыгы рас икән Ураковның. һич иренми артыннан йөргән, хәтта кем, үзе әйтмешли, түрәләрдән канберәүләриең авыз¬ ларын .майлаган. Ничек итсә иткән, тәки булдырган. Өс¬ тәвенә, урманы да якында, авылдан дүрт-бнш чакрымда гына бит әле. Афәрин, егет икәнсең, морза! Рөхсәт язучы Карышбаш кешеләрен дәртләндереп җи¬ бәрде. Моңа хәтле бернигә ышанмыйча, мулланы да ди¬ ванага санап йөргән Ясәви булып Ясәви гел үзгәреп, эш¬ не үзе башлап чабасы итте. Каян ишетел, каян белеп бе¬ тергәннәр диген, урман эшенә бөтен иләү авыллары куп¬ ты. Хәтта ке.м әллә найлардан: Гъәйнә якларыннан, Аб¬ дулла моңа кадәр исемнәрен дә ишеткәне булмаган карья- лардан килүчеләр дә байтак иде. Бүрәнә сөйрәгән беренче олаулар кайтуга ук. Карыш суы буендагы ачыклыкта кайнар эш башланды — агачлар каезланды, төпке ниргәләр салынды. Шушы көнгә хәтле кыш өстеннән бура бураганнарын күргәннәре булмаганга, балта осталары янына байтак кына ачыгавызлар да җый налган, су буе сабан туе мәйданына охшап калган. Бар
да бураның зурлыгына шаккатканнар. Шуларга карап ел¬ майган хәлендә, олы эшнең җай гына башланып китүенә куанган хәзрәт, мәдрәсәсенә очып барыр, канатланып кай¬ тыр булды. Инде бар да көйләнде, инде иркенләп дәресләр бнрер- гы. тынычлап яшәргә дә була дип йөргәндә, Яныш старши¬ надан чапкын — әлеге сәрхуш егетләрнең берсе килеп төште. Ыстаршина агай чакыра,—диде ул, ияреннән куп¬ мый гына. Бер дә тикмәгә булмас, йомышы, киңәш-табышы бар¬ дыр, днл уйлады Абдулла. И и генә булмасын, барып кайт¬ мый ярамас. Этнең эте дә бит, эргәңдәге түрә белән киле¬ шеп яшәү яхшы. Иртәгәсен җаен табыл, җәяүләп кенә үзләреннән нке чакрымдагы Чуртанлыкүлгә юл тотты имам. Янышның үзенә бер кальга булып утырган, имән текмә белән ура¬ тып алынган чиркәү хәтле йортының капкасы төбендә аны өстенә сәләмә бишмәт, башына кәмшәеп беткән мескен бүрек кигән шадра битле базык кеше каршылады. Кече капканы ачып җибәрүгә, ишегалдының төрле почмагыннан liaii-һаулап днстәгә якын эт атылып чыкты. Араларында кышлаган тана кадәрлеләре дә бар. Ялчы, аларнын исем¬ нәрен атый-атый, этләрне тынычландырырга тырышты, кайберләрең орыша-орыша ояларына таба куды. Әмма мал иясенә охшамаса, хәрам була диюләре хак икән. Хуҗа үдәме? — диде Абдулла, эт көтүенә игътибар итмәскә тырышып. Ә сәнс кем днп беләек? — дип сорауга каршы со¬ рау бирде тегесе. - Карышбаш карьяеының имамы Аб..., ә, ие, Батырша булам мин. Ялчы авыр имән капканы ябып, өйгә керен китте, ул арада әйләнеп тә чыкты -- Яныш агай үзе күреп торган сәне. Керсен, дип атте. Абдулла әлеге адәмгә ышыклана-ышыклаиа болдырга, мишәрләр әйткәнчә, кырличага менде, тышкы ишекне ачып, эчкә үтте. Шул арада нидер шыгырдады, ак өйнең ачык ишегендә старшинаның кызыл сакалы, бурлаттай чырае күренде. — Әйдүк, Батырша, әйдүк, мулла! — дип хәерхаһ кар¬ шылады аны хуҗа Өс-башың сал, түрдән уз. Имам аның һәрвакыттагыча бераз кызмача икәнен чамалап алды. Мәгәр чигенергә юл юк иде инде. Килгән¬ сең икән, утыр, барыбер түрәнең саф аек чагына тап бул¬ 10‘ 147
массың. Ана бит, хәмере чүлмәк комганы белән өстәлен¬ дә үк тора. Старшина аны сәке сыман кнн зур өстәл башына утыртты, шул арада ишеген ачып, хатын-кыз таифәсенә кычкырды: — Кайсыгыз анда? Ит чыгарыгыз! Күз ачып йомганчы дигәндәй, өстәлгә олы гына агач коштабак белән салкын ит, зур гына ипи түгәрәге һәм бу як халкы өчен бөтенләй ят ризык — тозлы кәбестә килеп утырды. Яныш исә хатыннар җенесенең чыгып бетүен кө¬ теп, идән уртасында басып торды да өстәл янына килде. — Афәрин, үзсүзле, хәтта кем киребеткән бәндә икән¬ сең, Батырша.— Ул өстәлдәге чүлмәк-комганга үрелде, кы¬ тай чынаякларына нидер салды да кунагы каршына утыр¬ ды.— Тәки буратасың мәдрәсәңне, ә?! Вәләкин сән ни... вурлар үрчетмә инде ул нәмәстәңдә. — Мәдрәсә гел инсафлыкка гына үрәтә, Яныш абзый,— дип хужапы чеметеп аласы итте Абдулла. — йә, йә, чәпчемә. Әйдәле, шуның өчен тотып куйа- йык бер. Әллә кайдагы чуашмы, мукшымы акылында ясатып алган бу эчемлекнең әшәке псе баядан бирле борынына кереп, күңелен болгатып тора иде Абдулланың! Үзенә та¬ ба сузылган кытай чәшкесен кулына алды да, гөберле ба¬ ка тоткандай чирканып, бер читкә кунды: — Бигайбә, Җиһанша абзый, бал вә кымыздан башка нәрсәне авызыма алганым юк. Старшина кайтарып жавап бирмәде, кулындагы йом¬ рысын каплап куйды да, кашыгын алып, тозлы кәбестәгә үрелде. — Мәйлек алайса,—диде ул, атныкы кебек эре теш¬ ләре белән кәбестә шыкырдатып,— Ә бән менә кыстатып тора белмим. Мәгәр исергәнем дә юк. Аягында нык тора Яныш! — Исереп егылу түрә кешегә бөтенләй килешмәсме, Җиһанша абзый. Хужа кәбестәдән калжага күчте. Куш йодрык хәтле ит кисәген бер кабуда ялмап йотты да янә кунагына карады: — Сән теге ни... Бәием янда да мулла булып, китапча сүләп утырма, Батырша. Үзебезнең мишәрчә, Янша дип. ну Яныш дип эндәш бәңа... Бак, нишләп әле берни кап¬ мыйсың? Итеннән үрел, мона кәбестәсеннән авыз пт. Хә¬ мер артыннан иллә дә шәп нәрсә инде. Урыс белми аша¬ мый шул аны! Кәбестә дигән ризык барын ишетеп белсә дә, кабып Ы8
'караган нәрсәсе түгел Абдулланың. Җитмәсә, чирәпннкә- гә салынган бу әйбер күксегән сыман зәңгәрләнеп, лайла¬ ланып тора. Аңа карагач, хәтта укшып куйды мулла, мә¬ гәр хәлен хуҗага сиздермәде, арыш ипие сындырып, авы¬ зына капты. — Алайса байлар сые белән сыйлыйм әле үзеңне,— дип, Яныш урыныннан кузгалды һәм хатын-кыз таифәсенә эндәште.— Әй, чәй бирегез! Чәйне Мөслим старшинада эчкәләде Абдулла. Бак, Янышка да килеп җиткән. Ярый соң, аны бик тансыклаган иде мулла. Өстәлгә юан корсаклы җиз самавыр, ак таш савыт белән бал килгән арада, Яныш үз «чәен» салып, янә бер¬ не эчеп куйды, кабаланып кәбестә капты. Аннан үзе үк чәй ясады. — Эчеп җибәр, Батырша, и һәм тыңла,—дип, бөтен өйгә гөрләде тагы да кыза төшкән старшина.— Бәнем бе¬ лән дуст яшәсәң, чәен дә, мәен дә эчәрбез, бергәләп кыз¬ лар да кочарбыз... — Бән шәригать сакчысы була торып... — Ташла, Батырша,— дип бүлдерде аны кәефләнүе җиткән Яныш.—Барын шәригатьчә эшлибез аны. Мөхәм¬ мәт пәйгамбәрнең дә өч катыны булган, диләр Сән әле яшь, ике-өч катынга гына чыдарлык... — Әна, аңларга бор дә нәфсем юк шул бәнем, Яныш абзый.— Мулла сүзнең әдәпсез якка борылуын теләми иде.— Бәңа берсе дә бик җнткән. Старшина өен тутырып шаркылдап көлеп җибәрде: — Сән әле ул ибелпс токымыннан авыз итмәгәнгә ох¬ шыйсың. Уразаң бер ачылсамы?! Әле кичә Ядәч авылын¬ да... Чатырыма бер хур кызы китерделәр егетләрем. Чибәр чукынган — бер кашык суга сал да йот үзен. Вәләкин ар¬ тыгын яшь, ун-унике тирәсендә булыр. Кызгандым биг, дурак, кайтарып җпбәрдсм. Төнгә анасын алып килергә куштым... Иләү агасы дип дан тоткан түрәнең пычрак сүзләрен¬ нән җирәнеп, Абдулла чәшкәсен кулына алды, чиркана- чиркана чәй ноткалады. Старшина да сүзнең артыкка китүен чамалап алды бугай, кисәк телен тешләде, хәмере¬ нә үрелде: — Иә, ярый, шаярдык,—дигән булды ул, салганын эчеп куйгач.— Тәк, нидә туктадык соң әле? Ә, ие, Мостафа хәзрәт белән тату яшәдек без. Авыр туфрагы җиңел бул¬ сын, сүземнән һич чыкмады мәрхүм — хөкемнәрен бән әйт¬ кәнчә чыгарды. !49
Сүзнең болай кисәк һәм көтелмәгән якка борылып ки¬ түе Абдулланы аптырашта калдырды. Ул чынаягындагы чәйне эчеп бетерде дә старшинаның күзенә чекрәеп ка¬ рады: — Хөкем бит ул, Яныш абзый, кемдер кушканча чы¬ гарылмый,—диде, балаларча беркатлылык белән,— Хө¬ кем китапча гына була ала, шәригатьчә. Яныш тагы көлеп җибәрде — өстәл янындагы тәрәзә пыяласы зыңлап куйды: — Сән гел бала-чага икәнсең, Батырша,—диде ул, күз гәбенә килгән яшен күлмәк җиңе белән сөртеп,— Китап¬ ның бит аныц яшел тышлысы да, кызыл тышлысы да бар сездә. Абдулла сискәнеп китте, уйчанланып калды. Бераздан исә кискен итеп әйтеп салды: — Аларның барында да Коръән сүрәләре, пәйгамбәр хәдисләре язылган, Яныш абзый. Китап сүзен бозучы — мөртәт ул! Әллә инде борчаклары пешмәсен төшенде, әллә исерүе җитте, старшина чайкала төшеп урыныннан кузгалды, ишеккә килде һәм үкереп җибәрде: — Әй, кайсыгыз?! Муллага урын салырга кирәк. Моны ишеткәч, Абдулла кабаланып аягына басты, ишек катындагы чөй янына килеп, киемнәренә үрелде: — Юк. бән кайтам, Яныш абзый! — диде ул, тунын лия-кия,—Хуш, сау булып тор! Мичек чыккандыр да, ничек этләр тимәгәндер аңа? Аб¬ дулла ал арын хәтерләми. Атлый-йөгерә Чуртанлы күлне чыгып, кар көртендә чокыраеп торган кышкы юлга бас¬ кач кына тукталды, иркенләп тын алды. Артына борылып, старшинаның мин кем дигәндәй кукраеп утырган йорты¬ на нәҗескә карагандай чирканып карап торды. Аннан кы- зып-кайнарланып Карышбашка таба китеп барды. Башын¬ да исә давыл, юк, зилзилә иде мулланың. Бак, ниндиен әшәке эт җан икәнсең сән, Яныш! Каян килеп эт булсын ди, сасы көзән, .үләксә белән тукланучы сыртлап бу! Ошбу хәшәрәт бәндәдә микъдар гына да мөселманлык юктыр, мен батман нәҗеслек монарда. Әйа, мондыен хайван зат белән яшәве ансаттан булмас, йа аллам, шундыен сасык¬ ларның җир өстен нәҗеслән йөрүләренә пичекләр түзә¬ сең''’! Ничекләр җир убылып, йотмый шундыйларны?., Хак тәгалә сабыр шул ул, түзә, хәтта кем, гөнаһлы инсаннар¬ ны ярлыкый да. Инде тәмам юлдан язганнарын, денеи сатканнарын теге дөньяда тәмуг кисәве итә. Аллаһның җирдәге шәүләсе булган падишаһлар ничек чыдыйлар дн- 150
Iген мондыен хәлләргә? Бак, халаекларның берәүләре та¬ мак хакына газиз балаларын сатып, җәй башларында бер сарана ашап җан саклаганда, икенчеләре ниләр генә кы¬ ланмыйлар диген. Әна мәликә, шул хәлләрне беләмсең сән?' Хәбәрең бармы мондагы халаекларның хәерчелстен- нәп? Сән, шәрәфәтле җан, имчекләр түзеп торасың биредә¬ ге түрәләрнең башбаштаклыгына?! Тарих битләреннән. Исеме әле мөселман дөньясыннан ары китмәгән гади бер татар мулласы Абдулла Галнев, халыклар тормышындагы тигезсез¬ леккә үртәлеп, кешеләр арасындагы бозыклыкларның бетерелүендә аллага һәм аның «җирдәге шәүләсе» падишаһка өметләнеп, үзеи-үзе кая куярга белми га- сабиланып өенә кайтып барган бу кичке мәлдә, ерак пайтәхетнең зиннәтле сараенда бөтенләй башка тор¬ мый) кайный нде. «Шәрәфәтле мәликә» — Петр пат¬ шаның дүрт дистәне тутырып, бишенчесенә чыгуына карамастан, табигый матурлыгын югалтып бетермә¬ гән кызы Елизавета, ниһаять, йокысыннан уянды. Шулан инде, императрицаның яшәү рәвеше һич ке¬ нә дә башкаларныкына охшамаган — төнне ашап- эчеп, кәеф-сафа корып үткәрә дә, иртәнге алтыда гына ятып, көнозын йоклый. Бүген дә, әнә, күз бәй¬ ләнгәндә генә уянып, аккош мамыгы тутырылган тү¬ шәгендә рәхәтләнеп бер киерелергә өлгермәде, елгыр хезмәтчеләре ефәк-парчаларга күмелгән урынына йөгерешеп килеп тә җиттеләр. Кайсы аның затлы җылы күлмәген, кайсы асылташлы йомшак башмак¬ ларын тоткан — патшабикәнең көен көйләп, чүкердә- шеп торалар: хәлен-кәефен сорашалар, мәрхәмәтле императрицага озын гомер телиләр. Гомер дигәненә һич кенә дә каршылыгы юк, мәгәр кәефе шәптән түгел мәликәнең. Күнеккән гадәте буенча инглиз сы¬ расы чөмереп, эчемлекләрнең гайрәтлерәкләрен дә аз-маз капкалап, кирәгеннән артык ашый-ашый уз¬ дырылган төннән соң, башы чатнап тора, эченең дә рәте юк. Ашказаны бөтенләй эшләмәгән бугай, кор¬ сагы баш куеп яткан мендәре хәтле булып күпкән, аңа нидер төеп тутырганнар сыман. Патшабикәнең урам хатыннарыннан да дорфарак итеп акыру-жн- керү, сүгенү холкын яхшы белән хезмәтчеләр инде ни буласын көтеп куркышын торган арада, Елизаве¬ таның «фәрештә» тавышы янгырзды: 151
— Нәрсә терәлеп каттыгыз! Кофея китерегез ич¬ масам! Анысына инде ялчылар күптән әзер — кофены са¬ лып та бирделәр. Шуннан инде патша сараеның ау¬ лак бүлмәләрендә «иртәнге» ыгы-зыгы купты. Биредә ходай бирмеш һәркөн кичен була торган шау-шулы мәҗлескә вакыт бөтенләй аз калып бара. Шул ара¬ да императрицаның эчен бушатырга, юындырырга, чәчләрен тарап, француз прическасы ясарга, шкаф¬ ларындагы унбиш мең күлмәге арасыннан бүгеп аның күңеленә хуш кплердәен табып бирергә кирәк. Сарайда тамаша купты, ифрат та җаваплы эш — төше типтерүгә әзерлек башланды. Мондагы ялчы халкы Елизаветаның кайчан һәм нәрсәдән соң кәефе күтәрелә башлавын өйрәнеп бет¬ кән инде. Чыннан да, бушанып, юынып алгач, өч- дүрт бокал гына инглиз сырасы эчеп, ярты түшкә генә божыр ите капкалап куйгач, патшабикәнең кү¬ ңеле күтәрелеп китте. Мәгәр аның көйсезләнмәве томана асраулар уйлаганча сыра белән божыр итен¬ нән түгел, бәлки бүген булачак кичәнең ниндирәк тамаша-мәзәкләрдән торачагын уйлап ләззәтләнүдән иде. Шунысы начар, атнаның ни көне икәнен хәтер¬ ләми Узып киткән 1749 елның 10 сентябрь Указы нигезендә сарайда атнаның һәр киче бер-бер тама¬ шага багышланырга тнеш бит: куртага, концерт, театр, опера, бал, маскарад һәм биюләр. Бүген кай¬ сыдыр бит—шайтан белсен. Хәер, аларының әһә¬ мияте дә юк Елизаветага, Иң мөһиме — уен-көлке, жыр-бню, музыкадан соңгы төн уртасындагы аш мәжлесе. Ә кичнең беренче өлеше мәшәкать кенә ләбаса. Нигә дисәң, һәркөние үзгә киенергә кирәк. Эш кием-салымда түгел - анысы, шөкер, җитәрлек. Хикмәт — киеиү-ясануда, бизәнүдә сине уздырып җи¬ бәрерлек берәр дама булмауда. Хәер, андый чыт¬ лыклар табылса, һич кенә дә аптырап калмый Ели¬ завета. Әйтик, бөек княгиня—булачак Екатерина Икенче балларга аңардан күреклерәк киенеп чыкса, ул кыланчык кызны янына чакыртып ала, өстен алыштырырга, әлеге күлмәкне бүтән кимәскә куша. Гомумән, сарайда бер күлмәкне икенче мәртәбә кию начар гадәткә санала. Ә кайбер томана дамалар шул гадн нәрсәне аңламыйлар. Шуңа да бер кигән күл¬ мәкләргә дәүләт пичәте сугыла монда. Ничек кенә булмасын, бөек княгиня Екатерина- 152
ның кыланышларына түзә әле патшабикә. Анысы бит, ни әйтсәң дә, тәхет варисы Петр Өченченең ха¬ тыны. Кпенү-ясануда императрицадан уздырырга теләүче башка дамаларга исә бөтенләй көн юк. Бер¬ вакыт ул бал барганда тәхеткә иң якын торучы дво¬ ряннардан булган Иарышкинаны янына чакырып алды да аның прическасына бик тә килешеп торган челтәр бизәкләрне халык алдында үз куллары бе¬ лән кисеп төшерде. Бүтән чакны үзенең ике фрейли¬ насының бик матур чәчләрен кыркып ташлады Теге¬ ләре соңыннан гына: «Галижәиап чәч белән бергә бераз гына баш тиресен дә тупап алды»,—дип зар¬ ланышканнар. һәй, нәрсә ул баш тнресе. матурлык¬ та патшабикәнең үзе белән ярышырлык княгиня На¬ талья Лопухина белән көндәшлек мәсьәләсе аеруча ансат хәл ителде—аның телен тартып өзделәр — бары шул гына. Шуларга охшаш хәлләрдән сабак алган дамалар балларга һәм башка кичәләргә гадирәк киенеп ки¬ лергә тырышалар. Әмма хатын-кыз заты чибәррәк күренәсе килүдән тыелып каламыни?! Аларның әле берсе, әле икенчесе һич көтелмәгәндә үзенчә бизәнеп, Елизаветаның йөрәген көйчелек утында көйдерә. Шу¬ ңа гажпз булганлыктан ул махсус Указ белән маска¬ радларга килүче дамаларга ир-ат киемнәре, кава¬ лерларга исә хатын-кыз киемнәре кияргә боерды. Хатын-кыз күлмәге кигән ирләрдән дә шөкәтсез, көл¬ ке жап иясен тагы кайда күрәсең ди. Ә ир-ат кие¬ мендәге юан-юан дамалар үзләре бер кәмит — гел сыерлар инде. Елизаветаның үзенә килгәндә исә, аңа ир-ат киеме искиткеч килешә. Шуңа да маскарад¬ ларда ул үзен күкнең җиденче катында хис итә. Әнә шул очсыз-кырыйсыз кәеф-сафа корулар бө¬ тен вакытын алып бетерә дә инде императрицаның. Сарайдагы камер-фурьер журналындагы язуларга караганда, Елизавета 1744 елның октябрь һәм ноябрь айларында гына да дүрт курагада, биш банкетта, сигез маскарадта, сигез мәртәбә театрда булган һәм музыка тыңлаган, ике тапкыр шәһәр читенә сәйран¬ га чыккан. Шулай итеп, алтмыш көннең яртысы төр¬ ле типтерүләргә сарыф ителгән. Аларга әзерлекнең вакытны тагын да күбрәк алуын истә тотсак, баш¬ кача һичбер шөгыльгә дә мөмкинлеге юк патшаби¬ кәнең. Көненә өч-дүрт күлмәк алыштыру, сәгатьләр буена көзге каршында утыру, энҗс-мәржәннәр, брил- 153
лиантлар таг}' җәфаларын бер алла да үзе генә белә Елизавета. Ике сандык ефәк оек арасыннан җанга ятышлысын сайлап алырга гына да күпме гомер ки¬ рәк* һиҗринең 1163 елы (1750 ел) язы Карышбаш нмам- мөдәррисе гаиләсенә берьюлы нке шатлык алып килде Дәресләр тәмамланып, шәкертләр авылларына таралды¬ лар — Абдулла белән Зөлхәбирә дә, ниһаять, үз нигез¬ ләренә кайттылар. Кар эреп, җпр кипшенүгә, авылда мо¬ ла хәтле һич күренгәне булмаган олы өмә узды: су буен тутырып, төрле яры таралып яткан мәдрәсә бурасы таш нигезгә күтәрелде, түбәсе дранча белән ябылды. Инде бераз тын алып, ганләнен үз мәнфәгатен кайгырту җае чыкты. Кая ул, җәй башы мәшәкатьләрнең тагы да зурракла¬ рын. катлаулыракларын өстәп кунды. Хикмәт шунда ки, көннәр язга авышу белән, кешеләрдә уртак эш кайгысы калмады, һәркем үз басуын, үз кишәрлеген сөреп-чәчү хафасына батты. Бер Абдуллада гына сука-сабан уе юк иде. Әлегә кадәр бу якларда һич күренгәне булмаган олы мәдрәсә бинасының ишек-тәрәэә уемнары, бәбәге алып ташланган сукыр кеше күзе кебек, кызганыч хәлдә ыр¬ жаеп торганда, ничек инде үз корсагың хакында гына борчыласың дн. Ишек-тәрәзә яңаклары, рамнар ясатасы бар. Кыш өстеннән ярып куелган такталар да ндән-түбә- гә җитешле түгел. Мичләрне дә җәйдән чыгартасы иде. Анысына исә кирпече сукмаган. Пыяла табу — үзе олы хәсрәт. Кыскасы, мәшәкать муеннан. Шушы хәлгә пошынган мулла авылның бер очыннан икенче очына йөреп, һәр йортка кагылып чыкты. Ник ке¬ нә берәве уңай җавап бирсен, һәркайсында кырыкмаса- кырык сылтау. Аларга да үпкәләп булмый. Кемнең генә озын кышка буш бура белән керәсе килсен. Гаҗизлеккә тарыган Абдулла балта осталары эзләп тирә-як карьялар- га чыгып китте. Зөлхәбирәнең исә уз дөньясы—ул теше-тырнагы бе¬ лән хуҗалыкка ябышкан. Хатын инде мәдрәсә белән җен¬ ләнгән иреннән бөтенләй өмет өзгән, хәтта «Батырша ыч¬ кына башлаган» дигән имеш-мнмешкә дә ышанып җиткән. Аның бар ышанычы Колчура белән Яхъяда, һәр икәвен йодрыгына җыеп тоткан да, ана бөркет сымап, һич кенә дә аларны күз уңыннан ычкындырмый. Хәер, түрә хатыны кебек өйрәтеп, эш кушып кына утырмый Зөлхәбирә: шак¬ 154
тый юанаеп килүенә карамастан, егетләр белән бергә сөрә, тырмалый, чәчә. Абдулланың һаман да үз хәле хәл. Күрше авылларда юлы уңмагач, ул арырак төбәкләргә, әллә кайлардагы волостьларга барып чыга торган булды. Теләсә кем каты¬ на түгел, билгеле. Халык арасында яхшы исеме чыккан, үзе ишетеп кенә булса да белгән мәрхәмәтле, мөрәүвәтле адәмнәр янына инде. Шундыйларның берсе — Уса юлын¬ дагы мишәр камалдасының старшинасы Сөләйман Диваев иде. Ул иләү агасының Әжчк авылындагы төягенә көн сү¬ релгәндә генә барып жнтте. Аты бөтен төбәккә таралып, хәтта кем, губернаторга барын ирешкән Сөләйманның йорт-җпре хәлле крестьянныкыннан әллә ип аерылып тор¬ мый, кан ягы беләндер Урал аръягындагы Мөслим стар¬ шина хуҗалыгын хәтерләтә. Ызбасы, кар алты-курасы нык, бары да каралгаи-көйләнгән, мәгәр бай дип тә әйтерлек түгел, һәрхәлдә, Янышның кальга-йорты белән тиңләшми. «Үз күкрәк көче белән генә тапкан хәләл мал исәбенә те¬ реклек итүче бәндәнең мәгыйшәте шулайдыр ннде ул»,— дип уйлап алды Абдулла капка төбенә туктап һәм атын¬ нан төште. Кулына балта тотып ишегалдында нидер майтарып йөргән Сөләйман аны үзе каршы алды. Старшина инде тәмам чаларган, чын мәгънәсендә аксакал булып җиткән. Алай да йөреш-хәрәкәтләре җиңел, җиргә нык баса. Кыя¬ фәтенә карап кына сигезенче дистәне куучы карт димәс¬ сең. Чырае янып тора, колагы сагаймаган, күзләре дә зи¬ рәк икән әле. Капка ачылуга, җәһәт болайга борылды, балтасын тоткан килеш, таныш булмаган миһманы кар¬ шына килеп басты. — Әссәламегаләйкем, старшина,— диде Абдулла, кү¬ решергә дип ике кулын да сузып, һәм камандада моннан ике ел элек булып узган хәлләргә ишарәләп, өстәп кун¬ ды.— Ил-җирдә иминлекме? Ихатасына килеп керүченең кем икәнен белмәсә дә, Сөләйманның йөзенә дустанә елмаю чыкты, балтасын жир- гә ташлап, сәламне алды. Аннан ннде кыюсыз гына сорап куйды: — Танып бетермим, кем днеп беләек? — Карышбаштан Гали угълы Абдулламын. Пәйгамбәр күрдемени карт, кисәк кабынып китте, кул¬ ларын җәеп җибәрде: — Әйе, Батырша хәзрәт! Белом, белом. Бәк күп ишет¬ тем сәнең хакта. Кая, атыңны кертик әле. 155
Сөләйман капкадан чыгып, атның тезгененнән алды, үзе үк аны туры түшәм астына алып китте. Ашарына са¬ лып маташты бугай, байтак юангач кына кабат Абдулла янына килде. — Өйдән рәхим ит, хәзрәт! — диде ул килә-кнлешенә һәм кунагын култыклап ук алды.— Бән әле үзем бер Ка¬ рышбашка барып чыкмак келәп пәрием. Алар юынып, ак өйгә узган арада күз бәйләнде. Хатын- кыз талфәсе өнсез шәүлә булып кына киҗеле ашъяулык җәелгән өстәлгә ялгыз шәм янган шәмдәл кертеп куйды, шулай ук тавыш-тынсыз табын әзерләде. Абдулланың күзе исә өйнең караңгы як стенасы буй¬ лап сузылган ике рәт киштәләрдә. Түзмәде, рөхсәт-фәлән сорамый гына килеп, зәвык белән тышланган калын ки¬ тапларның берсен кулына алды. Сөләйман нмам-мөдәррнс, галим-голәмә булмаса да, вакыйгән китап җене кагылган кеше икән. Сүз үзеннән- үзе голүм дөньясына кереп китте. Бу исә Абдуллага йо¬ мышын әйтеп бирү өчен бер дигән җай иде. Ул Карыш- башта мәдрәсә гыймарәт итү хәлләрен сөйләп бирде, бал¬ та, кирпеч осталары, башка булышчылар җитмәүдән зар¬ ланды. — Сәнең катка килү дә, Сөләйман абзый, шул хак- тае,— дип сүзен тәмамларга ашыкты мулла.— Өч-дүрт булса да оста табып бирмәссең микән дигәннем. — Ашыкма, Батыршаһ.— Хуҗаның тавышы һаман шу¬ лай дустанә нде.— Безнең әле вакыт күп: тамак ялгап, ял итеп алаек. Иртүк мунча өлгертерләр, боерган булса. Гомергә бер килеп ни... Икене-өчне генә кунасың әле, на¬ сыйп итсә. Әйдә, табынга утыр әле. Алар китаплар белән әвәрә килгән арада табын әзер¬ ләп өлгергәннәр икән. Өстәлдәге агач коштабактан кай¬ нар бу бөркелә, икенчесенә өеп куелган иттән тәмле нс таралып, борынны кытыклый. Кысташмый гына табынга утырдылар, бисмнллаларын әйтеп, токмачка үрелделәр. Бераз капкалап алуга, хужа сүзнең очын үз кулына ал¬ ды: — Саф мөселманнарның бер-беренә ярдәме — савап¬ лы эш инде ул, Батыршаһ,—дип башлады Сөләйман, маң¬ гаен сөлге белән сөртеп.— Кулдан килгәнен булышырбыз, боерган булса. Вәләкин эш бнт... Ие... Яныш барыбер ка¬ дерен белмәс аның. Бик тә һавалы, тәгассып 1 бәндә... — Түрәләр бар да бер чыбыктан куылганнардыр ин- ’ Тәгассып — фанатизм, фанатик. 156
де адар.— Абдулла шаяртмакчы булып, төрттереп алды.— Падишаһның имән терәүләре... — Әйа, юк, хәзрәт' — Сөләйман кашыгын куеп, кы¬ зып ут китте.— һәр җан иясе үзенә бер дөнья ул... Хак, без барчабыз да хакимнәрнең внрнай ялчылары. Вәләкин һәркем үзенә төрлечә. Әйтик, бән Уфа к ә исәсе н ә дә, гө- бернаторга да—әлхасыйль, үземнән өстен бөтен түрәләр¬ гә вирнай хезмәт итәм. Алдашмыйм, карышмыйм, куш¬ каннарын үтим. Бу җәһәттән бәнс ата иблис үзе дә юлым¬ нан яздыра алмый Чукынып китсәм дә, тфү, тәүбә-тәүбә, түрәләргә хыянәт кыласым юк. Бер үк вакытта каман- дамдагы халаекларга да зыян-зәхмәт салмаем, алым ал- маем, үз эшемне кешедән эшләтмәем. Ннде килеп, кемне дә булса ярдәмгә чакырам икән, тиярен ихластан түлим, хилафлык кылмаем—әлхасыйль, гадел яшим. Мәслә¬ гем — бүре дә тук, сарык та исән булсын. — Афәрин, Сөләйман абзый, афәрин! — Ә нит кайбер иләү агалары алай итми,— дин яр¬ суында булды старшина, гүя кунагының сүзен ишетмәде дә.— Салым-алымнарны халаеклардан тияреннән артыг¬ рак җыеп, байтагын үзләренә чәлдереп калалар. Алым алу хакына кайсыбер бәндәләрне чирү хезмәтеннән котка¬ рып, алар урынына башкаларын озаталар, һай, намусың¬ ны җуйсаң, баю юллары күп инде ул, хәзрәт! Әйтик, шул ук Яныш... . — Бигайбә, Сөләйман абзый, бүлдерәм. Ахшам на¬ мазына соңарабыз. Урыннарыннан торып, тәһарәт яңарттылар да идәндә икесе янәшә намазга оедылар. Гыйбадәттән соң старшина, намазлыгы өстендәге хәл¬ дә, сүзенең кай тирәдә өзелгәнен хәтеренә төшерә алмый, байтак кына тыя утырды. Шул рәвешле байтак торганнан соң гына янәшәсендә аякларын бөкләп утырган Абдулла¬ га эндәште. — Ә, ие, Яныш кадерең белмәс сәнең. Адә, үземә кү¬ чеп кил. Бер жәйдә мәдрәсә салып бирәм, үзеңә өй җит- керэм. Мулла сүзнең боланга ук борылуын көтмәгән иде, са¬ гаеп калды, көттереп кенә җавап бирде: — Булмас, Сөләйман абзый. Алай итсәм, авылдашлар күзенә ничек карармын?! Башлаган эшем кала лабаса... — Хак әйтәсең, хәзрәт. Эшне ярты юлда ташлау егет¬ лек тегел.— дип килеште старшина.— Ярый, сүземне кире алам. Шәп кенә бер шәкертеңне җибәрерсең, боерган булса. 157
— Анысын эшлибез, Сөләйман абзый. Яхъя атлы бик тә зиһенле шәкертем бар. Шуны бирермен Әҗиккә. Серләре килеште, ястү намазыннан сон да озак гәп¬ ләштеләр. Мәгәр хуҗа көтелмәгән кунагыннан һич ялык мады. Мунчалар яктырып, зур сый мәҗлесе җыеп ике тәүлек миһман итте ул Абдулланы. Тәмам дуслашып, өченче көнне генә хушлаштылар. Тагы ике көннән Карышбашка килеп төшкән балта осталары шул дуслыкның ныклыгы билгесе иде. Әҗиктән килгән дүрт оста янына башка авыллардан янә алты-җиде кеше табылды. Яна мәдрәсә янында буй пычкы чыжлады, балта тавышлары тынып тормады — бура уентыларында ишек-тәрәзә яңаклары ләйда булды, идән-түбәләр җәелде. Әмма Абдулланың ал арга карап, кинәнеп торырга вакыты юк иде. Ул әле бер, әле икенче авылга кирпеч эше осталары эзләп чапты, булган кадә- рсн китерүне оештырды. Әһәй, алары нәрсә?! Алары кул очындагы нәрсәләр. Иренмә генә — бар да була. Иң кые¬ ны— пыяла мәсьәләсе иде. Ярый әле, теге чакта морза Ураковка бер дистә ат кудырган иде. Шул гына коткарды да. Янә файдасы тиде морзаның. Шулар белән мәшәләнә торгач, печән өсте дә үтте, сөмбелә1 керде—арыш урагы җитте. Мәгәр эларын да сизмәде Абдулла, кыр эшләрен, һәрвакыттагыча, Зөлхәби¬ рә тартын бара нде. Игеннәр урып-җыю дигәнне белмәгән дә булыр пде, бәлкем, мулла. Алан ла бер вакыйга аны да кырга барырга мәҗбүр итте. Уттай кызу көннәрнең берендә Абдулла мәдрәсә ише¬ ге төбендә кирпеч бушаттырып торганда яннарына атын кара тиргә батырып, Яхъя килеп чыкты. Күк биясен тук¬ татып өлгермәде, шәрран ярып кычкырып җибәрде: — Мулла абзый! Остазбикә ни... анда. «Ни» икәнен шунда ук төшенде Абдулла, күләгәдә че¬ бенләп торган атына тизүк атланды Да Яхъя каршына килде: — Адә, атыңны алдан атлат? Парлап чаптырып киттеләр. Алар Яңа басудагы арыш җиренә килеп җиткәндә, Зөл¬ хәбирә белән Колчура саз буендагы зирек күлә! әсендә тын гына утыралар иде. Хатынының йөзе тартылып, ага¬ рып киткән, итәгендә — ниткәндер чүпрәккә төрелгән җанлы йомгак. Зөлхәбирә дәшмәде, хәленнән кыенсынып, башын аска иде. Аның өчен җавапны Колчура бирде: 1 Сөмбелә — август аена туры килә. 158
— Баланын кендеге кискән, бәйләгән. Угыл! — диде. — Хәерле булсын. Атып Таҗик дин куярбыз.— Абдул¬ ла күптәнге карарын тышка сыгып чыгарды. Унберенче бүлек Ман чүлмәге тышыннан билгеле, диләр диюен дә, хик¬ мәт авын эчендә шул Хәер, чүлмәкнең тышкы кыяфәтен, бизәлешен дә артка чигереп булмый. Әнә ич, Карышбаш та рига хәтле мәдрәсә ихъя ителүе хакындагы хәбәр Агыйдел, Караидел буйларына гына сыешмыйча, бөтен Оренбург далаларына, Казан якларына, хәтта Урал аръ ягына барып ирешкән. Узган ел мәдрәсәдә сабак тыңла¬ ган шәкертләрнең «май чүлмәгенең эче» турындагы сүз¬ ләре дә эзсез калмаган бугай, бу көзге көннәрдә иләү дән-пләүгә «Карышбаш» һәм «Батырша мулла» дигән хә¬ бәрләр йөри, алар сүз-хат җитәрлек барлык вилаятларга барып ирешә иде. Ничек кенә булмасын, келәү ае керүгә Карышбашка мишәр, типтәр вә башкорт малайлары янә килеп тулды. Алар арасында провинциянең дүрт юлыннан гына түгел, һич уйланмаган җирләрдән — хәтта Көн гер, Казан өяз ләреннән. Тубыл губернасыннан килүчеләр дә шактый нде. Шәкертләрнең күплеге бер яктан зур куаныч булса, икен¬ че яктан дәмуллата зур мәшәкать. Нигә дигәндә, ул ин¬ де үзе генә сабак бнреп өлгерә алмый, ярдәмгә хәлфәләр табасы бар. Аларыиа да кытлык юк югын, хәбәр салуга, әллә кэблардан килеп тә җиттеләр. Мәгәр берсе дә Аб¬ дулла көткән, ул өметләнгән хәлфәләр түгел: гарәп-фар- сы нәхүен, дин сабагын яхшы гына сукаласалар да, день яви Голүмнәрдән мәгълүматлары юк диярлек. Үзләре дәрт тотып, нҗтнһад күрсәтеп, төрле вә төрле китаплар укы ran икәве генә хуш килде дәмулланың күңеленә. Башка¬ ларына фиракълык1 белдереп, шул икесенә өлфәтлек 1 2 күрсәтте — аларын мәдрәсәдә калдырды. Вәләкин моны¬ сы да вакытлы чара. Абдулланың морады — Яхъя кебек берничә шәкертне махсус әзерләп, аларны хәлфә итү иде. Никадәр генә чыгымлы, мәшәкатьле булмасын, Ка- рышбашта мӘдрәсә ихъя ителүе, мулланың дәмулла бу¬ лып китүе, Абдулланың үзе өчен генә түгел, камандада- гы бар халаекларга шатлык вә горурлык иде. Бу хәлгә сөенмәүче бер генә бәндә бар иде монда — ул да булса, 1 Ф и р а к ъ — аерылу, аерылышу; китеп бару. 2 Өлф әт — аралашу, ияләшү, бердәмлек, дуслык. 153
йортавай. Батыршаның дәмулла буларак та, мөдәррис буларак та танылуы, даны-шөһрәтенең бэтен иләүләргә таралуы ифрат көнчел старшинаның кытыгына тиде. Ба- тыршаның теге чактагы сүздән сон. да баш бнр.мичә, һа ман да үз көең көйләве үтә тәкәббер түрәнең җен ачула¬ рын чыгарды. Хак, Абдулла камандадагы башка мулла¬ лар сыман <әч» дигәнгә «түч» дип тормый, гыйлем-голү- мәте дә бөтенләй башка, аннан да битәр абруе зур. Эш¬ ләр һаман да шулай барганда, шәүләсе белән төбәктәге иң зур түрәнең үзен томалап куюы да бар. Шулаен шу¬ лай, тик аңа башка мулла-сотникларга боерган кебек ачыктан-ачык орынып та булмый: куркыту-янау белән ге¬ нә берни майтара алмыйсың монда. Халаеклар арасында дәрәҗәсе нфрат зур мулланың — аңа кизәнгән йодрыкның үз башыңа төшүе мөмкин. Алдырсаң, хәйлә вә этлек бе¬ лән генә алдырырга була. Яныш озын-озакка сузмый, шу¬ ның тәдбирләренә 1 кереште. Үзе биниһая гадәләтле Абдулланың исә башында кем¬ нән дә булса үч-ачу алу, кинә куу кебек исәп бөтенләй юк нде. Мәдрәсәнең бер җәйдә өлгереп җитүе, шәкертләр¬ нең дәррәү җыелуы түбәсен күккә тидергән иде анын. Дәмулла, бөтен дөньясын онытып, мөдәррислек шөгыленә чумды. Тышта инде тәмам кыш булып, барча җирнең ам япан ябынуын да сизмәгәндәй булды. Шул рәвешле бар да бер эзгә төшеп, дәресләр җай гына барган салкын көннәрнең берендә мәдрәсә ишеге төбендә ниндидер тавыш, ыгы-зыгы купты, эт өргән аваз¬ лар ишетелде. Абдулланың Бөек Болгар, анда гыймарәт ителгән зур-зур сарай-тирмәләр, мәдрәсә-китапхапәләр турында, Идел буендагы шул борынгы дәүләттә ерак ба- баларыбызның хөррә улуы хакында сөйләп торган чагы иде. Сүзен яртысында өзеп, тышка колак салды. Мәгәр ни дә булса кылырга өлгермәде, дәресханәнең зур ишеге ачылып китте, бусагада өстснә төлке тун, башына сусар бүрек кигән Яныш күренде. — Әйа мулла, белдек! Сән монда бу бетлеләргә шай¬ тан сабагы тыңлатып ятасың икән,—диде ул, үтә дорфа кычкырып, һәм, сүзенең хаклыгын раслагандай, кулыиа бөкләп тоткан камчысын болгап алды.— Мәдрәсәне без пәйгамбәр сүзләрен тыңлау өчен нхъя кылдык, дип беләм. Абдулла аның гадәттән тыш кызмача икәнен абайлап алса да, ярсып китмәде, тыныч калды. Старшинаның кар¬ шыла килеп, әйтәсен басынкы гына әйтте: 1 Т ә д 6 и р — тиешле чара. 160
— Әй, ыстаршина, монда дәресләр бара. Сүзең бул¬ са, хәлфәләрнең ял бүлмәсенә рәхим итең! Шулай диде дә үзе аралыкка чыкты, аптырашта кал¬ ган Яныш исә аның артыннан атлады. Аллы-артлы аулак бүлмәгә барып керделәр. Каршы як диварда дәмулланың үз куллары белән зур бозау тиресенә ясап куйган хари¬ таны 1 күргәч, йортавайның күзләре акаеп чыкты: — Эттем бит, шайтан сабагы диеп! Малай-шалайлар¬ ны юкка котыртырга ннчск оялмыйсың, мелла?! — Ыланнарга голүм бирүнең ояты юк, Яныш агай.— Абдулла әле тыштан һаман тыныч күренсә дә, эчендә ин¬ де ризасызлык куера, ачулы сүзләре тамагына килеп бө- ялган иде. Чыдамады, күңелендә сакланырга тиешлесе авызыннан ычкынды.— Этсәм этим инде, ыстаршина: мө¬ селман кешегә, түрәгә исә бигрәк тә, һаман саен сәрхуш¬ ләнеп, халаскларга күренеп йөрү — рисвайлык ул! Җит¬ мәсә, таң чыгыдай саф күңелле шәкертләр катына килеп керәсең. — Бән? Бәнме сәрхуш?! — дип җикереп җибәрде Яныш, тар бүлмәне тутырып әрле-бирле йөрл-йөри.— Авызыңны чамалап ач, мелла! Шул маңкалар алдында бәнем абруемны төшермәкчеме сән, йә?! Муллага сабырлыгын саклавы кыен иде. Алай да кы¬ зып китмәде, мәгәр тавышы ныгыды, анда тимер чыны яңгырап киткәндәй булды: — Бән сәнең абруена кагылмаем, ыстаршина. Вәлә¬ кин болаен йөреп, сән аны үзең җуясың. Болай да инде бик ямьсез сүзләр йөри сәнең хакта. — Кашки, сәнең әле гайбәт җыя торган гадәтең дә бар, имеш, мелла! йә, йә! — Бер дә гайбәт түгел, ыстаршина. Туктар карьясын- нан халаеклар шикаять белән килделәр вана. Биктимер атлы бәндәнең жәмаллы катынын куркытып, зинага күн- дермәк булгансың. Ире вә туганнары катынны сәнең кул¬ дан йолып алгач, аларны камчы белән суктыргансың. — һа! Бәнем егетләремне сүгеп, сугып-кыйнап китү¬ ләренә «ләббәйкә» диеп тораеммы?! Пә?! — Анысы бөһтан2, ыстаршина. Егетләрең үзләре сүк¬ теләр вә суктылар дип, ялган гуаһлык биргәннәр. Сәнең зина кылдыкың вакытында каравыл торучы үзең күк исе¬ рек егетләреңнең алдакына карап, гөнаһсыз бәндәләрне 1 Харита — карта. 4 Бөһтан — яла. 11 Ч 191 161
хөкем иткәнсең — тәннәрендә кара көймәгән җирләре калмаган. Яныш кисәк туктап калды, кызарган күзләре акаеп чыкты — менә-менә төшеп идәнгә тәгәрәрләр сыман. Баш та ул сүзен әйтә алмый тотлыгып торды, аннан исә бөтен мадрәсәне ярып, үкереп җибәрде: — Юкны сүлясең, мелла! Тузга язмаганны! Әхла- сыйль, бә-әк күпне белмәкче сән, Батыршаһ. Аңла: күпне күрү — хәерлегә түгел, телсез калуың бар. Абдулла түзмәде, җәнҗал ишетелми микән дип, ишек¬ не ачты, аралыкка карады. Янәшәдәге дәресханә ишеге ярыгындагы дүрт-биш баш шунда ук юкка чыкты. Дәмул- ла, чыраена аны-моны чыгармый гына, дәресханәгә узлы, шәкертләрне мәдрәсәдән чыгарып җибәрде дә янә хәлфә¬ ләр бүлмәсенә әйләнеп кайтты. Ул килеп кергәндә Яныш, тәрәзәдән тышка карап, нидер уйланып тора иде. Дәрес¬ ханәдән урап килү бик вакытлы булды — Абдулла шак тый суынып, сүзне салкын акыл белән дәвам итәр хәлгә килгән иде. Шулай да тавышында кырыслык дәмулла- пың: — Сән куркытма, ыстаршина!—диде ул ныклы итеп,— Бэнем шүрләрлек эшем, гөнаһым юк. Инде белү-белмәүгә килгәндә, әйтәем: ие, барын ишетеп торам. Чөнки халаек- лар бөтен аһ-зарлары белән бәна киләләр, көнелләрендә- ген һич яшерми сүләп бирәләр. Янә дә килеп, авызым бер ачылганда, шунысын да әйтәем: алым алуыңны туктат сән, ыстаршина! Яныш ялт итеп ана борылды. Әмма канында баягыча янау галәмәте күренми, ул ничектер юашланып калган иде. Тавышы да ничектер зәгыйфьләнеп һәм карлыгып чыкты: — Анысы нә дигәнең? — Белмәгән булып кыланма, ыстаршина! Күгәрчен карьясыннан Исмайны өченче ел нәүбәте җитмәгән килеш чирү хезмәтенә язгансың. Ул: «Әй, ыстаршина бу ел нәү¬ бәт безгә дәгүл»,—дип, ике сум акча биргәч кенә аның урынына башканы олактыргансың. Былтыр килеп шул ук Исмайны янә дә нәүбәте җитмәс борын кабат пахутка тәгаенләгәнсең. Шул рәвешле өркетеп, аңардан кабат ике сумлык төлке тиресе китерткәнсең. Ул бичара инде котылдым дип йөргәндә мескенне тагы да чирү хезмәтенә китүчеләр исемлегенә керткәнсең. Шул бахырдан янә мал өметләнүең инде. Исмәгыйльнең исә акчасы түгел, өстенә бишмәте дә юк фәкыйрьнең! Азрак ояла бел, ыстаршина! — Айларның томана сотниклары язып бирүдә бәнем 162
ни гаебем бар, йә? — диде Яныш, һаман да шул битараф тавыш белән. — Бөтен сотниклар да томана түгелләрдер, ыстарши- на. Нәүбәтләре җитмәенчә пахутка язылып, алым бирмәк исәбенә торып калучылар бер Исмәгыйль генә түгел бит, Яныш агай. Лндыйлар карья саен вә күпләр. Старшинаның гайрәте тәмам сүнде, ул хәтта мескен¬ ләнеп калды. Зыян иткән малайдай, борынын мышкылда¬ тып торды-торды да, шөбһәсен һич яшерми сорап куйды: — Сән нәрсә, мелла? Гөбернаторга шикаять язмакчы мәллә? — Юк, язмыйм,— дип җаваплады Абдулла һаман да тугры калын.— Дин әһеленең шөгыле шикаять берлә йө¬ рү түгел, вәгазь илә инсаннарны хак юлга иңдерү. Янә дә килеп, карга күзен карга чукымый барыбер. Камаңда халаеклары бән күчеп кайтканчы ук өстеңнән язып кара¬ ганнар внт инде. Ә ни килеп чыккан? Тамга куючыларның бер ишен хибесханәгә тыккансың, байтагын чирү хезмәте¬ нә олактыргансың, күбесен ялган гуаһлык белән суктыр¬ гансың! Бу сүзләрне үзенә мәдхия дип кабул итте бугай. Яныш үзгәреп китте, чыраена янә мәгърурлык кайтты, вә¬ карь белән генә әйтеп салды: —■ Шылай, .мелла, көчле белән көрәшмиләр. Сәңа да киңәш итмәсм. Ибаныфка авылында бер урыс дустым бар бәнем. Шул атә: «Иркә бозау ике сыерны имә ул»,— ди. Гыйбрәтле сүз. Башың эшләсә, сәңа имәргә да ике сыер әзер. Падишаһка тугры хезмәт итсәң, ыстаршинадан да тамар, гавамнан хәер-сәдакасы да агар. — Бәнем хезмәтем — китап кушканча, ыстаршина — халаекларга тугры юлны күрсәтү. Шул җәһәттән сәңа да. һичбер вакыт тәһарәтләнеп, ходайга сәждә кылмышың юктыр, Яныш агай. Җомга намазына да йөрмисең вит. Сакалың чалара бара —теге дөнья хакында уйлар ча¬ гың. Яныш гүя бу сүзләрне ишетмәде дә, баштагыча гаярь гына бүлмә буйлап йөренергә тотынды. Имамның сүзе бетүгә аның каршына ук килеп туктады: — Бала-чага булма, мелла,— диде ул, әүвәлге дорфа¬ лыгына кайтып. Бән әйткәннәрне онытма. Җомга кич бикәчең белән куна кил: миһман булып, мунчалар кереп китәрсең. Сүзен әйтеп бетермәде, идәнгә каты басып чыгып ук китте. Ишегалдында кызмача егетләрнең куанышып һай- J1 - 163
һаулаулары, хуплау авазлары һәм ат тоягы тавышлары гына ишетелеп калды. Кая ул кунакка бару, дөньясы кушмаса, шакшы стар- шинанын чыраена да бакмас иде Абдулла. Әле теге чак¬ ны, түрәнең өендә беренче тапкыр булып кайткач та анда таба бүтәнчә борылып карамаска ант кына итмәде бит ул. Антын да биргән булыр иде бәлкн, анысын бозып, гө¬ наһка батудан курыкты. Яныш, ни генә әйтсәң дә, каман- данын иң зур түрәсе — теләсә кайчан чакыртып алуы бар. Ни гаҗәп, старшина аны дәштерергә ашыкмады. Шу¬ лай ук мәдрәсәгә дә башкача аяк басмады. Тик очраклы рәвештә урамда, яисә мәчет тирәсендә туры килгәндә ге¬ нә сүзен онытмавын, мулланы кунакка көтүен искә тө- шергәлп иде. Мәгәр Абдулла аның сүзләрен чынга сана¬ мады. кунакка баруны башына да китермәде. Ул гына да түгел, йортавай белән очрашудан кача торган булды. Түрә — түрә шул инде, ул гел генә үзенең барын, шу¬ шы төбәкнең хөкемдары икәнен сиздереп кенә тора, мул¬ лага әледән-әле хатлар жнбәрә, әмер-боерыкларын җитке¬ рә. Мәдрәсәдәге теге очрашудан соң ай-ай ярым вакыт үтте микән, имамга старшинаның чираттагы фәрманы ки¬ леп төште. Башы дустанә генә башланып киткән хатның ахырында ошбу язуны тапшыручы бәндәне, ягъни ат ка¬ рагы Якупны вә аның юлдашларын йомшак кына вәгазь¬ ләп, китапча хөкем итәргә кушылган иде. Абдулланың каны кайнап чыкты. Мәгәр халәтен угъ- рыларга сиздермәде, йомыш тапкан булып, өенә кереп китте, сәкегә утырып уйга калды. Янышның мондыен эч¬ тәлектәге хатлары беренче түгел. Бу аның күптәнге га¬ дәте. Бер-бер угъры тотылса, старшина аңардан мал алып, дәгъвачыны солыхлыкка көчли башлый. Инде дәгъ¬ вачы тынламаса, юк җирдән бер-бер гаеп тапкан булып, зыян күргән кешенең үзен суктырыр, угърының да, юл¬ дашларының да өстеннән хөкем йөртми калдырыр. Буш¬ ка түгел, билгеле, угърылардан алымны каерып алыр. Ә дәгъвачы көчле, куәтле вә мәртәбәле кеше икән, анда да каракларны яклау әмәлен табар. Аларны указ ниге¬ зендә жәзага тартмыйча, мулла-ахуннарга китап хөкеменә җибәрер, мәгәр хөкемне үзе билгеләр. Тирә-як карьялар- дагы муллалар аның бу гадәтенә күнегеп беткәннәр, хө¬ кемнәрен китап-указлардан карамыйча, старшина язып җибәргән буенча чыгарырлар. Түрәнең: «Бән ыстаршнна Яныш сез ахуңдларга әмер итдем, бу эшкә буйлә хөкүм итүңез...» — дигән боерыклары Абдуллага да килеп кенә тора. Вәләкин дәмулла аның фәрманнарын тотмый, һич¬ 164
бер тарафка мәел 1 итми, пәйгамбәребезнең шәригате вәжһенчә1 2 хөкем кыла. Инде гөнаһлының кылган гамәле шәригать кысаларына гына сыймын икән, анысын указ хөкеменә калдыра. Шунысы гаҗәп, Батыршаның һич алым алмын, берәү сүзенә дә колак салмын, басна-ярлы- сына, кемнең кем булуына карамастан, гадел хөкем итүен белсә дә, старшина әле һаман нәрсәгәдер өметләнә. Бак, бу юлы да өч ат карагын хибесханәдән коткарып кал- макчы. Шулай, аларның аралары болан да киеренке. Вәләкин йортавайга ярыйм днп, үзенә-үзе хыянәт итә алмый Аб¬ дулла. Угърылык хәлләре Уфа, Оренбур калаларыннан алынган указлар нигезендә хәл кылынырга һәм карак¬ ларга ул дөресен әйтергә тиеш. Мулла ишегалдына чык¬ ты, ат каракларына үзенең хөкемен җиткерде: — Ссзки угърыларга хнбссханә фарыз! Тегеләр сүзсез генә күздән гаип булдылар. Снзде Аб¬ дулла: зарлары белән янә Яныш катына йөгерделәр. Чыннан да, намаз арасы вакыт үтмәде, имамның кап¬ ка төбенә пардан атлар җигелгән фәнтун кнлеп тукта¬ ды— старшина аны ашыгыч рәвештә чакырта иде. Гомер булмаганны, Япыш аны капка төбендә үзе кар¬ шылады, арбадан төшәргә булышмакчы булып кулын суз¬ ды. Мәгәр Абдулла нортавайның ярдәменнән файдалан¬ мады, җитез генә сикереп җиргә төште һәм килә-килеш- кә дигәндәй: — Ни хәл вә ни хәбәр? — диде. — Йа, ашыгасын да соң, мелла.— Яныш елмаеп, аны култыклап алды — Әүвәл үгә керик, табын янына уты- раек. — Рәнҗемә, ыстаршнна, кереп тормаем—хәмер ярат¬ маганымны беләсең. — Сынның хәмердән башкасы да җитәрлек, хәзрәт, узың. — Тәшәккер3, ыстаршнна. Көне җылы, тышта рәхәт¬ рәк. Янышның чырае бозылды, рәнҗүе йөзенә чыкты: — Соң вит, урамда сүләшеп булмый ла, Батырша! Ишегалдына узып, таш келәт алдына туктадылар. — Бән, указ куәтенчә, барча кам анда өстенә, ахунд- лар вә муллалар өстенә хакиммен,—дип башлады стар- 1 Мәел —күнел кую 1 Вә ж 11 е - стиль, юл, ысул 3 Т ә ш ә к к е р — яхшылыкка каршы рәхмәт белдерү. 165
шина үртәлеп.— Бән кальгалардан килгән әмерне тәгай- ер 1 вә тәхәйр 1 2 итмәенчә җиренә җиткерәмен. Шуның тик әүвәлге ахундлар вә муллалар бәнем әмерне бозмаенча җиренә китерә торганнар иде. Бәс, сән ни өчен бәнем әмерне үтәмисен? Өстәвенә, вәли улган хакимлекнең әме¬ ренә каршылык итәсең? Абдулла аның юашланып калуын көчсезлегеннән вә наданлыгыннан дип аялады. Шуңа да шәкертләренә са¬ бак тыңлаткандай, ссндерсп сөйләп китте: — Әй ыстаршина, бәнем хөкемем шәригатебез әмере¬ нә вә һәм указ әмеренә муафыйктыр3. Оренбурдан вә Уфадан указларда да ателгән ич: галимнәр хозурына бо¬ ер ышан эшләр, һичбер тараф мәел ителмичә, шәригате¬ безчә үтәлсен дип. «Эшләрне тәмам иткәнсез, күнелегез теләмәгәнчә» дигән юллар да бар. Бәс, әй ыстаршина, сән шәригать вә китап белмәйсең. Сән вит дин-шәригать эш¬ ләрен генә галимнәр хозурына җибәрергә тиешсең. Ни өчен надан фәһемең илә ялгыш вә яраксыз хөкемләр итә¬ сең, галимнәрне бозык юлга көчлисең?! Китапларымызда тугры юл барында сәнең аңгыра юлына керү тиешле улырмы?! Бигайбә, бән алай эшли ал маем. Хуш! Ул капкадан чыгып киткәндә Яныш сүзсез генә, гаять тә үпкәләп һәм рәнҗеп басып калды. Әлеге рәнҗеш-үпкәләр вакытлар узу белән дә бетмә¬ де, киресенчә артты гына. Мәгәр һәр икәве бер-беренә сер бирмәделәр: инсаннар алдында, мәҗлесләрдә үзләрен дуслар сыман тоттылар. Әмма икесенең дә эчендә бер¬ береннән канәгатьсезлек. Абдулланың күңелендә түрәнең пычраклыгына, намуссызлыгына, комсызлыгына вә оят¬ сызлыгына карата боз кисәге ятса, Яныш йөрәгендә мул¬ ланың гаделлегенә вә абруена көнчелек, үзсүзлегенә нәф¬ рәт ялкыны дөрли. Беренчесе һич кенә до кинә кумый, үз шөгыль-мәшәкатьләрс белән яшәсә, икенчесе әхлак вә акыл ягыннан үзеннән өстен вә көчле дошманыннан үч алу өчен форсат чыкканны көтә иде. Тарих битләреннән. Болгавыр еллар гу¬ бернадагы салым-алым эшләрен бөтенләй чыгырын¬ нан чыгара, халык тарафыннан түләнми калган бу¬ рыч күп меңнәр белән исәпләнә. Шуның беразын 1 ТәгаЙер — башкалык, төрлелек 3 Тәхәйр — ис китү, хәйран булу, тап калу. 3 Муафыйк — туры килгән, тиң килгән, яраклы, килешле, урынлы 166
булса да кайтарып алу йөзеннән, восстаниегә катна¬ шучылардан яисә аларга теләктәшлек белдерүче¬ ләрдән меңәрләп-меңәрләп штраф атлары җыела. Әмма казна кесәсендә барлыкка кнлгән тишекне мо¬ ның белән генә ямап кую мөмкин булмый. Эшне җайга салу өчен Оренбург экспедициясе начальникларына һәм Сенатка дөньялар бераз имин¬ ләнү белән ашыгыч чаралар күрергә туры килә. Элек салымнар ырулар буенча төзелгән волостьлар¬ дан җыела торган иде. Бер ыруга кергән кешеләр исә океан хәтле губернаның төрле почмакларына тарал¬ ганнар— бар. эзләп табып бетер үзләрен. Территори¬ аль принципка нигезләнгән яңа волостьлар төзергә туры килә, аларга яңа старшиналар билгеләнә. Шушы чара нәтиҗәсендә губернада өр-яңа волостьлар да барлыкка килә. Шуларның берсе — Бөгелмә төбәген¬ дәге барлык татар авылларын эченә алган Нәдер старшина камаидасы нде. Прибыльщикларны куып, салымнарны җыюны старшиналарга йөклиләр. Әмма ясак эшләре шул¬ кадәр чуалып беткән була ки, аларда шайтан үзе дә берни аңларлык түгел. Бармаклары үзләренә та¬ ба гына бөгелә торган старшиналар хәлне тиз төше¬ неп алалар һәм болганчык суда балык тота башлый¬ лар. Салымны кемнән күпме теләсәләр, шулкадәр таләп итәләр, якыннарыннан һәм куштаннарыннан исә бөтенләй алмыйлар. Элеккеге прибыльщиклар урынына старшиналар баерга тотыналар. Сатлык Җәүкәев, Шәрип Мряков, Шаганай Борчаков кебек¬ ләре, тәмам битсезгә әверелеп, чик-чаманы югалта¬ лар. Старшина Яныш Абдуллин, билгеле, шул ач- күзләр рәтендә иде. Моның шулай икәне архивлар¬ да сакланып калган урыс документлары белән дә раслана. 1743 елга караган ведомостьларның бер¬ сендә Яныш җирле халыкны кысучы һәм изүчеләр исемлегендә телгә алына. Ул «халыкны төрлечә кы¬ ерсытуларда, җыелган салымны казнага биреп бе¬ термәүдә, башкортлардан атлар һәм төрле әйберләр рәвешендә 700 сумлык, мишәр Мансур Сөнчәләевтән 700 сум акча, 25 төлке тиресе һәм илле сумлык ки¬ рәк-яраклар белән ришвәт алуда» гаепләнә. Абдулланың старшинага ябырылуы тикмәгә түгел иде шул. Ул җае чыккан саен, ләкин узләре вкәүдән-икәү ге¬ нә булганда, Янышның бөтен әшәкелекләрен чыраена 167
бәреп әйтә, аны оялту, вәгазьләү белән тугры юлга дүнде- рергә ниятли. Мәгәр эшне зурга җибәрү, губернага ши¬ каять язу юк аның уенда. Ул сүз белән кешене тәүфыйк¬ ка иңдерүенә ышана, Яныш та бер акылына килер, кыл¬ ган нәҗеслекләренә тәүбә итәр, дип өметләнә. Янә дә ки¬ леп, зурдан ызгыш-талэш кубарып йөрү аның мәгъри¬ фәтчелек ниятенә туры килеп бетми, җәнҗал аның има¬ нына комачаулый иде. Хәер, теге чакны йортавайның ишегалдында булып уз¬ ган сүздән соң, Яныш та аны бүтәнчәләй борчымады. Әл¬ лә тәүфыйкка килде, әллә кара эшләрен майтаруның баш¬ ка юлларын тапты — ничек кенә булмасын, үзе дә килеп чыкмады, чакыртып та йөдәтмәде. Абдуллага исә шул гына кирәк тә. Ул башы-аягы белән мәгърифәт вә голүм дөньясына чумды, мәхәллә эшләре белән мавыкты — гаи¬ лә коручы яшьләргә никах укыды, яңа туган сабыйларга ат куйды, бу фани дөньядан киткәннәргә ясин укып, алар- ны дәфен кылды. Көннәр исә бер җайга, артык ыгы-зыгысыз үттеләр дә үттеләр. Әнә, инде күзгә күренеп озайдылар. Төннәрен әле салкын торса да, көндезләрен җылытып, юллар йомшады, аларда ат тизәге калкып чыкты. Кояш язга авышкан шун¬ дый көннәрнең берендә, Абдулла инде бүгенге дәресләрен бетереп, өенә кайтырга дип торганда, мәдрәсәгә башында Яхъя торган бер төркем шәкерт килеп керде. Ишек ка¬ тына бөялделәр дә сүзсез калдылар. Дәмулла да нидер ба¬ рын сизенеп беравык тын торды, аннан инде Яхъяга ка¬ рап: — Ни хәл вә ни хәбәр? —диде. — Бүген дә ашап киткәннәр,— диде Я.хъя, күптәнге сүзен дәвам иткәндәй. — Барыбызны да ач калдыралар болай булса,— дип, аның сүзен күтәреп алды икенчесе — Казан өязеннән үк килеп укучы колга буйлы Исмәгыйль Алкин. Әлеге сүзләрдән берни аңламыйча, шәкертләренә га¬ җизләнеп карап торды дәмулла. Аинан инде кистереп ке¬ нә әйтеп кунды: — Юньләп кенә, рәте белән сүләгез! Дилбегәнең очын Көнгер өязе татары — бүлтерек Дәү¬ ләтбай Кәҗәголыв үз кулына алды: — һаман да шул Яныш старшина этләре инде, мулла абзый. Көтүләре белән киләләр дә, бөтен чоланны айкап ташлыйлар. — Бәнем елкы итен ялмап йотканнар,—дип еламсы¬ рап зарланды башкорт Чурагол. 168
Анысының сүзен дәррәү күтәреп алдылар: — Бәнем каз түшкәсеннән «.илләр искән! — Бәнем ак май түтәрәмен төргән карындыгы белән үк юк иткәннәр! Ниһаять, мәсьәлә ачыкланды — сүз Яныш этләренең Мәдрәсә чоланына чираттагы һөҗүмнәре турында барз икән. Монысына пи дисен нндс мөдәррис, шәкертләрнең азык-төлеген дә үзе саклап тора алмый лабаса ул. — Карап-карап торам да, аптырыйм бән сезгә,— дип башлады Абдулла салмак кына.— Үгез тик егетләр үзе¬ гез, вәләкин зарланышып йөрүдән бушамыйсыз. Таяктыр, камчыдыр алып, ярып җибәрегез үзләрен — бүтәнчәләй килмәслек итеп. Әйтәсен әйтте дә өенә ашыкты дәмулла. Хәләл җефете Зөлхәбирәнең икенче балага авыраеп йөргән көннәре. Би¬ кәче янына кайтмаенча эт куып йөрсенме инде, йә?! Ул инде әлеге сөйләшүне дә. Яныш этләрен дә оныт¬ кан иде. Мәгәр этләр мәрәкәсе тынмаган икән әле. Ике өч көн үтте микән, мәдрәсәгә, хәтта кем дәресханәгә, бер өер егетләре белән старшина килеп керде. Яныш гадәттәгедән дә кызмачарак һәм кызылрак иде Ишектән керә-керешкә дәресханәне ярып кычкырып җибәрде: — Әйа мулла! Сән бунда юлбасарлар симертеп ята¬ сың икән! Бу хәлгә ни дияргә белми, бермәл аптырап торды Аб¬ дулла. Янышны хәлфәләр бүлмәсенә чакырырга, шунда аңлашырга дип, авызын ачкан нде, старшина аңардан өл¬ геррәк булып чыкты: — Башкисәрләрең бәнем пң яхшы, иң акыллы этем¬ не — Дүрткүземне харап иткәннәр. Өстенә кайнар су си¬ беп, Тәүлек буе шыңшып ятты да җан тәелнм кылды ба¬ хыр. Кем буны эшләсә, шул алга чыксын! Дәресханәдә мазар тынлыгы урнашты, берәү дә утыр¬ ган урыныннан кузгалмады. Шәкертләр башларың игән¬ нәр дә тын калганнар. Аларның хәлен аңлый иде мөдәр¬ рис, аңлый гына түгел, чама белән гаеллеләрне дә белә, мәгәр аларның шым гына утыруларына шатлана. Нигә дисәң, әгәр кем дә булса гаебен танып, алга чыкса, стар¬ шинаның исерек егетләре аны шунда ук кыйнап үтерәчәк¬ ләр. Шул ук вакытта болай торып та булмый, ни дә бул¬ са уйларга кирәк. Ул Янышка таба борылды һәм кыю гына әйтеп салды: — Этләрең шәкертләрнең ризыкларын ашап йөдәтә¬ ләр, Яныш агай. Өсләренә кайнар су коегыз дип бән куш¬ тым. 169
Дәресханә «аһ» итеп куйды. Шәкертләрнең җәзадан котылуларына куанулары идеме бу, мөдәррисләренең кыюлыгына сокланулары идеме — белмәссең. Янышның күзләре акаеп чыкты, сигезәрләп үргән каеш камчы тот¬ кан кулы өскә күтәрелде; — һа! Ата вор, төп башкисәр үзең икәнсең алайса. Ярый, калганын башка җирдә сүләшербез! Сүзенең җитдилеген белдергәндәй, камчысы белән ки¬ зәнде дә, кисәк борылып, чыгып кнтте старшина. Өере шау-гөр итеп аның артыннан ташланды. Тагы нке көннән дәмулланың өенә иргә таңнан мыл¬ тыклы ике драгун килеп керде. Алар кичә үк килеп, стар¬ шинада кунганнар, төи ката сыйланганнар бугай, күзлә- ре-башлары тонган, үзләрен гаять дорфа тоталар. Абдул¬ ланы акырып җикереп киендерделәр дә, өеннән алып чы¬ гып киттеләр. Корсагы борынына җиткән Зөлхәбирә, бә¬ ләкәй Таҗикны кочаклаган хәлдә, кычкырып елап калды. Аны провинция канцеляриясе астындагы төрмәгә ае¬ рым камерага кертеп яптылар. Таш капчыкка томалап куйдылар да гүя оныттылар. Тимер рәшәткәле тәрәзәнең нц өстендәге тар тасмадап төшкән яктылык һәм шул якты буй сызыктан вакыт-вакыт күренеп киткән итекләр һәм читек-кәвешләр дөньяда әле хәят барып белдереп торса¬ лар, көнгә өч тапкыр ишектәге тишектән бирелә торган бер кәнди ашлы су һәм ипи кыерчыгы аны бөтенләй үк истән чыгарып бетермәүләре хакында сөйлиләр иде. Мә¬ гәр янына керүче булмады, шулай ук үзен дапруска ча¬ кыручы да күренмәде. Абдулла тәүлекләр буена урыи- җирсез такта ятакта аунады. Ята-ята янбашлары авырта башлагач, торып, тар һәм кысан камера буйлап йөрен¬ гәндәй итте. Анысыннан да туйгач, чүгәләде һәм, арка¬ сын салкын таш диварга терәп, озак озак утырды. Аннаң кабат барып ятты, тагы торып кнтте, янә чүгәләде. Вакыт исә аның читлектәге бөркеттәй бәргәләнүенә карал тормады, акрың гына акты да акты. Көнне төн, төнне көн алыштырды. Аның чамалавына караганда, инде атна үтте, икенчесе башланды. Баксаң, анысы да узып бара. Әмма аны гаепләүче дә, хөкем итүче дә күренми иде. Мондый шартларда кешегә бер иптәш кала — уй, апы бер шөгыль юандыра — уйлану. Абдулла да туктаусыз баш ватты. Ләкин фикерләве эзлекле булмыйча, чуалчык бер саташу сыман иде. Әлбәттә инде, күбрәк үзенең бил¬ гесез язмышы хакында ун йөртте. Шул уңайдан, билгеле, мәкерле вә кара эчле Янышны да искә алмый калмады. 170
Менә-менә дип, бәби көткән Зөлхәбирәсе күз алдына кил¬ гәч исә үзе дә, бурлат чырайлы Яныш та каядыр чигенеп, юкка чыктылар. Ярым караңгы бүлмәдә чарасыз вә ярдәм¬ чесез Зөлхәбирә генә торып калды. Тик нишләптер аның бит-йөз чалымнары еракта—Зәй буйларында калган Ту¬ тыяныкы иде. «Әй җәмәгатьләрем, күземнең нурлары, күңелем сорурлары,— дип эндәште ул эченнән әллә Зөл¬ хәбирәгә, әллә Тутыяга пләреп,—зыян-зәбрәт килә калса, бәхил булыгыз!» Шул рәвешле ярым уйланып, ярым төшләнеп ята тор¬ гач, ярты ай чамасы вакыт үтеп тә китте. Беркөнне иртән¬ ге якта күзен ачса, гаҗәеп бер нәрсәгә игътибар итте Аб¬ дулла—камера ниткәндер бер сасы нс белән тулган. Ул аны башта ннде унбиш көннәр мунча күрмәгән тәненнән килә дип уйлады. Аннан ннде теге аш днп атала торган юынтык су исенә ннсбәтләде. Соңрак нсә үзенең беркат¬ лылыгыннан көлеп үк җибәрде—ишек катындагы агач чиләктән килә торган бәдрәф исе ләбаса бу! Алай да тагы берничә көннән соң үзенең нык ялгыш¬ канын төшенде Абдулла. Юк, әлеге күнел болгаткыч ис черек итле ашныкына да, нәҗес чпләгенекенә дә, юынма¬ ган тәннекенә дә охшамаган Тынга каплана торган ук¬ шыткыч һава бу таш ләхеттәге бөтен җирдә: киемдә дә, такта ятакта да, таш диварда да, хәтта тимер рәшәткәдә дә. Димәк ки, ул үзенә бер аерым ис — хибесхапә исе! Аңардан өметсезлек, чарасызлык, курку вә өркү, сагыш, кайгы-хәсрәг, коллык аңкый! Әлеге әшәке ис тәнгә генә түгел, күңелгә дә сеңә һәм инсанның үзен үзгәртә сыман. Чыннан да, кеше ннде монда элеккеге түгел, ул —тоткын, ул — кызганыч әсир, тимер рәшәткә артындагы җанвар, халаеклар йөз чөергән мөртәт Хибес.ханәнең тар аралыгыннан сирәк-мирәк узга- лаучы тоткыннарга ишектәге бәләкәй тишектән карап-ка- рал торгалады Абдулла. Бак. вакыйган, үзгәрә икән мон¬ да бәндә дигәнең Әсирләрнең чырайлары үлекнеке сы¬ ман сап-сары, йөрешләре мсскеп. атлаулары ләштер- лөштер. Алар үтәдән-үтә әлеге кабахәт хибесхапә исенә манчылган, шуңа исереп, кешелекләрен дә җуйганнар бугай. Вә ән хәсрәт, үзе дә шул көнгә калырмы? Әйа, нигә дип сорап торырга, ул бит ннде күптән башка кеше. Уен¬ нан тетрәнеп куйды Абдулла. Мәгәр аннан соңгы фикере тагы да аяиычлырак иде. Иөз-кыяфәт үзгәрү нәрсә ул, бәндәнең җаны да алмашына икән бу зинданда! Тоткын¬ лыктан моңа кадәр исеңдә дә булмаган әллә ниләр килә 171
башка. Шулар инде акрынлап-акрыплап җисемеңне генә түгел, .холкыңны, ихтыярыңны, мәсләгеңне лә бүтән та¬ рафка алып китә икән. Әнә бит, моңа хәтле халаекларның. иркен, асабалыгын таптан изүче явыз Каракошны Петер¬ бург, Мәскәү вә Казан якларыннан гына килә днп фикер йөрткән Абдулланың зиһенендә дә бөтенләй бүтән якты¬ лык пәнда булды. Мәгъриптә яралып, шуннан чыкса да, бу якларга килә-килә ныгый гына бара икән ул Каракош. Ераккарак очкан саен канатлары талый зәгыйфьләнми, яңадап-яна каурыйлар исәбенә куәтләнә бара нкән лә¬ баса! Әлеге каурыйлар исә урыслар арасында гына түгел, һәр халаекта С*ар икән бит. Мөртәт морза Тәфтнләү дә, берсеннән-берсе комсыз Яныш. Шәрнп вә Сатлык стар¬ шиналар ла, эреле-ваклы башка түрәләр дә явыз Кара¬ кошның канатын ныгытучы каурыйлар икән ләбаса. Әнә шул каурыйларны йолыкмый, яндырып юк итми — Кара¬ кошны хәлсезләндереп екмый торып, халаекларга ирек тә, җир дә, асабалык та булмаячак! Ә аңа ирешүнең юлы бер генә— көрәш вә көрәш! Үзең соң көрәшеп карадыңмы әле, Батыршаһ? Күңе¬ ленә Батырша тәхәллүсе килгәч, иреннәренә мыскыллы елмаю чыкты дәмулланың. Әйа, Батырша түгел, Камыр- ша сән! Кая инде сәңа ул явыз Каракош белән алышу?! Шул аждаһаның бер каурые булган сәрхуш Яныш белән көч сынашырга да базмадың бит. Батырша буласың килә икән, кулыңа сөңге-ук ал, атка мен, барлык мәзлумнарны изге көрәшкә күтәр! Шунда гына Батырша тәхәллүсе ха¬ рам булмас сәңа! Тагын ярты айдан аны төрмә конторасына чакырып алдылар да, аны-моны сөйләми, берни аңлатмый, өенә кайтарып җибәрделәр. Бәхете бар икән, Уфаны чыгуга артыннан атлы юлаучы куып җитте. Абдулла аны узды¬ рып җибәрү нияте белән юл читенә чыкты. Атлы исә чап¬ тырып үтеп китәргә уйламады да, аның турына җитүгә атын туктатты һәм куанычлы тавыш белән кычкырып җи¬ бәрде: — Әйа хәзрәт, бән вит сәне эзлим. «Батыршаһны ал¬ мый кайтма»,— днп җибәрделәр Карышбашлар. Утырып әле, утырың! Абдулла гаҗәпсенеп арбага күз салды. Кулына дилбе¬ гә тотып олау түренә утырган сәләмә бәндә — авызы ко¬ лагына җиткән Колчура иде. Сүзнең калганы инде яңа төшкән язгы юлда дыңгыр¬ дап барган арбада дәвам итте. Абдулла кулга алыну бе¬ лән Карышбашныкылар гына да түгел, бөтен тирә-яктагы 172
карьяләрдә бар халык кубып, гадәләтле мулланы котка¬ ру өчен тамга җыйганнар икән. Әмма Яныш Уфага ба¬ рырга, эш йөртергә ашыкмаган. Җыелган тамгаларның тик ятуын белеп алган кешеләр, кулларына чукмарлар вә гөрзиләр тотып, старшинаның өен камап алганнар. Куркып калган йортавай кальга портының капкасын бик¬ ләп куйган. Каралтысы буена салам ташып, чакма чага башлагач, капкадагы терәвен алып, үзе килеп чыккан те¬ ге. Агарып, юашланып калган, тавышы да мескен генә икән. — Тимәгез, җәмәгать, яндырмагыз,—ди икән явыз,— Зинһар, таралыгыз. Хәзер үк Уфага кптәм, Батырша мул¬ ланы коткармый торып кайтмыйм. Колчураның көлә көлә кызык итеп сөйләгән сүзләре Абдулланы әллә нишләтеп җибәрде. Ишеткәннәре үзенең төрмәдә уйлаганнарына тәңгәл ләбаса! Явыз Каракошның каурыйларын да, үзен дә көч куәт белән генә юк итәргә мөмкин икән бит. Димәк, башка юл юк. димәк, алда — көрәш! Әйе, әйе, мәсләк ачык. Бүгеннән Абдулла дигән бәндә юк дөньяда, күкрәге үч тулы Батырша гына бар!
БАТЫРША Беренче бүлек Кара көзнең гаҗәеп бер мизгеле — беренче күренгән кырпак кар жил тарафыннан чокыр әрәмәләргә куылып, басулар ала-кола булып калгангамы «Ала бия» дип атал¬ ган вакыт җитүгә, чамасыз зур губернаның бихисап юл лары арбалар дөгердәгән, атла]) пошкырышкан тавыш¬ ларга күмелеп кала. Ям трактлары гына түгел, авыл бе¬ лән авыл арасындагы басу юллары да хәрәкәткә килә. Дөресрәге, дәррәү купкан олаулар ташкыны нәкъ менә шуларда башлана да инде. Әүвәл иң ерактагы авыллар кузгала. Атлыларның әле басу капкасын чыкканда ук ишле булуларыннан һәм олаучыларның җнт.дн мәгърур чырайларыннан да сәфәрләренең ерак һәм мәшәкатьле икәнен чамаларга була. Дегете тамып торырлык итеп май ланган, таза тимер кыршаулар белән атлатылгаи тәгәр¬ мәчләр. хуҗалыкта булган иң яхшы һәм ныклы камыт- 174
дирбия дә шул хакта кычкырып тора — димәк ки, юл ерак, ихтимал Оренбурның үзенә уктер, Хәер, фараз кы¬ лып торасы да юк, басу капкасыннан сузылып киткән чи¬ тән акулча буена жыелгаи бала-чаганың бердәм чыркыл¬ давы олаучыларның ниятен ача да бнрә: — Кәлимулла кая бара? — Оренбурга тозга бара. — Кайчан кайта? — Көз кайта. — Көз кайгмаса, яз кайта. Шулап шул, агайларның Оренбур ягына тозга дип кузгалулары. Кырык-илле олау көзге туң юлда дө- бердән-шалтыран нке авыл арасын үтүгә, аларга тагы шул хәтле үк күршеләре кушыла. Бераздан инде кәрван¬ га күршеләрнең күршеләре, аннан инде аларнын күрше¬ ләре нярә. Берзамап кәрван шул кадәр зурая ки, аның инде башы Киезлсдә булса, койрыгы — Бнятледә. Өч- лурт авыл арасына сузылган олауларны күрүе дә гаҗәп түгел бу көннәрдә. Алар каты дөбердәшеп олы юлга ки¬ леп чыгалар дз, биредә санап очына чыккысыз кәрван булып, бер якка — губерна үзәгенә таба юнәләләр. Мон¬ дыен тыныч яу бер тарафтан гына купса, ул кадәр үк гаҗәп тә булмас сыман. Эш шунда ки, кәрваннар бер үк вакытта әллә каплардагы төрле-төрле төбәкләрдән кузга¬ лалар. Агындел һәм Карндел буеннан да, Мннзәлә һәм Бөгелмә ягыннан да, Ән, Мәләвез һәм Иөрүзән ярларын¬ нан да. Арбаларның саллы дөңгердәвенә һәм атларның киере¬ леп тартуларына карагайда, олаулар буш түгел. Шулай инде, Оренбур хәтле Оренбур ягына кузгалгач, акыллы баш юлга буш чыкмас. Агындел һәм Ь1к, Минэәлә һәм Зәй буйларында яшәүче татарлар — гомерлек игенчеләр торыпшага төреп саллы арыш-арпа, гәрәбәдән тары төя¬ гән булсалар, Урал буе чагылларыннан, урман араларын¬ нан купкан башкортларның олауларында батман-батман бал, кибеп каткан җәнлек тиреләре. Бөтен далага «Яман кала» дин аты чыккан Оренбурга ничек итеп буш кул бе¬ лән барасың да, бар агай-эне базарда кайнаганда ни днл читтә торып каласың? Юллары ерак һәм мәшәкатьле булса да, олауларда ипле кышкыма киенеп утырган агайларның йөзләрендә канәгатьлек һәм шатлык. Нигә дисәң, ннде иген-тару урып-җыелган, көлтәләр ындырларга ташылган, кибән¬ нәргә куелган, ашлыкның кирәк кадәре, әнә, сугып алын- 175
гаи. Калган кибәннәргә исә вакыт бар әле — кышның кор¬ сагы зур. Инде хак тәгалә насыйп нтеп, Яман калага исәк- имин барып җитсәң, олауда барын сатып, бераз акча да төшерсәң, тормыш тагы да түгәрәкләнәчәк. Аннан килеп, буш арбада шалтырап янә алтмыш дүрт чакрым җир үтә¬ се, мәшһүр Илек күленә җитәсе, күршең белән бергәләп Тозтүбә тавыннан тоз чыгарасы һәм аны төяп, туган төя¬ генә кайтып егыласы гына кала. Шул сәфәрең уңышлы гына тәмамлана икән, күңелләр тәмам бихуш була. Гаи¬ ләңә дә, мал-туарыңа да ел әйләнәсенә җитәрлек тозың бар дигән сүз. Шунысы куанычлы, аның өчен акча түлисе дә, тире саласы да юк, ходай биргән күлләрдән сосып, яисә таудан ватып кына аласы. Мондыен бушка килгән табышка сөенми ничек чыдыйсың ди? Шул рәвешле һәр- кайсыпың йөрәгендә пытиылдап барган шатлык-сөенеч эчләренә генә сыеша алмыйча, җыр булып тышка бәреп чыга. Аны күрше олаудагылар, кайчак исә бөтен кәрван күтәреп ала: Сандугач сайрый бакчада. Гөл бакчасы сәйран дип. Без юллардан җырлап узсак, Кызлар чыга бәйрәм дип Җырны мәзәк, төртмә сүз алыштыра, уен-көлке тукта¬ лышларда да тынып тормый. Юл түгел, гүя сабан туе. Әйе, салкынча аяз көннәрдә ерактагы Илек якларына тоз¬ га бару, камыт бавың өзелмәсә, тәртәң сынмаса, үзе бер бәйрәм ул. Халаеклар аны елның елында кәгеп ала, һәр көз саен кабатлана торган бу күңелле вә авыр сәфәрдән калса да, гарип-гораба, чнрле-сырхау, яисә башка бер җитди сылтау килеп чыкканнар гына кала. Инде җае кил¬ мичә бара алмый каласың икән, анысы — еллык үкенеч, еллык аяныч. Шуңа да әлеге юлның кыенлыкларын берәү дә бар днп тә белми, сукранмый-зарланмый, зур дәрт, якты өмет һәм олы куаныч белән Оренбурга барып җит¬ кәнен сизми дә кала. Офыктан-офыкка җәйрәп яткан киң дала уртасында¬ гы шушы каланың беренче ташын үз куллары белән сал¬ ган көннән соң узган ун ел гомер эчендә көндәлек хаҗәт¬ кә әйләнгән гадәте буенча Неплюев, бүген дә йөреп кай¬ тырга дип, иртә таңнан кузгалды. Авыл вә җәйләү мо¬ кытларын гына түгел, Мәскәү һәм Петербург кебек пай¬ тәхетләрдән килгән кунакларның да игътибдрын җәлеп итәрлек чиркәүләр, зиннәтле пулатлар яныннан үтте дә, 176
туплары крепость стенасы буйлап тезелгән, таш түшәлгән мәйданга таба китте. Әле июль аенда гына алтмышын тутырган Иван Ивановичны кальгадагы офицерлар үзе югында «картлач» днп йөртсәләр дә, ул әле гәүдәсендә бернинди авырлык сизми, сызлану-сыкрану дигәнне бел¬ ми— ахры шуңа хәрәкәтләре җиңел, адымнары тиз, хәтта егетләрчә диярлек. Крепость диварлары эргәсендәге таш түшәлгән мәй¬ данга килеп кергәч, Иван Иванович адымнарын салмак¬ латты, йөрешен акрынайтты. Ә инде стена буена якын¬ лашкач, бөтенләй туктап калды һәм, сез мондамы дигән¬ дәй, карашы белән рәткә тезеп куелган тупларны барлап чыкты. Әҗәл чәчүче бу машиналар өнсез булсалар да, һәрвакыттагыча дала түренә дәһшәтле төбәлгәннәр иде Моннан уинке ел элек Оренбургта чиркәү ачкан көнне һәм теге чакны кыргыз-кайсакларның Кече йөзе ханы Ну- ралине каршылаганнан бирле атканнары юк. Гөрселдә¬ мәсеннәр дә. Далага тыныч юл белән үтеп керергә, коры кул белән барын җитәргә кирәк. Хәер, денщигы Идеркәй- нең: «Коры кашык авыз ерта»,—диюендә хаклык бар бнт, каһәр. Юк, юк, коры кул белән түгел, товарларынын авырлыгыннан сыгылып торган дөя кәрваннары белән узарга кирәк Шәрыккә. Шулай иткәндә генә кәрваннар кире кайтканда да йөк тулы булырлар. Россия империя¬ сенә игелек, иминлек китерерләр. Шөкер монысы инде хыял гына түгел хәзер. Оренбургта татарлар оештырган сәүдә кәрваннары Бохарага, Хивага һәм Ташкентка, хәт¬ та аннан да еракларга баралар һәм шәрык ефәкләре, тәм- томнары, тагы әллә нәрсәләр төяп кире кайталар, Әйе. сәүдә дигәнең киңәнгәннән-кнңәя бу якларда. Былтыр Оренбургта беренче кат үткәрелгән олы ярминкә шуның тантанасы лабаса. Алан да... Алай да Неплюевның күңеле тыныч түгел иде әле. Губернаның күзгә күренеп тернәкләнүенә, аягы¬ на басуына карамастан, казна хәле мактанырлык түгел. Салым-алым кенәгәсендә тотрыклылык булдырылганы юк, болгавыр елларда җыелмый калган ясак күләме ча¬ масыз зур. Өстәвенә, шул хәл бөтен финанс тәртибен бу¬ тап бетерде. Шуннан файдаланып, старшина днп аталган козгыннар, оят дигәннең барын да белмичә, үз кесәләрен калынайталар. Әнә шулар барысы бергә казнаны шак¬ тый йончыткан, бушаткан иде. Ә бит Иван Ивановичның үзеннән элеккеләр кебек акчаны Сенаттан сорап аласы килми һәм ул ниятенә ирешкән дә иде. Бнк тә хәтерли, 1745 елда Неплюев үзе дә яңа губернаны тоту өчен хөкү¬ 12 Ч>91 177
мәттән утыз мен сум акча алган иле. Шуннан соң өч-дүрт ел узуга, губернатор дотациядән баш тартты. Чөнки Оренбургның үз тулай җыемы елына илле меңнән артып китте. Анысы хәзер дә эшләрне бөтенләй начар днп әй¬ теп булмый. Алан да губернаны асрау чыгымнары арта, керем исә көннән-көн кими. Эшләр һаман да болай бар ганда, хәерчегә каласыңны көт тә тор. Шулай, кичекмәс¬ тән чарасын күрергә, керем алуның яңадан-яңа юлларын табарга кирәк. Тик ничек? Ул шулай авыр уйларына чумып, дала уртасындагы таш балбал сыман басыл торганда, аста — крепостьның таш диварлары артында нидер дөбердәде. Неплюев шик¬ ләнеп, сагышлы карашын шунда төбәде һәм кала капка¬ сыннан чыгыл, Җаек кичүенә таба төшеп баручы бихисап атлы арбаларны күрел аллы. Губернатор ихтыярсыздан капкага таба борылды — аннан бүселеп чыгып килүче олауларның очы-кырые күренми иде. Оренбург базарында бушап калган крестьян арбалары, иләмсез дөбердәп, да¬ лага таба агылалар да агылалар. Аңлашылды: иксез-чик¬ сез губернаның бөтен төбәкләреннән купкан крестьяннар Илек күленә тозга китеп баралар. Нсллюсвның олауларны саныйсы килеп, күңеле кы¬ тыкланып куйды. Чыннан да, ничә меңгә жыела икән? Юк, ялгызың гына ерып чыгышлы эш түгел бу — иртә таң¬ нан тотынып, кичке эңгергә кадәр Тозтубәгә агылачаклар алар. Менә кайда ул акча! Хәер, алар бит инде болан да һәркайсы ясак түләп тора. Ә акча дигәнең җитми дә җит¬ ми. Имана күләмен тагы уи-егерме тиенгә генә арттыр¬ саң да... Ярамый, бәласеннән башаяк. Камыт болай да соңгы чиккә диярлек җиткереп кысылган. Чөелдерекне тагып аз гына тарттыңмы, даланың кайнап-ташып күтә¬ реләсең көт тә тор. Аннан инде тиз генә бастырыл, ансат кына тәртипкә салырмын димә. Шик тә юк, һавадагы торнага ымсынып, кулдагы чыпчыкны очыруың бар. Юк, юк, салымнар күләмен арттыруны башка китерергә дә яра¬ мый. Болай чарасыз тору да... Көймә бөтенләе белән ком¬ га терәлгәнче, ни дә булса уйлан чыгарырга кирәк. Тик нәрсә соң ул «нп дә булса»? Губернатор гасабиланып кабат дала ягына күз сал¬ ды. Очы-кырые күренмәгән кәрванның бер башы инде күптән Жаекны кичкән, дала түрендәге офыкка кереп ба¬ ра. Неплюевнын борчулары каядыр чигенеп, күңелен янә горурлык хисе биләп алды. Сүз дә юк, искиткеч бай як бу Оренбург дигәнең. Ныклап тикшерсәң, иң генә юктыр ул кыргый Урал тауларында! Алтын-көмсшс белән генә 1'8
дә буа буарлыктыр, мөгаен. Юк шул, барына да кул да, көч тә җитми хәзергә. Бер уйлаганда, табылган, булган кадәренә дә шөкер ннде анысы. Әлеге тоз дигәнен генә ал. Исәбе-хисабы юктыр анын бу якларда. Шәрык тара¬ фындагы кайсы гына кулгә барып төртелмә — шыр тоз. Әнә бит исемнәре генә дә шуңа ншарә: Әчекүл, Ямантоз, Каратоз, Тозлы-Кулай. тагы әллә ниләр. Тик аларпың берсе дә Илек күленә җитми. Әле 1744 елда ук ул майор Кублицкин җитәкчелегендә кешеләр җибәреп, шул кул янындагы Тозтүбә тавын тикшерткән иде. Алар илле өч ятманы җентекләп караганнан соң андагы тоз запасының чутсыз икәнен ачыкладылар. Соңгы елларда Илек тозын эшкәртүнең яна алымнары табылгач, Тозтүбәнең базары бермә-бер күтәрелде, ул крайдагы крестьяннарның Мәк¬ кәсенә әверелде. Шунысы аяныч, әнә шул искиткеч бай¬ лык күз алдында эреп юкка чыга, ерткычларча талана. Тозы бушка булгач, кем күнме тели, шулай чума Илек куленә. Шуңа йөрәге янган Иван Иванович бер елны Тоз- түбәгә Илек ныгытмасы салдырып, анда солдатлар куй¬ ды, кулгә илтә торган юлларны яптырды — тозны сатып алуны җайга салырга маташып карады. Тнк кая ул, та¬ тар-башкортлар: «Ходай биргән күлләребездә» мәхрүм итәләр»,— дип, шундый тавыш чыгардылар ки, әлеге ния¬ теннән кайтырга туры килде губернаторга — тоз байлы¬ гы халыкның уртак хәзинәсе булып кала бирде. Әйе, Илек тозы күптән тынгы бирми Ненлюсвка. Аны тулысы белән казна кулына алып, крестьяннарга сатып биргәндә әллә ни булыр иде дә бит канә. Әлегә барып чыкмын шул. Тозга хөкүмәт монополиясе керттеңме, яңа бәла буласын көт тә тор. Дөрес, типтәр-бабуллар аны бай¬ тактан сатып алалар алуын. Ясак та түлиләр. Тнк алар- дан башка башкортлар, ясаклы татарлар, мишәрләр дә күп бит әле. Чирмеш-ар, чуваш-мукшы нше халыклар да байтак жысла. Шулай, күпме генә баш ватма, башка ча¬ ра юк — халаекларга тозны сатып кына бирергә кирәк! Карары үзенә шундыен дөрес һәм чын булып тоелды кн, чырае яктырып китте губернаторның. Әйе, әйе, губер¬ на казнасының хәлен ныгыту юлы шул гына — тоз! Ния¬ тен ныгытырга өлгермәде, йөзеннән янә күләгә узды Нсп- люевның. Шулаен шулай, тик бу эштә гаять сак булырга, төбенә шайтан үзе дә төшеп җитмәслек хәйлә уйлап та¬ барга кирәк. Тозны казна мәхазинәләреннән сатып алуны халык үзе сорасын. Илеккә илтә торган юлларны үзе яп¬ сын! Губернаторның битенә тагы канәгатьлек билгеләре 12 179
чыкты, ул .хәтта елмаеп куйды. Бу исә аның тагы бер пла¬ нының чынга аша башлавы галәмәте иде. Ул артына ба¬ рылмый гына кычкырып җибәрде: — Кублицкий! 11ван Иванович күптән сизеп тора: майор Кублицкий бер төркем офицерлар белән байтактан монда губернаторның уйларын бүлдермәү өчен генә бер читтә таптанып тора¬ лар. Шулай булып чыкты да: җәлпәк ташларга шак-шок итеп баскан аяк тавышлары ишетелде, ул да түгел, Неп¬ люев каршында майорның чандыр гәүдәсе пәйда булды: — Ни боерасыз, галиҗәнап? — Бүген калада старшиналардан кем дә булса бар¬ мы? — Төгәл генә әйтә алмыйм, галиҗәнап. Шунысы хак, аларның моннан өзелеп торганнары юк. — Барыгыз, базарны, өмәтне һәм башка җирләрне ай¬ кагыз. Старшиналарның булган кадәрсн табып, миңа алып килегез! Офицерлар кинәт исеп куйган җилгә юлыккан черки күче сыман юкка чыктылар. Инде монда Неплюевның үзе¬ нә дә шөгыль калмады, ул инде көнен нидән башлаяча¬ гын ачыклаган иде. Кисәк борылды да, килгәндәге сыман ярсый-ярсый атлап, губерна канцеляриясе йортына таба китеп барды. Иван Иванович плац кадәр кабинетына узып, мунди¬ рын салырга өлгермәде, ишек шакыдылар. Җавап бир¬ гәнне дә көтми, секретаре Конбяжев килеп керде: — Майор Кублицкий һәм старшиналар биредә, гали¬ җәнап. — Әйтегез, керсеннәр! Башта гадәтенчә төз басып, ыспай майор килеп кер¬ де, аның артыннан курку-өркуләре чырайларына чыккан, шунлыктан мескенләнеп калган дүрт кеше күренде. Бүл¬ мәгә узуга очлы түбәле, тире читле бүрекләрен салып, култык асларына кыстырдылар да, ишек катына бөялеп, туктап калдылар. — Түрдән үтегез, әфәнделәр,— диде аларга губерна¬ тор, кулы белән затлы утыргычларга ишарәләп.— Сезне кемнәр дип белик? Олугъ түрәнең кунакчыллыгыннан тәмам аптырап кал¬ ган кунаклар кыяр-кынмас кына ал постау ябылган озын өстәл янына уздылар. — Ыстаршина Кыдрач Муллакаев,— диде аллан килү¬ чесе, калтыранган тавыш белән. — Ыстаршина Әхмәр Шәрнпов. 180
— Ыстаршнна... — Утырыгыз, утыр,— днп кыстады аларны Иван Ива¬ нович, сабыйларча саф күзләре белән гөнаһсыз карап. Тегеләре шулай ук шикләнә шөбһәләнә генә утыргыч¬ лар читенә чүмәштеләр. — Ничек, әфәнделәр,—дип дәвам итте губернатор, әлеге садәлеген саклап,— халыкка ясак түләве авырмы? Старшиналар бөтенләй коелып төштеләр. Монда инде җавапны бик чамалап бирү кирәк. Губернатор кай якка каерадыр бит әле? Дәшми калуын тагы да әйбәтрәк. Мә¬ гәр авызга су кабып утырып та булмый, түрәнең игъти¬ барлы карашы һәркайсын үтәдән-үтә тишә нде. — Пә, йә, әйтегез, курыкмагыз,—дип дәртләндерде аларны Иван Иванович,— хәлнең дөресен белү кирәк ми¬ на. Бүлмәдә беравык борыннар гына мышкылдап торды. Араларында батыррагы старшина Әхмәр нде буган, баш¬ лап ул тел тибрәтте: — Ясак түләүнең... кайчан жнңел... булганы бар, га¬ лиҗәнап?! Алай да бу зәгыйфь тавыш башкаларын дәртләндереп җибәрде ахры, бердәм: «Ие, ие»,— диештеләр. — Мнн дә шулай уйлыйм,— днде губернатор, әлеге җавапка шатлангандай елмаеп.— һаман саен салым ica- лу кыендыр халыкка, кыендыр. Менә нәрсә, салым-алым- ны бетерүен үтенеп, шәрәфәтле патшабикәбез Елизавета Петровна исеменә үтенеч языгыз. Императрицабызның шәфкате зур — рәхмәтеннән ташламас. Үзенә тугры хез¬ мәт итүегезне искә алып, ясактан азат нтәр. Монысы һич көтелмәгән сүз иде — старшиналар тә¬ мам гаҗиз калдылар. Борыннарының мышкылдавы ешай¬ ды, бүлмәдә тынлык сузылды. Неплюев исә аларны һич кенә дә ашыктырмый, тыныч кына көтә иде. Ниһаять, әле¬ ге дә баягы Әхмәт старшина телгә килде: — Э-э-э, ничек була инде ул, галиҗәнап? Без бит ясакны ак падишаһ Ибан Басиличтан бирле түләп «үлә¬ без. Асабалыгыбыз өчен, йәгъни ошбу җир-суларыбызга хуҗа булган әчеп. Ясак салмасак, асабалыгыбыз да бет¬ мәсме соң? Акыллы старшинаның сүзләре башкаларының милә¬ рендәге оеганлыкны таратып җибәрде бугай, икеле-мике¬ ле генә аваз биреп куйдылар: — Шылай шыл, түләүсез берни дә юк был дөньяда. Ям атына утырган өчен генә дә акча сорыйлар лабаса. 181
Ясак бирмәгәч, җнр-суга хакыбыз да бетә, асабалыгыбыз югала булып чыга. — Ис, казна акчасыз тормый бит. Ясагы бетерелсә, башкасын түләргә туры килер барыбер. Томана старшиналардан мондый ук төпле уйлану көт¬ мәгән иде Неплюев. Бермәлгә үзе дә аптырабрак калды, ни дип җавап кайтарырга белмәде. Нәзек иреннәрен чәй- нәштереп байтак утыргач кына: — Юк, юк, башкача һичнинди салым-алым салынмас халыкка,— дип ышандырырга тотынды.— Инде казна хә¬ ленә килсәк, тозны барча халаекларга хөкүмәт мәхази- пәләреннән сатып бирербез. Шуның, кнлеренә өшәнмәс казна. Губернаторның соңгы сүзе тагы да сагайтты старши¬ наларны. Алар һаман да, курка-өркә булса да, үзләрене¬ кен маталадылар. Сөйләшү сузылды. Тик кемнең инде губернатор хәтле губернаторга: «Юк!» — днп кисеп әй¬ тергә кодрәтеннән килсен. Нишлисен, түрә ак дигәнгә — ак, кара дисә — кара дияргә кала. Старшиналар да ри¬ залык бирделәр, иләүләренә кайтып та тормастан, нке-өч көн дигәндә гарызнамә язып китерергә вәгъдә иттеләр. Старшиналарның чыгып китүләре булды, канцелярия¬ нең исәп-хисап эшләрен, ясак кенәгәләрен алып баручы¬ ларны чакыртты Неплюев. Аларга кыска гына итеп тоз мәсьәләсенең «тоз»ын аңлатты, ясакның еллык керемен дә, киләчәктә сатылачак тоздан керәчәк акчаны да кат- кат санарга кушты. Аннан инде янына берәүне дә керт¬ мәскә боерып, кулына үзе каурый каләм алды, исәп-хи¬ сап эшенә тотынды. Әллә ничә тапкыр санаса санады, мә¬ гәр тозның потын утыз биш тиен белән сатканда, килере ясакныкына караганда өч мәртәбә күбрәк икәненә инан¬ ды. Үзе кебек үк хәйләкәр старшиналар прошение язып китергәнче тагы бер зур эш майтарып ташлады губерна¬ тор — «верныйлар» дип атлары чыккан нң куштан, иң ышанычлы старшиналарның исемлеген үз куллары белән язды һәм аларны һич кичекмәстән губерна үзәгенә чакы¬ рырга кушты. Әхмәр һәм Кыдрачлар үтенеч кәгазен билгеләнгән көнгә язып китерделәр. Неплюев үзе кул тидерми генә гарызнамәне кат-кат төзәттерде, үз дигәненә ирешкәч ке¬ нә акка күчертте. Ул арала инде Оренбургка патша хәз¬ рәтләренә җаны-тәне белән бирелгән байтак старшина җыелып өлгергән иде. Икенче көнне губерна канцеляриясендә крестьяннар¬ 182
ның төшенә дә кермәгән «халык җыены» башланып кит¬ те Үзенең инандыру куәсснә ышанса да, җыенны тавыш¬ лы булыр днп көткән иде губернатор. Әмма, ни гаҗәп, һич кенә дә каршы сүз әйтүче булмады. Гарызнамәне укын чыгуга «вирнай» старшиналар һич икеләнми аның астына тамгаларын салдылар. Өйлә җиткәндә «халык үтенече» Иван Ивановичның өстәлендә ята иде инде. Тик шунысы бар, гарызпамәнеи үзен генә тапшырганда Сенат та, патшабикә дә берни төшенмәячәкләр, алла сакласын, фетнәдә гаепләүләре бар. Димәк ки, үтенеч янына бик шәпләп язылган аңлатмалы хат кирәк булачак. Монысы исә Неллюевның үз кулында, тели икән, бүген үк әзер булачак. Ничек итсә итте, теләгенә иреште губернатор. Чана юлы төшүгә кирәкле кәгазьләр тулысымча әзер нде инде. Сыныкны сылтау итеп, пайтәхеткә үзе барырга булды Неплюев. Шулай булмый ни, үз эшеңне үзең күрсәтмәсән, алар хакында кем җиткерер императрицага? Ә бөек Мә¬ ликәгә сөйләр сүзе кун аның. Алар инде, әнә, кәгазьгә төшерелгән, дөньяның бөтен хәкимнәре бергәләп язган хикмәтле китаптан да кадерлерәк булып, тимер сандыкта яталар. Неплюев уенча, язган кәгазьләрнең һәр бите олуг бүләккә лаек. Алан ук булмаса да, биредәге ун еллык хезмәткә тагы берәр орден, анысы янына ишле генә җир биләмәләре һич тә харам булмас, мөгаен. Ирак сәфәренә әнә шундый изге уйлар белән чыкты губернатор. Санкт-Петербургка ул 1753 елның соңгы көннәрендә генә барып җитте. Императрицаның үзен Яна сл бәйрә¬ меннән соң гына кабул итәчәгенә инанган хәлдә, башка¬ ланың иң зиннәтле миһманханәсенә урнашты, иркенләп, туарылып ял итәргә җыенды. Ләкин Елизавета Петровна аны бик зарыгып, сагынып-саргасп көткән икән, өс-ба¬ шын тәртипкә китерергә өлгермәде, губернаторны сарай¬ га чакырдылар. Императрица аны гадәтенчә кичен, инглиз сырасыннан шактый кызган хәлендә, тәхетендә кабул итте, һич көтел¬ мәгән ягымлылык һәм кунакчыллык күрсәтте. Гомер бул¬ маганны, Оренбург губернаторының рапортын игътибар- белән тыңлады, аның зиннәтләп төпләнгән һәм адресы алтын хәрефләр белән язылган нөсхәсен үзенең изге кул¬ лары белән алды һәм тарих битләренә эре хәрефләр бе¬ лән кереп калачак «бөек» сүзләрен әйтте: — Безгә үзебезнең Оренбург краен төзү' хакындагы эшләребезне тыңлавы һәм ишетүе, шулай ук, губернатор, бу җәһәттән синең дә тырышлыгыңны билгеләп үтүе 183
гаять тә күңелле. Шуның ечсн сипа рәхмәтебезне белде¬ рәбез. Ә син, губернатор, крайның барлык генераль вә гади чиннарын, безнен исемнән, якынлашып килүче 1754 ел белән котла! Тантана шуның белән тәмамланды. Неплюевка таңга кадәр сарайда калырга, һич тартынмыйча кунак булыр¬ га, сарай кызлары белән биергә рөхсәт ителде. Әмма Иван Иванович инде патшабикәбезнең мактау сүзеннән үк та¬ мам исергән нде. Үзенен үтенече буенча аны алты ат җи¬ гелгән фәйтунда «ә» дигәнче миһманханәгә илтеп куйды¬ лар. Зиннәтле бүлмәгә кергәч кенә айнып китте губерна¬ тор, өстен дә салып тормастан, кулына каурый каләм ал¬ ды, губерна халкына котлау хаты язды, аны Оренбург¬ ның үзәк чиркәвендә һәм халык җыела торган башка урыннарда укуларын таләп итте. Кичтән үк әзерләнеп, кунакханәнең ишеге төбендә ялы¬ гып торган ярсу атлар, төн таңга авышкан бер мәлдә төл¬ ке толыпка төренгән поручик Утяев чыгып утыруга, урын¬ нарыннан ыргылдылар һәм шәрәфәтле патшабикәнең кот¬ лау сүзләрен далага таба алып чаптылар. Икенче бүлек Губернаторның патшабикә исеменнән язылган котлау хаты төбәкнең барлык чиркәү һәм мәчетләрендә түрәләр¬ гә вә гавамга укылуына, халаекларга иминлек һәм тын¬ гылык теләп гыйбадәтләр кылынуына карамастан, 1754 ел хәвефле башланды Өмәттән-өмәткә, иләүдән- иләүгә шомлы хәбәрләр йөрде, ат-хат җитешле барлык аймакларда яшәүчеләрнең телендә бер генә сүз—тоз иде. Яман хәбәрнең ил-җир буйлап әрсезләнеп йөрүе яңа елга бәйле түгел иде, әлбәттә. Ул инде узган көз үк күп¬ чеп, күпергәннән-күперде, ниһаять, бөтен Идел-Урал буен басты. Берәүләре халык исеменнән эш йөрткән ялмавыз түрәләрне сүксә, икенчеләре ясакны бетереп, тозны сатып алырга ясауда зур этлек күрә, өченчеләре исә берсеннән- берсе шыксыз имеш-мпмешләргә булмас дип, кул гына селти. Губерна, астына кизәк яккан казан сыман, тымы¬ зык кына кайный, утны аз гына көчәйтсәң дә, ташып чы¬ гарга әзер иде. Тоз хәбәре җәйләүдән-җәйләүгә, авылдан-авылга кү¬ чеп йөри торгач, олы юллардан читтәге Карышбашка да килеп иреште. Батыршага аны Оренбург янәшәсендәге Бөрҗән иләүеннән шәкерт улының хәлен белергә килгән 384
бер башкорт сөйләде. Бу сүзгә башта ышанмады дәмулла. Гомер бакый тозны ходай биргән күлләрдәй вә таулардан үзенә кирәгенчә алын, үзс теләгәнчә тотып көн күргән халыклар ничек инде аны сатып алсыннар ди? Мәгәр яман хәбәр сукыр черки төсле әрсез булып чык¬ ты. Ул, ишектән кусаң, тәрәзәдән керә дигәндәй, һәр та¬ рафтан юлаучыларга ияреп авылга кайтты. Үзләре юлга чыкканнар исә аны һәр тукталышта, һәр ямда вә өмәттә, һәр базарда ишетте. Әлегә имеш-мимеш рәвешендә генә йөргән тоз хафа¬ сының кара халыкны борчуга салуын аңларга була иде. Ләкин аның очы түрә-старшиналарга да тиядер дип көт¬ мәгән иде Батырша. Беркөнне мәдрәсәдә дәресләр беткән¬ не саклап кына торган диярсең, шәкертләр таралуга дә¬ ресханәгә шыпырт кына Яныш килеп керде, пышылдап диярлек сәлам бирде; — Әссәламегаләйкем, хәзрәт! Мулла аның сәламен алды алуын, әмма каршына си¬ кереп төшәргә ашыкмады. Сәерсенүен яшерергә тыры¬ шып, намазлыгы өстендә таралып яткан китапларын жый- ган булып маташты. Старшинаның һич уйламаганда-көт- мәгәндә килеп чыгуы вакыйгаң гаҗәп иде. Бердән, алар- ның инде күптән, Батырша төрмәгә киткәннән бирле оч¬ рашканнары юк. Юллары сирәк-мирәк кисешкәндә дә, йә берсе, йә икенчесе, сылтау тапкан булып, бүтән якка бо¬ рылып китә торганнар иде. Аннан да битәр гажәбе — Яныш бүген гөнаһсыз сабыйдай аек һәм ялгызы иде. Бу хәлне нәрсәгә дә юрарга белми озак баш ватты Батыр¬ ша, мәгәр старшинаның ниятен чамалый алмады. Алай да гаҗизлеген кунагына сиздерәсе итмәде, араларында бер¬ ни булмагандай, бөкләнеп утырган намазлыгыннан тор¬ мый гына сорап кунды: — Ни хәл вә нн хәбәр, Яныш агай? — Хәбәрләрне ишетәсең булыр, хәзрәт,— диде стар¬ шина һәм, сүзнең зурдан икәнен белдереп, мич буендагы усак бүкәненә утырды.— Ие, хәерледән түгел хәбәрләр, мелла. — Ул-бу ишетелми сыман вит, Яныш агай,— дип, га¬ дәтенчә хәйләгә кереште Батырша. Ул гәптәшен күбрәк сөйләтеп, үзе тыңлап кына утырырга, ара-тнрә сораулар биреп, тегене кыздырып җибәрергә ярата иде.— Хәер, без каян мшстәек ди, мәдрәсәдә мүкләнеп ятып ни... Яныш аның хәйләсен әллә төшенмәде, әллә инде аңы- шып та, игътибар бирәсе итмәде, чәнчеп куйган тезләренә салган куәтле кулларына карал, сөйләвендә булды: 185
— Кәнсәдәгеләр ясакны бетереп, тозны халаекларга сатып бирмәкчеләр икән. — Анысы яхшырак булыр димсең, Яныш агай? Әллә яманракмы? — һай, Батыршаһ, беркатлы булып кыланмасаңчы?! Падишаһның әле кайчан халаекларга әйбәткә Указ иң¬ дергәне бар?.! Яманга, әлбиттә. Алым-салым бетте дип исәпләнсә дә, гавам кесәсеннән өче белән чыгачак, поты угыз биш тиен булачак ди тозның. — Шул хәбәр хак булыр дисеңме? Указ-мазар күрен¬ ми бутай ла... — Хаклыгында һич шөбһә юктыр, Батыршаһ Бәнем писыр Кузьмага гөбернаторның тылмачы үзе сүләгән. Ха¬ лаеклар исеменнән язылган гарзы хальне пайтәхеткә үзе алып киткән Ниплүн янарал. — Гарызнамәсе булгач, аның тамгалары да куелырга тиештер вит, Яныш агай? — Анысын сәнең белән бәннән сорап тормаганнар. Бөтен куштан старшина, җыенга җыелган булып, тамга¬ ларын салганнар. Монысы инде Батырша өчен һич көтелмәгән яңалык иде. Куштаннар җыеныннан Яныш булып Яныш калыр икән. Әйтмәгәннәрме, әллә үзе бармаганмы? Мулла уен- дагын кычкырын әйткәнен сизми дә калды: — Шундыен җыеннан сән дә калырсың икән, Яныш агай. Старшина кинаяне шунда ук аңлап алды, урыныннан торып ук китте. Ишек катыннан бер урап килде дә, ачулы тавыш белән әйтеп куйды: — Әйа Батыршаһ! Нәчөн бәнем хакта гел начар уй¬ лыйсың? — Җирлеге бар, Яныш агай. — Бигайбә, хата булды, хата безнеке. Әмма ликин, аллаһ шаһит, сәне бераз куркытырга, тезгенләргә генә уйлаганыем. Хәбәрең бардыр: үзем үк барып, коткарып йөрдем сәне... — Барыбер инде, Яныш абзый, ватылган савытны ябыштырып кына җөйдән котылып булмый. — Алай димә, хәзрәт.— Яныш аның каршына килеп, идәнгә чүгәләде.— Кичер, әйдә, килешик. Тәүбә — истигъ¬ фар. Ил өстенә каза килергә торганда, үзара низагъта яшәү һич ярамас. Түрәнең болай акылына зәгыйфьлек килгән бәндә сы¬ ман сөйләшүен көтмәгән иде мулла, гаҗизләнеп калды, ни дип тә әйтергә белми, урыныннан кузгалды. Яиыш исә 1бб
аны киемнәре янына җибәрми, һаман эчен бушатуда. Ул кечелскләнеп, кат-кат тәүбәгә килә, үзара дус яшәргә ки¬ рәклеген тәкрарлый. Бу хәлдән туйган имам-мөдәррис аны тынычландырырга, хәйлә-сылтау табып өенә ычкы¬ нырга ашыкты: — Ярын, Яныш абзый, ярын. Гөнаһыңа хода җәзасын бирсен. Кинә куа торган гадәтем юк. Бигайбә, хатын сыр¬ хаулап тора. Сүзенең ярдәме тиде бугай, ул старшина әсирлегеннән арынып, чөйдәге туны, бүреге янына килде, аларны ашык- пошык киде дә дәресханәдән чыгып ук китте. Мәдрәсә ихатасын үтеп, капка төбенә җиткәч кенә артына боры¬ лып карады мулла. Яныш, мәдрәсә ишеге төбенә басып, нидер уйланып тора нде. «Әллә соң өйгә, табынга чакы¬ рыргамы үзен»,— дигән уй үтте Батыршаныц башыннан. Тик ниятеннән тизүк кайтты, ашыгып өенә таба китеп барды. Уй өере исә аның үкчәсенә басып килде. Старшинаның бүгенге кыланышы уйланырлык иде шул. Тоз турындагы хәбәр чыннан да хак, хәлләр катлаулы микәнни соң? Мәдрәсә белән мәчеттә бикләнеп ятып, абайламый кал¬ дымы әллә ул? Кашки, юкка гына болай юхаланмый бу Яныш. Әллә соң халасклар укмашып, атларга менәргә җыеналармы, яңа бола болытлары куерамы? Нишләптер күптән түгел Казан өязенең Алат юлыннан килеп чыккан Исмәгыйль Әбүкәй угълы исенә килеп төште. Ерак ара¬ ларны якын итеп, халаекларның уй-исәпләрен, ниятләрен белергә килгән. Сез атларга менсәгез, без дә әзер, Казан өязе халаеклары һәрчак сезнең белән, имеш. Ул чакта Батырша аңа нә уңга, нә сулга җавап кайтармады. Ишет- мәгән-күрмәгән кешегә ни дисен ипле. Янә лә килеп, аның Казан хәтле Казан ягыннан туп-туры Карышбашка килүе сәер иде. Халаеклар арасында сүз таралып, аларның Ба¬ тырша муллага өмет баглауларымы бу, әллә очраклы хәл¬ ме? Кем белә, бәлки чыннан да яңа бола җитешә тор¬ гандыр. Әллә соң дәресләрне ташлап, ил-җпр арасына чыгып китәргә, хәлнең асылын белешергәме? Әйа, бу мәд¬ рәсәсе дә кулдан тота ичмасам. Ил-җир арасына чыгарга, имеш-мнмешләрнең төбенә төтен салырга туры килмәде, күп тә үтми мәсьәлә үзен- нән-үзе ачыкланды. Кояш туры карап, аяк астындагы кар йомшый башлаган көннәр нде. Гомер булмаганны, җомга намазы алдыннан мәсҗеткә Яныш килеп төште, тәһарәт¬ ханәгә кереп, тәһарәт алды, намазга җыенды. Вак-төяк сүз арасында, җаен чыгарып, муллага әйтеп куйды: 187
— Намаздан соң таратма мәхәлләңне! Сүзем бар. Җомга узгач, мөнбәр алдына Яныш үзе чыгып басты: — Җәмәгать, тыңлан!—диде ул, тавышын бөереннән чыгарып.— Патша хәзрәтләренең олуг Указы бар. Намазга оеган жирләреннән кузгалырга өлгермәгән ирләр сагаеп калдылар, сабырсызланып старшинага бак¬ тылар. Мәгәр Янышның кулында кәгазь төргәге-мазар кү¬ ренми иде. Мәчеттәгсләрнең кызыксынуын сизгәч, стар¬ шина тагы да мәгъруранә кыяфәт алды, вәкарь белән сү¬ зен дәвам итте: — Указ Уфада укылачак. Шуны тыңлау өчен һәр карьядан бер йөрекче хажәт. Мондыен хәл авыл халкы өчен яңалык түгел. Янадан- яңа Указ-фәрманнар тыңларгамы, гавам йомышын хәл итәргәме, Уфага йөрекчеләрне чакырып кына торалар анысы, һәм, әлбәттә, андыен эшләргә Карышбаштан гел Батырша катнаша. Бу юлы да күзләр муллага төбәлде, ул арада кайсыдыр барысының уртак фикерен әйтеп сал¬ ды: — Хәзрәт барсын, хәзрәт! — Ие, ие,— днп, калганнары ризалыкларын белде¬ рергә ашыктылар. Сайлау йоласы шуның белән тәмамланды — юл өзе¬ гендә сәфәр чыгу мәшәкатеннән котылып калуларына һәр- кайсы шат иде. Иөрекчеләр жыенының юл өзегенә туры килүе гаме булган кемсәләрне уйландырырлык иде. Батырша да аз баш ватмады, мәгәр Уфада сүзнең нәрсә хакында бара¬ чагын чамалый алмады. Җыенның эт чыкмас бер вакыт¬ та жыелуыннан чыгып кына: «Хәсрлегә түгел бу,— дип фикер йөртте,— аллаһс тәгалә ахырын имин кылсын». Үтә кызыксынучан гадәте һаман да тынгы бирмәде Батыр шага, жаен туры китереп, юлда Янышның кылла¬ рын тарткалап карады. Тегесе исә әллә үзе берни белми, әллә инде серне алдан ук ачмаска днп ант иткән, авызы¬ на су капкандай тын ңде. Алай да чираттагы зәп-зәңгәр булып су тулган чокырларның берсен атларының күкрәк¬ ләре белән ярдырып чыккач, юлаучыларның кайсыдыр сүгенеп, зарланып алды: — Юньле хуҗа этен дә урамга чыгармый мондыйда. — Сукранма, Тәфтиләү хәзрәтләре Оренбурдан ук кил¬ гән ана,— дип кисте аны старшина. — Ул карт дуңгыз хәерлегә йөрмәс,—дип карулашты тегесе.—Яман хәбәр көтә безне, жәмәгать. Указ-фәрман хакында башкача сүз булмады булуын. 188
Җайдаклар, атларының корсакларына җиткән сулы кар боткасын ярып, провинция үзәгенә ашыктылар. Көне җылы, кояшлы. Пөрекчеләр күн булганлыктан, җыенны провинция канцеляриясенең ишегалдында үткә¬ рергә булганнар икән. Нигә, ишегалды зур, ат өере утлар¬ лык. Канцеляриянең болдыры биек, иркен — түрәләр ме¬ неп басарга урын җитәрлек. Алай да бер көтү түрә чыгып баскач, ул тәмам кысрыкланып, тавык кетәгенә охшап калды. Затлыдан-затлы киенгән, күбесе гаскәриләр мун¬ дирыннан булган әлеге башлыклар төркемендә кемнәр генә булмагандыр. Мәгәр пөрекчеләр аларны күрмәделәр дә диярлек, күмер тутырылган чыпта капка охшап калган Тәфтиләү морзада иде күзләре. Ул инде нык бирешеп, ча¬ расыз карт хәленә килсә дә, үзенең затлы сөяктән икәнен күрсәтергә тырыша. Өстендә өр-яңа полковник мундиры, башында урысның зур түрәләренеке сыман озын ак чәч пумаласы. Анысының ясалмалыгы морзаның картлыгын куәтли генә кебек. Ишелеп төшкән бит алмаларын, асы лынып торган иякне, шешенгән күз төпләрендәге капчык¬ ларны сүс чәч кенә яшерә алмый шул инде. Алай да үзен- үзе тотышы эре, тавышы көр. горур Тәфкилевнсң; — Әй халаек, тыңлаң!—диде ул, кулындагы шүрегә охшаган кәгазь төргәген сүтеп.— Мәрхәмәтле патшабикә¬ без Елизавета Пегровнаныц 1754 ел 16 мартта игълан кылынган указын укыем. Мәликәбезнең шәфкатьле кулы куелган, мөһере сугылган Морза төргәкне сүтеп бетерде, аны башы өстенә кү¬ тәреп. кәгазь битенең нн астындагы ике башлы каракош сурәте төшерелгән кызгылт мөһерне җыелган халыкка күрсәтте, аннан инде олуг падишаһның кайсы вә кайсы мәмләкәт-анмакларга хөкемдар нкәнен санап китте. Җөм¬ ләдән, борынгы Болгар дәүләте исемен дә ишеткәч, Ба- тырша тыңлавын онытып, уйланып калганын сизмәде дә. «Әллә кайчангы ханнар заманындагы Болгар иләүенә ни¬ чек хөкемдар була алсын икән соң бу патшабикә?»—дип фикер йөртте ул, мыскыллы елмаеп. Тәфкилевнең җике¬ ренүе аны сискәндереп җибәрде. — Ник алкышламыйсыз?’ Шәрәфәтле патшабикәбез сез мөселманнар мәгыйшәтен кайгыртып, ясакны бетер гән ләбаса! Әмма аның бу сүзләрен алкышка күмәргә атлыгып торучы күренми, бар да карашларын җиргә төбәгәннәр дә, битарафланып калганнар. — Тыңлаң, укып бетерәм,—дип, морза кәгазенә бак¬ ты һәм һич адәм аңламаслык сүзләр лыгырдарга тотынды. 189
Гарәп-фарсы лөгатен су кебек эчкән Батырша булып Ба¬ тырша төшенеп җитмәде аларны. Укып бетерде дә, кәга¬ зен янә көпшәгә урады, йөрекчеләр өстеннән әллә кайда¬ гы йортларга карал, сүзен дәвам итте.— Тәфсире болан; моннан соң, ягъни бу елдан башлан, ясак түләмисез. Аның урынына тозны кальга-калалардан, казна мәхазннәләрен- нән сатып аласыз. Поты нибары утыз биш тиен. Моңа хәтле шым гына торган бәндәләр кинәт бер тын белән: «Аһ!» итеп куйдылар, аннан янә беравыкка сүзсез калдылар. Шулчак арттагы рәтләрдән кайсыдыр чыел¬ дап җибәрде: — Ходай биргән тагълардан вә күлләрдән тозны ни¬ чек инде сатып алырга ди?! Апа икенчесе кушылды: — lie, Илек күле гавамныкы! Ул безгә ак падишаһ Ибаннан мирас. Тофкилев моңа охшаш буласын чамалаган бугай, җа¬ вабы әзер иде: — Хак тәгалә биргән барлык мал-мөлкәт — патша¬ бикәбезнеке! Ул мәрхәмәтле җай ни дисә, шул булыр. Инде сүзнең нн хакында баруы, тозның бер дигән то¬ зак икәне бөтенесенә дә барып җитте бугай, кисәк ду ку¬ бып, шаулашырга, кычкырышырга тотындылар: — Кир-рәгс юк! — Элек ничек алсак, шулай алырбыз! — Указыңны башына капла! Болдырдагы шома битле гаскәриләрнең берсе морза алдына килеп басты, билендәге кынысыннан ялангач кы¬ лыч тартып чыгарды, аны башы өстендә болгап, нидер кычкырды. Әмма халык төркеме инде берни тыңламый, берсеннән-берсе әшәке сүзләр кычкыра-кычкыра, капкага таба чигенә иде. Бераздан инде кнң ишегалды шып-шыр булып калды, мәйдан өстендә ярсулы авазлар гына эле¬ неп торган сыман: — Карт дуңгыз! Кәсебе —һаман халык алдау. — Алырбыз без сәңа сатып! — Атларга менәргә, кулга корал алырга—вәт шул! Чарасыз калган түрәләр болдырда бераз таптанып тордылар да, явыз эшләре белән дан алган кәнсәләриягә кереп киттеләр. Җыен шул рәвешле кайнар булып, бик тиз узса да, чәрекчеләрнең байтагы —ерак аймаклардан килүчеләре Уфада калырга мәҗбүр булдылар. Басу-кырларда җыел¬ ган сулар юл ярып, ташу кузгалды, елгалар ярларыннан 190
чыкты, язгы дуамал су байтак кына күперләрне өзеп таш¬ лады Гъәйнә яклары аяк асты җилләп, җәйге юл төшкәч ке¬ нә өйләренә кузгалдылар. Мәгәр тоз мәсьәләсе алардан алда иләүләргә барын ирешкән икән. Уфадан сон шактый юл алып, ннде үз төбәкләренә авышканда, мишәр авыл¬ ларының берсендә мәчет янындагы җыенга тап булдылар Ике ягына әзмәвердәй ике драгун баскан әфисәр әлеге мәгълүм Указны укып тора. Юлчылар бер чнткәрәк тук¬ тап, мәйдан ягына колак салдылар — барыбер атларын хәл алдырасылары бар. Әфисәр укып бетермәде, төркем¬ дә гөбедән чыккандай калын тавыш яңгырады: — Тотсын менә — мулла булыр[ Мишәрләр — әче телле халык, хөкүмәт вәкилләре ягы¬ на берсепнән-берсе әшәке мыскыллау сүзләре ява баш¬ лады. Аларга җавап итеп әфисәр үзеннән зур тавыш бе¬ лән сузып кычкырды: — Мо о-ол чать! Баш өстеннән сызгырып йодрык хәтле таш очып үтте, гаскәр иләрлен аяклары астына ук барып төште. Ул ара¬ да кайсыдыр янәшәдәге читән казыгын суырып алды. Күз ачып-йомганчы күбесенең кулында имән күсәкләр нде. Мәгәр аларның кирәге чыкмады: атлары янәшәдә генә булган икән, патша йомышлылары яшен ташыдай качып киттеләр. Моңа охшашлы хәлләрне бүтән күрмәсәләр дә, ишет¬ теләр: тоз хакында Указны укыганда һәр авыл-җәйләүдә ызгыш-талаш купкан икән. Мондыен болгавыр чакта тиз рәк өеңә кайтып егылудэн да кулае юк нде. Батырша да юлдашларыннан аерылып, Карышбашка таба җилдертте. Тоз мәсьәләсе китереп чыгарган низагъка бәйле уйлары гына үзе белән нде. һәр хәбәр вакыйгадан нинди дә бул са мәгънә эзләргә маһир мулла, кайта торгач үзенә бер ачыш ясагандай булды. Шулай, төрле кызулык, баш бир¬ мәү, кулга корал алып, яу чыгулар бу якларда яшәүче татар-башкортлар өчен яңалык түгел. Мәгәр элеккеләре ничектер башкачарак була торган нде. Халаекларның бе¬ рәүләре нәрсәгә дә булса ризасызлык белдереп кычкыр¬ ганда башкалары дәшми, ул гына да түгел, мыек астын нан гына елмаеп йөри торганнар иде. Тегеләре атка мен¬ гәндә болары каршы чыгу хәлләре дә булып кына торды Монысында исә ризасызлык бөтен халаекларның кытыгы на тиде: татао-бэшког>тныкыпа да, чнрмеш-арныкына да, чуваш-мукшыныкына да. Гомео бакый түрәләр тирәсендә 191
ялманучы ми шарлар булып мишәр лар дә күсәккә ябыш¬ тылар әнәтерәк. Авылына кайткач, берни ншетмәгән-күрмәгән кеше¬ дәй, китаплары дөньясына чумды мулла, үзе нсә тирә- юньдә ни бар икән дип, колагын сак тотты. Ләкин олы юллардан читтәге Карышбашка дөнья хәбәрләре тиз генә килеп житми иде. Кышын шәкертләр барында эш башка- чарак әле — алар янына аталары килеп-китеп кенә тора¬ лар, үзләре белән хәбәрләрнең төрледән-төрлесен ташый¬ лар. Хәзер исә авыл тын вә аулак нде. Шуңа гаҗизләнгән Батырша Яхъяны атка мендереп, Уфа ягына чыгарып җи¬ бәрде, кайда ни ишетсә, шуны кайтып әйтергә кушты. Моңа Зөлхәбирәсе үпкәләде үпкәләвен— язгы кыр эш¬ ләренең тәмам куерган чагы бит. Мулланың нсә үзе җир сукаламавы, чәчмәве генә җитмәгән, хуҗалыктагы бөтен эшне тартып баручы шәкертен дә шөгыленнән аера, имеш. Батырша гадәтенчә остазбикәсенә каршы дәшмәде, мәгәр ниятеннән дә кире кайтмады — ул инде хәбәр-хәтерсез яши алмый нде. Яхъя икенче көнне үк кайтып та төште, китергән сүзе дә сәер нде. Көзен тозга бара алмын калганнардан бер төркем Тозтүбәгә киткән булган икән. Барып җитә ал¬ маганнар, бахырлар — солдатлар бөтен юлларны япкан¬ нар, Илек күленә берәүне дә якын җибәрмиләр, имеш. Шуннан инде чыгып, сорашып йөрисе дә калмады. Берсеннәи-берсе шомлы һәм хәвефле хәбәрләр, җил ка¬ натында йөргәндәй, җәйләүдән-җәнләүгә, авылдан авыл¬ га көне-сәгате белән килеп җитәләр иде: — Габбас сотникны, бәндәләрне тоз сатып алмаска ко¬ тырткан өчен, бик тә яман сүгеп, яңаклаганнар икән. — Габделлатыйф мулланың сакалын йолкып алган¬ нар, пяге чи нт кенә, ди. Аннан инде иләүләре каршылык күрсәткән старшина¬ ларның әле берсен, әле икенчесен кальга-калаларга ча¬ кыртып алулары, ул гына да түгел, аларны хибесханәгә бер ябып, бер чыгарып торулары, янә дә ябып куюлары хакында сүзләр ишетелеп кенә торды. Әлхасыйль. ил-җир җәй буе төрледән-төрлс яман хәбәрләр белән гөж итте. Арада Батырша көткәннәре дә бар иде, әлбәттә. Шулар- ның берсе — Казан юлындагы халаекларның кулларына корал алып, атларга менүләре иде. Тик аларга яу чабу насыйп булмаган икән — абыз-муллалар вә аксакаллар үгетләп, сүрелдергәннәр үзләрен. Шуңа охшаш сүзләр белән дөнья тулса да, Батыр- шаның йөрәгенә ятышлысы — халаекларның бердәм ку- 192
буы хакыпдагысы ишетелмәде. Кабынып китми торып, сү¬ неп калыр микәнни бу ут, дип уйланды ул пошынып Ә бит тоз шаукымы изелгән вә тапталган, хурланган вә җәберләнгән халаекларның эчендә кайнаган нәфрәт янар¬ тавының соңгы тамчысы булырга тиеш иде ләбаса. Шул тамчы ташытып чыгармас микәнни үч ташкынын? Ниһаять, Сәрәтән йолдызлыгы башында Чуртанлыкүл буенда балык аулап йөргән Яхъя ниндидер узгынчыдан өр яңа хәбәр алып кайтты: — Мулла абзый, Нугай юлыныкылар коралга ябыш¬ каннар икән,—диде ул, тынына каплана-каплана. Ишеткәне күңеленә сары май булып ятса да, куаны¬ чын тышка чыгарырга ашыкмады Батырша. Дөресен әйт¬ кәндә, ышанып та бетмәде — малай-шалай нп сөйләмәс. Алай да хәбәр инде эчендәге кызыксыну кортын уяткан иде. Тнк чынын каян белергә? Якын-тирәдә белсә аны бе¬ рәү генә белер — Янышның пнеаре Кузьма. Телен чишү' әчеп бер җамаяк балың да булсамы?! Батырша утырып язу язды һәм Зөлхәбирәсен, кулына салып чүлмәк тотты¬ рып, чолыкчы Гапсаттарга җибәрде. Кичке буйда, көн кызуы сүрелгәндә, ул лнде Чуртаи- мүл авылында иде. Бер читтәрәк ялгызы моңаеп торган кабык башлы бәләкәй йортның ишегалдына узды һәм утынлыкта челем пыскытып утырган Кузьмага тап бул¬ ды Татарчаны үз теле кебек үк белүче җирән К\зьма бо¬ лан да дусты анысы. Мәгәр сүз башлап җибәрү өчен алып килгән балы бик тә ярап куйды. Бер йомырыны әй¬ ләндереп каплагач, үзе сүз башлады Кузьма: — Болыныңда печәннәр ничек, Батырша? Быел иртә¬ рәк чабарга туры килмәгәе. — Нидән алай дисең? — Күк ут вакытында яу купмагае. Нугай юлы баш¬ кортлары җәя-кылычларын төзиләр, ди. — Шуны хак булыр димсең? Кузьма бакыр сыман көрәк сакалын, авызын томалан торган куе мыегын сыпыргалап алды да, бүрәнә өстендә¬ ге бал тулы йомырыга үрелде. Тәмен белеп кенә эчеп куйгач, сүзен дәвам итте: — Оренбур ягыннан килгән хәбәрләргә караганда, хак булыр күк. Каргалы татарлары да хәстәрләнәләр, имеш — ук атыл, кулларын күнектерәләр, ди. Себер вә Уса юлларыннан да шындыерак шомлыклар ншетелгәли. Шуннан артыгы кирәкми дә иде Батыршага. Алан да аңа урыс дусты янында кара төнгә кадәр юапырга туры килде— ил җир хәбәрләренең эчендә кайнаган писырнын 13 ч ни 193
сөйләр сүзе җитәрлек нде. Күз бәйләнгәч кенә болын буй¬ лап кайтырга чыкты мулла. Атлый торгач, аның бал па рынкам тәэсирләнгән миенә катгый карар килде: «Хала екларнын бу рәвешле атлы-чанлы төзенмәкләрендә бер хикмәт бардыр, үл хәлне бән һәм аңламак тиешледер Шул тарафларга сәфәр әйләргә кирәк». Өченче бүлек Аяз көнне ишен яшьнәсә, Мөслим карьясының халкы шушы кадәр дә шаккатар иде микән? Батырша хәзрәтнең бу якларга мнһман булып килүе авылны гына түгел, бө¬ тен иләүне аякка бастырды. Кем күрен калгандыр да. кайсы ишетеп өлгергәндер, әлеге җәйге көндә өйдә торып калган карт-коры, җәйләвенә китеп өлгермәгән яисә бер бер йомыш белән кайткан ир-ат һәм хатын-кыз мәчет янындагы мәдрәсә ихатасына җыелды. Кайсы хәбәр итеп өлгергәндер, ашыга-кабалана шә¬ керте— бәләкәй Апуш килеп җитте. Дөрес, аңа инде бә¬ ләкәй дип әйтергә тел әйләнми. Ул тәмам буй җиткереп, сөлектәй егеткә әйләнгән, тупый борыны астына кал-кара булып мыек төртеп чыккан, берән-сәрән сакал төкләрен дә чамаларга мөмкин. Аның үз авылларында имам-мөдәр рис булып калуын белә иде инде кунак. Димәк ки, бала¬ чага түгел. Исәнлек-саулык та сорашып тормастан, Батырша йо¬ заксыз ишеккә ымлады: — йә, имам-мөдәррис, күрсәт мәдрәсәңне?! — Анда хәзер берни дә юк ич, хәзрәт, дәресханәләр буш,— дип, аптырап калды Абдулла. Батырша аны тыңлап бетермәде, ишекне ачып эчкә үт¬ те, аннан ннде дәресханәләрнең әле берсенә, әле икенче¬ сенә кереп, нидер карый-карый, буш амбарга охшап кал¬ ган мәдрәсәне күзәтеп-барлап йөрергә тотынды. Соңгы бүлмәдә туктап калды һәм артыннан ияреп йөргән шә¬ кертенә сөаль бирде: — Атаң-анаң исән-иминнәрме? — Шөкер, хәзрәт, сезнең хәер-фатыйхада, исән-сау¬ лар. Җәйләүгә чыккан көннәре. Үзем дә шунда китәргә дип тораем. — Үлем-китем юкмы? — Юк, хәзрәт, юк. Киресенчә, артым булмагае — атай үлән, ди. Мулла егет-малайны баштанаяк сөзеп карап чыкты. «Әйа, ошбу оланның да үләнер чагы җиткән — без кар- 194
таимый, кем картайсын»,— дигәнне аңларга була иде аның бу карашыннан. Алар әйләнеп чыкканда мәдрәсә ихатасы халык белән тулы иде инде. Хәзрәтне күрүгә чалгыга эләккән үләндәй җиргә сөрлектеләр, чирәмгә тезләнеп, кулларын өскә кү¬ тәрделәр: — Әйа вәлинигъмәт, догаңнан ташлама! Бу хәлне күрүгә тәне эсселе-суыклы булып китте Ба- тыршаныи, жиңелчә генә куллары калтырап куйды Ха¬ лаекларның болай вәли дип, ягъни нигъмәт иясе днп әү¬ лиягә тпңләвен, зурлавын ул атаклы ишаннар, мөхтәрәм ахуннар катында гына күргәне бар иде. Монда исә ябай бер муллага баш оралар. — Әй. мөселманнар, торың! Бән һәрчак сезгә догада. Төркем өстендә: «Амин!», «Машалла!» дигәи авазлар яңгырады. Халык аягына басып, хәзрәтне урап алды, хәл- әхвәл сорашу, абруйлы миһманны ашка-чәйгә чакыру башлаңды. Батырша аларга ни дип тә җавап бирергә белмәде. Ярый әле, Мөслим угълы Абдулла ярдәмгә кил¬ де: — Бу ни эшегез инде, җәмәгать,— диде ул, шактый кырыс итеп,— Хәзрәт ерак юл килгән, сусынын басарга, тамак ялгарга да өлгермәгән, сез исә борчыйсыз да бор¬ чыйсыз. Ярамый болай, таралыгыз. Батырша хәзрәт бүген бе.згә кайта. Яшь мулланың сүзенә колак салмыйча һаман да ку¬ нак тирәсендә уралучылар булса да, төркем күзгә күренеп кими башлады, ул да түгел, ихата бушап калды. Кайсы¬ дыр ашатырга-эчертергә днп, хәзрәтнең атын да алып кит¬ кән иде хәтта. Юлда ватылуы үзенекен иткән күрәсең, иртәгесен ул кояш шактый күтәрелгәч кенә торып чыкты. Капка тө¬ бендә мичәүлән пар ат җигелгән затлы арба күреп алды. Олауга түшәлгән мендәр-ястыкларны күргәч, аның үзенә тәгаенләнүен, юлда тагы юл көткәнен аңлап алды. Җи¬ ңел чә генә капкалап, чәй эчеп алдылар да кузгалдылар. Әйтүләренә караганда, сәфәрләре ерак түгел, авылга иң якыны булган мишәр Хабулла җәйләвенә. Әмма бу як¬ ларда инде ераклык-якынлык төшенчәсе Себер аршины белән үлчәнә икән — чакырылган җиргә кояш төшлеккә җиткәндә генә барып җиттеләр. Җәйләүләре башыннан ук инешкә әверелеп киткән куәтле чишмә буенда, бөтен ягын карагай урманы әйлән¬ дереп алган, гөлләр-гөнҗәләр белән капланган аланда булса да, Батыршаны гаҗәпләндергәне табигать хозур¬ 13- 195
лыгы түгел, бәлки, мондагы халыкның күплеге нде. Ары¬ рак, күчмә киез тирмәләр янында бала-чага чыркылда ша, .хатын-кызлар кайнаша, шунда ук бнш-алты җирдә имән казыкларга асылган казаннарда ит пешә. Кунаклар килен туктаган тирәдә исә ир-ат мәш килә. Бар да аб¬ руйлы миһманны каршыламакчы, ана арбадан төшәргә булышмакчы. Олаудан төшеп, аякларын язган арада Ба тырша җете күзләре белән танышларын, бнгрәк тә Мөс лим старшинаны эзләде. Белешләре шактый гына күрен сә дә, иләү агасы күзгә чалынмады. Хәтта инеш буенда намазлыклар өстенә тезелешеп утырган аксакаллар ара сында да юк иде йортавай. КөннеН шактый эссе булуына карамастан, башларына зур-зур чалмалар урап алган әлеге төркемнең мулла абызлар, галим-голәмә икәнен аңышып, Батырша чыраен сытып куйды. Ул бит Урал аръягы тикле Урал аръягына кара халык арасында туарылып бер ял итәргә, аннан да битәр, аларның ни сөйләүләрен, уй-ннятләрен тыңларга дип килде. Биредә исә эчпошыргыч китап сүзе, шәригать вә фикъһы 1 хакында озын-озын бәхәс, теркә малы бүлү, никах һәм шуңа охшашлы мәгыйшәт мәсьәләләре турын¬ да сораулар китәчәк. Арада атаклы хәзрәтнең гыйлем вә акыл ягын сынап карау уе белән бирелгән коткылы сөальләр дә булачак, әлбәттә. Ул әле күпләрнең үзен вәли дип, ягънн әүлия итеп та нуларын белми иде. Шуңа да артыгын тәкәллефлек сак лап тормый гына чишмә буена узды, ашыкмый-кабалан мый тәһарәт алды, кояшка кырын күз төшерде—өйлә на мазы якынлашып килә иде. Аны җитәкләп кыйбла яклап иң алга кемдер җәеп куйган намазлык янына алып кил деләр. Теләсә-теләмәсә дә гыйбадәткә имамлык итү аңа йөкләнгән иде. Намаздан соң яшел чирәм өстенә җәелгән табыннарга дүрт-биш оя булып утырдылар. Батырша, билгеле ки, урынның затлысына, мендәр-паласлар түшәлгәненә туры килде. Бу баш табында, әлбпттә инде, галим-голәмә нә муллалар. Ул башка табыннарга урнашып алган гавам ке¬ шеләренә көнләшеп карап-карап алды. Чөнки алар ягын¬ нан инде мәзәк, төртмә сүз, ихластан шаркылдап көлү¬ ләр ишетелеп куя. Монда исә бар да вәкарьле генә те¬ зелешеп утырганнар да авызларына су капканнар. Сизе¬ лә: һәрбарчасының гыйлемле, гакыллы вә тәүфыйклы бу¬ лып күренәселәре килә. 1 Фикъһы —ислам дине мссъәләларе турындагы белем. 196
Болай җеназа өстендәгедәй утыру килешми нде. Әмма Батырша үзе сүз башларга ашыкмады, янәшәсендә утыр¬ ган могтәбәр аксакалларга күз төшергәләде. Мәгәр алар •да сикереп төшәргә тормыйлар иде. Шулай, гакыллы ке¬ ше вакытын көтеп сүзен башламый тора, тома кеше генә берни белән исәпләшми. Шулай булып чыкты да. Табынның, пң аргы башында утырган урта яшьләрдәге чандыр гына берәү — кием-са дымына караганда кечерәк бер карьянып имамы әллә чын, әллә юри дигәндәй, сорап кунды: — Әй, вәлнннгъмәт, берәү өч хатынын берьюлы ае рырга уйласа, талакны ничә кат әйтергә тиеш: өчнеме, тугызнымы? Олуг миһман янындагы аксакаллар, пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен булса кирәк, кайсы йөзен чнткә борды, кайсы башын аска иде. Батырша исә сөальнең ихластан мы, әллә шаяртыпмы бирелүен аңларга тырышып, теге бәндә утырган тарафка карап алды. Сорау бирүче бик тә җитди вә гөнаһсыз кыяфәттә аңа карап каткан иде. Ихласка охшаган. Булыр да. Иделдән Уралга кадәр си¬ белеп утырган безнең агай-эне мәгыйшәтендә нинди генә хәлләр килеп чыкмас дисен? Гадәттә авыл мулласына моннан да тозсызрак сораулар да бирәләр. Шуннан инде имам аларга җавап таба алмый кара тиргә бата. Бу мес¬ кен дә шундынрак хәлгә тарыган булса кирәк. Әмма Ба¬ тырша үзе дә ахмак сөальгә җавап бирергә әзер түгел иде. Шуңа да уена беренче килгәнне җаваплады: — Талакны өч эткәнгә, тугызны кабатлау авырмы бу¬ лыр?! Аның рәтендә утыручылар, хәзрәтнең тапкырлыгын җөпләп, шаулашып алдылар: — Хак эттең, тәкъсир. — Ие, не, бер яманлык меңенә илтер. Беренче карашка беркатлы һәм мәзәгрәк булып тоел¬ ган сорау мәҗлес халкын кузгатып җибәрергә ярап куй¬ ды, шәригать вә фикъһы гыйлеме буенча сорау арты со¬ рау явып кына торды. Батырша үз гомерендә аларны күп ишеткән иде ннде. Кыска һәм аңлаешлы итеп, сөаль би¬ рүченең кытыгына тими генә җаваплар кайтарды. Ул ара¬ да табынга табак-табак ит килде. Хөрмәтле мнһманга исә аерым савытта пешкән тәкә башы китерделәр. Ул бә¬ ләкәй генә калҗа кисеп алып капты да, башны янәшәсен¬ дәге муллаларга бирде — ихтирам билгесе рәт буенча «итте. 197
Ниһаять, кымыз бирделәр. Ул әле муртайда 1 чагында ук моңа хәтле элкен-селкеирәк барган мәҗлесне җанлан¬ дырып җибәрде. Сораулар онытылды, шифалы эчемлекне олылау сүзләре әйтелде. Берәр чәркә эчеп кунгач, табын¬ ның кәефе янә үзгәрде: сүзләр киселде, чырайларга ол¬ патлык, зурлык галәмәтләре чыкты. Алай да кымыз үзе¬ некен итте, янә берничә чәркә күтәрел кунгач, табында саллырак сүзләр ишетелә башлады. Монысы инде түрдә утыручы галим-голәмәнең әңгәмәгә кушылуы иде. Алар¬ ның инде сораулары да четереклерәк, олырак. Башта олуг кунактай бер кеше аша гына утыручы зур чалмалы мул¬ ла телгә килде: — Әна вәлинигъмәт, аллаһ тәгаләне бик тә кодрәтле вә куәтле днп беләбез. Иблис шундыен илаһи затка буй¬ сынамы? Баш бирмәсә, ничөн хак тәгалә ана харам эш¬ ләр кылырга ярдәм итә, ничөн ул явызның җанын җәһән¬ нәмгә җибәрми? Монысы мәҗлес саен була торган коткылы сораулар¬ ның берсе иде. Олуг галим четерекле сөальгә җавап бирә алырмы, янәсе. Батырша хәлне шунда ук төшенде, кат¬ лаулы сорауга җавапны да төпле итеп бирергә кирәкле¬ ген аңлады: — Бу хакта изге китапларда болай диелгән,—днп башлады Батырша, тыныч кына.— Бән бәндәләремә баш бирдем, гакыл бирдем. Күрергә күз, ишетергә колак бир¬ дем. Эшне Иблискә ияреп, аның коткысын тыңлап эшлә¬ мә, бәндәм. Аксакаллар җирле акыл иясе белән атаклы Батырша хәзрәт арасындагы бәхәснең ни белән бетәсен көтеп тын калсалар да, сораудан канәгать түгеллекләре йөзләренә чыккан иде. Нигә дисәң, һәркайеы кунакның үзе сыман ук, дөньялыкта бер тиенгә кирәкмәгән сүзләр түгел, бү¬ генге катлаулы хәлләр турындагысын көтеп, пытпылдап утыралар. Ниһаять, Батыршаның сул ягында утыручы кы¬ зыл буй-буй җилән кигән кәҗә сакаллысы сүз башлады: — Хәзрәт, ишетеп торабыз, күреп торабыз: ил-җире¬ бездә теге ләгънәт орган завут-кальгалар, калалар арт- каннан-арта, кяфирләр ншәнгәннән-ишәя. Мөэмин-мөсел¬ маннарга җәбер-золым чиксез-чамасыз. Бу тарлыклар Дәҗҗал мәлгунь кәсафәте түгел микән дим бән? Батырша сүзнең болайга авышуын күптән көтеп уты¬ ра иде. Инде киләп сүтелә икән, җепнең очын чуалтмый гына йомгакка урарга кирәк. Сорауга төгәл вә ачык җа- 1 Муртай — кымыз савыты. 198
вап бирерлеге, анлык һиммәте булса да, әңгәмәне куерту нияте белән, бәхәсне әйләнчегрәк юлдан алын китте: — Әйа мелла, китаплардан укын беләсез: Дәҗҗал замана ахыры җиткәч кенә чыгачак бит ул... Хәйләсе барып чыкты, каршында утыручы сары са¬ каллы берәү, аны бүлдереп, кычкырып әйтеп салды: — Шәят кыямәт җиткәндер, вәлиннгъмәт, дөнья шуңа болганадыр... — Ярый, шулай дип фараз итик,—дип фикерен дәвам итте Батырша, мәртәбәле генә һәм буй-буй җнләнлегә карап алды,— яүм-әл-кыямәт — хисап көне җитте диик. Мәгәр шунысы да мәгълүм: ахырзаманда Дәҗҗалның хакимлеге кырык көннән дә артмаска, Мәһди килен ул явызны үтерергә тиеш ләбаса. Ә сәнең Дәҗҗал, мелла инде ничә еллар башбаштаклана. Күрдегез, ишеттегез: мәһдиләр булмады түгел, тик берәве дә сән әйткән Дәҗ¬ җалның җанын җәһәннәмгә җибәрә алмады. Хикмәтле сүздән бар да тынып калды. Нигә дисәң, Ба тырша сүзен киная белән әйтсә дә, аны бөтенесе дә аңла¬ ды. Әлеге сары сакал, барыпың уен белдергәндәй, утка ялкын өстәп җибәрде: — Алайса безне кыерсытучы көчне Дәҗҗалдан да куәтлерәк димсең, хәзрәт?! Кем соң ул? Кымыз миләрне кыздыру эшен эшләде бугай, мәҗлес кызгапнан-кыза барып, сүзгә табындагыларның яңадан яңалары кушылды Мәгәр гайрәтләнеп алган ирләр чете¬ рекле сорауга җавап бирергә ашыкмыйлар нде. Шул чак табынның аргы очында утырган Абдулла Мөслим угълы кычкырып җибәрде: Әй аксакаллар, шуны да белмәгән булып утырма- сагызчы. Кем дә кем, имеш. Кяфирләр, әлбәттә! Шул имансызларны кырып-чабып бетерергә кирәк безгә! Мәҗлес Батырша көткән юнәлеш алса да, монысы әле яшь әтәч тавышы гына иде. Ә бит яшь әтәч кычкырудан таң атмый. Гомер иткән карт әтәчләрнең авазларын ише¬ тәсе иде. Шул ният белән ул әңгәмәне янә дә бормалы юлдан алып китте: — Аллаһе тәгалә әйткән: бән җир өстенә күп кавем¬ нәр яраттым. Бәндәләр барысы да бер-береннән яхшы¬ лыкка үрәнергә, күркәмлекне күреп куана белергә, көн- нәп-көп әйбәтрәк булырга тырышып яшәргә тиешләр, ди¬ гән. Сары сакал шунда ук ана каршы чыкты, урыныннан кубып, тезләренә калыкты хәтта: — Әй вәлинигъмәт, бер якның тырышлыгы белән 199
генә буламы соң ул?! Хак тәгалә үзе шаһит: безнең хала- еклар берәүне дә рәнҗетми, берәүдән берни тартып ал¬ мый. Ана карап туктыйлармы сон тегеләр?! Юк внт, һа¬ ман саен азыналар, ни кыланганнарын белмиләр. Аллаһ тәгалә әйткән яхшылык һәр ике тарафтан булырга тиеш ләбаса! Мәҗлескә шушы сүз кирәк булган икән. Бердәм ку¬ бып, шаулаша-кычкырыша башладылар: — Өстенә бастың, менла: алар халаекларны көчләп чукындыралар, мәчет-мәдрәсәләрне вәйран итәләр! — Ие, ие, динен ташламаган мөселманнарга өстәмә алым-салымнар йөклиләр, әллә ниткән бурычлар тагалар, очы-кырые күренмәгән тарлык вә хурлыклар китерәләр! — Соң инде, гомер бакый хода биргән тагълардан вә күлләрдән чыгарган тозны кальгалардан сатып алырга кушалар. Тыңламаганнарны кыйныйлар, хибесханәгә яба¬ лар, үлтереп ташлаганнары да бар! Тавыш зурга киткәч, Батырша табыпдагыларны тыярга тырышын, кулын күтәрде. Әмма әлеге сары сакал аңар¬ дан җәһәтрәк булып чыкты, аягына ук торып басты һәм бөтен алланны ярып кычкырып җибәрде: — Мөхәммәт пәйгамбәрнең яшел байрагын күтәрер чак җитте, ирләр! Аның сүзен мондагылар гына түгел, башка табында- гылар да күтәрен алдылар: — Җиһад! Җиһад!! — Аллаһе әкбәр... Аллаһе әкбәр... Мондыен коткыдан йөрәге алынган хуҗа — мишәр Ха- булла йөгереп килеп җитте. Аның агарынып китүен сар- гылт-кара бите дә яшерә алмый иде хәтта. Ул табын яны¬ на җитәр-җитмәстән барын уздырырга тырышып акыра иде: — Җәмәгать! Әй, җәмәгать! Ташлагыз әле юк-барны. Сүзне чичәннәргә бирик булмаса. Яисә курайчыга... Әй, пәһлеваннар, көрәш мәйданына! Табындагылар өсләренә салкын су койгандай шым калдылар. Моңа хәтле ябайлар табыны тирәсендә чуал¬ ган чичән белән курайчы килеп җиттеләр, уен-җыр, мәзәк сүз башланды. Алан уртасында көрәшчеләр сөлгеләрен бср-беренен биленә салдылар. Батырша хәле китүне сылтау итен, кунакчыл хуҗаның киез тирмәсенә керде, түр буйга салынган урынга ятты һәм ишеткән-күргәннәрен бер төенгә җыя башлады. Алай, вакыйган, халаекларның сабыры төкәнеп бара булса ки¬ рәк. Дөрес, табында мулла-мунтагай, галим-голәмә генә 200
г гайрәтләнде гайрәтләнүен. Мәгәр алар ил сүзен сөйлиләр булыр. Соңрак башка табындагыларныц да кушылып ки- түс тикмәгә түгел. Җнһад, диләр. Дин өчен изге сугышка чыкмакчылэр, димәк. Суз дә юк, дәррәү күтәрелү өчен әйбәт сылтау. Укыганы, ишеткәне бар Батыршанын: кай¬ сы гына заманда вә кайсы гына мәмләкәттә булмасын, за¬ лим түрәләргә каршы чыгучылар башлап днн байрагын күтәргәннәр. Сүз |дә юк, гавамны кыздыру вә ияртү өчен алыштыргысыз чара бу. Тик шунысы бар: мулла-мунта¬ гай, галим голәмә сүзгә оста булса да, кулына корал алырга ашыкмый бит ул. Яуда төп көч — әлеге дә баягы ябай халык. Алар арасында исә динем өчен түгел, көнем өчен дип яшәүчесе күбрәк. Анысына да үпкәләп булмый — дин белән генә тамак туймый ла. Гавам күтәрелә икән — үзен җәберләүчеләргә каршы күтәрелә. Димәк ки, нык¬ лап уйланасы бар монда. Мөхәммәт байрагы астында кузгалган халык көрәш дәвамында аптырап калмасмы? Мөмкин, бик тә мөмкин. Нигә дисәң, җиһадка чыккан ха¬ лык кяферләргә каршы гына сугышып, мөселман түрәсен якларга тиеш була ләбаса. Ә аларнын күбесе урысны күргәне дә юк, нужаны «үз» түрәсеннән чигә. Бар үче- нәфрәте шул ук Тәфтиләүләргә, Янышларга. Ул исә ялар¬ га чиртмәскә дә тиеш. Димәк ки, җнһадтан гайрәте кай¬ тачак халаекларның. Әлхасыйль, бер тарыдан ботка пеш¬ мәгән кебек, бер мәҗлестәге сүзләргә карап, нинди дә булса нәтиҗәгә килергә ярамый. Халаеклар бер Мөслим нләүендә гепә түгел бит әле. Бу як халаекларында миһманны бер көн генә кунак итү белән чикләнү юк — мәҗлес икенче көнне дә дәвам итте. Хабулланың малы да, кымызы да җитәрлек, тагы өч-дүрт көн табын корса да бөлмәс. Әмма, Батыршаны ашка алырга дип, башка җәйләүләрдән дә килеп кенә то¬ ралар. Аларыи да үпкәләтеп булмый. Өстәвенә, җае чык¬ канда яңадан-яңа җирләр күрү, башка кешеләр белән оч¬ рашу аның ниятенә дә килеп тора. Җәйләүдән-җәйләүгә йөри торгач, ун көн үтеп тә китте. Мәҗлесләр күп булды, тик аларның берсе дә Батырша көткән очрашу түгел иде. Кая гына бармасын, янында әлеге дә баягы мулла-мун¬ тагай уралды, шул ук эчпошыргыч сораулар яуды. Ул тү¬ земсезләнеп Мөслим старшина белән күрешүне көтте, лә¬ кин анысы нишләптер күренми иде, улы Абдулла гына бер тотам калмый остазына ияреп йөрде Батырша инде мондагы бертөрле, тук һәм хафасыз тормыштан туя ук башлаган иде. Беркөнне иртән ул ку¬ нак булып төшкән җәйләүгә атларга атланган бнш баш¬ 201
корт килеп чыкты Ук-жәяләрс җилкәләрендә, чукмарла¬ ры кулларында. Яшьләр, чибәрләр, гайрәтлеләр. Арада мәртәбәлссе бугай, кысыграк күзлесе, каратут табак бите белән кыр казагын хәтерләтүче мөлаем егет анык алды¬ на килеп басты: — Күршедәге Салчыгут иләүе башкортлары сәне миһ¬ ман итеп чакыралар, агаем. Батырша чакыруны кабул игге, башкортларга рәхмә¬ тен җиткерергә кушты. Ниһаять, күңелгә тиеп беткән галим-голәмәдән котылу чарасы табылды — хәзрәт Салчыгут иләүенә җыенды. Тик, авырткан башка тимер тарак дигәндәй, мондагы мишәрләрнең дә байтагы мәҗлескә чакырылган икән. Бо¬ дай кызык өчен генә иярүчеләр дә табылды. Ярый әле, араларында, яшь мулла Абдулланы исәпкә алмаганда, дин әһелләре юк иде. Батырша атка менде, алты-жидс дистә мишәр озатуында, юлга чыкты. Мөслим старшина иләүендәге табыннар табын булма¬ ган икән. Ир-егетләр, хатын-кызлар кайнап торган зур гына урман аланына килеп кергәч, Батырша бер мизгел¬ гә тукталып калды. Мондыен ук күп халыкны ул егет ча¬ гында Эрбет ярминкәсендә һәм Уфада гына күргән иде. Алан тирәли учаклар ягылган, казаннар асылган, алар тирәсендә аллы-гөлле киенгән бичәләр әвәрә килә. Бер тарафта яна гына тунап алынган өч ат тиресе чирәмгә жәеп куелган. Урман эченнән килеп чыккан кунаклар төркеме күре¬ нүгә, мәйдандагы егетләр һәм яшь ирләр аларга каршы ташландылар. Атларын тезгеннәреннән алып, мишәрләр¬ гә иярләреннән төшәргә булыштылар. Дистәгә якыны Ба- тыршага таба ыргылды. Ул аны-моны дәшәргә өлгермәде, егетләр аны ияреннән күтәреп алдылар да, йөгереп дияр лск алан түренә алып киттеләр. Күз ачып йомганчы ди¬ ярлек урталыктагы бөдрә миләш куагы күләгәсендә утыр¬ ган аксакаллар каршына китереп бастырдылар. Шөһрәте бөтен Урал төбәгенә таралган хәзрәтне күрүгә, картлар дәррәү телгә килделәр: — Әйа вәлинигъмәт, хуш килдең,—дип баш орды¬ лар. Ул бер читкәрәк китеп, комгандагы су белән бит кул¬ ларын юып килгән арада бөтен аланны тутырып табын¬ нар әзерләнгән, аларга батман-батман елкы ите бирелгән иде инде. Табыннар кырында ук тәгәрәшеп яткан муртай- лар һәм имән мичкәләр монда кымыз-балиың мулдан бу¬ лачагын хәбәр итәләр иде. 202
Батыршаиы миләш күләгәсендәге аксакаллар табыны¬ на алып килделәр. Кунак иң түрдәге мендәр өстенә уты¬ рырга өлгермәде, табында кымыз һәм бал тулы чәр¬ кәләр, ташаяк савытлар хәрәкәткә килде. Кайсыдыр: — Әй хәзрәт, сәнең исәнлеккә,— дип кычкырды. Шул сүзне хуплап шаулашып алдылар да чәркәләрен бердәм күтәрделәр. Батыршага бер чүмеч бал сыешлы затлы чәркә туры килде. Моның белән берне генә эчеп куйганда да жебеп төшәргә мөмкин иде. Ул балны авыз итеп кенә алды да чәркәсен ашъяулыкка куйды. Ярый әле кыстап бәйләнүче булмады, чөнки инде дөнья хәл-әхвәл¬ ләре хакында сүз башланган нде. Башкортларның бер¬ се — пәһлеван гәүдәле, җете-кара сакал-мыеклысы аеру¬ ча гайрәтләнеп, бөтен аланга ишетелерлек итеп сөйли нде. Менә ул Батыршага таба борылды һәм яшьлеге ташып торган кеше комарлыгы белән сүзен дәвам итте: — Менә шылай, хәзрәт, эчә торган тозларымыз вә аулый торган сунарларымыз тыелды. Был падншаһымыз заманында фетнәләр вә җәфалар чиктән ашты. Бәс, тә¬ кать тотарлыгымыз калмады. Шуннан да яманрак эш булырмы?! Моңа кадәр ризыкка кагылмый, йокымсырап диярлек утырган, инде шыр сөяккә калып кипкән диярлек борын¬ гы аксакал зәгыйфь тавыш белән бүлде: — Тукта, Хуҗагол, кызма! — карт кипкән иреннәрен ялман алды, алдындагы чәркәдән камыз тотып куйды,— Хәзрәт, диндән чыгармак Указ илә тыела, дип ишетелә¬ дер. Шул хакмы? Батырша авызын ачарга өлгермәде, каршы якта утыр¬ ган бурлат чырайлы башкорт урыныннан калкынып ал¬ ды. әйтеп куйды: — Тыюдан ни файда, хөкем гаделлек белән башка¬ рылмагач... Авызыннан сүзен тартып алуларыннан канәгать иде Батырша. Ул бит нәкъ менә шулай ихластан сөйләшүлә¬ рен ишетергә, башкортларның ниятләрен белергә днп килде. Эчләрен бушатсыннар әйдә. Ул арада теге Хуҗагол дигәне алдындагы чәркәне бу¬ шатып куйды, авызына олы гына симез калҗа капты, тезләнеп алды һәм тагы да ярсыбрак сөйләп китте: — Үз рәгыйясе1 берлә уйнаган, уз кулы астындагы халаскларга золымлык кылган йорт унмас булыр. Халык 1 Р ә г ы и я — бер дәүләтнең халыклары. 203
теленә төшкән буш булмас, бу усаллыкларның ахыр бер ниһаясе1 бардыр! Тавышка күрше табындагы ирләр дә, урыннарыннан кубып, монда җыела башладылар. Бераздан инде миләш төбенә байтак халык бөялгән иде. Араларыннан берәү — сакал-мыегының пөхтә итеп кыркылуына, чиста вә купшы киеменә караганда, абызга охшаганы сүзгә кушылып китте. — Күрәсез кем, золымлык түрәләремсздә вә янарал- ларымыздадыр. Ошбу Ниплүй залим янарал, падишаһка прибул итәем, ана сөекле булаем вә мәртәбә табаем дип, кул астындагы халаекларны болгатып, төрле хәлләргә дүндереп, өсләренә гомер бакый күрмәгән йөкләрне йөк- ләтмәккә көчләп, риза дәгүлләрне ризалыкка язып, там¬ галарны салырга көчләп, төрле хәйләләр берлә дин вә дөньяларына тарлыклар китереп, инсаннарга кайгы-хәс- рәтләр бирәдер. Йәгъни халаекларны падишаһ хакында яман уйларга төшереп, йөз дүндереп, аларныц качып ки¬ түләренә сәбәпче буладыр. Шуңа төшенеп җитмәгән га- вам, падишаһ хакында начар уйлап, бу барча фетнәләр вә җәфалар шәрәфэтле Мәликәдәндер дип, качып китәргә дәртләнәләрдер. Бәс, ул мәлгунь аңгыра янарал падишаһ¬ ка яхшылык вә файда итәмен ди торгач, үзснен ахмак¬ лыгы берлә патшабикәгә зал имлек вә әшәкелек исеме йөкләп, халаекларны качырмакка сәбәпче уладыр, пади¬ шаһны үз халкы арасында вә һәм башка өлкәләрдә за- лн.млек вә наданлы исеме илә шөһрәгләндерәдер. Хак тә¬ галәнең тәкъдиредер: уйларны узып, без ни кылаек? За¬ лим булсалар да, эш анлар кулында. Әгәр анлар угъры- ны тугъры, тугърыны угъры, риза дәгүллегемезне риза дәго падишаһ хәзрәтләренә мәгълүм итсәләр, эш-сүз ан¬ лар дигәнчә буладыр... Анысының сүзен урта яшьләрдәге кара-сары чырайлы берәве күтәреп алды: — Хагын әйттең, абыз! Падишаһны залим димәйбез. Падишаһ гаделдер, вә ләкин үз куеныннан китмәгән, без¬ гә килеп җитмәгән гаделлектән ни файда?! һәркемнең кулы җиткән җиргә күзе җитмәсме булыр? Күрәсез кем, безнең кулымыз кыскадыр. Иортымыз эчендә бер кузы¬ ның1 2 аягы сынганын күрсәк, аны бәйлибез. Шуның тик без падишаһымыз кулы астындабыз. Әгәр хакыйкать па¬ дишаһлык тикшерүе илә тикшерелсә, күзе җитмәсме бу¬ 1 Н и һ а я — сон, чик, ахыр чиктә, сон дәражәдә. 2 Кузы — көзге сарык бәрәне. 204
лыр идс. Бә нлла, без йортымыздап узмаган кыска ку- лымыз берлә түрәләр, янараллар ашасыннан, эшемезне вә хәлләремезне падишаһ хозурына җиткерә алырмыз- мы?! Баядан бирле нидер әйтергә пытиылдаи торган Ху¬ ла гол, тегесе тынып калуга ук, элеп алып китте: — Әү вәл-әүвәлдән пшетә-күрә киләбез: залим түрә¬ ләрнең мондый чиктән вә гантдил ашкан золымлыклары вә халаскларныц бу кадәр рәнҗемәк хәбәрләре падишаһ хозурына мәгълүм ул мае. Ул залимнар кылган тик зо¬ лымлыкларны үзләренә күрсәтергә кирәк. Бәс, аплар без¬ нең динемезне хурласалар, безне үз диннәренә көчләсә¬ ләр, малыбызны, милкебезне таләп итсәләр, безгә нинди үкенеч булыр. Әйдәгез, без дә айларның диннәрен хур¬ лан, үз динебезгә өндик, малларын талан алыйк —жа- Һилләргә 1 каршы күтәрелик! Шунда гына хәлләремез па¬ дишаһка ирешер, эшләремез камиллек вә гаделлек бер¬ лән тикшерелер. Теге коры сөяккә калган аксакал Хуҗаголны янә тез¬ генлисе итте: — Артыгын кайнарланасың, Хуҗагол! Нугай юлы хал¬ кының хәле безнекеннән мөшкелрәктер. Нинлүй янарал берлә Котлымбәт морза Оренбурга якын тора торган ха- лаенларның җаннарын алырга җитешәләр. Алардан җәй буе бүрәнә, дыранча, кабык ташыталар, җирләренә, ур¬ маннарына зыян китерәләр. Ул түбә —угын юкка атма¬ ган, агы җиргә ятмаган данлы-чаблы Алдар батыр төя¬ ндер. Шундыен пәһлеван аймагы кяфернең бу фетнәлә¬ ренә чыдармы?! Бәхәс кызганнан-кызды, ул инде сумалага капкан ял¬ кындай дөрли иде. Батыршаның тамагы кибеп китте, ал¬ дындагы балын йотып куйды да уйланып калды. Хуш, килүе бушка китмәде, мәсьәлә ачыкланды. Башкортлар¬ ның да изү-кысулардан тәкатьләре калмаган. Бүген яу чыкса, бүген кушылырга әзерләр. Алай да башлап атка менәселәре килми. Әлеге аксакалның Алдар батыр төяге булган Нугай юлы башкортларына ишарәсе юкка түгел. Димәк ки, Нугай юлындагыларның коралланулары ха¬ кындагы сүз буш түгел. Димәк ки, башлап җибәрүчеләр¬ не дә шул тарафтан көтәләр. Озын-озакка сузмый алар белән дә багланышка керәсе булыр. — Әйа вәлл нигъмәт! Әйдәгез, пәһлеваннарның көч сынашуларын караек! 1 Жа 11 и.1 — надан, белемсез, укымаган. 205
Башы өстендә яңгыраган тавыштан сискәнеп, Батыр¬ ша күзләрен ачты. Табындагы халык, аягына калкын, алан уртасындагы мәйданга таба кузгалган иде. Шул як¬ тан кыэдырмак нә егетләмәк авазлары ншегелсп-ишете- лел куя — көрәшчеләрнең беренче пары бил алышкан икән. Бераздан көрәш тәмам кызды. Мишәрләрдән дә, баш кортлардан да пәһлеваннар көч сынашырга атлыгып то ралар. Мәйданны урап баскан халыкнын бер ише баш¬ корт көрәшчесенә, икенчеләре мишәрләргә көч-куәт биреп, шашып-ярсып кычкырыша. Бнл алышучылар исә болан да тәмам кайнарланып җиткәннәр. Ә бер тарафта уктай төз наратка бәйләп куелган кара-туры аргамак аларны тагы да дәртләндерә иде. Аларны гынамы, Батырша үзе дә мәйданга чыгарга ымсынып-ымсынып куйды. Анысы көрәшкә болай да чыкмас иде чыгуын. Шул мәлдә каяндыр халык арасыннан килеп чыккан Абдулла аны бөтенләй суытып жнбэрде: — Атаемнан кеше килде,— диде егет, йөзенә олпатлык чыгарырга тырышып.— Кунып калмасыннар, бәнем җәй¬ ләвемә кайтсыннар, дигән. Бүгенге мәҗлес-бәйрәмнән күңелләре хуш вә канәгать булса да, башкортлардан аерылып китүе ансат түгел нде. Иләү халкы мәшһүр мулланы монда калырга, ике-өч ат¬ на булса да мнһманлык кылырга кыстый башлады. Ба¬ тырша старшинаның чакыруын калкан итте. Вакыйган, Мөслим бер дә юкка дәшмәс, дип уйлады ул. Старшинаның Мөслим авылыннан егерме чакрым ча¬ масы мондарак җәйләвенә күз бәйләнгәндә кайтып җит¬ теләр. Кадерле кунакны зурлап вә ихтирамлап каршыла¬ ды Мөслим, әлегә хәтле чакыра алмавына гафу үтенде — Бнгайбә, хәзрәт, кинәттән катын сырхаулап кит те,— диде ул, ничектер кыенсынып — Шөкер, хәзер инде аягында. Ул кичне зурдан купмыйча, вак-төяк сүзләшеп, намаз укып үткәрделәр. Аш мәҗлесе иртәгәгә билгеләнгән икән Алай да Мөслим старшинаның табыны бик тә үзгә иде. Хуҗа үзе дә, улы вә өч-дүрт могтәбәр ир. Аңлады Батыр¬ ша: сыйланудан бигрәк, сөйләшеп, мәслихәтләшеп уты¬ руга йөз тоткан мәҗлес иде бу. Шуңа да мәсьәләне баш та ук кабыргасы белән куйды: — Әй Мөслим ага, заманада көннән-көн яхшылык ар тамы, яманлыкмы? Старшина чыраен сытты, сөйләп китте: — Әна вәлинигъмәт, ни дип сорайсың? Үзеңә мәгь- 206
лүмдер, кяфирнсң җәфасы сәбәбендәп җилкә җенсмез сыйгандыр. Хак тәгалә үзләренең сыртларын җимерсен, өметләрен өзсен. Бәнем камандамнан байтак кешене хәй¬ ләләр вә куркытулар берлә диндән чыгардылар һәм Сал- чыгут иләүеннән күп җәмәгатьне диннән яздырып, харап иттеләр Картайдым, куәтем дөкәнде. Гомер бакый пади¬ шаһның әмерен тоттым, хезмәтен иттем. Падишаһ риза¬ лыгы өчен диндәшләремезнең канын түктем, җанын кый¬ дым. Халкымызның сәламәтлегенә вә йортымызның яман¬ лыгына кайгыртучанлык күрсәткән булып, Указлар укыл¬ ды: «Мишәр халкы вә внрнай башкорт халкы нрлыкаулы торсыннар, борынгы гадәтләренчә яшәсеннәр»,— диделәр, Әмма ликпп явыз кяфир тарафыннан фетнә кимемидер, киресенчә, көннән-көн артадыр. Бу арада янә фетнә пәй¬ дә булып тора. Ие, тоз... Мөслимнең сүз башы әйбәт килеп чыкты, табындагы- лар бердәм гәпкә кушылып китте. Батырша исә әңгәмәгә кагышмый, вакытывакыты белән сүз кыстырып, тегеләр не кыздырып кына җибәрә иде. Мәҗлес кара тәнгә кадәр сузылды, сөйләүләр күп бул¬ ды. Тик аларда инде Батырша өчен яңалык юк иде. Алай да байтак кына түрәләрнең, мулла-абызларнын гавам ягы¬ на авышулары аның күңелен күтәрен җибәрде, кубачак яуныи уңышына ышанычын ныгытты. Старшинаның җәйләве нибары өч-дүрт тирмәдән тора иде. Батырша монда тынычлап ял итте, бер хафасыз бән- д-тдәй, урман-су буйларында йөрде, хуш исләр иснән ки¬ нәнде. Ниһаять, ул Карышбашка кайтып китәргә җы- < нды. Шул көнне кичке буйда җәйләүгә сәеррәк юлчы килеп чыкты Аның өстендәге ясауыл мундиры Батыршаны шөб¬ һәгә төшерде. Ул нхтыярсыздан җиләне кесәсендәге пас¬ портын капшап алды. Ярый әле писыр Кузьма иске пас- п. ртына нидер тырмаштырып биргән иде. Югыйсә кабат зинданга эләгүеңне көт тә тор. Шөкер, килүче татар казагы булып чыкты. Аты — Мансур икән. Йомышы да хәерледән — Батырша хәзрәт¬ не миһманлыкка алырга килгән. — Порт-җңрсң ерактамы соң? — дин сорамый булды¬ ра алмады мулла. — Моннан җитмеш чакрым чамасы булыр. Шактый ара икән. Өстәвенә, күрмәгән-белмәгән бән¬ дәләр арасына барасы да килми иде Батыршаның. Икен¬ че яктан, казак ясауылы белән танышу, татар гаскәрилә¬ ре белән аралашу мөмкинлеге ымсындыра иде аны. 207
Сонгысы җиңде. Пртәгәссн Мансур ясауылнын җи- тәктәге атына атланды. Кыйблага йөз тотып юлга чыкты лар. Башта тәннәр язылганчы дип, атлатып кына барды¬ лар. Мансур, юлны кыскарту нияте белән булса кирәк, тәрҗемәи хәлен сөйләп алды һәм аны шактый күңелсез тәмамлады: — Падишаһ ризалыгы өчен мөселманнарның канын түктем. Җанымны аямый, укка-сөңгсгә каршы барып, күп җәрәхәтләр зәхмәте чиктем. Нәтиҗәсе нн? Камаләребез комга утырды — вәт шул. Вафасыз мәлгуньнәрнең сүзен- сүз җиткереп булмас. Ялчыларымны чукындырып, ма¬ лымнан яздырдылар. Көн кызганчы днп, юырттырып киттеләр. Инде сөйлә¬ шүе кыен, мәгәр уй өчен хөрлек иде. Казакларның да хәл¬ ләре шәптән түгел икән, дип фикер йөртте Батырша. сә» фәренеи бушка булмавына кәефе килеп. Өмете акланды. Мансур ясауыл кальгасында ул күп гаскәриләр белән очрашты. Бер-пкс көнгә генә дип бар¬ ган мулланың миһманлыгы сузылды. Аны йорттан-йорт- ка, кальгадаи-кальгага йөртеп, бик тә олыладылар, сый¬ ладылар. Әмма Батырша өчен иң мөһиме шул булды: ул казакларның да, башка халаеклар кебек үк кимсетелеп, җәберләнеп яшәүләрен күрде. Аннан да битәр, халаек- лар кузгала калганда, казакларның да болага кушыла- чакларына инанды. — Башлансын гына, татар казакларының барын кү¬ тәрәм!—дип саубуллашты аның белән Мансур ясауыл Мөслим авылына ул бер ай үткәч кенә кайтып төште. Җәмгысе нсә миһманлыкта нке ай узып киткән иде инде Батырша туган ягына кайтырга җыенды. Дүртенче бүлек Сөмбелә йолдызлыгы — җәйнең таҗы, йөрәгендә эт үлмәгән булса, авыл кешесе бер генә мизгел дә тик уты¬ ра алмый бу чакта. Инде арыш урылып, кибәнгә куелган Анысын чәчүлек орлыкка җитәрлек нтеп сугып аласы бар Форсаттан файдаланып, берәр олау ашлыкны тарттырып, яңа уңыштан или пешергәндә дә ярар нде. Юк, анысы кач мае, беренче спасе җиткәнче уҗым арышын чәчеп куярга кирәк. Ярый ла пар җирен вакытында сукалый алган булсаң. Сукалаган тәкъдирдә дә кабатлау зыян итмәс. Уҗым басуын эшкәртеп, чәчәргә өлгермисең, бодай ба¬ шаклары пешеп җитә, арпа, солы коела башлый. Шуңа 208
да игенче алны-ялны белми Сөмбеләдә бәйрәмнәрне, га¬ дәт йолаларны онытып тора. Әнә шундый кылны кырыкка ярырдай вакыт булуга карамастан, бу җомга намазына халык гадәттәгедән күб¬ рәк җыелган иде. Карышбашныкылардан кала тнрә-як карьялардан мишәр-башкортлар да килгән, һәркайсының инде нке айлар югалып торган Батырша мулланың үзе имамлык иткән намазда катнашасылары килә, мөгаен. Быел җәй төбәктәге хәлләрне ишетмәгән-күрмәгән кеше шулабрак уйлар иде, әлбәттә. Мәгәр Батырша халыкның бүген дәррәү кубуы сәбәбен тиз аңлап алды. Муллала¬ рының чит-ят аймакларда нишләп йөрүен тәгаен генә бел- мәсәләр дә, аның миһманлык кына кылмавын, башка иләүләрдәге халаекларның нн киңәштә торуларын пше- теп-күрен кайтуын чамалый мәхәллә халкы. Батырша исә һич кенә дә чишелеп китмәде: сәламнә¬ рен алды, үзе хәл-әхвәл сорашты, тик сәфәре хакында ләм-мим. Моңа берәү дә үпкәләмәде тагы, һәр нәрсәнең үз җае, үз вакыты бар дигәндәй, дөнья хәлләренең сәга¬ те— намэз-вәгазьдәи соң. Сабырлык кирәк. Менә фани дөнья хафаларын онытып, ихластан хак тәгаләгә сәҗдә итәрләр, аннан инде һәрвакыттагыча ил-җир белән ида¬ рә итүче түрәләр аманлыгына дога кылырлар, шәрәфәтле патшабикәгә, аның вәзирләре вә Наибләренә буйсыну, баш ору кирәклеге хакында вәгазь тыңларлар. Соңрак исә сүз мәгыйшәткә, төрле-төрле халаекларның хәл-әх- вәлләрснә күчәр — шунда инде көткән яңалыклар да өс¬ кә калкып чыгар. Булмады, мәхәллә кешеләренең өмете акланмады. Ба¬ тырша җомга намазын гадәтенчә һич иренми җиренә җит¬ кереп укыса да, гыйбадәттән соң җәелеп китмәде. Хәтта вәгазе дә ничектер коры һәм өтек килеп чыкты. Әрсезрәк¬ ләр юкка гына аның тирәсендә сырпаландылар, юкка гы¬ на берссннән-берсе тозсыз сораулар биреп йөдәттеләр. Мулла берсенә дә ачылмады, ул гына да түгел, камзул кесәсеннән дисбесен чыгарды һәм мәчеттә ялгызы кал¬ гандай тәсбих тарта башлады. Җомгадагыларның күбесен чит-ят аймаклардагы хәл¬ ләрне беләсе килү корты кимерсә дә, җәй кояшының тә¬ рәзәдән төшкән нурлары кызыксынудан көчлерәк иде. һәркайсының өендә, басудагы кишәрлегендә кырык эше кырылып ятканда әллә кай җәһәннәм астындагы халаек¬ ларның гамәл-шөгыльләре, уй-ниятләре әллә кая артка чигенде, урыннарыннан бердәм кузгалып, үз мәшәкатьлә¬ ре артыннан шылу ягын карадылар. 20$ 14 ч |<н
Мулла аларны тоткарламады. Тугызынчы дистәне вак дым башлаган, инде Хозыр-Ильяс кыяфәтенә кергән икс чал картның ин соңгылар булып кузгалуларын көтте дә, алар ишектән чыгуга, намазлыгыннан кузгалды. Ул та¬ вышсыз гына тышка чыкканда әлеге аксакаллар кулла¬ рындагы таякларын акрын акрын күчереп, капкага таба баралар һәм мыңгырдашып үзара нидер сөйләшәләр иде. Тышкы ишек күләгәсенә ышыкланып, сүзләренә колак салды Батырша. — Аныштынмы, Мөбарәкша, хәзрәт бөтенләй үзгәреп кайткан. — Ие, ие, хәтта кем, патша хәзрәтләре, аның вәзирлә¬ ре вә наибләре исәнлегенә дога да тотмады бүген. Сизгәннәр, дигән уй үтте Батырманың башыннан. Хак, бүген ул аңлы рәвештә патшабикәне дә, аның яраннарын да телгә алмады, халаекларны алар саулыгына дога кы лырга чакырмады, падишаһка һәм аның түрәләренә буй сынырга өндәмәде, һәм моннан болан өндәмәс тә! Дин¬ дарларлы залимнар аманлыгына догага чакырмас! Ул картларның ераклаша төшүен көтеп, мәчет баскы¬ чына утырды. Уйлары да янәшәсенә чүмәштеләр бугай, Һаман да тынгы бирмиләр. Әйе, бүгеннән ул дөньяның бар залимнәрснә каршы баш күтәрде. Күңеленнән генә булса да. Урал аръягы иләүләрендә һәм Нугай юлы исән¬ ләүләрендә ишеткәннәре этәрде аны бу гыйсъянлыкка. Авылга кайткач күргәннәре дә иш янына куш булгандыр. Әнә бит, Уса вә Казан юлларындагы халаеклар да шун¬ дыен ук рәнҗүләр вә газаплар эчендә иза чигәләр икән лә. Бәндәләрне шул кадәр дә тарлык вә хурлыклар белән кыерсытуларга һаман түзеп торыргамы?! Юк, булмас! Алай да... Алай да күңелендә ниндидер юшкын Батыр- шаның. Ә, ис, бүгенге гыйсъянлыгы шәрәфәтле патшаби¬ кәне дә залимнар белән бер рәткә куйды түгелме соң ул?! Монысы ннде һич кенә дә гакыллылык түгел. Падишаһ мәрхәмәтледер. Кашки, бу мөселман бәндәләрнең чарасыз хәлләре падишаһымыз хәзрәтләренең үз хозурына җитке¬ релсә. алар падишаһлык гадәләте белән тикшерелсә, маз- лум инсаннар рәхмәткә вә рәхәткә тиенерләр иле тиенү¬ ен. Вәләкин ошбу яманлыкларны падишаһ катына җит керү, ана мәгълүм итү өчен зур тырышлык кирәк шул. Зүвәл халаекларга җыелып, киңәшләшәсе-мәслихәтлә¬ шәсе, иөрекчеләр әманәтен җилкәләренә алырлык гайрәт¬ ле кешеләр сайлыйсы бар. Аннан инде күп чыгымнар то¬ тып, яңар алдан вә түрәләрдән пай тәхеткә сәфәр чыгу «чей рөхсәт алырга, паспорт юлларга кала. Җае булса, 1’10
Ьларын гына ничек тә көйләр идең көнләвеп. Мөмкинлеге юк шул. Халаеклар падишаһ хозурына йөрекчеләр җибә¬ рергә дил җыелдылар исә, әлеге залим старшиналар вә түрәләр, алариы болага киңәшергә җыелган ворлар днп тогын ала.чар һәм калудпик итен, падишаһның каһәрен юлыктыралар. Теге чаклы мишәрләр өстенә егерме биш тиеп, ясаклылар өстенә сиксәнешәр тиен ясак салган мәл¬ не шулап булмадымыни? Халаеклар: «Мөгаен бу нади- Шаһымызиың әмере түгел»,— дип, ризасызлык күрсәткәч, шул җәфа сәбәпле падишаһ хозурына барын, мәрхәмәт эстәр өчен йөрекчеләр әзерли башлагач, шул ук залим старшиналар вә түрәләр алариы нурлар дип тотып бир «әделәрменн? Бәс. шулай икән, падишаһ катына бару, 1мондагы халаекларның авыр хәлен ул бөек затка җитке¬ рү һич мөмкин түгелдер. Алайса нишләргә соң, нишләр¬ гә? Чарасыз булып, хода нн язганны көтәргәме?.. Батырша авызы кибүен, эчәсе килүен абайлап алды. Өенә кайту нияте белән урыныннан кузгалды һәм җәһәт адымнар белән кител барды. Әмма бер тын белән кайтып җнтә алмады, калкасы төбендә нар ат күреп, туктап кал¬ ды. Атларның кара тиргә төшүләренә караганда, аларның озын юл үтүләрен аңлавы кыен түгел нде. Ишегалдында, келәт күләгәсендә аны икс башкорт көтел утыра нде. Мулла капкадан керүгә түбәнчелек бе¬ лән сәлам бирделәр, хәзрәтнең аягына егылдылар. — Торың,— днде аларга мулла, йомшак кына.— Кай¬ дан вә кемнәр буласыз? — Күлдәй нләүелнән, Шагаиан ыстаршина камапда- сыннанмыз,— дип җавап кайтарды берсе—хатын-кызны¬ кы сыман нәфис чырайлысы. Батырша аларның исемнәрен, авылларын сорамады, ^бары тик: — Сәфәрегез еракмы?—диде. — Йомыш берлә Уран иләүенә баруымыз,— сүзне әле- ire дә баягы хатын-кыз чырайлысы сөйли, янындагы юл¬ дашы исә ул әйткәннәрне «не, ие» дип җөпләп кенә тора иде — Сездән хәзрәт белән күрешеп, кайбер сөальләр со |рап китәек дин килдек. — Хуш, өйдән узың! — днде Батырша һәм башлап үзе кереп китте. Иренең уттай эш өстендә басуга таба борылып та ка¬ рамавына рәнҗегән Зөлхәбирәнең вакытсыз кунакларны Күрүгә каны кайнап чыкты. Алай да апы-моны сиздермә¬ де, тавышсыз-тынсыз гына табын әзерләде; өстәлгә гөж¬ ләп торган самавыр китереп куйды, балын-маен алып кил- н- 211
де. Ул да түгел, бөтен өйгә быелгы мәтрүшкәнең хуш исе таралды. Юлаучыларның сусаулары җиткән иде бугай, кыстат¬ мый гына өстәл янына утырдылар. Зөлхәбирә алъяпкычы итәге белән йөзен каплый-каплый чәй ясаган арада йо¬ мышларын йомышларга ашыктылар. Сораулары әлеге дә баягы мирас малы бүлү хакында һәм гаять тә беркатлы¬ лар иде. Батырша кунакларның хәйләсеннән елмаеп кун¬ ды. Сизелә: төп йомышлары бөтенләй башка башкорт¬ ларның. Шуңа да сузмады хуҗа, сорауларга кыска-кыска җаваплар бирде дә, сүзнең дилбегәсен уз кулына алды: — Йөргән-торган җирләрегездә ни хәбәрләр ишетә¬ сез? Вә һәм йортыгыздагы халаеклар ни хәлдә вә ни ки¬ ңәштә торалар? Җавапка һаман да шул җнтү кызлардан чибәр баш¬ корт алынды, тегесе исә башын ия-ня анысына көч биреп торды: — Әй хәзрәт, сәнең тик кешеләрдән яшерен, кемгә әй¬ тәсе булырмыз. Хакыйкать вә чын сүз улдыр: безнең кү- дәйләр вә һәм Әй суы буйлары, Урал аръяклары вә Ну ган юллары хәбәрләшеп, хәл белеш кәннәрдер. Кяфирләр- нең тәкать тоткысыз җәфалары сәбәбендән гаҗиз улмак- лары өчен, сугыш кораллары хәзерләп, аларны азындыр¬ маска вә үч алырга, диделәр. — Кап вакытта? — Әлхаль, вакыты тәгаен дәгүл, вәләкин һәркем әзер торсын дип, хәбәр тотыштылар. Тамакларын ялгауга кунаклар: «Юлчының юлда бу¬ луы яхшы»,— дин сөйләнә-сөйләнә, барасы җирләренә кузгалдылар. Алар китте, Батырша нсә сорау өермәсе эчендә күмелеп калды. Провинциянең дүрт юлыннан да халаекларның тәкате коруы, кулларына корал алулары хакында хәбәрләр һаман саен килеп тора. Мәгәр кузгалу вакытын берәү дә төгәл генә белми. Янә дә килеп, яуның башлыгы кем? Анысына да төгәл җавап юк. Шундыен зур бола җитлегеп килә—менә-менә кабынып китәчәк. Шулап булгач, аның беркетүчесе, башлыгы булырга тиеш ләбаса. Тик кем ул баһадир җан? Хәзергә исемен белде¬ рәсе килмиме, шуңа халык арасында күренмиме? Әйе, со¬ раулар күп. Аларның барына да җавапны бер вакыт кы¬ на бирә ала. Димәк ки, сабыр итәргә, тагы көтәргә кала. һәм ул сабырын җуймый гына көтте дә көтте. Аннан соң да килеп-китүчеләр булмады түгел, дөресе, өзелеп тә тормадылар алар. Тик юлаучыларның берсе дә Ба¬ тырша күңелендәге сорауларга җавап китермәде. 212
Ниһаять, беркөнне кич, ул ахшам намазын укын утыр¬ ганда. өснең ишеге ачылыи китте һ:>м бусагадан таныш булмаган тавыш ишетелде: — Хуҗалар үдә микән? Батырша намазын бүлмәде, алан да ншск катына күз төшереп алды. Мәгәр керүчене танымады — өн эченә кич¬ ке эңгер-менгер пнәргә өлгергән нде ннде. Чакырылмаган кунак, өнсез шәүлә булып, бусага төбендә басып калды. Ул, намазын тәмамлап, амннын әйтте дә. оеган уры¬ ныннан кузгалмый гына, алдагы якка карап тавыш бир Де: — Кем ул, ни йомыш? ' — Сөләйман ыстаршина ауылыннан мелла Габдел саттармын,— дин җавап кайтарды баягы бераз карлык¬ кан тавыш.—Каргалыда Габделсәлам ахунд мәдрәсәсен¬ дә укып, өемә кайтып баруым. Анамны, карендәшләремне күрү өчен Сәңа туктарга җөрьәт иттем, хәзрәт. Әманәтем дә бар. Хуҗа, намазлыгыннан торып, алдагы өйгә чыкты, кө¬ телмәгән кунагы каршына кнлеп, анык йөзенә бакты Хак, Сөләйман старшина камандасыннан Габделсаттар. Батыршаның чырае яктырып, тавышы ачылып китте: — Хуш, мелла, узын. Җиләнеңне сал. Апа—су, ме нә — сөлге — юын. Остазбикә, сән кая?! Миһманга табын әзерлә! Үзенең исә табынга утырганны көтәргә сабырлыгы җитмәде. Чишенеп, бнт-кулын юын алган Габделсаттар ны култыклап диярлек ак якка алып керле, аны урын дыкка утыртып, сораштырырга тотынды: — Әй мелла Габделсаттар. Оренбур кадәр ерак юл дан килдең, нн хәбәр ишеттең вә белдең, сүләгел! — Каргалы халаеклары арасында сүләделәр: башкорт җәмәгатьләре киңәшкәннәр, береккәннәр, шәят күтәрелер¬ ләрдер, дин,— Габделсаттар түгәрәк кара сакалы белән уйный сыйпый шулай днде. Чыдамады, кунагын бүлдерде Батырша: — Каргалы җәмәгатьләренең уйлары ни, нәрсә сүл и ләр? — Егетләр ук атышкан вакытта: «Кяфирне менә шу¬ лай атарбыз, башкортлар белән берегербез»,— днп сүлн- ләр,— диде Габделсаттар, һаман да сакалын угалап. — Берегү дә кораллану. Кайчан кузгалмакчылар сон? — Берәү этте: быел булмас, диде. Киләсе җәй күк ут вакытында, атлар туенгач, диде. — Ал лап.— Авызыннан шул сүзне сыгып чыгарды 213
да, байтак кына дәшми утырды Батырша. Аннан инде сү¬ рән вә битараф тавыш белән әйтеп куйды.— Дәхи ни хә¬ бәрләрен бар, сүләгсл! — Әл.халь Оренбурдан килгән чагында Казан юлы мишәрләреннән Сәфәр вә Тирмә ауылыныкылардан со¬ радым: «Сез ни хәлдә торасыз?» — дип. «Халаеклар куп¬ са, алар тарафында булырмыз»,— диделәр. Боларын ишеткән иде инде Батырша, сүзне башкага борды: — Ибраһим вә Габделсәлам ахундлар ни хәлдә? — Әлхәмделилла, бик хуш торалар, хәзрәт. Сәна сә¬ лам вә хат юлладылар: тиз көндә үзе килеп чыксае, ди¬ деләр. — Сәбәбе ни? — Анысын бәна этмәделәр. Хатларындан мәгълүм бул¬ са кирәк. Ул җиләне кесәсеннән шомарып беткән кәгазь төргәге алып килде һәм муллага бирде. Тегесе исә хатны әйлән- дергәләп карады, аннан горфиә акча белән басылган мө¬ һеренә текәлеп торды да: — Кэргалыга тизме кайтырсың?—диде. — Ауылда биш-алты көн торырмын, ахры. — Хубдыр Кэргалыга бергә барырбыз. Вә дәхи, мел¬ ла Габделсаттар, һәр тарафлардан хәбәрләр вә хәлләр аңларга алын. Вәләкин үзен сүзләшмәспчә, гайреләрнен сүзенә колак салып торгыл, вә ни хәбәр аңласаң, шуны безләргә белдергел. — Инша алла тәгалә,— диде Габделсаттар, авызын ачып кснн-исни. Батырша шәм яндырды. Остазбикә исә шәүлә булып кына өстәлгә тары боткасы кертеп кунды. Кунагы ашаган арада мөһернең балавызын ватып, төргәкне сүтте Батыр¬ ша һәм таныш кул белән язылган юлларга текәлде: «Гыйэзәтлү вә хөрмәтлү шәкертемез, мелла Баһадир- шаһ! Беэки Каргалы бистәсендә мәгыйшәт кылгучы дә- мулла Габделсәлам ахунд сезнең тарафларга күпдин-күп, чукдин-чук сәламнәребезне күндерәбез. Үзебез, аллага шөкер, исән-аман вә сезләрне дә шулай диеп беләбез. Вә дәхи улдыр кем, үземезнең шәригатемездә мәхкүм 1 улуб, байны-ярлыны вә дустны-ганренс вә карендәшләр- не-ятны — барысын бер күреп, һичбер алым алмаенча, вә һичбер тарафка арзуланмыйча2, китапларымызда бое- 1 М ә х к у м — хөкем ителгән, хөкем аегындагы кеше 5 А р э у — теләк, омтылыш 214
'рылган вәҗһенчә тугрылык белән хөкем итеп, бәхәсләрне гайрсләргә фаш итмәвен өчен галимнәр вә гәуамлар, бар¬ ча халаеклар сәне Себер юлы өстендә ахундлыкка куй- макка теләделәр. Вә ләкин ыстаршнна Яныш үзенең әме¬ ремчә булмаганы өчен, сәне теләмәенчә, аның үз әмерендә булырдай бер мөлләне нхтиар итеп язу язды. Галимләр- дәп вә ганреләрдән кулларын кундырып вә тамгаларын салдырып, ул мөлләне Оренбурдагы нке ахундлар хозу¬ рына җибәрде. Дииемездә ахундлык ни кагыйдәдә бирелә булса, шул кагыйдәчә ахундлык мәртәбәсе бирелер өчен. Вә ләкин без ахундлар ул мөлләнен. гыйлемлек хәлен тәфтишләб , аны ахундлык мәртәбәсенә ләякатсыз күреп, буш кайтардык. Вә аның соңында без ахундлар киңәштек: бу заманда галимләр арасында мәллә Баһадиршаһтан гайрегә ахунд¬ лык мәртәбәсе лаек дәгүл днб. Вә ләкин сән Исәт пра- вннчасына миһман булып киткәнсең, имеш. Оренбур ахунлы Ибраһим вәлинигъмәтләремез сәнең хакына ахундлык рнсаләсе2 төзеб, мөһерене басып, ул рисаләне бән Габделсәлам ахундка бирде. Кул куеп, сә¬ ңа тәслим 3 кылыр өчен. Ул рисаләне кабул итеп алтай¬ сыз, егетлек һәйәтегезне терәк итеп, мәшәйх * * һәйәте5 һәнәтләнсгез. Юл төшү берлә, безнең якларга килеб чы- куыңызны көтеб калганбыз. Әлхасыйль, ошбу хатны ал¬ гуга, үзегезне ахунд днб белгәйсез». Хатның сонгы юлларын укып бетермәде, урыныннан торып, каршында кагаеп утырган Габделсаттарга урын- җир күрсәтте. Кеше ял иткәндә сураеп утыруны хуп күр¬ мәде, утын сүндереп, үзе дә остазбикәсе янына карават¬ ка ятты. Тик аңа бүген ансат кына йоклап китү насыйп бүл- маган икән. Ятуына күз алдына остазы Габделсәлам ха¬ ты килеп басты. Ләкин андагы сүзләргә сөенергә дә, көе¬ нергә дә белмәде мулла. Шатланыр иде, кальбе6 дин-шә- ригать дөньясыннан сүрелеп, мәгыйшәт казанында кай¬ наган чагы. Хафаланыр иде, ахунлыкның мәртәбәсе, аб¬ руе зур — тулы бер Себер юлындагы галим-голәмә, мул¬ ла-мунтагайга башлык булдык дигән сүз. Хак, элегрәк булса, мондыен хәбәргә сөенер иде, әлбәттә. Хәзер исә ' Т э ф т и ш — тикшерү, эзләү, ревизия 2 Риеалә — мәкалә, кечкенә китап, бу очракта таныклык. ’ Тас him- кулда it-к улга тапшыру, бирү * .М ә игә й х — iiuiatniap, дин галимнәре, картлар. s һ ә й ә т — хәл. * Кальб — йөрәк, күңел. 215
күңеленең тәмам нләс-миләсләнгән чагы. Кузгалачак яу ике якның берсе белән тәмамланмый торып, җаны ты нычланачак та түгел. Димәк ки, ахунлык рнсаләеен ал мый, муенына тагы бер камыт кими тору кирәк. Әйе, әйе, ике якның берсе ачыкланганчы ятсын шунда Оренбурда. Шундыен нияткә килеп, күңелен урынына утыртмакчы булса да, йокы дигәнең каядыр китеп олаккан иде. Уй ланын ята торгач, ул тагы бер нәрсәне ачыклады: тирә юньдәге халаеклар аны ннде ахун дип саныйлар икән лә¬ баса! Соңгы вакытта өенә кнлеп-китеп йөрүчеләрнең бер¬ мә-бер артуы шуның галәмәте булса кирәк. Димәк, хәбәр инде ничектер таралып, барлык авыл-җәйләүләргә барын җиткән. Монысына тагы күңеле кытыкланып куйды Батырша ның, пороге кагын, кальбен ниндидер горурлык биләп ал¬ лы. Мәгәр ул шунда ук сүнеп, канәгатьсезлек белән алы¬ шынды — исенә Яныш старшина килеп төште. Күр син ул юха еланны! Мулланың алдында пичек кенә юхаланмый да, ничек кенә төчеләнми. Тәүбә итә, имеш. Тфү! Ә ар¬ тында аныц ахун булуына каршы икән, хәсис. Әллә сон шул Янышка вә аның ишләренә үч итеп алыргамы ахун¬ лык грамотасы?! Юк, кайнарланма, Батырша! Бар, күр, олуг ахуннарның үзләре белән киңәш. Расы шул булыр. Фикерен тәртипкә салып бетерүгә, оси йокыга китте хәз¬ рәт. Оренбурга Габделсаттар белән үк китәргә уйласа да, әлеге сәфәре насыйп булмаган икән. Авылда ялгызы ди¬ ярлек тынычлап калгач, мәдрәсәсе исенә төште. Сөмбелә үтеп баруга карамастан, кышлык утын әзерләнмәгән. Ти- рә-яктагы башка мәдрәсәләр кышка утынсыз керәләр ке¬ рүен. Аннан инде кыш буе шәкертләре пүләнләп утын ташыйлар. Батырша исә мондый тәртипкә әле Мөслимдә чагында ук каршы чыккан иде һәм шул гадәтенә тугры калды, дөньясын онытып, ягулык хәстәрләү эшенә алын¬ ды Утын хафасы кара көзгәчә сузылды, дөньяның башка мәшәкать-шөгыльләре бер читтә торып калды. Мәгәр Ба¬ тырша янына төрле-төрле тарафлардай килеп йөрүчеләр өзелеп тормады. Килгәне берсе дәртле һәм ашкындыргыч хәбәрләр ташыды, һәр дүрт юлдан: «Коралларыбыз вә ат¬ ларыбыз әзер —фәрман көтәбез»,—дигән сүзләр килеп иреште. Алай да Батыршаны куандырганы анысы түгел иде әле. Ниһаять, ул шикләнгән, аларга ышанып җитмә¬ гән мишәрләрдән дә әйбәт хәбәр килеп җитте: «Тирәдәге башкортлар атларга атлансалар, без һәм атлапырмыз!» 216
Монысы инде төбәктәге барлык халаекларның берегүен раслаучы фал иде. Дөнья мәшәкатьләре белән әвәрә килә торгач, кар төште — Оренбур сәфәре сузылды. Дөрес, барыбер атка менәргә туры килде килүен Батыршага, тик юлы Уфага иде монысында. Анда Котлымөхәммәт морза килгән, имеш. Мулланы янә йөрекче итеп сайладылар. Шул ук кәнсэ ишегалды, шул ук болдыр. Тәфкнлев кенә бөтенләй башка иде бу юлы. йөнтәс ак кашлары күзләре өстенә ишелеп төшкән, чырае яңгырлы көн сы¬ ман. Халаскларның тозны кальгалардан вә калалардан сатып алуга каршылыгы җенен чыгарган, йөрекчеләрне үгетләргә килгән, имеш. — Юкка карышасыз, юкка маташасыз,— дип кычкыр¬ ды ул, болдырга чыга-чыгышына.— Барыбер күнми бул¬ массыз. Падишаһыбыз әтә икән, тозны гына түгел, суны да сатып алырсыз... Аңа җавап итеп алгы рәттәге ал-а к кәҗә сакаллы бе¬ рәү шәрран ярып үкереп жибәрдс: — Теләмәнбез! Алла биргән тозны сатып алмайбыз! Тәфкплевнен, сүзе бүленде. Ул, акрын гына кыймыл¬ дап, баскычтан төнне дә әлеге карт алдына килеп басты. Янәшәсендә ике драгун күренде. Халык ни буласын кө¬ теп тынып калды. Морза кинәт егетләр җитезлеге белән теге бәндәнең сакалын учлап алды һәм бер ыргым бе¬ лән йолкып чыгарды. Аксакалның иягендә эт талаган сы¬ ман чи ит торып калды. Морза исә берни булмагандай янә болдырга менде һәм канлы сакалны башы өстенә кү¬ тәрде. — Ахмаклар! — дип җикерде ул ярсып.— Падишаһка каршы сүзләрегез вә гамәлләрегез өчен сакалларыгызны аз йолыктылар мәллә?! һаман да карулашып торсагыз, тагы да йолкырбыз, берегездә бер бөртеген дә калдырма¬ быз. Инде алай да акыл кермәсә, башларыгызны да югал¬ тырсыз! Бәс... Аңа сөйләп бетерергә ирек бирмәделәр. Төркем, са¬ ламга капкан ялкындай гөжләп, шаулый башлады. Бар да нәрсәдер кычкыра, нидер әйтә, тик берәү дә берни аң¬ ламый иде. Ул да түгел, баш өсләрендә йодрыклар, чук¬ марлар бутала башлады. Батырша һични акламыйча ба¬ шын иеп, ярсулы авазларны тынлап торды. Кинәт колагы төбендә үк кемдер хатын-кызныкыдай яңгыравык тавыш белән кайнарланып тезәргә тотынды: — Котлымбәт морзаны белдсксмсз заманыннан бирле һәр елда ничә мәртәбә антын ишетәмез, Оренбур губер¬ 217
насы халаекларына падишаһның күп мәрхәмәтләре вә күп рәхимле указлары бардыр дип. Ул ялганчы карт дуңгыз Котлымбәтнең сүзенә ышанып, кайвакытта руза да кы ламыз: шәят без бәндәләрнең бичаралык хәлләре пади- шаһымыз хәзрәтләренә игълан кылынып. падишаһымы! җәнабендә безләргә мәрхәмәтләр ирешеп, кадимге гәһ- лемезгә1 дин вә дөнпйа көтешләрсмездә, иманда вә сә ламәтдә улырмыз дию. Хәл бу кем, бүгенгәчә өстемезгә бер кәтрә мәрхәмәт тамчысы таммыш юкдыр. Бәлкем көндән-көн каһәр вә ләгънәт йагмурларындан хали2ула- мыз. Безнең хәлемез шул миследер: кыямәт көне тәмуг әһле күрерләр: һава йөзендә бер кара болыт. Арзу кы¬ лырлар: өстемезгә йагмур йага, утымызны сүндерә, суса- ганымызны дәфгъ3 идәмез дип. Тора торгач, ул кара бо¬ лытлан таш йага башлар. Анларның газабының өстенә газап артыр. Зарны тагы да куәтлерәк авазлар, күмеп китте: — Иорт-җнрләрне туздырдылар вә таладылар! — Кыйнамак, сукмак, үлтермәк берлән жэфалар күр¬ сәттеләр! — Юк, чыдар әмәл калмады, ирләр! Ул да түгел, болдыр ягында аллы-артлы мылтык шарт¬ лады— драгуннар халыкны куркыту өчен баш өстеннән аттылар бугай. Халык төркеме капкага ыргылды, күз ачып йомганчы мәйдан бушап калды. Җыенның ахыры хәерле бетәр сыман күренми иде. Батырша йөгерә-атлый фатирына кайтты, атына атланды һәм Карышбашка та¬ ба юыртты. Уфага булган күңелсез сәфәреннән соң ул бераз ба¬ сылды, күңелен оланнарга сабак бирүгә утыртты һәм үзен дөньяның ыгы-зыгысыннан арынып калгандай тойды. Әм¬ ма бу тынгылык озакка сузылмады, көннәрнең берендә Уфадан Указ килеп төште. Аңа Ирәктә иләүе старшинасы Шәрәф белән Уран вулысындагы Уртаулга барырга һәм күптән түгел дөнья куйган Султук старшинаның теркә малын китап хөкеме белән мирас ияләренә өләшергә ку¬ шылган иде. Уртаул Кзрышбаштан нибары өч көнлек юлдыр. Ми¬ расны бүлеп бирү дә алай озакка сузылмады — низагъ- лар чыкмады. Алай да сәфәре сузылды Батыршаның. Мөхтәрәм миһманны һич кенә дә җибәрәселәре килмәде 1 Г а 11 д е — йөкләмә, өскә алган бурыч. ’ X а л и — буш. s Дәфгъ— кире кайтару, бетерү, китәрү. 21S
гГъәйнә татарларының. Аш арты аш, өйдән-өйгә, авылдан- авылга кунакка йөрү башланды. Мәҗлесләрдә галим-го¬ дам.), мулла-мунтагай күп иде. Шулай ук йомышлы вә йомышсыз кешеләр дә байтак җыелды. Аш-судан табын¬ нар сыгылып торды, шәрап-бал ташып чыкты Гыйшрәт- шатлык, уен-көлке тынып тормады, гыйбрәтле сүзләр дә күп булды. Чынында шулары өчен тоткарланды да инде ул, үзенә кирәкле кешеләр белән күрешүгә форсат көтте. Ниһаять, кунак-төшем ыгы-зыгысы арасында җаен чыга¬ рып бер аулак өйгә Чурагол белән Исхак муллаларны, гаярь егетләрдән Акбаш белән Мостайны һәм тагы берни¬ чә кеше чакыртты. Шактый тәкатьсез, кызу канлы әзмә¬ вер Акбаш хәл-әхвәл белешүгә үк бу як халкының уй- ниятләрен чәчеп салды: — Безнең урман тарафлары гаять тә пәһлүаннар- дыр,— дин башлады ул бераз масаеп.— Вә ук атарга мәр- гәнләрдер. Кырыгар-иллешәр тиенлек санай җәяләремез ялан башкортларының унар-егсрмсшәр сумлык әдернә җәяләреннән артыктыр. Әдернә җәя эссе көндә егерме- утыз мәртәбәдән артык атмыйдыр. Безнеке ни кадәрле эссе көн булса да, атышкан саен куәтләнә генәдер. Ат¬ кан укларымыз киеккә тиен кенә туктамыйдыр. Тигәне сусарны ботагы белән өзеп төшерәдер. Вә һәм чаңгы бер¬ лә йөрергә шулкадәр осталар — урман эченә качкан ки¬ ек котылмыйдыр. Алларында аркылы яткан ат биеклеге агачлар аша сикереп чыгалар. Юлдан җилгән ат чаңгы¬ лы кешеләремезгә җитмидер. Элегрәк елларда, ягъни Орснбур пахуты чорында, Гъәйнә иле уртасына меңләгән урыс пулкы килеп, арбадан кальга сугып ятты, Гъәйнәне чабар өчен. Шул вакытта безнең гъәйнәләр дүрт йөз ка- дәре кеше ук-сөңге берлә урысның өстенә чабып, кальга¬ сын алып, тәмам кырдылар вә тупларын кулга төшерде¬ ләр. Ярашу булганнан соң тупларын килеп алдылар. Ур¬ ман халкы пәһлүанлыкта ялан халкы булмас имди. Инде бу хәлдә кяфернең җәфалары чиктән ашты. Алла әгъләм, киләсе җәйдә шәят дәхи яу кырында булырмыз! Ошбу нотык күңеленә сары май булып ятты Батыр- шаның. Бу сүзләрдә ул Гъәйнә татарларының баскынчы Каракошка нәфрәтләрен дә, хәлиткеч яуга әзерлеген дә, җинүгә ышанычын да күрде. Мәгәр барыбер йөрәгендә тынгылык юк иде гыйсъян¬ чы мулланың. Татар тотыл карамыйча ышанмый шул. Әлеге дә баягы теркә малын мирас ияләренә бүлеп бирү сылтавы белән башта Гәрәй нләүен урап кайтты, аннан Әйзан, Күдәй якларына юл тотты, йөргән бер җирендә 2!9
теләктәшләр, узаманнар тапты. Халыкмын яуга дигән нык¬ лы нияте, түрәләргә булган чиксез нәфрәте алда торган боланын уңышына ышаныч уята иде. Алай да бер сорау һаман саен күңелен тырнап торды: төп узаманлыкны кем башкарыр, яу башы кем булыр? Бишенче бүлек Батырша шулай авылдан-авылга, иләүдән-иләүгә йорт- җир эрасында халыкның уй-ниятен белеп, тын алышын тынлап, ишеткәннәрен күңеленә салып, һәм җае белән сак кына кешеләрне яуга өндәп, шуңа әзерләү белән әвә¬ рә килеп йөргән мәлдә ел үтеп тә китте. Кашки, ошбу эт елының тәмамлануына үкенмәде мулла. Күп гасыр¬ лардан килгән сынамышлар буенча ачлык, хәстәлек елы ул. Вә һәм шулай булып чыкты да. Узган ел халаеклар- га тагы да әшәкерәк хафалар, хөсетлекләр, тарлыклар алып килде һәм аларны түкми-чәчми бәндәләр өстенә өеп, үзе китте дә барды. Инде менә анысына алмашка яңасы килде, һиҗри белән 1168 ел — дуңгыз елы. Баба¬ лардан калган ышануларга караганда, анысының да рә¬ те юк — халаекларны рәхәткә тнсндермәстер. Яуны шу¬ шы игелексез елның ут-үлән җиткән вакытына билгеләп әллә соң ялгыштылармы? Хәерсезгә булмасмы дуңгыз елы? Юк инде, ният иткән — барып җиткән дигәндәй, ырым-мырымга ышанып туарылырга ярамый. Халаеклар, әнә, яу чыгарга ярсып торалар, шуңа кальбе белән дә, гамәле белән дә әзерләр. Кем белә, хак тәгалә рәхмәтен¬ нән ташламаса, ниятләре чынга ашып та куяр шәят. Әнә ич, урыслар 1755 ел исәбе белән йөрткән шушы елның ике ас үтеп тә кнтте, хәмәл 1 йолдызлыгы керде, тиздән — нәүрүз. Хәзергә нсә, шөкер, һәр тарафта иминлек, нот- ачлык җәфасы да бәндәләрдән читтәрәк йөри. Иншалла, елның тулысынча кулай булып куюы, халаекларга җиңү китерүе бар. Ул шул рәвешле үзалдына уйланып утырганда ак як¬ ка тавышсыз-өнсез генә остазбнкәсе килеп керде һәм Ба- тыршаны хыялларыннан аерды: — Сиңайтәм, тагы бер бәндә килгән анда, сәне со¬ рый... Җыен әтрәк-әләм артыннан пычрак җыюдан бу- шыйсыларым юк икән... Зөлхәбирәнең моң-зарын гүя ишетмәде дә. Иокымсы- 1 Хәмәл— паурыэ ае, мартка туры килә. 220
ран торган күзләре зур ачылып, җанланып китте, үзе дә сизмәстән аягына басты: — Әт, керсен! Томатын 1 салып кулына тоткан, бәләкәй гәүдәле бе¬ рәү килеп керде. Бозланып катуына карамастан, чем-кара булып күренгән сакал-мыегын искә алганда, инде ир ур¬ тасы булып җитсә дә, бөтен кыяфәте малай-шалайныкы иде юлаучының. Батырша мич буендагы утыргычка ишарә ясады һәм ггегесе утырып бетәр-бетмәс сорап куйды: — Кем сән, ни җирдән сән? — Нугай юлы Кал чир иләүенең Исмәгыйль дигән бу¬ рамын,—диде кунак, гәүдәсенә ятышып торган хатын¬ быз тавышы белән. — Кая барасың? — Әй буена, үз йомышым белән,— диде бәләкәй бән¬ дә, куенына тыгылып Маташа торгач, аннан изелеп тау¬ шалып беткән букча чыгарды һәм аны муллага сузды — Бу язу кемнән? — Укысаң, мәгълүм булмасмы? Хуҗа тәрәзә буена узды, горфия акча белән басылган мөһерен бозып, букчаны ачты һәм аның эченнән килеп чыккан тупас кәгазьгә текәлде. Хат фарсыча язылган — димәк, галим-голәмәдән. Мәгәр сүзләре һич кенә дә го- лүм-фәнүн турында түгел. Ул тарафның галимнәре, коръ- әнхафизлары һәм башка камил кешеләре исеменнән языл¬ ган бу язуда аңа, мелла Баһадиршаһка, Мөхәммәт пәй¬ гамбәр хәдисләренә тугры булып, халаекларны аллаһ ха¬ кына. динебез хакына туплау, аларны кыздыру һәм яуга күтәрү эше йөкләтелгәң нде. Сүз дә юк, хатны язучы гый¬ лемлектә камил кемсәдер, ихтимал, Габделсәлам ахун¬ дыр. Тик язуы аныкы түгел, ят кул. Ниткән дә булса этлек, яманлык юкмы монда? Батырша тын гына утыр¬ ган кунагына борылды: — Әп Исмәгыйль, бу язудан мәгълүм улмайдыр, һич кешесенең исеме юк. Аны сәңа кем бирде? — Бән язу танымаем шул, хәзрәт. Мөлләмез илә пи- сарымыз Оренбур тарафына барып йөрделәр. Бер-ике мәртәбә йөреп килгәч, бу язуны бәңа бирделәр, сәңа тап¬ шырыр өчен. Язу кемнән икәнен әйтмәделәр, «Үзе укыгач, тиз үк төшенер»,— диделәр. Батырша аңа карап-карап торды да, янаулы аваз бе¬ лән кычкырып җибәрде: ’ То м а к — баш кисме. 221
— Сон вур 1 икәнсең! Сез явызларны тотып богау¬ ларга кирәк! Юлаучы утыргычыннан дөпелдәп егылып төште, сабый баладай мүкәләп, мулланың каршына килде, аягына баш орды: — Әйа вәлинигъмәт, сәнен мөбарәк атыңны, олы аб¬ руеңны ишеттем. Хаҗилар кәгъбәне күрергә мохтаҗ бул¬ ган күк, йөзеңне күрергә зар булып, ерак җирдән шатла¬ нып килдем. Ахыр чиктә бу язуны кабул итмәсәң дә, бәна рәнҗү ирештермә?! Батырша чапкынның тәкрарлавын тыңлый-тыңлый. аңа кызганып карап торды. Юк, бу бәндә башкаларга этлек эшләүчеләрдән түгел. Ул кунагының җилкәсеннән алды: — Тор, әй, сөекле, уйнап кына этәмен — Мулла ашы¬ гып кесәсенә тыгылды һәм аннан биш тиен бакыр акча алып, аны аягына торып баскан юлаучыга сузды.— Мә, юлыңа булыр.— Аннан ашыгып урта ишекне ачты һәм ал¬ дагы якка эндәште.— Остазбикә, мнһмапның тамагын туйдыр! Бүлмәдә ялгызы калгач, ул янә тәрәзә буена килде, хатны кабат кулына алды һәм ашыкмый-кабаланмый та¬ гы бер кат укын чыкты. Әйе, ялгышмаган. Хатны язучы¬ лар ачыктан-ачык әйтмәсэләр дә, уратып-уратып аның алда торган яуга әзерлекнең бөтеп мәшәкатьләрен үз җилкәсенә алуын, халаекларны кыэдырмак вә егетләмәк эшенә керешүен, ниһаять, болага узаман булуын үтенәләр иде. Батырша тәрәзә яңагына сөялгән килеш уйланып калды. Әйа, бу хәтләсен исенә кертеп тә караганы юк нде әле аның. Хак, ул бөтеп вөҗүде 1 2 * белән инкыйлаб5 яклы, туган җиренең — бар Идел-Урал төягенең хөррә улуын тели. Бу изге эш хакына төрле тәдбирләр белән мәдәт4, һиммәт5 итәргә әзер. Шуңа өлешем керсен дип, барган- йөргән җирендә халаекларның уй-ниятлэрен белеште, те¬ ге яисә бу аймакта яу башлыгы булырдай гаярь бәндә¬ ләрне ачыклады, алар белән киңәште. Мәҗлесләрдә вә табыннарда, кешеләрне ачыктан-ачык яуга чакырмаса да, аларны шуңа ымсындырды, кыздырды. Шулай, ул — яу- 1 В у р — ул заманда баш күтәрүчеләрне шулай «карак> дип ата¬ ганнар. ’ Вөҗүде — барлыгы, гәүдәсе 1 Инкыйлаб — алмашыну, үзгәрү, переворот, революция 4 Мәдәт — ярдәм, булышлык. 5 һиммәт — тырышлык. 222
нын тарафдары, анын яклаучысы, хәтта илһамчысы. Мә- г.>р шуннан артыгы түгел. Провинциянең һәр дүрт юлында¬ гы халасклар дәррәү коралга тотынганнар икән, моны бит инде юктан дип булмый. Кемнәрдер бәндәләрне туп¬ лап, кузгатып йөргәндер ләбаса. Булачак яуның яшь Ал¬ дар батыры да бардыр, тик ул әлегә яшеренебрәк тора¬ дыр сыман тоелган иде бит аңа. Баксаң, боланың узама¬ ны юк, имеш. Югыйсә Габделсәлам ахун (Батырша хат¬ ның нәкъ менә аныкы булуына һич кенә дә икеләнми) ту¬ рыда и-туры аңа мөрәҗәгать итмәс иде. Хуш, ул кулыннан килгән кадәрен эшләр. Әйтик, кау¬ рый каләмен алыр, халаекларга егстләмәк вә кыздырмак хатлары язар Кирәк икән, җае чыккан саен теле белән лә мәдәт итәр Ул гына , а түгел, һич сукранмый нләүдән- кләүгә, түбәдәи-түбәгә йөрер, бәндәләрне туплар, көрәшкә чакырыр. Әйе. аларын эшләр. Ә менә кулына сөңге-кы- лыч, җәя-ук алып, яуның башына баса алырмы? Хагын әйткәндә, анысына үзе дә шикләнә. Ә бит яу узамансыз, юлбашчысыз булмый. Элек электән бола башында мөрәү вәтле ', фидаи 2 вә гаярь егетләрдән кем дә булса торган. Юк, шундыен зур төбәктә бетмәгәндер андый гали вә һиммәтле җаннар. Сәст-Килмәкләр, Җангалиләр. Алдар- Күчүмнәр, Карачуралар табылыр алар, табылыр. Явы купса, башлыгы да килеп чыгар, чыкмый калмас! Хәзер¬ гә исә ул кулыннан килгәнен эшли тора ала... Шул көннән Батырша үзенең ак өенә кереп бикләнде Өстәлендә кәгазь бите белән каурый каләмнән һәм эт шо¬ мыртыннан ясаган карадан гайре нәрсә заты юк. Әмма язмый мулла, көннәр буе алдындагы кәгазьгә карап, уй¬ ланып утыра. Бу хәлдән тәмам тәшвишкә төшкән Зөлхә¬ бирә урта ишеккә килеп-килеп караса да, аны ачарга җөрьәт итми. Ире ихластан намазын укыйдыр, Коръән • чыгадыр, бөтен күңеле белән бирелеп сәҗдәгә киткәндер, дип уйлый хатын һәм үзенең тавык та чүпләп бетерә ал¬ маслык йорт эшләренә чума. Тик карты төшке аш вакы¬ тында да урыныннан кузгалмагач, ул бөтенләй куркуга калды. Ходаем, әллә соң чирләп-нитеп киткәнме, җәен- кышын юл йөри, өйгә кайткан арада да әллә кемнәр бе¬ лән әвәрә итә торгач, гакылына җиңеллек килгәнме? Әнә, инде икенде намазы да җитте, мулласы урыныннан кым¬ шанмады. Бу хәлдән коты очты Зөлхәбирәнең, икеләнү¬ ләрен онытып, ак өйнең ишеген какты: 1 Мөрәувәт — егетлек, ирлек 1 Фидаи — фидакарь, 223
— Сиңайтәм,— диде ул тыныч кына,— нишләвең инде бу? Комгандагы су суынды, токмачым утырып бетте. Ашапэчен, намазыңны укын аласың мәллә? Батырша кайтарып ләм-мим дәшмәде, кулы белән генә ишарәләп, ишекне ябарга кушты да янә алдындагы кә¬ газенә текәлде. Бу мизгелдә үтә катлаулы уй өермәсе эчендә кайный иде ул, Хагын әйткәндә, халаекларны кыздырмак вә егетләмәм хатын тиз генә язып ташларга ниятләгән идс мулла. Ннгә дисәң, инсаннарга әйтәселәре инде күптән уйланган, исәп¬ ләнгән, ул гына да түгел, алар инде кырыкмаса-кырык җирдә сөйләнгән, бәндәләрнең күңелләренә үтен керер¬ лек сүз-гыйбарәләре сайланган, чарланган. Янә дә килен, адәмиләргә беренче мөрәҗәгать итүе түгел лә. Үз гоме¬ рендә санап очына чыгышлы булмаган вәгазь укыды, сүз¬ гә кеше кесәсенә кермәде. Алай да мәчеттәге яисә табын¬ дагы бер төркем кешегә үгет-нәсихәт укуы бер нәрсә, ә менә Рәчәннең яртысыннан күбрәгенә диярлек чәчелгән мөселман агай-энегә җитди сүз әйтүе бөтенләй башка нәр сә нкән. Хатны кемнәр генә укымас та, анда язганнарны кемнәр генә тыңламас. Арада булыр укымышлысы, бу¬ лыр хәреф танымаганы. Димәк ки, бәндәләрнең, барысы да аңласын өчен сүз-гыйбарәләре бик тә садә булырга тиеш. Шул ук вакытта алар һәркемнең йөрәгенә төшеп, укучыларны гайрәтләндерсен, дәртләндерсен, кыздырсын. Аңлашыла ки, азганнарында чичәннәрнеке кебек тапкыр¬ лык, шагыйрьләрнеке сыман нәфнелек-җәмаллык аңкып торсын. Шунысы да бар, тәзкнрнамәне1 беренче нәүбәттә галим-голәмә укыячак бит әле. Эчтәлектәге кара сүзләр¬ дән көлмәсләрме алар, садәлекне беркатлылыкка санамас¬ лармы? Димәк кн, фикерләр вә мантыйк олуг хәкнмнәр- некеннән кнм булмасын. Менә бит хикмәт нәрсәдә! Анысы тәзкнрнамәне язу рәвеше әллә ни куркытмады Батыршаны. Шөкер, каурый каләмне тәүге тотуы түгел. Моңа хәтле язган хатларын, рнсаләләрен вә башка язу¬ ларын укыган бәндәләр аларны бик тә камил һәм хис¬ сиятле дип таба торганнар идс. Аны шикләндергәне вә гаҗизләндергәне башка нәрсә. Халаекларның күнчелеге алда торган яуны ислам дине өчен җнһад дип саный һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең яшел байрагы астына тупланыр¬ га ниятләнә. Батырша үзе һәм аның тарафдарлары исә, мөэмин-мөселманнарны төрлечә кыс.у-изү, мыскыл итү¬ ләргә бөтен вөҗүдләре белән каршы булган хәлдә, бола¬ 1 Тәзккрнамә — рәсми документ. 224
ның дин хакына гына кубуы белән чикләнәселәре килми. Аларча, ачулы гавам иң әүвәл теге Шәрыкъкә ыргый торган явыз Каракошның юлына манигъ бу.чын басарга, ул гынамы, шул аждаһаны имгәтеп-изсп, юк итәргә тиеш. Шунда гына Идел-Урал төбәгендә тереклек итүче халаек- ларга азатлык вә асабалык килер, төрле хурлык-тарлык- лар, изү-кысулар, зольмәт-җәбер rami улыр. Шупа иреш¬ кән тәкъдирдә генә мәчет-мәдрәсәләр ачу үзеннән үзе хәл кылыныр, ислам дине хөррә улый, кимсетелүләрдән ко¬ тылыр. Тик шунысы бар: әлеге комсыз Каракош канатын канат иткән ныклы каурыйлар арасында бер кяферләр генә түгел, мөселман түрәләре дә байтак. Дини кануннар нсә мөэмин-мөселманнар бердәм кавем дип өйрәтә, алар арасында кыерсытучылар да, кыерсытылучылар да юк, ди. Бер беренә кул күтәрмәскә куша. Димәк ки, халаек- ларны зәхмәтле Каракошка каршы көрәшкә чакыру ис¬ лам дине өйрәтүләренә капма-каршы булып чыга. Бу исә берәүләрне нисләндерәчәк, хәтта өркетәчәк. Шуннан инде мәгълүм буладыр ки, төп максатны шәрәләндермәскә, аны дин пәрдәсенә төрергә, шулай итеп халаекларның хә- ерхаһлыгына ирешергә кирәк. Ие, ие, тәзкирнамәнең һәр сүзе, һәр фикере пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһнссәлам вә хак тәгаләнең исемнәре белән ныгытылсын. Остазбикәсенсң ишекне тагы шыгырдатуына сискәнеп, Батырша башын күтәрде, тәрәзәгә бакты. Караса, кнчке эңгер-меңгер төшен килә. Шунда гына үзенең инде көн буе бөкшәел утыруын абайлап алды, башының чатнан- чатнап алуын тойды. Бүгенгә җитәр, дип нәтиҗә ясады ул һәм урыныннан торып, алдагы якка чыкты. Ашыйсы кил- мәсә дә, ян сәкегә утырып, суынып беткән бәлеш капка- лады. Ул тәһарәт яңартып, ахшам намазын укып маташкан арада тәмам төн булды. Ут алын нитеп тормастан йок¬ ларга яттылар Әмма нн гаҗәп, йокы дигәнең бүген аңар¬ дан җәяүләп качкан иде. Батырша бар көчен, ихтыярын җыеп, көндезге исәпләренә әйләнеп кайтмаска тырышты. Мәгәр яу нә днп хакындагы фикерләре, балга ябырылган чебен күче сыман, һич кенә дә башыннан китмәделәр. Мулла әйләнде-тулг анды. Мендәре каты, урыны ипсез, түшәктә Зөлхәбирәсе артык нде. Ул караваттан торып Мендәрен эләктереп алды, аны идәндәге палас өстенә томырды. Мич арасындагы чөйдән төлке толыбын алып, аны өстенә бөркәнде дә идәнгә сузылып ятты, күзләрен караңгы түшәмгә төбәде. Хак, төбәктәге халаекларның күбесе—мөселманнар, И> 4,91 225
хәтта ки аларның чуваш-мукшы, чирмеш-ар дигәннәре д;> бу якларга шул чукындырудан куркып килгәннәр. Тели¬ сенме-те ләм исенме, бәндәләрне көрәшкә ислам линен як¬ лау сылтавы белән генә күтәрергә мөмкин. Шулаен шу¬ лай, бәс, жиһадка чакырасын икән, кяферләрнең кемнәр икәнен дә ачып салырга кирәк. Хәер, анысын белмәгән кеше юктыр: губернада аларныи барын да «урыслар» дин йөртәләр. Нигә дисәң, зур түрәләрнең вә гаскәр башлык- ларының барысы да диярлек Мәскәү һәм Петербург ке¬ бек пайтәхетләрдәй килгән адәмнәр. Кара халык күзе бе¬ лән караганда, бар жәбер-золым, изү-кысу, кимлек-хур- лык шулардай — урыслардан булып чыга. Ә бит урыслар үзләре дә төрле-төрле. Бар бае, хакиме, халаекларны кы¬ ерсытучысы. Бу яклардагы күпчелек нбай халык сыман бер сынык ипигә тилмерүчеләре, үзләре дә зт типкесендә яшәүчеләре дә житәрлек. Урысларга каршы яуга чакы¬ ру— әнә шул мескеннәргә каршы кул күтәрүне дә хуплау дигән сүз була ич. Ннчек инде үзләре дә жәберләнүче бәндәләрне, башка дин тотканнары өчен генә үтерергә фатыйха бирәсең ди! Менә син, әй, аларны ничек якларга да, ничек сакларга? Якларга гына да түгел, болачылар ягына аударырга да мөмкиндер андый ач урысларны. Тик моңа ннчек ирешергә? Халаеклар һәр урыста залим күрә ләбаса. Шул хакта төн ката баш ватты Батырша. Тик күпме генә уйланмасын, әлеге катлаулы мәсьәләнең чишелешен тапмады. Дошман якңы халык теленә кергәнче урыслар дип атарга туры килер микәнни?! Ә бнт дошман юк ите¬ лергә тиеш. Димәк, өндәве теге Яхъяны ач үлемнән алып калган эш кешесе сыман ибай урысларга да кул күтәрер¬ гә чакыру булып чыга түгелме соң? Па хода, алай да вай, болай да вай. Нишләргә сои, нишләргә? Бәлки эш урыс¬ ларының үзләренә атап тәзкирнамә язаргадыр. Мулланың йөзенә чытык елмаю чыкты. Ә кем язар андый хатны. Үзенең кулыннан килми. Яхъя урысчаны маталый мата- лавын. Тик менә язуларын беләме? Әллә соң писыр Кузь¬ мага сугылып караргамы? Шулар хакында баш вата торгач, атна үтеп тә китте, ул исә бер генә юл да яза алмады. Кайтып-кантын янә уйланды. Ниһаять, хатының калыбын, ягъни халаеклар¬ ны азатлык өчен көрәшкә чакыруны дини пәрдәгә төрүне яхшы днп тапты Ә менә дошман якны ничек атау турын¬ да төпле генә фикергә килә алмады, тиешле сүзен тап¬ мады. Алай да аларны «йомышлы урыслар» һәм «кяфер- ләр» дию хакында ниятен ныгытты. 226
Вакыг дигәнен нсә Батыршаны ашыктыра иле. Әнә, кояш тәрәзәгә көпнән-көи турырак карый, дранча һәм кабык түбәләрдән тамчылар тама. Беркөнне исә тәрәзә каршындагы читән казыгына килеп кунган кара карганы күреп, тәненнән яшен ташы узгандай булды. Ул кабала¬ нып каләмен карага манды һәм ашыга-ашыга яза баш¬ лады: «Мин, Абдулла Мәзгытднн, бар вә бер алланып һәм пәйгамбәребезнең мәрхәмәтенә өмет итен вә аныңсә- хабәләре юлын дәвам итеп, сезне, Рәсәй мәмләкәтендә яшәүчеләрне вә хыянәтче йомышлы урыслар тарафыннан һәртөрле мәкерлекләр вә фетнәләр күреп кимсетелгән, чиктән тыш алҗыган хак диндәге бәндәләрне болай днп үгетлим...» Батырша, каурый каләменең очын авызына кабып, уй¬ ланып калды. Әнә шундый Мөкатдимәдән соң инсаннар¬ ның күңеленә иң тирәнгә үтеп керерлек сүз әйтергә кирәк иде. Халаекларны иң нык борчыганы, рәнҗеткәне, ким¬ сеткәне булсын ул. Хәер, андыйларын эзләп торасы да юк, алары аяк астында. Урыс түрәләреннән күргән фет¬ нәләр, бәлаләр, сагыш-кайгы вә үкенечләр турында кем генә белми?! Ул бәдбәхетләр йорт-җирләребезне туздыр¬ дылар, малларыбызны таладылар, кыз вә ир балалары¬ бызны алып кол иттеләр, күбесен сапылар һәм Һәдия ' итеп өләштеләр. Халаекларга җәфалар күрсәттеләр: кый- намак, сукмак, алым алмак берлә. Әнә бит. Яныш ка- мандасындагы Туктар авылыннан Туктарны бер башлык Указдагыдан артыгын бирмәгән өчен агулы шәрап эчереп үтерде, Сөләйман камандасындагы Субай авылының бер кешесен олау озата барганда юлда драгуннар кыйнап җанын алдылар. Не, саный башласаң, ул җәлладларның кыргынлык¬ лары хәттин ашкан. Алай да барын тәфсилләп тору ки¬ рәкмәс, явызлардан күргән җәбер-золым, кан-яшъ, кай- ш-хәсрәтне искә алып үтү дә җитәр. Ә менә иң мөһи¬ мен— кяферләрнең хак диннән көлүләрен, ул гынамы, бәндәләрне көчләп үз диннәренә аударуларын, исламны, мөселманнарны мәсхәрәләп, үз диннәрен көчәйтүләрен әйтергә кирәк. Ул ашыгып каләмен кулына алды һәм ба¬ шына килгәннәрне кәгазьгә төшерде. Аннан инде күңе¬ лендә үзеннән-үзе калыккан гыйбарәне өстәп куйды: «Ки¬ тапларда язылганча һәм күрсәтелгәнчә, безнең бабалары¬ быз болгарлар бер диндә булып, бердәм иделәр һәм пот- 1 һ ә д и я— бүләк. 15* 227
ларга табынучыларны үз җәмгыятьләренә лини өйрәтү юлы белән генә кертә иделәр». Аның сулышы ачылып киткәндәй булды, инсаннарга җиткерәсе сүзләре үзләрекнән-үзләре табылып, ак кәгазь битенә иңә тордылар. Әйа, аларга әйтергәсе күп мулла¬ ның! Соң ннде кайсы кавем башка халаекларга көчләп үз динен тага?! Әгәр дә дин-тәгълимат вакыйган инса¬ ниятле вә гадел икән, аны этеп-төртеп бирәсе дә юк, баш¬ калар ирекле рәвештә кабул итәләр аны. Инде әлеге дин- өйрәтүнең рәте-башы юк икән, бәндәнең муенына бәйләп ассаң да аны үз нтмп. Безнең керәшеннәр белән шулай булмадымыни?! Аларнын, муеннарына мәҗбүриятлк-мәж- бүриятли «тавык тәпие» тактылар. Керәшеннәр нсә тыш¬ тан чукынган булып кылансалар да, күңелләреннән ата- баба динендәләр, качын-посьш булса да намазларын укый¬ лар әнә. Әйа, юньле кеше бүтәннәргә дннен-әхлагын түгел, уй- фикерен дә көчләп такмый. Болар исә Оренбур салынган¬ нан бирле ки кыланганнарын белмиләр, халаекларны мылтык кылыч берлә куркытып чукындыралар, чирү көче берлә муеннарына хач асалар. Үзләрен хак диндә дигән булалар бит әле. Хак булгач, нишләп әле аны һәркемгә кырмавык урынына ябыштыралар?! Шул-шул менә, саф диннән тайпылып саташканнар, асыл кяферләр алар! Язган кадәре һаман да дин тирәсендә урала башлагач, Батырша янә туктап калды, күзләрен тәрәзә кашагасыиа эленгән киҗеле сөлгегә текәде. Ие, дин хакында язып кына бәндәләрне кыздырырмын димә. Диннән болайпак теңкәгә тигәннәре дә бар бит әле аның. Әйтик, шул ук җәбер-золым, кысу-изү. Салым-алым тагын. Аларын әйт ми калу ярамый икән шул, Инсаннарның җилекләренә үттеләр бит инде бәдбәхетләр! Ул бая гына башына кил¬ гәннәрне кабат исенә төшерде һәм кәгазенә халыкның тү¬ рәләрдән күргән җәфаларын тезеп китте, берәүләргә сик¬ сәнешәр тиен, икенчеләренә егерме бишәр тлея имана са¬ лынуын да телгә алды. «Вә дәхи,—дип язуында булды мулла,—ул ислам диненнән чыкарылганнарның ясакла- рыны вә һәм үзгә хезмәтләрне калган мөселманнарның өстенә салдылар. Ул мөселманнарны диннәрендә торган өчен анларны хур күреп, элек-электән өсләренә тиеш бул¬ маган йөкләрне йөкләделәр, анларның дин вә дөньялары¬ на тарлык вә авырлыклар җитешсен дип...» Шул урында ул үзен урманның иң чытырманлы төше¬ нә килеп кергәндәй тойды. Вакыйган, тәзкирнамәнең гаять тә четерекле җиренә җиткән иде. Ясакны патшаның наиб¬ 228
ләре, урыс түрәләре билгеләсә дә, аны җыеп алучылар һәм салым-алым эше йөрткәндә әллә ниткән башбаштак¬ лыклар уйлап чыгаручылар, халаеклардан тиешеннән ар¬ тыгын талап, баеп ятучылар — мөселман старшиналары лабаса! Шул ук ислам динен тотучы сотниклар һәм пи- сырлар да алар җырын җырлый. Менә син яз инде: урыс¬ лар гына кыерсыталар, диген. Бәс, шулай икән, телисең- ме-теләмнсеңме, иләү агаларына да тел тидерергә туры килә. Ул каурый каләмен карага манды һәм ярсып язып китте. Каләме карага тирәнгәрәк чумган бугай, «би» хә¬ рефен куюга, бөтен биткә вак-вак таплар чәчрәде. Әмма анысына игътибар итмәде мулла, кызу-кызу язуында бул¬ ды: «Бәгъзе ыстаршииалар биниһая залимлекләр илә ха- лаекларнын малын җыеп вә исерткечләр эчеп вә адәмнәр¬ не кылыч белән чабып, кулларыны кисеп, моиа охшаш хәтсез җәфалар кылдылар» Җөмләсен тәмамлады да урыныннан торып ук китте, киез катасы белән йомшак басып, ишекле-түрле йөрергә тотынды, lie, мөртәтләр һәр заманда булган һәм булып кына тора. Ул сатлык җаннар турында хак сүзне бәндә¬ ләргә җиткерми ярамый. Бпт дошман үзе бер куркыныч булса, аның ягына ауган аумакай мөртәтләр — биш кур¬ кыныч. Нигә дисәң, дошман чын йөзен яшерми: ул яу вакытында да, имин чагында да —дошман. Мәгәр алар арасында ла инсаниятле вә миһербанлылары очраштыра, иң кыен мәлдә сине кызганып ярдәм итүчеләре дә булга - лый. Хәтәре — мөртәтләр. Чөнки алар иманнарын сатып, дошманга кәнди тоту юлына басканнар. Шуңа да алар куркак, куркак булганга — кансыз. Мөртәтләрдән якты чырай түгел, коточкыч кабахәтлек кенә көтәргә кала. Янышлар, Шәрнпләр вә гайреләр әнә шундый сатлык җаннар бит инде. Ул явызларга нинди өмет багламак кирәк?! Анысы бер булса, иманнарын сатып, юлларыннан язган шул фәхеш җаннар халыкны бүлгәли һәм телгәли, бербөтенлектән мәхрүм итә. Йә инде, үзара бердәмлеге булмаган халыкка нинди генә игелек иңсен дә, аңардан ни нәтиҗә чыксын?! Батырша өтәләнеп өстәле янына кил¬ де, утырып та тормастан, иелгән килеш яңа гына уйла¬ ганнарын кәгазьгә тезәргә тотынды. Мулла инде көннәрнен санын югалтты, исемнәрен онытты, башын күтәрми язды да язды. Шул тәзкирнамәсе белән мавыгып, гомерендә беренче тапкыр кальбенә хи¬ лафлык итте: сырхаулыйм дип, янына берәүне дә керт¬ мәде, урамга чыкмады, хәтта җомга намазына да бар- 229
малы. Шул рәвешле әллә өч, әллә дүрт атна вакыт үтте. Инде шөкер, хатынын иң четерекле, фәлсәфәле өлеше тәмам бугай. Бер-ике көнгә каләмен куел торса, бераз хәл алса да ярый. Шундый нияткә килеп, кичке буйда өстәле яныннан торып ук китте. Әйа, ял итеп алу насыйп булмаган икән. Төн ката миендә кайнаган уй ташкыны иртәнге якта гына бер тәр¬ тип алып, шулкадәр ачыкланган иде ки, иртәгәсен ята¬ гыннан торуына каләмен кулына алды һәм яңа көндәге беренче җөмләсен сырлады: «Югарыда язылганнардан чыгып, сез хак диндәгеләргә вә бер аллага инанучыларга ни-нәрсәләрдән вә ниткән хилаф эшләрдән тыелырга ки¬ ңәш нтәм соң?» Калганы инде ком сәгатенең бер ягындагы комы сы¬ ман һич көчәнүсез һәм тыелгысыз акты да акты: «Хак диннәреннән язган кяферләр белән килешүдә булмаска, үз мөэмин-мөселманнарыбызныи йорт-җирләрен туздыр¬ маска вә аларның җанын кыймаска, малларын таламаска вә үзләрен кол ител әсирлеккә алмаска. Залимнәрнең ча¬ баталы хезмәтенә йөрмәскә, аларга кала вә кальгалар салмаска, йомышлы урысларны авылдан-авылга, каладан- калага олаулар белән озатып йөрмәскә, ясак түләмәскә вә атларына азык бирмәскә. Янә лә килеп, кяферләрнең үзе¬ безгә кул күтәрүләренә юл куймаска, халкыбызны төрле җәберләрдән, салым-алымнан сакларга вә хак динебезне мәсхәрәләүгә юл куймаска. Алар тарафыннан билгеләп куелган мөртәт ыстаршиналарның җаннарын җәһәннәмгә олактырырга...» Кисәк каләме төртелеп калгандай булды, кулыннан ук төшеп китте. Туктале, ул бит ничә еллар буе төрле авыл¬ ларда имамлык кылып, мәдрәсәләр тотып, угъланнар укы¬ тып вә яман гамәл-шөгыльләрдән тыеп торды. Хәзер исә шуларның киресенә, хәтта кем, берәүләрнең канын кояр¬ га чакыра түгелме? Хак, шулай килеп чыга, инсаннарны үзе гомер бакый өйрәткәннәрнең капма-каршысына өнди. Адәмнәр ни әйтерләр моңа, Баһаднршаһ хәзрәт икейөзле димәсләрме? Бәндәләр бит бөтенләй үк томана түгелләр. Бу хәтлесен кара халык сизмәгән тәкъдирдә дә, тәзкир- намәне башлап укыячак галим-голәмә, мулла-мунтагай бар бит әле. Алар исә иң элек игътибар итәчәкләр моңа. Китәр сүз, китәр имеш-мимеш. Хәзрәт акылыннан яза башлаган, диярләр. Димәк ки, әлеге капма-каршы нәрсә¬ ләрне бер юнәлешкә борырга, ак белән караны кушарга кирәк. Монысы ннде иң гакыллы хәкимнәр кулыннан да килмәстер мөгаен. Әйа, ярый әле Коръән бар да, дини өй¬ 230
рәтүләр бар. Борынгы китаплар шундыен акыллы итеп язылганнар ки, аларны һәрчак үзенә кирәк якка борырга, фикереңне куәтләүдә ярдәм иттерергә мөмкин, һәм Ба¬ тырша шуларга ябышты да. Көн буе утырса утырды, мә¬ гәр дин дошманнарына каршы кул күтәрүнең һич кенә дә гөнаһ булмавын исбатлады. Нәүбәттәге көнендә ул эшен янә тыныч күңел белән башлап жибәрде. Чөнки инде кабат төп сүзгә кайтып тө¬ шәргә мөмкинлек ачылган иде. Ул якасыз ак күлмәгенең җиңнәрен сызганды, гадәтенчә онытылып һәм бирелеп язуын дәвам итте: «Сез, бер аллага ихластан инанучы чын дусларым минем, тырышыгыз, тырышыгыз, тырышыгыз! Чирү атлары вә корал хәзерләгез, кылыч-снңге, жәя-ук вә шуна охшаш кирәк-яракны мөмкинлегегез барынча әзерләгез һәм алла боерыгына буйсыныгыз: хак тәгалә¬ дән мәдәт сорап, аңа өмет вә ышаныч баглап һәм дә аның катына пәйгамбәребез Мөхәммәт рәсүлуллаһны юллап, теге кяферләрне кыйрата башлыйбыз. Ул зобаниларны жнребездән куып, порт-илебездә мәчет-мәдрәсәләр гын- марәт кылырбыз, хак динебезне ныгытуны кайгыртыр¬ быз...» Янә дин мәсьәләләренә кереп киткән икән. Хәер, жә- һаләттәге кара халыкка азатлык, асабалык төшенчәлә¬ рен башкача аңлатып та булмыйдыр, һәм ул ышанычлы итеп өстәп куйды: «Ышанабыз ки, барысыннан да бөек вә кодрәтле алланың рәхиме вә рәхмәте белән ул мөсел¬ ман халасклары өстеннән түрәләр вә имамнар итеп мәҗ¬ лес кешеләре, хак динне тәрәккый иттерүчеләр куелыр». Болай да озынга киткән җөмләсен тәмамлады да янә уйланып калды. Халаекларны яуга күтәрелергә чакыра чакыруын, тик моның өчен югарыда язган сәбәп-сылгау- лар гына аз, дәлилләр җитәрлек түгел сыман тоелды аңа. Боланың хаҗәтлеген раслап тагы ни дә булса әйтәсе кил¬ де... Ә, әйе, кан кардәшләребезне зобанилар тырнагын¬ нан коткару хакында. Ә бит чыннан да, Казан. Сембер һәм Зөя өязләрендә биш меңләп адәм, бәлки аннан да артыграктыр, кяферләрнең җәбер-золымына түзә алмый, алар диненә күчәргә мәҗбүр булды. Вәләкин үзләре асыл¬ да безнең динне тоталар. Ул бахырлар бездән ярдәм көтә, мескеннәрне коткару — фарыз эш. Үз вакытында ярдәм булмавы аркасында кан кардәшләребезиең күпмесе һә¬ лак булды?! Боларын да теркәп куюга, башына тагы бер шәп фи¬ кер кнлде Батыршаның. Җае чыкканда бәндәләрле бераз шүрләтеп-кпсәтеп алу да ярый. «Сез,— дип мөрәҗәгать 231
итте ул диңгездәй губернаның әллә кайдагы аймакларын¬ да яшәүче инсаннарга,— динебезнең башлыгы Мөхәммәт пәйгамбәрне дошман күрүче кяферлар безгә дуслык ку¬ лы сузарлар дисезме?! /\ң булыгыз, алар Болгар кала¬ ларын вәйран иттеләр, хак дин юлындагы ларны кырып бетерделәр, мәчетләрне җимерделәр, алар урынына чир¬ кәүләрен гынмарәт кылдылар; үзләренең сафсата диннә¬ рен тарату өчен. Ниһаять, безнең авылларыбызны да болай гына калдырмаслар. Болгар иле хәленә төшерер¬ ләр». Инде дә килеп, халаекларны тагы бер олы хәтәрлек¬ тән кисәтәсе килде Батыршаның. Монысы — үзләре алар ярдәменә өмет баглаган кыргыз-кансаклар язмышы, алар белән ара бозылу куркынычы. «Бер аллага ышанучылар күңелләрендә тотсыннар: йомышлы урыслар төрле хәй¬ лә, куштанлык вә бүләкләр белән кыр казакъларын ал¬ дадылар, Әбелхәер ханның улын Орснбур каласына әма¬ нәт итеп алдылар. Әнә шул әшәке әмәлләре белән кыр- гыз-кайсаклариы Рәсәй канаты астына керт.мәкчелэр. Уфа өязендәге сыман, аларның җирләренә дә кала вә кальга¬ лар салып, Ташкент, Бохара һәм башка аймакларны кул¬ га төшермәкчелэр, ул җирләрдәге бәндәләрне буйсынды¬ рып, чукындыр.макчылар. Шунысы да бар, урыс түрәләре Уфа өязендәге һәр дүрт юл халкының кыргыз-кайсаклар белән дуслашуыннан, аларның бергәләп баш күтәрүен¬ нән куркалар... Шулар хакында яза торгач, кан кардәш халыкларның уртак җәфаларына, салым-алымнарга, төрле җыемнарга, ниһаять, инсаннарга ходай үзе биргән тозны да сатып кына алдырачакларына кереп киткән икән, Кыргыз-кай- саклар турындагы фикерен йомгаклап куясы бар. Ул. ка¬ ләмен янә карага манып алды да. бик төгәл һәм ачык нтеп өстәп куйды: «Исегездә тотыгыз, йомышлы урыслар безне көннән-көн кыса барып, кыргыз-кайсаклар белән дошманлаштырып, үзара кан түктереп, ике арабызда бул¬ ган татулыкны һәм килешүне бозарга телиләр». Әй Батырша, Батырша! Хатыңның губернатор Неплю¬ ев кулына барыл нрешәсен. шушы юлларны укыганнан сон аның казакъларны башкортларга, ә соңгыларын бе- ренчеләрснә каршы котыртып, кан кардәш ике халык арасында суеш-кырылыш чыгарачагын, шул ук этлекне татарлар белән башкортлар арасын бозуда да куллана¬ сын белгән булсаң, әлеге җөмләне язмас та идең, шәт. Исәбенчә, ирекле тоткынлыгының соңгы көне җитте. Әйтәсе сүзләр әйтелеп бетте буган. Яуның вакытын гына 232
бәян итәр дә... Ләкин тәзкирнамәдә һаман да нидер «.ит¬ ми, нәрсәдер сөйләнми кала сыман. Ә, ис. кыздыру, ко¬ тырту, үгетләү-өркетү белән генә эш барып чыкмас бит әле, инсаннарны дәртләндереп, нлһамландырып, егетлән- дереп тә җибәрергә кирәк. Озынгарак китсә китәр, әмма халаекларда «иңүгә ышаныч, өмет уятмый калу ярамас. «Сез. бер аллага табынучы яшьләр һәм картлар, җайдак¬ лар вә җәяүлеләр.—днп дәвам итте мулла ашыга-ашыга,— тизрәк тупланыгыз һәм озып-озакка сузмый кузгалыгыз. Хак тәгалә пәйгамбәребез аша җиткергәнчә, җаныгызны вә йорт-җирегезпе аямагыз. Ул кяферләрдән куркып кал¬ магыз, бер аллага өмет баглагыз. Аның кодрәте илә явызларны тар-мар итәрбез. Сез, исламны яклаучылар, без хак диндәгеләр аз, кяферләр күп днп. шикләнеп-шөб¬ һәләнеп калмагыз тагып. Дллаһ тәгалә кимсетелгәннәрне яклар Аның рәхмәте белән хак динебез юлында күп сан¬ лы дошманны да җиңәрбез. Алл аһ кодрәтле ул, аның мәр¬ хәмәте белән саф диндәге егерме кеше ике нөз кяферис юк итәргә сәләтле. Сафларында бердәмлек һәм килешү булгач, пәйгамбәребез Мөхәммәт сәхабәләре унике мең лс яуны да кырын салганнар бит. Бән. Мәзгытдин фә кыйрь, Оренбур губернасындагы башкорт вә мишәр хал¬ кы белән, аларның абруйлы вә олпат кешеләре белән оч¬ рашып сүзләштем вә киңәштем. Алар бар да бер сүздә, һәркайсы хак динебез өчен көч-куэтләрен кызганмаска, кирәк икән, шул юлда башларын салырга, чебен урыны¬ на кырылырга әзерләр. Хак тәгалә һәм аның безгә җи¬ бәргән пәйгамбәре Мөхәммәт тә кяферләрне юк итәргә ку¬ шалар вә барлык галим-голәмә шул киңәштә торалар». Уйлаганнарын төзәтел һәм матурлап кәгазьгә төшер¬ де дә тагы туктап калды. Язганы ничектер ышанычсызрак булып тоелды. Халыкны дәртләндерү өчен тагы ни дә бул¬ са әйтергә кирәк нде... Әһә, шуны да белсеннәр: кыргыз- камсаклар да безнең белән бер сүздә. Мөселманнар яши торган бүтән кала-салалардан да кяферләргә куркыныч яный. Боларын да җаен-җайга китереп теркәп кунгач, төп сүзгә күчәргә булды. Монысы инде күптән башында йөри иде, һнч тоткарлыксыз тезеп китте: «Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһ! Хак дин юлындагы лар ишетегез һәм бе¬ легез: бән, Абдулла Мәзгытдин, һәр дүрт юл халкының ун-ниятен белешеп, абызлар вә галим-голәмә белән кинәт тотканнан соң, шушы 1168 елның күк ут вакытында, ягъни челлә аеның берендә, ураза бәйрәменнән соң куз¬ галырбыз днп торам. Пәйгамбәребез юлына тугры булып, 233
хак тәгалә боерыгын үтәл, шул көнне кяфер,тәрне кыйра¬ та башлыйк!» Инде моңа өстәп челлә асның иц кулай вакыт икәнен, шуннан да соңарырга ярамавын, һаман да сузсан, киртә- мапигъларның артачагын, яуда үзара килешеп хәрәкәт итү кирәклеген, түрәләр безгә каршы пулклар җибәргән тәкъдирдә, бер-береңне бәладә калдырмау зарурлыгын әйтергә кирәк. Әйа, инә дә бер сүзе кала икән әле: ошбу хат кем кулына гыиз төшсә дә, ул аны чит-ят күзләрдән яшерсен, тәзкирнамәне озын-озак тотмый, башка ил-җир¬ гә озатсын! Шөкер, инде берни дә онытылмады бугай. Каг-кат укып тезәткәләргә, аннан акка күчерергә дә... Ул айлар буе бәйләп куелгандай утырган урыныннан торып китте, кулларын угалый-угалый, ишекле-түрле йөренде. Бу миз¬ гелдә чыраенда искиткеч канәгатьлек нде мулланың. Алай да йөрәген һаман да нидер тырнап тора. Тәзкириамәдә барыбер нәрсәдер җитми, иц кирәге әйтелми кала сыман. Вакыйган, ахырга нидер кирәк бугай. Якты өмет, җиңүгә зур ышаныч бөркеп торсын аннан. Батырша йөри-йөри дә уйланды, утырып та баш ватты, янә торып китте. Ниһа¬ ять, йөзенә нур бөркелде, атылып өстәле янына килде, кәгазе өстенә иелеп, ашыга-кабалана язарга тотынды; «Шушы көннәрдә генә Төркиядән солтанның куәтле гас¬ кәре Әчтерханга килеп төште. Кяферларга каршы тору һәм аларны кыру өчен. Вә һәм аларның янадаи-яналаәы килә тора, дигән хәбәрләр ишетелә». Монысы инде чеп-чи ялган иде. Мәгәр халаекларны кузгату вә егетләидерү өчен анысы да кирәк. Изге мак¬ саттан чыгып ялганлауның гөнаһы юк, диләр бит... Алтынчы бүлек Чал Уралны Урал иткән тәкәббер-мәһабәт сыртлар¬ ның берсе— Ирәндек тавының һәр нке ягына дөя йонын¬ нан сугылган паластай тыгыз кылган япмасы ябынган ча- гыл-кашлакларга Нугай юлы авыллары сибелгән. Алар Ирәйдек итәгенә сырпаланып аккан Таналык буенда да, таулар арасыннан ургып-ашкыныл чыккан Сакмар, Ела- ср үзәннәрендә дә, Кызыл һәм Исән суы ярларында да. җырларда һәм дастаннарда макталган Жаек яны тугай¬ ларында да. һәркансы үз мәшәкате, үз шөгыль-хафзсы белән мәш килүче эрсле взклы карьялар күп монда Мә¬ гәр һәркайсында тормыш-мәгыншәт агышы бер төрле ди¬ ярлек. Кар-бураннарына мохтаҗлык булмаган кышкы 234
айларда нәсел-ырулары төпләнгән авылларда илчек ки¬ рәк алай җан саклаган башкортлар, җирләр кибеп. үлән¬ нәр мал авызына эләгерлек булуга, аяусыз салкыннардан саклаган өйләрен, каралты-кураларын калдырып, бала- чагаларын, мал-туарларын, урын-жирләрсп, савыт-саба¬ ларын төяп, тау араларындагы җәйләүләргә таба кузга¬ лалар. Шуннан инде авыллар кара көзгә хәтле ташлан¬ дык мазарга охшап кала: урамнарны, капка төпләрен, ишегалларын чярәм баса, иясез абзар-кура тирәсендә шө¬ кәтсез саесканнар хакимлек итә. Алан да тома ятимлэнеп, бөтенләй иясез калмый авыл¬ лар. Мәйнең теләсә кайсы вакытында морҗаларның бер- ничәсеннән булса да сыек төтен күтәрелә, тизәк янган әч¬ келтем ис сизелә, берән-сәрән калган этләр өрүе ишете¬ лә. Кайбер йортларда егәре беткән карт беләк карчык яисә нәсел-нәсәпсез, чирләшкә-гарпп бабулны очратсаң гаҗәп түгел. Әнә шул бармак белән генә санарлык җан ияләре авылда учакны сүндерми, аны уттан-күздэн, хә¬ веф-хәтәрдән саклап торалар. Шәрә маңгайлы Ягалча тавы итәгенә сыенган Таш авыл — әнә шундыйларның берсе. Хәер, алай дип әйт\ бик үк дөрес тә булмас. Авыл кырыеннан ук башланып киткән иске таш базлары кылган арасына ял итәргә ят¬ кан куй лар сыман эле .анда, әле монда күзгә күренгәлә- гән ташлар аны башкалардан үзгәрәк итеп күрсәтә. Янә дә килеп, ятим калган этләр өрүеннән тыш. Ягалча тавы астындагы кизләү буеннан көнозын тимер чыны ишетелә. Алачык—татар-башкорт авылларына харам нәрсә. Шу¬ ңа да мондагысы тирә-юньдәге халаекларга үтә тансык, тәҗел. Менә шуңа да Ташавылның урам юлларын җәй¬ ләрен дә үлән басмый, килеп китеп йөрүче өзелеп тормый монда. Яшь булса да исеме бөтен Нугай юлына таралган, хәт¬ та Иртешнең теге ягына — кыргыз-кайсак урдасына ба¬ рып җиткән корыч куллы, киң күкрәкле, ару-талуны бел¬ ми торган тимерче Әмин эшли биредә. Алачык — аңа моннан дүрт ел элек вафат булган атасыннан мирас. Текә ярны уеп, аның куенына кертеп салынган, кизләүгә караган ишеге генә күренеп торган бу алачык теркә малы рәвешендә ата бабадан калса да. осталыкны, бигрәк тә тимер эшенә маһирлыкны мираска алып булмый. Ул ке¬ шегә ана сөте белән керә дигәндәй, остаз-ата янында кү¬ негеп үткән тәкъдирдә генә буыннан буынга күчә ала. Әмин белән дә шулай булды. Егет үзен шушы сөремле ала¬ чыкта туып, киң иркен дөньяга шуннан атлап кнткәп дип 235
белә. Бала чагының бөтен уеннары, беркатлы шөгыль- мавыгулары мул сулы кизләү буендагы шушы урын бе¬ лән бәйле. Малай, агасының кулы арасына керә башлау¬ га, күрек басты, ун-уиике яшеннән кулына чүкеч алды, ир-егетләр гайрәте белән тимер чүкеде. Комган, савыт- саба төпләү, ук башагы ясау кебек садә эшләрне дә шул елларда башлады бутап. Хәер, бәндәнең үз күңелендә булмаса. бер түгел ун останың аягы арасында уралып үссә дә, аңардан рәт чык¬ мый. Бутен хикмәт—кешенең йөрәгендә, аның ата-баба һөнәренә ихласлыгында. Әмин исә нәкъ әнә шундый ма¬ лай иде, атасының һәр хәрәкәтен, осталыгын үз итте. Ба¬ лигъ булып җиткәндә ул ннде тимерче осталарның мәңге¬ лек сере булган булат кылычлар коя. алмаз очлы дип даны чыккан ук башаклары ясый нде. Хак, әле атасы исән чагында ук аның даны авылдан авыл га, нләүдәи-иләүгә таралды. Әнә шул дан, егетнең осталыгы тарта да инде халаекларны Ягалча тавы астындагы алачыкка. Анысы, тимерлек шундый урын ннде ул, авылда аңа йомышы төшмәгән кеше юк диярлек. Тимерчесе нинди генә булмасын, хаҗәте барлар шунда бара. Әмма Әмин янына еш кына болан гына килүчеләр дә өелеп ята. Алай икән шул, хикмәт осталыкта гына да түгел, хуҗаның якты йөзе, тәмле сүзе, гаделлеге вә инсаниятлеге дә тар¬ та кешеләрне. Күрер күзгә әллә пи сөйкемле булмаган егетнең әнә шул күркәм сыйфатлары да сихерли иде ха¬ лаекларны. Янә дә килеп, алачык бит әле ул адәм бала¬ ларының очрашу, тел кашып, күңел ачу. фикер алышу, дөнья хәлләрен ишетү урыны да. Суз дә юк, ә;гә шул их¬ тыяҗ да алып киләдер мопда кешеләрне. Алай дигәч тә, тәүлек әйләнәсенә халык өелеп ягмый мопда, бәндәләрнең уз эшләре, үз мәшәкатьләре дә җи¬ тәрлек ич. Байтак вакыты ялгызлыкта үтә тимерченең. Сагышын җыр белән куа егет. Тимер чүкегәндә Әмин тук¬ таусыз нидер көйли, моңлы итеп сызгыра, һәрхәлдә был¬ тырга хәтле көннәре әнә шулай бер җайга уза иде аның. Узган ел исә кисәк кенә әллә ни булды — алачыкка килеп-кител йөрүчеләр бермә-бер артты. Тагы да гаҗә¬ бе — бәндәләрнең йомышлары үзгәрде. Элегрәк килүче¬ ләрнең хафасы — чиләк-көрәктер, ааызлык-иярдер булса, .тәзергеләрнец гозере — кылыч та сөңге, чукмар да ук. Мәгәр әле монысына да әллә ни исе китмәде Әминнең. Ж.әя-уксыз, кылыч-сөңгссез ир-егег була димени?! Ки¬ рәктер, шуңа ясата торганнардыр. Аның өчен әһәмиятле¬ ге— эш артты, димәк ки, кнлсрс күбәйде. Ялгызы гына 236
өлгерә алмагач, күрек басарга, зур чүкеч белән тимер таптарга агасы Чурашны да чакырды. Инде икәүләп тә өлгерә алмый башладылар. Сизенде егет: Бөрҗән баш¬ кортлары яуча әзерләнәләр нде. Анысыннан да битәр, шул ук узган җәй булып үткән башка хәлләр гәерссндсрде егетне. Язгы ташудан сон елгалар ярларына кайтып, юллар төшә башлаган чак иде. Ирәйдек буенда әллә каян гына Брагин дигән түрә найда булды. Үзе генә дә түгел, учыз- лап солдаты, төрле яраннары, пешекчеләренә хәтле бар, имеш. Берәүләр аны Оренбурдан килгән дин сөйләсә, икенчеләре Петербургтан ук икән дип бәхәсләштеләр. Халык теленә керчән төрле пмеш-мччмешләргә караганда, таулардан асыл ташлар җыеп, аларны эшкәртмәкче-шо- мартмакчы, кальгалар салу «чечч таш чыгармакчы. чына¬ як заводы өчен ак балчык эзлә мәкче икән түрә. Бу көннәрдә алачыкка килүче-китүчеләрнең телендә әнә шул Брагин гына булса да, Әмин моңа әһәмият итмә¬ де. Килгән икән, килгән. Беткәнмени Уралдан алтын-кө¬ меш, тимер-бакыр мәгъдәннәре, кыйммәтле ташлар эз¬ ләп йөрүче әкәмәт җаннар?! Имеш-мимсшләргә кул сел¬ тәп, эшендә булды егет. Мәгәр алачыгына көн саен лшелеп-ншелеп килеп тор¬ ган шомлы хәбәрләр агалы-энеле тимерчеләрнең дә ко¬ лакларын торгызырга мәҗбүр итте. Имеш, Брагин түрә ниткәндер мәкерле язулар күрсәтеп, халаекларнын кай¬ сын куркытып, кайберсен юмалап, тирә-яктагы Тнмәш, Куян, Анык вә башка авылларның күп кенә җирләрен үз¬ ләштергән. Бөрҗән иләүендәге Байбул, Алкаш һәм Бик¬ булат старшиналар белән дуслашкан булып, аларга вак- төяк бүләкләр өләшеп, нәфесен тәртә буе сузган, л.т.тә кай тау араларындагы көтүлекләргә хәтле ия булып алган. Әмингә ни, аның җире юк — хәбәрләрнең болары бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Тик үзләренең Ташауыл янындагы Ягалча тавына кемнәрдер килеп, бо¬ рынгыдан калган таш базлары тирәсендә казынып йөрү¬ ләрен, анда кабат эш башларга җыенуларын үзе күргач кенә Брагин турыччдачы сүзләрне шигәеп тыңлый башла¬ ды. Хәбәрләр исә вакыйгаң шөбһәләнерлек иде: — Брагин түрә, намәгәдер ачуланып, Елап-Этколвын. сакалын йолкып аткан! — Теге явыз Буранголның дүрт атын талап алган! -— Килмешәк түрәнең солдатлары Атнаголның ике яшьлек үгезен суел ашаганнар! Шуңа охшаш хәвефле хәбәрләр алачыкка килеп кенә 237
торды ул көннәрдә. Мәгәр болары түрә явызлыкларының тик чәчкәсе булган икән. Көннәрнең берендә Барҗән нләүенә генә түгел, бөтен Нугай юлына көие-сәгате белән таралган сүз халаекларны өнсез итте: — Килмешәк (Моратшаның күз алдында хатынын көч¬ ләгән. Солдатлары Моратшаны тотып торган, теге хә¬ шәрәт исә үзенең әшәкелеген эшләгән’ Монысы инде ата-баба күрмәгән кыргыйлык, мөсел¬ маннарның ишеткәне дә булмаган ерткычлык нде Бор- жэн иле гөж килде. Әминнең агасы Чураш кулыннан эш төште. Ул ашыга-кабалана каяндыр табып алган богау йозагын төзәтте, тиз генә анылга кайтып, хатынын ке¬ ләткә биклән куйды. Әминнең хатыны юк-югын. Әмма һич кенә дә башка сыймаслык хәбәр аны да гаҗиз итте. Егет сш кына эшен ташлап, уйланып утыра торган булып кит¬ те. Алай да хәл кул кушырып утыра торган түгел иде. Позак мәсьәләсе бер Чураш башына гына килмәгән пкән. Әлеге вакыйгадан соң алачык — җылысына тараканнар җыелган казан тактасына охшап калды Ике-өч тәүлек буена кеше өзелмәде моннан. Шушы гомергә тиклем өй¬ ләрен бикләүнең ни икәнен белмәгән башкортлар һәм та¬ тарлар. бер-бере белән ызгыша-ызгыша, йозак ясатырга тотындылар. Әмингә килгәндә, ул әлеге төшкә дә кермәгән кыргый¬ лыкны түрәнең исереклеге галәмәтедер, дип уйлады. Лә¬ кин ана бик тизлән Брагинныц зилзилә кебек үк һич кө¬ телмәгән афәт икәнеңә инанырга туры килде. Позак шаукымы тына башлаган көннәрнең берендә алачыкка Ходайбирде мулла килеп чыкты. Шушы җәйгә хәтле башкалар кебек үк мал асрап, кара эшне сөреп көн күргән озын буйлы, какча гәүдәле бу бәндә быел гына Ташауыл мәчетенең имамы булуга ирешкән иде. Хәер, аңа чаклы да ул үзенең тәкъвальпы. гаделлеге, ии- сафлылыгы һәм туры сүзлелеге белән изгеләр рәтендә йөри нде инде. Ходайбирде ялган сөйләмәс, гайбәткә бар¬ мас. Мелла алачыкка кереп сәлам бирде һәм ярылын-чәр- дәкләнёп беткәй шнек яңагына сөялде. Аңа хөрмәт йөзен¬ нән Әмин чүкечен куйды Чураш та күрек басуыннан тук¬ тап. учакны сүрелтте. Ходайбирдедә дә әлегә дә баягы йо¬ зак хәсрәте икән. Шуңа бәйле рәвештә сүз Брагинга күчте: — Бән ул шакшы бәндәне байтактан белом.— днп башлады мелла бераз тыңкышрак таныш белән.— Урал¬ да беренче җәе түгел инде аның. Моңа хәтле дә Инрүзән буенда шул ташлары белән җенләнеп йөрде. Бер җәй таш 238
ваттым бән анарда. Шунда күргәипәремне ходай тәгалә берәүгә дә язмасын. Яшь хатыннарга вә кызларга кул су¬ зып, халаекларны кан елатты явыз. Бән белгән кадәре генә дә дистәдән артык кыз-хатынны мыскыл итте, хәшәрәт. Пәһлеван гәүдәле Чураш. мулланын авызына керер¬ дәй булып, аның каршына килен басты, Әмин дә алар ялына тартылды. Ходайбирде исә керфексез соры күзлә¬ рен учак янындагы күмер чуманына текәгән хәлдә хикәя¬ тен дәвам итте: — Ханкилде атлы берәүнең кәләше кызганыч булды бигрәк тә. Егетнең әйләнәсен ишеткәч, Брагин аңа кәлә¬ шен өч көнгә үзенең тирмәсенә китереп куярга боерган. Билгеле ннде, Ханкилде ризалашмаган, ул гынамы, тү¬ рәгә камчы белән янаган. Шуннан бөтенләй майлагандай булды түрә, яхшатланып тунны укмаштырып йөрде, мәҗ¬ леснең түрендә нде. Туйда ул Ханкилденең мәңгелек дус¬ ты булырга ант эчеп, кияүне хәмер белән кыстады да кыс¬ тады. Тегесе исә Брагинның үч алуыннан куркып, әллә ннде аңа хөрмәт күрсәтәсе килеп, эчте дә эчте балны. Төн урталарында тәмам исереп егылды, бахыр. Ходайбирде туктал калды, авызына җыелган суны лач иттереп җир идәнгә төкерде. Әмин белән Чураш икәү бердәм ана тартылдылар: — Соң, соң? Шуннан? — Исерек кияүне келәткә кертеп салдылар. Мәжлсс таралды. Брагнк исә кияүнең вә киленнең ата аналарын, к а ре иләшләрен солдатлары белән куркытып, кәләшне үз тирмәсенә алып киткән — Әйа, шул эш хакмы?! — дип беравыздан кычкырып җибәрделәр агалы энеле тимерчеләр.— Т1ә. йә, шуннан? — Шуннан шул. кияү кабул итмәде кызны Ата ана¬ лары да аны өйләренә кайтарып кертмәгәннәр. Ике-өч көн буе саташып, чәчен-башып туздырып, тауларда, су буйларында йөргән, бичара. Дүртенче көнне үле гәүдә¬ сен Пөрүзәннең иң тирән җиреннән табып алып кайгтык. Алачыкны авыр тынлык басты. Чураш, алпамша гәү¬ дәсе белән алпан-тилпән килеп, өенә торып чапты. Әмин исә тышка чыкты, кизләү янына килен, чирәмгә утырды да тирән уйга талды. Әйе. ул әле тормышын хатын-кыз бе¬ лән бәйләмәгән. Мәгәр ниндидер бер килмешәкнең төбәк Назлыларын мыскыл итүе аның да намусын җәберли иде. Әле теге чакны. Моратша хатыны белән булган хәлне ишетүгә, егетнең күз алдына алтын чәчле Асылбикә ки¬ леп басты. Дөрес, ул ана насыйп яр түгел. Ләкин Әмин аны бөтен күнеле белән сөя, аңа дөньяда башка кызлар 239
бар сыман да түгел. Бөржән иләүенсң гүзәле саналган Асылбикә үзе дә егетне якын нтә сыман иде. Әмин аны беренче тапкыр Байбулныкылар бөтен нәсел-ырулары бе¬ лән жәйләүгә күчен барганда, ат өстендә күргән нде. Асылбикә һич кенә дә башкорт кызларына охшамаган: ал- тын-сары чәч ике калын толым булып биленә хәтле төш¬ кән, күзләре — житен чәчәге. Гәүдәсенең һич кенә дә кил¬ мәгән җире юк. ул ат өстендә алиһәдәй утыра иде. Чиш¬ мә буеннан узын барганда Асылбикә үзе күреп алды егет¬ не. Күрде генә түгел, бер мизгелгә туктап калды, кояш балкыгандай елмайды һәм, атына кисәк селтәнеп, сикер¬ теп чабып китте. Асылбикә күздән югалып, байтак вакыт үткәч кенә Әмин кыяфәтенә ат чырае биреп, очлаеп алга чыгып тор¬ ган ияген тотып карады, аз гына чагырланып караучы конгырт күзләрен исенә төшерде — кызарып куйды. Юк, мондыен асыл зат Әмин өчен яратылмаган! һәм ул Асыл¬ бикә белән очрашуны берни вәгъдә итми торган матур төш итеп күнелендә саклап йөретте, үзе исә кыз турында уйламаска тырышты Әмма Асылбикә һич уйламаганда янә алачык янына килеп чыкты. Атыннан төшми генә ишек төбенә туктады да. искиткеч бер мөлаемлык белән елмаеп, егетнең тнмер кыйнаганын карап тора башлады. Әмин ана карады, чүкечен сандал өстенә ташлады, гаеп¬ ле кеше сыман елмайды һәм: — Асылбикә! — дип пышылдады. — Телсез. Телсез егет,— дни чыркылдап көлде кыз. Тавышыннан кизләү чылтыравы оялгандай булды. — Асылбикә! — дип кычкырып жпбәрде Әмнн һәм анын каршына атылды.— Сиңа сүзем бар, Асылбикә! Кыз, тезгенен кисәк кенә тартып, атын кинәт борды һәм тауга ыргылды. Аның: «Сүзен булса, куып жи-н-ит!»— дип кычкырганы һәм баягыча чишмә тавышы белән көл¬ гәне генә ишетелеп калды. Әмин кызның бу кыланышын шаяртуга да юрады, үзен кимсетү днп тә сыкранды — анык кына ничек аңларга да белмәде. Шуннан ннде Асылбикәнең чыркылдап көлүе тнмер чыңы арасында да ишетелгәндәй тоела башлады. Ул Асылбикәне юксынды, төннәр буе, кайчак көннәрен дә шул чибәр .хакында уйланды. Тнк уенын соңы һәрчак күңелсез була торган иле. Хак, Асылбикә — аның буе жнтмәслск асыл зат! Кыз башкача очрамаса, әнә шул аек фикере йөрәген авызлыклаган да булыр иде, бәлки. Асылбикә, үч иткән¬ дәй, Ягалча тавы буена таиян һәм тагын килеп чыкты. 240
Әмма һич кенә дә тоткарланмады. Егетне ымсындырып, бер-нке шаян сүз әйтә дә, канатланып очып киткәндәй, янә юкка чыга. 5л ннде кызны күңеленнән бөтенләйгә чыгарып таш¬ ларга җиткән көннәрнең берендә Асылбикә алачык янын¬ да тагы күренде, шулай ук атыннан төшми генә зчкә кыч¬ кырды: — Әй. егет, алтын балдак ясый беләсеңме? Әмин аның каршына атылды. — Бсләм, Асылбикә! — Беләзек тә кочсынмы? — Коям. Синең өчен беләзеген дә, чулпысын да, йө¬ зеген дә тау итеп өеп куярга әзер, Асылбикә! — Яратасың алайса?! — Яратам. Асылбикә! Кыз. гадәтенчә, атын бер урында борып, атылган ук¬ тай чабып китте. Аның көмеш чыңы белән көлгәне һәм: «Яратсаң, яучы җибә-ә-рр!» дип кычкырганы гына Ягалчэ тавы буенда кайтаваз булып яңгырап торды. Әмин ярлы булса да горур егет, шулай ук тимерне кызуында сугарга күнеккән. Озын-озак сузмый. Ходай¬ бирде мулланы үгетләп. Исәнбай авылына. Байбул стар¬ шина өенә юллады Күңеле, җәрәхәтләнгән кош сыман, юкка гына сыкран¬ маган икән егетнең Ходайбирде: «Авызын ачса, үпкәсе күренгән йолкышка бирердәй кыз юк миндә»,— дигән жа- »ап алып кайтты Могҗиза булмый калды Егет бар сабырлыгын җыеп, олы газаплар белән кыз¬ ның исемен йөрәгеннән чыгарып атты Тик аның җисеме күз алдына килен, аны үрти, ымсындыра, газаплый нде. Алай да соңгы вакытта Әмин үзен мәхәббәт сагышыннан арына барган сыман хис итә. Мәгәр Моратша хатыны ту¬ рындагы хәбәр бәгырен айкан алгандай булды. Брагин Моратша хатынын түгел, нәкъ менә Асылбикәгә кулын суза сыман тоелды аңа. Йөрәге белән елап, кизләү ярын¬ да озак утырды Әмин. Байбул старшина белән Брагнннын. дуслыгы, бергәләп бал чөмерүләре исенә төшкәч кенә җиңел сулап куйды, алачыгына ашыкты. Ходайбирде мулланың Йөрүдән буендагы хәлләрне бе¬ ренче һәм соңгы сөйләве булмаган күрәсең. Хәер. Бра гннның монда, Ирәйдек буена килгәч кылганнары гына да уйлый белгәннәргә уйланырлык нде. Бөрҗән халкы тәмам куркуга төште — яшь хатыннар һәм кызлар келәт¬ ләргә бикләнде. Тик болан хатын-кызны биктә тотып яшәү, яисә аңа 16 ч 191 241
тагылып, гел саклап йөрү — тузга язмаган хәл бит инде. Ир-ат халкы аулакта очрашып, киңәш-уңаш итәргә то¬ тынды. Яшерен сүз өчен ки кулай урын, әлбәттә, Әмин алачыгы иде. Башта Брагин түрәдәй иң зур җәбер күр¬ гәннәрдән сакалы урынында кара кутыр йөрткән Елан- Эткол, хатыны м ыс кылланудан кара шәүләгә калган Мо¬ ратша һәм Атнагол килде, алар янына башка ир-атлар җыела торган булды. Олы хафага тарыган халык Ходай¬ бирде мулланы үзе чакырып алды. Билгеле ки. киңәш¬ нең асылы бер генә: нишләргә, ничек котылырга бу ходай орган бәндәдән? Бәрхеттәй йомшак, куе кара сакалыннан колак как¬ канына ахыр чик хурланган Елан-Этколның сүзе бер булды: — Җир йөзеннән юк итәргә кирәк ул бәдбәхетне! Көчләнгән хатыны өчен Елан-Этколдан да болайрак үртәлгән Моратша урыныннан ук сикереп торды: — Үзем дөмектерәм мин ул кабахәтне! Башкалары дәшмәде, мәгәр Елап-Эткол белән Морат¬ шаның гаярьлеге хуплаулары чырайларына чыккан иде. Бу хәлне төшенеп алган Ходайбирде мулла аларны сүрел- тергә ашыкты: — Алай ук кайнарлану ярамас, ирләр. Үзе дөмегеп кенә калса, чукынып бетсен иде дә бит. Җәфасы бөтен Бөрҗәи халкына төшәчәк. Драгуннар китереп, кырачак¬ лар халаекларпы, кол итеп алачаклар. — Ие шул, кап кою ярап бетмәс,— дип куйды аз сүз¬ ле Чураш. — Ә нишләргә? Явызның хатыннарыбызны, кызлары¬ бызны көчләп бетерүен көтәргәме?! — дип кызды Мо¬ ратша. — Без болан итеп караск,— Ходайбирде мулла сал¬ мак сүзе белән барын үзенә каратты,—Котлымөхәммәт морзага шикаять язып, тамгалар жыяск, Оренбурга чап¬ кыннар җнбәрәск. Мулланың сүзе иң зур гаделлек булып тоелды җыен- дагыларга. Шул көнне үк шикаять язылды, тамгалар җы¬ елды. Иртәгәссн танла исә шайтан каласына чапкыннар чыгып китте. Әйа, бу җиһанда канчан әле карга күзен карга чукы¬ ганы бар?! Атналар буе көтсәләр дә, морзадан җавап кил¬ мәде, иләү халкына ярдәм-мазар күренмәде. Үз корсагы, үз мәнфәгате хакына иманын саткан Тәфтиләүдән игелек инәр днмсеп?! Ир-сгетләрнсп җыелып киңәшүләрен дәш.ми-тынмый 242
'ына тынлап йөргән, аннан ннде жалу какыйгасының ни эелән бетәсен сүзсез генә көткән Әмин әнә шулайрак фи¬ кер йөртте. Ялгышмаган икән, аннан сон булып узган хәл¬ ләр аның хаклы икәнен расладылар. Иләү халкы тәшвишләнеп һәм шомланып Тәфсиләү морзадан җавап көткән көннәрнең берендә Әмин алачыгы янына өсләре елкылдап торган атларда биш җайдак ки¬ леп туктады. Тимерченең чираттагы кылычын киндер ма¬ енда чыныктырып маташкан чагы идс. Шөбһәләнеп, ишек ярыгыннан тавышлар килгән якка бакты. Килүчеләрнең берсе — тимеркүк айгырга атланганы ияреннән җәһәт кенә сикереп төште, тезгенен янәшәсендәге солдатка ыр¬ гытты да боланга таба атлады. Өстепә көзге үлән төсен¬ дәге япанча кигән мәһабәт гәүдәле кеше идс бу. Кичә генә төзәтелгән чем-кара мыек, ыспай гына сакал һәм аксыл кашлары астындагы күкташ сыман зур күзләре аны ни¬ чектер олпат һәм мөлаем итеп күрсәтәләр. Шул ук ва¬ кытта ниндидер әрсезлек һәм тәкәбберлек бар иде аның чыраенда. Әмин аны башкалар сөйләве буенча чамала¬ ды— әлеге бәндә һичшиксез Брагин түрә иде. «Сизенгән, кабахәт,— дигән уй үтте егетнең башыннан һәм күңелен хәвеф басты,— халаекларның монда җыелып, киңәш-та¬ быш итүләрен белгән. Димәк, мәрхәмәт көтәсе юк». Ул шулай борчылып, ин кыларга белми торган арада гөрселдәп ишек ачылды, Брагин бер-нке атлауда сандал янына ук килеп басты, кулын сузды. Әмин, аны-моны уй лап тормастан, яңа гына кипдер маеннан алынган кылы¬ чын түрәгә сузды. Тегесе аны алды, кулларында әйлән- дереп-әйләндерсн карады да, кылычны ишек катына, ар¬ тыннан ук өерелеп кереп килгән солдатлар аягы астына ташлады. — Так-с. кылыч коябыз, корал чүкибез, ә, чибәр егет?! — диде ул. тыныч кына тимерчегә карап. Аннан солдатларга борылып кычкырып җибәрде.— За-абра-ать! Драгуннар алачык хуҗасына ташландылар. Әмин ка¬ рышмады — үзен алырга килгәннәрен белә иде ул. Хәер, Асылбикәдән язганнан бирле, үзе белән нп генә булса да, барыбер иде аңа. Аны ат сыртына салып, Сапсал ям станына таба алып киттеләр. Брагин түрәнең тирмәләре һәм солдатларның аниан-моннан корыштырган казармаларының шунда икә¬ нен белә иде Әмин. Егетне чыннан да Брагин торлагына алып килделәр һәм аны-моны сорашмый гына караңгы дымлы базга ябып куйдылар. Асылбикәнең үзенә яр булмаячагын белгәннән бирле, 16 243
дөньяда яшәсәм ни. яшәмәсәм ип диебрәк йөргән егет, дөм караңгы баз почмагына чүмәшеп, сонгы айларда бе¬ ренче тапкыр чын-чынлап үз язмышы турында уйлана башлады Бетте, аны болачыларга теләктәш дип, калуд ник итеп озатачаклар. Биш елгамы, уи елгамы, әллә го мерлеккәме? Күпмегә генә булмасын, ул инде үзе туып- үскән Ирәйдек буйларына әйләнеп капта алмас, сөякләре Петербург саллыкларында югалып калыр. Моннан әүвәл катыр озатылганнар турында картлар шулай дип сөйли¬ ләр ич. Әх, бер егетлек кенә дә эшли алмады ичмасам! Нн дип инде, кулында кылыч була торып, шул шакшы¬ ның башын чабып өзмәскә нде ана?! Аннан үзе дарга асылса да, иләү халкы котылыр, Асылбикәләр иркенләп яшәр иде дөньяда. Булмады шул, булмады, курыкты Юк, юк. һич кенә дә өрекмәде Әмин, бәлки әле Брагин барып да белмидер, болан юлы төшеп кенә килеп чыккандыр, дип уйлады ул. Юк шул, үләсе килми икән әле Әминнең! Салкын базда әлеге уе тәмам ачыкланып, бөтен чын¬ лыгы белән каршына басты. Әйе, үләсе килми аның. Бу дөньяда кыз югалту бер нәрсә, ә менә башны югалту — бөтенләй башка нәрсә икән. Нн аяныч, хәзер инде коты¬ лу өчен бер әмәл-чара да юк, хак язганны күрергә кала. Пөрәге әрнеп сыкранып, төнозын юеш балчык диварлар¬ га бәргәләнде егет. Мәгәр үзен-үзе өзгәләүдән башкасын булдыра алмады. Иртәгесен аны баздан чакырып чыгардылар. Караң¬ гыда ятып сизмәгән дә: көн инде тәмам кызып җиткән, шәүләләр шактый кыскарган икән. Каравыл солдатлар аны туп туры түрәнең тирмәсенә алып киттеләр. Брагин ак күлмәк-ыштаннан гына тәбәнәк ята<ында ниндидер хуш исле тәмәке пыскытып ята нде. Кереп ки¬ лүчеләрне күргәч тә урыныннан кузгалмады, башын як¬ тыга борып, саф татарча сорап куйды: — Димәк, корал коям димсең? — Мин — тимерче, галиҗәнап. — Татар башкортларга тимер эше белән шөгыльлә¬ нергә ярамаганын беләсеңдер бит?! Белмиме соң, анысын гына белә Әмин — атасы мәр¬ хүм гел әйтә килде- «Бу бик хәтәр эш, улым,— диде,— урыс патшасы чүкеч тотарга кушмый безгә». Алай да егет башын диванага салырга булды: — Минем бабам да, атам да тимер чүкеп көн күргән¬ нәр, галиҗәнап. Бу эштән тыючы булмаган безне... — Так-с, аңлашыла Караңгы бер авылда рәхәтләнеп 244
корал коел яттыгыз алайса?! Молың өчен. егеткәем, мәң¬ гелек каторга енңа. Ха-ха-ха! Пә, ни дисең? — Ни диим. Аллаһ тәгалә шулай язган икән... — Болван! Алла түгел, патша хәзрәтләре шулай яз¬ ганнар аны. Әй, солдатлар, кулына богау салыгыз! Драгуннар тыз-быз чабышып, тимер чылбыр һәм богау йозагы табып китерделәр. Әминнең кулларын тышаулап куйдылар. — Инде ни дисеи? Нәрсә генә әйтсен соң ул? Бу мизгелдә Әмин үзе ту¬ рында түгел, башкалар кайгысын кайгыртып тора иде Җыен хакында белми бугай бу хәшәрәт. Әйе, белми. Ди¬ мәк, егетләр исән-сау калачаклар. Бәлки әле аның өчен дә ’,ч алырлар алар?! Брагин ятагыннан торды, аягы очындагы сандык өс¬ теннән чалбарын алды, аны киде дә тирмә буйлап йөрер¬ гә тотынды. Аннан кырыс кына солдатларга кычкырды: — Кулларын чишегез! Драгуннар, богау йозагын ачып, егетнең кулларын чиштеләр. — Чыгыгыз! — дип боерды түрә, чылбыр чылтыратып маташкан гаскәриләргә.— Тимерчегә ашарга бирегез! Солдатлар күз ачып йомган арада юк булдылар. Ул да түгел, берсе өстәл сыман нәрсәгә салкын ит белән ипи кыерчыгы кертеп кунды, калай кружка белән су китерде дә үзе янә күздән гаип булды. — Утыр, аша! — диде Брагин, дустанә тавыш белән. Үзе исә артсыз урындыкларның берсен алып, «өстәл» яны¬ на утырды. Әминнең ачыгуы җиткән иде — табын янына узды, бас¬ кан килеш кенә капкаларга тотынды. — Ә сип утыр, тартынма! — диде Брагин аңа, икенче урындыкка күрсәтеп. Егет шунда чүккәч, янә тәмәке ка¬ бызды. сүзен дәвам итте,— Менә шулай, егеткәем, ала¬ чыкта корал ясап ятучыларны гомерлек колодник язмы¬ шы көтә. Мин исә ул җәһәннәмнән коткарырга булдым енне. Тик иртәгәдән кәйләләр, зур чүкечләр, ломнар ясый башлыйсың! А ил а шыламы?! Бу хәтлесен бөтенләй көтмәгән иде Әмин. Ашавыннан туктап, авызын ачып калды. Әлеге мизгелдә аиа дөньяда Брагыннан да яхшырак кеше юктыр сыман тоелды. Ул аның Моратша хатынын көчләнеп дә, башка явызлыкла¬ рын да гафу нтәргә, хәтта аягына егылырга әзер иде. — Ясыйм, галиҗәнап! — дип кычкырып җибәрде егет, шатлыгыннан елмаеп. 245-
Аның үзен генә кайтарып җибәрделәр. Мәгәр артын¬ нан ук коралсыз-нисез драгун килеп җитте. Үрнәк өчен кәйлә, чүкеч һәм лом китергән икән. Аларның кирәге бул- маса да, кайтарып сүз әйтмәде Әмин. Аларны алып кал¬ ды да. шул көннән башлап, Брагин өчен кирәкле эш ко¬ раллары ясарга тотынды. Әминнең кулга алынуын ишеткәч, котлары очкан ирләр зилзилә булмый калуын абайлап, кабат алачыкка җыела башладылар. Алар ннде Тәфтиләү морзадан бернинди дә ярдәм тимәячәгенә инанганнар, шуңа да Брагиннан ни¬ чегрәк котылу хакындагы сүз яңа куәт белән кабынып китте. Тик берсе дә бу җәһәттән төпле генә фикер әйтә алмады. Тәфтиләүдән өмет өзсәләр дә. чарасыз калган бәндә¬ ләр һаман да Оренбурдаи бер-бер яхшы хәбәр көтәләр иде әле. Шул рәвешле зарыгып көтү, шик-шөбһә, якын нары өчен курку һәм үч алу теләге белән айлар үтте, көз жптте. Экспедиция үзенең быелгы эшен тәмамлап, Орен¬ бурга кайтып китте — халаеклар җилкәсеннән тау төш¬ те. барысы да җиңел сулап куйды. Иләү авылларында га¬ дәттәге имнн-тыныч. мәшәкатьле һәм ярым ач тормыш дәвам итте. Юкка сөенешкәннәр ашыгыбрак шатланышканнар икән — яз җитүгә Бөржән иленә янә афәт килде — Бра гпн үзенең солдатлары һәм яраннары белән кабат әйлә¬ неп кайтты. Дөрес, бөтен жнр өстеннән, ел га-күлләрдән һәм ачык зәңгәр күк йөзеннән сафлык бөркелеп торган бу язгы мәлдә явызлык вә әшәкелек дигән нәрсәләр бән¬ дәләрнең башына да килми иде. Брагин түрәнең дә быел¬ гы килүен яхшыга юрадылар, инде шаят акылына кил¬ гәндер, дип өметләнделәр. Чыннан да, хәзер аның га* мәл-шөгылкләреидә начарлык юк кебек. Җирләр кибеп, аяк астына сукмак төшүгә, түрә Ягалча тавыннан таш чыгартырга тотынды. Шул тарафтагы олы-олы базлардан таш ваткан авазлар тәмам көчәеп җиткән көннәрнең бе¬ рендә Брагин ике солдат ияртеп, Әмин янына килеп чыкты. — Тырышлыгыңны мактыйм, егеткәй,— диде ул, ала¬ чыкка керә-керешкә.— Коралларны күп ясыйсың. Ләкин ни бит, кәйләләрнең чыныгуы иачар. дип зарланалар таш ватучылар. Начар?! Минем кәйләләремме начар?! — Әмин жил- терәп алачыгының почмагына килде һәм агасы Чураш саплап куйган кәйләләрнең берсен өемнән тартын алды. Брагин агарынып китте һәм солдатлары артына сыен¬ '246
ды. Мәгәр тимерчедә түрә кайгысы юк иде бу мизгелдә. Авын намусына төкерделәр һәм ул акланырга тиеш. Егет ишекне тибеп ачты да тышка ыргылды, атлый йөгерә бер тарафка китеп барды. Ун унбиш адым да узмагандыр, сандык кадәр таш чнына туктады һәм, артына борылып, кычкырды: — Карап тор. түрә! Ул. иләмсез кизәнеп, чуерланып торган ташка кәйләсе белән китереп орды — таш дүрт кисәккә аерылып китте. Тик анысын карап тормады Әмнн, кәйләсен кочаклап ди¬ ярлек, Брагин каршына йөгерде: — Менә, күрен! Брагин кәйләне кулына алды, аны әйләндерә-әнләндс- рә йөзен каралы. Кәйләдә нечтеки генә дә яньчелгән урын юк иде. Түрә коралны җиргә ташлады, тнмерчепен янына ук килеп, анын җилкәсенә сугып алды. — Егет икәнсең! Әминнең йөрәге тантана итте ул көнне. Тик юкка го¬ рурланган икән. Кичкә таба ана кәйләләргә тел тидер¬ гән Таһир картның кыйнап ташлануын хәбәр иттеләр. Аһ, белгән булсамы? Белгән булса камчы астына үзе ятар иде Әмин. Шул көннән соц Брагипга багланган өмет сабын куы¬ гы сыман шартлады. Аның яманлыклары турындагы хә¬ бәрләр кабат калкып чыкты. Өстәвенә, ул үзенең әшәке¬ леген өр-яңа гамәле белән раслады. Солдатлар кичен то тып. түрә тирмәсенә китергән ундүрт яшьлек ятим кыз Халидә нртәгәссн агы болай да бөтен төбәккә таралган Моратша абзарында күгәреп беткән иске чалгы белән суе¬ лып үлде. Бөрҗән иле «аһ!» итте бу хәлгә. Мәгәр бу хакта бер¬ бер кинәшкә килергә өлгермәделәр, урыс атнасының икен¬ че көнендә солдатлар тирә-як авыллардагы бар халыкны Сапсал ям станыннан ерак булмаган Талкыш күленә куып йөри башладылар. Агач чиләкләр күтәргән бәндә¬ ләр белән юллар тулды. Тик әле берәү' дә берни аңламый, ям станында янгын чыккандыр дин фараз гына итә нде. Ташауыл кешеләре дә «янгын сүндерергә» кузгалды¬ лар Кулларына чиләкләр тоткан зур гына төркем үрдән төшеп. Сапсал юлына борылды. Алачыгы янында басып торган Әмингә аларның сөйләшүләре килеп прение: — Кичә, якшәмбе көй, сәрхуш хәлендә күлдә балык аулап, кәеф сафа корып йөргәндә. Брагин түрә алтын балдагын суга төшереп җибәргән, ди.— Тавышына кара¬ ганда, монысын Горна Хәсән әйтте бугай. 247"
— Ул балдакны ана әби патша үз кулы белән биргән, йөзеккә шәрәфәтле мәликәнең илаһи исеме язылган бул¬ ган икән.— Болан ук күп белеп, төбенә төтен салып сөй¬ ләүче, әлбәттә, лыпырын Мәчтүрә.— Шуна да бнк кайгы ра, имеш, Брагин. Халаскларга күлнең суын сосып алыр¬ га боерган,— диде Саескан Җәгъфәр тавышы Соңгы сүздән Әминнең чирәмгә тәгәрәп көләсе килеп китте. Мәгәр көлмәде, ярым чын, ярым әкият сүзнең мәгънәсен акларга тырышып, бераз басып торды да, ку¬ лын селтәп, алачыгына кереп китте. Авыл халкы ни. Сө яксез тел ни сөйләмәс. Сүзләре дөрес булса да гаҗәбе юк. Көнозын, аннан соң төн буе эчен чыккан түрә нн бо ермас. Айныгач акылына килеп, барын куып кайтарыр әле. Юк. кайтмады халык. Әминнең узган-барганнан ише¬ түенә караганда, күлнең бөтен яры тулы бәндәләр шуннан ерак булмаган ерганакка су ташып чиләнәләр икән. Го мер бакый кешеләрнең өннәрендә түгел, төшләрендә дә күрмәгән бу әкәмәт мәшәкатьтән читтә калса да бер Әмин генә калгандыр. Тимерченең эшен өзәсе килмәде бу¬ ган түрәнең. Ходайбирде мулла бар икән тагы. Кичке буйда, көн сүрелгәч, мулла үзе алачыкка килеп чыкты. Ниндидер куркынган, гаҗизләнгән сымак иде ул. Алачыкка керүгә артыннан ишекнең келәсен элеп үк куйды, шыпыртлап кына сорады: — Үзең генәме, Әмин3 — Кем белән булыйм соң ннде? Чурашны иләк белән су ташырга алып киттеләр. Мулла исә әлеге җаваптан соң да тынычланмады. Ишеккә барып, ярыктан тышка күз салды, аннан, як-ягы¬ на карана-карана. тимерче янына килде һәм куеныннан кәгазь төргәге чыгарды: — Менә,— диде ул, үзенә сәерсенеп карап торган егет¬ кә,— тәзкнрнамә. Абдулла Мәзгытдин, ягъни мәсәлән, мулла Батырша язган. Әллә аңлап җиткермәде, әллә төшенергә теләмәде, Әмин Һаман да шул битараф кыяфәттә басып тора иде. Ниһаять, болан сүз өчен генә дигәндәй, әйтеп куйды; — Соң. ни язган? — Яуга чакыра хәзрәт! Әмнн кисәк кузгалып, ике кулы белән кәгазь төргәге¬ нә ябышты, апы алып, җәеп җибәрде, әмма укымады, кире төреп куйды һәм Ходайбирдегә сузды: — Мә, яшер. Хзлаеклар Талкыш күле буенда җил 248
куып йөрүдән бутагач, ирләр белән бергәләп укырбыз. Тагы ике көннән дуамал түрә акылына килеп, бәндә¬ ләрне күл буеннан куыл таратты. Кичке буйда исә ала¬ чык янына бер төркем ир-ат җыелды. Егет-җнлкепчәкләр- дәп икәнен Ягалча тавына мендереп җибәрделәр, кеше- кара күренсә, истән таш тәгәрәтергә куштылар. Монда калганнар алачык буендагы чирәмгә түгәрәкләнеп уты¬ руга, Ходайбирде җиләне җиңеннән Батырша .хатын чы¬ гарды һәм, ксрсшсез-ниссз, бераз көйләп укырга тотынды. «Бән. Абдулла Мәзгытдин, бар вә бер алланып һәм пәй¬ гамбәребезнең. мәрхәмәтенә өмет итеп...» Алачык янын кабер тынлыгы басты, кылган сасыкла¬ рындагы камкаларның кыштырдаулары ишстелюндәй булды хәтта. Ходайбирде хатның соңгы юлын укыгач та, тынлыкны бозарга җөрьәт итүче табылмады. Шулай бай¬ так утыргач кына Моратша: — Әйа, гайрәтле ирләр бетмәгән икән әле дөньяда,— дип куйды. Берничә тавыш аның сүзен җөпләргә ашыкты: — Афәрин, мелла Баһадиршаһ! Ниһаять, Елан-Эткол яшь сакал баскан очлы ияген өскә күтәрде: — Бары да аңлашыла, ирләр,— дип башлады ул, га¬ дәтенчә, гайрәтләнеп.— Әйдәгез, гәп куертып тормаск. Күп сүз — юк сүз. Иртәгәдән һәркем булган кадәр кора¬ лын барлап, булмаганы ясатып алсын. Хәзрәтнең сүзе хак —башкача чыдап булмый, ирләр. Ут-үлән күтәрелеп, атлар көрәюгә, кузгалырбыз. Тик артыгың лыгрыдамас¬ ка, узаманнан хәбәр килми торып, кылыч-ук белән уйна¬ маска кирәк. — Амин! — дип, аның сүзен куәтләп куйды Ходай¬ бирде. Тәзкпрнамәнс һәм дә Елан-Эткол сүзләрен туплап, бер дога кылдылар да өйләренә таралдылар. Иртәгесен исә Әмин алачыгына килеп, учагын кызды¬ рып җибәрергә өлгермәде, тышта ат тоягы тавышлары ишетелде. Ул да түгел, ишек ачылып китте һәм бусага¬ да Байбул старшинаның кызгылт сакал-мыск баскан бор- чулы чырае күренде. Егет тетрәнеп куйды, ләкин аны- моны сиздермәде. Ә башыннан яшен тизлегендә: «Чистый ат икән, кичен җыелганны белеп тә алган»,— дигән уй үтте. Портавайның тавышында лсә усаллык та. мыскыл да сизелми иде: — Саумы, кияү,— диде ул, йөзен мөлаемлык белән ту тырып, һәм Әмингә ике кулын сузды. 249
Исәнләшүен исәнләште Әмин, мәгәр кунакның сүзенә игътибар биреп җиткермәде. Аныц барлыгын Байбул старшина чыраендагы таныш чалымнар җәлеп иткән идс. Менә кемгә охшаган икән Асылбикә. Шул ук кызыл о а кыр сыман чәч вә сакал-мыек, шундый ук зәңгәр күзләр. Ә чыраенда ниндидер нур һәм мөлаемлык. Байбулның «кияү» днп эндәшүе аның миенә бераздан соң гына ба¬ рып иреште һәм ул иләү агасының күк чәчәктәй күзләре¬ нә текәлде. Нәрсә, шаяртамы?! Мәгәр старшинаның сүз¬ ләре самими иде; — Теге чактагы җавабым өчен кичер, кияү. Хата мин¬ дә. Әлеге дә баягы комсызлык боза адәм баласын, һаман да бай кияүләрдән яучы көткән булдым... Әмин янә берни аңламады, тәмам гаҗизләнеп, ни дияргә дә белмәде. Хәлен сиздермәскә тырышып, күмер чуманына барып ябышты, аны учак буенарак сөйрәде. — Ташла әле сән эшеңне, кияү?! — Байбулның сүзлә¬ рендә ялвару чалынып китте.— Күмер вә тимер кайгысы¬ мыни бүген дөньяда! — Соң, нәрсә бар ул кадәре, Байбул агай? — Әмин ку. лына кисәү агачы булып, учак күмерен бутап җибәрде. — Ташла, кияү! Әйдә, әзерлән, берсекөнгә — туй! Егет аңа, бу әллә чыннан да ычкына башлаганмы ди¬ гәндәй, сынаулы карап торды да көлеп җибәрде: — Нинди туй, Байбул агай? Бәне үләндерергә җыен¬ саң, хәзер, язгы буйда, бетем дә юк бәнем. Хода кушын, җәен Чураш агамның маллары ишәйсә, көзгә туй сыман нәрсә ясап та булыр иде әллә. Хәзергә исә, бигайбә, Бай¬ бул агай, ашарыбызга да такы-токы. — Бән сәннән тун ясарлыгың бармы дип сорамыйм, кияү,— дип кызды старшина.— Бар мәшәкать-чыгымны үзем күтәрәм. Анлык кына рәтем бар анысы. Озын сүз¬ нең кыскасы, берсекөнгә — никах. Югыйсә Асылбикәгә ку¬ лын суза башлады теге битсез. — Брагин сәнең кустың бугай бит, Байбул агай? — Андый дустлардан ходай сакласын, кияү. Кем бел¬ гән анык ашаган табагына тәрәт иткәнен. Мунчага сү та¬ шып йөргән кызны чишмә буендагы карамага китереп кыскан, хәшәрәт. Тиз арада никах укытып, саклап калыр¬ га кирәк Асылбикәне. — Соң бнт, бәнем үз өем дә юк, Байбул агай. Чураш агам берлә киңәшми торып... Старшина чынлап торып кызып китте, түбәтәен салып, сандал өстсиә ташлады: 250
— Con нәрсә. «соц» да «сок»? Үзенең но гүләгәнен ко¬ лагы ишетмиме әллә Байбулның? Үземдә яшәрсез! Башка чыгабыз дисез икән, атна эчендә йорт салын бирәм! — Портка кергәнче, утка кер. дигәннәр борынгылар. Өн өлгергәч, никахны яна нигездә уздырырбыз. Байбул агай. Портавай ярсый ук башлады, тынычсызланып, баскан урынында таптанырга тотынды, тавышын шактый күтәреп әйтеп салды: — Анламасаң да акламассың икән, кияү? Сүз Асыл¬ бикә намусы хакында бара. Брагин түрәнең кул уйнатуы бүген генә түгел ләбаса. Бел: сайланып сырланып тору юк. Йә берсекөнгә никах, нә мәсхәрәләнгән Асылбикә! Байбулның тәкъдименә күнүдән башка чарасы кал¬ мады Әминнең. Алан да хәле хәл нде егетнең. Адәмчә итеп туй ясарга ип малы, ин акчасы юк. Шуңа да никах¬ ка әзерлек өс-баш яңартудан узмады. Күлмәк-ыштанны үзе юнәтсә, җилән, күн итек ншеләреп агасы Чураштан алып торды. Ләкин никахны тынычлап уздыру язмаган пкәң аларга. Икенче көнне икенде намазыннан сок атын кара тиргә батырып, Байбул старшина янә алачыкка ки¬ леп җитте. — Ишетеп тә өлгергән теге сасык,— днп кычкырды ул Әмилгә, атыннан төшә-төшә.— Ходай орган да бәндә икән: Асылбикәне тирмәсенә китерергә кушып ике солдат җибәргән. Егет катып калды. Бармаклары кысылудан чүкеченең сабы чытырдады хәтта. Ходайбирдедән теге йөрүзән бу¬ ендагы хәлне ишеткән булса да, апдыеп ук кыргыйлык¬ ның чынлыгына ышанып җитмәгән иде. Баксаң, шул ыс- тырам .хәл үз башына язылган икән. Ул, нишләргә белми, старшинага таба атылды: — I Биллибез соң. Байбул агай. — Бән Асылбикәне келәткә бикләп куйдым. — Кораллы солдатлар йозакны ватмаслармы димсең? — Бүген иртәгә генә ватмаслар. Кызны дүшәмбе кон үзем китерәм, днсп әйтергә куштым бән солдатларга. Ә сән бүген кичкә үк ирләрне җый! Түрәләрдән Бикбулат вә Алкаш «старшиналарны. Исмай сотникны, башкалар¬ ны үзем дәшәрмен. Чирек сәгать тә узмагандыр, авылдап-авылга. җәйләү- дән-җәпләүгә чапкыннар чапты. Ягперен оран авазы бө¬ тен Бөрҗәп нләүенә таралды. Кичке ахшам вакытына Әмин алачыгы янына ике йөзләп ир-егет җыелган иде инде. Күбесенең җилән-чапаннары астында кораллар. 251
Шушы көч-куәттән тагы да гайрәтләнеп киткән Елан- Эткол алачык түбәсенә үк менеп басты һәм, һич куркып- өркеп тормастан, кычкырып сөйли башлады; — Ирләр! Ишеткәнсездер, теге кабахәт иләүнең гү¬ зәле Асылбикәне рисвай итмәкче. Ие. Бра: чиның әшәкеле¬ ге хәттин ашты. Шул хәлгә дә түзеп торабызмы, ирләр?! Юк. булмый. Шакшыга — үлем! Аның кыюлыгы башкаларга да күчте — барысы бер та¬ вышка үкереп җибәрде: — Үлем! Үлем!! Үлем!!! Куәтле үч авазы әллә кая тау араларына таралды, ан¬ нан кайтаваз булып, кизләү буена әйләнеп кайтты. Үзлә¬ ренең оран тавышын тыңлагандай, беравык сүзсез торды¬ лар. Шулчак Моратша сикереп диярлек аягына торып басты: — Фатиха бирсәгез, бән ул дуңгызны бүген үк...— днп кайнарланды һәм җиләне астыннан хәнҗәр тартып ал¬ ды.— Әйтегез генә. — Ашыкма, әүвәл бән аның сакалын йолкырга тиеш.— дип каршы төште Елан-Эткол.— һәр төген берәмтекләп чүпләп бстерәм дә аннан сасык җанын сөңгегә күтәрәм. Җыендагылар тәмам кызды, әле бер, әле икенче та¬ рафтан нәфрәт авазлары ишетелеп кенә торды: — Үзем суям бәдбәхетне! — Тереләй тиресен туныйм! Салмак чайкалып, Байбул старшина торып басты. Шу¬ лай ук тыныч кына әйтте: — Бүген монда нн нык җәберләнүче кеше — минем кияү. Әмингә тапшыраек без бу әманәтне. Эшләр болай ук тирәнгә киткәч, моңа кадәр аны-мо¬ ны дәшми бер читтә утырган Бикбулат белән Алкаш стар¬ шиналар үзара чышын-пышын пидер сөйләшеп алдылар Бикбулат, мәртәбәле булырга тырышып кына, мәҗлес уртасынарак узды, көмеш төсенә кергән сакал-мыегын сыпыргалап алды да вәкарь белән сүз башлады: — Туктагыз әле. җәмәгать, кызмагыз! Барып уйлап, үлчәп эш итәргә кирәк монда. Укны анысы кем дә атар, ягъни мәсәлән. Аннан соңгысын кем җыен алыр, йә?! Төя¬ гебезгә чирү килер: йорт-җнрләребез туздырылыр, үзебез¬ не дарга асарлар, хатыннарыбызны, бала-чагаларыбызны кол итеп, урыс алпавытларына сатарлар. Йә, шул да бул¬ дымы егетлек?! Елан-Эткол, аңа очып кунардай булып, каршысына ки¬ леп басты: — Сән халаекларны куркытма, Бикбулат! Без соң яу 252
күрмәгәнме?’ һәркайсыбызда корал, атлар да җитәрлек. — Патшаның чирүе кара болыттай,—днп карулашты Бикбулат.— Ил-җиребезне саранча урынына басып алыр¬ лар. — Анысыннан да шүрләгән юк,—■ днп, Елан-Этколга ярдәмгә чыкты Байбул.— Кыр казакълары белән былтыр- дан бирле юкка гына мәслихәтләшәбезмени? — Ие шул, кысрыкка кнлә башласа, далага — әл- лүр! — дип узаманнарының сүзен җөпләделәр җыенда- гылар. — Бала-чага булмагыз, туган төяк...— дип. Бикбулат нидер сөйли башлаган иде дә, аның авызын тиз томала¬ дылар. Тегесе кулын селтәп, урынына ук китеп барды. Мәгәр элек утырган җиренә туктамады, кизләү буендагы атлар өеренә таба атлады. Алкаш старшина, Неман сот¬ ник һәм тагы байтак кеше аның артыннан кузгалдылар. Бераздан инде җайдаклар төркеме төн караңгылыгына кереп эреде. — Китсеннәр. Куркакларның кирәге юк безгә,—днп калды алар артыннан Елан-Эткол һәм монда калганнарга аны-моны уйларга ирек бирми сүзен дәвам итте.— Димәк ки, менә болай, ирләр. Иртәгә—якшәмбе. Брагин түрә, гадәте буерча. Талкыш күле буена сәйранга төшә¬ чәк. Монысы — рас, бән белештем ннде. Иртүк күлне ка¬ мап алабыз да... Ниятен ул шактый озак аңлатты. Сөйли торгач, Елаи- Эткол тәмам комарланды Бу хакта күптән унлап йөргән күрәсең, әйткәннәре төпле, ышанычлы нде. Ахры шуна, каршы килүче булмады, күпчелек аның сүзен бердәм хуплады. Тик бер Чураш кына тәртәгә тибәргә җөрьәт итте: — Кузгалуын кузгалабыз да, җәмәгать, Батырша хәз¬ рәт ут-үләк күтәрелгәч, дигән бит. Ялгызыбыз кубып, авыр хәлдә калмабызмы? Елан-Эткол аны тиз кисте: — Юк. сабыр нтәрлегебез калмады. Хәер, бу этне дөмектерик әле, аннан күз күрер. Җыен төи урталарында гына таралды Мәгәр түшәккә ятучы булмады бу төндә, һәркайсы сөңге-кылычны, ук- җәясен барлый-карый нде. Итәгенә томаи сырпаланып торган Ирәйдек тавына таң яктысы төшкәндә баштанаяк коралланган йөз егерме ир күл буенда иделәр ннде. Елан- Эткол кайсы тарафка күпме кеше яшеренәсен билгеләде, аларга камыш уйдыгының куерагын, кулайрагын үзе күр¬ сәтеп йөрде. Брагинга нң зур үч саклаучылар төркемен 253
түрә тукталырга тиеш дип фараз ителгән урынга якын¬ рак урнаштырды. Күл өсте тулы каз-үрдәк, үзләрен бимазалап йөргән төнге кунаклардан үртәлеп, берара каңгылдашып, бакыл¬ дашып алдылар да акрын гына тындылар. Кояш чыгып килгәндә. Талкыш күле гадәттәге мәһабәтлеге белән тын гына изрәп ята нде. Бу вакытта исә Бикбулат яклылардан сигез дистәгә янып кеше ашыгыч рәвештә Исмай сотникның Сакмар бу¬ ендагы җәйләвенә жыелды. Чакырылганнар килеп бетү¬ гә. Бикбулат старшина үзе сүз алды һәм, берәүгә дә бә¬ хәсләшер урын калдырмыйча, сөйләргә тотынды; — Барыгыз да ишеттегез булыр, ирләр, теге ахмак¬ лар бүген кузгалмакчылар. Бикбулат ыстаршнна әйтте диярсез: муеннарын сындырачаклар алар. Безгә нишләр¬ гә дип, аптырашып торасы юк; яуга кушылмайбыз -• вәт шул. Коралга тотынган тәкъдирдә дә, урыслар үзебезнең авыл-җәйләүләргә килеп, безнең бәндәләргә, йорт-жирлә- ребезгә кул сузганда гына тотынырбыз. Аң булып, җәмә¬ гать. ниндидер Батыршаһ вә Елан-Этколлар коткысына карап, харапка чыга күрмәгез. Монда килгәннәр Бикбулат белән Ал кашның фикер¬ ләрен сүзсез дә аңлыйлар иде. Алай да кайсыдыр: — Аерылганны аю ашар,— дип кычкырды. Башкача каршы килеп торучы булмады. Ул арада табынга кымыз чыкты, кай арада пешереп өлгерткәннәр¬ дер. табагы-табагы белән нт килде — җәйләүдә шау-шу¬ лы, уен-көлкеле мәҗлес башланды. Талкыш күле буенда һаман да әкияти тынлык иде әле. Алай да дымлы җирдә озак ятып, куллары күшегә-ойый башлаган болачылар, Елаң-Этколныц кат-кат кисәтүен дә онытып, борсаланырга тотындылар. Камышлыкның әле бер, әле икенче җиреннән пыштырдашкан авазлар ише¬ телде. Кем белә, ваемсызлыклары үзләрен бик кыен хәлгә дә китергән булыр иде бәлки. Ярын әле түрәнең тилелеге ярдәм итте. Бсрзамап ям станы ягыннан дөнгср каккан¬ нары ишетелде, бер төркем җайдак күлгә таба төшеп килә идс. Бераздан алар сөзәк ярдагы чирәмлеккә килеп туктадылар да ат сыртларындагы йөкләрен бушата баш¬ ладылар. Күл бус ыгы-зыгы белән тулды. Солдатлар, ут чыккандай чабышып, тирмә куйдылар, аяк астыннан коры- сары җыеп, ут ягып җибәрделәр. Урта яшьләрдәге кыс¬ ка чәчле, ялангач ботлы маржа, су читенә үк килеп, са- 254
выт-сабалар белән әвәрә килергә тотынды. Күрәсең, ул тотылачак балыкны кыздырырга җыена иде. Ул арада солдатларның икесе каяндыр, камышлар ара¬ сыннан. зур гына көймә алып килделәр, аны ярга терән үк куеп, түрәне көтә башладылар. Брагин исә көймәгә утырырга ашыкмый нде. Ул. гадәтенчә, төнозын эчеп чык¬ кан бугай, күңеле һаман да шул шайтан суында, имеш. — Әй. Сидоркин, аракы китер! — дип кычкырды ул, тирмә янында кайнашучыларга. Солдатларның берсе, кулына чынаяк кувшин һәм йом¬ ры тотып, атлый-нөгерә Брагин янына килеп жпгге, ку¬ лындагы йомрысына аракы койды һәм түрәгә сузды. Иртәнге өлешен эчеп алгач, кәефе күтәрелеп китте бугай, Брагин авыз эченнән генә нидер көйли-көйли көй¬ мә янына килде. Солдатларның икесе кармак-ятьмәләрен алып, хуҗалары артыннан ташландылар. Болар кереп утыруга, көймәдәгеләре ишкәкләрен кулларына алдылар һәм җай гына кузгалып киттеләр. Көймә инде күл уртасына якынлашып килә. Бу як яр¬ да нсә монда калган солдатларның иренеп кенә мыгыр¬ дануларыннан- башка нәрсә ишетелми. Шул чак әлардан ерак та түгел куе камышлыкта яшеренеп яткан Елан-Эт- кол йодрыгы белән Әминнең янбашына төртте һәм кайнар пышылдады: — Вакыт, бнк вакыт! Әмнн аягына басты, салатыннан үзе ясаган иц яхшы угын алып, әдернә җәясенең керешенә кидерде. Аннан озаклап төзәде һәм җәясен каты киереп, атып җибәрде. Бер үк вакытта диярлек аның колак төбеннән генә выжт- выжт итеп, тагы ике ук очып үтте. Борылып караса, Мо¬ ратша белән Чураш. бушап калган жәяләрен иңнәренә салып, бөтен буйга торып басканнар. Кайсының угы тигәндер, аркылы тактага утырган Бра¬ гин кисәк тартылып куйды, ни өчендер аягына басты, ар¬ касында, нәкъ йөрәге турында өч укның да «койрыкла¬ ры» тырпаеп тора иде. Түрә чзйкала-чайкала борылды һәм күзенә күренмәгән дошманнарына йодрык янады, ан¬ нан көймә читенә гөрселдәп ауды. Көймә капланды, Бра¬ гин белән бергә аның дүрт солдаты да суга чумды. Берсе йөзә белми нде, күрәсең, кире калкып чыкмады, калган¬ нары исә житез генә өчесе өч якка таба йөзеп китте¬ ләр. — Берсен дә ярга җиткермәгез! — днп боерды Елап- Эткол, үзе исә күл уртасына таба аллы-артлы ук яуды¬ ра башлады. Башка урыннарда яшеренеп ятучылар да 255
йөзүче солдатлар өстенә ук атарга тотындылар. Аларның өчесе берьюлы диярлек юкка чыкты. Укчылар, үзләренең гаярьлекләреннән канәгать бу¬ лып, масаешып торган арада, Елан-Эткол: «Ур-р-р!»— днл үкереп җибәрде һәм үзе башлап түрәнең ярдагы ста¬ нына ташланды. Бичара солдатлар, түрәнең хәмер чүлмәге тирәсендә ялманып, хәтәрлекне бик соң сизеп алдылар. Әмма кайсы кая ташлаган кораллары янына барып җитү насыйп бул¬ мады аларга. һавада кылычлар айкалды, сөңгеләр чай¬ калды — чырыйлап кычкырышкан авазлар ишетелде. Бер¬ аздан инде бар да тынды — ярда канга баткан үле гәүдә¬ ләр генә аунап яталар иде. Болачылар солдатлар белән әвәрә килгән арада су читендәге кыска чәчле маржа юк¬ ка чыкты. Аның, авызына курай кабып, күлгә чумганын берәү дә абайламый калды. Беренче уңыштан башлары әйләнгән болачыларныц аны-моны каран торыр вакытлары юк иде. Исән калган¬ нары юкмы дип, канлы гәүдәләрне тнпкәләп чыктылар да җәяүләп кенә Сапса л ям станына таба кузгалдылар. Тирә-юньнең тынын калуын ничек сизенгәндер, пешек¬ че марҗа судан башын чыгарып, яр буена күз салды һәм йөрәге «жу-у-у» итеп китте. Анда кан күлдәвеге зчендә үле гәүдәләр ауный да, алардан арырак иясез калган йө¬ гәнле атлар йөренә. Хатын, шашынган кабандай, атылып күлдәй чыкты, хуҗасыз атларның берсен тотып атланды һәм Оренбурга таба элдертте. Көткәнпәрснчә, солдатларның казармада калганнары изрәп йоклыйлар иде әле. Елан-Эткол канлы кылычын болгап алды һәм башлап казармага кереп китте. Калган¬ нар анын артыннан ташландылар. Ярым караңгы казарма эчендә ата улны, ана кызны белерлек түгел. Житмәсә кысрык, казарма ике катлы сә¬ келәр белән тулы. Монда инде икс ягы да үткер хәнҗәр¬ ләр худка китте. Болачылар, үзләренекен ничектер танып, ялангач килеш казарма буйлап атылып-бәрелеп йөргән драгуннарны кадарга-суярга тотындылар. Казарма акы¬ рышкан, ыңгырашкан тавышлар белән тулды, аяк астын¬ да кан пычтырдады. Кинәт донья тып-тын булып калды. Тик казарманың аргы башыннан гына «чак-чак» итеп чакма чакканнары ишетелә иде. Ул арада казарманы ялкын чолгап алды. Болачылар бәрелә-сугыла тышка чыктылар һәм, канлы өрәкләр сы¬ ман, Сапсал ям станы башлыгының өенә ташландылар. 256
Башлык исә эшнең нәрсәдә икәнен сизен алган икән — ишеген ачмады. Мәгәр аны ачтыруны кирәксенүче дә бул¬ мады. Кулына кисәү тотып, Моратша килен җитте, өй¬ нең дранча кыегына ут салды. Бу вакыт исә ярсыган кешеләрнең икенче төркеме өмәт ишеген каерып атты. Өмәттә төн уздырган сәүдәгәр¬ ләр тәрәзәләрдән сикерешеп төштеләр дә Елан-Эткол кар¬ шына килен аның аягына егылдылар: — Мәрхәбә, узаман, җаныбызны сакла, товарлары¬ быз сезгә булсын! Казарма сымаграк озын агач йорттагы ямчыларга тимәделәр, авылларына таралырга куштылар. Алар ашы- га-кабалана чыгып бетүгә, ямчылар торагын да ут алды — стандагы бар нәрсә шартлап-чытырдап яна иде. Кояш төшлеккә җиткәндә, элек Сапсал ям станы дип. зурдан кубып аталып йөртелгән урында тау-тау булып күмер өемнәре генә калган, ә көчәеп киткән җил кайнар көл буранын дала буйлап куа иде. Болачылар исә янгыннан шактый читтәге кылганлы түбәгә басканнар да үзләре майтарган эшнең нәтиҗәсенә карап катканнар, һич кенә дә сүз катучы юк, йөзләрендә газап һәм үкенү. Шул рәвешле күпме басып торганнар¬ дыр, ниһаять, Елан-Эткол телгә килде: — Пә. инде нишлибез, ирләр? Барысы берьюлы уянып киткәндәй булдылар, мәгәр җавап бирергә ашыгучы күренми иде. Үлем тынычлыгын Байбул старшина бозды: — Бәй, нишлибез дип, бәңа кайтабыз. Никах мәҗле¬ сен үткәрергә кирәк ләбаса. Аннан инде калганын күз кү¬ рер. Җиденче бүлек Сәгать көндезге икеләр булды микән, ишетелер-ише- телмәс кенә шыгырдап ишек ачылды, аяк очларына гына басып, бүлмәгә улы Николай килеп керде. Барын сизеп- белеп торса да, күзләрен ачарга ашыкмады Неплюев. Йок¬ лый дип чыгып китсен әйдә, борчылып йөрмәсен. Әмма улы борылып китәргә җыенмады, атасының арзанлы кә¬ газь сыман аксыл-сары йөзенә карап торды да торды. Ни¬ һаять, түзмәде Иван Иванович, иренеп кенә сорап куйды: — Ни бар, Никола? Тегесе авыр гына көрсенде, аягында таптанып алды, әмма берни дә әйтмәде. Тагы ниндидер хәвеф барын J7 Ч )91 257
сизенеп, Неплюев күзләрен ачты һәм нурсыз карашын улы¬ на төбәде: — Нәрсә? Татьяна Федоровна... — Юк, юк,— дип бүлде аны Николай,— киленегез исән-сау. Тик... — Йә, йә, сөйлә, мин тыңлыйм. — Без башта сезгә белдереп тә тормаска идек тә,— дип башлады Николай авыр гына,— хәл бик җитди бул гач, әйтергә кирәк дигән карарга килдек. Неплюев, ятагыннан күтәрелеп, терсәгенә таянды, күз¬ ләренә гамь иңде: — Сузма, Никола, сөйлә! — Нугай юлында башкортлар кузгалган, атай Экспе¬ диция начальнигы Брагинпы үтереп ташлаганнар, сол¬ датларны суйганнар, Сапсал ям станын тар-мар иткәннәр Калганы хәзергә мәгълүм түгел. — Хәбәрне ком китерде? — Ниндидер бор хатын шунда. — Кая ул, еракмы? Хәзер үк бирегә чакырыгыз үзен! — Атай, бәлки сез ятып кына торырсыз. Гаскәри на¬ чальниклар җитәрлек лә. — Юк, юк, Никола. Хәзер үк кертегез теге хатынны! Атасы белән бәхәсләшүнең мәгънәсез эш икәнен белә Николай — башын иеп чыгып китте. Неплюев исә торып, ятагына утырды, билдән түбән ягын атлас юрганга төрде. Ул да түгел, Николай чәче-башы тузган, күлмәге теткә-' ләнеп беткәй бер хатын ияртеп килеп керде. — Сез кем буласыз? — диде Иван Иванович, сәламгә җавап та бирмичә. — Брагинның кухаркасы мин,— дип җавап кайтарды хатын, шактый батыр итен. — Сөйләгез, ни бар анда сезнең? — Борлар Брагин җәнапләрен үтереп, күлгә салды¬ лар, солдатларны кырып бетерделәр... — Рәте белән генә тәфсилләп сөйләгез1. Хатын һич көтелмәгәнчә телгә оста бер чәтноби булып чыкты. Уйлавы-фнкерләве дә төзек кенә икән —майның унбишендә Талкыш күле буенда булып узган хәлләрне бәйнә-бәйнә тезеп бирде, хәтта вакыйгаларга бәя куюны да кирәк тапты. Аның хикәяте тәмамланганнан соң Неплюев беравык уйланып торды, аннан, берни булмагандай, тыныч кына улына эндәште: — Менә нәрсә, Никола. Бар әйт: хатынны ашатсын¬ нар, эчертсеннәр, адәм рәтле киемнәргә киендерсеннәр! 258
Бу сүзгә үтә сәерсенсә дә, кантарын берни сорамады Николай Иванович — атасының күрсәтмәләрен сүзсез үтәргә гадәтләнгән нде ул. Хатынны ияртеп, ишеккә таба кузгалды. Тик бусагага җитә алмады, артында губерна¬ торның яшьләрчә саф тавышы яңгырады: — Тукта! Комендант Бахметьевка җиткер: кичекмәс¬ тән хәрби совет җыйсын. Бүлмәдә ялгызы калгач, Неплюев чайкала-чайкала аягына торып басты, мундирына үрелде. Башында исә уй ташкыны кайный пде. Әйе, хәбәр күңеллеләрдән түгел. Инде байтактан, алты-җнде елдан бирле булганы юк иде мондый хәлнең. Губернадагы татар-башкортлар тәмам авызлыкланды, крайда тулы тәртип урнашты сыман нде бит. Диңгезнең болгануы микәнни? Әллә соң бер төркем ворларпың болай кап таратып алулары гынамы бу? Соң¬ гысы дөресрәк булырга охшый. Алай да кул кушырып утыру ярамас. Ялкын һәрчак чаткыдан кабына ич. Ә инде янып киттеме, ансат кына сүндерермен димә. Ай һай күп шул янар нәрсә бу якларда! Губернада ясаклы башкорт¬ лар гына да 8395 йорт санала. Ул явызларга һәрчак ку¬ шылып китәргә әзер торган типтәрләре тагы. Алары да 5655 хуҗалык! Мишәрләр ышанычлы ышанычлыгын. Мә¬ гәр азлар — нибары 1511 йорт. Хәер, ышанычлылар ди¬ сәң дә, мишәрләре дә шул ук тилтәр-башкортлар белән әвәрә килә бит аның. Дөнья болганып китсә, кем ягына авасыларын белгән юк. Уһу, шул кадәрле халык бердәм кузгалсамы?! Юк, яралгы хәлендә буарга кирәк бунтны! Ул инде чыкмакчы булып тоткага үрелгән иде. Ишек үзенпән-үзе ачылып китте һәм каршында купшы полков ник Исаков пәйда булды. — О-о, сәламәтләнүегезгә бик шатмын, Иван Ивано¬ вич,— дип төчеләнде ул, бүлмәгә керергә дә, кермәскә дә белми торган хәлдә, һәм кабаланып, губернаторга кә¬ газь төргәге сузды.— һич кенә дә борчырга исәбем юк иде. галиҗәнап. Ватанга тугрылык... — Бу нәрсә? — дип бүлдерде аны Неплюев. — Ниткәндер коткы. Татарлар өмәттә җыелышып укып утырганда драгуннар кулларыннан йолкып алганнар. — Ярын, калдыр,— диде Иван Иванович, салкын гына һәм кире бүлмәсенә таба борылды. Әлеге кәгазьне өстә¬ ленә ташлап чыкмакчы иде дә, соңгы мизгелдә аны бөте¬ реп кесәсенә тыкты, хәлсезлсктән чайкала-чайкала ки¬ ңәшмәгә ашыкты. Ул губерна канцеляриясенә килгәндә гаскәри начали инкларның барысы ла җыелган иде инде. Алай да ашык- 17* 259
мады губернатор, вестибюльдә туктап хәл алды Аннан инде сау-сәламәт кешедәй җптез генә икенче катка менеп китте. Аллы-артлы кабинетына керүче хәрбиләрне бар чап. үзалдына уйланып утырды Иван Иванович. Барысы да купшы мундирдан, билләренә шпагалар такканнар. Гене¬ раллар да полковниклар, подполковниклар да капитан¬ нар. Шушы көяз бәндәләр үзләре генә дә төбәктә зур гаскәри көч тупланганны сөйләп тора. Әмма шунысы да мәгълүм Неплюевка: мин кем дигәндәй кукраешкан әле¬ ге офицерларның берсендә генә дә өмет юк. Хәрби оста¬ лыклары чамалы булганга, сугыш театры фараз ителгән урыннардан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Оренбургка килеп Сөялгәннәр дә инде алар. Нишлисең, башкача сай- ларлыгы юк губернаторның, шушы калай әтәчләр белән эш итәргә туры килә. Берсеннән бер адәм рәтле суз ишет- мәсәң дә, шулар белән киңәшкән булып уйнарга кала һәм шулай итте дә губернатор, офицерлар урыннарына урнашып бетүгә, мәсьәләне бөтен кискенлеге белән ачып салды: — Бөржән волостенда, ягъни Нугай юлында бунт, әфәнделәр. Шул җәһәттән кемдә нинди тәкъдимнәр бар? Соравын барына төбәп бирсә дә, карашын янәшәсен¬ дәге акыллы, аек фикерле Тәфкилев к ә төбәде Неплюев. Юк, бу аның ярдәмчесенә өмет баглавы түгел иде. Морза инде кибәк тутырган чыпта кабына охшап бара, аңардан нинди дә булса эш көтү — суга таяну белән бер Алан да Тәфкилев үзенең кан кардәшләре белән көрәштә акыл туплаган карт бүре. Баш күтәрүчеләрнең көчле якларын да, йомшак җирләрен дә яхшы белә, аларны пыр тузды¬ ру, сыту-изү, асу-кисү остасы. Бәлки ул нинди дә булса акыллы сүз әйтер, кулай киңәш бирер? Бүлмәдә мәгарә тынлыгы урнашты, каяндыр кереп, тә¬ рәзәгә бәргәләнүче бал кортының усал безелдәве генә ише¬ телеп торды. Сүз алырга, сикереп төшәргә ашыгучы кү¬ ренми иде, хәтта гайрәтле морза Тәфкилев тә Гюдрыгына таянып йоклап киткән сыман. Неплюевның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә булып мәс¬ хәрәле елмаю чыкты. Таныш хәл — мондый киңәшмәләр¬ не беренче уздыруы түгел лә. Җавап көтеп, күпме генә утырсаң да, адәм рәтле сүз ишетмәссең. Димәк, һәрвакыт- тагыча үзенең уй-исәбе белән таныштырудан башка чара юк. Ярый әле, килешли кайбер нәрсәләрне билгеләп куй¬ ган иде. 260
— Уйланып утырыр вакыт түгел, әфәнделәр,— дип башлады ул, житди итеп — Бунтны бастыру эшенә бүген үк ирешергә кирәк, Подполковник Исаков! Купшы Исаков сикереп торды һәм пи үле, ни гере хәл¬ дә катып калды. — Сез,— дип дәвам итте губернатор ана карап,— бү¬ ген, менә хәзер үк, махсус команда башында Сапса.т ям станына чыгып китәсез. Максат: явызларны исләренә ки¬ терү, бунтка катышмый калганнарны куркыту. Чаралар элеккечә кала: ворларны эзләп табарга һәм аларның та¬ мырларын корытырга. Явызларның үзләрен һәм аларга ярдәм итүчеләрне тотып, монда озатыгыз! Беркемне һәм бернәрсәне кызганып тормагыз: ватыгыз, җимерегез, сын¬ дырыгыз! Соравыгыз булмаса, мин сезне тотмыйм. Подполковник, үлемгә хөкем ителгән әсирдән, өмет¬ сез чырай белән чыгу юлына таба китте. Бүлмәдәгеләр иркен сулап куйдылар. Әмма иртәрәк шатландылар бу¬ гай: губернатор киңәшмәне ябарга ашыкмый нде әле. Әнә тавышы кабат яңгырады: — Бригадир Бахметьев! Үрге Җаек Һәм шул тирәдә¬ ге башка крепостьларга чапкыннар җибәрегез, андагы мишәр һәм башкорт старшиналарына һәм регуляр коман¬ даларга минем фәрманны җиткерегез! Баш күтәрүчеләр¬ нең арт ягыннан Һөҗүмгә күчсеннәр. Сапсалга таба хәрә¬ кәт итүче барлык хәрби көч белән җитәкчелек итү сезгә йөкләнә, бригадир. Бурычыгызны уңышлы үтәү өчен бү¬ ген үк Во.здвиженск крепостена чыгып китегез! — Баш өсте, галиҗәнап.— Бахметьев, Оренбург комен¬ данты буларак, горурлык саклап, эре генә урыныннан куз¬ галды. Мәгәр чыгып китәргә өлгермәде, артында губер¬ натор тавышын ишетеп, туктап калды, борылды һәм үрә катты — Экспедицияне әйбәт башкарып чыгарсыз дип ыша¬ нам, бригадир,— дип сүзен дәвам итте Неплюев,— шуңа да бунт бастырылганнан соң нишләргә кирәклеге хакын¬ дагы киңәшләремне дә тыңлавыгызны үтеиәм. Беренче¬ дән, кулга алынган, яисә үтерелгән старшиналар урыны¬ на яңаларын куегыз. Тик, зинһар днп әйтәм, андагы ке¬ шеләр булмасын. Старшиналарның яңаларын читтән ки¬ терегез. Мишәрләр куелса, бигрәк тә әйбәт. Икенчедән, баш күтәргән Бөрҗән волостеның урта бер җиренә яңа крепость салдыра башлагыз. Әйтнк, Зллаер крепосте. Анда Казан драгун һәм пехота полкларының алты рота¬ сын урнаштырырбыз. Уңышлар телим, комендант. Шуның белән киңәшмә ябык, әфәнделәр. 261
Кинәт барысының да теле ачылды. Тавышларын бөер¬ дән чыгарып сөйләшә-сөиләшә. таралыша башладылар. Сонгы кеше булып Тәфкнлев тә урыныннан кузгалды. — Син кал әле, Алексей Иванович,—диде аңа губер¬ натор, бераз серле итеп. Бөтен тәнен йокы баскан морза сискәнде, айнып кит¬ те һәм, хуҗасына тугрылыклы эт сыман, Неплюевка бакты: — Тынлыйм, галиҗәнап. — Тынлама, мә, укы һәм тәрҗемә ит! — Иван Ивано¬ вич аптырабрак калган Тәфкнлев алдына кәгазь төргәге чыгарып салды. Морза шигәеп кенә төргәкне кулына алды, күңеленнән исә ниндидер бер ләззәтле хис дулкыны узды. Шөкер, яшь. гайрәтле чагындагы һөнәре һаман да ярап куя бит әле. Әлхәмделнллаһ, әлегә күзләре дә әйбәт күрә. Ул сер¬ ле кәгазьнең беренче юлларын эченнән генә укып чыкты да шома гына тылмачларга тотынды: — Я, Абдулла Мазгутдин, уповая на Бога и милость пророка, и следуя стезям потомков его учеников, воспо¬ минаю н вразумляю высшее повеление вам, в Российском государстве живущим и от неверных россиан разными на¬ падками и коварствами обиднмым и пришедшим во изне¬ можение и не состояние, и в том пребывающим следую¬ щим образом... Тәфкнлев туктап калды һәм, әлеге көфер сүзләрне үзе язгандай куркынып, губернаторның күзләренә карады, калтырана-калтырана әйтеп куйды: — Бу бит... Бу бнт... Неплюев исә тыныч һәм сабыр иде. Ул, морзаны дәрт¬ ләндерергә теләгәндәй, баш какты: — Әйе, халыкка мөрәҗәгать бу, морза. Кстати, кем ул Абдулла Мазгутдин? — Ниндидер бер мулла булса кирәк. Ялгышмасам, Себер юлыннан. Ибраһим хәзрәтнең аңа ахунлык рпсалә- се әзерләп йөргәнен хәтерлим. Ие, ие, расы шулай. Ха¬ лыкта Батыршаһ дип йөртәләр үзен. — Кызык, йәле, йә, нәрсә ди икән ул Батырша? Морза янә үзалдына гына мыгырданып укыды да, мө¬ рәҗәгатьне үзе язгандай, иркен генә русчага аудара баш¬ лады: — Знайте и чувствуйте каким мы со стороны невер¬ ных россиян крамолам, бедам, печалям и горстям и рас¬ каяниям повержены... Губернаның иң зур ике түрәсе вакыт дигән нәрсәне 262
оныттылар. Әйтерсең, ниндидер бер мулла язганны тү¬ гел, патша хәзрәтләренең гаять мөһим указын укыйлар. Неплюев мөрәҗәгать белән шулкадәр кызыксынган нде ди, хәтта донесение белән керергә теләүчеләрне дә кабул итмәде. Әнә шундый киеренкелектә ике сәгатьләп вакыт үтте. Ниһаять, Тәфкнлев соңгы җөмләне тылмачлады: — На сих днях и султана турецкого из Туркин силь¬ ные войска на Астрахань пришли для воспротивленпя и умерщвления оных неверных росснап, да и еще как слыш¬ но и мнительно идут.— Морза кәгазьне өстәлдәге яшел постау өстенә ташлады да, пайтәхет театрындагы драма артисты сыман, хисләнеп кычкырып җибәрде.—Ах, ка¬ бахәт, ах, явыз! Халаекларны яуга өнди бит, әшәке җан! Неплюев исә һаман да кытай алласы сыман тын вә мәгърур утыра нде. Ниһаять, ул телгә килде һәм гадә¬ тенчә сабыр гына сүзен әйтте; — Да, барысы да логично. Юк, берни әйтеп булмый, акыллы баш. Тәфкнлев аны шаярта дип уйлап алды һәм кабалана- кабалана үзенең ватанпәрвәрлек хисләрен чәчәргә то¬ тынды. ■— Буламы соң инде, галиҗәнап?! Ялганчы һәм вор диегез. Сүзләре тагы, ташка үлчим! — Дошманны ахмакка санарга ашыкма, морза! — Неплюев урыныннан ук торып китте һәм бүлмәсен бер әй¬ ләнеп килде.— Әйе, әйе, алар без уйлаганча ахмак та, көчсез дә түгелләр. Күрдеңме, без әле кыргыз-кайсаклар белән татар-башкортлар арасын катлауландыру хакында уйланып кына йөрибез. Ул исә безнең ниятләрне белеп тә алган, халыкка да җиткергән. Акрын кыймылдыйбыз, мор¬ за, акрын! — Губернатор өстәле артына килеп басты һәм Тәфкплевнең күз алдында канлы сугыш белән җитәкчелек итүче генералга әверелде.— Менә нәрсә, Алексей Ивано¬ вич, бүген ук кыргыз-кайсакларның Кече йөз ханы Ну- ралигә, урта йөз ханы Аблайга хат языгыз: ырудашларын башкортларга ярдәм күрсәтүдән, аларны яннарына сыен¬ дырудан тыйсыннар! Сүз уңаенда ханнарның бездәй ал¬ тышар йөз сум еллык жалованья алып торуларын да ис¬ ләренә төшерергә кирәк. Хәер, аларын үзем язам. Сез исә, улым Николай Иванович белән бергәләп, кыргыз-кансак ларның старшиналарына, батырларына, халыкка сүзләре үтәрдәй башка күрекле кешеләренә махсус мөрәҗәгать әзерләгез! Бүләкләрне һич кызганмый вәгъдә итегез, лә¬ кин сүз арасында куркытып, йөрәкләренә шом салырга да онытмагыз. Да, Ибраһим ахунны чакыртыгыз. Кыргыз- 263
кайсакларга татарча „теп өндәмә язсын, башкортларны Коръәнгә хилафлык ишләүдә гаепләсен. Иртәгәдән дә кал¬ мый һәр ике йөзгә илчеләр чыгып китәргә тиеш. Бу эштә тылмачлардан Матвей Араповпы һәм Усман Арслановны файдаланыгыз. Кыскасы, морза, кыргыз-каисаклар белән башкортлар, соңгылары белән татарлар арасын ныгытып бозарга кирәк. Үзара суешсыннар — уңышка юл шунда гына, Алексей Иванович. Инде теге Батыршага килсәк, аны тотып бирүчегә биш йөз сум ярлыкаш акчасы билге¬ ләргә булыр. Хәер, монысы падишаһ Указыннан башка хәл ителмәстер. Мин менә хәзер үк утырып мәрхәмәтле Елизавета Петровнага хат язам, Батырша башының биш йөз, хәтта мең сум торуына ышандырам. Әйдә, эшкә то¬ тыныйк, морза! Никадәр генә ашыкмасын, подполковник Исаков үзе¬ нең командасы белән Талкыш күле буена майның егерме икесендә генә килеп җитте. Беренче эше итеп ул яранна¬ рын ияртеп, Сапсал ям станын барып карады. Биредә чын¬ нан да көл-күмер өемнәре генә утырып калган, тирә-юнь¬ дә нм өчен бер хан иясе күренми. Хәер, монысы көтел¬ мәгән яңалык түгел иде. Әле юлда килгәндә үк бер нәр¬ сәгә игътибар иткән иде подполковник: Талкыш күле рай¬ онына якынлашкан саен борынгы мазар сыман буп-буш калган авыллар ешрак очрый башлады. Әлеге хәлне баш¬ кортларның җәйләүләргә күченеп китүләре белән аңла¬ тырга тырышты. Тора-бара юлында җәйләүләр дә күрен¬ мәгәч, шикләнә калды. Хөкүмәт гаскәрләреннән куркын¬ ган кешеләрнең тау-урман араларына качулары, күрәсең. Башкортлар шулай бит алар — бер-бер хәвеф ишеттеләр¬ ме, хатыннарын, бала-чагаларын һәм мал-туарларын алып, күз ачып йомганчы дигәндәй, юкка чыгалар. Мондый хәл экспедиция эшен шактый катлауланды¬ рып җибәрсә дә, Исаков югалып калмады. Көл-күмер өем¬ нәреннән читтәрәк тирмә куйдырды һәм офицерларның берсен ям станы начальнигы итеп билгеләде, төрлесе төр¬ ле якка таралышып беткән ямчыларны эзләп табарга кушты. Аннан инде янә күл буена әйләнеп кайтты һәм яңа гына калыккан тирмәгә яраннарын җыйды. Исәбе — алтабан нишләргә кирәклеген ачыклау иде. Үзара киңәш¬ кәч, һәр дүрт тарафка күзәтчеләр җибәреп карарга бул¬ дылар. Күзәтчсләр бик озак йөрел, кичке буйда гына әйләнеп кайта башладылар. Хәбәрләре бер үк — билгеләнгән юнә¬ лештә күпме генә бармасыннар, кеше-карага тап булма- 264
ганнар. Тик иң соңгысы булып кайткан группаныкылар гына күлгә таба шактый зур кораллы отряд якынлашып килүен әйттеләр. Күл буенда әмер авазлары ишетелде. Солдатлар мыл¬ тыкларын тотын, камышлыкка яшеренделәр. Ул да түгел, теге як ярда сөңгеләр, ян-җәяләр белән коралланган ат- лылар төркеме күренде. Исаков инде: «Пли!»- дип команда бирергә җыенган иде. Шул мизгелдә отряд ал¬ дында килүче кызыл сакаллы бәндәнең сөңгесе очында ак чүпрәк күреп алды. «Аңлашыла, ярлыкау сорап килә¬ ләр болар»,— дип уйлап алды подполковник һәм янәшә¬ сендәге адъютантына боерды: — Цепька җиткер: атмасыннар! Ул арада җайдаклар тәмам якынлашты. Исаков тыл¬ мачы колагына иелде, шул арада күл буеның дәһшәтле тынлыгында саф татарча әмер яңгырады: — Тукта, туктагыз! Коралларыгызны ташлагыз! Алдан килүченең аты кадаклангандай туктап калды Башкортлар башлыкларын урап алдылар, нидер киңәш¬ теләр бугай. Аннан инде сөңге-җәяләрен, кылыч-укларын җиргә ташладылар. — Отряд башлыклары, минем янга! — дип кычкырды тылмач, подполковник булып. Төркемнән сигез җайдак аерылып чыкты һәм боланга таба килә башлады. Калганнары исә, атларыннан төшеп, чирәмгә тәгәрәштеләр. Килүчеләрнең кара сакаллысы, яше, тазасы, Исаков каршына җитү белән җиңел генә сикереп атыннан төште һәм, күптән күрмәгән туганын очраткандай, шатланып бил бөкте, сүзен әйтте: — Бикбулат ыстаршина булабыз. Менә монысы — Алкаш ыстаршина. Болары исә — ак патшага тугрылык¬ лы хезмәт итүче сотниклар. Тегеләре — кара халык .. Старшина үзләре белән таныштырган арада башка¬ лары да атларыннан төшеп, подполковник алдына килде¬ ләр һәм башларын игән хәлдә катып калдылар — Яхшы,—диде Исаков, коры гына —Йомышыгыз ни? Тылмач аның сүзен татарчага аударды. Бикбулат исә шулай ук очыпып-елмаеп җаваң бирергә ашыкты: — Эттем ич, түрә әфәнде: без патша әгъзам хәзрәт¬ ләренә вирнай кешеләр булабыз. Сезгә ярдәмгә дип кил¬ дек. ягъни мәсәлән, вурларны аулашырга. — Шунысы кызык, ворлар кайда соң? Гомумән, во¬ 265
лостьның халкы кайда? — Подполковник янәшәсендәге капитанга күз кысты. — Качтылар, урмап-тау араларына качтылар. /Каек¬ ның. теге ягына, кыр казаклары янына шылучылар да бар, диләр. Менә без вирнайлар... Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, солдатлар кинәт таш .танып, снгсзесен дә эләктереп алдылар. Тагы берничә ми¬ нуттан «вирнайлар», кул-аяклары богауланган хәлдә тирмә алдында аунап яталар иде инде. Исаков бәрелеш¬ нең нәтиҗәсен көтеп тормады, мәһабәт буйлы, спаи яр¬ дәмчесенә кычкырды: — Капитан, ут! Күл буеның илаһи тынлыгын бозып залп яңгырады — камышлыкта ыгы-зыгы купты: кыр казлары һәм чүрәкәй үрдәкләр яман каңгылдашып һәм бакылдашып, болыт бу¬ лып һавага күтәрелделәр. Мәгәр мәхшәрнең чыны баш¬ корт җайдаклары тукталган урында иде. Аларның дистә¬ ләве кан эчендә җирдә ятып калды, калганнары исә «ә» дигәнче атларына атланып, якындагы урманга таба ча¬ бып киттеләр. Драгуннарның зур төркеме артларыннан төште. — Менә шулай,— дип, зур канәгатьлек белән нәтиҗә ясап куйды Исаков һәм өлгер капитанга таба борылды.— Бу туземеңларны таң белән Оренбургка озатырга кирәк. Подполковник төнен йокламыйча шәм яктысында гу¬ бернаторга рапорт язды, бу гыйсъянчы волостьта тагы да нишләргә кирәклеге хакында аның киңәшләрен сорады. Әмма Неплюев бу хакта аннан алдарак уйлап өлгергән икән, таң яктырып килгәндә атын ак күбеккә батырып, губерна үзәгеннән чапкын килеп төште. — О о, киек сунарчының каршына үзе йөгереп килен чыгар, нмеш.— дип каршылады аны Исаков.— Бик вакыт¬ лы килдең. Менә рапорт, Неплюев җәнапларепең үз ку¬ лына тапшыр. — Әлбәттә,— диде ерак юл килүдән тәмам талчыккан майор.— Тик алар бу көннәрдә генә укый алмаслардыр, мөгаен.— Иван Ивановичның килене дөнья куйды бит... — О о, губернаторны белмисең икән әле син,— дип бүлдерде аны подполковник.— Килене түгел, үзе үлгәндә дә дәүләт мәнфәгатен кайгыртачак ул. Күрәм, син дә бер дә юкка чапмагансың, майор. — Сез хаклы, подполковник. Менә, сезгә өстәмә ин¬ струкция китердем. Кул куеп алыгыз. Исаков чапкын сузган кенәгәгә кул куйды да ашыгып пакетны ертты һәм андагы юлларга текәлде: «Качкын 26«
явызларның калганнарын — агай-энеләрен, хатыннарын, бала-чагаларын — кыскасы, бөтен токымнарын тотып, Оренбургка озатыгыз, мөлкәтләрен конфискацияләгез, мал-туарларын суеп, гаскәриләрне сыйлагыз!» Бар да ачыкланды. Димәк, соц чик рәхимсезлек күр¬ сәтергә. Хәрби кеше буларак, фәрманны үтәми хәлен юк. Шул көннән Ирәндек буенда моңа кадәр һич күренгәне булмаган ау — кешеләр аулау башланды. Иясез калган авыллар өстендә ут-ялкын кибәннәре котырынды — Бөр җәп илен кайгы сөреме канлады. Агачлар арасында нидер шатырдады, дөпелдәгәндәй булды. Учак янывдагылар бердәм борылып, шул якка ка¬ радылар. Алан читендә караңгыда серле сураеп торган ка¬ еннардан башка нәрсә күренми иде. Алан да качакларның тынычлыгы югалды, ир-егетләр яп-җәяләреп кулларына алдылар, чукмарларын барладылар. Хатын-кыз, бала-ча¬ галарны ашык-пошык кына куелган тирмәләргә таба кыс¬ рыклап, үзләре, җанлы динар булып, гөман ителгән дош¬ манга каршы бастылар. Кайсыдыр учакка чл печән таш ларга өлгерде бугай, ялкын сүрелеп, алан төн караңгы¬ лыгына чумды, тирә-юньдә дәһшәтле тынлык урнашты. Бераздан урман эчендәге тавыш янә кабатланды, шу¬ ның артыннан ук аланга ат җитәкләгән кеше килеп чык¬ ты. Караңгыга күзләре ияләшергә өлгергән иде инде — аның Әмин икәнен тиз танып алдылар. Дистәләрчә күк¬ рәкләрдән берьюлы чыккан һавадан алан «ук-х!» нтегТ алды. Егетләр коратларыи урталыктагы карт юкә төбе¬ нә ташладылар. Байбул старшина исә, чукмарын кулына тоткан килеш, учакка якынлашып килүче Әмингә каршы атлады. — Шөкер, кияү, исән-аман икәнсең. Иә, ниләр бар анда? — Яна, бөтен Бөрҗән иле яна,— диде Әмин авыр гына һәм атының тезгенен Асылбикәгә тоттырды.— Мәхшәр анда, бабай. Солдатлар урмап-әрәмәләрне тарай йөри¬ ләр. Хатын-кыз дию юк. бала-чага дип тә тормыйлар, кул¬ ларына эләккән бер адәмне богаулап Ямап калага оза¬ талар. Аларны урап алырга өлгергән качаклар уфтапулы итеп көрсенешеп куйдылар. Кемдер учак терелтеп җибәрде — аланга кот кунды. — Димәк ки, кыр-казаклар янына олагудан башка чара юк,— дип сөйләнә-сөйләнә, Байбул учак янындагы имән төбенә утырды. Башкалар да учак әйләнәсенә чү¬ 267
мәштеләр, урын җитмәгәннәре алар артына тыкшынды. — Сүзең хак, ыстаршина — днп, Байбул әйткәнне җөпләде Моратша,— күрәләтә кулны богаулатып булмый бит инде. — lie шул, ирекле көннән катыр китәргә димәгән.— Монысы Чураш күкрәгеннән сыгылып чыкты. Бүтән фикерләр юк иде буган, сүзне куертучы табыл¬ мады, әле аннан, әле моннан: «Шулай, язмыштан узмыш юк»,— дигәннәре генә ншетелгәләп тора. Инде шул нияткә килеп беттек дигәндә, старшинага каршы утыручы Елан-Эткол телгә килде: — Күгәрченгә кайда да бодай, диләр диюен дә, ул казак сахраларыиа бер дә җан тартмый бит әле, җәмә¬ гать. Әллә соң көзгә хәтле сабыр итәбезме? Бәрҗәнпе мәңге саклап ятмаслар бит инде ул драгун дигәннәре! — Уйлама да, Эткол агай,— дип аңа каршы төште Әмин,— тамырны корытмый торып, китәргә охшамаган¬ нар. Зилаер суы буенда яна кальга сугып яталар. — Сән, Эткол, халаекларның күңеленә вәсвәсә салма инде,— Байбул старшина, бәхәстәшснә карап, бастырып кына сөйләп китте. Посарга икән, посарга. Кыр казаклар ныц; «Барын да яныбызга сындырабыз — дала киң»,— дигән сүзләре бар лабаса. Старшина әйткәнне бердәм күтәреп алдылар: — Ие шул, дөрест. Монда калу ярамас. — Ихтыярыгыз, алайса.— Елан-Эткол салкын кан бе¬ лән тәкәббер генә барыла каршы чыкты.— Бән илемдә ка¬ лам! Барыбыз да посып бетсәк, ул явызларны Уралдан кем куар?! Алан тып тын калды, учактагы ялкынның шомлы гөж¬ ләве генә дөньяда әле хәят барын сөйләп тора иде. Шул тынлыкта Әминнең кырыс тавышы аеруча куәтле яңгы¬ рады: — Бән сэнең белән, Эткол агай! Байбул старшина, итәгенә утлы күмер чәчрәгәндәй, өтәләнеп аягына басты, артында торган Әмингә таба борылды: — Сән шулай дисең дә. кияү, безне кем карар да, юл¬ басарлардан кем саклар. Ие, елкы көтүе ишле. Аннан да битәр, теләсә кайсы фасикъның күзе төшәрдәй яшь хаты¬ ның да бар бит әле. Нәрсә, аны язмыш карамагына тап¬ шырасыңмы?! Монысы инде Әминнең иң авырткан җире, чи йөрәк ярасы. Чыннан да, Асылбикәдән башка мизгел дә тора алмый бнт ул хәзер. Куенында нибары нке-өч көн назлан* 268
rj»u шул асыл затны әллә кемнәргә үз кулы белән тапшыр¬ сынмы?! Егет авыр итеп көрсенде, мәгәр кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Анын дәшмәвен үзе белән ризалашуга юрады Байбул һәм җиңүче кыяфәтендә сүзегг тукуда булды: — Шулай, җәмәгать, иртән таң белән кузгалабыз. Көн яктысында /Каекка җитеп, бер-бер агачлыкта яшеренеп торырбыз да, төнен елганы кичәрбез. Аръяк ярда безне иркенлек вә хөрлек көтә! Башкача старшина белән бәхәсләшүче табылмады. Бары бер Елан-Эткол гына: — Безнекеләрне ярдәменнән ташламассың инде, ыс- таршина,— дип куйды. Иртәгәсен кояш чыгып килгәндә тулы бор яу булып кузгалдылар. Ирләр вә хатын-кызлар да, бала-чагалар да, урын-җкр һәм йорт кирәк-яраклары — бар да ат өс¬ тендә. Мәгәр башына йөгән кимәгән ярым кыргый толпар¬ лар да бер өер— Байбул старшинаның елкы көтүе. Шуңа да күбрәк урман араларыннан, ачыклыкларда исә чокыр¬ лардан. ерганак буйларыннан атлыйлар. Әмин, үзе сыман чая вә гаярь дистәгә якын егет белән качаклар кәрва¬ ныннан алдарак юл ярып һәм тирә-якиы күзәтеп бара Шөкер, әлегә тирә-юнь тыныч-имнн, юлда манпгъ-кнртә- ләр юк. Кояш кыр-казаклар ягына авышып түбәнәйгәндә, Жаек буена килеп чыктылар. Текә ярдан нке-өч чакрым гына өстәрәк зур булмаган каен кулнасы бар икән. Әмин кәрвандагыларга шунда җитеп туктарга һәм ял итәргә мушты, үзе исә егетләре белән су буйлап китеп барды. Алар яр буйлап түбән таба да, үргә таба да унар чакрым чамасы җнр үттеләр. Якын-тирәдә җан иясе кү¬ ренми. Алай да кичүне төнгә калдырырга булдылар. Кояш казакъ даласына төшеп чумганнан соң, кичке эңгер-меңгердә кузгалдылар. Ж,аек буендагы тынлык шул¬ кадәр ымсындыргыч иде ки, яр кырыйларын кабат карап- тнкшереп чыгу башларына да килмәде. Тик барыбер Әмин һәм аның егетләре һаман да кәрван башында иде¬ ләр әле. Асылбикә исә иренә тагылган сыман. Гаиләсен Җаекка кадәр озатып баручы Елан-Эткол белән Байбул старшина да аларга кушылдылар. Менә алар инде ярның сөзәкләнебрәк торган җиренә җиттеләр. Елкыларны куып арттан килүче көтүчеләргә ишарә ясадылар да акрын гына су буендагы таллыкка таба төшә башладылар. Инде кырый куакларга җитеп тә киләләр әнә. 269
Шул чак әллә каян гына җир астыннан үсеп чыккан¬ да п, каршы ларында дистә ярым чамасы ир-егет калыкты. Кулларында кораллары юк-югын, мәгәр килеш-кыяфәт- ләренә караганда — Җаек казаклары. Ул арада берсе — мундирына караганда офицер — Әмнн атының тезгененнән тотып алды. — Тукта! Туктагыз!! Мин рус каравыл отряды баш¬ лыгы капитан Лядомскнй. Сез кемнәр һәм болан той ур¬ тасында кая барасыз? Аны-моны хәйләләп, сүз куертып торыр ара юк иде. Әмин билендәге чукмарын тартып алды һәм, әлеге офи¬ цер аныпа килеп өлгергәнче, каты кизәнеп, аныц башы на сукты — тегесе «эһ» тә итми авып төште. Янәшәдә генә кылыч чыжлаганы ишетелде, ул да түгел, капитан белән янәшәдә килгән капралның канлы башы әрекмәннәр ара¬ сына тәгәрәде. Беренче укыштан кайнарланган Елак-Эт- кол каплы кылычы белән капралларның икенчесенә ки зәнде. Мәгәр анысын чабарга өлгермәде. Асылбикәнең бәләкәй, җыйнак хәнҗәре тегенең җилкә тамырына ба¬ тып кергән нде. Егетләр дә тик тормый: һавада кылыч лар сызгырды, сөңгеләр айкалды — беравыкта аяк асты кан белән тулды. Казакларның барысы да диярлек җир¬ дә аунап яталар нде пнде. Тнк берсе тал арасына чигенеп яшеренде һәм, күкрәктән үскән сарутка урала-урала, ча¬ бып китте. Моннан чакрым ярым чамасы ераклыкта гына отрядның төп көче төнге ялга тукталган иде. Казак шун¬ да ашыкты. Качакларның нсә уңга-сулга карап торыр вакытлары юк иде. Байбул старшина атын камчылап яр өстенә ме¬ неп китте һәм көтүчеләргә елкы көтүен елгага таба куар¬ га кушты. Башкаларда мал кайгысы юк-югын: һәркайсы гаиләсен барлый, аларны кабаландырып кичүгә алып төшә. Яр буе тояк тавышлары, ат кешнәве, тыелып кына сүгенү авазлары, бала-чага чырылдавына күмелде. Ел¬ гырраклар бөтен гаиләсе, мал-мөлкәте белән Җаекка ташланды, алкын су белән тартыша-тартыша елкылар иөзеп китте. Алай да елганы тынычлап, исән-имин кичү насыйп булмаган икән. Баштарак кузгалганнар теге якка чыгып җитәргә өлгермәделәр, яр башында казаклар төркеме кү¬ ренде, гөрселдәтеп мылтыктан аткан тавышлар ишетел¬ де. Бәхеткә, алар тал куаклары баскан су читендә ни ба¬ рын юньләп күрмиләр, болай куркыту өчен генә аталар иде. Аның каравы, яр өстендә торганлыктан, үзләре ка¬ чакларга көндезге сыман ачык күрелә — әйтерсең, җанлы 270
Мәрәйләр. Су читеннән безелдәп уклар очканы ишетел¬ де— текә ярдагылар берәм-берәм жнрю кадалдылар, һөҗүм сөрлекте, казакларның калганнары борылып ки¬ регә йөгерделәр. Әмин чираттагы угын атмын тыелып калды, жәясен иңенә салып, елгага таба борылды. Бакса, каршында — Асылбикә. — Сән, сән нишләп монда, Асылбикә?!—днп кычкыр¬ ганын сизми дә калды Әмин.— Бар, бабайдан калма. Без биредә алариы тотып торабыз. — Бән сәннәи башка суга кермим, Әмин! — Тиле, харап буласын киләме? Бар, йөгер! — Ялгызыңны калдырмыйм, Әмин! Тагы да бәхәсләшеп торыр ара калмады. Казаклар әллә каян гына сулдан килеп чыктылар бу юлы. Акылга да утырганнар бугай, баягыча алагаемга килмиләр, тал ларга ышыклана-ышыклана, ата-ата якынлашалар. Ка¬ чаклар да җавапсыз тормыйлар билгеле, күренгән бер карачкыга төбәп ук яудыралар. Ләкнн аларның аркала¬ рына аскан садаклары бушап бара иде инде. Шу на да акрын-акрын елгага таба чигенделәр, кайберләре ннде луга ташланырга да өлгергәннәр нде. Әмин садагыннан соңгы угын суырып алды һәм, аны якынлашып килгән казакка төбәгән хәлдә, кычкырып җи¬ бәрде: — Суга, суга сикер, Асылбикә! Сонгы угын очырып җибәрде дә, кисәк борылып, Ж,а- скка ыргылды егет. Тик йөгереп китә алмады — үзеннән өч адымда гына Асылбикә кан эчендә аунап ята иде. Ул сөйгәне янына ташланды. — Колынкаем, нәмә булды сәңа?! Җавап түгел, ыңгырашу авазы да ишетелмәде — Асыл¬ бикә җансыз иде. Әмин аның шулай икәнен яшь хатын¬ ның күкрәге нәкъ йөрәге турыннан умырып алынуыннан аңлады. Тик барыбер дошманга калдыра алмый ул Асыл¬ бикәсен! Хатынының җансыз гәүдәсен күтәреп алырга дпа җир¬ гә иелде. Нәкъ шул мизгелдә таллар арасыннан әзмәвер¬ дәй казак килеп чыкты, Әмингә мылтыгын төби башла¬ ды 1'гст сөйгәнен кулыннан ычкындырып җибәрде һәм, ярсып, дошман өстенә сикерде, хәнҗәрен сабыиа кадәр аның күкрәгенә кадады. Ул кабат Асылбикәсе янына йөгерде. Мәгәр бу юлы да хатынның гәүдәсен күтәреп ала алмады. Кырыеннан гына 27 (
Елан-Эткол чабып үтте, кыргый таныш белән Әмингә кыч кырды: — Үлеләр белән маташма, ахмак! Чыннан да. Елан Этколныц үкчәсенә басын тиярлек ат кебек дүрт казак йөгереп килә иде. Жан саклау телә ге мәхәббәттән куәтлерәк икән. Әмнн нке-өч сикерүдә су читенә җитте, елгага ташланды һәм. вакыт-вакыт тын алу өчен башын гына чыгаргалап. су астыннан аръякка таба йөзеп китте. Ул теге як ярга чыкканда, исән калганнар бар да бер урынга — Коры чокырга җыелганнар иде инде. Шаулаш мый гына мондагыларны барлап чыктылар. Асылбикәдән башка тагы өч кеше югалган икән, үлеп калганнармы, су га батканнармы — белмәссең. Хәер, байтак кына елкы да юкка чыккан, имеш. Бу хакта белмәгән дә булырлар нде шәт. Өне-көне алынган Байбул старшина, ике кулы белән башын тотып, шашынгандай һаман бер үк сүзләрне ка батлый иде: — Елкыларым, аһ. елкыларым! Ярты көтүем харап булды! Бу вакыт исә теге як ярдагылар да шундый ук күңел¬ сез шөгыль белән мавыгалар нде. Мәгәр боларының хәле аянычрак булып чыкты. Капитаннан кала, ике капрал, җиде казак үтерелгән, прапорщик һәм янә дә егерме ту¬ гыз казак авыр яраланган. Шунысы да бар, болар үзлә¬ рен теге якка чыгып егылганнар сыман иркен хис итми¬ ләр. Качакларның яңадан-яңа төркемнәре килеп чыкмас дип кем әйтә ала. Ашыгырга, бу җенле елгадан читкәрәк китәргә кирәк. Кыргыз-кайсаклар ягындагы качаклар да кабалана лар иде, билгеле. Таң атканчы Җаектап ераграк китеп, бер-бер җәйләүгә барып егылу фарыз. Инде кузгалабыз дигәндә, тагы бер тоткарлык булып алды. — Килешкәнчә, Байбул ыстаршина, минекеләрне ярда меңнән ташламассың инде,— дип аягына калыкты Елан- Эткол.— Хәер... «Кызыннан элек, югалган елкылары өчен өзгәләнгән бәндәдән ни көтәсең инде»,— дип тә өстәмәкче нде дә, дәшми калды. Хатыны, балалары белән саубуллашты да, бөтенләй башка якка — Җаекнын үрге агымына таба куз¬ галды. — Тукта, Эткол ага. бән дә аръякка бит,— дип, Әмин дә урыныннан кузгалды. — Анысына тан аткач та өлгерербез, әнә теге чаука- лыкка барып, йоклаек бераз. 272
— Юк, бәне анда Асылбикә көтә!— Әмин дата түре¬ нә Чаба кузгалган якташларына да, ялгызы чаукальика ашыккан Елан-Этколга да борылып карамады, кабала¬ нып Җаекка таба китеп барды. Елгада су салкыная башлаган нде инде. Ләкин Әмин моны сизмәде. Үзен аска сөйрәгән коралларын саклый- саклый, эт сыман гын гына йөзен, Җаекны кичте. Агым¬ ны исәпкә алуы дөрес булган икән, нәкъ баягы кыргын урынына килеп чыкты. Ярга аяк басуга, сөйгәненең ипсез кыяфәттә яткан гәүдәсенә тап булды. Атылып Асылбикә янына кнлде, хатынының кулларын, аякларын, битен кап- шап-капшап карады —аның өчен дөньядагы иң асыл зат¬ ның гәүдәсендә кабер ташы салкынлыгы нде. Ул ярының баш очына утырып, тирән уйга чумды. Шул хәлендә әллә онытылып кнткән, әллә инде черем итеп алган, Әмин күзләрен ачканда бөтен яр буен сөт күбеге сыман ак томан баскан нде. Егет каударланып аягына басты, аннан кисәк иелеп. Асылбикәне кутәрсп алды. Ике-өч адым ясауга, янә тукталды, сөйгәненең кап каткан салкын гәүдәсен чыклы үлән өстенә кунды да яр¬ дан оскә менә башлады. Дошманнарның хатыны гәүдәсенә кагылмауларына гаҗәпсенгән иде Әмин. Яр сөзәклегенә күтәрелгәндә мо¬ ның серенә төшенеп алды. Казаклар аның Асылбикәсенә тотыну түгел, үз иптәшләренең гәүдәләрен дә җыеп ал¬ маганнар. Бу эшне иртәнгә калдырып, каядыр китеп олак¬ каннар. Алай да җәрәхәтлеләрие ташлап китәргә кыен¬ сынганнар бугай. Әмин кире борылып таллыкка кайтты. Асылбикәнең үлгәч тә сылулыгын саклап калган гәүдәсен җиңел генә күтәреп алды һәм аиы, сабый бала йөрткәндәй, сак кына кочагында тоткан хәлдә ярдан өскә менеп китте. Бераз¬ дан кичә генә үзләре килгән эзгә төште, таныш каен кул- касына таба ашыкты. Бу мизгелдә ул кайгыра да, елый да алмый, бөтеп ж.аны-тәне үч һәм нәфрәт белән тулып Гашыган иде. Сигезенче бүлек Батырша көнен дә, төнен дә Гьәниәдән хәбәр көтте. Мәгәр анысы башка яктай — Урал буеннан килеп ише¬ телде. Аның иртән йокысыннан торып, кулына комганын тоткан хәлдә, абзар чар ягыннан кереп килеше нде. Уйла- маганда-көтмәгәндә каршында Яхъя нәйда булды. Егет |8 ч mi 273
әйтерсең әле генә чабыштан кайткан: тынын ешеш ала, күзләре оясыннан купкан. — Хәзрәт,— дип кычкырды ул, сәлам бирергә дә оны¬ тып,— Нугай юлында бөржәннәр кузгалган! Мулла сораулы күзләрен шәкертенә төбәде, беравык дәшә алмый торды, Аннан ннде үзен-үзе кулга алды Һәм, тынычлыгын сакларга тырышып, әйтеп куйды: — Белеп сәйләнсеңме, мелла Яхъя, әллә чүбек чәйнәү¬ челәр гайбәтен генә кабатлынмсың? — Алдаса теге бәндә алдыйдыр, хәзрәт. Бән узгынчы сүзен генә сүзлим. — Кем ул узгынчы? — Бүген тон мәдрәсәдә Урал аръягында гыйлемлектә торып, Туруйскннда бер сәүдәгәрдә хезмәт итүче шәкерт кунып чыкты Ул әйтә: бәрҗәннәр купты,— ди. Урыс тү¬ рәсен үлтереп күлгә салдылар вә үзләре посып беткән¬ нәр, ди. — Кая, үзен чакырып әле! — Ул тап белән китеп барды шул, хәзрәт. — Ал-лан,— Батырша телен тешләгәндәй тынып кал¬ ды һәм шактый көттереп кенә сүзен әйтеп бетерде.— Хә¬ бәреңнең чыпыл-ялганың белгән кеше юк. Шуна да бу хакта авызыңны ачып берәүгә дә дәшмә. Иртәнге чәе чәй булмады мулланың. Башына кырык¬ маса-кырык уй килеп, зиһене чуалып бетте, Гомер булма¬ ганны, тары чәчү хафасы турында сүз кузгаткан Зөлхә¬ бирәсенә жикердс хәтта. Ярый әле әйтешүләре зурга кит¬ мәде, кырличада ишек шыгырдаганы һәм аның артын¬ нан ук: «Хуҗалар үдәме?» — дигән тавыш ишетелде. Ул да түгел, өйгә сакал-мыегын пөхтә итеп кыркыткан, аксыл чырайлы берәү килеп керде. Башындагы кәләпүше, зат¬ лы жиләне— бөтен килеш-кыяфәте аның абыз, яисә га¬ лим-голәмә икәнен кычкырып тора иде. Батырша аны тнз танып алды,— Гьәйнә иләүепнәп мелла Исхак нде бу. — Әссәламегаләйкем, хәзрәт. Исән-аман торамсыз?— диде Исхак, һәр сүзен ачык, саф итеп. Сәлам алынып, ’ореф-гадәт буенча хәл-әхвәл сораш¬ кач, чәй янына утырдылар. Кунак беренче чынашын эчеп куйды да сүзенең асылына күчте: — Безнең урман тарафлары, Гъәйнәгә табигь 1 кеше¬ ләр — барчамыз әзермез. Боне сез хәзрәтләргә хәбәр бнрү өчен жнбәрдсләр. — Хәердер,—дин куйды Батырша, бүген иртәдән бпр- 1 Табигь — буйсынучы. 274
■е беренче талкыр күңеле булып.— Әлхаль сабыр ите- Ьет Бән Оренбурга барып киләем, ул тарафларның хәлен Веләем. Кабат хәбәрләшербез, пиша алла тәгалә. | Әйе, alia Оренбурга барын кайтырга кирәк. Оренбур анысы болан сылтау әчеп генә, тән йомышы аннан да арырак җирләрдә— Нугай юлында аның. Алда торган яу¬ ның таң әтәче булырга тиешле төбәккә бармый, андагы хәлләрне белми торып, киләчәк көннәргә уй-исән корыр¬ мын, максатны ачыклармын димә. Тик шунысы бар: ан- дыен ук ерак сәфәргә чыгу өчен пашпурт кирәк. Анысын юллаганда инде күл кенә бәндәләрнең теленә керен өлгер¬ гән Нугай юлына барам, днп әйтеп булмый ла. Оренбур¬ га исә сылгавы бар — ахуннар янына барышы, янәсе. Ул көнне көндез дә, төнлә дә булачак сәфәре башын¬ нан чыкмады Батыршаның. Чуртанлыкүлдән кайтканда да юл буенча шул хакта баш ватты. Юл ерак, заманалар аман түгел — иптәшкә берәр ышанычлы юлдаш булса ккәп, днп уйланды мулла. Бердәнбер тайны о кешесе Яхъя аның. Мәгәр аны алын китсәң, Зөлхәбирә ике кул¬ сыз калачак. Юк, монысына барып булмый. Гомер бул¬ са, әле бит көн итәсе дә бар, тамакка да, өскә-башка да кирәк — хуҗалыкны таркату ярамый. Мостафа угълы Борһап ризалашса гына инде... Сүз кыска булды. Егет үзе дә, атасы да мулланың ния- {ген хупладылар. Тик менә ат мәсьәләсендә генә... Анысын Батырша үзе хәл итәргә булды. Моца хәтле әле хәллеләр- дән берәүнең дә аның гозерен аяк астына салып ram ага¬ ны юк нде. Кыскасы, атларны Сөләйман старшинадан алды Батырша. Карышбаш белән Оренбур арасы — йөрмәгән юл тү¬ гел, сәфәргә кинәнеп кузгалдылар. Өстәвенә, юлларның ныгып җиткән, дөнияның гөлгә күмелгән чагы. Мондый мәлдә ил-җир күреп йөрү — үзе бер гомер. Алай да сәй¬ ран кылып йөрергә туры килмәде юлчыларга — мулла яи- гынга ашыккандай куды да куды атып. Малкайларның тамакларын туйдырасы булмаса, ялга да туктамас иде, мөгаен. Юл азабы — гүр газабы. Син никадәр генә ашыксаң |да. ул үзенекен итә. Яман калага атна дигәндә генә ба¬ рып җиттеләр. Өмәткә урнашып, тәмләп кенә каннар аш ашап, чәй эчеп алуга, Батырша тагы каударлана башла¬ ды Борһанга иркенләп ял итәргә кушты да, үзе Ибраһим ахун янына дин кузгалды. Сәфәрнең сылтавын чынга ашырырга, эзен югалтырга кирәк иде аңа. Монысына җае да бар — ахунлык рпсаләсе хакында сүз кузгатыр. Н8* 275
Ахун аны үзенең эш бүлмәсендә каршылады. Урыс түрәләре белән аралашкангадыр ннде, ул тормышын гел калача көйләп җибәргән, губернаторга охшарга тыры шып, үзенә махсус бүлмә җиһазлаткан. — Әйа, Баһаднршаһ, бик көттереп, зарыктырып кына йөрисең,— дип каршылады аны ахун һәм өстәле артын¬ нан чыгын, ана ике кулын сузды — Әссәламегаләйкем, узып мелла, менә моннан утыр. — Вәгаләйкемәссаләм.— Батырша ахун күрсәткән кә¬ нәфигә утырды, кулларын күкрәге турына күтәрде.— Йә- гез, бер дога, вәлинигъмәт. Озаклап, шартына җиткереп дога кылдылар. — Үзеңнең килеп чыгуың бик тә ярап куйды,—днл сүзен дәвам итте Ибраһим, кушучлап битен сыпырып ал¬ гач.— Без монда, сәнең хакында а.чуидлык рисаләсе тө¬ зеп куйганыек. Себер юлына ахундлыкка... Бераз ыгы- зыгы да булып алды. Яныш ыстаршпна... — Бона ул хакта мәгълүм, вәлинигъмәт. Фәтвагызга ифрат тәшәк кермен. — Афәрин, Баһаднршаһ, афәрин. Ул рисаләие төзен, мөһеребезне басын вә кул куен, Габделсәлам ахупдка бирдек, сезгә тәслим кылыр өчен. Аны кабул итеп алган¬ сыз, егетлек һәйәтегезне терәк итеп, олуглык һәйәте илә һәйәтләпегез. — Без кемнәрне дни мәртәбәсе илә зурлаганыгыз әчеп, хак тәгалә сезләрнс йөзен ачып хөрмәтләсен. Вә ләкин кабул итмәде дип рәнҗү тапмагансыз, бу хәлдә телә- мәйбез. Ахунның ак кашлары астындагы бәләкәй күзләре, мизгел эчендә зураеп, кунакны капшадылар. Шаяртмый торгандыр бит?! Мәгәр Батырша үтә җитди вә тыныч иде. Түзмәде, эчендәге соравын әйтеп салды Ибраһим ахун: — Анысы нә диюең тагы, мелла Баһаднршаһ? ■— Күрәсез, дөньялар буталып тора, вәлинигъмәт. Рас булса, бөржәннәр купкан диләр әнә. — Хәбәрең хак-хагын. Вә ләкин Бөрҗәп иләүендәге хәлләрнең сезләргә нә катнашы булыр икән? Сүз белән мавыгып, теленнән ычкынганын сизми дә калды Батырша: — Нугай юлындагы ялкын Себер даругасына да үр¬ ләмәс дип кем әйтер? Ие, янгынның безне дә ялмап алуы бар бит. Портына ут капканда кем генә кул кушырып уты¬ рыр икән?! Ибраһим сискәнде, алдындагы кәгазьләрен караган бу 276
яып, беравык дәшми торды. Лннан инде, Батыршапың сүзенә куангандай, әйтеп куйды: — Бирсен ходай Әйткәнең фәрештәнең амин дигәне¬ нә туры килсен! Югыйсә бик тә азындылар инде бу фир¬ гавеннар. Батырша артыгын сөйләп ташлавын абайлап, телең тешләде, кашлары астыннан гына Ибраһимга бакты Нәр¬ сә, ахун хәзрәт тә дәҗҗалларга каршы кузгалуны хуп¬ лыймы? Булыр да. Монда, Орепбурда, аның хәле бик тә катлаулы дип ишетелә. Губернатор аңа болай хәерхаһ булып кыланса да, ахунның сүзе-киңәше белән бер дә чутлашып тормый, имеш. Растыр, әнә ич болан да чан¬ дыр кеше бөтенләй бәләкәйләнеп, йолкышланып калган. Үпкә-рәпҗешс бардыр Ннплүн янаралга, эчтән генә сы¬ задыр. Хәер, олуг бәндәләрнең күңелендәген кем белгән. Бик тә хәйләкәр диләр ич Ибраһим ахунны. Үз булып, телне чишәргә маташуы түгелме? һәм ул сүзне башка юнәлешкә борырга ашыкты: — Габделсәлам ахунд хәзрәтләре ни хәлдә торалар, вәлинигъмәт? Исән-аманнармы, сезнең катка килгәлн- яәрме? Ибраһим ахун да аның хәйләсен аңлады һәм уенга кушылып китте. Тәфсилләп Габделсәлам ахун хакында сөйләде, аннан дин эшләренә кереп китте. Әңгәмә сузылды, ул лпде Батыршаны туйдыра баш¬ лады. Тагы нн днп утырмак кирәк? Ул инде нн кирәген — Бөрҗән хәбәрләренең раслыгын белде. Сүзенең мөһиме остазы Габделсәлам ахун белән нде Җаен китереп, уры¬ ныннан кузгалды: — Китим, вәлинигъмәт. — Әйа, чәй эчми торыпмы? — днп гаҗәпләнгәндәй булды ахун.— Рәхим итеп, аш өенә узаек! — Кыстамагыз, вәлинигъмәт, губерна кәнсәсендә йо¬ мышларым бар. — Мәйлек алайса,— диде Ибраһим килешеп һәм сүзен кабат ахунлык мәсьәләсенә борды.— Рисаләне алып кит¬ мәнбез дисез икән, соңрак үземеэ җибәрермез. — Инша алла тәгалә, хәер улыр,— диде Батырша, ишектән чыга чыга. Хәзер инде аны монда бер генә нәрсә дә тотмый нде. Борһан белән икәүләп өмәттә тамакларын туйдырдылар да, Габделсәлам ахун янына киттеләр. Каргалыда алар теге чакны үзендә кунып чыккан Габ- дслсаттар шәкерт янына фатир төштеләр. Якташы белән очрашу бигрәк тә ярап куйды Батыршага, егеттән күце- 277
ленә хуш сүзләр ишетте. Чәйдән соң алар икәүләп Габ делсәлам ахун мәдрәсәсен карарга барган булып, урам га чыгып киттеләр. Мәчет янындагы аулакка җигүгә, са бырсызлапын сорады Батырша: ■— Ни хәбәрең бар? Егет як-ягыиа каранып алды һәм, икәүдән-икәү икән¬ лекләренә инангач, сөйлән китте: — Күрәсез кем, бу вафасыз кяферләр үзләре хәтсез золымлыклар итсәләр дә, безнең халаекларымызпыи кан¬ нарын лахакка түгәргә катланалар. Каргалы татарларын үгетләп-үгетләп, Бөрҗән иленә пахотка җибәрделәр. Вә ләкин без анлар белән сүзләштек: әгәр башкорт җәмә¬ гатьләре гаярьрәк вә куәтлерәк булсалар, акларга кушы лыгыз, инде кырыла башласалар, айларның котыл.макы- на вә һәм һәлак булмакына сәбәпче улыгыз днп. Тагар лар әнә шул нияттә киттеләр. — Хәердер. Тагы ни хәл вә нп хәбәр? — Кичә өмәттә икс шәкертне очраттым. Хәер, тиз үк үзләрен алып кнләм.— Габделсаттар, мулланың ризалы гын да кетмн, емәт ягына китеп барды. Бераздан ул буйчан гына ике татар егете ияртеп килде. — Кая барасыз? — дин сорады алардаи Батырша. — Урал аръягында гыйлемлектә торып, Казан өязенә өемезгә кайтып барамыз,— днде шәкертләрнең мөлаем чырайлысы.— Турунскнда тора торган чирү кешеләре — мишәрләр һәм башкортлар хәбәр җибәрделәр: бик сак¬ лык белән торыцыз, халык бик тиз күтәрелер, диделәр. —■ Халаеклар канчан кузгалыр дип ишеттегез? — дип кызыксынды Батырша. — Анысын белмәдек, вә ләкин Нугай юлы Gain корт¬ лары бүген-иртәгә атларга атланабыз дип торалар,— бул¬ ды җавап. Ишеткәннәре ымсындыргыч өметле дә, хәвефле дә иде. Аянычы шул — тәгаен генә берни аңламады Батырша. Бу яклардагы чын хәлне Габделсәлам ахун гына төшен¬ дереп бирә алыр, мөгаен. Батырша ашкынып остазы бе¬ лән күрешү сәгатен көтте. Очрашу урыны итеп мәдрәсә тәгаенләнгән иде. Монда да кала рухы кагылган икән, Габделсәлам аны иркен генә якты бүлмәдә каршылады. Батыршаның аңлавынча, урыс гимназиясендәге сыман, хәлфәләр өчен махсус бүлмә иде бу. Җиһазы да шуңа тартым: өстенә яшел постау җәелгән өстәл, артлы урындыклар, каршыдагы икс тәрәзә ара сында өстенә бизәкле парча капланган кәнәфи, хәтта кем китап шкафы да бар. Батырша бүлмәгә узып, сәлам би- 278
|>үгә, аты бөтен мөселман дөньясына таралган галим һич кабаланмый урыныннан торды, шәкертенең каршына ки¬ леп. ике куллап күреште, көр, яңгыравык тавыш белән сәламләде. Әллә Каргалы килешкән, әллә ннде замана җилләре кагылган, Габделсәлам тәмам мәһабәтләнеп, олпатланып киткән. Өстендәге бәрхет казакие, затлы җөб¬ бәсе, олуг тантаналарда гына урала торган ак ефәк чал¬ масы һәм бик пөхтә итеп түгәрәкләп кыркылган көмеш сакалы аны чын кала зыялысы итеп күрсәтә иде Элекке¬ ге Ташкичү мөдәррисеннән якты чырай калган да, унчан, үткер күзләр калган. — Хуш килдең, кем мелла Баһадиршаһ түрдән узын,—диде ул, кәнәфидән урын күрсәтеп. Кунагы шун¬ да үтүгә үзе ишек янына килде, аны ачып киң ераклык¬ ка күз салды һәм янә ныгытып ябып куйды,— Бик зарык¬ тырдың, мелла. Бән, дөресрәге без, сәнс күптән көтәбез. Бераз серле итеп әйтелгән шул сүздән соң Габделсә- лам туктап калды, почмакта торган калай тышлы санды¬ гы янына килеп аны ачты һәм кулына ниндидер кәгазь¬ ләр алды. Батырша исә сүзнең ахунлык рнсаләсе хакын¬ да барачагын чамалап, тыйнаклык күрсәтергә тырышты, дәшми-тынмый гына көтте. Мәгәр ахун һич уйламаганны әйтеп куйды: — Әллә соң безнең хат сезләргә барып ирешмәдеме, мелла Баһадиршаһ? — Үзе исә кәгазьләр актаргаларга тотынды. Әйтерсең лә ул кунагы белән сөйләшми, әлеге кәгазьләр арасыннан бик кирәклесен эзли иде. — Кәлчәр иләүенең Исмагул дигән бәндәгә тапшы¬ рылганы булса, алдым бән аны, хәзрәт, укыдым. — Аяныч: Нә җавабың юк, иә үзең килеп чыкмадың. — һаман да шул дөнья мәшәкате, вәлипнгьмэт. Кыш өстеннән сәфәр чыга алмадым. Хат язып юлларга иде дә, хагын әйткәндә, шикләндем. Үзегезгә мәгълүмдер: зама¬ насы сычкан таякка таянып йөрер чак. Бирпайлар белән дөнья тулы. Габделсәлам янә ишек янына узды, туктап, байтак кына нндер тыңлап торды. Аннан кабат өстәле янына ки¬ леп, кәгазьләрен җәеп салды. — Алар да шикләнәләр шул. мелла. Баһадиршаһ ха- лаекларны кузгата кузгатуын да, үзе яу башлыгы булыр¬ га разый микән, диләр. — Алар дигәнегез кемнәр инде, хәзрәт? — һай. Урал буенда бпк күп алар: галим-голәмә, коръән-хафиз, ыстаршина вә башка камил кешеләр. Хак 279
тәгалә кушып, тәвәккәлләсәгез, әлеге олуг эшкә җөрьәт итсәгез, үзләре белән күрешерсез, боерган булса. — һаман да шикләеп-шөбһәләнеп торам шул, вәлн нигъмәт. Бәннән яу башы чыгар микән, дим. — Безнеңчә, мелла Баһаднршаһ, узаманлыкка ип кулае сән. Үзең шөһрәте бөтен төбәккә таралган гыйлем әһеле. Безләргә гаярьлегең дә бнк мәгълүм. Мактау сүзеннән, әллә инде Габделсәлам кебек олуг кешенең ышанычын тоюданмы, Батыршаның йөрәге кы сын куйды, тәненнән яшен ташы узгандай булды. Кинәт кенә бөтен гәүдәсенә көч-куәт, егәр иңгәнен тойды, йөрә¬ ге мәгъруранә бер ныклык белән эретелде. Алай да күне ленең әллә кайдагы тирән бер төпкелендә ниндидер ике¬ ләнү хисе башын калкытып-калкытып ала иде әле. — Шулай дпмсез дә, вәлпннгъмәт, нишләргә нкәи соң? Бнк тә олуг вә жаваплы эш бит. Ахун акрын гына урыныннан торды, шәкерте каршы¬ на килеп, аның күзләренә текәлде һәм, көйли төшеп, җыру әйтте: Карчыга карап очар —тауны күрсә. Ир-егет кылыч алыр — йаупы күрсә! Батырша сискәнеп китте. Габделсәламнең саллы сүз¬ ләреннән бигрәк, аларны шигъри юлларга салуы тетрән¬ дерде аны. Аңлашыла ки. бу мизгелдә остазы, днн әһеле булудан элек, шагыйрь иде. Димәк ки, фатихасын ша¬ гыйрь буларак бирә, Ә шагыйрь сүзе — халык сүзе инде ул! Мулла үзен кинәт кенә тагы бер баш биеклеге үсеп киткәндәй тойды, аягына калкып, Габделсәламле кочак¬ лап алды. — Җыруыгыздан бихуш вә тәшәккермен. вәлннпгъ- мәт. Аны фатихагыз дип акларгамы?1. Габделсәлам аның кочагыннан арынды һәм, кулларын шәкерте җилкәсенә салган хәлдә, тагы җыру әйтте: Илен дошман басса, халык кузгалыр — Хәер-дога безләрдән чын ирләргә. Ир-егетнең сөяге җирдә черер. Аты исә бакый калыр телләрдә! — Сүзем улдыр: бездән фатиха, Баһаднршаһ. Олуг тәхәллүсеңне акларсың дип, хәер-догада калабыз.—Ки¬ нәт шыгырдап ишек ачылды, бүлмәгә хәлфәләрнең кайсы дыр килеп керде. Габделсәлам борылып карамады, бер¬ ни булмагандай үрелеп, кәгазьләре арасыннан берсен ку¬ лына алды һәм аны Батыршага сузды,—Ахундлык риса- ләсен кабул итеп алгансыз. Мөселманнарны хак тәгалә 200
кушуы вә шәригать өйрәтүләре буенча гадел хөкем ит¬ кәнсез. Амин! Икәүләп дога кылдылар. Ул арада теге хәлфә шкаф¬ тагы калын китапларның берсен алды да кабат чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылгач, Габделсәлам шы¬ пыртлап диярлек өстәп куйды: — Күргәнсез, монда сүз серләшеп утыра торган урын түгел. Кичкә бәнем өемә чәйгә килгәнсез, калганын шун¬ да иркенләп сүзләшербез. Ахун «иркенләп сүзләшербез» дисә дә, аларга кичен дә җәелеп серләшү насыйп булмады. Чәйгә галим-голә¬ мә, мулла-мунтагайдан ике дистә чамасы кеше чакырыл¬ ган иде. Табын янында гәп шәригать вә китап сүзе хакын¬ да куерды. Ник кенә берсе халаекларның хәле, алар ара¬ сындагы ризасызлык турында сүз кузгатсын да, ник кенә берсе Бөрҗән вакыйгаларына, Брагин хәлләренә кагыл¬ сын. Моның сәбәбен ашка төрле халык җыелудан күрде Батырша һәм үзе дә авыз ачып дөнья хәлләре турында сүз дәшмәде. Табындагы нигъмәтләрдән җилләр исеп, чәй эчелгәч, ястү намазыннан соң тарала башладылар. Габделсәлам җаен чыгарып, Батыршага ым какты — намазлыгы өстен¬ дә утырып калырга кушты. Соңгы кунагын озатуга, үзе дә килеп намазлыгына егылды һәм, гыйбадәтен дәвам ит¬ кәндәй көйли төшеп, сүз башлады: — Тагы ике-өч көн сабыр итәргә туры килер, мелла Баһадпршаһ. Безнекеләр узаманнарның сүзен алырга кит¬ теләр. -- Хәер улыр,- днп җавап кайтарды кунак, кулында¬ гы дисбесен тарта-тарта. — Үзең бәнем тирәдә чуалмаганда әйбәтрәк улыр,— дип дәвам итте йорт хуҗасы, һаман да көйләп. — Хәбәр алынгач та, үзем эзләп табармын сәнс. Шуның белән «иркенләп сөйләшү» тәмамланды. Тагы бер-ике авыз сүз алыштылар да, Батыршага фатирына кайтудан да яхшысы булмас, дигән фикергә килделәр. Бәләкәй генә Каргалы авылында нкс-өч көн буена ни¬ чек тик ятармын, ничек итеп сәгатьләрне үткәрермен, дип борчылган иде Батырша. Вакыт дигәнең җитми дә кал¬ ды. Аның килүен каян ишетеп, ничек белеп бетергәннәр¬ дер, һич күрмәгәи-белмәгәп бәндәләргә кадәр ашка чакы¬ рып йөдәттеләр аны. «Вәлипнгъмәт Батыршаһ хәзрәт»,— дип зурлап, иртән иртүк алып китәләр дә, табыниан-та- быпга йөртеп, кич ут алгач кына кайтарып куялар үзен. Аның кәефе кунактзн-кунакка йөрерлек түгел иде югын 281
сә. Мәгәр нл-халык арасында уралуы ярап куйды. Әлеге мәҗлесләргә күбрәк сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр вә тагы әллә кемнәр җыела. Болар инде мулла-мунтагай сыман бер-береннән тел яшереп утырмыйлар, вшеткән-күргәннә рен, бәйнә-бәйнә сөйлән, теге яки бу вакыйганың, төбенә төтен салып бетерәләр. Ике тәүлек дигәндә бу яклардагы хәлләрдән күп нәрсә белде Батырша, аларның сүзләрен тыңлый тыңлый, байтак нәрсәне фараз итте, аннан да битәре — төпле бер фикергә килде. Әйе, мунчаның ташы кызып җиткән, шуннан да соңга калырга ярамый. Ие, ие, нәкъ вакыты. Тагы да сузсаң, бөтен эшне харап итеп куюың бар. Ул шулай өзгәләнеп сый-хөрмәт эчендә уздырган икен¬ че көннең кичендә, аны Габделсаттар шәкерт болдырда ук каршы алды һәм ахунның мәдрәсәдә көтеп торуын хә¬ бәр итте. Көндезен шактый зур булып күренгән мәдрәсә кичке караңгыда кечерәеп, ятимләнеп калган сыман. Бары тик бер тәрәзәдә — әлеге дә баягы хәлфәләр бүлмәсендә генә ут яна. Батырша шунда юнәлде. Тирә-як тып-тын, монда¬ гы һәр нәрсә остазының ялгызы ихтнмалын сөйләп тора. Алай да сак маташа Габделсәлам. Шәкерте кнлеп керүгә сәламен алып, исәнлек-саулык сорашты да, каядыр чыгын китте. Караңгы мәдрәсәнең авыр ишекләрен ача-яба бай¬ так йөрде. Аннан янә хәлфәләр бүлмәсенә әйләнеп кайт¬ ты да, бернинди керешсез-нисез әйтеп куйды: — Агыйделнең аръягында, Бөрҗән иләүеидәге берен¬ че ям станыннан ерак түгел Чаршау каеп янында мул сулы чишмә булыр. Күрешү урыны улдыр. Кем алдап килсә, ул намаз укын ултырмыш. Әлхасыйль, сезгә иртә таңнан кузгалырга кирәк, Баһадиршаһ, Хәерле сәфәр, юл¬ ларын уң булсын. Дәшмәс юлдашы Борһап белән билгеләнгән ям станы¬ на өченче көнне төш вакытында гына барып җиттеләр. Ат¬ ларын урнаштырып, өмәттә үзләренә урын-җир көйләүгә, Батырша бер тустаган җылымса су эчте дә, тамак та ял¬ гап тормастан, ишегалдына чыкты. Анысы биек кенә имән текмә белән уратып алынган — калкурак урынга менми торып, тирә-юньгә багармын димә. Мулла бер та¬ рафка өеп куелган каен агачлары өстенә күтәрелде, Габ¬ делсәлам әйткән якка — дала киңлегенә текәлде. Күз кү¬ реме җирдә, вакыйгән, чаршау сыман булып торган ка¬ енлык шәйләнә. Аннан астарак биредән караганда яшел билбау булып күренгән чишмә бормалана. Чакрым чама¬ сы җир булыр. Ул иярендәге капчыгыннан намазлыгын 282
гына алды да, аны култыгына кыстырып, Чаршау каен¬ га таба ашыкты, үзе туктаусыз як-ягына каранды. Дала буш һәм сагышлы нде. Җитмәсә, якын-тирәдә генә җан иясе барлыгын белдергән бернинди билге күренми. «Ниш¬ лисен, көтәргә кала»,— дип уйланды ул тезеннән биегрәк булып дулкынланган «әби чәчен» ярып атлый-атлый. Ап- ак кылганнары талгын гына искән җилдә «куян куып» утырган дала шундыен күркәм иде кн, Батырша, бар ике¬ ләнүләрен онытып, куе үлән арасында кычкырышкан нин¬ дидер кошлар тавышын, йомраннар сызгыруын тынлын- тыңлый, Чаршау каенга кнлеп тә җнтте. Мулла җиләнен һәм чарыкларын салып атты, якасыз ак күлмәгенең җиң¬ нәрен сызганды һәм, чишмә буена төшеп, ашыкмый-кзба- ланмый гына госел-тәһарәт алды. Аннан намазлыгын юри ачыклыктагы калкурак урынга җәйде дә намазга оеды Беренче рәкягатен укып бетермәде, җир астыннан чык¬ кайдай, әллә каян гына дүрт җайдак күренде. Алар сөй- дәшми-нитми генә чишмә янына килеп туктадылар да ашык-пошык тәһарәт алдылар, намазлыкларын Батырша янәшәсенә үк җәеп, гыйбадәткә тезләнделәр. Аллага сыгынулары чын күңелдән түгел нде бугай, Ба¬ тырша соңгы тапкыр «Аллаһе әкбәр»ен әйтүгә, арадагы өлкәнрәге, мәгәр таза бәдәилесе гөрләтеп сәлам бирде, саф мөселманча күреште вә сорап куйды: — Әй мосафир, кем буласың вә кай тарафларга юл тотасың? Батырша башын күтәреп, аның йөзенә бакты. Кара¬ тут битле, кыска сакалы эт талаган сыман ала-кола бу¬ лып торган бу бәндәне һәм аның юлдашларын танымый нде ул. Аларның нишләп йөрүләре хакында да хәбәре юк. Шуна да чишелеп китмәде, сүзенең очын яшеребрәк җа¬ вап кайтарды: — Ил кыдырып йөрүче Гали дигән булырмын,—днде ул, тыныч кына. — Кайсы галимнең мәдрәсәсендә торып укыдың? — Әлеге ала-кола сакаллы табак бит төпченүендә булды. — Карышбаш мәдрәсәсендә сабак алдым. — Әйа, мулла Баһаднршаһ хуш торамы? Монысы инде ачыктан-ачык сөйләшүгә ишарә сыман нде. Батырша чаршауның бер чнтен күтәрергә ният итте: — Бик хуш тора, үзегез күргәнчә,— дпле. Әллә аңламадылар, әллә чишелеп китәсе итмәделәр, җавабы беркатлы булды таланган сакаллының: — Безнең аны күргәнебез юк шул, ишеткәнчә генә бе¬ ләбез. 283
Шуннан сүз киселеп калды. Башкортлар бу сәер мо сафирның Батырша хәзрәт булуыннан әле һаман да шик ләнәләр иде бугай, тапталмаган кылган сстенә ашъяулык кәйлеләр, төен-капчыкларын алып килделәр һәм ашарга утырдылар. Юлаучыны да табынга чакырдылар. Инде сүз¬ нең очын ялгау Батыршага калды: ■— Үзегез кайсы иләүләрсез? Ни йомыш белән йөри¬ сез? — дип барына берьюлы мөрәҗәгать итте мулла. Җавапны өлкәнрәкләренен. икенчесе — карчыга борын¬ лы, тәвәккәл чырайлысы бирде: — Бөрҗән халкы буламыэ, ыстаршиналык эше бе лән йөримез. Монысы инде тегеләрнең чаршау ачулары иде. Мул ла форсаттан файдаланып каласы нтте: — Сезнең Бөрҗән халаеклары посып беткәннәр дип ншетәмез. Инде сезләр дә качып барасызмы? — Ие, ворлар посып кнтделәр, ә берчә халык кал¬ дык,— Сүз дилбегәсе япә әлеге таланган сакаллы табак биткә күчте. Инде Батырша да кемнәр белән эш йөртүен төшенеп алды һәм, тегеләргә акланырга бирми, һөҗүмгә күчте: — Ни өчен «ворлар» диеп әйттегез? Нн-нәрсәләрегез- не угърлап киттеләр? Барысы исеменнән дә һаман да шул табак бит сөйлә¬ шә иде: — һич нәрсәмезнс угърламадылар. Падишаһка вор- лык итеп, әмереннән баш тартып кнтделәр. — Падишаһның кайсы әмереннән баш тарттылар вә нн ворлык кылдылар? — Завут башлыгын юлдашлары илә үлтерделәр. — Ни өчен үлтерделәр? Төркемнең узаманы саналырга тиешле таланган сакал, кулына алган кортны авызына капмыйча, торып тезлән¬ де, Батыршага таба борылды һәм кайнарланып тагы сөй¬ ләп китте: — Ул завут башлыгы бнк усал вә залим бәндә иде. Куркытып вә талап, малларыбызны алды, җиремездән- суымыздан ирексез итте. Хәтта кем хатыппарымыз вә кызларымызны күзебез алдында көчләп зина кылды. Бән¬ дәләр шундыен җәфаларга чыдасыннармы?! Үлем хак, инде тәкатемез юкдыр дип, ул эшне кылдылар, Брагин атлы ул залимны күл төбенә олактырдылар. — Падишаһ ул завут башлыгына шундый эшләр эш¬ ләргә әмер иткәнме? Халаекларыгыз падишаһның шул әмереннән баш тарттылармы? Ә сез калган башкортлар 284
падишаһның шундыен явыз ц рәләрениәп урдырамысыз, катыннарыгызпы шул хәсисләр кулына калдырамысыз?! Чишмә буенда беръялгызы аллага сәждә кылып уты¬ ручы бу бәндәнен гади бер мосафир түгеллегенә инанды¬ лар бугай, ашауларын да онытып, җиргә төбәлделәр — дәшмәс булдылар. Батырша исә, туры сүзе белән алар¬ ны һаман саен бөгә баруын күреп, урыныннан купты, на¬ мазлыгына тезләнде: — Сакалларыгыз агарган, сурәтләрегез хуш. Ә гакыл¬ ларыгыз һәнүз агармаган вә сүзләрсңез нәхешдер '. Чын сүзегезне яшерәсез. Мөселман — мөселманның ярдәмчесе¬ дер. Әлхасыйль, бәне үзегез дип белегез. Бән — мелла Ба- һадпршаһ! Кинәт өермә китереп бәрдемени, башкортлар кисәк ж.иргә капландылар Тик әлеге мәгърур чырайлысы гына һаман да шулай тәкәббер килеш утыра иде. Инсаннар¬ ның каршында тубыклакуларына кыенсынды Батырша һәм бу хәлдән чыгарга ашыкты: — Торыгыз, әй сөекле бәндәләр,— дип боерды ул те¬ геләргә,— вә сүзнең хагын этеп бирегез! Башкортлар берәм-берәм башларын калкытып, кайсы намазлыгына, кайсы кылган япмасына тезләнде. Мәгәр сүзне әлеге дә баягы узаманнары дәвам итте; — Әй вәлинигъмәт, рас әйтәсең: сүзләргә базмый то¬ рабыз. Безнең тарафларымыз арзу кылып торадыр, дүрт даруга халкы берьюлы хәрәкәтләнәек дип... Ничә мәртә¬ бә халкымыз Котлымбәт морзага бардылар, ничә тапкыр Нпплүй янаралга ялварып карадылар. Ул мәлгунь завут башлыгының жәфасы сәбәбендән һич файда табылмады. Безләр вә халаеклар бергә кузгалаек, дип тора ирдек. Вә ләкин чыдарга мөмкин булмады, сабыр итмәк тәкатемез калмады. Ата-бабаларыбыз биләй торган ожмахтай хуш жирләрсмезне, суларымызны ташлап китәр хәлгә җит¬ тек. — Ташларга түгел, якларга кирәк кем... Ә, ие, баш¬ лап танышыйк булмаса. — Бән Бөрҗән нләүеннән Елан-Эткол буламын,— дип сүзенең башына кайтып төште узаман.— Теге хәсис тү¬ рәне олактыруда башлап йөрүчеләрнең берсемен. Кыр- казаклар даласына посып барган жирдән кире туган төя¬ гемә кайттым менә. Сән вәлнпигъмәт сүзләгәнчә, илем- җиремне яклау вә саклау өчен... Мона чаклы уңга да, сулга да дәшми аксакалларны 1 Н ә х е uj — нәхуш — хуш булмаган, яман, начар 285
тынлап утырган чагыррак күзле егет кинәт аягына калык¬ ты, җан ачысы белән кычкырып җибәрде: — Алар бәкем бәхетем тамырына балта чаптылар, япь-яшь бикәчемне үлтерделәр. Соңгы кяфернең җанын җәһәннәмгә җибәргәнче сугышырга дип ант эчтем бән — тимерче Әмин! Аиың әйтеп бетергәнен дә көтмәде, өнсез егетләрнең икенчесе — ыспай гына сакал-мыеклы чнбәре телгә килде: — Посып киткән Байбул йортавай урынына тәгаен¬ ләнгән яңа ыстаршина — мишәр Абдул Ваһап кнферләр- дән гайре залим булып чыкты, кыргыз-кайсак йөзенә ка¬ чып киткәннәрне аклап сүз каткан атаемның чыраена камчы белән сукты. Халаекларның гаеплесен-гзепсезен солдатларга тотып бирә, нахакка кан коя.— Егег, угка пешкәндәй, сикереп аягына басты, саллы гына йодрыгын башы өстендә болгарга тотынды,— Канга — кан! Җир йө¬ зеннән юк итәчәкмен бән ул кабахәтне! Шуны эшләмә- сәм, Яубасар Аздуров исеме харам булсын! Кыска, мәгәр үтә кайнар нотыклары белән үзләренең ком икәнлекләрен ачып салдылар болар. Батырша эзлә¬ гән, алар белән күрешүне теләгән бәндәләрнең нәкъ үз¬ ләре. Тнк нишләп әле дүртенчесе һаман да берни дәшми, шул ук тәкәббер-горур карашын ерак-сракка төбәп, таш балбал сыман утыра бирә? — Сүзләрегез хакдыр вә мактаулыдыр,— дип куйды Батырша, һаман дүртенче юлаучы турында уйлап. Аның исә әле дә сүзгә кушылырга исәбе югын күргәч, мәгърур башкортка үзе дәшәсе итте: — Хуш, инде, тәкъсир, сәне кем дип белик? Горур бәндә җавап бирергә ашыкмады, һич селкенми таш сын сыман утырган җиреннән ачулы төкереп җибәр¬ де, аннан исә төксе генә сөйләп китте: — Кыпчак иләүеннән Көчекбай атлы булабыз.— Ул янә туктап калды һәм байтак кына дәшми утырды. Аннан янә төкереп куйды, күкрәген киерә төште һәм вәкарь бе¬ лән сүзен дәвам итте.— Сән, ахун, юкка битәрлисең без¬ не. Посып бетәргә дә, бичәләребезне урыс түрәләре куе¬ нына салырга да җыенганыбыз юк! Тау халкы — яу хал¬ кы. Нугай ларугасыныкылар орышка атлыгып торалар. Бөрҗән вә Кыпчакныкылар гына да түгел, Тамьян, Усер- гән, Тапгауыр вә башка иләүләрнең халаеклары да ияр¬ гә менәргә әзерләр. Атларымыз дагаланган, кылычлары- мыз кайралган, сөңгеләремез очланган, ян керешләре тар¬ тылган. Без инде Себер даругасыннан шайтан-күдәйләр ыстаршинасы Юлай вә башкалар белән дә сүз беркеттек. 286
&й буена, янә дә килен, кояш баешындагы Уран, Гәрәй, Ирәктә вә Гъәйнә вулысларына да атчабарлар җибәрдек. Әлхасыйль, дүрт даруганыкылар дәррәү кубарга дип то¬ рабыз Алай да. хәзрәт... — Без әз, дни шикләнәсең инде, кем, Көчекбай?! — дин бүлде аны Батырша.— Хафаланма! Нугай юлы куз¬ галу белән, дала вә урман тарафындагы бар халаеклар күтәреләчәк яуга Уса юлында, ягъни Гъәйнә ягында биш йөз мишәр вә мең типтәр атларга менәргә әмер генә көтә. Чуваш-мукшылар вә чнрмеш-арлар да форсатны кулдан ычкындырмаслар. Алар да нәсәрә линен яратып тотмый¬ лар бит Янә дә килен, бөтен Казан татарлары һәм дә кыр-казаклар безне яклап яу чыгачак! Боларны бән бе¬ леп вә ышанып әйтәмен. Көчекбай! — Сүзләре саллы бул¬ са да, боларына гына ышанмаслар булып тоелды Батыр¬ мага һәм ул хыялындагы якты өметләрен дә эшкә куш¬ ты.— Шунысын да исегездән чыгармагыз, узаманнар: Кы¬ рымның куәтле вә кодрәтле ханы да безнең якта, куп менле чирүе Хаҗитарханга килеп төшкән, дигән хәбәр бар. Әлхасыйль. көч-куәт җитәрлек безем. Тик бер сүз¬ дән вә дәррәү хәрәкәтләнергә генә кирәк. — Әнә шунысы тормышка ашмас дип куркам да инде бән, хәзрәт! — Айдын шигең нидән? — Анысы үзеңә дә мәгълүм түгелме, хәзрәт? Халаек- ларга язган кыздырмак хатыңда бөтен урысларга каршы ябырылырга котыртасың, диләр. Ахун хәзрәт фатихасы диеп, анау завутлардагы кол урысларны да кыйратыйк¬ мы инде, йә?! Аларның йорт-жирләрсн яндырып, барлы- юклы малларын талаекмы? Ул бичаралар төрле золым¬ лыкларны безгә карый да күбрәк татыйлар бит, мескен¬ кәйләр! Инде Батыршага борсаланыр чак җитте, ул, капыл калкынып, аягына басты һәм, Көчекбайны үткер караш¬ лары белән бораулап, сөйләп китте: — Әйа, кем, Кәчекбай, ниткәндер хата бу! Эш урыс¬ ларын рәнҗетергә чакырганым юк. Киресенчә, аларны үз ягыбызга аударасые дим. Вә әй хәсрәт, тәгъризнамәне шулай ялгыш шәрехләүчеләр дә бар микәнни?! Халаеклар әүлия дип йөрткән әлеге зат каршында уты¬ руны килештермәде, Көчекбай да урыныннан куз¬ галды. _ — Аңлаучылар гына түгел, шуны әләм итеп, Батыр¬ ша хәзрәт урысларны кыйратып бетерергә чакыра дин, оран салып йөрүчеләр дә җитәрлек. Ыстаршина Сатлык 287
И әү кәе в, аның тарафдарлары Йомахуҗа Бирдегил угъ¬ лы, Аптырак вә Ишалы Көлембатовларны әйтәмен бән Алар авылдан-авылга, җәй ләүдән-җәй ләүгә йөреп сөрән салалар: «Баһадпршаһ дигән әүлия пайда булган: завут- ларны җимерергә, урысларның җәмгысын чабарга өнди»,— диеп, халаекларны котырталар. Исәпләре — яу кубу бе¬ лән завут-кальгаларны вәйран итеп, анда яшәүчеләрнең малларын талау. — Алла сакласын дни, Көчекбай. Андыен монафикъ 1 эшкә бүгеннән чик куярга кирәк. Кайда ул Сатлык ыс¬ таршина? Торган җире еракмы? Бәп бүген үк күрешергә тиеш аныц белән! — Анысы кыен эш түгел, вәлиннгъмәт,— дип сүзгә янә Блан-Эткол кушылып китте.— Хаҗәт бар икән, бүген кич үк очрашырга була Сатлык белән. Әнә, Яубасар озатып ук куяр. Вә ләкин барын уйлап эшләү фарыз, хәзрәт. Исе¬ ме җисеменә хас Сатлык йортавайның. Сән вәлнннгъмәт- не тотып, кул-аягыңны богаулап, янараллар кулына тап¬ шырырга да күп сорамас ул. Ярлыкаш акчасын алу өчен тәмуг төбенә дә төшәр, хәсис. Ие, озата баручы егетләр¬ дән башка очрашу — һнч ярамас. — Үзем барам! — дип кычкырып җибәрде Әмин һәм билбавыннан чукмарын тартып алды. — Сәнец гайрәтле егет икәнеңне беләбез,— диде Кө¬ чекбай, егетнең салпы ягына салам кыстырып— Вә лә¬ кин никадәр генә гаярь булсаң да, ялгызың гына саклый алмассың яу башын. Бәнем егетләрем белән бергә иртә таңнан кузгалырсыз. Хәзер исә, әйдәгез, бәнем җәйләүемә рәхим итегез! Ихтилал башлыгын Борһап белой Әминнән тыш, Кө¬ чекбайның өч дистә егете озатып барды. Сатлык старши¬ наның ике тау арасындагы җәйләвенә килеп җиткәч, бу чараның һич кенә дә артык булмавы ачыкланды. Мул сулы инеш ярына сыенып утырган тирмәләр янында кө¬ түче ише ябай башкортларга караганда ян-сөңгеле егет¬ ләр күбрәк нде. Ж.әйләүдәгеләр кораллы кунаклар көт¬ мәгәннәр иде, билгеле. Ат менгән яугирләрне күргәч, ап¬ тырап-йөдәп калдылар. Алай да сер бирәсе итмәде Сатлык старшина, байтактан көткән хөрмәтле кунагының кар¬ шына килеп, аны ияреннән күтәреп алды: — Төкле аякларың белән, вәлнннгъмәт, хуш килә¬ сең,— дип, үзенең ак тирмәсенә таба җитәкләп алып клтте. 1 Монафикъ- икейөзле, эчкерле. 288
Сатлыклың озын колаклары әйбәт этлиләр күрәсең, җәйләүдә инде олы кулакны каршылау өчен бар да әзер: каза н-каза и ит пешкән, саба-саба кымыз тирмәгә үк кер¬ теп куелган. Аннан да гаҗәбе шул: бирегә хәйләкәр йор- тавайпың бетеп тарафдарлары җыелган. Әлеге Батырша исемен ишетеп кенә белгән Йомахуҗа белән Аптыраш та, Көдәкәй белән Көдәйкол да, Ишалы Кнлембәтов белән Тәүлембәт Яугачтин старшиналар да мондалар икән. Димәк ки, мулланың киләсем белгәннәр, көтеп торганнар. Әнә шул хәл, ягыш Сатлыкның кунакларны кораллы егетләр вә фикердәш старшиналары белән каршылавы, шулай ук яу башлыгының да монда коры кул белән ки¬ леп чыкмавы, күрешүнең баштагы мизгелендә уңайсыз¬ лык һәм салкынлык тудырса да, чая хуҗа әлеге кыен¬ лыктан чыгу җаен тапты. Озын озакка сузмый аксакал¬ ларны табынга утыртты, җамаякларга үтә тәжел очрак¬ лар өчен генә саклап тоткан иң каты баллы салдырды һәм, сүз башлап, төчекәйләп кенә тезеп китте: — Ниһаять, узаманнар, без дә куәт алган яшь шоң¬ кардай аягыбызга ныгытып бастык, канатыбызны бик тә ышанычлы җәйдек. Безнең хәзер әүлиягә тиң гакыллы, Гали батыр күк гайрәтле башлыгыбыз—Баһадиршаһ хәзрәтебез бар. Әнә ул каршыгызда утыра. Дан вә хөр¬ мәт апа! Табындагылар бердәм баш ордылар сихерләнгәндәй хәрәкәтсез калдылар. Әмма җәйләү хуҗасы аларны тиз үк җиргә төшерде: — Әйдәгез, яу башлыгының исәнлеге хөрмәтенә шә¬ рабтан авыз итегез! Кыстатып торучы булмады: җамаяклар бердәм күтә¬ релде, табаклар өстендә куллар биеште. Мәгәр хуҗаның төп сүзе аннан соңга калган икән. Ул чем-кара сакал-мые- гын кул аркасы белән генә сөрткәләп алды да нотыгын сөйләвендә булды: — Ие, күптән көткән көнебез килде. Югыйсә кылыч- хәнҗәрләребез тутыга, ян-җәяләребез языла башлаган иде инде. Кодрәтле яу башы әмерен бирүгә, туган төбәге¬ безгә сөлек күк ябышкан завутларпы кыйрата, чакырыл¬ масана килгән урысларны чаба башлыйбыз. Яздырган җирләребезне вә югалткан малларыбызны кайтарып алыр сәгать сукты, узаманнар! Табынның төрле ягыннан дистәләгән тавыш ана куәт биреп куйды: — Хак әйтәсең, Сатлык, афәрин! Балыкны болганчык сула тоткан яхшы. 19 Ч 101 289
Озатучылары куп булса да, мәҗлестә ялгызы диярлек нде Батырша Янәшәсендә Әмнн бар-барып Мәгәр ул сүзгә катнашмый, җансакчы вазифасын гына үти. Баш баштак старшиналар белән бәхәсләшү ялгызына калды яу башының. Алай да ул аларның йоннарын уңайгарак сыны рырга тырышты: — Олы яуга әзер торуыгыз да, гайрәтегез вә дошман га нәфрәтегез дә әйбәт анысы әйбәтен, аксакаллар. Тнк бер-беребезне аңлап җиткермәү дә бар икән бит әле Яу ның мәсләге завутларны кыйрату да, урысларны суен бетерү дә түгел бит, узаманнар. Сүз ил-җиребезне явыз¬ лыктан, зольмәттән азат итү, үзебезнең асабалыкны, хөр¬ риятебезне яклау, саф динебезне саклау хакында бара Завутлардагы кол урыслар вә кара халыклар рәнҗетел¬ мәсеннәр иде, азаматлар! Ул әйтәсең әйтеп бетермәде, мәҗлестә тавыш купты, әле аннан, әле моннан ачулы авазлар яңгырады: — Тел төбең аңлашылмый, хәзрәт. Кяфсрләрне кый¬ ратырга диеп, үзең оран салдың лабаса! — Сүләмә дә. Мәгыйшәтебез вә диисмсэнсң иң явыз дошманы — шул урыслар бит инде! — Не, не, ул кара йөрәкләр җирләребезне тартып ал¬ дылар, малларыбызны таладылар, кыз-хатыннарыбызны хурладылар. Тавыш-гауга шулкадәр зурга китте ки, берәү дә башка¬ ны тыңламый. Һәркайсы теленә килгәнне кычкыра нде. Ниһаять, Батырша кулын күтәрде — табын тынып калды. Ихтилал башлыгы һаман да шул тыныч тавышы белән яу¬ ның мәсләген шәрехләргә тотынды. Әмма Сатлык яклы- лар һич кенә дә аны аңларга теләмиләр нде. Мулла тагы һәм тагы сөйләде—халык кузгалышын олы максатка бору зарурлыгын тәкрарлады. Бәхәс дип табындагылар үз эшләреннән туктап тор¬ мадылар: җамыякларга бал вә кымыз салына торды, гулы савытлар бушатыла барды, изелеп пешкән ит тулы та¬ баклар бушаганнаи-бушады, Мәгәр сүзнең очы-кырые күренми иде. Менә Сатлык янындагы фикердәшләренә күз кысты һәм буйсынулы тавыш белән сөйләп китте: — Ярый, хәзрәт, ярый. Сән вәлинигъмәт әйткәннәргә разый без. Түрәләрне вә мөртәтләрне генә кыйратырбыз, ил-җирне дәҗҗал кавеменнән тазартырбыз. Тик боланын көнен-сәгатен генә әйт син безгә. — Анысын инде, узаманнар, бән ялгызым хәл итм.» ем>_ диде Батырша, чыраена канәгатьлек билгеләре чы- 290
гарып.— Якын арада куп халаеклар катнашында корыл¬ тай җыярбыз, шунда инде барын да хол итәрбез. — Бәрәкалла, анысы өчен иц җайлысы бәнем җәйләү инде,— дип кычкырын җибәрде Сатлык — Иртән иртүк иләү-җәйләүләр]ә атчабарлар җнбәрәм. хәзрәт. — Кайнарланма, ыстаршина. Уралның һәр ике бит¬ ләвендә бездән гайре дә азаматлар барын онытма. Бар¬ часы белән киңәшү кирәк. Көнен вә урынын хәбәр итәр¬ без. боерган булса — диде дә, утырган урыныннан куз¬ галды мулла. Алдан ниятләү буенча ул Сатлык старшина җәйләвен¬ дә калмаска, күрешү-сөйләшү тәмамлануга, Көчекбай авылына кайтырга тиеш иде. Әмма, ппнднсн генә булма¬ сын, хуҗаны төи уртасында ташлан китү бернинди әдәп кагыйдәләренә дә сыймый идс. Ул гынамы, мәҗлес бет¬ кәнче үк китеп бару Сатлык яклыларны ярсытачак, бо¬ лан да бик үк җылы булмаган араны тәмам суытачак. Әнә олуг кунакка дип махсус ак тирмә корып куйганнар. Апа кереп тә карамау — ашка каршы таш ату ннде ул. Мулла куна калырга булды. Үзеннән-үзе аныц жан- сакчысы булып киткән Әмин, Батыршаның карарын хуп¬ ла м аса да, кайтарып сүз әйтмәде, алай да Көчекбай егет¬ ләрен әлеге ак тирмә тирәли урнаштыруны кирәк тапты. Кыскасы, муллага шөбһәләнерлек әллә ни юк иде. Тик барыбер йокы алмады Батыршаны, йомшак түшәктә бор¬ саланып уздырды төнен. Никадәр генә иминлек сыман тоелса да, Сатлык старшина җәйләвендә куну, бигрәк тә монда корылтай үткәрү хәтәр иде. «Вирнай» йортавай- пыц теләсә кайчан урыс түрәләренә хәбәр җиткерүе, яу¬ ның бөтен узаманнарын янараллар кулына тотып бпрүс бик мөмкин иде. Өстәвенә, ул үзенең күптәнге дусты Мөс¬ лим старшина җәйләвенә барып җитәргә тиеш. Хәбәренә караганда, Батыршаның бәләкәй адашы Апуш өйләнә, имеш. Иртәгә кичкә никах мәҗлесе, ди. Шулариы уйлап ята торгач, таң беленде. Мулла җә¬ һәт кенә тирмәдән чыкты һәм поскыл янган учак янында утыручы Әмингә атларны иярләргә кушты. Тояк һәм өзәң¬ ге тавышына хуҗа да торып чыкты, хәлне аңлап алуга, үпкә-рәпҗү сүзләре яудыра башлады. Мәгәр Батыршаның карары ныклы нде. Сатлык старшина җәйләвеннән дүрт-биш чакрым җир китүгә, җайдаклар икегә аерылды. Көчекбай егетләре үз юллары белән китеп бардылар. Батырша исә, икесе ике канатына әверелгән Борһан һәм Әмин озатуында, күптән тансыклаган Мөслим авылына китеп барды. 19* 291
Кичә генә аерылышкандай, тыйнак вә ыгы-зыгысыз күрештеләр. — Иә. сезнең хәлләр ничек монда? — диде Батырша, атыннан төшүгә. — һаман да шул бер балык башы ннде, хәзрәт,— Мөс¬ лим старшина, кичен өзелгән сүзне дәвам иткәндәй, сөй¬ ләп кнтте: — Күбенә түзгәнне, азына чыдарсыз. Әсәд1 аеннан да калмый кузгалабыз! Ерактан килгән кунакны каршыларга дип, яннарына күрше-күлән, йөзбашлары вә башка куштаннар җыела башлады. Сүз үзеппәп-үзс булачак туй, мәһәр вә бирнә ише дөнья мәшәкатьләренә күчте. Батыршаны никах мәҗлесенә килгән ябай бер мулла итеп күрсәтү кипәк иде. Кайчандыр адашына биргән сүзендә торды Батырша. Егетнең яшь бикәче белән никахын үзе укыды. Мәгәр теге чактагыча Мөслим якларында туарылып ял итә ал¬ мады, туй мәҗлесе тәмамлануга Мөслим старшинаның ерак урмандагы чолыклыгына китеп барды. Баштарак монда аулак һәм тыныч иде. Ихтилал баш¬ лыгы янында Әмин белән Борһапнан башка кеше юк. тирә-якта хөрлек, хозурлык. Тик бу оҗмах көннәре озак¬ ка бармады. Атна да үтмәде, чолыклыкка килеп-кнтеп йөрүче җайдаклар ешайды. Моннан исә әледән-әл? авыл- җәйләүләргә атчабарлар китеп торды. Ниһаять, көннәр¬ нең берендә аулак чолыклык чал Уралның әллә кай тө¬ бәкләреннән килгән гайрәтле ир-егетләр, иярле атлар белән тулды. Кемнәр генә юк иде монда? Инде Батыр шаны танып белгән Елан-Эткол белән Көчекбай да, кызу канлы Яубасар да, Юрматыдан Моталлап Көлчекәев, Үсергәннәп Куәт Кинҗәголов, Тамьянпан Качкын Сама- ров, Ямансары Җаббаровлар да, Сатлык һәм аның та¬ рафдарлары да, янә бик күп арзаклы аксакаллар да. Мөслим старшина, гадәтенчә, сер бирмәде — тулы бер яу хәтле кунакларга ашны мул әзерләтте. Әмма корыл¬ тайга җыелганнарның хафасы ашау-эчүдә түгел. Аларның һәркайсы яу дәрте белән яна, шуңа да телләрендә орыш кына. Киңәш-табыш соңарганнар килеп җиткәнче үк баш¬ ланып кнтте. Сөйләүчеләрнең телләрендә бер генә сүз — кичекмәстән кузгалу. Бигрәк тә Елан-Эткол белән Көчек¬ бай ярсу, тавышлары нык, таләпчән: 1 Әсәд — челлә чак, июль. 292
— Иртәгәдән калмый кузгалабыз! Мәгәр бу олы җыенда алар сыман кайнар башлар гына түгел, салкын акыл белән эш итүче дөнья күргән аксакаллар да байтак иде. Алары һәрнәрсәне җиде кат үл¬ чәп, бер мәртәбә кисү ягында. Кораллар вә атларның әзерлеге хакында озаклап киңәштеләр, хөкүмәт гаскәр¬ ләренең кайда иә күпме икәнен төпченделәр. Шул рәвеш¬ ле ярты төн буе бәхәсләшкәч кенә, әсәднең унында ат¬ ларга атланырга булдылар. Мәҗлес халкы аксакаллар сүзен бердәм кабул итте. Җыелган халыкның күбесе табынга китерелгән иттән вә кымыздан да авыз итми, атларын кузгатты — һәркайсы тизрәк туган төягенә кайтып, яуга әзерлекнең сошы ча¬ раларын күрмәкче. Әнә кайберләре инде китә дә башла¬ ды. Шулчак кыпчаклы Көчекбай аягына басты һәм бөтен урам аланын тутырып оран салды: — Тагы бер киңәш бар бит әле, узаманнар. Ниплүй янарал кыр-казаклар йөзенә шымчы җибәргән. Кыргыз- кайсакларны безгә каршы котырту өчен. Нишлибез5 — Нишлибез дип, озын-озак баш ватасы юк монда,— днп кычкырды аңа каршы Елан-Эткол.— Хәзер үк артын¬ нан куа чыгарга вә һәм чүл бүресен баскандай чукмар¬ га алырга үзен. Аксакаллар фатиха бирсәләр, бән үзем алынаем бу эшкә. Алан ана бер тавыш белән гөрләп җавап бирде: — Афәрин, Эткол, бар, башын чап шул мөртәтнең! Җыен төн уртасында гына бетсә дә, болачылар көн яктырганны көтмәделәр, дөм караңгылыкта эреп юкка чыктылар. Пртәгәсен кояш чыкканда чолыклык әүвәлге¬ чә тын вә аулак, тик тапталган-нзелгән үлән-чәчәкләр генә монда күптән түгел генә бәндәләр тупланганлыгы турын¬ да сөйләп тора нде. Инде Батыршаның үзенә дә чолыклыкта эш калмаган нде. Өстәвенә, хәзер инде биредә посып, чышын-пышын гына киңәшеп ятуда мәгънә юк нде. Аның тукталган уры¬ ны бик күпләргә, хәтта сатлык-мөртәтләргә дә билгеле — теләсә кайчан килеп басулары, урап алулары бар. Күлә¬ гәдә посып үлгәнче, ат өстендә шәһит китүең хәерле. Ул Мөслим старшина китергән кара-туры айгырга атланды. Ияргә менеп алган Әмин белән Борһан аның янәшәсенә бастылар. Өч җайдактан торган ошбу отряд чал Урал киңлекләренә чыгып китте. Алар алны-ялны карамый, авылдаи-авылга, җәйләүдән-җәйләүгә томырылдылар, халаекларны җыеп, һич шикләнмн-шөбһәләнмн яуга өн¬ дәделәр. Коткычылар тукталган ил-җирдән исә төрле 293
тарафларга япадап-яңа атчабарлар ашкынды. Күк J рал- лың һәр ике битләвендә ат дагалары астыннан очкыннар чәчелде, сугышка өндәгән оран авазы әллә кайлардагы ерак аймакларга кадәр барып яңгырады: — Әй халаек, яу-га! Яу-га-а-а! Тугызынчы бүлек Батырша атланган кара-туры урманны яңгыратып кешнәп җибәрде — үзенең аунап үскән төягенә кайтуын сизде хайван. Дөрестән дә, купшы юкәләр артында Мөс¬ лим старшинаның чолыклыгы урнашкан ачыклык шәй- ләиде — айгыр әйдәгәнне дә көтми алга ыргылды. Атла¬ рын кара-туры эзенә бастырып килүче Әмин белән Бор- һан да тезгеннәрен йолыккаладылар, Батырша артыннан чаптырып киттеләр. Кечерәк кенә аланга килеп чыгуга, мулла атын тый¬ ды — ярсый башлаган кара айгыр кадаклангандай тук¬ тап калды. Аның кырыена җитүгә, юлдашлары да атла¬ рын туктаттылар. Ихтилал башлыгының болай төртелеп калуы мондагы серлелек белән бәйле иде. Әле кайчан гына яу дәртеннән кайнарланган кешеләрнең ярсулы аваз¬ ларыннан гөр итеп торган алан бүген тып тын. Чолыклыктагы кабер тынлыгы гаҗәпләндерде Батырша- ны. Ә бит сөйләшү буенча бүген биредә олы яу алдыннан соңгы тапкыр очрашырга, киңәшергә булганнар иде. Бак¬ саң, җан ияләре бөтенләй күренми монда. Нәрсә бу? Бер¬ бер көтелмәгән хәл килеп чыкканмы, әллә соң Талкыш күлендә булып узган хәлләрдән бирле төбәктәге кальга¬ ларда торып калган солдатлар эзгә төшкәнме? Шөбһәле уеннан йөрәге жу-у итеп китте Батыршаның, гасабиланып, як-ягына каранып алды, нигә икәнен дә абайламастан, янәшәдәге агач башларына бакты. Шунда гына күрде — тып-тын гына булып утырып яңгыр ява. Спасе башлануы микәнни, дип уйлап алды мулла, кай парланган битенә тамгалаган вак тамчыларны җиңе бе¬ лән сөрткәләп.— Әлбиттә, сласс — сөмбелә керде ләбаса, урыс исәбе белән августның җиденче көне бугай бүген Ни кылырга белмәгәнлектән юк-барны уйлап торган арада, якында гына коры чыбык-чабык шартлап сыта¬ мы ишетелде — аларның теге ягындагы каен төбендә бер карачкы пәйда булды. Батырша иңендәге җәясенә үрел¬ де, юлдашлары исә кылычларын кыныларыннан тартып чыгардылар. Мәгәр шикле бәндә куркаклардан түгел икән, ул кулындагы камчысын бөкләп тоткан хәлдә, һич нке- 294
иәнү-шикләнүсез, җилләнеп боланга таба килә иде. Юлау¬ чылар аны ашкынулы адымыннан танып алдылар. Ка¬ рачкы дигәннәре — ярсу болачы Елан-Эткол иде. Очрашу шулкадәр дә көтелмәгәнчә килеп чыкты ки, ■ш тегесе, ни болары сәлам бирмәде, бер-беренә карашып внссз калдылар. Ниһаять, башлап Батырша исенә килде ||әм, суз юктан сүз дигәндәй, сорап куйды: — Халаеклар кая? Елан-Эткол атлылар янына дүрт-биш адым килеп җит¬ ми туктап калган нде. Башындагы төлке бүреген салып, аны кат-кат селтәп алды һәм үпкәле карашып ихтилал башлыгына тебәде. — Кешеләр көтә-көтә көтек булдылар, Батыршаһ! — Нихәл итмәк кирәк, юлы бнк мәшәкатьле булды,— дип акланды мулла. Аның тыныч тавышы Елан-Этколны ярсытты гына: — Бүгенгесен генә әйтмим,— диде ул, тагы да дор- Залапып.— һаман көтәбез, һаман мәрәлибез — суз дә сүз. җәй үтеп бара әнә! — Сон бит, кем, Елан-Эткол... — Соң шул, соң, Батыршаһ! Бүгеп-иртәгә дә кузгал- масак, тэгаен соңаруыбыз бар. Кальгалардагы солдатлар пидер сизенәләр сыман. Әнә, ннде көз дә хәбәр сала. — Шул хакта киңәшергә дибез ләбаса... — Тагы сүз! — Елан-Эткол ачуын селкеп атарга ты¬ рышкандай, ярсып җиргә төкерде —Юк инде, Батыршаһ, юкка тел кашудан туйды халаеклар. Без иртәгәдән куз¬ галабыз! Әйдәгез! — Бәрәкалла, хәерле сәгатьтә! Батырша атын килгән юлыннан кабат китеп баручы Елан-Эткол артыннан әйдәде, юлдашлары аңа иярде. Юкә ешлыгына җитәрәк, Елан-Эткол сулга каерды һәм кара¬ лып торгап куелыктан акбүз ат җитәкләп чыкты, егет¬ ләрчә җитезлек белән аңа атланып алды һәм чаптарын үзе генә белгән сукмакка таба борды. Барысы да тавыш- тынсыз гына аның артыннан киттеләр. Караңгы лапылыкларда кулларын-битләрен тырнатып, киемнәрен талатып байтак бардылар. Менә алда нинди¬ дер ачыклык яктырды — йөгерек сулы инеш ярына килеп чыктылар, су буйлап үргә таба тагы бераз бардылар да. каралып торган йөзьяшәр карагайлар төбендә төрлесе- төрле яры бәйләп куелган ат өеренә тап булдылар. — Айгырларыгызны шунда калдырыгыз! — дип боер¬ ды Елан-Эткол, үзе дә исә тезгенен каяндыр кинәт кенә пәйда булган егеткә тоттырды. Батырша белән Әмин 295
атларын Борһангз калдырдылар да һәрвакыттагыча җил- жил атлап киткән Елан-Этколга иярделәр. Инешне чыгуга текә ур башланды. Туктаусыз сибәләп торган яңгырдан битләү ярынсы ук жсбегән — аяклар таеп-таеп китә. Ярый әле, үрне миләш һәм балан куак¬ лары каплаган. Сыек ботакларга тотына-тотына өскә кү¬ тәрелә башладылар. Мәгәр атлаган саен үр текәләнде, алга бару кыенлашты. Батырша, күн итекләре белән капшанып, калкып-калкып торган ташларны эзләде — шулар саклап калды таеп егылудан. Алай да текәлек хәт¬ тин ашты — мулла буылырга тотынды. Ул, бер мизгелгә генә туктап, башын күтәрде һәм каршында түбәсе болыт томанына ашкан дивар сыман таш кыя күреп алды. «Кая алып бара бу шашкан жаи?» — днп уйларга өлгермәде, әллә каян өстән Елан-Этколның тынына каплана-капла¬ на әйткәне ишетелде: — Бәнем арттан мүкәләп керегез! Эндәште дә үзе юкка чыкты. Батырша эт сыман дүрт аяклап алга үрмәләде һәм, һич уйламаганда, бүре өнен хәтерләткән тишеккә тап булды. Кызгылт комташ арасын¬ да баз авызы кебек түгәрәкләнеп торган «өн»нең гирә- ягы шомарып беткән, димәк ки, бер Елан-Эткол гына шуышмаган моннан. Алай да салкынча һава бәреп торган серле тишек ничектер имәнгеч. күңелне чиркандыра. Тик санланып-сырпаланып торыр ара юк: отыры шәбәя бар¬ ган яңгыр да, мулланың бу аралардагы киек-жанвар ми¬ салындагы халәте дә аны жнр астына әйди иде. Батырша дүрт аякланып, башын мәгарә авызына тык¬ ты, эченнән генә бисмилласын әйтте дә караңгы куышлык буйлап мүкәләп китте. Каяндыр алдан ишетелеп-ишете¬ леп киткән саңгырау авазларга караганда, Елаи-Эткол- ның мажаралы юлны дәвам итүе аңлашыла, артында мыш-мыш итеп авыр сулыш алулары Әминнен дә үзен¬ нән калмый үрмәләве хакында сөйли иде. Әлеге әкияти юл күпмегә сузылгандыр да никадәр вакыт үткәндер, бер заман алда адәми затлар гөрләшкән тавышлар ишетелде, ул да түгел, күзгә зәгыйфь кенә яктылык чалынды.. Та¬ гы бер талпынуга саран гына яктыртылган шактый киң вә иркен мәгарәгә килеп чыкты мулла. Башта ул көрәнсу диварларның төрле ягындагы ярык¬ ларга кыстырып-кыстырып куелган чырагларпы гына күрде. Агач ботакларына уралган чүбек сумалагамы, жир маенамы манчылган бугай алар, ярыйсы ук әшәке ис чы¬ гарып, чыртлый-чыртлый яналар, мәгәр каядыр еракка китеп сузылган тау куышын ярыйсы ук яктырталар иде. 296
Батырша каршындагы иц якты чырагка карап хәл алган «рада, каяндыр күләгәдән берьюлы берничә тавыш ише¬ релде; — Әйа, вәлинигъмәт, исән-аман икәнеңне күреп, хуш Вулдык. Рәхим итең! Мәгарә тулы ир-егетләрне шунда гына күреп алды Ба- 1ТЫрша. Әмма мондагылар ул уйлаганча ук күп түгел, ярымкарангыда серле биешкән шәүләләре генә аларны |«шле итеп күрсәтә иде. Кемнәрдер аны нке ягыннан кул¬ тыклап алды һәм каршыдагы иң зур утка таба алып кит¬ те. Сөремләнеп янган чыраг күләгәсендә шактый зур һәм июмарып беткән таш ята нкән— тансык кунакны шуның өстенә утырттылар. Хас мөселманнарча сәлам алышу, исәнлек-саулык сорашу башланды. Алай да бу серле төн бәндәләрне ашыктыра иде. Җит¬ мәсә алларында мәҗлесләрдәгечә ит тулы табаклар да, Кымызы уйнап торган җамаяклар да юк. Гадәти булма¬ ган урындагы сәер җыен һәркайсын эшлекле сөйләшүгә этәрә иде. Ләкин ахун хәзрәтне узып сүз катарга берәү дә җөрьәт итмәде. Батырша исә хәлне тиз абайлап алды Һәм экгер-мецгергэ ияләшеп җиткән күзләрен мондагы¬ ларга төбәп сорап куйды: — Чакырылган кемсәләр бар да җыелганмы? Мәгарә беравык тын торды, бераздан гына каяндыр, караңгы почмактан карлыккан тавыш ишетелде: — Себер юлының Шайтан-Күдәй нләүеннән Юлай ыстаршнна күренми. — Гаярь узаман, атаклы яучабар Юлай булып Юлай шундыен җыеннан калыр нкән. — Өченче угълапы туган. Шуңа бик тә зурлап Сала¬ ват днп ат куя, имеш. — Бәрәкалла, бик тә мөбарәк эш,— днп. читкәрәк кит¬ кән сүзне үзәненә кайтарырга тырышты Батырша.— Угъ- ланнар туа торсын — яугирләр бик тә кирәк булачак әле безгә. Кем белә, явыз Каракошның канатларын ботарлау нәкъ әнә шул угъланпар — Салаватлар өлешенә тияр шаять... Әйа. ни хәл вә ни хәбәр? Яшьләрдән киң күкрәкле, карчыга борынлы, бөркет карашлы егет уртагарак чыкты, ихтилал башлыгына ту¬ ры карап, ярып салды: — Хәбәр-хәтерләрдән, сүз боткасыннан тәмам гарык инде, хәзрәт. Эш кирәк, гамәл! Моңа кадәр бер читтә тын гына торган Елан-Эткол, халыкны этә-еша, теге гаярь егет янына килеп басты: 297
— Яубасар хагын әйтә, Батыршаһ. Артыгын түзәр ча¬ мабыз юк — таңнан кузгалабыз! Мәгарә кабат тынып калды. Таш диварлардагы ярык¬ ларга кыстырылган чырагларның чатырдап янулары гына ишетелеп торды берара. Менә тамак кырган аваз ишетел¬ де, басынкы, салмак итеп Качкын Самаров сүзгә ку¬ шылды: — Сез ярсуын ярсыйсыз да, яшьләр, к-хым, ни бит әле... Ян-җәяссн вә кылычын тотып яу башына басар уза¬ маныбыз ачыкланмаган һаман. Көтүчесез көтү таралып бетмәсме, йә?! һаман да сүзгә кушылмый иренен чәйнәп утырган Сатлык старшинаның сабыры төкәнде, Качкын сөйләп бе¬ тергәнне дә көтмәстән, кычкырып җибәрде: — Кем әйтә безне яубашсыз диеп?! Әүлиягә тиң га¬ кыллы, Гали батыр кук гайрәтле Баһадиршаһ хәзрәтебез¬ гә ни булган?! Алып барсын безне кара йөрәкләр өс тенә! — Хак, саф алдына бас, вәлннигьмәт! Чал Уралны селкетәек бер. — Атларга, ирләр, атларга! — Аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр... Тау куышындагы адәмнәр тәмам кызып, берсен-берсе тыңламыйча үкерешкән шушы мәлдә шәүлә булып кына урталыкка Көчекбай узды, күк күкрәгәндәй итеп кычкы¬ рып җлбәрде: — Тукта, шашмагыз! — Аның куәтле тавышыннан әл¬ лә каян гына шыбырдашып ташлар коелды —Озак туп¬ ланудан бәнем дә кылычым тутыга башлады югыйсә. Алай да бән әйтә.м: эшне орды-бәрде хәл итүдән мәгънә юк, дим. Сез менә вәлнннгъмәт яу башына бассын, дисез. Сүз дә юк, моңа гаярьлеге дә, гакылы да җитә аның. Вә ләкин Баһадиршаһ хәзрәтнең уз шөгыле бар. Ул — сүз¬ дер. Мәгълүм булганча, сүз — кылычтан үткердео. Ойа, вәлинигъмәт, тыңлама шул кайнар башларны! Үз юлыңа кит, күтәр халаекларны — бөтен Урал, Идел менсен ат¬ ларга! Бусып, ягъни эшнең иң олысын — халаекларны кыз¬ ды рмакпы сән генә булдырасың, хәзрәт. Ә кылыч, чук¬ мар тоту нәрсә ул?! Үзеи ир-егет дни чутлаган һәркаюы- быз алыр аларын. Әлхасыйль, төбәктәге яу башына ба¬ сарлык мөрәүвәтле егетләр җитәрлек монда. Әйа, ирләр, Баһадиршаһ китсен, кузгатсын бар халаекны, ут салсын, янгынны дөрләтсен! Елан-Эткол белән Яубасар тарафдарлары сикерешеп аякларына бастылар. Мәгарә түшәменә таба йөнтәс бү¬ 298
рекләр очты, берсепнән-берсе кырыс, бсрсенпән-берсс яр¬ сулы авазлар яңгырады: — Көчекбай хагың әйтә! — Вакыйган, бер тарыдан ботка пешми, татарын тип¬ тәрен дә күтәрергә кирәк? — Бар, воли нигъмәт, кузгат бар мөселманны! Башкаларга ияреп. Батырша да аягына калыкты — «лау-шу тына төште. Шуннан файдаланып, ихтилал ил¬ һамчысы гадәтенчә басынкы гына сүз катты: — Үзем дә хаклык Көчекбайда диеп уйлаймын, ир¬ ләр. Ялгыз учак ялкынланудан дөньяны ут алмый. Ян¬ гынны Агыйдел вә Каридел ярларында да, Чулман вә Идел буйларында да дөрләтергә кирәк безгә. Киңәшебез берегүгә тәшәккермсн. Сездән фатыйха икән, ошбу таң¬ да ук Гъәйнә вплаятенә карап сәфәр чыгам. Әлхәмде- лнлаһи-рабби л-л-га ләм ип! Сатлык һәм аның тарафдарлары, сүзләре аста калу¬ га үртәлеп, кисәк урыннарыннан кузгалдылар, мәгарә¬ нең бер тарафына ташландылар. Ул якта тау куышының тагы бер авызы булса кирәк, киткәне берсе караңгыда өреп юкка чыга торды. Батырша янында кечерәк бер төркем генә торып калды. Шул хәлдән кыенсынып, бер¬ авык сүзсез тордылар. Тынлыкны ярсуы басылып бетмә¬ гән Яубасар бозды: — Әйа, хәзрәт, ашыга күр,— кузгат гъәйнәләрне вә һәм дә башкаларны! Сөйләш ә-сөйләш ә чыгар юлга кузгалдылар. Көчекбай ни зур һәм иң якты чырагны кулына алды һәм юл күр¬ сәтеп алдан китте. Алар кыя-тауны әйләнеп, кармалана-кармалапа инеш буена төшеп житкәндә төн таңга авышкан нде инде. Мә¬ гәр йокы-ял хакында сүз булмады Гомумән, нинди дә булса сүз артык иде монда. Алай да кара-турысына ме¬ неп атланган Батырша әллә үзенә, әллә биредә калучы¬ ларга төбәп, әйтеп салды: — Ярый, хәерле сәгатьтә Бисмнллаһн... Аның тонык кына әйтелгән сүзеннән барысы да ай¬ нып киткәндәй булдылар, бердәм теләк теләделәр: — Хәерле юл. хәзрәт! — Сәфәрең уң булсын! — Утның зурысын дөрләтергә насыйп әйләсен! Кара шәүлә булып инеш буйлап китеп барган ике җайдакны күз карашы белән озатканнан соң, караган¬ лыкны галәм тынлыгы басты. Шул хәлдә күпме торган¬ 299
нардыр, әүвәл әлеге дә баягы кылбырдык Яубасар телгә килде: — Безгә дә йоклап ятуы оят, егетләр, кузгалаек! Җавап көтмәде, кулын авызына куеп, божыр тавышы белән кычкырып җибәрде. Ана караңгыдан «тәкәрлек» җавап кайтарды. Шулчак Көчекбай яулашының беләген¬ нән тотыл алды: — Тукта, егетләреңне чакырмый тор, Яубасар! Кая һәм кем өстенә бармак буласың? — Бәнем юлым сызган, угым төзәлгән. Атаемны мәс¬ хәрә кылган мишәр Абдул-Ваһап ыстаршипаны басу кап¬ касына асмын торып... — Кызма, Яубасар. Карымта, ие, кан үче алу өчен генә купмадык без. Бәнем уемча, барчабызныи егетләрен туплап, Зилаер кальгасына һөҗүм итү, андагы дырагун- нарга кыргый салу лязим. Мәгәр Яубасарпың нияте нык һәм катгый нде. Ул кы¬ зып кызып Көчекбай белән бәхәсләшергә тотынды: — Абдул-Ваһапны юк итү карымта гына түгел, Кө¬ чекбай. Беләсең килсә, яу мөртәтләрне кыйратудан баш¬ ланырга тиеш тә. Батырша хәзрәтнең сүзе исеңдәдер, кустым. Мөртәт — хас дошманның үзеннән дә хәтәррәк. Нигә дисәң, ул — сатлык җай! — Ялгышасың, Яубасар. Сәнең үчең бар диеп, үз мө- селмапнарыбызның канын кою ярамас. Янә дә килеп, алардан битәр кальгадагы солдатлар куркынычрак. — Үзең саташасың, Көчекбай, Дошман ул — мылтык¬ лы гына түгел, туплы булса да, дошман. Анысы таныла, димәк ки, хәтәрлеге дә чамалы. Мөртәтнең исә кулы буш, куенында — таш. Әнә шул таш җитә дә инде нр-егстләр башына. Юк, бән Япанга, Абдул-Ваһап өстенә барам! Бәхәс кызды. Алай башлыкларының һәркайсы үз сүзе¬ нең хаклыгын расларга тырышып, берсеннән-берсе сал¬ лырак дәлилләр селкеп чәчте. Сүзгә Елан-Эткол кушы¬ луы гына көзге әтәчләрле сүрелдергәндәй итте: — Җнтәрегез сәнә! Бәи хаклык Яубасар ягында диеп беләм. Вакыйган, башлап үз мөртәтләребезне дөмектерү фарыз. Нигә дисезме? Тәүгедән урысларны сугып, кайбс- рәүләрнең хата фикерен расламыйк. Без аерым халаек¬ ларга каршы яу чыкмадык, бәлкем ил-җир өстендәге золь¬ мәткә каршы күтәрелдек! — Елан-Этколның төпле сүзе һәр нкәвен айнытып җибәрде — бәхәс тынды. Форсаттан файдаланып, тегесе әйтәсен әйтеп бетерергә ашыкты.— Алай да ялгыз башың кузгалырга киңәш итмим, Яуба¬ сар. Безне көт. Кайда тупланабыз? 300
Кымызны берничә муртанга үзеннән иртәрәк эчкән Елан-Этколпың соңгы сүзе Яубасарны уйланырга мәҗ¬ бүр итте. Мәгәр нияте какшамады егетнен: — Ыстаршина Абдул-Ваһап вә аның берничә кушта¬ ны белән үзебез генә дә сүләшәбез без,— дип гайрәтлән¬ де ул, тавыш-тынсыз гына үзләрен урап алган егетләренә ымлап.— Был егетләр белән бер түгел, ун Япанның ас- тын-өскә китерергә була! Ә сез... ә сез яугнрләрегезне кичкә Агыйдел буена алып килегез. Очрашу — Караңгы тугайда... Әй, Акбулат, айгырны китер! Шуннан гайре сүз булмады, Елан-Эткол да, Көчекбай да үзләренең җансакчылары белән күгелҗем караңгы¬ лыкта эреп юкка чыктылар. Вакыйгаң, урманга ннде сыек яктылык сирпелеп килә, мәгәр күк йөзен болыт капла¬ ганлыктан, таң атуы әлегә сизелми диярлек иде әле. Ниһаять, Яубасарның дулкын яллы тимеркүк айгырын китерделәр. Егет, селәүсендәй сикереп, аның сыр гына менеп алды, озак тик торудан ялыккан ат ыргып алды. Тик шунда ук җайдакның кулы ныклыгын сизде, сабыр¬ лана төшеп, авызлыгын чәйнәде. Җайдак исә, егетләрен барлап, аларга карап бераз торды да: — Мөртәтләргә — үлем! — дип кычкырып җибәрде һәм тезгенен бушатты. Юеш эңгер-меңгергә ташланган алай башлыгының артында кайтаваз булып яңгыраган авазлар дулкын сы¬ ман аңа иярделәр: — Үлем! Үлем!! Үлем!!! Алай урманны чыгарга өлгермәде, янгыр көчәйде. Ул да түгел, Урал сырты буйлап дөңгердек арбасында Иблис чаптырып үтте — дөньяны ишәрдәй итеп дәвамлы күк күкрәде. Шул дәһшәтле аваз табигатьне уятып Җибәр¬ де— карурмандагы йөзьяшәр нарат-карагайлар башла¬ рын чайкый-чайкый шауларга тотындылар — кан коярга дип таң сарысыннан юлга чыккан егетләрне нидәндер ки¬ сәтергә иде исәпләре. Әмма яугирләр инде нинди дә булса ырым-юрау пше хорафатларга игътибар итүдән узганнар, алар тәмам ада¬ рынган, җилкенгән һәм ярсыган алай башлыгы Яубасар утка дисә — утка, суга днсә — суга керергә әзерләр. Егет¬ ләр инде коеп яуган яңгырны да, бөтен күк йөзеп телеп- телеп алган яшенне дә ензми-ишетмиләр сыман. Ә табигать торган саен шашына: янгыр ннде гүя яу¬ мый, бәлки куе кара болытлар үзләре җир өстеннән ага кебек. Урманнар каядыр чигенеп, бар тнрә-як Сусылу патшалыгына әверелде, елгалар ярларыннан ташып чыкты. зот
һәр тарафта —су, су, су! Күк исә гүя котырынган: ул чатнап-чатнап ярыла, иләмсез гөрелди, әйтерсең мәң¬ гелек чал Урал ишелә. Алай исә тукталмый, ул шушы шашынган гарасатның бер җисеме булып алга ыргып: ажгырып аккан тау елга¬ ларын кисен чыга, диңгез төбендә калган урман кулка- ларыи уза. су баскан үзәннәргә килен тешә — аны тукта¬ тырлык көч юк һәм булмас та кебек. Япан авылына әнә шул рәвешле зилзиләнең үзе булып килеп керделәр яугирләр. Авыл үзе һәм мондагы хәлләр бик тә таныш иде Яубасарга, ул юртауллар — алдап ка- рап-белеп йөрүчеләр җибәреп торуны кирәк санамады. Алты дистә җайдактан торган алай, томырылып килгән шәпкә урталыкка — мәчет янына үтте. «Чәкин анда тук¬ талмады, шуннан ерак түгел бер тарафта үзе бер каль¬ га булып утырган старшина йортына ябырылды. Шушы җәйдә генә өлгертелеи. башы дранча белән ябылган, мәчеттән дә зуррак бу өн, чыннан да, тулы бер хәрби ныгытманы хәтерләтә иде. Ихатасы очлары үткер итеп очланган имән текмә белой уратылган — ишегалды¬ на кеше-кара түгел, чыпчык та очып керә алмас. Текмә белән берочтан сугылган биек урыс капка старшина йор тының куәтен раслап тора. Алан да йолачыларның ннят-тәдбирләре текмә вә капка имәннәреннән ныграк иде. Яубасар чаптырып килү уңаена былҗырап кесәлгә әверелгән җиргә сикереп төш¬ те, икс сикерүдә днвар-калка янына килеп җитте, кан ара¬ дадыр билбавыннан суырып алган чукмары белән кара¬ лырга да өлгермәгән капкага ике тапкыр каты итеп орды — имән такта чәрдәкләнеп ярылып чыкты. — Әй. эттән туган Лбдул-Ваһап, ач! — дип җикерде егет, яна хасил булган ярыктан эчкә карап.— Әҗәлең килде. Аваз бирүче булмады, өн һәм лапас кыекларыннан аккан суның чупырдавы гына ишетелә нде. Яубасар яр¬ сып. чукмары белән нмән такталарны төйде. Эчтән, каян дыр лапас ягыннан, ярсып-буылын эт өрергә тотынды, мәгәр ишегалдында башкача җан иясе бары сизелми иде. Ниһаять, кайдадыр ишек ачылып-ябылды, пычтырдаган авазлар ишетелде, ул да түгел, йокылы саңгырау тавыш яңгырады: — Кем йөри? Пыцагым бармы төн өстеннән? — Әй, ыстаршина куштаны, мишәр Сабир, башым сау калсын дисәң, ач капканны! — дин ябырылды Яубасар, кызып. 302
— Тот капчыгын—мулла булырсың! — Әх, шулаймы?! Ябырыл, ват, сыт, егетләр! — Яуба- Сар шашып үкерде, үзен-үзе белештерми чукмары белән нмән такталарны кыйнарга тотынды. Яугирләрдән бер ише ныгытмага сөңгеләре белән таш¬ ландылар. икенчеләре каяндыр калын киртәләр, бастырык ише нәрсәләр сөйрәп килделәр — гөнаһсыз капканы җи¬ мерү башланды. Тоташ яшырда күшегүләре җиткән иде күрәсең, вату ниндидер бер дуамал ләззәт белән башка¬ рылды. Ниһаять, имән такталар чыдамады — капка чәр¬ дәкләнеп уалып, коелып төште. Ачык тишектән башлап Яубасар эчкә ташланды, аның артыннан Әмин вә башкалар ябырылды Алай башлыгы керә-керешкә мишәр Сабир өстенә ташланды һәм чукма¬ ры белән бер сугуда тегенең башын изде. Абзарлар ягын¬ нан атылып килүче икенче җансакчыны исә Әмин сөңге¬ сенә күтәрде — ишегалдын кыргый чырылдау күмде. Старшина йортын саклаучылар тагын да юкмы дип, як-якка каранганда, лапаслар рәтендә янә бер тәбәнәгрәк 11әм бәләкәйрәк өй күреп алды Яубасар. Шунда ташлан¬ дылар. Әмма әле бая гына икенче жансакчы чыгып кил¬ гән ишек эчтән бикле булып чыкты. Димәк, анда тагы кемдер бар. Хәер, фаразлап тормады алай башлыгы. Старшинаның писаре мишәр Айдукпың Абдул-Ваһап ихатасында яшәп ятуы билгеле иде аңа. Ах хәсис битекче, бикләнеп алган бит. Яубасар каударланып тәрәзәгә килде, бер тибүдә аның пыяласын коеп төшерде. Мәгәр үзенә эчкә үтәргә туры килмәде — икс-өч егет, өр-яңа рамнарны ватып-сытып өйгә томырылдылар. Ул да түгел, ишектән килен чыкты¬ лар. Үзләре белән ак күлмәк-ыштаннан гына булгчн пи- серне дә өстерәгәннәр. Алын чыктылар да аны утын сы¬ ман итен баскычка ташладылар. — Пә, битекче, ясак кенәгәләрең чыгар! — дип җикер¬ де аңа Яубасар.— Тиярдән артыгын җыйганны косар көпегез җитте, кабахәт! Айдук мүкәли-мүкәлн аягына басты һәм һич көтмәгән¬ дә алай башлыгының битенә төкерде: — Менә сиңа кенәгә, вор! Без вирнайларны падиша¬ һыбызга хыянәткә этәрәсең, бәдбәхет! — һа, шулаймы?! — Яубасар пнеерне пычракка сугып екты, егетләрдән биш-алты кеше ярдәмсез калган битек¬ че өстенә ябырылды, аны тэптарга-изәргә тотындылар. — Җанын җәһәннәмгә олактырмый торыгыз, егет¬ ләр!— дип боерды алай башы һәм корбанын бөркстлә- 303
реннәи аралап, канга баткан Айдук өстенә иелде,—Иә, чыгар кенәгәләрне! Плеер эшнең уен-муеи түгеллеген төшенде бугай, авы¬ зыннан каплы күбек агыза-агыза, авыр ыңгырашты: — Кенәгәләр... Абдул-Ваһап агайда.— Әмма үч һәм ачу үзенекен итте, ул янә үрсәләнеп, аяусыз кунагына ыс¬ лады.— Моның өчен... Моның өченме... понимаешь, нә көтә сәне, вор?! Яубасар аны тыңлап тормады, кисәк борылып, топ өй¬ гә таба китеп барды. Ике-өч адым ясауга, артына борыл¬ ды һәм аптырашып торган болачыларга тыныч кына әйтте: — Теге җиреннән асарга үзен! Писерне кычкырта-кычкырта лапаска таба сөйрәп кит¬ теләр Алай башы болдырга килеп менгәндә баш күтәрүче¬ ләрнең бер төркеме старшина өен урап алган иде инде. Баскычта алы Әмин каршылады: — Ачмый, явыз. Яубасар ана җавап кайтармады, ашыгып ишеккә кил¬ де, аны тартып карады. Авыр имән ишек эчтән ныгыгып терәтелгәп нде. Егет болдыр рәшәткәсе аша җиргә си¬ керде, киң иркен ян тәрәзәгә килде һәм чукмары белән алын буяулы рамына орды — чалтырап пыяла коелып төште. — Әй, сатлык җан, чык!—дип кычкырды Яубасар, караңгыланып торган уемны гаҗәпсенеп карый-карый — тәрәзәгә эчке яктан завод кәнсәсендәге кебек ныклы ти¬ мер рәшәткә куелган иде.— Кылганнарыңа җавап бир! Кайтарып дәшүче булмады. Яубасар, каты кизәнеп, рәшәткә тимеренә китереп сукты. Шул минутта эчтә гөр¬ селдәп мылтык атылды — алан башлыгы янында кайна¬ шучы егетләрнең берсе эчен тотып җиргә чүкте. Бар да тәрәзә яныннан читкә чәчелде. — Яхшылык белән чыгасыңмы сән, уйнаштан туган Абдул-Ваһап?!—дип кычкырды Яубасар. тәрәзә буенда¬ гы диварга ышыкланып. Хавап урынына янә мылтык шартлады, тик ннде ул бу юлы берәүгә дә зыян китерә алмады. — Ут, ут китерегез! — дип үкерде алай башы үртә¬ леп.— Каен тузы, печән ташыгыз, ишекне тыштан боргыч¬ лап куегыз? Абзар ягында берьюлы берничә урында чакма чаккан тавышлар ишетелде, тирә-юньгә ак чаткылар очты. Бе¬ рәүләре кура тирәсеннән коры-сары күтәреп килде, иксн- 304
челәре имән ишекне аркан һәм бастырык беләк боргыч¬ лады. Ул да түгел, ишегалдына көек исе таралды, Айдук- нын йөрәк өзгеч итеп ыңгырашуы ишетелде. Болдырдан ерак та түгел өй бурасыннан калган йо¬ мычка өеме бар икән. Күз ачып йомганчы аны нигез буе¬ ма китереп өйделәр. Кайсыдыр пош-пош итеп ут тергезер¬ гә тотынды. Әмма тон буе яуган яңгырда һәм әле һаман басылып җитмәгән давылда үтәли чыланган йомычка да, дым тарткан коры-сары да ялкынланып китә алмый, пыс¬ кып көйри генә иде. Шулчак Яубасар кырыенда уралган бәләкәй буйлы чандыр егет шатланып кычкырып җи¬ бәрде: — Бәием ат сыртында җир мае бар ич! Чаптырып бер турсык жир мае алып килделәр, аны яна өйнең диварына һәм йомычка өеменә сиптеләр. Кал¬ ганын ннде ут үзе хәл итте. Башта ул авыр гына ялкын¬ ланып китте, бераздан инде бөтен йортны ялмап дөрлә¬ де. Бу вакыт инде болачылариыи күбесе урамга чигенгән, абзар өрлегенә урта бер җиреннән асып куелган писер да тынып калган иде. Авыл исә әйтерсең берни белми, берни күрми иле. Ник кенә бер капка ачылсын да, урам-тыкрыкларда ник кенә бер җан иясе күренсен. Этләренең абалэп-котырынып өрү¬ ләре генә Япан кешеләренең мыштым гына пидер көтүлә¬ ре турында сөйли иде. Алан да старшина йорты дөрләп яна башлауга өй түбәләрендә, абзар-кура кыекларында рсн саклау хафасы. Мәгәр үз мәнфәгатьләре белән кайна- ир-атлар күренгәли башлады — кешеләрдә үз мөлкәтлә- тучыларның күбесе карт-коры икән. Урамда баштанаяк коралланган атлылар күренде—яшьләрдән ике дистә ча¬ масы кеше баш күтәрүчеләргә кушылды. Старшина йорты һәм аның хуҗасы тулысынча янып беткәнен күзәтеп тору. Япан авылындагы шул кальга- йортны камаганда шәһит киткән егетне күмү өчен тимер¬ че Әмин җитәкчелегендә биш егет калдырдылар да үзлә¬ ре Агыйдел буена таба кузгалдылар. Давыл тынды, янгыр басылды. Алай Караңгы тугайга килеп җиткәндә исә әйтерсең табигатьтә берни дә булып узмаган, күк йөзе бөтенләй ачылып, сөмбелә кояшы бар куәтенә кыздыра башлаган иде. Агыйдел ярына чыгуга, атларын үләнгә җибәрмәс борын, анадан тума чишенеп ташладылар. Тирә-юньдәге тал-тирәкләр, шомырт куакла¬ рының ботаклары юеш җиләннәр авырлыгыннан сыгылып- сыгылып төште, елга буендагы ташлар суы тамып торган күлмәк-ыштаннар белән тулды. Сәгате-минуты белән ишәя 20 4 191 305
барган шәрә Содачылар алае борынгы кыргын кешеләр¬ нең торлагын хәтерләтә нде. Мәгәр үзләренең сәер-мәзәк кыяфәтләренә игътибар итүче күренмәде: берәүләр учак ягып җибәрде, икенчеләре тамак ялгау хәстәрен карады, күпчелек исә йокысыз һәм тынгысыз төннән соң Лгыидел¬ нең алкып дулкынында назлана иде. Бераздан инде еер- өер булып учаклар янына Сөялделәр. Әле тегеннән, әле моннан курай моны, чичәннәрнең дәртле тавышлары ише¬ телде. Өйләдән соң йөзләп егете белән Елан-Эткол килеп жнтте, шатлыклы ыш-зыгы, төртмә сүз белән сәламләшү, танышу башланды: — Поклан та күрсәтәсез соң, егетләр,—дип каршы¬ ладылар аларны Яубасариыкылар,— болай булса, яу бет¬ кәнне дә сизми калырсыз әле. — Поклаган диярләр. Без инде Сапсал ям ыстанының астын-өскә китердек, дистәдән артык урыс драгунын теге дөньяга озаттык. — Ә без... — Беләбез. Яна ыстаршина Абдул-Баһапның жаны кара тетеп булып күккә ашып барае. Кичке буйда болачыларга Көчекбай алае килеп ку¬ шылды, Әмин егетләре кайтып төште — Караңгы тугай кысрыкланып калгандай булды, тирә-юнь кычкырып сөй¬ ләшкән, һай-һаулаган тавышка күмелде — Көчекбай егет¬ ләренең һәркайсы жнтәктәге ат белән килүләре яңа куп¬ кан ыгы-зыгының гөп сәбәпчесенә әверелгән нде. Көчек¬ бай егетләре граф Сиверссиың Ыргыз тамагында төзелеп ята торган Вознесенский заводына һөҗүм иткәннәр икән. Заводчыга кәнди тотып йөрүче вириай башкортларны куып таратканнар, йөз утыз дүрт баш атларын ганимәт итеп алганнар, яңа завод өчен хәзерләнгән бихисап туз һәм бүрәнәне яндырганнар, мәгәр кара эшкә дип куып китерелгән урыс крәстнәниәренә тимәгәннәр. — һай, аяныч, урыс түрәләреннән берсен дә эләкте¬ реп булмады,— дип уфтандылар Көчекбайныкылар.— Ни¬ чектер сизенеп тайганнар, бәдбәхетләр. Туганда уен-көлке, мәзәк, төртмә сүз көчәйде, учак¬ лар янында коралын, яисә атын мактаучылар күбәйде, көч сынашулар башланды. Олы яуның тезгенен кулла¬ рына алган алай башлыкларында гына тиктомалдан тел кашу, юктан да көлешү кайгысы түгел. Алар карт тирәк төбендәге учак тирәли утырышып алганнар да яуның ки¬ ләчәк язмышы хакында бәхәсләшәләр. Барыннан битәр, Көчекбай сүзендә нык тора: 306
— Нн генә димәгез, башлап Зилаер кальгасын урап калырга кирәк безгә,—дип кабатлый ул ярсый-ярсый.—Пе. камарга да, бригадир Бахмәтнец дырагунпарын кырып салырга. Шунсыз көн булмас безгә, егетләр. Яубасар белән Елан-Этколиыц уз туксаннары туксан. Алар башта ук зур кораллы көч белән бәрелешмәү, әү¬ вәл вак-вак отрядларны, бигрәк тә мөртәтләрне юк итү, башка иләүләрнең дә кузгалганнарын көтү ягында. — Ашыкмаек, башта көч тупласк. Аннан ннде Бахмәт кенә түгел, Ннплүн янарал үзе дә берни торман безгә,— дни каршы килә Яубасар ярсынып. Елан-Эткол исә сабыр гына анын сүзен җөпли: — Не, әүвәл берегеп бетү кирәк. Ярты төн узганчы бәхәсләшсәләр дә, бер фикергә ки¬ лә алмадылар. Алай да таннан Зилаер кальгасына таба кузгалырга булып, тирәк төбенә ятып йокладылар. Тыелгысыз ташкын булып кузгалган халык явына нин¬ ди дә булса юнәлеш бирү турында юкка гына төнката гәпләштеләр. Ул моңа кадәр гомер бакый булганча бары¬ бер үзагымында, оешмаган һәм тәртипсез рәвештә бара¬ чак нде. Мондыен кузгалышлар гадәттә салам ялкыныдай кинәт кабынып китә, урыны-урыны белән дөрләп ала, кан төбәктә кизәк ягулык сыман пыскый, аннан инде аллы- артлы сүнә, яисә сүндерелә. Ошбу яунын да шулай була¬ чагы котылгысыз нде. Чыннан да. ул үткән төндә коеп яу¬ ган яңгырда кабынып, дөрләп китте. Япан авылындагы ялкын һәм явыз старшина Абдул-Ваһапның, аның яран¬ нарының рәхимсез үтерелүе, күптән көткән оран-чакыру булып, яшен тизлегендә авылдан авылга, җәйләүдән җәй¬ ләүгә күчте — халаскларны кулларына корал алырга, ат¬ ларга менәргә дәште. Бөрҗәнлеләр белән бер үк вакыт¬ та диярлек күршеләре — Тамьян, Тәнгәүер, Үсергән иләү¬ ләренең халаеклары күтәрелде, тагы бер икс көннән алар- га Бошман-Кылчак һәм Чәпкем-Кыпчак волостьлары да кушылды. Мәгәр баш күтәрүчеләр берегергә, бер кул ас¬ тына басарга ашыкмыйлар иде. Нигә дисәң, һәр иләүнең, хәтта һәр бәндәнең, уртак максаттан да элек, «үз» дош¬ маны бар. һәркайсы шулардай үч алырга ашыкты: за¬ водлар кыйратылды, ям станнары пыр туздырылды, мөр¬ тәт «вирнай»лар үтерелде. Саташулы төшләр күрә-күрә тапталган үлән өстендә йоклап ятучы Бөрҗәп алайла- рының башлыклары алары хакында белмиләр идс әле. Иртәгәсен походка кузгалган болачылар төркеме өс¬ тендә чайкалучы берничә йөз сөңгенең кояшта ялтырау¬ ларын күргәч, башлыклар үзләре дә әллә нишләп китте- 2о- 307
ләр. Бу инде шаяру түгел, олы бер чирүнең кузгалуы иде. Башлап Көчекбай үзен кулга алды: — Болай сукыр килеш бару ярамас,— диде ул янә¬ шәсеннән баручы Елан-Эткол белән Яубасарга,— юртау- ыллар юлларга кирәк! Атлы күзәтчеләр җибәрүләре ярап куйды. Каны елга¬ сы буйлап күл тә күтәрелмәделәр, юртауыллар башы Әмин нкс егете белән борылып килеп тә җитте. Алда — зур гына болында «вирнай» башкортлар завод хуҗала¬ рына, дөресрәге, заводчы Мосоловларның атларына пе¬ чән чабып яталар икән. Атларын тышаулап, чирәмгә җи¬ бәргәннәр, имеш. Әлеге хәбәрне ишеткәч, Яубасарның күзләре ялкынланды, Елан-Эткол да, кулына ганимәт ма¬ лы төшәсен чамалап, сабырсызланды. Бер Көчекбай гы¬ на әле һаман да үз ниятендә нык тора иде: — Көчне вак-төякка сарыф итмәек, Зилаерга бара- ек,—дип үҗәтләнде ул. Әмма Яубасар белән Елан-Эткол аны тыңламыйлар нде ннде. Алар егетләрен печәнчеләр янына ашыктырды¬ лар. Тугай чыннан да гөр итеп тора иде. Чалгы янаган, су- зып-сузып җырлаган тавышлар ерактан ук ишетелә. Ди¬ мәк кн, куркыныч турыңда хәбәрләрендә дә юк. Шуңа нык ышанган хәлдә аланлыкка ташландылар. Мәгәр тегеләр дә чос булып чыктылар, «Ур-р-р!» — дип өсләренә ябы¬ рылуга, әллә каян гына аллы-артлы мылтыклар шартла¬ ды — йолачыларның икәве атларыннан егылып төште. Тик бары берничә кешенең генә каршылык күрсәтүе таш¬ кын булып килгән аланны туктатырлык түгел нде. Печән¬ челәр өстендә сөңгеләр, чукмарлар айкалды, камчылар сызгырды — шырыйлап-ялварып кычкырышкан авазлар ишетелде. Түшәктәй күпереп торган пакуслар арасына канлы гәүдәләр авын-авып төште. Алай да «внрнай»ларны күп кыйрата алмадылар — те¬ геләрнең күбесе куе әрәмәлек арасына кереп юк булды¬ лар. Хәер, болачыларга аларны кырып салуның кирәге дә юк —нн дисәң дә үз башкортларың. Ә менә атлары шәп каһәрләрнең. Көчекбай алае янына барысы да дияр¬ лек җитәктәге ат белән кайтты. Беренче уңыш болачыларны канатландырып җибәрде, шатлыктан чыркылдашып-адаланып дөньяларын оныткан¬ нар нкән, хәтта алга таба юртауыллар да юлламаганнар. Урман юлындагы борылмадан кисәк кенә бер төркем ко¬ раллы атлылар килеп чыккач кына исләрен җыйдылар. Әмма соң иде инде —аларга дистәләрчә ук төбәлгән. 308
Киеренкелектә үткән бер мизгел тулы бер гомер булып Тоелды. Мәгәр уклар атылмады: билгесез алай яугнрләре аларны судакларына салдылар, кылычларын кыныларына тыктылар да, шаулаша-кычкырыша, болайга таба килә башладылар: — Әйа, үз мөселманнарыбыз лабаса! — Курыкмагыз, егетләр! Сезгә каршы җибәрелгән ми- шәрләрбеэ. Алаебыз белән сезнең якка аварга булдык. Урман авызын кочаклашып күрешү, шатлыклы шау¬ лашу авазлары күмеп китте. Шул ыгы-зыгы эчендә кай¬ сы сизеп өлгергәндер, кемдер бөтен тавышларны күмәр¬ лек игеп үкереп җибәрде; — Качты! Шәрип ыстаршина ычкынды! Чыннан да, сөлектәй акбүз аттагы берәү килгән юлын¬ нан кирегә томырыла, менә менә борылыштагы агачлар арасына кереп югалачак. Мишәрләрдән икәве атларын борып, камчылары белән кизәнделәр дә, качак артыннан ташландылар. Аларга Әмнн һәм аның ике егете кушыл¬ ды — һич көтмәгән бәйге башланды. Качак, дөрестән дә, баш күтәрүчеләр әллә канчан үлемгә хөкем итеп куйган сатлык старшиналарның бер¬ се — Шәрип Мерәков нде. Ул әлеге хөкем карарын үзе дә белә, шуңа да атын аяусыз куа. Өстәвенә айгыры да төшеп калганнардан түгел. Җайдак бер күренеп, бер күз дән югалып, алга — Мосоловның Каиы-Никольскнй заво¬ дына таба томырыла иде. Халаекларның кан дошманын эзәрлекләп килүчеләр дә кемне һәм ни өчен кууларын ях¬ шы беләләр, атларын кызганмыйлар. Әмма ике аланның очрашуы вакытында Шәрип старшина байтак юл алырга өлгергән иде шул. Җитмәсә, заводы да моннан ерак түгел. Булса ни, йолачыларга барыбер ич — бер урыс түрәсенең башкорт җирләренә китереп салган заводын кыйраталар икән, моның ни гөнаһы булсын. Баш күтәрүчеләрнең кал¬ ганнары да, атларын чаптырып, Каны Никольскийга ыр¬ гылдылар. Әминнең йөрәге очып китәрдәй булып талпына, каны кайный иде. Ул шашынып атын куды, кайнарланып ал¬ дындагы ике мишәр җайдагын узып китте. Шәрип стар¬ шинаның эзенә төште. Алай да качакка якынлаша алма¬ ды— аты бер дигән чабышкы иде старшинаның. Егет, яр¬ суыннан нишләргә белми, яшен ташыдай атылып чапкан шәпкә дошманына ук арты ук атты. Мәгәр тырышуы нә¬ тиҗәсез иде. Завод диварлары көтмәгәндә һәм кинәт пәйда булды. Манарадагы каравыллар әлеге сәер бәйгене карап-күзә- 309*
тсп торганнар булса кирәк, авыр имән капка шыгырдап ачылды — Шәрип старшина атында очып килгән шәпкә заводка керен шылды. Әминнек дә аты тыяр чикне узып ярсыган иде. Ул тыелгысыз ачык капкага томырылды. Лә¬ кин тегесе шул мизгелдә иләмсез шагырдап ябылды, җай¬ дак дәһшәтле киртәгә килеп бәреләм дигәндә, атын читкә каерып өлгерде. Ул арала аллы-артлы мылтыклар шарт¬ лады, Әминнең күзләрен кан баскан айгыры гөрселдәп җиргә ауды, егет үзе тигәнәкләр арасына тәгәрәп китте. Бераздан исә болачылар алае тулысы белән завод ди¬ вары янына килеп җитте. Ныгытмалар артындагы дра¬ гуннарның саны шактый иде бугай, алар имән текмәгә ышыкланып, гөрс-гөрс атарга тотындылар. Җәяләр-уклар кулларга алынды, ян керешләре зыңлады — завод ягына безелдәп уклар очты. Әмма алар филгә һөҗүм итүче чер¬ киләрне генә хәтерләтәләр иде. Бол ач ы лардан исә инде өчәве яраланып та өлгерде. — Туктагыз! Укларыгызны юкка әрәм итмәгез! Чиге¬ негез!— дин кычкыра-кычкыра, алай алдыннан Көчекбай чаптырып үтте һәм үзе башлап урманга кереп югалды. Инде яугирләр дә завод-кальгага ук атуның иләк бе¬ лән су ташу кебек үк мәгънәсез бер эш икәненә инанды¬ лар, теләр-тсләмәс кенә урманга чигенделәр. — Күрдегезме?! Дошман куәтле, аны коры кул белән алырмын димә,—днп каршылады аларны Көчекбай.— Хәйлә кирәк монда, әмәл-мәкер... Бер авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабасың. Елан-Эткол белән Яубасар да яулашларының хаклыгына инандылар. Вакынган, дошман көчле, тәҗрибәле, аны маңгайга-мангай килү белән генә җиңәрмен димә. Арттан китереп сугарга, искәрмәстән башына чукмар белән орыр¬ га кирәк явызның. Карурман эчендәге аланга ялга тукталгач, сүз әнә шул хакта барды. Ничектер мескенләнеп, шомланып кал¬ ган Елан-Эткол белән Яубасар кичәгсчә бәхәсләшмәде¬ ләр, сүзсез генә Көчекбайны тыңладылар, карулашмый гына аныи һәр сүзенә ризалык белдерделәр. Бу инде алар¬ ның Көчекбайны болачы бөтен алайларның башлыгы итеп танулары иде. Монысын Көчекбай үзе дә сизде: чыраена олпатлык чыкты, хәрәкәтләрендә башкаларны капгырту- чанлык күренде. Ул бастырып кына артабан пичек хәрәкәт итү хакында сөйли башлады. Ничек кенә итсәң дә, әүвәл дошман ыстанын күзәтү, аның көч-куәтсн. ниятен белү кирәк иде. Ишләренең сүз¬ сез ризалыгы белән яу башы булып танылса да. бу эшкә зю
г үзе алынды Көчекбай. Тамакларын туйдыруга, ул Әминне һәм анын икс егетен ияртеп, төзелеп ята торган Зиласр кальгасы юлы өстендәге Преображенский заводына таба җәяүлән кенә китеп барды. Күзәтчсләр кич йолдызлар калыккач кына әйләнеп кайттылар. Арганнар, талчыкканнар. Алан да чырайла¬ рында канәгатьлек. Салкын ит кабып, мәтрүшкә чәе эчә- эчә, Көчекбай күргәннәрен һәм ниятен сөйләп бирде: — Чукынган татар Иван Тәүерләшевнең Урман-Зила- срдагы заводында дырагуннар күп түгел — нибары бнш- ун солдат. Мәгәр низамсыз1 чирү кешеләре — татарлар вә башкортлар шактый күренә. Әлхасыйль, сукыр чебен кебек күзләренә керүдән мәгънә юк. Безнең бөтен өмет — төн караңгылыгында вә завут кальгасының кыр яклап ко¬ рылып бетмәгән текмәсендә. Ул төш әлегә утыртма читән белән генә коршылган. Төн талга авышканда шуннан бә¬ реп керсәк... Өрәкләр сыман җиде төн уртасында кузгалдылар. Кө¬ чекбай барын унлап, исәпләп бетергән икән: заводка якынлашуга, атларын урман ешлыгында калдырдылар да артабан җәяүләп киттеләр. Караңгыла шомлы шәүлә бу¬ лып завод диварлары шәпләнгәч, Көчекбай туктарга әмер бирде, үзе исә күзәтүдә булган егетләрен алып, заводка таба шуышты. Монда аларны көтмиләр иде. Завод үлем йокысы бе¬ лән йоклый. Алай да Көчекбай кинәт ябырылырга тәвәк кәлләмәде. Алар Әмин белән икәүләп утыртма читәнне кеше сыешлы итеп сүттеләр дә аралыктан эчкә үттеләр. Ур кырыенда ук чатыр сыман нәрсәдә кемнеңдер хырлап- хырлап йоклаганы ишетелде. Көчекбай хәнҗәрен кулына алды, чатыр авызына килде, мыштым гыиа эчкә үрмәләде. Кисәк төигс тынлыклы бозып, берәүнең әче ыңгырашуы ишетелде. Шуның артыннан үк чатыр эчендә ыгы-зыгы купты — кемнәрдер көрәшә, әүмәкләшә иде. Әмин чукма¬ рын кысып тоткан килеш чатырга атылды. Әмма соңар¬ ды, ул кергәндә каравылларның икесе дә кан эчендә ау¬ нал яталар иде инде. Калганы май белән ипи ашагандай тиз һәм ансат баш¬ карылды. Утыртма читәндәге тишекне зурайтып, алайла- ры белән заводка кереп тулдылар. Казарма сыман ике корылманы урап алдылар да ишек-тәрәзәләрдәп дәррәү эчкә ыргылдылар. Йоклаган драгуннарны, чирү кешелә¬ рен рәхимсез сую башланды — идән-сәкелар кан белән 1 Низамсыз -тәртипсез, регуляр булмаган. 31Г
тулды, аяк астында җилем сымак ябышкак сыеклык пыч¬ тырдады. Таң яктырып килгәндә заводтагы кораллы кешеләрнең иллесе бугазланган, дистәгә якыны гына Зилаер кальга¬ сына качып котылган иде. Бөрҗән иләүендәге төп кораллы көч тупланган Зилаер кальгасына бүген үк һөҗүм итмәскә уйлаган иде Көчек¬ бай. Дөрес, кальганың диварлары нык түгел — алар әле салынып кына ята. Ләкин анда драгуннар күп, мылтык- дарылары җитәрлек, өстәвенә өч данә туплары да бар. Янә дә килеп, мондагылар ннде низамсыз чирү кешеләре түгел, бәлки хәрби тәртипкә өйрәтелгән, утны-суны кичкән солдатлар. Знлаерны камау һәм алу өчен зур хәзерлек һәм дә болачыларның башка алайлары килеп җитүен кө тәргә кирәк иде. Заводтагы гаскәриләрнең берише качып, кальгага кереп бикләнүе Көчекбайның ниятен бутады, ул булган кадәр көч белән крепостьны камап алды. Инде эш бу кадәренә җиткәч, ашыгырга кирәк иде. Яу башы төрле тарафларга чапкыннар чаптырды, яуга купкан һәр аланны, хәтта һәр кешене Зилаер кальгасы янына юлларга кушты. Чапкыннарның берсе —Әмин нде. Аларга төгәл генә юнәлеш күрсәтелмәде, кем кая теләсә, шунда барырга тиеш иде. Күзәтче ике егетен ияртеп, үзенең туган төяге¬ нә —Талкыш күле буена юл тотты егет. Мәгәр авылына кайтып җитә алмады, Бәрәкол суы буенда урыс драгун¬ нарының атларына печән чабып ятучы халаекларга тап булды. Башта ул тегеләрне урман эчләп кенә күзәтте: җиде дистә чамасы ир-егет баш күтәрми эшлиләр иде. Әмин озын-озак уйлап тормады, ялангач кылычын бол¬ гап, ярсу атында печән чүмәләләре белән чуарланган аланга килеп чыкты: — Нишләп ятасыз, әй?! — дип кычкырды ул, елга бу¬ ен ярып.— Бар мөселман дөньясы купты, бөтен ир-егет атларга менде. Ә сез... Ташлагыз сәнәкләрегезне! Әйдә¬ гез! Печәнчеләр сәер җайдакка һәм аның урман эченнән чыгып килүче ике иптәшенә таба йөгерделәр. Араларын¬ нан берсе—әзмәвер гәүдәле булса да, җитез хәрәкәтлесе килә-килешкә агач сәнәген җиргә сугып сындырды, Әмин¬ нең каршына ук килеп басты: — Әйдә, батыр, алып бар безне! Әй, Моталлап, ат¬ ларны китер! һич көтмәгәндә болачылар янына зур бер төркем егет¬ ләр ияртеп кайтты Әмин. Башка чапкыннар да буш кул 312
Велән борылмаганнар. Зилаер кальгасын камап алган баш күтәрүчеләр саны көнләп түгел, сәгатьләп ишәйде. Кре- постьтагылар да бу хәлне күреп-белсп торалар иде. Алар ашыга-кабалана читән диварларны ныгыттылар, тупла¬ рын калкулыкка мендереп куйдылар. Мәгәр үзләре баш¬ лап һөҗүмгә күчмәделәр. Сизә Көчекбай: болачылар да әлсгә мылтык-тупларга каршы ташланырлык түгелләр. Ул тагы өстәмә көчләр көтте, кальганы ансат кына кыйрату әмәлләрен эзләде. Тик гыйсъянчы алайларныи башкалары күренми, ныгыт¬ малы юк итү хәйләсе башка килми иде. Төрле тарафка әледән-әле китеп торган чапкыннар гына берсеннән-берсе сөенечле һәм шул ук вакытта көенечле хәбәрләр ташы¬ дылар: — Тамьяннар купкан! — Үсергәннәр кузгалган! — Болачылар Бәрәкол ям станын туздырып ташла¬ ганнар! — Урал ямын тар-мар иткәннәр! Әлеге хәбәрләр бөтен Урал буеның яуга күтәрелүен раслап, Көчекбайның йөрәгенә сары май булып ятсалар да, берәүнең дә үзенә ярдәмгә ашыкмавы аны талый-га- заплый иде. Хәбәрләрнең сонгысы аның күңелендәге шик- шомны тәмам тутырып, чайпалдырып чыгарды. Кичке буйда гына әйләнеп кайткан чапкын һич көтелмәгәнне әйтте: — Сатлык ыстаршина алае вә аның тарафдарлары граф Шуваловның Покрау заэутын баштанаяк кыйрат¬ каннар! Көчекбай чапкынны куышына алып керде һәм тәфсил¬ ләп төпченергә тотынды. Хак, Сатлык яклылар этлеклә¬ рен эшләгәннәр: завутны тулысынча яндырып, чиркәүне вәйран иткәннәр, андагы алтын-көмешне талаганнар. Бо¬ лары ярасын да ди. Ә .менә андагы кара эштә эшләүче урыс крестьяннарын суеп бетерүләре белән һич кенә дә килешеп булмый. Юк, булмый! Ул Елан-Эткол белән Яубасарны һәм йөз башларын янына чакыртты, аларга тирә-юньдәге хәлләрне, Сатлык старшина ерткычлыгын сөйләп бирде, узаманнардан ки¬ ңәш сорады: — Йә, нишлибез? Анык һәм төпле генә җавап бирүче табылмады. Кө¬ чекбай өметен өзеп, аларны егетләре янына озатты да төнката ялгызы уйланып чыкты. Иртәнгә ул ннде ныклы бер карарга килгән иде. Бо- 313
■лачыларныц барын бер төбәккә җыен, киңәш-табыш итәр¬ гә, Сатлык ише явызларны хөкемгә тартып, акылга утыр¬ тырга. көчләрне туплап, артабан бердәм һәм дәррәү хә¬ рәкәт итәргә. Туплану урыны итеп Агыйдел буендагы Бө¬ гелмәң авылын сайлады Көчекбай. Чапкыннар янә атларга менде. Алар алай башының фәрманын чал Уралның бөтен төбәкләренә алып китте¬ ләр. Көчекбай үзе исә, кальганы камауны ташлап, булган кадәр яутнрләре белән Бөгелчәнгә ашыкты. Болай да үзен алла колы, чиркәү улы дип санаган Неплюев, язып Бөрҗән волостенда булып узган хәлләр¬ дән соң, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрә торган булып китте. Ярым караңгыда ялгызы укына-чукына да, бүлмә¬ сен яңгыратып: «Шөкер, бүгенге көн дә тыныч үтте»,— дип куя. Аның диндарлыгы көчәеп китүгә бу җәйдәге чи¬ ре дә сәбәпче булгандыр анысы. Ул әле һаман ла манты¬ мын. вакыты-вакыты белән әйләнеп кайткан бизгәктән интегә. Мәгәр хәлен берәүгә дә сиздерми, һәрвакыттагы- ча эшен төгәл һәм җиренә җиткереп башкара, өендә наз¬ ланып ятмый. Инде кич җитеп, бүлмәсендә ялгызы ка¬ луга, губернатор почмактагы алласына сыгына, үз ка¬ рамагындагы внлаятнең иминлегенә, анда кырыкмаса кы¬ рык төрле халык тереклек итүгә карамастан, эшләрнең бер җайга баруына шөкер нтә. Догалары кабул булды, күрәсең, июнь һәм июль ай¬ лары аман үтте. Менә август керде — губернада исә имин¬ лек. Озак та үтмәс, кара көз башланыр. Ә кышка каршы кузгалмый ул татар-башкорт халкы. Иншалла, язгы буй¬ да Талкыш күле буенда кабынган ут дөрләп китми генә сүнәр кебек. Әйе, сүнәр, сүнәр, боерган булса! Бүген дә ул эшенә, алласына шөкрана кыла-кыла, зур өметтә килде. Кабинетына үтәргә өлгермәде, секретаре Конбяжев, бөтен гадәт-тәртипләрне бозып, алдагы якта ук каршына килеп басты: — Бригадир Бахметьевтан ашыгыч депеша, галиҗә¬ нап! Анысы Бөрҗәнгә киткәннән бирле беренче язуы түгел бригадирның. Молодцом, башка офицерлардан аермалы буларак, хезмәтенә җитди карый Бахметьев: сораганны да көтми, барын хәбәр итеп тора, хәтта хәрби әһәмияте булмаган тормыш-көнкүреш ваклыкларына хәтле тәфсил¬ ләп яза. Кыргый тау-урманнар арасында сагыштан интегә бугай, бичара. Ярый соң, укып карыйк чираттагы хикәя¬ тен. 314
Иван Иванович, секретарена кырыс карап, пакетны кулына алды, җилләнеп бүлмәсенә узды. Шундый ук җи¬ тезлек белән барып өстәле артындагы урындыгына утыр¬ ды. Аннан инде ашыкмады: каударланмый гына пакетны ачты, теләр-теләмәс кенә язуга бакты һәм... тетрәнеп кит¬ те. Анда бригадирның эре, гаскәриләр сыман тигез тезе¬ леп торган хәрефләре белән түбәндәге сүзләр язылган иде: «Волостьның Агыйдел буенда яшәүче башкорт¬ лары Мосолов заводыннан үрдәрәк үзләренә яңа Җибә¬ релгән старшинаны (Абдул Ваһап), лисарьны һәм ике мишәрне үтереп ташладылар. Аннан исә нлле-алтмыш чамасы кеше тупланып, Мосолов заводында эшләүче туг¬ ры башкортларга һөҗүм иттеләр. Тегеләре каршылык күрсәтеп карадылар, мәгәр атларыннан яздылар. Күре¬ некле старшина Шәрип Мерәковны, русларга тугрылыгы өчен, үтерергә дип уңышсыз маташып караганнан соң, ха¬ тыннары һәм балалары белән Сакмар башына таба китеп бардылар». Язылганнарны аңламагандай, хатны тагы һәм тагы укып чыкты Иван Иванович, ахырына карап, датасын ачыклады — 9 август. Нәрсә бу? Восстаниенең кабат ка¬ бынуы, дәвам итүеме? Алай днсән, татар-башкортлар яуга гадәттә җәй башында үлән күтәрелеп, атлары көрәйгәч кенә кузгалалар, көзге буйда мондый хәлләр булмый тор¬ ган нде. Әллә сон әлеге вакыйга бу кыргыйлар арасында әледән-әле булып торган кан үче алу галәмәте генәме? Әллә тагы бер-бер очраклылык кынамы? Алай дисәң дә, яна куелган старшинаны үтергәннәр бит. Димәк... юк, юк, мөмкин түгел, Бөрҗәндә байтак кына гаскәр дэ өелеп ята бит әле. Алардан курыкмаган тәкъдирдә дэ, бераз шикләнергә тиешләр иде ул явызлар. Юктыр, восстание түгелдер, бер-бер аңлашылмаучылык кынадыр. Губернатор урыныннан торды, киң һәм нрксН бүлмә буйлап йөреп китте. Кабат борылып килде һәм императ¬ рица Елизавета рәсеме каршына тукталды, аныН азгын хатыннарча ирләрне ымсындыру өчен махсус шәрәләнде- релгән күкрәк алмаларына карап алды, аннан инде пат¬ шадан киңәш сорагандай әйтеп куйды: — Нишләргә соң? Кичекмәстән чарасына керешергә¬ ме, әллә яңа хәбәрләр көтәргәме? Мәгәр патшабикәнең тук чыраенда һич кенә дә бор¬ чылу, пошыну чалымнары юк, мутлык һәм канәгатьлек билгеләре генә. Әйе, мондый чакта җансыз сурәттән тү¬ гел, тере яраннарыңнан да адәм рәтле киңәш алырмын димә. Алай итсәң дә, болай итсәң дә —үзең. Аняан ннде 315
уңсаң да, туңсаң да җавабын да ялгызың бирәсе. Шуңа да ашыкмаска, өстәмә хәбәрләр көтәргә кирәк. Ул әле туктап, әле ишекле-түрле йөренә-йөренә озак баш ватты. Торган саен фикере үсте, ныгыды. Шулай, хә¬ зергә чаң какмаска, яман хәбәрне берәүгә дә әйтми то¬ рырга! Ниятен ныгытса да, күңеле тыныч түгел иде Неплю- евның. Аның кулыннан эш төште, менә-менә бизгәк өянә¬ ге кузгалыр сыман тоелды. Алай да сер бирмәде губерна¬ тор, һаман да алласы белән серләште, аңа тагын да сы¬ гына төште. Шул халәтендә янә ике көн үтеп китте. Бригадир Бах- метьевтан тагы чапкын килде — фетнәчеләр төркеме ба¬ рон Сивересның Вознесенский заводына һөҗүм иткәннәр, шунда эшләүче тугры башкортларның атларын алып кит¬ кәннәр, бүрәнә-туз ише нәрсәләрне, урман биләмәсен ян¬ дырганнар. Димәк, ул ялгышты. Димәк, ул ходай орган Бөрҗән волостендагы вакыйга бернинди дә очраклылык түгел, ә яздан бирле көйрәп яткан утның дөрләп кабынып китүе. Шундый нәтиҗәгә килергә өлгермәде, өстәленә янә бер пакет кертеп салдылар. Губернатор аны бер шөбһәләнеп, бер өметләнеп ачты. Хәбәрнең монысы да хәерсез иде: Стравин дигән бер прапорщик Үрге Жаек крепостеннан бригадир Бахметьев янына кайтканда бер генә станциядә дә ни ямчыларны, ни драгуннарны тапмаган, бер җирдә исә солдатларның үле гәүдәләренә тап булган, икенче бер урында патроннары тулы патронташка юлыккан... Шул көннән инде Неплюевнын эше аллы-артлы килеп торган депешаларны укуга кайтып калды. Воздвиженский заводыннан секунд-майор Зеленский хәбәр итә: «Ворлар купец Твердышев заводына һөҗүм иттеләр, илле кешене үтерделәр». Күлле кальгасыннан капитан Коптев яза: «Үсергән во¬ лосте башкортлары, алты йөзләп кеше, Куәт Кинжәголов кулы астына тупланганнар». Ильин крепостеннан капитан Фомин рапорты: «Сак- мар белән Җаек арасында, Карачин елгасы буенда бил¬ гесез кешеләр нарядтагы башкортларның атларын урлап киттеләр». Менә тагын бер хәбәр: «Фетнәчеләр Бәрәкол елгасы буенда эшләүче тугры башкортларны котыртып, үзләренә ияртеп киттеләр». Калганнарын укыл тормады Иван Иванович, мәсьәлә болай да ачык иде: зур мәйданда олы көч белән восста- 316
нне башланган! Хатлар укып мавыгырга түгел, чарасына керешергә кирәк. Ул урыныннан калкынып. Көнбатыш мәмләкәтләрнең берсендә ясалган дивар биеклеге сәгать¬ кә күз салды, аннан ашыгып ишеккә килде 11әм кабул итү булмәсендәгеләргә эндәште: — Конбяжев, кичекмәстән Хәрби советны жыярга ки¬ рәк! Әнтәсен әйтте дә, ничектер боегып калды Иван Ива¬ нович, күңелсез генә өстәле артына әйләнеп кайтты. «Юк¬ ка гына җыям,— дип уйланды ул үзенең яраннары ту¬ рында,—барыбер ул болваннардан акыллы сүз ишетер¬ мен димә, һаман да шул үзең селкенсәң генә». Неплюев каударланып кәгазьләрен актарырга тотын¬ ды. Ярый әле нке айдан артыграк имин вакытта алласы¬ на ялварып кына тормады, яу чыга-ннтә калса дип, исенә килгән барлык уйларын кәгазьгә төшерә барды — нәти¬ җәдә, гөман ителгән восстаниегә каршы тулы бер чаралар җыелмасы барлыкка килде. Тукта, кая куйды соң әле ул аларны? Ә, әйе, янмый торган тнмер сандыкта. Ул тая¬ нып йөрерлек зур ачкыч белән сейфын ачты, моңа кадәр кирәк булу-булмаулары шөбһәле булган кәгазьләрне зат¬ лы бәллүргә кагылгандай сак кына кулына алды. Менә бит, запас кесә тишми, диюләре хак. Әлсгә каралама хә¬ лендәге бу кәгазьләрдә татар-башкортлар бердәм күтә¬ релгәндә аларны бастыру, ул гына да түгел, баш күтәрү очракларын киләчәктә бөтенләй булдырмауны күздә тот¬ кан чаралар комплексы бәйнә-бәйнә язылган, кайберләре инде Сенат белән дә мәслихәтләшелгән. Димәк ки, офи¬ цер мундиры кигән әлеге туң күчәннәр белән киңәшкән булып, вакыт уздырасы юк, һәркайсының нн эшлисен ачыклап фәрманнар бирергә дә... Әйе, әйе, иркенләп сөй¬ ләшеп утырыр чак түгел. Стенадагы сәгать тыңкыш тавыш белән уникене сукты. Шуны гына көткәннәр нкән, блок кнң кшек ачылып кит¬ те, күз ачып йомганчы кабинет офицерлар белән тулды. Губернатор керүчеләрне барлап, барына да сөзеп карап чыкты — махсус задание белән командировкага китүче¬ ләрдән башкалары бар да биредә нде. Неплюев, гаскәри¬ ләрнең урнашып бетүләрен көтеп, өстәле артында тын гына басып торды да, гаять талчыккан кешедәй, саңгы¬ рау тавыш белән әйтеп куйды: — Губернада восстание, әфәнделәр... Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Әлеге өч сүз ар¬ тында нәрсә ятуы барына да мәгълүм иде. Җылы урын¬ нарыгызны, йомшак түшәкләрегезне, затлы эчемлек һәм 317
нигъмәтләр тулы өстәлләрегезне калдырыр чак життс, әфәнделәр, дигәне иде бу. һай, шулай гына булсачы! Юк, йомшак кына әйтелгән өч сүз артында — тынгысыз көн¬ нәр һәм йокысыз төннәр, шыксыз ачлык һәм зәмһәрир салкыннар, курку вә өркү, кан һәм үлем. Кемгә кайсы насыйптыр — анысын бер алла гына белә. Иван Иванович сүзем барына да барып житәме дигән¬ дәй, беравык тын торды да бастырып кына сөйләп китте: — Мәгълүм булсын: бүгенге көндә безнеи карамакта унөч полк, ягъни егерме дүрт мои ярым чамасы гаскәри бар. Шуның унбиш меңнән артыгы — регуляр армия сол¬ датлары. Төп өмет, әлбәттә, әнә шуларда — өч кыр дра¬ гун полкы, өч гарнизон драгун полкы, атлы һәм жәяүле дүрт ландмилиция полкларыннан торган регуляр армия¬ дә. Дөрес, болардан тыш губернада дүрт меңгә якын Җаек казагы, бер мең тирәсе чукынган калмык, шул ук чамада татар, мишәр һәм башкортлардан торган регуляр булмаган кораллы кешеләр бар. Әмма, восстаниенең бө¬ тен төбәкне чолгап алу ихтималын күздә тотканда, бу көч аз, бик аз, әфәнделәр. Кичекмәстән өстәмә көчләр сорау¬ ны пи мөһим эшебез дип саныйм. Нсплюев туктап калды, эчкә баткан күзләре белән кемнедер эзләде. Ниһаять, тапты һәм, стена буена тезе¬ лешеп утырган гаскәриләргә карап, сүзен дәвам иттерде: — Полковник Пальчиков! Бүген үк, менә хәзер үк Донга, Җаекка һәм калмыклар ханы Дундук Дашега чап¬ кыннар жибәрергә кирәк. Оренбургка кичекмәстән мен Җаек казагы, һәм дә шул ук күләмдә калмык жибәрссн- нәр! Премьер-майор Кублицкнй! Чапкыннар әзерме? Көн- төн туктамый Петербургка чапсыннар, Сенат үзе вәгъдә иткән өч драгун полкының килүен ашыктырсын. Сүз Пен¬ задагы Владимир, Шацкндагы Астрахань һәм Алатырь- дагы Азов полклары турында бара. Болары буладыр янә дурт-биш мең штык! Кирәге чыга калса, аларга өстәп та¬ гы Вятка, Себер, Курск. Ярославль һәм Ростов драгун полкларын да далага таба жибәрү турында киңәшелгән иде. Кирәк, бик кирәк. Тиз үк Оренбургка таба кузгал¬ сыннар! Болары үзләре генә дә сигез-ун мең регуляр армия дигән сүз. Пальчиков! Мин сезгә әйтеп бетермәгәнмен. Бая атал¬ ганнардан тыш, тагы ике мең Дон казагы, биш мең Казан татары китерүне тәэмин итәргә кирәк! Шулай итеп, әфәнделәр, шушы ике-өч атна эчендә без¬ нең кулда утыз мең регуляр армия һәм егерме мең ре- 318
’гуляр булмаган сугышчы тупланырга тиеш... Иванов, ник көләсең?! Тирмәләреннән чыгып җитмәгән, кулларына мылтык тотып карамаган восстаниечеләр өчен бик күп дисенме? Димәк, хәлнең җитдилеген аңламыйсың, майор. Татарлар әйтә: ашаган белми, тураган белә, ди. Санап күрсәтим булмаса: Мәскәү, Троицк һәм Ревель драгун полклары бүген үк Уралга, Агыйдел һәм Ык буйларына таба кузгалалар. Тимашевнын ландмилицня полкы бер мен Ж,аек казагы, шул ук санда Оренбург казаклары һәм биш йөз калмык белән көчәйтелә һәм көньяк чиккә— кыргыз-кайсаклар һөҗүме көтелә торган участокка җи¬ бәрелә. Юк, көлке түгел, әфәнделәр. Төбәктәге татар-башкорт¬ лар һәм кыргыз-кайсаклар боз тавының күзгә күренеп торган элеше генә. Күбегезнең башына да килмәгән иң зур куркыныч — Волга һәм Кама буйларында яшәүче Казан татарлары. Дөрес, алар әле коралга ябышмаган- нар. Алай да фетнә ялкынының менә-менә Казан һәм Сем- бер өязләренә сикерүе бар. Димәк, Казан һәм Оренбург губерналары арасындагы Чирмсшән, Кичү, Зәй, Чишмә кебек крепостьларда күп меңле гаскәр тотарга туры ки¬ лә. Арифметика бик гади, әфәнделәр — солдатлар күп булган саен иминлегебез гарантияләнә бара. Сөйләгәннәрдән төшенгәнсездер дип уйлыйм: чиратта¬ гы татар-башкорт восстаниесе безнең алга өч зур бурыч куя. Беренчесе — губернада кузгалган татар башкорт¬ ларны бастыру, икенчесе — баш күтәрүчеләрнең кыргыз- кайсаклар белән коалициясен булдырмау һәм өченчесе — восстаниенең Волга — Кама буйларына күчмәвен тәэмин итү. Мәсьәләнең уен түгеллеге аңлашыладыр, әфәнделәр. Сүз белән мавыгып, вакыт үткәрмик, кузгалыйк. Алла юлдашыгыз булсын! Офицерлар дәррәү кубып ишеккә ташландылар. Бер Котлымөхәммәт морза гына, төркиләр яшәгән далаларда очраштыра торган таш балбал сыман, йокымсыраган ке¬ шедәй һич кымшанмый утыруында. Ул белә: гадәтенчә ана аерым эш кушачак губернатор һәм, билгеле ки, анысы бу¬ рычның иң зурысы һәм катлаулысы, серлесе һәм мәкер- лесе булачак. Артында карт бүре дип көлеп йөрсәләр дә, Тәфкнлсвтән башка көймәләре комга терәлә шул әле. Тэфкилев ялгышмады. Бүлмәдәге офицерлар чыгып бетүгә, Иван Иванович аның каршына килеп утырды һәм, маңгайга шапылдатып суккандай, керешсез-нисез әйтеп куйды: — Менә шулай, Алексей Иванович, янә көрәшкә! 319
Морза уянып киткәндәй булды, шешенгән күзләрен ачты һәм, чытык көлемсерәп, губернаторга карады: — Көләсез, Иван Иваноовнч. Нинди яугир инде мин хәзер?! Мич башы хакында уйланыр чак җиткән. — Эй-ей, Алексей Иванович, шаяртмаганчы. Татарлар әйтмешли, карт ат буразна бозмый ул. — һәм тирән дә сөрми. — Менә монысы белән һич кенә дә килешмим, морза.— Неплюев ризасызлыгын күрсәткәндәй, урыныннан торып китте, барып тәрәзә буена басты һәм, үзенә бик тә та¬ ныш яшь шәһәр манзарасына карай, сүзен дәвам иттер¬ де:— Иң тирән буразнаны нәкъ менә без картларга — синең белән миңа сөрергә туры киләчәк тә инде. Тәфкнлев тә тәрәзәгә таба авышты, губернаторның какча җилкәсенә текәлеп, үзенекен тәкрарлады. — Юк инде, Иван Иванович, элеккеге гайрәтле Тәф¬ кнлев үлде дип сана. Миңа хәзер иярдә түгел, фәйтунда йөрүе дә кыеп.— Ул авыр итеп көрсенде — Кая ул кара¬ тельный отряд белән бер чыгуда йөзләрчә авылларны тезләндергән чаклар?! — Син мине тыңлап бетермисең, Алексей Иванович. Ярдәмчемне ерак походка чыгарга димләвем түгел. Аны¬ сына яшь офицерлар да җитәрлек безнең. Заманалар үз¬ гәрде. Баш күтәрүчеләрне кылыч белән генә түгел, төрле хәйлә-мәкер белән тынычландыру мөһим хәзер. Әнә,— Неплюев өстәленә таба иелде һәм, кәгазьләрен актарып, арадан берничәсен тартып алды. Ул да түгел, аларның берсен морза алдына китереп салды.— Менә монысы — быелның 20 июнь Указы. Сенат әһелләре восстаниеләрне бастыруда, гомумән, халык белән эш итүдә каисызлык- тан качып, крестьяннар белән саграк эш итәргә боералар. Бусы исә,—ул икенче кәгазьне кулына алды,— 24 июль¬ неке: шул ук җыр — гасплеләргә җәза бирү политика¬ сында ифрат сак булырга кушылган. Морза чыраен сытты: — Борларны башларыннан сыйпарга алайса?! — Сыйпарга да туры килер, Алексей Иванович. Минем тәкъдим белән Сенатта императорның махсус манифес¬ ты әзерләнә — үзләре теләп тәүбәгә килгән ворлар ту- лысынча гафу ителәчәк. Әйе, аларны ярлыкау көтә. менә тәүбәгә кнлмәгәннәрнең бөтен милекләре тугры башкортларга һәм татарларга өләшенәчәк. Кстати, язып кун әле: шул манифест дөньяга чыгу белән аны рус Һәм татар телләрендә күпләп яздырып, губернага таратасы булыр. 320
Тәфкилен түшендә камшаиэ торгач, гәиәрләнен бет¬ кән куен дәфтәре чыгарды, аны ачып, кыска гына каран¬ даш кисәге белән нидер тырмаштырды һәм, кенәгәсен ашыкмый гына ябын, янә кесәсенә яшерде. Аның ялкау хәрәкәтләрен карал торган Неплюевнең йөзеннән кара шәүлә узды — Юк, юк, дәфтәреңне ябарга ашыкма, хөрмәтле Алексей Иванович. Сүз башкисәрләргә каршы коралсыз сугышның тулы бер комплексы турында бара. Дәфтәрең¬ не кабат ач та, үзенә кагылганнарны яза бар.— Неплюев, семинариянең һавалы укытучысы сыман, горур гына бүл¬ мә буйлап йөрергә тотынды, бастырып-сеңдереп кенә үзе күптән уйлап йөргәннәрне һәм Сенатка язып җибәргәннә¬ рен тезәргә тотынды.— Эш манифест белән генә чиклән¬ ми, морза. Мөселманнарга минем исемнән, әлбәттә, ал ар¬ ның бары да аңлый торган татар телендә махсус грамота язын таратырга, боларга катнашулары өчен үкенеч-уфта- ну белдерүчеләргә һәртөрле байлык-игелекләр вәгъдә итәргә кирәк. Аннан да мөһиме — Оренбург ахунының халыкка мөрәҗәгать итүе зарур. Кешеләрне тынычлан¬ дырырга чакырсын. Батырша — явыз җинаятьче һәм фет¬ нәче Шуннан башка беркем дә түгел, ул дөнья болгату¬ чы, аның болага чакыруы ахуннар фатихасыннан мәхрүм, шуңа да Корьәнгә каршы, дисен. Билгеле, монысы да явызларның ана телендә язылсын! Морзаның карандашы ташка төртелгәндәй туктап кал¬ ды, карашы түргә таба атлап барган губернаторга те¬ кәлде: — Ай-Һай, язар микән?! Дөрес, минем кешеләр иснә¬ нүе буенча Оренбург ахуны Ибраһим Бутчеев болачылар белән турыдан-туры элемтәдә түгел. Восстаниегә фәтваны да ул түгел. Каргалы ахуны Габдессәлам биргән, диләр. Ләкин хәтерлисездер, баш күтәрүчеләрнең идеологы Ба¬ тырша үзенең мәгълүм хатында халыкны ислам лине өчен көрәшкә чакырган була бит. Губернадагы бөтен мөсел¬ маннарның башлыгы булган ахун ничек инде аның мө¬ рәҗәгатенә каршы чыксын?! Булмас, язмас Бутчеев. Неплюев басынкы гына көлеп җибәрде. — Картайган саен наивлана барасын, морза.— диде ул. ниһаять, көлүеннән туктап.— Ахунның язуы ни пыча¬ гыма сиңа?! Гарәп хәрефләрен онытмагансыңдыр, шаять. Үзең яз! — Ә ул кул куим аса? Губернатор бу юлы шактый тавышлы шаркылдады. — Эх, Алексей Иванович, ха ха-ха, Алексей Иванович. 2J Ч 101 321
Тач бала сип. 1735—1740 еллардагы Тәфкнлев андый гына хәрәмләшүләргә бардымы, йә?!. Кстати, морза, мин сине генерал-лейтенант чинына тәкъдим итеп документ лар әзерләгән идем. Сенатка җибәрергә икеләнеп кенә тордым. Җае юк иде, аклыйсынмы?! Хәзер исә.. Бөрҗән дәге болганчыктан гына котылыйк та... Кыскасы, иңнәрең не генерал лентасы бнзиячәк, морза. Ә мөрәҗәгатькә кил тәндә, хафаланма: ахырында ахунның кулы бармы-юкмы, анысына берәү дә игътибар итмәячәк. Фамилиясе һәм ти тулы язылганмы — язылган. — Аңладым, галиҗәнап,— Тәфкилен ашыга төшеп язарга тотынды. Губернатор исә анын теркәп өлгерү-өл гермәвепә игътибар итмәстән, һаман да ишекле-түрле йө ри-йөри, этләшү ниятләрен тезүендә булды. — Исемә төшерүеңә рәхмәт, морза. Ул Батырша ди¬ гән бунтарьны тотып бирүчегә биш йөз сум ярлыкаш ак часы билгелисе булыр. Ә бәлки мең сум ук итәргәдер? Минем исемнән язылган грамотада шул хакта да әйтер¬ сең. — Бер такырбаш өчен бик күп булмасмы соң ул мен тәңкә? — һич күп түгел. Моның еракка китә торган тамыр лары бар, морза. Безгә һич кичекмәстән татарлар белән башкортларны ызгыштырырга, Батыршаның восстаниене Идел-Кама буйларына күчерү хыялын юкка чыгарырга кирәк. Бу эш ике юнәлештә барырга тиеш. Беренчесе — губернада яшәүче татарлар белән башкортларны бер¬ беренә каршы кую. Батырша башына тәгаенләнгән ак ча — шушы юлдагы беренче адым. Татарлар, бигрәк тә аларның мишәр дигәннәре, акчага хирыс халык. Ярлы¬ каш акчасы турында ишетүгә, мишәр старшиналары ул явызны аулауга керешәчәкләр һәм типтәр-башкортларның нәфрәтенә дучар булачаклар. Кстати, хөкүмәт бу уңай¬ дан шул ук татарларга багышланган махсус манифест әзерли. Фетнәчеләрне тотып биргән татарларга ворлар ның бөтен мнлкен, шул исәптән хатыннарын һәм балала¬ рын да, үзләренә алырга рөхсәт ителәчәк. Сенат, мишәр¬ ләргә аерым мөрәҗәгать нтеп, башкортларның аларны кү¬ ралмауларын, җиңә-нитә калганда, мишәрләрне кол итә¬ чәкләрен кисәтәчәк. — Бик хуп, бик хуп, галиҗәнап... — Мии сөйләп бетермәдем әле, морза. Эшнең моннан да әһәмиятлерәге бар — Казан татарларын фетнәгә ку¬ шылып китүдән саклап калу. Бу җәһәттән дә берссннән- берсе хәйләкәррәк дүрт-бнш указ әзерләнеп ята. Кыска- 322
ча эчтәлекләре менә болайрак: йомышлы татарлар һәм морзаларның теләкләрен үтәп, алар Казан губерна кан¬ целяриясе карамагыннан алыначак һәм Казан адмирал¬ тействосы кулына тапшырылачак. Янә дә килеп, лашман¬ чы татарларга төннәрен урман кискәннәре өчен махсус түләү каралачак. Христиан дине кабул иткон татарларны керәшеннәр яшәгән җирләрдән күчереп утырту вакытлы¬ ча туктатылачак. Тагымы? Тагы мөселманнарның дини эшләрен архнрейлар түгел, Казан губерна канцеляриясе¬ нең бер бүлеге тикшерәчәк... — Акыллы, акыллы уйланган, галиҗәнап. Мондый ташламалар, татарларның күптәнге интересларына туры килгәнлектән, аларны көрәш юлыннан читләштерер. — Кан-кардәшләренпе яхшы беләссн, морза. Татар¬ лар алар — коры дары базы. Әлеге чаралар гына аларны восстаниегә кушылудан тыеп калыр дип өметләнү — үтә беркатлылык. Шуңа да тегеләренә параллель рәзештә та¬ гы берничә указ языла. Алары нигезендә, татарлар ке¬ рәшеннәр өчен салым түләүдән һәм хөкүмәткә рекрут би¬ рүдән коткарылалар. Оренбург губернасындагы восста¬ ниене бастырырга җибәрелгән татарларга ике айлык жа¬ лованья алдан бирелә, ә элек хөкүмәт гаскәрләре сафын¬ да хезмәт итү вакытында законсыз алынган ясаклар сум¬ масы кире кайтарыла. Шулай ук быелдан башлап ясак¬ лы татарлардан салым җыю туктатыла. — Менә болары ичмасам... — Тукта, морза, тыңлап бетер. Казан татарларының восстаниегә кушылып китү куркынычы шул кадәр зур ки, аларпың ачуын соң чиккә җиткергән архиепископ Лука Канашевич һәм тагы берничә архирей бүтән губерналар¬ га күчерелә. Хөкүмәт хәтта шуңа барачак ки, исламны христиан дине белән рәткә яшәргә хаклы дип, мәчетләр салырга рөхсәт бирәчәк. Колагы ишеткән гаҗәп хәбәрләрдән Тәфкнлев авызын ачыл, тораташ булып калган иде. Неплюев сүзеннән тук¬ тап, бүлмә тынып калгач кына исенә килде морза һәм түрәсен мактарга тотынды: — Ну баш та инде үзегездә, галиҗәнап! Әйтик, болар минем исемә дә кереп чыкмас иде. Кирәк, бик кирәк мон¬ дый чаралар. Әлеге ташламалар татарларны, урыслар әйтмешли, судан да тынычрак, үләннән дә тәбәнәгрәк итә¬ чәк. ниһаять, ялгызлары калган башкортларны авызлык¬ лауны җиңеләйтәчәк. Мондый акыллы фикерләр сезнең башка гына килә ала шул, галиҗәнап. ! 323
Неплюев ялагайлануны кабул итмәде, чыраен сытып, морзаны бүлдерде: — Куштанланма, Алексей Иванович Мактау ул, бе¬ ләсең килсә, кешегә начарлык эшләүнең ни нечкә ысулы. Күккә чөю белән теләсә кайсы хакимне юлдан яздырыр¬ га мөмкин. Минем исә хак юлдан, атакаебыз Петр Берен¬ че юлыннан тайпыласым килми әле. Чөнки алдагы эш¬ ләр ай-һай четерекле, ай-һай җитди! Восстаниенең моны¬ сы—элеккеләре ише генә түгел, морза. Региондагы бө тен мөселманнарны тупларга маташа Батырша. Димәк, бу крестьяннарның гадәти баш күтәрүләре генә түгел. Ничек дин әйтим, э-э-э, әйе, Идел-Урал халаскларының милли-азатлык хәрәкәте дияргә кирәктер моны, мөгаен. Мондыен хәлнең әле Россия тарихында булганы юк иде, шуңа атамасын да ишетергә туры килмәде. Быелдан, ягъ¬ ни 1755 елдан, тарихка «милли-азатлык хәрәкәте» дигән төшенчә кереп калыр, ахры, Алексей Иванович. Ярый, фәлсәфәне читкә куеп торыйк. Ә син яз, морза, яз! — Барын да теркәдем, галиҗәнап. — Ашыкма, без әле бөтенесен дә сөйләшмәдек, морза, Үтә мөһим чараларның тагы берсе — башкортлар белән кыргыз-кайсаклар арасын бозу, аларны иычакка-пычак китерү. Ул гына да түгел, кыр казакъларының үз арала рында ызгыш-низаг кубару. Чапкыннарны кызганмагыз, тәмле телегезне, бүләкләрне жәлләмәгез! Кыргыз-кайсак солтаннары һәм ханнары үзләренең җирләренә качып килгән башкортларның малларын талап алсыннар, ха тыннарын, балаларын бүлешсеннәр, фетнәчеләрне җыеп ятучы ыруларга һөҗүм итсеннәр. Бер үк вакытта баш¬ кортларны кыр казакъларына каршы котыртырга кирәк: алардан кан үче алсыннар, таласыннар, суйсыннар, үтер¬ сеннәр! Без сөрәсе буразналар әнә шундыйраклар, морза! Пә, билеңне бу, җиңнәреңне сызган, булачак генерал! Бөрҗән иләүе — әкиятләр иле, төрле риваятьләр нлс. Моңа аның җыр-моңга, дастан-сөйләкләргә маһир халкы гына түгел, илаһи табигате дә сәбәпчедер, мөгаен. Чын¬ нан да, төбәк пәйгамбәрләр заманыннан калган кыргый таулардан һәм дөнья яратылганнан бирле балта-пычкы күрмәгән серле урманнардан гына тора сыман. Урманна¬ ры нинди диген әле — нәкъ менә тылсымлы әкиятләрдәге карурманнар! Аларның куелыгы, караңгылыгы гына да түгел, алга барган саен өзлексез үзгәреп торулары — үзе бер тамаша. Әгәр мәшһүр Агыйделнең иң үрге агымында карагай, чыршы, нарат кебек ылыслы агачлар, хәвефле 324
караңгылык хакимлек итсә, кояш баешына таба авышкан саен шул хәтәр дулкынны кисеп-кнсеп үткән яп-якты ка¬ енлыклар ешрак очрый башлый. Аннан ннде юкә уйлык¬ ларына тан буласын. Менә бервакытны тын алуын ирке¬ нәеп китә, бал исе белән төнәтелгән саф тау һавасы күк¬ рәгеңә кереп тула, тирә-юнь кыргый балкортларының бе- •елдәвенә күмелә. Бу безелдәү шулкадәр куәтле кн, хәтта тау елгаларының ярсып-ашкынып агулары, мул сулы чишмәләрнең шарлаулары тынып калгандай була. Әйе, юлаучы ялгышмый — ул Бөржән иленә килеп чыккан. Мондагы кебек тоташ юкә урманнары, балкортларының дәррәү гөжләве, тынга капланучан бал исе дөньяның башка бер генә почмагында да юктыр! Шулаен шулай, тик бу яклардагы илаһи матурлык, рәссам остаханәсендәге сыман төсләр, күз яшедәй саф сулы чишмәләр, шифалы тау һавасы Урал заводларында тир түгүче күпләрнең төшенә дә кермидер. Табигатьнең әлеге искиткеч хәзинәсе Бөрҗән иле буйлап хөр сәяхәт итүче бәхетлеләргә генә насыйп. Мәгәр алар да еш кына бу гүзәллекне, төсләр балкышын күрми, байлык-нигъ- мәтләргә игътибар итми. Нигә дисәң, Бөржән урман-тау- ларын кичү — ифрат шомлы шөгыль ул. Авыллар монда сирәк, кайчак көннәр буе барсаң да адәмнәр яшн торган торак-тнрмәләргә тап булмыйсың. Бар кадәре дә бәләкәй авыллар. Ә ннде әнә шул халкы аз санлы авылны чыгып, карурманга кердеңме, күңелне шом баса, йөрәк нидәндер курка-өркә. һәр агач, һәр ешлык артында мөгезле шүрә¬ леләр, елга-күлләрдә мәкерле Шүлгәннәр бардыр, якын¬ да гына, әнә теге балан куаклыгы артында мәшһүр Урал, Бабчек, Чура батырлар, Мәсим ханнар, канатлы Акбү- затлар йөридер сыман. «Күсәк бай» һәм «Акбүзат» ри¬ ваятьләренең баһадирлары белән саташып йөрн торгач, адашып китүең дә бик тиз монда. Ә инде адаштыңмы — беттем диген. Бу очсыз-кырыйсыз карурманнардан, яшел дулкын күмгән таулардан сине берәү дә эзләп таба ал¬ маячак. Хәер, адашу, илаһи таулар, шомлы карурманнар кар¬ шында шүрләп калу шушы төбәктә туып үскәннәр өчен бөтенләй чит нәрсә. Башкортлар тоташ урманнардан тор¬ ган Бөрҗән илендә үз тирмәләрендәгедәй шөбһәсез йөриләр. Монда аларга һәр тау, һәр үзән, һәр тарлавык таныш. Чит кеше күзенә күренер-күренмәс урман юлла¬ рын, яшерен сукмакларны күзләрен бәйләсәң дә табалар алар. Әле хәзер —ил хәвефле чакта да карурманнар ур¬ тасындагы серле юллардан ниткәндер җайдаклар узып 325
тора. Хаклык өчен баш күтәргән халыкның юртауыллары алар. Бөгелчән янына тупланган боначыларга хәбәрләр¬ нең хәерлесен вә хәерсезен шулар ташыл торалар да ин¬ де. Менә бүген дә атна буе гасабилыкта интеккән алай башлыкларына хәбәрнең өр-яңасын талчыгып хәлдән тай¬ ган юртауыл алып килде: — Капитан Шкапский кулы астындагы әтрәт Әүҗән- Петров заводына таба бара. Граф Шуваловның хәзинәлә¬ рен сакларга инде... Алай башлыклары әлеге яңалыкны хәерлегә дә, хәер- сезгә дә юрарга белмәделәр — өнсез утыруларында. Бер Көчекбай гына утырган ташы өстендә борсаланып алды, аның күзләре очкынланды, кызыксыну билгесе булып би¬ тенә кызыллык йөгерде. — Тукта, утыр,— диде ул, таш кәндигә сабадан җы¬ лымса кымыз агызып һәм эчемлек тулы савытны юртауыл- га сузды. Тегесе йотлыга-йотлыга эчеп җибәрде.— Инде рәте белән сүлә: ничә кеше? Атлылармы? Кораллары күп¬ ме? Кайда һәм кайчан күрдең үзләрен? Хәзер кан тирәдә булырлар? — Бән аларны кичә көндезен Зилаер суы башында күрдем,— дип китапча төзек итеп сөйләп китте юртау¬ ыл.— Бик тә сак, акрын хәрәкәт итәләр. Агыйдел буена бүген кичкә генә җитәрләрдер, мөгаен. Яугкрләрнсң са¬ нын төгәл генә белмим. Солдатларга юл сабучы татар¬ ның әйтүенә караганда, бер дырагун ротысы, ул илле ка¬ зак белән көчәйтелгән. Оренбур казакларының йөзба¬ шы— Бирдебай. Барысы да атларда, кораллары башта¬ наяк: мылтыклары да, кылычлары да, казакъларда сөң¬ геләр дә бар... Көчекбай түзмәде, урыныннан сикереп үк торды: — Шулаймы? Алай ук коточарлык түгел алайса?! һәрхәлдә безнең теш үтәрлек.— Ул янәшәсендә таш өс¬ тендә утырган Елан-Эткол белән Яубасарга таба борыл¬ ды.— Менә шулай, узаманнар, без әйткәннәр килә. Без урыс пулкларын кальгаларга һөҗүм итеп җиңә алмай- быз. Тау-урман арасында, аерым-аерым урап, кыйратыр¬ га иде фасикъларны. Йә, ни дисез?! Яубасар да, Елан-Эткол да кайтарып сүз әйтмәделәр. Бу исә Көчекбайны үртәде, ярсытты гына. Ул баскан уры¬ нында таптана-таптана, тегеләргә очып кунуында булды: — Куркасыз алайса?! Ярый, без сездән башка да... Әмин! Ишеттеңме сүзнең ни хакында барганын? Хәзер үк бер дистә егет ал да, ул урыс әтрәтен эзләп тап! Ка- 326
ран тугай аръягында Тар үзәнне беләсең булыр. Солдат¬ ларны ирештереп-котыртып, шунда ияртеп китәрсен. Без исә сазламык аша салынган юлның ике ягында посып то¬ рырбыз. Калганы орыш башлангач күренер. Атна чамасы эшсезлектән гаҗизләнгән Әмин алай башлыгының бу сүзләрен бәйрәм табынына чакыру кебек кабул итте. Ул шунда ук күңеленә хуш килгән егетләрне дәшеп алды, атларны тотып килергә кушты. Үзе исә ка¬ бат Көчекбай янына килде: — Без кузгалдык алайса?! — Тукта! Әтрәтнен эзенә төшкәнче, бергә бару хәср- йе— Көчекбай артына борылып, таллар куелыгына кыч¬ кырды.— Әй, Акбулат, атларны иярлә! Яубасар белән Елан-Эткол әле һаман да ныклы бер карарга килеп җитмәгәннәр иде. Мәгәр орышка атлы¬ гып торучы яудашларын алдында болай авызга су ка¬ бын торуы да оят. Елан-Эткол, акланырга тырышкандай, мыгырданды: — Без сезне эзегездән куып җитәрбез. Көчекбай дәшмәде, ачу белән җиргә төкерде дә алан¬ лыкка таба китеп барды. Алар капитан Шкапскнй отрядын кояш баер алдын¬ нан Караңгы тугайда күреп алдылар. Талчыккан солдат¬ лар бер хәвефсез кичке ашка әзерләнәләр, хәтта кара- кыллар да куймаганнар. Күзләре учаклар өстенә эленгән чиләкләрдә, байтагының авызларында тәмәке. Көчекбай белән Әмин, дошман лагерең әйләнеп, бөтен нклап карап чыктылар. Юл сабучы татарның сүзләре хак: отряд артык зур түгел, мәгәр яхшы коралланган. Әнә, Кузлага куйган мылтыклары гына да әллә ничаклы. Алай башы солдатларның васмсызлыгыннан файдала¬ нырга, аларны хәзер үк кыйратып ташларга дип кызды. Әмма тугайның һәрьяклап ачык булуы һәм куерып кил¬ гән эңгер-меңгер аның канын сүрелдерде. Тик барыбер драгуннарны һәм казакларны бераз кытыклап алырга булды Көчекбай. — Күз бәйләнгәндә дәррәү генә якын киләбез дә ка- ферләр өстенә ук яудырабыз,— дип аңлатты ул Әмингә кызып-кызып.— Бу хәл Шкапскийны ярсытачак. Ләкин төнгә каршы эзәрлекләмәячәкләр алар безне. Шуннан ин¬ де без Агы иделне кичәбез дә Тар үзәнгә китәбез. Ә син өгетләрсн белән монда каласын, Әмин. Иртән таң якты¬ сы сирпелүгә лагир янынарак килеп, янә солдатларга ук атасыз, үзегез аларның күзенә күрснеп-күренеп китәсез. Алар шашынып сезнең арттан ташланачак... 327
Бар да нәкъ Көчекбай әйткәнчә килеп чыкты. Лагерь¬ ны ярым алкага алып, явызларлы ук белән коендыра башлауга, учаклар янында ыгы-зыгы купты. Ул да түгел, билгесез караңгылыкка төбәп, мылтык аткан тавышлар яңгырады. Болачылар Агыйдел буена чигенделәр, мәгәр аларны берәү дә эзәрлекләмәде. Яр кырыена җиткәч, Кө¬ чекбай тимерче дустын кочаклан саубуллашты да, атын кичүгә таба куды, йөз иллеләп сибайлы аңа иярде. Әминнекеләр исә бу төндә йокламадылар. Табигать инде көзгә авышса да, төннәр әле һаман да кыска —та¬ мак ялгап, бераз ял итеп алган арада таң беленде, Агый¬ дел буен куе томан басты. Монысы инде күктән төшкән бә¬ хет идс. Шуннан файдаланып, лагерьга якын ук килде¬ ләр. Пыскып кына янган учаклар янында калгып утыру¬ чы каравылчыларның шәүләләре шәйләнә. Аларның берсе Әминнең беренче угыннан ук авып төште, әмма йөрәк өз¬ геч тавыш белән кычкырып өлгерде. Чатырлардан дра¬ гуннар атылышып чыкты, һәркайсы мылтыгына ябышты. Томан эченнән очып килгән уклар исә ешайганнан-ешай- ды — солдатларның биш-алтысы жиргә капланды. Ни¬ һаять, юеш куе томанга төбәл тәртипсез ату башланды. — Әй, сез, жанкоярлар, бирелегез! Сез камап алын¬ ган,— дип кычкырды Әмин, юрамалай. Шул сүз җитә калды. Драгуннар кай арададыр бил¬ геле бер тәртипкә тезелеп, тавыш килгән якка ташлан¬ дылар. Ләкин бу вакыт ннде Әмин, егетләрен ияртеп, Агыйдел кичүенә кереп бара иде. Аръякка чыгуга, болачылар туктадылар, Әмин исә, кулларын авызына куеп, бар көченә кычкырып җибәрде: — Әй, Шкап, әлегә ыштаныңны буямаган булсан, чык бу якка! Солдатлар, мылтыкларын сугышчан әзерлектә тотып, Агыйдел кичүенә ыргылдылар. Алар елганы кичкән ара¬ да, Әминнекеләр тагы бер ук җитәрлек арага күчеп өл¬ гергәннәр иде инде. Егетләр әле берәм-берәм, әле барысы бергә драгуннарга мәсхәрәле сүзләр яудырырга тотын¬ дылар: — Солдат, әй, солдат, ннгә әкрен кыймылдыйсың, әл¬ лә бот буена җибәрдеңме? — Дырагун, дырагун, акчан булса бездә кун! Сәер качышлы уены башланды. Драгуннар, иреннәрен чәйни-чәйни ярсып, әле бая гына болачылар кычкырышкан җиргә җитүгә, тегеләре тагы бер-ике ук атар арага кү¬ чеп өлгерә. Солдатлар, гарьләнеп-комарланып бара торгач, ике 328
Рягыпа аа яшел дивар булып урман калыккан шактый та¬ кыр юлга килеп чыктылар. Алда, күз күреме җирдә, янә йолачылар күренде. Алар, качып китәргә ашыкмый гына, берсеннән-берсе оятсыз, бсрсснпән-берсе хурлыклы сүз¬ ләр такмаклыйлар нде. Драгуннар һәр казаклар, уртла¬ рын чәйни-чәйни, бер төркем оятсыз ворлар артыннан ташландылар. Кысан урман юлы карательләрне сөзәк үргә алып ме¬ нә иде. Чагылнын нн биек җирендә кабат пәйдә булдылар болачылар. Монысында әшәке такмакларын такмаклап кы¬ на да калмадылар, берничә шугы, ыштаннарын төшереп, шә¬ рә артларын күрсәттеләр, өстәвенә мундирлы бәндәләр ягы¬ на таба берничә дистә ук та җибәрделәр. Язымга — таем дигәндәй, бер хәлсез ук сотник Бирдебай атынып мангае- на килеп кадалды. Көрән айгыр йөрәк өзгеч тавыш бе¬ лән кешнәп җибәрде. Бирдебай атының мангаена башагы гына кереп өлгергән укны тартып алды, аны җиргә атты да, яшен тизлегендә җитәктәге атына күчте һәм, ачуын¬ нан күзләрен кан баскан хәлдә, үр сыртына таба чапты¬ рып китте. Казаклар йөзбашына тагылдылар. Шкапскин- нын драгуннары да атларын әйдәргә мәҗбүр иделәр. <Ворлар» исә түбәдә тагы бер күренеп алдылар да юкка чыктылар. Бирдебай һәм анын казаклары, үр сыртына менеп җи¬ түгә, атларын адымга күчереп тә тормастан, түбәнгә — Тар үзәнгә омтылдылар. Алда тап-тар ерганак булып туп- туры юл сузылган, аның ике ягына да мәгърур пәһлеван чыршылар баскан. Шунысы сәер, юл тын һәм аулак, хәт¬ та бераз шомлы, солдатларны үртәп-ирештереп алдан барган ворлардан җилләр искән. Әмма ярсыган-шашынган казаклар төркеме мода игътибар итмәде — сукыр ачу аларны һаман алга әйди иде. Менә үзәнгә дә төшеп җиттеләр. Төркем алдында ялан¬ гач кылычын уйнатып барган Бнрдебайның аты, аякла¬ ры сумалага ябышкандай, кинәт туктап калды. Ул ара¬ да, драгуннарын ияртеп, капитан Шкапский килеп җитте. — Ни булды, сотник? — дип кычкырды ул, кплә-ки- лешкә, һәм йөзбашы янәшәсендә тукталды. — Сазлык,— дип сукранды тегесе, чыраен сытып.— Әнә, бүрәнәләрдән түшәүлек салганнар. Юртсак, атлар¬ ның аякларын сындыруыбыз бар. — Да-а, әллә ниткән шөкәтсез урын, хәтта һавасын¬ нан кабер нее килә сыман,— дип килеште аның белән капитан һәм артына борылып, карашы белән кемнедер эзлн башлады.— Әй, такырбаш, бу юл кая алып бара? 329
Юлсабар татар алгарак узды, хуҗасына бирелгән эт сыман. Шкаискийга төчеләнде: — Мондагы юлларның барысы да Әүҗән-Петров за- вутыпа илтәләр, галиҗәнап. Ике-өч күлемнән барып та җитәрбез, боерган булса. — Яхшы, безгә шул кирәк тә,— дип нәтиҗә ясады от¬ ряд башлыгы һәм йөзбашы Бирдебайга карады — Әйдә, бу җәһәннәм базын тиз генә үтик тә, берәр хозуррак җир¬ дә күлемгә туктарбыз, тамак ялгарбыз. Күпердән чыккандай шакы-шикы килеп, түшәүлек өс¬ теннән кузгалдылар. Агачлар сазламыкка күптән салын¬ ганнар бугай, күбссс черегән — атлар әледән-әле бот тө¬ беннән үк бата, солдатларның әле берсе, әле икенчесе ияреннән егылып төшә. Алай да акрын гына алга бара отряд, инде түшәүлекнең урта бер җиренә җиттеләр. — Черт, юл түгел, әллә нәрсә бу,— днп сукранды Шкапский. Ул сүзен әйтеп бетермәде, нәкъ каршысына, юлга ар¬ кылы карт чыршы шатырдап авып төште. Ни булганын аиышып өлгермәделәр, һавада нәрсәләрдер сызгырды, ул да түгел, капитан чайкалып куйды һәм гөрселдәп түшәү¬ лек өстенә барып төште. «Әмин угы» дип Бөрҗән кешелә¬ ре теленә кергән укларның берсе аның күкрәген тишеп чыккан нде. Бнрдебай түрәсе янына ташланды. Мәгәр ур¬ ман эченнән сызгырып килгән уклар да шул кадәр иш¬ ле иде ки, йөз башында капитан кайгысы калмады. Ул селәүсен җитезлеге белән нярснә менеп алды, атын кире борды. Драгуннар һәм казаклар аның үрнәгенә иярделәр. Борылып буталышкан арада, тагы алты-җиде гаскәри иярләреннән очып төште. Ат аягы хәсрәте калмады — тү¬ шәүлек буйлап кирегә чаптырып киттеләр. Тик ук атар ара үтәргә өлгермәделәр, бу яклап та юлга аллы-артлы нкс агач авып төште. Чарасыз калган яугирләр бер урын¬ да бөтерелергә тотындылар. Нәкъ шул мизгелдә төркем өстенә гөрселдәп карт карагай ауды — дистәләп кешене һәм атны сытты. Аннан инде агачлар әле уңнан, әле сул¬ дан егыла башладылар. Өстәвенә, ук яңгыры көчәйгән- нән-көчәйде — отряд күз алдында эреп бетә бара нде. Шулчак әллә каян гына ярсу атында Көчекбай килеп чыкты. Кулында—имчәкләп ясалган саллы гына гөрзи. Шунын белән әле уңга, әле сулга кизәнеп, каушап кал¬ ган каратларның башларын изә, тнрә-якка канлы ми бот¬ касы чәчри. Алай башлыгына тагылып ук килгән Әмингә һәм башка егетләрнең кылычларына эш тә калмый хәтта. Ниһаять, солдатларның исән калганнары исләренә ки¬ 330
леп мылтыкларына ябыштылар. Әнә берсе мушкетын Кө¬ чекбайга төбәде, тәтесен басарга чамалый. Шуны күреп алды да камчысы белән атына сукты Әмин, ыргып Кө¬ чекбай алдына чыкты, әлеге драгун өстенә ташланды Шул мизгелдә мылтык гөрселдәде — егет бер якка янтай¬ ды һәм лайлалы бүрәнәләр өстенә шуып төште. Драгун мылтыгын икенчегә корырга маташкан арада, Көчекбай ана очып кунды һәм гөрзие белән бер сугуда башын бе¬ лен итте. Әмма шул ук мизгелдә аркасында сөцгс тиме¬ ренең салкынын тойды. Очлы тимер рәхимсез рәвештә йөрәгенә якынлаша иде. Мәгәр инде отрядның да җыры жырлангаи. Гаскәри¬ ләр өстенә һәр тарафтан ташланган болачылар аларны чаба-кпсә, сыта-изә — аяусыз кыйрата башлады, һөҗүм шулкадәр көтелмәгән булды ки, драгуннарның күбесе мылтыкларыннан бер тапкыр да атарга өлгермәделәр. Орыш башлануга чирек сәгать тә үтмәгәндер, түшәү¬ лек өстен кан басты, ясалма юл үле гәүдәләр белән тул¬ ды. Болачылар тәмам ярсып, орыш комарлыгыннан кы¬ зып җиткәндә, Тар үзәндә бер генә исән драгун да, ка¬ зак та юк иде инде. Әлеге канлы мәхшәрдән нибары бе¬ рәү исән калды. Ул да булса, беренче ук сызгыруын ишеткәч тә, атыннан егылып, юлга аркылы ауган чыршы ботаклары арасында үлгәнгә сабышып ятучы юлсабар татар иде. Болачыларның аны эзләп торыр вакытлары юк иде шул. Алар Көчекбай белән Әмин һәм шушы орышта шә¬ һит киткән тагы сигез кешенең үле гәүдәләрен җитәктәге атлары сыртына салдылар да. килгән юллары белән кай¬ тырга чыктылар. Хөкүмәт гаскәрләре үләксәләренә тоты¬ нучы булмады — козгыннар һәм бүреләр тун итсеннәр әйдә! Алар үр сыртына менеп житкәндә каршыларына кара болыт булып Елан-Эткол белән Яубасар алайлары килеп җиттеләр, һай-һаулап күрешкәч һәм ашык-пошык кына исәнлек-саулык сорашкач, Агыйделгә таба төшен китте¬ ләр Урман авызына житкәндә каршыларына уктай атылып килүче җайдак күренде. Ул ерактан һәм бик ашыгып ки¬ лә иде бугай, аты ак күбеккә баткан —төсен дә чама¬ ларлык түгел. Чапкын, яугирлэр янына җитүгә, шашыну¬ дан күзләрен кан баскан атын тыйды, тынына каплана- каплана, берәүгә дә төбәми генә кычкырып җибәрде: — Пр-ләр! Оренбурдан... бихисап урыс... пулклэры килә. Каферләрнең исәбе-хисабы юк! 331
Яубасар белән Елан-Эткол чапкын каршына баскан хәлдә башларын иеп, сүзсез калдылар. Яугирләрдән дә тавыш бирүче, хәтта төчкерүче-йөткерүче юк. Шул рә¬ вешле байтак торгач кына, ниһаять, Елан-Эткол телгә килде: — Яудаш кустыларыбызны җнрләек тә, өйләребезгә таралаек. Аннан ннде хатыннарыбызны, бала-чагалары¬ бызны, күтәрә-куа алган кадәр мал мөлкәтне алып, Ж,а- екка таба кузгалырбыз. Кан-кардәшләребез— кыр ка¬ закълары сыендырырлар әле безне. Кич җитеп, кояш Бөрҗән карурманнары артына төшеп чумарга җыенганда бөтен Нугай юлы купты. Хөкүмәт гаскәрләре якынлашудан өркеп, тәмам хафага төшкән халык — җәмгысы ун меңләп татар-башкорт, бала-чагала¬ рын, хатыннарын атларга атландырып, елкы-сыерларын куып, Җаекка таба кузгалдылар. Анда — казакъ дала¬ ларында үзләрен ни көтүен белмиләр нде әле алар. Унынчы бүлек Карышбашка ул Сөмбелә йолдызларының, ягъни Чел¬ лә аеның урталарында кайтып төште. Нә аяныч, өенә ке¬ реп, .мондагы тын вә имин йортның һавасын сулауга, Бөр- җәндәге һәм кайту юлындагы кайнарлыгы сүрелеп калды. Ул, бит, туган туфрагына аяк басуга ук, шәкертләренең һәм фикердәшләренең бер ишеп Гъәйнә-Уса якларына, икенчеләрен — Себер юлына, өченчеләрен — Чистай вә Казан өязләренә чыгарып җнбәрмәкче, халаекларны дәр¬ рәү күтәрелергә чакырып, чаң сукмакчы иде. Мәгәр ния¬ тен җиренә җиткерергә ашыкмады. Юынып, ашап-эчеп алуга, кабат ак якка кереп бикләнде, намазлыгы өстенә утырып, уйланды да уйланды. Болай суыиып-сүрелеп, шпкләнеп-шөбһәләнеп калуы¬ ның сәбәбе—бөрҗәннәрнең артыннан куып җитеп тап¬ шырылган хәбәрләре иде. Ие, Бөрҗән иләүе тулысынча купмады, Себер юлыныкылар исә бөтенләй атларга да менмәде, хәтта гомерлек гыйсъянчы саналган Юлай бу¬ лып Юлай старшина кымшанмады. Өстәвенә, Оренбур ягыннан бихисап урыс пулклары килә икән, дигән сүзләр йөри. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, кичә генә соңгы төнге¬ легендә аны куып җиткән чапкын болачы башкортларның йорт-җирләре белән кыр казаклары ягына качып китүлә¬ рен җиткерде. Димәк кп, ул ниятләгән, ул уйлаган дәррәү кузгалу барып чыкмады. Нишләргә? Мондый хәлдә Гъәй¬ нә татарларын күтәрергәме? Татар-мишәрләрне җилкен- 332
леру аларны да күрәләтә тәмугка илтеп тыгу булмасмы? Уй-исәпләре шулкадәр лә буталчык, авыр иде ки, Батыр¬ ша тәмам чиргә сабышты, урынга ятты. Тән вә рух зәгыйфьлеге эчендә киң агач караватында атнага якын аунады мулла. Шул чарасыз көннәренең бе¬ рендә капкасы төбенә дүрт сибайлы килен туктады. Ул да түгел ишек шыгырдады, алгы якта мишәр чәрәк итеп: «Узарга ярый тыргандыр бит»,— дигәннәре ишетелде. Бу көннәрдә ялгызы бәргәләнеп, шулкадәр йончыган иде ки, тавышка җиңеләеп киткәндәй булды, Миһманна¬ рына каршы чыкты Батырша. йөрәге сизенгән икән, ки¬ лүче — Гъәйнә абызы Исхак мелла иде. Батырша аны кочагына алды, мәгәр сәламенә җавап кайтарырга теле тотлыкты. Кунагын җилтерәтеп ак якка алып керде, аны көчләп диярлек урындыкка утыртты да гаҗизлектән са¬ ры суккан күзләрен абызга төбәде; — Сөйләгсл, Гъәйнәдә ни хәл вә ни хәбәр? — Хальләр әүвәлгечә,—дип башлады Исхак суза тө¬ шеп.— Халаеклар көтә-көтә көтек булдылар, мәгәр ко¬ ралларын ташламадылар. Алай да үзлегеннән күтәрелеп чыгарга җөрьәт итүче юк, сән вәлинигъмәттән хәбәр вә фатыйха көтәләр, хәзрәт. Бән беләмен, сәнең монда әзер чирү дә, кораллы яугирләрең дә юк. Вәләкин хикмәт ан¬ да түгелдер. Сән безгә өч-дүрт булса ла кешеңне җибәр, хәзрәт, йорттагы мишәрләрнең инанмагы вә куәтләнмәге өчен. Гъәйнәләр үзләренең ялгыз түгеллекләрең белсен¬ нәр — Хәердер,— дип җаваплады Батырша, бөтен йөзе белән яктырып. Ул ннде тәмам савыкканын тоеп, элекке¬ ге шат вә куәтле хәленә килгән иде.— Кайтыңыз, хәзер төрыңыз, берничә кеше җибәрермез, инша алла тәгалә. Шагырдап ишек ачылды һәм бусагада Зөлхәбирә кү¬ ренде. Ул әллә ире хафасыннан, әллә яңарак кына өчен¬ че оланыннан котылганга, тәмам суырылып, ябыгып кал¬ ган иде. — Сиңайтәм, табын әзер,—диде ул гадәтенчә сабыр гына. — Хубдыр,— дип куйды Батырша, зур канәгатьлек белән һәм кабат миһмаиына борылды.— Әй, мелла Исхак, юлдашларыңны алып кергел, капкалап алсыннар. Табында кабат яу турында сүз чыкмады. Кунаклар самавырда түгәрәк көе пешкән йомырканы арыш ипие белән ныгытып, чәй эчеп алдылар да кайтыр юлларына кузгалдылар. Батырша исә үзе белән ерак юлдан кайткан Борһанны эзләп китте. Көтмәгәндә урамда Ибраһим ат¬ 333
лы шәкертенә юлыкты. Ул егетне мәдрәсәнең тып-тыи иха¬ тасына алын керде һәм, як-ягына каранып алганнан соң, йомышын әйтте: - Хәзер үк ат менеп ал да, Орыш ауылыннап Галә- кәйне. Миргасыйм карьясынпап Максудны вә Уразколны һәм дә Торнадан Йосыф мелланы алып кмлгел! Ибраһим да, чакырылган бәндәләр дә атларын кыз талмаганнар күрәсең, өйләдән сон дәшелгәкнәрпең дүрте се дә мәдрәсәдә иделәр ннде. Мулла кунакларны һәм үзе¬ нең төп ярдәмчесенә әверелеп беткән Борһанцы мәдрәсәнең караңгы һәм салкынча бүлмәсенә алып керде, озын озак¬ ка сузмый, нотыгын сүзләде: — Сезне аның өчен өндәдем,—диде ул. Исхак абыз килеп киткәннән бирле ныгып, көрәеп киткән тавышы бе¬ лән,—якшы атларыгызга менеп, Гъәйнәгә барыгыз. Әү¬ вәл мелла Исхакка юлыгыгыз. Аннан ул күрсәткән Гъәй- нә җәмәгатьләре берлән Уран, Ирәкте, Гәрәй иләүләре халаекларына барып, аларны алып килерсез. Сез кайт¬ каннан соң шул ук тәртип берлә Әй буйларына вә һәм Шайтан-Күдәйләргә — әлхасыйль барча Себер юллылар¬ га вә һәм мөселманнарыбызга кушылып, хак җәл’ вә гъиллә2 хәзрәтемдәй нәсрәт1 * 3 вә истиганәт4 теләп, безнең мөселманнарыбызмы җәберләп вә хак динебездән чыга¬ рып, батмл5 дингә күпдермәккә һиммәтләнүче чиктән аш¬ кан залимләр илә, динебезгә вә дөньябызга мозарәтв вә яралар ясаучы каферләр илә каршы торышып җавапла¬ шыйк, дннемезне әгълә кылмакка һиммәт итәек Егетләр аның чакыруын бераваздап кабул иттеләр ■— Динебез хакына җаныбыз фида улсын, өебезгә кай таек, юлга әзерләнәек,— диделәр. Алай да Йосыф мелланың үз фикере бар икән: — Вәлинигъмәт, бәне Гъәйнәгә җибәрмәгез, бәне Әй буена юллагыз, анда белешләрем күптер,— диде ул. — Хәердер, бигрәк тә әйбәт,— дип, аның сүзен хуп¬ лады мулла. Егетләрне өйләренә озатты да үзе урамга чыкты Ба¬ тырша. Ул инде ябан халык белән очрашуны тансыкла¬ ган, алар белән сүзләшүне сагынган иде. Йортыннан ерак та түгел ихата киртәсенә таянып торучы ике адәмне күрек 1 Ж эл —олы. бөек. 5 Гъиллә — һәйбәт. 3 Нәсрәт — ярдәм. 4 Истпганәт — булышлык ’ Батил — бозык, дәрес түгел ’ Мозарәт — сугышу, янау. 334
алды Солтан Акбалтыр угълы белән агасы Мостафа икән. Мулла иплә-килешкә сүз катты: — Нн сүзләшәсез? Бераз дәшми торганнан сон Солтан телгә килде: - Гъәйнә иләүе халкы атларга атланалар, бире таба киләләр дәю күптән ишетәбез. Әгәр ул тарафлар килсә, безнең мишәрләребез дә һич икеләнми атларга менәрләр иде. Сүзгә йөнтәс кашлы, аз сүзле агасы Мостафа да ку¬ шылып китте: — Аилар килүен көтмәс тә иек шәят. Безнең мишәр халаекларын Яныш вә сотниклар туктатып торалар,— диде. — Сабыр итегез, өметегезгә җитешерсез,— дип юатты аларны Батырша. Ирләр шулай сөйләшеп торган арада авыл башында ниндидер атлылар күренде. Кулларында сөңге, җилкәлә¬ рендә яи-садаклар. Кораллы бәндәләр күренүгә, Батырша тетрәнеп китте - халаекларның кузгалуы микәнни?! Мәгәр аның өмете акланмады. Атлылар Карышбаш аша узучы арттагы авыллар булып, Бөрҗәп башкортла¬ рына каршы нахут чыкканнар, нмеш. Бу хакта аңа әлеге дә баягы Галәкән сөйләде. Батыршаны күрүгә егет орыш- лылар төркеменнән аерылып чыкты да хәзрәтне бер чит¬ кә тартты, ашыга-кабалана тезәргә тотынды: — Әй хәзрәт, указ килгән. Нугай юллары кузгалган¬ нар, ыстаршина Яныш камандасы атларга менеп, аилар өстенә барсыннар днп. Үгә кайтсам, бане иахутка язып, чирү кешеләре өстеннән сотник нтеп куйганнар. Гъәннәгә бармак мөмкин түгел. Әмма, хәзрәт, күңелегезне хуш то¬ тыгыз, бәнем Гъәннәгә бармакымдан пахутка бармакым хубрактыр. Мөселманнар кузгалуга, бән үз кулым астың¬ дагы кешеләрне сезнең карамакка алып кайтырмын. Хәердер... Батыршага яна мәшәкать өстәлде: Гъәннәгә бару ечен янә ике кеше табарга кирәк иде. Ул Борһаниы табып, ана Мөслим старшина камаидасыннан Әхмәрне, Казан өязле Исмәгыйльне алып килергә кушты. Ул арада Миргасыйм авылыннан Максут белән Уразгол күренде. Егетләр бар да җыелып беткәч, мулла баягы нотыгын кабатлады. Мә¬ гәр көрәш дәртеннән алгысыган яшьләрне үгетләп тору¬ ның кирәге юк иде. Алар атлары кебек үк ярсу — көн кичкә авышкан дин тормадылар, шунда ук Гъәннәгә ка¬ рап юл чыктылар. Инде бүгенгә ниятләгән эшләре эшләнгән, өенә кай- 335
тын тәһарәтләнергә, ахшам намазын укып алырга да мом кин иде. Ш\л уй белән йортына ашыкты. Вә ләкин ба¬ шындагы донья хафалары намаз-гыйбаләттән өсгенрәк иде. Уенда күргән-ншеткәннәре яңарды, шуларныц берсе нарат шырпысы сыман миенә төртелеп калды. Димәк ки, Яныш ыстаршина Бөрҗән халасклары өстенә пахут чыга. Тукта, тукта, указ хәтле указ булгач, бер Янышка гына килмәгәндер бит ул, барлык мишәр ыста рикшаларын а юллангандыр. Сөләйман Дивай угълы да, Шәрип Мсрәк угълы да, башкалар да ошбу мизгелдә Бөрҗәнгә нахутка җыеналардыр. Иа хода, монысы ни була инде тагын?' Мөселман белән мөселман суешсынмы, хак дин кешеләре бер-беренең каннарын койсынмы?! Тукта, бәлкн бу хәлне булдырмы)! калырга мөмкиндер. Бит ул вирнай ыстарши- налар да мөселманнар лабаса! Күңелләрендә аз гына иман заты булса да, үз кан-кардәшләренә кылыч күтәр¬ мәсләр. Тик үгетләргә кирәк үзләрен. Бүген Сөләйман старшина янына барып җитешмәс инде анысы. Ә менә Яныш Чуртанлыкүлдә генә. Бүген үк кузгалмаган булса, өлгерә әле, өлгерә! Ул капкасына җиткән җиреннән кисәк борылып, ике чакрымдагы Чуртанлыкүлгә китеп барды Авыл очында аңа Салих Мөкләй угълы очрады һәм тынына каплана-каплана, тыңкышланып, зарланырга то¬ тынды: Чал сакалларыма карап тормаганнар, хәзрәт, па- худка язганнар. Шул хәсис Яныш этлеге ннде... Мәгәр бән авылдашларга эттем: үз мөселманнарымыз илә сугышып, кыйрулашмагыз дип. Ие, кылычымны мөселман канына буясым юк! — Афәрин, Салихҗан, афәрин! — днп мактады аны Батырша җавабында.— Орышмау гына да түгел, мишәр¬ ләребезне явыз дошманнарыбызга каршы борырга кирәк. Тырышканда, инша алла, анысын да булдырырсыз. — Әй вәлипигъмәт, сүземне авызымнан тартын алып эттең. Карышбашлар берлә нәкъ шулай днп сүзләштек тә боз. Хәерлегә булсын, Яныш бүген яңа туган сабындай аек, башына кәләпүш киеп, тирлән-пешеп чәй эчеп утыра иде. Мәгәр чырае чытык, хафа-хәсрәте йөзенә чыккан. Алай да мулланы ачык каршылады, өстәле янына утырт¬ ты, чәй ясады. Батыршаның псә чәй эчкән булып иркен¬ ләргә, киерелеп сүзләшергә вакыты тар, теләге дә юк. Ул турыдан-туры төп йомышына күчәргә булды. Чәйне чы наяк астына бүлеп бер йотты да старшинага текәлде: — Ни хәл вә ни хәбәр, Яныш агай? 336
Старшина Указ килүен, анда ниләр язылганын сөйләп Вирдс. Аннан авыр итеп көрсенде дә: — Дәхи әллә нинди хәлләр булыр, һәр тарафтан төр- ■е хәвефләр ишетеләдер,— дин, сүзен түгәрәкләде. Әмма Батыршаның теле әле ачылып кына килә нде. — Әй Яныш агай,— диде ул, дустанә генә,— үзегезгә Вәгълүмдер, җаһил урысларның гайәтдән кичкән золым¬ лыклары вә җәфалары сәбәбендән мөселманнарымыз төр¬ ле бәлаләргә тарып торалар, дин вә дөнья көтешләре тар¬ лыгыннан бичара вә битакәт булмаклары өчен ерткыч бөр¬ кетләрдән өркеп очарга вә качарга әзерләнгән кошлар тик торалар. Ул мескен мөселманнарымызның бу рәвешле гаҗизлек хәлләрен күңелеңә китерел, анларны яклау ха¬ кында фәһем 1 итмәймүсең? Мөселманларымыз илә бер¬ гәләп, дин вә дөпьямыз мәнфәгате хакына, ул хәсис вә гайәтднн кичкән залим вә җаһил каферләргә җавап би¬ рик. аларның золымлыкларына каршы чыгыйк мәллә дим. Яныш авыр сулап куйды, дәшми-тынмый гына чыная¬ гындагы чәен эчеп бетерде һәм кунагы кебек үк, әйтер¬ сең гомерлек ахирәте, җылы һәм йомшак итен сөйләп китте: — Әп вәлинигъмәт, барча хәлләр мәгълүмдер. Белә¬ без кем, залимнәрнсң җәфалары хәлдән кичкәндер вә көн- нәи-көн артадыр. Әле менә тагы йортларымызда аз баһа- га эшләнә торган дегет кулланып күн ясау тыелып, ха- лаекларыбызга балык мае сатып алырга боерылды. Бер¬ ике сум чыгарыр җирдә ун-егерме сум тотарга калабыз. Әй, нигә сүлән торырга?! Эшләгәнең эт җыяр, арка буен бет җыяр. Безнең хәлемез әнә шуңа охшаш. Әйләнер тә- катсмез юктыр, тирә-ягыбыз уттыр... Сабырлык берлә өмидтә тораск. Ислам гаскәрләренең килү хәбәрләре көн- кән-көң күбрәк ишетеләдер. Әгәр ходай ул өмндкә җит¬ керсә, иншалла, бер төрле хәл итәрбез. Вә иллә мондагы аз мөселманнарымыз илә һиммәтләнср улсак, туфрак тик бик күп гаскәрле кяфирләргә каршы тора алмабыз вә йортларымыэны ташлап качмый башка чара тапмабыз. Барча авырлык безнен өскә төшәр. Башкортларга нәрсә?! Бер-бер хәвеф ишетсәләр, «һа» дигәнче хатыннары, кыз¬ лары берлә айлык азык-төлек алып, атларына менәләр дә җил тик җиңел күчәләр. Бәс, безгә бу хәлдә сабырлык кирәктер. Карап тораек, кем алдыра төшсә, шул якка аварбыз. 1 Фәһем— аң. аңлау. төшенү. 22 ч 101 337
Бу кадәр дә еансызлыктан каны кайнап чыкты Ба тыршанын, үзе дә сизмәстән тавышын күтәрде: — Хак сүзне әйтмәк тиешледер, Яныш агай. Сәнеп хәлен хәйләсе беткән, йоны ж иткән төлкегә охшаштыр Артыннан эт басып җиткәч, койрыкны гаһ унга, гаһ сул га салыр. Юк, сабыр гына утырып булмас, ыстаршнна. Ул эчелеп бетмәгән чынаягын этеп куйды, кисәк торып, урыныннан кузгалды, кайнарланып чыгып китте. Иртәгәсен башка старшиналар белән киңәшергә тиеш булса да, өлгерми калды Батырша. Мишәрләрнең байта гы, һәрвакыттагыча, бола кубарган халаеклар өстенә па¬ ху тка чыгып киткәннәр иде инде. Мулла, оясына ерткыч янаган ана кош мисалында, йорты белән мәдрәсәсе ара сында туктаусыз йөренә-йөренә, Гъәйнәдәп хәбәр көтте. Әмма хат-хәбәр күренмәде. Шик-шөбһә, борчылу-гасаби- лану эчендә сәгатьләр, көннәр үтте, ашкынулы уйлары ташкынында ялгызы шашынды Батырша. Ихтилалның илһамчысы җибәргән дүрт кеше һәм аның яуга фатихасы Гъәйнә тарафларының кәеф-халәтләрен үз¬ гәртте дә куйды. Моңа чаклы үзләренең уй-ниятләрен иң якыннарына да белдерергә шөбһәләнеп йөргән кешеләр, баштанаяк коралланган хәлдә, урам-мәйданпарга чыкты¬ лар, берссн-берсе тиз үк, менә бүген үк каферләр өстенә кузгалырга ярсыттылар. Бигрәк тә Чурагол һәм Исхак абызлар, ясаклы татар Акчура Яһутай угълы әрсезлән¬ деләр. Элегрәк вәгазьләрен аулак чокырларда, ерак ур¬ маннарда гына сөйли торган бу кешеләр, Батыршанык кызлырмак вә егетләмәк хатын кулларына тотып, мәчет¬ ләрдә, базарларда күренделәр. Бәндәләр, бәйге якынла¬ шуын сизгәң айгырлар кебек, алайларга тупланды, бүген үк дарга асылырга тиешле түрәләрнең исемнәре ачыктан- ачык яңгырады. Анысы моңа хәтле дә тнк ятмады Гъәйнә халкы. Ала¬ чык учакларында һич кенә дә ут сүнмәде: тимерчеләр берсен-берсе уздырып, кылыч койды, сөңге очлады, ук ба¬ шаклары чүкеде, чукмарларны тимер белән тышлады. Башап, Солтанай, Түмгәк һәм Акколыш авылларында — кыскасы, бөтен Тулва буенда бүген үк орышка ташла¬ нырга әзер атлылар тупланды, Сәгыйть Чубаркин алар белән чын сугыш уеннары уйнады. Ул арада Гъәйнә нләүснә яңа хәбәр таралды. Имеш, ясаклы татарлар урыс авылы Медянкидагы Шәвкун ба¬ кыр заводына һөҗүм иткәннәр, имеш, Торговиж һәм Со- колъек хәрби ныгытмаларын камаганнар, имеш, Быково 338
(Ът>с/1Ы урыслары Ачит кальгасына качын китеп кенә ко- ылганнар. Әмма бу сүзләрнең күбесе уйдырма иде. Мә- гвр алар ният ителгән максатларына ирештеләр: халык тәмам кызды, ярсыды, шашты. Ниһаять, яу дәртеннән алгысыган татарлар түзмәле- piap, волость үзәге Кызылъярга таба кузгалдылар. 28 ав¬ густ иртәсендә монда җыелган җайдаклар, авылга гына сыешмыйча, ындырлар артына ук бүселеп чыкканнар нде. Урам тыкрыкларда, базар мәйданында шау-шу, ыгы-зы¬ гы, гауга. һәркайсы сопли, кычкыра, кулларын бутый. Х<>ер, игътибарлабрак тыңлаучыга аларның ни дәгъва¬ лауларын, нәрсә таләп итүләрен аклавы мөмкин иде. Әнә берсе—тән кебек тазасы, бөтен битен көрән сакал-мыек басканы шашып-тилереп кычкыра: — Әй, халаек, бирән зәхмәтенә тарыган ыстаршнна Абдул Хуҗагол утълыи тотын дөмектерергә кирәк! Икенчесе аңа куәт өсти: — 1 !е шул, үзебезне йотканчы, җаный җәһәннәмгә олактырырга тәренең! — Тыгынганнарын коссын, мөртәт! — дип кушыла өченчесе. Тик күпме генә кычкырышмасыннар, ниятләрен га¬ мәлгә ашыручы күренми. Шау-шу исә артканнан-арта, бәндәләр шашына. Шул мәлдә халык иң күп тупланган базар мәйданында ат менгән ике кеше пәйда булды, йод¬ рыкларын бутый-бутый акырышкан бәндәләр, ләгъкәт- каргышларыи онытып, җайдакларга текәлделәр. Ул да түгел, берсеннән икенчесенә күчә күчә, авыл буйлап сүз Кнтте: — Акбаш батыр! Акбаш батыр! — Тегесе—Мостай баһадир. — Әпа, болар булгач, эш пешә! Чыннан да, әлеге бәндәләрнең ише, пәһлеван гәүдә¬ лесе Акбаш батыр икән. Ул янына елышкан йолачылар¬ дан гаярьрәк күренгән дистәгә якын егстие алды да, алар¬ иы ияртеп, иләү агасының моннан ук күренеп торган гүр¬ ничәсенә таба китеп барды. Инде алты дистәнб тутырып килүенә карамастан, яшь¬ ләрчә җитез һәм чос Мостай исә бер төркем ирләргә нин¬ дидер эш боерды. Тегеләре базар мәйданы артында ук буралый ята торган бура янына ашыктылар. Гыйсьянчы татарлар башлыгы Мостай үзе исә, кемдер туарып таш¬ лаган арбага менеп басты, беләгенә чукмар аскан уң ку¬ лын күтәрде — шау-шу тынып калды. — Гъәйнәләр!—днп кычкырды ул, карлыккан тавы¬ ■' 339
шы белән базар мәйданын күмеп.— Без бүген ялмавыз ыстаршина Абдул Хуҗагол угьлы белән аның ялганчы бнтекчесен хөкем итәбез. Ошбу ике сасык бер сүздә бу лып халаскларны талады, айларының канын эчте. Инсан нардан указ кушканнан артык ясак җыйды, шул акчага баеп, типтерде. Күреп-белеп тордыгыз, һәр икәве алым алмакка маһир, күпме каз-үрдәкне, акчаны, он-итне йотты ул капкорсаклар. Алар башкалар исәбенә кардәш-ыру ларын салым-алымнан коткардылар. Шул хәснсләрвеи туган-тумачалары өчен башкалар чираттан тыш чирү хез¬ мәтенә барды, олау куды, хөкүмәтнең башка йомышлары на чапты. Җитте, азгыннарга — үлем! Базар мәйданы өстендә күк күкрәгәндәй булды — йөз¬ ләрчә бугаз берьюлы дәһшәтле сүзне кабатлады: — Үлем! Үлем!! Үлем!!! Аннан ннде әле тегеннән, әле моннан аерым авазлар ишетелә башлады: — Указдан артыгын җыйган акчаларын кайтарсын! — Әй, тамагына таш булсын сана, кабыргасыннан асарга үзен! — Кылыч белән турап, этләргә бирергә диген! Кычкырыша торгач, сизмәгәннәр дә. Бая гына бура янына киткән ирләр кайрысы каезланган өч бүрәнә алып килгәннәр дә, аның икесен багана итеп утыртып, өченче¬ сен өскә аркылы салганнар — капка сыман нәрсә әмәлләп кунганнар икән. Ул да түгел, Акбаш төркеме күренде. Таза-таза егетләр, старшинаның кулларын артка каерып тотканнар да, артына тибә-тибә бнре алып киләләр. Аны кулга алу имин генә узмаган, күрәсең, Абдукның авыз- борыныннан кап ага, күз төпләре күгәргән, өсте-башы та¬ ланып, күлмәк-казакилары ертылып беткән. Старшинаны җилтерәтеп дар агачы янына китерделәр. Кайсыдыр ар¬ кылы агачка дилбегә ташлады, аны бик оста элмәкләп тә куйды. Әмма Абдукны асарга иртәрәк иде әле. Халык аны хөкем итәргә днп бердәм кычкырса да, мәйданның бер ягында аерым төркем булып торган аксакаллар үз сүз¬ ләрен әйтмәгәннәр нде. Мостафа арбадан төшеп, алар ялына килде: — Әйа, аксакаллар, сез нә дисез? — Безнең сүз — нл сүзе булыр,—-диде күрер күзгә ак¬ сакалларның барыннан да өлкәнрәк чал карт.— Халаек¬ ларны алдан, харам мал җыйган, динебезне, шәрнгать- йолаларыбызны санламаган адәм имгәгенә элмәк фарыз. Ил-җиргә гыйбрәт улсын! Амин. 340
Ул соңгы сүзен әйтеп бетергәндә, Мостай инде дар агачы ялында нде. Ул килә-килешкә бая гына үзе басып нотык тоткан арбаны эләктереп алды һәм аны җиңел ге¬ нә сөйрәп, элмәк астына китереп кунды. Хөкемгә тартылган старшинаны шунда мендереп бас¬ тырдылар, муенына элмәк кидерделәр. Егетләр төркеме шаулашын аның аягы астыннан арбаны тартып алуга Аб¬ дулла Хуҗагол угълы һавада асылын калды. Старшина¬ ның гәүдәсе бер-нке мәртәбә тартылып-тыбырчыныи алды да катты. Чырае башта кызарды, аннан күгәрен каралды, аркылы тешләнгән теле авызыннан чыгып зәңгәрләнде. Мәгәр аны кызганучы булмады. Киресенчә, шашынган лалык һаман да ләгънәтле, нәфрәтле сүзләр кычкыру¬ ында: — Теге йомраны, лисеренең дә башын элмәккә ты¬ гарга! — Ие, тәмугның салым-ал ымнарын теркәсен! Анысын асып тормадылар. Мостай тегенең җирдә ау¬ наган гәүдәсен бер җилкенүдә аягына бастырды да чук¬ мары белән такыр башына орды — тегесе «әһ» дияргә дә өлгерми җан бирде. Ничә еллар буе үзен кан елаткан түрәләрдәй үч алу ләззәте авылга җыелган халаекны тагы да гаярьләндереп, комарландырып җибәрде, яшьрәкләр баш өсләрендә йод¬ рыкларын, камчыларын болгый-болгый кычкырышырга тотындылар: — Акбаш батыр! Алып бар безне кальгалар өстенә! — Усасып да, Көңгерен дә туздырып ташлаек! — Дөрләсен бөтен Чулман буе! Сүзгә бнк үк оста булмаса да, Акбашка да арбага ме¬ неп басарга туры килде — халык гөжләүдән туктады. — Ашыкмаек, егетләр,—дип башлады гыйсьянчылар башлыгы сабыр гына.— Бер кадәр аланларны барлаек, башлыкларны җыеп сүләшәек. Тагы ике көннән, йәгънн ашлык сугу аеның берендә Уса-Көңгер юнәлешендә куз¬ галырбыз. Җыелу урыны — шушы Кызылъяр авылы, ба¬ зар мәйданы. Волость үзәгендә ике көн буе тынлык хөкем сөрде. Старшинаның дар агачына асылган, каралып кисәү бул¬ ган гәүдәсе халаскның котын алып җилдә чайкалып тор¬ ды. Аны җирләргә дигән фатихасын мулла өченче көнне генә биргән, имеш. Алай да Айдукнын, мәетен зиратка кертмәделәр. Старшина үләтбазы янындагы шайтан таягы баскан кысыр җиргә күмелде. Сентябрьнең берендә базар мәйданы иртә таңнан гөр¬ 341
ләп тора иде инде. Биш лист.» чамасы егет атларына ме¬ неп алганнар да, пахут чыгарга дәртсенәләр. Менә алай башлыгы да күренде, мәгәр ул егетләрне куандырмады. — Бераз көтәек, җыела төшсеннәр,— диде Акбаш һәм каядыр китеп югалды. Яугир егетләр чарасызлыктан тел кашып, ярсыган йө¬ рәкләрен басар өчен усал сүзләр кычкырышып торган арада авыл башында ниндидер атлылар күренде Пөз ил¬ леләп жайдак! Кулларында кылыч-сөңгс, иңнәрендә — ян- садаклар. Болан коралланып, атларга менгәннәр икән, димәк ки, үзебезнексләр. Болачы егетләр аларны шатлык¬ лы авазлар белән каршылады. Әмма яңа килүчеләрнең чырайлары нурсыз вә ачулы нде. Җитмәсә башлыкла¬ ры — базык гәүдәле ир уртасы кеше, мондагылар япына килеп җитүгә дәһшәтле боерды: — Коралларыгызны ташлагыз да өйләрегезгә таралы¬ гыз! Болачылар аның сүзен уенга алдылар. Ник дигәндә, алар ннде яңа алай башлыгын танып өлгергәннәр иде. Күршедәге Барды иләүе старшинасы Туктамыш Ишбулат угълы! Ул бит моннан атна элек кенә болачыларныи Тул- ва тугаендагы җыенында Гъәйпә иләүе старшинасы Аб¬ дул Хуҗагол угылын үл төрергә кирәк дип, халыкны үзе үк котырткан иде. Нишләп әле бүген үзенең кап дошма¬ ны Абдукпы аскан егетләргә мондыен көфер сүз сүзли? Шаярта, билгеле. Әмма Туктамыш старшина шаярмый иде. Ул болачы егетләргә өстән генә мыскыллы карап карап торды да янә үкереп җибәрде: — Йә. ни дип каттыгыз?! Ян-җәяләрсгезне. сөңгелә¬ регезне әнә теге кибет буена ташлагыз да, марш, марш өйләрегезгә! Егетләр ннде аның уйнап сөйләмәвенә төшенделәр. Мәгәр бу бәндәнең кинәт үзгәрү сәбәбен аңламадылар. Кая ул әлеге кызу көннәрдә икейөзле һәм мәкерле адәм¬ нең эчендәге этлекләрен аңышу! Соңрак, восстание ял¬ кыны сүнеп калган имии елларда да күпләр чын йөзеп танымадылар әле Туктамышның. 1755 елның каннар уты сүрелеп унике ел үткәч, старшина Ишбулатов әби патша Екатерина-Санняпсң законнар чыгару комиссиясенә де¬ путат булып сайлангач кына күрәчәкләр аның саф асы¬ лын. Батырша яуында ихтилалга теләктәшлек итмәгән, бәлки көндәше Абдул старшинаны болачылар кулы белән юк итү өчен генә кысылгалап йөргән икән ул хәсис. Базар мәйданындагы хәлне җиткергәннәр күрәсең, 342
атын камчылап Акбаш килеп җитте, ярсу айгыры Тукта¬ мышныкы өстенә менә язып, тыелып калды. — Сән, сән нишлисең, ыстаршина?! — дип үкерде ул, уйнаклаган атын бер урында тота алмыйча.— Кит, хә¬ зер ук югал күз алдыннан! Югыйсә... Ул зыңгылдатып кынысыннан кылычын тартын чы¬ гарды, аны башы өстенә күтәрде. Шул мәлдә пидер сыз¬ гыргандай булды — Акбашның киң күкрәгенә тал саплы ук килеп кадалды. Алан башы гаҗәпсенеп як-ягыпа ка¬ ранды, аннан кисәк чайкалды һәм гөрселдәп җиргә барып төште. Аны яклап кылычларын алган тагы биш-алты егетнең дә гомерләре шулай ук уктан киселде. Болачы¬ ларның калганнары кинәт хәрәкәткә килеп, авылдан чит¬ кә ташландылар. Мостай аларны Кызылъярдан ике чак¬ рымда гына куып җитте. — Тукта, туктагыз! Кая барасыз?! Егетләр әле кая баруларын да, ни кылачакларын да белмиләр идс. Мостайны күреп, исләренә килделәр, өр¬ кетелгән куяннардай чабуларыннан кызарышып куйды¬ лар. Мостай исә тыныч кына әйтеп салды: — Хаклык сездәдер, мөгаен. Туктамышныкылар шак тый ишле күренә, булган көч белән генә кыйрата алма¬ быздыр үзләрен,.. Ярый, әйдәгез Карышбашка. Батырша хәзрәт катына. Нишләргә кирәклеген ул әйтер! Гъәйнәгә дип юл чыккан егетләре киттеләр дә, суга төшкәндәй юк булдылар. Бер көл көтте аларны Батырша, лке көн көтте, үзе читлектәге арсландай йөренде. Гаҗиз¬ лектән аптырагач, Яхъяга юлга җыенырга, Гъәйнә хәл¬ ләрен белеп кайтырга кушты. Әйа, анысы да китте дә батты. Көтү, көенү эчендә атна үткәрде, хәбәрсез-нисез, тулы билгесезлек шартларында янә ике көн узды Ни¬ һаять, капкасы төбендә таныш түгел җәяүле пәйда бул¬ ды. Әлеге бәндә сәлам бирмәде, телсез кеше сыман шым гына билендәге калтасыннан язу чыгарды. — Бу мәктүп кемнән вә сән кемсең? — дип сорады мулла, теткәләнеп беткән хатны кулына алып. Сәер юлчы шунда гына телгә килде һәм серле генә сөйләп китте: — Әй хәзрәт, бәнем кем идекүм вә бу язу кемдән идү- ке сәңа хаҗәт дәгүл. Бу язу эчендә әгъләм ителгәнне үзе¬ ңә хаҗәт эшкә җәһәтлән. Вә ләкин бу дустлык мәктүбе Борай җәмәгатеннән дәю белгел. Борай якларыннан, димәк кп дусты Сөләйман стар¬ шинадан. Мулла язуга бакты, шуннан файдаланып юлау- 343
чы юкка чыкты. Мәгәр Батырша инде ана игътибар итеп тормады, ул бетен барлыгы белән хат эченә кереп чумган нде. «Имам-әл-мөселмаи мәллә Баһадир шаһ хәзрәтләре¬ нә әгъләмдер,— дин укыды ул, иреннәрен кыймылдата- кыймылдата.— Сән ислам дине хакында һиммәт нтеп, Гъәйнәгә дүрт кеше җибәрдсксңне динебез дошманнары — монафикълар аңлап, ул дүрт кешенең артыннан тәкрар тәкрар күп кешеләр җибәргәннәр. Айларны тоту өчен вә халаекларны алдаулар, куркытулар берлә күңслләрепе чүктерер өчен. Әмма ул җибәрмеш дүрт кешенең хәбәрен чә вә һиммәтенчә Гъәйнәгә табыйгъ халаеклар мотлак улуп, гъәйнәләр килүгә атларга атланып, аларга кушы¬ лырга торалар иде. Вә һәм Гъәйнә халаекларының яры¬ мы атларга атланганнар иде. Шул хәлдә ул монафикъ¬ ларның кешеләре барыл, вурлар тотарга килдек, халаек- ларда андый нурлыкка һич киңәш юктыр дип, кешеләр өстснә кешеләр тәкрар тәкрар барып, халаекларның кү¬ ңелләрен чүктереп, бәндәләр икс яры бүленгәннәр һәм кешеләр дә үтерелгән. Тагы нн хәлләр булырын ходай белсен, кашки, халаекларны куәтләндерү' өчен күп кеше¬ ләр җибәрегезме, дәхи үз хозурыңда кешеләр алып торган булсаңызчы?! Ул динсез монафикълар ошбу төндә үзеңез- не һәлак итмәк касдында торалар. Бик тизлек вә һәм сак¬ лык берлә башыңызны коткаруга җәһәтләнегез!» Хат уйланырлык иде. Мәгәр ун диңгезендә кайнаудан мәгънә юк, нидер кылырга кирәк. Әнә, кояш та баюга таба бара, тизрәк чарасын күрмәгәндә, сукыр тавыктан каферләр кулына төшүең бар. Ул кайнап кайнарланып Борһанны эзләп китте. Ярый әле анысы өндә икән —■ ук башагы чүкеп маташуы. Батырша аны туры түшәм ас¬ тына чакырып кертте, шәкертләреннән һәм тарафдарла¬ рыннан Карышбашта булган кадәр бәндәләрне җыярга кушты: — Барлык кораллары вә атлары белән мәдрәсә иха тасына килсеннәр,— дип өстәде ул китәргә җыенган егет¬ кә. Үзе исә өенә ашыкты. Кайтып керүенә чоландагы җәя¬ сен, садагы белән укларын барлады, яу купканнан бирле берекче мәртәбә осгазбнкәсе белән ачыктан-ачык сөйлә шергә булды, Зөлхәбирәне ак якка чакырып кертте. Аны сы икс айлык кызы Зәнваиы имчәгеннән аермый гына тү¬ шен каплый каплый килеп керде: — Нн бар, атасы? Батырша хатыны каршына килде, бер кулы белән йом¬ 344
шак кына сабынны тотты, икенчесен Зөлхәбирәнең арка¬ сына салды һәм сагышлы сүз башлады: — Әй җәмәгатьләрем, күземнең нурлары, күңелем Со¬ рурлары, хәлләребез мөшкелдер, үземне һәм дә сезне сак¬ лый алмадым. Бүген төндә йортыбызны монафикълар ка¬ мап алуы, орыш булуы ихтимал. Бәка исә качып китәргә туры килмәгәе. Остазбпкә, пә кылгансың? Портта кала¬ сыңмы, әллә бәнем берлә китәсеңме? Яисә берәр шәкер¬ тем берлә Урал аръягына, туган төбәгеңә озатыйммы?! Зөлхәбирә бәләкәчен күкрәгенә кыса төште, баланың йөзенә текәлеп, байтак кына дәшми торды. Аннан инде кискен генә әйтеп куйды: — Ни күрсәк тә — бергә, хәзрәт! Ул арада мәдрәсәгә көрәштәшләре җыела башлады. Батырша алар янына чыкты. Кичке эңгер-меңгер куер¬ ганчы икс дистә чамасы кеше килде монда. Җәя-уклары, сөңге чукмарлары үзләре белән. Атларны иярле килеш мәдрәсә кырыендагы таллыкка яшерделәр, үзләре исә дә¬ ресханәдә йокларга булдылар. Батырша соңгы төнен хатыны вә балалары белән үт- кәрмәкче итте. Өенә кайтып, аларны юлга әзерләде, ри¬ зыклар, кирәк-яраклар төенләште. Мәгәр әле таңга ерак иде. Ул ятып алырга ниятләде, әмма күзенә йокы элен¬ мәде. Бар белгәнен укый-укый таңны аттырды. Тәрәзәләргә сыек яктылык сирпелүгә, урамнан тавышлар ишетелгән¬ дәй булды. Батырша кабаланып урыныннан төште, тәрә¬ зә буена килде. Нәкъ аның йорты каршында кораллы җайдаклар йөренә иде. Ул, тын алырга да шикләнеп, бас¬ кан урынында катып калды. Кемнәр аә күпме кеше бу¬ лыр? Тик болай торып урамдагыларның кемнәр икәнен дә, саннарын да белеп булмый иде. Кем белә, алар бәлки мәдрәсә >артлап, Карыш суы буеннан да камаганнардыр. Шунысы хак, бу кадәр атлыларның таң тишегеннән йор¬ тын урап алулары тикмәгә түгел. Мулла шикләнеп-шөбһәләнеп торган арада, урамда- гылар алдыннан тузгыган яллы кара айгырда кирпеч чы¬ райлы, кызыл сакаллы берәү узды. Батырша аны күрүе¬ ңә танып алды —Яныш! Хәзер инде бар да аңлашылды. Мөртәт жан аны тотып биреп, түрәләр каршында үзен акламакчы. Батырша алдагы якка чыкты, бала кочаклап яткан Зөлхәбирәгә эндәште: — Җыен, остазбпкә! Балаларны киендер дә, мәдрәсә¬ гә килерсез. Бән анда булам. 345
Ул ук-җәясен алып мәдрәсәгә килгәндә егетләр ннде бар да аякта, ни кылырга белми аптырашып торалар иде. Хәзрәтне күрүгә ана ташландылар: — Әйа. .хәзрәт, һәр тарафтан камап алганнар. Йөз илле чамасы булырлар. Ни кыласк, нишләек? — йә. ярар, бөтенләй үк хәвефкә төшмәгез. Ходайга тәвәккәл итеп, авылдан чыгып карарбыз. Нәние Зәнваны күкрәгенә кыскан, Таҗик белән Зө¬ ләйханы җитәкләп, остазбикә килеп җитте. Егетләр дә ат¬ ларын җитәкләп килделәр. Батырша хатыны белән төп¬ чеген аерым атка мендерде, Зөләйханы иярдәге бер шә¬ керте алдына утыртты, Таҗикның үзен аерым атка ат¬ ландырды, мәгәр егетләргә аны күздән яздырмаска куш¬ ты. Үзе җиңел генә сикереп атына менде, җәя-угын ку¬ лына алды да, айгырын мәдрәсәнең ачык капкасына та¬ ба атлатып китте. Тарафдарлары аңа иярде. Капкага җитәрәк барысы да коралларын орыш хәленә китерделәр. Ләкин сугышырга туры килмәде — урамда- гылар аларга карап, тын гына кымшанмый торалар иде. Бу яктагы йортларга сыена төшеп, авыл башына таба киттеләр. Дошман як һаман да шулай тораташ сыман хәрәкәтсез. Борчулы киеренкелек эчендә дүрт-биш йорт арасы үтүгә алда Янышның давыл яллы аты күренде. Старшина юлны кисәргә ниятли иде булса кирәк, айгы¬ рын урамга аркылы атлата. Батырша төркеме якынла¬ шуга ул кынысыннан кылычын тартып алды, гайрәтләнеп кычкырды: — Әй, хәзрәт, кан койма, орышсыз гына бирел! Батырша садагыннан ук алды, аны җәясенә ипләп, ке¬ решен тартты. Яныш исә, атын кисәк борып, кораллы егетләре артына кереп посты, шуннан сүгсиә-сүгенә җи¬ керенгәне ишетелде: — Анагызның... карап каттыгызмы?! Атыгыз, ат! Егетләре исә кымшанмадылар да. Шуннан файдала¬ нып, Батырша күн итеге үкчәсе белән атының корсагына тибеп алды — чаптырып китте. Төркеме аңардан кал¬ мады. Читән акулча капкасын чыкканда артына борылып ка¬ рады мулла — аларны куа килүче күренми, мәгәр Яныш¬ ның тозлап-борычлап сүгенүе монда ук ишетелеп тора иде. Мулла карашы белән балаларын, хатынын һәм баш¬ ка юлдашларын барлап чыкты да ныклы вә гайрәтле итеп: — Аллага тапшырдык,—диде. 346
Ике дистә чамасы лайдактан торган алай авылдан алты чакрымдагы урманга таба юртып китте. Бу вакыт исә тәмам чыгырыннан чыккан Яныш, эт җыймас сүзләр белән сүгенә-сүгенә, үзенең егетләре ара¬ сында бөтерелә нде. Шашынган старшина сүгенеп кенә калмады, берәвенең яңагына сукты, икенчесен атыннан сугып төшерде, өченчесенең башы өстендә кылыч уйнат¬ ты. Ниһаять, тыңлаусыз егетләрен күндерүгә иреште: от¬ ряд теләр-теләмәс кенә авылдан чыгып китте. Яныш үзе кырып йортларның берсенә борылды. Карышбаш тынып калды. Бу тынлык шул кадәр шом¬ лы нде кп, хәтта көтү куучылар да күренмәде. Бермәлне и шегалл арында, абзар-курада сыерлар кычкырыша, са¬ рыклар бәэлдәшә башлады. Икеләнә-шикләпә генә кап¬ калар ачылды, урамда куркынган мал-туар күренде. Ни¬ һаять, кояш тәмам күтәрелеп җиткәндә, көтү басуга та¬ ба юл алды. Алай да авыл төнге вакыйгалардан айнып җитмәгән нде әле. Кешеләр исләренә килергә өлгермәделәр, кыр капкада янә атлылар төркеме күренде. Җайдаклар, ак күбеккә баткан атларын чаптырып, урам буйлап үттеләр дә, туп туры Батырша мулла капкасына килен туктады¬ лар. Төркем алдында килгәне ияреннән атылып төште дә, капкадан эчкә узды. Гаҗәп, ишекләр ачык, өйнең асты- өскә килгән, җан әсәре күренми. Мостай ишегалдында ап¬ тырап йөргән арада гъәйнәләр янына Солтан Акбалтыр угълы килде. Сәлам бирмәде, авыр көрсенеп әйтеп куйды: —■ Соңардыгыз шул, соңардыгыз! Әйе, соңардылар гъәйнәләр. Әгәр Карышбашка һнчью- гы иртә таңнан килеп җитсәләр икән, хәлләр бөтенләй башкага әйләнер, Гъәйнә илен ялкын урар, ул гына да түгел, бөтен Чулман буен, Чистай, Казан өязләрен ут ал¬ ган булыр иде ләбаса! Унберенче бүлек Атында горур һәм гайрәтле утырса да, артыннан ши¬ ге куа килә иде Батыршаның. Чыдамады, тезгенен тарта төшеп, артына борылып карады. Яныш мишәрләре олы бер өер булып басу капкасыннан чыгып киләләр иде. Ул камчысы белән атына сыдырып алды һәм чаптырып китте. Яудашлары аңардан калышмады. Ниһаять, урман авызына җиттеләр. Аерым булып ал- гарак чыгып торган карт каен күләгәсенә кергәч, Батыр¬ ша кайнарланган атын туктатты, әле генә узган юлла¬ 347
рына күз салды. Анысы тыныч һәм аулак иде. Мулла ка¬ нәгатьлек белән битендәге тирен сөртеп алды, йөзенә ел¬ маю чыкты: — Шөкер, оланнар, котылдык бит мөртәтләрдән. Туктаудан файдаланып, карашы белән юлдашларын барлап чыкты. Азайганнар бугай. Әйе, кимегәннәр: әле Карышбаштан чыкканда гына төркемдә ике дистәләп ат¬ лы бар дип чамалаган иде. Хәзер исә җәмгысы—дистә ярым. Димәк, башкалары ычкынган. Ә болары да ташлап китсә?! Батырша үткер күзләре белән яулашларының һәркайсы йөзенә бага-бага, аларны кабат барлады. Юк, качмаслар! Монда аның нң якын шәкертләре, көрәштәш¬ ләре. һәркайсы сыналган, кат-кат тикшерелгән. Ул ди¬ гәндә утка керергә дә, суга төшәргә дә әзерләр. Менә үзе¬ нең якташлары — Себер юлы мишәрләре Максут Аксин һәм Уразгол Исламов. Казан өязенең ясаклы чая татары Исмәгыйль Алкнн, аның якташы — Мөслим Ибраһимов. Әнә мншәр егетләре Миррәхмәт Акъсәетов белән Ибрай Тимсргазин, Көпгер өязе татары Дәүләтбай Кәҗәголов. Провинциянең төрле юлларында туып үссәләр дә, инде бер¬ туган булып беткән башкорт егетләре Көчекбай Иман- колов, Нури Басканов, Чурагол Миңлебаев. Җәмгысы ун татар, биш башкорт. Алар берсеннән-бсрсе таза, бер- сеннән-берсе гаярь. Аннан да мөһиме — тугрылар. Бу бөркетләр белән теләсә нинди дошманга каршы торырга да, яманнан-яман бәлане ерып чыгарга да була. Алай да шатланасы урында көрсенде Батырша — арада аның үз улы булып беткән фикердәше Яхъя юк иде. Инде борылып, урманга кереп китәргә дип торганда, дала түрендә ялгыз җайдак пәйда булды. Ул юлсыз-ни- сез җирдән, кылганнары котырып утырган тау битләрен¬ нән мондагыларга таба томырыла нде. Батырша җәясенә үрелде һәм шул мизгелдә атлыны танып алды. Чаптарын ак күбеккә төшереп, мулла артыннан ашыгучы бу бән¬ дә — Яхъя иде. Аны кочып алырга әзер булса да, башкалар алдында хисен тышка чыгармады Батырша. Бары тик битараф кы¬ на: — Менә Яхъя мелла да килеп җитте,— дип куйды. Егеттән Гъәйнә хәлләрен сорап тормады мулла—бо¬ лай да билгеле. Канәгатьлектән комарланып атын урман¬ га борды һәм кисәк йөрәге чеметеп, күңеле йомшарып китте. Әйа, урман, мәрхәмәтле урман! Сән үзеңнең ба¬ кыйлык гомерендә кемнәрне генә җылытмаган да, кем¬ нәрне генә ач үлемнән саклап калмаган. Рәхимсез бәла- 348
казага тарыган күпме адәмиләр сыенмагандыр сәнең куе¬ нына, шәфкатьле урман! йә, казага юлыккан оланнарым¬ ның тагы бер төркемен кабул ит, яшел дәрья! Мәгәр урман авызы шәрә һәм шыр иде. Куаклар юк, эре агачларның да байтагы киселгән — сирәк. Монда ка¬ лу — иләк белән каплануга тип. Батырша тезгенен как¬ ты. атын урман ешлыгына әйдәде. Егетләре апа тагыл¬ гандай, артыннан кузгалдылар. Күп тә үтмәделәр, юкә кисендеге лапылыгына килеп керделәр. Ял итү өчен урынның моннан да кулаен махсус эзләсәң дә танмассың. Батырша туктады, атыннан төште һәм ян-җәясеп кара-кучкылланып утырган юкә үрентелә¬ ре төбенә ташлады. — Йәгез, ял итеп алаек, оланнар! Йокысыз төн үзенекен иткән — барысы да талчыккан¬ нар иде, муллага кайтарып сүз әйтүче булмады. Атла¬ рын тагы да эчкәрәк кертеп, билдән үлән үскән бәләкәй генә ачыклыкка тышауладылар да, тамакларын ялгап та тормаетан, кайсы кая җиргә аудылар. Мәрткә киткәндәй күпме йоклаганнардыр, якында гы¬ на ир-атлар сөйләшкән тавышка уянып кнтте Батырша. Елан чаккандай өтәләнеп аягына басты, яшь юкә ботак¬ ларын кулы белән аралап, урман авызындагы ачыклыкка күз салды. Йөздән артыграк булыр җайдак бер тегеләй- гә, бер болайга узгалап, нидер эзли, ул да түгел, кабат бер урынга җыелып, нидер киңәшә. Сизелә: урманны та¬ рарга җыеналар болар. Батырша шулай күзәтеп торган арада егетләр дә уян¬ дылар. Мулла янына башлап Яхъя белән Казан өязле Исмәгыйль килеп җитте: — Нәрсә бар, хәзрәт? — Янышныкылар ахры —безне эзлиләр,—дип җавап¬ лады Батырша, тегеләр сыман ук шыпыртлап,— Вә ләкин ыстаршина үзе күренми, хәсис... — Нишләйбез соң, хәзрәт? Сорау шыпыртлап бирелсә дә, аны егетләрнең бары¬ сы да ишеттеләр бугай, куркышып-шнкләнеп калдылар, юкә куелыгына ышыкланып, шым булдылар. Батырша исә бу мизгелдә уйларын кыл иләктән үткәрә, нинди дә бул¬ са карарга килергә тырыша иде. Ие, эзәрлекләүчеләр аларны авылда ук камап алганнар иде бит. Мәгәр өслә¬ ренә ташланырга ашыкмадылар. Мәдрәсә капкасыннан чыгып, басу ягына китүләрен карап-күреп тордылар, лә¬ кин ук атмадылар. Хәтта кем сасык җан Яныш әмереннән соң да урыннарыннан кымшанучы булмады. Аңлашыла 349
ки, әлегә кораллы мишәрләрдә Батыршага карата яман¬ лык касдлары 1 юк. Монда исә Яныш үзе бөтенләй кү¬ ренми. Орыштан курыккан, хәшәрәт җанын сакламакчы, явыз. Личек кенә булмасын, бу хәлдән файдаланырга, кан коймый гына эзәрлекләүчеләрдән арынырга кирәк. Үзе яннарына барса мәчеттәгечә вәгазь-нотык сөйләсә, аны ан- ларлар, хәерхаһлык күрсәтерләр бәлки. Ие. ие, катла¬ рына килергә дә, сүзләшеп, үгет-нәсихәт ясарга мөсел¬ маннарга! Ул инде әнә шул карарына килеп, урыныннан ук куз¬ галган иде. Кисәк туктан, кире борылды, жирдә яткан ян жәясен, садагын алды, егетләргә эндәште: — Мелла кем, Яхъя, һәм дә сән, Исмагул, бәнем бер¬ лә барамсыэ?! Ике егет ияртеп, урман ешлыгыннан чыгып килүче Батыршаны күргәч, жайдаклар тып-тын калдылар. Ян жәясенә, яисә кылычына үрелүче түгел, кыймылдаучы да юк — бар да тораташ булып катканнар. Аптырау вә га¬ җизлектә калган атлыларга кил ә-килешкә кычкырды мулла: — Әйа, мөэмин-мөселманнар... Мәгәр дәвам итә алмады, сүзен кабахәт җикеренү ава¬ зы күмеп китте: — Ни дип ат мылтыгы булып каттыгыз?! Атыгыз, ча¬ быгыз шул уйнаштан туганны! Тавышына караганда — Хәйбуш сотник. Әнә үзе дә күренде. Кипкән кабыктай чандыр Хәйбуш төркемдәге- ләрне этә-ега алга чыкты, кулындагы мылтыгын гыйсъян¬ чы муллага төбәде. Тагы бер мизгел генә тоткарлансаң да соц булачак иде. Батырша җәя керешен тартты, төэәми- нитми атып җибәрде. Сотник кинәт чайкалып куйды, ку¬ лындагы мылтыгын төшереп җибәрде һәм шуның артыннан ук үзе дә жнргә егылды. Ук аның уң колагы яныннан ке¬ реп, башын үтә кичкән идс. Бу хәл төркемдәгеләрне айнытып җибәрде, әмма ко¬ ралга тотынучы булмады. Арадан кайсыдыр: — Хәзрәт, безне атма,— дип ялварды.— Сәна яманлы¬ гыбыз юктыр, Яныш куганга гына килдек. — Хәердер. Өйләрегезгә кайтыгыз, мөселманлар. Эзәрлекләүчеләр белән очрашу болачылар өчен хәер¬ ле тәмамланды. Алай да тагы да монда калу турында сүзнең булуы мөмкин түгел. Атларын тотып алдылар да, 1 Касд — ният. 350
fурманның эченәрәк үттеләр. Лапылык баскан караңгы [бер чокырга җиткәч туктадылар, ботак-сатакны кылыч¬ лары белән турап, куышлар ясадылар, аларның эченә үлән һәм яфрак түшәделәр. Торлактагы тәүге көннәрендә үк атларның берсен су¬ ярга туры килде. Тамак тук, урын-җир көйле. Өстәвенә, тирә-юньдә әбиләр җәе тантанасы. Пошынмаган җанга нн кирәк тагы? Вафасыз иркенлек һәм хөрлек егетләрне алдый, юата иде. Алар һнч сәбәпсез көләләр, шаяралар. Бер Батырша гына, иреннәрен чәнни-чәйни, туктаусыз уй¬ лана, алдагы көннәрен күз алдына китерергә тырыша. Ярый, хәзергә җылы, суеп ашарга атлары бар. Килер бор көн: салкын җилләр исәр, кар күренер, атлар да бетеп китәр Җаен-әмәлси табып, базлар казыдың,— салкыннан котылдың да ди. Ә тамакны ни белән туйдырырсың? Дис¬ тә ярым ир-егеткә күпмегә генә җитәр ул атлар? Күр, әнә атна да үтмәде, инде икенчесен бугазларга туры килде. Юк, ризык хәстәрен хәзердән, кар төшкәнче күрергә ки¬ рәк. Егетләр пар-пар булып, авылларны урап килсеннәр, тамакка кабардай нн дә булса юлласыннар. «Сунарга» әүвәл. шушы төбәк кешеләре азык-төлекне тизрәк табарлар дип, Максут белән Уразголны озатты¬ лар. Ләкин тегеләре шул китүдән суга төшкәндәй юк бул¬ дылар. Әллә карат әтрәтенә барып каптылар, әллә... Юк, качтылар днп уйларга берәү дә җөрьәт итмәде. Дошман кулына төшүләре хактыр. Шуңа инанган хәлдә икенче парны — башкорт егетләре Сәфәр белән Чураголны юлга әзерләде хәзрәт, сак булу хакында кат-кат тукыды. Бер көн көттеләр егетләрне, ике көн көттеләр. Әмма «сунарчылар»ның болары да хәбәрсез югалды. Шул ха¬ фага төшеп уздырган төннең танинда качаклар ста¬ нында хыянәт мәгълүм булды — ясаклы татар Акчура аты, коралы-ние белән качып китте. Монысы инде һич көтелмәгән вә башка сыймас бер хәл идс. Батырша хафага калды, сүрелде, сүзссзләнде. Ул, йөрәгендәге ачу-сагышларны басар өчен, урманны урап-урап килде һәм тагы бер рәхимсез ачыш ясады — урман алларында вә юлларында ниткәндер кораллы бән¬ дәләр мыжлап тора нде. Чираттагы күзәтүеннән әйләнеп кайтканда үзләренең станнары кырында ук өч кеше ба¬ сып торганын күреп алды. Алар качакларның куышла¬ рына төртеп курсәтә-күрсәтә үзара нидер сөйләшәләр иде. Әйа, эзәрлекләүчеләргә күптән мәгълүм икәннәр ләбаса! Батырша тегеләрнең кире киткәннәрен көтте, аннан ашы¬ 351
гып торлакка кайтты, егетләрен күтәрде. Юлга, фәкать юлга! Бер көнлек җир кител. Чирмеш урманына керделәр Монысы инде Карышбашпың үтәдән-үтә күренә торган вак төяк агачлыклары түгел, чын мәгънәсендә карурман. Ул Чулман иделе буйлап ерак-еракларга сузыла — бер кереп адашсаң, исән-сау чыгармын димә. Хәер, монысы читтән караганда гына шулай тоела икән. Баксаң, адәм дигән азгын җан иясенең кулы ошбу карурманга да җит¬ кән — кая карама, анда чирмешләр утын-бүрәнә кисеп яталар. Аулаграк җнр эзләп йөри торгач, сазламык уртасын¬ дагы калкулыкка, куе наратлыкка урнаштылар. Инде төннәр сизелеп суытты — аннан-моннан гына корыштыр¬ ган куышларда тереклек итешле түгел. Янә дә килеп, ур¬ ман чагыштырмача аулак, утынчы чирмешләрдән башка җан нясе күренми сыман. Качак башы тагы кая барсын да, нн эзләсен? Сөңге очлары һәм куллары белән чокыр¬ лар казып, өсләрен ботак-сатак белән томаладылар. Мәгәр көтелгән иминлек килмәде. Утынчы чирмешләр әллә юри, әллә ялгышып, бнш-ун кешелек төркемнәр бу¬ лып, әле аннан, әле моннан стан янына килеп чыга то¬ ралар. Ярый әле аны-моны дәшмиләр, качакларны күрмә¬ мешкә салышып, борылып китә торалар. Монысы бер би¬ маза булса, икенчедән азык-төлек ягы хөртиләнде. Атлар инде бер кулдагы бармаклар белән генә санарлык калды. Ә калган егетләрне ризык артыннан җибәрүдә мәгънә юк — киткәне берсе кире кайтмый. Нидер уйларга, нидер хәл итәргә кнрәк нде. Ахыр моиа сәбәп тә килеп чыкты. Шулай беркөнне, Батырша карт нарат төбендә үзлә¬ ренең киләчәк язмышлары хакында уйланып утырганда, торлакта чит-ят кешеләр пәйда булды. Өс-башлары сә¬ ләмә, аякларында чабата, кулларында — балта-пычиы. Хак, утынчы чирмешләр. Тик нн калган аларга монда, ни даулаулары? Янәшәсендә яткан ян җәясенә үрелде Батырша, чакы¬ рылмаган кунакларга каршы күтәрелде. — Нә йомыш, энакумнар?! — диде ул, сүс сыман са¬ калы кендегенә җиткән, бераз бөкре чирмеш картына ка¬ рап. Тегесе чал мыегын сыпырып алды, кызарган күзләрен сөрткәләде, дустанә тавыш белән сүз катты: — Сесне пик күп кораллы кешеләр эслнләр — ерак- карак кнтегес,— диде ул, билендәге калтасыннан трөпкә 352
чыгарып.— Каптырырлар, тәки катыр җиппәрерләр үсе- гссне. Кайтарып дәшми генә чирмеш картына озак карап торды Батырша. Тегенеп чыраенда яманлык та, хәйлә- мазар да сизелми — дусларча ярдәм итмәкчс, күрәсен, бахыр. Урманчыларның башка сүз йомышлары юк иде бу¬ гай, үз телләрендә нидер сөйләшә-сөйләша китеп барды¬ лар. Батырша исә әле һаман да баскан урынында уйла¬ нып тора иде. Әйе, чирмешләр хаклы: станның ннде күп¬ тән каратларга мәгълүм булуы ихтимал — монда төплә¬ нүләренә егерме биш көн үтте ләбаса. Мулланың фикере яктырып китте, байдан бирле янында уралган Яхъяга эн¬ дәште: — /Кыеныгыз, күчәбез! Көн ярымлык юл китеп, очсыз-кырыйсыз урманның икенче бер төбәгенә төштеләр. Яна урында да шул ук ха¬ фа, шул ук уй. Кешеләргә җылы урын, ризык кирәк. Алар исә юк. Инде атлары да икәү генә калды әнә. Батырша качакларны янына чакырып алды: — Нишлибез? Күпме генә баш ватсаң да, егетләрне азык эзләргә җи¬ бәрүдән башка чара юк иде. Хәзинәдә калган ике баш атта дүрт егет «сунарга» китеп бардылар. Батырша дүрт яудашы, хатыны һәм өч баласы белән торып калды. Егетләр кичкә әйләнеп кайтмадылар. Ашык-пошык ко¬ рыштырган салкын куышларда ачка бөкшәеп кунарга ту¬ ры килде. «Сунарчылар» исә иртән дә күрелмәделәр. Ач¬ лыкка үзе түзә иде әле Батырша. Ә менә балаларның өзгәләнүләренә чыдар чама юк. Чарасызлыктан гаҗизлән¬ гән мулла җәясен-угып алып, урман арасына кереп кит¬ те. Берәр киек атып булмасмы дип, ярты көн йөрде, мә¬ гәр көзге урман кнек-җәнлекләре кырылып беткәндәй тын вә аулак иде — утынчы чирмешләрдән качып беткәннәр бугай. Башын салып кайтып килгәндә кечерәк бер аланда поши күреп алды. Җәясенә ук элде, керешен тартты. Ин¬ де атам дигәндә аландагы җанварның тышаулы ат икә¬ нен шәйләп алды, җәясе үзеннән-үзс түбән төште. Ул кыйналган-изелгән хәлдә куышына кайтып егылды, күзләрен йомды. Әмма тынгылык тапмады: имчәктаге Зәнва туктаусыз елый, өч яшьлек Зөләйха, әледан-әлс шыңшып ашарга сорый, җиденче яшенә чыккан Таҗик та өзлексез анасын йөдәтә. Бу хәлдә ата йөрәге ничек түзсен?! Батырша ашкынып 23 ч нн 353
куышыннан чыкты, Яхъяны ияртеп, теге аланга таба кит¬ те. Бәхетләренә, ат һаман да шул урында кырау суккан үлән сабаклары чемченеп тора нде. Тышааын чиштеләр дә, атны җитәкләп станга таба алып киттеләр. Алашаны чалгач, тунап, эчен ачканны да көтмәделәр, муен өлешен чабып алдылар да, корымлы чиләккә сал¬ дылар. Тагы сәгать ярымнан инде торлакта бәйрәм танта¬ насы нде. Әмма шатлыклы бәйрәм түгел иде бу. Икенче көнне төш вакытында алариы ике дистәгә якын чирмеш урап алды. Кулларындагы чукмар күсәк, балта- сөңге булуына караганда ниятләре изгедән түгел. Баш¬ лыклары — әлеге дә баягы бөкре чирмеш карты. Тик ул теге көндәгедән нык үзгәргән — кызгылт күзләрендә хә¬ тәр очкыннар. — Пес сесне,—дин башлады ул кыю I ына,—нср айдан пнрле урманыпызда асырынныз, сесгә һич яманлык нт- мәенчә һәм дошманыгыска мәгълүм итмәснчә. Ахыр сес лесгә яманлык иттегес. атымысны сундыгыс. Инде кур- камыс, үсемесне үлтерерсес дин. Коралларыгысны пире гес, үсегсс китегес! Батырша җәясенә ук элде, чирмешләр каршына басты. — Атыгызны түләмәк безнең остемсздә булсын. Вә лә¬ кин бүген үзегез якын килмәгез, атармыз,— дип гайрәт орды ул, угын чирмеш картына төбәп. Тегесе дә төшеп калганнардан түгел икән, җилкәсенә элгән җәясен алды, аңа ук элдереп, Батыршага төзәде, ләкин атмады. Мулла да угын очырып җибәрергә баз¬ мады. Рәнҗүле булсалар да, бәгырьләре катмаган икән — чирмешләр борылып киттеләр. Әмма инде качакларга да монда калу мөмкин түгел иде. Булган кадәр әйберләрен төенләделәр дә кузгалдылар. Җәя-сөңге белән кораллан¬ ган Батырша һәм Яхъя алдан юл сабып баралар, баш¬ калар исә кырык-нлле адым чамасы артта. Егетләр хә¬ зинәдә бар кадәр әйберләрне һәм дә Зәнва белән Зөләй¬ ханы алмашлап күтәреп киләләр. Үлән баскан снзелер-сизелмәс урман юлыннан әнә шул рәвешле ике чакрым чамасы үттеләр. Батырша инде ку- ланрак урынга туктап, төн уздыру хакында уйланып ба¬ ра нде. Кинәт артта Зөлхәбирәнең җан ачысы белән кыч¬ кырганы ишетелде: — Сиңайтәм! Борылып карауга шаккатты мулла. Урман юлында ниндидер җайдаклар айкала, кемнәрдер кычкырыша, ба¬ лалар чырылдый. Башта ул ук атмакчы булып җәясен 354
күтәрде. Әмма бу эшнең мәгънәсеэлеген абайлап, ян җәя¬ сен җиргә атты, Яхъя кулындагы сөңгегә ябышты, үзе гаиләсе ягына ыргылды. Шәкерте нсә сөңгесен кулыннан ычкындырмады, өстәвенә мулланы иңеннән тотып алды: — Чү, хәзрәт, кызма! Аларны коткару мөмкин түгел¬ дер. Үзен генә харап булырсың. Күрәсең ич, атлыларның исәбе юк. Батырша баскан урынында катып калды, ике күз тө¬ бендә дә энҗе бөртеге булып яшь күренде, калтыранган иреннәре арасыннан йөрәгенең ярасы саркып чыкты: — Җәмәгатьләрем, күземнең нурлары! Сезне һәм үзем ис яраткан бер ходаема тапшырдым, бәхил булыгыз! Яхъя исә, җан талашып, аны агачлар арасына сөйри иде: — Әйа, хәзрәт, соңарабыз! Чыннан да, җайдаклар инде боланга таба борылган¬ нар, атларын камчылап, урман юлыннан киләләр нде. Җан саклау тойгысы җиңде — остаз белән шәкерт урман ешлыгына кереп югалдылар. Өркетелгән боланнардай ярсып-шашынып төнката күп¬ ме юл үткәннәрдер, яктырып килгәндә бер чишмәгә тап булдылар. Туктап ял птә-итә, озаклап салкын су эчтеләр һәм чишмә башындагы зирекләр төбенә утырдылар. Шун¬ да пичек туры килсә шулай авып, йоклап киткәннәр, имеш. Ниндидер тавышка сискәнеп, икесе берьюлы уянганда дөнья ан ак — тын гына утырып тәүге кар ява иде. Ис¬ кәрмәстән бер-беренә карадылар, икесе бертавыштап кыч¬ кырып җибәрделәр: — Әйа, нә кылаек! Хәл, вакыйган, ачыргаланырлык нде. Өс-башлары юка, авызга алырга бер локма рнзык юк. Җитмәсә, үзләренең кайда икәнлекләрен дә белмиләр. Якын-тирәдә авыл, яи¬ сә бәндәләр яши торган берәр урын бармы? Ошбу карур¬ манда адашып, өшеп туңып җан тәслим кылмаслармы? Бер беренә карарга уңайсызланып, әнә шул хакта уйлан¬ дылар. Мәгәр күпме генә баш ватма, әлеге сорауларга җавап юк. Ни кылырга, нишләргә белми зар-интизар бу¬ лып утыра торгач, Батыршаның чырае яктырып китте, ко¬ лагына остазы Габделрахманның сүзләре ишетелгәндәй булды: «Башына бәла каза килсә, үземә килеп егыл!» — Әй мелла Яхъя, кузгал, китәбез,—диде ул, аягына калкып.— Казан юлына — Тайсугапга. Остазым Габдел- рахман ярдәменнән ташламас! Шулаен шулай да, тик кай тарафта сон ул Тайсуган? 23 355
Ундамы, сулдамы, әллә әнә теге ястык болытлар артын¬ дамы? Алай да чарасыз катып торуда мәгънә юк. Олуг диңгездә бөтерелгән йомычкалар сыман, аклыкка төрен¬ гән агачлар арасына кереп киттеләр. Кыйбланың да кан тарафта икәнен белмәгән хәлдә,та¬ мырыннан кубарылган агачлар төбендәге чокырларда йоклаттырып, яп-якты булып калган карурманда атна чамасы уралдылар. Ачлыктан хәлсезләнеп, кәүруз бүресе мисалына җиткән бу ике бәндәгә егылып үлүдән башка чара калмаган нде. һнч көтмәгәндә, шактый киң урман юлына килен чыктылар. Яна яуган карны арба тәгәрмәч¬ ләре ергалаган. Димәк, моннан кемнәрдер йөри, димәк, якын-тирәдә авыл бар! Әҗәлләре җитмәгән икән әле — юл аларны бәләкәй ге¬ нә татар авылына алып төште. Ярлы гына агайның җылы өе, таралып пешкән тары боткасы алар өчен фәрештә ка¬ наты булды. Качаклар юл сораша-сорэша, бер уңайдан хәер эсти- эсти, Нәдер волостена килеп чыкканда дөньяга инде кыш хуҗа булган иде. Туңудан тешләре-тешкә тисә дә, Тай- суганга якты күздә керергә базмадылар, кайсыныңдыр ындырында саламга чумып, караңгы төшкәнне көттеләр. Ниһаять, тирә-юньне эңгер басты, Батырша оясыннан чыгып, аякларын язды һәм күптәнге таныш йортка таба кузгалды. Яхъяның аңа иярүдән башка чарасы юк иде. Габделрахман аларны ачык каршылады, мәгәр чыра¬ енда һәм үз-үзен тотышында ниндидер шик-өркү сизелеп тора иде. Табынны мулдан әзерләтте, әмма хатын-кызлар га урам як тәрәзәләрне томаларга кушты. Аннан инде кунакларны өстәл янына утыртты һәм, алар сүз башла ганны да көтми, әйтеп куйды: — Бән сәнең хәлләреңне беләмен, Баһадиршаһ. — Белүең бигрәк тә әйбәт, хәзрәт,— дип, шатлыгын белдерде гыйсьянчы мулла.— Без бичараларны мәдрәсә¬ ңә сыендыра күр, шәкертләр сылтавы белән. — Әй, Баһадиршаһ,— дип өзгәләнде Габделрахман кашыгын кулына алып,— инде өч-дүрт тапкыр пыр туз¬ дырдылар мәдрәсәне, һәр шәкерттән пашпурт таптыра¬ лар, ата-бабасы хакында төпченәләр. Монда сыгынсагыз, үзегез дә кабарсыз, бәне дә хур иткәйсез. Йәгез, аштан үрелегез. Сөйләшми генә шулпага ябырылдылар. Батырша, үп¬ кәләгән баладай, дәшми-тынмый ашавында. Тик ни дисең инде монда? Бәлки, чыннан да хәл шулайрактыр. Хак, Тайсуган олы юлдан ерак түгел, узып-кнтеп йөрүче өзел¬ 35(5
мидер. Димәк, аулаграк авыллар ягына авышырга кала. Андый тыныч җир исә Шушма суы буенда гына. Уйларын Габделрахман бүлде: — Ачуланма, Баһаднршаһ, һич кенә дә сыендыра ал¬ мыйм. Мунчада йоклап чыгыгыз да, иртүк кузгалырсыз, боерган булса. Апасы, мосафирларга ипи, җылы киемнәр әзерлә! Итле токмач тансыклаткан иде. Алай да ашы аш бул¬ мады Батыршаның. Бар дөньяга рәнҗеп, тсләр-тсләмәс кенә тамагын туйдырды да. Яхъяны ияртеп, мунчага китте. Алар йокыларыннан торып, Зәй буе әрәмәсенә төшкән¬ дә көн әле яктырмаган нде. Елгага житәрәк Батырша тук¬ тады һәм кайчандыр үзе кинәнеп печән чанкай аланнарга карап, уйга калды. Колагына Тутыяның көмеш тавышы ишетелгәндәй булды — дөнья яктырып китте. Әмма рәхәт мизгел күз ачып-йомганчы юкка чыкты, каршына мең со¬ раулы карлы юл килеп басты. — йә, мелла Яхъя, нә кылаек? — диде ул янәшәсендә моңаеп торган егеткә. Тегесе уянып киткәндәй булды, беренче кар күренгән¬ нән бирле унлап йөргәннәрен сыгып чыгарды: — Әй хәзрәт, алланың язмышыдыр имди. Әнә теге таллыкка керәек тә, кар өстенә ятып, ачлыктан вә суык¬ тан туңып үләек! — Юк,— диде мулла кискен генә,— үземезне үземез үлтермәк — шәригатебезгә ха рамдыр. Терек җанда өмил бар, диләр. Хак тәгаләнең рәхмәтенә өмид өзмәек. Сүзен әйтеп бетерде дә, кисәк борылып, тар сукмак¬ тан Зәйгә таба төшеп китте Батырша. Адымнарының ныклы һәм ышанычлы булуына караганда, ул инде нәрсә¬ дер ният иткән иде. Авылдан авылга уздылар, йорттан йортка кереп, азык- төлек эстәделәр. Салкын мунчаларда, салам эскертләрен- дә төн үткәрделәр. Бик тә кызыксынучыларга үзләрен: «Нәдер иләүе Габделрахман мулла шәкертләремез»,— дип белдерделәр. Ниһаять, Сагышлы суының Шушма елгасына кушыл¬ ган җирендә утырган Нәдер старшинаның иске авылына килеп чыктылар. Билгеле, аларны монда да һичкем көт¬ ми иле. Шунысы өметле — Иске Нәдер олы юллардан чит¬ тә, хөкүмәт кешеләренең күзеннән еракта. Халкы да үз мөселманнарың: ипи кыерчыгы булса да бирерләр, ачтан үтермәсләр. Авыл өстенә ишелеп торган тау башындагы 357
урман авызына җиткәч, Батырша туктады һәм ничә көн¬ нәрдән соң беренче тапкыр хөр итеп әйтеп куйды: — Шушында төпләнәбез, мелла Яхъя! Шәкерте сагышлы күзләрен аңа төбәде, гаҗизлеге ярылып яткан сүзен авызыннан сыгып чыгарды: — Өйләре бик бәләкәй күренә, хәзрәт, фатир төшер¬ мәсләр. Батырша елмайгандай мөлаем карашы белән ошбу бә¬ ләкәй авыл өстенә карап-карап торды да, кулын алга — Шушма ярындагы үрдә ялгызы моңаеп утырган манара¬ сыз мәчеткә таба сузды: — Безнең фатир анау алла йорты булыр, мелла Яхъя! Кич булганчы агачлар арасында таптандылар да, күз бәйләнүгә кыю атлап авылга таба киттеләр. Мәгәр урам¬ га кермәделәр, ындырлар артлан мәчеткә уздылар. Бә¬ хетләренә, мәчет чоланының ншсте бикле түгел иде. Аны ачып эчкә үттеләр, караңгыда кармаланып, идәнен ачты лар һәм аллы-артлы сикерешеп базга төштеләр. Бүген¬ нән, менә шушы мизгелдән, аларның йорты да, гаиләлә¬ ре дә, мәгыйшәт иткән дөньялары да—ошбу караңгы баз идс. Уникенче бүлек Гөнаһына кереп булмый, посып калу дигәнең аның гамәлендә түгел, ниятендә дә юк иде. Барына да шул махмыр шаукымы сәбәп булды. Исәбе—әтрәтне Хәнбуш сотннк карамагында Карышбаштан чыгарып җибәрергә дә, бер-бер аулак почмакка сугылып, ияре бавындагы күн капчыкта чупылдап, күптән күңелен кытыклап йөргән хә¬ мерне шәпләп авыз итмәк вә егетләрен куып җитмәк нде. Әллә инде төнне йокысыз үткәрү галәмәте, әллә кичен, Карышбашка кузгалыр алдыннан шул шайтан суын күб¬ рәк җибәргән, кырый йортларның беренә кереп, йомры тутырып эчеп куюга башы әйләнеп китте, күңеле болга¬ нып йөдәтте, озак та үтми мәлҗеп төште. Юк, бу хәлендә урамга чыгасы килми иде Янышның. Егетләренә генә тү¬ гел, дөнья хәлен белеп булмый днп, янында калдырган Хәчтерүш Карабашка да күренәсе итмәде. Харам ризык җыюны карап-күреп торудан җиксенеп, каядыр чыгып олаккан йорт хуҗасының сәкегә өеп куелган урын җирен¬ нән киндер тышлы ястык сөйрәп төшерде һәм, хәл алыр¬ га дип, шунда таянды. Шул хәлендә йоклап ук киткән икән. Яныш уянганда кояш кыйбла як тәрәзәсенең карын¬ 358
дыгын алсуга манган иде инде. Ул үзенең озак йоклавы¬ на һәм шуңа да карамастан, башының һаман да рәтлән¬ мәвенә кәефе кырылып, сәке буендагы бәләкәй сабасына үрелде, янә бер чокыр тутырып эчемлек салды, аны үзенә бер олуг канәгатьлек белән эчеп җибәрде. Дөньясы тү¬ гәрәкләнеп, тын алуы иркенәеп китте, сабасы белән кам¬ чысын кулына алды да чыгарга ашыкты. Алларындагы солыны ашап бетергән атлар иртән кал¬ дырган урында, туры түшәм астында аягүрә черем итә¬ ләр, койрыкларын ялкау гына буташтырып, үзләрен бор¬ чыган чебен-черкине кугалыйлар. Алары урынында, тик шул хайваннарны саклап калган Карабаш кына күренми. Эчендәге җене кузгалып, хәсрәт сакчысын караштыра башлады старшина. Бакса, тегесе дөньясын онытып, та¬ ралып. нигез буендагы чирәм өстендә йоклап ята. Яныш ике сикерүдә егет янына килеп җитте һәм сигезәрләп үр¬ гән камчысы белән Карабашның арт санына сыдырды. Тегесе утлы кисәүгә баскан аю сыман үкереп җибәр¬ де, яшен ташы булып урыныннан купты, атлары янына торып чапты. — Уйнаштан туган, сасык,— дип сүгенде Яныш, аның артыннан җирәнүле карап.— Тиз үк атны китер! Шулай дип кайнарланса да, урамга чыккач ашыкмады старшина, атын акрын гына атлатып, басу капкасына та¬ ба китте. Аңа тагылып диярлек җансакчысы кузгалды. Кая һәм нигә дип ашыксын соң Яныш? Егетләренең кай тарафта икәнен белми. Алай да чамалый, әтрәт Карыш- баш урманын тарый булыр. Әмма урман кадәр урманга ялгыз башың дигәндәй, ннчек бармак кирәк. Ул Батыр- шаның этлеген кем белгән — әллә шаять агачлар арасын¬ да яугирләре өелеп ятадыр. Юк, анда бару һич кенә дә акыллы эш булмас. Акулча капкасын чыгуга, айгырын Чуртанлыкүлгә борды Яныш, үч-ачуын басарга тырышып, камчысы бе¬ лән атына сыпырып алды һәм җилеп юртып китте. Әмма аның чаптырып кайтуы бушка иде. Авыл тын, егетләр кү¬ ренми. Аларны эзләүдә мәгънә юк. Сабыр итәргә, үзләре кайтканны көтәргә кала. Ул атын йөгәне-ние белән ише¬ галдына җибәрде дә ак өйгә узды, йомрыны мөлдерәтеп тагы берне салып эчте, караватка чалкан ятып, хәл ал- макчы булды. Төшкә кадәр озак йоклагангадыр, күзләре эленмәде, оеп кына изрәп китә алмады. Үзенә үзе ачуы килеп, ишег¬ алдына чыкты, ''укыр ат сыман дапы-Д' пе йөрергә тотын¬ ды. Әмма егетләрнең үзләре түгел, хәбәрләре дә юк иде. 359
Әтрәт кичкә таба гына кайтып төште. Яуглрләрнең чырайлары сытык, күз карашлары боек. «Үзләренең га¬ епләрен сизәләр тагы»,— дип уйлап алды Яныш һәм алар- га җикерергә дип, сүзләрнеи иң усалларын, кешене ким¬ сетә торганнарын сайлады «Маңкалар, җебегәннәр, шул этне дә тота алмадыгыз!» — дип кычкырырга өлгермәде, Хәйбуш сотникның ат сыртына аркылы салынган гәүдәсен күреп аллы. Бу ни дип. ннчек булды дни сорамады, кү¬ ңелендә ниндидер бер канәгатьлек бөреләнде. «Ярый әле үзем бармаганмын»,— дип сөенде старшина, шатлыклы йөзен егетләрдән яшерә төшеп,— югыйсә Хәйбуш сотник урынына үзеңнең үле гәүдәңне сөйрәп кайткан булырлар иде. Ә Хәйбуш нәрсә ул, дөмеккән икән дөмеккән — уры¬ нына башкалары әзер». Ул әле баярак кына егетләре кайту белән, аларны ял да иттереп тормастан, янә алып чыгып китәргә. Батыр- шаның эзе суынганчы тотын, урыс түрәләре каршында дан казанырга ниятләгән иде. Хәйбуш сотникның кан кат¬ кан башына кырын-кырын карап алгалый торгач, суы- ныл-сүрелен калды. Әйа, Батырша белән шаярырга яра¬ мый! Янә дә килеп, ни пычагыма аңа ул күсә1 мулла?! Әйдә, йөри бирсен, ни әйтсәң дә үз мишәрең, гомер ба¬ кый күчәр башлары орынгалап, телгә килеп яшәсәләр дә, бергә кайнаган бәндә бит әле ул Батырша. Ирәйсен, мә¬ гәр артыгын сикерә алмас, эзләгәнен табар. Ие, ие, Яныш¬ тан башка да хөкүмәт яклылар кулына төшәр, боерган булса. Кабар, капмый калмас. Әнә ич, тирә-юнь патша гаскәрләре, чирү кешеләре белән мыжлап тора. — Ярын, өйләрегезгә таралыңыз. Кирәк була калса, чакыртырмын,— диде ул, моңаешып торган егетләргә. Каргау вә каһәрләү, җикерү вә сүгенү көтеп, башла¬ рын иеп торган яугирләр басынкы һәм хәерхаһ тавыш белән әйтелгән бу сүздән соң җиңел сулап куйдылар. Старшинаның бер караганда — Фәттахым, икенче баккан¬ да— фәлән нәрсәм дигәндәй холкы үзгәргәнче днп, шы- пын-шыпың таралдылар. Кайсыдыр Хәйбушның каткан гәүдәсен сотникның өенә алып китте. Яныш исә ял итәргә, йокларга җыенмады. Теге шайтан суыннан тагы бер авыз итеп куйды да болдырга чыгын утырды, әйле-шәйле башы белән булып узган хәлләргә йомгак ясарга, алдагы көннәргә ниятләрен ныгытырга булды. Ис, бушка ияр туздырып, ат аягы бетереп йөрисе юк. Дар агачына аңардан башка да менәр саташкан мул¬ 1 К үсә — сакалсыз. 360
ла. Алай да... Алай да бөтен вирпайлар кубып, ду килеп, фетнәчеләрне аулаганда, өйдә яту килешмәс. Аллага шө¬ кер, шушы яшенә кадәр патшага тугры хезмәт итте, олуг түрәләр кушканны җиренә җиткереп үтәде. Шуңа да «внрнан» дигән ат алды, хөкүмәт кешеләре каршында күз өстендә каш булды. Инде килеп, җиденче дистәне тутыр¬ ганда сынату һич тә ярамас. Батыршаны тотмаса тотмас, мәгәр бик тә тырышып эзләгән булып кыланыр. Хәер, бо- лачыларны эзлим днп, әллә кая чабасы к>к. Гыйсъянчы мулланың иярченнәре Карышбашнын. үзендә дә, тнрә-як авылларда да җитәрлек. Шуларның берсен генә каптыр¬ ганда да, «внрнай» дигән атына тап төшмәс, абруе — аб¬ руй булып калыр, боерган булса. Шул ниятенә тугры калып, Яныш иртәгәсен егетләрен җыйды һәм барыннан элек нотык тотасы итте. Егетләрен таш келәт күләгәсенә җыйды да әйтте: — Күбегезнең Батырша муллага хәерхаһ икәнегез ба¬ на мәгълүм,— диде.— Шул явызны әүлия урынына күреп, олуг хата ясадыгыз, башкисәрне кулдан ычкындырдыгыз. Ярый, бән кинә кумыйм, ачу сакламыйм. Гафур рахман, узган эшкә — салават. Янә лә килеп, алда гөнаһыгызны юар, гаебегезне аклар эшләр чыгып тора. Анысы — гыйсъ¬ янчы мулланың иярченнәрен, инде ходай кушып, җае чыкса, ата вурпың үзен тотып, кул-аякларына богау сал¬ мак. Бүгеннән шул изге эшкә тотынабыз, насыйп итсә. Куллары кылычтан бигрәк чалгы-сәнәккә күнеккән мишәр егетләрен каты кисәтсә дә, старшина үзе фетнә¬ челәрне тотарга атлыгып тормый нде. Алай да кызмача кызыл чыраена мәһабәтлек бирергә тырышын, арсланны- кыдай чал яллы азау айгырына атланды, әтрәт алдына басты, гаскәрилекнең бөтен шартына китереп, ялангач кылычын болгап аллы һәм. алаен ияртеп, поход чыкты. Карат әтрәте имин игенчеләрнең котын алып, авылдан авылга күчте, вак урман-әрәмәләрне, кола-яланнарны ай¬ качы. Аннан-моннан җыелган сүзләргә караганда, бола- чыларга мөнәсәбәте бар дип фаразланган бәндәләрнең йорт-каралтылары асты-өскә китерелде, әйбер-каралары ватылды, урын-җирләрс туздырылды, ындыр-әвенпәр тси- телле. Әмма нн Батырша үзс. ни тарафдарлары табыл¬ мады. Шул рәвешле атна чамасы дуамалланып йөргәннән соң карат әтрәте Миргасыйм авылына килеп чыкты. Ошбу карьядан ике егетнең Батырша әтрафында уралганлык- ларын тәгаен белгәнгә, старшина монда озаграк юапды. Гажәбе шул — куштаннар куйган балдан авыз итмәде, 361
кыргый гадәтләрен дә оныткандай булды — егетләрне йорттан йортка йөртел, болачыларны эзләтте. Калмады чорма-түшәм, калмады әвен-нәүрәп. Ләкин кара исемлек¬ кә теркәлгән Максут белән Уразголпың үзләре түгел, эз¬ ләре дә юк иде. Өйләрне тентн-айкый, алзрныц берсеннән икенчесенә узгалап торган егетләренә карын-карый, Яныш йөзбашы Әблслмән капкасы төбендә озак уйланды. Ходайдан ва¬ кыты җиттеме, бүген авызына хә.мер капмау галәмәтеме, зиһене ачылып китте, төпле уй йөртер хәлгә килде. Юк, болай җил куып, вакыт үткәреп йөрү ярамас, дип фикер йөртте старшина, чын аекларча. Басуларда эш бетсә дә, ындырда сугылмаган кибәннәр өелеп тора. Аларны чаба¬ гач белән таптатып, бөртеген җилгәрәсе, Оренбур ярмин¬ кәсенә әзерлисе, сатарга дигәннән калганын амбарларга салып куясы бар. Амбар днмәктән, яңасын бурарга дигән бүрәнәләре таралып ята — анысын да кышка калдырырга ярамый. Ә бер дигән аяз көннәр пүчтәк бер эш артыннан йөрен үтә. Янә дә килеп, поскан фетнәчеләрне болан һан- һаулап эзләүдә мәгънә юк, әтрәт якынлашуга ук авылдан чыгып таялар булыр. Ул мәхлук болачыларның туннары тузган, җырлары җырланган бит инде. Хәзергә урман- әрәмәләрдә качып ятсалар да, кыш керүгә, ачлык алар¬ ны өйләренә куып кайтарыр. Эләгерләр, барыбер кабар¬ лар. Алай да кем йөрде—Яныш йөрде дигәнне раслау өчен әлеге ач әрвахларның берсен булса да аулау кирәк. Иң шәбе—кайда да булса яшеренеп, нурларның кайту¬ ларын саклап яту. Урманнар һәм яланнар инде шыр һәм буш — ансат кына рнзык табармын димә. Димәк ки, авыл¬ лары белән очлары өзелмәгән ул башкисәрләрнең, азык- төлек алырга канткалап торалар булыр. Ул шулай уй-нсәбенә чумып торган арада капка шы¬ гырдады һәм артында Әбделмән йөзбашының ялагайла¬ нуы ишетелде: — Токмач утыра, Яныш агай. Әйдә, өйдәй рәхим ит! Табын янына үзе якын иткән егетләреннән берннчәсен юри чакырды старшина һәм, сәкегә утырып алуга, болай җил куып йөрүне ташлап, авылга кайтып китү хакында сүз кузгатты. Монысы юкка түгел иде. Белә Яныш: янын¬ да бер алдына, бер артына төшеп йөрсәләр дә, ул сотник¬ ларда сукыр бер тиенлек тә ышаныч юк — болачылар бе¬ лән бер чыбыктан сөрелгәннәр. Карат әтрәтенең кайтып китүе турында тиз үк урманга җиткерәчәкләр. Ниятенең ныклыгын раслап, ул аштан соң ук атына менде һәм, егетләрен ияртеп, авылдан чыгып китте. Әмма 362
Миргасыймның кырый йортлары күзләп югалу белән, ун¬ га — көз җитүгә карамастан ямь-яшел булып утырган тал¬ лыкка борылдылар. Әрәмә зурдан булмаса да, бәләкәй отрядны атлары белән бергә сыйдырышлы иде. Янышның исәбендә — егетләрне бишәрлекләргә бүлеп, алардан кизү торуны җайга салу, үзе исә өенә кайтып, тынычлан ял итү, хуҗалык эшләрен карау. Шул эш белән маташа торгач, көн тәмам кичкә авыш¬ ты. кояш ннде ерактагы урман артына төшеп бара иде. Старшина тиешле фәрманнарны биреп, беренче бишлекне әрәмәдә калдырды да, калган егетләре башында кайту юлына кузгалды. Алар әрәмәдән чыгып, тузанлы юлга борылырга өл¬ гермәделәр, үр сыртыннан каршыларына төшеп килүче ике жандак күзләренә чалынды. Әлеге мескеннәр, андый- мондый хәвеф сизмичә, җан гына юртып киләләр иде. Каршыларында пәйда булган атлыларны күрүгә, кисәк туктадылар, ул да түгел, борылып кирегә элдерделәр. Яныш камчысы белән атына сыпырып аллы һәм, кор¬ банына ябырылган карчыга сыман, үргә томырылды. Егет¬ ләре дә, табыш барын сизгән бүре өере мисалында, стар¬ шина артыннан төштеләр. Офыкта күренеп торган урманга хәтле шактый ара бар нде әле. Җитмәсә, качакларның атлары хәлсез, чабу¬ ларының юне юк. Яныш камчысын тагы бер селтәп алды һәм, җил канатында очкандай, качып баручыларга отыры якыная башлады. Егетләре исә аңардан калышмаска ты¬ рышып, һай-һаулап атларын куалар. Менә старшина качакларны басып җитте, аларны бер якта калдырыл узды да айгырын юлга аркылы куйды, кылычын кылыгыннан тартып чыгарды. — Тукта, туктагыз'— дип үкерде ул, инде болай да туктап калган ятлыларга.— Сез кем вә кай тарафларга юл тотасыз?! Пашпуртларыгыз бармы? Көтелмәгән очрашудан куркышып-бөрешеп калган ка¬ чаклар өйсез иделәр. Бсрссннәи-берсс таза, гаярь егетләр чолганышында калгач, бөтенләй нәүмизләнлеләр. Шул мизгелдә каратларның берсе хихылдап көлеп җибәрде: — Хи-хи-хи! Болар бит, Яныш агай, без эзли торган асыл кошлар — Миргасыйм аулынпан Максут белән Уразгол! Искитмәле ганимәткә тап булдылармыни, бердәм шау¬ лашырга, ыгы-зыгы итәргә тотындылар. Барыннан битәр шатланганы Яныш иде бугай. Ул сөенеченнән хәтта кау¬ шый төшеп, ияре капчыгыннан чылбыр һәм богау йозак- 363
лари алды, качакларны бер-беренә бәйләп, кул-аяклары¬ на зынҗыр салды һәм шөкәтсез итеп шаркылдап көлеп җибәрде. Көләрлек тә иде шул: моннан ары болачылар аулыйм дин чабулап йөрисе калмады, түрәләр алдында вирнай- лыгын раслаучы «дәлил»ләр кулына үзләре килеп капты. Җитмәсә, берьюлы икәү! Кем тотты — Яныш тотты! Баш ка старшиналар һәм урыс әтрәтләре бер башкисәрне бул¬ са да эләктереп карасыннар әйдә! Максут белой Уразголны Уфага ун гаярь егете белән үзе озата барды. Юк, мондыен җаваплы эшне берәүгә дә тапшыра алмый Яныш. Олуг түрәләр күзенә чалынырга шундыен җай чыксын әле! Бер уңайдан ил-җир хәбәрлә¬ ре дә ишетеп кайтыр, аннан инде иркенләп үзенең йорт эшләренә тотыныр. Әмма хыялындагы тынгылык килмәде. Ул инде фет¬ нәчеләрне Уфаның атаклы зинданына олактырып, үзен бөек яугнр Искәндәрдән хис иткән хәлдә Чуртанлыкүлгә каптын китәргә җыенган идс. Уйламаганда-көтмәгәндә аны провинция кәнсәеснә чакырып алдылар һәм кулына гарәп хәрефләре белән нәкышләнгән кәгазьләр тоттырды лар. Әлеге кәгазьләр Сенатның Батырша явы уңае белән чыгарылган махсус манифесты һәм Орснбур губернаторы Нсплюсв җәнапләренел грамотасы, имеш. Провинция түрәләренең документларны үзенең ана те¬ лендә шәрехләүләренә карамастан, Яныш аларны юньләп тыңламады. Ие, бу кәгазьләрнең ннде аңа кирәге юк. Ул үз эшен эшләде. Ул — җиңүче! Старшинага хәзер фәкать бер нәрсә мөһим: тырышлыгын күрсеннәр дә тиешенчә бәһаләссннәр! Алай да: «Биш йөз сум»,—дигәннәрен ишетүгә, ул тетрәнеп китте, тотлыга-тотлыга әлеге җөмләне кабатлау¬ ларын үтенде. Пөхтә сакаллы, сары чырайлы түрә исә иренмәде, тагы бер кат, Яныш аңларлык итен шәрехләп бирде: — Да, да, старшина, Батырша явызны тотып бирүчегә биш йөз сум ярлыкаш акчасы билгеләнә! Дөрес, аның аз¬ гыннарын тоту да ифрат мактаулы эш. Ләкин падишаһка восстаниенең идеологы һәм башлыгы Батырша башы ки¬ рәк, господин Яныш. Ул түрәнең соңгы сүзен ишетмәде, тәненә кисәк кенә керпе тиресен энәле ягы белән яптылармыни, тартышып- куырылып алды, тешләрен шыгырдатты. — Би-н-иш йөз-з-з! Бу бит... бу бит тулы бер хәзи¬ нә!— дип кычкырды ул, тә.мам шашып. 364
Уфадан ничек кайтканын хәтерләми Яныш: әллә очты, әллә әфсен канатында жилде. Юл буенча йөрәген талап кайткан кайнар уйлары Чуртанлыкүлгә житкәндә әмер- канун булып миенә беректе. Бүгеннән хәмерне авызга да алмаска, яугирләргә йомшаграк булырга, көн вә төн йок¬ ламый, бөтен тирә-юньне айкарга! Нишләп якын-тирәне генә ди, барлык Идел-Урал аймакларын актарырга, жнр- иең өстеннән табылмаса, астыннан табарга ахмак мул¬ ланы! Этлеккә-әшәкелеккә килгәндә, Яныш сүзендә торучы¬ лардай иде. Дөньяда исерткеч барын онытты, егетләренә ж и кермәде. Мәгәр аларны тагын вә тагын куркытып кую¬ ны кирәк тапты: гыйсъянчы мулланы эзләүдә тырышлык күрсәтмәучеләрлеи үзләрен хибесханә көтә! Монысы ннде акыру-жнкерүдән болайрак тәэсир итте — егетләр җит¬ диләнделәр, пахутларда ижтиһад һәм чослык күрсәттеләр. Яныш ашыга иде. Шулай булмыйни, биш йөз сум яр¬ лыкаш акчасына кызыгучы бер ул гына түгел. Ишетүенә караганда, әнә, вирнай ыстаршиналарның барысы да ат¬ ларга менгән, егетләрен күтәргән. Өстәвенә, губернада урыс пулклары мыжлап тора. Алар акылдан язган бер мулланы махсус эзләп йөрмиләр йөрүен, мәгәр очраклы рәвештә каптырын куюлары бар. Шуңа да ул көн вә төн¬ не, ял-йокыны онытты, атна дигәндә үз камандасындагы бөтен авылларны, урмаи-әрәмәләрне, чокыр-ерганакларны айкап чыкты. Әмма Батырша төтен булып очкандай югал¬ ган иде. Күз алдына ат башыдай алтын булып килгән биш йөз сум хакында уйлава-уйлаиа шашынып йөргән көннәрнең берендә башына бик шәп бер фикер килде. Батырша ах¬ мак түгел — якын-тирәдә посып ятмас, lie, ие, ул ипле еракта. Тик кайда? Урал ягында булмас — анда урыс гас¬ кәрләре кайнап тора. Гъәйнә. Уса якларында да шул ук хәл. Оренбурга, яисә Казан ягына барып чыкмый да чык¬ мый. Ихтималы — мулланың үз фикердәшләре—галим- голәма, шәкертләр арасында яшеренү. Тукта, ул бит Нә- дер иләүенең Габделрахман мулла мәдрәсәсендә гыйлем алган бугай. Ә Габделрахмаиның үзен дә дәһри дип сү- лиләр. Халаеклариы аздыручы шунда гына, башка бер¬ кайда да түгел! Тайсуганга алар төш аугач килеп життсләр. Ләкин Яныш авылга керергә дә, мәдрәсәне камап алырга да ашыкмады. Якындагы урманда кичне көттеләр. Әмма ан¬ да да кузгаласы итмәделәр. Төнге караңгылык тәмам куе¬ 365
рып, этләр тынып калгач кына авылны һәм тау буендагы мәдрәсәне камап алдылар. Тан яктырып килгәндә Тайсуган инде олы яу узган урынны хәтерләтә нде. Мәдрәсәнең һәм йортларның асты- өскә килгән, төнге кунакларны һай-һаулап каршылаган этләр утерей ташланган, мал-туар туздырылган, биш йөз сум дәртеннән тәмам кайнарланган старшина егетләре ку¬ лы астына туры килгән дистәләгән ир-ат кыйнап-изеп ыр¬ гытылган нде. Ярый әле, алла саклады — ут белән шая¬ ручы булмады. Бөтенләй өтәләнгән Тайсуган халкы шу¬ нысына да бик шөкер нде. Яу башы Яныш зур өметләр баглаган Нәдср иләүендә дә табылмады. Шул уңышсызлыктан гарьләнгән һәм яр¬ сыган старшина туган ягына әйләнеч юл белән Мннзәлә яклап кайтасы һәм юл уңаеннан Чирмеш урманнарын та¬ раштырасы итте. Алар ннде каратлык шөгыле белән тәмам комарланып, бу эшкә остарып җиткәннәр иде. Хәтта ки әтрәттә гаскә¬ ри тәртип һәм чаралар урнашты. Биредә инде үзләренең сардауыллары, юртауыллары һәм дә башка хәрби алым- әмәлләр бары ла бар иде. Юк, нн генә димә, хак тәгалә бәхеттән мәхрүм итмәгән иде Янышны. Калын урманны тараштырып, акрын гына Гъәйнә ягына авышып барган көннәрнең берендә алдан баручы юртауыллар эчкәредәге ташландык юлдан җәяү- леләр төркеме хәрәкәт итүен хәбәр иттеләр. Күзәтчсләр төркемгә якын ук килеп караганнар: качаклар ачлар- ялангачлар, тагы да гаҗәбе — кулларында бала-чага, имеш. Сүзнең ахырын ишетүгә Яныш өнсез калды, сабырсыз¬ ланып калтырана башлады. Хак, бу ул —Батырша! Ка- рышбаштан сабыйлары белән чыгып китүен үзе күреп торды ла. Старшина алай ук ярсымаса, салкын акыл бсләнрәк эш итсә, алар, әлбәттә, Батыршаны бик асат эләктерә алачаклар нде. Бөтен эшне Яныш үзе харап итте: куаныч¬ лы хәбәрне ишетүгә, иярендәге сабасын алды, капчыкның авызыннан гына голт-голт итеп хәмер чөмерде, аннан ин¬ де авызына ризык та кабып тормастан, егетләрен әлеге серле урман юлына ашыктырды. Юртауыллар зирәк егетләр икән: үткән юллары кы¬ рыендагы агачларга кылычлары белән тамга сала кайт¬ каннар. Качакларның эзләренә тиз төштеләр. Мәгәр алар¬ ны ничек каптырып алу хакында берәү белән дә киңәш¬ мәде Яныш. Биш йөз сумлык башның якында гына икә- 366
ней абайлап алуга, юха еланы сихерләгән куяндай, ка¬ чаклар артыннан ташланды һәм шул сабырсызлыгы, ка¬ балануы белән эшне бозын куйды да инде. Тын урманда Зөлхәбирәнең ачыргаланып кычкырып җибәрүе төркемнән алда баручы Батырша белән Яхъяны сискәндерде. Мулла хатынын һәм балаларын якларга талпынды, әмма шәкерте аны тотып калды. Аннан инде ул бу эшенең мәгьпәссзлеген үзе дә аңлап алды. Карат¬ лар өсләренә ябырылып килә башлагач, ихтилал башлы¬ гы шәкерте белән чаганнар ешлыгына кереп качты. Карат егетләре әле аннан соң да урман юлында озак уралдылар. Әмма як-якка тезелгән чаганнар шул кадәр куе иде ки, араларыннан ат белән түгел, җәяү дә үтәр¬ мен димә. Дөрес, егетләр инде тәмам комарланган, алар¬ ны урман куелыгы түгел, тимер диварлар да тоткарлый алмас сыман иде. Эзәрлекләүчеләрне Яныш үзе сүрел¬ дерде. Мулланың гаиләсе кулына эләгүгә ул шулкадәр шатланган иде ки, Батыршаны куу мәсьәләсенә кул гына селтәде. — Хафаланма»,— диде старшина, тавышын бөереннән чыгарып,— хәзер инде ул үзе боне эзләп киләчәк, һәр тарафка сүз җиткерегез: Батыршаның хатыны вә балала¬ ры Яныш старшина кулында дип. Ни аяныч, Янышның өмете бу юлы да көзге үрмәкүч пәрәвезедәй өзелде — Батырша гаиләсен эзләп килмәде, киресенчә, күккә ашкандай юкка чыкты. Мәгәр үкенечнең олырагы алда икән әле. Чуртаплыкүлгә кайтса, Кузьма писыр аны капка төбендә көтеп тора. Старшина югында Уфадан һәм Оренбурдан кәгазьләр килгән — шуларны җиткерүе. Тик атналар-айлар буе Батыршаны эзләп чап¬ кан Яныш арыган-талчыккан, кәнсә күселәре буяган кә¬ газьләрне карап, аларны укытыл торыр хәлдә түгел иде. Аны әллә кайдагы, һавадагы торналар түгел, кулына керә язган чыпчык кызыксындыра. Алай да сорашмый булдыра алмады — арада бик тә мөһим күрсәтмәләр бу¬ луы мөмкин иде: — Нә язалар? — һаман да бер балык башы,—дип иренеп кенә җа¬ вап сүзен башлады Кузьма,— Батыршаны һәм аның ияр¬ ченнәрен тоту, восстаниенең эзен себерү һәм дә башка¬ лар. Кызыгы шул — Батырша башына ярлыкаш акчасы элеккеге биш йөз урынына мең сум итеп билгеләнгән. Иярченнәрен тотучыларга — бишәр йөз! Так шту, ыстар¬ шина, акчаны көрәп аласыларың бар әле. Яныш башта авызын ачып катып калды, җәрәхәтлән¬ 367
гән ерткычтай еш-еш сулады, аннан, кулындагы тезгенен ташлап, йодрыклары белән башын кыйнарга тотынды, үзе туктаусыз каргапды-сүгепде: — Эт орган дивана, тавык мие эчкән ахмак! Кулга килеп капкач ычкындырдым чукынганны. Мен суы бит, мен сум! Егетләре аны уран алдылар, тынычландырырга ты рыштылар, кәйлән-чөйләп өенә алын кереп киттеләр. Аның әшәке тел белән каргануы, буынлы-буынлы итеп сүгенүе урамга эле озак ишетелеп торды. Ак өйгә узып, бугазына аллы-артлы берничә йомры хәмер койгач кына басыла төште старшина. Алай да сук¬ рануыннан туктамады, үзалдына мыгырдый-мыгырдый ятагына авып төште һәм тузанлы өс-башын да салмыйча ук йоклан китте. Иртәгәсен ул инде бөтенләй башка кеше иде. Аягына басуга ныклы һәм ышанычлы адымнар белән тышка чыкты, келәте алдындагы каравылларны барлады. Ба¬ тырша пың гаиләсе исән-сау икәнен белгәч, нигез буенда¬ гы такта өстендә бөкшәеп яткан Карабашка кычкырды: — Бар, тиз үк егетләрне күтәр! Әйе, йекы-ял, ашау-эчү кебек иркәләнүләргә вакыты юк нде старшинаның. Азгын мулланың ошбу калдыкла¬ рын Уфага илтеп тапшырасы, аннан ерак төбәкләргә юл чыгасы бар. Инде кар тәмам тирәнәеп, көннәр салкынай¬ тып килүгә карамастан, монысында сәфәре ерак, нияте зур Янышның — чал Уралчы, аның аръягын, хәтта кем Тубыл губернасын айкау. Ие, ие, бөтен дөньяның астын- өскә китерер, мәгәр гыйсьянчы мулланы эләктерми кал¬ мас! Ул киң иркен ишегалдында бер тегеләйгә, бер бо¬ ланга чабулап каударланды, үзе туктаусыз сөйләнде: ~ Мең сум бит, мең сум! Унөченче бүлек Булган кадәр ризык белән хнтланып, өннәрендә тагы бер атна чамасы аунадылар. Мәгәр башкача чыдар әмәл¬ ләре юк нде инде. Беркөнне таң алдыннан кузгалдылар да, гамәлгә ярашлы алам-саламнарын алып, урманга та¬ ба киттеләр. Яткылрак урыннарда зәңгәрләнеп кар, яисә көзгедәй ялтырап су ятса да, түбән җирләрдә инде аяк асты җил¬ ләгән, яшь үлән борынларга өлгергән иде. Беренче эшлә¬ ре шул булды: хайван мисалында дүрт аякланып күке башы һәм сәрдәгә ябырылдылар. Ашый-ашын корсакла¬ 368
ры тулды, әмма тамаклары туймады. Адәм мал түгел шул, аңа ипи яисә ит кирәк. Бер-бер авылга тап булу нияте белән урман буйлап атладылар. Күп тә үтмәделәр, алларында мал-туар көтүе күреп, туктан калдылар, тиз үк урманга яшеренделәр. Алай да я кәшәләрендә генә ишле көтү йөрүе качакларга һич тынгы бирми иле. Җитмәсә шул тарафтан төтен исе килеп, күңелләрне алгысыта. Аңлашыла ки, көтү булгач, аның көтүчесе дә бар. Көтүче исә кырга ризыксыз чыкмас. Шулаен шулай да, ашауга алданып, инде исән-сау котыл¬ дык дигәндә кабый куюлары да бар. Шик-шөбһәләре көчле нде. Әмма тамак үзенекен ит¬ те — бөреләре бүрткән шәрә куакларга яшеренә-яшеренә, көтү турына якынлаштылар. Баксалар, сыер-сарыклар былтырдаи калып иегән үлән чемченеп йөриләр, урманнан аерылып калган ялгыз туйра төбендә учак төтенли, ә кө¬ тү хуҗасы шуныи янында рәхәтләнеп йоклап ята. Нишләргә дип уйланып торган арада Батыршаның күзе туйраның коры ботагына элеп куелган төенчеккә төште. Киҗеле ашъяулыкка пөхтә итеп төрелгән бу төен¬ дә, әлбәттә, көтүченең көнлек азыгы иде. Мулла шәкерте¬ нең янбызына төртте һәм күзләре белән генә туйрага ишарә ясады. Тегесе исә аны шунда ук аңлап аллы, кыю гына урыныннан чыкты да, учак янына томырылды, күз ачып йомганчы төенчекне эләктереп, кире йөгерде. Урманның эченәрәк үттеләр. Тик сабырлыклары тө¬ кәнгән иде, көтү күздән югалуга юлларында беренче оч¬ раган ауган агачка утырдылар да. кабалана-кабалана тө¬ енчекне чиштеләр. Ашъяулыкта чыннан да ризык һәм ул шактый ук мулдан иде: йодрык-йодрык пешкән ит, ярты ипи, биш йомырка һәм корт. Бу кадәр нигъмәт ач качак¬ лар өчен чып хәзинә иде — ризыкка ябырылдылар. Атай да комсызлыкларын җиңделәр, йомыркаларны һәм бераз ипи кыерчыгын кара көнгә калдырдылар. Инде көтүче уянганчы ашъяулыкны илтеп, урынына элеп куярга кирәк иде. Эшнең монысына да Яхъя алын¬ ды. Әмма китеп озак тормады, атыла-бәрелә кабат килеп җитте. Ул көтүченең уянып, тамак ялгап алырга әзерлән¬ гән вакытына тап булган икән. Тегесе, туйрага эленгән төенчеген тапмагач, алан-йолан як-ягына карап алган һәм тиз үк урыныннан кубып, көтүне анылга таба куып киткән. Бирим дигән колына — чыгарып куяр юлына, ли. Кө¬ түченең учагы янып торган килеш калган иде. Урманнан коры-сары ташып, аны дөрләтеп җибәрделәр. Аннан ин¬ де анадан тума чишенеп, сәләмә киемнәрен ялкын өстен¬ 24 4-191 369
дә тота, кыздыра башладылар. Бар нәрсәне чистарта тор¬ ган ут үзенекен итте — күлмәк-ыштан җөйләрен саргай бихисап бет, ялкын өстенә коелып, шартлап ярылырга то¬ тынды. Урман буенда байтак вакыт чарт-чорт иткән та¬ вышлар гына ишетелеп торды. Инде монда бер генә мизгелгә дә артыгын калу яра¬ мый иде. Гадәттәй тыш ябык, пычрак һәм сәләмә, чәч- тырнаклары җитеп ашкан Яхъяның хәер эстәп йөрүләре тирә юньдәге авыл халкын сискәндерми калмагандыр. Әлеге көтүченең дә өенә кайтып, ниткәндер биглыплар- пың үзенә һөҗүм итүләре, бар кадәре ризыгын талап алу¬ лары хакында сөйләве бик ихтимал. Ни генә булмасын, инде ис чыкты, шуның эзе буйлап арттан килеп каптыр¬ ганнарын көткәнче, күз күргән тарафка таюын хәерле. Аталы-уллы булып беткән мулла белән шәкерт зур урманга керен югалдылар. Аларны инде базда үлем кө¬ теп яткан Батырша белән Яхъя димәссең: чырайларына бераз кот кунды, аяк-кулларында егәр артты. Учак янын¬ дагы «мунча» да бик ярап куйды—тәннәрендәге кычыну басылып, җәрәхәтләре тын алды. Алай да, хагын әйткән¬ дә, кыяфәтләре әле һаман да ат өркетерлек иде: чәчләре колак-мапгайларын күмгән, хәтта ки калак сөякләренә кадәр төшкән, кап-кара тырнаклары җир сукаларлык. Яхъяны һич кенә дә егет кеше димәссең: сирәк мыегы шыксыз тырпайган, сыек сакалы эт көнҗәләсе булып тә- пәрләнгәп. Батыршада сакал-мыек хәсрәте юк югын, аның бите ияге хатын-кызныкыдай шоп-шома. Бары тик сирәк- мирәк тырпаешкан бала йоннары гына, кырау суккан ба¬ судагы берән сәрән калган тары үсентеләре сыман, ака¬ ешканнар. Боларга өстәп, кием-салымнарының усал эт талаганнан калган сәләмәләрне хәтерләтүен, яннарыннан авыр ис килеп торуын да искә алсак, килеш-килбәтләре теләсә кемне сагайтырлык иде шул качакларның. Үзләренең исә бу хәлләреннән хәбәрләре юк. Алар көн- кояш яктылыгыннан, талгын гына искән язгы җилдән, сафлыкның үзе кебек яшәреп килгән дөньядан, ирек, хөр¬ лек, исеннән исергәннәр. Өстәвенә, хәзер инде аларга ач үлем янамый: аяк астындагы үлән көнләп түгел, сәгать¬ ләп күтәрелә, адым саен булмаса да, кош оялары очрап кына тора. Аларда исә әлегә чебешләнергә өлгермәгән йомыркалар. Шуларны чи кнлеш эчкәндә генә дә җан сакларга була. Лапылыклар арасында шомлы булып торган тнрән чокырлар, хәвефле баткаклар үттеләр, әледән-әлё очра¬ ган чишмә буйларында туктап ял иттеләр, корырак Һәм 370
җайлырак урыннарда кунып-кунып та калгаладылар Ка¬ лын гына катнаш урманда урала торгач, дүрт көн үтте. Бишенчесендә аларны үлән баскан ташландык юл чем- кара буразналары белән ымсындырып торган басуга алып чыкты. Моннан исә яткыл гына урында тал-тнрәкләр ара¬ сына сыенган бәләкәй генә авыл күренеп тора иде. Ихатасыз кырын йорт янында, таратып ташланган ка¬ ен бүрәнәләре, усак киртәләре арасында кулына балта тоткан берәү йөренә иде. Күренеп тора: нидер бурарга, абзар-кура салырга жыена бу. Тик нишләптер ялгызы. Ахры шуиа, эшкә тотынмый, нидер исәпләп, иркен чирәм¬ лекнең бер башыннан икенчесенә уза. Башындагы кара кәләпүше, жилфер жибәргән озын итәкле киндер күлмәге һәм буй-буй алача ыштаны аның үз кеше, ягъни мөселман икәнен әйтеп тора. Шикләнерлек ул-бу күренмәгәч, әлеге бәндәнең янына килделәр, пардан сәлам бирделәр: — Әссәламегаләйкем! Кәләпүшле кулындагы балтасын бүрәнәгә чапты, кү¬ тәрелеп юлаучыларга бакты. Тегеләрнең сәләмә киемнә¬ ре, житү чәчләре, әрвахныкыдай көлсу, үтә ябык йөзлә¬ ре — адәм куркытырлык кыяфәтләре аны шөбһәгә салды буган, сәламне кабул итмәде. Бары тик төксе генә итеп сорап куйды: — Сез кемнәр вә кая барыш? Узган көздә үк күңелгә ятланып беткән жавапны Ба¬ тырша бирде: — Тайсуган мәдрәсәсе шәкертләре буламыз. азык-тө¬ лек эстәп йөр имез. Сүзнең ахыры болай да аңлашылып торса да, авыл агае аның баш өлешенә ышанмады булса кирәк, хәйләле елмаеп, мосафирларга янә баштанаяк карап чыкты, гас¬ кәри түрә сыман кистереп әйтте: — Алайса, менә нәрсә, шәкертләр. Анау чокырда бә¬ нем мунча бар: суы кайнар, себеркесе парлаган, селтесе чуен белән мичендә. Барыгыз, юынып чыгыгыз! Юлаучылар күктән иңгән бу бәхеттән шашар хәлгә җитеп, хуҗа күрсәткән тарафка ашыктылар. Дүрт-бнш адым ясарга өлгермәделәр, артларында агайның яңа әме¬ ре яңгырады: — Тукта, сабыр. Бүрәнә өстенә утырып торыгыз әле,— Диде дә, үзе ашыгып өенә керен китте. Бераздан нсә кы¬ зыл башлы сөлге белән тотып потлы чуен алып чыкты, аны «шәкерт»ләр алдына, йомычкалар өстенә китереп 24» 371
куйды да алача ыштаны кесәсеннән ике чаган кашык алды: — Ашагыз! Шушы гомергә тиклем яшәп, тары боткасынын тәмен белмәгәннәр икән. Баксаң, шуннан да тәмле, шуннан да татлы ризык юк икән дөньяда. Комсызланып, бер-беренә комачаулый-комачаулый боткага ябырылдылар. Хуҗа кулындагы сөлгесен үреләчәк читән казыгына элеп ма¬ ташкан арада лотлы чуен бушап калган иде ннде. Агай ялманып утырган «шәкерт»ләргә карап, тагы серле ел¬ майды һәм: — Инде барыгыз, юыныгыз,— дип кабатлады, әллә ка¬ ян ii.ina алып, кулларына калай кайчы тоттырды. Мунча дигәне тау битләвен казып ясалган баз икән. Алан да шактый иркен, читәннән үрелгән алды исә җир өстенә үк чыгып тора. Чишенеп ташладылар да, бар булган сәләмәләрен ко¬ рымлы мунча ташлары өстенә җәйделәр, мул итеп пар салдылар, үзләре исә мунча алдына чыктылар. — Утыр,— диде Батырша шәкертенә, монда махсус куелган имән агачына ымлап. Тегесе утырып алуга, мулла сарык йоны ала торган кайчы белән Яхъяның тәпәрләнен беткән пычрак чәчен кыркырга тотынды. Үзләре өчен чын бәлагә әверелгән «арслан ялларын» жәлләп тормадылар, кыркылган урыннарның киртләч- кпртләч калуында да хәбәрләре юк — көлешә-көлешә бет очларыннан арындылар. Озак кацгырап йөргәннән сон оҗмахка килеп кергән гөнаһлылардай сөенешә-шатланыша ничә кат чабынган¬ нардыр да, селтеле су белән мунчалалап пичә тапкыр юынганнардыр. Аны.ын санамадылар, тәннәренең берни¬ чә кат тиресен салгандай булып калуын тойдылар да, тө¬ зәлмәс җәрәхәтләренең рәхәт сулкылдавына ләззәтләнеп утырдылар. Берзамаи мунча алдында хуҗаның көр тавышы ише¬ телде: — Күмер исенә иссрмәгонсездер бит, шәкертләр?! — Юк, берни юк,—диештеләр мунчадагылар.— Рәх¬ мәт инде, агай. — Ярый-ярый, иркенләп юыныгыз, Менәтерәк, чиста күлмәк-ыштаннар калдырам. Хуҗа үзе: «Иркенләп юыныгыз»,—дип торса да, бо¬ лай ярты көн буе мунчада пычтырдау оят иде. Ашык-по¬ 372
шык коендылар ла хуш ис килеп торган киндер күлмәк- ыштан киделәр. Тагы чирек сәгатьтән үзләрен әле генә кәүсәр чишмә¬ сендә коенып чыккандай хис иткән Батырша белән Яхъя чиста һәм җыйнак өйнең сәке йөзлегендә, олы җиз сама¬ выр янында утыралар иде. Бөтен өйгә тәмле булып мәт¬ рүшкә исе таралган — күңелләр хуш. Киҗеле ашъяулык җәелгән табында таш савыт белән бал, акмай һәм кыш- озын төшләргә кереп йөдәткән, каерып киселгән арыш плис телемнәре. Почмак якта чартлап-шартлап мич яна, табада нидер чыжлый—бавырсак пешә бугай. Чистарып, пакьләнеп калган Батырша мул нигъмәтле табын янында үзен кабат кеше итеп тойды, ул гынамы, дан-шөһрәтле чагындагыча, үзен галим-голәмә таифәссн- дәгедәй хис итте, хәтта бүген аның сөйләшүе дә башкача иде, Юмарт вә кешелекле хуҗа үзе дә сүзчән һәм мәзәк¬ чән бәндә икән — табын гөрләп торды. Ул үзе Хәсән ат¬ лы булып, Куак суы буендагы ошбу Куак башы авылына әле узган җәй генә Ык буеннан мал-туарын куып күчеп килгән икән. Ашык-пошык шушы өен өлгерткән, бая гы¬ на мосафирлар юынып чыккан мунчасын әмәлләгән. Әмма ихатасын киртәлән алырга да, абзар-кура салырга да өл¬ гермәгән, мал-туарын ачык кутанда ничек кирәк алай кышлаткан. Балалары яшь, булганы да кызлар гына, бер хатын ярдәме белән генә әллә кая китеп булмый, ди. Җитмәсә, чәчү кулны тота. Хуҗаның тел төбендә ни ятуын төшенүе кыен түгел нде — «шәксртләр»гә абзар-кура торгызуны, ихата кир¬ тәләүне йөкләмәкче. Бу исә мосафирларның ниятләренә туры килә, күңелләрендә яшәү дәрте уята иде. Эшне та¬ мак хакына килештеләр. Ике атна буе бөтенләй диярлек бушка маташсалар да, Батырша белән Яхъяның күңелләре тыныч, хөр, йөзләре шатлыклы нде. Нигә, Хәсән үзе нртә таңнан кара төнгәчә кырдан кайтып кермәсә дә, түгәрәк ак битле хатыны Маһ¬ руй һәм икс кызы гел әйдәләр. Аш үз вакытында пешкән, мәтрүшкә чәе кайнаган, мунча ягылган була. Хәсәннең тормышы матур гына, шуңа аш-суы мул. Мосафирларга күзгә күренеп кот кунды, тәннәрендәге җәрәхәтләре җы¬ елды. Мәгыйшәтенең чигенә җиткәндә бәндә дигәнең берни уйламас, борчылмас бер мәхлукка әйләнә икән. Ул инде дөньяга кул селти, үзе өчен менә хәзер иң тәҗел нәрсә¬ ләр: ашау-эчү һәм вөҗүденең иминлегеннән башканы 373-
кайгыртмас хәлгә җитә. Ярым үлеккә —ике дөнья, бер моржа. Иске Нәдернең мәчете базында кышның соңгы көннәрен үткәргәндә Батырша да шул хәлгә төшкән иде. Инде Куакбашка килеп егылгач, монда ашап-эчеп, чис¬ тарынып тернәкләнгәннән соң ул еш кына алдагы көннә¬ ре хакында уйлана башлады. Тик күпме генә исәпләмә¬ сен, киләчәге караңгы, алдагы юллары ябык. Кайсы гы¬ на тарафка китсәң дә, юлла]) сине бер нәрсәгә — дар ага¬ чына алып киләчәк. Димәк ки, барыннан да элек әнә шул үлем элмәгеннән котылу хакында баш ватарга кала. Тик ничек? Болай качкынлыкта яшәүнең мөмкин түгеллеге инде ачыкланды. Авылга борылып кайту, яисә башка бер¬ бер иләүгә барып урнашу турында да уйлыйсы юк. Бары¬ бер танырлар, тотып җәлладлар кулына тапшырырлар. Уйлана-уйлана да каршында бер генә яктылык күрә мулла — ул ла булса, түрәләр каршына барып, үзең баш ору, ярлыкау сорау. Нигә, элегрәк болаларда катнашып, җиңелгәннән соң татар башкортлар шулай итмиләр идеме¬ ни? Хак, аларның да башларыннан сыйпамаганнар. Алай да каеш камчы «ашау», яисә атлар белән түләнә торган штраф исәбенә башларын саклап калганнар. Инде кыен¬ ның иң зурысын алганнары сөргеннәргә сөрелгәннәр, мә¬ гәр анда кол хәлендә булса да тереклек иткәннәр. Ие, мөселман дөньясында гомер бакый шулай булган. Ата- баба башыннан үткән аңа ярамасмыни сон? Мәгълүм ки. аны — тулы бер олы төбәк халасклары күңеленә коткы салып, аларны түрәләргә каршы яуга күтәргән адәмне ко¬ чак җәеп каршыламаслар, суктырып кына да калмаслар, калудник итеп озатырлар. ДАәгәр бу әле барыбер муенга үлем элмәге кию түгел. Коллыкта булса да кояш астын¬ да тереклек итү, дөнья яктысын, җир өстендәге үлән-чә¬ чәкләрне күреп яшәү. Ие, аның үләсе килми, килми! Көн дә бер ук уйлар диңгезендә кайный торгач, Ба¬ тырша ниятен беркетте—Казанга барып, язмышын пат¬ ша түрәләре кулына тапшырырга карар итте. Моңа ире¬ шү өчен исә Оренбурдан Казанга бара торган олы юлга чыгу, кайда тәпиләп, кайда ям атларына эләгеп, өч йөз чакрымнар ара үтәргә кирәк иде. Шул хәтлесе ачыклан¬ са да, юлга аз-маз булса да акча һәм ризыкны каян алыр¬ га икәнен белми иде әле ул. Башында өзлексез биешкән сорауларга җавапны дөнья үзе ашыктырды. Килешенгән абзар-кура инде өлгерде, ихата читән һәм киртә белән уратып алынды. Хәсәннең кунакчыл өендә инде тагын да егылып ятуы оят, кая да булса олагырга кирәк иде. Ярый әле, тамак хакына гына 374
дин сөйләшсәләр дә, эшне ошаткан, күрәсең, хуҗа аларга аз-маз бакыр акча да бирде. Иртәгә юлга чыгасы дигән төндә Батыршаның миенә бер ачыклык инде—Габделрахман мулла мәдрәсәсе бу¬ енча шәриге Иштирәк исенә төште. Ие, ие, кайчандыр бер¬ гәләп мулла-мөдәрриснең чолыклыгын саклаган Ишти¬ рәк. Ул Тайсуганнал унбиш-егерме чакрымдагы Бигәш авылыннан булып, ике кыштан сон мәдрәсәне ташлап, ата¬ сы янына кайтып киткән иде. Хак, мәгърифәт кыясын ки¬ мерә алмады, җиргә тартылды. Шул Иштирәк исән-аман булып, авылында яшәп ятса, бик кана дә бит. Ни генә әйтсәң дә сабакташын — сатмас. Янә дә килеп, Бигәш — ям юлы өстендә бит әле ул. Хак тәгалә аларны бәхеттән бөтенләй үк мәхрүм ит¬ мәгән нкән әле — Иштирәкнең мәхрүм атасы йортында бер җайга яшәп яткан көне. Тәмам олыгаеп, ир уртасы булып җитешкән, әмма әлегә буыннары нык, егәре куә¬ тендә. Мәгәр төнге кунакларны салкын каршылады. Инде Батырша берничә җөмлә белән генә үзенең теге елларда¬ гы шәкерт Абдулла икәнен исенә төшергәч, бөтенләй кур¬ кып калды. Ир булып, Батыршага әверелгән атаклы мул¬ ланың гамәл-шөгыльләре, халаеклар күңелеңә вәсвәсә салып, аларны яуга күтәрүе Казан юлындагы һәммәсенә мәгълүм, нмеш. Алан да качакларны бөтенләй читкә тибәрмәде Иш¬ тирәк, Зәйнең текә ярындагы мунчасына ымлады; — Анау мунча, шунда урынлашыгыз,—диде ул, би¬ тараф кына,— Тик бән сезне, сез бәне белмәйссз. Янә дә килеп, зинһар дип әнтәм, озакка исәп тотмагыз. — Хәердер,— дин куйды Батырша гадәтенчә тыныч кына,— Рәхмәтләр яусын, сәңа зыян-зәбрәт китермәбез. Шулай сүзләштеләр; Яхъя тирә-як авылларга йөреп, азык-төлек теләнә, Батырша исә кешеләр күзенә курен- мәепчә, җыелган кадәр ризыкны кояшта киптерә, кош- корттан саклый. Фал китабына язылган диярсең, эшләре шул киңәш¬ ләре буенча барды. Яхъя көн дә иртән, биштәрле капчы¬ гын асып, хәер сорашырга чыгып китә, Батырша әрәмә¬ дәге бәләкәй генә ачыклыкта кайткан бер ипн кисәкләрен җилләтә-киптерә. Әлеге шөгыле башта мавыктыргыч кы¬ на булып тоелса да, тора-бара .мулла ялыкты, аны сагыш басты. Ул әледәп-әле тал-шомырт араларыннан, Зәй бу¬ еннан урап килер булды. Мәгәр ялгызына ошбу .хозур¬ лыкта да күңелсез иде. Шундый сагышлы көннәрнең бе¬ рендә эче пошуга чыдый алмый яр башына күтәрелде, ма¬ 37S
лайлар комарлыгы белән мунча башына ук менеп кнтте. Кабыгы мурып-череп беткән кыектагы тишектән ба¬ шын тышка тыкты Батырша. Артык биек булмаса да. моннан тирә юнь хәйран яхшы күренә. Әнә купшы өянке ләр төбенә Бигәшнең аз еанлы портлары сыенган. Алар тын. моңсу, кызганыч хәлдәләр. Сагышлы өйләр арасын¬ нан бераз дугайлатып олы юл үтә Аның буйлап әле те геләйгә, әле болайга дөмбердәшеп атлы олаулар узып то¬ ра: ябай авыл арбалары, бөркәүле ям павузкалары, би¬ шекле фәйтуннар... Батырша дөньяның матурлыгына кн- иәнә-кинәнә кояш чыгышы тарафына күз салды. Алда, дүрт-биш чакрым чамасы ераклыкта, Бигәшнеке сыман ук бөдрә өянкеләр, башларындагы саламнары каралып беткән өн кыеклары күренә. Күрше авылны танудан би¬ тәр, йөрәге белән тойды мулла — Әлмәт! Кинәт йөрәге какты, башы әйләнде Батыршаның, бә¬ гырен чәнчеп ниндидер дуамал көч узгандай булды. Әйе, Әлмәт. Гомер бакый аңа тынгы бирми, йөрәген тырнап торган карья. Анда аның Тутыясы, анда аның яшьлеге! Мунча түбәсеннән кайчан вә ничек төшкәнен хәтерлә¬ ми Батырша. Исенә килгәндә ул инде Зәй ярындагы тал¬ лар ешлыгында басын тора иде. Аяк астында гына узган гомере булып аның яшьлек елгасы агып ята, моңсу та¬ вышлар чыгарып чупылдашкан дулкыннар исә: «Тутыя. Тутыя»,— днп җырлыйлар. Әйе. Тутыя Ул — гомерлек йөрәк җәрәхәте моннан кул сузымы җирдә генә. Шул ила¬ һи затка тагы бер генә күз салса да, калган гомерендә ни генә күрсә дә үкенмәс Батырша! Ә нишләп күрмәскә ди?’ Барыбер бөтенесе хәл ителгән — бүгенме, соңракмы, зобанилар каршына барып басачак. Аннан инде дар ага чына асыламы, яисә кул-аяклары богауланып, катыр ки¬ тәме—барыбер мәңгелек йөрәк ярасы — Тутыясын бүтән күрә алмас. Димәк, бүген, якн беркайчан да. Әлмәткә, Әлмәткә! Иртәгесен Яхъяны кәсебенә озаткач ул болай да сә¬ ләмә киемнәрен аннан-моннал гына киеп аллы, көн шак¬ тый эссе булырга вәгъдә итсә дә. башына мескен бүреген элде, кулына таяк тотты, беркадәр алам-саламнары ара сыннан бер капчык тапты, бераз бөкресен чыгарып атлый- атлый, ындыр артлап кына Әлмәт юлына төште. Бигәштән бераз китүгә өс-башын карап алды, үзенең кыяфәтен күз алдына китерде. Хак, ул бөтенләе белән саилчегә охшап калган. Шунысы начар, сакал-мысгы юк. Бу исә аның го¬ мерлек шәхси тамгасы. Батыршаны таныганнар, хәтта ишетеп кенә белгәннәр дә. бер күрүдә аның кем икәнен 376
сизәчәкләр. Әйе, тәвәккәллек зур, тик аңа инде барыбер. Бар теләге — Тутыясын тагы бер күреп калу. Кайчандыр Әлмәтнең яшь мулласы дип аты чыккан имамның өен табуы кыен булмады. Ул мәчет каршында ук икән. Батырша, йорттан йортка кереп хәер эсти-эсти, олы урамның бу турыдагы бердәнбер урыс капкага якын¬ лашты, йөрәге исә күкрәгеннән сикереп чыгарлык булып тибә нде. Менә хыялында йөрткән капкага да җитте, бәхетенә ул терәтелмәгән иде. Кече канканы ачып, эчкә күз салды. Җиргә төшкән энә ялтырап ятарлык итеп себерелгән ише¬ галдында кулына себерке тотып, ак киндер алъяпкычлы берәү аксаклый-аксаклый абзар-кура ягына үтен бара иде. Батырша күләгә кебек кенә ишегалдына узды һәм такталары сары гәрәбә итеп юылган болдыр баскычына таба атлады. Әйа, Тутыяның кулы тигән бәхетле такта¬ лар1 Ул инде шуларга басарга дип аягын күтәргән иде. Шулчак әлеге бәндә кисәк борылып, аны күреп алды һәм чакырылмаган кунакка таба ташланды: — Әй, саилче, мулла өндә юк, җеназада,— диде ял¬ чы,— Батыршаның юлына аркылы төшәргә чамалап. Әмәл башына яшен тизлегендә килде Батыршаның. Ул ун як җилкәсенә салган капчыгын кулына алды һәм аны тегенең борыны турында селти-селти, бугазыннан мәгънәсез авазлар чыгарды: — Пә-л, әпә-пә... Ялчы каршысьшдагы хәерченең телсез-чукрак икәненә инангач, кулын селтәде, кире борылып үз юлына китеп барды. Батырша исә ишек бавына омтылды. Зур, чиста һәм якты өй эче яңа пешкән ипинең хуш исе белән тулы, әмма түр якта берәү дә күренми иде. Батырша бусага төбендә туктап калды һәм, йортка чит кеше кергәнен белдереп, тамак кырды. Почмак якта са¬ выт-саба шалтырап алды, ул да түгел, түргә чыга торган аралыкта өстенә киң итәкле күлмәк кигәнлектән юантыг¬ рак булып күренгән хатын-кыз күренде. Мич почмагында кисәк туктап, өнсез калды, аннан канаты каерылган ак¬ коштай талпынды, кинәт йөзен читкә борды, битен яулык чите белән каплады һәм өйне ярып кайнар пышылдады: — Апуш абый! Батырша да аңа омтылды, әмма баскан урыныннан кузгала алмады, капчык тоткан кулын алга сузып, катып калды. ■— Тутыя! Әйе, бу аның гомере буе йөрәгенең түрендә саклап 377
йөрткән Тутыясы иде. Шул ук нурлы ак йөз, янып торган чем-кара күзләр, ымсындыргыч иренле уймак авыз. Аңа, әйтерссн, замана җилләре бөтенләй кагылмаган, аз гына буйга калыккан да, кулбашлары тулышын, түгәрәкләнеп киткән. Гүя ул әле һаман теге чактагыча Тажутан бо¬ лынында арба янында басып тора. Бер-бере кочагына омтылган ике йөрәк ниндидер тыл¬ сым көче белән кавышмый калды, ниткәндер сихри төш булып үткән мизгел һәр икәвенә мәңгелек булып тоелды. Ниһаять, Тутыяның бәгыреннән сыкрап чыккай пышыл¬ давы янә бөтен өйне ярды: — Кит, Алуш абый, нәмәхрәм кылма! Инде Батырша да исенә килде, үзенең шашынулы хис¬ ләрен жилеп, ишеккә борылды. Тик аиы ачарга өлгермә¬ де, артында Тутыяның көмеш тавышы теге чактагыча кыңгырау булып чыңлады: — Тукта, юлына ни бирим, Апуш абый?! Юк, йөрәгенең тыелгысызлыгыннан арына алмалы Батырша, янә борылды һәм сихерләнеп яшьлек мәхәббә¬ тенең гөнаһсыз саф йөзенә текәлде. Бу юлы Тутыя да би¬ тен яшермәде, шомырт күзләрен томратып, аңа карап торды. Шул хәлләрендә бер-бере белән сихерләнеп, күпме вакыт уздырганнардыр, ниһаять, Батырша аңына килде, авыр сулап куйды һәм әйтте: — Рәхмәт, берни кирәкми, Тутыя. Хуш, бәхил бул! Әлмәтнең яшел бәбкә үләне каплаган киң урамына чыкканда ул инде бөтенләй башка Батырша иде. Башы горур күтәрелгән, чырае алсуланып янып чыккан. Атла¬ вында, килеш-кыяфәтендә мескенлекнең эзе дә юк. Тая¬ гы каядыр калган. Күкрәген киереп, урамның нәкъ урта¬ сыннан бара, күзенә ак-кара күренмәгән хәлдә ярсый-яр- сый Бигәшкә таба атлый иде. Хәзер инде аны монда берни тотмый. Юллык азыгы, кесәсендә азмы-күпме акчасы бар. Бүген үк, менә хәзер үк үзенең соңгы юлына чыгарга әзер. Алар жыеп-киптерелгән сынык-саныкларны Бигәш әрә¬ мәсендә, тал куышында саклыйлар иде. Иртә таңнан юл¬ га чыгарга ниятләп, кичке буйда әлеге үзләренә генә бил¬ геле тал янына барырга, тупланган ризыкны мунчага алып кайтырга һәм капчыкларга тутырып куярга булдылар. Көн инде тәмам кичкә авышкан булса да, саклану чара¬ сын да онытмады мулла. Чабып алырлык булып үлән үс¬ кән тар гына юлдан шәкерте алдан атлый, Батырша үзе исә ук атар чамасы артта, Яхъяны күрә-күрә бара. Әрәмә эченә таба йөз сажин чамасы үтмәгәннэрдер, уң- 378
кулда, таллар арасында коры чыбык-чабык чытырдады, шуның артыннан ук Яхъя өстенә дистәгә якын яугнр таш¬ ланды. Каршында кулына ялангач кылыч тоткан әзмә¬ вердәй егетне күрүгә үк Яхъя эшнең пидә икәнен аңлап алды һәм тын әрәмәне ярып кычкырып җибәрде: — Әйа, хәзрәт, качын, кач! Ллар .монда күбәү. Егетнең авызын тиз томаладылар буган, ул тынып калды. Батырша исә һәр ягын ут чорнаган урмандагы киек-жәнлектән атыла-бәрелә таллар арасына ыргылды. Ундүртенче бүлек Па хода, Су урманнарның да чиге бар икән. Батырша төн караңгылыгында да яктырып торган сирәк каеннар арасыннан үтте дә дугалы атларны күмешле арыш ба¬ суына килеп чыкты һәм иген арасында бормаланып ят¬ кан юл буйлап китеп барды. Тирә-юнь тын, сулышка ир¬ кен. Төн тайга авышкан бугай, як-яктагы арыш шушы сыек кына эңгер-меңгердә дә саргылт булып күренә, ә һава пешеп килгән башак исе белән төнәтелгән сыман. Әйа, урак өсте җитеп килә ләбаса! Ие, челлә ае керде. Ялгышмаса, төн уртасыннан сон Сөмбеләнең сигезенче көне башланды. Шулай, һиҗри 1169 ел Сөмбеләсенең си¬ гезе. Рахман рәхим, аның Карышбаштан качып китүен¬ нән cut елга якын вакыт үткән. Күрәсен күрде, әмма та¬ гы ниләр генә кичерәсе бардыр. Бигәш әрәмәсендә карат¬ лар кулыннан ычкынганнан бирле ул инде айдан артык каңгырап йөри. Көндезләрен урман ешлыкларында, был- тырдан калган салам эсксртләрендә, яисә әвен базларын¬ да качып йоклады. Төннәрен исә ялангач аякларын ка¬ ната-каната барды да барды. Тик юлы Казанга түгел, бө¬ тенләй башка якка — кояш чыгышына таба нде. Бигәш әрмәсендә яулашларының соңгысы Яхъяны да югалткач, нияте нык үзгәрде Басыршаның. Күптәнге гу¬ берна үзәге Казанга, чнт-ят урыс түрәләре каршына ба¬ рып басканчы, Борай якларындагы Әҗик авылында яшәү¬ че Сөләйман старшина катына килүне кулайрак дип тап¬ ты. Сөләйман нн әйтсәң, дә үз кеше: үз мишәрен, үз мө¬ селманын. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: теге елларны, Карышбашта мәдрәсә гыймарәт итү дәрте белән йөргәндә очрашкач, алар дуслашып киттеләр. Әҗик белән Карыш- баш икесе ике камандага керсәләр дә, аралары ерак тү¬ гел, күп булса унбиш-егерме чакрым. Йомышлары төш¬ кәндә бер-беренә барып-килеп тордылар, инде мәшәкать чыкмаганда берсеп-берсе ашка-чәнгә чакырыштылар. 379
Фикер уртаклыклары якынайтмаса, әлбәттә, мөнәсәбәтләре ул кадәр үк җылы, дустанә булмас иде. Хикмәт тә шун¬ да шул: сүзләре пеште, серләре килеште — бср-бсрсиә хөрмәт-пхтирампары зур, дуслыклары самими нде. Соңгы елларда сирәгрәк очрашуларына карамастан, аралары кап-кардәшләрнекедәй якын булып калды. Сөләйман старшинага бармый, тагы кемгә барсын ди Батырша. Аның инде башка дус-ишләрс, туган-тумачала¬ ры, якыннары калмады диярлек. Сөләйман агай исә мул¬ ланың абруе, гыйлемлеге алдында баш ия, аны санлый, олылый. Сүз дә юк, старшина дустын кочагын җәеп кар¬ шылар, мунчасын яктырыр, бар булганы белән сыйлар. Тугры, гадел һәм кешелекле булып бөтен тирә-юньгә та¬ нылган аксакалның хыянәт итү, аны сату нхтнмалын баш¬ ка китерергә дә ярамый. Менә бүген таңда ук очрашыр¬ лар, чәй янында кнңәшерләр-серләшерләр. Шунда инде Батырша аңа бөтен эчен ачып салыр: «Сән Сөләйман агай,—дияр ул кунакчыл старшинага,—ипләп кенә Уфа¬ га баргыл, җае белән генә сүләгел: Батырша исән дип, үз ихтыяры белән түрәләр кулына бирелә днп». Түрәләр, урыс булсалар да, аның ихласлыгын бәяләми калмаслар, мөгаен. Сөләйман белән икәвен яхшы атларда Оренбурга озатырлар, Ниплүй янарал белән күрештерерләр. Шунда инде губернаторның үзенә генә әйтер Батырша: бәнем патша хәзрәтләрен, шәрәфәтле мәлнкәбезне күргем килә, аның үзенә генә әтә торган сүзләрем бар, дняр. Шундыен дәлилдән сон аны, әлбнт, пайтәхеткә алып китәрләр, ал- лаһның җирдәге күләгәсе катына илтерләр. Шулчак ба- рын-барын әйтеп бирер Батырша! Аның сүзләгәнен тың¬ лаганнан соң рәхмәтле патшабикәнең, шиксез кн, күңеле нечкәрер, Батыршаның үзен дә, яуга катнашкан башка¬ ларны да ярлыкар, мөселманнарны җәберләүче залнм- нәрне, әлбит, хөкем итәр, суктырыр. Әйа, юлындагы бихисап манигъ-киртәләрне аша үтеп, ул олуг зат катына барып җитсәме?! Сүзен әйтә белер, боерган булса! Юк, ул күп сүзләмәс, мөселманнарның кү¬ ңелләренә, бәдәннәренә уңа алмас җәрәхәтләр ирештерү¬ че хәлләр — хаднсән хәбисәләр хакында гына әйтер. Алар турында ул инде кышозын Иске Нәдернең мәчете базында тилмереп ятканда, аннан яз-җәй Нәдер нләүендә вә Әҗик юлында каңгырап йөргән көннәрендә күп уйланды, сүз¬ ләрен сайлады, чарлады, әлеге сәбәп-хәлләрне өч төр¬ кемгә туплады: «Ул өч хаднсән хәбисәнең берсе улдыр,— дияр Батыр¬ ша илтифатлы мәликәгә,— кайсы мөселманнардыр кем, 380
аларның теләмәке вә ризалыкы улмаенча, ислам динене терәк итеп, урус диненә кермәккә вә һәм теләмәк вә риза улмак кебек чиркәнеч вә күцел кайтаргыч эшләргә әкраһ 1 кылынганнар ирделәр. Шул мөселманнарны әүәлгечә ис¬ лам динендә торырга ирек куймаучы ул әкраһ залимиәр- нең үзләрен хөкемгә вә җәзага тарту кирәктер. Вә дәхн ул хаднсән хәбисәләрнең икенчесе улдыр кем, кадими падишаһларымыз чорында вә шартында лазим ителмәгән хезмәтләрне мөселманнарымыз өстенә йөклә¬ миктер: ислам диненнән әкраһ ителүчеләрнең хезмәтлә¬ рен калган мөселманнарымызның өстенә йөкләмәк тик, чи¬ рүле мишәрләр өстенә егерме бишәр тиен ясак салмак тик, ясаклыларпың ясагын арттырмак тик, чирүле мөссл- манларга чирү хезмәтеннән башка икс баш эшен эшләт- мәк тик. Ике баш эше дидскемез улдыр, һ ;р елда указ киләдер: чирү кешеләре пахутка чыксынлар, билгеле урыннарында каравыл тору өчен дәю. Ул Указ кушуын¬ ча, чирү кешеләре пахутка барын, каравыл тормак эшен башкаралар вә һәм, Указдагы каравылчылык эшләреннән башка, бөтен җәй буенча төрле башка эшләр эшләмәккә ирексезләнәләр: бүрәнә кисмәк вә такта ярмак, дыранча ярмак вә бура бурамак. Вә һәм атлары берлә бу сана- гыннарны ташымак вә атларын олауларга алмак тик. Шундыен сәбәбтән атлары һәлак булып, үзләре михнәт вә иза чигеп җәяү кайталар, без чирү хезмәтебездән баш¬ ка, атларымыз берлә ике баш булып, ике лапатннк микъ¬ дары эш эшлибез дәю. Вә дәхи ул хадисән хәбисәләрнең өченчесе улдыр кем, хак тәгалә хәзрәтнең тагларда вә күлләрдә яраткан тоз хәзинәләрене, ирекле вә кызганыч бәндәләрне мәхрүм итеп, кальгаларга бикләмәктер. Өч хаднс-хәбисә, нәгъни яңа пәйда булган бозык эшләр ошбулардыр». Ие, ул шуларны сүзләр, падишаһны гаделлеккә өндәр, залимнәрнең хөкем ителүләрен сорар. Гомерлек хыялы, өмете һәм нияте хакында уйлана-уйлана атлый торгач, сизми дә калган: арыш басуын кичкән, сөзәк үрне төш¬ кән вкән. Каршында, сыек томан эчендә авыл шәүләсе төсмерләнде. Ялгышмаган — Әҗик! Алай да турыдан-ту- ры Сөләйман старшина йортына барып керәсе итмәде Батырша. Кем белә, бәлки өендә юктыр, аннан да яма¬ ны — түрә кешедә кунаклар булуы ихтимал. Иң шәбе — кайчандыр үзендә шәкертлектә торган Ишназарларга су¬ гылу. Үзе юк икән, атасы Йосыф өйдәдер. Инде айдан 1 Әкраһ — бик чирканыч, күңел кайтаргыч. 381
артык тамагына юньле ризык капканы, тәмләп чәй эчкәне юк. Адәмчә бер ашар, бал белән чәй эчәр, әйбәтләп йок¬ лан алыр, Сөләйманның исәнлеген, йорт хәлләрен беле¬ шер. Аннан ннде өйләдән соц дус старшинасы янына ба¬ рыр. Калганын исә бер ходай үзе генә белә... Шул ниятен ныгытып, авыл уртасына, мәчет ягына бо¬ рылды— Ишназарлар өе гыйбадәт йортыннан егерме са¬ жин чамасы гына арырак нде. Җилкапканы ачып, эчкә үтте, ишегалдына караган сукыр тәрәзәнең карындыгына шакыды: — Ишназар үдәмү-ү-ү? Уйламаганда-көтмәгәндә эчтән бер хатын җавап бир¬ де: — Үдә юк, кырда кунып печән чабалар, кичкә кай¬ тырлардыр,—диде хатын, йомшак кына. Аннан исә та¬ вышын күтәрә төште.— Кем сән, нн хаҗәтең бар? Батырша аны тавышыннан таныды. Бу — Ишназарның анасы Фәризә нде. Алай да кайтарып сүз әйтмәде, дәшми- тынмый гына урамга чыгып китте. Ул инде хәлләрнең мондыйларына гына түгел, аннан болайракларына да тан булгалады, мәгәр беркайчан да аптырап калмады, әмәле шул мизгелдә үк башына килә торган иде. Бу юлы да шулай булды. Мулла туп-туры мәчеткә таба атлады. Бәхетенә, аны¬ сының ишегендә йозак юк нде. Ул артына борылды, як- ягына карап алды — кеше кара күренми, шикләнерлек нәрсә юк иде. Сакланып кына ишекне ачты — тегесе, кү¬ гәннәре күптән дегет күрмәгән бугай, иләмсез шыгырда¬ ды. Әмма Батырша моңа игътибар итмәде. Җиңел атлап эчкә үтте, түбә такталарын ачып, чормага менде, остазы Габделрахман Һәдиясе — биле бөрмәле кыска чнкмәнеп салып, коры яфрак катыш балчык өстенә җәйде, мескен бүреген башы астына салды да чалкан ятты. Ярын, төш¬ кә тиклем хәл алсын, өйләдән соң Сөләйман катына ба¬ рыр. Шулай дип уйлап бетермәде, йоклап та китте—ат¬ налар, айлар буе эзенә сунарчы төшкән киек-җәнлек сы¬ ман курка өркә качып, иза чигеп йөрүләре галәмәте иде бу. Батырша мәрткә киткәндәй каты йоклады, берни ишет¬ мәде, авылда ниләр барын белмәде. Ул шулай «хәл ал¬ ган» арада исә Әҗиктә сирәк очрый торган хәлләрнең берсе булып алды. Дөресрәге, төп вакыйга Батырша авыл¬ га кергәнче, төнлә булып узган, ул йоклаган арада исә әнә шуның нәтиҗәсе калкып чыккан иде. Ирен һәм улын печәнгә озатып, ялгызы төн үткәргән 382
Фәризә, таң алдыннан тәрәзә шакудан коты алынып, ха¬ фага төшкән нде. Шуннан инде бүтән йокламады, көн як¬ тырыл җитүгә, курка-өркә тышка чыкты, ашыгып абзар¬ га үтте, малларын, тавык-казларын барлады. Шөкер, ба¬ рысы да исән-аман. Алай да күңеле тынычланмады, кара камыш чәчләрен шәльяулыгы белән томалап, күлмәген бөрмәсенә кыстырды да, җилләнеп ишегалдын урап чык¬ ты, келәтне ачып, анысын карады. Шик шөбһәләнерлек нәрсә күренми нде. Каратут йөзенә гадәти мөлаемлыгы чыкты—тынычлангандай булды. Комганы белән су алып килде, җиңнәрен сызганып юынды, сыерын сауды, көтүен куды — шуннан инде хатын кызның тавык чүпләп тә бе¬ терә алмаслык эшләренә чумды. Тик нишләптер эч пошуы басылмады. Кояш тәмам күтәрелгәч кенә бихисап эшлә¬ реннән арынгандай булды, камзулын салып атты да япә ишегалдына чыкты, бакчага узды. Керсә эш харап: ми¬ ләш һәм балан куаклары арасындагы чолыклар, ягъни бүкән умарталар жирдә аунап ята, бал кортлары пыр туздырылган, сытып-изеп бетергән, тулы кәрәзләрдән җилләр искән. Менә син әй, бүген-иртәгә бал аертырга дип торганда бит. Ах явыз, таи тишегеннән тәрәзә кагучы тнктән йөрмәгән икән! Фәризә—чая хатын, мондыен рисвай хәлләрдән соң ире һәм улы кайтканны көтеп утыра аламы?! Ул бөрмә¬ сенә кыстырган күлмәген төшерде, камзулын һәм шәльяу¬ лыгы өстеннән кырпу бүреген киеп алды да, җил-җил ат¬ лап Сөләйман старшина йортына таба китте. Шулай кы¬ зуланып барганда, борчулы төне кабат исенә төште һәм чак кына кычкырып җибәрмәде. Әч-әч. теге бәндә тәрәзә какканнан соң күп тә үтмәде, иләмсез игеп мәчет ишеге шагырдады. Ие, утры шунда — мәчеттә! Үзе посып кит¬ кән икән, баллы кәрәзләрне алла йортына яшергән! Хатын өне-көне бетеп, старшина йортына барып керде. Бәхетенә, Сөләйман өендә иде. Кабалануыннан битен кап¬ ларга да онытып, тынына каплана-каплана. Фәризә чо¬ лыкларын басулары хакында сөйләп бирде. Күршеләрен¬ дәге мәчет ишегенең шагырдавын әйтергә дә онытмады, бал кәрәзләренең вә угрының мәчеттә генә икәнен исбат¬ лап шау итте. Сөләйман исә аны тыңлап бетермәде, ак өенә узды, тәрәзә ачып кемгәдер кычкырды: — Керең! Ашыгып елгыр писер Мөхсин Әбделман угълы килеп керде. Старшина аңа авылда булган кадәр халыкны тиз үк мәчет янына җыярга, өйләрендә булмагаииарның кайда 383
вә нишләп йөрүләрен ачыкларга кушты. Тегесе атыла- бәрелә чыгып китте. Плеер артыннан ук Фәризәне ияр¬ теп Сөләйман ла урамга ашыкты. Чатта Куштан Исхак, Бастырык Рәсүл һәм кәҗә са¬ каллы азанчы Куян Исмай басып торалар иле. Сөләйман, җиңел читекләре белән йомшак кына басып, ашыкмый- кабаланмын гына тегеләр янына килде, сәлам биреп тор- мастан, бүген төнлә авылда булып узган искитмәле хәл¬ не сөйләп бирде. Аннан Куян Исмайга борылып әйтте: — Азанчы, мәчеткә кергел, карагыл: угъры анда по¬ сып ятмыймы, бал кәрәзләре күренмиме? Исмайныц чырае яңа баскан туладай агарды, авызы ачылып калды, баскан урынында катты. Ул арада мәчет янына кулларына сөңгедер, күсәктер тоткан ирләр, әрсез алабай мишәр хатыннары җыелды — ыгы-зыгы башланды. Суз, әлбәттә, авылда гомер бакый булмаган искитмәле хәл турында иде: — Сүз юктыр ки, угъры Әҗик кешесе түгелдер! — Сүлнсең тагы! Әлбит, бу — урыс эше. Угърылыкка, юлбасарлыкка алар маһир. — Ие, ие, теге шайтан суын чөмерәләр дә әллә нинди хилафлыкларга баралар. Мәсҗсдне яктылап карарга ки¬ рәк! — Җәмәгать! Күп сүз бозау имезә. Угъры манарада гына! Әй, азанчы, тазарт манараңны! Болай да коты алынган Куян Исмай бөтенләй үләр чиккә җитте. Алай да монда гавамныц зурлыгы, ирләр кулындагы сөңге-күсәкләр аңа дәрт-дәрман бирде бугай, ул, камырга әйләнгән аякларын көчкә сөйрәп, мәчеткә та¬ ба китте. Ишеген курка-өркә генә ачып, уңга-сулга, аска- өскә бакты, түшәмдәге каерылган такталарны күреп ал¬ ды, кәҗә тавышы белән шәрран ярып чыелдап җибәрде: — Угъры — мәсҗеттә! Батырша халык шаулашканга уянып китте, яткан уры¬ ныннан кымшанмый гына тыңлап торды. Нишләптер үзе¬ нә янаган куркыныч турында түгел, кай вакыт икәнлеге хакында уйланды. Мәчет башындагы кабыклар ярыгын¬ нан төшкән кояш нурларына карап чамалады — өйлә уз¬ ган булса кирәк. Шулчак колагына аермачык: «Угъры — мәсҗеттә!» — дигәннәре ишетелде. Ул киеменә ут капкан¬ дай сикереп торды, мәчет кыегындагы череп беткән кабык¬ ны аергалап, аска күз салды. «Сөләйман ыстаршина мон¬ да булса, төшеп, яннарына барам, ул юк икән — качам»,— дип ниятләде, мәйдандагы халыкны күзәтеп. Әмма, әллә каударлануы белән, старшинаны күрмәде. Батырша җил¬ 384
терәп чикмәнен киеп алды, бүреген башына чәпәде дә так¬ талары алынган тишектән аска сикерде. Дуңгыз тәпие булып беткән яланаяклары белән гөрселдәп идәнгә килеп төште — бусага төбендә нелеп-бөгелеп маташкан кәҗә сакаллы кеше, йөрәк өзгеч чинап, авып китте. Мулла си¬ кереп тәрәзә тупсасына менде, аның рамына китереп тип¬ те — чылтырап пыяла коелды, Батырша мәчет буендагы кычытканлыкка томырылды. Пыяла тавышына сискәнгән халык, эчтән атылып чык¬ кан яланаяклы сәер бәндәне күргәч, бер мизгелгә өнсез катып калды — хәлләре Куян Исмайныкыннан кнм түгел иде. Башлап Сөләйман старшина исенә килде, аннан Куш¬ тан Исхак, Бастырык Рәсүл, башкалар ни булганын аңлап алдылар, мәйдандагы халык бердәм телгә килеп кычкы¬ рышырга тотынды: — Тот. тот! — Урысны ычкындырма! — Башына, башына күсәк белән! Беренче булып угъры артыннан старшина ташланды. Тик сиксәнгә җиткән аксакал әллә ни алдыра алмады. Аны Исхак белән Рәсүл узып кнтте, аларга башкалар ияр¬ де. Ике дистә чамасы кеше каракның артына төште. Бастырык Рәсүлнең ботлары озын — ул качып баручы¬ га отыры якынайды. Тегесе исә йөгергән уңаена чикмәнен, бүреген салып атты һәм моннан бер чакрым чамасындагы каеп урманына таба элдертте. Рәсүлнең аяклары озын, гәүдәсе җиңел булса да, тыны иркен түгел икән — качак¬ тан сиздереп калыша башлады. Җирдә аунаган чикмән белән бүрекне кулына алып маташкан Сөләйман да артта калды. Куштан Исхак исә, аңа булышкан булып, хәтер¬ лектән читтә калу ягын карый нде. Башкалар шулай ук билгесез угърыга якынлашырга базмыйлар иде— кем бел¬ гән, бәлки аның мылтыгы бардыр! Батырша эзәрлекләүчеләрдән нык аерылды, каенлык¬ ка якынлашты. Каракның күрәләтә кулдан ычкынуын си зеп алган Сөләйман туктап артына борылды, тынына кап¬ лана-каплана, кычкырды: — Лт-лар, китер-е-гез, ат-лар! Аның әмерен көтеп торганнар диярсең, сөлексыман җитез, яшь көрән айгырда старшинаның олы угълы Давыт килеп җитте. Чаптырып килгән уңаена җиргә сикерде. Бастырык Рәсүл гүя атланмады, айгырны озын ботлары арасына кыстырды гына кебек. Алай да елдам чаптырып китте, калганнар аның артыннан җәяү теркелдәделәр. 25 ч 191 385
Менә артларыннан икенче ат тоягы танышлары ише¬ телде. Рәхмәт төшкере, Сөләйманның кече угълы Килмө¬ хәммәт икән. Килен тә җитте, ияреннән төшеп, тезгенен атасына бирде. Бар икән куәт, бар икән ләрт-дәрман — Сөләйман һич ярдәмсез атка үзе сикереп менде һәм Бас¬ тырык Рәсүл артыннан юртып китте. Старшинаның күзләре дә ярыйсы ук үткер нде әле. Ул угърыныц юлына аркылы төшкән Рәсүлне, тегесенең исә аңа пәке белән кизәнүен һәм ычкынырга маташуын ерак¬ тан ук күреп алды, авылдашына кычкырды: — Тот-тот, ычкындырма! Җәяүләп кенә йөгерсәләр дә, Куштан Исхак, булачак старшина Давыт, башкалар вакыйга кайнаган урынга Сөләйман белән бер үк вакытта диярлек килеп җиттеләр. Давыт йөгереп килү уңаена камчысы белән Батыршаның пәке тоткан кулына сукты. Тегесе нык авыртудан сызла¬ нып, бер мизгел генә хәрәкәтсез торган арада бердәм өс¬ тенә ташландылар, җиргә егып салдылар да кулларын артка каердылар. — Җибәрегез, бән — үзем!—дип карулашты Ба¬ тырша. — Нә кеше сән? — дип сорады Бастырык Рәсүл, аның өстенә атланып. —■ Мөселманмын. — Атың пичек? — Сөләйман өендә танышырбыз. Качакны жпрдә әвәләп маташкан арада яннарына пн- сер Мөхсин килеп җитте һәм, гомергә тыныч кеше, урман буен ярып кычкырып җибәрде: — Ирләр, бу бит — Баһаднршаһ хәзрәт! Яу башлыгы, шөһрәтле ахуныбыз! Монда инде байтак кына халык җыелган, җирдә әүмәк¬ ләшүчеләр җанлы божра эченә калганнар нде. Мөхсиннең гаҗәпләнүле сүзен ишеткәч, барысы да «аһ» итте. Кайсы¬ дыр көйләп диярлек такмакларга тотынды: — Әй хәзрәтемез, вәлннигъмәтсмсз, динемезнең олугы, күңелләребез чырагы, сән пдукецис белмәдек. Әй ходай¬ ның тәкъдире, гөнаһларымыз шомлыгы,--дип көрсенде. Инде Батыршаны күпләр танып алды, аңа аягына ба¬ сарга булыштылар, өсләрен каккалагандай иттеләр. Әм¬ ма өс-башы сәләмә, пычрак һәм үзе мәхбүс хәлендә бул¬ са да, мәһшүр мулла горур нде. Ул теге такмаклаган бән¬ дәгә борылды һәм әйтте: — Бән ходаемның хөкеменә вә казасына разый булып, бу рәвешле тоткын ителгәч, хәсрәтләнмимен. Бәс, сезнең 386
морадыгыз хасыйл улгап икән, ипчән хәсрәтләр җыясыз? Коры тел хәсрәте! Батыршаны старшина өенә алып кайттылар. Сөләйман гадәтенчә кунакчыллык күрсәтте — мулланы нигъмәттән сыгылып торган табын янына утырттылар. — Сән аша, вәлинигъмәт, тамагыңны туйдыр,— диде хуҗа һәм, йомыш тапкан булып, тышка чыкты. Ишегалдында таптанучы бер төркем халык арасыннан улы Давыт белән писер Мөхсинне чакырып алды, аларны абзарлар артына алын китте, аулакка -- мунча алдына чакырды һәм шыпыртлап сүз башлады: — Егетләргә әйтегез: йортны уратып алсыннар, берәү¬ не дә кертмәсеннәр вә чыгармасыннар. Үзегез исә нң якшы атларга атланыгыз да Уфага чабыгыз. Провпнсә кәпсәссн беләсез. Түрәләрнең, нц олысына кереп этегез: Сөләйман ыстаршнна ата вур Батыршаны тотты, днп. - Инде өчәү¬ ләп чыгып барганда ул улы Давытның җиңеннән тартты һәм колагына пышылдады.— Сән анда мең сум хакында исләренә төшерергә онытма! Ашыгып өенә керде, ит шулпасы белән булышып утыр¬ ган Батыршапың каршына килеп утырды, гаять тә хәс¬ рәтле кыяфәттә сүз катты: - Әй хәзрәт, вә нлла, сәне бсләмез вә һәм сәңа касд итмеш дәгүл прдек. Вә ләкин бер кешенең умарталарын ватып, балын угърлаган сәбәбле, ауылымыэны тикшереп, тәмам интеккәннән соң кешеләрне мәсҗедкә җибәргән ир- дем. Ходайның тәкъдире нкән, сәнең грлфтарлыкыца сәбэб у.тубдыр. Старшинаның хәерхаһлыгына күңеле булды Батырша¬ ның, хәтта күзләреннән яшь килде. «Дуст — дуст инде, бәла килгәндә ташламый»,— днп юанды ул эченнән һәм өмет, ышаныч тулы сүзен бәян итте: — Әй ыстаршнна, сәңа мәгълүм итәмен ошбуиы кем, бәисм олуг падишаһымыз хәзрәтләренең үзенә әйтергә тиешле сүзем вә йомышым бардыр. Ул сүземне вә йомы¬ шымны падишаһымыз хәзрәтләренә җитештерүгә һнч бер хәл илә җай таба алмаканлык өчен сәңа килгән ирдем, сән боне үз ихтыярым вә теләмәкем илә Уфа кальгасына илтер өчен. Бәнем нә рәвешчә качтыкымны вә тотылды- кымнан соң падишаһымыз хәзрәтләренә кирәкле сүзем барысын сеэләр камиллек берлә Уфа приказына мәгълүм иткәйсез. Мулланың әлеге сүзләре Сөләйманның яшерен ниятенә бик тә туры килә нде. Старшина тагы да ачыла төшеп, сүзен дәвам итте: 25 387
— Сезне тоткан кешегә, хәзрәт, мен сум ярлыкаш тәх- сыйс кылынгандыр,—диде ул, куанычлы хәбәр әйткәндәй шатланып.— Бу кадәр сезнең падишаһка кирәклегез бар¬ лыгы һәм дә бу кадәр күп халыклар арасында тотылмакы- гыз фаш ителгәч, бәңа сезне яшереп калу мөмкин дәгүл. Әлбиттә, сезне Уфага илтермен. Аида үз сүзегезне үзегез камилрәк сүләп мәгълүм итәрсез. Батырша әле һаман да старшинаның тел төбен вә ния¬ тен аңлап бетерми нде. Сөләйманның уенда изгелек дип юанлы һәм килешергә ашыкты: — Хәердер. Сөләйман исә бүлмәдә һаман үз янында уралырга ма¬ ташучы Куштан Исхак белән Бастырык Рәсүлгә ым как¬ ты — тегеләре аллы-артлы чыгып китте. Аулакта күзгә- күз калгач, старшина артыгын сузмаска булды: — Вәлинигъмәт, күңелегезгә рәнҗү китермәгез,— диде ул, өстәлгә карап,— безнең сезгә яманлык касдыбыз юк¬ тыр. Сез үзегез фәһем иясе — аңлыйсыз булыр: «Сән үзе килде»,— дип мәгълүм итмәкемездән, безгә файда юктыр вә сезгә дә булмас «Үзебез тотып алдык»,—дидек исә, безгә мең сум ярлыкаш акчасы насыйп булыр, алла бирсә. Батыршаның яңагына суктылармыни, ул сискәнеп кит¬ те, тәне кызышып чыкты, йодрыклары кысылды, бөтен вөҗүде үч һәм ачу белән тулды, менә-менә дус старшина¬ сы өстенә ташланып, аны буып ташлар хәлгә җитте. Алай да түзде, сабыр итте. Сөләйман уйнап кына әйтәдер, менә хәзер көлеп җибәрер, кызарыр һәм тупас шаяртуы өчен гафу сорар дип көтте. Әмма тегесе пошынусыз һәм тыныч нде. Ул урыныннан торып, бүлмә түренәрәк үтте һәм ике тапкыр шапылдатып учын учка сукты. Ак якка кулларын¬ дагы чылбырларын чылтыратып, әзмәвердәй икс егет ки¬ леп керде. Сөләйман аларга ым какты. Тегеләре Батыр шаны эләктереп алдылар да, күз ачып йомганчы, кулла¬ рына һәм аякларына богау салдылар. Старшина исә һа¬ ман да тыныч вә ягымлы иде: — Ән хәзрәт, хафаланмагыз, өметегезне өзмәгез, падн- шаһымыз рәхмәтледер,—дип сөйләнде ул, әле дә шул хәерхаһ тавышы белән — Бәнем камандадан Сәлимҗан берлә Гайнулла да катыр киттеләр. Ун ел микъдары бу¬ ладыр, тәмугтан оҗмахка чыккандай, рәхәт сөреп йөриләр, һәрбер зарлары вә яман хәбәрләре ишетелмидер... Кулындагы богавына хәйран калып карап торган Ба тырша Сөләйманның чыраена төкерергә дип башын кү¬ тәрде, әмма старшина инде ишек катына җитеп бара идс. Бусагадан аның: 388
— Ә сән, хәзрәт, аша, тамагыңны ныгыт,—дигәне генә ишетелде. Бу хәлгә нн дияргә дә белмәде Батырша, ул капкынга эләккән бүредән бәргәләнде, тешләрен шыгырдатты. Әм¬ ма ике ягыннан ике әзмәвер аны ныклан тотканнар нде. Бераздан мулла суына төште һәм иреннәрен чәнпн-чәйни үзалдына әйтеп куйды: — Ллтын күргәч, фәрештә дә юлдан язган, диюләре хак икән. Калганы төштәге сыман бик тиз булып үтте. Әлеге әзмәвер егетләр тоткынны тышка алып чыктылар. Ишегал¬ дында аны кун бөркәүле көймә арба һәм дистәләп корал¬ лы яугирләр көтеп тора иде. Батыршаны эчкә кертеп утырттылар, әлеге ике егет тә аның янәшәсеннән урын ал¬ ды. Ул да түгел, шомлы фәйтун моннан йөз илле чакрым¬ дагы Уфага таба кузгалды. Инде төн таңга авышуга карамастан, урамның пке ягын тутырып халаеклар бөялгән, әмма алар көчсез вә чарасыз. Бары сагышлы вә хәсрәтле авазлары гына ише- телгәләдс: — Хуш, хәзрәткәемез! — Бәхил бул, вәлннигъмәт! Ә офыкта 1756 елның тугызынчы август таңы яктырып килә иде. Унбишенче бүлек Моңа кадәр көн саен азмы-күпме юл үтеп, һаман алга барган кәрван, Мәскәү губернасы җирләренә кергәч, чи¬ раттагы ям станында озаккарак туктап калды. Бөтен "Ро¬ сон буйлап исемнәре «сталисиный смотритель» днп телгә кергән ям хәдименең эчтәге өенә урнашып алган ятап башлыгы капитан Волховский үзенең ярдәмчеләре пору¬ чик Левашов белән унтер-офицерны һәм капралны янына чакыртып алды. Сүз яшерен һәм бик җитди булганлык¬ тан, татар казаклары сотнигын дәштерунс кирәк тапма¬ ды. Дөрес, башта ул унтер-офнцер һәм капрал белән дә киңәшеп тормаска иде дә, уйлый торгач, башкача хәл ит¬ те — чакыртырга булды — яшерен пакетны ачканда ша¬ һитларның күбрәк булуы кулай нде аңа. Үзен генә фәреш¬ тәгә санамасын губернатор Неплюев. Князь Волховский да, аксөякләргә хас булганча, намус саклый белә. Мәшә¬ катьле һәм озын юлда ай ярым түзсә түзде, мәгәр «Мәс- кәугә җитәрәк ачарга» диелгән пакетка ягылмады дияр¬ лек. Ялгызы гына аулак бүлмәдә калган кичләрдә аны 389
кат-кат культа алгалады алгалавын, берничә тапкыр ачарга да җыенды--серле пакет ана һнч кенә дә тынгы бирми нде. Тик, алла шаһит, букчаның сургычлы мөһере¬ нә кагылмады. Чакырылганнарның барысы да кереп, кайсы ян сәке¬ гә, кайсы тупас агач эскәмиягә урнашып алгач, хуҗаның шомартмаган такталардан ясалган өстәле янында уты¬ ручы князь су үткәрми торган чүпрәкләргә кат-кат төрел¬ гән кәгзьләрнск бавын чишеп җибәрде, алар арасыннан дүрт почмагы һәм уртасы сургычлап мөһер сугылган җый¬ нак кына пакет чыгарды һәм барының да игътибарын җә¬ леп итәр өчен аны башы өстенә күтәрде: — Игътибар, әфәнделәр! Бу пакетта идарә итүче Се¬ натның безгә кагылышлы Указы һәм мөхтәрәм Иван Ива¬ новичның. кыйммәтле күрсәтмәләре. Менә монда, тышы¬ на: «Мәскәүгә җитәрәк ачарга»,—диелгән. Искә алдыгыз¬ мы, Мәскәүдә түгел, Мәскәүгә җнтәрәк диелгән. Һәм мин шулай эшлим дә. Поручик Левашов, пакетны ертып, фәр¬ манны алыгыз да укып бирегез! Оренбургтан Мәскәүгә кадәр сузылган мең чакрым ярым юл буенча хәмердән башка нәрсә турында уйлама¬ ган Левашов иренеп кенә пакетны кулына алды һәм, чы¬ раенда дөнья белән алышы-биреше булмау билгесе сакла¬ ган .хәлдә, аның сургычын угалады, урта бер җиреннән умырып ертты, нисарьлар кулы белән сәйлән урынына те¬ зелгән хәрефләргә текәлде. — Кычкырып укы!—диде аңа Волхонский. — Ә монда укыр нәрсә дә юк,—дип мыгырданды по¬ ручик, үзалдына сөйләнгәндәй,—Императрица җәпаплә- рснец һәм Ватанның тынычлыгын бозучы явыз ворны Мәскәүдә тоткарламаска, турыдан-туры Петербургка ил¬ тергә һәм Яшерен комиссия кулына тапшырырга кушылган, Ә сез, князь, Рогервнкка озатабыз, дигән ндегез. — Мин түгел,— днп акланды Волховский, дәрәҗәсен төшерәсе килмичә,— губернатор биргән инструкциядә шу¬ лай дип язылган. Хәер, монысы аңлашыла, әфәнделәр — саклык беркайчан да зыян итми. Шуласн шулай дисә дә, әлеге яңалык күпне күргән капитан очен дә көтелмәгән хәл иде. Ул бнт инде пичә көннәр һәм атналар хыялланып килде: шушы такырбаш татарны псән-импи Мәскәү хакимнәре кулына тапшыргач, биредә, борынгы пайтәхеттә, асыл дамалар һәм бер дигән әфәнделәр белән типтерү иде исәбе. Болай булса... Капитан Указны йолкын диярлек Левашов кулыннан алды, йотар¬ дай булып кәгазьгә текәлде. Шулай, бар да дөрес — Ба- 390
тыршаны пайтәхеткә илтергә кала. Димәк, Мәскәүдә бу¬ лырга тиешле күңел ачулар — коры хыял гына, кабат ерак юлга әзерлек мәшәкатьләре бетен вакытны алачак. Волховский яшерен Указ турында драгуннарга да, ка¬ закларга да, бигрәк тә тоткынның үзенә берни белдермәс¬ кә кушып, тегеләрне таратты да, үзе утырган җирендә уй¬ ланып калды. Әйе, мәшәкать зурдан. Әнә, ноябрь уртасы җитеп килә, көннәр тәмам суытты озакламас, кар да төшәр. Алда исә ике пайтәхет арасы — алты йөз илле чакрымлы юл, егерме биш ям станы. Көн саен бер стан арасы узганда да, газаплы егерме биш көн! Ә бит алар кышкы юлга калуны башларына да китермәгәннәр иде. Әмма болары коры хәсрәт кенә булган икән. Бәланең зурысы, башың Себер китәрлеге икенче көнне булып узды. Иртәгәссн кәрван көн яктыру белән кузгалды. Көзге көн ип — бер тотам, иртәнге сигезләрдә генә яктыра. Җит¬ мәсә, юллар җәяүләп тә үтеп булмаслык хәлдә эштән чык¬ кан. Төнен туңып укмашкан мәге кантарлары төшкә таба эреп сагыз хәленә килде — тәгәрмәчләргә күсәгс-күсәге белән ябыша. Урыны-урыны белән алар бөтенләй әйлән¬ ми, чана табаннары шикелле шуып кына бара. Хак, Вол¬ ховский үзе драгуннар сыман саз ярып арбалар артыннан теркелдәми, батып-батып калган олауларны этеп җиклән- ми, зпинәтлс сиртмәле фәйтупда, көймә эчендә рәхәтләнеп бара бирә. Бүген йокламый йоклавын, уйлар сазлыгын¬ нан аның да тынгылыгы җуелды. Кичә укылган Указ һич кенә дә башыннан чыкмады. Җитмәсә, инде икенче көн хафалы уйларыннан арындыра торган даруы юк — янә¬ шәсендә дөңгердәп барган өсте ябулы тәпән бөтенләй буш. Аны тулыландырып торырга тиешле поручик Лева¬ шов исә күренми дә күренми. Уйлары тагы әлеге сәер фәрманга, аңа бәйле рәвештә шушы бөтен бәлаләрнең, ку ңелсезлекл әрнең сәбәпчесе Батыршага күчте. Кәефе тагы да кырылып, ачуы чыкты. «Каян гына килеп каптым соң мин бу мәрәкәгә?»— дип сукранды ул ачынып һәм кабат күзләрен йомды. Соравы¬ на җавап булып, каршына кояшлы сентябрь башы һәм тузанлы Оренбург килеп басты. Әйе, нәкъ әнә шул матур көнне — сентябрьнең тугызында башланды да инде аның бу авыр һәм тынгысыз юлы... Губернаторга аны иртән иртүк чакырдылар. Кичә кич¬ ке буйда гына ике калмык кызын шәп бәягә сатып, шул уңышы шатлыгыннан әйбәт кенә сыйланган Волховский коелып төште. «Кай арада җиткергәннәр?» — дип уйлан¬ ды ул көрсенеп һәм бетен губернада ип намуслы һәм гадел 391
кеше булып саналган Неплюев катына китеп барды. Әй¬ дә, ни булса — ул. Әллә ип зурдан купмас әле шаять. Мо¬ ңа кадәр узебезнекеләрдән берәүне дә әрәм иткәне булма¬ ды Иван Ивановичның. Шулай дип юатты үзен князь. Алай да губернатор ка¬ бинетына барып кергәч, янә коелып төште. Неплюев аны, кыргыз-кайсак ханнары белән очрашкандагы кебек, тулы парад мундирында каршылады. Күкрәгендә хөкүмәтнең олы бүләге — Андрей Первозванный ордены таккан, гу¬ бернаторлык билгесе саналган ал тасманы җилкәсе аша салган. Аксыл сары затлы париктан, янак-някләре шоп- шома итеп кырылган. Яшен яшәгән булуына карамастан, гәүдәсе төз, җете зәңгәр күзләре егетләрнекедәй янып то¬ ра. «Бу кадәр зурдан кубып каршылавы хәерлегә тү¬ гел»,— дип шөбһәләнде капитан, шүрләвеннән тез буын¬ нары калтырап куйды. Әлеге дә баягы шул исерткеч зиһенен алган ие князь¬ нең. Игътибарлы булса, Иван Ивановичның бүген генә тү¬ гел, инде айга якын тантаналы-мәгърур йөрүен елзми-той- мый калмас иде. Дөрес, бу көнгә кадәр парадтагыча киен¬ гәне юк нде югын губернаторның, мәгәр шатлык һәм тап¬ тана йөзенә, күзенә генә түгел, бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Мондый тантаналы-горур халәте августның уникесен¬ нән башланды аның. Әйе, шул көнне Оренбургка, юлда берничә ат яндырыл, Уфадан чапкын килеп төште һәм Неплюевка яшерен пакет тапшырды. Аның күптән көтелгән хәбәр икәнен сизенде Иван Иванович һәм ялгышмады — Уфа канцеляриясе атак¬ лы коткычы Батыршаның тотылуын җиткергән иде. Мондый сөенечле хәбәрләр губернаторга икеләтә көч¬ куәт, егәр өстиләр. Ул тиз үк подполковник Исаковны ча¬ кыртты, Уфага чапкын әзерләргә кушты. Үзе исә боерык- инструкция язарга утырды. Юк, Батырша эшенә ул шәхси секретареннан башка кешене катнаштыра алмый иде. Мне гаҗәеп тизлек белән уйлый, каурый каләме кәгазь бите өстендә йөгереп кенә торды губернаторның: явыз вор Ба- тыршаны бик көчле сак астында Оренбургка китерсеннәр. Аны губерна үзәгенә кадәр озату өчен Уфадагы армия командаларындагы иң ышанычлы капитанны билгеләсен¬ нәр, аңа ярдәмгә обер-офицер, үзләренең командирлары белән алтмыш драгун, кырык атлы казак (билгеле инде сотниклары белән) бирсеннәр. Явыз бунтарьны бик тә яшертен алып килсеннәр, беркем берни сизәрлек булма¬ сын. Шулай ук тоткын яныннан ялангач кылычларын әзер тоткан ике сакчы һич өзелмәсен һәм дә вор кырыена һпч- 392
кем аяк баемасын. Конвой башлыгы Батыршаның кул- аякларындагы богауларны шәхсән үзе карап-күзәтеп тор¬ сын, ә ул тукталган, яисә кунган урыннарда махсус сак¬ чылар һәм кораллы пикетлар булсын. Әлеге конвой баш¬ лыгы итеп билгеләнгән капитан явызның үз-үзенә ул-бу кылмавын дүрт күз белән күзәтсен. Ашаганда тамагына сөяк кадалмасын тагын — итнең йомшагын гына бирсен¬ нәр. Ул боерыгын секретарена биреп, аны чистага күчертеп яздырырга ниятләде һәм урыныннан кузгалды. Шул мәл¬ дә исенә тагы нидер төште, кабат урынына утырды һәм өстәп куйды: «Батыршаны тоткан Сөләйман Диваев, бүләк алу өчен Оренбургка шәхсән үзе килсен». Инструкциясен букчалап, чапкынны Уфага озатуга,, губернатор янә өстәле артына утырды, Сенатка Батырша- ныц тотылуы хакында рапорт язды һәм шул ук көнне кайрал Лукьян Мельниковны Петербургка юллады. Августның егерме өчендә Батыршаны Оренбургка ките¬ реп җиткерделәр. Неплюев бу гажәеп затны күрү өчен төрмәгә чапты. Анда баргач исә, төптән юан чыккан әле¬ ге бәндәгә байтак кына карап торды, аннан нибары бер сорау бирде: — Уфа өязенең Себер юлы, старшина Яныш Абдуллин карамагындагы Карышбаш авылыннан мишәр мулласы Аб¬ дулла Мәзгытднн, кушаматың белән атасак, Батырша синме? — Мин! —дип җаваплады тегесе, горур гына. Неплюев бүтәнчә сорау бирмәде, кисәк борылып чыгып китте. Кабинетына әйләнеп кайтуына, яңалыгын Сенатка хәбәр итәргә ашыкты. Бу көндә Оренбург төрмәсендә явыз вор белән очрашуын, аның чыннан да Абдулла Мәзгыт- дин, ягъни Батырша икәнен язды. Бераз уйланып утырды да: «Сездән рөхсәт булганчы, башкача берни дә сора¬ мыйм»,—дип өстәп куйды. Августның егерме алтысында Сенат Батыршаны Пе¬ тербургка китерү' хакында карар кабул иткән икән. Нәкъ ярты айдан соң шул турыда Указ килеп төште. Аида вор- ны һәм аның көрәштәшләрен Яшерен комиссиягә ничек итеп озату мәсьәләсе бәйнә-бәйнә язылган булып чыкты. Хәтта аны аулаучыларны да онытмаганнар, иң ахырга: «Аны тотучы старшина Сөләйман Днваевны, өметләр баг- латып, идарә итүче Сенатка юллагыз»,—диелгән иде. Ме¬ нә нн өчен тантаналы һәм шат иде губернатор. Бүлмәсенә өркә-шөрли генә килеп кергән капитанны күргәч, Иван Иванович урыныннан калкынып куйды һәм 393
кулы белән өстәле яныннан урын күрсәтте. Кыланышына караганда, ул һич кенә дә ызгышырга җыенмын нде. Әм ма Волховский утырмады, өстәлдән ике адым чамасында басып калды. — Сезгә, князь, бнк тә җаваплы һәм почетлы эш чы гып тора бит әле,— днп башлады губернатор гадәтенчә салмак һәм бастырып кына.— Бер тоткынны Рогсрвпкка. безгә Мәскәүгә хәтле диюем, озатып куярга кирәк. Болан карап торуга бнк тә гади эш Тнк, зинһар, алай уйлый күр мәгез. Тоткын ифрат та явыз һәм куркыныч! Менә шуңа да әлеге бурычны сезгә йөкләргә булдык. — Баш өсте, галиҗәнап. Олуг эшнең миңа тапшыры¬ луына шатмын.— Шушы биш-алты сүзне әйткәнче Волхов скнй тирләп чыкты, кинәт йомшап, тынычлап калды- шөкер, кичәге хәлләрне сизмәгән икән! — Әлбәттә, сез ялгыз булмассыз,- днп дәвам итте Исплюев, якыны белән сөйләшкәндәй гади итеп.— Үзегез¬ гә ярдәмгә бер унтер-офицер, поручик һәм капрал алыр¬ сыз. Каравылга утыз алты драгун һәм кырык кешелек ка¬ зак сотпясы, билгеле, сотнигы белән. 11пде азсынасыз икән, бер крепостьтан икенчесенә озату өчен кальгалар¬ дан өстәмә рәвештә гаскәриләр ала аласыз. — Лларның да кирәк булулары бар. Бигрәк тә бу кыр гый азиатлар—татарлар һәм башкортлар яши торган җирләрне үткәнче диюем. — Волховский ннде сүзнең Ба¬ тырша хакында баруын сизенгән һәм җитдиләнгән нде. — Менә монда мин махсус инструкция әзерләп куй¬ дым.•— Нсплюсв, кулына ниндидер кәгазь тоткан хәлдә аягына басты,—Укырсыз, өйрәнерсез— әле вакыт бар. Хә¬ зерлек эшенә исә бүгеннән тотынырга кирәк. Юл чыгым нарына биш йөз сум акча билгеләнде. Башлап сез вор өчен бөркәүлс махсус арба ясатырга тиешсез. Пар ат җи¬ гешле булсын. Аннан инде атлар, «кадерле кунак»ка тун, чикмән, ыштаннар, бүрек, бияләйләр, җылы аяк киеме, күлмәк, уравычлар, астына салырга киез сатып алырсыз. Тоткынны ашату өчен көненә алты тиеп каралган. Туй ганчы һәм тәмле ашарга җитәр днп уйлыйм. Барлык чы¬ гымнарны менә шушы шнурлы кенәгәгә язып барырсыз. — Әлбәттә, әлбәттә. Губернаторның кәефенә караганда, ул инструкцияне тулысынча сөйләп бирергә әзер нде. Ярый әле шул миз¬ гелдә бүлмәгә секретарь килеп керде, I кплюевныц кола гына нелеп, шыпыртлап кына ипдер әйтте. Хуҗа баш как¬ ты һәм Волховский белән саубуллашырга ашыкты: — Хәзергә шул, князь. Ярдәмчеләр сайлап алыгыз да 394
[эшкә тотыныгыз. Ә саклык мәсьәләсендә без тагы һәм та- ггы сөйләшербез әле. Хушыгыз. Әнә шул көннән башланды да инде тамаша. Болхов- |ский көннәр буе сәүдә рәтләрендә уралды, тимерчеләр, балта осталары янына барып чыкты. Батырша өчен (тот¬ кынның кем икәне апа гәгасн билгеле нде инде) өсте ябулы махсус арба ясатты, драгуннарга дин егерме бнш олау юллады, атлар, җылы киемнәр сатып алды. Кичләрен исә әлеге инструкцияне ятлады Пеплюсвның теләсә кай¬ сы минутта шул хакта соравы бар иде. Янә дә килеп, ят¬ ламаслык та түгел, айда тоткынның ясаячак һәм ясавы ихтимал булган һәр адымы, шул чакта ятап кешеләренең нишләргә тиешлеге тәфсилләп язылган. Әйтик, тоткынны туйганчы һәм тәмле ашатырга, ана иркәләп, илтифатлы тына дәшәргә, үзеннән исә берни сорамаска, бигрәк тә бернәрсә дә вәгъдә итмәскә. Яки Батырманы озата бару¬ чы конвойларның мылтыклары һәрдаим корулы булсын. Ул кунарга тукталган йорттан, чит кешеләр генә түгел, өй хуҗалары да чыгарылсын, янында гел генә сакчылар торсын, төнозын шәмнәр янсын һәм башкалар, һәм баш¬ калар. Иренмичә язып утырган бит губернатор. Неплюевның эше аныкыннап да тыгыз һәм җитди икә- Кен белсә, аңа үпкә белдермәс иде Волховский. Чыннан а, губернаторның ял-нокыны оныткан чагы. Сенатның те- !е Указы нигезендә ул Батыршанын көрәштәшләрен дә liuepeir комиссия карамагына озатырга тиеш иде. Алар- ың тугры старшиналар тотып алган кадәресе Уфа төрмә- ендә тупланган. Җәмгысы унбиш кеше: уиысы—татар, ишесе — башкорт. Гыйсьяичы мулланың азгыннарын ашка юлдан — Минзәлә, Казалаша һәм тизрәк, ягъни яу ашы поезды кузгалганчы озатырга кирәк. Шул максат чей Уфа канцеляриясеннән илле сум акча, уналты ат ола¬ вы бирелде. Болачыларны егерме дүрт җәяүле драгун һәм унике казак башында Мәскәү полкы капитаны Леонтин Львов озатачак, днп тәгаенләнде Ниһаять, 1756 елның ун беренче сентябрендә губернатор бригадир Фраунлорф белән Уфа воеводасы Артемьевка боерык бирде — юлга чыгарга кушты. Ул арада төп поезд да әзер диярлек иде ннде. Алан ;да вак-төякләр кулны тотты. Шулай бул.мыйнн, Батырша явызлы исән-имин Яшерен комиссия кулына илтеп тап¬ шыру— бик тә мөһим дәүләт эше. Юлга сентябрь азакларында гына кузгалдылар. Ал¬ да — атларга атланган казак сотнясы, алардап соң пар ат җигелгән көймәле арбада — Батырша, аның янәшәсендә 395
һәрдаим ике сакчы, офицер һәм капрал. Төп йөккә ятап башлыгының шулай ук пар ат тарткан кун тышлы фәй- туны, аннан инде мылтыклы драгуннар төялгән егерме биш олау тагылган. Ай ярым дигәндә Самара, Арзамас, Муром, Владимир калалары һәм җирләре артта калды, инде менә Мәскәү губернасы буйлап баралар. Менә-менә соңгы ыргым дигәндә, әлеге яшерен Указ. Нишлисен, баш¬ ны фәйтун тәгәрмәченә бирер хәлен юк, санатлар кушкан га буйсынырга кала. Баштарак, бигрәк тә Оренбург белән Самара арасын үткәндә, губернатор инструкциясенең һәр сүзенә ябышын эш итте Волховский. Тоткын янында ялангач кылычын тотып көнен-төнеи ике сакчы һәм офицер торды. Кәрван¬ да кем һәм аның кая баруы хакында һичкем белмәде, хәт¬ та драгуннар белән казаклар да томаланган авыр арба¬ да баручының кемлеген чамалыйлар гына иде. Юлның бу өлеше, ягъни Оренбург далалары татар-башкортлар туп¬ ланыбрак яши торган җирләр. Шуңа да князь олауларны саклау һәм озату өчен, крепость саен тагы уникешәр дра¬ гун, алтмышар казак алды. Янә дә килеп, инструкциядә капитанның шәхсән үзенә генә кагыла торган пунктлар да бар бит әле: Батырша кулдан ычкына күрмәсен, алай- болай үзенә зыян салмасын, елга-күлләр кичкәндә суга ташланмасын! Князь баштарак фәйтунга утырмады, күб¬ рәк ат менеп, Батырша олавы янәшәсеннән барырга ты¬ рышты, кичүләрдә исә тоткынның янына ук кереп утыра торган булды. Ә ит шулпасы ашарга туры килгәндә мул¬ лага аны бүз аша сөзеп кенә бирергә кушты. Кыскасы, имчәк баладан болайрак карады-саклады аны Болхов- скһй. Бара торгач, хәлләр үзгәрде. Татар һәм башкорт җир ләрс артта калды — сагышлы поезд белән кызыксынучы¬ лар бетте диярлек. Өстәвенә көннәр тәмам бозылды, тук¬ таусыз яңгырлар койды, юллар ат, адәм үтә алмаслык баткакка әверелде. Драгуннарны һәм офицерларны сагыш, битарафлык басты. Балык башыннан бозыла, диләр. Битарафлык үрнәген башлап үзе күрсәтә капитан. Ул инде атка атланмый, гел диярлек фәйтунда назланып бара. Җитмәсә, эч пошуын басар өчен дип, исерткеч капкалый башлады. Бераздан исә моиа күнегеп китте, эчеп-псереп алгач кына дөнья ямен тапкандай булды. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, драгуннар белән бү¬ тән офицерлар да күбрәк аракы эзләү, кәеф-сафа кору белән мавыктылар. Поручик Левашовны инде әйткән дә 396
Юк, ул юл чыкканнан бирле айнымый, көнен дә, төнен дә кызмача. Берзаман юлның тынычлыгына, моңсулыгына шул ка- Чиәр күнегеп киттеләр ки, инструкция бөтенләй онытылды, ,'аракы табылганда җыелып, күмәкләшеп эчү гадәткә әй- Нәнде. Башын мендәренә салып, изрәп барган князь йоклап ук киткән икән. Шыгырдап фәйтун ишеге ачылуга уянып Китте, билендәге кылычына ябышты. Мүкәләп кереп ки¬ лүченең поручик икәнен таныгач кына буыннары язылды. Левашовның исерек икәнен күргәч исә эченә җылы йө¬ герде. — Биш йөз... ик... чиләкле завод... ик... аракы заводы,— *ип сөйләнде поручик, нкылдап,—Тулы мичкә, нк... ки¬ герергә куштым... ик. Җитәр бит?! Волховский торып ук утырды. Иртәдән бирле пычрак Ярып барган атлар да, олуларны этә-этә җәяү атлаган солдатлар да арыганнар, күшеккәннәр нде. Капитан тә¬ рәзәгә карап алды — туктар урын чамалады Юл буена шәм кебек төз наратлар тезелгән — урман. Монысына тагы да күңеле булды, йөзенә елмаю чыкты, Левашовны мактарга ашыкты: — Молодец, поручик. Сезнең белән һиндстанга сәфәр ■ыгарга да була. — Рад стараться,—дип мыгырданды тегесе. — Инде шәл кенә алан да тапсагыз... Калганын сөйләп торасы юк. иде. Левашов, аны ярты ■үздән аңлап, кире җиргә сикерде. LTartJ чирек сәгатьтәй кәрван ялга туктады. Урынны лә Левашов үзе сайлап алган, әллә шулай туры килгәч: юл буенда ук чабылмаган печәне иеп. пәҗеп беткән ир¬ кен генә алан, эчтәрәк тагы бер кечерәк ачыклык шәйлә- Иә. Әйтерсең, зур түрә аппартамепты: кабинеты да, кабул ртү залы да бар. Атларны олы аланга туарып, учакларны шунда якса- ftap да, офицерларга табынны теге бәләкәй ачыклыкта Ьзерләделәр. Бу исә аларга, драгуннарга күрсәтми генә, Берәр кружка аракы салып кую мөмкинлеге бирде. Каны язылып, тәне кызышып киткән капитан, мәш ■илеп чатырлар корып, аш әзерлән маташкан кешеләр янында басып торудан җиксенеп, тоткын арбасы янына китте. Чыннан да, аның инде байтактан Батырша катына Сугылганы юк. Кинәт йомшап киткән аяклары белән төз ■асарга тырышып, князь олы алан читенә таба атлады. Төрмә-арба янында ат тотучы драгуннар һәм сакчы¬ 397
лар кыршавы чыга башлаган алгы тәгәрмәчкә яка атла¬ ма куеп маташалар иде. Болконский аларга дәшми генә эчкә узды, караңгылыктан үртәлеп, туктап калды. Күзе ияләшә төшкәч кенә монда алай ук дөм караңгы түгел¬ леген, арбаны томалаган куп ярыкларыннан төшкән як¬ тылыкның ярыйсы ук икәнен абайлады, арткы почмакта киез өстендә бөкшәеп яткан мулланы күреп алды. — Нихәл соң, Баһадир-шах?!— диде ул татарчалатып һәм үз сүзенең үткенлегеннән канәгать булып, көлеп җи¬ бәрде.— Моң-зарың, жалуың юкмы? Сакчылар кыерсыт¬ мыйлармы үзеңне? Батыршаның аяк очындагы карагай кискәсе селкенеп куйды, зынҗыр чыны ишетеледе. Әмма тоткын дәшмәде, икенче ягына борылып ятты. Аның өчен җавапны арба тәгәрмәче белән маташкан сакчыларның берсе бирде: — Пычагым булсынмыни аңа?! Ашау — байдан, үлем — ходайдан. Яткан килеш бара да бара. — Карагыз аны,— дни янады Болховскнй, урысчага күчеп,— Этлек исәпләп ятмасын ул вор. Андый-мондый хәл була калса, башларыгызиың гәүдәләреннән аерылу¬ лары бар! Сакчы драгуннар эндәшмәделәр. Алар инде моның ише куркытулардан гарык. Юлның башында тоткынны бик тырышып саклап та карадылар, аннан белделәр: Батыр- шаны коткарырга атлыгып торучы күренми, ә үзе исә ка¬ чарга уйламый да, тук бурзай сыман көймә түрендә ау¬ ный бирә. Дөресен әйткәндә, бу мәсьәләдә капитан үзе дә шуп- дыйрак фикердә. Әле сакчыларга әйткән сүзләр дә болай тәртип өчен генә. Шуңа да гамьсез генә кече аланга кире китеп барды князь. Ул әйләнеп килгәндә һәр ике алан шактый җанланган иде инде. Офицерлар һәм драгуннар аш пешкәнне дә көт¬ мәгәннәр, аракыдан авызланганнар, һәр учак, һәр табын янындагы шау-шулы бәхәсләр әнә шул хакта сөйли нде. Бераздан исә кәрван тукталган мәйданнарда кәеф-са¬ фа кызды. Төртмә сүз, исерек мактанулары, берсеннән- берсе оятсыз такмаклар, юлбасарларча сызгыру авазла¬ ры ишетелде. Батырша арбасы янында маташучылары да эшләрен бетерергә ашыктылар. Алар да түзмәде, башта берсе, аннан икенчесе, өченчесе, ялманып, табыннар яны¬ на кнтеп бардылар. Сакчыларның һәр сулышын тоеп, ишетеп яткан Батыр¬ шага шул гына кирәк тә иде инде. Ул урыныннан торып богау чылбыры җибәргән кадәр ишек янына килде, аны 398
'■сыза шна ачып, учаклар ягыла бакты. Гаскәриләрнең кы¬ зулары җиткән: бәхәсләшәләр, ызгышалар, ыгы-зыгы итә¬ ләр — берсендә дә дөнья кайгысы калмаган. Монысы бигрәк тә ярады. Батырша көймәнең алгы ягыла куелган талчыбык чуманнан чүкеч һәм чыра пычак табып алды, ашьнып үзе беркетелгән карагай кискәсе янына килде һәм. богавын таш кебек каты тумәр өстснә куйды да, аны кисәргә тотынды. Әлеге чүкеч белән пычакка күзе күптән төшкән нде 'тоткынның. Драгуннар бүгенге төсле өерелеп эчкән кич¬ ләрдә аларны алып, берничә мәртәбә богавын өзәргә ма¬ ташып карады. Чүкече белән пычак сыртына сугып кый¬ ный торгач, зынҗыры шактый киселде, әмма өзелеп үк чыкмады. Ул богаулы аякларын сакчылардан яшерә-яше- рә һаман җайлы вакыт көтте. Бүген менә, ниһаять... Чакылдаган тавыш аландагыларга ишетелмиме дип туктый, тыцлап-тынлап тора да, янә эшенә керешә Ба¬ тырша. Манма тиргә батып маташа торгач, богау тимере киселеп чыкты. Аяклары иреккә тиенгән тоткын, кабала¬ нып, ишеккә килде, тышка күз салды. Аланда һаман да шул мәхшәр икәнен күргәч, ипләп кенә жнргә төште һәм наратлыкка кереп китте. Ярый әле, пычагы белән чүкечен үзе белән алган иде. Чакрым чамасы жир киткәч, таза гына имән төбенә тап булды һәм, инде каударланмый гына, кулындагы богау¬ ны ватарга тотынды. Хәзер ул ирекле кош, дүрт ягы кыйбла! Тик ул кыйб¬ ланың кая икәнен генә белми. Кайсы тарафка гына йөз тотмасын, аиа юллар ябык. Хәер, аңа бер генә юл кирәк — пайтәхеткә илтә торганы. Әйе, ул барыбер Петербургка, патша хәзрәтләре каршына барачак. Ләкин кул-аяклары богаулы мәхбүс булып түгел, үз ихтыяры, үз теләге белән бирелүче яу башлыгы булып! Тагы бер ук атар чамасы җир киткән иде, алдында ниндидер ачыклык шәйләп алды. Ул да түгел, олуг бер елга ярына килеп чыкты. Суның киңлеге байтак, тирән¬ леге дә юк түгел бугай — кайнап, бөтерелеп ага. Җәен мон¬ да кораблар да йөзә торгандыр, мөгаен. Ата-бабаларның Ука дәрьясы дигәннәре шулмы, әллә башка берәр елгамы? Иссме — исем, анысы ничек аталса да ярар. Хикмәт шунда, бу алкын суны ничек кичәргә? Көн инде тәмам чиратты, аяк астындагы күлдәвекләр нәзек боз элпәсе бе¬ лән капланды, елга өстеннән тоташ сил ага. йөзеп кенә чыгар идең дә бит канә, кул-аякларны көзән җыеруы, су 399
төбенә китүен бар. Яр буенда исә көймә түгел, такта- мазар да күренми ичмасам. Батырша шулай уйланып торган арада ни бсләпдер җилкәсенә китереп суктылар. Ул чайкалып китте, ләкин егылмады, бөтен гәүдәсе белән артына борылды. Үзеннән ике адымда гына, шәрә кылычын тотып озын буйлы, таза драгун басып тора пде. Кылыч сырты белән орган икән, имансыз. Урман арасыннан һай-һаулап бер төркем исерек солдат килеп чыкты. Алар килгән шәпкә Батыршага ябырылды лар: аны сугып ектылар да, тупас күн итекләре белән тип- кәли, таптый башладылар. «Әҗәлем шушы икән», дип уй¬ лап алды мулла, куллары белән башын тотты, иманын әйтел калырга ашыкты. Шулчак кемдер гәрселдәтеп атып җибәрде, шуның артыннан ук кискен боерык яңгырады: — Тукта, туктагыз! Тоткынга тырнагыгыз белән дә ягылмагыз! Югыйсә.,.—Тавышына караганда, бу Батыр¬ шаны озатып баручы капрал иде. — Туктаган ди.— Инде бите-башы канга баткан Ба¬ тыршаны һаман типкәләвен дәвам итүче драгун капрал белән әрепләште.— Шушы сасык аркасында поручик Се- ливаииы атып үтерде әнә. Үзе дә дөмексен, вор! Ашыга-кабзлана Волховский белән Левашов килеп җитте. Алар ерактан ук капрал әмерен кабатладылар. Кы- зып-кайнарланып җиткән драгуннар теләр-теләмәс кенә мулланы изүдән туктадылар. Тәмам таптап ташлаудан котылса да, Батырша аягы¬ на басарлык түгел иде инде. Күпкән иреннәре яна, әл¬ лә ничә җирдән тишелгән башы чатный. Сул кулы үтереп сызлый: әллә сыйган, әллә каерылган. Аягының да рәте юк: чатнаганмы, каймыкканмы? Драгуннарның кайсыдыр иске япанча сөйрәп килде. Изелгән мулланы күтәреп, шунда салдылар да, дүртесе дүрт почмагыннан тотып, кәрван тукталган урынга алып киттеләр. Офицерлар төркем артыннан атладылар. Болховский- ның йөзе килдер тукымасы булып калган, күзләре курку¬ лы. Шүрләрсең дә, Батырша үлгән тәкъдирдә, аның үзен дә дар агачы көтә. Шуңа да ул ашыгырга булды. Хәзер үк кузгалырга да, төн буенча барып, Мәскәүгә җитәргә һәм бу бәлане төрмә шифаханәсенә урнаштырырга! Эл¬ мәктән котылып калу чарасы шул гына иде капитанның. Дүрт почмагыннан тартылган япанчада талгын гына чайкалып баручы Батырша исә кул-аяклары, тәпе-башы сызланудан, саташулы уяу хәлдә, ишетелер-ишетелмәс ке¬ 400
нә ыңгырашып бара. Ул әледән-әле онытылып китә һәм, йә берсеннән-берсе ямьсез төшләр күрә, йә әллә ниткән тузга язмаган нәрсәләр белән саташа, кычкыра, мыгыр¬ данып ала. Менә ул тынып калды, узган гомерендә һич кенә дә насыйп булмаган хәлләрнең берсен төшендә кү¬ реп, матур саташырга тотынды. Хатыны, улы һәм нәни кызлары белән Карыш буена сәйранга чыкканнар, имеш. Көн /кылы, хәтта кызу. Менә алар шау чәчәккә күмелгән тау-тау шомырт куаклары янына туктадылар да, дөнья матурлыгына хозурланып калдылар. Тик, ни гаҗәп, янын¬ да хатыны Зөлхәбирә түгел, ә яп-яшь Тутыя, имеш. Шуңа балаларча шатланып, ихластан сөенергә өлгермәде, әллә каян гына теге, аны гомер бакый эзәрлекләүче имәнгеч Каракош килеп чыкты, Батыршаның башына кунды һәм мнен чукый башлады... Ул уянып китте һәм, башы сызлаудан бигрәк, матур төше өзелүгә гасабиланып, тешләрен шыгырдатты, авыр ител ыңгырашты. Иреннәре исә аның ихтыярыннан башка кыймылдап, акрын гына пышылдадылар: «Җаныкайла- рым, бәгырь кисәкләрем, кайларда гына зар-интизар бу¬ лып йөрисез икән?» Җиде яшьлек улы Таҗикның үзе Иске Иәдернен мәчет базарында газапланып яткан чагында ук, мартың алты¬ сында, Уфа төрмәсендә үлеп китүен, хатыны Зөлхәбирәнең өч яшьлек Зөләйха һәм ике айлык Зәнва белән. Ннжгар гарнизон полкы прапорщигы Павел Потапов һәм драгун¬ нар озатуында, үзеннән дә алда Мәскәүгә китерелүләрен һәм губерна канцеляриясенә тапшырылуларын белми һәм белмәячәк тә иде ул. Ә инде остазбикәсе һәм кызларының кадими башкалада чукындырылачаклары һәм урыс алпа¬ вытларына коллыкка сатылачаклары һич башына да кил¬ мәде. Уналтынчы бүлек Гыйсъянчы мулланың тотылуы уңае белән гомер сөргән урыннарыннан кубарылучылар Батыршаның гаиләсе һәм көрәштәшләреннән башка да байтак иде әле. Августның егерме алтысында Оренбургка өлкән угълы Даныг белән старшина Сөләйман Диваев килеп төште. Үзләре генә дә түгел, Батыршаны эләктерүдә гаярьлек күрсәткән Куш¬ тан Исхак, Бастырык Рәсүл һәм азанчы Куян Псмайлар белән. Старшинага хәтта кем явыз .мулланы кулга алган¬ ны карап торучы Әбдек белән Бакыйны да ияртергә ку¬ шылган иде. Инде Мөхсингә килгәндә, түрәнең пнеаре В6 ч >91 401
буларак, ул мондыен тантаналы сәфәрдән читтә кала ал¬ мый да алмый. Дөрес, Сөләйманның инде туйлары узган, туннары туз¬ ган. Мондыен ук ерак юлга чыгармын дип башына да китергәне булмады старшинаның. Җимәсә, бу җәйдә ниш¬ ләптер хәле бетеп, тәннәре авыртып йөдәтте. Ллланын рәхмәте днң, авыл табнплары, пм-томчылар, хәтта тирә-юньдәге иң абруйлы муллалар да булдыра ач¬ маганны Уфа кәнсәсеннән килгән бер кәгазь кпсәге әйлән¬ дерде дә салды — старшина икенче көнне үк аягына бас ты. Әлеге хикмәтле кәгазьдә иң вирный, нң баһадир ми¬ шәр старшинасы Сөләйман Диваевның, мәгълүм ярлыкаш акчасын алу өчен Оренбурга барырга тиешлеге әйтелгән идс. Шул көннән бөтенләй үзгәреп китте Сөләйман: тәннә¬ ре язылды, тыны иркенәеп китте, бизгәк шаукымының эзе дә калмады — кыскасы, гүя яшәреп калды старшина. Хәт¬ та Оренбурга кылыч-җәяләрен тагып, ат өстендә бармакчы булды. Ярый әле вакытында акылына килде: көймәле ар¬ ба әзерләтте һәм ерак юлны назланып кына үтәсе итте Ишле бер гаилә булып өмәткә урнаштылар. Ни хикмәттер, губернатор аларны кабул нтәргә ашык¬ мады. Кунаклар өчен игезәкләрдәй бертөсле зарыгулы кө¬ тү көннәре башланды. Мәгәр Сөләйман да, аның юлдаш¬ лары да зарланмадылар, төбәктә падишаһның үзенә тиң олуг түрәнең бушавын сабыр гына көттеләр. Неплюевта исә чыннан да ниткәндер өтек мишәрләр хафасы юк иде. Аның бөтен зиһенен, гакылын, гамәл-шө- гыльләрен бер генә нәрсә били бу көннәрдә. Ул да булса, боладан соң кыргыз-кайсак далаларына качып киткән башкортларны кайтару. Дөрес, Иван Иванович ул олы мәшәкать белән инде елга якын шөгыльләнә, тик эшнең очы-кырые күренми шул әле. Башта ул Батырша явында катнашучыларны ярлыкау хакындагы Указны ашыктырды. Аның таләбе буенча, Се¬ нат әлеге Указны 1755 елның беренче сентябрендә үк игъ¬ лан итте һәм ул, Идел буе вә Урал вилайәтләренә генә түгел, кыргыз-кайсак ханнарына да, хәтта озын колаклар жнбәреп, кыр казакълары арасында посып ятучы баш¬ кортларга да ирештерелде. Губернаторның нсәбенчә, яр¬ лыкау хакындагы сүзне ишетүгә, башкортлар өерләре бе¬ лән элек яшәгән җирләренә кайтырга тиешләр иде. Ни гаҗәп, тегеләре кайту турында уйламадылар да. Үз таула¬ рына кайтып егылган һәркемгә берәр чикмән вәгъдә итүнең дә файдасы тимәде хәтта. Ул гынамы, әледән-әле кыргыз- 402
кайсакларга һөҗүм иткәләп торуларында. Кыр казакъла¬ ры да җавапсыз калмыйлар калуын, алары, үз чиратла¬ рында, еш кына башкорт җирләренә бореи керәләр, авыл¬ ларны пыран-заран китерәләр, бер уңайдан шунда яшәүче урысларны да талыйлар. Инде бу хәтлесе Неплюев пла¬ нында күздә тотылмаган иде. Губернатор, бөтен эшен таш¬ лан, башкортларны кайтару, яңа чикләрдә иминлек ур¬ наштыру юлларын эзләде. Күпме генә баш ватмасын, ка¬ закъ йөзләренә акыллы һәм эшлекле илче җибәрүдән баш¬ ка чара талмады. Бу эшкә нң кулае, әлбәттә, морза Тәф- килев иде. Иван Иванович шул хактагы фикерен канцлер Бсстуҗев-Рюмлнга язып җибәрде, Алексей Ивановичка генерал-майор чинын бирүне ашыктыруларын сорады. Сенатта үзенең һәр сүзенә ләббәйкә днп торуларын яхшы белгәнгә, Неплюев бу юлы да башкалардан җавап көтеп тормады, морзаны кабинетына чакыртты һәм гадә¬ тенчә тәкәллеф белән сүз башлады: Сезгә, Алексей Иванович, тагын бер җаваплы эш чыгып тора бит әле, хөрмәтлем,— дип башлады ул сүзен һәм, Тәфкилсвиең моны личек кабул кылуына игътибар итмәстән, башкорт-казакъ мөнәсәбәтләренә күчте, шул мәсьәләдә ниләр эшлисен аңлатып бирде. Морзаны алмаштырып куйганнар диярсең. Үзенең тү¬ рәсенә гомер бакый: «Баш өсте»,— днп торган Алексей Иванович бу юлысында көйсез кияүдән ким кыланмады: — Теләсәгез нишләтегез, Иван Иванович, мәгәр әмере¬ гезне җиренә җиткерә алмаем, арыдым, картайдым, җа¬ ным ял сорый,— дни карулашты. Юк, бу аның базар бәһасен күтәрүе түгел иде. Чын¬ нан да, ул сонгы елларда үзенең бирешүен сизде, еш кына чирләштерә башлады. Аны инде төрле бүләкләр дә, дөнья малы да кызыксындырмый диярлек. Бөтен уе — җаны тарткан Тирсәдәге утарына кайтып, Барҗы буендагы за¬ водына күз-колак булгалап кына, тыныч-имлн картлык кичерү, инде тәмам онытыла башлаган Коръән сүрәләрен укый-укый, йомшак түшәктә бу фани дөнья белән хушла¬ шу. Шуңа да губернаторның озын озак вәгазьләренә җа¬ вабы бер булды: —- Бигайбә, галиҗәнап, булдыра алмаем. Әлеге сөйләшүдән соң карталары бутала башлаган Неплюев ярыйсы ук пошаманга төште. Аның кул астында кыргыз-кансаклар янына җибәрерлек кенә башка ярдәм¬ челәре дә бар-барын. Барлык төрки халыклар өчен уртак татар телен белүчеләре дә җигәрлек. Мәгәр тел бер нәр¬ сә, баш исә бөтенләй икенче әйбер. Тәфкнлев морза ба- 26 403
шиндагы хәйлә-мәкерне, этлекләрне каян аласы менә?! Әнә шундый борчулары белән өч-дүрт көн үтте микән. Сенаттан язган хатына жавап килеп төште. Канцлер Бес¬ тужев-Рюмин губернатор фикерен хуплавы белән бергә морза Тәфкилевкә генерал-майор чины бирелүен хәбәр ит¬ кән. Шулай ук кыргыз-кайсакл ар жиренә илче булып ба¬ рачак Алексей Иванович өчен махсус инструкция юлла¬ ган, аның, чин алу уңае белән хәрби ант эчү тантанасын да калдырып торып, кичекмәстән юлга чыгуын таләп ит¬ кән. Пакеттагы кәгазьләр белән танышып чыгуга, ул янә морзаны чакыртты, һәм, әлбәттә, сүзне картның күңеленә хуш килердәеннәи башлады: — Менә шулай, Алексей Иванович, көткән сәгатебез сукты — генерал-майор чины белән ихластан котлыйм үзеңне, кадерлем.— Йомшак кәнәфигә әле генә утырган Тәфкилсв кабат торып басты, илтифатлы итеп башын нде, әмма Иван Иванович аңа авыз ачарга ирек бирмәде.— Бу вакыйганы без, әлбәттә, зурлап, бөтен офицерлар кат¬ нашында мәртәбәле итеп билгеләп үтәрбез, хөрмәтлем. Тик анысы соңрак. Хәзергә исә кичекмәстән юлга чыгар¬ га кирәк, Алексей Иванович. Падишаһка тугырылыгыгыз- ны тагы бер кат расларсыз, днп ышанам. Тәфкилев әллә нишләп китте, сырхауларын да, карт¬ лыгын да онытты, ризалык сүзенең авызыннан чыкканын тоймый да калды: — Баш өсте, галиҗәнап. Тик бер шартым бар: кресть¬ яннарым бөтенләй диярлек калмады минем, Иван Ивано¬ вич. Җирләрем арта тора, ә эшләргә кешем юк. Неплюев ана карап алды. Ах, карт төлке, шунда да үз ягына каера бит тәки. Нишлисең, ризалашмый ярамый. — Алырсыз, Алексей Иванович, әлбәттә алырсыз. Тик сез аларны башта кайтарыгыз әле. Тәфкилев миссиясе кыргыз-кайсакларга гади шымчы, яисә озын колак җибәрү генә түгел. Шулай ук ул бер башкортлар хафасы белән генә дә чикләнми. Ул казакъ йөзләренең Россия канаты астына керүләрен тәмам ныгы¬ тырга тиеш. Морза анда Урта йөз ханы Н урал и, аның ту¬ ганнары Эралп һәм Айчувак белән очрашачак. Димәк ки, бу эшкә акча-малны кызганып булмый. Илченең кулына ун мең сум акча бирелде һәм ул дүрт йөз казак озатуында юлга чыкты. Әмма аның Нурали һәм энеләре белән Илек кальгасындагы беренче очрашуларын¬ нан ук чыгымнарның тагы да күбрәк булачагы ачыклан¬ ды. Тәфкилев кунакларны сыйлау һәм бүләкләү өчен бер 404
мен ике йөз унҗиде сум да алтмыш бер тиен ярым акча тотылуын хәбәр итте. Хәер, акчадан кем торган, тапшы¬ рылган эшне генә ерып чыксын: башкортларны кайтарсын да, казакъ ханнары белән араны ныгытсын! Гомере буена һәр эшне булсын днп, төпле итеп эшләү¬ че Неплюев әлеге мәсьәләдә бер Тәфкмлевкә генә ышанып ятмады, билгеле. Башкортлар шнкләнмәсеннәр-икеләнмә- сеннәр дип, Нугай юлындагы гаскәрләрне аннан еракка- рак — Кичү һәм Зәй кальгаларына олактырды. Алай да дөнья хәлен белеп булмый дип, Бөрҗән тирәсендә күбесе татарлардан торган Җаек казакларын калдырды. Нурали һәм аның энеләренә үзе хат язды, башкортларны куып җибәрүдә ярдәм итүләрен сорады. Билгеле инде, коры кашык авыз ертканын һич онытмады губернатор, ханнар¬ га бүләкләрнең асылларын озатып кына торды. Болары да ярап кунды тагып: ханнар качак башкорт¬ ларга гына түгел, аларны яшереп ятучы милләттәшләренә дә һөҗүм иттеләр, чакырылмаган кунакларны үз җирлә¬ ренә куаладылар. Сүз, корал һәм акча кулланган гамәл¬ ләрнең кайсы үтемлерәк булгандыр, ниһаять, башкортлар туган төякләренә кайта башладылар. Гаять мәшәкатьле һәм четерекле эшнең әйбәт кенә баруына күңеле булып, ниһаять, Неплюев та тын алды, аның кабул итүен көтеп яткан мишәрләрне исенә төшер¬ де. Алай да ашыкмады, алар белән морзадан башка оч¬ рашу мәгънәсезлек иде. Җае чыкты бит, берничә көлгә генә днп, Тәфкнлев кай¬ тып төште. Ул ерак юлдан соң аз-маз хәл алуга, губерна¬ тор Әҗнк батырларын кабинетына чакыртты, бүләкләр тапшыру церемониясе тантаналырак булсын дип, канце¬ лярия тирәсендә буталып йөрүче офицерлардан янә биш- алты кеше дәшәргә кушты. Мәгәр әлеге вакыйга уңае бе¬ лән зурдан кубарга исәбе юк пде аның, шуңа өстенә тан¬ таналар өчен махсус саклана торган мундирын да кимә¬ де. Нигә дисәң, Әҗнк батырларының Батыршаны кулга алганда күрсәткән «каһарманлыклары», бунтарь мулла¬ ның үз теләге белән килеп бирелүе аңа инде күптән мәгъ¬ лүм нде. Әмма аны куертып торасы итмәде, восстание башлыгының бнк асат тотылуын фаш итү аның үз авто¬ ритетына да сугачак нде. Менә шуңа да ул Сөләйманны Һәм аның юлдашларын бөтен шартына китереп кабул итәргә, ләкин артыгын кыландырмаска булды Неплюев. Атналар буе өмәт ятагында аунап ялыккан әҗиклеләр губерна кәнсәсснә иртә таңнан барып җиттеләр. Тик алар килде дип, сикереп төшүче булмады. Бихисап кәгазьләре¬ 405
нә уралып утыручы секретарь аларга: «Бу ниткән кыр¬ гыйлар тагы»,— дигәндәй күз төшереп кенә алды да кө¬ тәргә кушты. Губернатор дигәнеңнең эше ай-һай тыгыз икән. Аның янына бертуктаусыз кемнәрдер керде, кемнәрдер чыкты. Нигәдер гел йөгереп-чабулап йөргән турәләр кочак-кочак кәгазьләрне, зур-зур кенәгәләрне, гөбегә охшатып төрел¬ гән хариталарны бер аның бүлмәсенә ташыдылар, бер кнре алып чыктылар. Әҗнктән ала килгән кунакларның барын-югын белүче дә юк ичмасам. Инде сәгатьләр үтте, инде кояш төшлеккә күтәрелде, алар белән кызыксынучы гына күренми. Әллә соң боры¬ лып кайтып китәргәме дип утырганда, аларга да бәхет ел¬ майды — өстендәге мундирын бик пөхтә итеп кигән, җый¬ нак, ыспай секретарь исем-фамилняләрен, кем икәнлек¬ ләрен язып алды, аннан губернатор катына кереп китте. Менә-менә безнең мосафирлар да түрә галижанәпләре каршына басачаклар. Әлеге секретарь дигәне исә керде дә батты, гүя анда йокыга талды. Әҗнкләр тәмам чыгырларыннан чыгып, гасабплана башлаган мәлдә, ниһаять, зур имән ишек ачыл¬ ды һәм теге купшы секретарь, елмаеп, аларны эчкә үтәр¬ гә чакырды. Губернаторның үзеннән битәр зиннәтле биниһая зур бүлмәсе, түр буйдагы әби патшаның ярым ялангач сурә¬ те өннәрен алды кунакларның. Бусага төбендә үк туктап, авыз ачып калдылар. Ян буйга тезелешеп утырган «яна- рал»ларны күргәч исә бөтенләй коелып төштеләр. — Ягсз, бөркетләр, батыррак булыгыз, түрдән узыгыз! Яшьләрнекедәй яңгыравык, ягымлы тавыш ишетеп, бу сүзләрне әйтүченең мөлаем, нурлы йөзенә баккач, бер¬ аз тынычлангандай булдылар, әмма баскан урыннарыннан кузгалмадылар. Хәер, башкача кыстаучы да булмады. Әлеге купшы секретарь кулындагы кәгазь шүресен жәеп җибәрде һәм анда язылганнарны укырга тотынды: — Ата вор Батыршаны каптыручы мишәр старшина¬ сы Сөләйман Диваев... Үзенең исемен ишетүгә старшина бер адым алга атла¬ ды. төлке бүреген салып, башын иде һәм шул хәлендә оеп калды. — Аның угълы Давыт... Егет атасы үрнәген кабатлады... — Мишәр Рәсүл... Исхак... азанчей Измаил... Болары да, такыр башларын ялтыратып, олуг түрәгә баш ордылар. 406
Секретарь соңгылары итеп писер Мөхсин һәм Әбдек бе. ләп Бакый исемнәрен атады. Алары икенче рәт ясап бас¬ тылар. Губернатор дигәне мишәрләргә сөзеп карап-карап тор¬ ды да, секретарена борыла төшеп, сорап куйды: — Ә старшина Яныш Лбдуллнн кая? Тегесе бу сорауны көтмәгән һәм аңа җавап бирергә әзер дә түгел нде бугай, тотлыгып калды, кызарды, ык- мык итте, башы иелеп төште. Ннплүй янарал әллә урысча, әллә ннде тагы мнмесчә, янәшәсендәге кибәк тутырылган капчыкка охшаган, арслан ялыдай озын аксыл чәчле бәндәгә нидер әйтүгә, тегесе аягына торып басты һәм саф татарча нотык сөйләргә то¬ тынды: — Мишәрләр! Сез изге Ватаныбыз каршында биниһая олуг батырлык кылдыгыз — халаекларны Батырша тик явыз вурның яманлыкларыннан саклап калдыгыз. Сезнең батырлык... Губернатор аңа карап алды һәм ншетелер-ншетелмәс кенә әйтеп куйды: — По-короче, Алексей Иванович. Тәфкилев тотлыкты, аннан бөтенләй тынып калды. Алан да кыен хәленнән тиз чыкты, сүзен дәвам итте: — Ие, шәрәфәтле мәлнкәбез сезнең каһарманлыкны һич онытмаенча, үзегезгә олуг бүләкләр җибәргән. Рәхим итеп, алың,— Ул өстәлдә яткан кәгазьләрнең берсен күтәр¬ де һәм, шуңа карап, сөйләвендә булды.—• Рәсүл, Исхак һәм азанчы Исмәгыйль, һәркаюгызга йөзәр сум акчалата. Писер Мөхсин вә Давыт, мншәр Әбдек вә Бакый — сез- ләргә иллешәр сум... Ыспай офицерларның кайсыдыр әллә каян гына алып, кәгазь букчалар чыгарды һәм аларны губернатор алдына китереп куйды. Тегесе исә Әҗнкләрне берәм-берәм өстәле янына чакырды, кулларын кысты, бүләк акча тулы букча¬ лар бирде, шул арада ниндидер шуклык әйтеп, җилкәлә¬ ренә суккалап алырга да өлгерде. Сөләйман исә бүләк алучы авылдашларының шатлык¬ тан колакларына кадәр ерылган авызларына карый-ка- рый, боегып калды. Монысы ни дигән сүз була соң әле? Олуг бүләкне башлап аңа — каманда башлыгына тапшы¬ рырга тиешләр нде ләбаса! Аның түрәлеген санга сукмау¬ ларымы, әллә инде, ходаем, бөтенләй онытып җибәрүлә¬ реме? Ул шулай борчылып торган арада бүләкләү тәмамлан¬ ды, бәхеттән үзләрен күкнең җиденче катында дип хис 407
иткән мишәрләр, ни кылырга да белми, борыннарын мыш¬ кылдатып торуларында. Шулчак губернатор ярдәмчесенә ым какты һәм янә Котлымөхәммәт морза телгә кнлде: — Сәна, Сөләйман ыстаршина, олуг бүләкне мәрхәмәт¬ ле падишаһымыз үзенең изге куллары белән тапшырыр¬ га булды. Сәна оэын-озак сузмый, пайтәхеткә сәфәр чыгу лязим. Әзерлеге бик озакка сузылса да, бүләкләү тантанасы бик тиз тәмамланды. Күктән төшкән бәхеттән куанышкан мишәрләр, шатлыклы шаулашып, өмәткә таба китеп бар¬ дылар. Сөенечле ыгы-зыгыга бер Сөләйман гына кушыл¬ мады. Нишләптер ул бүләк турында да, җәһәннәм астына кадәр сәфәр чыгу хакында да уйлый алмый, күңелен көн¬ челек корты кимерә иде. Алан, димәк, ки. бүләкләү мәҗле¬ сенә Яныш старшина да чакырылган булган. Тик нишләп килмәгән? Хәбәрен ишетми калганмы, чирләп-нитеп кит¬ кәнме? Анысы да булыр, теге шайтан суы белән мавыга диләр. Болай уйлап, ялгыша нде Сөләйман. Яныш, әлбәттә, тантанага чакыру хәбәрен ишеткән һәм юлга күптән әзер¬ ләнеп кунган нде. Ул гынамы, Сөләйман старшина сыман, картларча көймәле арбада түгел, бәлки ярсу айгырда, су¬ гышчан кыяфәттә, кылыч-чукмарларын тагып барырга булды. Ләкин иртәгә юлга чыгасы көнне кире уйлады. .Хикмәт шунда ки, тәүфыйклы булып кыланган астыртын мачыга тиң Сөләйманны соңгы вакытта җене сөймәс бул¬ ды. Әлеге мең сум ярлыкаш акчасы дип Яныш йөзләрчә чакрым җирләр урады, урман-кырларны айкады. Себер салкыннарында туңды, юлда ачтан интекте — вә ләкин максатына ирешә алмады. Сөләйманга исә бәхет днгәвең арты белән килеп керде. Батыршасына ни әйтим, барыбер биреләсе булгач, үз камандасы ыстаршинасына килеп егылса ни булган? Күзе тонган диярсең, Сөләйман каты¬ на барган бит, дивана. Юк, күктән төшкән бәхеткә авы¬ зын ерып торучы Сөләйманны күрәсе кнлми Янышның. Аның белән бергә ерак юл үтәргә, бигрәк тә тегенең җил белән килгән мең сумны алганын карап торырга гарьләнә ул. Көнчелеге шул кадәр көчле ки, менә хәзер башын ча¬ барга әзер Сөләйманның. Шунысы яман, беткә ачу итеп, тунны утка ягып бул¬ мый, Бармый калсаң, гыйсъянчы мулланың иярченнәрен аулаган өчен тиешле биш йөз сумнан да коры калуың мөм¬ кин. Зурдан купмады, үзенә иптәшкә олы улы Солтанбәк¬ не генә алды да ерак юлга чыкты. Оренбурда ул Сөләйман старшина белән очрашмас 408
өчен кала читендәге бер йортка фатир төште. Кәнсә ти¬ рәсендә уралмады, бар эше Сөләйман артыннан шымчы¬ лык итү булды. Губернаторның кабул итү көнеи-сәгатен белмәде түгел Яныш, мәгәр тантаналы мәҗлескә махсус бармады, көндәшенен Оренбурдан китеп олагуын көтте. Сөләйман исә һич ашыкмый нде. Губерна кәнсәсенә аны кабат өч-дүрт көннән соц гына чакырдылар. Мәгәр монысында эшне тиз тоттылар. Барын-барын губернатор¬ мын әлеге чос секретаре хәл итте. Пайтәхеткә аны үзенең писаре Мөхсин белән татарчаны су кебек эчүче капрал Петр Ашмарин озата барачаклар, имеш. Юлына днп, ку¬ лына, ярлыкаш акчасы исәбеннән, биш йөз сум акча бир¬ деләр, ям станы саен өчәр олау алу өчен юл кәгазьләре тоттырдылар. Аларның кузгалып китүе Оренбург өчен вакыйга бул¬ мады: халаеклар җыймадылар, туплардан атмадылар. Биниһая ерак юлга билләрен буган өч юлаучы Яман ка¬ ладан шау-шусыз гына чыгып китте. Шуны гына көтеп, иреннәрен чәйнәп бетергән Яныш, икенче иртәдә үк губерна кәнсәсенә килде, әмма тагы от¬ тырды. Аны губернатор үзе түгел, ярдәмчесе Котлымөхәм¬ мәт морза да кабул итмәде хәтта, һәр икәве каядыр ки¬ теп олакканнар нде. Яныш белән әлеге дә баягы эшлекле- елгыр секретарь сөйләште: кичекмәстән пайтәхеткә барып, олуг бүләкне падишаһ кулыннан алырга кушты. Сөләйман¬ ныкы шикелле үк язулар бирде. Юл газабы — гүр газабы. Кырыкмаса-кырык мәшә- кать-кыенлыклар күреп, өшеп-күшегеп, Сөләйман юлдаш¬ лары белән октябрь ахырында башкалага барып егылды. Егылды дип, әүвәл Сенат ишеген какты. Монда исә аның белән юньләп сөйләшүче дә булмады. Алай да кулына янә бер кәгазь тоттырдылар һәм Баш полицмейстер кан¬ целяриясенә барырга куштылар. Аларны Адмиралтейство янындагы Икенче мешан ура¬ мында яшәүче тол хатын Миллер йортына китереп керт¬ теләр. Яңа фатирда беренче сүзе «чәй» булса, икенчесе— «урын» иде Сөләйманның. Үзе алып килгән бал белән тирләп-пешеп чәй эчкәч, ялгызы бер бүлмәдә йомшак урынга ауды старшина һәм шуннан ннде башкача кузгал¬ мады диярлек. Улын иярткән Яныш аларның үкчәләренә бастырып килде, тик куып җитәргә ашыкмады. Петербургка килгәч тә фатирының Сөләйманныкыннан ераграк булуын үтенде. Никадәр генә тырышсан-тырышмасаң да, язмыштан узмыш юк шул. Ә язмыш дигәнең аларны гомердә төшлэ- 409
ренә дә кермәгән җирдә—патша сараенда очраштырды. Әйе, ел ахырында, төгәлрәк итеп әйткәндә, декабрьнең егерме дүртендә мишәрләрне Елизавета Петровна үзе ка¬ бул итте. Хак, башта мондагы зиннәткә вә байлыкка акылдан язар чиккә җиткән Яныш берни хакында да фикер йөртер хәлдә түгел иде. Ул үзен җәннәт бакчасында дип хис ит¬ те, берни ишетмәде, кая төрткәләсәләр, шунда барды. Зат- лыдан-затлы бүлмәләрнең берсендә үзенең якташларын күргәч кенә исенә килде. Шунда гына җиде кат күктән җиргә төште, каһкаһәле елмаеп куйды. Нигә дисәк, мең сум ярлыкаш акчасына ия булачак Сөләйман бөтенләй бетерешкән, күзләре эчкә баткан, борыныннан кыссан, җаны чыгар хәлгә җиткән. Писаре Мөхсин җилкәсенә та- янмаса, итәк җиленнән дә авып китәр төсле. Көндәшенең мөшкел хәленә шатланып торган арада алларындагы чиркәү капкасы кадәр бизәкле ишек ачы¬ лып китте — юлаучылар, әллә каян гына килеп чыккан шамакайлар сыман киенгән бәндәләргә ияреп, җәннәтнең иң түренә — тәхет залына үттеләр. Биредәге зиннәт-хәзи- нәдән башлары әйләнеп, егылабыз дип торганда, каршы- ларыида алтын тәхеттә утыручы патшабикәне күреп ал¬ дылар һәм аллы-гөлле келәмнәр түшәлгән идәнгә каплан¬ дылар — падишаһка баш ордылар. Башларын калкытырга да куркып, күпме ятканнар¬ дыр, берзаман әллә каян, өстән фәрештә авазы ишетелде: — Торыгыз, әй сөеклеләр! Алар аякларына баскан арада, императрица янәшә¬ сендәге яраннарына баш какты, арадан берсе — адәмнән бигрәк күркәгә охшаганы, кулындагы кәгазь төргәген сү¬ геп җибәрде һәм пидер укын башлады. Сөләйман, әлбнт, берни аңламый. Хәер, аңа монда сөйләгән нәрсәләрне төшенеп торуның кирәге дә юк. Фати¬ рына кайтып яткач, тылмачы Ашмарин барын бәйнә-бәйнә сөйләп бирәчәк аңа. Яныш исә урысчаны ярыйсы ук сука¬ лый, һәрхәлдә сүзнең ни хакында барганын аңыша ала. Әмма ул да башта берни тыңламады, патшабикәне урап баскан кайсы тутый кош, кайсы әтәч сыман яраннарга карап шаккатты — бу кадәр эшсезне ничек итеп туендыр- мак кирәк?! Чү, теге күркә Сөләйман старшинаның ниләр белән бү¬ ләкләнүе хакында укый түгелме соң? Ие, шулай. Әнә бит ни ди: көмеш чүмеч, кылыч һәм аңа өстәп билбау, көмеш камәр, чикмән, кыска чикмән, бүрек... Яныш, сулышын алырга да онытып, патша яранының 410
сүзләренә йотылды. Тик эчендә каннан дулаган ачуы гы¬ на аңа юньләп тыңларга ирек бирми, һаман җанын телгә¬ ли. Ярын әле тегесе шул кадәр дә кычкырып, һәр иҗеген җиренә җиткереп укын иде кп, колагына бармагыңны тык¬ саң да ишетми калмассың, мөгаен: «Авырлыгы дүрт кадак та кырык алты мыскал булган, өстеннән алтын йөгертелгән көмеш чүмеч. Аны Санкт-Пе- бург цехы остасы Иван Фепрбах сиксән өченче сафлык дәрәҗәсендәге көмештән йөз сиксән сигез сум да унике тиен ярымга төшереп ясаган. Аның рәвеше озынча булып, зур булмаган дүрт яры аякта тора. Аңарда ике асылташ, вензель бар һәм дә түбәндәге сүзләр чокылып язылган: «Императрица галиҗәнапләренә тугры һәм ихлас хезмәте өчен мишәр старшинасы Сөләйман Диваевка Һәдия ителә», Сөләйман Диваев өчен кылыч полковник Яков Шуб- скийдан ике йөз алтмыш сумга сатып алынды һәм дә аны чарлаган бизәгән өчен патша сараеның алтын эшләре ос¬ тасы Гсорг Экартка йөз кырык бнш сум түләнде, димәк ки, ул кылыч казнага дүрт йөз дә биш сумга төште. Кылыч¬ ның кынысы кура җиләге төсендәге бәрхеткә алтын-көмеш куныгы төшереп ясалган, сабы — көмештән. Кынысы да, сабы да затлы зәңгәр элпә, фирүзә, яшма һәм кызыл төс¬ тәге вак кына якут белән бизәлгән. Кылыч билбавының данәләре алтын-көмештәи. һәр данәсендә — затлы элпә, Перәшкә һәм очламнарны да исәпләгәндә, данәләр са¬ ны— җитмеш бер. Кылычка алтын сеңдереп, мондыен юллар язылган: «Алланың рәхмәте белән без, Елизавета, бөтен Россия императрицасы вә хөкемдары һәм башка¬ лар, һәм башкалар, һәм башкалар ошбу кылыч белән ми¬ шәр старшинасы Сөләйман Дпваевны тугры вә ихлас хез¬ мәте өчен бүләкләдек»... Төрле төсләрдәге ефәктән тукылган көмеш камәр Мәс- кәүдәге ефәк тукымалар фабрикасы һәм завод тотучы бе¬ ренче гильдия купец мещан Василий Макарович Хоста- товтан кырык сумга сатып алынды. Барлык бүләкләрне төрүгә сиксән дүрт тиен тотылды. Димәк ки, Сөләйман Диваевныц бөтен бүләкләре бер мең дә бер йөз унҗиде сум да кырык җиде тиен ярымга басты». Яныш күркәдәй кабарганын тойды, тәне кызышып, бит¬ ләре янып чыкты—шартлар хәлгә җитте. Бер аягы гүр¬ дә. икенчесе җирдә булган карт тәрегә шул кадәр хәзинә арты белән килеп керсен әле! Шартлау түгел, күккә ашар¬ сың ачуыңнан. Көнчелек һәм гарьлектән ул калтырана башлады, менә-менә Сөләйман өстенә ташланачак һәм сәлдерәп беткән картны сытып-нзеп ташлаячак. Әмма шул 411
мәлдә могҗиза булып алды — күркә түрә авызыннан Яныш лееме яңгырады: «Батыршаның иярченнәрен тотуда губернатор Неплюев- ка ифрат зур ярдәм күрсәткән мишәр старшинасы Яныш .Абдуллин мәрхәмәтле императрицабыз тарафыннан йөз илле биш сум да егерме ике тиенлек көмеш чүмеч, туксан дүрт сум да алтмыш тиенлек кылыч һәм йөз алтын белән бүләкләнә. Кылычка: «Императрица җәнапләренә тугры 11әм ихлас хезмәт итүче мишәр старшинасы Яныш Абдул- лннга» дип язылган». Янышның аскы ирене ияге очына кадәр салынып төш¬ те. эчендә ут кынамы, янартау ялкынланды. Юк, барыбер буып үтерәчәк ул Сөләйман картлачны! Алай да патша яранын тыңлап бетерү кирәк иде. — Янә дә килеп,- дип дәвам нтте тегесе,—аңа губер¬ натор Неплюев җәнапләреннән — чикмәнлек постау, кыс¬ ка чикмәнлек штоф. Бу кадәр дә гаделсезлекнең ахырына кадәр чыдар иде¬ ме, юкмы Яныш, шул мизгелдә булып узган вакыйга аны Сөләйман өстенә сикерүдән тыеп калды. Писаре Мөхсингә асылынып диярлек басып торган Сөләйман кинәт гөрсел¬ дәп егылды — тәхет залын шомлы тынлык басты. Аннан инде ыгы-зыгы купты: патша ялчыларының кайсы табип эзләп чапты, кайсы ашыга-кабалана су артыннан йөгер¬ де. Әмма ни табибе, ни суы кнлеп өлгермәде — кемнәрдер Сөләйманны күтәреп аулак бүлмәгә алып киттеләр. Яныш исә шул ыгы-зыгыдан файдаланып тышка чык¬ ты. Кулыннан тотып, үзен зиннәтле фәйтунга өстерәүче ниткәндер адәмнәрдән көч-хәл белән котылып, бер тараф¬ ка китеп барды. Атлый торган урамы бик олыдай булып, шау-гөр нтеп тора, һәр ике ягында — кнбет-хәрчәүпәләр. Ул ямьсез уй¬ ларыннан һәм күңел газабыннан арынырга ниятләп, шул хәрчәүнәләрнең берсенә барып керде. Менә бәхет, монда бөтенләй диярлек кеше заты юк. Кереп өлгермәде, янына өрлектәй егет — половой кнлеп басты. Ризыкның тәмен-ләззәтен белмн иде Яныш, аңа дуңгыз ите ни дә, эт ите ни — нәрсә китерсәләр, шуңа риза. Ан¬ нан бит әле эш ашауда гына түгел, иң мөһиме — пайтәхет түрәләре генә эчә торган эчемлекләр белән тамак чыла¬ туда. Алары исә монда — төрлесеннән, хыт мичкәсенә чум да колач җәеп йөз. Аллы-артлы ике чәркәне бушатып, әллә ипләр кылан¬ дырып кыздырылган калҗа капканнан соң, кәефе үзгәрде дә куйды Янышнын, чыраена мөлаемлык чыкты, иреннә¬ 412
ренә елмаю кунды — баягынак патша сараенда үртәлүдә* ре чүп кенә бер нәрсә булып калды. Тукта, нигә дип үр¬ сәләнә, ни дип көнләшә соц әле ул? Ана бит мал-мөлкәт дигәнен болай да чамасыз кереп тора. Камандасындагы томана тишәрләр генә исән-сау булсыннар, ясакны күпме әйтсәң, шуны китереп торалар. Ие, хикмәт малда түгел, кылычта. Ә бүләк кылычларның һәр икәвенә бер үк сүз¬ лә]) язылган диярлек. Димәк ки, Сөләйман гына түгел, Яныш та каһарман! Ул да падишаһның тугрылыклы сак¬ чысы! Мондыен да бәхет-мәртәбәне юмаү' гөнаһ, билләһи гөнаһ! Тукта, нишләп әле ул сукбайлар гына керә торган ош¬ бу хәрчәүнәдә утыра? Аның соң акчасы юкмы, урыс ырис- тараннарына кереп утырырлык абруе, дәрәҗәсе юкмы?! Яныш санап-ннтеп тормый гына өстәлгә бер уч бакыр таш¬ лады да урамга чыкты. Чирек сәгать тә үтмәгәндер, ул инде пайтәхетнең зин¬ нәтле рестораннарыннан берсендә утыра иде. Берүзенә бер өстәл, анысының өсте тулы кырлы-сырлы шешәләр, под¬ нос белән бөтен бер каз түшкәсе. Салды да эчте, салды да эчте Яныш. Беразан инде ул үзен чып чыклап җәннәт¬ тә итеп тойды. Яныннан туктаусыз япь-яшь хур кызлары узып тора, хәтта кем кайсылары кырыенда ук урала. Түз¬ мәде, нәфис кенә берәвесепең арт саныннан тотып алды. Чытлыклануын күр син бу зиначы марҗаның! Мыс¬ калламаган ефәк диярсең, чистый тавыш чыгарды. Шу¬ ның чырылдавына өстәл янына берсеннән-берсе фырт ир¬ ләр, фәрештәләргә алыштыргысыз хатыннар җыелды. Кит¬ те тавыш, китте гауга. Бу кадәр мәсхәрәгә түзмәде Яныш, урыныннан сикереп торды да, бик тә хәтәр әтәчләнүче яшь ирис сугып очырды. Тик болар каманда типтәрләре түгел икән шул, бер яңакларына сукканда, икенчесен куеп тор¬ мыйлар. Кайсыдыр арттан килеп, Янышның башына йод¬ рыгы белән тондырды, болай да чайкалып торган стар¬ шина урындык аша мәтәлеп барып төште. Ярый әле каяндыр мундирлы ике бәндә килеп чыкты. Янышны дәррәү кыннарга тотынган урыслардан шулар аралап алды. Рәхмәт төшкерләре, үзләре белән каядыр алып киттеләр дә җылы урынга йокларга салдылар. Иргә белән уянгач күрде старшина: урын дигәне каен тактадан ясалган коры сәке, өстендә кандалалар мыжлап тора. Әле шуның өчен акча түләттеләр бит, хәсисләр. Ул көне шул рәвешле күңелсез тәманлаиса да, ресто¬ ран дигән нәрсә күңеленә хуш килде Янышның. Аларга икенче көнне дә, өченчесендә дә, аннан соц да барды —• 413
башкаладагы бу исерек йортларның барысы беләк дияр¬ лек танышып чыкты. Шунысы начар, типтергән көннәрнең берсе дә хәерле бетмәде. Йә күз төпләрен күгәртеп, йә башын тиштереп кайтты. Беркөнне исә ресторан тирәсен¬ дә буталып йөрүче маржал арның берсе өендә кунып кал¬ гач, кесәсендә булган акчасын алдырды. Атасының холкын-гадәтеи яхшы белән Солтанбәк дәш¬ мәде. һәр мөселман Йортыйдагыча, Абдуллиннарла да өл¬ кәннәргә каршы сүз кату дигән нәрсә юк нде; Тнк менә атасының акылга килере күренми дә күренми, көннән-көн чыгырдан чыга гыпа бара — инде айныганы да юк дияр¬ лек. Ниһаять, сабырлыгы төкәнде Солтанбәкнең. Ул үзе артыннан йөреп, юл кәгазьләре рәтләде, кием-әйберләрпе, патша сараеннан китерелгән бүләкләрне төенләп куйды, һәм беркөнне иртән махмырдап интегеп утырган атасына шактый каты птеп әйтеп салды: — Атай, катаек! «Күкәй тавыкны үрәтми»,— днп кычкырмакчы, гайрәт ормакчы булды Яныш, ләкин дәшмәде. Чыннан да, хак¬ лык малаенда иде. Нигә, монда инде эш калмаган, акча һәм бүләкләр алынган, ә хәмер дигәнең Рәсәйиең теләсә кайсы почмагында буа буарлык. Алай да юлга запассыз чыгу ярамас. Петербургта соңгы көннәре птеп тулы бер чуман ту¬ тырып аракы шешәләре жыйдылар да бу ыгы-зыгылы һәм бик үк кунакчыл булмаган кала белән саубуллаштылар. Кайту юлы ифрат ерак һәм салкын булса да, Яныш ялыкмады. Ул ям станнарында гына түгел, юлда да тук¬ таусыз хәмер чөмерде. Исереп алгач исә ирәйде, гайрәт¬ ләнде, егетләнде, Оренбур ншегс тавышлары чыгарып, ж,ы- ру сузды. Ялыгумы сон, күңелле иде старшинага. Шуны¬ сы начар, көймәле чанада гәпләшеп кайтыр кеше юк. Сол¬ танбәк эчми, янә дә килеп, нн генә сүзләшәсең бу маңка белән. Яныш әледән-әле ямчыларга бәйләнде, аларны аракы белән сыйлады. Шулай типтереп кайта торгач, исе¬ реп ава, иләмсез хырлап йоклый торган булды. Шулай бәйрәм итеп күпме кайтканнардыр, бервакыт старшина тынып, боегып калды. Аракыны да юлга чык¬ кан көнпәрендәгечә чамасыз эчми. Калтырана-калтырана тын гына бара-бара да чирекле шешәнең авызыннан гына берничә йотым аракы кабып куя, кайта-кайта да. тагы шешәсенә үрелә. Тагы да гажәбе — бөтенләй йокламас булды. Казанга жнткәндә ул инде авыр чиргә сабышкан нде. 414
Шупа да монда юанасы итмәделәр, өмәттә тан к^нып, аракы запасын тулыландырдылар да юлларына кузгалды¬ лар. Чулман иделен кичкәч, юлда беренче очраган ям ста¬ нында Яныш янә үзгәреп китте. Көн әле өйлә узып кына баруына карамастан, шушында туктап кунарга ниятләде. Иш ише, дуңгыз түше белән дигәндәй, ямчы да хәмергә иман китергән кеше булып чыкты. Алар ям өендә тупас кына такта өстәл янына утырып сыйланырга тотындылар. Нәкъ шул мәлдә күзгә күренеп үзгәрде дә инде Солтан¬ бәкнең атасы: ул янә күпләп эчә, күп сөйләшә, чамасыз мактана башлады. Аның бу кыланышларыннан тәмам туеп беткән егет тышка чыкты, станга терәлеп үк торган урам буйлап китеп барды. Солтанбәк кичке эңгер-меңгердә генә кайтып керде. Атасы да, ямчы да исереп ауганнар, берсепнән-берсе иләм¬ сез авазлар чыгарып йоклыйлар. Егет сәкенең бер ягын¬ дагы буш урынга чикмәнен ташлады да шунда үрмәләде. Төн урталары булды микән, таң алдымы--Солтанбәк ниндидер тавышка уянып китте. Кайсыдыр ач бүре ула¬ ган авазлар чыгарып, пшекле-түрле йөренә, нәрсәләргә¬ дер абына, ипләрнедер аудара. Атасы бугай. Әйе шул, әнә, тавышына караганда, инде айнып жпткәп ямчы аны тынычландырмакчы. Әмма Яныш аның сүзенә колак сал¬ мый, үзен тотып, кабат урынына яткырырга маташкан ямчыпы этеп-этеп җибәрә. — Уты гына да юк бит аның,— дип сукранды караң¬ гыда ямчы һәм янә кунагын көйләргә-чөйләргә тотынды — Утыр әле, Яныш агай, берәр чокыр эчеп җибәр! Яныш нсә аны ишетми дә. Ул бәрелә-сугыла каядыр мич арасына кереп китте, дөмбердәтеп лаканны аударды бугай, чылтырап су түгелгәне ишетелде. Менә атасы мич почмагын кочаклап алды да бәрелгәли-сугылгалый баш¬ лады. — Мичне, мичне ишә! — дип кычкырып җибәрде хуҗа. Тавышы тәэсир итте буган, Яныш артына борылды һәм диварга үрмәләргә алгысыды. Хәлнең уен-муеи гына түгеллеген аңышып, Солтанбәк сәкедәй төште, атасы янына килде, һә.м, аны нңеннәп алып, сәкегә таба өстерәде: — Адә, атай, ятаек! Таңга... Сүзен әйтел бетермәде, маңгаена Янышның зур йод¬ рыгы килен төште, күзеннән утлар чәчелгән егет сәке буе¬ на тәгәрәде. Шуннан инде бөтенләй кулдан ычкынды ата- 415
сы, ул гөрселдэтеп өстәлне әйләндереп канлады, чалтыра¬ тып тәрәзәне коеп төшерде. Солтанбәк белән ямчы ана ташландылар. Акылыннан яза башлаган старшинага җен көчләре кергән диярсең, үзен тыярга маташучыларның берсен тибеп екты, икенче¬ сен бөтереп сәке астына тыкты, үзе исә, чылбырдан ыч¬ кынган аюдай, һаман йөренде. Менә ишеккә килде, тик аны ачуның җаен таба алмады бугай, каен такталарга дөп-дөп тнпкәләде дә, янә мич почмагына барып ябышты Байтак мышкылдаганнан соң, анысын ишеп төшерде. Өйдәгеләр бөтенләй ерткычка әверелгән Янышның яны¬ на барырга куркып, сәке астында тын гына яттылар. Тыю¬ чысыз калган старшина тәмам азынды, ипләрнедер ватты, сытты, изде. Урын-җирне идәнгә атты да, сәке такталары¬ ның берсен суырып алды һәм шуның белән өй бүрәнәләрен кыйнарга тотынды. Кулындагы такта чәрдәкләнеп, яры¬ лып бетте. Чыра гына булып калган такта кисәген бер почмакка томырды да, тагы ишеккә ташланды. Дөмбер¬ дәп килеп бәрелүе булды, үзе дә чалкан әйләнеп төште, әллә ниткән «чык» иткән аваз чыгарды һәм тынып калды Ямчы белән Солтанбәк әле аннан соң да шашкан кеше янына барырга шүрләп, сәке астында байтак яттылар. Юк, Яныш башкача селкенмәде. Алар аллы-артлы мүкәләп, яшеренгән урыннарыннан чыктылар һәм курка-өркә ишек катына килделәр. Исәпләре—йокыга киткән старшинаны күтәреп сәкегә салу иде. Шулай дип Янышка тотынулары булды, икесе беравыздан кычкырып җибәрделәр: — Әбәү! Куллары боз кебек! Атасының үле гәүдәсен ям чанасына салып, калган юлына чыкты Солтанбәк. Ул дугадагы шөлдер чыңын һәм ямчының вакыт-вакыт сузган зар-моң тулы җырын тың- лый-тынлый, авыр уйларына чумып бара, урталыкта ят¬ кан мәеткә карамаска тырыша. Әрнү һәм сагыш дөньясында онытылып күпме кайткан¬ дыр, бервакыт зиһене яктырып китте Солтанбәкнең, йөзе¬ нә елмаю чыкты. Бәй, бүгеннән ул иләү агасы — старши¬ на икән ләбаса! Егет кискен генә урыныннан кубып, ча¬ наның алдын каплап торган күнне күтәрде һәм ямчыга кычкырды: — Әй, ямчы, атларыңны ку! Тизрәк кайтарып җиткер¬ сәң, түләү — икеләтә. Моны бән — ыстаршина Солтанбәк Абдуллин эттем! Тәмам бетерешеп, Петербургтагы фатирында ятучы Сөләйманның да хәле шәптән түгел нде. Ул әледән-әле һушыннан яза, исенә килгәндә дә берни сөйләшми, тиле 416
кеше кебек бер ноктага карап ята бирә. Инде тамактан язуына да байтак. Ашмарин белән Мөхсин аны ялгызын калдырмыйлар, гел диярлек янында утыралар, урын-җи- рен рәтләштерәләр, каз каурые белән иреннәренә су ти¬ дерәләр. Хәер, сырхау янында һәрдаим диярлек Мөхсин нде. Мондагыларның телен белүче Ашмарин исә көннәр буе кайдадыр йөри, Петербургның иң зур табиплары яны¬ на бара, әллә ниткән дарулар алып кайта. Ләкин көн саен диярлек кнлеп-китен йөргән табипларның да, әллә кайсы мәмләкәтләрдә ясалган даруларның да файдасы юк, Сөләйман көннән-кән шиңә, сула, кибеп бара. Февральнең ундүртенче төнендә Сөләйман старшина җан тәслим кылды. Ярый әле кесәсендә йөз илле сум ак¬ часы калган икән. Шуның кырык сумын сарыф итеп, Мөх¬ син аны Выборг ягы зиратына саф мөселманнарча җир¬ ләде. Хәерсез хәбәр Сенатка ук барып иреште. Обер-про¬ курор Трубецкой атаклы мишәр старшинасының әйберлә¬ рен барлап, опись язарга һәм аларны, имзалык яздырып, Мөхсин пнсарьга тапшырырга кушты. Сенат ротасыннан поручик Афроснмов фатирга килеп, бу эшне бик төгәл итеп җиренә җиткерде. Апрель азакларында Оренбургка кайтып егылган Аш¬ марин белән Мөхсин, старшинаның әйберләре һәм бүләк¬ ләре белән бергә, губернатор Неплюев исеменә бер пакет та алып кайтканнар иде. Сенатның Указын укыгач, шул мәгълүм булды: Сөләйман әле хәле әйбәт чагында ук ва¬ сыятен әйтеп калдырган икән — үзе үлә-интә калганда, урынына өлкән угълы Давытны куярга дип. Патша хәз¬ рәтләренә бнк тә тугрылыклы картның васыятенә пичек каршы киләсең, дн. Давытны старшина итеп билгеләде¬ ләр. Анысын сөйләп калдырса да, бүләкләрне нишләтү ха¬ кында ләм-мим әйтмәгән икән Сөләйман. Уйлаштылар- кнңәштеләр дә, описьта язылган бар мөлкәтне Давытка бирергә булдылар. Әйе, мал-мөлкәт үлгәннәргә түгел, исән калганнарга кирәк. Нишлисең, Батырша башы хисабына кергән мен сум ярлыкаш акчасы үзенә насыйп булмаган икән мәрхүмнең. Унҗиденче бүлек хМәскәүдән Петербургка кадәр сузылган озын һәм ялык¬ тыргыч юлда телгә алып сөйләрлек әллә ип булмады. Көн¬ озын баралар да, чираттагы ям станнарының берсендә тук¬ тап төн үткәрәләр. Ашау-эчү һәм башка тәртипләр дә нәкъ 27 4 191 417
Оренбургтан чыккандагыча. Батырша, әйтерсең лә сол¬ тан, аны һәрчак аерым өйгә урнаштыралар. Шунысы әй¬ бәт түгел, аяк-кулларда богау, янда исә һәрчак кораллы сакчылар. Җитмәсә, төне буена шәм яна. Хәер, мулла нн¬ де аларына да, тоткынлыктагы язмышына да күнегеп ки¬ лә. Әнә шул җайсызлыклары булуга карамастан, артыгын өзгәләнми, тынычлан диярлек йоклый. Нн әйтсәң дә, ул бпт алга барган саен максатына якынлаша — шәрәфәгле падишаһны күрү һәм ул бөек затка Идел-Урал буйларын¬ дагы халаекларның аяныч хәлен сөйлән бнрү сәгате җи¬ тә, боерган булса. Нә аяныч, патша әгъзам хәзрәтләре каршына үзе уйлаганча азат вә горур нр булып түгел, мескен тоткын хәлендә басачак ул. Әйа, ничек басса ба¬ сар, мәгәр гомере буена күңелендә йөрткән ниятенә ире¬ шер. Ул һәм аны Оренбургтан бирле озата килүче драгун¬ нар вә казаклар инде ААәскәүдән соң да ике атна юлда- лар. Ие, Батыршаны карау-күзәтү тәртибе элеккечә кал¬ са да, аның юлдашлары — офицерлар һәм драгуннар күз¬ гә күренеп үзгәрделәр: Ука суы буендагы теге вакыйгадан соң эчү-исерү дигәнне бөтенләй оныттылар. Инде үз-үзлә- рен тотышлары ук башкача: гамәл-шөгыльләре хәрбиләр¬ чә төгәл, фәрманнар кальгадагыча ачык-кыска, солдатлар исә ал арны үтәүдә йөгереп кенә торалар. Офицер һәм дра¬ гуннарның мундирларын чиста һәм пөхтә итеп киюләре үк моңсу кәрванның пайтәхеткә якынлашып килүе хакын¬ да сөйли нде. Тик татар казаклары гына һаман да шул: бик сикереп тә төшмиләр: тик тә тормыйлар. Кыскасы, бар да әйбәт, бар да губернатор инструкция¬ сендә язылганча. Тик көннәр генә сизелеп суытты. Ләкин Батырша өчен монысы да хафа түгел, аның туны да, бү¬ реге дә, киез итекләре дә бик җылы, аегындагы киезе йом¬ шак. Мәскәүдә чанага күчереп утыртылган көймә дә хә¬ зер инде элеккечә талкымый, йомшак һәм җай гына сып¬ тыра. Алай да бүген көндәлек тәртипкә әллә ни булды әле. Өйләгә кадәр ике ям арасын уздылар да чираттагы станда туктап калдылар. Анысы төшке ашка һәрчак шу¬ лай өйлә тирәсендә туктый торганнар иде. Бүген нсә ашап-эчен алганнан соң да кабат кузгалырга ашыкмады¬ лар. Батырша бу хәлне нәрсәгә юрарга да белми, үзенә билгеләнгән өйдә ваемсыз гына яткан арада кышкы кыс¬ ка көн үтеп тә китте, кичке эңгер-меңгер булмыйча ук ди¬ ярлек, караңгы төште. Монысына да нее китмәде мулланың, 418
тунын баиты очына саллы да, чираттагы төнен үткәрергә җыенды. Ул ипләп ятарга да өлгермәде, ишегалдында фәрман авазлары ишетелде. Батыршаны җилтерәтеп киендерделәр дә тышка алып чыгып киттеләр. Бакса, атлар җигүле, кап¬ ка ачык. Аны гадәттәге урынына кертеп, авыр карагай кискәсенә чылбырлап куюга, озак тик торудан ялыккан атлар, урыннан ук юртып, кузгалып та киттеләр. Бу серле төнге сәяхәтнең дә асылына төшенә алмады Батырша. Хәер, бүгенге сәер хәлләр аны һич кенә дә по¬ шындырмый иде. Әйдә, ашау — байдан, үлем — ходайдан, барысы да аның зобанилары кулында—тиешле урынга илтеп җиткерәләр бер. Үзен шулай юатып, тынычлап нок- ламакчы булды тоткын. Тик айлар буе күнегелгән тәртип¬ нең бозылуы сиздерде — күзенә йокы эленмәде. Тунының якасын күтәреп, киезе өстенә җайлап ятты да, чана та¬ баннарының нәрсәгәдер ризасызлык күрсәтеп ыңгырашу¬ ларын тыңлый-тыңлый, уйга батты... Ие, Мәскәүдә нишләптер байтак — бер ай чамасы тот¬ тылар аны. Кышкы юлга әзерләнүләре шулай сузылдымы, әллә ннде мәхбүснең җәрәхәтләре төзәлүен көттеләрме? Соңгысы дөресрәк булды бугай, Батыршаның тәнендәге яралары җыелып, кул-аяклары рәтләнгәч кенә янә кузгал¬ дылар бит. Аңа хәтле исә төрмә шифаханәсенең ятагында аунады мулла. Баштарак аны борчучы булмады диярлек. Мәскәү марҗаларының йомшак куллары белән тәнси катнаш¬ тырулары һәм дарулар эчерүләре чутка керми, билгеле. Шул рәвешле ике атна чамасы «оҗмах»та ятканнан соң аны шул ук шифаханәдәге бүлмәләрнең берсенә лапруска чакырдылар. Сорау алучы гаять тә купшы, алтынланган лагунлы гаскәри түрә нде. Янарал ук булмаса да, палкаупнктан ким түгелдер, мөгаен. Вә ләкин орды-бәрде кыланмады, «Садис, садис»,— дип көйләп-чөнләп каршына утыртты да исәнлек-саулык сараштырырга тотынды. Урысчаны аның бу сүзләрен генә аңларлык сукалый иде Батырша. Әмма әлеге купшы һәм пигәдер гел елмаеп торган түрә белән сөйләшәсе килмәде: — Нлзнай, ннпаппмай,— длп җаваплады. Хәйләсе ниятенә бик тә туры килә нде. Тегенең сүзеп аңламаганга сабышып, җавап бирүдән бөтенләй баш тартты. Юк, моның белән генә котыла алмады Батырша. Икен¬ че көнне аны шул ук бүлмәгә кабат чакырттылар. Бу 27’ 410
юл ысында аны шулай ук көяз, ләкин япь-яшь әфнсәр кар¬ шылады һәм, мулланы гаять гаҗәпләндереп, саф татарча әйтеп куйды: — Утыр, мулла, һәм сөйлә: кәефсц-исәнлегең пичек? — Шөкер,—дип әйткәнен сизми дә калды Батырша,— Алланың рәхмәте киңдер — үземне сау-сәламәт дип беләм. Тегесе анык җавабына бик тә шатланган сыман булды, һәр икәве өчен һич кирәге булмаган нәрсәләр сорашты¬ рып байтак утырды. Аннан исә төп сүзгә күчте: — Мин Сенатның обер-секретаре Хрущов буламын,— диде түрә, тоткынга хәерхаһ карап. - Үзеңнең бунтарьлы¬ гын, аның сәбәпләре турында чын дөресен сөйләп бирүең¬ не сорыйм. Ах, әйе, алдан ук шуны кисәтеп куярга тиеш¬ мен: синең алдагы язмышың —үз кулыңда. Никадәр дө¬ ресен сөйләсәң, үзеңә шулкадәр үк җиңел булыр. Батырша байтак кына дәшми утырды, аннан исә теге¬ нең күзләреңә туры карап, ярып салды: — Бән рәхмәтле мәликәбездән башка берәүгә дә бер¬ ни әйтмәймен. Шәрафәтле падишаһымызга олуг серем бар бәнем. Түрә мондыен җавапны һич кенә дә көтмәгән нде бу¬ гай, аптырап-йөдәп калды, шактый гына сүзсез утырды, аннан сүрән генә әйтте: — Ярый, киңәшербез. Барыгыз, ял итегез. Атна буена аны борчучы булмады. Беркөнне исә төр- мә-шифаханә кадимнәре мулланы янә теге бүлмәгә алып киттеләр. Анда Батыршаны әлеге дә баягы татарча белүче әфисәр көтә иде. Илтифатлы каршы алды, йомшак урын¬ га утыртты һәм шунда ук эшлекле сүз башлады: — Менә нәрсә, мулла Батырша, без императрица җә- напләре белән хәбәрләштек. Кызганыч, алар сезне кабул итә алмый. «Безгә җпткерәссләреп кәгазьгә язып бир¬ сен»,— диделәр. — Ә ул төркине укыймы? — Үзләре укымый укуын, ләкин аларның бик шәп тылмач-тәрҗемәчеләре бар. — Бән серемнең берәүгә дә фаш булуын теләмим. — Соң, мулла, барыбер падишаһка бөтен кәгазьләрне дә кем дә булса укып бирә бит. Хәтта урысча язылганна¬ рын да.— Тагы ни дисен Хрущов, Елизавета Петровна еш кына чирли, аңарда синең ише такырбаш кайгысы юк, дип әйтә алмый бит инде ул ошбу тискәре беткән муллага. Батырша уйланып калды, әмма килешергә ашыкмады: — Кәгазьгә язылганнарны первутчнктап башкалар да укый ала ич. Әйтик, сән... 420
— Шту син, мулла, башкалар серен укырга кем дип беләсең мине? — Сән бул мае ац, хатны тапшыручы башкалар укыр. Мулланың кирелегенә кәефе кырылса да, ачуын йөзе¬ нә чыгармады Хрущов, һаман да ягымлы булырга тыры¬ шып, сүзен дәвам иттерде: — Алайса, без болай итик, мулла. Язганнарыцны бук¬ чага салыйк та сургычлап куйыйк. Янә дә килеп, хатны мин императрица җәнапләренә үз кулларым белән тап¬ шырачакмын. — Букчаны ачмыйм, хатны укымыйм днп ант ит. — Валлаһи ачмыйм, мулла. — Юк, сән үзеңчә, урыс алласы белән ант ит. — Ей-богу ачмыйм, мулла. Шул сөйләшүдән соң ул төрмә шифаханәсендә үзенең беренче таныкнамәсен язды. Әмма барып да ачып салма¬ ды. Батырша әле һаман да мәрхәмәтле мәликә белән оч¬ рашасына өметләнә иде. Хнбесханә шифаханәсендәге хәлләрне күз алдына ки¬ тереп бара торгач, йоклап киткән икән. Олауның каядыр убылуыннан уянып китте. Чана чыннан да текә үрдән тө¬ шеп бара иде. Алай да үре бик кыска булды. Ул да түгел, атлар өстәл өсте кебек тигез җирдән, әллә инде боз өстен¬ нән атладылар. Вакыйган, елга кичтеләр ахры, чана бая¬ гысы кебек үк текә үргә күтәрелде һәм озак та үтми тук¬ тап калды. Олау алдында ниндидер чыраглар яна, кычкырышкан авазлар ишетелә. Тик бәхәсләшү озакка бармады, авыр шыгырдап тимер капка ачылды һәм алар ниткәндер ка¬ лагамы, кальгагамы килеп керделәр. Батыршапын чылбырын шомарып беткән кискәдән ыч¬ кындырдылар, чанадан төшерделәр һәм, кәмитче аю ми¬ салында, җитәкләгән хәлдә каядыр алып кереп киттеләр. Атлар баскыч төбенә үк килеп туктаган бинаның, таштан салынган шактый зур бер катлы йорт икәнен генә абай¬ лап калды Батырша. Ул әле моның башкаладагы иң әшә¬ ке урыннарның берсе — Петропавел крепостендагы Яше¬ рен комиссия канцеляриясе икәнен белми иде. Яңа «фатнр»ның бихисап бүлмәләрендә тоткынга урын табылмады. Аны таш баскычтан аска — дымык исе килеп торган караңгылыкка алып төштеләр. Бер кысан гына урында тарткалап-йолыккалап өске киемнәрен салдырды¬ лар да саран яктыртылган аралык буйлап арырак алып киттеләр, һәр ике яктагы сыңар «күз»ле ишекләрне күрү¬ гә, төшенде мулла — хнбесханә! 421
Туктадылар. Тупас тимер ишекнең йозаклары шалты¬ рады, күгәрә башлаган иләмсез зур күгәннәр шыгырда¬ ды. Аны җиңелчә төртеп җибәрделәр дә, шул ук имәнгеч тавышларны чыгарып, өстеннән бикләп алдылар. Батырша дөм караңгыда берни аңламый, баскан уры¬ нында таптанып шактый торды. Аннан ннде капшана-кап- шана түргәрәк үтте, ишеге сыман ук тупас сәкегә килеп абынды, утырды һәм авыр сулап куйды. Янә зиндан! Яптылар да оныттылар. Ник кенә бер исләренә төше¬ реп, янына керсеннәр дә, инк кенә бер чакыртсыннар. Көнгә өч мәртәбә ишектәге күгәнле зур тишектән калай кәнди белән кәбестә шулпасы бирмәсәләр, дөньяда тере жан иясе калмаган диярсең, билләһи. Чыннан да онытула¬ ры шулмы, әллә Мәскәү зинданында аннан-моннан языл¬ ган таныкнамә белән канәгатьләнделәрме? Вә әй хәсрәт, бусагасына җиткәч барып ирешә алмас микәнни ул сөек¬ ле падишаһына? Ул әнә шундый шөбһәле уйлар диңгезендә кайнаган көннәрнең берендә хибесханәнең авыр шыксыз ишеге иләмсез шыгырдап ачылды һәм янына ике төрмә фәреш¬ тәсе килеп керде. — Җыен, дапруска,—диде аларның капралга тартымы. Сакчыларның берсе алдыннан, икенчесе артыннан бар¬ ган хәлдә, тупас ташлар белән кысалап алынган җир ас¬ ты патшалыгыннан күтәрелделәр дә, якты озын аралык буйлап, Батырша төнен генә күреп калган бинанын. аргы башына атладылар. Монда тәрәзәләр күп, үзләре тимер челтәрле булсалар да, шактый киң. иркен — мулланың башта күзләре чагылып йөдәтте. Аннан инде, күзе күнегә башлагач, һәр тәрәзә яныннан узган саен комсызланып тышка карады. Анда — зур, иркен мәйдан, тирә-ягында ниткәндер таш пулатлар. Аларына исе китмәде мулланың. Аны шаккатырганы — мәйдан уртасындагы биеклеге утыз- утыз биш сажиннар чамасындагы без сыман очлы мана¬ ра иде. Аның яиәшәсендәгесе, тәбәнәгрәге, башында ал¬ тынланган кач булуына караганда, чиркәү, ахры. Ләкин ул Батырша моңа кадәр күргән чиркәүләргә охшамаган иде. Алай да. анысы түгел, башы күккә ашкан теге шөп¬ шә сыман манара тартты күңелен мулланың. Ул, тәрәзә¬ ләр турыннан үткән саен, каерылып-каерылып шул мог¬ җизага карады. Булса да булыр икән затлылык, булса да булыр икән мәгърурлык! Тик нишләптер «беэ»нең очы сын¬ ган да, калган өлеше кара көйгән-янган бугай. Җитмәсә, тирәли әйләндереп, агачтан баскычлар әмәлләгәннәр — төзәтәләр, димәк. 422
Тар, озын аралыктан атлаган уңайга, аз-маз күз төшер- гәләл кенә алса да, дөресен чамалый иде Батырша. Рә- сәй империясенең олы диңгезгә чыгуы хакында бөтен Ев¬ ропага сөрән салып һәм илнең куәтен кычкырып торган бу манараны — Петропавсл соборы каланчасын шул 1756 елның утызынчы апрель төнендә яшен суккан иде. Яшерен комиссиянең кырыс бүлмәләренең берсендә ис¬ ке танышы — обер-секретарь Хрущовны күргәч, күңеле күтәрелеп китте Батыршаныц, бу очрашуны хәерлегә юра¬ ды. Иик дигәндә. Хрущов аның олуг теләген белә һәм ул аны, әлбәттә, шанлы мәликә белән очраштырачак. Вә әй хәсрәт, обер-секретарь ул хакта сүз кузгатма¬ ды. Хак, күптәнге танышын очраткандай, илтифатлы гына хәл-әхвәл сорашты, аннан, маңгайга шапылдатып суккан¬ дай, кисәк әйтеп куйды: — Ярый, мулла, шаярмадык түгел, шаярдык. Инде явызлыкларың турында барын да сөйләп бир! — Без сүзләштек, турә,—диде Батырша, горур гы¬ на.— Сән әйттең, бән — яздым. Башкача сүзем юктыр. — Кстати, императрица җәнапләре хатыңны тыңлан бактылар, мулла, вә һәм канәгатьсезлек белдерделәр. Аз, бик аз язган, диләр. — Азсынса, катына чакыртсын — барын-барын сүзләр¬ мен. Ә сәңа сүзем юктыр, түрә. Хрущов нәзек аскы иренен тешләп, тынып калды Нн дисен инде бу киребеткән татарга?! Елизавета Петровна- пың әлсдән-әле чнре тотып егылуын бәян итмәссең бит инде. Аңарда әле син сасык кайгысы юк, дин тә әйтеп бул¬ мый. Ярый соң, таш капчыкта суынсын, такырбаш. Алек¬ сеевский равелин казаматларының салкыны җилегенә төшкәч, үзең мине чакырырсың, барын бәйнә-бәйнә сөй¬ ләп бирерсең, йолкыш! Батыршаны шул көнне ук чын мәгънәсендә таш ләхет булган казаматларның берсенә күчерделәр. Күчерделәр түгел, мәңгелеккә шунда ташладылар бугай. Аның янына керуче-чыгучы түгел, хәлен белүче, хәтта бер авыз сүз катучы да юк. Әлеге дә баягы, көнгә өч тапкыр ишектәге тишекне ачып, котырган эткә ташлагандай, ашарга бирә¬ ләр дә — вәссәлам. Ялгызлыкта атналар, айлар үтте, аны искә алучы бул¬ мады. Төшенде Батырша: явыз түрәләр аның рәхимле па¬ дишаһ янына барып җитүен өнәмиләр, мулланың макса¬ тына төрлечә аяк чалалар. Пайтәхет түрәләре гомере буе омтылган изге хыялында соңгы манигь-киртәләр икән, һәм 423
дә ошбу соңгы ныгытмаларны аша үтмәк юктыр. Димәк, алда бер генә нәрсә — шушы таш ләхеттә сызып үлү. Шул уеннан йөрәге «жу-у» итеп китте Батыршаныц. Юк, юк, аның үләсе килми! Нинди генә михнәтләр, җә¬ бер-золымнар, каһәрләүләр күреп булса да, якты дөньяда яшисе килә әле аның. Тик бу тар, салкын ләхеттән ничек котылырга да, хөр, иркен дөньяга ничек чыгын егылырга? Хак, ялыну-ялварулар ярдәм итмәс монда. Качу турында да уйлыйсы юк. Ошбу таш диварларны, күгәргән тимер ишекләрне, калын рәшәткәләрне арсланнар да, хәтта фил¬ ләр дә вата алмаслардыр. Нишләргә соң, нишләргә? Баш¬ ны шушы дымык ташларга орып, мәгыйшәт белән бөтен¬ ләйгә бәхилләшергәме? Ул инде шуннан башканы уйламас булды. Кайгы-ха- фасы шундыен зур нде ки, ашаудан язды — кипте, коры¬ ды. Инде үзен әрвах итеп тоя башлады. Тпк уйлары агы¬ шыннан кайнарланган башы гына әле тормышының дәвам итүен сөйли иде. Инде өмете бөтенләй киселеп, шәм сыман сүнәргә генә калды дип яткан көннәрнең берендә миендә ажаган уйнап алгандай булды Батыршанын. Ул тупас һәм пычрак сәке¬ сендә аунаган җиреннән сикереп торды, шашкан кешедән ншекле-түрле йөренә башлады, иреннәре кайнар пышыл¬ дады: «Ә бит котылу юлы бар, бар! Тнк тәвәккәлләргә генә кирәк». Бу кабердән котылуның бердәнбер чарасы булып күз алдына килгән нәрсәне күрергә теләп, бармак калынлы¬ гындагы тимерләр белән рәшәткәләнгән тар тәрәзә янына килде, аның өске буынлан аз гына күренеп торган якты¬ лыктан тышка бакты. Әмма каршында төрмә дивары сы¬ ман ук әзмәвер таш коймадан башка әйбер күрмәде. Хәер, аңа инде күрүне)! кирәге дә юк, күзләре алдында —гөм¬ бәз өстендәге алтынланган тәре. Аны ошбу таш ләхеттән кочкарачак нәрсә — нәкъ әнә шул инде. Оренбург губернасында әледән-әле булып торган чуа¬ лышларның, бола-фетнәләрнең байтагы Батыршаныц күз алдында булып үтте. Яулар кубуын гына түгел, халык куз¬ галышларын башлап йөрүчеләрнең кулга алынуларын, коточкыч җәзаларга тартылуларын үзе күрде, үзе ишет¬ те. Оренбург, Уфа, Минзәлә зинданнарында кыйналу, изе¬ лү, интегүләрдән тәмам гаҗизләнгән бәндәләрдән кайбе- рәүләрнең муеннарына тавык тәпие асу бәрабәренә коты¬ лып калуларын, ул гынамы, шуннан соц берни булмаган¬ дай иректә гомер сөрүләрен белә, бик белә, һәй, болага катнашу нәрсә ул, гомере буена юллар басып, халаеклар 424
талап, гөнаһсыз адәмнәрне үлтереи, куллары җилкәләрен¬ нән үк канга баткан башкисәрләрнең дә урыс диненә кү¬ чеп, дар агачыннан ансат кына котылып килделәр моңа хәтле. Башкаларга яраган икән, ана ярамасмы булыр? Хак, ул үзе иман китергән ислам динен сатмас. Ошбу җәһән¬ нәмнән котылу шарты белән, муенына тавык тәпие асса асар, мәгәр күңеленнән саф мөселман булып калыр. Миенә ачыклык иңгән шул көнне үк ниятен ньнытып бетерсә дә, ошбу уен янә атна буе чарлады Батырша, ко¬ тылуның башка әмәлләрен эзләп карады. Инде башкача чара юклыгына инангач, салкын төрмә ишеген йодрыгы белән дөмбердәтергә тотынды. Тавышка сакчы килеп җитте, ишектәге «күз»дән эчкә күз салды һәм йозакка тотынмый гына кычкырын со¬ рады: — Нишләп ишек җимерәсең, гололобын?! — Әфисәрне чакыр, сүзем бар. Ул әйтә днп сикереп төшүче булмады булуын. Алай да өч-дүрт көннән соң озак ябулы торган зиндан ишеге шөкәтсез шырыйлап ачылды, ике сакчы озатуында яшь кенә офицер килеп керде. — Сүзен ни?— диде ул, мыскыллы елмаеп — Сүзем улдыр, бән урыс диненә күчәргә ният иттем. — Кызык, бик тә кызык. Ярый, без киңәшербез. Шуннан соң күлме вакыт үткәндер, аны канцеляриягә чакырып алдылар. Бу юлысында бүлмәдә кеше байтак иде. Бар да мундирлы бәндәләр, алтын укалы әфисәрләр. Барысы да аю күргәндәй аңа карыйлар. Мәгәр сөйләшүне һаман да шул обер-секретарь Хрущов алып барды: — Ниятеңне безгә җиткерделәр, мулла. Тик нн... ыша¬ насы килми. Син бит... Впрочем, сүзең чынмы, мулла? — Бән ялганлап сүзли белмәем. — Христиан диненә күчәм дисең алайса? — Ие, насәрә диненә күчәм. Вә ләкин бер шартым бар: гыйлемле генә пубыгыз берлә сүзләшәсем килә. Әгәр дә ул урыс диненең исламнан өстен вә яхшы икәнен исбат¬ лый алса, вакыйган, күчәм бән сезнең дингә. —■ Уйларбыз, мулла. Әлеге сөйләшүдән соң нәкъ бер атна үтте дигәндә, Батыршаны тагы каядыр алып менеп киттеләр. Беркөнге бүлмәгә түгел, икенчесенә — яктырак, зиннәтлерәк вә зур¬ рагына алып керделәр. Мулланың күзенә иң әүвәл таш¬ ланган нәрсә исә затлы өстәл-урындыклар да, идәндәге йомшак келәмнәр дә, патшабикәнең диварга эленгән олы сурәте дә, әллә кайсы мәмләкәтләрдә ясалган хикмәтле 425
биек сәгать тә түгел, каршындагы кпң, иркен вә рәшәткә¬ сез тәрәзәдән күренеп торган теге әкиятн манара һәм көяз чиркәү иде. Рәсәйнец бөеклеге булып алдына баскан шул илаһи күренешкә ымсынып торган арада әллә каян гына, әйтер¬ сең лә түшәмнән, ягымлы вә садә бер аваз килде: — Узыгыз, утырыгыз, мулла,—диде аваз, саф төрки белән. Сул як почмакта, өстенә кура җиләге төстендәге пос¬ тау ябылган өстәл янында бер бәндә утыра, имеш, йом¬ шак кәнәфигә чумуына карамастан, буеның озын, тал чы¬ быгыдай зифа икәне сизелеп тора, чырае яшь, Батырша күзенә Яшерен комиссия бүлмәләрендә әледән-әле чалы¬ нып торган сурәтләрдәге сыман чиста, шома, әйтерсең мәрмәрдән шомартып ясалган, йөнтәс сүс көнҗәләсен хәтерләткән сакал-мыеклары чем-кара, бөдрәләнеп тора. Аларны гел карап-тәрбняләп тора булса кирәк, ияге, авыз тирәсе бик тә купшы, үзенә гаять килешле. Өстендә озын кара җилән, затлы алтын чылбыр белән муенына асыл¬ ган зур тәресе корсагына төшеп тора. Шунысы булмаса, фәрештә диярсең бу затны. — Менә биредән рәхим итегез, мулла,— дип кабатлады «фәрештә», янәшәсендәге үзенеке сыман ук кәнәфигә ым¬ лап. Инде Батырша да мәсьәләне төшенеп алды — бу адәм ул үзе сораган урыс пубы булырга туры килә. Мулла өс¬ тендәге нәҗес киемнәренә карап алды, беравык икеләнеп торды, аннан инде кыю гына барып, поп күрсәткән урын¬ га утырды. Әлеге илаһи манара нәкъ каршысына килеп баскандай булды. Мәгәр аңа карап сокланып утырырга туры килмәде, әлеге сурәт сыман бәндә янә сүз катты: — Мин ошбу Рәсәндәге иң олуг Петр вә Павел собо¬ рының ключаре Стефан Левецкий буламын. — Клучар ни-нәрсә ул? — Нәрсә түгел, мулла, кем,—дип дәвам итте теге, һа¬ ман да шулай ягымлы итеп.—Ключарь — ул дин әһеле, әрхәрәйләрнең гыйбадәт кылганда кия торган киемнәрен, чиркәү кирәк-яракларын саклап, барлап-карап торучы адәм. Батыршаның кинәт күңеле сүрелде, чырае сытылды: — Бәнем пуп ише урыс гали-голәмәсе берлә сүзләшә¬ сем килгәнне шул, мелла кем... — Стефан дип кенә эндәшегез. Без кордашлар бугай. — Ие, мелла кем Ычтапан. — Мине нәкъ үзегезгә кирәкле галим-голәмә дип ка¬ 426
бул итә аласыз. Хәзерге атым-исемем зурдан булмаса да, чит илдә дини семинария бетердем мин, мулла Христиан динен һәм аның кануннарын тына түгел. Коръәнне дә нык¬ лап өйрәнергә туры килде. Без бпт пноверецлар белән дә эш итәргә тиеш әле, Батырша әфәнде! Мулла ана эчке бер җылылык һәм хөрмәт белән карап алды, ак та, кара да димәде, каршындагы манараның иң очында маташучы осталарга бакты. Левицкий исә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, бүген теләсә кайсы мәм¬ ләкәткә илче итеп куярлык гыйлемле вә мәдәниятле, нәза¬ кәтле вә хәйләкәр иде. Үзе белән таныштырып, сүзнең ке¬ решен бетергәч, җай белән генә үгезне мөгезеннән алырга булды: — Батырша әфәнде, сез христиан диненә күчәргә те¬ ләк белдергәнсез, дип җиткерделәр безгә. Әгәр шулай икән... — Сәна хагын әйткәннәр, кем Ычтапан. Күчәм. Вә лә¬ кин нәсарә диненең исламнан яхшырак нә өстенрәк икә¬ ненә инандыра алсагыз гына. Стефан җавап бирергә ашыкмады, кара бөдрә сакалын учлап, байтак уйланып утырды, аннан ннде үзалдына фи¬ кер йөрткәндәй тыныч һәм тигез сөйләп китте: — Кайсы да булса диннең, тәгълиматның һәм фнкри- ятнең асылын ачыклау, аның уңай якларын исбатлау өчен айлар димим, еллар кирәк, Батырша әфәнде. Инде бу нәр¬ сә сезне бүген, хәзер кызыксындыра икән, динебезнең кай¬ бер үзенчәлекләре, сез әйткәндәй, өстенлекләре белән та¬ ныштыра алам. Христиан диненең сафлыгын, хаклыгын һәм бөеклеген шул нәрсә ачык күрсәтәдер ки, ул исламнан борынгырак. Сез, әлбәттә, беләсез: Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең өйрәтүләрен яңа эраның алтынчы гасыры азакла¬ рында гына башлап җибәрә. Сезнең һиҗри ел исәбе әнә шуны бнк ачык күрсәтеп тора. Безнең дин псә шушы за¬ манның үзе белән бергә барлыкка кнлә, ягъни христиан¬ лык исламнан биш йөз еллар алда туа, мулла. Левнцкнйның борынгы хакимнәргә охшый төшеп, үтә белдекле булып кылануы көлке тоелды Батыршага. Нигә дисәң, ул укыган тәварнх китапларында болгар бабалары- бызиың исламны, урыслар үз диннәрен тапканчыга кадәр күп элек кабул итүләре хакында язылган. Аның остазла¬ ры Габделрахман белән Габделсәлам да шулай дип сөй¬ ли торганнар нде. Шуңа да ул әңгәмәдәшенә каршы тө¬ шәргә булды: — Сән, Ычтапан, боларны каян алып сүлисеңдер, бел- мәем. Мәгәр бар халаекларга мәгълүмдер ки, сезнең урыс 427
бабаларыгыз аю өннәрендә яшәп, потларга вә карурман¬ нардагы төрле кирәмәтләргә табынып, саташып йөргәндә безнсн болгар бабаларыбыз пакь таш мәсжедләрлә алла¬ га сәҗдә иткәннәр. — Хәзерге Россия җирләренә нисбәттә сез хаклы, Ба¬ тырша әфәнде. Тик, мәгълүм булганча, дөнья рус мәмлә¬ кәте белән генә чикләнми бит әле. Ә бөтен җир йөзен ис¬ тә тотканда, христиан дине — беренчел, ислам — икенчел. Болай да сөйләшергә тансыклап беткән Батыршада бәхәсче комарлыгы кузгалды. Ул бүгенге сүзнең ии өчен һәм нигә башлануын онытты, кайнарланып үзенекен ту¬ кырга тотынды: — Әйа, яһүдләрне күз унында тотасын икән, Ычтапан. Хак, изге китаплар Коръән Кәримгә кадәр дә булганнар. Аллаһ гәгалә Муса пәйгамбәр аша Тәүратны, Дауыт аркылы Зәбурны, Гайсә ярдәмендә Инҗилне җиргә иң¬ дергән. Ие, сәхабәләр яһүдләрне китаби диниләр, дип йөрт¬ кәннәр. Вә ләкин шунысы аяныч ки, яһүдләргә хакый¬ катьнең бер өлеше генә җиткерелгән. Алар үзләренең га¬ филлекләре берлә аллаһ васыятьләренең байтагын оныт¬ каннар, эчкерлелекләре вә хөсетлекләре илә кайберләрең гавамнан яшергәннәр, яисә бозганнар-үзгәрткәниәр. Менә шуңа да хак тәгалә, динне Ибраһим пәйгамбәр заманын¬ дагы хәленә китерү һәм халаекларга хаклыкны төшенде¬ рү өчен, Мөхәммәт хәзрәтләрен илче итеп җибәрә. Ие, хак дин Рәсулулла хәзрәтләреннән генә башлана. Исламга хәтле халаеклар ярты-йорты дин тотып, саташып йөргән¬ нәр. Нәсарә динендәгеләр исә әле дә шул томаналыкла- рында. Надан татар мулласы бәхәскә бу кадәр дә маһирдыр дип көтмәгән иде Левицкий. Батыршаның үзен-үзе оны¬ тып, ялкынланып сөйләвен ирен чите белән генә елмаеп, игътибар белән тыңлады. Беркатлырак фикер йөртсә дә, мантыйксызлыкта гаепләп булмый бу азиатны, дип уйлап алды һәм мулланың раславын күмеп китәрлек дәлилләрен барлады. Җир йөзендәге барлык диннәр хакында Европа¬ дагы иң зур галимнәрдән сабак алган кеше буларак, бер мокыт татар мулласын гына сыртына салырлык гыйлеме бар аның. Тик кызмаска гына кирәк, һәм ул, баштагы ба- I ынкылыгын саклаган хәлдә, Батыршаны чәнчеп аласы итте: — Менә-менә, үзегез үк икърар итәсез, Батырша әфәнде. Тәүрат, Зәбур, Инҗилләр — борынгы китаплар. Коръән исә шактый соң барлыкка килгән. Шуннан инде мондый- рак нәтиҗә кнлеп чыга: Коръән үзенчәлекле, мөстәкыйль 428
китап булмыйча, Инҗилнең бер юнәлеше, тармагы гына, Мөхәммәт исә яна дингә нигез салучы түгел, бәлки Гайса¬ нең шәкерте генә! Коръән Кәрим турында бу кадәр үк көфер сүз ишетү Батыршаны чыгырыннан чыгарды. Ул кайда һәм нишләп утыруын һич уйламастан, зынҗырын чыңлата-чыңлата, си¬ кереп торды, Стефанның өстенә очып кунардай булып, те¬ зеп китте: — Хаталанасын, Ычтапал Коръән Кәримнең Тәүрат белән охшаш урыннары юктыр, димим. Алар, бая гынак әйтүемчә, төрле чорларда барлыкка килсәләр дә, бер ал¬ ла тарафыннан иңдерелгәннәр. Вә ләкин Коръән һич тә кабатлау түгел, ул — үз мәгънәсе, үз флкрияте, үзенең гыймарәг кылучысы булган төзек вә мәһабәт бинадыр. Ул бит Рәсулулла үзе уйлап чыгарган нәрсә түгел, аллаһ сүзләре. Аның төп нөсхәсе хак тәгаләнең тәхете астында саклана. Коръән — аллаһ тарафыннан егерме ел дәвамын¬ да Мөхәммәт галәйһиссәламга рух әл-Котдус, ягъни изге рух Җәбраил фәрештә аша өлешләп иңдерелгән хакый¬ катьтер, Коръән —ходай тәгалә кануннарын халаекларга ирештерү өчен күктән җибәрелгән иң нзге китаптыр. Урыс¬ ларның Тәүрат-Инҗилләре хөсет адәмиләр тарафыннан бозып язылган булсалар, Коръән — хак тәгалә сүзләренең хәрефе дә үзгәртелмәгән вәхидер. Әгәр дә ул иңдерелмә¬ гән булса, халаеклар әле бнк озак җәһаләтлектә торып калган булырлар иде. — Туктагыз, артыгын кайнарланмагыз, Батырша әфән¬ де, утырыгыз,—дип туктатты аны Левицкий. Чөнки ул бу дуамал бәндәдән чын-чынлап курка калган нде. «Богау¬ лар белән башыңа тондыруы да бар фанатикның»,—дип уйлап алды ул һәм мулланың кәнәфигә утыруын, тыныч¬ лануын көтте. Әйтәсе сүзен барлады. Әйе, бу ата ворпы суыту өчен аның салпы ягына салам кыстыру кирәк нде. Ниһаять, тиешле сүзен тапкандай булды һәм сак кына дәвам ште.— Сез дөрес әйтәсез, мулла, днн булмаса, ке¬ шеләр әле күп еллар буе кыргыйлыктан чыга алмаслар иде. Бу — хакыйкать. Ләкин ул хакыйкать, ислам өчен генә түгел, христиан диненә, буддизмга һәм башка дин¬ нәргә дә дөрес. Чөнки җир өстендәге барлык диннәрнең дә максатлары уртак — халаекларны буйсынуда тоту. Шу¬ ңа да алар игезәкләр сыман бертөсле, барында да уртак сыйфатлар бар. Безнең диннәрне генә алыйк, пәйгамбәр¬ ләр шул ук: Адәм, Нух, Ибраһим, Муса һәм башкалар. Исемнәренең әйтелешләре генә төрлечәрәк. Дөнья яратылу, 429
беренче кеше барлыкка килү, җир өстен су басу, оҗ¬ мах һәм тәмуг, башкалар, башкалар... Батырша кәнәфиендә кымырҗып, сикергәләп алды, алай да үз-үзен тыя төште, тик барыбер урыс пубына кар¬ шы дәшми кала алмады: — Вә әй хәсрәт, сән бөһтән сүз сүзлисең, Ычтапан. Бән сәнең күк башка диннәрне үрәнмәдем. Үзебезнең хак динебез исламнан башкасын белмим диярлек. Вә ләкин сүзеңнең хак булмавын чамалыйм. Ник дигәндә, безнең динебез берлә урыс днне арасында, кара исәп белән генә дә, аерымлыклар буа буарлык. — Мәсәлән? — һы, әйдә, диннең нигезеннән башлыйк — аллаһе тәгаләдән. Мөселманлыкның беренче шарты — аллаһның барлыгын вә берлеген тану ул. Шуңа да без: «Ля иллаһе нллалаһы Мөхәммәде рәсүлуллаһ»,— днп иман китерәбез. Коръән әйтә: аллаһ ул—халикъ, ягъни дөньяны яратучы, ди, ул — раб әл галәмин, ягъни җиһанның хакиме, ул — әл-кадыйр, ягъни кодрәтле, ди. Алаһ — бер һәм мәңгелек, ул тудырылмаган вә һәм тудырмаган, Аңа тиң берәү дә юк! Без — мөселманнар шулай дип беләбез, Аңа буйсына¬ быз, сәҗдә кылабыз. Аллаһ юк дип әйтү түгел, ул хакта уйлавы да гөнаһ! Сезнең урыс алласы нсә —почмакка куелган ябай бер сурәттер. Аңа табынырга да, шул ук ва¬ кытта чүплеккә чыгарып ташларга да мөмкин. Җитмәсә, аллаларыгыз бихисап. Сездә Гайсә пәйгамбәр дә — алла, әллә ниткән чуртлар да — алла. Мулланың үтә наив фикер йөртүе янә келәсен китер¬ де Левицкийның. Ләкин вакыты авыз ерып утыра торган түгел. Бу беркатлы татарны ничек тә ышандырырга, хрис¬ тиан диненең бөеклеген расларга кирәк аңа. йөзе тиз үк җитдиләнде, сүзләре шулай ук төпле иде: — Сез төшенеп бетмәгәнсез, Батырша әфәнде. Алла — алла ннде ул, христиан динендә дә үзенең асылы белән берәү генә. Ләкин ул өч шәхес буларак —бер: алла — ата, алла — ул һәм изге рух. Ягъни Гайсә алланың икенче йөзе була. Иконаларда исә Христос, алла анасы, шулай ук изгеләр сурәтләнә. Стефан бик тәфсилләп христиан диненең асылы хакын¬ да сөйләмәкче иде дә, Батырша тагын сабырсызланды: — Ул кадәресен аңламаем, Ычтапан. Бән белгән хәт- лесе шулдыр, урысларның аллалары ызбалары саен. — Сез ялгышасыз, Батырша әфәнде. Мәсьәлә сез уйла¬ ганнан катлаулырак. Киләсе очрашуларда мин аны сезгә 430
аңлатырга тырышырмын Кызык, аерымлыкларны сез та¬ гын ниләрдә күрәсез? — Тагымы? Урысларда гөнаһ фани дөньяда ук киче¬ релә. Кем кичерә диген әле? Ябай бер пуп. Христиан ди¬ нендәге кеше гөнаһ кыла да, шунда ук тәүбәгә килә. Янә кыла, тагы тәүбә итә. Ягъни үз гомерендә ул мең тапкыр вә аннан да күбрәк гөнаһка бата ала һәм алардан бик ансат котыла да. Бу бит гөнаһ кылырга нәсарә дине үзе куша дигән сүз. Хәтерең калмасын, Ь1чтапан, менә шуна да сезнең халык эчү-исерү, зина кылу, кыйнашу-жәберлә- шү, талау-үтерү кебек хәлләрне чүпкә дә санамый — әл- хасыйль, урыс дине бәндәләрне әхлаксыз, миһербансыз, кешелексез итеп тәрбияли... Мөсслманларда исә — гөнаһ кичерелми. Мөслим вә мөслимәләр үз гөнаһларын ошбу дөньядан киткәнче йөртәләр. Әнә шул хәл аларның вөж- даннарын газаплый, бәндәләрне тагы да гөнаһ кылулар¬ дан тыеп тора. Халаскларыбызда тәүфыйклылык, инсаф¬ лылык, тыйнаклык, оялу хисе, абруй саклау кебек сыйфат¬ лар табигый санала һәм нхтирамлана. Ключарь гади бер татар мулласының эзлекле һәм төп¬ ле сүзенә исе китеп тыңлый-тыңлый, онытылып киткән икән. Чыннан да, кызык иде аңа Батыршаның фикерләве. Мондыен нәрсә аның семинарие бетергән башына килеп тә карамады моңынчы. «Ә бит дөрес сукалый, каһәр, дип уйланды ул, мулла сүзләренә йотлыгып,— бәлки безнең христианнарга хас әшәкелекләр, чыннан да, әнә шуннан¬ дыр — гөнаһларның һич кыенлыксыз гафу ителүендәдер». Әйе, кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты бу вор. Кызганыч, сүзнең иң куерып житкән жирендә өзәргә туры килә — гыйбадәт вакыты якынлаша. Попларның ризаларын, баш¬ ка кирәк-яракларын хәстәрләп куясы бар. Ярый соң, хо¬ даның соңгы көне түгел ләбаса. Алла бирсә, тагы очра¬ шырлар, гәпләшерләр әле. — Сез бик кыю һәм кызык фикер йөртәсез, Батырша әфәнде,— диде ул, тәмам комарланып киткән мулланы бүлдереп,—Шунысы аяныч, безгә саубуллашып торыр! а туры килә. Нишлисең —вазифа. Ә без жай чыгуга ка¬ бат очрашырбыз, мулла. Сез каршы түгелдер бит?! «Бәңа барыбер»,—дип, битарафлык күрсәтмәкче бул¬ ган иде дә, вакытында тыелып калды Батырша, әлеге бән¬ дә белән ни өчен очрашулары исенә төште һәм хәлне тө- зәтмәкче булды: — Бәнем язмыш сәнең кулда инде, Ычтапан, гозерем¬ не ашыктырсаң иде?! — һәркемнең язмышы үз кулында, мулла,— диде 431
Левицкий, урыныннан торып — Аннары мнн әле сине бер¬ нигә дә ышандыра алмадым бугай, Батырша әфәнде. Ярый, хәзергә хуш! Әйтте дә, эреп беткәндәй юкка чыкты. Батырша исә нишләргә дә белми, бүлмәдә утырып калды. Әмма аның өчен хафаланучы «изге җан»нар бар икән, ишек ачылды һәм бусагада кораллы ике сакчы күренде: — Камерага, мулла, камерага! Салкын таш ләхет белән бергә Батырша башына сал¬ кын акыл да килде. «Ялгыштым бугай,— дип уйланды ул, үзенең тупас ятагына утырып.— Ычтапан белән бәхәсләш¬ мәү кирәк иде. Ие, дәшмәскә, нн сөйләсә, шуна ышанган булып кыланырга һәм чукыну дигәннәрен тизләтергә нде». Булмады, үзе иман китергән дингә тел тидерүләрен күтәрә алмый иде шул Батырша. Өстәвенә, каны кайнар — бә¬ хәсләрдә өстен чыкмаса, ул үзен беркайчан да гафу итә алмас. Түзәргә, бәхәсләшмәскә нде дә бит. Нишлисен, хә¬ зер инде эш узган, икенче очрашуларында акыллырак булыр, боерса. Алай да чиркәү әһеле белән бүгенге сөй¬ ләшүләре аны әллә нишләтеп җибәрде. Ярсып-ярсып ис¬ ламны яклавы Ычтапанга тәэсир иткәндерме-юктырмы, мәгәр мөселманлыгы үзенә бик тә якын булып китте, үзе¬ нең коточкыч гөнаһ юлына басуын абайлап алды, укыл¬ мый калган намазлары исенә төште. Кабат ялгызлыкта узган нке көнен гел диярлек намазлык өстендә үткәрде мулла. Өченче көнне исә аны тагы өскә чакырттылар. Шул ук бүлмә, шул ук затлылык, шул ук гареп байларыча киенгән Ычтапан. Әмма бу юлысында ул Батыршаны йөз ел күрмәгән туганын очраткандай каршылады: ишеккә каршы килеп, мулланы кулыннан алды һәм җитәкләп йомшак кәнәфигә китереп утыртты. Шунда гына күрде Батырша: бүлмәдә тагы бер яңалык бар икән —кәнәфи¬ ләр янына бәләкәй генә өстәл куелган, өстендә җыйнак кына җиз самавыр, анысы тирәсенә хәлвә, бал ише тәм- том куелган. Өстәвенә, самавыры моңлы нтеп сайрап утыра. Ошбу күренеш Батыршаны әллә нишләтеп җибәрде, күңелен әллә кайларда калган Карыш буйларына алып китте. Ярый әле Ычтапан сагышка батарга ирек бирмәде аңа, нурлы бер мөлаемлык белән сүз башлады: — Без нәрсәдә калган идек әле, Батырша әфәнде? Ә, әйе, диннәрнең үзенчәлекләре һәм аерымлыклары ту¬ рында. Алар беркөн сөйләгәннәрдән башка да бар дип саныйсызмы? 432
Батырша бәхәснең канда өзелгәнен дә. аның нәрсәдән башланганын да оныткан иде инде. Бүгенге чакыруларын да сорау алырга дәшүләре дин белде. Левицкий сорау бир¬ гәч кенә теге көнге сүзләрен башынан кичерде, үзе сөй¬ ләгәннәрне исенә төшерергә тырышты. Шулай үзе белән мавыгып байтак утыргач кына әйтеп куйды: — Санап утырсаң, бардыр инде алар, Ычтапап. Вә ләкин... нн бит., безнең сүзгә кирәкмәсләрдер. — Юк, юк, аларны белү бик тә кызык. Мин, мәсәлән, син сөйләгәннәр хакында уйлап караганым да булмады. Иәле, йә? Атап сораганда, әйтәсе сүз тиз генә башка киләмени ул. Батырша янә уйланып калды, көттереп һәм сүлпән генә: — Каратуннар тагы,— дип куйды. — Алары кемнәр була инде? — Сез урыслар аларны «монахлар» дин йөртәсез. — Кызык, монахларга нн булган? — Анысын сән яхшырак беләсең, Ычтапан. Кзратуп- нар гомер бакый соумәгаләрдә, ягъни бикле хөҗрәләрдә ялгыз башлары яшиләр, гаилә кормыйлар, нәсел калдыр¬ мыйлар. Пәйгамбәребез Мостафа галәйһнссәлам нсә нә- селсезлекне гаепләгән. Вакыйгаң аңлы рәвештә җиһанда нәсел калдырмау — зур гөнаһ, Ычтапан. 0 сезнең дин шуны яклый. — Монысын инде арттырыбрак җибәрәсез, мулла. Мо¬ нахлар алар шул ук дәрвишләр ләбаса. Ә мөселман дөнья¬ сы дәрвишләргә бай. — Ие, ахмаклар һәр кавемнәрдә дә бар һәм булып тора. Безнең Рәсәй мөселманнары арасында дәрвишлек юк югын, мәгәр Шәрыкта аларның байтак икәнен язалар. Шунысы хак, саф мөселманлар аларны яратмый, гаеп нтә, дәрвишлекне нәсарәннэр уйлап чыгарган кыланчык¬ лык дип саный. Левицкий дәшмәде, мулланың төпле сүзенә һәм логи¬ касына сокланып, үзалдына уйланып утырды. Дөрес әй¬ тә, каһәр. Чыннан да, ул монахлардан җәмгыятькә, кеше¬ ләргә нн файда? Бер гненсезгә ипи черетәләр — бары шул. Җир өстендә үзенең нәселен генә дә калдырырга теләмә¬ гән ксмсәләрнең кеше днп аталырга хакы юк Ә бит бу якты дөньяда барлык җан ияләре, хәтта кортлар бөҗәк¬ ләр дә нәселләрен ишәйтү белән мәшгульләр! Фу-у, тук¬ та, аның максаты йолкыш бер мулланың сүзләрен җөпләп утыру түгел ләбаса. Сүз сөрешен борырга да, дилбегәне кулга алырга, һөҗүмгә күчәргә вакыт. Левицкий самавырга 28 '1 101 433
үрелде, хуш пс бөркеп торган чан ясады, саф кытай фарфоры — касәне мулла алдына этәрде: — Тамагыгыз кипкәндер, Батырша әфәнде, чәйләп җи¬ бәрик! Тамак кибүе хак. Аннан да бигрәк, инде күптән сама вырдан агызып чын чәй эчкәне юк. Ымсынып куйды, ка¬ сәгә үрелде. Эне, чәй эчү сүздән туктап калу өчен дә сил тау булачак. Әмма анарда инде бәхәсче комарлыгы уян ган, әйтәселәре бугазына килеп бөялгән иде. Сәхра ислә¬ ре таратып торган чәйне бер генә йотып кунды да. янә фәлсәфәсенә чумды: •— Диннәремезнец аерымлыклары, аларның кайсы як- шы, кайсы ямап икәне диндарларның эшкә мөнәсәбәтендә дә бик ачык күренә, Ычтапан. Коръәндә: хезмәт кешеләр¬ гә аларны туендыру, хаҗәтләрен канәгатьләндерү, мәгый¬ шәтләрен якшырту вә гөлбакча нтү, сәгадәтләрен артты¬ ру вә тәрәккыят, яңарыш өчен бирелә, диелә. Бу — аллаһе тәгалә васыяте. Шуңа да иҗтиһад итү, сөенеп-очынып, җиң сызганып эшләү, хыянәтсез гадел хезмәт, гомер ба¬ кый тир түгү, ни дә булса бар итү, гыймарәт кылу мө- селманларыбызныц асыл сыйфатларыннандыр, Ычтапан. Чөнки җиһанда мацлай тире агызып вә көч сарыф итеп табылган икмәктән дә ләззәтлерәк икмәк улмастыр. Бә¬ нем остазым Габделрахман әтә торган иде: мәңге яшәр¬ мен дип тырыш, бүген үләрмен дип гамәл кыл! Һәм ха- лаекларыбыз шулай итәргә тырышалар да. Күңелеңә авыр алмагыл, Ычтапан, сезнең халык эш дигәндә сикереп төш¬ ми, сүлпән, ялкау. Менә шуңа да падишаһ анларны крн- паснуй правы дигән коллыкта тота. Ие, камчысыз эшлә¬ мәгәннәре өчен. Безнең мөселманларыбыз исә, шөкер, крипаснуй правы дигән нәрсәне белмиләр. Чөнки болай да иҗтиһад итәләр, тырышып эшлиләр. Монысы Левицкий өчен янә чын-чынлап яңалык идс. Менә син әй, бер кара мужик диген син моны, әллә ниләр белә. Әйе, Стефан өчен әңгәмә торган саен кызыграк бу¬ ла бара. Тик бнк ирәйтергә ярамый бу бунтарьны, югый¬ сә әллә ниләр әйтеп бетерүе, христианнарны мыскыл итүе бар. — Туктаусыз, сабыр...— дип бүлдермәкче булды ул Ба¬ тыршаны. Ләкин тегесе гүя аны ишетмәде дә, үзенекен ту¬ куында булды: — Мөселманларыбызның тагы бер әгъла сыйфаты — гыйлемлектер. Чөнки гыйлем тәхсил нтү, ягъни белеклек туплау — һәр мөселман өчен фарыздыр. Рәсулулла хәз¬ рәтләре бөтен әһле ислам арасына гыйлем таралуны арзу 434
кылгандыр. Ннк дигәндә, мәмләкәтләрнең ныгулары өм¬ мәтләр вә милләтләрнең сәгадәт берлә дәвамнары — жир- ләре киң вә жан хиссалары күп булу берлә түгел, бәлки гыйлем вә һөнәрләре, сәнангъ вә мәгърифәтләре берлә¬ дер. Коръәннең «Укы!» — дигән сүз берлә башланып китүе үк гыйбрәтледер. Үзем санаганым бар, Ычтапан, Коръән Кәримдә гыйлемлеккә эстәү жиде йөз илле урында телгә алына. Менә шуңа да мөселманларыбыз гыйлем эстәүдә гаять тырышлардыр, мәгърифәтне үз итәләрдер. Чөнки гыйлемсез мәгыйшәт тә, ахирәт тә юктыр! — Анысы, Батырша әфәнде, бер генә дни лә уку-мәгъ- рнфәтне инкарь итми. Христианнарда да мәгърифәткә өн¬ дәгән китаплар бихисап. Левиңквй сүзен әйткән арада, чәен эчеп куярга өлгер¬ гән Батырша янә алып биреп китте: — Бәлкем шулайдыр да, бән аларын белмәем. Күрмә¬ дем, укымадым. Аның каравы, бәңа башкасы бик тә мәгъ¬ лүмдер: сезнең Ибан патша Казанны алганның соңында кяферләр мал-мөлкәтне талау белән генә калмыйлар, ки¬ тапханәләрне, борынгы кәгазьләр тупланган урыннарны вәйран итәләр, әллә ничә гасырлар җыелган елъязмалар¬ ны, шәжәрәләрнс, тәварнх төпләмнәрен яндыралар. Хан¬ лыктагы дүрт йөз сиксән өч мәежед белән бергә шул ук микъдарда мәдрәсәләр дә көл-күмергә әверелә... — Сугыш—сугыш инде ул, мулла. Анда мал-мөлкәт кенә түгел, рухи хәзинәләр дә юкка чыга. — Алаймы? Ә 1742 елның сезнеңчә нуябернең унтугы¬ зынчы көнендә чыккан мәгълүм Указ нигезендә Казан өязендә дүрт йөз унсигез, Тубыл губнрнасында туксан си¬ гез, Хажитархан йортында өч дистә мәежед жимерелә вә яндырыла. Алар берлә бергә, әлбәттә, йөзләрчә мәдрәсә¬ ләр, бихисап китаплар да һәлак була. Болары ла сугыш¬ мы?! Бән ул чорны үзем күреп беләмен, Идел-Урал төбә¬ гендә олы кыргыннар булмады... Ярын, орышлар булган дип фараз итик. Искәндәр Зөлкарнәеп дә ярты дөньяны басып алган. Мәгәр мәдрәсәләр яндырмаган, бәлки үзе яулаган җирләрдәге бөтен китапларны җыйдырып, Мисыр¬ да искитмәле китапханә ачкан. Урыслардан буңа охшаш эш кылгучы күргәнем-ншеткәнем булмады бәнем. Мәктәп- мәдрәсәләргә, китапларга вә башка мәгърифәт һәм сәнә¬ гать әйберләренә кыргыйларча мөнәсәбәттә булган хала екның дине бәндәләрне гыйлем-мәгърифәткә өндиләр, дип уйлый алмыйм, Ычтапан, бигайбә. Лсвнцкийпың башы үзеннәи-үзе иелде, йөзе тнмгел- тнмгел кызарып чыкты. Ул инде бу авызына шайтан 28* 435
төкергән .мулла белән бәхәс кузгатуына үкенә үк башлаган иде. Искәндәр Зөлкарнәен— Александр Македонский, имен). Күр, ниләр белә бу такырбаш. Мәчетләр хакында¬ гы .мәгълүматлары да, әгәр дә алар дөрес булса, кызык кына. Хәер, 1742 елгы Указдан соң юк ителгәннәре хакын¬ да кайдадыр укыган иде ул. Исеннән генә чыккан. Ә ме¬ нә Казан ханлыгы алынгач вәйран ителгәннәре... Юк, ала¬ ры хакында ишеткәне булмады Левнцкийның. Әллә шу- ңардап, әллә инде үз диндәшләренең миһербансызлыкла- рын йөзенә бәреп әйтүдән, янып чыкты. Шул хәлен мул¬ лага сиздермәс өчен тәрәзә буена басып, тышка бакты. Әмма Батыршаның хөкем карары укучы судьяныкына тар¬ тым тавышыннан һәм диндәшләрен фаш итүеннән котыла алмады. — Барыннан битәр,— днп сөйләвендә булды Батырша кызып-кызып,— ислам —ярлыларны, изелгәннәрне, юксыл¬ ларны һәм мәхрүм ителгәннәрне яклаучы дин ул. Безнең хак динемез гаделлекне, урталыкны, халаеклар тигезлеген, дуслык вә туганлыкны, нәфес тыюны хуплый, мал җыюны, байлыкны гаепли. — Болары инде, Батырша әфәнде, бөтен диннәрнең дә әлифбасы. — Белмәем. Шунысы хак, сезнең түрәләр, завут хуҗа¬ лары вә һәм башка банларыгызның кара урыслар берлән бергә чукынганнарын күргәнем юк бәнем. Крәстиәипаре- гез алпавытлар, завут башлыклары алдында калтырап то¬ ралар. Түрәләрегез ябай халыкны кимсетәләр, җәберли¬ ләр, изәләр. Башка халаекларга мөгамәләләрен сүләп торасым да килми: җир-суларын басып алалар, үзләрен, телләрен, диннәрен кимсетәләр. Сәнең диндәшләр, Ычта¬ пан, әле бүген дә Оренбур базарларында бәндәләрне кол итеп саталар. Алай дигәннән, адәми затларны коллыкта тоту тагын! Әнә безнең Котлымөхәммәт морза да, муены¬ на тавык тәпие тагуга, колбиләүчегә әйләнде. Шулар да булдымы тигезлек?! Инде соңгысы, Ычтапан. Урысларда хөкем вә мәгый¬ шәт кануннарын ягъни төрле Указларны падишаһлар һәм хакимнәр чыгара, хакк вә хокук мәҗмугалары диннән башка үзбаш яши, чиркәвегез нсә дини өйрәтүләр берлә генә чикләнә. Ә безнең мөселманларыбызда хакимият бү¬ ленми. Хак тәгалә бердәнбер кодрәт вә хакимият иясе булганы вә бүленмәгәне кебек, безнең динемез вә мәгый¬ шәтебез дә бүленми. Бездә дин әһеле — мулла да, хуҗа да, казый да, мөгаллим дә — үзе. Динемез бер үк вакытта иманымыз да, төрле кануннарымыз да, Исламда дини, 436
рухи, хокукый, әхлакый тәртипләр вә һәм мәгыйшәт ба¬ ры бергә табигый берлектә. Әлхасыйль, ислам ул — жир йөзендәге лң дөньяви дин, ислам ул—яшәешнең үзе. Дн- немез тормышка читтән генә бакмый, бәлки аның эчендә кайный; ул сату-алу, мирас һәм теркә малы, әжәт вә аны түләү, никах вә талак мәсьәләләрен хәл итә. Алар Коръ¬ әндә үк язылган. Шуңа да бездә мәгыйшәт вә шәригать кануннары бозылмый, чөнки алар аллаһыдан. Сездә исә кануннарны кешеләр чыгара, Ычтапан. Шуңа да алар их¬ тирам ителми. Сүзем шулдыр, урыс дине — узган заманнар дине булса, безнеке — киләчәкнеке! Болары ннде чамадан тыш иде. Тик барыбер Левиц¬ кий Батыршаны бүлдерәсе итмәде. Аңа —диннәр белге¬ ченә һәм булачак миссионерга бу акыллы мулланың фи¬ кер йөртүе һәм фәлсәфәсе бик кирәгәчәк әле. Батырша- лар киләчәктә дә булыр һәм аларга каршы үз коралларын куллану яшь миссионерга ярап куяр. Шуңа күрә дә түзде, бүгенгә тыңлап кына утырырга булды. Алай да телдәр мулланы туктату чарасы күрә башларга вакыт иде. һәм ул сыналган чарасына ябышты: — Сеэ күп сөйлисез, Батырша әфәнде — тамагыгыз кипкәндер. Әйдәгез, тагы бер чәйләп алыйк.— Ул кулын- кулга шапылдатып сукты — бүлмәгә, күләгә булып кына бер хәдим килеп керде. Левицкий табынга ишарә ясады. Тегесе аны сүзсез дә аңлап, салкын самавырны күтәреп чыгып китте. Бераздан исә икенчесен, кайнар пар бөркеп торганын алып керде. Сүзсез генә берәр касә чәй эчеп куйдылар. Левицкий кабат чәй ясады һәм пыяланы Батыршага сузды. Тегесе исә дөньясын онытып, каршындагы тәрәзәдән күренеп тор¬ ган зиннәтле манарага карап тора иде. — Шәп бит, ә, мулла? —диде Левицкий, соборга ым¬ лап,—Әйе, мәһабәт һәм хозур. Сез аның эчен, иконаста- сын күрсәгез әле! Алтын да көмеш. Батырша уянып киткәндәй булды һәм иренеп кенә әй¬ теп куйды: — Сүз дә юк, чиркәүләрегез бай һәм зиннәтле сез¬ нең.— Теләр-теләмәс кенә әйткәне ойый башлаган фике¬ рен уятып жнбәрде бугай, ул, монысы да онытылып кал¬ масын әле дигәндәй, ялгап алып китте.— Ие, пайтәхеттә- гесен әйткән дә юк, хәтта ябай авыллардагы чиркәүләре¬ гез дә купшы, мәһабәт — бер күрүдә кешене әллә нишлә¬ теп жнбәрәләр. Ул алтын тәреләр, ул көмеш шәмдәлләр, үтә купшы бизәкләр, әллә ниткән сурәтләр, күмәкләп баш¬ карылган җырулар, ымсындыргыч исләр, чаң кагулар... 437
Сез — христианнар шулар берлә бәндәләрнең хисләренә тәэсир итеп, анларны шаккатырмакчы, әсәрләндсрмәкче — шул юл белән динегезгә тартмакчы буласыз. Мәсҗетдә исә барысы да ябай, тыныч, кеше онытылып гыйбадәт кыла, хак тәгалә берлән турыдан-туры сүзләшә, вәгазьләр тың¬ лый. Ягъни безнең динемездә адәмнәргә тәэсир итү сүз ярдәмендә башкарыла. Болар икесе ике нәрсә, Ычтапан. Шуңа да нәсараннар берлә мөселманнар арасындагы аер¬ ма— җир берлә күк арасы! Стефан аның бу сүзләрен игътибарсыз калдырды, үзе¬ нең һөҗүм алды разведкасын җәелдереп маташты: — Шулай, мөселманнар бнк күп ләззәт һәм рәхәтлек¬ ләрдән мәхрүмнәр, Батырша әфәнде. Исламның тыюлар системасы... — Шул-шул менә — тыюлар. Ислам мөслим вә Мөсли¬ мәләрне һәртөрле бозыклыклардан тыя: кешене җәберләү вә үлтеру тик, урлау-талау тик, зина кылмак вә хәмер эч- мәк тик, гайбәт вә бөһтан сүздән тик. Китапларымызда хәләл вә хәрам нәрсәләр бәйнә-бәйнә язылгандыр. Менә шуңа да дин тотучыларымыз күп кенә бозыклыклардан азатлардыр. Әйтик, хәмер эчүдән. Ә инде бәндә аракы эчми икән, башка гөнаһларны да эшләми. Сүзлиләр: мө- селманлардан икәве кяфергә әсир төшкәч, айларга җәза өчен өч гөнаһның берсен кылырга кушканнар: йә зина кы¬ лырга, йә хәмер эчәргә, йәисә кеше үлтерергә. Озак уй¬ ланалар бонлар. Нишләргә? Зина кылу — гөнаһ, кеше үл- терү — аннан да зур гөнаһ. Димәк ки, хәмер эчү кала. Анысы алай ук язык булып тоелмый бу бичараларга. Эчә¬ ләр, исерәләр. Шуннан соң инде исерек баштан зина да кылалар, кеше дә үлтерәләр. Сиздеңме, Ычтапан, бөтен бозыклыкның башы — эчкечелектер. Тәварих китапларында язылгандыр: әле борын заман¬ да, сезнең урыс бабаларыгыз потларга вә кирәмәтләргә табынып яшәгән мәлдә, безнең ислам динле болгар баба¬ ларыбыз Кияү каласына, урысның бөек кенәзе катына барганлар. Анларны мөселман диненә үгетләү өчен. Бу хәл бөек кенәзне бик тә кызыксындыра вә һәм ул болгар ил¬ челәрен катына чакыра, ислам дине хакында сүзләүләрен үтенә. Тегеләр сүзлиләр, үз диннәренең канун-тәртипләрен әйтеп бирәләр. Баштарак: «Әйбәт», «Бара», «Шәп»,—дип утырган кенәз, сүз аракы эчмәү вә дуңгыз ите ашамауга җиткәч, аягына ук торып баса да кычкырып җибәрә: «Юк, бу диннең безгә кирәге юк»,— ди. Соңрак инде урыслар эчү-исерүнс хуплый торгаи нәсарә динен кабул итәләр вә һәм инде йөзләрчә еллар буе эчәләр, теге бән сөйләгән 438
хикәяттәге сыман, исерек баштан бихисап бозыклыклар кылалар. — Тагы арттырасыз, үз динегезне кирәгеннән артыг¬ рак мактыйсыз, Батырша әфәнде,— днп кисте аны Левиц¬ кий.— Мәсьәләгә тирәнрәк карасак, ислам халыкларны бик күп кирәкле гамәлләрдән дә тыя ич. Әйтик, сурәт ясау¬ ны, музыканы, башка тәрәккый кавемнәрнең кнем-салым- иарын киюне һәм башкалар, һәм башкалар. — Алары да кирәктер, кем, Ычтапан. Әнә шул тыюлар аркасында халаскларыбызда үзгә мәдәни, әхлакый күр¬ кәм сыйфатлар барлыкка килгән, ул үзенчәлекләр исә безнең бик матур гореф-гадәтләребезне тудырган. Безнең татарны гына алыйк. Аның бала туганнан алып, кеше кар¬ таеп гүр иясе булуына кадәр — барысы өчен дә төрле йо¬ лалар эшләнгән. Ул йолалар гасырлар буена чарлана- чарлана килеп, һәр татар кешесенең канына сеңгән. Әлеге йолалар бала-чаганы да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә әх¬ лакый кануннар йогынтысында тота, һәр татар үз бала¬ сын кавемнең бер ботагы, бер матур яфрагы итеп тәрбия¬ ли. Бездә бәндә үзен һич тә очраклы бер кемсә итеп той¬ мый. Ул — моңа кадәр килгән нәселнең дәвамчысы. Ул үзендә шул канны дәвам иттерү өчен ждваплылык тоя. Ә әлеге җаваплылык исә мөселман дөньясындагы мохит тарафыннан тагы да көчәйтелә, арттырыла. Шуңа күрә, әлеге дә баягы дәвамчылык турында кайгырту булганга күрә, мәгыйшәтебез дә тотрыклырак, кешелеклерәк, ма¬ туррак. Менә шуңа да мөселманларыбыз татулыкны, дус¬ лыкны, тигезлекне өстен күрә, менә шуңа да халаеклары- быз миһербанлырак, инсафлырак, гаделрәк вә кешелскле- рәктер. Кайчан кергәндер, Левицкий янында чем кара озын җиләнле бер бәндә пәйда булды. Ул иелеп, Стефанның колагына пидер пышылдады—тегесе агарып китте, керү¬ чегә баш какты һәм урыныннан кузгалды. — Безгә бүгенгә хушлашып торырга туры килә, мул¬ ла,— диде ул, кызу-кызу ишеккә таба атлап. Ялгызлык, билгесезлек, шыксызлык, шуларга өстәп са¬ гыш һәм өметсезлек эчендә янә бер башы Батыршаның. Шул ук дымык таш салкыны, караңгылык һәм зинданның тынга каплана торган авыр исе. Әмма аларда хафасы юк Батыршаның, аның бөтен җанын әлеге чиркәү әһеле бе¬ лән очрашу, араларындагы бәхәс биләгән. Әйа, тагы кыз¬ ды, тагы тыелып кала алмады, урыс динен хурлап, ислам¬ ны яклады. Янә ялгыштымы? Әллә йөрәге кушканча дө¬ рес эшләдеме? Сөйләгәннәре тегеңә ннчек тәэсир иткәндер, 439
мәгәр әлеге бәхәстән соң Батырша үзендә иманы яңар¬ гандай тойды. Ул инде төшенде: чит-ят динне юрамалый гына да кабул итәчәк түгел. Хәтта башын саклап калу исәбенә булса да. Асалар икән, ассыннар, кнсәләр икән, киссеннәр — тик ул саф мөселман булып кына китсен бу матавыклы дөньядан! Алар өченче тапкыр да шул ук җыйнак, зәвык белән бизәлгән бүлмәдә очраштылар. Левицкий аны шулай ук тәкәллефле, нәзакәтле кабул итте, мәгәр башта ук кисә¬ теп кунды: — Мин сезне күп тыңладым, Батырша әфәнде, ихлас¬ тан сөйләвегез өчен рәхмәтлсмен. Бүген нсә мин сөйлим, һәм сүз, әлбәттә, христиан дине хакында, аның олуглы¬ гы һәм бөеклеге турында. Әйдәгез! Ул, урыныннан кубып, тышка ук чыгып китте. Батырша аңа иярде, артларыннан нке сакчы да кузгалды. Левиц¬ кий туп-туры Петропавел чиркәвенә таба бара нде. Ба¬ тырша ихтыярсыздан күңеленә хуш килгән манарага ка¬ рап алды. Монда әле төзәтү эшләре бетмәгән, осталардан берничәсе «без»иең иң очында кайнаша иде. Мулла бер мизгелгә генә туктап өскә карады һәм өнсез калды. Әле¬ ге осталар манараның иң очына пидер беркетеп маташа¬ лар нде. Вә әй хәсрәт, аны гомере буена эзәрлекләгән Каракош карачкысы түгелме соң бу?! Хак, шул бугай — Рәсәй Каракошы бар халаеклар өстенә канатын җәйсен дип юраулары шул микәнни?! Ләкин аңа ныклап карап бетерергә дә, фикерен ны¬ гытырга да ирек бирмәделәр — сакчылар артына ук килеп төртелделәр, һәм алар барысы бер йодрык булып эчкә уздылар. Батырша үз гомерендә беренче тапкыр патша сараена килеп кергәндәй булды. Әйа, мондагы зиннәт, әйа, мондагы алтын-көмеш, әйа, мондагы бизәк-сурәг! Башта ул аларның кайсына карарга да белмичә, югалып калды. Әмма Левицкий урталыккарак үтүгә сүз башлады: — Шулай итеп, мулла, христиан дине — дөньядагы өч зур диннең берсе һәм, әйтергә кирәк, иң абруйлысы, зат- лысы, шанлысы вә даплысы! Китте, кнтте шуннан сөйләп. Батырша аның сүзгә бу кадәр дә маһирлыгын бүген генә аңлады. Чиркәү әһеле берсеннән икенчесенә күчә-күчә аны әле бер, әле икенче әсбап — сурәт янына алып килә, шуларга күрсәтә-күрсәтә әллә нинди тәварнхлар, изгеләр, пәйгамбәрләр, фәрештә¬ ләр һәм аллалар турында сөйли. Юк, сөйләми, гүя бәгы¬ реңне телеп, сүзләрен шунда сала. Аның гыйлемлегенә, авызына шайтан төкергәнлеккә таң калды Батырша һәм 440
чыннан да нәсара диненең олуглыгына ышана башлаган¬ дай булды. Шунысы аяныч. Левицкий сөйләгәннәрнең кай¬ берләрең төшенеп бетмәде мулла. Анысы, кем белә, бәл¬ ки хәерлегә дә булгандыр. «Барыбер безнең мөселман ди¬ не күркәмрәк»,— дигән уйның миенең бер почмагында тал- пыпып-талпыиып алуы да бәлки шуннандыр. Ул хәтта ва- кыт-вакыт Ычтапанны бүлдерергә дип авызын ачты, ни¬ дер әйтергә маташты. Ярый әле, тегесе кул хәрәкәтләре белән геиә аны тыя торды. Шул рәвешле икәүләп зур һәм мәһабәт чиркәү буйлап йөрделәр. Батырша бүген үз гомерендә ишетмәгәннәрне ишетте, ымсыныл-ымсыиып та куйгалады, мәгәр иманы чатнамады. Башындагы аек акыл аңа: «Ышанган бул, урыс динен макта, юрамалый чукын — мәхбүслектән ко¬ тылу юлы шунда»,— дип, тукып торды һәм ул инде зиһе¬ не белән муенына тавык тәпие тагарга да әзер иде. Ләкин бөтен эшне аның кайнарлыгы, бәйге бәхәсләрдә буй бир¬ мәскә күнеккән хөр йөрәге, тугрылыгы һәм гаделлеге ха¬ рап итеп куйды. Инде Батырша гына түгел, чиркәү әһеле үзе дә тал¬ чыккан иде. Алар иң изге урынга — чиркәү түренә килеп бастылар, тын гына башларын иеп тордылар. Ниһаять, Левицкий янә телгә килде: йә, личек, Батырша әфәнде, христиан диненең асы¬ лына төшендеңме бераз? — дин сорап куйды,— Дөрес, ан- дыен катлаулы диннең затлы якларын, фәлсәфәсен чир¬ кәүгә бер керү белән генә аңлап бетерү мөмкин түгел. Ме¬ нә чукынырсыз, безнең гыйбадәтләргә даими йөри баш¬ ларсыз, шунда ннде динебезнең бөтен гүзәллекләрен тә¬ мам төшенеп, аны чын күңелдән үз итәрсез. — Бән болай да күп нәрсә белдем, Ычтапан, рәхмәт. Вакыйган, урыс диненең дә асыл яклары байтак икән. Вә ләкин бер нәрсәле һаман да ачыклап җитмәдем, Ычтапан. — Сорагыз, сора. Аңлатырмын.— Ни-нәрсә ул? - - Әйт әле, Ычтапан, алай бик затлы вә асыл булгач, ннчөн нәсара динеи халаекларга көчләп тагалар? Пичен урыслар аны башкаларга мылтык-туп, ялган-мәкер берлә алып киләләр? Ә бит кеше оҗмахка да көч кулланмыйча үз ихтыяры белән керергә тиеш, Ычтапан. Не, яхшы нәр¬ сәне ирексезләп муенга бәйләп такмыйлар, әйбәт динне, тәгълиматны, фикриятне бәндә үз йөрәге белән кабул итә. Мин... мин сине аңлап бетермим, Батырша әфәнде. Сүзеңнең асылы ни? — Асылы шулдыр кем, мөселмаилар үзләренең диннә¬ рен берәүгә дә көчләп такмаганнар вә һәм такмыйлар, 441
аны вәгазьләү, үгет-нәсихәт юлы белән генә тараталар. Бәндәләр ислам диненә йөрәк-бәгырьләре кушуы буенча гына күчәләр. Коръән Кәрим тәфсирләренең берендә мон- даен хикәят бар: Мөхәммәт рәсүлуллаһ Мәккәдән Мәди¬ нәгә күчеп килгәндә аның сәхабәләре арасында Әнсар ди¬ гәне дә була. Бераздан монда Әнсарның уллары да күчеп киләләр. Баксаң, айлар пәсарә дине тоталар, имеш. Ата¬ лары аларны ислам диненә күчерергә ант итә һәм алла¬ рына мөселманлыкка күчү таләбе куя. Тегеләре исә ис¬ ламны кабул итмибез, үз динебездә калабыз, диләр. Бә¬ хәс китә. Аны хәл итү нияте белән Мөхәммәт хәзрәтләре катына килә ата, хәлне аңлатып бирә һәм әйтә: «Кыямәт көнендә гаиләмнең бер өлеше оҗмахта рәхәтләнүен, икен¬ чесенең тәмугта газаплануын карап-күреп ничек түзәр¬ мен»,— ди. Рәсүлуллаһ аңа улларын тынычта калдырырга куша: «Диндә көчләү юк, тугры юл саташудан болай да бик якшы аерыла»,— ди. Менә шуңа да мөселманлыкта көчләүгә юл куелмый. Безнең болгар бабаларыбыз да ис¬ ламны үз ирекләре, үз теләкләре берлә кабул кылганлар- дыр. Айларны көчләүче булмагандыр. Левицкий елмайды, сабыр гына дәшми торды, аннан әйтте: — Гарәпләрнең басып алу сугышлары хакында укы¬ магансыз икән, Батырша әфәнде. — Укыдым, нишләп укымасм ди,—Батырша кабат чәч¬ рәп төште — Хак, сугышканнар, хак, кайсыдыр мәмләкәт¬ ләрне басып алганнар, ганимәт малларына ия булганнар, жиңелгән халаекларга ясак салганнар. Иллә мәгәр айлар¬ ның диненә, теленә тотынмаганнар. Мөселманларыбызның башка диннәргә, телләргә үч-ачулары юктыр. Безнең Бөек Болгарда да, Алтын тәхеттә дә мәсҗедләр берлә рәттән чиркәүләр гөрләп эшләп торган. Нәсарәннәр исә башка диннәрне күралмыйлар. Урыс кайчан вә кайда булмасын, халаекларның жирен-суын, мал-мөлкәтен генә түгел, җа¬ нын басып ала, айларның динен, телен вәйран итә, үзене¬ кен тага. Шунысы да хактыр, көчләп тагылган днн-фнкрн- ят башка йөрәкләр тарафыннан кабул ителми, нәтиҗәдә халаеклар имансыз булып кала. Безнең керәшеннәремез — шуның мисалыдыр. Очрашканнарыннан бирле беренче тапкыр бугай, Ле¬ вицкий мәсхәрәле көлеп җибәрде: — Ха-ха-ха! Ә җиһад! Исламның кяферләргә каршы изге сугышка чакырулары?! Җиһад — шул ук уз динеңне башка халаекларга көчләп тагу бит инде ул, мулла! — Юк, һич юк. Җиһад ул — гадел сугыш. Мөселмаң- 442
лар, гадәттә илбасарлар җир-суларын басып алганда биг¬ рәк тә үзләрен рәнҗетеп, диннәрен мыскыл иткәндә генә җиһад игълан итәләр. Тнк торганнан берәү дә изге сугыш¬ ка кузгалмый. Сән, Ычтапан, әлеге сөалең берлә бәңа таш аттың, Идсл-Урал мөсслмапларының соңгы яуларына ишарә ясадың буган. Ие, без култык, кузгалдык вә җи¬ ңелдек. Моңа безне сез — урыслар мәҗбүр иттегез, Ыч- тапан. Аксак каратун Лукалар, Тубыл әрхәрәс Силвыстыр- лар мәҗбүр иттеләр! — 1755 ел тугызынчы октябрь Указы белән Лука Ка- нашевич Белгородка күчерелде, Казанга аның урынына Коломнадан Гавриил Кременицкнй китерелде, Батырша әфәнде. Сильвестр ['ловатский да эшеннән алынды. Ә, әйе, сез әле лшетмәгәнсездер дә, 1756 елның егерме өченче ав¬ густында императрица җәнанләре исламның христиан ди¬ не белән тигезлеген таныган, татарларга мәчетләр салыр¬ га рөхсәт иткәй Указ чыгардылар. Болар христианнар¬ ның миһербанлыгын раслаучы дәлилләр түгелмени сез¬ неңчә?! — Эттән бер тотам йон! Ике йөз ел буе изү-кысу, җә¬ берләү-мәсхәрәләү, асу-суюдаи соң бер-нке Указ кабул иткәннәр, имеш. Анысы да артыгызга су кергәч, Ычтапан. Айлар урысларның миһербанлыгы түгел, бәлки безнең җи¬ ңүебез билгесе, беләсең килсә! Сезләр мөселманнар куз¬ галышыннан өректегез, вәт шул. Рәсәйдә ислам диненә ка¬ рата кылынган явызлыкларның чиге-чамасы булмады. Әгәр дә !лул әшәкелекләр кабатланып тормаса, халаеклар арасында дошманлыкта булмас нде. Дуслык дигән затлы бинаны җимерүчеләр сез үзегез — урыслар, Ычтапан! Левнцкийның ягымлы, мөлаем йөзеннән кара күләгә узды, чырае болытлы көн булып бозылды. Ничектер төк¬ се генә әйтеп куйды: — Мин сезне аңламый башладым, мулла. Үзегез ка¬ бул итәчәк мөхтәрәм дингә пычрак атасыз. Ташлагыз, әй¬ дәгез дуслашыйк. Христиан булып үлү... Үлү? Менә ничек? Вә әй хәсрәт, аплар аны коткару хакында уйламыйлар да икән ләбаса! Батырша, богаула¬ рын хәтәр шалтыратып, чиркәү әһеленә таба борылды һәм җан ачысы белән кычкырып җибәрде: — Юк инде, Ычтапан, баскынчыларның әшәке динен кабул птә алмаем. Иманымны сатмаем! Иман сату — га¬ зиз анаңа хыянәт итүдән дә яманрак! Левицкий кара янып чыкты, тотлыкты, сүзен әйтә ал¬ мый торды, аннан үзләреннән бер читтә торучы зиндан сакчыларына еландай ыслады: 443
— Алыгыс-с-с бу фанатикны! Чересен таш капчыкта! Батыршаны диварларыннан һәм түшәменнән салкын су тамып торган тәрәзәсез кысан камерга яптылар. Мо¬ нысы ннде ләхеттән дә начаррак нде. Моңа исе китмәде, үзен һәм мәкерле чиркәү әһелен җиңүдән горурлык белән тулы йөрәге тыныч нде мулланың. Ул, җиһанда хәят ба¬ рын да онытып, гыйбадәтенә чумды. Тышта исә көннәрне төн алыштырды, атналар, айлар узды. Рәсәй өстендә, бпгрәк тә Идел-Урал якларында бер- сеннән-берсе аяныч хәлләр булып торды, берсеннән-берсс шомлы хәбәрләр йөрде. Гъәйнәнең гыйсъянчы Чурагол Уса воеводасы канцеляриясендә үз-үзенә кул салды. Орен¬ бург, Уфа якларында кансыз, миһербансыз майор» Наза¬ ров, Газраил булып җан кыеп шөһрәт алды — ул боларны белмәде. Оренбургтан сөргенгә озатылган ике йөз утыз болачы- иын, кырык бише генә тәгаенләнгән урыннарына исән-имин барып җитте, калганнары юлларда чебен урынына кыры¬ лып бетте. Алар белән бер үк хәсрәтле юлга чыккан йөз дә унбиш хатын-кыз вә бала-чаганың туксан җидесе ач¬ лыктан һәм кыйнаулардан җан-тәслим кылды — алардаң хәбәре булмады Батыршаның. Хак, восстаниегә катнашучыларның берсен генә дә үлем җәзасына хөкем итмәделәр. Әмма алар хөкемсез генә асылды, киселде, кырылды — мулла аларыниан да хәбәрдар түгел иде. Идел буйларында, Урал-тау араларында, Оренбург да¬ лаларында: «Батырша хәбәрсез югалды»,— дигән шыксыз суз йөрде — ул аларны ишетмәде. Ниһаять, җәйге матур кичләрнең берсендә аны тышка алып чыктылар, богау чыңы астында каядыр алып кит¬ теләр. Ниндидер тимер капка янына икән. Менә ул шө¬ кәтсез шырыйлап ачылды һәм Батырша алдында су өс¬ тенә төшә торган шыксыз таш баскыч пәйда булды. Шул мизгелдә генә ул үзенең диварлары дәрья өстеннән алты сажин чамасы калкып торган утраудагы кальгада тоткын¬ лыкта ятуын төшенде. Вә ләкин бүген соңгы көне, имеш. Аны җыйнак, җиңел корабка кертеп утырттылар, бога¬ вы чылбырларын утыргычы тактасына кадаклап куйды¬ лар һәм тагы да шыксызрак, шөкәтсезрәк һәм әшәкерәк кальга-зннданга — Шлиссельбургка алып киттеләр. Кораб кузгалганда Нева өстендә 1757 ел уртасының ак төне хакимлек итә иде ннде. 444
Унсигезенче бүлек Ул коточкыч тынлыктан уянып китте. Күзләрен ачмый гына беравык тыңлап ятты. Юк, нинди дә булса аваз-өн тугел, тараканнар кыштырдавы да ишетелми ичмасам. Хәер, бу таш ләхеттә каян килсен дн ул таракан! Гаҗәп бит, ошбу җир асты патшалыгында еллар буе аунап, хәт¬ та чикерткә сайраганын да ишеткәне юк Батыршанын. Әйа, мондагы тынлыкка, караңгылыкка һәм ялгызлыкка әнә шул мәхлуклар да ияләнә алмый. Ә бәндә дигәнең түзә. Чыдамый кая барасың — тәндә җаны барында адә¬ ми затларны кабергә илтеп тыкмыйлар. Кинәт җилкәсен борып чеметеп алгандай булды, ул да түгел шул җире үзәкләргә төшеп кычытырга тотынды. Мулла, башын бер якка бора төшеп, сул кулы белән җил¬ кәсенә үрслмәкчс булды. Әмма анысына тагылып, уңы да кузгалды — зынҗыр чыңлап алды. Әх, бу богаулар! Бер генә көнгә, һичъюгы бер генә сәгатькә котылып булыр микән бер шул арда»?! Ул ятагында торып утырды, бо¬ гаулы кулларын башы аша ташлап, бнк тәмләп һәм озак¬ лап җилкәсен кашыды — хөҗрәгә кандала исе таралды, сытылды бугай. Менә бит син әй, бөтенләе белән җир ас¬ тындагы бу дымлы казаматка к\се-сычканпар, тараканнар да борын төртми, кандала атлы бу хәшәрәт исә каяндыр кереп рәхәтләнеп үрчи. Бәндәнең җанын гына түгел, тә¬ нен дә газаплау өчен махсус яратылганнар диярсең. Кашынуыннан арынып, кабат урынына ятты, янә тың- лап-тыңлап торды. Юк, су чыпылдавы да, аралыкта аяк танышлары да, ишек катында сакчының кыштырдавы да ишетелми. Тынлык кына да түгел, әллә ниидп дәһшәтле өнсезлек бу. Әйтерсең, җиһандагы бар тереклек иясе улеп- кырылып беткән дә, ошбу шөкәтсез базда нза чигүче Ба¬ тырша гына онытылып калган. Кай вакыт икән сон ичма¬ сам? Көнме, төнме, әллә таң алдымы? Шуны чамаларга тырышып, башын ишек ягына борды, озак кына дөм ка¬ раңгылыкка карап торды. Ниһаять, шәйләде: ишек яры¬ гыннан сизелер-снзелмәс кенә төшкән яктылык саргылт түгел. аксыл нде. Димәк, шәм яктысы булмыйча, көн як¬ тысы, днмәк, төн узган. Дөньяга яңа көн туу турындагы нәни генә хәбәр аны шыксыз уйларыннан арындырып җибәрде. Әйа, псәбенчә, бүген аның янына сакка изге күңелле Гришка басарга тиеш ләбаса. Үз уеннан үзе канатланып, сәкесенә торып утырды, йөрәге ниндидер юаныч-куаныч белән өртелде. Грпшка- 445
ның кизү көнен ул Һәрчак шулай көтеп ала. Бу көн аның бердәнбер юанычы, шатлыгы, бәйрәме. Нигә дисәң, Гриш¬ ка сакта көнне Батырша өч тәүлек «ураза»дан соң авыз ача, үзенең бәндә икәнлеген онытмаслык булса да сөйләш- кәләп ала. Хак анысы, иркенләп, туарылып, көлешеп сөй¬ ләшә алмыйлар алар — хөҗрәдә бер-бер өн ишетелдеме, капрал шунда ук килеп җитә. Анысы Батырша әчеп кур¬ кыныч түгел түгелен. Гөнаһларына кереп булмый, бүре булып уласа да, ни солдатларның, ин әфисәрләрнең нык¬ лап кыйнаганнары да юк. Сизелә: тоткынга кул тидермәс¬ кә дип, өстән кушканнар. Дөрес, әлеге күрсәтмә сакчы ларга сирәк-мирәк һәм аз-маз тоткын җилкәсенә тамыз- галап алырга комачауламый комачаулавын. Бигрәк тә Хомутов дигәне узына, кырын сүз әйттеңме, теләсә кайсы җиреңә тойдырырга гына тора, һаман да шул исереклек галәмәте инде. Аек чакта ярыйсы гына бәндә сыман ул Хомутов. Ә менә салып алдымы, гел бәйләнә. Ә аның ки¬ зүлеккә аек килгәнен хәтерләми диярлек Батырша. Аны¬ сы башкалары да гел баштан сыйпап тормыйлар-торуын. Тик аның ише вак-төяк чәбәкләүләргә генә кемнең исе киткән. Ие, мулла үзе солдат-капрал ншеләрдән генә түгел, янына яман кальганың кампнданты керсә дә һич шүрлә¬ ми. Ә менә мәхбүс белән сөйләшкәнен күрсәләр-ишетсәләр, аның Гришка әчеп хәтәр бетүе бар. Шуңа да әңгәмәләре шыпыртлап һәм аз-маз гына булгалый аларның. Хәер, Ба¬ тырша кебек бер авыз сүзгә интеккән, дөньяда көнме- төнме икәнен дә белмичә тереклек иткән тоткынга анысы да тулы бер бәйрәм. Телен әйләндереп чын адәми затка бер-ике җөмлә булса да сүз әйтә, җир өстендәге нц зур вакыйгалар турында булса да хәбәрләр алып кала. Әнә бит, яңа падишаһ — көн вә төн сәрхуш Өченче Петрның үтерелүе, аның урынына тәхеткә бикәче Кәтеринә-Сання утыруы хакында да Батыршага ул җиткерде. Тукта, үзе кая соң әле бу Грпшка? Әллә соң ялгыш¬ тымы, бүген аның кизү чираты түгелме? Алай дисәң дә... Ишек артында, гел генә сакчы утыра торган җирдә берәү дә юк бугай ла. Ул тарафтан һичбер өн-кыштырдау ише¬ телми. Теге комарлы уенны уйнарга киткәннәр дияр идеи, көндезләрен аның белән мавыкмыйлар. Әллә соң бер-бер җыеннарымы? Батырша шулай һич хаҗәте булмаган нәрсәләр белән баш ваткан арада аралыктан ниндидер тавышлар ишетел¬ гәндәй булды. Көлешәләр бугай. Юк, кемдер ниткәндер җанвар тавышы чыгарып чиный, нидер такмаклый сыман. 446
Анысы аңлашылып бетми, ә меиә ат сыман кешнәп көлү¬ ләре хак. Бераздан бу авазлар да тынып калды. Шөгыльсезлек- тәл интеккән Батырша кабат сәкесенә сузылып ятты. Бу юлысында инде ул соңгы вакытта көн-төн җанын талап торган мөһим уйларына чумды. Ие, Гришкаиың әйтүенә караганда, хәзер тышта, урыс исәбе белән 1762 ел ур¬ тасы. Димәк ки, аның пайтәхет зинданыннан ошбу тере¬ ләр мазарына күчерелүенә дә нәкъ биш ел үтеп китте. Шушы үзе бер гасыр булып тоелган вакыт эчендә ул го¬ мере буена өмет баглаган падишаһына кочак-кочак хат¬ лар язды: бөек мәликә аның ачынулы йөрәк авазын ише¬ тер, горбәтлектә үткән тормышы, халаекларны ялмавыз түрәләргә каршы күтәрүенең сәбәпләре турында сорашыр днп көтте. Көтте генә түгел, булачак очрашуга җавапла¬ рын әзерләде, аларны кат-кат барлады, чарлады. Ә нәти¬ җәдә ни килеп чыкты? Чәчләре җитен сүсе булып агарды да маңгаендагы буразналары тирәнәйде -- нибары шул. Әллә хатлары барып ирешмәде, әллә инде падишаһ алар- иы кулына алып та укырга теләмәде? Әйе, тәхет өчен бер¬ беренең җанын кыярга, хәтта кем, Гришка әйткәнчә, хә¬ ләл җефетен бугазлатырга җиткән ул азгын хөкемдарлар¬ дан нн көтәсең?! Теге көйне яшеп уты булып башына кил¬ гән ачышы хак икән шул — падишаһы да барлык яран¬ нары, түрәләре вә янараллары белән бер чыбыктан сөрел¬ гән. Димәк ки, аның яңа бөреләнгән нияте дөрес — качар¬ га, фәкать качарга! Аралыкта тагы гөр итеп көлешеп алдылар, мәгәр ар¬ тыгын иркенли алмадылар, офицерлардан кайсыныңдыр хәтәр авазы Батыршаның җиһаннан тибәрелгән хөҗрә¬ сендә үк аермачык ишетелде: — Это еще что такое?! А-ну, разойдись! Ошбу авазларны вә әмәрләрне нәрсәгә дә горарга өл¬ гермәде, камерасының ишеге ачылып-ябылды һәм шуның артыннан ук таныш пышылдау ишетелде: — Батыршах, уяндыңмы, төш җитә бит. Мулланың эче шатлык белән тулды, тик ни дип җа¬ вап бирергә дә белмәде. Богауларын шалтырата-шалты- рата торып утырды һәм, уянганын хәбәр итү нияте белән, тамак кырып куйды. Ул арада пышылдау колак төбендә үк кабатланды: — Йә, хәлең ничек. Батыршах? — диде сакчы, тоткын янәшәсенә сәкегә утырып. Батырша дусты өчен куркып китте. Гришка кебек үк шыпыртлап, кайнарланып әйтте: 447
— Нншләвен бу, Гришка, кабарсың бит?! — Курыкма. Бүгем монда ярминкә. Сарайдан нинди¬ дер түрәләр килгән, бер бик тә мәгълүм тоткынның хәлен белергә. Башлыкларның һәммәсе, сыныкны сылтау итеп, әлеге мәхбүсне канцеляриягә озата киттеләр. — Алай да сак бул, Гришка. Сән әле бәңа бик кирәк. — Нәрсә, йомышың бармы? — Бар, Гришка. Ике дилбегә тап. — Тиле, әллә асылынырга булдыңмы? — Дилбегә берлә асылыналар димени. Качам, Гришка, ярдәм ит! Җавап булмады. Батырша терсәге белән караңгылык¬ ны айкап алды — тегесе чыннан да утырган урынында юк иде. Ишек катында аның аяк тавышлары ишетелеп кит¬ те. Муллага курыкма дисә дә. үзе өркә, димәк. Анысы ал ны-артны карап йөрү ярый, аллаһе тәгалә дә бит: «Сак¬ ланганны саклармын»,—дигән. Ул тулай юанган арада колагы төбендә янә Грншка пышылдады: — Син нәрсә, чынлапмы? — Юри-мырый сүзли бел мәем. — Дилбегәдә эш калмас, Батыршах. Анысын мин ки¬ ләсе кизү көнне үк алып керә алам. Кием эченнән урап Тик аның белән нишлисен бу базда? — Айларны монда алып кермә, төн ягындагы дивар ярыгына тал үсеп чыккан турга үлән арасына яшер. — Ярыйсы уйланган. Ләкин, ай-һай, бу кабердән хә¬ веф-хәтәрсез генә чыга алырсыңмы? — Анысын үзем чамалармын. Грншка янә торып китте, йомыш тапкан булып, ишек¬ не ачып карады. Аралык буш һәм тыныч иде. Сакчы ка¬ бат жәһәт кенә тоткын янына килде һәм тавышын тыймый гына әйтеп куйды: — Дилбегә булыр. Тик бу хакта бүтән дәшмә! Байтак кына сүзсез утырдылар. Батыршаның күңеле нечкәреп китте, бу игелекле бәндәне кочагына алып рәх¬ мәт әйтәсе, йөзеннән сыйпыйсы килде. Кызык, бите-чырае нинди икән Гришканың? Вә әй хәсрәт, биш ел буе авыз ачып сүз дәшәр бердәнбер кешесе булуына карамастан, ул Гришканың чыраен күргәне дә юк диярлек, төс-кыяфә- тен күз алдына да китерә алмый. Димәк ки, сакчы да шу¬ лай. Ә менә шуңа карамастан, мәхбүсне кызгана, үз итә, кулыннан килгән ярдәменнән ташламый. Бар шул, кяфер- ләр арасында да бар чын кешеләр. Мулланың бер кәлимә сүзгә интеккән авызы түзмәде, сорап куйды: — Сезнең ниткән ат кәмите анда бүген? 448
— Тычканга үлем, мәчегә көлке, .Батыршах. — Аңла маем. Төшендереп сүзлә. Гряшка авыр сулан куйды, әмма җавап бирергә ашык¬ мады. Алай да байтак кына мышнап утырганнан соң авы¬ зыннан сүзен сыгып чыгарды. — Тнз генә төшендерә торган хәл түгел, Батыршах. Шуңа сөйләгәнем дә юк. — Сөйләгел. Дивана түгел, аңлармын. Сакчы тагы авыр көрсенеп куйды, аннан янә ишек янын¬ нан урап килде һәм, тоткын каршына чүгәләп сорады: — Күршеңдә кем ятканын сизенәсеңме енн, Батыршах? — Әйа, каян белим-ензнм дн бән. Ошбу таш ләхеткә чебеннәр дә очып кермн лә. Ярый әле сән бар, Гришка. Югыйсә, телеңнән язарсың, билләһи. Гришка кабат аның янәшәсенә елышты һәм мулланың колагына ук иелеп сөйләп китте: — Белмәсәң, бел: күршедәге казаматта синең кебек үк мәхбүс булып падишаһ утыра, Батыршах. Әйе, әйе, император Иван Алтынчы Йлде күп еллар тоткынлыкта, бахыр. Аңар көн саен хәмер эчереп торалар — хәлен җи¬ ңеләйтәләр, янәсе. Хәлбуки, бу аны тилертү өчен эшләнә. Явызлар максатларына ирешәләр бит тәки — акылыннан ычкына башлаган, мескен. Зиндан сакчыларының олысы- кечесе шул фәкыйрьдән көләләр, оятсызлар! Батыршаның авызы ачылып калды, бу сүзгә ни дияргә дә белмәде. Ышаныр нде — тузга язмаган сүз. ышанмас иде — сөйләүчесе Гришка. Байтак уйланды мулла, мәгәр үзен ышандыра алмады, шиге тышка ук бәреп чыкты: — Дивана! Падишаһлар зинданда утыра димени?! — Ай Батыршах, без белеп бетермәгән әллә нәрсәлә¬ ре бар икән шул бу дөньяның! Төнне ул, керфек какмый, сәкедә аунап үткәрде. Хәер, йокысызлыгы бер бүген генә түгел, ннде өченче атна шу¬ лай: төннең-төн буена каты ятагының бер ягыннан икен¬ чесенә ташлана, башын бәреп, кулларын сыдырып бетерә, яткап җирендә бөтерелә, бәргәләнә, тешләрен кыса, ирен¬ нәрен чәйнәп бетерә. Артыгын өзгәләнә башлагач, ул, авыр уйларыннан арыну нияте белән, ннде шомарып, ял¬ тырап беткән богаулары белән мавыга. Күнегелгән гадәте буенча аягының йөзен турайта, зынҗыр боҗраларын са¬ Лып ата. Аннан тиле кешедәй елмаеп куя. Менә шулай, бо¬ гаусыз килеш, иркенгә чыгып китәсе нде дә, яланнар, үзәннәр, далалар буйлап барасы, кылган-әремнэрпең хуш исләрен нсни-нсни үз җае белән генә туган төбәгенә кай¬ 29 ч 191 449
тып егыласы килә. Кайчак таң алдыннан гына аз-маз че¬ рем итеп китә китүен. Ләкин онытылып торган чагында да җаны тынгылык тапмый: берсеннән-берсе ямьсез, зәх¬ мәтле төшләр күреп саташа, бастырыла. Аннан мең бәла белән уяна, бераздан исә тагы уяулы-йокылы килеш кем¬ нәрдәндер кача, тотыла, канга батып сугыша. Аны барын¬ нан битәр җәфалаганы — әлеге дә баягы карчыга борын¬ лы иләмсез Каракош. Ул төн саен диярлек Батырша яны¬ на килеп, аның йөрәген, яисә башын чукымый калмый. Хөҗрәсендәге төннәре кебек үк дөм караңгы көннәре исә читлектәге арслан кебек йөренеп үтә. Бу ине-буе бнш- ун карышлы базның читлектән ни аермасы булсын. Ул, тар гына мәйданчыкта таптана-таптана, аякларын сәкегә, башын түшәм гөмбәзенең дивар буена табан тәбәнәкләнгән җиренә бәреп, канатып бетерә. Сакчылар аның соңгы ат¬ наларда гына барлыкка килгән бу кыланышларына сәер¬ сенделәр, сугеп-орышып та карадылар, сугып-сугып га җибәргәләделәр. Әмма мулланы тынычландыра алмады¬ лар. Аннан ииде аңа бөтенләй кул селтәделәр. Адәм баласын өмет яшәтә, диләр. Хактыр, күрәсең. Батыршаның бөтен гомере халаекларның аһ-зары, рәнҗеш- каргышлары эчендә үтте. Бу мәсхәрәләнгән, кимсетелгән, җәберләнгән кешеләрнең берсеннән-берсе аяныч хәлләрен күреп, чыгырыннан чыгар, балтага ябышыр минутлары куп булды аның. Әмма түзде, сабыр итте. Нигә дисәң, күңелендәге олы өмете — кайчан да булса бер падишаһ белән очрашып, изелгән-тапталган бәндәләрнең хәлләрен сөйләп бирү, шуның белән ул мазлумнарның рухи вә мат¬ ди дөньяларын яхшыга үзгәртү дәрте аңа сабыр канатла¬ ры бирде. Уфа, Оренбур, Мәскәү вә Петербург зинданна¬ рында, янә дә килеп, ошбу тереләр мазарында үткәргән алты ел гомерендә тагы әллә ниләр күрде, әллә нәрсәләр кичерде. Йөрәгенең ярсуына ирек Kyika, зиндан Хадим¬ нәреннән теләсә кайсын сугып үтерер, бичаралыктан үз- үзенә кул салыр мәлләре булды. Мәгәр чыдады. Әлеге дә баягы якты өмете бар иде. Бер-берен таш курчаклар мисалында алыштырган па¬ дишаһлар үзләренең гамьсезлекләре, игътибарсызлыклары, адәми затларны чүпкә дә санамаулары белән аның әнә шул изге өметенә балта чаптылар. Үзе өчен шуны ачык¬ лаганнан бирле сабыр канатлары сынды, шуннан бирле өзгәләнә, бәргәләнә, гасабнлана Батырша. Кичә аның бәйрәме булырга тиеш иде. Вакыйган, Гриш¬ ка билгеләнгән вакытына кизүлеккә килеп басты—Ба¬ тыршаның таланган-нолкынган йөрәге басылып, тынычла¬ 450
нып калды. Менә жаен табып сөйләшерләр, миһербанлы сакчыдан ул ил-җир хәбәрләрен ишетер һәм көне Гриш¬ ка белән булган башка чаклардагыча юаныч-куаныч, сөе¬ неч белән үтәр. Әмма шатлык көтеп алган көне аны ха¬ фага гына салды. Кизүлеген кабул итеп алганнан сон Гришка алай-бо¬ лай итүгә, жаен чыгарып, ишекне ачып карады, якын-ти¬ рәдә кеше-кара югына инангач, ашыга-кабалана хәбәрен тоткынга жнткерде: — Дилбегәләр булды, Батыршах. Алар сөйләшкән урында, иң биек тигәнәк төбендә. Әйтте дә, каядыр чыгып та китте Гришка, мулла аңа рәхмәтен дә белдерә алмый калды. Хәер, сакчы урынында утырган тәкъдирдә дә, мөгаен, ул анысын оныткан булыр иде. Чөнки дилбегә хәбәре аңа олы шатлык та, бер үк ва¬ кытта тау кадәр хафа да алып килде — төн йокысын алды. Башта ул дустының сүзенә, югалткан уенчыгын тап¬ кан сабыйдай, сөенде. Бераздан исә сөенече көенеч белән алышынды. Ие, дилбегәләр бар. Аякларындагы богаулар салына, алай-болай җаен табып, бу кабердән чыгып китә алганда, кальганың таш диварына менү юлын да чама¬ лый. Тик менә бу әзмәвер тәбедән ничек котылырга да, кальга уртасындагы мәйданга ничек исән-имин чыгып егы¬ лырга? Аның уй-нияте бик тә ябай-гади иде югыйсә, һава алыр¬ га дип чыккач, богау чылбыры белән сакчының башын сугып ярырга да, тиз арада дилбегәләрне эләктереп, ди¬ варлар өстенә менә торган юлга ташланырга. Бу нияте аңа бик тә чын күренә һәм тормышка ашмас нәрсә булып тоелмый иде. Тик быел менә кальгадагы канун-тәртипләр- гә әллә ни булды. Инде җәй җиткәнгә биш былтыр, тот¬ кыннарны әле бер тапкыр да һавага чыгарганнары юк. Моның сәбәбен Гришкадан сорашкан иде Батырша. Ләкин ул да тәгасн генә әйтеп бирә алмады, «Яздан бирле яң¬ гырлар ява, тышта салкын — шуңадыр»,— дигән фараз бе¬ лән котылды. Бәлки Гришка хаклыдыр да. Әнә бит, җәй дип тормыйлар, ике-өч көнгә бер булса да һаман мичкә ягалар. Шунсыз казаматта катып үләрлек. Сәбәп чыннан да шунда гына булса, бу әле ниятнең челпәрәмә килүе түгел иде. Кайчан да бер яңгырлар тук¬ тарга, көннәр җылытырга тиеш ләбаса! Менә ул көн җи¬ тәр, Батыршаны да һавага алып чыгарлар, һәм ул* ишег¬ алдына эләгүенең беренче көнендә үк... Әйа, кайчан була 29 • 451
бит әлс ул көн?! Бүгенгесе бик тә яман менә. Аның инде башкача чыдар, түзәр, сабыр итәр чамасы калмады Тешләрен шыгырдатып, урыныннан кузгалды һәм көн¬ дәлек гадәте буенча бәрелә-сугыла, кабер урыны кадәр генә җирдә таптанырга тотынды. Ул, бар дөньядан ваз кичеп, үзенең сагыш һәм хәсрәт тулы уйларыннан сыгы¬ лып, йөренгән-талтангандыр, бервакыт эт булып арганын, башының миңгеп калганын тойды, хәле бетеп, сәкегә ба¬ рып утырды. Урынына авыл, йоклап киткәнен сизмәгән дә. Мулла кычкырып сөйләшүләреннән уянып китте. Ишек катында пке сакчы шактый иркенләп гәпләшәләр. Тавыш¬ ларыннан таныды Батырша: сөйләш учел әрнең берсе ир¬ тәдән кизү торган солдат булса, икенчесе теге явыз Хому тов иде. Бәй, кизү алмашыну вакыты җиткән. Димәк, тыш¬ та инде кич, алда — янә йокысыз төп! Камерага таралган әшәке истән сизде мулла—Хому¬ тов бүген дә салмыш пде. Кәефенең шәптән икәнен үзе дә расларга ашыкты солдат, икәүдән-пкәү калуларына ул сәке кырыена кнлеп басты һәм күчәр башын Батыршага орындырырга маташты: — Йә, князь, хәлләр гөл кебекме? Батырша аның белән телгә кнлеп тормаска уйлаган нде дә, Хомутовныц әлеге сорау белән генә калмасын, төр¬ ле сүзләр белән мәсхәрә нтәсен белгәнгә, тегенең авызын томаларга булды: — Гөл кебек үк түгел түгелсн. Дуңгыз янындагы эт мисалында. Солдат аның кинаясен аңламас дип уйлаган иде Ба¬ тырша. Аңгы-миңге башына барып җиткән икән: Хомутов караңгыда кармаланып, сул кулы белән мулланың киндер күлмәге изүеннән алды, йодрыкланган уңы белән тоткын¬ ның йөзенә китереп сукты. Исерек кулыннан ничек кнрәк алан котылып, Батыр¬ ша таш диварга таба борылды, сиптереп кан аккан боры¬ нын күлмәгенең итәге белән томалады. Сакчыга каршы¬ лык күрсәтү, яисә сүз әйтү турында уйлыйсы да юк — бөтенләй изеп ташлаячак! Хомутов үзе дә чаманы арттырыбрак җибәргәнен тө¬ шенде бугай, тавышсыз-өнсез генә юкка чыкты. Тагы бер¬ аздан исә ишек катыннан аның иләмсез хырылдаганы ише¬ телде — бичара тоткынга гайрәт орудан ләззәт алган сан¬ чы, вакыты-вакыты белән саташып, тәмләп йоклый иде. Булып алган хәл Батыршаның болай да алгысыган йөрәген ярсытты гына. «Аяктагы богауларны салырга да, шыпырт кына барып, буып ташларга кирәк кабахәтне, ан¬ 132
нан нн булса — ул»,— днп кайнарланды мулла. Ул инде уң аягындагы тимер боҗраны шуытып чыгара ук башла¬ ган иде. Шулчак Хомутов нидер мыгырданды, сүгенеп ал¬ ды. Батырша боҗраны ташлап шым булды, эченнән генә догасын укырга, аллаһыдан сабырлык сорарга тотынды. Ишек буенда хырылдау кабатланды — уянуын уянмаган икән, хәсис! Тик инде тоткын да шактый суынган, азмы- күпме тынычланырга өлгергән нде. Әйләнеп чалкан ятты да, күзләрен караңгы түшәмгә төбәп, иреннәрен чәйпи- чәйни, нәфрәтле уйларына батты. Сәгать чамасы үтте микән, сакчының утыргычы шы¬ гырдап куйды, урысларга хас булганча, яман авазлар чы¬ гарып иснәде, урыныннан торды, сикергәлән алды һәм берни булмагандай, караңгылыкка эндәште: Сиңа да салкынмы, такырбаш? Болай булса, ир¬ тәнгә кадәр туңын үләрбез без. Батырша җавап кйтармады. Хомутов исә ишекне дө¬ бердәтеп ачты да, каядыр чыгып китте. Күп тә үтмәде, ишек кабат ачылды. Утын алып кергән икән — аларны гөрсслдәтеп мич буена ташлады. Кочагында балтасы да булган, күрәсең, караңгыда ничектер чамалап, шакы-шо¬ кы чыра телергә, эрерәк утын агачларын яргаларга то¬ тынды. Менә ул балтасын зыңгылдатып таш идәнгә атты да, кабат чыгып китте. Шул мизгелдә Батыршанын миенә яшен суккандай булды — балта! Менә ул аны иреккә алып чыгачак нәрсә! Аның белән әшәке Хомутовны теге дөнья¬ га олактырырга да, чыкканда аралыкта очраганнарын дө¬ мектерергә дә мөмкин. Ул үзе дә сизмәстән сәкесенә торып утырды, ашыга- кабалана аягындагы богауларны салып атты һәм балтага омтылды. Нәкъ шул мәлдә янә ишек ачылды, кулына бер соскы утлы күмер тоткан Хомутов килеп керде. Батырша ятагына чигенеп өлгерде, мәгәр богауларын кию мөмкин¬ леге калмаган нде. Тын гына урынына ятып, йоклаганга сабышты. Сакчы күмерен мич эченә бушатты да, аның өстенә чы¬ ралар куеп, пуф-пуф итеп өрә башлады. Менә ут тернәк¬ ләнеп китте — хөҗрәдә саран яктылык, уйнап-уйнап ал¬ ды. Батырша күзенә шәүләләр биешкән мич буенда яткан балта чалынды. Нидер булды — башта ансат кына кабынып киткән утыннар чож-пож килеп бераз яндылар да, сүрелеп сүнә башладылар. Хомутов башын мичкә тыгып һаман көчәнә- көчәнә өрүендә. 453
Ниятен тормышка ашыру өчен моннан да форсатлы мизгел булмавын сизенде Батырша. Ул, кулындагы богау чылбырларын күкрәгенә кысып тоткан хәлдә, ипләп кенә урыныннан торды, яланаяклары белән песи кебек кенә ба¬ сып, мич янына китте. Бая гына балта күренеп алган турга иелде һәм... кинәт зынҗыры шалтырап куйды. Хәтәрлекне сизенеп, Хомутов өтәләнә-өтәләнә башын мичтән алды, тураеп басты. Ләкин сон нде инде — Батыр¬ ша балтаны эләктереп өлгерде. Кисәк мич ялкынланып китте — хөҗрәдә янә күләгәләр биешә башлады. Шул әкияти эңгер-менгердә каршында, утын ярырга җыенган¬ дай, балтасын ике куллап башы өстенә күтәргән коточкыч бәндәнең шәүләсен күреп алды сакчы һәм шырыйлап кыч¬ кырын җибәрде: 0, боҗ... Сүзен әйтеп бетермәде, дәһшәтле балтаның үткер йөзе түбәсенә килеп төште, әле мизгел элек кенә солдат Хому¬ тов башы булып йөргән нәрсә, икегә ярылып, таш идәнгә тәгәрәде — тирә-юньгә кан чәптерде. Батырша канлы балтасын тоткан хәлдә ишеккә таш¬ ланды. Әмма аны ачарга өлгермәде, аралыкта аяк тавыш¬ лары ишетелде. Тоткын диварга сыенып, теге бәндәнең үтеп киткәнен көтте. Юк, узмады, дөбердәтеп ишекне ачты һәм башын эчкә тыкты. Саран гына яктылыкта анын кап¬ рал Никитин башы булырга тиешлеген абайлап алды Ба¬ тырша. Ләкин теге, шәм яктысыннан кергән уңайга, бер¬ ни күрми иде булса кирәк, һаман сузылып-сузылып кара¬ вында. Кан исеннән исереп киткән тоткынга исә шул гына кирәк иде дә. Ул, бар көченә кизәнеп, капралның муены¬ на чапты — йөнтәс баш сәкегә таба чәчрәп китте, канлы гәүдә исә бусагага аркылы барып төште. Аралыкта дапы-дөпе йөгерешкән тавышлар ишетелде. Хәзер инде Батыршага барыбер иде. Тоткын каннан лай¬ лаланган балта сабын кысыбрак тотты — соңгы алышына әзерләнде. Бу минутта аның бәйдән ычкынган үгезгә ох¬ шап калган кәяфәтендә кыюлык һәм тәвәккәллек иде. Икенең берсе: йә сакчыларны чапкалап-тураклап бетерә дә иреккә чыгып ычкына, йә чын яугнр булып көрәшеп үлә! Кайсыдыр ишеккә килеп капланды — солдат Лазарев бугай. Бусаганы атлап үттәргә өлгермәде, алдында балта күтәргән өрәк күреп, туктап калды. Тнк чигенергә инде соң иде. Канлы балтаның ажгырып өстенә төшүен күрү¬ дән бигрәк, ничектер тоеп, Лазарев башын артка ташлар¬ 454
га җитеште, үткер тимер аның корсагың ярып керде—■ тирә-юньгә нәҗес исе таралды. Батырша канга һәм пычракка баткан балтасын тартып алып, тураеп баскан гына нде, йөгерешеп килгән сакчылар¬ ның дүртенчесе — Епифанов дигәне аның өстенә сикерде. Әмма елгырлыкка килгәндә мулла да төшеп калганнардан түгел иде. Ул бер якка тайпылып өлгерде — солдат сикер¬ гән шәпкә сәкегә барып таянды Тоткын кәлтә җитезлеген¬ дә борылды һәм җан ачуы белән тегенең башына орды. Вә әй хәсрәт, балтасы мәрхүмнең муен сөягенә эләгеп калды. Шуны тартып алырга маташкан арада сакчылар¬ ның тагы берсе аның сыртына сикерде, кулы белән тот¬ кынны буып алды. Батырша балтасын кулыннан ычкын¬ дырып җибәрде һәм аркасына сөлек булып ябышкан сол¬ датны чөеп атарга маташты. Тлк ул инде хәрәкәтләнүдән мәхрүм нде — дистәгә якын зобани аны һәрьяклап урап алган, кысып тотарга өлгергән иде. Шул вакыт ачык ишектә кулына янып торган ике шәм¬ ле шәмдәл тоткан берәү күренде — хөжрә эче тулысыңча яктырды. Керүче камера уртасында, кан күле эчендә өе¬ релеп торган солдатларның урталыкта калган чал чәчле башка сугып-сугып алуларын күрде һәм кычкырып әмер бирде: — Отставить! Җибәрегез үзен! Әмма әле генә канлы вәхшәтнең шаһиты булган сол¬ датлар тәмам ерткыч кыяфәтенә кергән тоткынны ычкын¬ дырырга ашыкмадылар. Офицерга әмерен кабатларга туры кплде: — Отставить’ Сакчыларның башта берсе, аннан икенчесе, башкала¬ ры нишләптер оеп калган мәхбүсне калдырып, читкәрәк китеп бастылар. Менә соңгы солдат та яныннан китте. Баштанаяк канга баткан Батырша, чайкала-чанкала бер¬ аз басып торды да, гөрселдәп таш идәнгә ауды. Солдатларның берсе аңа ташланды, өстенә иелеп, иңен¬ нән алды. Тик нигәдер тоткынны күтәрмәде, кулларын каккалын-каккалый, акрын гына турайды һәм шыпыртлап диярлек әйтте: — Ул сап-салкын, әфәнделәр! Казаматта кабер тынлыгы урнашты. Солдатлар тын алырга да шикләнеп торган арада ишек катында басып торган офицерның мыгырданганы ишетелде: — Апоплексический удар — йөрәк параличы! һәрхәлдә актны шулай дип язарга кирәк. 455
Эпилог Кемнәрдер үлде, кемнәрдер бу фанн дөньядан китте дип, тормыш туктап калмый, Батырша кебек ябайлар. җитмәсә алты ел буе җир асты казаматларында аунап, инде әллә кайчан хәбәрсез югалганга саналганнар гына түгел, олуг түрәләр, падишаһ-пмператорлар, шөһрәтле галнм-хакнмнәр жан-тәслнм кылсалар да, мәгыйшәт, җир өстендә берни булмагандай, дәвам итә. алга бара. Батырша һәлак булганга да ун ел үтеп китте, унбе¬ ренчесенә чыкты. Тарих өчен ун ел, әлбәттә, диңгездән бер тамчы, мизгел генә ул. Мәгәр шул мизгелдә дә Рәсәй хәтле Рәсәйдә ниләр булмас Аларның барын санап чы¬ гу мөмкин түгел хәтта һәм апыц кирәге дә юк. Алай да сүзнең ахырында хикәябезгә бәйле булган кайбер вакыГь галарны әйтеп китү гөнаһ саналмас. Шушы узган чорда телгә алып сөйләрлек хәлләрнең иң зурысы — әлбәттә, төр¬ ле мәкер һәм кан коюлар белән законсыз тәхеткә килеп, курка-өркә генә патшалык итә башлаган Екатерина-Са¬ ния властеның ныгып җитүе, морза-лворяннарнын һәртөрле хокуклары киңәюе, кара халыкның тагы да ныграк изе¬ лергә тотынуыдыр, мөгаен. Тарихи яктан караганда, шу¬ шы печтекн генә вакыт эчендә Россия чикләрен киңәйтү һәм ныгыту өчен сугышлар барды, фән-сәнаигъ сизелеп алга китте. Яна падишаһ белән бергә яңа каһарманнар үсеп чыкты. Аларның Суворов, Ушаков, Румянцев кебек¬ ләре үзләренең кыюлыклары, батырлыклары, ирлекләре белән шөһрәт казансалар, Орлов, Потемкин сыманнары императрицаның арт санын сыйпаштырып дак-дәрәҗәгә ирештеләр. Әйе, унъеллык азагында Екатерина баскан җирендә нык тора иде ннде. Әмма тәхет өчен калтырау, шүрләү аны гомеренең ахырына кадәр эзәрлекләде. Хак, тәхет дәгъва¬ чыларының берсеннән ансат котылды ул, дөресрәге, ходай үзе саклады аны. Бу хәл Батырша үлеменең икенче елын¬ да булды. 1764 елның алтынчы июлендә гаярь офицер¬ лардан Мирович дигәне, тоткындагы император Иван Ал¬ тынчыны коткару максаты белән, Шлиссельбург кальгасы¬ ның дәһшәтле казаматларына үтеп керә һәм инде ниятен тормышка ашыра яза диярлек. Әмма тугрылыклы өч сак¬ чы офицер сабый чагыннан алып егерме дүрт ел зиндан¬ да газап чиккән падишаһны эт баласы урынына суеп таш¬ лыйлар. Шул «баһадирларга» рәхмәтен укып, алласына шөкрана кылып, күп гыйбадәтле төннәр үткәрә патшаби¬ кә. Ләкин гыйбадәт белән генә дөнья түгәрәкләнми шул: 456
Инан Антоновичтан арынса, Холмогорда аның эне-сецел- ләре бер көтү бит әле. Зарар юк, башын эшләсә, аларып- нан котылу җае да табылыр, һәм соңрак моның әмәлен таба да императрица — Браупшвейгскийларны чит илгә олактыра. Тик бу дөньяда тынгылык юк ннде ул адәм ба¬ ласына. Әнә, улы Павел егет булып килә, тәхетне аңар¬ дан ничек саклыйсы менә?! Сүз бара торган елларда Екатерина Алексеевиапың кылган гамәлләреннән пц шау-шулысы •— 1767 елда яна законнар чыгзру өчен комиссия төзүе һәм пайтәхеткә ил¬ нең бөтен почмакларыннан депутатлар җыюы булгандыр, мөгаен. Бик шәп законнар чыгарырга дип, башкалага килгән йөзләрчә депутатлар арасында безнең иске таны¬ шыбыз— Гъәйнәдә баш күтәргән халыкны куып тарату¬ да мөһим урын тоткан мөртәт старшина Туктамыш Ишбу¬ лат угълы да була. Куп кенә депутатлар сыман, ул да дворян-морзаларга, түрәләргә өстенлекләр даулап чыгыш ясый. Екатерина нсә ул чакта әле сикереп төшәргә ашык¬ мый. Дворян-морзаларга чикләнмәгән ирекне ул соңрак үзе бирәчәк. Падишаһның шул ук елда Казанга килүе дә тарихка теркәлеп калган. Биредә ул, әлбәттә, әллә нн кырмаган, мәгәр аның 1782 елда Казанны төзүнең генераль планын ансат кына раславын шул сәяхәт нәтиҗәсе дип карарга кирәктер. Императрица Казанда чагында татарлар, мәчет салырга рөхсәт сорап, ана гарызнамә белән мөрәҗәгать итәләр. Екатерина әле күптән түгел генә булып узган Ба¬ тырша восстаниесен исенә төшерә һәм Казанда беренче таш мәчет салырга рөхсәт бирә. Сонрак, астына су кер¬ гәч, ягъни Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы башланып, анда катнашучыларның иң күбесе татарлар икәнен белгәч, патшабикә Казанда кылган гамәленең дө¬ реслегенә тәмам инана, татарларга һәр җирдә мәчетләр салырга мөмкинлек тудыра һәм тагы бераздан— 1789 елда мөселман эшләренә җитәкчелек итү өчен Диния нәзарәте булдыру һәм Рәсәйнең беренче мөфтиен раслау турында¬ гы Указга кул куя. Менә шуңа да татарлар аның хакын¬ да буыпиан-буынга «Әби патша» дип авыз суларын коры¬ тып сөйлиләр. Болары олуг падишаһка бәйле хәлләр булганлыктан, күп кенә тарихи документларга кереп калганнар, билгеле. Ләкин тарих бит әле бер хакимнәр тормышыннан гына тормый, аны бихисап бәндәләрнең гамәл-шөгыльләре, яз¬ мышлары да «яза». 1766 елда Тнрсәдәге тыныч һәм шак¬ тый гаугалы утарында туксан бер яшьлек Котлымөхәммәт 457
Тәфкнлев тә дөнья куя. Ничә еллар халаеклариы кан елатып җыйган мал-мөлкәтне үзе белән алып китә алмый морза: һәйбәт утары да, Барҗы буендагы бакыр заводы да, кол крестьяннары да, йөзләрчә дисәтинә җирләре дә башкаларга кала. Башкалар дигәч тә, үзенең хәләл кар¬ чыгы Дарья Алексеевнага, инде Осипка әверелгән улы Йо¬ сыфка, оныкларына ннде. Мәгәр алар да харам малның игелеген күрә алмыйлар—тагы биш елдан соң купкан мәх¬ шәрдә крестьяннар ул мирасның көлен күккә очыралар. Шулай итеп, ачкүз, кансыз морзадан киләчәк буыннарга аны каһәрләп чыгарылган «Тәфтиләү» җыры гына кала. Вакыйгалар Батырша үлеменең унберенче елында та¬ гы да куерып китә. 1773 елның сентябрендә Екатеринаның «сөекле» улы Павел Дармштадт принцессасы Вильгель¬ мина — булачак Наталья Алексеевна белән ярәштерелә. Бу олуг вакыйга уңаеннан бөек князь Павел Петрович¬ ның, ягъни тәхет варисының тәрбиячесе граф Никита Па¬ нин фельдмаршал чины, жалованье һәм «аш-сулык» бүләк¬ ләр белән бүләкләнә. Әлеге «аш-сулык» бүләккә Смоленск губернасының 4512, Псков губернасының 3900 җан кре¬ стьяны, йорт җиткерү өчен йөз мең сум акча, илле мең сумлык сервиз, элек ала торган биш мең өстенә тагы егер¬ ме биш мең сум еллык пенсия, ундүрт мең сумлык жало¬ ванье, бер еллык шәрап һәм ашау-эчү әйберләре, экипаж¬ лар, ялчылар һәм башка шуның ише «вак-төяк» керә. Панинны шулай зурлый императрица. Баксаң, ул аны тәхеттән бәреп төшереп, улы Павелны утыртырга мата¬ шучы фетнәчеләргә җитәкчелек итә, имеш. Заговор ачы¬ ла, алай да эш зурга китми, Панин варисны тәрбияләү эшеннән читләштерү белән котыла, олы туйга әзерлек дә¬ вам итә. Шул вакыт Петербургтан ике мең чакрым ераклыкта¬ гы Оренбург янында туйның икенчесе — канлысы башла¬ нып китә — Пугачев яугирләре Яман каланы камап ала. Гадел «патша» явына күп кенә татар һәм башкорт егет¬ ләре дә кушыла. Әмма бу батыр йөрәкле халыкларның ул¬ лары Пугачевка гына түгел, падишаһ армиясенә дә кирәк. Казан, Оренбург, Уфа калаларыннан авылларга чапкын¬ нар ашыга. Шуларның берсе Урал таулары арасындагы Шайтан-Күдәй иләүенә дә килеп җитә һәм старшина Юлайга фәрманны җиткерә. Йөзләп егетен чакырып ала Юлай һәм аларны гаярь угълы Салават җитәкчелегендә Эстәрлетамакка озата. Монда аларны гаскәр туплау өчен махсус килгән Уфа воеводасы Павел Богданов каршы ала. Кыю егет ошый түрәгә һәм ул Салават карамагына тагы 458
мең ярым татар һәм башкорт егетләрен бирә, исән-имин барып, Пугачевка каршы хәрәкәт итүче генерал Кар сол¬ датларына кушылырга боера. Ләкин Салават әмерне үзенчә үтн, ике меңгә якын та¬ тар-башкорт егетләрен «якшы падишаһ Петр Өченче» ягы¬ на алып чыгарга була. Оренбургка җитәргә җитмеш чак¬ рым җир калгач, ул Биккул авылы янында егетләрне тук¬ тата, үзе яр өстенә сикереп менә һәм ялкынлы сүз әйтә: — «Без башкорт илен, башкорт җирен саклыйбыз»,— дигәннәре өчен Үр тамагында үтерелгән биш мең баш¬ кортның, Минзәләдә үтерелгән Әнгар, Кнлмәт, Әлшәй, Юлдаш, Әминнәрнең, хәбәрсез югалган Батыршаның, мон¬ нан унҗиде ел элек яндырылган башкорт авылларының үчен Пугачка кушылу белән генә алырга тиешбез! Батыр сүзе җилгә очмый — татар-башкорт егетләре восстаниечеләргә барып кушыла. Мондый шартларда каршы як та йоклап ятмый, бил¬ геле, Пугачев явына каршы күп меңле гаскәр туплана. Оренбур янында түрәләрне асучы-кисүче, аларның малла¬ рын талаучы Пугач явыз килеп чыгуын Тирсәдә тыныч кына яшәп ятучы Посыф-Осип Тәфкилев тә ишетеп ала һәм гайрәт ора. Шулай булмыйнн, ул бпт болачы татар- башкортларның газраиле Котлымөхәммәт морза угълы, ул бит секунд-майор! Үзенең крестьяннарыннан тиз арада отряд туплый да Бөгелмә крепостенда бикләнеп посып ят¬ кан генерал френман катына килеп җитә һәм аның ярдәм¬ чесе булып ала. Баксаң, эшләр монда да артыңны кысып кына ятарлык икән шул — бер Бөгелмә төбәгендә генә дә пугачевчыларның унбишләп отряды хәрәкәт итә. Ләкин качып ятсаң, Осип Тәфкилевнең бакыр заводын, утарын, җирләрен кем саклар?! Ул әтәчләнеп отряды белән Ык буена — Нагайбәк-Акбаш кальгалары ягына чыгып китә. Тик ерак китә алмый, Кырым-Сарай авылы янына җит¬ кәч, аны үз крестьяннары ук бәрел үтерәләр. Ярый әле секунд-майор Тәфкилевнең тиреслектә яткан гәүдәсен Бәйрәкә татарлары авылларына алып кайтып, адәмчә җирлиләр. Шушы ук көздә, төгәлрәк әйтсәк, 1773 елның 11 нояб¬ рендә, канлы сугышлар барган төбәктән еракта — Нева буенда зур тарих өчен әһәмияте булмаган тагы бер ва¬ кыйга теркәлә — сиксән бер яшьлек Неплюев дөнья куя. 1758 елда отставкага чыккан элеккеге губернатор пайтә¬ хеткә кайтканнан соң әллә ни рәхәт күрми, сукырая. Дөм сукыр килеш, дымлы, салкын казаматында Батырша га¬ запланып яткан кальга янындагы дачасында, мал-мөлкәт 459
эчендә ниләр уйлап ятты икән Иван Иванович? һәрхәлдә үзенең дошманы белән бер төбәккә күмелүе хакында тү¬ гелдер, мөгаен. Ярсыган халыкта исә Неплюевлар кайгысы юк, чаба¬ талы армия Пугачев җитәкчелегендә Каманы кичә һәм 1774 елның июне ахырында Әгәрҗе-Тнрсә тирәләренә кн¬ леп җитә. Баксаң. Тнрсә крестьяннары Пугачев килгәнне көтеп ятмаганнар, гомер бакый җаннарына тнгән морза¬ ның утарын былтыр ук пыран-заран китереп, Осип Тәф- кнлевнсң чибәр кызын үзләре белән алып киткәннәр. Ул гынамы, тирә-юньне түрәләрдән һәм патша яраннарыннан чистартып, үзләренә ирекле «мәмләкәт» төзегәннәр, баш¬ лыклары итеп гадел, үткен һәм гайрәтле Әбҗәлил Солта- повны сайлап куйганнар. Тирсәләр Пугачевны ипи-тоз бе¬ лой каршы алалар һәм аңа морзаның гүзәл оныгын бүләк итәләр. Пугачев июльнең беренче төнен Алабугадан җиде чак¬ рым ераклыктагы Саралы авылында, заводчы Красиль¬ ников өендә үткәрә. Кичен ул бу яклардагы восстаниече¬ ләрдән ин гаярьләреннән берсе — Карп Карасьиы кабул итә. Батырга ихтирам йөзеннән аны Тәфкилсв кызы белән бүләкли. Шуннан инде олы яу Казанга таба кузгала, түрәләргә нәфрәттән ярсыган яугнрләр арасында меңләгән татар егетләре дә була. Пугачев янында җәмгысы сиксән биш мең татар катнашуы мәгълүм. Аларның күбесе, әлбәттә, Батыршаның кыздырмаң вә егетләмәк хатын укып, аның иманлы сүзеннән гайрәтләнгән азаматлар нде.
ЭЧТӘЛЕК Абдулла 3 Беренче бүлек 3 Икенче бүлек 20 Өченче бүлек 35 Дүртенче бүлек 48 Бишенче бүлек 52 Алтынчы бүлек 68 /Киленче бүлек 79 Сигезенче бүлек 105 Тугызынчы бүлек 12б Унынчы бүлек 139 Унберенче бүлек 159 Батырша 174 Беренче бүлек 174 Икенче бүлек ]84 Өченче бүлек 194 Дүртенче бүлек 208 Бишенче бүлек 220 Алтынчы бүлек 234 Җиденче бүлек 257 Сигезенче бүлек 273 Тугызынчы бүлек 294 Унынчы бүлек 332 Унберенче бүлек 347 Уникенче бүлек - . 358 Унеченче бүлек 308 Ундүртенче бүлек 379 Унбишенче бүлек 389 Уналтынчы бүлек 401 Унжиденче бүлек 417 Унсигезенче бүлек 445 Эпилог 450
Рахимов Замит Гатинович БАТЫРША Роман {на татарском языке) Редакторы X. Әюп Рассами Г. Хажпзх.чагов Бизәлеш редакторы А. Тимергалина Техник редакторы Л. Газизҗанова Корректорлары И. Кадыйрова, М. Хайруллина, С. Мифтахова И Б X? 6381 Жыарга тапшырылды 30 06.92 Басарга кул куелды 12.10.92. форматы 84X108'/». Тнпогр кәгазе № 2. „Литературная! гарнитурасы Кабарынкы басма. Шарт¬ лы басма табагы 24,36+форэ. 0,21. Шартлы буяуоттиск 25,62. Нәшерхнсал табагы 27,32+ форз. 0,36. Тиражы 5000 Экз. Заказ 4191. «С>. Татарстан китап нәшрияты. 420111 Казан, Бауман ур., 19. Татарское книжное издательство. <20111. Казань, ул. Баумана. 19. Татарстан республикасы Информации һәм матбугат миннстрлыгынык К. Якуб исемендәге полиграфия производство берләшмәсе. 420111. Казан, Бауман ур . 1$.
Рахимов Җәмит Р96 Батырша: Тарики роман.— Казан: Татар, кит. нэшр, 1992.— 461 бит. ISBN 5—298—00289—7 Батырша исеме күп еллар буена халык йөрәгендә г.шәде. Әмма анык турында әдәби әсәрләр юк иде, XVIII гасыр уртала¬ рында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы кө¬ рәшкә күтәргән бу каһарманны моңа кадәр телгә алырга да ярамады, Җәмит Рәхиме» романында Батырша образы халыкны иреккә, азатлыкка канатландыручы мәшһүр шәхес булып күз ал¬ дына килеп баса. Әсәр үзенең фактик материалга баб булуы бе¬ лән аерылып тора. .. 4702560201-136 „ _ _ . . Р М132(03)—92 ББК 34(2-Тат.)-4
ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАР! ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ 1992 ЕЛДА ТҮБӘНДӘГЕ КИТАПЛАРНЫ БАСТЫРЫП ЧЫГАРДЫ: Идегәй. Татар халык дастаны. Пәйгамбәрләр тарихы. Коллектив. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. Коллектив. Йөртә безне язмышлар... Ринат Мөхәммәди ев. Сират күпере. Сәмән и я Шәрипова. «...Дәваларның олысы вә асылы...»