Текст
                    ТАТГОСИЗДАТ
194 1


ШИГЫРЬЛӘР Т А Т Г О С И 3 Д А Т Матур әдәбият секторы Казан 19-П
СОВЕТ ПАСПОРТЫ ТУРЫНДА ШИГЫРЬ Бюрократизмны бүре кебек Чәйнәп ташлар идем, явызны... Манда тла рн ы сөйм им. Кагәз чүбе Ник кадалмый шунда. 0 моны... Каюталар буйлап түрә уза, түбәнчелек саклап йөзендә. Паспортларны карый; мин дә сузам кызыл тышлы паспорт үзенә. Бер паспортны ала, башорыи кына, Икенчесен ала, 3
дәшми дә, Арысланлы инглиз паспортына Зур ихтирам белән баш ия. Бай абзыйга тутырып, күзен тегеп, бер туктаусыз ана башорып, ала, әйтик, чәйлек алган кебек, Америкалының паспортын. Карап тора Польша паспортына Афишага баккан кәҗәдәй: «Бу — географик яңалык каян килде?», дигән кебек полиция филе карап тора, калып гаҗәпкә. Күчәп башып бормый, тойгыларын Күрсәтми һәм иренен, акыртып, кулына ала 4
Дания паспортларын һәм һәр төрле шведларныкын. Кинәт, утка пешкән шикелле, Әфәнденең авызы тартышты. Бу - әфәнде кулына алды минем Зур паспортны, кызыл, күн тышлы. Ала, бомба тоткан, керпе тоткан, ике яклы пәке тоткан күк. Кулларына зәһәр агу йоткан ике метр елан суккан күк. Ә ташучы күзен кысты шунда Магнәле генә, 5
бушлай илтергә әйбереңне әзер барын да. Жандарм карый, төпчеп, шымчыга, Шымчы — жандармга. Ирек куйсаң, нинди ләззәт белән Жандарм халкы мнне кисәсе! Чөнкн бит мин урак-чүкеч төшкән Совет паспортының иясе. Бюрократизмны, бүре кебек, чәйнәи ташлар идем, явызны. Мандатларны сөймим. Кагәз чүбе Нигә янмый шунда. Ә моны... 6
Чиксез кыйммәт йөкнең дубликаты итеп Киң чалбардан алам аны мин, Дөнья, \кы, көнлә, — Советлар Союзының гражданы мнн!
ВЛАДИМИР ИЛЬИЧ ЛЕНИН (Поэмадан бер «зек) Бер музейгә әгәр елаучы большевикны куйсаң карарга, Кене буе ачык авызлар карап торыр иде аңарга. Шулай булмый, .моны күрергә мөмкин түгел һпч тә гомергә! Безнең тәнгә паннар кыздырып, йолдыз рәсмен басып көлделәр. Мамонтовлар безне гере көе
баш тиңентен җиргә күмделәр. Паровозның иичьләренә тыгып яндырдылар безне японнар. Авызларга безнең дошманнар кара кургаш эретеп салдылар - — Сүзегездән кире кайтыгыз! дип акырдылар безгә. Әмма без янган бугазлардан: — Яшәсен Коммунизм!— дидек һәммәбез. Егерме икенче январь көнне шушы корыч, тимер дулкыннар саф, саф булып керде биш этажлы Советлар съезды йортына. Утрышалар, көлен карашалар, Хәл ителә төрле вак-төяк. 27 Н 9
Ачар вакыт! Тагын ни көтәләр? Президиум кискән урман төсле Сирәгәеп калды ник кинәт? Нигә күзләр ложадан да кызыл? Калининга кара, ни булган? Ул чак тора басып... Бәхетсезлек? Нинди? Яшьтән күкрәк тыгылган. Әллә улмы? Юк, юк! Чынмы? Өскә түшәм төшә козгын шикелле. Башлар иелгәннәр, Кандилләрдә, сүнә төшеп, утлар селкенде, Чәчәп куйды кирәксез кыңгырау, 10
үзен җиңеп Калинин шунда басты. Әмма яшен яшерәлми, яшь ялтырый сакал очында. Кан чигәгә бәрә, тамырларга! Башны изеп, уйлар тузгыйлар. — Кичә алты сагәт илле минутта иптәш Ленин вафат! — Иөз еллар күрә алмас хәлне күрде бу ел, бу көн калыр, гамле көн булып, гасырларга хәтта тимерләрдән ыңгырашу чыкты сыгылып. Большевиклар үкреп еладылар. Нинди, нинди шомлы 11
авырлык! Үз-үзләрен көчкә сөйрәделәр. Беләсе иде, җитми сабырлык. Кайда ? Ничек? Нигә яшерәләр! Урамнарга табу т шикелле акты бөтен Большой театр. Сөйнсч әкәм-төкәм төсле шуыша. Кайгы J котырып чапты, сикерде. Кояш га юк, боз да күренми, һәммәсен дә газет иләге аша үткән кара кар каплаган. Эшләп торган эшче йөрәген хәбәр тырнап алды. 12
Акылдан, әйтерсең лә, үтте аткан ук; үз өстенә бер стакан яшьне аударган күк булды станок. Күпне күргән, үлем күзләренә әллә ничә тапкыр караган мужик хатыннарга арты белән әйләнде, — тик, юкка: күзен йодрык белән сөрткән җире каралган. Чакма төсле каты кешеләр дә иреннәрен тешли, чак торып, • картлар төсле җпддн балалар, һәм балалар күк елый карт-коры. 13
Җил дөньяга йокысызлык өрә, дөнья, бирелеп чиксез ярсуга, ышаналмый Москва бүлмәсендә зур табутта революциянең улы һәм атасы ятуга. Тәмам, тәмам, тәмам. Кемне генә ышандырыйк! Менә — пыяла... Ә астында аның... Аны Павелецкийдән, У-* байлардан үзе гартын алган шәһәр буйлап, алып киләләр. Әйтерсең лә, урам тоташ яра, әрни, сыкрый. Ьәрбер таш монда 14
Октябрьнең тәүге атакалар яңравыннан бирле Ленинны белә. Байракларның барысында чигеп язган сүзнең һәммәсен ул фикерләп тапкан, ул кушкан. Монда аны һәр башня ишеткән, һәм аның артыннан сугышка, утка ташланырга бар да әзер, һәрбер ршче монда аны белә һәм һәр кайсы үз йөрәге белән авың юлын әзер түшәргә. Хәбәр итеп алдан җиңүне, ул җитәкләде бөек эшләргә, көрәшләргә, — хәзер пролетарий 15
Хуҗа, хаким бетен нәрсәгә. Ленин исмен монда һәр крестьян Иманыннан битәр кадерләп йөрәгенә язган. нигә дисәң, мазлум бабалары кабердә төшләрендә күреп яткан җирне Ленин үзе кушкан аңарга ^Үземнеке» диеп атарга. Кызыл мәйдан асларында яткан коммунарлар гүя дәшәләр: - Сөеклебез! Яшә, бу язмыштан гүзәлерәк язмыш нәрсәгә ? Без йөз тапкыр тагын көрәшеп, әзер 16
тагын гүргә керергә. Могҗизачы чыгып: — Сез үлегез, ул терелер шунда, — диюгә. урам буа кебек ярылыр да ерлап-ерлап кешеләр үлемгә агылырлар иде... Ләкин дә могҗиза юк... аның хакында хыяллану нигә бикәргә... Күз алдында — Ленин, табут һәм дә бокерәйгән бик күп җилкәләр... Кешелекнең иң соңына хәтле Кеше иде Ленин. Алып бар Күтәреп син аны, кешелекнең каты кайгысына янып бар. 17
ЯХШЫ! (Поэмадан езек) Шигырьләр дә, бурычлар да безнең эшнең Мәҗбүр итмәс барсысын да мактап торырга. Мин яртысын сүтәр идем туган илнең, Ә яртысын — теләр идем өр яңадан корырга. Тоташ бизгәгендә гади бу көннәрнең Мин дә чыктым себерергә һәм төзергә. Мни данлыклыйм бүгенгесен түган илнең, 18
Өч кат данлыклыйм мин булачагын аның иртәгә. Яратам мин зурлыкларын безнең планнарның Һәм аларның колачының зур адымга басып барышын. Мин шатланам тыңлап безнең халыкларның Сугышка һәм эшкә бара торган маршын. Күрәм черегәнен чүпнең нинди җирдә; Гади булса кай җир, шул җирләрдә бүген Күреп торам мпн бер сажень тирәнлектән Коммуна йортлары үсеп килгәнлеген. Тиздән бетәр көтеп яту табигатнең 19
Ьерәр потлы моңсу печән кебек, бүләкләрен. Корыла инде тракторга авылларның Катып беткән, корып беткән Йөрәкләре. Маңгай эчләрендә элек зур планнар Яткан булса ярлылыктан тоткарланып, Күтәрелә зәңгәр көндә хәзер алар Тимерләр һәм ташлар булып формаланып. Кешелекнең хезмәттә һәм сугышларда Туган азы шикелле, Т\ган илне ерлыйм ерларымда, Ерлыйм Республикамны! 20
КОЯШ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ (Җәй кене дачада Владимир Маяковскийның башыннан узган искиткеч бер вакыйга). 140 кояш көче белән Кояш баеган чак иде. Вакыт — Эссе июль ае, Бу хәл Дачада иде. Пушкин йөргән таучык тора Акуладан бөкерәеп, Ә түбәндә Өйләр күренә Түбәләрен күтәрен. Авылдан соң Чокыр китә, Шунда кояш юл ала. Бәр көн саен Шул чокырга Кояш кереп югала, 21
Ә иртәнчөк Тагын чыга Нурларын сибәр өчен. Бу хәлгә мин ачуланам — Калмый Түзәрлек көчем. Бер чак шулай Курку качты, Туп-туры карап аңар: «Әй, кояш, дим, Җитәр, Төш! Эсселәнмә син алай! Мпн кычкырдым: «Әрәм тамак! Сине болытлар назлый, Ә монда мин Ял итмичә, Имеш, Плакатлар языйм!» Мин кычкырдым: «Кояш, тукта! Тик йөрү оят сиңа, Эшсез йөрүеңне Ташла да, Чөйгә кер өйдә миңа». 22
Нишләдем мин! Беттеммени! Мин теләдем: Ул килә. Нурлар чәчеп атлый-атлый Кырда Кояш йөгерә. Куркуымны сизмәсен, дип Артка ук Мин чигенәм. Утлы күзен текәп кояш Бакчага ук Сикерә. Тәрәзәдән, Ярыклардан, Ишектән Керә кояш, Тын алып тора да бераз> Көр итеп Әйтә кояш: «Гомеремдә беренче кат Утларым Кайта минем. Синме дәштең? Вареньең куй, Чөйләрең Кайда синең?» 23
Шундый эссе: акыл шаша, 0 күзләрдән яшь тама. «Менә самоварым, кояш, Әйдә утыр» — Дим аңа. Ник кычкырдым! Оялып мин Бер кырыйда утырам. Берәр бәлә тумасын дип Әрни башлыйм, пошынам. Ләкин Елы ну р астында Мин онытам куркуым. Һәм кояшка эндәшем мин, Оялмыйча, Туп-туры. Ансын-монсын сөйлим, Менә Роста бик жафалый, дим. Ә кояш: «Кайгырма, шагыйрь, Хезмәткә өйрән, ди, син. Ә миңа соң бик җиңелме? Бар, Ди, Яктыртып кара! Бер алынгач. 24
Йөрисең шул Нурлар чәчеп дөньяга!» Төнгә шае сөйләштек, Хәер, Төн дә юк иде: Кояш белән дуслангачт ы н Нинди төн булсын ннде. Дус булуны яшермичә, Кул бирәмен кояшка. «Син дә мин...без хәзер икәү — Якын иптәш! — ди кояш та, Әйдә, шагыйрь, Ерлыйк, Эшлик! Соры дөнья яктырсын! Син — шигырь чәч, Ә мин — кояш яктысын!» Кара төннәр, күләгәләр Нур астында бетәләр, Шигырь — Кояш яктылыгы һәммәсен дә күрәләр. Кояш талса, Йокы алып, Кара төн килмәк була, Шул чак чәчәм дә нурымны, Җиргә якты көн туа. 27И. 25
Гомер буе Бер өзлексез Явып торсын нурыбыз! — Кояшның да һәм минем дә Менә шул лозунгыбыз!
ПАРИЖ КОММУНАСЫ КӨНЕ Париж эшчесе кешелек өчен Коммуна төзәргә теләде. Коммунаны җимерде Галифе һәм үлекләр өемен кабергә җирләде. Ату төтене горизонтны күмде, Котырынып буржуйлар ярсыды: Атылган коммунистның күзен зонт белән казыды буржуй хатыны. Дар белән дә, төрмә белән дә 27
батырлар исмен җуя алмас палачлар! Күмелгән орлыклар тишелеп чыкты, җилферди һавада байраклар. Россия үлемнәр, яралар үтәли юл ачты коммуна төзүгә, коммунаны күрер яңадан һәр ил Советлар төзелеше йөзендә.
БЕРЕНЧЕ КОММУНАРЛАР. Ул чорны, аларның исемен, көрәшен белүче аз инде бу көндә, ләкин ул кызыл көн истәлеген эшче йөрәге саклый үзендә. Капиталның яшь бер чорында, трубалар әле тәбәнәк чагында, көрәш байрагын күтәрде алар үзләренең Парижларында. Ярлылар йөрәгенең өмете булып, 3»
котын очырып буржуй халкының, дөнья өстендә беренче тапкыр тере социализмның сүзе балкыды. Буржуйлар жандармы — версальныкылар килгәндә тасма — юл буйлап, симез учлары аркылы алкышка әверелде буржуйлар. Тикшереп тормады алар законны, керешеп тормады бәхәскә-нигә — Коммунаны стенага терәде Французлар Колчагы — Галифе. Таушы тынганмы боларның? Мәңгегә беткәйме, — дин, — болар? — үтерелгәннәр күзенә дамалар 30
Зонтик очларын тыктылар. Коммунаны буржуй тәмләп чәйнәде, байрак белән сөртте ирненнән канны. Безгә тик: «Җиңегез! Җиңегез — я үлегез!» — дигән лозунг калды. Версальныкылар шпор челтерәтеп, кургаш төкереп киткәчтен, тагы елмайды буржуа, безнең Октябрь җиткәнче. Эшчеләр сыйнфы акыллы һәм көчле. Ега алмый безне сүзләр, камчылар. Алар яшәде тик, берничә көн, — Ә без яшәрбез гасырлар.
өйгә Кайтыгыз, сез, уйлар, үзегезгә. Кочаклаш, диңгезнең һәм җанның иң тирән төше. Кем дә кем гел генә ачык булса, Ул, минемчә, бары ахмак кеше. Мин иң начар каютада, — төне буе Аяк белән баш өстемдә тукмаклыйлар. Һәм түшемнең тынычлыгын бозып, Биеп, әрнүле бер көйне такмаклыйлар: 32
«Маркита, Маркита, Маркитам минем, Нигә син, Маркита, Сөймисен мине?..» Маркита соң нигә сөйсен мине?! Миндә хәтта франк га юк. Аны исә (аз гына күз кыссаң), Йөз франкка китерәләр кабинетка ук. Интеллигент, күп акча түгел бит, әйттереп кал әйдә, — Булмаса, пычрак бөдрәңне күпертерсең, Шигырьләр ефәген юллап чигә торган Тегү машинаңны аңарга төртерсең. Пролетарийлар коммунизмга түбәннән киләләр — Шахталар төбеннән, 278. Шнгырыар — 2 33
ураклар һәм сәнәкләр яныннан, — Мин исә сикерәм коммунизмга шигрият күгеннән, Чөнки юк шунсыз һичбер мәхәббәт минем җаныма, Барыбер — үзем китсәм дә, куылган булсам да — Тавышның бакыры карала, сүзнең корычы тутыга. Нигә соң миңа, чит илләр яңгыры астында Ебеп, череп һәм тутыгып ятырга? Ятам менә китеп диңгезләр артына, Машинам частьләре чак кыңа әйләнә ялкаулык белән. Мин үземне исә бәхет эшли торган Совет машинасы дип беләм. Теләмим, һәр кемнең 34
авыр хезмәттән соң, Мине, кыр чәчәге кебек йолкып китүен. Телим, миңа еллык задание биргәндә Госпланның бәхәсләр өстендә тирләп бетүен. Телим, вакыт комиссарының мин Минем янда басып торуын, Уйларымны минем күзәтеп, Бер туктаусыз прикза бирүен. Телим, йөрәгемнең мәхәббәтне Белгечләр ставкасы белән алуын, Телим, эш бетүгә завкомның да Авызыма йозак салуын. Телим, кешеләрнең каләмемне 2* 35
штык белән, Чуен белән, корыч кою белән тиңләвен, Телим, шигырьләр турында Политбюродан Сталинның доклад сөйләвен. «Шулай... югарыга күтәрелдек без Җир астыннан, ршчеләр торган куышлардан, дип. Республикалар Союзында шигырьләрне аңлау Югарырак тора сугышка кадәрге нормалардан...» дип.
ИҢ ЯХШЫ ШИГЫРЬ Аудитория сораулар яудыра, уйга калдыра, янәсе. «Иптәш Маяковский, укыгызчы безгә, үзегезнең иң яхшы әсәрне». Өстәлгә таянып уйланам: Кайсы шигырьне өстен санарга? Әгәр монсын укысам... Әллә тегесен укыйммы аларга? Мин шулай шигырьләр сайлыйм, 37
а тын зал көтеп утыра. Эшчеләр газетасы секретаре килде дә әйтте минем колакка тын гына... Мин шунда шигырьне бер читкә ташлап, бар аваз белән кычкырдым залга: «Иптәшләр! Кантон эшчеләре гаскәре Шанхайны алган!». Әйтерсең учларда калай уалар, көчәйгәннән-көчәя алкышлар. Биш минут, ун минут, унбиш минут кул чапты Ярослау. Чакрымнарны, гүя, өермә каплый, Чемберленнар нотасын җаваплап, 38
Шанхайга җитә һәм корыч танавын чигерә Шанхайдан кораблар. Шагыйрьлекнең иң яхшы даныннан, һәм епшек шигырьләрнең барыннан Гади бер газета фактын артык күрәм, кайчан аиы шулай алкышлый Ярослау. Эшчеләр сыйнфының бердәмлегеннән дә көчлерәк берлек бармы соң! Алкышла, Ярослауның тукучы эшчесе таныш түгел туганыңны — Кытай ярлысын!
ТЕРӘК Иптәш Попов чак-чак станоктан түгел, Чак-чак кына түгел сукадан. хәтта партиец, куркып беткән тик ул, Коры тавыш белән сукрана: «Газетаны ачсаң — тәнкыйт талган, Селкетәләр бөтен нәрсәне. Пешерәләр. Кемне? фамилияләр күреп, Үрә тора хәтта чәчләрең. 40
Бу бит — җимерү, астан казып керү... Б^1т дуамал тәнкыйт ярамый. Алар исә, тәнкыйтли бирәләр Дәрәҗәңә, чиныңа, стажыңа, хезмәтеңә карамый. Түбәннән тәнкыйтләү — агу бит ул. Югарыдан төнкыйт — вәт дару! Ярыймы соң, тәнкыйтче итәргә Түбәндәгеләрнең ни барын?! Начарлыгыбызны һаман сөйлибез бит, Газетада тагын хурлыйлар. Ялгышканмын икән... трестта бит Аның өчен ревкомиссия бар. 41
Бик мөмкин бит терәкләргә кагылмыйча гына, Тик үз кешеләрне җыярга, Һәм чакрып әйтергә: — Иптәш Попов, Син ... нит инде... акрынырак маташ... дияргә. Ябыштылар күңел болгатканчы, костырганчы, Күпертәләр җыен вак-төякләрең, Иптәшләр, какшатуы моның бик мөмкин бит Дәүләтебезнең терәкләрен.— / Шунда ачы тавыш белән акырынды: — Кемне әле тәнкыйт итәләр? Кичә — Ивановны, бүген — мине, Ә иртәгә — Совнаркомга алар җитәрләр!». 42
Иптәш Попов, шыңшыма син бер дә: Җимерү дигәннәрең \ ялган һәммәсе дә Туры тәнкыйт һич тә чигенмичә бозыклыкны киссен Менә шуңар, һәр кешене, чакруыбыз безнең, һәм бу менә — иң яхшы шаһите Безнең чисталыгыбызның, безнең көчебезнең.
БӨТЕН ТАВЫШ БЕЛӘН (Поэмадан өзек) Хөрмәтле иптәш токымнар! Актарсагыз әгәр берәр сез Безнең көннең каткан чүп-чарларын, Өйрәнсәгез караңгы якларын, — Бәлки шунда минем турымда да сорарсыз. Галимегез турар сораулар өемен Зур белгечлек белән ышанып: Торган, диәр, шундый 44
кайнар шагыйрь, Кайнамаган суның явы? дошманы. Алып ташлагыз сез, профессор, Велосипед кебек күзлекне! Күрсәтмәкче булам үзем сөйләп, Үзем торган чорны, . үземне. Су ташучы, ассенизатор мин. Чакрып алынып революция тарафыннан, Мин фронтка киттем капризлы хатынның — Поэзиянең чәчәкләр бакчасыннан. Үзе утыртты ул сөекле бакчасын; Кызы, суы, дачасы һәм тынлыгы шунда. Ерлады ул аннан: 45
— Үзем утырттым, дип бу бакчаны, Сибәмен, дип, үзем суын да! Шигырь сибә кайсы лейка белән, Авыз белән бөрки кайберсе, — Бөдрә чәчле Метрейкалар, акыллы баш Көдрейкалар, Кемнәр алар? Ансын җен белсен! Бәреп керә торган нәрсәләргә Куеп булмый бит ул карантин — Стена артыннан мандолина яңрый: «Тара-тина, тара-тина, т-е-нн...». Бакчаларда әгәр шундый розалардан Сиңа һәйкәл торса, бик шәп түгел ич, — Шундый бакчаларда, кайда туберкулез какыра, 46
Кайда яши фахишә, хулиган һәм сифилис. Сыланды тешемә агитпроп, Миңа доходлырак романслар язарга иде, — Ә мин ерларымның бугазына торып, Үз-үземне бастыра килдем. Тыңлагыз сез, иптәш токымнар, Агитаторны, акручы-башлыкны. Җанлы кеше кебек, җанлылар белән сөйләшеп, Таушым белән шигырь ташкыннарын басып, Атлармын мин лирик томнар аркылы: Килермен мин ерак коммунизм көннәренә, Ләкин 47
есенннче — ер батыры булып бармамын. Гасырлар, шагыйрьләр, хөкүмәтләр аша Барып җитәр минем ерларым. Алар амур-лира авындагы Уклар кебек булып бармаслар, Нумизматка җиткән биш тиенлек, Яки үлгән йолдызларның нуры килеп җиткән кебек булмаслар- Шигырьләрем еллар калынлыгын Зур көч беләп җимреп үтәрләр, Рим коллары салган водопровод Безнең көнгә килеп җиткән кебек, Авыр, салмак, күренә торган булып җитәрләр. Китап курганында шигырь юлларының Тимер кисәкләрен тапсагыз, Иске 48
ләкин дәһшәтле коралдай, Хөрмәт белән алып капшагыз. Колакларны йомшак сүзләр белән Иркәләргә кызыкмадым мин. Бөдрә чәчле кызлар колагын да Ярым ятсыз сүзләр белән кызартмадым мин. Китап битләремдә тезелеп торган Гаскәрләрне парадга тезеп, Шигырьләрем юлларыннан торган Фронт буйлап барам мин узып: .Шигырьләрем авыр кургашындай, Үлемгә дә, үлмәслек данга да хәзер торалар. Поэмалар, пушкаларның көпшәләре кебек, Ут ачарга хәзерләнеп, тынганнар: Минем коралларның 4в
иң яраткан төре — Үткен сүзләр кавалериясе — Ыргылырга тора югары күтәреп Рифмаларның очлы сөңгесен. Баштан-аяк коралланып беткән, Егерме ел җиңүләрне үткән Шушы гаскәремнең барын да, Соңгы бптенәчә бирәм сиңа — Планетаның пролетарына! Эшчеләрнең, зур сыйныфның дошманнары Күптәнге һәм явыз дошман алар миңа да. Без ташландык кызыл байраклар астына Ачлы-туклы хезмәт белән үткән авыр елларда. һәрбер томын ачтык без Марксның Өебездә тәрәз капкачларын ачкан шикелле, 50
Тик аңладык укымыйчан да без Нинди сафта торып сугышырга икәнне. Диалектиканы без Гегельдән өйрәнмәдек, Ул сугышлар тавышы белән бәреп керде безнең ерларга, Буржуйлардан кайчандыр без качкан кебек, Пулялар аегында буржуйлар да бездән шылганда. Мескен тол хатындай, күмү марышында Даһилар артыннан барсын дан, — Ә син, шигрем, рядовой кебек үл, Безнең исемсезләр үлгән кебек штормнарда. Төкерәм мин мәрмәр лайласына, бронзалар авырлыгына. Килешербез дан хакында без үз кеше бит, — 51
Булсын безгә әнә сугышлар белән төзелгән Социализм — уртак памятник. Сүзлекләрнең әгәр калкавычларын сез Тикшерсәгез табып, токымнар: Гомер елгасыннан «туберкулез», «фахишәлек», «Блокада» кебек сүзләр калкырлар. Сезнең өчен, сәламәтләр өчен, Һәм җитезләр өчен мин бүген Плакатның кытыршы теле белән Ялап йөрдем чахоткалар төкреген. Елларның койрыгы охшатыр бер мине Койрыклы һәм казып табыла торган җанварга, 32
Иптәш тормыш, ашыгыйк бишьеллыклар белән Көннәрнең калдыгын тизрәк атларга. Җыймадым мин юллар белән бер сум акча, Мебельчеләр өйгә мебельләр дә китреп бирмиләр. Яңа юган бер күлмәктән башка, Кирәк түгел миңа берни дә: Барырмын мин партияле томнарымны алып, Киләчәк һәм якты көннәр Цекакасына, Һәм аларны большевистик партбилет күк итеп Күтәрермен комсыз һәм өтелгән шигри бандаларның «стенә.
ЛИТЕЙЩИК ИВАН КОЗЫРЕВНЫҢ ЯҢА КВАРТИРАГА КҮЧҮЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘГӘННӘРЕ Мин — пролетарий үзем. Яхшы белә халык. Ничек тусам, шулай яши идем мин: Эшчеләрнең торак ширкәтеннән алып, Яңа квартирага күчеп килдем мпн. Биеклеге — болай! Ә киңлеге — болай! Саф Һавалы, якты, бик шәп елысы. Бөтен җире һәйбәт. Барыннан да болай, Бик охшады миңа 54
менә монысы: Айның нурыннан да ул үзе агырак, Әкияттәге җирдән бик күп унайлырак. Сөйләп бетреп булмас монда һәммәсен... Мин сөйләргә телим — ванна бүлмәсен. Бер кранда суы үтә салкын аның. Тотарлык та түгел икенче кранын. Салкын суы белән мөмкин чәч юарга, Ә кайнары белән тирне кырып ал. «Кай.» дигән сүз язган беренче кранга, Икенче кранга: «сал.» Асылырлык булып арый кайтсаң өйгә, Ямь юк аш һәм чәйнең быгырдавыннан. Акчарлактай чумсаң, 55
хәтта үлгәннәр дә Көләр иде суның кытыклавыннан. Гүя социализмга килгәнсең кунакка! Шундый рәхәтлектән кысыла тын да. Чалбарны — элгечкә, күлмәкне — кадакка, Сабыныңны — кулга һәм... бултыйх шунда! Бик озак юынып утырасың анда. Теләгәнчә утыр, теләмәсәң — хуп! Әйтерсең лә Волга һәм җөй синең янда — Пароходлар белән балык кына юк. Булса да тәнеңдә ун ел яткан керең, Юкә кабыгыдай төшә суелып, Агач кайрысы күк кубып төшә корым, 56
Тамам бит, налатеи, бета юылып. Парланасың шунда, жарланасың тамам! Тартасың аннары бер санны шуннан. (лшең өскә шунда салкын нңгыр тама Тпшекле-тишекле тимер болыттан. Шул кадар иркәли душ дигәнең сине! Нәрсәгә эч пошсын шундый чагында: Колакларны уа, сыйпалый чәчеңне, Арка буйлап ага аннан тагын да. Ерткыч кебек йонтач сөлге белән аннан Корытасың суны юеш тәнеңнән, /Каеп куйган тагын буялмаска табан, Бөкедән ясалган шундый бер идән. Утырткан көзгедән карый-карый үзең, 57
Чиста гына аннан күлмәк киясең, һәм уйлыйсың шунда: — Нинди яхшы безнең Совет властебез, — диясең.
КЕМ БУЛЫРГА? (Ирекле тәрҗемв) Мин үсәм һаман. Миңа Озакламый унҗиде. Кайда ршлим, нинди эш Яхшырак булыр иде? Балтачы, столярлар Кирәкле һөнәрчеләр. Өстәл ясау җиңелме? Җиңел түгел, билгеле: Бүрәнәне аласың, Такта итеп ярасың. Ялпак озын бу такта Кыстырыла верстакка, Пычкы белән киселә, Пычкы яна эсседән. Шомарткычны алгач, эш тә Икенче төрле була: Такта өсте ботаклардан Шомартыла, кырыла. 59
Йомычкалар уйныйлар, Шомарткычны чолгыйлар. Йомры шар кирәк булса, Ник аптырап торырга? Токарьный станокка Салырга да кырырга. Кырын тор һәм ясап тор Тартмадыр я аяктыр, Урындыктыр, өстәлдер Ясарбыз без, карап тор! Столярлек — яхшы эш, Инженерлык — шәбрәк. Порт салырга телим мин. Кем өйрәтә, я өйрәт! Нинди йортны теләсәм, Шундый йортның планын Сокланырлык шәп итеп, Мин кагәзгә сызармын. Менә бусы йорт алды. Фасад дип ул атала, Вусы — ванна, бусы — бакча, Гөлләр үсә бакчада. План әзер, эш юлда Иөз төрле эш мең кулга. Баскыч, такта, бүрәнә Үсеп, күккә терәлә. Эш авыр булса әгәр Лебедка бар ярдәмгә: 60
Очырып йөртә сайгакны Чөйгән кебек таякны; Пичтә янган кирпечне Күчереп йөртә — бик көчле. Калай каплый түбәне Һәм йорт әзер: түбәле. Порт зур, иркен, йорт тора Тирә-якта бер кебек, Анда яши егетләр Эшләп, көлеп, гөр килеп. Инженер булу яхшы. Доктор булу — шәбрәк. Балаларны дәваларга Кем өйрәтә, и өйрәт! Балаларны дәвалыйм. Эшнең кайсы файдалы? Мин килермен Полягә, Мин килермен Петягә, Мин әйтермен: «Саумы сез, Кемнәр аурып интегә? Кемнәр туймый саулыкка. Кемнең эче авырта»? Күзлек киеп карармын Тел очларын аларның. «Мәгез, култык астына Градусник куегыз», Сөенешеп, балалар Ачып тора куенын. 61
«Яхшы булыр — порошокны Бөтен көе йотсагыз, Яхшы булмас — бу даруны Эчмичә, йөз чытсагыз. Сезнең эчкә компресс Куеп китәргә кирәк, Сезгә урныгызга ятып, Бәү-бәү итәргә кирәк. Мин кушканны тыңласагыз, Саулыгыгыз табылыр, Туйга хәтле һәммәгез да, һәммәгез дә савыгыр». Доктор булу бик яхшы, Эшче булу — шәбрәк, Эшче буласым килә, Кем өйрәтә, я өйрәт! Гудок дәшә, тор, өйдә, Без киләбез заводка, Халык анда бик күмәк, Йөздән артык халык бар. Авыр булса берәүгә Без эшлибез бергәләп, Каты тимер кңсәген Кайчы белән кисәбез, Авыр йөктән качмыйбыз, Кран белән ташыйбыз. Пар чүкече бәргәндә Рельсе бөгелә үләндәй. $2
Кургашларны эретәбез, Машинаны йөртәбез* һәр кешенең хезмәте Безнең өчен кыйммәтле. Мин гайкалар игимен, Син ясыйсың шөребен. Болар бары да җыела Кушу-теркәү цехына. Болтлар, сез һәрберегез Урныгызга керегез! Кисәкләрне җыйыйк без, Гигант ясап куйыйк без. Анда төтен, Монда күкри, Йортның бөтен Җире тетри. Килеп чыга шуннан соң Менә дигән паровоз. Алып китә утыртып, Әммә җитез барабыз. Эшче булу бик яхшы, Трамвайда шәбрәк, Мин кондуктор булыр идем, Кем өйрәтә, я өйрәт!
Күн сумкалар тагалар да Кондукторлар баралар, Көннәр буе трамвайда Рәхәтләнеп чабалар. «Балалар һәм олылар, Мәгез, билет алыгыз! Билетларым күн төсле. Яшел, кызыл, күк төсле!» Рельс буйлап барабыз, Рельс бетте, чыгабыз: Урман, болын, Утыр да елын! Кондуктор булу яхшы. Шофер булу — шәбрәк. Шофер булып китәр идем, Кем өйрәгә, я өйрәт! Фырлый җитез машина, Очып тора, ашкына. Яхшы шофер бит үзем, Шундый өлгер, җитезмен! Кая сезне илтергә, Әйтегез сез тик миңа, Рельсләрсез һәммәгезне Илтеп куйыйм йортына. Шудыртабыз’. Боргы кулда — Сызгыртабыз: « — Торма юлда!» 64
Шофер булу — бик яхшы, Очучылык — шәбрәк. Мин очучы булыр идем. Кем өйрәтә, я өйрәт! Бакка бензин тутырам. Пропеллерга тотынам, Аны ходга салып мин, Кушам: «Әйдә, алып мен! Әйдә тизрәк, әйдә шәп, Кошлар белән янәшә!» Исем китми аз гына Яңгырына, бозына, Бирешми Һәм курыкмый, Кичеп чыгам болытны. А кчарлактай атлыгам, Зәңгәр диңгез артына. Бернигә дә карамый Сикереп үтәм тауларны. «Әйдә, мотор, алга оч, Йолдызларга, айга оч, Йолдыз белән ай ерак, дин Торма бер дә аптырап». Очучылык — бик яхшы. Ә матрослык — шәбрәк. Матрос булып китәр идем, Кем өйрәтә, я өйрәт! Тасма таккан бүркемә. Күлмәгемдә якорьләр. Шигырьләр «3 65
Дәрья гизәр, өрекмәс Океандагы батырлар. Сез, дулкыннар, чабышмагыз, Без йөрибез төз карап, Реяларда, мачталарда Циркачлардан остарак. Ачы буран, каты җил, Каршы торма, ишет син, Көньяк котыпны ачарбыз. Төньякныкын — һич шиксез- Бу китапны актар да Үз белгәнчә файдалан, һәммә 0Ш тә бик яхшы, Теләгәнең сайлап ал.
НӘРСӘ ЯХШЫ, НӘРСӘ НАЧАР. Бер бик нәп-нәнн малай сорады әтисеннән: — Нәрсәне, әти, начар, нәрсәне яхшы диләр? Мин сездән сөр яшермим, — тыңлагыз, бәләкәйләр, — шул әтинең җавабын мин менә сезгә әйтәм: Җил-давыл иссә улап, яуса бозлар дан та доп, тышта уйнап йөрергә бу инде начар вакыт, 67 .4»
Яңгыр угә да китә, ялтырап кояш чыга. Шул менә Зурларга да, сезгә дә яхшы 6v.ia. Әгәр дә бер баланың бнт-кулы каткан булса, исәнлек-саулыкка бу бик инде начар була. Дус курсә әгәр бала порошокны. сабынны, менә шул була инде бик яхшы һәм акыллы. Кыйнаса усал малай, нәни бала-чаганы.
китапка да кертмим мин андый усал баланы. Бер малай бар, ул әйтә: — Тимә, бәлакәйләргә!— мондый бала. билгеле, бик яхшы була инде. Гунны ярса, китапны ерткаласа бер бала, — Бу начар малай, — диләр октябрятлар дә аңа. Бер бала бар, ярата укырга да язарга, — Бу бала яхшы икән! — диләр зурлар анарга,. §9
Берәр нәни әгәр дә каргадан да шүрләсә, ул куркакны әйтәләр: — Начар икән бу нәрсә! Бер нәни бар курыкмый каргадан да каздан да. Ул әле дә бик яхшы, яхшы булыр алда да. Бер бала былчыракта буялып уйнап йөри. Мондый баланы һичкем — Бу бала яхшы, — дими. Бер бала бар өс-башын үзе чисталый ала. Ул үзе бик бәләкәй, шулай да яхшы бала. 70
Бәләкәй чакта бала начарлык эшләп йөрсә, Ул кеше булып түгел, ә дуңгыз булып үсә. Колак салды да малай әтисенең сүзенә, — Мин дә яхшы булам! — дип, сүз бирде ул үзенә.
ПРОГУЛКИН ВЛАС - ЯЛКАУ ҺӘМ БУШ-БАШ. Прогулкпн Влас — иркә малай ул. Йокларга ятса, журнал ала \л. Жу риалда - анда бнк кызык бар да. — Укып чыгам, — ди, — хет шартласам да! Әткәсе дә бар, әнкәсе дә бар, йоклата алмын ләкин һич алар. Йоклап китә ул тик тан алдында, Башка балалар торган чагында. Башка балалар инде чәй эчә, 72
Аны уятсаң, ябынарак тешә. Мәктәпкә китә башкалар анда, Ә ул маташа кран янында. Мәктәптә, диеп, йокы басмасын, Юа борынын, чылата башын. Ашамый-рчми чыгып китә ул, Арган гәүдәсен көчкә тота ул. Бераз бара да, туктый ул шунда: Вывеска күрә бер магазинда. Нигә бирелгән белем аңарга! Кирәк бит моны укып карарга! Бик озак карый ул вывескага, — «Куафер Симон» дигән сүз чыга. Кирегә укый аны шунда ук; 73
Алай укыла: « Ном ис рефау к». Уйлан торгачтан бер биш минутлап, Тагын алгарак китә ул атлан. Өченче катта шунда ул күрә: «ТЭЖЭ” дигән бер вывеска тора. Укын китә дә, бер оч минутлап Витрина каран тора ул туктан. Җитә ул шулай мәктәпкә барын, Ләкин килгән ул шактый соңгарып. Бикләнгән ишек күренә Влаека,— Керә алмый ул инде класска! Керсәм дә, чыкмас бернинди эш, — ди. «Уйныйм булмаса, акча чнеш» — ди. Берәр тиенләп отты|»а бишне, 74
Калдырмый ләкин бу хәлдә эшне... Кыскасы, сизми ул шулай кыдыи, Нч сагәт вакыт киткәнне узын. Мондый чакта соң нихәл итәргә? Нәтиҗә ачык: кайтып китәргә! Чыраен сыта күрсеннәр, дней, Әтн-әниләр, күршеләр, диеп. — Балам, — ди алар, — ни булды сиңа? Баш авыртуы килде, ди, миңа. Авырта минём башым шул чаклы. Кайтып киттем мин ташлан сабакны. Хат языгыз, ди, укытучыга, Шулай газаплан йончыту чыга. Мәктәпкә илтә хатны ул үзе. 75
Шуннан бнк озак күренми эзе. Кыскасы, үсә шул хәлдә Влас, Булын кала ул ялкау һәм буш-баш. Белеме аның шул кадәр азга, Аны һич кайда алмыйлар вузга. Шунда заводга көчкә генә ул, Кара бер эшче булын керә ул. Заводда да ул һаман бер төсле, Дәвам иттерә шундый ук эшне: Башкалар эшли гөр килеп, ә ул Ясый да тора һаман прогул. Кыскасы, шулай бер ай узгачтан, Прогул өчен сөрелә заводдан. Кайгыдан Влас пивнойда ята, 7в
Төпсез кружкада мыек чылата. Дуңгыз күк ауный койма буенда, Буялып, кагып, ята ул шунда. Ә сез, балалар, алай булмагыз. Мәктәпкә йөреп. дәрес тыңлагыз. Китаплар белән коралланыгыз! Акылны алга алып барыгыз. Тпк мәктәп кенә, — тотыгыз истә, — Шатлыклы көнгә кешене илтә.
э Ч т Ә Л Е К Сонет паспорты турында шигырь ^.Фәгәигәрҗсмәсе 3- Владимир Ильич Ленин шоэмадан озек) 3. Фгһзи . тәрҗемәсе . . . • , 8 Яхшы (поэмадан езек) <). Исхак тара;. . . 18 Кояш белән еөйләшү. Г. Кутуй » , . 21 Париж коммунасы коне 27 Веренче коммунарлар 29 Нигә. Исхак. » . . 32 Иң яхшы шигырь 37 Терәк, г) Исхак. » . . 40 Битен тавыш белән (поэмадай озек) г>. Исхак» . . 44 Литейщик Иван Козыревның яңа кнарти- .... рага күчүе турында сөйләгәннәре Ә. Исхак » . . 54 Кем булырга? '<). Фзизи. » . . 59 Нәрсә яхшы, нәрсә начар 67 Ирогулкин Влас — ялкау һәм буш-баш <). Исхак тәрҗемәсе 77
Бәясе 1 сум 85 тиен