Текст
                    ИбраҺим Салахов
КОЛЫМА
ХИКӘЯЛӘРЕ


ИбраҺим Салахов КОЛЫМА ХИКӘЯЛӘРЕ ФАҖИГА-ХРОНИКА КАЗАН ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ 1989
ББК 84 (2Р-Тат)-4 С16 Салахов И. Н. С16 Колыма хикәяләре. Фаҗига-хроника. Аяз Гыйлә- җев кереш сүзе.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1989.— 255 бит+ 1 рәс. + 3 илл. Әсәрдә шәхес культы елларында кулга алынып гаепсез хөкем ителгән кешеләрнең авыр тормышы, фаҗигале язмышы сурәтләнә. 4702510000—096 С М132(03)—89 8|~89 ББК 84(2Р-Гат)-4 ISBN 5—298—00277—3 © Татарстан китап нәшрияты, 1989
ҖАН АВАЗЫ Ибраһим Салаховның «Казан утлары» журналында (1988 ел, 4— 6 саннар) «Тайгак кичү» исеме белән басылган һәм киң катлау укучы¬ лар тарафыннан хуплап каршыланган әлеге әсәре, авторның йөз аклы¬ гы булу белән бергә, татар халкының горурлыгы да, казанышы да. Утыз җиденче, аннан соңгырак елларда Сталинның үлем чалгысы та¬ тар мәдәнияте, әдәбияты вәкилләрен дә кыеп үтә. Күпме асыл ирләр, революция солдатлары һәлак була. Культ корбаны булган язучыларны санап бетерерлек түгел, аларның исемнәре торган саен, яшәгән саен якты нур белән өртелә бара. Ибраһим Салахов — шул якты төркем¬ нән исән калган бердәнбер олпат аксакалыбыз. Үзе яшәгән заманны аңларга тырышып, үзе күргән вакыйгаларга гадел бәя биреп, үзенең юлдашларына бөек һәйкәл корып шушы әсәрен иҗат иткән. Эчтәлеге белән гаять үзенчәлекле, документаль төгәллек белән язылган бу әсәр — Сталин чорының роман-хроникасы да, илебез халыкларының тирән фаҗигасе дә ул. Шуның белән бергә, бик күп миллионнар ара¬ сыннан могҗиза белән генә исән калган Ибраһим ага Салаховның ауан авазы да. Бу китап сез моңарчы укыганнарның берсенә дә охшамаган. Иб¬ раһим Салахов шактый гомерен шушы әсәрне язуга багышлаган. Ав¬ тор үзе бу әсәрен бер сүз белән генә «Фаҗига» дип атау ягында тора. Болай дип атау гадел, дөрес бәя! Мәгәр бу шомлы сүз генә әсәрнең бөтен тукымасын, бәян ителгән гадәттән тыш вакыйгаларны үзенә сыйдырып бетерә алмый. Әсәр формасы белән дә, эчтәлеге белән дә моңарчы без белгән әдәби калыпларга сыймый, аңа үзгә бәя, яңа үл¬ чәү кирәк... Белорус язучысы Василь Быков бервакыт: «Рус һәм башка әдә¬ биятларда моңарчы басыла алмаган, заманыбызның каршылыклы чо¬ рын реалистик тасвирлаган әсәрләр дөнья күрә башлагач, сөрсегән обы- вательләребездән берәү: «Шөкер, безнең әдәбиятта сандыкта качып яткан әсәрләребез юк!»—дип чыгыш ясады»,— дип, йөрәк әрнүен ур¬ таклашкан иде. Милләтебезнең кайбер «акыл ияләре» арасыннан да, ашыгып-ашыгып: «Татарда кайчандыр язылып, басылмый калган әсәр¬ ләр юк!»—дип белдерүчеләр булмады түгел, булды. Әмма татар әдип¬ ләренең учагында ут сүнмәгән икән. Кайберәүләр әзер лозунгларга ил' люстрацияләр язып, чин-дәрәҗәләр, бүләкләр алырга ашкынып, ком¬ сызланып, заманның зарарлы кешеләренә яраклашырга тырышып ал 5
буяуга манылган ялган әсәрләрне бер-бер артлы бастыра торганда, кемдер намус кушканны эшләгән: басылмасын белгән хәлдә, өметсез- леккә бирелмәгән, иҗат иткән, үз сүзен әйтеп калдырырга тырышкан. Шунын иц гыйбрәтле, иң уңышлы мисалы — Ибраһим Салаховның әлеге китабы. Әсәрдә канлы тиран Сталин үзе күренми. Әсәр дәвамында хаксыз рәвештә җәбер-җәфаларга дучар ителгән бәхетсезләр аның исемен өмет белән яд итәләр. Ул чорның иң тирән каршылыгы да шунда инде әнә! Сталин әсәрдә үзе күренмәсә дә, күзәтүчән, ачык зиһенле Ибраһим Са¬ лахов аның портретын төгәл вакыйгалар белән ачып бирә алган. Сугышка кадәр укылган бер китап хәтеремә үтә нык сеңеп кал¬ ган. Атаклы немец антифашисты Вилли Бредельның «Сыналу» дип исемләнгән романы иде ул. Кеше рухын сыту, изү остасы, палач Гит¬ лер үзенә каршы чыккан коммунистлардан үч ала, күпсанлы гаепсез¬ ләр белән рәттән, асылда, үз дошманнарын җәзалый, кыра. Сталин, үзен Ленинның дәвамчысы дип игълан итеп, иң беренче нәүбәттә Ленин гвардиясен, революциянең тугры солдатларын, Совет властеның аңлы, алдынгы вәкилләрен дулкын-дулкын кисеп, таптап үтә, нәсел- токымнарын харап итә, аларның балаларын, туганнарын, танышларын, хезмәттәшләрен тормыштан алып ташлый. Мең һәм миллионлаган кө¬ рәшчеләрне эзсез юк итә. Дөрес, бу фактларны, бу тарихи дөреслекне ул чакта күпләр бө¬ тен тулылыгы белән аңлап бетерә алмаган. Сталин режимының канлы нәтиҗәләрен без партиянең XX съездыннан соң гына күз алдына ки¬ терә башладык. Шулай да бу әсәр тарихи дөреслеге, чынлыгы белән шушы характердагы әсәрләр арасында аерым бер урын тота, чөнки аның авторы үзе күргәннәрне, үзе татыганнарны, үзе кичергәннәрне яза. Бу әсәрдә татар халкының бик күп газиз балалары якты сүз бе¬ лән телгә алына: Хәсән Туфан, Мохтар Мутин, Сөббух Рафиков... Тагын бик күп, бик күп язмышлар, кыска-кыска гына эпизодларда кү¬ ренеп китсәләр дә, хәтердә уелып калырлык дәрәҗәдә язылганнар. Төрле катлау, төрле милләт вәкилләре иң авыр елларда да, иң читен юлларда да горур башларын түбән имиләр, сатмыйлар, сатылмыйлар, хыянәткә бармыйлар, туганнарча бср-берсен олылап, бер-берсенә рух өстәп, чын патриотларча төрмә-каторга сиратын кичәләр. Әсәрнең һәр сәхифәсеннән, һәр юлыннан батырлык, кыюлык, гаделлек бөркелеп тора. КПССның XIX Бөтенсоюз конференциясендә Ватаныбыз башка» ласы Мәскәүдә хаксызга җәзаланган ил уллары хөрмәтенә һәйкәл са» лырга дигән карар кабул ителде. Ибраһим ага Салахов үзенең әлеге китабы белән шул мәгърур һәйкәлнең нигез ташын салучыларның бер¬ се булып саналачак. Аяз Гыйла^еа
Тыштан солдат, Ә эченнән җәллад, Йөрәгендә агу һәм мәкер; Ул йөрәкне күрсә, Нерон чиркәнер, Торквемадо кәфенен бөркәнер. Юл башы 1 Институтның тулай торагыннан чыкканда, таң атып, кояш инде күтәрелә дә башлаган иде. Гадәттә мондый көзге иртәләрдә Казан өстенә Иделне каплаган куе томан сарыла, көн җылынып беткәнче шәһәр шуннан арына алмый — ак чыбылдык астында кала иде. Бүген ул томан да юк — күк йөзе күм-күк. Көнчыгыш¬ тан көлтә-көлтә алтын нурлар сибелә. Көн җылы, матур булыр, ахрысы. Иртәнге салкын һәм дымсулык, мөгаен, кичәге яңгырның сулышы гынадыр. Гаҗәп! Югыйсә инде «әбиләр чуагы» узганга да айдан артык. Бүген октябрь¬ нең егерме бише бит инде. Бәйрәмгә дә ерак калмады — ике атнадан да ким. Быелгы бәйрәм аеруча тантаналы, күңелле булыр — Бөек Октябрьгә егерме яшь тулачак. Безнең институт колоннасын бәйрәм демонстрациясенә алып чыгуны ректор быел да миңа тапшырды. Ни генә әйтмә — командир кисәге бит мин. Институтка килеп кергәндә шинель петлицаларымда чия кызыл өчпочмак¬ 7
лар яна иде... Әле дә өстән хәрби мундир төшми. Ләкин студентларның әзерлеге ташкүлчим, нибары ике тапкыр жыелдык — саф дигәннең исе дә юк, сыер көтүе кебек, беребез алда, икенчебез артта. Бигрәк тә кызлар шырык- шырык көлеп теңкәгә тия. Кычкыра-кычкыра тамагым карлыгып бетте. Ай-Һай, бу хәтле дә йөгәнсез булыр икән хатын-кыз дигән халык! Дөресен әйткәндә, әле кайсы факультет артыннан кай¬ сы барасы да ачыкланмаган. Беренче җыелуда тарих фа¬ культеты алда иде. Икенчесендә, маршировка вакытын¬ да, ректор минем планны бозды да ташлады. «Алдан био¬ фак барсын. Анда кызлар күп, чәчәкләр белән чыгар¬ лар»,— дип, бер көтү йөгәнсез кызны колоннаның алды¬ на бастырды. Ачуымнан шартларга җитештем, чак-чак кына ректорны сүгеп ташламадым — тешләремне кысып калдым. Ә менә кичә төнлә үзен, ректорны әйтәм, кулга алган¬ нар, халык дошманы булган, ди. Кем белә, булса булган¬ дыр, революциягә хәтле чит илдә укып кайткан зыялы бит. Болай үзе бик Совет яклы булып сөйли иде. Кем әйтмеш¬ ли, кеше карбыз түгел, эчеп ярып карап булмый. Безне¬ келәр юкка, бер дә тикмәгә кулга алмаслар... — Борыл, уңга! Кырыс әмер уйларымны бүлдерде. Мин ялгыз гына түгел, өчәү барабыз икән ләбаса. Толстой тыкрыгыннан борылып — безнең тулай торак шушында — Карл Маркс урамына чыктык. Монда буп- буш, машиналар да күренми. Әле трамвайлар да шолдыр- гөлдер йөри башламаган. Кала өчен сәер бер тынлык. Асфальт түшәлгән киң урамның ике ягы буйлап тезелгән өчәр, дүртәр катлы ташпулатларның тәрәзәләрендә — пәр¬ дәләр. йоклыйлар. Иртәнге тәмле төшләрен күрә-күрә йок¬ лыйлар булыр бу йортлардагы казандылар. — Шарт-шорт! — Шарт-шорт! Эңгер-меңгердә йокымсырап торган урам сискәнеп- сискәнеп безнең өч пар дагалы итекләрнең шакылдавың кабатлый. — Шарт-шорт! — Шарт-шорт! Уң ягымдагы опервәкил (ул үзен шулай таныштырды) буйга миннән аз гына калку, гәүдәгә дә тулырак. Күкрәге киерелеп алга чыккан. Башы югары күтәрелгән — парад¬ та Мавзолей яныннан узамыни. Бик тырышып кырынган булуына да карамастан, сакал мыеклары күгәреп тора. 8
Борыны — бөкре. Кашлары кап-кара — бергә кушылып, эчкә баткан ачулы күзләрен каплап торалар. Зәһәр, усал күренә, сөйләшми. Янындагы яшьрәк егеткә боерыкны кашлары белән генә бирә; аларны бер төшерә, бер күтә¬ рә — янәсе, алып кал, алып кит минем кәгазьләрне (хәзер ул яшүсмер-солдат сул ягымнан атлый). Тегесе шуны тө¬ шенеп, боерыкны үтәп кенә тора — ишарәләр белән фәр¬ ман бирүгә өйрәнеп беткән күрәсең. Бәлки, мондый җа¬ ваплы хезмәткәрләр шулай ым белән генә сөйләшергә .тиешләрдер. Минем кызым кияү күргәнмени, кодагый, ди¬ гәндәй, алар белән кем аралашкан. Тәбәнәк яшүсмер сол¬ дат безнең озын-озын итеп атлауга иярә алмый аптырап бетте, гел ялгыша, җәһәт кенә ике-өч адым алга чыгып та карый, тик теге усал кашлар бүселеп күзгә төшкәч, тагын янәшәбезгә баса. Җитмәсә, шинеле дә озын, атлаган саен, ашыккан саен чабуларына урала... — Тукта! Атылып килгән автомашина астына чак кына барып кермәде яшь күршем. Машина безне җиле белән кагып, шофер тормозга баскан күрәсең, чинап сискәндерде. — Киттек! Тагын асфальт дөпелди башлады: — Шарт-шорт. — Шарт-шорт. Әй, әйтергә онытканмын бит әле, сул яктагы солдат минем бер кочак китапларны, кулъязмаларны күтәреп бара. Җәймәгә төреп бәйләнгән хәзинәдә Күкчәтауда ва¬ кытта ук язылып, калын-калын дәфтәрләргә күчерелгән шигырьләр, поэмалар, хикәяләр дә бар. «Тау гыйшкы» дигән хикәянең тышлыгына Нури Арсланов кыя-ташлар ясаган иде. Алар арасыннан ике ачулы күз карый. Күз¬ ләр арасында хәнҗәр... Хәнҗәрдән кан тамчылый... Менә хәзер шул «контр кәгазьләрне» солдат күтәреп бара. Әле бер, әле икенче кулына күчерә — кәгазь авыр була бит ул. Үзем булышыйм дигән идем, опер кашларын җыерды: — Яр-рамый! Бигрәк әйбәт, югыйсә мин дә, бу солдат сыман, ул «контр» төенне күтәреп килә-килә шабыр тиргә төшкән бу¬ лыр идем. ...Әй, әкәмәт тә булды инде тентүләре! Нәкъ бер яше- реп-хәтәр әйбер эзләгән сыман кыландылар. Юкса, аркы- лыга-буйга өчәр метрдан артмаган студент бүлмәсендә ни табасың — карават, өстәл, тумбочка, китаплар да кулъязмалар гына инде. Соңгылары — тумбочкада, ка¬ рават астында, тәрәзә төбендә. Күбесе инде кояшта ята- 9
Ята саргаеп беткән. Монда Ленинның утыз томлыгы, Маркс, Энгельс әсәрләре, дәреслекләр һәм әдәби китап¬ лар— Горацийдан башлап М. Горькийга хәтле. «Тиле таш җыяр, син китап җыясың», ди торган иде өйдә ва¬ кытта әни мәрхүмә. Монда, Казанда, чыннан да, гонорар алган саен бер кочак китап күтәреп кайта торган булдым. Хәзер инде менә шуларның астын өскә китерәләр. Опер дигәне һәр китапның бит араларын тикшереп-карап утыра. Көләсем килә: ни эзли? Әллә инде, патша төрмәсендә утырган революционерларныкы төсле, китап юллары ара¬ сына сөт белән язылган «контр» сүзләр-өндәмәләр бар дип уйлыймы? Кыяфәте! Шундый җитди, бөтен игътибары әлеге саргаеп беткән китап битләрендә — кашлар җыеры¬ лып, асылынып төшкән. Актара да актара. Әйдә, бер рә¬ хәтләнсен, ни табар икән!.. Бервакыт чират гарәп хәрефләре белән язылган кара¬ ламаларыма килеп җитте. — Бу ни бу? — Ачуыннанмы, әллә бик җитди бер гаеп таптым дип куануыннанмы, опер сикереп торды.— Бу нинди кыргаяк эзләре? — Бу бит безнең элекке алфавит. — Конспирация! — Опер солдатка текәлде.— Кара, бу конспиратив кәгазьләрнең барысын да, бер битен дә кал¬ дырмыйча, җыеп бәйлә! Солдат, чын-чынлап каушап, ашыгып, кулъязмаларым¬ ны җыярга тотынды. Шигырьләр, хикәяләр, әле язылып яткан «Мәхәббәт һәм өмет» * романымның караламалары. — Ә менә монда... Нинди хәнҗәр? Нигә кан? Ә? Мин чыдый алмадым, көлеп җибәрдем. — Бу бит «Тау гыйшкы» дигән хикәямнең тышлыгы. — Ыржайма! — Опер калын дәфтәргә язылган хикәя¬ не кулымнан тартып алды. Димәк, террорга өндисез! Яле. Моннан соң опер үзе дә карават астына кереп китте. Бөтен чүп-чарны тартып чыгарып актарырга кереште. Мин тәрәзә төбенә менеп утырдым — әйдә, рәхәтләнеп бер тузанга буялыгыз. Институтның тулай торагында, нигездә, биш-алты ке¬ шегә исәпләнгән бүлмәләр. Ә менә нке кешелеге берничә генә иде. Деканат, яхшы укыйлар, иҗат эше белән шөгыльләнә¬ ләр дип, аларның берсен, түбән каттагысын, Хатип Госма- * Аның беренче бүлекләре «Кызылармеец» газетасында басылган да иде инде. 10
нов * белән миңа биргән иде. Хатип белән бик тиз дус¬ лаштык: сер уртак, бер сынык икмәкне бүлеп ашыйбыз. Үткән көнне ул бер атнага Васильевога киткәч, бүлмәдә ялгызым гына калган идем. Әүвәле иртәгәге лекцияләргә әзерләндем — укыдым, кон¬ спектлар яздым. Аннан «Мәхәббәт һәм өмет»кә тотындым. Язучы иҗатында гаҗәп кызык хәлләр була икән. Менә романның кереш өлеше һәм ахыры язылып беткән. Ә ур¬ тасы — юк, тотынылмаган да. Сәбәп? Сәбәп менә нәрсәдә: романның баш герое по¬ литрук Гыйльфанов, чик буе бәрелешләренең берсендә, яраланып, японнар кулына әсирлеккә төшә. Билгеле инде, аны төрмәгә ябалар, сорау алулар башлана. Чик буе ко¬ рылмаларының планын, Кызыл Армиянең техник көчләре турында сөйләүне таләп итәләр. Бу сорауларга җавап бирмәгәч, аны газапларга тотыналар. Менә шушы бүлекләрдә вакыйганы нәкъ япон төрмә¬ ләрендәге кебек итеп, бар вәхшилеге белән тасвирларга кирәк бит. Ә ничек? Мин бит уз гомеремдә төрмә, камера, Карцер, сорау алу, надзиратель, тикшерүче дигәннәрне күргән кеше түгел. Язучы бары үзе күргәнне-белгәнне генә язарга тиеш. Укучыларның күңелен җәлеп итәргә тели икән, һичбер уйдырмага урын бирмәскә тиеш. Дөресен генә әйткәндә, мин инде эчемнән, Печән базарына барып, берәр вак-төяк әйбер урлап тотылырга да төрмәгә эләгергә дип, план корып йөри идем. Язып утыра-утыра күзләрем чепелди башлады — ары¬ дым. Сәгатькә карасам, төнге ике икән инде. Чишенә башладым. Ишекне чиртәләр. Мөгаен, Хатип кайткан — ял йорты ошамагандыр, әллә авырып киттеме? Ашыгып ишекне ачсам, менә бу чакырылмаган кунаклар. Башта аптырап киттем. — Менә ордер,— дип, бер кәгазь суздылар, төшенмә¬ дем, шулай да алдым. Менә хәзер минем барлык кулъязмаларны, гарәп хә¬ рефе белән басылган китапларымны зур ике төргәк итеп төреп, үзем белән бергә алып киләләр. Кая алып барула¬ рын әйтмиләр — барыбер беләм. Көтмәгәндә ходай үзе төрмә капкаларын ачты бит әле. Тик менә төрмәгә керт¬ мичә кайтарып җибәрмәсәләр генә ярар иде (бар план җимерелә бит), роман бетмичә ярты юлда калачак. Әй, мәзәк тә булды бит әле чыкканда. Бүлмәне Соңрак филология фәннәре докторы, профессор булды. 11
астын өстенә китереп, туздырып бетергәч, опер үзе дә ары¬ ды, ахрысы: — Җитәр. Киттек,— диде һәм солдатка төргәкләрне күрсәтеп ымлады: — Ал боларны. Мин шинелемне киеп, тумбочкадан бер пачка папирос эләктердем дә ишеккә атладым. Ул ачылгач, ни күзем белән күрим — Зәйтүнә. Чәчләре тузгыган, үзе эчке күл¬ мәктән генә. — Ибраһим! Ул, акырып елап, муеныма сарылмакчы иде, опер ара¬ бызга кереп басты: — Яр-рамый! Башта үзен сугып егасым килеп, ачуым ташыган иде, аннан суындым. Чын-чынлап кулга алынгандай булсын инде дип, башымны иеп чыгып киттем. Зәйтүнә бер адым артка чигенде дә караватыма егылды. Үзе һаман үксеп- үксеп елый... — Тукта! Баскычка абынып егыла яздым. Алдыбызда бихисап зур ишек. Аның ике ягында мылтыклы ике сакчы, сын төсле катып торалар. - Уз! Мин бусаганы атлап эчкә үттем. Ишекләр шыгырдап ябылды. 2 Бер йомшак кына пышылдап, яшерен сер сөйләп, бер ярсып ярларга сугылып чәчри бу дулкыннар, сихри, илаһи дулкыннар... Менә алар тагын якынлашалар һәм, назлы кочаклап, рәхәтлек диңгезендә тирбәтәләр. Нинди гаҗәп могҗиза бу «Амур дулкыннары». Гадәттә тикшерүче Бикчәнтәев, өенә җыенганда, ти¬ мер рәшәткәләр белән ныгытылган тәрәзәдәге форточканы шап итеп ябып бикләп куя иде, бу юлы ашыгудан ачык калдырган. Менә шушы кечкенә форточкадан аның каби¬ нетына кичке салкын һава белән бергә илаһи бер моң агыла. Черек күл бакчасында тынлы оркестр «Амур дул- кыннары»н уйный. Танцы мәйданчыгы хәзер яшьләр бе¬ лән шыгрым тулыдыр. Яратам шул ерак Амур буйларын җанландыручы, хыял дулкыннарында тирбәтүче вальс¬ ны. Зәйтүнә бүген килде микән? Юктыр ла, кем белән кил¬ сен, мине алып киткәндә ничек үксеп елап калды ич ул. Ә өченче көн... Чыннан да, аны без гаҗәп күңелле уз¬ дырдык. Гомергә истә калыр ул көн. 12
Институт комсомол комитеты мине Казанка елгасы буендагы урамнарның берсенә яңа Сталин конституция¬ сен, аның совет халкына биргән хокукларын танытырга, әңгәмәләр оештырырга билгеләгән. Башта факультет секретаре бу хәбәрне әйтүгә, пыр тузып ачуландым. Сте¬ на газетасын мин чыгар. Демонстрациягә колоннаны мин алып бар. Инде йорттан-йортка йөрергә! Юк, булмый! Мин институтның кендеге түгел. Миннән башкалар да бар. Аларны да җигәргә вакыт. — Җүләр, син анда ялгыз бармыйсың,— секретарь хәйләле елмаеп, күз кысты,— биофакның мадоннасы Зәй¬ түнә белән... Эредем дә төштем — балавызмыни. Инде көзнең соңгы көннәре булуга да карамастан, кояш быел җәйге кебек көләч — кыздырып тора. Якты, матур, һава саф, үтәдән-үтә күренә. Казанка буендагы бакча¬ ларда алма агачлары ут булып яна. Ботаклар алмаларын күтәрә алмый сыгылган. Әчкелтем тәмле алма исе, хуш ис... Менә шул алма бакчалары буеннан, тар тыкрыклар¬ дан Зәйтүнә белән култыклашып, алма ашап барабыз. Юл уңаенда базарга кереп алган антоновкалар. Тәмле дә, ачы да — тешләр камаша. Зәйтүнә бертуктаусыз сөйли, көлә. Бигрәк чая, авызына шайтан төкергән, хәерсезнең. Әл гаязе билләһи, киттем исә кайттым. Ә менә йортларга кереп, халыкны җыйганда, Зәйтүнә, авызына су алгандай, өнсез кала. Монда инде бар авырлык миңа төшә — Консти¬ туциянең барлык статьяларын аңлатып чыгарга кирәк! Ә бүген? Бүген безнең участокка кем барыр икән? Зәйтүнә үзе генә теләмәс. Ни генә әйтмә, каланың чите. Анда әле көндез икәүләп йөргәндә дә куркыныч — атлаган саен исерекләр. Ә кичен! Юк, Зәйтүнә бармас. Оркестр бераз тынып торган иде, хәзер тагын уйный башлады. Моң! Гаҗәп гүзәл моң. Тукта, бу бит Салих ага Сәйдәшевнең «Шәрык биюе»! Кеше күңелен тирән дул¬ кынландыра торган гали һәм гүзәл моң бит ул. Әйтерсең лә Ямән чүлләреннән, көмеш кыңгырауларын чыңлатып, кәрван килә — комнарга бата-бата дөяләр атлый. Күңел дулкынлана, тулып ташый. Ә музыка, моң, кө- чәйгәннән-көчәя барып, үзенең тылсымлы канатлары бе¬ лән мине күтәрә. Мин очам... — Күтәр башыңны, контра! Ачулы җикеренү. Кемгә? Чү, мин калгып барам тү¬ гелме? Мин кайда? Ниндидер бер кул, җилкәмнән кысып, 13
умырып алып артка тартты. Гимнастеркам чытырдап кит¬ те, мөгаен, ертылды. Аннан теге кул кинәт алга таба этеп куйды. Башым шак итеп таш диварга бәрелде. Күзләрем¬ нән утлар чәчелде. Чайкалып барып стенага ябыштым, әмма тотына алмадым. Тез буыннарым чатнап, бар гәү¬ дәм белән идәнгә авып төштем. — Ах, хәшәрәт, инде алдаша да башладыңмы? — Авыр дагалы солдат итеге аркамны изә, әллә инде умырткала¬ рым чатный, сыным катты, тыным кысылды. — Мә сиңа! Мә сиңа, халык дошманы!—Тагын тип- кәләү...— Тор, үләксә! Менә следователь килгәч тагын өс¬ тәмә «паек» алырсың, бас аягыңа! Инде икенче тәүлек мине шулай стенага каратып, үрә катырып тоталар. Борылырга да, утырырга да бирмиләр. Җиде-сигез сәгать тикшерүче теңкәгә тия, аннары чират¬ лашып сакчылар җәзалый. Мин һаман басып торырга тиеш. Балтырларым итек кунычларына сыя алмый, шарт¬ ларга җитешеп шешкән. Кургаш булып катканнар. Ва- кыт-вакыт чатнап, пычак белән чәнчегәндәй, авыртып, бөтен тәнне калтыраталар. Сакчы солдатлар тагын күтәреп бастырдылар. Мин диварга сөялеп көчкә торам. Алдымда известь белән акшарланган стена. Ниндидер таплар. Кан тапла¬ ры. Очкыннар. Стена кинәт чайкалды, әле бер, әле икенче якка авыш¬ ты. Тагын очкыннар чәчрәде һәм стена әйләнергә тотын¬ ды. Баш чатный. Косасы килә. Томан. Тагын стена калкып чыкты да зырылдап әйләнә башлады. Шул диварга ябышып, мин дә әйләнәм, һәм каядыр упкынга авам. Ниндидер моң. Оркестр уйный. Утлы ком өемнәре ара¬ сыннан кызыл кәрваннар килә... 3 — Сез быел май аенда Ялтада булдыгызмы? — Булдым. — Нишләдегез? — Дәваландым. Сеченов исемендәге санаторийда. — Нинди авырудан? — Неврастениядән. — Сезгә әле егерме алты яшь кенә бугай, шул арада неврастенияме? Димәк, күп эшлисез. Институтта укыйсыз. Шигырьләр язасыз. Молодец. Сез талантлы егет. Иртәрәк 14
авыргансыз. Үзегезне сакларга, самый главный, минем¬ чә, нервларны туздырмаска иде. Бит сезнең алда зур перспектива. Сез галим, өстәвенә атаклы язучы булачак¬ сыз. Татардан мондый талантлы яшьләр күтәрелүгә мин бик сөенәм. Бикчәнтәев өстәл өстендәге «Пушка» тартмасыннан бер папирос алып кабызды, тәмләп суырды. Ул үзе буйга миннән тәбәнәгрәк күренә. Әмма гәүдәгә тулы. Йөзе тү¬ гәрәк, мөлаем. Куе кара кашлар, тузгып, бөдрәләнеп тор¬ ган кара чәч. Мөгаен, әле яңа гына парикмахерда бул¬ ган, бик пөхтә итеп кырынган, хушбуй исе аңкый. Аның өстендә гәүдәсенә сыланып торган, хаки төсендәге бик ки¬ лешле өр-яңа китель. Ул хәзер аеруча җыйнак, пөхтә, хәтта нәзакәтле ел¬ маеп кына сөйли һәм «сез» дип кенә эндәшә. Ә кичә әнә килеп керүгә нинди кабахәт сүзләр белән сүгенде, җи¬ керенде, хәтта сугарга омтылды — кулын тотып калдым. — Рәхим итегез,— Бикчәнтәев өстәл аша үрелеп миңа папирос сузды,— тартыгыз. Мин, «юк, тартмыйм» дип, башымны чайкадым. — Менә бик шәп. Сез сәламәтлегегезне саклыйсыз. Умно. Ә безгә менә тартырга туры килә. Гомерне кыскар¬ тырга. Берни эшләп булмый, язмышыбыз шундый әшә¬ ке.— Бикчәнтәев тагын озак итеп суырды, һәм кинәт нәр¬ сәнедер хәтерләгәндәй, тәмәке тартуын өзеп, бик җитди кыяфәт белән миңа карады.— Гафу итәсез, мөгаен, сез¬ нең ашыйсыгыз киләдер? Мин үзем тук булгач, онытып та киткәнмен. Дәшмәдем. Инде икенче тәүлек авызга бер валчык ри¬ зык төшмәгән. Эчем борып-борып ала. Өстәл астында кнопка бар ахрысы. Бикчәнтәев бар¬ магы белән басып торды. Озакламый кырыйдагы ишек ачылды, аннан ак алъяпкыч бәйләгән сары чәчле бер кыз күренде. — Галя, бу бүлмәгә кичке аш алып килегез. Галя «ярый» дип акрын гына ишекне япты. — Яхшы, ашны әзерли торсыннар, без өзелгән әңгә¬ мәне ялгыйк әле.— Папиросы сүнгән икән, Бикчәнтәев бик пөхтәлек, тәкәллеф белән шырпы кабызып папиросын төтәтте, гадәтенчә, ашыкмыйча суырды.— Тәк, тәк... Сез Ялтада дәваланып кайттым, дисез. Бик әйбәт булган. Ярый. Ә менә Ялтада кемнәр белән очраштыгыз? — Ялтада халык җитәрлек. — Анысын мин үзем дә беләм. Мин язучылар турын¬ да фикер йөртәм. 15
— Ә-ә-ә. Галимҗан ага Ибраһимовның хәлен белергә бардым. — Менә бу — мин көткән җавап. Путевканы кайдан алдыгыз? — Кайдан булсын, Язучылар союзыннан, Кави ага бирде. Бикчәнтәев тагын елмайды. Әле генә Галя ябып чык¬ кан ишеккә дикъкать белән карап торды. «Кичке ашны нигә тоткарлыйлар инде?» мәгънәсендә. Мин дә ихтыяр¬ сыз шул ишектән күзләремне ала алмыйм. Өзелеп ашый¬ сым килә. Кайчан гына китерерләр икән? Кара, бу тик¬ шерүче начар кеше түгел икән, әнә ничек ипле сөйләшә. Ашарга бирергә җыена. Мөгаен, гаебем юклыгын төше¬ неп, инде кайтарып җибәрергә ниятлидер. Аз-маз тукма- дылар-тукмавын — ярар, җимерелгән төш юк. Итек куныч¬ ларын Бикчәнтәев үзе телеп җибәрде, утырырга урындык бирде. Аякның шешләре бераз кайта да башлады, сызлау кимеде. — Тәк, тәк,— Бикчәнтәев урыныннан торып, өстәл артыннан кабинет уртасына чыкты, ишекле-түрле атлый башлады. Яңа хром итекләр шыгыр-шыгыр килә. Борын¬ га тәмәке, хушбуй исе кагыла. Ә мин аш исен эзлим, кай¬ чан гына ул ишек ачылып, ашарга китерүче күренер икән? Ни алып килерләр? Икмәк белән су булса да, бик әйбәт булыр иде. — Менә сез, Ялтага барыр өчен путевканы Кави Нәҗ¬ ми бирде, дидегез, әйеме? — Әйе. — Яхшы. Аннан инде сез шул путевка белән Ялтага барып, Галимҗан Ибраһимов белән очраштыгыз, әйеме? — Әйе. — Яхшы. Хәзер сез менә мондый логик нәтиҗә ясагыз. Сезгә путевка бирүче Кави Нәҗми — халык дошманы. Хәзер ул төрмәдә утыра. Ә сез барып күргән Галимҗан Ибраһимов та халык дошманы, хәзер Пләтән төрмәсен¬ дә ята. — Булмас! — Мин җан тавышым белән кычкырып җи¬ бәреп, аягүрә басарга омтылган идем, тора алмадым — аякларым кузгалмады. Ул арада ишек ачылып, Галя ди¬ гәннәре поднос күтәреп керде — тәмле аш исе борынны ярып китте. Авызымнан сулар килде. — Менә монда язучы егет алдына куегыз,— диде Бик¬ чәнтәев йомшак кына елмаеп.— Җитмәсә, мин тагын кнопкага басармын. Галя өстәлгә зур таш тәлинкә белән итле токмач шул¬ 16
пасы, кечкенә тәлинкә белән түбәсеннән тулы дөге бот¬ касы, симез иттән гуляш һәм бер стакан ахак булып янып торган кайнар чәй куйды да тиз генә чыгып китте. — Тәк,— Бикчәнтәев киредән өстәл артына, урынды¬ гына килеп утырды.— Тәк, нинди нәтиҗә: бер халык дош¬ маны сезгә путевка бирә, икенче халык дошманы сезне каршы ала, нигә? — Юк, мин ышанмыйм. Алар икесе дә большевик¬ лар. Галимҗан ага әле 1905 елдан ук революцион хәрә¬ кәттә катнашып, Киев төрмәсендә утырган, Колчак ты¬ лында йөргән разведчик ул. — Ха-ха-ха! Ха-ха-ха! — Бикчәнтәев буылып-буылып, эчен тотып көлә башлады. Кысла сыман кызарды. Күз¬ ләреннән яшьләр атылып чыкты, һаман туктала алмый.— Ха-ха-ха! Ха-ха-ха! «Әллә инде акылдан шаша»,— дип куркып киттем. Әмма мин гаҗәпләнеп өлгерә алмадым, следователь си¬ кереп торды, йөзе агарып-күгәреп китте. Кашлары салын¬ ды, күзләр акайдылар. Әйтерсең лә күз алдында күз буып битлек киде. Танымаслык вәхши бер җанга әверелде. — Син бит, хәшәрәт, алар арасында связной булган¬ сың. Ну-ка, әйт әле, Кави белән Галимҗан сиңа нинди контрреволюцион йомышлар куштылар? Яле! Картала¬ рыңны ач. Кави белән Галимҗан әллә кайчан инде җина¬ ятьләрен өсләренә алдылар, и синең элемтәче булуыңны расладылар. Признавайся! Аптырап калдым, нәрсәне танырга? Ул арада Бикчән¬ тәев йөгерә-атлап минем янга чыкты. — Я, признаваться итәсеңме, юкмы? — ул сугарга дип кулын күтәргәндә, күзем өстәлдәге мәрмәр пресс-папьега төште, ничек шуңар сузылганымны белмичә дә калдым, Бикчәнтәев сукканчы, мәрмәр пресс-папьены эләктереп алып, аның яңагына бәрдем... 4 Бу елныц уникенче мартында Галимҗан Ибраһимовка илле яшь тулды. Без, яшь язучылар, шул уңай белән Ка¬ занда, әдәбият дөньясында зур тантана булыр, дип өметләнгән идек. Гаҗәпкә, бу көннәр бик «тыныч» үтте. Хәтта газета-журнал битләрендә дә гадәттәге тәбрикләү¬ ләр, сәламләүләр күренмәде. Аптырадык. Бу ни хәл? Галимҗан ага татар әдәбия¬ тына зур хезмәт күрсәткән, тирән хис, фикер тулы әсәр¬ 2 Е-408 17
ләре белән меңләгән, йөз меңләгән укучыларның күңел¬ ләрен җәлеп иткән — сөендергән, көендергән әдип, галим унҗиденче елга хәтле үк революцион хәрәкәттә катнаш¬ кан, шуның өчен төрмәләрдә утырган, әмма бу юлыннан тайпылмаган кыю большевик, җәмәгать эшлеклесе бит. Ул татар әдәбияты, культурасы, фән үсеше өчен бар көчен, гомерен һибә иткән талант иясе. Ничек инде шундый олы, фидакарь затның хезмәте, табыш-җимешләре игътибар¬ сыз, ихтирамсыз кала? Бу хәл мине аеруча борчый иде. Чөнки матур әдәбият¬ ның беренче онытылмас ләззәтен мин аның әсәрләре аша татыдым, сихерләндем, һәм шул тылсымлы дөньяга ат¬ ларга, кулыма каләм алырга җөрьәт иттем. Канатландым. Акыл көче белән ныгытылмаган алсу өметләр генә иде әле бу. Әмма ничек кенә булмасын, ул изге өмет-омытылыш- ны Галимҗан аганың гүзәл музыкаль әсәрләре уятты һәм әдәбият мәйданына чыгарга өндәде. Күкчәтау җидееллык мәктәбен тәмамлау белән тизрәк Казанга китәргә ашкынуымда да, һичшиксез, олы әдип¬ нең тәэсире бар иде. Имеш, Казанга бару белән Галим¬ җан аганы күреп сөйләшәм, үземнең әсәрләремне — инде ике калын дәфтәргә күчерелгән шигырьләр, хикәяләрем¬ не күрсәтәм һәм... Аннан соң ни буласын, билгеле инде, күз алдына китерә алмыйм. Шулай да минем алда Олимп биеклегенә алып баручы салават күпере ачыла сыман иде. һай, ул бала чаклар, гүзәл, самими һәм артык беркат¬ лы уйланыла торган гамьсез чаклар! Казанга килдем. Педагогия техникумына укырга ур¬ наштым. Әмма... Әмма, кызганыч ки, Галимҗан аганы күрү сөенеченә ирешә алмадым. Ул, үпкә чире белән җә¬ фаланып, Ялтага дәваланырга киткән иде. Минем канатлар шиңде. Җитмәсә, менә аның 50 еллыгын да игътибарсыз кал¬ дырдылар. Билгеле инде, бу хәл мине генә түгел, башкаларны да, бигрәк тә яшь язучыларны бик пошындырды. Нәкъ шушы вакытта мин неврастения авыруына тарып, йокысызлык- тан җәфалана башладым. Докторлар санаторийга барып дәваланырга киңәш иттеләр. Ә монда язгы имтиханнар башланды. Баш чатный, күз алларым караңгылана. Дә¬ реслек өстендә калгып китәм... Ләм-мим башка кунмый. Нишләргә? Башны кран астына куеп, салкын суда тотам да имтиханга керәм. Менә шулай җәфаланып йөргән көннәрнең берсендә Язучылар союзы идарәсенә чакырдылар. «Бик кирәкле 18
кишер яфрагы инде мин»,— дип сукрана-сукрана барсам, сөенеч, бер түгел — ике| — Ибраһим, сине неврастения белән авырый дип ишет¬ тек. Менә Ялтадагы Сеченов исемендәге санаторийга пу¬ тевка. Идарә бу путевканы сиңа бирергә карар чыгарды,— диде председатель Кави ага Нәҗми, мине бик хөрмәтләп каршы алып. Өнме? Төшме? Путевка! Ялтага! Ул арада Кави ага мине икенче хәбәре белән җиде кат күккә кү¬ тәрде.— Үзең беләсең, быел Октябрьгә егерме яшь тула. Шул уңай белән Татарстан Язучылар союзы һәм Татиздат бәйрәмне бүләк белән каршыларга булдылар. — Ул нинди бүләк, Кави ага? — дидем кызыксынып. — Хәзер, хәзер,— диде Кави ага, гадәтенчә ашыкмый¬ ча, хәрбиләрчә ачык-көр тавыш белән. Ул инде күптән со¬ юзда тыныч-гади эштә булуына карамастан, һаман әле хаки төсендәге гимнастеркадан, зәңгәр галифедан. Биле киң каеш белән буылган. Гимнарстерканың чия кызыл петли¬ цаларында икешәр «шпал» яна иде.— Дүрт альманах чы¬ гарырга җыенабыз. Егерме ел эчендә татар прозасы, шигърияте, драматургиясе һәм балалар әдәбияты, һич¬ шиксез, бу альманахка иң яхшы әсәрләр тупланырга тиеш. Проза альманахын, без олы әдибебез Галимҗан ага Ибра¬ һимов әсәре белән ачып җибәрергә уйлыйбыз. Ялтага бару белән аның янына кер — хәлен бел, безнең сәлам¬ не тапшыр һәм менә хәзер мин әйткән фикерне җиткер. Яңа әсәре өлгерсә, бигрәк әйбәт булыр иде, әгәр инде юк икән, Галимҗан ага үзе карап, басылганнардан бер¬ сен тәкъдим итсен. Кара,— Кави ага бусын тавышын кү¬ тәреп, кисәтеп әйтте.— Кара, Ялтадагы кызларга гашыйк булып, онытып җибәрмә,— Кави ага шук карап көлемсе¬ рәде. Мин кызардым.— Бу бик мөһим һәм ашыгыч эш. Галимҗан агага сәламебезне тапшыр һәм бик нык ихти¬ рам итүебезне белгерт. Без аның тиз арада савыгып, яңа¬ дан сафка басуын көтәбез. Ярый, син әдәби фондка ке¬ реп, путевканы ала тор. Китәр алдыннан тагын бер кереп чыгарсың. Мин Галимҗан ага Ибраһимов янына барам! Мин Ялтага китәм! Бу көтелмәгән тау хәтле сөенечне кемгә булса да әйтергә, шатлыкны бүлешергә кирәк. Тизрәк! Тизрәк! Кабинеттан чыгуга, Матбугат йортының өченче катындагы «Кызыл яшьләр» редакциясенә йөгердем. Бас¬ кычта таеп егыла яздым, кемдер тотып калды. Ул рәхим¬ ле бәндәне күрмәдем дә, рәхмәт тә әйтмәдем — йөгердем. Сөенче! Сөенче! Беренче очраткан кешем яшь шагыйрь, ахирәт дус 1.9 2*
Галимҗан Мөхәммәтшин булды. Ул газетаның оттискын укып-тикшереп утыра иде. Мин ишекне ачар-ачмас, ка- балана-кабалана сөенечемне тезеп киттем. — Менә шәп булган! Менә сөенеч! Әйдә,— Мөхәммәт¬ шин сөйләп бетерүемне дә көтмичә, җиңемнән өстерәп, әдә¬ би бүлек бүлмәсенә алып кереп китте һәм анда миннән дә көчлерәк ярсып-ташып сөйли башлады.— Ура! Ибра¬ һим Ялтага бара. Әйдәгез, Галимҗан агага тәбрикләү хаты язабыз! Әйдәгез! Мөхәммәтшин шундук, ишек янындагы озын өстәл яны¬ на утырып, алдына кәгазь салып, хатны яза да башлады. Бүлмәдә Ләбиб Гыйльми, Касыйм Шәйхетдинов, Сөббух Рафиков һәм тагын берничә яшь язучы — «Кызыл яшь¬ ләр» газетасы хезмәткәрләре бар иде. Алар да бу тәкъ¬ димне хуплап каршыладылар. Мөхәммәтшин гомумән бик җиңел, хәрәкәтчән кеше иде. Утырып торырга яратмый — шигырьләрен дә аяк өсте йөреп, тавышланып яза иде. Хатны сырлап бетерүгә сикереп торды да бүлмә буенча арлы-бирле йөреп, кулларын бутап, рухланып укып чыкты. Машинкада басарга әзерләнгән бу бер бит кәгазьгә язылган сәлам хатта Галимҗан аганың әсәрләрен яшьләр¬ нең бик яратып укулары, өйрәнүләре, әдипне илле еллы¬ гы белән тәбрикләүләре һәм аңа сәламәтлек, озын гомер теләүләре, яңадан-яңа әсәрләрен көтеп калулары, ихти¬ рамнары әйтелгән иде. Бүлмәдәге иптәшләр хатны ту¬ лаем хуп күрсәләр дә, һәрбер җөмләсен кат-кат укып, җентекләп тикшерделәр — үзгәрттеләр, нидер алып таш¬ ладылар, нидер куштылар. Шундый олы әдипкә чиле-пеш¬ ле хат йзарга буламы! — Октябрьнең егерме еллык тантанасына Галимҗан аганы кунакка чакырыйк,— диде иң ахырда Сөббух, сүз¬ не очлап. — Чакырабыз, чакырабыз! — дидек барыбыз да, бу тәкъдимне хуплап. — Инде килегез, кул куегыз! — диде Мөхәммәтшин, хатны күчереп язып өстәлгә куйгач,— Галимҗан аганы бер сөендерик. Бүлмәдәгеләр барысы да куана-куана кул куйдылар. Мин Ялтага килеп төшкән көнне үк, хәтта юл буе сокланып килгән Кара диңгезгә дә бармыйча, Галимҗан Ибраһимов торган йортны эзләп киттем. 1927 елда Г. Ибраһимовның кырык еллыгы уңае бе¬ лән Күкчәтауда зур тантана оештырылган иде. Без мәк¬ тәп сәхнәсендә «Яна кешеләр» драмасыннан күренешләр куйдык, башка әсәрләреннән өзекләр укыдык. Шул тан¬ 20
таналы җыелышта, Күкчәтау халкының теләге белән, җи¬ дееллык татар мәктәбенә Галимҗан Ибраһимов исеме бирелде. Менә шушы тантана алдыннан Казаннан бик күп яңа китаплар, җөмләдән Г. Ибраһимовның барлык әсәрләре һәм әдипнең зур портреты да алдырылган иде. Портрет мәктәп залының нәкъ түренә куелды. Мин, уку бе¬ теп, балалар таралгач, берүзем залга кереп, портрет кар¬ шына туктыйм да аңа бик озак сокланып карап тора тор¬ ган идем. Сокланмаслык та түгел — иңнәренә хәтле тө¬ шеп, кабарып торган чәч. Киң маңгай, бер-берсенә кушы¬ ла язган, калын кара кашлар астында зур, уйчан күзләр. Борын астында гына калдырылган төймә мыек. Иреннәр каты кысылган. Баш аз гына, беленер-беленмәс кенә иел¬ гән, уйга талган. Ниндидер бер зур вакыйганы исенә тө¬ шерә — хәтереннән кичерә кебек. Күкрәк калку, иңнәр киң. Мөгаен, мәһабәт сынлы. Ялтада мин менә шушы мәһабәт кешене, атаклы әдип¬ не эзләп киттем. Кара диңгез, кояшның алтын нурларында чагылып, чайкалып, җәйрәп әллә кая аста ята. Ә мин аулак тыкрык¬ тагы баскыч-баскыч ташларга басып, тауга, Виноград урамына күтәреләм. Урамның ике ягында төп-төз баскан биек, кырыс, тирән уйга талган кипарислар. Алар артын¬ да зөбәрҗәт йөземлекләр һәм күзнең явын алырдай га¬ җәеп гүзәл-нәфис талгөлләр, алтын чәчәкләр. Ниһаять, менә ул мин эзләгән йорт. Урамнан эчтә, бак¬ ча уртасында ике катлы агач бина. Якынлашам. Иорт инде кипарислар арасыннан ачыла төшә. Икенче катка урам яктан биек баскыч күтәрелә икән. Ул веранда ишеге төбендә туктый. Мин менә шушы баскычтан күтәрелергә тиеш. Баскычтан җитез генә менсәм дә, веранда ишеге тө¬ нә җиткәч, кинәт кенә каушый калдым. Эсселе-суыклы бу¬ лып киттем. «Нигә бу хәтле иртә авыру кешене борчып йөрим? Ул әле ял итә торгандыр. Мине генә күрәсе килеп торамы аның? Юк, китәргә кирәк. Тагын бер килермен». — Иптәш, сез кемне эзлисез? Сискәнеп киттем. Веранданың ишеге ачылып, бусага¬ да җиңел чуар халаттан урта яшьләрдәге бер ханым кү¬ ренде. — Гафу итегез,— нигәдер, күтәрелү урынына, бер бас¬ кыч түбән төштем.— Мин язучы Ибраһимовны эзләп кил¬ гән идем. — Рәхим итәсез,— хатын елмайды, аз гына артка 21
чигенеп, юл бирде.— Югары үтегез. Без кунакларны яра¬ табыз. Мин чәчәкләр белән тулы ачык верандага кердем. Туф- лиләремне салдым, ашыгып, чак кына егылып китмәдем, роза гөле утыртылган зур мичкәгә таянып калдым. Ярый әле, анысы авып китмәде. — Галимҗан, сөенче, сиңа кунак,— мине каршылаган хатын яңгыравык тавыш белән кычкырды һәм түр бүлмә¬ нең ишеген ачты.— Узыгыз, менә агагыз торып та килә. Мин бүлмәгә уздым. Тәрәзә каршына куелган зур язу өстәле янындагы камыш урындык-креслодан Галимҗан ага күтәрелде. — Хуш килдегез. Мин аптырап калдым. Тагын каушый башладым. Ул арада Галимҗан ага миңа якынлашып, үзенең озын, кан тамырлары күгәреп калкып чыккан ябык кулларын суз¬ ды.— Исән-сау килдегезме? Узыгыз. Утырыгыз. Менә шунда гына исемә килеп, тирләп-пешеп Галим¬ җан аганың сөякчел, салкын кулларын кыстым. «Ж,ү- ләр, мин үзем алдан сәлам биреп күрешергә тиеш идем бит». — Исәнмесез, Галимҗан ага! Хәлегез ничек? — Әйдүк, әйдүк, энем. Менә бу урындыкка утыр.— Ул миңа да бер камыш кресло тартып куйды.— Хәл? Хәл зар¬ ланырлык түгел. Менә бүген сез килүгә, ахры, җиңеләеп, өстәл янына утырган идем.— Галимҗан ага минем ку¬ лымны каты гына кысты да акрын атлап, урындыгын аз гына миңа табанрак тарта төште. Утырды. — Рәхмәт, онытмыйча зыяфәт итүегезгә. Үзегезне кем дип таныйм? Кайсы яктан? Әллә нәрсәгә телем бәйләнде. Югыйсә, әле поездда килгәндә үк, нәрсәләр әйтәсен, нинди сораулар бирәсең күңелдән ятлап килгән идем бит. Әйтерсең лә абынып егылып кулымдагы тәңкәләрне чәчтем. Аның өстендә аксыл-сары иркен күлмәк һәм шул ук материалдан тегелгән чалбар. Аякларында да ак йоннан басылган йомшак каталар. Өстендәге киемнәре, нигәдер, гәүдәгә ятышмый, сәлберәп торалар, йөзе озынча, яңак сөякләре калкып, битен тагын да суза төшәләр. Монда да кан тамырлары бүртеп, күгәреп, йөзен суытып-куыр- тып торалар. Чәчләр дә кабарып иңнәргә төшмәгән, сы¬ ланып ятканнар. Ара-тирә чал кылчыклар да күренә. Тукта, кайда соң ул теге, мин Күкчәтау җидееллык мәктәбе залында сокланып караган, портрет кысасына сыймый, тулып, ташып торган мәһабәт ир? Каршымда- 22
гы камыш креслога чумып утырган кеше бик кечкенә, бик ябык бит, билләһи! — Хәдичә, син самавырыңны шаулат. Кунакның авы¬ зы кипкәндер.— Менә шушы ягымлы, сабыр тавыш мине тәшвишләнүдән уятты һәм мин Галимҗан аганың сорау¬ ларын хәтерләдем. Ул башта миңа нигәдер түбәннән йокымсырап кара¬ ды. Мөгаен, хәбәрләрем аны кызыксындырмыйдыр. Уй¬ ларым, фикерләрем чуала башлады. Ул моны сизде, ахры¬ сы, башын күтәрде. — Гафу итегез, авыруым бераз борчыды. Шулай приступ булып ала. Хәзер менә үтте.— Галимҗан ага, ягымлы бер игътибар белән, миңа күз сирпеде. Зур сор¬ гылт күзләре ачылып, чаткыланып киттеләр, йөзе як¬ тырды. — Тәрәзәне дә ачып җибәрик әле, иртәнге һава ши¬ фалы ул. Талгын гына җил исеп куйды — яфраклар кыштыр¬ дады, хуш ис — чәчәкләр исе аңкыды. Пароход кычкырт¬ кан аваз ишетелде. Бухта монда якын гына бит. Күпме кораблар килә, күпме кораблар китә. Кара диңгез коча¬ гы киң... Галимҗан ага сораулар бирә башлады. Аптырап кал¬ дым. Башта ул мине тыңламый, авыруына борчылып, игътибарсыз калдыра дип, үпкәләп тә алган идем. Ә хәзер таң калдым — бер кәлимә сүземне дә ычкындырмаган, отып алган. Ул гынамы, Галимҗан ага авыру хәлендә Казанда басылган барлык китаплардан, газета-журнал- лардан хәбәрдар. Ул минем кебек әдәбиятка әле яңа ке¬ реп килгән яшь язучыларның әсәрләрен дә укып бара икән. Менә шул яшь каләмнәр хәзер нинди әсәрләр өс¬ тендә эшлиләр, укыйлармы? Кайда, ничек укыйлар — барысын да сорашты. Мин җавап биреп өлгерә алмыйм. Ә кулым костюм кесәсен капшый. Анда — хат. Ничек сүзне-әңгәмәне бүлмичә генә, җайлап — тәкәллеф белән тапшырырга? — Галимҗан, чәй әзер,— аш бүлмәсеннән Хәдичә апа¬ ның тавышы ишетелде. Соңыннан белдем, ул язучының хатыны икән. Әңгәмә бүленде. Галимҗан ага мине чәйгә чакырды. Хәдичә апа бик тәмле вареньелар, хәтта үзебезнең мил¬ ли ризык чәкчәкне дә әзерләгән икән. — Кунак белән ризык тәмле була шул,— дип, Галим¬ җан ага чәйне бик яратып эчте. 23
— Сез инде, энем, көн дә килегез. Күрәсезме, сезнең белән агагыз ике касә чәй эчте,— дип, Хәдичә апа да куа¬ нып, мине кыстарга кереште. Чәйдән соң без тагын түр бүлмәгә чыктык. Галимҗан аганың бите алсуланып, рухы күтәрелеп китте. Менә шул уңайдан файдаланып, аңа элек Кави ага Нәҗминең сәламен, теләген тапшырдым, аннан, ниһаять, үзебезнең хатны бирдем. — Яшь язучылардан? Галимҗан ага хатны ашыкмыйча, игътибар белән укып чыкты да хөрмәт белән өстәлнең түренә — кулъязмала¬ ры янына сузып салды. — Рәхмәт, бик күп рәхмәт яшьләргә,— диде Галим¬ җан ага ярыйсы ук дулкынланып,— онытмаганнар. Изге теләкләр белдергәннәр. Бу минем өчен зур сәгадәт. Әм¬ ма,— ул үрелеп хатны киредән кулына алды һәм күз йөртеп кенә эзләнә башлады,— кайда әле... Ә, менә, менә, «бөек әдип»,— Галимҗан ага башын күтәреп, миңа шел¬ тәле карады,— нигә алай артык мәдех! Ә? Мин бит әле бөек әдип түгел. Язган әсәрләремнең күбесеннән риза тү¬ гел, дөресрәге, канәгать түгел. Менә «Татар хатыны ни¬ ләр күрми», «Безнең көннәр»не яңадан төзәтеп язып чык¬ тым. Әле дә канәгатьмен дип әйтә алмыйм. Юк, «бөек» сүзе артык. Ул безнең шул рәвештәге мәдхияләргә ризасызлык белдерде дә ахырында хатны тагы элекке урынына куеп елмайды: — Яхшылыкка яманлык, дип рәнҗи күрмәгез, яшь иптәшләргә ихлас күңелдән рәхмәт һәм сәлам. Мөгаен, сез илче буларак,— ул тагын бик ягымлы итеп елмай¬ ды,— бу тапшыруларымны яшь каләмнәргә җиткерерсез. — һичшиксез, Галимҗан ага. — Менә рәхмәт... Тик минем табигатем артык мәдхия¬ не сөйми. Мин бөек түгел, бары тик эшче каләм — иҗат эшчесе. Авыр хезмәт ул каләм эше. Октябрьнең егерме еллыгына дүрт альманах чыга¬ рырга әзерләнү хәбәрен Галимҗан ага бик хуплады. — һичшиксез, бу зур һәм зарур мөкяфәт. Яхшы эш башланган. Алдыбыздагы егерме еллык — иң олы бәй¬ рәмнәрнең берсе. Аның хөрмәтенә әзерләнә торган бүләк альманахта катнашуны мин үземә мәртәбә дип саныйм. Адаш,— минем исемемне белеп алгач, ул миңа бары шу¬ лай «адаш» дип кенә эндәшә башлады,— сез әле тиз кит-, мисездер? — Июнь башында путевкамның срогы тула. 24
— Бик яхшы. Мин үземнең соңгы язмаларымны ка¬ рап, берсен сайлап куярмын. Ә сез, адаш, вакытыгыз, мөмкинлек бирсә, көн ара килеп торыгыз. Мин дә, Хә¬ дичә апаң да кунакны яратабыз. Менә бүген сезнең белән ике касә чәй эчтем... Минем әле тагын утырасым килсә дә, Галимҗан ага¬ ның көйсезләнә башлавын (мөгаен, үпкәсе чәнчә) сизеп, саубуллашып чыгып киттем. Санаулы көн тиз үтә, диләр. Дөрес икән, сизмичә дә калдым, китәр вакыт та җитте. Әмма Ялтада үткән бу егерме дүрт көн һәр яктан файдалы, шифалы булды миңа. Көн саен Шарко душы, диңгездә коену, яр буенда сәйран чигүләр барлык чирне кырып-юып алды. Рәхәт¬ ләнеп йоклыйм, кайвакытта йокым туймыйча да кала — торасы килмичә генә торам. Режим! «Диңгез кешеләрнең барлык кайгыларын юа!» — дип юкка әйтмәгәннәр икән борынгы юнанлылар. Алай да иң файдалысы һәм гомергә хәтердә кала торганы, һичшик¬ сез, Галимҗан ага белән очрашулар, озак-озак сөйләшеп- әңгәмәләшеп утырулар булды. Бу очрашулар миңа иҗат хезмәтемнең серле ишекләрен ачты, армый-талмый эш¬ ләргә, укырга — өйрәнергә, өйрәнергә, өйрәнергә кирәк¬ леген төшендерде. Мин бер үпкә белән генә яшәгән чир¬ ле әдипнең, һич аруны белмичә, үзен жәлләми, төннәр, көннәр буена әсәрләре өстендә эшләвен, кабат-кабат кү¬ черүләрен үз күзләрем белән күрдем. — Менә, адаш, Кызыл Армиядән кайтып, авылда яңа тәртип кору өчен көрәштә һәлак булган Гайфетдин ту¬ рындагы хикәямне альманахка дип бирәм,— диде Галим¬ җан ага, соңгы тапкыр хушлашканда кулымны каты кы¬ сып. Кичкырын иде. Ялта өстенә инде күләгә — Ай-Петри күләгәсе төшкән. Салкынча. Босфор ягыннан җил кузгал¬ ган. Кара диңгез тынычсызлана — авыр дулкыннар ярга сугылалар. Аларның тонык тавышы, авыр сулышы монда, без басып торган верандага хәтле ишетелә. Галимҗан ага өстенә җылы халат бөркәнгән дә диң¬ гез ягына карап уйга талган. Ә дулкыннар гүләп, ярсып ярга сугылалар. — Менә, адаш, тормыш та шулай. Диңгез шикелле. Бер тыныч була, ә бервакыт, менә хәзерге диңгез төсле, ярсып-дулап ярларга бәрелә. Ә кеше менә шушы упкын өстендә дә каушамыйча, югалмыйча, уз теләгенә барыр¬ га тиеш,— диде Галимҗан ага акрын гына пышылдап. Әллә миңа, әллә диңгезгә? 25
Ул тагын да кулымны кысты. Мин баскычтан төшеп киттем. Ул югарыда баскан килеш диңгез ягына карап калды. Ә дулкыннар һаман авыр көрсенделәр... 5 — Падла! — Бикчәнтәев кара көеп, урындыгыннан сикереп торды да төкерекләрен чәчә-чәчә кычкыра баш¬ лады. Ул яңагындагы аркылы-торкылы ябыштырылган тасма-пластырь — пресс-папье белән сугуымның тамга¬ сы — бер өскә күтәрелә, бер түбән төшә.— Сволочь! Мин сиңа халык дошманы Ибраһимовның контрреволюцион йомышлары турында язарга куштым. Ә син...— ул минем төн буенча тырышып ихлас күңелдән язган биш табак язуны өстәлдән җыеп алды да ерткалап почмактагы чүп- чар әрҗәсенә ташлады.— Менә аларның урыны. — Иптәш следователь! — Тик тор! Иптәшләрең Брян урманнарында нужа чигә,— ул ачуына чыдый алмыйча, тыпырдап, урынды¬ гын аударды да бүлмә уртасына чыкты һәм арлы-бирле йөренә башлады. Хром итекләре шыгыр-шыгыр килә.— Тукта, мин сиңа әле күрәчәгеңне күрсәтермен. Бу плас¬ тырьлар бушка китмәс, кичә камерада егетләр аз бир¬ гәннәрдер... (Бирүен бирделәр, бөтен тәнем күгәргән. Көчкә күтәрелеп чыктым монда). Бүген тагын өстәрләр! Тагын сугамы? — Бас! Мин язуларыма кул куяр өчен генә утырган идем. Аякларымның, тәнемнең сызлавыннан ыңгырашып, чайка¬ лып, көч-хәл белән күтәрелдем. — Син, падла, халык дошманы Ибраһимовның контрре¬ волюцион эш кушуларын в конце концов ачасыңмы, юкмы, ә? Төкерекләре битемә чәчрәде. — Мин бит... Ихлас күңелдән... — Ха-ха! Ха-ха-ха! — Тагын гасаби иблис көлүе баш¬ ланды. Кызарды, бүртенде, пластырьлар кубып төште — кара янган тамга арлы-бирле авышты.— Ха-ха! Мин синең ихласыңны фәлән итәм. Миңа ихласлык түгел, фаш итүең кирәк, фа-аш итүең! Төшендеңме? — Ул минем янымда өермә булып тузынырга-әйләнергә кереште.— Син нәрсә бәбәкләреңне шарландырдың? Следствиене бете¬ рергә күптән вакыт. Эшне туктатып торасың, корткыч! Язасыңмы, юкмы? — Нәрсәне... 36
Әйтеп тә бетерә алмадым, әле генә шыгырдап, үчек¬ ләп торган итекләрнең берсе очы белән тез астыма ба¬ тып китте. Чалкан барып төштем. — Дежурный! Ул арада ишек ачылды да ике солдат йөгереп керде. — Камерага! Карцер режимына. Кичә аз биргәнсез. Авызы ачылырлык итеп эшләгез. Алыгыз, нәрсә катып калдыгыз?! Ике солдат ике аягымнан өстерәп алып та киттеләр. — Ха-ха! — тагын Бикчәнтәевнең кыргый көлүе ка¬ батланды.— Тукта, мин сиңа пресс-папьены күрсәтермен әле... 6 «Кара козгын» чайкалып, әле бер, әле икенче якка авып-авып китә. Ниндидер чокыр-чакырлы урамнан ба¬ рабыз. Мөгаен, Казанның кырый бистәсенә чыгабыз. Мин табут кебек кысан урында утырам. Шундый кысынкы — кузгалып та булмый, хәтта терсәкләрне куярга урын юк—кулларны күкрәгемә кушырырга мәҗбүрмен. «Та¬ бут» ауган саен мин дә авам, әмма беркая китеп бул¬ мый — ишек бик нык ябылган. Җитмәсә, теге якта — уртада мылтыклы солдат утыра, Саклап бара — качып китмәсеннәр! Кая алып баралар соң тагын? Нишләтмәк- че булалар мине? Ни булса да булсын, тик Бикчәнтәев- тән ераккарак алып китсәләр генә ярар иде. Каныкты бит, каһәр суккан. Менә инде тугызынчы тәүлек ни көн¬ дез, ни төнлә керфек кактырмый, тутый кош сыман, һа¬ ман бер сүзне кабатлый: «Халык дошманы Галимҗан Ибраһимов кушкан контрреволюцион эшләрне сөйләп бир!» Нинди эшләр? һич төшенә алмыйм. Нинди тозакка төштем? Белмим. Әллә инде илдә контрреволюцион бол¬ ганыш булган? Алай дисәң, ике сүзнең берендә: «Иптәш Сталин күрсәтмәләре»,— диләр. Ай-Һай, иптәш Сталин бер гаепсез кешеләрне газапларга кушар микән? Бул¬ мас! Монда ниндидер өер үзләренең явыз ниятләренә юл салмакчы буладыр. Юк, ничек кенә кыйнасалар да, ял¬ ган күрсәтмәләр бирмәм, бигрәк тә Галимҗан ага ту¬ рында. «Табут» тагын кыйшайды — маңгаем белән ишек¬ кә бәрелдем. Шулай кыйшайганда, ичмасам, машинасы авып та китми. Я үләр идем, я качар идем... Тук-тук! Тук- тук! Чү, сул як стенадан кемдер чиртә кебек. Әнә тагын, тук-тук. Колагымны торгызып тыңлыйм, — Кем чиртә? 27
— Бу мин, Галимҗан... Тетрәнеп киттем. — Галимҗан Ибраһимовмы? — Юк, Мөхәммәтшин. Син кем? Мин шашып калдым. Бу ни? Мөхәммәтшин да мон¬ дамы? — Син... Син дә мондамы? — Кем, син кем? — Мин... Ибраһим... Әллә переворот булдымы икән, ә? — Белмим. Безнең камерада Ләбиб Гыйльми, Сөббух Рафиков. Хатка кул куйганнарның барысын да алганнар... Мин инде унбиш тәүлек утырам. Көн дә сорау алырга китерәләр. Галимҗан аганы халык дошманы дип күр¬ сәтергә кушалар. Бикчәнтәев әйтә, Салахов әллә кайчан таныды, ди... Кыйныйлар... — ул буылып йөткерде,— син инде кул кыйдыңмыни? — Юк, юк! — үз-үземне онытып кычкырып җибәргән¬ мен,— күрсәтмә бирмәдем. — Пышылдашуны туктатыгыз,— сакчы ишеккә при¬ клад белән сукты.— Еланнар! Хәшәрәтләр! Мин сезне хә¬ зер үк карцерга... «Кара козгын» тагын кыйшайды, авып китеп, чинап туктады. Шыгырдап ниндидер капка ачылды. Машина кузга¬ лып китеп бераз барды да тагын туктады. Капка шыгыр¬ дап ябылды. Кемнәрдер арлы-бирле йөгереп үттеләр. «Кара коз- гын»ның уртасында утырып барган сакчы, тимер ишекне ачып, сикереп төште. Кемгәдер рапорт бирде: — Сигез контрны китердек. 7 Ниһаять, мин — Пләтән төрмәсенең өченче катында¬ гы арестантлар белән шыгрым тулы камераларның бер¬ сендә. Казанда ун ел торып, мондый төрмә булуын ише¬ теп тә белми идем. Менә, уйламаганда, белергә туры килде. Следователь Бикчәнтәев алдында үрә катып торган¬ да, бу шомлы шобага миңа гына төшкәндер, ниндидер бер аңлашылмаучылык белән бары тик мине генә «или» тор¬ ганнардыр, дип пошына идем. Юк, миннән башкалар да онытылмаган икән. Җитмәсә, камерадагы барлык «фа¬ тирчылар»— таныш-белеш яки газета-журналлар аша мәгълүм карт большевиклар, район, шәһәр, өлкә партия- 28
совет оешмаларының җитәкчеләре, профессорлар, укы¬ тучылар, студентлар. Әмма камерага беренче тапкыр атлап кергәндә, бу «танышлар» котымны алды — җаным уч төбенә килде. Тугыз тәүлек буена камерада япа-ялгыз ятып, бер ке¬ шене күрми, һичкем белән сөйләшми, бары тик тикше¬ рүче Бикчәнтәев һәм аның чирүе белән көне-төне тар- тышу-сугышу мине чыгырдан чыгара язган иде инде. Тагын да берничә тәүлек бу хәл кабатланса, мөгаен, акыл¬ дан шашар идем. Менә шуның өчен дә «кара козгын»- ның ишеген ачып, төрмә ишегалдына төшергәч, куанып киттем, ичмасам, кешеләр күрермен, сөйләшермен. Ул арада кара киемле, караңгы чырайлы, телсез над¬ зирательләр, ым белән генә юллап, мине тар тимер бас¬ кычлардан төрмәнең югары катына алып менеп китте¬ ләр. Озыннан-озынга сузылган тар коридор. Бһры тик ике очында гына тәрәзә. Алары да тимер челтәр белән кир¬ тәләнгән. Түшәмдә кызарып кына өч лампочка яна. Ике якта—тимер белән тышланган ишекләр. Барысына да калын тимер «билбау» каптырылган, һәм ат башы хәт¬ ле йозаклар эленгән. Тынчу. Ярым караңгы. Шылт ит¬ кән тавыш та юк. Шомлы тынлык. Алдан барган колга надзиратель, кулындагы бер ко¬ чак ачкычларны тәсбих төсле тартып барды да бер ка¬ мера алдына килеп туктады, нигәдер йозакны арлы-бир¬ ле тарткалады, аннан, бер ачкычны сайлап алып, йозак¬ ны ачты да ишекне тартты. Авыр тимер ишек чинап, акрын гына ачылды. — Бар! Мин бу сүзнең мәгънәсенә дә төшенеп җитә алмадым, надзиратель аркамнан төртеп кертеп җибәрде: — Бар, бар! Ишек шалтырап шундук ябылды. Әллә төтен, әллә то¬ ман. Әллә инде мунча? Астылы-өстеле сәкеләрдә бер- берсенә укмашып, тыгызланып утырган шыр ялангач ке¬ шеләр. Сакал-мыеклары җиткән, күзләре акайган, үзлә¬ ре шабыр тирдә. Әллә чынлап та мунча ләүкәсеме бу? Алай дисәң, ләгәннәре, себеркеләре күренми. Бәлкем, акылдан шашкан кешеләрдер? Бу уй мине бөтенләй чы¬ гырымнан чыгарды — бизгәк тоткандагы кебек, туңа-де- релди башладым һәм, үзем дә сизмичә, ишекне аркам бе¬ лән этеп, аякларым белән тибә башладым. — Ачыгыз! Ачыгыз! Мин... Мин... Арттан, коридордан, надзиратель ахры, ишеккә сукты: 29
— Шыпырт! Карцерга атлыгасыңмы әллә, корчаңгы?! — Ибраһим,— алдагы сәкедән, томан эченнән кем¬ дер миңа таба үрелде.— Ибраһим... бу син түгелме? Имәнеп киттем. Алдымда — институтның тел-әдәбият факультеты деканы, профессор Галимҗан Нигъмәти. Ка¬ федрага ул һәрвакыт бик шома кырынып, пөхтә киенеп, галстук тагып килә торган иде. Хәзер минем алдымда сап-сары сакаллы, чәчләре тузган, бары тик трусиктан гына калган бер тоткын басып тора. — Сине дә алдылармыни? — Тавышы үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә йомшак, басынкы, бик ягымлы. Кинәт ты¬ нычлана калдым. Ишеккә тибүдән туктап, хәлсезләнеп, шуып төшеп идәнгә утырдым. — Кайчан алдылар? — Допроста булдыңмы? — Газеталарда ни язалар? — Амнистия турында сөйләмиләрме? — Менә амнистия,— кемдер югары сәндерәдән калын тавыш белән кычкырып көлде.— Менә амнистия: ректор янына студентлар килә башладылар. — Ташла әле, Шәйхи, иблислегеңне. Син бит райком секретаре. — Төшерелгән! —диде каһкаһәле тавыш. — Тсс...— ишектәге «күз» ачылды. Бүренекедәй кан баскан бер яман бәбәк карады.— Тагын бер тавыш ишет¬ сәм, камераны карцер режимына куям. — Ибраһим,— Галимҗан ага Нигъмәти минем яны¬ ма идәнгә утырып аркамнан какты.— Я, тавышланмыйча гына сөйлә әле... Институтта ни хәл? Тагын кемнәрне кулга алдылар? Мин, ниһаять, аңыма килеп, белгәннәремне сөйләргә керештем. Бу камерада дүрт тоткын утыра торган бүлмә булган. Менә быел, «урып-җыю» артык «уңышлы» баргач, төрмә¬ ләрдәге комфортка — караватта ятуга чик куелган. Алар чыгарып ташланган, караватлар урынына камераның бу- еннан-буена ике катлы сәке-сәндерә эшләнгән. Хәзер инде монда дүрт түгел, егерме дүрт тоткын утыра. Ятканда ян бе¬ лән генә яталар икән. Сәке башкача сыйдырмый, һава җитми. Шуның өчен мәхбүсләр үзләре тәрәзә өлгеләрен ватып бетергәннәр. Тимер рәшәткәле тәрәзә белән «кал¬ фак» * арасында — кар. Хәзер аннан ишелеп суык керә. * Сталин үзенең бер чыгышында: «Төрмә төрмә булырга тиеш»,—< дигән иде. Шуннан соң төрмәләрнең тәрәзәләренә «калфак» кидергән¬ нәр: тышкы дөньяны карый да алмасыннар, күрмәсеннәр дә. 30
Ә камерада егерме дүрт хан. Алар сулый. Менә ни өчен монда тынчу һәм мунчадагы кебек парлы икән. Сөйләшә торгач, камерага да, мәхбүсләргә дә ияләш¬ тем. Мин китергән «соңгы хәбәрләр» тәмамлангач, Га¬ лимхан ага Нигъмәти мине култыклап торгызды да сәке кырыена утыртты. Кемдер торып, параша янына китеп, миңа урын бирде. — Утыр, энем, бераз ял ит, бигрәк йончыгансың. Өске сәкедән кемдер бер сынык икмәк сузды. — Сез допростан бит... Бераз тамак ялгап алыгыз. Мин чыннан да ачыккан идем. Өченче көнге насыйп булмаган ризыктан соң, мине карцер рехимына куеп, тәүлеккә дүрт йөз грамм паек бирә башлаганнар иде. Бары тик куркуымнан гына онытып хибәргәнмен икән. Хәзер икмәк күргәч, йолкып диярлек алып, авызыма кап¬ тым — чәчәдем. Кемдер крухка төбендә калган чәен бирде. Бары ашап бетергәч кенә, рәхмәт әйтү исемә төште. — Аптырама, Ибраһим, монда тәкәллефкә урын юк. Бераз хәл хый, ичмасам. Миңа үз сыныгын сындырып биргән теге кеше юга¬ ры сәкедән идәнгә сикереп төште. Түм-түгәрәк, кара са¬ каллы. Чандыр. Буйга миннән бик аз гына озынрак бу¬ лыр, ахрысы. Ничектер таныш сыман. Бигрәк тә яңгырау, ачык тавышы, һәм бик якты саргылт күзләре. Кайда күрдем соң бу кешене? — Таныйсыңмы? — диде Галимхан ага Нигъмәти, теге кешегә карап.— Бу бит иптәш Алкин, ВКП(б)нын Казан шәһәре Бауман район комитетының беренче секре¬ таре. Хәтерем ачылып китте. Әйе, әйе! Әле яз башында гына Академия театрында язучыларның һәм артистлар¬ ның берләшкән хыелышында ул Октябрьнең егерме ел¬ лыгына әзерләнү, яңа әсәрләр язу, сәхнәгә кую турында бик дәртле, ялкынлы доклад сөйләгән иде бит. Бу чыгыш барлык тыңлаучыларда тирән эз — рухлану калдырган иде. — Габдулла, син «бүре күзе»н каплап тор әле. Соң¬ гы хәбәрне,— ул миңа карап елмайды,— шагыйрьнең ки¬ лүен иптәшләргә белдерергә кирәк. Мин хәйран калдым. Кемгә, ничек белдерергә? Ул ара¬ да Габдулла, бөтен камерада бердәнбер сакал-мыексыз яшь егет, тиз генә ишеккә таба атлап, аркасы белән «күз»- не каплады. Ә Алкин, хәһәт кенә идәнгә чүгеп, су йөри торган хылыткыч торбага сак кына бер-ике тапкыр чиртте
һәм шундук иелеп колагын куйды — тыңлады. Аннан тагын катырак чиртте. Камерадагы халык нигәдер арлы- бирле кузгала, сөйләшә, тавышлана башлады. Ә Габ¬ дулла кузгалмый, аркасы белән һаман «бүре күзе»н то¬ малап тора. Алкин идәнгә җайлабрак утырды да торбага янә чир¬ тә башлады. Бер чиртә — пауза, ике чиртә — пауза. Әй¬ терсең лә Морзе аппаратында телеграмма бирә. Ә камерадагылар, тынычсызланып, күзләрен ишектән алмый. Алкин аеруча бер дикъкать белән йодрык буыннары¬ на карап чиртә. — Тык, тык-тык, тык-тык, тык... Ләкин мин аларны бүтән күзәтеп тора алмадым, сә¬ кедә урын табылуга, изрәп йоклап киттем. Камерада берничә көн торгач кына, мин бу серле чир¬ түнең Бестужев алфавиты дип аталуын, декабристлардан бирле төрмәләрдә бердәнбер сөйләшү-хәбәрләшү ысулы икәнен белдем. Нигездә, Морзе ысулы. Рус алфавиты авазлары йодрык буыннары исәбеннән, бишәрләп юллар¬ га бүленә. Артык күпкә китмәсен өчен, егерме дүрт аваз файдаланыла икән. Баштагы чиртү — юл саны. Беренче, икенче, өченче юл. Икенче чиртү шул юлдагы авазның урынын белдерә. Мәсәлән, А хәрефе болай бирелә, башта бер чиртү — бе¬ ренче юл, тагын бер чиртү — беренче юлдан беренче хәреф. Шулай сүзләр, җөмләләр, исем-фамилияләр барлыкка килә икән. Алкин шулхәтле маһирланган бу сөйләшүгә. Аерым хәбәрләрне тапшыру белән генә канәгатьләнми, хәтта йө¬ рергә яки параша түгәргә чыкканда кулга төшкән газе¬ та хәбәрләрен дә тапшыра һәм торба буенча бирелгән җавапларны бер ялгышусыз «укЫй». Бу һөнәргә ул мине дә өйрәтә башлады. Әмма аны туктаусыз сорау алырга йөртүләр, аннан кыйналып ки¬ лүләр бу «сабакны» тәртипле рәвештә дәвам итәргә мөм¬ кинлек бирмәде. Шулай да Алкин юк вакытта «соңгы хә¬ бәрләрне» мин тапшыра башладым. 8 Алкин, әле яңа гына укырга өйрәнә башлаган бала сыман, иҗекләп «укый»: — Га-лим-җан И-бра-һи-мов ка-ты а-вы-рый. Би-шен- че ка-ме-ра-га Әб-жә-ли-мов-ны, Рес-пуб-ли-ка-нец-ны 32
^и-тер-де-ләр... То-лым-бай-ский дүр-тен-че тәү-лек с-той- ка-да. Тин-чу-рин *... — Тсс! — Ишек төбендә дежурда торган Габдулла баш бармагын авызына капты.— Тсс... Коридорда ыгы-зыгы, йөгергән, ыңгырашкан тавыш¬ лар ишетелде. Алкин сикереп торып сәке кырыена утырды. Ул ара¬ да ишектәге йозак шалтырап ачылды. Кемнедер сөйрәп камерага керттеләр. Ишек шыгырдап ябылды. Габдулла белән Алкин идәнгә егылган кешене күтәреп алдылар. — Урын! Сәкедән ике кеше сикереп төште. Шул бушаган урын¬ га— түбәндәгесенә, теге сорау алудан килгән кешене ят¬ кыздылар. — Бу бит Мәхмүт Баһаутдинов,— диде Алкин яныма килеп.— Комсомолның өлкә комитеты секретаре. Мескен, аңын югалткан. Шул кадәр кыйнаганнар. Тагын йозак шалтырады. Камера тып-тын калды. Кем¬ нең чираты? Ишек ачылыр-ачылмас надзиратель башын сузды. — Алкин, допроска! Камера калтыранып киткәндәй булды — сулыш өзел¬ де. Ә Алкин, сәйранга гына җыенгандай, пальтосын киеп, эшләпәсен кулына алды, елмайды. — Я— пока! Өстән бер йөк төшкәндәй җиңеләеп киттек. — Булдыра алсаң, тикшерүчедән карандаш урларга тырыш... — Тырышырмын,— Алкин тагын ягымлы елмайды да тышка чыгып китте. Камерадагылар, авыр сулап, үз урыннарына тарала башлаганнар гына иде, тагын йозак шалтырады. Әйтер¬ сең лә электр тогы сукты, калтырап, туктап калдык. Ишек ачылды, әмма нигәдер берәү дә кермәде. Бары тик пышылдап кына сөйләшкән тавыш ишетелде, һәм шунда гаҗәеп бер хәл булды. Камерадагылар барысы да урын¬ нарыннан торып ишеккә таба үрелделәр — йотылып ис¬ нәделәр. Хуш ис! Шундый тәмле, тәнгә рәхәт бирүче хушбуй исе борынны кытыклый. Камера яктырып киткәндәй бул¬ ды. Төрмә артында терәлеп торган, элек кадере белеи- * Толымбайский Г.,Тинчурин К. — язучылар. Республиканец Г. И.— өлкә культура идарәсе башлыгы. Әбҗәлимов М. — ВЛКСМның Сталин райкомы секретаре. 3 Е-408 33
мәгән гади тормыш, ә хәзер уй җитмәс ерак-гүзәл ирек үзе ишелеп монда керде, дөресрәге, төрмә ишеге ачылып китте сыман. Туя алмый үрелеп-үрелеп сулыйбыз. Рә- хәт тә, күңелле дә, артык газаплы да булды бу көтел* мәгән очрашу. — Барлау!—Ачулы калын тавыш рәхәт калгудан уятты. Барыбыз да параша янына тыгызландык. Сыйма¬ ганнар өске сәндерәгә утырдылар. Ишек киңрәк ачылды. Камерага ашыгып атлап төрмә башлыгының ярдәм¬ чесе килеп керде. Озын буйлы, атлет гәүдәле яшь егет. Өстендә өр-яңа, үзенә ятышып-сыланып торган форма — кыек сырлы кара тукымадан тегелгән френч, галифе чал¬ бар, ялт-йолт итеп торган хром итекләр. Аның йөзе түгәрәк, бит алмалары тулы, кызарып тора... Бар гәүдә¬ сеннән хушбуй исе аңкып тора. — Исәнмесез! — Аз гына елмая төшеп, тавышын кү¬ тәрмичә генә эндәште.— Ничек, жалобалар юкмы? — Гражданин начальник,— Габдулла кысыла-кысыла алга чыкты,— камерада бик тыгыз, ятарга урын юк. — Борчылмагыз.— Башлык ярдәмчесе тагын көлем¬ серәп, камерага күз йөртеп алды.— Чыннан да, тыгызрак икән. Борчылмагыз. Бүген бушатырга тырышырбыз.— Ул бармагы белән төртеп саный башлады: — Бер, ике, өч, яле, атакай, син өскәрәк күтәрел... (миңа эндәшүе), дүрт, биш... егерме бер. — Өч арестант допроста,— диде надзиратель каба¬ ланып. — Арестант түгел,— диде санаучы каты кисәтеп,— под-след-ствен-ный. Надзиратель кашларын җыерды, каралып китте. — Хушыгыз. Башлык ярдәмчесе тикшерү нәтиҗәсен блокнотына язды да кергәндәге кебек ашыгып атлап чыгып китте. Ә камерада хушбуй исе катыш ниндидер билгесез күтәрен¬ келек калды. — «Бушатырбыз», диде бит, ә? — диде Габдулла. — Кем белә. Берсекөнгә бәйрәм. Бәлки, егерме ел¬ лыкка амнистия булыр,— диде өске сәкедән карлыккан тавыш. — Тот капчыгыңны! — Юк, егетләр,— диде аскы сәкедән берәү өметлә¬ неп,— иптәш Сталин безне бу хәлдә калдырмас. Камерада шау-шу, бәхәс башланды. 34
9 Пләтән төрмәсендәге иң газаплы һәм куркынычлы төннәрнең берсе, һичшиксез, җиденче ноябрьгә каршы төн булды. Арестантлар арасындагы тынычсызлык инде ай башыннан ук кузгалган иде. Бәйрәм якынлашкан саен ул көчәя барды. Бәйрәм алды һәрбер кешенең күңелен дулкынланды¬ ра, җилкендерә бит ул. Бәйрәм көнне ниндидер сөенечле бер үзгәреш булыр төсле тоела. Көтелмәгән яңалык-шат- лык өмет итәсең. Яна көн туган саен әнә шул сөенечкә якынлашкан кебек сабырсызланасың. Тизрәк-тизрәк бәй¬ рәм җитсә иде, дисең. Зарыгып көтәсең ул өметле көнне. Ә төрмәдә? Бер гаепсез тоткынлыкка дучар булган кеше .нишләргә тиеш бәйрәм алдыннан? Бигрәк дә Ок¬ тябрь бәйрәме алдыннан? Октябрь революциясенә егерме яшь тулу көннәрендә, иң демократик Конституция — Ста¬ лин конституциясе кабул ителгән чорда?! Нинди уйлар, нинди хисләр, нинди өметләр аны як¬ тыртырга, хәл бирергә яки җәрәхәтләргә тиеш соң? Бу соңгы, хәл итүче төндә. Я? Я?! Гаҗәп икән ул тоткындагы кеше. Хәйран калдым. Элек әйтсәләр, һич ышанмас идем. Ә хәзер... Тоткын ул бар гәүдәсе белән күрә, бар гәүдәсе белән ишетә, бар гәүдәсе белән тоя-сизә икән. Тәрәзәләре ти¬ мер рәшәткәләр белән ныгытылган, тимер ишекләре зур йо¬ заклар белән бикләнгән, тышкы дөньядан биек, таш ди¬ варлар, чәнечкеле тимер чыбыклар, көне-төне йокысыз күзәтеп торучы уяу сакчылар, этләр, мылтыклар, пуле¬ метлар белән аерылган, бүленеп алынган кап-караңгы төрмә камералары яңадан-яна хәбәрләр белән тулып кына тора. Кайдан гына, ничек кенә килмиләр алар. Су йөри торган җылыткыч торбалар буйлап, калын, таш стеналар аша, югары каттан түбәнгесенә тегәрҗеп белән төшерелгән шырпы капларында, юынырга чыкканда бәд¬ рәф диварларына беленер-беленмәс кенә сызгаланган «тавык тәпиләре» эзендә. Параша чыгарганда игътибар¬ га алынган надзирательләрнең күз карашында, эндәшү¬ ләренең тонында, ниһаять, әле сөйләрлек хәле калган булса, сорау алудан кайтучылар аша һәм башка бик күп, иректә бөтенләй игътибар бирелми торган, беренче карашка бөтенләй әһәмиятсез күренешләрдә, билгеләрдә. Алкин сорау алудан көч-хәл белән кайтып керде. Бит- авызы күгәргән, сул күз кабагы канаган иде. Инде ул да, Баһаутдинов сыман, сәкегә егылыр да камера тор¬ 8* 35
мышыннан ваз кичәр, дип уйлаган идем. Юк! Ул, сәкегә утырып, аз гына хәл җыйды да елмайды. Тезелеп торган ап-ак тешләр камераны яктыртып җибәрде. Тирә-якта- гыларның йөзләре ачылды. Мин дә җиңеләеп киттем. — Я, дуслар,— диде дә, елмая биреп, түбән иелде. Ахрысы, итеген салмакчы булды, әмма кире турайды, йөзе чытылды.— Булмый икән. Сул итекне салдырыгыз әле.— Мин йөгереп килеп итекне салдырырга омтылган идем, кая. Балтырлары шешеп, итегенең кунычын киер¬ гәннәр. Тәнем тетрәнеп китте. Аны да төнозын бастырып тотканнар ахры, кансызлар. — Булмаса, кунычын җөеннән сүтеп җибәрегез. Габ¬ дулла, теге пыяла кыйпылчыгы кайда? — диде Алкин, тирә-якка каранып. Габдулла йоклый икән, уяттылар. Ул параша астына кыстырылган кыйпылчыкны алды. Көч-хәл кунычны сүт¬ тек. — Менә, иптәшләр, гозерегезне үтәдем,— диде Алкин, итекләрен салдыргач, сул аягының чолгавы арасыннан чәнти бармак хәтле генә карандаш чыгарып.— Галимҗан ага, озынрагын алырга кулым җитмәде. — Монысына да... Ул арада «күз» чайкалды. Алкин юри, ахры, аякла¬ рын сузып җибәреп, сүгенә башлады. «Күз» ябылды — надзиратель китте. Алар, нигәдер, мәхбүсләрнең сүгенү¬ ләренә игътибар итмиләр генә түгел, кул селтиләр иде. Сүгенә бирсеннәр, янәсе. Галимҗан ага Нигъмәти карандаш төпчеген ыштан бөр¬ мәсенә яшерергә өлгермәде, күрше дивардан чакыру сиг- налы чирттеләр. Алкин шундук идәнгә шуып төшеп стена¬ га колагын куйды. Камера тып-тын булып калды. — Кружка! Кружка бирделәр. Алкин кружканы стенага каплап тыңлый, теге яктан биргән хәбәрне ятлый башлады. — Октябрьнең егерме еллыгы хөрмәтенә моңа кадәр һич күрелмәгән зур амнистия әзерләнә. Барлык сәяси тот¬ кыннар азат ителәчәк. Указ җиденче ноябрьдә игълан ителәчәк. — Ура! — Әйттем бит була дип. — Тавы-ыш! — «Күз» ачылды — кан сарган ачулы бә¬ бәк күренде.— Бу нинди шау-шу? Надзиратель, кисәтүен ныгытыр өчен ахрысы, ишек¬ кә итеге белән бер-ике типте дә авыр атлап башка ка¬ мераларга таба китте. Күрәсең, аларда да тынычлык юк. 36
Ә бездә — тантана. Камерадагыларның барысы да сөйли, һәр тоткын бу гадәттән тыш хәбәр турында нигез¬ ле фикерен ишеттереп калырга тырыша. Дөресен әйткәндә, әле яңа гына Алкин кружка аша күрше камерадан алган хәбәр яңа түгел, ул инде ай буенча кабатлана. Әмма хәзер, бәйрәм алды төнендә! Октябрьнең егерме еллыгы тантанасы алдында! Бусы инде, һичшиксез, нигезле өметләнү. Бөек Октябрьгә егерме ел тулганда, ничек инде шул революцияне үз куллары белән барлыкка китергән, аны саклап калу өчен кан түккән ветераннар, аларның эз¬ басарлары — яшьләр, комсомоллар төрмәдә утырсын? Акылга сыймый. Бу хәбәр — амнистия турындагы сүзләр — ничә генә тапкыр кабатланмасын, һәрвакыт, беренче тапкыр ишет¬ кән сыман, тын алуны өзеп, онытылып тыңлыйбыз. Күңел яктыра, күзләр нурланып китә, хәтта сулган-саргайган йөзләргә алсулык сирпелә. Сулыш иркенәя. Ирек! Азатлык! Синнән дә татлырак, синнән дә кадер¬ лерәк, кыйммәтлерәк тагын нәрсә бар дөньяда? Әмма синең иксез-чиксез киң, җылы, мәрхәмәтле кочагыңда ва¬ кытта без кадереңне генә белмибез икән, бөек бәхет! Инде күп калмады. Аз гына, бик аз гына түзәргә, са¬ быр итәргә кирәк. Озакламас, бу авыр ишекләр ачылып китәр. Без тагын да кешелекнең бөек куанычы — азатлык кочагына ташланырбыз һәм туйганчы иркәләнербез. Барыбыз да ул көннең тууына ышана идек, иманыбыз камил иде. Без бит ят түгел, үги түгел. Барыбыз да со¬ вет иленең тугрылыклы, фидакарь балалары. Шулай бул¬ гач... Тиздән! Тиздән! Бөтен камера шушы изге уйлар белән дулкынланды: — Даң-доң! Даң-доң! Тоткыннарның йөрәген өшетә торган, нервларын өзе¬ лердәй итеп какшата, акылны томалый торган чаң! Шом¬ лы, кара каргышлы чаң! Бу ни бу? Гадәттә бу чаң кичке чәйдән соң — тикшерү алдыннан сугыла иде. Хәзер бит әле сәгать, күп булса, биш-алты чамасында гынадыр. — Даң-доң! Даң-доң! Коридорда ыгы-зыгы. Әллә янгынмы? Әллә инде бе¬ рәрсе качарга маташканмы? Хәер, тимер рәшәткә, калын тактадан эшләнгән «калфак», таш стена, чәнечкеле ти¬ мер чыбык, этләр, сакчылар, мылтык, пулеметлар кир¬ тәсе аша мөмкинмени бу?! Әллә? Әллә берәрсе, бу хурлыкка чыдый алмый, асы¬ 37
лынганмы? Бу хәлнең булуы бик мөмкин. Әмма бер тот¬ кын асылынган өчен бу хәтле ыгы-зыгы тумас. Даңгыл¬ дау туктар-туктамас, камераның ишеге ачылып китте» Надзиратель бар тавышына акырды: — Торыгыз! Басыгыз! Тикшерү. Тизрәк! Упыр-тупыр бер-беребезне кысып, параша янына өерелдек. Камерага атылып ике хәрби кеше керде. Өсләрендә — озын соры шинель, яка очларында янып торган берәр шпал, димәк, майорлар. Башларында өр-яңа колакчын бүрекләр. Икесе дә урта яшьләрдә, тулы гәүдәле. Йөз¬ ләре суык. Күзләре, бораулап, ачу белән карый. Әле күптән түгел генә барлау ясаган төрмә башлыгы урын¬ басары бусага төбендә «смирно» баскан, өлкән түрәләр¬ нең боерыкларын көтә. — Тикшерү,— диде майорларның берсе, камераны сө¬ зеп карап, ачулы тавыш белән.— Тизрәк! Берәм-берәм минем алга басыгыз да исем-фамилиягезне, кулга алын¬ ганчы кайда, кем булып эшләвегезне әйтеп, сәкеләргә менеп капланып ятыгыз. Кара, монда бүтән карыйсы бул¬ магыз. Я, я, башладык. Син? — Алкин, ВКП(б)ның Казан шәһәре Бауман район комитетының беренче секретаре. — Марш! Син? — Галимҗан Нигьмәти, профессор. — Марш! Син? — Сөббух Рафиков, шагыйрь. — Имәнкулов Зариф, беренче татар полкы комиссары. — Син? Түбәнге сәкедән озын буйлы, таза гәүдәле кеше күтә¬ релде. Майор сискәнеп артка чигенде, күрәсең, сугып җи¬ бәрер дип курыкты һәм икенче тапкыр, бу юлы инде акрын гына эндәште: — Сез? — Камай Гыйлем, профессор, Владимир Ильич Уль¬ янов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты рек¬ торы. Майор тагын артка чигенде. — Стенага карап басыгыз. Следующий? — Сәләх Атнагулов, профессор. — Өскә! Син? — Баһаутдинов Мәхмүт. Комсомолның Татарстан өл¬ кә комитеты секретаре. — Өскә! — Менә алмыйм. Аякларым шешкән. 38
— Ярар алайса,— майор нәфрәтле караш ташлады.— Ярар, түбәнгә ят. Син? — Акимов Николай Васильевич.— Татпросвет секре¬ таре. — Син? — Нижегородцев Ардалион Михайлович — өлкә ком¬ сомол комитетының бүлек мөдире. — Ә син нәрсә анда менеп кунакладың? Төш1 л Өске сәкедән җиңел генә сикереп, атлет гәүдәле берәү төште. — Чанышев. Әле һаман артта басып торып, килүчеләрне блокноты¬ на язып торган майор, кинәт блокнотын төшереп җибәрә язып кабаланып алга атлады: — Якуп? — Юк. Ул минем абыем. Ул комдив. Мин җайдаклар эскадроны командиры. — Өскә!—Алда торган майор кашларын җыерды, йөзен чытты: — Барыгыз да елан Тухачевскийның койрык¬ лары. Чанышев нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде, бусагада басып торган төрмә башлыгы ярдәмчесе бар¬ мак янады: — Тсс! Молчать! Чанышев башын чайкады да бер сикереп иң өске сәндерәгә менеп китте. — Син? — Гомәр Гали, әдәбиятчы, редактор. — Ә син, чулак? — Мыскылламагыз,— Николай чулак кулын селкеп алды.— Тумыштан. — Безгә барыбер. Фамилияң? Тизрәк. — Борциковский Николай — Казан педагогия инсти¬ туты студенты. — Син? — Шәйхетдинов Касыйм — «Кызыл яшьләр» газетасы редакторы. — Ильясов Гали — Татар академия театры режис¬ серы. — Син нәрсә аптырап торасың? Параша янында басып торган Габдулла сискәнеп китте. — Мин? Мин бит комсомол райкомы секретаре. Мин... — Ярар.— Майор әйтеп бетерергә бирмәде, бүлде: — Фамилияң? 39
— Әхмәдуллин Габдулла,.. Аннан соң ике укытучы, бер прокурор, бер ВКП(б)« ның авыл райкомы секретаре аваз бирде. Сәкедә урын булмагач, аларны стенага каратып бастырдылар. Мин дә шулар рәтенә эләктем. Башкалар әле сорау алудан кайт¬ маган иде. Гадәттә барлауда саныйлар да чыгалар иде, болай мәсхәрәләп яткырмыйлар, стенага терәмиләр иде бит. Бу ни бу? Бәйрәм алдыннан тагын нинди «яңа тәртип» күрсәтәләр монда? — Отбой. Ятыгыз. Тавышланмагыз,— диде алдагы майор, тикшерүне төгәлләп, тагын бер тапкыр камераны сөзеп карап. — Ә кичке аш? — кемдер югары сәкедән кычкыра салды. — Бүген анысы юк,— диде дә башлык ярдәмчесе ишекне япты. Йозакны юри, ахрысы, шалтыр-шолтыр китереп бикләде. Уйны уйга сузып очларын бәйли алмый¬ ча җәфаланганда, тагын ишек ачылды, ашыгып надзира* тель керде елан төсле пышылдады: — Ыш-ш-ш, «А» хәрефенә кем бар? • Бусага төбенә өч тоткын килеп фамилияләрен әйттек ләр. — Алкин. — Кирәкми. — Акимов. — Кирәкми. — Атнагулов. Сәлах ага, болай да ябык, озын, әз генә шадра кеше, хәзер бөтенләй караңгыланып, хәлсезләнеп китте. Ул әле иртән генә сорау алудан ватылып, көч-хәл белән кайткан иде. — «Б» хәрефенә? Надзиратель әйтеп тә бетермәде, өске сәндерәдән Ни¬ колай сикереп тә төште. Надзиратель чак тайпылып калды. — Хәшәрәт! Баса яздың бит, чулак җен. — Мин бит Борциковский,— диде Николай бер дә борчылмыйча. Ул әле сорау алуда булмаган, беренче ча¬ кырылуы иде. — «Б»га тагын кем? Югарыдан кемдер җавап бирде: — Баһаутдинов тора алмый. Яна гына... — Молчать!—Надзиратель ачуыннан сикереп кит¬ те,— Анысы миңа кагылмый. Торгызыгыз! 40
Тынлык. Беркем кузгалмый. — Торгызыгыз,— дип надзиратель акырып җибәрде,— кабахәт контрлар! Кемгә әйтәм мин? Өстерәп төшерегез. Тагын тынлык. — Мин сезне акылга утыртырмын, анагызны...— над¬ зиратель, кабахәт сүзләр белән сүгенеп, коридорга таба борылды.— Керегез әле! Ишек артында көтеп кенә торганнар, ахры, ике дәү-дәү надзиратель атылып керде. Өлкән надзиратель түбәнге сәкедә ыңгырашып яткан Мәхмүткә ишарәләде: — Әнә теге контрны алып чыгыгыз. Бераздан Камайны, Галимҗан Нигъмәтине, Гомәр Га¬ лине, рәссам Зәбихне алдылар. Сәкедә урыннар бушады. Әмма бер генә тоткын да, аягүрә торудан хәлсезләнүлә¬ ренә карамастан, ул урыннарны алырга ашыкмады. Тынлык. Авыр, кара тынлык. Ә коридорда һаман ыгы-зыгы. Нинди тынгысыз бу бәйрәм алды төне? — Син, энем, минем якка борылып ят әле, бер эчем¬ не бушатыйм. Юкса, болай уйлый-уйлый акылдан да ша¬ шарсың... Очы очка җитми,— диде сул ягымда яткан күршем. «Өч көнлек секретарь». Белмим, аны нигәдер шулай атыйлар. Үзе шул кушаматка өйрәнгән, рәнҗеми дә. Әмма хәзер мин аның кушаматы белән кызыксыну¬ дан яки сөйләшергә теләүдән ерак идем. Үз уйларым үземә җиткән — очы-кырые юк. Теге вакытта ялгыш кына кулга алуларыдыр, төрмәне күрсәтмичә генә чыгарып җибәрмәгәйләре, дип борчылган идем. Инде менә төрмә¬ не дә, андагы мәхбүсләрне дә күрдем. Моннан чыгу мөм¬ кинлеге исә көннән-көн ерагая бара. Бөтен ышаныч ам¬ нистиядә... Анысы булыр да, булмас та төсле — су өстен¬ дәге калкавыч кебек, бер күренеп күңелне ярсыта да тагын суга бата... Шуңа күрә әлеге иптәшкә: — Эчне пошырма әле,— дидем дә борылып яттым. — Юк, син тыңла әле, энем,— дип каныкты бу,— тың¬ ласаң, кайгың таралыр. Күреп торам бит, син әле өйлән¬ мәгән дә егет. Инситутта сөйгәнең дә калгандыр. Ни өчен мине «өч көнлек секретарь» дип атыйлар, шуны сөй¬ лим әле. Син шагыйрь бит. Теге «Кырык вәзир»дәге «Бер сәгатьлек хәлиф»не укыгансыңдыр, нәкъ шуның сыман. — Алай бик кызык булгач, сөйлә инде. Мин күршемә таба борылып яттым. — Менә, энем, мин көч-хәл белән ТКУны тәмамла¬ дым. Аннан Казан артындагы авылларның берсендә 41
райком инструкторы булып эшли башладым. Дөресен әйт¬ кәндә, миндә әллә ни оештыру таланты да кәпрәеп кү¬ ренмәде. Кушканны эшлим дә йөрим. Кушмаганга тык¬ шынмыйм. Үзем болай, энем, тумыштан барга канәгать. Күктән йолдызлар үрелеп алу өметем булмады. Дәрәҗә баскычларыннан күтәрелү турында да уйламыйм, чамам¬ ны беләм дә мыштым гына йөрим. Ул арада уртакул бер авыл кызына өйләнеп тә алдым. Җаныем да әллә кая үрелмәде, колхозда сыер сава башлады. Ә менә ел ба¬ шыннан эшләр үзгәрде дә китте. — Әйе, шуннан? — Кызыгы әле алда, энем. Менә бит, язгы чәчү ал¬ дыннан гына, безнең беренче секретарьны һәм минем ту- рыдан-туры башлык агитпроп мөдирен бер төндә алды¬ лар да куйдылар. Обкомнан килгән вәкил: «Алар халык дошманнары», дигәч, ышанасы да килмәде. Ләкин, Казан¬ нан килеп әйткәч, ышанмый кая барасың? Икенче секре¬ тарьны — беренче, мине мөдир итеп сайладылар да куй¬ дылар. Җаваплы эшне кабул итәргә дә өлгермәдем, бер төндә теге икенче секретарьны да алдылар. Аны да: «Дошман булган, астыртын корткычлык эшләгән», диде¬ ләр. Өченче секретарь авырып больницада ята иде... Обком вәкиле тотты да мине беренче секретарь итеп тәкъ¬ дим итте. Ис китте. Сайламаслар, дигән идем. Бюро член¬ нарының берсе дә каршы кул күтәрмәде. Дөресен әйт¬ кәндә, былтыр конференциядә сайланган бюро членна¬ рының яртысы юк—төрмәдә утыралар иде. Менә мин беренче секретарь кабинетында. Ул арада Казаннан тагын вәкилләр килеп тулды. «Район оешмала¬ рында корткычлар утыра, хәзер үк аппаратны алардан тазартырга кирәк, менә исемлек»,— диделәр. Аптырадым. Үзем белән бергә эшләгән иптәшләр, һич тә корткычка охшамыйлар иде. Нишлисең, югарыдан куш¬ кач, тыңларга кирәк. Бюро җыйдым. Өч көн район аппа¬ ратын корткычлардан тазарттым. Инде дүртенче көн, уф алла, үз эшемә тотыныйм дип җыенсам, райком ишеге төбендә ике адәм: — Иптәш секретарь, безгә кереп чыгыгыз әле,— ди¬ деләр. Киттем. Менә инде утыз тугызынчы тәүлек монда ятам. Әле һаман... Шалтыр-шылтыр ишек ачылды. Барыбыз да сикереп тордык — кемдер сорау алудан кайтты, ахры. Юк икән. Надзиратель пышылдап: — «Р» хәрефенә кем бар? — дип сорады. 42
Янымдагы «өч көнлек секретарь» идәнгә сикереп төште, — Рамазанов Миңлегали. — Киен. Миңлегали пальтосын, фуражкасын таба алмый ка¬ балана. Мин аларны баш очыннан суырып алып бирдем. Ул, ашык-пошык киенеп, чыгып китте. Әллә ничек йөрә¬ гем сызылып калды. Беркатлы, риясыз шул кешене жәл¬ ләде күңелем. Камерада тагын тынлык урнашты. Түшәмдәге корым¬ ланып беткән лампочка кызарып кына яна. Шуның өчен монда ярым караңгы. Кемдер буылып йөткерде. Кемдер авыр көрсенде һәм тавышланып рәнҗеде-газапланды: — Я алла, бу нинди хаксызлык! Чыннан да, нигә мондый гаделсезлек, ә? Иртәгә бит олы бәйрәм. Октябрь революциясенә егерме ел тула. Ә без менә монда, тынчу төрмәдә, бет, борча, кандала оя¬ сында ятарга урын таба алмый нахак газапланабыз. Зәйтүнә хәзер нишли икән, ә? Җүләр, нишләсен, рә¬ хәтләнеп караватында сузылып ятып йоклыйдыр. Иртәгә демонстрациягә барасы бар бит. Ә хәзер инде төн урта¬ сы... Күңелем тулып китте — күзләремнән яшь коелды. Эре-эре тамчылар битемне пешерә. Капланып үкси баш¬ ладым. — Ибраһим, Ибраһим, сиңа ни булды, елама,— диде ниндидер йомшак тавыш.— Ярамый. Ә мин тыела алмыйм, аның саен буылып-буылып үк¬ сим. — Нигә мондый хаксызлык?.. — Ибраһим... Артык йомшак, якын, ягымлы тавыш. Кем соң ул ми¬ нем өчен болай борчыла? Торып утырдым. — Елаудан файда юк,— диде Алкин, миңа якынрак шуышып утырып.— Ялгыз син генә түгел бит. — Алай да... Мин нинди халык дошманы булыйм ди, Алкин абый? Мин бит балтачы малае. Совет хөкүмәте мине институтка кадәр китерде. — Ә менә Гыйлем Камай? Ул кем? Фабрикант бала¬ сымы? Аның әтисе гомер-гомеренә бурлак булган, Идел буенча баржалар тартып йөргән. Гыйлем үзе пристаньнар¬ да йөк бушатып йөргән. Совет хөкүмәте аркасында гына укып, утыз яшендә профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аның ачышлары фәнгә зур казаныш китерде һәм илебез¬ не дөнья күләмендә югары дәрәҗәгә күтәрде. Ул... 43
— Шундый галимне нигә соң төрмәгә япканнар? — Бу сорау мине дә борчый,—диде Алкин көрсенеп, сүздән язып. Аннары өстәде: — Иптәш Сталин бу баш¬ баштаклыкка юл куймас, тикшерер. Алкин сакалын тарап, уйланып торды да тагын ка¬ батлады: — Тикшерер. Башкача һич мөмкин түгел. Менә, татар әдәбиятының ерак тарихын җанландыручы, бүгенгесен үстерү өчен армый-талмый эшләүче галимнәр — Галим¬ җан Нигъмәти, Сәләх Атнагулов та ярлы крестьян гаилә¬ сеннән. — Ә сез? — Минем әти дә ярлы крестьян булган. Үзем Казан¬ да бер олаучы абыйда ат карап, «барабыз» булып эшләп үстем. Аннан рабфакта укыдым. — Ә шулай да, абый... Нигә болай чып-чын комму¬ нистларны, Совет хөкүмәте өчен сугышкан кешеләрне төр¬ мәләргә тутыралар, ә? Әллә инде фетнә кузгалып, хөкү¬ мәт эсерлар кулына күчкәнме? Бәлкем, иптәш Сталин да хәзер төрмәдә утыра торгандыр, ә? — Юк, анысы ук булмас, булмас,— диде күршем, са¬ гышлы тавыш белән. Тагын ишек шалтырады. Ачылды. Ниндидер шинель¬ ле бер кешене төртеп керттеләр. Без түбән төштек. Таныш түгел, яңа кеше иде ул. — Иптәш, сезне әллә яңа гына кулга алдылармы? Тукта, сез... сез Беренче татар полкы командиры Тупиков түгелме? — Алкин! Кочаклаштылар. Бер-берсеннән аерыла алмыйлар. «Күз» ачылды. Ачулы ялгыз бәбәк карады. Ябылды. Ә Ал¬ кин белән Тупиков һаман әле кочаклашып, аптырап, куанып, борчылып, бер-берсенә сораулар яудыралар. — Я, ярар,— диде Алкин, ниһаять, үзеннән байтак озын, таза командирның кочагыннан чыгып.— Әйдә, утыр. Син кайдан килеп төштең? — Эх, әйтмә инде! — Тупиков сәке кырыена утырды.— Өч көн инде сорау алалар. «Имәнкулов белән бергә кон¬ трреволюцион оешмада торгансыз. Ул инде гаебен таны¬ ды», ди тикшерүче. — Ялганлый,— Алкин утырган урыныннан сикереп торды.— Ялган. Зарифны әле бүген генә сорау алырга чакырдылар. Ул һичбер документка кул куймый, шуның өчен барган саен кыйныйлар. 44
— Ә мин инде, тикшерүчегә ышанып, Имәнкуловны яла ягуда гаепли башлаган идем. — Юк, юк, ышанма. Зарифны инде бер атна илиләр. Сорау алудан кайтып егылырга өлгерми, тагын күтәрә¬ ләр. Кыйныйлар. Коры сөяккә генә калып бара. Тагын нинди яңалык? — Менжинский клубында хәрби трибунал. Өченче көнне «Буа эшен» караганнар. — Әйе, әйе, ишеткән идем. Нәрсәдә гаеплиләр, кем¬ нәрне? — Кемнәрне булсын, Буа районының барлык җитәк¬ челәрен. Райком секретарьларын, башкарма комитет председателен һәм башкаларны. Барысы уналты кеше¬ не*. Имеш, корткычлык оештырганнар. Кичә хөкем кара¬ ры укылган. — Аклаганнармы? — Аклаганнар: унбишен атарга, бары редактор Яу- шевка гына унбиш ел төрмә. — Булмас! — Алкин кычкырып җибәрде.— Булмас! — Кызганыч, ләкин бу дөрес,— диде Тупиков, авыр сулап.— Дөрес. Алкин камера буенча арлы-бирле йөрде дә килеп тук¬ тады: — Тагын? — Бүген шунда ук бер төркем хәрбиләргә суд баш¬ ланды. Анда дивизия командиры Дзент та бар, ахрысы. Шулай ук корткычлыкта, фетнә әзерләүдә гаеплиләр, ди. Безне дә шул төркемгә тыгарга тырышалар. Анда куш¬ салар — бетәбез! — Шулай уйлыйсыңмы? — Башкача мөмкин түгел. Кара әле, Алкин,— Тупи¬ ков тавышын баса төште,— исемдә вакытта әйтеп ка¬ лыйм. Зариф кайтса, болай диген... Кинәт камераның ишеге ачылып китте, алҗыган, мыш¬ наган надзиратель башын тыкты: — Тупиков мондамы? — Монда. — Уф алла! — Надзиратель гыжылдап сулап, ишекне ачып җибәрде: — Син сволочьны коридор бетереп эзләп йөрим, үз камераңны белмисеңмени? * «Социалистик Татарстан» газетасының 1988 ел, 26 май санын¬ дагы «Буа эше» дигән мәкаләдә хөкемгә тартылучылар саны — егерме бер, атарга хөкем ителгәннәре — ундүрт дип бирелә. (Редактор искәр¬ мәсе.) 46
— Үзең керттең ләбаса. — «Үзең, үзең»! Сез монда төрмә тулы, ә мин — берь- ялгызым. Әйдә тор, чык! — Я, хушыгыз! — Тупиков кулларыбызны каты итеп кысты да чыгып китте. Тимер ишек шап итеп ябылды. Алкин түбәндәге сәкегә сузылып ятты. Мин икенче катка менеп киттем. Күзләремне йомдым, әмма йокы юк. Уйлар, уйлар. Бал корты төсле мыжылдыйлар. Бу ни хәл, ә? Армиядән кайтуыма әле дүрт ел да юк. Мин өч ел Казанда Беренче татар полкында хезмәт иттем. Полкның командиры Тупиков, комиссары Имәнкулов иде. Мин аларга сокланып карый идем. Алар икесе дә граж¬ даннар сугышында катнашкан, каннарын, җаннарын ая¬ мыйча Совет хөкүмәте өчен сугышкан кешеләр. Имәнку¬ лов Зарифның күкрәгендә Кызыл Байрак ордены. Аны Реввоенсовет председателе иптәш Фрунзе үзе бүләклә¬ гән — Төркестанда басмачылар белән сугышта күрсәткән батырлыклары өчен. Ә хәзер? Алар икесе дә төрмәдә. Нигә? Нигә? Артык арылган, ахрысы, күзләрем йомы¬ лып китте... Зәйтүнә белән утырып көймәдә Кабан күлендә йөзә идек. Мин мандолина уйныйм, Зәйтүнә җырлый, «Агыйдел» көенә, минем шигырьне җырлый: Агыйдел алкын икән, Сулары салкын икән; Агыйделкәй кызларының Йөрәге ялкын икән. Зәйтүнә кинәт җырны бүлә дә миңа карый — бармак яный. — Ә син каян беләсең? — Нәрсәне? — аптырап ишүемнән туктыйм, төшен¬ мим. Зәйтүнә бик җитди. — Ник, үзең язгансың бит. Агыйдел кызларынын йө¬ рәге ялкын икән, дип. Кем әйтте? Я, җавап бир әле? Мин көләм. — Кем булсын. Синең йөрәк. Бөре кызының йөрәге,— Үзем, ишкәкләремне ташлап, аның иреннәренә үреләм. Шул чак көймәбез чайкалып китте. ...Ниндидер шау-шудан сискәнеп, күзләремне ачтым. Камерадагылар барысы да торып утырганнар—үрелеп тыңлыйлар. Алкин ишек төбендә колагын ишек ярыгына куйган. 46
Мин дә торып утырдым. Коридорда тагын ниндидер ыгы-зыгы. Ашыгып атлап, коридорны дер селкетеп, әле бер, әле икенче якка уза¬ лар. Берәү, икәү генә түгел, күбәүләр. Пышылдап сөй¬ ләшкән, сүгенгән тавышлар. Инде бит таң алдыдыр? Бу нинди вакытсыз ыгы-зыгы? Барыбыз да сулыш алуны кисеп тыңлыйбыз: нәрсәгә бу хәтле йөгерешәләр анда коридорда? Кинәт безнең камераның ишегендәге йозак та шалты¬ рады. Алкин парашага таба авышты. Әллә инде сорау алудан китерделәр. Йөрәк сызлана, сыкрый, сыгылып- сыгылып китә. — Дөп-дөп! Дөп-дөп! Бу нинди тавыш? Дөп-дөп... Чү, бу бит минем үз йө¬ рәгем шулай тавышланып суга — тынычсызлана. Ярсый. Әйтерсең лә менә-менә ниндидер коточкыч фаҗига бу¬ лырга тиеш, йозак тагын шалтырады. Ишек тартылды. Берничә дагалы итек допылдап килеп туктады. Китер¬ деләр. Мөгаен, сорау алуда изгәннәр, култыклап китер¬ деләр... Пышылдау. Ишек каты итеп этелде. Дагалы итекләр дөп-дөп итеп алдагы камераларга таба уздылар. Алкин тагын ишек төбенә чүгәләде. — Каршыдагы камера ачылды,— ди ул.— Бер, ике өч... Өч кешене алып чыктылар. Ишек шыгырдап ябылды, йозак шалтырады. Алты аяк адымы түбәнге катка төшә торган баскычка таба кузгалды. Дөп-дөп. Пышылдау. Кинәт «күз» ачылып китте. Акайган бәбәк кадалып карады да акырып Җи¬ бәрде: — Ятыгыз, контрлар! Ишеккә ике тапкыр типтеләр. Тагы теге карлыккан тавыш колакны тондырды. — Ятыгыз дим, этләр, ятыгыз! Барыбыз дә сәкегә сузылдык. Аяк тавышлары ерак¬ лашты. Коридор тып-тын булып калды. Без дә тынычлана башладык. Әмма игътибарыбыз әле һаман ишектә. «Күз» ачылды да ябылды. Алкин әле һа¬ ман бусагага чүккән килеш тыңлый. Тынлык. Инде ул да арып, китәргә дип кузгала башлаган иде, баскыч ягын¬ нан ашыгып атлаган дагалы итекләр тавышы ишетелде. Якынлашты. Узды. Туктады. — Сизәсезме,— диде Алкин,— үлем камерасына кил¬ деләр. Барыбыз да сикереп торып утырдык. Сулыш киселде
йөрәк тибүдән туктады. Ни була? Нинди җинаять эшләргә җыеналар анда, бәйрәм алды таңында? Шыгырдап каршыдагы үлем камерасының ишеге ачылды. Корыч тавыш чыңлап китте. Мөгаен, ашыгып кергәндә штыклар бер-берсенә сугылдылар. Ишек шыгыр¬ дап ябылды. Тынлык. Үлемгә хөкем ителгәннәрне киенде¬ рәләр иде, ахры. Ишек ачылды. Ыгы-зыгы. Баскыч ягын¬ нан тагын берничә пар дагалы итек бу камерага таба ашыгып атлады. Ыңгырашу. Ниндидер кагылу-сугылу. Өстериләр иде, ахры. Кемдер гөп итеп идәнгә егылды. Тагын ыгы-зыгы. — Ип-тәш-ләр... Буа-лар... Җан тетрәткеч ачы тавыш бөтен төрмәне телгәләде. Әйтерсең лә ток сукты. Барыбыз да сәкедән сикереп төштек. Ишеккә өелдек. Коридордагы ыгы-зыгы көчәй- гәннән-көчәя бара. Сугылу, гөрселдәү, ыңгырашу, чырыл¬ дау. Тынлык. Аяк адымнары. Кузгалдылар. — ...Ип-тәш-ләр,— тагын гырылдап, буылып чыккан тавыш —А... атар-га а-лып ба-ра-лар... Без га-еп-сез... Сталин... Сталинга... Тавыш гырылдап киселде. Нижегородцев ике кулы белән ишекне кыйный баш¬ лады: — Сез нишлисез, палачлар! Күрше камераларның да ишекләренә типкәли, кычкы¬ ра башладылар. — Палачлар! — Сталинга язабыз! — Бүген Октябрьгә егерме ел тула, ә сез большевик¬ ларны атасыз! Шау-шу. Дөбердәү. Акыру. Бөтен коридор, бөтен Плә- тән төрмәсе дөрләп кабынды-кузгалды, гөр килде. Ул арада тагын коридордан ыңгырашу, буылып, гы¬ рылдап чыккан тавыш: — Яшә-сен... Ста-лин!.. — Сук авызына! — А-а... Коточкыч ыңгырашу. — Авызына чүпрәк тыгыгыз. Тагын ыгы-зыгы. Берничә кеше тартышып барып идәнгә егылды, күрәсең. Коридор селкенеп киткәндәй булды. Төрмә артында мылтык аткан тавыш ишетелде. Этләр буылып-буылып өрә башладылар. Без барыбыз да ишеккә барып ябырылдык. 4 Е-408
10 Ниһаять, зарыгып, сабырсызланып, өметләнеп көткән бәйрәм көне, Октябрь революциясенең егерме еллык тан¬ танасы көне — җиденче ноябрь. Бу иртәдә беренче сюрприз — безнең камераны иртән¬ ге баландадан мәхрүм итү булды. Үткән кичке баланда¬ ны бирмәүне дә оныта алмый идек әле. Менә сиңа кирәк булса — «бәйрәм бүләге*. Болай да буш корсаклар тагын кысылды һәм быкыр- дап-кычкырып ашарга сорады. Ә баланда мичкәсе бүген безнең камера янына тукталмады. Сәбәп? Сәбәбе дә аның әллә ничек, ак күңеллелектән, бер¬ катлылыктан килеп чыкты. Гадәттәгечә, бүген иртә белән дә йокыдан торырга (кем йоклады икән бу фаҗигале төндә!) чаң суктылар. — Даң-доң! Даң-доң! Без әле урыннардан сикереп торырга өлгермәдек, ишек ачылды, ашыгып төрмә башлыгының ярдәмчесе килен керде. Ул көндәгечә бик пөхтә киенгән — киеменең бер җи¬ рендә җыерчык юк. Җиңел, шат, күркәм, рәхимле, мөгаен, бәйрәм тәэсирендәдер. Без дә җиңеләеп киттек. Камера яктыргандай булды. Мин үземнең беркатлылыгым белән ул әле безне бүгенге олы бәйрәм, Октябрьнең егерме ел¬ лыгы белән тәбрик итәр, дип тә өметләнгән идем. Аны¬ сы ук булмады. Алай да, ул бүген башка вакыттагы кебек ачулы кычкырмады, елмаеп кына эндәште: — Әйдәгез, барлашып алыйк. Без өйрәнгән гадәт белән параша янына кысылдык. Көяз түрә бармагы белән һәрберебезнең күкрәгенә төр¬ теп санады — сәкегә чыгарды. — Бер, ике өч... уналты. — Башкалар сорау алуда, гражданин начальник,— дип рапорт бирде камера старостасы Алкин. — Бик яхшы,— диде ул елмаеп, кесәсеннән блокно¬ тын алды, язарга омтылды—карандашы юк. Әле бер, әле икенче кесәсен актарды — борчылды. — Ах, шайтан алгыры, кабинетта онытып калдырган¬ мын,— ул үтенү белән безгә карады.— Бәлки, берәрегез- дә карандаш кисәге бардыр? Әле генә сорау алудан кайткан Галимҗан ага Нигъ¬ мәти аның янында тора иде. Ул карашны үзенә кабул ит¬ те. Уңайсыз хәлдә калган түрәгә ярдәм күрсәтергә ашыкты. 50
— Миндә бер бик кечкенә генә карандаш кисәге бар иде... Бу сүзләрне ишетүгә, Алкин калтыранып китте, күз¬ ләре белән Нигъмәтигә ниндидер ишарәләр ясады. Әмма Нигъмәти аңа игътибар итмәде. — Менә, менә,— көяз түрә хәтта иелә төште, елмаю¬ дан бите балкып китте. Без дә елмайдык,— нинди әйбәт, үз кеше.— Миңа кечкенә булса да ярый. Галимҗан ага Нигъмәти чалбарын ычкындырып ыш¬ тан бөрмәсеннән кичә Алкин алып кайтып биргән каран¬ даш сыныгын алып бирде. — Рәхмәт, коткардыгыз,— түрә блокнотына барлау санын язды да теге карандаш сыныгын кесәсенә салып куйды. — Гражданин начальник,— Галимҗан ага хәтта ку¬ лын сузды.— Сез ялгыштыгыз... — Юк,— диде түрә рәсми һәм коры гына. Шундук йөзе дә агарып, суынып китте: — Бу карандаш монда урлап алып киленгән. Аны миңа тапшыруыгыз өчен, про¬ фессор әфәнде, сезгә күп рәхмәт. Ә камера, тәртипне боз¬ ган өчен, карцер режимына куела. Надзиратель, әмерне алырсыз. Пока иртәнге ашны бу камерага бирмәгез. Ул, кергәндәге кебек үк, ашыгып атлап чыгып китте. Ишек ябылды. Камерада хушбуй исе һәм тирән ачыну калды. — Сволочь! — Сорау алудан кайтуга аскы сәкедә кер¬ пе төсле бөгәрләнеп ятып, камерадагылар белән ләм- мим сөйләшми торган тәбәнәк юан кеше — район проку¬ роры, кемдер үзен ,тибеп җибәргәндәй, чәчрәп сикереп торды да Галимҗан агага сугарга кизәнде: — Синең ар¬ каңда ач калдым! — Акрын,— якында гына торган Сөббух Рафиков те¬ генең кулын тотып калды, этеп җибәрде.— Син генә тү¬ гел, барыбыз да ач. Галимҗан ага әнә үзе дә нишләргә белми... Чыннан да, Галимҗан ага битен ике кулы белән кап¬ лап, бөгелеп төшкән иде. — Син, малай, миңа кул сузма,— прокурор тагын әтәчләнә башлады. — Кул сузу түгел,— Сөббух кызарынып-бүртенеп, аңа таба үрелде,— буып ук ташлармын. — Каравыл! — Прокурор акырып ишеккә ташлан¬ ды.— Каравыл, ишекне ачыгыз! «Күз» чайкалды, аннан акайган сыңар бәбәк кара¬ ды. Ишек ачылды. 4* 61
— Нигә акырасың? — Үтерәләр. — Ха-ха...— надзиратель кычкырып көлә башлады.— Юк, үтергәндә болай кычкырмыйлар, прокурор әфәнде... — Мин... мин... честный. Мондагылар барысы да дош¬ маннар, халык дошманнары. — Утыр яхшы гына,— надзиратель чыннан да керпе сыман тырпайган, коридорга чыгарга омтылып, төкерек¬ ләрен чәчә-чәчә пышылдаган прокурорны этеп җи¬ бәрде.— Кем честный, кем юк — аны тикшерү ачыклар. Кит! Прокурор идәнгә тәгәрәде. Кемдер арттан аяк чал¬ ды, ахрысы. Ишек ябылды. Прокурор киредән урынына менеп ятмакчы иде, шау-шуга уянган Камай (ул әле таң алдыннан гына сорау алудан кайткан иде) прокурорны җилкәсеннән алып күтәрде дә, арт ягына тибеп, сәке ас¬ тына кертеп җибәрде. — Ят шунда, чыксаң, инде чынлап үтерәм,— диде ты¬ ныч кына. Бераздан ишек ачылып, таныш булмаган берәүне керттеләр. Күн тужурка, шундый ук күн фуражка кигән. Аякларында балтырларын кысып торган, күннән эшлән¬ гән куныч — крагилар һәм сары ботинкалар. Яшь егет, йөзендә ару, борчылу. Аңа прокурорның урынын бирде¬ ләр. Егет берәүгә дә карамыйча, эндәшмичә, күрсә¬ телгән урынга утырды. Бераздан Алкин аның янына килеп: — Син кайдан, иптәш? Нинди яңалык? — дип сүз башлады. — Яңалык чамалы,— диде егет ’теләр-теләмәс кенә башын күтәреп; — Бүген төнлә мин бер укытучы белән утырдым. Әлмәттән. Аны Атласов төркемендә судлыйлар икән. — Нәрсә, инде суд та башланганмы? — Инде икенче көн. Менжинский клубында трибунал хөкем итә, ди. Ябык суд. Берәүне дә кертмиләр. Клуб солдатлар, этләр белән саклана. Менә шул укытучы га¬ җәпләнеп, хәвефләнеп сөйләде. Мин дә, башкалар да, югары сәкеләрдән төшеп, кра- гилы егет янына өерелдек. Сөббух «күз»не капларга басты. — Һади Атласов инде алтмышның аръягында булуы¬ на карамастан, таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Ул Инде бер срок утырып кайткан. Соңгы елларда Бө¬ гелмәдә укытучы булып эшли иде, ди. Үзе бик нәзакәт¬ 52
ле, тәрбияле, югары белемле галим. Француз, немец, ин¬ глиз телләрендә яхшы сөйләшә, китаплар тәрҗемә итә иде, ди. — Әйе, әйе, беләбез,— диде Камай ага,— талантлы кеше. Шуннан... — Трибунал аны Бөгелмәдә контрреволюцион оешма төзеп, Совет хөкүмәтен җимерүгә әзерләнүдә гаепли. Бу оешманың актив членнары дип, Бөгелмәдән, аның тирә¬ сендәге авыллардан алтмыштан артык мулла, мәзин, укы¬ тучыларны кулга алганнар. Минем янымда утырган укы¬ тучы да шул исәптән икән. «Дөресен әйткәндә, Һади аганы судта гына күрдем»,— ди үзе. Атласов судта менә ничек сөйләде, ди: «Бөек Ленин вафат булганнан соң, бигрәк тә соңгы елларда, Сталин милли сэя'сэтне Маркс — Энгельс тәгълиматларыннан ераклаштыра бара. Милли кадрларның үсүенә, аларның мөстәкыйль фикер йөртү¬ ләренә киртә куя. Совет илендәге көнчыгыш халыклары¬ ның гарәп алфавитыннан латинга күчүләрен алкышлап, Владимир Ильич: «Бу тарихи вакыйга — көнчыгыш ха¬ лыкларын бөтен дөнья культурасына алып чыгуда кү¬ пер»,— дигән иде. Ләкин ул бу бөек борылышны үз күз¬ ләре белән күрә алмыйча калды. Әмма көнчыгыш халык¬ лары, аның васыятьләрен истә тотып, аңа рәхмәт укый¬ лар һәм латин хәрефен киң җәмәгатьчелеккә җиткерер¬ гә—укытырга көч салалар. Ә Сталин, һичбер нигезсез рәвештә, тагын алфавит алыштыру мәсьәләсен күтәрде Һәм инде мәҗбүри рәвештә тормышка ашыра. Бер кеше гомерендә совет көнчыгыш милләтләре инде өченче ал¬ фавитка күчәләр. Безнең халыкның күбесе болай тик¬ томалдан надан калачак. Шулай ук телләрнең тууы, үсе¬ ше турындагы Сталинның соңгы тезислары Маркс тәгъ¬ лиматына капма-каршы»,— дигән. Бу урында Атласов, не¬ мец һәм инглиз телләрендә Маркс хезмәтләреннән цита¬ талар китереп, үз фикерләрен дәлилләгән. — Молодец,— диде кемдер, урта сәкедән. Сөйләүче аңа игътибар итмәде, дәвам итте: — Ахырда ул сүзен болай тәмамлаган: «Әгәр иптәш Сталинның кайбер фикерләре белән килешә алмау җи¬ наять икән, мин сезнең хөкемдә. Әмма мин Совет дәү¬ ләтен җимерергә әзерләнмәдем һәм контрреволюцион оешма булдыру нияте белән мавыгу җүләрлегенә барып җитмәдем. Чөнки мин үзем хәл кадәре бу хөкүмәтне урынлаштыру өчен көрәштем, корал белән чехларга кар¬ шы сугыштым. Тарих — шаһит». — Дөрес. Атласов Колчак тылында безнең өчен S3
эшләде һәм бик кирәкле данныйлар бирде,—диде комиссар Имәнкулов. , Й — Бүлмәгез әле! Шуннан? «Әгәр дә,— дигән Һади ага, өстәл артындагы трибунал членнарына карап,— әгәр дә уйдырма гаепләү актыгыз¬ да күрсәтелгәнчә, мин контрреволюцион оешма торгы¬ зырга, Совет хөкүмәтен җимерергә уйлаган булсам,— та¬ гын кабатлыйм, андый ният миндә булганы юк,— кем¬ нәргә, нинди көчләргә таянган булыр идем? Гафу итегез, ярты ел нахакка төрмәдә утыруыма да карамастан, мин әле уз акылымда. Әгәр ул кара юлга бассам, сез алдыма китереп бастырган мулла-мунтагайларга түгел, яшь көч¬ ләргә таянган булыр идем. Шуның өчен, бу акылга-аңга сыймый торган уйдырма төркемне миңа бәйләмәгез. Мин аларны белмим, белергә дә теләмим». Ул укытучыны бүген тагын судка алып киттеләр. Мине... Кинәт каерып ишек ачылды. Әңгәмәгә мавыгып, ва¬ кытның узганын да сизми калганбыз, йозак шылтыра¬ ганын да ишетмәгәнбез. — Төшке аш. Исебез китте. Ишек төбендә — ризык кисмәге. Пар чы¬ гып тора — чумар. Аның исе дә борынны кытыклый. Инде тәүлеккә якын корсак буп-буш — «корыга» эшли бит. Кызыл балчык чүлмәкләр берәр чүмеч баланда белән кулдан-кулга күчә башладылар. Миңа да чират җитте. Чүлмәк кулга тиюгә чөмерә башладым. Төбендә кашык белән бутарлык бер чумар да юк иде. Әллә чөмергәндә йотып куйганмын, тоймаганмын, әллә инде чумарның җисеме түгел, исеме генә булган. Иң соңгы чүлмәккә прокурорны тартып чыгардылар. Әмма ул чүлмәкне алу¬ га тагын мүкәләп сәке астына кереп китте. Тамак ялгаганнан соң теге крагилы егетне дә алып чыгып киттеләр. Ул Татпрофсоветта физкультура-спорт бүлеге мөдире булып эшләгән ди. Аңа да «корткычлык» ямаганнар. Әллә көләргә, әллә еларга? Кичке аш алдыннан торбаны шакыдылар. Алкин «Бес¬ тужев әлифбасы»на күчте, идәнгә чүгеп, торбага кола¬ гын куйды һәм аннан килгән хәбәрне иҗекли башла¬ ды. Сулышны өзеп, Алкинга төбәлдек: — Три-бу-нал Ат-ла-сов-лар төр-ке-мен...— хәбәрне тапшыручы, бу җиргә җиткәч, пауза эшләде... Әллә инде «күз» комачауладымы.— Атласовның үзен дә а-тар-га хө-кем ит-кән... Алкин, хәбәрне әйбеп бетерер-бетермәс, идәнгә утыр¬ 54
ды. Электр тогы суккандай катып калдык. «Күз» чай¬ калды. Ачылды. Кан баскан ачулы бәбәк карый. йөрәк тибүдән туктады сыман. Күзләремә яшь килеп уыгылды. — Я алла, бу нинди бәйрәм бу? Сабырсызланып, өметләнеп, соңгы ышанычларны бәй¬ ләп, дүрт күз белән көткән бөек бәйрәм — Октябрьнең егерме еллык тантанасы үтте дә китте. Ашыгыч про¬ цесслар, атулар, көне-төне туктаусыз сорау алулар, кый- наулар, гарипләндерүләр, мәсхәрәләүләр белән узды. Ә без көткән, ышанып көткән амнистия телгә дә алын¬ мады. Киресенчә, бәйрәм көннәрендә камерага яңадан- яңа арестантларны тыгызлап тутыра башладылар. Болар инде «өченче дулкын» кагылганнар. Өченче секретарь, өченче председатель, өченче зав, өченче ректор, өченче директорлар. Алар әле үзләре башкарасы эшнең эчтәле- ге-юнәлеше белән танышу түгел, яңа кабинетларының нинди булуын хәтерләп калырга да өлгермәгәннәр. Тукта, юкка зарланам бит, бәйрәмнең очы — ризыгы, соңга калып булса да, безнең камерага да җитте ич. Бу сөенечле хәл унынчы ноябрь көнне кичкә таба булды. Камерада аеруча авыр бер тынлык иде — кайсы ятып, кайсы утырып-калгып уйга чумган. Пыяла күзләре ва¬ тылган рәшәткәле тәрәзәдән суык җил өрә, калфакка кар өя. Хәзер инде камерада ялангач берәү дә юк. Кемнең нинди киеме — чүпрәге бар, шуңа уранган. Төшке ба¬ ланда инде корсакка кергән булуга карамастан, ул һа¬ ман буш. Төшенеп бетә алмыйсың, шундый вакытта тот¬ кынның уенда әллз ирек, әллә ризык күбрәк урын ала Менә шуның өчен сөйләшәсе килми — рәнҗүле тынлык. йозак шалтырады. Төрмәдә утыра торгач, үзенең язмышына күнегә баш¬ лый тоткын, шулай булырга тиеш сыман. Ә менә чаң та¬ вышына, йозак шалтырауга һич күнекми. Нәкъ беренче ишеткәндәге кебек, бар гәүдәсе белән чирканып, калты¬ ранып китә һәм сулышы киселә — ни була? Хәзер дә шу¬ лай сискәнеп, калтырап торып утырдык. Ишек ачылды. Гаҗәп! Ишектән кеше түгел, зур бер капчык керә башлады. Гомердә күрмәгән хәл — төрмә, камерага иләмсез зур капчык керә. Аптырап калдык — ни булыр? Берәр хәтәр булмаса ярый инде. Төрмәдә һәрнәрсәгә шикләнеп карыйсын бит. Менә капчык шыгырдап камерага керде, шап итеп 55
идәнгә утырды. Аның артыннан капчыкның хуҗасы ку- ренде. Әллә инде кыш бабай. Менә сиңа кирәк булса, берсеннән-берсе гаҗәбрәк. Бөрмәле ак тун, озын колак¬ лы куян бүрек. Ак йоннан басылган киез итекләр... Ишек ябылды. — Исәнмесез, иптәшләр,— диде көр тавыш һәм куян бүрек селкенеп куйды, тирә-якка кар чәчрәде,— бәйрәм котлы булсын. Камера аптыраудан телсез калды. Ниһаять, куян бүрек баштан кулга күчте. Урта яшь¬ ләрдәге түгәрәк йөзле ир. Сары чәч. Зур яшькелт күз¬ ләр. Үзе бик тыныч күренә. Тагын көр тавыш. — Нигә сәламне алмыйсыз? Менә сезгә бәйрәм күч¬ тәнәче алып килдем,— кунак иелеп, капчыкның авызын бәйләгән җепне ычкындырып җибәрде, бүлмәгә тәмле икмәк исе таралды.— Староста бардыр сездә? Мә, бар, иптәшләргә дә бүлеп бир. Бәйрәм ашы тигез булсын. Мәгез. Алкин алгарак чыгып кул бирде. — Таныш булыйк, бу камераның старостасы Алкин. — Тукта, тукта әле,— кунак Алкинның кулын җибәр¬ мичә селеккәләде,— кара әле, син теге Казан шәһәр ко¬ митеты секретаре түгелме, күрермен дип уйламаган идем,— көлеп тә җибәрде.— Ә бит «Кызыл Татарстан»да үзеңне бик селеккәләгәннәр иде, корткыч дип. Үзең бо¬ лай...— ул җентекләп-игътибар белән Алкинны баштан¬ аяк карап чыкты,— үзең болай корткычка охшамыйсың... Ха-ха! Ха-ха! Камера бердәм шаркылдап көлеп җибәрде. — Ярар, егетләр, башта тамак ялгап алыгыз, кая, менә бу сәкегә аударыйк. Берәр нәрсә җәегез әле...— Сөббухның одеялы яңарак, тазарак икән, ул шуны сәке буена җәеп җибәрде. Хуҗа капчыкны шунда аударды. Күзләр дүрт булды: киптерелгән сохари, түгәрәк күмәч¬ ләр, гәрәбәдәй сары бавырсаклар тау булып өелделәр. — Рәхим итегез. Хәзинәдә бары. Менә бит көтмәгәндә... Авыз сулары корып, күчтәнәчне «кортлап» торган без тоткыннарга Алкин староста әүвәле берәм-берәм сохари¬ ны, бавырсакны өләшеп чыкты, аннары шуны сорау алу¬ дан тагын урлап кайткан карандаш үзәге белән учына язды, һәрбер ризыкны егерме дүрткә бүлде, сорау алыр¬ га чакырылган иптәшләрнекен аерым алып куйды. Ниһаять, корсаклар чын-чынлап тулдылар. Үзебез дә туендык. Әмма, нәфес — шайтан, диләр бит, туюын туй¬ 66
сак та, күңел туймый, кесәләргә — алдагы көннәргә дип яшереп куйган сохариларны да анда-санда «урлап» алып кетердәтәбез. «Кыш бабай», колакчын бүреген, тунын салып таш¬ лап, сәкегә утырды да, безнең сөенә-сөенә кетер-кетер китерүгә куанып, сорашканны да көтмәстән, көр та¬ выш белән сөйләп китте: — Мин Мөхәммәтгали Мөхәммәтзариф улы булам. Район башкарма комитеты председателе идем. Гөнаһ шомлыгы, июль аенда «Кызыл Татарстан» газетасында «Корткычлар» дигән мәкалә чыкмасынмы. Шунда менә мине дә телгә алганнар. Бу газета районга килеп җитү¬ нең икенче көнендә абзагызны райкомга чакырдылар да, әүвәле партбилетны алдылар, аннан эштән «азат» ит¬ теләр. Өйгә кайттым да, «Гөлҗиһан, җаным, мин әйтәм, әйдә, хәзерлән. Сохари киптер. Анда әллә ни сыйламый¬ лардыр. Андагы дус-иш тә йөрәк ялгар, мулрак булсын, дим. Инде Казанда безнең ике райком секретаре, ике башкарма комитет председателе һәм аларның урынба¬ сарлары, шулай ук районның башка җитәкчеләре уты¬ ралар иде. Әлхасыйль, шулай булгач, мине алуларына шик-шөбһә юк иде. — Авылдашларыгызны очратмадыгызмы әле? — диде Сөббух, авызындагы сохарины кетердәтеп. — Юк әле, энем,— дип бик рәхәтләнеп елмайды ку¬ нак.— Иншалла, очратырмын. — Бүлдермәгез инде, кешегә сөйләргә ирек бирегез. Шуннан? — Карчык минем зиһенле җан. Укытучы. Аларны да «чүпләделәр» бит. Артык тавыш-тын чыгармыйча гына пешеренә башлады. Ул пешерә, мин турап мичкә куям. Төн җиттеме — көтәбез. Әнә киләләр, менә киләләр, йо¬ кыдан калдык. Менә шулай көтә торгач, дүрт ай үтте. «Карчык, мин әйтәм, әллә капчыкны күтәреп үзем барыйммы икән, бик зарыктырдылар»,— дип омтылып та куйгаладым. «Кит, җүләр, өйдә утыру туйдырдымы? Бәлки, синең бәхеткә, безнең бәхеткә кулга алулар тук-: тар»,— ди. Шулай итеп тынычландык. Бәйрәм җитте. Бәйрәм инде кузгатмаслар, дибез. — Бәйрәм ничек узды, Мөхәммәтгали абзый? — диде Сөббух. — Ничек диим, дус-иш безгә керергә шүрли. Газе¬ тада исемем аталгач, билгеле инде, халык дошманы бу¬ лабыз. Без аларга керергә базмыйбыз. Кәсәфәтебез тиеп-нитеп калмасын дип. Карчык белән берәр йөзне 57
төшереп, кочаклашып кына яткан идек, ишекне шакый¬ лар бит хәерсезләр... Без көлешеп алдык. Ул арада стенага чиртә башладылар. Мөхәммәтзариф улы Мөхәммәтгалинең әңгәмәсе өзелде. Алкин, кружка¬ сын алып, «телефонэга күчте. — ...Га-лим-жан Иб-ра-һи-мов ка-ты а-вы-рый. Төр¬ мә больни-ца-сына сал-ды-лар... Воль-фо-вич ял-ган, по-ка-за-ние-ләр би-рә... То-лым-бай-ский доп-рос-та а-кыл- дан яз ган... Кы-ям Аб-ра-мов * доп-рос-тан чык-кан-да бас-кыч-тан таш лан ган... Галим Мө-хәм-мәт-җа-нов про- во-ка-тор... Бү-ген ун ке-ше-не ат-ты-лар... Тек-тек, тек-тек... «Бестужев» тәүлек буенча тынмый — берсеннән-берсе авыр, шомлы, хәвефле хәбәрләр биреп кенә тора. Камера ишекләре ачыла да ябыла. Сорау алырга. Сорау алудан. 11 Яна ел алды төне. Ниндидер серле, тылсымлы ул. Кем генә булмасын, ирме, хатын-кызмы, яшьме-картмы, һичшиксез, бу төнДә ул кинәт тукталып кала — уйлана, хыяллана, өметләнә. Алдагы туасы унике айда, алай гына да түгел, нәкъ менә шушы төн уртасында, яңа ел туган минутларда, ниндидер бер могҗиза пәйда булыр — «күк капусы» ачы¬ лыр да барлык теләкләр кабул булыр төсле. Бер кешегә генә түгел, күп кешегә, бар адәм баласына, бөтен җи¬ һанга, галәмгә. Шуның өчен һәрбер кеше бу төндә, биг¬ рәк тә сәгать уклары уникегә якынлашканда, дулкынла¬ на, каушый һәм... әле булмаган, әмма булачак, һичшик¬ сез булачак сөенеч өчен елмая! Тиздән 1938 ел туачак. Бөтен камералар, бөтен төрмә хәзер шушы тантана¬ лы, тылсымлы мизгел алдында. Тиздән... Утыз җиденче ел капкалары ябылып, яңа елга аяк басачакбыз. Тиздән... Утыз җиденче ел бөтен ниятләрне туздырып ташла¬ ды. Барлык якты өметләрне туплап, ашкынып, ашыгып көткән бәйрәм — Октябрьнең егерме еллыгы тантанасы, да узып китте. * Кыям Абрамов — ТАССР Халык Комиссарлары Советы Предсе¬ дателе. 58
Өмет өзелде. Юк, өзелми икән ул тоткын өмете. Аның бүгенге көне нинди генә авыр, фаҗигале булмасын, ул әле иртәгә як¬ ты сибеләсенә ышана. Нигә? Бу сорауга һичбер тоткын җавап бирә алмый. Чөнки аның ышандырып-инандырып әйтерлек дәлилләре юк. Әмма ул ышана, күңеле белән, җаны-тәне белән инана, өметләнә. Ул көн килер. Ирек-азатлык килер, һичшиксез, менә бу туасы ел¬ да. Яна елда!.. Тиздән Кремль куранты даң-доң итеп унике тапкыр сугар да Советлар Союзы Гимны яңгырар. Иректәге ке¬ шеләр бу мизгелдә шатланып шәраб тулы бокалларын күтәрерләр һәм бер-берсенә бәхет теләрләр. йозак шалтырады. Шыгырдап-чинап ишек ачылды һәм кемнедер камера эченә этеп кертеп җибәрделәр. Ул идәнгә капланып төште. Мин, үзем дә сизмичә, сикереп төшеп, идәндәге кешене күтәреп сәкегә утырттым. — Мәхмүт... Мәхмүт, бу синме? Нижегородцев йөгереп килде. Икәүләп күтәреп аны урынга салдык. Мәхмүт Баһаутдинов нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде — авызыннан кара кан атылды. Бераздан тагын ишек ачылды, көчкә-көчкә атлап Ал¬ кин керде. Бу камерага килгәннән бирле, мин аны беренче тап¬ кыр шундый хәлсез, ватылган хәлдә күрәм. Күз төпләре кара янган. — Мөхәммәтҗанов белән йөзгә-йөз китереп сорау алдылар,— диде Алкин, бераз утырып исен җыйгач.— Ул, күзен дә йоммыйча: «Ни язсалар, шуңа кул куй. Оеш¬ ма исемлегенә кешеләрне күбрәк язарга тырыш. Ни хәт¬ ле күп кешене бутасак, шул хәтле тизрәк тикшерерләр»,— ди хаин. Үзем утырган урындыкны алып башына суктым. Шуның өчен мине изделәр. Су... су... бирегез әле... Камерада нинди су? Мин ишекне кыйный башладым. Рәхимле бер надзи¬ ратель икән, бер кружка су бирде. Алкин бер-ике йотты. Калган су белән Мәхмүтнең битен юып, аның беразын авызына тамыздык. Ә тәрәзә артыннан ерактан Кремль сәгатенең сукка¬ ны ишетелде. 59
Бераздан Лебедев-Кумачның «Нинди иркен минем ту« ган илем» җыры яңгырады: Я другой такой страны не знаю, Где так вольно дышит человек... 12 Башта, бу камерага кергәннең беренче көннәрендә, мондагы тоткыннар барысы да бертөсле, авыр язмышла¬ рын бердәй кичерәләр, хафаланалар, дип уйлаган идем. Алай түгел икән. Әйтик, менә Алкин. Ул ничектер бу язмышына һич бирешми, алай гына да түгел, камерадагы башка мәх¬ бүсләрне дә моңа игътибар итмәскә, күңел төшенкелеге¬ нә бирелмәскә өнди. Кайчан гына булмасын, хәтта сорау алудан кыйналып-ватылып, хәлдән таеп кайтканда да, аһ-ваһ килеп, камераның рухын төшерми, эченнән кичерә. Хәл алу белән, «җәмәгать» эшенә тотына. Я хәбәр ала, я үзе башка камераларга яңа ишеткән хәбәрләрен тап¬ шыра. Я «балык ауларга» тотына. Папирос кагазенә берәр хәбәр яки берәр сорау язып, шырпы кабына сала да җеп белән тәрәзәдән түбән камера калфагына төше¬ рә яки шундый ук почтаны ала. Ул эш тә бетсә, мәзәк сөйли башлый — грузин, әрмән, яһүд, украин акцентла¬ ры белән. Көлә-көлә эчең ката. — Ибраһим, ашыкма, сабыр ит. «Сабыр төбе — саф алтын», дип, борынгылар белмичә әйтмәгән...— ди Галим¬ җан ага Нигъмәти бик акрын пышылдап кына. Нәкъ кафедрадагы кебек тыныч һәм ягымлы итеп. Ул урының¬ нан тормыйча, ятып, күзләрен йомып уйланырга ярата. Нәрсә уйлый торгандыр инде ул көне-төне. Тәбәнәк, чандыр, әмма хәрәкәтчән Гомәр Гали: — Юк, бу һич мөмкин түгел. Монда бер корткычлык бар. Моны иптәш Сталинга җиткерергә кирәк,— дип көн¬ нәр буе ишек төбендә надзирательләрдән кәгазь-каран- даш сорый. — Миңа иптәш Сталинга язарга кирәк,— ди ул, ишек ачылуга. Аны кире этәләр. — Кәгазь-карандашны следовательдән сора. Гыйлем Кам ай: — Егетләр, вакыт әрәм үтмәсен, мин фән дөньясын¬ нан бер-ике кызыклы мисал китерим,— дип, химия яңа¬ лыклары белән мавыктыра, онытылып тыңлыйбыз. 60
Мәхмүт Баһаутдиов капланып ята да үз-үзе белән сөй¬ ләшә: — Кайда ялгыштым? Кайда? Ә теге прокурор бер кешегә дә кушылмый, сөйләшми, сәке астында посып утыра да берәр төрмә хезмәткәре керсә: — Гражданин начальник, монда барысы да халык дошманнары. Мине монда ялгыш утыртканнар. Башка камерага күчерегез,— ди. Елый, сүгенә, ишек кага. Аны инде ике тапкыр ризыктан мәхрүм иттеләр. Тик ул һа¬ ман үз «эшендә». Ардалион Михайлович Нижегородцев туктаусыз елый һәм зарлана: — Сез төшенмисез. Төрмәгә алыныр алдыннан гына өйләнгән идем. Минем инде балам булырга тиеш. Ә мин аны күрмим. Нигә? Юк, мин бит үз баламны күрергә хаклы! Нинди гаделсезлек бу? Әхмәт авыз эченнән генә җырлый, сызгыра. Инде бер¬ ничә тапкыр карцер белән куркыттылар, ә ул һаман җыр¬ лый: Карурманнан чыккан чакта Кисеп алдым пар каен... Яңа ел үтте. Җилле-давыллы февраль килде. Сорау алулар көчәйде. Киткәннәрнең күбесе кайтмый. Әллә шулай озак бастырып тоталар, әллә башка камераларга күчерәләр, әллә?.. Менә инде Мәхмүт Баһаутдинов та юк, Гыйлем Ка- май өченче тәүлек күренми. Безне бәйрәм күчтәнәче бе¬ лән сыйлаган теге «кыш бабай»ны шул ук төнне алган¬ нар иде — әле күренми. Әллә инде безне сөендерер өчен генә килгән Хозер булды микән ул? Ә «чыбыксыз-телефон» һаман тек-тек итеп берсеннән- берсе хәвефле хәбәрләр бирә: — Га-лим-җан Иб-ра-һи-мов төр-мә боль-ни-ца-сын- да үл-де... Кә-рим Тин-чу-рин ач-лык игъ-лан ит-те. Би- шен-че көн па-ек-тан баш тар-та... Мәх-мүт Ба-һа-ут-ди- нов а-кыл-дан шаш-кан... Үт-кән төн-дә е-гер-ме җи-де ке-ше-не ат-кан-нар. Ба-ры-сы да хәр-би-ләр„. Га-зе-та- лар-да «ирекле, и-рек-сез дош-ман-нар» ди-гән я-ңа фра- за-лар оч-рый баш-ла-ды... Яз килде. Зәңгәр күзле күлләр, елгалар белән, аллы- гөлле чәчәкләр, хуш исле болыннар белән, зөбәрҗәт ур¬ маннар, сандугачлы таңнар белән яз килде — 1938 елның язы. «1
Ә төрмәләр? Камералар? Ә мәхбүсләр? Тимер рәшәт¬ кәләр, биек, калын таш стеналар, чәнечкеле тимер чы¬ быклар, мылтыгын тотып, бертуктаусыз әйләнеп йөргән сакчылар, туктаусыз абалап-улап өргән этләр белән ура¬ тылып алынган төрмәнең бет, борча, кандала тулы тын¬ чу, сасы камераларда тилмереп утырган гаепсездән га¬ епле мәхбүсләр өчен дә язмы? Алар да яз хисләре бе¬ лән дулкынланалар микән? Ерактан, Идел-Ослан ягыннан, пароходларның бер- берсе белән очрашып, сәламләшү-хушлашу гудоклары анда-санда ишетелеп, озак яңгырап, күңелләргә сагыш, моң өсти. Очынып, шаярып очкан чыпчыклар тәрәз кал¬ фагына килеп куналар да, «чык-чык» дип, тоткыннарны үчекләп китәләр. Кай көннәрдә җылы яңгыр — ләйсән яңгыры явып үтә. Камерадагы тынчу һава алышынып, күкрәкләр-үпкә- ләр җиңеләя. Күңел ярсый, тыпырчына, канатлана һәм оча. Иреккә, Иделгә, өзелеп сагынган изге мәхәббәт кочагына! Бүген инде унберенче май. Былтыргы бишенче но¬ ябрьдән бирле мин менә шушы Пләтән төрмәсендә. Өчен¬ че каттагы тар камерада. Ә бер тапкыр да төрмә ишег¬ алдына атлап чыкканым юк. Әллә оныттылар инде, сорау алырга да чакырмыйлар. Камерадагы мәхбүсләр дә алы¬ шынды. Мин кергән вакытта утырган тоткыннарның бер¬ се дә юк. Китәләр. Кайтмыйлар. Алар урынына башка¬ ларны, яшьрәкләрне—«1938 елгы набор»ны китерәләр. Камерада мин инде карт арестант — староста. Ә шулай да нигә мине сорау алырга чакырмыйлар икән, нигә? йозак шалтырады. Ишек ачылды. — «С» хәрефенә кем? — Салахов Ибраһим Низамович. — Әйберләреңне ала чык. Әйбер дигәннәре — итек кунычыма кыстырылган ки¬ тек агач кашык. — Хушыгыз, иптәшләр. Камерадагылар ашыгып кулымны кысалар. — Хәере белән. — Бәлки иреккәдер. Мин ишеккә атлыйм. Я хода, нинди язмыш көтә мине алда — яктылыкмы, әллә дөм-караңгылыкмы?„ 62
Кояшлы бүлмә «(■ Билгеле инде, мине, түбәнге катка төшү белән, кори¬ дорның эченә үк кереп торган ябык машинага — «кара козгын»га төртеп керттеләр. Тоткыннарны көне-төне со¬ рау алырга ташучы бу түләүсез таксиның эчке төзелеше миңа бик таныш. Анда кара-каршы өчәр-өчәрдән алты кеше көчкә сыеп утыра торган, бастырып куелган табуг төсле тап-тар бүлмә. Тоткыннар керер-кермәс ишек шап итеп ябыла да бикләнә — тын да ала алмыйсың. Бүлмәләр арасында уртада — сакчы. Мине соңгы, ал¬ тынчы «табутка» тыктылар. Димәк, калган биш бүлмә инде тулган. Гаҗәеп бер хәл. Әгәр дә адәм баласы маңгай күзлә¬ ре белән күрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителсә, күңел күз¬ ләре белән тоеп, күрә башлый икән. Менә мин хәзер дөм- караңгыда. Ә шулай да машинаның кайсы җирдән, кайсы якка, хәтта кайсы урамнан баруын беләм-тоям. Менә аз гына барды да туктады. Капка. Шалдыр-шолдыр тимер чыңы — йозакларны ачалар. Машина капка төбендәге чокырга уң тәгәрмәче белән төшеп китте. Көчкә генә уңга борылды — Печән базары¬ на таба юл тотты. Шул чак күрше «табут»тан чирткәләп аваз бирә башладылар. Стенага авызымны куеп эндәштем: — Син кем? — Галимҗан Мөхәммәтшин. — Син... син исәнмени? — Эһе-эһе...— Буылып йөткерү. Күршем буылып йөткергәндә, машина чаттан борыл* ды — Болак күперенә таба барабыз. — Бездән Ләбибне, Сөббухны алдылар. Галимҗан Ибраһимов инде яңа ел башында ук төрмә больницасын¬ да үлгән. Толымбайский сорау алганда акылдан шаш¬ кан. Кыям Абрамов баскычтан ташланган. Галимҗан Нигъмәти... — Шыш, контрлар! — ишеккә приклад белән сукты¬ лар. Башым чыңлап китте.— Еланнар, монда да пышыл¬ даша башладыгызмы? Күрше «табут» ишегенә дә приклад төште. «Козгын» чинап-улап күтәрелә башлады. Бауман ура¬ мын үтеп, тауга — Чернышевский урамына күтәреләбез. Аннары кинәт ашыгып җилдерде — түбән төшәбез. Хәзер машина туктарга тиеш. Шыгыр-шыгыр капка ачылдьһ Уздык. 63
— Чык, җәфа! — Конвой «табутының ишеген ачты: —• Төш, контрик! Озынлыгы өч, киңлеге ике метр чамасындагы каме¬ ра. Тәрәзәсе юк, җир астында ул. Түшәмдә челтәр эчен¬ дә кечкенә бер лампочка яна. Цемент идәнгә беркетелгән карават. Аның өстендә — киез. Сары одеял, ап-ап җәймә. Ак тышлы мендәр. Аптырап калдым. Сигез ай буе Плә- тәң төрмәсендә тыгыз камераның идәнендә ятарга урын таба алмый, күп төннәрне ишек төбендә яки параша өстендә калгып үткәргән тоткынга бу урын-җир оҗмах көрсие булып күренде. Караватка утырдым. Тордым. Тагын утырдым, сузылып ятып карадым — нинди рәхәт. Бер кеше кысмый-этми, сүгенми, теләгәнчә сузыл... Йозак шалтырады. Ишек ачылды. Надзиратель белән бергә камерага ак халат кигән берәү керде. Врач! Ял¬ гыштым, халатлының кулында чәч алу машинкасы. Си¬ гез ай буена бритва күрмәгән сакал-мыек, гәрчә үзем күрмәсәм дә, бер ел мәгарәдә ятып чыккан Әбүгалиси- наныкыннан калышырлык түгел иде, мөгаен. Сакал-мыекны алдырып, җиңеләеп, кәефләнеп утыра гына идем, тагын ишек ачылды. — Чык! — дип ымлады надзиратель, матур гына яшь егет. Мөгаен, әле күптән түгел генә эчке гаскәр сафына алынган солдат. Ярым караңгы коридор буенча барып сулга борыл¬ дым — ачык ишектән кердем. Душ. Тагын рәхәт: сигез айда беренче тапкыр җылы су белән сабынлап юындым. Бер кат тирем кубып төште, ахрысы. Камерага кайтсам, тумбочкада ике җамаяк. Берсендә итле токмач, икенче¬ сендә— бәрәңге боламыгы белән ике зур котлет йомар¬ ламы. Ул гынамы. Күзләремә ышанмыйм, бармакларым белән капшап карадым—өч папирос! Ну нинди җәннәт? Ниһаять, сигез ай дигәндә кырынып, юынып, этешми- чә-төртешмичә, сүгенмичә таза урын-җир өстенә утырып чиста эмаль савыттан ашый башладым. Токмачлы шул¬ па шундый тәмле, телеңне йотарсың. Әни мәрхүмә шулай тәмле итеп пешерә иде токмачлы ашны. Аштан соң бер папиросны кабыздым. Билгеле инде, монда утырган тот¬ кынга шырпы хәтле шырпыны ышанып бирә алмыйлар. Тимер ишекнең форточкасын шакыдым, коридордагы надзиратель «күз»не ачып карады да, кулымдагы па¬ пиросны күргәч, ни гаҗәп, бер дә ачуланмыйча йозакны, ишекне ачты һәм шырпы сызды. Бу да — беренче тапкыр. Әче тәмле зәңгәр төтенне суырган саен җаным рәхәтләнә, башым әйләнә. Нинди рәхәт! Кайгы дигәннең әсәре дә 64
калмады. Мөгаен, мине иреккә чыгарырга әзерлиләрдер Тәмәкене тартып бетереп, төпчеген парашага ташла дым да, чишенеп, караватка яттым — бер рәхәтләнеп йок¬ лыйм әле. Мондый йомшак иркен урынга да ятасы бар икән! Күзләрем эленеп кенә бара иде, шалтыр-шолтыр ишек ачылды һәм шунда ук надзирательнең ачулы тавышы ко¬ лакны кисте, — Тор! Аптырап аягүрә басарга өлгермәдем, камерага хәрби киемдә ике кеше атлады. Алдагысы ишеккә көчкә сыеп, кысылып, бөкрәеп керде. Мәһабәт. Камера тап-тар бу¬ лып калды. Шинеленең петлицаларында — икешәр ромб. Арттагысы аның култык астыннан гына. Петлицаларын¬ да — шакмаклар. — Мин — хәрби прокурор,— диде ромблы ир калын тавыш белән миңа ачулы төбәлёй.— Жалоба бармы? — Мин үземнең нигә монда булуымны төшенмим,— дидем исемне җыеп. — Капитан, сез аңа гаепләү кәгазен бирегез,— диде прокурор артта папка күтәреп торган ябык кешегә кы¬ рын карап. Теге, папкадан бер бит кәгазь алып, миңа сузды.— Прокурор ишеккә атлады һәм инде миңа бөтен¬ ләй карамыйча гөрелдәде: — Укы! Нигә утыруыңны тө¬ шенерсең. Ишек шыгырдап чинап ябылды. Мин бер генә табак кәгазь дип уйлаган идем — монда машинкада интервалсыз басылган өч битле гаепләү акты. Укый башлауга — чәчләрем үрә торды. «...Контрреволюцион милләтче оешманың актив чле¬ ны. Оешма совет хөкүмәтен җимереп, Бөек Туран дәүлә¬ те төзергә әзерлек алып барган. Мәкерле максатларына ирешү өчен бу явыз милләтчеләр партия җитәкчеләрен, беренче чиратта, иптәш Сталинны физик юң итәргә план корганнар. Шушы явыз ниятне тормышка ашыру юлын¬ да оешманың актив әгъзасы Салахов Ибраһим Низамо- бич яшь язучылар, студентлар арасында контрреволю- ; цион үгет җәелдергән...» һәм башкалар. Ахырда — статья, пунктлар. «Явыз ниятләрен, контрреволюцион эшләрен өстенә алмаса да, студент Алмакаевның күрсәтүләре белән аның җинаятьләре исбат ителә һәм ул РСФСР Җинаять ко¬ дексының илле сигезенче статьясы нигезендә гаепләнә». Бу ни бу? һич төшенә алмыйм. Куркыныч төшме, ^ллә?.. * Е-408 65
Төн буена камерада арлы-бирле йөреп чыктым, йок¬ лау түгел, утырып тора алмыйм. Йөрәк ярсый, сызлый, сыгыла. Бу нинди хаксызлык? Кайда, кайда син, дөреслек?! Камера караңгылана. Соры таш стеналар чайкалып өстемә авып килгәндәй була. Мин, сикереп торып, ти¬ мер ишеккә ябышам. «Күз» ачыла, кан сауган бәбәк ка¬ рый һәм ачулы тавыш: — Ишектән кит! — дип боера. Әлсерәп, хәлсезләнеп караватка килеп егылам. Мин нигә бу тынчу камерада? Хәзер бит май уртасы, табигатьнең иң гүзәл чагы. Күкчәтау даласы хәзер шау чәчәктәдер. Ә мин? Кинәт бит алмаларым көеп китте, кайнар яшь коела. «Син — хыянәтче! Халык дошманы! Син туган илеңә хыянәт кылган өчен каты җәзаланырга тиеш! Сине үлем җәзасы көтә...» Бу коточкыч авазлардан колагым тона, йөрәгем сул¬ кылдый. Соңгы көчемне җыеп күтәреләм һәм, акылдан шашкан кебек, кычкырам: — Ялган! Ял-ган! Мин һичбер вакытта да, һичбер вакытта да туган илемә хыянәт итмәдем! Хыянәт итмә¬ дем, ишетә-сез-ме... Хәлсезләнеп цемент идәнгә егылдым. Шалтырап камера ишеге ачылды. Бары тик озак ва¬ кыт төрмәдә утырган арестантларга гына хас бер сизе- нү-куркыну белән сикереп тордым. Күзләрем әле ачыл¬ маган. — Чык! — Уянып киттем. Күзләремдәге томан тарал¬ ды. Надзиратель — камерада. Ишек төбендә — тагын ике яшь солдат. — Нәрсә катып калдың, атла! Ниһаять, исемә килеп, камерадан коридорга чыктым. Бер конвоир алга чыкты, икенчесе артта. — Атла! Атлыйм. Тар гына коридор. Бер якта — тимер ишекләр, икенче якта — таш стена. — Уңга борыл! Борылдым. Тар гына таш баскыч өскә күтәрелә. — Алга, марш! Тагын борылдык, тагын күтәрелдек. — Туры алга! — Тирә-якка каранмаска! Тавышланмаска! Нәрсәгәдер сөртендем. Шундук мәсхәрәле тавыш: 66
— Корсаклы хатын, тизрәк! Бер-ике борылып күтәрелгәч, изыннан-озынга сузыл¬ ган коридорга чыктык. Идәндә — йомшак палас. Коридорның ике ягында ниндидер кечкенә-кечкенә ишекләр, мөгаен, кием шкафлары. Алдан барган конво¬ ир, кинәт туктап, шул ишекләрнең берсен ачты. -- Кер! Мин бу сүзгә төшенеп тә җитмәдем, артымнан кил¬ гән конвоир кулындагы мылтыгының приклады белән этеп җибәрде. Мин сөртенеп шкаф эченә кердем. Ишек ябылды. Бу ни бу? Табутмы? Ләхетме? Нигә әле мине монда яптылар? Нишләтмәкче була¬ лар? Чү! Янымдагы икенче әрҗәнең ишеге ачылды. «Чык!» диделәр. Димәк, анда да минем төсле бер мәхбүс камалган булган. Ишек ябылды. «Атла!» Берничә дага¬ лы итек дык-дык китеп барды. Ниһаять, ярты елга якын төрмәдә әүмәкләнгән тоткынның зиһене ачылды, бу «тыз- быз»ның хикмәтенә төшенә башладым, ахрысы. Кори¬ дорның ике ягы буйлап тезелеп киткән бу ишекләр кием шкафларыныкы түгел — яшерен тукталгычлар. Коридор¬ ның ике башыннан арлы-бирле йөртелә торган тоткыннар үзара очрашмасын, күрешмәсен өчен берсе узып кит¬ кәнче икенчесен шушы әрҗә-табутка ябып торалар икән. Үзенә күрә «мини камера». — Чык! Алга атла! Ярым караңгы коридор буенча дүрт-биш адым үтәргә өлгермәдем,тагын әмер: — Тукта! Каршыда ике кеше биеклегендәге өлгеләп эшләнгән, ак буяуга буялган куш ишек. Алдан барган конвоир аларны ачып җибәрде. — Кер! Бусагадан атлауга, күзләрем чагылып, чайкалып кит¬ тем — егыла яздым. Ишек яңагына тотынып калдым. — Тизрәк! Бик зур бүлмә. Ике якта өчәрдән — дәү-дәү алты тә¬ рәзә. Күтәрелеп килгән язгы кояш әнә шул тәрәзәләрдән бүлмәгә үрелгән. — Нәрсә катып калдың, атла! Атла! Күзләремне кулларым белән уа-уа атладым. — Тукта! Алдымда — кызыл постау ябылган өстәл. Кояш нур¬ ларында ул янып-ялкынланып торган учак булып чагыл¬ ды. Аның артында өч кеше утыра. Өчесе дә хәрби кием¬ 5* 67
нән. Әле «энәдән генә төшкән», хаки төсендәге постау гимнастеркалар. Яка кыекларындагы петлицаларда — очкынланып торган ромблар. Димәк, иң югары чиннар. Уртадагысы юан, гимнастеркасына көчкә сыеп тора. Ка¬ ра сакал. Пеләш баш. Ике яктагылары гәүдәгә кечерәк, ябыграк. Сакал-мыек пөхтәләп кырылган. Уң яктагысы Җирән чәчле. Сул яктагысының чәче сүс сыман — дулкын¬ ланып тора. Өчесе дә алларында өелеп торган папкалар¬ ны актаралар. Күз кабаклары төшкән, йөзләре суык. — Конвой, коридорга! — диде кинәт калын бас белән уртада утыручы пеләш башлы юаны, алдындагы бер пап¬ каны ачып-ябып. Мине камерадан бу якты бүлмәгә алып килгән кон¬ воирлар ялт борылып чыгып та киттеләр. Ишек ябылды. — Гаепләү кәгазен алдыгызмы? Төксе эндәшү. Кайсысы сорады, аптыраудан абайла¬ мый да калдым. Алай да җавап бирергә ашыктым. — Мин халык дошманы түгел, бервакытта да... — Җитәр! Әйтерсең лә кылыч белән чаптылар, иңге-миңге булып киттем. — Кара, кара,— уртада утырган хәрбинең кара са¬ калы сикереп китте, тавышы гасабиланды,— син әле суд алдында да җинаятьче булуыңны танырга теләмисең! — Мин... — Молчать! Өстәлдәге кыңгырау чыңлап китте. Күз алларым ка¬ раңгыланды. — Судка нинди үтенечегез бар? Тагын ачулы бас. Уянып киттем. Суд! Язмышымның соңгы күпере. Я ирек. Я зиндан. Хәзер менә шушында, шушы мизгелдә бөтен киләчәгем хәл ителәчәк. Димәк, ашыгырга! Акылны, зиһенне җыярга, һәм үземнең гөнаһ¬ сыз булуымны, ялгышлык белән генә кулга алынуымны сөйләргә. Яла белән чын җинаятьне аерырлар һәм га¬ дел хөкем чыгарырлар. Шулай булгач, барысын да, ба¬ рысын да яшермичә әйтергә — тикшерүченең кыйнаула¬ рын, уйдырма документларга кул куйдырырга тырышу¬ ларын, ялган шаһитлар китерүләрен... Үземнең балта ос¬ тасы малае булуымны. Пионерда, комсомолда, партия сафларында тәрбияләнүемне, барлык иҗатымны Совет иленә багышлавымны... — Соңгы тапкыр сорыйм: судка үтенечегез бармы? — Мин... мин...— нигәдер калтыранам. Тешем тешкә сугыла.— Мин... гаеп-гаепле тү-гел... Мин... Совет... 68
— Җитәр! — Калын бас башыма тукмак белән орды¬ мыни, тагын күз алларым караңгыланды.— Соңгы тап¬ кыр сорыйм: җинаятегезне таныйсызмы? — Мин... мин... гаеп-сез... — Конвой! — бүлмә калтыранып китте. Ишек ачыл¬ ды. Аяк адымнары.— Алып китегез. Уртадагы юан хәрби кеше кулындагы папканы — ми¬ нем «гамәл дәфтәрен» сулга ташлады. Ике конвоир ике кулымнан алып, борып-кысып ишек¬ кә таба эттеләр. — Тиз! Тиз! Мине коридорга алып чыгып, тагын теге табутка яп¬ тылар. Әллә нәрсә булды — хәлем китте. Ярый әле ишек ябык, кысып тора. Зиһенем таралды. Уйның очын-очка бәйли алмыйм. Бу ни? Чыннан да, шул суд дигәннәре... Хәрби коллегия дигәннәре шушымы? Мин бит судта со¬ рашырлар, аз булса да сүзләремә дә колак салырлар, ха¬ кыйкатьне ачарга тырышырлар дип өметләнгән идем ләбаса. — Чык! Ишек ачылып китте. Мине тагын теге якты бүлмәгә — суд залына китереп, кызыл постау ябылган зур өстәл алдына — салкын, чытык йөзле хәрбиләр каршына бастырдылар. Конвоирлар ашы¬ гып чыгып киттеләр. Шундук өстәл артындагылар аягү¬ рә басып кадалып калдылар. Уртадагы хәрби кеше ал¬ дында яткан кәгазьне үрелеп алды да боз төсле салкын бас белән, сүзне сүзгә бәреп, ашыгып укый башлады: — «СССР Югары суды Хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе председатель..., әгъзалар... (исем-фамилияләре хәтеремдә калмаган — башта алар кайгысы идемени!) составында Совет Социалистик Республикалар Союзы исеменнән...» Тезеп китте— аяз көндә боз явамыни! Ә ачык форточ- кадан тынлы оркестр тавышы ишетелә. Танго. Салмак. Тыныч. Әйтерсең лә кичке йомшак җилдә назлы чайка¬ лучы диңгез йомшак кына ярларга сугыла. Күңелне, хәт¬ та бөтен тәнне иркәләүче сихри музыка. Мин бу тылсым¬ лы моң астында Зәйтүнә белән онытылып-сөенеп әйлә¬ нергә бик ярата идем бит. Каршыда — бакча. Бу сихри музыка шуннан агыла. Мөгаен, бүген ял көне — кордашлар илаһи моң астында берсен-берсе кочып, гамьсез тирбәләләрдер. Гүзәл тан¬ го! Иркәләүче, назлы ритмнар! Анда минем кордашла¬ рым. Нигә мин алар белән бергә рәхәт диңгезендә тир- .бәлмим? Нигә?! 69
Музыка тынды. Мин айнып киттем. Ә суд рәисе һаман борынын тар- та-тарта укый: «...илле сигезенче статьяның беренче, җи¬ денче, сигезенче, унынчы, унберенче, унҗиденче пункт¬ лары буенча гаепләнеп, ун ел аерым режимдагы төрмә¬ гә ябылу һәм, төрмә срогын тутырганнан соң, биш елга барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм калдыруга хөкем ителә». Алла йортында 1 Судтан соң мине икенче төрмә каршындагы кызыл чиркәүгә күчерделәр. Ни өчен чиркәүгә, диярсез. Шәһәр¬ нең барлык төрмәләре тоткыннар белән лык тулган. Тот¬ кыннарның шактыен атарга хөкем итәләр. Төрмә ишег¬ алдындагы баганага беркетелгән «кара табак» — радио бертуктаусыз сәфәр юнәлешләрен игълан итә: — Котласка! Ак диңгез каналына! Норильскига! — Соловкига! Тайшет — Абакан юлына!.. Колымага! Шул тарафларга Казаннан эшелоннар, баржалар, Сто¬ лыпин вагоннары агыла. Шулай да шәһәр төрмәләрендә халык дошманнарына урын җитешми. Ә Кремль астындагы икенче төрмәнең нәкъ каршында, урам аркылы гына чиркәү бар. Стенала¬ ры колач җитмәс калын, идәннәре, ишекләре тимердән, тәрәзәләре шулай ук тимер рәшәткәле. Әйтерсең лә ходай үзе әзерләп куйган! Тоткыннарның бер бригадасы атпа-ун көн эчендә бу чиркәүне такта киртә белән әйләндереп, койма өстеннән чәнечкеле тимерчыбыклар сузып, чат-чатка биек мана¬ ралар утыртып бирә. Төрмә башлыгы, надзирательләр, бер взвод конвой — яңа төрмә әзер. Рәхим итегез! Менә шушы өр-яңа төрмәнең — кызыл чиркәүнең авыр тимер ишекләре шыгырдап-чинап ачылгач, «алла йорты»- на беренче атлап кергәндә, хәйран калдым. Я ходай, бу нинди мәхшәр! Ыгы-зыгы, шау-шу. Камера түгел, ниндидер зур яр¬ минкә! Кайдан бу хәтле халык? — Кара әле, Ибраһим, бу синме? 70
Кемдер җилкәмә төртте. Таныш тавыш. Борылдым. Кочаклаштык. Бик озак бер-беребездән аерыла алмый¬ быз. — Кара, бу синме, Сөббухмы? — Ә мин сине атканнардыр дип уйлаган идем. Сөякләр чытырдый... — Әлегә без исән! Исән!!! — Әйдә, аулаграк җиргә барыйк әле, мин сиңа бер нәрсә сөйлим,— дип, Сөббух мине алтарьга таба алып кит¬ те. Кайда монда аулаграк урын — һәр җирдә кырмыска оясы. Шулай да түрдәге бер почмакка чүктек. — Судтан соң мине подвалга алып төштеләр дә зур гына бер камерага керттеләр,— дип Сөббух пышылдап кына сөйли башлады.— Исем китте. Безнең обком секре¬ тарьлары, наркомнар барысы да шунда... — Беренче секретарь да бармы? — Ул да, Лепа да, Разумов та. Безнең Ләбиб, Фатих ага Казанлы, Шамил Усманов, тагын әллә кемнәр. Мин каушап калдым. Кайсы елый, кайсы: «Бу нинди хаксыз¬ лык, Сталинга, Сталинга язам»,— дип кычкыра. Ләбиб йөгереп килеп мине кочаклап балавыз сыга башлады: «Сөббух, җанкисәгем, сине дә атарга хөкем иттеләр¬ ме?»— ди. Ул арада камераның ишеге ачылды да мине киредән тартып алдылар... Даң-доң! Даң-доң! Кызыл чиркәүнең бу чаңы бүген инде гыйбадәткә тү¬ гел, тоткыннар качмаганнармы, асылынып үлмәгәннәрме икәнен белер өчен кичке барлауга — сафка тезелергә куша. Кыямәт көнемени, чиркәү эченең өсте-астына кил¬ де. Ыгы-зыгы, шау-шу, сүгенү, акыру, елау. Ул арада шал¬ дыр-шолдыр ишекләр ачылды — унлап надзиратель һәм бозау хәтле өч эт ишелеп керде. Тоткыннарны күрүгә, эт¬ ләр тагын да ярсып-үрсәләнеп өрә башладылар. Якын- ңанрак узган берничә мәхбүснең җиңнәрен-балакларын да талап алдылар. — Җитәр, шау-шуны бетерегез! — Конвой башлыгы, бар тавышына кычкырып җикеренү өстенә, үтемлерәк булсын өчен, ахры, нәкъ блатнойларча, өч-дүрт катлы итеп сүгенеп тә куйды. йөзәр-йөзәрдән биш сафка тезелдек. Надзирательләр һәр сафны икешәр-өчәр тапкыр санап чыктылар, анна¬ ры сәндерәләргә менеп, барлык хәзинәләрне туздырды¬ лар — берничә капчыктан карта, инә, биш тиенлек бакыр акчадан кисеп, шомартып эшләнгән бритва, көзге кебек чүп-чарны казып чыгардылар. Конвой башлыгы: 71
— Төрмә тәртибен бозган өчен иртәгә барыгызны да прогулкадан мәхрүм итәм. Әгәр дә кәгазь-карандаш та¬ былса, карцер режимына куям! — дип каты гына кисәт¬ те һәм тагын бер кат сүгенде дә командасын алып чыгып китте. Этләр, өрүне онытып, алдан атылдылар, күрәсең, камерадагы һава аларга ошамады. Чиркәү кинәт чайка¬ лып киткәндәй булды — биш йөз мәхбүс берьюлы кузга¬ лып, һәркайсы алданрак урын алып калырга тырышып, сәкеләргә үрмәләде. Тагын ыгы-зыгы, сүгенү, этү-төртү китте. Ул арада берәүне бишенче кат сәндерәдән атып та бәрделәр. Тимер идәнгә кан җәелде. Ишек ачылды. Тагын этләр, надзирательләр.... Теге мәетне алып чыгып, бераз шау-шу тынгач, Сөб¬ бух минем янга килеп: — Ә без кая ятарбыз икән? — диде. Чиркәүне йөреп чыктык, бер буш урын юк. — Әйдә, булмаса, сәке астына — идәнгә ятыйк! Сал¬ кынчарак та булыр. Сөббухның биштәрендә бер җәймә кисәге дә бар икән. Мүкәләп сәке астына кердек тә, җәймәне җәеп, икәү янә¬ шә яттык. Инде ике-өч көн рәтләп йокламаганлыктан, ятуга күзләр-керфекләр бәйләнә башлады. Әмма Сөб¬ бух та, мин дә йоклап китә алмыйбыз, арлы-бирле әй¬ ләнәбез. Өстәге сәкедән нәрсәдер ком төсле шыбыр-шы¬ быр коела. Бөтен тән кызышып кычыта. — Син йоклыйсыңмы? — Кайда йоклау, әллә нәрсә чеметә. — Мин дә чыдый алмыйм. Кашысаң, нәрсәдер сыты¬ ла. Кулдан сасы ис килә. — Юк, булмас, әйдә ишек төбенә барып бераз уты¬ рыйк. — Синдә тартырга юкмы? — Мин суд алдыннан бирелгән папиросның берсен кесәгә төреп салган идем. — Булдыргансың! Сәке астыннан үрмәләп чыгып, җәймәбезне тартып алсак — исебез китте. Ул кып-кызыл төскә кергән! Сәке¬ дән ком түгел, кандала коелган икән. Менә кем безне йоклатмаган. Камера гырылдый, мышный, сүгенә, саташа. Ә без Сөббух белән икәү параша төбендә утырып икебезгә бер папиросны төтәтәбез. Шулай да монда япа-ялгыз каме¬ рада ятуга караганда күңеллерәк. Кемнәр генә юк, ниләр генә эшләмиләр бу гыйбадәт¬ ханәдә. 72
Алтарь почмагындагы сәке-сәндерәләрнең иң түбәнге¬ сенә җирән чәчләре иңнәренә хәтле төшеп торган бер поп тезләнгән дә, Гайсә пәйгамбәрнең тәрегә кадакланган су¬ рәтенә карап, бертуктаусыз чукына, ял-чәчләре әле бер, әле икенче якка чайкала. Сөйләүләренә караганда, поп, ял-чәчләрен кырдырмас өчен әллә никадәр җәфалар чик¬ кән — кыйналган, атнадан артык карцерда утырган. Әм¬ ма чәчен алдырырга бирмәгән. Иртәгә ул этапка озаты- лачак, ди. Хәзер менә ихлас чукынып, Гайсәдән озын- озак юлга көч-мәдәд ялвара, күрәсең. Язмышның мыскыллап көлүеме, нәкъ менә шул поп чукынып яткан сәке өстендәге сәндерәдә ап-ак сакаллы бер татар карты, тастымалын намазлык итеп җәеп утыр¬ ган да, кулларын күкрәгенә кушырып, күзләрен йома тө¬ шеп — бу дөнья шау-шуыннан китеп — пышылдап кына дога укый, ара-тирә сәҗдәгә китә. Ә алар өстендәге сә¬ кедә бер төркем күлмәк-ыштансыз тоткын акырып-бакы- рып карта суга. Киемнәр оттырылган инде, чиратта — ун, унбиш көн алда биреләчәк паек, баландалар... Ә кар¬ шыдагы бер сәкедә карт партизан үзенең Гражданнар сугышындагы маҗараларын сөйли. Берәүләр йоклый, икенчеләр елый, өченчеләр тыела алмый көлә. Кайсы акылдан язган — һич төшенерлек түгел. Алтарь каршындагы мәйданда алыш-биреш, сәүдә. Ни генә сатмыйлар! Тәүлеккә бирелә торган биш йөз грамм¬ лы паек икмәк — «кибән башы» дисеңме, суынган арыш чумары — баланда дисеңме. Каяндыр шикәр, конфет, хәлвә кебек ләззәтле нигъмәтләр дә тапканнар. Тәмәке, папирос — берәмләп, учлап, төремләп — җаның ниндиен тели. Монда күлмәк-ыштан-гимнастерка, итек-ботинка, оек, тәмәке янчыгы кебек кирәк-яраклар да алырга була. Бу базарның бәһа нигезе доллар да түгел, фунт-стерлинг та түгел, сум да түгел. Төп үлчәү — паек. Бер паек, ярты паек, чирек паек... Менә шулай сатулашалар һәм шушы бәягә алыш-биреш ясыйлар. Тәрәзәгә якынрак төштә — көнкүреш хезмәте күрсә¬ түчеләр: ямаучылар, тегүчеләр, итекчеләр. Хәтта монда бер төрем тәмәкегә сакал-мыегыңны кырып, яшәртеп җи- бәрәл әр. Монда үтенеч язып бирүче адвокатлар да, законны яттан белүче прокурорлар да бар. Җырчылар, биючеләр, таракта уйнаучы музыкант¬ лар... Соңгылары — һәвәскәр артистлар күбрәк түрдәге иң киң, иң якты сәке тирәсендә әйләнә. Чөнки монда каме¬ 73
раның патшасы — староста ята. Урга буйлы, тыгыз бә дәнле, кап-кара сакаллы, тузган бөдрә чәчле чегән — ат карагы. Унбиш елны алган. Төрмә түрәләренең таяны¬ чы. Ул монда хуҗа — теләсә, хөкем итә: яткызып сукты¬ ра яки туйганчы икмәк, баланда белән сыйлый ала. Ста¬ ростага аш-суны ашханәдән аерым савытта, капкачлы кечерәк җамаякта китерәләр. 2 Сагыну! Татлы да, ачы да син, сагышлы сагыну. Синнән качам, сине онытырга тырышам. Әмма... Әмма үзем тагын-та- гын кочагыңа — кайнар, назлы, гөләп куагы төсле гүзәл, чәнечкеле кочагыңа омтылам. Көнбагыш чәчәге төсле сокландыргыч син, сары сагыну. Синдә кояш чаткылары һәм әрем тәме. Сәкедән берәр арестант төшеп, урыны бушады исә, мин тиз генә аның урынына менеп ятам да, пальтом белән томаланып, уранып, күзләремне йомам. Биш йөз тоткынлы камерада болай да тынчу. Чиркәүнең гыйбадәт үзәгендә. Уранып яткач, тын кысыла, сулыш ала алмый башлыйм, шабыр тиргә батам. Алай да би¬ темне ачмыйм. Уранып яткач тыныч: камера, андагы ыгы- зыгы ераклаша, югала, үземне кеше юк, аулак бер җир¬ дә хис итәм. Рәхәт, тылсымлы бер дөньяга күчәм һәм сине күз алдыма китерәм. ...Исәнме, Зәйтүнә! Я сөйлә әле, зачетлар ничек бара? «Койрыклар» юкмы? Хәзер бит институтта «урак өсте», курстан курска күчүне хәл итә торган язгы зачетлар. Менә бит, борынгы тарихтан, истматтан, диаматтан был¬ тыргы шикелле үзем генә булышкан булыр идем дә, жәл, көтмәгәндә хәлләрем болай булып китте. Ә шулай да, өметсез шайтан диләр бит, бу караңгы төн мәңгелек бул¬ мас әле. Хәтерлисеңме, Зәйтүн гөлем, былтыр язгы зачетлар¬ га ничек әзерләнгән идек икебез? һаман әле минем күз алдымда. ...Ботакларын киң җәйгән нәфис алма агачлары, мә¬ һабәт юкәләр шау чәчәктә. Хуш ис! Ә без шул агачлар күләгәсендә — йомшак чирәмдә бер кочак китапларны, конспектларны чәчеп ташлап, аунап укыйбыз, укыйбыз. Башлар томалана башлый — сугышып китәбез. Кыйна¬ шабыз. — Җитәр! Әнә, кулым кара көеп чыкты! — дип үпкә¬ ләп, елаган булып, китә башлыйсың. Мин йөгереп барып 74
кочаклыйм һәм-кайнар иренеңә үреләм. Әле менә хәзер дә аның сихерле-дәртләндерүче тәме иреннәремдә... Аннан, култыклашып, көлешә-көлешә аллеяда йөрибез. Яр астында куаклыкта яшеренеп утырган энҗе таҗлы миләүшә чә¬ чәге табып бирәм — күкрәгеңә кадыйм. Хуш ис — әйтер¬ сең лә иң нәфис, иң кыйммәтле Париж хушбуе ягынган¬ сың. Төшкене ашап кайткач, тагын юкәләр астына киләбез. Кояш инде бая без яткан җирне кыздыра башлаган, төньякка, яр астына күчеп, сузылып ятабыз да, иртәнчәк укыган китаплар буенча бер-беребезгә сораулар бирә башлыйбыз. Алай күңелле, китап-конспект укыгандагы сыман ялыкмыйсың — хәтердә дә озаграк саклана. За¬ четны да алдан бирәбез. Билгеләр дә иң югары. Башка студентлар безгә соклана, кайберәүләре хәтта көнләшә дә иде бит, әйеме? Бигрәк тә Фазыл. Ул гел безнең тирә¬ дә чуала, әйтерсең, паркның башка җирендә ана урын юк. Берәр сәбәп табып яныбызга килә — «ашка таракан булып төшә». Я китабы юк, имеш, я конспекты югалган. Үзе һаман турсайган була. Ышанасыңмы, Зәйтүнә, менә шул дус булып йөргән Фазыл, турсаеп кына калмаган, өстемнән донослар да язып торган. Чын, чын! Кулъяз¬ маларын, әләк хатларын үз күзләрем белән күрдем. Аның кулын әллә кайдан таныйм — кәкре-бөкре шайтан таяк¬ лары. Тикшерүче күрсәтте. Нәрсәләр язган бит әле, имеш, мин контрреволюцион оешмада член булганмын. Имеш, аны да шул оешмага керергә өндәгәнмен! Менә бит нинди җаһил! Ничек инде дөньяда юкны язарга, үзеңнең иптәшеңә яла ягарга кирәк? Оятсыз. Вөҗдансыз! Мөгаен, анда вөҗдан булмаган да. Менә ул ни өчен турсайган, кара көеп йөргән. Син, Зәйтүнә, аның белән сөйләшмә. Ул хаин! Ышанма! Их, жәл, син бит хәзер бу сүзләремне ишетә алмыйсың. Ә шулай да... Шулай да тоярсың, си¬ зәрсең. Бер-берсен бик-бик яраткан кешеләрнең йөрәк¬ ләре бер ритмда тибә, бер-берсенең күңел авазларын ерактан да ишетәләр икән ди бөек Фирдәүси үзенең ро¬ багыйларында. Мөгаен, син дә ишетерсең бу кисәтүче, сине бәла-казадан сакларга тырышучы авазымны. Ише¬ терсең бит?! Их, белсәң иде, шундый-шундый сагындым үзеңне, бәгырьләрем өзелә. Сызла, сызла, сызла, күңелем! Сызла бер туктамыйча, 75
Сызла айлар, сызла еллар, Сызла төн йокламыйча!— дип, Сәгыйть Рәмиевнең сагышлы юлларын кабатлыйм. Ә син, Зәйтүнә? Син дә сагынасыңмы мине? Әллә? Юк, юк! Әйттем исә кайттым — әлгаязе биллаһи. Без бит ахирәт дуслар, ахирәт җаннар... — Даң-доң! Даң-доң! Чиркәү диварлары барлык аллалары, фәрештәләре, изгеләре белән чайкалып китте. Минем дә иң кыйммәтле, иң изге уйларым челпәрәмә килделәр. Ыгы-зыгы, шау-шу. Биш йөз мәхбүс берьюлы сәке, сәндерәләреннән чуен плита идәнгә сикерделәр. Мин дә. Барлаудан соң түрдәге сәкеләрнең берсе астына чүк¬ тем дә — монда ишек төбе — параша янындагы кебек мәхшәр түгел, тынычрак — тагын уйланып бетмәгән уй¬ ларымны очларга тотындым. — Бәй, син монда качкансың ич, эт белән эзләп тә таба алмассың. Чык әле, бер шигырь яздым,— дип, Сөб¬ бух мине тартып-йолкып үзе янына чыгарды. (Әрәм кал¬ ды уйларым, кайдан тапты, хәерсез.) — Менә тыңла. Исем китте — дүрт юллык кына шигырь укыды — ти¬ рә-як яктырып китте. Идел, аккош кебек ак пароходлар һәм җыр. Маяк яндыручы кызның көймәдәге җыры. — Син, кара әле, миннән нигә качасың? — диде Сөб¬ бух шигырен укып бетергәч, миңа үпкәләп карап. Ялган¬ лый алмыйм, серемне ачтым, Зәйтүнәне сагынуымны әйттем. — Әйдә, бүген икәү параша чыгарыйк. Бүгенге баш дежурный безнең авыл егете. Мин аннан Зәйтүнәне институттан телефон аша чакыртып, иртәгә күрешү оеш¬ тыруың үтенермен,— диде Сөббух, бер дә көтйәгәндә мине канатландырып. — Май кап! — дип сикереп тордым.'—Әйдә, тизрәк старостага барыйк. Парашаны башкаларга биреп куй¬ масын тагын! 3 Әйтерсең лә чиркәүнең барлык эреле-ваклы кыңгы¬ рауларын кактылар. Казан Кремле астындагы зур чир¬ кәү — биш йөз тоткын утырган төрмә жу итте. Хәбәр яшен тизлеге белән телдән-телгә, сәкедән-сәндерәгә күчте. — Күрешү! — Очрашу рөхсәт иткәннәр. Хәйран калмаслык та түгел бит, бу чиркәү төрмәгә 76
әйләнгәннән бирле, мондый хәлнең һич булганы юк. Ву« луы да мөмкин түгел, чөнки бу камерада аеруча куркы¬ нычлы — илле сигезенче, илле тугызынчы статьялы арестантлар. Аларга нинди күрешү? Ә менә көтмәгән¬ дә — хәбәр! Илле сигезенче статьялы мәхбүскә күрешү биргәннәр. Бу сөенечле хәбәрне ишетүгә, бөтен камера чират то¬ рып мине тәбрикләргә, үземне ничек тотарга, ничек сөй¬ ләшергә — очрашу вакытында нинди хәбәрләр алып калу кирәклеген өйрәтергә кереште! Хәтта берсе папирос кәгазе китереп бирде: «Бу кәгазьгә үзеңә кирәкле сүз- ләрне-үтенечеңне яз да бармак арасына кыстыр. Күреш¬ кәндә кызның кулын гадәттәгедән озаграк кыс, чәнчә бармагың белән учын кытыкла һәм кәгазеңне аның ку¬ лында калдыр». Алдым. Яздым. Ятып калганчы — атып кал. «Зәйтүнә, минем нахак гаепләнүем турында Сталин иптәшкә хат яз». Кем белә, Сталинга барып җитсә, бәл¬ ки «Азат итәргә!» дигән фәрман килер. Тик менә, кау¬ шап, идәнгә — надзирательләр күзенә төшереп >ңибәр- мәсәм генә ярар иде инде. Кәгазьне төкерекләп бармак арасына кыстырып йөри башладым — күнегергә кирәк. — Беренче эшлисе эш,— диде камерадагы блатной- ларның атаманы Папа Пий II, үзенең аеруча булдыклы, ышанычлы «мөрит»ләрен җыеп алып,— көзге һәм ка¬ ләм *. Егетебезне тулысынча тәртипкә китерү хаҗәт. Шундук бер төркем шыр ялангач «мөрит»ләр идәнгә утырып ике биш тиенлек бакырны эшкәртә башладылар. Бер бакыр тәңкәне чуен идәнгә ышкыйлар — ул көзге булачак. Икенче бакыр тәңкәне кисеп шул ук идәнгә кайрый башладылар. Ул каләм * («бритва») булачак. Ул арада әле кичә генә монда килеп эләккән бер «медве¬ жатник» (фатир карагы) килеп, өстендәге өр-яңа күк са¬ тин күлмәген салып бирде. — Кыз алдында мескен күренмә! Инде чалбар һәм итекләр кирәк иде. Армиядән киеп кайткан кыек сырлы күк тукымадан тегелгән галифе буй- буйга таралды да төште — бигрәк хәтәр туза икән. Ә итекләр кәвеш булып кына калганнар иде инде. Үрә бастырып куйганда балтырлар шешеп, сала алмагач, ку¬ нычларын телгәләгән идек. Бу якны да кайгыртучылар табылды. — Карчыгам, бер дә кайгырма,— диде камера ста¬ ростасы, кап-кара сакаллы, кара ■ бөдрә чәчле чё^ән * Пәке (жаргон). У7
Роман (ат карагы!), һәм шуднук сәкегә утырып, аягында¬ гы хром итекләрен салып миңа тоттырды.— Ки, минем төсле биеп китәрсең... Чалбар да жәл түгел, ләкин, үзен күрәсең, бу чалбарга син башың белән кереп чумасың. Әй, Петушок,— дип ул яныбыздан узып барган ярдәм¬ чесен, минем чамалы блатной егетне туктатты һәм аны, ярминкәдә ат сайлаган сыман, әйләндереп-тулгандырып карады да: — Күгәрченем, яле, сал чалбарыңны,— диде. — Ә мин?..— диде Петушок, аптырап,— минем тру¬ сик та юк ич. — Ярамаган тагын, монда кызлар юк, бераз җил¬ ләрсең. Ул минем трусикны аңа бирде дә, кара постау чал¬ барны миңа кидерде һәм сакалын дерелдәтә-дерелдәтә көлде: — Менә, карчыгам, бөтенләй бүтән кошка охша¬ дың. — Даң-доң! — Барлау! Камерага һау-һаулап этләр, алар артыннан сакчы сол¬ датлар керде. Барлаудан соң Папа Пий II нең шәхси чәчтарашы «Чикерткә» мине тулы тәртипкә китерә — сакал-мыекны кыра, чәчне кырка башлады. Эш байтак озакка сузылды: бер-ике сыздырып алган саен «каләм»не идәнгә кайрарга туры килде, юкса бит¬ нең тиресен каезлый башлый. «Чикерткә», дөресен әй¬ тергә кирәк, хәленнән килгәнчә авырттырмыйча, шома итеп, төкләрне калдырмый кырырга тырышты һәм нигездә бу теләгенә иреште дә бугай. Биттә, борын астында әллә ни күзгә чекерәеп торган кылчыклар күренми. Минем кулда әле генә барлыкка килгән «көзге» — шоп-шома ялтырап торган биш тиенлек бакыр тәңкә. Аны эш барышын кү¬ реп, тикшереп торыр өчен «Чикерткә» үзе бирде. Билге¬ ле, биттә, ияк астында, муенда кәгазь өстенә кәгазь ябыш¬ тырылган «ямау»лар барлыкка килде. Әчетә, сызлый. Шу¬ лай да кыяфәт яхшы якка үзгәрде. «Ямау»лар иртәгәгә хәтле бөтәеп рәтләнер. Папа Пий II үзе килеп тикшереп, «Чикерткәнең эшен яхшы дип тапты. Аннан соң староста, баш надзиратель белән сөйләшеп, бер чиләк су алдыр¬ ды — ул кичләрен аяк-кулларын юып ята торган иде. Бу юлы да шул максат беләндер дип уйласам, мине ча¬ кырды: — Карчыгам, кызың янына хуш исле булып бар, мә бер чиләк су: яхшылап юын. Кемдер сабын белән мунчала да китерде. Суд алдын¬ 78
нан бер юындырганнар иде, шуннан бирле тән су күрмә¬ гән. Юыну түгел, эчәргә җитми бит су. Ә монда — мөлдерәмә тулы бер чиләк! Кичке аш вакытында староста миңа үз «хәзинәсен¬ нән (аерым җамаяктан) өстәмә рәвештә бер өлеш ба¬ ланда, бер өлеш галушки бирде. Ашап бетерүгә тагын бер сюрприз. — Кил, карчыгам, монда,— ул үзе янында гына йок¬ лата торган Петушокны куып төшерде дә миңа шул урынны күрсәтте,— ят рәхәтләнеп, аяк сузып, йокла, кыз белән күрешер алдыннан сине идәндә аунатып булмас. Мин чиркәү түрендәге изге такта түшәккә менеп, аягымны сузып яттым... 4 Иртәнге баландадан соң киенү байтак вакытны алды. Старостага берсе дә ошамый. Имеш, итек кунычлары көзге кебек ялтырамый, чалбарда җыерчыклар. Күлмәк¬ нең ике төймәсе юк икән... Мөритләр ярдәмендә барысын да рәткә китерергә туры килде. Староста мине әйләнде- реп-тулгандырып карады да, ниһаять: «Кунак кызы кебексең,— диде.— Бар, бар, кит, ишек янында бөтерел, сакчы чакыруга әзер тор! Юкса алар, бер кычкырыр да, чыкмый дип, ишекне ябып та куяр. Бар, бөгелмә, төз тор. Төрмәгә эләгүгә җебегән, димәсен! Бар инде!» Ишек янында әйләнәм, хәзер үк чакырмасалар гына ярар иде. Уйларым белән җыенып беткәнем юк. Юкса, төн буена да гел шул турыда уйлап чыктым бит. Ә шу¬ лай да әйтеп каласы сүзләр уйлаган саен өстәлә бара. Күрешүгә бары ун минут вакыт бирәләр. Менә шул ун минутта, сигез ай буе җыелган бөтен уйларны, сагыну¬ ымны, сагышымны — барысын-барысын да әйтеп бете¬ рергә кирәк. Юк, алай ярамый. Хисләр соңыннан. Иң элек менә бу бармак арасындагыны озатырга. Тукта, төшеп калмаганмы үзе? Юк, төшмәгән әле, бар. Кая, тө¬ керекләп ябыштырыйм, ашыкканда шуып төшеп кала күр¬ мәсен, тфү, тфү. Аннан өс-башны кайгырту кирәк бит. Радиодан, «Кызыл яшьләр», «Яшь ленинчы» газетала¬ рыннан аласы гонорарлар бар иде, шуларны алырга де¬ журный алдында Зәйтүнә исеменә доверенность язармын. Бәлки, менә шушы доверенность язган арада язуны да бирергә? Алай уңайлырак булмасмы? Менә шул гоно¬ рарларга Зәйтүнә Печән базарыннан ботинкалар, костюм- чалбар, эчке киемнәр алсын. Тагын нәрсә? Ә-ә, башка 79
фуражка да кирәк бит әле... Тагын нәрсә? Әйе, бер-ике передача да китерсен — ашамлыклар һәм тәмәке. Тәмә¬ ке күбрәк кирәк. Камерадагы иптәшләрне аз булса да сыйларга. Менә бит алар мине ничек ялт итеп киендер¬ деләр. Бәйрәм ашы — кара-каршы. Аннары әле бит инсти¬ тут хәлләрен сорашмадым. Хатип Госмановның хәле ни¬ чек? Аны кулга алмадылар микән? Тагын нәрсә турын¬ да? Күкчәтаудан, әтиләрдән хат юк микән? йозакны шалтыраталар — ачалар! Тукта, иң алдан нәрсәне әйтергә булдым әле? Әй, шай¬ тан алгыры, онытып та өлгердем бит, ә! Хат! Хат! Ишек ачылуга, дежурный йөгереп керде дә мине этеп җибәрде: — Кит моннан. Тыңлагыз, фамилиясе аталганнар әй¬ берләрен алып ишек алдына! Староста! Монда кил, бил¬ ге ясап тор. — Иванов Иван Петрович! — Мин! — Рамазанов Сабир! — Мин.— Уртадагы сәкедән сары сакаллы бер карт төште, капчыгы балкага кысылып калды, ала алмый. — Чык! Нәрсә корсаклы хатын төсле тулганасың? Мин капчыкны ычкындырып җибәрдем. Карт ишеккә йөгерде, — Базарбаев Аманбай. Моны ишетүгә, башым әйләнеп китте, Аманбайдан — тагын бер якын дустан аерылдым бит. Кая алып китәр¬ ләр инде аны? Янә очрашырбыз микән? — Джапаридзе... — Хәсәнов... Камерадан ике йөз иллеләп тоткынны этапка алды-, лар. Әйтүләренә караганда, Норильскига. Аннан каршы¬ дагы — Кремль астындагы икенче төрмәдән тагын ике йөз иллеләп мәхбүсне безнең камерага китерделәр. Кит¬ те ыгы-зыгы, урын өчен талашу-сугышу. Ярый әле ста¬ роста мине онытмады. Түрдәге икенче кат сәкедән урын бирде. Ә күрешү? Мондый мәхшәрдә нинди күрешү булсын, ди. Юкка гына җилкендем. Инде менә нишләргә дә белмим. Кием¬ нәрне салып хуҗаларына тапшырырга кирәк. — Ба-лан-да! Кизү торучы унбашылар ишек төбенә җыелды. Ишек ачылды. Ике колагыннан ике мәхбүс күтәргән кисмәк¬ ләр камерага керә башлады. Әче кәбестә исе борынны 80
ярып китте. Безнең унлыкка да миски килде. Мин дә кон- серва банкамны алып чиратка бастым. — Салахов,— ишеккә! Банкам кулымнан төшеп китте. — Күрешү вакыты биш минут. Очрашуга килгән ке¬ шеләргә якынлашырга, кул бирергә ярамый, һичбер нәрсә алырга, бирергә рөхсәт юк. Бары минем аркылы. Политика турында сөйләшергә ярамый. Төшендеңме? — Төшендем. — Атла! Кузгалдым—тез буыннарым калтырый. Я, алла, өнемме, төшемме? Чыннан да, хәзер мин аны... күрермен¬ ме? Зәйтүнә! Нихәтле әйтелмәгән сүзләр, хисләр... йөрәк¬ тә. Шуңа, ахры, ул дөп-дөп итә. Юк, юк, каушамыйм. Каушама, күңелем! Син, син бәхетле. Ул, ул саф мәхәб¬ бәт, керсез-изге мәхәббәт бу ишек артында бит. Ул, мө¬ гаен, минем кочагыма ташланыр. Аңа аны эшләмә, моны эшлә дип кисәтүче дежур надзиратель юк бит... Ишек ачылып китте. Мин бусагадан атладым да сын булып катып калдым. Бу ни бу? Әллә инде күзләрем буыла? Нинди оятсыз¬ лык бу, нинди мәсхәрә? — Нигә ул монда? — дип кычкырып җибәрдем ачу- ымнан-әрнүемнән калтыранып. — Зәйтүнә — минем хатыным,— диде Фазыл күзлә¬ рен тозландырып. Ә аның янында басып торган Зәйтүнә башын иде. — Булмас, булмас! — Бер-ике адым алга атладым да, бизгәк тоткандагы кебек туңып, чирканып, дерелди баш¬ ладым.— Ул — хаин! Ул минем өстән ялган әләк язган. — Хатыным алдында хурлама! — диде Фазыл, кара көеп. — Ә-ә, хурламамы? — бүлмә уртасында миңа уты¬ рырга куелган табуретканы күтәреп алып Фазылның ба¬ шына сугарга омтылган идем, надзиратель, йөгереп ки¬ леп, кулымнан тотып калды. Зәйтүнә кычкырып елап җибәрде. — Күрешү тәмамланды! — диде дежурный надзира¬ тель, табуретканы идәнгә куеп. Очрашу бүлмәсеннән мине туп-туры карцерга алып киттеләр. 6 Е-408 81
Б ...Зәйтүнә белән вафасыз күрешүдән соң, биш тәүлекне карцерда уздырдым, аннан чыгаргач тагын шушы йортка китерделәр. Бердән ачлык, икенчедән сөйгән кызымның хыянәте мине ярыйсы ук йончыткан иде. Ашыйсым килә. Уйдан- гарьләнүдән баш чатный. Кайда, кемгә зарны түгәргә? Ап¬ тырагач, бердәнбер дус Сөббухны эзләп киттем, этапка кумаган булсалар гына ярый инде үзен. Алтарь тирәсендә каранып йөргәндә, өстән берәү кычкырды: — Әй, күзлекле! Туктадым. Баксам, өске сәндерәдә аякларын салынды¬ рып утырган кара сакал — староста, бармагы белән иша¬ рәләп, мине үзе янына чакыра икән. — Кил әле монда, карчыгам. Хәлләр ничек? — Ярый шунда. — Яраса, кил, утыр. Мин теләр-теләмәс кенә аның янына күтәрелдем. Ул бөтен йөзен каплап алган кара, куе сакал-мыегын ике кул¬ лап тарап-купшыланып алды да, сул күзен кысып, хәйлә¬ ле бер караш белән сорау бирде: — Сине китап яза диләр, дөресме? — Элек дөрес иде, хәзер юк! — Ничего, хәзер дә була, батя... Мин сиңа бер эш тап¬ тым, үзе ашлы, үзе тузансыз, кичен яныма кил, туйганчы ботка ашарсың. Килештекме? — Килештек. Нинди эш тапты икән миңа бу ат карагы? Менә бит, уйламаганда эшләр җайланды да китте. Көн дә — өстәмә бер паек икмәк. Аш та баланда түгел — ит шулпасы, ботка, кайвакытта котлет, староста казаныннан. Үземә генә түгел, Сөббухка да өлеш чыгар... Ә эше? Эше, староста үзе әйтмешли, тузансыз да, өре¬ ле дә. Нәрсә эшлим дисезме? Сөйлим. Көн дә, кичке ба¬ ландадан соң, йокы алдындагы тикшерү-барлауга хәтле, хикәят сөйлим. Кече яшьтән үк «Әлфе ләйлә вә ләйлә», «Кырык вәзир», «Шаһнамә», «Әбүгалисина», «Тутыйна- мә», «Салсал» кебек гарәп әкиятләрен укып үскәнгә, запас җитәрлек. Менә хәзер ул ярап куйды. Көн дә бер яңа әкият сөйлим — тоткында утырган халык гарәп әкиятләре¬ нең гүзәллегенә, андагы батыр шаһзадәләргә, сылу кыз¬ ларга, бигрәк тә тәмледән-тәмле «әнваг-әнваг нигъмәтләр¬ гә», шәрабларга хәйран калып, хыял дөньясында йөзеп, үзенең бүгенге кызганыч хәлен бик азга гына булса да 82
онытып тора, шуның өчен минем әкият сөйләр вакытны көтеп җиткерә алмыйлар. Бу әкиятләрем бигрәк тә каме¬ раның хуҗасы — ат карагы чегәнгә ошый: йотылып тың¬ лый... — Алтын кеше бит син, бөркетем. Авызыңнан энҗе- мәрҗәннәр коела. Синең урын монда түгел, җәннәттә бит, җаным,— дип, аркамнан кагып, үсендереп куя. Камерадагы биш йөз мәхбүс мине белә, килә башла¬ сам, торып, сәкесеннән урын бирә. Мин хәзер сәке астын¬ да — кандала оясында түгел, алтарьда, староста янында — якты, киң урында ятам. Менә бит, бәхет, киләм дисә, күктән төшә. Сигез ай Пләтән төрмәсендә көне-төне сорау алуга йө¬ реп, карцер паегында торып, коры сөяккә калган идем. Хә¬ зер чиркәүдәге бер ай эчендә тазарып, тулып киттем. — Сөбханалла,— ди Сөббух, әллә көлеп, әллә инде чынлап.— Син көннән-көн матураясың. Ахрысы, Сөббух күз тидерде. Бер төнне мине уяттылар да ашыгыч рәвештә каршыдагы икенче төрмәгә алып кит¬ теләр. Нәрсәгә? Билгесез. 6 — Сез җинаятьчеләрне төрмәдән качарга өндәгәнсез һәм, шул явыз ниятегезне тормышка ашырыр өчен, төркем туплагансыз, чиркәү идәне астыннан Казанка елгасына таба подкоп ясарга әзерләнгәнсез. Бу җинаятегезне таный¬ сызмы? — Гражданин тикшерүче...— Өстәл артында ниндидер бер папка ачып, кәгазьләр актарган күзлекле кешегә ап¬ тырап карадым. Әллә инде башка берәү белән бутый? — Гафу итәсез, мин бернәрсә дә белмим. Нинди подкоп? — Молчать! — Тикшерүче, берәү энә чәнчеп алгандай, кинәт чәчрәп торып кычкырып җибәрде, папкадан бер та¬ бак язылган кәгазь алды.— Менә гаебең! Сез берәү дә сизми дип уйлагансыздыр. Безнең күз җир астыннан да күрә. Номерыгыз барып чыкмады! Яндыгыз. Соңгы тап¬ кыр сорыйм: җинаятегезне таныйсызмы, юкмы? — Гражданин... — Җитәр! Конвой! — Ишек ачылып, мине монда алып килгән солдатларның берсе атылып керде.— Менә бу адәм актыгын карцерга! Гаебен өстенә алганчы чыгармаска. Марш! — Бар, бар! Надзиратель этеп-төртеп карцерга тыкты да, тимер &» 83
ишекне шалтыратып ябып, бикләде. Мин бусагада басып калдым — узарга урын юк. Озынлыгы биш, киңлеге өч метр чамасындагы таш капчык — тәрәзәсез дүрт цемент стена. Түшәмдә тузанга, пычракка катып беткән бер лам¬ почка кызарып тора. Тынчу. Ярым караңгы. Бала-чага тавышы. Башта мин үземнең күзләремә дә, колакларыма да ышанмадым — саташам, ахры. Тора торгач бераз күз ияләште. Анадан тума ундүрт-унбиш яшьлек үсмер малай¬ лар берсе өстенә берсе атланып тартышалар, сикерәләр, егылалар, сугышалар. — Әфәнделәр! — Почмактан нечкә бер тавыш колакны кыеп китте һәм шуннан ук җирән сакаллы берәү күтә¬ релде. Бусы трусиктан. Күкрәгендә ялангач кыз сурәте һәм язу: «Мәхәббәт өчен җан фида!» Шау-шу акрынлап тынды. Теге җирән сакал алга чыкты: — Әфәнделәр, безгә яңа барон килгән, баш иегез. Җирән сакал алдымда яртылай сыгылып төште. — Барон,— диде теге җирән сакал иелгән килеш,—ч безне гафу итегез, киләсегезне белмәгән идек!.. Арттан берсе кычкырып җибәрде. — Баронга көзге кирәк, үзен күрәсе килә. Ул арада минем алда басып торган бер пумала башлы малай ялт борылып, нәкъ минем борын төбендә туңкайды. — Музыка! Теге туңкайган малай шатыр-шотыр җил чыгара баш¬ лады. — Ха-ха-ха! Акылдан шашкан кебек акыру, хихылдау, кычкыру. Мин нишләргә белми аптырап торганда, теге җирән сакал тагын команда бирде: — Парад! Ул әйтеп тә бетермәде, әле генә минем алда туңкаеп торган малай сикереп җилкәмә менеп утырды, башкалар аның артыннан тезелделәр. — Шагом а-арш! Әмер ишетелүгә, җилкәмдәге бала, аяклары белән күк¬ рәгемә тибеп, кузгалырга боерды. — Бер-ике, бер-ике. Мин теге пумала башны күтәргән килеш алдан, кал¬ ганнар арттан... — Ходаем, падишаһны сакла... Җилкәмә атланган малай нечкә кызлар тавышы белән патша дәүләте гимнын башлады, башкалар күтәреп алды¬ лар. Алар улый, ә минем тыным кысыла. Җилкәдәге пу¬ мала баш үзе албасты сыман авыр, җитмәсә, ботлары 84
белән муенны кысып, үкчәләре белән күкрәгемә тибеп куя: «Тизрәк!» Кайда тизрәк, мин абына-сөртенә камераны ике тап¬ кыр әйләндемме-юкмы, әлсерәп егылдым. Арттагылар ба¬ рысы да минем өскә аудылар. Шаркылдап, хихылдап кө¬ лү, акыру. Ә мин изелеп-ватылып, инде һуштан язам ди¬ гәндә генә, тагын әмер яңгырады: — Җитәр, баронны өйләндерергә вакыт! Өстемдәгеләр этешә-төртешә тордылар. Ә мин кузгала алмыйм. — Кияү егет,— теге җирән сакал, алдыма тезләнеп, мыскыллап көлә башлады,— поп сине кем дип чукындыр¬ ган иде? Минем телем дә әйләнми. — Күсе, тукта әле,— җилкәмә атланып йөргән пумала баш миңа карап-карап торды да кычкырып җибәрде.— Бу бит чиркәүдәге әкиятче! — Син каян беләсең? — Күсе чыннан да күсе сыман су¬ зылып пыяла күзләре белән карады.— Бәлки, ул түгел¬ дер? — Үткән атнада мин үзем тыңладым. Менә дигән әки¬ ятләр белә,— ул баш бармагын күтәреп телен шартлат¬ ты.— Да, ул язучы, яңа таныдым. — Писарьмы? — Юк ла, китаплар язган. — Ә-ә-ә! — Җирән сакал миңа аптырап, икеләнеп ка¬ рады да кинәт кычкырып җибәрде: — Тамаша бетте. Әки¬ ятчегә урын бирергә! Пумала баш йөгереп килеп мине күтәреп торгызды да Король утырган җиргә — түргә алып барып утыртты. — Гафу итегез, язучы абый, мин башта сезне таны¬ мыйча калдым. Ул арада тагын ишек шалтырады. Ачылды. Тагын ике кешене этеп-төртеп керттеләр. Берсе ишектән көчкә сыеп керде — дәү, юан; икенчесе — тәбәнәк, ябык. Ишектән керүчеләр башларын да күтәрергә өлгермә¬ деләр, шәрә үсмерләр алар өстенә ташланды. Алдарак торганы дәү җилкәләрен күтәреп, өстенә ташланганнарны атып бәргән иде, бөтен карцер аның өстенә ябырылды. Ек¬ тылар да таптый-изә башладылар. Артта калган тәбәнәк буйлы моны күреп, куркуыннан, ахры, үзе егылды. Теге дәү озак көрәште, әле бер, әле икенче малайны алып атып карады, әмма җиңелде. Җи¬ рән сакал үзе аның өстенә менеп кунды. Калганнар пара¬ ша капкачы белән суга-суга йөдәттеләр. 85
Дәү ахырда егылды. Шуннан соң аны «өйләндерә» башладылар — поп куш¬ кан исемен әйттерделәр, кайда, кем булып эшләвен анык¬ ладылар. Ул бер районда прокурор булып эшләгән, имеш — җирән сакал үзе таныды. Менә ни өчен аңа каныгалар икән. Авыз-борыны кан булуга карамастан, прокурорны әүвәле утырттылар. Аннары чалбарын салдырдылар һәм һәр малай тимер кашык белән өч тапкыр аның «йомшак» җиренә сугып үтте. Прокурор тәмам хәлдән таеп егылды. Шуннан соң гына «өйләндерү» тукталды. Тәбәнәк тоткын иректә укытучы булып эшләгән икән, аңа тимәделәр. — Менә сиңа кадак, прокурор әфәнде,— дип, Король параша өстендә көчкә утырган дәүгә зур бер кадак сузды. Пумала баш кадакны алып прокурорның борынына төрт¬ те, теге башын күтәрмичә генә алды. Карышырга җөрьәт итмәде, ахрысы. Король, күзләре белән бораулап, сүзен ялгады: — Подъемга хәтле ишекнең ике тупсасын казып чыгар. Ә син, Пумала баш, карап тор. Казымый башласа, параша капкачы белән җилләтеп ал. Отбойдан соң кем кайда торса, шунда утырып, чүгә¬ ләп йоклап китте. Камера-карцерда бары Король, Пума¬ ла баш һәм мин «оста әкиятче» генә сузылып яттык. Бары хәзер генә мин үсмер малайларның нигә шыр ялангач булуына төшендем. Бөтен киемне бет сарып алды. Күлмәк үзеннән-үзе кыймылдый. Шундый үзәккә үткәзеп тешли¬ ләр, чыдап булмый. Аптырагач, мин дә чишенеп ташла¬ дым. Ә ишек бусагасында кытыр-кытыр штукатур, кирпеч вагы коела. Прокурор карцер ишегенең тупсаларын чо¬ кый... Җәй. Көмеш толымнары белән чайкалып-дулкынланып яткан дала. Еракта ап-ак киез өйләр күренә. Әчкелтем кымыз исе борынны кытыклый. Ә мин кылган эчендә сузы¬ лып ятып хәл җыям. Талгын гына җил исә. Нинди рәхәт... Менә кул астында гына кып-кызыл булып пешкән җир җиләге. Авыз итим әле дип кулымны сузган гына идем, ниндидер тавышка сискәнеп уяндым. Карцер буп-буш, бер кеше калмаган. Ишек каерылып ташланган. Коридорда яткан тимер ишек өстендә надзи¬ ратель басып тора: күзләре акайган, әле бер, әле икенче якка карый. — Әй, мондагы тоткыннар кайда? Мин аптырап сикереп тордым да ялангач икәнемне то¬ еп, яңадан чүктем. .86
— Белмим. — Ничек белмисең? Итекне кем җимерде?! Ул арада тагын берничә надзиратель йөгереп килде дә сүгенә-сүгенә кире борылды. Алдан килгән надзиратель аптыраудан, ахры, идәндә яткан ишекне бераз күтәреп торды да ташлады һәм мине кисәтте: — Әй, син, кара, беркая да китмә! Мин киенә башладым. Төрмә ишеге алдында шау-шу. Этләр өрә. Ике тапкыр мылтыктан аттылар. Бераздан төрмәнең столяр цехында эшләүчеләр килеп, каерылып ташланган ишекне киредән урынына куя, це¬ ментлап ныгыта башладылар. Алар миңа надзиратель күрмәгәндә бер паек икмәк, өч-дүрт төремлек махорка бирделәр. Озакламый карцердан качкан яшүсмерләрне берәм-бе¬ рәм өстерәп-кыйнап китерә башладылар. Прокурор белән укытучыны бәйләп бәдрәфкә ташлаган булганнар икән, аларны да китерделәр. Ишек, урынына куелып, тагын ябылды, аркылы тимер билбау-болт белән кысылып бик¬ ләнде. Карцер тагын тулды. Бары тик Король белән Пу¬ мала баш кына күренмәде. Әллә инде алар төрмәдән чы¬ гып, качып өлгерделәр, әллә инде аларны башка җиргә яптылар. Кире китерелгән үсмерләрнең барысының да ди¬ ярлек кул-аяклары яраланган, тәннәре кара көйгән иде. Әмма берсе дә еламый, бары тик сүгенәләр, ишекне кага¬ лар. Ул арада карцерның түшәмендәге люк ачылды да шлангтан су сиптерә башладылар. Озакламый су билдән булды. Төнозын бил тиңентен суда тоттылар. Каты кыйналу¬ дан җәрәхәтләнгән, хәлсезләнгән өч малай басып та тора алмыйлар. Аларны иптәшләре, алмаш-тилмәш, стенага сөяп, күтәреп тордылар. Бара-тора минем аякларны да көзән җыера башлады. Тагын бераз су эчендә калсам, егыла идем. Ниһаять, подъемга чаң какканнан соң, карцерның ише¬ ген ачтылар — су, буа ерылгандай, коридорга җәелде. Җи¬ ңеләеп киттек. Надзирательләр мине алырга килгәннәр икән. Шул юеш, өстән су саркып торган килеш, төрмә кәнсәсенә алып киттеләр. Өч тимер капка ачылып ябылды. Ниһаять, тәрә¬ зә рәшәткәсе күгәреп беткән озынча бүлмә. Ярым караң¬ гы. Өстәл. Кәгазьгә төртелгән күзлекле тикшерүче, ба¬ шын да күтәрми, миңа: 87
— Ничек, җинаятегезне таныйсызмы? — дип эндәште, — Нинди җинаять? Күзлекле урыныннан сикереп торды да акырды: — Конвой, алып китегез, карцерда чересен! Хәзер җәйнең иң матур чагы — июль уртасы. Мондый чакта кемнең генә күңеле табигатькә талпынмый. Тәнгә сихәт, күңелгә рәхәт бирүче яшел урманнарда, хуш исл$ чәчәкләр белән балкыган болыннарда кемнең буласы кил* мәс? Ә мин менә инде сигезенче тәүлек тынчу карцерда җә¬ фаланам. Көн дә тикшерүче чакырта. Хәзер инде төн ур¬ тасында, йокы басканда, төрмә шомлы тынлыкка баткан¬ да алдыра башлады, һаман бер сорау. — Төрмәдән качу чараларын кемнәр белән, ничек әзер¬ ләдең син, халык дошманы? Әллә кайчан инде сине атар¬ га кирәк иде. Әгәр бу җинаятеңне дә өстеңә алмасаң, сиңа котылу юк! Әйт, төркемеңдә кемнәр бар иде? Ә минем башым әйләнә, күз алдым караңгылана — нинди качу? Нииди төркем? Нинди җинаять? Кинәт ишек ачылып китә. Ике таза егет — конвоирлар мине кыйнарга тотыналар. Ә тикшерүче һаман бер сүзне кабатлый: — Әйт, төркемеңдә кемнәр бар? Кемнәр? Менә бу карцерның калын таш стенасы артында өч- дүрт адымда гына урам. Кремль астындагы бу урамнан Казанкага коенырга йөри идек без. Их, хәзер менә ичма¬ сам бер генә тапкыр шул суга чумып чыксаң. Бөтен кер, бар кайгы юылыр иде... Шалтырап ишек ачылды. — Следовательгә! Әүвәле ике тәүлек, бигрәк тә иртән паек һәм баланда алганда, ашказаным борып-авыртып теңкәгә тиде. Башка¬ лар ашаганны күрмим дип, күзләремне йомып ятам. Ста¬ роста: «Утыз тугызынчының паегын, баландасын кире алы¬ гыз. Ул ачлык игълан итте»,— ди. һәр иртәдә. Бүген инде дүртенче тәүлек. Инде ашыйсы килүдән бигрәк эчәсе килү җәфалый. Иреннәрем ярылды. Температурам күтәрелде. «Бер генә тамчы су...» Әмма мин бирсәләр дә эчмим, үзем- не-үзем газаплыйм. Үлемгә дучар итәм. Авызда инде тө¬ керек тә юк, ахрысы. Тел кабарган, эчәсе килә. Бер генә йотым... Соңгы сорау алуда аңымны югалтканчы кыйнап, мине карцерга китереп ташладылар. Бөтен тәнем кара янган, сул кулымны күтәрә дә алмыйм — сызлый. Әллә сынган, әллә чатнаган. Бары соңгы сорау алуда гына «подкоп»ның 88
кайдан килеп чыгуын төшендем. Чиркәүдә әкият сөйлә¬ гәндә мин, тыңлаучыларны мавыктырыр өчен, пиратлар турында, аларның замоклардан, ныгытмалардан качула¬ рын да тасвирлый идем. Кемдер «чирткән». Менә шуны инде «подкоп»ка хәтле күперткәннәр. Ә мин хәзер шул юк «подкоп»ны, «төркем»не табып бирергә тиеш. Табалмыйсың, яшерәсең икән — яңа срок! Ун ел төрмә. Биш елга хокуктан мәхрүм булу! Инде өстемә җинаять — төркем белән төрмәдән качуны җитәк¬ ләү... Караклар, кеше үтерүчеләрне генә түгел, ә хөкүмәт¬ нең, халыкның кан дошманнарын төрмәдән алып чыгарга «җыенган» кеше бит мин... Ә бу җинаять тагын кимендә ун ел төрмә өстәячәк миңа. Булмаса — ату! Менә ни өчен мин аңлы рәвештә ашау-эчүдән ваз кич¬ тем. Бу — соңгы таянычым. Мин инде икенче яланы — нахак гаепне җентекләп тикшереп, аклауны таләп итәм. Карцерда инде берничә тапкыр тоткыннар алышты. Әм¬ ма, дөресен әйтергә кирәк, мине бер генә карак та, бер генә рецидивист та рәнҗетмәде, киресенчә, миңа ятарга урын бирделәр. Паекларымны, ач булуларына карамастан, гадел рәвештә кире кайтаралар һәм хәзер чиратлашып ишекне кагалар: — Кеше үлә, врач килсен! — Доктор! Иреннәремдә — кан. Авызымда — тоз тәме. Их, бер ге¬ нә йотым су... — Мәгез, эчеп җибәрегез. Бер стакан су, саф салкын су! Чайкалып, түгелеп миңа килә. — Башын күтәрегез. Кемдер башымны күтәрде. Стакандагы салкын, шифа¬ лы суның дымы инде иреннәремдә тоела, уф алла! Моны да күрер көн бар икән! Бар хәлемне җыеп үреләм. Өстәл! Өстәл янында — күзлекле кеше. — Эчеп җибәрегез! Сылык итеп кире егылдым. Стакандагы су чайкалып түгелеп китте. Мин аңымны югалттым... — Ибраһим, ач күзенне. Менә, бераз су йот. Курык¬ ма, мин, мин бу. Имәнкулов Зариф. Хәтерлисеңме, Беренче татар полкы комиссары, Имәнкулов. Йотып җибәр. Су тамгач, иреннәрем җәелеп киткәндәй булды. — Ибраһим, тагын, тагын бер йот. Имәнкулов... Имәнкулов... Бу фамилия каядыр күктә әйләнеп йөрде дә сүнде. Мин тирән бер упкынга төшеп киттем. £9
Бу камерада әле Имәнкуловтан * башка, Татиздат бу¬ енча таныш журналистым Кәримов Хәмзә дә бар икән. Ул да, рәхмәт яугыры, ярдәмгә килгән — атнага якын ми¬ ңа кашыктан аз гына шикәрле суда изелгән икмәк аша¬ тып, булышып торган. 7 — Безнең камерага алып килгән надзирательнең әй¬ түенә караганда, сине ике тапкыр следовательгә күтәреп алып барганнар. Ул сиңа су тәкъдим иткән. Син эчәргә дип омтылгансың да, аңыңа килеп, стаканны этеп җибәр- гәнсең. Тугызынчы тәүлектә температураң кырыкка күтә¬ релгән. Төрмә врачы сине, карцердан алып, больницага салырга кушкан. Әмма тикшерүче, ул гаебен өстенә алма¬ ды дип, рөхсәт бирмәгән... Менә ни өчен безнең камерада син, Ибраһим,— диде Имәнкулов. Мин әле ваба авыруыннан арына башлаган кеше кебек хәлсез, калтыранам. Ә шулай да аңым эшли — Имәнкулов! Чыннан да, бу минем янда яткан тоткын — шул Беренче татар полкының комиссары, гражданнар сугышы батыры, күкрәгендә Кызыл Байрак ордены балкыган мәшһүр ко¬ миссармы? — Ташла, ул турыда сорашма инде. Әнә ишек ачы¬ ла. Акрынлап саф һавага чыгып керик, хәл өстәлер үзеңә. Имәнкулов, култыклап, мине ишегалдына алып чыкты. Камера ишегеннән атлауга, күзләрем чагылды, башым әй¬ ләнә башлады. — Булмаса, утыр монда,— Имәнкулов мине йөрү мәй¬ данына чыга торган ишек төбенә утыртты да баш надзи¬ рательгә нидер әйтте. Тегесе кулын селкеде. Утырсын мәгъ¬ нәсендә. Ул арада икенче яктан һава алырга чыккан хатын- кызлар күренде. Гадәттә, бер камераныкылар кергәнче икенчесендәгеләрне тышка чыгармыйлар иде. Бу юлы над¬ зирательләр вакытны бутаганнар, ахрысы. Минем яннан, башларын иеп, кулларын артка куйган хатын-кыз тоткыннар уза. Йөзләре сулган, карашлары сү¬ рән. Арада яшьләр дә, чал чәчле карт аналар да кү¬ ренә. * Имәнкулов Зариф — гражданнар сугышы герое, берничә орден кавалеры, кулга алынганчы Беренче татар полкы комиссары. 90
— Чү, Ибраһим, бу синме?кем пер үтеп барышлый пышылдап кына эндәште.— Исәнме, — Сәрвәр апа! — Шаулама! Хәлең ничек? — Әле генә карцердан. — Ишеттем. Барысын да ишеттем. Тугыз тәүлек! Егет икәнсең! Инде бирешмә! — Җыланнар, тагын пышылдаша башладыгызмы? Туктагыз! Иртәгә тагын сезнең камераны прогулкадан мәхрүм итәм,— надзиратель хатын ирләрчә өч-дүрт катлы итеп сүгенә, арттагыларны этә-төртә башлады. Әле былтыр гына Сәрвәр апа язучылар җыелышында балалар әдәбиятының үсеше турында доклад белән чыккан иде. Тулы күркәм гәүдәле, шат чырайлы, кызлар кебек җыйнак, матур иде ул вакытта. Ә хәзер? Хәзер әнә та¬ нымаслык булып ябыккан, йөзе саргайган, әмма тавышы көр. Ул, надзиратель хатынның сүгенүенә, куалавына да карамастан, миңа таба борылды һәм инде ачык тавыш белән кычкырды: — Ибраһим, өметеңне өзмә! Бу караңгы төн мәңге булмас.— Ул тагын да нәрсәдер әйтмәкче иде, надзира¬ тель хатын Сәрвәр апаны этеп җибәрде. Сәрвәр апа каме¬ ра бусагасына абынып егылды. Авыр тимер ишек шалтыр-шолтыр килеп ябылды. Ана тавышы Бу фаҗигале вакыйгадан соң инде кырык елга якын вакыт үтте. Әмма ул йөрәк өзгеч тавыш, чегән хатынының баласын эзләп, зарлап елавы әле хәзер дә колагымда чыңлый. Кайвакыт баласын кочаклап перронда аунаган шул чегән хатыны төшемә керә. Кара тиргә батып куркып уянам. 1938 елның июне. Уфа. Тимер юл вокзалы. Перрон. Ул шомлы кичтә безне, бер төркем «халык дошманнарын», күп газаплар күреп, ниһаять, Уфа төрмәсенә килеп эләк¬ кән тоткыннарны, тагын каядыр озатырга дип вокзалга китерделәр. Билгеле инде, «кара козгын» читлекләрендә. Шуның өчен юлда кем белән килүебезне белмәдек. Безне перронда ниндидер, каядыр кигәргә торган поезд янына китереп төшерделәр һәм шундук бер Столыпин вагоны ал¬ дында тезләндерделәр. Бу юлы төркем кечкенә, егермеләп * Сәрвәр Әдһәмова — язучы, К. Нәҗминең хатыны. 91
кенә мәхбүс иде. Яна гына яңгыр явып үткән, перрон пыч¬ рак. Җитмәсә, безне нәкъ пычракның күзенә тезләндер¬ деләр. Чалбарлар шундук лычма су булды. Әмма аңа бер тоткын да игътибар итми. Уфаның тоткыннар белән шыг¬ рым тулы, тынчу төрмәсеннән соң мондый саф һавада булу, иркенләп сулыш алу көтелмәгән рәхәт бит. Дөрес, вокзал-перрон һавасында төтен аралаш күмер, май исе сизелә. Әмма инде бу һаваны камераныкы белән чагышты¬ рып булмый. Белмәгәнбез генә икән иректә вакытта: вок¬ залның һавасы да, тынгысыз ыгы-зыгысы да күңелгә ятыш¬ лы. Әнә ничек кайнап тора ул. Берәүләр чемоданнарын, капчыкларын, әрҗәләрен күтәреп, водокачка ягына таба абына-сөртенә йөгерә, икенчеләре нәкъ шулай тирләп-пе- шеп аларга каршы чаба. Барысы да ашыга. Тик без ге¬ нә — тоткыннар гына сүлпән. Әйтерсең лә теге дөнья ке¬ шеләре— пычрак суга тезләнеп, тынсыз утырабыз. Юк, бу тыштан гына шулай. Ә эчтә, менә бу пычрак суга тезлән¬ гән ертык-керле киемле, ябык-сары, тутлы йөзле тоткын¬ нар күңелендә — өермә. Алар үзләренең, нәкъ шушы пас¬ сажирлар төсле, теләсә кай якка бара алган чакларын хәтерли, туганнарын күз алдына китерә. Алай гына да тү¬ гел, күзләре белән интегеп якыннарын эзли, бәлкем... Бәл¬ кем, менә шушы шашып йөгергән юлаучылар арасында атасы, хатыны, баласы бардыр... Бәлкем? Аһ, хәзер алар килеп чыкса... Мин дә, тирә-ягымдагы иптәшләрем төсле үк, өзелеп вокзал ыгы-зыгысына карыйм. Көтәм. Кемне? Үзем дә бел¬ мим. Әмма ашыгып, ашкынып көтәм... — Ә-ә, әү-әү... Дерт итеп киттем. Якында гына бер яшь бала кыч¬ кырып елап җибәрде. Нинди нарасый? Кайда? Без инде һәрберебез елдан артык тоткында — гаиләдән аерылган. Шуның өчен бу тавыш, сабый бала тавышы, сәер дә, якын да, газаплы да. Бала елый. — Ә-әү... Ә-әү... Кайда? Кем баласы? Мин башымны артка бордым. Гәү¬ дә белән борылырга ярамый. Конвой һәр хәрәкәтне качар¬ га әзерләнү дип исәпли һәм шундук ата. Артта, кырыйда, безнең кебек үк тезләнеп, бер чегән хатыны утыра — ялан¬ баш, чәчләре тузгыган, яланаяк. Өстендә керле, ертылып беткән кат-кат күлмәк һәм инде төсе уңган зур шәл. Ул шәлен иңенә салып уранган. Шул шәл эчендә кечкенә са¬ бый күзләр — шомырт күзләр елтырый. Хатын шәлен бер¬ аз бушатты да, якасын ачып җибәреп, сабыйга имчәген 92
каптырды. Елау басылды. Сабый, чүп-чүп итеп, тәмләп имә башлады. Күзләр йомылды. Паровоз кычкыртты. Буферлар бер-берсенә сугылып чыңладылар. — Торыгыз! — Конвой башлыгының ачулы тавышы ко¬ лакны ертып китте. Ул үзе кечкенә, чандыр. Борыныннан кыссаң, җаны чыгар. Мондый ачы тавыш кай җиреннән чыгадыр:— Басыгыз! Тезелегез! Тикшерү! Безне төрмә конвоеннан юлныкына тапшыру башланды. Төрмә конвое башлыгы — озын буйлы, тулы гәүдәле, җә¬ енке битле, кысык күзле башкорт егете янәшәсендәге сол¬ датка күтәреп килгән зур күн сумкасын җиргә куярга боер¬ ды. Куйдылар. Ачтылар. Аннан зур-зур папкалар чыга¬ ра башладылар. Тоткынның формулярын, гамәл дәфтәре¬ нә язылган хөкем карары һәм башка кәгазьләрен. — Иванов, бер адымга алга чыгып бас! Уң яктагы ак сакаллы карт профессор әмерне үтәде һәм исемен, туган елын, ничә елга, нинди статья белән хө¬ кем ителгәнен әйтте. Юл конвое башлыгы формулярны алып, тоткынның әйт¬ кәннәрен тикшереп, формулярдагы язмалар белән чагыш¬ тырып тора. Без барыбыз да бу гадәти, инде ел буена бер төрмәдән икенчесенә йөри-йөри күнегеп беткән «сират күпереннән» үтеп, Столыпин вагоны алдына бастык. Йн соңгы булып чегән хатыны калды. Бая борылып караганда абайла¬ маганмын икән. Беренчедән, анда мин күбрәк игътибарны сабый балага биргән идем. Икенчедән, хатын бөгелеп ба¬ ласын имезә иде. Менә ул хәзер торып баскан. Имәнеп киттем. Әллә инде Проспер Мерименың мәшһүр Кармены басып тора? Төз, зифа буй. Матур, килешле гәүдә. Чем- кара, озын, калын толымнар тузып җилкәгә төшкән. Ка¬ лын кыйгач кара кашлар. Карчыга борын. Хәзер каты кысылган юка иреннәр һәм аз гына алга омтылган ияк. Дөрес, бит алмалары янып тормый, аксыл, суырылган. Бу инде аңлаешлы, ул да безнең кебек тынчу камерадан чык¬ кан, туяр-туймас паекта торган, җитмәсә, бала имезә. Әгәр хәзер аны иркен таборга җибәрсәң, туйганчы ашарга бир¬ сәң?.. Мине аеруча сокландырганы — зур шомырт кара күзләр. Алар ниндидер бер көч, ярсу белән бораулап ка¬ рыйлар. Ә торышы — нәкъ таборда биергә чыгарга әзер¬ ләнгән төсле иркен, хәтта аз гына куштан да. «Карагыз, сокланыгыз, мин нинди чибәр!» Ул бер адым алга атлады да, горур бер караш белән, башын аз гына артка чөеп, шәлгә урап күкрәгенә бәйләгән 93
бәбиен тирбәтә-тирбәтә аз гына чайкала, борын астыннан гына ниндидер бер көй шыңшый. Күрәсең, беренче бала¬ сы — сөенеп туя алмый. — Әй, син нәрсә, Земфира! — Юл конвое башлыгы аңа мыскыллап карап, акырып җибәрде.— Нәрсә чайкаласың? Әллә камерада чәкеп алдыңмы? Сиңа аерым чакыру ки¬ рәкме, атла.— Ул төрмә конвое башлыгына борылды.— Кайда аның формуляры? — Чегән хатынның формуляры юк. Ул әле тикшерелә генә. Озату кәгазе генә бар. — Бир монда,— диде дә теге түрә чегән хатынына ка¬ далды.— Ә нәрсә ул шәлгә уралган? Әллә багарга да өл¬ гердеңме? Нәрсә ул? — Ул — минем кошчыгым. — Җүләр, нинди кош тагын? — Иптәш начальник,— диде башкорт егете,— ул — ба¬ лалы хатын. — Нинди бала?! — Конвой башлыгы, ачуыннан, елан чаккандай, сикереп китте: — Шул гына җитмәгән, юлга ба¬ ла белән. Бир әле конвоирга, балалар бүлмәсенә тапшыр¬ сын. — Миндә көчек юк! — Молчать! — Түрә кеше акырып җибәрде.— Мин си¬ ңа күрсәтермен тешләреңне. Иптәш Иващенко! — Ул чыл¬ быр булып безне урап торган конвоирларның чегән хаты¬ нына якынрак торганына эндәште: — Ал баланы, вокзал¬ дагы дежур милиционерга бир! — Тыңлыйм! — Иващенко мылтыгын янындагы иптә¬ шенә бирде дә чегән хатынына ташланды. Хатын, ялт, ар¬ касы белән борылды. Солдат алга чыгып, хатынның күк¬ рәгенә кул сузган иде, кинәт аның битенә шап итеп хатын¬ ның кулы төште. — Аһ, сөйрәлчек, син әле конвоирга сугасыңмы? — Гай¬ рәтле түрә, чыпчык кебек сикерә-сикерә килеп, балалы че¬ гәннең аркасына төртте. Хатын перронга барып капланды, бәбие акырып елап җибәрде. Конвой башлыгы хатынны тагын бер тибеп әйләндерде дә баланы тартып алырга иелде һәм шундук, «А!..» дип яман тавыш белән акырып, артка чигенде. Аның уң кулыннан кан тамчылый иде. Ике тапкыр кыңгырау чыңлады. Начальник кесәсеннән яулык алып, уң кулын урады да вагонга йөгерде, тамбур¬ да басып торган проводницаны чакырып, колагына нидер пышылдады. Проводница ризалык белдереп, башын иде. — Әйдә, үләксә, йөгер теге вагонга! — Түрә кеше чегән хатынын куа, ашыктыра башлады.— Тиз, тиз, падла! 94
Хатын, баласын кочаклаган килеш мүкәләп, егылган җиреннән торды. Үзе һаман «ә-ә-ә» дип баласын тыныч¬ ландыра. Аның әле бала имезеп утырган җирендә зур гына капчыгы да бар икән. Бер кулы белән баласын күкрәгенә кысып, икенчесе белән биштәрен өстерәп, яшел вагонга, конвой күрсәткән, проводница басып торган ишеккә таба ашыгып атлады. Начальник арттан аның саен кызулады. — Тизрәк, тизрәк, үләксә! Поезд кузгала. Синең арка¬ да әнә составны тотып торам, адәм актыгы! Чегән хатыны абына-сөртенә капчыгын өстерәп баскыч төбенә килеп җитте. Үзе мышный, баласы елый. — Әйдә, әйдә, мен вагонга. Хатын бер кулы белән баласын кысып, икенчесе белән капчыгын өстерәп, вагонга күтәрелмәкче иде, баскыч биек, аягы җитми. Ул арада, өстә басып торган проводница, ел¬ маеп: — Бирегез балагызны, мин тотып торыйм,— диде. — Рәхмәт. Чегән хатыны баласын проводницага биреп, үзе ике куллап капчыгын күтәрде — вагонга менәргә азапланды. Шундук шап итеп эчке ишек ябылды. Хатын акырып җи¬ бәрде: — Мишут-ка-а... Ул арада күрше вагонның ишеге ачылды һәм аннан теге проводница кызыл чүпрәккә төрелгән баланы конвой башлыгына сузды. — Иващенко! — Начальник конвоир солдатны чакырып алды да акырып елаган баланы сузды:—Мә, тизрәк вок¬ залга детприемникка илт. Иващенко бик шыксыз-уңайсыз рәвештә төргәкне алып култык астына кыстырды да вокзалга таба йөгерде. Бала буылып, үксеп елый иде: — Ә-әү... Әү... Паровоз соңгы гудогын бирде. Безне тиз генә этеп-төртеп вагонга керттеләр. Поезд кузгалды. Столыпин вагонында тоткыннар өчен дә комфорт җи¬ тәрлек — купелы вагоннардагы кебек, аерым-аерым бүл¬ мәләр. Бары тик тәрәзәләре, көзгеләре, радиосы, вентиля¬ циясе генә юк. Аның каравы, ашау-эчү өчен ресторанга барып йөрисе юк — китереп торалар. Бу купе-камераның истәлекле, күзгә ташланып торган җиһазы — ишек. Ул ти¬ мер белән тышланган. Югары өлешендә ачыла-ябыла тор¬ ган тимер рәшәткәле форточкасы бар. Ә форточкада сә¬ гать телендәге сыман түгәрәк тимер кисәге — «медаль» 95
асылынып тора. Бу — «күз». Коридорда кизүдә торучы конвоир һәрвакыт «күз» янында. Ул аны түргә үткәндә дә, ишеккә атлаганда да ачып карый — сыңар күз белән, әмма җентекләп. Башкача мөмкин дә түгел — устав куша. Купе-камерага бикләнгән җинаятьчеләрдән теләсә нинди «баш китәрлек» эшләр көтәргә була. Мәсәлән, идәнне, тү¬ шәмне, стенаны тишеп качу яки хат-мазар төшереп кал¬ дыру, якн асылыну... Шуның өчен «күз» һәр минут ачы- лып-ябылып тора. Менә шушындый купе-камераның берсендә без — сиге¬ зәү. Яныбыздагы кырый камерага теге чегән хатынын яп¬ кан булганнар икән. Ул бертуктаусыз ишеккә суга, тибә, кычкыра. — Ачыгыз! Ачыгыз дим, җен, пәриләр. Кайда минем улым? Кайда минем Мишуткам! Ачы-гыз! А-чы-гыз! Ише¬ тәсезме, ерткычлар, ишетәсезме? — Җүләр, кычкырма! Уфа инде әллә кайда калды,— ди кизүдәге Иващенко, форточканы шарт-шорт ачып-ябып. — Улымны... Улымны кая куйдыгыз? — Йөрәк өзгеч тавыш һәм акырып елау. Бөтен вагон бу зардан, елау-каргаудан тетрәнә. Йө¬ рәк әрни, ташый, түгелә. Ә чегән хатыны һаман ишекне шакый, тырный, суга, тибә һәм яман тавыш белән кыч¬ кыра: — Улымны... Мишуткамны... Кошчыгымны кая куйды¬ гыз?! Бирегез, бирегез... Берәр сәгатьтән соң күрше вагонда баручы конвой баш¬ лыгының тавышы ишетелде. Ниндидер боерыклар бирде һәм кңзү торучы солдатның чегән хатыны турындагы ра¬ портына тыныч кына: — Еласын, тамагы карлыккач, туктар әле,— диде. Түрә чыгып китте. Форточка ачылды. Безгә берәр се¬ ледка, өч йөз грамм ипи бирделәр — кичке аш. Тамак ял¬ гарга утырдык. Әмма нихәтле ач булмыйк, ризык бугаздан үтми, тыгыла. Чөнки колакта чегән хатынының зарлы та¬ вышы, ләгънәте, ялваруы. Өч-дүрт сәгатьтән ишеккә сугу, тибү тукталды, тавыш та акрынланды. Хәзер шыңшып елау, үксү һәм зар... — Мишутка, бәгърем... җаным... кошчыгым. Инде ка¬ рының ачкандыр, имәсең киләдер. Менә имиләремә сөт төште, сызлый. Ми... шут...ка... Аһ... Буферлар бер-берсенә сугылып шыңшый. Тәгәрмәчләр рельслар башына сугылып, бертуктаусыз шак-шок, шак- шок итә. Анда-санда паровоз кычкыртып куя. Туктый. Пер¬ ронда шау-шу, кыңгырау. Буферлар сугыла. Тагын шак-шок^ 96
шак-шок. Поезд каядыр ашыга. Кая? Безгә билгесез. Нин¬ ди язмыш, нинди яңа михнәтләр, газаплар көтә безне? — Шак-шок, шак-шок. Керфекләр эленә. Яман бер тавышка сискәнеп уяндым. — Мишутка, у-лым, син кай-да-а? Әйтерсең лә йөрәкне телгәләп, тоз сибәләр, ул әрни, сызлый, сыгыла. —- Ми-шут-ка-а-а-а! Карлыккан тавыш тагын тозлы күз яшенә тыгылып ял¬ варды. Төн. Шак-шок, шак-шок һәм кизүдәге конвойчының аяк адымнары. Аннан тагын күрше купеның ишегендә акыру, елау, шаку, тибү, теш шыгырдату һәм ләгънәтләү. Паравоз бөтен даланы шыңлатып кычкырта-кычкырта да чаба бирә. — Җеннәр, пәриләр, кая куйдыгыз минем газиз улым¬ ны, бирегез! — инДе тавыш акрын, гырылдап чыга. ' Ниһаять, таң алдыннан күрше камерадагы тавыш тынды. — Бичара хатын. Йоклап китте, ахрысы,— диде авыр сулап күршем Мәхмүт Әбҗәлимов. — Арыгандыр инде мескен. Әйдә, без дә йоклап алыйк ул уянганчы,— дидем дә, борылып яттым, күзләремне йом¬ дым. Коридорда пыш-пыш сөйләшү, арлы-бирле йөгерүгә уянып торып утырдык. Бар игътибарыбыз — коридорда. Нәрсә? Менә вагонның тышкы ишеге шарт итеп ябылды. Конвоц башлыгының ачулы тавышы яңгырады: — Ни булды? — Иптәш... начальник... үлгән. — Кем үлгән? Тагын кизүдәге конвоирның хәвефле һәм пышылдау тавышы: — Чегән хатыны, иптәш начальник. Асылынган... Таныш түгел дус 1 Мин кабат-кабат 1938 елның май аена әйләнеп кайтам. Унбиш-егерме көн эчендә ашык-пошык, аеруча бер сал¬ кын канлылык, игътибарсызлык, хәтта җирәнүле караш белән, халыкның 1905—1917 еллар революцияләре дулкы¬ 7 Е-408 97
нында күтәрелеп чыгып, шул революция җиңүе өчен фи¬ дакарь көрәшкән, кан койган, әмма бөгелмәгән, һаман әле бөек көрәш сафында калган газиз уллары һәм кызлары бер гаепсез, нигезсез «халык дошманы» дип гаепләнделәр. Өлкә партия комитеты һәм пленумы әгъзалары, шулай ук Верховный Совет депутатлары, халык комиссарлары, галимнәр, язучылар, артистлар, карт большевиклар, башка совет оешмалары җитәкчеләре күз дә йоммыйча үлем җә¬ засына хөкем ителде. Азларына гына «шәфкать» күрсәтеп, аларны ун-унбиш ел төрмәгә, әгәр дә инде аннан үлмичә алай-болай чыга калса, биш елга барлык гражданлык хо¬ кукларыннан мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгардылар. Мин, мөгаен, яшь булуым аркасында, бәхетлеләр төрке¬ менә — төрмә җәзасына тартылганнар арасына эләктем. Казаннан соң Бөгелмә, Уфа, Свердловск, Чиләбе, Төмән төрмәләрен кичтем. Бу юл бик авыр узылды, һәрбер төрмә — йөрәктә кан саркып торган төзәлмәс ачы яра булып калды. Әле хәзер кырык елдан соң да ул төрмәләр, камералар, карцерлар төшемә керсә, мин куркып, саташып, шабыр тиргә батып, тетрәнеп уянам. Эссе җәй айлары. Тоткыннар белән шыгрым тулы ка¬ мералар — ятарга түгел, басып торырга да урын җитми. Парашалар тулып ага. Сасы ис бугазны буа. Ашарга коры паек. Су юк. Төрмәдән төрмәгә Столыпин вагоннарының кысрык камера-бүлмәләрендә күчерәләр. Анда да бар ри¬ зык— балык. Анда да — тәүлегенә бер кружка су. Казан төрмәсеннән бу юлны без, «аеруча куркыныч биш җинаятьче», бергә башладык. Беренчебез — яңак сө¬ якләре калкып торган, зур кара күзле, калын кара чәчле Мәхмүт Әбҗәлимов. һич борын төшерми, кайгырмый, нин¬ ди дә булса бер кызык уен, сүз табып кына тора. Икен¬ чебез— Мәхмүткә капма-каршы, тәбәнәк, юан, әмма га¬ җәеп матур сынлы Гений Измайлович Республиканец — Казанда В. И. Ленин музеен оештыручы, аның беренче директоры. Өченчебез — атлет гәүдәле Николай Васильевич Аки¬ мов. Дүртенчебез — Ардалион Михайлович Нижегородцев, киптерелгән балык төсле ябык. Сары чәчле. Зур пыялалы күзлектән. Гел хәвефләнеп, тынычсызланып тора. Бишенчебез — үзем. Алда бер әйткән идем инде: Мәхмүт тә, Николай да, Ардалион да — бу хәлләр килеп чыкканчы комсомол җи¬ тәкчеләре булып эшләгән егетләр. 98
Без беренче тапкыр 1938 елнын көзендә Казан вокза¬ лындагы Столыпин вагонының бер караңгы, тар каме¬ расында очраштык. Менә шуннан башлап бик күп еллар бергә булдык — уртак камерада утырдык, бер кашыктан ашадык. Ахырында Колыма приискаларына кадәр барып җиттек. 2 Поезд Төмән станциясенә килеп туктады. — Мөгаен, безне монда төшерерләр. Иртәгә Октябрь¬ нең егерме бер еллыгы бит,— диде Мәхмүт, тимер рәшәт¬ кәгә колагын куеп тыңлап.— Әнә, овчарка чиный, алырга килүләре анык. Әйтеп тә өлгермәде, конвой башлыгы йөгереп килеп, безнең камера-купеның йозагын ача башлады: — Чыгыгыз! Әйберләрегез белән! Тизрәк! Атылып-бәрелеп тамбурга чыгуыбыз булды, күзләре¬ без чагылды: перрон ап-ак, беренче күбек кар төшкән. Хуш ис, кар исе. Тынчу камерадан соң сулап туя алмый¬ быз. — Төшегез! Ап-ак кар түшәлгән перронга төшәргә өлгермәдек, та¬ гын боерык: — Тезләнегез! Кыбырсымагыз! Мондый әмерләргә без инде күнегеп беткән — вагоннан төшкәндә, вагонга менәргә әзерләнгәндә тоткын җиргә тез¬ ләнергә тиеш. Яңгыр явып, перрон измә пычракка әйлән¬ гәнме, хәзерге кебек тездән кармы, конвойның эше юк — тезлән! Бу юлы да карга чумып тезләндек. Бер генә кат чал¬ бардан, суык балтырны чеметеп алды — дерелди башла¬ дык. Паровоз сузып кычкырды да пошкырды, поезд китте. — Басыгыз! Берәм-берәм, марш! Без — биш тоткын. Ә безне каравыллап төрмәгә алып барырга алты конвоир һәм бозау хәтле бер эт килгән. Бигрәк зур «илтифат»! Төрмә капкасы янына җиткәч, конвой башлыгы безне туктатты да, конвоирларга пышылдап кына ниндидер бер боерык биргәч, вахтага керде. Без стенага таба елыштык. — Алло, алло,— карлыккан тавышлы конвой башлы¬ гының телефоннан сөйләшкәне ишетелде.— Иптәш на¬ чальник, аеруча хәтәрләрне алып килдек. Кая олакты¬ рырга? Без кычкырып көлеп җибәрдек. Конвой шашып калды. 7* 99
— Сез нәрсә? Сез? Акылдан шаштыгызмы әллә? — Ан¬ нан гадәти әмерләрен бирделәр: — Тезләнгегез, контр кисәкләре! Тагын карга батып көрткә тезләндек, Ә үзебез елмая* быз. Инде икенче ел төрмәдә утырабыз, һәрберебезгә зин¬ данны шәп чәпәгәннәр. Ләкин һаман әле үзебезнең бу хәлгә — арестант булуыбызга, бигрәк тә аеруча куркыныч¬ лы җинаятьче, халык дошманы булуыбызга ияләшеп бетә алмыйбыз. Менә ни өчен конвой башлыгы «аеруча хәтәр» дигәч, без пырх итеп көлеп җибәрдек. Әмма бу көлүебез хәерлегә булмады — кар эчендә тез¬ ләнеп, сәгатьтән артык көтәргә туры килде. Тешләр тешкә сугылып, шакылдап, калтырап, туңып, күгәреп беттек. Та¬ гын бераз болай кар эчендә утырсак, бөтенләй катып кала идек. Ниһаять, безне торгызып, иң әшәке сүзләр белән сүгә- сүгә, төрмә ишегалдына керттеләр, аннан приклад белән суга-төртә, карцер бинасына әйдәделәр. Төрмә капкасы алдында болай озак утыруыбызның сәбәбен соңыннан гына белдек. «Аеруча хәтәрләр»не урнаштырыр өчен төрмәнең карцерын ашыгыч рәвештә бушатырга туры килгән икән. «Кара козгын» чайкалып кузгалды. Без тагын киттек. Кая? Билгесез. Уйла, борчыл. Газаплан. Вакыт җитәрлек сиңа, арестант. Ун еллык юлың башланды гына бит әле. Әүвәл ярыйсы гына иде төсле монда. Әмма, бара тор¬ гач, тын кысыла, баш чатный башлады. Өстә форточка булган. Ләкин хәзер ул бозланып каткан, тыштан һава керә алмый. Озакламый сару кайнарга тотынды. — Ачыгыз, һава җитми! — һава! һава! — дип кычкыра башлаган идек, ишек¬ ләргә шарт-шорт приклад белән сугарга тотындылар. — Өнегез чыкмасын! Дөмекмәссез! «Козгын» каядыр түбән төшеп китте. Чайкалды. Үпкәм бугазыма тыгылгандай булды — чыдый алмадым, укшып, косып җибәрдем. Дерелдәп туңып күзләремне ачсам, кар өстендә ятам. Тирә-якта, минем кебек үк сузылып, иптәш¬ ләрем ята. Кемдер арт яктан килеп башыма типте. — Тере! Карасам, конвой башлыгы. Бәрән тиресеннән тегелгән колакчын бүректән. Тездән түбән төшеп торган бөрмә бил¬ ле туннан, ак пималардан — арлы-бирле атлап, кар өстен¬ дә аунап яткан тоткыннарның «хәлен» тикшерә — типкә- ләп уза. 100
Ул тагын бер әйләнде дә, авызындагы папиросын төке¬ реп ташлап, әмер бирде: >s, — Юләр сатуны туктатыгыз! Торыгыз! Конвоирлар йөгереп килеп, тарта-йолыккалый баш¬ лады: — Әйдә, әйдә, кыланма! Мин торырга дип кузгалган идем, икеңче якка авып киттем, аяклар җансыз. Конвой башлыгы ашыгып килеп билемә типте: — Кара син контрның назлануын! ...Бер төн, бер көн сугылып-авырып, үлә язып, икенче тәүлек иртәсендә генә Тубыл төрмәсенә килеп егылдык. «Кара козгын» төрмәнең эчке ишегалдына — коридорына ук килеп туктаган. Шуның өчен без шәһәрне дә, хәтта үзе¬ без утырачак төрмәне дә тышкы яктан күрә алмадык. «Кара козгын»нан аңгы-миңге, көч-хәл чыгуга, беренче әмер: — Чишенегез! — булды. Суык ишегалдында шыр ялангач калып чишендек тә бозланып каткан цемент идәнгә бастык. Алып килүче конвой башлыгы, кулындагы папкадан безнең гамәл дәфтәрен чыгарып, фамилияне әйтә баш¬ лады: — Әбҗәлимов! Инде бу барлауга күнегеп беткән тоткын бер адым ал¬ га атлый һәм тын да алмыйча тезеп китә: — Әбҗәлимов Мәхмүт. 1913 елда Казанда туган, ун ел төрмә, биш ел мәхрүмлек, илле сигезенче статья (фә- лән-фәлән пунктлар). — Кулларыңны күтәр! Култык астын карыйлар. — Колаклар? Колак тишекләрен карыйлар. — Бөгел... Шулай берәм-берәм һәрберебезнең бар җирен тикше¬ реп карыйлар. Катып, туңып беттек. Тикшерү, тентү тә¬ мамланганчы киенергә ярамый. Ниһаять, алу-бирү, тентү бетте, безнең формулярлар конвойдан төрмә администрациясенә күчте. Коридорның аргы башындагы бер ишекне ачтылар. Над¬ зиратель әмер бирде: — Алга марш! Я алла, бу көнне дә күрәсебез бар икән — мунча! Ләү¬ кә. Краннар. Ләгәннәр. Сабын кисәкләре — барысы да би- шәрдән. 101
Төрмәгә эләккәннән бирле мондый иркен мунчаны күр¬ гәнебез юк иде. Бигрәк тә хәзерге кебек, катып-туңганнан соң... *. Салкын су, кайнар су. Пар. Җәннәт. Ләүкәдән төшми¬ без. Барыбызның да тәне кабыкланып каткан. Кайнар су, пар белән җебеткәч, кабык салына башлады. Бер-беребез¬ не тырнакларыбыз белән кырып юабыз. Бер кат тиребез салынды, ахрысы. Юынып бетеп коенгач, икенче бүлмәгә чыктык. Сөлге, күлмәк-ыштан — һәрберебезгә аерым-аерым. — Кирәк-ярак алыгыз,— диде надзиратель, ишекне ачып. — Выты, багыгыз әле, душаларым,— ди Мәхмүт, юри мишәрчәләп. Үзе, арлы-бирле атлап, өр-яңа формасын күр¬ сәтә.— Выты, нинди кураж булдым, ә? — Петлицаларында алтын йолдызлар гына юк, мар¬ шал булыр идең,— ди Акимов көлеп. Мин дә яңа формага төрендем. Үзеңдәге күренми, кеше өстендәге чекрәеп тора. Безгә өр-яңа төрмә киемнәре: бушлат, гимнастерка, чалбар, колаклы бүрек бирделәр. Алар барысы да күксел калын киндердән тегелгән һәм барысында да канәфер тө¬ сендәге «ямаулар». Чалбарның тезләрендә, гимнастерка¬ ның якаларында, бушлатның да шулай ук якасында, җиң очларында, бүрекнең колакларында. Бу «ямау»лар, билгеле инде, киндер җитмәүдән түгел, алай-болай качып китсәләр, әллә кайдан аның кемлеге кычкырып торсын өчен. Ботинкалар да бирделәр, тик шнуры гына бер то¬ тым. Озын ярамый, асылынуыбыз ихтимал бит. 3 Сез Федор Михайлович Достоевскийның «Үле йорт яз¬ малары» исемле китабын, һичшиксез, укыгансыздыр. Нин¬ ди фаҗигале күренешләр, нинди газаплар, вәхшәтлекләр күз алдыннан үтми аны укыганда. Йөрәк тетри, әрни. Кот¬ очкыч ул — Тубыл төрмәсенә багышланган бу китап. Икенче тапкыр кулга алырга да куркасың аны — җаның өши. Менә шул китапта тасвирланган — Ф. М. Достоев¬ ский җәфаланган төрмәдә — Тубыл зинданында миңа да 1938 елның ноябреннән 1940 елның маена хәтле ел ярым¬ га якын утырырга туры килде. Башта Федор Михайлович михнәт чиккән иске төрмәдә әсир булдык. Аннан 1939 елның мартында безне, «җәм¬ гыять өчен аеруча куркыныч политик җинаятьчеләрне», әле яңа гына салынган махсус корпуска күчерделәр. Кеше, 102
бигрәк тә тоткындагы кеше, һәрбер үзгәрешкә, хәтта бер камерадан икенчесенә күчүгә дә сөенә. Якалык! Надзира¬ тельдән башка камерага күчәчәгебезне ишеткәч, без дә сө¬ ендек— кабындык. Кем белә, яңа төрмәдә бәлки тормы¬ шыбыз яңача — җайлырак китәр. Әмма... Әмма кышын ашыгыч салынган яңа корпусның тар тимер баскычларыннан күтәрелеп, әле цементы да ки¬ беп җитмәгән, тар, ярым караңгы коридорыннан узгач, ике яктан тезелеп киткән камераларның авыр тимер ише¬ ген ачып, бусагасыннан атлауга, бар өметләр челпәрәмә килде. — Әйе... Федор Михайлович утырган борынгы төрмә оҗмах булган икән,— дидем мин ачынып, шыңшып-чинап камера ишеге ябылгач. Җаным өшеп-тетрәнеп китте. Әй¬ терсең лә тере килеш ләхеткә куйдылар мине. Хәер, болары әле алдарак... Әлегә безнең бу төрмәгә' яңа аяк басу... — Бу минуттан башлап исем-фамилиягез формулярда гына кала. Все! Бу минуттан башлап сез бары үзегез уты¬ ра торган камера саны һәм ятак саны белән генә атала¬ сыз. Все! Аңлашыламы? — Аңладык! — Все! — Бер сорау бирергә мөмкинме? — Тондыр! — Безгә туганнарыбыз белән хат-хәбәр алышырга мөм¬ кинме? — Мин сезгә төшендердем, Тубыл төрмәсе гади төрмә түгел. Ул полит-и-зо-ля-тор! Төшендегезме? — Юк. — Менә юләр. Барысын да монда мин хәл итәм. Инде төшендеңме? — Әйе. Төрмә башлыгының безне — аеруча куркынычлы биш сәяси җинаятьчене — беренче кабул кылуы шуның белән тәмамланды. Баш надзиратель безне төп торакларга алып китте. Коридорның урта бер төшендәге таныш камера ал¬ дына килеп туктадык. Туксан алтынчы номерлы камера. Әүвәле йозак, аннан камераның авыр ишеге ачылды. — Керегез. Монда атлауга, күзләребез чагылып китте — каршы стенада зур-зур өч тәрәзә. Рәшәткәләр дә башка төрмәләр¬ дәге төсле бөтен тәрәзәне томалап тормый, шпага рәве¬ шендәге уклар рамнарның урта күзләренә генә җитеп тук¬ тый. Өске як — рәшәткәсез, ачык. Бу камераның озын¬ 103
лыгы сигез, киңлеге биш метр чамасында. Биеклеге дә әйбәт, өч метр ярым булыр кимендә. Түшәм һәм стеналар бик яхшылап известь белән акшарланган. Бу бүлмә һич төрмә камерасына охшамаган. Әйтерсең мәктәпнең класс бүлмәсе. Бигрәк тә хәзер, иртәнге кояш нурларында, бүл¬ мә ялт итеп тора. Ул гынамы? Тагын бер сюрприз. Менә шушы киң, биек, якты бүлмәдә унике карават. Шуларның бишесе бик пөх¬ тәләп урын-җир: яңа одеял, ике җәймә, киез, мендәр белән җыелган, һәр карават башында ап-ак сөлгеләр. Исебез китте. Әллә инде безне иреккә чыгарырга җые¬ налармы? Ул гынамы? Форточка ачылды: _ — Төшке аш алыгыз. Сөенечтән әле әйтергә дә онытканмын: бүлмә уртасын¬ да озын өстәл, өстәл тирәли — ике эскәмия. Билгеле инде, караватларның, өстәл-урындыкларның аяклары идәнгә болт белән ныгытылган. Менә шушы өстәлгә ризык кил¬ де— зур җамаяк тулы уха. Кечерәгендә — солы боткасы. Бер чәйнек чәй, берәр шакмак шикәр. Паекка исә — алты йөзәр граммлы бодай күмәче! Мондый тәмле уханы, мондый тәмле ботканы, мондый тәмле күмәчне, мондый тәмле чәй-шикәрне минем моннан соң төрмәдә дә, төрмәдән чыккач та һичбер җирдә аша¬ ганым, эчкәнем булмады. Гаҗәп тантаналы бер сый булды бу Тубылдагы беренче ашыбыз. Сыйланып туйгач, өс-башыбызны салып, ап-ак җәймәләр ябынып ял итәргә яттык. Өнме бу? Төшме? Изрәп йоклап киттек. — Торыгыз! Кичке аш! Сикерешеп тордык. Бу ни бу! Төн. Кояш сүнгән. Лам¬ почкалар кабынган. Нинди рәхәт йоклаганбыз. Кичке ашка зур гына җамаяк туп-тулы солы боткасы. Изелеп пешкән, сөтләнеп тора. Бер чәйнек чәй, шикәр биш шакмак. Төшкедән калган яртышар паек күмәчләр дә бар иде. Туйганчы ботка ашадык, аннан тәмләп-шикәрләп чәй эчтек. Кайдан килде бу рәхәт? Кичке аштан соң озакламый тикшерү булды: — Туксан алты-беренче, туксан алты-икенче... — Урынында. Менә шунда гына инде без, үзебезнең исем-фамилия- ләребезне югалтып, бары тик санга калуыбызны төшен¬ дек. Тикшерүдән соң түшәмдәге лампочка өч тапкыр «кү¬ зен кысты». 104
Отбой. Без тагын йокларга яттык. Караватта одеял ябынып, башны мендәргә салып йоклавы нинди рәхәт. 4 Гений Измайлович икенче көнне иртәнге чәйдән соң, чират буенча кружкаларны юып, өстәлне сөрткәч, бик җит¬ ди кыяфәт белән: — Беләсезме, егетләр,— диде,— минем башта бер даһи план туып килә. Көне буе монда бот күтәреп яту эш тү¬ гел. — Әйдәгез, егетләр,— яткан урыныннан Николай си¬ кереп торды,— хәзер начальниктан чаңгылар сорап алыйк та Иртеш артына походка китик. Кемдер көлә башлаган иде, Гений, «күз»гә күрсәтеп, бармак янады. — Тсс... Тик тормаган телдә бәла бар, ди. Көләбез дип карцер режимына эләкмик. — Үзең башладың,— Ардалион, кызарып-бүртенеп ачу¬ ланырга кереште: — Синең даһи планыңнан башка да сару кайный. — Поход — киләчәк эше,— диде Гений, Николайга ка-. pan, Ардалионны ишетмәгәнгә салышып.— Анысы да бу¬ лыр. Ә хәзергә мондый план — расписание тәкъдим итәм. Тыңлагыз... — Әйдә инде, сузмыйча гына сөйлә. — Ә сез бүлдермәгез. План мондый: һәр иртәдә — физ¬ зарядка. Аштан соң — дәрес. — Менә бусы даһиларча, инде мәктәпкә йөри башлый¬ быз,— диде Ардалион мыскыллы көлеп. — Йөрмәскә дә була. Менә шушы бүлмәдә. — Укытучылар?!—диде Ардалион, һаман каныгып. — Беренче укытучы — син, физикадан. Ибраһим — ша¬ гыйрь, әдәбияттан, Николай математикадан, Мәхмүт та¬ рихтан. Ә мин культура тарихыннан лекцияләр укый алам. — Чыннан да, план гениальный, тик мөмкинлекләре¬ без... чамалырак,— диде Николай, мыек астыннан гына кө¬ леп (ул инде мыек җибәргән иде). Дөресен әйткәндә, башта мин үзем дә, Генийның бу «даһи планы» эшкә ашуына шикләнеп, башкалар төсле көлеп караган идем. Ләкин көйләнде бит. «Дөнья культурасы тарихы» буенча беренче лекцияне Гений Измайлович үзе башлады. Буйга кечкенә, гәүдәгә тулы, йөзе нурлы, борынгы грек скульптураларына охшаш 103
матур сынлы (ярыйсы ук зур «тубал» баш). Ул, өстәл янына килеп басып, бик җитди кыяфәт белән: — Иптәшләр, без тыңлаячак лекцияләрнең кереш те¬ масы...— дип, профессорларча вәкарь белән сөйли башла¬ гач, колакларыбыз торды. — Кара әле, тубалбаш, сине юкка гына Гений дип ата¬ маганнар икән,— аркасыннан кагып, Мәхмүт аны мактап та алды. Беренче лекция тирән эчтәлеге белән барыбызга да ошады. Икенче көнне кафедрага Ардалион чыкты. Математи¬ ка тарихыннан башлады. Аннан Мәхмүт, Николай, мин... Шулай итеп, безнең биш факультеттан торган универ¬ ситет эшли башлады. Уянгач ук — физзарядка. Аннан барлау. Иртәнге аш. Аннан соң барыбыз да өстәл янына тезелеп утырабыз. Ба¬ ры тик конспект язар өчен кәгазь, карандаш кына юк. Лек¬ ция— төшке ашкача. Аннан соң ирекле уеннар. Мәхмүт ипидән бик матур итеп шахмат сыннары эшләде. Уеннан соң уку. Төрмә китапханәсе бик бай икән — барлык классиклар да бар. Кичке ашка хәтле һәр кеше үзе яздырып алган китапны укый. Аштан соң — әңгәмә. Башта һәркем чират белән үзе укыган китабының кыс- кача эчтәлеген сөйләп чыга. Ә аннан соң — «Истәлекләр кичәсе». Кем нәрсә сөйли. Монда инде беренче мәхәббәт тә, беренче өметләр дә, мә¬ зәкләр дә. Җаның ни тели — барысы да... Ассортимент киң... — Сезнең җәйге таңда сандугач сайраганын тыңлага¬ ныгыз бармы? Гаҗәп бит ул. Никадәр моң! Никадәр вир¬ туоз маһирлек. йөрәк эри... Күңел дулкынлана, ташый. Онытыласың, илаһи бер диңгездә йөзәсең. Барлык кай¬ гыларың онытыла. Шатлык били сине. Менә шундый си¬ херле моң ул таң алдындагы сандугач сайравы. Минем Зифам да шулай җырлый, сандугач булып сайрый. Менә нинди җырчы ул минем Гөлзифам. — Бераз арттырмыйсыңмы? — Ардалион әйтеп тә бе¬ термәде, Гений — аның колак төбенә шап бар көченә... Се¬ ледка Ардалион шундук авып китте. Без ни әйтергә, нәр¬ сә эшләргә дә белмичә калдык — кайсын әрләп, кайсын як¬ ларга? Гений кызарып, еларга җитешеп урыныннан торды да тәрәзә янына барып басты. — Генка, гафу ит, мин бит шаярып кына... Зифа Ба- сыйрованың чыгышларында мин булдым, яхшы җырлый. 106
$ син шундук колакка. Әле дә авырта,— Ардалион, кып- кызыл булган колагын сул кулы белән каплап, уң кулын Республиканецка сузды: — Әйдә килешик. Бигрәк кызу /канлы икәнсең. Республиканец кулын бирмәде, кискен бер хәрәкәт бе¬ лән борылып, ашыгып атлап, камераның икенче башына китте. Үзе мыш мыш килә. Могҗиза булмый диләр. Юк, була икән. Үзем күрдем, ышандым. Менә үзегез чамалап карагыз әле: бу хәл мог¬ җиза түгелме? Нәкъ менә шул төнне изрәп йоклап киткән генә идем, кемдер тарткалый: — Тор әле, тор тизрәк! Әнә, ишетәсеңме, ул җырлый. — Кем? Кайда? Җылый? — Юләр! Еламый, җырлый... Тор инде. Торып утырдым. Иптәшләр дә торып караватларында утыралар. Каяндыр ерактан җыр тавышы ишетелә — та¬ тарча моңлы җыр. Бик-бик ягымлы хатын-кыз тавышы: Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай, Аерылышу көен җырлады. Тынга калды урман буйлары да, Рамай, Чишмәләр дә акмый тыңлады... — Уф алла,— Гений тавышланып көрсенде,— Зифа... Зифа җанкисәгем җырлый бит. Төрмә ныгытмасы аръягындагы шәһәр мәйданына ку¬ елган репродуктордан искиткеч моң-зар түгелде. — Акрын... Тавышланма инде...— Мәхмүт, үрелеп, Ге- наның күлмәгеннән тартты,— дежурныйны китерерсең. Ә җыр, аз гына тынып-өзелеп торды да, мөгаен, Зифа анда, ерак Казанда, радиостудиядә күкрәгенә күбрәк су¬ лыш алуга, тагын канат какты: Сәхраларга чыгып бер сызгырдым, Рамай, Чапкан печәннәрем кипсен, дип. Безне генә кемнәр каргады икән, Рамай, Гомерләре аерым үтсен, дип. Гений бер торды, бер ятты — иңрәде. Ә җыр моңлы, көр тавыш аның саен үсте. Агыйделкәйләрнең яры биек, Рамай, Күренеп тора Казан каласы. Шушы аерылудан күрешә алмасак, Рамай, Гомерлеккә йөрәк ярасы. Камера эче моң белән, нур белән тулды. Генаның гы¬ на түгел, минем дә, билгеле инде, камерадагы башка 107.
иптәшләрнең дә күзләренә яшь тулды. Кайнар яшь. Сагыш. Үзем уйлыйм: Гена бәхетле. Бәхетле! Аның сөйгән яры бар. Ул аны онытмый, сагына. Өметләнә. Чакыра. Көтә. Сөйгәненең илаһи тавышы Себергә, Тубылга, безнең каме- рага хәтле килеп җитте... Ә минем кемем бар? Бердәнбер ышанычым Зәйтүнә хәзер мине чаккан елан кочагында. Гений иңрәп идәнгә төште. Җыр өзелде. Йозак шалтырады. Чинап, камераның авыр тимер ише¬ ге ачылды. Бусагада — баш надзиратель һәм дежурный. Йөзләрендә кан әсәре юк. Иреннәре дерелди. — Бу нинди фетнә? — Гражданин надзиратель,— Гений ишек төбенә килеп басты, тотлыкты.— Гражданин... на...чальник... минем ха¬ тыным җырчы... Ишеттегезме? — Камера өч тәүлеккә карцер режимына утыртыла! — диде баш надзиратель, бар тавышына акырып.— Иртәгә иртәнге ашны бирмәгез. Ишек шалтырап ябылды. Гений иңрәп, үксеп урыны¬ на егылды. 5 Башта, кизү торучы надзиратель әйткәндә, бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белми аптыраган идек. Хәзер менә бишебез дә өстәл янында утырабыз, һәр- беребезнең алдында бер табак ап-ак кәгазь һәм карандаш. Инде елдан артык кулларыбызга тотканыбыз юк иде төр¬ мә өчен куркынычлы бу коралны. Камера эче тып-тын. Хәтта бер-беребезнең сулыш алу¬ ын да ишетәбез. Кул дерелди. Башта уйлар, уйлар, уй¬ лар! Ничек башлап китәргә, нәрсә язарга, нәрсәне калды¬ рып торырга? Рәхәтләнеп күңелне бер ачып җибәрәсе, анда җыелган барлык аһ-зарны түгәсе иде. Ярамый! Яра¬ мый! Ә нәрсә турында гына язарга соң алай булгач? Әнием әле мин бала чакта ук үлде. Шуның өчен хатны әтигә язам. Менә инде ике ел дигәндә беренче хат. Бу хат¬ ны алуга ничек куаныр әткәем. Барлык туганнарга йөге¬ реп йөреп, хатны күрсәтер. Бер көн эчендә бөтен Күкчә- тау исән булуымны ишетеп сөенер. — Ибраһим, кара әле,— Мәхмүт, хатын язып бетереп, миңа борылды.— Син ничек уйлыйсың, бу хат Казанга ничә көндә барып җитәр икән, ә? Апама яздым, әнкәем күптән үлде бит. — Ничек әйтергә, минемчә, берәр атна үтәр. 108
— Нигә бер атна? — Ардалион, хатын борын төбенә китереп (ул начар күрә, калын пыялалы күзлек киеп йөри) кабат укый-укый, сүзгә катышты: — Нигә атна? Атна озак. Әйтик, Тубылдан Төмәнгә бер көн. Аннан поезд белән.,. — Җүләр.— Николай, язудан туктап, башын күтәр¬ де: — Син әле һаман иректәге сыман уйлыйсың. Бу төр¬ мәдә бер генә камера түгел... безнең камера гына туксан алтынчы, исәпләп кара. — Син, Николай, артык пессимист.— Ардалион, хатын өстәлгә куеп, кызып бәхәскә ташланды, үз фикерен өскә чыгарыр өчен кычкыра башлады: — һәр нәрсәгә кара күз¬ лек аща карыйсың! — Ә син ал күзлектән, әйеме? — Мин... мин,— Ардалион тотлыга башлады, чак кына күзлеге төшеп китмәде, тотып калды.— Мин бик реаль¬ ный карыйм. Бу хатлар биш-алты көндә адресатлар ку¬ лында булачак. Нигә дисезме? Бу төрмәдә хатны камера¬ лар чират буенча язалар. Без, мөгаен, иң соңгылардан. Форточка ачылды: — Я, хатларны, карандашларны бирегез. Николай хатының читенә бер-ике сүз язды да надзи¬ рательгә сузды. Мин дә хатны, карандашны бирдем. Республиканец ал¬ пан-тилпән килеп, дежурныйга хатын сузды да кире тар¬ тып алды: — Гафу итегез, улыма сәлам язарга онытканмын. — Җитәр! Вакытыгыз тулды, сәламне киләсе айда әй¬ терсез. Надзиратель карандашларны санап, кисеп алып кыс- картмаганңармы дип тикшереп, бер-берсенә куеп үлчәп алды да форточканы шап иттереп япты. — Беләсезме, егетләр, мин Гөлзифага үткән төндә ра¬ диодан аның тавышын, моңлы җырын ишетүемне яздым. Барыбыздан да рәхмәт, дидем. — Булдыргансың! — Ардалион Генаның кулңн кыс¬ ты.— Шәп иткәнсең! Зифа, чыннан да, сандугай икән, Аның гүзәл тавышы әле дә колагымда... 6 Белмим, нигәдер, яңа ел якынлашкан саен, күңел иләс- миләс килә. Әллә ниләр уйлыйсың, әллә никадәр өметләр өясең аңа. 1938 ел туар алдыннан, Пләтән төрмәсендә дә күңел шулай җилкенгән иде бит... Нигә начарга юрарга?. Кем белә, 1939 ел кинәт өр-яңа, якты, сөенечле ел булыр. 109
Бәлкем, иптәш Сталин Яна ел котлавында: «Безнең илдә нахакка төрмәдә утыручылар булырга тиеш түгел! Тик¬ шерегез!» — дияр, һәм 1939 елда барча гаепсез мәхбүсләр иреккә чыгарлар. Ниһаять, хакыйкать өстенлек алыр, явызлык, ялган ялалар җимерелер. Өметләнәбез. Укыйбыз. Яна ел кичәсенә номерлар хә¬ зерлибез. Мәхмүт — җыр, Гений — шигырь, Ардалион — мәзәк, Николай — чуваш җыры. Ә мин яңа бер шигырь чыгарырга тиешмен. Күңелле булырга тиеш ул Яңа ел алды кичәсе. Нәкъ утыз бере көнне иртәнге чәйдән соң камераның ишеге ачылып, өч надзиратель килеп керде дә: — Туксан алты-беренче, тиз киен, коридорга чык,— дип боерды. Аптырап калдык. — Йоклыйсыңмы әллә, тизрәк! — Мәхмүт, киенеп, һәрберебезнең кулын кысты. Ишеккә атлады: — Хушыгыз, иптәшләр. Мәхмүт артыннан, карават саннары буенча, бер-бер артлы Ардалион Нижегородцев, Гений Республиканец, Николай Акимов күрешеп чыгып киттеләр. Кая? Билге¬ сез. Төрмәдәге иң газаплы җәза,— мөгаен, менә шушы билгесезлек. Алып чыгалар, алып китәләр, кая икәнен әйтмиләр. Мәхбүс телгәләнә — нинди язмыш алда? Менә бу юлы да елдан артык бергә булган, үзләренә бертуган сыман ияләшкән дүрт дустымны кинәт каядыр алып киттеләр. Тагын күрешербезме, юкмы? Күрешсәк—• кайда? Нинди авыр газап бу — билгесезлек. Шалтырап, чинап ишек ачылды: — Туксан алты-бишенче, чык! Соңгы тапкыр зур, якты камерада бушап, үксезләнеп калган биш караватка карадым да күзләремә яшь тулды. 7 Озынлыгы өч, киңлеге ике метр чамасындагы камера. Тәрәзә юк. Тәрәзә урынына югары почмакта түшәм кы¬ рыенда — форточка хәтле генә бер күз — эченә тимерчы¬ бык челтәр калдырып коелган соргылт пыяла. Аннан кояш нурлары да үтеп төшә алмый, бары тик соргылт бер шәү¬ лә генә төсмерләнә. Камераның сул почмагында цемент¬ тан катырылган берсе биек, берсе тәбәнәк тумба. Биеге өстәл, тәбәнәге урындык. Ишек төбендә параша, Ә ятагы 111
кайда сон бу хөҗрәнең? Каранам. Ун як стенаның түбәнге өлешендә ниндидер уем һәм тимер ятьмәләр. Кинәт тү¬ шәмдәге электр лампасы өч тапкыр күзен кысты, теге уем эчендәге ятьмәләр сикереп идәнгә төште — ятак пәй- да булды. Өстендә — киез, мендәр, одеял. Шундук ишек¬ тәге форточка ачылды. Надзиратель: — Йокла! Башыңны ачык калдырып, чалкан ят. Ка¬ гыйдәне бозучы — карцерга ябыла. Өч яктылык сигналы бирелгәч, тор. Тиз тор. Карават автомат рәвештә җыела! Ят! — дип акырды. Мин, тиз генә чишенеп, яңа урынга яттым. Арылган. Көне буе әле бер камерага, әле икенчесенә кертеп, озак- озак тотып тинтерәткәннәр иде. Әмма, күзләремне чытыр¬ датып йомсам да, йоклый алмыйм. Әле иртән генә без бишәү идек. Бергәләп Яна елны каршыларга, «концерт» бирергә әзерләнә идек бит. Сез кайда, дуслар? Сез дә хәзер, минем кебек, бу цемент лә¬ хеттә йоклый алмый газапланасызмы? Ә Яна ел? Ул кайда? Уздымы? Килеп җитмәдеме? Оде¬ ялны башымнан уранып, камераны күрмәскә тырышып, уйга чумдым. Нинди булырсың икән соң син, яңа 1939 ел? Шак-шок. Сикереп тордым. Форточкада надзирательнең ачулы чы¬ тык йөзе: — Нигә тәртипне бозасың? Нигә башыңны урап ят¬ тың? Тәртипне тагын бер бозсаң, карцер! Ят! Шак-шок, шак-шок. Коридорда йөргән дежурныйның дагалы итеге. Бер ераклаша, бер якынлаша. «Күз» ачыла. Ябыла, Тагын шак-шок. Шак-шок. 8 Дүрт якта да сары таш стена. Кояш нурлары төшми. Иптәшләр дә юк. Таш капчык. Мин япа-ялгыз. Нишләргә? Аптырагач, авыз эчемнән генә җырлыйм: Уйлый күңелем, уйлый күңелем, Уйлый күңелем барсын да; Уйлама, күңелем, барсын да, . Син уйлап шашарсың да. Чыннан да, болай беркемне күрми, беркем белән сөй¬ ләшми, көне-төне япа-ялгыз утыра, уйлана торгач, акыл¬ дан язу да ерак түгел. Нишләргә? Аптырагач, ишекле- түрле йөри башлыйм. Дүрт адым алга, дүрт адым арт-. 112
ка — шулай баш әйләнгәнче. Күз аллары караңгылана башлый. Тумбочкага утырам. Карават стенадагы уем эчендә. Ул үзенең расписаниесен бозмый — кичен төшә, иртән күтәрелә дә стена эченә кереп ябыла — көн буена. Унсигез сәгать тумбочкада утырырга кирәк. Утырасың — әллә көн, әллә төн. Түшәмдәге лампочка гел чекрәеп тора. Каршыда — тимер ишек. Анда форточка һәм «күз». Форточка тәүлегенә өч тапкыр — иртәнге, төшке, кичке ашны — баланданы биргәндә ачыла. Тагын арлы-бирле ат¬ лый башлыйм. Хат барып җиттеме икән, ә? Куанганнар¬ дыр. Куанмыйча, мин бит әтинең бердәнбер улы. «Улым, инде син укы. Тырыш. Кеше бул!» — дигән иде ул мин Күкчәтаудан Казанга укырга киткәндә. Тырыштым. Казан педтехникумына кердем, иске-москы киеп, ачлы-туклы йөрсәм дә, лекцияләрне калдырмадым. Мине әле техникум комсомол комитетының (меңнән артык комсомол) секретаре итеп тә сайладылар. Ул эшне дә кулдан килгән кадәр тырышып алып бардым. Алдынгы, тырыш комсомол дип, партия сафларына алдылар. Әү¬ вәлгедән дә җәһәтрәк йөгерә-эшли, укый башладым. Тех¬ никум бетерүгә, өлкә комсомол комитеты мине (беренче секретаре бичара Мәхмүт Баһаутдинов иде) Акташ рай¬ онына, иптәш Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» мә¬ каләсе чыкканнан соң, ялгышларны төзәтергә, колхоз оеш¬ тырырга җибәрде. Илтән-Бута авылында балалар укыттым һәм колхоз оештырдым. Кулаклар мәктәпне яндырдылар. Төнлә тәрәзәдән аттылар — чак кына үлемнән калдым. Тагын Казан. «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр», «Пио¬ нер каләме» редакцияләре. Шигырьләр. Хикәяләр. Берен¬ че китап, икенче китап басылып чыкты. Кызыл Армия. Пединститут. Әти җаным, мин, нәкъ син әйткәнчә, кеше булырга тырыштым. Көннән-көн күтәрелә, үсә бара идем бит... — Әй, балыкчы! — Форточка ачылгач, сискәнеп, аягү¬ рә бастым.— Ха-ха! Балык тота идеңме? Туры утыр! Форточка шап итеп ябылды. Уйларым таралды. Тагын утырдым. Стенадагы уемга ябылган урын-җирдән бер жеп асылынып тора. Аптырагач, шул җепне тарта башла¬ дым. Сузыла. Тагын тартам — сузыла. Кызык. Теге җепне бармакка урый башладым. «Күз» ачылды да ябылды. Мин һаман теге җепне тартып бармакка урыйм. Бераздан «күз» тагын тиз генә ачылып ябылды. Ә бераздан форточка ачылды. Надзиратель бармагы белән ишарәләп мине үзенә чакырды. Пышылдады: 8 Е-408 ИЗ
— Нишлисең? — Бернәрсә дә эшләмим. £ — Ничек бернәрсә дә? Яле, бармакларыңны күрсәт әле! Ике кулымны да суздым — җеп тартып, бармакка урап утырганымны онытканмын да. Надзиратель кинәт бал корты чаккандай сикереп китте, тавышланып кычкырды: — Ә бу? Бу нәрсә? Форточка шап итеп ябылды. Бер унбиш минуттан, шыгырдап, чинап тимер ишек ачылды. Гаҗәп! Ул иртә-кичен генә ачыла иде. — Киен! Бушлатны, бүрекне кидем. — Чык! Кулларыңны артка куй, марш! Караңгы коридор буенча бераз атлагач, яңа әмер: — Тукта! Туктадым. Алда — баскыч. Бер надзиратель минем алга төште. Бу — саклык чарасы. Мин баскычтан ташлан¬ масын өчен. — Марш, аска! 9 Күзләремне озак-озак итеп йомып-ачып, йомып-ачып карадым — берәр нәрсә күренмәс микән? Юк, тычкан күзе хәтле дә яктылык шәйләнми. Дөм-караңгы. Шулай да тик¬ шереп карарга кирәк — мин нинди капчыкта? Стена буй¬ лап капшанып, аякларны акрын гына шудырып-шудырып алга таба үреләм. Үзем куркам — алда су тулы баз булып, төшеп китмим! Кем белә, нинди мәкерЛе карцерга китереп тыгуларын. Уйлап та өлгермәдем, сул аягым каядыр тө¬ шеп китә язды, тартып алдым. Йөрәк дөп-дөп итә. Тез бу¬ ыннарым калтырый башлады. Бераз артка чигенеп хәл җыйдым. Аннан тагын «сәяхәтне» башладым. Бая төшеп китә язганым бер чокыр гына икән. Аны уздым — каршы стена! Ниһаять, монда бераз торып тынычлангач, идәнгә бөгелдем — берәр утыргыч юк микән, йөри-йөри арыл¬ ган. Өстәвенә — күңел тынычсызлыгы. Идән — боз. Карцер идәнен тезләнеп йөреп чыктым — урындык юк. Бастым. Нишләргә? Утырасы иде. Тагын капшана башладым. Чү! Бу нәрсә! Ике кулым белән капшап тикшерә башладым — карцерның түр почмагында, түбәндә — уентык. Утыргыч. Ниһаять, утырдым. Инде бер тынычлап ял итим. Каян¬ дыр җил өрә сыман. Өшетә башлады. Бер дә кеше утыр¬ 114
маганга суыктыр — цемент бит. Утырам. Утыргыч бер дә җылынырга уйламый — өшеткәннән-өшетә генә бара. Өрә, җил өрә. Кайдан? Тирә-якны капшыйм — берәр ярык-ти- шек юкмы? Юк. Ә җил өрә. Аптырагач, торып, урындык¬ ны капшый башладым. Тишек. Стенада нәкъ утыргыч ту¬ рысында торба сыман тишек. Менә кайдан җил өрә икән. Әйе. Яна төшендем бу хикмәткә. Бик акыллы эшләнгән. Урындык бар — утыра алмыйсың. Җил. Суык. Бу тишек тә төрмә хезмәткәрләренең бер яңалыгыдыр. Артык ары¬ ган, йончыган булсам да, суык җил утыргычтан куып торгызды. Дер-дер киләм. Торып, карцер буенча арлы- бирле әйләнә башладым. Башта өер-өер уйлар. Очы да, кырые да юк. Саташып авыргандагы кебек куркыныч уйлар. Хәтта күз алдында ниндидер хәшәрәт күләгәләр авыша кебек. Юк! Юк! Ни¬ чек тә бу уйлардан арынырга кирәк. Әллә күпкә, Әллә бик озакка, Ахры, мәңге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усал яфраклары шаулавын... Күңелдән, әз генә пышылдап, Такташның «Мокамай» шигырен сөйли башладым. Тынычланып киттем. Уйлар та¬ ралды. Тагын-тагын Такташны исемә төшерәм. Белмим, күпме вакыт үткәндер, телем әйләнми баш¬ лады, аякларның хәле китте — стенага тотына-тотына, теге тишек урындыкка барып, лык итеп утырдым. Карцерның ишеге ачылды. Дежурный: — Чык! — дип боерды. Чыктым. Надзиратель мине коридор буенча ишегалды¬ на алып чыгып китте. Әллә инде камерага кайтара? Юк, ләгънәт төшкере, икенче якка борды. Эңгер-меңгер. Әле генә кар явып үткән. Хуш ис! Яна кар исе. Рәхәтләнеп сулыйм... — Тукта! Туктадым. Каршыда карцер корпусының бер як сте¬ насына бастырып-төреп куйган табутлар. Болай да өшеп торган тән чымырдап китте — нигә дип бу табутлар яны¬ на китерде соң мине дежурный? Боерык: — Менә шуларның берсен күтәр дә камерага! Читтәге бер табутка килеп тотындым. Ярыйсы ук авыр — калын, чи чактадан эшләнгән. Каһәр төшкерене көч-хәл карцерга өстерәп керүгә, ишек ябылды. Отбой. Йокларга! Аска да, өскә дә, баш астына да — бер бушлат. Шулай булгач, аны салып тормадым, киенгән килеш кенә 8* 115
табут эченә кереп сузылдым. Ичмасам монда тере килеш ятып хәл җыйыйм, йокы ястык теләмәс, диләр бит. Күзлә¬ ремне йомдым. Дер-дер киләм. Баягыдан да көчлерәк туңа- калтырый башладым Астан суык килә. Ята торгач такта җы¬ лыныр дигән идем. Юк, һаман өрә. Аптырагач торып утыр¬ дым. Табутның төбен капшый башладым — бу ни бу? Исем китте. Табутның төбендәге такта тишек-тишек. Гаҗәпләнеп тишеккә бармак тыгып карыйм — йомычка. Яңа төшендем суыкның кайдан килүен. Барысы да бик акыллы эшләнгән, Бу ястык ике төпле икән. Арасына йомычка тутырылган. Ул көнозын тышта торып суык җыя, ә монда керткәч, шул суыкны чыгара... Менә шундый ястыкта йоклап кара. Өченче тәүлек дигәндә мине төрмә башлыгы кабине¬ тына китерделәр. — Сез, йөз алтмыш сигезенче тоткын,— диде өстәл ар¬ тындагы тирән креслога утырган түрә, ниндидер кәгазь¬ ләргә кул куя-куя, башын күтәрми генә,— төрмәнең эчке кагыйдәсен бозган өчен өч тәүлеккә карцерга ябылган идегез, срок тулды. Мин сезне чыгарам. Ләкин, карагыз аны, тагын да тәртипне бозсагыз, моннаң да катырак җә¬ за кулланырмын. Төшендегезме? — Төшендем. — Алып китегез. Үземнең йөз алтмыш сигезенче икәнемне белеп, каме* рама кайттым. Кара, нинди якты, нинди иркен икән минем бу куышым. 10 Иртәнге чәйдән соң шәфкать туташы күренә башлады. Билгеле инде, ул ялгыз гына түгел, йөзен чыткан надзи¬ ратель янында күләгә булып басып тора. Форточка нибары ике-өч минутка гына ачыла. Менә шушы минутлар хәзер минем өчен иң кадерле, иң сөенеч¬ ле минутлар. Бу минутларда мин барлык кайгы-хәсрәтем- не, хәтта үземнең төрмәдә икәнемне дә онытам, камерам кинәт яктырып, балкып китә. Изге минутлар! Форточка ачыла да ябыла. Шатлык сүнә. Камера караңгылана. Мин тагын егерме дүрт сәгать шул изге могҗизаны көтеп, өметләнеп яшим. Нинди бөек көч икән ул сагыну, көтү, өметләнү! Бары тик ике-өч минут. Әмма аларда никадәр илаһи көч һәм тылсымлы канатлар... һәр иртәдә паекны икегә сындырып, яртысы белән бер кружка чәйне эчәм дә ишек янына басып көтә башлыйм — 116
Жаным, тәнем белән көтәм. Тыңлыйм. Менә коридор ба¬ шындагы ишек ачылып ябылды. Керделәр. Ике кеше. Бер¬ се дөп-дөп итеп тупас атлый. Икенчесе нәфис. Тык-тык Итеп җырлап килә. Алар бераз киләләр дә туктыйлар, ки¬ ләләр дә туктыйлар — күрше камераларга. Тагын дөп-дөп« Тагын тык-тык. Менә алар тынып калдылар. ! Надзиратель форточканы ачты. Менә ул зур, соргылт күзләр. Бик нәфис, бит алмала¬ ры алсуланып торган түгәрәк йөз. Алсу иреннәр һәм га¬ җәеп бер елмаю. Ул якты да, татлы да, тылсымлы да. — Хәерле иртә! Нинди ягымлы, иркәләүче саф тавыш. Әйтерсең лә кө¬ меш кыңгырау чыңлады. Мин рәхмәтемне әйтеп бетерергә өлгерә алмыйм, та¬ гын тылсымлы чың: — Берәр җирегез авыртмыймы? Менә шушы мөкатдәс минутларны бик азга гына булса да сузарга тырышып, мин тәүлек буе әзерләгән «авыру¬ ларымның берсен — көн дә бер үк чирне атап булмый ич — әйтергә ашыгам: — Тамагым авырта... төн буенча йөткереп чыктым. Әһе-әһе. Ул, аптечка сумкасын форточка капкачы-өстәленә куеп, даруларны эзли. Мин аның йөзенә карап туя алмыйм — сокланам. Ул буйга артык озын түгел, башы нәкъ фор¬ точка биеклегенә туры килә. Шуның өчен һәрвакыт туп- тулы бөтен йөзе белән күренә. Ә аның белән беррәттән торган дежурный озын буйлы. Камераны күрер өчен аңа бөгелергә туры килә. Бөгелү — эш, шуның өчен дежурный үзен артык «мәшәкатьләми» — бөгелми. Миңа бит шул гы¬ на кирәк. — Мәгез,— нәфис бармаклар миңа ачык пакетта поро¬ шок суза,— эчеп җибәрегез. Мин пакетны алып, порошокны авызга салам да кә¬ газьне кире дежурныйга бирәм. Менә шуның өчен дә шәф¬ кать туташы янында дежурный йөри — мәхбүс кулында кош теле хәтле дә кәгазь калдырырга ярамый. Шарт итеп форточка ябыла. Ә камерада никадәр хушбуй исе, яктылык, нур кала... Мин, сихерләнгән кеше кебек, ишек яныннан китә алмый¬ ча торам. Иртәгә тагын килер микән? Минем өчен иң авыр, газаплы көн — якшәмбе. Як¬ шәмбе — ял көн. Иртәнге чәйдән соң инде гадәттәгечә фор¬ точка ачылмый. Мине кара-караңгы уйлар баса. Үземне 117
кая куярга белми өзгәләнәм. Акылдан шашармын дип куркам ул дәһшәтле якшәмбеләрдә. Дөньяда ип авыр га¬ зап — сөйләшмәү икән. Бу камерага күчүнең беренче көн¬ нәрендә мин әле бу дәһшәтне сизеп бетермәгән идем. Ә хәзер көннэн-көн баса. Ялгызлык. Бер кешене күрмәү, беравыз сүз алышмау. Ичмаса надзирательләр дә сөйләш¬ миләр. Бу кабер тынлыгы, ялгызлык кайчанга хәтле сузылыр? Бер ай? Өч ай? Бер ел? Ун ел? Юк! Юк! Ун ел бу ләхеттә түзә алмам, акылдан ша¬ шармын! Шашармын! Менә шушы фаҗигале язмышта зур соргылт күзле кыз! Ул — фәрештә! Ул мине дөньяда яшәргә өндәүче бердәнбер изге көч! Мин аны көтәм, һәм аның күренүенә юанып кына яшим... Ул килер. Ул елмаер. Ул миңа, «хә¬ ерле иртә», дияр, һәм касә тулы җеньшень шәрабы — әбелхәят суын бирер. Мин йотылып эчәрмен бу күзгә кү¬ ренми торган илаһи шәрабны! Ниһаять, китап укырга рөхсәт иттеләр. Көне-төне укыйм. Тормышымда тагын бер яңалык — шигырь ятлау. Пуш¬ кинның «Евгений Онегин» поэмасын күңелгә биклим. Ир¬ тә белән чәйгә хәтле бер бүлеген әкрен генә сөйлим. Төш¬ тән соң тагын бер бүлеген. Шулай һәр көн. Поэманы сөй¬ ләп бетергәч, яңадан башлыйм. Дөрес, берничә тапкыр надзиратель: — йөз алтмыш сигезенче! Кисәтәм, тавышланмагыз! Карцер! —дип бармак янады. Нишлим. Карцер булса, карцер. Анда да укырмын. — Хәерле иртә! Менә шушы шәфкать туташы күренә башлаган көннән башлап, үземдә гаҗәп бер үзгәреш сиздем. Иртә белән автоятактан сикереп төшүгә, элеккедәй йокымсырап утыр¬ мыйм — гимнастика белән шөгыльләнәм. Юынырга чыккач та, элекке кебек, битне арлы-бирле чылату белән канә¬ гатьләнмим, чын-чынлап сабынлап юынам, тешләремне дә чистартам. Гимнастерка белән чалбарымны да киез асты¬ на җәеп үтүкли башладым... 11 Көтмәгәндә тагын бер бәхетсезлек. Бар таянычым, юа¬ нычым китап иде. Аннан да аерылдым. Бүген, бәхетсезлегемә, катырак йоклап киткәнмен — лампочка күз кысканны сизмичә калганмын. 118
— Нигә ятасың?! — дип надзирательнең акыруына, атылып-бәрелеп тордым да, тумбочка өстендәге чалбарны алам дип, күзлегемне цемент идәнгә төшереп җибәрдем. Челпәрәмә! Хәзер күзләрем кызарып китте. Уку түгел, күтәрелеп тә карый алмыйм — яшь ага. — Хәерле иртә. — Рәхмәт. — Сезгә ни булды, һаман түбән карыйсыз? — Ялгыш күзлегемне ваттым. Хәзер күзлексез карый алмыйм. — Алайса, мин сезне күз врачына язам. Форточка ябылды. Тумбочкага утырдым. Күзләрем кырып, чәнчеп авырта, яшь ага. Я алла, бу нинди газап тагын... Шул ук. көнне төшке аштан соң надзиратель мине икенче корпустагы күз врачына алып барды. Врач, күз¬ ләремне карап, күзлек алырга рецепт язды да кырыс кына: — Счетыгызда акчагыз бармы? — диде. — Юк,— дидем аптырап һәм борчылып. — һәрбер арестантка күзлек алып бирергә төрмә при¬ ют түгел.— Врач, маңгаенда янып торган ялгыз «күзен» салып, ачу белән эндәште: — Төшендеңме? — Әйе. — Алып китегез! Мин Александр Марлннскийның (Бестужев) Себер төр¬ мәләрендә, Кавказда язган хикәя, романнарын, бигрәк тә «Амалотбек» романын кызыксынып укый идем. Бу әсәр¬ ләр миңа ничектер якын, сердәш. Бәлки, аны язучының да минем төсле мәхбүс булуы тәэсирне көчәйткәндер. Плә- тән төрмәсендә Алкиннан өйрәнеп калган «Бестужев әлиф¬ басы» әле дә миңа ара-тирә күрше камералар белән бәй¬ ләнешергә ярдәм итә бит... Менә шул бердәнбер сердәш тә хәзер әнә укылмыйча ята. Укыйсы килә, китапны алып, күзләремә китерәм — томан. Яшь ага, кыра. Сызлый. 12 Форточка ачылды. Теге йомшак, нәфис тавыш: — Сез күзлек алдыгызмы? Күзләремнең авыртуына чыдый алмый, сөлге белән башымны урап утыра идем, сикереп тордым — сөлгем тө¬ шеп китте. 119
— Юк. Счетымда акча юк бит. Зур соргылт күзләр миңа текәлде. Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, бик серле итеп, яратып, пошынып карады алар миңа. Форточка ябылды. Күзләремнән мөлдер-мөлдер яшь ага башлады. Әллә авыртканга, әллә... Әтигә хат язганга инде бүген сиксән алтынчы көн, һаман җавап юк. Нигә икән? Әллә адресны дөрес язма¬ дыммы? Алай булса, мин бит Күкчәтауга Сафа абзый¬ лар адресына яздым. Ул өйдә туганнарның берсе булмый¬ ча булмас. Әллә? Әллә инде... Юк! Юк! Нигә алай начар-, га юрыйм. Бәлки, инде хат килгәндер, төрмә өстәлендә ал¬ ганны көтеп ята торгандыр. Хат белән, бәлки, аз-маз акча да җибәргәннәрдер. Күзлек алырга. Менә әйбәт булыр иде. Шулай бер көнне төшке аштан сон форточка ачылды да баш надзиратель миңа ниндидер кәгазь сузды. Мөгаен, хат! Сөенечемнән егылып китә яздым. — Сезнең лицевой счетка илле сум акча килде. Әгәр эчке тәртипне бозмасагыз, аена ун сумлык ашамлык, тә¬ мәке алдыра аласыз. Менә карандаш. Кирәк әйберләре¬ гезне бу бланкка языгыз. Форточка шап итеп ябылды. Кәгазь, карандашны тот¬ кан килеш катып калдым — өнемме, төшемме? Тагын форточка ачылды: — Нәрсә карачкы сыман басып торасың? Бир бланкны, карандашны. Шунда гына исемә килеп, бер генә сүз яздым да бланк¬ ны, карандашны надзирательгә кайтарып бирдем. Я алла, теләгем кабул булган. Хатым барып җиткән! Камера бу¬ енча әйләнәм, йөгерәм, сикерәм. — Йөз алтмыш сигезенче! Тәртипне бозмагыз. — Юк, юк! Зинһар мине заказымнан мәхрүм итмәгез, Мин шатлыгымнан. — Утыр! Утырдым. Тын да алмыйм. 13 Күзлекне бер киям, бер салам. Әле ишеккә, әле түшәм¬ гә— лампочкага карыйм... «Амалотбек»ка күз салам. Кү- рәм, күзләрем авыртмый. Укыйм! «Әти җаным, сиңа мең¬ мен рәхмәт. Мине иң авыр газаптан коткардың. Рәхмәт. Тик менә, нигәдер хатыңны бирмәделәр. Бәлкем? Тукта, син бит бары гарәп хәрефләре белән генә язасың. Шуңа 120
күрә аны, конспирация дип, утка якканнардыр. Алай да син инде исән икәнлегемне беләсең. Мин дә тере икәнеңне беләм һәм бәһасез бүләгең өчен сөенәм — башым күккә тия. Яшә, әти җаным!» Форточка ачылды. — Ничек күзләрегез, авыртмыймы? Көлеп җибәрдем. Бу камерага күчкәннән бирле бе¬ ренче тапкыр форточкадагы гүзәл кыз да елмайды. Ап-ак энҗе тешләрен күрсәтеп, яктырып елмайды. Я алла, мон¬ дый да гүзәл җан булыр икән дөньяда! — Җитәр! — диде безнең елмаю-көлүне күреп тырпай- ган надзиратель.— Утыр! Форточка ябылды. Камерада яктылык, көләч елмаю калды. Нинди илаһи кыз бу шәфкать туташы. Үзе сылу, күзлә¬ ре сылу, иреннәре сылу. Күңеле сылу. Әнә күз врачы. Ул да медицина әһеле. Ә үзе аю кебек акырып тора. Сүзлә¬ ре — ук. Ә бу кызның һәр сүзе, һәрбер авазы — касә тулы терек суы. Аның «хәерле иртә» дигән бер генә сүзе дә тәү¬ лек буена көч, егәр, өмет өсти. Исеме кем икән? Вера? Надежда? Любовь? Ничек кенә булса да, аның исеме җисеменә хас матур, яңгырашлы бу¬ лырга тиеш, һичшиксез шулай! Яшә, Вера! Яшә, Надежда! Яшә, Любовь! Мин сиңа бәхет-сәгадәт телим. Язмышың якты, бик якты булсын. Бәхет кошы сине бервакытта да, бервакыт¬ та да ташламасын! Нигә, нигә синең соргылт күзләр Күзләремә болай багалар? Нинди көчләр, сөйлә, әй аппагым, Керфек очларыңнан тамалар? Хөрмәтле Һади абый, син инде мине гафу ит, шигы¬ реңне аз гына үзгәрттем. Синең урман кызың—Әминәң кара күзле булган. Минем өметем соргылт күзле. Шуның өчен мин кара күзләрне соргылт иттем. Бар юанычым да шул гына бит, ачуланма инде, Такташ абый. 14 — Хәерле иртә! Үзегезне ничек хис итәсез?! Тагын сагынып көтелгән көмеш кыңгырау чыңлады. Якты, изге күзләр. Чү, алар нигәдер йомылып алдылар төсле. Сул каш нәрсәгәдер ишарәләп, сикереп алды тү¬ гелме? Кайчандыр кызлар шулай кашлар, керфекләр 121
белән сөйләшә иделәр түгелме? Бәлкем хәзер дә!.. Шәфкать туташы — өметем форточканың нәкъ каршына баскан. Ул үзенең нурлы-мөлаем йөзе белән миңа карый. Ә надзира¬ тель — кырыйда, аның усал күзләре бары тик миндә, күр¬ шесенә игътибар итми. Шәфкать туташы форточка өстәле өстенә аптека сумка¬ сын куеп актара башлады һәм миңа карап, сул күзен кысты: — Әле дә башыгыз авыртамы? — Инде өченче төн йоклый алмыйм... — Яхшы, хәзер мин сезгә анальгин бирәм.— Нәфис бармаклар сумкадан кәгазь пакетка төрелгән порошок ал¬ дылар:— Мәгез.— Сул күз тагын кысылып, баш әз генә иелеп тә алды:—Тиз генә йотып җибәрегез. Гадәттә, кагыйдә буларак порошок кабы ачык килеш бирелә. Мәхбүс порошокны шундук эчеп-йотып, кәгазен дежурныйга кайтарырга тиеш. Бу юлы да порошок миңа ачык килеш бирелде. Тоткын сизгер була бит ул, поро¬ шок пакетын алуга, бармакларым тойды: кәгазь ике кат! Кыз юри, ахры, дежурныйга нидер әйтте — игътибарын миннән алды. Шул вакыт мин порошокның аскы кәгазен төшереп җибәрдем, порошокны авызыма салдым, калган капны дежурныйга бирдем. Форточка шап итеп ябылды. Аяк тавышлары ераклашуга, идәнгә иелдем, порошок кәгазен алдым — язу! Ишекнең төбенә үк утырып — «күз» ачыла калса, кулымдагы кәгазь күренмәсен дип, дулкын¬ ланып укый башладым. Вак кына хәрефләр: «Боекмагыз. Үз-үзегезне саклагыз. Хаклык килер». Адымнар! Кәгазьгә тагын бер кат күз йөртеп чыктым да авызыма каптым. — Нишләп торасың? — Парашага чыгам. Күз ябылды. Мин «изге» кәгазьне чәйнәп йотып җи« бәрдем. «Боекмагыз! Үз-үзегезне саклагыз! Хаклык ки¬ лер!» — Килер! Килер! Килер! — Нәрсә, акылдан шашасыңмы?! Мин елмайдым, бөтен тәнем җиңеләеп китте. 15 Яшьлек, күксел таулар төсле, Киткән саен матур, ягымлы; Томаннарга төренер яшьлегемне Мин онытмам — кайнар чагымны... 122
{7 Әллә кайчан инде, Күкчәтауда вакытта язган шигы¬ ремнән бу бер куплетны соңгы көннәрдә кат-кат кабатлый рашладым. Сагынам. Ярсыйм. Дулкынланам. Миңа инде егерме сигез яшь. Иптәшләрем инде укуларын тәмамлап, өйләнеп, балалар тәрбиялидер. Ә мин?.. — Киен дә чык. Ишек ачылып, дежурныйның камерага керүен дә сиз¬ мичә калганмын. Зур, якты бүлмә. Дүрт өстәл, һәр өстәл артында ап-ак халат кигән кешеләр утыра. Барысы да ирләр. Мине кырыйдагы өстәл янына китереп бастырдылар. Өстәлдә бик күп папка-формулярлар. Күзлек кигән урта яшьләрдәге кеше, бер папканы ачып, миңа карамыйча гына сораулар бирә башлады: — Исем, фамилия, әтиең исеме? Туган ел? Статья, пунктлар, срок? Барысын әйткәч — папка ябылды. Мине күрше өстәл¬ ләргә күчерә башладылар. Нәкъ армиягә алгандагы ке¬ бек, анадан тума калдырып тикшерә башладылар. Үпкә¬ не, йөрәкне, күзләрне, колакларны... Берсе-бер сөйләшми, әйтерсең лә чукраклар. Карый¬ лар да язалар — ниндидер карточка-бланк тутыралар. Тагын камерага китерделәр. Әллә инде армиягә алырга җыеналармы? Мин бит инде өч ел хезмәт иткән кеше. Политрук. Әллә? Тумбочкадан сикереп торып, арлы-бирле йөри башладым. Бәлкем? Бәл¬ кем... безнең болай нахакка төрмәдә утыруыбыз иптәш Сталинга барып җиткәндер дә... 16 Бу ни бу? Коридорда шыгырдап, чинап, камера ишекләре ачыла башлады. Ыгы-зыгы, шау-шу. Кычкырып сөйләшкән та¬ вышлар. Хәтта көлүләр. Ул арада минем камераның да ишеге ачылып китте. Надзиратель, камерага кермичә, бу¬ сагадан тыныч кына: — Чык! — диде һәм тукталмыйча узып китте. Камерадан чыгуга, зур-зур сакаллы өч кеше мине ко¬ чаклап алды, сөякләрне чытырдатып кысалар, үбәләр. — Сез кем? Сез кем? — Ә син кем? — Кара, син нәкъ Карл Маркс шикелле булгансың ич, Ибраһим, сакалың билеңә җиткән. 123
Тагын кочаклаштык. Көчкә таныдым үзләрен. Мәхмүт, Ардалион, Николай. — Ә Гений кайда? Нигә ул күренми? Әйтеп өлгермәдем, туп төсле тәгәрәп, Республиканец килеп чыкты, уртабызга ташланды. Күтәреп алдык, чөя башладык. — Ирек! — Ирек! Бу төрмә, аның ярым караңгы коридорлары бервакыт¬ та да мондый күңелле шау-шуны ишетмәгәндер, мөгаен. Нинди генә тавышлар юк монда. Көлү, кычкыру, акыру, үкереп елау һәм шатлыклы җыр, ирек турында җыр. Читтән карасаң, мөгаен, исең китәр иде — барысының да чәчләре җиткән, сакаллары үскән, йөзләре агарган, үз¬ ләре акылдан шашкан төсле тавышланалар, коридорның әле бер, әле икенче ягына чабалар, егылалар, кочаклаша¬ лар. Беренче ташкын! Сөенү ташкыны! Монда әле акыл баш була алмый. Монда әле йөгәнсез, тезгенсез хисләр! Хисләр! Хисләр! Башкача мөмкин дә түгел бит. Ярты ел¬ га якын кешене күрми, бер кеше белән сөйләшми ләхеттә яткан кешеләр алдында кинәт ишекләр ачылсын да, кинәт бу хәтле халык белән очраш. Бу могҗиза түгелме? Монда инде үлчәү юк, кем күпме һәм ничек кычкыра ала — кыч¬ кыра, кочаклый, үбә һәм тыела алмый елый. Ә менә без, биш дус, бер-беребезне кочаклаганбыз да һич аерыла алмыйбыз. Тәннәребезне капшыйбыз — бу без¬ ме? Без түгелме? Гений, тамагын кырып, көр тавыш белән җырлап җи¬ бәрде: Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы... Шау-шу тынды. Бөтен коридор бары бер җыр — «Ин¬ тернациональны җырлый башлады. 17 Төрмә ишегалдына чыгуга — башыбызга таш төшкән¬ дәй булды. Тавыш-тын бетте, йөзләр караңгыланды. Баш¬ лар иелде. Әле бер генә минут элек балкыган, канатлан¬ ган өмет сүнде. Кара болыт каплады безнең күкне. Аре¬ стант! Мескен арестант. Син нинди беркатлы сабый! Вакытсыз ачылган камера ишеге дә синең өчең ирек капкасы булып тоелды, ашыгып-ярсып, ирек җырлары 124
җырлый башладың. Канатланып оча да башлаган идең... Ә хәзер? Хәзер алдыңда — ачы хакыйкать: калын таш стеналар. Чәнечкеле тимерчыбыклар. Манаралар. Мылты¬ гын кулыннан төшерми, туктаусыз әйләнеп-карап торучы сакчылар, һәм һау-һаулап өрүче этләр. — Утырыгыз. Баскан җиребезгә утырдык. Мәйдан уртасында берничә өстәл. Өстәл өстендә өем- өем папка-формулярлар. Өстәл артында урындыкларга утырган, басып торган, арлы-бирле йөгергән түрәләр. — Өченче кат, каптеркага! Бер төркем тоткын торып, төп корпус янындагы кече¬ рәк бер таш йортка таба атладык. Зур таш келәтнең бер почмагында тау булып эреле-ваклы капчыклар ята. һәр¬ берсендә бирка. Биркага камера һәм мәхбүснең шифры — хуҗаның «исеме» язылган. — Бишәр-бишәр кереп, биштәрләрегезне алыгыз,— ди¬ де келәт башлыгы. Чират белән актара башладык. Үткән көзне төрмәгә килеп төшкәч, үзебезнең сәләмәләрне салып, капчыкларга тутырган идек. Аларны монда өйгәннәр икән. Чират миңа да җитте: әллә ничә йөзләгән капчыкларны арлы-бирле ташлый торгач, йөз алтмыш сигез саны сугылган кечерәк кенә биштәр дә килеп чыкты. Кирәге чамалы. Алыгыз ди¬ гәч кенә алам. Анда рәтле бернәрсә дә юк. Шулай да, иске булса да, моннан бер ел элек өстеңдә булган әйберләрне күрү кызык бит. Ул киемнәрнең яна чагы, киеп куанган чак искә төшә. Мин дә, келәтнең икен¬ че бер почмагына китеп, башкалар белән бергә биштә¬ ремне актара башладым. Менә күн тужурка. Мин аны Печән базарыннан «Дуэль» повесте гонорарына биш йөз сумга алган идем. Ул сап-сары, ялт-йолт итеп тора иде. Аны беренче тапкыр күргәч, Зәйтүнә: «Бу тужурка сиңа бик килешә»,— дигән иде. Нигә әле аны искә алам, хәерсез? Гимнастерка, чал¬ бар сатып алынмаган — гаскәрдә узган еллар истәлеге. Ә итек? Нинди әйбәт хром кунычлы иде. Солдат итеген сүттереп, яңадан тектергән идем. Үзе аякларга таман кысмый да, буш та түгел — галифе чалбар белән бик ки¬ лешә иде. Зәйтүнә белән танцыга йөргәндә — бигрәк тә. Фу, тагын Зәйтүнә! Хәзер итекнең кунычлары җәелеп ята — үрә бастырып тотканда, балтырлар шешкәч, телеп алганнар иде бит... Чү, шул итекләр эчендә ниндидер кәгазьләр. Берсен күтәреп селкедем — теге кәгазьләр коелды. Хатлар, 126
Мөгаен, өйдән килгәннәрдер! Бирергә өлгермәгән булган¬ нардыр. Куанып, ашыгып беренче хатны кулга алып, адре¬ сын карауга, хәлсезләнеп идәнгә чүктем. Үземнең хат! Әтигә язган хат. Ашыгып икенче итекне селеккәләдем. Аннан да хатлар төште. Минем хатлар! Кыш буенча язылган, җавап китерергә тиешле хатлар! — Ибраһим, кара әле, синең биштәрдә хатлар бар¬ мы?— диде артымда капчыгын актарып маташкан Ге¬ ний.— Мин... мин... Зифадан хат көтәм... Ул арада башка иптәшләр дә биштәрләрен күтәреп килделәр — чырайлары сытылган. — Ичмасам яндырсалар, белмәс идек, көтәр идек... Ә монда, иң әшәке рәвештә мыскыл итеп, үз хатыңны бер елдан соң кулыңа тоттыралар! — диде Мәхмүт, ярсып. 18 Башта гомуми камераларга ябылган мәхбүсләрне егер- мешәр-егермешәр кешедән машиналарга утыртып озата башладылар. Кая? Билгесез. Әмма тоткын тоя: монда, төр¬ мә мәйданында, барысы да диярлек яшь-таза халык. Ди¬ мәк, каядыр эшкә җибәрәләр. — Бер кешелек таш капчыкта утырганнан, җир казы¬ ганым артык,— диде Мәхмүт, этап икәнен сизгәч. Мин дә, башкалар да бу фикергә кушылдык. Чыннан да, дүрт стена арасында тилмерүгә караганда, саф һава¬ да, кешеләр белән бергә эшләүгә ни җитә. Әйдә, җәһән¬ нәм чокырына җибәрсәләр дә җибәрсеннәр, тик кире ял¬ гызак камерасына гына бикләмәсеннәр. Төшке баландадан соң «одиночник»ларны төйи башла¬ дылар. Безгә аеруча хөрмәт — «кара козгын» машинасы. Ичмасам киткәндә Тубыл шәһәрен күреп калырбыз дигән идек, ул өмет тә өзелде... Июнь башы иде. Сибәләп кенә яңгыр явып үтте. Бе¬ раз чыландык. Әмма яңгырдан соң кояш чыкты, һава юылып, яктырып китте. Саф һава. Бигрәк тә тынчу каме¬ радан соң, ул безгә — җофар исле. Ә шәһәр өстендә аллы- гөлле тасма булып сузылган салават күпере. Аны күрмә¬ гәнгә инде ике елдан артыктыр. Нинди гүзәл син, нинди тылсымлы син, бөек сөенеч күпере! Менә шушы күпер буй¬ лап Күкчәтау далаларына хәтле китәсе дә китәсе иде. — Тиз! Тизрәк машиналарга! Иң соңгы булып килгән унбиш «одиночник»ны йөк машиналарына утырта башладылар. Мөгаен, безгә «кара козгын» җитмәгән. Аңа үпкәләмәдек. 126
Менә нинди икән син Тубыл — Русия арестантларының пайтәхете — декабристлар, Петрашевичлар интеккән шә¬ һәр. Без утырган зиндан артта кала бара. Ул тау өстендә икән, Казан Кремленә охшаган — биек таш стена белән уратылган. Эчтә — зур-зур корпуслар, хәтта гөмбәзле, ал¬ тын тәреле чиркәү! Машинабыз таудан төшеп, Тубылның зур урамыннан бара. Берәр, икешәр катлы агач өйләр. Нәкъ Күкчәтау шикелле. Тик минем туган шәһәрем тау итәгендә утыра, ә Тубыл—Иртеш буенда. Иртеш хәзер, биектән караганда, ука тасма булып ялтырый. Урамның ике ягында, капка төпләрендә халык — карт¬ лар, яшьләр, бала-чага. Күрәсең, бөтен Тубыл халкы тот¬ кыннарны озатырга чыккан. Шау-шу юк. Тынлык. Халык зур бер дикъкзть белән сөзеп, безнең машиналарга, йөз¬ ләргә карый, кемнедер эзләгән кебек, күреп калырга ты¬ рышкан кебек карыйлар, озаталар алар безне... Безнең күз¬ ләр дә аларда. Әнә алда — чаттагы өйнең ишеге төбендә, баскычта бер кыз басып тора. Зәңгәр күлмәктән, зәңгәр яулык-кыекчадан. йөрәгем дерт итеп китте. Ул да... ул да... Нәкъ шушындый күлмәктән күренә иде бит. Менә ул уң ку¬ лын маңгаена, каш өстенә канатландырды — карый. Җентекләп, текәлеп карый сыман... Машина якынлашканнан-якынлаша бара. Минем бар игътибарым шушы сынга бирелде. Ул түгелме?! Ул! Ул! Я алла, чак кына кычкырып җибәрмәдем «хуш, хуш!» дип. Менә безнең карашлар очрашты. Кыз башындагы зәңгәр кыекчасын йолкып алып селкеде. Машина аны тузан белән күмеп узды... Пристаньга киһеп туктадык. Безне ниндидер бер иске, кара майга буялып беткән баржаның трюмына төшерде¬ ләр. Озакламый, чайкалып, баржа кузгалды, безне кая¬ дыр алып киттеләр. Трюм эче тып-тын булып калды. Без дә уйга чумдык. — Син безне кая, нинди язмышка алып барасың, Се¬ беркең бөек чал елгасы Иртеш? Кая? Кояш баеганда Кайвакыт анда челпәрәмә килеп кыйралган салават күперенең хәрабәләре балкый. Кайвакыт ниндидер бихи¬ сап зур тылсымлы кала ялкынланып ала. Ә кайвакыт... Ничек кенә булмасын, һәр көнне кояш үзенә хас бер тантана белән байый. Әмма бу тантанада һәрвакыт нйЯ- 1ХТ
дидер олы бер сагышның шәүләсе ята. Нинди сагыш икән ул? Мөгаен, аерылышудыр, һичшиксез, шулайдыр. Чын¬ нан да, аерылышудан да газаплырак сагыш бармы икән бу дөньяда? Бармы икән? Кояш, көнозын иркен күктә йөзеп, җир шарын яктыр¬ та, җылыта, аны зөбәрҗәт яшел үсемлекләр белән, аллы- гөлле чәчәкләр белән бизи. Ә аннары? Аннары ул, җир шарын ташлап, каядыр еракка — офык артындагы мохит- кә китә. Бата. Югала. Менә шуның өчен, ахрысы, кояш, офыкка Якынлашкан саен, аерылышу минутлары җитә барган саен, сүрәнләнә, моңаеп кызара башлый. — Шәфәкъ елый, хәерлегә генә булсын инде,— ди тор¬ ган иде мәрхүмә әнкәм, кояш баеган якка карап, дога укый-укый. Мин үзем дә бала чактан ук кояшны озатып калырга яратам. Озак, бик озак торам мин ул сагышлы тантананы карап. Уйга чумам. Бигрәк тә, нахак рәвештә тоткынга эләккәч, кояш белән бергә баеган, еракта калган гомер искә төшә, һәм эчтән генә «Зәңгәр шәл» көен шыңшыйм. Кычкырып җырларга тавышым юк. Ал яулык, зәңгәр шәл, Үтә гомерем бигрәк жәл... Менә хәзер дә нәкъ шундый шәфәкъ баеган сагышлы чак иде. Әмма, кояш сүрелсә дә, вагон эчендәге эсселек сүрелми. Киресенчә, көнозын кояш күзендә кызып барган вагон, хәзер үзенең бар кызуын эчкә өрә һәм шуның өчен монда, чамасыз ягылган кара мунчадагы төсле, эссе, тын¬ чу. Вагонның ике ягына корылган аслы-өсле сәкеләрдә билдән ялангач кырык мәхбүс лычма тир эчендә. Җит¬ мәсә, вагон ярыкларыннан тузан тула. Сулыш алып бул¬ мый. Тоткыннарның күбесе — урын тапканнары, сәкеләрен ташлап, идәндә ауный. Мин дә идәндә, ишек кырыенда, бозга ташланган балык төсле чәбәләнәм. Шулай җәфаланып ятканда, өске сәндерәдән кемдер кычкырып җибәрде: — Байкал! Байкал! Салкынча, дымсу җил кагылды. Вагон эче җиләсләнеп китте. Барыбыз да сикереп торып, тимер рәшәткә белән челтәрләнгән форточкаларга өерелдек. Бу ни бу? Башта үз күзләребезгә үзебез ышанмыйча, имәнеп калдык — мог¬ җиза. Чыннан да могҗиза — алсу дулкыннар. Биек таш кыятаулар итәгеннән бормаланып барган эшелон алдын¬ да — офыкта алсу дулкыннар чайкала. Алар вакыт-ва- кыт күтәрелеп, ишелеп, офыкның үзен күмеп китәләр, ал- 128
тын хәрабәләрне юалар. Аннан кире чигенәләр, тагын янып яткан тылсымлы кала өстенә үреләләр... Без, сихерләнгән кебек, тәрәзә рәшәткәсенә ябышкан¬ быз, бу гаҗәп күренештән күзләребезне ала алмыйбыз. Алдан тау итәге буйлан борылып барган паровоз да, хәт¬ та аның өстендәге бөркелеп барган төтен-толымнар да ал¬ су; янып, һаман-һаман кызара бара... Паровоз ашыга, көнчыгышка — бөек Тын океанга ашыга. Йөге авыр. Алт¬ мышлап вагон, диләр. Бары алда һәм койрыкта гына яшел пассажир вагоннары. Анда эшелон сакчылары. Уртада — ишекләре зур-зур йозаклар белән бикләнгән, тәрәзәләре чәнечкеле тимерчыбыклар белән капланган, мал-туар та¬ шый торган кызыл вагоннар. Ул вагоннарның һәрберсендә кырыклап тоткын. Менә шушы җанлы йөкне паровоз ашы¬ гып, ыңкылдап Владивостокка таба тарта һәм канлы офык¬ ка керә бара. Паровоз сузып кычкыртты. Байкал өсте шыңлап китте. Бераздан гудок тавышы кире кайтты. __ Ту-ту-ту-у... Мөгаен, Байкал ярындагы таш кыяларга сугылып кире чигенде бу тавыш. Ә паровоз һаман ашыга, көнчыгышка ашыга. Вагон тәгәрмәчләре тык-тык, тык-тык итә. Буфер¬ лар чыңлап китә. Вагон чайкала. Без бер-беребезгә сугы¬ лабыз. Менә инде унҗиде тәүлек без бу күчмә төрмәдә чайка¬ лабыз, какланабыз һәм каядыр ашыгабыз. Кая? Безнең өчен билгесез. Мөгаен, Владивостокка. Ә аннан? Ходай белсен. Безне, Тубылдан сайлап алынган яшьләрне, тазаларны, иске бер баржа трюмына тутырдылар да, Иртеш буйлап Омскига китерделәр. Андагы озату төрмәсендә бер атна тоткач, бик ашыгыч рәвештә шушы эшелонга төяп алып киттеләр. Июнь ае, яңгыр юк. Вагоннар иртә таңнан кичке шә- фәкъка хәтле кояш астында. Юлда коры паек — илле грамм икмәк һәм бер порция — ике йөз грамм чамасы горбуша кисәге бирәләр. Бу балык үзе чи тоз. Ашыйсы ки¬ лүгә түзә алмыйча, алуга кимереп куясың, аннан соң ул су сорый башлый. Эшелон зур станцияләрдә генә туктый. Конвой башлыгының кәефе яхшы булса, һәр вагоннан ике кеше төшереп, икешәр чиләк су алдыра. Ә инде аның кәе¬ фе кырылган булса — вагон ишекләре ачылмый. Сусау тү¬ гел — җаның чыксын. Менә шуның өчен, суга эләксәң, ае¬ рыла алмыйсың — кайнаганмы, кайнамаганмы — аны уй¬ ларга вакыт юк. Соңыннан дизентерия башлана. Бикле Р Е-408 129
вагонда дизентерияне күз алдына китереп кара¬ гыз... По диким степям Забайкалья, Где золото роют в горах, Бродяга, судьбу проклиная, Тащился с сумой на плечах. Йомшак баритон тавыш, йөрәк тавышы. Ул акрын, бик аркын башланды. Бер урыннан икенче урынга күчү, тәрә¬ зә кырые өчен тавышлану-сүгенү кинәт тукталды. Вагон эче тып-тын булып калды. Анда бар мон, йөрәктән тулып ташыган сагыну моны, сагыш дулкынланды: Бежал из тюрьмы темной ночью, В тюрьме он за правду страдал. Идти дальше нет уже мочи. Перед ним растилался Байкал... Бу Василь Шевченко җырлый. Гаҗәп киң, көр тавыш¬ лы егет ул. Баеп барган шәфәкъка — Байкал күленең ал¬ су дулкыннарына тәрәзә кырыеннан караган да моңлана... Мин аның белән баржада — Тубылдан Омскига күчкәндә таныштым. Карар күзгә дә бик килешле, баһадир бәдән¬ ле егет — киң җилкәле, тулы гәүдәле. Ашыкмыйча, акрын, ышанычлы адымнар белән атлап йөри. Холкы да кыяфә¬ тенә тиң, тыныч-салмак — бервакытта да кызып китми, үлчәп кенә сөйләшә. Ачуланмый да. Үзе миңа кордаш. Срсты да минеке төсле «бер катушка, биш тагылма» — ун ел төрмә, биш ел мәхрүмлек. — Арестка хәтле Украинада комсомол өлкә комитеты секретаре булып эшләгән идем,— ди, күңеле ташыганда ачылып китеп.— Үзем инде ничек тә түзәм, күпчелек белән бергә. Ә менә әнкәй... Ул бу кайгыга, бу мәсхәрәгә түзә алмас. Бердәнбер улы — халык дошманы...— Василь авыр сулый.— Ул үзе — Постышев белән бергә подпольеда эш¬ ләгән революционерка. Әти гражданнар сугышында һәлак булды... Ярар! — Кинәт ул, уянып киткәндәй, башын чай¬ кый, авыр уйларны чәчеп ташларга тырыша, ахрысы, җыр¬ га күчә: — Әйдә, булмаса, комсомол көннәрне искә төше¬ реп алыйк! Бүген дә «Наталка-Полтавка» ариясеннән үзенең иң яраткан комсомол җыры «Саубуллашу»га күчте. Аны баш¬ калар да күтәреп алды. Бу вагонда барыбыз да диярлек яшьләр, комсомолецлар: Уходили, расставились, Покидая тихий край. «Ты мне что-нибудь, родная, На прощанье пожелай». 130
Җыр үсте, күтәрелде, канатланды. Бу җыр тәэсирендә үзебезнең арестант икәнебезне дә, бикләнгән тимерчыбык¬ лар белән уратылган вагонда билгесез җиргә баруыбызмы да оныттык. Яңадан үзебезнең дәртле комсомол чагыбыз¬ га кайттык — бертавыштан җырны гөрләттек: И родная отвечала: «Я желаю всей душой,— Если смерти, то — мгновенной, Если раны — небольшой». Без күп булсак та, барыбызның тавышын күмеп, Ва- сильнең көчле баритоны яңгырый — ул канатланып күтә¬ релә, үсә һәм йөрәкләрне дерелдәтеп, еракка-еракка сузы¬ ла, сүнеп барган шәфәкъка, Байкалның алсу дулкыннары¬ на үрелә. Бу җыр яңгыраган минутлар — Василь өчен дә, башкалар өчен дә — иң изге минутлар. Барлык кайгы, хәсрәтләр онытыла. Бары тик җыр, бары тик аның тыл¬ сымлы канатлары. Алар безне еракта калган яшьлеккә — комсомол учакларына алып очалар. — Так-ток! — Так-ток! Ике яклап ике каен чукмар белән вагон стеналарына суга башладылар. Без җырга мавыгып, поездның станция¬ гә килеп туктаганын да сизмәгәнбез. Беренче чукмар су¬ гуына, җыр очланмыйча өзелде. Шундук ишек ачылып китте — вагонга Чыпчык сикереп менде. Ул — бу эшелон¬ ны озата баручы конвой башлыгы — тәбәнәк, ябык. Әмма шундый җитез — чыпчык кебек очып-кунып кына йөри. Хәзер ул очып түгел, атылып менде. Нечкә иреннәре каты кысылган, күгәргән. Чырае сытылган, күзләре ялт-йолт итә. — Уңга! Без уң як сәкегә өерелдек. — Сулга! Без, ашыгып, бер-беребезне таптый-изә сул сәкегә ты¬ гызландык. — Тиз-тиз! Чыпчык кулындагы резина таяк белән кырыйда калган¬ нарны яра башлады. — Өскә! Өскә! Өстә инде урын юк. Менгән берсе авып төшә. Ә резина камчы һаман чож-чож килә. — Күзлегем...— Ардалион елап, кычкырып идәнгә таш¬ ланды. — Мә сиңа күзлек! — Чыпчык сикереп күзлек өстенә 131
басты, пыяла чәлпәрәмә килде.— Контр! — Камчы Арда- лионның аркасына төште. Ул сыгылып идәнгә ауды. — Уңга! — Сулга! — Тиз-тиз, контр-еланнар! Чыпчык безне шулай бер уңга, бер сулга куып, бнк озак азаплады. Үзе кызарды, карлыкты, тиргә батты. Ахырда күгәреп, сөйли алмас хәлгә килде. Ә без инде бөтенләй хәлдән тайдык, кузгалырлык чама калмады, тагын арлы- бирле кумаса гына ярар иде. — Шәп җырлыйсыз, Байкал шыплап торды. Ха-ха! Без аптырап калдык, әллә мактый, әллә сүгенә. Нигә бу иблисчә көлү! — Җырны башлаучы кем? Тавышы бик әйбәт икән. Вагон шып тынды. Бу инде хәтәр сорау иде. Мондый мактауга җавап бирмәү хәерлерәк булыр. — Гражданин начальник,— безнең арада Иркутск төр¬ мәсеннән генә кушылган бер бурят егете бар иде, ул ел¬ маеп алга басты: — О, безнең староста булдыра, опера ар¬ тистыннан һич тә ким түгел. — Мин үзем дә шулай уйлыйм,— диде Чыпчык, чак кына авызын кыйшайтып һәм шундук елан булып ысылда¬ ды.— Яле, опера артисты, монда кил әле. — Мине әйтәсезме, гражданин начальник? — Сине, сине! Ишеккә якынрак кил әле. һау-һаулап эт өргән тавыш ишетелде. Ул арада эт җи¬ тәкләгән ике солдат-конвоир безнең вагон каршысына ки¬ леп туктады. Ике тапкыр кыңгырау чыңлады. — Тиз бул, староста. Василь ишеккә якынлаша килеп, каршысына басарга да өлгермәде, Чыпчык сикереп, ике куллап аның яңагына сукты: — Россияне агитировать итү җитмәгән, инде тайгага тотындыңмы? Василь чайкалды, әмма егылмады. Моны күргән Чып¬ чык аны башыннан этеп җибәрде. Кемдер кул сузды, то¬ тып калырга омтылды — булмады. Василь бар салмаклы¬ гы белән ишектән перронга барып төште. Этләр абалап аның өстенә ташланды. Ул арада Чыпчык та сикереп төште. Вагонның ишеген тартыл яп¬ тылар. — Ту-туу! Паровоз сузып кычкыртты. Поезд кузгалды. Кояш кы¬ зарып баеган иде инде. 132
Бер йотым су 1 — Даң-доң! Даң-доң! Baxta каршындагы баганага элеп куелган рельс кисә¬ генә сугалар. — Даң-доң! Даң-доң! Уянырга. Сикереп тордым — ник кенә күзләремне ачыйм. Аңгы- миңге киләм, башым сыгылып-сыгылып китә. Керфекләрне кузгатып булмый, әйтерсең, җилем белән ябыштырганнар. — Әйдә инде, ни мыштырдыйсың? — Мәхмүт кулымны тотып өстерәп китте.— Әнә безнең рота тезелеп тә ята. Бер-ике генә атладым, ниндидер ташка абынып егыл¬ дым, күзләремнән утлар чәчрәде. Ниһаять, йокым ачылды. Сикереп торып йөгердем — сафка килеп бастым. Эңгер-меңгер. Таң алды караңгысы. Шуның өчен арлы- бирле йөгергән кешеләр шәүлә булып кына уза. Салкынча. Тора-торгач, телгә килдем. — Мәхмүт, нигә бу хәтле иртә торгыздылар? Монда күпме ятарга була? Юлга. — Кая? — Кая булсын, алтын казырга. — Димәк, Колымага. Шәп. Мәхмүт тамагын кырып куйды — тынычсызлана. Мин төшенмәдем — нигә бу җәһәннәм оясыннан ычкынуга куан¬ мый? Владивосток шәһәренең Икенче елга районындагы озату лагерена килүебезгә инде өч ай тула бит. — Лагерьда ашау да яхшырак булыр. — Булыр! — Мәхмүт тагын тамагын кырды.— Әһе-әһе— Баргач күрерсең. ...Капка алдында зур мәйдан. Менә шунда рота-рота тезелгән мәхбүсләрнең кайсыберсе җилкәсенә биштәр ас¬ кан, кайсы чемодан, әрҗә күтәргән — юлга әзерләр. Бөтен мәйдан лык тулган. Бер буш урын калмаган. Әйтерсең, по¬ ходка әзерләнгән гаскәр. Тик киемнәр генә чуар — кайсы пальтодан, кайсы костюмнан, кайсы күлмәкчән. Ара-тирә хәрби кием кигәннәр дә күренә. Тик якаларындагы петли¬ цалар гына сүтеп алынган — урыннары яшәреп, гимнастер¬ каларның элекке төсләрен әйтеп торалар. Хәзер инде алар уңган, билгесез төскә кергән. Башка төрмә-лагерьларда колонна дип атыйлар иде. 133
Монда, Владивосток озату пунктында, нигәдер хәрби бү¬ ленеш — рота, отряд. Паек өләшер өчен җайлангандыр, бәлки. Ротада ике йөз, отрядта — мең тоткын. Ә монда хәзер ничә отряд! Хода үзе белсен, һәркөн алмашыну ба¬ ра — берничә отряд төньякка китсә, эчке Россиядән яңа¬ лары өстәлеп тора. Ә бүген ниндидер бихисап зур кәрван җыйнала. Ла¬ герьның яртысыннан артыгы кузгалгандыр, мөгаен. Шак-шок! Нәрсә шакылдый дип борылсам, Мәхмүт чакма белән ут «эзли» икән — шак-шок! — Булды... кулга ут кабынды, көйрәт. Мин дә бушлат кесәсенә үк яшерелгән «кәҗә сыйра¬ гын» ипләп алып, төзәтеп көйрәттем, суырдым. Нигәдер чәчәдем — йөткерә башладым. — Мә. Мәхмүт әйтеп бетергәнне дә көтмәде—«кәҗә сыйра¬ гын» ашыгып авызына капты. Башкалар түземсезлек белән аңа үрелделәр — тәмәке төтенен исни башладылар. Өстәлләр дә җитәрлек иде, өстәл артындагы түрәләр дә аз түгел иде, әмма меңләгән тоткынны чишендереп, аның сәләмәләрен капшап, формулярын дөресләп, тикшереп, ла¬ герьдан конвойга тапшырганчы, кояш түбәгә күтәрелде. Инде август ахыры иде. Кояш сүрәнләнер вакыт. Әмма монда, Ерак Көнчыгышта, кояш якын икән. Нәкъ бездәге җәй кояшы төсле кыздыра, пешерә. Башта без моңа сөен¬ гән идек, чөнки төн салкынча булып, яхшы ук калтыратты. Беренче нурларда рәхәтләнеп җылындык. Ә соңрак... Өстәвенә тагын бер җәфа. Лагерь администрациясе безне — юлга чыгучы мәхбүс¬ ләрне тукланудан төшергән. Ә яңа түрә — конвой башлы¬ гы, бер урынга алып барып япканчы, тоткыннарның ашау- эчүе белән кызыксынмый. Ә соң без кая барабыз? Безне кая дыңгычлап тутырырлар? Әйтмиләр. Шулай да тоткын төпченә, иснәнә һәм ахырында ни дә булса сизә. Менә безнең арада да хәбәр таралды. — Имеш, портта «Джурма» исемле бик зур океан ко¬ рабы тора, ди. Безне шул корабка төяп алып китәчәкләр. Кая? Берәүләр Сахалинга, ди. Икенчеләр әйтүенчә — Кам¬ чаткага. Димәк, ни булса да диңгезгә, океанга. Ичмасам, бер рәхәтләнеп дөнья гизәбез икән. Минем бит әле океан корабларында йөзгәнем юк. Нинди икән ул Бөек Тын океан? Ә шулай да ашыйсы килә, эч борып-борып ала, кычкы¬ рып куя. 134
2 Лагерь үзенең вышкалары, чәнечкеле тимер чыбыкка уралган биек коймалары белән артта калды. Колонна — ун мең тоткын эреле-ваклы сопкалар арасындагы тар юл¬ дан портка таба агыла — очы-кырые юк. Тирә-якта җәяүле, атлы конвой, этләр. Алда һәм ко¬ лоннаның артында, ачык йөк машиналарында пулеметлар. — Таралмагыз! — Сөйләшмәгез! — Тизрәк, тизрәк атла, йолкыш! Ак сакаллы, күзлекле, бик зыялы чырайлы бер карт чёмодан күтәргән, үзе аксый. Ул башта бездән алда иде. Инде кала-кала артка чыкты. Элеккегә караганда да ныг¬ рак аксый башлады. — Тизрәк бул, кемгә әйтәм, картлач! Конвоир арттан килеп, мылтыгының приклады белән төртеп кычкырды: — Атла, контр! Карт абынып барып егылды. Кулыннан чемоданы ыч¬ кынып тәгәрәде, ачылды — китаплар чәчелде... — Тиз-тиз! Без үрдән түбән төшеп киттек. Кояш кыздыра. Шабыр тиргә баттык. Ярый еле бездә чемодан, авыр капчыклар юк. Юкса... — Ибраһим, кара әле. — Нәрсәне? — Әнә юл читенә кара,— ди Ардалион,— әрәм калгая дөнья. Чыннан да,, юл кырые чуп-чуар: чемоданнар, капчыя- лар, әрҗәләр, кием-салым, одеял, кружка чәйнекләр. Таш¬ лыйлар... Кояш кыздырганнан-кыздыра бара. Бөркү. Тузан. Эчә¬ се килә. Тел авызга сыймый. Иреннәр чатнаган. Ичмасам төкерек тә җыелмый. Эчәсе килә. Инде юл читендә, чемоданнар арасында егылып калган тоткыннар да очрый башлады. Аларны этләр сөйри... Әле менеп, әле төшеп сопкалар арасыннан бара торгач, кинәт бер урамга килеп чыктык. Агачтан салынган бер катлы өйләр. Белмим, әллә ин¬ де бу Владивостокның бер бистәсе, әллә шәһәргә якын бер поселок. Хәзер бөтен халык, карты-яше урамда, капка тө¬ бенә, ачык өйалдына чыгып басканнар. Бала-чагалар кой¬ ма өстендә, кайбер «батырраклары» өй түбәсенә, морҗа 135
янына урнашканнар. Безне күзәтәләр. Тып-тын, бер тавыш юк. Яшьләр кызыксынып, картраклар борчылып — жәлләп карый. Урамга килеп керүгә, конвой атлары безне ике яклап кысрыклый башлады. Җәяүле конвойлар, атарга әзерлә¬ неп, мылтыкларын кулга алды. Кояш инде ерак сопкалар артына тәгәри башласа да, кызу кимеми. Урамга кергәч, тузан тагын да артты. Биг¬ рәк тә атлы конвой бертуктаусыз әле алга, әле артка ча¬ ба. Тынчу. Сулыш алып булмый. Инде тәндә тирләрлек тир дә калмады, ахрысы. Аркада ап-ак тоз. Авызда, ирен¬ нәрдә тоз. Аяклар көчкә-көчкә генә атлый. — Тиз-тиз! һау-һау абалап этләр өскә ташлана. Капка төпләрендә җыелган халык, колонна якынлашу¬ га хәрәкәткә килде—кайсы күмәч, кайсы колбаса, кайсы алма ташлый. Сафлар бозылды. Кемдер алга чыкты. Кем¬ дер иелеп аста калды. — Бух-бух! Бер-ике тапкыр мылтыктан аттылар, мөгаен, халыкны куркытыр өчен, һавага. Атлы конвой шашынып чаба башлады. Кемнедер ка- гып-егып, кемнедер таптап уздылар. Тагын: бах-бух! Ә мин төштәге кебек кенә киләм — күрәм дә, күрмим дә, ишетәм дә, ишетмим дә. Күз алдымдагы су я елга бу¬ лып ташый, я күл булып чайкала. Мин шуларга омтылам... Якынлашуга, алар юк була. Су! Бер генә йотым су! Ирен¬ нәрне генә чылатсаң да, хәл керер иде... Күпме килдек? Тагын күпме барасы бар? Кайда ул шомлы «Джурма»? Беркем белми. — Тиз-тиз! Сузылмагыз. — һау-һау! Мин саф кырыенда барам. Конвой нигәдер арттарак калды. Алда, мин барган якта, почмакта — ике катлы йорт. Өйалды сарыга буялган. Аның баскычында кызыл кыекча бөркәнгән бер хатын басып тора — узучыларны бик җентекләп карый. Кемнедер эзләгән сыман. Менә анын карашы миңа төште. Күзләребез очрашты. Мин соң¬ гы көчемне җыеп башымны күтәрдем, авызымны ачтым һәм. кулым белән ишарәләп, ишетелер-ишетелмәс эндәш¬ тем: — Су, су... Хатын башын иде дә өйалдының ачык ишегеннән йөге¬ реп эчкә кереп китте. Без инде бу өйне узып барабыз Бу 136
хатын чыкмас, чыкса да өлгермәс, дип пошынган идем, нәкъ өйалды турысыннан атлаганда, теге хатын йөгерен чыгып, миңа бер чүмеч мәлдер тулы су сузды... Салкын су! Мәлдер су! Бөтен тәнем рәхәтләнеп китте — егәрләнеп кулымны суздым. Бер чүмеч су минем кулым¬ да. Туйганчы, туйганчы... Чүмечне авызыма китерергә дә өлгермәдем, аркама Приклад белән китереп тондырдылар. Теге хатын акырып елап ишектән кереп югалды. Чүмеч кулымнан очып КИТ- те. Миң баскыч төбендәге ташка барып мәтәлдем... Тын океанда 1 Ниһаять, Владивосток портыннан кузгалуның икенче тәүлегендә, Лаперуза бугазын үтеп, безнең «Джурма» ко¬ рабы Тын океан киңлегенә чыкты. Япон утраулары күгел¬ җем томанга төренеп артта калдылар. Курс — Мага¬ дан. Гаҗәп, икән ул океан — очы да юк, кырые да юк. Әллә кая офыкка барып тоташа да юк була. Аерып та булмый: әллә күк ишелеп океан өстенә төшкән, әллә инде океан үзе җиде кат күккә күтәрелгән. Җәйрәп яткан күм-күк мохит — шылт та итми, тып-тын. Кичкә авышып барган кызгылт кояш, үзе шушы мохит кочагына ташланып, аның яшькелт күкрәгендә чайкала. Салкынча, тоз төсле һава. Трюмның сасы, тынчу һавасыннан соң, без йотлыгып су¬ лыйбыз. — Әй, сасыклар, нәрсә шаккаттыгыз? — Борт буенча арлы-бирле йөргән сакчы солдат, әллә тик торудан ире¬ геп, әллә инде түрәләр алдында яхшатланып, кычкыра һәм кулындагы мылтыгының затворын ачып-ябып безне куркыта башлады.— Тизрәк! Парашагызны аударыгыз да марш трюмга! Николай белән мин юри, Тын океанны күрик дип, чи¬ раттан тыш параша чыгарырга алынган идек. Ике кола¬ гыннан каен таяк уздырылган, кара май белән майланган зур мичкә параша белән лыкма тулы, трюмның биек бас¬ кычыннан көч-хәл күтәреп мендек. Авыр, сасы. Уңайсыз. Баскыч тар һәм текә. Трюмның авызына җитеп, инде чы¬ гарабыз дигәндә генә, мичкә тайчанып китеп өстемә төшә язды, ярый әле аякны терәп калдым — уң аяк кысылды, параша чайкалып өстемә түгелде. 137
Хәзер, шул хәтәрдән соң, аз гына ял итә — тирә-якны тамаша кыла идек. Конвоир ялны бүлде. — Тиз! Тиз! Кая тиз — акрынлап та көчкә илтәбез. Борт әйләнәсе чәнечкеле тимерчыбык белән уратылып алынган. Койрык якта бер мәйданчык эшләнгән. Шунда күтәрелеп, тимер¬ чыбык аша парашаны аударырга кирәк. Бая парашаның сасы сыекчасы өстемә генә түгел, хәт¬ та битемә чәчрәгән булган — юынып алырга иде. Мохит хәтле Мохит өстендә барабыз — бит юарлык су юк. Җил исте — тоз исе сасы параша исен алып китте... Без парашаны площадкага күтәреп аудардык... 2 Менә без Тын океан уртасында. Кызык та, куркыныч та... Бортның теге ягында — балыклар, китлар, акулалар һәм башка диңгез җанварлары мыж килгән тозлы су, төп¬ сез су, чиксез су... Ә бортның бу ягында тоткыннар мыж килә. «Джурма»ның бихисап зур «карынында» — ун секция, һәр секциядә — бер отряд. Безнең секция — җиденче. Ул миңа Казандагы чиркәү-төрмәне хәтерләтә. Монда да нәкъ теге чиркәүдәге сыман биш катлы сәндерәләр. Монда да алар ике бүлектән: бер бүлектәге сәндерәләр борт буена тезелгән, икенче бүлек — уртада, юан терәүләргә калын- калын такталар түшәп эшләнгән. Бу уртадагы сәндерәләр дүрт яктан ачык — һава йөреп тора. Лампочкалар да алар каршысында — якты. Аларны «люкс» дип атадык. Ә без¬ неке — «тоз рәте». Чөнки безнең башлар бортка терәлгән. Анда һәрвакыт дымлы, тоз исе һәм якорь чинавы нервыга тия. Баш чатный, йөрәк дерт-дерт итеп китә. Без — «Ка¬ зан бишлеге» — урыннан уңмадык. Ә «люкс»та көн дә уен, көн дә туй. Менә хәзер дә «люкочылар пыр тузалар. Әнә бер Кы¬ зыл сакал аякларын бөкләп утырган да бер төркем ачык- авызларга мәзәкләр, әкиятләр сөйли. Хәзерге темасы — каз. Мөгаен, карны ачкан — корсагын тынычландырырга тырыша. — Их, егетләр, каз ботының тәмлелекләре... — Үзеңнең ашаганың бары соң? — Юк, минем бабай күргән, бай ашап бетергән. — Ха-ха! Менә сиңа калҗа! — Их, мин хәзер берүзем бер казны йотар идем... — Тукта! Ашыкма, үтен сытарсың да косарсың... 138
— Ха-ха-ха... — Инде балык ашы турында сөйлә, аны сездә ничек хәзерлиләр? — Өчле итеп. Андый ашны бер кашык капсаң, телеңне йотарсың. Ә ул, егетләр, менә ничек хәзерләнә... Өстә, нәкъ лампочка астында карта сугалар. Алда бу¬ лачак атналык пайкалар, баландалар «оча». Түбәндә бер төркем украин җыр суза: Распрягайте, хлопцы, кони... 3 Каядыр түбәнгә очтым, кинәт күтәрелдем — авып кит¬ тем. Бу нинди яман төш? Йокы аралаш уйлап-рәнҗеп тә өлгермәдем, башым белән бортка килеп сугылдым — кү¬ земнән утлар чәчелде. Уяндым. Әмма һични төшенмим — бу ни хәл? Нигә мәтәлчек атам? Әйтерсең лә мине зур бер брезентка сал¬ ганнар да арлы-бирле бәргәлиләр. Ашказаным бугазыма кнлә — укшыйм. Тагын тәгәрәттеләр. Тагын башым белән бортка килеп терәлдем — башым чатнап, ярылып киткәндәй булды — аңымны югалттым. Тагын каядыр этеп җибәрделәр. Көч- хәл белән күзләремне ачтым. Бернәрсә күрмим, әллә үзе дөм-караңгы, әллә күзләрем күрми... Буылып-буылып укшый башладым, косасы килә. Инде косам дигәндә генә әллә кая тәгәрәп китәм дә хәлсезләнәм. Нәрсәләрдер чиный, шыгырдый, үкерә, шыңшый. Акыру. Бакыру. Кычкыру. Сүгенү. Җан тетрәткеч тавышлар. Үк¬ сү. Елау. Тагын чайкалып тәгәрәп китәм. Чинап якорь чылбыры тартыла, күтәрелә, аннан кинәт нервларны өзеп, чинап төшеп китә. Бөтен дөнья әйләнә—асты өскә килә. Әнә, трюм түшә¬ менә эленгән, кызарып кына янган лампочка авып, түбән төшеп китә, аннан тагын күтәрелеп, утлы камчы булып чайкала. Тагын укшыйм. Тәгәрим. Каршыдагы «люкс» шыгыр¬ дап безнең өскә килә — балкаларга терәлә. Аннан кинәт чайкалып икенче якка авыша. Сәндерәдәге тоткыннар терәүләргә ябышалар, бер-берсенә тотыналар, аннан тара- лып-тәгәрәп китәләр. Терәүләр шыгырдый. Такталар бер алга үреләләр, бер шуышып артка чигенәләр. «Люкс» таган шикелле чайкала. Кораб, чайкалып, тагын кырын ятты. Параша мичкә¬ ләре тәгәрәде. Кемнәрдер сәкеләрдән егылып төште. 139
Кораб турайды, аннан тагын бер гәүдәсе белән нинди¬ дер упкынга төшеп китте. Нәрсәдер чатнады, шартлады һәм күк күкрәгәндәй гөр¬ селдәп ауды. Коточкыч тавышлар колакны ярды. 4 Ниһаять, күзләремне ачтым. Бөтен тән ут яна. Баш чатный. Авызда тәмсез тәм. Кузгалырга тырышам, бул¬ мый. Әйтерсең лә әгъзалар таралган—җыеп ала алмыйм. Кайда соң мин? Капшанам. Астымда — су, пычрак су. Могаен, параша түгелгән... Ыңгырашкан, ләгънәтле сүген¬ гән тавышлар. Шулай да, мин кайда ятам соң? Капшанам. Тимер Идән. Тимер стена. Кораб чайкалмый. Нигә чайкалмый ул? Кинәт югарыдан якты төште. Мөгаен, люкны ачтылар. Баскычтан кемнәрдер төшә, сөйләшәләр. — Барысын да, барысын да палубага. — Кая? — Балкаларны, такталарны котельняга. — Ә үлеләрне? — Борын ягына, берәмләп ташлагыз! Әүвәл формуляр¬ лар белән тикшерергә кирәк. — Яралыларны? — «Джурма» бит кызыл хач корабы түгел, ята бир* сеннәр. — Параша мичкәләре җимерелеп беткән. — Трюмны чистарткач, складтан икенче мичкәләр алыр¬ сыз... Я, әйдә, ауган терәүләрне күтәрә башлагыз. — А... а... башымны... кыстыгыз... — Әйдә, әйдә, тарт. — Кулым, кулым... Тагын акыру, бакыру, сүгенү, елау башланды. Палу¬ бадан төшүчеләр терәүләрне, такталарны суыра, каера, күтәрә башладылар. — А... аякны сындырдыгыз... — Кабахәтләр... — Тиз! Тиз! Яңа төшендем, мин сәке астында, идәндә — трюм тө¬ бендә ятам икән. Шторм тынган. Ә «люкс»? Яңа күрдем — «люкс» юк. Андагы тоткыннар да юк. «Люкс» урынында ар* кылы-торкылы өелгән-ишелгән терәүләр, такталар; изел* гәп, кысылган, асылынып калган мәетләр... Ыңгырашу, Акыру. Сүгенү, һәм команда; 140
— Әйдә, әйдә, такталарны палубага! Көч-хәл кузгалып, сәке кырыена хәтле шуышып кил¬ дем. Кемдер торырга булышты. — Ә, син тереме?.. Бир кулыңны,— кемдер сәке өстенә тартып алды. Кичкә таба без тагын Мәхмүд белән, бу юлы инде чи¬ рат буенча, палубага параша алып чыктык. Тик инде яңа мичкә — карамай белән майланырга да өлгермәгән, колак¬ лары да юк. Төбеннән сүс бау белән элмәкләнгән. Күтәрер¬ гә җайсыз. Әле бер, әле икенче якка авыша, түгелә. Хәл дә юк. Баскычка куя-куя көчкә алып чыктык. Тып-тын. Бөек океан җәйрәп ята, йокымсырый. Әйтер¬ сез лә өч көн, өч төн шашынып тузынган шторм, унар метр биеклеккә күтәрелгән, корабны йомычка итеп кагып йөрт¬ кән тау-тау дулкыннар булмаган да. Әмма... үз-үзебезне капшап-чеметеп карыйбыз — бу безме, чыннан да исәнме? — Әй, сасыклар, тиз әйләнегез! Парашаны көч-хәл күтәреп борт кырыена таба алып киттек. Кояш, кып-кызыл кояш, Тын океан эченә төшеп бара. Ә безнең «Джурма», үз артынан ак күбекле койрык кал¬ дырып, төньякка ашыга, курс — Магадан. Линкольн приискасында 1 1940 елның көзендә, улакларда су туңып, алтын юу тукталгач, безнең колоннаны Линкольн приискасына кү¬ черделәр. Колымада Совет заманында Америка президен¬ ты исемендәге приискамы? Гаҗәп шул. Үзем дә төшенә алмыйм. Ул вакытта, билгеле инде, безнең башта приис¬ ка исемен төпченү кайгысы юк иде. Колонна Томанлыдан төнлә ай яктысында кузгалса да, Линкольнга җиткәнче күз бәйләнә, караңгы төшә башла¬ ды. Ул арада кар да яварга тотынды. Без, бер-беребезгә кысылып, бушлатларның булыр-булмас якаларын күтәр¬ дек. Суык. Ниһаять, алда, сопка итәгендә, манаралар күренде. Күңелгә җылы булып китте — тиздән барак, бәлкем, кичке баланда да бирерләр... Алдан җибәрелгән бригада безгә инде ышанычлы урын — ике рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган, 141
озынлыгы биш йөз, киңлеге ике йөз метр чамасындагы ла¬ герь да эшләп куйган. Дурт почмакта һәм ике як урта¬ лыкта манаралары да бар. Анда инде зур ак толыпларга уранып, мылтыкларын безгә таба төбәгән сакчылар да басып тора. Лагерь эчендә бер-берсенә каршы салынган дүрт барак. Әмма, нигәдер, аларның кабыргаларына кар өеп куйганнар. Менә шул инде торагыбыз, без шунда кыш¬ ларга тиешбез. Ләкин анда җитү әле бик мөшкел хәл. Безнең колон¬ нада ничәмә йөз тоткын. Җитмәсә, барысы да илле сиге¬ зенче статья белән. Җәзалары да, ким дигәндә, ун ел яки артыграк каты режим. Өстәвенә, һәр мәхбүснең формуля¬ ры өстенә кызыл кара белән «Аеруча хәтәр!» дип язып ку¬ елган. Менә шуларның берсен генә югалтып кара — конвой әһеленең башы югалачак. Машиналар зона алдына килеп туктауга, алдагысыннан беренче булып конвой башлыгы сикереп төште. Ачулы әмер. Сүгенү. Чинап эт өрү, ыгы-зыгы. Машиналарда бе¬ рәр генә конвоир калдырып, башкаларын камарга җибәр¬ деләр. Ул арада манара һәм капка өсләрендәге прожек¬ торлар кабынды. Конвой башлыгының тавышы яңгырады; — Тыңлагыз! Машиналардан төшеп, унардан сафка тезелеп, тезләнергә боерам! Бер адым читкә атлаучылар, качарга омтылучы исәпләнеп, атылачак! Тиз-тиз төшегез! Кузгалдык. Көн буенча кысылып, кузгалмый утырудан, суыктан аяклар агач булып каткан. Капылт кузгалып, ал¬ га омтылуга, атлый алмыйча, бер-беребез өстенә аудык. Машиналарның бортларын ачтылар — карга мәтәлдек. — Ууф! Аягым... Минем кырыйда гына берәү җан тавышы белән кыч¬ кырып җибәрде. Борылдым. Скульптор карт Алексей Нико¬ лаевич икән. Кар өстендә мүкәли, тора алмый. Күтәрим дип бөгелгән идем, җиргә сеңеп китә яздым — аркага при¬ клад төште. — Урыныңа бар! Гадәттәге процедура башланды. — «А» хәрефләре, өстәл янына! Тоткыннар машиналарга фамилияләренең баш хәрефе буенча төркемләп утыртылган иде. Беренче машинадагы- лар, торып, өстәлгә якынлашты да тагын тезләнде. — Беоенче номео, өстәл янына кил! Тиз! Алдагы рәтнең сул як кырында тезләнгән беренче арес¬ тант күтәрелде — озын, ябык, әйтерсең лә колга. Аркасын¬ да нәни генә биштәр. Ул, абына-сөртенә өстәлгә җитеп, үзенең «паролен» кычкыра башлады: 142
— Александров Александр Андреевич. 1917 елда туган... Унбиш ел төрмә. Конвой башлыгы кулындагы формулярны лагерь вәки¬ ленә бирде. Капка төбендә тоткынны ике конвоир көтә. Тентү. — Бушат биштәреңне! Капчык чишелә. Кар өстенә үзе эшләгән агач кашык, консерв банкасы — котелок, иске-москы чүпрәкләр чәче¬ лә. Бер конвоир шулар өстенә ташлана — актара, һәрбер җөйне капшый. — Чишен тизрәк! — дип акыра икенче конвоир.— Мыш¬ тырдама! Җил. Ярма булып кар сибелә. Суык. Тоткын шыр ялан¬ гач көе кар өстендә сикеренә... Сигез йөз арестант менә шулай сират күперен кичә. Ниһаять, төн уртасы узгач кына алыш-биреш мәшәка¬ те очланды. Аннан вахтерлар безне икешәр йөздән бүлеп, баракларга камадылар. Инде, ичмасам, бераз җылыныр¬ быз дип атылып-бәрелеп керсәк — ис китте. Барак дигәнебез киндер чатыр булып чыкты. Тышкы як стеналарга кар өеп чыгуның хикмәтенә дә менә шунда гына төшендек. Җылы булсын өчен икән... Әмма бу чатыр¬ да җылы дигәннең торуы чамалы иде. Идән — җир. Сте¬ налар, түшәм-түбә — киндер. Ике як стена буенда ике¬ шәр катлы сәкеләр (такта урынына урталай ярылган каен бүрәнәләр түшәлгән). Сәкеләр арасында, урталыкта — ишек каршында һәм түрдә — таш өстенә куелган ике ти¬ мер мичкә. Алар мич хезмәтен башкарачак икән: өстә — морҗасы, алда — утын тыга торган тишеге бар. Вахтер һәрбер мичкә берәр кочак утын бирде. Ягып җибәрдек. Озакламый мичләр пешерелгән кысла кебек кызарды. Менә кайда ул дөньяның рәхәте — җылынып туя алмыйбыз. Әле ал, әле арт белән әйләнәбез. Бияләйләрдән, бүрекләрдән көек исе чыга башлады. Яныннан һич китә¬ се килми... Ләкин бу рәхәт озакка сузылмады — өстән тамчы тама башлады. Мичләр чыж-пыж итә. Каралып-каралып китә. Бу күтәрелә. Әйтерсең лә беренче тапкыр ягылган кышкы кара мунча. Мич кызган саен палатка түбәсе өстендәге кар күбрәк эри Тамчы шыбырдый гына. Өске сәкеләрдән түбәндәгеләргә күчтек, ләкин анда да ышыкланыр урын юк. Тышта буран, ә палатка эчендә яңгыр — тып-тып тама. М3
2 Бөтен тирә-як ап-ак томан эчендә. Кояш та, таулар да, кәрлә агачлыклар да — берсе дә күренми. Әйтерсең лә Колыма ак кәфенгә уралган. Шылт иткән тавыш юк. Су¬ лыш алып булмый — тын кысыла. Суык — ут кебек көйде¬ рә. Бармаклар бияләй белән бергә катканнар, лом тотарга бөгеп булмый. Баскан җирдә тыпырдыйбыз, юкса аяклар ЧТЗга (Чиләбе заводы тракторының көпчәгеннән укмаш¬ тырылган резин ботинкаларга) ябышып, катып калачак. Борынга төтен исе килә. Ара-тирә томан арасыннан кызыл ялкыннар күренеп кала. Анда — учак. Учак янын¬ да — конвой. Борын кытыклана. Нинди тәмле ис, көйгән ботка исе! Бер генә кашык шул боткадан авыз итеп, учак янында утырсаң... Кинәт томан ярылып китте, нәрсәдер дөп итте. — Александр! Саша! Нәрсә булды?! — Янымда гына шурф казып торган озын егет Александров, ломын кочакла¬ ган килеш, үзе чокый башлаган шурф өстендә ята. Иел¬ дем. Йөзе күм-күк. Күзләре калайланган. Тарткалыйм: — Саша, Саша! — Эндәшми. Нишләргә? Учак янган якка ка¬ рап кычкырам.— Гражданин начальник, кеше үлә! — Хөрәсәннәр! Контрлар, ата-бабагызны...— Конвой башлыгы сүгенә-сүгенә килде.— Монда да корткычлык эш¬ лиләр, кабахәтләр. Менә бит, эшләмәс өчен кырык хәйлә табалар. Ә син аның артыннан сөйрәл,— ул Александрны пимасы белән тибеп этәреп карады.— Каткан, үләксә. Ме¬ нә, халык дошманы, үлгәндә дә халыкка зыян итмичә үл¬ ми бит ул, сволочь! — Түрә, ачуланып, арлы-бирле йөри башлады. Мин, юл биреп, арткарак чигендем.— Хәзер ме¬ нә теләсәң нишлә. Калдырсаң, кичкә хәтле таш булып катачак, җавап бир. Зонага озатсаң, сакчыларның икесен алырга туры килә. Ә монда — күзгә төртсәң күренмәслек томан: контрларның көткәне дә шул гына. Ә син нәрсә, бәбәкләреңне миңа терәп каттың?! — Ул, Александрны ташлап, миңа ябышты.— Сиңа әйтәм түгелме? Шурфны кем казый? Пушкинмы? Яле! Ул сугарга дип кизәнгән иде, таеп китте, мин, тиз генә ломны алып, шурфны чокый башладым. — Гражданин начальник! — Эш кораллары ташый тор¬ ган чананы өстерәп, бригадирыбыз Имәнкулов килеп чык¬ ты.— Менә чана китердем. — Ярар. Салыгыз! Зонага! Александрны чанага сузып салдык. Бригадир ике тотч кынны чакырып алды. Алар чанага җигелделәр. 144
— Кузгалыгыз. Бер конвоир алдан, икенчесе — арттан. Егерме өч яшь¬ лек студент Александр Андреевич Александров китте. То¬ манга күмелде. Мәңгелеккә... Конвой башлыгына чыннан да мәшәкать өстәлде. Ул бригаданы бер түгәрәккә җыйды. Шурфларны участок буе¬ на түгел, боҗра-боҗра торып казырга боерды. Камау сы¬ зыгы тагын да якынлашты. Учак җылысыннан аерылган¬ га, этләр чинап, улап өрергә тотынды. Кызык холыклы кеше бу конвой башлыгы. Әле генә ул мине теләгәнчә сү¬ геп, сугып егарга омтылган иде, хәзер инде учакларны кү¬ черергә кушты. Бу эш ярый калды. Кисәүләрне күчергәндә, арлы-бирле йөренеп, учак кабызып, шактый җылынып ал¬ дык. Җитмәсә, учак тирәсендә бер-ике икмәк сыныгы да табылды. Билгеле инде, аны йөгергән арада кисәүдә җы- лытып-эретеп ашап бетердем. Хәл керде. . Учаклар тагын ялкынланып яна башлады. Этләр ху¬ җалары белән бергәләп ут янына кызынырга утырды. Мин тагын шурф казырга тотындым. Норманы тутырырга ки¬ рәк бит. Бер караганда — нормасы әллә ни дә түгел — диаметры утыз сантиметр, тирәнлеге бер метрлы шурф казу. Башта мин үзем дә пүчтәк эш дип тотынган идем — юк икән. Менә бүген иртәдән бирле азапланам, ә шурфның ти¬ рәнлеге кырык сантиметрга да җитми. Җир корыч булып каткан. Суккан саен лом зыңлап сикереп китә. Бар көч белән тагын бәрәсең — тагын сикерә. Шулай азаплана торгач кына бер кыйпылчык кителә. Тагын, тагын сугам. — Я хода, ни өчен мине болай газаплыйлар?! Ни өчен?! 3 Белмим, әллә инде түрәләрнең рәхиме килде, әллә инде кеше җитешмәү — мине «ипподром»га күчерделәр. Монда да кинәнерлек әллә ни юк, шулай да, шурф казыгандагы кебек, смена буена бер җирдә кадалып тормыйсың. Ә Колыма шартларында бу инде ярыйсы ук җиңел¬ лек. Грунт никадәр генә каты булмасын, тоткын шурфны тиешле тирәнлеккә җиткерергә мәҗбүр. Карцер, паектан мәхрүм итү, ору-сугу, һәрхәлдә, тәэсирсез калмый — мәх¬ бүс я үлә, егыла, я шурфны бер метр тирәнлеккә төшерә. Шуннан соң бу бригаданы башка участокка, тагын шурф- цокыр казырга күчерәләр. Тегендә шартлатучылар килә. 10 е-408 145
Җир калтыранып китә. Күк күкрәгән сыман гөрселдәү ишетелә. Аннан җир чайкалып, челпәрәмә килеп, күккә атыла. Менә шушы тар-мар ителгән грунтның бер кыйпылчы- гын да калдырмыйча җыеп читкә илтеп өяргә кирәк. Шун¬ да гына бу участок алтын юу сезонына тулаем әзерләнгән булачак. Грунтны ташыр өчен махсус чаналар эшләнә. Аларның табаннары бүрәнә. Аркылы агачлар да шул табанлыктан кисеп куелган һәм болтлар белән беркетелгән. Чана өсте¬ нә ®ч-дүрт кубометр җир сыешлы әрҗә куела. Ул да ка¬ лын каен такталарыннан җыелган һәм кыршаулар белән тарттырылып ныгытылган. Менә шушы әрҗәле чана «ко- лымашка» дип атала. Грунт шартлатылган участоктан өемгә хәтле — боз юл. Аның озынлыгы ике-өч чакрымга җитә. Бу — үзәк юл. Аңа төрле яктагы участоклардан казылып, чокырланып беткән кушма юллар килә. Безнең участок исә — бу үзәк юлның урта бер җирендә. Шулай булгач, безгә колымаш- каны ике-өч чакрымга түгел, аның яртысына гына илтергә туры килә. Бу да ярыйсы ук отыш. һәр колымашкада биш тоткын. Өчәү, аркалыкларга җигелеп, алдан тарта, икәү арттан этеп бара. Менә шулай колымашкага җигелеп җир ташу «ипподром»да эшләү бу¬ ла инде. Бүген көн аяз, болытсыз, томансыз. Тәбәнәк, соргылт күктә — өч кояш. Өчесе дә кызгылт боҗралар эчендә. Бу кояшлар гадәттәге кояш кебек балкып, нур чәчми, бик сүрән кызарып кына торалар. Шунлыктан, көн әле иртә булуга да карамастан, әйләнә-тирә эңгер-меңгер, кояш то¬ тылгандагы кебек шомлы. Үзе болай чатнама суык түгел, кырык-кырык биш градуслар тирәсендә генә булыр. Колы¬ ма өчен бу күпмени! Безнең «бишлек»тә гел яшьләр, кулга алынганчы ком¬ сомолның җитәкче оешмаларында эшләгән егетләр. Шу¬ ның өчен безне кайберәүләр «комсомоллар звеносы» дип тә атый. Звено башлыгы — Әбҗәлимов Мәхмүт. Аның ярдәмче¬ се — Николай Васильевич Акимов. Ул Мәхмүткә караган¬ да шактый таза, имән төбе сыман юантык. Лагерьда аны Поддубный дип йөртәләр. Әйтерлеге дә бар. Берничә тап¬ кыр егетләр көрәшеп карады, ләкин Николайны егучы бул¬ мады. Бу бит әле ачлы-туклы йөргән хәлендә. Әгәр туй¬ ганчы ашатсаң! Звеноның өченче әгъзасы — Ардалион Михайлович Нижегородцев. Буе-сыны белән Николайга 146
капма-каршы. Озын. Ябык. Коры сөяк. Сөякләренең та¬ ралып китмичә укмашып йөрүенә ис китә. Дүртенчебез — Гений Измайлович Республиканец. Гәү¬ дәгә тәбәнәк, юантык булса да, йөзгә чибәр. Киң маңгай. Тпрән утырган зур, соргылт күзләр. Туры борын. Юка иреннәр. Түгәрәк матур ияк. Мөгаен, сезне аның исем-фамилиясе гаҗәпләндерәдер.. Чыннан да артык яңгыраулы бит. Юри үзләштерелгән та¬ гылма исемдер яки кушаматтыр, дип уйлый күрмәгез. Юк, тегесе дә түгел, бусы да. Аның ата-анасы бик иртә ачлыктан үлә. Өч яшьлек малай Казан урамында бер кешесез ялгыз кала. Кемдер аны балалар йортына алып барып бирә. Исеме ничек? Ата¬ сы кем? Фамилиясе ничек? Беркем белми. Малай — хәл эчендә. Менә шунда, Казан балалар йортында, коллектив¬ ның гомуми җыелышында, табылдык балага исем кушыла; Җыелыш күпчелек тавыш белән карар чыгара: «Малай¬ ның исеме — Гений, фамилиясе — Республиканец булсын. Татар баласы булуы күренеп торсын өчен, атасы исемен Измайлович дип куярга». Озакламый бу балалар йорты, ни сәбәптәндер, тара¬ тыла. Гений Республиканецны Беренче укчы татар полкы үзенә балалыкка ала. Ул шунда тәрбияләнә, үсә, мәктәпкә укырга йөри башлый. Ниһаять, полк улы Гений, югары белем алып, зур тормышка аяк баса. Башта ул Татар ака¬ демия театрының директоры булып билгеләнә. Анда бер¬ ничә ел эшләгәч, Гений Измайловичны Татарстан культу¬ ра идарәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр. 1936 нчы елда Казанда Владимир Ильич Ленинның мемориаль музеен оештыру мәсьәләсе күтәрелә. Бу аеруча җаваплы һәм әһәмиятле эшне — музей оештыруны кемгә тапшырырга соң? Шобага Республиканецка төшә. Чөнки ул инде башка оешмаларда да үзен оештыру эшләренә сә¬ ләтле, армый-талмый эшли белүе белән таныткан була. Гений Мәскәүгә Надежда Константиновна янына китә. Владимир Ильичның гомер юлдашы Республиканец кан¬ дидатурасына бик риза булуын белдерә һәм мөмкин бул¬ ган кадәр ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә. Республиканец зур дәрт, куаныч белән юлбашчыбызның Казанда торган ел¬ ларын, беренче революцион адымнарын җанландырып, яңа буын күз алдына бастыру эшенә бирелә. Музейда яңа- дан-яңа экспонатлар, документлар барлыкка килә. Ләкин бу әле аз, бик аз. Ульяновлар гаиләсе торган йортны нәкъ 1884 елгы хәлгә китерү, шул вакыттагыча җиһазлау сора¬ ла. Ә вакыт аз. Октябрьнең егерме еллыгына өлгертергә 10* 147
кирәк. Шул көнне музейның ишекләре ачылырга тиеш! Гений көне-төне йөгерә, эзли, ашыга. 1937 елның җәй уртасында Республиканец Мәскәүдән, Крупскаядан телеграмма ала. «Музей оештыру эшләре буенча тиз арада миңа килүегезне үтенәм. Н. Крупская». Гений шул көнне үк вокзалга йөгерә — билет алып вагонга кереп утыра. Поезд кузгалыр алдыннан гына купега НКВД вәкиле кереп, Республиканецны «бер генә минутка» комен¬ датурага кереп чыгарга чакыра... * Беренче колымашканы тырышып, түбәсеннән өеп төя¬ дек. «Ипподром»да норма — участок. Менә шушындагы тар-мар ителгән грунтны җыеп, тазартып, өемгә ташып бе¬ терергә кирәк. Алданрак эшне бетерсәң, учак ягып, ут, янында җылынырга рөхсәт ителә. Мондый рәхәткә кем өметләнми соң? Мин, звенога яңа килгән кеше булганга, гадәт буенча урта аркалыкка җигелдем. Уңда — Мәхмүт, сулда — Ни¬ колай. Арттан колымашканы Ардалион белән Гений этә. * 1957 елны, реабилитациядән соң, мин Казанда Республиканец- ның хатыны, атаклы җырчы Зифа Басыйрова белән очраштым. Гений Иэмайловичның соңгы көннәре турында Зифа ханым миңа менә нәр¬ сәләр сөйләде: «1942 елның көзендә мине Эчке эшләр халык комис¬ сариатына чакырдылар. Котым очты. Нишлисең, бардым. Җаным уч төбендә. Мине чакырган кеше, ишектән керүгә, исәнләшеп-нитеп тор¬ мады, бик коры гына: «Сез Гений Измайлович Республиканецны бе¬ ләсезме?»— диде. «Ничек белмәскә, ул минем ирем. Ул кайда, биш ел аның турында бернәрсә дә белмим»,— дидем. «Ярый, хәзер күре¬ шерсез»,— диде. Өнемме? Төшемме? Аптырап калдым. Мине, машина» га утыртып, Арча кырындагы психбольннцага алып килделәр. Бер па¬ латаның ишеген ачып, эчкә керергә куштылар. Янымдагы кешеләр бе¬ лән бергә кердем. Бер генә карават. Анда баштанаяк одеялга уранган бер кеше ята. Врач килеп одеялны ачты: — Гений, торыгыз, хатыныгыз килде. Караваттагы кеше тиз генә одеялын тартып алып тагын уранды, — Торыгыз! — Комачауламагыз, зинһар, мин Владимир Ильич белән сөйлә¬ шәм... Тавыш таныш, Гений тавышы... Йөгереп барып одеалны тартып алып кочакламакчы идем, ул мине этеп җибәрде. Егылдым. Мин ая¬ гүрә басканда, алдымда коточкыч бер кеше басып тора иде, Бөтец йөзен кара сакал баскан. Күзләре акаеп әле бер, әле икенче якка ташланалар. — Кем сез? Нигә рөхсәтсез кердегез! Әйттем бит, мин Ильич бе¬ лән сөйләшәм. Китегез! Китегез! Ул безне куып чыгарды. Мин аннан соң бу палатага берничә тап¬ кыр килдем. Ләкин ул: «Ильич белән сөйләшәм, вакытым юк»,— дип, палатага керттермәде. Берничә елдан соң мин аның үлүе турында хә¬ бәр ишеттем». 148
— Бер, ике, өч, киттек! — Яле, тагын бер! Ә колымашка урынында. Биш арестантның җан-фәр- ман тырышуына, этүенә ул «эһ» дә итми, кузгалмый. — Болай булмый, егетләр,— Мәхмүт аркалыктан чы¬ га,— табаннар бозга каткан. Ломнарны алып кырыйдан, астан күтәрегез әле. Әйдәгез, бергәләп, взяли! Менә бит бәла, колымашкапы боздан һич кубарып алып булмый. Өстерәп килгәндә табаннар кызган, туктагач боз¬ га ябышып катканнар. Хәзер лом белән дә каерабыз, би¬ шәүләп җилкәләрне куеп этәбез. Кузгалмый бит, ләгънәт төшкере! Ахырда, бик озак азаплана торгач кына чана кузгалды. Аркалыкларга җигелеп тартып киттек... Колы¬ машка чинап, сыкрап көчкә-көчкә генә бара. Иң читене — менә шушы тыкрыктан чыгу, ә төп юлга эләксәң, боздан җиңелрәк шуа. Чыктык. Ыгы-зыгы — шәһәр урамындагы сыман. Уң яктан грунт төялгән колымашкаларны өемгә этеп-тартып баралар. Сул яктан буш колымашкалар кире кайта. Кыч¬ кыру. Сүгенү. Мәхшәр. Үзәк боз юл барган саен сөзәкләнеп үргә күтәрелә. Очына барып җиткәндә син инде биек, ясалма тау өстендә буласың. Аста — яр. Менә шунда җиткәч, колымашканы кырые белән борып, йөкне аударасың. Тотып калмасаң, чана үзеңне дә өстерәп алып төшеп китәчәк. Ә инде тү- -бәндә — җәһәннәм чокыры! Юл туктаусыз үргә менә, шу¬ ның өчен монда гел арттан этеп, сакланып барырга кирәк. Югыйсә, колымашка ычкынса, туктатам дип уйлама. Ул, үз авырлыгы белән басып түбән очачак. Безнең аяктагы ЧТЗлар бозланып каткан, тимераяк ке¬ бек шуа, бер урында басып торып булмый. Без алга ом¬ тылабыз, аяклар артка китә. Бер урында таптанабыз шу¬ лай. Аптырагач, бүтәннәргә юл биреп, колымашканы чит¬ кә чыгарып туктаттык. ЧТЗларны лом белән суккалап, бозларын ватып җиңеләйтеп алдык. Тагын юлга төштек. Аяклар инде таймый, бар көч белән тартабыз. Бара. Тиз¬ рәк! Ашыгабыз. Участокны тазартып бетерергә кирәк бит. Учак янында җылынуы нинди рәхәт! Кинәт өем янында шау-шу күтәрелде. Кычкырулар! Оүгенү! Нәрсә булган? Күтәрелеп карарга өлгермәдек, алдыбыздан барган колымашка, бар грунты белән чигенеп килеп, безнең колымашкага бәрелде... 149
4 Кайбер кешеләрне бәхет дигәнең үзе эзләп таба. Менә архитектор Алексей Николаевичны алыйк. Линкольнга килгән көнне ул машинадан егылып аягын сындырган иде. Шуның аркасында кышның иң зәһәр суыгында өч ай рә¬ хәтләнеп авырулар чатырында ятты. Инде аннан гына чыккан иде, безнең палаткага кизү итеп куйдылар. Моңа кадәр Колымада ишетелмәгән, булмаган хәл бит, илле си¬ гезенче статьялы кизү булсын, имеш. Иң шәп вазифа ич бу лагерьда. Аны бары чын җинаятьчеләр генә башкара. Бүтәнчә булуы да мөмкин түгел. Кизү торучы тәүлегенә еч тапкыр конвойсыз гына гомуми зонага чыга. Мәсәлән, иртә белән ул чатырдагы тоткыннар саны буенча паек алып кайта. Ничек кенә әйтмә, икмәк тураган җирдә сынык-са- нык төшмичә, валчык коелмыйча калмый. Кизү менә шу¬ лерны җыеп ашый ала. Төш вакытында ул ашханәгә ба¬ ландага бара. Болариы безгә караганда яхшырак ашата¬ лар. Аларның өстәлендә балык башлары, эчеп бетерелмә¬ гән баланда да кала. Аларны да җыеп ашарга була бит. Кич белән тагын ашханәгә... Кизүнең эше дә — оҗмах рәхәте. Тышта илле-алтмыш градус суык, ә ул чатырда, мич янында без җилкәгә салып ташыган утынны яга. Төнлә инде аяк киемнәрен, чолгау¬ ларны киптерә. Көндезен — иске-москыны ямый, пима, ЧТЗны төпли яки, чүпрәк тапса, бияләй тегә. Бияләйне са¬ тып, өстәмә бер паек яки бер-ике төрем тәмәке алырга бу¬ ла. Тоткынга тагын нәрсә кирәк? Дөрес, бу урында Алексей Николаевич түгел, башка берәү булса, аны почмакка кысып яки аерым бүлеккә ча¬ гып күздән җуярлар иде. Ә Алексей Николаевичка һичбер арестант үчекми. Аны барысы да ярата. Ул үзе болай буе-сыны белән әллә нн күзгә ташланыр¬ лык кеше түгел. Тәбәнәк. Ябык. Җитмәсә, аз гына бөкресе дә бар. Бите озынча. Аны тагын да озынайта төшеп ап-ак кәҗә сакал сузылып төшкән. Яше — җитмешләр тирәсендә булыр. Әмма шуңа карамастан, бик хәрәкәтчән, тынгысыз карт. Ул һич тик тормый, һәрвакыт үзенә бер эш таба. Ча¬ тырда берәр тоткын авырый икән, аның янында, һичшик¬ сез, Алексей Николаевич. Компресс куя, яфраклар кайна¬ тып чәй эчерә. Берәү өметсезлеккә бирелеп баш күтәрми ята бдшласа, безнең карт аңа да җитешә — көлә-көлә эчең катарлык мәзәкләр сөйли яки утыз ел төрмәдә-коеда утырган атаклы испан язучысы Сервантес һәм бүтәннәр. 150
турында гәп башлый. Мәхбүс үзе дә сизмичә күтәрелә, тернәкләнеп китә. Күптән түгел ул бетен баракны шаккатырды. Хәйран калдык. Эштән кайтсак, аш өстәлендә ак һәм кара шахмат фигуралары, парадтагы сыман кара-каршы тезелеп тора¬ лар. Менә кызык. Буш вакытларда чиратлашып уйный баш¬ ладык. Күңелле. Уен кызыгына бирелеп, кайда икәнеңне дә онытасың. Ара-тирә бригадалар арасында, аннан ча¬ тырлар арасында турнир да оештырырга керештек. Әмма бу күңел ачу озакка бармады. Чираттагы тентүләрнең бер¬ сендә шахматларны табып мичкә яктылар. Безнең чатыр өч тәүлек карцер режимына куелды. Тик Алексей Николаевич бирешми. Тагын да кызыграк яңалыклар уйлап таба. Шуларның берсе тагын бөтен ла¬ герьны куандырды, әмма аның да соңы фаҗигале булды. 5 Сезнең йолдызлар тавышын ишеткәнегез бармы? Мө¬ гаен, юктыр, чөнки аларның сөйләшкән тавышлары бары төньякта гына ишетелә бит. Тыңлап карагыз әле, алар хә¬ зер менә минем янда сөйләшәләр. — Тып-тып! Тып-тып! Ишеттегезме, ә бит минем янда беркем юк. Күктә кал¬ тырап торган йолдызлар һәм ярты ай. Ай сөйләшми. Ул ялгыз. Ә йолдызлар, күрәсезме, алар никадәр! Әйтерсең лә күк йөзенә алмаз кыйпылчыклары сипкәннәр. Менә шул куштаннар кызлар кебек пыш-пыш киләләр, серләрен бү¬ лешәләр: — Пып-пып! Пып-пып! Бер урында басып торып булмый, суык. Авыз-борын¬ нан чыккан сулыш — пар бөртекләре һавага таралып китә алмыйча зәһәр суыктан шартлыйлар: «пып-пып». Шушы тавышны якутлар «йолдызлар тавышы» диләр. Менә бүген дә шундый, йолдызлар сөйләшә торган суык кичләрнең берсе. Эш бетте. Ә зонага һаман кайтармыйлар. Торган саен суык көчәя. Әллә инде зәмһәрир учакларына утын өстиләр. Ялкыннары бөтен тәнне ялап, көйдереп ала. Бер урында сикерәбез. Ниһаять, тилмереп көткән боерык: «Те¬ зелегез!» Зонага йөгерәбез. Ян яктан этләр дә юырта. Өр¬ миләр. Колаклары салынып төшкән. Баскан саен кар шы¬ гырдап китә. Сулыш тыгыла. Тын алып булмый. Яндыра. Керфекләрдә — боз. Борын агара. Авыз корышкан. Атла¬ ган саен абынабыз. Конвой сүгенә, акыра, егылганнарның аркасына — приклад. Йөгерәбез. 151
Көчкә генә зонага килеп җиттек. Ярый әле яхшы де¬ журный туры килде. Тентеп маташмады, тиз генә санады да капканы ачты. Үзебезнең палаткага якынлашкач, гаҗәпләнеп туктап калдык. Бу пи бу? Кайдан килеп чыккан соң монда Төнь¬ як шаһзадәсе! Туңуыбызны онытып, аның тирәсендә әйлә¬ нә башладык. Гаҗәп! Зона эчендә, безнең чатыр алдында, тармаклы мөгезләрен артка ташлап, башын югары күтә¬ реп, һава иснәп, мәһабәт болан басып тора. — Карагыз әле, иптәшләр,— диде Алексей Николае¬ вич, кичке баланданы чөмереп бетереп, шау-шу басыла төшкәч,— әгәр дә вахта капкасыннан чатырларга килә тор¬ ган юлга аллея эшләсәк, ничек булыр? — Нинди аллея тагын? — Аптырашып калдык. Әллә инде карт саташа башладымы? Палатка эчендә, бомба шартлаган төсле, ха-ха-халап көлу күтәрелде. — Туктагыз! Туктагыз әле! — Карт, кулларын селкеп, ачулы кыяфәт белән кычкыра башлады.— Нигә көләсез, мин сезнең белән киңәшергә телим бит. — Иң яхшысы: бер чүмеч баланданы ничегрәк артык чәлү турында киңәшик. — Баланда! Баланданың җитмәгәнен мин үзем дә бе¬ ләм. Ул — корсакка. Күңелгә дә азык кирәк бит... — Баш катырма әле, корсак буш булгач, күңел күзе лә сукырая. — Әйдә, Алексей Николаевич, сөйлә әле. — Мин кардан, су сибеп катырып, төньяк хайванна¬ рының сыннарын эшләп куярга уйлыйм. — Әйбәт ич, нигә эшләмәскә? — Әйе, әйбәт булыр иде. Ләкин...— Мин икеләнеп кал¬ дым.— Аларны эшләргә байтак кар кирәк булыр. Аны кайдан алабыз? Зонадагы карны инде эчеп бетереп килә¬ без ич. — Менә шуның өчен дә сезгә эндәшүем. — Булмаса, болай итик,— диде бригадирыбыз Зариф Имәнкулов.— Ягарга ботак-санак алып кайтабыз бит. Икенче култыкка кар-боз кантары кыстырыйк. Бу эшкә күрше чатыр тоткыннары да кушылды. Зона бер, урам бер. Аллея да бер булачак бит. Имәнкулов бу турыда лагерь һәм конвой башлыкларына әйтеп рөхсәт алды. Алар өчен дә кызык бит, зонада — җанварлар ал¬ леясы. Шулай итеп, кич белән эштән кайтканда, җилкәгә бо¬ так-санак күтәрсәк, култык астына кар яки боз йамарла- 152
мын кыстыра торган булдык. Ил төкерсә, күл була, диләр бит, аз-азлап ташысак та, чатырыбыз алдында кар-боз өеме көннән-көн үсә башлады. Алексей Николаевич эшкә тотынды. Төнлә ул кизү вазифасын башкара: — мичкә яга, аяк киемнәрен, чолгауларны, бияләйләрне киптерә, ә көн¬ дезен, палатканы тиз генә себереп-тазартып чыга да, сын эшләргә керешә. Баланда, паек алып кайтып өләшкәч — тагын шул эшкә. Башта Алексей Николаевич карны палаткага кертеп, тагаракка сала да су коеп изә. Аннан ул бу измәне өстәл¬ гә алып, камыр әвәләгән кебек әвәли, өя. Кар өеме акрын¬ лап сын рәвешенә керә башлый Баш, койрык, аяклар бар¬ лыкка килә. Бәйләүче, ныгытучы материал итеп таяк, чы¬ бык-чабык, чүпрәк-чапракны да файдалана. Менә шушы хәлендә сын чатыр алдына чыгарыла. Ул анда шыкырдап ката. Шуннан соң инде скульпторның төп эше башлана. Җанварга «кием» киендерергә, күзләрен ачарга һәм тик аңа гына хас бер хәрәкәттә — позада туктатып калдырыр¬ га кирәк. Төньяк җанварлары, кошлары күбрәк ак төстә — буяу кирәкми. Ә менә боланнар, пингвиннар һәм башкалар өчен соргылт, кара төсләр кирәк ич. Оста аптырамый. Аллага шөкер, корым бар, көл бар... Алексей Николаевич, консерв банкасына борын куеп, комган сыман бер савыт эшләп алган. Менә шушы «тыл¬ сымлы» комган бөтен сыннарга җан иңдерә. Комган эчен¬ дәге су кирәк икән кара, кирәк икән соры була. Менә шул хикмәтле су сын өстенә бөркелә. Көн — суык. Сын өстенә сибелүгә, су бөрчекләнеп катып кала. Менә шул рәвешле тире-йон, каурый барлыкка килә. Барлыкка килә, дип әй¬ тергә ансат. Ә чынында — михнәт. Сыннарны «терелтү» эше, иң нечкә хезмәт тышта эш¬ ләнә. Ә суык кырык биш-илле градустан да ким түгел. Менә шунда су белән, кар белән сәнгать әсәре тудырып кара! Берничә көн ул, кулына кашык та тота алмыйча, балан¬ даны савыт читеннән чөмереп кенә йөрде — бармакларын өшетте. Ләкин аңа карап, карт эшен ташламады. Каяндыр балык мае табып, бармакларын майлап, чүпрәк белән урап, тагын үзенең «остаханәсенә» чыкты. Бу эш ике айдан артыкка барды, һәм, ниһаять, яңа елга — 1940 елның утыз беренче декабренә — «мәрмәр сыннар аллеясы» әзер булды. Бәйрәм бәйрәм инде ул — әзерлек кирәк. Тоткын да аңа әзерләнә. Бер ике көн кала гына түгел, бер ай ал¬ дан. 153
Безнең түлеклек рацион: биш йөз грамм икмәк. Иртә- кичен берЪр чүмеч (ярты литр) баланда. Төшкегә баланда һәм ярты чүмеч арыш камырыннан чумар. Чумары эләк¬ сә, бик яхшы, күбрәк чумар суы гына була. Менә шушы ризыктан соң илле-алтмыш градус суыкта унике сәгать буе лом белән чуер җирне чокырга яки колымашкага җигелеп грунт ташырга — норманы тутырырга кирәк. Паекны тил¬ мереп көтәсең, инде кулыңа тигәч, ашаганыңны тоймый да каласың — әллә булды, әллә юк. Корсак һаман буш, һаман сорый... Тагын көт! Менә шушы паектан бәйрәм өлешен дә чыгарырга ки¬ рәк. Кирәк! Бәйрәмдә, Яңа елны каршылаганда, ичмасам бер туйганчы ашарга. Ә ничек? Ничек булса да! Декабрь башлану белән без, авызыбыздан өзеп, берәр кыйпылчык- ны үзебездән үзебез яшерә башладык. Кая яшерергә? Ул икмәк кыйпылчыкларын чатырда калдыру һич мөмкин тү¬ гел, аны шундук «сугалар». Кая? Кечкенә янчыкка сала¬ сың да, күзне йомып, бушлат кесәсенең иң төбенә төшереп җибәрәсең. Юкса — кул калтырый, күз йотып алырга то¬ ра. Шулай итеп, янчык иң ышанычлы җирдә — кесәдә. Йөргәндә, утырганда, бөгелгәндә ул тәнгә бәрелеп кытык¬ лый. Авызга су килә. «Бер генә бөртек, бер генә валчык¬ ны алып кап инде! Рәхәтләнеп китәрсең. Хәл йерер!» — ди шайтан нәфес, вәсвәсәли. Кайвакытта үз кулыңны үзең кесәдә бурлыкта тотасың. Кулны тартып аласың да ачу¬ дан сикереп торып колымашкага җигеләсең. Яңа елга әзерлектә мин башкалардан уздыра төштем. Әйтмәгәнем булсын: конвой башлыгы ничектер миңа рә¬ химлерәк карый. Анда-монда йөгерергә, чыбык-чабык җы¬ ярга, учак ягарга булса, миңа куша. Мин инде хәл кадә¬ ренчә җитез, йөгереп эшлим. Учак та тиз кабына, утын да ярыйсы була. Менә шул чыбык җыйган арада куаклык¬ та яфраклар очрый. Мин аларны кесәгә, кесәгә. Палатка¬ га кайткач киптерәм. Менә дигән чәй. Утыз беренче декабрьдә, эштән кайту белән, безнең чатырларның ишегенә йозак салдылар. Этләрне зона эче¬ нә җибәрделәр. Саклык. Кем белә, монда гел «илле сигез¬ ләр» ич. Яңа ел алдыннан аларның әллә нинди усаллык эшләүләре дә мөмкин. Төн. Барак тирән тынлыкка чумды, һәр тоткын сәке¬ дә — үз урынында. Кайсы яткан, кайсы ярым кыйшайган, кайсы сәкедән аякларын төшереп, башын иеп утырган. Тып-тын. Йоклыйлар. Юк. Мондый төндә йокларга мөм- кинме соң? Алда—1941 ел... Ул мәхбүсләргә нәрсә алып киләчәк? Амнистия? Яңа срок? Ирек? Кабер? 154
Тоткын уйлана. Башы чатный, ярыла яза. Уйлана. ...Төрле ашамлыклар, эчемлекләр белән тулы өстәл. Шат күңелле, якты чырайлы дуслар. Балалар. Ата-ана- лар. Хатының... — Даң-доң! Сәгать уникене суга. Өстәл янындагы кешеләр барысы да аягүрә басалар. Шешәләр ачыла. Бокалларда янып тор¬ ган шәраб. — Яна бәхет, яна шатлык өчен... — Шак-шок! Тоткын сискәнеп айнып китә, тәмле уйларыннан ае¬ рыла. Ишектә конвой. — Ятыгыз, үләксәләр, нәрсә көтәсез? Отбой! 6 Иртәгесен, яңа ел көнне, каравыл башлыгы үзе килеп ишектәге йозакны ачып, иртәнге тикшерү-барлауны үткәр¬ гәч, лагерьга чыгып йөрергә рөхсәт итте. Әкият кебек матур көн. Ашыкмыйча, калгып кына тәң¬ кә кар ява, әйтерсең лә күктән йолдызлар коела... Алар күзләрне чагылдырып җем-җем итәләр. Караңгы, тынчу палаткадан чыгуга, күз чагылып, баш әйләнеп киткән иде... Хәзер инде сулап туеп булмый — сал- кынча хуш ис! Гаҗәп икән ул яңа явып торган тәңкә кар исе — шәраб эчкән кебек тәмле исертә, тәнгә егәр өсти, дәрт өсти. Бар кайгы-хәсрәтең онытыла. Барыбыз да аллеяга атладык. Юлның ике ягында метр биеклегендәге мәрмәр нигезләр... Алар өстендә — тундра¬ ның гүзәл җанварлары, кошлары. Каядыр ашыгып бар¬ ган очкан җирдән алар монда бик азга кына ял итәргә туктаганнар, кунганнар. Вахта капкасыннан килгәндә сезне беренче булып бо¬ лан каршылый. Ул, чабып барган мизгелдә, кинәт сагаеп туктап калган. Зур, тармаклы мөгезләр артка ташланган, колак шәм булып торган. Аның каршында арт аякларына басып, тундрага хәйран калып карап торган ак аю. Аннан төлке, бүре, шакал, куян, пингвин, акчарлак, морж... һәрберсе үзенә генә хас рәвеш алып тукталганнар. Без¬ нең белән танышырга килгәннәр, хәзер-хәзер күтәрелеп юк булырлар кебек... һәммәсе дә үз зурлыгында, үз тө¬ сендә. Кар һаман ява. Йолдызлар коела. Ул йолдызлар постаментлар өстенә, аларга басып торган сыннарның иңе¬ 155
нә куналар һәм тылсымлы бер нур белән балкыйлар. Га¬ җәеп матурлык. Арестантлар аллея буенча акрын гына әле вахтага, әле палаткаларга таба атлый, сыннар алдында туктап кала. Нинди матур, нинди гүзәл бу дөнья! 7 Бу аллея лагеребызны җылытып, яктыртып җибәрде. Җанварлар, кошлар иртә белән безне эшкә озатып кала, ә кичен алар, ерактан үрелеп карап, безне каршы ала. Без ашыгабыз, әйтерсең лә анда безне туганнарыбыз көтә. Аена бер була торган ял —мунча керү көнендә лагерьда¬ гы барлык тоткын шушы аллеяда була. Берәүләр кайчандыр, кайдадыр күргән зоопаркны искә ала, икенчеләр үзләренең ау маҗараларын хәтерләп-сөй- ләп, тыңлаучыларны көлдерә, ә өченчеләр, сынга табыну¬ чылар кебек, тукталып, башларын иеп торалар. Мин үзем дә, аз гына буш вакытым булды исә, аллея¬ га чыгам. Озак, бик озак карап торам бу салкын, әмма күңелгә бик җылы сыннарга. Еракта, Тын океан артында, тайга артында, казакъ далаларында калган туган Күкчә- тавым күз алдыма килә минем. Дөнья нинди зур, нинди гүзәл. Анда хайваннарга, кошларга урын бар. Ә кеше¬ ләргә? Ә кешеләргә нигә тар бу киң дөнья? Мин үзем ешрак болан алдына килеп туктыйм. Нигәдер ул мина бик якын. Аның белән сөйләшәм, иң яШерен, изге серләремне бүлешәм. Уйга, хыялга батам... Менә шушы боланга атланып иреккә, туган җирләргә очсаң иде, Анда барып җитәр өчен ничәмй-ничә диңгезләрне, ничәмә-ничә тауларны, кара-караңгы урмайнарны кичәргә кирәк бит. Озын юл. Авыр юл. Куркыныч юл. Сиң абынмассыңмы? Син арымассыңмы, толпарым? Юк! Юк! Син бит бар җан¬ варлардан түзем, бар йөгерекләрдән йөгерек. Мин ыша¬ нам сиңа, җанварым. Оч, алып оч мине, толпарым, туган якларга! 8 Март башында Магаданнан өлкән бер түрә килә икән дигән хәбәр таралды. Чатырларның ертык-тишекләрен ямарга куштылар. Чираттан тыш мунчага алып барып чәч- сакалны кырыктылар, юылган күлмәк-ыштан бирделәр. Ике төн рәттән барактан куып чыгарып, зур тентү ясады¬ 156
лар — без-пычак ясарга ихтимал булган тимер кисәкләрен берсен дә калдырмый сыпырып алдылар һәм чатырыбыз¬ ны ике көнгә карцер режимына куйдылар — кичке аштай соң ишеккә йозак элделәр. Бу өлкән түрәне каршы алу әзерлегенә Алексей Нико- лавич та катнашмыйча булдыра алмады. Постаментлар¬ ны төзәтте, алар өстендәге сыннарның кителгән, кырыл¬ ган җирләрен ямады-сылады, сыйпады. Ничек кенә әйтмә, бу аллея — сәнгать, иҗат җимеше. Олы түрә, һичшиксез, сәнгатьне белә һәм хөрмәтли торган зәвыклы кеше булыр¬ га тиеш. «...Тиздән зур амнистия була, имеш. «Илле сигез»ләр* нең барысын да азат итәләр икән. Монда килә торган тү¬ рә, тоткыннарның хәлен, тормышын үз күзе белән күреп, Мәскәүгә барачак һәм бу турыда иптәш Сталинның үзенә доклад ясаячак икән. Паек инде алты йөз граммга җиткереләчәк икән. Умач урынына ботка бирәчәк¬ ләр, ди...» Менә шундый имеш-мимеш белән бөтен лагерь гөж ки¬ лә. Кемне тыңларга, кемгә ышанырга белмисең. Ә шулай да күңелгә рәхәт. Кем белә бит. Бәлкем? Бәлкем чыннан да хаклык өстенлек алыр. Бәлкем безгә дә ирек килер. Өметсез шайтан, диләр бит... Ниһаять, унөченче март көнне иртән, эшкә чыгармый¬ ча, вахтадан кире бордылар. Аврал башланды. Сәке так¬ таларын, дөресрәге, бүрәнә яргакларын ком белән ышкып юдык. Чатыр тирәсен себереп, тап төшкән җирләргә кар сибеп чыктык. Алексей Николаевич үзенең аллеясы белән азапланды. Себерде, сөртте, су бөркеп яңартып маташты. Зонада ыгы-зыгы. Вахтерлар, бригадирлар йөгерә. Кыч¬ кыру, сүгенү — барысы бергә буталган. Кинәт: Даң-доң, даң-доң! Вахта янындагы баганага асып куелган рельска суга башладылар. Бу инде һәр мәхбүс өчен аңлаешлы — таныш әмер: «Вахта янына килеп, рота-рота булып (һәр палат¬ ка — бер рота) тезелергә!» Тезелдек. Без — беренче рота. Шуның өчен вахтада беренче булып торабыз. Мин алгы рәттә. Бөтен хәрәкәт күз алдында. Көтәбез. Җитәкчеләр юк. Көтәбез. Аяклар өши башлады. Кузгалырга боерык юк. Көтәргә! Менә бервакыт вахта ишеге ачылды. Бөр төркем хәр¬ би киемдәге кешеләр безгә таба атлады. Алда — озын буй¬ лы, тулы гәүдәле кеше атлый. Аның өстендә гәүдәсенә сыланып торган өр-яңа шинель. Башында елкылдап тор- 157
ган, алтын төсендәге каракүл папаха. Аллеяга якынлашу¬ га, түрә кинәт туктап калды — төбәлеп боланга карады. Муенын аз гына уңга борды — ак аюга карады. Сулга борды... барлык сыннарга күз йөртеп чыкты. — Начальник! —диде ул акрын гына калын бас белән. Лагерь башлыгы Иван Иванович, урта буйлы, юантык кеше, аның янына килеп үрә катты. Папахалы кунак куз¬ галмыйча, ияген кагып кына сыннарга ишарә итте.— Бу нәрсә, Петергоф?! — Иптәш генерал...— безнең түрә каушап, тотлыгып калды.— Монда лагерьда бер скульптор бар... — Яле, кайда ул скульптор? Күрим әле. Алексей Николаевич, чакырганны да көтмичә, генерал алдына килеп басты: — Гражданин генерал! — Гаҗәп, мин сине Петр I кебек мәһабәт гәүдәле ке¬ шедер дип уйлаган идем. Тынлык. Аптырап калдык. Нәрсә турында сүз бара соң? — Гафу итегез,— диде карт.— Мин сезне төшенмәдем, гражданин генерал. — Менә мин дә төшенмим,— диде генерал һаман әле акрын тавыш белән. Тынлык. Кинәт ниндидер бер ерткыч тешләгәндәй, генерал кычкырып җибәрде.— Нәрсә?! Сине монда Колымага яңа Петергоф салырга җибәрделәрме? Әллә алтын казыргамы? Яшен суккандай булды. Сискәнеп, калтыранып киттек. Генерал муенын безнең лагерь башлыгына таба борды. — Яле, ныграк бер күсәк китерегез әле! Лагерь башлыгы үзе вахтага йөгереп керде дә кисәү агачы күтәреп чыкты. Барыбыз да катып калдык. Тын алу киселде. Нәрсә була? Безнең түрә, генерал янына ки¬ леп, бер кулындагы таякка бер генералга күз йөртеп, ап¬ тырап карады. -• Бу... ничек?.. — Скульпторга бир! — диде генерал ачулы тавыш бе¬ лән. Алексей Николаевич кисәү агачы сабын кулына алды да нишләргә белмичә каушап генералга карады: — Гражданин генерал... — Җитәр! — калтыранган тавышны калын бас таш бу. лып басты.— Монда нәрсә, тоткыннар лагереме, әллә ял йортымы?! — Тавыш күтәрелеп, нечкәреп китте. Генерал кызарды: — Яле, син, скульптор булмыш... Хәзер үк бу чучкаларны күздән югалт! Башыбызга тукмак белән суктылармыни — иелеп төш- 15?
тек. Мескен Алексей Николаевич хәлсезләнеп бөгелде, ку¬ лындагы таягы төшеп китте. — Вахтер! — диде генерал ачулы тавыш белән.— Мон¬ да кил! Вахтер — озын буйлы, таза уголовник егет — йөгереп килеп генерал каршына басты. Кунак, инде тынычлана төшкән сыман, акрын гына эндәште: — Әнә, җирдәге таякны алыгыз да бу хайваннарны күздән югалтыгыз. Лагерь кешеләр өчен, хайваннар өчен түгел. Башлагыз! Күзләремне йомдым. Шарт-шорт, шарт-шорт. Әйтерсең лә башыма сугалар, иелеп-иелеп китәм. Күзләремне ачканда аллея урынында инде челпәрәмә китерелгән, ватылган боз кисәкләре генә ята иде... Мадрид 1 Моннан бик күп еллар элек тундрада Калым исемле батыр яшәгән. Аның бөтен гәүдәсе саф алтыннан гына торган. Ул вакытта кояш тундра күгеннән китмәгән, көне- төне нурын сипкән. Шуның өчен дә монда кар яумаган, диңгез туңмаган. Тундра ел тәүлегенә ямь-яшел гөлбак¬ ча булып, чәчәк атып торган. Диңгез буенда калын кара урманнар шаулаган. Андагы агачлар тәмле җимешләренең салмагыннан иелгәннәр. Болыннарда кызарып пешкән җи¬ ләкләрдән аяк атлар урын калмаган. Урманнарда — кош¬ лар, болыннарда — көтү-көтү хайваннар, өер-өер җәнлек¬ ләр, куркуны, ачлыкны татымыйча, рәхәт җәйләгәннәр. Мондагы кешеләр дә кием-салымны, суыкны, кайгы-хәсрәт- не белмичә, оҗмахтагы кебек ваемсыз яшәгәннәр. Шуның өчен дә ул вакытта бу җирләр Тундра дип түгел, Гүзәл Якут дип аталган икән. Әмма бу рәхәт озакка сузылмаган. Көннәрнең берендә диңгез артыннан явыз гыйфритләр чыгып, кояшны урлап, котыпка алып киткәннәр, Якут җире дөм-караңгы булып калган. Агачлар корыган. Үсемлекләр сулган. Диңгез ка¬ лын боз катлавы белән капланган. Кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кешеләр, суыктан туңып, ашарга азык таба алмыйча ачыгып, кая барырга белмичә аптырап, зар ела¬ ганнар. Гүзәл Якут иле кара кайгыга баткан. 159
Менә шул шомлы вакытта Калым батыр аягүрә бас¬ кан. Аның алтын гәүдәсе балкып тнрә-якка нур чәчкән. Якут җире яңадан яктырып киткән. Ләкин бу нур кояш нуры кебек җылы түгел, салкын нур булган. Алтын нуры кешеләрне, табигатьне җылыта алмавын күргәч, Калым батыр, кояшны гыйфритләрдән тартып алырга дип, котып¬ ка киткән. Гүзәл Якут тагын дөм-караңгылыкка чумган. Ә аның халкы өметләнеп, хәвефләнеп, үзенең батыры Калымны көткән. Якут күгенә унике тапкыр ай күтәрелгән, җирне яктыртырга тырышкан, ләкин үзе дә суыкка чыдый алмый¬ ча, өшеп-күшегеп диңгезгә чумган. Унике тапкыр чумган. Калым батыр һаман кайтмаган. Халык өметен югалтып, Хәле бетеп егылган. Нәкъ менә щушы фаҗигале мизгелдә, ниһаять, ерак котыптан Кояш балкып чыккан. Якут җире яңадан яшәреп, матураеп киткән. Халык җыр җырлап, кубыз уйнап, барабаннар сугып, үзенең батырын каршыла» ган. Якут илендә моңарчы һич күрелмәгән, ишеТёЛ мәгән бәйрәм — туй башланган. Иң куәтле шәраблар, иң симе? итләр, иң тәмле тәгамнәр өстәлгә куелган. Җыр, бию, уен- көлке чиген белмәгән. Халык үзенең батырын хөрмәтлә¬ гән, сыйлаган... Әмма арада Калым батырның данын көнләүче хаин бер җан да булган. Ул, гыйфритләргә Сатылып, Калым батыр эчә торган Якут касәдәге шәрабка агу салган. Ун¬ ике ай буена гыйфритләр белән сугышып арыган-талган Калым агулы шәрабны эчүгә йоклап киткән, Шуны гына көтеп йөргән гыйфритләр, чагырга кереп, йоклап яткйн Калымны суйганнар. Батыр уянып китеп аягына баскан. Гыйфритләр кояш¬ ны диңгез ярына ташлап качканнар. Әмма батыр Кзак басып тора алмаган, киселгән башы аны җиргә тарткан. Калым хәлсезләнеп егылган. Аның башы Аляскага, гәү¬ дәсе якут җиренә, аяклары Алданга төшкән. һәр язны, үзен гыйфритләр суйган көнне, Калым ба¬ тыр егылган җиреннән күтәрелеп баса, туган Якутстаны- на — тундрасына карый, сокланып, яратып карый һәм... хәле бетеп егыла икән. Менә шул вакытта, Калым батыр аягүрә басып торганда, аның мәһабәт алтын гәүдәсе тирә- якка нур сибеп балкый. Бу могҗизаны белмәгән соңгы заман кешеләре Калым батырның нурлы шәүләсен ялгы¬ шып Төньяк балкышы дип атыйлар икән. Бу легенданы миңа үзебезнең бригададагы карт бер якут сөйләгән иде. Әйтүенә караганда, ул, кулга алынган¬ чы, Якутск шәһәрендә укытучы булып эшләгән һәм төньяа 160
калыкларының фольклорын җыю белән шөгыльләнгән. Бу легенданың нигезендә, һичшиксез, чынбарлыкка ишарә ята. Дөрестән дә, Төньяктагы алтын тамырлары Аляскадан башланып, бөтен Колыма мәйданы буенча тармакланып, Алданга чыга бит. Моны инде ишетеп түгел, үз күзләрем белән күреп беләм, үз кулларым белән казып беләм. Җи¬ де кат тирең түгелә, җиде тапкыр җаның чыга ул алтын оясын казыганда. Ниһаять, Калым батыр җирләренә дә яз килде. Кар эреде. Елгаларда бозлар кузгалды. Сопкалар ашыгып яшә¬ рә бащладылар. Ә кояш, йокысын онытып туктаусыз әй¬ ләнә. Әнә ул боз диңгезләре артына төшеп байый. Әмма шәфәкъ нурлары сүнәргә дә өлгерми, капма-каршы яктан, котыптан, шул ук кояш яңадан күтәрелә башлый. Ул үзе кинәндереп кыздырмый да, бөтенләй үк сүнми дә — сүрән, саран. Менә шушы соры көннәр башлануга, бөтен Колыманың асты-өстенә килә, туздырылган кырмыска оясы кебек мыж итә. Тоткыннар, түрәләр, солдатлар, этләр — барысы да зиндан-забойларга чыга. Вахта капкалары янындагы ба¬ ганаларга асылган чулак рельсларга да тынгылык бетә. — Даң-доң! Даң-доң! 2 Бу нинди музыка? Кем уйный болай матур итеп? — Тор, үләксә! Билем киселеп киткәндәй булды, сикереп тордым. Кар¬ шымда — кулына резина таяк тоткан вахтер. Ә барак ише¬ геннән һау-һау итеп, тешләрен ыржайтып, бозау хәтле овчаркалар кереп килә. Абына-сөртенә йөгереп барып вахта алдына тезлән¬ дек. — Бүген илебезнең валюта цехы эшли башлый. Сез монда үзегезнең кара җинаятьләрегезне хезмәт белән юар өчен сөрелгән явызлар, халык дошманнары. Алдыгызда тачка, кәйлә, көрәк, забой, норма! Норманы тутырмау — аңлы рәвештә контрреволюцион корткычлыкны дәвам итү. Экономик диверсия! Ә мондый саботаж өчен халык сезгә икенче тапкыр шәфкать күрсәтмәс. Төшендегезме, контр¬ лар! Колонна башлыгы — озын, ябык, әз генә бөкрәеп, ту бән карап йөри торган капитан — бүген өр-яңа формадан, төп-төз басып, калын бас белән әмер бирде: 11 Е-408 161
— Бригадаларны забойга төшерергә! Эшкә! Менә шулай Колымада алтын бизгәге башлана. Билгеле инде, бу күренеш миңа яңалык түгел. Мин бу 1941 елның язында инде өченче тапкыр алтын юарга чы¬ гам. Әүвәле бер сезон Линкольн приискасында эшләдем. Аннан монда — Сусуманга күчерделәр. Безнең бүгенге забой Колыма елгасы белән сопка ара¬ сында. Бу сопка тундра ягыннан болан мөгезе кебек тар¬ макланып килә дә, Колыма ярларына ике-өч километр кал¬ ганда, кинәт көньякка борыла. Менә шул аралык — без¬ нең забой. Кыш көне шурфлар казып, шартлатып, забой¬ ның өске кат грунтын алып, ачып куйган идек. Радиусы ике-өч чакрымга сузылган бу забойның урта бер җирендә биек эстакада — бункер урнаштырылган. Бункер астыннан елга ярыннан ук корылган зур улак үтә. Яр буендагы на¬ сос станциясе Колыма суын шул тирән улакка — бутарага коя. Су көчле этем белән туктаусыз ага. һәрбер забойдан бункерга берничә трап-басмалар сузылган. Алтын комлы грунтны тачкага тутырабыз да трап буенча бункерга ашы¬ габыз. Норма — йөз тачка. Өлгер! Шул такта трап буенча сыңар тәгәрмәчле «самоходка»ны бар көчкә әйдибез. За¬ бой эчендә әле бик үк тыгыз түгел, бер-беребезгә юл да бирәбез. Ә менә бункерга якынлашканда, югары күтәрел¬ гәндә, кыямәт, һәркем ашыга — тизрәк менеп җитәргә ты¬ рыша. Эстакадага күтәрелә барган саен, тачка авырлыгы артка этә. Ә арттагы тачкалар синең тез астыңа сугып- куалап киләләр. Аз гына йөрешеңне акрынайттыңмы, ар¬ тыңдагы тачка тез астына килеп керә дә, син тачкаң, грун¬ тың белән түбән мәтәләсең. Ярый әле, тачка бер якка, син икенче якка тәгәрәсәң... Әнә безнең бригадада өч кеше эстакададан авып тачкалары астында да калдылар. Берсе башы изелеп шунда ук үлде. Икесе, аяк-куллары сынып, больницада ята. Эстакада янында зур мәйдан — забой. Андагы эскә¬ миядә участок башлыгы утыра. Ул биектә. Бөтен забой аның күз алдында. Ул һәрбер тоткынның ничек эшләгәнен күреп, күзәтеп тора. Әгәр берәр мәхбүс ял итәргә утыра икән, эстакададагы рупор хәзер аны кузгата. — Фәлән бригада! Штраф! Димәк, бу бригада нормасына өстәмә рәвештә бункер¬ га тагын ун тачка грунт җиткерергә тиеш! Шуның өчен бригада үзен үзе куалый, берәүгә дә эш вакытында, арыса да, авырса да, туктап торырга бирми — артык ун тачканы кемнең эсткадага күтәрәсе килә, бигрәк тә, смена соңын¬ нан. 162
Бөкрәеп, авыр тачканы көчкә-көчкә эстакадага менге¬ реп килгән тоткыннарны участок башлыгы туктаусыз куа лый: — Әйдәгез, әйдәгез! Тизрәк! Бу каһәр төшкән «әйдәгез!» йоклаганда да колагымда зыңлап тора торган иде. Әле хәзер дә, берәр кеше ул сүз¬ не кычкырып әйтсә, тетрәнеп китәм. Җан куркып калган, күрәсең. Бункер астында улак-бутара. Аның ике ягында зур агач көрәкләр белән коралланган бутарачылар. Алар агым су белән этелеп-юылып алга китеп барган ком, балчык, таш кисәкләрен бертуктаусыз арлы-бирле бутап, туктат¬ мыйча агызып торалар. Бункердан төшкән грунт, су белән улак буенча агып, чайкалып, юылып бара да, бутара очын¬ дагы чүплеккә төшә, тау булып өелә бара. Тәүлегенә ике тапкыр, көндезге һәм төнге уникедә, би¬ регә аерым бүлек вәкилләре килә. Бу безнең өчен иң ка¬ дерле минутлар. Вәкилләр бутаралар төбенә утырган ал¬ тынны бушата, ә без үлеп забойларга сузылабыз... Сезонның беренче көннәре безнең бригада өчен ярыйсы ук уңышлы булды, йомшак комга туры килдек, һәрбере- без норманы арттырып тутыра бардык. Төп алты йөз граммлы икмәк паегы өстенә өстәмә рәвештә Стаханов паегы — өч тапкыр ботка, йөзәр грамм ипи кыерчыгы һәм берәр әчмуха хуш исле махорка бирә башладылар. Ләкин бу рәхәт көннәр озакка сузылмады. Инде икен¬ че удар декаданы да югары күрсәткечләр белән төгәлли¬ без — Стаханов бригадасы исемен алабыз, беренче кате¬ гория тәэминатка күчәбез, дип куанып йөргәндә генә без¬ нең забой «яшел бакага» килеп терәлде. Менә минем забой яшькелт бака кебек кабарып, күзә- нәкләнеп ята. Бар көч белән басып көрәкне батырам да, кыйшайтып, яшькелт балчыкны көрәп алмакчы булам. Ә ул күәс чиләгендәге камыр төсле сузылып күтәрелә, өзелми. Аптырагач, «баканың» күзәнәкле күзләренә ике аяклап басып, көрәкне суыра башлыйм — аяклар бата. — Мадрид! — дип, ярдәмгә чакырам. Күрше забойда эшләүче бригадир килеп кулдан тарта башлый. — Я, я, бер кулың белән көрәккә таян. — Хәзер... Әй, атаңа нәләт төшкере, ЧТЗлар кала бит... — Калмагае тагын... Әйдә, атла! Забойдан көч-хәл белән чыгып, тачка артына ышыкка утырабыз. Минем забой чокырда, эстакададагы «рупор»- ның күзе төшәрлек түгел. 11* 163
— Карале, синдә берәр урарлык юкмы? Миндә кичә үк бетте бит... эч поша. Бу бака безнең актык канны суы¬ ра инде,— ди авыр сулап Мадрид. Бушлат кесәләремне кайтарып, кагып-сугып, чүп-чары белән ике «кәҗә сыйрагы» урыйбыз. Забой нәкъ кырмыска оясы — берәүләр бөкрәеп казый, икенчеләр ашыгып, казылган грунтны тачкага тутыра, өченчеләр өеп тутырылган авыр тачка белән трапка — такта өстенә чыга, йөгерә. Ләкин бераз баруга тачка тә¬ гәрмәче тактадан шуып забойга төшеп китә. Ул тачкасын күтәреп куя алмыйча азаплана. Әнә, ике тоткын, тачкала¬ рын ташлап, сугышырга тотынды, мөгаен, узып китәм ди¬ гәндә, тачкалары эләгешкән. Шау-шу. Сүгеш. Кычкырыш... Бу тавышларның барысын басып, эстакададан «рупор» акыра: — Тизрәк кыймылдагыз! Тизрәк! Забой өстендә күгелҗем эңгер, көтү-көтү булып мы¬ жылдап торган сукыр чебен. Ә кояш сопка артына төшеп бара. Бөтен офык кызыл ялкын эчендә. Ниндидер бер куе кызыллык белән, шомлы бер шәүлә ташлап яна ул хәзер. — Да... Испаниядә дә менә шулай янды...— ди күршем Мадрид, баеп барган офыкка карап. Мин дә шул офыкка текәлеп уйланып утыра идем, сис¬ кәнеп борылдым. Ул битлеген фуражкасына күтәргән дә, «кәҗә сыйра¬ гын» авызына капкан килеш офыкка төбәлеп, хәрәкәтсез калган, һәрвакыт мин аңа сокланып карыйм — матур ке¬ ше. Озынча буй, атлет гәүдә. Менә хәзер ул миңа кырын утыра. Аның профиле аеруча күзгә ташлана — туры бо¬ рын, нык кысылган юка иреннәр. Түгәрәкләнеп чак кына алга чыккан ияк. Озынча битне ак төкләр баскан. Фураж¬ ка астыннан чал чәчләр күренә. Ә Мадрид миннән нибары биш яшькә генә олы бит. Аның чын исем-фамилиясе Мак¬ сим Петрович Жаворонков. Максим Петрович — очучы. 1936 елда генерал Франко республикага каршы фетнә кү¬ тәргәч, ул үз теләге белән Испаниягә китә һәм интер¬ бригада составында сугыша. Максим башка совет очучы¬ лары белән берлектә Мадрид күген саклый. Ул бик күп тапкыр Долорес Ибаррури белән очрашкан, һава сугы¬ шындагы батырлыклары өчен Испания республикасы ор¬ дены һәм медальләре белән бүләкләнгән. Гвадалахара операциясендә фашист зениткасы аның самолетын янды¬ ра. Максим Петрович парашают белән ташланып котыла. Әмма ж.иргә төшкәндә аягын сындыра, шуңа ул хәзер дә 164
бераз аксап йөри. Испаниядән яраланып кайтып бер ел Торгач аны, шпион дип гаепләп, кулга алалар. Хәрби три¬ бунал Максим Петровичны үлем җәзасына хөкем итә — ул бер ай үлем камерасында һәр минут саен үлем көтеп утыра. Верховный Совет Президиумы бу җәзаны унбиш ел төрмәгә алыштыра. Менә шул үлем камерасыннан чык¬ канда Максим Петровичның чәчләре ап-ак булып агарган була. Максим Петровичның холкы салмак, һичбер вакыт кы¬ зып китми — сабырлыгы, акылы белән җиңә. Кайда бу¬ луын белеп алгач, аңа Мадрид кушаматы биргәннәр. Бө¬ тен лагерь — тоткыннар да, иреклеләр дә аны Мадрид дип йөртә, чын исем-фамилиясен белүче, мөгаен, бик си¬ рәктер. Линкольннан бу Сусуман приискасына китергәч, мине өченче бригада чокырына урнаштырдылар да: — Менә бригадир Мадрид,— дип таныштырдылар. Шул көннән без бер-беребезгә ияләшеп киттек. «Кәҗә тәпиләребезне» рәхәтләнеп суырып та бетерә алмадык, «рупор» (күреп өлгергән бит, җаһил): — Өченче бригада бригадиры Мадрид, эстакадага! — дип акырды. Озакламый Мадрид забойга кайтты. Без барыбыз аның янына җыелып, тынып калдык. — Иптәшләр,— диде ул акрын гына... Битен сырып алган черкиләрне сыпырды, битлеген төшерде. Аннан бор¬ чылып башын күтәрде.— Безне «крутушка»га күчерделәр. Сопка артына төшеп кояш баеды. Шунда ук көньяк кызарды. Таң ата башлады. Этләр өрә. Сүгенгән, боерык биргән тавышлар яңгырый. Нормасын тутырган бригада¬ ларны зонага — ялга алып китәргә әзерләнәләр. Ә без, норманы тутырмаган бригада, «крутушка»да тәүлек буе — норманы тутырганчы — забойда калырга тиеш. 3 Менә инде өченче тәүлек «крутушка»да әйләнәбез. Кө¬ не-төне эшләсәк тә, көнлек норманы тутыра алмыйбыз. Кул¬ лар кабарып, канап бетте. Паек алты йөз граммнан дүрт йөзгә төште. Баланда да сыекланды. Менә бит ул каһәр Төшкән «яшел бака» ничек канны суыра. Кояш тагын гадәтенчә сопка артына төшеп, кызарып баеды. Көньякта инде алсуланып таң беленә. Нормасын тутырган бригадалар зонага ял итәргә йокларга барырга җыена, ә без.,. Кинәт эстакададан тавыш: 165
— Өченче бригада, зонага! Үз колагыма үзем ышанмыйм, саташаммы әллә дип, бригадирга йөгердем: — Карале, Мадрид, син дә ишеттеңме? Безне дә зонага җибәрәләрме? Чынмы? Мадрид гадәттәгечә елмаеп забоеннан чыкты: — Бригада, зонага! Җыелыгыз. Зонага кайткач, безне ашханәгә алып бардылар. Ста¬ ханов сые белән сыйладылар, баракка кайткач, берәр әч¬ муха махорка да бирделәр. — Бу ни бу? Төшенмим,— дип Мадрид янынарак авыша төштем. Без аның белән бер сәкедә янәшә ята¬ быз. — Шаулама! — ди ул пышылдап, аннан үрелеп кола¬ гыма гына әйтә: — Мәмәт углы ике самородок тапкан, өч йөз граммнар чамасында. Шуны акрын гына участок баш¬ лыгына төрткән. Без шунда ук үлеп йоклап китәбез. Дүртенче кичне зонага чакырмадылар. Тагын «крутуш- ка» башланды. — Тагын төпчек эзләргә кирәк,— ди Мадрид. Аны табып кара! «Яшел бака», ләгънәт төшкере, аны тиз генә ычкындырмый. Тирән яшергән. Ә безнең куллар карарга чирканыч: кып-кызыл кан, чеп-чи яра. Иллә мәзәк тә инде бу тоткын дигән халык. Үзе ач, үзе ялангач булуга кармастан, әллә нинди мәзәкләр уйлап таба, әллә нинди кызыклы кушаматлар уйлап чыгара. Хи¬ кәянең башында әйтеп узган, Колымага җиттем дигәндә икенче якка борылып сопка башыннан күтәрелгән кыяны «Бәхет төенчеге» дип атаганнар. Яхшы төенчек, казакъ халкының киез өе кебек күтәрелгән тау! Менә шушы «тө¬ енчек» эчендә мин дә бәхет эзлим, аз-азлап ул бәхетне таба да барам, ахрысы. Бәхет төшенчәсе төрле шартларда төрлечә үзгәрәдер, күрәсең. Мәсәлән, менә бүген иң зур бәхет — туйганчы ашау һәм кесәдә хуш исле махорка бу¬ лу. Ә алар миндә бар. Миңа Стаханов сые бирәләр. Каян ул дисезме? Аны миңа менә шушы «Бәхет төенчеге» биреп тора әле. Монда ничек килеп эләктемме? Теге «яшел бака»да инде бер атнадан артык азапланабыз — норма да юк, са¬ мородок та күренми. Бригада хәлдән тайды, көчкә йөрибез. Эстакададан «рупор» бертуктаусыз камчылый: — Өченче бригада, тизрәк кыймылда! Арысам да, соңгы көчемне җыеп, забой кырыен кырып, тачканы тутырып трапка чыктым. Мин алга омтылам, хәл¬ 166
сез аякларым артка китә, ә арттан тез астымны сөзеп, бастырып киләләр. Тагын «рупор»: — Өченче бригада! Өченче бригада, кыймылда! Ниһаять, эстакадага якынлаштым, инде соңгы боры* лышка күтәреләм дигәндә, әллә таеп киттем, әллә этеп җибәрделәр, тачкам тәгәрмәче траптан чыкты, кыйшайды. Авып киттем. Күземне ачсам — ниндидер ташландык бер забой. То¬ рып китим, дип кузгалган идем, җаным чыгып киткәндәй кычкырып җибәрдем, сул янбашым кузгалырга бирми, хәлсезләнеп тагын яттым. Бит-күзне сукыр черки сырып алды. Кычытынуга, әрнегәнгә чыдап булмый. Өстерәлеп булса да үргә, җил якка чыктым. Черки таралды. Янбаш та әүвәлге кебек сызламый. Утырдым. Кайда мин? Артым¬ да тау күтәрелгән. Бу бит «Бәхет төенчеге». Аны инде барлык ягыннан кимергәннәр, хәтта, әнә кояш чыгыш ягыннан эченә тишеп кергәннәр, әйтерсең лә Әбүгалисина яшәгән мәгарә. «Бу да бик җайлы забой. Әмма җимерелү куркынычы бар дип япканнар. Эшләтмиләр»,—дигән иде бит Мадрид миңа беркөнне. — Ах син, үләксә, инде монда постыңмы? Башымны күтәрүгә коелып төштем — түрә! — Бас аягына! — Гражданин начальник,— көч-хәл белән тордым,— мин эстакададан егылдым. — Анысын күрдем. Бәлки, син юри егылгансыңдыр? — Тачка тәгәрмәче... — Җитәр! Марш забойга! — Гражданин начальник,— әллә кайдан телемә бу со¬ рау төште,— монда, менә бу забойда эшләргә рөхсәт ите- гезче?! Участок башлыгы, болай карауга усал күренсә дә, ва- кыт-вакыт йомшап китә торган гадәте бар иде. Минем со¬ равым фәрештәнең «Амин!» дигән мизгеленә туры килде, ахры. Ул сүгенмәде, аз гына бөкрәя төшеп, күзләремә те¬ кәлде: — Курыкмыйсыңмы? — Башны югалткач, чәч өчен елау файдасыз. — Молодец! — диде начальник кинәт, көлгән сымав итеп авызын ерып. Мөгаен, бераз спирт төшереп алган.— Туры әйткән кешене яратам. Тик менә нәрсә, үз кулың белән гариза язып, баш инженерга илт. Алай-болай бул* са, безгә җавап бирерлек булмасын! Төшендеңме? Икенче көнне баш инженер, минем гаризаның кырые¬ на кызыл карандаш белән; «Үз үтенече буенча «Бәхет тө¬ 167
енчеге»ндә эшләргә рөхсәт итәм»,— дип сырлап бирде. Мин шул көнне үк бу забойга күчтем. Эстакададан егылгач, ничек «Бәхет төенчеге» янына килеп эләгүемне бары тик икенче көнне генә белдем. Траптан егылганда өстемә тачка төшкән. Мин аңымны югалтканмын. Артымнан килгән безнең бригада тоткын- нары Мәмәт углы белән Василь Петренко мине култыклап тау итәгенә алып барып салганнар. Анда бит эстакада ас¬ тындагы кебек су эчендә ятмыйсың, коры җир. Миңа, казакъ илендә туып-үскән кешегә, бу яңа забой ошап китте. Ул, киез өй кебек, гөмбәзләнеп утыра. Эче дә киез өй кебек киң. Нәкъ түбәдә төнлек кебек, якты төшеп тора торган тишеге дә бар. Иң рәхәте — кәйлә белән бер суксаң, бер тачка грунт ишелә дә төшә. Ташып кына өлгер. Бу сопка — тулаем боз булып каткан ком тавы. Түбәдәге төнлекне япсаң, ком эчендә ялт-йолт килеп алтын ясмык¬ лары яна. Эшләрем майлаган арба кебек тәгәри. Казуы да җи¬ ңел. Бункер да якында гына. Төшкә хәтле норманы — йөз тачканы чыгарам да ашап алам. Ял иткәннән соң, тагып утыз-кырык тачка стахановча ташыйм. Башкалар исә әле һаман «яшел бака»дан чыга алмый. Иптәшләремә анда- санда үземнән арттырып икмәк, балык һәм махорка биреп торам. Әле дә хәтеремдә, Колымада сирәк була торган кояш¬ лы, җылы көннәрнең берсе иде. Мондый аяз көннәрдә үзеңне ничектер җиңел хис итәсең, эш тә әллә ни арыт¬ мый. Кояш күтәрелгәнче ярты норманы эшләп ташладым. Инде тагын бер рейс илтәм дә тәмәке тартырга утырам, дип тачканы куыштан ук йөгертеп чыгып килә идем — бригадир. Чак кына үзен бәреп екмадым. Ярый әле ул, тачканы ике кулы белән тотып, терәп калды. — Тукта! — Үзе башын чайкап көлә.— Кара бу удар¬ никны, әллә инде мотор куйганнар үзеңә. — Ә ничек уйлыйсың? — Тачкадан кулларымны ычкын¬ дырдым.— Стаханов паегы! Әйдә, югары чыгыйк. Нишләп болай бик иртә? — Беләсеңме,— Мадрид тачка яныннан кысылып үтеп яныма килде дә кулын җилкәмә салды: — Беләсеңме, без¬ дә сөенеч. — Ничек? Нәрсә булды? Аптырап калдым. Мадрид—балкып тора. Күзләре зур булып ачылган — зәңгәр чаткылар. Гадәттә тонык йөзен¬ дә хәзер — алсулык. Сакал-мыек кырылган. Иреннәрен¬ 168
дә — елмаю. Бу ни булган? Беренче тапкыр мин аны шун¬ дый шат күрәм... — Нинди сөенеч? Ни булды, әйт әле?! — Хәзер...— Максим Петрович аксый төшеп куышка таба борылды, мине кулдан тартты.— Әйдә, мәгарәңә ке¬ рик. Монда нәкъ «карга»ның куз алдында. Мин тачканы кире куышка тартып керттем — күренеп тормасын. Берәрсе килеп тә җитәр. — Кара, монда салкынча икән, рәхәт. — Я, сөйлә инде, нинди сөенеч китердең? Ул тачка өстенә утырды. Мин аның каршына ком өсте¬ нә кырын яттым. Бу кадәр сузуына эчем поша башлады. — Я, сузма инде. — Беләсеңме нәрсә, миндә бүген ике сөенеч. Беренче¬ се — бер сәгать эчендә өч «төпчек» таптык. — Шулаймы?! — Мин торып утырдым.— Кемнәр тап¬ ты? Үлчәдегезме? — Мәмәт углы, Петренко, соңгысын, иң зурысын, яңа килгән комиссар Габдрахманов тапты. Бизмәнгә аскан идек, биш йөз граммлы паекны басып китте. — Менә шәп... Димәк, ярты килодан артык. Инде кая куясыз аларны? — Бригадны җыеп шыпырт кына киңәштек. Мин дәү¬ ләт фондына бирергә тәкъдим иттем. — Шуннан? — Шуннан киңәштек. Гомумән, бригада самородокла- рын дәүләт фондына бирергә каршы түгел. Ни әйтсәң дә, бригадада барысы да элекке коммунистлар. Ләкин курка¬ лар. — Кемнән? — Кемнән булсын, участок башлыгыннан. Мәмәт углы әйтә, әгәр без яхшы забойда булып, норманы тутырып барсак, бер хәл иде. Ә бу «бакада инде ике декада норма тутыра алмыйбыз, әлегә теге вакыттагы «төпчек» саклап килә. Әгәр мондый зур калҗаны дәүләткә бирсәк, баш¬ лыкның җаны чыгачак. Шул көнне үк ул, үч итеп, алтын¬ ны аңа бирмәгән өчен, бригаданы трибуналга тапшыра¬ чак, ди. Үзең беләсең ич, былтыр беренче бригада ике йөз грамм булыр-булмас самородокны конвой команди¬ рына биргән өчен, «рупор» аларны, норманы тутыра ба¬ руларына карамастан, айдан артык штраф паегында Тотты. — Әй-йе... Ул андыйны булдырыр. — Мәмәт углын башлыкка җибәрдек. Миңа барырга кушканнар иде,— Максим Петровичның йөзе караңгыла¬ 1М
нып, сул кабагы дерелдәп китте,— баш тарттым. Мин ан¬ дый шкурниклар белән сөйләшә алмыйм. Алар дәүләтне түгел, үзләрен кайгырта. — Анысы шулай инде. Я, ә бригада нинди «калым» сорый? — Нинди булсын, «бака»дан коткаруны. Башка забойга күчерсә, анда без үз көнебезне үзебез күрә алабыз. — Алтын күрсә, фәрештә аза, диләр бездә. — Ә безнең начальник күптән азган... Бәлкем бригада¬ ның күзе ачылыр. Ә икенче сөенеч? Максим Петрович җавап бирмәде — тачка өстеннән торып, куыш буенча арлы-бирле йөри башлады. Гадәттә, болытлы көннәрдә бу куышта караңгы, күз ияләнгәнче тачканы да күреп булмый иде. Ә бүген төнлек¬ тән әйтерсең лә алтын багана сузганнар. Тирә-як яп-якты булып тора. Ә янып торган багана эчендә тузан, черки, чебен... Максим Петрович арлы-бирле үткәндә багана сү¬ нә, аннан тагын кабынып китә... — Икенчесе нинди сөенеч дисеңме?—Ул гаҗәеп бер их¬ лас күңеллелек белән елмайды, каршыма утырды:—Зур сөенеч. Бүген кызым Дилорис төшемә керде. Муенымнан кочаклагаи да, әти, нигә мине тәбрикләмисез, миңа бит бү¬ ген дүрт яшь тулды, ди. Уянып киттем. Чыннан да бүген аның туган көне бит,— ул авыр итеп көрсенде. Аның әле генә яктырып-сөенеп янган күзләрендә яшь тамчылары. Авыр көрсенү.— Мине кулга алганда аңа әле бер ай да юк иде...— ТынЛык. һәм кинәт сызланып чыккан йөрәк тавышы: — Я алла, кайда ул хаклык?!! Мин сискәнеп артка чигендем. Максим Петрович, акыл¬ дан язган кеше кебек сикереп торып, забойның почмагына барып капланды да үксеп елый башлады. Мин нишләргә белми аптырап калдым. Бераздан ул аңына килгәндәй булды, куллары белән күзләрен уды, акрын атлап, аксап, тачка өстенә килеп утырды. — Гафу ит, үз гомеремдә беренче тапкыр...— ул поч¬ макка текәлеп уйга калды. Фуражкасы җирдә ауйный. Утыз биш яшьтәге ирнең чал чәчләре җем-җем итә.— Яз¬ дым,— кинәт Максим Петрович миңа таба борылды: күз¬ ләре кызарган, ачу-нәфрәт белән тулган,— Верховный Со¬ ветка яздым. Сталинга яздым—тикшерегез: мин дошман¬ мы, юкмы? Мин шахтер баласы. Атам каторгада үлгән. Үзем үз теләгем белән Испаниягә киттем, Республика өчен сугыштым, чак кына үлемнән калдым. Я әйт әле, син дә 170
совет кешесе, язучы бит. Мин совет халкының дошманы була аламны соң? Нәрсә диим? Мин үзем дә шундыйларның берсе. Ике¬ без дә башларыбызны идек. — Беләсеңме нәрсә, дус,— Максим Петрович минем янга, забойга күчеп утырды, :гнде ашыкмыйча, үз-үзенә әйткән сыман салмак кына сөйли башлады.— Верховный Совет та, Сталин да минем гаризаларга җавап бирмәде. Белмим, бәлкем аларга барып җитмәгәндер хатларым. Ин¬ де беләсеңме, кемгә язарга уйлыйм. Дугласка! — Дугласка? — Мин аптырап калдым.— Ничек? Аме¬ рика киноартисты Фербенкскамы? — Кара әле, мин сиңа генерал Дуглас турында сөйлә¬ мәдеммени? — Юк, беренче тапкыр ишетәм андый генерал турын¬ да. Кем соң ул, американмы? — Юк ла, үзебезнең совет кешесе. Дуглас — кушамат, чыны — Яков Владимирович Смушкевич *. Авиация гене¬ рал-лейтенанты, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое. — һаман төшенмим, нигә Дуглас? — 1936 елда генерал Франко Испания республикасына каршы фетнә күтәргәч, бнк күп совет кешеләре үз теләк¬ ләре белән Испаниягә барып интербригада оештырдылар. Ә генерал Смушкевич анда хәрби авиация министрлыгын¬ да баш киңәшче була. Үзе турыдан-туры сугышларда кат¬ наша һәм җитәкчелек итә. Миндә аның кул астында, ин¬ тербригада составында сугыштым. Мадрид янында без Муссолониның атаклы «Кара ялкын», «Алла көче» һәм «Кара каурыйлар» дивизияләрен тар-мар иттек. Бу опе¬ рациядәге батырлыгым өчен генерал Дуглас үзе саф ал¬ дында мине алтын сәгать белән бүләкләгән иде...— ул сү¬ зен бүлеп почмакка таба атлады һәм борылып килде.— Кара әле, тәмәкең бармы? Миндә бетте, күп тарттым, ах¬ рысы, бүген. Мин тәмәке янчыгымны чыгарып тачка өстенә куйдым. Ул кесәсеннән бик пөхтә итеп, өчпочмаклап киселгән кә¬ газь чыгарды. Икебез дә сүзсез генә «кәҗә сыйраклары» урадык. — Я, ярый, мин учакка барып кабызып килим. (Тот¬ кынга шырпы йөртү рөхсәт ителми.) * Нәкъ менә шушы көннәрдә, Бөек Ватан сугышы башланудан ике атна гына элек, СССР Хәрби-Һава Флоты башлыгы Яков Влади¬ мирович Смушкевич кулга алына һәм «халык дошманы» дигән яла белән атып үтерелә. 171
— Мадрид!—дидем мин.— Беренчедән, синең аягың игырта. Икенчедән, син минем кунак, өченчедән — мин яшьрәк... Үзем генә йөгерим... Ул елмайды. — Алайса бар, йөгер... Мин чынлап та арып торам.«. Аннан соң, бригадир кешегә учактан учакка йөгерү килеш¬ мәс. Мин куышның ишегенә — тишеккә таба атладым. — Тизрәк, үлеп тартасым килә. Аннан Гвадалахара операциясе турында, Дугласның батырлыклары турында Сөйләрмен. — Хәзер. Куыштан чыгып Колыма яры буенда төтенләп торган учакка таба йөгердем. Кинәт артымнан нәрсәдер кыштыр¬ даган, төшкән төсле булды. Туктап, борылдым. Эчем жу итеп китте, йөрәгем тибүдән туктады кебек. Катып кал¬ дым. «Бәхет төенчеге» ярылып, ишелеп төшеп килә. — Мад-рид!.. Җан тавышым белән кычкырып җибәрдем. Ләкин, ми¬ нем тавыш барып җиткәнче, куышның ишеге ишелеп ябылды. Бәйрәм бүгең 1 — Гыйлемдар абый, нәрсә анда пыш-пыш киләсең, әллә дога укыйсыңмы? — И туганым, догадан да изгерәк — Габдулла әфәнде Тукаевның шигырьләрен укыйм,— күршем бушлатын ба¬ шына ук тарта-ябына төшеп, миңа якынрак шуышты.— Гаҗәби хәл, туганым. Эчем пошканда аның шигырьләрен укысам, күңелем яктыра да китә. Хафаларым тарала. Ме¬ нә, туганым, тыңла әле, нинди изге, шифалы сүзләр: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бу шигырьне мин үзем дә яттан беләм. Мәктәптә укы¬ ган чакта, Октябрь бәйрәме көннәрендә бу шигырьне сәх¬ нәгә чыгып сөйләгәнем дә бар иде әле. Мин үзем, нигә¬ дер, ашыгып, сүзне-сүзгә чәкәштереп сөйлим. Шуңа ахры, шигырьнең тәме, нуры китә. Ә менә Гыйлемдар абый 172
ашыкмый — һәр сүзне туп-тулы итеп, тәмләп әйтә, әйтер¬ сең кызарып пешкән хуш исле алмалар өләшә: Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген... Гыйлемдар абыйны әйтәм, үзе болай әллә ни күзгә ташланып тора торган дәү кеше түгел — вак сөякле, чан¬ дыр. һәрвакыт пөхтә итеп, түгәрәкләп кырылган ап-ак са¬ кал аның яхшы ук шадра битенә ямь биреп тора. Инде алтмыш яшькә җитеп килүенә карамастан, хәрәкәтчән, җитез, терекөмеш сыман тәгәрәп кенә тора. Шуның өчен начальниклар да үзенә яхшы карый — кулайрак эш бирә. Хәзер ул конвойның утагасы, ягъни Прометее. Ул конвой¬ га учак яга, чәй кайната. Алтмыш градус суыктан шыңлап торган Колыма забойларында моннан да «блатной» эш булуы мөмкинме соң? Җитмәсә, конвой ©Стәленнән әз-мәз сынык-санык кала. — Күрше, менә бүген дә тегеләрнең чәйнекләрен бер¬ аз кыстым.— Ул чүпрәккә төргән чәй-төПчекләр суза.— Берәр төшкә яшереп куй. Бәйрәм көнне, алла язса, тәм¬ ләп чәй эчәрбез. Мин инде сынык-саныкны киптерә баш¬ ладым... — И Гыйлемдар абый, безгә нинди бәйрәм инде. Без бит халык дошманнары... — Юк, юк, туганым, бер дә алай дип күңелеңне төшер¬ мә, хаклык җирдә ятмый. Беркөн килер, сизми дә калыр¬ сың. 2 — Мин бүген бытовикларга ял бирдем. Аларга бәй¬ рәм. Октябрьнең 23 еллыгы. Иң зур бәйрәм. Ә сез! — Начальник колоннаның алдыннан бер уңга, бер сулга ашыгып атлап узды да уртада туктап калды. Башын кү¬ тәрде. Чекерәйгән зәһәр күзләре белән бораулап карады. Аның өстендә бпле бөрмәле, озын кара тун. Башында ка¬ ма бүрек, аякларда киез итекләр. Үзе кысла төсле кызар¬ ган — мөгаен, бәйрәмне «котлап» пртә белән үк бераз «төшереп» чыккан. Ә без? Кичә кичен конвой барак ишегенә йозак салгач, инде иртәгә дә ачмаслар дип куанган идек. Өметебез акланма¬ ды — бүген чаңны көндәгегә караганда дә иртәрәк какты¬ лар. Урыннарыбыздан торып өлгермәдек, баракка һау-һау¬ 173
лап этләр атылып керде. Сәкедә калганнарны тешли, та¬ лый, өстери башладылар. — Бүген иртәнге аш юк сезгә. Туры вахтага! — диде конвой начальнигы, суганлап-борычлап сүгенгәч.— Сез¬ нең аркада безгә дә ял юк. Контрлар, үләксәләр, хәшә¬ рәтләр, тизрәк селкенегез! Вахта алдына килеп тезелдек. Чатнама суык. Тын алып булмый, салкын һава бугаз¬ ны кыса. Без генә түгел, йолдызлар да калтырана кебек. Баскан урында түзеп тора алмыйбыз — тыпырдыйбыз. Мө¬ гаен, алтмыш градус бар бу зәмһәрир суыгы. Калтыранмас¬ лык та түгел бит. Өстә иске, таланып беткән бушлат, шун¬ дый ук эт талаган чалбар. Башта чүпрәк бүрек. Аякта ЧТЗлар. — Ә сез, халык дошманнары,— начальник тамагын кырып, тагын бер-ике адым алга атлады, туктады.— Сез Октябрьнең дошманнары. Менә ни өчен сезгә бәйрәм юк. Үзегезнең кара җинаятегезне аз гына булса да аклар өчен, сез бүген забойда ике норма бирергә тиешсез. Бу приказ¬ ны үтәмәгән контр кичен зонага кертелми. Туп-туры кар¬ церга! Төшендегезме?! Колонна үлгән төсле эндәшми. Бары шыгыр-шыгыр иткән аяк тавышлары гына ишетелә. Начальник арлы- бирле атлый. Колонна өстендә өшегән йолдызлар калты¬ рый, салкын һава шарт-шорт итә. — Конвой! — һава шыңлап китте.— Халык дошманна¬ рын эшкә! Этләр өрә башлады. Шыгырдап зонаның тимер капкасы ачылды. — Беренче рәт, алга! — Беренче рәт, тезлән. Зона капкасыннан чыгып бер ун адым атладык та шы¬ кырдап торган карга тезләндек. — Икенче рәт, алга! Икенче рәт безнең артка килеп тезләнә. Тик торудан иреккән-туңган этләр, һау-һаулап, зона¬ дан чыккан һәрбер тоткынга ташланып күңел ачалар. Кон¬ воирларга да юаныч. Бозау хәтле берәр эт көчкә атлап килгән берәр тоткынны төртеп екса, талый башласа, рә¬ хәтләнеп көләләр. «Самородок, әйдә, бир контрларның кирәген!» — Аягүрә басыгыз! Ниһаять, өч рота чыгып бетте бугай. Конвой башлыгы колоннаның алдына чыкты: — Кем алга чыга, кем артка кала, кем колоннадан 174
читкә чыга — качарга җыену дигән сүз. Атачакбыз. Аң¬ лашылдымы? Тынлык. Марш, халык дошманнары, забойга! 3 Суык көчәйгәннән-көчәя бара — ташлар шартлап яры¬ ла, һава калтырый. Сулыш киселә — тын алып булмый. Ә авыздан чыккан пар шундук шартлап ярыла. Гаҗәп! Колымага беренче килгән көннәрдә мин бу хәлгә аптырап, тирә-якка карана-эзләнә идем — кем соң анда шулай шарт-шорт итә? Хәзер инде күнектем. Юк, суыкка түгел, йолдызлар «пышылдавына». Ә суык үзәккә үтә — көйдерә. Аз гына кузгалмый хәрәкәтсез торсаң, хәзер сын булып катып каласын... Бу зәмһәрир суыгы — җылы яктан монда эләккән иптәшләргә: үзбәкләргә, таҗикларга, азәрбайҗан¬ нарга һәлакәт. Алар ломнарын тоткан килеш басып тора- <иар-торалар да кинәт авалар... Кич белән сменадан кайт¬ канда аларны чанага салып алып кайтабыз да зона кар¬ шындагы тәрәзәсез, ишексез баракка — үләт җыя торган урынга кертеп ташлыйбыз. Мин — балта остасы малае. Кече яшьтән эшләп үстем. Өстәвенә, мин бит Себер кешесе — суыкларга күнеккән, «кояш баласы» түгел. Шулай да бу суыкка, Колыма суы¬ гына, күнегеп-түзеп булмый, үрле-кырлы сикерәм. Ломны кулга алып җиргә суккалыйм. Мин суккан саен корыч лом зыңлап җирдән сикереп китә. Шурф әле ярты тирәнлегенә дә җитмәгән. Ә аны бер метр тирәнлектә казырга кирәк. Ә бүген, бәйрәм хөрмәте¬ нә, ике шурф казырга. Җир корыч кебек каты, кителеп-кителеп кенә кала. Иске-москы чүпрәкләрдән ялгаштырып теккән бияләйлә¬ рем шакырдап каткан. Кул өшегән, бармаклар тырпайган. Аяктагы ЧТЗлар да, чын трактор табаннары сыман катып, борыннарын күтәргәннәр, кузгалган саен шак-шок килә¬ ләр. Лом зыңлап, кулны, иңбашларын яңгыратып төшеп китте. Мин бер урында тыпырдыйм. Кулларымны үземә шап-шоп сугып җылынырга тырышам. Ә суык аның саен каныгып өтә генә. — Туганым, менә бераз табыш алып килдем... Карасам, яр астыннан, кар-бозны чукып эшләнгән бас¬ кычтан, Гыйлемдар ага күтәрелеп килә. ЧТЗларын көчкә- көчкә авыштыра. — Уф, кулыңны бир әле... 175
Мин йөгереп барып кулымны суздым. Бармаклар тыр- пайган, бөгелмиләр. Гыйлемдар аганың куллары алай ук бирешмәгән икән, тотып алды. Тартып чыгардым. — Мә, мә, туганым, теге газраиллар күргәнче, яшер.—• Гыйлемдар ага учак янында җылынып, чәй эчеп утырган конвоирларга карый-карый чүпрәккә төргән төргәкләр су¬ за. Бусы — икмәк калдыклары, бусы — төпчекләр, бусы...— ул нигәдер аз гына елмаеп алды,— чәйнекләрен сыктым, чәй чамасы, кичен кайткач, бергәләп бәйрәм чәе эчәрбез, яме, туганым... Гыйлемдар ага сүзен әйтеп тә бетерә алмады, учак ягыннан кычкыра да башладылар: — Әй, су ташучы! Кая олактың, чәйнек бушады. — Нәләт төшкерләре, бугазларына көйдерге чыккы- ры,— Гыйлемдар ага ачулана-сүгенә, ашыгып төргәкләрен миңа ыргытты да тиз генә чүгеп, кар өстеннән шуышып ярдан түбән төшеп тә китте. Ул арада төньяктан җил күтәрелде. Ак өермәләр өере¬ лә башлады... 4 Буран бөтен забойны урап алды. Ажгырып суга. Ая< гүрә басып торып булмый. — Беренче рота, уңга! Тукта! — Икенче рота!.. — Өченче рота!.. Конвой башлыгы ютәлли-чәчи соңгы боерыгын бирде> — Колонна, утырырга! Кем дә кем кузгалса — качар¬ га омтылу хисаплана, кисәтүсез атыла... Конвой! Колон¬ наны чылбырлап урарга! Этләрне бушатырга! Марш! Тезген җебенең бушавын сизүгә, этләр кырыйда утыр¬ ган тоткыннарга ташландылар — йолыккалый башлады¬ лар. Кемдер, эт тешләвенә чыдый алмыйча ахры, сикереп торды. Шундук мылтык шартлады. Әле генә күтәрелгән озын буйлы егет авып төште. Ж,ил көчәйде. Без инде көрткә күмелә башладык... Кичкә таба буран басылды. Безгә инде кузгалырга, ая¬ гүрә басарга рөхсәт иттеләр. Әмма күпләр тора алмады. Кайсы аягын, кайсы кулын өшеткән, ә кайберәүләр бөтен¬ ләй таш булып каткан. Минем дә сул аяк өши язган иде, 176
ЧТЗ эчендә көч-хәл кыбырдата-кыбырдата җан керттем. Гыйлемдар ага алып килгән сынык-санык та эләккәч, кан йөреше көчәйде, ахры. Бастым. Кайтырга җыена башлаганда, конвой башлыгы безнең бригадирны чакырып нидер әйтте дә яр астына — Колы¬ мага таба кулы белән төртеп күрсәтте. Бригадир, ике тот¬ кынны алып, шунда төшеп китте. Озакламый алар боз булып каткан берәүне күтәреп алып килеп колонна алдына салдылар. Үрелеп карауга ^етрәнеп киттем: анда... минем Гыйлемдар абый ята иде... Колонна акрын гына зонага таба атлый. Туң кар, ат¬ лаган саен, шыгыр-шыгыр килә. Артта өч чанада — мәет¬ ләр. Бишесе — төрле роталардан туңып үлгәннәр. Ә ал¬ тынчысы— су ташучы Гыйлемдар абый. Ул калын тимер кыршаулар белән тарттырылган агач чиләк белән су кү¬ тәреп ярдан менгәндә аягы таеп китеп егылган да башы¬ на теге авыр агач чиләк төшкән икән. Мин чана өстерим. Анда Гыйлемдар ага. Ул үзенең зур яшькелт күзләре белән күккә караган да пышылдап: «Бәйрәм бүген!» — ди сыман... Кара сакаллы кеше 1 — Ха-ха-ха! — Ха-ха-ха! Сискәнеп, куркып уяндым. Бу нинди тавыш? Чыннан да көләләрме? Әллә! Әллә инде акылдан шашалар? Ко¬ лыма лагерьларында инде дүрт ел йөреп, беркайчан да бо¬ лай тавышланып көлүне ишеткәнем булмады ич. Җит¬ мәсә, бу бит әле санбаракта — җыен авырулар арасында? Гаҗәп! Күзләрем ачылыр-ачылмас шул сәер тавыш кил¬ гән якка борыла башлаган идем, сыным катты — әле генә (инде ике тапкыр) киселгән сул аягым тагын да чатнап сынгандай булды — аңымны югалттым. — Ха-ха-ха! Колакта һаман шул ук сәер тавыш. Ниһаять, тагын күзләремне ачтым. Маңгайда бөрчек-бөрчек салкын тир! Инде чүпрәк белән уралган, сулкылдап-чәнчеп бәгырьне телгәләп торган сул аякны кузгатмыйча гына, башымны тавыш килгән якка борып, барак эченә күз ташладым. Чыпта түшәлгән ике катлы сәке-сәндерәләр. Ярым караң- 12 Е-408 177
гы озын барак. Каршы як стенадагы ике тәрәзәнең рам- нары да күренми, бозланып каткан, хәтта тәрәзә яңакла¬ рын кар сарган. Күрәсең, тышта тагын буран-җил ыжгы- ра. Барак вакыт-вакыт селкенеп куя, менә-менә очып ки¬ тәр сыман. Уртадагы тимер мич сүнгән, санитарлар бүген утынга бармаган. Суык. Җил тәрәзәгә килеп сугылуга, рамнар дерелдәп, болай да күшеккән тәнне сискәндерде, Менә шушы инде ул Линкольн алтын приискасындагы тоткыннарның җан саклау урыны — санбарак. Суык һәм шомлы. Әмма нигә соң авырулар барысы торып утырган-^ нар да мина таба караганнар? Барысының да авызы ерылган, әйтерсең бер чүмеч өстәмә ботка чәпегәннәр. Тагын сискәнеп, калтыранып киттем — зур бер куын шартлагандай булды. — Ха-ха-ха! Нәкъ минем каршыдагы сәкедә яткан башкорт егете Фәнун торып утырган да бөгелә-бөгелә көлә, терсәктән киселгән чулак куллары бер күтәрелеп, бер төшеп, буш калган күлмәк җиңнәрен арлы-бирле җилфердәтә, әйтер¬ сең лә ак әтәч киртәгә менеп канатларын кага. Уң ягым-; дагы ике аягы да бот төбеннән киселгән белорус Гриша бригадир, мендәренә капланып ук яткан, җилкәсе сикереп- сикереп китә. Бу ни хәл? Нәрсә булган соң боларга? Ул арада шау-шу, пырхылдау акрынлап басыла төште. — Әйе... шуннан,— Фәнун чулак куллары белән күз¬ ләрен уып, яшьләрен сөрткәләп, кемгәдер сорау бирде: —« Теге егет нишли? — Җитәр, каркылдашмагыз! — Өстән берәү җикере¬ неп куйды.— Кешегә сөйләргә бирегез, каргалар! Кемгә эндәшә соң ул? Кемне сөйләргә чакыра? Ба¬ шымны сул якка бордым да имәнеп киттем — бу кем та¬ гын? Күршем Герман кайда? Аның урынында бөтен битен кара сакал баскан, тузган кара чәчле таныш түгел нин¬ дидер бер ят кеше ята. Өстенә одеял да ябынмаган, күл¬ мәк-ыштаннан гына. Ачык күлмәк изүеннән кара йон бе¬ лән капланган киң-калку күкрәк күренә. Гәүдәсе тулы, гадәти тоткынга охшамый, кипкән балык түгел. Үзе көн¬ чыгыш халыкларына хас иркенлек белән аякларын бөкләп одеял өстенә утырган. Куллары исән-сау. Аяклары исән- сау! Гаҗәп! Җыен гарип арасына нишләп килеп кергән? Эчем жу итеп китте — мөгаен, «стукач»! Юри, ни сөйләр¬ ләр икән дип, безнең арага ташлаганнардыр. Телне теш артында тотарга кирәк бу хаин янында! Кара, мәлгунь, мәхбүсләрне сатып ничек симергән! 178
— Шуннан...— теге Карасакал, алдында яткан мендәр¬ не изеп-бөкләп терсәк астына салды да, ярым кыйшаеп ятып, миңа аркасы белән әйләнеп, сүзен ялгады. Тавыш көр, яңгырау. Ниндидер чит милләт акценты ишетелеп кала. Ашыкмый, белеп, вәкарь белән, һәрбер сүзен әйтеп бетереп, мавыгып сөйли,— шуннан... Шаһзадә камыш ара¬ сыннан үрмәләп, күренмичә генә, яр читенә килә дә күлдә коенып йөргән теге пәри кызларының күлмәкләрен урлап алып, кире камыш арасына яшеренә. — Вот, егет! — Гриша мендәреннән күтәрелеп, шуы¬ шып, сәке кырыенарак килеп утырды,— булдырган, шулай кирәк. — Бүлдермә әле, нәкъ кызык җирендә! — Шуннан...— Карасакал, бу шау-шуга, сүз атышуга бөтенләй игътибар бирмичә, хикәясен дәвам итте.— Кое¬ нып, су чәчрәтеп уйнап аргач, пәри кызлары, күлдән чы¬ гып, күлмәкләрен калдырган җиргә — камышлык янына йөгерәләр. — Ә күлмәкләрдән җилләр искән, ә? — Гриша, бүлдермә әле! — Их,— Гриша бөтенләй сабырлыгын югалта,— их, күңел түзми, егетләр, кызлар искә төшкәч... Ярый, бетте, сөйләгез. Тукта, мондый әкиятне кайда ишеттем соң мин? Юк, ишетмәдем, укыдым. Бу мәшһүр «Әлфе ләйлә вә ләйлә» («М.еңдә бер кичә») китабындагы гүзәл әкиятләрнең бер¬ се түгелме? Әйе, нәкъ үзе. Кара бу шомны, үзе «чагучы» булса да, кызыктырып сөйли. Тыңларга кирәк. Мин дә Карасакалга таба шуыштым. Аяк сызласа да, баягыдан чатнамый әле. — Шуннан, кызлар чыр-чу килеп, шаулашып күлмәк¬ ләрен эзли башлыйлар. Анда йөгерәләр — юк! Монда йө¬ герәләр— юк. Гриша әйтмешли, күлмәкләрдән җилләр искән. — Менә, минем сүз дә ярап куйды... — Әй, бер кыстыбый инде син, Григорий,— Фәнун чын¬ лап рәнҗеде.— Сөйләргә бир әле... — Ә, мин нәрсә? — Шуннан,— теге көр тавыш шау-шуны җиңде,— күл¬ мәкләр табылмагач, кызларның кайберләре елый да баш¬ лый. «Җитәр, эзләмәгез дә, еламагыз да!»—ди пәри патшасы кызы Шәмсебану һәм үзе йөгереп кире күлгә керә. Башка кызлар да аңа иярәләр. Шәмсебану, су эченә кереп, башын гына өстә калдыра да кисәтә: «Тәнегезне күрсәтмәгез, судан чыкмагыз, монда адәм исе килә. Сак 12* 179
булыгыз!» Кызлар үзе янына җыелып беткәч, ШПэмсебану, ярга таба борылып, ачулы тавыш белән кычкырәа: «Әй син, кызлар күлмәген урлаучы оятсыз адәм, чык мон,нда! Күрен! Я, күрик үзеңне, тагын нәрсәгә хәлең җитә иккән, мескен адәм баласы!» Оятыннан җиргә сеңеп китәрддәй булган Шаһзадә, яшеренгән җиреннән чыгып, яр читеендәге таш естенә күлмәкләрне куя һәм Шәмсебануны бааш иеп сә¬ ламли дә сөйли башлый: «Җиһанның гөле, Галләмнең тул¬ ган ае, еллар буенча илдән ил гизеп эзләгән ббәхетем, гү¬ зәл Шәмсебану! Мин һич карак түгел. Мйн Бицщек Чүлен¬ дә ялгыз калып, әлсерәгән бичара гашыйк. Кооткар мине бу җәфалардан, ханым-солтаным! Айның ундүртенче кичәсе кебек балкыган [Шаһзадәнең йөзен күргәч, кызлар телсез кала. Шәмсебануе да горур- тәкәббер башын түбән ия һәм: «Мин җиңелдем»»,— ди. Ан¬ нан кыюсыз гына: «Сез ир кеше, шәрә тәнле 1 кызларныД киенүләрен карап тормагыз, алар ояла»,— дил. Шаһзадә кире камыш арасына кереп китә. Биш кыз үз к\үлмәкләрен киеп аккошка әверелә. Ә алтынчысы — Шәмсеебану күл¬ мәксез. Таш өстендә аның гына күлмәге юк. [Шәмсебану: «Күлмәгемне бирегезче», дип елый-елый ялварсга да, Шаһ¬ задә аның күлмәген бирми. — Дөрес эшли егет,— ди түземе беткән Гриппа. Ишек шыгырдап, чинап ачылды, ургылып ькар бураны керде. Бераздан томан эчендә сырган бушлат өэстеннән ак халат кигән санитар Тимка-Кадак күренде һәм,, гадәтенчә, шундук кычкыра-җикеренә башлады: — Бу нинди башбаштаклык! Ятыгыз. Обхо_д!—ул өч- дүрт катлы лагерь сүгенүләре белән үзенең ка>раклар өе¬ реннән булуын исбат итеп, түбәнге сәкедә утгырган әле бер, әле икенче авыруны этеп-төртеп, кызганнан-кыза бар¬ ды.— Контрлар, әле монда да корткычлык эшлисезме? М-мин,— ачуыннан тотлыга да башлады,— м-м-мин ссс-езне акылга өйрәтермен... Карцерга! Әмма ул ахырынача җикеренеп, авыруларның котын алып өлгермәде — ишек шыгырдады. Барак тагын ак то¬ манга тулды. Тимка, кемгәдер йодрыгы белән янап: «Тиз¬ рәк!» дип акырды да үзе шунда ук сәке кырыена басып урә катты. Ишектән, өс-башларын кага-суга, тирә-якка кар-боз чәчрәтеп, ике кеше керде. Алдагысы ак якалы, билле озын туннан, үзе мичкә сыман юан. Ул колакчын бүреген са¬ лып, селеккәләп, буранда кунган карны авырулар өстенә чәчте дә кире ңиде, кесәсеннән яулык чыгарып битен сөр¬ тә башлады. Үзе кып-кызыл, әйтерсең яңа гына мунча¬ 18Q
дан чыккан. Аның артындагы кара бәрән тиресеннән те¬ гелгән папаха кигән, йонлач постау пальтолы, озын, чан¬ дыр ир күзлеген салып сөртергә кереште. Калын кара кашлар астында ачуташ күзләр, зур борын, кабарып тор¬ ган кара мыеклар. — Гражданин начальник, санбаракта җитмеш сигез авыру. Барысы да ята. Бүген өч мәет чыкты! Мин... — Юләр! — Түрә аның рапорт биреп бетерүен дә көт¬ мәде, ачулы тавыш белән бүлде һәм артында торган күз- леклегә җилкә аша гына эндәште: — Өч тәүлек карцер. Яз! Рапорт та бирә белми. Әле генә бөтен баракның котын алып йөргән Тимка изрәп төште. Түрә, аңа игътибар да бирмичә, башын югары күтәреп, күкрәген булдыра алганчы калкытып, акайган хәрәкәтсез күзләре белән авыруларны чәнчеп, баракны әйләнеп чык¬ ты да теге сыны катып басып торган санитар Тимка яны¬ на якынлашып туктады; күзлеклегә борылды. — Бу әрәмтамаклар монда күпме хөкүмәт акчасын ашап ята инде? Забойда эш тукталып тора, доктор, ә? — Гражданин начальник, болар бит авариядән соң... Аяк-кулсызлар... — Алай булгач, алардан ни файда? Врач, аптырап, җавапсыз калды. Начальник һаман шул ачулы кыяфәт белән арлы-бирле атлады да кинәт минем яндагы теге кара сакаллы кешегә текәлде, кычкырып җи¬ бәрде: — Ә, Стоянов әфәнде! Нәрсә, син дә монда аунарга килдеңме? — Юк, гражданин начальник.— Күршем торып утыр¬ ды,—Аягыма агач төшеп, яраланган идем. — Менә... ходай сине каргаган.— Начальник, бөтен баракны гаҗәпләндереп, кычкырып көлде. — Син саран... саран... шуның өчен алла аягыңа суккан, шулаймы, док¬ тор? — Бик дөрес,— диде артта торган врач, нигәдер иелә төшеп — Менә... менә... Ишеттеңме, Стоянов! Инде аягыңа баскач алай саранланма. Күршем Стоянов калтыранып китте. Түрә кинәт башын күтәреп өске сәкегә күз йөртте дә әле һаман катып басып торган Тимкага борылды: — Ә бу ябалак нигә башыннан уранган? Башлыклар¬ ны яратмыймы? Тимка-Кадак, сикертмәгә баскандай, сикереп өске сә¬ 181
кегә күтәрелде дә теге авыруның одеялын йолкып алды. — Тор! — Шундук ап-ак булып кире сикереп төште.— Гражданин начальник, ул инде «каткан». — Юләр, хәзер үк моргка алып барыгыз. Начальник килмәсә, мәетләрне күрүче дә юк. Бу юләргә тагын ике тәүлек карцер өстә. Калганнарның паегын кыскартырга кирәк. Тизрәк забойга чыгарлар. 2 Колонна башлыгының санбаракка обход ясау миссия¬ се икенче көнне үк үзен сиздерде: гадәттә авыруларга би¬ релә торган биш йөз граммлы паек дүрт йөз граммга кал¬ ды. Болай да тамак туймый иде. Ә хәзер? Менә кеп-кеч- кенә, чиле-пешле арыш ипиен кош тоткан сыман кысып торам, кулымны җәйсәм, очып китәр сыман. Чыннан да, бу кыерчыкны авызга якын гына китереп кара, хәзер юк булачак — ачлык түземне белми. Ә аннан егерме дүрт сә¬ гать авызыңны шүрлектә тот. Ул арада шыгырдап-чинап ишек ачылды да Тимка һәм тагын бер санитар носилка күтәреп керде. Тимканың сөм- сере коелган, күтәрелеп тә карамый, кичәгедәй җикеренеп кычкырмый да, мөгаен, карцерда йоклап чыккан. Хәзер менә мәетләрне алырга килгән. Тагын кемгә чират? Ишек¬ тән кергән суык белән әүвәле бернәрсә дә күренмәде. Бер¬ аздан томан таралды, югары сәндерәдән берәүне өстерәп төшереп носилкага салдылар. Ике ел бер забойда, алмаш- тилмәш бер перфораторда эшләгән дус — Морозны алып киттеләр. Ул минем кордаш иде. Кулга алынганчы Минскида республика комсомол газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Шигырьләр язган... Икебез дә бер забойда ишел¬ гән җир астында калдык. Икебезгә дә бер көнне ампута¬ ция ясадылар — минем сул аякны тубыктан кистеләр. Мо- розның уң аягын — балтырдан. Әмма икенче көнне үк ике¬ бездә дә гангрена башланды. Өченче көнне Морозга яңа¬ дан ампутация ясап, аягын бот төбеннән кискәннәр иде... Ә мине нинди язмыш көтә? Нәкъ шушы шомлы уйлар белән газапланганда, киселгән бот төбем сикереп-сикереп китә. Гүя аякка берьюлы йөзләгән инә кадыйлар. Гадәттә, Колымада алтын ачык җирдә — приискаларда казыла, шахталар бик сирәк. Кырыгынчы елларда анда нибары ике-өч шахтада гына алтын казыйлар иде. 182
Гомумән, Колыма шартларында шахтада эшләү тоткын өчен ярты бәхет. Чөнки анда яз башлану белән кара бо¬ лыт булып сарылып мәхбүснең җанын өтә торган, соңгы канын эчеп-агулап күбендерә торган комсыз чебен-черки юк! Кышын сөякләрне өшетә торган зәмһәрир суыклар ти¬ рән забойга хәтле барып җитә алмый. Монда — ышык! Өстәвенә, канга тоз салып, миемне әйләндереп, туктаусыз, «әйдә, селкен!» дип кычкырып торучылар да юк! Миңа менә шул бәхет көтмәгәндә насыйп булды. Бер төнне йоклап яткан җирдән торгыздылар да безнең брига¬ даны тулаем машинага утыртып Линкольн приискасыннан Индигарка буйлап алып киттеләр. Кая? Белмибез. Ни¬ һаять, иртә белән машинабыз бер тау итәгенә килеп тук¬ тады. Бу шахта тыштан борын заманда кыргый кешеләр яшә¬ гән мәгарәләргә охшый. Монда, гомумән, материктагы ке¬ бек вертикаль түгел, ә горизонталь шахталар. Артык биек булмаган ялангач-соры сопкалар итәгеннән эчкә таба ти- шеп-казып кергәннәр дә, бераз баргач, уңга-сулга борыл¬ ганнар. Штреклар. Штрекның туктаган җирендә — лава. Димәк, нәкъ менә шушында инде алтын тамырлары. Лава — ындыр табагы. Монда көне-төне перфораторлар гөрелдәве, кәйләләр чыңы, вагонеткалар чинавы, сүгенү, тузан-туфрак һәм ара-тирә җыр. Туган илне, еракта кал¬ ган мәхәббәтне сагыну җырлары яңгырый монда. Өстә — забойда җырлап кара, хәзер карцерга юл тотарсың. Ә мон¬ да кем ишетә моңаюыңны?!. Билгеле, монда өстәге эштән җиңел түгел, киресенчә, авыр, уңайсыз. Лавалар биек түгел, алтын «тамырлары¬ ның» катламына карап, бер күтәрелә, бер төшә. Гомумән, басып түгел, бөкрәеп йөрергә, бөкрәеп эшләргә туры килә. һәр лавада — егерме-утыз кешелек бер бригада. Аның бер төркеме перфораторлар белән катламнарны тишә. Шурф ясый. Шартлатучылар килеп, ул шурфларга запал- аммонал сала һәм бикфорд шнурлары белән тоташтырып шартлата. Икенче төркем шушы ишелгән токымны — ал¬ тын комын вагонеткаларга тутыра, өченче төркем, ваго¬ неткаларга җигелеп, комны өскә чыгара, бутаралардагы бункерларга аудара. Менә шулай унҗиде-унсигез сәгать һәр көн — ай буенча, ел буенча, җәза вакытың тул¬ ганчы. Колымада агачка кытлык! Шуның өчен монда штрек¬ ларда да, лавада да терәүләр сирәк, «түшәм»нәр, менә- менә ишелеп төшәм дип, калтыранып кына тора, Ләкин аңа игътибар иткән кеше юк... 183
Мороз безнең бригадага былтыр, көзге юл белән Мага¬ даннан килде. Озын буйлы, чандыр, аксыл чырайлы егет. Ялкауланмый, кайда эш авыр — шунда үрелә. Ял вакы¬ тында сузып, онытылып белорус җырларын җырлый. Та¬ вышы көр, моңлы. Менә шул сыйфатлары белән ул тиз арада бригадада «үз кеше» булып китте. Ә миңа бигрәк тә. Чөнки ул да, минем кебек, шигырьләр ярата, укый, яза. Мин атаклы украин шагыйре Тарас Шевченконың шигырь¬ ләрен бары тик русча тәрҗемәләре аша гына белә идем. Ә үз телендә ул бигрәк тә көчле, аһәңле яңгырый икән. Морозның анасы украин хатыны, шунлыктан, егет ике тел¬ не дә яхшы белә. Минемчә, ул Шевченко шигырьләрен укымый, шагыйрьнең үзе булып ялкынланып яна иде. Ул да, минем кебек үк, өйләнергә өлгермәгән. Сөйгән кызы Люба Минскида калган — университетта укый. «Их... бер генә тапкыр аның төпсез зәңгәр күзләрен күрсәм, алсу иреннәреннән үпсәм, үлсәм дә үкенмәс идем»,— ди торган иде ул без икәү калганда уфтанып. Менә хәзер шул дус егетне салкын алачыкка чыгарып ташладылар. Ә ерак Минскида студентка Люба һаман әле Мороз Петяны көтә булыр. Гадәттә, күрше лаваларда шартлаулар башланыр ал¬ дыннан шахтадан берәүне дә калдырмый чыгаралар иде. Каты шартлау-селкенүдән башка лаваларның да ишелүе мөмкин. Ә менә теге фаҗигале иртәдә, шахта башлыгы үзе ки¬ леп, инде шартлау алдыннан тышка чыгарылган бригада¬ ларны кире лавага куды. — План тулмый, алар монда бот күтәреп яталар. Хә- »ср үк лавага! Бүген эшне тикшерергә комиссия киләчәк. Без үзебезнең лавага төшеп эшкә тотындык. Мороз перфоратор белән шурф тишә. Мин лавада яткан токымны вагонеткага тутырам. Башкалар кәйлә, көрәк белән ка- 8ый, көри, тишәләр. Мин вагонеткамны тау токымы белән тутырып бетереп, инде этеп тышка чыгарырга гына ке¬ решкән идем, күрше лавадагы шурфлар шартлый баш¬ лады. Лава селкенде, ком коелды һәм баш өстендә асы¬ лынып торган лампочка «лып» итеп сүнде. Шунда ук ар¬ кама, аягыма, ниндидер авыр нәрсә ишелергә тотынды, мин егылып аңымны югалттым. Күзләремне ачуга сискәнеп киттем: яп-якты. Ниндидер сәке өстендә ятам. Кайда мин? Кем китергән? Торып ка¬ рыйм әле дип кузгала гына башлаган идем, сул аягым, ток суккандай, дерелдәп тартылды, авыртуга чыдый ал¬ мый, ыңгырашып күзләремне йомдым. 184
Янагыма суккалаганга уянып киттем, каршымда ак ха¬ лат кигән ике таныш түгел кеше басып тора. — Бусы әле тере,— диде күзлеклесе, һәм шунда ук ике* се дә каядыр юк булдылар. Ыңгырашкан, кычкырган тавышлар. Ак халатлы ке* шеләр носилка күтәреп үттеләр. Менә шунда гына үзем¬ нең канда ятканымны төшендем. Минем хәл артык хәвефле түгел икән, сул аягымның бармаклары изелгән һәм уң кулым бераз яраланган. Бригада егерме җиде кешедән иде, баракка нибары ту¬ гыз кешене китергәннәр. Башкалар ишелгән җир астында күмелеп калган. Әле казыйлар, ди. Бәлкем, тере калган¬ нар да бардыр, кем белә. Була күрсен, 3 — Күрше, күрше, хәлең ничек? Нигә башыңны күтәр¬ мисен?— Янымдагы Карасакал телемне ачарга маташа. Минем хәл белән кызыксына! Беләм мин сезнең халыкны, лагерьда беренче ел түгел. Сез шулай йомшак җәеп, каты утыртасыз. Чагучылар барысы да менә шулай пышыл¬ дый, елан булып яныңа үрелә. Тукта, менә аягым гына язылсын, синең хаин җаныңны борыныңнан чыгарырмын. Мәхбүсләрне сатып ничек симергән, бакамыни, рәтләп бо¬ рыла да алмый. Әнә бит, кичә түрә үзен әллә кайдан та¬ ныды. Әле фамилиясен дә белә. Стоянов, ди. Мөгаен, Бол¬ гариядән җибәрелгән шпион, инде безнең хисапка тиресен саклап калырга тырыша. — Сезнең ашыйсыгыз килмиме? Кара, адәм актыгы, кай яктан суга. Күрәсең, паекны әйләндереп-әйләндереп каравымны күзәтеп торган. Ачуы¬ ма чыдый алмадым. «Юк!» дидем дә борылып яттым. Ачу ташудан аякның авыртуын онытып сузып җибәргәнмен — балта белән чаптылармыни. Сыным катты — тешләремне шыгырдатып-сызланып ыңгыраштым. — Сезгә кайчан ампутация ясадылар? Менә бит, һаман канга тоз сала — минем аякта аның ни эше бар? — Нәрсә, мәетләр әрдәнәсенә өяргә ашыгасыңмы? — Киресенчә,— диде теге, тигәнәк булып кадалып,— гангрена башланмаганмы, дип хафаланам. — Булса? Синең ни эшең? Әнә Морозны алып чыгып кителәр ич, нигә туктатмадың? 185
— Әйе...— ул авыр итеп көрсенде,— сонга калдым. Бу¬ лыша алмадым... Ягез әле, аягыгызны күрсәтегез. Карыйм әле. — Сез кем, врачмы? — Хирург. Күрше үзе мина шуышып килеп утырып, культяны чор¬ наган бинтны сүтә башлаган иде, авыр ис борынга сукты. Ә аягым киселгән җиреннән кара янган. — Гангрена! — Нишләргә соң? — Хәзер үк ампутация ясарга! Хәзер үк! Булмаса, гангрена бик тиз күтәреләчәк. — Инде бит ике тапкыр ампутация эшләделәр. — Наркоз беләнме? — Хлороформ юк, диде баш врач. Наркозсыз гына кистеләр. — Кабахәт! — Күршем кызарып-бүртенеп китте, чын¬ лап ачуланган сыман кылана.— Менә, ике көндә алты ке¬ шене моргка чыгардылар. Барысы да ампутациядән соц гангрена белән. Үз аягымнан килгән искә үзем чыдый алмыйм — күңе¬ лем болгана. Җитмәсә, сулкылдап сызлый. Менә сиңа кирәк булса. Инде нишләргә? Бер кистеләр, ике кистеләр. Инде өченче киссәләр? Аннан—бот төбен¬ нән. Ә аннан сон? Тәнем чымырдап китте... Күршем Геор¬ гий (Карасакалның исеме шулай икән) үзен врач дигәч, бераз йомшара төштем. Кем белә, өметсез шайтан, ди бит борынгылар. Барак очындагы фанера белән бүленгән бүл¬ мәдән — медпункттан бер аяк белән сикергәләп барып йод, марля алып килде, киселгән урынны йод белән майлап, чиста марля белән яңадан урады. Кара, үзенең кулы йомшак. Марля уравы да теләсә ничек түгел — беренче тапкыр бәйләмәве күренеп тора. Әллә чыннан да врач микән бу Карасакал, ә? 4 Без төн буе йокламыйча сөйләшеп чыктык. Шул әңгә¬ мәдән мин күршем турында менә нәрсәләр белдем. Кара сакаллы тоткын — Георгий Стоянов Болгариянең Казанлы өязендә туып-үскән икән. Софиядәге медицина институтының хирургия факультетын бетереп төрле шә¬ һәрләрдә, больницаларда врач булып эшли һәм шул ел¬ ларда Георгий Димитров оештырган яшерен оешмага — 186
коммунистлар партиясе сафларына керә һәм яшьләр ара¬ сында монархиягә каршы көрәш алып бара, берничә тап¬ кыр кулга алына, төрмәләрдә дә утыра һәм ахырын¬ да Болгариядән китәргә мәҗбүр була — Германиягә чыга. Белгәнебезчә, 1934 елда хөкүмәт башына Гитлер кил¬ гәч, коммунистларга террор уздыру нияте белән, рейхстаг бинасына ут төрттерә, янгын чыгуны коммунистларга сыл¬ тый, Георгий Димитровны һәм анын юлдашларын гаепли. Шушы эш буенча Стоянов та кулга алынган була. Геор¬ гий Димитровның ныклыгы, батырлыгы, эзлеклелеге, оста оратор булуы җиңү китерә. Димитровчылар азат ителә һәм Советлар Союзына чыгарып җибәрелә. Стоянов соңгы елларда Мәскәү больницаларының бер¬ сендә хирург булып хезмәт итә. Ә менә 1937 елның ба¬ шында аны кулга алалар һәм, шпионлык итүдә гаепләп, ун ет төрмәгә хөкем итәләр. — Менә шулай итеп, мин Колымага килеп чыктым һәм Томанлы приискасында больницада баш врач булып эш¬ ләдем. — Ә монда, Линкольн больницасына ничек килеп эләк¬ тегез соң? — Ишеттегезме, кичә колонна башлыгы мине түрәләр¬ гә хөрмәт күрсәтмәүдә, саранлыкта гаепләде. — Әйе-әйе. Үзем дә сездән сорыйм дигән идем әле. Ул сезне нинди саранлыкта гаепләде соң? — Спирт аз биргән өчен. — Спирт? Төшенмим. Нинди спирт? — Иң таза, туксан алты градуслыны. — Төшенмим. — Нигә төшенмәскә, бер генә операция дә, укол да спиртсыз-дезинфекциясез башкарылмый. Шуның өчен больницада һәрвакыт таза спирт була. Томанлы түрәлә¬ ре дә кичләрен миңа «авыз чылатырга» килә башлады. Башта мин, яңа кеше буларак, тешне кысып аз-маз кой- галадым. Тора-бара алар һәр көн һәм күбәүләп керә баш¬ ладылар. Ләкин спиртны миңа Магадан больницасыннан норма белән генә җибәрәләр. Бигрәк тә теңкәгә тигәне каравыл башлыгы Волков булды. Ул, хәтта төнлә уятып, авырулар алдында спирт даулый башлады. «Гражданин начальник, спирт инде операциягә дә калмады. Бирә ал¬ мыйм»,— дим. Ә ул җикеренә: «Ах, шпион, син әле баш¬ лыклар белән шулай сөйләшәсеңме? Мин сине хәзер үк карцерга озатырмын. Бир дигәч, бир. Колымада су жи- 187
тәрлек. Бер чиләк кушсаң, бер айга җитәр». Мин кызып китеп аны куып чыгардым. — Шуннан? — Шуннан ни булсын. Волков әйткәнчә инде. Мине икенче көнне үк врачлыктан алып кара эшкә — утын та¬ шырга кудылар. Ике айдан соң бу приискага җибәрделәр. Өченче участокта колымашка белән җир ташыдым. Үткән көнне, колымашка астында калып, сул аягымның тубыгын чыгардым. Билгеле ки, Болгария бик күп еллар Госманлы төрек империясенең колониясе була. — Безнең хуш исләр аңкып торган мәшһүр розалар аланы Казанлыкта да төрекләр күп,— диде Стоянов.— Без төрек балалары белән бергә мәктәпкә йөрдек. — Алайса сез төрекчә дә беләсездер? — Мин төрек мәктәбендә өч ел укыдым. Менә шун¬ да гарәп әдәбияты белән таныштым. «Мең дә бер кичә», «Кырык вәзир», «Тутыйнамә»ләрне төннәр йокламый укып, хыялланып йөрдем. Беләсезме, авыруны дару белән дәва¬ лау гына аз һәм хәтта ул әле тиешле нәтиҗәне дә бирә алмый. — Төшенмәдем. — Борынгы юнаннар: сәламәт тәндә сәламәт рух, ди¬ гән. Ә мин аны: сәламәт күңелленең тәне дә сәламәт, дип үзгәртеп әйтер идем. — Ничек? — Авыру үз эченә йомылып, сөйләшмичә, көлмичә ят¬ са, үзен-үзе кимерә, хәлен авырайта гына. Аны чире ту¬ рында уйлаудан коткарырга кирәк. Сөйләшсен, көлсен... Әйе, әйе, көлсен. Көлү ул сәламәтлекне күтәрүче иң тыл¬ сымлы дару. Шифалы. — Әйтәм, кичә бөтен барак гөр килә иде. — Монда бит барысы да диярлек «илле сигезләр», на¬ хакка гаепләнгән кешеләр. Җитмәсә, шундый фаҗигагә дучарлар: кайсы аксак, кайсы чулак. Шуңа күрә мин алар- ның эчке газаплануларын, фаҗигале хәлләрен оныттырыр¬ га тырыштым... Менә бит ул кеше ничек. Халык азатлыгы өчен көрә¬ шә. Сөрелә. Аннары, ниһаять, иркен, азат тормыш баш¬ лыйм дигәндә, тагын нахак бәлагә дучар була. Шулай да кешелеген югалтмый. Ә мин шикләндем, шөбһәләндем һәм Георгий Стоянов- ны «чагучы» дип каһәрләдем. 183
5 Иртәнге обходтан соң күршем, бер аксактан култык таяклары сорап алып, баш врач хозурына кңтте. Уф алла, пи генә булыр икән инде? Рөхсәт итәрме? Итсә генә ярар иде! Ә аягым, үч иткән кебек, әллә инде тынь^сызланган- га, сулык-сулык итеп сызлый, чәнчә. Тышта исә күз ачкы- сыз буран. Баш очындагы тәрәзәдән суык өрә, дер-дер ки- ләм. Көтәм. Ишек ачылмый. Ичмасам, агач аяк белән булса да, туган илгә, Күкчәтау далаларына кайтырга, ял¬ гыз атамны, дус-ишләрне күрергә насыйп булсын иде. Ниһаять, ишек ачылды — әүвәле култык таяклары, аннан Карасакал күренде... Нинди хәбәр алып килә икән күр¬ шем? Йөрәк дөп-дөп итә. Аяк сикереп-сикереп китә, әйтер¬ сең лә кыздырылган инә чәнчәләр. Так-ток. Так-ток! Та¬ яклар якынлаша... Күршемнең йөзе караңгы. Күзләре миңа карамый. Димәк, баш врач күршемә минем аякны ампутация¬ ләргә рөхсәт итмәгән... Бу өмет тә челпәрәмә килеп ва¬ тылды. Икенче көнне Магаданнан ике хәрби кеше — мөгаен, Гулаг (лагерьларның Баш идарәсе) вәкилләре килеп, без¬ нең санбаракны карап, шахтадагы авария турында сора¬ шып йөрделәр. Алар Георгий Стоянов янында тукта¬ лып озак кына сөйләштеләр. Күрәсең, аны электән белә¬ ләр. Менә шушы комиссия рөхсәте белән, Георгий миңа ам¬ путация ясарга әзерләнә башлады. Георгий санитар Тимка белән дә уртак тел тапты. Ул үзенең ярдәмчесен чакырып килде. Иң элек алар операция бүлмәсендәге барлык әйбер¬ не— өстәл, урындык, шкаф, кушеткаларны чыгарып, бүл¬ мәне эссе су белән юып, стеналарын пешекләп чыктылар. Ә Георгий үзе ашханәдән зур бер бак алдырып, барак уртасындагы плитә өстенә куйды да, су салып, операция вакытында кия торган киемнәрен, җәймә-салфеткаларны кайната башлады. Гаҗәп! Безнең баш врач андый эш белән мәшәкатьләнеп маташмый, бер урынга дүрт-биш авыруны яткырып тураклый бирә иде. Ә бу! Ул гынамы?, Иң әһәмиятлесе — шкафны тазарткан вакытта аскы шүр¬ лектән ике шешә хлороформ да таптылар. Этикеткалары гына төшкән булган. Ә бит «хлороформ юк» дип, уяу ки¬ леш, тере тәнне пычак белән тунап, пычкы белән кисте, мәлгунь. Икенче тапкыр аягымны кискәндә, авызыма кап¬ кан чүпрәкне чәйнәп, үземне кушеткага бәйләгән каешлар¬ 189
ны өзеп, һуштан язган идем ич... Ә хлороформ шунда шкаф эчендә генә аунап яткан булган. Бак төне буе бокыр-бокыр кайнады. Георгий плитә бе¬ лән ике арада әйләнде — эш коралларын кайнатты, урын- җиргә дезинфекция ясады. Өченче көнне иртәнге баландадан соң Тимка белән Петро мине култыклап операция бүлмәсенә китерделәр. Шаккаттым, бүлмә яктырып, киңәеп киткән, һавасы да бүтән, җиңел. — Бәхетең бар икән,— дип, Георгий мине көлеп кар¬ шылады.— Менә, берүзеңә туп-тулы шешә. Ипләп кенә ят әле. Менә шулай. Аяк-кулыңны бәйләп маташмыйбыз. Бу масканы борыныңа салыйк... Иснә, иснә, башыңны бор¬ галама! Сана: бер, ике... Борынга йөзләгән кырмыскалар керәмени. Кычытты¬ ра, тончыктыра... — Сана, сана! Өч-дүрт... — Өч... дүрт... алты... — башым әйләнә, каядыр китеп барам,— ун... егерме... егерме... Артык саный алмадым, онытылдым. Ниндидер тирән диңгездә йөзәм. Яр — ерак. Мин хәл- сезләнәм. Кулларым күтәрелми. Чумып-чумып китәм. Ба¬ там. Батам! Коткарыгыз! Көч-хәл белән күзләремне ачтым, бөтен нәрсә әй¬ ләнә. — Уян! Уян! Операция бетте инде. Озак йокларга яра¬ мый.— Авырттырмыйча гына, шап-шап итеп яңакларыма сугалар. Ниһаять, күзләремне ачтым. Бүлмә, каршымда торган ак халатлы Георгий Стоянов әйләнеп китте, кушеткага ябыштым. — Мә, аз гына ром йот. Кушетка кырында, идәндәге ләгәндә, ярты сыйрагым ята. — Ярар, борчылмагыз. Мин тездән унбиш сантиметр калдырдым. Озын да түгел, кыска да түгел, һәрбер про¬ тезга ятышлы. Стандарт протез сезгә нәкъ булачак. Әле йөгереп йөрерсез. Санитарлар мине култыклап урыныма алып барып салдылар. Изрәп йоклап киткәнмен. Ул көнне Георгий тагын өч тоткынга ампутация ясаган. Бер атнада аягымның ярасы бөтәйде. Мине гомуми ба¬ ракка чыгардылар. Георгий баракның ишек төбенә хәтле аксый-аксый озата килде. Хушлашканда, кулларымны ка¬ ты кысып: 190
— Кайгырма! Хаклык бер көнне килер,— дип, соңгы тапкыр кочагына алды. Менә инде ничә дистә ел бер сыйрагым Колыма җи¬ рендә, мәңгелек туңда ята. Ничә дистә ел протезда йөрим, Киселгән урында бер шеш, яра юк! һәр көнне иртән то* рып протез кия башлагач: — Мең рәхмәт сиңа, ерактагы дус!—дип, мин Геор¬ гий Стояновны искә алам. Аны — кара сакаллы күршемне күрәсе, кочаклыйсы, рәхмәт, мең рәхмәт әйтәсе иде. Берничә тапкыр Болгария¬ гә, Софиягә хат язып, аны эзләргә дә җилкенгән идем. Әмма булмый. Артык четерекле, уңайсыз җирдә очраш¬ тык шул без аның белән... Әмма Георгий Стоянов мәңге минем күңел түремнән китмәс. Ике очрашу Ике мичне дә тоткыннар, сукыр чебен төсле, өерелеп- сырып алган. Кайсысы күшеккән, өшегән бармакларын тырпайтып, пешә язып мичкә үрелә. Кайсысы пимасын, чолгауларын киптерә. Кайберәүләре, шыр ялангач калып, күлмәк-ыштанын кыздыра — «куйларын» коя. Алар мич өстендә шытыр-шытыр килеп шартлый, көек исе тарала. Шунда ук эреле-ваклы консерв банкалары бокырдый — чәй кайный. Берсе куя, икенчесе ала. Берсе кулын пеше¬ рә— түгә. Бу оча, сүгенү, шау-шу тарала. — Яле, контрлар, юл бирегез! Ванька-Козгын! Колга буй. Тузган кара бөдрә чәч. Кар¬ чыга күзләр. Баракның старостасы. Чегән. Яшь. Бәлки теге Корольнең улыдыр? Ул мичкә якынлашканда юл би¬ рергә өлгермәгәннәрне шундук тибеп очырды. Козгын, гө¬ наһ шомлыгы, мич янында күлмәген кыздырып торган ап- ак сакаллы картка — рус әдәбияты профессоры Перевер- зевка бәрелеп, болай да дерелдәп кенә торган гәүдәне ау¬ дарды. Көйгән ит исе аңкыды. Ярый әле профессорны шун¬ дук тартып алдылар... Мескен карт кычкыра да алмый — ыңгыраша гына. Сәкегә сузып салып, көйгән төшенә боз куйдылар. Ванька-Козгын мич өстендәге барлык банкаларны ар¬ лы-бирле этеп төшерде дә үзенең өч литрлы кастрюлен куйды. Өстәмә баланда, ботка! Аңа ашханәдән махсус рәвештә җибәрәләр — түрә! 192
Чатырның аргы очындагы түбән сәкедә (тамчы тама торган өстәге сәндерәдә — политиклар) бер төркем блат¬ ной, өсләренә одеял ябынып, карта суга—паекка, балан¬ дага, тоткын «мундир»ына. Уен — изге. Отылучы вәгъдә¬ ләшкән вакытта бурычын түләргә тиеш. Юкса! Кичә әнә шул карта уйнаучылар рәтендәге түбән сәке¬ гә кыйшайган идем. Мин баракта «штатный» әкиятче. Блатнойлар әкият тыңларга ярата. Шуның өчен миңа ае¬ руча хөрмәт, өстәмә бер чүмеч баланда — әкият сөйләгән кичләрдә анда-санда түбән сәкедә йокларга да рөхсәт. Казан төрмәсендәге карцер онытылды — тамак тәмугка кертә. Бервакыт, кемдер бик каты төртеп-этеп җибәргәнгә уянып, җиргә барып төштем. Чатырда идән юк, тоткынга такта әрәм итәләрме соң, ул әле прииска кирәк-ярагына да җитми. Аңгы-миңге ятам. Шунда нәрсәдер шак итте. Гырылдый башлады. Көч-хәл аягүрә бастым. Карауга, чәчләрем үрә торды. Сулыш алудан туктадым. Сәкедә — киселгән баш! Муеныннан ургылып кан ага. Калай күз¬ ләр миңа кадалган. Гришка-Чыпчык бит бу! Оттырган унбиш паегын вакытында китермәгән. Ә Ванька-Козгын, бернәрсә дә булмаган сыман, кан та¬ мып торган беләк озынлыгы пычагын Гришка-Чыпчыкның бушлатына сөртте-сөртте дә, итек кунычына кыстырып, ниндидер табор көен сызгыра-сызгыра, баракның икенче башына китте. Бүген мин Гриша яткан җирдә ятам — урын киңәйде... Төшкә кермәсә ярар иде. Инде керсә дә, кермәсә дә — керфекләр йомыла, арылган, аяк-кулны җыеп алып бул¬ мый. Иртә караңгыдан кара кичкә хәтле забойда, чатнап торган суыкта-челләдә, алтын юу сезонына участоклар әзерлибез бит. Көнозын туңган тән хәзер мич кызуында да җылына алмый. Бушлатны баштан ук уранып, калач булып бөк¬ ләндем. йокы аралаш ниндидер шау-шу колакка керде. Әүвәле колагымны яба төшеп икенче якка әйләндем — шау-шу тынмый. Тагын борылдым. — Магаданнан этап килде! Безнең Линкольн приискасы Магаданнан мең чакрым ераклыкта. Этап безнең өчен зур сөенеч — яңа тоткыннар өстәлә. Этап килгәндә нинди генә мәхбүс йоклап ята ала! Мин дә йокылы-уяулы күзләремне ачтым. Чатыр ишеген¬ нән ишелеп суык керә. Томан. Шау-шу. Бернәрсә дә кү¬ ренми — йокы баса, тагын күзләрне йомдым, яңа гына җылына башладым бит. «Ярар, иртәгә дә күрермен әле». 13 Е-408 193
Әмма тавышлары колакта. Сөйләшәләр. Кычкыралар. Әле өске, әле түбәнге сәкедән урын эзләп тыкшыналар — егылып төшәләр. Сүгенүләр. Кычкырулар. Димәк, контр¬ лар өстәлгән, уголовниклар килсә, урын сорап тормый, үзләре «хуҗалар»ны өстерәп төшерә. Менә минем яныма да берсе килеп тыкшынды. Озын коры сөяк — шалдыр-гөлдер. Үзе суык, әйтерсең лә чатыр артындагы шыплап каткан каен яргагын китереп салды¬ лар. Аягым белән этеп җибәрдем, чигенде, тавышланмады, кысылыбрак ятты. Мин йоклап киттем. Тагы күзәтченең карлыккан тавышы: — Этапныкылар, тышка чыгыгыз! Тагын ыгы-зыгы. Эт өргән тавышлар. Сүгенү. Тагын ишелеп кергән суык! Каһәр генә төшсен, яңа гына җылы¬ нып, йоклап киткән идем, тагын бүлделәр. Ә ишек төбендә инде конвой башлыгы барактан чыгар алдыннан этапчыларның «гамәл дәфтәрләрен» укый. — Петров Иван Иванович — илле сигез, унынчы. — Пятница Миколь Кузьмич — илле сигез, унҗи¬ денче. Димәк, аларны яңа конвой санап-тикшереп ала. — Тизрәк кыймылдагыз, тизрәк! — Петров!.. — Мутин Мохтар!.. Күршем ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде: — Мин! — Тизрәк! Авызыңны фәлән итим, йокыңны ачармын, күтәрел! Янымдагы тоткын сикереп торды, ыңгырашты. Сәкедән шуып төште. — Тизрәк! Формуляр! — Мухин Мохтар, илле сигезенче статья, ... пункт, ун ел төрмә... — Чык әйдә! «Мохтар! Мушн!» Яшен суккандай, аңгы-миңге булып киттем. Аннан, сикереп торып, ишеккә таба йөгердем. — Син кая кузгалдың, үләксә!? Кемдер яңагыма сугып җибәрде — йокым ачылды. Ал¬ дымда— конвой башлыгы, кулында бер кочак формуляр. Ул ачулы карады да чыгып китте. Ишек ябылды. Йозак шалтырады. ...Мең тугыз йөз утызынчы еллар. Казан педагогия тех¬ никумында укып йөргән студент чагым: стипендия унбиш сум. Шуңа ашыйбыз, шуңа киенәбез, шуңа күңел ачабыз. 194
газета-журналлар яздырабыз, комсомолга, МОПРга *, «Бетсен наданлык!» җәмгыятенә һәм башкаларга взнослар түлибез. Дөресен әйткәндә, тамак хәле әллә ни артык тү¬ гел иде. Ә кәеф һәрвакыт күтәренке' Борынны төшермибез — көн дә уен, көн дә — туй. Кай¬ сыдыр «булачак шагыйрь» үз шигырьләрен әле язарга өл- гермәгәнлектән, Тукайныкын җайлаштырган, без, карын ачса, күмәкләшеп шуны җырлыйбыз: Фәгыйләтен, фәгыйләтен, фәгыйләт, Әй, бу студент халкының күңле шат! Лекцияләрне тыңлау җәфасыннан котылу белән, без — егет-җилкенчәк — кышын печән базарына, «Көфер поч¬ магына» барабыз да утын кисәргә-ярырга ялланабыз, җәен пристаньга төшеп баржалар бушатабыз. Кавын-карбыз килгәндә бигрәк күңелле — корсак шартларга җитешә. Менә шул «өстәмә керем» походыннан арып-талып, өсте¬ рәлеп тулай торакка кайтып егылганда гына, сөенечле хәбәр: — Академия театрында — «Отелло»! — Отелло ролендә — Мохтар ага Мутин! Әфсен өрделәрме — арулар, йокылар әллә кая кача. Икмәк алырга дип саклап йөргән соңгы тиеннәрне җыя¬ быз да (кызлар-шефлар да безнең җилкәдә, ярлы булсак та — егет) галеркага билет алабыз. Әгәр инде бөтен курс¬ ка җитәрлек акча җыелмаса да, кайгы юк, хәйләсен та¬ бабыз. Бер өлешебез, күбесенчә кызлар, алдан билет бе¬ лән кереп, беренче пәрдәләрне карый, аннары тәнәфестә контрамаркаларны безгә — көтеп торучыларга чыгарып бирәләр. Без инде соңгы пәрдәләрне карыйбыз. Теләк — Мохтар ага Мутинның Отеллоны уйнавын күрү. Без ге- нәме? Бөтен Казан шулай ашкына. Мохтар ага исеме афишаларда күренү белән, театр кассасында билет кал¬ мый. Залда ут сүнә. Авыр бәрхет чаршаулар акрын гына ачыла. Замок, йокы бүлмәсе. Көмеш шәмдәлләрдә берничә генә шәм яна. Ярым караңгылык. Түрдә атлас чыбылдык¬ лар белән капланган карават. Анда, күпереп торган ма¬ мык түшәк-мендәрләргә күмелеп, ак ефәк юрган ябынып гүзәл Дездемона йоклый. * МОПР — международная организация помощи борцам револю¬ ции. (Ред.) 13* 195
Кинәт шәмнәр калтыранып, кызгылт телләре сузылып- тибрәнеп китә. Бүлмә эче тагын да караңгылана төшә. Ишек ачыла. Бүлмәгә ашыгып Отелло — Мутин керә. Көч һәм гайрәт ташып торган мәһабәт гәүдә. Сокланырлык килеш-килбәт. Ул Флоренция дәүләтенең дан һәм шөһрәт¬ кә күмелгән атаклы генералы. Иң авыр, куркыныч сугышларда да каушауны белмә¬ гән менә шушы кеше хәзер үзенә үзе урын таба алмый газаплана. Ул бөек һәм мескен хәзер үзенең мөкатдәс гыйшкы алдында. Генерал акыллы һәм кызу канлы мавр- хыянәтче Ягоның мәкерле хәйләсе белән агуланган. Ул яна! Анда — бөек саф мәхәббәт һәм дәһшәтле нәфрәт! Өермә! Давыл! Тайфун! Ә Дездемона, сабыйлар гамь- сезлеге белән, рәхәтләнеп, һичбер хәвеф-хәтәр сизмичә, онытылып йоклый. — Син нинди пакь һәм гүзәл... (Отелло иелеп Дезде¬ монаны үбә.) Әмма... өзелгән роза кебек суларга-шиңәргә тиешсең хәзер. — Отелло, бу синме? — Нинди ышанулы, назлы тавыш. Отелло сискәнеп китә, гүя аны кара елан чага. — Әйе, кадерлем...— тавыш калтырана. Отелло иңрәп күтәрелә. Аның йөрәгендә хәзер ике ут — мәхәббәт һәм нәфрәт. Отелло үз-үзе белән көрәшә. Кем кемне?! Мәхәб¬ бәтме? Нәфрәтме? — Минем бердәнбер гөнаһым — сиңа булган керсез мә¬ хәббәтем... — О, юк! Юк! Мәкер белән агуланган, күзләре тонган Отелло, бу ила¬ һи тавышка чыдый алмый, тулып-ташып Дездемонага таш¬ лана һәм үзенең саф, изге мәхәббәтенә кул суза... Зал, сулыш алудан туктап, тетрәнә. Ә инде явыз хыянәтче Ягоның җинаяте фаш бул¬ гач, Дездемонаның илаһи мәхәббәте үзенең бар сафлыгы белән яңадан ачылгач, Отелло соңгы көчен югалтып егыла. Ул әле исән. Әмма Дездемонаның самими мәхәббәтен¬ нән башка яшәү аңа нигә? Нигә?! Йөрәкләр тибүдән туктый... һәм, бары озак вакыт үтеп акылын җыйгач кына, тамашачылар шашынып, тыела ал-, мыйча Мохтар ага Мутинны алкышлыйлар... Менә шушы бөек артист, гали җан, татар халкының даны һәм сөенече — бүген арестант. Колыманың җан тет¬ рәткеч зәмһәрир суыгында этап белән куылып, бер при- искадан икенчесенә сөрелә, Ни өчен? 196
Мин үксеп елап урыныма килеп егылдым. Вахта алдында һаман әле шау-шу — конвоирларның ачулы әмерләре, сүгенүләре һәм өстерелгән этләрнең абалап өрүе. Ә мин һаман әле тыела алмыйм, үземне үзем тиргим, үкенеп өзгәләнәм. Ул бит минем янымда гына ятты. Нигә инде сикереп торып исәнләшмәдем, кулларын кысмадым? Кайдан килә? Кая бара? Авырмыймы? Ул, мөгаен, шушы араларда гына материктан килгәндер. Казанда нинди яңа¬ лык бар икән? Минем Казаннан китүемә-аерылуыма инде дүртенче ел бара бит — их, сорашасы, сөйләшәсе иде... Урыннан-сәкедән сикереп торып йөгерәсе — Мохтар ага¬ ны куып җитеп кочаклыйсы килә. Мескен күңел, юкка гына талпынасың бит! Чатыр ишегендә ат башы хәтле йозак. Аннан ары чәнечкеле тимер чыбыклар, манаралар, мылтыклар, пулеметлар, этләр. Ә шулай да... Син кайда, Мохтар ага? Кайда син? Бу очрашылмаган очрашудан соң ике елга якын ва¬ кыт үтте. Колыма һәм Индигирка елгалары инде ике тап¬ кыр, аз гына вакытка булса да — июнь, июль, август ай¬ ларында өсләрендәге калын боз катламнарын салып, ачы¬ лып, ниһаять, башка елгалар кебек тулып, ташып агып, улакларда алтын юдылар, «соргылт-кызыл тараканнар» — самородокларны чайкадылар. Ә тоткыннар һәр көн, һәр ай берсеннән-берсе өметлерәк хәбәрләр тыңлады. Тиздән мо¬ ңа хәтле ишетелмәгән бик зур амнистия була икән, илле сигезләрнең барысын да азат итәләр икән... Әмма һәр көн таң караңгысыннан вахта каршындагы өрлеккә эленгән чаңга сугалар: — Даң-доң! Даң-доң! Уяну. Вахта. Конвой. Тентү. Карцер һәм... тагын этап. Өмет. Ышану. Көтү. Мәхбүс шулар белән яши дә, мескен. Менә шулай михнәт чиккәндә, ниһаять, мин агач аяк¬ ка калып, инвалидлар колоннасына килеп эләктем. Инвалидлар колонна-лагере Магаданнан егерме өч чак¬ рымда. Шуның өчен «Егерме өченче колонна» дип йөр¬ тәләр икән аны. Бу лагерьда ике зона. Берсе — эшче зона, анда аз-маз кузгала, әле ни дә булса майтара ала торган инвалидлар тупланган. Икенчесе — гарип-горабалар, сукырлар, аяк- кулсызлар. Мине турыдан-туры беренче зонага керттеләр. Моны¬ сы да бәхет — эшләсәң, үлмисең. Мин кәрзин үрүчеләр бригадасында эшли башладым. 197
Бу зона зур, монда ширпотреб цехлары — мебель, са¬ выт-саба, уенчык, карават ясыйлар. Талчыбыктан кәнәфи, урындык, чемодан, тартмалар һәм кәрзиннәр үрәләр. Бу соңгысы миңа бигрәк тә ошады — төрле төстәге бизәкләр төшереп үрелгән кәрзиннәр — түгәрәк, озынча, капкачлы, капкачсыз,— уенчык диярсең, шундый матурлар. Беренче бригада — уголовниклар, аллага шөкер, алар- ның аяккуллары исән-сау, конвойсыз да зонадан чыгып йөри алалар. Аларга ышаныч зур — Колыма буеннан тал¬ чыбык кисеп, аркалап алып кайталар. Без бу талчыбыкның кабыгын сыдырабыз, каезлыйбыз. Аннан аны зур казаннарга салып кайнатабыз. Ул ныгый, үргәндә дә чатнамый, йомшый, сыгылмалы була. Талчы¬ быклар «пешеп» өлгергәч, алып бераз саркытабыз да төр¬ ле төстәге буяу изелгән казаннарга төшереп манабыз. Кай¬ сы кызыл, кайсы яшел, кайсы күк төскә керә. Буялган талчыбыклар цехта бераз киптерелә. Менә шуннан соң гына алар эшкә файдаланыла — салават күпере төсләре белән балкыган нәфис кәрзиннәргә әверелә. Мин килеп кушылган кәрзинчеләр бригадасында илле тоткын-инвалид. Барысы да «илле сигезләр». Бригадир Максим Максимович минем төсле үк агач аяк. Инде чәч¬ ләре агарган, түгәрәк йөзле, ягымлы кеше. Ачуланмый. Сүгенми. Сабыр. Лагерьда андый кеше бик сирәк очрый. Кулга алынганчы ул Киев хәрби округында дивизия ко¬ миссары булып хезмәт иткән, гражданнар сугышында Ковпак белән бергә сугышкан карт командир, большевик диләр үзен. — Кәрзин үрү төбеннән башлана. Без дә шуннан баш¬ лап өйрәник, яле, әнә теге нечкәрәк талчыбыкларны бир әле,— дип, Максим Максимович мине үз янына утыртып һөнәренә өйрәтә башлады. Ниһаять, монда эшли башлауның беренче якшәм¬ бесендә, Колымага килгәннән бирле өч елда беренче тап¬ кыр ял иттем, төшке баландага хәтле йокладым. Үземә- үзем ышанмыйм, көпә-көндез сәкедә аунап ятам. Кы¬ зык. Төшке аштан соң мин дә, башкалар кебек, палатка ар¬ тына кояшта кызынырга чыктым. Май. Кояш ярыйсы ук югары күтәрелгән, кыш көннә¬ рендәге кебек офык тирәсендә генә әйләнми. Дөрес, монда әле, материктагы кебек, агачлар яфрак ярып, сиреньнәр шау чәчәктә утырмый. Кар көртләре яңа гына челтәрлә¬ нә. Юл читләрендә, тау итәкләрендә әле беренче гөрлә¬ векләр генә... Шулай да яз! Күңелдә — яз! 198
Зона ике кат чәнечкеле тимер чыбык белән уратылып алынган, һәр почмакта — манара. Анда кулына мылтык тоткан солдат ялт-йолт каранып-күзәтеп тора. Әгәр инде алай-болай берәр тоткын тимерчыбыкка якынлаша баш¬ ласа, хәзер затворын арлы-бирле йөртеп кычкыра; — Якын килмә! Атам! Сул якта эштән чыкканнар зонасы. Арада чәнечкеле тимерчыбык койма һәм манара. Арырак — вахта. Анда бер төркем конвойчылар капка төбендәге өстәлдә домино уйный. — Әй, карагыз әле,— дип кычкырып җибәрде кем¬ дер,— әнә, кыр казлары килә. Аптырап, тавыш килгән якка борылдым, Колымага нинди кыр казлары килсен ди. Зона аръягындагы үрдән, бер-бер артлы нәкъ кыр казл!ры төсле тезелешеп, бер төркем гарип-гораба төшеп кил»; бөкрәйгәннәр, көчкә- көчкә атлыйлар, җилкәләренд» коры-сары каен ботак¬ лары. Нишлисең, Колымада май аенда да мич ягарга ки¬ рәк! Бу инде гарип-тоткыннарның әле бераз кыймылдый ала торганнары — зонаны утын белән тәэмин итүче бригада. «Кыр казлары»ның алды инде зонага җитте. Озын ши¬ нель кигән колга буйлы вахтер, уголовник кулындагы на¬ ряд кенәгәсенә карандаш белән билге ясап, кычкыра, вах¬ та капкасыннан кертә: — Иванов, уз! — Базарбаев, уз! — Пятница, уз! Алпан-тилпән килеп, үз аякларына үзләре сөртенеп, утынчылар уза. Төркемнең иң соңында ава-түнә килгән озын, ябык бер инвалид, вахта капкасына да җитә ал¬ мыйча, абынып егылды. Артта тартылып-уйнаклап килгән овчарка, бәе бушауга, бер генә сикереп, җирдә яткан теге утынчының өстенә ыргылды һәм талый башлады. — Ха-ха! Ха-ха! — Шайтан, әйдә, каезла шул контрны. — Ха-ха, хи-хи-хи! — арттан килгән конвойчылар, тук¬ тап калып, бу тамашаны карап көлә башладылар. Бушлаттан мамык оча, әйтерсең лә кар ява. Теге мескен бөгелеп башын яшерә. Овчарка, шуны сиз¬ гәндәй, утынчының башындагы иске бүреген йолкып алды. Овчарка бүрекне йолыккалап ертканда, бер конвойчы ки¬ леп теге мескенне тибә-тибә тарткалады: — Тор, тор, контр! Зонага кергәч иркәләнерсең. — Әй, Мутин! — Бу яктан вахтер кычкыра-сүгенә баш- 199
лады,—...фәлән итим, тагын комедия башлыйсынмы? Мин сиңа хәзер театрны күрсәтермен. Тиз йөгер, бригаданы көттермә! «Мутин! Мохтар ага!» Мин чәчрәп урынымнан тор¬ дым— агач аяк төртелеп, авып киттем. Тагын тордым. Ж,ан тавышыма кычкыра башладым: — Мутин! Мохтар ага! Ашыгып вахтага таба атладым (каһәр төшкере агач аяк атлаган саен сөртенә). Мохтар ага инде үз зоналарының капкасыннан узган, утынын ташлаган иде. — Мохтар ага! Ул минем тавышны ишетте ахрысы, борылды, калты- раулы зәгыйфь тавыш: — Сез кем? Кайдан? — дип инәлде. — Мин... Мин... Казаннан. — Зона яныннан кит! Мохтар ага зонага кергән иде инде, тагын теге овчар¬ ка аның өстенә ташланды. Манарада мылтык шартлады. Минем сул җилкәм көеп китте. Ун көн карцерда утырганнан соң, мине, качарга хә¬ зерләнүдә гаепләп, тикшерүгә хәтле, бөтенләй гарипләр зонасына күчерделәр. Ә теге көнне манарадан атылган пуля җилкәмне тырнап кына үткән иде, ярам ун көндә тө¬ зәлде. Зонага керүгә, вахтердан: «Мутин Мохтар кайда?» —-. дип сорадым. Ул кулын селтәде. — Ишетмәдеңмени, ул артистка инде әллә кайчан «агач бушлат» кигезделәр ләбаса. Сандугач 1 Берәр җирдә Алябьевның «Сандугач» көен җырлаула¬ рын ишетсәм, һәрвакыт туктап уйга чумам. Бик еракта калган, әрәм үткән гомер һәм якын бер дустым искә төшә. Бу тылсымлы көйне ишеткәндә ничек аны сагынмаска! Мпн бит аны тар юл, тайгак кичүдә — лагерьда очраткан идем. Киң күңелле, юмарт, кулыннан гөл түгелеп тора торган гаҗәп кеше иде ул. Ә тавышы? Үзе көр, үзе моң¬ 200
лы. Ул җырлаганда Федор Иванович Шаляпин җырлый диярсең. Соңыннан, төрмәдән котылгач, эзләп карадым. Ул ике елдан соң азат ителергә тиеш иде. Әйтүенә караганда, Новгород шәһәренә, карт анасы янына кайтырга тиеш иде. Шәһәр милиция бүлегенә яздым. «Андый кеше бездә исәп¬ тә юк» дигән җавап килде. Аннары Мәскәү радио студиясенә: «Фәлән кеше Алябь¬ евның «Сандугач» көен бик яратып җырлый иде. Менә шул дустыма музыкаль сәлам рәвешендә «Сандугач» көен берәр күренекле җырчы башкаруында тапшырсагыз иде» дип хат язган идем. Бүген эштән кайткач, радиоалгычны куюга, исем китте. Үтенечемә җавап рәвешендә «Санду¬ гач» җыры. Бүлмәдә аның яраткан көе-җыры яңгырый!- ...1945 елның октябрь ахыры иде. Трасса төзү колонна¬ ларындагы тоткыннарны ашыгыч рәвештә каядыр күчерә, алып китә башладылар. Чират безгә — инвалидлар колон¬ насына да җитте. Җыен аяксыз-кулсызларны вагоннарга төяп, башта Тайшет шәһәренә, станциядә өч көн тоткан¬ нан соң, аннары Маршинск озату төрмәсенә китереп ту¬ тырдылар. Шуннан Марлаг бүлекләренә бүлеп-бүлеп җи¬ бәрү башланды. Мин бүтән «илле сигез»ләр белән «Анти- бес»ка барып эләктем. Антибес! Кызык! Шайтаннарга, җеннәргә каршы дигән сүз буладыр инде. Юкка гына гаҗәпләнмәгәнмен икән бу сәер исемгә. Дөресендә дә, бу исем җисеменә бик тә муафыйк икән. Моңа без Антибеска килеп кергән беренче төндә үк ышан¬ дык. Маршинскидан иртә чыксак та, лагерьга кичкә таба гына килеп җиттек. Беренче күбек кар — тездән батып атлыйбыз. Өстәвенә, лагерьга якынлаша башлагач, җил кузгалды. Буран. Көч¬ кә килеп җиттек. Чәнечкеле тимер чыбык белән ике кат уратылган зур лагерь. Манаралар. Вахта, агачтан салын¬ ган кечкенә алачык. Тимер морҗадан төтен күтәрелә. Ди¬ мәк, анда җылы. Без вахта янына килеп туктауга, куыш¬ тан лагерь түрәләре килеп чыкты: — Беренче саф, алга! Киемнәрегезне салыгыз! Суык. Җил. Ә монда чишенергә кирәк. Зонага куркы¬ ныч әйбер алып кермәсеннәр, янәсе. Чишенү, киенү, фор¬ мулярларны тикшерү, санау — бер генә түгел, берничә тапкыр. Чөнки тапшыручы конвой башлыгы да, алучы ла¬ герь башлыгы да бер-берсенә ышанмыйлар, һәрберсе үз 201
бармагы белән тоткыннарның күкрәгенә төртә-төртә са¬ ный. Ниһаять, зонага, баракка кердек. Монда инде җылы¬ нырбыз дигән идек, кайда ул, зәмһәрир суыгы. Баракта бер генә бөтен тәрәзә юк. Барысын ватып-җимереп бетер¬ гәннәр. Аптырагач, тәрәзәне юк-бар белән томалап, кар белән күмдек. Бу эш безне бераз җылытты. Шул җылыны югалтмыйк дип, баракка кергәч, барыбыз да түбәнге сәкеләргә бер¬ беребезгә тыгызланып яттык. Арылган, йоклап та киткән¬ без. Кемдер иягемә сукты, сискәнеп уяндым. — Акчаң кайда? — Нинди акча? — Менә нинди акча! — Борын төбендә генә пычак ял¬ тырады.— Тизрәк! Аңгы-миңге килеп башымны күтәрүем булды, сугып ектылар. — Бушлатын ал! — Полундра! Барак ут кабынгандай дерт итеп кузгалды. — Уголовниклар! Ул арада ишектән кулларына таяк, төрле тимер кисәк¬ ләре, ясалма пычаклар, кистәннәр тоткан тагын бер төр¬ кем акырып килеп керде. — Полундра! — Контрларны из! Ыгы-зыгы. Шау-шу. Сүгенү. Шатыр-шотыр сәке такта¬ лары кубарыла башлады. — Син нишләп торасың?! — Кемдер арттан килеп төр¬ теп алды,— Әйдә, мичне җимер! Ул шундук иелеп мичнең капкачын суырып алды да якынлашып килгән пычаклы бер уголовникның башына сукты. Теге акырып егылды. Мин мичне сүтә башладым. Тузан, көл, корым. Кирпечләрне биреп торам, арттан кил¬ гәннәр аны алып, ишек төбенә өелгән уголовникларга ыр¬ гыталар. Беренче һөҗүм кире кагылды — барак уртасына үтә алмадылар, кире чигенделәр. Әмма безнең көч тә ки¬ ми бара, мич сүтелеп, кирпечләре атылып бетте. Сәке такталары да җитәрлек түгел. Күпләр буш кул белән калды. Ә тегеләр яшьләр, тазалар. Өстәвенә, алдан ук су¬ гышырга әзерләнеп, коралланып кергәннәр. Икенче һөҗүм башланды. Без, сәке такталарыннан баррикада ясап, бер почмакка өелдек. Уголовниклар та¬ гын да ныграк котырды, күзләрен кан баскан. 202
— Контрларны сыт! Тагын пычаклар, кистәннәр ялтырады. Без ташлаган кирпечләр кире үзебезнең башка төшә башлады. Берничә уголовник инде баррикада өстенә үрмәләп, пычакларын янарга тотынды. Без хәлдән таябыз. Күпләр яраланган... Нишләргә? Әгәр алар өстенлек алса, барыбызны да суеп чыгачаклар. Нишләргә, көч-хәл белән такталарны тота¬ быз. — Иптәшләр! — калын, көчле бас, барлык шау-шуны, акыруны басып, баракны дер селкетте.— Курыкмагыз. алга! Баррикада алдына калын каен такта күтәргән берәү тезләнеп йөреп килеп чыкты да, тактасы белән, печән чап¬ кандагы кебек, арлы-бирле селти-суга башлады. Никадәр гайрәт! Никадәр көч! Тактага туры килгән уголовникның берсе дә басып кала алмый, мәтәлеп, тәгәрәп китә. Ә теге, тезе белән йөргән ике аяксыз кеше, бер куркусыз алга бара. Моны күреп, без дә күтәрелдек. Тагын акыру-бакы- ру, сүгенү, пычак, кистән, такта уйный башлады. Җә¬ һәннәм! 2 Сугыш иртәнгә хәтле барды. Әле без уголовникларны кудык, әле алар безне кысрыклады. Әгәр бу сугыш тагын беразга сузылса, без инде җиңеләчәк һәм бандитлар баш¬ баштаклыгына дучар булачак идек. Бәхеткә, уяту чаны тынар-тынмас, баракка бер отделение солдат белән конвой башлыгы килеп керде. Солдатлар приклад белән сугып егып ике якны аерып, унлап тоткынның кулларына богау салып, типкәләп, өсте¬ рәп алып чыгып киттеләр. Барак тынды. Безнең яктан дүрт мәхбүс үлгән икән, аларны сани¬ тарлар носилкага салып моргка алып китте. Җиңел яра¬ лылар үзләре медпунктка өстерәлде. Авыр яралылар кал¬ ды: кайсы җирдә, кайсы сәкедә. Алар белән маташырга вакыт та юк, мөмкинлек тә юк иде. Мин, аллага шөкер, җиңел котылдым, сул күз күгәргән, уң кулда пычак ярасы. Күлмәк җиңен ертып кысып бәйләгән идем, сызлавы ба¬ сылгандай булды. Уголовникларның югалтуы ни хәтле булгандыр, билге¬ сез. Алар үлекләрен дә, яралыларын да чыгарып, үз ба¬ ракларына алып китәргә өлгергәннәр. Менә шулай итеп, без Антибес лагере белән таныштык. 203
Өч-дүрт көн баракны төзәтү, сәкеләрне җәю, тәрәзә¬ ләрне кую, ишекләрне рәтләү, тазарту, юу белән үтте. Баракка бераз торак төсе керде. Әмма мичне яңадан сала алмадык, ичмасам бер бөтен кирпеч калсачы. Колосник- лар, ишекләр, япкычлар берсе бер калмаган, ватылып, кыйралып беткән. Вахтадан ике тимер мичкә бирделәр. Аларны алып ки¬ леп, баракның ике башына урынлаштырдык та морҗалар куйдык. Мичкәләрнең бер як төпләрен тиштек. Мич әзер! Утын да җитәрлек, теге сугышта кыйралып, эштән чык¬ кан сәке такталарын, ишек яңакларын арлы-бирле ярып, кисеп, мичкә тутырдык. Мич дөрләп янып китте. Беренче тапкыр баракка җылы төште. — Яле, яшьти, миңа да урын калдыр,— дип, калын бас гөрелдәде. Карасам, берәү мүкәләп сәкегә менеп маташа. Бер аягы балтырдан киселгән, икенчесенә иске тун җиңе кидерел- гән, өстерәлеп килә. Башы иске бер чүпрәк белән урал¬ ган, кан сирпеп тора. Күзләр күм-күк. Авыз ерылган... — Әй, кызык та булды соң сабан туе, ә? Бу кем? Абайлабрак карасам, теге баррикадада такта белән селтәнеп уголовникларны пыр туздырган батыр. Почмаккарак кысылып, урын бирдем. — Әйдә, менә монда сузыл, кысылып ятсак җылырак булыр. 3 Яңа күршем мина әллә ни кысынкылык күрсәтми, ко¬ мачауламый, киресенчә, файдасы тия. — Мин Маслов Валентин Валентинович. Илле сиге¬ зенче статья, ...пункт, ун ел төрмә,— дип таныштырды ул үзен. — Ул унлыкны кайда эләктердең? — дим. Авызы тагын ерыла... Әллә нинди җилбәзәк сыман. Әллә инде шөрепләре тулы түгел... — Котелоктан,— ди. Мин гаҗәпләнәм. — Ничек котелоктан? Ул чумар түгел бит. — Нәкъ менә өстенә бастың... Чумар эченнән килеп чыкты. — Тукта әле, Валентин, сөйләсәң рәтләп сөйлә, баш¬ ны катырма! Чумар белән ун ел арасында байтак аерма бар. 204
— Алайса тыңла,— ул койрыгы белән шуышып минем янга елышты.— Волхов юнәлешендә, бер һөҗүмдә мине яхшы ук теттеләр, дүрт ярчык берьюлы килеп утырды. Өчесе аякка, берсе кулга. Кулныкы зарарсыз, санбатта ук алып ташладылар. Ә менә аяктагылар яхшы ук алама булды. Сул аякны чәлтердән кисәргә туры килде. Ә уң аяктагысы әллә кая эчкә кереп киткән, табанда, бастыр¬ мый. — Син бит госпитальдә булырга тиеш. — Ә мине кайдан дисең — госпитальдән. — Ә нигә монда? — Әйттем бит.— Ул тагын авызын киң ерып ел¬ майды. Бу үзе эре бәдәнле адәм, баш зур, колаклар салынып тора. Утыргач, аның янында мин — бүкән янындагы түм¬ гәк төсле генә. Әмма, шундый баһадир гәүдәле булуына карамастан, сабый балалардай беркатлы, ачык. Ак кү¬ ңелле, ачуланмый. Ә инде бер кузгалса, теге көндәге сы¬ ман, аны инде бер кеше тыя алМый. — Озын сүзнең кыскасы, госпитальдә бик начар ашата башладылар. Иң ачу килгәне — санитарларның комсыз¬ лыгы... Дежурныйлар күрә бит... Безгә дигән ит-майны кухняда үзләре бүлеп ашыйлар. Ә безгә чумар урынына коры су, баланда. Беркөнне иртәнге обходта госпиталь башлыгына әйтеп салмыйммы: «Лев Абрамович, безне эттән яман ашаталар. Санитарларыгыз урлый». Иптәш кара көеп китте, бер сүз әйтмәде. Икенче көнне мине три¬ бунал хөкем итте, контрреволюцион үгет өчен ун ел төр¬ мә. Ярар! — Ул, койрыгы белән шуышып, сәкедән төшә дэ башлады. Озын, табагач кулларына култык таякларына таянган сыман таянып, бер күтәрелеп, бер төшеп, барактан чыгып та китте. һәркөн шулай, иртәнге тикшерүдән соң, кайвакытта баланданы да көтмичә, шуып төшеп китә дә суга баткан¬ дай югала. Аннан бары кичке тикшерү вакытында гына кайта. Кая олага ул — ходай үзе белә. Әллә урлашып йөри инде? 4 — Яле, күрше, колагың шешкән идеме, мә тот,—ул, әле сәкегә менмәс борын ук, бияләй хәтле зур күн янчы¬ гын ыргытты.— Рәхәтлән, кәгазе дә бар. Янчыкның җебен тартып, авызын ачуга, төчкереп җибәрдем. 205
— Әп-течи... — Менә-менә, андый-мондый гына махорка түгел, мар¬ җа чылатып үстергән, әче җимеш.— Менә «кәҗә сыйра¬ гы» төреп өлгермәдем, янчык кулдан-кулга сәке, барак буенча китте. Валентин ике табагач кулларына таянды да сикереп сәкегә утырды. — Ничек, тәмлеме марҗа җиләге? — Тфү...— Мин чәчәлим, күзләрдән яшь ага. Янчык кире кайтты. Буп-буш, күзгә кырып салырлык бөртеге дә калмаган тәмәкенең... Тәмәке белән генә түгел, ара-тирә икмәк паеклары, алып кайтып та сыйлый Валентин. Ә бүген, сәкегә утыру¬ га, куеныннан бер пар менә дигән өр-яңа хром итекләр чыгарды. — Ничек, ошыймы? Шаккаттым, телем бәйләнде. һичшиксез, карак. Лагерьда мондый итекне кайдан алмак кирәк. Тентү килеп, мине дә алып китмәсәләр ярый, «кәҗә сыйракларын», паекларны борыныңнан чы¬ гарырлар. Ул итекләрен киредән куенына салды да бөгәрләнеп ятып, гырлап та китте. Ә мин әле бер, әле икенче якка әй¬ ләнәм, һич йокы керми күзгә. Хәтәр кеше булып чыкты бит әле бу күрше, юкка үзенә урын бирдем. 5 — Менә шулай, безнең ыру гомер-гомергә Гатчинада тора. «Алтын аяклар» дип йөртәләр безнең нәсел кешелә¬ рен. — Ха-ха! Менә ябыштырдың, Валя, уйлап та тормый¬ сың... Синең аякларны да алтынга манганнармы? — Тукта, нәрсә авызыңны ерасың! Мин дөресеннән ба¬ рам. Россиянең барлык патшалары безнең башмакларны киеп йөргән. — Ха-ха! Алтын башмак аркасында Антибеска кил¬ дең, ә? — Җитәр, бүлдермәгез! Сөйләсен, эченне тишәме. Ва¬ ля, әйт әле, мондый курчак шикелле итекләрне тегәргә ма¬ териалны, хромны кайдан аласың? — Җүләр, лагерьда әйбер беткәнме? Иске тун, иске бүрек, ташланган куныч. Менә шуларны җыям, тазартам, кыркам, буйыйм. — Тукта, тукта, каты киттең. Буяу кайдан? Шурум- бурум түгел, әнә нинди лак. Янып тора. 206
Безнең сәкегә җыелган халык Валентин теккән шыгыр¬ дап торган хром итекләрне кызыксынып, сокланып карый. Кунычларын әйләндерәләр, олтаннарына, үкчәләренә чир- теп-чиртеп карыйлар. — Фабричный... — Тукта әле, әйтсен, лак кайдан, ә? — Кайдан булсын, морҗадан. Анда сине лакларга да җитәрлек корым бар. — Әйе, бу булыр-булмас башмакчының эше түгел. Пат¬ ша киярлек башмак тегү дим. — Ә-ә, Антибеска ничек эләккәнеңне яңа төшендем. Романовлар династиясе белән бәйләнештә булган өчен! — Юләр, итекче белән патша арасында нинди бәйлә¬ неш? Даң-доң! Даң-доң! — Барлау! 6 Валентин лагерьның итек тегү цехында эшли. Анти- бестагы барлык түрәләр, бигрәк тә аларның хатыннары, кызлары аны сырып алып, чиратлы-чиратсыз итек, боты, туфли тектерә башладлар. Хәтта Маршинск түрәләре дә Валентинны белеп алганнар. — Заказ ун елга җитәрлек! — ди ул, кичен кайтып сә¬ кегә күтәрелгәч. Әле һаман шаяра. Әмма элекке кебек озак-озак әңгәмәләр корып, патша итекләре турында хикәяләр сөйләми.— Мә, күрше, йөрәк ялга,— дип, ми¬ на үзенең паегын, анда-санда колбаса кисәген төртә дә бушлатын ябынып гырлый башлый. Арый, бик арый баш¬ макчы. Ничек кенә булмасын, ул миңа зур терәк. Югыйсә, эш¬ ләрем көннән-көн хөртиләнә башлаган иде. Валентин ар¬ касында гына бераз хәл алдым. Бу арада лагерь түрәләре безгә дә эш тапты — ике цех ачты. Берсе эрләү, икенчесе туку-бәйләү цехы. Беренче цехта сынар аяклылар. Алар шул аяклары белән орчык әйләндерә, мамыктан җеп эрли. Икенче цехта бөтенләй аяксызлар, койрыкларына утырып, ыргак белән мамык җептән оек, бияләй бәйлиләр. Мин беренче цехка эләктем. Башта орчыкны әйләнде¬ рү тансык-кызык булса да, иртәдән кичкә кадәр ялгыз аяк белән берөзлексез эшләү ярыйсы ук арыта башлады. Өс¬ тәвенә, эрләвемнең юне юк, я юан, төерле була, я неч¬ кә — өзелеп теңкәгә тия. Кичен эшне тапшырганда йомга- 207
гимны бракка чыгардылар. Нәтиҗәдә, паегым өч йөз граммга төште, төшке ашта баландадан сон бирелә торган ярты чүмеч чумардан да колак кактым. — Иртәгә дә брак бирсәң—карцер! — диде цех баш¬ лыгы, минем йомгакны сул яктагы кәрзингә ташлап. Сү¬ зендә торды, икенче кичне мин үз сәкемә кайта алмадым, карцерда йокладым... Валентин цех башлыгына итек те¬ геп биреп мине бәладән коткармаса, белмим, карцерда ничә көн булыр идем. Алай гына түгел, фырт эшкә кү¬ черде. — Син цехта мич ягып утырырсың,— диде цех баш¬ лыгы, мине эрләүдән алып. Көнозын җылыда, җитмәсә, ашханәдән бәрәңге урлап китерәләр. Пешереп бирәм, «өре¬ се» үземә дә кала. 7 Бервакыт төнозын кар яуды. Иртә белән җил чыкты, күз ачкысыз буран күтәрелде. Ул көнне безне эшкә чыгар¬ мадылар, ишеккә йозак салдылар. Зонага тимерчыбык су¬ зып, берничә эт җибәрделәр. һич көтмәгәндә — бәйрәм. Бөтен барак дерт итеп куз¬ галды, төрле ярыкларга, тишекләргә, идән асларына ише¬ релгән карталар, шашкалар, шахматлар, ашыклар кал¬ кып чыкты. Ыгы-зыгы. Шау-шу! Уен. Сәке өстендә, сәке астында, идәндә өер-өер булып угырган, яткан, аягүрә бас¬ кан, азарт белән шашкан төркемнәр. — Буби валет! — Банкада унбиш паек. — Яп туз белән! — Тукта, чү, хәрәмләшмә! — Менә сиңа мат! Төтен, пар. Сүгенү. Кычкырышу, сугышу. Тагын ва¬ летлар, корольләр шапылдый. Барак артында җил, да¬ выл. Тәрәзәләрне кар баскан. Упкын-упкын җил сукканда, стеналар дерт-дерт итеп китә. Ә баракта бәйрәм. Кем ничек булдыра ала — шулай күңел ача, көлә, кычкыра, сикерә. Гаҗәп, һәрвакыт шат күңелле, кайгыра белми тор¬ ган күршем Валентин гына күңелсез, бот башларын буш¬ лат белән төргән дә түшәмгә текәлгән. Әүвәле куркып киттем, әллә инде җан тәслим кылган. Үрелеп карыйм — авыр-авыр итеп сулый. Озын сары керфекләре йомылып- йомылып куя. — Валентин, әллә авырыйсыңмы? 20?
Җавап юк. Җавап бирми. — Валентин... — Эч поша, күрше... Эч поша,— сулъяк бите тартылып, сикереп-сикереп китә.— Контузиядән... Борчылсам, һәрва¬ кыт бнт алмаларым сикерә башлый. Үземнең сөйләшәсе дә килә. Әмма, тагын сүз катарга базмыйм, нигә комачауларга, ичмасам, бер көн тынычла¬ нып сагынсын... Ә сагынырлыгы, пошынырлыгы бар аның. 1941 елның беренче маенда өйләнә ул, туе була. Ә егер¬ ме икенче июньдә сугыш башлана. Валентин фронтта. Раз¬ ведчик. Кыю һәм батыр хәрәкәт итеп, «кирәкле тел»не алып килгән өчен, аны Кызыл Байрак ордены белән бүләк¬ лиләр. Аннан соң һөҗүм, контузия, ике аяктан аерылу. Госпиталь. Инде өйгә кайтам дигәндә (дөресен әйткәндә, өй юк. Гатчина немецлар кулында. Кая да булса тылга китү мөмкинлеге генә бар...) кинәт хәрби трибунал. Ун ел төрмә. Антибес. Менә бит кеше язмышы нинди чокыр-чакырлы. Сагына ул. Сары сагыш. — Со-ло-вей... Кинәт барак калтырап, яңгырап китте. Мин торып утырдым. Бу ни? Бу нинди көчле, моңлы, яңгырау тавыш? Барактагы барлык шау-шу, сүгенү, кычкыру тынды. Җыр үсте, көчәйде, сандугач булып өзгәләнде. Тышта буран, өермә, җил сызгыра, ыңгыраша. Җил саташып ба¬ ракка ташлана, аны дер селкетә. Ә монда, барак эчендә, мона кадәр һич күренмәгән тынлык, изге тынлык. Карта¬ лар, паеклар, сүгенүләр, якага-яка килешүләр — барысы да онытылган. Бөтен барак сихерләнгән, тылсымлы җырны тыңлый. Монда — җәй. Монда иртәнге кояшлы, җофар исле урман. Монда өзелеп-өзелеп, очынып-очынып санду¬ гач сайрый. Соловей мой, соловей, Голосистый соловей! Ты куда, куда летишь, Где всю ночку пропоешь? Валентин урыныннан торып тезләнгән, башын артка ташлаган. Ярты гәүдәсе белән дә ул башкалардан биек булып, мәһабәт булып күренә. Ул бар күкрәгенә, бар мә¬ һабәт тавышына ирек биреп, йөрәген бушата. йөрәк! Кеше йөрәге, син нинди бөек һәм илаһи! Ул менә хәзер җыр булып, өмет булып, ерактагы якты азат көн булып ташый: 14 Е-408 209
Соловей мой, соловей, Голосистый соловей!.. Валентин Маслов безнең баракның гына түгел, барлый колоннаның — Антибесның юанычы, сөенече булды. Кич¬ ләрен эшкә чыкмаган яңгырлы, буранлы көннәрдә аның җырлавын үтенәләр. Ул кыстатмый, дөресрәге, үзе теләп җырлый, моңая. «Вниз по Волге матушке-реке», «Вдоль по Питерской»... Нинди генә җыр җырламасын, ахырында ул, нигәдер, Алябьевның «Сандугач»ын кабатлый... Гаҗәп бер көй, моңлы тавыш белән сандугач булып өзгәләнә ул. — Бу көйне Дусям ярата иде... Гел шушы җырны җыр< ла әле дип үтенә иде,— диде Валентин миңа бервакыт, ачылып китеп. Теге беренче төн сугышыннан соң, каршыдагы баракта торучы уголовниклар белән пычакка-пычак яши идек. Хәтта безне баланда алырга, паек алырга ашханәгә үт¬ кәрмиләр, талыйлар, кыйныйлар иде. Бары тик конвой бе¬ лән генә йөрибез. Бигрәк тә алар Валентинга үчле, аны үтерергә җыеналар иде. Гаҗәп. «Сандугач»ны ишеткәч, алар бөтенләй үзгәрде. — Валюша, безнең баракка да килеп бер җырла әле,— дип, үтенә, чакыра башладылар. Ике барак арасында дуслык урнашты. Ул гынамы? Валентин җырлый башласа, аны тыңларга вахтадагы түрәләр килә. Манарада сакта торган солдатлар, автомат¬ ларын куеп, таң калып тыңлыйлар иде. Ул җырлаганда бө¬ тен лагерь дерелди. Көчле, көр, музыкаль иде аның та¬ вышы. Ә куллары? Куллары, чыннан да, алтын булып чыкты. Валентин теккән итекләр, туфлиләр, иң соңгы фасон, модага әвере¬ леп, лагерь түрәләре хатыннары арасында көнчелек-ыз- гыш тудырды, һәрберсе Маслов теккән туфлине гына ки¬ яргә тели. Ул хәзер, күпме тырышмасын, тегеп өлгертә алмый. Ә түрәләр көтәргә яратмый. Ахырында шушы чи¬ бәр осталык — алтын куллар аның башына җитте. Бу вакыйга менә ничек була. Беркөнне конвой коман¬ дирының хатыны Валентинга итек тегәргә заказ бирә һәм тиз тегеп бетерергә куша — кунакка барырга кирәк. Ә икенче көнне колонна башлыгы Валентинны кабинеты¬ на чакыра да: — Берсекөнгә кызыма туфли тегеп өлгерт. Туй,— ди. — Гражданин начальник, миндә әле конвой команди¬ рының ашыгыч заказы бар бит,— ди Валентин аптырап, 210
— Әмерне үтә! — дип, түрә аны куып чыгара. Валентин бу ике көнне йокларга да кайтмады, эштә булды. — Уф, алла!— дип, икенче көнне көчкә кайтып егыл¬ ды.— Бер убырдан котылдым. Туфли кызга ошады. Менә бүләк итеп бер пачка «Казбек» та бирде. Без папиросны тартып та өлгермәдек, вахтер йөгереп килде, мышнаган. — Командир чакыра. — Капут! — диде күршем, миңа карап, рәнҗүле ел¬ маеп. — Ярар, телеңгә салынма, тиз! Валентин зур бияләй кулы белән минем кулны кысты да койрыгында шуып сәкедән төшеп китте. Әйтерсең лә суга батты. Шул китүдән без Валентинны күрмәдек. Вахтерларның әйтүенә караганда, конвой коман¬ диры Валентин Масловны, лагерь режимын бозуда гаеп¬ ләп (мастерскойда кунган өчен), әүвәле карцерга япкан, аннан штраф зонасына җибәргән. ...Бүлмәмдә Алябьевның «Сандугач» җыры яңгырый. Ниндидер җырчы, фамилиясен ишетә алмый калдым, көч¬ ле бас белән җырлый, тавыш бер үсә, күтәрелә-очына, бер кинәт төшеп китә. йөрәк өзгәләнә. Дустым Валентин да ишетәме икән хәзер бу җырны — бу бит минем аңа сәламем, сагыну тавышым. Юлның соңы 1 ...Ниһаять, ирек! Вахта ишегеннән чыгып, әле яна гына явып үткән кү¬ бек кар өстеннән агач аяк белән бата-чума бер-ике адым атладым да туктап калдым. Өнемме, төшемме? Мин хәзер, чыннан да, иректәме? Хәвефләнеп, шикләнеп кенә артыма әйләнеп карадым. Бу ни хәл? Күләгә булып артымнан калмый «тиз-тиз!» дип этәрмәләп, сүгеп йөргән автоматлы сакчылар да, «һау-һау» килеп өскә ыргылып торган ов¬ чарка этләр дә күренми. Сәер! Чыннан да, алар инде юкмы? Әллә теге тар ишекле, рәшәткә тәрәзәле вахтада яшеренеп, бу нишләр икән дип сагалап кына торалармы 14* 211
юкса? Ун ел буе канга, тәнгә, сөяккә сеңеп калган бу явыз иярченнәр-тагылмаларның кинәт юк булуына күңел дә, күз дә ышанып бетә алмый. Аптырап, сагаеп, куркып- дерелдәп тирә-якка карыйм. Ат башы хәтле йозак белән бикләнгән тимер капка. Ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратылып алынган зона. Тырпайган чәнечкеле тимерчыбыклар артындагы тәбә¬ нәк баракларга карыйм — күзләремне ала алмыйм... «Их! Син бәхетле... Ә без? Без ул көнне, азатлыкны күрә алыр¬ бызмы, әллә монда «такта бушлат» киярбезме... Иреккә сәлам!» — дип анда калган дусларның көрсенеп, елам¬ сырап әйткән сүзләре, тавышлары колагымда чыңлый. — Нәрсә катып калдың, аксак! Әллә лагерьдан ки¬ тәсең килмиме, контр! Вышкадагы сакчының кычкыруына сискәнеп-каушап, ашыгып кузгалган идем, агач аяк таеп китте, мәтәлеп ба¬ рып юл читендәге көрткә егылдым. — Ха-ха! Ха-ха! Әй, ни таптың, аксак? Яртысын миңа да бир... Ха-ха! — Тик торудан иреккән яшь кенә егет эче катып көлә.— Әй, контр кисәге, ирек тәмлеме? Нәрсә, ал¬ лаңа сәҗдә кыласыңмы? Ха-ха! Көч-хәл агач аякны шудырып барып, көрткә терәп кү¬ тәрелдем, тәнем — шабыр тир. Җилкәдәге капчык әйләнеп килеп күкрәккә төшкән, муенны кысып буып тора. «Биш¬ тәрне» аркага этеп ташлап, юлга чыктым. Нинди матур тирә-як! Җем-җем итә, гүя энҗе сипкән¬ нәр. Хуш ис, беренче кар исе! Беренче яңгыр — ләйсән яңгыры! Шифалы яңгыр. Бала чакта «үсәбез, үсәбез!» дип шул яңгырда коена идек ич. Ә беренче карны ничек атыйлар соң? Минемчә ул да ләйсән — пакь, йомшак, җирне ничек итеп агарткан—ак җәймә җәеп чыккан. Мөгаен, минем бүген иреккә — азатлыкка чыгуымны хөр¬ мәтләп, табигать дөньяны алмаз кыйпылчыклар сибеп бизәгәндер. Яңа күтәрелеп килгән кояш нурларында алар күзләремне чагылдыра, салават күпере төсләре белән бал¬ кыйлар. Хуш ис! Беренче кар исе нинди рәхәт, сулап туя ал¬ мыйм! Үзем ашыгам — Мариинск вокзалына җитеп, Күкчә- тауга билет алырга кирәк! Әле һаман болай конвойсыз баруыма, тимер юл поездына үзбаш билет алырга ашы¬ гуыма ышанып җитә алмыйм. Бу ашкынулар барысы да төш кенәдер дип куркам, үземне-үзем чеметеп карыйм. Үч иткәндәй, ашыккан саен агач аяк таеп-таеп китә яки юл читендәге көртләргә төртелә. Аякны күтәреп алып, урап атларга туры килә. Әле һаман агач аякка күнегә алмыйм. 212
Их, бу бүкән башы урынына үз аягым булса, ничек йө¬ гереп китәр идем мин... Моннан ун ел элек—1937 елның егерме бишенче ок¬ тябре иртәсендә нәкъ менә бүгенге кебек ашыгып атлый идем түгелме? Юк! Юк, кызганыч ки, бүгенгедәй түгел шул. ...Казан. Көз. Томанлы иртә. Урам буендагы агачлар¬ ның яфраклары әле яңа гына саргая башлаган. Алтын көз. Мин егерме алты яшьлек, таза, типсәм тимер өзәрлек егет, — Казан педагогия институтының дүртенче курсы студенты. Әмма читтән караганда мин әле хәрби. Өстә — хаки төсендәге постау гимнастерка, күгелҗем галифе. Башта өр-яңа фуражка — йолдызы гына алынган. Аяк¬ ларда— кунычлары ялт-йолт итеп торган хром итекләр, һәрхәлдә, өч еллык хезмәттә полк мәктәбен бетереп, кече командир дәрәҗәсенә күтәрелгән егет идем ич мин! Институтка килгәч тә, мин бу хәрби киемнәрнең кайбе- ресен гади пиджак, чалбарга алыштырмадым. Ошый иде миңа хәрби кием, килешә дә иде. Курсташ кызлар да: «Ибраһим, хәрби кием бик килешә сиңа», — диләр иде... Биек, киң ишектән кереп, инде менә бу иләмсез тәбә¬ нәк вахтаның тар капкасыннан кысылып чыкканчы бары тик ун ел гомер узган. Ун ел! Егерме алты белән утыз алты арасындагы алтын еллар! Яшьлегемнең иң гүзәл, иң шаулы, иң мөкатдәс көннә¬ ре! Алар шушы ике ишек арасында калды... Нигә? Юлдан атылып килгән бер «Москвич» чак кына үзем¬ не таптап китмәде, көч-хәл көрткә авып калдым. — Ачыгавыз! Йолкыш! Юньсез аксак! Нәрсә комачау¬ лап йөрисең! Читтән барырга ярамыймы әллә? Синең ар¬ када яхшы кешеләр бәлагә юлыгыр! — Машина эчендәге адәм, тәрәзәсеннән башын сузып, әнә шулай тиргәп-сүгеп китте. Ә мин көрткә бата-чума көчкә күтәрелдем. Тукта, нигә рәнҗедем соң әле мин — дөресен әйтте ич. Сул аяк урынына чыпта белән бәйләнгән бүкән башы. Өстә ертылып-таланып беткән тоткын бушлаты һәм шул ук сорттагы ертык балаклы чалбар. Ялгыз аякта ямалыр урыны калмаган ЧТЗ. Башта—бер колагы йолкынган бүрек кисәге. Иреккә чыгасымны ишеткәч, барактагы ип¬ тәшләрнең берсе посылка белән алган чалбарын, икенчесе өстендәге яңа бушлатын салып биргән иде. «Безгә ярар, ә син инде — иреккә! Артык мескен күренмә»,— дип сөен¬ дергәннәр иде, Бүген вахтадан узганда сакчы: «Лагерьдан 213
яңа кием белән чыгарга рөхсәт юк! Яле, хәзер үк сал»,—• дип шундук чишендерде дә, яңаларны үзенә алып, почмакта яткан ертык-портыкны миңа ташлады. «Мә, йол¬ кыш, мыштырдамый тизрәк эл дә сыздыр. Юкса хәзер.' лагерь милкен урлаган өчен, икенче срок бирдерермен». Мондыйлардан булыр да. Каушавымнан, киенер-ки- енмәс, вахтадан атылып чыктым. Ә шулай да нигә соң мин аксак? Нигә мин йолкыш? Ун ел элек мин аксак та, йолкыш та түгел идем ич. Нигә? — Әй, бабай, Мариинскигамы? — Бер йөк машинасы шып итеп минем янга туктады. — Әйдә, утыр. Иреккә ашы¬ гасыңмы, батя? Кабина ачылды. Мин агач аякны этә-төртә көчкә күтәрелдем. 2 Тык-тык. Тык-тык. Вагон бертуктаусыз тыкылдый, чай¬ кала, буферлар сугылып, зыңлап китә. Поезд Себер ур¬ маннары, Себер сопкалары аша көнбатышка ашыга. Инде, мөгаен, төн уртасы. Вагон уртасындагы «бур¬ жуйка» каршында карта суккан бер төркем «фырт»лар да, югары сәкегә менеп, калачланып уралганнар. «Бур¬ жуйка» инде сүнгән. Мариинскига минем кебек лагерьдан азат ителгән байтак тоткын җыелган икән, күбесе уголов¬ никлар. Барыбызны бергә җыеп, җимерелеп беткән бер товар вагонына тутырдылар да аллага тапшырдылар. Лагерьда вакытта: «Ни булыр, азат итәрләрме, юкмы?» дип, тәшвишләнеп, өч-дүрттөн йоклый! алмаган идем. «Ин¬ де вагонга эләксәм, аю йокысы белән йоклармын»,—дип уйлаган идем. Менә хәзер мин вагон эчендә, күзләргә йо¬ кы гына кунмый. Күңел ашыга, ул инде әллә кайчан Күкчәтауда... Кем каршы алыр икән? Билгеле инде, әти, үги булса да әни, сеңелем Разия. Әй, куанырлар! Ул арада тирә-күр¬ ше, дус-иш килеп җитәр. Иптәшләр күп иде дә күбен, сугыштан кемнәр генә исән-сау кайта алды икән? Бар¬ дыр, бардыр әле бергә ат-ат уйнап үскән малайлар. Их, сагындым үзләрен! Тик менә өс-баш бик хөрти. Җитмәсә, бет сырып алган. Әле монда, вагонда, суыкта да я бер, я икенче җирне теш¬ ләп, кычыттырып теңкәгә тияләр, каһәр төшкерләре. Әй, оныта да язганмын, әти: «Хәзер без Сафаларда торабыз. Аңа өй салып бирергә сөйләштем. Кайтсаң, туп-туры шу¬ 214
ларга төш»,— дигән иде бит бер хатында. Ә Сафа җизни¬ ләрдә борын-борыннан мунча бар. Әни, һичшиксез, мин кайтуга, мунча ягып җибәрер. Күлмәк-ыштанны шартла¬ ганчы бер кыздырырмын инде, барып җитсәм. Их, рәхәтләнеп бер чабынырга! Юк, бер чабыну белән генә ун ел каешланган арка бирешмәс. Аны өч-дүрт тап¬ кыр каезларга туры килер, һичшиксез. Әти өс-башка берәр кием алып куйса ярар иде, хатым¬ да язган идем язуын. Хәзер сугыштан соң кием-салымы да юктыр, солдат иске-москысы булмаса. Булса, анысы да ярап торыр иде. Нәләт, теге вахтадагы сакчы өр-яңа бушлат белән чалбарны тартып алып калды бит... Аны инде бер «ярты»га әллә кайчан шуыткандыр. Әгәр аз-маз рәтле кием табылса, шунда ук эш эзләргә китәм, алтмышка җиткән атаның җилкәсен кимереп ятып булмас. Нинди эш булыр икән? Билгеле инде, мәктәпкә укытучы итеп алмаслар алуын. Илле сигезенче статьядан соң биш ел мәхрүмлек тә бар ич әле. Бәлкем, редакциягә урынлашырмын, хәбәрче кебек йөремсәк эш уңайсыз бу¬ лыр булуын. Тик нишлисең, кайда да йөрергә кирәк. Әй, ярар, нәрсәгә монда бүрәнә аша бүре куып ятам. Кайткач күз күрер. Туган җиргә кайтам бит. Туганнар да, дус-иш- ләр дә җитәрлек ич анда. — Ту-у-уу! Паровоз бөтен тирә-якны шыңлатып кычкыртты. Мөга¬ ен, берәр станциягә якынлашабыз булыр. Ашыйсы да ки¬ лә... өч көнгә бирелгән коры паекны вокзалда ук ашап бе¬ тердем бит. Яхшы эшләгәнмен. Булмаса, мондагы уголов- никлар хәзер талап алырлар иде. Әнә теге аскы сәкедә ят¬ кан картның сумкасын күз алдында «шуыттылар». Мес¬ кен акырып-акырып елады: «Соңгы паегым иде. Тагын дүрт көн кайтырга кирәк», — ди. — Ту-уу... Паровоз, тагын кычкыртып, ухылдап, станциядә тукта¬ мыйча гына алга омтылды. Әйдә, әйдә, корыч атым, ашык, тизрәк йөгер! Алда минем туган Күкчәтавым... 3 йөрәк дөп-дөп итә. Бу ни — каушаумы, әллә куанумы? Ай болытлар арасыннан йөзеп килеп чыкты: тирә-як яктырып китте. Менә каршымда инде җиргә сеңеп барган, кыйшайган кәс түбәле өй — Сафа җизниләрнең йорты. Безнең өй әнә теге каршыдагы мәчетнең аръягында, поч¬ макта иде. Утызынчы елларда, калада тормыш авырай- 215
гач, әти, ул өйне сатып, алтын приискаларына киткән булган. Хәзер тагын Күкчәтауга күчеп кайткан да, әнә, вакытлыча, үзенә яңаны салып алганчы, Сафа җизниләрдә тора икән. Бу ике бүлмәле иске өй миңа кечкенәдән таныш. Мин бит ялгыз гына бала идем, уйнарга абыем да, энем дә булмады. Ә монда, җизниләрдә (әтинең бертуганы Әшрәф апаларда) бер көтү бала-чага. Җизни Күкчәтау — Акмул¬ ла— Кызылъяр арасында йөк ташый, ә апа — йомшак та¬ бигатьле, безне орышмый. Тирә-күрше балалары белән бергә өйне ду китереп уйныйбыз. Төннәрен апаның өлкән улы Хәсән, без сыер астын, ат абзарын тазарткан, көрә¬ гән өчен, «Алтынчәч»не сөйли, һәр төнне шул бер үк әки¬ ят, әмма кызык!.. — Сөйлә, сөйлә инде, Хәсән абый. — Иртәгә өлкән кураны тазартып, тиресне түгәсезме? — Түгәбез. Мондый кызык әкиятне тыңлар өчен тирес түгү түгел, утын ярырсың. Ләкин бу йорт миңа кызыклы әкиятләр белән генә тү¬ гел, ә фаҗигале бер хәл белән дә истә. Бу йортның буса¬ гасы төбендә минем кадерле әнием Маһиҗамал фаҗигале рәвештә вафат булды. Безнең әти белән әни Татарстанның Балтач ягыннан, әүвәле бабай, аның артыннан әти Себергә эш эзләп кил¬ гәннәр дә Күкчәтауда төпләнеп калганнар. Әти, солдатка каралырга кайткан вакытында өйләнеп, әнине дә Күкчә¬ тауга алып килә. Башта алар үзләренә оя табу нияте бе¬ лән көне-төне эшлиләр, авылга кунакка кайту турында уйларга вакыт та булмый. Инде өйне салып бетереп, «уф алла» дип тынычланганда гына Герман сугышы башлана. Әти фронтка китә. Аннан революция. Аннан Колчак, ата¬ ман Анненков баскыннары, кулаклар фетнәсе һәм, ниһа¬ ять, дәһшәтле ачлык. Егерме беренче елда, ваба авыруы белән бергә, Идел буе халыкларын кырып салган коточ¬ кыч ачлык. Менә шулай итеп, әнием, килен булып төшкәннән бир¬ ле, ун елга якын туган бусагасына атлап керә алмый, ата-ана, туганнарын күрә алмый. Ниһаять, 1922 елда дөнья бераз тынычлангандай була, игеннәр уңа. Безнең күршедәге Бану әби (ул Түнтәрдән икән) авылына кунакка кайтырга җыена. Моны ишетеп, әнием дә җилкенә. «Сиңа әйтәм, әти-әнине бик сагындым. Бану әбигә ияреп барып кайтыймчы. Улымны да алып ба¬ рыйм»,— ди. «Сала башлаган өем бар, эшне ташлап китә 216
алмыйм, алайса, Ибрай белән үзең генә барып кил. Өйнен акчасын алданрак сорарлар, юллык сәмән генә бирер¬ мен», — дип, әти- бу сәфәргә каршылык күрсәтми. Әни юл¬ га әзерләнә башлый. Күчтәнәчләр ала, аш-су пешерергә тотына. Ә мин инде урамда, дусларым Галәү, Фәйзи, Го¬ мәрханнарга мактанам: — Беләсезме, мин Казанга китәм бит. — Шартлатасың, андый еракка сине кем алып барсын? — Валлаһи, — дим. — Борчак сибәсең, — диләр. — Барам дигәч барам, әни белән барам. Бу хәбәргә безнең урамдагы барлык балалар шак¬ катты. Чыннан да, ышанырлык хәбәрмени, балтачы Низами¬ ның улы Казанга барсын, имеш. Ә әни инде авылдашларга күчтәнәчкә дип чәкчәк, кош теле, тукач, бавырсак, тагын әллә ниләр, әллә ниләр пеше¬ рә. Үзе: «Аш-суым бик уңа, юлыбыз, иншалла, уң бу¬ лыр!»— дип сөенә, очып-кунып йөри. Ару-талуны белми, көтү куганнан алып караңгы төнгә хәтле йөгерә, һаман юлга әзерләнә. Бану әби кереп: — Ходай боерса, җомга көн Кызыл Ярга кузгалыр¬ быз, килен, иншалла,—дип, юлга кузгалу көнен дә бил¬ геләп чыкты. Нәкъ шул көнне әти эштән гадәттәгегә караганда күп соңга калып кайтты. Әни аны капка төбендә үк кар¬ шылап: — Сиңа әйтәм, нигә болай озакладың? Самавырымны өч тапкыр яңарттым, — диде. — Яман хәбәр ишетелеп тора әле,—диде әти салкын гына, капка төбендәге бүрәнә өстенә утыра калып, балта¬ сын бүкәнгә чапты. — Ревкомга барган идем. — И...раббым, — әнием коелып төште, — әллә тагын сугышмы? — Казаклар тагын фетнә күтәргәннәр. Күкчәтаудан пропускысыз берәүне дә чыгармыйлар, ди. Ул төнне әни йокламады, намазлыгын җәйде дә бик озак намаз укыды, елады, пышылдап ниндидер догалар укыды. Ул вакытта әле Күкчәтауга тимер юл килеп җитмәгән иде. Казанга барыр өчен әүвәле йөз сиксән чакрымдагы Кызыл Яр каласына барырга, шунда поездга утырырга кирәк иде. Ә менә хәзер анда барыр өчен ВЧКдан про¬ пуск кирәк. Аны ничек алырга? Менә бит, инде кузгалам дигәндә генә... 217
Бер төндә әнием танымаслык булып суырылды, ап- ак булып калды. Күзләре эчкә баткан, иреннәре күгәр¬ гән. Мин дә аптырадым. Әгәр алай-болай Казанга бара ал¬ мый калсак, малайлар күзне ачырмаслар, «буш куык* дип кенә йөртерләр. Әти иртәнге чәйдән соң, гадәттәгечә, алъяпкычын киеп, пычкы-балтасын алмады. — Булмаса, Сафага барыйм әле. Ул түрәләр белән та¬ ныш. Может пропуск алып бирер. — Әти, мин дә барам. Өчебез дә Сафа җизниләргә киттек. Әни нигәдер бик акрын, туктап-туктап кына барды. Җизниләргә килеп җиткәч тә: «Тыным кыса. Менә шушын¬ да гына утырыйм әле», — дип, ул баскыч төбенә утырып калды. Әти белән мин эчкә, өйгә кердек. Пропуск турында әйткәч үк, җизни торып җиләнен киде: «Әйдә, түрә анда- монда киткәнче, барыйк. Фетнә булгач, алар өйдә утыр¬ маслар»,— дип, кабаланып чыгып та китте. Олы кызы Рабига: «Мин дә барам»,— дип, әтисенә иярде. Мин урамда бер малайны очратып, кичен далага ат багарга бару турында сөйләшә, киңәшә калдым. Мин инде әтиләр турында оныткан да идем. Рабига йөгереп килә, бөтен урамны яңгыратып кычкыра: — Сөенче! Сөенче! — Нинди сөенче? Ул арада Рабига баскыч төбендә утырган әни янына килеп тә җитте, баягыдан да катырак кычкырып, тезеп китте: — Апа, апа, сөенче! Начальник, пропуск бирәм, диде! — Ә... ә! — Әни сискәнеп күтәрелеп карады, пышыл¬ дап кына тагын: — Ә... ә,— диде дә, ике кулы белән күк¬ рәген кысып, авып китте... Икенче көнне, җомгадан соң, безнең урамнан күл якка ике олау кузгалды. Алда әни, аның артында Бану апа. Ул — Казанга, әни — зиратка. Зират күл буенда, Кызыл Ярга бара торган олы юл каршында иде. Әле менә хәзер дә әнием бу өйнең баскычы төбендә хәл җыеп утыра кебек... Чымырдап өшеп киттем, вокзалдан җәяү килеп тир¬ ләгән идем, инде, кузгалмый басып торгач, тир каткан. Күкчәтауда әле кар төшмәгән икән, шулай да суык, көз¬ ге кара суык. 218
Болыт арасына кереп качкан ай тагын күренде. Туз¬ ган, кыйшайган иске өй кинәт яктырып: «Нихәл, исән- сау кайттыңмы? Сине күрмәгәнгә байтак булды бит...» — дип, минем белән исәнләшкәндәй булды. Кайттым, кайттым, ага-йорт! Үзем дә сизмичә, калын, карт бүрәнәләрне капшый-сыйпый башладым, сагынып кайттым сезне, сабый чак бишегем. йорт кинәт юк булды. Дөм-караңгыда калдым. Әллә куркынып, әллә инде туңып дерелди башладым. Нишләп торам соң, шакырга, уятырга кирәк. Тәрәзәгә якынлаш¬ тым. йөрәгем ярсып китте, кулымны күтәрәм дә, дерел¬ дәп, шакый алмыйча, кире төшерәм.' Кемнәр тора икән хәзер бу өйдә? Танырлар микән? Ашыгып, каушап тә¬ рәзәне шакырга үрелгән идем, агач аяк нигездән таеп китте дә тәрәзә яңагына барып сугылдым. — Әй, кем анда? Әти тавышы. — Мин... бер мосафир... кунып чыгарга рөхсәт бул¬ масмы? ' Өй эче яктырып китте, кысып куйган лампаның фил¬ тәсен күтәрделәр. Өстәл янында озын, чандыр бер кеше, ак күлмәк-ыштаннан. Әти! Сәкегә иелде, мөгаен, өстенә кияргә эзли. Йөрәк дөп-дөп итә. Чыннан да, бу минем туган әтиемме? — Хуҗа... — Ибрай! — Әти кычкырып, тәрәзәдән атылып чы¬ гардай булып, йөгерә-аксый мин торган тәрәзә ягына килде: — Ибрай... син кайттыңмы?.. Ул үксеп елап җибәрде. 4 Ирек ул иркенлек-тиңлек түгел икән әле. Минем өмет¬ ләр, язгы гөрләвекләр өстендәге иртәнге юка боз кебек, атлаган саен чатный, челпәрәмә килеп ватыла бара. Күкчәтауда рус телендә өлкә газетасы чыга икән. Бер¬ көнне редакторга кердем, үземнең Казанда республика газеталары редакциясендә эшләвемне, шигырьләр язуым¬ ны, инде басылып чыккан өч китабым булуын сөйләдем. Редактор, урта яшьләрдәге күзлекле кеше, өстәленә ие¬ леп, минем сүзләрне «алай икән» дип җөпләп, дикъкать белән тыңлады да, мин сөйләп беткәч, кинәт тураеп, кашларын җыерды: — Гафу итегез, бездә сезгә лаеклы эш табылмас,— диде һәм телефон трубкасын алып кемгәдер шалтырата 219
башлады. Бу киде — сүз бетте, китәргә мөмкин дигән ишарә. Шәһәр мәгариф бүлегенә барып, үземнең педтехникум тәмамлавымны, пединститутның дүртенче курсыннан ки¬ түемне әйтеп, башлангыч мәктәптә урын табылмасмы дигән идем. Сап-сары бөдрә чәчле, мөлаем ханым, сөр¬ мәле кашларын җыерып: — Балаларыбыз язмышын без халык дошманнары ку¬ лына тапшыра алмыйбыз,— диде. Бала вакытта бергә ат-ат уйнап, аннан мәктәптә бер¬ гә укып үскән Нигъмәтулла исемле иптәшем бар иде. Ул хәзер Күкчәтауда заготскотның өлкә конторасында директор булып эшли икән. Бу хәбәрне ишетүгә күңелем яктырып китте, менә кем миңа бер эш табып бирер. Тиз¬ рәк барып күрешергә, сөйләшергә кирәк. Ул әле минем кайтканымны ишетмәгәндер, югыйсә, әллә кайчан йөге¬ реп килеп җиткән булыр иде бит. Иркенләбрәк сөйләшеп утырырбыз дип, конторасына бармадым, кичне көттем. Аның атасы Фәсхетдин абый да (мин читтә йөргәндә үпкә авыруыннан вафат булган икән) балтачы иде, әти белән бергә эшли иде. Өйләрен дә бергә салганнар иде. Шуның өчен мин аларның өйләрен беләм, Кызыл урамында, чат башында ике бүлмәле, ал¬ тыпочмаклы өй. Бала вакытта Нигъмәтулланы «черки» дип атый идек, тәбәнәк, ябык, авырудан чыкмый иде. Хәзер, өйләрендә каршыма килеп баскач, имәнеп киттем: миннән калку, та¬ за, хәтта аз гына корсагы да бүлтәеп тора. Әллә ул, әллә башка... — Ә, кайттыңмы? Яхшы булган,— диде ул салкын гына, теләр-теләмәс кенә кулын биреп. Күрештек. Утырдык. Ул нигәдер, тиз генә аш бүлмә¬ сенә чыгып керде. Мөгаен, хатынына самавыр куеп җи¬ бәрергә кушкандыр. Тәмәке тарттык. Инде йомышым турында сүз башлыйм гына дигән идем, аш бүлмәсеннән хатын-кыз тавышы ишетелде: — Әй, Нигъмәт, без инде кинога соңга калабыз ич. Нигъмәт сул кулын күтәрде, карады — алтын сәгате ялтырап китте. — Әйе, әйе, Бибиҗан,— ул, торып, шифоньердан кос¬ тюмын алып кия башлады.— Ибраһим, син инде гафу ит, без билет алып куйган идек. Бик кызык картина ди бүген. Капка алдына чыктык. Нигъмәтулла нигәдер ялт-йолт 220
тирә-якка карады, мина тиз генә кулын сузды, хушланр ты һәм пышылдап кына эндәште: — Син инде, Ибраһим, безгә килеп йөрмә, күршеләр бик алама. Мин, наверное, вакыт булса, үзем сезгә ба¬ рып чыгармын. Сафа абзыйларда торасызмы? Ярый, хуш. Ул ашыгып кире өенә кереп китте. Үги әнинен йөзе көннән-көн караңгылана башлады. Үземә турыдан-туры әйтмәсә дә, күршеләргә кереп: «Кайтканына өченче ай китте. Эш турында уйламый да, һаман атасының җилкәсен кимерә»,— дип зарлануын ише¬ тә башладым. Нишләргә? Кая, кемгә барырга? Аптыраган. Яна ел, 1948 ел якынлаша, ә мин һаман эшсез. Кая гына барып гозеремне әйтмим, паспортымны ка¬ рыйлар да йөзләрен чыталар. Нигъмәтулланы көтеп өметләнгән идем, ул да күрен¬ ми. Бүтән иптәшләр дә бар иде, берсе-бер килеп хәлне белсәче. Әтинең йөзенә карарга оялам. Әни болай да күтәре¬ леп карамый, кабаклары төшкән. Без җизниләрнең мун¬ часында торабыз. Тик Әшрәф апа гына анда-санда чәйгә чакыра, иске- москыны рәтләп мине киендерә — чалбар, пиджак рәт¬ ләп бирде, иске тунны кыскартып, «москвичка» ясады, рәх¬ мәт төшкере. Ә мин һаман әле иртә торам да, кайвакытта чәй дә эчмичә, әтидән оялып, урамга чыгам. Буран. Суык. Кая барырга икән бүген? Аяклар сау булса, берәр складка йөк ташырга-буша- тырга керер идем. Бүкән башы белән үз-үземне дә әле көчкә йөртәм — атлаган саен көрткә батып, чыгып китә алмыйча җәфаланам бит, коргыры. Кайвакытта бер ишек¬ тән икенче ишеккә кагылып, «Сезгә лаеклы эш юк!» җа¬ вабыннан җан өшегәч, өйгә ничек тә соңрак кайтыйм дип, Күкчәтауны урап алган, бала вакытта уйнап йөргән кал¬ кулыклар артына чыгам, берәр таш куышына ышыкла¬ нам, уйланам... Нигәдер, Тукайның һаман бер шигырен кабатлыйм: Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы... Үксеп елыйм. Туйганчы елыйм. Монда, таш куышын¬ да, суык булса да, аулак — берәү дә күрми. Кай көннәрдә зиратка барып, әнием кабере янына утырам да күңелемне бушатам. 221
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,— Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы! Шулай яңа ел алдыннан беркөнне әти кичке чәйдән сон: «Әйдә, тәмәке тартып керик»,— дип мине ишегалды¬ на алып чыкты. Анда Сафа җизниләрнең үрәчәле чанасы тора иде, шунда утырдык. Әти янчыгын чыгарып тәмәке төрә башлады. Сизәм, нидер әйтергә тели. Күрәсең, яшь хатыны алдында күңел серен ачасы килми. Әти яшь вакытында бик таза булган, көрәшләрдә дә, кабак сугышларында да бирешмәгән. Үзе мәчет салышып йөрсә дә, мәчет ишеген елына ике тапкыр, корбан гаете белән ураза гаетендә генә ачкан. Шуңа, ахры, аны кыер¬ сытып «Урыс Низами» дип атаганнар. Әмма Күкчәтауда аннан оста балтачы-столяр булмаган. Күкчәтаудагы иң матур, челтәр кәрнизле, өлге тәрәзә капкачлы өйләр — аның эше... Менә шул атаклы оста хәзер тәмәке кабыза, Тәрәзәдән төшкән җиделе лампа яктысында ул бигрәк тә мескен күренә, ябык, арка бөкресе чыккан. Заманын¬ да аның мыеклары, нәкъ маршал Будённыйныкы сыман, кабарып, колакларына уралып, йөзенә ниндидер бер мә¬ һабәтлек сирпеп торалар иде. Хәзер инде әнә ул мыек¬ лар да сәлперәйгәннәр, юкарып, сыланып тора. — Улым!—диде әти, нигәдер авыр сулап.— Мин менә гомер буена балта чаптым. Әле менә үземә дигән өй дә юк. Син минем ялгыз улым. Сине укытып, балтадан ко¬ тылырмын дигән идем, булмады,— ул сүнеп барган «кә¬ җә сыйрагын» чытырдатып суырды. Очкыннар чәчрәде.— Булмады!—Тагын көрсенү.— Ходай шулай язгандыр инде. Син дә кулыңа балга алмасаң, булмас. Мин бүген Сафа белән килештем. Без аңа яңа өй салабыз, ә ул без¬ гә өеннән артып калган бүрәнәләрне, такталарны бирә. Шулай тырышып үзебезгә бер куыш рәтләмәсәк, булмас. Әти сүнгән төпчеген кар өстенә ташлап таптады. Яшь кар шыгыр-шыгыр килде. Якында гына эт өрде. 5 Калын карагай бүрәнәләр. Көч-хәл күтәрәбез, үзләре сөяк сыман каты, карандаш очлый торган үткер балта чап¬ кан саен сикереп-сикереп китә, бигрәк тә туң вакытта. Менә шушы бүрәнәләрне әүвәле тап-таза итеп кырырга, .чистартырга, аннан өч ягын такта кебек итеп тигезләп чабып чыгарга һәм шоп-шома итеп ышкыларга кирәк. 222
Шуннан соң гына бура бурый башлыйбыз. Почмак¬ ларны «француз йозагына» бикләп, әти үзе чаба, кисә. Ул кадәресенә әле минем кул ятмый. Мин күбрәк иртә¬ дән кичкә хәтле бүрәнә чабам, уем алам, тырнак куяр өчен тишекләр бораулыйм. Бура үскән саен бүрәнәләрне югарырак күтәреп са¬ лырга туры килә, бер генә тапкыр түгел — берничә тап¬ кыр. — Шулай, шулай...— ди әти, күзләрен кысып бер ал¬ га, бер артка атлый, әле яңа гына куйган бүрәнәнең яты¬ шын, уемның дөрес булуын карый. Аннан бүрәнәне ти¬ мер сызгыч белән сызып чыга.— Әйдә әле! Әле генә көчкә-көчкә күтәреп куйган бүрәнәне тагын көч-хәл күтәреп җиргә салабыз. Әти бүрәнәнең сызыл¬ ган җиреннән тагын балтасын ялатып, кәгазь калынлы¬ гы юнып ала... Агач аяк кирәк җирдә бөгелми, кирәкмәгән җирдә та¬ еп китә, авыр күтәргәндә җирне тишеп керә, суырып та ала алмыйсың. Кичен чәй эчәр-эчмәс егылам, ә иртән... Иртән кузга¬ ла алмыйм, бөтен тәнем ватылган, аксак аягымның тезе каҗалып, чи яра булып кансылый. Торырга кирәк. Ниһаять, яз башына өйне салып бетердек. Сафа җиз¬ ниләр дүрт бүлмәле матур өйгә күчтеләр. Безгә — иске өй һәм артып калган бераз бүрәнә, такталар. Әтинең әле моңа хәтле дә җыеп килгән матчалыклары, ишек-тәрәзә яңаклары бар икән. Менә шуларның барысын карашты¬ рып, инде үзебезгә өй салырга җыенабыз. — Өйгә тотынсак, ашарга юк,— диде беркөнне әти, такта ышкылаганда.— Мин торгта эшләүче Хафизга өй салырга килештем. Көндез анда эшләрбез, ә иртә-кичен үзебезнең өйне сипләрбез. Менә шулай итә-итә, ниһаять, үзебезнеке дигән куыш та булды. Казах әйтмешли, уз башыбызга төтен чыгара башладык. Минем чулак аяк та, өстерәлә торгач, бары¬ бер бүтәнчә булмас инде дип, ахрысы, сөялләнеп тупас¬ ланды, элеккечә үк атлаган саен кырылып чиләнми. Кул¬ лар да балтага ятышланды. Әти инде миңа бура почмак¬ ларын «француз йозакка» бикләүне, ишек-тәрәзә яңак¬ ларын утыртуны да тапшыра башлады. Билгеле инде, үзе һәрвакыт күзәтеп-өйрәтеп тора. Ә менә үги ана белән ара һаман да җылына алмый. Ул җае килгән саен «үтмәс товар» дип кадап ала, кырык¬ ка җиткән сакаллы сабыйның ыштырларын юар хәлем юк дип, керләремне атып бәрә башлады. Ахырында, әти 223
белән киңәшеп, өйләнергә булдым, Маһинур исемле бер тол хатынны алып кайттым. Менә шунда исем китте. Тагын чәпчер инде дисәм, әни һич тә шау-шу күтәрмәде, хәтта коймак коеп, никах урынына бер мәҗлес ясап, күрше хатыннарын чәйгә дә чакырды. Мин дә куандым. «Әллә кайчан өйләнәсем калган икән, әни май булды»,— дип мактанып та алдым. Маһинур беренче көннән үк өйдәге бар эшне: кер уу, идән юу, сыер саву, сыер куу, аш-су пешерүне үз кулы¬ на алды һәм җитез-пөхтә булуын күрсәтте. Сүзгә саран әти дә беркөнне аштан соң: — Ярады, киленнән уңдык,— диде. Минем дә күңел күтәрелеп китте. Ниһаять, сукмак юл¬ га алып бара. Эш тә җитәрлек. Сугыш вакытында кый- ралган дөньяны халык төзәтергә ашыга. Шуның өчен бер эш бетәр-бетмәс икенчесенә димләп киләләр. Менә шулай яхшы гына эшләп, торып ятканда, бер¬ көнне сеңелем Разия яшь баласы белән иреннән аерылып кайтты. Башта мин аның кайтуына сөенгән дә идем. Бил¬ геле инде, иреннән аерылуга түгел, үзебезнең гаиләгә кушылуына. Ничек кенә әйтмә, үги анадан туган булса да, бердәнбер кардәш, сөйләшсәң дә, киңәшсәң дә дигән¬ дәй. Ул бит инде акылга утырган, унъеллыкны тәмамлап, өлкә судында секретарь булып эшли. Әмма бу юравым белән ашыкканмын икән... Гаҗәп, Разия бусагадан атлап керүгә, әтинең миңя булган карашы үзгәрде — суынды. Ул инде элекке дәй минем белән ачылып сөйләшми, киңәшми. Кашлары салынган, йөзе һәрвакыт чытык. Ә беркөнне эштән кайт¬ канда турыдан-туры әйтә салды, йөрәккә хәнҗәр ка¬ дады: — Син инде үзеңә лаеклы эш тап та үзеңә куыш эз¬ лә. Өй тыгызланды,— диде ул ачулы тавыш белән, кырыс кына. Коелып төштем. Мондый сүзне ишетермен дип уйла¬ маган идем. Әти бит кечкенәдән мине ярата — аркасына асып йөри иде. Ә инде Казанга китеп кулга алынуымны ишеткәч, ул көне-төне елаган, хәтта асылына башлаган. Кайткач, күкрәгенә кысып, балалар төсле үкереп елады, күрә алмам дигән идем... өнме, төшме... дип, кочаклап йоклады ул мине беренче төндә. Ә хәзер? Ни булды аңа? Нигә кырысланды? Әтинең бу көтелмәгән сүзләрен мин, билгеле инде, Маһинурга әйтмәдем, әмма үзем төнозын керфек какма- 224
дым, борчылып чыктым. Нишләргә? Кая барырга? Хәзер бит мин ялгыз башым гына түгел, икәү, бәлкем өчәү дә... Әтинең бу кырыс сүзләренең серен күршеләр чишеп бирделәр. Әни инде әллә кайчан аларга әйтеп йөри икән. — Үзенә генә түгел, кешегә дә кәсәфәте тия. Менә шул ристан аркасында кызым югарырак эшкә күчә ал¬ мый. «Агаң халык дошманы»,— дип, юлын кисәләр мес¬ кеннең, көн дә елый. Кайчан гына күздән югалыр, җан көеге. Ә икенче көнне Разия әти алдында әйтә салды: — Син миңа туган түгел, син — халык дошманы! Си¬ нең аркаңда мине эштә күтәрмиләр. Кит бездән! Шул кичне мин өйдән чыгып киттем. Кая? Үзем дә белмим.., 6 Диңгез кешеләрнең кайгысын юа, диләр. Ә мин: «Ур¬ ман кешенең хәсрәтен тарата»,— дияр идем. Әнә бит! Берсеннән-берсе биек, төз, кара-кучкыл чуклы таҗ кигән егет-карагайлар юл буйлап басканнар да мине тын гына озата баралар. Алар арасында яшь каеннар, гөләп, ту¬ былгы куаклары һәм чәчәкләр... Әчкелтем карагай сагы¬ зы белән чәчәкләр исе борынны кытыклый. Сулап туя ал¬ мыйсың! Юлның сул ягында күгелҗемләнеп кул күренеп кала. Борылышта ул бөтен хозурлыгы белән күренә. Ярында — аркылы-торкылы гранит ташлар. Кайсы кит балыгын хә¬ терләтә, кайсы дөя, кайсы кызыл сыер булып тездән су эченә кереп баскан. — Чыпылт, чыпылт... Вак дулкыннар яр читендәге гранит ташларга акрын гына сугылалар да кире чигенәләр. Аннан тагын пышыл¬ дашалар: «чыпылт-чыпылт». Әйтерсең лә серле әкият сөй¬ лиләр. Түгәрәк күлне калын кара карагайлар белән каплан¬ ган тау урап алган. Таулар хәзер күксел томан эчендә. Тып-тын. Күл өстендә бер җыерчык юк. Таулар, урман¬ нар күл төбендә шәүләләнеп әкияти бер күренештә бал¬ кыйлар. Гүя бу зөбәрҗәт касәдә әбелхәят суы... Тирләгән идем, чишенеп коендым, тән рәхәтләнеп-җи- ңеләеп китте. Урман уртасыннан сузылган борма юлга кабат чыктым, инде сәфәрем ерак калмады. Урман эчендә 15 Е-408 225
урнашкан Боровой урман техникумында минем иске дус Харис директор икән. Кичә моны Сафа җизни әйтте. — Безнең Харис кияү техникумда директор. Нинди эш кирәк, хәзер табып бирә. Хәлимә дә шунда. Үзеңне күр¬ гәч, куанырлар,— диде. Төнлә товар поездына утырып Шучы каласына кил¬ дем. Аннан инде — таныш юлдан җәяүләп техникумга. Чү! Кинәт сискәнеп туктап калдым. Нәкъ минем аяк астыннан гына юлны бүлеп тиен сикерде, мөгаен, юлым уңар болай булгач... — Син инде мине гафу ит,— диде Хәлимә иртәнге чәй янында, ничектер, әрнүле тавыш белән. Үзе калтыранып китте.— Үпкәләмә...— сүзе бүленеп, кинәт туктап калды. Кыз вакытында Хәлимәнең йөзе түгәрәк, бит алмала¬ ры кызарып пешеп тора иде. Без аны үчекләп Алмапа дип йөртә идек. Алай үчекләгәч, ул бигрәк тә кызара, матурая төшә иде. Хәзер Хәлимә нигәдер сулган гөл төс¬ ле кипкән, юкарган, яңак сөякләре калкып, бите озына¬ еп киткән. — Нигә алай дисең? Нәрсәгә үпкәлим ди. Яхшы кар¬ шы алдыгыз, сыйладыгыз. Рәхмәт. Мин инде танымассыз да дип уйлаган идем. Юк, онытмагансыз. Без бит бала чактан ук дуслар. — Менә шул эшне боза да инде... Аптырап калдым. — Ничек? Мин бит сагынып килдем. — Тсс! — Хәлимә миңа бармак янады да сикереп тор¬ ды, йөгереп барып ишекне тартыбрак япты, кире уры¬ нына килеп утырды, авыр көрсенде.— Уф алла... Кара, авызыңнан андый сүз чыгарасы булма! — Нинди сүз? — Сагындым дип әйтә күрмә, дим. — Нигә? — Нигә булсын, болай да Харис төне буе миемне игәп чыкты. Ул синең иске ярың, сине эзләп килгән. Арагыз¬ да бернәрсә бар,— ди. — Их, Хәлимә, Хәлимә, миндә хәзер хатын-кыз кай¬ гысымы? Үземнең йөкле хатынымны кая куярга белмим. Әле ялгыз башыма да урын юк. Кичә кич Хариска бары¬ сын да сөйләдем ләбаса. Мин монда хатын эзләп түгел, эш эзләп килдем. Харис мине яхшы белә бит. Булышыр дип өметләнгән идем. — Их|„— Хәлимә тагын көрсенде.— Барысын да төше-. 2М
нәм, әмма...— Күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде.— Кулымнан килсә, мин синең өчен әллә нәрсәләр эшләр идем. Хәзер, үзең күрәсең, ике бала. Харис шундый көн¬ че. Бер адым атларга бирми. Менә бүген, син булгач, ир¬ тәнге чәйне дә эчмичә, җенләнеп чыгып китте. — Менә сиңа кирәк булса... Ә мин Харисны үз күреп, берәр эшкә урнаштырыр дип килгән идем. — Тсс! — Хәлимә энә кадалгандай сикереп торды.— Әнә үзе кайтып килә. Син тизрәк кузгал инде... Станциягә кире килдем. Вокзалда, гадәттәгечә, ыгы- зыгы, шау-шу, ашыгу, кабалану. Берәүләр Кәкчәтаү ягы¬ на китә. Берәүләр Акмоллага. Ә миңа кая барырга? Кем¬ гә таянырга? Нишләргә? Баш чатный. Җавап таба ал¬ мыйм. Аптырагач, вокзалдан бераз читкәрәк китеп, чирәм өс¬ тенә пальтомны җәйдем дә яттым. Көн болытлы. Ярты аяк сикереп-сикереп китә, һава бозылыр алдыннан шу¬ лай кылана ул, хәерсез. Кесәдә нибары унбиш сум акча (яңача бер сум 50 тиен). Аның белән нинди билет аласың. Бер тамак ялгарга да җитми бит ул. Нишләргә соң? Менә сиңа ирек! Менә сиңа туган ата! Менә сиңа әни, сеңелең... Көткәннәр! йоклап киткәнмен икән, паровоз кычкыртканга сискәнеп уяндым. Күкчәтау ягыннан нин¬ дидер бер поезд килеп туктады — пассажир поезды. Бе¬ рәүләр төшә. Берәүләр менә. Кочаклашалар. Үбешәләр. Көлешәләр... Бәхетле җаннар! Әнә, каршыдагы вагон тә¬ рәзәсендә өстәлгә тезеп куйган шешәләр. Сөт, кефир. Авызыма сулар килеп китте... — Ибраһим, бу синме! Нишләп торасың? Егылып китә яздым. Алдымда — Галәү Маннапов. Бергә уйнап үскән малай. Хәзер инде агай булган. Тулы гәүдәле. Өстендә яхшы костюм. Аптырап калдым, ни әйтергә дә белмим. — Исәнме?.. Кая барасың? — Алма-Атага, киңәшмәгә... Төсең юк, әллә авырый¬ сыңмы? — Әйе, башым чатный. Кара әле, Галәү, мин акчам¬ ны алдырдым, инде билетка да юк. Ул арада кызыл фуражкалы дежурный вокзал ишеге алдында эленеп торган җиз кыңгырауны какты. — Менә, кесәдә бер утыз сум бар... Галәү костюм кесәсеннән бер уч акча чыгарып миңа тоттырды да поездга таба йөгерде. 15* 227
Кесәгә акча кергәч, хәтерем дә яктырды. Тукта, Ак- моллада минем бер дус бар бит. «Антибеста» бергә ят¬ тык. Ул бытовик, срогы да тулырга тиеш. «Әгәр Күкчә- тауда рәтле эш табылмаса, үземә кил. Урнаштырам»,— дигән иде. Кассага йөгердем... 7 Төнлә аз гына яңгыр явып узган иде, ә монда, Ак- молла урамнарында, аяк атлагысыз саз, бигрәк тә минем ише агач аякларга. Атлаган саен тездән батып китәм, агач аякны ике куллап суырам. Көч-хәл аны тартып икенче адым ясыйммы, тагын батам. Кай җәһәннәмдә тора бу Алтай? Кайда соң аның Шанхай дигәне? Шәһәр¬ нең көньягындагы иске бараклар, саман өйләр белән ты¬ гызланган «нахалкалар» бистәсен Шанхай дип атыйлар икән. Әйтүенә караганда, Алтай шул Шанхайның урта бер җирендә, базарга каршы, чат башындагы өйдә то¬ рырга тиеш. Ниһаять, җан тиргә төшеп, былчыракка батып, сора- ша-сораша Алтай торган өйгә килеп җиттем. Эчем жу итеп китте, яртылаш җиргә сеңгән сыман йорт, түбәсе кыйшайган, ишек каерылган. Түшәме җимерелеп төшкән бер бүлмәне үтеп, икенчесенә кердем. Кап-караңгы, бер¬ нәрсә дә күренми. Бары тик колак тондыргыч чебен мыжлавы. — Өйдә кеше бармы?! Нәрсәдер кыштырдады, каршыдагы сәкедән мияулап песи сикереп төште, карлыккан тавыш гырылдады: — И... коргыры, тагын кем җөри, жокы бирмәй? ■— Чичәй, Алтай дигән адәм шушында торамы? Әйтерсең камчы белән сукты: — Китче, Алтай-балтаеңды белмәймен, ни дигән каң¬ гырган җансың! — Мин, чичәй Күкчәтаудан. — И... әнә бакзал башында Торсын кассапчы торады. Алтай-балтаеңды шуннан сора! Тагын саз ерып, кирегә, вокзал якка, итче Торсынны эзләп киттем. Капка төбендә мине көрәк белән су ерып, кура та¬ залап йөргән бер карт каршылады, озын, чандыр, чөй са¬ кал. Өстендә иске чапан, башында кыркылып беткән бү¬ рек. 228
— Әссәламегаләйкем, ага? Әллә саңгырау, сәламемне алмады, шикле бер карап белән озак карап торды, аннан кырыс кына эндәште. — И... көннең кашы каралганда ни кылып җөрисен) — Ата, сез Алтай дигән адәмне белмисезме? Карт сискәнеп артка чигенде: — Ул кем, җулдасыңмы? Мин куанып киттем: төпченеп сораша,— мөгаен, мон¬ да тора. — Ие... якын юлдашым иде. — И... җаксы адәм икәнсең... жулдасың төрмәдә уты¬ ра. Талаган кичә төндә. Бусында инде башыма чукмар белән суктылар, аңгы- миңге килдем. — И җаксы килдең,— чал ачулы тавыш белән мы¬ гырдады:— милиция ул сукбайның жулдасларын эзләп җөри иде... Искәртү кирәк. Бу чал сакаллы дорфа карт яныннан ничек ычкынга¬ нымны да белми, алдыма-артыма карамый йөгерәм. Кая? Үзем дә белмим. Ниндидер бер тыкрыкка килеп кысыл¬ дым. Әллә кайдан бер кәрлә эт чыгып, абалап өрә баш¬ лады. Артта кемнәрнеңдер ашыгып килүләре, сөйләшүләре ишетелде. Бар көчемә йөгерә-атлый тыкрыкның очына чыктым. Күмер өеме. Вагоннар. Ниндидер тупик. Мин күмер өеме янына барып егылдым. Якыннан гына уф-уф килеп паровоз үтте. Төн буенча яңгыр яуды. Мин тупиктагы бер товар вагоны астында утырып чык¬ тым. Арыган, алҗыган булуыма карамастан, күзләремә йокы кунмады. Бердән, вагон басарга йөргән карак дип тотып ябарлармы дип хәвефләнсәм, икенчедән, эч бокыр- бокыр килеп һич тынычлык бирми. Бичара нишләсен, инде икенче тәүлек авызга бер валчык төшкән юк. Алтайга җиткәч тамагымны бер туйдырырмын дигән идем, ярый әле үземне эләктермәделәр. Теге дорфа картның карашы яман иде, вакытында ычкындым... Алсу нур бөркеп кояш күтәрелә башлады. Тирә-як як¬ тырып, матураеп китте. Яңгырдан соң монда күмер өем- ңәре, төтен сеңгән иске, җимерек вагоннар арасында да йртәнге тәмле хуш ис! Ә шулай да ашыйсы килә. Вокзал артындагы базарда, озыннан-озынга сузылып киткән өстәлләрдә сөт, эремчек, катык, ара-тирә бөтен тәбикмәкләр дә күренә. Нинди тәмле ис! 229
Вокзалдагы пассажирлар килеп әле бер, әле икенче өстәлгә туктыйлар, сөт белән, катык белән табикмәк ашыйлар. Аларга карап авызыма су килә. Читкәрәк китеп, өстемдәге күлмәгемне салдым, төр¬ мәдән кайткач, әти үзе: «Мә, улым үзен киеп туздыр»,— дип бүләк иткән иде бит... Вокзалдан читтә аулак бер җиргә — ташландык шпал¬ лар өстенә килеп утырдым да ике тәбикмәкне бер шешә сөт белән ашадым да бетердем... Сизми дә калдым. Үз го¬ меремдә, хәтта Колымада да, мондый тәмле ризык аша¬ ганым юк иде. '' Корсак тулгач, тынычланып, шпал өстенә сузылып ят¬ тым. Күзем эленеп киткән. — Ту-ту-ту! Сискәнеп уяндым. Каршыдагы биек өелгән тимер юлдан поезд килә. Ал¬ тын билбаулы яшел вагоннар. Алда кызыл түшле мәһа¬ бәт тепловоз. Поезд якынлаша. Вагоннарның тәрәзәлә¬ ре ачык. Аннан пассажирлар карый. Менә вагон-ресто¬ ран. Өстәлләрдә шешәләр. Әнә ике пассажир кулларын¬ дагы стаканнарны чәкештерә. Ишеге ачык тамбурда хәр¬ би киемдәге бер егет белән күк күлмәкле бер кыз басып тора. Алар бер-берсенең кулларыннан тотышып, далага карап көлешә-көлешә ни турындадыр сөйләшәләр. Поезд шпаллар өеменә якынлашты. Аларның күзләре миңа төш¬ те. Кыз елмаеп миңа кул болгады — «хушыгыз!» Аңа ияреп теге хәрби егет тә кул болгады. Кара, дөнья нинди матур! Кара, дөньяда әле нинди әйбәт кешеләр яши. Түзмәдем, сикереп торып үзем дә теге кыз белән егеткә яулыгымны болгадым. — Хушыгыз! Хушыгыз! — Ту-ту-ту! Поезд китте. Ерактагы чәчәкле Алма-Атага, карлы тү¬ бәләре күкләргә үрелгән Алатау ягына китте. Бүгенге бе¬ ренче һәм соңгы сөенчем дә шул поезд белән офыкка ки¬ теп югалды. Мин тагын үземнең авыр, чәнечкеле уйларым белән калдым. Кояш инде баеп бара икән. Әле яңа гына күтәрелеп килә иде түгелме? Тагын төн якынлаша. Кайда йоклар¬ га? Нигә йокларга? Аннан кая барырга — уңгамы, сул-, гамы? Юл юк! Өстемдәге соңгы күлмәкне сатып ашадым* Кесәдә бер тиен акча юк. Нигә соң болай? 230
Әнә берәүләр нинди пөхтә, матур итеп киенәләр, нәф- селәре ни тели, шуны ашыйлар, кая барасылары килсә, шунда китәләр. Ә мин? Мин — бүре! Мине куалар, эзәр¬ леклиләр. Кешеләр минем белән сөйләшергә курка. Мин алардан куркам. Нигә?! Мин дә бит алар төсле үк кеше. Миңа бит әле утыз сигез генә яшь. Мин бөтен яктан ка¬ милләшкән, дөньяда үз урынын тапкан ир булырга тиеш бит! Ә хәзергә — сәләмә киемнәргә төренгән агач аяклы гарип. Нигә мин гарип? Анадан шулай гарип булып ту¬ дыммы? Сугыш мәйданында илемне саклап гарипләндем¬ ме? Ни өчен мине тере гарип ясадылар һәм хәзер чирка¬ нып яннарыннан куалар? Җир тетрәнеп китте. Сискәнеп аягүрә бастым. Поезд килә. Кызыл вагоннар! Әйтерсең лә берәү җилкәмнән төртеп торгызды. Кызыл вагоннарга таба атладым. Тиз¬ рәк! Тизрәк! Ашыккан саен агач аяк төртелә, сөртенә. Әнә инде вагоннар гөрелтесе. Якынлаша! Якынлаша! Тизрәк! Пальто чабуы аякка уралып, йөгерергә бирми. Аны салып ыргытып, өемгә йөгердем. Җир дер-дер итә. Менә уф-уф итеп, пар бөркеп, тирә-якка төтен таратып килүче паровоз күренде. Тизрәк! Соңгы көчемне җыеп, тырмашып, өемгә үрмәлим. Төнге яңгырдан соң балчык йомшарган, шуа, бата. Нәрсәдер дерт-дерт итә. Әллә җир, әллә минем йөрәк. Җитә алсам гына ярар иде... Әмма... мин инде рельска ятам дигәндә генә, соңгы чуен тәгәрмәч дыңгырдап, тәгәрәп узды. Мин хәлсезләнеп, ачынып шпал¬ лар өстенә аудым. — Булмады... 8 Нәрсә соң ул фактура? Нәрсә соң ул нетто? Брутто? Тара? Унлы үлчәүдә ничек үлчиләр? Контора счетында ничек исәплиләр? Ходай белсен, төшкә дә кермәгән нәр¬ сәләр. Ә шулай да мин менә Кызыл Яр авылындагы ко¬ операция ашханәсендә буфетчы — товар алам, товар са¬ там, хисап бирәм. Мондый җаваплы эшкә ничек алдылар дисезме? Бил¬ геле инде, кызганып түгел, чыгырыннан чыккан мохтаҗ¬ лыктан гына. Бу ашханәдә буфетчы, гадәттә, биш-алты айдан артык эшләми, судланып төрмәгә китә икән. Шу¬ ның өчен авылда инде бу буфетка керүче табылмаган. Ә ашханә-буфет эшләргә тиеш. Мин, ходайга тапшырып, тәвәккәл кылдым. Нишлисең, аптыраган үрдәк арты бе¬ лән күлгә чума, диләр бит... 231 V
Вакыты җитмәсә, үләм дисәң дә үлә алмыйсың икән. Бу талпыну да барып чыкмагач, бераз суындым. Икен¬ че көнне өстәге пальтомны саттым да Күкчәтауга кай¬ тып киттем. Төн уртасында ишекне шакыдым. Йоклыйлар. Бераз икеләнеп, кыймыйча торгач, тагын тәвәккәлләдем. — Кем анда җиде төн уртасында? — Мин, әни. — Ә, үтмәс товар, тагын кайттыңмы! Үги әни өйалды ишеген ачты, әмма үзе уртага басты — тәбәнәк, юан, ак күлмәк-ыштаннан. Ачулы. Кулында җи¬ деле лампа. — Маһинур өйдәме? — Булыр өйдә,— әни нигәдер җилкәләрен сикертте, лампа пылт-пылт итеп китте,— уйнаштан бала тапты. Әле менә кичә Разиянең итәген урлап качып киткән. — Кайда инде ул хәзер? — Чертым беләме? Милиция белән эзләп таба алма¬ дык. Бик кирәк булса, табарсың әле. Ярар, әтиеңә иртәгә эшкә барырга кирәк. Ишек шап итеп ябылды. Лампа сүнде. Дөньяда әле мәрхәмәтле кешеләр дә бар икән. Бер иптәшем паспортымны алыштырып бирде. Икенче иптә¬ шем «ун ел хисапчы булып эшләде» дигән язуга кул ку¬ еп, мөһер сугарга җөрьәт итте. Нәкъ менә шул документ¬ ларны юллап йөргәндә, Кызыл Яр авылындагы ашханә¬ гә буфетчы кирәк дигән хәбәрне ишеттем. Сельпо председателе, урта буйлы, аз гына шадра бит¬ ле казах, документларны күргәч, көлеп җибәрде: — Уйбай, нәкъ үзе, ун җыл хисапчы булып эшләгән,— дип документларны бухгалтер кызга сузды. Тәрҗемәи хәлне хезмәт кенәгәсенә ятыштырып язып бирдем. Председатель Мостафин миңа бер ташландык йортны күрсәтте. — Шушында катын-балаңны алып кил. Алда күз кү¬ рер. Шул көнне үк келәттән аракы, шәраб, конфет, шикәр кебек товар алып, фактурага кул куеп, буфетны ачып җибәрдем. Икенче көне Күкчәтауга барып, Маһинур белән улым Шамилне алып килдем. Маһинур өйнең эчен-тышын сы¬ лап, агарта, юа башлады. Кызыл Ярдагы беренче көн үзе бик кызыклы башла¬ нып китте. Ул кичне безгә Хозер килде. Чын, һич ялган юк, ышанмасагыз, менә үзегез хөкем йөртегез. 232
Кич белән, ашханә ябылгач, мин буфеттан бер бөтен икмәк, ярты кило шикәр, бер әчмуха чәй алып кайттым. Ә Маһинур, башындагы дебет шәлен сатып, чиләк, чәй¬ нек, табак-савыт, кашык һәм бер кило ит алган булган. Мин кайтканда өй ялт иткән, анда тәмле аш исе аңкый иде. Ниһаять, беренче тапкыр Маһинур белән үз куышыбыз¬ да, күршедәге казах карчыгы бүләк иткән тәбәнәк, тү- рәрәк өстәлебездә үзебез пешергән ашны ашарга утыр¬ дык. Күптәннән инде итле аш ашаган юк иде, хуш исе бо¬ рынны кытыклый. — Я, карчык,— дидем мин көлеп,— өстәл байларча, музыкасы гына юк! Сүземне очлый да алмадым, ишек ачылды. — Әссәламегаләйкем! Аптырап калдым. Ишек төбендә ап-ак сакаллы бер казах карты басып тора, култык астында ак яулыкка төрелгән зур гына төргәк. — Вәгаләйкемәссәлам, ата, югары чыгыгыз,— дидем, әле һаман гаҗәпләнеп. Карт кыстатып тормады, төенчеген тәрәзә төбенә куй¬ ды да, кулын юып, өстәл янына утырды. Аштан соң чәй эчтек! — Хәерле булсын,— дип, карт бер аять укып дога кылды да тагын миңа карап: — Инде бер сырылай тарт¬ сам, ничек булыр? — диде. Шаккаттык! Бу ни дигән сүз! Ап-ак сакаллы карт! Дога. Инде... Ул арада карт, урыныннан җитез генә торып, тәрәзә төбендәге төенчекне чиште һәм тальян гармун чыгарды. Бармаклары бик җитез генә әле өскә, әле зека йөге¬ рә, гармун телләре ашыгып аваз чыгара. Менә Себер та¬ тарларының иң яраткан көйләре «Бишкүл». Карт яхшы ук яңгырау тавыш белән җырлап та җибәрде. Бишкүл көе, Бишкүл көе, Бишкүл көен яратам. Бишкүл көенә җырласам, хәсрәтемне таратам... Бераздан гармунга Маһинур да кушылды. 9 Бу ашханә Кызыл Яр авылының кырыенда — Чагалы елгасы борылышында «Г» хәрефе шәкелендә салынган иске бер өйдә урнашкан иде. Иске булганда да шундый 233
иске — исең китәрлек. Ул әле тумышында ук беләк юан¬ лыгы карагай сайгаклардан гына әштер-өштер әмәллән- гән булган, нигезсез, җиргә түшәп кенә. Тора-тора ул тузган, утырган, нәкъ тавык тәпиендәге өйгә әверелгән. Әнә, тәрәзә төпләре астында, почмакларында баш сы¬ ярлык тишекләр. Алар иске-москы капчык, чүбек-чабык белән генә томаланган. Түбәдәге шиферларның күбесен җил куптарып алып ташлаган. Эчке яктан ашханәнең стеналары кайчандыр фанер белән тышланып, ак буяу белән буялган да булган. Әм¬ ма хәзер инде ул фанерлар җыерчыкланып күпергәннәр, калкып чыкканнар. Буявы кубып, саргаеп, шадраланган. «Г» хәрефенең ыргагында — аш пешерү бүлмәсе һәм ке¬ черәк кенә буфет кисәге. Ә инде «Г»ның «ботында» — зал. Анда дүртәр кешегә исәпләнгән җиде-сигез өстәл һәм җимерек урындыклар. Уртада калай белән тышланган зур мич. Кухняда — ике кеше. Баш повар, ул ук — ашханә мө¬ дире. Аның ярдәмчесе, ул ук — официантка. Мин — бу¬ фетчы. Менә бар штат. Баш повар —тәбәнәк, ябык, мескен генә бер ир. Ә исе¬ ме, мыскыллап куйган сыман,— Великанов Иван Ивано¬ вич. Авызында һәрвакыт какланып беткән трубка пыс¬ кып тора. Иван Иванович сөйләшергә яратмый, әмма һәрвакыт ниндидер бер көй шыңшып йөри. Ярдәмчесе Вера Петровна шефның нәкъ киресе — мә¬ һабәт гәүдәле, балтырлар, беләкләр сылык-сылык итеп торалар. Әгәр ул ачуланып бер кизәнсә, Великановның көле күккә очачак. Гөнаһларына керер хәлем юк — та¬ вышланганнарын ишеткәнем булмады — һәр икесе үз эшендә: Вера Петровна бертуктаусыз сөйли, авылның иң соңгы яңалыкларын фаш итә, ә Иван Иванович, трубка¬ сын пыскытып, бетмәс-төкәнмәс көен шыңшый. Алар икесе дә мине яхшы каршы алды. Иван Ивано¬ вич зур гына җамаякны түбәсеннән тутырып, уртасына көнбагыш мае салып, тары боткасы бирде. Вера Петров¬ на (ул вакытлыча буфетчы хезмәтен дә башкара икән) бер түтәрәм ипи дә китереп куйды һәм ашханәгә кемнәр килүен, нәрсә ашауларын сөйләп китте. — Монда күбрәк авылныкылар килә бит, кайсы банк¬ тан акча ала, кайсы ревкомга, кайсы исполкомга... кай¬ сы комендатурага... немецлар, поляклар, төрмәдән кайт¬ каннар... Эчем жу итеп китте. Әйтерсең лә минем төрмәдән кайтканны, ялган язулар белән йөргәнне белеп, сынап 234
әйтә... Әмма Вера Петровна миңа игътибар да итми. Инде дөньядагы бүтән хәлләрне тезә башлады. — Карагыз, сез бурычка бирмәгез. Бурычка эчеп тең- кәгә тияләр. Әле миңа гына да дүрт-биш кеше бурыч¬ лы. Ала алсам ярар иде... Дөресен әйткәндә, мин такылдавык хатынның бу сүз¬ ләренә әллә ни игътибар итмәгән идем. Әмма озакламый бу сүзләрнең алтын булуына шигем калмады. Инде кар төшкән иде. Буфетта җил уйнап тора. Аракы тезелгән киштәләрдә ап-ак кар чачаклары асылынып тора. Аш¬ ханәдә кунаклар юк. Мин өстәл-буфет артында утыр- дым-утырдым да, тәмам дерелди башлагач, кухняга, Иван Иваныч янына, тәмәке тартырга кердем — плитә янында җылырак. Вера Петровна утын ярырга чыгып киткән иде. Папиросымны тартып бетерергә дә өлгермә¬ дем: — Начальник килә! — дип, атылып-бәрелеп Вера Пет¬ ровна керде. Кочагындагы ярты олау утынын плитә яны¬ на ташлады, мич селкенеп китте. Үзе һаман такылдый: — Менә бәла... Ә син, буфетчы, нәрсә шаккаттың. Чык тиз- Еәк. Уф, алла, алъяпкычым кайда?!— Ул әле бер, әле икен- . е почмакка йөгереп мәш килде.— Кайда гына куйдым? — Вера Петровна,— диде Великанов артык ашык¬ мыйча, трубкасын плитә кырыена суга-суга,— алъяпкычың билеңдә ич. Мин чатанлап буфетыма чыктым. — Өч кешегә заказ.— Вера Петровна залга чыгып, ки¬ лүчеләрдән заказ ала. Мин талон язам. Повар шул та¬ лоннар белән үзенең аш-суын җибәрә. Кичен повар бе¬ лән талоннарны барлап, санап, кухня ризыгының ничә сумлык сатылуын исәплибез.— Бер литр аракы, өч гуляш. — Өч кешегә бер литрмы? — Тиз дим. Ул көттергәнне яратмый. Ике шешә аракы, стаканнар бирдем. Тагын яздым. Ул арада тагын берничә кеше килеп, тәмәке, шырпы со¬ рады, талон яздырды. Мин бу котны алган башлыкның кем булуын да сораша алмый калдым. Бары заказ кәга¬ зенә «Начальник» дип сырлап, счетта сумманы исәпләп төшерә башладым. — Тагын бер бөтен, ике гуляш,— дип, Вера Петров¬ на исәбемне ялгыштырды. Аракыны бирдем. Гуляшка талон яздым. Сумманы исәпләп, заказга өстәдем. Залда халык күбәйгәннән-күбәя бара, өстәлне өстәл¬ гә кушалар, кухняга кереп, кыйшык аяклы эскәмияне дә 235
алып чыктылар. Кунакларның барысы да диярлек кып- кызыллар, чиртсәң, битләреннән кан сирпер. Әллә суык¬ тан, әллә аракыдан. Озакламый залда күкле-яшелле тавыш белән җыр да күтәрелде, русча, казахча. Заказны язып биреп, исәпләп өлгерә алмыйм. Иван Ивановичның инде өч көн сатыл¬ мый туңып яткан гуляшлары да, җылытылып, «худка» китте. Туп-тулы бер ящик аракы бар иде, бушады. Ахыр¬ да шампан шәрабына күчтеләр. — Минем инде аякларым йөрми,— дип, Вера Петров¬ на еларга җитешеп зарлана башлады. Бары тик төнге сәгать өчне сугып киткәч кенә көч-хәл белән өйләребезгә таралдык. Иртәгесен тагын буфетка. Буран, көрт. Култык таяклары көрткә бата да мин мә¬ тәлеп барып төшәм. Торам, тагын егылам. Ә буран ко- тырганнан-котыра бара. Көчкә генә ашханәгә килеп җи¬ теп егылдым. Буфет шкафын ачып, үлчәүне өстәлгә куеп, шешәләрне тезәргә өлгермәдем, бер хатын килеп керде. Лампочка кызарып кына тора, караңгы. Өстәлгә килеп җитәр-җитмәс, сорап түгел, боерып: — Бер литр аракы,— диде теге хатын.— Мин фәлән начальникның әйеле (хатыны). Куанып киттем. Менә әйбәт булды дип, тиз генә ке¬ сәмнән кичәге түләнми калган заказ кәгазен чыгардым. — Кичә ирегез бездә утырган иде... Заказны түләмә¬ де... Тугыз йөз җитмеш сигез сум егерме өч тиен. — Җала җапмагыз,— дип, хатын кырт кисте.— Менә — бер литрга.— Ул ачу белән миңа илле сумлык¬ ны ыргытты: — Минем җулдасым акча түләмәй заказ бирмәйде. Аптырап ни әйтергә белми торганда, хатын ике ше¬ шәне сумкасына салды да ишеккә атлады һәм ачулы рә¬ вештә: — Җарайды, мин җулдасыма сезнең җалагызны ай- таен,— дип ысылдады. Ишек шап итеп ябылды. Мин сылк итеп урындыгыма ишелдем. Менә сиңа ки¬ рәк булса! Нинди яла? Төш авышкач, түрә абзый хәрби киемдәге бер кеше белән залга үтте. Бераздан Вера Петровна йөгереп килде: — Начальник сине чакыра. Мөгаен, исәпләшергәдер дип, заказ кәгазен кесәмә салып, счетны култык таякка кыстырып йөгердем, — Сәламәтсезме? 236
— Рәхмәт. Яхшы. Мөлаем генә кеше икән бу начальник. Йөзе түгәрәк. Матур. Елмаеп кына сөйләшә. — Син җаңа буфетчымы? — Әйе. — Җаксы, җаксы,— ул тагын елмайды. Папирос ка¬ бызды, суырды. Иптәше — озын, таза гәүдәле кеше — нигәдер торып чыгып китте. Начальник авызыннан зәңгәр боҗралар чыгарып өрде дә миңа карады.— Бурычка то¬ вар бирергә ярыймы? Аптырап калдым. Счетым кулымнан төшеп китә язды. — Юк, ярамый, иптәш начальник. — Алай булгач, нигә минем әйелемә «бурычыгыз бар» дидең? — Мин бит... заказ буенча. — Яле, яле... монда бир әле ул кәгазеңне. Уф алла. Ичмасам хәтерләр... Мин халат кесәсеннән заказ кәгазен алып начальникка суздым. — Рәхим итегез. Тикшерегез. Кашлар җыерылды. Тавыш кинәт сикереп ачулы тон¬ га күчте: — Бир, күп сөйләмә! — Ул минем тугыз йөз җитмеш сигез сумлык заказ кәгаземне кулымнан тартып алды да ертып-ертып идәнгә ташлады, үзе шунда ук сикереп то¬ рып ишеккә таба атлады.— Хөкүмәт малын тагын бу¬ рычка таратасы булсаң, мин сиңа урын табармын! Култык таякларым төшеп китте. Мин мичкә сөялеп калдым. Ишек шап итеп ябылды. 10 Буфеттан катып-туңып соң гына кайтып, йокларга гына яткан идем, кемдер тәрәзәне шакый башлады. Җи¬ мереп керәмени, бөтен өй селкенә. Бу дөбердәүгә бишек¬ тә йоклап яткан улым куркып уянды да елый башла¬ ды. Үзем дә сискәнеп кычкырып җибәрдем. — Кем анда? Ни кирәк? — Милиция! Ач! Миңгерәүләнеп киттем — «килделәр!» Маһинур бишектән баланы ала башлаган иде, бу та- вышка ул баланы төшереп җибәрде. Мин чалбар уры: нына гимнастерканың җиңен кия башлаганмын. Аны аты! бәрдем. Чалбар юк, таба алмыйм гына үзен. 237
— 'Әй, үлеп калдыңмы, ач җылдам! Тагы да катырак суга башладылар, әллә тәрәзәдән керәләр инде! Бала акыра. Маһинур елый. Мин, нәрсә эшләргә бел¬ ми, чалбарсыз урын өстендә әйләнәм, үзем дер-дер киләм, әллә туңам, әллә куркудан. Мөгаен, ялган язулар белән йөрүемне сизгәннәр. Их, нигә шул түрә белән бәйләндем. Мин әле күптән түгел генә Казанга, Кави агага ха? язып, «Акколак һәм Сакколак» исемле кечкенә поэмамны җибәреп, берәр редакциягә тәкъдим итүен үтенгән идем. Җавап тиз килде, әмма вафасыз. «Поэмаң балалар те¬ ле белән матур язылган, сюжеты да мавыктыргыч. Әмма бер редакциягә дә тәкъдим итә алмыйм. Сәбәбен үзең беләсең. Әле күптән түгел генә, ун ел срогын тутырып, тәнкыйтьче-журналист Гомәр Гали кайткан иде. Өч-дүрт ай эш таба алмый аптырап йөрде. Кичә тагын кулга ал¬ ганнар үзен. Шулай булгач, Казанга килергә җилкен¬ мә!»— дигән иде Кави ага хатында. Менә, чират миңа да җитте. — Ач дим, җылдам! — Үлеп калдыңмы, мур кыргыры... Маһинур абына-сөртенә барып ишекне ачты, өйгә аж¬ гырып буран керде. Аның эченнән өсләрен ап-ак кар сарган ике милиционер күренде. — Җыен, милиция башлыгы чакырды! Күз ачкысыз буран. Алда кар ерып ике милиционер бара. Алар артыннан култык таякларым белән көрткә бата-сөртенә мин тырмашам. Артта бала күтәргән Маһи¬ нур мине озата бара. Милиция конторасы авылның аргы башында. Үч иткәндәй, нәкъ шул яктан буран бурый. Мин инде шабыр тиргә баттым, ә алда әллә никадәр барасы. Без әле ашханәгә генә якынлашабыз. Ул буран эченнән карачкы булып күренеп-күренеп кенә кала. Мө¬ гаен, инде аны да, авылны да соңгы күрүем. — Әй, буфетчы!—диде алда барган милиционерларның берсе, яшь казах егете туктап: — Башлыкка Күкчәтаудан кунаклар килде, ике литр аракы сорады. Әйтерсең лә өстемнән мең пот йөк төште, бушап, җи¬ ңеләеп киттем: — Мә, Маһинур, ачкычларны, күпме сорасалар, шул хәтле аракы бир үзләренә. Маһинур ачкычны алды да куана-куана ашханәгә йө¬ герде. 238
Мин буран эчендә күмелеп калдым. — Уф, алла, өнемме, төшемме? Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләр бит, мин дә, этләшә торгач, үлчәргә дә, санарга да, счет тар¬ тырга да өйрәнә башладым. Әмма ничек итеп бурычка бирмәскә—акыл җитми. Кунакларым берсеннән-берсе өлкәнрәк түрә бит. Аларны кире кагып кара, бигрәк тә үзең «юеш»кә утыргач. Ә менә бер ай сәүдәдән соң алыш- бирешне исәпләп карасам: ике мең җиде йөз сиксән алты сум унҗиде тиен акча җитми! Нишләргә?.. Күкчәтауга барып, туган-тумача, дус-иштән бурычка акча сорап карадык. Юк! Барысы да йөз дүндерде. Менә шунда гына миннән алда буфетта эшләгән бәндәләрнең ни өчен судланып китүләрен төшендем. Әмма төшенүдән ни файда? Акча юк. Тагын — төрмә дигән сүз. — Булмаса, ашханәне ремонтларга алыныйк. Агач эшен син эшләрсең, буявын, агартуын мин,— диде Маһи¬ нур. Мин, сельпо председателе Мостафин белән сөйләшеп, өч мең сумга килешү төзедем дә Маһинур белән ашха¬ нәне төзәтергә керештек. Эштән соң, кичләрен, ял-йокы исәбенә. Улыбызны аракы әрҗәсе өстенә яткызып торып. Ремонтны бетергәч, килешү буенча акчаны алып, «тишек¬ не» ямадык. Уф алла! Ләкин озаккамы?! 11 Кызыл Яр авылы яныннан кечкенә генә бер елга ага. Казахлар аны Чагала үзәне диләр. Чагала — Акчарлак дигәнне аңлата. Авылга җитәр алдыннан елга ермакла- нып-тармакланып китә, ерактан, үрдән караганда, ул очарга әзерләнеп, канатларын җәеп җибәргән акчарлак¬ ка охшый. Бәлкем, аның исемен дә әнә шул күренеш ту¬ дыргандыр. Эштән бушаган араларда, бигрәк тә кичкырын мин шушы елга буена килеп уйланып утырырга яратам. Ча¬ гала үзе тар, үзе сай, ярлары да текә түгел, сөзәк! Анда вак-төяк куаклыклар. Ә мин утыра торган төштә шомырт агачлары. Яз башында алар шау чәчәктә була. Әчкелтем хуш ис борынны кытыклый. Әйткәнемчә, мин утыра торган җирдә дә үзән сай — үтәли күренә. Кызгылт, сары, саргылт, ак ком бөртеклә¬ 239
ре, ногыт борчагы кебек, чекерәеп яталар, Ара-тирә алар- ны күләгәләп, вак чабаклар ялт-йолт үтә. Мин утырган җирдән аз гына алда су эчендә зур гына бер чуер таш ята. Чагала агып барышлый шул ташка су¬ гылып, чупылдап ала. — Чупылт-чупылт, чупылт-чупылт... Яратам мин шушы тонык пышылдаган тавышны тың¬ ларга. Агып барышлый, теге таш янында бик аз гына тукталып, елга аңа үзенең ниндидер бик яшерен серен пышылдап кына әйтеп уза сыман. — Чупылт-чупылт... чупылт-чупылт. Нинди сер, нинди әкият сөйли икән бу көмеш канат¬ лы акчарлак? Әнә, ишетәсезме, тагын: — Чупылт-чупылт... Чагала менә шулай, артык тавышланмыйча гына, са¬ гышлы бер җыр көйләп оча-оча да, кылганлы далага чык¬ кач, кинәт юк була. Җиргә сеңеп югала. Акчарлакның көмеш канатлары салына, җыры әйтелеп бетмәгән сер бу¬ лып өзелә. Гомер! Кеше гомере дә елгалар кебек ага бит. Берәү¬ ләрнең гомере Агыйдел төсле тулып ташый. Ул иксез- чиксез дәрьяларга барып чыга — зөбәрҗәт дулкыннарын чайкалдыра. Ә кайбер гомерләр, менә шушы Чагала үзә¬ не төсле акрын гына, чупылт-чупылт итеп кенә ага да иркен киңлеккә чыктым дигәндә генә эзсез югала. Минем гомерем дә, нәкъ менә шушы Чагала үзәне төсле саркып, тәшвишләнеп кенә ага. Кайчандыр мин тау елгасы сыман таштан ташка сикереп, тавышланып, чәчрәп ага идем бит. Нигә соң әле болай тып-тын, шы¬ пырт булып калдым? Күңелемдә әле һаман да яңа җырлар яңгырый. Мин һаман әле яңа шигырьләр, хикәяләр, романнар язу уты белән ялкынланам. «Син инде яңа әсәрләр язып азапланма. Бер редакция дә аларны кабул итмәс», дигән Кави ага миңа җибәргән соңгы хатында. — Чупылт-чупылт... Сискәнеп башымны күтәрәм. Уйлар очына җитә ал¬ мыйча өзелә. Мин, култык таякларымны алып, көчкә- көчкә генә аягүрә басам. Акчарлак канатларында — шәфәкъ яна. Әйтерсең лә канатларын җәйгән кызыл кош кичке күккә күтәрелергә җыена. — Чупылт-чупылт... Сагышлы җыр, зарлы пышылдау... 240
Ерак офыкта соңгы учаклар сүнә. Ел артыннан ел уза. Башлыклар алмашына. Үзгәрәләр. Бары тик аларның га¬ дәтләре генә үзгәрми. Элеккеләре дә, соңгылары да, бер калыпка коелгандай, бурычка — бушка эчәргә, ашарга ярата. Ә мин, ике ревизия арасында ут йотып, янә көям, менә янам дип, кызган табага баскандай сикергәлим. Ашау-эчүне кысам. Маһинур анда-монда кәнсәләргә йө¬ реп идән юа, мич яга. Аның хезмәт хакын да бурычлар түләү исәбенә җыеп куям. Менә 1953 ел. Март. Радио. Сталин вафат... Берәүләр елады. Берәүләр ләгънәт укыды. Берәүләр өметләнде. Әмма минем тормышка бернинди дә үзгәреш килмәде. Буфет. Башлыклар. Әҗәткә сораулар һәм тет¬ рәнеп ревизия көтү. Ниһаять, партиянең XX съезды. Ул шәхес культы җи¬ наятьләрен каплап торган кара, шомлы пәрдәне күтәрде. Дөнья чирканып тетрәнде. Күңел иләс-миләс. «Халык дошманы» дигән тамгадан, хурлыктан, җәбердән котылу өметләрем тагын кабын¬ ды... Әмма минем гомер Акчарлак үзәне төсле һаман бер үзгәрешсез чупылт-чупылт килә... Көтеп-көтеп аптырагач, СССР Верховный Советы Пре¬ зидиумы Председателе Климент Ефремович Ворошилов исеменә үземнең 1937 елда нахак гаепләнүем турында язып, бу кара таптан арындыруны үтендем. Нинди генә җавап килер икән? Ярсып, икеләнеп, өметләнеп, хәвефләнеп көтәм. Көн дә көтәм. Айлар үтте. Мәскәүдән җавап хаты әле һаман юк. Нинди озын, авыр, газаплы бу көннәр. Нинди генә җавап килер икән? Этләнә торгач, кырык гариза биреп, авырыйм дип, бу¬ феттан котылдым. Котылуын котылдым, әмма ике меңгә якын акчамны, чакырылмаган «кунак»ларымның түлән¬ мәгән бурычларын түләп. , Кызыл Яр (Петропавловск) каласында алты айлык бухгалтерлар курсы ачыла икән, шунда укырга юнәлтмә ЗЛ ДЫМ. Көз җитте. Кар аралаш суык яңгырлар башланды. Мие инде, курсларны тәмамлап, райпотребсоюзда бухгалтер булып эшли башлаган идем. Беркөнне шулай лычма су булып, өшеп өйгә кайтып керүем булды; 16 Е-408 241
— Менә сиңа хат,— дип, Маһинур конверт тоттырды. Суыктан өйгә керүгә күзлек парланган, бернәрсә дә күр¬ мим. Конвертны алам дигәндә култык таякларым төшеп китте: Ярый әле сәкегә аудым. Күзлекне алай-болай сөртеп, күшеккән-тырпайган бар¬ маклар белән көч-хәл конвертны ачтым. «Күкчәтау өлкә НКВД идарәсе сезгә фәлән көнне, фәлән сәгатьтә фәлән кабинетка килергә куша». Утырып тәмәке тарттым. Теге кәгазьне тагын иҗек? ләп укып чыктым. Я хода, ни өчен чакыралар мине тагын ул шомлы йорт- ка? Хәерлегәме? Хәерсезгәме? — Дөп, дөп! Дөп, дөп! Нинди тавыш? Чү, бу минем йөрәгем шулай ярсып, сызланып суга тыпырчына түгелме? Я раббым, нишлим соң!!! Сагыну Альбомымда күп вакыт узудан инде тоныклана башлаган бер фоторәсем бар. Ул минем өчен аеруча кадерле. Эчем пошканда, күңелсезләнгәндә альбомны алам, озак карыйм. Уйланам. Сагынам, өзелеп сагынам мин бу рәсемдәге җан дусларны. Без анда өчәү. Өчәү... Хәзер мин берүзем генә. Япа-ял¬ гыз. Икебез инде дөнья куйды — «дарелфанидан дарел- бакыйга рәхләт әйләде». Тирән хәсрәт. Ул инде минем күңелдә мәңге бөтәшмәс, кансырап торган чи җәрә¬ хәт. 1956 ел. Көз. Казан. Кар аралаш яңгыр ява. Шыксыз көннәр. Әмма нәкъ менә шушы шыксыз, күңелсез вакыт безнең язмышта иң шатлыклы, якты көннәрнең берсе булды. Без — өчәү. Ләкин без әле бер-беребезне күрмәгән, кү¬ решмәгән. Алай гына да түгел, без әле бер-беребезнең ни хәлдә икәнен дә белмибез — исәнме? Әллә, озын юлның ахырына хәтле барып җитә алмыйча, берәр борылышта егылып калганмы? Белми идек әле ул вакытта, белми идек. Без — өчәү. Беребез — Котластан, беребез — Норильскидан, бере¬ без — Колымадан. Унтугыз елдан соң! Бер гомер бит үзе без аерылыш¬ 242
канга! Кем уйлаган мондый бәхетле очрашу булыр дип. Бауман урамы. Матбугат йорты. Якшәмбе саен өмәләр оештырып, унар-унбишәр кирпечне аркалап, һаман югары- га-югарыга ташып салган бина бит бу! Култык таякларыма абына-абына, ашыгып баскычлардан күтәреләм, икенче катка. Язучылар союзы идарәсенә кереп күрешер-күреш- мәс, миңа чакыру билеты бирделәр. «Хөрмәтле иптәш, Сезне Татар опера һәм балет театры бинасы ачылу тан¬ танасына чакырабыз». Имәнеп киттем. Бусы да һич уйланмаган сөенечле очрак лабаса. Мин бит әле ул бинаның нигезен әзерләү өмәсенә катнашкан идем. Унтугыз ел элек... Яз. Пединститут паркындагы мәһабәт юкәләр балга манылган нәни яфракларын әле яңа гына җәеп җибәргән¬ нәр. һавада сулап туя алмаслык хуш ис. Бал исе. Без әнә шул зифа юкә агачлары тирәсендәге ямь-яшел хәтфә тү¬ шәккә сузылып ятып, соңгы имтиханнарга әзерләнәбез. Шулай беркөн дөньяны онытып, китап-конспектларга мө¬ киббән китеп гыйлем эстәгәндә, институт комсомол коми¬ теты секретаре Бәдигов йөгерә-атлый, мышнап килеп чыкты. — Кай җәһәннәмгә таралдыгыз, үзегезне эзли-эзли арып беттем,— ди. — Ни яна? — Янмый.— Бәдигов юкә агачына терәлде, чыннан да, арыган икән.— Райкомолдан шалтыраттылар, иртәгә сез¬ нең факультет «бакыр бабай» бакчасына өмәгә барырга тиеш. — Иртәгә? Иртәгә якшәмбе, аннан, үзең беләсең, за¬ четлар. — Барысын да беләм. Бу бик ашыгыч эш икән. «Ба¬ кыр бабай» бакчасында зур бер бина салачаклар, ди. Ме¬ нә шуның өчен андагы агачларны казып алып, каядыр күчерергә, ди. Аптырап калдым. Ничек инде Казанның нәкъ үзәгендә¬ ге гөлбакчаны туздырырга? Алай да икенче көнне бөтен факультет белән көрәкләр, ломнар күтәреп, җырлый-җыр- лый «бакыр бабай» бакчасына киттек. Унтугыз елдан соң хәйраннар калдым — әкият. Кайчан¬ дыр бакыр бабай утырган бакча урынында мәһабәт, ис¬ киткеч гүзәл сарай. Бинаны әйләнәм — сокланып туял- мыйм. Бинаның ике ягындагы куышта ике бөек шагыйрь басып тора. Ал арга тәгъзим белән баш иеп сәлам бирдем. 16* 243
Нәкышлап бизәлгән биек түшәмнәрдә бәллүр чәчәк¬ ләр булып кандилләр балкый. Аларның һәрберсендә күп- тән-күп шәмнәр яна — мәрмәр баскычларга, залларга, фой¬ еларга нур түгелә. Бәйрәмчә матур, пөхтә киенгән хатын- кызлар, ирләр көлешә-сөйләшә өске катка ашыгалар. Мин дә шул агымда. Әмма мин, үземнең бу күркәм кавемгә ят булуымны күреп-тоеп, гарьләнәм һәм каушыйм. Гарьләнәм, чөнки өстемдә таушалган иске кием-салым. Каушыйм, чөнки култык таякларым мәрмәр басмаларда шуып-шуып китә. Гүя алар: «Кара әле, хуҗа, без монда ялгыш килеп чыктык, ахры, бу без йөри торган төш түгел ич!» — дип мине шелтәли һәм атлаган саен чайкалып кире чи¬ генә. Ниһаять, тирләп-пешеп, мең газап белән фойеның би¬ хисап биек, ачык ишеге янына килеп терәлдем. Зур, якты, матур зал. Сап-сары балавыз белән ялты¬ ратылган паркет идән. Стена буйларында кызыл бәрхет белән тышланган аркасыз йомшак озынча урындыклар. Уртада шатлык белән балкыган халык чайкала — биек үкчәле нәфис туфлиләр, ялт-солты итекләр,1 ботиклар пар¬ кетка тияр-тимәс кенә шуа. Мин ишек кырыендагы йомшак урындыкларның берсе¬ нә елышып, кыяр-кыймас кына чүктем — култык таякла¬ рын аска яшердем. Үзем сокланып фойеда арлы-бирле йөргән шат, пөхтә кешеләргә карыйм. Казандылар. Мин бит ун ел алар белән бергә кайнадым. Ә хәзер аларның берсен дә танымыйм, алар мине... Кем танысын, ди. Ка¬ заннан киткәнемә инде егерменче ел. Ә шулай да, кем белә, бәлки бу күңелле төркемдә мине танучылар да бардыр. Ләкин алар мине шәйләмәгән төсле, мөгаен, читкәрәк авы¬ шалардыр. «Халык дошманы» ярлыгы тагылган арестант белән кемнең күрешәсе килсен ди, бигрәк тә мондый тан¬ танада, халык алдында. Гәрчә нәкъ менә кичә Казанда Союз Верховный судының минем эшне киредән карап, гаепсез дип табып, реабилитацияләнүем турында рәсми карарын алган булсам да... Ул карарда «Салахов Ибраһим Низамовичны гаепләү буенча эш СССР Верховный суды Хәрби Коллегиясе та- рафынан 1956 елның 25 апрелендә яңадан каралды. Хәрби коллегиянең 1938 елның 12 маенда Салаховка чыгарылган хөкем карары кире кагыла һәм, гаебе булмау сәбәпле, эш туктатыла»,— дип язылган. СССР Верховный суды Хәрби Коллегиясенең суд составында председатель¬ лек итүче юстиция полковнигы Лихачев кул куйган иде. 244
Нәкъ менә шул кәгазь мине бу гүзәл сарайны ачылу тан¬ танасына китерде бит. Әмма хәзер менә Штраус вальсы дулкыннарында рәхәт йөзүче шат казанлыларның миндә ни эше бар? Киресенчә, мин монда ак козгын ич. Сискә¬ неп киттем — кемдер артымнан килеп кочты. — Таны, кем бу? Каушап калдым, бик таныш тавыш шикелле. Үз гоме¬ ремдә ишеткән барлык дус-иш, таныш-белешләрнең тавыш төсмерләре колагымнан зыңлап узды. Ләкин бу йомшак, аз гына моңсу тавышның кемнеке булуын һич тәгаенли алмыйм. —■ Я инде, тизрәк әйт! — Сөббух,— дип кычкырып җибәрдем.— Сөббух Рафи¬ ков! Без кочаклаштык. Күзләргә кайнар яшь тыгылды. Ниһаять, бу шатлыклы күрешүнең беренче давыллы хисләре акрынлап чигенде — без бер-беребезгә карап тын калдык. Галимҗан Ибраһимовны тәбрикләү хатына кул куйга¬ ны өчен кулга алынып, Норильскига сөрелгәндә ул әле япь-яшь, коңгырт кара чәчле, зур соргылт күзле, аксыл йөзле, һаман елмаеп тора торган дәртле егет иде. Хәзер инде — ир уртасы. Киң маңгаенда — җыерчыклар, күзләр¬ дә— тирән моң, чәчләр сирәгәя төшкән. Әмма аның йө¬ зендә чытыклык, ачу яки ачыну ярсулыгы сизелми, һаман әле аның иреннәрендә самими елмаю. — Ибраһим! — Кинәт аның иреннәре тетрәнеп китте, йөзенә күләгә төште. Күрәсең, минем артык текәлеп кара¬ вым аны борчыды, ул бу караштан котылырга ашыкты. Кулын иңемә салды һәм кычкырып, аз гына шаярткан сы¬ ман, сүзгә чакырды. — Я, Колыма аюы, сөйлә, нинди приискаларда булдың, күпме алтын казып алып кайттың? — Җитәрлек.— Яртылаш бөкләнеп, бил каешыма элен¬ гән чалбар балагыма ишарә ясадым.— Тик бер аякны... Сүземне очлый алмадым, кемдер бүлдерде. — Менә алар кайда посканнар, ә мин эзли-эзли арып беттем. Күтәрелеп карадык та сөенечтән сикерешеп тордык. Мин бер аягым юклыгын да онытып җибәргәнмен, күтә¬ релүгә авып киттем. Хәсән ага Туфан мине кочып алды. Ул арада Сөббух та озын куллары белән безне урады — өчебез бер кочакка сыйдык, бер-беребезнең йөрәк тибе¬ шен тыңлап, сүзсез калдык. Җиз кыңгыраулар чыңлады. 245
Халык тамаша залына агыла башлады. Без дә аңы¬ бызга килдек. Туфан ага иелеп урындык астыннан кул¬ тык таякларымны алып бирде, бер үземә, бер култык та¬ якларыма карады да нигәдер башын чайкады һәм рәнҗү¬ ле елмайды. — Мөкяфәт... Өрәңгеләр яфрак койганда 1 Мәскәүдән ерак түгел, электричка белән ярты сәгать¬ лек юлда, урман эчендә язучыларның иҗат йорты урнаш¬ кан. һәр ел саен диярлек мин монда ял итәргә, язарга киләм. Языла. Илһамлы, шифалы почмак бу. Язып, укып арысаң, әйдә, ял итәргә рәхим ит, каршың¬ да — кара урманга тиң парк. Мин аллеялар буенча йөреп, түтәлләр каршындагы урындыкларга утырып ял итәм. Җил исеп китте, агачлар чайкалды, шаулаштылар. Ка¬ еннардагы соңгы яфраклар, кинәт нәрсәдәндер куркышып кузгалган саргылт күбәләкләр кебек, көтүләре белән кү¬ тәрелделәр дә ашыгып җиргә кундылар. Ә икенче агачтагы яфраклар тиз бирешмәде, боргалан¬ ды, ботакларыннан аерылмаска тырышты. Ә шулай да, әнә, берсе өзелде, әмма җиргә ашыкмады, очты, хәтта ту¬ ган өрәңгесеннән дә биегрәк күтәрелде һәм әле бер ягын, әле икенче ягын күрсәтеп чайкалды: әйтерсең лә канатла¬ рын ал, кызыл, алтын төсләргә манган тылсымлы ярканат. Җәйге төсеннән чагыштырмаслык дәрәҗәдә матур, сок¬ ландыргыч бу яфраклар — карт өрәңгенең көзге яфрак¬ лары. Ниһаять, шул гүзәл «ярканат» минем алдымдагы урын¬ дыкка кунды. Түзмәдем, алыйм дип кулымны суздым.., һәм туктап калдым. Нәкъ шул урындык артындагы сукмактан кемдер ашы¬ гып, аксаклап миңа якынлаша иде. Кечерәк чандыр гәү¬ дәле, дала халыкларына хас кысык күзле, яңак сөякләре аз гына калку. Узып китәр дигән идем, киресенчә, миңа таба омтылды һәм, урындыкны атлап чыгып, мине кочак¬ лады: — Я алла, кемне күрәм, син теремени... — Санҗе!! — Мин дә ашыгып аны кочтым.— Чыннан да, синме бу, дустым Санҗе? — Күзләремә кайнар яшь тыгылды. 246
Санҗе Кәләев белән мин беренче тапкыр моннан кы¬ рык еллар элек Топорок колониясендә очрашкан идем. Кы¬ рык ел узса да, күңелдән китмәслек хәлләрдә... 2 Иртәнге барлауны уздыргач, вахтерларның берсе, яшь¬ рәге, тагын атылып-бәрелеп баракка килеп керде. Бар тавышына акырды: — Староста, барактагыларның барысын да вахтага! Тиз! Югары сәкеләрдән барак уртасына идәнгә култык та¬ яклары шалдыр-гөлдер коелды, гадәттәге сүгенү, кычкы¬ ру, ыгы-зыгы башланды. Вахта алдындагы мәйданга дүртәр саф булып тезел¬ дек. Алда койрыкларына утырган ике аяксызлар, алар артында агач аяклар, аннан сукырлар, саңгыраулар. Тирә-якта ап-ак кар. Зона аръягында күгелҗемләнеп урман күренә. Тайга. Шул урман артыннан хәзер кан-кы- зыл булып кояш күтәрелә. Офык та, урман да, янгын ка¬ бынган кебек, кызарганнан-кызара бара. Җил юк, коры суык. Тайга «янган» саен суык көчәя бара — «тешли». Вахтерлар колонна буенча арлы-бирле йөгерә, суган- лап-борычлап сүгенә. Җирдә утырганнарны аяклары белән тибеп, басканнарны этеп-төртеп сафларны тигезләргә, ко¬ лоннаны «тантаналы парадка» — түрәне каршылар өчен әзерләргә тырышалар. Әмма инде күптәннән басып торган¬ га, иске-москыларга гына уранган тоткыннар туңа, калты¬ рыйлар. Шуның өчен булдыра алганнары тырыша, сафны бозалар. Бу хәл вахтерларны бигрәк тә үчектерә. Ниһаять, вахта будкасының ишеге ачылып, колонна башлыгы чыкты. Ак тун, ак бәрән бүрек, соры киез итек¬ ләр кигән озын буйлы, чандыр гәүдәле, чытык чырайлы, урта яшьләрдәге кеше. Ул ашыкмыйча, гәүдәсен төз то¬ тып, хәрби адымнар белән атлап, безгә өтеп карап, колон¬ наның бер башыннан икенче башына үтте. Ялт борылды һәм кире килеп, урта бер төштә колоннага карап тук¬ тады: — Контрлар, әрәмтамаклар! — Кинәт ул берәү җилкә¬ сенә сугып җибәргәндәй аваз салды, без сискәнеп киттек. Әллә инде акылдан шаша? Юк, акылында икән, бер-ике адым алга атлады да сүгенде. Кемнедер эзләгәндәй, алда¬ гыларны сөзеп үтте. Куркып киттек: әллә инде берәребез- не карцерга ябарга җыена? Аллага шөкер, тукталмады, тагын эре-эре атлап колоннаның аргы башына үтте, тагын борылды һәм вахта янында команда көтеп басып торган 247
вахтерлар янына килде. Шул ук ачулы тавыш белән бо¬ ерды: — Хәзер үк барысын да утын әзерләргә куарга! Мин аларны бушка ашатып яткырмам. — Ә... ә... аяксызларны,— диде алдарак торган бер вахтер, тотлыгып.— Аларны кайда, иптәш начальник? — Кайда? — Тагын гасаби тавыш, ачулы караш.— Кай¬ да, зонада утын киссеннәр. Аяклары булмаса, телләре озын, барыбер халык дошманнары, аналарын... барысын да Мария-Магдалинага олактырырга! — Түрә, тагын ике катлап сүгенеп, безгә карап төкерде дә ашыгып атлап вах¬ тага кереп югалды. Вахта капкасы ачылды. Ыгы-зыгы башланды. Вахтерлар аяклыларны бер як¬ ка, аяксызларны икенчегә кудылар, тезделәр һәм утын командасын капкага таба алып киттеләр. Ул арада вах¬ тадан автоматларын кулларына алып, этләрен җитәкләп конвой чыкты. Саңгыраулар сукырларны култыклады, алар артыннан үз-үзләрен көчкә йөртүче күтәрәмнәр куз¬ галды. Алдагылар койрыкларында шуышып, без таякларга тая¬ нып, вахтер артыннан иярдек, тау-тау итеп өелгән юан- юан нарат агачлары янына барып туктадык. һәр дүрт мәхбүскә бер пычкы, тукталмыйча алмаш- тилмәш кисәргә. Балта юк. Зона эченә балта кертү — хә¬ тәр. Утынны зонадан чыгарып яралар, өяләр. Озакламый бөтен зонада пычкы тавышы яңгырады, чинады, чырлады. Безне эштән караңгы төшкәч, урманга утын хәзерләргә киткән команда кайткач кына, туктаттылар. Ике тоткын анда үлгән. Аларны чана белән тартып алып кайттылар. Катып, туңып, арып чайкала башлаган идек — барак¬ ка кергәч, рәхәтләнеп киттек. Кизүләр ике мичкә дә яккан, җылы. Озакламый кичке баланданы китерделәр. Баракта бердәнбер лампа ишек төбендәге баганага эленгән. Аның да куыгы чатнаган, корымланган, булыр-булмас кына як¬ тырта. Чират зур ыгы-зыгы. Әле генә умарта оясы кебек мыжлаган барак тыныч¬ лана башлады. Бүлә торган бернәрсә дә юк, мичкәне, чү¬ мечне әллә кайчан алып чыгып киттеләр. Мин итекне баш очына мендәр урынына салдым да йокларга әзерләндем. Итекне мич янына куеп киптерсәң нинди әйбәт булыр иде дә, ярамый. Хәзер урлап китәләр, аннан яланаяк каласың. — Иптәшләр! — Тагын ни булган? Торып утырдым, староста эндәшә икән: — Иптәшләр, тыңларга әзерләнегез, 248
тавышланмагыз. Хәзер Конан Дойльның Шерлок Холмс маҗаралары турында хикәяләр укуны башлыйбыз. — Әйдә, әйдә, башла. — Көтәбез. — Әй, агач аяк, акрынрак йөр, шыгырдыйсың. Мәхбүсләргә бердәнбер юаныч китергән, аларның мон¬ да, чәнечкеле тимер кыршау эчендә, җәфалануларын оныт¬ тырган нәрсә — старостаның кичке укулары гына иде. Ар¬ тур Конан Дойль хикәяләре — алардагы исәпсез күп сер¬ ле, четерекле вакыйгалар һәм аларны фаш итүче атаклы Шерлок Холмс һәм доктор Уотсон безнең хыялыбызны биләде. Староста гаҗәеп мавыктыргыч һәм искиткеч кат¬ лаулы «Сары йөз», «Бөкре», «Буш йорт», «Алты Наполеон» кебек хикәяләрне укыды. Күбесен мин дә кызыксынып тыңладым. Тик әле мин һаман аның бу зәгыйфь янган лампа яктысында ничек укуын төшенә алмый идем. Ни¬ һаять, бер буранлы, без эшкә чыкмаган көнне, мин ста¬ роста Полотай Николай Исидорович янына кердем. Ба¬ ракның такта белән бүлеп алынган кечкенә бүлмәсендә тумбочка, озын бер эскәмия, топчан (анда киез, одеял, мендәр — начальникларча тора!). Мин кергәндә ул култык таякларын топчанга терәп, мөгаен, чыгып китәргә ашыгып, тумбочка өстендә бер исемлек язып утыра иде. Миңа борылды: — Сезгә ни кирәк? — Киң маңгай, зур борын, ябык йөз һәм эчкә баткан зур күзләр. Болай да кансыз ак бите чы¬ тылып китте: күрәсең, минем керү ошамады — эшен бүл¬ дем. — Сез һәр кичне Конан Дойль хикәяләрен укый¬ сыз, бүген көндез шул китапны миңа биреп тормас¬ сызмы? Староста, карандашын кәгазь өстенә ташлап, миңа гаҗәпләнеп карады. — Аны мин каян алыйм? Бу җавапка инде мин тагы да ныграк шаккаттым. — Нигә, сез һәр кич аны укыйсыз бит? — Ә-ә, менә нәрсә,— ул кычкырып көлеп җибәрде.— Мин бит аны бары тик күңелдән укыйм. — Күңелдән? — Әйе, күңелдән. Монда һичбер төрле китап бирмә- гәннәрен белмисезмени? — Беләм. — Шулай булгач? Ул борылып карандашын алды да янә язарга тотын¬ ды. Мин, култык таякларымны рәтләп, чыгарга җыен¬ дым. 249
— Сезнең,— диде ул, кинәт тагын миңа карап,— ирек« тәге һөнәрегез нинди иде соң? Мин үземнең язу-сызу белән шөгыльләнгәнемне әйттем. — Менә шәп! — Ул инде миңа таба шуышып килеп, кулымны кысты, елмайды.— Менә очрашу! Утырыгыз Мин дә язучы. Шагыйрь. Украинадан. Без сөйләшеп киттек. Полотай миңа бу лагерьда бер, казах, бер калмык язучысы булуын, анда-санда аларның үзе янына килеп чыгуларын әйтте һәм алар белән таныш¬ тырырга вәгъдә бирде. Мин бу көтелмәгән очраш^га-та- нышуга куанып чыгып киттем. Николай: — Буш вакытта кереп утыр, сөйләшербез, хәзер миңа исемлекне начальникка алып барырга кирәк,— дип, кул¬ тык таякларына үрелде. Бу очрашудан соң озакламый мин тагын бер бәлагә очрадым: калган ялгыз аягымны да сындырдым. Бәхеткә, аягым бөтенләй үк сыг.маган — чатнаган гы¬ на булган һәм ул тиз төзәлде. Әмма мин санбарактан чы¬ гарга ашыкмадым. Санбарак шул ук зонада, шул ук күпсанлы бараклар¬ ның берсе. Ләкин монда өске сәкеләр юк. Аска салырга төрле үлән-яфрак тутырылган «киез», одеял, мендәр би¬ рәләр. Бу — инде менә ничә еллар күрмәгән рәхәтлек — комфорт! Мине дә шундый урыннарның берсенә китереп салды¬ лар. Инде менә, врач килеп карап, аягымны гипска са¬ лырлар дип көтеп ятам. Чөнки аяк чатный, сызлый, үз- үземне кая куярга белмим. Ә врач юк та юк. Мин инде кычкыра, сүгенә башладым. Ул арада бер санитар килеп минем тавышны басты: — Акырма, врач юк, аны Мариинскига җибәрделәр. Хәзер имче килә. Баракта иллегә якын авыру мәхбүс ята иде. Күбрәге дизентерия — эч авыруы белән. Ләкин алар арасында да ятарга була: урын йомшак, эшкә кумыйлар, җылы. Аяк¬ ның сызлавы басыла төшкәч, йокы да килеп җитте... — Яле, күрсәт аягыңны, ни булган? — Кемдер одея¬ лымны күтәрде. Уянып киттем. Каршымда ак халат кигән берәү. Буйга яшүсмер егет кебек кенә. Ябык, йөзе ап-ак, ләкин чәче, кашлары чем-кара, күзләре кысык, бит сөякләре калкып чыккан. Дала халыкларыннан: әллә бурят, әллә якут. Им¬ че дигәннәре шул ахры, адеялны алып ташлап, аягымны карарга җыенды. Аякта кырык тапкыр ямалган, төплән¬ гән киез итек, аны күргәч, «врач» санитарга кычкырды. 250
— Иван, нычакны алып монда кил. Санитар Иван — яшь кенә таза егет — килеп пиманы кунычыннан башлап башына хәтле ярып җибәрде, чол¬ гауларны сүтте. — Кая, мондамы? Әйтеп бетермәде, мин сикереп киттем. Гүя аягыма икенче тапкыр бүрәнә төште. — Чыда, түз... Иван, тас белән су алып кил! Мин, кычкырмас өчен, иреннәремне тешләп яттым. Им¬ че аякны тотып, селкеп, капшап карады да яныма утырды. — Сынып ук чыкмаган, чатнаган кебек. Кузгалмыйча ят, хәзер бинт салырбыз. Исемең, фамилияң? Ул блокнотына исем-фамилиямне язды да кайдан икә¬ немне сорады. Анысын да әйттем. Кинәт аның йөзе якты¬ рып китте: — Кайсы шәһәрдән? — Күкчәтаудан. — Шулаймы? — Ул мине кочаклап ала язды, кулым¬ ны каты итеп кысты. Без шундук казахча сөйләшеп кит¬ тек. Менә бу, хәзер янымда утырган ак халатлы имче (лекпом) теге көнне безнең баракның старостасы Нико¬ лай Исидорович Полотай әйткән казах язучысы Зәен Шаш¬ кин икән. Без ул көнне бик озак сөйләшеп утырдык. — Туган җирне дә, туган телне дә үтә сагынып калган идем, сезнең белән очрашу көтелмәгән сөенеч булды,— диде ул, аякны юып, бинт белән бәйләп мендәргә сал¬ гач. Моннан соң буш вакыты булган саен Зәен яныма килә башлады. Сөйләшеп туялмыйбыз. Сөйләшә торгач, уртак танышлар, язучыларның хәлләрен белештек. Ул атаклы шагыйрь — казахның Есенины — Мәгъҗән Җомабаевның шигырьләрен укыды. Үзе прозаик. Алма-Атада берничә китабы басылып чыккан. Язучылар союзы әгъзасы, Мәс- кәүдә тарих, философия һәм әдәбият институтын тәмамла¬ ган булган. — Сиңа нинди гаеп тактылар соң? — дим, сүз ара¬ сында. — Нинди булсын,— ди Зәен, калын кашларын җые¬ рып, йөзен чытып.— Милләтчелек. Мин совет чорында пио¬ нерда, комсомолда тәрбияләнгән егет. Аннан мин — ярлы казах баласы. Байларга мал багучы булу урынына, совет хөкүмәте аркасында, Мәскәүдә укыдым. Кайдан килсен миңа милләтчелек. 25L
— Анысы алай, ул тамганы барыбызга да бастылар. Ә менә син ничек врач булып киттең? — дим, ярым җитди, ярым шаярып. — Каян врач булыйм мин,— ди Зәен башын чайкап.— Барысы да авырудан башланды. Үпкәм чирле. Өйдә ва¬ кытта кымыз эчеп, җылкы ите ашап, далада саф һавада йөреп, саклана идем. Төрмәгә эләккәч, кан төкерә башла¬ дым. Хөкем чыгарылгач, мине төрмә больницасына сал¬ дылар. Анда озак ятарга туры килде. Чыгарып җибәрмәс өчен, врачлар мине санитар итеп калдырды. Югары белем¬ ле булгач, латин хәрефләрен яхшы беләм, даруларны, аларның составын, рецептларын өйрәнә башладым. Бу¬ лыштылар, үзем дә тырыштым, шуның белән врачлар ара¬ сына кереп киттем. — Имче... монда кил... дару,— ди баракның аргы ба- шында яткан бер авыру.— Зәен, әңгәмәсен өзеп, шул авы¬ руга таба китә... Аяк тиз төзәлде. Әмма Зәен: «Аягы сынган, һаман бе¬ рекми» дип, аны гел бинтта тотып, язга хәтле чыгармый¬ ча үзендә саклады. Больницаны тикшерергә комиссия ки¬ лә дигәч кенә, санбарактан чыгарырга мәҗбүр булды. 3 Санбарактан чыккач, элекке иптәшләрем янына эләк¬ мәдем. Монда да Зәен Шашкинның ярдәме тиде. Ул мине «савыгучылар барагы»на җибәргән. Анда чынлыкта са¬ выкмаслар, инде тәмам бетерешкәннәр җыела. Алар, бил¬ геле, бер төрле эш тә эшли алмыйлар. Әмма баландалары куерак, ятарга урын-җирләре дә бар. Менә мин шул баракка урнаштым. Монда бер катлы сәкеләр. Алар шыгрым тулган. Күбрәге кузгалмаучылар. Мин зона врачы урынына калган Шашкинның күрсәтмәсе белән килсәм дә, «урын юк» дип, озак кына барак төбен¬ дә тоттылар. Носилка белән бер мәетне алып киткәч ке¬ нә, шуның урынына — баракның иң аргы почмагына ба¬ рып яттым. Яхшы урын — тәрәзә янында. Хәзер инде кояш күбрәк карый. Көндезләрен кар эри, түбәләрдән тамчы тама. Яз килә. Ичмасам тәрәзәдән та¬ бигатьнең алышынуын карап хозурланырга була. Яттым. Миңа каршы сәкедә берәү ауный. Одеялга тө¬ ренгән, бите генә ачык. Менә шул йөзне күрүгә, калтырап киттем. Әллә инде бусы да аяк сузганмы? Бит җәенке, үзе карындык төсле сап-сары, күзләр кысылган. Борын почык, иреннәр күм-күк. Хәрәкәтсез. Урынга утырып, кул¬ 252
тык таякларымны стенага терәп куйыйм дигән идем, алар шалтыр-шолтыр шуып төшеп китте. Бу тавышка теге күр¬ шем күзләрен ачты, кузгалып куйды. Юк, әле тере икән, үзалдыма тынычлана төштем. — Кайдан? —диде күршем, ярыйсы ук ачык тавыш бе¬ лән. — Санбарактан. — Шашкин ничек анда? Кара, аны да белә, әллә казах инде? Сынап карар өчен, казахчалап дәштем: — Хәлегез калай? — Ә? — Ул, ишетми калдым дип ахры, башын суза төште.— Ни дидегез? — Гафу итегез, мин сезне казах дип уйлап, казахча эндәшкәм идем. — Юк,— ул торып утырды. Шыр сөяк! — Юк, күрше, мин казах түгел, калмык. Ничек авызымнан чыкканын да белми калдым: — Санҗе Кәләев. Күршемнең карындык бите яктырып киткәндәй булды, кысык күзләр зураеп, гаҗәпләнеп карады. — Кайдан беләсез? — Шашкин миңа сезнең турыда сөйләгән иде. Поло- тайдан да ишеттем исемегезне. — Менә сөенеч... Әллә сез дә язучымы? Ул арада ишек ачылып, берничә вахтер килеп керде, без дә сүзләребезне бүлеп, урыннарыбызга сузылдык. 4 Ниһаять, тайгага да яз килде. Кар акрын гына эреп, җиргә сеңеп югалды, озакламый яшел үлән күтәрелде. Зона тышында гына түгел, хәтта зо¬ нада да, бигрәк тә икенче кат чәнечкеле тимерчыбык кир¬ тәләре тирәсендә. Тыелган зонага бармасак та, читтән ка¬ рап хозурланабыз. Зона артындагы урманнар да инде яшә- рә-яктыра төшкәннәр. Озак-озак шул урманнарга карап торабыз. Кайвакыт чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган зона, манаралар да, анда корулы автомат тотып торган сакчы да югала — без табигать кочагында йөгерәбез, яшел чирәмдә ауный¬ быз, кедр агачларына үрмәләп менеп, тәмле, майлы чик¬ ләвекләр ашыйбыз. Хыялда! — Әй, контрлар, нәрсә авызыгызны ачып катып тора¬ сыз, таралыгыз! Хәзер атам. 253
Тик торудан иреккән сакчы, автоматын шалтыр-пюл- тыр китереп, безгә төби башлый. «Кызык өчен» бер оче¬ редь бирүе дә мөмкин аның. Рәнҗү һәм нәфрәт белән ба¬ ракларга таба таралабыз. Мәлгуньнәр, табигатькә читтән карап күңелне тынычландырырга да бирмиләр. Әмма безнең икенче бер юаныч бар иде. Әдәби кичләр. Анда-санда без — Санҗе Кәләев, Зәен Шашкин, Николай Исидорович һәм мин — я Полотай, я Шашкин кабинасы¬ на җыелабыз — казах, калмык, татар, рус әдәбияты клас¬ сикларын искә алабыз һәм үзебезнең шигырьләрне укый¬ быз. Бу кичләр, ничектер, күңелгә ял бирә, кайгыларны оныттыра, яшәү көче өсти, сүнеп барган өметләрне кабы¬ за иде. Кызганыч, бу сөенеч тә озакка бармады. Беркөнне безнең дүртебезне дә ашыгыч рәвештә вах¬ тага чакырдылар, аннары конвой белән станциягә алып бардылар. Монда инде поезд килеп туктаган икән, безне, вагонга утыртып, Тайшетка алып киттеләр. Анда карцер¬ да йокысыз төн уздырдык. Нәрсәгә, нигә, яхшылыккамы? Яманлыккамы? Иртә белән безне берәмләп яшь кенә, әм¬ ма салкын йөзле, усал карашлы хәрби тикшерүчегә алып килделәр. Ул ниндидер бер папканы актарып, бер кәгазь¬ не алды да коры гына итеп: — Сез лагерьда контрреволюцион төркем оештыруда һәм совет дәүләтенә каршы агитация алып баруда гаеплә¬ нәсез. Менә гаепләү акты,— диде. Мин аптырап, хәлсезләнеп киттем. Култык таякларым ычкынды, дык итеп урындыкка утырдым. • * • Әле генә парк өстендә куерып, тулганып, менә-менә салкын тамчылар белән коендырам дип куркыткан көзге шыксыз кара болытлар кинәт таралды. Инде күптән за¬ рыктырган кояш күренде. Шундый якты, шундый җылы, үзе дә безне күрүгә елмая кебек. Тирә-як балкып, матура¬ еп китте. Без Санҗе белән йомшак талир тәңкәләр түшәлгән сук¬ мактан, наратлар, чыршылар арасыннан сөйләшеп бара¬ быз, бер-беребезнең хәлләрен сорашып туя алмыйбыз. Кинәт ул, нәрсәдер исенә төшкәндәй, капылт борылып мина карады: — Ә Зәен Шашкин кайда хәзер? — О, ул Казахстанның атаклы романчысына әверелде, рус, казах телләрендә күп әсәрләре чыкты. — Ә хәзер? 254
— Хәзер ул вафат шул инде. Санже сискәнеп, борчылып туктады: — Ничек? — Шул, лагерьдагы чире — үпкәдән... Без озак кына сүзсез атладык, тынып калып, уртак дустыбызны сагындык. Асфальт сукмакка чыккач, Санҗе тагын сорау бирде: — Николай Исидорович Полотайның да язмышын бел¬ мисеңме? Әйбәт мәсәлләр яза иде, чукынган. — Ул инде күп еллар Ялтада тора. Сатирик шигырь¬ ләр яза. «Крокодил»нең төп терәге. — Молодец! Мин шулай булыр дип уйлаган идем. Адресын бир әле, хат язармын. — Санҗе,— корпус бакчасында торган бер язучы аны күреп калып кычкырды,— тизрәк, сине Элистадан телефон¬ га чакыралар. Санҗе ашыгып атлап, инде сизелерлек аксап, телефон¬ га китте, мөгаен, өеннән шалтыраталар. Ул хәзер Калмык- станның башкаласы — Элистада тора. Бик күп шигырьләр җыентыгы һәм проза китаплары бастырып чыгарган. Кал¬ мык хөкүмәте аңа «халык шагыйре» дигән мактаулы исем биргән. Күкрәгендә Монголия хөкүмәте ордены балкый. Шигъри хезмәтен югары бәяләп, Улан-Батырга чакырып биргәннәр бүләкне. Җил исте, агачлар чайкалып китте, җиргә сары яфрак¬ лар коелды. Менә минем каршыдагы өрәңгенең каралган ялангач ботакларының берсендә япа-ялгыз бер яфрак җилферди, чайкала. Җил аны йолкып алырга тырыша, лә¬ кин ялгызак яфрак үз оясыннан, туган анасыннан — карт өрәңгедән аерылырга теләми. Әле бер, әле икенче якка иелә... Ләкин рәхимсез көзге җил ялгыз яфракка үчекте, карт өрәңгене арлы-бирле селкетте һәм, ниһаять, теге мескен яфракны ботактан йолкып алып ыргытты. Алсу-кызыл төсләргә манылган йолдыз — өрәңге яфра¬ гы, өзелгәч тә, җиргә сыенырга ашыкмады, агачлар ара¬ сына очты, калгынды. Ниһаять, хәлсезләнеп, каршымда¬ гы куак арасына төшеп югалды. Кеше гомере дә нәкъ шулай, өрәңге яфраклары төсле, сызланып, саргаеп, янып-көеп, теләмичә генә өзеләдер. Мөгаен, шулайдыр. 1957—1981 еллар.
ЭЧТӘЛЕК Аяз Гыйләҗев Җан авазы (кереш сүз) .... 5 Юл башы 7 Кояшлы булмә . . . . 63 Алла йортында 70 Ана тавышы 91 Таныш түгел дус 97 Кояш баеганда , 127 Бер йотым су . 133 Тын океанда 137 Линкольн приискасында 141 Мадрид 159 Бәйрәм бүген 172 Кара сакаллы кеше 177 Ике очрашу 192 Сандугач 200 . Юлның соңы . 211 Сагыну . . 242 Өрәңгеләр яфрак койганда 246 Литературно-художественное издание Салахов Ибрагим Низамович РАССКАЗЫ КОЛЫМЫ Трагедия-хроника (на татарском языке) Редакторы Ш. Җиһангирова. Художнигы Ш. Насыйров. Художество редакторы Ф. Хгсьячова. Техник редакторы Ф, Абдрахманова. Корректоры Р, Хәмидуллане^ И Б № 5528 Җыярга тапшырылды 22.07.88. Басарга кул куелды 24.02.89. ПФ 09048. Форматы 84Х108'/з2. Китап-журнал кәгазе. <Литературная» гарнитурасы. Кабарынкы бас¬ ма. Шартлы басма табагы 13,44 + форз. 0,21. Шартлы буяу-оттиск 13,97. Нәшер- хисап табагы 14,82 + форз. 0,35. Тиражы 60 000 экз. Заказ Е-408. Бәясе 1 сум 10 тиен. Татарстан китап нәшрияты. 420084, Казан, Бауман ур., 19. Татарское книж-> ное издательство. 420084. Казань, ул. Баумана, 19. Татарстан АССР Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт комитетының К. Якуб исемендәге полиграфия комбинаты. 420084, Казан, Бауман ур., 19.
1 сум. 10 тиен.