Текст
                    Н
.
В
.
З
а
г
л
а
д
и
н
Г
О
М
У
М
И
Т
А
Р
И
Х


°- ЯнАМайен доминион Чита Омск Иркутск* Лондон уршава Ташкент Рима fyyfCwi Циндао шхай (Табу/Г Триполи Иб ЕГИ гавона - - -0882) .ел енО/ Манила Каракас ^ЭФИОПИЯ ) вост. / Кипи Луанда '•Й? (Герм. рио-де-Жанес ' Лоренсу -Маркиш Асунсьон Сантьяго Мельбурн ®смания Монтевидео Буэнос-Айрес Св. Елены (Брит.) МАЛАЙЯ (Брит.) Сингапур ®ранца^°Ч Сибирские о-ва -Сянган о. Тайвань IHOU .(бриЪ) (Кит. ДР 1895 о. Вознесения (Брит.) - ^о к:уно Лиссабона Гjgpastmai. - (Брит.) о-ва Бонин ° Ямайка Лг' __ (Брит.) ° 'Онги. Iу ' Отт ава * Н ыES~- Чикаго лЬ. Монро&Ця \ Лагос о. Фернандо -По Москва \ с& Сама/. ^о.Урга° -^0мнас191^^ БраззабЖ Бомс ^Врангеля ■X. АЛЯс/ , ,н иоляЦЯМ^?1® \ «Ми<Ждс,898) Гваделупа (фр.) °-Б арб адос (Брит.) Тринидад (Бриг.)44 Канарские о-ва4*®31 (Исп.) л (6рит- доминион с 1901) Сиднее (дат-), :кие о-ва / ЗАПАДНАЯ АФ (Фр.): ]акар г 0®*” ° 7 '' "Ранциско PC Дели 1 Диу°^'] Калькутта^ S - л Бомбей \ Jji^fp-p ^07 ’ ' Путти^риБJ ЛаккадивскиеМахи °Карайккал х аь ЛРвй1„ :млнскл» Бих 1МПИ>ИЯ\* '~ 1 1 Теге) J ? Хартум ^т’) юдд?- / АддиС-Абеба пет Эль-Кувейт оккуп. (Ьрит.) ДӨНЬЯ XX ГАСЫР БАШЫНДА Дәүләтләр һәм аларның биләмәләре Бельгия Экватор j о-ва Галапагос (Эквадор)} --------------1-------------------- -АФРИКАНСКИ Кейптаун iL. доминион с 1918 г.) о-ва Тристан -да-Кунья (Бриг.) о. Тимор; ‘4-' (Порт.)Н ’ / ! (Нид.цД Е3 .^аренские о-ва 4^.°' ^ВВРИКИЙ (Брит.) о. Реюньон (Фр.) -■&. о. Гуам в*. (Исп. до 1898, СШАС 1898) S Сейшельские о-&а ВОСТ.Ч (Брит.) АФРИКА ° Занзибар (Герм.) (Герм, до 1890, Брит. <t 1890) к ' | _J Бөекбритания 1 Россия империясе Ш Франция § Нидерланд | Испания Португалия 1 Госманлы . . I империясе J Германия ] Италия Я АКШ ей. Хәрби-диңгез базалары Дөньяны яңадан бүлү өчен , беренче сугышлар I япон-кытай сугышы (1894—1895) II Испания-Америка сугышы (1898) III инглиз-бур сугышы (1899—1902) IV рус-япон сугышы (1904—1905) V Италия-Төркия сугышы (1911—1912) Картада саннар белән билгеләнгән: 1 Дания, 2 Нидерланд, 3 Бельгия, 4 Португалия, 5 Италия, 6 Урянхай крае (1914 елдан Россия протектораты), 7 Хива ханлыгы (Россия вассалы) 8 Бохара әмирлеге (Россия вассалы)
Н. В . Загладин ГОМУМИ ТАРИХ ИҢ ЯҢА ТАРИХ XX ГАСЫР Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Казан • «Мәгариф» нәшрияты Москва • «Русское слово» 2009
УДК 373.167.1:94(100)"654"*09 ББК 63.3(0)53/.64 я721 3-14 Загладив Н. В. Всеобщая история. Новейшая история . XX век: Учеб, для 9 кл. общеобразо - ват. учреждений. — 9-е изд. — М.: ООО «ТИД «Русское слово — РС», 2008. Басманың редакцион советы: Г. А. КУМАНЕВ, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Табигать фәннәре академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясе Россия тари­ хы институтының Россия хәрби тарихы үзәге җитәкчесе; В. А . МИЗИАНО, сәнгать белеме кандидаты, «Художественный журнал» басмасының баш ре­ дакторы; Л. Н. НЕЖИНСКИЙ, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе Россия тарихы институтының «Россия халыкара мөнәсә­ бәтләрдә» үзәге җитәкчесе; С. Ю . РЫБАС, Рус биографик институтының ге­ нераль директоры, РФ Хәрби фәннәр академиясе әгъзасы, «Российский кто есть кто» журналының баш редакторы; Г. Н . СЕВОСТЬЯНОВ, Россия Фәннәр академиясе академигы, «Новая и новейшая история» журналының баш ре­ дакторы; Н. А . СИМОНИЯ, Россия Фәннәр академиясе академигы Методик аппарат: X. Т. ЗАГЛАДИНА, тарих фәннәре кандидаты Иллюстратив материалларны сайлау: X. Т. ЗАГЛАДИНА, тарих фәннәре кандидаты Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Лицензионному договору No22 от 2 апреля 2009 г. Экземпляры переводного издания подлежат распростра ­ нению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на территориях других субъектов Российской Федерации. Загладин Н. В. 3-14 Гомуми тарих. Иң яңа тарих. XX гасыр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен д-лек / Н. В. Загладин; Русча 9 нчы басмадан Ә. М . Камалов тәрҗ.— Казан: Мәгариф, 2009. — 327 б.: рәс.б-н. ISBN 978-5-7761-2003-9 Тарих фәннәре докторы, профессор Н. В. Загладин дәреслеге, күп санлы вакыйгаларны колачлау белән бергә, материалны гади һәм төгәл бәян итүе белән дә игътибарга лаек. Дәреслек укучыларга XX гасырда барган процессларның сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен тирәнтен аңларга ярдәм итә. ISBN 978-5-7761-2003-9 © ООО «ТИД «Русское слово - РС», 1999, 2008 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә. «Мәгариф» нәшрияты, 2009
XX гасыр күп яктан кешелек өчен борылыш чоры булды. Вакыйгаларга бай булуы ягыннан да, халыклар тормышында­ гы үзгәрешләрнең колачы буенча да ул дөнья үсешенең үткән йөзьеллыкларыннан калышу түгел, хәтта аларны узып та китте. Үзгәрешләрнең нигезе — фән техника прогрессы темпларының сизелерлек тизләнүе һәм белем офыкларының киңәюендә. XIX гасырда фәнни белемнәр күләменең артуы өчен уртача 50 ел кирәк булса, XX йөз ахырында биш ел чамасы вакыт та җитә. Аларның «җимешләре» дөньядагы күпчелек халыкларның тор­ мышларын бөтен яклап революционлаштырды. Энергиянең (атом, кояш) яңа чыганаклары барлыкка килде. Җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыруны тәэмин итүче яңа технологияләр үсте. Табигатьтә булмаган, алдан бирелгән үзенчәлекләргә ия матдәләр алырга мөмкинлек туды. Җирләрне эшкәртү һәм культивацияләүнең, биотехнологиянең яңа чарала­ ры, геннар инженериясенең яңа ысуллары кертелде. Болар барысы да сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеген күп тапкырлар күтәрергә мөмкинлек бирде. 1900—2000 елларда Европаның һәм Төньяк Американың нык үскән илләрендә сәнәгать продукциясе җитештерү күләме 23,2 тапкыр артты. Медицина казанышлары кешеләрнең уртача гомер озынлыгын ике тапкырга (якынча 32 дән 70 яшькәчә) арттыруны тәэмин итте. XX гасырда халык саны, гәрчә бу чорга кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышлар туры килсә дә, якынча 3,5 тапкыр артты — 1900 елдагы 1 млрд 680 млн нан 2000 елда 6 млрд кешегә җитте. Шунысын да билгеләп үтик: аннан алда Җирдә халыкның өч тапкыр артуы өчен 250 ел кирәк булган иде. Иң күренекле үзгәрешләр кешеләрнең көнкүрешенә һәм аларның җитештерү эшчәнлегенә кагылды. Гасыр башында фәкать Бөекбританиядә генә халыкның зур күпчелеге шәһәрләрдә яши иде. Дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Россиядә дә, ун кешенең сигез-тугызы авыл җирендә яшәде, электрның ни икәнен дә белмичә, җирне башлыча кулдан яисә эш терлегеннән файда­ ланып эшкәртте. XXI гасыр башында планета халкының яртысы диярлек гигант шәһәрләрдә (мегаполисларда) яши, сәнәгать, хезмәт күрсәтү тармагында, фән һәм идарә өлкәсендә эшли.
Кешеләр, халыклар һәм дәүләтләр арасында коммуникация чараларының үсеше сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә җитте. Бу транспортның, бигрәк тә һава транспортының үсеше, электрон массакүләм мәгълүмат чараларының (радио, телевидение) барлыкка килүе, телефонлаштыруның һәр җиргә үтеп керүе, глобаль компью­ тер мәгълүмат челтәре (Интернет) барлыкка килү белән бәйле. Халыкара хезмәт бүленеше тирәнәйде, фәнни-техник мәгълүмат, идеяләр, мәдәни кыйммәтләр алмашу активлашты. Халыклар миграциясе көчәйде. Фәнни прогресс бигрәк тә хәрби-техник сферага кагылды . XX гасыр тарихка цивилизация белгән иң җимергеч сугышлар чоры буларак кереп калырдыр, мөгаен. Массакүләм юк итү коралы, барыннан да элек, ракета-атом-төш, шулай ук биологик, химик, геофизик кораллар уйлап табу белән, кешелек беренче тапкыр үз-үзен юк итү мөмкинлеге алды һәм инде берничә тапкыр шул мөмкинлектән чак кына файдаланмый калды. Кеше бәхете хакына кылынган үзгәрешләрне күз алдында тоткан прогресс төшенчәсен XX гасырда дөньяда җәелеп киткән процессларны билгеләү өчен куллану бик үк урынлы түгел, һичшиксез, байтак кына илләрдә тормыш һәм хезмәт шартлары яхшырды. Акрынлап халыкның керем дәрәҗәсе күтәрелде, эш көне кыскарды, хезмәт үзе дә торган саен иҗадилаша барды. Төп халык массалары өчен, бигрәк тә алга киткән илләрдә, ял шарт­ лары яхшырды, мәгарифкә, медицина хезмәтенә һәм иҗтимагый- сәяси тормышта катнашуга юл ачылды. Шул ук вакытта дөньяның йөзе үзгәрү элеккеге күп кенә проблемаларның кискенләшүенә китерде һәм цивилизациянең яшәү нигезләренә үк янаучы яңа проблемалар китереп чыгарды. XXI гасыр башында экология кризисы тирәнәя бара. Пла­ нетабызда чимал һәм энергия чыганаклары запасы кими. Кеше яшәгән мохит сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары белән торган саен күбрәк пычрана. «Кайнар нокталар» — этник һәм социаль мөнәсәбәтләрдә киеренкелек үсә барган илләр һәм төбәкләр — саны арта. Дөнья икътисады, халыкара финанс системасы тотрыксыз була бара. Болар барысы да дәүләтләр арасындагы хезмәттәшлекнең сыйфат ягыннан бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрелүен, кешелек
үсешенең тотрыклы-куркынычсыз характер алуын таләп итә . Ләкин халыкларның иҗтимагый, сәяси, социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе бик нык аерылып тора. Алар төрле тарихи чорларда яшәгән, төрле бурычлар хәл иткән сыман. Беришләре иң алдынгы технологияләрне үзләштерделәр, конкуренциягә сәләтле икътисад булдырдылар һәм дөнья базарлары мөмкин кадәр ачык булсын өчен тырышалар. Икенчеләре артка калу нәтиҗәләреннән котылырга омтылалар. Өченчеләре исә әле күптән түгел генә үз дәүләтчелек- ләрен булдырдылар һәм үзгәреп торган дөньяда үз урыннарын эзлиләр. Халыклар тормышындагы мондый күптөрлелек алар арасындагы үзара аңлашуны катлауландыра. Ул гына да түгел, яңа каршылыклар килеп чыга. Халыкара аренадагы бәхәсләрне дөньяның әйдәп баручы илләре арасында килешүләр төзү юлы белән хәл итеп булса, футурошок (киләчәктән курку) яисә кеше кризисы дигән проблеманы җиңү күпкә катлаулырак. Аның мәгънәсе шунда ки, мәгълүмат ташкы­ нына күмелгән кешеләргә көндәлек чынбарлыкта дөрес юнәлеш табу торган саен авыррак була бара. Алар кайчакта тормышта бар­ ган үзгәрешләрне аңлап һәм аларга тиешенчә җавап табып өлгерә алмыйлар. Кеше кризисы төрлечә чагылыш таба. Аерым алганда, беренче карашка, иң уңышлы булып тоелган илләрдә психик авырулар санының арта баруында; үзгәрешләрдән куркуда, киләчәкне фән ярдәмендә түгел, ә магия һәм йолдызнамәләр аша ♦өйрәнүдә»; яңалыкларга ачыктан-ачык курку һәм дошманлык белән караган массачыл, традицион булмаган хәрәкәтләр барлыкка килүдә; ае­ рым сәяси эшлеклеләрнең дөнья чынбарлыкларын исәпкә алмаган уңышсыз карарлар кабул итүендә. Мондый шартларда XX гасыр тарихын өйрәнү бигрәк тә акту­ аль. Тарих гыйлеме, өченче меңьеллыкның өлгереп җиткән про­ блемаларын хәл итү өчен, әзер рецептлар бирми. Ләкин ул, хәзерге заман үсешенең төп юнәлешләре чыганакларын күрү мөмкинлеге тудырып, моны аңлауга нигез сала.
6 1 НЧЕ БҮЛЕК Бөтендөнья сугышы Европа халыклары өчен иң зур сы­ наулардан булды. Күп кенә илләр аның авырлыкларын кү­ тәрә алмады. 1917 елда Россиядә революция булды, шуның нәтиҗәсендә ул сугыштан чыкты. Европаны күпьеллык кан коюга тартып керткән хөкүмәтләр сәясәтенә каршы массачыл сугышка каршы чыгышлар 1918 елда Германия­ не һәм Австро-Венгрияне чолгап алды, алар корал ташлар­ га мәҗбүр булдылар. Җиңүче державалар — Англия һәм Франция дә авыр хәлдә калды. Алар колониаль һәм бәйле илләрдә азатлык хәрәкәтенең күтәрелешен тойдылар. Киләчәк күп яктан 1914—1918 еллардагы сугышка нокта куйган солых шартларына бәйле иде. §1 К Советлар Россиясе сугыштан кайчан һәм ни өчен чыкты? Ж Германиянең һәм аның союзникларының җиңелүен нин­ ди вакыйгалар тизләтте? 3. Антанта илләренең җиңелгән Германия белән төзелгән вакытлыча килешү шартлары нинди иде? Париж янындагы Версаль сараеның көзгеле залында 1919 елның 18 гыйнварында Беренче бөтендөнья сугышында җиңүче держава­ лар конференциясе эшли башлады. Конференциядә Бөекбритания, АКШ һәм Франция позицияләре иң әһәмиятлеләрдән иде. Җиңүче державалар арасында каршылыклар Конференциядә катнашучы Бөекбритания премьер-министры Д. Ллойд Джордж, АКШ президенты В. Вильсон, Франция премьер- министры Ж. Клемансо һәм башка лидерлар арасында җитди кар­ шылыклар килеп чыкты. Франция үзенең колониаль империясен киңәйтергә һәм, репарацияләр (китерелгән зыян өчен компенсация түләтү) һәм Рейнның көнбатыш яры буендагы территорияләрне Германиядән тартып алу исәбенә, аны мөмкин кадәр көчсезләндерергә тырышты.
Д. Ллойд Джордж, Ж. Клемансо һәм В. Вильсон Версаль со ­ лых шартнамәсенә кул куерга барганда Бөекбритания шулай ук үзенең колониаль империясен ки­ ңәйтергә омтылды, ләкин Германиянең гадәттән тыш зәгыйфь­ ләнүен, моның белән Европадагы көчләр тигезлегенең Франция файдасына үзгәрүен теләмәде. АКШ президенты В. Вильсон солыхның аерым шартларын яклап чыкты. Сугыш вакытында Америка экспорты дүрт тапкыр артты. Европаның әйдәп баручы илләре, сугыш чорында товар җибәргән өчен, АКШка 12 млрд доллар бурычлы калды. Гаять зур икътисади һәм финанс потенциалына ия булу нәтиҗәсендә, Куш­ ма Штатлар чит ил базарларына ирекле керергә омтылды. Шуңа да АКШ Европа державаларының үз колониаль империяләрен киңәйтү омтылышларын хупламады. Томас Вудро Вильсон (1856—1924) — Де ­ мократлар партиясеннән АКШ президенты (1913—1921). Пастор гаиләсендә туып үскәнгә ул проте­ стантлык рухында тәрбияләнгән иде. Мәгълүм галим, хокук һәм дәүләт төзелеше өлкәсендә белгеч буларак, ул Принстон университетын Ж.ИТӘКЛИ. Университет попечительләре һәм укытучылары аның каты күңелле, админист­ ратив экспериментлар яклы булуын яратмый­ лар. Ике арадагы каршылык аркасында Виль -
сон әлеге уку йортын ташлап китә. 1910 елда Вильсон Нью-Джерси штаты губернаторы итеп сайлануга ирешә, ә 1913 елда АКШ пре­ зиденты була. Вильсон заманында байтак кына үзгәрешләр күзәтелә: банк эшчәнлегенә дәүләт контроле кертелә, һөнәри берлекләренең хо­ куклары киңәйтелә, монополиягә каршы законнар катылана. В. Вильсон дәүләт сәясәте әхлакый-этик һәм дини нормалар­ ның тормышка ашырылуына юнәлтелергә тиеш дип саный. Ул АКШның, үз куәте белән тотрыклы дөнья тәртибен гарантияләп, халыкара аренада актив роль уйнавына омтыла. Милләтләр Лигасы идеясе Хәрби хәрәкәтләр тукталганчы ук, В.Вильсон дөньяның килә­ чәктәге тәртибенә үз карашларын әйтә. Аның фикеренчә, әле генә кичергән сугыш соңгысы булсын өчен, солых шартнамәсе җиңелүчеләрнең абруйларын төшерергә тиеш түгел. 1918 ел ба­ шында В.Вильсон сугыштан соңгы дөнья төзелешенең төп принци­ пларын формалаштыра. Алар сәүдә һәм диңгезләрдә йөзү иреген, барлык илләрнең, шул исәптән колониаль һәм бәйле илләрнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алуны күздә тота. Бу исә Англия һәм Фран­ ция биләмәләрен киңәйтү планнарына каршы килә. Милләтләр Лигасы дигән халыкара оешма төзергә тәкъдим ителә. Ул киләчәктә тынычлыкны гарантияләргә, барлык илләр тарафыннан халыкара хокук нормаларын катгый саклауны тәэмин итәргә тиеш була. АКШ президенты фикеренчә, Милләтләр Лига­ сы дәүләтләр арасында барлыкка килүче бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә, ә хәрби бәрелеш килеп чыкканда, аны туктату өчен күмәк гамәлләр оештырырга тиеш. Вильсон тәкъдим иткән Милләтләр Лигасы Уставы агрессор илгә каршы санкцияләр (җәза чаралары) — икътисади блокададан алып хәрби көч куллануга кадәр — кертүне күздә тота. Шул ук ва ­ кытта АКШ делегациясе Лига Уставы Германия белән тынычлык турындагы килешүнең состав өлеше булсын өчен тырыша. Версаль солыхы шартлары В.Вильсон идеяләре бериш европалы лидерларга икейөзлелек, икенчеләргә беркатлы һәм идеалистик булып күренә. Зур кыенлы ­ клар аша компромисска ирешелә, ул 1919 елның 28 июнендә кул куелган Германия белән солых шартнамәсендә беркетелә. Бөекбритания һәм Франция Милләтләр Лигасы төзү белән
& 1. Тынычлыкка авып юл. Вепсаль -Вашингтон системасы 9 ■ЕлЯмNo1НмНИИНШЯМНИННННгамМ1 No■ килешәләр. Германиядән һәм Төркиядән тартып алынган тер­ риторияләр аның контроленә күчә. Антанта илләренә әлеге тер­ риторияләргә идарә итү мандатлары тапшырыла. Мандат Мил ­ ләтләр Лигасы ризалыгы белән генә озайтылучы чикләнгән ва­ кытка бирелә. «Мандатка буйсынган» территория халыклары әлегә «җитәрлек дәрәҗәдә цивилизацияле түгел» һәм үзидарәгә әзерләнмәгән дип санала. Франциягә — Сүрия һәм Ливан, Бөекбританиягә Гыйрак, Палестина һәм Африкадагы Германия биләмәләренең зур өлеше тапшырыла. Төркия территориясен дә бүлгәләү күздә тотыла. Франция үзенә 1870—1871 еллардагы Франция-Пруссия су­ гышыннан соң Германиягә кушылган Эльзас һәм Лотарингияне кайтара. Германиянең ташкүмергә бай Саара районы Милләт­ ләр Лигасы идарәсенә тапшырыла, аның язмышы киләчәктә бө­ тен халык тавыш бирүе аша плебисцитта хәл ителергә тиеш була. Рейнның көнбатыш яры буйлап Германия территориясе милитаризацияләнмәгән зона дип игълан ителә, ягъни анда ны­ гытмалар төзергә, полиция формированиеләреннән тыш, Германия гаскәрләре булдырырга ярамый. Германияне сугыш башлауда гаеплиләр һәм репарация түләүне йөклиләр. Беренче түләүләр 20 млрд марка тәшкил итә, ә ахыргы сумманы соңрак санарга булалар. Германиягә 100 мең кешедән артык кораллы көчләр булдыру, хәрби авиация һәм су асты флоты, линкорлар (эре тоннажлы су өсте хәрби кораблары) төзү тыела. Париж конференциясе Австро-Венгрия һәм Россия империясе таркалганнан соң барлыкка килгән Европаның яңа дәүләтләре — Польша, Чехословакия, Австрия, Венгрия чикләрен билгели. Поль ­ шага Германиянең көнчыгыш җирләре тапшырыла; Румыния Авс­ тро-Венгрия составына кергән Трансильванияне үзенә ала. Сербия территориясе аеруча зурая, ул яңа дәүләт — Серблар, хорватлар һәм словеннар корольлеге (Югославия) үзәгенә әверелә. Версаль солыхы каршылыклары Сугыштан соң Европа һәм дөнья тәртибенең союзниклар салган нигезләрендә байтак проблема һәм конфликтларның яралгылары ята. • Антантаның җитди хатасы җиңелүчеләрдән мөмкин кадәр күбрәк алып калырга омтылуында була. Ул чорда Европа тирән
Версаль солыхы шартларына каршы Берлиндагы демонстрация кризис кичерә. Германиядә һәм Көнчыгыш Европада яңа төзелгән хөкүмәтләр халыкны иң кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү проблемаларын хәл итә алмый. Бу күп кенә илләрдә социаль һәм сәяси катастрофаларга китерә. • Европада яңа дәүләтләрнең чикләре алар территориясендә яшәгән халыкларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча билгеләнә. 30 млн чамасы кеше милли азчылык хәлендә кала (немецлар — Польшада, Чехословакиядә, Югославиядә, венгрлар — Румыниядә, Чехословакиядә, Югославиядә, украиннар һәм белоруслар — Поль ­ шада). Аларның күпчелеге эмиграциягә китәргә мәҗбүр булды, ләкин туган якларына әйләнеп кайту турында хыялланды. Югославиядә хәл катлаулана. Бу ил төзелгәннән соң, католик­ лык тарафдарлары булган хорватлар һәм словеннар (халыкның 31 % ы), Босния һәм Македониядә яшәүче мөселманнар (10 %) дини азчылык хәлендә калалар. Православие динендәге серблар (халыкның 43 % ы) яңа дәүләтнең үзәк идарә органнарын, армияне контрольгә алалар һәм анда әйдәп баручы рольне уйныйлар. Бу — киләчәктәге конфликтларның яралгысы була. • Байтак дәүләтләр үзләренә тагылган солых шартларыннан канәгать булмый. Германиядә, Венгриядә һәм Болгариядә югалт­ кан территорияләрне кайтарып алу эчке сәясәттә төп мәсьәләгә
әверелә. Реванш идеясе милитаристик көчләрнең берләшүенә ни­ гез була. Италия җиңүчеләр лагерена керә, ләкин сәясәтчеләрнең күпчелеге Париж конференциясе колонияләрне бүлешкәндә аларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмады дип саный. • Милләтләр Лигасы универсаль оешма булмый. Аңа Граждан­ нар сугышы дөрләгән Россия керми. АКШ конгрессында изоляцио­ низм сәясәте тарафдарлары Милләтләр Лигасы Уставын ратифика­ цияләүне өзәләр. Устав нигезләмәләре АКШның Көнбатыш ярым­ шардан тыш конфликтларда катнаша алмавы турындагы Монро доктринасына каршы килә. Конгресс В . Вильсон проектын хуплый . Ул авырып китә һәм эшләрдән читләшә. Нәтиҗәдә АКШ һәм Гер­ мания аерым солых шартнамәсенә 1921 елда гына кул куя. V Ратификацияләү — кул куелган халыкара килешүнең илнең иң югары законнар чыгару органы тарафыннан раслануы. Килешү ратификацияләгәннән соң гына үз көченә керә. Париж солых конференциясендә «Рус мәсьәләсе» Җиңүче державалар Россияне конференция эшендә катнашыр­ га чакырмыйлар, аның мәнфәгатьләре игътибарга алынмый. 1918 елның апрель —июнендә Брест солыхы төзелгәннән соң, союзни- клар Россиягә интервенция башлыйлар. Алар Россиянең порт­ лы шәһәрләренә десант төшерәләр: Япония һәм АКШ — Владиво ­ стокта, Англия һәм Франция — Мурмански һәм Архангельски- да. Германия капитуляцияләгәннән соң, союзниклар Кара диңгез буендагы портларны да алалар. Антанта илләре гаскәрләре ба ­ сып алган территорияләрдә большевикларга каршы көчләр — мо­ нархистлардан алып сул эсерларга кадәр көчәя. Париж солых конференциясендә Антанта илләре лидерлары Россияне йогынты өлкәләренә бүлгәләү мөмкинлекләрен тикшерәләр. Антантаның Иң югары хәрби советы рәисе маршал Ф. Фош ин­ тервенция масштабларын киңәйтергә тәкъдим итә. Ләкин сугыштан алҗыган һәм демобилизация таләп иткән гаскәрләрдә ризасызлык үсә. Россиянең эчке эшләренә тыкшынуга каршы җәмәгатьчелек чы­ гышлары кабатланып тора. Болар 1919 елның җәендә союзниклар- ны Россиянең Европа өлешеннән гаскәрләрне эвакуацияләргә мәҗбүр итә. Алар Совет илен икътисади яктан блокадалау һәм большевик­ ларга каршы көчләргә корал бирү белән чикләнәләр.
Вашингтон конференциясе Сугыш елларында Япония сәнәгать продукциясе эшләп чыгару күләмен якынча биш тапкыр арттыра. Беренче бөтендөнья сугы­ шы елларында әйдәп баручы державаларның игътибары Европага юнәлтелгән була. Шуннан файдаланып, Япония Тын океан бассей­ нында Германия биләмәләренең күпчелек өлешен яулап алып кына калмый, Кытайны «21 шарт» дип аталган кабалалы шартнамәгә кул куярга да мәҗбүр итә. Шартнамә Кытайны Япониягә бәйле дәүләткә әверелдерә. Бу — сугышка кадәр кабул ителгән Кытай­ дагы «ачык ишекләр» һәм «тигез мөмкинлекләр» принципларын боза. Моннан тыш, япон гаскәрләре Россиянең Ерак Көнчыгышына бәреп керәләр һәм Сахалинның төньяк өлешен оккупациялиләр. Япониянең болай көчәюе һәм аның йогынты өлкәләренең киңәюе калган бөек державаларның тынычлыгын боза. 1921—1922 елларда Вашингтонда Көнчыгыш ярымшарда бәхәсле мәсьәләләрне җайга салу һәм сугыш нәтиҗәләрен чыгару буенча конференция булып уза. Биредә Япония Кытайда үз мәнфәгатьләре булган дәүләтләрнең бердәм фронты белән бәрелешә. Аңа җитди ташламаларга барырга туры килә. Япония «21 шарт»тан баш тарта, Кытайга үзе басып алган Циндао портын (Германиянең элеккеге биләмәсе) кайтарып бирә, «ачык ишекләр» принцибы яклы булуын раслый. Бу Кытай базарларына омтылган АКШ өчен аеруча файдалы була. Вашингтонда диңгез коралларын чикләү буенча килешү төзелә. Ул җиңүчеләр арасында хәрби-диңгез куәтләрен арттыру буенча көндәшлек тудырмаска тиеш була. Япониягә аның АКШ һәм Бөекбритания белән тигезлеген тануларына ирешү насыйп булмый. Конференция флотның төп һөҗүм итү көче булып саналган лин­ корлар буенча АКШ, Бөекбритания, Япония, Франция һәм Италия арасындагы чагыштырма (пропорция) якынча 5:5:3: 1,75 : 1,75 булырга мөмкин дип билгели. Япониягә кайбер ташламалар да ясала. АКШ Тын океанның көнбатыш өлешендәге үзенең утрауларында һәм Филиппинда хәрби төзелештән баш тартырга йөкләмә ала. Моннан тыш, Германиядән яулап алынган Тын океан бассейнындагы биләмәләр Япониядә кала. 1919—1922 елларда төзелгән килешүләр нигезендә Версаль- Вашингтон системасы барлыкка килә. Ул сугыштан соңгы беренче унъеллыкларда халыкара мөнәсәбәтләр үсешен билгели. Бер үк
вакытта Париж, Вашингтон конференцияләрендә колониаль һәм бәйле илләр халыкларының мәнфәгатьләре игътибарга алынмый. Нәтиҗәдә 1920—1930 елларда алар һәм әйдәп баручы индустриаль державалар арасында каршылыклар кискенләшә. Сораулар һәм биремнәр ■2. М! Версаль солых шартнамәсе шартларын характерлап би­ регез. Европада Беренче бөтендөнья сугышыннан соң булган төп территориаль үзгәрешләрне картада күрсә­ тегез. | Ц «Җиңүче державалар өчен Париж һәм Вашингтон кон­ ференцияләренең йомгаклары» таблицасын тутырыгыз. Илләр Нинди максат куйдылар Нинди ташлама­ ларга ирештеләр Франция Англия АКШ Япония Сугыш тәмамланганнан соң, ж,иңүче державалар арасын­ да ни өчен каршылыклар килеп чыга? Сез ничек уйлыйсыз, В.Вильсон тарафыннан тәкъдим ителгән дөньяның сугыштан соңгы төзелеше принципла­ ры нилектән барлыкка килгән? Сугыштан соң аларны тормышка ашыру чынлыкта мөмкин идеме? Ни өчен? Ц | Версаль-Вашингтон системасының йомшак ягы нәрсәдә икәнлеген аңлатыгыз. 5. Антанта илләре Россиягә карата нинди сәясәт үткәрәләр? Сез ничек уйлыйсыз, сугышка йомгак ясаганда, алар ни өчен аның мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйлар? 6. Л | Милләтләр Лигасы кайчан һәм нинди максатта төзелә? Аңа ни өчен АКШ һәм Россия керми? 7. ""Я I Мандат системасының үзенчәлекләре нәрсәдән гый­ барәт? Ул колонияләрне гадәти басып алудан нәрсәсе белән аерылып тора?
Документлар өйрәнәбез Икътисадчы Дж. Кейнсның «Версаль шартнамәсенең икътисади нәтиҗәләре» китабыннан (1919 ел): Солых шартнамәсе Европаның икътисади торгызы- луы өчен, җиңелгән Үзәк державалар яхшы күршеләргә әверелсен һәм яңа төзелгән дәүләтләргә тотрыклылык бирү өчен берни дә эшләмәде <...> Ул союзникларның үзләре арасында да икътисади теләктәшлекне тормыш­ ка ашыру юлын әзерләмәде. Парижда Франциянең һәм Италиянең бозылган финансларын торгызу турындагы килешүгә килмәделәр, Европа һәм Яңа Дөнья система­ ларын килештерү өчен берни дә эшләмәделәр <...> Клемансо дошманның икътисади тормышын ничек тә булса буу турында уйлады. Ллойд Джордж — бу килешүне ничек тә булса уңышлырак төзү һәм өйгә берәр атна тәнкыйтькә чыдарлык ни дә булса алып кай­ ту турында. АКШ президенты — гаделлеккә һәм хокукка каршы булырлык ни дә булса эшләмәүне <...> Зәгыйфь һәм күз алдында таралып барган Европаның төп икътисади проблемасы игътибар җәлеп иттереп булмастай бердәнбер мәсьәлә булып калды... Дж. Кейнс кул куелган солых шартнамәсенә ничек карый? До­ кумент текстында ж,иңүче державалар лидерлары эшчәнлегенә бәяне табыгыз. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Европада һәм Азияда революцион хәрәкәт В Ни өчен сугыш анда катнашучы илләрдә социаль кие­ ренкелекнең артуына китерде? Ц Сугыш озаккарак сузылган саен, социаль-демократик партияләрнең үз хөкүмәтләре сәясәтенә мөнәсәбәте ничек үзгәрде? Беренче бөтендөнья сугышында халыклар өлешенә тигән сы­ наулар, җиңүче державалар сәясәтеннән канәгатьсезлек дөньяның күп кенә төбәкләрендә революцион хәрәкәт күтәрелүгә китерә. Киң колачлы вакыйгалар 1917 елда Россиядә була. Ул җиңелгән, ко­ лониаль һәм бәйле илләрдә революцион көчләрне хуплау үзәгенә әверелә.
§ 2. Беренче бэтевденья сугышыннан сон Европада һәм Азиядә Советлар Россиясе — «бөтендөнья революциясе» базасы 1917 елның октябрендә Россиядә хакимияткә В.И .Ленин җитәкчелегендәге большевиклар партиясе килә. Ул социал- демократик хәрәкәтнең революцион канаты яклы була. Больше­ виклар партиясе лидерлары, капитализмга хас каршылыклар су­ гыш шартларында гадәттән тыш кискенләште, сугышучы илләрдә сугышка да, аны тудырган стройга да чик куячак революцияләр китереп чыгару өчен, читтән кечкенә генә этәргеч тә җитәчәк, дип уйлыйлар. Большевиклар чит илләр хөкүмәтләренең үз халыклары мәнфә­ гатьләрен яклау хокукын кире кагалар. Большевизм идеяләрен хуплаучы революцион партияләр халыклар ихтыярының бердәнбер законлы вәкилләре булып санала. 1919 елда Мәскәүдә җыелган халыкара социал-демократик хә ­ рәкәтнең революцион, сул канаты вәкилләре III Коммунистик ин­ тернационал (Коминтерн) төзиләр. Аның максаты «бөтендөнья революция»сен әзерләү була, ә аны гамәлгә куючылар Коминтерн- ның үзен бөтендөнья коммунистик хөкүмәтенең булачак үзәге дип карыйлар. Ләкин 1919—1920 еллардагы вакыйгалар якын киләчәктә «бөтендөнья революциясенең» булмаячагын күрсәтә. Германиядә 1918 елгы революция Коминтерн Беренче бөтендөнья сугышында җиңелгән илләрдә сәяси һәм икътисади кризисның тирәнәюенә өметләнә. Мәсәлән, Германиядә кайзер Вильгельм II тәхеттән баш тартканнан соң, хакимият параличы шартларында халык үзидарәсе органнары — Советлар барлыкка килә башлый. Аларга җитәкчелек итә. 1918 елның 10 ноябрендә яңа хөкүмәт — Халык вәкаләтле вәкилләре советы оеша. Германия социал-демократлар партиясе лидеры Ф. Эберт аның җитәкчесе була. Социал-демократик хөкүмәт Германияне республика дип игълан итә һәм реформалар үткәрергә керешә. Демократик ирекләр рас ­ лана, сословие өстенлекләре юкка чыгарыла. Оештыру милли җыелышына сайлаулар игъ­ лан ителә, ул яңа конституция кабул итәргә социал-демократлар
■ Революцион эшчеләр һәм солдатлар Моабит төрмәсе бинасы янын­ да сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итәләр. 1918 ел тиеш була. 1918 елның декабрендә Советларның бөтенгермания съезды Ф. Эберт хөкүмәте курсын хуплый. Үзләрен «Спартак» төркеме дип атаган сул социал-демократлар Германия Россия үрнәгендә совет социалистик республикасы булырга тиеш дип саныйлар. Эбертның социал-демократлар партиясе белән араны өзеп, алар 1918 елның 30 декабрендә Германия коммунистлар партиясен (ГКП) гамәлгә куялар. 1919 елның 5 гыйнварында Берлинда Эберт хөкүмәтен отставкага җибәрү лозунгысы астында аның яклыларның демонстрацияләре башлана. Коммунистлар хакимиятне Советларга бирүне, иске дәүләт аппаратын бетерүне һәм буржуазия, алпавытлар милкен национализацияләүне таләп итәләр. Манифестация һәм забастов­ калар кораллы восстаниегә әверелә. Хәрби министр Г. Носке каби­ нет утырышында үзенә «канлы эт» ролен үтәргә туры киләчәген белдерә. Аның фәрманы буенча, офицер частьлары 12 гыйнварга восстаниене рәхимсез бастыралар. ГКП лидерлары Р . Люксембург һәм К. Либкнехтны тикшерүсез һәм судсыз-нисез атып үтерәләр. 1919 елның апрелендә коммунистлар Германия җирләренең берсендә — Бавариядә — хакимиятне алалар һәм анда совет рес­ публикасы игълан итәләр. Кызыл армия төзелә башлый, әмма май аенда ук хөкүмәткә тугры гаскәрләр Бавария башкаласы Мюнхен­ ны алалар.
§ 2. Беренче бөтенденья сугышыннан соң Европада һәм Азиядә Коммунистлар бойкот игълан иткән Милли җыелышка сайлау­ ларда иң күп урынны (39%) социал-демократлар ала. Урталыкны яклаган партияләр белән бергә, алар Германияне демократик рес­ публика дип игълан иткән конституция кабул итәләр. Ул Веймар конституциясе дип атала, чөнки Милли җыелыш утырышы Веймар шәһәрендә уза. Ф. Эберт Германия президенты була . Венгриядә 1919 елгы революция Габсбургларның таркалган империясе Австро-Венгриядә дә ре ­ волюцион хәрәкәт уңышсызлыкка очрый. Аның территориясендә барлыкка килгән яңа дәүләтләр — Австрия, Чехословакия һәм Вен­ грия — үзләрен республика дип игълан итәләр. Массачыл револю ­ цион хәрәкәт Венгриядә генә җәелеп китә. Париж конференция­ се карары буенча, венгр халкы күп яшәгән территорияләр — Сло­ вакия һәм Трансильвания, әлбәттә, Чехословакия һәм Румыниягә бирелә. Бу Венгриядә сәяси кризис китереп чыгара. 1919 елның мартында хакимият тыныч юл белән социал-демократлар кулы ­ на күчә. Алар коммунистлар белән бердәм хәрәкәт итү турын­ да килешү төзи. Венгриядә игълан ителгән совет республикасы, ярдәм сорап, Совет Россиясенә мөрәҗәгать итә. Венгриянең Кызыл армиясе Словакияне яулап ала, анда да со­ вет республикасы игълан ителә. Ләкин тиздән революцион Венгрия ике фронтта — Чехословакиягә һәм Румыниягә каршы сугышта җиңелә башлый. Антанта Будапештка гаскәрләр җибәрү белән яный. Бу Венгрияне үзенә көчләп тагылган солых шартларын ка­ бул итәргә мәҗбүр итә. Ил хөкүмәте Словакиядән гаскәрләрен чы­ гарырга риза була, аны кичекмәстән Чехословакия армиясе биләп ала. Совет Россиясе венгр коммунистларына сизелерлек ярдәм күрсәтә алмый, чөнки үзе дә бик авыр хәлдә була. Венгриянең 133 көн яшәгән совет хөкүмәте отставкага китә. Кызыл армияне тарату турында игълан ителә, банклар һәм завод­ ларны национализацияләү туктатыла. Хакимият адмирал Хорти кулына күчә, ул Коммунистлар партиясен тыя. Ирландиядә милли-азатлык революциясе 1918 елда Бөекбритания парламентына сайлауларда Ирлан­ диядән күпчелек урынны аның бәйсезлеге яклылар ала. Алар Ан ­ глия парламенты утырышларында катнашудан баш тарталар һәм,
Дублинда җыелып, үзләрен бәйсез Ирландиянең беренче парламен­ ты дип игълан итәләр. Алар төзегән Ирландия республикасы арми­ ясе (ИРА) Англия гарнизоннарына, полиция формированиеләренә каршы хәрби хәрәкәтләр җәелдерә. 1919—1921 еллардагы сугыш Бөекбританияне баш күтәрүчеләр белән сөйләшүләр башларга мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә католик Көньяк Ирландия доминион ста­ тусы ала (1937 елда аннан баш тарта, бәйсез дәүләткә әверелә). Төньяк Ирландия (Ольстер) — күпчелек халкы протестантлык динендә булган алты графлык — Берләштерелгән Корольлек составында кала. Инглиз алпавытларының конфискацияләнгән биләмәләре өчен Ирландия йолым акчасы кертергә тиеш була. Англиянең хәрби базалары аның территориясендә кала. Солых шартлары Ирландия азатлык хәрәкәтендә һәм тулы бәйсезлек өчен көрәштә җитәкчелекне үз кулына алган шинфейн (ирланд. — «без үзебез») партиясендә таркаулык китереп чыгара. 1922—1923 елларда Ирландиядә гражданнар сугышы кабына. Ан­ глия белән тынычлыкны саклау яклылар җиңә. Ольстерны Ирлан ­ дия республикасына кушуны таләп иткән ИРА тарафдарларының бер өлеше подпольега китә. Алар Бөекбритания белән сугышны, туктап-туктап, бүгенгәчә дәвам итәләр. Европада революцион дулкынның кимүе һәм Советлар Россиясе 1920 елда бөтендөнья революциясенә өметләнүләргә зур һөҗүм ясала. Польшаның көнчыгыш чигенең кайдан үтәргә тиеш булуы турындагы мәсьәлә аның белән Советлар Россиясе арасында кон­ фликт китереп чыгара. Беренче уңышлардан соң Польша гаскәрләре уңышсызлыкка юлыга башлый. 1920 елның җәендә Кызыл армия Варшава һәм Львовка килеп җитә. Советлар Россиясе һәм Коминтерн лидерлары Польша хезмәт ияләре совет гаскәрләрен буржуаз хөкүмәт хакимлегеннән азат итүчеләр буларак каршыларлар дип көтәләр. Әмма поляклар Кызыл армиянең үз территорияләренә керүен илнең бәйсезлегенә куркыныч янау дип бәялиләр һәм басып алучылар белән көрәшкә күтәреләләр. Польшага Франция зур хәрби-техник ярдәм күрсәтә. Советлар Россиясе гаскәрләре Варшава янында җиңелә. 1921 елда Польша белән солых төзелә. Россия аңа Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия җирләрен бирә. Европа илләрендә революцион хәрәкәтләрнең җиңелүе больше­ виклар партиясен һәм Коминтернны «бөтендөнья революциясенең беркадәр тоткарланып торуын» танырга мәҗбүр итә. Азиядәге ре -
волюцион күтәрелешкә аерым өметләр баглана. Советлар Россиясе андагы милли азатлык хәрәкәтенә булышлык күрсәтә. Шәрык дәүләтләрендә 1920 еллардагы милли-азатлык хәрәкәтләре һәм революцияләр Антанта тарафыннан үткәрелгән дөньяны яңадан бүлү сәясәте Азия илләрендәге революцион күтәрелешнең төп сәбәбе була. 1920 елда җиңүче дәүләтләр Төркиядән Париж конференциясендә ка­ бул ителгән карарларны үтәүне таләп итәләр. Алар Төркияне бүлгәләргә, территориясенең бер өлешен Грециягә һәм Италиягә бирергә, шулай ук Кара диңгез бугазларына халыкара контроль ур­ наштырырга уйлыйлар. Солтан хөкүмәтенең әлеге шартларны ка­ бул итүе җәмгыятьтә, бигрәк тә армиядә ризасызлык тудыра. Ул милли-демокрашик революциягә әверелә. Төркия республика дип игълан ителә. Яңа хөкүмәт башына генерал М. Кемаль килә. Ул Төркиянең беренче президенты була, казанышлары билгесе итеп аңа Ататөрек — төрекләрнең атасы дигән мактаулы исем бирелә. Мостафа Кемаль (1881—1938)— 1918 — 1923 елларда Төркиянең милли-азатлык хәрә ­ кәте лидеры, Төркия республикасының бе­ ренче президенты (1923—1938). Беренче бөтендөнья сугышы елларында — талантлы полководец. Галлиполий операциясендә Ан ­ танта гаскәрләрен җиңелүгә дучар итә, Ис- танбулны коткаручы абруен казана. 1919 елда Кемаль солтан хөкүмәтенә кар­ шы восстаниегә җитәкчелек итә. Восстание җиңүгә ирешкәннән соң, реформалар инициа­ торы була, шулар нәтиҗәсендә Төркия дөньяви республикага әверелә. Шәригать судлары тыела, Европа тибында­ гы мәгариф системасы булдырыла, чиркәү җирләре секулярлашты- рыла, күп кенә мәчетләр ябыла. Аларның иң зурысы — Истанбулда - гы Айя-Суфия мәчете — музейга әверелә. Кемаль чиновникларның европача киенеп йөрүен, төрекләрнең башка фәс кимәүләрен таләп итә. Хак диндәге барлык мөселманнар өчен мәҗбүри бул­ ган спиртлы эчемлекләр куллануны, дуңгыз ите ашауны тыюлар­ ны үзе дә үтәми һәм аларны бозучыларны яклый. Хатын -кызның ча­ дра кияргә һәм фәкать йорттагы эшләр белән генә шөгыльләнергә тиешлеге кебек гореф-гадәтләрне яңадан карау тарафдары була. Күпхатынлылык тыела. Хатын-кызлар сайлау хокукы ала.
Кемаль реформалары көчләп кертелә. Ул оппозициянең яшә­ венә юл куймый: үзе исән вакытта илдә бер генә, ул оештырган Халык республика партиясе генә эшли. Совет Россиясе М. Кемаль хөкүмәтенә акчалата һәм корал белән ярдәм итә. Нәтиҗәдә Антанта илләре Төркияне үз йогынты өлкәләренә бүлгәләүдән баш тартырга мәҗбүр булалар. Иран да революцион хәрәкәт аренасына әверелә. 1919 елда Бөекбритания шаһ белән Иранның бәйле ил статусын беркетүче шартнамә төзи. Инглиз киңәшчеләре Иран армиясенә һәм хөкү­ мәт ведомстволарына җитәкчелек итәргә тиеш булалар. Әлеге шартнамә Иран җәмгыятендә ризасызлык тудыра. Иранның бай­ так провинцияләрендә азатлык хәрәкәте күтәрелә башлый. 1921 елда Тәһрандагы хөкүмәт сараен под­ полковник Риза хан Пэхлэви командала- гында хәрби частьлар басып ала, соңрак ул Иран шаһы була. Яңа хөкүмәт Англия белән шартнамәне ратификацияләүдән баш тарта, Советлар Россиясе белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Совет-Иран шартнамәсендә Иранның статусы бәйсез дәүләт буларак бер­ кетелә. Ул үз территориясен Россиягә каршы дошманлык эшчәнлеге алып бару өчен фай­ далануга юл куйдырмаска йөкләмә ала. Шу­ лай булмаган очракта Россия Иранга гаскәр кертергә хокуклы була. Бу пункт Иранга Бөекбританиянең хәрби тыкшынуыннан яклауны гарантияли. 1921 елда Әфганстан да Россия белән дуслык турында шартна­ мә төзи. Шуның алдыннан гына Әфганстан өстеннән тулы контроль урнаштырырга омтылган Англия гаскәрләре җиңелә (1919). Россия Әфганстанга хәленнән килгәнчә финанс һәм техник ярдәм күрсәтә. Бу аның бәйсезлеген ныгытуда сизелерлек роль уйный. Британиянең иң бай һәм күп кешеле колониясенең — Һинд- станның — төп сәяси партиясе Һиндстан милли конгрессы (ҺМК) була. Партия XIX гасырдан бирле легаль шартларда эшли һәм колониаль хакимият белән хезмәттәшлек итә. Ул Ьиндстанның бөтендөнья сугышындагы ярдәме өчен Бөекбритания аңа үзидарә хокукы бирер дип саный. Әмма 1919 елда Британия хакимияте
бернинди реаль хакимияте булмаган консультатив органнар төзергә генә риза була. ҺМК лидеры М. Ганди гражданнарның буйсынмау кампа­ ниясе турында игълан итә. Ул индусларның хакимият белән хезмәттәшлектән баш тартуын, Британия фирмаларында, уку йорт­ ларында эшне туктатуны, Англия товарларына бойкот белдерүне, манифестацияләр үткәрүне үз эченә ала. Кампаниядә катнашу­ чыларга карата көч кулланудан котылып булмый: 1919 елның 13 апрелендә Амритсар шәһәрендә оештырылган тыныч митинг вакы­ тында Британия гаскәрләре аларга ут ача, меңләп кеше үтерелә. Мохандас Карамчанд Ганди (1869—1948) — һинд милли-азатлык хәрәкәте лидеры. Раджкот кенәзлегендәге министр улы булган бу кеше Англиядә юридик белем ала. 1893—1914 елларда Көньяк Африкада эшли, анда үзләренең гражданлык һәм социаль хокуклары өчен көч кулланмый гына көрәшүче Һиндстаннан килгән кешеләр общинасына ж,итәкчелек итә. Индус ­ ларны бурлар белән көрәштә инглизләрне як­ ларга чакыра, Бөекбритания хөкүмәте тарафын­ нан бүләкләнә. 1915 елда Һиндстанга кайта. 1919 елда ҺМК лидеры була. Гандиның, көч кулланмыйча, колониаль хакимият белән хезмәт­ тәшлектән баш тартып, рухи көч белән ж,иңү мөмкинлеге турында­ гы тәгълиматы зур популярлык казана. Гражданнарның буйсынмау кампаниясендә катнашучыларны куркыта алмыйлар. Һиндстанның күп кенә провинцияләрендә колонизаторларга каршы восстаниеләр башлана. Кампания 1922 елда гына ҺМК инициативасы буенча (аның лидерлары хәлнең тулысынча контрольдән чыгуыннан куркалар) туктатыла. 1920 елларда Кытай киң масштаблы революцион вакыйга­ лар аренасына әверелә. Кытайны чит илләр өчен «ачык ишекле» бәйле ил хәленә кире кайтарган Вашингтон конференциясе карар­ лары милли-азатлык хәрәкәтенең күтәрелешенә китерә. 1921 елда Кытай Коммунистлар партиясе (ККП) оеша. Ул гоминьдан — милли-буржуаз партия белән берлек төзи. Алар бергәләшеп Милли-
революцион армия (MPA) төзиләр. Аны формалаштыруга СССР да зур өлеш кертә. МРАны Совет Россиясе коралландыра, аның саф­ ларында совет хәрби начальнигы В. К. Блюхер җитәкчелегендәге СССРдан килгән хәрби инструкторлар һәм иреклеләр хезмәт итә. 1925 елда Гуанчжоу (Кантон) шәһәрендә Кытай милли хөкү­ мәтен төзү турында игълан ителә. МРА, яңа хакимиятне таныма­ ган провинцияләрне буйсындырып, Төньякка һөҗүм башлый. Бөекбритания һәм АКШ Кытайның мөстәкыйль үсеш юлын сайлавыннан һәм СССР тарафдары булып китүеннән куркалар. 1927 елда алар, компартияне хакимияттән читләштерүне таләп итеп, гражданнар сугышы барышына тыкшыналар. Инглиз- американнар эскадрасы Нанкинны бомбага тота башлый. Гоминь ­ дан лидеры генерал Чан Кайши Көнбатыш илләренә каршы су­ гышырга базмый. Кытай коммунистлары хөкүмәттән куыла һәм репрессияләргә дучар ителә. Чан Кайши (1887—1975) — Кытайның го­ миньдан хөкүмәте башлыгы (1927 елдан). Кы­ тайда һәм Япониядә белем ала. 1917 елда Сунь Ятсен нигез салган гоминьдан партия­ сенә кушыла. 1924 елда Вампу хәрби мәктә­ бенә җитәкчелек итә, анда совет инструктор­ лары ярдәмендә Милли-революцион армия­ нең җитәкче кадрлары әзерләнә. 1926—1927 елларда МРАның башкомандующие була. 1927 елдагы антикоммунистик фетнәдән соң — го­ миньдан партиясе лидеры, Кытай президен­ ты, хөкүмәт башлыгы, генералиссимус дәрә­ җәсендәге югары башкомандующий. Кытайда гражданнар сугышы, вакыт-вакыт тукталып, 1949 елга кадәр дәвам итә. МРАның коммунистлар һәм совет киңәшчеләре йо­ гынтысы зур булган частьлары Кытай Кызыл армиясенең нигезен тәшкил итә. 1931 елда Кытай Совет Республикасы эшче-крестьян хөкүмәте төзелә. Аңа киләчәктә ККП лидеры булачак Мао Цзэдун җитәкчелек итә. СССР ярдәменә таянып, ул илнең берничә районын контрольдә тота. Беренче бөтендөнья сугышы китереп чыгарган тетрәнүләрдән соң колониаль система кала әле. 1920 еллар вакыйгалары колониа- лизмның җимерелүе чынбарлык перспективасы булуын күрсәтә.
§2. Сораулар һәм биремнәр *• Коммунистик интернационал кайчан һәм нинди максат белән төзелә? Аның лидерлары нәрсәгә омтыла? мм «1918—1919 елларда Европадагы революцияләр» табли­ цасын тутырыгыз. Әлеге революцияләрнең охшашлыгы һәм аермасы нәрсәдә икәнлеге турында нәтиҗә ясагыз. Илләр Революциянең сәбәпләре Нәтиҗәләр Германия Венгрия Азия илләрендә азатлык, революцион хәрәкәтләрнең үзенчәлекләрен характерлап бирегез. Аларның үсешенә СССРның милли-азатлык көчләре белән теләктәшлек сәясәте ничек йогынты ясый? Советлар Союзы аларга ни өчен ярдәм итә? 4. М. Гандиның Һиндстан бәйсезлеге өчен көрәш ысуллары­ на төп карашларын ачыклагыз. 5. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң революцион, мил­ ли-азатлык хәрәкәтләре җәелеп киткән илләрне картада күрсәтегез. Аларның берсе турында сөйләгез. 1, К. Маркс һәм Ф. Энгельс эшчеләр сыйныфы һәм аның партияләре алдына нинди бурычлар куя? 2, XIX гасырда эшчеләрнең нинди халыкара оешмалары булган? Аларның максатлары нәрсәдән гыйбарәт? Социал-демократик хәрәкәт: идеология һәм сәясәт 1920 елларда К. Маркс һәм Ф. Энгельс карашлары социал - демократиянең төп идеологиясе булып кала бирә. Шул ук вакыт­ та социал-демократия тәгълиматы XIX гасыр ахыры — XX гасыр башының яңа чынбарлыгын исәпкә алырга тырыша. Марксизмның кайбер позицияләрен яңадан карау ревизионизм дип атала.
Идеология — нинди дә булса партия тарафыннан тәкъдим ителгән һәм халыкның киң катлауларына юнәлдерелгән карашлар системасы. Германиядә ревизионизм теоретиклары Э. Бернштейн һәм К. Каутский, Австриядә О. Бауэр капитализмның үсеш мөмкинлекләре бар әле һәм бу потенциалдан файдаланыр­ га кирәк дип саныйлар. Демократияне ка­ милләштерүгә ревизионизм аеруча зур әһә­ мият бирә. Гомуми сайлау хокукы кертелү белән яллы эшчеләр мәнфәгатьләрен күтәргән партияләрнең парламентларда күпчелекне яулап алу, үз хөкүмәтләрен формалаштыру мөмкинлеге туа, дип санала. Мондый вазгыятьтә социал-демократлар эшчеләр хәрәкәтенең төп максаты — реформалар өчен көрәш дигән фикердән чыгып эш итә башлыйлар. Социал-демократия лидерлары хакимиятне көч белән тартып алуга каршы киләләр, чөнки ул җәмгыятьне гражданнар сугышына алып бара. Алар Советлар Россиясен социалистик идеал гәүдәләнеше дип санамыйлар һәм, анда хезмәт ияләренең хокуклары Көнбатыш илләрендәгедән азрак гарантияләнгән, дип уйлыйлар. 1920 елларда социал-демократия Көнбатыш Европада йогын­ тылы сәяси көчкә әверелә. 1919 елда II Интернационал яңадан торгызыла, э 1923 елдан ул Социалистик эшчеләр интернациона­ лы дигән исем ала. Аңа кергән күп кенә партияләр хакимлек итә башлыйлар. Мәсәлән, Бөекбританиядә 1924 елда, тарихта беренче тапкыр буларак, лейбористлар хакимияткә килә. Лейбористлар партиясе — Бөекбританиядә 1906 елда оешкан сәяси партия. Иң эре һәм массачыл социал-демо­ кратик партияләрнең берсе. Коллектив әгъза хокукларын­ да аңа тред-юнионнар (профсоюзлар) да керә. Германиядә социал-демократ Ф. Эберт президент постын били (1919—1925), партия буенча аның көрәштәшләре берничә тапкыр коалицион хөкүмәтләргә керәләр. 1924 елда Франциядә парламент сайлауларында социалистлар катнашындагы сул блок җиңә.
§ 3. 1920 елларда индустриаль илләрнең сәяси тормышында Р. Макдональд (үзәктә) җитәкчелегендәге беренче лейбористлар хөкүмәте лидерлары Социалистлар, социал-демократлар инициативасы белән бу илләрдә 1920 елларда хезмәт ияләренең хәлен яхшырткан социаль реформалар уздырыла. Эш көне озынлыгы чикләнә, ярлыларга ярдәм чаралары күрелә, яңа эш урыннары булдырыла, эшчеләр өчен арзанлы торак төзелә, пенсия белән тәэмин итү яхшыра. Коммунистлар һәм социал-демократлар Коммунистик хәрәкәт Коминтернга кергән партияләрне берләштерә. Коммунистлар социализмга тыныч юл — парламент­ та күпчелек урыннарны яулау һәм җәмгыятьне акрынлап рефор- малау аша ирешү мөмкинлегенә ышанмыйлар. Реформалар өчен көрәштә алар, революцияне әзерләү һәм тормышка ашыру өчен, халык массаларын мобилизацияләү чарасын гына күрәләр. Нигез итеп Россия большевиклары тәҗрибәсе — хакимиятне корал лы юл белән яулап алу һәм пролетариат диктатурасы дәүләте төзү алына. Коммунистлар социал-демократларны төп идея һәм сәяси көндәшләре итеп саныйлар. Ике арада каршылык көчәя. • Коммунистлар да, социал-демократлар да үзләренең генә яллы хезмәт эшчеләре мәнфәгатьләрен чын-чынлап чагылдыручы булып торуларына дәгъва итәләр. Тегеләре дә, болары да эшчеләр хәрәкәтенә һәм профсоюзларга йогынты ясау өчен көрәшә.
• Коммунистлар да, социал-демократлар да үз идеологияләрен генә чын марксистик дип саныйлар. Алар бер -берсен К . Маркс тәгълиматын бозуда гаеплиләр. В. И. Ленинның индустриаль илләрдә социализмның алшартлары өлгереп җитү турындагы идея­ се зур бәхәсләр тудыра. Коминтернда аны марксизмны иҗади үсте­ рүдә бердәнбер дөрес юнәлеш дип саныйлар. Социал-демократлар моны катгый кире кага. • Европаның күпчелек илләрендә коммунистлар партияләре социал-демократик хәрәкәтләрнең таркалуы нәтиҗәсендә барлык­ ка килә. Аның алдыннан эшчеләр хәрәкәте тактикасы турында, 1914—1918 еллардагы сугыш турында, Совет Россиясе турында кис­ кен бәхәсләр була. Элек бер үк партияләрдә торган коммунистлар һәм социал-демократлар лидерлары арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр еш кына ачыктан-ачык дошманлыкка әверелә . Көнбатыш илләрнең компартияләре өчен социал-демокрапгиянең эшчеләр хәрәкәтенә йогынтысы белән көрәш төп бурычка әверелә. Германия һәм Венгриядәге революцияләрнең җиңелүен аның гае­ бе дип саныйлар. Социал-демократия лидерларын, капитализмда эшчеләр сыйныфының хәлен яхшыртырга вәгъдә биреп, аларның башларын бутауда гаеплиләр. Шул ук вакытта аерым, конкрет мәсьәләләрне хәл итүдә бердәм хәрәкәт итүгә юл куела. Әмма, тулаем алганда, коммунистлар һәм социал-демократларның лидерлары бер-берсе белән хезмәттәшлектән баш тарталар. Бу якынлашып килүче фашизм куркынычы алдын­ нан эшчеләр хәрәкәтенең таркалуына китерә. Италиядә һәм Германиядә фашизм туу 1920 еллар башында сәяси тормыш аренасында яңа көч — фа­ шистлар хәрәкәте барлыкка килде. «Фашизм» термины Италиядә туган. Ул каеш белән бәйләнгән һәм балта чабылган чыбыклар бәйләмен белдергән «фасция» сүзеннән килеп чыккан. Борынгы Римда фасцияләр патша ха ­ кимияте атрибуты була. XX гасырда ул милләтнең бердәмлеген гәүдәләндерә. Фашистлар символикасында свастика аерым урын тота. Ул борынгы, христианлыкка кадәрге ышанулардан алынган (күп халыкларда свастика — уңдырышлылык символы). Фашист лидерлары массаларның игътибарын яшәп килгән тәр­ типләрне кискен тәнкыйтьләү аша җәлеп итәләр. Алар социал-
§ 3. 1920 елларда индустриаль илләрнең сәяси тормышында суллар һәм уңнар Я 27 демократларның һәм коммунистларның хезмәт ияләрендә хуплау тапкан лозунгларын үзләренә алалар. Барлык проблемаларны хәл итүне социалистик булмаган милли революция белән бәйләп карыйлар. Милләтнең бердәмлегенә ирешү — иң югары кыйммәт дип игълан ителә. «Милләт дошманнары», ягъни этник азчылыклар һәм фашистик идеяләрне кабул итмәүчеләр юк ителергә тиеш була. Яллы эшчеләргә фашистлар эшсезлекне бетерергә, крестьяннар­ га җир бирергә, эшкуарларга салымнарны киметергә һ. б. вәгъдә бирәләр. Әлеге декларацияләр популистик характерда була. Популизм —халык мәхәббәтен казану яисә сайлаучылар тавышларын җәлеп итү максатында, алдан ук үтәлмәслек лозунглар игълан итү. Фашистик лозунглар халыкның барлык катлауларына юнәлтелә, әмма вак милекчеләрдә, эшсезләрдә, зыялыларның, эшчеләрнең, яшьләрнең бер өлешендә аеруча зур популярлык казана. Милли идеяне тормышка ашыру көчсезрәк дәүләтләрне яулап алу һәм буйсындыру белән бәйләп карала. Сугышчан милләт ­ челек идеологиясенә таянган фашистлар хәрәкәте Италиядә һәм Германиядә очраклы рәвештә генә барлыкка килми. Италия бөтендөнья сугышында зур югалтуларга дучар була, аннан, көчсезләнеп, җимерелгән икътисад белән чыга. Ул җиңүче державалар арасына керсә дә, Париж конференциясе аның терри­ ториаль һәм колониаль дәгъваларын канәгатьләндерми. Фашистлар партиясе 1919 елда Италиядә төзелә. Аңа Бөек Ита­ лия төзү идеясен игълан иткән Б. Муссолини җитәкчелек итә. Бенито Муссолини (1883—1945) — Ита­ лиянең 1922—1943 еллардагы фашист дикта­ торы. Авыл тимерчесе улы . Мәктәпне тәмам­ лагач, укыту хокукы бирүче диплом ала, ләкин укытучы булырга теләми. 1902 елда Швей­ цариягә китә, сукбай, теләнче була, очраклы эшләр башкара, күп һәм теләсә нәрсә укый. Туган иленә кайткач, Муссолини мәктәптә укыта, Италиянең һәм Австро-Венгриянең со­ циалистик газеталарында чиркәүгә, милләт-
Б. Муссолини (уртада) 1922 елның 28 октябрендә «кара күлмәкле- ләр» маршын җитәкли. Рим челеккә һәм милитаризмга каршы кискен мәкаләләр бастыра. Үзен талантлы оратор һәм публицист итеп таныта, Италиянең «Аванти» дигән төп социалистик газетасының баш редакторы була (1912). Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, аның карашлары пацифистик позициядә торган социалистларныкыннан аерыла. Ул үзенең «Пополо Д’Италия» (Италия халкы) дип исемләнгән газе­ тасын чыгару белән мәшгуль була. Аның битләрендә Италиянең Европада «лаеклы урын» яулап алуы идеясе пропагандалана. Муссолини армия сафларына алына, яралана, сәяси эшчәнлек- кә инде милли каһарман сыйфатында әйләнеп кайта. 1919 елда үзе төзегән фашистлар партиясенә җитәкчелек итә. 1919 елда фашистлар партиясе элеккеге фронтовиклардан һәм анархист зыялылардан булган берничә дистә кешене берләштерә. Икътисади кризис һәм коммунистларның йогынтысы үсү шарт­ ларында фашистлар хәрәкәте көчәя бара. Монда Муссолининың ораторлык осталыгы, аның театраль эффектларга хирыслыгы, һич икеләнүсез теләсә нинди вәгъдәләр бирү сәләте зур роль уйный. Фашистик хәрәкәт баштан ук хәрбиләштерелгән характерда була. Италияне көчләп коммунистик борылыштан коткаруны үзенең максаты дип игълан итеп, Муссолини сугышчан отрядлар төзи,
аның әгъзалары кара күлмәкләрдән йөриләр. Алар Коммунистлар партиясенең бүлекчәләрен туздыралар, баш күтәргән эшчеләрнең пи­ кетларын бастыралар. 1921 елда Муссолини һәм аның фикердәшләре төркеме парламентка сайлана. 1922 елда 50 мең фашистның Римга маршыннан соң көч кулланудан курыккан король Б. Муссолинины хөкүмәт башлыгы итеп билгели. Фашистлар партиясе парламентта­ гы урыннарның 7% ын гына биләсә дә, яңа премьер-министр пар ­ ламентта күпчелекнең яклавына ирешә. Үзенең хакимияткә килүен Муссолини милли революция дип атый. Фашистик отрядлар полиция белән берләштерелә, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарына фашист комиссарлар билгеләнә. Коммунистларга һәм социалистларга каршы террор башлана. 1924 елда фашистлар һәм либераль партияләр коалициясе парла­ мент сайлауларында зур уңышка ирешә: оппозициядәге социалист­ лар һәм коммунистларның 157 урынына каршы 374 не алалар. Илдә акрынлап диктаторлык режимы урнаша башлый. Оппозиция — хөкүмәт сәясәтенә каршы чыгучы сәяси көчләр. 1919 елда Германиядә ультрамилли юнәлештәге берничә пар­ тия барлыкка килә. Берсенең — тиздән исеме Германия нацио­ нал-социалист эшчеләр партиясе (НСДАП) дип үзгәртелгән Гер­ мания эшчеләр партиясенең — лидеры А. Гитлер була. «Мил­ ли социализм» һәм «яңа дөнья тәртибе» кебек социалистик һәм милләтчелек лозунгларын берләштерү нәтиҗәсендә, национал- социалистлар партиясе (кыскача нацистлар) үзенең байтак тараф­ дарларын тапты. Адольф Гитлер (1889—1945) — Национал- социалистлар партиясе юлбашчысы (1921 ел­ дан), 1933—1945 елларда — фашистик Герма ­ ния лидеры. Линцта (Австрия) вак чиновник гаиләсендә туа, рәссам булырга хыяллана, тик Сәнгать академиясенә кабул ителми. Вена, Мюнхенның куну йортларында яши, эшләми. Фән тирәсендә дөнья күргән брошю­ ралар (шул исәптән оккультизмга багышлан­ ган), марксистик әдәбият уку белән мавыга. Гитлерны пангермания идеяләре җәлеп итә. Аларның авторлары барлык, шул исәптән
Австриядә яшәүче, немецларга да бер империядә яшәргә кирәк, аның үзәге Германия булырга тиеш дип раслыйлар. Бөтендөнья сугышы башлангач, Гитлер үзе теләп Германия армиясенә хезмәткә китә, яралана, газ һөҗүменә эләгә. Илдә сәяси кризисның тирәнәя баруын күзәтеп, ул җиңелүдә социалистлар һәм идарәче даирәләр гаепле дигән нәтиҗәгә килә. Отставкадагы ефрейторның ультрапатриотик карашлары гаскәрләрдә җимергеч эшчәнлекне тикшерүче махсус хезмәтләрнең игътибарын җәлеп итә. А . Гитлер аларның хезмәткәренә әверелә. 1919 елда махсус хезмәтләр кушуы буенча А. Гитлер элек ти ­ мер юл эшчесе булган А. Дрекслер тарафыннан төзелгән һәм бер­ ничә дистә кешедән торган Германия эшчеләр партиясенә керә. 1921 елда гаҗәеп ораторлык сәләте ачылган А. Гитлер яңа пар­ тиянең лидеры булып китә. Версаль солыхы шартларын күпчелек немецлар милли түбәнсетү буларак кабул итәләр. Сугыштан соңгы авыр вакытлар, 1920 ел­ лар башында Германиядә тормыш дәрәҗәсенең коточкыч түбән тәгәрәве фашистик хәрәкәтнең үсеше өчен уңай җирлек булдыра. Җиңүчеләрнең гаять зур контрибуция түләүне таләп итүе Антан­ та илләренә нәфрәтне көчәйтә. 1921—1923 елларда репарациянең күләмен билгеләү турында сөйләшүләр бара. Франциягә үзенең дәгъваларын чикләргә туры килә, ләкин Германия түләүләрне үз ва­ кытында кертә алмый. Моңа җавап итеп французлар 1923 елда Рур- ны оккупацияли. Германиядә инфляция астрономик дәрәҗәгә җитә. 1922 елның мартында АКШның 1 доллары — 670 марка, август­ та — 4500 марка, ә 1923 елның ноябрендә 4,2 биллион марка була. Инфляция — бәяләр үсү аркасында, акчаның бәясе төшү. Икътисади һәлакәт эшчеләр хәрәкәте күтәрелүгә сәбәп була. 1923 елның 23—25 октябрендә Гамбургта компартия үз та рафдарларын кулга корал алырга чакыра, ул восстание гомумгермания революциясенә үсеп әверелер дип өметләнә. Саксониядә һәм Тюрингиядә коммунистлар катнашында эшче хөкүмәтләр барлыкка килә. ■ Гиперинфляция йомгаклары: кәгазь акча­ лар фәкать мичкә ягарга гына яраклы
Мондый шартларда Гитлер Муссолини үрнәгендә милләтне ком­ мунизмнан коткаручы ролен уйнарга була. Фашистлар Бавариядә хакимиятне алырга тырышып карыйлар, аннан соң Берлинга марш ясарга уйлыйлар. 1923 елда сыраханәдә башланган митингта А. Гит­ лер «милли революциямнең башлануы турында белдерә һәм үзен хөкүмәт башлыгы дип игълан итә. «Сыраханә путчы» исеме алган фетнәне Мюнхен полициясе җиңел бастыра. Гитлер бер елдан артык төрмәдә утыра, ләкин аны анда гаять ташламалы шартларда тота­ лар. Ул «Майн кампф» (Минем көрәшем) дип атаган китабы өстендә эшли. Әлеге әсәр Германия фашизмының библиясенә әверелә. Анда автобиографик язмалар Германиянең һәм дөньяның киләчәктәге төзелеше турындагы озын-озак фикерләүләр белән үрелеп бара. Фашистик хәрәкәтнең табигатенә бәя биргәндә, сул партияләр җитди хаталар җибәрәләр. Социал-демократлар фашистик пар ­ тияләрне коммунистларга каршы көч итеп карыйлар. Комму­ нистлар исә фашистларның социал-демократлардан принципиаль аермасын күрмиләр һәм Муссолинины «уңга авышкан» социалист дип кенә саныйлар. Коммунистлар да, социал-демократлар да, фашистик идеяләр массачыл хуплау табар, ә бу үз чиратында һәлакәтле нәтиҗәләргә китерер, дип уйламыйлар. Фашистик партияләр демократиягә каршы тоталитар дәүләт төзергә һәм, бөтен дөньяда хакимлек итү өчен, сугышка әзерлек башларга сәләтле булып чыгалар. Тоталитар дәүләт (лат. totalis — тулы, гомуми) — фаши­ стик Италиядә барлыкка килгән термин. Ул, Муссолини күзлегеннән караганда, гражданнар тормышын тулысынча контрольдә тотучы, аларны куелган максатларга ирешүгә мобилизацияләүче идеаль дәүләтне белдерә. § 3. I Сораулар һәм биремнәр 1. Нәрсә ул ревизионизм? Аның вәкилләре карашларын ха­ рактерлагыз. 2. Я I 1920 елларда Көнбатыш Европа илләрендә социал-демо­ кратларның роле нинди була? 3. Коммунистларның һәм социал-демократларның карашла­ рындагы һәм гамәлләрендәге аерымлыкларның сәбәп­ ләрен аңлатыгыз. Алар нинди нәтиж,әләргә китерә?
Документлар өйрәнәбез 32 1 нче бүлек. Кешелек Беренче бөтендөнья сугышыннан соң 4 Ни өчен Италия һәм Германия фашизмның ватаны була­ лар? Әлеге сәяси хәрәкәт нигезендә нинди идеология ята? 5. Италиядә һәм Германиядә фашизм барлыкка килү юлла­ рын чагыштырыгыз. Аларны нәрсә берләштерә, нәрсә аера? 6. Фашизм куркынычы белән көрәштә коммунистлар һәм социал-демократларның бердәм хәрәкәт итүенә нәрсә комачаулый? 7. Фашистик партияләр нинди дәүләт тибын төзергә уйлый­ лар? Ни өчен Б. Муссолини аны тоталитар дәүләт дип атый? Сез ничек уйлыйсыз, ул нәрсә хакына итальяннар­ ны үз-үзләрен корбан итәргә өнди? Коминтернның V Конгрессы резолюциясеннән (1924 елның 17 июне — 5 июле): Буржуаз ж,әмгыятьнең таркалуы көчәя барган шартлар­ да барлык буржуаз партияләр һәм бигрәк тә социал- демократия азмы-күпме фашистик характер ала, про­ летариатка каршы көрәшнең фашистик ысулларына таяна һәм үзләре сакларга тиешле иж,тимагый тәртипне ж,имерүгә булышлык итә. Фашизм һәм социал-демо ­ кратия эре капитал диктатурасы коралының ике башын тәшкил итәләр. Социал-демократия пролетариатның фашизм белән көрәшендә ышанычлы союздаш була ал­ мый. Коминтерн документында социал-демократлар эшчәнлеге ни ­ чек бәяләнә, аларны коммунистлар нидә гаепли? Сез бу бәя белән килешәсезме? Документлар өйрәнәбез Б.Муссолининың «Фашизм доктринасы» мәкаләсеннән (1932): Фашизм <...> фәкать индивидны гына түгел, ә милләтне һәм илне дә күрә; индивидлар һәм буыннар әхлак зако­ ны белән тоташалар <...> индивид үз-үзен корбан итү, шәхси мәнфәгатьләрдән баш тарту һәм хәтта үлем аша
МНИНИИИМИИВИИВИМНКИИИНЙНИИМИНИНИНЯ9НЯННМММНН1 flHHS § 3. 1920 елларда индустриаль илләрнең сәяси тормышында 33 '■ суллар һәм уңнар аның кеше буларак кыйммәтен тәшкил иткән идеаль рухи яшәешкә ирешә ала <...> Индивидуализмга каршы фашистик яшәү концепциясе Дәүләтнең әһәмиятен ассызыклый һәм индивиудальлек- не фәкать аның мәнфәгатьләре Дәүләт мәнфәгатьләре белән туры килгән дәрәҗәдә генә кабул итә <...> Дәүләтнең фашистик концепциясе зур колачлы; ан­ нан тыш кешелек кыйммәтләре дә, рухи кыйммәтләр дә юк, чөнки аларның кыйммәте шактый кечкенә. Шу ­ лай аңлашылган фашизм тоталитар, һәм фашистик Дәүләт — синтез һәм барлык кыйммәтләрне үз эченә алган берләшмә, халыкның бөтен тормышын аңлата, үстерә һәм аңа көч бирә. Б. Муссолини фашистик концепциянең асылын ничек аңлата? Документта бәян ителгән идеяләргә сезнең мөнәсәбәтегез ни­ чек?
1920 елларның икенче яртысы Көнбатыш һәм Үзәк Ев­ ропаның, шулай ук АКШның күпчелек илләре өчен чагыш­ тырмача уңышлы булды. Алар сугыштан соңгы кыен­ лыкларны җиңә алдылар. Әлеге дәүләтләрдә икътисади үсеш һәм реформалар сәясәте нәтиҗәсендә социаль конфликт­ ларның кискенлеге кимеде. Әмма 1929 елда элек аналогы булмаган бөтендөнья икътисади кризисы (1929—1932) килеп чыкты. Бик күп кеше ирекле базар икътисады кысаларында яхшы яшәү өметеннән мәхрүм ителде. Шул фонда яңа сәяси идеяләр расланды, икътисади сәясәт тә тирән үзгәрешләр ки­ черде. $ 4 1929—1932 еллардагы бөтендөнья икътисади кризисы һәм Ф. Д. Рузвельтның «Яңа курс»ы М Европа илләре һәм АКШ икътисадының торышында сугыш ничек чагылыш тапты? АКШ: бөтендөнья икътисадында лидерлык Беренче бөтендөнья сугышы елларында АКШның икътиса­ ди куәте сизелерлек үсә. Күпчелек илләр аларга бурычлы булып кала. Вашингтон конференциясе карары буенча, АКШ яңадан Кы­ тай базарларына керү мөмкинлеге ала. Германиядә 1923 елдагы кризистан соң Америка капиталы биредә үзенең позицияләрен ны­ гыта. Америка банкиры Ч. Дауэсның 1924 елда кабул ителгән пла­ ны нигезендә Германия репарацияләрне вакытында түләп барыр­ га була, ә Франция үз гаскәрләрен Рурдан чыгара. Репарацияләр буенча беренче түләүләрне каплау өчен, АКШ Германиягә кредит бирә. Шуңа алмашка Германия Америка товарларына үз базарла­ рын ача. АКШ инициативасы белән Германия финансларына һәм икътисадына халыкара контроль бетерелә.
Аңлатып бирегез: халыкара финанс исәп-хисабы системасы ни ­ чек эшли? 1920 елларда Кушма Штатлар дөньяның төп финанс һәм индустриаль үзәгенә әверелә. Дөнья сәнәгать продукциясенең 30% тан күбрәге алар өлешенә туры килә. Заводларда иң алдын­ гы технологияләр кертелә. Конвейер, массакүләм җитештерү киң тарала. Бу АКШка хезмәт җитештерүчәнлеге дәрәҗәсе буенча бе­ ренче урынга чыгарга мөмкинлек бирә. Америкалыларның муллык дәрәҗәсе шактый нык күтәрелә. Мәсәлән, 1920 еллар уртасында квалификацияле эшче нибары өч айлык хезмәт хакына автомобиль сатып ала алган. Күп кенә ялланган эшчеләр сәнәгать компанияләренең акцияләрен сатып алалар, аларның табышыннан үз өлешләрен алып баралар. Ьөнәри берлекләрнең эшкуарлар белән хезмәттәшлеге киңәя. Профсоюз акчалары җитештерүгә һәм корпорацияләр акцияләренә салына башлый. АКШта кризис: сәбәпләре һәм нәтиҗәләре 1927 елдан 1929 елгача илдә продукция җитештерүнең үсеше сизелерлек булмый, ә акциядән керемнәр арта. 1919 елда кертелгән «коры закон» (спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуны тыю) ал­ коголь контрабандасының бик нык үсүенә китерә. Аны контрольдә тотучы мафия структуралары чәчәк ата. Алар, финанс пирамида-
2 иче бүлек. Көнбатышның әйдәп баручы илләре: чәчәк атудан — кризиска Нью-Йорк биржасында сату­ лашу Кризис кешеләрне автомо­ бильләрен бик арзанга са­ тарга мәж,бүр итә лары һәм банклар төзеп, акчаларын «агарта», ә ялган компанияләр акцияләре аларның капиталы булып тора, алар буенча биниһая зур керемнәр түләнә. Тарихка кара җомга булып кереп калган 1929 елның 25 ок­ тябрендә Нью-Йорк биржасы җимерелә. Финанс пирамидалары­ ның банкротлыкка чыгуы акция хуҗалары арасында төшенкелек тудыра һәм акция курсының түбән тәгәрәвенә сәбәп була. Бу хәтта эре компанияләргә дә кагыла. Илнең банк системасы җимерелә. Банклар кертемчеләр алдындагы йөкләмәләрен үти алмыйлар һәм юкка чыгалар. Миллионлаган кешеләр саклаудагы акчаларын югалталар. Җитештерү 50% тан артыкка кыскара. Эшсезләр саны 17 млн кешегә җитә. Гаилә әгъзаларын һәм ярым эшсезләрне дә (тулы булмаган эш атнасында хезмәт куярга мәҗбүр булучылар) кертеп, эшсезлек илдәге халыкның яртысына кагыла. Салымнар җыю кискен кими, чөнки америкалыларның 28% ы керемсез кала. Фатир хакын түли алмаучыларны урамга куып чыгаралар. Йорт-җирсез калучылар картон тартмалардан үзләренә торак коралар. Бөтендөнья сугышында катнашкан ач ветераннар, пенсия
түләүне таләп итеп, Вашингтонга марш оештыралар. Алар гаскәрләр һәм полиция тарафыннан куып таратыла. Бу шундый масштаблардагы социаль проблемаларга бөтенләй әзер булмаган Америка җәмгыятен тетрәндерә. Хакимият манифестантлардан үч алудан кала башка юл тапмый. АКШта башланган кризис дөньяның күпчелек илләрен чолгап ала. АКШның эчке базары чит ил товар җитештерүчеләре өчен ябы­ ла, башка илләр өчен билгеләнгән кредитларны түләү туктатыла. 1932 елның ноябрендәге сайлауларда Республика партиясе кри­ зистан чыгуның ышандырырлык программасын тәкъдим итә ал­ мый һәм җиңелә. АКШ президенты итеп Демократлар партиясе ли ­ деры Ф. Д. Рузвельт сайлана. Франклин Делано Рузвельт (1882—1945) — АКШның 32 нче президенты (1933—1945). Ф. Д. Рузвельт гаиләсе АКШта иң бай гаиләләрнең берсе була. АКШта иң абруй­ лы саналган Гарвард һәм Колумбия универ­ ситетларын тәмамлаганнан соң, Ф. Д. Руз­ вельт Нью-Йорк штаты сенатына сайлана (1910). 1913—1920 елларда диңгез министры ярдәмчесе урынын били. 1921 елда Ф. Д . Рузвельт салкын суда кое­ нып полиомиелит белән авырый, ике аягы да параличлана. Ул бары тик инвалид коляскасын ­ да гына йөри ала. Әмма бу да аның карьерасын өзми. 1928 елда ул Нью-Йорк штаты губернаторы булып сайлана, 1930 елда шушы ук вазифага кабат сайлана, биредә ул мафия һәм коррупциягә каршы көрәш чаралары, ярлыларга ярдәм программалары белән зур по­ пулярлык казана. Бу 1932 елдагы сайлауларда Ф. Д. Рузвельтның АКШ президенты постына кандидат итеп күрсәтелүенә булышлык итә. «Яңа курс»: төп юнәлешләр Рузвельт Америкага «Яңа курс» дип аталган сәясәт тәкъдим итә. Барыннан да элек, икътисадны торгызу чаралары күрелә. Моның өчен төзелгән Милли администрация җитештерү күләмен, продукция бәяләрен, хезмәт хакы күләмен, эш көне озынлыгын контрольгә ала. Бу — сатып алучысы булмаган товарлар эшләп чыгаруны киметергә мөмкинлек бирә.
Авыл хуҗалыгын җайга салу администрациясе фермерлардан сатылмаган аграр продукцияне сатып ала, аның артып калганы юкка чыгарыла. Кукурузны ягулык итеп файдаланалар. Сөтне канауларга түгәләр, әфлисунны дуңгызларга ашаталар һ. б . Бу — азык-төлек продукциясенә тотрыклы бәяләрне тәэмин итә. Фермер ­ ларга, эшкәртелүче җир мәйданнарын һәм терлекнең баш санын киметкән өчен, акча түлиләр. Шулай итеп, ферма продукциясенә югары сатып алу бәяләре урнаштырыла һәм фермаларның бөлүенә юл куелмый. Банк системасын торгызуга зур игътибар бирелә. Сакла ­ нып калган банкларның эшчәнлеге вакытлыча туктатыла. Үзәк банк функциясен үтәгән Федераль резерв системасына өстәмә рәвешендә Федераль депозитларны иминияпглэштерү корпорация­ се төзелә. Күп кенә банклар аның әгъзасы була. Корпорация банк кертемнәрен иминиятләштерә, банкларга ташламалы шартлар ­ да кредитлар бирелә. Әмма аларга дәүләт рөхсәтеннән башка чит илләргә алтын һәм валюта чыгару тыела. Бер үк вакытта шәхси фирмаларның акцияләр чыгаруы өстеннән контроль урнаштыры­ ла. Казнаны мираска, күчемсез мөлкәткә, югары керемнәргә са­ лымнарны арттыру хисабына, алкогольле эчемлекләрне ачыктан- ачык җитештерүгә һәм сатуга рөхсәт бирү хисабына тулыланды­ ру күздә тотыла. Беренче тапкыр федераль дәрәҗәдә эшсезләргә ярдәм програм­ малары кабул ителә. Эшсезлек буенча пособиеләр һәм пенсияләр түләү, тол хатыннарга, ятимнәргә һәм инвалидларга ярдәмнең үзәкләштерелгән системасы төзелә. Эшсез калган яшьләр өчен хезмәт лагерьлары булдырыла. Яшь кешеләр буалар, юллар, аэродромнар төзелешенә, милли кадрлар булдыруга, шәһәрләрне төзекләндерүгә җәлеп ителә. Алар торак һәм азык-төлек белән тәэмин ителә, аларга көн саен 1 доллар түләнә. 1933 елга хөкүмәт 4 млн чамасы эш урыны булдыра. 1935 елга «Яңа курс» кысаларында хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салучы законнар кабул ителә. Ялланган хезмәткәрләрнең һөнәри берлекләр төзүгә хокукы расланып кына калмый, эш­ куарларга алар белән күмәк шартнамәләр төзү йөкләнә. Хезмәт хакының минималь күләме һәм эш атнасының максималь озын­ лыгы законнар белән беркетелә.
39 § 4. 1929—1932 еллардагы бөтендөнья икътисади кризисы һәм t Ф. Д. Рузвельтның «Яңа курс»ы Кейнсианчылык һәм «Яңа курсоның нәтиҗәләре «Яңа курс» инглиз икътисадчысы Дж. Кейнс тикшеренүләренә нигезләнә. Ул базар икътисадын дәүләт җайга салуы теориясен ту­ дыра. Кейнс дәүләтнең икътисад һәм социаль мөнәсәбәтләр өлкәсенә катнашырга тиеш түгеллеге турындагы либераль карашларның инде искерүен исбат итә. Дәүләт, яңа эш урыннары булдырып, хезмәт хакының гарантияләнгән минимумын күтәреп, бер үк вакытта социаль тынычлык тәэмин итә һәм гражданнарның түләүгә сәләтле ихтыяҗларын күтәрүгә булыша дип саный галим. Бу — эшкуарларны җитештерү күләмен арттыруга, яңа технологияләр кертүгә, азрак чыгымнар белән күбрәк җитештерүгә этәрә. Кейнсианчылык дип аталган теория базар икътисадының соци­ аль юнәлешле булуының бөтен җәмгыять, шул исәптән эшкуарлар өчен дә отышлы булуын күздә тота. Кейнсианчылык 1930—1970 елларда Көнбатыш Европа илләрендә икътисади тәгълиматның өстенлекле юнәлеше булды. Кейнс концепциясе күп яктан социал-демократларның рефор- мачыл карашларына якын. Ләкин АКШта социаль һәм икътиса­ ди мөнәсәбәтләргә дәүләтнең катышуы традициясе булмый. Шуңа да Ф. Д . Рузвельтның «Яңа курс»ы революцион, җәмгыятьнең нигезләрен какшатучы һәм җимерүче тәгълимат буларак кабул ителә. АКШның Югары суды аерым законнарны, шул исәптән дәүләткә корпорацияләр эшчәнлегенә катышу хокукы бирүче ка­ нуннарны, конституциягә туры килми дип таба. «Яңа курс» җәмгыятьтәге социаль киеренкелекне киметә. Шу­ лай да икътисад тулысынча савыктырылмый, Икенче бөтендөнья сугышы башланганда, үсеш барыбер кризиска кадәрге дәрәҗәсенә күтәрелми. Шуңа да карамастан Ф. Д. Рузвельт сәясәте АКШ тарихында моңарчы күрелмәгән хуплау таба. Ул ил тарихын ­ да рәттән дүрт тапкыр — 1932, 1936, 1940 һәм 1944 елларда сайланган бердәнбер президент булды. Ул үлгәннән соң, АКШ конституциясенә бер үк кандидатны ике сроктан артыкка сайлау­ ны тыючы төзәтмә кертелә. Сыгылмалы тышкы сәясәте нәтиҗәсендә Ф. Д. Рузвельт зур абруй казана. Ул Америка континентыннан читтә барган конфликт ­ ларга тыкшынмау һәм изоляцияләнү традицияләренә җавап бирә. Шул ук вакытта башка илләр белән сәүдә-икътисади элемтәләр
Ф. Д . Рузвельт сайлау кампаниясе барышында фермерлар белән сөйләшә киңәя, капитал чыгару активлаша. 1933 елда Латин Америка­ сы илләренә карата «игелекле күрше» сәясәте игълан ителә. Ул АКШның алар суверенитетына хөрмәт белән каравын һәм икътисади авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүен күздә тота. СССР белән АКШ арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаш­ тырыла. § 4. I Сораулар һәм биремнәр 1. АКШ өчен Беренче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре нин­ ди була? |2»| 3. 1929 елда ни өчен АКШны икътисади кризис чолгап ала? Ул нәрсәдә чагылыш таба? Сез ничек уйлыйсыз, АКШның Демократлар партиясе лидеры Ф. Д . Рузвельтка 1932 елгы сайлауларда җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итә? Параграф тексты һәм документ нигезендә Демократлар партиясенең кризисны ничек җиңәргә җыенуын аңлатып бирегез.
§ 4. 1929—1932 еллардагы бөтендөнья икътисади кризисы һәм ( Ф. Д . Рузвельтның «Яңа куроы «Ф.Д.Рузвельтның «Яңа курс» сәясәте» таблицасын туты­ рыгыз. Чаралар | Нәтиҗәләр 6. «Яңа курс» нинди теоретик эшләнмәләргә таянды? Рос­ сиядә хәзерге вакытта ни өчен аны үткәрү тәҗрибәсе белән еш кызыксыналар? 7. «Яңа курс»ның төп нәтиҗәләрен бәян итегез. Алар АКШның эчке һәм тышкы сәясәтенә ничек йогынты ясый? Документлар өйрәнәбез АКШның Демократлар партиясе сәяси платформасыннан (1932): Хәзер, без моңарчы беркайчан күзәтелмәгән икътиса­ ди һәм социаль афәт кичергәндә, Демократлар парти­ ясе ныклы ышаныч белән әлеге хәлнең килеп чыгуын­ да төп сәбәп икътисадка катышмау сәясәте булды дип белдерә. Бу сәясәтне безнең хөкүмәтебез бөтендөнья сугышыннан соң уздырды, һәм ул көндәшлек итүче фирмаларның монополияләргә берләшүенә дә, халык мәнфәгатьләре хисабына шәхси капиталга кредитлар бирүне ялгыш арттыруга да булышлык итте <...> Хөкүмәтнең икътисади сәясәтен тамырдан үзгәртү генә бездә әлеге хәлне үзгәртүгә, эшсезлекне киме­ түгә, халык тормышын ныклап яхшыртуга өмет уята ала <...> Без эш көнен сизелерлек кыскарту юлы белән эшче көчләрнең эш белән тәэмин ителешен арттыруны һәм дәүләт учреждениеләрендә тулы булмаган эш атнасын кертү юлы белән шуңа күчүне хуплауны яклап чыга­ быз. Без иҗтимагый эшләрне уйлап планлаштыруны хуплый­ быз. Без штатларда эшсезлек буенча һәм картлык буенча со­ циаль иминиятләштерү турында законнар кабул итүне хуплыйбыз. Демократлар кризисның төп сәбәпләрен нәрсәдә күрделәр һәм аларны хәл итүнең нинди юлларын билгеләделәр?
2 нче бүлек. Конбатышпың әйдәп баручы илләре: чәчәк атудан — кризиска 42 Германиядә һәм Италиядә тоталитаризм. Япониядә милитаристик режим 1. Европаның кайсы илләрендә һәм кайчан фашистик партияләр барлыкка килә? 2. А . Гйтлер һәм Б. Муссолини нинди идеяләр тарата? 3. Фашистик хәрәкәтнең социаль базасы нинди була? АКШта башланган икътисади кризис Германиядә аеруча көчле чагылыш таба. Аның әле сугыштан да айнымаган икътисады күпмедер дәрәҗәдә Америка кредитларына нык бәйле була. Океан артыннан акча керү туктый, Германия экспортының нигезе булган товарларга бәяләр кискен төшә. Тышкы сәүдә туктап кала. Ил репарацияләр түләүне туктатып торып кына калмый, банк систе­ масы кризисына да дучар була. Җитештерүнең кимүе 40%ка җитә. 1932 елда эшсезләр саны 8 млн кеше тәшкил итә, хезмәт хакы ике тапкыр кими. Германиядә фашизм: хакимияткә юл Кризис һәм хөкүмәтнең социаль проблемаларны хәл итә алма­ вы шартларында НСДАПның йогынтысы бик тиз үсә. 1926 елдан 1929 елгача А. Гитлер партиясе әгъзаларының саны 17 меңнән 120 меңгә җитә. НСДАП гомумгермания территориаль структурасын төзи, хәрбиләштерелгән штурм отрядлары (СА) булдыра. Нацистик
яшьләр, хатын-кызлар һәм профсоюз оешмалары барлыкка килә. Көч кулланудан баш тартмыйча (бигрәк тә коммунистларга һәм социал-демократларга каршы), фашистик партия сайлауларда җиңү юлы белән хакимияткә килүгә юнәлеш ала. Бер үк вакытта, ул кадәр тиз темпларда булмаса да, комму­ нистларның позициясе дә ныгый. Германия компартиясе (ГКП) Көнбатыш Европада иң йогынтылыларның берсенә әверелә. 1932 елдагы кабат сайлаулар нәтиҗәләре күрсәткәнчә, НСДАП сайлаучыларының бер өлеше фашизмнан йөз чөерә башлый. Таблица Рейхстагка сайлаулар нәтиҗәләре (1928—1933) ............. ...... Партия Тавышлар саны (млн) 1928 ел 1930 ел 1932 елның июле 1932 елның ноябре 1933 ел Германия компар­ тиясе 3,3 4,6 5,3 6,0 5,0 НСДАП 0,8 6,4 13,0 11,0 17,3 Схема 1932 елның ноябрендәге сайлаулардан соң рейхстагта урын нар бүленеше Мондый шартларда коммунистлар һәм социал-демократларның бердәм хәрәкәтләре фашистик диктатура урнаштыруга юл куймас иде. Ләкин болай булып чыкмый. Компартия җитәкчеләре, Гит­ лер, хакимияткә килгәч, бик тиз үз йогынтысын югалтыр, кризис тирәнәер, ә бу ГКПга социалистик революцияне тормышка ашыру юлын ачар, дип уйлыйлар.
2 нче бүлек. Көнбатышның әйдәп баручы илләре: чәчәк атудан — Германиядә фашистик диктатура 1933 елның 30 гыйнварында Германия президенты фельдмар­ шал П.Гинденбург А .Гитлерны рейхсканцлер итеп билгели. Нацистлар беренче һөҗүмне компартиягә ясыйлар. 1933 елның февралендә, янәсе, коммунистларның рейхстагка ут төртүе ГКП җитәкчелегенә каршы репрессияләр кампаниясе башлау өчен сәбәп була. Рейхстагка март аенда булган вакытыннан алда сайлаулар ­ да коммунистлар өчен 5 млн чамасы сайлаучы тавыш бирә, 7 млн социал-демократларны хуплый, НСДАП 17,3 млн тавыш җыя. АТитлер хөкүмәте ГКПны законнан тыш дип игълан итә. Ком ­ мунист депутатлар кулга алына, рейхстагта аларның тавышы мон­ нан ары исәпкә алынмый. Мондый шартларда уң һәм урталыктагы партияләрнең ярдәме белән нацистлар гадәттән тыш вәкаләтләр турында закон кабул итәләр. Хөкүмәт законнарны парламент рас­ лавыннан башка гына чыгару хокукы ала. 1933 елда НСДАПтан гайре барлык партияләр тыела, оппозицион матбугат ябыла, фа­ шистик идеологияне хупламаган «начар» немецлар концентрацион лагерьларга җибәрелә. Моннан котылып калучылар эмиграциягә китә. Бөтен дөньяга атаклы галим А. Эйнштейн, киноактриса М.Дитрих һәм башка бик күпләр Германияне ташлап китәләр. Концентрацион лагерьлар (концлагерьлар) — идарәче режимга ошамаган затларны мәж,бүри ябып тоту урын­ нары. Германиядә концлагерьлар миллионлаган славян ­ нар, яһүдләр, фашизмның сәяси дошманнары һәм хәрби әсирләр өчен үлем лагерена әверелә. 1934 елда Гинденбург үлгәннән соң, А. Гитлер президент, хөкүмәт баш­ лыгы һәм югары башкомандующий вәкаләтләрен үз кулына туплый. Ул үзен Германиянең фюреры (юлбашчысы) дип игълан итә. Фашизм идеологиясе бердәм милләтнең бер юлбашчы җитәкчелегендә бердәм илдә яшәвен күздә тота. Ха­ кимиятне өстән аска кадәр бик нык үзәкләштерү дәүләтне үзгәртеп коруның ■г А. Гитлер һәм П. Гинденбург
Германиядә һәм Италиядә тоталитаризм. ■ Германия социал-демократиясе лидерлары Ораниенбург концлаге­ ренда Национал-социалистлар үзләренә оппозициядә торган партияләргә карата нинди сәясәт үткәрәләр? нигезе була. Җирләрнең автономиясе юкка чыгарыла, НСДАП һәм дәүләт структуралары берләштерелә. Төп репрессия инструменты булып гестапо — яшерен полиция тора, аңа Г.Гиммлер җитәкчелек итә. Барлык массакүләм мәгълүмат чаралары хәзер башында Й. Геб­ бельс торган Халык мәгарифе һәм пропаганда министрлыгына буйсындырыла. Фашизм идеясенә каршы килгән сәнгать әсәрләре юк ителә, китаплар учакларда ягыла. Патриотик булмаган, Герма­ ниянеке түгел музыканы башкару тыела. Архитектура өлкәсендә монументаль стиль тарала. Рәсми төстә меңъеллык тарихка ия дип игълан ителгән яңа империянең бөеклеген гәүдәләндергән биналар һәм скульптуралар төзелешенә өстенлек бирелә. 1920 елларда ук социаль гаделлекне яклау лозунглары астын­ да төзелгән штурм отрядлары (СА) өлешчә юк ителә, өлешчә ар­ мия командованиесенә буйсындырыла. Аларга эшсезләр һәм бөлгенлеккә төшкән вак буржуа вәкилләре алына. Штурмовиклар погромнар һәм урам манифестацияләре өчен файдаланыла. Яңа
шартларда штурмовикларның лидерлары «милли революция»не һәм эре буржуазияне бетерүне таләп итәләр. Бу — эре капиталның һәм армия җитәкчелегенең ярдәменә таянган Гитлер планнарына туры килми. 1934 елның 30 июнендә САның 1500 ләп җитәкчесе үтерелә. Әлеге вакыйга тарихка «озын пычаклар төне» буларак ке­ реп кала. Штурмовиклар башлыгы Э . Рем шәхсән А. Гитлер тара ­ фыннан кулга алына, заговорда гаепләнә һәм атып үтерелә. Икътисад белән идарә итүгә зур игътибар бирелә. 1934 елда ил сәнәгате дәүләт контроленә күчә. Икътисад министрлыгын һәм рейхсбанкны (үзәк банк) Я. Шахт җитәкли. Дәүләт продукция җитештерүне, аның бәяләрен, ялланучы хезмәткәрләр санын, хезмәт хакы дәрәҗәсен, эш көненең озынлыгын җайга сала. Эшчеләр за ­ бастовка хокукыннан мәхрүм ителә. Ьөнәри берлекләр тыела. Сугышка әзерлек фашистик режимның төп максаты итеп куела. 1936 елда Беренче бөтендөнья сугышында җиңелгән өчен реванш алырга сәләтле вермахт (кораллы көчләр) төзүнең дүртъеллык пла­ ны кабул ителә. Предприятиеләрнең бер өлеше национализацияләнә. Эшкуарлар салынган капиталга 5—8 % тан да күбрәк табыш ала ал­ мыйлар. Табышның артык өлеше фашистик партия ихтыяҗларына китә. Крупп, Гниссен һәм башка промышленникларның эре хәрби концерннарына катгый дәүләт контроле урнаштырыла. Яңадан кораллану планының үтәлеше өчен Гитлерның иң якын көрәштәшләренең берсе Г. Геринг җавап бирә. Тышкы сәүдә операцияләренә чикләүләр кертелә. Продукцияне экспортка чыгару өчен, Икътисад министрлыгының махсус рөхсәте кирәк була. Гитлер, сугышка әзерләнеп, илне чимал, бигрәк тә азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәргә тырыша. Моның өчен крестьяннарның бурычлары каплана, аларның продукциясенә то­ трыклы бәяләр куела, илдән азык-төлек чыгаруга югары пошлина­ лар билгеләнә. Җирне сату һәм арендага бирү тыела. Җәмәгать эшләрен оештыру нацистлар социаль программасы­ ның бер өлешен тәшкил итә. Эшсез шәһәр халкы юллар, күперләр төзүгә, крестьяннарга ярдәмгә җибәрелә. Эшсезлек кими. Фашизмның расачылык теориясе милли сәясәт нигезенә ята. Расалар иң югары һәм тулы кыйммәтле булмаган расаларга бүленә. Беренчеләренә, барыннан да элек, янәсе, Европа цивилизациясе башында торган борынгы арийларның дәвамчылары дип игълан ителгән немецлар керә. Германия Япония белән хәрби берлек төзегәннән соң, японнар Азия арийлары дип таныла.
§ 5. Германиядә һәм Италиядә тоталитаризм. Япониядә милитаристик режим | «Арийлык стандарты»на туры килүне тикшерү Җирләрен германлаштыру, ягъни басып алу һәм колония­ ләштерү, күздә тотылган халыклар тулы кыйммәтле булмаганнар дип игълан ителә. Боларга руслар, белоруслар, украиннар, поляк­ лар һәм башка славян халыклары керә. Яһүдләргә карата национал-социалистлар аеруча дошманлык күрсәтә. Германиядә якынча 0,5 млн яһүд яши. Икътисадны арий лаштыру программасы арий булмаганнарның (алар буржуазиянең 1/15 өлешен тәшкил итә) милкен, банкларны һәм предприятиеләрен экспроприацияләүне үз эченә ала. Бу программа социаль про ­ блемаларны хәл итү чараларының бер чыганагын тәшкил итә. Экспроприацияләнгән милек дәүләткә күчә, өлешчә Германия банк­ ларына һәм промышленникларына тапшырыла. 1935 елгы гражданлык турындагы закон арийлаштыруның юридик нигезе булып тора. Үзенең арий каныннан булуын исбат итә алмаучылар, бигрәк тә яһүдләр һәм чеченнар, ил гражданнары булып саналмый һәм аларның хокуклары чикләнә. Немецлар һәм яһүдләр арасындагы никахлар тыела. Җәмгыять тормышына бөтен яклап контроль урнаштырган на­ цистлар сәясәте оешкан төстәге каршылыкка очрамый. Башкача уйлауны рәхимсез бастыручы режимның репрессив характерда бу­ луы ачыктан-ачык протестка юл куймый.
2 нче бүлек. Конбатышның әйдәп баручы илләре: чәчәк атудан — кризиска 48 Ул гына да түгел, эшсезлекне бетерү, гарантияләнгән хезмәт хакы билгеләү, эшләмәүче аналарга ярдәм программалары, түләүсез белем алу системасы булдыру һ. б . күпчелек немецлар тарафыннан хуплана. Гади кешеләрнең күбесе нацистлар пропагандасына ыша­ на. Фашистик идеяләр массакүләм мәгълүмат чаралары тарафын­ нан киң таратыла. Күпмиллионлы тираж белән чыгучы газета һәм журналлар, радио һәм кино фюрерны данлый, башка халыкларның ж,ирләрен басып алу исәбенә немецларның чәчәк атачагын вәгъдә итә һәм бөтен милләтнең өстен расага әвереләчәген раслый. Фашистик идеяләр чит илләрдә дә пропагандалана. Герман тел ­ ле Австриядә, Чехословакиядә яшәүче немецлар, башка илләрдәге Германиядән чыккан кешеләр арасында барлык немецларны Бөек Германия чикләрендә берләшергә чакыру яңгырый. 1934 елда Ав­ стрия башкаласы Венада нацизм яклылар хакимиятне яулап алыр­ га тырышып карыйлар. Чит илләрдә союзниклар эзләп, А. Гитлер режимы беренче чиратта Версаль-Вашингтон режимы шартларына риза булмаган, хакимият башында милитаристик һәм диктаторлык режимнары торган илләргә мөрәҗәгать итә. Италиядә фашизм Европадагы беренче шундый союздаш булып фашистик Италия тора. Тоталитар дәүләт төзүгә борылыш анда 1925 елда ук баш­ лана. Б. Муссолини тырышлыгы белән кабул ителгән закон буенча хөкүмәт башлыгын король билгели. Хөкүмәт башлыгы король кар­ шында җавап бирә. 1926 елда хөкүмәт законнар чыгару вәкаләте ала, ә парламент киңәшмә органына гына әверелеп кала. Иң элек «милләткә каршы» партияләр (коммунистлар һәм социалистлар партияләре) таратыла, аннары, фашистлар партиясеннән тыш, баш­ ка барлык сәяси оешмалар юк ителә. Дәүләт аппаратында барлык урыннарны фашистлар партиясе әгъзалары гына били. Профсоюз­ ларга үз әгъзаларын «әхлакый һәм патриотик тәрбияләүдә» булы­ шу бурычы йөкләнә. Эшкуарлар һәм һөнәри берлек җитәкчеләре дәүләт чиновниклары кул астындагы корпорацияләр (ягъни берләшмәләр) составына кертелә. Шуңа күрә Муссолини чорында­ гы Италияне кайчакта корпоратив дәүләт дип тә атыйлар. Икътисади һәм сәяси хакимият дәүләт кулына күчә, ул Милли корпорацияләр советы һәм Италия банкларын монополияләштергән Сәнәгатьне реконструкцияләү институты (ИРИ) аша илнең икъ­ тисади үсешенә контрольне тормышка ашыра башлый.
Формаль яктан ил парламентлы монархия булып кала. Ә гамәлдә исә корольнең һәм парламентның роле бөтенләй юкка чыгарыла. Муссолини чынбарлыкта, сайлауларны бетереп, сайлау система­ сын яңадан оештыра. Парламентка депутатлар кандидатуралары корпорацияләр тарафыннан күрсәтелә, аннан соң Зур фашистик co вет (фашистлар партиясенең җитәкче органы) тарафыннан раслана. 1920—1930 елларда барлыкка килгән фашистик хәрәкәтләр, шулай ук диктаторлык режимнары Б. Муссолини һәм А. Гитлер лозунгларын һәм идарә ысулларын кабатлыйлар. Алар милләтнең бердәмлегенә һәм бөеклегенә мөрәҗәгать итәләр. Моның артында ил территориясен күршеләр исәбенә киңәйтү зарурлыгы тора. 1939 елга демократик идарә формасы Европаның 12 илендә генә сакланып кала. Фашистик режимнар, армиягә таянган хәрби диктатуралар, Италиядән һәм Германиядән тыш, Венгриядә (1920), Болгариядә (1922), Испаниядә (1939), Албаниядә (1925), Польшада (1926), Португалиядә (1926), Литвада (1926), Югославиядә (1929), Австриядә (1933), Эстониядә (1934), Латвиядә (1934), Грециядә (1936), Румыниядә (1938) барлыкка килә. Бу режимнар озак яшәми, шулай да Европаның фашистлашу тенденциясе ачык чагыла. Япониядә милитаризм Япония шулай ук сугышка әзерлек юлына баса. Вашинг ­ тон конференциясе карарлары Японияне Кытайдагы өстенлекле хәленнән мәхрүм итә. Ә анда башланган революциягә чит ил державалары товарларына бойкот игълан итү өстәлә. Бу 1927 елда Япониядә икътисади кризис китереп чыгара. Банкларның бөлгенлеккә төшүе, иена курсы төшү, җитештерүнең кимүе нәтиҗәсендә, хакимият проблемаларны тышкы экспансия исәбенә хәл итәргә омтыла башлый. Сәяси клубларны хәтерләткән ярым яшерен җәмгыятьләр төзегән кораллы көчләр командалыгы мили­ таристик идеяләр чыганагына әверелә. Алар эре финанс -сәнәгать төркемнәре (дзайбацу) белән тыгыз бәйләнештә торалар. 1927 елда хөкүмәткә халыкара аренада һөҗүмчән сәясәт үткәрү һәм ил эчендә катгый курс тоту тарафдары генерал Г. Танака килә. 1928 елда Танака лидер булып торган сэйюкай партиясе сайла­ уларда оттыра, ләкин император Хирохито аны хакимияттә кал­ дыра. Хөкүмәт күрсәтмәсе буенча, кайбер сул радикаль оешма­ лар, шул исәптән коммунистлар партиясе лидерлары кулга алына.
50 2 иче бүлек. Көнбатышныц әйдәп баручы илләре: чәчәк атудав — «Куркынычлы уйлар» турында закон кабул ителә, ул, яшәп килгән стройны бәреп төшерүгә чакырган өчен, үлем җәзасы бирүне күздә тота. Дөньяны яңадан бүлешү өчен, сугышка әзерлек тизләтелгән темпларда алып барыла. Сул көчләрнең илне милитаризацияләүгә каршы торуы басты­ рыла. Эре сәяси партияләрнең булмавы, император ихтыярына буй­ сынырга өйрәнгән халыкның пассивлыгы массачыл каршылык хәрәкәтләре туу мөмкинлеген юкка чыгара. Хирохито (1901—1989) — 1926 елдан Япо­ ния императоры. Япония 1889 елдан алып конституцион монархия булып саналса да, императорның ихтыяры (1947 елда яңа консти­ туция кабул ителгәнче) аның гражданнары өчен абсолют закон булып кала. Дәүләт дине — син ­ тоизм буенча император аллалар нәселеннән булып санала. Ул халык алдында сәяси чыгыш ­ ларда катнашмый, чит ил дипломатларын ка­ бул итми, тик иң югары сановникларның зур булмаган төркеменә генә аны күрү рөхсәт ителә. Министрлар кабинетының теләсә нин­ ди карары император теләгенә таяна. Төрле клан төркемчәләре Хирохитога йогынты ясау өчен көрәш алып ба­ ралар. Император радио аша милләткә турыдан-туры мөрәж,әгать иткән беренче очрак — аның 1945 елның 15 августында Япониянең капитуляцияләве турындагы указны игълан итүе. §5. Сораулар һәм биремнәр 1. |5. 3 Ни өчен 1920—1930 елларда Германиядә национал-со ­ циалистларның популярлыгы үсә? А. Гитлерның хакимияткә юлы нинди була? Германиядә фа­ шистик диктатура урнашу сәбәпләрен аңлатып бирегез. Фашистик режимның эчке һәм тышкы сәясәтенә бәя би­ регез. Ни өчен немецларның күпчелеге аны хуплый? Италиядә Б. Муссолини урнаштырган фашистик режим Германиядәге фашистик диктатурадан нәрсәсе белән аерыла? Аларның охшашлыклары нидә? Ни өчен фашист­ лар партияләре, хакимияткә омтылганда, парламент де­ мократиясе нормаларын сакларга омтылалар? Япониядә милитаризм урнашу турында сөйләгез.
6. 1929—1932 еллардагы икътисади кризис белән Европа илләренең фашистлашуы арасында бәйләнеш бармы? 7. Параграф тексты һәм документлар нигезендә «Демокра­ тиягә каршы режимнарның барлыкка килүе» дигән табли­ цаны тутырыгыз. Төп үзенчәлеге Германия Италия Япония Сәяси өлкәдә Икътисадта Пропагандада Тышкы сәясәттә Нәтиж,ә ясагыз: 1930 елларда Германия, Италия, Япония үсешендә нинди уртаклык бар һәм бу илләрнең сәяси режимнары нәрсә белән аерыла? Документлар өйрәнәбез Герман канын һәм герман намусын яклау турындагы законнан (1939 елның сентябре): Герман канының чисталыгы немец халкының алга таба да яшәеше шарты булып торуына тирән инанган һәм герман милләтен мәңгелектә саклап калуга корычтай ихтыяр белән рухланган хәлдә, рейхстаг бертавыштан түбәндәгеләрне раслады: I. Яһүдләр һәм герман яисә аңа тугандаш каннары бул­ ган дәүләт подданныйлары арасындагы никахлар тые­ ла. Әлеге законга каршы килеп, хәтта, законны әйләнеп узып, никах, чит илләрдә теркәлсә дә, гамәлдә бул­ мый <...> II. Яһүдләр һәм герман яисә аңа тугандаш каннары булган дәүләт подданныйлары арасындагы никахсыз мөнәсәбәтләр тыела. I пунктны бозган затлар каторгага ж,ибәрелә <...> II пунктны бозган ир-ат төрмәгә ябыла яисә каторгага ж,ибәрелә. Сез ничек уйлыйсыз, фашистик режим ни өчен шундый кеше­ лексез закон кабул итә?
Документлар өйрәнәбез А.Гитлер чыгышыннан (1933 елның феврале): Дөнья базарларының сыйдырышы чикле, ә җитештерү һәркайда кирәгеннән артык. Эшсезләр армиясен бер ­ дәнбер яңадан кыскарту мөмкинлеге — яңа җирләр үзләштерүдә. Ләкин бу вакыт таләп итә һәм радикаль үзгәрешләр көтәргә ярамый, чөнки немец халкы өчен тормыш мәйданы бик кечкенә. Вермахт төзү — максат­ ка ирешү — сәяси куәтләр яулау өчен иң мөһим ал­ шарт <...> Без мондый сәяси куәткә ирешкәч, ул ни­ чек файдаланылыр соң? Әлегә моны әйтеп булмый. Бәлки, сату өчен яңа базарлар яулап алыныр, бәлки — бусы, мөгаен, яхшырактыр, — Көнчыгышта яңа тормыш киңлекләре яуланыр, һәм ул рәхимсез рәвештә гер- манлаштырылыр. А. Гитлер Германия өчен «тормыш мәйданы» яулап алу зарурлы ­ гын ничек нигезли? Моның өчен нинди чараларны эшкә җигү күздә тотыла? Документлар өйрәнәбез Япония премьер-министры генерал Танака меморандумыннан (1927 елның 25 июле): Үз-үзен яклау мәнфәгатьләрендә Япония <...> «кан һәм тимер» сәясәте үткәргән. Ләкин бу сәясәтне үткәргәндә, без Америка белән йөзгә-йөз очрашачак­ быз, ә ул Кытайны безгә каршы котырта <...> Киләчәктә без Кытай өстеннән контрольне үз кулыбызга алыр­ га теләсәк, Кушма Штатларны җимерергә, ягъни аның белән дә рус-япон сугышындагыча эш итәргә тиеш бу ­ лачакбыз. Кытайны яулау өчен, безгә башта Маньчжу­ рия һәм Монголияне яулап алырга кирәк булачак <...> Бу районны, безнең сәүдәне үстерә баруны сәбәп итеп, Кытайга үтеп керү өчен, база буларак файдала­ нырга кирәк <...> Кытай ресурсларына баш булып, без Һиндстанны яулауга, Көньяк диңгезләр илләрен, анна­ ры Кече Азияне, Үзәк Азияне һәм, ниһаять, Европаны яулап алуга күчәбез <...> Безнең милли үсеш программасына Россия белән янә кылычлар чалышу (сугышу) зарурлыгы да керә.
§ 6. Фашизмга альтернатива: Бөекбритания һәм Франция тәҗрибәсе Япония премьер-министры меморандумында «кан һәм тимер» сәясәтенә күчү зарурлыгы ничек нигезләнә? Япониянең анда бәян ителгән хәрәкәт итү планын характерлап бирегез. Мондый сәясәтне ничек бәяләп була? Ц 1929—1932 еллардагы икътисади кризисның сәбәпләре нәрсәдә була, һәм ни өчен ул бөтен дөньяга тарала? 1929—1932 еллардагы бөтендөнья кризисы нык үскән демокра­ тияле Бөекбритания һәм Франция кебек капиталистик илләргә дә кагыла. Әмма, АКШ һәм Германия белән чагыштырганда, аның кискенлеге һәм нәтиҗәләре башка була. 1920 елларда Бөекбритания Бөекбритания кризис алды елларында АКШ кебек сәнәгать күтәрелеше кичерми. Лондон иң эре халыкара финанс үзәге булып кала. Ләкин Англиядә сәнәгать җитештерүе күләме 1929 елда да 1913 елгы дәрәҗәдә саклана. Завод җиһазларының байтак өлеше сәнәгать борылышы вакытларыннан бирле эксплуатацияләнә һәм искерә. Продукцияләре хәтта империянең эчке базарларында да конкуренциягә сәләтсез күп кенә вак предприятиеләр саклана. 1926 елда Англиягә доминионнарның мөстәкыйль тышкы икътисади сәясәткә хокукларын танырга туры килә. Аларга Бөекбританиянең үзидарә хокукы алган элеккеге колонияләре — Канада, Австралия, Яңа Зеландия, Көньяк Африка Союзы, Ир­ ландия керә. Дәүләт сәнәгатьнең төп тармакларына салымнарны кыскарту һәм аларны модернизацияләүгә булышлык исәбенә ярдәм күрсәтә. Ләкин бу гына җитәрлек булмый. Ташкүмер сәнәгате һәлакәт алдында тора. Шахта хуҗаларының хезмәт хакы түләргә дә акча­ лары булмый, аның буенча бурычның бер өлешен дәүләт каплый. Эшкуарлар хезмәт хакын киметү һәм киләчәктәге локаут турында белдерәләр. Моңа җавап итеп тау эшчеләре тред-юнионы (профсоюз) забастовка игълан итә.
Ливерпуль урамнарында полиция һәм забастовкачылар бәрелеше Локаут — предприятиенең барлык хезмәткәрләрен эштән чыгару. Җитештерүне япканда яисә вакытлыча аны мо­ дернизацияләгәндә, шулай ук эшчеләр тарафыннан эшку­ ар кабул итмәслек таләпләр куелганда, локаут ясыйлар. Хезмәт мөнәсәбәтләрен бик нык кискенләштерүче соңгы чик чара булганга, хәзерге заман шартларында ул сирәк кулланыла. Забастовканы башка профсоюз берләшмәләре дә хуплый, 1926 елның маенда ул гомуми стачкага әверелә. Анда Бөекбритания хезмәт ияләренең алтыдан бер өлеше диярлек катнаша, әмма эшкуарлар ташламаларга барудан баш тарта. Суд стачканы закон­ сыз дип таба. Массачыл тәртипсезлекләр була калса дип, Лондон урамнарына танклар чыгарыла. Күпчелек тред-юнионнарның ли­ дерлары юл куюны өстен күрә, тугыз көннән соң стачка туктатыла. Эшкуарлар хезмәт хакын киметүгә ирешәләр, әмма икътисадны модернизацияләү планы өзелә.
1929 елгы чираттагы сайлаулардан соң иң эре парламент фракциясе лейбористларныкы була. Король хөкүмәт төзүне лейбористларның лидеры Р. Макдональдка йөкли. Менә шул хөкүмәткә бөтендөнья икътисади кризисының беренче һөҗүмен каршыларга туры килә дә инде. Бөекбританиядә кризис һәм милли хөкүмәт 1929 елгы кризис үзен эшсезлекнең бик нык артуы белән сиздерә. Англия товарларын экспортлаудан керемнәр кискен төшә. Чит ил кертемчеләре, шул исәптән доминионнар да, Лондон банк­ ларыннан үз акчаларын ала башлыйлар. Банк системасын коткару хөкүмәтнең төп бурычы булып тора. Катгый чараларга һәм социаль ихтыяҗларга чыгымнарны кыскартырга кыймыйча, лейбористлар кабинеты отставкага китә. Илнең төп сәяси партияләре (консерваторлар, лейбористлар һәм либераллар партияләре) җитәкчеләре үзара каршылыкларга әһәмият бирү өчен хәлләр бик катлаулы дип саныйлар. 1931 елда өч партия вәкилләреннән коалицион милли хөкүмәт төзелә, аны Р. Макдональд җитәкли. Ул парламентта зур күпчелекне тәшкил иткән либераль-консерватив канатка таяна. Бу — коалициягә гамәлдә чикләнмәгән вәкаләтләрне тәэмин итә һәм 1934 елга кризисның нәтиҗәләрен җиңәргә мөмкинлек бирә. Милли валютаның тотрыклылыгын тәэмин итү буенча чаралар күрелә. Бай гражданнарныкы булган кыйммәтле дәүләт кәгазьләре буенча процентлар түләү киметелә. Социаль ихтыяҗларга чыгым­ нар сизелерлек кими. Болар кризиска каршы чараларның авыр­ лыкларын халыкның барлык катлаулары арасында бүлешергә мөмкинлек бирә. Хакимият милли сәнәгатькә акчалата субсидияләр бирә. Ан ­ глия эшкуарларын яклау өчен, югары таможня пошлиналары кертелә. Хөкүмәт шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен артты­ ру чараларын да күрә. Халык өчен бигрәк тә мөһим иң кирәкле продуктларга (сөт, бәрәңге, дуңгыз ите һ. б.) беркетелгән бәяләр урнаштырыла. Шулай итеп, кризиска каршы көрәш гомуммилли характер
ала. Ул җамгыятыпә яшәп килгән барлык каршылыкларны икенче планга чигерә. Монда дәүләтнең икътисадка катышуы зур роль уйный. Сул һәм уң оппозицияләрнең көчсез булуы сәяси тотрыклы- лыкны саклап калырга мөмкинлек бирә. Расачылык идеяләрен пропагандалаган ультрауң фашистик төркемнәр зур йогынтыга ия булмый. Моннан тыш, хөкүмәт «Фетнәгә котырту турында» закон кабул итә. Ул, көч куллануга чакырган өчен, җинаять җа- ваплылыгын күздә тота. Бу шулай ук экстремистларны тыеп тора. 1935 елда сайлауларда консерваторлар җиңә. С. Болдуин пре­ мьер-министр була, аны соңрак Н. Чемберлен алыштыра . Франциядәге кризис үзенчәлекләре Франция, Бөекбритания кебек үк, 1929—1932 елларда икъ­ тисади яктан Германия һәм АКШка караганда азрак зыян күрә. 1920 елларда аның икътисадын Германия репарацияләре туенды­ рып тора. Франциянең сәяси тормышы үзенчәлеге бик күп партияләр яшәп килүдән гыйбарәт була. Аларның берсе дә парламент­ та күпчелекне алуга исәп тота алмый. Алты партия кон­ серватив позициядә була. Аларны промышленниклар һәм финансистларның төрле төбәк төркемнәре, католиклар чиркәве хуплый. Ике партия сул карашлы була. Коммунистлар пар­ тиясе 1920 елда оеша һәм Коминтернга керә. Социалистлар партиясе социаль реформачылык платформасында тора. Вак буржуазиягә таянган радикаль партия социалистик һәм либе­ раль идеяләрне алга сөрә. Хөкүмәтләр берничә партия коалиция­ се нигезендә генә формалаша. Әмма лидерлар арасында идея каршылыклары һәм конфликтлар аркасында коалицияләр бик тиз таркала. Хөкүмәт составындагы еш булып торган үзгәрешләр шуннан килеп чыга. Кризиска каршы көрәш ысуллары дәүләтнең икътисадка ка­ тышуына корыла. Франциядә ул дирижизм дип атала. Хөкүмәт иң эре банкларга һәм тимер юл компанияләренә субсидияләр бирә. Металлургия, хәрби, химия предприятиеләре салым ташламалары һәм дәүләт заказлары ала. Күп кенә заводлар Германия белән чик сызыгында 1929—1932 елларда Франция хәрби министры исеме
§ 6. Фашизмга альтернатива: Бөекбритаиия һәм Франция : тәҗрибәсе белән Мажино линиясе дип аталган ныгытмалар төзү эшен баш­ кара. Күрелгән чаралар аркасында Франциядә кризис бик үзенчәлек­ ле характер ала. Җиңел сәнәгатьтә, бигрәк тә Франция өчен тра­ дицион булган зиннәтле бизәнү әйберләре чыгаручы секторда, җитештерү кискен кими. Авыр һәм хәрби сәнәгатьтә җитештерүнең кимүе бик сизелми. Эшсезлек барлык хезмәтчәннәр санының 10% ыннан артмый. Моннан тыш, күп кенә предприятиеләрдә тулы булмаган эш атнасы кертелә. Халыкның уртача сатып алу сәләте якынча өчтән бергә кими, бу — авыл хуҗалыгында кирәгеннән ар­ тык җитештерү кризисы китереп чыгара. Аны җиңәргә омтылып, хөкүмәт аграр продукция кертүгә күтәренке таможня пошлина­ лары булдыра, бодайга минималь бәя куя һәм чәчү мәйданнарын киңәйтүне тыя. Икътисади кризис авылдагы хуҗалар, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә вак һәм урта предприятиеләр хуҗалары өчен иң авыр сынау була. Халыкның бу катлауларының төп сәяси партияләрдән күңелләре кайта, һәм алар фашистик хәрәкәтнең күтәрелүенә азык бирә торган тирәлеккә әйләнә. Фашизм куркынычы һәм Халык фронты Франциядә фашистик хәрәкәт бердәм булмый. Аның го- муммилли масштабтагы лидерлары да күренми. Аларга сугыш ветераннарының хәрбиләштерелгән оешмалары (Утлы тәреләр) һәм монархиячел төркемчекләр керә. Франция фашизмына раса­ чылык һәм яулап алу планнары хас түгел. Үзенең территориаль дәгъваларын Франция Беренче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә канәгатьләндерә. Яңа басып алулар идеяләре җәмгыятьне кы­ зыксындырмый. Фашистик программа «каты кул» режимы урнаштыру һәм социаль проблемаларны хәл итү таләпләре белән чикләнә. Кризистан соң Франциядәге сәяси хәлнең тотрыксызлыгы фа­ шистик хәрәкәтнең активлашуына китерә. Сәяси скандал 1934 елның гыйнвар—февралендә Париждагы фашистик чыгышлар өчен сәбәп булып тора. Ул коррупциягә катнашы булган эре чинов ­ никларны фаш итүдән килеп чыга. 6 февральдә 20 мең чамасы фа­ шист Парижда демонстрация уздыра, әмма ул полиция тарафыннан
1934 елның 12 февралендә Парижда фашистларга каршы марш куып таратыла. Хакимият фашистлар парламентны яулап алырга һәм диктатура урнаштырырга мөмкин дип курка башлый. 1934 елда коммунистлар һәм социалистлар антифаши­ стик көчләр фронты төзүгә баралар, фашизм куркынычына каршы көрәштә бергәләшеп хәрәкәт итү турында пактка (шартнамәгә) кул куялар. Алар демократияне яклап митинг ­ лар һәм манифестацияләр үткәрә башлыйлар. 1935 елда сул партияләр басымы астында хәрбиләштерелгән фашистик оешма­ лар эшчәнлеген тыючы закон үз көченә керә. Франция ком ­ мунистлары һәм социалистларының хезмәттәшлеге тәҗрибәсе Коминтернның VII Конгрессында (1935) яклау таба. Ул үзенең фашистик куркынычны тиешенчә бәяләп бетермәгән элеккеге сәясәтен хата дип таный. 1936 елгы парламентка сайлаулар алдыннан Халык фронтының коммунистлар, социалистлар һәм радикаллар партиясе хуплаган бердәм программасы тәкъдим ителә. Анда төп игътибар социаль бурычларны хәл итүгә юнәлтелә. 1936 елгы сайлауларда Халык фронты партияләре ышанычлы җиңү яулыйлар. Парламентта иң күп урынны алган социалистлар партиясе лидеры Л. Блюм Халык фронты хөкүмәтенә җитәкчелек итә. Хөкүмәт 40 сәгатьлек эш атнасы, икешәр атналык түлэүле ял кертә, эшкуарларга профсоюзлар белән коллектив шартнамә
Парижда Халык фронты демонстрациясе. 1935 ел төзүне йөкли, э бу хезмәт хакының артуын тәэмин итә. Хәрби сәнәгать өлешчә национализацияләнә, аграр продуктларга тотрыклы бәяләр куела, эре капиталга салымнар арттырыла. Кече эшкуарлар өчен салым ташламалары кертелә. 1937 ел башында Халык фронты җитди кыенлыкларга юлыга. Социаль ихтыяҗларга дәүләт чыгымнарының артуы бюджет кыт­ лыгы китереп чыгара. Хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсе начар­ лана башлый. Бу — забастовка хәрәкәтенең активлашуына китерә. Мондый шартларда Халык фронты массаларның ышанычын югал­ та бара һәм 1938 елда таркала. Бюджет кытлыгы — дәүләт чыгымнарының керемнәрдән артып китүе, ул, гадәттә, яңа акчалар басу белән каплана. Бу исә инфляция, ягъни бәяләрнең артуын һәм акчаның кыйммәте төшүен китереп чыгара. Халык фронтының икътисади сәясәте җимерелү сул партия­ ләрнең, бигрәк тә коммунистларның, ярлылар хәлен яхшыртуны икътисади түгел, ә сәяси бурыч дип санавына бәйле. Алар фәкать сыйнфый принциптан чыгып эш итәләр: «байлар түләсен әйдә», ә милли икътисадны үстерү мәнфәгатьләре исәпкә алынмый. 1938 елда радикал Э.Даладье премьер -министр була. Гер­ маниядән янаган куркынычны сәбәп итеп, ул милли оборона
хөкүмәте төзи һәм гадәттән тыш вәкаләтләр алуга ирешә. Халык фронты үткәргән үзгәрешләр юкка чыгарыла, социаль програм­ маларда катгый экономия режимы кертелә. Армияне яңадан ко­ ралландыру башлана. Әлеге чаралар нәтиҗәле булып чыга. 1930 елларда беренче тапкыр Франция җитештерүнең кризиска кадәрге дәрәҗәсенә ирешә. Халык фронты тәҗрибәсе зур әһәмияткә ия була. Ул демократи­ яне яклауда хезмәт ияләренең массачыл чыгышларын оештыруга сәләтле сул көчләрнең үзара хезмәттәшлеге шартларында фашистик диктатура урнаштыруны кисәтү мөмкинлеген күрсәтә. §6. Сораулар һәм биремнәр 1. 1929—1932 елларда Бөекбританиядә кризис чагылышы турында сөйләгез. 2 Бөекбритания хөкүмәте кризистан ничек чыга? Бу илдә кризисны җиңүнең үзенчәлекләре нидә? 3. Франциянең икътисади һәм сәяси үсеше һәм аның 1929— 1932 еллардагы кризистан чыгу юлларының үзенчәлеге нидән гыйбарәт? 4. 5. 6. 1929—1932 елларда Бөекбританиядә һәм Франциядә, АКШ һәм Германия белән чагыштырганда, кризис чагылышының уртаклыкларын һәм аерымлыкларын табы­ гыз. Бу аерымлыкларны сез ничек аңлата аласыз? АКШта, Англиядә һәм Франциядә кризиска каршы сәясәтнең аермасы нидән килеп чыга? Ни өчен Франциядә фашизм куркынчы туа? Халык фрон­ ты төзелү һәм аның эшчәнлегенең әһәмиятен бәяләгез. Халык фронты хөкүмәте алдына нинди максатлар куя? Аларга ирешәме? Халык фронты ни сәбәпле таркала? ЯШИМИМЬниижмиишмии Документлар өйрәнәбез Коммунистлар һәм социалистлар партияләре хәрәкәтенең бердәм­ леге турындагы пакттан (1934 елның 27 июле): Хезмәт ияләре өчен фашизм тудырган куркыныч һәм пролетариатка каршы кораллы бандалар оештырган һөҗүмнәр каршында коммунистлар партиясе һәм co-
циалистлар партиясе, үзара килешү буенча, хәлиткеч хәрәкәтләр алып бару зарурлыгын таныйлар <...> Алар үзләренең барлык чаралары белән түбәндәге­ ләрне максат иткән гомуммилли кампанияне бергәләп оештыру һәм катнашу турында йөкләмә алалар: а) барлык хезмәт ияләрен фашистик оешмаларга кар­ шы мобилизацияләргә, аларны коралсызландыруга һәм таратуга ирешергә; б) демократик ирекләрне якларга <...> в) хәрби әзерләнүләргә каршы чыгарга <...> г) Германиядә фашистик террорга каршы чыгарга <...> Уртак хәрәкәтләр барышында ике партия дә аларда ло­ яль катнашкан органнарга һәм активистларга карата һөҗүмнәрдән һәм тәнкыйтьтән тоткарланып торачак. Һәр партия уртак хәрәкәтләрдән тыш тулы бәйсезлеген саклап кала, үз сафларын үстерүне тәэмин итүгә юнәлтелгән пропаганда эшчәнлеген оештыра, бу ва­ кытта башка партиягә карата дошманлык күрсәтүгә юл куймый. Социалистлар һәм коммунистлар партияләренең бердәм хәрәкәт итү зарурлыгы ничек нигезләнә? Пакт нинди уртак хәрәкәтләрне күздә тота? Документ тексты буенча аның нинди шартларда төзелүен билгеләгез. § 7—8. Милитаризм һәм пацифизм халыкара аренада Jg Версаль солых шартнамәсенең шартлары нинди бу­ луын исегезгә төшерегез. Аның каршылыклары нәр­ сәдә иде? 2. Пацифизм, реваншизм, милитаризм терминнарының мәгънәсен ачыгыз. 1920 елларны еш кына пацифизм унъеллыгы дип атыйлар. Версаль-Вашингтон системасыннан ризасызлык белдергән илләр реванш алырлык көчкә ия булмыйлар әле. Англияне һәм Фран­ цияне, яңа җирләр яулап алуга караганда, инде яуланганнарын саклап калу һәм ныгыту кызыксындыра. Алар компромисслар нигезендә, шул исәптән Германия белән дә тынычлыкны ныгыту
g2 2 иче бүлек. Көнбатышның әйдәп баручы илләре: чәчәк атудан — кризиска Япон илбасарлары Кытайда гарантияләре булдыруга омтылалар. Мәсәлән, 1925 елда Локарно шәһәрендә Рейн гарантия пактына кул куела, аның буенча Герма­ нияне Милләтләр Лигасына кабул итәләр. Шуңа алмашка Германия Англиягә һәм Франциягә көнбатышта үз чикләрен яңадан карауга дәгъва белдермәскә вәгъдә бирә. 1928 елда Франция тышкы эшләр министры А.Бриан һәм АКШ дәүләт секретаре Ф.Келлог инициативасы буенча дөньяның күпчелек дәүләтләре сәясәт чарасы буларак сугыштан баш тар­ ту турында шартнамәгә кул куялар. Ул тарихка «Бриан—Келлог пакты» дигән исем белән кереп кала. Япониянең Кытайдагы агрессиясе Япония Бриан—Келлог пактына кушыла, ләкин 1931 елда аннан чыга. Япон гаскәрләре Кытайга бәреп керә һәм 1933 елга Маньчжурияне басып ала. Анда Япониягә бәйле Маньчжоу -го дәүләте төзелә. Аның башлыгы итеп Кытайда 1912 елда бәреп төшерелгән Цин династиясе тәхете варисы Пу И билгеләнә. Ул Япо­ ния императорына вассал буларак ант итә. Агрессия бөтендөнья икътисади кризисы шартларында һәр ил үз эчке проблемалары белән шөгыльләнгәндә башлана. Кытайда вазгыять аның территориаль бөтенлеген раслаган Вашингтон кон-
§ 7—8. Милитаризм һәм пацифизм халыкара аренада ференциясе вакытындагыдан нык үзгәрә. Кытайда гражданнар сугышы бара, башка державаларга аның базарларына үтеп керү авырлаша. Маньчжурия Кытай коммунистлары контрольдә тоткан районнар, СССР һәм Монголия белән чикләшә. Мондый шартларда Кытай президенты Чан Кайши гаскәрләре Пекинга куркыныч тудырган Япония армиясенә җитди каршылык күрсәтә алмый. Гоминьдан бөтен тырышлыгын коммунистларга каршы көрәшкә куя. Бөекбритания һәм АКШ шулай ук Япониянең Маньчжурияне оккупацияләвенә каршы килми. Япон десантының Шанхай янында төшерелүе генә шик-шөбһә уята, бу Кытайның үзәк районнары өчен куркыныч тудыра. Милләтләр Лигасы япон агрессиясен гаепли. АКШ һәм Бөек­ британия компромисс нигезендә Япония һәм Кытай арасында со­ лых төзүгә ирешә. Кытай Маньчжуриянең бәйсезлеген таный, Япония Шанхайдан гаскәрләрен чыгара. Ул үз мәнфәгатьләре ким­ сетелгән дип саный һәм 1933 елда Милләтләр Лигасыннан чыга. Германиянең сугышка әзерләнүе һәм тынычландыру сәясәте Германия Версаль солыхы шартларын хакимияткә А.Гитлер килгәнче үк боза башлый. 1932 елда ул, кризис нәтиҗәләрен сәбәп итеп, репарация түләүдән баш тарта. Нацистлар, хакимияткә килгәч, Версаль солыхында каралган Германиянең кораллануын чикләүне юкка чыгаруны таләп итәләр. 1933 елда А. Гитлер Германиянең Милләтләр Лигасыннан чыгуы, хәрби чыгымнарның арттырылуы турында белдерә. Германия реваншыннан курыккан Франция Европада күмәк куркынычсызлык системасы булдыру планы белән чыга. Анда кат­ нашучылар, агрессия башланган очракта (кайдан чыгуына кара­ мастан), бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш булалар. Бу системага Көн­ батыш һәм Көнчыгыш Европа илләре, 1934 елда Милләтләр Лига­ сына кабул ителгән Советлар Союзының да керүе күздә тотыла. Франция планын гамәлгә ашыруга комачаулау өчен, Германия бөтен тырышлыгын куя. 1934 елда фашистлар агентурасы тара­ фыннан аның тарафдарлары — Франция тышкы эшләр министры Л. Барту, Югославия короле Александр I һәм Австрия канцлеры Э. Дольфус үтерелә. 1935 елда Германия хәрби авиация, хәрби-диңгез флоты төзү һәм гомуми хәрби бурыч кертү турында игълан итә.
Бу — Францияне Европада күмәк куркынычсызлык турындагы мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтуга этәрә. 1935 елның маенда ул СССР һәм Чехословакия белән үзара ярдәм итешү турында шартнамәләр төзи. Әмма Англия Антанта буенча үзенең элеккеге союздашының сәясәтен хупламый. 1935 елның июнендә ул Германия белән диңгез кораллары турында килешү төзи. Германиягә Англиянекенең өчтән бере кадәр хәрби-диңгез флоты төзү хокукы бирелә. Бөекбритания чынбарлыкта Германиянең Версаль солыхы шартларыннан баш тартуын хуплый. Япония һәм Германия гамәлләренең җәзасыз калдырылуын күреп, Италия дә 1935—1936 елларда Эфиопиягә каршы коло­ ниаль сугыш башлый һәм аны яулап ала. Милләтләр Лигасы Италиянең Эфиопиягә һөҗүмен агрессия дип бәяли һәм аңа кар­ шы икътисади санкцияләр (сәүдә итүне тыю) кертә. Нефть белән тәэмин итүгә бәйле Италия өчен бу чара шактый авыр була. Ләкин, икътисади ярдәм күрсәтеп, Германия аны коткарып кала. 1936 елда Германия Версаль солыхы буенча демилитаризация- ләнгән зона дип игълан ителгән Рейн өлкәсенә гаскәрләрен кертә. Гитлер немецлар яшәгән барлык территорияләрне «бер түбә» ас­ тына җыю зарурлыгы турында игълан итә. Бу исә Европадагы чикләрне яңадан карауны күздә тота. Үз чиратында Япония үзенең диңгез коралларын чикләүче 1922 елгы Вашингтон килешүләрен үтәүдән баш тарта. 1936 елда Япония Германия белән Антикоминтерн пакты дип аталган
§ 7—8 . Милитаризм һәм пацифизм халыкара аренада шартнамә төзи. Ике держава дөнья масштабында СССР һәм Комин- тернга каршы көрәш миссиясен үз өстенә ала. Пактка яшерен ку ­ шымтада Япония һәм Германия, аларның берәрсе Советлар Союзы белән конфликтка кергән очракта, бер-берсенә булышырга йөкләмә ала. 1937 елда пактка Италия дә кушыла. Ачыктан-ачык яулап алуларга омтылган державалар блогы аларга каршы торган, тынычлыкны саклау ягында булган илләр коалициясенә караганда күпкә тизрәк төзелә. Испаниядә гражданнар сугышы һәм Германия-Италия интервенциясе Европадагы хәлгә Испаниядәге 1936—1939 еллардагы граждан­ нар сугышы белән бәйле вакыйгалар зур йогынты ясый. Испаниядә 1929—1932 еллардагы икътисади кризис сәяси кри­ зиска әверелә. Забастовкалар хәрәкәте һәм крестьяннар восстаниесе нәтиҗәсендә Испаниядә монархия бәреп төшерелә, ил республика дип игълан ителә. Социаль реформалар үткәрелә башлый. Хезмәт хакының гарантияләнгән минимумы, эшсезлек буенча пособиеләр кертелә, алпавытларның җир биләмәләре чикләнә. Бу чаралар каз ­ наны бөлдерә, һәм илдә янә забастовкалар башлана. 1933 елда сайлауларда консерватив партияләр блогы җиңә, ул социаль чыгымнарга катгый экономия урнаштыра. Икътисад өлешчә тотрыклылана, әмма хезмәт ияләренең тора-бара восстаниегә әйләнгән массачыл протестларын китереп чыгара. Аларны армия һәм полиция авырлык белән бастыра. Фашистик хәрәкәт йогынтысы үсә башлый. «Испан фаланга­ сы» дигән фашистлар партиясе милли рево­ люцияне, «законлылык һәм тәртип» режи­ мына кире кайтуны, хакимиятне катгый үзәкләштерүне яклап чыга. Фашистларның активлашуы сул партия­ ләрнең туплануын көчәйтә. 1936 елда соци­ алистлар, коммунистлар, республикачылар Испаниядәге йогынтылы анархистлар һәм башка сул төркемнәр катнашында Халык Б. Муссолини һәм А. Гитлер Берлиндагы парадта. 1937 ел
2 нче бүлек. Көнбатышның әйдәп баручы илләре: чәчәк атудан — кризиска фронты төзиләр. Аның программасында демократик ирекләрне яклау, сәяси тоткыннарны амнистияләү, хезмәт хакын күтәрү һәм салымнарны киметү, җир реформасын төгәлләү таләпләре була. 1936 елның февралендә Халык фронты парламент сайлаула­ рында җиңә. Фашистлар партиясе һәм армия җитәкчелеге хәрби фетнә әзерли башлый. Генерал Ф. Франко җитәкчелек иткән фетнә 1936 елның 17 июлендә башлана, ләкин армиянең бер өлеше, флот һәм авиация хөкүмәткә тугры кала. Франсиско Франко (1892—1975) — 1939—1975 елларда испан дәүләте башлыгы (каудильо) һәм «Испан фалангасы» фашистлар партиясе юлбашчысы (1937 елдан). Хәрби кадр,- Африка­ дагы колониаль сугышларда катнаша, Марок­ кода фетнәчел кабиләләр белән сугышта ба­ тырлык күрсәтә. 1936 елда республикачылар хөкүмәтенә каршы чыгышларга җитәкчелек итә. 1939 елда гомерлек дәүләт башлыгы дип игъ­ лан ителә. Германия, Италия һәм Португалия Ф.Франконы Испаниянең законлы идарәчесе дип таныйлар. Германия Испаниягә авиация — һавада хакимлекне җиңел яулаган «Кондор» легионын җибәрә. Ита­ лия белән бергә Германия флоты Испания портларын блокадалый. Италия Испаниягә 150 меңнән артык солдат җибәрә. 1936 елның августында ук фетнәчеләр һәм интервентлар Мадридка юнәлә. Испаниядә гражданнар сугышы башлангач, Милләтләр Лигасы барлык державаларны бу эчке конфликтка тыкшынмаска чакыра. Әмма, Германия һәм Италия франкочыларга турыдан-туры ярдәм иткәч, СССР да республикачыларга ярдәмгә ирекле интернациона­ листларны һәм корал җибәрә башлый. Интернациональ бригадалар сафларында күп кенә илләрдән антифашистлар сугыша. Алар ара­ сында Американың бөтен дөньяга атаклы язучысы Э. Хемингуэй да була. 1936 елның октябрендә Испаниягә корал һәм сугыш кирәк- яраклары төягән беренче совет корабле килә. Италия флоты совет судноларын батырырга кыймый. Бөекбритания, Франция хөкүмәтләре катышмау сәясәтен дәвам
§ 7—8. Милитаризм һәм пацифизм халыкара аренада 67 Генерал Ф. Франко солдатлары Ни өчен Испаниядәге гражданнар сугышы франкочыларның ж,иңүе белән тәмамлана? итәләр, ә Франко режимын законлы дип таныйлар. 1937 елның 1 маенда АКШта конфликтларда катнашучы яисә гражданнар сугы­ шы барган илләргә АКШтан корал китерүне, коралны Америка суд­ ноларында ташуны тыя торган нейтралитет турында закон кабул ителә. Бу чара Германиядән һәм Италиядән ярдәм алучы франко- чылар мәнфәгатен түгел, ә республикачыларныкын кыса. 1938 елда, Милләтләр Лигасы таләбе буенча, Испаниядә хәрби хәрәкәтләр дәвам итсә дә, интернациональ отрядлар аны ташлап китәләр. Испаниядә сугыш 1939 елның язында, Халык фронты саф­ лары таркалып Мадридта уң социалистлар һәм анархистлар баш күтәргәч тәмамлана. Соңгылары франкочылар алдында капитуляциялиләр. Тынычлыкка, халыкара иминлеккә янаулар арту Италия һәм Германиянең Испаниядәге интервенциясе кар­ шында Бөекбритания һәм Франциянең бернинди гамәл дә кыл­ мавы, АКШның пассивлыгы Япониягә Кытайдагы агрессиясен киңәйтергә этәргеч бирә.
gg 2 нче бүлек. Кекбатышныц айда баручы илләре: чәчәк атудан 1937 елның җәендә Япония гаскәрләре Үзәк Кытайга бәреп керәләр. Вашингтон конференциясендә катнашкан илләр бәрелешне тыныч юл белән җайга салуга чакыру белән чикләнәләр. Кытайга СССР гына ярдәм күрсәтә. Патриотик хисле офицерлар таләбе буенча Чан Кайши коммунистлар белән бердәм хәрәкәт итү турында килешү төзергә була. Ул ике яктан да начар үтәлә, ләкин шулай да агрессиягә каршы көрәштә үзара хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкинлек бирә. Германия немец җирләрен бер дәүләткә берләштерүне тор­ ган саен ныграк таләп итә. Немец дипломатлары Англия, Фран­ ция һәм АКШ лидерларын Гитлерның Германиягә Австрияне һәм Чехословакиянең немецлар яшәгән районнарын (Судет өлкәсе) кушу белән чикләнәчәгенә ышандырырга тырышалар. Әлеге план­ нар Көнбатышның идарәче даирәләрендә кискен протест тудыр­ мый. Британия консерваторларының лидеры — премьер-министр Н. Чемберлен «әлеге чикләүләр сугыш белән бәйле тетрәнүләрдән котылырга мөмкинлек бирсә,— алар акланырлык» дип саный. Франциядә күп кенә сәясәтчеләр, коммунистлар йогынтысыннан куркып, Халык фронтына караганда Гитлер яхшырак дигән прин­ ципка таяналар. АКШ Европа эшләре белән кызыксынмый һәм нейтралитетка өстенлек бирә. Невилл Чемберлен (1869—1940) —1937—1940 ел­ ларда Бөекбритания премьер-министры. 1895— 1903 елларда колонияләр министры һәм инглиз- бур сугышы инициаторы булган мәгълүм сәяси эшлекле Дж. Чемберленның улы. Германия һәм Италия таләпләренә юл куюны алга сөрә. 1935—1936 елларда Эфиопиягә кар­ шы агрессиясе өчен Италиягә карата санкция­ ләр кертүне гаепли. Испаниядә гражданнар су­ гышына катышмау сәясәтен яклый, фашистик державаларның фетнәчеләргә ачыктан-ачык бу ­ лышу фактын күрмәмешкә салыша. 1938 елның сентябрендә Мюнхен килешүенә кул кую инициаторларының берсе. Хәтта Польшага һөж,үм иткәннән соң да, Германиягә юл кую сәясәте үткәрергә маташа. Германия гаскәрләре Көнбатыш Европа илләренә бәреп кергәч кенә отставкага китә.
§ 7—8. Милитаризм һәм пацифизм халыкара аренада 'к-# ШЯиНн Көнбатыш илләренең тынычлык сөюенә инангач, Гитлер Ав­ стрияне яулауны тизләтә. Аның канцлеры — аншлюс (Австрия һәм Германияне берләштерү) тарафдары — илгә кертелгән немец гаскәрләренә каршылык күрсәтмәскә фәрман бирә. 1938 елның мар­ тында немец оккупациясе шартларында Австриядә плебисцит була, аның нәтиҗәләре буенча ул Германиягә кушыла. Аннан соң Германиядә Чехословакиянең Судет өлкәсендә мил­ ли азчылыкны тәшкил иткән немецларның хокукларын кысу ту­ рындагы имеш-мимешкә каршы кампания башлана. Мюнхен килешүе 1938 елда Европа сугыш чигендә торган кебек тоела. Чехослова­ кия армиясе Германия әзерләгән агрессияне кире кайтарырга әзер­ ләнә. Франция, үз союзнигына һөҗүм ясалган очракта, читтә кал­ маячагын белдерә. СССР да үз йөкләмәләрен үтәргә әзер була. Әмма чынлыкта Көнбатыш илләре Германиягә юл куюны яклыйлар. 1938 елның 30 сентябрендә Мюнхенда Германия, Англия, Франция һәм Италия арасында килешү төзелә, аның буенча Су­ дет өлкәсе (Чехословакия мәйданының биштән бер өлеше, анда ил халкының чиреге яши) Германиягә бирелергә тиеш була. Дүрт держава исеменнән Чехословакиягә ультиматум белдерелә. Ул Гер ­ мания белән чиктәш ныгытмаларыннан һәм хәрби потенциалның зур өлешеннән мәхрүм ителә. Компенсация рәвешендә Германия Бөекбритания һәм Франция белән үзара һөҗүм итешмәү һәм бә­ хәсле мәсьәләләрне тыныч хәл итү турында декларациягә кул куя. Бөекбритания һәм Франция уйлавынча, Мюнхен килешүе Германияне тынычландырырга һәм Европада ныклы тынычлык тәэмин итәргә тиеш була. Ә чынбарлыкта ул агрессорның аппети­ тын көчәйтә генә. Бөтендөнья сугышы котылгысызга әверелә. Көнбатыш илләре белән санашмаска да мөмкин дигән инану Гитлерны чираттагы басып алуларга этәрә. 1939 елның мартында Германия Чехословакиянең бөтен территориясен басып ала. Англия һәм Франция, үз сәясәтләре белән кечкенә илләр мәнфәгатьләре өчен сугышырга теләмәүләрен күрсәтеп, бөтен Көнчыгыш Европаны диярлек Германия һәм Италия карамагына бирәләр. Германия Литвадан Клайпеда портын тартып ала. Италия Албанияне оккупацияли. Венгрия Антикоминтерн пактына керә . Румыния Германия белән хезмәттәшлек турында килешү төзи.
70 2 нче бүлек. Көибатышяыц әйдәп баручы илләре: чәчәк атудан 1939 елның апрелендә Германия Польшаның территориаль ташламалар ясавын таләп итә. Гитлер Померания һәм Көнчыгыш Пруссия арасындагы «коридорны» үз империясенә бирдерергә ты­ рыша. Бу исә Польшаны диңгезгә чыгудан мәхрүм итәр иде. Бөекбритания һәм Франция хакимиятләре фашистик блокка юл куюның аны агрессивлаштыра гына баруын аңлыйлар. Көнбатыш илләре Польшага Германия һөҗүме куркынычыннан яклауны гарантиялиләр. Алар күмәк куркынычсызлык системасын торгызу идеясенә кире кайтырга омтылалар, ләкин соң була инде. Күмәк куркынычсызлык идеясенең җимерелүе 1939 елның җәендә башланган Англия, Франция һәм СССРның үзара ярдәмләшү турындагы килешү буенча сөйләшүләре бик акрын бара, алар икенче дәрәҗәдәге детальләргә чумалар. Мюнхен ­ нан соң СССР хөкүмәте Англия һәм Франциягә ышанмый. Чыннан да, 1939 елның июнь—августында Лондонда дөньяны йогынты сфераларына бүлешү турында яшерен инглиз-герман сөйләшүләре бара. Сүз Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш Европа­ ны Германия мәнфәгатьләре сферасы дип тану, аны Англия доми­ нионнары һәм колонияләре базарларына кертү һәм Африкадагы колонияләрне яңадан бүлү турында бара. СССР территориясен Германия белән бергәләп бүлешү күздә тотыла. Кытай ресурсларын эксплуатацияләүдә Бөекбританиянең Япония белән хезмәттәшлеге планлаштырыла. 1939 елның 24 июлендә Бөекбритания һәм Япония арасында килешүгә кул куела, аның буенча Кытайда Япониянең аерым мәнфәгатьләре булуы таныла. Англия белән Япониянең якынаюы Советлар Союзы өчен га­ ять куркыныч була. 1938 елның маенда Япония СССРның со­ юздашы Монголиягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Совет хөкүмәте дус дәүләткә булышлык күрсәтә. Августта Кызыл армия гаскәрләре, монгол берләшмәләре белән бергәләп, Халхин-Гол ел ­ гасы районында 75 меңләп кешесе булган япон гаскәрләре төрке­ мен чолгап ала һәм тар-мар итә . Әлеге конфликт теләсә кайсы вакытта тулы масштаблы совет-япон сугышына әйләнергә мөмкин иде. Совет хөкүмәтенең Көнбатыш илләре, бигрәк тә Бөекбритания, ике яклы эш алып бара дип санарга тулы нигезе була. Мондый шартларда СССР Германиянең мөнәсәбәтләрне нормальләштерү һәм
Германия гаскәрләре Прагага керә Һөҗүм итешмәү турында пакт төзү хакындагы тәкъдимен кабул итә, аңа 1939 елның 23 августында кул куела. Вермахт җитәкчелегенә бу адымны А. Гитлер Германиягә Көнбатышка каршы да, Көнчыгышка каршы да сугышырга туры киләчәк дип аңлата, ә хәрәкәт итү эзлеклелеге «алдан ук билгеләнә алмый». Башкача әйткәндә, Германия СССР белән пакт төзеп, аңа башта ук тактик маневр һәм дипломатик хәйләкәрлек итеп карый. СССР җитәкчелеге бу пактны үзе өчен отышлы дип саный. Беренчедән, СССР Ерак Көнчыгышта үзенә куркынычсызлык тәэмин итә, чөнки Япония Германия ярдәменнән башка Советлар Союзына каршы эре масштаблы сугышка бара алмый. Германия белән СССР килешүе Антикоминтерн пактына таркаулык кертә һәм герман-япон мөнәсәбәтләренең суынуына китерә. Икенчедән, яңа «Мюнхен» мөмкинлеге юкка чыгарыла, ягъни Англиянең Германияне СССР исәбенә тынычландырырга маташуы­ на чик куела. Өченчедән, СССР яшерен беркетмә белән бүләкләнә, анда 1920—1921 елларда Польша басып алган Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия җирләре, Балтыйк буе илләре, Финлян­ дия, Румыния составына кергән Бессарабия (Молдова) (ягъни элек
Россия империясенеке булган территорияләрнең күпчелеге) СССР мәнфәгатьләре сферасы дип таныла. Һөҗүм итешмәү турындагы пакт, бигрәк тә аның яшерен беркетмәсе, СССРны Германиянең сугышмаучы союздашына әверелдерә. Пакт тәэмин иткән вакытлыча өстенлекләрне СССР тулысынча файдалана алмый. И . В . Сталин һәм аның даирәсе Көнбатыш илләре лидерлары җибәргән хатаны кабатлыйлар: фаши­ стик диктаторлар ирешелгән килешүләрне үтәрләр, дип уйлыйлар. § 7—8 . Сораулар һәм биремнәр 1920 елларны ни өчен пацифизм унъеллыгы дип атый­ лар? 1930 елларда агрессия учаклары барлыкка килүне сез ничек аңлатасыз? Аларны картада күрсәтегез. Европада агрессорны тынычландыру сәясәте нидән гыйбарәт? Ул нинди нәтиҗәләргә китерә? Сез ничек уйлыйсыз, Икенче бөтендөнья сугышы котыл­ гысыз идеме? Аңа әзерлекне нәрсә туктата алыр иде? Ни өчен Европада күмәк куркынычсызлык системасы төзи алмыйлар? Милләтләр Лигасының көчсезлеге нидә була? Испаниядәге гражданнар сугышы Европадагы гомуми вазгыятькә нинди йогынты ясый? 1930 елларда Германия, Италия һәм Япония сәясәтен бәяләгез. СССР җитәкчелеген тышкы сәяси курсны кискен үзгәр­ тергә һәм Германия белән килешүгә барырга нәрсә мәҗбүр итә? Сез ничек уйлыйсыз, бу адым котылгысыз идеме? Япониянең Азиядәге агрессиясе СССР сәясәтенә ничек тәэсир итә? «1920—1930 елларда халыкара мөнәсәбәтләр» таблица­ сын төзегез. Дата Вакыйга Нәтиҗәләр Фашистик блок илләре өчен Көнбатыш илләре өчен Европа континентында һәм тулаем дөньяда көчләрнең урнаштырылу тәртибе ничек үзгәрү турында нәтиҗә ясагыз.
Документлар өйрәнәбез Антикоминтерн пактына яшерен өстәмә килешүдән (1936 елның 25 ноябре): Әгәр дә Югары дәрәҗәле Килешүче Якларның бер­ се Совет Социалистик Республикалар Союзы ягыннан провокацияләнмәгән һөҗүмгә дучар булса яисә аңа шундый провокацияләнмәгән һөҗүм янаса, икенче Юга­ ры дәрәҗәле Килешүче Як Совет Социалистик Респуб­ ликалар Союзының хәлен җиңеләйтүгә булышырлык нинди дә булса чара күрмәскә йөкләмә ала. Югарыда күрсәтелгән вазгыять килеп туган очрак­ та, Югары дәрәҗәле Килешүче Яклар кичекмәстән аларның уртак мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәк бул­ ган чараларны уртага салып сөйләшәләр <...> Югары дәрәҗәле Килешүче Яклар әлеге килешү гамәлдә булган чорда үзара ризалыктан башка Со­ вет Социалистик Республикалар Союзы белән әлеге килешү рухына каршы килерлек нинди дә булса сәяси шартнамәләр төземәскә йөкләмә алалар. Антикоминтерн пакты төзелгәннән соң, СССР нинди хәлдә кала? Ь Документлар өйрәнәбез А.Гитлер чыгышыннан (1937 елның 5 ноябре): Германия сәясәте ике каһәрләнгән дошманны — Ан ­ глияне һәм Францияне күздә тотарга тиеш, алар өчен Европаның үзәгендәге куәтле герман колос­ сы күзгә төшкән ак кебек, шул ук вакытта ике дәүләт тә Германиянең Европада да, дөньяның башка ки­ сәкләрендә дә алга таба көчәюе мәсьәләсендә тискәре позициягә басты <...> Әгәр дә фюрер исән булса, ул, 1943—1945 еллардан да калмыйча, Герма­ ния өчен киңлекләр проблемасын, һичшиксез, хәл итәргә уйлый. А. Гитлер чыгышыннан өзеккә анализ ясагыз, аны сезгә мәгъ­ лүм элеккеге чыгышлар белән чагыштырыгыз (52 бит). Алар бер- берсеннән нәрсә белән аерыла?
Документлар өйрәнәбез Англия Германия декларациясеннән (1938 елның 30 сентябре): Без, Германия фюреры һәм канцлеры һәм Англия пре­ мьер-министры <...>, инглиз-герман мөнәсәбәтләре мәсьәләсенең ике ил өчен дә, Европа өчен дә беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия булуы хакында килештек. Кичә кич кул куелган килешүгә һәм инглиз-герман диңгез килешүенә без халыкларыбызның киләчәктә беркайчан да бер-берсе белән сугышырга теләмәвен гәүдәләндерүче символ итеп карыйбыз. Консультацияләр ысулы безнең ике илгә кагылырга мөмкин булган башка мәсьәләләрне карау өчен кабул ителгән ысул булсын дигән ныклы карарга килдек, һәм без мөмкин булган каршылыкларның чыганакларын бетерү буенча тырышлыкларыбызны дәвам итәргә һәм, шул рәвешле, Европада тынычлык тәэмин итәргә булы­ шырга булдык. Дәреслек тексты һәм документ нигезендә Мюнхен килешүеннән соңгы инглиз-герман мөнәсәбәтләре торышын бәяләгез. Документлар өйрәнәбез Германия һәм Советлар Союзы арасында һөҗүм итешмәү турында шартнамәдән (1939 елның 23 августы): Килешүче Яклар бер-берсенә карата аерым -аерым да, башка державалар белән бергәләшеп тә көч куллану­ дан, агрессиядән һәм һөҗүм итүдән тоткарланырга йөкләмә алалар <...> Килешүче Якларның берсе өченче держава ягыннан хәрби хәрәкәтләр объекты булган очракта, Килешүче Якның икенчесе бу державаны берничек тә хупламый <„> Һәр ике Килешүче Якның хөкүмәтләре аларның уртак мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр турында бер-берсенә консультация, мәгълүмат бирә <...>
Килешүче Якларның берсе дә икенче якка турыдан-туры яисә читләтеп каршы булган державалар төркемендә катнашмаячак <...> Әлеге шартнамә ун ел вакытка төзелә <...> Антикоминтерн пакты (73 бит) һәм СССР һәм Германия арасын­ да һөҗүм итешмәү турындагы шартнамә текстларын чагыштыры­ гыз. Бу документларда нәрсә уртак, алар ни белән аерыла? Икенче бөтендөнья сугышын әзерләгәндә, алар нинди роль уйный?
Икенче бөтендөнья сугышы кешелек тарихындагы иң озакка сузылган һәм канлы сугыш була. Катнашучылар саны, сугыш хәрәкәтләре җәелдерелгән территорияләр һәм җимерелүләр, халык арасындагы корбаннар һәм югалтулар буенча ул үткәндәге бөтен сугышларны да күпкә уздырды. Фашистик режимнар басып алган территорияләрне үз­ ләре «тулы кыйммәтле булмаган» расаларга керткән кеше­ ләрдән аңлы рәвештә «чистартырга», ә исән калганнарын колга әйләндерергә тырыштылар. Тыныч халык арасында югалтуларның биниһая зур булуы әнә шуның белән аңла­ тыла. Сугыш бернинди компромиссларсыз бара. Фашистлар агрессиясенә дучар булган халыклар һәм аларның лидерла­ ры сугышны тулы җиңүгә кадәр алып барырга кирәклекне торган саен ачыграк аңлыйлар. Бөтендөнья сугышының башлангыч § 9. этабы һәм Европада «яңа тәртип». Каршылык хәрәкәте Ю Фашизмның расачылык теориясенең төп идеяләре ни­ дән гыйбарәт булуын исегезгә төшерегез. 2. Нацистлар кайсы территорияләргә киләчәктә яулап алу объектлары буларак карыйлар? Ц 1930 елларның икенче яртысында нинди җирләр Герма­ ния составына кертелә? Икенче бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Герма­ ниянең Польшага һөҗүме белән башланып китә. 1939 елның 3 сентябрендә Франция һәм Бөекбритания Германиягә сугыш игълан итәләр. Кораллы көчләренең саны, кеше һәм икътисади потенциалы бу­ енча Европада каршы торучыларның көчләре якынча тигез була. Әмма Англия һәм Франция диңгездә күпкә көчлерәк була һәм колонияләр ресурсына таяна ала. Уңышлы һөҗүм өчен сан ягын­ нан күпкә өстен булу таләп ителгән Беренче бөтендөнья сугышы тәҗрибәсе буенча союзниклар Германия үзен үзе бетерер һәм со­ лых сорар дип өметләнәләр.
Таблица 1939 елның сентябрендә Европада көчләр чагыштырмасы * Дивизия — Икенче бөтендөнья сугышының күпчелек армияләрендә 10—15 мең кешелек төп тактик берләшмә. ** Европада гына урнашкан (колониаль һәм башка берләшмәләрсез) гаскәрләр саны күрсәтелә. к,рсеткеч Англия һәм Поль­ ша Германия Халык (млн кеше) 89.5 48,8 79,4 Электр энергиясе эшләп чы­ гару (млрд кВусәг) 48,8 4 66 Чуен кою (млн т) 16 1,0 17,5 Корыч кою (млн т) 21,7 1,5 23 1939 елның 1 сентябренә коры җир армиясе (дивизияләр*) 85** 47 103 Самолетлар 1400** 400 2500 Танклар 2200** 220 3200 Союзниклар 1914—1918 еллар белән чагыштырганда сугыш­ ны алып бару ысулларын радикаль үзгәртергә мөмкинлек бирүче яңа хәрби техниканың ролен бәяләп бетермиләр. Сүз блицкриг — немецларның яшен тизлегендәге сугыш стратегиясе турында бара. Ул барлык төр гаскәрләрнең үзара төгәл бәйләнешле хәрәкәтен күздә тота. Төп удар көч роле мобиль танк һәм механикалаш- тырылган берләшмәләргә бирелә, алар фронтны өзеп, дошман гаскәрләрен чолгап алалар. Авиация аның тирән тылын җимерә, шәһәрләрен, сәнәгать объектларын, транспорт узелларын бомбага тота һәм десант төшерә. Бу — каршы тору ихтыярын сындырырга һәм гаскәрләр белән идарә итүне җимерергә тиеш була. Польшаның җиңелүе һәм Европадагы «сәер сугыш» Франциягә каршы җәяүле гаскәр дивизияләрен калдырып, Германия көнчыгышка, Польшага каршы төп көчләрен — барлык танк гаскәрләрен һәм авиацияне ташлый. Ике атнадан да азрак вакыт эчендә немец гаскәрләре Варшавага җитә. Аерым шәһәрләр һәм крепостьларның гарнизоннары каһарманнарча каршы торуга да карамастан (мәсәлән, Варшава гарнизоны 28 сентябрьгә кадәр көрәшә), Польша сугышта оттыра. Блицкриг үзенең нәтиҗәлелеген исбатлый.
78 3 нче булек. Кешелек Икенче бетендонья сугышында Немец гаскәрләре Польшада Англия һәм Франция үзләренең Германия чигендәге көчләрен мобилизацияләүне һәм урнаштыруны 12 көндә тәмамлыйлар. Англия - Франция командалыгы Польшага ярдәм итү буенча нинди дә булса гамәлләр кылмый. Ул немецларның Франция-Германия чигендәге ны­ гытмаларын — Зигфрид линиясен штурмлауга көч түгүне мәгънәсез эш дип саный. Германия бомбардировщиклары поляк шәһәрләрен рәхәтләнеп җимерәләр һәм бернинди җәзага тартылмыйлар, ә Англия һәм Франциянең хәрби-һава көчләре тик тора. Польшаны тар-мар иткәннән соң шунысы ачык күренә: союз- никларның Польша кампаниясендә Германия көчсезләнер дигән өметләре акланмый. Германиянең күп дигәндә 50 мең кешесе үтерелә я яралана, ә шул ук вакытта поляк армиясе, әсирләрне дә кертеп, 600 меңләп кешесен югалта. Англия һәм Франция хөкүмәтләрендәге Мюнхен сәясәтен дәвам
итү тарафдарлары, тиздән сугыш Германия белән уртак тел табу ар­ касында төгәлләнер, дип уйлыйлар. Чыннан да, Франция-Германия фронтында ике як та актив операцияләрдән һәм шәһәрләрне бомба­ га тотудан тыелып торалар. Шуңа да бу сугыш «сәер» дигән исем ала. Германияне икътисади блокадалау да тормышка ашырылмый . Ул үзенә кирәк чималны нейтраль илләр аша алу мөмкинлеген саклап кала. Хәрби хәрәкәтләр диңгездә генә алып барыла, анда Германиянең су асты көймәләре союздашларның корабларын ба­ тыра башлый. Көнбатышның демократик илләрендә, Беренче бөтендөнья су­ гышындагы кебек, патриотик күтәрелеш күзәтелми. Җитештерүдә сугыш чоры режимы кертү, эш көненең озынлыгын арттыру, заба­ стовкаларны тыю халыкта ризасызлык кына тудыра. Европада хәрби хәрәкәтләр башлану белән, СССР үз планна­ рын гамәлгә ашыруга керешә. Польшага сугыш игълан итми генә, 1939 елның 17 сентябрендә Советлар Союзы аның территориясенә гаскәрләр кертә, Көнбатыш Белоруссияне һәм Көнбатыш Украина­ ны биләп ала. 28 сентябрьдә СССР һәм Германия арасында Дуслык һәм чик турында яңа шартнамәгә кул куела. СССР Литва, Латвия һәм Эстонияне үзара ярдәмләшү турын­ да пактка кул куярга чакыра, тегеләре баш тартырга кыймый. Совет-фин сугышы (1939 елның ноябре — 1940 елның марты) нәти­ җәсендә Финляндия Карелия бугазын югалта, Советлар Союзы Хан­ ко ярымутравында хәрби база төзү хокукы ала. Милләтләр Лигасы СССРны агрессор булуда гаепли һәм үз сафларыннан чыгара. Германия 1940 елның язы һәм җәе кампаниясенә әзерләнә. 9 апрельдә аның гаскәрләре Даниягә бәреп керә һәм оккупацияли. Шул ук көнне, диңгезләрдә Британия флоты өстенлек итүгә дә ка­ рамастан, Гитлер гаскәрләре диңгездән һәм һавадан Норвегиягә де­ сант төшерә һәм илнең башкаласы Ослоны басып ала. Норвегия һәм Даниягә һөҗүм Англия һәм Франция идарәче даирәләренең Германия белән тиздән тынычлык төзүгә өметләренең тормышка ашмаслыгын ачык күрсәтә. Бөекбританиядә сәяси кри­ зис башлана. Сугышны алып баруда пассивлык идарәче консерва ­ торлар партиясенең бик күп әгъзаларын аның лидеры Н. Чембер - ленга каршы чыгарга этәрә. 10 майда У. Черчилль Бөекбританиянең премьер-министры була. Шул ук көнне Германия гаскәрләре Көнбатыш фронтта һөҗүмгә күчә. «Сәер сугыш» тәмамлана.
Уинстон Черчилль (1874—1965) — 1940—1945 һәм 1951—1955 елларда Бөекбритания премьер- министры. Борынгы аристократ, герцог Мальбо­ ролар нәселеннән. 1895 елдан Черчилль колониаль гаскәрләрдә офицер булып хезмәт итә. Инглиз-бур сугышында катнаша, әсирлектән кача. 1900 елда беренче тап­ кыр парламентка сайлана, 1908 елдан берничә тапкыр хөкүмәт әгъзасы була, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында хәрби министр вазифасын башкара. Бик яхшы оратор, зирәк бәхәсче. Бри­ тания сәясәтчеләре арасында консерваторлар партиясендә карьерасын башлаган бердәнбер кеше, аннан соң либерал­ лар партиясенә күчкән һәм, үз йогынтысын югалтмыйча, кире консерва­ торларга әйләнеп кайткан сәясәтче. 1930 елларда фашистлар Германиясен килештерү сәясәтенә кар­ шы була, Гитлерга ышанырга ярамый дип саный. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач — диңгез министры, 1940 елның маеннан сугыш ахырына кадәр — премьер -министр, коалицион хөкүмәт башлыгы, хәрби министр. Сугыш хәрәкәтләре белән турыдан-туры җитәкчелек итә. Гитлер Германиясе каршында капитуляцияләүгә катгый каршы була. Черчилль хәрби һәм сәяси лидер буларак кына түгел, искиткеч мемуарлар һәм Бөекбритания тарихы буенча китаплар авторы була­ рак та киң мәгълүм. 1953 елда ул әдәбият буенча Нобель премиясенә лаек була. Францияне тар-мар итү Инглиз-француз гаскәрләре немецларның һөҗүмен бөтенләй көтмиләр. Ул Германия авиациясенең Франция аэродромнарын бомбага тотуы белән башлана. Союздашлар самолетларының бай­ так өлеше җирдә үк юк ителә. Германия гаскәрләре Бельгия һәм Голландиягә бәреп керәләр, соңгысы, Роттердамны бомбага тотканнан соң, сугышның бишенче көнендә үк капитуляцияли. Инглиз-француз командалыгы немец ­ лар чик буендагы ныгытмаларны Бельгия территориясе аша әйләнеп узарлар дип көтә. Бельгия армиясе Германия чигендә сугышкан ­ да, союздашларның төп көчләре аңа ярдәмгә килер дип фаразлана. Ләкин вермахтның танк һәм механикалаштырылган дивизияләре Люксембург территориясе аша Арденнадагы авыр техника өчен
Француз фермерының Германия авиациясе һөҗүмен- йорты яна нән соң Лондон үзәгендәге җи­ мереклекләр үтеп булмаслык дип саналган урман һәм тау юллары буенча уза. Алар Франция фронтын Седан янында өзәләр һәм инглиз-француз гаскәрләренең тылына чыгалар. Брюссель 1940 елның 17 маенда бирелә. 21 майда немец танклары, союздашлар армияләрен Дюнкерк районында диңгезгә кысып, Ла-Маншка чыга. Дюнкерк һәлакәтеннән соң Бельгия капитуляцияли. Оешмаган француз командалыгы көрәшне дәвам итәргә ихтыярын югалта. Немец гаскәрләре көньякка борылуга, Париж ачык шәһәр дип игълан ителә һәм сугышсыз гына бирелә. Англия өчен көрәш Гитлерның Францияне тар-мар итү Англияне корал ташларга мәж,бүр итәр дигән өмете акланмый. Мондый шартларда Герма­ ния командалыгы «Диңгез арысланы» операциясен — Англиягә десант төшерүне — гамәлгә ашыруга әзерләнә башлый. Ьавада хакимлеккә ирешүне ул үзенең төп бурычы дип саный. Сан ягыннан ике тапкыр диярлек артык булган немец авиа­ циясе Британия утрауларына һөҗүм башлый. Аерым һөҗүмнәрдә бер үк вакытта 500 йөзгә кадәр самолет кулланыла. Көчләрен күрсәтер өчен, немецлар Ковентри шәһәрен ж,ир белән тигезлиләр. Британиянең барлык эре шәһәрләре бомбага тотыла. Ләкин немец ­ лар инглиз авиациясен юк итә алмыйлар. Хәрби заводларда эш
«Яшен тизлегендәге сугыш» шартларында десант һәм механикалаш- тырылган гаскәрләр нинди роль уйный? көненең озынлыгы 12 сәгатькә җиткерелә. Бу — Бөекбританиягә самолетлар эшләп чыгару буенча Германияне куып тотарга мөмкинлек бирә. 1 млн нан артык кеше үз ихтыяры белән армиягә китә. 1940 елның сентябрендә немецларның бу елны Британия утрауларына бәреп кермәячәге ачыклана. Инглизләр Урта диңгездә дә уңышлы оборона тоталар. 1940 елның көзендә Италия Грециягә һөҗүм итә. Инглиз гаскәрләре, бу илдә десант төшереп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашалар. Агрессор гаскәрләре Грециядән кысрыклап чыгарыла. Италиягә Албанияне югалту куркынычы яный. 1941 елның башында инглизләр Ита­ лия колонияләре булган Эфиопия, Эритрея һәм Сомалины алалар, Ливиягә һөҗүмгә күчәләр. Германиягә союздашын коткарырга туры килә. 1941 елның февралендә Ливиягә генерал Э. Роммель командалыгында экспе­ диция корпусы килә, ул апрельгә инглизләрне Ливия белән Ми­
§ 9. Бөтендөнья сугышының башлангыч этабы һәм Европада 83 «яңа тәртип». Каршылык хәрәкәте сыр арасындагы чиккә алып ташлый. 1941 елның апрелендә Гер­ мания гаскәрләре союздаш Венгрия, Румыния һәм Болгария территорияләреннән Югославиягә һәм Грециягә бәреп керәләр. Алар, Дюнкерктагы кебек үк, инглизләрне ашыгыч рәвештә эвакуацияләнергә мәҗбүр итәләр. Крит утравын Англия үз авиациясенең Көнчыгыш Урта диңгез буендагы төп базасына әверелдерергә тырыша. Май аенда немец һава-десант гаскәрләре аны басып алалар. Германия агентурасы Якын Көнчыгышта, аерым алганда, Гыйракта да активлаша, колониаль һәм бәйле илләрдә Англиягә каршы рухтан файдаланырга исәп тота. Европада «яңа тәртип» һәм холокост Көнбатыш Европаның континенталь өлеше тулысынча Гер­ мания хакимияте астында кала. Монда, янәсе, «яңа тәртип» урнаштырыла башлый. Дәүләт буларак, Польша юк ителә. Аның 9,5 млн чамасы кеше яшәгән көнбатыш җирләре Германия со­ ставына кертелә. Польшаның калган, 12 млн лап халкы яшәгән территориясендә Берлинга бәйле генерал-губернаторлык төзелә. Көнбатышта Эльзас һәм Лотарингия, Люксембург Германиянең бер өлешенә әверелә. Франция территориясенең яртысыннан күбрәге оккупацияләнә. Ә илнең оккупацияләнмәгән көньяк өлешендә, курорт шәһәре Вишида, Германия яклы режим урна­ ша. Аңа капитуляция турында актка кул куйган маршал А. Пе­ тен һәм элеккеге премьер-министр П. Лаваль (1945 елда, Франция азат ителгәннән соң, алар, сатылган өчен, үлем җәзасына хөкем ителәләр) җитәкчелек итәләр. Германия белән союздаш илләрнең чикләре шулай ук Гитлер теләге буенча яңадан билгеләнә. Буйсындырылган Европада, фашистлар партияләреннән тыш, башка барлык партияләрнең эшчәнлеге тыела. Урыннарда җитәк­ челек оккупантлар белән хезмәттәшлек итәргә әзер кешеләр­ гә — коллаборационистларга тапшырыла. «Яңа тәртип»нең үтәле­ шен тәэмин итәргә тиешле җирле полиция формированиеләре алар карамагына тапшырыла. Оккупация гаскәрләрен ашату-эчертү җирле халыкка йөкләнә. Алар шулай ук Германиягә азык-төлек, чимал җибәрергә, хәрби продукция эшләп чыгарырга тиеш булалар. Җиде көнлек эш атнасында эш көненең озынлыгы 10—12 сәгатькә җитә. Хезмәт хакы сугышка кадәрге белән чагыштырганда ике тап­ кыр кими. Профсоюз эшчәнлеге һәм забастовкалар тыела.
СС отрядлары Варшава геттосында яшәүчеләрне конвойлый. 1943 ел Сәнәгать Германия Икътисад министрлыгы заказларын үти. Иң мөһим һәм керемле җитештерүләр, иң яхшы җирләр немецлар ку­ лына күчә. Хезмәт йөкләмәсенең эшче көчләрне мәҗбүри рәвештә Германиягә эшләргә җибәрү кебек формасы кулланыла. 1941 ел башында ук Германия икътисадына 3 млн чамасы ак тәнле кол хезмәт куя. Басып алынган җирләрдә оккупантларга каршылык күрсәтүдә катнашкан, тыелган сәяси партияләрдә торган затларга карата террор җәелдерелә. Югославиядә сугыш һәм оккупация вакы­ тында 1,2 млн нан артык тыныч халык һәлак була. 400 меңнән артык француз террор корбаны була. Яһүдләргә аерым игъти­ бар бирелә. Оккупацияләнгән илләрдә иң элек аларның бөтен милкен тартып алалар, үзләрен геттога — шәһәрләрдә махсус изоляцияләнгән районнарга күчерәләр. Яһүдләр киемнәренә аерым тамга (сары төстәге йолдыз) тагып йөрергә тиеш булалар, аларга гетто территориясеннән рөхсәтсез чыгу тыела. Тәртип кагыйдәләрен бозган, мәҗбүри эштән читләшкән өчен, яһүдләрне атып үтерәләр. Ачлыктан, кеше артык күп булудан һәм нормаль медицина ярдәме күрсәтелмәү аркасында, геттода йогышлы авырулар тарала. 1942 ел башына фашистик режим «яһүдләр мәсьәләсен тәмам хәл итүгә» керешә. Моны яһүд халкын физик яктан юк итү дип аңларга кирәк. Польша территориясендә үлем лагерьлары (Тре-
§ 9. Бөтендөнья сугышының башлангыч этабы һәм Европада «яңа тәртип». Каршылык хәрәкәте ЯЦ 85 блинка, Освенцим, Майданек һ.б.) төзелә. Аларга эшелоннар белән геттода яшәүчеләрне китерәләр, шунда ук газ камераларына җибәрәләр. 1941—1945 елларда үлем лагерьларында 6 млн чамасы яһүд юк ителә. Бу коточкыч җинаять, тулы бер халыкны бетерергә маташу «холокост» (грек, holo'kaustos — тулаем яндыру, ут белән юк итү) дип атала. 1940 елның сентябрендә Өч яклы пакт — Германия, Япония һәм Италиянең хәрби союзы турында килешү төзелә. Тиздән аңа Венгрия, Румыния, Словакия һәм Болгария дә кушыла. Күпчелек Көнчыгыш Европа илләре территорияләрендә, бигрәк тә СССР белән сугышка әзерләнә башлагач, Германия гаскәрләре урнаштырыла. Испания һәм Португалия Германиягә карата дустанә нейтралитет позициясенә басалар. Соңрак Франко хәрби частьлары (Зәңгәр дивизия) СССРга каршы сугышта катнаша. Каршылык хәрәкәте Оккупацияләнгән территорияләрдә урнаштырылган террор режимы халыкның каршылыгын китереп чыгара. Шәһәрләрдә, хәрби заводларда саботаж, диверсияләр оештыручы һәм колла­ борационистларның башына җитүче яшерен төркемнәр төзелә. Гре­ ция, Югославия, Словакия, Польша, Франция, Бельгия, Норвегия урманнары һәм тауларында партизан отрядлары хәрәкәт итә. Алар немец конвойларына, патрульләренә һөҗүм ясыйлар, күперләрне, тимер юлларны шартлаталар. Каршылык хәрәкәте дигән исем алган көрәштә үз ватаннарын бәйсез итеп күрү омтылышы берләштергән төрле сәяси карашлы кешеләр катнаша. Сугышның башлангыч этабында (1939—1941) каршылык чикләнгән була әле. Ул чакта күпләргә Германия җиңелмәс булып күренә, теләсә нинди протест акциясе рәхимсез репрессиягә юлыга. Оккупантлар тотык алу (заложниклык) си­ стемасы кертәләр, саботаж актлары һәм немец солдатларына һөҗүм итүгә җавап йөзеннән дистәләрчә иң хөрмәтле кешеләр яисә урам­ нарда очраклы төстә кулга алынган җирле халык җәзалап үтерелә. Оккупацияләнгән илләр хөкүмәтләренең күп кенә әгъзалары эвакуацияләнергә өлгергән Лондонда куылган хөкүмәтләр форма­ лаша. Тора -бара алар үз дәүләтләренең яшерен төркемнәре белән элемтә урнаштыралар. Генерал Ш. де Голль җитәкләгән «Азат Франция» оешмасы эшчәнлеге аеруча киң колач ала.
Шарль де Голль (1890—1970) — 1959—1969 ел­ ларда Франция президенты. Дворян, Беренче бөтендөнья сугышын­ да катнашкан, танк гаскәрләренең әһәмиятен аңлаган аз санлы француз генералларының берсе. 1940 елда — оборона министры урын ­ басары. Франция капитуляцияләгәннән соң, Англия гә китә һәм илдән герман оккупантларын кууны максат итеп куйган «Азат Франция» хәрәкәтен җитәкли. Франциянең марионетка хөкүмәте та­ рафыннан читтән торып үлем җәзасына хөкем ителә. 40 меңләп кешеле «Азат Франция» гаскәрләре инглиз-американ көчләре белән бергә Төньяк Африкадагы сугыш хәрәкәтләрендә, 1944 елда Францияне азат итүдә катнашалар. 1944—1945 елларда де Голль илнең Вакытлы хөкүмәтен җитәкли. 1947 елда де Голль тарафыннан төзелгән «Француз халкы берләшмәсе» партиясе тәвәккәл лидер кул астында көчле дәүләт төзү яклы була. рыгыз. §9. Сораулар һәм биремнәр 1. Икенче бөтендөнья сугышы ничек башлана? Аның баш- лангыч этабын нигә «сәер сугыш» дип атыйлар? 2. Карта буенча Икенче бөтендөнья сугышының башлангыч этабындагы хәрби хәрәкәтләрне күзәтегез. 3. «Сугышның башлангыч чоры» дигән таблицаны туты- -------- Вакыты Сугыш хәрәкәтләре Йомгаклар Германиянең ни өчен җиңел генә Европаның зур өлешен буйсындыра алуы турында нәтиҗә ясагыз. 4. Сугышның башында Германия союздашлары булган илләрне санап үтегез. 5. Европа өчен «яңа тәртип» урнаштыру нәрсәне белдерә, аның төп үзенчәлекләре нидә? 6. Каршылык хәрәкәтенең сәбәпләре һәм характеры турын- да сөйләгез. мм Түбәндәге терминнар һәм төшенчәләрне аңлатыгыз: блицкриг, «сәер сугыш», «яңа тәртип», коллаборационист­ лар, холокост, Каршылык хәрәкәте. Алар мәгънәләре буенча үзара ничек бәйләнгән?
§ 9. Бөтендөнья сугышының башлангыч этабы һәм Европада «яңа тәртип». Каршылык хәрәкәте _____ 87 Документлар өйрәнәбез У. Черчилль чыгышыннан (1940 елның 4 июне): Европаның күп төбәкләре, күп кенә данлыклы дәүләт­ ләр гестапо һәм без күралмаган фашистик режим та­ бышы булды яисә булырга мөмкин. Шулай да без кау­ шап төшмәбез. Без ахыргача алга барачакбыз <...> Без утравыбызны ничек кенә булса да яклаячакбыз. Без яр буе өчен сугышачакбыз, без десант төшерү урын­ нарында, кырларда һәм урамнарда, без тауларда су­ гышачакбыз. Без бирелмәбез. Хәтта безнең утравы­ быз яисә аның зур өлеше дошман аяк астында калса да, ә мин моңа ышанмыйм, һәм халык ачтан үлә баш­ ласа да, хәтта шул вакытта да империябезнең калган, флот саклаган илләре көрәшне дәвам итәрләр иде, аны Яңа Дөнья үзенең бөтен куәте белән Иске Дөньяны кот­ кару һәм азат итү өчен һөҗүм итәчәк хәерле сәгатькә җиткерерләр иде. у Черчилль чыгышыннан китерелгән өземтәгә әлеге доку­ ментның асылын чагылдыручы исем бирегез. Автор нинди «хәерле сәгать»кә өмет баглый? Ни өчен? Документлар өйрәнәбез _____ ___ _ Өчлек пакты текстыннан (1940 елның 27 сентябре): 1 нче статья. Япония Европада яңа тәртип булдыру эшендә Германия һәм Италия җитәкчелеген таный һәм хөрмәт итә. 2 нче статья. Германия һәм Италия бөек Көнчыгыш Азия киңлекләрендә яңа тәртип булдыру эшендә Япония җитәкчелеген таный һәм хөрмәт итә. 3 нче статья. Германия, Италия һәм Япония югары­ да күрсәтелгән нигездә хезмәттәшлек итәргә риза. Алар, әгәр дә килешүче өч илнең берсе хәзерге вакыт­ та Европа сугышында һәм Кытай-Япония конфликтын­ да катнашмаган нинди дә булса держава тарафыннан һөҗүмгә дучар ителгән очракта, бер-берсенә барлык сәяси, хуҗалык һәм хәрби чаралар белән ярдәм итәргә йөкләмә алалар <...> Пактта катнашучылар нинди максатларга омтылалар?
1941 елның 22 июнендә Германия һәм аның союздашлары Со­ ветлар Союзына һөҗүм итәләр. Бу һөҗүм алдыннан совет-герман мөнәсәбәтләре начарлана. СССР һәм Германия сугыш алдыннан Францияне кинәт кенә тар-мар итү СССР җитәкчелеге өчен көтелмәгән хәл була. Беренче бөтендөнья сугышы тәҗрибәсеннән чыгып, сугыш озакка сузылыр, дип уйлыйлар. Советлар Сою ­ зы тизләтелгән темпларда аңа Германия белән төзелгән шартнамә буенча билгеләнгән йогынты сферасына контроль урнашты­ ра башлый. 1940 елның 14 июнендә СССР Балтыйк буе илләре территориясенә гаскәр кертә. Бер ай да үтми, Литва, Латвия һәм Эстония совет республикалары дип игълан ителә һәм СССР сос­ тавына кертелә. Франция капитуляцияләүгә үк, Советлар Сою­ зы, Румыния чигендә эре көчләр туплап, Бессарабия һәм Төньяк Буковинаның да үзенә тапшырылуына ирешә. 1940 елның ноябрендә Гитлер СССРның тышкы эшләр мини­ стры В.М .Молотовка Советлар Союзын Өч яклы пактка катнаштыру турында тәкъдим юллый. Берлин СССРдан Англия белән сугышта Германиягә булышуын таләп итә. Аңа Иранда һәм Һиндстанда йо­ гынты сферасы тәкъдим ителә. Сталин фашистик державалар ягын ­ да сугышка керүдән баш тартканнан соң, Гитлер «Барбаросс» — Көнчыгышта «яшен тизлегендәге сугыш» — планын раслый. Вермахт командалыгы СССР өч айда җиңелер дип планлаш­ тыра. Кызыл армиянең 1937—1938 еллардагы репрессияләрдә көчсезләнүе, аның күп кенә командирлары һәм солдатларының сугышчан тәҗрибәсе булмау исәпкә алына, шул ук вакытта Гер­ мания армиясе инде ике елдан бирле диярлек сугыша. Мон­ нан тыш, Гитлер Германиянең кинәт ясалган һөҗүме халыкның һәм ил җитәкчелегенең Франциядәге кебек каршылык күрсәтү ихтыярын сындырыр дип саный.
Һөҗүм вакыты — 22 июнь — очраклы гына сайланмый . 1940 елда нәкъ шул көнне Франция капитуляцияли. Мистикага хирыс Гитлер бу көн Германия өчен бәхетле булыр дип саный. СССР үзенең кораллы көчләрен ныгыту чараларын күрә. Ев ­ ропада сугыш башлангач, аның сәнәгате сугыш чоры режимына күчерелә. 1941 елның язында АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләре, разведка мәгълүматларына таянып, И. В. Сталинны Гитлерның СССРга һөжүм итәргә ниятләве турында кисәтәләр. Ләкин Сталин, Германия ике фронтка сугышырга җөрьәт итмәс, дип уйлый. Ул Германия командалыгы СССР армиясенә җитди дошман итеп ка­ рамас дип башына да китерми. Германиянең СССРга һөҗүме Сугыш башында СССРның танклары һәм сугыш самолетла­ ры Германиянекеннән күбрәк була. Әмма һөҗүм көтелмәгәндә ясалганга, хәрби техниканың байтак өлеше, сугышка кергәнче үк, немец авиациясе тарафыннан юк ителә. Танклар һөҗүме юнәлешләрендә немец гаскәрләренең өстенлеге бик зур була. Чик буе хәрби округлары көчләре (шул исәптән командалык хатала­ ры аркасында да) бөтенләй диярлек юк ителә. Өч ай буена барган сугышларда Германия һәм аның союздашлары гаскәрләре СССР территориясенә 700—800 км үтеп керә, Балтыйк буен, Белорус­ сияне, Молдавияне, бөтен Украинаны диярлек басып ала, Ленин­ градны камый һәм Мәскәүгә бару юлына чыга. Вакыйгалар «Бар­ баросс» планы буенча бара дияргә мөмкин, әмма Германия коман ­ далыгы үзенең Кызыл армиянең көчен бәяләп бетермәвен аңлый. СССРның яңа, күп кенә параметрлары буенча Германия танкла­ рыннан яхшырак Т-34 һәм КВ танклары, «катюша» реактив мино ­ метлары булу немецлар өчен күңелсез сюрприз булып чыга. Төп ялгышлык совет халкының каршы торуга ихтыярын исәпкә алмаудан гыйбарәт була. Йөзләрчә мең кеше үзе теләп фронтка китә. Оккупацияләнгән җирләрдә «яңа тәртип» урнаш­ тырырга маташуларга җавап итеп партизаннар сугышы башлана. Илнең көнчыгышындагы сәнәгать районнарында кешеләр вакыт белән санашмыйча эшли — хәрби техника эшләп чыгару җайга са­ лына. Советлар Союзының барлык халыклары өчен бу көрәш Ва тан сугышына әверелә, патриотик характер ала. 1941 елның декабренә Көнчыгыш фронтта немец гаскәрләренең
һөҗүм потенциалы бета. Бик зур югалтулар кичерүгә карама стан, Кызыл армия «яшен тизлегендәге сугыш» планын өзә. Германиягә кышкы кампаниягә керергә туры килә, ә ул моңа әзер булмый. Себердән һәм Ерак Көнчыгыштан күчерелгән яңа көч­ ләрдән файдаланып, совет гаскәрләре Мәскәүне саклап кына кал­ мыйлар, дошман гаскәрләрен башкаладан 150—200 километрга чи­ гендереп, вермахтны беренче җитди җиңелүгә дучар итәләр. Гитлерга каршы коалиция барлыкка килү 1941 елның 22 июнендә радио аша чыгышында У. Черчилль СССР белән теләктәшлек турында белдерә. 12 июльдә үзара ярдәм һәм булышлык, Германия белән сепарат солых төзүнең мөмкин түгеллеге турында инглиз-совет декларациясенә кул куела. 1941 елның августында союздашлар, Иранга гаскәрләр кертеп, бу илдә Германия агентурасы эшчәнлеген булдырмау өчен, беренче уртак хәрби операция үткәрәләр. АКШ белән хезмәттәшлек урнаштыру катлаулырак була, анда изоляцияләнү омтылышы өстенлек итә. Франция җиңелгәннән соң, АКШта Англия дә тар-мар ителер дип куркалар. Ул чакта Гер­ мания Америка континентына да куркыныч тудыра алыр иде. Бу шик-шөбһә Ф. Д. Рузвельтны илнең оборонасын ныгыту чаралары күрергә этәрә. Аерым алганда, республика партиясе вәкилләрен дә, демократларны да эченә алган ике партияле кабинет төзелә. Тыныч тормышта беренче тапкыр гомуми хәрби йөкләмә кертелә. 1937 елгы нейтралитет турындагы закон юкка чыгарыла. АКШ Англиягә корал сата башлый. 1940 елда А. Эйнштейн президент Рузвельтка якын арада Германиянең моңарчы күрелмәгән җимергеч көчле коралга ия булачагы турында кисәтеп хат яза. АКШта кичекмәстән атом бомбасы булдыру эшләре башлана. Ул Манхэттен проекты дип исемләнә. 1941 елның башында Англиянең алтын запасы бетә, һәм ул ко­ рал сатып алу мөмкинлегеннән мәхрүм кала. Мартта АКШ сена­ ты ленд-лиз турында закон кабул итә. Әлеге закон нигезендә Аме­ рика фашизмга каршы көрәшүче дәүләтләргә булышлык күрсәтә. Ленд-лиз буенча тәэмин итү сугыш алып бару өчен кирәк булган бар нәрсәне: хәрби техника, корал, сугыш кирәк-яраклары, транс­ порт чаралары, ягулык һәм азык-төлекне (тушенка, ярмалар, шо-
колад, куертылган сөт һ.б.) үз эченә ала. Хәрби максатларда фай­ даланылмаган товарлар өчен генә киләчәктә түләргә кирәк була. 1941 елның августында АКШ һәм Бөекбритания Атлантика хартиясенә — сугыш һәм аннан соңгы вакытта хезмәттәшлек турында шартнамәгә кул куялар. Яклар яңа территорияләр алу­ дан тоткарланып торырга, халыкларның идарә рәвешен ирекле сайлап алуга хокукларын хөрмәтләргә, бәйсезлекләреннән көч кулланып мәхрүм ителгән халыкларның мөстәкыйльлеген торгы­ зуга ярдәм итәргә йөкләмә алалар. Алар барлык илләргә дә бердәй сәүдә мөмкинлеге, халыкларга югары тормыш дәрәҗәсе тәэмин итүне, икътисади үсешне, социаль якланганлыкны һәм ныклы тынычлыкны яклыйлар. Германия СССРга һөҗүм иткәч, Американың күп кенә хәрби экс­ пертлары СССР берничә айда җиңелер һәм аңа ярдәм итү файдасыз дип саныйлар. Әмма Ф. Д. Рузвельт хөкүмәте Советлар Союзының Атлантика хартиясенә кушылуын хуплый. 1941 елның октябрендә ленд-лиз турындагы закон СССРга карата да кулланылышка керә, ә чынбарлыкта товарлар 1942 елда гына килә башлый. Тын океанда Япония агрессиясе һәм АКШның сугышка керүе 1940—1941 елларда, Кытайга каршы хәрби хәрәкәтләрен дәвам итеп, Япония үзенең сугышта катнашуын киңәйтергә әзерләнә. Япония Европа фашизмы үрнәгендә сәяси системасын яңадан кора. Барлык сәяси партияләр таратыла. Алар урынына премьер- министр җитәкләгән Тәхеткә ярдәм ассоциациясе төзелә. Ул иң эре феодаль кланнарны, сәнәгатьчеләрне, хәрби түрәләрне һәм чиновникларны эченә ала. 1941 елның октябрендә хәрби министр Тодзио премьер-министр була. Барлык төп вазифаларга хәрбиләр билгеләнә. Һөнәр берлекләре Ватанга хезмәт итү җәмгыятьләренә алыштырыла. «Мицуи», «Мицубиси» һәм башка иң эре концерннар, хөкүмәт белән берлектә, сәнәгатькә контроль ассоциацияләре оеш­ тыралар. Чимал, энергия ресурслары, эш көче, хәрби җитештерү күләмнәрен арттыру өчен, үзәкләштерелгән төстә бүленә. Агрессия планнары эшләп, япон милитаристлары Советлар Со­ юзына һөҗүм итү мөмкинлеген дә истән чыгармыйлар. Ләкин Халхин-Гол елгасы буендагы сугышлардан соң алар, СССРга бә­ реп керү өчен, әлегә Кытай белән сугышта мәшгуль коры җир армияләренең зур көчләре кирәк булачагын аңлыйлар. Нәтиҗәдә
Пёрл-Харборга һөҗүм иткәннән соң, Япония нинди өстенлекләргә ия була? Япония мәсьәләне көньяк юнәлештә, Бөекбритания һәм АКШка һөҗүм файдасына хәл итә. 1941 елның апрелендә Япония, бу ады­ мын союздашы Германия белән килештермичә, Советлар Союзы бе­ лән нейтралитет турында шартнамәгә кул куя. СССР җитәкчелеге әлеге шартнамәнең үтәлеренә тулысынча ышанмаса да, ул совет Ерак Көнчыгышының куркынычсызлыгын өлешчә тәэмин итә. 1941 елның 7 декабрендә япон авиациясе сугыш игълан итмичә генә Пёрл-Харборга — АКШ флотының Тын океандагы төп базасына һөҗүм итә. АКШның Тын океан флоты нигезен тәшкил итүче си­ гез линкор батырыла һәм җитди зарарлана. Шул ук вакытта дияр­ лек Малайя яр буенда японнарның хәрби-диңгез көчләре ике инглиз линкорын юк итә. Ниндидер бер вакытка бу Япониягә диңгездә өстенлек итәргә һәм эш-хәрәкәт ирегенә ирешергә мөмкинлек бирә. Германия һәм Италия шулай ук АКШка сугыш игълан итәләр. Бу Америка изоляционизмына хәлиткеч һөҗүм була. Япон гаскәрләре Филиппинда һәм Индонезиядә десант төшерә һәм 1942 елның язына аларны тулысынча оккупацияли. Фран­ ция колониясе булган Һинд-Кытай территориясеннән (аны японнар инде 1941 елның җәендә юк биләп алалар) алар Таиландка җитәләр, соңгысы Япониянең союздашына әйләнә. Аннан соң япон гаскәрләре Малайя һәм Бирманы яулыйлар, Һиндстанга куркыныч тудыралар.
Җиңелмәс булып саналган инглиз крепосте Сингапур, бер атналык чолганышка да түзә алмыйча, 1942 елның февралендә бирелә. Японнар «Азия — азиялеләр өчен» дигән лозунг ташлыйлар. Европаның күп кенә колонияләре халкы япон гаскәрләрен азатлык китерүчеләр дип каршылый. Милли -азатлык хәрәкәте лидерлары төрмәдән чыгарыла, алар җирле хакимият органнарын җитәкли. Әмма тиздән японнар рәхимсезлектә үзләренең Европа колонизатор­ ларыннан калышмауларын күрсәтә. Табигать ресурсларын ерткычлар ­ ча талау, бик күп азык-төлек алып китү җирле халыкны ачлыкка һәм авыруларга дучар итә. Кореядан Япониягә мәҗбүри эшләргә 1,5 млн кеше җибәрелә. Бирмада тимер юл төзелешендә уннарча мең җирле халык һәлак була. Япония буйсындырган күп халыклар партизан от­ рядлары төзи башлыйлар, алар оккупантларга каршы көрәшәләр. АКШның сугышка керүе белән антифашистик коалиция фор­ малаштыру тәмамлана. 1942 елның 1 гыйнварында фашизмга кар­ шы көрәшүче илләр хөкүмәтләре 26 дәүләт декларациясенә кул куялар. Ул барлык ресурсларны дошманны җиңүгә җигү, дошман белән сепарат сөйләшүләр алып бармау йөкләмәләрен үз эченә ала, дөньяның сугыштан соңгы төзелеше Атлантика хартиясе принцип­ ларына нигезләнгән булырга тиеш дип билгели. Сораулар һәм биремнәр 1940 елның ахырында — 1941 ел башында СССР һәм Гер­ мания арасында нинди мөнәсәбәтләр урнаша? «Барбаросс» планын характерлап бирегез. Ни өчен Гит­ лер СССРны өч айда җиңү мөмкинлегенә ышана? Гитлерга каршы коалиция төзү процессын бәян итегез. Анда катнашучыларны нинди уртак мәнфәгатьләр бер­ ләштерә? Аларны нәрсә аера? Гитлерга каршы коалиция төзүдә Атлантика хартиясе нинди роль уйный? АКШ һәм Бөекбритания Советлар Союзына нинди шарт­ ларда һәм нинди ярдәм күрсәтә? Япония бөтендөнья сугышында үзенең катнашуын ки­ ңәйтүгә ничек әзерләнә? Ни өчен ул СССР белән нейтра­ литет турында шартнамәгә кул куюга бара? 1941—1942 елларда Тын океанда хәрби хәрәкәтләр ба­ рышын характерлап бирегез.
Гиммлер чыгышыннан (1941 елның 16 сентябре): Без, 83 миллион немец <...> 200 миллион русны <...> җиңәргә тиешбез дигән фактның нәрсәне белдергәнен барысы да аңласа, яхшы булыр иде <...> Инглизләрнең индуслар белән ничек эш итүенә теория­ дә түгел, ә практикада өйрәнергә кирәк. Шуңа өйрә­ нергә кирәк ки, бер герман кешесе бернинди ярдәмсез 100 мең кешеле өлкәнең хуҗасы булырга тиеш. Әлеге 100 меңнең, мөгаен, 50 меңләбе эшкә яраклы булыр. Алар карамагында таш, агач, салам, ашлык, терлек була. Менә шуннан үзләренә җәннәт төзесеннәр, ләкин хаким­ лек итүчесе немец булырга тиеш <...> 20 ел эчендә без Белоруссияне, Эстонияне, Латвияне, Литваны һәм Кырымны германлаштырырга һәм анда халыкны күчерергә тиешбез. Документны шәрехләгез. Документлар өйрәнәбез У. Черчилль чыгышыннан (1941 елның 22 июне): Соңгы 25 елда коммунизмның миннән дә эзлеклерәк дошманы булмагандыр. Ләкин мин аның турында әйткән сүзләремнең берсен дә кире алмыйм. Әмма хәзер башланып килгән күренеш алдында барысы да югалып кала <...> Мин үзләренең туган җирләре бусагасында торучы, ата-бабалары борынгы заманнардан ук эшкәрткән кыр­ ларны саклаучы рус солдатларын күрәм <...> Мин яшәү чыганагы җирдән шундый зур авырлык белән тартып алынучы дистәләрчә мең рус авылын күрәм, ләкин анда гомер буе кеше шатланып яши, анда кызлар көлә, һәм балалар уйный. Мин боларның барысын да изәргә килгән нацизмның хәшәрәт хәрби машинасын күрәм <...> Мин һун солдатларының соры, муштраланган, саранча болы­ ты кебек агылган массасын күрәм. Мин күктә әле инглизләр салган яралары төзәлергә дә өлгермәгән герман бомбардировщикларын һәм истребительләрен күрәм, алар, үзләре уйлаганча, җиңелрәк һәм ышаныч­ лырак корбан тапканнарына шатланалар <...>
§ 11. Җиңүгә авыр юл Нацизмга каршы көрәшүче теләсә кайсы кеше яисә дәүләт бездән ярдәм алачак. Гитлер белән бергә бар ­ ган теләсә кайсы кеше яисә дәүләт — безнең дошман <...> Йомгаклап шуны әйтәсем килә: без Россиягә һәм рус халкына хәлебездән килгән бөтен ярдәмне күрсәтә­ чәкбез. Без дөньяның бөтен почмакларындагы бар­ лык дусларыбызга һәм союздашларыбызга шундый ук курс тотарга һәм аны безнең кебек үк ныклык белән һәм тайпылышсыз үткәрергә чакырып мөрәҗәгать итә­ чәкбез. У Черчилль чыгышының асылы нидән гыйбарәт? Европада бар­ ган вакыйгаларның шундый образлы итеп тасвирланган сурәте тыңлаучыларга ничек тәэсир итәргә тиеш иде? g Гитлерга каршы коалициядә катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләре нинди принципларга корыла? АКШ та сугышка кергәннән соң, Гитлерга каршы коалиция дәүләтләре матди һәм кеше ресурслары буенча бәхәссез өстенлеккә ирешәләр. Американың икътисади потенциалы Германия, Япония һәм Италияне бергә кушып санаганнан да зуррак була. Ләкин, икътисадны сугыш җаена күчерү, гаскәрләрне хәрби хәрәкәтләр театрында урнаштыру өчен, Кушма Штатларга вакыт кирәк иде. Икенче фронт ачу проблемасы Территорияләре хәрби хәрәкәтләр зонасыннан читтә булган АКШ һәм Бөекбритания командалыгының төп максаты Германияне хәлсезләндерү өчен сугыш алып барудан гыйбарәт була. Германия гаскәрләрен басып алган территорияләреннән кысрыклап чыгару, дошманны бомбага тотып көчсезләндерү өчен, икенче дәрәҗәдәге юнәлешләрдә һөҗүм ясау күздә тотыла. Сугышның соңгы этабында гына Германиянең үзенә һөҗүм башлау планлаштырыла. Шуңа күрә гитлерчыларга каршы көрәштә совет-герман фрон ­ ты төп юнәлеш булып кала. СССРга вермахтның төп көчләре басы­ мына каршы торырга туры килә. Бу совет җитәкчелегенә ошамый: Бөекбритания һәм АКШ Германиянең дә, Советлар Союзының да
көчсезләнүенә ирешеп, аннары үз солых шартларын үткәрергә теләмиләр микән дигән шик туа. Англия, АКШ лидерлары Европа континентына гаскәрләрне киң масштабларда 1942 елда төшерергә, ягъни икенче фронтны ачарга сүз бирәләр. Аннары сүз 1943 ел турында бара. Бу вәгъдә дә үтәлми. 1942 елда союздашлар Төньяк Африкадагы хәрби хәрәкәтләр белән чикләнәләр. Анда «чүл төлкесе» кушаматлы Э. Роммель җитәкчелегендәге итальян-немец гаскәрләре көзгә Мисыр башкала­ сы Каһирәдән 100 км ераклыкта гына була. Инглизләр ноябрьдә генә контрһөҗүмгә күчә. Бер үк вакытта Англия-Америка гаскәрләре һәм «Азат Франция» көчләре Петен—Лаваль режимы контролендәге Франция колонияләре — Алжир һәм Марокко — портларына төшә­ ләр. Әлеге режимга буйсынган гарнизоннар союздашларга каршы­ лык күрсәтми. Үз армиясенең тылы өчен куркып, Роммель Туниска чигенә, ул 1943 елның май аена кадәр немецлар кулында була. Союздашлар Тын океанда да активлык күрсәтми. Ә 1942 елның җәенә Япониянең һөҗүмне дәвам итү мөмкинлекләре бетә. Июньдә аның флоты Мидуэй утравы янында җиңелә. Анда Америка авиа ­ циясе тарафыннан дүрт япон авианосецы батырыла. Бу — Япония­ не диңгездә оборонага күчәргә мәҗбүр итә. Совет-герман фронтының әһәмияте Союздашларның колачлы, хәлиткеч хәрәкәтләргә әзер бул­ мавы 1942 елда Германия командалыгына төп көчләрне тагын СССРга каршы ташларга мөмкинлек бирә. 1942 елның май аена Германиянең 237 дивизиясенең дүртесе Мисырда инглизләргә каршы сугыша, 51е оккупацияләнгән территорияләрне саклый, ә 182 се, яисә барлык гаскәрләрнең дүрттән өче, Көнчыгыш фронтта була. 1942 елның маенда Германия инициативаны яңадан уз кулына ала. Аның гаскәрләре Кызыл армиягә кышын башлаган һөҗүмне дәвам итәргә ирек бирми, Харьков янында җиңелүгә дучар итә. Июль—август айларында Германия һәм аның союздашлары армияләре, көнчыгышка таба 300—400 км алга барып, Иделгә чыгалар һәм Төньяк Кавказга үтәләр. Сталинградны һәм Кавказны алып, Германия сугышка Төркия- не дә тартып кертергә, Якын һәм Урта Көнчыгышта союздашларга куркыныч тудырырга өметләнә. Әлеге планның тормышка ашыры­ луы Японияне дә СССРга һөҗүм итәргә этәрер дип фаразлана.
Сугышлар барышында фронтның озынлыгы 1000 километ­ рдан да артып китә, Германия армиясе үтерелгән, яраланган һәм әсир төшкәннәрне дә исәпләгәндә 1 млн чамасы кешесен югал­ та. 1942 елда совет гаскәрләре дошманның сузылган фронтын өзә. 23 ноябрьдә немец гаскәрләре төркеме Сталинград районында чол­ гап алына, 1943 елның 2 февралендә ул капитуляцияли. Сталинград янында җиңелү немец командалыгын, армиянең су­ гышчан сәләтен саклап калу өчен, гадәттән тыш чаралар күрергә мәҗбүр итә. Тоталь мобилизация игълан ителә . Бу ирләр өчен — 16 яшьтән 65 кә кадәр, хатын-кызларга 17 дән 45 яшькәчә мәҗбүри хезмәт бурычы кертүне күздә тота. Кеше ресурсларын армиягә чакыруга бушату өчен, чит ил эшчеләре һәм хәрби әсир­ ләрнең хезмәтеннән файдалануны киңәйтергә булалар. 1943 елның җәенә аларның саны 6,3 млн кешегә җитә. 1944 елга, җитештерүне кыскартуга юл куймас өчен, Германиягә кертелгән эшчеләр саны тагын 4 млн кешегә арттырыла. Оккупацияләнгән территория ­ ләрдән һәм союздаш илләрдән ресурслар рәхимсез төстә суырыла, аларның хуҗалыклары немец фирмалары контроленә күчә. Оккупацияләнгән территорияләрдә тоталь мобилизация халык­ ның ризасызлыгын көчәйтә. Бу — Каршылык хәрәкәтенең үсүенә этәргеч бирә. Германия хакимиятенә җитештерүдә саботаж, окку­ пацияләнгән җирләрдә партизаннар хәрәкәте белән бәрелешергә туры килә. Бу СССРның басып алынган территориясендә аеруча киң колач ала, монда немец командалыгына, коммуникацияләрне һәм «яңа тәртип»не саклау өчен, 20—25 дивизия тотарга туры килә. Вермахтның Сталинград янында җиңелүе Европаның барлык илләрендә патриотларны канатландырып җибәрә. Ул Өченче рейхның якынлашып килүче һәлакәте буларак кабул ителә. Грециядә һәм Югославиядә партизаннар хәрәкәтенә каршы көрәшкә немецлар 12 дивизия ташларга мәҗбүр булалар. Хәлиткеч сугыш еллары: 1943—1944 1943 елда вермахт командалыгы, икенче фронт булмаудан фай­ даланып, Германия гаскәрләренең өчтән ике өлеше — 196 диви­ зиясе тупланган Көнчыгыш фронтта тагын зур масштаблы һөҗүм хәрәкәтләре планлаштыра. Аерым алганда, «тигр» һәм «пантера» дигән яңа танкларга зур өметләр баглана, алар ярдәмендә Орел һәм Курск районында немец позицияләренә чөй булып кергән (Орел-Курск
3 иче бүлек. Кешелек Икенче ботендепья сугышында 98 дугасы) совет гаскәрләре фронтын өзү күздә тотыла. Әмма көтмәгәндә һөҗүм итү планы барып чыкмый. 5 июньдә һөҗүм башлап, немец­ лар куәтле оборонага юлыгалар, аны уза алмыйлар. Ьөҗүмне кире кайтарып, Кызыл армия 12 июньдә контрһөҗүмгә күчә, дошманны бөтен фронт буйлап артка алып ташлый. Курск дугасындагы җиңү сугыш барышында тамырдан борылыш башлануны күрсәтә. Германиянең төп резервлары Көнчыгыш фронтка юнәлтелгәч, союздашлар да үз хәрәкәтләрен активлаштыра. Алар немецларны Тунистан кысрыклап чыгара. Англия -Америка гаскәрләре, диңгездә һәм һавадагы өстенлектән файдаланып, 1943 елның 10 июлендә Сицилиягә десант булып төшә. Колонияләрен югалту, союздашларның Италия җиренә аяк ба­ суы Италия фашизмының кризисына китерә. Италия икътисады сугыш авырлыкларын болай да көчкә генә күтәрә, дәүләт бурычы милли керемнән ун тапкыр артып китә. Илдә азык -төлек җитми, көнлек икмәк нормасы 150 г тәшкил итә. 1942 елның җәй—көз ай­ ларында Италиядә забастовкалар булып уза. Икътисади таләпләр белән бергә, Муссолинины отставкага җибәрү лозунгы күтәрелә. Фа ­ шистлар партиясе әгъзаларының саны 1943 елның язына 5 млн нан 2 млн га кала. Подпольеда хәрәкәт итүче оппозицион партияләр — коммунистлардан алып христиан-демократларга кадәр — диктатура­ га каршы көрәштә хезмәттәшлек итәргә сүз куешалар. 1943 елның 24 июлендә Зур фашистик совет Муссолинины хакимияттән читләштерү турында карар кабул итә, ул кулга алына. Хөкүмәтне маршал П.Бадольо җитәкли, ул фашистлар партиясен һәм профсоюзларны тарату турында белдерә. Демократик партияләр эшчәнлеге рөхсәт ителә. Августта Италиянең яңа хөкүмәте союздаш­ лар белән сөйләшүләр башлап җибәрә. 3 сентябрьдә вакытлыча солыхка кул куела: Италия армиясе хәрби хәрәкәтләрен туктата, союздашларга илнең портларыннан һәм аэродромнарыннан фай­ далану хокукы бирелә. Шул ук көнне Англия-Америка гаскәрләре Италиянең көньягында ярга чыгалар. Ләкин илнең зур өлешен немец армиясе оккупацияләргә өлгерә, алар Римнан көньяктарак союздашларның алга баруын туктаталар. Немец десантчылары Мус ­ солинины коткара. Аны Италиянең төньягына алып киләләр, монда аның хакимлегендә «Салб республикасы» төзелә. Вазгыять Гитлерга каршы коалиция илләре гамәлләрен ты­ гызрак координацияләүне таләп итә. 1943 елның октябрендә
Мәскәүдә союздашлар сугышны дошманның тулысынча һәм берсүзсез капитуляцияләвенә кадәр алып барырга килешәләр. 1943 елның ноябре ахырында өч держава лидерлары — И . В . Сталин, Ф.Д. Рузвельт һәм У. Черчилль Тәһранда очрашалар. Алар, ниһаять, Көнбатыш Европада икенче фронт ачу вакытын килештерәләр: ул 1944 елның 1 маеннан да соңга калмыйча ачылырга тиеш була. Бу карар бик вакытлы була. Зур югалтулар кичерүгә дә ка­ рамастан, 1944 елда Германия куркыныч дошман булып калу­ ын дәвам итә. Сугыш техникасы ж,итештерү буенча ул сугыш дәвамында иң зур күрсәткечләргә ирешә. Германия территориясен Англия-Америка авиациясенең рәхимсез бомбага тотуы да хәрби ж,итештерүнең үсүенә комачаулый алмый. Нигездә, алар тыныч халык арасында югалтуларга гына китерә. Җир астына яшерелгән хәрби заводлар эшләүләрен дәвам итә. Вермахт командалыгы 1944 елда оборона операцияләре план­ лаштыра һәм актив оборона белән союздашларның хәлен алырга исәп тота. Бу планнар уңыш китерми. 1944 елның беренче ярты­ сында ук Кызыл армия Украина территориясен тулысынча азат итә, немец гаскәрләрен Ленинград яныннан алып ташлый, Литва, Латвия һәм Эстония чикләренә чыга. 1944 елның 6 июнендә союздашлар икенче фронтны ачалар. Англия-Америка гаскәрләре Нормандиядә (Төньяк Франция) ярга төшә башлыйлар. Июнь ахырына алар алган плацдармга 1 млн чамасы кеше (25 дивизия һәм ярдәмче көчләр) күчерелә.
Ц Англия-Америка гаскәрләренең Нормандиядә төшүе Икенче фронтны ачу сугыш хәрәкәтләре барышына нинди йогынты ясый? Немецларның контрһөҗүмнәре уңышсыз тәмамлана. 15 август­ та союздашлар, генерал де Голль җитәкчелегендәге «Азат Фран­ ция» көчләрен дә кертеп, Франциянең көньягына төшәләр һәм төньякка ыргылалар. Немец гаскәрләренең калдыклары ашыгыч рәвештә чигенә. 19 августта Парижда восстание башлана. Шәһәргә союздашлар дивизияләре килүгә, 25 августка, Париж азат ителә. 1944 елның ноябренә союздашлар Франция һәм Бельгия террито­ рияләрен тулысынча азат итәләр, Германия чигенә килеп чыгалар. Яңа ачылган Көнбатыш фронтка гаскәрләр җибәрә башлап, Гер­ мания командалыгы Кызыл армиягә сугыш барышында иң киң ко­ лачлы һөҗүмгә күчүне җиңеләйтә. Көнбатышка таба 400—700 км үтеп, совет гаскәрләре СССР территориясен тулысынча диярлек азат итәләр, Германиянең соңгы союздашларын сугыштан чыга­ рып, Варшава янына чыгалар, Балканга үтеп керәләр. Кызыл армия Румыния чикләренә якынлашканда, аның дик­ таторы Антонеску кулга алына. 24 августта Бухарестта, аннары башка шәһәрләрдә антифашистик восстаниеләр башлана. 31 ав­ густта совет гаскәрләре Бухарестка керә. Румыниянең яңа хөкүмәте союздашларга вакытлыча солых тәкъдим итә һәм Германиягә кар­ шы сугыш башлый.
Пенемюндедагы сынау полигонында ФАУ-2 немец ракетасын җибәрү 1944 елның 9 сентябрендә Болгариядә антифашистик революция була. Ком ­ мунистлар хәлиткеч роль уйнаган Ватан фронты хакимияткә килә һәм Германиягә сугыш игълан итә. Территорияләренең байтак өлеше баш күтәргән көчләр тарафыннан азат ителгән Югославия һәм Греция чикләренә Кы­ зыл армиянең килеп чыгуы оккупантлар­ ны тар-мар итүне җиңеләйтә. 1944 елның октябрендә совет гаскәрләренең һәм мар­ шал И. Б . Тито командалыгындагы Югос­ лавия халык-азатлык армиясенең уртак операцияләре нәтиҗәсендә Белград азат ителә. Әле моңа кадәр үк немецларның Балкайдагы чолганышта калу куркынычы янаган гаскәрләре Грецияне ташлап китә. Германияне һәм Японияне тар-мар итү 1944 елның ахырына Германиянең хәрби хәле өметсез була. 1944 елның 20 июнендә хәрбиләр катнашында оештырылган А. Гитлерны үтерергә маташу армия командалыгының җиңүгә ышанычы бетүен күрсәтә. Шулай да фашистик режим каршы торуын дәвам итәргә уйлый. Бар өмет могҗизалы коралга баглана. 1944 елның көзеннән Лон­ донны ФАУ-1 һәм ФАУ-2 ракеталары белән утка тота башлыйлар. Аларны төгәллек белән генә төзәп булганга, бу корал хәрби объект­ ларны җимерү чарасыннан бигрәк тыныч халыкка каршы террор чарасы булып чыга. Германия армиясенең 1944 елның декабрендә Арденнадагы һөҗүм операциясе Германияне штурмлауның союз­ дашларга бик кыйммәткә төшәчәген күрсәтергә чакырылган акт булып тора. Ул инглиз-американ гаскәрләренә җитди зыян китерә, ләкин аларны диңгезгә куып төшерергә маташу уңышсызлыкка очрый. У. Черчилль шәхсән үзе И. В. Сталиннан ярдәм сорый. 1945 елның башында СССР Көнчыгыш фронтта актив хәрәкәтләргә күчә.
сугышында 3 иче бүлек. Кешелек Икенче V'"■<-Л ."?■ Бу — немец командалыгын барлык резервларны Кызыл армиягә каршы юнәлтергә мәҗбүр итә. Фашист лидерлары Гитлерга каршы коалициядә фикер кар­ шылыкларына һәм аның таркалуына исәп тота. Ләкин 1945 елның февралендә Кырымда (Ялтада) булган СССР, АКШ һәм Бөекбритания лидерлары конференциясе Германиянең берсүзсез капитуляцияләве турындагы таләпне раслый. СССР Япониягә кар ­ шы сугышка керергә йөкләмә ала. 1945 елның апрелендә Төньяк Италиядә восстание башлана. «Сало республикасы» бирелә, немец гаскәрләре аның территори­ ясен ташлап китә. Б. Муссолини Швейцариягә качарга маташа. Әмма ул партизаннар тарафыннан тотыла һәм 28 апрельдә атып үтерелә. Аның мәетен Миланда, элек антифашистларны җәзалаган мәйданда, аягыннан асып куялар. 1945 елның 25 апрелендә совет гаскәрләре Берлинны штурм­ лый башлыйлар. 30 апрельдә җир асты бункерында яшеренгән А. Гитлер һәм аның тормыш юлдашы Е. Браун үз-үзләрен үтерә. Пропаганда министры Геббельс һәм аның хатыны Магда да, элек үз балаларын үтереп, алар үрнәгенә иярә. 1945 елның 8 маенда Германия капитуляцияли. Өчлек пактында катнашучылардан сугышны дәвам иткән бердәнбер ил булып Япония кала. 1943 елдан бирле Америка гас­ кәрләре аны акрынлап Тын океанда кысрыклый бара. 1944 елның җәендә алар Каролина һәм Мариан утрауларын ала. 1944 елның көзендә Япониядән Филиппин утрауларын тартып алалар һәм аның хәрби-диңгез көчләрен тар-мар итү төгәлләнә. АКШның диңгездә һәм һавада өстенлек итүенә дә карамас­ тан, Япония әле көчле була. Аның төп коры җир гаскәрләре зур җиңелүләр кичерми. 1944—1945 елларда алар Кытайда киң масш­ таблы һөҗүм җәелдерәләр, 60 млн халкы булган территорияне ба­ сып алалар. Япон гарнизоннары Тын океан утрауларында соңгы патронга кадәр сугыша. Әсир төшәргә ярамый. Сан ягыннан күпкә өстен аме­ рикалылар зур югалтуларга дучар булалар. 1944 елның октябрендә японнар беренче тапкыр камикадзе — самолетлары шартлаткыч белән тутырылган шәһит-пилотлар кулланалар . Сугыш вакытын ­ да 5000ләп камикадзе һөҗүме була. Алар 45 судноны батыра һәм ЗООләп корабны, шул исәптән 15 линкор һәм 28 авианосецны за-
E i Япониянең капитуляцияләве турында актка кул кую рарлый. Америкалылар Япон утрауларында десант төшерә калса дип, камикадзелар идарәсендә аларны юк итү өчен 5400 самолет әзерләнә. Америка командалыгы бәяләве буенча, Япония белән сугыш 1947 елга кадәр сузылырга мөмкин була. 1945 елның августында СССР, үзенең союздашлары алдындагы йөкләмәләрен үтәп, Япониягә сугыш игълан итә һәм Маньчжуриядә аларның коры җир көчләренең иң эре төркемен җиңүгә ирешә. 6 һәм 9 августта АКШ япон шәһәрләре Хиросима һәм Нагасакига атом бомбалары ташлый, аларны барлык халкы белән гамәлдә тулысынча юк итә. Атом һөҗүме районында булган кешеләр радиоактив нурланыш нәтиҗәләреннән сугыш тәмамланып дистәләрчә еллар узганнан соң да үлә. Ил тарихында беренче тапкыр халыкка радио аша мөрәҗәгать иткән император Хирохито Япониянең капитуляцияләвен белдерә. Илнең югары хәрби җитәкчелеге моңа каршы чыга, әмма импера­ тор нык тора. Һәм хәрби министр, армия һәм флот командующий­ лары, башка хәрби башлыклар, самурайлар традициясенә тугры калып, харакири йоласын үтиләр (үз-үзләрен үтерәләр). 1945 елның 2 сентябрендә Япония капитуляцияли.
■код - 104 3 иче бүлек. Кешелек Икенче бөтендөнья сугышында ПШММШШЫМШШЩ СССР һәм Гитлерга каршы коалициядәге союздашлар Фашизмны җиңүнең иң мөһим чыганагы СССР, АКШ, Бөекбритания һәм Кытайның үзара хезмәттәшлеге була. 1942— 1944 елларда союздашларның үзәктән читтәге юнәлешләрдәге һөҗүмнәре, әгәр төп, совет-герман фронтында Германия коры җир көчләренең өчтән икесе тар-мар ителмәсә, нәтиҗәле булмас иде. Союздашларның икенче фронтны ачуы да зур роль уйный. Көчләрнең нисбәте турындагы мәгълүматлар күрсәткәнчә, хәтта 1944 елда да Германия көчле дошман булып кала. Союздашлар Италиянең төп көчләрен тар-мар итәләр, Германия территориясен бомбага тотып, аның икътисади потенциалын какшаталар. Моннан тыш, АКШ һәм Англия Тын океанда сугышның төп авырлыгын күтәрәләр. Шул ук вакытта Япония кораллы көчләренең зур өлеше Кытайда тоткарлана. Икенче бөтендөнья сугышында җиңүгә Кы­ тай да саллы өлеш кертә. Союздашларның ленд-лиз буенча товарлар җибәрүе дә СССРга мәгълүм бер ярдәм була. Алар, регуляр рәвештә кермәсә дә, СССРда эшләп чыгарылган сәнәгать продукциясенең гомуми күләменнән 4% чамасы тәшкил итә. Ләкин техника һәм коралларның ае­ рым төрләре буенча аларның өлеше сизелерлек зур була: самолет­ лар буенча — 13%, танклар буенча — 7%, автомобильләр буен­ ча — 200%. Таблица Икенче бөтендөнья сугышында төп катнашучыларның кораллы көчләре Ил ------ --- ----- --- ----- --- ----- --- ----- --- - - ----- Кораллы көчләрнең саны (млн кеше) 1941 ел башына 1945 ел башына Германия 7,2 9,4 Япония 1,7 7,2 Италия 1,5 — АКШ 1,8 11,9 Бөекбритания 3,2 4,5 СССР 5,2 9,4 Кытай (гоминьдан) 2,5 4,0 Кытай (коммунистлар) 0,4 0,9
§ П. Җиңүгә авыр юл Таблица 1943—1944 елларда иң эре илләрдә сугышчан техника җитештерү Ил Танклар җитештерү (мең данә) Самолетлар җитештерү (мең данә) 1943 1944 1943 1944 Германия 19,8 27,3 25,2 38,0 Япония 1,0 1,0 16,3 28,3 СССР 24,0 29,0 35,0 40,3 Бөекбритания 8,6 7,5 23,7 26,3 АКШ 29,5 17,6 85,9 96,4 Таблицаларны анализлау нигезендә сугышучы илләрнең кеше ресурсларын һәм сугыш техникасы җитештерүләрен чагышты­ рыгыз. Әлеге мәгълүматлар нинди нәтиҗәләргә китерә? Союздашлар арасында үзара ышаныч югарырак дәрәҗәдә бул­ ганда, аларның хәрәкәтләре яхшырак координацияләнгәндә сугыш­ та тизрәк җиңүгә ирешеп булыр һәм югалтулар да бу кадәр үк зур булмас иде, дип уйларга мөмкин. Һәм киресенчә, сугышны озак- карак сузу АКШта гына түгел, фашистик Германиядә дә атом-төш коралы барлыкка китерергә мөмкин иде, ә моның бөтен кешелек өчен коточкыч нәтиҗәләрен күз алдына китерү дә куркыныч. §И. Сораулар һәм биремнәр 1- «Җиңүгә авыр юл» дигән синхроник таблица төзегез Параграф тексты һәм таблица нигезендә Икенче бөтен­ дөнья сугышында совет-герман фронтының әһәмияте турында нәтиҗә ясагыз. Сугыш барышындагы нинди ва ­ кыйгалар тамырдан борылышны күрсәтә? Сугыш хәрәкәтләре Дата Совет- герман фронтында Төньяк Аф- Көнбатыш рикада Европада Азиядә һәм окмнда
3 нче бүлек. Кешелек Икенче бөтендөнья сугышында Документлар өйрәнәбез 2. Икенче фронтны ачу ни өчен Икенче бөтендөнья сугы­ шының җитди проблемасына әверелә? 3. Басып алынган территорияләрдә немец оккупация режи­ мына каршылыкның әһәмиятен бәяләгез. 4. 5. Фашистик державалар блогы ничек һәм ни өчен таркала? 1944 елда фронтлардагы иң мөһим вакыйгаларны аерып күрсәтегез. Картадан алар булган урыннарны табыгыз . < 6 S Икенче бөтендөнья сугышының соңгы этабын бәяләгез. Гитлерга каршы коалициядә катнашучыларның фашизм­ ны җиңүгә керткән өлешенә сезнең мөнәсәбәтегез нин­ ди? Җавабыгызны дәлилләгез. Инглиз публицисты У. Крейгның америкалыларның Окинава утра­ вын штурмлавы турында «Япониянең җиңелүе» дигән китабыннан: Авыр артиллерия <...> утрауның һәр уйсу җирендә амери­ калыларны эзләп, туктаусыз ут яудырды. Орудиеләр уты туктаусыз үкереп торганда, пехотачылар һәм солдатлар урык-сурык кына йоклый алды, бу исә аларның психик һәм физик зәгыйфьләнүенә китерде. Кампания ахырына унөч мең Америка солдаты акылдан шашар дәрәҗәгә җитте. Кайчандыр тыныч кына фермерлар почмагы булган Оки­ нава утравы мәетләрнең сасы базына әверелде <...> Ике якның да сугышчылары дошманны кинәт кенә юк итү һәм аннан соң яшеренү өчен посып көтеп яттылар. Алар туктаусыз яуган яңгырлардан яртылаш су белән тул­ ган өннәрдә яшәде, киемнәре гел юеш иде, ботинкала­ ры һәм оеклары кеше өстендә килеш череде <...> Кеше карар җире калмаган, җәфаланган бәндәләр фәкать тар­ лавык бусагасында пәйда булырга яисә агачлар артында яшеренергә мөмкин булган дошман турында уйлады <...> Японнар контрольдә тоткан территориядә бер зур тау ку­ ышы өч йөзләп яралы япон пехотачысы өчен кыр госпи­ тале булып хезмәт итте. Аларның командиры <...> Амери­ ка гаскәрләренең һөҗүменнән куркып <...> баш табибка пациентларны алдагы газапланулардан азат итәргә боер­ ды. Аның сугышчылары лаеклы үләргә тиеш иде. Табиб һәм аның ассистентлары яшьле күзләре белән шприцлар әзерләде һәм өч йөзләп сузылган кулга үтергеч матдә кертте. Госпитальдә кабер тынлыгы урнашты. Параграф һәм документ текстына таянып, Америка командалы­ гының ни өчен Япония белән сугыш озакка сузылырга мөмкин дип санавын аңлатыгыз.
1. Гитлерга каршы коалициядә нинди илләр аеруча мөһим роль уйный? 2. Милләтләр Лигасы кайчан һәм нинди максатта төзелүен исегезгә төшерегез. Икенче бөтендөнья сугышы кешелек тарихында иң канлы, киң колачлы һәм җимергеч сугыш булды. Ул 2194 көн дәвам итте, анда 61 дәүләт катнашты, шул ук вакытта аларның 40 ы турыдан-туры сугыш хәрәкәтләре аренасына әверелде. Әгәр дә Беренче бөтендөнья сугышында бәрелешләр барган территорияләрнең мәйданы 4 млн км2 булса, Икенче бөтендөнья сугышында ул 22 млн км2 тәшкил итте. Анда һәлак булучылар саны әле һаман ачыклана, үлүче һәм яраланучыларның саны 100 млн га җитеп килә. Бер үк ва­ кытта һавадан бомбага тоту, зур территорияләрдә, шул исәптән шәһәрләрдә каты сугышлар, шулай ук массачыл репрессияләр, ачлык һәм эпидемияләр аркасында күп кенә илләрдә тыныч ха­ лык арасында һәлак булучыларның саны аларның кораллы көчләрендәге югалтулардан күбрәк була. Таблица Икенче бөтендөнья сугышында югалтулар Ил Сугыш барышында, тыныч халыкны да кертеп, һәлак булды (млн кеше) Кытай 35,0 СССР 27,0 Германия 6,5 Польша 5,6 Япония 2,6 Югославия 1,8 Франция 0,8 Италия 0,8 Румыния 0,7 Бөекбритания 0,4 Греция 0,4 АКШ 0,4
3 нче бүлек. Кешелек Икенче бөтендөнья сугышында Тәһран, Ялта һәм Потсдам конференцияләре сугыштан соңгы дөнья тәртибе турында Союздаш державалар таянырга ниятләгән принциплар Атлан­ тика хартиясендә һәм 26 дәүләт декларациясендә бәян ителә. Алар сугышның нәтиҗәсе булып колонияләрне һәм йогынты сфераларын яңадан бүлешү түгел, ә халыкларны фашизмнан коткару торача ­ гын күздә тоталар. 1943 елның ноябрендә Тәһрандагы СССР, АКШ һәм Бөек­ британия лидерлары конференциясендә СССР өчен четерекле булган Польшаның сугыштан соңгы чикләре турында килешүгә ирешелә. Аның территориясе герман җирләре исәбенә киңәер, ә Польшаның көнчыгыш чиге этник чиккә туры килер дип хәл итәләр. Бу — Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссиянең СССР составында калуын күздә тота. Сугыштан соң союздашларның үз гаскәрләрен Ираннан чыгарачагы да раслана. Германиянең киләчәге турында бердәм позициягә ирешә алмыйлар. 1943 елда Англия һәм АКШ Япониягә карата үз позицияләрен булдыралар. Аны барлык колониаль биләмәләреннән мәхрүм итү, Маньчжурия һәм Тайваньны Кытайга кайтару, ә Кореяга бәйсезлек бирү күздә тотыла. СССР һәм Көнбатыш илләре арасында тулы ышаныч булмый. 1943 елда Коммунистик Интернационалны таркатуга да кара­ мастан, СССР азат ителгән халыкларга коммунистик идеяләрне көчләп тагар дип куркалар. Үз чиратында совет җитәкчелеге союздашларның бу җиңүне дөньяны тагын бер мәртәбә йогынты сфераларына бүләр өчен файдаланачагына шикләнми. 1945 елның февралендә СССР, АКШ һәм Бөекбритания дәүләт­ ләре башлыкларының Кырым (Ялта) конференциясендә союз­ дашлар киләчәктә Германиянең оккупацияләнәчәк зоналарын билгелиләр һәм аңа союз гаскәрләрнең башкомандующийларын эченә алган Контроль советы идарә итәчәк дип килешәләр. Аерым территориягә билгеләнгән Берлинда өч союздаш держава гаскәрләре торырга тиеш була. Киләчәктә Германиянең яңадан сугыш куркынычы чыга­ нагы булырга тиеш түгеллеге хәл кылына. Союздашлар аның барлык кораллы көчләрен таратырга, хәрби сәнәгатен бетерергә яисә контрольгә алырга, нацистлар партиясен тыярга, хәрби җинаятьчеләргә җәза бирергә һәм Германиядән репарация алырга
§ 12. Икенче бетеядөнья сугышы йомгаклары һәм сабаклары. ' БМОтезелү " У. Черчилль, Ф. Д. Рузвельт һәм И. В. Сталин Кырым конференциясе эшләгән көннәрдә. Ялта. 1945 ел килешәләр. Шул ук вакытта һәр халыкның идарә формасын сай­ лау хокукы раслана. Союздашларның Германия халкын юк итәргә омтылмавы ассызыклап әйтелә. Конференциядә катнашучылар СССРның Япониягә каршы сугышка керүе шартлары турында килешүгә ирешәләр. Советлар Союзына Сахалинның көньяк өлеше, Курил утраулары, Порт- Артурны арендалау һәм Маньчжуриядә тимер юлларны Кытай белән бергәләп эксплуатацияләү хокукы вәгъдә ителә. Гитлерга каршы коалиция илләре лидерларының соңгы очра­ шуы 1945 елның июль—августында Потсдамда була. Очрашуда катнашучыларның составы үзгәрә. СССР делегациясен элеккечә үк И. В . Сталин җитәкли. Бөекбритания ягыннан сайлауларда җиңгән лейбористлар партиясе лидеры К. Эттли катнаша . Амери­ ка делегациясенә, Ф. Д . Рузвельт үлгәннән соң, АКШ президенты булган Г. Трумэн җитәкчелек итә. Лидер алышыну сәясәтнең дә үзгәрүен билгели. Рузвельт СССР белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен сугыш тәмамланганнан соң да саклап калырга ниятли. Ә Трумэн беркай-
чан да СССР белән союз яклы булмый. Германия СССРга һөҗүм иткәннән соң, ул болай дип белдерә: «Әгәр без Германиянең җиңүен күрсәк, димәк, безгә Россиягә булышырга кирәк, ә Россия өстен чыга башласа, безгә Гитлерга ярдәм итү зарур, шул рәвешле, алар бер-берсен мөмкин кадәр күбрәк үтерсеннәр, гәрчә мин Гитлерның җиңүен бер генә дә теләмим». Потсдамда Трумэн үзен катгый сату­ лашу тарафдары итеп күрсәтә, аның дипломатиясе стиленә басым ясау һәм куркыту да хас була. Көнчыгыш Европадагы хәлләргә карашларда аерымлыклар булуга карамастан, конференциядә катнашучылар Германиянең киләчәге хакында килешүгә ирешәләр. Түбәндәгеләр күздә тотыла: беренчедән, демилитаризация, ягъни кораллы көчләрне тарату; икенчедән, декартелизация, ягъни корал җитештерүче сәнәгать берләшмәләрен бетерү; өченчедән, денацификация, ягъни нацизм калдыкларын юкка чыгару; дүртенчедән, демократлаштыру, сәяси тормышны демократик башлангычларда үзгәртеп кору. Икенче бөтендөнья сугышы йомгаклары Ачыктан-ачык агрессия юлына баскан, халыкара хокук норма­ ларын сакламаган, кешелекне варварлык, тупас көч диктаты чоры­ на кайтарырга маташкан державаларны җиңү сугышның иң мөһим нәтиҗәсе булып тора. Фашизм идеологиясендә гәүдәләнеш тапкан сугышчан милләтчелек һәм расачылыкка нигезләнгән сәясәтнең җиңелүе зур әһәмияткә ия. Дөньяны әфәнделәр һәм коллар расасы­ на бүлгән «яңа тәртип» урнаштыру омтылышы һәлакәткә юлыга. Икенче бөтендөнья сугышында җиңү гуманлык, халыкларның азатлыгы һәм тигез хокуклылыгы, бар кешеләр өчен бердәй халыкара-хокукый нормаларның универсальлеге кебек кыйммәт­ ләрнең танылуына ярдәм итте. Дөнья тарихында беренче тапкыр буларак, агрессор дәүләт­ ләрнең лидерлары һәм аларның боерыкларын турыдан-туры үтәүчеләр кешелеккә каршы җинаятьләре өчен шәхсән җавап- лылыкка тартылды. 1945 елның ноябреннән алып 1946 елның октябренә кадәр элек национал-социалистларның съездлары узды­ рылган Нюрнберг шәһәрендә Халыкара хәрби трибунал — фаши­ стик Германия лидерларын хөкем итү процессы булды. Аларның хәрби җинаятьче дип табылган уникесе — үлем җәзасына, өчесе — гомерлек ябылуга, дүртесе төрле вакытка төрмәгә утыртуга хөкем
ителде. Аннан соң да Германиядәге оккупацион хакимият берничә суд процессы һәм административ тикшеренүләр үткәрде. 120 мең чамасы кеше гаепле дип табылды. 1948 елның ноябрендә Токиода Халыкара хәрби трибунал суд процессыннан соң (ул ике елдан артык барды) Азия халыкларына каршы Япония агрессиясен оештыручыларга карата гаепләү карар­ лары чыгарды. Япониядә барлыгы 4200 кеше гаепле дип таныл­ ды, шуларның 720 се үлем җәзасына хөкем ителде. Франциядә, оккупантлар белән хезмәттәшлек иткән өчен, 126 мең кеше җаваплылыкка тартылды, шуларның 11 меңе җәзалап үтерелде, 40 меңе төрмәгә ябылды. Коллаборационистларны һәм җирле фа­ шистларны Европаның башка илләрендә дә хөкем иттеләр. Расачылыкны, геноцидны, массачыл репрессияләрне гаепләү, җиңүче дәүләтләр тарафыннан халыкларның үз язмышларын үзләре хәл итүгә хокукы колониядә яшәүчеләрнең милли азат­ лык өчен көрәшен җиңеләйтте. Икенче бөтендөнья сугышы коло-
Нюрнберг процессы шЯ/Ш/ЯЛ Сугыштан соңгы тарихта бу процесс нинди роль уйный? ниаль империяләрнең яшәү нигезләрен какшатты, шулай да, ул тәмамланганнан соң да, колониализм системасының тулысынча җимерелүе өчен өч дистә елга якын вакыт кирәк була. Геноцид — кешеләрне раса, этник һәм дини билгеләре буенча массачыл юк итү. Сугыш, уртак куркыныч туганда, төрле сәяси режимдагы, төрле кыйммәтләр системасы тарафдарлары булган дәүләтләрнең хезмәттәшлеккә сәләтле икәнлеген исбатлады. 1930—1940 елларда яулап алынган илләрнең милли бәйсезлеге һәм территориаль бөтенлеге торгызылды. Бу Австрия, Чехосло­ вакия, Албания, Польша, Югославия, Греция, Эфиопия һ.б . Аларның чикләре союздашлар элек кабул иткән карарлар­ ны исәпкә алып торгызылды яисә урнаштырылды. Мәсәлән, Польшага Силезия, Померания һәм Көнчыгыш Пруссиянең бер өлеше бирелде. Бу — аның Көнбатыш Украина һәм Көн-
БМО тозелү § 12. Икенче бөтендөнья сугышы йомгаклары һәм сабаклары. Берләшкән Милләтләр Оешмасын гамәлгә куючы илләр вәкил­ ләре Сан-Франциско конференциясендә БМО Уставына кул куялар. 1945 ел батыш Белоруссиядән Советлар Союзы файдасына баш тарту­ ын компенсацияләде. СССР Кёнигсберг (Калининград) белән Көнчыгыш Пруссиянең зур өлешен, Карпат аръягы Украинасын алды, 1940 елда алынган территорияләрне — Бессарабияне, Бал- тыйк буе республикаларын, Выборг шәһәре белән Финляндиянең чик буе районнарын саклап калды. Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелү 1945 елда (апрель — июнь) Американың Сан-Франциско шә­ һәрендә конференция була. Анда 50 дәүләт делегациясе катнаша. Биредә Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) төзелү турында игъ­ лан ителә. Тотрыклы тынычлык һәм халыкара куркынычсызлык тәэмин итү аның максаты итеп куела. БМО Уставында кеше хокук ­ ларын һәм абруен, кече һәм эре милләтләрнең тигезлеген хөрмәт итү, халыкара йөкләмәләрне һәм халыкара-хокук нормаларын саклау, со­ циаль прогресс яклы булу зарурлыгы турында әйтелә.
БМОның утырышлар залында Милләтләр Лигасы Икенче бөтендөнья сугышын булдырмый кала алмаса да, БМОны гамәлгә куючылар аның сабакларын да исәпкә алырга тырышалар. Алар БМО Уставы принципларын универсаль, ягъни барлык дәүләтләр, шул исәптән БМО әгъзалары булмаганнар өчен дә мәҗбүри дип игълан итәләр. Бу оешманың иң мөһим органы Куркынычсызлык Советы (КС) була. Аңа даими әгъзалар сыйфатында БМОны оештырган иң зур илләр — АКШ, СССР, Кытай, Бөекбритания, Франция керә. Ьөҗүмгә дучар ителгән теләсә нинди дәүләт, агрессиягә чик кую өчен, хәрби чара­ лар күрүгә кадәр гамәлләр кылу хокукына ия булган Куркыныч­ сызлык Советына мөрәҗәгать итә ала. Хәзерге көнгә дөньяның барлык илләрен эченә алган абруйлы оешма төзү гаять зур әһәмияткә ия була. Халыкара тормышта хокукый нигезләр урнаша башлый. Шул ук вакытта БМО эше­ нең нәтиҗәлелеге Куркынычсызлык Советының биш даими әгъ­ засының уртак тел таба алуына бәйле була. Бертавышлылык прин­ цибы, КСның даими әгъзасы булган бер генә ил санкцияләр кул-
115 § 12. Икенче бөтендөнья сугышы йомгаклары һәм сабаклары. БМО төзелү лануга каршы чыкса да, карарның кабул ителмәвен күздә тота. Бу вето хокукы дип атала. Вето хокукы халыклар мәнфәгатьләрен кысучы карарлар кабул итү куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Ләкин бөек держава­ лар арасында каршылыклар килеп чыккан очракта, БМОның йогын­ тысы кискен түбән тәгәрәргә мөмкин иде, алга таба шулай була. Сораулар һәм биремнәр Сугышта төрле илләр кичергән югалтуларда зур аерма булуын сез ничек аңлыйсыз? Таблица мәгълүматларын Беренче бөтендөнья сугышындагы югалтулар белән ча­ гыштырыгыз. Нәтиҗә ясагыз. Икенче бөтендөнья сугышы йомгаклары һәм сабакла­ рының кайсылары сезгә аеруча әһәмиятле булып кү­ ренә? Җиңүче державаларның дөньяның сугыштан соңгы төзе­ леше мәсьәләләрен ничек хәл итүләре турында сөйләгез. Союздашлар арасында нинди каршылыклар була? «СССР, АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләре башлыкла- рының халыкара конференцияләре» таблицасын туты­ рыгыз. Даталар Конферен­ цияләр Каралган мәсьәләләр Кабул ителгән карарлар МП Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә дөнья карта­ сында нинди үзгәрешләр булуын күзәтегез. БМО кайчан һәм нинди максатта төзелә? Аны Милләтләр Лигасыннан нәрсә аерып тора? Халыкара проблемалар­ ны хәл итүдә БМОның ролен бәяләгез. Түбәндәге план буенча, XVIII—-XIX гасырлардагы сугыш­ лар һәм Беренче бөтендөнья сугышы белән чагышты- рып, Икенче бөтендөнья сугышының үзенчәлекләрен анализлагыз: сугышның сәбәпләре, характеры, сугыш алып бару ысуллары, кешелеккә төшкән бәясе.
Документлар өйрәнәбез И. В . Сталин белдерүеннән (1943 елның 28 мае): Коммунистик Интернационалны тарату дөрес һәм бик вакытлы, чөнки бу барлык ирек сөюче милләтләрнең уртак дошманына — гитлерчылыкка каршы гомуми һөҗүм оештыруны җиңеләйтә. Коммунистик Интернационалны тарату дөрес, чөнки: А) Бу—гитлерчыларның, янәсе, Мәскәү башка дәүләтләр тормышына тыкшынырга һәм аларны «большевиклаш­ тырырга» уйлый дигән ялганын фаш итә. Әлеге ялган бүгеннән юкка чыгарыла. Б) Ул эшчеләр хәрәкәтендә коммунизмга каршыларның төрле илләрнең коммунистик партияләре, янәсе, үз ха­ лык мәнфәгатьләрендә түгел, ә читтән бирелгән бое­ рык буенча гына эш итә дигән яла ягуларын фаш итә. Бу яла бүгеннән шулай ук юкка чыга. В) Бу ирек сөюче илләр патриотларының үз илләренең прогрессив көчләрен, аларның партиялелегенә һәм дини инануларына бәйсез рәвештә, фашизмга каршы көрәш җәелдерү өчен, бердәм милли-азатлык лагерена берләштерү буенча эшен җиңеләйтә. Г) Бу барлык илләр патриотларының бөтен азатлык сөюче халыкларны, гитлерчылыкның бөтен дөньяда ха­ кимлек итүенә каршы көрәшү өчен, бердәм халыкара лагерьга берләштерү буенча эшен җиңеләйтә, шуның белән киләчәктә халыкларның тигез хокуклылыгы нигезендә аларның бердәмлеген оештыруга юл ача. СССР һәм Көнбатыш илләре арасында үзара ышанычны саклау өчен, Коминтернны тарату нинди әһәмияткә ия була? Документлар өйрәнәбез Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставыннан: «БЕЗ, БЕРЛӘШКӘН МИЛЛӘТЛӘР ХАЛЫКЛАРЫ, кешелеккә әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китергән ике сугышны кичергән буын буларак, киләчәкне су­ гыш фаҗигаләреннән азат итәргә, һәм кешенең төп хокукларына, кеше шәхесе абруена һәм бәһасенә,
ирләр белән хатын-кызларның тигез хокуклылыгына, зур һәм кечкенә милләтләрнең хокукый тигезлегенә ышанычны яңадан ныгытырга, һәм халыкара хокукый килешүләр һәм башка чыганаклар нигезендә гаделлек һәм йөкләмәләргә ихтирам сакланырлык шартлар ту­ дырырга, һәм тулы мәгънәсендәге азатлык шартларын­ да социаль прогресска һәм яшәү шартларын яхшырту­ га булышлык итәргә, ҺӘМ ШУШЫ МАКСАТЛАРДА бергәләп, бер-берең белән яхшы күршеләрдәй үзара дус яшәү хакына сабырлык күрсәтергә, һәм халыкара тынычлыкны һәм куркынычсызлыкны саклау өчен көчләрне берләштерергә, һәм кораллы көчләрне уртак мәнфәгатьләр файдасына хезмәт иттерү принципларын эшләүне һәм аның ысул­ ларын гамәлгә кертүне тәэмин итәргә, һәм барлык халыкларның икътисади һәм социаль прогрессы өчен халыкара аппарат ярдәменнән файдаланырга дигән МАКСАТЛАРЫБЫЗГА ИРЕШҮ ӨЧЕН ЗУР ТӘВӘККӘЛЛЕК БЕЛӘН БАРЛЫК КӨЧЕБЕЗНЕ БЕРЛӘШТЕРЕРГӘ КАРАР КЫЛДЫК. БМОның максатларын һәм эшчәнлек принципларын ачыкла­ гыз.
118 4 НЧЕ БҮЛЕК «САЛКЫН СУГЫШ» ЕЛЛАРЫНДА ДӨНЬЯ ҮСЕШЕ | ҺӘМ ХАЛЫКАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘР Гитлерга каршы коалиция буенча союздашлар арасында каршылыклар сугыш елларында ук күренә башлый. Әмма, гомуми дошманны җиңү мәнфәгатьләре сакланганда, фикер каршылыклары конфликтларга китерми. Сугыш тәмамлану белән сугыштан соңгы дөнья төзелеше мәсьәләләре буен­ ча каршылыклар беренче планга чыга. Уртак тел таба ал ­ мыйча, Советлар Союзы да, Көнбатыш илләре дә үзләре йогынтысында калган территориядә үз кыйммәтләрен ур­ наштыра башлыйлар. Бу дөньяның социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсеш характеры буенча бер-берсенә дош ­ ман булган ике системага бүленүенә китерә. Ике держава, СССР һәм АКШ, һәм аларның союздашлары арасында дөньяның йөзен билгеләү хокукы өчен көрәш баш лана. Ул «салкын сугыш» дигән исем ала. Дүрт дистә елдан артык «салкын сугыш» дөнья үсеше барышына хәлиткеч йогынты ясап килде. яз. «Салкын сугыш»ның чыганаклары һәм хәрби- сәяси блоклар төзелү җ Беренче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләренең нин­ ди булуын исегезгә төшерегез һәм аларны Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре белән чагыштырыгыз. Сугыш хәрәкәтләре тәмамланганнан соң, Европаның зур өлеше хәрабәләр эчендә кала. Аның икътисадын торгызу, шул исәптән СССРның халык хуҗалыгын күтәрү, тынычлык һәм хезмәттәшлекне таләп итә. Сугыш елларында бары бер держава — АКШ кына көчәеп кала. Бу илнең милли кереме 1938 елдагы 64 млрд доллардан 1944 елда 160 млрд долларга кадәр үсә. Бөтендөнья сәнәгать җитештерүенең 60%ы, дөньядагы алтын запасының 80%ы АКШ өлешенә туры килә. Аны шулай ук башка илләр белән хезмәттәшлек, аларның базарларына ирекле керү кызыксындыра, ә дөнья ике капма-каршы системага бүленгәндә бу мөмкин булмый.
119 § 13. «Салкын сугыш»ның чыганаклары һәм хәрби-сәяси блоклар төзелү ________________ _ Сугыштан соңгы дөнья һәм «салкын сугыш*ның сәбәпләре Антифашистик коалиция буенча элеккеге союздашлар арасында­ гы хезмәттәшлектән каршы торуга күчү 1945—1947 елларда була. Көнчыгыш Европа илләренең язмышы турындагы мәсьәлә фи­ кер каршылыклары сәбәпләренең берсе булып тора. Бу илләргә Болгария, Венгрия, Польша, Румыния, Чехословакия, Югославия керә. Аларны фашизмнан коткаруда СССР хәлиткеч роль уйный . Аның ярдәме белән бу илләрдә коммунистларның йогынтысы һаман үсә бара. Үз куркынычсызлыгы мәнфәгатьләреннән чыгып, совет җитәкчелеге ил территориясен дустанә дәүләтләр белән чолгап алыр­ га омтыла. Бу — АКШта һәм Бөекбританиядә халыкларның үз үсеш юлларын ирекле сайлап алу принцибын бозу буларак кабул ителә. Көнбатыш лидерлары уйлавынча, коммунистик режимнар биг-рәк тә совет гаскәрләре торган илләрдә халыкларга көчләп тагыла. 1945 елның көзендә Көнбатыш дипломатиясе, Болгария һәм Ру­ мыния хөкүмәтләрендә фәкать коммунистлар гына булуны нигез итеп, аларның составын үзгәртүне таләп итә. Бу — СССРда чиктән тыш тискәре реакция тудыра. Мәскәүдә Көнбатыш СССРга һөҗүм итү өчен плацдарм булырлык, аңа дус булмаган дәүләтләр барье­ рын торгызырга ниятли дип саныйлар. АКШ, бигрәк тә Бөекбритания, Якын һәм Урта Көнчыгышта, Балканда СССР сәясәтен ачыктан-ачык агрессив дип бәялиләр . Советлар Союзы үз гаскәрләрен Төньяк Ираннан чыгаруны суза. 1945 елның декабрендә алар биләгән территорияләрдә Иран Азәрбайҗаны һәм Көрдстанында хакимият органнары формалаш- тырыла. Алар автономия игълан итәләр һәм җир реформасын тормышка ашыра башлыйлар. Көнбатыш моны Иранның террито­ риаль бөтенлегенә кизәнү дип бәяли. 1946 елда АКШ һәм Англия басымына бирелеп, СССР үз гаскәрләрен Ираннан чыгара. Аның хөкүмәте, инглизләр киңәше буенча, автономияне бетереп кенә калмый, Советлар Союзы тарафыннан нефть ятмаларын арендалау турындагы шартнамәне дә өзә. Бөекбританиянең элеккеге премьер-министры У. Черчилль 1946 елның мартында АКШка бара. Фултон шәһәрендә чыгыш ясап, ул СССРны фактта Көнчыгыш Европаны яулап алуда, аны «тимер пәрдә» артында калдыруда гаепли. Черчилль Англия-Америка хезмәттәшлеген ныгытуга чакыра.
Г. Трумэн «коммунизмны тоткарлау» доктринасын игълан итә. 1947 ел Ни өчен АКШның идарәче даирәләре элеккеге союздашка — СССРга карата мөнәсәбәтен үзгәртә? Элеккеге союздашлар арасында җитди каршылыклар Теркин тирәсендәге конфликт һәм Грециядәге гражданнар сугышы белән бәйле рәвештә дә килеп чыга. 1946 елның көзендә СССР Төркиянең совет суднолары өчен Бос­ фор һәм Дарданелла бугазлары аша диңгездә йөзү иркенә барлык чикләүләрне юкка чыгаруын, шулай ук чит ил хәрби корабларына Кара диңгезгә керүне тыюын таләп итә. Моның өчен бугазларны бергәләп сакларга (яр буенда совет гаскәрләрен урнаштыруны да кертеп) тәкъдим ителә. Көнбатыш исә СССР Төркиягә һөҗүм итәргә һәм бугазларны яулап алырга әзерләнә дип саный. 1946 елның ахырында Грециядә хәл кискенләшә. Илне инглиз гаскәрләре оккупацияли, монархия торгызыла. Сугыш вакытыннан бирле партизан отрядларын саклап калган коммунистлар парла-
Бикини атоллында АКШ атом-төш коралын сынау. 1946 ел Атом-төш коралын камилләштерү АКШ сәясәтенә ничек йогынты ясый? мент сайлауларында катнашудан баш тарталар һәм хакимият өчен кораллы көрәш башлыйлар. Югославия һәм Болгариянең коммуни­ стик хөкүмәтләре аларга булышлык күрсәтә. Конфликтны БМОның Куркынычсызлык Советында карау нәтиҗә бирми. СССР Балкайда ­ гы союздашларына каршы санкцияләр кертүгә каршы чыга. 1947 елның мартында АКШ империясе, Грецияне һәм Төркияне «коммунистик агрессия»дән саклау өчен, анда гаскәрләр һәм акча җибәрүне хуплый. АКШ президентының конгресска юлламасында СССР һәм аның союздашларын АКШ өчен аеруча әһәмиятле яңа территорияләрне яулап алудан «тоткарлау» зарурлыгы турында әйтелә. Бу юллама «Трумэн доктринасы» дип исемләнә. Әлеге док­ тринаны кабул итү шартлы рәвештә «салкын сугыш»ның башлану вакытына әверелә. АКШ СССРга каршы атом -төш коралы кулла­ нып сугышу сценарие эшләүгә керешә.
4 нче бүлек. «Салкын сугыш» елларында дөнья үсеше һәм халыкара мөнәсәбәтләр Таблица АКШ арсеналларындагы атом-төш бомбалары запасы Еллар Саны (данә) 1946 6 1947 13 1948 17 1949 250 1953 850 «Маршалл планы» һәм Европаның икегә бүленүе АКШның идарәче даирәләре Беренче бөтендөнья сугышы тәҗрибәсен исәпкә алалар. Алар сугыштан зыян күргән дәүләтләр икътисадының бик начар хәлдә булуы Европадагы тотрыклылык- ка куркыныч тудыруын аңлыйлар. 1946 елга Италиядә сәнәгать җитештерүе сугышка кадәрге дәрәҗәнең нибары 50%ын тәшкил итә. Чимал булмаганлыктан, заводлар тик тора, илдә 2 млн чама­ сы эшсез һәм 3 млн йортсыз-җирсез кеше исәпләнә. Акча әйләнеше системасы тулысынча җимерелә. Бөекбритания һәм Франциядә дә хәлләр яхшы булмый. Англиядә продуктларны карточка систе­ масы буенча бүлүне 1954 елда гына тулысынча юкка чыгаралар. Франциядә 1947 елда икмәк бирү нормасы немецлар оккупациясе елларындагыдан да ким була. Фашизмнан азат ителгән илләрдә демократияне торгызу һәм сәяси партияләр эшчәнлеген яңадан башлап җибәрү оккупация вакытында подпольеда хәрәкәт иткән коммунистларга бик зур фай­ да китерә. Сугыштан соңгы беренче сайлауларда Франциядә һәм Италиядә сайлаучыларның өчтән бере коммунистларны яклап та­ выш бирде һәм алар коалицион хөкүмәтләргә керделәр. Сул көчләр басымы астында Италиядә монархия бетерелә. Франция хакимияте сәнәгатьнең әйдәп баручы тармакларын национализацияли. Дәүләт бөтен энергетика комплексын, авиация сәнәгатен һәм автомобиль сәнәгатенең яртысын үз контроленә ала. Икътисадның планлы үсешенә күчү омтылышы була, ләкин ул хәлне яхшырта алмый. 1947 елның июнендә АКШның дәүләт секретаре А. Мар­ шалл Европа илләренә сугыш нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итү идеясе белән чыга. Моның белән кызыксынган дәүләтләр үз икътисадларының торышы, ихтыяҗлары һәм кергән акчалардан файдалану планнары турында мәгълүмат бирергә тиеш булалар. Шулар нигезендә АКШ конгрессы ярдәм бүлеп бирү турында карар
§ 13. «Салкын сугышуның чыганаклары һәм хәрби-сәяси блоклар KL төзелү И III 123 кабул итә. АКШ европалыларга сугыш нәтиҗәләрен җиңүдә генә түгел, ә артык капиталлардан котылуда да ярдәм итәргә, үз про­ дукциясен сату өчен, түләүгә сәләтле базарлар булдырырга тели. И. В. Сталин һәм аның даирәсе «Маршалл планы»н хупламый. Аны «маршаллаштырылган» илләр икътисадын һәм сәяси тормы­ шын АКШ контроленә куярга омтылу дип бәялиләр. Советлар Со ­ юзы җитәкчелеге Көнчыгыш Европада үз йогынтысын йомшарту­ дан курка. Ул Көнчыгыш Европа илләре хөкүмәтләренә басым ясый, алардан Америка проектында катнашудан баш тартуны таләп итә. Таратылган Коминтерн урынына 1947 елның көзендә Комму­ нистлар һәм эшчеләр партияләренең мәгълүмат бюросы (Ком- информ) төзелә. Бу — Мәскәүнең Көнчыгыш Европа илләрендәге идарәче коммунистлар һәм эшчеләр партияләре белән сәяси һәм идеологии җитәкчелек органы була. Италия һәм Франция компартияләре дә Коминформга керә. «Маршалл планы»на мөнәсәбәт Европада сәяси көчләрнең читләшүе һәм коалиция хөкүмәтләренең бүленүе өчен нигез була. Көнчыгыш Европадагы сәяси кризислар коммунистлар партияләре хакимияте тәмам урнашу белән тәмамлана. Көнбатыш Европада, киресенчә, коммунистлар хөкүмәттән һәм хөкүмәт коалицияләреннән чыгалар. Европаның ике төркем дәүләтләргә аерылуы еракка китә тор ган нәтиҗәләргә ия була. Европа континентында, аннан соң дөнья масштабында да берсе-берсенә каршы торучы ике блок оеша баш­ лый, аларның үзәкләре АКШ һәм СССР була. Берлин кризисы һәм Европада берлекләр системасы төзелү СССР һәм АКШ арасындагы конфликт Европада хәрби-сәяси һәм икътисади блоклар формалашуны тизләтә. 1948 елда ике як хәрби бәрелеш чигендә кала. Конфликт Германия мәсьәләсенең хәл ителмәгән булуы белән бәйле була. Җиңгәннән соң Германия һәм аның башкаласы Берлин терри­ ториясен АКШ, Англия, Франция һәм СССР оккупацияләре зона­ ларына бүләләр. Бердәм демократик герман дәүләте төзү мөмкин булмый. Һәр як Германиянең ресурслары һәм потенциалы «салкын сугыш»та каршы як контролендә калудан курка. 1948 елда Көнбатыш илләре үзләренең оккупация зоналарында Германия икътисадын торгыза башлыйлар. Валютаны тотрыклы- ландыру өчен, акча реформасы үткәрелә. Шуңа җавап итеп СССР,
4 нче бүлек. «Салкын сугыш» елларында дөнья үсеше һәм халыкара мөнәсәбәтләр совет зонасына бәясе төшкән иске валюта кертүгә юл куймас өчен, көнбатыш зоналары белән чикне (Көнбатыш Берлинны да кертеп) ябып куя. Көнбатыш Берлинга азык-төлек китерү тәртибен бозган блокада аның территориясендә ачлык куркынычы тудыра. Блокаданы АКШның хәрби-транспорт самолетлары өзә, алар Көнбатыш Берлин һәм көнбатыш оккупация зоналары арасында һава күпере урнаштыра. Германиядәге АКШ гаскәрләре коман ­ далыгы турыдан-туры хәрби конфликтка әзерләнә. Европа сугыш чигенә баса. Бөекбританиядәге АКШ базаларына атом-төш коралы йөртә торган бомбардировщиклар килә. Берлин кризисы Германиянең бердәмлеге турындагы мәсьәләне хәл итүне дүрт дистә елдан күбрәккә чигерә. 1949 елда ике гер­ ман дәүләте — Германия Федератив Республикасы (ГФР) һәм Германия Демократик Республикасы (ГДР) оештырыла. ГФРда — (Көнбатыш Германия) инглиз-американ һәм француз гаскәрләре, ә ГДРда (Көнчыгыш Германия) совет гаскәрләре була. Аларның территорияләре Европада АКШ һәм СССР гаскәрләренең каршы тору аренасына әверелә. 1948 елда тизләтелгән темпларда хәрби берлекләр оештыры­ ла. Советлар Союзы күпчелек Көнчыгыш Европа илләре белән дус­ лык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында шартнамәләр төзи. Көнбатыш Европа дәүләтләре (Англия, Франция, Бельгия, Голландия һәм Люксембург) хәрби оешманы — Көнбатыш берлек­ не гамәлгә куялар. 1949 елның гыйнварында СССР һәм Көнбатыш Европаның күпчелек илләре икътисади берлек — Икътисади ярдәмләшү сове­ ты (ИЯС) — төзү турында игълан итәләр. 1949 елның апрелендә Көнбатыш илләре Төньяк Атлантика шартнамәсе хәрби-сәяси оешмасын (НАТО) төзиләр. Аны гамәлгә куючылар АКШ, Канада, Бөекбритания, Франция, Италия, Бель­ гия, Голландия, Люксембург, Норвегия, Дания, Исландия һәм Пор­ тугалия була. 1952 елда НАТОга Греция һәм Төркия, ә 1955 елда ГФР кушыла. 1955 елның 14 маенда Албания, Болгария, Венгрия, ГДР, Польша, Румыния, СССР һәм Чехословакия Варшавада киңәшмә үткәрәләр һәм хәрби-сәяси берлек — Варшава шартнамәсе оешма сын төзиләр.
§ 13. «Салкын сугыш»ның чыганаклары һәм хәрби-сәяси блоклар төзелү ‘«ЯЯмЯ&ЯМЙЙИ 1949 елның 4 апрелендә 12 ил Вашингтонда Төньяк Атлантика шартнамәсе оешмасын (НАТО) төзеде Азиядә «салкын сугыш» Азия дә «салкын сугыш»тан котылып кала алмый. Япония белән сугыш барышында совет гаскәрләре Маньчжурия һәм Төньяк Корея территорияләрен биләп алалар. 1946 елда Маньчжуриягә контроль­ лек итү һәм японнарның трофей коралы Кытай коммунистларына тапшырыла. Бу — аларның позициясен сизелерлек ныгыта. 1920 еллар ахырыннан Кытайда чынбарлыкта ике дәүләт һәм ике хөкүмәт яшәп килә. Чан Кайши җитәкләгән гоминьдан хөкүмәте 1946 елда ил территориясенең 70% ын контрольдә тота. Ул дөньяның күпчелек илләре тарафыннан таныла һәм БМОның Куркынычсызлык Советында катнаша. Кытай коммунистлары СССР ярдәменә таяна. Үзләре тарафыннан азат ителгән дип аталган районнар территорияләрендә алар үз законнарын, үз акча берәмлекләрен кертәләр, җирдән бертигез файдалануны урнашты­ ручы реформа үткәрәләр. «Ике Кытай» арасында сугыш Японияне тар-мар иткәннән соң яңадан башлана. 1945—1947 елларда аларны дуслаштырырга омтылулар нәтиҗә бирми. 1949 елда, Америка Чан Кайши режи­ мына ярдәм итүгә дә карамастан, Кытайда гражданнар сугышы коммунистларның җиңүе белән тәмамлана. СССР һәм Кытай
4 нче бүлек. «Салкын сугыш» елларында дөнья үсеше һәм халыкара мөнәсәбәтләр 126 арасында Дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында шартнамәгә кул куела. Чан Кайши җитәкчелегендәге коммунист­ ларга каршы көчләр АКШ хәрби-диңгез гаскәрләре канаты астында Тайвань утравына эвакуацияләнә. Кытай хөкүмәте Тайваньда ур­ нашкан режимны законсыз дип санап килә һәм шулай дип сана­ вын дәвам итә, илнең бөтенлеген торгызырга омтыла. СССР дөньяда иң эре державаларның берсенә әверелә. Көн­ чыгыш Европа илләре генә түгел, Кытай да аның союздашына әверелә. Бу Вашингтонда паника тудыра. 1949 елда СССРның атом бомбасын сынавы АКШны атом-төш коралы монополиясеннән мәхрүм итә. Кушма Штатлар хакимияте дөньяда көчләр нисбәтенең тамырдан Советлар Союзы файдасына үзгәрүеннән курка. 1951 елның сентябрендә Сан Франциско шәһәрендә АКШ һәм аның союздашлары Япония белән солых шартнамәсе төзиләр, ул японнарга хәрби берлекләргә керүне тыймый һәм аның ко­ раллы көчләрен чикләми. Япония үзенең диңгез артындагы биләмәләреннән, шул исәптән Курил утрауларыннан һәм Көньяк Сахалиннан баш тарта. Бер үк вакытта АКШ Япония белән Кур­ кынычсызлык шартнамәсе төзи. АКШ Япониядәге хәрби база ­ ларын саклап кала, аның территориясен саклауны гарантияли. Япон-американ хәрби берлегенә каршы протест йөзеннән СССР Сан- Франциско солых шартнамәсенә кул куймый, шуңа да аңа әлеге территорияләрне СССРның бер өлеше дип тану турында пункт кер­ телми. Соңрак бу төньяк территорияләр проблемасы дип аталган мәсьәлә китереп чыгара. Япония Курил тезмәсенең дүрт көньяк утравын кире кайтаруны таләп итә башлый. Башланып киткән «салкын сугыш» Икенче бөтендөнья сугышының нәтиҗәләрен төгәл беркетеп куярга бирми, бу исә аннан соңгы унъеллыкларда халыкара мөнәсәбәтләрдә өстәмә каршылыклар чыганагы була. § 13. Сораулар һәм биремнәр 1. Икенче бөтендөнья сугышының анда катнашкан төп илләр өчен икътисади, социаль, сәяси нәтиҗәләре дигән чыгыш планы төзегез. 2. СССР һәм Гитлерга каршы коалиция буенча аның элекке­ ге союздашлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең начараю­ ын күрсәткән фактлар китерегез.
3. «Салкын сугыш»ның сәбәпләрен билгеләгез. Түбәндәге каршылыкны аңлатыгыз: ул берәүгә дә кирәкми иде, ләкин Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга ук баш­ ланып китте. 4. «Маршалл планы»ның максатларын атагыз. Аңа Европа­ да ничек карыйлар? Кайбер илләрнең аны кабул итүе нинди нәтиҗәләргә китерә? Сугыштан соңгы иң кискен проблемаларның (Германия мәсьәләсе, «ике Кытай» проблемасы) асылы нәрсәдә? Алар ничек хәл ителә? 1940 еллар ахырында — 1950 еллар башында ничә хәрби- сәяси берлек формалаша? «Хәрби-сәяси блоклар төзелү» таблицасын тутырыгыз. Хәрби-сәяси блоклар арасында нинди аермалар була? Чагыштыру өчен темалар Төньяк Атлантика берлеге Варшава шартнамәсе Төзелү вакыты Катнашучы илләр Максатлары Документлар өйрәнәбез Төньяк Атлантика шартнамәсеннән (1949 елның 4 апреле): Яклар әлеге шартнамәдә Берләшкән Милләтләр Оеш­ масы Уставының максат һәм принципларына ышанула­ рын һәм үзләренең барлык халыклар һәм хөкүмәтләр белән тынычлыкта яшәргә теләүләрен раслый. Алар үз халыкларының демократия, шәхес иреге һәм хокук ха­ кимлеге принципларына нигезләнгән азатлыгын, уртак мирасын һәм цивилизациясен тәэмин итәргә карар бирәләр <...> Яклар Европаның яисә Төньяк Американың бер яисә берничә иленә каршы кораллы һөҗүмнең аларның барысына каршы һөҗүм буларак каралачагы белән килешәләр. Моның нәтиҗәсе буларак, алар, әгәр шундый кораллы һөҗүм ясалса, аларның һәркайсы <...> бу һөҗүм ясалган якка яисә якларга, кораллы көч кулла­ нуны да кертеп, Атлантик океанның төньяк өлешендәге районның куркынычсызлыгын торгызу һәм саклау өчен ярдәм итәчәкләр дип килешәләр <...> Бертавыш- тан килешү буенча яклар... Атлантик океанның төньяк өлешендә иминлеккә ярдәм итәргә теләүче Европаның теләсә кайсы дәүләтен әлеге шартнамәгә кушылырга чакырырга мөмкиннәр.
^28 4 нче бүлек. «Салкын сугыш» елларында донья үсеше Һәм халыкара мөнәсәбәтләр Документлар өйрәнәбез Дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында шартнамәдән (Варшава, 1955 елның 14 мае): Килешүче яклар: дәүләтләрнең иҗтимагый һәм дәүләт төзелешенә бәйсез рәвештә, анда Европаның бар­ лык дәүләтләре катнашуга нигезләнгән, ә бу аларның тырышлыкларын Европада тынычлык тәэмин итү мәнфәгатьләрендә берләштерергә мөмкинлек би­ рер иде, Европада күмәк куркынычсызлык система­ сы булдырырга омтылышын яңадан раслап; Европа­ да килеп туган хәлне исәпкә алып <...> дәүләтләрнең бәйсезлеген һәм суверенитетын хөрмәт итү, шулай ук аларның эчке эшләренә тыкшынмау принциплары нигезендә хезмәттәшлекне һәм үзара ярдәмләшүне та­ гын да ныгыту һәм үстерү мәнфәгатьләрендә дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында әлеге шартнамәне төзергә карар бирделәр <...> Бу блокларның максатларына карата нәтиҗә чыгарыгыз. Алар нәрсә белән аерыла? Шартнамәләрне төзү вакытлары нәрсә ту­ рында сөйли? $ 14 । Колониализмньщ җимерелүе, локаль ' ' конфликтлар һәм халыкара куркынычсызлык 1. Икенче бөтендөнья сугышы елларында нинди колониаль илләрдә хәрби хәрәкәтләр бара һәм алар ни белән бетә? 2. БМО Уставында халыкларның хокуклары турында нәр­ сәләр әйтелә? СССР һәм АКШ төзегән берлекләр бу ике иң зур державаның дөньяда лидерлык итү өчен көрәше нәтиҗәсе булды. Аларның һәркайсы дөньядагы тәртипнең һәм халыкларның яшәү рәвешенең мәгълүм бер моделен алга сөрде. СССР яисә АКШның союздашла­ ры булып беренче чиратта советча яисә америкача иҗтимагый үсеш моделен сайлаган дәүләтләр торды. СССР һәм АКШ үз йогынты сфераларын, бигрәк тә колониаль бәйлелектән азат ителгән илләргә җәелдерергә тырыштылар. Колониаль империяләрнең җимерелүе Икенче бөтендөнья сугышыннан соң деколонизация башлана —
Европа державаларның колониаль империяләре таркала башлый. Моңа күп төрле сәбәпләр этәргеч бирә. • Сугыш елларында күп кенә колонияләрнең территорияләре, аеруча Азия-Тын океан регионында, сугыш хәрәкәтләре аренасына әверелә. Япония Ьинд-Кытайны, Бирманы, Малайяны, Филиппин- ны, Индонезияне басып ала. Анда җирле халыктан яңа хакимият органнары төзелә. Европа колонизаторларының көченә ышаныч какшый. Халыкларның милли үзаңы һәм мөстәкыйль үсешкә ом­ тылыш ныгый. • Колониаль державалар хәрби яктан көчсезләнәләр. Алар­ га масштаблы сугышлар алып бару кыенлаша. Хакимият үз ил­ ләрендәге җәмәгатьчелекнең милитаризм сәясәтенә каршы мас­ сачыл чыгышларыннан курка. Болар барысы да метрополияләр хөкүмәтләрен сыгылмалы курс үткәрүгә этәрә. • БМО төзелгәннән соң, колонияләр халыкларының азатлык өчен көрәше халыкара-хокукый нигез ала. Моннан тыш, алар үз көрәшләрендә социалистик илләр — СССР һәм Кытай ярдәменә (шул исәптән хәрби булышлыкка да) таяна алалар иде. Элеккеге колонияләрнең байтагы бәйсезлеккә чагыштырмача тыныч юл белән ирешә. Мәсәлән, Бөекбритания, Һиндстанда азат­ лык хәрәкәтенең күтәрелешенә юлыгып, дөньяның иң күп халыклы илләренең берсе булган бу ил белән сугышырга батырчылык итми. 1947 елда Британия парламенты Һиндстанга бәйсезлек бирү турындагы законны хуплый. Шул ук вакытта Бирманың, ә 1948 елда Цейлонның бэйсезлеге таныла. АКШ 1946 елда Филиппинда хакимиятне милли хөкүмәткә тапшыра. Стратегик хәлләре мөһим һәм табигать ресурсларына бай булу аркасында, метрополияләр кайбер колонияләрне ничек тә булса тотып калырга тырышалар. 1945—1949 елларда Англия булыш­ лыгында Голландия Индонезиядә колониаль сугыш алып бара. Ул 1950 елда илнең бәйсезлеген тану белән тәмамлана. Малайя исә мөстәкыйльлеккә 1957 елда Бөекбритания белән дистәләрчә еллар партизаннар сугышы алып барганнан соң гына ирешә. Франция, үзенең колониаль империясен саклап калу өчен ае­ руча нык тырыша. Чимал ресурсларына (каучук, аккургаш һәм дөге) бай Вьетнам колонизаторлар өчен хәзинә була. Әмма Япония җиңелгәннән соң, Һинд-Кытай дәүләтләре — Камбоджа, Лаос һәм Вьетнам — бәйсезлек игълан итәләр.
130 i нче бҮлск- «Салкын сугыш» елларында дөнья үсеше I һәм халыкара мөнәсәбәтләр Схема Азиядә француз колониаль империясенең таркалуы Элеккеге колонияләр өстеннән хакимлекне кайтару өчен, Фран­ ция әлеге илләргә каршы сугыш башлый. Вьетнамның патри­ отик көчләренә — Кытай һәм СССР, ә Франциягә АКШ ярдәм итсә дә, 1954 елга бер якның да хәлиткеч уңышка ирешә ал­ маячагы мәгълүм була. Француз гаскәрләренең берничә тап­ кыр җиңелүеннән соң, вакытлыча солых төзелә. 1954 елгы Же­ нева килешүләре нигезендә Вьетнам 17 нче параллель буенча ике дәүләткә бүленә. Төньяк Вьетнам социализм төзү курсын игълан итә. Көньяк Вьетнам АКШ белән якынлашуга юнәлеш ала. Кам­ боджа һәм Лаос нейтраль, бәйсез дәүләтләр дип таныла. 1954 елда Алжирда француз колонизаторларына каршы вос­ стание башлана. 1962 елда гына Алжир бәйсез дәүләткә әверелә,
§ 14. Колониализмның җимерелүе, локаль конфликтлар һәм халыкара куркынычсызлык ssssssssssfe әмма француз гаскәрләре аны 1968 елда гына тәмам ташлап чы­ галар. Тарихта соңгы колониаль империя — Португалия империясе — бу илнең үзендә булган демократик революция (1974) нәтиҗәсендә җимерелә. 1975 елда аның элеккеге колонияләре — Ангола һәм Мозамбик бәйсезлек ала. Үсеш юлын сайлау проблемасы Азатлык өчен көрәшне җитәкләгән сәяси лидерлар модерниза­ цияне мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашырырга һәм икътисади артталыкны бетерергә омтылалар. Яңа дәүләтләрнең күпчелегендә чит илләрдән белгечләр, капи­ таллар һәм технологияләр җәлеп итүгә ихтыяҗ була. Бу аларның нинди үсеш юлын сайлауларына зур йогынты ясый. Англия үзенең элеккеге биләмәләре өстеннән контрольне саклап калырга омтыла. 1949 елда Британия Бердәмлеге төзелә. Доми ­ нионнар һәм бәйсезлек алган инглиз колонияләре аның әгъзалары була. Бердәмлектә катнашучылар Англия белән сәүдә-икътисади ба­ гланышларда өстенлекләр ала. Бөекбритания монархы Бердәмлекнең башлыгы дип игълан ителә. Бердәмлекнең тышкы һәм оборона сәясәте еллык киңәшмәләрдә билгеләнәчәк дип фаразлана. 1,5 млрд тан артык халкы булган 50 дәүләт, шул исәптән Һиндстан, Пакистан, Нигерия һ.б. кебек эре дәүләтләр дә, Бер­ дәмлек әгъзасы була. Әмма хәзерге вакытта аларның 16 сы гына Британия королевасын дәүләт башлыгы итеп таный. Бердәм­ лекнең күпчелек илләре, Англия белән икътисади һәм фәнни- техник хезмәттәшлек мөмкинлекләреннән файдалансалар да, мөстәкыйль сәясәт үткә­ рәләр. Бөекбритания үрнәгендә Франция дә 1958 елда Франция президенты җитәкчелегендә Франция Бергәлеге төзү турында игълан итә. Бергәлек составына Франциянең Африка­ дагы элеккеге колонияләре — Сенегал, Ни­ гер, Мавритания, Конго, Габон, Чад, Ма­ дагаскар һ.б . керә. Аларның территориялә­ рендә Франциянең хәрби базалары һәм гар­ низоннары саклана. Соңрак аерым илләр Королева Елизавета II
-J22 4 нче бүлек. «Салкын сугыш» елларында дөнья үсеше һәм халыкара мөнәсәбәтләр Бергәлек составыннан чыга, ә аларның кайберләре белән Франция хезмәттәшлек турында аерым килешү төзи. Элеккеге метрополияләр яшь дәүләтләр сәясәтен контрольдә то­ тарга тырышалар. Бу — азатлыкка ирешкән кайбер илләр лидерла ­ рында СССРның ярдәменә таянырга омтылыш тудыра. 1960—1970 елларда Азия һәм Африканың күп кенә илләрендә социализмга йөз тоту популярлаша. Ул җәмгыять белән үзәктән идарә итүне, илнең икътисадын һәм кораллы көчләрен үстерү өчен, чит ил компанияләрен һәм табигать байлыкларын национализацияләүне күздә тота. Инженерлар, техниклар, табиблар, укытучылар һәм хәрбиләрне СССР ярдәмендә әзерләү планлаштырыла. Советлар Союзы азатлык алган илләрнең социалистик үсеш юлын сайлавын бик нык хуплый. Төрле чорларда Мисыр (Берләш­ терелгән Гарәп Республикасы), Сүрия, Гыйрак, Көньяк Иәмән, Ин­ донезия, Бирма, Конго, Гана, Гвинея, Ангола, Мозамбик, Эфиопия, Сомали, Алжир, Танзания, Мали һәм башка дәүләтләр лидерлары социалистик идеяләр белән кызыксынуларын күрсәтәләр. Ләкин Төньяк Корея һәм Вьетнам гына социалистик үсеш юлында кала. Калган илләр тора-бара бу юлдан тайпыла . Моның сәбәпләре төрле. Барыннан да элек, СССРның азатлык алган илләрдә заман­ ча индустрия булдыру өчен мөмкинлекләре җитәрлек булмый. Аның үзгәртеп кору омтылышлары күпчелек очракта уңышсыз тәмамлана. Алдынгы җир эшкәртү технологияләре (ашлама, трак­ тор һәм комбайннар) булмаганга, аны күмәкләштерү уңышның кимүенә китерә. Ачлык башлана . Халыкның төп массасы — крестьяннар — электән килгән яшәү рәвешен җимерүгә каршы тора. Ресурсларның үзәкләштерелгән бүленешен кертү аларның югары дәүләт чиновниклары тарафыннан урлануына китерә. Тора- бара хакимият модернизация белән кызыксынуын һәм җәмгыять үсешенә юнәлеш бирү сәләтен югалта. АКШ һәм аның союздашлары Азия һәм Африканың СССР бе­ лән дус илләренә каршы көрәш алып бара. Бу вакытта пропаганда белән бергә кланнар һәм милләтләр арасында каршылык тудыру, оппозиция көчләренә финанс һәм хәрби ярдәм күрсәтү, кораллы конфликтлар китереп чыгару кебек ысуллар да кулланыла. Болар барысы да яшь дәүләтләрнең икътисади һәм сәяси үсешен бик нык кыенлаштыра.
§ 14. Колониализмвың җимерелүе, локаль конфликтлар һәм 133 ИН халыкара куркынычсызлык Sv SlfeSfe' Локаль конфликтлар һәм халыкара куркынычсызлык Колониализмнан азат ителгән илләрдә еш кына киләчәктәге үсеш юлын сайлау белән бәйле эчке конфликтлар кабынып тора. Аларга АКШ та, СССР да тыкшына, ә бу Совет-Америка мөнәсәбәтләрендә даими киеренкелек чыганагы була. Схема Кореяның икегә бүленүе Иң зур локаль конфликт Кореяда була. Япониянең бу ко­ лониясе 38 нче параллель буенча икегә бүленә. Илнең Япония белән сугыш барышында АКШ гаскәрләре басып алган көньяк өлешендә 1948 елның маенда парламент сайлаулары була. Баш­ каласы Сеул булган Корея Республикасы төзелү турында игълан ителә. Кореяның совет гаскәрләре тарафыннан азат ителгән төньяк өлешендә 1948 елның августында Корея Халык Демократик Рес­ публикасы (КХДР) барлыкка килә, башкаласы Пхеньян. Төньяк Кореяның да, Көньяк Кореяның да хөкүмәтләре үзләрен Корея халкының бердәнбер законлы вәкиле дип белдерәләр. Локаль конфликт — чикләнгән территориядә барган ко­ раллы бәрелеш. Мондый конфликтлар озакка сузылырга мөмкин. Аларның куркынычы шунда ки, конфликтның ко­ лачы һәрвакыт киңәергә һәм анда, атом-төш кораллы дер­ жаваларны да кертеп, яңа илләр ж,әлеп ителергә мөмкин. 1950 елда КХДР гаскәрләре көньякка хәрәкәт итәләр һәм Көньяк Кореяның бөтен территориясен диярлек алалар. Соңгысына ярдәмгә АКШ һәм аларның союздашлары килә, алар Төньяк Корея гаскәрләрен җиңелүгә дучар итә. 1950—1953 еллардагы Корея сугы-
-|о д 4 иче бүлек. «Салкын сугыш» елларында донья үсеше һәм халыкара монэсабәтлар Кореяда Америка гаскәрләрен төшерү Корея сугышында АКШ кораллы көчләре нинди роль уйный? шында америкалылар КХДР ягында сугыш хәрәкәтләрендә катнаш­ кан Кытай армиясе белән турыдан-туры бәрелешә . Корея күгендә со­ вет очучылары Америка пилотлары белән сугыша. АКШ команда ­ лыгы атом-төш коралы куллану турындагы мәсьәләне карый. Бик зур югалтулар бәрабәренә Кытай һәм Төньяк Корея фронт сызыгын 38 нче параллель буенча торгызуга ирешә. Сугыш хәрәкәтләре пози­ цион характер ала. 1953 елда вакытлыча солых төзелә. СССР һәм Көнбатыш арасындагы атом-төш сугышы куркыны­ чы тудырган икенче бер бәрелеш 1956 елда була. Англия һәм Фран­ ция, Израиль белән бергәләп, Көнбатыш илләренеке булган Сүәеш каналы компаниясен национализацияләгән Мисырга каршы агрес­ сия башлый. СССР Мисырга теләктәшлек күрсәтә һәм агрессорларга каршы ракета-атом-төш коралы куллану белән яный. Бу — Англия һәм Францияне чигенергә мәҗбүр итә. «Салкын сугыш»ның иң кискен конфликты 1962 елгы Ка­ риб кризисы була. 1959 елда Кубада революция җиңә. Аның ли­ деры Ф.Кастро СССР белән хезмәттәшлеккә юнәлеш ала. Бу —
§ 14. Колониализмвың җимерелүе, локаль конфликтлар һәм j35 Кубага юнәлгән совет судносы палубасында ракеталы контейнер Кубада совет ракета коралын урнаштыру ни өчен Совет-Америка мөнәсәбәтләренең нык кискенләшүенә китерә? Вашингтонда ризасызлык тудыра. 1961 елда АКШның Үзәк развед­ ка идарәсе (ЦРУ) Кубага Ф.Кастрога каршылар отрядын төшерүне оештыра. Операция уңышсыз тәмамлана. Мәскәүдә, киресенчә, Көнбатыш ярымшарда беренче союздаш пәйда булу энтузиазм белән каршылана. Кубада атом-төш боего- ловкалы уртача ераклыкка очучы ракеталар урнаштырыла, алар Американың күпчелек шәһәрләренә барып җитә ала. Яшерен башкарылган бу гамәл АКШ хөкүмәтенә һава развед­ касыннан мәгълүм була һәм Америка өчен һәлак иткеч куркы­ ныч буларак бәяләнә. Җавап чаралары күрелә башлый. АКШ Ку­ баны диңгездә камап ала һәм утраудагы совет базаларына алдан ук һөҗүм итәргә әзерләнә башлый. Дөнья атом-төш сугышы чигендә кала. АКШ президенты Дж.Кеннеди һәм совет лидеры Н. С. Хру ­ щевның сабырлык күрсәтүе һәм дөрес фикер йөртүе аркасында гына конфликт җайга салына. Ракеталар Кубадан чыгарыла . АКШ аны диңгездән блокадалауны туктата, Кубаның суверенитетын хөрмәт
Н. Хрущев һәм Дж. Кеннеди Венада (Австрия) очрашу вакытында. 1961 ел итүләренә ышандыра һәм СССРга Төркия территориясеннән төбәлгән Америка ракеталарын алырга вәгъдә бирә. Кариб кризисы ике блок арасындагы көндәшлекнең иң фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын күрсәтә. Шуңа да карамастан 1960—1970 еллар Көньяк-Көнчыгыш Азияда СССР һәм АКШ катна­ шында яңа конфликт белан билгеләнә. Вьетнамда сугыш башлана. Социалистик Төньяк, илнең Көньягындагы партизаннар хә­ рәкәтенә ярдәм итеп, Вьетнамны берләштерергә тырыша. Көньяк Вьетнамның диктаторлык режимы, ярдәм сорап, АКШка мөрә­ җәгать итә. Вашингтон тора-бара анда корал җибәрүдән турыдан- туры хәрби тыкшынуга күчә. АКШ самолетлары Вьетнам җиренә, партизаннар качып яткан джунглиларны юк итү өчен, йөзләгән тонна диоксин ташлый. Елгалар һәм коелар шуның белән агулана, вьетнамлылар арасында да, Америка солдатларында да онкологик авырулар башлана. Сугыш чорында АКШ бу илгә 7,5 млн т бомба ташлый (Икенче бөтендөнья сугышы елларындагыдан да күбрәк). Вьетнам сугышында катнашу өчен, америкалыларның 500 мең­ лек армиясе җибәрелә. Күрше илләр — Лаос һәм Камбоджа — су ­ гыш кырына әверелә. 1964 елдан АКШ авиациясе Төньяк Вьет-
§ 14. Колониализмның җимерелүе, локаль конфликтлар һәм халыкара куркынычсызлык Америка солдатлары һәм әсир төшкән вьетнамлы АКШ ни сәбәпле Вьетнамда җиңелә? нам шәһәрләрен дә бомбага тота башлый. Аларны СССРда төзелгән һавадан һөҗүмгә каршы чаралар саклый. Америка 4000 ләп са­ молетын югалта, аның 55 мең кешесе үтерелә, 300 меңе яралана. Вьетнамның югалтулары 2 млн кешедән артып китә. Вьетнамдагы сугыш Совет-Америка мөнәсәбәтләрен начарай­ та. Ләкин Кариб кризисы сабакларын истә тотып, ике держа­ ва җитәкчелеге дә бер-берсенә янаулардан тыелып тора. Бу солых төзүне җиңеләйтә. АКШның идарәче даирәләре сугышта җиңүгә ирешеп булмаячагына инаналар һәм 1973 елда Вьетнамда сугышны туктату турында килешүгә кул куялар. 1975 елда, АКШ гас­ кәрләрен Көньяк Вьетнамнан чыгаргач, дик­ таторлык режимы җимерелә. Вьетнам илнең Төньягы һәм Көньягы коммунистлары хаки­ мияте астында берләштерелә. Көньякның башкаласы булган Сайгон шәһәре Вьетнам Хо Ши Мин
4 иче бүлек. «Салкын сугыш» елларында донья үсеше һәм халыкара мөнәсәбәтләр 138 милли-азатлык хәрәкәте лидеры һәм Төньяк Вьетнамның беренче президенты истәлегенә Хошимин дип үзгәртелә. Үз орбитасына турыдан-туры СССР һәм АКШны тартып керткән эре конфликтлар дистәләрчә кечерәкләре белән тулы­ ланып тора. Анда бөек атом-төш державаларының катнашуы корал бирү, хәрби киңәшчеләр җибәрү, икътисади ярдәм күрсәтү, теге яисә бу сәяси көчләргә теләктәшлек күрсәтү белән чикләнә. «Салкын сугыш» чынбарлыгы әнә шуннан гыйбарәт була. §14. Сораулар һәм биремнәр 1. Деколонизация процессларының үсүенә китергән сәбәп- 2. ләрне атагыз. «Икенче бөтендөнья сугышы» һәм «колониаль империя- 3. ләрнең җимерелүе» дигән төшенчәләрнең үзара ничек бәйләнүен аңлатыгыз. Сез ничек уйлыйсыз, азатлыкка ирешкән илләрнең нин- 4. ди үсеш юлын сайлавы нәрсә белән билгеләнә? Британия Бердәмлеге һәм Франция Бергәлеге нәрсә ул? 5. Анда катнашучыларны картада күрсәтегез. 1960—1970 елларда азатлыкка ирешкән илләрнең ни 6. өчен социалистик юнәлеш юлын сайлаулары хакында сөйләгез. Азия һәм Африка дәүләтләре өчен социалистик үсеш 7. юлын сайлау ни өчен җитди кыенлыклар тудыра? Азатлык алган илләрдәге эчке конфликтлар блоклар ара- 8. сындагы көчләр нисбәтенә нинди йогынты ясый? Мисал­ лар китерегез. СССР һәм Көнбатыш илләренең Кореядагы, Мисыр, Куба, Вьетнамдагы каршы торуы турында кыскача чыгыш әзерләгез. Алар атом-төш державаларының үзара мөнә­ сәбәтендә ничек чагылыш таба? Документлар өйрәнәбез Н. С . Хрущев хатирәләреннән: Кореядагы сугыш <...> Аны Ким Ир Сен инициативасы белән Төньяк кореялылар башлады, ә Сталин аны Мао Цзэдун кебек үк хуплады. Бу килешенгән акция иде
§ 15. Иң зур державаларның партнерлыгы һәм көндәшлеге. «Салкын сугыш» сәясәте кризисы һәм аның тәмамлануы Әлбәттә, Көньяк Корея армиясе көчсезрәк иде һәм җиңелде, ләкин сугышка катышкан америкалылар төнь- яклыларны чигенергә мәҗбүр итте <...> Ул чакта Төньяк Кореяны Кытайның катнашуы гына коткарып калды. Бу Бөек Ватан сугышыннан соң безнең икенче зур хәрби уңышсызлыгыбыз иде (1 нчесе — Берлин блокадасы). Корея сугышын СССР лидеры ничек бәяли? • ■■ .»■■■--у■ Документлар өйрәнәбез 1962—1986 елларда АКШта СССР илчесе булган А.Добрынин хатирәләреннән: Октябрь аендагы ракета кризисы бизгәге гомерем буе­ на минем исемдә калды, бөтен дөньяда тынычлык кыл өстендә торды һәм СССР, АКШ һәм Куба җитәкчеләре бер-берсенә адресланган юлламалар текстларын, кем әйтмешли, «очып барганда» тотып алып ауларга мәҗбүр булдылар. Кризисның хәлиткеч мизгелендә Кеннеди һәм Хрущев, сәяси кыюлык һәм түземлек күрсәтеп, үзләренең нинди югарылыкта булуларын ассызыклады- лар <...> Куба кризисы озакка сузылган мөһим нәтиҗәләргә ия булды. Ике хөкүмәт, ике лидер — Хрущев һәм Кен­ неди— иреклеме, ирексезме, мондый кризисның ка­ батлану мөмкинлеге нинди куркыныч алып килүен яхшы аңлады. Өстәвенә, кризисны җайга салганнан соң, алар киеренкелекне йомшату зарурлыгына төшенде. Дәреслек тексты һәм документ нигезендә Дж. Кеннединың һәм Н. С. Хрущевның «сәяси кыюлыгы һәм түземлеге» нәрсәдә чагылу­ ын билгеләгез. §15. Иң зур державаларның партнерлыгы һәм көндәшлеге. «Салкын сугыш» сәясәте кризисы һәм аның тәмамлануы Атом-төш коралы беренче мәртәбә кайчан һәм кайда кулланылды, бу адымның хәрби һәм сәяси нәтиҗәләре нинди? СССР белән АКШ һәм алар төзегән блоклар арасындагы «сал­ кын сугыш» мәңге дәвам итә алмый иде. Ике иң зур державаның
каршы торуына корылган халыкара мөнәсәбәтләр тотрыксызлы- гы симптомы 1950—1960 елларда берничә тапкыр чагылыш таба. Иң зур державалар — хәрби куәте буенча башка дәү­ ләтләрнең барысыннан да абсолют өстенлеккә ия илләрне аңлаткан «салкын сугыш» чоры термины. 1970—1980 елларда дөньяның ике полюслы (биполяр) моделе кризисы ачыктан-ачык чагыла . Дөньяның ике полюслы моделе — халыкара мөнәсә­ бәтләрдә хәлиткеч рольне дөнья үсешенә тигез йогынты ясау мөмкинлекләренә ия булган үзара ярышучы ике иң зур державаның уйнавы. Ашкынып кораллану һәм Совет-Америка мөнәсәбәтләре СССР һәм АКШ катнашында барган локаль конфликт шартла­ рында һәр ике илнең дә хөкүмәтләре хәрби арсеналларын арттыру­ га аерым игътибар бирәләр. Ләкин ашкынып кораллану барышын­ да СССР да, АКШ та, турыдан-туры конфликт булган очракта, көчләрнең үз файдаларына җиңүне тәэмин итәрлек өстенлегенә ирешә алмыйлар. Ашкынып кораллану — дошман державаларның сугышчан куәтләрен үстерү өлкәсендәге көндәшлеге. «Салкын сугыш»ның башлангыч этабында АКШ атом-төш кора­ лына монополиягә ия була. Советлар Союзының һава һөҗүменнән саклану чаралары бәреп төшерерлек бомбардировщиклар аны тиеш­ ле урынга илтеп җиткерүнең төп чарасы булып тора. Моннан тыш, Евразиянең мөмкин булган хәрби хәрәкәтләр театрында СССРның гадәти кораллары күбрәк була. 1950 елларда ашкынып кораллануда яңа этап башлана. Совет ­ лар Союзы атом-төш коралы булдырганнан соң (1949), 1953 елда СССРда һәм АКШта бер үк вакытта диярлек күпкә җимергечрәк водород (термик-төш) бомбалары уйлап табыла. Атом-төш коралын илтеп җиткерүнең яңа чаралары — континентара баллистик ра­ кеталар һәм атом су асты көймәләре — баллистик ракеталарны йөртүчеләр пәйда була.
Таблица Ашкынып кораллану этаплары АКШ АТОМ-ТӨШ КОРАЛЫ 40 нчы еллар уртасы (1945 елның августында кулланыла) 50 нче еллар уртасы КОНТИНЕНТАРА СТРАТЕГИК БОМБАРДИРОВЩИКЛАР иплеге. иамлануы СССР 40 нчы еллар ахыры 50 нче еллар ахыры & АТОМ СУ АСТЫ КӨЙМӘЛӘРЕ 50 нче еллар уртасы 60 нчы еллар башы 50 нче еллар ахыры АТОМ АВИАНОСЕЦЛАРЫ юк ИНДИВИДУАЛЬ ТӨЗӘҮЛЕ 70 нче еллар уртасы 60 нчы еллар ахы^ы НЕЙТРОН СУГЫШ КИРӘК-ЯРАКЛАРЫ 70 нче еллар ахыры — 80 нче еллар башы юк ЕРАККА ОЧА ТОРГАН КАНАТЛЫ РАКЕТАЛАР 70 нче еллар уртасы 80 нче еллар уртасы Дәреслек текстыннан һәм әлеге таблицадан файдаланып, аш­ кынып кораллануның төп этапларын аерып күрсәтегез.
Тарихта беренче тапкыр АКШ территориясе дә, СССР кебек үк, куркыныч астына куелды. Ике держава да бер-берсенә төзәтеп бул­ маслык зыян салу мөмкинлеге алдылар. Галимнәрнең бәяләүләренә караганда, 300 термик-төш сугыш кирәк-яракларын бер үк вакыт­ та куллану цивилизациягә төзәтеп булмаслык зыян салыр иде. Йөзләрчә миллион кеше хәрабәләр астында калып, радиациядән, пешүдән һәм авырулардан үләр, атмосферага гаять күп көл һәм тузан күтәрелер иде. Алар Җирне күп елларга кояш яктысы үтеп керә алмаслык саван белән чолгап алачак. Температура хәтта эква­ торда да дистәләрчә градуска түбән төшәр, диңгезләр һәм океаннар боз белән капланыр иде, мондый шартларда тормышның югары рәвешләре, шул исәптән кешенең яшәү мөмкинлекләре, мөгаен, юкка чыгар иде. 1960 елда АКШта — 4000, ә СССРда — 500 боеголовка бар иде. Ә 20 елдан соң бу саннар 15 меңгә һәм 10 меңгә җитте. Хәрби куркынычсызлык өлкәсендә күрелгән чаралар аркасында СССР да, АКШ та дошманны коралсызландырырлык, аны үч алу (җавап һөҗүме ясау) мөмкинлегеннән мәхрүм итәрлек мөмкинлек ала алмады. Ашкынып кораллану тупикка барып терәлде. Катышмау сәясәте һәм сугышка каршы хәрәкәт 1960—1970 елларда «салкын сугыш» принципларына ни­ гезләнгән, дөньяны бер-берсенә дошман ике системага бүлүче сәясәтнең кризиска китерүе торган саен ачыграк чагыла бара. Иң элек күпчелек илләр, берлекләрнең Совет яисә Америка система­ ларына кушылып, куркынычсызлык гарантиясе һәм икътисади ярдәм алырга өметләнә. Тора -бара күп кенә илләрдә аларның тер­ риториясе чит мәнфәгатьләр өчен алып барылган сугыш кырына әверелер дип курка башлыйлар. Бу НАТО илләрендә тынычлык яклыларның массачыл хәрәкәтләре күтәрелешенә китерә. Сугышка каршы хәрәкәт сизелерлек сәяси көчкә әверелә. Азия һәм Африка илләре лидерлары Катышмау хәрәкәтенә нигез салалар. Аның чишмә башы Һиндстанга барып тоташа. Бәйсезлек алганнан соң, ул нинди дә булса хәрби блокка керүдән баш тарта. 1955 елда Бандунгта (Индонезия) Азия һәм Африканың 29 иле катнашында конференция була. Алар катышмау принци-
бын кабул итә. 1970 елларда 50 дән артык ил үзен катышмаучы дип саный, ә 1980 елларда аларның саны 100 дән артып китә. Кытай да үзен катышмаучы ил дип игълан итә. Аның СССР белән мөнәсәбәтләре начарая башлый, эш хәтта 1960 еллар ахы­ рында Совет-Кытай чигендә хәрби бәрелешләргә кадәр барып җитә. АКШның союздашлары арасында да ризасызлык туа. 1960 елларда Франция һәм Греция НАТО хәрби оешмасыннан чыга. Катышмау хәрәкәте СССРга социалистик юнәлеш алган илләрнең киң блогын төзергә комачаулый. Шулай ук АКШ һәм Бөекбританиянең Якын һәм Урта Көнчыгышта үз берлекләре системасын төзергә маташу­ лары да барып чыкмый. Сугышка каршы рух, Катышмау хәрәкәте туу, хәрби-сәяси блоклардагы бүленүләр һәм каршылыклар дөньяның ике полюслы моделе кризисының беренче билгеләре була.
4 нче бүлек. «Салкын сугыш» елларында донья үсеше һәм халыкара мөнәсәбәтләр 144 Схема Хәрби сәяси блокларга каршы торуда «өченче көч» Бәйсезлек өчен көрәшүче халыкларга ярдәм итү "'I ............................................ Халыкара мөнәсә­ бәтләрне үсеп килүче илләр файдасына Киеренкелекнең йомшаруы һәм аның нәтиҗәләре АКШта һәм СССРда тора-бара атом -төш сугышында җиңүче була алмауларын аңлый башлыйлар. Бу иң зур державаларны киеренкелекне бетерү сәясәтенә күчәргә, көндәшлекне диалог белән янәшә алып барырга, бер-береңнең мәнфәгатьләрен, шул исәптән хәрби куркынычсызлыкны исәпкә алуга этәрә. Халыкара киеренкелекне йомшарту — бер -берсенә кар ­ шы торган блоклар арасындагы каршылыкларны тыныч юл белән, компромиссларга бару аша хәл итүгә күчү. Кариб кризисыннан соң һәр ике иң зур держава атом-төш сугы­ шы куркынычын киметү буенча килешенгән чараларны тормыш­ ка ашыруга керешәләр. 1963 елда СССР, АКШ һәм Бөекбритания арасында атом-төш коралларын суда, һавада һәм җирдә сынау­ ны тыю турында шартнамә төзелә. Бу — кеше яши торган
§ 15. Иң зур державаларның партнерлыгы һәм көндәшлеге. «Салкын сугыш» сәясәте кризисы һәм анын тәмамлануы 145 тирәлекнең радиоактив явым-төшемнәр белән зарарлану куркы­ нычын киметә. 1968 елда өч атом-төш кораллы держава Атом-төш кора­ лын таратмау турында шартнамәгә кул куялар. Ул 1970 елда үз көченә керә, соңрак аңа дөньяның йөздән артык иле кушы­ ла. Шартнамә нигезендә СССР, АКШ һәм Англия атом-төш ко­ ралын башка илләргә тапшырмаска йөкләмә алалар. Шул ук ва ­ кытта атом-төш коралы булмаган державалар аны җитештермичә торырга тиеш булалар. Шул шарт үтәлгәндә генә, алар атом-төш энергиясеннән тыныч максатларда файдалану өчен техник ярдәм һәм булышлык алырга мөмкин иде. Кызганычка каршы, Франция һәм Кытай кебек атом-төш коралына ия булган державалар әлеге шартнамәгә кушылмыйлар. Шуңа да карамастан әлеге килешү атом-төш коралының дөнья буйлап таралуын акрынайта. 1972 елда СССР һәм АКШ Стратегик коралларны чикләү ту­ рындагы шартнамәгә (ОСВ-1) кул куялар. Атом -төш коралын йөртүчеләр санына чикләүләр билгеләнә. Беренче тапкыр страте­ гик көчләрнең паритеты (тигезлеге) таныла. Аны саклау тотрык­ лы тыныч мөнәсәбәтләрнең нигезе дип раслана. СССР һәм АКШ ракеталарга каршы оборона (ПРО) системаларын чикләү белән килешәләр. ПРО буенча килешү аерым әһәмияткә ия була: аш­ кынып кораллануның яңа раунды юкка чыгарыла, ул була калса СССР һәм АКШ, ярыша-ярыша, йөзләгән ракеталарга каршы ком­ плекс һәм меңләгән яңа атом-төш коралын илтеп ж,иткерү чарасы ясарга тотынган булырлар иде. 1972 елгы СССР һәм АКШ арасында үзара мөнәсәбәтләрнең нигезләре турындагы шартнамәдә атом-төш сугышы кабынуга юл куярга ярамау хакында әйтелә. Ике як та бер-берсенә карата са­ бырлык күрсәтергә йөкләмә алалар. Әмма атом-төш арсеналларын камилләштерү, ракеталарны төзәү төгәллеген, бер йөртүчедә боего- ловкалар санын арттыру, атом-төш һөҗүме турында кисәтү систе­ маларын үстерү эшләре дәвам иттерелә. Ләкин коралларның сый­ фаты буенча бер як та хәлиткеч өстенлеккә ирешә алмый. 1979 елда Стратегик коралларны чикләү турындагы икен че шартнамәгә (ОСВ 2) кул куела, ул атом-төш коралларын камилләштерүнең сыйфат параметрларына чикләүләр билгели. Иң зур державалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруы Евро­ пада киеренкелекнең кимүенә китерә.
Европа куркынычсызлыгы һәм Германия мәсьәләсе Европа сәясәтендә иң катлаулы проблема булып ике Германия­ нең — ГФР һәм ГДРның — үзара янәшә тыныч яшәве мәсьәләсе тора. Бу дәүләтләр бер-берсен танымыйлар һәм капма-каршы хәрби блокларга керәләр. Көнчыгыш Берлин ГДРның башкаласы була, ә Көнбатыш Берлинның хәле бәхәсле булып кала бирә. ГФР аны — үз территориясенең бер өлеше, ә СССР һәм ГДР аерым бер дәүләт берәмлеге дип саныйлар. Проблеманың кискенлеге тагын да тирәнәю сәбәбе шунда: Көнчыгыш Германиядәге советча режимда яшәргә теләмәүчеләр Көнбатыш Берлин территориясенә күчәләр һәм аннан ирекле рәвештә ГФРга китәләр. 1949 елдан алып 1961 елга кадәр 3 млн не­ мец (барлык халыкның 10%тан күбрәге) ГДРны ташлап китә. Кач­ кыннар агымын туктату өчен, Көнчыгыш Германия хакимияте совет гаскәрләре ярдәмендә 1961 елның 13 августына каршы көндә Бер­ линда аны ике өлешкә бүлүче ныгытма кора. Тора -бара ул ябык бе ­ тон диварга алмаштырыла. Көнбатыш һәм Көнчыгыш Германияләр арасында мөнәсәбәтләр кискенләшә. Берлин стенасы европалылар өчен бик озак вакытлар ирекне чикләү символы булып тора. 1971 елда СССР, АКШ, Бөекбритания һәм Франция арасын­ да Көнбатыш Берлин буенча компромисслы килешүгә кул куела. Анда әлеге шәһәрнең ГФРның бер өлеше булмавы таныла. Кон ­ фликтны кисәтүдә аннан соңгы адым 1972 елда ГФР һәм ГДР ара сында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырудан гыйбарәт була. Ике ил дә БМОга кабул ителә. Германия мәсьәләсенең кискенлеген киметү Европаның Көн­ чыгыш һәм Көнбатыш илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырту өчен шартлар тудыра. Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмә үз эшен башлап ж,ибәрә. 1975 елда Хельсинкида Йомгаклау актына кул куела. Европа илләре, АКШ һәм Канада яшәп килгән чикләрдә дәүләтләрнең бөтенлеген, аларның суверенлыгын, кешенең төп хокукларын хөрмәт итәргә, Европада куркынычсызлыкны һәм үзара ышанычны ныгыту ча­ ралары күрергә, үзара хезмәттәшлекне үстерергә йөкләмә алалар. Киеренкелекне йомшарту сәясәте кризисы Европада киеренкелекне йомшарту башка континентлар­ да СССР һәм АКШ арасындагы каршы торуларны туктатмады. Советлар Союзының 1970 елларда Африка һәм Азия илләрендә
§ 15. Иң зур державаларның партнерлыгы һәм көндәшлеге. «Салкын сугыш» сәясәте кризисы һәм аның тәмамлануы 147 Берлин стенасын кору. 1961 ел Берлинны ике өлешкә бүлгән стенаны коруның сәбәпләре нидә? үз позицияләрен ныгытырга омтылышын АКШ киеренкелекне йомшарту рухына каршы килү дип бәяли. 1979 елда СССРның Әфганстанга гаскәрләр кертүе аны өзүгә иң мөһим сәбәп булып тора. Бу илдә хакимияткә килгән революционерлар җәмгыятьне Совет ярдәменә таянып модернизацияләргә тырышалар. АКШта 1980 елгы сайлауларда республикачылар кандидаты Р.Рейган җиңеп чыга. Ул СССРны «явызлык империясе» дип игъ­ лан итә, димәк, аның белән фәкать «көч позициясеннән» чыгып кына сөйләшергә мөмкин. Кораллануны чикләү мәсьәләләре бу­ енча сөйләшүләр өзелә. Көнбатыш Европада СССР территориясенә төбәлгән уртача ераклыкка очучы яңа ракеталар урнаштырыла башлый. 1983 елда Р. Рейган «Стратегик оборона инициативасы» (СОИ) — космик кораллану системасы программасы буенча эш башлау турында белдерә. Ул АКШка ракета -атом-төш коралыннан нәтиҗәле саклану тәэмин итәргә тиеш иде. Журналистлар СОИны «йолдыз сугышлары» программасы дип атыйлар. Совет лидерлары җавап чаралары күрү белән яныйлар.
Киеренкелекне йомшарту сәясәтенең гамәлгә ашмавы күп илләр җәмәгатьчелегендә ике иң зур державага карата канәгатьсезлек хисе тудыра. Көнбатыш Европаның күпчелек илләре АКШның СССРга карата мөнәсәбәтләре катылану курсын хупламый. АКШ союздашлары сәясәтенә сугышка каршы, пацифистик хәрәкәтләр сизелерлек йогынты ясый. Анда катнашучылар дөньяның гу­ манизмга нигезләнгән яңа тәртибенә күчү идеясен алга сөрәләр. Алар хәрби максатларга сарыф ителүче акчаларны сак тотуны, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасын чишүне таләп итәләр. Бу идеяләр Көнбатыш илләрендә генә түгел, Көнчыгыш Европада, беркадәр СССРда да тарала. Көнбатыш Европа социал-демократлары да сугышка каршы лозунглар күтәрә башлыйлар. Яңа сәяси фикерләү һәм дөньяның яңа тәртибе проблемалары Иң зур державалар арасында чираттагы сөйләшүләр СССР һәм АКШ лидерлары М.С .Горбачев һәм Р.Рейганның Женевадагы (1985) һәм Рейкьявиктагы (1986) очрашулары белән башлана. Алар анык бер килешүләр белән тәмамланмаса да, атом-төш сугышы куркы­ нычы кими. Совет-Америка диалогының үсеше СССРның беренче президен­ ты М. С. Горбачев эшчәнлеге һәм ул 1987—1988 елларда тәкъдим иткән яңача сәяси фикерләү концепциясе белән бәйле. Бу концеп­ ция ул вакытта сугышка каршы хәрәкәттә популяр булган күп кенә идеяләрне үз эченә ала. Кешелекнең яшәеше иң югары кыйммәт дип игълан ителә, аңа атом-төш коралы куркынычыннан алып азатлык алган илләрдәге конфликтларга кадәр күп санлы хәл ителмәгән проблемалар куркынычы яный. Аларны фәкать бар халыкларның көчләрен берләштереп кенә чишәргә мөмкин. Халыкара аренада дәүләтләрнең хезмәттәшлеген тәэмин итү һәм үзара ышаныч күрсәтү атмосфера­ сы булдыру сәясәтнең төп максатына әверелә. Үзара хезмәттәшлек капма-каршы тору идеологиясеннән баш тартуны таләп итә . Яңача фикерләү мәнфәгатьләр балансын эзләүне, бер-береңә юл куюны һәм халыкара-хокукый нормаларны катгый үтәүне күздә тота. Иң элек яңача сәяси фикерләү концепциясе Көнбатыш илләре тарафыннан СССРга һәм аның союздашларына пропагандачыл өстенлекләр тәэмин итүче тактик адым буларак кабул ителә. Ләкин совет дипломатиясенең эш-гамәлләре тиздән НАТО илләренең
§ 15. Иң зур державаларның партнерлыгы һәм көндәшлеге. ДрЯ «Салкын сугыш сәясәте кризисы һәм аның тәмамлануы 149 , Уртача ераклыкка очучы ракеталарны юк итү. СССР, 1988 ел идарәче даирәләрен сүзнең совет сәясәтендәге реаль үзгәрешләр турында баруына инандыра. 1987 елда СССР АКШның уртача ераклыкка очучы ракетала­ рын Европада урнаштырудан баш тартуына алмашка шундый ук класслы ракеталарын Европада гына түгел, Азиядә дә юкка чыга­ рырга риза була. 1988 елда Совет кораллы көчләренең санын бик зур берьяклы кыскарту башлана. 1990 елда Варшава шартнамәсе һәм НАТО илләре Гадәти коралларны һәм Европадагы кораллы көчләрне кыскарту турында шартнамәгә кул куялар, монда СССР шактый зур ташламаларга бара. 1991 елда СССР һәм АКШ стра­ тегик коралларын кыскарту (ССВ) буенча шартнамәгә кул куялар. СССРның аның белән союздаш режимнар белән мөнәсәбәтлә­ рендә тагын да ж,итди үзгәрешләр күзәтелә. 1989 елда Советлар Союзы Әфганспганнан уз гаскәрләрен чыгара. Ул халыкларның социаль һәм сәяси сайлап алу иреген гамәлдә хөрмәт итәргә йөк­ ләмә ала. Бу — Көнчыгыш Европа илләрендә, шул исәптән ГФРда да, демократик революцияләр юлындагы киртәләрне алып таш­ лый. СССР Германияне берләштерергә һәм элеккеге ГДР терри­ ториясеннән үз гаскәрләрен чыгарырга ризалык бирә. 1990—1991 елларда дөньядагы хәл инде «салкын сугыш» чо­ рындагы СССР һәм АКШ мөнәсәбәтләренең ике полюслы моделенә
4 нче бүлек. «Салкыи сугыш» елларында донья үсеше һәм халыкара мөнәсәбәтләр 150 туры килми. СССРда демократияләштерү процесслары тирәнәю һәм аның таркалуы белән дөньяда яңа тенденцияләр, закончалы­ клар һәм каршылыклар формалаша башлый. «Салкын сугыш» тәмамлана. § 15. Сораулар һәм биремнәр 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. «Салкын сугыш» чорында башланган ашкынып корал­ лануның сәбәпләрен аңлатыгыз. Халыкара куркынычсызлыкны ныгыту, атом-төш коралла­ рын чикләү буенча СССР һәм АКШның төп адымнарын бәяләгез. Алар нинди принципларга нигезләнә? Нинди нәтиҗәләргә китерә? 1950—1970 елларда Европа куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, Берлин мәсьәләсенең әһәмиятен бәяләгез. Дөньяның ике полюслы моделе кризисы ни сәбәпле ки­ леп чыга? Сез аның иң мөһим чагылышларын нәрсәдә күрәсез? Яңа сәяси фикерләүнең нигезендә нинди идеяләр ята? Халыкара климатны үзгәртүдә алар нинди роль уйный? Түбәндәге терминнар һәм төшенчәләрнең мәгънәсен аңлатыгыз: иң зур держава, Катышмау хәрәкәте, халык­ ара киеренкелекне йомшарту, дөньяның ике полюслы мо­ деле, ашкынып кораллану, Берлин стенасы. «Халыкара киеренкелекне йомшарту хроникасы» дигән таблицаны тутырыгыз. Документлар өйрәнәбез Вакыты ........... ' ' ■ . - ' <"' ....... Шартнамә Әһәмияте Рассел-Эйнштейн манифестыннан (1954 елның декабре): Водород бомбалары кулланылган сугышның кеше ра­ сасын юк итүе бик мөмкин <...> Әгәр дә күп санлы водород бомбасы кулланылса, гомуми үлем киләчәк — азчылык өчен шунда ук, ә күпчелек өчен,— авырулар һәм череп таркалу сәбәпле акрын һәм бик җәфалы үлем <...>
Киләчәк бөтендөнья сугышында атом-төш коралының, һичшиксез, кулланылачагы белән бәйле рәвештә һәм бу коралның кешелекнең яшәвенә куркыныч тудыруы сәбәпле, без барлык илләр хөкүмәтләренең дәүләтләр арасындагы бәхәсләрнең бөтендөнья сугышы башлау нәтиҗәсендә хәл ителә алмавын аңлавын һәм ачыктан- ачык тануын телибез. Без аларның, барлык бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен, тыныч чаралар табуларын таләп итәбез. Авторларның яңа бөтендөнья сугышы китереп чыгаруга юл ку­ елмаска тиешлегенә ышандырырлык дәлилләрен китерегез.
152 5 НЧЕ БҮЛЕК ЕВРОПА ҺӘМ ТӨНЬЯК АМЕРИКА ИЛЛӘРЕ XX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА - XXI ГАСЫР БАШЫНДА Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европа илләренең үсеш юлы күп яктан бер- берсенекенә якыная. Бу илләрнең халыклары сәяси тормыш­ ны оештыруның гражданлык хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүгә, демократия идеалларына нигезләнгән бердәй принципларын кабул итәләр. Алар алдынгы сәнәгать бул ­ дыралар. XXI гасыр башында Төньяк Америка һәм Көнбатыш Евро­ па дөньяның аеруча нык үскән зонасы булып тора. Аңа кергән илләр яңа технологияләр эшләүдә һәм үзләштерүдә алда ба­ ралар. АКШ һәм Көнбатыш Европаның алдынгы илләре ара­ сында дөньяның хәзерге заман проблемаларының күбесен хәл итүгә якын килүгә карашлар аермасы булуга карамастан, алар күптәнге хезмәттәшлек традицияләренә нигезләнгән ныклы хәрби-сәяси һәм икътисади элемтәләрен саклап калалар. §16. Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШта социаль юнәлешле базар икътисадының аякка басуы ■ 1. Кейнсианлык идеяләренең асылы нидән гыйбарәт була? 2. «Маршалл планы» ничек тормышка ашырыла? Сугыштан соңгы елларда ук, «Маршалл планы» буенча бирелгән ярдәмнән файдаланып, Көнбатыш Европаның күпчелек илләре сугыш җимергән икътисадларын торгызып кына калмый­ лар, ә җәмгыятьнең сыйфат ягыннан яңа торышына да ирешәләр. Алар икътисадларына социаль юнәлешле характер бирәләр. Бу илләр икътисади могҗиза, ягъни икътисади үсеш темплары бик югары булган чор кичерәләр. (Социальюнәлешлебазарикътисады — керемнәрне аз мөлкәтле кешеләр файдасына яңадан бүлешү өчен, дәүләт җайга салуы ысулларыннан киң файдалануны күздә тота. Аларга законнар белән лаеклы тормыш дәрәҗәсе, белем алу һәм медицина хезмәте күрсәтү гарантияләнә.
MMSm , . . ■......... ....... § 16. Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШта социаль юнәлешле базар икътисадының аякка басуы Көнбатыш Германиядәге «икътисади могҗиза» 1914—1918 еллардагы сугыштан соңгы социаль тетрәнүләр тәҗрибәсен исәпкә алып, Көнбатыш Европа илләре хөкүмәтләре һәм эшкуарлары аларның Икенче бөтендөнья сугышыннан соң да кабатлануына юл куймаска тырышалар. Икътисадны торгызу һәм модернизацияләү барышында һәрвакытта да зур чыгымнар һәм хезмәт кую таләп ителә. Әлеге чараларны тормышка ашыру авырлыкларны гадел бүлешү шартларында җиңелрәк уза. ГФРны сугыштан соңгы торгызу сәясәте моның иң ачык мисалы булып тора. Ул икътисад министры Л. Эрхард инициативасы буенча уздырыла. Хөкүмәт кыенлыклар халыкның барлык катлауларына тигез дәрәҗәдә йөкләнергә тиеш дигән кагыйдәдән чыгып эш итә. 1948 елда Германия маркасын тотрыклы иткән финанс реформасы уздырыла. Пенсияләр һәм хезмәт хаклары 1:1 чагыштырмасында алыштырыла. Банк кертемнәренең яртысын — 10:1 курсы буенча, ә вакытлыча тоткарланган икенче яртысын 20:1 курсы буенча алыштыру мөмкинлеге бирелә. Кертемнәр, нигездә, байларныкы була. Шулай итеп, әлеге чара социаль тигезлек дәрәҗәсен күтәрә. Банкларның акчалата йөкләмәләре юк ителә, предприятиеләр ­ нең барлык бурычлары диярлек гамәлдән чыгарыла. 1951 елда закон социаль партнерлыкны — хезмәт ияләренең җитештерү белән идарә итүдә катнашуын гамәлгә кертә. Тау эше һәм ме­ таллургия әйдәүче тармаклары компанияләренең күзәтчелек советларында урыннарның 50 % ына кадәрен һөнәр берлекләре вәкилләре ала. Аннан соң эшче акцияләре дип аталган, корпора ­ ция хезмәткәрләренә керемнәрдән өлеш тәэмин иткән кыйммәтле кәгазьләр барлыкка килә. Күрелгән чаралар ялланган хезмәткәрләргә хезмәт җитеш- терүчәнлеген күтәрү өчен стимул булдыра. Бу — Германия икъти­ сади могҗизасына — 1950—1960 елларда тизләтелгән үсешкә нигез сала, бу илне дөнья икътисадында алдынгы урыннарның берсенә кайтара. Мәсәлән, 1952—1958 елларда тулай эчке продукт (ТЭП) ике тапкыр арта, эшсезлек бөтенләй диярлек юкка чыга. Тулай эчке продукт — дәүләттә җитештерелгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең гомуми бәясе. Бер елга исәпләп бәяләнә, иң мөһим икътисади үсеш күрсәткечләренең берсе булып тора.
5 иче бүлек. Еврона һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның КИШиЯ икенче яртысында Ц XXI гасыр башында 154 Яңаручы Европада Англия, Франция һәм Италия Икътисадта һәм социаль юнәлешле сәясәт үткәрүдә дәүләтнең ролен киңәйтү юлына Европаның башка илләре дә баса. Сугыштан соңгы Италиядә дәүләт предприятиеләрне һәм банк­ ларны банкротлыктан яклауны үз өстенә ала. Ил икътисадында әй­ дәп баручы ролен Муссолини заманнарыннан ук сакланып килгән ИРИ дәүләт корпорациясе уйный. Хакимият башында торган хри­ стиан демократлары 1950 еллар башыннан икътисади үсешнең һәм илнең көньяк районнарын артталыктан чыгаруның урта вакытлы гомуммилли программаларын (планнарын) эшлиләр. 1960 еллар башында электротехника сәнәгате национализацияләнә, ягъни дәүләт милкенә күчә. Ун елда (1953—1963) сәнәгать җитештерүе күләме 2,3 тапкыр арта. Машина төзелеше аеруча тиз үсә. Италия «икътисади могҗизасы» шулай барлыкка килә. Бөекбритания сугыш елларында шулай ук зур зыян күрә, мил­ ли байлыгының чиреген диярлек югалта. Ләкин, гаять зур импе­ рия байлыкларына таянып, 1948 елга ук сугышка кадәрге җитеш­ терү дәрәҗәсен торгыза. Монда «Маршалл планы» буенча АКШның аңа күрсәткән ярдәме зур роль уйный. К . Эттли җитәкчелегендәге лейбористлар партиясе (1945—1950 елларда хакимияттә була) национализацияләүнең киң программасын тормышка ашыра, элек­ кеге милекчеләргә компенсация түли. Ташкүмер, металлургия һәм газ сәнәгате, транспорт, элемтә системалары дәүләткә күчә. Барлык бу тармакларны модернизацияләү дәүләт хисабына башкарыла. Профсоюз хәрәкәте таләпләре, нигездә, канәгатьләндерелә. 1927 елда һөнәр берлекләренең хокукларын чикләгән закон юкка чыга­ рыла. 1948 елда дәүләт иминиятләштерүе һәм сәламәтлек саклау системалары булдыру, пенсияләрне арттыру турында законнар үз көченә керә. Ярлылар өчен муниципаль (дәүләт) торагы төзү про­ граммалары тормышка ашырыла башлый. Шуңа охшаш чаралар, хәтта әле тагын да киңрәк масштаблар­ да Франциядә дә күрелә. Социалистлар зур роль уйнаган коалицион хөкүмәтләр эшчәнлеге аркасында энергетика һәм транспорт кына национализацияләнеп калмый, авиация, автомобиль сәнәгатенең бер өлеше, банклар һәм иминиятләштерү комиссияләре дә дәүләткә күчә. 1958 елга барлык милли мөлкәтнең 36% ы чамасы дәүләт кулында була.
§ 16. Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШта социаль юнәлешле базар икътисадының аякка басуы 155 Стокгольмда яр буе Икътисади планлаштыру системасы кертелә. Милекнең төрле рәвешләрен аралаштырган катнаш икътисад барлыкка килә. Предприятиеләр белән идарә итү комитетлары төзелә, алар эшендә хезмәт коллективлары вәкилләре катнаша. 1950 елда хезмәт хакының гарантияләнгән минимумы кертелә. 1952 елдан ул, ин­ фляцияне исәпкә алып, автоматик рәвештә күтәрелә. Ике ял көне булган 40 сәгатьлек эш атнасы билгеләнә, минималь отпуск ике атнадан өч атнага арттырыла. Социаль юнәлешле базар икътисадының аеруча нык үскән моделе 44 ел дәвамында (1932—1976) хакимият башында социал-демократлар торган Швециядә барлыкка килә. Илдә киң национализацияләү үткәрелми. Җитештерелгән керемне посо­ биеләр һәм өстенлекле түләүләр системасы аша яңадан бүлүнең дәүләт механизмнары булдырыла. Югары керемнәргә салым дәрәҗәсе 70% ка җитә.
- |5g 5 нче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның ЯВ =?; икенче яртысында — XXI гасыр башында Швеция моделенең төп үзенчәлеген югары нәтиҗәле икътисад һәм куллануның югары дәрәҗәсе тәшкил итә. Ул шулай ук эш белән тулысынча диярлек тәэмин ителгәнлек, дөньяда иң камил социаль тәэминат системасы, ярлылыкның бөтенләй диярлек бул­ мавы белән аерылып тора. Картлык буенча пенсия һәм эшсезлек буенча пособиеләр яшәү минимумы дәрәҗәсеннән узып китә. Бала туганда, гаилә кереме дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә пособие түләнә. Илдә түләүсез тугыз ел укуның бердәй системасы гамәлдә була. Яшәү минимумы — кешегә һәм аның гаиләсенә ашау-эчү- гә, кием-салымга, транспорт хезмәтенә һәм фатир өчен түләүгә чыгымнарны капларга мөмкинлек бирүче керем­ нәрнең минималь дәрәҗәсе. Сугыштан соңгы реформалар Европа индустриаль илләренең йөзен бик нык үзгәртә. XX гасыр башында дәүләт ихтыяҗларына ТЭПның күп дигәндә 10 % ы китә иде, бу акчалар башлыча армиягә һәм полициягә сарыф ителә. Реформалар нәтиҗәсендә 1940 еллар ахыры — 1960 елларда Европаның нык үскән илләрендә дәүләт теге яки бу формада ТЭПның якынча 50 % ы белән эш итте. Чыгымнарның күп өлеше мәгарифне үстерүгә, медицина хезмәте күрсәтүгә, социаль һәм пенсия белән тәэмин итүгә, эш урыннары булдыруга, арзанлы торак төзелешенә тотыла. Бу — социаль ты­ нычлыкны гарантияли. Хезмәт конфликтлары килеп чыкканда, һөнәр берлекләре аларны сөйләшүләр юлы белән хәл итүне өстен күрә, аларның теләкләре күбесенчә үтәлеп килә. Д. Кейнс идеяләренең күбесе дөрес булып чыга. Халыкның төп массасының тормыш дәрәҗәсен күтәрү түләүгә сәләтле ихтыяҗны арттыра, ә бу икътисадның тиз үсүенә китерә. Дәүләтнең аңа йо­ гынты ясау мөмкинлеге киңәя. Шул ук вакытта икътисадка дәүләт катышуы масштабларының үсүе тискәре нәтиҗәләргә дә илтә. Профсоюзларның таләпләрен һаман саен канәгатьләндерә бару социаль ихтыяҗларга дәүләт чы­ гымнарын арттыра, бюджет кытлыгы, инфляция тудыра, бәяләр арта. Икътисадның әйдәп баручы тармакларына дәүләт контроле урнаштыру коррупциянең көчәюенә сәбәп була. Бюджет акчалары чиновникларның якыннары булган тар даирә эшкуарларны баету­ чы программаларга тотыла.
1 социаль юнәлешле 157 § 16. Конбатыш Европа илләрендә һәм АК базар икътисадының аякка басуы Коррупция — бюджет акчаларының дәүләт чиновниклары тарафыннан урлануы, аларның үз функцияләрен граждан­ нар һәм корпорацияләрдән ришвәт бәрабәренә башкаруы. Сугыштан соңгы елларда АКШ Кушма Штатларда социаль юнәлешле базар икътисадының нигезләре президент Ф.Д .Рузвельт тарафыннан «Яңа курс» үткәрелгән елларда салына. 1945 елның апрелендә ул үлгәннән соң, президент постын 1948 елгы сайлауларда җиңгән Г. Трумэн били. «Яңа курс» тарафдарларының күпчелек өлеше хөкүмәттән чыга­ рыла. Шул ук вакытта аның кысаларында кабул ителгән социаль реформалар алга таба үсеш ала. Армиядән демобилизацияләнгән элеккеге хәрби хезмәткәрләргә югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр, үз торакларын төзүгә һәм кече бизнес предприятие­ ләре булдыруга кредитлар бирелә. Г. Трумэн «гадел курс» үткәрү идеясен алга сөрә, халыкның эш белән тулы тәэмин ителүенә ирешергә, ярлыларга арзанлы торак бирергә, җәмгыятьтә тигез хо­ куклылык дәрәҗәсен күтәрергә омтыла. Хәрби җитештерүне киметкәннән соң, икътисадның арт­ ка китүенә юл куймау чаралары күрелә. Ләкин АКШ киң на­ ционализацияләү юлыннан китми. Киресенчә, шәхси эшкуарларга зур ярдәм күрсәтелә. Дәүләт символик бәяләр буенча аларга хәрби мөлкәтнең бер өлешен сата. Мәсәлән, сугыш беткәч кирәксезгә әйләнгән транспорт корабларын бирәләр. Һәркайсы Европага 10 меңгә кадәр солдат ташыган «Либерти» тибындагы гигант суд­ нолар бер доллар дип бәяләнә. 1947 елгы хезмәт мөнәсәбәтләре турындагы закон да сәнә­ гатькә ярдәмнең бер формасы була. Ул аны тәкъдим иткән кон­ грессменнарның фамилияләре буенча Тафт — Хартли законы дип атала. Закон дәүләт хезмәткәрләренә забастовкалар ясауны, шу­ лай ук турыдан-туры икътисади таләпләр куелмаган теләктәшлек забастовкалары үткәрүне тыя. Хакимият забастовкаларны тукта­ тып тору һәм хезмәт конфликтларын мәҗбүри җайга салу хоку­ кы ала. 1952 елдагы президент сайлауларында Г. Трумэн, Кореядагы канкойгыч сугышның озакка китүе сәбәпле популярлыгы киме­ гәнгә, үз кандидатурасын икенче срокка куймаска була. Прези ­ дент итеп Республика партиясе кандидаты Д. Эйзенхауэр сайлана .
5 иче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында 158 Дуайт Дэвид Эйзенхауэр (1890—1969) — 1953— 1961 елларда АКШ президенты. Югары хәрби бе­ лем ала, күп еллар генштабта эшли, Эйзенхауэр союздаш гаскәрләрнең югары башкомандующие итеп билгеләнгәч һәм Европада икенче фронт ачылгач таныла. Җиңгәннән соң Эйзенхауэр Германиядә АКШның оккупация көчләренә коман­ далык итә. Эйзенхауэр беркайчан да сәясәт белән кы­ зыксынмый. Аның сүзләренчә, 1920 еллардан башлап ул бер тапкыр да сайлауларда тавыш бирми. 1952 елда Эйзенхауэр Республикачылар партиясеннән сайла­ нырга ризалык бирә. АКШ тарихында беренче буларак телевидение җентекләп яктырткан сайлауларда генерал җиңел генә җиңеп чыга. 1956 елда генерал-президент, шактый олы яшьтә булуына һәм сайлау­ ларга бер ел кала инфаркт кичерүенә дә карамастан, яңадан прези­ дент итеп сайлана. Республикачылар хөкүмәте хакимият башында торган сигез ел эчендә америкалыларның матди дәрәҗәсе үсә. Шул ук вакытта җәмгыятьтә яңа проблемалар да барлыкка килә. 1950—1960 елларда Америка кара тәнле америкалыларның үз гражданлык хокуклары өчен массачыл хәрәкәтенә юлыга. 1863 елда коллыкның бетерелүенә дә карамастан, АКШның көньяк штатларында раса ягыннан тигезсезлек сакланып килә. Сегрега ­ ция (лат. seregatio — аерып кую) гамәлдә була. Ул ак һәм кара тәнле балаларны мәктәпләрдә аерым укытуны, кара тәнлеләр өчен аерым кибетләр, чиркәүләр, хастаханәләр булдыруны күздә тота. Җәмәгать транспортында, кафе, рестораннарда «Ак тәнлеләр өчен генә» дигән тактачыклар эленә. Иң яхшы нәрсәләр ак тәнлеләргә дип билгеләнә. Афроамерикалылар күпкә ярлырак яшиләр, бе­ лем дәрәҗәләре түбән булганга, аларның күпчелеге абруйлы эш урыннарына да дәгъва итә алмый. Кара тәнлеләр хокукы өчен көрәшүче рухани Мартин Лютер Кинг беренчеләрдән булып ра сачыл дискриминациягә каршы чыга. Ул көч кулланмыйча гына хәрәкәт итү тактикасын кулланырга тәкъдим итә. Мәсәлән, се­ грегация гамәлдә булган компанияләргә бойкот игълан итәргә чакыра.
Дискриминация — халыкның нинди дә булса төркеменең хокукларын раса яисә дини билгеләр буенча кысу. 1957 елда АКШның Югары суды мәктәпләрдәге сегрегацияне за консыз дип таба. Ак тәнле расачыларның ак һәм кара тәнле бала­ ларны бергә укытуга каршы протестлары АКШның коньяк штат­ ларында массачыл тәртипсезлекләргә әверелә. «Яңа чикләр» һәм «Бөек җәмгыять» 1960 елда АКШ президенты итеп яшь демократ, 43 яшьлек Дж. Кеннеди сайлана . Аның программасы Америка җәмгыятенә зур динамизм бирүне, аны үсешнең яңа үрләренә чыгаруны күздә тота. Кеннеди хөкүмәте социаль программаларга, аерым алганда, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системаларын камилләштерүгә ае­ руча зур игътибар бирә. Грамотасызлыкны тулысынча юк итү мак­ сат итеп куела: Кеннедины алыштыручылар да бу өлкәләргә зур игътибар бирәләр. Иң ярлы районнарда яшәгән халыкларга ярдәм программалары тормышка ашырыла башлый. Галәмдә СССРдан калышмас өчен, Айга пилот белән очу программасы кабул ителә, ул 1969 елда тормышка аша.
|gg 5 нче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында XX гасыр шәхесләре - S- -------- -------- -------- -------- -------- ------- —- -------- -------- ------------------------------------------------ Джон Фицджералд Кеннеди (1917—1963) — АКШның 1961—1963 елларда идарә иткән 35 нче президенты. Миллионер улы, бик яхшы белем ала, күп илләрдә була (1939 елда турист сый­ фатында СССРга да килә). Сугыш елларында — флот офицеры. Демобилизацияләнгәннән соң Кеннеди конгресска сайлана. 1960 елгы сайлау­ ларда Демократлар партиясеннән президент по­ стына кандидат була. Кандидатлыкка күрсәтелүдә, ә соңрак сай­ лауларда Кеннединың җиңүендә аны гаилә кланының яклавы зур әһәмияткә ия була. Гаилә самолет сатып ала һәм Джон сайлау алды кампаниясе барышында бик күп штатларда була. Аны консультантлар — Гарвард университеты профессорлары, психо­ логлар, ораторлык сәнгате белгечләре озатып йөри. Кеннеди кабинеты составына эшкуарлыкның әйдәп баручы төркемнәре вәкилләре керә. Президентның бертуганы Роберт Кеннеди юстиция министры була. Яшь, энергияле Кеннедида күпләр киләчәккә омтылучы Америка гәүдәләнешен күрә. Байтак халыкара кризисларны уңышлы хәл иткән­ нән соң, аның абруе тагын да үсә. АКШта ул хатын -кызларның сөеклесе булып санала, популяр актриса М. Монро белән якыннан аралаша . 1963 елда Даллас шәһәрендә (Техас штаты) Д.Кеннединың фаҗигале үлеме, ә аннан соң 1968 елда туганы Робертның да һөҗүм корбаны булуы, гаиләнең башка әгъзаларының вакытыннан алда дөнья куюлары — болар барысы да, америкалылар күзлегеннән кара­ ганда, Кеннеди кланын мистик бер серлелек белән чолгап ала, ләкин аның популярлыгын һич тә киметми. Дж. Кеннединың үлеменнән соң, 1963 елда президент постын вице-президент демократ Л. Джонсон били . Ул 1964 елгы сайлау­ ларда Бөек җәмгыять, яисә муллык дәүләте төзү лозунгы астын­ да җиңә, әлеге дәүләттә ярлылык та, расачыл тигезсезлек һәм хәерчелек тә булмаячак диләр. 1964 елда АКШ территориясендә дискриминациянең теләсә нинди рәвешен тыючы Гражданлык хо­ куклары турында закон кабул ителә. Джонсон программасы сизелерлек нәтиҗәләр бирә. 1960 елдан алып 1970 елгача ярлылыкның рәсми билгеләнгән баскычыннан түбән яшәгән гаиләләр өлеше ике тапкырга — 24,7% тан 12% ка кадәр кими. Ярлылыкның тамырын корытуга Вьетнамдагы сугыш комачаулый.
§ 16. Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШта социаль юнәлешле Ц? базар икътисадының аякка басуы 161 Урта сыйныфны күтәрү Социаль юнәлешле базар икътисады кысаларында тулы соци­ аль тигезлеккә ирешеп булмый. Алга киткән илләрдә бик бай ­ лар да, бик ярлы кешеләр катлавы да саклана. Әмма аларның саны чагыштырмача зур булмый. Бу илләрдә дәүләтнең актив со­ циаль сәясәте нәтиҗәсендә халыкның урта сыйныф дип атал­ ган өлеше күпчелекне (якынча өчтән ике өлешен) тәшкил итә. Аңа милекчеләрнең (кафе, ресторан, чәчтарашханә, ремонт оста- ханәләре, кечкенә кибетләр хуҗалары, фермерлар һ. б .) бер өлеше, квалификацияле эшчеләр, техниклар һәм инженерлар, менеджер­ лар, банк һәм биржа хезмәткәрләре, төрле дәрәҗәдәге идарәчеләр, табиблар, юристлар, укытучылар, дәүләт чиновниклары һ. б . керә. Аларның кереме яшәү минимумыннан күпкә артык була. Урта сыйныф вәкилләре һәркайда заманча сәламәтлек саклау хезмәтләреннән файдалану, гаилә ялын оештыру, үзләренең бала­ ларына яхшы белем алуны тәэмин итү мөмкинлекләренә ия бу­ лалар. Урта сыйныф үзенең матди яктан мул яшәвен һәм кул­ лануны үстерүгә зур әһәмият бирә. Моны исәпкә алып, төп корпорацияләр продукция эшләп чыгаруны төрләндерәләр. Рекла ­ ма гражданнарны, үзен хөрмәт итүче урта сыйныф вәкиле кием- салымны гына түгел, иң камил суыткычлар, телевизорлар, кер юу һәм савыт-саба юу машинала­ ры, кухня комбайннары һ.б . са­ тып алып, озак файдаланудагы товарларны да даими яңартып то­ рырга тиеш дип ышандыра. Бан­ клар һәм кибетләр урта сыйныф кешеләренә кыйммәтле товарлар сатып алуга һәм торак шартла­ рын яхшыртуга ташламалы кре­ дитлар бирәләр. Америка рәссамы Д. Ханаан- ның «Азык-төлек кәрзинле хатын-кыз» дигән әсәре (1969 ел) куллану җәмгыятен чагыл­ дыра
5 нче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Нәтиҗәдә куллану җәмгыяте дип аталган җәмгыять барлык­ ка килә. Кешеләрнең муллыгы арта, аларның ялы тагын да байый һәм төрләнә. Йорт хуҗалыгы алып бару сизелерлек җиңеләя. Шул ук вакытта инде гадәткә әверелгән «кредитка яшәү» шартларын­ да шәхси хәлләр яисә икътисади факторлар белән бәйле рәвештә эшне кыска вакытка гына югалту да һәлакәткә әверелә. Сугыш мохтаҗлыкларын күргән 1950—1960 еллар урта сыйныфына ки­ скен үзгәрешләрдән, ирешелгән тормыш дәрәҗәсен югалтудан кур­ ку хас була. Тотрыклылыкка омтылыш, сайлауларда ияләнгән, ре- спектабельле партияләрне хуплау, ультрауң идеяләргә дә, ультра- сулларына да тискәре караш шуннан килеп чыга. 11 Көнбатышның әйдәп баручы илләрендә Икенче бөтен­ дөнья сугышыннан соң нинди уртак проблемалар килеп чыга? Аларны нинди ысуллар белән хәл итәләр? ГФРдагы «икътисади могҗиза»ның төп чыганаклары нин­ ди? «Көнбатыш илләрендә социаль юнәлешле базар икъти­ садының аякка басуы» дигән таблицаны тутырыгыз. Ил Уздырылган чаралар Йомгаклар Көнбатыш илләренең сугыштан соңгы үсешендәге үзгәреш тенденцияләре турында гомуми нәтиҗә яса­ гыз. 6. Социаль юнәлешле базар икътисадына бәя бирегез. Аның көчле һәм йомшак яклары нидә? Ц АКШның сугыштан соңгы үсешендә нинди үзенчәлекләр ачыла? Бу илдә дәүләт социаль юнәлешле базар икъти­ садына күчүне нинди ысуллар белән тәэмин итә? г Түбәндәгетерминнарһәмтөшенчәләрнеңмәгънәсеначып бирегез: тулай эчке продукт (ТЭП), национализацияләү, яшәү минимумы, сегрегация, дискриминация, урта сый­ ныф, муллык дәүләте. 7. Куллану җәмгыяте дигәндә нәрсә аңлашыла? Ул ничек барлыкка килә һәм аның үзенчәлекләре нинди?
1, Францияне немец оккупациясеннән азат итүдә генерал де Голль нинди роль уйный? Ц «Салкын сугыш» чорында СССР һәм НАТО илләре арасын­ дагы конфликтларны санап чыгыгыз. 1950 елларда Көнбатышның күпчелек әйдәп баручы илләрендә тотрыклы икътисади үсеш һәм реформаларның дәвам итүе шарт­ ларында социаль тынычлык саклана. Туып торган сәяси пробле­ малар, нигездә, «салкын сугыш» белән бәйләнгән тышкы хәлләргә бәйле була. 1960—1970 елларда вазгыять үзгәрә башлый. Икътисад­ та яңа кыенлыклар килеп чыга, алар хакимият сәясәтенә каршы массакүләм протест хәрәкәте барлыкка китерә. АКШның эчке сәясәтенә «салкын сугыш»ның йогынтысы «Салкын сугыш» чорында идарәче даирәләр дә, халыкның киң катлавы да Американың бөтен дөньяда лидер ролен уйнаячагына инанган иде. 1947 елда ук сайлаучыларның якынча өчтән икесе АКШ мәнфәгатьләренә аның фашизмга каршы көрәштәге союзда­ шы — СССР яный дип саный. Халыкара аренада «бөтендөнья коммунизмы»на каршы көрәш илнең эчке сәяси тормышына да йогынты ясый. 1947 елның 25 июлендә АКШ конгрессы милли куркынычсызлык турында закон кабул итә. Дәүләт хезмәткәрләре моннан соң ышанычлылыкка тикшерү үтәргә тиеш булалар. СССРга һәм коммунистик идеяләргә симпатия дәүләт учреждениеләрендә хезмәт куюга каршы килә дип квалификацияләнә. СССРда атом-төш коралы барлыкка килү эчке сәясәтне тагын да катыландыруга сәбәп була. 1950—1953 елларда антикоммунистик кампаниянең инициаторы булган сенатор Дж.Маккарти комму ­ нистлар дәүләт аппаратының барлык буыннарына, шул исәптән АКШ хөкүмәтенә дә үтеп керде дип белдерә. 18 млн чамасы кеше ышанычлылыкка тикшерү уза. Аларның байтагы бернинди нигез­ сез репрессиягә дучар ителә. Аларны төрмәләргә ябалар, кешене кимсетүче сорау алу процедуралары уздыралар. Күпчелеге эшсез кала һәм киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлегеннән мәхрүм ителә,
эшсезләр сафын тулыландыра. АКШның болай да аз санлы ком­ партиясе лидерлары төрмәгә ябуга хөкем ителә. Партия әгъзаларын чит ил державалары мәнфәгатьләрен яклаучы затлар сыйфатында теркәлергә мәҗбүр итәләр. Сихерчеләрне аулау дигән исем алган башкача фикер йөртүчеләрне эзәрлекләү кампаниясе Американың үзендә демократия нигезләренә куркыныч тудыра. Җәмгыятьтә курку, әләкләү атмосферасы урнаша. Гаять зур популярлык казан ­ ган президент Д. Эйзенхауэр гына моңа чик куя ала. Бер үк вакытта АКШта милитаристик омтылышлар көчәя. Д.Эйзенхауэр беренче булып хәрби -сәнәгатъ комплексының (ХСК) АКШ сәясәтенә йогынтысы арта баруның куркынычлы нәтиҗәләрен билгеләп үтә. Хәрби-сәнәгать комплексы — корал җитештерүче корпо­ рацияләрнең хәрбиләр һәм сәясәтчеләрнең югары катла­ вы белән берләшүе. Көнбатыш Европа илләрендә «салкын сугыш» чоры сәяси кризислары Маккартизм кампаниясен Көнбатыш илләренең күпчелеге хуп­ ламый. ГФРда гына 1950 елгы закон нигезендә коммунистларга дәүләт хезмәтендә тору рөхсәт ителми. Компартия эшчәнлеге тые­ ла. Тора -бара коммунистлар сәяси аренага аз санлы оешма булып кайталар, парламентта вәкиллекләре булмый. «Салкын сугыш» 1956 елда Англиядәге сәяси кризисның сә­ бәпчесе була. 1951 елда хакимияткә килгән У. Черчилль җитәк­ челегендәге консерваторлар хөкүмәте илне халыкара аренада ал­ дынгы позицияләргә кайтарырга ниятли. 1952 елда ук Англия үзенең атом-төш коралын сынау үткәрә. Шулай да Бөекбритания атом-төш зарядларының саны буенча СССР һәм АКШтан ка­ лыша. 1955 елда премьер-министр булган А .Иден илне Мисыр тирәсендәге конфликтка тартып кертә. Бу Англиядә Лейбористлар партиясе җитәкчелегендәге сугышка каршы массачыл хәрәкәтнең күтәрелешенә китерә. А .Иден отставкага китәргә мәҗбүр була, ләкин Консерваторлар партиясе хакимияттә кала. Шулай да аңа үзенең тышкы сәясәтен яңадан карарга һәм элеккеге Британия колонияләрендә булган гаскәрләрне киметә башларга туры килә. 1950 елларда Франциянең үз колониаль империясен саклап ка­ лырга омтылышы эчке проблемаларның кискенләшүенә сәбәп була.
Һинд-Кытайдагы җиңелү белән тәмамланган сугышка киткән гаять зур чыгымнар һәм 1956 елда Мисырга уңышсыз бәреп керү ил икъ­ тисадына күтәрә алмаслык авыр йөк булып ята. Аның үсеш темп­ лары сизелерлек кими. 1950 елдан 1960 елгача бөтендөнья сәнәгать җитештерүендә Франциянең өлеше 4,6% тан 3,8% ка кадәр төшә. Алжирда милли-азатлык хәрәкәтенең күтәрелүе Франциядәге кискен сәяси кризиска сәбәп була. Бу колониядә 1 млн нан ар­ тык француз яши, алар ил икътисадын контрольдә тоталар һәм үзләренең өстенлекләрен югалтырга теләмиләр. Метрополиядәге бик күп гражданнар һәм армия командалыгы аларның мәнфәгатьләрен якларга кирәк дип саный. Әмма 1958 елда Франция хөкүмәте көчәя барган азатлык хәрәкәтенә юл куярга була. Моңа җавап итеп генералитет фетнә күтәрә, моны күп кенә сәясәтчеләр хуплый. Генерал де Голль, бу кризисны хәл итү өчен, җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булуы турында хөкүмәткә белдерә. Франци ­ яне фашизмнан азат итүче генералның гаять зур абруйга ия бу­ луы армиянең аның боерыкларына буйсыначагына шик калдыр­ мый. Милли җыелыш де Голльне хөкүмәт башлыгы итеп раслый. Ул үзенең эшчәнлеген яңа конституция эшләүдән башлый, бу төп документ 1958 елның 28 сентябрендәге референдумында кабул ителә һәм сайлаучыларның 80% ы тарафыннан хуплана. Де Голль конституциясе нигезендә Франция парламент республикасыннан президент республикасына әверелә. Шуннан башлап җиде елга сайланучы президент илнең эчке һәм тышкы сәясәтен үзе билге­ ли, хөкүмәт әгъзаларын сайлап куя, парламент тарату һәм гадәттән тыш чаралар күрү хокукына ия була. Де Голль Алжир халкының үзбилгеләнү хокукын тануны як­ лый. Француз генераллары 1960 һәм 1961 елларда ике тапкыр пе­ реворот ясарга маташалар. Әмма аларның чыгышлары бастырыла. 1962 елда Алжирга бәйсезлек бирелә. Де Голль эзлекле рәвештә Европа һәм бөтендөнья сәясәтендә Францияне АКШ һәм СССРдан бәйсез мөстәкыйль көч үзәгенә әверелдерү курсы алып бара. Франция атом-төш державасына әйләнә. 1966 елда ул НАТО хәрби оешмасыннан чыга. Индустриаль җәмгыять каршылыкларының кискенләшүе 1960 еллар ахырында — 1970 еллар башында АКШ һәм Көн­ батыш Европа илләренең идарәче даирәләре җәмәгатьчелекнең алар
үткәргән сәясәткә каршы протест хәрәкәтенә юлыгалар. Икътисади проблемалар кискенләшә. ТЭП җитештерүнең еллык уртача тем­ плары 1961—1971 еллардагы 5% тан 1971—1980 елларда 3,1% ка кадәр төшә. 1970 еллар башында нефть бәяләре бер баррель өчен 2,9 доллардан 11,3 долларга кадәр арта. Бу — ягулыкка, транспорт һәм йөк ташуларга, электр энергиясенә, ә аннары күпчелек товар­ ларга бәяләрнең кискен күтәрелүенә китерә. Баррель (ингл. barrel — мичкә) АКШта һәм Англиядә күләм һәм бәя берәмлеге. Нефть өчен 158,988 куб. дециметрга, ягъни литрга туры килә. Күп кенә предприятиеләр конкуренциягә сәләтен югалта, зыянлыга әверелә, дәүләт дотациясе аркасында гына яши. Бу предприятиеләрне модернизацияләү ресурсларны социаль програм­ малардан читләштерүне һәм яңа, җитештерүчәнрәк технологияләр үзләштерүгә юнәлтүне таләп итә. Эшсезлек алга киткән илләрнең күпчелегендә күпкә түгел, 2—3 % ка гына арта, ләкин бу да хезмәт ияләренең ризасызлыгын китереп чыгара. Аларның күбесе гамәлдәге социаль яклау системасын җитәрлек түгел дип таба. Байтак илләрдә коммунистлар партияләренең йогынтысы үсә башлый. 1970 еллар башында Франция компартиясе — 20% чамасы сайлаучының хуплавына, ә Италиядәге сайлауларда ком­ мунистлар 30% тан күбрәк тавыш җыюга ирешә. Профсоюз хәрәкәтендә дә сугышчан рух сизелә. Мәсәлән, Бөекбританиядә шахтерларның массачыл чыгышлары баш­ лана. Алар эштән җибәрүләрне туктатуны һәм хезмәт хакын күтәрүне таләп итәләр. 1974 елдагы забастовкалар дулкыны консерваторларның отставкага китүенә һәм вакытыннан алда пар­ ламент сайлауларына сәбәп була. Этносара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе проблемасы күпчелек нык үскән илләр өчен яңалык була. 1950—1960 еллар башында Көнбатыш Европаның күп кенә дәүләтләре элеккеге колониаль һәм бәйле илләрдән хезмәт мигрантларын теләп кабул итәләр. Алар тыйнак кына хезмәт хакына да иң авыр һәм кара эшләрне баш­ карырга әзер булалар. Англиягә Һиндстаннан, Пакистаннан һәм Вест-Индия утрауларыннан киләләр . Франциягә Алжирдан, Ма­ рокко һәм Франция Бергәлегенең башка илләреннән тартылалар. Ә ГФРга күпчелек халык Төркиядән һәм Югославиядән агыла.
Икътисади үсеш темплары кимегән һәм эшсезлек арта барган саен, әлеге илләрнең төп гражданнары моңа иммигрантлар гаепле дип саный. Нәтиҗәдә ультрауң, расачыл төркемнәрнең йогынты­ сы үсә, алар тән төсләре башка булган кешеләрнең үз илләреннән куылуына ирешергә омтылалар. Күп кенә шәһәр урамнарында ра­ сачылык нигезендә бәрелешләр ешая. Индустриаль җәмгыять каршылыклары яшьләрнең кәефенә дә йогынты ясый. Яңа буын сугыштан соңгы елларда туа һәм ча­ гыштырмача муллык чорында үсә. 1960 еллар ахыры һәм 1970 ел­ лар башы яшьләре югары тормыш дәрәҗәсен һәм социаль яклан­ ганлыкны гадәти һәм үзгәрмәс нәрсә дип кабул итәләр. Өлкән буын кешеләренең муллыкны сакларга тырышуы яшьләрдә аңла­ маучылык һәм җирәнү тудыра. Урта сыйныфның мещанлыгына һәм куллану ихтыяҗына каршы баш күтәреп, алар гомуми ка­ бул ителгән әхлак нормаларын үтәүдән баш тарталар. Күп кенә яшь кешеләр массачыл куллану җәмгыятен тәнкыйть итә. Алар ­ ны һаман саен актуальләшә барган экология мәсьәләләре дулкын­ ландыра. Алар сакланып килгән социаль тигезсезлекне, һөнәри сәясәтчеләрнең принципсызлыгын һәм цинизмын бик авырдан кабул итәләр һәм кискен җавап кайтаралар, традицион сәяси партияләрнең лозунгларына ышанмыйлар. Җәмгыятьтәге уй-фикерләрнең үзгәрүе һәм икътисади авырлык­ лар нык үскән илләрнең идарәче даирәләре өчен көтелмәгән хәл була. Алар җитди сәяси тетрәнүләргә китерә. АКШта хакимияткә ышаныч кризисы 1960 елларда АКШ Вьетнамдагы сугышка тартыла. Теле ­ видение аша гади америкалылар сугышның рәхимсезлеген һәм мәгънәсезлеген беренче тапкыр күрәләр. АКШ яшьләренең армиягә чакыруларга каршы протестлары, сугышны туктату таләбе масса­ чыл характер ала. 1967 елга сугышка каршы хәрәкәттә йөзләрчә мең кеше катнаша. Күп кенә америкалылар АКШның чит илләрдәге теләсә нинди хәрби конфликтка тартып кертелүенә тискәре карый­ лар. Бу күренеш Вьетнам синдромы дигән исем ала. Сугышка каршы хәрәкәт Американың кара тәнле һәм иң ярлы халыклары көрәше күтәрелеше белән үрелеп бара. Алар президент Л. Джонсонның тигезсезлектән һәм расачыл дискриминациядән азат җәмгыять төзү йөкләмәсенең үтәлмәвенә ризасызлык белдерә.
■|gg 5 нче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның 1968 елда Мартин Лютер Кингка һөҗүм оештырыла һәм ул үтерелә. Расачылыкка һәм милитаризмга каршы чыкканы һәм җәмгыятьтәге үзгәрешләр өчен кулларына корал алып көрәшергә әзер торган дистәләрчә террорчылык һәм сул радикаль төркемнәр барлык­ ка килә. Афроамерикалылар гына түгел, ак тәнле яшьләр дә аларның әгъзалары булып тора. 1966 елда Окленд шәһәрендә (Калифорния) колледж студентлары X. Ньютон һәм Р. Сил тарафыннан оештырыл­ ган иң мәгълүм оешмаларның берсе — «Кара пантера» — шәһәрләрдә партизан сугышлары алып барырга ниятли. 1970 елларга 33 штатта әлеге оешманың филиаллары була һәм ул үз газетасын чыгара. Шундый катлаулы вазгыятьтә Л. Джонсон үз кандидатурасын АКШ президенты постына кабат куюдан баш тарта. 1968 елгы сайлауларда Республикачылар партиясе кандидаты Р. Ник ­ сон җиңеп чыга. АКШның сәяси тормышында тарихчылар «империя президентлыгы» дип ата­ ган чор башлана. Никсон барлык проблемалар­ ны берүзе генә хәл итәргә омтыла. Р.Никсон хөкүмәте АКШның Вьетнам сугышында катнашуына чик куя һәм го­ муми хәрби бурычны юкка чыгара. Армия иреклеләрне яллау нигезендә комплектлана башлый. 18 яшькә җиткән яшьләр сайлау хокукы ала. Амери­ кадагы төсле тәнле халыкның хәлен яхшыртуга юнәлтелгән со­ циаль программалар киңәйтелә. Р . Никсоннан соңгы президент­ лар дәвам иткән бу чаралар үз җимешләрен бирә. Ике дистә елда (1970—1990), кеше башына исәпләгәндә, афроамерикалыларның ре­ аль кереме 50 % ка үсә (ак тәнлеләрнең — 40 % ка). 1990 еллар­ га афроамерикалылар гаиләләренең якынча өчтән беренең еллык керемнәре ил буенча исәпләгәннән югарырак була, аларның яртысы үз йортларында (яисә хосусыйлаштырган торакта) яши. Күп кенә штатларда квоталар кертелә, ягъни җирле үзидарә системасында һәм предприятиеләрдә эш урыннарының билгеле бер өлеше төсле тәнле америкалылар өчен резервта калдырыла. Р.Никсон сәясәте сугышка каршы һәм яшьләр хәрәкәте активлыгының кимүен тәэмин итә, 1972 елгы президент сайлау­ ларында аның үзенә уңыш китерә. Ләкин Р.Никсон хакимлегенең икенче срогы зур кыенлыклар белән бәйле була. АКШ икъти -
сады чираттагы катлаулы чорга керә. Сәнәгать җитештерүенең үсеше туктала, инфляция һәм эшсезлек арта. Болар барысы да хөкүмәтнең абруен төшерә. 1972 елгы сайлаулар вакытында пре­ зидент даирәсендәгеләрнең законсыз гамәлләре белән бәйле Уотер­ гейт җәнҗалы башланып китә. Аның хезмәткәрләре Демократлар партиясе штаб-фатирында яшерен тыңлау аппаратлары урнашты­ рырга маташканда фаш ителә. Башланып киткән тикшерү бары­ шында хөкүмәт ведомстволарының бер-берсе өстеннән шпионлык итү фактлары ачыклана. Иң югары вазифаларга билгеләнү һәм корпорацияләргә законсыз рәвештә өстенлекле заказлар алу өчен ришвәт бирү турындагы мәгълүматлар халыкка барып ирешә. Мах ­ сус хезмәтләрнең мафия структуралары белән элемтәләре хакында җәмәгатьчелек тә белә. Ак йортның бу җәнҗалдан качарга омтылышы уңышсыз тә­ мамлана. Хөкүмәтнең берничә әгъзасы отставкага китәргә мәҗбүр була. Фаш итүләр АКШның махсус хезмәтләре эшчәнлегенә дә ка­ гыла. Үзәк разведка идарәсен (ЦРУ) башка илләрдә фетнә оеш­ тыруда һәм чит ил сәяси эшлеклеләренә һөҗүм ясауда гаеплиләр. 1974 елда конгресс президентны гадел хөкемгә каршы торуда, хакимияттән явызларча файдалануда һәм конституцияне бозуда гаепли. Никсон, импичменттан котылу өчен, отставкага китә. Импичмент — президентны вазифаларыннан читләштерү һәм хыянәт, ришвәтчелек һәм башка җинаятьчел гамәл­ ләре өчен хөкемгә тарту. АКШта импичмент турында ка­ рар конгрессның һәр палатасында тавышларының өчтән икесе (күпчелеге) белән кабул ителә. Р. Никсонны алыштырган вице-президент Дж. Форд 1976 елда­ гы президент сайлауларында җиңеп чыга алмый. Республикачылар сәясәтеннән күңеле кайткан сайлаучылар демократ, Джорджия штатының элеккеге губернаторы Дж.Картерга тавыш бирәләр . Дж.Картерның сайлау алды кампаниясендә төп лозунг хаки­ мияткә ышанычны торгызу булды. Ләкин хөкүмәт бу вәгъ­ дәне үтәргә сәләтсез була. 1979 елда Иранда АКШ илчелеге хезмәткәрләре тотык (заложник) итеп алына. Аларны коткару опе­ рациясе уңышсызлыкка очрый. Ил җитәкчелегенә ышаныч тәмам югала. Президент курсын күп дигәндә сайлаучыларның 20% ы хуплый (АКШның бөтен тарихында иң түбән күрсәткеч).
Европа илләрендә 1960 еллар ахыры — 1970 еллар башы кризисы Көнбатыш Европа илләре яңа массакүләм хәрәкәтләр күтә­ релеше чорын кичерәләр. Сул уй-фикерләрнең иң ачык чагылышы 1968 елда Франциядәге «Кызыл май» була. Илне профсоюзлар хуплаган студентлар чы­ гышлары чолгап ала. Май ахырына 10 млн чамасы кеше эш таш­ лый. Протест акцияләрендә катнашучылар университетларда үзидарә кертүне, демократияне киңәйтүне, социаль гаделлек урнаштыруны таләп итәләр. Президент — генерал де Голль — студентларга өлешчә ташламаларга бара. Бер үк вакытта ул конституцияне үзгәртергә һәм үзәк хакимиятне тагын да көчәйтергә тәкъдим итә. Әмма аның проекты референдумда кире кагыла. 1969 елда де Голль отставкага китә. Аның дәвамчылары Ж. Помпиду һәм В. Жискар д’Эстен соци­ аль реформалар юлыннан китәләр. Һөнәр берлекләренең хокуклары киңәйтелә, радио һәм телевидение өстеннән дәүләт контроле йомшар- тыла, җирле үзидарә органнарына зур вәкаләтләр бирелә. Сул лозунглар астында массачыл протест хәрәкәтләре Италиядә дә булып уза. Предприятиеләрдә эшчеләр администрация эшчән - леген контрольдә тотучы советлар төзи башлыйлар. 1970 елда хөкүмәт аларны законлаштырырга мәҗбүр була. Көнбатыш Европаның байтак илләрендә шәһәрләр террорчы­ Париж урамнарында. 1968 елның мае лык төркемнәре яисә шәһәр партизанна­ ры дип аталган отрядлар хәрәкәте арена­ сына әверелә (Италиядә — «Кызыл брига- Парижның Латин кварталында баррика­ далар. 1968 ел
■и Я § 17. 1950—1970 елларда индустриаль илләрдәге сәяси кризислар далар», Германиядә — «Кызыл армия» һ. б .). Алар, берничә дистә кешедән генә торсалар да, хакимияткә зур мәшәкатьләр тудыра­ лар. Террорчыларның диверсияләреннән тыныч халык зыян күрә, алар банкларны басалар, кешеләрне урлыйлар, шулай итеп, үз эшчәнлекләренә игътибар җәлеп иттерәләр. 1978 елда Италиядә премьер-министр А . Мороны урлыйлар һәм соңрак үтерәләр. Бер үк вакытта уң, расачыл һәм неофашистик төркемнәр активлаша. Европаның әйдәп баручы илләрендә сул радикаль рух күтә­ релеше дулкынында хакимияткә сул хөкүмәтләр килә: 1974—1979 елларда Бөекбританиядә лейбористлар; 1976—1979 елларда Италиядә коммунистларның парламент хуплавына таянган милли теләктәш­ лек хөкүмәте; 1981—1982 елларда Франциядә президент-социалист Ф. Миттеран вакытында социалистлар һәм коммунистларның ко­ алицион хөкүмәте. Ялланган хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү аларның төп лозунгы булып тора. Җитештерүне технологик яктан яңадан коралландыруга әһәмият биреп бетерелми. Икътиса ­ ди кыенлыклар тирәнәя бара. Җитештерүнең кимүе, эшсезлекнең артуы һәм инфляциянең үсүе хезмәт ияләренең төп массасының ре­ аль кереме кими баруга китерә. § 17. .1 Сораулар һәм биремнәр 8Х Халыкара аренада барган вакыйгалар ни рәвешле дөнья­ ның әйдәп баручы илләренең эчке сәяси үсешенә йогын­ ты ясый? Маккартизмның асылы нәрсәдә? | АКШта хакимияткә ышаныч кризисының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләгез. 4. Түбәндәге терминнарны аңлатыгыз: Вьетнам синдромы, Уотергейт җәнҗалы, импичмент. 1960 еллар ахырында Европа илләрендә массачыл халык хәрәкәте ни сәбәпле килеп чыга? Индустриаль җәмгыять каршылыкларының кискенләшүе нәтиҗәсендә нинди сәяси көчләр үз йогынтыларын ки­ ңәйтәләр? 7 | 1960 еллар ахыры — 1970 еллар башында Көнбатыш Ев­ ропа һәм АКШ илләрендә кризис симптомнарын конкрет мисалларда тасвирлагыз.
Документлар өйрәнәбез «Россия (СССР) XX гасырның икенче яртысында локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда» (М., 2000) дигән китаптан: 1968 елның 16 мартында АКШ коры җир гаскәрләренең 23 нче пехота дивизиясе оператив төркеме Сонгми авылы районында десант-штурм операциясе уздырды <...> Вертолетлардан төшүгә үк авылда <...> америкалыларга карата бернинди дошманлык ниятләре күрсәтмәгән ты­ ныч халык кына булуы ачыкланды. Шуңа да карамастан «Чарли» ротасы солдатлары үзләренең командирлары (лейтенант У.Келли) хуплавы белән, авылда кырылыш оештырдылар <...> Операция барышында барлыгы <...> 500гә кадәр хатын-кыз, балалар һәм картлар үтерелде. Америкалыларның бары бер солдаты <...> яраланды, анысы да хезмәттәшләренең ялгышы белән булды. Әлеге үтерештә катнашучы истәлекләреннән: «Бу коточ­ кыч күренеш иде. Алар авылда яшәүчеләрне сарыклар­ ны кырган кебек үтерделәр. Солдатлар кешеләрне торак ­ ларыннан куып чыгардылар һәм бер урынга җыйдылар. Анда ирләр дә, хатын-кызлар да, төрле яшьтәге бала­ лар да бар иде. Келли, алар җитәрлек кадәр җыелды дип санауга, барысын да пулеметтан атып үтерергә бо­ ерык бирде». Булып узган инцидент турында массакүләм мәгълүмат чарала­ ры хәбәре ни өчен илдә пацифистик хәрәкәтнең киңәюенә этәргеч бирә һәм Вьетнамдагы сугышка карата Америка җәмәгатьчелегенең мөнәсәбәтен үзгәртә? XX гасырның икенче яртысында сәяси фикер эволюциясе Ц XIX—XX гасырларга төп иҗтимагый-сәяси агымнар, әй­ дәп баручы сәяси партияләрнең программ бурычлары һәм максатлары турында исегезгә төшерегез. ® Европа илләрендә массакүләм социал-демократик пар ­ тияләр кайчан барлыкка килә? 3. Нәрсә ул социаль юнәлешле базар икътисады?
18. XX гасырның икенче яртысында сәяси фикер эволюциясе 173 Социал-демократия һәм социаль юнәлешле базар икътисады Икенче бөтендөнья сугышыннан соң социал-демократик пар ­ тияләр Көнбатыш Европаның йогынтылы сәяси көченә әверелә. 1951 елда Социалистик интернационал оеша. Ул чакта социал- демократларның күпчелеге марксизмны үзләренең идея ниге­ зе дип саный. Әмма 1950 еллар ахырында алар барлыкка килгән җәмгыять тамырдан үзгәртүләргә мохтаҗ түгел дип саныйлар. Социал-демократик партияләр программасыннан сыйнфый көрәш һәм шәхси милекне юк итү турындагы нигезләмәләр төшереп кал­ дырыла. Көнбатыш Европа социал-демократлары өчен төп нәрсәләр дип ирек, гаделлек, теләктәшлек, тигезлек һәм демократия прин­ циплары игълан ителә. Ирек дигәндә, һәр кешенең үз тормыш юлын мөстәкыйль сай­ лау хокукы аңлашыла. Барлык кешеләр өчен ирекле булуның бер үк төрле мөмкинлекләрен күздә тоткан тигезлек һәм үз мән­ фәгатьләрен теләктәш (барысы бергә, бергәләшеп) яклау гадел­ лекнең нигезе итеп карала. Социал -демократлар демократиянең ни­ гезе булган тигезлек принцибының, социаль шартлар баштан ук гражданнарны төрле хәлләргә куйган очракта, мәгънәсен югалту ­ ын таныйлар. Яшьләр өчен бердәй старт мөмкинлекләре тәэмин итүне социал-демократлар үз сәясәтләренең иң мөһим бурычы дип саныйлар. Бу — аз тәэмин ителгән гаиләләрдән чыккан балалар, тормышта лаеклы урын алсыннар өчен, сыйфатлы, түләүсез белем алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш дигәнне аңлата. Мондый караш социал-демократиягә Көнбатыш Европа дәүләт­ ләрендә сайлауларда зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Парламентларда йогынтылы көчкә әверелеп, күп кенә илләрдә хакимияткә килеп, социал-демократлар үз идеяләрен гамәлгә ашыруга һәм социаль юнәлешле базар икътисады төзүгә керешәләр. Көнбатыш Европада яңа суллар 1960—1970 елларда яшьләр арасында гыйсъянчылык рухының үсә баруы күзәтелә. Яшь кешеләрне яңа сулларның — Г. Мар ­ кузе һәм аның тарафдарларының — ради­ каль идеяләре рухландыра. Алар кешенең сәяси һәм икътисади тормышка чынбарлыкта
5 вче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында - XXI гасыр башында йогынты ясаудан читләштерелүе, аның ялгызлыгы һәм җәм­ гыятьтә изоляцияләнүе проблемасына игътибар бирәләр. Е Радикализм — сәясәттә һәм идеологиядә иң чик позиция, җәмгыятьне тамырдан, шул исәптән көч кулланып үзгәртергә омтылу. Уң һәм сул радикализм аерым карала. Яңа суллар революциягә һәм үткән тарих һәм гореф-гадәтләр белән тулысынча араны өзгән җәмгыять төзергә чакыралар. Алар инде эшчеләрне революцион үзгәрешләрнең хәрәкәтләндерүче көче итеп карамыйлар, буржуалашкан һәм фәкать үз муллыклары ту­ рында гына кайгыртып яшәүче урта сыйныфка әверелгән дип са­ ныйлар. Киләчәк революциянең башында яшьләр һәм маргинал лар — үзләренә «чәчәк атучы дәүләттә» урын тапмаган, читкә ка­ гылган кешеләр торырга тиеш. Сул радикаль тәгълиматчылар Азия һәм Африканың артта калган илләрендәге ярлы халыкка аерым өметләр баглыйлар. «Бөтендөнья авылы» «бөтендөнья шәһәренә», ягъ­ ни Көнбатышның нык үскән илләренә чакыру ташлар дип көтелә. Маргиналлар — даими керемнәре булмаган, укымау­ чы һәм эшләмәүче кешеләр. Маргиналь катлауларга хро ­ ник эшсезләр, хәерчеләр, йорт-җирсезләр, сукбайлар, җинаятьчеләр һ.б . керә. Яңа суллар уңай идеал формалаштырмыйлар. Алар, яңа иҗти­ магый корылышның идеаль рәвеше революцион көрәш барышын­ да үзеннән-үзе барлыкка килер, дип уйлыйлар. Яңа сулларның протест акцияләрендә еш кына экологиячеләр хәрәкәте вәкилләре дә катнаша. Аларның төп таләбе табигатьне сәнәгать эшчәнлеге калдыклары белән зарарланудан яклау чара­ лары күрүдән гыйбарәт була. Экологиячеләр атом электр станцияләре төзүгә, ашкы­ нып кораллануга һәм атом-төш коралы җитештерүгә каршы массачыл протестлар оештыралар. 1970 еллар ахырында экологик ган плакаты Париждагы Триумфаль аркада «Грин­ пис» экологик хәрәкәтенең французлар­ ны атом-төш сынауларын туктатуга чакыр­
XX гасырның икенче яртысында сәяси фикер эволюциясе МММВШб^ийИМММММИМШ^МВИ^жми 175 V ■ ’.ч-;■ хәрәкәт нигезендә күпчелек илләрдә «яшелләр» партиясе оеша, алар сәяси тормышта катнашучы яңа көчкә әверелә. Күпчелек нык үскән илләрдә феминистик хәрәкәтләр дә йо­ гынтылы көчкә әверелә. Хатын -кызлар ир-атлар белән бер үк сай­ лау хокукына ия булсалар да, аларның хакимият органнарында, идарәдә һәм бизнеста катнашуы чикләнгән иде. Феминистлар тулы тигезлекне яклыйлар, гаиләдә хатын-кызның буйсынулы хәлдә булуына каршы чыгалар. Алар түбәнсетүгә яисә көчләүгә дучар ителгән хатын-кызларны яклау үзәкләре төзиләр. Коммунистлар һәм еврокоммунистлар Сугыштан соңгы елларда нык үскән илләрнең күпчелек комму­ нистлар партияләре СССР компартиясе идеологик линиясе артын­ нан баралар. Алар социал-демократлар сәясәтен гаеплиләр, хезмәт ияләрен буржуаз җәмгыятькә каршы компромиссларсыз көрәшкә чакыралар. Бу курс аларга уңышлар китерми. 1970 елларда күп кенә компартияләр үзләренең программ бу­ рычларын яңарталар һәм еврокоммунизм дип аталган платформа белән чыгалар. Алар хакимиятне көч кулланып яулап алу, граж­ даннар сугышы, бер генә партия диктатурасы урнаштыру, икъти­ сад белән үзәкләштерелгән идарә итү һәм демократик хокукларны һәм ирекләрне чикләү белән бәйле үсеш юлының җәмгыятьтә тор­ гынлыкка китерүен таныйлар. Альтернатива буларак социал -демок ­ ратия идеалларына якын «адәм йөзле социализм» моделе тәкъдим ителә. Әмма еврокоммунистлар предприятиеләрдә һәм җирле ха­ кимият органнарында хезмәт ияләренең үзидарәсен үстерүгә һәм социаль программаларны киңәйтүгә зуррак игътибар бирәләр. Еврокоммунизмны сайлау КПССның кайбер компартияләр белән мөнәсәбәтләре кискенләшүгә китерә. Бу алар өчен бик авыр була, чөнки СССРдагы идарәче партия турыдан-туры яисә читләтеп үзе белән дус булган оешмалар эшчәнлеген финанслый. Ортодок­ саль коммунистлар һәм еврокоммунистлар арасында башланган каршы тору күпчелек компартияләрнең позициясен какшатуга һәм аларның кризисына китерә. Либерализм һәм «неоконсерватив революция» XIX йөздәге классик либерализм дәүләтнең икътисадка тыкшы­ нуын кире кага. Әмма Ф.Д.Рузвельтның «Яңа курс»ы вакытыннан күп кенә либераль партияләр социаль юнәлешле икътисад идеясен
хуплый башлыйлар. Бу, мәсәлән, либерализм кыйммәтләрен алга сөргән АКШтагы йогынтылы Демократлар партиясенә карый. Сугыштан соңгы Көнбатыш Европа илләренең күпчелегендә ли­ бераль партияләр үз позицияләрен шактый дәрәҗәдә югалталар. Аларның сайлаучылары, нигездә, социал-демократларга тавыш бирәләр. ГФРда һәм Англиядә либераллар идарәче коалицияләрдә кече партнер ролен үти башлыйлар. Консерватив партияләр — Англиядә консерваторлар, ГФРда Христиан-демократик һәм Христиан-социаль союзлар блогы (ХДС/ ХСС), Италиядә христиан демократлары һ. б . социал-демократиянең төп оппонентларына әверелә. Алар дәүләтнең ярлылык белән көрәш алып барырга, гражданнарның тигез хокуклылыгын һәм аларның муллыгы даими үсүен гарантияләргә тиешлеген кире какмыйлар. Әмма, социал-демократлардан һәм либераллардан аермалы буларак, консерваторлар 1950—1960 елларда национализацияләү ысуллары һәм эшкуарлык эшчәнлегенә салымнарны күтәрү ялгыш булды дип саныйлар. 1960—1970 еллардагы сәяси һәм социаль-икътисади кризислар чорында җәмгыятьтә әхлакның югала баруы күзәтелә. Хакимияткә һәм хокукка карата теләсә нәрсә рөхсәт ителә һәм ни­ гилизм идеяләре киң тарала. Менә шундый шартларда консерва­ торлар гаилә, мәктәп һәм чиркәүнең абруен торгызуны яклап чы­ галар. Алар гражданнардан законнарны хөрмәт итүне, дисципли­ на үрнәге һәм патриотлык күрсәтүне таләп итәләр. 1970 еллар ахырында консерватив партияләр идеология­ се, аларның неоконсерватизм идеяләрен кабул итүе белән бәйле рәвештә, җитди яңарыш кичерә. Неоконсерваторлар «гомуми мул­ лык» дәүләтен гражданнарны опекага алучы һәм шуның белән аларның иреген чикләүче бюрократик монстр буларак бәялиләр. Алар күзлегеннән караганда, социаль якланганлыкның артык юга­ ры дәрәҗәсе кешене боза, аңарда асрамада яшәү рухы тудыра, эш­ куарлык рухын кысрыклап чыгара. Болар барысы да кешене чи ­ новникларга һәм аларның карарларына тулысынча бәйле итә. Неоконсерваторлар кешеләрне күбрәк үз көчләренә таяныр­ га, бер-берсенә ярдәм итәргә чакыралар . Алар кеше үз иреген хөкүмәтнеке булмаган төрле — сәяси, дини, этник, һөнәри һ.б. оешмалар эшчәнлегендә катнашып гамәлгә ашыра дип саныйлар. Неоконсерватизмның икътисади тәгълиматы мәгълүм Америка
галиме М. Фридман идеяләренә корыла . Бу теория буенча, дәүләт кулланучыга түгел, ә җитештерүчегә булышырга, табышка салым­ ны кыскарта барырга тиеш. Менә шул чакта җитештерүне киңәйтү продукциянең арзанаюына һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә китерәчәк. Шуңа да игътибарны җитештерелгән ТЭПны яңадан бүлүгә түгел, ә аның даими үсә баруына юнәлтергә кирәк. Неоконсерваторларны халыкның киң катламнары — салым басымын киметү белән кызыксынган эшкуарлар, урта сыйныф, дәүләтнең социаль программалары җитәрлек кадәр нәтиҗәле түгел дип санаган ярлылар, рухилыкның югала баруына борчылган ин­ теллектуаллар хуплый. 1979 елда Англиядә парламент сайлауларында М. Тэтчер җитәкләгән Консерваторлар партиясе җиңеп чыга. 1980 һәм 1984 елларда АКШта республикачы Р. Рейган җиңүгә ирешә. ГФРда неоконсерватив курсны ХДС партиясе лидеры, 1982—1998 елларда ГФР канцлеры булган Г. Коль уздыра. Аларның сәясәте неоконсер­ ватив революция дип атала башлый. XX гасыр шәхесләре ----- !-----------------------------—---- ---------------------------------------------------------------------------------------------- --------- Рональд Рейган (1911—2004) — 1981—1989 ел­ ларда АКШ президенты. Иллинойс штатын­ да вак сәүдәгәр гаиләсендә туа. Колледж тәмамлаганнан соң, спорт комментаторы булып эшли. 1937 елда «Уорнер бразерс» кинокомпа­ ниясе белән контракт төзи һәм илледән артык нәфис фильмда төшә. «Салкын сугыш» башлангач, сенатор Мак­ карти кампаниясен хуплый. Кино артистлары профсоюзы ж,итәкчесе буларак (1947—1952), Голливудны «Америкага каршы элементлар»дан «чистартуга» булышлык итә. 1954 елда Р.Рейган «Дженерал электрик» концерны телепро­ граммасын алып баручы була һәм массакүләм аудиториядә зур попу­ лярлык казана, моны иң консерватив кандидат-республикачыларга бу­ лышу өчен куллана. 1966 һәм 1970 елларда Калифорния губернаторы постына сайлана. 1980 елгы сайлауларда 69 яшендә Рейган президент була, ә 1984 елда әлеге постка яңадан сайлануга ирешә. Рейганның популярлыгы аның телевизион чыгышлар ясау тәж,рибәсе булу белән аңлатыла. Америкалыларга аңа хас ж,анлылык, юмор, артистлык, үз- үзенә ышанганлык бик ошый.
Маргарет Тэтчер (1925 елда туган) —1979—1990 елларда Бөекбритания премьер-министры . Гран- тем шәһәрчегендә бакалеячы гаиләсендә туа. Тора-бара аның әтисе мэр була. Маргарет Окс ­ форд университетын тәмамлый. Аннан соң, хи­ мик дипломы була торып та, юридик белем ала. 1959 елда М. Тэтчер беренче тапкыр парла ­ ментка сайлана, 1970—1974 елларда — ул консер ­ ваторлар хөкүмәтендә мәгариф һәм фән мини­ стры; 1974 елда — Консерваторлар партиясе лиде ­ ры. 1979 елда—Бөекбритания премьер-министры. Газетачылар М. Тэтчерны «тимер леди» дип атыйлар. Чыннан да, Тэт­ чер хөкүмәте иң кырыс ысуллар белән икътисадны модернизацияләү сәясәтен үткәрә. Социаль программаларга чыгымнар кыскартыла, зы­ янга эшләүче предприятиеләр ябыла. 1982 елда Аргентина белән Фолкленд утрауларының кемнеке булуы турында бәхәс чыккач, Тэт­ чер хөкүмәте бик кыю хәрби кампания уздыра, Англиянең «диңгезләр хуҗасы» ролен искә төшерергә мәҗбүр итә. Гельмут Коль (1930 елда туган) — 1982—1998 елларда ГФР хөкүмәте башлыгы. Рейн буен­ дагы Людвигсхафен шәһәрчегендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Мәктәптә тарих белән мавыга. Франкфурт университетында хокук, политология, тарих өйрәнә. Кольне яшьтән үк сәяси карьера кызыксынды­ ра. Мәктәптә укыганда ук, ул Христиан-демократик союз (ХДС) яшьләр оешмасына керә. Кольнең шәхси сыйфатлары сәяси карьера өчен кулай була. Ул кирәкле кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга сала белә, әмма күпчелек проблемалар буенча үз карашларын алга сөрә. Игелекле, аралаша белүче Коль ышанычлы, тәрбияле кеше тәэсире калдыра. 1959 елда Коль Рейнланд-Пфальц җире ландтагының (парла­ ментының) иң яшь депутаты була. 1973 елда Коль — ХДС рәисе . Ул җитәкләгән консерватив партияләр коалициясе (ХДС/ХСС блогы) 1987, 1990, 1994 еллардагы сайлауларда җиңеп чыга.
Германиянең бердәмлеге мәсьәләләрендә Кольнең позициясе аңа зур популярлык китерә. 1989 елда ГДРда кризис кискенләшкәч, Коль М.С .Горбачев, аннан соң Б.Н.Ельцин белән партнерлык мөнәсәбәт­ ләрен җайга салуга ирешә. Ул Германияне ГФР өчен иң файдалы шартларда берләштерүне тәэмин итә. 1998 елда консерватив коалиция сайлауларда оттырганнан соң, ГФРда җәнҗал куба. Аның сәбәбе — ХДС акчалары белән законсыз операцияләр үткәрүдә. Г .Кольгә партия лидеры постыннан китәргә туры килә. Уң радикаль партияләр һәм хәрәкәтләр Фашизмны тар-мар иткәннән соң һәм Нюрнберг процессы узуга, ачыктан-ачык расачылык, сугышчан милләтчелек һәм милитаризм идеяләре Европада яклау тапмый башлый. Ләкин 1960—1970 елларда Көнбатыш Европаның байтак илләрендә — Англиядә, Франциядә һәм Италиядә — неофашистах партия һәм хәрәкәтләр барлыкка килә. Иммиграция проблемасы аларның про­ пагандасында төп тема булып тора. Элеккеге колониаль һәм бәйле илләрдән эшчеләрнең агылуы дәвам итә, Европа илләре халкын­ да аларның өлеше арта бара. Ультрауңнарның лидерлары монда милли мәдәниятләргә һәм гореф-гадәтләргә куркыныч янавын күрәләр. Иммигрантларны депортацияләүне, ягъни илдән чыгарып җибәрүне таләп итеп, уң радикаллар, асылда, расачыл түзеп тормау идеологиясен торгызалар. § 18. Сораулар һәм биремнәр Ж 1950—1970 елларда социал-демократларның төп караш­ ларын бәяләгез. Яңа суллар кемнәр алар? Аларның карашлары 1960 ел­ лар ахырында АКШ һәм Европа илләрендәге сул ради­ каль хәрәкәтләрнең күтәрелеше белән ничек бәйләнгән була? Еврокоммунистларның, яңа сулларның һәм социал-де ­ мократларның карашларын чагыштырыгыз. Аларның ур­ таклыгы нидә, аерымлыгы нәрсәдә? Көнбатыш Европада либераль партияләрнең йогынтысы кимүне сез ни белән аңлатыр идегез? Консерваторларга нинди идеяләр хас? Алар неоконсер- ваторларның карашларыннан нәрсә белән аерыла?
Уң радикализмның куркынычлыгы нәрсәдә? Ул кем мәнфәгатьләрен чагылдыра һәм Көнбатыш илләрендә аның тамырлары нинди? Тәкъдим ителгән план буенча неоконсерватив лидер­ ларның берсе турында чыгыш әзерләгез: а) кыскача био­ график очерк; б) аның тышкы сәясәтенең төп юнәлеш­ ләре; в) эчке сәясәте; г) иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге йомгаклары. Ц Исегезгә төшерегез: фән һәм техниканың нинди каза­ нышлары тиз индустриаль үсешкә ярдәм итә. XIX —XX гасырлар чигендә фәннең әйдәп баручы тармакларын атагыз? Икътисадны неоконсерватив модернизацияләү Хакимияткә килгәч, 1980 елларда неоконсерваторлар икъ­ тисадның нәтиҗәлелеген күтәрү чараларын күрүгә керешәләр. Җитештерүне модернизацияләгән корпорацияләр өчен аерым җиңеләйтелгән салым режимы билгеләнә. Конкуренциягә сәләтсез предприятиеләр ябыла, җитештерү комплекслары автоматлаш- тырыла һәм роботлаштырыла. Болай эшләү эш көчләренең кыс­ каруына китерә, ә бу исә профсоюзларның каршылыгын тудыра. Ләкин җәмгыятьтә модернизацияләү зарурлыгына инану киң та­ рала. Шуңа күрә профсоюзлар массачыл иҗтимагый хуплаудан мәхрүм калалар. Алар гражданнарга һәм тулаем икътисадка зыян китерерлек забастовка акцияләре үткәрергә маташканда, хакими­ ят репрессия чаралары күрә. Мәсәлән, АКШта авиадиспетчерлар профсоюзы законсыз забастовка өчен җаваплылыкка тартыла, ә эш ташлаучылар урынын хәрби диспетчерлар ала. Шул ук вакытта неоконсерваторлар модернизацияләүнең со­ циаль базасын ныгытырга омтылалар. Хезмәткәрләргә яңа ква лификация бирү курслары булдырыла. Хосусыйлаштыруның киң программалары тормышка ашырыла. Дәүләтнеке булган иске һәм
керемсез предприятиеләр шәхси милекчеләргә тапшырыла. Дәүләт һәм муниципалитетлар (җирле хакимият органнары) исәбенә төзелгән, түбән һәм уртача муллыктагы гражданнар яшәгән торак түләп фатирда торучылар милкенә күчерелә. Бу чаралар икеләтә нәтиҗә бирә. Бер яктан, милекчеләр саны арта, икенчедән, дәүләт аппаратын тотуга чыгымнар кими. АКШта мондый сәясәт «рейга ­ номика», Англиядә «тэтчеризм» дип атала. «Неоконсерватив революция» дәүләтнең икътисадка катнашу­ дан баш тартуына китерми (1990 еллар башында АКШта дәүләт элеккечә үк җитештергән милли керемнең 20% ы чамасын үзе бүлә, ә Бөекбританиядә бу күрсәткеч 40% тан артык була). Аны тормышка ашыру ысуллары гына үзгәрә. Күп кенә социаль программалар җирле хакимият органнары бюджетлары исәбенә тормышка ашырыла башлый. Элек мох­ таҗларга пособие рәвешендә бирелгән акчаларның бер өлеше алар­ га ук, үз эшләрен ачу өчен, ташламалы кредит итеп бирелә баш­ лый. Шулай итеп, кече бизнес даирәсе киңәйтелә. Бу эшсезләр ­ нең шактый өлешен хезмәт күрсәтү тармагына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Кечкенә кибетләр, кафе, ремонт остаханәләре, гаилә бизнесы предприятиеләре, аларның милли керем җитеш­ терүдәге өлеше шактый зур булса да, эре корпорацияләргә конку­ рент була алмый. Неоконсерваторлар сәясәте икътисадны модернизацияләү про­ блемаларын хәл итүдә нәтиҗәле чара була. 1980 елларда аның белән Европа илләрендә хакимият башында торган барлык сәяси партияләр диярлек кораллана. Испаниядә — неоконсерватив ысул­ лар белән модернизацияләүне социалистлар (Социалистик эшчеләр партиясе) лидеры Ф. Гонсалес җитәкләгән хөкүмәт, Италиядә со­ циалист Б. Кракси җитәкчелегендәге коалицион хөкүмәт үткәрә, Франциядә неоконсерватив курс социалист президент Ф. Митте­ ран вакытында уздырыла башлый. Неоконсерватизмның Европа, бигрәк тә Англия, вариантлары Американыкы белән күп яктан охшаш иде. Шул ук вакытта ае ­ рымлыклар да була. Европаның күпчелек илләрендә социаль про­ блемаларны хәл итүдә дәүләтнең актив катнашуы традициясе бар­ лыкка килә. Европада, АКШ белән чагыштырганда, профсоюз хәрәкәте ныграк үсеш алган була.
1Q2 5 нче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Мәгълүмати җәмгыять оеша башлау Энергия һәм ресурсларны сак тоту технологияләрен кертүдән башка икътисадны неоконсерватив модернизацияләп булмас иде. 1980 елларда «кешесез», ягъни автоматлаштырылган, җи­ тештерүләр төзелә башлый. Эшләп чыгарылган продукциянең күләмен арттыру, нигездә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү хисабына тәэмин ителә. Нәтиҗәдә сәнәгатьтә эш белән тәэмин ите­ леш үсүдән туктый. Бер үк вакытта хезмәт күрсәтү тармагындагы (транспорт, элемтә, сәүдә, банк эше, фән, мәгариф, медицина һ.б.) хезмәткәрләрнең саны арта. XX гасыр ахырында җәмгыятьнең сыйфат ягыннан яңа тибы­ на — мәгълүмати җәмгыятькә күчү дәвере башлана. Аның мат­ ди нигезен компьютерлар тәшкил итә. Алар интеллектуаль хезмәт җитештерүчәнлеген күпкә арттырырга мөмкинлек бирә. 1989 елда Америка университетларының берничә компьютеры бердәм челтәргә тоташтырыла. Шулай итеп, Бөтендөнья пәрәвезе дип атал­ ган Интернет формалаша башлый. 1990 еллар уртасында дөньяда Интернеттан файдаланучылар саны дистәләрчә млн га, ә XXI га­ сыр башында якынча 1 млрд ка җитә. Мәгълүмати җәмгыятьтә белемнәр җитештерү хәлиткеч әһә­ мияткә ия була. Патентлар (уйлап табулардан файдалану хокукы) һәм яңа технологияләр (нау-хау) белән сәүдә базары чимал белән сәүдә итүгә караганда күбрәк табыш китерә. Иң эре корпорацияләр даими төстә һәм тиз җитештерелә торган товарларның ассорти­ ментын яңарталар, базарларга яңа куллану сыйфатларына ия то­ варлар чыгаралар. 1990 елларда икътисади үсешнең аякка ба­ сып килгән тибы АКШта яңа яисә инновацией икътисад исе­ ме ала, аның алдынгы тармаклары югары технологияләрдән файдалана. Бер үк типтагы продукцияне массакүләм эшләп чы­ гару чоры үтеп бара. Робот техникасы җитештерүне тиз арада үзгәртеп корырга, аны кулланучыларның аерым төркемнәре һәм индивидуаль заказчылар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтергә мөмкинлек бирә. I !■" Ай-би -эм фирмасының беренче персональ ■М компьютеры. 1971 ел
Хәзерге заман компаниясе офисы Югары технологияләр — XX гасыр ахыры — XXI гасыр ба­ шындагы фәнни-техник прогресс продукты . Гадәттә, алар­ га компьютерлар, робот техникасы, геннар инженериясе, молекуляр синтез, радиоэлектроника, нанотехнологияләр һ. б . белән бәйле технологияләрне кертәләр . Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарын һәрьяклап өйрәнү — маркетинг тикшеренүләре — зур әһәмияткә ия була. Алар про ­ дукция эшләп чыгаруны ихтыяҗга бәйле рәвештә җайга салырга мөмкинлек бирә. Бу — гамәлдә артык күп җитештерү кризислары башлану мөмкинлеген юкка чыгара һәм базар икътисадының алга таба үсү характерын үзгәртә. Менеджментны — предприятиеләр һәм оешмалар белән идарә итү турындагы фәнне үстерү эре һәм урта компанияләр эшенең нәтиҗәлелеген сизелерлек күтәрергә мөмкинлек бирә. Мәгълүмати җәмгыятьтә җитештерүне оештыру гына түгел, кешеләрнең көндәлек тормышы да сыйфат ягыннан үзгәрә. Өйдә
эшләү торган саен киңрәк тарала. Интернет ярдәмендә автомат- лаштырылган җитештерү комплексларына идарә итәргә, коммер­ ция, банк операцияләре алып барырга һәм фәнни тикшеренүләр үткәрергә мөмкин була. Хәзерге заман компьютерлары, кыйммәтле сынаулар уздырмыйча да, теләсә нинди процессларның (химик, физик, атом-төш реакциясе) моделен эшләргә мөмкинлек бирә. Көнкүрешне һәм ялны оештыру яңа сыйфатлар белән байый. Төньяк Америкада, Көнбатыш Европада һәм Япониядә Интернет­ тан файдаланучы теләсә кем, товарларга глобаль челтәр аша за­ каз биреп, аларны сатып алуга вакыт сарыф итүдән азат була ала. Өйдән чыкмыйча да, ул иң популяр фильмны карый, иң яңа музыкаль клипларны тыңлый һәм күрә, теләсә нинди китапны укый, берочтан үзенең кумирларының биографиясе белән таныша, дөньяның иң ерак почмакларында булган вакыйгаларны белә ала. 2004 елда АКШта президент сайлауларында тавыш бирү өлешчә компьютерлардан файдаланып тормышка ашырылды. Мәгълүмати җәмгыятьтә яшәүче кешеләр күпмедер дәрәҗәдә «атомлаша» һәм бер-берсеннән изоляцияләнә . Элгәреге социаль элемтәләр, сәяси симпатияләр элеккеге әһәмиятен югалта. Бер үк вакытта Интернет һәм мобиль элемтәнең үсүе аркасында кешеләр, шул исәптән бер-берсеннән бик еракта яшәүчеләр арасындагы баг­ ланышлар җиңеләя, алар бергәләп гамәл кылу мөмкинлеге ала. Мәгълүмати технологияләр демократик илләрнең йөзен үзгәртә. Бер яктан, кешеләр хакимият структуралары белән интерактив бәйләнешкә (диалогка) керә, аларның эшчәнлеге турында киң мәгълүматка ия булу мөмкинлеге ала, икенче яктан, хакимият һәр аерым гражданинның аралашу даирәсе һәм мәнфәгатьләре турын­ да мәгълүмат җыю мөмкинлегенә ия була. Мәгълүмати җәмгыятьтә сәяси партияләр Неоконсерватив модернизация нык үскән күпчелек илләргә сәнәгатьне технологик яктан яңадан коралландыру һәм аның конкуренциягә сәләтен күтәрү мөмкинлеге бирде. Нигездә, ха­ лыкның югары социаль якланганлык дәрәҗәсен саклап калырга мөмкин булды. Бу неоконсерватив лидерлар һәм партияләрнең ха­ кимият башында озак торуын тәэмин итте (Бөекбританиядә 18 ел, анда 1990 елда премьер-министр постында М . Тэтчерны Д. Мейд­ жор алыштырды, ГФРда 16 ел, анда Г. Коль алыштыргысыз лидер
§ 19. Мәгълүмати җәмгыять барлыкка килү: Көнбатыш илләре XX—XXI гасырлар чигендә 185 булып калды, АКШта 12 ел, анда 1988 елдагы сайлаулардан соң республикачы Дж. Буш президент булды). Ләкин 1990 елларда әйдәп баручы илләрдә сәяси үсешнең яңа этабы башлана. Көнбатыш Европаның күпчелек социалистик, социал-демократик партияләре һәм АКШта демократлар үз про­ граммаларын яңарталар. Аларга неоконсерваторларның күп кенә күрсәтмәләре (аерым алганда, шәхси эшкуарлыкны яклау һәм бю­ рократия функцияләрен чикләү белән бәйлеләре) кертелә. АКШта У. Клинтон (Американың 1993—2001 еллардагы пре­ зиденты) җитәкләгән демократлар «өченче юл» концепциясен алга сөрәләр. Ул социаль-икътисади проблемаларның мөмкин булган барлык ысулларыннан — алар уңмы яисә сулмы, неоконсерватив­ ны яисә либеральме — файдалануны аңлата. Швед социал-демократлары гомуми муллык дәүләте төзүнең тәмамлануы турында белдерәләр. Аның төп сыйфатларын дәү­ ләтнең ролен чикләү, дәүләт аппаратының бюрократлаштырылу- ына каршы тору, аерым шәхеснең мәнфәгатьләрен исәпкә алыр­ га мөмкинлек бирүче социаль программалар булдыру тәшкил итә. Социализмга ирешү ахыргы максат итеп түгел, ә хәрәкәт юнәлеше буларак карала башлый (Э. Бернштейнның «максат — берни түгел, хәрәкәт — барысы да» дигән гыйбарәсе рухында). Фран­ ция социалистлар партиясенең 1988 елда кабул ителгән програм­ масында да шуңа охшаш идеяләр була. Британия лейбористла­ ры киң национализацияләрдән баш тарталар. Коллективизм һәм теләктәшлекне кире какмыйча, алар индивидуализм принципла­ рына нигезләнгән кыйммәтләрнең әһәмиятен таныйлар. Болар ба ­ рысы да социал-демократиягә гомумдәүләт бурычларны үтәү өчен союздашлар эзләү һәм сәяси коалицияләр төзүне җиңеләйтә. 1997 елда Бөекбританиядә лейбористлар лидеры Э. Блэр премьер-министр була. Германиядә 2005 елгы сайлаулардан соң хакимияткә ХДС/ХСС неоконсерватив блогының коалицион хөкүмәте килә. Аңа ХДС лидеры А. Меркель җитәкчелек итә. Кайбер илләрдә сәяси көчләр радикаль рәвештә яңадан төркемләшәләр. Мәсәлән, Италиядә 1990 елларда христиан-демократлар һәм социалистлар партияләре таркала. Ком - Меркель
■ 5 нче бүлек. Европа һәм Топьяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында мунистлар үзләрен сул көчләрнең демократик партиясе дип игъ­ лан итәләр. Региональ мәнфәгатьләрне чагылдырган партияләрнең (Төньяк Лигасы) һәм милләтчеләрнең позициясе ныгый. Илдә ике сәяси коалиция — С. Берлускони җитәкләгән уң үзәк һәм сул үзәк барлыкка килә. 2006 елда коммунистлар һәм социалистлар катнашындагы «Олива» сул үзәк коалициясе уңышка ирешә. Аның лидеры Р. Про ди премьер-министр була. 1990 елларның икътисади нәтиҗәләре Европаның күпчелек илләрендә һәм АКШта хакимияткә килгән сәяси лидерлар эчке сәясәткә аерым игътибар бирәләр. Хәрби чыгымнар кыскара, дәүләт бурычын киметүгә таба адым­ нар ясала, керемнәр чыгымнардан күбрәк булган бюджет туплана. Модернизацияләү сәясәтен үткәрү дәвам итә. Кеше капиталын арттыру — яңа икътисад өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү — чаралары тормышка ашырыла. Шул ук вакытта ал­ дынгы илләрдә җәмгыятьнең мәгълүмати технологияләрдән фай­ далана белүчеләргә һәм белмәүчеләргә таркалу куркынычы туа. Күпчелек дәүләтләрдә мәктәпләрне, университетларны, медицина үзәкләрен һ.б.ны компьютерлаштыру дәүләт исәбенә башкарыла. Бу өлкәдә Финляндия алда бара, монда тиешле программалар 1980 ел­ лар ахырында ук гамәлгә ашырыла. Аңардан Испания дә калыш­ мый. Анда компьютер сатып алган һәм аны Интернетка тоташ­ тырган гаиләгә бер тапкыр пособие — 30 мең песет (200 доллар ча­ масы) түләнә. Үсеп килүче илләрдән иммигрантларны мәгълүмати җәмгыять казанышлары белән таныштырыр­ га тиешле программалар кабул ителә һәм тор­ мышка ашырыла. АКШта икътисади планда У. Клинтон ад­ министрациясе сәясәте бик нәтиҗәле була. 1990 еллар барышында ул, эшсезлек һәм инфляцияне түбән дәрәҗәдә тотып, тотрык­ лы икътисади үсеш тәэмин итә. Нәтиҗәдә 1990 елдан 2000 елгача АКШның бөтендөнья сәнәгать җитештерүендәге өлеше 19,4% тан 21,9% ка җитә. Көнбатыш Европаның
§ 19. Мәгълүмати җәмгыять барлыкка килү: Конбатыш илләре XX—XXI гасырлар чигендә үсеш күрсәткечләре Американыкыннан икеләтә калыша. АКШ дөньяда фән һәм техниканың барлык төп юнәлешләрендә яңа технологияләр эшләүне тормышка ашырган бердәнбер илгә әверелә. Бу — америкалылар­ га бөтендөнья базарларында конкуренциядә җитди өстенлекләр бирә. Социаль чыгымнар һәм җитештерү тармагына инвестицияләр арасында оптималь баланс табыла. АКШның Федераль резерв системасы рәисе А. Грин­ спен 2004 елда икътисад буенча Нобель пре­ миясе ала. АКШ XXI гасыр башында XX гасыр ахырында АКШ икътисады күтәрелеш кичерә, ә тышкы сәясәттә җитди авырлыклар килеп чыга. Аны лидерлык итүче дөнья державасына әверелдерү союздашлар белән дә, элекке­ ге конкурентлар белән дә үзара мөнәсәбәтләрнең яңа модельләрен эзләүне күздә тота. Әмма У. Клинтон сәясәтендә дөньякүләм лидер­ лыкны дөнья полицейские роленә калдыру омтылышы барлыкка килә. АКШ күп санлы каршылыкларга, шул исәптән Гыйрак белән озакка сузылган конфликтка, элеккеге Югославия территориясендә хәрби хәрәкәтләргә тартып кертелә. 2000 елгы сайлаулар Респуб­ ликачылар партиясе кандидаты кече Дж. Бушка (1989—1993 ел­ ларда АКШ президенты булган Дж. Бушның улы) уңыш китерә. Бу сайлауларның үзенчәлеге сайлаучылар тавышларының тигез итеп икегә бүленүендә була. Көрәшнең ахырын Флорида штатын­ да берничә мең бәхәсле (бозылган) бюллетень буенча суд карарла­ ры билгеләде. Кече Дж. Бушның сайлау алды платформасы республикачы- консерваторлар өчен традицион иде. Ул игътибарны Американың эчке проблемаларына юнәлтергә, эшкуарларга салымны киметергә, актив социаль сәясәт алып барырга вәгъдәләр бирә. Ләкин 2001 елның 11 сентябрендә фаҗигале вакыйгалар була. Террорчылар кулга төшергән пассажир самолетлары Нью-Йорктагы Бөтендөнья сәүдә үзәге һәм Вашингтондагы Оборона министрлыгы бинала­ рына килеп бәреләләр. Бу фаҗига Американы һәм аның идарәче
даирәләре сәясәтен бик күпкә үзгәртә. Нью-Йоркның иң биек йорт­ лары хәрабәләре астында 3000 нән күбрәк кеше үлү патриотик рухның күтәрелүенә китерә. Америка илнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча иң катгый чаралар күрүне хупларга әзер була. АКШ сәясәтендә террорчылыкка каршы көрәш өстенлек ала. Көч структуралары үзгәртеп корыла, аларның вәкаләтләре киңәйтелә. Үзәк разведка идарәсе Федераль тикшерүләр бюро­ сы (ФБР), Милли куркынычсызлык агентлыгы, штатлар һәм му­ ниципалитетлар полициясе белән беррәттән Эчке куркыныч­ сызлык министрлыгы төзелә. Ул ЗОдан артык дәүләт куркы­ нычсызлыгы хезмәтен берләштерә. Хәрби куәтне бик тиз үстерү башлана. 2001 елда АКШ үз союздашларының ярдәме белән Нью-Йоркта һәм Вашингтонда терактлар оештырган «Әл-Каидә» террорлык оешмасының базасы урнашкан Әфганстанда хәрби операция үткәрә. 2003 елда Гыйракка бәреп керүләр бу илне оккупацияләү белән тәмамлана. Бу вакытта АКШ БМОның Кур­ кынычсызлык Советы санкциясеннән башка гына эш итә, күп кенә союздашларының каршы килүен санга сукмый, ягъни агрес­ сия акты башкара. Салым керемнәренең кимүе, хәрби чыгымнарның артуы, дөньяда нефтькә бәяләр арту нәтиҗәсендә, АКШның бюджет дефи­ циты һәм дәүләт бурычы бик тиз арта бара. Ул элек игълан ителгән күпчелек социаль программалардан баш тартырга мәҗбүр була. Әйдәп баручы тармаклар торгынлык хәлендә кала, эшсезлек арта. 2001—2002 елларда финанс законнарын бозуда һәм керемнәрне яшерүдә гаепләнгән байтак корпорацияләр банкротка чыга. Шу­ лай да 2004 елга икътисади үсеш күрсәткечләре акрынлап яхшыра башлый, эшсезлек кими. Болар, тер­ рорчылыкка каршы килешмәслек көрәшче репутациясе белән тулыла­ нып, кече Дж. Бушка президент по ­ стына икенче срокка (2005—2009) сайлануны тәэмин итә. Самолет Бөтендөнья сәүдә үзәге манарасына килеп бәрелә
20. Көнчыгыш Европа: демократиягә озын юл ЦЦ10 - | Сораулар һәм биремнәр -| Көнбатыш илләре икътисадын неоконсерватив модерни­ зацияләүнең үзенчәлекләре нинди? Ни өчен аны нео­ консерватив революция дип атыйлар? Неоконсерватив лидерларның хакимият башында озак торуын сез ничек аңлатасыз? | Мәгълүмати җәмгыятьнең төп сыйфатлары турында сөйләгез. | Дөньяның әйдәп баручы илләренең яңа үсеш этабына күчешен нәрсә әзерләде? 4.ш | Мәгълүмати җәмгыятькә күчеш шартларында нык үскән илләрнең идеологиясендә һәм сәясәтендә нинди үзенчәлекләр барлыкка килә? | 2001 елның 11 сентябрендәге вакыйгалар АКШ сәясәтенә нинди йогынты ясый? 6.» 1 Дәреслек текстыннан, агымдагы матбугат һәм Интернет материалларыннан файдаланып, Көнбатышның әйдәп баручы илләренең эчке сәясәте турында сөйләгез. IP Белешмә басмалардан, матбугат һәм Интернет мате­ риалларыннан файдаланып, Көнбатыш илләр җәмгыять­ ләре бүгенге үсеш этапларында очрашкан иң мөһим про­ блемаларны анализлагыз. Көнчыгыш Европа: демократиягә озын юл "■■■ .■ Л ...- .^Жж*й '■' ■'■.■:■ |g Көнчыгыш Европа илләрен фашизмнан азат игүдә Со­ вет армиясе нинди роль уйный? Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Көнчыгыш Европа илләренең күпчелегендә (Болгария, Венгрия, Польша, Ру­ мыния, Чехословакия) хакимияткә коалицион хөкүмәтләр килә. Алар фашизмга каршы көрәштә катнашкан партияләрдән — ком ­ мунистлар, социал-демократлар, либераль демократлардан һ. б. дан торалар. Җәмгыятьтә гомумдемократик характердагы үзгәртеп корулар башлана. Җирле фашистик оешмалар эшчәнлеге тые­ ла. Оккупантлар белән хезмәттәшлек иткән затларның милке национализацияләнә, алпавыт җирбиләүчелеген бетерүгә юнәлтел- гән аграр реформалар үткәрелә. Шул ук вакытта, күбесенчә СССР булышлыгы аркасында, коммунистларның йогынтысы туктаусыз үсә бара.
5 нче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Көнчыгыш Европада коммунистларның хакимияттә ныгуы «Маршалл планы»на мөнәсәбәт коалицион хөкүмәтләрдә таркалуга китерә. Коммунистлар һәм сул партияләр бу планны кире кагалар. Алар, үз көчләренә һәм СССР ярдәменә тая­ нып, үз илләренең тизләтелгән үсеше идеясен алга сөрәләр. Икътисадны җәмәгатьләштерү, индустрияләштерү (авыр сәнәгатьне үстерү), крестьяннарны кооперацияләү һәм коллектив- лаштыру максатлары куела. 1947—1948 елларда Көнчыгыш Европа илләрендә хакимияткә коммунистлар һәм эшчеләр партияләре килә. Халык демократия­ се илләре дип атала башлаган бу дәүләтләрнең конституциясендә коммунистларның җитәкче роле беркетелә. Болгариядә, Поль­ ша, ГДР һәм Чехословакиядә крестьяннарны һәм интеллигенция­ не берләштергән аз санлы партияләр дә сакланып кала. Алар компартияләр программасын тулысынча хуплыйлар һәм сайлау­ ларда коммунистлар белән бердәм исемлектә күрсәтеләләр. Оппо ­ зицион партияләр тыела. 1947 елда коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең мәгъ- лүмати бюросы (Коминформ) оешкач, «тугандаш партияләр» белән җитәкчелек чынбарлыкта Мәскәүдән тормышка ашырыла. Көн­ чыгыш Европада социализмның советча моделе урнаша башлый. Бу — И .В .Сталинның Болгария һәм Югославия җитәкчеләре ЕДимитров һәм И.Тито белән конфликтына китерә. Алар СССРдан башка гына Көнчыгыш Европа илләре конфедерациясе төзергә тәкъдим итәләр. Болгария һәм Югославия Дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында шарт­ намә төзиләр, аңа «нинди генә яктан янаса да, теләсә нинди агрессиягә» каршы тору ту­ рында пункт та кертелә. Совет лидеры Тито - ны буржуаз милләтчелектә гаепли, Комин­ форм Югославия коммунистларына аның ре­ жимын бәреп төшерергә чакырып мөрәҗәгать итә. Мәскәүгә сөйләшүләр алып бару өчен ча­ кырылган Г.Димитров И.В.Сталин белән очра ­ шудан соң хастаханәдә үлә.
Көнчыгыш Европаның башка илләрендәге кебек үк, Юго­ славиядә дә социалистик үзгәртеп корулар уздырыла. Шулай да И. Тито режимы 1953 елда Сталин үлгәнгә кадәр СССР тарафын­ нан фашистик режим буларак билгеләнә. Югославия белән бөтен мөнәсәбәтләр өзелә. 1948—1949 елларда Көнчыгыш Европа илләре буйлап Югославиягә симпатия белән караулары шик астына алын­ ган затларны юкка чыгару дулкыны уза. Халык демократиясенең күпчелек илләрендә коммунистлар хакимияте тотрыксыз була. Аларның гражданнары идарәче ком­ мунистлар һәм эшчеләр партияләре үткәргән икътисади сәясәтнең нәтиҗәсез булуын күрәләр. Көнчыгыш Европа илләре икътисадына авыл хуҗалыгын коллективлаштыру (аны Польшада гына уздыр­ мадылар) зур зыян сала. Традицион көнбатыш партнерлары белән сәүдә элемтәләренең өзелүе икътисад үсешен акрынайта. Кечкенә дәүләтләрдә СССР үрнәгендә гигант предприятиеләр төзү икътисади яктан файдасыз булып чыга. Көнчыгыш Европада кризис һәм «Брежнев доктринасы* Көнчыгыш Европада социализмның совет моделе кризисы ул урнашуга ук диярлек башлана. 1953 елда ГДРда восстание кабы­ нып китә. Ул совет гаскәрләре тарафыннан бастырыла. КПССның XX съездында Сталинның шәхес культы фаш ителүгә, Көнчыгыш Европа илләренең күпчелегендә ул күтәргән җитәкчеләр алыштырыла. Аларның җинаятьләре фаш ителә. 1956 елда Комин- форм таратыла, СССР һәм Югославия арасындагы мөнәсәбәтләр тор- гызыла, ә конфликт аңлашылмаучылык дип таныла. Болар бары­ сы да совет җитәкчелеге Көнчыгыш Европа илләренең эчке сәясәтен катгый контрольдә тотудан баш тартыр, дигән өмет уята. Шундый шартларда коммунистлар партияләренең яңа лидер­ лары һәм тәгълиматчылары (Югославиядә М. Джилас, Польшада Л. Колаковский, ГДРда Э. Блох, Венгриядә И. Надь) үз илләренең үсеш тәҗрибәсен яңадан фикерләү юлыннан китәләр. Ләкин бу гамәлләрне КПСС лидерлары дошманлык белән каршылыйлар. 1956 елда Венгриядә идарәче партиянең демократиягә күчәргә омтылуы кораллы антикоммунистик революциягә әверелә. Будапешт урамнарында дәүләт куркынычсызлыгы органна­ ры хезмәткәрләре һәм коммунистлар өстеннән стихияле җәзалау
5 нче бүлек. Европа һәм Тоньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында 192 Прага урамнарында совет танклары. 1968 ел актлары бара. Революцияне Будапештны сугышып алган совет гаскәрләре бастыра. И.Надь һәм Венгриянең башка лидерлары кул­ га алына һәм җәзалап үтерелә. 1968 елда Чехословакия компартиясенең яңа лидеры А. Дубчек «адәм йөзле» социализм төзүгә курс игълан итә. Сүз социализмнан баш тарту турында түгел, ә аны реформалау турында бара. Цен­ зура чикләүләре бетерелә, компартиядән бәйсез иҗтимагый-сәяси оешмалар барлыкка килә башлый. 1968 елның августында илгә Варшава шартнамәсе дәүләтләре­ нең гаскәрләре кертелә. А. Дубчек һәм аның даирәсе хакимияттән читләштерелә. Чехословакиядәге вакыйгалар «Прага язы» исеме ала. СССР җитәкчелеге үзенең бурычы социализмны яклау дип белдерә. СССРның Варшава шартнамәсе буенча союздашларының эчке эшләренә хәрби тыкшыну хокукы нигезләнә. Көнбатыш илләрендә бу позицияне «Брежнев доктринасы» дип атыйлар. Әлеге доктринаны күтәреп чыгуның ике сәбәбе була. Берен ­ чедән, КПСС лидерлары реформаторларның идеяләре Советлар Союзының үзенә дә йогынты ясар дип куркалар. Икенчедән, Европаның ике блокка бүленүе шартларында аларның берсенең көчсезләнүе һәрвакыт икенчесе өчен отышлы була. Венгриянең яисә Чехословакиянең Варшава шартнамәсеннән чыгуы (рефор­ маторлар таләбенең берсе) Европада көчләр нисбәтенең бозылуына
Л. Валенса (сулда) «Теләктәшлек» хәрәкәте митингысында Көнчыгыш Европада демократик революцияләр башлануның сәбәбе нәрсәдә? китерер иде. Совет җитәкчелеге НАТО блогы гаскәрләрен СССР чикләреннән мөмкин кадәр ераграк тотарга тырыша. 1970 елларда Көнчыгыш Европа дәүләтләренең күбесендә әкренләп реформалар үткәрелә, кооперативлар төзү рөхсәт ителә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге хуплана. Киеренкелекнең йомшаруы сәбәпле, Көнбатыш илләре белән сәүдә- икътисади элемтәләр активлаша. Әмма үзгәрешләр эзлекле булмый һәм СССР җитәкчелеге рөхсәте белән генә тормышка ашырыла. Көнчыгыш Европада демократик революцияләр 1970 еллар ахырында Чехословакиядә хокук саклау хәрәкәте башлана. Күренекле мәдәният һәм фән эшлеклеләре «Хартия-77» документында хакимияттән кешенең халыкара танылган хокук­ ларын саклауны таләп итәләр. Хакимият репрессияләренә дә ка ­ рамастан, хокук саклау, сугышка каршы һәм экологик хәрәкәтләр Көнчыгыш Европаның башка илләрендә дә көч җыя башлый. 1980—1981 елларда Польшада «Теләктәшлек» бәйсез профсою­ зы барлыкка килә, ул шунда ук антикоммунистик позициягә баса. Халык исеменнән идарә итүче «коммунистик бюрократиям каршы
5 иче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында чыккан миллионлаган хезмәт ияләре аның әгъзалары булалар. Бу шартларда СССР һәм аның союздашлары интервенция оештырырга батырчылык итмиләр. Польшада хәрби хәл кертелә, хакимияткә генерал В. Ярузельский килә. Протестны бастыру белән бергә, ул икътисади реформалар да үткәрә. Көнчыгыш Европадагы үзгәртеп коруларга 80 нче елларның икенче яртысында СССРда уздырылган үзгәртеп кору сәясәте дә куәтле этәргеч бирә. Советлар Союзының корал белән Варшава шартнамәсе илләрендә идарәче режимнарны якларга ниятләмәвен белүгә, реформаларны тирәнәйтү тарафдарлары активлашалар. Оп ­ позицион, антикоммунистик партия һәм хәрәкәтләр пәйда була. Күпчелек Көнчыгыш Европа илләрендә демократик ирекләр кертүне таләп иткән массачыл чыгышлар башлана. Бу — идарәче партияләр кризисына китерә. 1988 елда Венгриядә хакимият чигенергә мәҗбүр була. Илдә гражданлык хокукларын, шул исәптән шәхси милеккә ия булуны да кертеп, гарантияләүче яңа консти­ туция кабул ителә. Күп партияле система булдыру рөхсәт ителә. Идарәче партия үз исемен социалистик дип үзгәртә һәм социал- демократия идеяләренә нигезләнгән программа кабул итә. Шуңа да карамастан 1989 елгы ирекле сайлауларда ул 10% тан да кимрәк та­ выш ала. Сайлаучыларның иң зур хуплавын Демократик форум — либераль һәм неоконсерватив оешмалар берләшмәсе ала. 1989 елның ноябрендә Чехословакиядә массачыл антикоммуни­ стик манифестацияләр башлана. Оппозициядәге сәяси партияләр подпольедан чыгалар. Федераль ассамблеяның (парламентның) күп кенә әгъзалары коммунистлар партиясе сафларыннан чыга, башкалары чакыртып алына һәм неокоммунистларга алмашты­ рыла. Яңа хакимияттә коммунистлар азчылыкта кала. Федераль ассамблея рәисе А. Дубчек була. Ил президенты итеп мәгълүм дис­ сидент (лат. dissidens — ризасыз, күчерелмә мәгънәдә — башкача уйлаучы), Гражданлык форумы либераль-демократик партияләр берләшмәсе лидеры В. Гавел сайлана. Армияне, полицияне, куркы­ нычсызлык органнарын коммунистлардан чистарту башлана. Польшада массачыл забастовкалар 1988 елда кабына. 1989 елда хөкүмәт подпольедан чыккан «Теләктәшлек» белән сөйләшүләрне башлап җибәрә. Ирешелгән килешү буенча илдә демократиягә дүртьеллык күчеш чоры билгеләнә. Сеймда (парламентта) комму­ нистларга урыннарның өчтән ике өлеше гарантияләнә, өчтән бере
Берлин стенасының юкка чыгуы. 1989 ел 1989 елдагы ирекле сайлаулар нәтиҗәләре буенча бүленергә тиеш була. Аларның нәтиҗәләре коммунистлар өчен һәлакәтчел булып чыга: җәмгыять аларны якламый. «Теләктәшлек» хөкүмәтне фор­ малаштыра, ә аның лидеры Л. Валенса 1990 елда Польша прези­ денты итеп сайлана. 1980 еллар ахыры — 1990 еллар башында Көнчыгыш Европа дагы демократик революцияләр тыныч, көч кулланмау юлы белән җиңәләр. Хакимият оппозициягә юл куймаган Румыния генә чы ­ гарылма булып тора. 1989 елдагы халык восстаниесеннән соң ком­ мунистлар партиясе лидеры Н. Чаушеску режимы бәреп төшерелә, үзе җәзалап үтерелә. Европадагы һәм дөньядагы хәлләргә ГДРдагы вакыйгалар зур йогынты ясый. Сәяси кризис аның гражданнарының Ав­ стрия белән Венгрия һәм Чехословакиянең ачык чикләре аша Көнбатыш Германиягә качуы аркасында катлаулана. Коммунистлар партиясенең картайган җитәкчеләре отставкага китәләр. Берлин стенасын җимерү белән илдә демократик революция башлана. Яңа лидерлар оппозиция белән диалогны җайга салырга тырышалар, алар конституциядән коммунистлар партиясенең җитәкче роле ту­ рындагы пунктны төшереп калдырырга һәм демократик реформа-
лар үткәрергә тәкъдим итәләр. Шулай да 1990 елда ГДР граждан­ нары ГДР һәм ГФРны берләштерү лозунгын күтәргән партияләрне бертавыштан хуплыйлар. Икенче бөтендөнья сугышында җиңеп чыккан державалар — СССР, АКШ, Бөекбритания һәм Франция — Германия халкының үзбилгеләнү хокукын раслый. 1990 елның августында Германияне берләштерү турында шартнамәгә кул куела. Бердәм Германия НАТО әгъзасы була. Демократик үсеш тәҗрибәсе Демократик революцияләрдән соң Көнчыгыш Европа илләре Варшава шартнамәсеннән чыгалар, 1991 елда ул яшәүдән туктый. Үзара икътисади ярдәм советы таратыла. Көнчыгыш Европа илләренең икътисади элемтәләрен Евросо­ юз дәүләтләренә юнәлтү, зыянга эшләүче җитештерүләрне ябу зур кыенлыклар китереп чыгара. Реформалар ГФР (Көнбатыш Европа­ да икътисади иң нык үскән икътисадлы ил) ресурслары исәбеннән уздырылган элеккеге ГДРда да модернизация бик акрын бара. Көнчыгыш Германиядәге хезмәт ияләренең 30% ы эшсез кала. Көнчыгыш Европаның башка илләре тагын да зуррак авырлык­ лар кичерә. Сәнәгать җитештерүе кими, завод-фабрикалар ябыла. Күпчелек халыкның тормыш дәрәҗәсе бик тиз түбән тәгәри. Икътисади артталык байтак сәбәпләр белән аңлатыла. Көн­ чыгыш Европа илләренең сәнәгате Көнбатыш Европаныкы бе­ лән көндәшлек итә алмый. Алар хәтта эчке базарлардагы кон ­ куренциягә дә чыдамыйлар. Дәүләт милкен һәм торакны тиз ара­ да хосусыйлаштыру башлана, бәяләр либерализацияләнә (алар- га дәүләт контроленнән баш тарталар). Ләкин шок терапиясе дип аталган бу чаралар икътисадны модернизацияләүгә китер­ ми. Модернизацияләүдә моның өчен кирәкле акчалары һәм яңа технологияләре булган эре чит ил корпорацияләре генә ярдәм итә ала иде. Әмма аларның кызыксынуы иң перспективалы предприятиеләр (мәсәлән, Чехиядәге «Шкода» автомобиль заво­ ды) белән генә чикләнә. Модернизацияләүнең икенче юлы да бар иде — икътисадка дәүләт катышуы инструментларыннан файдала­ ну. Ләкин реформаторлар аны идеологии яктан артык «социали­ стик» булганга кире кактылар.
Көнчыгыш Европа илләре берничә ел инфляциядән, эшсез­ лек, тормыш дәрәҗәсе түбән төшүдән җәфа чигә. Бу — сул көч­ ләрнең, элеккеге коммунистлар һәм эшчеләр партияләре базасын­ да барлыкка килгән социал-демократик юнәлешле яңа сәяси пар­ тияләрнең йогынтысы арта баруга китерә. Польшада, Венгриядә һәм Словакиядә 1990 еллар уртасында хакимияткә сул партияләр килү аларның икътисади хәлен савыктыруга булыша. Әйтик, Венгриядә, 1994 елда сул көчләр җиңгәннән соң, бюджет дефици­ тын кыскартырга (шул исәптән салымнарны гаделрәк бүлү һәм им­ портны киметү хисабына да) мөмкин була. Көнчыгыш Европа илләренең Көнбатыш Европа белән якынаюы дәвам итә. Бу планда аларның НАТО белән хезмәттәшлеге киңәю зур роль уйный. Ул «тынычлык хакына партнерлык» программа­ сы кысаларында тормышка ашырыла. 1999 елда Польша, Венгрия һәм Чехия бу хәрби-сәяси блокның тулы хокуклы әгъзалары булалар. 2004 елда НАТОга Болгария, Латвия, Литва, Румыния, Словакия, Словения һәм Эстония керә. Югославиядәге кризис Ил милләтара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә дучар була. Әгәр 1992 елда Чехословакиянең ике илгә — Чехия һәм Словакиягә бүленүе тыныч кына узса, Югославия территориясендә кораллы конфликтлар кабынып китә. Югославия союзларның совет системасына керми. Югославия социализмы аерым үзенчәлекләргә ия була. Җитештерүдә үзидарә, базар икътисады элементлары һәм халык демократиясе илләренә караганда идеология ирегенең зуррак дәрәҗәдә булуы шулар исәбенә керә. Шул ук вакытта бер партиянең — Югославия ком ­ мунистлары союзының — хакимияткә монополиясе һәм аның ли­ деры И.Б.Титоның аерым роле саклана. Милләте буенча хорват Тито федерациядәге республикалар арасында тигезлекне сакларга тырыша. Мәсәлән, иң эре һәм йо­ гынтылы Сербия республикасы территориясендә албан һәм хорват автономияләре — Косово һәм Воеводина төзелә. 1980 елда Тито үлгәч, Югославия Социалистик Федератив Рес­ публикасында (ЮСФР) Сербиянең йогынтысы үсә башлый, тарихи яктан ул Югославия дәүләтенең үзәге һәм аның армиясен форма­ лаштыру базасы була.
Схема Югославиянең таркалуы 1980 еллар ахырында Көнчыгыш Европадагы демократик үзгәрешләр Югославиягә дә кагыла. Федерациянең киләчәге ту­ рындагы мәсьәлә бөтен кискенлеге белән көн тәртибенә куела. Пра­ вославие динле Сербия һәм Черногория дәүләтнең бердәмлеген һәм аның үзенчәлекле социализм моделен саклап калу яклы булалар. Күпчелеге католиклар булган Хорватия һәм Словения гражданнары федерациядә Сербиянең роле артык зур дип саныйлар. Ислам йо­ гынтысы көчле булган Босния, Герцеговина һәм Македониядә шу­ лай ук үзәк хакимияттән ризасызлык яшәп килә. 1991 елда Югославия таркала, Хорватия һәм Словения аннан чыгалар. Федерация хакимиятенең илнең бөтенлеген корал көче белән саклап калырга маташуы уңышсызлыкка очрый. 1992 елда Босния һәм Герцеговина бәйсезлек игълан итә. Тыгыз союздаш мөнәсәбәтләрне саклап калган Сербия һәм Черногория яңа федератив дәүләт Югославия Союздаш Республикасын (ЮСР) төзиләр. Ләкин кризис моның белән генә тәмамланмый. Хорватия, Бос-
Америка бомбардировщигы Б-52 Сербия күгендә ния һәм Герцеговина территорияләрендә калган, мәнфәгатьләре яңа дәүләтләр конституцияләрендә исәпкә алынмаган серб азчылыгы автономия төзүне таләп итә. 1992 елда Босния һәм Герцеговина территориясендә халыкның өч дини-этник төркеме: православиеле серблар, католик хорватлар һәм мөселман босниялеләр арасында ко­ раллы конфликт башлана. Ул, халыкара җәмәгатьчелекнең игъти­ бар үзәгендә торып, 1995 елга кадәр дәвам итә. 1998 елда серб крае Косовода мөселман албаннарның хәле проблемасы беренче планга чыга. Крайның автономиясен юкка чыгару халыкның күпчелеген тәшкил иткән албаннарда ризасызлык тудыра. Сәяси протест кораллы көрәшкә әверелә, монда инде албан­ нар тулы бәйсезлек таләп итәләр. НАТО илләре сөйләшүләрне җайга салуда арадашчылык итүдән Сербия адресына янауларга күчәләр. 1999 елда АКШ һәм аның союздашлары ЮСРга каршы хәрби хәрәкәтләр башлыйлар, ул БМОның Куркынычсызлык Сове­ ты санкциясеннән башка үткәрелә. Бу — АКШ белән Россия ара­ сында кризис вазгыятендә хәрби көчләрне куллануның хокукыйлы­ гы турында каршылыкларга китерә. Көнбатыш Европа илләренең җәмәгатьчелеге дә АКШ агрессиясенә каршы протест белдерә.
5 нче бүлек. Европа һәм Тоньяк Америка илләре XX гасырның 200 икенче яртысында — XXI гасыр башында Сербиягә каршы АКШ башлаган сугыш нәтиҗәсендә 2000ләп тыныч халык һәлак була. Уран эчлекле бомбалар кулланудан соң, 500 меңләп кеше радиациягә дучар була, 2,5 млн кеше тораксыз, эчәр сусыз һәм яшәү өчен кирәк булган башка шартлардан мәхрүм кала. ЮСР икътисады 100 млрд доллардан артыклык зыян күрә. 2000 елның көзендә Сербия һәм Черногория арасында фе­ дерациянең киләчәге мәсьәләләре буенча каршылыклар кискен­ ләшә. Сербиядә массакүләм чыгышлар нәтиҗәсендә С. Милошевич режимы бәреп төшерелә. Ул — Көнчыгыш Европада социалистик идеяләргә тугрылык саклаган соңгы сәясәтче. Демократик оппози ­ ция лидеры В. Коштуница Сербия президенты була . Черногория хакимияте 2006 елда үткәргән референдум бу илне тулысынча бәйсез дәүләт итеп таный. КИ Сораулар һәм биремнәр 1. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнчыгыш Европа илләренең үсеш юлларын характерлап бирегез. Аларның үсеш юлы сайлавын нинди хәлләр билгели? 2. Көнчыгыш Европа илләре үсешенең гомуми һәм үзен­ чәлекле сыйфатларын билгеләгез. Көнбатыш Европа җәмгыять төзелеше модельләреннән аларның аермасы нидә? 3. «Салкын сугыш» елларында Көнчыгыш Европадагы кри­ зисларның сәбәпләрен атагыз. 4. Нәрсә ул «Брежнев доктринасы»? Аның барлыкка килүе нинди вакыйгаларга бәйле? Аның асылы нидә? 5. 80—90 нчы елларда Көнчыгыш Европа илләрендә де­ мократик революцияләр үсешен характерлап бирегез. СССРда демократик үзгәртеп корулар башлану белән алар арасындагы бәйләнешне ачыклагыз. 6. Сез Көнчыгыш Европа илләренең демократик үсеш юлына күчешенең кыенлыкларын ничек аңлата аласыз? Монда нинди проблемалар килеп чыга? Аларның иң кискеннәрен атагыз. 7. Л Югославиядә милләтара конфликтларның сәбәпләре турында сөйләгез. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен АКШ Сербиягә карата түзеп тора алмау позициясен ала һәм аңа каршы хәрби хәрәкәтләр башлый?
201 § 21. Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада интеграция процесслары Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада ин- Д Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатыш Европа илләре һәм АКШның икътисади хезмәттәшлеге ничек итеп тормышка ашырыла? Көнбатыш Европа һәм Төньяк Америка илләре икътисадының тиз темпларда үсеп китүенең иң мөһим сәбәбе хезмәтнең халыкара бүленешен тирәнәйтүдә була. Моңа икътисади интеграция процесс­ лары — аерым илләр икътисадының бердәм, милли икътисадлардан өстен торган җитештерү комплексларына кушылуы булышлык итә. К Интеграция — дәүләтләрнең икътисади, хәрби, сәяси һәм мәдәни өлкәләрдә якынаю процессы. XX гасыр ахырына Көнбатыш Европа илләрендә кулланы­ лучы барлык продукциянең яртысы диярлек алардан читтә җитештерелә. Көнбатыш Европада интеграцияләнү этаплары Интеграция берничә этапны уза. 1947 елда Көнбатыш Евро­ паның 23 иле Тарифлар һәм сәүдә турында генераль килешү (ГАТТ) төзеде. Алар импорт продукциясенә пошлиналарны үзара киметү һәм таможня сугышларын туктату исәбенә тышкы сәүдәне үстерүгә ярдәм итәргә йөкләмә алдылар. Тора-бара ГАТТның кысалары киңәя, аңарга Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре дә керә. Ул Бөтендөнья сәүдә оешмасына (БСО) әверелә. 1948 елда Европа икътисади хезмәттәшлеге оешмасы (ЕИХО) барлыкка килә. Башта аның бурычлары Европага Кушма Штатлар тарафыннан «Маршалл планы» буенча бирелгән ярдәмне бүлешүгә генә кайтып кала. 1960 елда ЕИХО Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы (ИХҮО) дип үзгәртелә, аның эшчәнлегенә Европаны­ кы булмаган илләр дә кушыла. 1949 елда Европа Советы барлыкка килә. Аны Бельгия, Дания, Франция, Ирландия, Италия, Люксембург, Нидерланд, Норвегия, Швеция һәм Бөекбритания гамәлгә куя. Совет анда катнашучы илләрнең икътисади, социаль, мәдәни, фәнни, хокукый һәм адми­ нистратив өлкәләрдәге сәясәтен килештереп тора. ГФР барлыкка килү белән (1949 ел) Франция тышкы эшләр ми­ нистры Р. Шуман Франция -Германия көндәшлеге яңадан башланыр
дигән шөбһә белдерә. Ул Германия һәм Франциянең икътисади по­ тенциалын берләштерү идеясе белән чыга. 1951 елда ГФР, Франция, Италия, Бельгия, Голландия һәм Люксембург Европа ташкүмер һәм корыч берләшмәсе (ЕТКБ) төзиләр. Ул ташкүмер һәм металлургия сәнәгатенең уртак базарын булдыру, аның продукциясенә тамож­ ня пошлинасын юкка чыгару, ЕТКБга кермәгән илләргә карата килешенгән таможня сәясәте уздыруны күздә тота. 1957 елда Римда ЕТКБда катнашучылар Европа берлеген тагын да үстерүнең нигезен тәшкил итүче документларга кул куялар. Рим шартнамәсе Европа икътисади бергәлеге (ЕИБ) һәм Атом энергия­ се буенча Европа бергәлеге (ЕврАтом) төзү турында игълан итә. Бар­ лык төр продукцияләрнең уртак базары булдырыла, товарлар, капи­ тал, хезмәт күрсәтүләр һәм эшче көчләрнең ирекле күчеше тәэмин ителә. ЕИБ илләренең бер үк төрле салым һәм социаль сәясәт узды­ ру, эшкуарлыкны җайга салучы бердәй законнар эшләү һәм кабул итү турында килешүенә ирешелә. Беренче тапкыр законнар чы­ гару органы буларак Европа советы, башкарма орган буларак Ев ропа бергәлекләре комиссиясе һәм Европа суды оештырыла. Алар интеграциягә караган мәсьәләләр буенча карарлар кабул итү хоку­ кына ия булалар. Әлеге карарлар ЕИБ илләре территорияләрендә милли хөкүмәтләр һәм парламентларның өстәмә раславыннан баш­ ка үз көчләренә керәләр. Рим шартнамәсе нигезләмәләрен үтәү интеграциядә катнашу­ чы илләрнең товар җитештерүчеләре арасындагы конкуренцияне минимумга калдырырга мөмкинлек бирә. Бер үк төрдәге продук­ ция җитештерүчеләр я капиталларын берләштерәләр, я җитештерү күләмен чикләүче квоталар урнаштырырга ризалашалар. Франция, Италия һәм Германия фермерлары һәм шәраб ясаучылары арасын­ дагы конкуренцияне җиңү аеруча зур көч куюны таләп итә. Моның өчен ЕИБның уртак бюджеты исәбеннән аграр продукциягә югары сатып алу бәяләре куела. 1973 елда ЕИБга Бөекбритания, Ирлан­ дия һәм Дания дә керә. Европаның башка илләре — Австрия, Нор­ вегия, Швеция, Швейцария, Португалия һәм Финляндия дә ЕИБ белән якыная башлыйлар. Интеграция процессларының тирәнәюе Интеграция Көнбатыш Европа илләрендә тормыш дәрәҗәсенең шактый тиз тигезләшүенә китерә, алардагы социаль тотрыклылык-
203 "- iVл^ '''- raw'- § 21. Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада интеграция процесслары Европарламентның • утырышлар залы Европарламент. Страсбург ны күтәрә. Эшче көчләрнең сезонлы һәм контракт буенча баерак илләргә күчеп йөрүе азрак үскән дәүләтләрдә эш белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Артта калган төбәкләрне үстерүнең гомумевропа программалары кабул ителә. Бу шулай ук аларның икътисадын тизләтелгән темпта үстерергә ярдәм итә. Болар барысы да ЕИБга кермәгән илләрнең анда әгъза булу белән кызыксынуын арттыра. Европа интеграциясен тагын да үстерү ике юнәлештә бара. Беренчедән, интеграцияне тагын да тирәнәйтү исәбенә. Евро па парламенты оештырыла. Башта ул ЕИБ илләре милли парла ­ менты вәкилләренең аралашу үзәге ролен уйный. 1970 елдан исә Европа парламентына турыдан-туры сайлаулар уздырыла башлый. 1987 елда ЕИБ Европа союзы (ЕС) итеп үзгәртелә. Бу үзгәртеп кору Көнбатыш Европаның эчке чикләрсез киңлек булуын күздә тота, андагы ил чикләре символик мәгънәгә генә ия булып кала. 1993 елда Голландиянең Маастрихт шәһәрендә кул куелган килешүләр үз көченә керә. ЕС илләре гражданнары аерым визасыз гына чикләнмәгән вакыт аларның теләсә кайсында яшәү, ж,ирле үзидарә органнарына сайлауларда катнашу хокукы алалар. Закон­ нарның төп нормаларын якынайту хокук нормаларының бердәй Ев­ ропа системасы барлыкка килү хакында сөйләргә мөмкинлек бирә. 1997 елда Амстердамда куркынычсызлык һәм оборона өлкәсендә Ев­ ропа сәясәтен килештерү турында карар кабул ителә. Евросоюз илләре хәрби хезмәттәшлегенең төп инструменты булып Көнбатыш Европа союзы (КЕС) тора. ЕСның күпчелек дәүләтләре һәм аның әгъзасы булырга ниятләгән илләр әле 1990
еллар башында ук партнер сыйфатында КЕСка кушыла. 1992 елда Франция һәм Германия КЕСка буйсынган уртак хәрби бүлек­ чә — Евросоюз оештыралар. 1990 еллар ахырында Евросоюз һәм КЕСның җитәкче структуралары оештыру ягыннан кушыла баш­ лыйлар. Шул ук вакытта Евросоюз илләре НАТОда әгъза булып торудан да баш тартмыйлар. Бердәй Европа валютасы — евро — әйләнешкә 2002 елда кертелә (Англиядән кала) һәм Америка долларына җитди кон­ курентка әверелә. 2003—2004 елларда бердәй Европа конститу­ циясе эшләнә. Ул Евросоюзның җитәкче органнары вәкаләтләрен киңәйтүне һәм аңа кергән илләрнең милли законнарын тулысынча унификацияләүне күздә тота. Икенчедән, яңа әгъзалар кабул итү исәбенә. 1996 елда инде Ев- росоюзга 15 дәүләт — Франция, ГФР, Италия, Бельгия, Нидерланд, Люксембург, Бөекбритания, Дания, Ирландия, Греция, Испания, Португалия, Австрия, Финляндия, Швеция керде. Икътисади үсеше дәрәҗәсе һәм характеры буенча ЕСка тулы интеграцияләнүгә әзер булмаган илләр өчен ассоциациялэшкэн әгъзалык система­ сы кертелде. Ул Европа бергәлеге илләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдәге өстенлекләрне күздә тота. Ассоциациялэшкэн илләр гражданнары өчен Евросоюз илләрендә вакытлы эшләр алу мөмкинлеге ачыла. Төркия, Франциянең Төньяк Африкадагы күп кенә элеккеге колонияләре ассоциациялэшкэн әгъза була. 1980 еллар ахырында союзларның совет системасыннан чыккан Көнчыгыш Европа дәүләтләре бердәм Европа киңлегенә керергә ом­ тылалар. Көнбатыш илләре өчен бу катлаулы проблемага әверелә. Евросоюз дәүләтләре товарлар һәм технологияләр сатуның бердәй базарын киңәйтергә кызыга. Шул ук вакытта Көнчыгыш Европа дәүләтләрендә тормыш дәрәҗәсе Көнбатыш Европа стандартларын­ нан кискен аерыла. 1993 елда Евросоюз җитәкчеләре очрашуында бердәм Европада әгъзалыкка дәгъва итүче илләрнең түбәндәге критерийларга туры килергә тиешлеге билгеләнә: тотрыклы демо­ кратик үсеш, законнар өстенлеге, аларның Европа Советы нормала­ рына туры килүе, азчылыкларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен хөрмәт итү, базар икътисадының нәтиҗәлелеге. 2004 елда Евросоюзга тагын ун яңа әгъза — Венгрия, Кипр, Латвия, Литва, Мальта, Польша, Словакия, Словения, Чехия һәм
. 21. Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада интеграция Эстония кабул ителә. 2007 елда Болгария һәм Румыния дә ЕС әгъзасы була. ЕС составын азрак үскән илләр исәбенә киңәйтү зур кыенлык­ ларга китерә. ЕС бюджетыннан интеграциядә катнашучы йом­ шаграк яңа илләргә ярдәмгә байтак акчалар җибәрү зарурлыгы Көнбатыш Европа халкында шөбһә тудыра. Алар үз илләрендә тормыш дәрәҗәсе төшүдән һәм Көнчыгыш Европадан арзанлы эшче көчләр килеп тулудан куркалар. ЕСның киңәюеннән ризасызлыкны икътисади кыенлыклар тагын да тирәнәйтә. 2003—2006 елларда Көнбатыш Европаның күпчелек илләрендә икътисади үсеш туктала диярлек, эшсезлек һәм инфляция проблемалары кискенләшә. Моның сәбәпләренең берсе — нефть бәяләренең тиз артуында (Бөекбритания, Норвегия, Румыниядән кала, Европаның күп илләре аны сатып ала). Икенче сәбәп — АКШ икътисадының янә динамикалы үсә башлавы, бу исә «капиталларның Европадан качуына» китергән сәбәп була. Моннан тыш, конкуренция көрәше кискенләшә. Кытайның арзанлы товар­ лары дөнья базарларында Европа җитештерүчеләрен кысрыклый. Интеграциягә каршы булган «евроскептиклар»ның үсә барган йогынтысы бердәм Европа Конституциясе буенча 2005 елда булган референдумнар йомгакларында чагыла. Франциядә һәм Голландиядә сайлаучыларның күпчелеге тәкъдим ителгән проектны кире кага, бу аның тиз арада кабул итү мөмкинлеген юкка чыгара. Болар барысы да Европа интеграциясен алга таба үстерү юлында җитди проблемалар тууы хакында сөйли, шулай да Европаның күп­ челек сәясәтчеләре аларның киләчәктә хәл ителәчәгенә өметләнә. Евросоюз үсеше йомгаклары Интеграциянең төп нәтиҗәсе — нык үскән илләрнең якы­ наюы, Европа континентында бердәй демократик кыйммәтләр һәм хокукый нормалар урнашу. Евросоюз илләре дөньяның барлык дәүләтләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр урнаштыра. ЕСның ассоциацияләшкән әгъзалары да, тулы хокуклылары да билгеле бер таләпләрне үтәргә тиеш була. Бюджетның баланслануын һәм товарлар, капиталлар, эшче көчләр һәм мәгълүматның ирекле күчеп йөрүен тәэмин итүче шартларның булуы шуларга керә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң диктаторлык режимна­ ры сакланып калган Европа илләренең (Испания, Португалия) эш-
лекле даирәләре Евросоюз белән якынаерга омтылалар. Бу аларда демократия урнаштыруның әһәмиятле алшарты була. Испаниядә 1950 еллар ахырыннан ЕИБ белән икътисади элемтәләрне киңәйтү курсы уздырыла башлый. 1975 елда диктатор Ф. Франко үлгәннән соң, Испания конституцион монархиягә әверелә. 1977 елда илдә 1936 елдан соң беренче тапкыр ирекле сайлаулар уза. 1978 елда яңа конституция кабул ителә. 1985 елдан алып Испания, ә 1986 елдан Португалия ЕИБның тулы хокуклы әгъзалары булып тора. Евросоюз белән якынаерга омтылган күп кенә илләр өчен Ев­ ропа Советында катнашу әзерлек этабы булып тора, Россия дә шунда керә. Анда катнашучылар Совет билгеләгән нормаларны, үзләренең эчке законнарын камилләштереп, ирекле төстә үтәргә йөкләмә алалар. Европа Советы 1950 елдагы Кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турында Европа конвенциясен үтәүгә аеруча зур әһәмият бирә. Ул яшәүгә, иреккә һәм иминлеккә, га­ дел суд хөкеменә, шәхси һәм гаилә тормышын хөрмәт итүгә хокук­ ны үз эченә ала, фикерләү, вөҗдан һәм дин, үз фикереңне белдерү, җыелышлар һәм ассоциацияләр иреген, милекне яклауга, белем алуга, ирекле рәвештә күченеп йөрүгә хокукны, хокукый яклану­ ны, үлем җәзасы кебек чаралар кулланмауны һ.б .ны гарантияли . Әлеге хокукый нормаларны бозу аларны бозучы дәүләтләрнең Евро­ па оешмаларында әгъзалыгын туктатып торуга китерергә мөмкин. Төньяк Атлантика интеграциясе Европа интеграциясен тирәнәйтү халыкара дәрәҗәдә капиталлар­ ны берләштерүне һәм күпмилләтле корпорацияләр төзүне тизләтә. 1990—2000 елларда берничә автомобиль компаниясе берләштерелә. Әйтик, Германиянең «Фольксваген» концерны Англиянең «Роллс- Ройс» компаниясен сатып ала. Кушылу масштаблары Көнбатыш Европа чикләреннән тышка чыга. Процесска АКШ корпорацияләре кушыла. Мәсәлән, Америка автогиганты «Дженерал моторе» немец компаниясе «Опель» һәм шведларның «Сааб» компаниясе акцияләре контроль пакетын сатып ала. Бу Төньяк Атлантика интеграциясе зонасы формалашуга реаль алшартлар тудыра. Көнбатыш Европа белән шулай ук интеграция процесслары үсеш алган Төньяк Американың тагын да ныграк якынаюы исәбенә Төньяк Атлантика илләренең интеграциясен алга таба тирәнәйтү күздә тотыла.
§ 21. Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада интеграция 207 1988 елда АКШ һәм Канада арасында ирекле сәүдә зонасы бул­ дыру турында килешү төзелә. 1992 елда аңа Мексика кушыла. Яңа структура Ирекле сәүдә турында Төньяк Америка килешүе (НАФТА) дип атала. Аны төзү Төньяк Америка илләре икътисадларының бер-берсеннән югары дәрәҗәдә бәйлелеген чагылдыра. Аны төзүгә кадәр үк Канада һәм Мексикада җитештерелгән товарларның өчтән ике өлешеннән күбрәге АКШка җибәрелә. Кушма Штатлар һәм Канада профсоюзларында бердәй әгъзалык системасы яшәп килә. Мексиканың арзанлы эшче көчләре (ел саен 10—13 млн сезонлы хезмәткәрләр) Америка фермерлары тарафыннан уңышны җыеп алганда эшкә җәлеп ителә. НАФТА шартнамәсе яшәп килгән хәлне законлаштыра, АКШ территориясендә Мексика эшчеләре мәнфәгатьләрен хокукый һәм икътисади яклауны тәэмин итә. ЕС илләре һәм НАФТАның әйдәүче дәүләтләре (АКШ һәм Ка­ нада) арасында, хәрби-сәяси союздан (НАТО) һәм парламентара ассоциациядән (Төньяк Атлантика ассамблеясы), ИХҮОда, БСОда һәм башка халыкара икътисади оещмаларда уртак әгъзалыктан тыш, сәүдә сугышларын кисәтү турында һәм сәүдә квоталары ту­ рында килешүләр төзелә. 1990 елларда АКШта Төньяк Атлантика ирекле сәүдә зонасы төзү планнары эшләнә. Ләкин XXI гасыр ба­ шында АКШ һәм Евросоюз арасында икътисади көндәшлек яңадан кискенләшә. Сораулар һәм биремнәр Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ни өчен Көнбатыш Европа һәм Төньяк Америка илләре арасында икътисади багланышлар киңәя? «Көнбатыш Европа илләрендә интеграцияләнү этапла­ ры» таблицасын тутырыгыз. Оешманың исеме Төзелү вакыты Катнашучы илләр Берләшү максатлары Хәзерге дөньяда интеграция процессларының әһәмияте турында нәтиҗә ясагыз. ЕИБ төзүнең төп максатларын, аларга ирешүнең шартна­ мәдә билгеләнгән төп чараларын атагыз. Куелган мак­ сатларга ирешү өчен, нинди конкрет чаралар күрү план-
лаштырыла? Алар катнашучы илләр үсешенең нинди өлкәләренә кагыла? Гомуми базарда берләшүче барлык илләргә интеграция ни өчен файдалы була? 4. Европа интеграциясен үстерүнең төп юнәлешләрен һәм Көнбатыш Европа илләрен якынайту нәтиҗәләрен харак­ терлагыз. 5. 1 | Үсешләре төрле дәрәҗәдә булган илләр өчен чикләрсез базар булдыру нинди нәтиҗәләргә китерә? | Интернет һәм агымдагы матбугат материалларына тая­ нып, Европа илләре арасында интеграцияне тирәнәйтү перспективалары турындагы фикерегезне әйтегез. Документлар өйрәнәбез Европа икътисади бергәлеге төзү турында Европаның алты дәүләте шартнамәсеннән (Рим, 1957 елның 25 марты): Гомуми базар булдыру һәм әгъза булып торучы дәүләт­ ләрнең икътисади сәясәтен эзлекле төстә якынайта бару юлы белән барлык бергәлек кысаларында икъти­ сади эшчәнлекне гармонияле үстерүгә, туктаусыз һәм тигез үсешкә, зуррак тотрыклылыкка, үзе берләштергән дәүләтләр арасында тыгызрак мөнәсәбәтләргә һәм тор­ мыш дәрәҗәсен тизрәк күтәрүгә булышу бергәлекнең максаты итеп куела <...> Бу максатларга ирешү өчен, бергәлек түбәндәгеләрдә әлеге Шартнамәдә каралган шартларга һәм темпларга карап хәрәкәт итә: а) шуңа охшаш нәтиҗәләргә китергән башка чара­ лар кебек үк, әгъза булып торган дәүләтләр арасын­ да таможня хокукын һәм товарлар кертү-чыгаруга сан чикләүләрен юкка чыгаруга; б) өченче дәүләтләргә карата гомуми таможня тарифы һәм гомуми сәүдә сәясәте билгеләүгә; в) әгъза булып торган дәүләтләр арасында затларның, хезмәт күрсәтүләрнең һәм капиталларның ирекле күчеп йөрүе өчен киртәләрне бетерүгә; г) авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртак сәясәт кертүгә; д) транспорт өлкәсендә уртак сәясәт кертүгә <...> ЕИБ төзүнең төп максатларын, шартнамәдә билгеләнгәннәргә ирешүнең төп чараларын ачыклагыз. Атап үтелгән чаралар ни өчен Гомуми базарның барлык илләре өчен файдалы булырга мөмкин иде?
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең барлыкка килүе һәм үсүе 1991 елның 8 декабрендә Беловежская Пущада (Белорус­ сия,) Россия, Украина һәм Белоруссия президентлары СССРны та­ рату һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) төзелү турында­ гы килешүгә кул куйдылар. Аңа элеккеге СССР республикалары (Балтия дәүләтләре — Литва, Латвия һәм Эстониядән, шулай ук БДБга 1993 елда кергән Грузиядән тыш) керде. Суверенлык алган дәүләтләр БМОга кабул ителде. БДБ илләренең хөкүмәтләре башта интеграция процессларының тиз үсешенә, советтан соңгы киңлекләрдә, ягъни элеккеге СССР территориясендә икътисади һәм оборона бердәмлеген саклап калу­ га өметләнделәр. Ләкин болай булып чыкмады. 1992 елда Россия, Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗик- стан һәм Үзбәкстан (соңрак аларга Белоруссия, Грузия һәм Азәрбай- җан да кушылды) Ташкентта Коллектив куркынычсызлык турын­ да шартнамәгә кул куйдылар. БДБның башка әгъзалары — Украи­ на, Молдавия һәм Төрекмәнстан — әлеге шартнамәдә катнашудан баш тарттылар. Соңрак аннан Үзбәкстан, Грузия һәм Әрмәнстан да чыкты. Нәтиж,әдә бердәм, СССРдан мирас булып калган чикләрне легаль бул­ маган иммиграциядән һәм контрабандадан саклау системасы таркалды. Тора-бара Бердәмлектә Россия белән икътисади һәм хәрби-сәяси интеграция юлыннан бергә барырга әзер дәүләтләр төркеме аеры­ лып чыкты. 1996 елда Россия, Белоруссия һәм Казакъстан Икъти сади һәм гуманитар өлкәләрдә интеграцияне тирәнәйтү турын­ да шартнамә төзеде. Соңрак аңа Кыргызстан да кушылды. 1997 елда Белоруссия һәм Россия союзы турында, ә 1999 елда Союздаш дәүләт төзү турында шартнамәгә кул куелды. 2000 елда Казакъ­ стан, Россия, Белоруссия һәм Таж,икстан Астана шәһәрендә (Ка­ закъстан башкаласы) Евразия икътисади бергәлеге (ЕврАзИБ) төзү турындагы шартнамәгә кул куйдылар. 2002 елда Коллектив куркынычсызлык турында шартнамәдә катнашучылар аның нигезендә Коллектив куркынычсызлык шартнамәсе оешмасы төзеделәр. Аның Россия, Әрмәнстан, Бе­ лоруссия, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таж,икстан тарафыннан ратификацияләнгән уставы 2003 елда үз көченә керде.
5 нче бүлек. Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында 210 Шулай итеп, советтан соңгы киңлекләрдә барлыкка килгән су­ верен дәүләтләрнең күбесе төрле шартнамә һәм килешүләрдә катна­ шучылар булдылар. Аларның күбесе үтәлми, өлешчә генә гамәлгә ашырыла яисә даими рәвештә яңадан каралып тора. Мондый хәл БДБ илләренең эчке үсеше үзенчәлекләре белән бәйле. СССРның бердәм икътисадын һәм оборона системасын ми­ рас итеп алган дәүләтләрнең тыгыз берлеген саклап калу уртак мәнфәгатьләргә җавап бирер иде кебек. Әмма чынлыкта 1990 ел­ ларда аларның үз суверенитетларын ныгыту төп бурычка әверелде. Россия белән хезмәттәшлектә БДБ илләренең кайбер лидерлары милли бәйсезлекләренә куркыныч күрде. Россия Федерациясе, аның белән тигез хокуклы мөнәсәбәтләргә исәп тоту өчен, артык олы дәүләт булып күренде. Нәтиҗәдә, БДБ кысаларында хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куеп, анда катнашучыларның күбесе Бердәмлектән тыш та союздашлар һәм партнерлар эзләде. 1997 елда Грузия, Украина, Азәрбайҗан һәм Молдавия вәкил­ ләре ГУАМ дип аталган (аңа кергән илләрнең беренче хәрефләре буенча) союз төзеделәр. Алар хезмәттәшлекне БДБ кысаларын ­ да түгел, ә ЕС һәм НАТО кысаларында үстерергә йөкләмә алды­ лар. Украина 1997 елда НАТО белән аерым мөнәсәбәтләр турын­ да хартиягә кул куйды. Аның территориясендә Төньяк Атланти­ ка альянсының хәрби өйрәнүләре уздырыла башлады. 2003 елда Украина АКШның Гыйракка каршы хәрби операциясен яклады
§ 22. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге дөнья бергәлегендә 211 һәм анда үз гаскәрләре контингентын җибәрде. Молдавия — Румы­ ния белән, ә Азәрбайҗан Төркия белән тыгыз якынайды. БДБ илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүдә шулай ук Co вет мөлкәтен бүлешү буенча каршылыклар кыенлыклар тудырды. Кайбер бәхәсле мәсьәләләр дипломатик юл белән җайга салынды. Мәсәлән, СССР таркалганнан соң, Белоруссия, Казакъстан һәм Укра­ ина территориясендә массакүләм юк итү коралы калды. Россия һәм АКШ белән килешенеп, бу илләр әлеге коралны Россиягә чыгарды һәм, шулай итеп, атом-төш коралсыз ил булдылар. Россия-Украина мөнәсәбәтләрендәге бәхәсле проблемаларны да тыныч хәл итү юлы табылды. Аларны Кара диңгез флотын һәм аның базаларын бүлүдәге кыенлыклар тудырган иде. Вазгыять Кы ­ рым ярымутравында хәлнең киеренке булуы белән дә катлауланды. Андагы халыкның байтак өлеше Кырымның Украинадан аерылу­ ын таләп итте. Россия Кырымга дәгъва итмәде, ләкин, ярымутрау­ да Хәрби-диңгез флоты (ХДФ) базасын саклап калырга тырышты. Кара диңгез флоты буенча килешүләргә 1997 елда гына кул куел­ ды, ул Россия һәм Украинаның хәрби-диңгез базаларыннан уртак файдалану принцибын беркетте. Шул ук вакытта бу илләр арасын­ да Дуслык, хезмәттәшлек һәм партнерлык турында шартнамә төзелде. Шартнамә якларның бер-берсенә территориаль дәгъвалары булмавын беркетте, шуның белән Кырым проблемасын хәл итте. 2003 елда дәүләт чиге турында Россия-Украина шартнамәсенә кул куелды, ул чикнең коры җир буенча узу линиясен билгеләде. Сөйләшүләр юлы белән шулай ук, нигездә, Каспий диңгезе ак­ ваториясен аның янәшәсендәге илләр арасында бүлешү турындагы мәсьәләне хәл итәргә мөмкин булды. БДБда хәрби конфликтлар СССР яшәгән чорда ук Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан арасында Азәрбайҗан составындагы автономияле өлкә — Таулы Карабах арка­ сында милләтара бәрелеш килеп чыкты. Бу өлкә халкының 74% ын әрмәннәр тәшкил итә. Аларның тигезсез хәлдә булулары турында­ гы шикаятьләре каралмаганга, 1988 елда референдум үткәрелде. Анда катнашучыларның күпчелеге бу өлкәне Әрмәнстанга кушуны яклады. Азәрбайҗан белән мөнәсәбәтләр нык кискенләште, ике ре­ спубликада да погромнар башланды. Әрмәннәр — Азәрбайҗаннан, азәрбайҗаннар Әрмәнстаннан качты. Совет армиясенең кушылуы хәлне тагын да катлауландырды гына. 1991 елда Таулы Карабах
бәйсезлек игълан итте һәм, Әрмәнстанның ярдәменә таянып, су­ гышчан армия булдырды. 1992—1994 елларда тулы масштаблы хәрби хәрәкәтләр җәелде, нәтиҗәдә әрмән һәм карабах гаскәрләре Азәрбайҗан территориясенең бер өлешен биләп алды. 1993 елдан алып Европада куркынычсызлык һәм хезмәт­ тәшлек оешмасы (ЕКХО) арадашлыгында конфликтны тыныч юл белән җайга салу турында сөйләшүләр барды. 1994 елның маенда утны туктату турында беркетмәгә кул куелды. Әмма проблема тулысынча хәл ителмәде. ЕКХОның позициясе Азәрбай­ җанның территориаль бөтенлеген саклап калу зарурлыгын­ нан һәм бер үк вакытта әрмән халкының хокукларын яклауны гарантияләүдән гыйбарәт. Ләкин Карабах, халыкара бергәлек тара­ фыннан танылмаса да, үзен бәйсез дип саный. Әрмәнстан чикләрен Азәрбайҗан һәм аңа дустанә Төркия ягыннан блокадалау дәвам итә. Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешма­ сы (ЕКХО — ОБСЕ) 1990 елда Европада куркынычсыз­ лык һәм хезмәттәшлек буенча чираттагы киңәшмәдә (1975 елда Хельсинкидагы беренче киңәшмәдән соң даими ча­ кырыла) төзелә. ЕКХОның бурычларына конфликтларны тыныч юл белән хәл итү керә. Советтан соңгы киңлекләрдә килеп чыккан һәм хәзер дә кискен­ леген саклап калган икенче бер конфликт Молдавиянең көнчыгыш өлеше — Днестр буе белән бәйле . Аның халкының байтак өлешен руслар һәм украиннар тәшкил итә. Молдавиядә хакимияткә килгән милләтчел көчләр румын телен бу илнең дәүләт теле дип игълан иттеләр һәм Румыния белән берләшүгә юнәлеш алдылар. 1990 елда Днестр буе моңа җавап итеп Днестр буе Молдавия Республи­ касы төзүне декларацияләде. Иң элек Молдавия кысаларында бу республиканың федератив статусын тану таләбе куелды. Аннан соң, 1991 елда, Днестр буеның бәйсезлеге турында белдерелде. Нәтиҗәдә Молдавиядә дә, Днестр буенда да үз хәрби форми- рованиеләре төзелә башлады. 1992 елда алар арасында сугыш хәрәкәтләре башланып китте. Днестр буенда урнашкан Россия гаскәрләренең катнашуы сугышучы якларны аерырга мөмкинлек бирде. 1997 елда Россия һәм Украина арадашлыгында компромисс килешүгә кул куелды. Молдавия Днестр буе халкы мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә тиешле бердәм дәүләт дип танылды. Әмма үзен үзе игълан иткән республика үзен бәйсез дип саный.
§ 22. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге дөнья бергәлегендә Днестр буендагы милләтара конфликт корбаны. 1992 ел Шулай ук күпмилләтле дәүләт булган Грузия территориясендә гаять катлаулы хәл туды. 1931 елга кадәр Абхазия СССР составында союздаш республика статусына ия иде, ә аннан соң Грузия составын­ да автономияле республика булды. 1990 елда Абхазия үзенең суве­ ренитеты турында игълан итте. 1991 елда аның территориясендә кораллы бәрелешләр башланды. 1994 елда Абхазиягә БДБның тынычлык саклау көчләре кертелде. Конфликт зонасына БМО күзәтчеләре килде. Хәрби хәрәкәтләр туктатылды, әмма конфликтны сәяси җайга салуга хәзергәчә ирешеп булмый. Абхазия элеккечә үк халыкара бергәлек тарафыннан танылмаган дәүләт булып кала. Грузия аның статусы белән риза түгел. Грузия составындагы автономияле республика — Көньяк Осетия — 1990 елда шулай ук үзен союздаш республика итеп үзгәртү турында таләп белән чыкты. Бу — Грузиядә хакимияткә З.Гамсахурдия җитәкчелегендәге милләтчел хөкүмәт килүгә җавап иде. Әлеге хөкүмәт «Грузия — грузиннар өчен» дигән лозунг куй­ ды һәм автономияләрне бетерү турында белдерде.
Көньяк Осетия мәсьәләсе әлегәчә хәл итеп бетерелмәде. 1995 елда ЕКХО таләбе буенча аның автономияле статусы торгызылды. Хәрби хәрәкәтләр туктатылды, әмма Көньяк Осетия суверенитетын тануны һәм Грузия белән чикләрен үзгәртүне таләп итте. БДБның Урта Азия дәүләтләрендә, бигрәк тә Таҗикстанда, зур кыенлыклар килеп чыкты. 1992 елда монда кланара һәм дини каршылыклар җирлегендә канкойгыч гражданнар сугышы кабынып китте. Таҗикстанны исламлаштыру тарафдарларына Әфганстанның дини фанатиклары булышлык итә. Мөселман экс­ тремистлары БДБның башка Урта Азия илләре территорияләренә дә үтеп керде. БДБның башлыча Россия гаскәрләреннән торган тыныч­ лык саклаучы көчләре ярдәмендә хәрби хәрәкәтләр туктатылды. 1997 елда Таҗикстан президенты Э. Рахмонов һәм оппозиция ли­ дерлары арасында Россия арадашлыгында Тынычлык һәм мил­ ли татулык урнаштыру турында килешү төзелде. Оппозиция хөкүмәттәге урыннарның өчтән бере чамасын алды, аның кораллы формированиеләре дәүләт көч структуралары составына кертелде. 2000 елда тынычлык саклаучы көчләрнең зур өлеше Таҗикстан территориясеннән китте. Россия гаскәрләре таҗик-әфган чиген са­ клау өчен генә калдырылды. БДБ илләренең сәяси һәм социаль-икътисади үсеше Суверенитет алгач, БДБ дәүләтләре икътисади һәм сәяси тор­ мышта үзгәртеп корулар юлына бастылар. Бәйсезлек алу вакытына БДБ илләренең күпчелегендә либе- раль-демократик кыйммәтләргә йөз тоткан сәяси көчләр бар иде инде. Алар Көнбатыш ярдәменнән файдаланды, интеллигенция һәм яшьләрнең бер өлеше аларга теләктәш булды. Коммунистик идея тарафдарлары да мәгълүм бер йогынты көчен саклап калды. Элеккеге совет бюрократиясе җитди мөстәкыйль көч булып калды, СССР таралу белән үз хакимиятен югалтмады. БДБ дәүләтләренең һәркайсының үсешендә үзенә генә хас уни­ каль социаль-икътисади һәм сәяси үзенчәлекләр чагылыш тапты. Аларның тарихи, милли, мәдәни һәм дини традицияләрендәге аерымлыклар язмышларына зур йогынты ясады. Белоруссиядә 1990 елда Суверенитет турында декларация кабул ителгәннән соң, хакимияткә Көнбатыш белән якынаюга
5 Кызгылт-сары революция. Киев үзәгендәге палаткалар шәһәрчеге юнәлеш тоту тарафдарлары килде. Ләкин Россия белән икътиса ­ ди багланышларның йомшаруы илдәге хәлдә тискәре чагылды. ТЭП җитештерү 12% ка түбән төште, инфляция үсте. 1994 елда Югары Совет рәисе С. Шушкевич отставкага китте. Шул ук елда Белоруссиядә тарихта беренче тапкыр президент сайлаулары бул­ ды, анда Россия белән якынаю яклы А. Лукашенко җиңеп чык­ ты. Россиядән аермалы буларак, Белоруссиядә эре масштаблы хо­ сусыйлаштыру уздырылмады. Икътисадта дәүләтнең әйдәүче роле әлегәчә сакланып килә. Ул сәнәгать җитештерүенең чама белән өчтән ике өлешен контрольдә тота. Белоруссиядә «көчле дәүләт» концепциясе, базар мөнәсәбәтләре­ нә контроль үзен аклады. Икътисадта тотрыклы үсеш күзәтелә, халыкның тормыш дәрәҗәсе БДБда иң югары, эшсезлек бик нык кимеде. Бу — президент А.Лукашенкога зур популярлык ки­ терде. 2004 елдагы референдумда күпчелек сайлаучылар аның
президентның хакимияттә булу вакытын ике срок белән генә чикләмәскә дигән тәкъдимен хупладылар. Шул ук вакытта оппо­ зиция тарафдарлары, шулай ук Көнбатышның хокук яклау оеш­ малары Лукашенко режимы демократик түгел, кеше хокукларын боза дип саныйлар. Украинада көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш өлкәләрнең үсеш характеры һәм дәрәҗәсендәге аерымлыклар җитди проблемага әверелде. Көнбатыш (күбесенчә аграр) өлкәләрдә униат чиркәве өстенлек итә. Сәнәгать нык үскән көнчыгыш һәм көньяк район­ нарда, нигездә, рус телендә сөйләшәләр һәм православие динен то­ талар. Ил президенты, элеккеге Украина компартиясе ҮКның бе­ ренче секретаре Л.Кравчук илнең көнчыгыш һәм көньяк өлкәләрен «украинлаштыру» (ягъни иҗтимагый тормыштан рус телен кыс­ рыклап чыгару) сәясәте уздырды. Бу күп кенә гражданнарда риза­ сызлык тудырды. 1994 елда балансланганрак юнәлеш тотарга ты­ рышкан Л. Кучма президент булды . Ләкин реформаларның төгәл һәм бербөтен программасы барып чыкмый, аларның күбесе парла­ мент тарафыннан туктатыла. Парламентта президент яклылар да, оппозиция дә (коммунистлар, социалистлар, милләтчеләр) ныклы күпчелеккә ирешә алмый. Массакүләм мәгълүмат чаралары арка­ сында киң җәмәгатьчелеккә таралу алган күп санлы коррупция, дәүләт милкен урлау фактлары җәмгыятьтә ризасызлыкның үсә ба­ руына сәбәп була. Тормыш дәрәҗәсе төшә. 2004 елдагы президент сайлаулары Кызгылт-сары революция исеме алган массакүләм митинглар һәм демонстрацияләр белән үрелеп бара. Нәтиҗәдә либераль юнәлеш, ЕС һәм НАТО белән тыгыз якынаю тарафдары В. Ющенко җиңеп чыга. Ләкин 2006 елдагы парламент сайлаулары «кызгылт-сары коалициягә» уңыш китерми. Бу эчке сәяси вазгыятьне кискенләштерә. Молдавия дә зур кыенлыклар кичерде. М. Снегур президентлык иткән чорда (1991—1996) республикада рус телендә сөйләшүче халыкка карата (гражданнарның өчтән бер өлешеннән күбрәге) дискриминацияләү сәясәте үткәрелә. Әлеге курс илдә ризасызлык тудыра. Икътисади хәлнең начарлануы 2001 елдагы парламент сай­ лауларында коммунистларның җиңүенә китерә. Компартия лидеры В. Воронин президент булды, ләкин илдәге хәл әллә ни үзгәрмәде. БДБның Урта Азия республикаларында (Казакъстан, Кыргыз­ стан, Таҗикстан, Төрекмэнстан, Үзбэкстан) бюрократия зур йо-
гынтыга ия булды. Либераль оппозиция чагыштырмача көчсез иде. Тотрыклылыкка чит илләрдән ярдәм алучы радикаль ислам оеш­ малары куркыныч тудырды. Мондый шартларда хакимият КПСС сафларыннан чыккан, ләкин коммунистик идеология белән араны өзүләре турында белдергән лидерларга күчте. Казакъстанда 1990 елда элеккеге компартиянең беренче секретаре НА.Назарбаев рес­ публика башлыгы булды, аның вәкаләтләре срогы берничә тап­ кыр озайтылды. Төрекмәнстан башлыгы итеп элек компартиянең беренче секретаре булган С. Ниязов сайланды һәм гомерлек прези­ дент дип игълан ителде (2006 елда үлде). Кыргызстанда — элек­ кеге республиканың Фәннәр академиясе президенты Ә. Акаев, Таҗикстанда элек республика Югары советы рәисе булган Э. Рах монов президент булды. Үзбәкстанда суверен дәүләт президенты по­ стын компартиянең элеккеге беренче секретаре И. Кәримов биләде . Хәрби яктан БДБның күпчелек Урта Азия республикаларының прагматик җитәкчеләре Россия белән тыгыз хезмәттәшлек идея­ сен якладылар, анда ислам экстремизмыннан яклау күрделәр. Икътисади реформалар исә аларда бик акрын барды. Табигать ре ­ сурсларын эшкәртүгә чит ил капиталын җәлеп итү һәм уртак предприятиеләр булдыру буенча зур тырышлык куелды. Алар Казакъстан һәм Үзбәкстанда гына билгеле бер уңышка китерде. Казакъстан исә БДБда иң тиз үсүче республикаларның берсенә әверелде. БДБның башка Урта Азия дәүләтләрендә тормыш дәрәҗәсе Белоруссия һәм Россиянекеннән түбәнрәк булды, эшсез­ лек артты. Бу дәүләтләрдән Россиягә, аның аша Көнбатыш Евро­ па дәүләтләренә дә иммиграция (шул исәптән легаль булмаганы да) көчәйде. Тормыш дәрәҗәсенең төшүе һәм эшсезлек сәяси тотрык­ сызлык чыганагына әверелде. 2005 елның мартында Кыргызстан президенты Ә.Акаев бәреп төшерелде. Чираттагы парламент сай­ лауларыннан соң илнең ач һәм хәерче көньяк районнарыннан килгән халык президент сараен туздырды. Акаев көч кулланырга батырчылык итмәде һәм хакимияттән баш тартты. Журналистлар бу вакыйганы «Тюльпаннар революциясе» дип атадылар. Криминаль бизнес зур проблема булып тора. Россия, Украина һәм Белоруссиягә Әфганстан һәм БДБның Урта Азия илләреннән наркотиклар кертелә. Наркомафиягә каршы көрәш Россия һәм Урта Азия дәүләтләре хөкүмәтләре тарафыннан милли иминлекне тәэмин итүдә мөһим бурыч буларак карала.
218 иче бүлек. Европа һәм Тоньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Кавказ арты дәүләтләрендә үсеш юлын сайлау иң кискен проблемаларның берсе булып тора. Әрмәнстанда хакимияткә баштан ук либераль көчләр килде, ләкин Таулы Карабах өчен Азәрбайҗан белән сугыш һәм икътиса­ ди блокада аркасында алар уздырган реформалар нинди дә булса сизелерлек нәтиҗәләргә китермәде. Азәрбайҗанның беренче президенты компартия ҮКның элек­ кеге беренче секретаре А. Моталипов булды. Әрмәнстан белән су­ гышта җиңелгәннән соң, аны либераль-демократик оппозиция лидеры А.Эльчибей алмаштырды . Базар реформалары үткәрергә маташуның барып чыкмавы өчен, ул 1993 елдагы переворот нәтиҗәсендә бәреп төшерелде. Илдә җитәкчелекне шулай ук элек ҮКның беренче секретаре булган президент Г. Алиев кулга алды. Аны дәвамчысы — улы И. Алиев алыштырды . 1991 елда Грузиядә хакимияткә язучы, либераль-демократик көчләр лидеры 3. Гамсахурдия килде. Ул башлаган үзгәртеп кору­ лар җәмгыятьтә аңлау тапмады. Грузиядә хәрби борылыш булды . Гамсахурдиянең үз хакимиятен саклап калырга омтылуы граждан­ нар сугышына китерде, ул 1994 елда һәлак булды. Э. Шеварднадзе (Грузия компартиясе ҮКның элеккеге беренче секретаре һәм СССР тышкы эшләр министры) президент булды. Әмма ул милләтара про­ блемаларны хәл итүне һәм реформалар үткәрүне тәэмин итә алма­ ды. Илдә халык саны 5,4 млн булганда, эшсезләрнең саны 1 млн га җитте, шәһәрләрне электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр башланды. 2004 елда Грузиядә «Розалар революциясе» дип атал­ ган, яшьләр һәм интеллигенция хуплаган, кан коюларсыз перево­ рот булды. Хакимияткә либераль карашлар тарафдары, илнең яңа президенты итеп сайланган М. Саакашвили килде. Шулай итеп, БДБ илләрендәге үзгәрешләрнең характеры һәм юнәлеше бер-берсенә тәңгәл килми. Бу, әлеге илләр арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен, өстәмә һәм акрынлап тирәнәя барган проблемалар китереп чыгара. Әлеге дәүләтләрдә бик күп «катып калган» конфликтларның булуы советтан соңгы киңлекләрне гаять тотрыксыз итә. БДБ һәм Балтиянең байтак илләре хакимиятләренең рус һәм рус телле гражданнарга тискәре карашы Россиядә борчу тудыра. Соңгы унъеллыкларда аларның байтагы даими яшәү өчен Россия Федерациясенә күченергә мәҗбүр булды.
§ 22. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге дөнья бергәлегендә § 22. Сораулар һәм биремнәр 1. 2. 3. 5. Ватан тарихы курсыннан СССРның таралу сәбәпләрен исегезгә төшерегез. БДБ илләре арасында нинди, килешүләр төзелде? Кайсы илләр аларны төзүдән баш тартты һәм ни өчен? БДБ дәүләтләре территориясендә нинди конфликтлы хәлләр килеп чыкты? Россия аларны җайга салуда нинди роль уйнады? Барлыкка килгән «кайнар нокталар»ны кар­ тада күрсәтегез. Дәреслек материалларыннан, агымдагы матбугат һәм Ин­ тернеттан файдаланып, БДБның аерым дәүләтләренең сәяси һәм икътисади үсеше үзенчәлекләре турында чы­ гыш әзерләгез. Сез ничек уйлыйсыз, БДБ дәүләтләренең үзара мөнә­ сәбәтендәге кыенлыкларның сәбәбе нәрсәдә? Әлеге параграфта нинди «революцияләр» турында сөй­ ләнә? Сез ничек уйлыйсыз, алар ни сәбәпле килеп чыга, аларның охшашлыгы һәм аерымлыклары нәрсәдә, нәтиҗәләре нинди? Җавап биргәндә массакүләм мәгъ­ лүмат чараларыннан һәм Интернеттан файдаланыгыз.
Күп кенә үсеп килүче илләр өчен Япониянең сугыш­ тан соңгы торгызу һәм модернизацияләү тәҗрибәсе, Азиянең дүрт «юлбарысы»ның — Көньяк Корея, Тайвань, Сингапур һәм Гонконгның — тизләтелгән үсеше бик зур тарту көченә ия булды. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Япония Азиянең беренче индустриаль иле сугыш елларындагы бомбага тотулардан һәм сугыштан соңгы икътисади таркалыштан зур зыян күрә. Аның территориясен Америка гаскәрләре басып ала. 1950 елда җан башына милли керем җитештерү 1920 еллар уртасында­ гы дәрәҗәдән дә түбән төшә. Инфляция «гөрләп чәчәк ата». Шулай да Япониянең квалификацияле һәм дисциплиналы эшче көчләре, индустриаль үсеш тәҗрибәсе зур була. Америка администрация­ се үткәргән реформалар шулай ук илнең киләчәктәге икътисади үсешенә этәргеч бирә. Оккупация хакимияте катнашында эшләнгән 1947 елгы консти­ туция нигезендә Япония монархия булып кала. Ләкин император, милләтнең бердәмлеге символы булып, реаль хакимияттән мәхрүм ителә. Ике палаталы парламент гомуми һәм тигез сайлау хокукы нигезендә сайлап куела. Беренче тапкыр хатын -кызлар да сайлау хокукы ала. Хөкүмәт парламент күпчелеге тарафыннан формалаш- тырыла. Бу — илдә Европа тибындагы күп партияле, җәмгыятьнең төрле социаль төркемнәре һәм катлаулары үз мәнфәгатьләрен
чагылдыра алырлык сәяси система барлыкка килергә тиешлеген күздә тота. Авыл хуҗалыгы җирләренең иң чик күләмнәрен чикләүче җир реформасы үткәрелә. Ул алпавыт җирбиләүчелеге системасын җимерә. 1950 елга крестьяннар үзләре арендалаган 80% җирнең хуҗаларына әйләнәләр, илдә ирекле фермерлар катлавы барлыкка килә. Элеккеге феодалларның өстенлекләре юкка чыгарыла, дзайба- цу — сәнәгатьне контрольдә тотучы олигархия-клан берләшмәләре бетерелә. Хезмәт турындагы яңа законнар профсоюзлар төзүгә чикләүләрне алып ташлый, аларның коллектив шартнамәләр төзү хокукын раслый, сигез сәгатьлек эш көне кертә. Әлеге үзгәртеп, корулар Япониянең демократик үсешкә күчүен гәүдәләндерә. 1951 елның 8 сентябрендә солых шартнамәсенә кул куелганнан соң, Америка оккупация администрациясенең вәкаләтләре туктаты­ ла. Хакимият бөтен тулылыгы белән гражданлык хөкүмәтенә күчә. Шул ук вакытта Куркынычсызлык шартнамәсе (1951) нигезендә Япония территориясендә АКШның хәрби-һава һәм хәрби-диңгез көчләре базалары калдырыла. 1951 елга Япония сәнәгать җитештерүе күләме буенча су­ гышка кадәрге дәрәҗәгә җитә, 1960 елга аны якынча — 5 тап­ кыр, ә 1975 елга 20 тапкыр узып китә. 1950—1970 елларда ТЭП җитештерүнең еллык уртача үсеш темплары 11%, ә ае­ рым елларда 20% тәшкил итә. 1970—1980 елларда бөтендөнья сәнәгать җитештерүендә тоткан урыны буенча Япония, АКШ һәм СССРдан гына калышып, өченче урында бара. Ил сәнәгать робот­ лары, көнкүреш электроникасы, автомобильләр һәм танкерлар җитештерүдә лидерга әверелә. Япон «икътисади могҗизасы» чыганаклары Илнең чәчәк ату сәбәпләре күп төрле. Барыннан да элек, ул сугыш максатларына чыгымнарның кимүе белән бәйле. Ил бюд­ жетында аның чагыштырма нисбәте дөньяда иң түбән була. Кон ­ ституция буенча, Япониягә үзен саклау ихтыяҗларыннан артык армия тоту тыела. Икътисади үсешнең икенче сәбәбен Япониянең Америка хәрби заказларын үтәүдән алган гаять зур керемнәре тәшкил итә. 1950— 1953 елларда Кореядагы һәм 1960—1970 елларда Вьетнамдагы су­ гышлар чорында АКШның союздашлары арасында Япония сугыш
222 6 нчы бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасында модернизацияләү юллары хәрәкәтләре театрына иң якын урнашкан ил була. Ул Америка гаскәрләрен тәэмин итүдә төп база хезмәтен үти. Япония хакимияте уңышлы икътисади сәясәт алып бара. Ул ил өчен уңайсыз факторларны бик оста җиңеп чыга. Япониянең үз чималы юк дәрәҗәсендә, бүгенгәчә аның 98% ы чит илләрдән сатып алына. Дәүләт тышкы сәүдәгә каты контроль урнаштыра. Илдә җитештерелгән яисә җитештерелергә мөмкин булган про­ дукцияне читтән кертүгә юл куелмый. 1971 елда, Япония дөнья базарларында ныклап танылгач кына, тышкы сәүдәгә дәүләт кон­ троле йомшартыла. Японнар бөтен дөньядагы алдынгы технологияләрне сатып алалар, бу үзләренең фәнни тикшеренүләрендә экономияләргә мөмкинлек бирә. Югары технологияләр еш кына, бигрәк тә әйдәүче тармакларда, хәтта аларны эшләгән илләрдәгедән дә алданрак кертелә. Моңа дәүләт актив булышлык күрсәтә. Экспорт продукци ­ ясе эшләп чыгаручы предприятиеләр әйдәп баручылардан санала. «Тойота», «Ниссан», «Хонда», «Мицубиси», «Исудзу» кебек автомо­ биль компанияләре, роботлар җитештерүче «Хитачи» һәм «Фудзи- цу», компьютерлар һәм көнкүреш электроникасы эшләп чыгаручы «Тошиба», «Сони», «Джи-ви-си» һәм башкалар бөтен дөньяга таны­ ла. Аларның конкуренциягә сәләте баштарак дәүләт субсидияләре һәм югары квалификацияле эшче көчләргә аз түләү бәрабәренә тәэмин ителә. Япон товарларының югары сыйфатлы һәм чагыштыр­ мача түбән бәяле булуы аларга дөнья базарларын тиз һәм уңышлы яуларга мөмкинлек бирә. Япониянең дөньядагы иң нык үскән илләрнең берсенә әвере­ лүендә милли традицияләр зур роль уйный. Монда фирма хуҗа­ ларының клан-һөнәри теләктәшлеге дә зур әһәмияткә ия. Компа ­ нияләрнең күпчелеге үзара конкуренциягә керми, ә бер-берсе белән хезмәттәшлек итә. Япон предприятиеләрендә хезмәткәрләр үз мәнфәгатьләрен корпорациянекеннән аерып карамыйлар. Илдә гомерлек ялла­ ну системасы яшәп килә, ул ялланып эшләүчеләргә хезмәт эшчәнлегенең буеннан-буена мәшгульлекне гарантияли. Аларның эш стажы арткан саен, хезмәт хакы да күтәрелә. Ул җитештерү вакытлыча туктап торганда да түләнә. Квалификацияне һәм бе­ лем дәрәҗәсен күтәрү корпорация исәбенә тәэмин ителә. Япония компанияләре иң зур хезмәт җитештерүчәнлегенә, эштән тыш
§ 23. Япония һәм яңа индустриаль илләр ■ Япониядә белемнең абруе бик зур. Әзерлек төркемнәрендәге бала­ лар компьютерда эшләргә өйрәнә вакытта заданиеләрне ирекле үтәүгә менә шулай ирешә. Эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең забастовка һәм стачкалары — Япониядә бик сирәк була торган хәл. Тора-бара япон хезмәт ияләренең керемнәре һәм уртача хезмәт хакы күпчелек нык үскән илләр күрсәткеченнән югарырак дәрә­ җәгә күтәрелә. Балалар үлеме, уртача гомер озынлыгы буенча Япония дөньяның иң уңышлы илләре арасына керә. Икътисади уңышларның бер мөһим чыганагы — сугыштан соңгы Япониянең сәяси тотрыклылыгы. Оппозицион партияләр бу­ луга да карамастан, сәяси аренада Либерал-демократлар партиясе (ЛДП) өстенлек итә. Күп тапкырлар коррупциядә һәм хакимияттән явызларча файдалануда фаш ителү нәтиҗәсендә аның лидерлары алышына, ләкин бу сайлаучыларның аларны хуплавында чагы­ лыш тапмый. Тышкы сәясәттә Япония АКШның союздашы булып тора. Бу —
япон товарларының Америка базарында уңышлы сатылуын тәэмин итә. Кушма Штатларның союздашы булу Япониядән үз гаскәрләрен 1990 еллардагы конфликтлы зоналарга һәм 2003 елда Гыйракка җибәрүне таләп итте. 1990 елларда Япониянең икътисади үсеш темплары түбәнәя, ил озакка сузылган кризис хәлендә кала. Дөнья сәнәгать җитеш­ терүендә аның өлеше кими. Элегрәк уңышлы эшләгән күп кенә фирмалар банкротка чыга, эшсезлек арта башлый. Дөнья базарын­ да яңа индустриаль илләр һәм Кытай кебек көчле конкурентлар пәйда була. Япония сатып ала торган нефтьнең бәясе бик тиз арту да ил икътисадына китереп суга. XXI гасыр башында Япония социаль-икътисади сәясәттә үз юлын сайламаган була әле. Туган проблемаларны хәл итүдә нео- консерватив ысулларга, масса төсендәге хосусыйлаштыруга, икъти­ садка чит ил капиталын җәлеп итү өчен стимуллар булдыруга күчү мәсьәләсе куела. Ләкин бу тәкъдимнәр япон җәмәгатьчелегендә яклау тапмый. Соңгы унъеллыкта Россия һәм Япония арасында сәүдә-икътисади багланышлар уңышлы үсә. Яңа индустриаль илләр Япония артыннан тизләтелгән модернизация юлына баскан Азия дәүләтләрен яңа индустриаль илләр (ЯИИ) дип атыйлар. Син ­ гапур һәм Гонконг (соңгысы Британия колониясе иде. 1997 елда исә аерым статуслы территория хокукы белән Кытай составы­ на керде) әле Икенче бөтендөнья сугышына кадәр үк иң эре сәүдә үзәкләре булып торалар. Алар халыкара сәүдә юллары кисешкән җирдә урнашкан. Бу шәһәр-дәүләтләрдә элек-электән нык үскән порт хезмәтләре, бизнес һәм күңел ачу индустриясе була. Сугыш ­ тан соңгы елларда анда әзер узеллардан югары технологияле про­ дукция җыючы предприятиеләр булдырыла. Моның өчен күрше илләрдән арзанлы эшче көчләр җәлеп ителә. Азия халыклары өчен традицион булган кул хезмәте кулланып кәсеп итүче промы­ селлар (миниатюр бизәнү әйберләре, декоратив тукымалар әзерләү) тәҗрибәсе электрон җиһазлар җыю өчен дә ярап куя. Көньяк Корея һәм Тайвань сугышка кадәр Япония контролендә була. Аларның территориясендә метрополия икътисадына хезмәт күрсәтү предприятиеләре төзелә, сәнәгать яралгылары һәм транс­ порт челтәре барлыкка килә. «Салкын сугыш» елларында Көньяк
§ 23. Япония һәм яңа индустриаль илләр Гонконг узәге Кореяда һәм Тайваньда АКШ гаскәрләре урнаша. Турыдан-туры сәяси тормышта катнашмасалар да, алар объектив рәвештә эчке тотрыклылык гаранты булып торалар. Бу илләрдә әле 1960 елларда да эш атнасы дөньяда иң озыны иде. Профсоюзлар эшчәнлеге һәм забастовкалар тулысынча ди­ ярлек тыела. Америка ярдәме, эш көченең арзанлыгы һәм сәяси системаның тотрыклылыгы белән җәлеп ителгән АКШ һәм Япония инвестицияләре модернизацияне җиңеләйтә. Модернизация нәтиҗәсендә милли корпорацияләрнең позиция­ ләре ныгый. Алар алдынгы илләр базарына җиңел һәм текстиль сәнәгать продукциясе генә түгел, автомобильләр, компьютерлар, көнкүреш электроникасы да чыгара башлыйлар. «ДЭУ» һәм «Хюн- даи» автомобиль корпорацияләре, «Самсунг» компаниясе һ.б . про ­ дукциясе бик популяр. Мәгариф системасын үстерүгә һәм эшче көчләрнең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Көньяк Корея һәм Тайвань җитештерү дәрәҗәсе һәм халык­ ның тормыш хәле буенча дөньяның нык үскән илләре төркеменә
керәләр. Тотрыклылык илдә хәрби диктатура режимын демокра ­ тиягә алыштырыр өчен алшартлар тудыра. Тайваньда хәрби хәл шартларында демократия чикләнгән була. 1949 елдан — Чан Кайши, аннан соң аның улы Цзян Цзинго пре­ зидент була. 1990 елдагы сайлауларда Ли Дэнхуэй җиңеп чыккач, утрауда сәяси тормышны демократияләштерү башлана. Көньяк Корея конституция буенча президент республикасы бу­ лып санала, ләкин 1992 елга кадәр президент постын хәрби дик­ таторлар били. Алар конституция гамәлен туктатып торалар, пар­ ламентны тараталар, оппозицион партияләрне тыялар. 1993 елда гына, диктатура җимерелгәч, Көньяк Кореяда беренче тапкыр ирекле сайлаулар уза. Яңа индустриаль илләр сафының тулылануы Яңа индустриаль илләр тәҗрибәсе Көньяк-Көнчыгыш Азиянең берничә илендә — Таиланд, Филиппин һәм Индонезиядә файдала­ ныла. Таиланд һәм Филиппин берлекләрнең Америка системасына керә. Вьетнамдагы сугыш елларында алар, үз территорияләрендә хәрби базалар урнаштырган һәм Америка армиясе тылына хезмәт күрсәткән өчен, АКШтан байтак акча алалар. 1970 елларда Таи­ ланд формаль яктан монархия булып кала, ә Филиппин 1980 ел­ ларда демократияләштерү юлына баса. 215 млн кеше яшәгән Индонезия, Голландия колонизаторларына каршы азатлык сугышы нәтиҗәсендә, 1950 елда тулы бәйсезлек ала. Бу көрәш барышында коммунистлар партиясе йогынтысы нык үсә. Ул президент Сукарноның социализм төзү кур­ сын хуплый. Ләкин илдә шәхси хакимлек ре­ жимы урнаштыру һәм чиновникларның СССР һәм Кытай тарафыннан бирелгән кредитларны урлавы хәрбиләрнең бер өлешендә ризасызлык тудыра. 1965 елда коммунистлар белән бәйле бер төркем офицерлар переворот ясарга омты­ лып карыйлар. Әмма армиянең күпчелеге алар- ны якламый. Генерал Сухарто илдә хакимият- ■ Джакартада (Индонезия башкаласы) бәй­ сезлек монументы
не яулап ала, коммунистлар партиясенә һәм башка сул оешмаларга каршы террор башлана. 1968 елда Сухарто ил президенты була һәм утыз ел хакимияттә кала. Аның сәясәте, чит ил, бигрәк тә Япония капиталын җәлеп итеп, илне модернизацияләүгә юнәлтелгән була. Ин ­ донезия Япония һәм Көньяк Корея тәҗрибәсен үзләштерә. 1997 елгы финанс-икътисади кризисы яңа индустриаль илләргә бик каты китереп суга. Аларны модернизацияләү моделенең перс­ пективалы булуына шик туа. Бу модельнең нигезендә чит илләр капиталын киң җәлеп итү ята. Аның катнашында арзанлы про­ дукцияне күпләп чыгаручы предприятиеләр төзелә. Нигездә, бу продукция чит илләрдә сатуга чыгарыла. Әмма 1990 еллар ахы­ рына бер үк төр продукция чыгаручылар арасында конкуренция көчәя, бу артык күп җитештерүгә һәм икътисади кризиска китерә. Чит ил банклары һәм корпорацияләре, яңа индустриаль илләр предприятиеләренең акцияләренә ия булучылар Көньяк-Көнчыгыш Азия биржаларында паника тудыралар. Индонезиядә бу кискен сәяси кризиска сәбәп була. Кризис нәтиҗәләренең берсен Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә интеграция процессларының тизләнүе тәшкил итә. 1967 елда ук Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) төзелә. Хәзер АСЕАН илләрендә 480 млн кеше яши. 1998 елда алар арасын­ да 2010 елга бердәй инвестиция киңлеге булдыру турында килешүгә ирешелә. Шуның белән бу төбәк илләре капиталына таяну сәясәтенә күчү күздә тотыла. Ләкин дөньяның бу районында интеграцияләнү темплары һәм дәрәҗәсе көнбатыш Европадагыдан артта кала. Сораулар һәм биремнәр Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләрен ни өчен үсеп баручы илләр дип атыйлар? Япониянең сугыштан соңгы дәүләт төзелешенә Европа демократиясенең нинди элементлары кертелә? «Япон икътисади могҗизасы» таблицасын тутырыгыз. Чаралар Нәтиҗәләр Нинди икътисади, сәяси һәм социаль алшартларның бу «могҗиза»ны тудыруы турында нәтиҗә ясагыз.
модернизацияләү юллары »«•»»» * HiMur -дажл-^Жк 228 *’ ичы булек. Азия, Африка һәм Латин Америкасында ж «Яңа индустриаль илләр» исеме алган дәүләтләрне ата­ гыз. Алар үсешенең асылы, үзенчәлекләре һәм нәтиҗәсе нәрсәдә? Сез ничек уйлыйсыз, дөньяның башка илләре Икенче бө­ тендөнья сугышыннан соң Азиянең яңа индустриаль ил­ ләре тарихы тәҗрибәсеннән нинди сабак алырга мөмкин? 1997 елгы кризистан аеруча яңа индустриаль илләрнең зыян күрүен сез ничек аңлата аласыз? 7. Көнбатышның һәм Азиянең аеруча нык үскән илләрен су­ гыштан соңгы модернизацияләү юлларының төп аерым­ лыкларын сез нәрсәдә күрәсез? Документлар өйрәнәбез Япония конституциясеннән (1947 ел): Без, япон халкы, үзебезнең Парламенттагы вәкилләр аша хәрәкәт итеп, үзебез һәм киләчәк буыннарыбыз өчен барлык милләтләр белән тыныч хезмәттәшлек җимешләре һәм бөтен илебез өчен азатлык игеле­ ге тәэмин итү теләге белән янып <...> әлеге Конститу­ ция белән халыкның суверен хакимиятен игълан итәбез Император дәүләт һәм халыкның бергәлеге символы булып тора, аның статусы суверен хакимияткә ия ха­ лык ихтыяры белән билгеләнә <...> Императорның дәүләт эшенә кагылышлы барлык гамәлләре Кабинет киңәшеннән һәм хуплавыннан башка кабул ителә ал­ мый. Кабинет алар өчен җавап бирә <...> Халыклар арасында гаделлеккә һәм тәртипкә нигез­ ләнгән тынычлыкка ихлас омтылып, япон халкы мәң­ гелеккә милләт хокукы буларак сугыштан, халыкара бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак корал белән янау һәм аны кулланудан баш тарта <...> Киләчәктә беркайчан да коры җир, диңгез һәм хәрби- һава көчләре булдырылмаячак <...> Дәүләт тарафыннан сугыш алып бару хокукын Конституция танымый. Яңа конституция илнең сәяси корылышын ничек үзгәртә? Императорның роле нинди була? Хәрби сәясәтнең үзенчәлеге нидән гыйбарәт?
§ 24. Кытай модернизацияләү һәм реформалар юлында 229 Кытай модернизацияләү һәм реформалар юлында 1; Икенче бөтендөнья сугышында Кытай нинди югалтулар кичерә? 2. Кытайдагы эчке сәяси вазгыятьтә сугыш ничек чагыла? 1949 елның 1 октябрендә, гражданнар сугышында коммунист­ лар ж,иңгәннән соң, Кытай Халык Республикасын (КХР) төзү ту­ рында игълан ителә. КХРда төзелгән хөкүмәт рәисе Мао Цзэдун була. Илдә урнашкан сәяси режимны Кытай лидеры «халыкның демократик диктатурасы» дип атый. Мао Цзэдун (1893—1976) — Кытай коммунист ­ лар партиясе (ККП) лидеры, КХР хөкүмәте рәисе. Хунань провинциясендә мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа. Педагогия училищесын тәмам­ лый, Пекин университеты китапханәсендә эшли, шунда беренче тапкыр марксистик әдәбият бе­ лән таныша. 1921 елда Мао Цзэдун Кытай компартиясен гамәлгә кую съездында катнаша, 1923 елда аның Үзәк Комитеты (ҮК) әгъзасы була. 1927 елда ККП белән гоминьдан берлеге тар­ калганнан соң, Мао Цзэдун подпольега китә һәм революцион армиягә җитәкчелек итә, үзенең туган провинциясендә совет республикасы төзи. Мао Цзэдун аның сәясәтен хуплаган кресть­ яннарны төп революцион көч дип саный. 1934 елда ул Чан Кайши гаскәрләре басымы астында «Бөек поход» башлый. 12 мең км чама­ сы ара узып, аның армиясе Кытайның төньяк провинцияләренә җитә, монда гоминьдан йогынтысыннан «азат ителгән» районнар барлыкка килә. Походка чыккан 100 мең кешедән 4000 тирәсе генә максатка ирешә. Бу сәфәр Мао Цзэдунга зур танылу китерә, шул исәптән ул Кы­ тайдан читтә дә мәгълүм була. 1940 елда ККП ҮК Политбюросы Рәисе итеп сайлана. Коммунистлар гоминьданны җиңгәннән соң, Мао Цзэдун Кытай хөкүмәтенә җитәкчелек итә. Аның СССРга беренче визиты 1949 елда, И.В .Сталинның 70 яшьлеген бәйрәм иткәндә була. Мао Цзэдун сәясәтенә алдан белеп булмаслык кискен борылыш­ лар, тәвәккәл социаль-сәяси экспериментлар хас .
Кытайда социализм нигезләрен төзү Яңа хөкүмәт «азат ителгән» районнарда гамәлдә булган за­ коннарны Кытайның барлык территориясенә тарата башлый. Аграр реформа үткәрелә. Алпавытлар, монастырь, храм һәм авыл байларының җирләре, шулай ук терлек һәм инвентарь крестьян­ нар арасында бертигез итеп бүленә. Мәгариф системасын үстерүгә, тимер юллар һәм авыр индустрия предприятиеләре төзүгә аерым игътибар бирелә. Бу чаралар ил халкының 80%ын тәшкил иткән крестьяннар­ ның күпчелегендә хуплау таба. Аннан соң КХР социализмны СССР үрнәгендә төзүгә юнәлеш ала. Крестьян кооперативлары төзү баш­ лана. Беренче чиратта чит ил кешеләренеке булган тимер юллар, банклар, завод һәм фабрикаларны национализацияләү тормышка ашырыла. Икътисад тулысынча диярлек дәүләт контроленә күчә. Советлар Союзы Кытайга актив булышлык итә. Аңа ташлама­ лы шартларда кредитлар бирә, армияне яңадан коралландыруда, авыр сәнәгать булдыруда, аерым алганда, машина һәм автомобиль төзелешендә зур ярдәм күрсәтә. КХР халык хуҗалыгы квалифи­ кацияле кадрларга мохтаҗ була. Байтак совет белгечләре Кытай предприятиеләрендә эшли. Ләкин тора-бара СССР һәм Кытай арасында мөнәсәбәтләр суы­ на башлый. Бу 1956 елда КПССның XX съездында И.В.Сталинның шәхес культын фаш итүгә бәйле. Сталинизм елларында кылынган җинаятьләрне тәнкыйтьләү Кытай компартиясе җитәкчелегендә ризасызлык тудыра. Мао Цзэдун КПССның барлык коммуни­ стик хәрәкәтнең лидеры булган Сталин эшчәнлеген үзе генә бәя­ ләргә хакы юк дип саный. Моннан тыш, Мао Цзэдун дустанә Советлар Союзының Кытайга атом-төш коралы җитештерү техно­ логиясен бирүдән баш тартуы белән килешми. Совет-Америка мөнәсәбәтләрен яхшырту буенча теләсә нинди адымны, аерым ал­ ганда, Н.С . Хрущевның АКШка баруын, Кытай мәнфәгатьләрен сату дип кабул итәләр. Мао Цзэдун Кушма Штатларны Кытайның төп дошманы дип саный, чөнки америкалылар КХРны танымый. Алар Тайваньдагы гоминьдан режимын кытай халкының закон­ лы вәкиле дип санауларын дәвам итәләр. КХРда социаль-сәяси экспериментлар 1958 елда Мао Цзэдун инициативасы буенча «зур сикереш» сәясәте тормышка ашырыла башлый. Кытай иң кыска вакыт ара-
лыгында үсешнең төп күрсәткечләре буенча СССРны узып китәргә тиеш була. «Өч ел тырыш хезмәт — ун мең ел бәхетле тормыш» дигән лозунг куела. Әмма «зур сикереш» йомгаклары һәлакәткә тиң була. Крестьяннарның барлык милкен җәмәгатьләштерү нигезендә авыл хуҗалыгы коммуналары төзелә. Җитештерелгән продукци­ яне тигез итеп бүлү кертелә. Хезмәт ияләре, җәзага тартылу белән куркытылган, азык-төлек белән иң аз тәэмин ителгән хәлдә, бөтен көчләрен куеп эшләргә мәҗбүр булалар. Коммуналардан аграр продукция генә түгел, сәнәгать продукциясе дә бирү таләп ителә. Бөтен Кытай буенча тимер эретү өчен иң гади мичләр төзелә. Дөрес, аның сыйфаты бик түбән булу сәбәпле, җитештерүдә кулла­ нырга яраклы булмый. «Зур сикереш» сәясәтенең нәтиҗәсе буларак, җитештерү бик нык кими. 1959 елда ачлык башлана, ул 20 миллионнан артык кешенең гомерен алып китә. Килеп чыккан авырлыкларда КХР җитәкчелеге совет белгечләрен (1960 елда аларны Кытайдан ча­ кырып алалар), шулай ук эчке оппозицияне гаепли. Соңгыларына идарәче кадрлар, югары белем алучы (бигрәк тә СССРда) кешеләр һәм хакимият сәясәтен тәнкыйтьләүче зыялылар кертелә. Оппозициягә каршы көрәштә Мао Цзэдун яшьләрдән — аның идеяләренә табыну рухында тәрбияләнгән студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан файдалана. 1966 елда Мао Цзэдун игълан иткән «культура революциясе» җәмгыятьтәге «контрреволюция эле­ ментларын» юкка чыгарырга тиеш була. Яшьләрдән оештырылган хунвейбиннар (кызыл сакчылар) армия ярдәмендә җирле хакими­ ят органнарын туздыра, уку йортларыннан «реакцион» укытучы­ ларны куып чыгара. Алар үз корбаннарын Мао Цзэдун идеяләренә каршы җинаятьләрен танырга һәм тәүбә кылырга мәҗбүр итәләр. «Җинаятьчеләрне» аграр коммуналарга «яңадан тәрбияләүгә» җибәрәләр. Ачлык, «культура революциясе» нәтиҗәсендә таркау хәлгә китерелгән сәнәгать җитештерүенең кимүе илне милитаризацияләү белән бергә бара. Тайваньны көч кулланып үзләренә кушуга әзерлек алып барыла. Тибет аркасында Ьиндстан белән территори ­ аль бәхәсләр 1959 һәм 1962 елларда Кытай-Һиндстан чигендәге ко­ раллы бәрелешләргә китерә. 1964 елда Кытай атом-төш бомбасын, ә 1967 елда термик-төш бомбасын сыный.
232 6 нчы бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасында модернизацияләү юллары Кытай, 1960 елларда СССР кебек үк, Америка агрессиясенә кар­ шы көрәштә Төньяк Вьетнамга булыша. Әмма КХР территориясе Советлар Союзыннан Вьетнамга коры җир буенча ярдәм кертү өчен ябык була. 1969 елда Совет-Кытай чигендә кораллы бәрелешләр була. Кытайда СССР белән сугыш булу мөмкинлеген яшермиләр. 1971 елда КХР АКШ белән мөнәсәбәтләрен нормальләштерә. Соңгысы Тайвань Кытайның аерылгысыз бер өлеше булырга тиеш дигән фикер белән килешә. КХР вәкиле БМОның Куркынычсыз­ лык Советында элек Тайвань ия булган урынны били. Халыкара аренада Кытай Пекинга йөз тоткан үз коммунистик хәрәкәтен булдырырга, Азия һәм Африка илләрен социализмның Кытай моделен сайлауга этәрергә тырыша. Камбоджа милли- азатлык көчләренең бу модельне кабул итүе фаҗигагә китерә. 1975 елда Америка яклы режимны бәреп төшергәч, «кызыл кхмерлар» лидеры Пол Пот шәһәрләрне, сәнәгатьне җимерә, акчаларны юкка чыгара. Камбоджаның барлык халкы кытайлар үрнәгендә төзелгән авыл хуҗалыгы коммуналарына күчерелә. 3 млн чамасы кеше (ил халкының яртысы диярлек) физик рәвештә юк ителә. 1977 елда Пол Пот режимы күрше Вьетнамга каршы сугыш башлый.
§ 24. Кытай модернизацияләү һәм 1>еформалар юлында 233 1976 елда Мао Цзэдун үлгәннән соң, Кытайда вазгыять үзгәрә башлый, әмма аның тарафдарларының йогынтысы әле берничә ел дәвамында сизелә. 1979 елда Вьетнам армиясе «кызыл кхмер- лар» көчләрен тар-мар итә һәм Камбоджа территориясенә аяк баса. Пол Пот хакимияте бәреп төшерелә, Камбоджа нормаль тормыш­ ка кайта. Вьетнамнан үч алырга ниятләп, Кытай аңа каршы сугыш хәрәкәтләре җәелдерә. Әмма АКШка каршы күпьеллык сугыш тәҗрибәсенә ия булган Вьетнам армиясе агрессорны зур югалтулар­ га дучар итә. Бу җиңелү нәтиҗәсендә КХР үз сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр була. 1981 елда башланган базар реформаларын тормышка ашыру аның идея ягыннан рухландыручы булып саналган Дэн Сяопин исеме белән бәйле. Дэн Сяопин (1904—1997) 16 яшендә Франциягә укырга китә, шунда марксистик идеяләр белән таныша. 1924 елда ККП әгъзасы була, Мәскәүдә укый. 1927 елда Кытайга кайта, «Бөек поход»та катнаша. Япониягә каршы сугыш елларында — дивизия комиссары, гоминьданга каршы сугыш башлануга — армия политкомиссары. 1956—1966 елларда — ККП ҮК Генераль се­ кретаре. 1966 елда «культура революциясе» башлану белән Дэн Сяопин барлык постларын­ нан төшерелә һәм Цзянси провинциясендәге трактор заводына «яңадан тәрбияләүгә» җибәрелә. 1973 елда реабилитацияләнә, 1976 елда яңадан репрессияләнә. Каты авырган Мао Цзэдун тирәсендәге аның хатыны Цзян Цин җитәкләгән төркем Дэн Сяопинны контрреволюцион фикерләүдә гаепли. Мао Цзэдун үлгәннән соң, «дүрт кеше бандасы» дип аталган Цзян Цин төркеме әгъзалары кулга алына. 1980 елда аларны «культура ре­ волюциясе» елларында кылган җинаятьләре өчен хөкем итәләр. Цзян Цин үлем җәзасына хөкем ителә. Дэн Сяопин хакимияткә кайта. 1981 елда ККП ҮК Пленумы Дэн Сяопин җитәкчелегендә эшләнгән «КХР төзелгәннән соңгы партия тарихының кайбер мәсьәләләре буенча ККП ҮК карары»н кабул итә. Ул Мао Цзэдун тарафыннан үткәрелгән сәясәткә йомгак ясый. Доку­ ментта «культура революциясе» һәм аның белән бәйле репрессияләр
гаепләнә. Шул ук вакытта документта Мао тарафыннан хаталар ясалса да, ул «бөек пролетар революционер» булып кала, аның идеяләренә таяну зарур дип раслана. Прагматик реформалар курсы Реформалар иң якын киләчәктә конкрет нәтиҗәләр алуга юнәлтелә. Шуңа да аларны прагматик реформалар дип атыйлар. Базар икътисадын торгызуга алып баручы үзгәртеп корулар тор­ мышка ашырыла башлый. Коммуналар таратыла. Крестьяннар дәүләт милке булган җирне арендалаучыларга әверелә. Алар терлекне һәм техника­ ны шәхси милеккә сатып алу, яллы хезмәттән файдалану һәм җитештерелгән продукциянең бер өлешен ирекле базарда сату мөмкинлеге ала. Кытай армиясе бүген дә дөньяда иң күп санлы булып калса да, кораллы көчләр саны һәм аларны тотуга чыгым­ нар киметелә. Хөкүмәт шәхси һәм кооператив предприятиеләр төзүне хуплый, ә дәүләт предприятиеләре сизелерлек мөстәкыйльлек ала. Куллану товарлары җитештерүгә өстенлек бирелә. Икътисадны модернизацияләүгә чит ил капиталы җәлеп ителә. Ирекле икъти ­ сади зоналар дип аталган территорияләр булдырыла. 1979—2000 елларда Кытайга чит ил инвесторларының 634 млрд доллар чамасы капиталы салына. Ирекле икътисади зона — эшкуарлар эшчәнлеге өчен ташламалы шартлар тудырылган территория. 1989 елда, Пекинда сәяси тормышны демократлаштыруны таләп итеп, студентлар һәм интеллигенция чыгышлары башлана. Хакимият хәрби көч куллана. Тяньаньмэнь мәйданындагы митинг гаскәрләр тарафыннан рәхимсез рәвештә бастырыла. Кытай ком партиясе үзенең җәмгыятьтәге җитәкчелек ролен саклап кала. Икътисадтагы үзгәрешләр сәяси тормышка кагылмый. Сәяси тотрыклылыкны чит ил инвесторлары өчен ачык икъ­ тисад белән бәйләү Кытайны дөньядагы иң тиз үсүче илләрнең берсенә әверелдерә. 1980—2005 елларда Кытайда ТЭП җитештерү­ нең еллык уртача темплары дөньяда иң тотрыклы һәм югары — 10% чамасы була. Халкы планетабызда иң күп санлы — 1 млрд
Дәгъва белде­ рүче кытай сту­ дентлары. 1989 ел Танклар Тяньаньмэнь мәйданына килә 200 млн кеше булган ил азык-төлеккә үз ихтыяҗларын тулысын- ча тәэмин итә. Бәхәсле булса да күп кенә бәяләмәләр буенча XXI гасыр урталарына — ахырына Кытай Кушма Штатлар белән бер дәрәҗәдә көндәшлек итәчәк. АКШта, Азиянең Көньяк-Көнчыгыш илләрендә һәм Россиядә күп санлы кытай общиналарының яшәп килүе — КХРның зур өстенлеге. Чит илләрдә яшәүче кытайларның күпчелеге Ватан­ нары белән тыгыз элемтәдә. Алар эшләп талканнарының байтак өлешен туганнарына күчерәләр, бу — илгә өстәмә чит ил валюта­ сы агымын тәэмин итә. Көнбатыш илләре университетларында белем алган һәм аларның фәнни үзәкләрендә эшләгән кытайлар аннары үз илләренә кайта. Бу — дәүләткә даими рәвештә квали­ фикацияле белгечләр һәм алдынгы фәнни-техник мәгълүмат кай­ туын тәэмин итә. Кытай индустриаль илгә әверелә. Соңгы унъеллыкларда шәһәр халкы сизелерлек арта, шулай да эш көченең күп өлеше (50% чамасы) авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Шул ук ва ­ кытта КХРның сәнәгать җитештерүе тиз үсә. Кытай мәгълүмати технологияләрне үзләштерде, ул дөнья базарына компьютер җиһазлары, аудио- һәм видеотехника җибәрә. КХР, СССР һәм АК- Штан соң өченче булып, мөстәкыйль рәвештә галәмгә пилотлы очышны тормышка ашырды. Кытай үз орбиталь станциясен һәм Айда үз базасын төзүне планлаштыра.
Бүген Кытай өчен социаль тигезсезлекнең тирәнәя ба­ руы чагыштырмача яңа проблемага әверелә. Мул тормышлы крестьяннар һәм эшкуарлардан бай гражданнар катлавы бар­ лыкка килде. Хезмәт урыны исәбенә баеган чиновниклар саны арта. Хакимият моңа коррупциягә һәм законсыз баюга каршы кампанияләр белән җавап бирә, алар масса төсендәге җәзалаулар белән бергә алып барыла. Илнең аерым өлкәләре тигезсез үсеш кичерә. Сәнәгатьнең алдынгы өлкәләре белән бәйле иң уңышлы диңгез буе провинцияләре алга чыга. Аграр төбәкләрдә, бигрәк тә Кытайның эчке районнарыннан чыккан аз грамоталылар ара­ сында, эшсезлек арта. Кытайның тышкы сәясәте Реформалар башлангач, Кытай дөньяның барлык илләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне яңартырга омтыла. КХР өчен 1997 елда Гонконг белән кушылу мөһим вакыйга була (Бөекбритания белән килешү буенча, аның әлеге портны һәм тирә-юньдәге җирләрне арендалау вакыты төгәлләнә). Социалистик үсеш моделен кабул иткән күрше дәүләтләр белән Кытай аеруча дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра. 1980 елларда Вьетнам белән мөнәсәбәтләр җайга салына, ул шулай ук, идарәче Компартиянең җитәкчелек ролен саклап, базар реформалары юлы­ на баса. Кытай Төньяк Корея белән элек-электән тыгыз багланыш ­ лар саклап килә. Кытай Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур әһәмият бирә. 1996 елда Шанхайдагы очрашуда чик буе зонасында ыша­ ныч чаралары турында килешүгә кул куела. Ул 1997 елда Рос­ сия, Кытай, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан арасын­ да чик буе районнарында кораллы көчләрне үзара кыскарту ту­ рындагы шартнамә белән тулыландырыла. 2001 елда бу илләр Шанхайдагы чираттагы очрашуда Шанхай хезмәттәшлек оеш­ масын (ШХО) гамәлгә куйдылар. Анда катнашучылар икътиса­ ди хезмәттәшлекне тирәнәйтергә һәм халыкара террорчылык­ ка каршы көрәштә үз тырышлыкларын килештерергә йөкләмә алдылар. Бу — Кытай өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки аның территориясендә байтак кына этник азчылыклар (халыкның 9% ы чамасы) яши, аларның кайберләре бәйсезлек өчен көрәшне террор ысулларын кулланып алып бара.
хэформалар юлында 237 . ИИ 2001 елда Игелекле күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек ту­ рында Россия-Кытай шартнамәсенә кул куела. Ул якларның бер- берсенә каршы көч кулланудан баш тартуын, тынычлыкка кур­ кыныч янаган очракта консультация ясауны күздә тота. 2004 елда Мәскәү һәм Пекин Ерак Көнчыгышта Россия-Кытай чик сызыгы узу турында компромисслы килешүгә ирешәләр. Кытай — Россия хәрби техникасын һәм алдынгы технология­ ләрен төп сатып алучыларның берсе. КХРның күп кенә эшкуар­ лары БДБ илләре, бигрәк тә Россия, территориясендә актив сәүдә- икътисади эшчәнлек алып баралар. Алар акрынлап Себер һәм Ерак Көнчыгышны гына түгел, илнең үзәк районнарын да үзләштерә. Кытайдан күчеп килүчеләр (шул исәптән легаль булмаганнары да) минималь эш хакына (Россиядә каралган буенча) риза булалар, бу өлкәләрдә эш урыннарын билиләр. Кытайдан массачыл эш көче миграциясе аның белән күрше Азия илләрендә, шул исәптән АКШта да шөбһә тудыра. КХР, үсеп килүче илләргә халык санының арту темпларын чикләү ту­ рында БМО тәкъдимнәрен үти барып, бала тууны киметү буен­ ча катгый сәясәт үткәрә. «Бер гаилә — бер бала» дигән пропа- гандачыл лозунг белән бергә хакимият икътисади санкцияләр дә уздыра, моңа икенче һәм аннан соңгы бала өчен штрафлар да керә. §24. L Сораулар һәм биремнәр 1. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Кытайның социаль- икътисади һәм сәяси үсешен характерлагыз. Кытай өчен СССР белән мөнәсәбәтләр нинди әһәмияткә ия иде? 2. «КХРда зур сикереш» һәм «культура революциясе» тема­ сы буенча җавап планын төзегез. 3. Дәреслек текстына таянып, прагматик реформаларга бәя бирегез. Аларның максатын, эчтәлеген, уңай һәм тис­ кәре нәтиҗәләрен күрсәтегез. Реформаларның кайсысы ил үсеше өчен иң зур әһәмияткә ия була? 4. КХРның тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләр турында сөйләгез.
5. Кытайның хәзерге этаптагы социаль-икътисади һәм сәя­ си үсешенә анализ ясагыз. Кытай җәмгыятендә нинди яңа проблемалар килеп чыкты һәм алар ничек хәл ителә? Җавап биргәндә вакытлы матбугат һәм Интернет матери­ алларыннан файдаланыгыз. 6. XXI гасырда Кытайның Азиядә һәм дөньядагы роленә бәя бирегез. Россия-Кытай мөнәсәбәтләре ничек үсә? Җавап биргәндә өстәмә әдәбияттан, ММЧ (СМИ) мате­ риалларыннан файдаланыгыз. Икенче бөтендөнья сугышы еларында Һиндстанда бәйсезлек өчен көрәш көчәя. Илнең төп сәяси партиясе — Һиндстан мил­ ли конгрессы (ҺМК) — гражданнарның буйсынмау кампаниясен башлап җибәрә. ҺМК инглизләр ягында хәрби хәрәкәтләрдә кат­ нашмаска чакыра. Кампания хакимият тарафыннан бастырыла. Ләкин сугыш чоры авырлыклары халыкның сабырлыгын сын­ дыра, һәм Һиндстан революция чигенә җитә. 1945 елның җәендә Һиндстанның иң эре шәһәрләрендә баш күтәрүләр башлана. Алар Британия империясенең һинд гражданнарыннан формалаштырыл- ган хәрби гаскәрләренә дә җәелә. Бәйсезлек бирү һәм илне бүлгәләү 1946 ел башында Һиндстанда колониаль хакимиятнең риза­ лыгы белән Законнар чыгару җыелышына сайлаулар булып уза. Күпчелекне ҺМК ала, вакытлы хөкүмәтне дә ул формалаштыра. Ләкин халыкның күпчелеген мөселманнар тәшкил иткән про­ винция һәм кенәзлекләр ҺМК хакимлеген танудан баш тарта. Әлеге территорияләрдә хәрәкәт иткән партия — Мөселманнар лигасы — ислам дәүләте төзү өчен көрәш башлануын игълан итә.
Схема Британия Һиндстаны бәйсезлек алганнан соң 1947 елда Бөекбритания Һиндстанга бәйсезлек бирә. Элек бердәм булган колония дини билге буенча ике дәүләткә — ин ­ дуизм Һиндстанына һәм ислам Пакистанына бүленә. Алар доми нион статусы алалар. Британия Һиндстаны кенәзлекләренә һәм провинцияләренә (штатларына) үзләренең кайсы илгә керәчәкләрен билгеләргә кирәк була. Нәтиҗәдә күп шәһәрләрдә индуслар һәм мөселманнар ара­ сында канкойгыч бәрелешләр булып уза. Фанатик-исламчы ку ­ лыннан азатлык хәрәкәте лидеры М. Ганди һәлак була. 1947 елның көзендә Һиндстан составына керергә теләк белдергән Джамму һәм Кашмир кенәзлекләре территорияләренә Пакистаннан кораллы от­ рядлар бәреп керә. Кенәзлекләргә ярдәмгә һинд гаскәрләре килә. 1947—1949 еллардагы Һинд-Пакистан сугышы башлана . Ул БМО катнашында килешү нигезендә Джамму һәм Кашмир Һиндстан һәм Пакистан арасында бүленгәч кенә тәмамлана. 1950 елда Һиндстанда конституция кабул ителә. ҺМК идарәче партия була, аны 1964 елда үзе үлгәнче — Дж . Неру, ан­ нан соң — аның кызы И. Ганди, соңрак соңгысының улы Р. Ган ­ ди җитәкли.
6 ичы бүлек. Азия, Африка һәм Латин модернизацияләү юллары Джавахарлал Неру (1889—1964) — 1947—1964 елларда Һиндстанның премьер-министры . Бра­ мин (иң югары каста), ҺМК партиясе лидер­ ларының берсе М.Неру гаиләсендә туа. Анг ­ лиядә Кембридж университетын тәмамлый. Һиндстанда адвокатлык гамәле белән шөгыль­ ләнә. 1912 елда ҺМКга керә һәм 1929 елдан аның җитәкче органнарына сайлана. М.Ганди тарафдары. Милли-азатлык хәрәкәтендә кат­ нашуы өчен, колониаль хакимият тарафыннан эзәрлекләнә, ун еллап төрмәдә утыра. Хөкүмәт башлыгы буларак, дини фа­ натиклыкка каршы чыга, дини общиналар арасында гармонияле мөнәсәбәтләр яклы була. Тышкы сәясәттә башка дәүләтләр белән ты­ нычлык мөнәсәбәтләре, Һиндстанның хәрби блокларга кушылмавы курсын яклый. СССР белән дусларча мөнәсәбәтләрне үстерүне мөһим дип саный, Советлар Союзына 1927, 1955 елларда килә. Индира Ганди (1917—1984) — 1966—1977 һәм 1980—1984 елларда Һиндстан премьер- министры. Дж. Неруның кызы. Бик иртә сәясәт белән шөгыльләнә башлый, 1938 елда ҺМК әгъзасы була, берничә тапкыр колониаль хаки­ мият тарафыннан эзәрлекләнүгә дучар була. 1942 елда чыгышы белән Ираннан булган, һиндле Ф. Гандига кияүгә чыга. 1959 елда ҺМК рәисе итеп сайлана, мәгъ­ лүмат һәм радиотапшырулар министры буларак хөкүмәткә керә. Премьер -министр вазифасын тышкы эшләр һәм финанс министры вазифала­ ры белән бергә алып бара. Катышмау сәясәтен дәвам итү тарафдары. Һинд җәмгыятен модернизацияләргә омтыла. 1984 елда һөҗүм корбаны була.
§ 25. XX гасырның икенче яртысында XXI гасыр башында Һиндстан 241 ■■ Раджив Ганди (1944—1991) — 1984—1989 ел­ ларда Һиндстан премьер-министры . И. Гандиның улы, Лондонда Кембридж университетында укый, Дәһлидә очучылар мәктәбен тәмамлый, 1968—1980 елларда «Индиан эйрлайнз» авиаком­ паниясендә хезмәт итә. И. Ганди сәяси карьерага өлкән улы Санджай Гандины әзерли, ул егерме яше тулып узгач ук парламент депутаты була. 1980 елда Санджай һәлак була һәм әниләре парламентта аның уры­ нын Раджив алуын тели. 1983 елда Р. Ганди — ҺМК(И) генераль секретаре. И. Ганди һәлак булганнан соң, партия рәисе итеп сайлана. Модернизацияләү курсын дәвам итәргә омтыла, коррупциягә каршы көрәш кампаниясе башлый. 1984—1986 елларда Катышмау хәрәкәтенә ж,итәкчелек итә. 1989 елда ҺМК(И) парламент сайлауларында уңышсызлыкка юлы­ га, Р. Ганди отставкага китә. 1991 елда һөж,үм корбаны була. Модернизацияләү сәясәте үзенчәлекләре Һиндстан модернизацияләү бурычларын хәл итәргә тиеш­ ле шартлар гаять катлаулы булулары белән аерылып тора­ лар. Британия хакимлек иткән чорда барлыкка килгән бердәм хуҗалык комплексы бүлгәләнә. Һиндстан өчен мөһим күп кенә предприятиеләр һәм уңдырышлы җирләр Пакистан территориясенә туры килә, ә аның белән мөнәсәбәтләр киеренке була. Һиндстанда һәркайсының үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре булган йөзләрчә ха- лыкчалар яши. Ил составына идарәнең демократик формасы бул­ ган штатлар да, ярым бәйсез кенәзлекләр дә керә. Шуңа күрә ҺМК ил азат ителгәннән соң үзгәртеп корулар уздырганда зур саклык күрсәтә. Шул ук вакытта ул иҗтимагый тормышның иң архаик формаларын җиңәргә тырыша. 1950 ел конституциясе нигезендә иң югары һәм иң түбән касталар (соңгыларына халыкның дүрттән өч өлеше керә) вәкилләренең хо­ куклары тигезләнә. Феодаль тәртип нигезләре какшый. Арендачылар үзләре эшкәрткән җирләрне сатып алу мөмкинлегенә ия була. Җирби- ләүчеләр крестьяннардан салым җыю хокукыннан мәхрүм ителә. Ләкин хөкүмәт традицион авыл яшәешен җимерми. Натураль һәм ярым натураль хуҗалыклы общиналар сакланып кала.
Колониаль хакимиятнеке булган милек икътисадның дәүләт секторы базасын тәшкил итә. Болар — тимер юллар, энергети­ ка, төп сәнәгать һәм хәрби предприятиеләр, сугару корылмалары. Бишьеллык планнар системасы кертелә. Һиндстан, аерым алган­ да, металлургия сәнәгате булдыруда СССРның техник ярдәменнән файдалана. 1960 елларда иң эре банклар, күмәртәле сәүдә национализа- цияләнә, җир биләмәләренең максималь зурлыгына өстәмә чикләү­ ләр кертелә. Хакимият җәмгыятьнең бик ярлыларга һәм бик байларга ае­ рылуына юл куймый. Хөкүмәт алдан уйланылган модернизация сәясәте алып бара. Дәүләт инвестицияләре икътисадның перспек­ тив секторларына җибәрелә. Продукцияләре эчке һәм халыкара базарларда югары ихтыяҗга ия сәнәгать тармакларына салынган милли һәм чит ил капиталы өчен аерым ташламалы өстенлекләр кертелә. Протекционизм сәясәте уздырыла, аның максаты им­ порт продукциясенә пошлиналарны арттыру юлы белән үз илләре җитештерүчеләрен яклаудан гыйбарәт була. Нәтиҗәдә күп укладлы икътисад формалаша. Җәмгыятьнең социаль структурасы катлаулана. Сәнәгатьтә эшләүчеләр саны сизелерлек арта. Европа тибындагы гигант шәһәрләр төзелә, заман ­ ча җитештерү һәм фән үзәкләре пәйда була. Һиндстан мөстәкыйль рәвештә атом-төш коралы һәм ракета техникасын җитештерү тех­ нологиясен үзләштерә. Ул дөньяда гадәттән тыш куәтле компьютер­ лар булдырган өченче ил (АКШ һәм Япониядән кала) була. Яшел революция — бодайның яңа сортларыннан файдалану һәм игенчелекнең заманча ысулларын кертү нәтиҗәсендә 1970 еллар уртасыннан Һиндстан үзен азык-төлек белән тәэмин итә. Шәһәрдәге алдынгы технологияләр авылдагы натураль хуҗалык белән күршелек итә. Хәер, соңгы елларда авылларда да аерым бер заманча аграр җитештерү үзәкләре барлыкка килә. Һиндстанның балигъ яшьтәге халкының өчтән бере диярлек укый-яза белми. Ләкин нәкъ менә грамотасыз һәм аз грамоталы авыл халкы, ә аз санлы урта сыйныф түгел, социаль-сәяси тот - рыклылыкның гаранты булып тора. Даими рәвештә тормыш дәрә ­ җәсен күтәрүгә омтылмаган, элек-электән консерватив крестьян ­ нар үзләре ияләшкән партияне яисә лидерны яклыйлар. Шунысы гыйбрәтле: 1977 елда сайлауларда оттырып, ҺМК беренче тапкыр
хакимияттән коры кала. Аның лидерлары бала табуны киметергә тырыша башлагач була бу хәл. Авылдагы сайлаучылар моны тра ­ дицион тормыш рәвеше нигезләренә һөҗүм дип бәялиләр. Хөкүмәт күзлегеннән караганда мондый чаралар кирәк була, чөнки илдә ха­ лык саны 1 млрд кешедән артып китә. ҺМКның хакимияттән читләштерелүе озакка сузылмый. 1978 елда Ьиндстанның бу иң өлкән партиясе бүленә. Аның әгъзаларының бер өлеше И. Ганди җитәкчелегендә ЬМК(И) пар­ тиясен төзи, партия исеменә лидерлары исеменең (Индира) беренче хәрефе өстәлә. 1979 елда ҺМК(И) хакимиятне үзенә кайтара. Әмма көндәшлек итүче партияләр арасында эчке сәяси көрәш көчәя, Индираның, аннан соң Раджив Гандиның һәлак булулары шул хакта сөйли. Индустриаль үсештәге уңышлар, белем дәрәҗәсенең күтәрелүе урта сыйныфның — шәһәрдәге һәм авыллардагы кечкенә хуҗа­ ларның һәм зыялыларның саны артуга китерә. Урта сыйныф аз сан ­ лы, штатлар дәрәҗәсендә эш итүче сәяси партияләрнең социаль база­ сына әверелә. Алар ЬМКдан аерылып чыккан, Ганди кланына дош­ ман булган төркемнәр белән берләшә. 1988 елда ҺМК(И)га җитди көндәш булган Джаната дал (ДД) партиясе төзелә. Аңардан элек, 1980 елда, Ьиндстан өчен традицион дини-община кыйммәтләре позициясендә торучы Бхаратия джаната парти (БДП) оеша. Сәяси тотрыксызлык чорыннан соң 1998 елдагы вакытыннан алда уздырылган парламент сайлауларында БДП җитәкчелегендәге оппозиция партияләре коалициясе җиңә. Ул сайлаучыларга Ьиндстан җәмгыятен алга таба үстерүнең яңа программасын тәкъдим итә. Беренчедән, мәдәни милләтчелек принцибы алга куела. Ул индуизмга нигезләнгән милләт, халык, мәдәният бердәмлеген белдерә. БДП, аерым алганда, конституциягә тиешле үзгәрешләр кертергә, моннан тыш, Рама алла храмы төзелешенә дәртләндерергә йөкләмә ала. Сыерлар суюны һәм сыер ите экспортлауны тулысын- ча тыюны (индуслар аларны изге хайван дип саный) күздә тота­ лар. Икенчедән, коррупциягә, хакимияттән явызларча файдала­ нуга каршы хәлиткеч көрәш башлау, община үзидарәсе хокукла­ рын киңәйтү карала. Өченчедән, икътисади милләтчелек, ягъ­ ни үз илләре товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү исәбенә икътисадның үсеш темпларын арттыру, принцибы алга сөрелә.
Азык-төлек продуктлары җитештерү өстенлекле программа дип игълан ителә. Дәүләтнең байтак акчаларын авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтү планлаштырыла. Дүртенчедән, социаль гармония тәэмин итү бурычы куела. 2010 елга торак проблемасын хәл итү һәм тулы грамоталылыкка ирешү билгеләнә. Бишенчедән, илне атом-төш державасы дип игълан итеп, аның куркынычсызлыгын тәэмин итү күздә тотыла. 1998 елда хакимияткә килеп, БДП эшкуарлык эшчәнлегенә булышу һәм чит илләрдән капитал җәлеп итү чаралары күрә. 1997 елда Азия илләрендәге икътисади кризистан зыян күргән икътисадта бик тыйнак уңышлар фонында 2004 елда хакимияткә ЬМК(И) кабат кайта. Аны Соня Ганди — Р. Гандиның тумышы белән италияле тол хатыны җитәкли. Әмма С. Ганди премьер- министрлыктан баш тарта. Бу постны илдә популярлык казанган икътисадчы һәм сәясәтче М. Сингх били . Тышкы сәясәт «Салкын сугыш» елларында Һиндстан катышмау сәясәте үткәрә, ул әлеге хәрәкәткә нигез салучыларның берсе була. Шулай да бәхәсле чик буе территорияләре аркасында аның Пакистан белән мөнәсәбәтләре киеренке булып кала. 1965 елда Ьиндстан һәм Пакистанның чик буендагы чүлле рай­ оннарында, бу илләр арасында төгәл чикләр булмаган җирдә, хәрби хәрәкәтләр башланып китә. Бер үк вакытта Кашмир өчен дә су­ гыш кабына, ул 1966 елда сүнә. СССР арадашлыгы белән яклар үз гаскәрләрен баштагы позициягә чигендерергә сүз куешалар. 1971 елда Көнчыгыш Пакистандагы кризис Һиндстан һәм Па­ кистан арасындагы чираттагы сугышка сәбәп була. Бу — халык тыгыз утырган һәм дөньяда иң ярлылардан булган провинциядәге восстание Һиндстанга күп миллионлы качаклар ташкынын китерә. Хәрби бәрелеш башлана. Һиндстан гаскәрләре Көнчыгыш Паки­ стан территориясен алалар, ул бәйсез Бангладеш дәүләте дип игъ­ лан ителә. Пакистан җиңелгәннән соң, хакимият армиядән граждан­ лык администрациясе кулына күчә. Ул АКШ һәм Бөекбритания белән хәрби берлектән чыга, Һиндстан белән мөнәсәбәтләрен җайга сала. Ләкин 1977 елда Пакистанда яңадан хәрби режим урнаша һәм Һиндстан белән каршылык яңара. Әлеге каршылык кыса-
В Мөселманнар һәм индуслар арасындагы бәрелеш корбаннары ларында Пакистанның Кытай белән хезмәттәшлеге үсә башлый. КХРның шулай ук Ьиндстан белән дә Һималайдагы чик сызыкла­ ры мәсьәләсе буенча территориаль бәхәсе яшәп килә. 1998 елда Ьиндстан Пакистан каршылыгына атом-төш кора­ лы да өстәлә. Ьиндстан да, Пакистан да атом-төш коралын сы­ нау үткәрә. Аны илтү чаралары — берничә йөз километрга очарга сәләтле ракеталар төзелә. XXI гасыр башына Ьиндстан бәхәссез казанышлар һәм кат­ лаулы проблемалар белән килде. Үзенең ресурслары, технологик үсеш дәрәҗәсе буенча илнең дөньядагы иң көчле державаларның берсенә әверелергә аның бөтен мөмкинлекләре бар. Шул ук вакыт­ та ил алдында зур кыенлыклар тора. Болар — штатларның тигез­ сез үсеше, этносара һәм дини конфликтларның саны арту, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы. 2000 елга җан башына ТЭП җитештерү буенча Ьиндстан АКШтан 15 тапкыр артта иде. Ьиндстан һәм Россия арасында икътисад өлкәсендә үзара фай­ далы хезмәттәшлек урнашты. Дөнья үсешенең төп проблемалары­ на Россия һәм Ьиндстан дипломатиясе карашлары, кагыйдә була­ рак, тәңгәл килә.
246 6 нчы бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасында модернизацияләү юллары §25. Сораулар һәм биремнәр 1. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Һиндстанның бәй- сезлеге өчен күтәрелгән көрәшнең сәбәпләрен аңла­ тыгыз. Ул нинди нәтиҗәләргә китерә? 2. Бәйсез Һиндстанны модернизацияләүнең төп юнәлеш- ләрен ачыклагыз. Әлеге процесс Азиянең башка иллә- рендәгедән ни белән аерыла? 3. Һиндстанның тышкы сәясәтендәге үзенчәлекләрне ха- рактерлап бирегез. Анда СССР белән, Россия белән мөнәсәбәтләр нинди роль уйнады һәм уйный? 4. XXI гасырда Һиндстан зур үсеш перспективаларына ия дип санарга нинди факторлар нигез бирүен уйлагыз. Җавапны агымдагы матбугат һәм Интернет материалла­ рыннан файдаланып әзерләгез. 5. Һиндстанның әйдәп баручы сәяси эшлеклеләре биогра- фиясенә игътибар итегез. Сез анда нинди уртаклык та ­ басыз? Аларның эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәя бирегез. Ислам дөньясы: бердәмлек һәм күптөрлелек 1, Ислам диненең кайсы илләрдә өстенлек итүен исегезгә төшерегез. Аларны картада күрсәтегез. 2. XX гасыр башында ислам дәүләтләренең сәяси һәм икъ­ тисади хәле нинди була? Ислам дөньясы халкы 750 млн нан артык кеше яшәгән илләр­ не үз эченә ала. Аларда ислам иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеш­ кә сизелерлек йогынты ясаучы өстенлекле дин булып тора. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр күпчелек ислам дәүләтләре Бөекбритания һәм Франция колониаль имперйяләре составына кер­ де. Сугыштан соңгы елларда ислам дәүләтләренең үсешендә төп ике модель билгеләнде: милли-патриотик һәм традицион. Милли-патриотик үсеш моделе Антиколониаль хәрәкәт күтәрелешен кичергән күпчелек илләрдә хакимияткә модернизацияне тизләтергә омтылучы ре­ жимнар килә.
26. Ислам дөньясы: бердәмлек һәм күптөрлелек 247 Ике сугыш арасындагы чорда Мисыр Бөек- британиягә бәйле дәүләт була. Мисыр белән Англия арасындагы 1936 елгы шартнамә нигезендә соңгысының гаскәрләре Сүәеш ка­ налы зонасында булалар. Мисыр армиясенә инглиз офицерлары җитәкчелек итә. 1951 елда, әлеге шартнамәне юкка чыгару өчен, масса төсендәге хәрәкәт башлана. 1952 елда Г. Ә. Насыр җитәкчелегендәге яшь офицерлар төркеме илнең башкаласы Каһирәдә хакими- Г . Ә . Насыр ятне кулга төшерә. Инглизләр ярдәменә та­ янган король Фарук тәхеттән ваз кичә. 1956 елда Мисыр республика дип игълан ителә. Яңа хакимият Сүәеш каналының инглиз-француз компаниясен национализацияли, суднолар йөрү иреген тәэмин итәргә һәм ком­ пенсация түләргә йөкләмә ала. Шуңа да карамастан Бөекбритания, Франция һәм Израиль 1956 елда Мисырга каршы сугыш башлый. СССРның агрессорларга каршы ракета-атом -төш коралы кулла­ ну белән янавы аларны чигенергә мәҗбүр итә. Мисыр бәйсез үсеш юлына баса. Мисырдагы вакыйгалар бу төбәктәге күрше дәүләтләргә зур йогынты ясый. 1899 елдан бирле Англия-Мисыр идарәсендә бул­ ган Судан 1955 елда бәйсезлек ала. Чит ил гаскәрләре аның территориясеннән чыгарыла. Гыйрак шулай ук Бөекбританиягә тигез хокуклы булмаган шартнамә нигезендә бәйле була. 1958 елда революцион рухлы офи­ церлар Англия яклы монархия режимын бәреп төшерәләр. Хәрби түнтәрешләр сериясеннән соң 1970 елда Гыйрак халык демократик республикасы дип игълан ителә. Франциянең элеккеге колонияләрендә хакимият шулай ук па­ триотик рухлы хәрбиләр кулына күчә. Берничә перевороттан соң Сүриядә хакимияткә реформаторлар килә. 1958 елда Сүрйя Мисыр белән бердәм федератив дәүләткә — Берләштерелгән Гарәп Республи­ касына (БГР) берләшә, аның президенты итеп Г. Ә. Насыр сайлан­ ды. БГР администрациясендә җитәкче постларны мисырлыларның биләве белән ризасызлык 1961 елда берлекнең таркалуына китерә, әмма Сүрия реформаларга йөз тотудан туктамый.
Алжир бәйсезлеккә ирешүдә аеруча авыр юл үтә. Анда Фран ­ циядән чыгучыларның күп санлы общинасы оешкан була. 1954 елда Алжирда бәйсезлек өчен кораллы көрәш башлана, ул ким дигәндә 1 млн кешенең гомерен алып китә. 1956 елда Франция Марокко һәм Тунисның бәйсезлеген таный, әмма Алжирны үзенә калдырырга маташудан баш тартмый. Сугыш вакытында күпчелек этник французлар аны ташлап китә. 1962 елда гына Франция ха лык демократик республикасы дип игълан ителгән Алжирдан гаскәрләрен чыгара. Италиянең элеккеге колониясе Ливия 1951 елда бәйсез дәүләт була. Англия, Италия һәм АКШ аның сәяси һәм икътисади үсешен контрольдә тота, анда хәрби базалар булдыра. Бу азатлык көрәшенең күтәрелүенә китерә. 1969 елда революцион борылыш нәтиҗәсендә монархия бәреп төшерелә. Илдә республика игълан ителә. Хакимияткә М . Каддафи җитәкчелегендәге патриотик фикер йөртүче хәрбиләр төркеме килә. Шулай итеп, Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгышның күп ил­ ләре милли азатлык өчен каты көрәш нәтиҗәсендә бәйсезлек алды. Бу көрәштә патриотик рухлы офицерлар аерым роль уйныйлар. Хакимияткә килгәч, хәрбиләр, кагыйдә буларак, икътисадны модернизацияләүне тизләтүгә юнәлеш алалар. Чит ил компанияләре милкен национализацияләү аны тормышка ашыруда беренче адым була. Аграр реформаның максаты булып азык-төлек җитештерүне арттыру тора. Җир биләүнең иң чик күләме чикләнә, бу исә алпавытларның йогынтысын киметә. Җирләр арендачыларга милек итеп тапшырыла. Авыл хуҗалыгы кооперативлары төзү хуплана. Җирдән файдалануның алдынгы технологияләре кертелә. Ислам дәүләтләрендә үзгәртеп корулар барышында хәрбиләрнең аерым роле саклана. Переворотлар еш булып торуга да карамастан, әкренләп иҗтимагый тормышның гражданлык формалары үсеш ала. Хәрби лидерлар сәяси партия җитәкчеләренә әверелә. Мисыр, Сүрия һәм Гыйракта гарәп социалистик яңарыш партияләре — БААС барлыкка килә. Аларның әгъзалары сул — коммунистик, социал-демократик һәм милли-патриотик тәгълиматка инаналар . Ливиядә Каддафи җитәкчелегендә Гарәп социалистик союзы төзелә, ул, илнең капиталистик үсеш юлын кире кагып, «ислам социализ­ мы» төзү лозунгын күтәрә. Оппозиция хәрәкәтләре дә барлыкка
§ 26. Ислам дөньясы: бердәмлек һәм күптөрлелек 249 килә, ләкин алар күбесенчә хакимият тара­ фыннан тыела. Мәсәлән, 1979 елда Гыйракта бер үк вакытта президент, премьер-министр, башкомандующий һәм БААС партиясе пост­ ларын биләгән С. Хөсәен барлык оппозицион көчләрне тыя. Тышкы сәясәттә патриотлыкка йөз тот­ кан режимнар, кагыйдә буларак, элеккеге метрополияләр белән бәйләнмәгән союздашлар эзлиләр. Аларның күпчелеге СССР белән дус­ лык һәм хезмәттәшлек турында шартнамәләр төзеде. Советлар Союзы аларга энергетиканы, авыр индустрия- не һәм хәрби куәтләрен үстерүдә техник ярдәм күрсәтте. Шун­ дый хезмәттәшлекнең тәүге үрнәкләренең берсе — 1950 елларда Мисырда, Асуан шәһәре янында плотина төзелеше. Ул Нил елга­ сы үзәнендә жңрдән файдалануны яхшыртырга мөмкинлек бирде. Ислам дөньясында традиционализм Ислам илләренең икенче үсеш моделе электән килгән гореф- гадәтләрне — идарәнең монархия рәвешен, дини кыйммәтләргә тугрылыклы булуны, элеккеге метрополияләр белән тыгыз хезмәт ­ тәшлекне саклап калу белән характерлана. Мондый илләргә Согуд Гарәбстаны, Иордания. Марокко, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) керә. Аларга икътисади як ­ тан Көнбатыш илләренә йөз тоткан һәм алардан хәрби ярдәм алган хәрби һәм хәрби булмаган режимлы дәүләтләр дә кушыла. Торкия НАТО әгъзасы һәм Евросоюзның ассоциацияләшкән әгъзасы була. Пакистан АКШ һәм Бөекбритания «салкын сугыш» чорында төзегән күпчелек хәрби берлекләрдә катнаша. Традиционалистик режимнар, бигрәк тә зур нефть запасларына ия булганнары, үз дәүләтләрен модернизацияләргә тырышалар. Бу илләр массачыл азатлык хәрәкәте күтәрелешен сизмәделәр. Барлык үзгәртеп корулар «югарыдан» тормышка ашырылды. Халыкның күпчелек өлеше үзгәрешләргә пассив яисә тискәре карашта булды. 1960—1970 елларда Иранда монархия, шаһ режимы, нефть сатудан алынган гаять зур табыштан һәм АКШның ярдәменнән файдаланып, модернизацияләү юлына баса. Икътисади үсеш тем­ плары буенча Иран «икътисади могж,иза» елларындагы Япо-
Ж Ирандагы революция. Митингта катнашучылар Р. М . Хомәйни сурәте белән ния белән тиңләшә. Индустриаль үзәкләр төзелә, дөньяви белем бирүнең Европа системасы кертелә, хатын-кызларның хокуклары ирләрнеке белән тигезләнә, авылларда югары җитештерүдән фер­ мер хуҗалыклары булдырыла. Бу үзгәртеп корулар халыкның гадәти тормыш рәвешен боза. Эшкуарларның, күренекле кешеләрнең, шәһәрдәге урта катлауларның керемнәре арта баруга карамастан, илдә ризасызлык үсә, аны ислам руханилары тагын да көчәйтеп җибәрә. Укымаган, иң ярлы авыл халкы протест хәрәкәтенең социаль базасын тәшкил итә. Алар юга­ ры җитештерүдән фермалар белән конкуренциягә түзмиләр, җирдән мәхрүм калалар Һәм шәһәрдә дә эш урыны таба алмый интегәләр. Традицион ислам кыйммәтләренә әйләнеп кайту лозунгы астында барган протест хәрәкәте 1979 елда бөтен илне чолгап ала. «Ислам революциясе» дигән исем алган массадыл чыгышлар нәтиҗәсендә, шаһ чит илгә кача, хакимият руханиларга күчә. Иран ислам респуб­ ликасы дип игълан ителә, имам Р.М. Хомәйни аның лидеры була. Модернизация җимешләренең байтак өлеше юкка чыгарыла. Бан ­ клар һәм компанияләр ябыла, тышкы сәүдә багланышлары өзелә. Фундаментализм ил сәясәтенең нигезенә әверелә. Иран дини лидерлары сугышчан исламны башка илләргә дә таратырга омты­ лалар. 1980 елда Гыйрак белән сугыш башлана, ул сигез ел дәвам
§ 26. Ислам дөньясы: бердәмлек һәм күптөрлелек итә. 1 млн нан артык кеше һәлак була. Сугыш бер якка да җиңү китерми. Иран лидерларының ислам революциясен экспортлау пла­ ны тормышка ашмый. Фундаментализм — исламда барлык дини йолаларны катгый үтәүне һәм гадел хөкемне шәригать законнарына (Коръәндә язылган тәкъвалык нормаларына) буйсындыру­ ны таләп итүче агым. Югарыдан мәҗбүри тагылган модернизациягә каршы тради- ционалистик протест Әфганстанны да чолгап ала. 1978 елда үзен марксистик дип атаган Әфганстан халык демократик партиясенә (ӘХДП) кергән хәрбиләр төркеме хакимиятне яулап ала. Монархия бәреп төшерелә һәм демократик республика игълан ителә. Социализм төзүгә курс алу, җирне бертигез итеп бүлү, димәк, җирдән файдалануның традицион системасын җимерү, Әфганстан- дагы барлык халыкларның тигезлеген урнаштыру омтылышлары, кабиләләрнең тарихи барлыкка килгән өстенлекләрен бетерү мас­ сачыл ризасызлыкка китерә. Аяк астында җир убыла башлагач, ӘХДП лидерлары, ярдәм сорап, СССРга мөрәҗәгать итәләр. 1979 елда Әфганстанга совет гаскәрләре кертелә. Бу — ӘХДП сәясәте белән риза­ сызлыкны тагын да көчәйтә һәм илне гражданнар сугышына этәрә. Сугыш барышында 5 млн чамасы кеше (ил халкының өчтән бере диярлек) Пакистанга кача. Күршедәге бу ил совет һәм хөкүмәт гаскәрләре белән сугышкан мөҗаһидләргә (дин өчен көрәшүчеләргә) булышлык итә. 1989 елда СССР үз гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара. Өч елдан соң ӘХДП хакимияттән ко­ лак кага. 1992 елдан Әфганстан ислам республикасына әверелә. Әмма аның җирендә сугыш туктамый. 1995 елда Әфганстанның төньягында һәм Пакистанның төньягында яшәүче пуштун кабиләләре базасында фундаментализм позициясендә торучы Та либан хәрәкәте башлана. Ул, Әфганстанга тулы контроль урнашты­ ру өчен, сугыш башлап җибәрә. 1996 елда талиблар ил башкаласы Кабулны алалар һәм таҗиклар, үзбәкләр яшәгән төньяк районнар­ га һөҗүм башлыйлар. Талиблар идарә иткән территориядә телеви­ зор карау, радио тыңлау тыела. Хатын-кызларга урамга пәрәнҗәсез чыгарга ярамый, ирләргә сакал үстерергә кушыла. 2001 елның 11 сентябрендә АКШта булган вакыйгалардан соң Әфганстанның ислам хөкүмәте «Әл-Каидә» террористлык оешмасы лидеры У. бен Ладенны бирүдән баш тартты. Согуд
6 нчы бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасында Гарэбстаны нефть магнатларының йогынтылы кланына кергән бу миллионер-фундаменталист Әфганстан территориясендә сугыш чукмарлары (боевиклар) әзерләү базасы төзегән. 2001 елда Кушма Штатлар Әфганстанга кар­ шы хәрби операция башлый. Илгә йөзләгән ра­ кета, 12 мең тоннадан артык бомба ташлана. Бомбага тоту нәтиҗәсендә оешканлыкларын югалткан талибларга Көньяктан Америка де­ сантчылары, ә төньяктан талибларга дошман булган таҗик һәм үзбәк кабиләләренең хәрби формированиеләре һөҗүм итә. Бен Ладен отрядларының бер өлеше тар-мар ителә, әмма ул үзе качып котыла. Талиблар хакимияте бәреп төшерелгәннән соң, НАТО көчләре Кабулны ала. Әфганстан вакытлы хөкүмәте төзелә. 2004 елда илдә демократик сайлаулар булып уза. Ләкин күпмилләтле халык со­ ставы, клан төркемнәренең үзара көрәше, подпольега киткән Талибларның партизаннар сугышы ил территориясен контрольдә тотуны катлауландыра. Әфганстан хәзер дә дөньяның иң ярлы илләренең берсе, анда юллар да, сәнәгать тә юк. Халкының бай­ так өлеше өчен наркотиклар җитештерү бердәнбер керем чыгана­ гы булып тора. Нефтькә бай Согуд Гарэбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмир­ лекләре кебек ислам илләрендә модернизация төп халыкның яшәү рәвешенә һәм гореф-гадәтләренә кагылмады. Нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм төзелеш сәнәгатендә, нигездә, чит ил инженерлары һәм эшчеләре хезмәте кулланыла. Якын Көнчыгыш конфликты һәм ислам илләре Ислам дөньясы илләренең сәяси режимнары характерында си­ зелерлек аерымлыклар бар. Исламның мең елдан артык элек килеп чыккан төрле агымнары (шигыйлар һәм сөнниләр) арасында кар­ шылыклар яшәп килә. Сәүдә партнерлары һәм хәрби союздашлар сайлау буенча да башкалыклар бар. Шул ук вакытта ислам дөньясының бердәмлек дәрәҗәсе арта. 1972 елда Ислам конференциясе оешмасы (ИКО) төзелде, аны Төньяк Африканың һәм Азиянең 26 дәүләте гамәлгә куйды.
Израиль гаскәрләре маршта Ислам илләренең үзара мөнәсәбәтләренә Гарәп-Израиль кон ­ фликты зур йогынты ясады. БМО карары буенча, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң 1947 елда Палестина территория­ сендә ике дәүләт — гарәп һәм яһүд дәүләтләре төзелде. Шуннан соң Гарәп-Израиль сугышы башланып китте, нәтиҗәдә Израиль бөтен Палестинаны басып алды. 1 млн чамасы Палестина гарәбе күрше дәүләтләрдә сыену урыны эзләргә мәҗбүр булды. Алар­ ның туган җирләрен кайтарып бирү турындагы таләпләрен бөтен ислам илләре яклады. Бу бердәмлекнең иң мөһим чыганагына әверелде. Сүрия, Мисыр һәм Иордания белән 1967 елгы сугыштан соң Израиль Синай ярымутравын, Иордан елгасының көнбатыш ярын һәм Голан биеклекләрен оккупацияләде. 1973 елгы сугышта Мисыр һәм Сүрия Израильне тар-мар итмәкче булдылар һәм янә җиңелделәр. Бу — Гарәп-Израиль кон ­ фликтын сугыш юлы белән хәл итеп булмавын күрсәтте. Аны Израильнең төп союздашы булган АКШ арадашлыгында җайга салу башланды. 1978 елда Кэмп-Дэвидта (АКШ) кул куелган Ми­ сыр белән ике арадагы килешүләр нигезендә 1988 елда Израиль үз гаскәрләрен Синай ярымутравыннан чыгаруны тәмамлады.
254 6 нчы бүлек. Азия. Африка һәм Латин Америкасында модернизацияләү юллары 1993 елда Израиль һәм Я. Арафат җитәк­ челегендәге Палестинаны азат итү оешмасы конфликтны тыныч юл белән җайга салу ту­ рында килештеләр. 1995 елда Израиль хөкүмәте һәм Пале­ стинаны азат итү оешмасы арасында Из­ раиль гаскәрләрен Палестина шәһәрләреннән чыгару һәм аның үз полициясен булдыру турында килешүгә ирешелә. Израиль гарәп Палестинасының автономиясен танырга әзер булуын күрсәтә. Бу килешү ике якның да экстремистик көчләрендә тискәре реакция тудыра. ХАМАС, Әл-Җиһад һ.б . кебек радикаль, ислами Палестина оешмалары су­ гыш чукмарлары оештырган террорлык актлары сериясе булып уза. Израильдә хакимияткә Палестина белән мөнәсәбәтләрдә каты курс тарафдарлары килә. Гарәп илләре үзләренең Палестина халкы белән теләктәш бу­ лулары турында белдерәләр. Радикаль төркемнәр күп кенә ислам дәүләтләреннән ярдәм ала башлыйлар. Мондый шартларда АКШ яңа тынычлык инициативасы белән чыга. 2003 елда кече Дж. Буш ты­ рышлыгы белән Израиль һәм Палестина «Юл картасы» дигән план кабул итәләр. Ул Палестинада бердәм һәм бәйсез гарәп дәүләте төзүне күздә тота. Израиль 1967 елгы сугыштан соң басып алынган гарәп җирләрендә төзелгән байтак кына торак пунктларны юк итәргә йөкләмә ала. Шул ук вакытта ислам радикалларының Иерусалим гарәп дәүләте башкаласы булсын дигән теләкләре кире кагыла. Бу план БМО әгъзаларының күпчелегендә, Россия һәм Ев­ росоюз илләрендә хуплау таба. 2004 елда Я.Арафат үлгәннән соң, Палестинаны азат итү оешмасының яңа лидеры, Палести­ на хөкүмәтен җитәкләгән М. Аббас тыныч юл белән җайга салу планын кабул итә. 2005 елда Палестина гарәп дәүләтенә күчәчәк территорияләрдән яһүд поселениеләрен эвакуацияләү башлана. Бу үзгәрешләр Израильнең үзендә дә, Палестинаның гарәп хал­ кы арасында да радикаль көчләрнең каршылыгына очрады. 2006 елда Палестина территориясендәге ирекле сайлаулар нәтиҗәсендә хакимияткә ХАМАС партиясе килә. Аның лидерлары ирешелгән килешүләрне танымый һәм Израильнең яшәүгә хокукын кире кага.
Палестина сугышчылары Ислам илләренең бердәмлеге модернизация усеше барышында арта бара. Аны тормышка ашыру ысулларында аерма булуга карамастан, күпчелек дәүләтләрдә ул охшаш социаль-икътисади нәтиҗәләргә китерде. Башта ук социалистик идеяләр популяр булган илләрдәге кебек үк, монархиячел режимлы дәүләтләрдә дә милли буржуазия формалашты һәм ныгыды, урта сыйныф бар­ лыкка килде. Бу социаль катлаулар сәяси тормышның тотрыклы булуы, нык үскән илләр базарларына керү һәм икътисадка дәүләт контролен йомшарту яклы. Ислам дөньясы, фундаментализм һәм халыкара террор 1979 елда Иранда ислам революциясе җиңгәннән соң һәркайда ислам фундаменталистлары йогынтысы көчәя башлый. Дөнья­ ви дәүләтләрдә (Алжир, Мисыр, Төркия һ.б.) дә шул ук хәл кү­ зәтелә. Фундаментализмның күтәрелүе халыкның эчке кытлыклар­ га, хәерчелеккә, авыруларга үзенә күрә бер җавабы булып тора. Җәмгыятьнең иң ярлы катлаулары ата-бабаларының диненә
мөрәҗәгать итә, анда өлгереп җиткән проблемаларны хәл итү ысулларын күрә. Халыкара террорчылык структурасы «Әл-Каидә», «Ьәзбул- лаһ>? һ.б . кебек иң радикаль ислам хәрәкәтләре бөтендөнья ислам хәлифәлеге төзергә омтылалар. Алар, үз максатларына ирешү өчен, көч кулланып көрәшү ысулларыннан файдаланалар. АКШта һәм халыкара террорга каршы коалициядә аның белән союздаш илләрдә күп кенә ислам дини лидерларының көч куллану­ ны гаепләүләрен искә алалар. Шул ук вакытта экстремизмга каршы көрәштә АКШ кулланган ысуллар һәркайчан көтелгән нәтиҗәгә китерми. Әйтик, кече Дж. Буш хөкүмәте Гыйракта С.Хөсәеннең диктаторлык режимын халыкара террорчылыкка булышуда һәм күрше илләргә каршы масса төсендә юк итү коралы кулланып сугышуга әзерләнүдә гаепләде. 2003 елда АКШ, Бөекбритания һәм аларның союздашлары БМОның Куркынычсызлык Советы санкциясеннән башка Гыйракка каршы «Шок һәм калтырау» дип аталган операция уздырды. Һавадан куәтле һөҗүм Гыйрак армиясе белән идарә итү үзәкләрен сафтан чыгарды. Америка һәм Англия гаскәрләре, диңгездән һәм АКШ белән союздаш Кувейт территориясеннән хәрәкәт итеп, илнең башкаласы Багдадка бик тиз һөҗүм ясады һәм аны басып алды. Гыйрак белән идарә итү Америка администрациясенә күчте. Аннан соң С. Хөсәен дошман­ нарыннан илнең вакытлы гражданлык администрациясе төзелде. 2005 елда Гыйракта сайлаулар булып узды. С. Хөсәен үлемгә хөкем ителде. Соңыннан Америка экспертлары Гыйракта атом-төш, радиоло- гик, химик яисә бактериологик корал эшләнү билгеләрен, шулай ук С. Хөсәен режимының халыкара террорчылык белән элемтәсенә дәлилләр тапмыйлар. Шул ук вакытта оккупацион хакимият сәясәте гыйраклыларның иң кирәкле ихтыяҗларын, аерым ал­ ганда, аларны су, азык-төлек һәм медикаментлар белән тәэмин итү зарурлыгын күрмәмешкә салыша. Бу — илдә оккупантларга каршылык хәрәкәтен барлыкка китерә. Ул ислам фундамента- лизмы лозунглары астында һәм радикаль ислам оешмалары, шул исәптән «Әл-Каидә» ярдәме белән уза. Хәзер Гыйрак халыкара тотрыксызлык үзәкләренең берсенә әверелеп бара. Күп кенә ислам дәүләтләрендә Америкага каршы уй-фикерләр көчәя.
§26. Ислам дөньясы: бердәмлек һәм күптөрлелек 257 § 26. I Сораулар һәм биремнәр 1. Гарәп илләрендә антиколониаль хәрәкәтләр турында сөйләгез. «Ислам дөньясы илләренең сугыштан соңгы үсеш юлла­ ры вариантлары» дигән чагыштырма таблицаны тутыры­ гыз. Чагыштыру өчен сораулар Модельләр Милли-патриотик Традициона- листик Эчке сәясәт Модернизация үзенчәлекләре Тышкы сәясәт Ислам дөньясы илләре үсеше үзенчәлекләре турын­ да нәтиҗә ясагыз. Модернизациянең ике моделенең охшашлыгы һәм аермасы нәрсәдә? 3. «Әфганстан: үткәне һәм хәзергесе» дигән чыгыш әзер­ ләгез. 4. «Ислам дөньясы» төшенчәсен аңлатыгыз. Ислам дөньясын аеручы һәм берләштерүче факторларны ата­ гыз. Ни өчен соңгы елларда ислам илләренең бердәмлек дәрәҗәсе үсә? ■аяш Израиль һәм гарәп илләре арасындагы конфликт ни­ чек барды? Аны җайга салуның нинди преспективалары бар? 6. Ислам экстремизмы һәм террорчылыкның хәзерге дөньядагы роленә бәя бирегез. Ул нинди чыганаклардан туклана? Җавап биргәндә матбугат һәм Интернет мате­ риалларыннан файдаланыгыз. Гыйрак тирәсендәге конфликтның сәбәпләре турында сөйләгез. Җавап биргәндә массакүләм мәгълүмат чара­ лары материалларыннан файдаланыгыз.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң Тропик һәм Көньяк Африкада нибары өч бәйсез дәүләт була: сугыш барышын­ да Италия гаскәрләреннән азат ителгән Эфиопия, Британия доми­ нионы булган Көньяк Африка Союзы (КАС) һәм Либерия. Колониализм һәм апартеидның җимерелүе Африка илләрендә акрынлап антиколониаль хәрәкәт көч җыя. Аларның күпчелеге бәйсезлекне тыныч юл белән ала. 1960 елда СССР һәм аның союздашлары, шулай ук Катышмау хәрәкәтендәге илләр йогынтысы астында БМОның колониаль илләргә һәм халык­ ларга бәйсезлек бирү турында декларациясе кабул ителә. Азат ителгән илләрнең күпчелеге Британия Бердәмлеге һәм Франция Бергәлеге әгъзалары була. 1960 ел тарихка Африка елы булып кереп калды. Бу ел эчендә 17 ил бәйсезлек алды. 1970 еллар башына колониаль режимнар Аф­ рика континентының көньягында гына сакланып кала. Бигрәк тә Португалия колониаль империясен саклап калу өчен тырыша. 1973 елда гына ул Гвинея-Бисау, ә 1975 елда Ангола һәм Мозамбикның бәйсезлеген таный. Көньяк Африка Союзында колониаль режим барыннан да озаг­ рак яшәде. Аның халкының якынча чиреге Голландиядән һәм Бөекбританиядән күчеп килгән кешеләрнең балалары иде. Илдә бөтен хакимият өстенлекле ак тәнле азчылык кулында булды. Ул төзегән расачылык режимы — апартеид — җирле, Африка хал­ кын тигез хокуклы булмаган хәлгә куйды. КАС территориясендә үзидарәле территорияләр — бантустаннар булдырыла. Анда эшкәртү өчен гаять уңайсыз җирләрдә җирле ха­ лык кабиләләре яши. Ак тәнлеләргә һәм негрларга бергә уку, алар арасындагы никахлар тыела. Фәкать ак тәнлеләрнеке булган ферма­ лар һәм предприятиеләр хезмәткәрләренә генә бантустаннан читкә
§ 27. Сахарадан көньякка таба Африка: бәйсез үсеш тәҗрибәсе 259 чыгу хокукы бирелә. Бантустаннан чыгучылар шәһәрләрдә вакытлы­ ча, чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган һәм полиция саклаган кварталларда гына яшиләр. Африкалыларның хезмәт хакы ак тәнлеләрнекеннән күпкә кимрәк була. Әмма бантустаннарның ко­ точкыч ярлылыгы һәм анда яшәүчеләрнең артык күп булуы фонын­ да хәтта минималь түләүле вакытлыча эш тә бәхет санала. Британия колониясе булган Көньяк Родезиядә дә шундый ук ре­ жим урнаштырыла, югыйсә монда ак тәнлеләрнең саны тагын да кимрәк (якынча барлык халыкның уннан бер өлеше) була. БМОның апартеидка кешенең нигездәге хокукларын бозучы расачылык режимы итеп каравы Бөекбританияне КАС сәясәтен гаепләүгә этәрә. Моңа җавап итеп КАС хакимияте доминион ста­ тусыннан баш тарта. 1961 елда ил Бердәмлектән чыга һәм Көньяк Африка Республикасы (КАР) дип атала башлый. Көньяк Роде­ зиядәге ак тәнле азчылык, Англиянең бу колониягә бәйсезлек һәм хакимиятне кара тәнле күпчелеккә бирүеннән куркып, 1965 елда шулай ук метрополиядән бәйсезлек игълан итә. КАРга һәм Родезиягә каршы БМО керткән икътисади санкция­ ләр уңышка китерми, чөнки КАР эшкуарлары Көнбатыш корпора­ цияләре белән тыгыз элемтәләрен саклап калалар. Соңгылары, санкцияләрне бозып, ак тәнле расачыларга ярдәм күрсәтәләр һәм аларга заманча корал җибәреп торалар. Африканың көньягындагы КАР, Родезия һәм Көньяк-Көнбатыш Африка (Намибия — КАР колониясе) халыкларының озакка су­ зылган милли-азатлык сугышы башлана. Бу илләрдәге җирле халыкларның тигез хокуклылык өчен көрәшенә Африка һәм Азиянең күп бәйсез илләре, шулай ук СССР һәм аның союздашлары да ярдәм итә. 1980 елда Көньяк Родезиядә апартеид ре­ жимы җимерелә. Илдә демократик сайлау­ лар уздырыла. Хакимият күпчелек африка­ лылар мәнфәгатьләрен яклаган партияләргә күчә. Кара тәнле мәктәп укучыларының үз ту­ ган телләрендә уку хокукы өчен тыныч демонстрациясе вакытында 13 яшь­ лек малай полиция корбаны булды. КАР, Йоханнесбург, 1976 ел
6 нчы бүлек. Алия, Африка һәм Латин Америкасында модернизацияләү юллары 260 Җиңүгә хәрби юл белән ирешеп булмаяча­ гын аңлап, КАР хакимияте реформаларга йөз тота. Кара тәнлеләр өчен профсоюзлар төзү рөхсәт ителә, ак тәнлеләр һәм африкалылар өчен аерым палаталы парламент гамәлгә куе­ ла. 1989 елда Көньяк-Көнбатыш Африка (На­ мибия) бәйсезлек ала. 1990 елда КАР президенты Ф. де Клерк, Аф­ рика милли конгрессын (АМК) да кертеп, оп­ позицион партияләр эшчәнлегенә рөхсәт бирә. 1933 елда апартеид системасы юкка чыгарыла. Сәяси тоткыннар төрмәләрдән чыгарыла. 1994 елда беренче тигез һәм ирекле сайлауларда АМК җиңүгә ирешә. Аның лидеры Н. Ман­ дела КАР тарихында беренче кара тәнле президент булды. Африка континентындагы конфликтлар Африканы колониаль бәйлелектән коткару бик катлаулы про­ блемаларны беренче планга чыгара. Күпчелек илләрнең этник чикләр белән туры килмәгән чикләре колонияләр заманыннан ми­ рас булып кала. Еш кына алар параллельләр һәм меридианнарның туры сызыклары буенча үтә. Дәүләтләрнең күпчелеге күпмилләтле. Күп кенә халыклар үз дәүләтчелекләрен булдырырга омтыла. 1963 елда Африка бердәмлеге оешмасы (АБО) төзелде, ул әлеге континентта БМО ролен үтәргә тиеш иде. АБО чикләрнең яңадан каралуына юл куярга ярамау турында карар кабул итте. Шулай да Африканың күп кенә илләрендә сепаратизм хәрәкәтләре күтәрелә башлый, этносара конфликтлар кискенләшә, аларны еш кына тыш­ тан «кыздырып» торалар. «Салкын сугыш» шартларында ресурс­ ларга бай Африка континенты Көнбатышның социалистик илләр белән каршылык аренасына әверелә. Европаның эре державалары, бигрәк тә элеккеге метрополияләр, хакимияткә аларның икътисади мәнфәгатьләрен исәпкә алырга әзер булган режимнарны китерергә омтылалар. Мәсәлән, 1960—1964 елларда Франция корал куллану юлы белән Камерун, Конго (Браззавиль), Габон, Чад, Нигерия һәм Мавританиянең эчке эшләренә тыкшына. Сепаратизм — кечкенә халыкның дәүләт составыннан чы­ гарга һәм бәйсезлек алырга омтылуы.
АБО штаб-квартирасы янында «Африка бердәмлеге» монументы. Аддис-Абеба, Эфиопия Бельгия Конгосы (Заир) бәйсезлеккә 1960 елда ирешә. 1961 елда казылма байлыкларга бай Катанга провинциясендә сепара­ тизм хәрәкәте җәелеп китә. Аңа каршы көрәшү өчен, илгә БМО гаскәрләре кертелә. Гражданнар сугышы барышында Конгоның азатлык хәрәкәте лидеры, зур абруйга ия булган П. Лумумба үтерелә. 1961—1965 елларда илдә унбер тапкыр хөкүмәт алышы­ на. Генерал Мобуту (хакимияттә 1997 елга кадәр булды) диктату­ расы урнашканнан соң гына, 1965 елда кон­ фликтка чик куелды.* Нигериядә, Африка континентының иң күп санлы халкы яшәгән илдә (120 млн чамасы кеше), нефтькә бай Биафра провинциясендә яшәүче ибо халкы бәйсезлек игълан итә. Бу өчьеллык гражданнар сугышына (1967—1970) китерә. Анголада төрле кабилә берләшмәләренә | таянучы хәрби-сәяси төркемнәр барлыкка ки- | лә. Португалиянең бу нефтькә һәм алмазга бай | П' лУмУм$а П. Лумумба
6 нчы бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасында модернизацияләү юллары 262 колониясен азат иткәннән соң, алар бер-берсе белән хакимият өчен көрәш башлый. СССР һәм Куба аларның берсе — «Анголаны азат итү өчен халык хәрәкәте» (МПЛА) — тарафдары буларак чыгыш ясый. Икенче төркемгә — «Анголаны тулысынча азат итү өчен милли союз»га (УНИТА) — АКШ һәм КАР ярдәм итә. 1975—1976 елларда МПЛА дошманнардан өстенлеккә ирешә. 1991 елда Пор­ тугалия, АКШ һәм СССР арадашлыгында Анголадагы конфликт­ ны тыныч юл белән җайга салу турында килешүгә ирешелә. 1992 елда илдә ирекле сайлаулар була. Идарәче МПЛА 50% тан күбрәк тавыш ала, әмма УНИТА сайлауларны законсыз дип белдерә һәм конфликт яңадан башлана. Континент территориясендә конфликтлар барлыкка килүдә ис- лами Төньяк Африка һәм өлешчә христиан динендәге Экваториаль- Тропик Африка арасындагы мәдәни-дини аерымлыклар сизелерлек роль уйный. Суданда Төньяк һәм Көньяк арасындагы каршылык 1983 елда башланган озакка сузылган гражданнар сугышына сәбәп булды. 2004 елда гына Судан хакимияте Көньякның автономиягә хокукын таныды. Эфиопия — Сомали — Эритрея «өчпочмагында» мөнәсәбәтләр
§ 27. Сахарадан көньякка таба Африка: бәйсез үсеш тәҗрибәсе 263 кискенләшә. Италиянең элеккеге колониясе, Эфиопия составына кертелгән Эритреяда 1958 елда бәйсезлек өчен партизаннар сугышы башлана. 1993 елда Эфиопия хакимияте Эрипгреяның бэйсезлеген танырга мәҗбүр була, әмма ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдә ки­ еренкелек саклана. 1999—2000 елларда алар арасында ачыктан- ачык хәрби конфликт килеп чыга. Ислам дәүләте Сомали һәм христиан динендәге Эфиопия ара­ сында 1977—1978 елларда территориаль бәхәс аркасында сугыш башлана, ул Сомалиның җиңелүе белән тәмамлана. 1991 елда ил бер-берсе белән конфликтта торган унбиш кабилә берләшмәсе күзәтчелегендәге территорияләргә таркала. Бер үк вакытта Эфио­ пия чигендә бәрелешләр кабат яңара. Мондый хәл дистә ярым ел саклана. Африка континентында иң фаҗигале һәм канкойгыч вакыйга­ лар 1994 елда ике дошман кабилә — тутси һәм хуту — вәкилләре яшәгән Руанда территориясендә була. Руанда бәйсезлек алгач, хакимияткә хуту вәкилләре килде. 1994 елның апрелендә бу илнең президенты очкан самолет бәреп төшерелә. Хакимият оппозиция, ягъни тутси, вәкилләрен гаепли. Канлы суеш башлана, нәтиҗәдә якынча 500 мең кеше үтерелә. Җавап итеп Руандага күрше Уган­ дадан эмигрант тутсилардан торган Руанда патриотик фронты гаскәрләре бәреп керә. Хәзер инде 2 млн хуту, террордан котылу өчен, күрше Заирга (1997 елда ул иске атамасын — Конго исемен алды) кача. Конфликтка күрше дәүләтләр дә тартып кертелә. Африка илләренең үсеш проблемалары Континентта икътисади артталыктан котылу юллары турын­ дагы мәсьәлә гаять зур кискенлек ала. Файдалы казылмаларның байтак запасына ия булуга да карамастан, Африка дәүләтләренең сәнәгате бик йомшак үскән, авыл хуҗалыгы да бик аз җитеш- терүчән булган. Элеккеге колонияләрдән Европа белгечләре китү белән, элек метрополияләргә хезмәт күрсәткән сәнәгать тармак­ лары бетә бара. Икътисади үсешне тәэмин итү өчен капитал бул­ мый. Континенттагы сәяси тотрыксызлыкны исәпкә алып, чит ил корпорацияләре Африка икътисадына эре инвестицияләрдән тоткарланып тора. БМО ярдәме белән эпидемияләргә каршы көрәштә кайбер уңышларга да ирешелә, балалар арасында үлем-китем кими. Бу
исә халык саны артуга китерә. Азык-төлек җитештерү темплары да аны куып җитә алмый. БМО белешмәләре буенча, дөньядагы иң ярлы 30 илнең 22 се Африкада урнашкан. Әлеге илләр халкының байтак өлеше (50% ы тирәсе) медицина хезмәтеннән файдалана ал­ мый, сыйфатсыз су куллана, канализациясе булмаган шәһәрләрдә һәм торак пунктларда яши. Бу дәүләтләр хөкүмәтләре Көнбатыш илләреннән килгән экологии яктан куркыныч калдыкларны саклау өчен үз территорияләрен арендага бирергә дә әзер. Тропик Африка халкының якынча өчтән бере беркайчан туй­ ганчы ашамый. Ангола, Ботсвана, Мали, Буркина-Фасо, Лесото, Мозамбик, Чад халкы чит илләр ярдәменнән башка яши алмый. Бу — эчке социаль һәм этник конфликтларның кискенлеген арттыра. Африканың кайбер илләре (Мали, Гана, Танзания, Эфиопия, Мозамбик, Ангола, Сомали) 1960—1970 елларда СССР һәм Кытай йогынтысы астында социалистик юл буенча китәргә карар кыла. Ләкин мондый юл тискәре нәтиҗәләргә китерә. Идарәче партияләр бер кабиләне икенчеләре тарафыннан изү коралына әверелә. Иген­ челек техникасы түбән булганда, крестьяннарны кооперацияләү омтылышлары уңышның тагын да кимүенә китерә, ачлык һәм хәерчелекне тирәнәйтә. Халыкның масса төсендәге ризасызлыгы переворотлар китереп чыгара, бу социализмга йөз тотудан читләштерә. Кланнар һәм кабиләләр бергәлеге традицияләре Европа тибындагы демократик үсешне гайре табигый хәл итә. Барлыкка килгән сәяси партияләр төрле кабилә берләшмәләренә таяна. Алар арасындагы сәяси көрәш көч белән хәл ителүче этник конфликтка әверелә. Африканың иң ярлы илләре үсеше проблемалары соңгы унъел­ лыкта торган саен ешрак глобаль һәм халыкара мәсьәлә буларак характерлана. Бер яктан караганда, бу илләр үз көчләре белән авыр хәлдән чыгарлык түгел. Икътисадны күтәрү өчен, аларның үз финанс ресурслары юк. Модернизациянең этәргеч көче булырга сәләтле социаль катлау да барлыкка килмәде. Икенче яктан, иң ярлы илләр проблемасының хәл ителмәве бөтен халыкара бергәлек өчен кыенлыклар тудыра. Гражданнар сугышлары, переворотлар һәм башка конфликтлар даими күренешкә әйләнә. Социаль афәт зоналарыннан һәм этносара конфликт районнарыннан качаклар һәм эмигрантлар агылу проблемасы кискенләшә.
Хаос белән чолгап алынган илләрдә көчле үзәк хакимият булмау аркасында, алар халыкара җинаятьчел синдикатларның игътибар үзәгендә була. Алар бу илләр территориясен наркотиклар җитештерү өчен файдаланалар. Анда экстремистик һәм террорчылык оешма­ лары базалары булдырыла. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү системасының начар үсеш алуы, аның гигиена мәсьәләләрендә гра- мотасызлыгы аркасында бу дәүләтләр куркыныч йогышлы авы­ рулар килеп чыгуның потенциаль учагына әверелә. Африка өчен, СПИД бик зур проблема булып тора. Әлеге авырудан континентта 15 млн кеше үлде инде, тагын якынча 30 млн кеше шуның белән авырый. Кайбер илләрдә (мәсәлән, Ботсвана һ.б .) 40% ка кадәр ха­ лык вирус йоктырган. Континент проблемаларын хәл итү өчен, Аф­ рика халыкларының үзләренең, Көнбатыш илләре һәм халыкара оешмаларның координацияләнгән тырышлыгы таләп ителә. XX—XXI гасырлар чигендә Африка дәүләтләренең хезмәттәш­ леккә омтылышы артты. 1999 елда АБОда катнашучылар Африка союзын (АС) гамәлгә кую ниятләре турында декларация кабул иттеләр. АБОның соңгы сессиясе 2002 елда Дурбанда (КАР) булды. Анда АБОны тарату һәм АС төзү турында игълан ителде. АС, аны төзүчеләр фикере буенча, АБОга караганда тупланган- рак оешма булырга тиеш. Аның иң югары органы — Катнашучы илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары ассамблеясы. Панафри- ка парламенты, Африка суды, уртак финанс институтлары, соци­ аль һәм хуҗалык тормышының төп өлкәләрендә АС интеграциясен тәэмин итүче континентлар булдыру күздә тотыла. АС континентта тынычлык тәэмин итү һәм халыкара террорчылыкка каршы көрәш буенча күмәк чараларга зур әһәмият бирә. Ләкин конкрет кон ­ фликтларга карата АС әгъзаларының позициясе еш кына аерыла. §27. Сораулар һәм биремнәр 1. 2. 3. Ни өчен колониаль империяләр Икенче бөтендөнья сугы­ шыннан соң таркала башлый? Африканың бәйле илләрен азат итү процессын ха­ рактерлагыз. Африканың кайбер дәүләтләрендә аның үзенчәлекләрен тасвирлагыз. Африканың азат ителгән илләрен үстерү юлында нинди төп проблемалар килеп баса?
Африка һәм Азияне модернизацияләү юлларындагы ох­ шашлыкны һәм аерманы тасвирлагыз. 5. Нәрсә ул апартеид? Африканыкы булмаган кайсы илләр тарихында сез «расачылык дискриминациясе» төшен­ чәсенә юлыктыгыз? Ул нәрсәне аңлата? 6. ■ш АБО, АС кайчан һәм нинди максатта төзелә? Дәреслек тексты һәм документ нигезендә Африка иллә­ рен колониаль бәйлелектән азат итүдә БМОның ролен билгеләгез. Документлар өйрәнәбез Колониаль илләргә һәм халыкларга бәйсезлек бирү турында БМО Генераль Ассамблеясы декларациясеннән (1960 елның 14 декабре): Халыкларны чит илләр изүенә һәм өстенлегенә буй­ сындыру һәм аларны эксплуатацияләү кешенең төп хо­ кукларын кире кагу булып тора, БМО Уставына каршы килә һәм бөтен дөньяда хезмәттәшлекне үстерүгә һәм тынычлык урнаштыруга киртә булып тора. Барлык халыклар үзбилгеләнүгә хокуклы; шул хокук көче белән алар үзләренең сәяси статусларын үзләре ирекле билгели һәм икътисади, социаль һәм мәдәни үсешләрен тормышка ашыра <...> Бәйле халыкларга каршы юнәлтелгән теләсә нинди ко­ раллы хәрәкәтләр яисә нинди дә булса характерда­ гы репрессив чаралар аларга тынычлык һәм азатлык шартларында үзләренең тулы бәйсезлеккә хокукын тормышка ашыру мөмкинлеге бирү өчен туктатылыр­ га, ә аларның милли территорияләренең территориаль бөтенлеге хөрмәт ителергә тиеш. Буйсынган һәм үзидарәле булмаган территорияләр­ дә, шулай ук әлегә бәйсезлек алмаган башка терри­ торияләрдә кичекмәстән әлеге территория халыклары­ на барлык хакимиятне алар ирекле ихтыяр һәм теләк белдерү нигезендә, нинди дә булса шартлар куймый­ ча һәм сөйләшүләрсез, нинди расадан булуына, диненә яисә тән төсенә карамастан тапшыру өчен чаралар күрелергә тиеш... Декларациянең төп идеяләрен аерып күрсәтегез. Анда колони­ аль державаларга нинди таләпләр куела?
§ 28. Латин Америкасы: авторитаризм һәм демократия арасында §28. Латин Америкасы: авторитаризм һәм демократия арасында 1. Латин Америкасы дәүләтләренең яңа тарихында АКШның аерым урын тотуы нәрсә белән аңлатыла? 2. Монро доктринасы турында сез нәрсә беләсез? 1930 елларга кадәр Латин Америкасы илләре, нигездә, аграр юнәлештә үсә. Алар аз түләнгән яллы хезмәткәрләр хезмәтеннән файдаланган латифундияләр (эре җир биләмәләре) һәм тау эшкәртү предприятиеләре продукциясен чит илгә чыгарып, ә сәнәгать то­ варлары сатып алалар. 1930 еллардан башлап, бигрәк тә сугыштан соңгы елларда бу төбәкнең күпчелек илләре — Аргентина, Брази­ лия, Чили һ.б. тизләтелгән индустриаль үсеш юлына басты. Алар өчен уңай шартлар да шуңа ярдәм итте. Икенче бөтендөнья сугышы елларында аграр продукциягә сорау арта. Хәрби хәрәкәтләр театрыннан еракта урнашкан Латин Аме­ рикасы илләре сугышучы илләрдән, шул исәптән тар-мар ителгән фашистик державалардан — килгән күп санлы эмигрантларга сы­ ену урыны бирәләр. Бу квалификацияле белгечләр һәм эш көчләре килүне тәэмин итә. Латин Америкасы илләрендә табигать ресурсларының һәм үз­ ләштерелмәгән җирләрнең күп булуы анда АКШтан да капитал­ ларны җәлеп итә. Әлеге дәүләтләрдә хакимиятнең еш алышынуы, хәрби переворотлар Кушма Штатлар корпорацияләре өчен файдалы була. Латин Америкасындагы күп кенә диктаторлык режимнарының хәле бик тотрыксыз була. Алар Америка компанияләренең булы­ шуын көтә һәм аларның милкенә кул сузарга батырчылык итми. Югыйсә АКШ аларның икътисади мәнфәгатьләрен кыскан хөкү­ мәтләрне алмаштыру өчен турыдан-туры тыкшынуга да барды . Латин Америкасы илләрендә тизләтелгән үсешкә омтылыш модернизациянең берничә моделен барлыкка китерә. Латин Америкасында сул режимнар Кайбер дәүләтләрдә берничә тапкыр милли-патриотик көчләр­ нең киң блогын булдыруга омтылып карыйлар. Аларның лидер­ лары модернизацияне халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү белән бергә алып барырга вәгъдә бирә. Алар үз илләре икътисадында чит ил капиталы басымына тискәре карашта булалар.
6 нчы бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасында модернизацияләү юллары 268 Буэнос-Айреста Х .Перонны яклау митингы 1946 елда полковник X. Перон, профсоюз хәрәкәтенә таянып, Аргентинада президент сайлауларында җиңеп чыга. Яңа, «перон- чылар» партиясенең таянычына әверелгән профсоюзлар вәкилләре парламентка һәм хөкүмәткә кертелә. Аргентинаның яңа конститу­ циясе президентка чикләнмәгән диярлек вәкаләтләр бирә. Шул ук вакытта хезмәт ияләренә социаль яклау гарантияләнә. Түләүле ял кертелә, пенсия белән тәэмин итү системасы булдырыла. Тимер юл­ лар һәм элемтә сатып алына яисә национализацияләнә. Икътиса­ ди үсешнең бишьеллык планы кабул ителә. Әмма 1955 елда X. Не­ ровны хәрби переворот ясап бәреп төшерәләр. Хуан Доминго Перон (1895—1974) — 1946—1955 елларда һәм 1973—1974 елларда Аргентина пре­ зиденты. Хәрби кадр, 1942 елда патриотик хисле хәрбиләр төркеме составына керә, переворот нәтиҗәсендә алар 1943 елда хакимияткә килә­ ләр. Хәрби хөкүмәттә хезмәт министры, хәрби министр, вице-президент урыннарын били. Модернизацияләү хакына Аргентина халкын бердәмлеккә, социаль яктан гадел җәмгыять төзүгә өнди. X . Перон профсоюзларга өстәмә
ташламалар ясый, бер үк вакытта эшкуарларга социаль татулык тәэмин итәргә вәгьдә бирә. 1955 елгы перевороттан соң Перон эмиграциягә китәргә мәҗбүр була, ул төзегән партия тыела. Ләкин перончылык идеяләре үз йогынтысын саклап кала. 1973 елдагы сайлауларда подпольедан чыккан перончылар партия­ се җиңү яулый. 78 яшьлек X. Перон илгә кайта һәм президент була. Ул керемнәрне хезмәт ияләре файдасына яңадан бүлү, икътисад­ та дәүләт секторын киңәйтү белән бәйле сәясәтне дәвам итә. Профсоюзларга сәяси эшчәнлек хокукы бирелә. 1974 елда Перонның үлеме аннан соңгы реформаларны тормышка ашыруга комачаулый. Чилида 1970—1973 елларда хакимият башында сул партияләр коалициясенә таянучы Халык бердәмлеге хөкүмәте була. Аны пре­ зидент С. Альенде җитәкли. Ул шулай ук 1973 елдагы переворот нәтиҗәсендә бәреп төшерелә. Сул режимнарның йомшаклыгы күп төрле сәбәпләр белән аң­ латыла. Сайлаучыларның тавыш бирүенә һәм профсоюзлар ярдәменә бәйле калып, алар беренче чиратта өлгергән социаль проблемалар­ ны хәл итәләр. Әлеге сәясәт аркасында сугыштан соңгы чорда Ла­ тин Америкасы илләрендә сәнәгать өлкәсендә хезмәт хакы сизелер­ лек үсә. Ләкин кабул ителгән йөкләмәләрне үтәү өчен бюджет акча­ лары гына җитми. Сул хөкүмәтләр өстәмә акчалар җәлеп итәргә тырыша. Алар хәрби чыгымнарны киметә, эшкуарларга салымнарны арттыра, тышкы бурычлар буенча процентлар түләүдән баш тарта. Табышлы предприятиеләр һәм латифундияләр национализацияләнә. Бу чара­ лар Латин Америкасы илләре сәнәгать предприятиеләренең якынча 40 % ына ия булган чит ил корпорацияләрен­ дә ризасызлык тудыра. Әлеге илләрдә завод- фабрикаларга һәм башка милеккә ия компа­ нияләре булган дәүләтләр белән конфликтлар башлана. Перон, Альенде хөкүмәтләре һәм башка сул режимнар үсә баручы социаль ихтыяҗларны канәгатьләндермиләр, хәрбиләрнең ризасыз­ лыгына һәм забастовка хәрәкәте көчәюгә кар­ шы тора алмыйлар. Сул радикаль оппози­ ция активлаша. Ул еш кына көч куллануга,
270 6 нчы бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасында модернизацияләү юллары хәтта партизан отрядлары төзүгә кадәр барып җитә. Икътисади проблемаларның кискенләшүе һәм социаль киеренкелекнең үсүе күп кенә гражданнарда хакимият башында «көчле кул» режимын күрү теләге уята. Шул чакта армия, кагыйдә буларак, АКШның идарәче даи­ рәләре хуплавы белән, вазгыятьне үз контроленә алды. 1955 елда Аргентинада, 1964 елда Бразилиядә, 1973 елда Чилида һ.б. хәрби переворотлар оештыруда ҮРИ (ЦРУ) мөһим роль уйный. Чилидагы переворот иң канкойгычы була. Президент сара­ ен штурмлаганда С. Альенде үтерелә. Хакимияткә хәрби хунта ­ ны җитәкләгән генерал А. Пиночет килә . Сантьяго шәһәрендәге (Чилиның башкаласы) үзәк стадион концлагерьга әверелә. Меңлә­ гән кеше, сул көчләр һәм профсоюз хәрәкәте активистлары җәзалап үтерелә, 200 меңләбе илдән кача. Хәрби хунта (исп. Junta — берләшмә) — Латин Америкасы илләрендә генералитетның иң югары катлавы җитәкчелек иткән диктаторлык режимы. Аугусто Пиночет (1915—20 06) — 1974—1989 ел лардагы Чили президенты, порт хезмәткәре гаиләсендә туа. 1954 елда хәрби академия тәмамлый, башкала — Сантьяго шәһәре — гар ­ низонының башында тора. Сәясәттән ерак тор ­ ган хәрби кадр һәм квалификацияле белгеч бу­ ларак, С. Альенденың ышанычын казана. 1972 елда— генераль штаб башлыгы, ә 1973 елда коры җир гаскәрләре башкомандующие була. Хәрби хунта башлыгы буларак, Пиночет Халык бердәмлеге хөкүмәтенә теләктәшлек күрсәткән Чили һәм чит ил дәүләтләре гражданнары дучар ителгән җәзалаулар һәм репрессияләр өчен турыдан-туры җаваплы. 1989 елда отставкага китә. Картайган һәм каты авыру Пиночетны үзе үлгәнгә кадәр хөкемгә тартырга маташалар. Куба революциясе һәм аның нәтиҗәләре Латин Америкасының үсешенә һәм АКШ сәясәтенә Кубада­ гы революция зур йогынты ясый. Р. Батистаның Америка яклы
§ 28. Латин Америкасы: авторитаризм һәм демократия арасында диктаторлык режимына каршы протест массачыл революцион хәрәкәткә әверелә. 1959 елда, баш күтәрүчеләр башкаланы — Га­ вананы алганнан соң, Ф. Кастро премьер -министр һәм башкоман- дующий була. Эре ж,ир биләмәләре һәм сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән Америка компанияләренеке дә национализацияләнә. Бу АКШның идарәче даирәләрен Ф. Кастроның революцион хөкүмәтенә каршы көрәш башларга этәрә. Фидель Кастро Рус — 1926 елда эре җирби- ләүче гаиләсендә туа, Гавана университетын тәмамлый, хокук докторы дәрәҗәсе ала. 1952 ел­ да сул радикаль Куба халкы партиясеннән Мил­ ли конгресска (парламентка) сайлауларда канди­ дат итеп күрсәтелә. Кубада генерал Батиста оештырган хәрби пе­ ревороттан соң, Ф. Кастро 1953 елда Сантьяго- де-Куба шәһәрендә Монкада казармаларына ре­ волюционерлар төркеме һөҗүменә җитәкчелек итә, шуның белән гомумхалык баш күтәрүенә этәргеч бирергә өметләнә. Һөҗүм уңышсыз тәмамлана. Ф . Кастро кулга алына һәм 15 елга төрмәгә утыртыла. Ам­ нистия буенча азат ителгәч, Мексикага эмиграцияли. 1956 елның 2 декабрендә Ф. Кастроның 82 кешелек отряды Куба яр буена килеп төшә. Отряд бик тиз баш күтәрүчеләр армиясе булып үсә һәм 1959 елда Гаванага керә. Ф. Кастро революцион хөкүмәткә җитәкчелек итә башлый. 1965 елда Куба коммунистлар партиясе оеш­ тырыла, Ф. Кастро аның лидеры була. Ф. Кастро Кубаны бөтен Латин Америкасының йөзен үзгәртәчәк ре­ волюцион хәрәкәт авангарды дип саный. Куба континент илләрендәге революционерларга ярдәм күрсәтә. Ф. Кастро көрәштәшләренең бер­ се Э. Че Гевара 1967 елда Боливиядә үтерелә. 1970 еллар уртасында Куба Африкадагы революцион хәрәкәтләргә булыша. Ф. Кастро сәясәте АКШ тарафыннан Латин Америкасындагы тотрык - лылыкны җимерүче буларак карала. «Салкын сугыш» тәмамланганнан соң да, Ф. Кастро Кубаны континентта социализм таянычы дип сана ­ вын дәвам итә. 1962 елдагы Кариб кризисыннан соң Кубага АКШ террито­ риясеннән бәреп керү куркынычы янамый. СССР ярдәме белән Куба Кушма Штатлар керткән икътисади блокада китереп чы­ гарган авырлыкларны өлешчә җиңеп чыга. Советлар Союзы Куба
шикәрен дөньядагы уртача бәядән югарыракка сатып ала. Куба тышкы сәүдәсенең 3/4 е диярлек аның өлешенә туры килә. Ил Ла ­ тин Америкасында «социализм витринасына» әверелә. СССР таркалу белән Кубаның икътисади хәле начарлана башлый. Катгый экономия чаралары күрелүгә дә карамастан, тышкы бурыч үсә, халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыга. Әмма Кубаның ЕС һәм Латин Америкасының кайбер илләре белән сәүдә элемтәләре киңәйгәч, аның хәле беркадәр яхшыра. Модернизация һәм хәрби диктатуралар Ф. Кастро хөкүмәтен бәреп төшерергә маташуларның уңышсыз тәмамлануы, Латин Америкасының башка илләре дә Куба үрнәгенә иярер дип курку нәтиҗәсендә, АКШ үз сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр була. 1961 елда АКШ президенты Д. Кеннеди Латин Америкасы илләренә «Прогресс хакына союз» дигән программа тәкъдим итә, аны тормышка ашыруга 20 млрд доллар бүлеп бирә. Бу програм­ ма континентның 19 иле тарафыннан кабул ителә һәм иң кискен социаль-икътисади проблемаларны хәл итүгә юнәлтелә. Д. Кеннеди программасы модернизация юлында алга барырга ярдәм итә, әмма Латин Америкасында демократияне ныгытмый. Модернизация хәрби, диктаторлык режимнарының төп лозунгына әверелә. Хакимияткә килеп, алар, кагыйдә буларак, икътисадның тизләтелгән үсешенә юнәлеш алалар, профсоюзларның хокукла­ рын чиклиләр, социаль программаларны яптыралар һәм ялла­ нып эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттырырга ирек бирми­ ләр. Барлык акчалар киң колачлы проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелә, чит ил капиталын җәлеп итү өчен өстенлекле ташламалар булдырыла. Еш кына мондый сәясәт си­ зелерлек икътисади нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, Латин Америкасының 177 млн кеше яшәгән иң зур иле Бразилиядә «икъ­ тисади могҗиза» 1964—1985 елларда хаки­ мияттә хәрби хунта торган чорга туры килә. Гаванадагы Революция мәйданында Че Гевара һәм Ф. Кастро портретлары
Бразилиа ТЭП җитештерүнең еллык уртача үсеш темплары 8% тан артып китә. Юллар, электр станцияләре төзелә, металлургия һәм нефть чыгару үсә. Илнең эчке районнарын үзләштерүне тизләтү өчен, башкала диңгез буеннан территория эченә (Рио-де -Жанейродан Бразилиа шәһәренә) күчерелә. Амазонка елгасы бассейнын тиз арада үзләштерү башлана. Чит ил корпорацияләре, аерым алганда, «Форд», «Фиат», «Фольксваген», «Дженерал моторе» кебек гигант­ лар ярдәмендә илдә автомобильләр, самолетлар, компьютерлар, заманча корал җитештерү җайга салына. Бразилия дөнья базары­ на машиналар һәм җиһазлар куючыга әверелә. Аның аграр про­ дукциясе Американыкы белән уңышлы көндәшлек итә. Бразилия капиталы азрак үскән илләргә (аерым алганда, Африкага) үтеп керә башлый. Пиночет диктатурасы вакытындагы Чилида шулай ук нәтиҗәле икътисади сәясәт үткәрелә. Ул — ил халкының тормыш дәрәҗәсе үсүгә һәм эшсезлекнең кимүенә китерә. Модернизация аркасында 1960 еллардан 1980 елларга кадәр Латин Америкасы илләренең ТЭП күләме өч тапкыр үсә. XXI гасыр башында җан башына ТЭП җитештерү күләме буенча Бразилия,
274 6 нчы бүлек. Азия, Африка һәм Латин Америкасында Аргентина һәм Чили Көнчыгыш Европа илләре һәм Россия Феде­ рациясе күрсәткечләренә якынаялар. Ләкин Латин Америкасы һәм Көнбатыш Европаның нык үскән илләре арасында җитди аерма саклана. Латин Америкасында урта сыйныф аз санлы була. Мөлкәт тигезсезлеге гаять югары дәрәҗәгә күтәрелә. Шул ук вакытта халыкның өстенлекле катлавына хәрби­ ләрнең урта һәм югары буыны да керә. Халыкның күпчелеге модернизациядән файда ала алмый. Оппозиция мондый сәясәт икътисадның Америка капиталына буй­ сынуына китерәчәк дип саный. Сул көчләр хәрби диктатура режим­ нарын коррупция һәм малны исраф иткән өчен тәнкыйтьлиләр. Диктаторлык режимнары өчен хас булган кеше хокукларын бозу гаепләнә. Хәрби диктатура шартларында уздырылучы модерниза ­ ция, кагыйдә буларак, җәмәгатьчелектә киң хуплау тапмый. Хаки­ мият башындагы хунталар авыр хәл ителүче проблемаларга юлы­ галар. 1980 еллар башында Үзәк Америка илләре аеруча кискен эчке конфликтлар аренасына әверелә. 1979 елда Никарагуада озакка сузылган кораллы көрәштән соң диктаторлык режимы җимерелә. Хакимияткә Куба ярдәменә та ­ янган революцион көчләр килә. 1970—1980 еллар чигендә Сальва­ дор, Гватемала, Гондурас һәм Коста-Рикада диктаторларга каршы хәрәкәт күтәрелеш кичерә. 1990 еллардагы демократлаштыру Икенче бөтендөнья сугышы елларыннан алып 1990 елларга кадәр Латин Америкасының күпчелек илләрендәге демократик режимнар кыска гомерле булды. Мексика гына аерылып тора, монда, 1917 елда революцион хәрәкәт җиңгәннән соң, демократия урнаша. 1980—1990 елларда Латин Америкасы илләре үсешендә яңа этап башлана. Диктатуралар демократик хөкүмәтләр белән алышына. Фолкленд утрауларының кемнеке булуы турындагы бәхәсләрдән килеп чыккан Бөекбритания һәм Аргентина сугышын­ да (1982) соңгысы җиңелгәннән соң, бу илдәге хәрби режим үзен дискредитацияли. Хакимият гражданлык хөкүмәтенә күчә. 1985 елда Бразилиядә һәм Уругвайда диктаторлык режимнары шулай ук хакимиятне халык тарафыннан сайлап куелган хөкүмәтләргә бирә. 1989 елда генерал Стресснерның 35 еллык хәрби диктатура-
сыннан соң Парагвайда да демократия урнаша. Гражданнар сугы ­ шы тәмамлангач, Никарагуа һәм Сальвадор да демократик үсеш юлына баса. 1988 елда Чилида референдум уздырыла. Пиночет үз хакимия­ тен тагын 10 елга озайтуга ирешергә өметләнә. Ләкин күнчелек сайлаучылар диктатурага каршы тавыш бирә. Пиночет отставкага китә. 1989 елның декабрендә Чилида перевороттан соң беренче ирекле сайлаулар була. 1980 еллар уртасыннан 1990 еллар башына кадәрге чорны мо­ дернизация проблемаларын хәл итү өчен югалган вакыт дип атый­ лар. Демократик режимнар актив социаль сәясәт үткәрәләр. Бу — урта сыйныфның сизелерлек үсешенә китерә, ләкин икътисади үсеш темпларын акрынайта. 1990 еллар ахырында Азиянең индустриаль илләрен чолгап алган кризис Латин Америкасында да чагылыш таба. Латин Аме­ рикасы дәүләтләренең икътисады ныграк үсеш алганга, аларда кризис бөтен кискенлеге белән чагылмый. Үзенең валюта (песо) курсын АКШ долларына ныклап бәйләгән Аргентина гына ж,итди зыян күрә. 2001 елда песо курсының төшүе, күпчелек халыкның аны долларга алыштырырга омтылуы
нәтиҗәсендә, күп кенә банклар юкка чыга, дәүләтнең валюта резерв­ лары бетә. Ил дәүләт банкротлыгына чыга, бу исә сәяси кризис ту­ дыра. Шуңа да карамастан Аргентина демократия юлында кала ала. Латин Америкасында интеграция процесслары Континентта интеграциягә омтылыш озак вакытлар дәвамын­ да сизелә. Ләкин интеграция процесслары Латин Америкасы илләрендә демократия ныгып урнашкач кына тизрәк үсә башлый. 1986 елда Аргентина һәм Бразилия — Латин Америкасының иң нык үскән ике иле — интеграция союзы төзиләр. 1991 елда аның базасында Бразилия, Аргентина, Уругвай һәм Парагвай президент­ лары МЕРКОСУР икътисади блогы төзү турында килешүгә кул куялар. Латин Америкасы халкының һәм сәнәгать җитештерүенең яртысы диярлек аның өлешенә туры килә. 1969 елда гамәлгә куелган Анд төркеме (аңа Венесуэла, Ко­ лумбия, Эквадор, Перу һәм Боливия керә) интеграциянең икенче үзәгенә әверелә. Ул МЕРКОСУР белән Көньяк Американың бердәм интеграция зонасын булдыру турында сөйләшүләр алып бара. Евросоюз илләре Латин Америкасы дәүләтләре белән якынаюга зур игътибар бирәләр. Мәсәлән, XX гасыр ахырына ИбероАмерика Бергәлеге рәсмиләштерелә, аңа Латин Америкасының 18 иле һәм ЕС әгъзасы булган Испания керә. Латин Америкасы интеграциясенә АКШ күпкә зуррак йо­ гынты ясый. 1990 елда ук АКШның идарәче даирәләре 800 млн кешеле гомумамерика бердәм базары булдыру бурычын куя­ лар. Бу Кушма Штатларга сәүдә-икътисади экспансияләүдә яңа мөмкинлекләр тәэмин итәр иде. 1994 елда Төньяк һәм Көньяк Америка дәүләтләре (Кубадан тыш) башлыклары 2005 елга Пан- америка ирекле сәүдә зонасы төзү турында килешүгә кул куялар. АКШ һәм Латин Америкасы илләре арасындагы каршылыклар аркасында бу максатка ирешелми. Әмма Кушма Штатлар үз план­ нарыннан баш тартмый. Киләчәктә гомумамерика базары булдыру планнары сул ре­ жимнарның каты каршылыгына очрый. Соңгы елларда конти­ нентның байтак илләрендә шундый режимнар урнашты. АКШның Латин Америкасындагы сәясәтенә каршы тору лидеры ролен Ве­ несуэла президенты У. Чавес (1998 елдан) дәгъвалый. Аның сул радикаль карашларын күп яктан Бразилия президенты Лула де
§ 28. Латин Америкасы: авторитаризм һәм демократия арасында Сильва (2002 елдан) уртаклаша. Шулай итеп, Латин Америкасы интеграциясенең үсеше катлаулы юллар белән бара. Бер яктан, кон­ тинент илләренең үзләре арасында якынаю күзәтелә. Икенчедән, бу процесска АКШ һәм Евросоюз актив йогынты ясый, ә аларның мәнфәгатьләре күп яклап туры килми. §28. Сораулар һәм биремнәр 1. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм аннан соң нин­ ди шартлар Латин Америкасының күпчелек илләренең тизләтелгән индустриаль үсешенә булышлык итә? Аргентинада һәм Чилида сул хөкүмәтләр сәясәтенә ха­ рактеристика бирегез. Аның көчле һәм йомшак якларын ачыклагыз. 3. 1960—1980 елларда Латин Америкасы илләрендә модер­ низациянең үзенчәлекләрен санап үтегез. 4. Кубадагы революция турында сөйләгез, Ф. Кастроның эчке һәм тышкы сәясәтен тасвирлагыз. 5. 1980 еллар уртасыннан 1990 еллар башына кадәр Латин Америкасындагы күпчелек илләрнең демократиягә күчүе нинди факторлар белән билгеләнә? Бу үзгәрешләр нәр­ сәдә чагылыш таба? 6 Латин Америкасы дәүләтләре лидерларыннан кем турын да сөйләр идегез? Кемнең эшчәнлеге сезнең иң зур игъ­ тибарыгызны җәлеп итә? Ни өчен? 7. Латин Америкасында интеграция процессларының үсе­ ше турында сөйләгез. Аларга АКШ һәм ЕС нинди йогын­ ты ясый?
иввиимидимммиииаввммииимим® 7 НЧЕ БҮЛЕК М ХХ-ХХ1 ГАСЫРЛАРДА ФӘН ҺӘМ МӘДӘНИЯТ Дөньяның йөзе үзгәрә баруга фәнни-техник прогрессның гаять зур йогынтысы хәзерге заман кешелек тормышын­ да фәннең аерым роле турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Сәнгать өлкәсендә яңалыклар, сәнгати иҗатта бик күп юнәлешләр барлыкка килде. Кино, радио һәм телевидение­ нең киң таралуы нәтиҗәсендә, мәдәният күп миллионлы аудиториягә юнәлтелгән күренешкә әверелде. 1. XIX гасыр фәнни-техник фикеренең күренекле вәкил­ ләрен исегезгә төшерегез. Ц XIX гасырда фән һәм техника өлкәсендәге нинди эре ка­ занышларны беләсез? XX гасыр фәнни-техник үсеш темплары кискен арткан чор булды. Ике бөтендөнья сугышы арасында фәнни белемнәр күләмен ике тапкыр арттыру өчен — 24 ел, 1945—1964 елларда — 14 ел, ә гасыр ахырына нибары 5—7 ел кирәк булды. Мондый кыска вакыт аралыклары күпмедер дәрәҗәдә дөньяның әйдәп баручы илләре арасындагы хәрби-техник көндәшлек белән дә аңлатыла. Сугыш арасында фән һәм техника Беренче бөтендөнья сугышыннан соң конструкторлар, ни­ гездә, гасыр башында ясалган ачышларны камилләштерү өстендә эшлиләр. Авиация бик тиз темпларда үсә. 1919 елда дөньяда беренче буларак Нью-Йорк — Вашинг­ тон авиалиниясе ачыла. 1927 елда Америка очучысы Ч. Линдберг Атлантик океан аша бе­ ренче тапкыр самолетны беркая утыртмыйча кичеп чыга. Авиация үсеше нәтиҗәсендә яңа типтагы хәрби кораблар — авианосецлар пәйда була, алар 50—70 самолет — истребитель һәм бом­
§ 29. Фәнни -техник прогресс һәм иҗтимагый-сәяси фикер 279 бардировщиклар йөртә. Диңгездә сугыш алып баруның төп чара­ сы булып саналган линкорларны камилләштерү дәвам итә. Алар экипажы 2000—3000 кешедән торган, 30—40 км ераклыкка ата торган туплы йөзмә крепостьларга әверелә. Чынлыкта Икенче бөтендөнья сугышында төп рольне нәкъ менә авианосецлар һәм су асты көймәләре уйный. Автомобиль төзү, электр сәнәгате һәм бигрәк тә авиациянең үсеше корычка караганда җиңелрәк, ныклы конструкция мате­ риаллары таләп итә. 1920—1930 елларда алюминийга ихтыяҗ, арта. 1930 еллар ахырында, химик физика үсү белән, алдан ук билгеләнгән үзенчәлекләргә, зур ныклыкка ия матдәләр алырга мөмкин була. 1938 елда Германиядә һәм АКШта бер үк вакытта диярлек сыйфат ягыннан яңа конструкция материаллары булды­ рырга мөмкинлек биргән капрон, нейлон, синтетик сумала кебек ясалма җепселләр эшләнә. Ләкин аларны массакүләм җитештерү Икенче бөтендөнья сугышыннан соң гына башлана. Сәнәгать һәм транспортны үстерү энергетиканы камилләште­ рүне таләп итә. XX гасырның 30 нчы елларында электр энергия­ сенең 80% ы күмер ягучы җылылык электр станцияләрендә (ТЭЦ) эшләп чыгарыла. 1930 еллардан арзанрак гидроэнергиядән файда­ лану киң тарала башлый. Ул вакыттагы иң зур Боулдердам гид­ роэлектростанциясе (ГЭС) 1936 елда АКШта, Колорадо елгасында төзелә, аның буасының биеклеге 226 метрга җитә. Нефть һәм газ мөһим энергия чыганагына әверелә. Медицина зур уңышларга ирешә. XIX гасыр ахырында ук ваба, түләмә, туберкулез, дифтерит, котыру авыруы, чума, бизгәк, сифилис белән авыруга китергән микроорганизмнар ачыла, бу чирләрнең таралу юллары тикшерелә, аларның күбесен дәвалау ысуллары уйлап табыла. Санитария һәм гигиена нигезләре, кай­ бер авыруларга каршы вакциналаштыруны (прививка) да кертеп, эпидемияләрне кисәтү ысуллары һәм яңа дарулар эшләнә. Бер үк вакытта бактериологик корал булдырыла. 1920—1930 елларда ясалма рәвештә витаминнар алына. Ме­ дицинада антибиотиклар — авыру китереп чыгаручы микроблар үсешен туктатучы матдәләр — зур таянычка әверелә. Шулардан иң танылганы — күгәректән алынган пенициллин. Ул 1929 елда Англия галиме А. Флеминг тарафыннан ачыла . Икенче бөтендөнья
сугышыннан соң күп кенә авыруларның вирус табигатен ачу белән вируска каршы препаратлар эшләнә башлый. Икенче бөтендөнья сугышы һәм техник прогресс Сугыш коралларның яңа төрләрен булдыруга куәтле этәргеч бирә. Дөньяда өстенлеккә ирешү өчен хәлиткеч бәрелешкә әзерләнеп, 1930 елларда фашистик Германия ракета техникасы өлкәсендә тикшеренүләр җәелдереп җибәрә. 1920—1930 елларда күп илләрдә радиоактивлык һәм квант ме­ ханикасы өлкәсендә фәнни өйрәнүләр алып барылды. Инглиз га­ лиме П. Дирак, немец физиклары В. Гейзенберг, О. Ган, В. Штрас- ман, АКШка эмиграцияләгән итальян галиме Э. Ферми, да­ нияле Н. Бор, француз Ф. Жолио -Кюри эшләнмәләре киң таны­ лу ала. Алар уран яисә плутоний бомбасы ясау мөмкинлеге ту­ рында нәтиҗәгә юл ача. Шундый тикшеренүләр АКШта, СССРда, Бөекбританиядә һәм Германиядә алып барыла. Ләкин атом пгөш коралын беренче булып Кушма Штатлар ясый һәм сынап карый. Атом бомбаларының һәркайсы 20—30 мең тонна тротил (гадәти су­ гыш кирәк-яракларында кулланучы матдә) шартлауга тиң җимерү көченә ия иде (Икенче бөтендөнья сугышында кулланылган иң куәтле авиабомбаның җимергеч көче 1 т тротилдан артмады). АКШ иң беренче булып атом-төш коралын тиешле урынга җиткерү ча­ расын — Б-29 авыр бомбардировщигын булдырды. Сигналларны үткәргечсез тапшыру өлкәсендәге тикшеренүләрне дәвам итү нәтиҗәсендә радиолокация барлыкка килде. Ул кар­ шы якның корабларын һәм самолетларын алдан ук «күрергә» мөмкинлек бирде. Бу өлкәдә Англия һәм АКШ алда барды. Фәнни-техник прогрессның тизләнүе һәм аның нәтиҗәләре Икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы унъеллыклар фәнни- техник үсешнең тагын да тизләнүе белән билгеләнә. XX гасырның иң зур ачышларыннан берсе — атом-төш энер­ гиясе,— нигездә, хәрби максатларда файдаланыла. 1950 еллар башында СССРда һәм АКШта термик-төш реакциясен (гайре табигый температураларда водород изотобы җиңел төшләренең авырракларга кушылуы) ачу уран һәм плутоний бомбаларына караганда йөзләрчә тапкыр җимергечрәк водород бомбасы булды­ руга юнәлтелә.
XXI гасыр башына атом-төш энергетикасы бөтен дөньяда җитештерелгән энергиянең 4,6 % ын гына тәшкил итә. Аның күп өлеше нефть эшкәртү продуктлары, ташкүмер һәм газ яну исәбенә җитештерелә. ГЭС һәм энергиянең башка чыганаклары аны җитештерүнең 5,2 % ын гына тәэмин итә. Геотермаль (Җир шарының эчке җылысыннан файдаланучы), кояш һәм җил электр станцияләре әлегә бик сирәк. Сыегайтылган водородта эшләүче ав­ томобиль двигательләре XXI гасыр башында яңалык булып тора. Транспорт чараларын үстерү дәвам итә. 2000 елда дөньяда 600 миллионнан артык автомобиль исәпләнә (аларның өчтән бере чамасы АКШта), аларны ел саен эшләп чыгару 30 млн данәгә җитә. Диңгез транспорты камилләштерелә. XX гасыр дәвамында диңгез буенча ташылган йөк күләме 50 тапкыр артты. Транспорт авиациясенең әһәмияте үсте. Реактив пассажир авиациясе эрасы 1950 елларның беренче яртысында башлана. Ан ­ глия күгендә «Комета» самолеты пәйда була, Франциядә — «Ка­ равелла», СССРда — «ТУ-104», АКШта — «Боинг-707». 1970 елда АКШта бортына 500 гә кадәр пассажир алучы гигант самолет «Боинг-747» төзелә. Хәрби техника да камилләштерелә. Двигательләре атом энер­ гиясеннән эшли торган авианосецлар, крейсерлар һәм су асты көй­ мәләре төзелә башлый. 1950 елларда хәрби авиация тавыштан тизрәк очышларны үзләштерә. 1980 елларда АКШта радиолокация өчен күренмәслек «Стеле» самолетлары булдырыла. Ракета техникасының сугыштан соңгы үсеше, нигездә, СССР һәм АКШның атом-төш коралын бомбардировщиктан да тизрәк җиткерүче чара булдыру омтылышына буйсындырыла. Бу өлкәдә үз казанышларын беренчеләрдән булып Советлар Союзы күрсәтә — 1957 елда ул Җирнең ясалма иярченен җибәрә. АКШ шундый очышны 1958 елда тормышка ашыра. 1961 елда СССР бортын­ да беренче космонавт Ю. Гагарин булган космик корабльне Җир тирәли орбитага чыгара. Моңа җавап итеп, АКШ Айга пилот белән очышны үз эченә алган «Аполлон» программасын эшли. 1969 елда кешеләр тәүге тапкыр Җир иярчененә аяк баса. Автоматик космик зоналар Венера, Марс, Юпитер, Сатурнга җитә һәм Кояш система­ сы чикләреннән чыгып китә.
282 7 иче бүлек. XX—XXI гасырларда фән һәм мәдәният Америка астронавтларының Айга төшүе Галәмдәге көндәшлек Җир тирәсендәге космик киңлекләрне ак­ тив үзләштерүгә күчү өчен шартлар тудыра. Орбиталь станцияләр һәм Җирнең ясалма иярченнәре хәрби генә түгел, граждан­ лык функцияләре дә үти, фәнни экспериментларда, астрономик күзәтүләрдә, радио- һәм телетапшыруларны трансляцияләүдә, элемтә тотуда, метереологик күзәтүләрдә, геологик разведкада һ.б . файдала­ ныла башлый. Беренче элемтә иярчене АКШта 1962 елда җибәрелә. Даими гамәлдә булган орбиталь комплекслар төзү проектлары бар, аларда авырлык булмаган шартларда медицина, биохимия, электро­ ника өчен яңа биологик һәм кристаллик матдәләр ясалачак. Авиация һәм космонавтика үсеше яңа конструкцион материал­ лар эзләү өчен стимуллар тудыра. Металлургия аеруча нык леги- ровкалы корыч (вольфрам, молибден кушып), титан катнашмала­ ры һәм металлокерамика ж,итештерүне үзләштерә. Бу — ж,әяүле гаскәрләрне утлы коралдан саклауны тәэмин итүче бронежилет- лар белән коралландырырга һәм яңа буын танклар булдырырга мөмкинлек бирде. Биохимия, генетика, медицина XX гасырның икенче яртысында авыл хуж,алыгы корткыч­ ларына һәм чүп үләннәргә каршы көрәштә химик чаралар (агулы химикатлар) киң кулланыла башлый. Билгеле бер төр үсемлекләрне
§ 29. Фәнни-техник прогресс һәм иҗтимагый-сәяси фикер 283 икенчеләренә зарар китермичә генә сайлап алып юк итүче матдәләр җитештерү биология, биохимия үсеше аркасында мөмкин була. Га­ сыр башында немец галиме А. Вейсман һәм америкалы Т. Морган алып барган тикшеренүләр яңа әһәмият ала. Алар, чех натура­ листы Г. Мендельнең нәселдәнлек турындагы хезмәтенә таянып, ге­ нетикага — үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында нәселдәнлек факторларының күчә килүе турындагы фәнгә нигез салдылар. Бу өлкәдә 1920—1930 еллардагы фәнни тикшеренүләрнең авыл хуҗалыгын тагын да үстерү өчен әһәмияте зур була. Культуралы үсемлек орлыклары селекциясендә Америка галиме Л. Бербанк зур уңышларга ирешә. Ашламаларны һәм җир эшкәртү, уңышны җыю чараларын (трактор, комбайннар) камилләштерү дәвам итә. Болар барысы да 1930 еллардан алып 1990 елларга кадәр күп кенә куль­ туралардан уңыш алуны 2—3 тапкыр күтәрергә мөмкинлек бирә. Генетика өлкәсендәге хезмәтләр, нәселдәнлек механизмын тикшеренүләр биотехнологияләрнең үсешенә китерә. СССРда ака­ демик Н. И . Вавилов исеме белән бәйле генетик тикшеренүләр ге­ нетика ялган фән дип игълан ителгәч туктатыла. Бу өлкәдә лидер­ лык АКШка күчә. 1953 елда Кембридж университеты (Бөекбрита­ ния) галимнәре Д. Уотсон һәм Ф. Крик организм үсеше программа­ сын эченә алган ДНК молекуласын ачалар. 1972 елдан Калифор­ ния университетында ДНК структурасын үзгәртү мөмкинлекләре өйрәнелә, бу ясалма организмнар булдыруга юл ача. Хайваннар һәм үсемлекләрнең яңа төрләрен чыгару башлана. Алар нигез итеп алынган төрләргә караганда уңайсыз климат шартларына яхшырак җайлаша, байтак авыруларга каршы тору сәләтенә ия була һ. б . XXI гасыр башында, бик күп илләр галимнәре тырышлыгы белән, кешенең нәселдәнлек механизмы тулысынча ачыклана. XXI гасыр бусагасында тере организм (донор) күзәнәгеннән ясалма рәвештә аның төгәл күчермәсен (клон) үстерергә мөмкинлек бирүче клонлаштыру күренеше ачыла. Шундый беренче уңышлы эксперимент Англиядә үткәрелә, анда Долли кушаматлы са­ рыкны клонлаштыралар. Бер үк вакытта кешене клонлашты­ ру мөмкинлеге турында да белдерәләр. Бу күренешкә дөнья җәмәгатьчелегенең реакциясе төрле булды. Кешеләр табигать про ­ цессларына катышуның ни дәрәҗәдә гуманлы һәм акланырлык булуы, генетик тәҗрибәләрнең кешелек өчен нинди куркыныч
284 7 нче бүлек. XX—XXI гасырларда фән һәм мәдәният _______ алып килүе турында уйлана башладылар. Кайбер илләрдә, мәсәлән АКШта, мондый тикшеренүләр тыелды, ләкин алар һәркайда да туктатылмады. Биохимия һәм генетиканың үсеше медицина прогрессында чагылыш таба. Тере материянең табигате турындагы белемнәрнең тирәнәюе органнарны трансплантациялэүне (күчереп утыртуны) тормышка ашырырга, генетик факторлар белән алшартланган, нәселдән килгән авыруларны дәваларга мөмкинлек бирә. Атом - төш физикасы, электроника казанышлары медицина алдында яңа мөмкинлекләр ачты. Диагностикада 1930 елларда ук рентген аппаратлары, электрокардиографлар һ. б. кулланыла башлады. XX гасырның соңгы чирегендә ясалма бөер һәм тегеп куелучы кардио­ стимулятор аппаратлары ясалды. Электроника һәм робототехника Цивилизациянең хәзерге торышына электрониканың үсеше гаять зур йогынты ясый. Кеше белеменең бу өлкәсе физика һәм химиянең иң алдынгы казанышларын үз эченә ала. 1960 елда лазерлар уйлап табыла. Алар кеше эшчәнлегенең күп төрле тармакларында — меди­ цинадан алып (күз микрохирургиясе һәм башка операцияләр) аеруча төгәл корал җитештерүгә кадәр куллану тапты. Электрон-исәпләү машиналары (ЭВМ, компьютерлар) уй­ лап табу гаять зур гамәли әһәмияткә ия булды. Беренче ЭВМ Икенче бөтендөнья сугышыннан соң төзелде. Бик зур күләмле булса да, аңарда хәзерге кесә калькуляторында башкарырлык гади генә исәпләүләр ясарга мөмкин иде. ЭВМның икенче буы­ ны (1940 еллар ахыры) үзенең пәйда булуы белән транзистор­ лар (ярымүткәргечләр) уйлап табылуга бурычлы. Алар көнкүреш электроникасында (радиоалгычлар, телевизорлар, магнитофоннар) киң кулланыш тапты, ә аларны миниатюрлаштыргач, ЭВМның хәтерен һәм эшләү тизлеген арттырырга мөмкин булды. ЭВМның өченче буынында (1960 еллар) интеграль схемалар файдаланыл­ ды, алар инде секундына 100 млн операция башкара. Дүртенче буын ЭВМда 1971 елда уйлап табылган 1 см2 тан кечкенә кремний кристаллындагы (чип) микропроцессор кулланыла. Ул меңләгән ярымүткәргечне алыштыра. Бу индивидуаль файдаланучылар өчен билгеләнгән портатив компьютерлар ясарга мөмкинлек бирде. Хәзерге заман компьютерлары санлы мәгълүматны гына түгел,
§ 29. Фәнни -техник прогресс һәм иҗгимагый-сәяси фикер 285 рәсемнәр, графика, сүз сигналын да кабул итәргә, аңа салынган программ тәэмин итү базасында кеше белән диалог алып барырга сәләтле. Компьютерларның һәр җирдә киң таралуы элемтәнең яңа мөмкинлекләрен тәэмин итте: локаль, ә аннан соң глобаль челтәрләр булдырылды. Аларның иң мәгълүме — Интернет. Алар бер мизгелдә теләсә нинди мәгълүмат алырга һәм тапшырырга, йөзләрчә һәм меңнәрчә километр ераклыктагы кешеләр белән реаль вакыт режимында аралашырга (интерактив аралашу) мөмкинлек бирә. XX гасырдагы нинди уйлап табулар һәм ачышлар иң мөһиме дигән сорауның мәгънәсе юк, чөнки аларның күбесе үзара бәйләнгән. Америка инженерлары исәпләвенчә, микрочиплар компьютерлар һәм роботларда гына түгел, АКШта эшләп чыга­ рылучы 24 мең төрдәге продукциядә кулланыла, моңа көнкүреш электроникасының барлык төрләре дә керә. Кулланучы җәмгыять­ не суыткыч, телевизор, кер юу һәм савыт-саба юу машиналары, микродулкынлы мич, кәрәзле телефон һ.б . кебек көнкүреш техни­ касыннан башка күз алдына да китереп булмый. Болар барысы да фәнни-техник прогрессның кешеләрнең көнкүреш һәм ял шартла­ рын сыйфат ягыннан үзгәрткән матди гәүдәләнеше булып тора. Җәмгыять үсеше теориясе Үзләрен цивилизацияле дип санаган милләтләр арасында килеп чыккан һәм күпьеллык кан коюга әверелгән Беренче бөтендөнья сугышы җәмгыятьтә пессимистик карашларны көчәйтә. Күп га­ лимнәр Европа цивилизациясенең киләчәген уйлап борчыла, аның
фәлсәфи һәм тарихи-мәдәни мирасын яңадан фикерләп бәяләү баш­ лана. Мәсәлән, немец философы О. Шпенглер Европа мәдәниятенең бетүгә баруын әйтә. Инглиз тарихчысы А. Тойнби дөнья үсешен һәркайсы туудан алып үлүгә кадәр үзенчәлекле тормыш циклы үтүче локаль цивилизацияләр алмашыну буларак тасвирлый. Тойн ­ би Көнбатыш цивилизациясе бу циклны эзләргә һәм үсешнең югары­ рак дәрәҗәсенә ирешергә көч табармы дигән сорауга җавап эзли. Җәмгыять һәм кеше турында белемнәрнең тирәнәюенә күп вакыйгалар булышлык итә. Беренчедән, социаль, иҗтимагый- сәяси процесслар (сайлауларда сайлаучыларның үз-үзен тотышы, лидерларның агымдагы вакыйгаларга реакциясе, җәмәгатьчелек фикерен белү өчен сораштырулар мәгълүматлары) турында фак­ тик материаллар күп җыела. Икенчедән, европалылар Шәрык, Африка халыклары, афроамерикалылар, Америка индеецлары һ.б . фәлсәфәсен һәм мәдәниятен үзләштерәләр. Төрле континентларда, төрле шартларда яшәүче халыкларның үсеш юлын чагыштыру белем офыкларын киңәйтә. Өченчедән, иҗтимагый фәнгә XX гасырның бөтендөнья сугышлары, геноцид, бөтен бер халыкларны юкка чыгарырга маташу, массакүләм юк итү коралы булу, эколо­ гии һәлакәтләр кебек фаҗигале вакыйгаларны исәпкә алырга туры килә. Болар киләчәк җәмгыятенә оптимистик карашларның нигез­ ле булуына шикләнеп карарга мәҗбүр итә, кешелеккә прогрессив үсешнең гарантияләнмәгән булуын ачык дәлилли. XX гасырның икенче яртысында цивилизацияле үсешнең фа­ залар (стадияләр) теориясе (Дж. Гэлбрайт, У. Ростоу, Д. Белл, 0. Тоффлер һ. б.) барлыкка килә — примитив җәмгыятьтән аграр, индустриаль һәм, ниһаять, постиндустриаль (мәгълүмати) җәмгыятьләргә кадәр. Әгәр дә К. Марксның формацияләр теория­ се кешелек алгарышын җитештерү чараларына милек формасы үзгәрү, икътисади факторлар белән бәйләп караса, цивилизация­ ле якын килү исә аерым җәмгыятьләрнең тарихи-мәдәни үзенчә­ лекләренә һәм традицияләренә әһәмият бирә. Икътисад фәне дәүләтнең кризисларга каршы көрәштәге ролен һәм мөмкинлекләрен дөрес аңлый һәм аңлата. Д. Кейнс тарафын­ нан эшләнгән һәм Дж. Гэлбрайт тарафыннан үстерелгән базар икътисадын дәүләт җайга салуы теориясе 1960—1970 еллардагы муллык дәүләте концепциясенең нигезенә салына. Дәүләтнең икъ­ тисадка катышуы чикләре, дәүләтнең бюрократия хакимлеге кора-
§ 29. Фәнни -техник прогресс һәм иҗтимагый-сәяси фикер 287 J иИИ лына әверелү куркынычы Америка икътисадчылары Й. Шумпетер һәм М. Фридман тарафыннан өйрәнелә. 1980 елларда икътисадны модернизацияләүне тормышка ашырганда, аларның идеяләре белән Көнбатыш неоконсерватив сәясәтчеләре һәм кайбер Латин Амери­ касы диктаторлары коралланды. Индивидуаль һәм төркем социаль тәртипләрен өйрәнү гамәли социология һәм политология нигезләренә салына. Бу фәннәр проб ­ лемаларның киң спектры белән (сайлау кампанияләрен уздырудан башлап конфликтларны җайга салуга кадәр) шөгыльләнә. Австрия психиатры 3. Фрейд идеяләренә нигезләнгән инди­ видуаль һәм төркем психологиясе, кешеләрнең үз-үзләрен тотуы үзлекләре өлкәсендәге тикшеренүләр зур әһәмияткә ия булды. Фрейдизм казанышларыннан хәзерге заман фәлсәфәсе тәгъ­ лиматының структурализм кебек юнәлешләре (К. Леви-Стросс, М. Фуко) файдаланды. Структур якын килү принцибы өйрәнелүче теләсә нинди күренешнең (җәмгыять, тел, кешенең аңы һ. б .) билгеле бер элементлардан — берәмлекләрдән торуын күздә тота. Аларның үзара багланышы өйрәнү объектына әверелә. «Идеологиянең бетүеннән» реидеологизациягә Структурализм 1960—1970 елларда популяр булган «идеоло­ гиянең бетүе» теориясенең нигезен тәшкил итә. «Муллык дәүләте» шартларында барлыкка килгән бу концепция буенча, халыкның күпчелек өлеше тормышның матди ягыннан канәгать һәм сәяси партияләр тәкъдим иткән идеяләр белән кызыксынмый. Социаль - икътисади программалар, бигрәк тә алар фәнни өйрәтмәләргә таян­ са, сайлаучыларның күпчелегенә аз аңлаешлы һәм күңелсез. Сайлау алды кампанияләре торган саен ешрак кандидатларның шәхси ка­ занышларын һәм җитешсезлекләрен, сәяси оппонентлар лагеренда коррупция һәм хакимияттән явызларча файдалануларны тикшерүгә кайтып кала. Сайлаучыларның активлыгы кими. Мондый шартларда сайлау кампанияләрен һөнәри оештыру­ чылар — политехнологлар — зур йогынты көченә ия була. Сәяси элита арасындагы җәнҗалларны махсус «яктыртучы» «сары мат­ бугатның роле үсә. Россиядә мондый технологияләр «пиар» (ингл. public relations — иҗтимагый мөнәсәбәтләр) дип атала. Сәяси тормышны сайлау алды кампанияләрен үткәрү осталы­ гына гына әверелдереп калдырган «идеологиянең бетүе» концеп-
циясе Көнбатыш илләрендә вакыт сынавын узмады. Тиздән идея бушлыгын яңа суллар, яшелләр, неоконсерваторлар, төрле дини агымнар, шул исәптән ислам фундаментализмы идеяләре тутырды. Җәмгыятьне реидеологизациялэү, ягъни яңа идеологияләр туу про­ цессы башланды. § 29. Сораулар һәм биремнәр 1. Ике сугыш арасында, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң фән һәм техника үсешенең төп юнәлешләрен ата­ гыз. Техник прогресс аркасында кешеләр тормышы ни­ чек үзгәрә? 2. Фәнни-техник прогресс темпларының үсә баруын сез ни­ чек аңлатыр идегез? XX гасырда сугыш алып баруның G O нинди яңа чаралары пәйда була? Беренче бөтендөнья сугышы Европаның фәлсәфи һәм иҗтимагый фикеренә ничек тәэсир итә? 4. XX гасыр башы — уртасы фикер ияләре җәмгыятьнең 5- нинди яңа үсеш теорияләрен эшләделәр? XX гасырның беренче яртысындагы төп икътисади идея­ ләрне характерлагыз. Аларның кайсылары Көнбатыш 6. дәүләтләр гамәлендә кулланылуын исегезгә төшерегез. XX гасырда политология, гамәли психология өлкәсендә тикшеренүләр ни өчен активлаша? Алар кеше һәм аның социаль тәртибе турында күзаллауларга нинди яңа нәр­ сәләр кертә? 7- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен «идеологиянең бетүе» тео­ риясе вакыт сынавын уза алмый? Аңа алмашка нинди ка­ рашлар килә? §30. Сәнгатьтә төп юнәлешләр һәм массачыл мәдәният 1. XIX гасыр мәдәниятенең иң күренекле вәкилләрен исе­ гезгә төшерегез. 2. XIX гасыр ахырында сәнгатьтә төп стильләрне атагыз. 3; «Массачыл мәдәният» терминын ничек аңлыйсыз? Сәнгати иҗат XX гасыр башында сәнгатьтә реалистик юнәлешләр белән беррәттән модернизм дип аталган башка юнәлешләр дә барлык­ ка килә. Беренче бөтендөнья сугышы вакыйгалары, революцион
В «Вакыт Күзе» — кыйммәтле ташлар белән бизәлгән сәгать — С. Да- W ли тарафыннан сюрреалистик стильдә башкарылган ювелир эше. 1920 еллар үзгәрешләр, бик тиз барган техник прогресс нәтиҗәсендә, дөньяны сәнгати аңлау-фикерләүнең яңа формалары барлыкка килә. Модернчы рәссамнар элеккеге традицияләрдән тулысынча баш тарталар. Аларның күбесе уйлавынча, фотография сәнгатен үстерү шартларында әйберләр һәм күренешләрнең төгәл күчермәсен алу зарурлыгы бетә. Модернизм вәкилләре, дөньяга үз карашларын булдырырга тырышып, чынбарлыкны тасвирлауның яңа ысулла­ рын эзлиләр. Кубизм — XX гасырның беренче чирегендәге модерн агым­ нарының берсе. Аңа нигез салучылар булып француз рәссамнары төркеме — П. Пикассо, Ж. Брак, Ф. Леже һ. б. тора. Аларның эшләрендә туры сызыклар, почмак чикләре һәм кубка охшаган формалар өстенлек итә. Моннан тыш, үз картиналарына Пикас­ со һәм Брак кәгазь һәм тукыма кисәкләре ябыштыра башлыйлар. Сәнгатьтә шундый алым коллаж исеме ала. 1920—1930 елларда сәнгатьтә сюрреализм дигән яңа агым бар­ лыкка килә. Сюрреалистларның нәфасәти карашлары нигезендә рәссам — үз дөньясын, гайре-табигый чынбарлыкны (сюрреальлек- не) барлыкка китерүче иҗатчы. Әлеге гайре-табигый чынбарлык гадәти тормыш законнарына буйсынмый. Анда вакыт һәм киңлек агыла, ул акыл ирешерлек (ягъни иррациональ) түгел, символик, хыял һәм фантазиягә ачык. Сюрреализмның иң мәгълүм вәкиле — испан рәссамы С. Дали. Футуризм (лат. futurum — киләчәк) XX гасыр башында Италиядә туа. Ул кешелек тормышына индустриаль дәвер алып килгән яңалыкларны идеаллаштыра. Бу юнәлештәге шагыйрьләр,
музыкантлар, рәссамнар «киләчәк сәнгате» булдырырга омтыла­ лар, машина индустриясе үзгәрешләренә һәм тантанасына дан җырлыйлар. Футуризм һәм кубизм үсештә абстракционизм- га — предметсыз сәнгатькә әверелә. Аңа рус рәссамы В. Кандин ­ ский һәм голландияле П. Мондриан нигез сала. Абстракционистлар кешеләрне, табигать күренешен яисә әйберләрне рәсем сәнгатендә, скульптура һәм графикада сурәтләүдән баш тарталар. Абстракт сәнгатьнең бер төре абстракт экспрессионизм була. Аңа нигез салучы — Америка рәссамы Д. Полок — сәнгать ул үз- үзеңне очраклы чагылдыру рәвеше булырга тиеш дип саный. Ул дриппинг (буяу чәчрәтү) техникасын куллана, зур полотноларны төсле таплар белән каплый. Аның ысулы «гамәл сәнгате» буларак мәгълүм була. 1920 еллар сәнгатендә конструктивизм архитектурада бигрәк тә ачык чагылыш таба. Аның иң мәгълүм вәкилләре булып фран­ цуз Ле Корбюзье һәм рус архитекторы И. И. Леонидов таныла. Конструктивизмның максаты сәнгатьне инженерлык иҗаты белән якынайтудан гыйбарәт була. Конструктивистлар чын гүзәллекне фәкать даһи кеше генә тудырырга сәләтле дип раслыйлар. Янәсе, кеше киңлекне, табигатькә караганда, күпкә рациональ һәм нәфасәти яктан камил итеп оештыра. Конструктивизм соңрак дизайн (ингл. design — композиция, проект) сәнгате булып үсә. Һөнәри дизайнерлар төрле өлкәләрдә эшлиләр, алар көнкүреш әйберләренә оригиналь төс бирәләр, торак мохитен бизиләр, киемнәр проектлыйлар һ. б . Әдәби иҗат һәм театр XX гасыр әдәбиятына XIX гасырда формалашкан критик реализм зур йогынты ясый. Ул хәл ителмәгән иҗтимагый проблемаларга, төрле хәлләр ар­ касында гадәти яшәеш шартларыннан тар­ тып чыгарылган кеше язмышларына мөрәҗә­ гать итә. XX гасырның беренче яртысында психо­ логик реализм агымы барлыкка килә. Аның иң күренекле вәкилләре — У . Фолкнер, Э. Хемин­ гуэй, Г. Бёлль, С. Цвейг . Әлеге язучылар иҗа­ тының игътибар үзәгендә — үзгәреп торган
§ 30. Сәнгатьтә теп юнәлешләр һәм массачыл мәдәният 291 дөньяда шәхес язмышы, аның яшәү мәгънәсен эзләве. Алар герое,— кагыйдә буларак, эзләнүче, мәхәббәткә һәм башкалар өчен бәхеткә омтылучы, үзенең йомшак якларын җиңәргә сәләтле кеше. Бу геройны үтерергә мөмкин, ләкин җиңеп булмый. Бу чорда әйдәп баручы юнәлешләрнең берсе интеллектуаль реализм була. Ул әдәби иҗатта фәлсәфи башлангыч көчәю белән бәйле. Әлеге юнәлеш вәкилләре — Б . Шоу, Б. Брехт, Т. Драйзер, И. Стоун, С. Моэм, Д. Голсуорси — төрле жанрларда эшлиләр: пьеса, роман, повестьлар һ. б . иҗат итәләр. Аларның әсәрлә­ реннән аңлашылганча, дөнья кешедә кешелекне үтереп кенә калмый, баштан ук аның тарафыннан гуманлыкка каршы дөнья итеп яратыла. Бу фикер бигрәк тә сугышка каршы юнәлтелгән әсәрләрдә — инглиз язучысы Р . Олдингтон, «Көнбатыш фронтта үзгәрешләрсез» дигән китабы дөньяның дистәләрчә теленә тәрҗемә ителгән Э. М. Ремарк иҗатында — ачык чагылыш таба. СССР, Кытай, Көнчыгыш Европа илләрендә сәнгати иҗатның социалистик реализм кебек юнәлеше рәсми төстә хуплана. Бу юнәлеш идарәче партияләрнең идеологии таләпләрен үтәүгә генә йөз тотып калмый. Көнбатыш илләрендә күп кенә мәгълүм язучылар һәм шагыйрьләр революция идеяләренә ихлас симпа­ тия күрсәтә. Франциядә — Р. Роллан, А. Барбюс, Л. Арагон, Испа­ ниядә — Г. Лорка, Чилида — П . Неруда . Алар әдәбиятка яңа образ алып киләләр. Ул — бердәм идея, омтылыш белән янган, җимерүгә дә, иҗат итүгә дә сәләтле массалар. Сынлы сәнгатьтәге үз-үзеңне чагылдыруның яңа чараларын эзләү әдәбиятны да әйләнеп узмый. XX гасыр шагыйрьләре һәм рәссам- новаторларының экспериментлары мәдәният тарихында яңа чорны — авангардизмны (фр. avant garde — алдынгы отряд) ача. Аның өчен элеккеге традицияләрне өзү һәм сәнгатьне тамырдан яңартуга омтылыш хас. Бик күп язучылар авангардизм белән мавыгалар. Үз иҗатларында алар традицион сюжет һәм тасвирлау мантыйгыннан читләшәләр. Ирландия язучысы Дж .Джойс тасвирлау ысулы сыйфатында «аң агышыннан» (яисә эчке монологтан) файдалана, фикер күчешләрен, тәэсир һәм тоемнарны (тою буенча үз-үзеңә хисап бирү) беркетеп куя. Авангардизм кысаларында М. Пруст, А. Жид һәм башка күп кенә язучылар экспериментлар ясыйлар. Дөньяның иррациональлеге һәм аны аңларга маташуларның мәгънәсезлеге идеяләре экспрессионизм юнәлешендәге байтак
7 иче бүлек. XX—XXI гасырларда фән һам мадәният ' ’£> ri-S.M-7 . !•. "'''■.*-1■ ..ГА* ” 1 , -Һ, V язучылар иҗатында чагылыш таба. Мәсәлән, Австрия язучысы Ф. Кафка хикәяләрендә көндәлек тормыш ваклыклары артында шәхси үзенчәлекләре булмаган, кешегә дошман көчләр хәрәкәт итә. Аларда җансыз дәүләт машинасы контурлары күренә. Экспрессионизм өчен гротеск, оптимистик перспектива булмау, ялгызлыктан җәфа чигүче кешенең якланмаганлыгы хас. Кешенең индивидуальлеген изүче дәүләт институтларының аңа дошманлыгы идеясе экзистенциализм (лат. exsistentia — җан асрау) кебек әдәби-фәлсәфи юнәлештә аеруча ачык чагыла . Аның вәкилләре — француз язучылары Ж . П . Сартр, А. Камю — шәхескә абсолют кыйммәт буларак карыйлар. Экзистенциалистларда реалистик әдәбият өчен гадәти булган уңай геройлар юк. Аларның персонажлары эгоистлар, бер-берсенә һәм җәмгыятькә дошман. 1968 елдагы Франциядә булган яшьләр бунтларында катнашу­ чыларның күбесе экзистенциализм идеяләрен уртаклаша. XX гасырда социаль антиутопия жанрына караган сәнгати әсәрләр киң тарала. Аларда авангардизм һәм реализм элементлары үрелеп бара. Инглиз язучылары Г. Уэллс, О. Хаксли, Д. Оруэлл, киләчәк темасын ачып, кисәтүче романнар иҗат итәләр. Аларның геройлары тоталитаризм өстенлек иткән җәмгыятьтә яшиләр. Анда хакимият аз белемле һәм интеллектуаль чикләнгән массакүләм сәяси партияләр ярдәмендә дәүләт һәм җәмгыять өстеннән чик­ ләнмәгән контроль урнаштырган кечкенә генә төркем кулында. Бу җәмгыятьләрдә башкача фикерләү рәхимсез бастырыла. Шундый режимның тантана нәтиҗәсе булып, идарәчеләрнең дә, идарә ителүчеләрнең дә тулысынча деградацияләнүе торачак дип кисәтә Г. Уэллс . Ике бөтендөнья сугышлары арасында театр сәнгате чәчәк ату чоры кичерә. Актер, режиссер һәм театр теоретигы К. С . Ста­ ниславскийның рус реалистик мәктәбе дөньяның күп илләрендә таныла. Яңа театр формаларын эзләү В. Э. Мейерхольд совет театр мәктәбендә, немецларда М. Рейнхардт мәктәбендә иң тулы гәүдәләнеш таба. Алар автор текстын традицион аңлатудан баш тарталар, спектакльләргә яңа, символик персонажлар кертәләр, сәхнә бизәүнең стандарт булмаган алымнарын киң кулланалар. Массачыл мәдәният Халыкның зур өлеше хәтта алга киткән илләрдә дә ярлы һәм грамотасыз булган XIX гасырда сынлы сәнгать һәм театр мәгърифәтле
293 У. Дисней һәм аның атаклы мультфильмна­ ры персонажлары А. Шварценеггер Терминатор ро­ лендә элитага юнәлтелгән иде. Киң аудиториягә билгеләнгән һәм ул аңларлык массачыл мәдәният XX гасырның утызынчы елларына кадәр барлыкка килә башлый. Массачыл мәдәният продукциясен сәнәгатьнең ишәйтүе һәм коммерциядә уңышка ирешүгә омтылу аның үзенчәлеге булып тора. Ял индустриясе формалаша. Кино сәнгате баштан ук массакүләм тамашачы зәвыгына юнә­ леш ала. 1930 елда тавышлы кино уйлап табыла. 1933 елда Гол­ ливудта (АКШ) беренче төсле фильм төшерелә. Үзенең иҗади мөмкинлекләре буенча кино театр сәнгатенә якыная, ә тамаша­ чы аудиториясенең саны буенча аны күпкә узып та китә. Амери­ ка кинорежиссеры-аниматоры, рәссам һәм продюсеры У. Дисней гаҗәеп уңышка ирешә. «Белоснежка һәм җиде гном» мультфильмы (1937) аңа киң танылу алып килә. Голливуд кино индустриясенең иң зур үзәгенә әверелә, аны «хыяллар фабрикасы» дип атый­ лар. Ч. Чаплин баш рольне башкарган комедия фильмнары бөтен дөньяга таныла. Хәзерге заман Америка кино сәнгате дөньяда ал­ дынгы позицияләрне били. Америка режиссерлары (С. Кубрик, Дж. Лукас, Д. Линч, О. Стоун һ. б.) иҗат иткән фильмнар халык­ ара кинофестивальләрдә премияләр ала. Голливуд йолдызлары — Н. Кидман, Б. Питт, Дж. Николсон, А. Пачино, А. Шварценеггер, Н. Кейдж һәм Дж. Депп гаять зур популярлык казаналар . Тавыш яздыру техникасы үсү белән, популяр (эстрада, бию) му-
зыка җитештерү индустриясе барлыкка килә. 1930 елларда ук джаз һәм аны башкаручылар — Б. Гудмэн, Л. Армстронг, Д. Эллингтон — тамашачылар һәм тыңлаучыларның тирән мәхәббәтен казана. Көндәлек яшәешкә радио һәм телевидениенең килеп керүе мас­ сачыл мәдәният үсешенә яңа стимул була. Күп илләрдә системалы радиотапшырулар 1920 елларда башлана. Телевидение 1930 еллар­ да пәйда була. 1960—1970 елларда гына алга киткән илләрдә теле­ визор һәр гаиләгә үтеп керә. Массакүләм кулланучыга исәпләнгән аудио-, видео- һәм әдәби материалларга ихтыяҗ арта. Күңел ачу өчен генә билгеләнмәгән аудио- һәм видеопродукция җитештерү үсә. Дөньяның әйдәп баручы корпорацияләре аларда үз товарларын рекламалау өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр күрәләр. Алар реклама ярдәмендә кино, эстрада, спорт йолдызларының яшәү рәвешен һәм киенү манерасын үрнәккә әверелдереп, аларның популярлыгыннан файдаланалар. Поп-арт (ингл. popular art — һәркем аңларлык, файдалана алыр­ лык сәнгать) — 1950 елларда Бөекбританиядә барлыкка килгән һәм тиздән АКШта таралган сәнгати юнәлеш. Аңа нигез салучылар — Р. Лихтенштейн һәм Э. Уорхол — кеше ясаган әйберләрне сәнгать чаралары белән аңлау-фикерләүгә лаек дип кабул итәләр. Рәссам, ре­ жиссер һәм дизайнер Э. Уорхолны поп-арт короле дип атыйлар. Ул беренчеләрдән булып доллар купюрасын, консервланган аш банка­ сын, урындыкны һ. б. ны сәнгать объектына әйләндерә. Поп-арт та­ рафдарлары теләсә нинди көнкүреш әйбере сәнгать сыйфаты алыр­ га мөмкин дип саныйлар. Поп-арт ике төрле аңлатыла: кешене кол итүче әйберләр дөньясына каршы рәссамның баш күтәрүе формасы һәм әлеге әйберләрдә гуманлы һәм гуманлы булмаган эчтәлек табу ом­ тылышы буларак. Поп-арт тора-бара телевидение рекламасы булып үсте, монда матди объект гүзәллек символы буларак тәкъдим ителә. Постмодернизм һәм мәгълүмати технологияләр Хәзерге заман әдәбият-сәнгать тормышына постмодернизм зур йогынты ясый. Бу юнәлеш Көнбатыш илләрендә XX гасырның икенче яртысында туа һәм сәнгати иҗат үсешендә яңа этап баш­ лануын белдерә. Постмодернизм массачыл куллану җәмгыяте кыйммәтләренә каршы протест рәвешенә әверелә. Аның тараф­ дарлары элеккеге һәм хәзерге, Көнбатыш һәм Көнчыгышның төрле стильләреннән, фольклор, поп-арт һ. б . элементлардан, яңа мәгълүмати технологияләрдән файдалана.
§ 30. Сәнгатьтә төп юнәлешләр һәм массачыл мәдәният 295 Хәзерге заман сәнгатенең иң киң таралган формалары булып перформанс, инвайронмент, ленд-арт, инсталляция һ. б . Тора. Перформанс (ингл. performance — күзаллау) — бу үзенә күрә бер гамәл сәнгате — рәсем сәнгате, скульптура һәм театр гибри­ ды. Перформанс стилендәге беренче театрлар 1958—1959 еллар­ да АКШта куела, ул артист богеманың күңел ачуыннан гыйбарәт була. Аннары ул Европада һәм Азиядә популярлык казана. Пер­ форманс өчен төгәл сюжетның булмавы, актерлар импровизация­ се, диапозитивлар һәм кино кадрларын куллану, яктылык һәм та­ выш эффектлары кертелү хас. Шулай ук музыка мәдәниятендәге яңа юнәлешләрдән алынган музыкаль эффектлар да файдаланыла. Инвайронмент — рәссамның уе буенча ачык киңлектә иҗ,ат ителгән сәнгать әсәре. Шул ук вакытта инвайронментка тавыш һәм яктылык эффектлары да кертелергә мөмкин. Сәнгатьтәге бу юнәлешкә ачык мисал булып немец рәссамы Й. Бойсның «7000 имән» дигән киң колачлы проекты тора. Имәннәр утырту шәһәр хакимияте белән килештермичә «Шәһәр төзәтү урынына шәһәрне яшелләндерү» дигән лозунг астында 1982 елда Германиянең Кассель шәһәрендә башлана. Христианлыкка кадәрге мифологиядә табигать­ не илаһилаштыручы имәннәр базальт кантарлар белән әйләндереп алына, бу исә җәмәгатьчелекнең игътибарын экология мәсьәләләренә дә, милли традицияләргә дә җәлеп итәргә тиеш була. Ленд -арт (ингл. land — җир) рәссамнары әйләнә-тирә мохитнең төрле объект­ лары белән эшлиләр, табигый материаллардан файдаланалар. Инсталляция — ул төрле материаллардан һәм көнкүреш әйберләреннән конструкцияләнгән пространство композициясе. Видеоарт (видеосәнгать) сәнгати иждтның популяр төренә әверелә, ул электрон чыганакларда (телевизор, компьютер) видеосурәтләрдән файдалана. Бу юнәлеш әсәрләре, кагыйдә була­ рак, видеоинсталляция рәвешендә тәкъдим ителә. Видеоартка ни­ гез салучыларның берсе — кореялы Нам Чжун Пак фикеренчә, коммуникацияләрнең электрон чаралары (телевидение, радио, ком­ пьютер челтәрләре) фәкать акылга юнәлтелгән, алар баш миенә мәгълүматны кирәгеннән артык тутыра, нәтиҗрдә кеше һәм электрон машина арасында конфликт барлыкка килә. Моны хәл итү телекоммуникациягә нәфасәти башлангычлар кертү, аларны ниндидер хисси образлар белән тутыру аша күзаллана. Компьютер графикасы һәм видеоклип кебек сәнгать төрләрендә кешенең эчке дөньясына турыдан-туры мөрәҗәгать итү кулланы-
7 нче бүлек. XX—XXI гасырларда фән һәм мәдәният «Битлз» төркеменең Көнбатыш Германия тамашачылары каршында «Кроне-Бау» циркындагы беренче чыгышы ла. Массачыл аудиториягә юнәлтелгән интернет -каналлар барлык­ ка килде. Мәсәлән, шуларның берсендә музыкаль клиплардан алып сәясиләренә кадәр теләсә нинди жанрдагы берничә миллион видео­ клип тәкъдим ителә. Яшьләр субкультурасы Массачыл мәдәният яшьләрдә «бөтен кеше кебек булмау» яисә «кемдер булу» омтылышы тудырды, яшьләр субкультурасының күптөрлелеге артуга китерде. Субкультура —ул нинди дә булса кешеләр төркеменең әлеге җәмгыятьтә гомуми кабул ителгән нормалардан аерым бул­ ган яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы һәм фикерләү манерасы. Яшьләр, дини, этник һәм башка субкультуралар була. Мәсәлән, Англиядә 1950 еллар башында эшче яшьләр җәм­ гыятьнең иң югары катлауларының үзен тоту манерасын һәм мода­ сын кабатлады — бәрхет якалы иркен тегелгән пиджак, сыбызгы- чалбар, каучук платформалы ботинкалар, галстук-шнур. Бу яшь кешеләрне «тэдди-бойз» (Тэдди — америкалы хатын -кызга өйләнү өчен, тәхеттән баш тарткан принц Эдуардның кечерәйтелгән исеме) дип атыйлар. Алар яшьләрнең башка төркемнәре белән конфликтка керәләр, иммигрантларга һөж,үм итәләр һ. б. СССРда «тэдди-бойз» тарафдарларын стилягалар дип атыйлар.
-• X’•3$§^£§$айК1'&?fl § 30. Сәнгатьтә топ юнәлешләр һәм массачыл мәдәният ■ИнИИМННИНМИНИНИИМНИНИИМ 297 Ляя, 1950—1960 елларда «куллану җәмгыяте» шартларында урта сыйныф яшьләре — хезмәткәрләр, студентлар — арасында бик пөхтә киенү, чәчләрен кыска итеп алдырган элегант кызлар белән бер компаниядә булу модага әверелә. Бу стильнең символлары — мотороллер, «Битлз» һәм «Роллинг стоунз» төркемнәре музыкасы. 1950 еллар ахыры — 1960 еллар башындагы битниклар хәрәкәте кебек феноменга нигез салучы булып Д. Керуак санала. Ул кайчан­ дыр АКШ сәүдә флотында диңгезче булып хезмәт итә, аннары сук­ байлыкта йөри, шигырьләр, әдәби эсселар яза. 1957 елда «аң агышы» стилендә «Юлда» дигән китап язып бастыра. Анда дөнья гизү, тирә- юньдәге табигать белән ләззәтләнү һәм нинди дә булса йөкләмәләрдән азат булу романтикасына дан җырлана. Керуакка иярүчеләр дә табы­ ла, алар — мул тормышлы гаиләләрдән чыккан сукбайлыкка, ирек ­ ле мәхәббәткә тартылган яшьләр. Битниклар тирәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары тудырган романтиклык ялтыравы авангардизм музыкасының аерым бер юнәлешен — битны тудыра, ул музыка иҗатында академик формаларны кире кага. Битниклыкның үсеше хиппилар хәрәкәтенә китерә, ул 1960 ел­ ларда Көнбатышта киң тарала. Хиппилар үзләрен аңларга һәм камилләштерергә омтылалар. Алар сәясәткә тартылмыйлар, хаки­ миятне танымыйлар, милеккә хуҗа булудан, гаиләдән баш тарталар. Хиппилар община булып яшиләр, балаларын бергә тәрбиялиләр, ва­ кытларын табигатьтә уздырырга тырышалар һәм үзләрен «тормыш чәчәкләре» дип атыйлар. Аларның күбесе хәтта юыну, чәч алдыру, кырыну һ.б. кебек «вак-төякләрне» санга сукмый. Рокерлар хәрәкәте 1960 еллар уртасында АКШ һәм Англиядә 15—25 яшьлек, тулы булмаган һәм начар гаиләләрдән чыккан егетләр һәм кызлар арасында туа. Рокерларның типик киеме — значоклар һәм язмалар белән бизәлгән күн куртка, иске джинсы, тупас зур баш­ маклар. Алар арасында жаргон сүзләр, кушаматлар кулланып, тупас­ лык белән батырлык күрсәтергә тырышу, кычкырып сөйләшү тарал­ ган. Рокерлар мотоциклларга, аны йөртү осталыгын күрсәтүгә аерым әһәмият бирәләр; клуб, бар, сыраханәләрдә очрашырга яраталар. Алар ир-ат үзен «ирләрчә» тотмаган яисә, наркотиклар кулланып, «балда- га әйләнгән» субкулътураларны. күралмыйлар. Скинхедлар (кырган башлылар) субкультурасы 1960 еллар ахы­ ры — 1970 еллар башында Англиядә, квалификациясе булмаган яшьләр арасында эшсезлек башлангач барлыкка килә. Скинхед-
лар расачылык идеяләренә бирелгәнлекләре һәм башка субкульту­ ра вәкилләренә түзеп тормаучанлыклары белән аерылып тора. Ан ­ глия шәһәрләре урамнарында алар Азия илләреннән килүчеләрне кыйныйлар, хиппиларга һөҗүм итәләр. Күп скинхедлар экстреми- стик, неофашистик төркемнәргә берләшә. Алар арасында көч һәм физик тазалык культы өстенлек итә, алар наркотиклар һәм алко­ голь куллануны гаеплиләр. 1970 еллар ахырында Англиядә һәм АКШта панклар субкульту- расы барлыкка килә. Рокерлар кебек, алар да ирләрчә кыю, тупас­ рак кыяфәттә булырга тели, жаргон сүзләр кулланалар. Панклар традицион әхлакый кыйммәтләрне санга сукмыйлар. Алар тирә- юньдәгеләрне тышкы кыяфәтләре — гаҗәеп прическалары һәм төрле төсләргә буялган чәчләре һәм теге дөнья, вампирлык һәм көч кул­ лану темасы өстенлек иткән экзотик киемнәре белән шаккатыра. 1980 еллар яппи субкультурасын тудыра. Мондый яшьләр уңышка ирешүгә, карьерага һәм белем алуга йөз тота. Неоконсер - ватизмның яшьләрдә гәүдәләнеше дип саналган яппиның символла­ ры — эшлекле стиль, модалы костюм һәм кыйммәтле галстуклар. 1990 еллар уртасында рейв яшьләр субкультурасы популярлык яу­ лады. Бу субкультура теоретигы Ф. Кларк фикеренчә, рейверлар яңа тормыш стиле булдыра. Алар фикеренчә, динамикалы, онытылып бию вакытында «аң уяна». Бу — яшьләр дискотекалары һәм диск- клублары мәдәнияте. Рэперлар субкультурасы да биюләр белән бәйле. Теге яки бу ил шартларында туган субкультуралар массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәме белән тиз арада башка дәүләтләрдә дә үз тарафдарларын таба. Массачыл мәдәният һәм милли гореф-гадәтләр Массачыл мәдәният урнашу телнең гадиләшүенә, яшәү рәвеше­ нең бертөрлеләнүенә һәм халыклар арасында аерманың бетә бару­ ына китерә. Бу бик күп дәүләтләрнең милли зыялыларында шөбһә тудыра, өстәвенә күңел ачу продукциясен нык үскән илләр, барын­ нан да элек, АКШ корпорацияләре куя. Сәнгать һәм фән эшлеклеләренең планета халыклары мәдәни традицияләрен яклау хәрәкәте киң тарала. Алар басымы астын ­ да 1991 елда Евросоюз илләре импорт программаларын күрсәтүгә чикләүләр кертәләр. Интернет, халыкара теле- һәм радиотапшырулар төрле илләрнең мәдәни казанышларын миллионлаган кешегә ирештерә.
Мәсәлән, Сенегал шагыйре Л. Сенгор бөтен дөньяга таныла. Су ­ гыш елларында ул, Франциядә булып, Каршылык хәрәкәтендә катнаша. 1948 елда Сенгор «Антология» дигән шигырьләр җыентыгы өчен Нобель премиясе лауреаты була. 1949 елда, АКШ тарихында беренче буларак, Пулитцер премиясен (әдәбият өлкәсендәге иң югары казанышлар өчен бирелә) Кушма Штатларда афроамерикалыларның хәле темасын күтәргән кара тәнле шагыйрә Г. Брукс ала. 1982 елда — әдәбият буенча Нобель премиясенә Ла ­ тин Америкасы язучысы Г. Г. Маркес, 1988 елда — Мисыр язучы­ сы Н. Махфуз, 1992 елда — вест -һинд шагыйре Д. Валкотт, 1994 елда япон язучысы Оэ Кензабуро лаек була. Азия һәм Латин Америкасының күп кенә илләрендә (Һиндстан, Бразилия, Мексика һ. б .) үзләренең кино индустрияләре барлык­ ка килә. Аларның милли үзенчәлекләрен һәм гореф-гадәтләрен ча ­ гылдыручы телевидение сериаллары, фильмнары, музыка, биюләре дөньяда киң таныла. Көнбатыш илләрендә көнчыгыш көрәше, йога, милли биюләр белән шөгыльләнү өчен клублар пәйда була. §30 1. 2. з. 4. 5. 6. 7. 8. Сораулар һәм биремнәр Сәнгатьтә модернизм агымнарын нинди сыйфатлар ае­ рып тора? Сәнгатьнең аерым төрләрендә модернизмның чит ил һәм үзебезнең ил вәкилләрен атагыз. XX гасыр матур әдәбиятка нинди үзгәрешләр кертә? Алар­ ның юнәлешләрен һәм жанрларын атагыз. Әдәби әсәр­ ләрнең эчтәлеге тормыш күренешләрен, проблемала­ рын ничек чагылдыра? XX гасырда массачыл мәдәниятнең чыганагы нинди? Ул җәмгыятькә ничек тәэсир итә? Постмодернизм нидән гыйбарәт? Хәзерге заман сәнга­ тендә иң киң таралган формаларны атагыз. Сез чит ил кино сәнгатенең нинди юнәлешләре белән та­ ныш? Әйдәп баручы кинорежиссерлар һәм кино актер­ лары турында нәрсә беләсез? Җавап биргәндә, масса- күләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет материалла­ рыннан файдаланыгыз. Яшьләр субкультурасының төп юнәлешләрен бәяләгез. XX гасыр ахырына массачыл мәдәниятнең өстенлеге фо­ нында милли, үзенчәлекле мәдәниятнең күтәрелешен ни белән аңлатасыз? Кешелекнең алга таба үсешендә дөньяның төрле халык­ лары мәдәниятләренең үзара йогынты ясашуы әһәмияте турында уйлагыз. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан мисаллар китерегез.
XX гасырда дөнья цивилизациясенең бәхәссез уңышлары бик күп төбәкләрдә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күтәре­ лүдә, нык үскән илләрдә социаль каршылыкларның кискен­ леге кимүдә, фәнни-техник прогресс казанышларында чагы­ лыш тапты. Беренче карашка, болар барысы да кешелекнең алга таба чиксез үсеше мөмкинлекләрен күрсәтә. Шул ук ва­ кытта XXI гасыр башына байтак дәүләтләрнең җәмәгатьчелеге игътибарын хәл ителмәве белән цивилизация яшәеше нигезлә­ ренә куркыныч тудырган проблемалар комплексы җәлеп итә. 1. Кешелекнең бөтендөнья сугышларында күпме кеше һәм матди югалтуларга дучар булуын исегезгә төшерегез. 2. Атом-төш коралын уйлап табу кешелек өчен нинди нәти­ җәләргә китерә? Э- Африканың күп кенә илләрендә үсеш проблемалары ни өчен бөтендөнья бергәлеге катнашуын таләп итә? Соңгы унъеллыкларда Җир шарында яшәүче халыкларның яшәеше өчен мөһим мәнфәгатьләргә кагылышлы, барлык дәүләт­ ләрнең тырышлыкларын берләштерми торып хәл итү мөмкин бул­ маган үсеш проблемалары кискенләште. Аларны глобаль проблема­ лар дип атыйлар. Кешелеккә сугыш куркынычы яный Әле күптән түгел генә яшәп килгән проблемаларның иң киске­ не аеруча зур державалар — СССР һәм АКШ — арасында атом -төш сугышы куркынычы белән бәйле иде. XXI гасыр башында шундый сугыш ихтималы сизелерлек кимеде. Ләкин кешелеккә сугыш, шул исәптән атом-төш сугышы янамый дип булмый. Атом -төш коралын таратмау турындагы шартнамәгә (1968) дә карамастан, аңа ия яисә аны тиз генә булдыра алырлык илләрнең саны арта бара. АКШ, Россия, Бөекбритания, Франция һәм Кытай рәсми рәвештә атом-төш державалары булып торалар. Шулай да 1970 ел­ ларда ук Израиль дә үзендә атом-төш коралы барлыгын кире как-
301 мады. 1980 елларда атом-төш сынауларына КАР һәм Бразилия әзерләнде, дөрес соңрак аңардан баш тарттылар. 1998 елда атом- төш коралларын Һиндстан һәм Пакистан, 2006 елда Төньяк Корея сынады. Бу илләр барысы да аны илтү чараларына ия. Таблица Хәзерге дөньяда атом төш көчләре (2003 елның гыйнварына торышы) Ил Стратегик боезаряд Стратегик булмаган боезаряд Гомуми саны (резервта торучы­ ларны исәпкә алып) АКШ 5958 1120 7068 (гомуми запас — 10600 һәм алар өчен 5000 әзер плутоний «эчлек») Россия 4852 3380 8232 (гомуми запас — 18 000, 9800 сүтелергә тиеш) Англия 185 — 185 Франция 348 — 348 Кытай 282 120 (экспертлар бәяләвенчә) 402 Һиндстан Белешмә юк Белешмә юк 30—40 (бәяләү) Пакистан Белешмә юк Белешмә юк 30—50 (бәяләү) Израиль Белешмә юк Белешмә юк 200 тирәсе (бәяләү) Төньяк Корея Белешмә юк Белешмә юк 1—6 (чамалап бәяләү) Аңлатма: континентара баллистик ракетада яисә су асты көймәсе бал­ листик ракетасында (ракеталар 1дән Юга кадәр боезаряд илтә), авыр бомбардировщикта урнаштырылган боезарядлар стратегик дип ата­ ла. Алар шәһәрләрне, дошманның сәнәгатен һәм стратегик көчләрен юк итүгә билгеләнгән. Стратегик булмаган боезарядларга сугыш кы­ рында, хәрби судноларны, һава һәм галәмдәге нокталарны юк итү өчен билгеләнгән атом-төш боезарядлары керә. Күпчелек илләрдә беренчеләренең һәм икенчеләренең куәте аерылып тора.
Атом-төш коралының планета буенча таралуы аның локаль конфликтларда кулланылу куркынычын арттыра. Бу бик зур төбәкләрдә яшәүче кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин. Химик һәм бактериологик корал да зур куркыныч тудыра. Ул дөнья бергәлеге тарафыннан тыелган, алдынгы илләр аның арсеналын юк итәргә йөкләмә алдылар. Әмма мондый коралны җитештерүнең чагыштырмача арзанлыгы, контрольнең катлаулы- лыгы һәм кешеләр арасында бик күп югалтулар хәрби бәрелешләр барышында аны куллану ихтималын арттыра. «Салкын сугыш» тәмамлануга карамастан, конфликтлар саны шактый әле. Шунысы аянычлы: бер дәүләт эчендәге конфликтлар саны кискен арта. 1990—2002 елларда дөнья 53 зур сугыш кичер­ де (елга 1000 кешедән күбрәк корбан булган сугышларны зур дип саныйлар). Аларның өчесе генә баштан ук дәүләтара иде, калган­ нары дәүләт эчендә башланды. 15 очракта эчке конфликтларга чит дәүләтләр кушылды. 2003 елга дөньяда 21 сугыш алып барыл­ ды, аларның lie гражданнар сугышы иде, ә 10 ысы дәүләтара кон­ фликт характерын алды. Әлеге сугышларның күп өлеше Африка һәм Азия илләре территориясенә туры килә. Күп кенә төбәкләрдә киеренке хәл саклану нәтиҗәсендә, үсеп килүче илләр лидерлары байтак ресурсларны хәрби максатларга тотарга мәҗбүр булалар. Бу — модернизацияләүнең болай да гади булмаган проблемаларын тагын да катлауландыра. Халыкара террорчылык җитди сугыш куркынычы белән яный. Террор ысулларына сәяси эшлеклеләрне урлау һәм үтерү, тотыклар алу һәм аларны азат итүгә алмашка сәяси таләпләр кую, теге яисә бу илнең хакимиятен һәм халкын гражданлык һәм хәрби объ­ ектларны юк итү белән куркыту керә. Бу ысуллар бөтен кешелек тарихы буенча кулланылып килде. Әмма элегрәк террор, кагыйдә буларак, аерым бер дәүләтләр территориясе белән чикләнде. Хәтта әгәр террорчылар чит илдән ярдәм алсалар да, аларның фи­ нанс һәм хәрби ресурслары чикләнгән булып кала. Мәгълүмати технологияләр һәм массачыл юк итү коралы гасырында террорчы­ лык күп тапкырлар куркынычрак була бара. Террорчы һәм криминал төркемнәр үз гамәлләрен килештерү, бер-берсенә булышу, үзләренә теләктәш хөкүмәтләрдән яшерен фи­ нанс ярдәме алу мөмкинлегенә ия булды. Алар хаос белән чолгап
Нигериядә баш күтәрүчеләр. Африка континенты кораллы кон­ фликтлар саны буенча лидер булып тора алынган илләр территорияләрендә сугыш чукмарлары әзерләү һәм массакүләм юк итү чаралары эшләү базалары төзиләр. Төрле террорчылык оешмаларының максатлары төрлечә. Лә­ кин алар Көнбатыш илләренә, бигрәк тә АКШка, дошманлык мөнәсәбәтләре белән бердәм. Аларга ислам фундаменталистлары аеруча түзә алмый. Бу ислам дөньясындагы байтак халыкларның карашын чагылдыра. Меңнәрчә еллык үзенчәлекле тарихы һәм мәдәнияте булган ислам илләренең күбесендә тормыш һәм югары технологияләргә ия булу дәрәҗәсе буенча Көнбатыштан артта ка­ луны бик авыр кичерәләр. Террорчылык актларының төп башкаручылары булып фун­ даментализм рухында тәрбияләнгән террорчы-шэһитлэр тора. Аларны үлемгә җибәрүче җитәкчеләр хәзерге заман техник цивилизациясенең йомшак якларын яхшы беләләр. Аның төп үзәкләре — гигант шәһәрләр. Нык үскән илләрнең 70% тан күбрәк халкы щуларда яши. Террорчылар акцияләре аркасында метропо ­ литенны, сәнәгать объектларын, бигрәк тә химия заводларын һәм атом электростанцияләрен (АЭС) зарарлау иң һәлакәтле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мадридта (Испания, 2004) һәм Лондон метросын­ да (Англия, 2005) булган террорчылык актлары шул хакта сөйли.
8 иче бүлек. Өченче меңъеллык башында донья үсеше проблемалары 304 Су мохитен сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары белән пычрату Һаваны җитештерүнең газ рәвешендәге калдыклары белән пычрату Ресурслар һәм экология проблемасы Кешегә һәм аның яшәү мохитенә җитештерү эшчәнлегенең һаман арта баруы бик нык тискәре йогынты ясый. 1970 елда Рим клубы оешмасына берләшкән әйдәп бару­ чы галимнәр төркеме дөнья үсешенең компьютер моделен төзи. Аңа җитештерү һәм куллану, табигать ресурслары һ.б . турында белешмәләр кертелә. Халык саны арту һәм җитештерүнең хәзерге темплары сакланганда, бик кыска вакыт эчендә Җирнең матди ресурслары бетәчәк. Аннан соңгы унъеллыкларда бу исәп-хисап берничә тапкыр төгәлләштерелә. Энергиянең альтернатив чыганак­ ларыннан файдалану һәм табигатьне саклау чаралары күрү исәпкә алына. Ьәм шулай да глобаль һәлакәт куркынычы көн тәртибеннән төшми. Куллану максималь (Көнбатыш илләре дәрәҗәсендә) бул­ ганда, планета биосферасының тотрыклылыгы анда 1 млрд тан ар­ тык кеше яшәмәсә генә гарантияләнә. Җирдә XIX гасыр башында ук шулкадәр халык исәпләнгән. Әгәр кешеләрне минималь тормыш уңайлыклары белән тәэмин итсәң, табигать ресурслары запаслары 7,7 млрд кешегә җитәрлек. Ә дөнья халкы саны инде бу йөзьеллыкта ук 11,6 млрд тирәсе дәрәҗәсендә тотрыклыланыр дип көтелә. Белгечләрдә җитештерү эшчәнлегенең климатка һәм тулаем Җир биосферасына зарарлы тәэсире аеруча зур борчу тудыра. 1985 елдан бирле планета өстен кояш радиациясеннән яклаучы озон катламының җимерелүе күзәтелә. Озон «тишекләре» кешеләрнең тире рагы белән авыруы, терлекләрнең һәм үсемлекләрнең зарар­ лануы куркынычын тудыра.
Климатта глобаль үзгәрешләр башланды. Бу — ягулык янды­ рудан атмосферага җылылык, шулай ук углекислый газ бүлеп чыгаруның артуы белән бәйле. 1860 елдан алып 1990 елгача атмос­ ферада углекислый газ микъдары 30% ка артты. Җирдәге үсемлек катлавының артык углекислотаны йоту сәләте бетте инде, җитмәсә, урманнарның да шактый өлеше юк ителгән. Ел саен 20 млн гектар урман юкка чыга. Шуннан парник эффекты симптомы килеп чыга, бу исә — планетада һаваның уртача тем­ пературасы күтәрелә дигән сүз. Поляр бозлыкларның, Гренландия һәм Антарктиданың боз катлавы эрү куркынычы туа, океан ти­ гезлеге күтәрелү, яр буендагы йөзләгән шәһәрләрне, уңдырышлы җирләрне су басу яный. Бер үк вакытта климат үзгәрү, туфракның уңдырышлылыгы кимү, аның җил эрозиясенә дучар булуы аркасында, дөньяның күп кенә районнарында чүлләр һөҗүм итә. Африкада гына да соңгы 50 елда һәр елны 1,3 млн гектар җитештерүчән җирләрне чүл йота. Һаваның, суның, туфракның агулы, шул исәптән радиоактив җитештерү калдыклары, химик матдәләр, агулы химикатлар белән пычрануы дәвам итә. Бу исә тере организмнарга җимергеч йогынты ясый. Суга һәм атмосферага ыргытылучы пычраткыч матдәләрнең күбесе табигатьтә бар. Әмма аларның табигый концентрацияләренең уннарча һәм йөзләрчә тапкыр артып китүе үсемлекләр һәм хай­ ваннарның масса төсендә кырылуына, мутацияләргә һәм нәсел­ дәнлек механизмнарының бозылуына китерә. Әгәр дә элек пыч­ рату чыганаклары чикләнгән территорияләрдә, сәнәгать үзәкләре тирәсендә генә булса, XXI гасыр башында әйләнә-тирә мохитне
пычрату глобаль характер алды. Үсемлекләрне үтерүче кислоталы яңгырлар сәнәгать үзәкләреннән еракларда да яуды, агулы хими­ катлар хәтта Антарктида пингвиннары организмында да табылды. Әлеге үзгәрешләр кешеләр сәламәтлегендә тискәре чагылыш таба. Медицинаның сизелерлек уңышларына да карамастан, ул бөтенесен җиңә алмый: нерв-психик, рак, йөрәк-кан тамырлары авыруларының арта баруы күзәтелә. СПИД кебек бик куркынычлы авыруны дәвалауның нәтиҗәле чарасы әлегәчә табылмаган. Баш­ ка йогышлы авыруларны китереп чыгаручыларның мутацияләве мөмкин, алар халыкның тупланып яшәве, халыкара аралашуның, бигрәк тә туризмның, югары интенсивлыкта баруы шартларында миллионлаган кешеләр гомере өчен куркынычлы пандемия (гло­ баль эпидемия) китереп чыгарырга сәләтле. Кеше факторы, ягъни персоналның һөнәри осталыгы җитмәү, проектлау вакытында җибәрелгән хаталар һ.б . белән бәйле тех- ноген һәлакәтләр куркынычы арта. Аларның иң мәгълүмнәре — Бхопалда химия комбинаты шартлау (Ьиндстан, 1984), АК­ Шта (Тримайл-Айленд, 1979) һәм СССРда (Чернобыль, 1986) АЭС һәлакәтләре. Икътисадны глобальләштерү һәм аның нәтиҗәләре Икенче бөтендөнья сугышыннан соң дөньяда сәүдә әйләнеше 30 тапкыр арта. Дөньяның нык үскән илләрендә ул сәнәгать җитештерүе күләменә караганда 2—3 тапкыр тизрәк үсә. Чимал һәм товар базары белән беррәттән, хезмәт күрсәтү, мәгълүмат, тех­ ник белемнәр базары барлыкка килде. Фәнгә нигезләнгән җитештерүләргә, югары технологияләргә ия булу зур инвестицияләр һәм ресурсларны, капиталларны иң югары дәрәҗәдә берләштерүне таләп итте. Бу трансмилли корпорацияләр (ТМК) йогынтысының бик тиз үсүенә сәбәп булды. Алар, үз илләре кысаларыннан чыгуга ирешеп, чит илләрдә филиаллар челтәре төзи һәм халыкара дәрәҗәдә капиталларның турыдан-туры бер­ ләшүен тәэмин итә алдылар. Нык үскән илләрдә ТМК 50 % ка кадәр сәнәгать җитештерүен, 66 % тышкы сәүдәне, 80 % технологик эшләнмәләрне контрольдә тота. Үзләре барлыкка килгән илләрдән читтә җитештерү һәм сату күләмнәре аларның ватаннарындагы эшчәнлек масштабыннан зур­ рак.
§ 31. Хәзерге заманның глобаль проблемалары ТМК эшчәнлеге аркасында элек бердәм булган җитештерү цик­ лы аерым буыннарга бүленә, алар файдалылык мәнфәгатьләрендә (чимал чыганагына, энергиягә, арзанлы эш көченә яисә потенциаль сату базарына якын булу) төрле илләрдә урнаштырыла. Милли икътисадларның трансмилли җитештерү комплек­ сларына интеграцияләнүе икътисади яктан файдалы, чөнки җитештерү чыгымнарын киметә. ТМК филиаллары урнашкан үсеп килүче илләр алдынгы технологияләр белән таныша ала­ лар. Аларда яңа эш урыннары булдырыла һәм тормыш дәрәҗәсе күтәрелә. Шул ук вакытта үсеп килүче илләр икътисадын транс­ милли капитал ярдәмендә модернизацияләү тискәре нәтиҗәләргә дә китерә. Дөньяның иң артта калган илләренең авыр хәленнән файдаланып, ТМК алар территориясенә экологик яктан куркы­ нычлы җитештерүләрне күчерә, кеше өчен куркынычлы калды­ клар склады төзи. Дөнья базарында үз продукциясенә ихтыяҗ кимегәндә, ТМК үзенең чит ил филиалларында җитештерүне тук­ татырга да мөмкин. Эшсезлек үсү нәтиҗәләрен бетерү җирле ха­ кимият җилкәсенә төшә. ТМК куәтле халыкара элемтәләр системасына ия. Аларга трансмилли банклар (ТМБ) хезмәт күрсәтә. Халыкара валюта базарларының бер көнлек әйләнеше 1 трлн долларга җитә. Аерым дәүләтләрнең ТМК һәм ТМБ сәясәтенә контрольлек итү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Кыйммәтле кәгазьләрнең дөнья базарларында, ва­ люта биржаларында аларның гамәлләре еш кына дөнья икътиса­ дын тотрыксызландыра. ТМК һәм ТМБ эшчәнлеге күп кенә илләрдә җәмәгатьчелекнең массачыл протестын китереп чыгара. Антиглобалистлар хәрәкәте дөньяда яшәп килгән тәртипкә халык мәнфәгатьләренә түгел, эре капиталныкына җавап бирүче тәртип итеп карый. Антиглоба ­ листлар йогынтысы дөньяның әйдәп баручы дәүләтләренең сәяси үсешендә сизелерлек факторга әверелә. § 31. Сораулар һәм биремнәр 1. Ни өчен безнең чорда атом-төш коралын тарату һәм кул­ лану шулкадәр куркыныч? 2. Хәзерге заманның нинди проблемалары глобаль дип атала?
308 $ нче ®^лек‘ ®чснче меңъеллык башында девья үсеше проблемалары 4 5. С 7. XX гасыр ахыры — XXI гасыр башындагы иң эре хәрби конфликтларны атагыз һәм аларга бәя бирегез. Җавап биргәндә, дәреслек, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет материалларын кулланыгыз. Нәрсә ул халыкара террорчылык? Ул нәрсәсе белән кур­ кыныч? Аңа каршы көрәшкә ни өчен зур игътибар бирелә? Бүген аеруча шөбһә тудырган экологик проблемаларның төп аспектларын атагыз. Ни өчен XX гасырның икенче яртысында ТМК һәм ТМБның әһәмияте арта? Аларның гасырның беренче яртысында­ гы иң эре корпорацияләрдән җитди аермасы нәрсәдә? Икътисадны глобальләштерү нәтиҗәләренә бәя бире­ гез. Антиглобалистлар эшчәнлеге турында сез нәрсә бе­ ләсез? Җавап биргәндә, Интернет һәм агымдагы матбу­ гат материалларыннан файдаланыгыз. Кешелекнең тотрыклы-имин үсеше проблемалары V, БМО кайчан оештырыла? Аның Уставында нинди мак­ сатлар формалаштырыла? Сугыш куркынычы, экология һәм ресурслар проблемаларының кискенләшүе, этник һәм төбәк конфликтлары, халыкара террор­ чылык һ.б . БМО документларында дөнья цивилизациясенә чакы­ ру ташлау (янау) буларак характерлана. XXI гасырда кешелеккә аларга җавап эзләп табарга туры киләчәк. Экологик һәлакәтләрне кисәтү мөмкинлекләре Күпчелек галимнәр глобаль экологик һәлакәтләр 2020—2040 елларда булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Әмма һәлакәттән котылып булмаячак дигән ышаныч юк. Дөнья дәүләтләре цивилизация яшәешенә җитди куркыныч янавы турында уйлана­ лар һәм табигатьне саклау чараларына һаман саен күбрәк игътибар бирәләр. Табигать мохитенә басымны киметү өчен, сәнәгатьне энергия һәм ресурсларны сак Җил энергиясеннән файдалану
§ 32. Кешелекнең тотрыклы-имии үсеше проблемалары тоту технологияләренә күчерү тормышка ашырыла. Күпчелек илләрдә гамәлдә булган табигатьне саклау буенча катгый закон­ нар экология проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. Ул әйләнә - тирә мохитне пычратуны кисәтү буенча чаралар күрүне сәнәгать предприятиеләренә йөкли. Табигатьне саклау максатларында дәүләт чыгымнары арттырыла. Бу — табигатькә элек китерелгән зыян­ ны өлешчә капларга мөмкинлек бирә. Германиядә ярларына эре җитештерү комплекслары урнашкан Рейн елгасының суын чистар­ тырга мөмкин булды. АКШта Бөек күлләр пычрактан арындырыл- ды. Бөтен дөньяда сәнәгать эшчәнлеге тыелган милли парклар һәм тыюлыклар булдырыла. Экология мәсьәләләрендә халыкара хезмәттәшлек активла­ ша. 1972 елда Стокгольмда һәм 1992 елда Рио-де-Жанейрода БМО канаты астында әйләнә-тирә мохит һәм үсеш буенча халыкара конференция уздырыла. Нәтиҗәдә кешелекнең тотрыклы-имин үсеше концепциясе кабул ителә. Аның нигезендә дөнья илләре атмосферага эләккәч озон катлавына зарар китерүче матдәләр җитештерүне башта кыскартырга, ә киләчәктә бөтенләй туктатыр­ га дигән карар кабул итәләр. Атом -төш технологияләре куллану­ чы дәүләтләр атом электр станцияләрен (АЭС) эксплуатацияләүдә БМОның махсус органы — Атом энергиясе буенча халыкара агент­ лык (МАГАТЭ) — тарафыннан билгеләнгән бердәй халыкара кур ­ кынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә ирешергә тырыша­ лар. Кеше яшәеше мохитен саклау өчен, дәүләтләрнең халыкара җаваплылыгы принцибы гамәлдә. Ул, халыкара танылган куркы­ нычсызлык стандартлары бозылган очракта, башка илләргә эко­ логии зыян китергән өчен санкцияләр, аларга компенсацияләр түләүне күздә тота. Спутник чаралары ярдәмендә әйләнә -тирә мохитнең торышына даими контроль гамәлгә ашырыла. Экологик һәм табигать һәлакәтләре килеп чыкканда, коткару хезмәтләре, гадәттән тыш эшләр министрлыкларының бергәләп хәрәкәт итүе турында килешүләргә ирешелде. Мәсәлән, Һинд океанындагы цу­ нами 2004 елда 300 меңнән артык кешенең гомерен өзде. Бөтен дөньядагы илләрдән коткаручылар һәм медиклар бергәләшеп һәлакәт нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм иттеләр. 2005 елда Киотода (Япония) кул куелган шартнамә үз көченә керде. Ул һәр дәүләт өчен атмосферага углекислый газ чыгаруның иң чик рөхсәт ителгән нормаларын билгели. Бу лимитны боз-
8 нче бүлек. Өченче меңъеллык башында дөнья үсеше проблемалары 310 ган илләр шартнамәдә катнашучы башка дәүләтләргә компен­ сация түләргә бурычлы. Әлеге чара экологик яктан куркыныч­ сыз технологияләр кертүдә өстәмә стимул булдырыр дип уйланы- ла. Кызганычка каршы, әлегә Киото шартнамәсенә АКШ, Кытай, Һиндстан һәм Австралия кебек әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның чама белән яртысы өчен җаваплы эре державалар ку­ шылмады. Халыкара хезмәттәшлек институтлары Соңгы унъеллыкларда хәзерге заман глобаль проблемаларын хәл итүдә халыклар һәм дәүләтләр үзара хезмәттәшлегенең күп баскычлы системасы барлыкка килде. БМО һәм аның махсус учреждениеләре иң күренекле һәм аб­ руйлы халыкара орган булып торалар. БМОның Генераль Ассам- блеясы, кагыйдә буларак, бу оешма эшчәнлегенең гомуми юнәлеш­ ләрен билгели. БМОның Куркынычсызлык Советына тынычлык­ ны саклау өчен аеруча җаваплылык йөкләнгән. Ул санкцияләр, шул исәптән хәрбиләрен дә кулланырга хокуклы. Халыкара суд дәүләтара мөнәсәбәтләрдә бәхәсле мәсьәләләрне хәл итә. Шулай ук сәяси һәм хәрби лидерларның кешелеккә каршы җинаятьләр өчен шәхси җаваплылыгын билгеләү дә аның компетенциясенә керә. БМОның икътисади һәм социаль советы (ЭКОСОС) кеше хо­ кукларын үстерү һәм тәэмин итү проблемаларын хәл итү буен­ ча тәкъдимнәр эшли. ЭКОСОС белән Качаклар мәсьәләләре буенча югары комиссар идарәсе, БМОның Балалар фонды, БМОның Үсеш программасы (ПРОН) үзара хезмәттәшлек итәләр. Сәүдә һәм үсеш конференциясе (ЮНКТАД), Сәнәгать үсеше оешмасы (ЮНИДО), Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ЮНЕСКО) кебек структуралар халыкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә аерым әһәмият бирә­ ләр. Социаль проблемаларны хәл итүгә 1919 елда төзелгән һәм БМОның махсус уч- Нью-Йоркта БМО штаб -квартирасы бинасы
реждениесенә әверелгән Халыкара хезмәт оешмасы (ХХО) этәргеч бирергә тиеш. Аерым бер өлкәләрдә кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җавап бирүче оешмаларның киң тармаклы челтәре яшәп килә. Бо ­ лар — Бөтендөнья азык-төлек программасы, аның максаты — та ­ бигый бәла-казалар һәм конфликтлар корбаннарына ярдәм итү, һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы. Бөтендөнья сәүдә оешмасы. (БСО) һәм Халыкара валюта фон­ ды (ХВФ) аларда катнашучы илләрнең икътисади мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итә. БСОның максаты — дөньяда сәүдә үсешенә булышу һәм «сәүдә сугышларын» кисәтү. Аны оештырганнан бирле нык үскән илләрнең тышкы сәүдәгә пошлиналары 85—90% ка ки­ меде. Азрак үскән илләр өчен пошлиналарның югарырак дәрәҗәсе рөхсәт ителә. Дөньяның барлык дәүләтләре диярлек әгъза булып торган ХВФ, үз валюталары курсының тотрыклылыгын саклау, түләү балансы дефицитын каплау өчен, коммерция банкларына караганда өстенлеклерәк шартларда кредитлар бирә. Кредит алу өчен төп шартлар,— бюджет дефицитын киметү өчен, ирекле төстә чара күрү һәм финансларының торышы турында ХВФка тулы мәгълүмат бирү. ХВФ белән Бөтендөнья банкы, Европа рекон­ струкция һәм үсеш банкы һ. б. хезмәттәшлек итә . Сугыштан соңгы елларда БМО принциплары базасында эш итүче дәүләтләрнең төбәк берләшмәләре системасы формалаш­ ты. Болар — Европада Куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оеш­ масы (ЕКХО), Африка союзы (АС) һ.б . Дәүләтләрнең кайбер төбәк берләшмәләре интеграция процесслары нәтиҗәсендә барлыкка кил­ де. Аларның иң зурларына Европа союзы (EC), Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН), Азия-Тын океан икъ ­ тисади хезмәттәшлеге оеш­ масы (АСТС), Төньяк Аме­ рика ирекле сәүдә ассоциа­ циясе (НАФТА) һ. б . керә. Аларның үсеше нәтиҗәсендә бердәм икътисади киңлекләр БМОның Куркынычсыз­ лык Советы утырышы
булдырыла. Икътисадны милли дәрәҗәдән югары җайга салу мөмкинлеге барлыкка килә. Бу — интеграциядә катнашучы илләр икътисадының тотрыклылыгын күтәрә. Дөнья үсешенә «сигезлек» — иң нык үскән илләр: АКШ, Рос­ сия, Япония, Германия, Бөекбритания, Франция, Италия һәм Ка­ нада дәүләтләре башлыкларының даими очрашулары сизелерлек йогынты ясый. Бу державалар хәзерге заман дөньясында бик зур роль уйныйлар, шуңа да алар кабул иткән карарлар гаять мөһим. 2001 елның 11 сентябрендә АКШта булган, меңләгән кешенең гомерен өзгән фаҗигадән соң дөньяның әйдәүче илләре халык­ ара террорчылыкка каршы көрәштә хезмәттәшлек итү турын­ да килештеләр, глобаль террорчылыкка каршы коалиция төзе­ деләр. Дөньяның яңа тәртибе каршылыклары Халыкара оешмалар системасының нык үсүе дөнья үсеше проблемаларының тулысынча хәл ителүен гарантияләми. Хәзерге заманның төп каршылыгы халыкара аренада Төньяк ярымшарның югары үсеш алган зур булмаган төркеме өстенлек итү белән бәйле. Әйтик, ХВФ, Бөтендөнья банкы һәм башка халыкара оешмаларда карар кабул ителгәндә тавышлар аларның бюджетына катна­ шучы илләр керткән акча күләме нигезендә бүленә. Шулай итеп, Төньякның индустриаль үскән державалары дөньяның икътисади һәм сәяси проблемаларын хәл иткәндә үзләренә төп рольне тәэмин итәләр. Бу үсеп килүче Көньяк илләре белән алар арасындагы каршылыкларның кискенләшүенә китерә. Төп капитал, яңа технологияләр һәм хәрби куәт дәүләтләрнең кечкенә бер төркемендә туплана. Шуңа да нәкъ менә алар, берен­ че чиратта АКШ, үзләрен дөньяның яңа, тотрыклырак тәртибен урнаштырганда лидер, халыкара куркынычсызлык гаранты итеп күрәләр. АКШта һәм алар белән союздаш илләрдә дөнья үсешен демокра­ тик принципларны универсальләштерү нигезендә тәртипкә салу идеяләре киң популярлык алды. Эчке конфликтларга чумган яисә халыкара террорчылык үзәгенә әверелгән илләрдә демократия­ не көч кулланып урнаштыру да кире кагылмый. АКШның БМОның Куркынычсызлык Советы санкциясеннән башка уздыр­ ган операцияләре (1999 елда Косовода, 2003 елда Гыйракта һ. б.)
моңа мисал була ала. Гамәлдәге халыкара-хокукый нормалар күз­ легеннән караганда, алар — агрессия актлары . Үз сәясәтләрен нигезләгәндә АКШ лидерлары БМО механизм­ нарының җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавын, Куркынычсыз­ лык Советында бердәмлеккә ирешү кыенлыгын сылтау итәләр. 2002 елда АКШ президенты кече Дж. Буш халыкара террорчылыкка һәм «мөртәт» илләргә каршы көрәш стратегиясен формалаштырды, соңгыларына ул террорчыларны хуплаучы яисә атом-төш коралы сатып алырга омтылучы дәүләтләрне кертте. Яңа стратегия нигезендә 2003 елда Гыйракка каршы үткәрел­ гән хәрби операцияне АКШ белән дус булган Франция һәм Герма­ ния кебек илләр дә гаепләде. Бу дәүләтләрнең байтак сәясәтчеләре һәм экспертлары АКШ Гыйракны демократияне яклау хакына тү­ гел, ә аның нефть байлыкларына кызыгып яулап алды дип саный. Соңгы вакытта нык үскән илләр Көньяк илләре белән каршы­ лыкларның кискенлеген йомшартырга тырышалар. Мәсәлән, 2005 елда «сигезлек» лидерлары очрашуында үсеп килүче дәүләтләрдән иң ярлылары бурычларының бер өлешен юкка чыгарырга карар кылынды. Көньякның Ьиндстан, Индонезия һәм Бразилия кебек иң зур илләрен Куркынычсызлык Советының даими әгъзалары исәбенә кертү проекты карала. Хәзерге дөньяда Россиянең роле Россия дипломатиясе алган позиция шуннан гыйбарәт ки, бер генә державаның да, хәтта АКШ кебек бик куәтлесенең дә, лидер­ лыгы дөнья тәртибенең тотрыклылыгын тәэмин итә алмый. Кеше ­ лек юлыккан проблемаларны хәл итү дәүләтара берләшмәләрнең һәм әйдәп баручы илләрнең, шул исәптән Россия Федерациясенең дә, компромисс нигезендә бергә хәрәкәт итүен сорый. АКШ һәм НАТОның башка илләре белән террорчылыкка кар­ шы коалиция кысаларында хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирелә. Шул ук вакытта Россия үзен АКШның барлык гамәлләрен дә, һичшиксез, хупларга бурычлы дип санамый. Россия диплома­ тиясе үзенең йогынты ясау мөмкинлекләреннән яшәп килгән кон­ фликтлы вазгыятьне тыныч хәл итү юлларын эзләү өчен файдала­ на. Россия, мәсәлән, АКШ, Кытай һәм Япония белән бергә Төньяк Кореяның күрше дәүләтләрдә шөбһә тудыручы атом-төш програм-
масын ябу турында аның белән сөйләшүләр алып бара. Ул шу­ лай ук Иранның атом-төш программасы белән бәйле мәсьәләләрне тыныч хәл итү өчен тырыша. Россия БМОны Гыйрактагы хәлне җайга салуга тарту яклы. Россия Федерациясе бигрәк тә БДБ илләре һәм элеккеге Югос­ лавия территорияләрендә халыкара тынычлык саклау эшендә актив роль уйный. Тынычлык саклау конфликтларны тыныч хәл итүдә арадашчылык, аерым алганда, каршы торучы яклар позицияләре арасында күзәтүчеләр урнаштыру, тынычлыкны бо­ зучыларга карата көч куллану, конфликт учакларындагы тыныч халыкларга гуманитар ярдәм китерү, шундый ярдәм конвойларын саклау һ. б . белән бәйле. Россиянең дөньядагы актив роле, аның халыкара позиция­ ләренең, дөнья икътисадындагы роленең, халыкара оешмалар структурасына йогынтысының ныгуы дөнья тәртибенең тотрык- лылыгы һәм барлык дәүләтләр өчен уртак проблемаларны хәл итү факторлары булып тора. § 32. Сораулар һәм биремнәр 1. XXI гасырда глобаль проблемаларны хәл итү юлларын табу өчен кешелекнең нинди мөмкинлекләре бар? 2. Сез ничек уйлыйсыз, югары технологияләр куллану эко- логик һәлакәтне булдырмый калырга мөмкинме? 3. Халыкара хезмәттәшлекне активлаштыру ни рәвешле дөньяда экологик хәлне яхшыртуга йогынты ясарга мөмкин? Дөнья халыкларының һәм дәүләтләренең уртак хезмәт­ тәшлеген тормышка ашыручы төп оешмаларны ата­ гыз. Сез ничек уйлыйсыз, хәзерге замандагы катлау­ лы дөньяда аларның халыкара йогынтысы көчәяме яисә йомшыймы? Йомгакны мисаллар белән раслагыз. Массакүләм мәгълүмат чаралары материалларына һәм документларга таянып, АКШның халыкара террорчы­ лыкка каршы, дөньяның яңа тәртибен урнаштыру буен­ ча сәясәтен бәяләгез. Үз позициягезне әйтегез һәм аны дәлилләгез. 6. Хәзерге Россия халыкара аренада нинди роль уйный? Җавабыгызны аның хәзерге көннең төп проблемаларын хәл итүдә катнашуы фактлары белән раслагыз.
ОШШОйййОЙЙ Документлар өйрәнәбез АКШның милли куркынычсызлык стратегиясе. Дж.Буш чыгышыннан (2002 елның 20 сентябре): АКШ, Америка халкы оборонасын һәм безнең мән­ фәгатьләрне ил эчендә һәм чит илләрдә, янаган куркы­ нычны безнең чикләргә килеп җиткәнче үк ачыклау юлы белән саклауны тәэмин итеп, АКШ һәркайчан халыкара бергәлеккә таянырга тырьЛиа, ләкин кирәк булган оч­ ракта без, үз-үзебезне яклау хокукыннан файдаланып, һич икеләнүләрсез үзебез генә һәм алданрак хәрәкәт итәчәкбез <...> «Мөртәт» илләрнең һәм террорчыларның максатларын исәпкә алып, АКШ, элеккеге кебек, аларга карата җавап кына кайтару сәясәтен дәвам итә алмый <...> Без дош­ маннарыбызга беренче булып һөҗүм итү мөмкинлеге бирә алмыйбыз <...> АКШ, милли куркынычсызлыккаҗитәрлекдәрәҗәдә җит­ ди куркыныч янаганда, алдан хәрәкәт итү мөмкинлеген һәркайчан саклап килде. Куркынычның дәрәҗәсе юга­ рырак булган саен тик торуның куркынычы да югары­ рак, һәм, хәтта дошман һөҗүмен кайдан һәм кайчан кө­ тәргә икәнлеге бөтенләй ачык булмаса да, котылгысыз рәвештә һәм дулкынланып үз-үзеңне яклау файдасына сүзеңне әйтергә туры килә. Дошманның шундый һөҗү­ мен булдырмау һәм кисәтү мәнфәгатьләрендә АКШ, әгәр бу кирәк булса, алдан хәрәкәт итүне кулланачак. Сез ничек уйлыйсыз, документта үз-үзеңне яклау хокукы астын­ да һәм алдан хәрәкәт итү дигәндә нәрсәләр күздә тотыла?
Иң яңа заман тарихын кыскача гына бәян итү дә бу чорда халыкара мөнәсәбәтләрнең катлаулануын күрсәтә. Халыклар тормышы һаман саен төрләнә бару белән харак­ терлана. XX гасыр башында дөнья сәясәтенең эчтәлеген берничә эре державаның көрәше билгели. Гасыр уртасында ул ике хәрби-сәяси блокның үзара каршы торуы белән алышы­ на. XX гасыр ахырында үзенчәлекле дөнья моделе барлык­ ка килә. Анда әйдәп збаручы дәүләтләрне хәзерге заманның глобаль проблемаларын хәл итү буенча уртак бурыч бәйли, һәм шул ук вакытта алар бер-берсе белән көндәшлек итә. Тарихи-мәдәни һәм дини традицияләр турыдан-туры сәяси әһәмият ала. Дөнья хуҗалыгы җитештерүне һәм капи­ талны интернациональләштерүне гәүдәләндерүче гигант трансмилли корпорацияләрне үз эченә ала. Игенчелекнең һәм натураль хуҗалыкның патриархаль формалары үзара хезмәттәшлек итә. Күпчелек дәүләтләрдә төрле халык төркемнәренең социаль структурасы һәм мәнфәгатьләре, чыннан да, күпкырлыга әверелә. Халыкларның сәяси тор­ мышын оештыру формалары да төрлеләнә бара. Күпчелек фәнни фаразлар дөнья тәртибенең гадиләшүе турында белдерә. Марксизм капиталистик җәмгыятьне полярлашу, ягъни артык байлар һәм ярлыларга бүленү көтүдән чыгып эш итә. Аннан соң социаль революция була­ чак һәм социаль яктан бертөрле җәмгыять оешачак. Көн­ батыш галимнәре исә, барлык халыклар үзләрен либераль- демократик кыйммәтләрне кабул итүгә һәм мәгълүмати җәмгыятьнең бердәм икътисади киңлегенә кушылуга китерәчәк модернизация юлын узар, дип уйладылар. Бер үк вакытта, янәсе, ярлылар һәм байлар үз йөзе булмаган урта сыйныфта эреп бетәчәк. Дөньяның унификацияләнә баруы турындагы иллю­ зияләрне кире кагучы күп санлы фактлар әһәмиятсез бер нәрсә дип кабул ителде. Күп кенә сәяси лидерлар әлеге үзгәрешләрне җәмәгатьчелек фикеренә аңлаешлы яхшылык һәм начарлык көчләренең каршы торуы категорияләрендә бәяләде.
1980—1990 елларда цивилизацияләр кризисы идеясе популярлаша. Чынлыкта бу дөньяның катлаулануы ту­ рындагы фикерне кабул итүгә әзер булмаган, аны гади­ ләштереп аңлау кризисы иде. Әгәр дә халыклар һәм алар­ ның лидерлары аңында гади һәм берьяклы карарлар һәм гамәлләрнең уңай нәтиҗәне тәэмин итү вакыты инде бөтенләй үтүен аңлау ныгып урнашмаса, XXI гасыр дөнья цивилизациясенә, чыннан да, бик җитди кризис узарга туры киләчәк. Бу яктан караганда Иң яңа тарих курсын үзләштерү — өченче меңьеллык чынбарлыкларына туры ки­ лүче җаваплы, гражданлык гңы формалаштыруның мөһим алшарты. Сораулар һәм биремнәр 1. XX гасырның нинди вакыйгаларын сез гасыр вакыйгасы дип атый алыр идегез? Ни өчен? 2. XX гасырның сезгә мәгълүм тарихи эшлеклеләреннән кемне иң күренеклесе дип саныйсыз? Җавабыгызны дәлилләгез. 3. Сез ничек уйлыйсыз, XXI гасырда кешелекне нинди пер­ спективалар көтә? Аның өчен иң уңай фараз нинди шарт­ ларда тормышка ашарга мөмкин?
1918 АКШ президенты В.Вильсонның дөньяның соңгы тәртибе принциплары турында «14 пункт»ы. Германиядә ноябрь ре ­ волюциясе һәм монархиянең җимерелүе. Германиянең со­ юздашлар куйган шартлардагы солых килешүенә кул куюы. 1919 Париж тынычлык конференциясенең эшли башлавы. Социал- демократик хәрәкәтнең радикаль фракцияләре тарафын­ нан Коммунистик интернационал төзелү. Венгриядә Со ­ вет республикасы. Германиянең Версаль тынычлык шарт­ намәсенә кул куюы. Милләтләр Лигасы төзелү. Һиндстанда гражданнарның буйсынмау кампаниясе (1919—1922). 1920 Советлар Россиясе һәм Польша арасындагы сугыш (1920— 1921). Төркиядә революция. 1921 Вашингтон конференциясенең эшли башлавы. Советлар Россиясе, Иран һәм Әфганстан арасында мөнәсәбәтләрнең нормальләшүе. 1922 Вашингтон конференциясенең диңгез коралларын чикләү һәм Кытайда «тигез мөмкинлекләр» принцибы турында карар кабул итүе. Б .Муссолинины Италия хөкүмәте башлыгы итеп сайлау. 1923 Социалистик эшчеләр интернационалын төзү. Германиядәге кризис: компартия җитәкчелегендә Гамбургтагы баш күтәрү­ ләр, Мюнхенда фашистлар фетнәсе. 1924 Бөекбританиядә лейбористларның беренче хөкүмәте, Фран­ циядә сул хөкүмәт. Американың Дауэс планының — Германия икътисадына ярдәмнең — союздаш державалар тарафыннан кабул ителүе. 1925 Локарн конференциясе һәм Германияне Милләтләр Лигасы­ на кабул итү. Кытайда милли хөкүмәт игълан итү һәм илдә гражданнар сугышы башлану. 1927 Кытайда коммунистлар һәм гоминьдан союзы таркалу, граж­ даннар сугышының яңа этабы башлану. 1928 Дөньяның әйдәп баручы илләренең Бриан—Келлог пактына кул куюы. 1929 Бөтендөнья икътисади кризисы башлану (1929—1932). 1931 Испаниядә монархияне бәреп төшерү. Япония гаскәрләренең Маньчжуриягә бәреп керүе: АКШта эшсезләрнең Вашингтон­ га милли походы.
Хронологик таблица. 1918—2007 еллар 1932 Маньчжуриядә Япония протекторатындагы Маньчжоу-го дәүләтен игълан итү. Бөтендөнья сугышы ветераннарының Вашингтонга походы. 1933 А. Гитлерны Германия рейхсканцлеры (хөкүмәт башлыгы) итеп билгеләү. Германиядә Веймар конституциясен юкка чыгару. Ф. Д. Рузвельтны АКШ президенты итеп сайлау һәм «Яңа курс» реформалары башлану. Япония һәм Германиянең Милләтләр Лигасыннан чыгуы. СССР һәм АКШ арасында дип­ ломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру. 1934 Франциядә фашистик переворот ясарга омтылыш. СССРның Милләтләр Лигасына керүе. 1935 Германиянең Версаль шартнамәсе хәрби статьяларыннан баш тартуы. СССР, Франция һәм Чехословакия арасында үзара ярдәм турындагы шартнамәгә кул куелу. Англия- Германия диңгез килешүенә кул кую. Коминтернның VII кон­ грессы. 1936 Испаниядәге сайлауларда Халык фронтының ж,иңүе. Герма ­ ния гаскәрләренең демилитаризацияләнгән Рейн өлкәсенә керүе. Франциядәге сайлауларда Халык фронтының ж,иңүе. Италия гаскәрләренең Эфиопия башкаласы Аддис-Абебаны басып алуы. Испаниядә фашистлар фетнәсе һәм гражданнар сугышы башлану (1936—1939). Германия һәм Япониянең Ан- тикоминтерн пактына кул куюы. 1937 Япониянең Кытайга һөж,үме. Кытайда, японнар агрессиясенә ж,авап кайтару өчен, бердәм фронт төзү. Италиянең Антиком- интерн пактына кушылуы. 1938 Австрияне Германиягә кушу (аншлюс). Германиягә Чехо­ словакиянең Судет өлкәсен бирү турында Мюнхен килешүе. 1939 Германиянең Чехословакияне басып алуы. Италиянең Албанияне басып алуы. Бөекбритания, Франция һәм СССР арасында агрессияне бергәләп кире кагу турындагы сөйләшүләр. Халхин-Гол елгасында Япония, Монголия һәм СССР арасындагы конфликт. Англия һәм Япония арасын­ дагы килешү. Үзара һөж,үм итешмәү турында совет-герман шартнамәсенә һәм йогынты сфераларын чикләү турында беркетмәгә кул кую. СССР һәм Балтыйк буе илләре арасын­ да үзара ярдәмләшү турындагы шартнамә. Совет-фин сугы ­ шы (1939-1940).
1940 Немец гаскәрләренең Дания һәм Норвегиягә бәреп керүе. Германиянең Голландиягә һәм Бельгиягә һөҗүме. Италиянең Франциягә һөҗүме. СССР гаскәрләренең Литва, Латвия һәм Эстониягә керүе. Франциянең җиңелүе һәм «Англия өчен сугыш». Германия, Италия һәм Япониянең Өчлек пактына кул куюы. «Барбаросс» планын раслау. 1941 АКШның ленд-лиз турында закон кабул итүе. Германиянең Грециягә һәм Югославиягә һөҗүм итүе. Нейтралитет турында совет-япон шартнамәсенә кул кую . Германия һәм аның Ев­ ропадагы союздашларының СССРга һөҗүме. Бөекбритания һәм АКШның Атлантика хартиясенә кул куюы. Совет гаскәрләренең Мәскәү янындагы контрһөҗүме. Япониянең Пёрл-Харбордагы АКШ флоты базасына һөҗүме. АКШның Икенче бөтендөнья сугышына керүе. 1942 26 дәүләт декларациясе кабул ителү. Мидуэй утравы янында­ гы сугыш. Англия гаскәрләренең Төньяк Африкада һөҗүмгә күчүе. Союздашларның Төньяк-Көнбатыш Африкада яр буена төшүе. Сталинград сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышы барышында борылыш. 1943 Африкада Италия-Германия гаскәрләренең капитуляцияләве. Орел-Курск дугасындагы бәрелеш һәм сугышта тамырдан борылышның тәмамлануы. Сицилиягә Англия-Америка гаскәрләрен төшерү. Италиядә Муссолини режимының җимерелүе. Италиянең Германиягә сугыш игълан итүе. Бөекбритания, СССР һәм АКШ хөкүмәтләре башлыкларының Тәһран конференциясе. 1944 Совет гаскәрләренең Көнчыгыш Европага керүе. Финляндия, Румыния һәм Болгариянең сугыштан чыгуы. Союздашларның Франциягә төшерелүе. А .Гитлерны үтерергә маташу. Болгариядә антифашистик баш күтәрү. Немец гаскәрләренең Арденнада контрһөҗүмгә күчәргә маташуы. 1945 Бөекбритания, СССР һәм АКШ хөкүмәтләре башлыкларының Кырым (Ялта) конференциясе. БМО оешу . Совет гаскәр­ ләренең Берлинны алуы. Германиянең һичсүзсез капиту­ ляцияләве. СССРның Япониягә каршы сугышка керүе. Хиросима һәм Нагасакига атом бомбалары ташлау һәм Япониянең капитуляцияләве. Хәрби җинаятьчеләр өстеннән Нюрнберг процессы башлану. 1946 Иран тирәсендәге конфликт. У. Черчилльнең Фултондагы чыгышы.
1947 Һиндстанга бәйсезлек бирү, Пакистан төзелү. «Трумэн доктринасы»н игълан итү һәм АКШның «Маршалл планын» кабул итүе. Коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең Мәгълүмати бюросын (Коминформ) оештыру. 1948 Израиль дәүләте төзелү һәм гарәп-Израиль сугышы башлану. Берлин кризисы башлану. 1949 Икътисади Ярдәмләшү Советы (ИЯС) төзелү. Төньяк Атланти­ ка шартнамәсе (НАТО) төзелү. Германия Федератив Респуб ­ ликасын (ГФР) игълан итү. Кытайда гражданнар сугышы тәмамлану һәм Кытай Халык Республикасын (КХР) игълан итү. Германия Демократик Республикасы (ГДР) төзелү. 1950 Кореяда сугыш башлану (1950—1953). 1951 Европа ташкүмер һәм корыч берләшмәсе төзелү. Япония һәм АКШ арасында Сан-Францискода тынычлык шартнамәсе төзелү. 7953 ГДРда совет гаскәрләре тарафыннан бастырылган баш күтәрү. 1954 Вьетнамда тынычлыкны торгызу һәм Франция тарафыннан аның бәйсезлеген тану турында килешүгә кул кую. ГФРны НАТОга алу. Алжирда бәйсезлек өчен кораллы көрәш баш­ лану. 1955 Азат ителгән дәүләтләрнең Бандунг конференциясе һәм Ка­ тышмау хәрәкәтен гамәлгә кую. Варшава шартнамәсе оешма­ сы төзелү. Австриянең нейтралитеты турындагы шартнамәгә кул куелу. 1956 Венгриядә антикоммунистик баш күтәрү. Сүәеш кана­ лын национализацияләү һәм Бөекбритания, Франция һәм Израильнең Мисырга каршы сугышы. 1957 Европа икътисади бергәлеге һәм Евратом төзү турында Рим шартнамәсенә кул куелу. Кытайда «зур сикереш» сәясәте башлану. 1958 Европарламент төзелү, Европа валюта килешүенә кул кую. Америкада эшләнгән Җирнең беренче ясалма иярчене. 1959 Кубада революциянең ж,иңүе. 1960 Африка елы — 17 дәүләткә бәйсезлек бирелү. Франциянең атом-төш коралын булдыруы. Көньяк Вьетнамда гражданнар сугышы башлану.
1961 Берлин стенасы төзелү. 1962 Кариб кризисы. Алжирда Франциянең колониаль сугышы тукталу һәм Алжирга бәйсезлек бирелү. 1963 Өч сферада атом-төш коралын сынауны тыю турында шартнамәгә кул куелу, атом-төш державаларының башкала­ лары арасында турыдан-туры элемтә линиясе урнаштыру. АКШ президенты Дж. Кеннедины үтерү. 1964 Кытайда атом-төш коралын беренче сынау. АКШның Вьет­ намдагы сугышка керүе. 1965 Һиндстан һәм Пакистан арасындагы сугыш (1965—1966). 1966 Франциянең НАТО хәрби оешмасыннан чыгуы. Кытайда «культура революциясе». 1967 Гарәп-Израиль сугышы . Нигериядә гражданнар сугышы . 1968 Франциядә һәм Италиядә яшьләрнең массачыл чыгышлары. «Прага язы» һәм Варшава шартнамәсе оешмасы гаскәрләрен Чехословакиягә кертү. Атом-төш коралын таратмау турында шартнамәгә кул куелу. 1969 СССР һәм Кытай арасында кораллы бәрелеш. Америка космонавтларының Айга очуы. 1971 Көнбатыш Берлин буенча компромисслы килешүгә ирешү. Һиндстан-Пакистан сугышы һәм Бангладеш дәүләте оешу. 1972 АКШ президенты Р. Никсонның Мәскәүгә һәм Пекинга визи­ ты. ОСВ-1 буенча шартнамәгә кул кую. Ислам конференциясе оешмасы төзелү. 1973 Якын Көнчыгыштагы сугыш һәм нефтькә дөнья бәяләренең күтәрелүе. Вьетнамда сугышны туктату турында килешү. ГФР һәм ГДРны БМОга алу. Бөекбритания, Ирландия һәм Даниянең ЕСка кушылуы. Атом-төш сугышын кисәтү турын­ дагы Совет-Америка килешүе. Чилида хәрби переворот . 1974 Уотергейт ж,әнж,алы һәм АКШ президенты Р. Никсонның от­ ставкага китүе. 1975 Европада Куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмәнең Йомгаклау актына кул кую. Португалиянең колониаль империясе таркалу, Ангола һәм Мозамбик­ ка бәйсезлек бирелү. Испаниядә фашистик диктатураның ж,имерелүе.
Хронологик таблица. 1918—2007 еллар 323 1976 1977 1978 1979 1980 1981 1982 1983 1985 1986 1987 1988 1989 Төньяк Һәм Көньяк Вьетнамның берләшүе. Испаниядә сугыштан соңгы беренче ирекле сайлаулар. Чехословакиядә хокукны яклау хәрәкәте барлыкка килү (Хар- тия-77). Кемп-Дэвидта Мисыр һәм Израиль арасында килешүгә кул куелу. Әфганстанда хәрби борылыш. Вьетнам гаскәрләренең Камбоджага (Кампучиягә) керүе. ОСВ-2 шартнамәсенә кул куелу. Кытай һәм Вьетнам арасын­ да сугыш. Иранда ислам революциясе. Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүе. НАТОның Европада урта ераклыктагы һәм канатлы ракеталарны урнаштыру турында карар кабул итүе. Англиядә премьер -министр М . Тэтчер хөкүмәтенең нео­ консерватив курс үткәрә башлавы. Иран-Гыйрак сугышы. Польшада «Теләктәшлек» («Солидар­ ность») хәрәкәте барлыкка килү. Польшада хәрби хәл кертелү. Кытайда реформалар башла ­ ну. Президент Р. Рейган вакытында АКШта неоконсерватив модернизацияне тормышка ашыра башлау. Англия-Аргентина сугышы . Европада уртача ераклыкка очучы ракеталар урнаштыра башлау. Женевада М. С . Горбачев һәм Р. Рейган очрашуы . Бразилия һәм Уругвайда гражданлык идарәсенә күчү. АКШ һәм СССР лидерларының Рейкьявиктагы очрашуы. СССР һәм АКШның уртача ераклыкка хәрәкәт итүче ж,ир өсте ракеталарын бетерү турындагы килешүе. ЕИБның Евросоюз (ЕС) итеп үзгәртелүе. СССРның кораллы көчләрне берьяклы кыскарта башлавы. Көнчыгыш Европада коммунистик партияләрне реформалаш­ тыру омтылышы, Чехословакия һәм Польшада хакимиятнең антикоммунистик оппозициягә күчүе. Румыниядә кораллы восстание һәм Н. Чаушеску режимын бәреп төшерү. Берлин стенасын ж,имерү һәм ГДР белән ГФР арасында ирекле ке­ реп йөрүне ачу. Кытайда Тяньаньмэнь мәйданындагы вакый­ галар. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару.
324 Хронологик таблица. 1918—2007 еллар 1990 1991 1992 1993 1994 1996 1997 1998 1999 2000 2001 2002 Германиянең берләшүе. Венгриядә һәм Болгариядә комму­ нистларны хакимияттән читләштерү. ЕКХО (ОБСЕ) төзелү. Словения һәм Хорватиянең Югославия составыннан чыгуы. ИЯС (СЭВ) һәм Варшава шартнамәсе оешмасын тарату. СССРның таркалуы. Яңа Югославия Федерациясе төзелү. Босния һәм Гер­ цеговинаның бәйсезлек игълан итүе. Чехословакиянең Чехия һәм Словакиягә бүленүе. Төньяк Америкада НАФТА икътиса­ ди блогын гамәлгә кую. БДБ илләренең күмәк куркынычсыз­ лык турында шартнамәгә кул куюы. КАРда апартеид системасын юкка чыгару. ЕС илләренең Маастрихт килешүләренә кул куюы. Африкада Руанда, Уганда һәм Заир территорияләрендәге конфликт. «Талибан» хәрәкәтенең Әфганстан башкаласы Кабулны алуы. Россия һәм НАТО арасындагы Үзара мөнәсәбәтләр, хез­ мәттәшлек һәм куркынычсызлык турындагы төп нигез актка кул куелу. Кытай һәм Гонконгның берләшүе. Россия һәм Белоруссия арасында союз төзелү. Англиядәге сайлауларда Э.Блэр җитәкчелегендәге лейбористларның җиңүе. Азия илләрендә икътисади кризис башлану. Һиндстан һәм Пакистанның атом-төш коралын сынавы. Югославиянең Косово краенда кризисның кискенләшүе. НАТОның Югославиягә каршы хәрби операциясе. НАТОның яңа стратегик концепциясен кабул итү. Польша, Чехия, Венгриянең НАТОга керүе. Эфиопия һәм Эритрея арасында­ гы сугыш. Дж. Бушның АКШта президент сайлауларында җиңеп чыгуы. ЕврАзИБ төзелү. Нью-Йорк һәм Вашингтонда террорчылык актлары. АКШның Әфганстанда террорчылыкка каршы операция уздыруы. Шан ­ хай хезмәттәшлек оешмасы төзелү. ЕСта бердәм евро валютасы кертелү. Кайбер БДБ илләренең Коллектив куркынычсызлык шартнамәсе оешмасын төзүе. Африка берлеге төзү турында шартнамәнең үз көченә керүе.
Хронологик таблица. 1918—2007 еллар 325 2003 Гыйракның АКШ һәм аның союздашлары гаскәрләре тара­ фыннан оккупацияләнүе. Палестинада «Юл картасы» җайга салу планын кабул итү. 2004 Болгария, Литва, Латвия, Эстония, Румыния, Словакия һәм Словениянең НАТОга керүе. Көнчыгыш Европаның 10 илен ЕСка кабул итү. 2005 Киото шартнамәсенең үз көченә керүе. EC Конституция­ сен кабул итү буенча референдумның Франциядә һәм Голландиядә уңышсызлыкка очравы. 2006 Черногория бәйсез дәүләте оешу. Төньяк Кореяда атом-төш коралын сынау. 2007 Болгария һәм Румыниянең ЕСка керүе.
326 ЭЧТӘЛЕК ■ и Кереш ....................................................................................................... 3 1 нче бүлек. КЕШЕЛЕК БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫННАН СОҢ §1. Тынычлыкка авыр юл. Версаль-Вашингтон системасы. .. .. ... .. ... .. .. ... .. . 6 §2. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Европада һәм Азиядә революцион хәрәкәт............................. 14 §3. 1920 елларда индустриаль илләрнең сәяси тормы­ шында суллар һәм уңнар.................................. 23 2 нче бүлек. КӨНБАТЫШНЫҢ ӘЙДӘП БАРУЧЫ ИЛЛӘРЕ: ЧӘЧӘК АТУДАН — КРИЗИСКА §4. 1929—1932 еллардагы бөтендөнья икътисади кризисы һәм Ф. Д. Рузвельтның «Яңа курс»ы.............................. 34 §5. Германиядә һәм Италиядә тоталитаризм. Япониядә милитаристик режим..................................... 42 §6. Фашизмга альтернатива: Бөекбритания һәм Франция тәҗрибәсе........................................... 53 § 7—8. Милитаризм һәм пацифизм халыкара аренада........... 61 3 нче бүлек. КЕШЕЛЕК ИКЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА §9. Бөтендөнья сугышының башлангыч этабы һәм Европада «яңа тәртип». Каршылык хәрәкәте. .. .. ... .. ... 76 § 10. Гитлерга каршы коалиция... .. .. ... .. ... .. .. ... .. ... .. .. ... .. ... .. .. ... .. 88 § 11. Җиңүгә авыр юл.................................................................. 95 § 12. Икенче бөтендөнья сугышы йомгаклары һәм сабаклары. БМО төзелү..................................................... 107 4 нче бүлек. «САЛКЫН СУГЫШ» ЕЛЛАРЫНДА ДӨНЬЯ ҮСЕШЕ ҺӘМ ХАЛЫКАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘР § 13. «Салкын сугыш»ның чыганаклары һәм хәрби-сәяси блоклар төзү.......................... 118 § 14. Колониализмның җимерелүе, локаль конфликтлар һәм халыкара куркынычсызлык........... 128 § 15. Иң зур державаларның партнерлыгы һәм көндәшлеге. «Салкын сугыш» сәясәте кризисы һәм аның тәмамлануы....................................... 139
5 нче бүлек. ЕВРОПА ҺӘМ ТӨНЬЯК АМЕРИКА ИЛЛӘРЕ XX ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА — XXI ГАСЫР БАШЫНДА § 16. Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШта социаль юнәлешле базар икътисадының аякка басуы.............. 152 § 17. 1950—1970 елларда индустриаль илләрдәге сәяси кризислар..................................................................... 163 § 18. XX гасырның икенче яртысында сәяси фикер эволюциясе....................................... 172 § 19. Мәгълүмати җәмгыять барлыкка килү: Көнбатыш илләре XX—XXI гасырлар чигендә............ 180 §20. Көнчыгыш Европа: демократиягә озын юл................... 189 § 21. Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада интеграция процесслары...................................... 201 § 22. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге дөнья бергәлегендә............................................................. 209 6 нчы бүлек. АЗИЯ, АФРИКА ҺӘМ ЛАТИН АМЕРИКАСЫНДА МОДЕРНИЗАЦИЯЛӘҮ ЮЛЛАРЫ § 23. Япония һәм яңа индустриаль илләр............................... 220 § 24. Кытай модернизацияләү һәм реформалар юлында .... 229 § 25. XX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Һиндстан.......................................... 238 § 26. Ислам дөньясы: бердәмлек һәм күптөрлелек................. 246 § 27. Сахарадан көньякка таба Африка: бәйсез үсеш тәҗрибәсе......................................... 258 § 28. Латин Америкасы: авторитаризм һәм демократия арасында......... 267 7 нче бүлек. XX —XXI ГАСЫРЛАРДА ФӘН ҺӘМ МӘДӘНИЯТ § 29. Фәнни -техник прогресс һәм иҗтимагый-сәяси фикер .. . 278 § 30. Сәнгатьтә төп юнәлешләр һәм массачыл мәдәният...... 288 8 нче бүлек. ӨЧЕНЧЕ МЕҢЬЕЛЛЫК БАШЫНДА ДӨНЬЯ ҮСЕШЕ ПРОБЛЕМАЛАРЫ § 31. Хәзерге заманның глобаль проблемалары.................. 300 §32 . Кешелекнең тотрыклы-имин үсеше проблемалары.... 308 Йомгаклау............................................................................................. 316 Хронологик таблица. 1918—2007 еллар.................................... 318
Учебное издание Загладив Никита Вадимович ВСЕОБЩАЯ ИСТОРИЯ НОВЕЙШАЯ ИСТОРИЯ. XX век Учебник для 9 класса татарской средней общеобразовательной школы Казань. Издательство «Магариф». 2009 Перевод с русского на татарский язык Уку-укыту басмасы Загладив Никита Вадимович ГОМУМИ ТАРИХ ИҢ ЯҢА ТАРИХ. XX гасыр Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек Редакторы Л. Г . Шарифуллина Компьютерда биткә салучысы Г. Г. Камалова Корректоры Г. Р . Ногманова Рәсемнәрне компьютерда эшкәртүчесе Э. Ф. Нурмөхамматова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 30.11.2009. Форматы 60x90 ’/ . Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Шартлы басма табагы 20,5 + вкл. 1,0 + форз. 0,29. Нәшер-хисап табагы 18,57 + вкл. 0,90 + форз. 0,39. Тиражы 7200 д. Заказ В-1806. «Мәгариф» нәшрияты. 420059. Казан, Оренбург тракты, 20а. Тел./факс (843) 277-52-88; 277-52-62. E-mail: magarif@mail.ru http: //www.magarif.com «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» ААҖ. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.
ЕВРОПА 1918—1923 елларда ШЛИ Дәүләтләрнең 1914 елдагы чикләре 1918 елда Румыния тарафыннан оккупация- ләнгән Бессарабия 1920 елда Польша басып алган Вильнюс өл­ кәсе 28.VI 1919 елгы Версаль шарт­ намәсе буенча Германиядән 10.IX 1919 елгы Сен-Жермен шарт­ намәсе буенча Австриядән 27. XI 1919 елгы Нейидагы шарт­ намә буенча Болгариядән Милләтләр Лигасы идарәсенә 15 елга релгән Саар өлкәсе 5 елдан 15 елгача Антанта державалары купацияләгән Рейнның сулъяк яры Демилитаризацияләнгән Рейн зонасы би-р—7 —г -, 4 . VI 1920 елгы Трианон шартна- |, * , * , *1 мәсе буенча Венгриядән ок- аерылган территорияләр ДАНЦИГ (ГДАНЬСК) ИРекле шәһәРләр KXXXN 1920 елдагы плебисцит нәтиж,әләре буенча К\\\\ Германия составында сакланып калган Мазу- 1 ра райОНЫ АВСТРИЯ Австрия-Венгрия таркалу нәтиж,әсендә /adv 1 rri/i барлыкка килгән дәүләтләр Картада саннар белән билгелән­ гән: 1 Люксембург 2 Лихтенштейн 1923 ел ахырында дәүләт чикләре
ЕВРОПАДА ИКЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНЫҢ БАШЛАНГЫЧ ЧОРЫ (1939—1941) ! | Фашистик агрессор дәүләтләр (Германия һәм Италия) Фашистик Германия сателлитлары Агрессорлар һөҗүменә дучар булган дәүләтләр һәм 1. IX 1939 елдан 22. VI И®И 1941 елгача басып алынган территорияләр [ j Үз нейтралитетлары турында игълан иткән дәүләтләр тт 1940 елның июнендә Совет гаскәрләре кертелгән Эстония, Литва һәм Бессарабия территорияләре fxv-тт Польшаның 1939 елның сентябрендә Совет гаскәрләре кертелгән көнчыгыш ivAVl районнары Агрессиягә дучар ► - ■ булган дәүләтләр .... ►гаскәрләренең аларга каршы хә­ рәкәтләре ■*' Фашист гаскәрлә- ре һөҗүме юнә­ лешләре 1.IX 1939 елдан 22.VI 1941 елгача чорда хәрби хәрәкәтләр „ 1940—1941 елларда | немец авиациясенең Англия шәһәрләрен бомбага тотуы ’е хамме р стокп НГАГЕН Эе, - •ү Острава Мюнхен Яссы Лион Сараево САН-МАРИНО *HU KU 0VII4Oi ’ .S -I'.vuhIv Дрезден S Тулуза Hap, e,,k Л-Л4-®ЙЬяо. БУДАГШИП КлуЖ Румыния Si. &yXA₽E£j P MOHAfap Тулон ■Корсика от Гринвича/ от Гринвича ®“41 о. Крит _ : Венеция "^J^bgyr. 4 тиран; Неаполь ® л_ о. •;' ^Таранто L. St!p0H ■ * осла ■° 4 _ Магдебург Лейпциг' Лье*, • Кёльн В -$• ДИ с '8 @Х39 Диңгез сугышлары Картада саннар белән билгеләнгән: 1 Эстония 2 Латвия 3 Литва 4 Нидерланд 5 Бельгия 6 Люксембург 7 Чехия 8 Словакия 9 Албания
1943—1945 елларда ЕВРОПАДА ФАШИСТИК ДЕРЖАВАЛАРНЫ ТАР-МАР ИТҮ 1943 елның июлендә Курск дугасында немец гаскәрләре һөҗүме fATEH Патры •Сицилия (Ы»* ’- БРя- «- ^ огил®а Оре^ Трмв/!*’. - . К Noс >о ря30НЬ ТуЛО <Ж'ий, * J ««S" У'«■’“'“Җ Кои$'понцОф «л >ШФИЯ ,, я олгАРия ■■ Җ94* '\ Смаябул ' ''■ "'Узо , Л4( ^ она 1943 елның декабре ахы­ рына фронт сызыгы 1943 елның июль — де­ кабрендә совет гаскәр­ ләренең контрһөҗүме һәм гомуми һөҗүме 1944 елның гыйнварында — 1945 елның маенда совет гаскәрләре .... Совет партизаннарының һәм башка ил Кар- һөҗүме шылык көчләренең көрәш районнары 1942 елның 19 ноябренә фронт сызыгы 1942 елның ноябрендә — 1943 елның мартынд'а совет гаскәрләре хәрәкәт ­ ләре 1943 елның март ахырына фронт сызыгы 1944 елның июнь уртасына фронт ---—•- сызыгы ЗГГЕТС -|944 ел ахырына фронт сызыгы Q IX 1Q44 Германиягә аның элеккеге союз- 9.ia дашларының һөҗүм игълан итүе Фашистик Германиягә каршы Юго- _ ц__ славия , Польша, Чехословакия , ч__ Болгария, Румыния һәм Албания гаскәрләре хәрәкәте Немец гаскәрләренең контрһөҗүмнәре Немец гаскәрләренең чолганышта калган 440 һәм юк ителгән төркемнәре Совет гаскәрләренең, Югославия " армиясенең һәм союздашлар гаскәрләренең сугыш ахырына чыгу чикләре Союздаш гаскәрләр хәрәкәтенең төп юнәлешләре һәм 1943 елга алар ирешкән чикләр J944 елның 6 июнендә Көнбатыш Европада икенче фронт ачылу Фашистик loy 1Q45I Германиянең һичсүзсез -- “Я капитуляцияләве турында актка кул куелу СССР чикләре — 1941 елның 22 июненә, чит ил дәүләтләре чикләре — 1938 елның 1 мартына 1944—1945 елларда союздаш гас­ кәрләр хәрәкәте юнәлешләре .— . .1944 ел ахырына союздаш гас­ кәрләр ирешкән чикләр Союздашларның диңгез десант- ■’ *’ лары pi Антифашистик восстаниеләр
1 9 4 1 — 1 9 4 2 е л л а р д а Т Ы Н О К Е А Н Д А Һ Ә М А З И Я Д Ә С У Г Ы Ш Х Ә Р Ә К Ә Т Л Ә Р Е
1 9 4 3 — 1 9 4 5 е л л а р д а Т Ы Н О К Е А Н Д А Һ Ә М А З И Я Д Ә С У Г Ы Ш Х Ә Р Ә К Ә Т Л Ә Р Е Q.CD I Ф-С Q \О \О Q. Q.Q . CO SLI-
ИКЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫННАН СОҢ ЕВРОПАДА ЧИКЛӘРНЕҢ ҮЗГӘРҮЕ 4—11 .11 1945 елгы Кырым конференциясе һәм 17.VII—2 .VIII 1945 елгы Потсдам конференциясе карарлары буенча Германияне һәм Австрияне оккупацияләү зоналары СССР Англия ""АКШ Франция 10.11 1947 елгы Париж шарт­ намәсе буенча Италиядән аерылган территорияләр Потсдам конференциясе карары буенча тапшырылган Гер­ мания территорияләре U СССРга Польшага 29.VI 1945 елгы СССР һәм Чехословакия арасындагы — j шартнамә буенча УССР га кушылган Карпат арты Украинасы 16.VIII 1945 елгы СССР һәм Польша арасындагы ///X шартнамә буенча Польшага бирелгән тер­ ритория ГГТТТ) 10.11 1947 елгы Финляндия белән тынычлык шартнамәсе буенча СССР га кайтарылган Пет- само (Печенги) өлкәсе Ц Югославиягә X* Грециягә X+ ■Ц I Триест ирекле территориясе ■R ! (1954 елдан Триест шәһә­ ре белән төньяк өлеш — Италиягә, көньяк Югосла­ виягә китә) Чикләр 1949 ел ахырына бирелә
АФРИКАНЫ ДЕКОЛОНИЗАЦИЯЛӘҮ ИСПАНИЯ. • с Ред„ (^Г)адейм *о“й»<^АГ.^0 АЛЖИрйЧТУ"ИС „йоt '’“^^иполи ”«-'«4 о°. с'" 'Л \ ИРАН л*? АЛЖИР 1962 ЛИВИЯ 1951 •Ш?7 р]чАД /’ 1960 Г оз. Чад I ' Инджаменл\ I vC\*l\ САУДОВСКАЯ 7 \ ЕГИПЕТ у, ЭР-РИЯД<1 северный тро- '"* L-i~-■------------АРАВИЯ * Порт-Судан Хартум У4АН ' 1956 11 =Лч 1 <■'/ . САНА I ® *Е ,/' ДЖИБУТИ^. 5^ о. Сокотра (йен.) ^б'о нуакшотч?' гР! „ ® / .»• * I |НИГЕ °’ 1^-19704 1956-19644 ® Л6 i НИГЕРИЯ КОНАКРИ Л 1\ "%л-'ЯМУСУКРО ■ Z No) 1*^ *0 z'-' I ФРИТАУН Ъ'Д? , Т ?У l! «АБУДЖЛ^ \ НЕЙТРАЛЬНО. ®I > ®1®!пОРТО-НОВО л$ЗР/‘> АФРИКАНСКАЯ ч i )®ЛОМЕ \.иЛЕ5лКБЛИКА А A-А МАЛАБО САН-ТОМЕ 1,1 ш——-J „/ И ПРИНСИПИ . =>0 Д975 ЛИБРЕВИЛЬ оЗД < *>аддис^ы-:ба <» SC МОНРОВИЯ о 1989-1993 , Экватор_________ - кокго ’956- БРАЗЗАВИЛЬ.® ' 1,60 в ЛИР" БУЖУМБУВ* ^ ЭФИО ПИЯ Х„ . ♦8» ,И<*А^> кг «Г ЧКЕНЙЯ| п'“®‘ зУУу 1961 ' u МОГАДИШО ЛУГ'Я -ьи *Уки1аХи?А 1976 о. Вознесения (Брит.) vкЛ *: . ЛУАНДА 1960-1965 АНГОЛА 1975 , ТАНЗАНИЯ С <C%6lT’ - ДОДОМА д^ЭсДарам 45 ** о. Св . Елены ■ф -(Бриг.)' SC О 4S * . Ед J% Г.J . *р■ Л- ;3АМБ**_Д®\Ф Л^АКл " TM 1975- 199? ЛУСАКА \, «Л4 -------- -------------- ХАЙФЕ® \ к* НАМИБИЯ Г" хЗИМБАБВГ. о9 - 1990 \ |9Й0Л АНТАНАНАРИВУ Л МАВРИКИЙ j!966 Х # «3 1947-4® 196Я ВИНДХУК® -БОТСВАНА 1 ЖсЖ т aPtOHBw ГАБОРОНЕ ©J МАПУТУ , ^ФР> ҺПР^ХОеи^., Южный тро,,ик I Йоханнесбург ^А^11Л1}ЛНЕ 1 ms-mi'Дурбан ЮАР Кейптаун Бәйсезлек яулаган дәүләтләр 1945 елдан 1959 елгача |_____ | 1961 елдан 1969 елгача ш 1960 елда (“Африка елы») 1970 елдан 1990 елгача 1975 жр* » М 1960 Бәйсезлек игълан итү елы # Антиколониаль восстаниеләр, гражданнар сугышы һәм конфликт- 1956—1964 лар , Африка территориясендә халыкара конфликтлар Картада саннар белән 1 Гамбия 1965 2 Гвинея-Бисау 1973 3 Сьерра-Леоне 1961 4 Либерия 5 Кот-д ’Ивуар күрсәтелгән: 6 Буркина-Фасо 1960 7 Гана 1957 8 Того 1960 9 Бенин 1960 10 Экваториаль Гвинея 1968 11 Эритрея 1993 12 Джибути 1977 13 Руанда 1962 14 Бурунди 1962 15 Малави 1964 16 Свазиленд 1968 17 Лесото 1966
Кубизм Пабло Пикассо Сильвия Давидның яшел кәнәфидәге портреты й в и я ! Фернан Леже Баскыч Курт Швиттерс Чияле рәсем (тукыма, агач, металл, кәгазь, бөкедән коллаж)
Футуризм Джакома Балла Патриотик демонстрация Сюрреализм Сальвадор Дали Кул: вөҗдан газабы
Абстракционизм Пит Мондриан Нью-Йорк ■ Ulin... и » ——»■» £ Конструктивизм Джексон Поллок Исемсез рәсем Ле Корбюзье «Савой вилласы»
Реализм
Поп-арт Энди Уорхол 200 банка аш Энди Уорхол Элвис I һәм II Ричард Гамильтон Шуннан ни булган?.. Коллаж. Фрагмент
Ленд-арт Ричард Лонг Пычрак уч төбе түгәрәкләре Джеф Кунс Эт баласы Энди Голдсуорси Боз сөңгеләреннән йолдыз Роберт Смитсон Ачылып торучы спираль Юта штатындагы (АКШ) Зур Тозлы күлдә бульдозерлар ярдәмендә балчыктан һәм ташлардан гигант дамба төзелә Бу сурәт Кембриджның (Бөекбритания) Иисус колледжы диварында Эйвон елгасыннан алынган ләмнән ясалган Чәчәкләрдән экспозиция
Инсталляция сәнгате
Бруно Пейнадо Мәңгелек двигатель Нам Джун Пак Телевизион Будда Видеоинсталляция. Экрандагы үз сурәтенә карап утыручы Будда статуясы Компьютер графикасы Джим Томсон Шарлар һәм шахмат шакмаклары
Скульптура
Тикси flaymcif ДУБЛИН ЛОНДОН киев УЛАН БАГОР Пекин ЛИССАБОН ТОКИО БАКУ КЛЬУЛИСПАМАЬАД МЕХИКО Карачи Калькутта НУАКШОТ САНА БАНГКОЙ ЯНГ НИАМЕЙ ПРИ» 1СИПИ СИНГАПУР КИТО ДЖАКАРТА ”<>РГ МОРСБИ ЛУСАКА ЛИМА БРАЗИЛИА АНТАНАНАРИВУ ЛА-ПАС М 1ВРИКИЙ ВИНДХУК МАПУТУ АСУНСЬОН МОНТЕВИДЕО (Брит.) САНТЬЯГО (спори- САНТА-ФЕ- - ДЕ-БОГОТА Танжер РАБАТ Бомбей (Мумбаи) ХАРТУМ АСМЭРА БУЭНОС-АЙРЕС АБУДЖА ПОРТО-НОВО Нью-Йорк ВАШИНГТОН (Браэ. ЧАД- НДЖАМЕНА, 'ВАТЕМ, САН-САЛЬВА НАЙРОБИ ДОДОМА Дар-эс -Салам ЭР-РИЯД ------------- АБУ-ДАБИ ДЖОРДЖТАУН ПАРАМАРИБО * Кайенна МОСКВА Самара ДЕЛИ КАТМАНДУ ПАНАМА КАРАКАС 3 Вафины IP ТУНИС ТАШКЕНТ * :'ац БИШКЕК ДУШАНБЕ / БАРБАДОС ГРЕНАДА f/ТРИНИДАД И ТОБАГО ДЖИБУТИ АДДИС-АБЕБА ЛИЛОНГВЕ^ Гуанчжоу (Кантон) -С-АР***** . Cant КИОЙ (Макао) 1" ВЫНТЬЯН БРАЗЗАВИЛЬ ‘ЕРДЕ 4М ДАКАР БАНЖУЛ БИСАУ КОНАКРИ ФРИТАУН ЛУАНДА ангола; ЛЬккадивские о-ва (Инд.) КОЛОМБО ./ кингстон нс д БЕЛЬМОПАН йг^анвио ■гегУСИГАЛЬПА ЖИР ЛИВИЯ БАНГИ . ЯУНДЕ эт ,-f ( ия о МОГАДИШО .КАҺ1ПАЛА________ Дамаск тегер' БАГДАД ИРА АММАН ЫРН ВЕНА 6РАГИСЛАкВишинЕв К₽Н БУДАПЕШТ БУХАРЕСТ В БЕЛГРАД ТБ й СОФИЯ АНКАРА QOQ ХЕЛЬСИНКИ стокгольмТАЛ/Л|. 1ЕНГАГЕН РИГА ВИЛЬНЮС БЕРЛИН МИНСК ПРАГА ВАРШАВА ХӘЗЕРГЕ ДӨНЬЯ (фр) МОНРОВИЯ ^ А^рЛ<жс чЯ (Эквадор) f (Брит.) (Брит.)