Автор: Михайловский Ф.А.  

Теги: борынгы тарих  

ISBN: 5-7761-1000-9

Год: 2006

Текст
                    5Ф.А. МИХАЙЛОВСКИЙ
БОРЫНГЫ
ЗАМАН
ТАРИХЫ
Ф А михайловский БОРЫНГЫ ЗАМАН ТАРИХЫ


ИҢ БОРЫНГЫ ДӨНЬЯ Ике миллионнан артык еллар элек — иң борынгы кешеләрнең килеп чыгуы (§ 1) 100—13 мең ел элек — Бөек бозланыш (§ 2) 40 мең ел элек — «акыллы кеше» барлыкка килү (§1) 10 мең ел элек — игенчелек һәм терлекчелек барлыкка килү (§ 4) 7 мең ел элек — металларны ачу, бронза гасыры башлану (§ 5) БОРЫНГЫ ЗАМАН МИСЫР Б. э. к. 3000 елларда — Мисырда бердәм дәүләт төзелү (§ 7) Б. э. к. 2600 елларда — Хеопс пирамидасы төзелү (§11) Б. э. к. 1750 елларда — Мисырда халык восстаниесе (§12) Б. э. к. 1600 елларда — Мисырны гиксослардан азат итү (§ 13) Б. э. к. XV (15) гасыр — Тутмос III (Өченче)нең яулап алулары (§ 13) Б. э. к. XIV (14) гасыр — Эхнатон фиргавеннең үзгәртеп корулары (§13) Б. э. к. 525 ел — Мисырны фарсыларның басыпалуы (§ 21) ТАРИХЫ БУЕНЧА ДАТАЛАР КӨНБАТЫШ АЗИЯ Б. э. к. 1792—1750 еллар — Бабилда Хаммурапи патшаның идарә итүе (§ 9) Б. э. к. X (10) гасыр — Давид һәм Соломон патшалыгы (§16) Б. э. к. IX (9) гасыр — финикиялеләрнең Карфагенга нигез салуы (§ 15,41) Б. э. к. VIII - VII (8—7) гасырлар — Ассирия хәрби мәмләкәте (§ 17) Б. э. к. 612 ел — Ассирия башкаласы Ниневиянең һәлакәте (§ 17) Б, э. к. 605 ел — Кархемиш янындагы сугыш (§ 18) Б. э. к. 587 ел — Навуходоносор гаскәрләренең Иерусалимны алуы,Бабилның еврейларны әсирлеккә төшерә башлавы (§ 18) Б. э. к. 539 ел — фарсыларның Бабилны алуы (§ 21) ҺИНДСТАН ҺӘМ КЫТАЙ Б. э. к. Ill (3) меңъеллык — Һиндстанда иң борынгы шәһәрләр барлыкка килү (§ Ю) Б. э. к. Ill (3) гасыр — Һиндстанны берләштерү, Маурьялар мәмләкәте барлыкка килү (§ 19) Б. э. к. II (2) меңъеллык — Кытайда беренче дәүләтләр төзелү <- (§ Ю,22) Б. э. к. 221 елда — Цинь Шихуан заманында Кытайны бердәм дәүләткә берләштерү (§ 20)
Ф. А. Михайловский БОРЫНГЫ ЗАМАН ТАРИХЫ Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Казан • «Мәгариф» нәшрияты Москва • «Русское слово» 2006
УДК 373.167.1 : 94(3)*05 ББК 63.3(0)Зя721 М55 Михайловский Ф. А. История Древнего мира: Учебник для 5 класса основной школы.— 8-е изд.— М.: ООО «ТИД «Русское слово — РС», 2006.— 304 с. : ил. Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Лицен¬ зионному договору ЛД-01 от 01.08.2006 г. Экземпляры перевод¬ ного издания подлежат распространению исключительно в Рес¬ публике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на терри¬ ториях других субъектов Российской Федерации. Михайловский Ф. А. М55 Борынгы заман тарихы : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек/ Ф. А. Михайловский; Русчадан Л. Г. Шәрифуллина тәрҗ.— Казан : Мәгариф, 2006.— 311 б.: рәс. б-н. ISBN 5-7761-1000-9 Дәреслектә аңлаешлы формада Борынгы заман тарихы тикшерелә, һәр цивилизациянең үзенчәлекләре турында образлы күзаллау тудырыла. Күп санлы рәсемнәр, 5 нче сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәрестә дә, өй эшләрен әзерләгәндә дә эшне нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә. ISBN 5-94853-486-3 ISBN 5-7761-1000-9 © ООО «ТИД «Русское слово — PC», 2000, 2006 © Художественное оформление. ООО «ТИД «Русское слово —РС», 2000, 2006 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты, 2006
Мавыктыргыч тарих дөньясы Без планетадагы иң зур илдә яшибез. Ул дөнья¬ ның берьюлы ике кисәгендә — Европада һәм Азиядә урнашкан. Әмма Россия ничек кенә зур булмасын, дөнья аннан күпкә зуррак. Җир йөзендә 200 дән артык ил бар. Һәрбер акыллы һәм кызыксынучан кеше якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләрнең тормы¬ шы турында белергә тели. Иң борынгы чорлардан алып безнең көннәргә кадәр бар дөнья халыкларының үткәне Гомуми яисә Бөтендөнья тарихы дип атала. 5 нче сыйныфта сез аның беренче өлешен — Борынгы заман тарихын өйрәнерсез. 1. Борынгы заман тарихы ни турында сөйли. Бо¬ рынгы заман тарихы — кешелек тарихының баш¬ лангыч өлеше. Аны өйрәнү барышында сез җирдә кешеләрнең барлыкка килүләре, ни рәвешле кыр¬ гый хайваннарны аулаулары, утка ия булулары, ал арның беренче ачыш һәм уйлап табулары, плане¬ таны үзләштерүләре турында белерсез. Кешеләр икмәк үстерергә өйрәнгәннәр, хайваннарны кулга ияләштергәннәр, металл эретә, агачтан, балчыктан, таштан ныгытмалар, сарайлар, храмнар кора баш¬ лаганнар. Дөрес, кешеләр булдыру, төзү-кору эшләре белән генә шөгыльләнмәгәннәр, ә җимергәннәр дә. Дош¬ ман тарафыннан яулап алынган шәһәрләр ут эчендә юкка чыккан, бөтен бер илләр һәлак булган, бо- 3
рингы халыклар мәңгегә югалган, алар урынына яңалары барлыкка килгән. Борын-борын заманнарда дөнья картасы бүгенгегә бөтенләй охшамаган. Җир йөзендә инде күптән юкка чыккан илләр яшәгән. Борынгы заман тарихы кешеләрнең бик борынгы чорлардагы ачышлары һәм казанышлары турында сөйләр. Сез борынгы патшалар һәм зур акыл ияләре, игенчеләр һәм һөнәрчеләр, сугышчылар һәм рәссам¬ нар турында белерсез. 2. Борынгы халыклар тарихын ничек беләләр. Вакытлар узу белән, үткәннәрнең эзе җуела. Тимер тутыга, агач череп бетә. Ьәлак булган һәм кешеләр ташлап киткән шә¬ һәрләрне тузан, туфрак каплый, үлән, куаклар баса. Археолог галимнәр казып эзләү эшләре алып бара¬ лар һәм торак калдыклары, борынгы савыт-саба ватыклары, кораллар, акчалар, бизәнү әйберләре, кеше һәм йорт хайваннары сөякләре табалар. Болар Борынгы шәһәрдә археологик казу эшләре 4
»TJbW- hUhJL >дй»<£^вл-Тий&А b!4 20М&Н'Ч ^МжкЛЦ. АЛ.йЛсЪТс ЛГ»1Л’Т 'Л.-4Л.-*4<Х AJB 'Ki$ <*'*> nXUMW'S'in# $»Н^цЫ| «Г ’tfe jnp.-yjif.wit* !3Ti« ^^«р’оМе-сЛ’И^ *W ife Язма истәлекләр — борынгы кулъязма төргәкләр (сулда) һәм тексттан өземтә барысы да — борынгы кешеләр тормышы турында сөйләүче матди истәлекләр. Язма истәлекләрнең — ташка, балчыкка, металл¬ га, агачка уеп төшерелгән язуларның һәм, әлбәттә, борынгы китапларның — әһәмияте тагын да зур. Дөрес, язма истәлекләр кешелек тарихын тулаем колачлый алмыйлар, чөнки язу чагыштырмача соңрак, якынча 5 мең еллар элек барлыкка килгән. Мөгаен, шундый истәлекләрнең иң күренеклесе Библиядер (грекчадан тәрҗемәдә — «Китаплар»). Ул — күп санлы кешеләр тарафыннан гасырлар дәвамында тудырылган борынгы текстлар туплан¬ масы. 2 мең ярым еллар элек грек галиме Геродот, үз халкының һәм күп кенә башка халыкларның тормышын чагылдырып, китап язган. Ул үзенең хезмәтен тарих дип атаган. Борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «тасвирлау» дигән мәгънәне белдерә. Үткәндәгеләр турындагы фәннең исеме әнә Геродот 5
шулай барлыкка килгән. Геродотны юкка гына тарих атасы дип атап йөртмиләр. Тарихчылар үткәндәгеләрдән сакланып калган¬ нарны өйрәнү белән генә чикләнмиләр, борынгылык калдыкларын үзләре эзләп табалар. Аларны тикше¬ рәләр, матди һәм язма истәлекләрне чагыштыралар, дөресне ялганнан аерырга тырышалар. Сораулар һәм биремнәр 1. Барлык дөнья кисәкләренең исемнәрен белегез. Дөнья картасында яисә глобуста Европаны, Азияне, Африканы табыгыз. 2. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: тарих, археолог, матди һәм язма истәлекләр. 3. Вакыт сызыгын сызарга өйрәнегез. Ул сезгә, тарихны өйрәнгәндә, бик нык ярдәм итәр. Вакыт сызыгында үткәндәге вакыйгаларны күрсәтү уңайлы. Шуның белән бергә, алар- ның нинди эзлеклелектә баруы, шулай ук төрле вакыйгалар арасында күпме вакыт узуы да анда яхшы күренә. ҮТКӘН ЗАМАН I ■MMI КИЛӘЧӘК ЗАМАН 2000 ел Әгәр вакыт сызыгының һәр бүлемтәсе 1000 елга тигез булса, анда язу барлыкка килү вакытын билгеләгез.
I БҮЛЕМ БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ АЧЫШЛАРЫ
1 нче бүлек ТАШ ГАСЫРЫНЫҢ АЗЫК ҖЫЮЧЫЛАРЫ ҺӘМ АУЧЫЛАРЫ § 1 Библиядә бөтен дөньяның Алла тарафыннан биш көн эчендә бар ителүе турында әйтелә, ә алтынчы көнне ул беренче кешеләр — Адәм белән Хаваны яраткан. Дин, ягъни табигатьтән өстен көчләргә — аллаларга яки Аллага ышану кешенең килеп чыгышын әнә шулай аңлата. Фән, диннән аермалы буларак, кешелек дөньясы акрынлап, дәвамлы үсеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип саный. Миллион еллар элек планетада таулар ишелгән, вулканнар аткан, диңгез сулары җәелгән һәм кире чигенгән. Җирдә коточкыч зур кәлтәләр һәм дино¬ заврлар яшәгән, һавада гаҗәеп сәер кошлар очып йөргән, ә тигезлекләр һәм тау битләре күпереп тор¬ ган келәмсыман үсемлекләр белән капланган булган. Миллион еллар үткән, һәм табигать тә бик нык үзгәргән. Хайваннарның кайбер төрләре үлеп бет¬ кән, алар урынына яңалары барлыкка килгән. Хайваннар арасында маймыллар аеруча зур үсешкә ирешкәннәр. Әмма җирдә кешеләр булмаган әле. Кешелек тарихының ничек башланып китүе турында сез беренче бүлектән укып белерсез. ҖИР ЙӨЗЕНДӘ БЕРЕНЧЕ КЕШЕЛӘР 1. Кеше — маймыллар токымыннан. Галимнәр фикеренчә, кешенең иң борынгы бабалары маймыл¬ ларның якын туганнары булган. Кеше маймылсы- ман заттан килеп чыккан дип әйтергә мөмкин. Дө¬ рестән дә, хайваннардан маймыл кешегә иң нык охшаганы. Ләкин ни өчен соң миллион еллар эчен¬ дә бер төр маймыллар хайваннар булып калганнар, ә икенчеләре кешегә әверелгән? 8
Иң борынгы кеше Аның хайван түгел, a кеше булуын ничек исбатларга? Мөгаен, ул болай булган. Маймыллар агачларда яшиләр. Әмма миллион еллар элек, коточкыч корылык нәтиҗәсендә күп санлы урманнар юкка чыкканнан соң, маймыллар¬ ның бер өлеше тигезлекләргә барып чыккан. Ерткыч хайваннарны ерактан ук күрү өчен, тигезлектә маймыллар арткы аякларында йөри башлаганнар. Әмма алар ике аякта йөрергә өйрәнгәнче күп буыннар алышынган. Ал арның алгы аяклары бушаган. Әмма бу маймылларның алгы очлыклары зур ерткыч хайваннарныкы кебек көчле һәм куркыныч тыр¬ наклы булмаган. Ерткычлардан саклану өчен, май¬ мыллар үткен ташлар һәм күсәкләр белән корал¬ ланганнар. Хәзерге маймыллар да кирәк булганда ташлар һәм таяклардан файдаланалар. Әмма алар, пальмадагы бананны бәреп төшерүгә, таякларын ташлыйлар. Борынгы маймыллар үз коралларыннан беркайчан аерылмаганнар, чөнки үлем куркынычы гел янап торган. Мондый борынгы маймыллар әле хайваннар булып калганнар, чөнки кешене хайваннардан аерып торган төп сыйфат — хезмәт кораллары ясый белү. Аңлы маймыллар кечкенә көтүләр хасил итеп яшәгәннәр, чөнки аерым-аерым түгел, ә бары тик бергә булганда гына исән кала алганнар. Буын- Маймылның һәм хәзерге кешенең кул чугы нан буынга аларның тәҗрибәләре арта барган, баш миләре ныграк үсеш алган. Маймыллар үзләре өчен хезмәт кораллары ясый (җыйган ташларны очлый, алар ярдәмендә күсәкләр кисә һәм агач таякларны ышкылап шомарта) башлаган вакыттан хайваннар булудан туктыйлар. Аларны инде иң борынгы кешеләр дип санарга мөмкин. Алар ике миллион еллар элек барлыкка килгәннәр. 9
Казыгыч таяк һәм күсәк Таштан ясалган беренче хезмәт кораллары 2. Иң борынгы кешеләр ничек яшәгәннәр. Иң борынгы кеше маймылга бик нык охшаган: яньчек борынлы тупас йөз, артка киткән тар маңгай, алга чыгып торган теш казнасы. Кеше бик нык алга иелеп йөргән. Бармаклары җитез булмаган, бөтен тәнен йон каплаган булган. Кешеләр сөйләшә белмәгәннәр, бер-берсен куркыныч килү турында кисәтеп, ярдәмгә чакырып, шатлык һәм ачуларын белдереп, өзек-өзек авазлар чыгарганнар. Иң борынгы кешеләр кешеләр көтүе булып яшәгәннәр. Кыргый хайваннар һәм кошлар кебек үк, табигатьтә нәрсә бар, шуның белән туклан¬ ганнар. Кешеләр иген, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә белмәгәннәр, ә кыргый үсемлекләрне азыкка җыю белән шөгыльләнгәннәр. Аучылык аларның икенче әһәмиятле шөгыле булып киткән. Ь.әм барыбер алар инде хайван түгел, ә кеше булганнар. Яраклы ташны сайлап алып, алар икенче бер таш белән аны кисәкләргә ярганнар һәм алар- ны очлап үткенләгәннәр. Очлы таш кешенең беренче эш коралы булып хезмәт иткән. Бу — кул кискече. Иң борынгы кешеләр көтүе. Хәзерге заман рәсеме Кешеләр нәрсә белән мәшгуль? Алар салкын климат шарт¬ ларында яши алырлар идеме? 10
Аның үткен кырые белән ышкылаганнар, кискән¬ нәр яисә чапканнар, ә үтмәс җире белән бәргәннәр. Кискеч кеше өчен пычакны да, чүкечне дә, балтаны да алыштырган. Шуның ярдәмендә ул башка хез¬ мәт кораллары — азык җыю өчен казыгыч таяк һәм ауга йөрү өчен сөңге ясаган. 3. Утка ия булу. Табигатьтә яшен сугу, вулкан атылудан янгыннар чыккан. Озак вакытлар дәва¬ мында борынгы кешеләр уттан бик нык курык¬ каннар. Әмма алар утның файда китерү мөмкин¬ леген дә күреп алганнар. Ут салкында җылыткан, караңгыда яктырткан, ерткыч хайваннарны кур¬ кыткан. Күмер өстендә пешкән ит чи иткә кара¬ ганда файдалырак һәм тәмлерәк булган. Учакта сөңге очлыкларын яндырып очлаганнар. Утка ия булу кешеләрне берләштергән, ал арның фикерләү сәләтен үстергән. Нәрсә яксаң файдалы¬ рак, җылы да булсын һәм шул ук вакытта янгын да чыкмасын өчен, учакка күпме утын салырга? Башта кешеләр үзләре учак яга белмәгәннәр, бары тик аннан файдаланганнар гына. Учакны көннәр, төннәр буе сүндермичә сакларга туры килгән. Яңа урынга күчкәндә, алар утны үзләре белән алганнар. Иң элек кеше уттан файдаланырга, аннан соң гына утны булдырырга өйрәнгән. 4. «Акыллы кеше» барлыкка килү. Кешеләр ак¬ рынлап берсеннән-берсе катлаулырак хезмәт корал- Ут табу. Кайсы ысул алданрак барлыкка килгән? Кул кискечләре 11
Иң борынгы кеше: 1) миллион еллар элек; 2) 100 мең ел¬ лар элек; 3) 40 мең еллар элек барлыкка килгән «акыллы кеше». Табылган баш сөякләре буенча торгызылдылар лары ясый башлаганнар. Аларның бармаклары озыная һәм җитезләнә барган. Тәннәрендәге йон¬ нары юкка чыккан. Кешеләр, хайваннарны үтереп, аларның тиресеннән үзләренә җылы кием эшлә¬ гәннәр. Кешенең баш мие үсеш алган һәм зурайган. Әмма барлык бу үзгәрешләр булганчы күп милли¬ он еллар үткән әле. Якынча 40 мең еллар элек борынгы кешеләрнең тышкы кыяфәтләре безнеке кебеккә әйләнгән: алар киң ачык маңгайлы булганнар, куллары камилләш¬ кән, туры басып йөргәннәр. Берничә тартык һәм су¬ зык аваздан алар күп санлы сүзләр ясаганнар, ачык аңлаешлы итеп сөйләшә башлаганнар. Хәзерге рәвешле кешеләрне галимнәр «акыллы кеше» дип атыйлар. Ә хезмәт кораллары кирәк булмаган маймыл иң аңлы һәм җитез хайван булып калган. Сораулар һәм биремнәр 1. Иң борынгы кешеләр хайваннардан нәрсә белән аерыл¬ ганнар? 2. Алар хәзерге кешеләрдән нәрсә белән аерылып торганнар? 3. Иң борынгы кешеләрнең төп шөгыльләрен атагыз. Алар нинди хезмәт коралларыннан файдаланганнар? 4. Ни өчен иң борынгы кешеләр берәм-берәм яши алмаганнар? Иң борынгы кешеләр төркемнәрен галимнәр ничек атыйлар? 5. Иң борынгы кешеләргә ут нинди файда китергән? 12
6. Сез ничек уйлыйсыз, аларның тормышы җиңел яисә авыр булганмы? Ни өчен? 7. Дәфтәргә, һәр бүлемтәсе 5 мең елга тигез булырлык итеп, яңа вакыт сызыгын сызыгыз. Анда язу һәм «акыллы кеше» барлыкка килү вакытларын билгеләгез. Әлеге вакыйгалар арасында күпме вакыт узуын санап чыгарыгыз. БОРЫНГЫ АУЧЫЛАРНЫҢ АЧЫШЛАРЫ ҺӘМ УЙЛАП ТАБУЛАРЫ 1. Кеше планетаны үзләштерә. Иң борынгы кеше¬ ләр Африкада килеп чыкканнар һәм яшәгәннәр. Археологлар иң борынгы кеше мәетләрен һәм таштан ясалган беренче эш коралларын нәкъ менә шунда таптылар. Йөз меңнәрчә еллар дәвамында кешеләр зур-зур киңлекләргә таралып урнашканнар. §2 500 мең еллар чамасы элек иң борынгы кешеләрнең тара¬ лып урнашуы 13
Бал җыю. Борынгы рәсем Иң борынгы кешеләрнең мәетләрен һәм коралларын археологлар Европада, Азиядә табалар. Әмма дөньяның башка кисәкләрендә мондый табылдык¬ лар очраганы юк. Американы, Австралияне бары тик «акыллы кеше» генә үзләштерә алган. Иң борынгы кешеләргә планетаны үзләштерергә ут ярдәм иткән. Ут белән салкын төньякка да, ерткыч хайваннар тулы кара урманнарга да үтеп кереп булган. Ләкин кешене яңа җирләр үзләш¬ терергә нәрсә мәҗбүр иткән соң? Бәлки, аларга Африкада урын җитмәгәндер? Эш анда түгел, ахрысы. Җир шарының гаять зур мәйданнарында кешеләр бик аз яшәгән, һәм йөз меңнәрчә еллар дәвамында аларның саны бер дә артмаган диярлек. Вакыт-вакыт хәтта кимегән. Чөнки кешеләрнең тормышы бик авыр һәм куркы¬ нычлар тулы булган. Аларның күпчелеге хәтта 20 яшькә дә җитә алмаган. Кешеләр авырулардан һәм ачлыктан үлгәннәр, ерткыч хайваннар тырна¬ гында һәлак булганнар. Ул вакытта, бәлки, бөтен нәрсә кешенең кы- зыксынучанлыгына һәм сәяхәт итәргә яратуына кайтып каладыр? Сүз дә юк, ул заманнарның да башкаларны үзе артыннан ияртеп барырдай кыю һәм кызыксынучан юл салучылары булган. Әмма планета киңлекләре буйлап кешеләр берәм- берәм түгел, ә хатын-кызларны, картларны һәм балаларны да ияртеп, төркем-төркем булып хәрәкәт иткәннәр. Аларны бер генә нәрсә кызыксындыр¬ ган: ачтан үлмәс өчен кайдан азык табарга. 40 мең еллар элек кешеләр хәзерге заман кешесе рәвешенә кергәч тә, аучылык һәм азык җыю алар өчен элеккечә төп тамак туйдыру ысуллары булып калганнар. Әмма алар икесе дә ышанычлы булмаган. Азык җыю табигать шартларына бәйле булган. Ә табигатьтә уңдырышсыз еллар да булырга мөмкин бит. Ьәрбер ауга чыгу да уңышлы төгәлләнмәгән. 14
Табыш кулдан ычкынгач, ачлык башланган. Исән калу өчен, борынгы азык җыючыларга һәм аучы¬ ларга азыкка тагын да баерак мәйданнар эзләргә туры килгән. Кеше планетаны үзләштергән, чөнки бары тик аучылык һәм азык җыю бәрабәренә генә тамагын туйдыра алган. Ә бу шөгыльләр берөзлексез эзләнү һәм күченеп йөрүне таләп иткән. 2. Кешеләр тормышында аучылыкның әһәмияте. Аучылык, азык җыюга караганда, кешеләр тормы¬ шында әһәмиятлерәк урын тоткан. Ул кешеләрне туклыклырак итле ризык белән тәэмин иткән. Өстәвенә ауның уңышлы төгәлләнүе дә кешеләрнең күбрәк үзләреннән торган. Ә ашарга яраклы җи¬ мешләр, җиләкләр һәм тамырлар җыеп туклану¬ чылар уңыш булмаган елны бернәрсәсез калганнар. Аның каравы аучылар аучылык ысулларын һәм үз коралларын камилләштерә алганнар. Иң борынгы кешеләр эре хайваннарны аулаган¬ нар. Бер эре ерткычны эләктерсәң, ите бөтен кешегә җиткән. Ә шул ук вакытта вак җәнлекләрне күпләп ауларга туры килер иде. Аларны тоту өчен, кирәкле капкыннарны да кешеләр әле ясый белмәгәннәр. Зур ерткычны аучылар бергәләшеп кенә җиңә алганнар. Шуның өчен алар ауга берәмләп түгел, ә күмәкләшеп чыкканнар. Кешеләр ерткычны яисә бөтен бер хайваннар көтүен текә яр читенә яки тозак-чокырга куып китергәннәр, аннан соң таш атып һәм сөңге кадап үтергәннәр. Ут та ярдәм иткән — чирәмгә ут төртеп, хайваннарны куркытырга һәм кирәкле тарафка куарга мөмкин булган. Аучылык кешеләрне бер¬ ләштергән һәм туплаган. Ауда һәркем үз урынын белгән. Яшь аучылар өлкәннәрдән өйрәнгәннәр. Аучылык кешеләрдә яңа хезмәт кораллары уйлап табу теләге тудырган. Аучылык иң борынгы кеше¬ ләрнең төп һөнәренә әверелгән. Таш пычаклар Таш очлыклар Сөяк гарпуннар 15
Йөнтәс мөгезборын. Хәзерге заман рәсеме Мамонт. Борынгы рәсем 3. Таш гасыры кораллары. Йөз меңнәрчә еллар дәвамында кешеләр оста итеп таш эшкәртергә өйрәнгәннәр. Ьәр эш өчен аерым кораллар әзер¬ ләнгән. Кыргычлар белән җәнлек тиреләрен салдыр¬ ганнар һәм алардагы май катламын кырып алган¬ нар. Таш пычаклар белән тиреләрне кискәннәр. Таш очлыкны күн каешлар белән озын таякка беркеткәннәр. Агач сөңгегә караганда соңгысы күпкә уңышлырак булып чыккан. Шул рәвешле, таштан һәм агачтан эшләнгән җыелма кораллар барлыкка килгән. Сөяк һәм мөгезләрдән кисеп, без һәм инәләр яса¬ ганнар. Сөякне агач белән тоташтыргач, кыршалган сөяк очлыклы сөңге — гарпун килеп чыккан. Аның белән балык тотканнар. Әмма таш иң мөһим мате¬ риал булып кала биргән. Таш кораллар барыбер күбрәк булган. Өстәвенә агач һәм сөяк коралларны таш кораллар ярдәмендә ясаганнар. Кешеләр таш кораллардан файдаланган вакыт аралыгын галимнәр таш гасыры дип атап йөртәләр. Таш кораллар белән Мамонт аулау. Хәзерге заман рәсеме Ни өчен көчле ерткыч буйсынырга мәҗбүр булган? Аучы¬ ларның эш-хэрэкэтләрен сурәтләгез. 16
коралланган, утка ия булган кеше каты сынауларга әзер торган. 4. Бөек бозланыш. 100 мең еллар чамасы элек пла¬ нетада кинәт суыткан. Төньяктан Европа һәм Азия мәйданнарына бозлык — ике километр калын¬ лыгындагы гаять зур боз катламы якынлашкан. Җылы климатка ияләшкән хайваннар йә үлеп бет¬ кәннәр, йә ерак көньякка күченеп киткәннәр. Алар урынына суыктан курыкмый торган башка хайван¬ нар — төньяк боланы, бизон, йөнтәс мөгезборын, мәгарә аюы пәйда булган. Ә иң эре һәм көчле хай¬ ван булып мамонт — озын саргылт йонлы, кәкрәеп бөгелгән озын тешле зур фил саналган. Бөек бозланыш кешеләрнең тормышына һәм үсе¬ шенә ничек тәэсир иткән соң? Кеше һәлак булмаган. Ул хезмәт куя белгән, аның кулында ут булган. Кеше төньякка, тундрага юл тоткан. Тундра хайваннары аның өчен зур табышка әверелгән. Мамонтларның авырлыгы алтышар тоннага җиткән һәм алар кеше¬ Борынгы кеше торагы. Реконструкция Боланнарны аулау. Борынгы кеше ясаган рәсем ләрне ит белән тулаем тәэмин иткән¬ нәр, сөяк, тиреләре дә бик күп чыккан. Мамонт аулау гаять авыр һәм кур¬ кыныч шөгыль саналган. Бергәләп эш иткәндә генә мондый зур хайванны җиңәргә мөмкин булган. Мамонтлар авыр сөякле булганлыктан, тозак-чо- кырларга бик тиз егылып төшкәннәр. Салкын тундрада ит яхшы сакланган, кешеләр аны алдагы көннәргә хәзерләп куя башлаганнар. Бөек бозланыш кешене җылы кием турында кайгыртырга, торак төзергә мәҗбүр иткән. Җир йорт (землянка) казыганда, алачыклар корганда мамонт сөякләрен һәм тешләрен кулланганнар. Торакны өстән хайван тиреләре белән каплаганнар. 2* К-6/326
Таш балталар 5. Җәя һәм уклар. 13 мең еллар чамасы элек Җирдә яңадан җылыткан. Бозлык эрегән һәм, чигенгәндә, үзе артыннан яңа күлләр һәм елгалар ясап кал¬ дырган. Табигать һәм хайваннар дөньясы безнең заманныкы кебек булган. Вак җәнлекләрне элеккеге ысуллар белән аулап булмаган. Хәзер кешеләр кечкенә төркемнәр белән яисә берәм-берәм ауга чыкканнар. Димәк, яңа корал таләп ителгән. Кешеләр шуны шәйләп алганнар: чыбыкны бөк¬ сәң, ул зур көч белән кабат турая икән. Шулай итеп, ук һәм җәя уйлап тапканнар. Алар ярдәмендә аучы, берничә йөз адымнан атып, җәнлеккә тидерә алган. Ук очлыкларын таштан ясаганнар. Үткен кырыйлы зур булмаган таш пластина таштан яки агачтан ясалган сапка беркетелгән. Бер таш кисә¬ геннән генә торган пычак сынарга мөмкин булган. Сөяк саплы таш пластина пычакны төзәтү дә җиңел: сынган пластинаны гына алыштырасың. Очлы ташны агач сапка беркетеп, кешеләр балта ясаганнар. Соңрак алар, ташка ком сибеп, аны эче куыш сөяк белән тишәргә өйрәнгәннәр. Аннан балта түтәсен сапка утыртканнар. Бозлыктан арчылган мәйданнарны үзләштергәндә, кешеләр сал уйлап тапканнар, аннан соң, юан агач кәүсәләрен чокып, көймә ясый башлаганнар. Шул рәвешле, планетада климат үзгәрү — бөек бозланыш, ә аннан бозның эрүе кешене яңа шарт¬ ларга җайлашырга мәҗбүр иткән, аның үсешенә уңай йогынты ясаган. Сораулар һәм биремнәр 1. Күп кенә хайваннар бозланыш шартларына җайлаша алмаганнар һәм үлеп беткәннәр (мәсәлән, кылыч тешле юлбарыс). Кешегә нәрсә исән калырга ярдәм иткән? 2. Мамонт аулауның нинди кыенлыклары булган? 3. Ни өчен бозлык эрегәннән соң, кешегә ук һәм җәя кирәк булган? 4. Кешелек тарихы ни өчен таш гасырыннан башлана? 5. Бөек бозланыш чорының күпме дәвам итүен исәпләгез. 18
ИҢ БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘРНЕҢ СӘНГАТЕ ҺӘМ ДИНЕ 1. Кеше рәссам була. Тирән мәгарәләрнең түшәм һәм диварларында төсле хайван сурәтләре сакланып калган. Алар әйтерсең лә тереләр, әнә боланнар йөгерә, килбәтсез мамонтлар авыр атлап бара, сөңге яңгыры астында бизоннар һәм мөгезборыннар егыла. Хайваннар шулкадәр зур осталык белән ясалган була, хәтта баштарак галимнәр аларның борынгы рәссам¬ нар тарафыннан төшерелүенә ышанмыйлар. Таш гасырында яшәгән кешеләрдә рәсем ясау кайгысы булмаган. Бу рәсемнәр — ялган, аларны хәзерге рәссамнар охшатып ясаганнар, дип белде¬ §3 Кеше фигуралары. Кыялар г а төшерелгән сурәт рәләр берәүләр. Юк, алар — борынгы осталарның иҗат җимешләре, дип исбатларга тырышалар икенчеләре. Биредә күптән үлеп беткән хайваннар, мәсәлән, мамонтлар һәм йөнтәс мөгезборыннар сурәтләнгән. Өстәвенә мәгарәләрдә каткан буяу кисәкләре һәм аны уып ваклау өчен файдаланылган кабырчык савытлар табылган. 100 ел элек галимнәр әнә шулай бәхәсләшәләр иде. Бүгенге көндә мәгарәдәге рәсемнәрнең таш гасырында ясалганлыгына берәү дә шикләнеп кара¬ мый. Дөрес, алар буяулар белән ясалмаганнар, ә ташка чокып төшерелгәннәр. Төсле рәсемнәр дә булгандыр. Әмма меңнәрчә еллар дәвамында буяулар кояшта уңган, аларны яңгырлар юган, җилләр Аның каравы хайваннарның һәм хәтта кешеләрнең таштан, сөяктән һәм балчыктан ясалган кечкенә сын¬ нары яхшы сакланган. Зур таш сын¬ нар да очрый. Димәк, борынгы кеше ничек тама¬ гын туйдыру һәм исән калу турында гына уйламаган. Әмма ни өчен һәм кайчан ул рәссам, сынчы һәм остага әверелгән? ашаган. Альтамира мәгарәсендәге бизон сурәте 2* ■ 19
2. Нәрсә ул сәнгать? Кеше хезмәт корал¬ лары, торак, киемнәр булдырган. Әмма кешеләр генә түгел, хәтта хайваннар һәм бөҗәкләр дә нәрсәдер иҗат итәләр. Үрмәкүчләр пәрәвез үрә, бал кортлары балавыздан кәрәз ясый, кондызлар буа буа, җәнлекләр оя казый, кошлар оя Ат башы. Борынгы скульптура ясый. Алар кешеләр кебек эш итәме? Әлбәттә, юк! Хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр, үзлә¬ ренә яшәү өчен, иң кирәкле нәрсәләрне генә булды¬ ралар. Аларның эше гел бер генә нәрсә барлыкка китерүгә кайтып кала. Кеше фикерләп, нәрсә тудыра¬ сын күз алдына китереп иҗат итә. Акыл һәм хыял хезмәт кораллары гына түгел, ә ниндидер бөтенләй яңа нәрсә — сәнгать әсәрләре тудырырга ярдәм итә. Сәнгать ул — кешенең сәнгати иҗаты, рәсем һәм картиналар, сыннар һәм һәртөрле бизәнү әйбер¬ ләре. Ул аеруча осталык һәм иҗади күтәренкелек таләп итә. Хайваннарда сәнгать юк. Иң борынгы кеше дә сәнгать әсәрләре тудырмаган. Чөнки аның күзаллау сәләте үсеш алмаган, куллары бигрәк тә килешсез булган. Сәнгатьне «акыллы кеше» тудыр¬ Мамонт сөягеннән ясалган кашык һәм муенса ган. Әмма ул, чынлап та, хозурлану, юаныч табу өчен генә иҗат иткәнме? Кайбер галимнәр борынгы рәссамнар үзләренең уңышлы чыккан аулары турында истәлек калды- 20
Борынгы рәссам мәгарә диварына тур (хәзерге көндә юкка чыккан кыргый үгез) рәсемен ясап бетереп килә рырга теләгәннәр дип саныйлар. Әмма хайван сурәтләре еш кына искесе өстенә икешәр кат төшерелгән. Ул гына да түгел алар кеше күзеннән ерак урыннарга, караңгы тирән мәгарәләргә ясал¬ ганнар. Рәсемнәрне бөтен кешегә күрсәтү максаты бөтенләй куелмаган. Башка бер галимнәр, бәлки, тәҗрибәле аучылар яшьләрне шулай өйрәтергә теләгәннәрдер дип фараз кылалар. Әмма бу ышан¬ дырмый. Ул вакытта кечкенә сыннарның һәм гаять зур һәйкәлләрнең пәйда булуын ничек аңлатырга? Болар барысы да безнең ерак бабаларыбыз өчен сәнгать әсәрләренең ниндидер үзенә бер төрле мәгънәгә ия булуы турында сөйли. 3. Кеше аллаларны «тудыра». Дистәләрчә мең еллар элек кешенең нәрсә уйлавын һәм хис итүен күз алдына китерергә тырышып карыйк. Аны бөтен яклап тылсымлы һәм аңлаешсыз дөнья чолгап алган. Ни сәбәпле кеше төшләр күрә? Үлем нәрсә ул? Ауның уңышлы булуы нәрсәгә бәйле? Кояш, Сөяктән ясалган хатын-кыз сыны 21
Болан кыяфәтенә кергән сихерче. Мәгарәдәге рәсем Пот. Борынгы скульптура ай һәм йолдызлар нәрсә? Ни өчен җил исә яисә яңгыр ява? Ьәм кеше бу сорауларның барысына да хәленнән килгәнчә җавап эзләгән. Төшендә ул күптән үлгән кешеләрне күргән. Нәм кешенең тәнендә җан яши, йоклаганда ул тәнне калдырып чыгып китә, бүтән кешеләрнең җаннары белән очраша дип уйлаган. Җан тәнгә әйләнеп кайткач, кеше йокысыннан уяна. Үлем — шул ук, әмма бик тирән йокыга талу ул, кеше үлгәндә, җан тәнне калдырып чыгып китә һәм инде кире әйләнеп кайтмый. Дөньяда бөтен нәрсә бер-берсенә бәйләнгән. Кояш җылыта, яңгыр дым бирә — агачлар һәм үләннәр шуңа үсә. Агачны яшен суга, һәм ул дөрләп яна башлый. Димәк, дөнья белән югары илаһи көчләр — җан-рухлар, яисә аллалар идарә итә дип исәпли кеше. 4. Потлар һәм сихерчеләр. Иң борынгы кеше аллаларны кешеләр яки хайваннар рәвешендә күз алдына китергән. Таштан йә агачтан ул алланың сурәтен ясаган һәм алла шуның эченә кереп урнаша дип уйлаган. Ул сурәт пот дип атала. Кеше аллалар, аның үтенечен ишетсәләр, ярдәм итәргә мөмкиннәр дип ышанган. Әмма аллаларның ярдәменә шаман һәм сихерчеләрнең оста эш итүе аша гына ирешеп була дип уйлаган ул. Шуның өчен алар, хайваннарны яисә хәтта кешеләрне үтереп, потларга корбан китергәннәр, биегәннәр, әфсен укыганнар. Тылсым (магия) ярдәмендә алар яңгыр яисә кояш чакырганнар, ауның уңышлы чыгуын теләгәннәр, авыруларны куганнар. Хайваннарның сурәтләрен ясап, кешеләр ал арны «сихерләгәннәр». Борынгы кеше үзен хайваннар туйдыра дип уйлаган. Ерткычларның артыннан куып бару һәм үтерү бик авыр. Димәк, хайваннар үзләрен кешеләргә корбан иткәндә генә, ау уңышлы чыга дип уйлаган ул. Хайванны җәрәхәтләнгән 22
кыяфәттә ясасаң яисә аның сурәтенә сөңге када¬ луын төшерсәң, бу да аучыларга ярдәм итәчәк. Әгәр мәгарәдә хайван рәсемнәре ясалган булса, башка хайваннар кешеләрне ташлап китмәячәк, һәм ау уңышлы тәмамланачак. Чөнки хайван сурәтендә аның рухы яши дип уйлаганнар. 5. Нәрсә ул миф? Әлбәттә, борынгы кешеләр әйләнә- тирә дөньяны, кечкенә балалар кебек, үтә нык гади итеп аңлатканнар. Мәсәлән, яшен — күккә атылган сөңге яки ук, вулкан — кулына ташлар һәм ялкын тотып күккә һөҗүм итүче алып. Шул рәвешле, мифлар — карганың ни өчен кара, аюның койрык¬ сыз, ә диңгезнең ни сәбәпле зур булуын, кеше¬ ләрнең утны кайдан алуларын фантастикага, уйдырмага таянып аңлату барлыкка килгән. Җир¬ нең төрле почмакларында кешеләр исәпсез-хисап- сыз мифлар уйлап чыгарганнар. Миф кешенең тормыш тәҗрибәсенә нигезләнә. Бер борынгы мифта, мәсәлән, кояшның күк буйлап утлы арбада йөрүче алла булуы турында әйтелә. Мондый мифны борынгы аучы уйлап таба алганмы? Юк, аны атны кулга ияләштергән һәм тәгәрмәч уйлап тапкан кеше чыгарган. Мифларны өйрәнеп, галимнәр борынгы заманнарда кешеләрнең тормы¬ шы һәм фикерләве турында күп нәрсәләр беләләр. Кешелек тарихын алга таба өйрәнгәндә, сез кешеләрнең нинди яңа риваятьләр һәм мифлар уйлап табулары хакында да белерсез. 1. Мәгарәдәге рәсемнәрнең таш гасырында ясалуын ничек раслап була? 2. Борынгы рәссамнар нәрсәләрнең сурәтләрен ясаганнар? Кешеләр тормышында хайваннар нинди роль уйнаганнар? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: пот, тылсым, миф. 4. Сәнгать һәм дин кайчан барлыкка килгән? 5. Бозланыш башланган чордан алып сәнгать һәм дин барлыкка килгәнче ничә ел узуын санап чыгарыгыз. Авырулардан һәм яралардан саклаучы борынгы бөти Сораулар һәм биремнәр 23
Моны белү кызыклы МӘГАРӘДӘГЕ РӘСЕМНӘР НИЧЕК ТАБЫЛГАН Археологлар бик күп тау куышларын тикшерәләр. Алар хезмәт кораллары, сөякләр, борынгы учаклардан калган күмер кисәкләре һәм көл табалар. Әмма берәү дә мәгарәләрдә борынгы рәссамнарның рәсемнәренә юлыкмый һәм хәтта алар анда булырга мөмкин дип тә уйламый. Мәгарәдәге рәсемнәрнең табылуы, чынлап та, дөньякүләм шаккатыргыч вакыйга була. Ә аларны бер бәләкәй кыз ача. 1879 елда Испаниядә була бу хәл. Ул көнне Альтамира мәгарәсенә археолог Саутуола килә. Ул анда элегрәк тә була һәм таш гасырына караган кораллар таба. Бу юлы ул үзе белән 12 яшьлек кызы Марияне дә ала. Әтисе фонарь яктысында ташлар җыйган һәм аларны тикшергән арада, кыз бөтен тирә-юньне карап чыга. Балалар еш кына өлкәннәр күрмәгән нәрсәләргә дә игътибар итәләр бит. — Әти, кара әле, үгезләр!—дип кычкырып җибәрә ул, мәгарәнең түшәменә күрсәтеп. Саутуола фонарен югарыга юнәлтә. Ул үз күзләренә үзе ышанмый. Караңгылыктан кызыл, сары һәм кара буяулар белән ясалган бизоннар, зубрлар, кабан дуңгызлары, боланнар күренә. Саутуола үзенең ачышы турында белдерә. Әмма аңа ышанмыйлар. Мәгарәдәге рәсемнәрне Саутуола яллаган рәссам ясаган дигән имеш- мимешләр тарала башлый. Галимнең ачышын үзе исән вакытта таны¬ мыйлар. Әмма аның хаклы булуы дәлилләнә. Ул вафат булып җиде ел узганнан соң, бу юлы инде Франциядә яңа мәгарәдәге рәсемнәр табыла. Һәм аларны тагын өлкәннәр түгел, ә тау куышлары белән кызыксынучы ике кечкенә малай таба. 1. Мәгарәдәге рәсемнәр табылу турында сөйләгез. 2. Аларның ничә еллар элек табылуын санап чыгарыгыз.
ЦИВИЛИЗАЦИЯ БАШЛАНГАН ЧОРДА Миллион еллар дәвамында кешеләр, аучылык һәм азык җыю белән шөгыльләнеп, табигать нигъ¬ мәтләре хисабына яшиләр. Алар азык-төлек җитеш¬ термиләр, бары тик табигать биргәнне үзләштерәләр генә. Аучылык белән азык җыюны шуңа күрә үзләштерүче хуҗалык дип атыйлар. Хәзер кешеләргә тормышта гаять әһәмиятле борылыш ясарга — азык-төлекне үзләре җитеште¬ рергә өйрәнергә, ягъни җитештерүче хуҗалыкка күчәргә кирәк була. Игенчелек һәм терлекчелек таш гасырында яшәүчеләрнең иң зур казанышы була. Игенчелек һәм терлекчелек якынча 10 мең еллар элек барлыкка килә. Игенчелеккә һәм терлекчелеккә күчүнең алшарт¬ лары нинди булган, һәм бу күчеш ничек тормышка ашырылган? Яңа бүлектә әнә шул турыда сөйләнә. «Акыллы кеше»нең кайчан барлыкка килүен исегезгә • төшерегез һәм аның ничә мең ел үзләштерүче хуҗалык алып баруын исәпләп чыгарыгыз. 2 нче бүлек Бирем ИГЕНЧЕЛЕК ҺӘМ ТЕРЛЕКЧЕЛЕК БАРЛЫККА КИЛҮ § 4 1. «Акыллы кешеләр »нең ыруг общиналары. Иң борынгы кешеләр көтү-көтү булып яшәгәннәр, еш кына бер көтүдән икенчесенә күчеп йөргәннәр. «Акыллы кеше» инде бердәм коллектив булып яшәгән. Мондый төркемдә кешеләр үзләрен бер борынгы бабадан килеп чыккан ыругтан дип 25
исәпләгәннәр. Нинди дә булса хайванны яисә кошны үзләренең ерак ыру башы дип санаганнар. Кемнәрдер үзләрен — «Бизон кешеләре», икенчеләре «Карчыга кешеләре» дип атаганнар. һәркем үз ыругын иң яхшы дип санаган. Кардәшен рәнҗетсәләр, кеше аны үзенә кабул итеп үч алган. Хәзер кеше бер коллективтан икенчесенә күчеп йөрмәгән. Ул «үзенекеләрне» ташлап китәргә курыккан, чөнки «чит-ятлар» аны кабул итмәячәк, ә берүзең исән калу икеле. Һәр ыруг бер мәгарәдә яисә янәшә урнашкан берничә зур алачыкта яшәгән. Ирләр ауга йөргәннәр,, хатын-кызлар азык җыю белән шөгыльләнгәннәр, балалар тәрбияләгәннәр, киемнәр теккәннәр. Алар бергәләп эшләгәннәр һәм мал-мөлкәтләре дә уртак булган. Мондый коллективны галимнәр ыруг общи¬ насы дип атыйлар. Кием, корал ише аерым әйберләр генә һәркемнең үзенеке булган. 2. Кабилә. Ыруг общиналары зур булмаганнар. Берничә ыруг общинасы берләшеп кабилә хасил иткән. Аның белән иң тәҗрибәле һәм абруйлы аксакаллар идарә иткән. Алар аксакаллар шура¬ сына җыелганнар. Арада иң хөрмәтлесе юлбашчы булган. Кабилә ирләре аны гомуми җыелышта сайлап куйганнар. Иң борынгы кеше торагы. Реконструкция Акрынлап кабилә бердәм ке¬ шеләр төркеменә әверелә барган. Чит кабилә кешесе алар өчен «чит-ят» булган, ә кабиләдәш¬ ләре — «үзенекеләр». Һәр каби¬ ләнең «үз» территориясе бар¬ лыкка килгән, анда «чит-ятлар»- ны кертмәгәннәр. Ыруг общиналарына һәм ка¬ биләләргә берләшкән кешеләр ярдәм итешеп яшәгәннәр, аула¬ ры да уңышлы чыккан. 26
Борынгы игенчеләр һәм терлекчеләр авылы. Хәзерге заман рәсеме Юнчы биттәге рәсем белән чагыштырыгыз. Кешеләр нәрсә белән шөгыльләнәләр? Аларның тышкы кыяфәтләре нинди? Нинди хайваннарны кулга ияләштергәннәр? Ни өчен алар елга буенда төпләнеп утырганнар? 3. Хайваннарны кулга ияләштерү. Кайвакыт кеше¬ ләрнең азык запасы калган. Аучылар сарык һәм кәҗә бәтиләрен шундук үтермәгәннәр, ә өйләренә алып кайтканнар. Шулай итеп, кешеләр сарык, кәҗә, дуңгыз, сыерларны акрынлап кулга ияләштергәннәр. Ә эт иң беренче йорт хайваны булган. Кыргый этләр үзләре үк кешеләр тирәсендә яшәргә тырыш¬ каннар, табыштан нәрсә булса эләгүгә өмет итеп, аучылар артыннан ияргәннәр. Этләр башка хайваннарны кулга ияләштерергә ярдәм иткәннәр. Алар тотылган хайваннарны сакла¬ ганнар, аучыларның гына түгел, ә көтүчеләрнең дә якын дусларына әйләнгәннәр. 4. Китмән белән җир эшкәртү. Игенчелекнең бар¬ лыкка килүе белән, кешелек дөньясы хатын-кыз¬ ларга бурычлы. Азык җыю белән шөгыльләнгәндә, хатын-кызлар җиргә төшкән бөртекнең шытып 27
чыгуын күргәннәр, бер бөртектән күп бөртекле башак үскән. Хатын-кызлар аны махсус чәчә башлаганнар. Иген¬ челек әнә шулай барлыкка килгән. Кешеләр үстерергә өйрәнгән иң бе¬ ренче үсемлекләр — арпа, тары, бодай һәм дөге. Җир шарының төрле рай¬ оннарында кешеләр бик күп файдалы һәм ашарга яраклы үсемлекләр тап¬ каннар һәм аларны үстерергә өйрән- гәннәр. Мәсәлән, арпаның туган җире — Азия, дөге белән чәйнеке — Кытай, бодайныкы — Азия, Африка, Европа, кәбестәнеке — Европа, кукуруз, бәрәңге, көн¬ багыш, какао, тәмәке һәм кабакныкы — Америка. Игенчелек авыр хезмәт куюны таләп иткән. Борынгы Кытайда сабан белән җир эшкәртү. Борынгы сурәт Кулдан әвәләп ясалган балчык чүлмәк Чүлмәкче станогында ясалган чүлмәк Эшкәртү өчен яраклы җирләр аз булып, кешеләргә аларны урман белән «көрәшеп» алырга туры килгән. Әмма бу эш тә кешенең көченнән килгән, чөнки аның кулында балтасы булган. Агачларны һәм куакларны кискәннәр, төпләгәннәр, ә аннан соң агачларны киптереп яндырганнар. Кырны китмән белән йомшартканнар. Ул азык җыючыларның казыгыч таякларын алыштырган. Баштарак ботаклы таяк китмән ролен үтәгән, соңрак агач саплы таш китмәннәр килеп чыккан. Борынгы игенчелекне галимнәр китмәнле игенчелек дип атыйлар. Соңрак сабан уйлап тапканнар. Җирне сабанга үгезләр җигеп сукалаганнар. Китмәнле игенче¬ лекнең урынын сабанлы игенчелек алган. Авыллар янында яшел кырлар җәйрәп яткан, болыннарда терлекләр утлап йөргән. Игенчеләр һәм терлекчеләр утрак тормышка күчкәннәр. Алар даими рәвештә бер урында, елга һәм күл буйла¬ рында урнашып яшәгәннәр, чөнки чәчүлекләргә су сибү уңайлы булган. Әмма планетада барлык кабиләләр дә берьюлы игенчелеккә күчмиләр. Игенчелек уңай шартлар — 28
җылы климат, су, уңдырышлы туфрак, ашарга яраклы кыргый үсемлекләр булган җирләрдә барлыкка килгән. 5. Һөнәрчелек үсеше. Терлекчелек һәм игенче¬ лектән кала кешеләр башка кирәкле хезмәт төрләре белән дә шөгыльләнгәннәр. Алар хезмәт кораллары ясаганнар, киемнәр теккәннәр, савыт-саба җитеш¬ тергәннәр, торак йортлар төзегәннәр. Алар ташны шомартырга һәм тишәргә өйрәнгәннәр, балта һәм китмәннәрне камилләштергәннәр. Игенчеләр һәм терлекчеләр балчык савыт-саба уйлап тапканнар һәм йорт хайваннары йоныннан һәм җитен, киндер сүсләреннән җеп эрләп тукырга өйрәнгәннәр. Әүвәл азык-төлек саклау өчен, буш кокос кабык¬ лары яисә кипкән кабаклар файдаланылган. Агачтан һәм кабыктан савытлар ясаганнар. Нечкә чыбык¬ лардан кәрзиннәр үргәннәр. Моның өчен бөтен нәрсәне әзер килеш табигатьтән алганнар. Ә менә яндырылган балчыкны, яисә керамиканы, кеше уйлап тапкан, ул табигатьтә юк. Игенче һәм терлекчеләрнең икенче казанышы — эрләү һәм тукучылыкның барлыкка килүе дә очраклы түгел. Кешеләр элек тә кәрзиннәр һәм саламнан чыпта үрә белгәннәр. Ә менә йоннан, киндер сүсеннән җеп эрләргә бары тик кәҗә һәм сарык үрчетүчеләр, файдалы үсемлекләр үстерүчеләр генә өйрәнә алган. Балчык савыт-сабаны кулдан ясаганнар. Туку станоклары үтә нык гади итеп эшләнгән. Мондый әллә ни осталык таләп итмәгән эшләрне ыруг общинасында күпләр башкара алган. Тупас балчык чүлмәкне, таш коралны теләсә кем ясаган. Әмма соңрак хәлләр үзгәргән. Савыт-сабаны чүлмәкче станогында ясап, махсус мичләрдә яндыра башла¬ ганнар. Аларны орнамент төшереп бизәгәннәр, төрле төстәге буяуларга буяганнар. Чыдам һәм матур савыт-сабаны тәҗрибәле оста гына ясый алган. Ул Туку станогы Чүлмәкче станогында эшләү 29
күп санлы кешеләрне савыт-саба белән тәэмин иткән. Чүлмәкчелек аның төп шөгыленә, һөнәренә әйләнгән. Башка һөнәрләр дә туа торган. Тукучылар, корал ясаучы осталар, зәркәнчеләр дә һөнәрчеләргә әверел¬ гәннәр. Сораулар һәм биремнәр §5 1. Ыруглык общинасы кешеләр көтүеннән нәрсәсе белән аерылган? 2. Кем һәм ничек аксакал булган? 3. Түбәндәге сүзләрнең һәм төшенчәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: үзләштерүче хуҗалык, җитештерүче хуҗалык, керамика. 4. Кеше иң беренче нинди хайванны кулга ияләштергән һәм ни өчен? 5. Аучылык һәм азык җыюга караганда игенчелек һәм тер¬ лекчелек күбрәк хезмәт куюны таләп иткән. Ә кешеләрнең тормышын алар ничек яхшырткан? 6. Китмәнле игенчелек сабанлы игенчелектән ни белән аерыла? 7. Игенчелеккә һәм терлекчелеккә күчкәч, кешеләрнең тор¬ мышы ничек үзгәрә? БОРЫНГЫЛЫКТАН ЦИВИЛИЗАЦИЯГӘ 1. Метал ларны ачу. Борынгы кешеләрнең учакла¬ рына кайвакыт саф бакыр кисәкләре эләккән, алар көчле утта эрегәннәр. Игенчеләр һәм терлекчеләр бу ачышны файдалана башлаганнар. Алар эретелгән Җиз балта һәм аны кою өчен форма 30
металлны керамик формаларга койганнар һәм балталар, сөңге һәм ук очлыклары, хәнҗәрләр, бизәнү әйберләре ясаганнар. Үтмәсләнгән җиз балтаны — үткенләргә, ә сынганын яңадан эретеп коярга мөмкин. Җиз кораллар белән эшләргә дә уңайлырак булган. Тиздән кешеләр бакырга аккургаш кушарга өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә катылыгы ягыннан таштан бер дә калышмаган эретмә — бронза килеп чыккан. Акча булып хезмәт иткән кабырчыклар 7 мең еллар чамасы элек таш гасыры тәмам¬ ланган. Аны бронза гасыры алыштырган. Металлар билгеле булганнан соң, азык-төлек артып кала башлаган. Металлдан эшләнгән корал¬ лар ярдәмендә кеше бодайны, яшелчә һәм җиләк- җимешне кирәгеннән артык җитештерә алган. Бер кешенең хезмәте берничә кешене туйдыра башлаган. Авылларда йорт хайваннары көтүләре арткан, һөнәрчелек әйберләре җитештерү үскән. 2. Әйбер алмашу һәм акча барлыкка килү. Башта¬ рак бер үк кабиләләр игенчелек белән дә, терлек¬ челек белән дә шөгыльләнгәннәр. Соңрак алар бүленгәннәр: бер кабиләләр — игенчелек, икенче¬ ләре терлекчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Игенчеләр һәм терлекчеләр кабиләләре арасында үзләре җитештергән хезмәт продуктларын алмашу барлыкка килгән. Терлекчеләргә — икмәк һәм яшел¬ чәләр, ә игенчеләргә йон, тиреләр, терлек-туар кирәк булган. Соңгылары терлекчеләрдә тулып яткан. Игенчеләр яшәгән авылларда үз һөнәрләре исә¬ бенә көн күрүче һөнәрчеләр барлыкка килгән. Алар үз әйберләрен азык-төлеккә алмаштырганнар. Әмма гади генә тоелган әйбер алмашу тора-бара катлауланган. Кирәкле әйберне алу өчен, кешеләр терлекләрне һәм башка әйберләрне берничә мәртәбә алмаштырырга Кабырчыклар кертеп үрелгән бау 31
мәҗбүр булганнар. Димәк, кешегә уңайлы булсын өчен, барлык товарларны да алмаштырырдай товар соралган. Акча әнә шулай килеп чыккан. Акча сыйфатында сирәк очрый торган кабыр¬ чыклар, фил сөяге, кош каурыйлары, какао борчагы файдаланылган. Иң уңайлы акча булып алтын һәм көмеш кисәкләре йөргән. Металл бик кыйммәт торган, аны саклавы һәм үзең белән йөртүе уңайлы, ул чыдам һәм, вакытлар узу белән, сыйфаты да үзгәрми. Аны кисәкләргә бүләргә мөмкин. Әйбер өчен түләгәндә, металл коелмасының бер өлешен кисеп алганнар. Безнең хәзерге акчаларның ата¬ масы әнә шуннан алынган (отрубить — рубль). Акча барлыкка килгәннән соң, гади алмашу сәү¬ дәгә әйләнгән. Сәүдә белән генә шөгыльләнүче кеше¬ ләр — сәүдәгәрләр, купецлар барлыкка килгән. 3. Общиналар һәмг аксөякләр. Зур авылларда гаиләләрне кардәшлектән бигрәк, хуҗалык бәйлә¬ нешләре, күршеләр булып яшәү берләштергән. Буа буу яисә, басу-кырларны сугару өчен, канал казу дисеңме — гел-гел элеккечә бергәләп эшләү таләп ителгән. Кешеләр общиналарга берләшүләрен дәвам иткәннәр, әмма алар инде ыруг общиналары дип түгел, ә күршеләр общиналары дип аталган. Аларга туган-тумача түгел, ә общиначы крестьяннар кергән. Кешеләр арасында элеккеге тигезлек беткән. Бер гаиләләр баеган, икенчеләре хәерчеләнгән. Акса¬ каллар иң уңдырышлы һәм зур җир кишәрлекләрен үзләренә алганнар. Күчмә кабиләләрдә иң яхшы көтүләр дә аксакалларныкы булган. Оста һөнәрчеләр, бигрәк тә алар җитештергән әйберләр белән сату итүчеләр баеганнар. Кабиләләр арасында яхшы басулар, көтүлекләр, терлекләр, металлар өчен бәрелешләр һәм сугышлар башланган. Табышның зур өлеше юлбашчыларга һәм аксакалларга эләккән. Сугышта әсир төшүче- 32
Дөньяның беренче цивилизацияләре ләрне алар үзләренең колларына әйләндергәннәр. Колларны үзеңә эшләтү бик файдалы булып чыккан. Юлбашчылар һәм аксакаллар аксөякләр булган¬ нар. Алар үзләренең байлыкларын һәм дәрәҗәләрен нәсел буенча тапшырганнар. Хәзер кешенең общи¬ надагы һәм кабиләдәге урыны аның килеп чыгы¬ шына, байлыгына бәйле булган. 4. Нәрсә ул цивилизация? Әйбер алмашу, акча, аксөякләр, общиначылар һәм коллар — болар ба¬ рысы да металлны ачу аркасында гына килеп чыккан. Артык бодайны, яшелчәләрне, терлекләрне, һөнәрчелек әйберләрен кешеләр җиздән һәм брон¬ задан эшләнгән кораллар ярдәмендә генә җитештерә алганнар. Сугышларда бүлешерлек, алмашырлык һәм яулап алырлык әйберләр җитәрлек булган. Кешеләр үзара тигез хокуклы булган, бергәләп эшләгән, уртак милекне бүлешкән, ыруг община¬ лары һәм кабиләләр булып яшәгән чор тарихта борынгы заман дип атала. Община һәм кабиләләрнең үсеше тигез бармаган. 7 мең еллар элек бик аз кешеләр коллективлары гына металл эретергә өйрәнгәннәр, ә күпчелек, элек- 3* К-6/326 33
Сораулар һәм биремнәр кечә, таш гасырында яшәгән. Күпләр, хәтта игенче¬ лек белән терлекчелекнең дә нәрсә икәнлеген белми¬ чә, аучылык һәм азык җыю белән шөгыльләнгәннәр. 5 мең еллар элек дөньяның ике зур булмаган районында шаккатыргыч үзгәрешләр башланган. Начар ныгытылган авыллар урынында шәһәрләр үсеп чыккан. Кабилә башлыкларын гаскәргә, түрә¬ ләргә, судьяларга, назирләргә таянучы кодрәтле патшалар алыштырган. Беренче дәүләтләр әнә шулай барлыкка килгәннәр. Оста архитекторлар аллаларга сарайлар һәм храмнар төзегәннәр, ә рәс¬ самнар аларны картиналар һәм сыннар белән бизәгәннәр. Дөньяда беренче галимнәр математика өйрәнгәннәр, күк яктырткычларының хәрәкәтен күзәткәннәр. Язу барлыкка килгән, беренче китаплар язылган. Барлык бу үзгәрешләр борынгы заманга алмашка җәмгыять үсешенең яңа баскычы — цивилизация килүне аңлата. Үсештә алдынгылыкны яулаган дөньяның әлеге ике районы Мисыр һәм Елгаара өлкә булган. Биредә планетада беренче цивилизацияләр барлыкка кил¬ гән. Алардан соң Ниндстанда һәм Кытайда циви¬ лизацияләр туган. Бу районнар Европадан көнчыгышта урнашкан¬ нар, шуңа күрә иң борынгы цивилизацияләр тари¬ хын Борынгы Көнчыгыш тарихы дип атау кабул ителгән. 1. Җиз һәм бронза кораллар нәрсәсе белән таш кораллардан яхшырак? 2. Ни өчен кешеләр игенчелек һәм терлекчелек барлыкка килгәнче бакыр эретергә өйрәнә алмаганнар? 3. Түбәндәге сүзләрнең һәм төшенчәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: бронза гасыры, күчмә халык, акча, аксөякләр. 4. Һөнәрчелек үсеше һәм кабиләләрнең игенчелек һәм тер¬ лекчелек белән шөгыльләнүче кабиләләргә аерылуы нәрсәгә китерә? 5. Күршеләр общинасы ыруг общинасыннан нәрсәсе белән аерыла? 34
6. Игенчелек барлыкка килгәннән алып металлны ачканчы һәм бакырны ачкан вакыттан цивилизация булганчы ничә ел уза? 7. Кешеләр тормышындагы нинди яңа күренешләр циви¬ лизациянең барлыкка килүе турында сөйли? ТАРИХТА ЕЛЛАР ИСӘБЕ 1. Еллар, гасырлар, меңъеллыклар. Тарихны өйрән¬ гәндә, теге яисә бу вакыйганың кайчан, кайсы вакыйганың иртәрәк, кайсысының соңрак булуын һәм төрле вакыйгалар арасында күпме вакыт узуын белү мөһим. Шуның өчен вакыт исәбе кирәк. Кешеләр элек-электән, язның, җәйнең, көз һәм кышның бер-берсен алыштырып килүләрен күзәтеп, вакытны еллар белән исәпләгәннәр. Кеше тормы¬ шында бер ел аз гомер түгел, ә кешелек тарихы өчен бу — бик кыска вакыт. Тарихта озынрак вакыт аралыклары — йөз һәм меңъеллыклардан еш файда¬ ланырга туры килә. 100 ел йөзьеллык, яки гасыр була, ә 10 гасыр меңъеллык тәшкил итә. Борынгы заман тарихы вакыйгалары моннан күп гасырлар һәм хәтта күп мең еллар элек булып узган. Мәсәлән, игенчелек һәм терлекчелек 10 мең ел элек барлыкка килгән. Башкача әйткәндә, ул вакыттан алып ун меңъеллык узган. 10 меңъеллык, яки 100 гасыр — икесе дә бер үк нәрсә. 100 ел уза. Бу бер гасырның тәмамлануын, ә икенчесенең башлануын аңлата. 10 гасыр уза. Бу алдагы меңъеллыкның башлануын аңлата. Вакыйгаларның эзлек лелеген, ал арның безнең заманнан ераклыгын вакыт сызыгында күрсәтү уңай¬ лы. Шундый сызык сызыйк, анда аркылы сызыкча белән билге ясыйк. Бу — без яши торган вакыт. Моннан алда булган барлык вакыйгалар вакыт сы¬ зыгында әлеге аркылы сызыкчадан сул якта урнаша. 2. Борынгы заманда вакытны ничек исәпләгәннәр. Ел исәбен безнең заманнан башлау мәҗбүри түгел, з* §6 Кометаны күзәтү турында язылган балчык такта 35
Елларны, гасырларны, меңъеллыкларны тәртибе буенча санау уңайлырак. Ләкин моның өчен саный башлау ноктасы кирәк. Кайсы елдан саный башларга? Кайсы елны беренче ел дип исәпләргә? Борынгы кешеләр ел исәбен урманда зур янгын чыгу, көчле су басу, күрше кабилә белән сугышу кебек онытылмаслык вакыйгадан баш¬ лаганнар. Алар: «Бу хәл зур янгыннан соң бишенче ел киткәч булды», яки «Сугышка 8 ел кала»,— дип сөйләгәннәр дә. Борынгы патшалыкларда ел исәбе патшалар Борынгы мисырлылар календаре. Бәхетсез дип саналган даталар кызыл кара белән язылган хакимлек иткән еллар буенча алып барылган. Яңа патша тәхеткә утыру белән, ел исәбе яңадан баш¬ ланган. Шәһәр халкы ел исәбен еш кына үз шәһә¬ ренә нигез салынудан башлап киткән. Төрле илләрдә һәм төрле халыкларда елларны төрлечә исәпләгәннәр, чөнки һәрберсенең үз саный башлау ноктасы булган. 3. Безнең эра. Ә без нинди ел исәбен кулланабыз? Вакыт сызыгын сызыйк һәм анда зур булмаган 20 аралык билгеләп чыгыйк. Әйтик, аларның һәрберсе бер гасырга тиң булсын, ди. 20 гасыр килеп чыга. Алар барысы бергә ике меңъеллык тәшкил итә. Таш гасыры астрономнарының корылмалары 36
Беренче елдан башлап безнең көннәргә кадәр вакыт аралыгы безнең эра дип атала. Безнең эраның һәрбер елы, гасыры, меңъел¬ лыгының үз тәртип саннары бар. Теге яисә бу вакыйганың кайсы елда, димәк, кайсы гасырда булуын да төгәл итеп күрсәтергә мөмкин. Кайсы да булса вакыйга булган вакыт дата дип атала. Мәсәлән, 988 елда Русь чукындырыла, елъяз¬ мада беренче мәртәбә Мәскәүне искә алу 1147 елга карый, 1380 елда Куликово сугышы була. Вакый¬ галарның көне, ае, елы күрсәтелсә, дата төгәлрәк билгеләнгән була. 1941 елның 22 июне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Туган көннең дә төгәл датасын күрсәтергә мөмкин. Гасырларны аерым, рим цифрлары белән бил¬ геләү кабул ителгән. Дәреслектә, аңлаешлы булсын өчен, җәя эчендә сезгә таныш гарәп саннары да күрсәтелә. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы XX (20) гасырда булган. Дөньяның күпчелек илләрендә вакыт исәбен безнең эраның еллары, гасырлары һәм меңьел- лыклары буенча санау кабул ителгән. Ә менә безнең эра кайчан башланган соң? Елларның тәртипкә салынган исәбе нинди онытылмаслык вакыйгадан башланып киткән? Иисус Христосның тууы әнә шул саный башлау ноктасы булып хезмәт итә. Икенче төрле безнең эраны христианнар эрасы дип атыйлар. (Иисус Христосның тормышы һәм тәгълиматы турында § 54 (укыла: илле дүртенче параграф) та сөйләнер.) 4. Безнең ерага кадәр еллар исәбе. Кешелек тарихының безнең эрага караганда күпкә озынрак булуына төшенү авыр түгел. Сез, мәсәлән, иң борынгы кешеләр тарихындагы вакыйгаларны беләсез. Алар безнең эра башланганчы күп мең еллар элек булып узганнар. Әйтик, игенчелек һәм терлекчелек 10 мең ел элек барлыкка килгән. Иисус Христос. III (3) гасыр статуясы Икейөзле Янус алла. Елның бер ае аның исеме белән аталган. Борынгы Рим акчасы
Ә безнең эра нибары ике меңъеллык элек баш¬ ланган. Димәк, игенчелек һәм терлекчелек 8 меңъ¬ еллыкка иртәрәк килеп чыккан. Хәзер инде әлеге вакыйганың датасын язып куярга мөмкин: безнең эрага кадәр (б. э. к.) 8 мең ел. Язу 5 мең ел элек барлыкка килгән. Ә безнең эрага кадәр ул ничәнче меңъеллыкта барлыкка килгән? 5 меңъеллыкның икесе безнең эрага туры килә. Димәк, язу безнең эрага 3 мең ел (5—2) кала барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр еллар исәбен санау шулай ук бик уңайлы. Чөнки ул башланганчы булган еллар, гасырлар, меңъеллыкларның үз тәртибе бар. Бары тик вакыт сызыгында аларның номерлары гына кире тәртиптә куела. Мәсәлән, б.э.к. 3 нче елдан соң, б.э.к. 2 нче, аннан б.э.к. 1 нче ел, шуннан соң гына безнең эраның 1 нче елы килә һ. б. Вакыт сызыгында бу бик яхшы күренә. Анда һәр бүлемтә 1 елны тәшкил итә. (ҮТКӘН ЗАМАН) БЕЗНЕҢ ЭРАГА КАДӘР БЕЗНЕҢ ЭРА (КИЛӘЧӘК ЗАМАН) I I Т i |im 4 32 1 I 1 2 3 4 ИИСУС ХРИСТОСНЫҢ ТУУЫ Сораулар һәм биремнәр Еллар исәбенә яхшырак төшенү өчен, түбәндәге биремнәрне эшләгез. 1. Б.э.к. I (1) гасыр б.э.к. 100 нче елда башланган, б.э.к. 1 нче елда тәмамланган. Б.э.к. 100 нче елдан алда нинди ел килгән? Ул ничәнче гасырга карый? Б.э.к. 30 нчы елдан алда нинди ел килгән? Аннан соң ничәнче ел башланган? 2. Б.э.к. III (3) гасырдан соң ничәнче гасыр килгән? Аның алдыннан килгән гасыр ничәнче булган? 3. Ничәнче ел алданрак булган: б.э.к. 40 нчы елмы әллә безнең эраның 20 нче елымы? Күпмегә алданрак булган? 4. Б.э.к. V (5) гасырның беренче елы ничәнче елга туры килә? Бу гасырның соңгы елын атагыз. 5. Кешеләр 7 мең ел элек бакыр эретергә өйрәнгәннәр. Бу безнең эрага кадәр ничәнче меңъеллыкта булган?
II БҮЛЕМ БОРЫНГЫ 1’ГС
3 нче бүлек ЕЛГА ҮЗӘНЛЕКЛӘРЕ ЦИВИЛИЗАЦИЯЛӘРЕ Бирем §7 Борынгы Көнчыгыш — бик борынгы заманнарда планетада беренче цивилизацияләр барлыкка килгән һәм үсеш алган күп санлы илләрнең гомуми атамасы ул. Дөнья картасында бу илләр Мисырдан Кытайга кадәр сузылган озын полоса барлыкка китерәләр. Дөньяның калган өлеше әле меңнәрчә еллар дәвамында борынгылыкта яшәвен дәвам иткән. Әмма ни өчен Борынгы Көнчыгышта иң беренчеләрдән булып Мисыр, Елгаара өлкә, Ниндстан һәм Кытай цивилизацияләре барлыкка килгән? Зур, иң күп сулы елгалар нәкъ менә шунда ага. Мисыр¬ да — Нил, Елгаара өлкәдә — Евфрат һәм Тигр, Һиндстанда — Һинд, Кытайда Хуанхэ елгалары. Әмма Җир шарында башка елгалар азмы! Аларда ни өчендер борынгы дәүләтләр барлыкка килмәгән. Димәк, Борынгы Көнчыгышның елгалары үзенчә¬ лекле. Ни өчен беренче дәүләтләр нәкъ менә Мисыр, Елгаара өлкә, Ниндстан һәм Кытайдагы елга буйларында барлыкка килгәннәр, бу ничек килеп чыккан, елга буйларындагы цивилизацияләр нинди булган? Боларның барысы турында да сез дәреслек¬ нең алдагы бүлегеннән укып белерсез. Картадан Нил, Евфрат, Тигр, Һинд, Хуанхэ елгаларын табыгыз. МИСЫР - НИЛНЫҢ БҮЛӘГЕ 1. Дөньядагы иң озын елга. Нил Африка уртасында урнашкан зур күлләрдән агып чыга. Ул — дөнья¬ дагы иң озын елга. Нил агымының соңгы өлеше гаять зур чүлләр аша уза. Нил ярлары буйлап тар 40
Нил үзәнлеге. Хәзерге заман рәсеме гына тасма рәвешендәге уңдырышлы үзәнлек сузы¬ ла. Аның киңлеге нибары 12—15 км. Урта диңгезгә койганда, Нил, берничә тармакка һәм ермакка бүленеп, киң дельта ясый. Биредә кыргый арпа һәм бодай, хөрмә пальмалары, сәрви агачлары һәм өч кеше буендагы биек камышлар — папирус үсә. Тар үзәнлек һәм өчпочмаклы дельта — Мисыр дип аталган ил шул инде ул. Нил булмаса, Мисыр булмас иде. «Мисыр — Нилның бүләге»,— дигәннәр борынгылар. 2. Нил ташулары. Мисыр — көньякта урнашкан эссе ил, анда кыш булмый. Мисырда ел фасыллары дүрт түгел, ә өч. Бездә яз һәм җәй башы булганда, Нил ярларында коточкыч эсселек хөкем сөрә. Чүлдән искән җил агачларны, үләннәрне, хайван¬ нарны һәм кешеләрне соры тузан белән каплый, куе кызыл төстәге кояш яндырыпмы-яндыра. Кешеләр һәм хайваннар эсселектән һәм тузаннан хәлсезләнәләр. Менә берзаман корылык бетә, Нилның суы арта башлый. Су күтәрелә башлаган вакытны мисыр- Папирус 41
Первый порог Нубийская пустыня Мисыр чикләре • Мемфис Башкалалар — Игенчелек районнары лылар яңа елның башлануы дип сана¬ ганнар. Нилның суы кан төсле кызыл төскә кергән. Моның сәбәбе шунда: Нил башланып киткән ерак Африкада тропик яңгырлар ява, тау түбәләрендәге карлар эри. Кызгылт тау токымнарының вак кисәкчекләре белән тулы болганчык су Нилга агып төшә. Нил ярларыннан та¬ шый, бөтен тирә-якны су баса һәм үзәнлек сугарыла. Көз көне Нил үз ярларына кайткач, су баскан җирләрдә борынгылыкта иң уңдырышлы туфрак саналган кара ләм утырып калган. Ләм белән капланган кырлар гаҗәеп югары уңыш биргәннәр. Шуңа күрә зур булмаган Мисыр җире күп санлы халкын туйдыра алган. Га¬ сырлар дәвамында ару-талуны белмәгән Нил алып килгән ләмнең калынлыгы унар метрга җиткән. Мисырлылар үз илләрен, Кызыл җиргә — чүлгә — капма- каршы куеп, Kapa җир дип атаганнар. Елгада су кимегәннән соң, мисырлылар Мисырда бердәм дәүләт барлыкка килү өчен елның хезмәт сезоны — кыр эшләре башланган. 3. Нил цивилизация алып килә. Мисырлылар, түбәнлекләрне артык судан саклау өчен балчыктан өеп, дамбалар ясаганнар. Калкулыкларга алар, киресенчә, каналлар казып, су үткәргәннәр. Ел саен Нил ташыганда, дамбалар юылган, җил каналлар¬ ның стеналарын ишеп төшергән. Мисырлыларга кабат-кабат барысын да яңадан торгызырга һәм төзәтеп торырга туры килгән. Мул уңыш күп көч куюны сораган. Мисырлыларның кулында көрәкләр, кәйлә һәм китмәннәр булган. Җиз һәм бронза кораллар җитмәгәнгә күрә, күпчелек таш кораллар тотып эшләгән. Бу эшне, хезмәтне яхшы оештырып, 42
бергәләп эшләгәндә генә җиңеп чыгу мөмкин булган. Мисырда дәүләт хакимияте һәм идарәсе дөньяның башка районнарына караганда алданрак барлыкка килгән. Ә бу — цивилизациянең беренче билгесе һәм башлануы дигән сүз. Нил ташулары Мисырга уңдырышлы ләм генә түгел, ә цивилизация дә алып килгән. 4. Фиргавеннәрнең ике таҗы. Мисырлылар Нил ярларында һәм аның киң дельтасында никадәр күбрәк хезмәт куйсалар, уңыш шулкадәр югарырак булган һәм бу җирләр күбрәк халыкны туйдыра алган. Димәк, сугарулы кырлар, яңа дамбалар һәм каналлар тагын да күбрәк кирәк булган. Эшче көчләр белән идарә итү катлауланган саен аксөяк¬ ләр оешканрак була барган. Мисырда кырыкка якын кечкенә патшалык барлыкка килгән. Алар үзара сугышып торганнар. Көчлеләр көчсезләрне буйсындырганнар. Ь.әм Көнь¬ як Мисыр (тар үзәнлек) патшалыклары — бер дәүләткә, ә Төньяк Мисыр (дельталар) патшалык¬ лары икенче дәүләткә берләшкәннәр. Көньяк Мисыр патшасы биек ак таҗ кигән, ә Төньяк Мисыр патшасының таҗы кызыл төстә һәм тәбәнәк булган. Ике патшалык арасында сугышлар туктап торма¬ ган. Бу турыда борынгы рельеф — ташка чокып төшерелгән кабарынкы сурәт тә сөйли. Плитканың Көньяк һәм Төньяк Мисыр фиргавеннәре таҗлары бер ягында биек таҗ кигән патша¬ ның үз дошманын җиңүе күрсә¬ телгән. Аста качып баручы дош¬ маннар сурәтләнгән. Аның икенче ягындагы рәсемдә Төньяк Мисыр таҗын кигән җиңүче патшаны күрәбез. Б. э. к. 3000 еллар элек Көньяк Мисыр патшалары Төньяк Ми¬ сырны тулысынча үзләренә буй¬ сындырганнар һәм илне берләш- Көньяк Мисыр патшасының җиңүе сурәтләнгән борынгы рельеф 43
Иероглифлар төшерелгән рельеф төргәннәр. Бердәм Мисыр патшасы ике катлы таҗ (ак биек таҗ кызылы эченә кертелгән) киеп йөри башлаган. Бөтен Мисыр патшасын фиргавен (тәрҗемә итсәк, «зур йорт» дигән мәгънәгә ия) дип ата¬ ганнар. Мисыр дәүләтенең беренче башкаласы элеккеге Көньяк һәм Төньяк Мисыр пат¬ шалыклары чигендә урнашкан Мемфис шәһәре булган. 5. Мисырлыларның язулары. Көньяк Мисырның җиңүе турында ташка языл¬ ган хикәя җиңел аңлашыла. Әмма Бо¬ рынгы Мисырдан күп санлы рәсемнәр һәм билгеләр дә сакланып калган. Аларның мәгънәсенә озак вакытлар төшенә алма¬ ганнар. Кошлар, хайваннар, чәчәкләр, яфраклар, бөҗәкләр һәм кеше фигураларының сурәтләре озын-озын юлларга сузылган. Ә менә квадратлар, өчпочмаклар, түгәрәкләр, элмәкләр... Галимнәр барлыгы 750 ләп шундый билге-рәсем санаганнар. Борынгы заманнарда андый рәсем һәм билге¬ ләрне иероглифлар (изге язулар) дип атаганнар. Бу — мисырлыларның борынгы язулары. Ул әкренләп билгеләргә әверелгән рәсемнәрдән килеп чыккан. Башта һәр билге аерым сүзне белдергән: ® «Кояш», /1 «барырга», «икмәк», С2>«авыз». Соңыннан иероглифлар белән тулы бер сүзләрне генә түгел, тартык авазларны да (сузыкларны төшереп калдыр¬ ганнар) билгели башлаганнар. Иероглифның ничек укылырга тиешлегенә төшенү өчен, мисырлылар өстәмә билгеләр уйлап тапканнар. Мисырлылар папируска язганнар. Әлеге камыш¬ ның сабагын тар тасмалар итеп кискәннәр, ал арны бер-берсенә ябыштырганнар, ә аркылыга папирус тасмаларының икенче рәтен тезгәннәр. Бу тезмә 44
битләрне авыр әйбер белән бастырганнар, кояшта киптергәннәр, озын тасма рәвешендә бер-берсенә ябыштырып, көпшәсыман итеп төреп куйганнар. Папируска кара һәм кызыл буяулар белән язганнар. Ә каләм булып очлы камыш таяк хезмәт иткән. 1. Картада Нил бусагаларын һәм дельтасын, Урта диңгезне, Мемфисны табыгыз. 2. Нил ташулары мисырлыларның тормышында нинди роль уйнаган? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: папирус, рельеф, фиргавен, иероглиф. 4. Ни өчен Мисыр фиргавеннәренең таҗы ике катлы булган? 5. Мисырда бердәм дәүләт ничә мең еллар элек барлыкка килгән? Ул ничә гасырга тиң була? Сораулар һәм биремнәр ХАПИ АЛЛА ТУРЫНДА МИФ Моны белү кызыклы Ерак көньякта Нил бусагалары артында бер мәгарә бар. Аны изге елан саклый. Мәгарәдә җир асты патшалыгыннан «Нил чишмәләре» ургылып тора һәм Хапи алла утыра. Ул —биленә билбау бәйләгән, аягына сандаллар һәм башына папирустан ясалган таҗ (венок) кигән юан ир кеше. Кулларында —су тутырылган ике савыт. Хапи савытларны ныграк авыштырса, су Нилга агып төшә һәм елга ярларыннан чыгып ташый. Хапи алла бәйрәме елгада ташу башланган вакытта үткәрелгән. Аллага корбаннар китергәннәр, аның хөрмәтенә җырлар җырлаганнар, ә бүләк¬ ләрнең рәсемнәре ясалган папирус төргәкләрен Нилга ташлаганнар. ХАПИГА БАГЫШЛАНГАН МАКТАУ ҖЫРЫННАН Дан сиңа, Хапи, Син Мисырны терелтү өчен киләсең, Судан ерак урнашкан чүлне сугарасың. Син —балыклар һәм кошлар патшасы, Игеннәрне бар итүче. Әгәр ул тоткарланса, яшәү бетә, Бар кешеләр хәерчегә әверелә. Әгәр ачуланса, бөтен илдә тәртипсезлек башлана. Ул килгәндә исә, җир куана, Бар кешеләр шатлык кичерә. 1. Мисырлыларның Нилны тере җан иясе дип исәпләүләре нәрсәдән күренә? 2. Алар үз елгаларын башкача ничек атаганнар һәм ни өчен? 45
§8 ИКЕ ЕЛГА ИЛЕ Шумер кызы. Статуя 1. Тигр һәм Евфрат елгалары арасында. Мисырдан төньяк-көнчыгышка Фарсы култыгына таба Азия¬ нең ике бөек елгасы — Тигр һәм Евфрат ага. Алар арасында урнашкан ил Елгаара өлкә дип атала. Чама белән юлның яртысына җиткәч, Тигр һәм Евфрат бер-берсенә якынаялар, ә аннан соң кабат аерылалар һәм Көньяк Елгаара өлкә дип аталган киң үзәнлекне уратып алалар. Елгаара өлкәдә металл да, таш та, төзелеш агачы да юк. Илнең бар байлыгы — балчык, камыш һәм хөрмә пальмалары. 6 мең еллар чамасы элек бирегә тәбәнәк гәүдәле, зур күзле һәм озын туры борынлы нык кешеләр — шумерлар килгән. Сакланып калган статуя һәм рельефларда алар шундый кыяфәтле. Аларның кай¬ дан килүләре әле дә табышмак булып кала. Күрәсең, аларны шушы өметсез һәм яшәү өчен яраксыз диярлек тигезлеккә эшләре уңышлы барган күрше кабиләләр кысрыклап чыгаргандыр. Шумерлар илне, дамбалар төзеп һәм каналлар казып, гөрләп чәчәк аткан бакчага әйләндергәннәр. Әмма моңарга ирешү өчен, йөзләп буынның хезмәт куюы соралган. 2. «Таш урынына кирпеч». 5 мең ел элек Көньяк Елгаара өлкәдә кечкенә дәүләтләрнең үзәкләре булган шәһәрләр барлыкка килгән. Шумерлар шәһәрләрне балчык кирпечләрдән төзегәннәр. Библиядә бу турыда болай диелгән: Алар тигезлек таптылар һәм шунда күченеп утырдылар. Һәм бер-берсенә, кирпеч ясыйбыз да утта яндырабыз, диделәр. Һәм алар таш урынына кирпечтән төзи башладылар. Бу хикәя чынбарлык¬ ка туры килә. Дөрес, шумерларның кирпеч янды¬ рыр әйберләре булмаган дияргә мөмкин. Шумерлар илендә урманнар үсмәгән, шуңа күрә алар кирпеч¬ ләрне кояшта гына киптергәннәр. Яндырылган кирпеч бик кыйммәт торганлыктан, аны иң әһәми- 46
Ур шәһәрендәге зиккурат. Реконструкция ятле биналарны тышкы яктан каплау өчен генә файдаланганнар. Бүген борынгы шәһәрләрдән чүл уртасында ком белән күмелгән зур-зур калкулык¬ лар гына утырып калган. Шәһәрләрнең саны берничә дистәгә җиткән. Археологлар тарафыннан казылган Ур аеруча зур һәм мәшһүр шәһәр булган. Б. э. к. III (3) меңъел¬ лыкта ул берничә капкалы һәм манаралы кирпеч дивар белән әйләндереп алынган булган. Кирпеч түшәлгән яисә тау сумаласы җәелгән тар урамнар шәһәр үзәгенә илткәннәр. Анда баскычлы пирамида рәвешендә эшләнгән храм-манара — зиккурат калкып торган. Зиккуратның һәр каты аерым төскә буялган. Урда иң түбән кат — кара, аннан соңгысы — кызыл, ә өченчесе ак төстә булган. Тагын да югарырак храм үзе, алла гыйбадәтханәсе урнашкан. Ул зәңгәр ялтыравыклары һәм йөгертелгән алтыннары белән балкыган. Төсләр храмны бизәү ролен генә үтәмә¬ гәннәр, ә Галәм төзелешен дә чагылдырганнар. Кара төс җир асты патшалыгын гәүдәләндергән, кызыл төс — җирне, ә алтын йөгертелгән ак һәм зәңгәр төсләр — күк йөзен һәм кояшны. Катларда эчке бүлмәләр булмаган, һәм алар храм¬ ның гаять зур нигезен тәшкил иткәннәр. Өстән аларны уңдырышлы туфрак белән каплаганнар һәм гөлбак¬ чалар үстергәннәр. Урдагы зиккуратның ике каты Шумер түрәсе. Б. э. к. III (3) меңъеллык статуясы 47
Чөй язулы балчык такта бик яхшы сакланган. Түбәнге катның биеклеге 15 м, ягъни ул 5 катлы йорт кадәр булган. Катлар үзара иң югарыга алып менүче туры баскычлар белән тоташканнар. Анда менү хокукы каһиннәргә генә бирелгән. Алар кояш¬ ны, айны күзәткәннәр һәм календарь төзегән¬ нәр, кояш һәм ай тотылу вакытларын исәпләп чыгарганнар. 3. Балчык китаплар. Цивилизациянең иң әһәмиятле билгесе ул — язу. Бу өлкәдә шумер¬ лар мисырлылардан калышмаганнар. Алар балчык¬ тан зур булмаган плитәләр, яисә такталар ясаган¬ нар һәм аларда камыш таяклар белән чөйсыман сызыклар куйганнар. Шумерлар уйлап тапкан язу Гильгамеш. Рельеф чөй язу дип аталган. Берничә чөй бер билгене тәшкил иткән. Ул тулы бер сүзне яисә иҗекне (сүзнең бер өлешен) белдерә алган, ә кайвакыт хәреф кенә булып килгән. Чөй язу билгеләренең саны меңгә җитә язган. Укырга һәм язарга өйрәнү өчен, күп еллар кирәк булган. Чөй язуга махсус мәктәпләрдә өйрәткәннәр. Балчык — мәңгелек материал. Такталар безнең көннәргә кадәр бик яхшы сакланганнар. Аларда — патшаларның исемлекләре, патша указлары, хуҗалык документлары, бурыч култам¬ галары, шәхси хатлар, шулай ук мифлар һәм шигъри хикәятләр. Әлбәттә, уч төбе кадәрле генә тактага зур текстны сыйдырып булмаган. Андый текстны дистәләрчә һәм хәтта йөзләрчә такталарга язганнар. Такталарга номер сукканнар һәм һәрбер¬ сенә балчык китапның гомуми исемен куйганнар. 12 тактага язылган иң атаклы балчык китап — күп буыннар тарафыннан тудырылган Гильгамеш турында поэма. Шумер герое маҗаралары турында шигырьләрне храмнарда һәм сарайларда, базар мәйданнарында укыганнар, махсус мәктәпләрдә яттан өйрәнгәннәр, учак янында сөйләгәннәр. 48
4. Су басу турында кыйсса. Гильгамеш турында поэмада бөек су басу хакындагы кыйсса аеруча соклангыч. Чыннан да, су басканмы әллә бу бер әкият кенәме? Балчык такталарда: «Ә аннан соң су басты, ә су басканнан соң аллалар тагын күктән төштеләр»,— дигән сүзләр еш кабатлана. Ур шәһәрендә алып барылган казу эшләре такта¬ лардагы мәгълүматларның дөреслегенә ышандырды. Баксаң борынгы шәһәр астында 2,5 м калынлы¬ гындагы чиста ләм катламы ята икән. Аның астын¬ да — борынгы авыл калдыклары. Мондый зур ләм катламын бары тик көчле ташкын, чын мәгънәсендә туфан гына китерә алган. Көньяк Елгаара өлкә тулысынча су астында калган. Шумерларның бөтен дөньяны су басты дип уйлаулары бер дә гаҗәп түгел. 5. «Халыклар арасындагы мәхшәр». Борынгы Елгаара өлкә турында Библиядә тагын бер кыйсса бар. Су басудан соң кешеләр бер телдә сөйләшкән¬ нәр һәм биеклеге күкләргә ашкан гаять зур манара, яисә багана (столп) төзергә карар кылганнар. Алла кешеләр төрле телләрдә сөйләшә башларлык һәм бер-берсен аңлый алмаслык итеп эшләгән. Халык¬ лар арасында мәхшәр купкан, ягъни буталчыклык килеп чыккан. Манараны төзеп бетерә алмаганнар. Бу кыйссада да, һәр мифтагы кебек, өлешчә дөреслек бар. Биек зиккуратлар нәкъ менә Елгаара өлкәдә корылганнар, анда, чыннан да, халыклар кушылып, буталып беткәннәр. Елгаара өлкә — Азиянең нәкъ үзәгендә урнашкан ачык район. Шумерлар белән янәшә башка халык¬ лар да яшәгән. Көньяк Елгаара өлкәгә күчмә каби¬ ләләр бәреп кергән. Алар Тигр һәм Евфрат ярлары буйлап таралып утырганнар, шумерлардан иген¬ челеккә, шәһәрләр төзергә, чөй язуга өйрәнгәннәр. Күчмә халыклар шумерлардан күпкә артык булган¬ нар. Халыклар кушылган. Гасырлар узган, һәм шумер теле онытылган. Шумерлар башка халыклар Шумерлар патшасы статуясы 4* К-6/326 49
Сораулар һәм биремнәр Һәм кабиләләр арасында юкка чыкканнар. Әмма аларның төп казанышы — чөй язу сакланып калган. Шумерлар, мисырлылардан аермалы буларак, бердәм, нык дәүләт төзи алмаганнар, чөнки аларның илендә халыклар арасында мәхшәр купкан. Шумер патшалары бер-берсе белән дошманлашканнар. Аларның әле берсе, әле икенчесе җиңүгә ирешкән. Ниһаять, Ур патшалары башка шәһәрләрне дә үз хакимлекләренә буйсындыруга һәм илне берләш¬ терүгә ирешкәннәр. Әмма Ур хакимлеге озак дәвам итмәгән. Көньяк Елгаара өлкәне тагын күчмә халыклар басып алган. 1. Көньяк Елгаара өлкәнең һәм Мисырның табигать шарт¬ ларында нинди уртаклыклар һәм аерымлыклар бар? Сез кайсы ил баерак булган дип саныйсыз? 2. Елгаара өлкә халкы үз иленең төп өч байлыгын — балчык¬ ны, хөрмә пальмасын һәм камышны ничек файдаланган? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: зиккурат, чөй язу, шумерлар. 4. Борынгы Елгаара өлкә турында Библиядә язылганнарның кайсылары дөрес, кайсылары бик үк дөрес түгел? 5. Җирдә кайчандыр туфан булганмы? Моны белү кызыклы СУ БАСУ ТУРЫНДАГЫ МИФ Берзаман аллалар, ташкын кубарып, җирдәге бар тереклек ияләрен суда батырып үтерергә булганнар. Әмма игелекле Әа алла моның турында Евфрат елгасы буенда утырган шәһәрнең хакиме Утнапйштига сөйләп биргән. Эаның киңәшен тотып, Утнапишти кораб төзегән. Барлык туганнарын, даладагы хайваннарны һәм булган алтын-көмешен шунда төягән. Күкне кап-кара болыт томалаган, коеп яңгыр ява башлаган. Күк күкрәгән, бөтен җир чынаяк кебек ярылып киткән. Көньяк җиле суны куган, плотиналарны җимергән. Бу мәхшәр алты көн һәм алты төн дәвам иткән. Туфан туктаганнан соң, бары тик кечкенә утрауның —калкулык түбәсенең генә су өстендә калуы күренгән. Утнапиштиның корабы шунда туктаган. Утнапишти карлыгач җибәреп караган, ләкин ул, башка коры җир таба алмыйча, кире әйләнеп кайткан, козгынны җибәргән, һәм козгын коры җир тапкан. Калкулык түбәсендә Утнапишти аллаларга корбаннар 50
китергән. Ул камыш сабакларын яккан, һәм аллалар аның исен тойганнар. Алар, чебеннәр кебек, корбан чалучы Утнапишти янына җыелганнар. Аллалар үзара киңәшкәннәр, бәхәсләшкәннәр һәм мондый карарга килгәннәр: — Моңарчы Утнапишти кеше иде. Хәзер инде Утнапишти безгә — аллаларга тиң. Утнапишти бик еракта елга тамагында яшәсен! Ни өчен бу миф нәкъ менә Көньяк Елгаара өлкәдә туган? БАБИЛ (ВАВИЛОН) ПАТШАСЫ ХАММУРАПИ ҺӘМ АНЫҢ ЗАКОННАРЫ 1. Бабилның күтәрелүе. Елгаара өлкәнең нәкъ үзә¬ гендә, Тигр белән Евфрат елгалары бер-берсенә якынлашкан урында, бер дәүләтнең башкаласы — Бабил шәһәре урнашкан. Бик уңайлы җирдә урнаш¬ канга күрә, ул бай сәүдә шәһәренә әверелгән. Бабилның алтынчы патшасы — Хаммурапи б.э.к. 1792—1750 елларда идарә иткән. 35 ел дәвамында Хаммурапи бертуктаусыз сугышлар алып барган һәм бөтен Елгаара өлкәне яулап алган. Ул үзен дөньядагы ду pm илнең патшасы дип атаган. Хаммурапи шәһәр тирәли диварлар һәм мана¬ ралар төзегән, гыйбадәтханәләр салган. Әмма барын- Хаммурапи заманында Бабил патшалыгы 4* 51
Хаммурапи һәм Шамаш алла. Рельеф Законнар язылган багана нан да бигрәк ул сугару каналлары үткәрү турында кайгырткан. Аларның иң зурысы Хаммурапи — халыкларның фатиха бирүе дип аталган. Шәһәрләрдә патша урынчылар (наместниклар) билгеләгән. Алар салым җыйганнар, канал һәм плотиналарны тәр¬ типтә тотканнар, бәхәсле мәсьәләләрне хәл иткәннәр, җинаять өчен җәза биргәннәр. Хаммурапиның шәһәр урынчыларына язган хатлары сакланган. Хаммурапи болай әйтә,— дип мөрәҗәгать итә ул аларның берсенә.— Син кешеләрне җыярга тиеш. Шушы ай эчендә алар ка- налны чистарту эшләрен башкарырга тиеш. Язмачылар чөй язуда йомшак балчыкка патша сүзләрен язганнар. Тактаны балчык конвертка салганнар һәм патша мөһерен сукканнар. Урынчылар һәм судьялар патша тарафыннан катгый рәвештә билгеләнгән кагыйдәләргә, яисә законнарга, нигезләнеп кенә карарлар чыгарганнар. Казанышларыннан битәр, Хаммурапи үзенең закон¬ нары белән шөһрәт казанган. 2. Хаммурапи законнары — мөһим тарихи чыга¬ нак. 1901 елда археологлар биеклеге ике метрдан да артыграк булган кара таш багана табалар. Багананың өске өлеше түгәрәкләп эшләнгән һәм ике фигуралы рельеф белән бизәлгән — кояш һәм гадел хөкем алласы Шамаш тәхеттә утыра, ә аның каршында, ихтирам күрсәтеп, Хаммурапи басып тора. Алла патшага югары суд хакимияте билгеләре булган түрә томары (жезл) һәм кыршау тапшыра. Аста һәм багананың икенче ягында чөй язулы бик озын текст урнаштырылган, һәм ул гаять мөһим тарихи чыганак булып чыккан. Хаммурапи закон¬ нарын өйрәнеп, галимнәр моннан 37 гасыр элек яшәгән кешеләрнең тормышы турында күп нәрсәләр белделәр. 52
Бу борынгы чыганакны укырга тырышып ка¬ рыйк. Чөй язулы текст өч өлешкә — керешкә, законнарга һәм йомгакка бүленә. 3. Хаммурапи законнарыннан нәрсә белеп була. Галимнәр Хаммурапиның үз законнарын нинди максат белән төзүен ачыклаганнар. Бу турыда текстның кереш өлешендә әйтелгән. ХАММУРАПИ ЗАКОННАРЫНА КЕРЕШТӘН: Мин, Хаммурапи— аллалар тарафыннан куелган патша, Сумул-Зль нәселеннән, Син-мубаллитның көчле варисы, мәңгелек патша токымы, Евфрат авылларын буйсындырган, дөньяның дүрт тарафын тыңлата алган Бабил кояшы. Көчлеләр йомшаклар өстеннән залимлек итмәсен өчен, законсыз гамәл кылучыларны һәм явызларны юк итү өчен, мин илемә гаделлек һәм дөреслек алып килдем, кешеләргә бәхет-муллык китердем. 1. Хаммурапи ни рәвешле патша хакимиятен алуга ирешкән? 2. Бабилда Хаммурапига кадәр идарә иткән патшаның исемен атагыз. Ә династиягә (бер ук нәселдән булып, бер ук фамилияне йөрткән хөкемдарлар рәте) нигез салган патшаның исеме ничек булган? 3. Хаммурапи, законнарыннан тыш, тагын нәрсә белән горурланган? 4. Ул уз законнарын нинди максат белән төзегән? Галимнәр, әлбәттә, борынгы дәүләтләрдә халык¬ ның төп шөгыле игенчелек булуын белгәннәр. Әмма Хаммурапи заманында ул ничек оештырылган һәм аның белән кем шөгыльләнгән? ХАММУРАПИ ЗАКОННАРЫННАН: Әгәр кеше үз җирендәге буаны ныгытмаган булса һәм, су бәреп чыгып, общинаның чәчүлекләренә зыян килсә, гаепле кеше күршеләренә килгән зыянны капларга тиеш. Әгәр аның түләрлек хәле булмаса, барлык милкен һәм аның үзен сатарга кирәк, ә шуннан килгән көмешне күршеләр үзара бүлешергә тиеш. Законнар язылган текстның бер өлеше Хаммурапи. Бронза статуэтка 53
Хаммурапи заманындагы һәйкәл 1. Нәрсә ул община? (Хәтерлэмэсәгез, § 4 ны карагыз. 2. Общинаның нинди төре турында сүз бара? 3. Плотиналарны һәм башка су корылмаларын кемнәр төзе¬ гән һәм төзәтеп торган? Коллармы яисә ирекле кешеләрме? Үз фикерегезне чыганак тексты белән исбатлагыз. 4. Су корылмалары ни өчен кирәк булган? Әгәр кеше икенче берәүдән вакытлыча җир кишәр¬ леге алып торса һәм икмәк үстерсә, ул басу хуҗасына уңышның яртысын бирергә тиеш. Әгәр кеше хөрмә пальмалары бакчасын алса, ул уңышның өчтән ике өлешен кире кайтара. 1. Общиначылар арасында тигезлек хөкем сөргәнме? Җир кишәрлекләре бердәй зурлыкта булганмы? 2. Җирдән файдаланган өчен түләү югары булганмы? Ни өчен бакча өчен түләү югарырак? Хөрмә пальмасы кеше¬ ләргә нәрсә биргән? Әгәр кешенең бурычы булса, аның хатыны, улы яки кызы өч елны коллыкта уздыра; дүртенче елда аларны азат итәргә кирәк. 1. Бабил халкы нинди төркемнәргә бүленгән? 2. Хаммурапи гади общиначы крестьяннар турында кайгыртканмы? 3. Патша үз гражданнарын колга әйләндерүдән саклаганмы? Әгәр кеше дошман илдә кол ир-ат яки кол хатын- кыз сатып алса һәм алар бабиллылар булып чыксалар, аларны иреккә җибәрергә кирәк. 1. Борынгы заманнарда, бурыч кабаласыннан тыш, коллар¬ ның килеп чыгуына тагын нәрсә сәбәп булган? 2. Ирекле кешеләрнең колга әверелүе патшаны кызык¬ сындырганмы? Әгәр кеше чит колны үтерсә, ул кол өчен кол бирергә тиеш. Әгәр кеше чит кеше үгезен үтерсә, ул үгез өчен үгез бирергә тиеш. Әгәр кеше ишәк, сарык яисә кол урласа, ул —карак һәм үтерелергә тиеш. Әгәр кем дә кем колның келәймәсен кисеп атса, аның бармаклары киселергә тиеш. 1. Законның коллар белән башка мөлкәтне аерып кара¬ мавын дәлилләгез. 2. Колны ирекле кешедән ничек аерып булган? 54
Әгәр кол ирекле хатын-кызга өйләнсә, аларның бала¬ лары—коллар түгел, ә иреклеләр. Әгәр кол үзенең хуҗасына: «Син минем хуҗам тү¬ гел»,— дисә, хуҗа кеше колның үзенеке булуын исбат¬ ларга тиеш, ә аннан соң ул аның колагын кисә ала. 1. Кол әйбер булганмы? 2. Колның ниндидер хокуклары булганмы? Әгәр кеше үзе белән бер дәрәҗәдәге кешенең яңагына сукса, штраф түләргә тиеш. Әгәр кеше дәрәҗәсе буенча үзеннән югарырак торган кешенең яңагына сукса, аны 60 мәртәбә үгез тиресеннән эшләнгән камчы белән суктырырга. 1. Закон каршында барысы да тигез булганмы һәм ни өчен? 2. Бабилда кемнәрне «дәрәҗәсе буенча югары торучылар» дип санаганнар. ХАММУРАПИ ЗАКОННАРЫНА ЙОМГАКТАН: Мин, Хаммурапи — гадел патша, миңа Шамаш закон¬ нар бүләк итте. Минем сүзләрем яхшы, эшләрем бик шәп. 1. Бабил патшасы законнарын «гадел» һәм «шәп» дип атап буламы? 2. Законнар язылган багана рельефындагы сурәт нәрсәне аңлата? 4. Хаммурапи законнарының әһәмияте нәрсәдә. Бабил патшасы тарихта беренче законнар чыгаручы булмаган. Аңа кадәр бик күп алдан шумер патша¬ лары үз законнарын урнаштырганнар һәм язып барганнар. Ләкин ул законнардан кечкенә өзекләр генә сакланып калган, ә Хаммурапи законнары безнең көннәргә тулысынча килеп җиткән. Ул 247 законны үз эченә ала һәм кешелек тарихында иң борынгы тулы законнар җыентыгы булып тора. Хаммурапи законнары Библиядән дә берничә йөз елга борынгырак. 1. Картада Бабилны табыгыз. Нинди географик шартлар аның күтәрелүенә ярдәм иткән? 2. Тарихи истәлек нәрсә ул? Сез тарихи истәлекләрнең нинди төрләрен беләсез? (Әгәр хәтерләмәсәгез, дәреслеккә керешне карагыз.) Хаммурапи. Борынгы скульптура Сораулар һәм биремнәр 55
3. Дәфтәрдә «Б. э. к. XVIII (18) гасыр» дигән вакыт сызыгын сызыгыз. БЕРЕНЧЕ ЯРТЫСЫ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ 1800 1792 1750 1701 ХАММУРАПИНЫҢ ПАТШАЛЫК ИТҮЕ 4. Гасырның беренче һәм соңгы елларын табыгыз. Ни өчен беренче елның датасы соңгысыныкыннан зуррак? Хаммурапи гасырның кайсы яртысында патшалык иткән? 5. Хаммурапиның ничә ел идарә итүен санап чыгарыгыз. Ул ничә ел элек патшалык итә башлаган? Аның патшалыгы ничә ел элек тәмамланган? § 10 Каһин патша. Үлеләр калкулыгында казу эшләре вакытында табылган скульптура БОРЫНГЫ КЫТАЙ ҺӘМ ҺИНДСТАН 1. Елга цивилизацияләре. Мисырда фиргавеннәр- нең пирамидалары калкып торган, Елгаара өлкәдә балчык кирпечләрдән шәһәрләр салынган, ә Ьинд- станда һәм Кытайда әле борынгы кабиләләр яшәгән. Ьиндстанда беренче дәүләтләр б.э.к. 2 мең ел элек, ягъни Елгаара өлкә һәм Мисыр белән чагыш¬ тырганда 1000 елга соңрак барлыкка килгәннәр. Кытайда цивилизация тагын 500 елдан соң гына туган әле. Һиндстанда да, Кытайда да цивили¬ зацияләр Ьинд һәм Хуанхэ елгалары үзәнлек- ләрендә барлыкка килгәннәр. Елгалар, мисырлылар һәм шумерлар тормышындагы кебек үк, борынгы һиндлылар һәм кытайлылар яшәешендә дә гаять мөһим роль уйнаганнар. Ьиндстанда һәм Кытайда шулай ук су басу турында мифлар да туган. Хуанхэ елгасы ташыганда еш кына, ярларын җимереп, үзенә яңа юл салган. Су авылларны җимереп ташлаган. Кешеләр һәм йорт хайваннары үлгән. Кытайлылар Хуанхэны йөрәкләрне өзгәләүче, Кытайга афәт, кайгы-хәсрәт, меңләгән бәла-каза китерүче елга дип атаганнар. Кытай мифлары герое Бөек Юй юкка гына плотина төзүе һәм вакытлы буа бууы белән танылмаган. 56
Һиндстан һәм Кытай елгаларының уңдырышлы дуен балчыгы туфракны туктаусыз ашлап торган. Ул ярлылан¬ маган һәм бай уңыш биргән. 2. Һиндстанда иң борынгы цивили¬ зация. Һинд үзәнлегендә археологлар берничә борынгы шәһәрне казып чыга¬ ралар. Аларның атамалары да, ни өчен бушап калулары һәм кем тарафыннан төзелүләре дә билгесез. Иң зур шәһәр Үлеләр калкулыгы дип атап йөртелгән урында ачылган. Калкулык астында киң, туры урамнар буйлап ике катлы кирпеч йортлар урнашкан. Елгаара өлкәдән аермалы буларак, Һиндстан шәһәрләренең кирпече яндырылган. Урам чатларында йортларның почмак¬ лары, җәяүлеләргә һәм транспортка йөрергә уңайлы булсын өчен, түгәрәк¬ ләп эшләнгән. Урамнар буйлап, шакшы су агызу өчен, балчык торбалар салын¬ ган. Һәр йортта диярлек кирпеч идәнле һәм су агып төшү юлы булган юыну бүлмәләре бар. Мондый төзек шәһәрләр Мисырда да, Елгаара өлкәдә дә булмаган. Йортларда алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре, җиз һәм бронзадан эшләнгән сугыш һәм хезмәт кораллары, балчык савыт-саба һәм сыннар, бала уенчыклары табылган. Балчыктан ясалган бәләкәй уенчык арбага карап чын арбаның нинди булуын күз алдына китерергә мөмкин. Иң кыйммәтле табылдыклар — язу¬ лы турыпочмаклы таш мөһерләр, әмма әлеге язуларның серен галимнәр бүгенге көнгә кадәр ача алмыйлар. Мохенджо-Даро -ИНДРАПРИ (Д6ЛИ! Чанху-Даро АРАВИЙСКОЕ МОРЕ КАЛИНГА Кабилә берлекләре һәм дәүләтләр Дәүләтләрнең чикләре Б. э. к. III—II меңъеллыкларда Хараппа цивилизациясе Дәүләтләрнең башкалалары Башка шәһәрләр ® ХАРАП ПА • Уджаяни Борынгы Һиндстан Үлеләр калкулыгы астында археологлар казып чыгарган Борынгы Һиндстан шәһәре урамы 57
Борынгы һинд язулы мөһер Шәһәрләрне казу эшләре Ниндстанда иң борынгы цивилизациянең б.э.к. XXIII (23)—XVIII (18) га¬ сырларда яшәвен ачыкларга мөмкинлек бирде. 3. Кытайда беренче дәүләтләр. Хуанхэ үзәнлеген¬ дәге иң борынгы елга цивилизациясе турында күп нәрсәләр билгеле. Чөнки алар турында матди әйбер¬ ләр генә түгел, ә язма тарихи истәлекләр дә сөйли. Кытай язуының сүзләренә төшенеп утырырга туры килми. Чөнки кытайлылар бүген дә борынгы иеро¬ глифлардан килеп чыккан иероглифлар белән язалар. Хуанхэ ярларында аксөякләрнең бай каберлек¬ ләре, бөтен бер җир асты йортлары казып чыгарылган. Үлгән кеше белән бергә алтыннан һәм бронзадан эшләнгән дистәләрчә кыйммәтле әйберләр, арбалары белән атлар, корбанга китерелгән коллар күмелгән. Кытай язуының иң борынгы истәлекләре — хайван сөякләре һәм ташбака кабыкларындагы багу язмалары б. э. к. II (2) меңъеллыкка карый. Күрәзәче каһин аларга очлы корал белән аллаларга булган сорауларын тырнап яза һәм утта яндыра торган булган. Сөяк һәм кабык чатнап киткән, шуларга карап каһин аллаларның җавабын «белгән». Багу язмалары күп табылган, ал арның саны 100 меңнән артык. Менә ал арның кайберләре. Патша бөтен кешегә җир эшкәртергә боерган. Күрәзә итү күзәтүчеләргә тарыны җыеп алу турында колларга боеру вакыты җитүен раслады. Ташбака кабыгындагы Борынгы Кытай багу язмалары Хуанхэ елгасы 58
НАНЬЮЭ Дәүләтләр хунну (гунны) ©ЧАНЪАНЬ Халыклар һәм кабиләләр Дәүләтләрнең чикләре Б.э.к. 221 елга Цинь империясе Дәүләтләрнең башкалалары • Цзи Башка шәһәрләр Каналлар ьгъгъпл Бөек Кытай стенасы Борынгы Кытай Төп игенчелек районнары Утыз кешене, ун үгезне корбанга китерергә. Күрәзә итү колларны корбан итүнең түгел, ә иреккә җибәрүнең дөрес булуын күрсәтте. Хәрби әсирләрне корбанга китерү дөресме? Күп әсирләр һәм кабырчыклар яулый алырбызмы дип, ташбакада күрәзәлек иттек. Димәк, б.э.к. II (2) меңъеллыкта Хуанхэның урта агымында борынгы кабиләләр яшәмәгәннәр инде. Биредә язу барлыкка килгән, кешеләр арасында тигезсезлек хөкем сөргән, дәүләт хакимияте булган. Халык игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнгән. Борынгы Көнчыгышның башка илләрендәге кебек үк, Кытайда да күп санлы кечкенә дәүләтләр барлыкка килгән. Борынгы Көнчыгышның Мисыр, Елгаара өлкә, Һиндстан һәм Кытайдагы барлык беренче цивилиза¬ 59
Сораулар һәм биремнәр Моны белү кызыклы цияләре бронза гасырында елга үзәнлекләрендәге игенчеләр яшәгән авыллардан үсеп чыкканнар. Ь.әркайда башта күп санлы кечкенә дәүләтләр барлыкка килгән, алар үзара көрәшеп яшәгәннәр, ә аннан соң бер зур патшалыкка берләшкәннәр. Иң беренче һәм аеруча көчле дәүләт Мисыр булган. 1. Һинд үзәнлегендәге иң борынгы шәһәрләрне картада табы¬ гыз. Картада Кытайдагы иң борынгы дәүләтнең территория¬ сен күрсәтегез. 2. Ни өчен Мисыр һәм Елгаара өлкә тарихы буенча язма истәлекләр күп, ә Ьиндстан тарихы буенча бик аз? 3. Борынгы һинд язуының серенә төшенеп укуның (шифрны ачуның) авырлыгы нәрсәдә? 4. Б .э.к. III (3) меңъеллыкта — Һиндстанда, б.э.к. II (2) меңъ¬ еллыкта Кытайда цивилизацияләрнең булуын ничек исбат¬ лап була? 5. Багу язмаларында вак кабырчыклар телгә алына. Алар ни өчен кирәк булганнар, нинди роль уйнаганнар, ни өчен аларга табыш итеп караганнар? 6. Һинд шәһәрләре цивилизациясенең ничә гасыр яшәвен санап чыгарыгыз? БӨЕК ЮЙ ТУРЫНДА МИФ Әллә кайчан Кытайга коточкыч афәт килгән. Бөтен илне су баскан, бары тик калкулыклар һәм тау түбәләре генә судан күренеп торган. Ә патша бик бетерешкән, һәм аның ярдәмчеләре нәрсә эшләргә дә белмәгәннәр. Шул рәвешле, тугыз ел үтеп киткән, ә су кимеп тә карамаган. Кешеләр тауларга менгәннәр, әмма анда аларга ачлык куркынычы янаган. Шул вакытта Бөек Юйны төзелеш эшләренең башлыгы итеп билгелә¬ гәннәр. Ул тауларда аллаларга корбаннар китергән, ә аннан бөтен илне йөреп карап чыккан. Коры җирдә ул ике көпчәкле арбада хәрәкәт иткән, су буйлап көймәдә йөзгән, сазлыкларны челән аякларда кичкән, таулык¬ ларга энәле башмак киеп менгән. Шуннан Бөек Юй эшкә тотынган. Ул каналларны һәм елга юлларын тирәнәйткән. Хуанхэ иркенләп аксын өчен, тауны тишкән. Үзенең өе турыннан үткәндә, Юй, нәни улының елаган тавышын ишетмәс өчен, колакларын томалаган. Ул, эшне туктатмас өчен, өенә дә кермәгән. Су диңгезгә юл алганчы, Юйга озак еллар хезмәт куярга туры килгән. Мифта нәрсәләр дөреслеккә туры килә, ә нәрсәләр уйлап чыгарылган?
БОРЫНГЫ МИСЫР 4 нче бүлек Борынгы мисырлыларның, шумерларның, һиндлы- ларның һәм кытайлыларның тарихи үсешендә охшашлыклар бик күп. Әмма аерымлыклар да җитәрлек булган. Мисырлылар һәм шумерлар төрле язу системалары уйлап тапканнар, төрле аллаларга табынганнар, үз мифларын һәм кыйссаларын тудыр¬ ганнар, гыйбадәтханә, йорт һәм сарайларны төрлечә төзегәннәр. Менә шуңа күрә дә Борынгы Мисыр, Шумер-Бабил, Ьиндстан, Кытай һәм башка мәдә¬ ниятләр турында сөйләргә мөмкин. Дәреслекнең бу бүлегендә борынгы мисырлы¬ ларның тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләнә. һиндстан һәм Кытайның беренче цивилизацияләре үсешендә нинди охшашлык һәм аерымлыклар бар? ФИРГАВЕННӘР ҺӘМ ПИРАМИДАЛАР 1. Мисыр тарихының матди һәм язма истәлекләре. Мисырда бүгенге көнгә кадәр гыйбадәтханә хәрабә¬ ләре саклана, фиргавеннәр һәм аксөяк мисырлы¬ ларның төрбәләре, һәйкәлләр, хөкемдарларның һәм аллаларның сыннары калкып тора. Барлык истә¬ лекләр дә иероглифлар белән чуарланып беткән. Төрбә диварлары төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Каберлекләрдә савыт-саба, кораллар, бизәнү әйбер¬ ләре табыла. Әмма иң кыйммәтле табылдыклар булып папирус төргәкләре исәпләнә. Ал арда фирга- веннәрнең идарә итүе турында язмалар, хикәяләр, шигырьләр һәм әкиятләр, фәнни хезмәтләр бар. Мисырда яңгырлар яумый диярлек, шуңа күрә коры комда папируслар бик яхшы сакланганнар. Табылган һәрбер папирус гаять зур фәнни әһәмияткә ия. Сорау § 11 61
Ж. Ф. Шампольон Язуда Мисыр тарихы серләренең ачкычы яшерел- гән булган. Бу ачкычны француз галиме Жан Фран¬ суа Шамполъон тапкан: ул 1822 елда иероглиф¬ ларның серенә төшенгән. Шул вакыттан бирле галимнәргә Борынгы Мисыр текстлары аңлаешлы була башлаган. Бик борынгы заманнарда ук Мисыр чит ил сәяхәт¬ че галимнәренең игътибарын җәлеп иткән. Ике мең ярым ел элек анда Геродот булган. Аның «Та¬ рих »ында мисырлылар тормышының бик күп кызыклы сәхифәләре ачыла. 2. Мисыр пирамидалары. Фиргавеннәрнең мәһабәт таш төрбәләре — пирамидалар — Борынгы Мисыр¬ ның иң мәшһүр һәйкәлләре булып торалар. Иң зур пирамиданы б. э. к. 2600 еллар тирәсендә Хеопс фиргавен өчен төзегәннәр. Аның биеклеге 150 метр¬ га җитә язган (бу — якынча 50 катлы йорт биек¬ леге). Аны төзегәндә, һәрберсенең авырлыгы ике ярым тонна булган 2 миллион 300 мең таш блок файдаланылган. Блоклар шулкадәр тыгыз итеп өелгән, хәтта араларына инә дә сыярлык түгел. Геродот Мисырда, Хеопс пирамидасы салынып, якынча 2000 ел вакыт узгач булган. Ул мисыр¬ лыларның 10 ел дәвамында таш чыгару урыныннан төзелеш барасы җиргә юл салулары һәм тагын 20 ел пирамиданың үзен төзүләре турында язган. Нил ярларыннан ташып, кыр эшләре тукталып торган арада, өч айга, 100 мең кешене төзелешкә куып китергәннәр. Ә меңнәрчә таш юнучылар ел әйләнәсе эшләгәннәр. Хеопс мисырлыларның барысын да үзенә эшләргә мәҗбүр итте,— дип искәртә Геродот. Хеопс бердәнбер пирамида булса иде! Яңа фирга¬ вен — Хеопсның улы өчен мисырлылар, нибары берничә метрга тәбәнәгрәк итеп, тагын бер пирамида төзегәннәр, ә аннан соң, аның оныгына дип, дөрес анысы ул кадәр ук зур түгел, тагын берне корганнар. Шул ук вакытта бу өч мәһабәт пирамида беренче- 62
Пирамидалар ләрдән булмаганнар инде. Фиргавеннар Хеопстан 400 ел алда пирамидалар төзи башлаганнар. Пира¬ мидалар төзелеше моннан соң да дәвам иткән, дөрес алары инде җыйнаграк булган. Мисырда барлыгы йөздән артык пирамиданың булуы билгеле, һәрберсе чираттагы фиргавен өчен корылган. Мисырлылар, кеше үлгәннән соң да аның гәүдә¬ сен сакласаң, җан яшәвен дәвам итә дип ышанган¬ нар. Алар, мәетнең гәүдәсеннән барлык эчке әгъза¬ ларын алып, аңа махсус матдәләр сеңдергәннәр һәм нечкә бәйләвечләр белән чорнаганнар. Алар шул рәвешле мумия ясаганнар, аны таш табут — сарко¬ фаг эченә салганнар. Фиргавеннәрнең мумияләре белән бергә, үлеләр патшалыгында кирәге чыгар дип, күп санлы бизәнү әйберләре һ.б. күмгәннәр. 3. Фиргавен — Мисыр патшасы. Зур тантаналар вакытында фиргавен, кулына хакимият билгеләре Таш табутка салынган Борынгы Мисыр мумиясе булган түрә томары һәм камчы то¬ тып, тәхеттә утырган. Башына Төньяк һәм Көньяк Мисырның ике катлы та¬ җын кигән. Сугышта һәм хәрби парад¬ ларда ул ике елан сурәте һәм ике тас¬ ма белән бизәлгән зәңгәр башлык (шлем) кия торган булган. Фирга- 63
Тутанхамон фиргавен мумиясенең алтын битлеге Кояш алласы Ра. Борынгы Мисыр рәсеме веннең маңгаен буй-буй сызыклы патша яулыгы каплаган, ул битнең ике ягыннан күкрәккә төшеп торган. Гәүдәгә чорнаган тукыма кисәге — бот өсте бәйләвече — мисырлыларның гадәти киеме булып саналган. Фиргавеннең киеме бик тә зиннәтле булган. Киң билбауга үгез койрыгы асканнар. Фиргавеннең алъяпкычы алтын белән чигелгән һәм кыйммәтле төймәләр белән бизәлгән. Кул һәм аякларында — беләзекләр, муенында — ике катлы алтын чылбыр һәм авыр муенса. Мисырлыларның бик сирәге генә фиргавен янында булу бәхетенә ирешкән. Фиргавен каршында алар тезләнеп башларын җиргә кадәр ияргә, аның аяк астындагы җирне үбәргә, ялварып, кулларны югары күтәрергә тиеш булганнар. Аны кояш алласы Раның улы дип атаганнар. Ул бит аллалар белән сөйләшә һәм киңәшләшә ала, ә үлгәннән соң аларга кушыла. Мисырлылар, пирамидалар төзегәндә, фиргавен үлгәннән соң да безнең турыда, балала¬ рыбыз, оныклар һәм оныкчыкларыбыз турында кайгыртыр дип ышанганнар. Картина һәм рельефларда фиргавенне башка ке¬ шеләрдән берничә башка югары итеп сурәтләгәннәр. Фиргавеннәрнеке кебек әнә шундый бер генә кеше идарә итүгә корылган, чикләнмәгән хакимият деспотлык дип атала. 4. Вельможалар, түрәләр һәм язмачылар. Вельмо¬ жалар фиргавенгә буйсынганнар. Фиргавен аларны шәһәр һәм өлкәләрнең идарәчеләре, каһиннәр, хәрби башлыклар итеп билгеләгән. Күп санлы түрәләр, язмачылар һәм кораллы сакчылар алар карамагында булган. Игенче крестьяннар һәм һөнәрчеләр салым түлә¬ гәннәр. Крестьяннар уңышның бер өлешен, һөнәр¬ челәр үзләре ясаган әйберләрне дәүләт казнасына тапшырганнар. Моннан тыш, крестьяннар һәм 64
һөнәрчеләр йөкләмәләр үтәгәннәр — каналлар һәм дамбалар, гыйбадәтханәләр һәм төрбәләр, сарайлар һәм ныгытмалар төзегәннәр, гаскәрдә хезмәт ит¬ кәннәр. Язмачылар уңышны санаганнар, салым түләүче¬ ләрне билгеләп барганнар, фиргавен һәм вельможа¬ ларның боерыкларын язганнар. Иероглифлар бик күп, 700 дән артык булганга, язарга өйрәтү өчен, махсус мәктәпләр эшләгән. Андый мәктәптә укыту кыйммәткә төшкән, һәм бай кешеләрнең генә хә¬ леннән килгән. Вельможалар, түрәләр һәм язмачы¬ лар үз вазифаларын нәселдән нәселгә тапшырырга омтылганнар. Мисыр папирусларында аталарның улларына биргән үгет-нәсыйхәтләре еш очрый. Яза белу теләсә нинди башка һөнәргә караган¬ да да дәрәҗәлерәк. Кара аны, сиңа һәм синең бала¬ ларыңның балаларына мин язарга өйрәнергә кушып калдырам,— дигән үз улына язмачыларның берсе. Ә менә монысы фиргавеннең өйрәтмәсе: Үз вель¬ можаларыңны кутәр, уз сугышчыларыңны курсәт, аларга мал-мөлкәт, җир һәм терлек-туар буләк ит! Шөһрәтле һәм бай вельможалар исән чакта ук үзләре өчен зиннәтле таш төрбәләр, күп санлы бүлмә¬ ләре һәм коридорлары булган чын сарайлар төзет¬ кәннәр. Аларның диварларын рельефлар һәм төсле картиналар бизәгән. Вельможалар үлеләр патшалы¬ гында да байлыкта, муллыкта яшәргә теләгәннәр. 1. Өч бөек пирамида урнашкан районда нинди борынгы шәһәр булган? Ул нәрсә белән танылган? 2. Борынгы рельеф һәм картиналарда фиргавенне нинди билгеләре буенча танырга мөмкин? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: мумия, сар¬ кофаг, вельможа. 4. Нинди хакимият деспотлык дип атала? 5. Ил белән идарә итүдә фиргавенгә кем ярдәм иткән? 6. Мисыр иероглифларының серен ничә ел элек чишкәннәр? Бу ничәнче гасырда булган? Хеопс пирамидасы, Мисырны берләштереп (§ 7 ны кара), ничә ел узгач төзелгән? Язмачы. Борынгы Мисыр сыны Сораулар һәм биремнәр 5* К-6/326 65
§ 12 БОРЫНГЫ МИСЫР ТОРМЫШЫ 1. Игенче крестьяннарның хезмәт елы. Зур түрә¬ ләрнең төрбәләрендәге дивар рәсемнәреннән, шулай ук язмачылар тарафыннан папируска язып калды¬ рылган төрле әсәрләрдән крестьяннарның тормышы һәм көндәлек хезмәте турында белергә мөмкин. Ноябрь башларына кырлардан су киткән һәм крестьяннар җир сукаларга тотынганнар. Кәрзин тоткан ашлык чәчүче орлыкларны сибеп чыккан һәм, ал арны туфрак белән күмдерү өчен, җирне сөргән. Җир сөргәндә, сабанга сыерлар җиккәннәр, ә үгезләрне авыр йөк ташу өчен файдаланганнар. Җирне сугару эше көндәлек хезмәт куюны таләп иткән. Канал казу мөмкинлеге булмаган югарыдагы җирләргә суны күн чиләкләрдә шадуф дигән махсус җайланмалар ярдәмендә күтәргәннәр. Сугылган бодайны патшаның ашлык саклагыч¬ ларына тапшырганнар. Язмачылар һәр крестьянның иген уңышын тырышып-тырышып исәпләгәннәр. Крестьяннар сугару каналларын төзекләндер¬ гәннәр. Аларга еш кына патша хезмәтенә барырга — фиргавенгә һәм зур түрәләргә төрбәләр төзергә бое¬ рык килгән. Гыйбадәтханә карамагындагы җирдә эш бара. Хәзерге заман рәсеме Бер ел эчендә кырдан ике уңыш җыюны рәссам ничек күрсәткән? 66
2. Һөнәрчеләрнең эше. Вельможа төрбәсе дива¬ рында шундый рәсем сакланып калган: чүлмәк¬ челәр чүлмәкче станогында балчыктан савыт-саба ясыйлар һәм аны биек түгәрәк торбага охшаган мичтә яндыралар. Икенче рәсемдә ташчылар кирпеч ясыйлар һәм стена өяләр. Кирпеч ясау өчен, мисырлылар балчыкны туралган салам белән катнаштырганнар һәм шуның өстенә су сипкәннәр дә аяклары белән изгәннәр. Аннан әлеге катнаш¬ маны агач формаларга салганнар, кечкенә көрәк ярдәмендә өстән артыгын алып ташлаганнар, фор¬ маны салдырып, кирпечне киптерергә куйганнар. Борынгы Мисырда һөнәрчеләр бик күп булган. Тимерчеләр, җеп эрләүчеләр, тукучылар, күнчеләр, таш шомартучылар, пыяла куючылар, зәркәнчеләр — барысын санап бетерерлек тә түгел. Бер язмачының улына биргән үгет-нәсыйхәте сакланган, анда ул һөнәрчеләрнең хезмәтен ачык итеп тасвирлый: Мин бакырчының эшләгәнен күрдем, аның бармак¬ лары крокодил тиресен хәтерләтә иде. Таш юнучы караңгы төшкәнче тезләнеп һәм бөкрәеп утыра. Стеналар өюче авырый, чөнки гел җилдә эшли. Тукучы — йорт эчендә. Аның аяклары — үзенең ашказанында. Саф һава суламый ул. Баксаң, язма¬ чыдан башка, нинди генә һөнәр иясен алсаң да, бөтенесенең башлыгы бар, ә язмачы үзенә үзе баш. 3. Вельможалар тормышы. Аксөяк һәм бай мисыр¬ лылар бөтенләй башкача яшәгәннәр. Түрәләрнең гаҗәеп матур зур йортлары булган. Йорт күләгәле Йорт төзү. Төрбә диварындагы рәсем Шадуф. Төрбә диварындагы рәсем 5* 67
бакча эчендә урнашкан, анда бассейннар да булган. Бүлмәләрдә фил сөяге һәм, алтын белән бизәп, кыйммәтле агачлар¬ дан эшләнгән зиннәтле йорт җиһазлары торган. Вельможа һәм аның гаиләсе күп санлы хезмәтчеләр һәм коллар (ир¬ ләр дә, хатын-кызлар да) белән уратып алынган. Аксөякләр нәзек җитен тукымадан тегелгән киемнәр кигәннәр, асылташлар белән бизәлгән беләзекләр, йөзек һәм муенсалар такканнар. Мисыр хатын- кызлары парик кияргә яратканнар һәм Түрә ауга чыккан. Борынгы Мисырдагы дивар рәсеме бик кыйммәтле бизәнү әйберләреннән файдалан¬ ганнар. Керфекләрен һәм иреннәрен буяп йөргәннәр. Иннекнең яшел һәм кара төстәгеләре аеруча модалы саналган. Вельможаларның йортлары нигездә саклагыч корылмалары булмаган эре шәһәрләрдә урнашкан. Әгәр шәһәр (мәсәлән, борынгы башкала — Мемфис) диварлар белән уратып алынган булса, ул вакытта диварлар эчендә, биналардан тыш, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары, махсус төзелгән сулыклар да урнашкан. 4. Мисыр каһиннәре. Үзләренең каһинлек вазифа¬ ларын нәселдән нәселгә тапшырып килүче каһиннәр бөтен ил тормышында гаять әһәмиятле роль уйна¬ ганнар. Каһиннең улын биш яшьтән укыта башла¬ ганнар. Ул иероглифларны, күп санлы дини йола- тантаналарны һәм мифларны өйрәнгән. Каһиннәр язмачылар белән чагыштырганда күпкә укымышлырак кешеләр булганнар. Елгаара өлкә каһиннәре кебек үк, алар күктәге йолдызлар хәрә¬ кәтен күзәткәннәр һәм календарьга язып барганнар, математика, тарих, әдәбият өйрәнгәннәр. Бик абруйлы һәм бай кешеләр булсалар да, каһин¬ нәр, түрәләрдән аермалы буларак, гади киенгәннәр. 68
Тарихта шундый хәлләр дә булган, баш каһин илдә хакимиятне үз кулына алуга ирешкән һәм фиргавенгә әверелгән, шул рәвешле, яңа династиягә нигез салынган. 5. Мисырда халык восстаниесе. Б. э. к. 1750 елда Мисырда зур восстание кабынып киткән. Әлеге фаҗигале вакыйгалар турында Ипусёр атлы вельможа тарафыннан язылган бик матур хикәя сакланган. Бу язма истәлек аның исеме белән «Ипусер сүзе» дип атала да. Дөрес, ул — тарихи елъязма түгел, ә чынбарлыкта булган вакыйгалар тәэсирендә язылган әдәби әсәр. Фиргавеннәр, вельможа һәм түрәләр, язмачылар хакимиятенә каршы ярлылар, крестьяннар һәм һөнәрчеләр баш күтәргәннәр. Восстаниедә хәрби походларда әсир төшкән коллар да катнашкан. Аларны юкка гына «тере мәетләр» дип атамаганнар. Колларны хезмәтче итеп тотканнар, гыйбадәтханәләр һәм сарайлар төзегәндә дә алар хезмәтеннән файда¬ ланганнар. Восстание илне көчсезләндергән. Мисырга Азия¬ дән бәреп кергән чит халыклар — гиксослар шуңар- дан файдаланганнар. Алар Нил тамагын яулап алганнар, ә аннан соң Көньяк Мисырны буйсын¬ дырганнар. Чама белән бер ярым гасырга мисыр¬ лылар бәйсезлекләрен югалтканнар. Каһин. Борынгы. Мисыр скульптурасы 1. Нинди матди һәм язма истәлекләр гади мисырлыларның тормышы хакында сөйли? 2. Борынгы Мисырда игенчелек үсеше өчен нинди аерым шартлар булган? 3. Язмачы ни өчен улына һөнәрчеләрнең авыр хезмәте турында сөйләгән? 4. Мисырда халык восстаниесенең сәбәпләре нәрсәдә? 5. Исәпләп чыгарыгыз, Хеопс пирамидасы төзелеп ничә ел узгач, Мисырда халык восстаниесе башланган? Борынгы Бабил патшалыгында әлеге ел нәрсәсе белән истәлекле? (§ 69 ны кара.) Сораулар һәм биремнәр 69
Моны белү кызыклы «ИПУСЕР СҮЗЕ»ННӘН ЛЯ- Сакчылар: «Таларга барыйк»,— диләр. Чыннан да, Нил сугара, әмма беркем дә җир сөрми. Дөрестән дә, кешеләр каты бәгырьле. Бөтен илдә үләт чире. Бөтен җирдә кан. Үлем сөреме. Мәетләрне күмүче юк. Күп санлы мәетләр елганы кабер иткән. Дөрестән дә, байлар кайгыра, ярлылар шатлана. Һәр шәһәрдә: «Аксөякләрне үтереп бетерәбез»,— диләр. Чыннан да, җир чүлмәкче станогы кебек әйләнеп тора. Шәһәрләр җимерек, Көньяк Мисыр бушап калган. Бу илнең һәлакәтен аңлата инде. Ил чүлгә әйләнгән. Бай хатыннар сәләмә киемнән йөри. Бай балаларын диварларга бәреп үтерәләр. Бөтен Дельта ачык. Дөрестән дә, бөтен илдә дөреслек хакында сөйлиләр, әмма аның хакына эшләнгән бар нәрсә гөнаһ һәм ялганга кайтып кала. Чыннан да, язмачылар үтерелгән һәм аларның язмалары тартып алынган. Бу бәла-казалар миңа кайгы-хәсрәт кенә китерә. Язмачылар¬ ның— басу-кырларны хисапка алучыларның —язмалары юк ителгән. Мисыр бодае бөтен халык байлыгына әверелгән. Башлыкларның бала¬ ларын урамга чыгарып ташлаганнар. Карагыз әле, моңарчы беркайчан булмаган хәлләр күзәтелә — пирамида бушап калган. Бер төркем наданнар патша мәетенә кул күтәрергә җөрьәт иттеләр. Патша төрбәсен ниндидер бер сәгать эчендә хурладылар, пычраттылар. Карагыз әле, бөтен ил талауда катнаша. Гади кеше байның мөлкәтен тартып ала. Үзләренә таш табут эшләтә алмаучылар — бүген төрбә хуҗалары. Чын төрбә хуҗалары аннан чыгарып ыргытылган. Кунар җире дә булмаганнар хәзер йортка хуҗа булганнар. Карагыз әле, әллә нинди киемнәре булганнар, бүген иске-москыдан йөри. Үзе өчен бер нәрсә тукымаган кеше нәзек тукымага ия булды. Илдә ярлылар байга әйләнде, ә байлар хәерчеләнде. Карагыз әле, хөкемдарларыбыз кача. Элеккеге башлыклар хәзер башкаларның боерык-фәрманнарын үтиләр. Һөнәрчеләр бүтән эшләмиләр инде. Төньяк Мисыр кайгыга баткан. Бүгенге көндә җитәкче юк. Кайда соң ул? Бәлки, ул йоклыйдыр? Ипусер галиҗәнап Хакимгә шулай диде. 1. Текстка таянып, Мисырда халык восстаниесе булуын исбатлагыз. 2. Автор восстаниегә карата нинди мөнәсәбәттә? § 13 ФИРГАВЕННӘРНЕҢ ЯУЛАП АЛУЛАРЫ 1. Гаскәр һәм корал. Гиксосларга каршы көрәш белән Көньяк Мисырда урнашкан Фйва шәһәре хакимнәре җитәкчелек иткән. Б.э.к. 1600 елга 70
бөтен ил азат ителгән булган инде. Фива — Мисырның башкаласына, ә аның хакимнәре фиргавеннәргә әйләнгәннәр. Фива каһиннәре гаять зур йогынты көченә ия булганнар. Фивада Кояш алласын Амон исеме белән зурлаганнар. Бөтен Мисырның баш алласын Амон-Ра дип атап йөртә башлаганнар. Гиксосларга каршы көрәштә мисырлылар үз дошманнарыннан бик күп нәрсәгә өйрән¬ гәннәр. Алар атлардан һәм кучеры белән җәядән атучысы булган сугыш арбаларыннан файдалана башлаганнар. Пар атка җигелгән сугыш арбалары, дошман гаскәренә көчле һөҗүм ясап, аларның сафларын какшатканнар. Хәтта фиргавеннәр үзләре дә арбаларда сугышканнар. Әмма төп рольне элеккечә бронза һәм җиз кораллар белән коралланган җәя үле гаскәр уйнаган. Сугышчылар җиз шлемнар, өстенә металл плас¬ тиналар беркетеп күннән яисә тыгыз тукымадан тегелгән көбә күлмәкләр кигәннәр, өске өлеше түгәрәкләнеп килгән калканнар йөрткәннәр. Сөңге очлыклары, сугыш балталары һәм озын кылычлар бронзадан эшләнгән. Бу авыр коралланган пехота дип аталган. Моннан тыш, җиңел коралланган җәяүлеләр — ыргытмалы ук (дротик) атучы җәяле һәм сөңгеле сугышчылар — отрядлары да булган. Сугышчыларны бөтен Мисырдан җыйганнар — һәр ун ир-атның берсе алынган. Яллы сугышчылар отрядлары барлыкка килгән. Алар арасында Мисыр¬ дан көнбатышта урнашкан Ливия сахрасында яшәүче ливиялеләр күп булган. Мисыр армиясе шул заманда иң күп санлы армияләрнең берсенә әверелгән. Гиксосларны куып чыгарганнан соң, Мисыр фиргавеннәре күрше илләрне яулап алуга керешкәннәр. 2. Тутмос III (Өченче)нең хәрби яулары. Мисырдан төньяк-көнчыгышта Синай ярымутравы урнашкан. Мисыр сугышчылары. Борынгы Мисыр скульптурасы Мисыр сугышчысы. Хәзерге заман рәсеме 71
Хатшепсут. Борынгы Мисыр скульптурасы Тутмос III. Борынгы Мисыр скульптурасы Аның зур өлешен чүлләр алып тора. Биредә бакыр рудасына бай таулар да бар. Мисырлылар кешелек дөньясы тарихында беренче металлны нәкъ менә шуннан алып кайтканнар. Синай чүлләре артында Урта диңгезнең көнчыгыш ярлары буйлап киң тасма булып Фәластыйн (Палестйна), Финикйя һәм Сүрия сузылган. Гиксосларны куып чыгар¬ ганнан соң, фиргавеннәр әлеге илләрне яулап алуга тотынганнар. Иң атаклы яулап алучы булып Тутмос III (Өченче) дигән фиргавен танылган. Ул бик яшьли атасыз калган. Тутмос сабый бала чакта ук аның үги әнисе, хакимият сөючән патшабикә Хатшепсут хакимиятне яулап алуга ирешкән. Фиргавен хатын, ике катлы таҗ киеп һәм ялган сакал ябыштырып, тәхет залында вельможаларны, түрәләрне, ерак җирләрдән килгән илчеләрне кабул иткән. Хәтта Тутмос үсеп җиткәннән соң да, патшабикә элеккечә аның белән исәпләшергә теләмәгән. 22 ел дәвамында, вафат булганчы, Мисыр белән ул берүзе идарә иткән. Ниһаять, ил хуҗасы булып алгач, Тутмос III Мисыр гаскәрләрен шунда ук Азиягә күчергән. Фиргавен иң элек Фәластыйндагы Мегйддо шәһәренә яу чыккан. Ул Сүрия һәм Фәластыйн патшаларының гаскәрләрен тар-мар иткән һәм, 7 ай камап торганнан соң, шәһәрне алган. Тутмос III нең Азиягә 15 поход оештыруы турында мәгълүматлар бар. Мисыр гаскәрләре кире якка агучы Евфрат елгасына барып җиткәннәр. Нил¬ дан аермалы буларак, елганың көньякка агуына гаҗәпләнеп, мисырлылар аны Евфрат дип ата¬ ганнар да. Тутмос III не Азиядәге яулап алулар гына канә¬ гатьләндермәгән. Ул Нил бусагалары районында урнашкан Нубия дигән илне, Нилдан көнбатыш- тарак яшәгән ливиялеләр кабиләләрен буйсын¬ дырган. Мисыр биләмәләренең чикләре хәзер төнь¬ 72
яктан көньякка — Евфраттан баш¬ лап Нубиягә кадәр — 3200 км тәш¬ кил иткән. Б. э. к. XV (15) гасырда Мисыр дөньяда иң куәтле илгә әверелгән. 3. Басып алынган илләрне талау. Мисыр гаскәре басып алынган шә¬ һәрләрне, илләрне талаган һәм җимергән. Җиңелүчеләргә ясак салганнар. Алар Мисырга металл, кыйммәтле агач, һөнәрчелек әйбер¬ ләре, бодай, терлек-туар һәм хәтта кешеләр дә җибәрергә тиеш булган¬ нар. Фиргавеннәр Нубиядән — ал¬ тын һәм фил сөяге Сүриядән бакыр һәм көмеш алганнар. Мисыр кол¬ ларга әверелдерелгән тере мәетләр (әсирләр) белән тулган. Әгәр нинди дә булса бер шәһәр ясак түләүдән баш тарта икән, фир¬ гавен аны шунда ук җимерергә боерган. Фиргавеннәрнең берсе, Мисыр фиргавеннәренең яулап алулары үзенә буйсынмаган өчен, җиде Азия кенәзен үз куллары белән үтергән. Ул аларның мәетләрен патша корабының борынына асып куйган һәм Нил буйлап тантаналы рәвештә Фивага йөзгән. Аннан әлеге канлы табышны башкала диварлары янында бөтен кешегә күрсәткәннәр. Талап алынган байлык фиргавеннәргә зур төзелеш башларга мөмкинлек биргән. Мисырның башкаласы булган Фива шәһәре фиргавеннәрнең һәм аксөяк¬ ләрнең гыйбадәтханәләре һәм сарайлары белән тулы гаять зур шәһәргә әйләнгән. Фиргавеннәр аксөякләрне һәм хәрби башлыклар¬ ны юмарт бүләкләгәннәр, әмма каһиннәр аеруча баеп киткәннәр. Фивадагы мәһабәт Амон-Ра храмы хәрабәләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Бу — 73
Фивадагы Амон-Ра храмы Атонга табыну. Борынгы Мисыр рельефы Мисырда гына түгел, ә бөтен дөньяда иң зур гыйбадәтханә. Аның төп за¬ лында 134 колонна урнаштырылган. Аларның кайберләренең биеклеге — 21 м, колачы — 10 м. Ьәр колоннаның өстенә 100 кеше сыйдырып булган. 4. Фетнәче фиргавен һәм җиңүче каһиннәр. Амон-Ра алланың каһиннәре исәпсез-хисапсыз байлык туплаган¬ нар — алар гаять зур җир биләмәләренә, дистәләрчә мең колларга, алтын, кыйм¬ мәтле бизәнү әйберләренә хуҗа булган¬ нар. Боларның барысы да (артыгы белән) гыйбадәтханәләр карамагында булган. Каһинлек вазифалары нәселдән нәселгә күчкән, фиргавен бер генә каһинне дә эшеннән ала алмаган. Шуңа күрә каһиннәр фиргавеннәр белән көн- нән-көн азрак исәпләшкәннәр, алар, киресенчә, фиргавеннәрне үз теләкләрен үтәргә мәҗбүр итә башлаганнар. Ь.әм менә б.э.к. XIV (14) гасырда сәерлеге белән дан алган фиргавен тәхеткә утырган. Ул үзенә үзе уйлап тапкан Эхнатон исеме белән танылган. Яшь фиргавен дөньяда бер генә алла бар, аның исеме—Атдн, ә үзен әлеге алланың баш каһине дип игълан иткән. Эхнатон, димәк, «Атонның күңеленә хуш килгән». Бердәнбер алла кеше кул¬ лары рәвешендә сузылган нурлар белән әйләндереп алынган түгәрәк кояш итеп сурәтләнгән. Бөтен илдә элеккеге аллаларның гыйбадәтханәләре ябылган. Эхнатон, Фива каһиннәренең йогынтысын как¬ шатырга омтылып, яңа башкала Ахе- 74
татбн (Атонның күк йөзе) шәһәрен төзеткән. Әмма барыбер җиңү каһиннәр ягында булган. Эхнатон исән чакта, алар Атонны таныганнар, әмма фиргавен үлгәннән соң, Мисыр элеккеге аллаларына кире кайткан. Мисыр халкы бердәнбер аллага табынырга әзер булмаган әле. Ахетатонны җимергәннәр, фет¬ нәче фиргавенгә ләгънәт укыганнар. Тиздән Амон- Раның баш каһине хакимиятне яулап алган һәм фиргавен булган. Каһиннәр һәм фиргавеннәр, Мисыр түрәләре арасындагы көрәш илне көчсезләндергән. Фирга¬ веннәр тарафыннан буйсындырылган халыклар әле- дән-әле баш күтәргәннәр, һәм тиздән Азиядә яңа көчле дәүләтләр барлыкка килгән, һәм фиргавеннәр басып алган җирләреннән тулаем колак какканнар. 1. Картада Мегиддоны, Фиваны, Ахетатонны, Нубияне табыгыз. 2. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: дротик, ясак. 3. Кайсы Мисыр хөкемдарлары: Хатшепсут, Тутмос III яки Эхнатон сезнең хәтерегездә күбрәк калды һәм ни өчен? 4. Фиргавеннәрнең хәрби яулары Мисырны көчсезләндергән дияргә мөмкинме? 5. Көньяк һәм Төньяк Мисырны беренче тапкыр берләш¬ терүдән алып Тутмос III нең хәрби яуларына кадәр ничә гасыр узуын санап чыгарыгыз. Эхнатон. Борынгы Мисыр скульптурасы Сораулар һәм биремнәр ФИВАДАГЫ АМОН-РА ХРАМЫ ДИВАРЛАРЫНА Моны белү ЧОКЫП ЯЗЫЛГАН ТУТМОС III ЕЛЪЯЗМАСЫННАН кызыклы Патша галиҗәнаплары үзенең сугыш кораллары белән бизәлгән алтын арбасына утырып китте .<...> Һәм дошманнар, патша галиҗәнапларының җиңеп баруын күреп, куркынган йөз белән туп-туры Мегиддога качтылар. Алар атларын да, алтын һәм көмеш сугыш арбаларын да ташлап калдырдылар һәм аларны әлеге шәһәргә киемнәреннән өстерәп керттеләр. <...> Сиңа әйтим, әгәр патша галиҗәнаплары гаскәре дошманнарның мал-мөлкәтен талау нияте белән килмәсә, ул Мегиддоны шунда ук үзенеке итә ала иде. 1. Ни өчен мисырлылар Мегиддоны шунда ук басып ала алмаганнар? 2. Алар шәһәрне соңрак алуга ирешкәннәрме? 75
§ 14 БОРЫНГЫ МИСЫР МӘДӘНИЯТЕ 1. Сәнгать (скульптура һәм нәкыш). Барлык рәсем- сурәтләр яисә таштан уеп-чокып ясалган сыннар мисырлылар өчен магик (тылсымлы) мәгънәгә ия булган. Алар боларның да җаны бар дип ышан¬ ганнар. Мәсәлән, рәссам еланны, шуышып китеп бармасын өчен, кечкенә казыкка беркетеп ясаган. Төрбә диварларында крестьяннарны һәм һөнәр¬ челәрне гәүдәләндергәннәр: теге дөньяда да алар, янәсе, түрәгә эшләсеннәр. Саркофаг белән янәшә мәрхүмнең сынын бастырып куйганнар — мумия бозылган очракта, җан сынга күчәчәк икән. Димәк, скульптура һәм рәсемнәрдә кешенең тыш¬ кы кыяфәте тулысынча төгәл итеп чагылдырылырга, алар портретка охшатып эшләнергә тиеш булганнар. Шуның аркасында, меңнәрчә еллар узганнан соң да, без мәшһүр мисырлыларның төс-кыяфәтләре нинди булуын яхшы беләбез. Менә тар маңгайлы, калын иренле һәм бөркет борынлы тәбәнәк буйлы таза гәүдәле кеше. Бу — күрше илләрне канга батырган илбасар, Амон-Раның улы Тутмос III. Фиргавеннең илаһилыгын сурәтенең гаять зур үлчәмнәрдә булуы гына билгеләми. Бүгенге көндә дә өч мәһабәт пирамида белән янәшә тулы бер кыя- Нефертити, Эхнатон фиргавеннең хатыны. Борынгы Мисыр скульптурасы Зур сфинкс 76
Фиргавен Тутмос III Амон алла янында. Борынгы Мисырдагы дивар рәсеме Фиргавен Тутанхамон хатыны белән. Алтын йөгертелгән тәхет арты дан чокып ясалган статуя калкып тора. Аның озын¬ лыгы — 57 м, биеклеге — 20 м. Бу Зур сфинкс — кеше башлы һәм арыслан гәүдәле албасты. Сфинкс¬ ның йөзе бер фиргавеннең портреты булып тора. 2. Мисырлыларның аллалары. Үзләренең күп санлы аллаларын мисырлылар хайваннар һәм кошлар кыяфәтендә, җәнлек һәм кош башлы кешеләр рәвешендә күз алдына китергәннәр. Мисырлылар крокодилны, мәчене, маймылны, тәкәне, еланны, тилгәнне олылаганнар. Алар арасында Апис исемле изге үгез аерым урын алып торган. Мемфистагы гыйбадәтханә каршында үгез асраганнар, аны каһиннәр Апис атлы дип белдергәннәр. Аның ак маңгайлы һәм кара төстә булуы мәҗбүри саналган. Аңа иң яхшы терлек азыгын гына ашатканнар, бик нык карап-тәрбияләп торганнар. Бу үгез үлгәч, бөтен ил кайгыга баткан. Үгезнең гәүдәсеннән мумия ясаганнар һәм тантаналы рәвештә күмгәннәр. Аннан каһиннәр тагын яңа Аписны эзләп тапканнар. Мисырлылар үзләренең төп аллалары — кояш алласы Раны лачын кыяфәтендә яисә лачын башлы Апис. Борынгы Мисыр скульптурасы 77
кеше итеп сурәтләгәннәр. Амон-Раны, аллалар патшасы буларак, ике катлы патша таҗы кигән кеше рәвешендә булган дип күзаллаганнар. Көндез кояш алласы үзенең алтын көймәсендә күктәге Нил буйлап әкрен генә бара, төнлә җир астындагы Нил буйлап үлеләр иле аша йөзә. Көн белән төннең алы¬ шынуын мисырлылар шуңа таянып аңлатканнар. Мисырлылар табигатьтә бөтен нәрсә — күк тә, җир дә, кояш та, елга да — тере дип уйлаганнар. Алар Амон-Ра (кояш), Хапи (Нил), Осирис (уңдырышлылык алласы) кебек аллаларны аеруча зурлаганнар. Чөнки мул уңыш алу алар өчен зур бәхет булган. Соңгысын биек таҗ кигән яшел тәнле кеше итеп сурәтләгәннәр. 3. Осирис белән Исида турындагы миф. Осирис алла кешеләрне җир сөрергә, арпа чәчәргә, бакчалар үстерергә өйрәткән. Осирис бик матур, бөтен кешеләрдән озын, Нил җирләре кебек кара чәчле булган. Осирисның кызыл ком төсендәге җете җирән чәчле кече энесе — чүл алласы Сет — абыйсыннан бик нык көнләшкән. Осирис, Исида һәм Гор. Борынгы Мисыр статуэткалары Осирисны Сет үтермәкче һәм Мисырны үзенеке итмәкче булган. Бервакыт төнлә, Осирис йоклаганда, Сетның хезмәтчеләре, яшертен кереп, аның үлчәм¬ нәрен алганнар һәм шуның буенча табут ясаганнар. Осирис, Азиядән походтан кайткач, мәҗлес оештыр¬ ган. Табын артында утырганда, Сетның хезмәт¬ челәре кыйммәтле табутны алып кергәннәр. — Кемгә таман була, шуңарга бүләк итәм,— дип белдергән мәкерле Сет. Кунаклар бер-бер артлы табут эченә кереп ятып караганнар. Осирис та агач тартмага кереп яткан. Хезмәтчеләр шунда ук, Сетның күрсәтмәсе буенча, авыр капкачны шап итеп ябып та куйганнар. Осирис яткан табутны Нилга ташлаганнар, һәм ул ерак диңгезгә агып киткән. Осирисның хатыны — Исйда алиһә, ирен бик озак эзләгән. Яр буенда уйнап 78
йөргән кечкенә балалар аңа табутның диңгезгә агып китүен әйткәннәр. Исида да чит җирләргә киткән. Осирисның гәүдәсе салынган табутны диңгез Финикиянең борынгы Библ шәһәре янындагы яр буена чыгарып ыргыткан. Табутны яр буенда үскән куакның ботаклары чорнап алган. Куак зур агачка әверелеп, табут аның эчендә калган. Библ патшасы әлеге агач кәүсәсеннән сарае өчен колонналар ясарга кушкан. Исида алиһә иренең табутын менә шунда тапкан да инде. Мисырга әйләнеп кайткач, ул табутны Нил камышлар Осирисның 14 кисәккә Осирис. Борынгы Мисырдагы дивар бизәге тамагындагы куе камышлар арасында калдырган, ә үзе нәни улы Гор янына киткән. Нәкъ шул вакытта Сет, хәзер инде Мисыр хөкемдары, арасында аучылык итеп йөргән. Ул мәетен табуттан тартып чыгарган, аны бүлеп, бөтен Мисыр буйлап тараткан. Исида иренең гәүдә кисәкләрен эзләп тапкан һәм яңадан җыйган. Ә Гор, үсеп җиткәч, явыз Сеттан үч алган, аны сугышып җиңгән. Шулвакыт Осирис яңадан терелгән. Әмма Мисыр белән идарә итәргә теләмәгән, тәхетне Горга биргән. Үзе җир астындагы үлеләр патшалыгында хаким булган. Үлеп яңадан терелгән алла турындагы миф борынгы мисырлыларның ел фасыллары алышыну турындагы күзаллауларын саклаган. Җиргә бодай бөртекләре чәчкәндә, мисырлылар алар үлеләр һәм игенчеләр аларны күмәләр дип уйлаганнар. Бөртек¬ ләр тишелеп чыга, — димәк, Осирис яңадан терелә башлый. Мисырга корылык килеп, җил чүл¬ дән исә башлаганда, мисырлылар Осирисны Сет үтерде дип ышанганнар. Нил ташып, басу- кырлар яшеллеккә күмелгәч, Осирис тагын терелгән, имеш. 4. Мисырлыларның фәнни белемнәре. Ми¬ сырлылар математика, астрономия һәм меди¬ цинада аеруча зур уңышларга ирешкәннәр. Математик хисаплаулар язылган Мисыр папирусы г—Л/- у«ИЛм|. .-г-||. * -«=jnkix£—JU МаЛЙИ nnoiinw-r ■U—? imwasMiwWT: suiifeSia w «.ЯЛамт. я. Mniri-S— 79
Сораулар һәм биремнәр Каналлар, пирамидалар, гыйбадәтханәләр һәм баш¬ ка корылмалар төзү өчен, төгәл үлчәүләр һәм исәп- хисап үткәрү таләп ителгән — математика аларда шуңа күрә нык үсеш алган. Саннарны алар түбәндә¬ гечә язганнар: вертикаль сызык — 1 не, лотос сабагы 1000 не аңлаткан, ә 1 миллионны белдерү өчен, алар, гаҗәпләнүдән кулларын югары күтәреп, чүгәләп утырган кешене ясаганнар. Мисырлылар саннарны куша, ала, тапкырлый һәм бүлә белгәннәр, ягъни барлык дүрт арифметик гамәлне дә үзләштергәннәр. Астрономиянең (йолдызлар, планеталар турындагы фән) үсеше игенчелек белән бәйле булган. Мисырлылар Нилда ташуларның Сириус чыкканда башлануын хәтердә калдырганнар. Шушы көннән (19 июльдән) алар өчен ел башланган, аны 30 ар көнләп 12 айга бүлгәннәр, ә ахырдан 5 бәйрәм көне өстәгәннәр. Мумия ясау мисырлыларга кеше гәүдәсенең һәм эчке органнарның төзелешен яхшылап өйрәнергә ярдәм иткән. Мисыр табибларының осталыгын дөньяның күп илләрендә таныганнар. Алар хәтта, безнең замандагы кебек, белгечлекләргә бүлен¬ гәннәр. Бу турыда Геродот болай дип язган: Һар табиб бер гена чирне дәвалый. Шуңа күрә алар¬ да табиблар бик күп; бераүлар — күзләрне, икенче¬ ләре — башны, өченчеләре — тешләрне, дүртенчеләре — ашказанын, бишенчеләре эчке авыруларны дәвалый. Медицина язмалары теркәлгән 10 борынгы папи¬ рус бүгенге көнгәчә сакланган. Аларның берсендә 450 гә якын авыру һәм 700 ләп дару исеме телгә алына. Мисырда бронзадан эшләнгән медицина инструментлары табыла, ә кайбер мумияләрнең теш пломбалары сакланган. 1. Картада Финикияне һәм Библ шәһәрен табыгыз. 2. Мисыр сәнгате белән иң борынгы сәнгать арасындагы уртак һәм аермалы якларны атагыз. 3. Мисырда ни өчен үлеп терелгән алла турында миф туган? 4. Фәнни белемнәрнең барлыкка килүенә нәрсә этәргеч ясаган?
КӨНБАТЫШ АЗИЯ ТИМЕР ГАСЫРЫНДА 5 нче бүлек Чама белән б.э.к. X (10) гасырда Борынгы Көнчыгыш илләрендә тимер җитештерү һәм эшкәр¬ түне үзләштергәннәр. Дөнья тарихында яңа чор — тимер гасыры башланган. Бакыр чыга торган урыннар җирдә сирәк очра¬ ган, ә тимер күп булган. Вакытлар узу белән, тимер коралларның саны арта барган. Соңгылары бакыр һәм бронза кораллардан арзанрак булганга күрә, халыкның күпчелеге аларны үзендә булдыра алган. Тимер бакыр һәм бронзадан чыдамрак, тимер кораллар белән эшләргә уңайлырак. Тимер балта алдында калын кара урманнар артка чигенгән, тимер төрәнле сабан иң каты туфракны да сөреп чыккан. Тимер сугыш кораллары белән коралланган гаскәр¬ ләр ярдәмендә хөкемдарлар тагын да күбрәк халык¬ ларны үзләренә буйсындырганнар. Тимерне үзләштерү — кешелек дөньясы үсешендә тагын бер әһәмиятле адым. Мәдәниятле дөнья киңәя һәм аның халкы да тыгызлана барган. 1. Тимерне үзләштерү кешеләргә нәрсә биргән? 2. Бакыр һәм бронза кораллар белән чагыштырганда тимер коралларның өстенлеге нәрсәдә? ФИНИКИЯ ДИҢГЕЗЧЕЛӘРЕ X- Финикия шәһәрләре. Урта диңгезнең көнчыгыш яры буйлап Ливан таулары тезмәсе сузыла. Биредә, диңгез һәм таулар арасында, Финикия урнашкан. Сидбн, Тир һәм Библ Финикиянең иң эре шәһәрләре булганнар. Финикиянең табигать шарт¬ лары һәм халкының — финикиялеләрнең — шөгыль- Сораулар § 15 6* К-6/326 81
Борынгы Финикия ләре иң элек шәһәр атамаларында чагылыш тапкан. «Библ» финикия теленнән тәрҗемә иткәндә «тау» дигән мәгънәгә ия, «Тир» — «кыя», ә «Сидон» «балык каптыру урыны» дигәнне аңлата. Финикия- нең географик урыны да бик җайлы булган: Елгаара өлкәнең һәм Мисырның сәүдә юллары нәкъ менә биредә кисешкән. Финикиялеләргә, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнү өчен, табигать үзе барлык шартларны тудырган дияргә мөмкин. Финикия шәһәрләре кечкенә мөстәкыйль дәүләт¬ ләр тәшкил иткәннәр. Әмма патшалар, Мисыр фиргавеннәре кебек, деспотлыкка нигезләнгән хакимияткә ия булмаганнар. Алар аксөяк һәм бай финикиялеләрдән торган шәһәр советының фике¬ ренә колак салырга тиеш булганнар. 2. Сәүдәгәрләр һәм юлбасарлар. Финикия шәһәр¬ ләре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренә әверелгәннәр. Эрбет агачыннан финикиялеләр күп ишкәкле кораб¬ лар төзегәннәр. Диңгез төбеннән алар гаҗәеп кабыр¬ чыклар алып менгәннәр һәм алардан куе кызыл төстәге буягыч матдә — пурпур алганнар. Пурпур бик кыйммәт йөргән һәм бөтен дөньяда дан тоткан. Ьөнәрчеләр ак диңгез комыннан пыяла эреткән¬ нәр һәм үтә күренмәле савытлар, муенсалар ясаган¬ нар. Финикиялеләр зәйтүн мае, шәраб, кипкән балык белән сәүдә иткәннәр. Мисырга алар эрбет бүрәнә¬ ләреннән сал агызганнар. Коллар үзенә бертөрле товарга әйләнгәннәр. Финикиялеләр хәрби әсирләрне башка дәүләтләрдән Финикиядә эшләнгән пыяла савытлар сатып алганнар һәм яңадан сатып җибәр¬ гәннәр. Ә кайчакта, чит яр буенда сату ит¬ кәндә, сатып алучыларны хәйләләп корабларга керткәннәр һәм көчләп үзләре белән алып киткәннәр, ә аннан соң кол итеп сатканнар. 3. Финикия колонияләре. Финикиялеләр бөтен Урта диңгездә зур сәүдә җәелдергән¬ нәр һәм яр буйларында үз авылларын, яисә 82
колонияләрен сала башлаганнар. Алар уңайлы кечкенә диңгез култыкларында барлыкка килгәннәр. Анда финикиялеләр бертуктаусыз, елның-елында, җирле ха¬ лык белән сәүдә итешкәннәр. Акрынлап финикиялеләр колонияләргә күпләп күчеп килә башлаганнар, авыл үскән һәм шәһәргә әверелгән. Халыкның чиктән тыш тыгызлыгы яисә эчке ызгыш-талаш- лар аркасында Финикия шәһәреннән кешеләрнең берьюлы күпләп китү очраклары да булган. Б.э.к. IX (9) гасырда Африка яр буйларында Карфаген шәһәре нәкъ менә шулай барлыкка килгән. Аңа Тир патшасы кызы Элйсса нигез салган. Ул үзенең абыйсы — Тир патшасы — хаки¬ Әсирләрне Финикия корабларында ташу. Рельеф миятенә — каршы көрәшкән, әмма җиңүгә ирешә алмаган. Күп санлы аксөякләр һәм каһиннәр белән бергә патша кызы, корабка утырып, үзенә яңа ватан эзләп киткән. Легендага караганда, җирле ливияле¬ ләр кабиләсе башлыгы Элиссага бер үгез тиресен җәеп салырлык җир алырга рөхсәт биргән. Хәйлә¬ кәр патша кызы үгез тиресен тар тасмаларга кисәргә, аларны бер-берсенә бәйләп, күн бау белән зур мәйданны әйләндереп алырга кушкан. 4. Финикиялеләрнең сәяхәтләре. Урта диңгез дөнья¬ ның өч кисәген — Африканы, Азияне һәм Европаны юа. Ул, җирләр арасында ятканга күрә, Урта диңгез дип аталган да. Оста диңгезчеләр, финикиялеләр аның барлык киңлекләрендә дә булырга өлгергәннәр. Урта диңгездән Атлантикага чыкканда, Гибрал¬ тар бугазы ярларында очлы башлы кыялар калкып тора. Финикиялеләр аларны үзләренең диңгездә йөзүне яклаучы аллаларының исеме белән Мелъ- карт баганалары дип атаганнар. Иң гаҗәеп диңгез сәяхәтенә алар б.э.к. 600 ел тирәсендә чыкканнар һәм Кызыл диңгез буйлап Африка ярлары буенча көньякка юл тотканнар. Ваал алла. Бронзадан һәм алтыннан эшләнгән Финикия статуэткасы 6* 83
Финикия корабы. Реконструкция Мисыр скульптурасында Финикия язмалары Өченче ел киткәч кенә кораблар Гибралтар бугазы аша Урта диңгезгә кергәннәр. Бу финикиялеләрнең дөньяда беренчеләрдән булып Африка тирәли сәяхәт итүләрен — аны әйләнеп чыгуларын күрсәтә. Кире кайткач, сәяхәтчеләр искитәрлек нәрсәләр турында сөйләгәннәр. Алар кояшның капма-каршы якка хәрәкәт иткәнен күргәннәр: ул көнбатышта чыккан, көнчыгышта баеган. Бу турыда үзенең кита¬ бында Геродот та язган, һәм: Мин үзем моңа ышан¬ мыйм, кем тели, шул ышансын,— дип өстәп куйган. Әмма Көньяк ярымшарда кояш нәкъ менә шулай хәрәкәт итә, һәм финикиялеләрнең сөйләгәннәре аларның, дөрестән дә, Африканы әйләнеп чыгуларын .раслый. 5. Финикия алфавиты. Сәүдәгәрләрнең һәм диңгез¬ челәрнең иероглифларны яисә чөй язуны өйрәнеп утырырга вакытлары булмаган. Гадирәк язу систе¬ масы таләп ителгән, һәм финикиялеләр аны уйлап та тапканнар. Финикия язуының һәр билгесе аерым авазны белдергән, ягъни хәреф булып торган. Шундый 22 хәреф булган, һәм алар барысы да — тартыклар. Финикиялеләр сузык авазлар уйлап таба алмаган¬ нар. Моның, әлбәттә, уңайсыз яклары да булган. Мәсәлән, сузыклардан башка гына язсак, «мл» сүзе нәрсәне аңлатыр иде? Аны «мал», «мул», «имла» дип тә укырга мөмкин. Әмма бу барыбер беренче 84
алфавит булып тора. 22 хәреф — төрле мәгънәләргә ия булган йөзләрчә иероглифлар түгел инде. Хәреф¬ ләрне һәр кеше исендә калдыра алган. Борынгы греклар Финикия алфавитыннан файда¬ ланганнар һәм аны тагын да камилләштергәннәр. Алар аңа сузык авазлар өстәгәннәр һәм безнең кебек сулдан уңга яза башлаганнар. Язу юнәлешен үзгәр¬ теп, борынгы греклар кайбер Финикия хәрефләрен дә икенче якка борып куйганнар. Шулай да аларны тануы җиңел. Безнең күп кенә тартыкларның ерак тарихы бар, алар Финикия хәрефләренә барып тоташалар. 1. Картада Библ, Сидон, Тир, Карфагенны, Гибралтар бугазын һәм Кызыл диңгезне табыгыз. 2. Уйлап карагыз, ни өчен Финикиядә бердәм дәүләт бар¬ лыкка килмәгән? Финикиянең географик шартлары Мисыр¬ ныкыннан нәрсә белән аерылган? 3. Финикиялеләр ни өчен колонияләргә нигез салганнар? 4. Иероглифлар һәм чөй язу белән чагыштырганда, алфа¬ витның өстенлеге нәрсәдә? Ни өчен алфавитка нигезләнгән язу нәкъ менә Финикиядә барлыкка килгән? 5. Мисырдагы халык восстаниесеннән алып финикияле¬ ләрнең Африка тирәли сәяхәтенә кадәр ничә ел узуын исәпләп чыгарыгыз. ЕОРЫНГЫ ФӘЛАСТЫЙН 1. Фәластыйн һәм аның халкы. Фәластыйн Фини- кшядән — Ливан таулары тармаклары, ә Мисырдан Синай чүле белән аерылган. Төньяктан көньякка, илнең буеннан-буена диярлек Үле диңгезгә коючы Йордан елгасы ага. Фәластыйн — уңдырышлы тигезлекләре булган таулы ил. Анда финикиялеләр белән кардәш бо¬ рынгы халык элек-электән игенчелек белән шөгыль¬ ләнгән. Бронза гасыры (б.э.к. III—II меңъеллыклар) шартларында Фәластыйн территориясендә күп санлы Финикия язулы таш плитә Сораулар һәм биремнәр § 16 85
Фәластыйнлы. Хәзерге заман рәсеме Еврей хатынының башы. Борынгы, скульптура патшалыклар һәм кенәзлекләр барлыкка килгән. Алар Мисыр фиргавеннәре тарафыннан басып алынганнар һәм ясак түләп торганнар. Мисыр көчсезләнеп, фиргавеннәр Азиядәге биләмәләрен югалтканнан соң, Фәластыйнга яңа илбасарлар — фәластыйнлылар һәм еврей кабиләләре килгән. Фәластыйнлылар Урта диңгез буйлап Европадан йөзеп килгәннәр һәм диңгез буендагы иң көньяк җирләрне алганнар. Шушы халыкның исеме белән бу ил Фэластыйн дип аталган. Фәластыйнлылар берничә кечкенә кенәзлек төзегәннәр. Фәластыйн¬ лылар, тимер сугыш кораллары белән коралланган булсалар да, еврейлар белән көрәштә җиңелгәннәр. Соңгылары Фәластыйнда беренче мәртәбә бердәм һәм көчле дәүләт төзүгә ирешкәннәр. Еврейлар кешелек тарихында беренче булып күп санлы аллалар йөзендә табигать көчләренә табыну¬ дан баш тартканнар һәм бераллалыкка килгәннәр. 2. Библия кыйссалары. Еврей кабиләләренең килеп чыгышы, аларның Фәластыйнга килүләре һәм фәластыйнлылар белән көрәше, борынгы еврей дәүләте барлыкка килү, еврейларның ничек итеп Алланың барлыгына һәм берлегенә ышана башлау¬ лары турында Библиядә сөйләнә. Библиянең нң борынгы һәм иң зур өлеше Иске Васыять днп атала. «Васыять» («завет») сүзе Алла белән кешеләр арасындагы килешү (договор) дигәнне аңлата. Библия риваятьләренә караганда, алла бар дөньяны һәм беренче кешеләрне, Адәм белән Хаваны яраткан, шулар белән килешү төзегән. Адәм белен Хава җәннәт бакчасында яшәгәннәр, алар бернәрсә турында да кайгыртмаганнар, Җир йөзендә явыз¬ лык та, җәбер-золым да булмаган. Алар бары тик бакчада үсеп утырган яхшылык һәм явызлык белеме агачының җимешләрен татып караудан тыелырга, гына тиеш булганнар. Әмма Адәм белән Хава Алл1 белән ике арада төзелгән килешүне бозганнар һәй 86
Яһүдләр сахрасы аларны җәннәт бакчасыннан куып чыгарганнар. Аларның балалары үзләрен тагын да начаррак тотканнар, һәм Алла, туфан оештырып, бөтен деньяны су астында калдырган. Ул бары тик Нух (Еой) исемле игелекле кешене генә коткарган һәм агың белән килешү төзегән. Кешеләр әлеге килешүне тагын бозганнар, алар Бабил шәһәрендә манара төзи башлаганнар. Алла аларга шунда Бабил мәхшәре оештырган (§ 8 ны кара). Шул вакыттан халыклар аерылганнар. Иске Васыятьтә төп игътибар еврей халкына бирелә. Алла алар белән яңа килешүләр төзи. Еврейларның бер нәсел башы Израиль исемле. Аның 12 улы булган. 12 еврей кабиләсе (Израиль буыннары) шулардай килеп чыккан, һәм шуңа күрә еврейларны башкача израильлеләр дип тә йөртәләр. Еврей кабиләләре бераллалыкка кинәт кенә күчмәгәннәр. Башта алар күп санлы аллаларга табынганнар. Күчмә еврей кабиләләре Синай чүле аркылы үтеп чыкканнар һәм Мисырга килеп урнаш¬ каннар. Вакытлар узган, Мисырдагы тормыш еврей¬ лар өчен чын мәгънәсендә коллыкка әверелгән. Мисырдан әсирләрне Моисёй алып чыккан. Библия¬ дә әйтелгәнчә, фиргавен аларны җибәрергә теләмәгән һәм алар артыннан сугыш арбаларында гаскәр җибәргән. Әмма Алла еврейлар алдында Кызыл диңгезнең суларын ике якка аерып җибәргән, һәм Әсир төшкән еврей кешесе башы. Борынгы скульптура 87
Израиль патшалыгы Сапан (пращ) тоткан кеше. Борынгы рельеф алар икенче ярга — Синай чүленә чыкканнар. Фир¬ гавен гаскәре диңгез төбеннән барганда, сулар яңадан кушылган һәм мисырлылар һәлак булганнар. Синай чүлендә Алла, Моисей янына килгәч, еврейлар белән тагын бер килешү (завет) төзегән. Алла аларга үзенең Яхве дигән исемен игълан иткән, һәм алар күп аллаларга түгел, ә бердәнбер Яхве аллага гына табынырга, аның барлык кануннарын төгәл үтәргә риза булганнар. Ә Яхве шуның өчез аларны бай, бәхетле илгә алып килергә вәгъдә биргән һәм аны яулап алачакларына ышандырган. 40 ел чүл буйлап сәяхәт итеп йөргәннән соң, еврей кабиләләре Фәластыйнга килгәннәр һәм үз дәүләт¬ ләрен — Израильне төзегәннәр. 3. Саул һәм Давид патшалыгы. Израильлеләрнщ Фәластыйнны басып алулары турында легендаларча сөйләнә. Иордан елгасының сулары алар алдында ике якка аерылып киткән, ә Иерихон крепосте ди¬ варлары быргы кычкырткан тавыштан һәм сугыш¬ чыларның беравыздан кычкырып җибәрүләреннән ишелеп төшкән. Израильлеләр, дөрестән дә, могҗи¬ заларсыз гына Иорданны кичкәннәр. Ә менә Иери¬ хон аларга кадәр үк җимерелгән булган инде. Кабилә башлыклары һәм хәрби җитәкчеләр, ка- һиннәр һәм акыл ияләре тарихи яктан чынбар¬ лыкка туры киләләр. Еврей кабиләләрен берләш¬ терүче һәм аларның беренче патшасы Саул булган. Ул фәластыйнлыларга каршы көрәштә зур уңыш¬ ларга ирешкән, әмма беренче патшаның хакимияте ныклы булмаган. Израиль патшалыгына нигез салучы кеше — ул Давид. Яшь вакытта Давид гади көтүче булган, аннан Саул яраннары арасында — музыкант, һәм, ниһаять, данлы сугышчы. Библия легендасы буенча, бер сугыш барганда, фәластыйнлылар арасыннан Голиаф исемле сугыш¬ чы алга чыгып баскан. Ул теләге булганнарны үзенә каршы бермә-бер көрәшергә чакырган. Голиаф зур 88
гәүдәле, авыр сугыш киемнәреннән, яхшы корал¬ ланган һәм кулында озын сөңге булганга җиңелмәс кебек тоелган. Аңа каршы Давид чыккан. Аның сапаннан, ягъни таш ата торган күн каештан кала бернинди коралы да булмаган. Фәластыйнлы алып кечкенә израильледән юкка гына көлгән. Давид, букчасыннан таш алып, сапанына куйган һәм туп- туры Голиафның маңгаена тидергән. Тиздән Давид хәрби башлык булган, ә фәластыйн- лылар белән сугышканда Саул һәлак булганнан соң, аны патша итеп сайлаганнар. Давид Фәластыйнны тулысынча яулап алган, Иерусалимга кергән һәм аны башкала иткән. Б.э.к. X (10) гасырда Фәластыйн территориясендә беренче бердәм дәүләт барлыкка килгән. Давидның хакимияте нык булган. Чират¬ тагы патшаны инде сайлап куймаганнар. Давид пат¬ ша хакимиятен үзенең улы Соломонга тапшырган. 4. Соломон патша һәм Иерусалимдагы гыйбадәт¬ ханә. Соломон патшалык иткәндә, дәүләт гөрләп чәчәк аткан һәм кодрәте белән дан алган. Соломон турында күп санлы легендалар һәм хикәятләр сакланган. Ул үзенең зирәклеге һәм байлыгы белән шөһрәт казан¬ ган. Патша сугышлар алып бармаган, Фәластыйн- ның башка илләр белән сәүдә һәм мәдәни элемтә¬ ләре киңәйгән. Соломон Мисыр фиргавененең кызына өйләнгән, Финикиядәге Тир шәһәре патшасы белән дус булган. Соломон Иерусалимда Яхве алла гыйбадәтханәсен төзеп бөтен дөньяга танылган. Бу гыйбадәт¬ ханә купшылык ягыннан Мисыр һәм Бабил- ныкылардан бер дә калышмаган. Тир патша¬ сы иң оста һөнәрчеләрен һәм осталарын Иерусалимга җибәргән. Гыйбадәтханә Яхве аллага табыну үзәгенә, бер алланың бердән¬ бер гыйбадәтханәсенә әверелгән. Гаять зур төзелеш алып бару, патша һәм аның даирә¬ сен гаять бай тормышта яшәтү өчен күп Иерусалимдагы гыйбадәтханә. Реконструкция 89
Сораулар һәм биремнәр Моны белү кызыклы акчалар кирәк булган. Соломон халыкның салымна¬ рын һәм хезмәт йөкләмәләрен арттырган. 12 еврей кабиләсе дә хәзер патша чиновникларына буйсын¬ ган, ә җирле аксөякләрне идарә эшеннән читләштер¬ гәннәр. Бу аксөякләр арасында да, гади халыкта да ризасызлык тудырган. Соломон үлгәннән соң бердәм дәүләт ике өлешкә бүленгән. Иерусалимдагы патша¬ лар Урта һәм Үле диңгезләр арасындагы террито¬ риядә генә хакимлекне саклап кала алганнар. Анда ике еврей кабиләсе килеп урнашкан. Шул рәвешле, кечкенә генә Я Һүд (Иудея) патшалыгы пәйда бул¬ ган. Калган 10 еврей кабиләсе илнең төньягында Израиль патшалыгы төзегәннәр. Киләчәктә ике пат¬ шалыкны да сынаулар һәм һәлакәт көткән. 1. Картада Иордан елгасын, Үле диңгезне, Иерусалим шәһә¬ рен, Яһүд патшалыгын табыгыз. 2. Еврей кабиләләренең дине мисырлыларныкыннан нәрсәсе белән аерылып торган? 3. Библия кыйссаларындагы кайсы хәлләр чынбарлыкта булган, ә кайсылары уйдырма булып күренә? 4. Библиядәге нинди миф борынгы шумерларның мифы белән охшаш? (Хәтерләмәсәгез, § 8 ны карагыз.) 5. Исегезгә төшерегез, Көньяк һәм Төньяк Мисыр кайчан бердәм дәүләткә берләшкән (§ 7)? Мисырның израильлеләр дәүләтеннән ничә гасырга яисә меңъеллыкка борынгырак булуын исәпләп чыгарыгыз. СОЛОМОН СУДЫ ТУРЫНДА БИБЛИЯ ЛЕГЕНДАСЫ Бервакыт патша янына ике хатын килгәннәр һәм алар арасындагы бәхәсне чишүне сораганнар. Беренче хатын: — Хуҗам минем! Без бер йортта яшибез, һәм без икебез дә бер үк вакытта малайлар таптык. Әмма аның улы тиздән үлде. Һәм ул төнлә, мин йоклаганда, минем баламны үзенә алган, ә үлгән баланы минем янга куйган,— дигән. Икенчесе: — Юк, хуҗам минем, аның баласы үлде, ә минеке исән,— дип каршы чыккан. 90
Соломон аларны тыңлаган да болай дип әйткән: — Кылыч алып килегез дә баланы икегә ярыгыз. Һәр хатынга яртышар бала туры килсен. Хатыннарның берсе коты очып кычкырып җибәргән: — Бүтән хатынга бирсәгез бирегез, тик үтермәгез генә. Ә икенчесе: — Сиңа да, миңа да булмасын, кисегез! — дигән. Шунда Соломон кайсы хатынның хаклы булуын аңлаган һәм баланы анасына биргән. Соломон хөкем чыгарганда ялгышырга мөмкин идеме? АССИРИЯ ХӘРБИ МӘМЛӘКӘТЕ 1. Ассирия армиясе. Тигрның югары агымында Ассйрия иле урнашкан. Гасырлар дәвамында аның халкы, ассириялеләр, Көньяк Елгаара өлкәнең көчле хөкемдарларына — башта Ур, аннан Бабил патша¬ ларына буйсынган. Ассириядә уңдырышлы җирләр бик аз булган, илнең зур өлешен тимер рудасына бай таулар һәм тау итәкләре алып торган. Тимер гасыры башлануга бу ассириялеләргә зур өстенлекләр биргән. Алар күршеләренә караганда тимерне күпкә алданрак файдалана башлаганнар. Бу вакытка Бабил патша¬ лары хакимияте көчсезләнгән һәм Ассирия бәйсез дәүләткә әверелгән. § 17 Ассирия җайдагы. Ниневия Ассирия патшалары дөньяда иң куәтле, тимер рельефы кораллар белән коралланган армия төзегәннәр. Аның төп һөҗүм ясаучы көчләрен дүрт ат җигелгән, үз кучеры һәм җәялесе булган сугыш арбалары тәшкил иткән. Кайвакыт ал арга тагын ике зур калканлы сугышчы кушылган. Ассириялеләр тарихта беренчеләрдән булып атлы гаскәрне үз гаскәрләренең состав өлеше иткәннәр. Җайдаклар озын сөңге һәм җәяләр белән коралланганнар,яссы бакыр һәм бронза кисәкләреннән эшләнгән панцирь кигәннәр. 91
Ассириялеләрнең ныгытманы алуы. Хәзерге заман рәсеме Җәяүле гаскәр авыр һәм җиңел коралланган ике өлешкә бүленгән. Авыр коралланган сугыш¬ чылар сөңге һәм кылычлар белән сугышканнар, аларның калканнары һәм очлы башлы шлемнары булган. Җиңел коралланган сугышчылар җәялеләр- дән, сапаннан (пращтан) атучылардан һәм җыба (кыска сөңге) ыргытучылардан торган. Гаскәр үз билгесе һәм байраклары булган отрядларга бүленгән. Ассирия армиясе, дошманга көтмәгәндә һөҗүм итеп, бик тиз алга барган. Кабартылган күн күрекләр ярдәмендә, җәяүле сугышчылар елгаларны да бик җиңел кичкәннәр. Махсус төзелеш гаскәрләре армиягә крепость¬ ларны штурмларга ярдәм иткәннәр. Төзүчеләр һәм балта осталары, тимерчеләр һәм башка осталар таулар һәм калын урманнар аша юллар салганнар, упкыннар аша күперләр корганнар, шәһәрләрне камау һәм штурмлау өчен, җайланмалар төзегәннәр. Ассирия армиясе дивар ваткыч тараннары (каеш¬ ка асып куелган авыр, тимер очлыклы бүрәнәләр) булган көпчәкле хәрби манаралар белән дә корал¬ ланган. Манараның башында җәялеләр урнашкан. 92
2. Ассириялеләрнең яулап алулары. Б.э.к. VIII (8) гасырда Ассирия патшалары Бабил илен, Көньяк Елгаара өлкәне, Финикия шәһәрләрен һәм Израиль патшалыгын яулаганнар. Б.э.к. VII (7) гасырда Яһүд патшалыгын һәм Мисырны буйсындырганнар. Чиксез зур һәм куәтле дәүләт—Ассирия хәрби мәмләкәте барлыкка килгән. Ул, чүлне уратып алган бик дәү ат дагасы рәвешендә булып, Фарсы култыгыннан башланып киткән һәм Нилның берен¬ че бусагаларына кадәр сузылган. Иң борынгы циви¬ лизацияләрнең үзәкләре булган Елгаара өлкә һәм Мисыр бер хакимият астында берләшкәннәр. Рәхимсез илбасарлар җиңелүчеләрне күпләп җәзалап үтергәннәр. Каршылык күрсәтмәсен өчен, армияне гел куркытып торырга кирәк дип санаган¬ нар Ассирия патшалары. Буйсындырылган халык¬ ларны көчләп башка илләргә күчереп утырткан¬ нар — шулай алар белән идарә итүе җиңел булган. Басып алынган шәһәрләрдәге барлык кыйммәтле әйберләрне һәм хәзинәләрне ассириялеләр үзләре белән алып киткәннәр. Б.э.к. VII (7) гасырның башында идарә иткән Синаххерйб аеруча аяусыз булган. Ул күп мәртәбәләр баш бирергә теләмәгән Бабилны җимерергә боерган. Сакланып калган бер язмада Синаххериб Бабил гыйбадәтханәсе калдык¬ ларын аның әмере буенча Евфратка ыргыттылар, ә аллаларның сыннарын Ассириягә алып киттеләр дип мактана. Бабил бөтен Елгаара өлкәнең үзәге, аның мәдәни башкаласы булган. Шәһәрне җимерү һәм гыйбадәт¬ ханәләрне хурлау-пычрату Ассириянең үзендә дә — каһиннәр һәм шәһәр халкы арасында ризасызлык тудырган. Синаххериб Бабилдан аллалар үзләре читләштеләр дип белдергән һәм үзенең кече улын (аның анасы тумышы белән Бабилдан булган) тәхет варисы итеп билгеләгән. Шул вакытта аның өлкән уллары үзара сүз куештылар һәм Синаххерибны Пленга алу. Синаххериб сараендагы рельеф Синаххериб тәхеттә утыра. Борынгы рельеф 93
Ассирия җәялеләре. Рельеф үтерделәр, диелә Библиядә. Бабилны җимереп, Ассирия патшасы төзәтеп булмастай хата ясаган. 3. Ассирия мәмләкәте белән идарә итү. Ассирия патшалары көнчыгыш залимнәренә әверелгәннәр. Үз хакимиятләрен алар изге, ягъни аллалар тарафыннан бирелгән дип игълан иткәннәр. Язмаларда алар үзләрен ничек кенә атамаганнар: Мин — бөек патша. кодрәтле патша, дөнья патшасы, Бабил хөкемдары, мин кодрәтле һәм бар нәрсәгә көчем җитә, мин куркыныч, мин барлык патшалар арасында үземә тиңнәрне күрмим. Ассирия мәмләкәте халкы салым түләгән, хәрби һәм төзелеш йөкләмәләрен үтәгән. Ил өлкәләргә бүленгән. Алар белән Ассирия урынчылары (намест¬ никлар) идарә иткән. Финикия шәһәрләре һәм Яһүд патшалыгы үз хөкемдарларын саклап кала алган¬ нар. Аларны Ассирия патшасы коллар дип атаган һәм үзенә ясак түләткән. Мисыр 20 кечкенә кенәзлеккә бүленгән булган, аларның башында җирле хөкемдарлар һәм ка- Канатлы үгез. Ассирия статуясы һиннәр торган. Ассирия патшасы фиргавен дәрәҗә¬ сен алган. Басып алынган җирләр белән яхшырак идарә итү өчен, ассириялеләр кирпечтән һәм таштан, асфальт белән беркетеп, киң юллар салганнар. Юл буйларына утыртылган ераклыкны күрсәт¬ кәннәр таш баганалар. Чөй язу белән балчык такталарга язылган патша фәрманнарын тоткан атчабарлар мәмләкәтнең төрле почмакларына «очканнар». 4. Ниневия — «арысланнар өне». Ассирия хәрби мәмләкәтенең башкаласы Нинёвия булган. «Дөнья патшасы» нәкъ менә шунда яшәгән. Библиядә ул арысланнар өне һәм канлы шәһәр дип аталган. Саргылт кирпечтән 94
төзелгән манаралар һәм берничә чакрымнарга сузылган калын диварлар шәһәрне ышанычлы саклаганнар. Шәһәр өстендә патша сарае һәм төрле төсле зиккуратлар калкып торган. Сарай чын мәгънәсендә крепостьны хәтерләткән. Бакыр белән тышланган капкалар зәңгәр тешле ике ак манара арасына кереп урнашкан. Капка янын¬ да — кеше башлы канатлы үгезләр рәвешендәге гадәттән тыш зур ике таш сын. Үгезләр биш аяклы булып, алар янына килгән кешегә атлап барган кебек күренгәннәр. Сарайның эчке диварларын мәҗлесләрне, сугыш¬ чыларны һәм патшаның ауга чыгуын сурәтләгән рельефлар каплаган. Синаххерибның оныгы Ашшурбанапал патша үз заманында иң укымышлы кешеләрнең берсе булган. Ниневия сараенда ул 30 мең балчык китаптан торган гаять зур китапханә туплаган. Язмачылар, патша фәрманы буенча, шәһәрләр һәм гыйбадәтханәләр буенча йөреп, әлеге балчык такта¬ ларны җыйганнар яисә күчермәләрен алганнар. Китапханәдә аларга Дөнья патшасы, Ассирия пат¬ шасы, Ашшурбанапал сарае дигән мөһер сукканнар. Анда шумер һәм бабил телләрендә язылган такталар, шул исәптән Гильгамеш турында борынгы эпос та сакланган. Борынгы текстларны Ашшурбанапал үзе дә укый белгән. Ашшурбанапал үлгәннән соң, Мисыр һәм Бабил иле Ассирия мәмләкәтеннән аерылып чыкканнар. Ассириянең көннәре санаулы гына калган: Бабил патшасы Елгаара өлкәдән көнчыгышта урнашкан яңа дәүләт — Мидия белән килешү төзегән. Б. э. к. 612 елда союздашлар Ниневияне алганнар. Ассирия патшасы сарайга ут төрткән һәм үзе дә ян¬ ган сарай эченә ташланган. Әмма балчык китаплар янмаганнар. Ике мең ярым елдан соң археологлар аларны Ниневия сарае хәрабәләре астыннан таптылар. Ашшурбанапал. Ассирия статуясы 95
Сораулар һәм биремнәр Моны белү кызыклы 1. Картада Ассирияне, ассириялеләр тарафыннан яуланган илләрне, Ниневияне табыгыз. 2. Ассирия армиясе башка дәүләтләрнең гаскәрләреннән нәрсә белән аерылып торган? 3. Ассирия тарафыннан яуланган илләрнең хәлләре бердәй булганмы? 4. Ассирия мәмләкәтенең йомшак ягы нәрсәдә? 5. Синаххериб Бабилны б.э.к. 689 елда җимергән. Ниневияне шуннан соң ничә ел узгач җимергәннәр? БИБЛИЯДӘ НИНЕВИЯНЕҢ ҺӘЛАКӘТЕ НИЧЕК ТАСВИРЛАНГАН Сиңа каршы, Ассирия, җимерүче күтәрелә: ныгытмаларыңны сакла, юллардан күзеңне алма, көч тупла. Аның батырларының калканы матур, аның сугышчылары җете кызыл төстәге киемнәрдән; сугышка әзерләнгән көнне сугыш арбалары уттай ялтырый, сөңге урманы дулкынланып тора. Урамнар буйлап сугыш арбалары уза, мәйданнар дөберди; уттай яналар, яшендәй яшьниләр алар. Ассирия патшасы үзенең иң кыю сугышчыларын чакыра, әмма алар абыналар-сөртенәләр, шәһәр диварлары янына ашыгалар, ә шәһәр инде камалган. Чыбыркы шартлаткан, тәгәрмәч шыгырдаган тавышлар ишетелә, атлар кешни, чабып баручы сугыш арбасы дыңгырдый. Атлы гаскәр килә, кылычлар һәм сөңгеләр ялтырый, мәетләр бик күп, өем-өем; исәбе-хисабы юк, кешеләр аларга абыналар. Теләсә кем синнән качып китәр дә: «Ниневия хәрабәләргә әйләнгән»,— дияр. Кем аны кызганыр? Мин синең өчен юатучыларны каян табармын?.. Ассирия патшасы, синең зур түрәләрең кабердә ята, халкың тауларга сибелгән, аларны җыярдай кеше юк! Синең яраларыңа дәва юк, җәрәхәт¬ ләрең сызлый. Синең турыдагы хәбәрне ишетүчеләр барысы да алкышлап кул чабар, чөнки син рәхимсез канлы кулың белән кемгә генә кагылмадың?! Текст авторы Ниневиянең һәлакәтенә нинди мөнәсәбәттә тора? Ул кем яклы? § 18 АССИРИЯНЕ ҖИҢҮЧЕЛӘР Ассирия хәрби мәмләкәте җимерелгәннән соң, Мисыр белән яңадан фиргавеннәр идарә итә башла¬ ганнар, ә Кече Азия ярымутравының көнбатышында Лидия патшалыгы барлыкка килгән. Биредә берен¬ че мәртәбә алтын һәм көмеш акча суга башлаганнар. Ассирия мәмләкәте өстеннән җиңү яулаган Бабил һәм Мидия иң куәтле дәүләтләр булып чыкканнар. 96
1. Яңа Бабил мәмләкәте төзелү. «Арысланнар өне» булган Ниневияне хәрабәләр өеменә әйләндереп ташлаганнан соң, Ассирия биләмәләрен бүлешү өчен көрәш башланган. Мисыр фиргавене Фәластыйн, Финикия, Сүриягә, Тутмос Өченче заманындагы кебек үк, Мисыр хуҗа булырга тиеш дип санаган. Мисыр гаскәрләре Евфратка килгәннәр һәм Кархе- мишны алганнар. Бабил хөкемдарлары башкача уйлаган. Б.э.к. 605 ел¬ да аларның патша улы Навуходоносор җитәкчелеген¬ дәге гаскәре Евфратны кичкән һәм Кархемишка һөҗүм иткән. Кархемиш, дөрләп янып, хәрабәләргә әйләнгән. Дистәләрчә мең кешеләр үлгән. Мисыр гарнизоны юк ителгән. Тиздән Навуходоносор Бабил патшасы булган. Ул Сүрияне басып алган, Финикия шәһәрләрен үзенә буйсындырган һәм Яһүд патшалыгын юк иткән. Б.э.к. 587 елда озакка сузылган камалыштан соң Иерусалимны алуга ирешкәннәр. Шәһәр диварларын һәм Яхве алла гыйбадәтханәсен җимергәннәр, кешеләрне көчләп Бабилга күчергәннәр. Бабил еврейларны әнә шулай әсирлеккә төшерә башлаган. Бу турыда Библиядә дә сөйләнә. Яңа Бабил патшалыгы зурлыгы ягыннан Ассирия хәрби мәмләкәтеннән аз гына калышкан. Әмма Бабил патшалары, Ассирия хакимнәре кебек, деспот¬ лыкка нигезләнгән хакимияткә ия булмаганнар. Бабилда каһиннәр һәм аксөякләр зур роль уйнаган¬ нар, ә патшалар алар белән исәпләшми булдыра алмаганнар. Буйсындырылган халыклар илбасарлар¬ ны күрә алмаган. Көчләп күчереп утыртулар нәтиҗә¬ сендә, Бабилның үзендә халыклар катнашып беткән¬ нәр һәм дәүләт язмышына битараф булганнар. Бу Яңа Бабил мәмләкәтен эчке яктан көчсезләндергән. 2. Б.э.к. VII (7)—VI (6) гасырларда Бабил шәһәре. Синаххериб тарафыннан җимерелгән Бабилны яңадан төзегәннәр. Навуходоносор идарә иткәндә, Навуходоносор. Борынгы сурәт 7* К-6/326 97
Иштар алиһә капкасы. Хәзерге заман рәсеме Мардук. Бабил мөһере Иштар алиһә. Борынгы скульптура ул дөньядагы иң зур шәһәргә әйләнгән, анда 200 мең чамасы кеше яшәгән. Бабилның ике дивары булып, тышкысы сигез, эчкесе алты километрга сузылган. Ике диварда да бер-берсеннән 20 шәр метр ераклыкта урнашкан күп санлы манаралар булган. Шәһәргә 8 капкадан керткәннәр, һәм ул су тутырылган тирән чокыр белән әйләндереп алынган. Бабил Евфратның ике ярына да урнашкан. Шәһәрнең ике өлешен 123 м озынлыгындагы күпер тоташтырган. Күперне эрбет агачыннан төзегәннәр, һәм ул яндырылган кирпеч¬ тән эшләнгән 8 терәк-баганада утырган. Навуходоносор Бабилда гаҗәеп зур сарай төзет¬ кән, аны асылма бакчалар бизәп торган. Борынгы заманнарда аларны «дөньядагы җиде могҗиза»ның берсе дип атаганнар. Бакчалар дүрт катлы манарада урнашканнар. Аларга сибү өчен, көн саен йөзләрчә коллар күн чиләкләр белән Евфраттан су ташып өскә күтәргәннәр. Бу бакчаларны Навуходоносор үзенең яраткан хатынына — Мидия патшасы кызы¬ на бүләк иткән. Ул эссе Бабилда туган иленең яшеллеккә күмелгән урманнарын, тауларын бик сагынып яшәгән. 98
Шәһәр өстендә җиде катлы зиккурат — Бабил- ның төп алласы Мардук гыйбадәтханәсе калкып торган. Гыйбадәтханәгә илтүче юл Бабилдагы иң матур Иштар алиһә капкасыннан башланган. Капканың манара һәм аркалары изге үгез һәм башка фантастик хайваннарның төсле рельеф сурәтләре төшерелгән зәңгәр ялтыравык белән капланган яндырылган балчык плитәләр — чынаяк кирпеч белән тышланган. 3. Бабиллыларныц фәнни белемнәре. Бабиллылар шумерлардан башлап үз элгәрләренең барлык фәнни казанышларын үзләштергәннәр һәм күп санлы яңа ачышлар ясаганнар. Басуларны үлчәү, мәһабәт сарайлар һәм гыйбадәтханәләр төзү өчен, математиканы бик яхшы белү таләп ителгән. Архео¬ логларның Бабилда балчык такталарга язылган математикадан мәсьәләләр җыентыкларына юлыгу¬ лары бер дә гаҗәп түгел. Бабиллылар гаҗәеп төгәл календарь төзегәннәр. Ел озынлыгын (Җирнең Кояш тирәли әйләнеп чыгу вакытын) исәпләгәндә, алар 7 минут 17 секундка гына ялгышканнар. Ел көннәрен — атналарга, ә тәүлекне сәгать һәм минутларга бүлүне нәкъ менә Бабилда уйлап тапкан¬ нар. Бабил астрономнары кояш һәм ай тотылу вакытларын санап чыгара белгәннәр. Бабилда археологлар тапкан медицина буенча белешмәлек чөй язулы 40 балчык тактадан тора. 4. Мидиялеләр һәм фарсылар. Көнчыгышта һәм төньякта Бабил патшаларының биләмәләре Мидия патшалыгы белән чиктәш булган. Мидиялеләр арий кабиләләре (яисә арийлар) исәбенә кертелгәннәр. Б. э. к. 1200 еллар тирәсендә күчмә арийлар, төньяктан Кавказ аша килеп, Каспий диңгезеннән алып Фарсы култыгына кадәр сузылган гаять зур илгә таралып урнашканнар. Ул ил Иран («арийлар иле») дип аталган. Игенчелек һәм һөнәрчелек белән Фантастик җәнлек сурәте төшерелгән чынаяк кирпеч Бабил. Макет 7* 99
Канатлы арыслан. Мидияда ашланган алтын бизәнү әйбере Сораулар һәм биремнәр шөгыльләнеп, арий кабиләләре биредә утрак тор¬ мышка күчкәннәр. Бакыр, көмеш һәм тимергә бай Иран җирләренә Ассирия патшалары еш кына талау яулары оештыр¬ ганнар. Мидиялеләр аларга каршы көрәштә берләш¬ кәннәр һәм, Экбатан шәһәрен башкала итеп, үз дәүләтләрен төзегәннәр. Бабиллар белән берлектә Ниневияне яулаган һәм җимергән Киаксар патша заманында Мидия патша¬ лыгы зур куәткә ирешкән. Киаксар Лидия патша¬ лыгын да буйсындырмакчы булган. Мидия һәм Лидия гаскәрләре арасында хәлиткеч сугыш бар¬ ганда, кояш тотылган. Сугыш хәрәкәтләре туктатыл¬ ган, солых төзелгән. Кояш тотылу аркасында бу сугышның б.э.к. 585 елның 28 маенда булуы да төгәл билгеле. Киаксар үзенең кызын Навуходоносорга кияүгә биргән, ә улы Астиаг Лидия патшасының кызын алган. Әмма барыбер Мидия мәмләкәте эчтән ныклы булмаган. Барлык кабиләләр дә Мидия патшасына берсүзсез буйсынырга теләмәгәннәр. Шундый кабиләләрнең берсен Фарсы култыгы янында Иранның көньяк өлешендә, яшәгән фарсы¬ лар тәшкил иткән. 1. Картада Кече Азия ярымутравын һәм Лидия патшалыгын, шулай ук Мидия патшалыгы башкаласы Экбатанны һәм Кархемиш шәһәрен табыгыз. 2. Көнбатыш Азиядә һәм Мисырда бер-берсенә охшаш фәнни белемнәр барлыкка килүне ничек аңлатырга? 3. Мәдәни яктан караганда кайсы патшалык — Яңа Бабилмы яисә Мидияме — югарырак үсешкә ирешкән? 4. Бабил нинди архитектура корылмалары белән дан алган? Борынгы Көнчыгышның тагын нинди шәһәрләрен беләсез? 5. Ассирияне җиңгән мәмләкәтләрнең ныклы булмаулары нәрсәдә чагылган? 6. Санап чыгарыгыз, Ниневия һәлакәткә юлыгып ничә ел узганнан соң, Иерусалимны басып алганнар һәм җимергән¬ нәр? Нәрсә ул төгәл дата? Борынгы Көнчыгыш тарихының нинди төгәл датасы билгеле һәм ни өчен?
БОРЫНГЫ КӨНЧЫГЫШНЫҢ БӨЕК МӘМЛӘКӘТЛӘРЕ 6 нчы бүлек Тимер гасыры башлану борынгы цивилизацияләр биләгән мәйданнарның шактый киңәюенә китергән. Мидия, Лидия, Израиль кебек яңа дәүләтләр бар¬ лыкка килгән. Финикия колонияләре көнбатышта да киң җәелгәннәр. Шуның белән бергә, дәүләтләр байый, дәүләт хакимияте ныгый барган. Ассирия патшалары тарихта беренче мәмләкәт төзегәннәр. Ниндстан белән Кытайга да тимер гасыры килгән. Тимер йөзле сабан белән йомшак туфраклы елга үзәнлекләреннән ерак урнашкан җирләрне сөргән¬ нәр, ә тимер балта ярдәмендә кара урманнарны арчыганнар. Ь.әм биредә яңа куәтле дәүләтләр барлыкка килгән. Борынгы Көнчыгыш цивилизацияләре тарихы Мисырдан башлап Кытайга кадәр бөек мәмлә¬ кәтләрнең барлыкка килүе һәм шуннан соңгы һәлакәте белән тәмамланган. 1. Б. э. к. I (1) меңъеллыкта Көнбатыш Азиядә нинди яңа дәүләтләр барлыкка килгән? 2. Көчле мәмләкәтләр ни өчен тимер гасырында гына барлыкка килә алганнар? Сораулар ҺИНДСТАНДА МАУРЬЯЛАР МӘМЛӘКӘТЕ ТӨЗЕЛҮ 1. Арийларның Һиндстанга күчеп утырулары. Б.э.к. II (2) меңъеллыкта арий кабиләләренең бер өлеше көнчыгышка, Ьиндстанга юнәлгән. Бериш кабиләләр үзләренә охшаган җирләрдә утырып калганнар, башкалары акрын гына, күп санлы буыннар алмашыну дәверендә, алга таба күчен- 101
Джунглида урнашкан хәзерге поселок гәннәр. Күчмә халыкларга һәрвакыт яңа көтүлекләр кирәк булган, чөнки аларның төп байлыгын терлек¬ ләр тәшкил иткән бит. Бүгенге көндә дә Ниндстан- ның акча берәмлеге рупия (сарык) дип атала. Көтүлекләр һәм көтүләр өчен кабиләләр арасында канкойгыч сугышлар да булган. Юкка гына Ьинд- станга күчеп килгән арийлар телендә сугыш сүзе «сыерлар табарга омтылу», ә кабилә башлыгы «сыер¬ ларны саклаучы» дигән мәгънәгә ия булмаган инде. Ьиндстанда арийлар, утрак тормышка күчеп, иген¬ челек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Алар җирле халыкны үзләренә буйсындырганнар, өлешчә Ьиндстанның көньяк районнарына кысрык¬ лап чыгарганнар, өлешчә алар белән катнашканнар һәм бердәм халык — һиндлылар барлыкка килгән. Арийлар бирегә килгәндә, бронза гасырының Ь.инд үзәнлегендәге бик борынгы цивилизациясе юкка чыккан булган инде (§ 10 ны кара). Хәзер Ьиндстан тарихы өр-яңадан башланган кебек булган. Б.э.к. беренче меңъеллык башында һиндлылар тимер эретергә һәм эшкәртергә өйрәнгәннәр, Ьиндстанның икенче бөек елгасы — Ганг яр буйларын тулысынча үзләштергәннәр. 102
Борынгы Һиндстан 2. Цивилизация яңадан башлана. Ганг үзәнлеге джунглилар — үтеп булмастай тропик урманнар белән капланган. Грек язучылары (Геродот та) Һинд- станда гаҗәеп агачлар үсүе турында сөйләгәннәр. Мондый агач күләгәсендә 50 җайдак ышыкланган. Тимер балта джунглиларны да җиңгән. Ьиндлы- лар агач һәм куакларны кискәннәр, аларның төпләрен чыгарганнар, джунглиларны яндырганнар, шул рәвешле авыллар һәм чәчүлек җирләр өчен мәйданнарны чистартканнар. Бодай һәм арпа чәчкәннәр, сазлыклы урыннарда дөге утыртканнар. Һиндстан — шикәр (бу сүзнең килеп чыгышы ук һинд теленә барып тоташа) һәм мамык ватаны, соңгысыннан һиндлылар нәзек һәм чыдам тукы¬ малар эшләгәннәр. Борынгы грек сәяхәтчеләре бал 103
Ашока патша заманында төзелгән таш колоннаның югарыгы өлеше Брахма кортларыннан башка да бал бирүче камыш турында сөйли торган булганнар. Башта Һиндстанда күп санлы кечкенә дәүләтләр төзелгән. Аларның үз раҗалары (патшалары), гаскәрләре, түрәләре һәм аксөякләре булган. Арий кабиләләренең җирле халык белән һәм үзара көрәше, Ганг үзәнлеген үзләштерү һәм беренче һинд дәүләтләренең тарихы турында безгә бик аз нәрсәләр генә билгеле. Һиндлыларның үз язулары булган (цивилизациянең әһәмиятле бил¬ гесе), әмма алар пальма яфрагына язганнар, һәм дымлы климат шартларында ул бик тиз череп беткән. Бары тик «изге» текстлар — гимннар һәм догалар, мифлар һәм легендалар, җырлар һәм поэмалар, борынгы кануннар гына сакланып калган. Башка халыклардан аермалы буларак, һиндлылар вакыйгаларны язып бармаганнар. Аларның күзал¬ лаулары буенча, бар дөнья иң югары Брахма алла тарафыннан барлыкка китерелгән һәм шуның вакы¬ ты буенча яши. Брахма өчен йөзләрчә буыннарның тормышы — нибары бер мизгел. Дөньядагы барлык вакыйгалар — хәзерме яисә мең ел элек булган¬ нармы — бер үк вакытта баралар. Димәк, елъязма¬ ларның бөтенләй кирәге калмый. 3. Һиндстан варналары. Кешеләр арасындагы ти¬ гезсезлек цивилизация билгесе булып тора. Һинд¬ стан — бу яктан искитмәле ил. Аның халкы тигез хокуклы булмаган дүрт төркемгә — варналарга бүленгән. Һиндлылар Брахма алла кешеләрне үз тәненең кайсы да булса бер өлешеннән яраткан дип ышанганнар, һәм варналарның килеп чыгы¬ шын шуңа бәйләп аңлатканнар. Каһиннәр кастасы — брахманнар — аның авы¬ зыннан яралганнар, шуңа күрә бары тик аларга гына аллалар исеменнән сөйләргә рөхсәт ителгән. Брахманның көчле кулларыннан икенче варна — атаклы сугышчылар бар булганнар. Раҗалар, гадәт¬ 104
тә, шушы варнадан килеп чыкканнар. Брахманның бот сөякләреннән өченче варна — игенче крестьяннар барлыкка килгәннәр. Ниһаять, Брахманың пычра¬ нып беткән аякларыннан иң түбән варна — хезмәт¬ челәр яралган. Аларны шудралар дип йөрткәннәр. Кеше югарырак варнадан булган саен, аның хокуклары да арта барган. Һиндстан кануннарында брахманнарның барлык варналардан өстен булуы хакында әйтелгән. Атасын улы ничек олыласа, 100 яшьлек патша да 10 яшьлек брахман малайны шулай зурларга тиеш булган. Крестьяннарны сез үлеләр патшалыгындагы елга аша исән вакытта брахманга бүләк иткән сыерыгызның койрыгына гына ябышып йөзеп чыга аласыз дип ышандыр¬ ганнар. Брахманга кизәнгән шудраның кулын кискәннәр, ә брахман шудраны үтерсә дә, аңа җәза бирү каралмаган. Шулай да варналар ул әле кешеләрнең байларга һәм ярлыларга бүленүе түгел. Шудра, мәсәлән, байый, ә ниндидер атаклы сугышчы хәерчелеккә төшә алган. Кеше үзенең варнасын берничек тә үзгәртә алмаган һәм кем булып туса, шул булып үлгән. 4. Маурьялар мәмләкәте. Территориянең зур, джун¬ глиларның үтеп чыга алмастай, халкының күп сан¬ лы булуы һәм варналарга бүленүе — болар барысы да илне берләштерүне кыенлаштырган. Әмма тимер гасыры Һиндстанда бөек мәмләкәтләр заманы булган. Б.э.к. III (3) гасырда бөтен Ьиндстан диярлек (Һинд һәм Ганг үзәнлекләрен дә кертеп) беренче мәртәбә Маурьялар нәселеннән булган патшалар хакимияте астында берләштерелгән. Ашока патша заманында Маурьялар мәмләкәте иң югары үсешкә ирешкән. Аның тарафыннан илне берләштерү максатында алып барылган сугышлар¬ ның берсендә 100 мең кеше үтерелгән, 150 мең кеше әсир төшкән. Борынгы грек тарихчылары раславынча, Маурьялар мәмләкәте армиясендә Һиндстандагы гыйбадәтханә капкасы 105
Будда. Борынгы статуя Сораулар һәм биремнәр 600 мең җәяүле сугышчы, 30 мең җайдак һәм 9 мең сугыш филе булган. Дәүләтнең башкаласы Паталипутра шәһәре ныгытма диварларының озынлыгы 30 км га сузылган. Мондый ил белән идарә итү җиңел булмаган. Күп санлы халыкны берләштерергә омтылып, Ашока брахманнар тәгълиматыннан баш тарткан һәм башка дин — буддизмны кабул иткән. Бу дингә һиндле акыл иясе, соңыннан Будда (димәк, «яктыр¬ ган», «уянган») дип атап йөртелә башлаган Гаутама исемле кеше нигез салган. Ул б.э.к. VI (6) һәм V (5) гасырлар чигендә яшәгән. Будда кешеләрнең варналарга бүленешен танымаган һәм барысы да кешенең килеп чыгышына түгел, ә аның шәхси сыйфатларына һәм ихтыярына бәйле дип өйрәткән. Буддизмны кабул итеп, Ашока брахманнарны иң югары дәрәҗәлеләр итеп танудан баш тарткан. Маурьялар мәмләкәте озак яшәмәгән. Ашока патша үлүгә таркалган, әмма Һиндстанны вакыт¬ лыча гына берләштерү дә аның мәдәни һәм хуҗа¬ лык үсешендә гаять мөһим роль уйнаган. Хәзерге дөнья күп нәрсәләр белән һиндлыларга бурычлы. Бүген дә файдалана торган цифрларны (без аларны гарәп цифрлары дип атап ялгышабыз) һинд- лылар уйлап тапкан. Шахматны шулай ук алар уйлап чыгарганнар. Шахмат тактасындагы фигуралар җәяү¬ ле сугышчылары, атлы гаскәре һәм сугыш филләре булган борынгы һиндлылар армиясен хәтерләтә. 1. Картада Ганг елгасын, Паталипутра шәһәрен, Маурьялар мәмләкәте чикләрен күрсәтегез. 2. Ни өчен Ганг үзәнлеген игенчеләр бронза гасырында үзләштермәгәннәр? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: раҗа, джунгли, варна, брахман, шудра, буддизм. 4. Ни өчен Һиндстан озак вакытлар күп санлы дәүләтләргә бүлгәләнгән хәлдә яши? 5. Һиндлыларның борынгы замандагы нинди казанышларын кешеләр бүген дә файдаланалар? 106
КЫТАЙДА БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ 1. Кытайда тимер гасыры башлану. Кытайда иң борынгы дәүләтләр Хуанхэ елгасы буйларында бронза гасырында барлыкка килгәннәр (§ 10 ны кара). Б. э. к. VI (6) гасырда кытайлылар тимер эшкәртә башлаганнар. Бу Кытайның икенче бөек елгасы — Янцзы үзәнлегендәге куе урманнарны кисәргә мөмкинлек биргән. Хәзер патшалыклар зур елгалардан читтә дә төзелгәннәр. Алар арасындагы чикләр кешеләрне аерган, мәдәни һәм хуҗалыкара элемтәләрне үстерергә комачаулаган. Аерым дәүләтләрдә — пычак форма¬ сындагы бронза тәңкәләр, икенчеләрендә — китмән йөзе рәвешендәге, өченчеләрендә уртасында квадрат тишек булган түгәрәк акчалар файдаланылган. Бу сәүдә үсешен тоткарлаган. § 20 Көрәк рәвешендәге бронза акча Борынгы Кытай 107
Ритуаль бронза балта Кытай патшалыклары арасында бертуктаусыз канкойгыч сугышлар барган, алар илне бик нык бөлдергән. Бүлгәләнеп беткән Кытай тышкы дош¬ маннардан да уңышлы саклана алмаган. Тимер гасыры башлангач кына илне берләштерү мөмкин булган. Хезмәт кораллары камилләшкән, халык саны арткан, дәүләт хакимияте һәм армия ныгыган. Нәтиҗәдә эре патшалыклар вакларын үзләренә буйсындырганнар. Б.э.к. III (3) гасырга Кытайда 7 эре патшалык калган. 2. «Циньның беренче хакиме» Кытайның көнба¬ тыш чик өлкәсендә Цинь дәүләте урнашкан булган. Аның хөкемдарлары тимер кораллар белән корал¬ ланган көчле армия төзегәннәр. Армиянең төп өлешен кончар һәм арбалетлары (үзаткыч яисә әйбәт җәяләр) булган җәяүле гаскәр тәшкил иткән. Цинь сугышчылары шәп коралланганнар һәм яхшы хәрби киемнәр кигәннәр, әмма калканнары булма¬ Император төрбәсендәге ган: алар сакланырга түгел, ә һөҗүм итәргә генә тиеш булганнар. Сугыш арбалары отрядлары Цинь Шихуан урынына күп санлы атлы гаскәр оештырылган. Армиядә каты хәрби тәртип кертелгән. Б. э. к. 221 елда, 17 ел дәвамында сугышчылары сыннары барган бертуктаусыз сугышлардан соң, Цинь патша дошманнарын тар-мар иткән һәм Кытайны берләштергән. Ул үзен Цинь Шихуан, ягъни «Циньның беренче хакиме» дип атап йөртә башла¬ ган. Аның фәрманы буенча, элекке патшалыкларның чикләрендәге ныгыт¬ маларны җимереп ташлаганнар һәм илне башында урынчылар торган 36 өл¬ кәгә бүлгәннәр. Цинь Шихуан бөтен Кытай өчен бердәм акча, бердәм үлчәү берәмлеге керткән, бердәм кануннар булдырган һәм иероглифларны төрлечә язуга чик куйган. 108
Көньякта Цинь Шихуан Янцзы елгасыннан алып Көньяк Кытай диңгезенә кадәрге җирләрне басып алган. Төньякта, Хуанхэның югары агымында, күчмә һун кабиләләрен тар-мар иткән. Буйсындырылган патшалыкларның күп санлы аксөякләре Цинь Шихуанны бик нык дошман күр¬ гәннәр. Шунда ул 100 меңнән артык аксөяк гаиләсен яңа башкалага — Санъянга күчерергә боерган. Ризасызлык белдерүчеләрнең барысын да җәзалап үтергәннәр, ә ал арның туганнарын кол иткәннәр. Үз вазифаларын нәселдән нәселгә тапшырып килүче элеккеге аксөякләр урынына Цинь Шихуан үзенә тулысынча бәйле булган түрәләрне күтәргән. Кытай хакименең тормышына берничә мәртәбә кул сузганнар. Цинь Шихуан башкалада үзара озын юллар белән тоташтырылган 37 сарай төзеткән һәм, үтерүчеләрдән куркып, бер үк бинада ике төн рәттән кунмаган. Ул, картаерга өлгермичә дә, нерв авыруын¬ Сугышчы. Цинь Шихуан төрбәсендәге сын нан үлеп киткән. Археологлар Цинь Шихуанның җир асты төрбә¬ сен казып чыгардылар. Анда яхшы коралланган атлы һәм җәяүле сугышчыларның 6 мең балчык сынын таптылар. Цинь Шихуанның җиңелмәс армиясе аны үлгәннән соң да сакларга тиеш булган. Цинь Шихуан патшалыгының иң атаклы истәлеге ул — Бөек Кытай стенасы, дөньяда моңа тиң башка һәйкәл юк. 3. Бөек Кытай стенасы. Күчмә халык¬ лардан саклану өчен, Цинь Шихуан, төньяк чикләр буйлап моңарчы булган барлык дивар һәм манараларны үзара тоташтырып, бердәм ныгытмалар чыл¬ быры төзегән. Гаять зур төзелешкә йөзләрчә мең крестьяннарны, колларны, сугышчы¬ ларны, җинаятьчеләрне җыйганнар. Бөек Кытай стенасы 109
Бронза сугыш арбасы Көч җитмәслек авыр эштән күпләр үлгән. Риваять буенча, мәетләрне төзелүче стена эчендә калдырып, томалап барганнар. Аның киңлеге өч ат җигелгән арба иркен үтеп йөри алырлык булган. Стена зур шомар¬ тылган ташлардан һәм эре кирпеч¬ тән өелгән, ә эченә тыгызлап балчык һәм вак таш тутырылган. Бер-берсеннән икеләтә ук очышы ераклыгында урнашкан квадрат манаралар өскә калкып торалар. Куркыныч барын сизенүгә, сугышчылар манараның өстәге мәйданнарында чыбык-чабыкка ут төрткән¬ нәр, һәм хәбәр бөтен стена буйлап тапшырылган. Борынгылыкта 60 меңләп манара булган, ә хәзер аларның 20 меңләбе исән. Стенаның озынлыгы — 4 мең км чамасы. Ул текә тау битләренә күтәрелеп һәм үзәнлек, тарлавыкларга төшеп, Кытайның бөтен төньяк чикләре буйлап сузыла. Кытайлылар аны «10 мең лил ы стена» дип атаганнар (ли — ярты километрга тигез озынлык үлчәү берәмлеге). Кытайда кимиятенә Кытай сарае макеты й—Г-Г деспотлыкка нигезләнгән патша ха- ия куәтле мәмләкәт төзелгәнгә генә мондый гаять зур төзелешне ерып чыгу мөмкин булган. Стена 10 ел буе корылган, һәм барыбер Цинь Шихуан төзелешне ахырына җиткерә алмаган. Стенаны ныгыту эшләре тагын 1000 елдан артык дәвам иткән әле. Дәүләт эчендәге үзгәртеп кору¬ ларга, бихисап армияне тотуга, мо¬ ңарчы күрелмәгән зур колачлы төзе¬ лешкә күп чыгымнар таләп ителгән. Салым һәм йөкләмәләр күп тапкыр¬ лар арткан. Салым түләмәүчеләрне кол иткәннәр. Цинь Шихуан үлгән- 110
нән соң Кытайда чуалышлар башланган. Баш күтәрүчеләрнең юлбашчылары яңа аксөякләргә әйләнгәннәр, ә кечкенә авылның аксөякләр нәселен¬ нән булмаган старостасы яңа патша династиясенә нигез салган. 4. Борынгы кытайлыларның уйлап табулары. Ефәк күбәләге корты ясаган пәрәвез кузыларын¬ нан кытайлылар бөтен дөньяда бик югары бәялән¬ гән ефәк — матур һәм чыдам тукыма эшләп чыгарырга өйрәнгәннәр. Бөек Кытай стенасы ышыгында Кытайның төньягында башланып Азия аша үтүче төп сәүдә юлы Бөек ефәк юлы дип исемләнгән. Б.э.к. беренче меңьеллык ахырында Кытайда тагын бер гаҗәеп яңалык булган: кәгазь уйлап табылган. Аны бамбук җепселләреннән, агач кайрысыннан һәм чүпрәк-чапрактан ясаганнар. Аларны сыек ботка хәленә китергәннәр һәм челтәрсыман төпле махсус кысага салганнар. Форманы селкегәннәр, һәм җепселләр үзара чуалып беткәннәр, ә артык су агып чыккан. Әзер кәгазь битен киптергәннәр һәм пресслаганнар. Кытайлыларның мәшһүр уйлап табулары әле болар белән генә чикләнми. Компас, чәй, фарфор, дары да — аларныкы. Кытайда эшләнгән фарфор савыт. Б.э.к. III (3) гасыр Ефәк тукыма үрнәге, аңа 2300 ел 1. Картада Янцзы елгасын, Саньян шәһәрен, Бөек Кытай стенасын һәм Бөек ефәк юлын табыгыз. 2. Ни өчен Кытай тимер гасыры башлангач кына берләш¬ терелгән? 3. Үз хакимиятен ныгыту өчен, Цинь Шихуан нинди чаралар күргән? 4. Кытайлылар дөнья мәдәниятенә нинди яңалык алып килгәннәр? 5. Цинь патшалыгы хакиме Кытайны берләштерү сугышла¬ рын ничәнче елда башлаган? Сораулар һәм биремнәр 111
§ 21 БӨЕК ФАРСЫ МӘМЛӘКӘТЕ Көнбатыш Азия һәм Мисыр территориясендәге борынгы цивилизацияләрнең тарихы да, Ьиндстан һәм Кытай кебек үк, гаять зур куәтле мәмләкәт оешу белән төгәлләнә. Ул фарсылар патшасы Кир белән аның улы һәм варисы Камбизның яулап алулары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1. Бөек Кирның яулап алулары. Кылган эш- гамәлләре өчен Бөек кушаматын алган Кир фарсы кабиләләрен берләштергән. Б. э. к. 550 елда ул Мидия патшасы Астиагка, әнисе ягыннан бабасына буйсынудан баш тарткан. Атлы җәялеләр гаскәре белән Кир ашыгыч рәвештә Экбатанга чыгып киткән. Мидия хәрби башлыклары аның ягына күчкәннәр, һәм Астиаг җиңелгән. Кир аның барлык биләмәләрен яулап алган. Бабил, Лидия һәм Мисыр хөкемдарлары фарсы¬ ларга каршы көрәштә берләшә алмаганнар. Иң элек Лидия патшалыгы бирелгән. Бәхеткә һәм уңышка Фарсы мәмләкәте 112
ирешәчәгенә нык ышанган Лидия пат¬ шасы Крез Кир биләмәләренә үзе һөҗүм иткән. Аңа киләчәктән, янәсе, мондый хәбәр килгән: Патша, әгәр гаскәрләрең белән елга аша чыксаң, син бөек патша¬ лыкны җимерәчәксең! Лидия һәм Фарсы патшалыкларын кечкенә генә елга аерып торган. Мисырлыларның вәгъдә ителгән ярдәмен көтеп тормастан, Крез үз гаскәрләре белән елганы кичкән, һәм аны шунда ук тар-мар иткәннәр. Кир сугышка Лидия сугышчылары өчен гадәти булмаган көчләрне — дөя өстендә сугышучы җайдак¬ ларны керткән. Җиңелгәннән соң Крез яңадан киләчәктән хәбәр җибәрүчегә мөрәҗәгать иткән һәм түбәндәге җавапны алган: Алдан әйтелгәннәр тормышка ашты. Син, патша, үзеңнең бөек патша¬ лыгыңны җимердең! Лидия патшалыгыннан соң Бабилга чират җит¬ кән. Б.э.к. 539 елда фарсы гаскәрләре Бабилга таба хәрәкәт иткәннәр һәм бернинди каршылыксыз шәһәргә кергәннәр. Аңа Бабил ханзадәсе Валтасар гына каршылык күрсәткән һәм тугрылыклы сугыш¬ чылары белән үзе саклаган сарай утында һәлак булган. Библиядәге легенда буенча, үләр алдыннан Валтасар сарайда мәҗлес оештырган. Кинәт сарай Бөек Кирның Бабилны алуы турындагы хәбәр салынган балчык цилиндр. Б.э.к. VI (6) гасыр диварында ниндидер серле сүзләр төшерүче утлы кул пәйда булган: Мене, текел, упарсин. Моның мәгъ¬ нәсе түбәндәгечә: Синең патшалыгың инде үлчәнгән, бүленгән һәм фарсыларга бирелгән. Шул ук төндә Валтасар һәлак булган. Кир Бабил патшалары көчләп күче¬ реп утырткан халыкларның өметләрен аклаган. Ул аларга туган җирләренә кай¬ тырга рөхсәт биргән. Мәсәлән, еврейлар¬ ның «Бабил әсирлеге» төгәлләнгән. Алар Иудеяга кайтып киткәннәр һәм Иеруса¬ лимдагы гыйбадәтханәне торгызганнар. Бөек Кир төрбәсе 8* К-6/326 113
Патша Дарий I тәхеттә утыра. Борынгы рельеф 2. Фарсы мәмләкәтендә хакимият өчен көрәш. Бөек Кирның өлкән улы Камбиз атасының яулап алуларын дәвам иттергән. Б.э.к. 525 елда ул Мисырга һөҗүм иткән. Нил тамагында мисырлыларны тар-мар иткән. Әлеге сугыш булган урынга 70 елдан соң Геродот килгән һәм һәлак булган сугышчы¬ ларның сөякләрен күргән. Көчле Мемфис, аңа каршылык күрсәткәннән соң, барыбер би¬ релгән. Мисыр Фарсы мәмләкәтенең бер өлешенә әйләнгән. Шул ук вакытта Камбиз кече энесе Бардия- нең үзен патша дип игълан итүе хакында ишеткән. Камбиз кичекмәстән фетнәчегә каршы күтәрелгән, әмма юлда бәхетсезлеккә очрап һәлак булган. Бард ия патша булып калган. Тиздән 7 атаклы фарсы кешесе аңа каршы заговор оештырган. Алар патшаны үтергән¬ нәр һәм Бардия Камбизның кече энесе түгел, ә ялганатлы патша иде дип белдергәннәр. Заговор¬ чылар Бардия үзе Камбизга кадәр үк һәлак булды, әмма бу турыда белдермәделәр генә дип раслаганнар. Шунда Гаумата исемле маг (фарсылар һәм мидия- леләр каһиннәрне шулай атаганнар) үзен Бардия дип күрсәткән (ул аңа бик тә охшаган булган) һәм хакимиятне яулап алган. Заговорчыларның кемне үтерүләре, чын Бардия- неме яисә ялганатлы магнымы, бүгенге көнгә кадәр бәхәсле булып кала бирә. Заговорда катнашучылар¬ ның берсен —Дарий I (Беренче)не яңа патша итеп игълан иткәннәр. Кузгалышлар башланган. Алар ел буе, Дарий тулысынча җиңүгә ирешкәнче дәвам иткәннәр. Җиңү хөрмәтенә патша боерыгы буенча таш пли- тәләргә Дарийның һәм җиңелүчеләрнең исемнәрен озын итеп чокып язганнар һәм аларның рельеф сурәтләрен төшергәннәр. Бу плитәләрне 100 метр 114
Персепольдәге Дарий I сарае рельефлары биеклектәге кыяга беркеткәннәр. Алар бүгенге көнгәчә сакланган. 3. Дарий Беренче заманында Фарсы мәмләкәте. Кир һәм Камбиз бөек мәмләкәт төзегәннәр, Дарий аның корылышы белән шөгыльләнгән. Ул илне башында урынчылар — сатраплар торган 20 сатра- пиягэ (өлкәгә) бүлгән. Сатрапияләрнең һәрберсе тулы бер патшалык зурлыгында булган. Сатраплар бәйсез хөкемдарга әйләнмәсеннәр өчен, гаскәрләр белән Дарий үзе җитәкчелек иткән. Ул сатрапиядә сатрапларга буйсынмаган хәрби җитәкчеләрне дә үзе билгелә¬ гән. Мәмләкәт буйлап вәкаләтле затлар — «патшаның колаклары һәм күзләре» йөргән. Аларның фәрманы 8* 115
Фарсыларның сугыш арбасы буенча теләсә кайсы урынчыны яисә хәрби башлыкны тотып сарайга ки¬ терә алганнар. Таш түшәлгән Патша юлы үзәктән алып илнең көнбатышына, диңгез яры буйларына кадәр сузылган. Зур булмаган юл аралыклары саен кош¬ тай очарга әзер җайдаклар кизү торганнар. Алар, бер станциядән икенчесенә җилдереп, патша хат- ларын чылбыр буенча тапшырганнар. Дарийга һәр сатрапия даими рәвештә ясак түләп торган. Иң бай сатрапияләр (Бабил һәм Мисыр) — көмеш белән, ә үзәктән читтә урнашканнары терлек- туар, ашамлыклар һәм товар белән түләгәннәр. Лидия патшалары үрнәгендә Дарий алтын акча — дарик (аның хөрмәтенә шулай аталган) суга баш¬ лаган. Фарсы илендә Дарийның сәүдәгәр булуы турында сөйлиләр,— дип язган Геродот. Дарий заманында Фарсы мәмләкәте зур куәткә ирешкән. Ул Ьиндстаннан башлап Урта диңгезгә кадәр җәелгән. Дарий үзен Бөек патша, патшалар патшасы дип атаган. Европада Фарсы биләмәләре чикләренә иң якын урнашкан ил Греция булган. Сораулар һәм биремнәр 1. Фарсы мәмләкәте составына кергән борынгы илләрне картада күрсәтегез. 2. «Крез кебек бай», «Валтасар мәҗлесе» кебек канатлы гыйбарәләр бар. Алар нинди мәгънәгә ия? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: сатрап, сатрапия, маг, дарик. 4. Ни өчен фарсылар Бабилны бик җиңел алганнар? 5. Дарий Беренче Цинь Шихуанның көч-куәтеннән көнләшә алганмы һәм ни өчен? 6. Кархемиш янындагы сугыштан (§18 ны кара) алып Мисыр¬ ны яулап алганчыга кадәр ничә ел узуын санап чыгарыгыз. Бу вакыйгалар ничәнче гасырда булган?
Ill БҮЛЕМ БОРЫНГЫ
7 нче бүлек ИҢ БОРЫНГЫ ГРЕЦИЯ Бирем Җылы Эгей диңгезе ике ярымутрауны, шуның белән бергә дөньяның ике кисәген — Азия һәм Европаны аерып тора. Эгей диңгезенең Азия урнашкан ягында Кече Азия ярымутравы, фарсы¬ ларның «патшалар патшасы» биләмәләре җәелгән. Европа ярында — Балкан ярымутравы, ә аның көньягында — Греция. Эгей диңгезендә утраулар бик күп, арада иң зуры — Крит. Бронза чорында Европада беренче дәүләтләр нәкъ менә Критта һәм Грециядә барлыкка килгәннәр. Борынгы греклар илләрен — Эллада, ә үзләрен эллиннар дип атап йөрткәннәр. (Греклар дип аларны римлылар атаган, аларның тарихы турында дәрес¬ лекнең соңгы бүлемендә сөйләнә.) Фарсы мәмләкәте Грециягә якынайганда, аларның инде зур тарихы булган. Борынгы Көнчыгыш халыклары тарихына караганда борынгы грекларныкы яхшырак билгеле. Греклар үзләреннән соң фәнни тарихи хезмәтләр калдырганнар. Әмма әүвәлге тарихлары турында алар бик аз белгәннәр. Эш шунда: грек цивили¬ зациясе ике мәртәбә башланган. Бу ничек һәм ни өчен шулай булган? Дәреслекнең әлеге бүлегендә әнә шул турыда сөйләнә. Картада Эгей диңгезен, Балкан ярымутравын, Крит утравын табыгыз. § 22 БРОНЗА ЧОРЫНДА ГРЕЦИЯ ҺӘМ КРИТ 1. Греклар иле. Табигать греклар илен өч өлешкә — Көньяк, Урта һәм Төньяк Грециягә бүлгән. Көньяк Грецияне Пелопоннес ярымутравы тәшкил итә. Ул 118
Урта Грециядән тирән диңгез култыклары белән аерылып тора һәм аның белән тар гына Коринф муентыгы аша тоташа. Урта һәм Төньяк Греция арасында тау сыртлары ята. Диңгез яры буйлап Фермопйль тарлавыгы сузыла. Греция — кыялар иле, анда уңдырышлы җирләр бик аз. Борынгы греклар күп итеп зәйтүн һәм йөзем үстергәннәр, ә икмәк белән үзләрен тәэмин итә алмаганнар. Аның каравы Эгей диңгезе диңгездә сәяхәт итү өчен гаҗәеп уңайлы булган. Яр буе сызыгы күп санлы уңайлы бухталар белән ергаланып беткән. Греклар борынгылыкта искиткеч яхшы диңгез сәяхәтчеләре булганнар. Греклар диңгезнең ни икәнен белмәгән заман¬ нар да булган. Бу вакытта алар диңгез яр буйла¬ рыннан еракта яшәгәннәр. Күчеп килгән греклар Борынгы Греция һәм Крит утравы 119
Тәңкәдәге Лабиринт сурәте Тесей һәм Минотавр. Савыттагы, рәсем Европада иң борынгы язу. Критта Фест шәһәрендә табылган балчык тәлинкә Балкан ярымутравында б.э.к. II (2) меңъеллык башында пәйда булганнар. Аларны ахеялылар дип атаганнар. 2. Тесей һәм Минотавр турында миф. Ахеялылар- ның иң борынгы тарихлары турындагы истәлекләр мифларда сакланган. Борын-борын заманда Крит утравында көчле диңгез мәмләкәте булган. Мйнос патша Эгей диңгезендәге утрауларны һәм ахеялы- ларның күп кенә шәһәрләрен үзенә буйсындырган. Патшаның исәпсез-хисапсыз бүлмәләрдән һәм коридорлардан торган гаять зур сарае — Лабиринты булган. Лабиринтта адашкан кеше котылгысыз рәвештә үгез башлы һәм кеше гәүдәле коточкыч албасты — Минотавр яшәгән төп бүлмәгә эләккән. Грециянең Афина шәһәре (Урта Грециядә), албас¬ тыга ашатыр өчен, ел саен җиде кыз һәм җиде егет җибәрергә тиеш булган. Афина патшасы Эгейның улы, курку белмәс Тесей, туган шәһәрен әлеге албастыдан коткарырга карар итеп, Критка киткән. Анда Миносның кызы, Ариад¬ на, Тесейга гашыйк булган һәм яшь батырга кончар (туры кылыч) һәм бер йомгак җеп алып килгән. Тесей җепнең очын ишек янына бәйләп калдырган һәм, йомгакны сүтә-сүтә, Лабиринт эченә кереп киткән. Кончар белән Минотаврны үтереп, Ариад- наның җебе буенча, Лабиринттан кире чыккан. Ариадна һәм азат ителгән кабиләдәшләре белән бергә Тесей кире туган җиренә кайтып киткән. Кара җилкәнле кораб дулкыннар өстеннән бик тиз йөзгән. Тесей шулкадәр ашыккан, хәтта әтисе белән ике арадагы килешү хакында да онытып җибәргән. Ә ул бит Минотаврны җиңгән очракта кара җилкән¬ не акка алмаштырырга сүз биргән булган. Эгей патша, ярдан кара җилкәнне күрүгә, улы һәлак булган дип уйлаган һәм, өметен өзеп, диңгезгә ташланган. Шуннан бирле Эгейны йоткан диңгез аның исеме белән атала. 120
Кносс сараеның бер бүлмәсе 3. Критта археологик ачышлар. Егерменче гасыр башында археологлар Критта казу эшләре башлап җибәрделәр, һәм дөньяга шаккатыргыч хәбәр таралды. Минос патшалыгының борынгы башка¬ ласын — Кносс шәһәрен казып чыгарганнар. Исәп- сез-хисапсыз бүлмәләрдән, җир асты мәгарәләреннән, коридорлардан, аралык һәм баскычлардан торган өч катлы гаять зур сарай легендар Лабиринтны хәтерләткән. Кносс сараеның түшәм һәм диварлары ачык, төрле төстәге фрескалар (юеш штукатуркага ясал¬ ган картиналар шулай атала) белән бизәлгән. Ал арда матур итеп киенгән критлыларның төрле тантаналы й.тттштптгтттп тгптнп ir j • 11imiihi inti fwui miишшшшшшшшшui1i u11 mi шшшиши i цшишил (1ШИГПI unit! rmiin rrmnrniKгтптгптпггпттtг гпппirmi rnn i1i гrrn питан11rrnrr Үгез уеннары. Кносс сараендагы фреска Каһин патша. Кносс сараендагы фреска 121
Микенадагы Арыслан капкасы йөрешләре сурәтләнгән. Патша фигурасы кеше буеннан озынрак, башында — лилия- ләрдән үрелгән таҗ, муенында — алтын муенсалар. Икенче фреска кыю егетнең ярсыган үгез белән көрәшен чагылдырган. Критта археологлар Кносс кебек тагын берничә сарай һәм авылны казып чыгар¬ ганнар. Төрле предметлар һәм балчык такта¬ лардагы язулар фән өчен аеруча кыйммәтле табыш булып чыктылар. Әмма Европада иң борынгы язуның серләре әле бүгенге көнгәчә ачылмаган. Микенадагы үгез башы Шулай да археологик ачышлар күп нәр¬ сәгә ачыклык керттеләр. Крит сарайлары һәм авылларының ныгытма корылмалары булмаган. Анда яшәүчеләр дошманнар һөҗүм итәр дип курык¬ маганнар. Крит хөкемдарларының утрауны ыша¬ нычлы саклаучы куәтле хәрби флоты булган. Б.э.к. II (2) меңъеллыкның беренче яртысында Крит пат¬ шалыгы гөрләп чәчәк аткан. Б.э.к. XV (15) гасырда, көчле җир тетрәү һәм вулкан атылу нәтиҗәсендә, сарайлар җимерелгән. 4. Ахеялылар Грециясе. Тесей һәм Минотавр ту¬ рындагы мифта тагын бер ышанычлы факт бар: ахеялылар башта Критка ясак түләгәннәр, ә соңын¬ нан түләми башлаганнар. Шул ук вакытта ахеялылар үзләренең мәдә¬ ниятле күршеләреннән күп нәрсәгә өйрәнгәннәр. Алар критлыларның язу системасын үзләштер¬ гәннәр һәм балчык такталарга яза башлаганнар. Галимнәр борынгы грек телендәге әлеге язуларның серен чишүгә ирештеләр. Крит сарайлары җимерелгәннән соң, ахеялылар- ның дәүләтләре зур үсешкә ирешкән. Критта ахея язулы такталар киң таралган. Бу көчсезләнгән һәм кешесез калган Критны ахеялыларның басып алуын күрсәтә. Пелопоннестагы Микёна ахеялыларның 122
иң данлыклы шәһәре булган. Әмма шәһәрләр бердәм дәүләт тәшкил итмәгәннәр, һәрберсенең үз патшасы идарә иткән. Микенада калкулык өстендә зур ташлардан салынган крепость торган. Крепостька Арыслан капкасы (аны ике арыслан сурәте бизи) аша кер¬ гәннәр. Крепость эчендә патша сарае урнашкан. Микена патшаларының төрбәләрендә археологлар мәеткә кидереп күмә торган алтын маскалар, бакыр¬ дан, көмештән һәм алтыннан эшләнгән кыйммәтле касәләр һәм чүлмәкләр, бик күп бронза корал тап¬ каннар. Микена һәм башка Ахея дәүләтләре патшалары Эгей диңгезендәге утрауларга һәм Кече Азия яр буйларына еш кына талау походлары оештырганнар. Троя сугышы (чама белән б.э.к. 1200 еллар) ахеялы- ларның шундый соңгы походы булган. Легенда¬ ларда ахеялылар гаскәре һәм флоты белән Микена патшасы Агамёмнонның җитәкчелек итүе турында сөйләнә. 10 ел буе ахеялылар Кече Азиядә бик яхшы ныгытылган Троя шәһәрен камап торганнар, ниһаять, басып алганнар һәм талаганнар. Шуннан соң күп тә үтми Грециягә төньяктан яңа күчмә халыклар — тимер кораллар белән кораллан¬ ган сугышчан дориялелэр бәреп кергән. Алар ахея- лыларның крепость һәм сарайларын җимергәннәр. 1. Картада Пелопоннесны, Коринф муентыгын, Фермопилны, Микенаны, Афинаны, Кносс һәм Трояны табыгыз. 2. Грекларның һәм финикиялеләрнең тормыш шартлары һәм шөгыльләре кай ягы белән охшаш? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: фреска, Лабиринт. 4. «Ариадна җебе» дигән канатлы гыйбарә нәрсәне аңлата? 5. Археологларның Криттагы табышлары грек мифла¬ рындагы мәгълүматларны раслыймы? 6. Криттагы сарайлар юкка чыгарылганнан алып Трояның һәлакәтенә кадәр ничә гасыр узуын санап чыгарыгыз. Бу вакыйгалар ничәнче меңъеллыкта булган? Агамёмнонның алтын маскасы Сораулар һәм биремнәр 123
Моны белү кызыклы ТРОЯ СУГЫШЫНЫҢ БАШЛАНУЫ ХАКЫНДА МИФ Бервакыт аллалар һәм алиһәләр зиннәтле мәҗлес үткәргәннәр, әмма гауга һәм җәнҗаллар алиһәсен анда чакырмаганнар. Ул үпкәләгән, күзгә күренмәс булып өстәл янына килгән һәм мәҗлестәгеләр арасына Гүзәлләрнең гүзәленә дигән язулы алтын алма ташлаган. Алма өчен өч алиһә —Гера, Афина һәм Афродита бәхәсләшә башлаган. Аларның һәр өчесе дә алма үзенә булырга тиеш дип исәпләгән. Алиһәләр, бәхәсне чишү өчен, баш алла Зевска мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма Зевс судья булудан баш тарткан, чөнки Гера аның хатыны, ә Афина белән Афродита кызлары булган. Алманың кемгә буласын хәл итү өчен, ул алиһәләргә Троя патшасының улы Париска мөрәҗәгать итәргә кушкан. Алиһәләр, бик тиз диңгезне кичеп, Парие янына килгәннәр. — Алманы миңа бир һәм мин сине бөтен Азиянең хакиме итәрмен,— дигән Гера. — Ә мин сине җиңелмәс сугышчы ясармын,—дип вәгъдә биргән Афина. — Ә мин сиңа хәләл җефетлеккә дөньядагы иң гүзәл хатынны табып бирермен,—дип кычкырып җибәргән Афродита. Парис уйлап-уйлап торган да алманы Афродитага биргән. Ахея патшаларының берсе Менелайның хатыны Гүзәл Елена дөньяда иң чибәр хатын булып саналган. Афродита алиһә ярдәмендә Парие Гүзәл Еленаны урлаган һәм Трояга алып киткән. Ачудан ярсыган Менелай ярдәм сорап абыйсына — явыз Агамемнон патшага мөрәҗәгать иткән. Паристан үч алу һәм Гүзәл Еленаны кайтару өчен, Агамемнон Трояга каршы сугышка Ахея шәһәрләре патшаларын күтәргән. Троя сугышы әнә шулай башланган. Мифта сугышның чын сәбәбе күрсәтеләме? § 23 ГОМЕР ПОЭМАЛАРЫ 1. Греция тарихында «караңгы гасырлар» һәм сукыр шагыйрь. Дориялеләр басып кергәннән соң, Греция бик кызганыч хәлгә төшкән. Ахеялыларның куәтле ныгытма шәһәрләреннән хәрабәләр генә торып калган. Илбасарлар якын-тирәдә үз авылларын — чокырлар һәм казык читәнле өемнәр белән уратып алынган җир идәнле тупас корылмалар төзелешен җәелдереп җибәргәннәр. Таштан төзү сәнгате югалган, язу онытылган. Бронза гасыры цивилизациясе һәлак булган. Гре¬ циядә яңадан борынгылык урнашкан. Греция 124
тарихы өр-яңадан (әмма бу юлы — тимер гасыры шартларында) башланган кебек булган. Тимерне үзләштерү барлык борынгы халыклар¬ ның үсешен тизләткән. Грек кабиләләрендә басилей- лар (юлбашчылар) җитәкчелегендә аксөякләр аеры¬ лып чыккан. Баси лей лар иң яхшы җирләрне бгсып алганнар һәм кабиләдәшләре өстеннән үз хакимлек¬ ләрен ныгытканнар. Болар барысы да 300 ел буе — б.э.к. XI (11), X (10) һәм IX (9) гасырларда дәвам иткән. Греция тарихында бу чор караңгы гасырлар дип атала, чөнки алар хакында галимнәр бик аз беләләр. Грекларда Ахея патшаларының элеккеге көч-куәте турында хатирәләр, аларның батырлыклары хакында легендалар сакланган. «Илиада» һәм «Одиссея» кебек ике зур поэманың нигезендә Троя сугышы һәм аның геройлары турындагы мифлар ята. Поэмалар телдән телгә, буыннан буынга күчеп сакланганнар, әмма соңрак, Грециядә яңадан цивилизация туып, язу барлыкка килгәннән соң гына язып алынганнар. Риваятьләр буенча, поэмаларны сукыр шагыйрь Гомер иҗат иткән. Ул Греция буйлап ил гизеп, басилей һәм аксөякләрнең мәҗлесләрендә илһам¬ ланып үз җырларын башкарып йөргән. Аның кайда тууы да, кайчан яшәве дә билгесез. Грециянең җиде шәһәре Гомерның туган җире дигән данлы дәрәҗәне үзенә алырга теләгән. Күп кенә галимнәрнең, гому¬ мән, шундый шагыйрьнең булуына шикләнеп караулары да гаҗәп түгел. Бәлки, чынбарлыкта поэмаларны бер генә кеше түгел, ә күп санлы билгесез риваятьчеләр иҗат иткәннәрдер. 2. Троя сугышы турында поэма. Троя шәһәрен греклар икенче төрле Илион дип атаганнар. Поэма¬ ның исеме «Илиада» шуннан алынган һәм «Илион турында поэма» дигәнне аңлата. Поэмада Троя камалышының соңгы, унынчы елында булган вакыйгалар турында сөйләнә. Гомер. Борынгы грек скульптурасы Ахиллес. Касәгә төшерел¬ гән рәсем 125
Ахеялыларның бәйдәнәләре (сугыш киемнәре) «Илиада» ахеялыларның кодрәтле герое Ахиллес- ның Ахея гаскәре башлыгы Агамемнон белән ачуланышуын тасвирлаудан башлана. Микена патшасы Ахиллестан әсир кол хатынны тартып ала, һәм ул, тәмам ярсыган хәлдә, алга таба Трояны камауда катнашудан баш тарта. Троялылар ахея- лылар арасындагы ызгыш-талашлардан файдаланып калырга ашыкканнар. Шлемы ялтырап торган бөек Гектор троялыларның юлбашчысы иде <...> Бар иде аның бер тиен өчен сугышка сусаган гаскәрләре. Гёктор ахеялылар лагерена һөҗүм иткән. Зур таш белән ул лагерь капкаларын бәреп ваткан, аның сугышчылары ахеялыларны кысрыклаганнар һәм аларның корабларын яндырырга әзерләнгәннәр. Шундый авыр вакытта Ахиллес янына дусты Патрокл килгән һәм: Киемнәреңне бир миңа, киим көбә күлмәгеңне, Бәлки, мине син дип уйлап, троялылар Сугышны туктатырлар,— дигән. Ахиллесның калканы белән, аның шлемын һәм көбә күлмәген киеп, Патрокл троялыларга ташлан¬ ган һәм аларны лагерьдан куып чыгарган. Әмма Гектор троялыларны кысрыклаучының Ахиллес түгеллеген аңлап алган. Үз сугышчылары арасыннан ул алга ыргылган һәм Патроклга сөңге белән Ахиллес Гекторның җансыз гәүдәсе белән. Грек касәсендәге рәсем 126
кадаган. Ахиллес, Патроклның үлү хәбәрен ишеткәч, бик нык кайгырган: Саклый алмадым дустымны! Туган илдән Еракта ул башын салды — мин ярдәмгә Аңа килмәдем. Үлемендә аның гаепле мин! Ахиллес Патроклның үлеме өчен үч алырга карар кылган. Ьәм менә Троя диварлары янында ике дошман баһадир очраша. Беренче булып Ахиллес сөңгесен ата, әмма тими, читтән очып уза. Троялы да сөңге ата, әмма ул Гефёст коеп биргән калканга килеп тия һәм читкә атыла. Шунда бу алышны күзәтеп торган Афина алиһә Ахиллесның сөңгесен җирдән тартып ала һәм үзенә кире бирә. Аллага тиң Ахиллес Гекторның бугазына батырды сөңгесен <...> Тәгәрәде ул тузанга. Ә Ахиллес тантаналы төстә: «Гектор! — диде.— Яшәп калырга җыендыңмы Патроколны үтереп син?» — Ахиллесның үлеме. Хәзерге заман рәсеме дип кычкырган. «Илиада »ның ахырында Патрокл белән Гекторны күмү тасвирлана. Троялылар да, ахеялылар да һәлак булган батырларның гәүдәләрен учакта яндыралар. Троя сугышының тәмамлануы турында башка кыйссалар да билгеле. Троя диварлары янында үкчә¬ сенә тигән агулы уктан Ахиллес та һәлак булган. Ахил¬ лесның алиһә анасы аны әле бала чагында ук, үлемсез итү өчен, җир асты елгасында коендырган. Әмма ул нәни Ахиллесны үкчәсеннән тоткан булган, һәм шул аның бердәнбер зәгыйфь урыны булып калган. Трояны ахеялы басилейларның берсе Одис¬ сей уйлап тапкан хәйлә белән яулап алганнар. Ахеялылар камалышны туктаткан кыяфәт чыгарып, лагерьларын ташлап, корабларга төялеп киткәннәр. Әмма буш лагерьда алар гаять зур агач ат калдырганнар, ә аның эчендә сугышчылар отряды яшеренгән. Троялылар Троя аты. Хәзерге заман рәсеме 127
Одиссей һәм сиреналар. Касәдәге рәсем әлеге атны лагерьдан шәһәргә күчергәннәр, ә төнлә ахеялыларның кораблары Троя диварлары янына әйләнеп кайткан. Агач ат эчендәгеләр, тышка чыгып, шәһәр капкаларын ачканнар. 10 ел дәвамында һичкем ала алмаган Троя бирелгән. 3. Одиссей маҗаралары. Гомерның икенче поэма¬ сында Троядан үзенең кадерле Итака утравына кайтучы Одиссейның искитмәле маҗаралары ту¬ рында сөйләнә. Одиссей озын-озак 10 ел буе дөнья гизеп йөргән, аңа күп мәртәбәләр куркыныч хәлдә калырга туры килгән, әмма җиңү һәрвакыт хәйләкәр һәм зур тәҗ¬ рибә туплаган Одиссей ягында булган. Бервакыт Одиссей, диңгез киңлекләрендә адашып, бер күзле алыплар — циклоплар утравына килеп чыккан. Диңгезләр алласы Посейдонның улы рәхимсез Полифем циклоп мәгарәгә сарык көтүен китереп тутырган һәм мәгарә авызын зур таш белән томалап куйган. Үзе белән чагыштырганда бөтенләй кечкенә булып тоелган Одиссейны һәм аның юлдашларын күргәч, Полифем ал арның икесен тотып ашаган. Греклар куркудан мәгарә почмагына посканнар. Коточкыч үлемнән берничек тә котылып булмас кебек тоелган аларга. Әмма хәйләкәр Одиссей бу бәладән котылу җаен тапкан. Ул циклопны шәраб эчереп исерткән, ә кеше ашаучы ерткыч йокыга киткәч, греклар зур бүрәнәне утта яндырып очлаганнар һәм алыпның күзен төртеп тишкәннәр. Циклоплар утравыннан киткәндә, Одиссей Поли¬ фемга: — Бел, циклоп, сине Одиссей, атаклы Итака хакиме сукырайтты! — дип кычкырган. Дошманының кем икәнлеген белгәч, Полифем Посейдонга мөрәҗәгать итеп, курку белмәс диңгез сәяхәтчесенә җәза бирүне үтенгән. Шуннан бирле диңгезләр алласы Одиссейны яратмый башлаган. 128
Дулкыннар һәм җилләр аның корабын кадерле Итакасыннан читкә, явыз сихерчеләр һәм коточкыч албастылар яшәгән яр буйларына алып киткәннәр. Мәсәлән, Одиссейның корабы ярымхатын-кыз, ярымкош кыяфәтендәге сиреналар утравы янына килеп чыккан. Алар диңгез сәяхәтчеләрен үзләренең тылсымлы җырлары белән сихерләгәннәр. Беркем дә аларның җырына каршы тора алмаган, һәм кораблар кыялар арасында һәлак булган. Бары тик Одиссей гына сиреналарның җырын тыңлый һәм исән кала алган. Ул үзен каек матчасына ныклы бау белән бәйләргә, ә барлык юлдашларының, ишкәкче һәм матросларның колакларын балавыз белән томаларга боерган. Бик озак каңгырып йөргәннән соң, Одиссей Итакага әйләнеп кайткан һәм хәерче кыяфәтендә туган йортына килгән. Ул Троядагы табышларын, барлык корабларын һәм юлдашларын югалткан. Одиссейны хатыны Пенелопа бик озак көткән. Әмма Итаканың аксөяк ахеялылары үз басилейлары күптән һәлак булгандыр дип уйлаганнар. Алар Пенелопадан араларыннан берәүне яңа ир итеп сайлавын таләп иткәннәр һәм ул яңа басилей булыр дигәннәр. Одиссей вакытында кайтып җиткән. Поэманың ахырында Пенелопага өйләнеп, Итака хакиме булырга омтылган кияүләрне Одиссейның Афина алиһә ярдәмендә ни рәвешле кырып бетерүе турында бәян ителә. Шуннан соң Одиссей яңадан Итакада идарә итә башлаган. 1. Картада Итака утравын табыгыз. Троядан туган иленә кемнең, Одиссейныңмы яисә Агамемнонныңмы, юлы кыска¬ рак булган? 2. Гомер поэмаларының исемнәрен аңлатыгыз. 3. Басилей сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз. Уйлап карагыз әле, нинди ир-ат исеме аннан килеп чыккан? 4. Гомер поэмалары геройлары тимер һәм бронза кораллар белән коралланганнар. Шагыйрьнең ялгышы нәрсәдә? Ни өчен шундый ялгыш җибәрелгән? Сораулар һәм биремнәр 9* К-6/326 129
§ 24 Зевс. Борынгы грек статуясы Посейдон. Борынгы грек статуясы Артемида. Борынгы грек статуясы 130 ЭЛЛАДА АЛЛАЛАРЫ ҺӘМ ГЕРОЙЛАРЫ 1. Олимпия аллалары. Греклар аллалар Төньяк Грециядә Олимп тавының ак кар яткан түбәсендәге алтын сарайларда яшиләр дип уйлаганнар. Ә Олим¬ пия аллалары һәм алиһәләре өстеннән күк хакиме күк күкрәү һәм яшен алласы Зевс патшалык итә. Аның янәшәсендә — Олимп патшабикәсе, хатыны Гера. Зевсның ике ир туганы булган: җир асты һәм үлеләр патшалыгы хакиме Айд һәм диңгезләр алласы Посейдон. Зевсның күп санлы балалары да кодрәтле аллалар һәм алиһәләр булып, игенчелекне, терлекчелекне, аучылыкны, һөнәрчелекне, сәнгатьне үз канатлары астына алганнар. Зевсның яраткан кызы Афина, миф буенча, усал атасының башыннан тулысынча сугыш киемендә барлыкка килгән. Шуңа күрә Афина — зирәклек алиһәсе һәм кыю сугышчы. Рәссамнар аны калкан һәм сөңге тоттырып сурәтли торган булганнар. Әмма ул тыныч тормыштагы шөгыльләрне дә (мәсәлән, зәйтүн үстерүне) яклаган. Зевсның икенче кызы, мәхәббәт һәм гүзәллек алиһәсе Афродита, диңгез күбегеннән килеп чыккан һәм, диңгез алиһәсе буларак, диңгез сәяхәтчеләрен яклаган. Зевсның улы Аполлон кояш яктысы, һава алласы булган һәм сәнгать химаячесе саналган, сеңлесе Артемида, җәнлекләр хакиме булып, аучылыкны яклаган. Аны аркасына ук кынысы аскан хәлдә сурәтләгәннәр, ә янәшәсендә болан басып торган. Олимпия аллалары үлемсез һәм үз вакытларын басилейлар һәм аксөякләр кебек төрле мәҗлесләрдә үткәргәннәр. Әмма ут һәм тимерчелек алласы Гефёст мондый мәгънәсез тормышны яратмаган. Аллаларның Олимп тавындагы алтын һәм бакыр сарайларын нәкъ менә ул булдырган, Зевска скипетр (хакимият билгесе) эшләткән, Ахиллеска сугыш
киемнәре койган. Аны кулына чүкеч тоткан көчле тимерче итеп сурәтләгәннәр. Греклар күзаллавынча, сатирлар һәм нимфалар, шулай ук күп кенә башка түбәнрәк дәрәҗәле аллалар урманнарда, елгаларда, үзәнлекләрдә һәм тауларда яшәгәннәр. Кайвакыт алар, Олимп тавына күтәрелеп, аллаларның мәҗлесләрендә, киңәшмә¬ ләрдә катнашканнар. 2. Игенчелек аллалары. Зевсның сеңлесе уңдырышлы¬ лык һәм игенчелек алиһәсе Демётра турында кызык¬ лы миф яши. Деметраның сөекле кызы Персефбна тылсымлы болыннарда матур, төсле-төсле чәчәкләр җыярга ярата икән. Әмма Зевс аны үлеләр патшалыгы хакиме Аидка кияүгә биргән. Җир асты патшалы¬ гына кояш нурлары үтеп керә алмаган, томан баскан болыннарында төссез асфодель чәчәкләре генә үскән. Моннан берәүгә дә кире кайту язмаган икән. Аңа керү юлын өч башлы эт Цёрбер саклаган. Үлекләрнең күләгәләрен җир астыннан агучы агулы елга аша чыгаралар, әмма көймәче Харбн берәүне дә кире алып кайтмый. Аид Персефонаны урлаган һәм, алтын арбага утыртып, үлеләр патшалыгына алып киткән. Деметра кызын эзләмәгән җирне калдырмаган, ә Зевсның карары турында белгәннән соң, бик нык ачуланган һәм Олимпны ташлап киткән. Шунда агачлардан яфраклар коелган, чәчәкләр сулган, үләннәр саргайган, кырлар бушап калган, йөзем бакчалары корыган. Зевс борчуга калган һәм Персефона елның өчтән ике өлешен җирдә анасы янында, ә өчтән берен Аид патшалыгында яшәсен дигән карарга килгән. Шуннан бирле Персефона анасы янына кайтуга, җирдә табигать җанлана, ә Аид патшалыгына китүгә, үсемлекләр кабат сула икән. Язын йөзем бакчаларында эш башланыр алдын¬ нан һәм декабрьдә яңа шәраб өлгергән вакытта 9* Дионис. Касәдәге рәсем Гераклның батырлыгы. Касәдәге рәсем 131
греклар шәраб алласы Дибнис хөрмәтенә күңелле бәйрәмнәр оештырганнар. Йөзем тәлгәшләреннән үрелгән таҗ киеп, койрыклы һәм кәҗә аяклы шау- шулы сатирлар белән Дионис илдән илгә йөргән һәм һәр җирдә кешеләрне йөзем үстерергә, шәраб ясарга өйрәткән. Дионис турындагы мифларның берсе буенча, ул бер үлеп, бер терелгәнгә күрә, ел фасыллары алышынып тора икән. 3. Гераклның батырлыклары. Мәсәлән, Тесей яисә Ахиллес кебек геройларның көч-кодрәте аллалар- ныкыннан кимрәк булган. Грек мифларындагы герой — алла яисә алиһә белән гади җир кешесенең улы, ягъни ярымалла булырга тиеш. Геройлар арасында Геракл баһадир аеруча популяр булган. Мифларда Гераклның куркак һәм чирләшкә пат¬ шага хезмәт иткәндә 12 төрле батырлык күрсәтүе хакында сөйләнә. Ул бернәрсә тишеп керә алмаслык калын тиреле арысланны җиңгән. Ул 20 кеше дә күтәрә алмаслык күсәк ясаган. Баһадир арысланның мәгарәсенә кергән һәм, күсәге белән каты сугып, ерткычны аңгырайткан, аннан буып үтергән. Үтерел- Геракл гән ерткычның тиресен ул сугыш киеме урынына җилкәсенә салып йөргән. Сазлыкта тугыз башлы елан — гидра яшәгән. Албасты төннәрен чыга да көтү-көтү терлекләрне ашый икән. Геракл гидраны сазлыктан куып чыгарган да утта кыздырылган уклар белән аның башларын кисеп төшерә башлаган. Ь.әр киселгән баш урынына яңалары үсеп чыга торган. Шулай да Геракл албас¬ куркак патшага Церберны алып килә. Касәдәге рәсем тыны җиңгән. Ул үзе янындагы яшь егеткә гидраның башлары киселгән муеннарын яндыра барырга кушкан, һәм яңа башлар үсеп чыгудан туктаганнар. Патша Гераклны кайда гына җибәрмә¬ гән, хәтта ул аның кушуы буенча Аид патшалыгыннан өч башлы эт Церберны да алып килгән. Ул Авгий патшаның 132
5 мең үгез тоткан абзарларын бер көн эчендә чис¬ тартып бетергән. Моның өчен Геракл ике елганы буган да аларның ташкынын терлек абзарларына юнәлткән. Авгий абзарлары гыйбарәсе әнә шуннан килеп чыккан. Күчерелмә мәгънәдә ул үтә нык пычрак һәм ташландык хәлгә килгән бинаны яисә эшләрнең үтә нык тәртипсез баруын аңлата. Геракл шулай ук җир белән күк тоташкан урын¬ да, океан буендагы бакчада үскән алтын алмаларны табып алып кайткан. Анда көчле Атлант (океан аның хөрмәтенә Атлантик дип аталган) күк гөмбәзен иңнәренә терәтеп басып тора икән. Атлант Геракл өчен алтын алмалар алып килгән, Геракл аны вакыт¬ лыча алыштырып торган. 1. Картада Олимп тавын табыгыз. 2. Грек аллалары һәм алиһәләренең кайсысы игенчелекне, зәйтүн үстерүне, шәраб ясауны, тимерчелекне, аучылыкны, сәнгатьне яклаган? 3. Борынгы греклар фикеренчә, нинди алла яшенне, диңгез стихиясен һәм утны гәүдәләндергән? 4. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: герой, асфодель, сатир, нимфа. 5. Искә төшерегез, миф нәрсә ул (§ 3 ны кара). Борынгы Көнчыгышның нинди мифлары хәтерегездә калган. Греклар¬ ның Деметра һәм Персефона турындагы мифын борынгы мисырлыларның нинди мифлары белән чагыштырып була? ПРОМЕТЕЙ ТУРЫНДА МИФ Сораулар һәм биремнәр Моны белү кызыклы Аллалар утның серен кешеләргә ачмаганнар, һәм шунда игелекле Прометей Олимптан ут урлаган һәм камыш таягында кешеләргә ут китергән. Ачудан ярсыган Зевс Гефестка Прометейны чылбырлар белән Кавказ тауларындагы кыяга богаулап куярга кушкан. Көн саен коточкыч зур бөркет, кыяга очып менеп, аның бавырын чукыган, ә төн эчендә ул яңадан үскән. Прометейның газаплары меңнәрчә елларга сузылган. Ниһаять, аны Геракл азат иткән. Кодрәтле герой бөркетне үтергән һәм богауларны ваткан. Әмма Зевс бит Прометейны мәңгелеккә кыяга богаулап куярга кушкан булган! Аның теләге үтәлсен өчен, Прометей үз чылбырының кыя ташы (гранит) куелган бер боҗрасын киеп йөри башлаган. Искә төшерегез әле, ут кешеләргә нинди файда китергән? (§ 1 ны кара.) 133
8 нче бүлек АНТИК ДӨНЬЯНЫҢ ТУУЫ Сораулар «Караңгы гасырлар»дан соңгы 300 елда Грециядә яңа цивилизация туа. Тагын язу, шәһәрләр, дәүләт хакимияте, милек тигезсезлеге барлыкка килә. Бу грек цивилизациясе Крит-Микена цивилизациясе белән дә охшаш булмаган, Борынгы Көнчыгыш цивилизациясеннән дә аерылып торган. Грециядә үзенчәлекле дәүләтләр — полислар барлыкка килгән. Аларда яңа мәдәният үскән. Грекларда акрынлап дөньяга башка төрле караш формалашкан. Борынгы Грециядә — кеше беренче мәртәбә азатлык һәм тигез хокуклылык, ә бөтен халык хакимият таләп итеп чыккан. Грециядә барлыкка килгән тимер гасыры цивили¬ зациясен антик цивилизация дип атыйлар. Аның киләчәктә бөек дәвамы була. Греклар артыннан шушы ук үсеш юлыннан тагын бер халык — римлылар кит¬ кән, шуңа күрә антик цивилизация — ул грек-рим цивилизациясе, антик дөнья — ул грек-рим дөньясы. Грециядә яңа цивилизация ничек һәм ни өчен барлыкка килгән, Греция полислары нәрсә ул? Дәреслекнең бу бүлегендә шул турыда сөйләнә. 1. Тимер гасыры башлангач, Борынгы Көнчыгышта нинди үзгәрешләр булган? 2. Б.э.к. VIII(8)—VI (6) гасырларда Көнбатыш Азиядә нинди дәүләтләр яшәгән? (§17, 18, 21 ны кара.) § 25 ГРЕЦИЯ ПОЛИСЛАРЫ ҺӘМ БӨЕК КОЛОНИЯЛӘШТЕРҮ 1. «Грек могҗизасы». Грециянең үсешен тоткар¬ лаган «караңгы гасырлар» 300 ел дәвам иткән. Грек кабиләләренең бер-берсе белән бәйләнешләре 134
тотрыксыз булган, һәм алар тышкы дөньядан аеры¬ лып яшәгәннәр. Греклар кораблар төзи белмәгәннәр һәм ерак диңгез сәяхәтләренә чыгарга курыккан¬ нар. Диңгез киңлекләре диюгә, аларның күз алдына албасты-циклоплар һәм мәкерле сиреналар яшәгән утраулар килгән. Шулай да ахеялылар белән чагыштырганда, Гомер заманында яшәгән греклар¬ ның мөһим бер өстенлеге булган: алар тимерне белгәннәр. Тимернең киң таралуы борынгы чорда барлык халыкларның да үсешен тизләткән. Әмма кечкенә генә Грециядә алдагы 300 елда шундый гаҗәеп хәлләр булган ки, хәтта аларны грек могҗизасы дип атап йөртә башлаганнар. Б. э. к. VIII (8) — VI (6) гасырларда Греция үзенең үсешендә барлык күрше илләрне узып киткән. Греклар таштан төзергә, бронзадан коеп һәм мәр¬ мәрдән кисеп-уеп ясарга, курыкмыйча диңгезләрдә йөзәргә, пыяла һәм керамика эшләп чыгарырга, куе кызыл буяу табарга өйрәнгәннәр. Аларның көмеш һәм бакыр акчалары булган һәм, ниһаять, язулары барлыкка килгән. Греклар Финикия алфа¬ витына сузык авазлар өстәгәннәр. Хәзерге кайбер алфавитлар да грек алфавитыннан килеп чыккан¬ нар. Гомер поэмалары (һәм алар гына да түгел!) беренче тапкыр язып алынган. Күп санлы яңа шигъ¬ ри һәм чәчмә әсәрләр туган. Грециядә фән барлыкка килгән. Греклар, шул рәвешле, борынгылыктан цивилиза¬ циягә таба хәлиткеч адым ясаганнар. Шуның белән бергә, грек мәдәнияте Борынгы Көнчыгышның барлык мәдәниятләреннән аерылып торган. Шәһәр¬ ләр, гыйбадәтханәләр, статуялар, картиналар, әдә¬ бият, язу, фән — барысы да башка төрле булган. Грек дәүләтләре дә Борынгы Көнчыгыштагыча булмаган. Бердәм һәм башка халыклардан үзгә булуларын тоеп, греклар үзләрен эллиннар, ә барлык башка халыкларны варварлар (аңлаешсыз телдә Афина кызы. Афина акрополендә казу эшләре алып барганда табылган скульптура 135
Греция полислары акчалары сөйләүчеләр) дип атаганнар. Башта «варвар» сүзе чит ил кешесе дигән мәгънәгә генә ия булган. Соңрак тупас, культурасыз кешене дә шушы сүз белән атый башлаганнар. 2. Полислар барлыкка килү. «Грек могҗизасы »- ның сәбәпләрен, ягъни грек мәдәниятенең үзенчә¬ лекле үсеш юлыннан китүен, тимернең киң тара¬ луы белән генә аңлату дөрес булмас иде. Тимер гасы¬ ры Борынгы Көнчыгыш халыклары тормышында да булган, әмма аңа карап, аларның мәдәнияте үз¬ гәрмәгән, гомуми үсеш юлы да элеккечә калган. Грециянең үзенчәлекле үсеш юлыннан китүенең берничә сәбәбе һәм шарты булган. Ьәрбер грек шәһәре үз хөкүмәте, гаскәре һәм мәйданы булган кечкенә мөстәкыйль дәүләтнең үзәген тәшкил иткән. Мондый дәүләт, шәһәрдән тыш, тирә-яктагы авылларны да үз эченә алган һәм грекча полис дип аталган. Урта Грециядә —Афина, Көньяк Грециядә (Пелопоннеста) — Спарта, ә Кече Азия яр буйларында Милёт иң зур полис булган. Борынгы Көнчыгыш илләре белән чагыштырганда, иң эре полисның да мәйданы — бик кечкенә, халкы аз санлы булып тоела. Грек шәһәренең үзәген акрополь (өске шәһәр) — текә битле биек калкулык (бер үк вакытта ныгытма һәм гыйбадәтханәләр урнашкан изге урын да) тәшкил иткән. Акрополь белән янәшә базар мәй¬ даны — агора урнашкан, анда халык җыелышлары узган. Җыелышларда шәһәрдә һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең барысы да түгел, ә тулы хокуклы гражданнар гына катнашкан. Алар, ирекле кешеләр булып, кагыйдә буларак, полиста имана җиренә ия төп халыкны тәшкил иткәннәр. Башка полислардан күченеп килүчеләргә һәм бигрәк тә колларга гражданлык хокуклары бирелмәгән, ягъни алар кечкенә дәүләт белән идарә итүдә катнаша һәм җир кишәрлегенә ия була алмаганнар. 136
I Б. э. к. VIII гасырга Греклар колонияләштергән I——I Грециянең мәйданы L_____J яр буйлары О Грекларның төп колонияләре 3. Бөек колонияләштерү. Полислар барлыкка килгән 300 ел Бөек колонияләштерү чоры да булып тора. Вакыт-вакыт теге яисә бу полиста халыкның бер өлеше үзенең мал-мөлкәтен корабларга төягән дә диңгез аръягына яңа ватан эзләп мәңгелеккә чыгып киткән. Ерак җирләрдән күчеп килгән кешеләр, яңа шәһәр салу өчен, урын сайлаганнар. Ул, һичшиксез, диңгез ярында, уңайлы гаваньлы һәм акрополь өчен биек калкулыклы җирдә урна¬ шырга тиеш булган. Күчеп килүчеләр җирле каби¬ ләләр белән, файдалы сәүдә оештырып, уртак тел табып, тыныч юл белән килешергә омтылганнар. Урта һәм Кара диңгез яр буйларында греклар күп санлы колонияләргә нигез салганнар. Күче¬ нүчеләр яңа полис гражданнарына әверелгәннәр. Грек колонияләре барлыкка килү 137
Амфора Ольвиядэге грек йорты ишегалды. Реконструкция Үзләренең элеккеге ватаннары белән дә дустанә мөнәсәбәтләрне, сәүдә бәйләнешләрен саклаган¬ нар. Грециядән колонияләргә һөнәрчелек әйбер¬ ләре, шулай ук амфораларда (зур һәм очлы төпле балчык савыт) шәраб һәм зәйтүн мае алып кил¬ гәннәр. Колонияләрдән бодай һәм коллар җибәр¬ гәннәр. Бөек колонияләштерүне греклар төп ике юнә¬ лештә алып барганнар: төньяк-көнчыгышка (Кара диңгез буена) һәм көнбатышка (Урта диңгез буйлап). Кара диңгез буендагы колонияләр — Ольвия, Херсонес һәм Пантикапёй (хәзерге Керчь). Ә көнбатыш юнәлештә — Сиракуза, Тарёнт, Массйлия (хәзер Франциядәге Марсель шәһәре). Ләкин ни өчен соң греклар туган шәһәрләрен мәңгегә ташлап шулай еракка киткәннәр? Гре¬ циядә уңдырышлы җирләр аз, ә греклар сугыш¬ ларсыз яшәгән әлеге чорда илдә халык саны бик тиз арткан. Иң яхшы җирләрне басилейлар һәм Гомер заманы аксакаллары нәселеннән булган аксөякләр эләктергән. Бурычын түләмәсә, алар дёмостан (гади халыктан) җирләрен тартып алган¬ нар, крестьяннарны көнлекчегә, ә аннан соң, гомумән, бурыч колларына әйләндергәннәр. Имана җирен югалтучылар гражданлык хокукларыннан да мәхрүм ителгәннәр. Күпләр яңа полис граждан¬ нары булу һәм анда җир алу өчен китеп үк бар¬ ганнар. Моның башка сәбәбе дә булган: аксөякләр белән демос арасында бертуктаусыз көрәш барган. Еш кына демос юлбашчысы хакимиятне яулап алган һәм үзен тиран, властьны үзендә генә туплаучы хөкемдар дип игълан иткән. Ул вакытта күп кенә аксөякләр, тормышларын куркыныч астына куюдан куркып, үз тарафдарлары белән бергәләп полистан киткәннәр. Аксөякләр җиңгән очракта, аларның дошманнары шәһәрдән чыгып качкан. 138
1. Картада Бөек колонияләштерүнең төп юнәлешләрен һәм грек колонияләрен табыгыз. 2. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: полис, акро¬ поль, агора, демос, тиран, амфора. 3. Бөек колонияләштерү һәм полислар барлыкка килү чоры Гомер заманы Грециясе дәвереннән нәрсәсе белән аерыла? Сораулар һәм биремнәр АФИНА ПОЛИСЫ 1. Борынгы Аттика. Зур булмаган кыялы Аттика ярымутравы Урта Грециядә урнашкан. Биредә, диңгездән алты километр ераклыкта, грекларның иң данлыклы шәһәре—Афина үсеп чыккан. Миф буенча, диңгезләр алласы Посейдон белән Афина алиһә арасында бәхәс чыга: аларның кайсы¬ сы төп шәһәрне үз канаты астына алырга тиеш? Аллалар Зевс җитәкчелегендә акропольдә җыелалар һәм хакимиятне Аттикага иң яхшы бүләк ясаучыга бирергә карар кылалар. Посейдон өч япьле сөңгесе белән кыяга суга, аннан чишмә бәреп чыга. Әмма аның .суы диңгездәге кебек үк тозлы була. Афина сөңгесен җиргә батыра, һәм сөңге зәйтүн агачына әйләнә. Аллалар Афинаның бүләген иң яхшы дип табалар һәм шәһәрнең аның канаты астында булу¬ ын таныйлар. Аттика үзенең зәйтүн агачлары белән дан тоткан, Африка крестьяннары йөзем үстергәннәр, ә менә икмәкне Кара диңгез яр буйларындагы колония¬ ләрдән китергәннәр. Мондый шартларда һөнәрчелек һәм диңгез сәүдәсенең әһәмияте бик нык арткан. Акрополь итәгендә күп санлы һөнәрчелек остаха- нәләре һәм кибетләр ачылган. Эгей диңгезе ярында Пирёй порты төзелгән. 2. Аксөякләр һәм демос. Афинада хакимият аксөякләр кулында булган. Сугыш алласы Ареска багышланган калкулыкта җыелган ареопаг (дәүләт шурасы) алардан гына торган. Ул ел саен аксөякләр § 26 Афина. Рельеф 139
■ж Африка дәүләтенең чикләре Төп игенчелек районы Борынгы Аттика Зәйтүн җимеше җыю. Касәдәге рәсем арасыннан 9 архонт сайлап куйган. Алар судьялар, хәрби башлыклар һәм каһиннәр булганнар. Аксөякләр тигезлекләрдәге иң яхшы җир кишәрлекләрен эләктергәннәр, ә крестьяннарны ташлы һәм уңдырыш- лылыгы түбән булган тау битләренә кысрыклап чыгарганнар. Крестьяннар еш кына аксөякләргә бурычка кер¬ гәннәр. Ул вакытта аларның кишәр¬ лекләренә таш плитәләр, яки бурыч ташлары куелган. Бурычлы крестьян, уңышының алтыдан бер өлешен генә үзенә калдырып, калганын аксөякләргә биргән. Әгәр крестьян тагын да бурычка бата бара икән, аны җиреннән дә мәхрүм иткәннәр, бурычы артык күбәеп китсә, үзен дә, гаиләсен дә кол иткәннәр. Афина демосының зур өлешен крестьяннар тәш¬ кил иткән. Алар аксөякләр тартып алган җирләр¬ нең кире үзләренә кайтарылуын һәм бурыч коллы¬ гын бетерүне таләп иткәннәр. Крестьяннардан тыш, һөнәрчеләр, диңгезчеләр, сәүдәгәрләр дә демоска кергәннәр. Алар арасында байлар да булган. Соңгыларына бурыч коллыгы янамаган. Әмма алар аксөякләр белән беррәттән ил белән идарә итүдә катнашырга теләгәннәр. Шәһәрдә һәм Аттикада вазгыять кискенләшкән. Аксөякләр, бөтен демос баш күтәрсә, үзләренең каршы тора аямаячакларын аңлаганнар һәм ташла¬ маларга барганнар. Б.э.к. 594 елда аксөякләр һәм демос бертавыштан бөтен кешенең ихтирамын казанган Солонны архонт итеп сайлаганнар — аксөякләр белән демос арасындагы ызгыш-талаш- ларга чик куйсын дигәннәр. 3. Солон кем булган? Солон аксөякләр нәселеннән чыккан бай кеше, акыл иясе, шагыйрь булган. 140
Солонга аксөякләр дә, демостан чыккан байлар да, крестьяннар да бердәй өмет баглаганнар. Һәр көн нәрсәгә дә булса өйрәнеп картая ба¬ рам,— дигән ул. Ул намуслы исемнең акчадан да кадерлерәк булуын аңлаган һәм болай дип язган: Минем дә бит бай буласым килә, тик аңа гаделсез ия булырга Теләмим мин, чөнки Хаклык барыбер киләчәк. Солон Афиналылар һәм күрше Мегара шәһәре арасында Саламйн утравы өчен көрәш барганда, Солон аеруча танылган. Башта афиналылар җиңелгәннәр, һәм Саламинда мегаралыларның хәрби отряды урнаш¬ кан. Саламйн корабларның Афина гаванена керү юлын каплап торган, әмма аксөякләргә диңгез сәүдәсе кирәк булмаган. Әлеге уңышсызлыкның тизрәк онытылуын теләп, аксөяк хөкемдарлар, үлем белән куркытып, хәтта утрауның исемен телгә алуны да тыйганнар. Шунда Солон, диванага сабышып, тыелган утрау исеме күп мәртәбәләр кабатланган яңа шигырен халык төркеменә укыган. Шагыйрь Саламйн өчен көрәшне дәвам итәргә чакырган. Аны сәүдәгәрләр, кораб хуҗалары, матрос¬ лар, һөнәрчеләр хуплаганнар. Солон иренлеләрнең зур отряды башында Аттиканы һәм Саламинны аерып торучы бугаз ярына килгән. Сугышчыларының бер өлешен Солон засадага яшергән, ә иң яшь, сакал-мыек та чыкмаган афина¬ лыларга хатын-кыз күлмәкләре кияргә боерган. Дошман ягына качып чыгучы кыяфәтендә ул мега- ралыларга үз кешесен җибәргән. Бу кеше Аттика яр буендагы бер төркем Афина хатын-кызларын кулга төшерергә киңәш иткән — алар, янәсе, нәрсәне¬ дер бәйрәм итәләр һәм өстәвенә сакчылары да юк. 141
Афина кызы. Афина акрополендә табылган скульптура Мегаралылар, корабларга төялеп, бугаз аша чыккан¬ нар һәм аларның барысы да юк ителгән. Афиналы¬ лар Солон җитәкчелегендә Саламинга юнәлгәннәр һәм тиздән утрауны алганнар. 4. Солон законнары. Хакимияткә килгәннән соң, Солон иң элек халыкның зур күпчелеген тәшкил иткән ярлы крестьяннарның хәлен җиңеләйткән. Ул аларның бөтен бурычларын юкка чыгарган һәм басулардан бурыч ташларын алып ташларга куш¬ кан. Соңрак бурыч коллыгын, гомумән, тыйган. Ирекле афиналы башка берәүгә күпме генә бурычлы булса да, хәзер инде аның үзен дә, гаиләсен дә бер¬ кем кол итә алмаган. Бурыч коллыгына эләккән афи¬ налыларны Солон азат иткән, чит-ят җирләргә сатып җибәрелгәннәрне дәүләт акчасына йолып алган. Солон аксөякләрнең бүленмәс хакимлегенә чик куйган. Ил белән хәзер халык җыелышы, ягъни барлык ирекле афиналылар идарә иткән. Аксөяк¬ ләрне генә түгел, демос арасыннан чыккан бай кешеләрне дә архонт итеп сайлаганнар. Шул рәвеш¬ ле, Солон яңа дәүләт строена — демократиягә (халык хакимиятенә) нигез салган. Солон ватандашларын берләштерергә тырышкан, әмма тыныч юл белән моңа ирешү мөмкин булмаган. Аксөякләр хакимиятне һәм төп байлыклары булган җирне беркем белән дә бүлешергә теләмәгәннәр. Ә Солон алардан җирне һәм хакимиятне көч белән тартып алырга теләмәгән. Әйе, бирдем мин халыкка тиешле үз хөрмәтен, Хокукларын киметмәдем, тик артык та бирмәдем. Онытылмады көчлеләр һәм кемнең тормышы җитү, Күрмәсен дип алар да һичбер төрле кимсетү,— дип язган Солон үз законнары турында. Нәтиҗәдә берәү дә, хәтта аксөякләр тартып алган җирләрен кире кайтаруны таләп иткән крестьяннар да, аннан канәгать булмаганнар. Әмма Солон җирне яңадан 142
бүлүгә бармаган. Ул үзенә бер генә елга бирелгән хакимияткә дә ябышып ятмаган. Яңа законнарны гамәлгә кертүгә, үз өстеннән вәкаләтләрне төшергән дә Афинадан китеп барган. 5. Афинада демосның җиңүе. Солон киткәннән соң, яңадан хакимият һәм җир өчен көрәш кабынып киткән. Бу көрәштә демос юлбашчысы Писистрат җиңеп чыккан. Үзенә дошман аксөякләрне ул Афинадан куган, кайберләрен җәзалап үтергән. Ул крестьяннар мәнфәгатен яклаган, һөнәрчелек һәм сәүдәне үстерү турында кайгырткан. Писистрат Афина белән аксөякләрне санга сук¬ мыйча идарә иткән, ә ул үлгәннән соң, хакимияткә демос арасыннан яңа юлбашчылар килгән. Ак¬ сөякләр көчсезләнгәннәр, ареопаг һәм архонт лар элеккечә әһәмиятле роль уйнамаганнар. Афина полисы белән нигездә халык җыелышы идарә иткән. Килеп чыгышларына һәм байлыкларына бәйсез рәвештә барлык гражданнар да тигез хокуклы булганнар. Б.э.к. VI (6) гасыр ахырына Афинада демократия җиңгән. 1. Картада Аттиканы, Афина, Мегара, Саламинны табыгыз. 2. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: акрополь, ареопаг, архонт. 3. Афиналылар ни өчен яңа законнар төзүне нәкъ менә Солонга тапшырганнар? 4. Хаммурапи законнарында бурыч коллыгы турында ниләр әйтелүен исегезгә төшерегез (§ 9 ны кара). 5. Солон ни өчен җирне яңадан бүлүгә бармаган? 6. Сез ничек уйлыйсыз, Солон законнары Афина дәүләтен ныгытканмы? 7. Солон законнары арасында мондые да булган: Дәүләттә чуалыш кузгалганда, кулына корал алып, теге яисә бу якка басмаган кеше мәсхәрәләнә һәм гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителә. Солонның бу законы гаделме? Ул нинди максат белән чыгарылган? 8. Түбәндәге вакыйгаларның кайсысы һәм күпмегә иртәрәк булган: Мисырны фарсыларның яулап алуымы (§ 21 ны кара) яисә Солон законнарымы? Сораулар һәм биремнәр 143
§ 27 Ьәр спарталыга күп санлы илотлар эшләгән БОРЫНГЫ СПАРТА 1. Спарта илбасарлары. Грециядә бронза гасыры цивилизациясен тимер кораллар белән коралланган дорияләр җимергәннәр. Дориялеләр Пелопоннеста Лакония өлкәсен яулап алганнар һәм биредә зур авыл төзегәннәр. Аны Спарта дип атаганнар. Грек-ахеялыларны спарталылар илотлар дип исемләнгән колларга әйләндергәннәр. Әмма алар гади коллар гына булмаганнар. Илотлар гаиләләре белән кечкенә авылларда яшәгәннәр. Аларның үз хезмәт кораллары булган һәм крестьяннар кебек җир эшкәрткәннәр. Берничә илот гаиләсе бер спарталы гаиләсенә беркетелгән. Беренчеләре соңгысына эшләргә тиеш булганнар. Әмма спарталыларга үз илотларын сату хокукы бирелмәгән. Алар аерым-аерым һәр спарта- лыныкы түгел, ә Спарта дәүләтенеке булып исәп¬ ләнгәннәр. Илотлар спарталыларга караганда берничә тап¬ кыр күбрәк булып, аларны бары тик көч ярдәмендә генә буйсындырып тотарга мөмкин булган. Илот- ларга көндез генә Спартада булырга рөхсәт ителгән. Төнлә Спарта шәһәре территориясендә очраган илотны үтергәннәр. Борынгы грек тарихчысы Плутархның сүзләренә караганда, алар, яшьләргә Сугышка керүче грек сугышчылары. Вазадагы бизәк 144
исерүнең нәрсә икәнлеген күрсәтү өчен, илотларны су кушылмаган шәраб эчәргә мәҗбүр иткәннәр. Аларга әшәке җырлар җырларга, көлдергеч биюләр биергә кушканнар, ә ирекле кешеләр өчен булган күңел ачуларны тыйганнар. 2. «Тигезләр общинасы». Спарталылар үз полис¬ ларын шулай атап йөрткәннәр. Алар арасында, дөрестән дә, байлар да, ярлылар да, күренекле һәм гади кешеләр дә булмаган. Ь.әркем үзен башкалар белән тиң күргән. Спарталылар бик гади киенгәннәр, аларга һәр төрле зиннәтле әйберләр кию тыелган. Алар бертөрле йортларда яшәгәннәр, бу йортларның закон ниге¬ зендә балта белән эшләнүе таләп ителгән, спарталы¬ лар гади ризык ашаганнар. Балигълык яшенә җит¬ кән барлык спарталылар зур булмаган бердәм кол¬ лективларга бүленгәннәр һәм бергә тукланганнар. Бәр спарталы ай саен үз илотларыннан алган ашам¬ лыкларның кирәк кадәр өлешен шунда керткән. Спартада алтын һәм көмеш акчаларны тыйган¬ нар, алар урынына авыр тимер кисәкләре йөргән. Спартага башка полислардан килгән грекларны күп нәрсәләр гаҗәпкә калдырган. Ат яисә арба кирәк булганда, теләсә кайсы спарталы, кемнеке булуы белән кызыксынып та тормастан, беренче очраган атны (арбаны) алып китә алган. Бары тик аны соңыннан кире үз урынына китереп куярга гына кирәк булган. Спарталыларның тигез хокуклылыгы полиста демократиянең чәчәк атуын аңлатмаган әле. Дәүләт идарәсендә халык җыелышы зур роль уйнамаган. Бөтен мәсьәләләрне Аксакаллар шурасы хәл иткән. Аларны 60 яшьтән узган спарталылар арасыннан гомерлеккә сайлаганнар. Моннан тыш, Аксакаллар шурасына ике патша кергән. Спарталыларның ике нәселендә аларның хакимияте буыннан буынга күчеп барган. Аксакал - Спарта сугышчысы. Борынгы скульптура Грек шлемы 10* К-6/326 145
Пелопоннеста табылган бронза ат фигурасы Аягына кадалган шырпыны чыгаручы малай. Борынгы грек скульптурасы лар шурасында аларга нибары ике тавыш калды¬ рылган, шуңа күрә гомуми карарның кабул ителүе аларга бәйле булмаган. Патшалар үзенә бер дәүләт символы булып торганнар, сугыш вакытында гаскәр белән җитәкчелек иткәннәр. Патшаларның яшәү рәвешләре, киемнәре һәм тукланулары башкалар- ныкыннан аерылмаган. Халык җыелышы кирәк булган саен гына чакы¬ рылган. Мәсәлән, вафат булган аксакал урынына яңасын сайлау өчен. Спарталылар кычкырып тавыш биргәннәр: кемгә тавыш биргәндә ныграк кычкыра¬ лар, шул сайланган. Спартада демократия дә (халык хакимияте), патша хакимияте дә булмаган. Аның дәүләт төзе¬ леше олигархия (грекча «кайберәүләр хакимияте» дигәнне аңлата) дип аталган. 3. Спарта тәрбиясе. Спарталылар һәртөрле хезмәткә җирәнеп караганнар. Хәрби эш ал арның бердәнбер шөгыле булып торган. Кыю, тәртипле, чыныккан сугышчылар әзерләү — Спарта тәрбиясенең төп бурычы. Яңа туган ир баланы аксакаллар янына китер¬ гәннәр. Алар баланы игътибар белән караганнар. Зәгыйфь яисә чирләшкә баланы аксакаллар карары белән упкынга ыргытып үтергәннәр. Яшәү хокукы бирелгән бала җиде яшькә кадәр ата-анасында калдырылган. Аннан соң аны мәктәпкә алганнар, анда ул укырга да, үз яшьтәшләре белән бергә яшәргә дә тиеш булган. Чынында бу мәктәп түгел, ә каты тәртип урнаш¬ тырылган хәрби лагерь булган. Беренче көнне үк малайларны яланкул (пычаксыз гына) камыш сындырырга мәҗбүр иткәннәр: алар аннан үзләренә урын-җир, дөресрәге каты аслык әзерләгәннәр. Хәтта кыш көне дә малайлар яланаяк, ел буе гел бер плащтан йөргәннәр. Кайвакыт, салкынга түзәргә өйрәтү өчен, аларга юрган да бирмәгәннәр. 146
Малайларны бик саран гына ашатканнар. Еш кына ярым ач балалар караклык юлы белән үзлә¬ ренә ризык табарга мәҗбүр булганнар һәм бу хурлык саналмаган. Эләккәннәренә урлашкан өчен түгел, ә үткенрәк булмаган өчен каты җәза бир¬ гәннәр. Плутархның сөйләвенә караганда, берзаман спарталы бер малай төлке баласы урлаган һәм, аны куенына тыгып, лагерьга киткән. Аны очраклы рәвештә өлкәннәр туктаткан. Үзара сөйләшеп торган арада, төлке баласы тырнаклары белән малайның корсагын умырган. Әмма малай егылып үлгәнче авыртуны сиздермәгән. Яшь спарталыларны укырга һәм язарга, флейтада уйнарга, музыка астында марш атларга, сугышчан җырлар җырларга өйрәткәннәр. Алар фәннәр өйрән¬ мәгәннәр. Төп вакыт физик күнегүләргә һәм сугыш сәнгатенә бирелгән. Хәтта малайларны үз фикерлә¬ рен хәрбиләрчә кыска һәм төгәл итеп белдерергә өйрәткәннәр. Спарталылар әлеге осталыклары белән танылганнар да, шуңа күрә кыска һәм төгәл итеп сөйләү шул заманнардан бирле лаконик сөйләм дип атала (Лакония исеменнән алынган). Тарих дәвамында Спарта дөньяга бик күп батыр¬ лар, данлыклы сугышчылар һәм полководецлар биргән. Әмма алар арасында бер генә галим дә, язучы яисә рәссам да юк. Спарта кызы. Бронза статуя 1. Картада Пелопоннес, Лакония һәм Спартаны табыгыз. 2. Спартаның дәүләт строе Афинаныкыннан нәрсәсе белән аерылган? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: илот, оли¬ гархия. 4. Лаконик сөйләм нәрсә ул? 5. Спарта тәрбиясендә сезгә нәрсәләр ошый һәм нәрсәләр ошамый? 6. Ни өчен спарталыларга тыныч вакытта көчле, сугышка сәләтле армия кирәк булган? Сораулар һәм биремнәр 10* 147
9 нчы бүлек КӨНЧЫГЫШ КӨНБАТЫШКА КАРШЫ: ГРЕК ФАРСЫ СУГЫШЛАРЫ Сорау Грециядә һәм Эгей диңгезендә полислар дөньясы барлыкка килгән һәм үскән вакытта көнчыгышта, Көнбатыш Азиядә, патшалыклар арасында көрәш барган. Б.э.к. V (5) гасыр башына Грециянең шәһәр- дәүләтләреннән көнчыгышка таба Урта диңгездән алып Ьиндстанга кадәр җәелгән Фарсы мәмләкәте үсеп чыккан. Фарсы патшалары Бабил патшалыгын, Мисырны биләмәләре — Сүрия, Финикия һәм Фә- ластыйн белән бергә яулап алганнар, Лидия патша¬ лыгын җимергәннәр (§ 21 ны кара). Кече Азиянең грек шәһәрләре Фарсы «патшалар патшасы» хаким¬ легенә эләккәннәр. Фарсы патшасы Дарий I, яңа подданныйлар булдыру өчен, яңа җирләр яулап алырга омтылган. Полислар дөньясы гаять зур һәм кодрәтле Фарсы мәмләкәте өчен җиңел табыш булып күренгән. Грек полисы көнчыгыш деспотиясеннән нәрсә белән аерылган? § 28 МАРАФОН СУГЫШЫ БАТЫРЛАРЫ 1. Милеттагы восстание. Б.э.к. 500 елда фарсылар хакимлегенә каршы Милёт — Кече Азиядәге иң эре грек шәһәре баш күтәргән. Аңа фарсыларга авыр ясак түләүче күп кенә полислар да кушылган. Баш күтәрүчеләр Дарий I гаскәрләренә каршы торырга көчләре җитмәячәген аңлаганнар, шуңа күрә, ярдәм сорап, Грециянең башка полисларына мөрәҗәгать иткәннәр. Греклар, сүз дә юк, ватандашларының хәлләренә кергәннәр, әмма аларга, кеп-кечкенә дәүләт граж- 148
Грек триерасы. Реконструкция даннарына, куәтле Фарсы патшалыгы белән сугышу мәгънәсез эш булып тоелган. Күпчелек полислар баш күтәрүчеләрнең үтенечләрен кире какканнар. Хәтта спарталылар да, туган җирләреннән никадәр еракта сугышырга туры киләчәген белгәннән соң, үзләренең чыныккан сугышчыларын җибәрүдән баш тартканнар. Шулай да Афина баш күтәрүчеләргә ярдәмгә 20 хәрби триёра (өч рәт ишкәкче утыра ала торган кораблар) җибәргән. Аттика янындагы Эвбёя утра¬ вында урнашкан Эретрйя шулай ук 5 триера җибәргән. Кече Азиядәге грек дәүләтләрен саклау өчен, бу көчләр генә җитәрлек булмаган. Дарий I нең ачуы котырган. Афиналылар һәм эретриялеләр мәмләкәтнең эчке эшләренә тыкшына башладылар дип исәпләгән ул. Греклар восстаниесе рәхимсез рәвештә бастырыл¬ ган. Дарий I Афина һәм Эретриянең каты җәзага тартылачагы турында белдергән. Ул хезмәтчегә көн дә иртән үзенә: «Патшам, афиналыларны оныт¬ ма!» — дияргә боерган. 2. Фарсылар Афинага яуга чыга. Б. э. к. 492 елда фарсылар флоты Эгей диңгезе ярлары буйлап Грециягә таба хәрәкәт иткән. Коры җирдән аны көчле гаскәр озата барган. Әмма фарсылар Төньяк Грециядә Афон борынына килеп җитүгә, диңгездә / 1 149
атлы «Үлемсезләр» гвардиясе сугышчылары. Сузада Дарий I сараендагы рельеф көчле давыл кузгалган. Фарсылар флоты йомычкага әйләнгән, меңнәрчә диңгезчеләр һәм сугышчылар батып үлгән. Флоттан башка гына фарсылар походны дәвам итү¬ дән курыкканнар һәм кире Азиягә әйләнеп кайтканнар. Күрәсең, Афина һәм Эретрияне Посейдон үзе коткарган. Әлеге уңышсызлык кына «патшалар пат¬ шасын» туктата алмаган. Аның фәрманы буенча, бу юлы Эгей диңгезе аша яңа поход әзерләгәннәр. Бөек илбасарлар, фарсылар үзләренең гаскәрләре белән дан тотканнар. Алар зур кораблар төзегәннәр, аларга 1000 ат һәм 40 меңләп кеше төягәннәр. Фарсылар өчен бу әллә ни зур хәрби Фарсы сугышчысы. Хәзерге заман рәсеме көч саналмаган, ә грек полислары өчен киресенчә гаять зур булып тоелган. Иң эре грек шәһәр-дәүләт¬ ләре— Афина һәм Спарта — нибары 10 ар мең сугышчы гына чыгара алган. Б. э. к. 490 елда фарсылар Греция яр буйларына килеп җиткәннәр. Аяз көнне кешеләр Афина акрополе түбәсеннән горизонтта нечкә кара төтен баганасы күтәрелүен бик ачык күргәннәр: Эретрия янган. Афинага килеп җиткән чапкын фарсыларның шәһәрдән кырыклап километр ераклыкта, Марафон авылы янында төшүләрен хәбәр иткән. Афиналылар бары тик үз көчләренә генә исәп тота алганнар. Тагын бер тузанга баткан һәм сулышы капкан чапкын Спартадан борчулы хәбәр китергән — Аксакаллар шурасы ай тулганнан соң гына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә икән. Чөнки борынгы йола буенча спарталыларга ай тулганчы походка чыгу тыелган. Дөрес, Аттиканың күрше¬ сендә урнашкан кечкенә генә Платея шәһәре 1000 сугышчыдан торган отряд җибәргән. 150
3. Гаскәр башлыгы Мильтиад. Үзләренең кечкенә армияләре белән җитәкчелек итүне афиналылар тәҗ¬ рибәле хәрби башлык Мильтиадка тапшырганнар. Мильтиад армияне туп-туры Марафон янында җәелеп урнашкан фарсылар лагерена алып килгән. Бу урында диңгез буендагы зур булмаган тигезлекне кыялар һәм калкулыклар боҗрасы әйләндереп алган булган. Грекларга югарыдан дошман лагере һәм яр буенда торучы флот бик яхшы күренгән. Текә кыялардагы грекларны фарсылар бик тиз күреп алганнар. Көн артыннан көн үткән, әмма ни теге як, ни бу як сугыш башламаган. Фарсылар грекларның кыяларга сибелгән пози¬ цияләрен утка тотарга теләмәгәннәр — сугышта атлы гаскәрдән баш тартырлык булгач, атларны китерү максаты белән кораблар төзү кирәк булыр идеме соң? Ә атлы гаскәр тигезлектә көчле. Әмма греклар таулардан төшәргә ашыкмаганнар. Мильтиад булачак сугышның күп нәрсәне хәл итәчәген аңлаган. Ул Афинага юлны томалаган, һәм хәзер инде сугышның бер көн алдан яисә бер көн соң башлануы әллә ни әһәмиятле булмаган. Өстәвенә 1000 кешелек платеялылар отряды Марафон янына килеп җиткән, спарталыларга да күп калмаган. Мильтиад вакытны сузган, һәм, ниһаять, аның сәгате суккан! Фарсылар, көчләрен бүлгәләп, бик нык ялгышканнар. Сабырлыклары төкәнеп, алар гаскәрләрнең бер өлешен, шул исәптән данлыклы атлы гаскәрне дә, корабларга төягәннәр. Мөгаен алар, саклаучысыз калган Афинага һөҗүм итү өчен, Аттиканы диңгездән ягалап узарга уйлаганнардыр. 4. Марафон сугышы. Мильтиад әмере буенча греклар шунда ук тигезлеккә төшкәннәр һәм фалангага (гоплитларның — авыр коралланган җәяүле сугышчыларның — тыгыз йомык рәтләре) тезелгәннәр. Фарсыларның сан ягыннан өстенлеген истә тотып, Мильтиад фаланганың сугыш сызыгын Мильтиад. Борынгы сурәттән алынган рәсем Гоплит. Борынгы скульптура 151
Марафон сугышы. Схема озынайткан, уртада гоплит ларның ни¬ бары өч рәте генә калган. Аның каравы кырый рәтләр тыгыз урнашкан булган. Греклар ашкынып һөҗүм иткәннәр, ә дошманга җитәргә берничә дистә метр калгач, атакага ташланганнар. Бу фарсы җәяче һәм сөңгечеләренең прицелын бутаган. Ал арның уклары греклар артындагы җиргә барып кадалган. Фарсыларның уртадагы рәтләрен кысрыклаганнар, әмма фаланганың канатлары грекларга җиңү китергән. Ике яктан әйләндереп алынган, сөңге һәм кылычлардан яраланган фарсылар тәртипсез рәвештә кача башлаганнар. Греклар җиде фарсы корабын кулга төшергәннәр. Калганнары тиз генә китеп өлгергән. Фарсылар хурлыклы рәвештә ярсыган хөкемдарлары янына әйләнеп кайтканнар. Марафон сугышы батырларын сугыш кырында җирләгәннәр. Бер елдан соң вафат булган Мильти- адны да шунда ук күмгәннәр. Риваятьләргә караганда, җиңү турында билгеле булуга, шатлыклы хәбәр белән Афинага чапкын җибәрелгән. Ул үз-үзен аямыйча чапкан да чапкан һәм: «Шатланыгыз, без җиңдек!» — дип кычкыруга йөрәге ярылудан үлеп тә киткән. Марафон сугышында җиңүнең әһәмияте гаять зур булган. Афиналылар грекларга туган җирен һәм ирек сөйгән гражданнарның сан ягыннан күпкә өстен дошманны да җиңә алуларын раслаганнар. Марафон сугышына кадәр фарсылар җиңелмәс сугышчылар булып саналганнар. Марафон батыр¬ лары моның киресен исбатлаганнар. Сораулар һәм биремнәр 1. Картада Милетны, Эвбея утравындагы Эретрияне, Афон борынын, Платеяны, Марафонны табыгыз. 152
2. Хәзерге заманда нинди спорт ярышлары Афинага җиңү хәбәрен китерүче йөгерешчене искә төшерә? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: фаланга, гоплит, триера. 4. Греклар ни өчен Марафон сугышында җиңүгә ирешә алганнар? 5. Марафон сугышы грек-фарсы сугышлары башланып ничә ел узгач булган? Бу вакыйгалар ничәнче гасырга карый? Гасырның беренче яртысынамы әллә икенчесенәме? ФАРСЫЛАРНЫҢ ГРЕЦИЯГӘ ҺӨҖҮМЕ 1. Фемистокл — Афина дәүләте башлыгы. Марафон сугышыннан соң фарсылар 10 ел буе грекларга каршы сугыш хәрәкәтләре алып бармаганнар. Күпләр, «варварлар» яңа сугыш башларга батырчы¬ лык итмәсләр дип, фарсы куркынычы турында оныта ук башлаганнар. Афинада акыллы һәм шөһрәт сөючән Фемистокл демос юлбашчысы булган. Ул сугышның котылгы¬ сызлыгын һәм аңа ныклап әзерләнү зарурлыгын яхшы аңлаган. Халык җыелышындагыларның күбесе коры җир гаскәрләрен көчәйтүне хуплаган. Фемистокл хәлиткеч сугыш диңгездә булачак дип уйлаган. Фарсы «патшалар патшасы» хакимияте астында күпме халык һәм кабилә бар?! Аңа күп санлы гаскәр туплау авыр булмаячак. Юлбашчы грекларның, бары тик көчләрне бер¬ ләштергән очракта гына, саклана алачакларына ышанган. Флот төзү һәм аны коралландыру — ул барлык гражданнарның уртак эше, ә ополчениедә һәркем үз исәбенә коралланган. Ярлылар кыйммәтле корал сатып ала алмаганнар, шуңа күрә гоплитларның саны һәрчак чикле булган. Аның каравы флотка бөтен кешене, хәтта коралсыз ярлыларны да алган¬ нар һәм ишкәкче иткәннәр. Аттикада дәүләт карамагындагы көмеш рудник¬ лары булган. Фемистокл халык җыелышын көмеш § 29 Фемистокл. Борынгы грек скульптурасы. 153
Грек-фарсы сугышлары рудникларыннан алынган табышка 200 триера төзергә күндергән. Афина флоты Грециядә иң көчле флотка әверелгән. 2. Бөек бәреп керү. Дарий I яңа хәрби походка кадәр яши алмаган. Ул аны үзенең улы Ксеркска васыять итеп калдырган. Яңа фарсы патшасы: — Без коллык золымын безнең алда гаеплеләргә дә, шулай ук гаепсезләргә дә салабыз,— дип бел¬ дергән. Ь.әм барлык грек полисларыннан, үзенә тулы- сынча буйсыну билгесе итеп, җир һәм су җибәрү¬ ләрен таләп иткән. Б.э.к. 480 елда Азия белән Европаны аерып торган Геллеспонт бугазы янында Ксеркс гаять зур гаскәр һәм флот туплаган. Аның сугышчылары арасында кемнәр генә булмаган?! Тәңкәле көбә күлмәк һәм биек башлык кигән фарсылар да, җиңел калканлы һәм авыр чукмарлы, бакыр шлемлы ассириялеләр дә, җәя һәм айбалталар белән коралланган Урта Азия кабиләләре дә, сөңге һәм өске өлеше түгәрәк¬ 154
ләнеп килеп, күз өчен тишекләр калдырып ясалган калкан тоткан мисырлылар да, арыслан тиресе ябынган, пальма агачыннан ясалган җәяләре һәм чакматашлы очлыклы уклары булган африкалылар да, киҗе-мамык тукымадан озын киемнәр кигән һиндлылар, шулай ук бабиллылар, финикиялеләр, Кече Азия греклары һәм фарсылар тарафыннан буйсындырылган күп илләрнең отрядлары булган. Геродот Ксеркс гаскәрендә 1 миллион 700 мең җәя үле һәм 80 мең атлы сугышчы булуын раслый. Галимнәр Геродот Ксеркс гаскәрендәге сугышчылар санын арттырган дип фаразлыйлар, әмма шунысы бәхәссез: моңарчы бер генә илбасарның да мондый күп санлы армиясе булмаган. Азиядән Европага чыгу өчен, Ксеркс Геллеспонт аша күпер төзергә боерган. Ләкин көчле давыл бу күперне җимергән. Патша диңгезне камчы белән суктырырга әмер биргән. Дулкыннар арасына тимер богаулар һәм чылбырлар ташлаганнар, — янәсе, Геллеспонт «патшалар патшасы»ның колы ителгән. Бугаз аша яңа күпер төзегәннәр, һәм фарсылар гаскәре Грециягә юл тоткан. 3. Фермопил. Грекларның котлары алынган. Кеше¬ ләр, йорт-җирләрен калдырып, ерак колонияләргә Грек һәм фарсы сугышчысы арасындагы бәрелеш. Вазага төшерелгән бизәк качып киткәннәр. Төньяк Гре¬ циядә һәм Эгей диңгезендәге утрауларда урнашкан полислар Ксерска «җир һәм су» җибәр¬ гәннәр. Әмма Урта Греция һәм Пелопоннес полислары азатлык өчен көрәшергә карар кылганнар. Гомуми җитәкчелекне алар Гре¬ циянең иң яхшы сугышчылары¬ на — спарталыларга ышанып тап¬ шырганнар. Афиналылар диң¬ гездә командалык итүне дә спар¬ талыларга калдырганнар. Фермопил сугышы. Схема 155
Спарта сугышчысы. Борынгы скульптура Фермопил сугышы. Хәзерге заман рәсеме Фарсыларга сугышсыз гына бирелгән Төньяк Грециядән Урта Грециягә бары тик бер генә юлдан — Фермопил тарлавыгы (текә кыялар белән сазлыклы диңгез яры арасындагы үтеп булырдай тар гына аралык) аша гына барып булган. Биредә фарсы¬ ларның юлын 300 спарталы һәм Урта Грециянең башка шәһәрләреннән җыелган, Спарта патшасы Леонид җитәкчелегендәге зур булмаган отряд тома¬ лаган. Ксеркс Леонидка илчеләр җибәргән — греклар коралларын ташласыннар һәм фарсыларга бирсен¬ нәр, имеш. — Кил дә ал,— дип җавап биргән спарталы. Ике көн дәвамында фарсыларның һөҗүмнәре бернинди нәтиҗә бирмәгән. Тарлавыкта аларның сан ягыннан өстенлегенең әһәмияте югалган. Ксеркс тарлавыкка шәхси гвардиясен керткән, әмма ул да җиңү китермәгән. Бәрелешнең өченче көнендә Ксеркс янына хыянәтче үтеп кергән һәм фарсы¬ ларны әйләнгеч юлдан алып киткән. Фарсыларның тылдан үтеп керүен белгәннән соң, Леонид союздашларны җибәргән, ә үзе спарталылар 156
Саламин сугышы. Хәзерге заман рәсеме Рәсем буенча, түбәндәге сүзтезмәлэрне кулланып, хикәя төзегез: тар бугаз, җиңел триера, акрын йөрүче кораблар, җиз белән тышланган таран белән тарлавыкта калган. Алар барысы да һәлак булганнар. Соңрак Леонид патшага һәм аның сугышчыларына Фермопилда арыслан фигура¬ сыннан һәйкәл куелган. Анда түбәндәге юллар бар: Чит ил кешесе, спарталыларга безнең үлемебез турында сөйлә: Без монда, үз законнарыбызга тугры калып, башыбызны салдык. 4. Саламин сугышы. Героик Фермопил оборонасы грекларның сугышчан рухын ныгыткан. Әмма фарсы гаскәрләренә хәзер Урта Грециягә юл ачык булган инде. Спарталылар Урта Грецияне калдырырга бул¬ ганнар. Алар яңа оборона сызыгы итеп Коринф муен¬ тыгын сайлаганнар. Биредә ашыгыч рәвештә ныгыт¬ малар корылган, союздаш полисларның ополчение¬ ләре тупланган. Урта Грециянең тынычлык сөюче халкына Пелопоннеска китәргә тәкъдим иткәннәр. Мондый карар афиналыларны канәгатьләндер¬ мәгән. Фемистоклның күрсәтмәсе буенча, Афина 157
Саламин сугышы. Схема флоты картларны, хатын-кызларны, бала¬ ларны Сал амин утравына күчергән. Фар¬ сылар ташландык Аттиканы алганнар, Афинаны талаганнар һәм яндырганнар. Грек флоты белән җитәкчелек итүче Спарта хәрби башлыгы Эврибиад кораб¬ ларны Истмо янына, яңа оборона сызыгына күчерергә ниятләгән. Шуның белән Сала- миндагы Афина халкы һәлакәткә һәм коллыкка дучар ителгән. Шунда Феми- стокл үз кешесен Ксеркс янына җибәргән. Ул, хыянәтчегә салышып, фарсы патшасына грек кораб¬ ларын, Сал амин бугазыннан чыгып тайганчы, утка тотарга киңәш иткән. Чынында исә Фемистокл грекларга барлык сайлыклар һәм агымнар яхшы таныш булган тарлавыкта, туган як ярларында сугышырга җыенган. Ксерксның тизрәк грекларны юк итәсе килгән, ул җиңүнең үз ягында буласына шикләнмәгән. Грекларның 380 җиңел триерасына каршы патша¬ ның 500 зур, биек бортлы корабы торган. Ксеркс Фемистоклның хәйләсенә капкан. Төнлә аның флоты Саламин бугазы янына килгән, ә иртән хәлиткеч сугыш башланган. Фарсылар үз корабла¬ рын тыгыз итеп тезгәннәр. Тар бугазда алар бер- берсенә бәрелгәннәр, комга утырганнар, су астындагы ташларга юлыкканнар. Грекларның җиңел триера- лары исә, бик оста хәрәкәт итеп, дошманны таран¬ лаган. Фарсы флоты тар-мар ителгән. Күренекле грек шагыйре Эсхйл да әлеге сугышта катнашкан һәм соңрак үзенең «Фарсылар» дигән әсәрендә бөек җиңүгә дан җырлаган. Саламиндагы җиңү грек-фарсы сугышларында хәлиткеч әһәмияткә ия булган. Ксеркс исәпсез- хисапсыз армиясенең зур өлешен кире Азиягә алып киткән. Б. э. к. 479 елда Платея янындагы сугышта патша калдырып киткән гаскәрләр Греция полисла- 158
рының берләштерелгән көчләре тарафыннан тар- мар ителгән. Сугыш Грециядән читкә чыккан. Греция полисларын азат итү башланган. Грек дөньясында Афина өстенлек итә башлаган. 1. Картада Геллеспонт, Фермопил, Саламин, Платеяны табыгыз. 2. Картада Ксеркс гаскәрләренең юлын күрсәтегез. Ул фарсылар өчен яңа юл булганмы яисә алар инде аны белгәннәрме? 3. Мильтиад, Дарий, Фемистокл, Ксеркс, Леонид, Эврибиад, Эсхилның кемнәр булуын аңлатыгыз. 4. Грек-фарсы сугышлары геройларының кайсысы сезгә күбрәк ошый һәм ни өчен? 5. Фарсылар белән сугышта Фемистоклның казанышлары нәрсәдә? 6. Ни өчен кечкенә грек полислары кодрәтле Фәластыйнны җиңүгә ирешәләр? САЛАМИН СУГЫШЫ (Эсхилның «Фарсылар» әсәреннән) Качу түгел, җиңү уе белән Җыенганда изге сугышка Эллиннар гимн җырлады <...> Ашыкты бар флот, көчле оран Яңгырады: «Алга, Эллада уллары! Саклагыз Ватанны, хатыннарны, Балаларны, алла храмнарын, Ата-баба каберләрен. Ә хәзер сугышка яклап барын» <...> Нык сугышты фарсы явы башта; Тик кораблар бергә җыелгач та , Диңгез бугазына, кысрыкта Комачаулап бер-берсенә шунда Һәлак булды калып камалышта. Ә эллиннар сугыштылар оста. Тирә-якта кораб ватыклары, Үлекләрнең акты кара каны, Мәет белән тулды су өсләре. Качарга ашыкты дошман гаскәре. Сугышта катнашучы грекларның җиңүен ничек аңлата? Моны белү кызыклы 159
10 нчы бүлек АФИНАНЫҢ КҮТӘРЕЛҮЕ ҺӘМ ТАРКАЛУЫ Бирем һәм сорау § 30 Алга таба фарсыларга каршы көрәшнең башында Афина торган. Афина диңгез берлеге төзелгән. Платея янындагы сугыштан соң 30 ел узган, һәм Афина бөтен Эллада исеменнән Фарсы мәмлә¬ кәте белән солых килешүе төзегән. Кече Азиянең грек полислары фарсы патшасына ясак түләүдән туктаганнар, ә фарсы флотына Эгей диңгезендә күренү тыелган. Греклар гаять зур табыш һәм күп санлы колларны кулга төшергәннәр. Барысына караганда да җиңү Афина өчен фай¬ далы булган. Әмма аның чәчәк ату дәвере озакка сузылмаган. Грек-фарсы сугышлары тәмамланып 18 ел узгач, Спарта җитәкчелегендәге Пелопоннес полислар берлеге Афина диңгез берлегенә каршы чыккан. Пелопоннес сугышы 27 ел дәвам иткән. Әлеге үзара үтерешү сугышында бөтен Греция тар- мар ителгән. 1. Ничәнче елда фарсылар белән солых төзелгән? 2. Пелопоннес сугышының кайчан булуын исәпләп чыгарыгыз. АФИНАДА ДЕМОКРАТИЯНЕҢ ЧӘЧӘК АТУЫ 1. Афинаның демократиягә бару юлы. Демократия сүзе грек телендә «халык хакимияте» дигән мәгъ¬ нәгә ия. Афина демократиясе дөньяда беренче демократия була. Аксөякләрнең бүленмәс хакимле¬ генә чик куеп, демократиягә Солон нигез сала. Демос юлбашчысы Писистрат тиран аксөякләрне тагын да көчсезләндерә. Бары тик шуннан соң гына Афина демократик полиска әверелә (§ 26 ны кара). 160
Фарсылар белән сугыш барганда, Афина демосы¬ ның әһәмияте арткан. Баш күтәргән Милетны аксөякләр түгел, ә халык җыелышы яклап чыккан, соңрак хакимиятне һәм җитәкчелекне Марафон сугышында җиңү яулаган Мильтиадка тапшырган. Демос юлбашчысы Фемистокл фарсыларга каршы көрәштә авыр коралланган гоплитлар фалангасына гына түгел, ә Афина ярлыларына, гади ишкәкчеләргә һәм матросларга да таянган. Кыйммәтле кораллары булмаган ярлылардан төзелгән флот демократиянең таянычына әверелгән. Афина демократиясе грек-фарсы сугышлары ахы¬ рында аеруча гөрләп чәчәк аткан. Демос халык җые¬ лышы аша дәүләт сәясәтенә юнәлеш биреп торган. 2. Афинада халык җыелышы. Халык җыелышы һәр 8—9 көн саен чакырылган һәм дәүләттәге бар нәрсәне күзәтеп тикшереп торган. Ул сугыш игълан иткән һәм солых шартларын раслаган, законнар кабул иткән, казна белән эш иткән һәм вазифалы затларны билгеләгән. Афиналылар кул күтәрү юлы белән тавыш биргән¬ нәр. Яшерен тавыш биргәндә, ташлар яисә балчык чүлмәк ватыклары файдаланылган. Остраконнар (чүлмәк ватыклары) ярдәмендә аерым тавыш би¬ рү — остракизм үткәрелгән. Һәркем чүлмәк ватыгы¬ на халык хакимияте өчен куркынычлы дип уйлаган Остраконнар кешенең исемен яза алган. Әгәр бер үк кеше¬ нең исеме язылган 5 мең чүлмәк ватыгы җыелса, аны 10 елга сөргенгә җибәргәннәр. Афиналылар жирәбә салып та сайлаганнар. Мәсәлән, 6 мең судья шулай сайланган. Суд комиссиясе 500 һәм аннан да артык судья¬ лардан торган. Мондый комиссияне сатып алып та, куркытып та булмаган. Закон буенча, Афина гражданын суд карарыннан башка төрмәгә утырта алмаганнар. Афина демокра¬ тиясе һәр гражданның шәхес иреген яклаган. 11* К-6/326 161
Афинада халык җыелышы. Хәзерге заман рәсеме Уртада аксөякләр төркеме. Уңда сакчы гражданлык хоку¬ кына ия булмаган кешене җыелышка кертми. Карар кабул иткәндә, афиналыларның барысы да тавыш бирәме? Тавыш бирү жетоннары. Тишекле жетон «гаепле» дигәнне аңлаткан Халык җыелышында сүз иреге хакимлек иткән. Һәркем законнар тәкъдим итә һәм теләсә кемне, хәтта дәүләттәге зур дәрәҗәдәге вазифалы затларны да тәнкыйтьли алган. Алар — бер елга сайланган 10 стратег. Беренче стратег армиягә һәм флотка, хәрби төзелешкә җитәкчелек иткән, Афинаның башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен җайга салган. Бу урынга яңадан да күп мәртәбә сайланырга мөмкин булган. Афина демократиясенең иң күренекле җитәкчесе Перйкл 14 ел рәттән сайлауларда җиңгән һәм бе¬ ренче стратег булып калган. Бу күпчелек афиналы¬ ларның аны, чыннан да, хөрмәт итүләрен күрсәткән. 3. «Перикл дәвере». Перикл заманында Афина демократиясе иң югары үсешкә ирешкән. Ул идарә иткән заманны Перикл дәвере дип атаганнар. Перикл бай һәм затлы нәселдән, матур, озын буйлы, тирән белемле һәм оста телле кеше булган. Кешеләр аны Зевска охшатканнар һәм Олимпчы дип 162
атаганнар. Перикл күпчелек Афина гражданна¬ рының мәнфәгатьләрен яклаган. Ул дәүләт хезмәте вазифаларын үтәгән өчен түләүләр керткән, хәзер инде анда ярлылар да эшли алган. Театр тамашалары булган көннәрдә мохтаҗ¬ ларга акча өләшкәннәр. Ул Афинаны Грециянең иң матур шәһәренә әйләндерергә теләгән һәм зур төзелешләргә акча кызганмаган. Мәһабәт гыйбадәт¬ ханәләр һәм җәмәгать биналары Афинаның бай шәһәр булуын һәм гөрләп чәчәк атуын, Афина демократиясенең казанышларын күрсәтеп торган. Демосның — сынчылар, рәссамнар, архитекторлар, таш шомартучылар, төзүчеләр, җир казучыларның — хезмәте өчен яхшы түләгәннәр. Перикл заманында Афина акрополен яңадан төзегәннәр. Ул грек дөньясының иң гүзәл корылмасына әверелгән. Шәһәр ныгытылган диварлар белән әйләндереп алынган. Хәтта Пирей портын да читтә калдыр¬ маганнар. Сугыш була калса дип, шәһәр белән портны тоташтыручы юлны да диварлардан торган коридор эченнән үткәргәннәр. Юл буенча сузылган бу ике диварны Озын диварлар дип исемләгәннәр, аларның озынлыгы 6 км тәшкил иткән. 4. Афина диңгез мәмләкәте. Б.э.к. 478 елда фар¬ сылар белән сугышны туктату өчен, грек полислары берлеге төзелгән. Берлектә җитәкчелек роле Афина кулында булган. Уртак флотны тоту өчен, союздаш¬ лар взнос түләгәннәр. Казна Эгей диңгезендәге Дёлос утравында урнашкан. Союздаш полислар вәкилләре дә, барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен, шунда җыелганнар. Грек-фарсы сугышлары тәмам¬ ланырга 5 ел кала афиналылар казнаны Афинага күчергәннәр. Фарсыларга каршы сугыш хәрәкәтләре барганда, союздашларның хәрби табыштан алган кереме кечкенә булмаган. Әмма сугыш тәмамлан¬ ганнан соң, табыш алу тукталган, ә взнос түләү дәвам иткән. Перикл. Борынгы грек скульптурасы 11* 163
Дионис алланың диңгез сәяхәте. Касә төбенә төшерелгән бизәк Афина диңгез берлеге тигез хокуклы полислар берлегеннән Афина диңгез мәмләкәтенә әверелгән. Берлектә Афина хакимлекне үз кулына алган. Совет җыелудан туктаган. Афина хөкүмәте уртак акчаның кайда китүе турында союздашлары каршында хисап тотмаган. Элек фарсыларга каршы көрәшкә киткән түләүләр Афина ихтыяҗларына тотылган. Союздаш полисларда Перикл Афинаны аларның акчасына төзеде һәм бизәде кебек ачулы сүзләр йөргән. Берлектән чыгу мөмкин булмаган. Шуны эшләргә омтылучыларга каршы Перикл хөкүмәте флот һәм гаскәрләр җибәргән. Фетнәне бастырганнан соң, союздашларның җирләрен тартып алганнар һәм анда Афина гражданнарын китереп утыртканнар. Шул рәвешле, афиналыларның эчке проблемалары башка полислар хисабына хәл ителгән. Афина демократиясе кешелек тарихында гаять зур роль уйнаган, әмма аны артык югары бәяләргә ярамый. Аның союздашларын талаудан тыш башка җитешсезлекләре дә булган. Афинада халыкның бик аз өлешенә генә хокуклар һәм ирекләр бирелгән. Хатын-кызлар, коллар һәм метекларның (Афина гражданлыгы булмаган ирекле кешеләрнең) мондый хокуклары булмаган. Перикл Афина диңгез мәмләкәтенә мөмкин кадәр күбрәк грек полисларын кертергә теләгән. Анда демократик строй урнаштырганнар. Полислар да хакимият аксөякләр яисә олигархлар кулында булган һәм алар Афинаның көчәюеннән курык¬ каннар. Мондый полислар Спарта җитәкчелегендә Пелопоннес берлегенә берләшкәннәр. Сораулар һәм биремнәр 1. Афинада һәм Спартада халык җыелышының хокукларын һәм әһәмиятен чагыштырыгыз (§27 ны кара). 2. Полисларның хәрби-диңгез берлегеннән Афина диңгез мәмләкәтенең аермасы нәрсәдә? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: остракизм, стратег, метек. 164
4. Бүгенге көндә остракизмга дучар итү гыйбарәсе нәрсәне аңлата? 5. Тексттан мәгълүмат табып, Афина диңгез берлеге казнасы¬ ның Делостан Афинага кайчан күчерелүен санап чыгарыгыз. Б. Э. К. V ГАСЫРДА ГРЕЦИЯДӘ ХУҖАЛЫК ҮСЕШЕ 1. Грециядә коллыкның үсүе. Грек-фарсы сугыш¬ лары коллыкның үсүенә китергән. Хәрби әсирләрне һәм сугышта пленга төшкән тынычлык сөюче ха¬ лыкны кол иткәннәр. «Варварлар ирекнең ни икәнен белмиләр,— дип фикер йөрткәннәр грек¬ лар.— Алар арасында бер генә ирекле кеше бар. Ул — патша!» Диңгездә юлбасарлык итү дә колларның артуына китергән. Б.э.к. V (5) гасырда барлык грек полисла¬ рында диярлек коллар сату базарлары булган. Анда сатып алучылар колларны терлек яисә әйбер сайла¬ гандай караганнар. Колның күкрәгенә асылган такта кисәгенә аның яше, кайда тууы, нәрсә эшли белүе турында язылган. Коллар белән сату итүчеләр үзләренең «кеше аяклы» товарларын күкләргә чөеп мактаганнар. Көчле, яшь, нинди дә булса һөнәре булган кол кыйммәтрәк йөргән. Колларның исемнәре булмаган, аларга йорт хайваннарыныкы кебек кушаматлар такканнар. Алар үз гаиләләрен һәм милекләрен дә булдыра алмаганнар. Колның маңгаена келәймә яисә: Мине тот! Мин качам! яки Качкынны Клидемга кайта¬ рып бир! кебек сүзләр яндырып басканнар. 2. Хуҗалыкта коллар хезмәте. Коллар иң авыр эшләрне башкарганнар. Мәгъдән учакларында алар — металл, таш чыгару урыннарында мәрмәр тапканнар, аннан Грециядә гыйбадәтханәләр һәм җәмәгать биналары төзегәннәр, сыннар һәм рельеф¬ лар ясаганнар. Һөнәрчелек җитештерүендә коллар хезмәте аеруча киң файдаланылган. Чүлмәкчелек остаханәләрендә, мәсәлән, коллар балчык изгәннәр, § 31 Коллар мәгъдән учагында. Чүлмәктәге рәсем 165
Тимерчеләр. Кара сынлы чүлмәктәге рәсем Чүлмәккә рәсем төшерүче кыз. Кызыл сынлы чүлмәктәге рәсем чүлмәкче станогын хәрәкәткә китергәннәр, чүлмәк яндыру мичләрендә ут өрдереп тор¬ ганнар. Ә савыт-сабаны ирекле осталар ясаган һәм бизәкне дә үзләре төшергән. Грециядә керамика җитештерү бик нык алга киткән. Афинада тулы бер районны Керамик дип атаганнар. Бизәге кара лак белән төшерелгән чүлмәкләр аеруча югары бәялән¬ гән. Әлеге лакны әзерләү сере әле бүген дә ачылмаган. Башта греклар чүлмәкләрне кара сынлы рәсемнәр белән бизәгәннәр — кара лак белән сурәт төшергәннәр, ә табигый балчык төсе фон булып хезмәт иткән. Б.э.к. V (5) гасырда бу стильне акрынлап кызыл фонлы стиль кысрыклап чыгарган. Мондый чүлмәк¬ ләрдә сурәтләр, киресенчә, кара төскә буял¬ ганнар. Авыл хуҗалыгында коллар хезмәтеннән азрак файдаланганнар. Крестьяннар үз җир¬ ләрен үзләре эшкәртүне кулайрак күргәннәр. Зәйтүн һәм йөзем үстерү махсус белем һәм осталык таләп иткән, ә колларга бары тик тупас, гади эшләрне генә ышанып тапшырганнар. 3. Колларның хәле. Күзәтеп эшләтүчеләр мескен колларны камчы белән кыйнаганнар, богаулап куйганнар, төрмәләргә япканнар. Демократик Афинада, дөрес, колларны аңлы рә¬ вештә үтерү тыелган, әмма газаплаулар нәтиҗәсендә кол үлеп китә икән хуҗа бернинди җаваплылык та тотмаган. Коллар аның әйбере булып саналган¬ нар. Колдан сорау алганда, аны берсүзсез җәзала¬ ганнар. Югыйсә ул биргән мәгълүматлар бернигә яраксыз булып саналган. Колларның бик азына гына гаилә төзергә һәм мөлкәт булдырырга рөхсәт ителгән. Алар һөнәрчелек яки вак сәүдә белән шөгыльләнгәннәр һәм шуның өчен хуҗага түләгәннәр. Әмма колбиләүче теләсә 166
кайчан колның бар нәрсәсен тартып ала, ә үзен сатып җибәрә алган. Кол полицейскийлар аерым урын биләгәннәр. Алар үз гаиләләре белән яшәгәннәр һәм азрак хезмәт хакы да алганнар. Скиф кабиләләре яшәгән Кара диңгез буйларыннан китерелгән коллар беренче кол полицейскийлар булганнар. Афиналылар барлык кол полицейскийларны да скифлар дип атаганнар, һәм алар барысы да скиф киеменнән йөрергә тиеш булганнар. 4. Сәүдә. Афинадагы Пирей порты халыкара сәүдә үзәгенә әверелгән. Бирегә Борынгы заманның бик күп илләреннән кораблар килгән. Мисырдан — папирус, Фәластыйннан ислемайлар китергәннәр. Әмма Кара диңгез буйларындагы колонияләр белән сәүдә итү аеруча зур әһәмияткә ия булган: аннан кораблар икмәк һәм коллар төяп килгәннәр. Афинадан читкә күп төрле һөнәрчелек әйберләре — Скиф җәячесе. Алтын касәдәге сурәт Пирей. Хәзерге заман рәсеме Афинага нинди товарлар кертәләр? Ниндиләрен сатуга чыгаралар? Портта кемнәр эшли? Картинада колларны, колбиләүчеләрне, балыкчыларны, базарны, амфораларны табыгыз 167
Аучы табышы белән. Чүлмәктәге бизәк Сораулар һәм биремнәр бизәк төшерелгән керамика, тимер һәм бронза кораллар, зәйтүн мае һәм шәраб чыгарганнар. Пирейда һәрвакыт сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, фокусчылар, музыкантлар, коллар, матрослар һәм солдатлар күп булган. Чит ил сәүдәгәрләре Афинада сәүдә итү хокукы алу өчен салым түләгәннәр. Бу Афина дәүләтенә шактый зур табыш китергән. Безгә бөтен җир йөзеннән бөтен нәрсә агыла, шуңа күрә без барлык башка халыкларның байлыкларыннан да үз җиребез биргән җимешләрне ашап хозурлан¬ гандай рәхәтләнеп файдаланабыз,— дигән Перикл. 1. Грециядә кешеләр ничек колга әйләнгәннәр? 2. Ни өчен иң эре коллар базары нәкъ менә Делоста булган? 3. Спартадагы илотларның хәлләрен Афинадагы колларныкы белән чагыштырыгыз (§27 ны кара). Охшашлык һәм аерма нәрсәдә? 4. Түбәндә саналган товарларны ике баганага аерып языгыз: а) Афинага нәрсә керткәннәр; б) Афинадан нәрсә чыгарганнар. Балчык савыт-саба, бодай, мәрмәр, папирус, корал, зәйтүн мае, ислемайлар, шәраб, коллар. 5. Афинадагы байлыкның төп чыганаклары нинди? § 32 ПЕЛОПОННЕС СУГЫШЫ 1. Сугышның сәбәпләре һәм башлануы. Б.э.к. 431 елда Спарта җитәкчелегендәге Пелопоннес берлеге белән Афина диңгез мәмләкәте арасында сугыш башланган. Сугышка барлык грек полислары да диярлек тартылган. Афина мәмләкәте демократик полисларны бер¬ ләштергән. Спарта олигархия тарафдарларын үз канаты астына алган. Афина да, Спарта да мөмкин кадәр күбрәк шәһәр-дәүләтләрне үз ягына аударырга тырышкан. Афина демосы сугышны яклаган, чөнки Афина мәмләкәтенә яңа полислар кушу юлы белән өстәмә байлыклар алырга мөмкин булган. Әмма Спарта 168
һәм олигархик полисларның Пелопоннес берлеге моңа каршы килгән. Эре остаха- нәләр тоткан байлар да сугышны якла¬ ганнар. Аларга, товар чыгару өчен, диң¬ гездә яңа сәүдә юллары кирәк булган. Перикл сугыш башлаудан курыкма¬ ган. Ул Афинаны җиңелмәс мәмләкәт дип санаган: коры җирдән шәһәрне — дивар¬ Гоплитлар походка әзерләнә. Чүлмәккә төшерелгән рәсем лар, ә диңгездән флот саклаган. Ул флот белән Пелопоннеска һөҗүм итәргә һәм Спартада илотлар восстаниесе оештырырга җыенган. Сугышның беренче 10 елында әле бер, әле икенче як җиңү яулаган. Спарталылар коры җирдә өс¬ тенлеккә ирешсәләр, афиналылар диңгездә хакимлек иткәннәр. Спарталылар туктаусыз Аттикага һөҗүм итеп торганнар, нәтиҗәдә крестьяннарның һәм җирбиләүче аксөяк хуҗалыкларына зур зыян килгән, әмма бу бәла шәһәр халкына кагылмаган. Афиналылар Пелопоннеска десант төшергәннәр, әмма и лот ларны восстаниегә күтәрә алмаганнар. Сугышның «төбе» комга терәлгән. Перикл сугыш башлануга үлгән. Халык җыелышында аксөяк¬ ләр һәм крестьяннар солых төзүне таләп иткән¬ нәр. Б.э.к. 421 елда Афина аксөяге һәм иң бай колбиләүче Нйкий Спарта белән солых төзегән. 2. Алкивиад һәм Сицилиянең һәлакәте. Никийның солыхы ныклы булып чыкмаган. Грециядә элеккечә Афина да, Спарта да хакимлеккә омтылган. Сугыш аркасында хәерчелеккә төшкән крестьяннар шәһәр ярлыларының санын тагын да арттырган. Дәүләттә һәм флотта хезмәт иткән өчен түләү аларның бердәнбер яшәү чыганагын тәшкил иткән. Демос¬ ның яңа юлбашчысы һәм ихластан сугышның дәвам итүен теләгән Алкивиад талантлы, белемле, оста телле һәм кыю кеше булган, әлеге сыйфатлары белән ул Периклны хәтерләткән. 169
Алкивиад. Борынгы грек скульптурасы Борынгы греклар бәйдәнәсе Алкивиад Урта диңгездәге иң эре колонияне — Сицилия утравындагы Сиракузаны яулап алырга тәкъдим иткән. Спартаның Урта диңгезнең көнба¬ тыш ярларындагы колонияләр белән сәүдә иткән, алардан икмәк алган союздашларына бу җимергеч һөҗүм булачак. Никий Сицилия экспедициясенә ярсып каршы чыккан. Халык җыелышы Алки- виадның планын кабул иткән һәм Алкивиад белән әлеге һөҗүмнең уңышлы чыгарына ышанмаган Никийны стратеглар итеп билгеләгән. 200 триерадан һәм транспорт судноларыннан торган куәтле флотны юлга әзерләгәннәр. Шулвакыт Афинага бәла килгән. Кемдер сәүдә һәм сәяхәтләрне яклаучы Гермес алланың сурәтен ваткан. Әлеге җинаятьтә Алкивиадны һәм аның дусларын гаеплә¬ гәннәр. Әмма эш судка ук барып җитмәгән. Алки¬ виад һәм Никий җитәкчелегендәге флот диңгезгә чыккан. Әмма Гермесның ватык сурәте тирәсендәге шау-шу тынмаган. Тиздән кара төскә буялган «Саламания» триерасы Сицилиягә килеп җиткән. Халык җыелышы Алки- виадка, җитәкчелекне башка кешегә тапшырып, Афинага судка кайтырга боерган. Алкивиад «Сала¬ мания» бортына күчәргә мәҗбүр булган, әмма туган җиренә кайтканда качкан. Халык җыелышы аны үзеннән башка гына үлем җәзасына хөкем иткән. Хөкем карарын ишеткәч, Алкивиад: — Мин аларга үземнең исән икәнлегемне күрсә¬ термен әле! — дип кычкырган. Ул Спартага килгән һәм спарталыларга Сицилия походының планын биргән. Спарталылар Сира- кузага үзләренең иң тәҗрибәле 700 сугышчысын җибәргәннәр. Никий Сиракузаны камауны бик сүлпән оеш¬ тырган, экспедиция афиналылар өчен чын мәгънә¬ сендә һәлакәткә әверелгән. Шәһәрне штурмлау уңышсызлыкка очраган. Флот гаваньнан чыга 170
алмаган. Гаскәр калдыкларын Никий яр буйлап озаткан, әмма сиракузалылар чигенүчеләрне камап, пленга алганнар. Никийны җәзалап үтергәннәр, ә аның сугышчыларын кол иткәннәр. Алар барысы да Сицилиянең таш чыгару урыннарында һәлак булганнар. 3. Алкивиад — автократор (патша). Алкивиад спарталыларга Афинаны тар-мар итүнең тулы бер программасын эшләп биргән: иң мөһиме — Атти- кадагы зур булмаган Декелёя авылын алу. Ул вакытта Афина ярымкамалышта калачак. Спарта¬ лы лар шулай эшләгәннәр дә. Алкивиад спарталыларга көчле флот төзергә һәм Кара диңгез буйларына (афиналылар аннан икмәк алганнар) илтүче бугазларны томаларга киңәш иткән. Ул флот төзүнең иң кыска юлын да күрсәт¬ кән — фарсылар акчасына. Ул гына да түгел, Алкивиад үзе Фәластыйнга киткән һәм фарсылар белән яшерен килешү төзергә ярдәм иткән. Спарта алтынга алмаштыру хакына Кече Азиянең грек- фарсы сугышлары барышында азат ителгән грек шәһәрләрен фарсы патшасына кире кайтарырга вәгъдә биргән. Афинаның хәле бик авыр булып тоелган. Б.э.к. 411 елда Афинада демократия бәреп төшерелгән. Хакимияткә олигархлар килгәннәр һәм шунда ук үзләренең капитуляциягә риза булып бирелүләре турында игълан иткәннәр. Әмма Кече Азия ярла¬ рына якын торучы Афина флоты яңа хөкүмәткә буйсынудан баш тарткан. Бу вакытка инде Алкивиадның спарталыларга кирәге калмаган, һәм алар аны үтерергә булганнар. Әмма Алкивиад үлемнән котылып кала алган. Ул Афина флоты башлыклары янына килгән һәм: «Мине стратег итеп сайлагыз, мин Спартаны ни рәвешле җиңәргә мөмкин икәнлеген беләм,— дип белдергән. 171
Спарта сугышчысы. Хәзерге заман рәсеме Һәм Афинада инде беркем өмет багламаган хәлләр булган. Алкивиад Афина флоты башлыгы булган һәм ике диңгез сугышында спарталыларны тар-мар иткән. Халык төркемнәре Афина урамна¬ рына чыккан. Олигархияне бәреп төшергәннәр. Җиңелмәс флот шәһәргә килгән. Алкивиадны күтәреп кенә йөрткәннәр. Халык җыелышы аны стратёг-автократор, ягъни чикләнмәгән хакимият¬ кә ия стратег итеп сайлаган. Афина демократиясе тарихында берәү дә (Периклны да кертеп) мондый тулы хакимияткә ия булмаган. 4. Сугышның бетүе. Демос юлбашчылары Алки¬ виадны тиранлыкка омтылуда гаепләгәннәр. Сугыш һаман туктамаган, Алкивиад сугыш хәрәкәтләре белән бик оста җитәкчелек иткән. Әмма аны ваемсызлыкта гаепләү өчен кечкенә генә уңышсыз¬ лык та җитә калган. Афина эскадрасын спарта- лылар җиңгәннәр. Алкивиад ул сугышта катнаш¬ маган булса да, гаепне барыбер аңа такканнар. Алкивиадны яңа срокка сайламаганнар, һәм ул Афинадан бөтенләйгә китеп барган. Б. э. к. 406 елда Афина флоты Аргинус утраулары янындагы сугышта спарталылар өстеннән хәлиткеч җиңүгә ирешкән. Алар сугышта без җиңдек дип уйлаганнар. Һәм шунда кинәт көчле давыл купкан. Аргинус утраулары тирәсендә диңгез өсте һәлак булучыларның гәүдәләре һәм кораб ватыклары белән тулган. Афина стратеглары флотны базага алып киткәннәр. Берничә корабның капитанына шунда калырга һәм мәетләрне җыеп күмәргә боерык бирелгән. Давыл шулкадәр көчәйгән ки, хәтта әлеге боерыкны да үти алмаганнар. Һәлак булучыларны күммичә калдыру грекларга аларны мыскыллау булып тоелган. Афинада бөтен уңышсызлык ларда флот җитәкчелеген гаепләгәннәр һәм кыска вакыт¬ лы, гадел булмаган тикшерүдән соң, аларны җәзалап үтергәннәр. Арада Периклның улы да булган. 172
Афиналылар үз флотларын үзләре баш- - лыксыз калдырганнар, ә Спартада талантлы флот башлыгы Лисандр пәйда булган. Б.э.к. 405 елда ул, афиналыларны тар-мар итеп, Афинаны диңгездән блокадалаган. Коры җирдән шәһәргә Декелеядан килгән Спарта гаскәре якынлашкан. Берничә айга сузыл¬ ган камалыштан соң Афина бирелгән. Спарта флейталары тавышы астында Озын диварларны җимергәннәр. Афина диңгез мәмләкәте яшәүдән туктаган. Афиналыларга нибары 12 сакчы кораб кына калдырганнар. Шулай итеп, б.э.к. 404 елда Греция өчен һәлакәт¬ ле Пелопоннес сугышы тәмамланган. Әмма Спарта Грециядә озак хакимлек итә алмаган. Тиздән спарта- лыларга фарсы гаскәрләренә каршы сугышырга туры килгән, чөнки алар Кече Азия полисларын Фарсы Озын диварларны җимерү. Хәзерге заман рәсеме патшасына тапшыру турындагы яшерен килешүне үтәүдән баш тартканнар. Афиналылар Озын дивар¬ ларны яңадан торгызганнар һәм яңа диңгез берлеге төзегәннәр. Хәер, ул да озак яшәмәгән. Грекларның уртак мәдәнияте булган, алар бер телдә сөйләшкәннәр, үзләрен бер, бердәм халык итеп тою хисе аларда торган саен көчәя барган, әмма полисларга бүлгәләнү аларның берләшүенә комачау¬ лаган. Хәтта Афина яисә Спарта кебек иң эре полис та Грецияне берләштерә алмаган. 1. Картада Пелопоннес сугышының иң әһәмиятле сугыш булган урыннарын табыгыз. 2. Афинада халыкның нинди катламнары сугышны яклаган¬ нар һәм ни өчен? Ә кайсы катламнар аның дәвам итүенә каршы чыкканнар? 3. Ни өчен олигархик хөкүмәтне нәкъ менә Афина флоты танымаган? 4. Алкивиад Периклдан нәрсәсе белән аерылган. Ул каһар¬ манмы әллә хыянәтчеме? 5. Афина ничә ел полисларның диңгез берлеге башында торган? 6. Афинаның сугышта җиңелү сәбәпләрен атагыз. Сораулар һәм биремнәр 173
11 нче бүлек ГРЕК МӘДӘНИЯТЕ Сорау § 33 «Культура» төшенчәсе төрле-төрле әйберләрне һәм күренешләрне берләштерә булса кирәк: гүзәл статуяны, таш балтаны һәм кешенең аш өстәле артында үзен үзе ничек тотуын. Культура сүзенең мәгънәсе эшкәртү, үстерү дигәнне аңлата. Башкача әйткәндә, культура ул — кешеләрнең иҗади дәрте, хезмәте кергән бөтен нәрсә. Теләсә нинди эшчән- лектә, сәнгать яисә һөнәрчелек әсәрләрендә, сөйләгән сүзләрдә һәм эш-гамәлләрдә кешенең әйләнә-тирә дөньяга, башкаларга, тулаем җәмгыятькә, үз-үзенә мөнәсәбәте чагыла. Культура — менә шул инде ул. Искәрмә. Соңгы елларда татар телендә «культура» сүзе урынына «мәдәният» варианты кулланыла башлады. Ул тулысы белән «культура» төшенчәсен алыштыра алмый, ә аның аерым тармакларына, рухи дөньяга кагылышлы өлешләренә (тел, әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, этика һ. б.) карата кулланыла. (Тәрҗ.) Борынгы греклар дөньяга нинди мөнәсәбәттә торганнар? Алар анда үзләрен кем дип хис иткәннәр? Бу аларның эшчәнлек нәтиҗәләрендә, яшәү рәве¬ шендә ничек чагылыш тапкан? Бу бүлектә әнә шул хакта сөйләнә. Дәреслекнең алдагы параграфларыннан сез грек мәдәнияте турында нәрсәләр белдегез? ГРЕЦИЯ ГРАЖДАННАРЫ, ГАЛИМНӘРЕ ҺӘМ АТЛЕТЛАРЫ 1. Гражданнар тәрбияләү. Грек кешесе кечкенә шәһәр-дәүләттә яшәгән һәм үзенең күренекле ватандашларын көн саен диярлек күрә алган. Аңа үз полисын кулына корал тотып якларга туры килгән — бу ирекле гражданның хокукы да, буры¬ чы да булып торган. Грек кешесе полис белән идарә 174
итүдә катнашкан. Димәк, Грециядә, Борынгы Көн¬ чыгыш илләренең күпчелегеннән аермалы буларак, аерым кешенең роле күпкә әһәмиятлерәк булган. Полис гражданнарын тәрбияләргә һәм аларга белем бирергә кирәк булган. Полислар, әлбәттә, бер- берсеннән аерылганнар: берсендә хакимияттә демос торган, икенчеләрендә — аксөякләр һәм бай оли¬ гархлар. Шулай ук тәрбия дә төрле (һәр полиска нинди кирәк, шундый) булган. Спартада кырыс, чыныккан, тәртипле сугышчылар үстергәннәр. Спарталыларга яхшы белем алу һәм фәннәрне үзләштерү зарур булмаган. Барлык дәүләт мәсьәләләрен аксакаллар һәм патшалар хәл иткән. Афинада дәүләт белән идарә итүдә гади кешенең роле гаять зур булган. Халык ж,ыелышында бәхәс¬ ләшкәннәр, үз фикерләрен яклаганнар, ә бу белемле булуны таләп иткән. Афина гражданнарының күпчелеген грамоталы кешеләр тәшкил иткән. Җиде яшьтән грек малае мәктәпкә йөри баш¬ лаган. Балаларны мәктәпкә махсус кол озата барган. Аны педагог дип атаганнар. Мәктәптә балавыз белән капланган агач тактачыкларга стиль (металл яисә сөяк таякчык) ярдәмендә язганнар. Мәктәптә укырга, язарга һәм санарга гына түгел, ә матур итеп сөйләргә дә өйрәткәннәр. Музыка мәж,- Мәктәп. Чүлмәктәге рәсем 175
Гимнасия. Реконструкция бүри предмет саналган. Хәтта Спартада да малай¬ ларны флейтада уйнарга өйрәткәннәр. Әмма иң зур игътибар физик күнегүләргә бирел¬ гән. Гимнастика сүзе үзе дә грек теленнән кергән. Малайлар 12 яшь тулгач йөри башлаган мәктәпләрне гимнасияләр дип атаганнар. Биредә алар йөгерү, көрәш, сөңге һәм тәлинкә ыргыту белән шөгыль¬ ләнгәннәр. 15 яшьтән 18 яшькә кадәр егетләр хәрби әзерлек үткәннәр. 18 яше тулган яшь афиналыларны гражданнар исемлегенә теркәгәннәр һәм аларга тантаналы рә¬ вештә корал тапшырганнар. Аннан соң алар ике ел хәрби хезмәттә булганнар, полис чикләрен саклаган¬ нар. Сүз дә юк, ярлы балалары яхшы белем ала алмаганнар: моның өчен аларның вакытлары да, акчалары да булмаган. Әмма кечкенә полиста гаскәр¬ дә хезмәт итеп, халык җыелышларында катнашып һәм урамда йөреп кенә дә алар үзләренә белем өсти алганнар. Кызлар мәктәпләре бөтенләй булмаган, чөнки хатын-кызларга сәяси хокуклар бирелмәгән, алар дәүләт белән идарә итүдә катнашмаганнар. 2. Грециядә фән. Греклар фәнгә, кеше эшчәнле- генең үзенчәлекле бер төре, мәдәниятнең бер өлкәсе 176
буларак, нигез салучылар булганнар. Полисның иҗтимагый тормышы, башка халыклар һәм илләр белән кызыксыну тарих фәне тууга китергән. «Тарих атасы» Геродот эллиннарның йодрәтле Фарсы мәмләкәтен җиңүләре турында киләчәк буыннарга мәгълүматлар калдырган. Геродот грек- фарсы сугышларында катнашкан башка халыклар тарихы турында да сөйләгән. Медицинага Геродотның замандашы табиб Гип¬ пократ нигез салган. Ул авырулар тормыш шарт¬ лары начар булудан килеп чыга дип исәпләгән. Бүгенге көндә дә табиб булган кешеләр Гиппократ анты кабул итәләр, ягъни, авыру кешене савыктыру өчен, барысын да эшләргә сүз бирәләр. Греция галимнәре география, математика, астро¬ номия, ботаника буенча хезмәтләр язганнар. Әмма греклар иң әһәмиятле фән дип философияне (зирәк¬ лекне ярату) санаганнар. Философлар дөньяның ничек төзелүе хакында, бу дөньяда кешенең, ышану һәм белемнәрнең нәрсә булуы, дәүләтләрнең ничек барлыкка килүе, ничек оештырылуы һәм бер- берсеннән нәрсә белән аерылулары кебек катлаулы мәсьәләләр турында уйланганнар. Геродот һәм Гиппократның замандашы, Афина философы Демокрйт бөтен дөнья бик вак кисәк¬ чекләрдән — атомнардан тора дигән фикергә кил¬ гән. Икенче бер бөек афиналы Платон иң яхшы дәүләт төзелешенең нинди булырга тиешлеге турын¬ да фикер йөрткән. Ул идеаль полис проектын төзегән һәм үз мәктәбенә — Академиягә нигез салган. Аның укучысы Аристотель барлык фәнни белемнәрне аерым өлкәләргә бүлгән һәм аларга исемнәр биргән: ботаника — «үсемлек», физика — «табигать» дигән грек сүзләреннән алынган. Грек дөньясында аерым кешенең, мөстәкыйль шәхеснең роле инде тагын шунда да күренә: анда барлык фәнни хезмәтләрнең һәм ачышларның, Гиппократ. Борынгы грек скульптурасы Платон. Борынгы грек скульптурасы Аристотель. Борынгы грек скульптурасы 12* К-6/326 177
Йодрык сугыштыручының башы. Борынгы скульптура барлык сәнгать һәм матур әдәбият әсәрләренең авторлары бар. «Тарих атасы» үзенең китабын Геродот бу мәгълүматларны эллиннарның һәм варварларның бөек һәм лаеклы эшләре билгесез- лекпгә калмасын өчен туплады һәм язды, дип башлап җибәргән. Үзләренең беренче шагыйрьләре Гомер турында греклар бернәрсә дә хәтерләмәгәннәр диярлек. Әмма барыбер Гомер яшәгән, ул булган дигән ныклы фикердә торганнар, ягъни алар үз мәдәниятләренең чишмә башында билгеле бер авторның торуын күрергә теләгәннәр. Чүлмәккә бизәк төшерүче грек осталары да үз имзаларын куя торган булганнар. Менә аларның берсе: Бу бизәкне Эвтимйд Полий углы, Эвфроний- ны да уздырып төшерде. 3. Олимпия уеннары. Грециянең һәр шәһәрендә гимнастика буенча ярышлар яисә уеннар үткәрел¬ гән. Әмма Пелопоннеста Олимпиядәге спорт ярыш¬ ларына — Олимпия уеннарына аеруча зур әһәмият бирелгән. Олимпия ул — изге урын, анда Зевсның храмы урнашкан, ә соңрак төрле спорт корылма¬ лары төзелгән. Греклар Олимпияне Зевс алла Олимпия уеннары башкаласы булган Олимпия макеты. Үзәктә — Зевс храмы 178
Атлетлар. Рельеф биләмәсе дип санаганнар. Риваятьләр буенча, Олим¬ пия уеннарын үзенең алла атасы хөрмәтенә Геракл оештырып җибәргән. Башта уеннарда Пелопоннес халкы гына катнаш¬ кан, соңрак алар Греция күләмендә үткәрелә башла¬ ганнар. Йола буенча, уеннар барган көннәрдә полислар арасында сугыш хәрәкәтләре туктатылган, гомум тынычлык игълан ителгән. Уеннар дүрт елга бер тапкыр җәй көне үткәрелгән һәм 5 көн дәвам иткән. Беренче көндә тантаналы төстә Зевска корбан китергәннәр, соңгысында җиңүчеләрне бүләкләгәннәр. Бер көн яшүсмерләр арасындагы ярышларга багышланган. Греция атлетлары йөгерүдә, сикерүдә, авыр әйберләр күтәрүдә, тәлинкә һәм сөңге ыргытуда, көрәштә, йодрык сугышында көч сынашканнар. Рекорд нәтиҗәләрне греклар исәпкә алмаганнар: фәкать җиңүгә ирешү мөһим булган. Әмма ал арның кайбер казанышлары билгеле. Тәлинкә ыргытучы Флёгий тәлинкәне якынча 50 м га ыргыткан, бу безнең көннәрдә дә халыкара класслы нәтиҗә булыр иде. Казу эшләре вакытында табылган бер ташта мондый язу бар: Бибон бер кулы белән мине баш өешенә күтәрде. Ташның авырлыгы — 143,5 кг. Безнең заманның күп кенә авыр үлчәүдәге спортчы¬ лары да мондый ташны ике куллап кына күтәрә алалар, ә бер кул белән күтәрүләре — ай-һай икеле. Йөгерешчеләр. Чүлмәктәге бизәк Көрәшчеләр. Чүлмәктәге бизәк 12* 179
Грециянең иң атаклы атлеты Милон булган. Әле үсмер чагында ук ул спорт мәйданчыгы тирәли бозауны иңбашларына күтәреп йөрт¬ кән. Вакыт узган. Бозау үсә-үсә үгезгә әверелгән. Әмма Милонның да көче арткан. Хәзер инде ул иң¬ башларына үгезне күтәргән. Олим¬ пия уеннарында җиңүче буларак бронза статуя тапшырганнан соң, Милон аны иңбашына салган да гыйбадәтханәгә илткән. Арбалы ат ярышлары. Чүлмәктәге бизәк Озынча түгәрәк формалы ипподромда арбалы ат ярышлары уздырылган. Чабыш атлары һәм арбалар бик кыйммәт торган, шуңа күрә ярышларда байлар гына катнашкан. Җигелгән атларның хуҗасы үзе чыгыш ясамаган, ә ат йөртүчеләр яллаган. Әмма ат йөртүче түгел, ә ат хуҗасы җиңүче булып исәп¬ ләнгән. Дистәләрчә мең тамашачы Олимпиягә агылган. Җиңүчеләрне зәйтүн такыялар һәм пальма ботак¬ лары белән бүләкләгәннәр. Шагыйрьләр аларга багышлап шигырьләр язганнар. Ватандашлары туган шәһәрләренең мәйданында аларга статуялар куйган¬ нар, дәүләт йөкләмәләреннән азат иткәннәр, һәм ярышларда җиңүчеләрне үлгәнче түләүсез ашат¬ каннар. Сораулар һәм биремнәр 1. Картада Олимпияне һәм Олимп тавын табыгыз. Бу атама¬ ларның охшашлыгы нәрсә белән аңлатыла? 2. Грециядә культура үсеше өчен нинди аерым шартлар булган? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: педагог, стиль, гимнасия, атом, ипподром. 4. Ни өчен греклар оста теллелеккә һәм физик күнегүләргә зур игътибар биргәннәр? 5. Грек чыганакларына караганда, беренче Олимпия уеннары б.э.к. 776 елда булган. Бу вакыттан алып Пелопоннес сугышы тәмамланганчы ничә ел узган? 180
ГРЕЦИЯ АРХИТЕКТОРЛАРЫ, СКУЛЬПТОРЛАРЫ, ШАГЫЙРЬЛӘРЕ Шактый күп грек архитекторлары, сынчылары, шагыйрьләренең исемнәре безгә билгеле. Алар үз исемнәрен генә түгел, ә полисларын да данга күмәргә омтылганнар. Аларның әсәрләре кешене граждан итеп тәрбияләгәннәр һәм аңарда туган җирне ярату хисе уятканнар. 1. Грек храмы. Афина өстендәге калкулыкта борынгы храмнарның мәһабәт хәрабәләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Бу — Перикл заманында грек-фарсы сугышларында җиңү хөрмәтенә төзелгән Афина акрополе калдыклары. Грек архитекторлары храмның аерым бер төрен тудырганнар. Бу — бөтен яктан колонналар белән уратып алынган һәм ике кыеклы түбәсе булган турыпочмаклы корылма. Кәрниз белән бергә аның түбәсе ике яктан да фронтоннар (өчпочмаклар) барлыкка китерә. Храмнар әллә ни зур түгел, тәбәнәк пьедесталлар өстенә утыртылганнар, һәм аларга бөтен яктан якынлашу җиңел. Колонналар арасын¬ да ял итеп йөрергә мөмкин, һәм греклар шулай эшләгәннәр дә. Колонна грек архитектурасының иң мөһим эле¬ ментын тәшкил иткән. Б.э.к. V (5) гасырда колонна¬ ларның ике — дорик һәм ионик төрләре аерылган. Дорик колоннаның өске өлеше гади, бизәк төшерел¬ мәгән квадрат плитәдән гыйбарәт. Ионик колонна¬ ның исә тәкә мөгезләрен хәтерләткән бөтеркә бизәкләре бар. Дорик колонна баганасы таш плитәгә утыртылган, аның нигезе юк. Ә ионик колоннаның нигезе булу мәҗбүри. Дорик колонналар зур, ә ионик колонналар зифа. Афина акрополе һәйкәлләрендә колонналарның һәр ике төрен дә очратырга мөмкин. 2. Афина акрополе. Акропольнең өске мәйданы зур түгел: озынлыгы 300 м, киңлеге 130 м. Менә шундый кечкенә генә мәйданда грек архитектор- § 34 Дорик һәм ионик колонналар 181
Афина акрополе. Макет Картинада Канатсыз Ника храмын, Пропилеяны, Афина статуясын, Парфенонны, Эрехтейонны табыгыз Өсте ябулы Эрехтейон колоннадасы. Хәзерге күренеше лары үзләренең гаҗәеп матур, ансамбль (бербөтен) барлыкка китерүче биналарын корганнар. Бәйрәм көннәрендә тантаналы процессия акро¬ польгә күтәрелгән. Акрополь корылмалары афина¬ лыларның игътибарын акрынлап, берсе артыннан берсе җәлеп иткән. Керү юлында ук аларны кечкенә генә Канатсыз Нйка храмы каршы алган. Ника — җиңү алиһәсе, аны, гадәттә, канатлы итеп сурәтлә¬ гәннәр. Әмма афиналылар һичкайчан аның үзләрен¬ нән очып китүен теләмәгәннәр. Процессия, храмны якыннан карап, аның кар¬ шыннан узганда, Пропился — акропольгә керү юлын бизәп торучы колоннада — күренеше ачылган. Пропилеядан сөңге тоткан Сугышчы Афинаның 9 метрлы статуясы күренгән, ә аннан акропольнең төп храмы — Парфенон күренешенә сокланып караганнар. Процессия Парфенонга якынлашкач, Эрехтейбн — Афина, Посейдон һәм Эрехтёй (леген- дар Афина патшасы) храмы яхшы күренгән. Парфенонның эчендә ике бүлмә булган. Аларның берсендә афиналыларның һәм союздашларының казнасы сакланган, икенчесендә Афинаның 12 метр- 182
Парфенон. Макет Парфенон. Хәзерге күренеше лы сыны торган. Ьәйкәл агачтан салынган, алтын һәм фил сөягеннән эшләнгән пластиналар белән капланган. Бу сынның шулай ук акрополь түбәсендәге Су¬ гышчы Афина статуясының авторы Периклның якын дусты, күренекле грек скульпторы Фидий булган. Акропольдәге барлык төзелеш эшләре белән дә ул җитәкчелек иткән. Фидий иҗат иткән статуя¬ лар үзләре сакланмаган, әмма акчаларда аларның сурәтләре һәм грек язучыларының алар турындагы хикәяләре бар. Сугышчы Афина кулындагы алтын йөгертелгән сөңге очлыгы Пирей гаванена кергән кораблардан да күренгән дип сөйлиләр. Парфенонда Афинаның Фидий эшләгән сыны 183
«Дискобол» — тәлинкә ыргытучы. Мирон ясаган статуя Сөңге йөртүче. Поликлет ясаган статуя 3. Грек скульпторлары. Акрополь һәм аның борынгы заман корылмаларының нинди булуын хәзер инде күз алдына китерүе дә авыр. Анда скульптуралар бик күп булган. Аларны хәтта храмнарның түбәләренә дә куйганнар. Безнең көннәргә кадәр сакланган скульптуралар үткәннәрне тулысынча күз алдына китерергә мөм¬ кинлек бирмиләр. Борынгы заманда мәрмәр ста¬ туяларны буяганнар, ә бронза статуяларга төсле ташлардан күзләр куйганнар. Скульпторлар тулы иллюзия тудырырга — сыннарны тере итеп күрсә¬ тергә омтылганнар. Скульптор Пракситель Афро¬ дита алиһәнең сынын шулкадәр оста итеп ясаган, аңа тере хатын-кыздай күреп гашыйк булганнар. Грек скульпторлары кеше гәүдәсенең төгәл пропорция һәм формаларын гына түгел, ә хәрәкәт¬ ләрен дә күрсәтеп бирә алганнар. Мйронның Олим¬ пия уеннарында җиңүчене сурәтләгән атаклы «Дис¬ кобол» («Тәлинкә ыргытучы») статуясы моның иң яхшы мисалы булып хезмәт итә. Поликлетның «Сөңге йөртүче»се дә хәрәкәт иллюзиясе тудыра: 184
Борынгы грек театры хәрабәләре. Хәзерге күренеше әйтерсең Олимпия уеннарында җиңүче мәйдан әйләнә. 4. Грек театры. Греклар тормышын аларның иң яраткан театр тамашаларыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Театр һәр шәһәрдә диярлек булган һәм бик зур биналарда урнашкан. Мәсәлән, Афинадагы Дионис театрына 17 мең тамашачы сыйган. Театр тамашалары Дионис алла хөрмәтенә үткә¬ релгән бәйрәмнәрдән килеп чыкканнар. Бу бәйрәм¬ нәрдә урамнар буйлап төрле рәвешкә кереп киенгән кешеләр йөргән (§ 24 ны кара). Анда катнашучылар Дионисның иярченнәрен — кәҗә аяклы сатирларны гәүдәләндереп, кәҗә тиресе ябынганнар һәм траге¬ дия (грекчадан «кәҗәләр җыры» дип тәрҗемә ителә) дип аталган җырлар җырлаганнар. Шау-шулы бәйрәмгә бөтен шәһәр чыккан. Тамашачыларга яхшырак күренсен өчен, тамашаны калкулык итә¬ генә күчергәннәр. Бәйрәмнәр ел саен уздырылган, һәм калкулык битенә башта агач, соңрак таш эскәмияләр куя башлаганнар. Театр битлекләре 185
Эсхил. Борынгы грек скульптурасы Аристофан. Борынгы грек скульптурасы Сораулар һәм биремнәр Театр тамашаларында актёрлар һәм хор катнаш¬ кан. Тамашачы актёр ларның йөзләрен күрмәгән, чөнки алар төрле төсләргә буялган һәм ачу, газап¬ лану, көлүне чагылдырган битлекләр кигәннәр. Тамаша барган чакта актёрлар скёне (русча «сцена» (сәхнә) сүзе шуннан алынган) дип аталган махсус бинада битлекләрен һәм киемнәрен алыштырганнар. Хор скене белән тамашачылар утырган урын арасындагы мәйданчыкта — орхёстрада («оркестр» сүзе — шуннан килеп чыккан) чыгыш ясаган. Пьеса¬ ның сюжетына бәйле рәвештә хор икенче дәрәж,әдәге персонажларны (халык өерен яисә бакаларны, кошларны) гәүдәләндергән. Хор шулай ук сәхнәдәге күренешләрне дә аңлатып барган. Тамашалар ике төргә — трагедиягә һәм коме¬ диягә бүленгән. Алар хәзерге театрлардагы кебек көн саен түгел, ә елга берничә тапкыр гына куелган¬ нар. Бәр шундый тамаша өчен яңа пьесалар языл¬ ган. Алар берничә көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр барганнар. Мондый көннәрдә түбән катлаудан чыккан Афина гражданнарына театрга керү өчен акча өләшкәннәр. Башта комедияләр, аннан трагедияләр куелган. Махсус жюри жңңүчеләрне ачыклаган һәм бүләкләр тапшырган. Бөтен Грециягә билгеле трагедия автор¬ лары — Эсхйл, Софокл һәм Еврипйд. Күренекле комедиограф (комедия остасы) Аристофан да Афинада иж,ат иткән. Трагедияләрнең нигезендә аллалар һәм геройлар¬ ның тарихлары яткан. Комедиядә гади кешеләр, ав¬ тор һәм тамашачының чордашлары катнашкан. 1. Грециянең һәм Борынгы Көнчыгышның архитектурасы һәм скульптурасы бер-берсеннән нәрсә белән аерылган? 2. Борынгы грек театрының хәзерге заман театрыннан нәрсәләр белән аерылуын санап чыгыгыз. 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: фронтон, трагедия, орхестра, скене, комедиограф. 186
КӨНБАТЫШ КӨНЧЫГЫШКА КАРШЫ: МАКЕДОНИЯ ЯУЛАРЫ 12 нче бүлек Б.э.к. IV (4) гасырда Македония бик нык көчәеп киткән, ул Греция полисларын үз хакимиятенә буйсындырган, ә аннан соң көнчыгышка — какша¬ ган фарсы мәмләкәтенә яу чыккан. Яшь Александр патшаның грек-македон армиясе тарихта моңарчы тиңе булмаган поход оештырган. Әгәр Ксеркс заманында Көнчыгыш Көнбатышка һөҗүм итсә, хәзер, киресенчә, Көнбатыш — Көнчыгышка. Санаулы еллар эчендә дөнья картасы танып булмаслык дәрәҗәдә үзгәргән. Көнбатыш һәм Көн¬ чыгыш, Грециядән алып Ьиндстанга кадәр, македон¬ лыларның корал көче белән бер дәүләткә берләш¬ терелгән. Ул ныклы була алмаган һәм үзен төзегән Александр Македонский үлүгә таркалган да. Картада Македонияне табыгыз. МАКЕДОНИЯНЕҢ КҮТӘРЕЛҮЕ 1. Филипп — Македония патшасы. Озак еллар дәва¬ мында Грециядән төньякта урнашкан Македония патшалыгы артта калган һәм көчсез ил булган. Талантлы хәрби башлык һәм оештыручы Филипп II (Икенче) хакимиятне яулап алганнан соң хәлләр үзгәргән. Ул армия төзегән. Анда төп көчне маке¬ донлылар фалангасы (тыгыз итеп төзелгән 16 рәт пехота) тәшкил иткән. Беренче алты рәт сугышчы¬ лары төрле озынлыктагы сөңгеләр белән кораллан¬ ганнар. Беренче рәттәгеләрнең сөңгеләре кыскарак булган, арттагыларныкы озынайганнан-озыная барган. Соңгы рәттә сөңгеләрнең озынлыгы 6 метр¬ дан да артып киткән. Димәк, беренче рәттәге һәр Бирем § 35 187
Филипп II. Борынгы скульптура Македонлылар фалангасы. Хәзерге заман рәсеме сугышчының алдына берьюлы берничә сөңге чыгып торган. Күп санлы тимер инәләр тырпаеп торган македонлылар фалангасының һөҗүмен кире кай¬ тару мөмкин булмаган, әмма ул акрын хәрәкәт иткән һәм тигез урында гына яхшы сугышкан. Сугышкан вакытта фаланганың ике ягына да авыр коралланган атлы гаскәр баскан, анда Македония аксөякләре хезмәт иткән. Армия төзегәннән соң, Филипп II күрше кабилә¬ ләрне, соңрак Эгей диңгезенең төньяк яр буендагы Греция шәһәрләрен үзенә буйсындырган. Шәһәр¬ ләрне камаганда, македонлылар камау манараларын файдаланганнар. Хәер, алар хәрби көчкә генә таянма¬ ганнар, ә дошманны сатып та ала торган булганнар. — Алтын төялгән ишәк атлап керә алмаслык шәһәр диварлары юк,— дияргә яраткан Филипп II. Ә патшада алтын күп булган: ул алтын чыга торган урыннарны басып алган һәм яңа алтын акча — филйппик — суга башлаган. Эгей диңгезенең төньяк яр буйларына хуҗа булганнан соң, Филипп II хәрби флот төзүгә кереш¬ кән. Грек полисларына куркыныч янаган. 188
2. Демосфен — оратор һәм патриот. Полислар Македония белән көрәшкә әзер булмаганнар, алар бер-берсе белән дошманлашып яшәгәннәр. Грециядә аеруча аксөякләр арасында Филиппның тараф¬ дарлары шактый күп булып чыккан. Алар Македо¬ ния патшасының полислар арасында тынычлык урнаштыруын, җир биләмәләрен саклавын, сәүдә иминлеген тәэмин итүен, гади халыкның дәүләт эшләренә йогынтысын чикләвен теләгәннәр. Афинаның ялкынлы патриоты Демосфён Македо¬ ния патшасының кан дошманы булган. Греклар аны үзләренең иң яхшы ораторы дип санаганнар. Демосфен үзенең тырышлыгы аркасында хөрмәт һәм дан казанган. Кечкенәдән үк аның сәламәтлеге начар булган, ул мәктәпкә йөрмәгән, начар сөйләшкән, ә дулкын¬ ланганда җилкәсен сикерткән. Халык алдындагы беренче чыгышлары уңышсыз төгәлләнгән, әмма Демосфен бик нык үз өстендә эшләгән. Ул диңгез ярына килгән, авызына вак таш тутырып сүзләрне ачык итеп әйтергә тырышкан. Көчле дулкын шавы Демосфенны халык төркемендәге кычкыру та¬ вышларыннан һәм шау-шудан курыкмаска өйрәт¬ кән. Өйдә Демосфен түшәмгә үтә нык үткен кылыч беркеткән. Кылыч очы җилкәсенә тиеп торырлык итеп басып, ул нотыклар сөйләгән һәм җилкә сикертү гадәтен бетергән. Белемле кешенең генә дәүләт эшендә уңышка ирешә алуын яхшы аңла¬ ганга, Демосфен бик күп укыган. Кеше күзенә күре¬ нергә оят булсын өчен ярты башын кырган һәм ирексездән озак вакытлар китаплар укып өйдә генә утырган. Демосфен, армый-талмый, Филиппның илбасар¬ лык планнарын фаш иткән, грекларны берләшергә һәм үз ирекләрен сакларга чакырган. Соңыннан ораторның шундый ярсулы һәм дәртле чыгышлары филиппика дип атап йөртелә башлаган. Демосфен. Борынгы скульптура 189
Александр Македонский. Борынгы грек скульптурасы Филипп II төрбәсендә табылган бәйдәнә 3. Херонея янындагы сугыш һәм Коринф съезды. Б.э.к. 338 елда Урта Грециянең Херонея шәһәре янында Филипп армиясе белән Греция полислары¬ ның берләштерелгән көчләре арасында хәлиткеч сугыш булган. Көчләр чагыштырмача тигез бул¬ ганга, сугыш та бик каты барган. Филиппның 18 яшьлек улы, киләчәктә бөек яу¬ лап алучы, Александр җитәкчелегендәге сул фланг иң беренче уңышка ирешкән. Аның каравы икенче флангта афиналылар (алар арасында Демосфен да булган) патшаның үз гаскәрләрен кысрыклаганнар. Әмма, эзәрлекләү белән мавыгып китеп, афиналылар үзләренең сугыш тәртипләрен бозганнар. Сугышны игътибар белән күзәтеп торган Филипп: — Дошман җиңә белми! — дип кычкырган. Ул фаланганы тиз генә башкача тезгән һәм афи¬ налыларга кабат һөҗүм иткән. Александр гаскәр¬ ләре тылга үтеп кергәч, афиналылар тәртипсез рәвештә кача башлаганнар. Полислар, җиңелгәннән соң, үз язмышларының ничек хәл ителүен курку хисе белән көткәннәр, әмма Филипп грекларның ирекле булуларын игълан иткән. Алдагы елда ул Греция полислары делега¬ цияләрен Коринфка съездга чакырган — греклар аның хакимиятен танырга тиеш булганнар. Патша фарсыларга каршы зур поход оештырырга ниятләгән һәм грекларны үз ягына авыштырырга теләгән. Съездда Филипп үзен үтә гади, тыйнак тоткан — греклар, янәсе, барысын да үзләре хәл итәләр. Съезд мондый карар чыгарган: полислар берлек төзиләр, ә Филипп аның рәисе була. Грек шәһәрләре Фәлайс- тыйн белән сугышка әзерләнергә тиеш булганнар. Филипп Греция һәм Македония гаскәрләре белән җитәкчелек иткән. 4. Филиппның серле үлеме һәм Александрның хакимияткә килүе. Филиппка көнчыгышка поход белән җитәкчелек итәргә туры килмәгән. Коринф 190
съездыннан соңгы елда аны үтергәннәр. Җәйге бер кичтә патша үзенең яраннары белән театрга ба¬ рырга чыккан. Тар аралыктан узганда яраннарның берсе аңа хәнҗәр белән ташланган. Патшага кул күтәргән кеше качарга маташканда үзе дә үтерел¬ гән. Ул, үзен рәнҗеткән өчен, патшадан үч алган дигән сүзләр таралган. Әмма моңа бик сирәк кеше ышанган. 20 яшьлек Александр Македониянең яңа пат¬ шасы булган. Соңрак атасын үтерүне оештыруда ул фарсыларны гаепләгән — алар шул рәвешле көнчыгышка походны өзәргә өметләнгәннәр, янәсе. Әмма патшаны үтерүне Александр белән аның анасы Олимпиада оештырган дигән имеш-мимеш тә йөргән. Үләр алдыннан, патша Олимпиада белән аерылышкан һәм улын үзеннән читләштергән. Ул аксөякләр нәселеннән чыккан македон кызына өйләнгән. Филипп Александрны тәхеткә хокуктан мәхрүм итәргә ниятли дигән сүз таралган. Башкалар Филиппны, ул патшалык иткән заман¬ да, үзләренең элекке йогынтыларын югалткан Маке¬ дония аксөякләре юк итте дип раслаганнар. Кайбер аксөякләр Филипп законсыз рәвештә идарә итә дип исәпләгәннәр, чөнки ул хакимияткә үзенең берту¬ ганының улын бәреп төшереп килгән булган. Греция патриотларыннан да шикләнгәннәр. Филиппның һәлак булуы турында ишеткәч, Демос¬ фен башына такыя һәм бәйрәм киемнәре киеп халык җыелышына килгән. Ул грекларны Маке¬ дония «малаеның» хакимиятен бәреп төшерергә чакырган. Кузгалышлар башланган. Александр армиясе белән Грециягә басып кергән һәм баш күтәрүчеләрдән рәхимсез үч алган. Үз хакимиятен ныгытканнан соң, Александр көнчыгышка походка әзерләнә башлаган. 1. Картада Македонияне һәм Херонея шәһәрен табыгыз. 2. Македония армиясендә нинди хәрби яңалыклар кертелгән? Македония сугышчысы. Хәзерге заман рәсеме Сораулар һәм биремнәр 191
узуын исәпләп чыгарыгыз. АЛЕКСАНДР ҺӘМ БУЦЕФАЛ 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: филиппик, филиппика. 4. Параграфны игътибар белән укыгыз һәм түбәндәге сорауларга җавап бирегез: Коринф съезды ничәнче елда булган? Филипп II ничәнче елда үтерелгән? Саламин янындагы сугыштан алып Херонея янындагы сугышка кадәр ничә ел Моны белү кызыклы (Плутарх сөйләгәннәрдән) Филипп патшага кыргый һәм дуамал Буцефал кушаматлы атны сатып алырга тәкъдим итәләр. Патша яраннарының берсе дә атны буйсындыра алмый. Ат үз өстенә утырырга маташучыларның һәммәсен алып кына ыргыта икән. Ачуы кабарган Филипп атны сатып алудан баш тарта һәм аны алып китәргә боера. Шулвакыт аның яшь улы Александр бик нык кайгырып берничә мәртәбә: — Мондый атны бу кешеләр куркаклыклары һәм ат өстендә йөри белмәүләре аркасында гына югалталар,— дип кабатлый. Филипп башта дәшми, ә аннан соң улына усал итеп: — Син үзең ат белән бик оста эш иткән кешедәй өлкәннәрне гаеплисең,—дип куя. — Әгәр син рөхсәт итсәң, мин аны җиңәм,—дип җавап бирә малай. Янәшәдәгеләр аны шаярта дип уйлап көлеп җибәрәләр. Александр курыкмыйча Буцефал янына килә, өзәңгесеннән тотып ала һәм атның башын кояшка каршы бора. Ул атның тирбәлеп торган күләгәдән куркуын сизеп ала. Аннан Александр плащын салып ташлый һәм җиңел генә сикереп ат өстенә менеп утыра. Буцефал үрә сикерә, әмма җайдак нык утыра. Ат тигезлек буйлап чабып китә һәм күздән югала. Филипп һәм аның яраннары бик нык куркалар. Һәм менә алар күбеккә баткан Буцефал өстендә Александрның кире кайтып килүен күрәләр. Филипп ат өстеннән төшкән Александрны үбеп ала һәм: — Улым, Македония синең өчен артык кечкенә, үзеңә тиң патшалык эзлә! — ди. Александрның үзсүзлелеге, күзәтүчәнлеге һәм кыюлыгы нәрсәдә күренә? 8зв АЛЕКСАНДР МАКЕДОНСКИЙНЫҢ ЯУЛАП АЛУЛАРЫ 1. Беренче җиңүләр. Б.э.к. 334 елның язында Александрның 30 мең җәяүле сугышчысы һәм 5 мең җайдагы Кече Азиягә — гаять зур Фарсы 192
мәмләкәтенең чигенә килеп төшкән. Поход¬ ның күпме дәвам итәчәген, фарсы биләмә¬ ләренең көнчыгышка таба күпме җәеләчә¬ ген һәм аларның көчләре күпме икәнлеген берәү дә белмәгән. Фарсылар моңа каршылык күрсәтмәгән¬ нәр. Македония патшасы гаскәрен алар чиктән тыш кечкенә, ә үзен тәҗрибәсез һәм үз-үзенә нык ышанган яшүсмер бер малай итеп күз алдына китергәннәр. Дарий III Александр Македонский. Борынгы скульптура (Өченче) үзенең сатрапларына һәм хәрби башлык¬ ларына Александрны исән килеш кулга төшерергә һәм үз янына китерергә боерган. Граник елгасының упкынлы ярында фарсылар Македония армиясенең юлына аркылы төшкәннәр. Александр гаскәрләре ярсулы атакага ташланган. Фарсылар кача башлаганнар. Тиз килгән җиңү Кече Азия шәһәрләрен Александрның «кулына тоттыр¬ ган». Алар яулап алучыга хәтта җитди каршылык та күрсәтмәгәннәр. Гбрдий шәһәрендә Александр бер истәлекле әйбергә тап булган: борынгы сугыш арбасында бик оста итеп бәйләнгән аркан күргән ул. Риваять буенча, кем дә кем төенне чишә ала, шул бөтен Азия хакиме булачак, имеш. Җыелган халык алдында Александр төенне чишәргә тырышып караган, әмма булдыра алмаган. Шунда ул кулына кылыч алган һәм төенне кисеп ыргыткан. Гордий төенен кисү дигән гыйбарә (буталчык эш, чуалчык мәсьәләне тиз генә хәл итү дигәнне аңлата) әнә шулай килеп чыккан. Дарий III зур гаскәр башында Александрга каршы чыккан. Ул үзенең җиңәчәгенә шулкадәр нык ышанган ки, хәтта хатынын, кызларын һәм карт анасын да үзе белән походка алган. Б.э.к. 333 елның көзендә дошманнар Исс шәһәре янында очрашканнар. 13* К-6/326 193
Исс янында Александр белән Дарий сугышы. Рим заманы картинасы Александр, Дарий III янына үтеп керергә омты¬ лып, уң флангның атакасына җитәкчелек иткән. Фарсы патшасының бик күп якыннары һәлак булган. Александрның аягы яраланган, ә Дарий армиясен ташлап качкан. Аның гаиләсе һәм байлык тулы хәрби лагере җиңүче кулына төшкән. 2. Тирны камау һәм Александриягә нигез салыну. Александр Урта диңгез ярлары буйлап хәрәкәт иткән. Бары тик финикиялеләрнең Тир шәһәре генә аңа каршылык күрсәткән. Тирның борынгы өлешендә көчле ныгытмалар булган һәм ул утрауда урнашкан. 7 айдан артык Александр шәһәрне камап торган. Ул бугазны ком белән күмәргә һәм шуның аша шә¬ һәр диварлары янына камау манаралары һәм ташба¬ калар (тараннар) китерергә боерган. Шәһәрне штурм белән алганнар, талаганнар, аны саклаучы меңнәрчә кеше җәзалап үтерелгән һәм кол итеп сатылган. Тирны камаганда, Александрга Дарий III нең илчеләре килгән. Фарсы патшасы Евфратка кадәрле барлык җирләрне һәм казнасының яртысын бирергә әзер торган. Ул үзенең кызын Александрга хатын¬ лыкка тәкъдим иткән һәм алмашка гаиләсен пленнан азат итүне сораган. Тәҗрибәле хәрби башлык Парменион: 194
— Әгәр мин Александр булсам ризалашыр идем! — дип белдергән. — Парменион булсам, мин дә ризалашыр идем,— дип шунда ук җавап кайтарган Александр. Тәкъдимне кире какканнар, сугыш дәвам иткән. Македонлылар Мисырга кергәннәр. Халык Алек¬ сандрны фарсылар изүеннән азат итүче буларак каршылаган. Мемфиста каһиннәр аның башына ике катлы фиргавен таҗы кидергәннәр һәм Амон алланың улы дип игълан иткәннәр. Урта диңгез яр буенда Македония илбасары шәһәр салдырган һәм аңа Александрия дип үз исемен кушкан. 3. Хәлиткеч сугыш. «Патшалар патшасы» хәлиткеч сугышка әзерләнгән. Ул сан ягыннан Александр армиясеннән берничә тапкыр артып киткән гаскәр туплаган. Тәртәсенә озын һәм үткен чалгылар беркетелгән сугыш арбаларына ул аеруча зур өмет баглаган. Сугыш булачак урын итеп ул Гавгамёла авылы янындагы киң тигезлекне сайлаган. Патша әмере буенча тигезлектә бер генә чокыр-чакыр да күмелмичә калдырылмаган. Б.э.к. 331 елда македон армиясе Евфрат һәм Тигрны кичкән. Дарий аны диңгездән ераккарак махсус алып киткән, чөнки аннан ярдәм ихтималы булган. Гавгамёла янына македонлылар кич белән килеп җиткәннәр. Киң тигезлектә фарсылар¬ ның утлары җемелдәгән. Парменион аларга төнлә, көтмәгәндә һөҗүм итәргә тәкъдим иткән. — Мин җиңүләрне урламыйм,— дип бел¬ дергән Александр. Сугышны иртән башларга карар кылып, гаскәрләргә ял итәргә кушкан. Александр үз армиясенең өстенлеге гаскәрләрнең оешкан¬ лыгында булуын яхшы аңлаган. Төнге сугышта гаскәрләр белән идарәне югалту куркынычы янаган. Хәлиткеч сугыш алдыннан Александрны килү Фарсылар белән сугыш. Рельеф 13* 195
Сугыш филе — һиндлыларның һәм фарсыларның куркыныч коралы. Хәзерге заман рәсеме иртән йокысыннан көчкә генә уятканнар. Ә Дарий III сугышчыларны таңга кадәр сафларга тезелгән хәлдә тоткан. Б.э.к. 331 елның 1 октябрендә Гавгамела янын¬ дагы сугышта Фарсы патшалыгының язмышы хәл ителгән. Чалгылы сугыш арбаларының һөҗүме уңыш китермәгән. Македонлылар ыргытмалы ук (дротик) яудырганнар. Сугыш арбасын йөртүчеләрне җиргә сөйрәп төшергәннәр. Македон фалангасы дошман өстенә ташланган. Шуны гына көткән Александр атлы гаскәре белән, Дарийның үзен кулга төшерергә омтылып, әлеге аралыктан ул урнашкан якка ыргылган. Исс янындагы сугыштагы кебек үк, Фарсы патшасы сугышның иң кызган чагында качкан. Кичкә фарсы гаскәре таралып беткән. 4. Җир читенә поход. Гавгамела янында Дарий III бөтен нәрсәсен — гаскәрен, патшалыгын, хаки¬ миятен, үз-үзенә ихтирамын югалткан. Аны фарсы¬ лар үзләре үтергәннәр, һәм Александр үзен бөтен Фарсы мәмләкәтенең хакиме дип игълан иткән. Басып алучы алдында шәһәрләр капкаларын ачып торганнар. Бабил аксөякләре һәм каһиннәре яңа патшаны шәһәр үзәгенә илтәчәк юлны чәчәкләр һәм такыялар белән түшәргә боерганнар. Александрның хәрби башлыклары сугыш бетте, табышлар көтелгәннән күпкә зур булды дип уйла¬ ганнар. Әмма патша алар белән әлли ни исәпләшергә теләмәгән. Ул үз тирәсенә фарсыларны туплаган һәм аларның элеккеге вазифаларын саклаган. Әгәр походның башында аның дуслары патша палаткасына иркен кереп-чыгып йөрсәләр, хәзер исә бу турыда уйларга да ярамаган. Ул артык муллыкка, байлык¬ ка күмелгән һәм үзенә аллага табынган кебек табы¬ нуны — бил бөгеп сәламләүне һәм киеменең читен үбүне таләп иткән. Заговор оештыруларыннан шик¬ ләнеп, ул күп кенә якын дусларын җәзалап үтергән. Аның әмере буенча Парменионны үтергәннәр. 196
Көнчыгышка поход дәвам иткән. Александр бөтен дөньяны яулап алу турында хыялланган. Ул Фарсы мәмләкәтенең иң ерак районына — Урта Азиягә аяк баскан һәм беренче мәртәбә халыкның кискен каршылыгына очраган. Македонлыларны биредә азат итүчеләр итеп түгел, ә илбасарлар һәм талаучылар буларак каршы алганнар. Җирле каби¬ ләләрне үз хакимлегенә буйсындыру өчен, Алек¬ сандрга өч айдан артык вакыт кирәк булган. Урта Азиядән Александр Македонский Һинд- станга, Фарсы мәмләкәтеннән читкә юнәлгән. Һәм тагын җиңүгә ирешкән. Әмма Александрга бу гына җитмәгән. Ул үзсүзлеләнеп «җир читенә» җитәргә омтылган һәм Ганг үзәнлегенә поход оештыруы хакында игълан иткән. Александр гаскәрләргә алтын таулар вәгъдә иткән, иреклеләр белән генә походны дәвам итәргә әзер булуы хакында белдергән, әмма барысы да бушка — гаскәрләр алга таба көнчыгышка барырга теләмәгәннәр. Кәефе кырылып, ул өч көн буе чатырыннан чыкмаган, ә соңрак, ниһаять, поход¬ ның тәмамлануын игълан иткән. Б.э.к. 324 елда Александр Македонский армиясе белән Бабилга килгән. 10 еллык поход тәмамланган. Бабил гаять зур мәмләкәтнең башкаласы булган. 1. Картада Граник, Исс, Тир, Александрия, Гавгамела, Урта Азияне табыгыз. 2. Ни өчен гаять зур Фарсы мәмләкәте Македония илбасары һөҗүме астында җимерелгән? Аның көчсезлеге нәрсәдә? Македонлылар кайсы яклары белән көчле булганнар? 3. Хәрби башлыклар буларак Александр белән Дарий III нең эш-гамәлләрен чагыштырыгыз. 4. Фарсы мәмләкәтенең нинди районнары Александр армия¬ сенә көчле каршылык күрсәткән, ә ниндиләре үз теләкләре белән буйсынган? 5. Александр Македонскийның нинди кыланышлары сезгә ошый, ә ниндиләре юк? 6. Көнчыгышка поход ничә елга сузылган? Ул ничәнче гасырда булган? Гасырның беренче яртысындамы әллә икенчесендәме? Александр Македонский сурәте төшерелгән көмеш акча Сораулар һәм биремнәр 197
§ 37 Селевк Никатор. Борынгы скульптура Птолемей I. Борынгы тәңкә ГРЕК КӨНЧЫГЫШЫ 1. Александрның вафаты һәм аның мәмләкәтенең таркалуы. Александр Македонскийның яулап алулары нәтиҗәсендә дөньяда моңарчы тиңе булмаган мәмләкәт барлыкка килгән. Грекларга һәм македонлыларга билгеле булган бөтен дөньяны үзенеке итү өчен, Александр яулап алуларны дәвам итәргә ниятләгән. Көнчыгышта — Ьиндстанны, көнбатышта — Урта диңгез яр буйларын. Яңа походларга әзерлекнең иң кызган вакы¬ тында, Александр Македонский үлеп киткән. Бу хәл б.э.к. 323 елның июнендә булган. Бөек яулап алучыга әле 33 яшь тә тулмаган булган. Александрның көрәштәшләре арасында хакимият өчен көрәш башланган. Күп санлы гаскәрләр алар карамагында булган. Тулы бер илләр белән дә алар идарә иткәннәр. Ьәрберсе үз биләмәләрен сакларга һәм яңаларын яулап алырга омтылган. Александр төзегән мәмләкәтне бүлгәләү өчен, сугыш 20 ел дәвам иткән. Бу сугышта аның бөтен гаиләсе — ике нәни улы, абыйсы һәм әнисе, хакимлек итәргә яратучан Олимпиада һәлак булган. Александр төзегән мәмләкәт берничә дәүләткә таркалган. 2. Дөньяның яңа картасы: Грециядән Һиндстанга кадәр. Александр биләмәләренең зур өлешен маке¬ дон гаскәр башлыгы Селёвк (кушаматы — Никатор (Җиңүче) үзенә буйсындырган. Аның патшалыгы Эгей диңгезеннән алып Ьиндстанга кадәр җәелгән. Бу патшалыкның төгәл генә исеме юк. Аны йә Сүрия, йә Сдлэвкилэр (Сәләвки нәселе) дәүләте дип атыйлар. Македония патшалыгы Филипп II заманындагы чикләрен саклап калган дияргә мөмкин. Греция элеккечә македон патшаларына буйсынган, әмма Македониядә хакимияткә яңа нәсел килгән. Александрның дусты һәм хезмәттәше гаскәр баш¬ лыгы Птолемей Мисыр белән идарә итүен дәвам 198
Дәүләтләр ХЗЗЗ Халыклар һәм кабиләләр Александр Македонский мәмләкәтенең башкаласы Хәлиткеч сугышлар һәм аларның даталары Камалган шәһәрләр Б.э.к. 334—324 елларда Александр Македонскийның Көнчыгышка походы Бабилга кире әйләнеп кайту Александр Македонский мәмләкәте таркалганнан соң, шунда ук төзелгән дәүләтләр 2] Македония патшалыгы |1 Птолемей патшалыгы МАКЕДОНИЯ иберы ® ВАВИЛОН © Антиохия Александрия • Сидон Эллиннар дәүләтләренең башкалалары Александр Македонский нигез салган шәһәрләр Башка шәһәрләр Б.э.к. 324 елга Александр Македонский мәмләкәтенең чикләре Сәләвкиләр дәүләте Грециядәге, Кара диңгез яр ■Н буйларындагы һәм Кече Азиядәге эллиннарның кечкенә дәүләтләре иткән һәм үзен патша дип белдергән. Мисыр патша¬ лыгы оешкан. Анда 300 елга якын Птолемей нәселе вәкилләре идарә иткән, шуңа күрә бу патшалык¬ ны башкача Птолемей Мисыры дип тә атап йөртә¬ ләр. Кечкенә дәүләтләр дә булган. Кече Азиядәге Пергам патшалыгы әнә шундыйлардан саналган. Хәтта көнчыгышта урнашкан дәүләтләрдә дә яулап алучылар — македонлылар һәм греклар — өстенлек итә башлаганнар. Птолемей Мисырында, мәсәлән, мисырлыларга дәүләт хезмәтендәге бары тик түбән дәрәҗәдәге вазифалар гына эләккән. Яулап алучылар көнчыгышка күчеп утырганнар, ерак Азиядә грек шәһәрләре барлыкка килгән һәм алар грек мәдәниятенең терәк пунктына әверелгәннәр. Александр Македонский мәмләкәте һәм аның таркалуы 199
Александрия. Реконструкция Фарос утравындагы маяк. Хәзерге заман рәсеме Александр Македонский нигез салган Александрия — Мисыр дәүлә¬ тенең башкаласы, дөньядагы иң эре шәһәрләрнең берсе булган. 3. Мисыр Александриясе. Шәһәр бердәм план буенча, киң, туры урамлы итеп төзелгән. Иң зур ике урамның киңлеге 30 м булып, алар туры почмак ясап кисешкән. Урам буйлап мәрмәр колонналар тезмәсе сузылган, шәһәр халкы аларның күләгәсендә эсседән качып котыл¬ ган. Александриягә килүчеләр зин¬ нәтле корылмаларның күп булуын күреп гаҗәпләнгәннәр. Сарайлар һәм җәмәгать биналары шәһәр мәйда¬ нының өчтән бер өлешен биләгән. Хәер, Александриягә диңгездән якынлашканда ук бөтен кеше хәйран калган. Гаваньга керү юлын томалап торган Фарос утравында урнашкан дөньядагы иң зур маяк әллә кайлардан күренгән. Ул 120 м биеклегендәге өч яруслы манарадан гыйбарәт булган. Аның аскы каты квадрат рәвешендә булып, диварлары дөнья¬ ның дүрт тарафына карап торган. Икенче каты сигез җил юнәлешенә караган сигезкырлык рәвешен алган. Өченче кат гөмбәзле түгәрәк колонналар тезмәсеннән торган, аның өстендә Посейдонның 7 метр биеклегендәге бронза статуясы калкып торган. Биредә ут янып торган, һәм металл көзгеләр ялкын¬ ның яктысын тагын да көчәйткәннәр. Ул дистәләрчә километр ераклыктан да күренгән. Маяк б.э.к. 280 елларда архитектор Сострат тарафыннан төзелгән. Птолемей патша маякның мәрмәр диварына үзенең исемен уеп төшерергә кушкан. Әмма архитектор кешеләрнең хәтерендә 200
үз исемен сакларга теләп, патшаны алдарга батыр¬ чылык иткән. Башта диварга: Книдтан Дексифан улы Сострат диңгез сәяхәтчеләре хакына кот¬ каручы аллаларга багышлады дигән юлларны уйганнар, аннан соң аны мәрмәр вагы кушылган штукатурка белән каплаганнар. Шуның өстенә патша таләп иткән язма төшерелгән. Күп еллар узгач, штукатурка кубып төшкән һәм кешеләр Состратның исемен күргәннәр. Александрия маягы «дөньядагы җиде могҗиза» - ның берсе булып саналган. Музей да (ул грекчадан тәрҗемәдә «музалар яшәгән урын» дигәнне аңлата) Александриягә дан- шөһрәт китергән. Музалар ул — сәнгатьне һәм фәнне яклаучы 9 алиһә. Музей шәһәрнең галимнәр, шагыйрьләр һәм рәссамнар яшәгән районында булган. Борынгы заманның иң зур Александрия китапханәсе дә биредә урнашкан. 4. Александрия китапханәсе. Анда 700 меңгә якын төргәк тупланган булган, китапханәнең бер китап¬ лар исемлегендә генә дә 120 төргәк теркәлгән. Мисыр патшалары китапханәгә акча кызганмаган¬ нар. Бервакыт Мисыр патшасы Птолемей II (Икен¬ че), афиналылардан күчермәләрен алу өчен, Эсхил, Софокл һәм Еврипид трагедияләренең кулъязма¬ ларын сораткан. Афиналылар аннан залогка зур акчалар сораганнар. Әмма патша алтынны югалту¬ дан курыкмаган һәм кулъязмаларның төп нөсхә¬ ләрен үзенең китапханәсендә калдырган, ә күчер¬ мәләрен Афинага кайтарып биргән. Китапханәдә барлык фәннәр белән дә шөгыль¬ ләнергә мөмкин булган. Анда һәрвакыт бөтен дөньяга билгеле галим яисә шагыйрь мөдир булып торган. Мәсәлән, аның белән озак вакытлар менә дигән географ һәм математик Эратосфен җитәк¬ челек иткән. Ул беренче мәртәбә Җир әйләнәсенең озынлыгын исәпләп чыгарган һәм нибары 50 км га Птолемей II хатыны белән. Сырлы таштан эшләнгән борынгы бизәнү әйбере Канатлы җиңү алиһәсе Ника. Борынгы скульптура. Б.э.к. II (2) гасыр 201
гына ялгышкан. Шул рәвешле, дөнья тирәли сәяхәт кылу мөмкинлеген алдан күргән. Александриядә эшләгән астрономнарның иң күренеклесе — Аристарх Самосский. Ул Җир¬ нең үз күчәре тирәсендә, һәм моннан тыш, Кояш тирәли әйләнүен исбатлаган. Бары тик 1500 елдан соң гына әлеге фикер кабат әйтел¬ гән һәм фән дөньясында кабул ителгән. Математиклардан Евклид аеруча шөһрәт казанган. «Башлангычлар» дип аталган хезмә¬ Аллалар көрәшен чагылдырган Пергам рельефының бер өлеше Сораулар һәм биремнәр тендә ул геометриягә нигез салган һәм аны бүгенге көнгә кадәр Евклид геометриясе дип атап йөртәләр. Кечкенә генә Пергам патшалыгы хөкемдарлары да үз китапханәләрен булдырганнар. Птолемей V (Бишенче) бу турыда белгәннән соң, язар нәрсәләре булмасын өчен, Пергамга папирус чыгаруны тыйган. Ь.әм Пергамда язу өчен яңа материал — пергамент уйлап тапканнар. Бу бәрән һәм бозау тиресен махсус эшкәртеп ясалган битләрдән торган. Пергамент папирустан кыйммәтрәк тә, чыдамрак та булган. Птолемей Мисыры барлык грек-македон дәүләт¬ ләре арасында иң озын гомерлесе булып чыккан. Б.э.к. 30 елда аны көнбатыштан килгән яңа илба¬ сарлар басып алырлар. Бу вакытка инде дөнья картасыннан Македония, Сүрия һәм Пергам патша¬ лыклары юкка чыгар. Кодрәтле яңа илбасарлар бөтен Урта диңгез яр буйларын үз хакимиятләре астына берләштерерләр. Бу яулап алучылар римлылар булыр. 1. Картада Македония, Сүрия, Мисыр һәм Пергам патша¬ лыкларын табыгыз. 2. Грек-македон дәүләтләре Греция полисларыннан нәрсәләре белән аерылганнар? 3. Борынгы Көнчыгышның нинди китапханәсен Александрия китапханәсе белән чагыштырып була? 4. Александр Македонскийның вафатыннан алып Птолемей Мисырын римлылар яулаганчы ничә ел узган? 202
IV БҮЛЕМ БОРЫНГЫ РИМ
РИМ РЕСПУБЛИКАСЫ БАРЛЫККА КИЛҮ Грециядән көнбатышка таба итекне хәтерләткән Апеннин ярымутравы урнашкан. Ул үзенең үкчәсе белән Грециягә баскан кебек, ә «итекнең» башында өчпочмаклы Сицилия утравы ята. Греклар бу урыннарда үзләренең колонияләренә нигез салган¬ нар. Алар яңа җирне бик ошатканнар. Ул кечкенә, ташлы Грециягә бер тамчы да охшамаган. Биредә уңайлы гаваньнар бик аз, аның каравы уңдырышлы җирләр һәм яхшы көтүлекләр күп булган. Анда җирле халыкның сыер көтүләре утлап йөргән. Алар шулкадәр күп булып, гаҗәпкә калган грек диңгез¬ челәре бу илне Италия дип атаганнар. Тәрҗемәдә бу сүз «бозаулар иле» дигәнне аңлата. Италиядә күп санлы кабиләләр һәм халыклар яшәгән. Греклар өчен алар барысы да варварлар булганнар. Шуңа да карамастан грек цивилизациясе белән чагыштырганда күпкә алга киткән цивили¬ зацияне тудыручы халык акрынлап нәкъ менә Италиядә килеп чыккан. Алар — римлылар. Башта Рим Тибр елгасының сул ярына урнашкан кечкенә авыл булган. Әмма вакытлар узган, һәм римлылар турында бөтен дөнья сөйли башлаган. Рим Италия кабиләләрен һәм халыкларын басып алган, Греция колонияләрен үз хакимиятенә буйсын¬ дырган, Сицилияне, ә соңрак Урта диңгез яр буйла¬ рындагы барлык илләрне яулаган. Рим гаять зур шәһәргә, Урта диңгез буе дөньясының чын башка¬ ласына әверелгән. Моның ничек шулай булуын сез дәреслекнең соңгы бүлеменнән укып белерсез. Картада Апеннин ярымутравын, Сицилияне, Римны табыгыз.
РИМ ПАТШАЛАР ХАКИМИЯТЕ АСТЫНДА §38 1. Римга нигез салыну турында легенда. Барлык халыклар, шул исәптән римлылар да үзләренең ерак үткәннәре турында легендалар тудырганнар. Алар борынгы, каһарман, греклардан ким булмаган халык булып күренергә теләгәннәр. Әмма римлылар аллалар һәм геройлар турында грекларныкы кебек матур һәм кызыклы тарихлар тудыра алмаганнар. Алар үзләренең элеккеге тарихларын грекларның асыл тарихы белән кушканнар, һәм үзләрен Троя патшалары һәм геройлары нәселеннән дип игълан иткәннәр. < Римлылар үзләренең килеп чыгышлары һәм Римга нигез салыну турында менә нәрсәләр сөйләгәннәр. Борынгы <Ахеялы греклар Трояны алганнан соң, аны Италия саклаучыларның барысы да һә¬ лак булып бетмәгән. Энёй җитәк¬ челегендәге троялылар отряды бер төркем балаларны, хатын-кыз¬ ларны һәм картларны коткар¬ ганда, берничә корабны кулга төшергән һәм ялкын эчендәге Трояны ташлап киткән. Качкын¬ нар үзләренә яңа ватан эзләгән¬ нәр. Күп маҗаралар күргәннән соң, алар ерак көнбатышка, киң елга тамагына килеп чыкканнар. Бу — Тибр елгасы һәм Италия дигән ил булган. Биредә яшәүче латин кабиләләре Энейны үз пат¬ шалары итеп таныганнар. Гасырлар үткән, мәкерле Аму- лий патша булган. Ул үзенең өл¬ кән абыйсын һәм аның ике иге¬ зәк оныгын — Рбмул һәм Ремны. Тибрга батырырга боерган. Бәдбә- 205
Римдагы ана бүре. Б.э.к. VI (6) гасыр Игезәкләрнең сыннары борынгы статуяга мең ел узгач өстәлгән хет, балалар үсеп җиткәч, тәхеткә дәгъва итәрләр дип курыккан. Хезмәтчеләр сабыйлар салынган кәрзинне Тибрга ташлаганнар. Әмма, бәхетләренә күрә, алар батып үлмәгәннәр. Кәрзин яр буендагы куакларга эләгеп калган, ә су китә башлагач, бала¬ лар яр буенда калганнар. Аларның елау тавы¬ шын ишетеп, урманнан ана бүре килгән. Ул аларга үзенең сөтен имезгән, соңрак балалар¬ ны бер көтүче тапкан һәм тәрбияләп үстергән. Ромул һәм Рем көчле һәм кыю сугышчы¬ лар булып үскәннәр. Үзләренең килеп чыгыш¬ лары турындагы серне белгәннән соң, алар Амулийны үтергәннәр. Могҗизалы рәвештә исән калган урында ике туган яңа шәһәр салырга уйлаганнар. Тибр борылмасында җиде калкулык булган. Ромул Палатин калкулыгын сайлаган һәм булачак шәһәр диварларын кора башлаган. Рем аны мыскыллап дивар аша сикереп чыккан. Ярсыган Ромул Ремны үтергән. — Минем шәһәрнең чикләрен бозган һәр кешене шундый үлем көтә! — дип кычкырган ул. Римлылар хәтта шәһәргә төгәл нигез салынган көнне дә исәпләп чыгарганнар. Бу б.э.к. 753 елның 21 апреле булган. 2. Рим патшалары. Чынбарлыкта троялыларның римлыларга бернинди катнашы булмаган. Архео¬ логлар, казу эшләре алып барып, шәһәрнең легенд ар нигез салыну датасыннан бик күпкә элек барлыкка килүен ачыклаганнар. Башта монда кечкенә авыл¬ лар булган, соңрак алар бер шәһәргә берләшкәннәр. Ә менә Ромул, чыннан да, дөньяда яшәгән. Мөгаен, ул латин кабиләсенең башлыгы, көчле һәм тәҗрибә¬ ле сугышчысы булган һәм калкулыкларда урнашкан барлык авылларны беренче тапкыр нәкъ менә ул үз 206
хакимияте астында берләштергәндер. Соңрак шәһәрне нәкъ менә ул салган дип уйлый башлаганнар. Леген¬ даларга караганда, Рим белән бер-бер артлы 7 пат¬ ша идарә иткән, Ромул аларның беренчесе булган. Патша халык алдына җете кызыл плащтан, биек кызыл сандаллардан, кулына фил сөягеннән эшлән¬ гән, алтын бөркет төшерелгән патша томары тотып чыккан. Аны 12 ликтор (сакчы) озатып йөргән. Аларның иңбашларында балта кыстырылган чыбык бәйләме булган. Бу чыбык һәм балталар патшаның теләсә кайсы римлыны хөкем итәргә һәм җәзаларга хаклы булуын аңлаткан. Патшалар Римның чиктән тыш кодрәтле хөкем¬ дарлары булып саналмаганнар. Алар аксөякләр нәселеннән чыккан һәм иң бай римлылардан торган сенат (аксакаллар шурасы) белән киңәшләшергә тиеш булганнар. Аеруча әһәмиятле мәсьәләләр халык җыелышында хәл ителгән. Халык җыелышы карары закон көченә ия булган. Патша хакимияте нәселдән нәселгә күчмәгән. Патша үлгәннән соң, сенат аның урынына утырырга кемнең хаклы булуы турында уйланган, ә халык җыелышы яңа патшаны раслаган һәм игълан иткән. Патша итеп кемнең сайлануы сенаттан торган. Ха¬ лык нибары сенаторларның карарын хуплаган гына. 3. Беренче римлылар. Ихтирам йөзеннән римлылар сенаторларны аталар, ә үзләрен патрицийлар, ягъни «аталары» булган кешеләр («ата» латинча — «патер») дип атап йөрткәннәр. Патшалар күрше кабиләләр белән сугышлар алып барганнар һәм еш кына, җиңгәннән соң, яулап алынган халыкны көчләп Римга күчереп утыртканнар. Вакытлар узу белән, күчеп килүчеләрнең саны арта барган. Аларны плебейлар (шәһәрне тутыручылар) дип атаганнар. Плебейлар да римлылар булып исәплән¬ гәннәр, әмма аларның хокуклары гына тулы булма¬ ган. Сенат утырышында һәм халык җыелышында к Ликтор. Хәзерге заман рәсеме Патриций. Скульптур портрет Борынгы Рим скульптурасында кешене иң югары дәрәҗәдә' төгәл итеп сурәтләгәннәр 207
Сораулар һәм биремнәр бары тик патрицийлар гына катнашканнар, патша сайлаганнар. Алар плебейлар белән исәпләшеп тормаганнар һәм сугышта яулап алынган җирләрне үзләренә алганнар. Әмма плебейлар да римлылар булганнар бит. Алар гаскәрдә хезмәт иткәннәр, Рим өчен кан койганнар. Римның алтынчы патшасы Сервий Туллий яңа халык җыелышы төзегән, анда инде римлылар барысы да — патрицийлар да, плебейлар да кергән. Ә соңгы патша, Тәкәббер Тарквйний, патрицийларның бер өлешен җәзалап үтергән, икенчесен Римнан сөргән. Патрицийлар Тәкәббер Тарквинийны Римнан куганнар һәм башка патша сайламаска булганнар. Рим белән идарә итү бөтен җәмгыять эшенә әвере¬ лергә тиеш дип уйлаганнар. Мондый идарәне республика (җәмәгать эше) дип атаганнар. Б. э. к. 509 елда патша сөрелгән һәм республика урнашкан. 1. Иң яхшы диңгез сәяхәтчеләре булып кемнәр саналган — греклармы әллә римлылармы? Ни өчен? 2. Ни өчен Римның үзәгендә ана бүре статуясы торган? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: патрицийлар, плебейлар, сенат, ликторлар, республика. 4. Римлылар нинди телдә сөйләшкәннәр? 5. Римга ничәнче гасырда нигез салынган? Ничәнче гасыр¬ ларда Рим белән патшалар идарә иткән? Ничәнче гасырларда греклар белән басилейлар идарә иткән? (Хәтерли алмасагыз, § 23 ны карагыз.) РЕСПУБЛИКАНЫҢ БЕРЕНЧЕ ГЕРОЙЛАРЫ Моны белү кызыклы Римнан сөрелгән Тарквиний күршедәге Клузий шәһәре патшасы Порсенага мөрәҗәгать иткән: — Патшаларны бәреп төшерү эшмени ул? Әгәр миңа римлыларга җәза бирергә ярдәм итмәсәң, сине дә шул ук язмыш көтәчәк. Порсена аңа ярдәм итәргә булган. Дошманның зур гаскәре Римны камап алган. Шәһәрдә авырулар таралган, ачлык башланган. Шул чакта Гай Муций исемле Рим егете тәвәккәл адым ясаган. Порсенаны үтерү нияте белән, ул плащ эченә хәнҗәр тыгып, дошман лагерена үтеп кергән. Әмма Муций патшаны танып белмәгән, һәм Порсена урынына ялгыш сугышчыларга хезмәт хакы өләшүче казначейны чәнчеп үтергән. 208
Муцийны эләктереп алганнар һәм Порсена янына китергәннәр. Котырынган патша римлыны газапларга боерган. Әмма Муций бер сүз дәшми тимер учак янына килгән һәм уң кулын утлы күмер өстенә куйган. Ул селкенмичә дә патшага карап басып торган, ә кулы акрын гына күмерләнгән. Егетне газаплауның файдасыз булуын, аның бернәрсәдән дә курыкмавын барысы да аңлаганнар. Мондый батырлыкны күреп исе киткән Порсена Муцийны ут яныннан алырга һәм җибәрергә кушкан. — Шуны бел, патша,— ди Муций киткәндә,—газапласаң да, мин сатмаган булыр идем — Римда өч йөз егет сине үтерергә ант иттеләр. Жирәбә бу¬ енча беренчелек миңа чыкты. Хәзер саклан, минем арттан башкалар киләчәк. — Бу римлылар —тилеләр,—дип, Порсена шәһәрне камауны туктаткан. Гай Муцийга батырлыгы өчен римлылар Сцевола («сулагай») дигән кушамат такканнар. Ни өчен Порсена патша үзенең казначеен үтергән Муцийны иреккә җибәргән? Гай Муцийның кушаматын ничек аңлатырга? РИМ ГРАЖДАННАРЫ РЕСПУБЛИКАСЫ 1. Рим консуллары. Римда тулысынча патрицийлар хакимияте урнашкан. Баштарак патша булса да плебейларны яклый алган, хәзер андый кеше дә калмаган. Патша урынына ел саен бары тик патри¬ цийлар арасыннан гына ике консул сайлаганнар. Патша хакимияте консулларга күчкән дип саналган, һәм шуның билгесе итеп аларны иңбашларына балта кыстырылган чыбык бәйләме аскан 12 ликтор озата барган. Эшкә керешкәндә, консул Римга тугрылыклы булырга ант иткән, ә хакимияттән киткәндә: — Мин кулымнан килгәннең барысын да эшлә¬ дем. Булдыра алган кеше миннән яхшырак эшлә¬ сен! — дип белдергән. Рим кечкенә дәүләт булганда, консуллар тыныч вакытта да, сугышлар барганда да бөтен эшне үтәргә өлгергәннәр. Әмма шәһәр үскән, һәм акрынлап яңа хезмәт вазифалары кертелгән, ул урыннарга утыру хокукы бары тик патрицийларга гына бирелгән. Консуллар тигез хакимияткә ия булганнар. Алар икесе бергә гаскәргә килгәндә, чират буенча, көн §39 Аксөякләр нәселеннән чыккан римлы ата-бабаларының сурәтләре белән. Борынгы статуя 14* К-6/326 209
Рим сугышчысы. Борынгы скульптура саен алышынып командалык иткәннәр. Римлылар армия белән бер генә кеше җитәкчелек итәргә тиешлеген яхшы аңлаганнар. Аеруча нык куркыныч туганда, консуллар диктатор билгеләгәннәр һәм бөтен хакимият патшаныкы кебек аңа күчкән. Әмма ул иң күбе ярты елга гына билгеләнгән. 2. Халык трибуннары — плебейларны саклаучы¬ лар. Плебейларның күпчелеген ярлы крестьяннар һәм һөнәрчеләр тәшкил иткән. Әмма бай плебейлар да булган, алар шулай ук вазифалы зат булырга һәм дәүләт белән идарә итәргә теләгәннәр. Ярлылар¬ ны күбрәк ничек яшәү мәсьәләсе борчыган. Ул вакытта Римда бурычлы кешеләрне коллыкка сатканнар. Еш кына Римны саклап сугышканда плебей яраланган һәм аны бөтен гаиләсе белән базарда сатуга куйганнар. Ә сугышта басып алынган һәм «җәмәгать җире» дип игълан ителгән җирләрне патрицийлар үзара бүлешкәннәр. Тиздән патшаларны сөргәннән соң, плебейларның сабыры төкәнгән. Бервакыт Римга дошманнар һөҗүм иткәндә, плебейлар сугышудан баш тарткан¬ нар. Кулларына корал һәм байраклар тоткан хәлдә алар шәһәрне ташлап чыкканнар. — Бу сезнең Римыгыз, һәм аны үзегез сакла¬ гыз! — дип белдергәннәр алар патрицийларга. Билгеләп куелган диктатор авырлык белән гаскәр¬ не кире кайтырга күндергән. Шуннан соң плебей¬ ларга үзләренең вазифалы затларын — халык три¬ буннарын сайларга рөхсәт иткәннәр. Алар плебей¬ ларны саклаганнар. Трибуннар диктатордан кала теләсә кайсы консулның яисә вазифалы затның күрсәтмәсен, боерыгын юкка чыгара алганнар. Моның өчен халык трибуны бер генә сүз әйткән: Вето! (Тыям!) Халык трибуны шәхесе кагылгысыз булып саналган, аны үтерү иң авыр җинаятьләрнең берсе булган. Бары тик плебейларны гына халык трибуны итеп сайлаганнар, патрицийларның андый хокукы 210
булмаган. Әмма аларны, әлбәттә, бай плебейлар арасыннан сайлаганнар, чөнки халык трибуны вазифасы ел буе түләүсез хезмәт итүне күздә тоткан. Халык трибуннары җитәкчелегендә плебейлар патрицийларга каршы туктаусыз көрәш алып бар¬ ганнар. Алар, таләпләр куеп, Римнан бер генә тапкыр чыгып китмәгәннәр, һәм акрынлап тулы тигез хокуклыкка ирешкәннәр. Б.э.к. III (3) гасырда плебейларны барлык хезмәт урыннарына сайлый башлаганнар, ә менә патри¬ цийлар халык трибуны була алмаганнар. Моннан соң плебейларга, патрицийлар белән бергә, сугышта басып алынган «җәмәгать җире» кишәрлекләре бирелгән, бурыч коллыгы тыелган. Бу плебейлар¬ ның тулы хокуклы Рим гражданнарына әверелүен күрсәткән. 3. Рим сенаты. Плебейларның җиңүе Римның демократик дәүләткә әверелүен аңлатмаган әле. Нибары аксөяк-патрицийларга аксөяк-плебейлар гына өстәлгән. Барлык хезмәт урыннарын бары тик алар гына биләгәннәр. Элеккеге консуллар, дикта¬ торлар, халык трибуннары һәм башка вазифалы затлар бернинди сайлауларсыз сенатка эләккәннәр. Анда гомерлеккә сайланган 300 кеше утырган. Сенат бик абруйлы һәм гаять зур хакимияткә ия булган — казна белән идарә иткән, башка дәүләтләр белән сөйләшүләр алып барган. Дөрес, югары хакимият сенат һәм консуллар¬ ныкы түгел, ә бөтен Рим халкыныкы булып санал¬ ган. Вазифалы затларны сайлаучы да, законнар кабул итүче дә халык булган бит. Әмма законнарны Афинадагы кебек теләсә кайсы граждан түгел, ә консуллар, диктаторлар һәм халык трибуннары гына тәкъдим итә алган. Закон башта сенатта тикшерел¬ гән, бары тик сенаторлар хуплаганнан соң гына, халык аны раслаган. Сенат һәм Рим халкы карар итте — бөтен дәүләт документлары әнә шул сүзләр белән башла- Рим сенаторы. Хәзерге заман рәсеме Римда хәрби лагерь. Схема 211 14*
Рим легионының өч сафка тезелүе. Хәзерге заман рәсеме Римда сакланап калган храмнарның берсе. Б.э.к. 1(1) гасыр нып киткән. «Сенат һәм Рим халкы» гыйбарәсе Рим дәүләтенең — Рим гражданнары республи¬ касының девизына әверелгән. 4. Рим армиясе. Римлылар бөтен борынгы дөньяда иң яхшы армия төзегәннәр. Легионнарга (4 меңләп сугышчыдан торган гаскәри бүлекләргә) бүленгән пехота аның төп көчен тәшкил иткән. Легионнар һәркайсы 10 ар отрядтан торган өч саф булып тезелгәннәр. Дошманга якынлашкач, отрядлар бер сафка тыгызланып басканнар һәм гади фаланга кебек һөжүм иткәннәр. Туктап ял итү урыннарында римлылар лагерьны яхшылап ныгытканнар, аны чокыр, туфрак өеме (вал) һәм казык читән белән киртәләп алганнар. Ә эчтә тигез рәтләр белән палаткалар куйганнар. Лагерьның төзелеш схемасы беркайчан үзгәрмәгән, һәм һәр легио¬ нер үзенең төзелештәге бурычларын яхшы белгән. Боерыкның үтәлмәве, хыянәт һәм куркаклык өчен шунда ук ж,әзага тартканнар. Постта йокыга киткән чакчыны (часовой) таш белән күмгәннәр. Сугыш кырыннан качкан гаскәри бүлекне армия каршына тезеп бастырганнар һәм жирәбә буенча һәр унынчы кешене ж,әзалап үтергәннәр. Аның каравы сугышта батырлык күрсәткәннәрне юмарт бүләкләгәннәр. 212
Имән яфракларыннан үрелгән такыя иң югары бүләк булып саналган. Аны сугыш хәрәкәтләре бары¬ шында Рим гражданын коткарган өчен биргәннәр. 5. Рим аллалары каһиннәре. Сугышта җиңү, теләсә нинди эштә уңышка ирешү кебек үк, римлылар фике- ренчә, аллалардан торган. Ә аллалар кем хаклы, шуңа гына ярдәм иткәннәр. Римлылар гадел булмаган бер генә сугыш та алып бармадык, нибары көчсезләрне якладык яисә, килешүне бозган өчен, дошманнарга ж,әза бирдек дип раслаганнар. Менә шуның өчен аллалар, янәсе, һәрвакыт алар яклы булганнар. «Аллалар белән мөнәсәбәтләр» каһиннәр карама¬ гында булган. Алар — шул ук консуллар, халык три¬ буннары һәм сенаторлар. Хәтта берьюлы берничә каһин вазифасын башкарырга да рөхсәт ителгән. Күп каһиннәрне бөек понтифик (югары каһин) билгеләгән, ә менә аның үзен халык җыелышында сайлаганнар. Римда каһин авгурлар әһәмиятле роль уйнаган¬ нар. Ьәрбер мөһим эшкә тотыныр алдыннан алар аллаларның теләген ачыклаганнар. Моның өчен «изге» тавыклар ябылган читлеккә бодай сипкәннәр һәм аны кошларның ничек чүпләвен күзәткәннәр. Әгәр кошлар бик теләп чүпләсәләр, димәк, сугышны яисә, әйтик, халык җыелышын башларга мөмкин. Әгәр кошлар җимнән баш тартсалар, димәк, уйланган эш аллаларга ошамый. Сугыш игълан итүгә каһин фециаллар күзәтчелек иткән. Алар канга манчылган сөңгене дошман жңренә кадаганнар, һәм бу римлыларның гадел Хайваннарны корбанга китерү. Борынгы рельеф Рим храмы. Хәзерге күренеше 213
Сораулар һәм биремнәр сугыш башлауларын аңлаткан. Рим дәүләте зураеп, дошманнарның чикләре ераклашкач, Римда шуның өчен махсус җир мәйданын бүлеп алганнар. Ул шартлы рәвештә дошман җире булып саналган. Бөтен дөнья өстеннән хакимлек итүне Римга аллалар үзләре билгеләгәннәр дип ышанганнар римлылар. Аларның аллалары күп булган. Чит аллаларга һәм алиһәләргә тиңнәрне римлылар үз аллалары арасыннан бик тиз тапканнар. Римлы¬ ларның төп алласы Юпитер грекларның Зевсына, аның хатыны Юнона — Герага, Минерва алиһә — Афинага, диңгезләр алласы Нептун — Посейдонга, сугыш алласы Марс Ареска тәңгәл килгән. 1. Борынгы грек тарихчысы түбәндәгечә фикер йөрткән: «Римлыларда өч хакимият бергә катнашкан — аксөякләр кебек идарә итүче сенат, патшалар кебек идарә итүче консуллар һәм халык җыелышы. Югары хакимият, соңгысы кулында. Алар дәүләтенең нинди булуын әйтүе кыен» — аристократикмы, монархистикмы яисә демократикмы? Римлыларның дәүләте нинди булган? 2. Македон фалангасы белән чагыштырганда легионның өстенлеге нәрсәдә? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: консул, дикта¬ тор, халык трибуны, вето, легион, бөек понтифик, авгур, фециал. 4. Тарквиний патшаның сөрелүенә 15 ел булганнан соң, беренче тапкыр халык трибуннарын сайлаганнар. Бу ничәнче елда булган? §40 РИМНЫҢ ИТАЛИЯ БЕЛӘН ҖИТӘКЧЕЛЕК ИТҮЕ Плебейлар белән патрицийлар арасында көрәш барган вакытта, Рим Италиянең барлык кабилә һәм халыкларын үз хакимиятенә буйсындырган. Анда италиклар дигән гомуми исем астында күп санлы кабиләләр һәм халыклар яшәгән. Илнең көньягында һәм Сицилия утравында грек шәһәр- дәүләтләре урнашкан. Италия өчен көрәш озакка сузылган һәм авыр булган. Римлылар кайвакыт авыр җиңелүләргә очраганнар. Хәтта Римның һәлакәт чигенә җиткән чаклары да булган. 214
1. «Казлар ничек Римны коткарган». Биек Альп таулары «итек»не хәтерләткән Апеннин ярымут¬ равын, әйтерсең бөтен Европадан аерып торган. Кар белән капланган тау түбәләре артыннан ярымутрауга күп санлы сугышчан кабиләләр килгән. Дошман¬ ны куркыту өчен, сугышчыларның шлемнарына биек каурый кикрик беркетә торган булганнар. Шуның өчен римлылар читтән килүчеләрне галлар (әтәчләр) дип атаганнар. Римның күршесендәге италик шәһәрләре бер-бер артлы бирелгәннәр. Б.э.к. 390 елда талларның башлыгы Бренн Клузий шәһәрен камаган. Өч патриций, бертуган Фабийлар, илчеләр сыйфатында, Бренн янына килгәннәр һәм камалышны туктатуны таләп иткән¬ нәр. Бренн илчеләргә кул гына селтәгән. Әмма тиздән аңа Фабийларның камалыштагы шәһәрдә булулары, аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирүләре һәм һөҗүмдә катнашулары турында хәбәр килеп иреш¬ кән. Ир туганнарның берсе, хәтта аксөяк галлны үтереп, аның сугыш киемнәрен салдырып алган. Бренн шулкадәр ачуланган, хәтта, камалышны туктатып, галларны Римга алып киткән. Римлылар сугыш кырыннан тәмам төшенкелеккә бирелеп качканнар, шәһәр капкаларын ябарга да оныткан¬ нар. Шәһәр халкы әйләнә-тирәгә сибелгән. Бер төркем батырлар гына грекларның акрополе кебек изге урын да, ныгытма да булып хезмәт иткән Капитолий калкулыгында ныгып урнашканнар. Ь.әм карт сенаторлар Римның үзәк мәйданында — форумда —кәнәфиләрдә утырып калганнар. Галлар бушап калган шәһәргә кергәннәр. Сенатор¬ ларны алар башта статуялар дип белгәннәр. Ьәм талларның берсе сенаторның чал сакалыннан тарткан, тегесе аңа таягы белән тондырган. Галлар сенаторларны үтереп бетергәннәр, ә Капи- толийны ала алмаганнар. Ай арты ай узган, әмма ныгытма бирелмәгән. Шунда галлар Капитолийга төнлә һөҗүм итеп карамакчы булганнар. Озакка Галл әтәче. Борынгы скульптура Римлы. Борынгы скульптура 215
Самнит сугышчысы. Бронзадан эшләнгән борынгы статуэтка Капитолийдагы борынгы ныгытма. Реконструкция сузылган камаудан йончыган сакчылар йокыга киткәннәр. Галлар өскә үрмәләгәннәр. Һәм кинәт казлар, Юнона алиһә храмы каршында яшәүче «изге» кошлар канатларын кагып кычкырып җибәр¬ гәннәр. Алар йокыга талган римлыларны уятканнар, һәм төнге һөҗүм кире кайтарылган. Шуннан бирле казлар Римны коткардылар дигән әйтем яши. Бренн сөйләшүләргә килгән. Ул римлылардан бик зур йолым таләп иткән. Үлчәү куеп, шәһәр халкы алып килгән алтынны үлчи башлаганнар. Бренн якында гына кәнәфигә җәелеп утырган. Кинәт ул римлыларның: — Галлар безне алдыйлар! Алар үлчәүгә артык герләр салалар! — дип кычкырганын ишеткән. Бренн урыныннан торган, бил каешыннан авыр кылычын ычкындырып үлчәүгә салган һәм: — Җиңелгәннәргә көенеч! — дип кычкырган. Римлыларга тиешлесеннән дә күбрәк алтын бирергә туры килгән, аның каравы галлар киткән. 2. «Пирр җиңүе». Римлылар талларның погромын¬ нан соң аякка баса алганнар. Акрынлап алар италикларның Урта Италиядә яшәүче барлык кабиләләрен үзләренә буйсындырганнар. Римлылар самнитлар белән аеруча озак, ярты гасырга якын сугышканнар. Шул вакыт аралыгында алар ара¬ сында өч сугыш булган. Шуларның берсендә Рим гаскәрен Кавдин тарлавыгына ябып куйганнар һәм бирелергә мәҗбүр иткәннәр. Римлыларны бик нык 216
мәсхәрәләгәннәр. Самнитлар җиргә ике сөңге кадап куйганнар, ә өченчесен өскә аркылыга беркеткәннәр. Коралларын ташлаган римлылар тарлавыктан әнә шундый капкалар аша бөгелеп-сыгылып чыккан¬ нар. Ә самнитлар, аларны әйләндереп алып, көлеп басып торганнар. Һәм, яңа көч туплап, Рим тагын җиңүгә ирешә алган. Көньяк Италиядә римлылар тагын да куркы¬ нычрак дошман белән очрашканнар. Бу грекларның колонияләре булган. Тарёнт шәһәре белән сугышу бигрәк тә авырга туры килгән. Римлылардан саклану өчен Тарент гражданнары Грециядән күренекле гаскәр башлыгы — Пирр патшаны чакыртканнар. Б.э.к. 280 елда Пирр яхшы коралланган зур булмаган армиясе белән Италиягә килеп төшкән. Аның хәтта сугыш филләре дә булган. Римлылар белән беренче сугышта патша җиңгән, әмма Пирр армиясе аздан гына чигенми калган мизгелләр дә булган. Сафларда патшаның үтерелүе турында хәбәр таралган. Пиррга яраланган хәлдә, башыннан шлемын салып, гаскәрләр алдыннан ча¬ бып узарга туры килгән. Пиррның сугыш филләрен¬ нән өркеп, римлыларның атлары качып ук киткән¬ нәр. Соңрак җәя үле гаскәр дә чигенгән. Римлылар коралларын ташлаганнар. Икенче сугыш ике көн дәвам иткән. Беренче көн римлылар өчен уңышлы тәмамланган, икенчесе — Пирр өчен. Мәетләр белән тулы сугыш кырында тәбрикләүләр кабул иткәндә, Пирр, ярсып: — Тагын бер шундый җиңү, һәм мин гаскәрсез калачакмын! — дип кычкырган. Шул заманнан бирле Пирр җиңүе дигән тәгъбир артык кыйммәткә төшкән һәм, чыннан да, җиңелүгә якын торган җиңүне аңлата. Римлылар яңадан сугыш барышын үзгәртә алган¬ нар. Соңгы, өченче сугышта, алар Пирр филләре өстенә кайнар уклар яудырып, аларны качарга Пирр. Борынгы скульптура Пиррның сугыш филләре. Зур тәлинкәдәге борынгы бизәк 217
Сораулар һәм биремнәр мәҗбүр иткәннәр. Пирр калдык гаскәре белән Италияне ташлап киткән. Римлылар бөтен Италия өстеннән үз хакимлекләрен урнаштырганнар. 3. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит!» Римга каршы көрәштә италик лар бердәм булмаганнар. Кабиләләр бер-берсе белән дошманлашып яшәгәннәр. Рим сенаты әлеге ызгыш-талашлардан бик оста файда¬ ланган һәм яңаларын кузгаткан. Бүлгәлә һәм хакимлек ит! — Италия өчен көрәштә Римның төп кагыйдәсе әнә шуннан гыйбарәт булган. Җиңү яулаганнан соң, римлылар җиңелүчеләрдән «җәмәгать җире» дип игълан ителгән җирләрнең бер өлешен тартып алганнар һәм аларны Рим белән тигез хокуклы булмаган берлек төзергә мәҗбүр иткәннәр. Римлылар, үз кагыйдәләре буенча эш итеп, союздашларына хокукларны күбрәк биргәннәр. Әмма барлык союздашлар да Римга ярдәмгә гаскәр җибәрергә тиеш булганнар һәм үзләре мөстәкыйль рәвештә беркем белән дә сугышырга яисә килешү төзергә базмаганнар. Союздашлардан тартып алын¬ ган җирләрдә Рим колонияләр төзегән, алар — Рим республикасының бер өлеше, ә анда яшәүчеләр Рим гражданнары булып саналганнар. 1. Картада Альп тауларын һәм Тарент шәһәрен табыгыз. Италиядә җиңүләрдән соң Рим республикасы биләгән мәйданны күрсәтегез. 2. Бәйрәм көннәрнең берсендә Рим урамнары буйлап һәрвакыт алтын йөгертелгән читлеккә ябылган казлар һәм тәрегә кадакланган эт күтәреп барганнар. Бу нинди мәгънәгә ия булган һәм бу йоланы ничек аңлатырга? 3. Б.э.к. III (3) гасырга Римның эчке үсеше ничек үзгәргән? Шушы ук вакытка аның тышкы хәле ничек үзгәргән? 4. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: форум, италиклар, самнитлар, галлар, Капитолий. 5. Римга галлар һөҗүм иткәннән алып Италиягә Пирр гас¬ кәрләрен төшергәнче ничә ел узган? 218
РИМНЫҢ УРТА ДИҢГЕЗ БУЕНДАГЫ ЯУЛАП АЛУЛАРЫ 14 нче бүлек Урта диңгез буе — Урта диңгез һәм аның белән бәйләнгән башка диңгез буйларындагы барлык илләрне әнә шулай атап йөртәләр. Әгәр картага карап, уйда гына Греция белән Италия арасында вертикаль сызык уздырсак, Урта диңгез шартлы рәвештә ике өлешкә бүленер: уң яртысы — Урта диңгезнең көнчыгыш яр буе, ә сул яртысы — Урта диңгезнең көнбатыш яр буе. Италия кабиләләрен буйсындырганнан соң, Рим киң халыкара сәясәт аренасына чыккан һәм Урта диңгез буйларын яулап ала башлаган. Африка яр буенда финикиялеләр нигез салган Карфаген Урта диңгезнең көнбатыш яр буенда аның төп көндәшенә әверелгән (§15 ны кара). Урта диңгезнең көнчы¬ гыш яр буенда Рим бөтен Грецияне үзенә буйсын¬ дырган куәтле Македония патшалыгы һәм Ь.инд- станга хәтле җәелгән Сәләвкиләр мәмләкәте белән бәрелешкән (§37 ны кара). Бу бүлектә б.э.к. III—II (3—2) гасырларда Рим республикасы алып барган канкойгыч сугышлар турында, римлыларның авыр җиңелүләре һәм менә дигән җиңүләре хакында сөйләнә. Картада Урта диңгезнең көнбатыш һәм көнчыгыш яр буйларын табыгыз һәм сезгә билгеле барлык илләрне, шәһәрләрне, утрауларны һәм ярымутрауларны күрсәтегез. Бирем КАРФАГЕН БЕЛӘН БЕРЕНЧЕ СУГЫШ 1. Карфаген — Римның көндәше. Урта диңгезнең көнбатыш яр буенда бары тик Карфаген гына Рим¬ ның көндәше була алган. Апеннин ярымутравының §41 219
Карфаген. Реконструкция төньягына һәм Альп таулары артына килеп утырган галлар да, Пиреней ярымутравында яшәүче испаннар да, Африка¬ дагы ливиялеләр дә үз үсешлә¬ рендә цивилизация дәрәҗәсенә ирешмәгәннәр. Алар дәүләтләр төземәгәннәр һәм таркау, бер- берсе белән дошманлашып яшәүче кабиләләр булып кал¬ ганнар. Рим һәм Карфаген өчен алар бик җиңел табыш була алганнар. Дөрес, Урта диңгезнең көн¬ чыгыш яр буенда, Сицилия утравында мөстәкыйль грек шәһәр-дәүләтләре яшәвен яшәгән, әмма алар Карфаген белән Римнан көчсезрәк булганнар. Аның каравы Карфаген римлылар өчен бик куркыныч көндәш булып чыккан. Ул киң сәүдә алып барган һәм көчле хәрби флот тоткан. Аның армиясе Урта диңгез буендагы төрле илләрдән җыелган яллы сугышчылардан торган. Б.э.к. III (3) гасырга Карфаген Африкадагы зур биләмәләргә, шулай ук Урта диңгездәге ике зур утрауга — Корсика һәм Сардйниягэ хуҗа булган. Рим да, Карфаген да бай грек шәһәр-дәүләтләре урнашкан Сицилияне бердәй үз хакимлекләренә буйсындырырга теләгәннәр. Римлылар карфаген¬ лыларны пуннар дип атаганга күрә, алар арасындагы сугышларны Пун сугышлары дип йөртәләр. 2. Сицилия өчен көрәш. Карфаген Римнан алда Сицилияне яулап алуга ирешкән һәм утрауда аның яхшы ныгытылган портлары булган. Әле яңа гына Италияне буйсындырган римлылар да утрауга килеп төшкәннәр. 23 елга сузылган Беренче Пун сугышы башланган. Римлылар үз легионнарын Сицилиягә җибәргәннәр һәм еш кына сугышта җиңүгә иреш¬ кәннәр, әмма Карфаген ныгытмаларын кулга төшерә алмаганнар. Моның өчен аларны коры җирдән генә 220
түгел, ә диңгездән дә камап алырга кирәк булган. Ә диңгездә Карфаген флоты хакимлек иткән. Шунда римлылар бөтен көчләрен куеп хәрби флот төзергә тотынганнар. Урман кисеп 60 көн үтүгә, 160 кораб якоръда тора иде инде,— дип яза Борынгы Рим тарихчысы, әлеге хәлләргә гаҗәпләнеп.— Әйтерсең агачларны кешеләр түгел, ә аллалар корабларга әйләндерде. Әмма барысы да җиңел генә бармаган. Әле йөзәргә һәм сугышырга өйрәнү дә таләп ителгән. Карфа¬ генлылар тәҗрибәсез Рим флотын җимергәннәр. Римга барысын да өр-яңадан башларга туры килгән. Хәер, римлыларның кораблары дошманның ярдә¬ меннән башка да — давылга эләгеп кенә дә — төпкә киткән. Тәҗрибәле диңгез сәяхәтчеләре саналган пуннар белән мондый хәлләр бер дә булмаган. Сугыш дәвамында римлылар флотны 5 тапкыр өр- яңадан төзегәннәр. Аларның үҗәтлегенең чиге булмаган, күрәсең. Римлылар каргалар — башлары ыргаклы күче¬ релмә күперчекләр уйлап тапканнар. Аларны дош¬ ман корабының палубасына аударып куйганнар. Ыргаклар агачка кадалганнар, һәм легионерлар күперчекләр буйлап дошман корабына менгәннәр. Хәтта Сицилиягә килгән талантлы гаскәр баш¬ лыгы Гамилъкар да сугыш барышын үзгәртә алма¬ ган. Яңа корабларны кирәк-яраклар белән тәэмин итү Карфагенга авырлашканнан авырлаша барган, өстәвенә әле яллы сугышчыларга да түләргә кирәк булган. Бөтен акча тотылып беткәч, Карфаген бирелгән, һәм римлылар Сицилияне алганнар. 3. Рим һәм Карфаген яңа бәрелешкә әзерләнә. Карфаген бик авыр хәлгә эләккән, дәүләт казнасы бушап калган. Яллы сугышчыларга түләргә акча беткән, һәм алар баш күтәргәннәр. Карфагенны үз гаскәрләре камап алган. Аларга меңнәрчә коллар кушылган. Римлылар, дошманның көчсезлегеннән Карга. Хәзерге заман рәсеме 221
Ростра колоннасы — кораб борыннары белән бизәлгән, диңгездә җиңү хөрмәтенә куелган һәйкәл Карфаген тәңкәсе файдаланып, солых килешүе булуга да карамастан, Корсиканы һәм Сицилияне бик җиңел басып алганнар. Карфагенны Гамилькар коткарган. Ул тугрылыклы гаскәрләрне җыйган һәм рәхимсез рәвештә фетнәне бастырган. Римга каршы көрәш тәмамланмады әле дип сана¬ ган Гамилькар. Кечкенә генә армиясе белән ул, Кар¬ фагенга яңа җирләр яулап алу өчен, Испаниягә юнәлгән. Туган шәһәреннән чыгып киткәндә, гаскәр башлыгы үзенең 9 яшьлек улын храмга алып килгән һәм Римга мәңге дошман булу турында ант кабул иттергән. Бу малайны Гамилькар үзе белән алган. Еллар үткән, Гамилькар Пиреней ярымутра¬ вының зур өлешен яулаган. Испаниянең көмеш мәгъдән учаклары Карфагенның казнасын баеткан, ә яллы испан сугышчылары аның армиясен тулылан¬ дырган. Гаскәр башлыгы үзе һәлак булса да, ярымут¬ рауны яулап алу дәвам иткән. Римлылар Карфа¬ генның уңышларын куркып күзәткәннәр. Алар Испаниянең төньягындагы барлык кабиләләрне үз канатлары астына алу турында белдергәннәр һәм Карфаген белән килешү төзегәннәр. Карфагенлылар Эбро елгасын кичеп чыкмаска сүз биргәннәр. Римлылар да кул кушырып утырмаганнар. Карфаген испан кабиләләрен үзенә буйсындырганда, Рим консулы Гай Фламйний галлар яшәгән Апен¬ нин ярымутравының төньягын басып алган. Гадәт¬ тәгечә, римлылар таллардан җирләренең бер өлешен тартып алганнар һәм төньякка сугыш юлы салган¬ нар. Аны Фламйний юлы дип атаганнар. Испаниядә яллы Карфаген армиясе 25 яшьлек Ганнибалны, Гамилькарның улын, үзенең яңа командующие дип игълан иткән. Аның карама¬ гында 100 меңлек армия һәм берничә дистә сугыш филе булган. Карфаген беркайчан да мондый көчле армиягә ия булмаган. Алдагы вакыйгалар тагын шуны да күрсәтә: Карфагенның беркайчан мондый шәп гаскәр башлыгы булмаган икән. 222
1. Картада Урта диңгезнең көнчыгыш һәм көнбатыш яр буйларын, Карфагенны, Пиреней ярымутравын, Эбро елгасын, Корсика һәм Сардиния утрауларын табыгыз. 2. Беренче Пун сугышында римлыларга ни өчен флот кирәк булган? Ни өчен элеккеге сугышларда алар флотны кирәк¬ сенмәгәннәр? 3. Карфаген белән сугыш барганда, римлыларның нинди характер үзенчәлекләре ачылган? 4. Италиядән читтә Рим тарафыннан басып алынган барлык мәйданнарны атагыз. 5. Риваять буенча, Карфагенга б.э.к. 814 елда нигез салын¬ ган. Ә Римга кайчан нигез салынган? Бу вакыйгалар арасында ничә ел узуын исәпләп чыгарыгыз. 6. Беренче Пун сугышы б.э.к. 241 елда тәмамланган. Искә төшерегез, ул ничә ел барган, аның ничәнче елда башлануын исәпләп чыгарыгыз. Сораулар һәм биремнәр ГАННИБАЛ БЕЛӘН СУГЫШ §42 1. Италиягә бәреп керү. Б. э. к. 218 елда Ганнибал Испаниядә Римның союздашы булган шәһәргә һөҗүм иткән. Җиңүгә нык ышанган Рим Карфа¬ генга каршы сугыш ачкан. Беренче Пун сугышын¬ нан соң, Рим флоты диңгездә хакимлек иткән, римлылар бер армияне — Испаниягә, икенчесен Африкага озатырга җыенганнар. Әмма Ганнибал аларның планнарын бутаган. Көтмәгәндә ул Эбро елгасын кичеп, Альп тау¬ ларына таба хәрәкәт итә башлаган. Армия корал, барлык кирәк-яраклар, атлар һәм сугыш филләре белән Европадагы иң биек таулар аша үтә алмаячак дип уйлаганнар римлылар. Әмма Ганнибал икелә¬ нүне белмәгән. Кешеләр, атлар, филләр, арбалар боз кыяларыннан упкынга тәгәрәгәннәр, кар каплаган үткелләрдә катып үлгәннәр. Армиясенең яртысын диярлек югалту исәбенә булса да, Ганнибал Альп тауларын кичеп чыккан. Берничә дистә филнең нибары берсе генә исән калган. Римлылар карфагенлыларга каршы сугышка ике армия керткәннәр. Ганнибал аларны тар-мар иткән. 223
Карфагенлылар бәйдәнәсе Күптән түгел Фламиний тарафыннан яулап алынган галлар Ганнибалны азат итүче буларак каршыла¬ ганнар һәм Карфаген армиясенә кушылганнар. Сугыш Рим халкы уйлаганча башланмаган. Б. э. к. 217 елга консулларның берсе итеп Гай Фламиний сайланган. — Мин Ганнибалны күрү белән бәреп үтерәм! — дип белдергән ул һәм шунда ук Ганнибалга каршы чыккан. Әмма Ганнибал бу җирләрдә Фламинийга кара¬ ганда яхшырак ориентлашкан, чөнки аңа җирле халык юл күрсәтеп барган. Ганнибал Фламиний армиясенең тылына үтеп кергән һәм Тразимён куле буенда засада оештырган. Томанлы иртәдә легионнар күл буендагы тар гына сукмаклар буйлап барганнар. Бер якта — су, икен¬ чесендә — тау битләре. Кинәт алар өстенә кыялар арасында яшеренгән Ганнибал гаскәрләре ташлан¬ ган. Римлылар төшенкелеккә бирелгәннәр һәм кыска сөңгеләр, ук, таш яңгыры астында һәлак булганнар, ә ахырдан аларга атлы гаскәр һөҗүм иткән. Консул Фламиний да үлгән. 2. Мыштырдык кушаматлы диктатор Фабий. Дәүләткә аеруча куркыныч янаганда, римлылар диктатор билгеләгәннәр. Ул Квйнт Фабий Максим булган. Аның сугыш алып бару ысуллары Флами- нийныкыннан аерылган. Тәҗрибәле гаскәр башлыгы ачыктан-ачык сугышудан качкан, вак-төяк бәрелеш¬ ләр белән дошманның көчен алган. Ул Ганнибал¬ ның өстәмә гаскәр алу мөмкинлеге булмавын яхшы аңлаган. Ганнибал иркенләп Италия буйлап йөргән, ә Фабий тигезлекләргә төшмичә генә, бертуктаусыз аны эзәрлекләп барган. Шул рәвешле, сугыш алып барганы өчен Фабийга Мыштырдык дигән кушамат такканнар. Ул, чыннан да, бердәнбер дөрес юлны сайлаган, ләкин моны күпләр аңламаганнар. Римлыларның бер өлеше аның кушаматын — хөрмәт белән, икенче- 224
ләре мыскыллап телгә алганнар. Фабийны тиргәү¬ челәрнең саны артканнан арта барган, чөнки Ганнибал илне бөлгенлеккә төшергән. Фабийны куркаклыкта гаепләгәннәр, легионерлар аны Ганни¬ балның абыйсы дип атаганнар. — Ул гаскәре белән күккә менәргә тели, чөнки җирне югалтты инде! Ул дошманнан болытларга качып котылмакчы була! — дип гайбәтен сатканнар Фабийның. Ганнибал диктаторның эш-гамәлләрен бөтенләй башкача бәяләгән: — Бу болыт кайчан да булса бер җил-давыл һәм өермәле яңгыр булып өскә ишеләчәк. Ганнибал римлыларны сугышырга мәҗбүр итмәк- че булган, әмма Фабий үз дигәнендә нык торган. Б.э.к. 216 елда римлылар яңадан консуллар сайлаганнар. Аларның берсе тулысынча Мыштыр- дыкның эш-гамәлләрен хуплаган, ә икенчесе, Гай Теренций Варрбн, сугышка ыргылган. — Ганнибалны җиңү — бер көнлек эш,— дип белдергән ул. 3. Канна янындагы сугыш. Б.э.к. 216 елның җәендә гаять күп санлы Рим армиясе Канна шәһәрчеге янына килгән. Аңа ике консул да җитәкчелек иткән. Ганнибалның лагере шунда урнашкан булган. Гай Теренций Варронның гаскәрләр белән командалык итү чираты җиткәч, ул аларны шунда ук сугышу өчен тигезлеккә алып чыккан. Римлылар пехота¬ сында 80 мең кеше булган, ә Ганнибалныкында — ике тапкыр азрак. Дөрес, римлыларның 6 мең җайда¬ гына каршы аның 14 мең җайдагы чыккан. Әмма барыбер Рим армиясе күпкә өстен булып, Ганнибал алдан ук һәлакәткә дучар ителгән кебек тоелган. Римлылар пехотасы зур турыпочмаклык ясап тезелгән, атлылар флангларга урнашкан. Рим үзенең бөтен көч-куәтен туплаган. Дошман һөҗү¬ менә Ганнибалның ихтыяр көче һәм хәрби осталыгы каршы тора алган. Үзенең ике мәртәбә кечерәк 15* К-6/326 Карфаген сугышчылары. Хәзерге заман рәсеме 225
Ганнибал. Борынгы скульптура армиясен ул ярымай рәвешендә тезгән. Үзәктә — галлар, ә Африканың тәҗрибәле, яллы сугышчы¬ ларын Ганнибал атлылар урнашкан флангларга табарак күчергән. Ганнибал барысын да төгәл исәпләгән. Үзәктәге көчсезрәк сугышчылар чигенгәннәр. Аның каравы яллы гаскәр берөзлексез алга ыргылган. Фланглар¬ дагы атлылар, түгәрәкне тоташтырып, римлыларны камап алганнар, Рим гаскәре тулысынча диярлек үлеп беткән яисә пленга эләккән. Җиңелүнең төп гаепле кешесе, үз-үзенә нык ышанган консул Варрон белән бергә берничә мең сугышчы гына качып котыла алган. Борынгы заманның данлыклы сугышы әнә шулай тәмамланган. Италиядә Капуя һәм Сицилия- дә Сиракуза Ганнибал ягына чыкканнар. Македония патшасы Ганнибал белән берлек төзегән һәм атаклы македон фалангасын Италиягә җибәрергә сүз биргән. Римга һәлакәт янаган. 4. Сугышның тәмамлануы. Рим бу сынауны да узган. Сенаторлар, халыкның рухын күтәрергә теләп, Ватанны- коткаруга ышанычын югалтмаган өчен, консулга рәхмәт белдергәннәр. Хәзер легионнарга корал тотарга сәләтле бөтен кешене — яшен дә, картын да язганнар. Күп кенә колларга ирек, гражданлык биргәннәр һәм армиягә алганнар. Италиядә союздашларга яңа хокуклар Канна янындагы сугыш схемасы 226
Икенче Пун сугышы вәгъдә иткәннәр, хыянәтчеләрне үч алу белән куркытканнар. Ниһаять, Мыштырдыкның хаклы булуын таныганнар. Рим тирәли ашыгыч рәвештә ныгытмалар корганнар. Хәтта Канна янында җиңгәннән соң да Ганнибал Римга барырга батырчылык итмәгән (моңарга аны бик нык этәрсәләр дә). Якын кешеләренең берсе аңа: — Син, Ганнибал, җиңә беләсең, әмма җиңүдән файдалана белмисең! — дигән. Әмма Ганнибалның шундый зур шәһәрне камар¬ лык көче булмаган. Аның армиясе елдан ел кими барган. Ул Римга каршы бөтен Италия күтәрелер дип өметләнгән, ләкин союздашлар Римга тугрылык¬ лы булып калганнар. Алар Ганнибал һәм аның гаскәре йөзендә яңа илбасарларны күргәннәр. Канна янындагы сугыштан соң 5 ел узгач, сугыш барышында зур борылыш булган. Б.э.к. 211 елда римлылар Капуяны яулаганнар һәм вәхшиләрчә үч алганнар. Икенче бер Рим армиясе Сиракуза белән исәп-хисапны өзгән. Римлыларның талантлы гаскәр башлыгы Публий Корнелий Сципион үзен күрсәткән. Ул гаскәрләр белән Африкага килгән 15* 227
Сципион. Борынгы скульптура Һәм Карфаген Ганнибалның, Ватанны саклау өчен, туган җиренә әйләнеп кайтуын таләп иткән. Җиңел¬ мәс гаскәр башлыгы, ниһаять, Италиядән киткән. Б.э.к. 202 елда Карфагеннан көньякта урнашкан Зама шәһәре янында Ганнибал, үз гомерендә беренче мәртәбә, Сципион гаскәрләренә җиңелгән. Б.э.к. 201 елда Карфаген бирелгән һәм коточкыч авыр солых килешүенә кул куйган. Римлылар аның барлык биләмәләрен тартып алганнар, армия һәм флот тотуны тыйганнар һәм гаять зур күләмдә акча түләргә мәҗбүр иткәннәр. Икенче Пун сугышы тәмамланган. Рим Урта диңгезнең көнбатыш яр буйларына хуҗа булган. Моны белү кызыклы 200 ЕЛДАН СОҢ РИМ ТАРИХЧЫСЫ ТИТ ЛИВИЙ ГАННИБАЛ ТУРЫНДА НИЛӘР ЯЗГАН Куркыныч эченә ташланганда, ул шулкадәр кыю, куркыныч эчендә шулкадәр сак була белә иде. Аның тәне бер эштән дә алҗымый, күңеле төшми иде. Ул эссене дә, салкынны да бердәй сабырлык белән кичерде. Еш кына аның хәрби плащка төренеп каравылчылар һәм сакчылар арасында коры җиргә ятып йоклавын күрделәр. Ул сугышка беренче булып керде, соңгы кеше булып чыкты. Яхшы сыйфатлары белән бергә аның коточкыч кимчелекле яклары да бар иде. Аның рәхимсезлеге кансызлыкка барып җитте. Ул дөреслекне дә, яхшылыкны да белмәде, аллалардан да курыкмады, антына тугры булмады, изгеләрне ихтирам итмәде. Уйлап карагыз әле, биредә Ган ни бал га гадел бәя бирелгәнме? Сораулар һәм биремнәр 1. Картада Тразимен күлен, Канна, Капуя, Заманы табыгыз. 2. Ни өчен Ганнибал үз армиясен диңгездән түгел, ә Альп таулары аша алып киткән? 3. Фабийның эш-гамәлләрен Ганнибал ничек бәяләгән? Ул аларны үзе өчен куркыныч дип санаганмы? 4. Ни өчен Ганнибал Италиядә бер мәртәбә дә җиңелмичә, сугышта барыбер оттырган? 5. Беренче һәм Икенче Пун сугышлары арасында ничә ел узган? Алар ничәнче гасырда булганнар? Икенче Пун сугышы ничә ел дәвам иткән? 228
РИМ - УРТА ДИҢГЕЗ БУЕН ЯУЛАП АЛУЧЫ 1. «Грецияне азат итүчеләр». Карфагенны җиңгән¬ нән соң, Рим Урта диңгезнең көнчыгыш яр буйла¬ рын буйсындыру өчен көрәш башлаган. Македония патшалыгы аның беренче корбаны булган. Греция бу вакытта Македония хакимияте астында яшәгән. Македония патшасы Ганнибалның союздашы булган һәм Италиягә үзенең фалангасын җибәрергә ниятлә¬ гән. Әмма римлылар ачыктан-ачык илбасарлар булып күренергә теләмәгәннәр һәм үзләренең Грецияне азат итү өчен көрәшүләре хакында белдергәннәр. Греклар, дөрестән дә, Рим республикасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Җәмәгатьчелек римлы¬ ларны яклаган, һәм фециаллар «дошман» җиренә канга баткан сөңге кадаганнар. Рим армиясе Грециягә килгән. Македония пат¬ шасы белән ул тигезсез урында сугышкан, һәм фаланга легионнар каршында көчсез булып калган. Җиңелүгә дучар булган Македония патшасы үзенең Грециядәге биләмәләрен бөтенләйгә югалткан һәм Римга зур ясак түләгән. §43 Рим гаскәренең лагерьдан чыгып китүе. Хәзерге заман рәсеме Сез ничек уйлыйсыз, гаскәр ачык сугышка киттеме әллә ныгытмаларны штурмларгамы? 229
Коринф хәрабәләре Греклар чиксез куанганнар. Шул заманда грек шагыйре мыскыллап: «Сугыш кырыннан ул, болан¬ нан да җитезрәк, тыны капланганчы чабып чыгып качты»,— дип язган. Коринфта Рим консулы сенатның грекларга бәй- сезлекләрен кайтаруы турында тантаналы рәвештә игълан итәргә боерган. Бөтен Грециядән җыелган атлетларның ярышлары барган стадионда шундый тавыш һәм шау-шу купкан ки, хәтта шул турыдан очып үткән каргалар җиргә егылып төшеп үлгәннәр, имеш. Македониянең җиңелүенә греклар гына түгел, ә Сәләвкиләр нәселеннән булган патша да шатланган. Урта диңгезнең көнчыгыш яр буйларында урнашкан иң эре өч дәүләт арасында бердәмлек булмаган. Бәхәсле биләмәләр аркасында алар туктаусыз бер- берсе белән сугышып торганнар. Римның чын мак¬ саты чит территорияләрне басып алу һәм талаудан гыйбарәт булган. Бары тик Рим сенаты гына «бүлгәлә һәм хакимлек ит!» дигән атаклы кагыйдәне күз алдында тотып, ашыкмый эш иткән. 2. Бөек патшалыкларның һәлакәте. Иң элек үзенең алдан күрә алмаучанлыгы өчен патша җәзага тартылган. Сәләвкиләр үзләре дә Кече Азиядә һәм Эгей диңгезе утрауларында күп кенә грек шәһәр¬ ләренә хуҗа булып торганнар. Рим аларның да ирекле булуын таләп иткән. Рим легионнары Кече Азиягә килгәнәр һәм гаять зур патша гаскәрен бик җиңел генә тар-мар иткәннәр. Барлык яулап алынган җирләрне Рим сенаты Кече Азиядәге кечкенә генә Пергам патшалыгына биргән. Шуннан соң римлылар Македонияне тулы- сынча буйсындырганнар. «Азат итүчеләр» битлеген салырга да вакыт җиткән. Рим гаскәрләре Грециягә аяк басканнар. Б.э.к. 146 елда, Коринф стадионында грекларның чиксез шатлануына нәкъ 50 ел тулгач, Коринфны Рим армиясе басып алган, талаган һәм 230
җимергән. Б.э.к. 133 елда сенатның таләбе буенча, Пергамның соңгы патшасы үзенең бөтен патша¬ лыгын һәм казнасын Рим дәүләтенә васыять иткән. Рим Урта диңгез буйларына хуҗа булган. 3. «Карфаген җимерелергә тиеш!» Б.э.к. 146 ел Кар¬ фагенга да һәлакәт китергән. Испаниядәге биләмәлә¬ реннән, хәрби флот һәм армиясеннән мәхрүм ителгән Карфаген Рим өчен куркыныч тудырмаган, әмма сәүдә өлкәсендә ул аның көчле көндәшенә әверелгән. Римлылар Ганнибалның Италиягә бәреп керүен онытмаганнар. Үлем куркынычы янаганда, римлы¬ лар: «Ганнибал капка төбендә!» — дияргә яраткан¬ нар. Римның иң куркыныч дошманына әверелгән кешенең исеме белән шаян балаларны римлылар¬ ның бер генә буыны куркытмаган. Өлкән яшьтәге Рим сенаторы Марк Порций Катон, Карфагенга килгәч, андагы байлыкларны күреп хәйран калган. Ь.әм сенаттагы һәр чыгышын Катон: — Карфаген җимерелергә тиеш! — дигән җөмлә белән тәмамлаган. Б.э.к. 149 елда Рим армиясе Карфагенны камап алган. Катон әлеге сугышны көтеп алуын алган, әмма аның тәмамлануын күрмәгән. Карфаген җиңел генә бирелергә теләмәгән. Шәһәр бик көчле каршы¬ лык күрсәткән. Кулына корал алырдай һәркем үз шәһәрен якларга күтәрелгән. Хатын-кызлар озын чәчләрен кистергәннәр һәм аларны ату машиналары өчен аркан ясарга биргәннәр. Хәтта балалар да ныгытмалар төзергә ярдәм иткәннәр. Өч ел дәвамында Рим армиясе Карфагенны ала алмаган. Шәһәрне саклаучылар ачлыктан хәлсезлән¬ гәч кенә, римлылар хәлиткеч штурмга тотынганнар. Сенат карары буенча, Карфаген җир йөзеннән себереп түгелгән. Шәһәр урнашкан урын каргалган, һәм бирегә күчеп утыру тыелган. 4. Рим провинцияләре. Италиядән читтә басып алынган бөтен җирләрне римлылар провинцияләргә Карфаген хәрабәләре 231
Сораулар һәм биремнәр әйләндергәннәр. Алар белән урынчылар идарә иткән, һәм провинцияләр Рим халкының утарлары булып исәпләнгән. Иң эре провинцияләр белән элеккеге консуллар идарә иткән. Консул: «Кулымнан килгән¬ нең барысын да эшләдем»,— дип белдергәннән соң, сенат аның хакимиятен озайткан һәм ул, прокдн- сулга әверелеп, провинция белән идарә итәргә җибәрелгән. Биш ел дәвамында урынчы провинциягә тулы- сынча хуҗа булган. Ул гаскәрләргә җитәкчелек иткән, халыкка суд хөкеме чыгарган, салымнар җыйган. Ьәм бик тиз баеган. Сицилия Римның иң беренче провинциясе бул¬ ган, соңрак аңа Корсика һәм Сардиния кушылган. Консул Гай Фламиний Альп алды Галлиясен яулап алган. Ганнибал белән сугыштан соң Испания провинциясе барлыкка килгән. Карфагенның Афри¬ кадагы җирләрендә Өченче Пун сугышыннан соң (шәһәрнең өч еллык камалышын шулай атыйлар) римлылар Африка провинциясен оештырганнар. Урта диңгезнең көнчыгыш яр буйларында Рим Македония провинциясен төзегән. Греция дә шунда кергән. Пергам патшасының элеккеге биләмәләре Азия провинциясенә әйләнгән. 1. Картада Рим республикасының көнбатыш һәм көнчыгыш провинцияләрен, Коринф һәм Пергам шәһәрләрен табыгыз. 2. Урта диңгезнең көнчыгыш яр буйларын яулап алганда, Римның «бүлгәлә һәм хакимлек ит!» дигән кагыйдәсе ничек чагылган? 3. Македон фалангасы белән чагыштырганда Рим легион¬ нарының тезелү өстенлеге нәрсәдә? 4. Рим нинди сәбәпләр аркасында Македонияне һәм Сәләв- киләр патшалыгын җиңгән? 5. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: провинция, проконсул. 6. Тексттан мәгълүматлар табып, Рим консулының ничәнче елда Коринф стадионында грекларның бәйсезлеген игълан итүен исәпләп чыгарыгыз. 232
РИМ РЕСПУБЛИКАСЫНДА ГРАЖДАННАР СУГЫШЛАРЫ 15 нче бүлек Бөек яулап алулар бөек проблемалар тудырган¬ нар. Шунда ук провинцияләрдә казна талаучылык¬ ның чәчәк атуы билгеле булган. Халык арасында ризасызлык арткан. Бөтен Италиянең ярдәменнән башка, Рим сугыш¬ ларда җиңү яулый алмас иде. Әмма союздашларга әлеге яулап алулар бернәрсә дә бирмәгән, чөнки алар Рим гражданнары булмаганнар. Алар үзләренә тигез хокуклар таләп иткәннәр. Рим гражданнарының үтә нык бай аксөякләргә һәм хәерче халыкка бүленү процессы бик тиз барган. Хәтта идарә итүче аксөякләр арасында да бердәмлек булмаган. Берәүләр тамырдан үзгәрешләр кертүне таләп иткәннәр, икенчеләре барысының да элеккечә саклануын теләгәннәр. Гражданнар сугышлары, ягъни, бер дәүләт граж¬ даннары булган римлылар арасында сугышлар баш¬ ланган. Рим республикасы, римлылар дәүләт идарәсе формасы буларак, әлеге сугышлар утында һәлак бул¬ ган. Башка, тагын да көчлерәк хакимият урнашкан. Яулап алулар нәтиҗәсендә Рим дәүләте алдында нинди проблемалар туган? ХАЛЫК ТРИБУННАРЫ - БЕРТУГАН ГРАКХЛАР 1. Крестьяннарның бөлүе. Чит җирләргә яу чык¬ канда, Рим легионеры үзенең җир кишәрлеген әллә ничә елга калдырып киткән. Әйләнеп кайтуга җирнең ташландык хәлгә килүен, ә алачыгының җимерелүен күргән. Мондый «бар дөньяны яулап алучы»га сугыштан кергән табышның бик кечкенә өлеше генә эләккән, ул акчага яңадан хуҗалык Сорау §44 233
Бертуган Гракхлар. Безнең заманда эшләнгән сыннар корырга мөмкин булмаган. Әгәр ул, походка китмичә, тыныч кына үз җирендә хезмәт куйса, күбрәк акча эшли алган булыр иде. Шуннан соң кичәге солдат, бөтен нәрсәгә кул селтәп, юк бәягә җирен саткан да Римга юл тоткан. Анда бай ак¬ сөякләрдән хәер эстәп көн күрергә исәп тоткан. Аларның җирләрен «җәмәгать җире»ндә болай да күп санлы басу-кырларга ия булган аксөякләр сатып алган. Авылларда коллар тотучы утарлар барлыкка килгән. Марк Порций Катон гомер буе җир һәм коллар сатып алу белән шөгыль¬ ләнгән. Ул хәтта коллар хезмәтеннән ни рәвешле күп итеп табыш алу турында китап та язган. Хәзер шәһәр базарларында коллар кулы белән җитеште¬ релгән ашамлыклар сатканнар. Алар крестьяннар¬ ныкына караганда арзанрак торганнар. Нәтиҗәдә крестьян хуҗалыклары бөлгенлеккә төшкән. Күпчелек гражданнарның хәерчеләнүе Рим армиясен какшаткан, чөнки ярлыларны хәрби хезмәткә алмаганнар. Легионнарга җыярлык кеше дә булмаган. Яңа яулап алулар турында уйларга да урын калмаган. 2. Тиберий Гракхның җир турында законы. Яшь Рим аксөяге Тибёрий Гракх Карафагенны камауда катнашкан. Сугыштан кайтканда, ул буш яткан крестьян җирләрен бөтенләй очратмаган, тоташтан бары тик аксөяк утарларын һәм анда эшләүче колларны гына күреп, бик нык гаҗәпләнгән. Тиберий һәм аның кече энесе Гай Ганнибалны җиңгән Публий Корнелий Сципионның оныклары булганнар. Әниләре Корнёлия данлыклы гаскәр башлыгы кызы булган. Бертуган Гракхлар бик иртә әтисез калганнар, әмма Корнелия аларга бик яхшы тәрбия һәм белем биргән. Бервакыт Рим аксөякләре нәселеннән чыккан ниндидер бер бай хатын Гракх- ларның әниләре алдында үзенең кыйммәтле бизәнү әйберләре белән мактана башлаган. 234
— Ә минем бизәнү әйберләрем менә,— дип, Корнелия улларына күрсәткән. Ул аларның бабаларыныкыннан да ким булмаган данга ирешүләре турында хыялланган. — Кайчан соң мине Сципион кызы дип түгел, ә Гракхларның әниләре дип атый башларлар? — дияргә яраткан Корнелия. Әтиләре ягыннан Гракхлар атаклы плебей нәсе¬ леннән чыканнар, шуңа күрә алар халык трибуны вазифасын башкару хокукына да ия булганнар. Патрицийларга элеккечә мондый хокук бирелмәгән. Б.э.к. 133 елда бертуган Гракхларның өлкәнен — Тиберийны халык трибуны итеп сайлаганнар. Ул шунда ук җир турында закон тәкъдим иткән. Аның буенча римлыларга 250 гектардан артык «җәмәгать җире»ннән файдалану рөхсәт ителмәгән. Әмма аксөякләр биләмәсендәге җирләр күпкә артык булган. Шуңа күрә артык җирләрне аксөякләрдән тартып алу һәм Римның ярлы гражданнарына өләшү каралган. Сенаторлар закон проектын кире какканнар. Шунда Тиберий аны халык җыелышына тәкъдим иткән. Халык трибуннарының берсе аксөякләр ягына чыкан һәм законны үткәрмәскә дип «вето» салган. Әмма Тиберий халык җыелышыннан халык мәнфәгатьләренә каршы чыккан халык трибунын үз вазифаларын үтәүдән читләштерүне сораган. Халык җыелышы Тиберийны хуплаган һәм җир турында законны кабул иткән. Трибунны трибун¬ лыктан алып ташлаганнар. 3. Тиберий Гракхның һәлак булуы. Ярлыларга җир өләшү бик авыр эш булып чыккан һәм озакка сузылган. Бер үк вазифалы урынга рәттән ике мәртәбә утыру каралмаган булса да, Тиберий икенче срокка да халык трибуны булырга карар иткән. Җирсез калган Рим аксөякләре котырынганнар. Сенатта Тиберий патша булган дип сөйләгәннәр! Крестьяннарга бирелгән җир кишәрлеклә¬ рендәге ызан баганасы Оратор. Борынгы Рим статуясы 235
Йөзем бакчасында эшләү. Борынгы рельеф Ул срогы чикләнмәгән хакимияткә ия булырга тели, Римдагы йолалар белән хисаплашмый дигәннәр. Аның каравы гади халык Тиберийны күкләргә чөеп мактаган. Яңа сайлаулар үткәреләчәк көнне сенат киңәш¬ мәгә җыелган, ә Тиберийның дошманнары мәйданда чуалышлар оештырганнар. Гракхка аны үтерергә теләүләре турында хәбәр иткәннәр. Шау-шу эчендә ул дусларын ярдәмгә чакыра алмаган һәм тормы¬ шына куркыныч янавын белдерергә теләп кулы белән башына кагылган. Аның дошманнарының берсе шунда ук сенатка чапкан, янәсе, Тиберий үзенә патша таҗын кидертүне таләп итә! Ярсыган сенаторлар таяклар, эскәмия һәм кәнәфи ватыклары белән коралланып, тавыш бирү барган мәйданга атылып чыкканнар. Кешеләр «сенатор- аталар»ны күрүгә, гаҗәпләнеп юл биргәннәр. Ә тегеләр туп-туры Тиберий өстенә ташланганнар һәм аны «изге һәм кагылгысыз» халык трибуны булып саналуына карамастан кыйнап үтергәннәр. Мәйданда сугыш киткән. Тиберий Гракх яклы 300 кеше үтерелгән. Төнлә аларның мәетләрен Тибрга ташлаганнар. Римда «Ватан дошманнары» белән генә шулай кыланганнар. 4. Гай Гракхның көрәше һәм һәлакәте. Тиберий Гракх үлгәннән соң «җәмәгать җире»н яңадан бүлүне туктатканнар. Нәкъ 9 елдан соң Тиберий¬ ның энесе Гай Гракх халык трибунлыгына үз кан¬ дидатурасын күрсәткән. Крестьяннар, төркем-төр- кем булып, икенче Гракхка тавыш бирү өчен, шәһәргә агылганнар. Б.э.к. 123 елда Гай Гракх халык трибуны итеп сайланган һәм яңадан аксөяк¬ ләрдән артык «җәмәгать җире»н тартып ала баш¬ лаган. Сенатта кабат каргау һәм янау сүзләре яңгыраган. Гай сенаторлар өчен Тиберийга караганда куркы¬ нычрак булып чыккан. Чөнки ул тәвәккәл эш иткән. 236
Ул ике мәртәбә трибун булган һәм күп законнарны үткәрә алган. Бер закон нигезендә ул абыйсын үтерүчеләрне җәзага тарткан, икенчесе нигезендә икмәк бәяләрен төшергән. Гай Гракх җимерелгән Карфаген урынына Африкада яңа колониягә нигез салган. Ул бу җиргә килеп урнашырга ярамый дигән тыюны санга сукмаган һәм Италиядә союз¬ дашларга Рим гражданлыгы бирү турында тагын бер бик мөһим закон әзерләгән. Сенаторларның түземлеге беткән. Алар гадәттән тыш хәл игълан иткәннәр һәм шәһәргә гаскәр керткәннәр. Гайны бу гына куркытмаган. Ул да үз тарафдарлары белән коралга тотынган. Канлы бәрелештә сенат җиңгән. Гай үзен үзе үтергән. «Җәмәгать җире»н бүлеп бетерә алмаганнар. Крестьяннар бөлгән, ә аксөякләр баеган. 1. Крестьяннарның бөлүе Римга нинди куркыныч тудырган? 2. Ни өчен сенат Тиберий Гракхка җир турындагы законны халык җыелышында тәкъдим итүне тыйган? 3. Бертуган Гракхлар үзләренең эш-гамәлләре белән Рим йолаларын һәм тәртипләрен бозганнармы? Ә аларның сенаторлар арасындагы дошманнары? 4. Корнелия уллары белән горурлана алганмы? 5. Коринф һәм Карфаген җимерелеп ничә ел узгач граждан¬ нар сугышлары башланган? Сораулар һәм биремнәр СУЛЛА - РИМНЫҢ БЕРЕНЧЕ ХӘРБИ ДИКТАТОРЫ 1. Иң хурлыклы сугыш. Гракхлар һәлак булганнар, әмма Рим республикасы алдындагы проблемалар шул килеш кала биргән. Ярлыларга җир өләшеп, Гракхлар армияне яңадан торгызырга уйлаганнар. Аларның җиңелүе армиянең тагын да таркалуын аңлаткан. Римда һәм башка шәһәрләрдә бөтен Италиядән килгән бөлгән крестьяннар, Рим граж¬ даннары һәм аларның союздашлары, ягъни граж¬ данлык хокукларына ия булмаган италиклар төр- кем-төркем булып җыелганнар. §45 237
Бөркет — Рим символы. Борынгы скульптура Гай Марий. Рим скульптур портреты Аларның берсен дә хәрби хезмәткә алмаганнар, чөнки үзләренә корал сатып алырлык акчалары булмаган. Римда һәм бөтен Урта диңгез буенда диярлек барлык эшләрне алып баручы берничә йөз аксөяк гаиләсе мәнфәгатьләрен яклап берәү дә сугышырга теләмәгән. Баш күтәрүләр кабынып торган, һәм Рим легионнары еллар дәвамында аларны бастыра алмаганнар. Нумйдиягэ каршы сугыш арада иң хурлыклысы булган. Нумидиянең соңгы патшасы үз патшалыгын ике улына һәм бертуганының улы Югурпгага бүлеп биргән. Югурта тиздән туганнан туган абыйларын үтергән һәм бөтен Нумидиядә хакимиятне үз кулы¬ на алган. Әмма римлыларның бәреп керүе Югуртаны нумидиялеләрнең милли каһарманы иткән. Сенат Нумидиягә булдыксыз хәрби башлыкларны җибәргән. Алар аннан җиңү рухындагы, ләкин бик буталчык хәбәрләр җибәреп ятканнар. Чынбарлыкта Югурта римлыларны сатып алган. Алар акча янчык¬ ларын алтын белән тутырып, «хезмәтләрен төгәл¬ ләп», Римга әйләнеп кайтканнар. Сугышны алга таба да болай дәвам итү инде мөмкин булмаган. 2. Яңа армия һәм яңа гражданнар. Гаскәр башлык- ларының Нумидиядә үз-үзләрен тотышларын күреп, Рим халкының ачуы кабарган. Тегеләр сугышта йә җиңелгәннәр, йә аннан качарга тырышканнар. Чират¬ тагы сайлауларда аксөякләр нәселеннән чыкмаган кешене — Гай Марийны — консул итеп сайлаганнар. Гай Марий Рим армиясенә зур үзгәрешләр керткән — ул легионнарга ярлыларны җыйган, һәм алар корал белән дәүләт исәбенә тәэмин ителгәннәр. Солдатларга хезмәт хакы түләгәннәр, Рим армиясе контрактка нигезләнгән һөнәри армиягә әверелгән. Солдат хезмәте 16 ел дәвам иткән. Хезмәт срогын тутырганнан соң, легионерга «җәмәгать җире»ннән кишәрлек биргәннәр. Җиңгән өчен сугышчыларны аерым бүләкләгәннәр. Солдатлар өчен, сенат кара¬ 238
рына караганда, командующийның фәрманы мөһим¬ рәк булган. Гай Марий яңа армия белән Нумидиядәге сугыш¬ ны уңышлы төгәлләгән. Гай Марий кул астында хезмәт иткән Рим аксөяге Луций Корнелий Сулла Югурта патшаны пленга алган. Римга кайткач, Сулла Югуртаны Гай Марий түгел, ә мин җиңдем дип мактанган. Шуның аркасында Марий белән Сулла арасында тирән дошманлык урнашкан. Яллы армия Рим чикләрен яклый йә баш күтәр¬ гән коллардан үч ала алган. Әмма Италия Римга каршы күтәрелгәч, ул да көчсез булып чыккан. Кайчандыр Ганнибал юкка өмет баглаган нәрсә чынга ашкан. Италия кабиләләре, Римның союздаш¬ лары, инде күптән римлылардан бернәрсә белән дә аерылмаганнар: латин телендә сөйләшкәннәр, Рим байраклары астында сугышканнар. Гай Гракх та италикларга тулы Рим гражданлыгы хокуклары бирергә теләгән, әмма сенат моңа кискен каршы төшкән. Италия территориясендә ике ел сугыш барганнан соң, сенат моңа каршы килмәгән инде. Италиклар Рим гражданнарына әйләнгәннәр. 3. Гражданнар сугышы һәм Сулла диктатурасы. Союздашлар белән сугыш барганда, Римның Азия провинциясенә күрше кечкенә генә дәүләт патшасы Митридат һөҗүм иткән. Провинцияләрдәге халык Рим куйган урынчыларны яратмаган һәм Митри- датка булышлык күрсәткән. Бөтен Греция баш күтәр¬ гән, һәм Митридат Урта диңгезнең көнчыгыш яр буйларындагы Рим биләмәләрен бик тиз басып алган. Әмма Италиядә тынычлык урнашуга, сенат Луций Корнелий Суллага Митридатка каршы сугыш ачарга кушкан. Сулла армия туплаган һәм Грециягә китәргә җыенган. Әмма халык җыелышы Сулланы армия белән җитәкчелек итүдән читләш¬ тергән һәм аның урынына карт Гай Марийны билгеләгән. Сулла халык җыелышының карарына Гай Марий тарафыннан кертелгән легион билгеләре. Реконструкция Митридат 239
Сулла. Рим скульптур портреты Сулла. Тәңкәгә төшерелгән сурәт буйсынмаган һәм армияне туп-туры Римга алып киткән. Беренче мәртәбә шәһәрне гаскәр башлы¬ гының боерыгын бернинди икеләнүләрсез үтәгән үз армиясе басып алган. Яңадан гражданнар сугышы башланган. Сугыш барышында Рим кулдан кулга күчеп йөргән. Җиңүчеләр дошманнан кансызланып үч алганнар, Римда халык күпләп кырылган. Сулла менә дигән гаскәр башлыгы булып чыккан. Ул гражданнар сугышында җиңгән, Грециядә һәм Кече Азиядә Мит¬ ридат гаскәрләрен тар-мар иткән. Җиңгәннән соң Сулланы диктатор дип игълан иткәннәр (6 айга гына түгел, ә билгесез срокка). Ул бөтен Рим республикасының патшасына әйләнгән. Бу хәл б.э.к. 82 елда булган. Сулла иске тәртипләргә бернинди дә үзгәрешләр кертергә теләмәгән. Ул сенат аксөякләре хаки¬ миятенең саклануын хуплаган. Ризасызлык күр¬ сәтүчеләрнең барысын да аяусыз үч алу көткән. Римда — законнан тыш дип игълан ителгән һәм үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең исемлекләрен — проскрйпциялэрне бөтен халыкка күрсәткәннәр. Аларның мөлкәте казнага күчкән, ә кеше үтерүчеләр бүләкләр алганнар. Сулланың кайбер яраткан кешеләре проскрипцияләр аркасында баеганнар. Сулла сенатны 300 кешедән 600 гә җиткергән һәм халык трибуннарына, сенат расламый торып, закон¬ нарны үткәрүне тыйган. Проскрипцияләр нигезендә тартып алынган җирләрне Сулла хәрби хезмәт срогын тутырган солдатларга өләшкән. Ул элеккеге 120 мең легио¬ нерны бөтен Италиягә таратып урнаштырган, ә Римда проскрипцияләргә кертелгән аксөякләрнеке булып исәпләнгән 10 мең колны азат иткән. Ирекка җибәрелгәннәрнең барысына да Сулла үзенең нәсел¬ дән килгән исемен һәм Рим гражданлыгы биргән. 10 мең «корнелийчы» — Римда, ә җир кишәрлек¬ 240
ләре алган солдатлар бөтен Италия буенча дикта¬ торның ныклы таянычына әйләнгәннәр. Сулла өч елга якын идарә иткән. Көтмәгәндә диктатор хакимияттән баш тарткан һәм үз утарына китеп барган. Сул лада дәвалап булмый торган авыру башланган һәм бер елдан соң ул үлгән. Аны, бөтен Рим мәмләкәтенең таҗ кидерелмәгән патшасы буларак, Римда моңарчы беркайчан күрелмәгәнчә купшы, зиннәтле итеп соңгы юлга озатканнар. Югурта белән сугыштан соң Рим яңа армияле булган. Союздашлар белән сугыштан соң ул — яңа гражданнар, гражданнар сугышыннан соң яңа диктатура алган. 1. Яңа Рим армиясе элеккесеннән нәрсәсе белән аерылган? 2. Римның алдагы «тарихы өчен» яңа армия барлыкка килү¬ нең нинди әһәмияте булган? 3. Сулла диктатурасы гадәти Рим диктатурасыннан нәрсә белән аерылган? 4. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: проскрип- цияләр, иреккә җибәрелгән кешеләр (вольноотпущенники). 5. Сулла б.э.к. 82 елда диктатура урнаштырган. Рим респуб¬ ликасында гражданнар сугышлары башланганнан алып әлеге вакытка кадәр ничә ел узган? СПАРТАК ВОССТАНИЕСЕ 1. Римда коллык. Римда коллар шулкадәр күп булган, барлык гражданнар диярлек, хәтта аларның иң ярлылары да коллар тотканнар. Аксөякләрнең утарларында колларның исәбе- хисабы булмаган. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшләсәләр дә, аларга гел бертөрле тупас азык кына биргәннәр, ә кием урынына — чүпрәк-чапрак. Аз гына гаебе булса да, колны җәзалаганнар — кыйна¬ ганнар һәм богаулап куйганнар. Бер мәрхәмәтсез колбиләүче хаталык эшләгән колларны, ерткыч балыклар ашасын дип, махсус буага ташлый торган булган. 16* К-6/326 Сораулар һәм биремнәр §46 Гладиатор шлемы. Реконструкция 241
Гладиатор. Хәзерге заман рәсеме Колбиләүче утары. Хәзерге заман рәсеме Коллар йөзем тутырылган кэрзиннәрне күчерәләр һәм җимешләрне кул эскәнҗәсе белән изәләр. Уртада утар хуҗасы, управляющий һәм кирәге калмаган карт кол. Рәсем буенча хикәя төзегез. Коллар кеше түгел, ә хуҗаның мөлкәте булып исәпләнгән. Рим язучысы болай дип язган: Утарда өч төрле корал була — телсезләр, мөгрәүчеләр һәм сөйләшүчеләр. Моннан аның кешеләрне китмәнгә һәм үгезгә тиңләвен аңлау авыр түгел. Коллар белән базарларда сату иткәннәр. Сатуга куелган колның муенына килеп чыгышы, яше, сәламәтлеге һәм нинди эшләрне башкара белүе күрсәтелгән тактачык асканнар. Шунда ук исемен дә язганнар. Хәер, исем урынына ал арга еш кына кушамат такканнар. Әгәр колны сугыш кырында кулына корал тоткан хәлдә эләктерсәләр, аның башына венок беркетеп куйганнар. Колның башына киез эшләпә кидерү сатучының аның сәламәтлеге һәм тәртибе өчен җавап бирмәвен аңлаткан. Аксөякләрнең зиннәтле йортларында хезмәт итүче колларның хәле яхшырак булган. Алар еш кына хуҗаларының балаларын укытканнар. Шәһәр¬ дә оста һөнәрчеләргә, эшләгән акчаның зуррак 242
Гладиаторлар амфитеатрда. Хәзерге заман рәсеме өлешен хуҗага бирү шарты белән, аерым яшәргә һәм эшләргә рөхсәт ителгән. Мондый коллар вакыт¬ лар узу белән, акча бәрабәренә ирекле була алганнар. 2. Гладиаторлар. Гладиаторларның язмышы аеруча авыр булган. Бу колларны, тамашачылар күңел ачсын һәм хозурланып утырсын өчен, үлгәнче сугы¬ шырга мәҗбүр иткәннәр. Римлылар әлеге канкой¬ гыч тамашаларны бик яратканнар. Хәтта Римның ирекле гражданнарының тормышы да бик түбән бәяләнгән. Шулай булгач, ниндидер «сөйләшүче коралларның» тормышы кадерле була алганмы соң? Җирсез калган, бөлгән һәм еш кына өметсезлеккә бирелгән Рим гражданнары төркемнәре иң тупас күңел ачулар оештыруны таләп иткәннәр. Шәһәр халкы авылга кайтырга теләмәгән. Хәзер инде ул җир түгел, ә бушлай икмәк сораган. Ул аңа Гай Гракх заманнарыннан ук күнеккән. Икмәк һәм тамаша! — аның төп лозунгысына әверелгән. Гладиатор уеннары өчен дистәләрчә мең тамаша¬ чыларны сыйдырырлык гаять зур амфитеатрлар төзегәннәр. Сугышлар театральләштерелеп үткәрел¬ гән. Мәсәлән, балыкчыны гәүдәләндерүче гладиатор өч япьле сәнәк һәм җәтмә белән коралланган. 16* Гладиатор шлемы. Реконструкция 243
Кечкенә калкан һәм кылыч тоткан дошманы балык ролен уйнаган. Аның шлемена балык фигурасы беркетелгән. Сугышта яраланган гладиатор, мәрхә¬ мәт сорап, тамашачыларга сул кулын сузган. Әгәр тамашачылар баш бармакларын өскә күтәрсәләр, бу аның гомерен саклап калуны аңлаткан. Әгәр алар бармакларын аска төшерсәләр, гладиаторны үтергән¬ нәр. Өч ел аренада үлем белән күзгә-күз очрашып уйнаганнан соң, гладиаторга ирек биргәннәр. 3. Восстаниенең башлануы. Б.э.к. 74 елда Капуя шәһәрендәге гладиаторлар мәктәпләренең берсендә 200 кол баш күтәрү турында сүз куешканнар. Бер хыянәтче аларны саткан, әмма гладиаторлар барыбер көрәшкә күтәрелгәннәр. Кухня пычаклары һәм ит кыздыра торган тимер таякчыклар белән коралла¬ нып, алар сакчыларга ташланганнар. Нибары 70 кеше генә иреккә чыга алган. Алар шунда ук шәһәрдән киткәннәр һәм Везувий вулканының биек киртләчләрендә яшеренгәннәр. Алар белән фракияле Спартак җитәкчелек иткән. Гладиаторлар яшеренгән урыннарыннан чыгып тәвәккәл адымнар ясаганнар, кулга корал төшер¬ гәннәр, колларны азат иткәннәр. Сенат, восстаниене бастыру өчен, 3 мең солдат җибәргән. Колларның Везувийдагы упкын читенә урнашкан яшеренү урынына тар сукмактан гына күтәрелергә мөмкин булган. Римлылар, тау итәгенә лагерь корып, әнә шуны томалаганнар. Хәрби башлыклар бу поход¬ ны күңел ачып кайту гына дип санаганнар. Иртәме, соңмы ачлык колларны таудан төшәргә мәҗбүр итәчәк, һәм шунда римлылар аларны юк итәчәкләр. Әмма Спартак тозактан котылу юлын тапкан. Гладиаторлар кыргый йөзем куакларыннан баскыч¬ лар үреп, төнлә биек кыялар буйлап аска төшкәннәр. Караңгыда алар бернәрсә белми йоклаган римлы¬ ларга һөҗүм ясаганнар һәм тегеләрне качарга мәҗбүр иткәннәр. 244
Восстание турындагы хәбәр бөтен Италиягә таралган. Ирегеннән мәхрүм ителгән дистәләрчә мең колларда өмет чаткысы кабынган, һәм алар гладиаторлар армиясенә кушылганнар. Спартак берәүне дә кире бормаган. Ирләргә корал тоттырганнар, карт-корыларны һәм хатын-кызларны көчләреннән килердәй хезмәткә тартканнар. Тимер¬ челек эшен белүчеләр кылычлар һәм сөңге очлык¬ лары койганнар. Хатын-кызлар һәм балалар ашарга әзерләгәннәр, кием-салым ямаганнар. Лагерьда ныклы тәртип урнаштырылган. Ат көтүләрен кулга төшереп, Спартак атлы гаскәр булдырган. 4. Альп тауларына поход. Борчуга төшкән сенат баш күтәрүчеләргә каршы ике легион җибәргән. Спартак аларны тар-мар иткән. Рим шәһәрләре диварлары янына килеп, ул коты очкан шәһәр хакимиятеннән барлык колларны азат итүне таләп иткән. Тиздән аның армиясендә 70 мең кеше исәпләнгән инде. Римда колларга җирәнеп карау аларга карата дошманлык, ә соңрак курку хисе белән алмашынган. Спартакны Ганнибал белән чагыштырганнар. Спартак римлыларның көчен сындыра алмаяча¬ гын аңлаган. Ул Альп тауларына, тау сыртлары Спартакның Рим гаскәрләре белән сугышы. Хәзерге заман рәсеме 245
Спартак походлары аша Рим хакимлегеннән азат галлар яшәгән җирләргә барып чыгарга карар кылган. Анда инде армияне таратырга да мөмкин — һәркем ирекле булсын. Спартак бик яхшы план корган, әмма аны тормышка ашыруы гына бик авыр булган! 30 мең кол Италиядә калырга телә¬ гән һәм Спартактан аерылган. Рим¬ лыларны җиңүдән аларның башлары әйләнгән. Алар Римның куәтен какша¬ тып була дип уйлаганнар. Консуллар¬ ның берсе Спартакны ташлап киткән колларны тотып юк иткән һәм Спар¬ так артыннан киткән. Икенче консул Красс. Борынгы скульптура колларның төньякка юлын кискән. Спартак аларны берәм-берәм тар-мар иткән һәм Альп алды Галл иясенә аяк баскан. Биредә ул бу провинция проконсулының армиясен юкка чыгар¬ ган. Баш күтәрүче коллар алдында Альп таулары яткан, ә таулар артында, коллар фикеренчә, аларны азатлык көткән. 5. Соңгы походлар. Коллар армиясенең кире боры¬ луы безгә табышмак булып кала бирә. Мөгаен, җиңүләрдән башлары әйләнгән коллар, римлылар хакимиятен тулысынча юкка чагарырга уйлаган¬ нардыр. Спартак Италияне яңадан аркылы чыккан һәм ярымутрауның көньягына ук, диңгез бугазы янына килгән. Ә аның артында Сицилия урнашкан. Хәзер инде Спартак диңгез юлбасарларыннан Сици- лйягә барырга ярдәм итүләрен сорамакчы булган. Ул, Сицилия колларын көрәшкә күтәреп, утрауны яулап алырга теләгән. Римда 6 легион оештырганнар. Армиягә җитәкче¬ лек итү иң бай колбиләүчеләрнең берсе Марк Красска тапшырылган. Моннан тыш, сенат Италиягә Испания¬ дән һәм Грециядән тагын ике армия чакырткан. 246
Красс иң кырыс чаралар белән армиядә тәртип урнаштырган. Спартактан хурлыклы рәвештә кач¬ кан легионда һәр унынчы сугышчы үтерелгән. Шуннан соң Красс ярымутрауның иң тар өлешендә, диңгездән диңгезгә кадәр ныгытмалар төзеткән. Ул колларны илнең көньяк читендә бикләп калдырган. Спартакны бу төзелешләр әллә ни борчымаган, ул диңгез юлбасарларының корабларын көткән. Әмма алар Спартакны алдаганнар: алтыннарны алып качып киткәннәр. Коллар бугаз аша Сицилиягә саллар ярдәмендә чыкмакчы булганнар. Әмма сал¬ лар давылга чыдамаганнар. Кышкы карлы төндә Спартак, Красс ныгытмалары аша үтеп, армиясен Италия тигезлекләренә алып чыккан. Биредә ул Испаниядән җибәрелгән Помпёй армиясенең төнь¬ яктан үзенә каршы хәрәкәт итүе хакында белгән, ә Брундйзий портына көнчыгыштан җибәрелгән гаскәрләр килгән. Спартак өч Рим армиясе чолганышында калган. Бераз уйланып торганнан соң ул гаскәрләрен Красс- ка каршы борган. Баш күтәрүчеләр сугышта тар- мар ителгән, ә Спартак һәлак булган. Пленга эләгүче¬ ләрнең барысын да Капуядан Римга илтүче юл буен¬ дагы тәреләргә кадаклаганнар. Бу б.э.к. 71 елда булган. 1. Картада Капуяны, Везувий һәм Брундизийны табыгыз. 2. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: гладиатор, амфитеатр. 3. Баш күтәргән колларның җиңелү сәбәпләре нәрсәдә? 4. Спартак восстаниесе ничә ел дәвам иткән? Ул ничәнче гасырда булган? ЦЕЗАРЬ - РИМ ХАКИМЕ 1. Гаскәр башлыклары һәм легионнар. Сулла диктатурасы һәм Спартак белән көрәш Рим рес¬ публикасында күп нәрсәләрнең армиягә һәм аның гаскәр башлыкларына бәйле була баруын күрсәткән. Сораулар һәм биремнәр §47 247
Легионер кораллары. Кылыч һәм калкан Солдатларны бай табыш һәм хәрби хезмәттән соң җир алу мөмкинлеге кызыксындырган. Спартакка каршы сугышка алар теләп китмәгәннәр. Тәртип йомшаган, коллардан бернинди табыш юк, ә дошман артык көчле. Бары тик тәҗрибәле, сыналган гаскәр башлыгы белән генә җиңүгә ирешергә мөмкин булган. Сенат түгел, ә нәкъ менә шундый гаскәр башлыгы үз солдатларына хәрби хезмәттән соң җир бирер иде! Әмма моның өчен аның сугыштан соң да Рим респуб¬ ликасында йогынтылы һәм хакимияткә ия булуы кирәк. Сулланың хакимияткә легионерлар тара¬ фыннан китерелүен һәм диктаторның солдатларны юмарт бүләкләвен барысы да яхшы хәтерләгәннәр. 2. Өч гаскәр башлыгы берлеге. Спартак восстание¬ сеннән соң Рим республикасында өч дәүләт эшлек- лесе һәм гаскәр башлыгы — Бай кушаматлы Марк Красс, җиңүләре өчен Бөек кушаматын алган Гней Помпей һәм Гай Юлий Цёзаръ — аеруча абруй казанганнар. Аларның беренчесе Спартакны җиңүе һәм Сулла заманында гаять зур байлык туплавы белән дан алган. Яшь чагында чиктән тыш көчле диктаторның яраткан кешесе буларак, Красс хөкем ителгәннәрнең мөлкәтен алудан да тайчанмаган. Алга таба Римдагы янгыннар вакытында ул тагын да баеган. Янгыннан калган ташландык урыннарны сатып алып, Красс яңа йортлар төзегән һәм түләү бәрабәренә аны кешеләргә вакытлыча файдалануга биреп торган. Помпейны римлылар үзләренең иң яхшы гаскәр башлыклары дип санаганнар. Ул Митридатны тулы- сынча тар-мар иткән, берничә яңа провинцияне басып алган. Хәзер Рим республикасының чикләре Евфратка һәм Мисырга килеп терәлгән. Сүрия, Финикия һәм Фәластыйн римлылар хакимлеге астында калган. Сәләвкиләр мәмләкәте урынында барлыкка килгән Парфян патшалыгы һәм Мисыр Римның көнчыгыш күршеләренә әйләнгәннәр. 248
Помпей, яшь чагында террорда катнашмаса да, Красс кебек үк, Сулла яклы булган. Ә менә Цезарь диктаторның канлы исемлекләренә үзе эләккән һәм могҗиза белән генә исән калган. Ул Помпей кебек сугышта зур уңышларга ирешмәгән, һәм беркем дә аңарда хәрби эшкә сәләт күрмәгән. Үзенең артык зур булмаган байлыгын Цезарь җилгә очырган булса кирәк. Сайлау алды көрәше барганда, ул урам һәм мәйданнарда өстәлләр япкан һәм сайлаучыларны рәхәтләнеп сыйлаган. Ә вазифалы зат булуга иреш¬ кәннән соң, үз исәбенә кыйммәтле гладиатор уеннары үткәргән. «Икмәк һәм тамаша» таләп иткән Рим гражданнары Цезарьга сокланып караганнар. Красс, Помпей һәм Цезарь республика өстеннән хакимлеккә омтылганнар һәм б.э.к. 60 елда үзара триумвират төзегәннәр. Бу сүз якынча «өч гаскәр башлыгы берлеге» дигән мәгънәне аңлата. 3. Цезарьның күтәрелүе һәм Крассның һәлакәте. Гаскәр башлыгы-триумвирлар, сенат белән әллә ни исәпләшеп тормыйча гына, провинцияләрне һәм гаскәрләрне үзара бүлешә башлаганнар. Цезарь Альп алды Галлиясе урынчысы булган, шуңа күрә аңа армия туплау хокукы бирелгән. Легионнар җыеп, ул Альп тауларын кичкән һәм анда яшәгән гал кабиләләренә һөҗүм иткән. Римның яңа провинциясен, Альп арты Галлиясен, яулап алу 8 елга сузылган. Цезарь армиясе үзе артыннан йөзләр¬ чә таланган, туздырылган авыллар һәм дистәләрчә мең мәетләр калдырып киткән. Көтмәгәндә Цезарь үзен менә дигән гаскәр башлыгы итеп таныткан. Ул үзенең теләсә нинди боерыгын үтәргә әзер торучы тугрылыклы, бердәм һәм тәҗрибәле армия булдырган. Цезарь баеган. Цезарь бай Галлиягә хәерче хәлендә китте, әмма бу хәерче илдән баеп кайтты дип сөйләгәннәр. Башка триумвирларны да провинцияләргә билге¬ ләп җибәргәннәр. Бөек Помпей Испаниянең прокон- Помпей. Рим скульптур портреты Рим легионеры. Реконструкция 249
Цезарь. Рим скульптур портреты Республикачы¬ лар акчасы. Бер ягында Брутның сурәте, икенчесендә ике хәнҗәр ясалган һәм «Март идалары» дип язылган. сулы булган, аның легионнары шунда урнашкан. Әмма провинциягә ул үзенең урынбасарларын җибәргән, үзе Римда калып сенат белән җитәкчелек иткән, ә анда Помпейның тарафдарлары күпчелекне тәшкил иткән. Красс Сүриягә Парфян патшалыгы белән сугы¬ шырга киткән. Красс сугышчан дан казанган Пом¬ пей белән Цезарьга тиңләшергә хыялланган. Әмма Парфян патшалыгы бик куәтле мәмләкәт саналган. Б.э.к. 53 елда Рим легионнары тозакка эләккәннәр һәм юк ителгәннәр, ә Красс үзе һәлак булган. Рим¬ лыларны тулысынча тар-мар ителүдән Гай Кассий саклап калган. Ул гаскәр калдыкларын күчергән һәм чикләрне парфяннардан саклап калган. Хәзер инде Рим республикасы өстеннән хаким¬ лекне Цезарь белән Помпей гына бүлешкән. 4. Цезарь Помпейга каршы. Цезарь ике Галлиянең дә проконсулы булып торган, әмма аның үз вәкаләт¬ ләрен үтәү срогы тулган. Сенат яңа урынчы билге¬ ләгән, ә Цезарьга, хисап тоту өчен, Римга килергә фәрман булган: Альп артында яулап алынган бай¬ лыкларны ни өчен үз максатларында файдалануын аңлатып бирергә тиеш булган ул. Цезарь, Римга килгән очракта, легионнарын шунда ук югалтача¬ гын, үзен төрмәгә утыртачакларын яхшы аңлаган. Б.э.к. 49 елның 10 гыйнварында Цезарь армиясе белән Италияне һәм Альп алды Галлиясен аерып торган Рубикон елгасы буена килгән. Галлиянең урынчысы буларак, аңа илдән чыгып китү тыелган. Бераз уйга батып торганнан соң ул: «Жирәбә ташланды!» — дип кычкырып җибәргән һәм гаскәр¬ ләргә Рубиконны кичәргә боерган. Шуның белән Цезарь гражданнар сугышын башлап җибәргән. Шуннан бирле жирәбә ташланды һәм Рубиконны кичү тезмәләре канатлы гыйбарәләр булып йөриләр. Алар куркынычлы адым ясарга батырчылык итүне аңлаталар. 250
Цезарьны үтерү. Хәзерге заман рәсеме Диктаторны үтерүне барлык сенаторлар да хуплаганмы? Цезарь ПомпеЙЕың өстенә көтмәгәндә барып чыккан. Ә соңгысы башка сенаторлар белән бергә Брундизийга качкан, ә аннан Грециягә киткән. Цезарь бөтен Римны һәм Италияне үзенә буйсын¬ дырган. Аннан Испаниягә юнәлгән һәм анда Пом¬ пей гаскәрләрен тар-мар иткән. Ул арада Помпей Грециядә зур армия туплаган. Биредә б.э.к. 48 елның җәендә Фарсал шәһәре янында хәлиткеч сугыш булган. Помпей армиясе сан ягыннан күпкә өстен булса да, Цезарь җиңүгә ирешкән. Помпей яшеренү урыны һәм ярдәм өмет итеп Мисырга качып киткән. Әмма аны анда, кире¬ сенчә, үлем сагалаган. Цезарьга ярарга тырышып, мисырлылар Помпейны үтергәннәр. Цезарь Римның бердәнбер хөкемдары булып калган. 5. Март вакыйгалары. Цезарьны гомерлек диктатор дип игълан иткәннәр. Әмма Сулладан аермалы буларак, ул проскрипцияләр төземәгән. Чөнки кайчандыр үзе дә шулар аркасында аздан гына исән калган. Ул Помпей тарафдарларын гафу иткән. Диктатор күп санлы аксөякләрне югары урыннарга утырткан һәм аларга сенат утырышларында катна¬ шырга рөхсәт биргән. Сенат составын 900 кешегә җиткергән. Помпейның тар-мар ителгән легионна¬ рын да үзенекеләргә кушкан. 251
Римда гражданнар сугышлары Цезарь кичекмәстән Парфян патшалыгына кар¬ шы яңа зур сугыш ачуы хакында белдергән. Ул Крассның үлеме өчен үч алырга тиеш бит! Чынбар¬ лыкта исә Цезарь армияне ераграк алып китәргә, сугышта аны берләштерергә, парфяннарны таларга һәм солдатлар белән исәп-хисапны өзәргә теләгән. Легионнар көнчыгышка юнәлгәннәр. Алар артыннан диктатор үзе дә Римнан китәргә җыенган. Китәр алдыннан ул сенатның соңгы утырышын билгеләгән. Цезарь хәтта үзенә каршы заговор әзерләнер дип уйламаган да. Аны Гай Кассий белән Цезарь үз улы кебек яраткан яшь аксөяк Марк Брут оеш¬ тырган. Алар икесе дә гражданнар сугышында Помпей ягында сугышканнар. Әмма Цезарь аларны гафу иткән булган. 252
Б.э.к. 44 елның 15 мартында Цезарь сакчылардан башка гына сенатка килгән. Көрсиенә утыруга аны заговорчылар уратып алганнар. Куркудан катып калган сенат алдында алар хәнҗәрләрен һәм кыска саплы кылычларын тартып чыгарганнар. Цезарь- ның бер коралы да булмаган. Ул кулына хәнҗәр тоткан Брутны күргәч, ачынып: — Син дәме, балам минем! — дип кычкырган. Яраланган, үлем белән тартышкан Цезарь Бөек Помпей һәйкәле итәгенә егылган. Ьәйкәл төбе кан белән тулган. 1. Картада Рим республикасының көнчыгыштагы (Помпей яулап алганнан соң) һәм көнбатышагы (Цезарь яулап алганнан соң) яңа чикләрен табыгыз. 2. Цезарьның хакимияткә килүендә Галлиядәге сугышның нинди әһәмияте булган? 3. Цезарь бервакыт, мин гаскәрсез гаскәр башлыгын тар-мар иттем, ә хәзер гаскәр башлыксыз гаскәрне тар-мар итәргә китәм дигән. Ул бу сүзләрне кайчан әйткән булырга мөмкин? 4. Кайвакыт Цезарьның соңгы сүзләрен башкача: «Син дәме, Брут!»—дип җиткерәләр. Бу — канатлы гыйбарә. Сез аны кайчан кулланырга мөмкин дип уйлыйсыз? 5. «Өч гаскәр башлыгы берлеге» күпме яшәгән? РИМ КАЛЕНДАРЕ Сораулар һәм биремнәр Моны белү кызыклы Безнең хәзерге календарь Рим календареннан килеп чыккан. Кайбер айларны римлылар аллалар һәм алиһәләрнең исемнәре белән атаганнар. Мәсәлән, март —Марс алла хөрмәтенә, июнь Юнона алиһә хөрмәтенә шулай аталган. Башка айларның исемнәре аларның бер ел эчендәге тәртип саннарын гына аңлата. Дөрес, римлыларда ел 1 гыйнварда түгел, ә 1 мартта башланган, шуңа күрә сентябрь «җиденче» (бездә ул тугызынчы), октябрь — «сигезенче», ноябрь — «тугызынчы», ә декабрь — «унынчы». Квинтилий ае исемен римлылар Гай Юлий Цезарь хөрмәтенә июль дип үзгәрткәннәр. Соңрак алар алдагы ай исемен дә башкача атаганнар. Теләсә кайсы айның беренче көне римлыларда —календа («календарь» сүзе шуннан алынган), 5 нче һәм 7 нче көннәр —нона, 13 нче һәм 15 нче көннәр йда дип аталган. Мартта ида 15 нче көнгә туры килгән. Римда түбәндәге көннәр ничек аталган: 1 сентябрь, 5 гыйнвар, 7 май, 13 декабрь, 15 октябрь? 253
§48 Марк Антоний. Рим скульптур портреты РЕСПУБЛИКАНЫҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ 1. Соңгы республикачылар. Цезарьны үтергән заговорчылар республика идарәсен чын күңелдән бирелеп саклаучылар булганнар. Аларның дикта¬ тордан үч алуларын шәхси мәнфәгатьләргә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. «Республика — ул дәүләт, һәм аның белән бил¬ геле бер срокка сайланган кешеләр идарә итә, аннан аларны башкалары алыштыра. Цезарь, провинция¬ ләрдә хакимиятне бирүдән баш тартып, законны бозды һәм гражданнар сугышы башлады. Ул хакимиятне көч белән яулап алды. Аны сайлап куймадылар. Ул үзенең диктатурасын гомерлек итте. Шулай икән, димәк, ул — республика дошманы һәм аны үтерергә кирәк». Брут, Кассий һәм башка заговорчылар әнә шулай фикер йөрткәннәр. Алар үзләрен жңнаятьче дип түгел, ә республиканы дошманнан азат итеп, батыр¬ лык кылучылар дип исәпләгәннәр. Алар Цезарьны ачыктан-ачык, сенаторлар күз алдында үтергәннәр. Хәер, сиздермичә генә үтерсәләр яхшырак та булган булыр иде, чөнки Цезарь беркайчан да янында сакчылар йөртмәгән. Заговорчылар сенат та, халык та аларның эш-гамәлләрен хуплар дип ышанганнар. Әмма Цезарь егылып үлгәннән соң, хәлләр бөтен¬ ләй башкача үзгәргән. Брут нотык тотмакчы булган, әмма сенаторлар, төшенкелеккә бирелеп, тиз генә таралышканнар. Брут һәм Кассий үз хакимият¬ ләрен урнаштырырга омтылмаганнар, шуңа күрә аларның алга таба хәрәкәт итү планнары да булма¬ ган. Сенат бинасын калдырып чыкканнан соң, заго¬ ворчылар бушап калган урамнар буйлап Капитолий- га килгәннәр һәм шунда баррикадалар корганнар. 2. Цезарьның варислары. Үтерелгән диктатор тарафдарлары беренчеләрдән булып һушка кил¬ гәннәр. Гаять зур гәүдәле һәм баһадирдай көчле 254
консул Марк Антоний, Цезарьның шәкерте һәм дусты, сенатны җыйган. Сенаторлар арасында Цезарьның дошманнары да, тарафдарлары да күп булган. Шулай да Рим аксөякләренең күбесе күңелләре белән Цезарьны түгел, ә заговорчыларны яклаганнар. «Республика» алар өчен изге төшенчә булган. Цезарьны «Ватан дошманы» дип игълан итәргә, аны үтерүчеләрне бүләкләргәме? Ул вакытта диктаторның бөтен боерыклары юкка чыгарылырга тиеш. Ә бит ул сенатны бер ярым тапкыр арттырды һәм бик күп кешеләрне югары эш урыннарына билгеләде. Димәк, болар барысы да законсыз булып чыга? Марк Туллий Цицерон менә дигән оратор, язучы, дәүләт эшлеклесе, Рим тарихында иң укымышлы кешеләрнең берсе, һәркем тарафыннан хөрмәт ителә торган сенатор саналган. Ул мәрхүм Цезарьга да, заговорчыларга да амнистия игълан итәргә дигән тәкъдим белән чыккан. Бу тәкъдим барлык сенатор¬ ларны да канәгатьләндергән. Цезарьны да, Сулланы күмгән кебек, бик зурлап озатканнар. Аның боерык¬ лары көчендә калган. Брут белән Кассийны көнчы¬ гыш провинцияләргә урынчы итеп билгеләгәннәр. Әмма сенаторлар шәһәр ярлыларының һәм армиянең фикерен санга сукмаганнар. Рим аксөяк¬ ләре арасында да Цезарь тарафдарларының күп булуын исәпкә алмаганнар. Аксөякләр нәселеннән чыккан һәм чыкмаган, бик күп байлар һәм ярлылар болайрак фикер йөрткәннәр: «Республика — ул бер төркем сенаторлар хакимияте, алар барлык хезмәт вазифаларын биләп торалар һәм провинцияләрне талыйлар. Алар бары тик үзләре турында гына уйлыйлар һәм бер генә мәсьәләне дә хәл итә алмыйлар. Бөтен нәрсәгә — җиргә һәм гражданлык хокукларына, икмәккә һәм тамашага, карак урын¬ чыларны җәзага тартуга — көч ярдәмендә ирешергә кирәк». Цицерон. Рим скульптур портреты Октавиан. Рим скульптур портреты 255
Рим легионеры. Хәзерге заман рәсеме Клеопатра. Рим скульптур портреты Үтерелгән диктаторның васыяте шаккатыргыч вакыйгага әверелгән. Цезарь халыкка һәм армиягә гаять зур акчалар өләшергә кушып калдырган һәм 18 яшьлек Октавианны үзенең тәрбиягә алган улы дип игълан иткән. Ул Цезарьның бертуган сеңле- сенең оныгы, кечкенә гәүдәле, чирләшкә һәм ябык егет булган. Октавианга һәм Марк Антонийга хәзер Цезарьның төп варислары һәм аның эшен дәвам итүчеләр итеп караганнар. Алар, дөрестән дә, дикта¬ торның үлеме өчен үч алырга теләгәннәр һәм дәүләт хакимиятенә бер үк дәрәҗәдә омтылганнар. 3. Жирәбә тагын ташланды. Римда һәм Италиядә гади халык Цезарьны үтерүчеләрне гаепләгән һәм сенаттан канәгать булмаган. Легионнар ачыктан - ачык диярлек үч алырга чакырганнар. Алар бары тик Антоний белән Октавианга гына буйсынырга әзер. Дәүләт казнасы бушап калган, сенатның үз легионнары булмаган. Антоний белән Октавиан бер- берсен баштан ук яратмаганнар. Һәрберсенең бер¬ дәнбер варис булып саналасы килгән. Әмма, респуб¬ лика тарафдарлары белән көрәшкә әзерләнгәндә, алар берләшкәннәр. Антоний һәм Октавиан сенатның амнистиясен танымаулары һәм Цезарь өчен үч алырга җыену¬ лары хакында белдергәннәр. Италиядә легионнар белән җитәкчелек итүне үз өсләренә алып, алар Римга юнәлгәннәр һәм шәһәрне алганнар. Заговор¬ чыларны проскрипцияләргә теркәгәннәр. Кешеләрне эзәрлекләү башланган. Цезарьга каршы заговорда бөтенләй катнашмаган Цицерон проскрипция корбаны булган. Ул Брут һәм Кассий янына качарга теләгән, әмма аны эләктереп алганнар. Бөек ораторның киселгән башын һәм кулын форумга куйганнар. Проскрипцияләр Антоний белән Октавианга казнаны тулыландыру өчен кирәк булган. Алар Сулла юлыннан киткәннәр, әмма кансызлыкта аны уздырып та җибәргәннәр. 256
Брут һәм Кассий кыска гына вакыт эчендә 19 легионнан торган гаять зур армия төзегәннәр. Сугышка акчаны алар үзләренчә, үзенчәлекле юл белән тапканнар: барлык провинцияләрдән 10 ел алдан салым җыйганнар. Түләмәгән кешеләрне кол итеп сатканнар. Күршедәге Мисырга гаскәрләр, икмәк һәм флот җибәрергә кушылган. Антоний һәм Октавиан 20 легион белән Македониягә киткән¬ нәр. Б.э.к. 43 елның көзендә Филиппа шәһәре янында дүрт гаскәр башлыгы армияләре арасында канкойгыч сугыш булган. Брут үз флангысында Октавиан легионнарын җиңүгә ирешкән. Аның каравы Антоний үзенең Цезарьның лаеклы шә¬ керте булуын раслаган: башта Кассий армиясен, ә соңрак Брут гаскәрләрен тар-мар иткән. Кассий һәм Брут үз-үзләренә кул салганнар. Рим республи¬ касының язмышы хәл ителгән. 4. Антониймы әллә Октавианмы? Октавиан — көн¬ батыш, Антоний көнчыгыш провинцияләр белән идарә итә башлаганнар. Антоний, явыз патша кебек, провинция һәм шәһәрләрдән делегацияләр чакыртып китергән дә республикачыларга түләнгән салымнарның хәзер исәпкә алынмавын белдергән. Таланган провинция¬ ләргә хәзер яңабаштан салым түләргә туры киләчәк. Мисыр патшабикәсе Клеопатраның да ул үз янына килүен таләп иткән: фетнәче Кассий һәм Брут белән сөйләшүләр алып барган өчен җавап тотсын, янәсе. Клеопатра койрык очы алтынланган һәм ишкәк¬ ләренә көмеш йөгертелгән корабта килгән, аны озата килүчеләр дә затлы кешеләр генә булганнар. Бу белемле, акыллы һәм матур хатын берничә телдә сөйләшкән. Тупас сугыш чукмары Антоний Клео¬ патрага гашыйк булган һәм аңа ияреп Мисырга ук китеп барган һәм тиздән алар өйләнешкәннәр. Үзенең биләмәләре белән Антоний Мисырда, ягъни чит илдә торып идарә иткән. Антоний үзен патша дип игълан итәргә һәм римлылар белән 17* К-6/326 Акций борыны янында җиңү хөрмәтенә коелган акча 257
Рим хәрби корабы. Хәзерге заман рәсеме хатыны — Мисыр кызы Клеопатра ярдәмендә идарә итәргә ниятли дигән имеш-мимешләр йөргән. Октавиан бик гади тормышта — сарайда түгел, ә үзенең элеккеге йортында яшәгән һәм башка сенаторлар кебек үк киенгән. Талантлы хөкемдар халыкны, армия һәм сенатны Антонийга каршы котырткан. Ь.әм көндәшенә һөҗүм итү өчен уңайлы вакыт көткән. Антоний ул арада хатынына һәм балаларына көнчыгыштагы Рим провинцияләрен бүләккә өләшә башлаган. Шунда Октавиан сенатны солдатлар белән уратып алган һәм аны Мисырга сугыш ачарга мәҗбүр иткән. Клеопатраның шундый зур бүләкләр алырга хакы юк! Шулкадәр оста итеп ясалган бу адым Антонийны һушсыз калдырган. Барысы да диңгез сугышында хәл ителгән. Б.э.к. 31 елда Грециянең көнбатыш ярлары буендагы Акций борыны янында Октавиан флоты Антоний һәм Клеопатра флоты белән очрашкан. Октавиан корабларындагылар Антонийның солдат һәм офи¬ церларына: — Сез Мисыр патшабикәсе өчен үз Ватаныгызга каршы сугышасыз! — дип кычкырганнар. Корабларның бер өлеше сугыш барганда ук Октавиан ягына күчә башлаган. Клеопатраның түземлеге беткән һәм ул беренче булып сугышны 258
ташлап киткән. Антоний аның артыннан ташлан¬ ган. Җитәкчесез калган флот озак каршылык күр¬ сәтә алмаган. Октавиан гаскәрләре көнчыгыш провинцияләрне алганнар һәм Александриягә кергәннәр. Антоний үзен үз кылычы белән кадап үтергән, ә Клеопатраны кулга алганнар. Октавианның богауланган Клеопат¬ раны Рим урамнары буйлап йөртергә теләвен ишеткәч, ул да үлемне өстенрәк күргән. Тугрылыклы хезмәтчеләре аңа агулы елан яшерелгән җиләк- җимешле кәрзин алып килгәннәр. Клеопатра иңба¬ шын еланга якын китергән һәм елан чагудан үлгән. Октавиан Рим мәмләкәтенең бердәнбер хөкемда¬ рына әйләнгән. Мисыр Римның яңа провинциясе булган. Республика идарәсенә алмашка империя килгән. 1. Картада Филиппа шәһәрен һәм Акций борынын табыгыз. 2. Ни өчен Цезарь диктатурасы какшамас булып чыкмаган? Әгәр Цезарь рәхимсез булса һәм куркыту юлы белән идарә итсә, ул нык була алыр идеме? 3. Ни өчен сенат Цицеронның тәкъдимен кабул иткән? Ул тәкъдимнең эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт? 4. Антоний һәм Октавиан проскрипцияләре нәрсәне максат итеп куйган? Ә Сулланыкы? 5. Сезнең фикерегезчә, кем хаклырак булган: республи¬ качылармы әллә Цезарьның варисларымы һәм ни өчен? 6. Филиппа янындагы сугыштан алып Акций борыны янындагы сугышка кадәр ничә ел үткән? Кайсы сугыш көчлерәк һәм канкойгычрак булган? Сораулар һәм биремнәр 17*
16 нчы бүлек РИМ ИМПЕРИЯСЕНЕҢ ИҢ ЮГАРЫ ҮСЕШКӘ ИРЕШҮЕ ҺӘМ КУӘТЕ Сораулар §49 Рим империясе бөтен Урта диңгез буен берләш¬ тергән. Ул берничә гасыр яшәгән. Римның яңа провинцияләре барлыкка килгән. Империя эчендә Рим законнары гамәлдә булган, Рим шәһәрләре чәчәк аткан, латин теле яңгырап торган. Империя чикләре артында яшәүче барлык халыклар һәм кабиләләр римлылар өчен варварлар дөньясы булып тоелган. Ьәм варварлар бары тик кол булырга гына яраклы дип уйлаганнар. Әмма римлылар да үзләрен дәүләт язмышын хәл итүче гражданнар дип хис итүдән ерагая барганнар. Исән вакытта императорлар көнчыгыш залимнарын, жңр йөзендәге аллаларны хәтерләткәннәр, ә үлгәннән соң, аларны күктәге аллалар дип игълан иткәннәр. Легионнарның көч-куәтенә таянган император хакимияте Рим тарафыннан буйсындырылган ха¬ лыкларның һәм колларның азатлыкка булган һәртөрле өметен юкка чыгарган. «Варвар» сүзе кайдан килеп чыккан? Ул башта нинди мәгънәгә ия булган? Империя чорында нинди мәгънә алган? ИМПЕРАТОР ОКТАВИАН АВГУСТ 1. «Республиканың яңадан торгызылуы». Октавиан тантаналы рәвештә дәүләттә тынычлык урнаштыру турында игълан иткән. Италия һәм провинцияләр халкы бөлдергеч һәм канкойгыч гражданнар сугыш¬ ларыннан арыган, һәм шуңа күрә тынычлык турын¬ дагы белдерүне шатланып каршы алган. Римга 260
илтүче юлның буеннан-буена җиңүчене халык төркемнәре каршылаган. Октавианның кулларында гаять зур хакимият тупланган. Ул легионнарның башкомандующие булган, провинцияләр дә аңа буйсынган. Ләкин тыныч вакытта бу дәүләт белән ничек идарә итәргә, җиңүне ничек кулда тотарга? Әгәр хаки¬ мият өчен көрәштә көндәш пәйда булса? Әгәр аны Цезарьны үтергән кебек юк итсәләр? Б.э.к. 27 елның 13 гыйнварында Ок- тивиан сенатны җыйган һәм моннан соң дәүләт белән идарә итәргә теләмәве турында белдергән. Ул тынычлык ур¬ наштырган, хакимиятне сенатка һәм Рим халкына тапшырган. Сенаторлар Император Август. Борынгы Рим статуясы. аның хакимияттә калуын үтенгәннәр. Октавиан ризалашкан, әмма бер шарт куйган: сенат белән бергәләп идарә иткән очракта гына хакими¬ яттә калачагын әйткән. Ул республика төзеле¬ шенә, хокук һәм законлылыкка кайту турында бел¬ дергән. «Республиканың яңадан торгызылуы»на бөтен халык шатланган. Әсәрләнгән сенат Октавианга Август («изге» мәгънәсендә) дигән исем биргән. 2. Август хакимияте. Октавиан Август барлык провинцияләрне сенатныкына һәм императорны¬ кына бүлеп чыккан. Сенат провинцияләре урынчы¬ ларын — сенат, ә император провинцияләренекен Август үзе билгеләгән. Шуның белән бергә, ул легионнар урнашкан иң мөһим чик буе провин¬ цияләрен үз идарәсендә калдырган. Август берьюлы берничә провинциянең прокон¬ сулы һәм бөтен армиянең башкомандующие бул¬ ган. Римда аңа халык трибуны хакимиятен бир¬ гәннәр, һәм ул вето салу, сенат чакыру, законнарны 261
Преторианнар гвардиясе. Рельеф үткәрү хокукларына ия булган. Моннан тыш, Август баш каһин итеп тә сайлан¬ ган һәм Ватан Атасы, дигән мактаулы исемгә лаек булган. Аның барлык титуллары арасында император (гаскәрләрнең башкоман- дующие) дигәненә халык бигрәк тә кү¬ неккән. Үзен саклау өчен, Август аерым преторианнар гвардиясе төзегән. Аны Римга һәм шәһәрнең әйләнә-тирәсенә урнаштырган. Август, чыннан да, республика чо¬ рында булган барлык учреждениеләрне һәм вазифаларны саклаган. Сенат элек¬ кечә дәүләт эшләре белән шөгыльләнгән, ә халык җыелышы консулларны һәм башка вази¬ фалы затларны сайлаган, законнар кабул иткән. Әмма Август сенаттан үзенә ошамаган барлык сена¬ торларны акрын-акрын куып бетергән. Сенатның эше белән ул үзе җитәкчелек иткән, тикшерелә торган мәсьәләләр буенча үз фикерен һәрвакыт иң беренче булып әйтә торган булган. Аның белән бәхәсләшергә берәүнең дә кыюлыгы җитмәгән. Теге яисә бу вазифага кемне сайлау турында халык җыелышына ул «киңәш биргән», һәм аның теләге берсүзсез үтәлә торган булган. Еллар узган, һәм «республиканың яңадан торгы- зылмавы» көннән-көн яхшырак күренгән. Август яңа идарә итү системасы төзегән. Исемдә ул респуб¬ лика дип аталган, ә чынбарлыкта — хакимият бер генә кулда тупланган. Гаять зур вәкаләтләргә ия булып һәм хәрби көчкә таянып, Август Рим дәүләте белән б.э.к. 30 елдан алып безнең эраның 14 елына кадәр (үлгәнче) идарә иткән. 3. Августның идарә итүе. Рим империясе гөрләп чәчәк атсын өчен, Август бик күп эшләгән. Про- скрипцияләр, талау һәм ызгыш-талашлардан соң, 262
Рим императорының триумфы. Хәзерге заман рәсеме Триумфчы, ликтор, сенатор, легионер, трубачлар, аксөяк әсирләр дигән сүзләрне файдаланып, хикәя төзегез. ул идарә иткән елларда илдә, чыннан да, тынычлык урнашкан. Ул Рим гражданнарының барлык кат¬ лаулары белән дә уртак тел тапкан. Дәүләт белән сенаторлар ярдәмендә идарә итүен гел аларның исләренә төшереп торган. Ул күп сенаторларга караганда гадирәк яшәгән: уртача гына йортта торган, гади киенгән, ризыкка талымсыз, арала- шучан, игътибарлы, ачык йөзле кеше булган. Башкала халкы «икмәк һәм тамаша» таләп иткән, ә Август моңа акча жәлләмәгән. Рим пор¬ тында тулы бер складлар кварталы үсеп чыккан, анда бушлай икмәк өләшкәннәр. Август үз исәбенә гладиатор һәм ерткыч хайваннарга эт өстерү уен¬ нары оештырган. Ә бервакыт император диңгез сугышы тамашасы үткәргән. Моның өчен ясалма күл казыганнар, анда 30 зур һәм күп санлы вак корабларга утырган 3 мең гладиатор сугышкан. 263
Вергилий. Рим скульптур портреты Римлылар үзләренә бушлай икмәк һәм кыйммәтле тамашаларны сенат яисә консуллар түгел, ә нәкъ менә император бүләк итүен яхшы белгәннәр. Дәүләт эчендә тынычлык игълан итсә дә, Август яңа яулап алулардан баш тартмаган. Империянең төньяк чиге хәзер Дунай артына күчкән. Пиреней ярымутравын тулысынча басып алганнар. Галл ияне буйсындыру дәвам иткән. Августның гаскәр башлыклары Рейн елгасын кичкәннәр һәм сугышчан герман кабиләләренә һөҗүм иткәннәр. Рейн белән Эльба арасындагы мәйдан Римның Германия дип аталган яңа про¬ винциясенә әйләнгән. Әмма римлылар аны үз кул¬ ларында озак тотып тора алмаганнар. 9 нчы елда, Рим урынчысы Публий Квинтйлий Вар үз легион¬ нары белән засадага эләккән һәм Тевтобург урманында юк ителгән. Бу афәт турында ишеткәч, бик нык картайган Август төшенкелеккә бирелгән. Император башын стенага бәрә-бәрә: «Квинтилий Вар, легионнарны кайтар!» — дип кычкырган. 4. Шигъриятнең алтын гасыры. Октавиан Август идарә иткән еллар Рим мәдәниятенең, аеруча шигъ¬ риятнең чәчәк аткан чоры булып тарихка кергән. Императорның якын дусты Меценат бай һәм укы¬ мышлы кеше булган. Аның өендә шагыйрьләр һәм язучылар түгәрәге җыелган, аларны ул үз канаты астына алган (безнең заманда да фәннәрне һәм сән¬ гатьне яклаучы бай һәм юмарт кешеләрне «ме¬ ценат» дип атыйлар). Меценатның түгәрәгенә, мәсәлән, күренекле шагыйрьләр Вергилий һәм Гораций да кергән. Аларның икесенә дә Меценат берәр утар бүләк иткән. Вергилий һәм Гораций үзләренең күп шигъри юлларын Августны һәм аның идарәсен мактауга, данлауга багышлаганнар. Вергилийның Гомер поэ¬ малары үрнәгендә язылган «Энейда» поэмасы аеруча 264
яратып укылган. Анда троялы Энейның маҗаралары турында сөйләнә (§ 38 ны кара). Ул Юлийның, димәк, Августның да, легендар борынгы бабасы булып саналган. «Энеида»да римлыларга бар¬ лык башка халыклар өстеннән хакимлек итүне аллалар алдан билгеләп куйдылар, ә аллаларның бу теләген Август җиренә җиткереп үтәп бетерде, дигән фикер үткәрелә. Император, «Энеида»ны укып, чиксез шатланган. Вергилийның римлылар дөнья белән идарә итү өчен яшиләр дигән юллары халыкка да охшаган: «Энеида» поэмасыннан бер күренеш. Помпейда табылган фреска Рим кешесе! Син халыклар белән идарә итәргә — Буйсынганнарга рәхимле булырга Һәм тәкәбберләрне сугыш белән буйсындырырга өйрән! Синең осталыгың менә шунда! Август идарә иткән чорны Вергилий «Энеида»- сында алтын гасыр дип атаган. Августны, Вергилий кебек, Гораций да мактаган: Август, ничек тә бирер Рим сенаты, Халык синең җиңүләргә үз бәясен, Мәңгеләштереп исемең тарихта... Кояш күктә бар Галәмнең кай тарафын Яктыртса да, син — галиҗәнап юлбашчы. Чынбарлыкта Август заманында бөтен халыклар да муллык, иминлек, рәхәтлектә яшәмәгәннәр, бил¬ геле. Рим аксөякләренең бай һәм зиннәтле тормы¬ шы белән янәшә йөзләрчә мең «дөнья хакимнәре» хөкемдарның хәер-сәдакасына көн күргән. Коллар амфитеатр аренасында һәм коточкыч авыр хезмәт- 265
тән үлгәннәр. Әмма Август идарә иткән чор, чыннан да, шигъриятнең алтын гасыры булган. Вергилий, Гораций һәм Август заманында яшәгән башка Рим шагыйрьләренең шигырьләре хәзерге телләргә тәрҗемә ителгәннәр һәм бүген дә басылып торалар. 5. «Илаһи Август». Октавиан Август тупас көчкә һәм легионнар куәтенә генә таянып идарә итмәгән. Октавиан тәкъ¬ диме буенча, сенат һәлак булган Гай Юлий Цезарьны алла дип игълан иткән. Ә Октавианны Цезарь уллыкка алган¬ лыктан, ул алла улы булган. Бу аны бөтен кешеләрдән өстен аерым кеше ясаган, дәүләт белән идарә итәргә бу¬ лышкан. Октавиан Август Юпитер образында. Борынгы Рим статуясы Сораулар һәм биремнәр Үлгәннән соң Октавиан Августны да илаһилаш- тырганнар. Сакланып калган сыннарында Август ялангач һәм мәңге яшь — аллаларны гына шулай сурәтләгәннәр. Ул 77 яшькә кадәр яшәгән, әмма аның картлыгын чагылдырган бер генә сурәт тә юк. Ул чирләшкә һәм артык ябык кеше булган, ә скульптураларда һәм портретларда — көчле һәм матур сынлы. Шул заманнан башлап барлык Рим император¬ лары да үз исемнәренә Цезарь Август дип өстә¬ гәннәр. Римлылар тиздән үз хөкемдарларын бары тик цезарьлар («царь» («патша») сүзе шуннан килеп чыккан) дип кенә атый башлаганнар. Кеше исеме шул рәвешле титулга әверелгән. 1. Картада Дунай, Рейн, Эльба елгаларын табыгыз. Август заманында басып алынган территорияләрне күрсәтегез. 2. Беренче Рим императорының исеме календарьда ни рә¬ вешле мәңгеләштерелгән? 3. Август хакимияте Сулла һәм Цезарь хакимиятеннән нәр¬ сәсе белән аерылган? 266
4. Август ни өчен республиканы торгызам дип күз буярга тырышкан? 5. Санап чыгарыгыз: Октавиан Август республика белән ничә ел идарә иткән? Тевтобург урманындагы сугыш Август идарәсенең ничәнче елында булган? РИМ ЦЕЗАРЬЛАРЫ §50 1. Августтан соңгы императорлар. Империягә нигез салучы үзе турында мәңгелек истәлек калдырган. Август бик озак идарә иткән, ул үлгән вакытта бары тик өлкән яшьтәгеләр генә илдә хакимият сенат һәм халык кулында булган республика зама¬ нын хәтерли алганнар. Яңа буыннар инде күптән яңа дәүләт төзелешенә ияләшкәннәр. Еллар узу белән император хакимияте ныгый гына барган. Рим ярлылары императордан «икмәк һәм тамаша» алганнар, сенаторлар аңа ярарга тырышканнар. Республикага кайту турында сүз дә булмаган. Август тарафыннан булдырылган дәүләт төзелеше 300 ел чамасы яшәгән. Бу чорда дистәләрчә импе¬ раторлар алышынган. Алар хакимияткә төрле юллар белән килгәннәр — турыдан-туры нәсел дәвамчы¬ лары буларак та, сенат карары буенча да, дәүләт борылышлары һәм гражданнар сугышлары нәтиҗә¬ сендә дә. Августтан аермалы буларак, императорлар зин¬ нәтле сарайларда, күп санлы озата йөрүчеләр, хезмәт¬ челәр һәм коллар чолганышында яшәгәннәр. Ьәм барыбер алар әле чын монархлар булмаганнар. Император элеккечә үк Август тарафыннан «яңадан торгызылган» республиканың проконсул һәм три¬ бун хакимиятенә ия һәм сенат белән бергәләп идарә итүче беренче гражданы булып саналган. 2. «Иң яман» император. I гасырның иң рәхимсез, оятсыз һәм икейөзле, иң яман императоры Нербн булган. Нерон. Борынгы, скульптура 267
Идарә итә башлаган елларда яшь император дәүләт эшләре белән шөгыльләнмәгән. Аның урыны¬ на ил белән әнисе, Августның оныкчыгы, мәрхә¬ мәтсез һәм хакимият сөючән хатын идарә иткән. Нерон күбрәк шигърият, җыр һәм музыка белән кызыксынган. Аның, дөрестән дә, әлеге өлкәләрдә бераз сәләте булган булуын, әмма ул үзен иң яхшы шагыйрь, артист, җырчы һәм музыкант дип са¬ наган. Әмма тиздән Нерон әнисеннән котылырга уйлаган һәм аны үтерергә кешеләр җибәргән. Сенатка һәм халыкка ул әнисенең аны (Неронны) үтерергә теләве турында белдергән, һәм сенат, дөресе бөтен кешегә билгеле булса да, сукырларча ялагайланып, импера¬ торга исән калу уңаеннан котлаулар җибәргән. Неронның чираттагы корбаны — хатыны. Ул аны гади халык үз күргән өчен үтергән. Мөлкәтенә хуҗа булу максатыннан ул шулай ук олы яшьтәге апасын да юк иткән. Нерон дәүләт казнасындагы акчаны гаять зур тамашаларга, ахмак мәҗлесләргә, сарайлар төзүгә тотып бетергән. Иң зур сарайны ул Алтын сарай дип атаган. Аның зиннәтлелеге турында легендалар чыгарганнар. Сарай төзелеп беткәннән соң, Нерон: — Ниһаять, мин дә кешечә яши башлаячак¬ мын! — дип кычкырган. Ә менә аның дистәләрчә мең подданыйлары йорт¬ сыз, җирсез калганнар. 64 елда Римга коточкыч зур бәла килгән: янгында шәһәрнең зур өлеше янып беткән, меңнәрчә кешеләр һәлак булган. Римга ут төртергә Нерон боерган дип сөйләгәннәр. Ул Троя- ның һәлакәте турында поэма язган, һәм иҗатка илһамлану өчен аңа янган шәһәр күренеше кирәк булган. Ике елдан соң Рим өстенә яңа афәт төшкән: дистәләрчә мең кеше йогышлы авырудан үлгән. Ә 268
Нерон рәхәтләнеп Грециягә гастрольгә китеп барган. Ул җырчылар һәм шагыйрьләр ярышында катнаш¬ кан, ә Олимпия уеннарында чабыш арбасында ярышкан. Греклар карышмыйча барлык ярышларда аңа беренчелекне биреп барганнар. Император бик канәгать булып, Грецияне «ирекле» ил дип игълан иткән һәм кайбер салымнарны бетергән. Римга ул триумфчы булып кайткан. Процессиядә Грециядә бирелгән 888 такыяны күтәреп барганнар. Неронны бер кеше дә яратмаган. Аңа каршы восстание башланган. Сенат императорның тәхеттән төшерелүен игълан иткәч, ул үзенең иң якын берничә иярчене белән Римнан ук чыгып качкан. Куучылар төркеменең якынлашуын белгәч, аны үз- үзенә кул салырга күндергәннәр. Ул, елый-елый, ризалашкан һәм соңгы сүзләре итеп: — Бөек артист һәлак була! — дип әйткән. Ул үзен үзе үтерә алмаган, шунда хезмәтчелә¬ ренең берсе аның бугазына хәнҗәр кадаган. 3. «Иң яхшы» император һәм аның казанышлары. Рим империясе II (2) гасырда, император Траян заманында, иң югары куәткә ирешкән. Ул идарә иткән чорны римлылар алтын гасыр дип атап йөртәләр. Сенат Траянга иң яхшы император исеме биргән. Сенатка ихлас хөрмәт күрсәтеп, Траян, Август кебек үк, сенаторларны үзе билгеләгән. Алга таба сенатта яңа императорга вәкаләтләр тап¬ шырганда, аның «Августтан бәхетлерәк һәм Тра- яннан яхшырак» булуын теләү гадәткә кергән. Бервакыт: — Мин үзем гади кеше булып, императорны нинди итеп күрергә теләсәм, шундый император булырга телим,— дип әйткән император, дөрестән дә, башкалардан яхшырак булган. Хакимияткә килгәннән соң, Траян сәяси эшчән¬ лек өчен кеше үтерүне туктаткан һәм ялган әләк¬ ләргә чик куйган. Әләкчеләрне тиз арада аннан- Траян. Борынгы скульптура 269
270 Рим империясе иң югары үсешкә ирешкән чорда
Империя заманында Рим форумы. Реконструкция моннан эшләнгән корабларга утыртканнар һәм, ачык диңгезгә алып чыгып, язмыш иркенә калдырганнар. Иң яхшы Рим тарихчыларының берсе Корнёлий Тацит үзенең хезмәтләрен Траян заманында язган. Ул Траян идарә иткән чорны һәр кеше нәрсә теләсә, шуны уйлый һәм нәрсә уйлаганын әйтә алган, сирәк була торган бәхетле еллар, дип бәяләгән. Император Траян тарихка Римның соңгы яулап алучысы буларак кереп калды. Аның заманында империя гөрләп чәчәк аткан. Траян Дунай аръ¬ ягында яшәгән дак кабиләләрен яулап алган, һәм Дакия дип аталган яңа провинция барлыкка килгән. Әлеге вакыйга хөрмәтенә Римда форум төзегәннәр, аның үзәгендә өстенә император статуясы куелган багана әле бүген дә калкып тора. Багана астан өскә кадәр, спираль рәвешендә, Дакияне яулап алу күренешләрен тасвирлаган рельеф белән капланган. Аннан соң Траян легионнары Парфян патша¬ лыгына һөҗүм иткәннәр, Елгаара өлкәне басып Траян баганасы. Хәзерге күренеше 271
алып, Фарсы култыгына чыкканнар. Әмма Рим гаскәрләренең тылында тынычлык булмаган. Траян, басып алынган территорияләрне калдырып, армия¬ сен Евфрат аръягына алып чыгарга мәҗбүр булган. Ул сугышны туктатырга теләмәгән һәм армияне тулыландыру өчен, Римга юнәлгән, әмма юлда вафат булган. Императорның мәете салынган урнаны Римга алып кайтканнар һәм Траян баганасының цоколь өлешенә күмгәннәр. Сораулар һәм биремнәр 1. Картада Траян идарә иткән чорда басып алынган мәйдан¬ нарны табыгыз. 2. Ни өчен Август үлгәннән соң римлылар республика төзелешенә кире кайтмаганнар? 3. Нерон һәм Траян шәхесләрен чагыштырыгыз. Октавиан Август кемнең идарәсен хуплаган булыр иде һәм ни өчен? 4. Параграфны игътибар белән укыгыз. Римда ничәнче елда йогышлы авыру таралган, ә Нерон Грециягә кайчан киткән? 5. Нерон хакимияткә Август үлеп 40 ел узганнан соң килгән һәм империя белән 14 ел идарә иткән. Нерон идарә иткән елларны исәпләп чыгарыгыз. §51-52 РИМ ИМПЕРИЯСЕНДӘГЕ ТОРМЫШ 1. Рим — империянең башкаласы. Республика заманында Рим тар һәм пычрак урамлы хәерче һәм ямьсез шәһәр булган. Римлылар башка илләрне басып ала башлагач кына, шәһәрнең тышкы күренеше яхшы якка үзгәрә башлаган. Җиңү яулаган армияләр Римга бай табыш — бронза һәм мәрмәр статуялар, матур картиналар һәм рельефлар, нәфис касәләр, кыйм¬ мәтле йорт җиһазлары белән кайтканнар. Рим аксөякләре, барлык халыкларның байлыкларын үзләштереп, кеше ышанмаслык муллыкта коен¬ ганнар. Помпей — шәһәргә беренче таш театр, Цезарь яңа форум бүләк иткән. Август горурланып, кирпечтән 272
1. Пантеон. Хәзерге күренеше 2. Колизей. Хәзерге күренеше салынган Римга килдем һәм аны мәрмәргә төреп калдырдым, дия торган булган. Империя дәверендә Рим бөтен Урта диңгез буеның чын башкаласына әверелгән. Шәһәрдә миллионга якын кеше яшәгән. Корылмаларның мәһабәтлеге, анда тупланган сәнгать хәзинәләренең күплеге ягыннан дөньяда аңа тиңнәр булмаган. Август заманында Пантеон (бөтен аллалар хра¬ мы) төзелгән. Греклардан аермалы буларак, рим¬ лылар храмнарны турыпочмаклы итеп кенә төзе¬ мәгәннәр. Түгәрәкләндереп корылган Пантеон ярым¬ шар гөмбәз белән капланган. Гөмбәз уртасында, храм эчендәге гаять зур залга яктылык төшсен өчен, ачыклык калдырылган. I (1) гасырда 50 мең тамашачыны сыйдырырлык Колизёй амфитеатры төзелгән. Аның үрнәгендә Рим архитектурасының тагын бер үзенчәлеген ачыкларга мөмкин — ул аркалардан киң файдалану. Римга ерак чыганаклардан су китерүче суүткәргечләр — акведуклар аркалардан тора. Борынгы заманда мон¬ дый 11 су үткәргеч булган. Аларның икесе бүген дә эшли, хәзерге Римны су белән тәэмин итә. Рим императорларының җиңүләре хөрмәтенә күп санлы триумфаль аркалар һәм колонналар төзегәннәр. Аларны рельефлар һәм статуялар белән бизәгәннәр. 18* К-6/326 273
1. Константинның триумфаль аркасы. Хәзерге күренеше 2. Галл ия дә Рим акведугы. Хәзерге күренеше Әмма Рим храмнар, амфитеатрлар, форумнар, акведуклар, аркалар һәм колонналардан гына тормаган. Шәһәрнең төп мәйданын сарайлар, аерым һәм күп катлы йортлары булган торак кварталлар тәшкил иткән. 2. Римның сарайлары, аерым һәм күп катлы йортлары. Иң башта Рим Палатин калкулыгында ныгытылган бер авыл булган. Император заманында Рим инде Тибрның сул ярындагы Капитолий, Авентйн, Цёлий, Эсквилйн, Виминал, Квиринал исемле 7 калкулыкта урнашкан булган. Саф һавалы, кояш нурларына бай калкулык¬ ларда аксөякләрнең йортлары урнашкан. Император сарайларын Палатинда корганнар. Барлык Европа телләрендә «сарай» сүзе, шул исәптән русларның «палата» сүзе дә әлеге калкулык исеменнән килеп чыккан. Император сарайлары сакланмаган, ә менә Рим аксөякләре яшәгән йортларның калдыкларын археологлар бик яхшылап өйрәнгәннәр. Аксөяк йортының төп бинасы — атрий. Түбәдәге үтәли чыккан дүртпочмаклы уем буенча аны бик җиңел танып була. Аннан күк йөзе күренеп торган. Нәкъ шул уем турысында яңгыр суы җыела торган 274
1. Римда күп фатирлы йорт. Макет 2. Римның үзәк өлеше. Макет кечкенә бассейн ясаганнар һәм аны колонналар тезмәсе белән әйләндереп алганнар. Әлеге урам ягындагы вестибюльдә йорт хуҗасы кунаклар кабул иткән. Атрийның идәненә мозаика түшәгәннәр, диварларны мәрмәр белән каплаганнар һәм фреска¬ лар белән бизәгәннәр. Атрийдан колонналар белән әйләндереп алынган ишегалдына үтәргә мөмкин булган. Анда фонтаннар янына таш эскәмияләр куелган булган һәм чәчәкләр үскән. Атрий һәм ишегалды тирәсендә башка биналар (хуҗалык кирәк-яраклары, коллар өчен кечкенә бүлмәләр) урнашкан. Ярлылар өчен Римда 5—6 катлы йортлар төзел¬ гән. Бу биналар ягылмаган һәм караңгы булганнар, суны урамнардагы фонтаннардан алганнар. Импе¬ ратор сарайлары һәм аксөякләрнең йортлары сәнгать әсәрләре, кыйммәтле йорт җиһазлары һәм савыт-сабадан сыгылып торган. Ә ярлыларның бар мөлкәтен эченә коры суүсемнәр тутырып ясалган матрас, өчаяклы тимер учак һәм чүпрәк-чапрак тәшкил иткән. Әмма Римны тулаем күзаллау өчен әле торак кварталларны белү генә дә җитми. Атрий. Реконструкция 18* 275
Зур циркта чабыш арбалары ярышы. Хәзерге заман рәсеме Үзәктә Мисырдан китерелгән һәйкәлләр куелган платформа һәм баганалар. Чабыш арбалары аларны җиде тапкыр читләтеп узарга тиеш булганнар. Сулда Палатин сарае. Картина буенча хикәя төзегез. 3. Циркта һәм мунчаларда. Ярлылар үзләренең ярым караңгы торакларыннан чыккач, мәһабәт сарайларга, храмнарга, триумфаль аркаларга, амфи¬ театрларга карап сокланганнар. Бу биналарның архитектурасы Рим хакимлегенең какшамаслыгын чагылдырган һәм ярлыларда ирексездән үзләренең римлылар, ә туган шәһәрләренең дөнья башкаласы булуы белән горурлану хисе уяткан. Аларны сарай¬ ларга кертмәсәләр дә, Римда иң зур корылмалар ярлыларга уңайлыклар тудыру һәм күңел ачу өчен төзелгәннәр. 276
Палатин белән Авентин арасында урнашкан Зур циркның ишекләре аксөякләр өчен генә түгел, ә алар өчен дә һәрчак ачык булган. Гладиатор уенна¬ рындагы кебек үк булмаса да, халык биредә чабыш арбалары ярышларын комарланып күзәткән. Тама¬ шачылар, ат йөртүчеләрнең киемнәре нинди төстә булуга карап, ак, кызыл, зәңгәр, яшел дип исем¬ ләнгән партияләргә берләшкәннәр. Партияләр үзара ярышканнар һәм, үзләренеке җиңүен теләп, тамаша¬ чылар акча салып бәхәсләшкәннәр. Чабыш арбалары ярышлары бик сирәк уздырыл¬ ган, аның каравы мунчаларга (термалар) римлы¬ лар көн саен йөргәннәр. Алар чын мәгънәсендә шәһәрнең мәдәни һәм иҗтимагый үзәкләренә әйләнгәннәр. Мунча бүлмәләреннән тыш, анда ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү, капкалап алу заллары, күргәзмә галереялары һәм китапханәләр дә эшләгән. Император Каракалланың мунча хәрабәләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Мунчаларның эчке бизәлеше сарайларныкыннан бер дә калыш¬ маган — мозаикалап түшәлгән идәннәр, рәсемнәр белән бизәлгән диварлар, сирәк очрый торган һәм кыйммәтле скульптура. Мунчаларга керү хакы арзан булганга, анда һәркем йөри алган. Кайвакыт императорлар, популярлык эз¬ ләп, халыкны мунчага бушлай керткәннәр. Римның иң хәер¬ че кешесе дә, күкрәк сугып: Мин — римлы! Варварлар мин¬ нән көнләшә генә алалар! — дип кычкыра алган. Әмма Рим әле ул — бөтен империя, ә анда яшәүче ирекле халыкның барысы да римлы¬ лар дигән сүз түгел. Каракалла мунчалары. Реконструкция 277
1. Римның провинция шәһәре капкалары. Хәзерге күренеше 2. Римда алпавыт утары. Реконструкция 4. Империя провинцияләрендә. Римнан төрле тарафларга туры, киң юллар сузылган. Алар форум¬ дагы алтын йөгертелгән юл баганасы яныннан башланып киткәннәр һәм көньякка — Сицилиягә, төньякка — Дунай һәм Рейнга, көнбатышка — Испаниягә, көнчыгышка — Греция, Кече Азия һәм Фәластыйнга илткәннәр. Юлларның гомуми озын¬ лыгы 80 мең километр тәшкил иткән. Ьәр адым саен якындагы торак пунктларга һәм Римга кадәр араны күрсәткән таш баганалар утыртылган. Бөтен юллар Римга илтә дигән әйтем юкка гына барлыкка килмәгән. Юллар империя шәһәрләренә илткәннәр. Ал арда да амфитеатрлар, акведуклар, мунчалар калкып торган. Бөтен җирдә латин теле яңгыраган, Рим законнары гамәлдә булган. Рим империясе чо¬ кырлар, туфрак өемнәре, казык читәннәр һәм каравыл манаралары рәвешендәге ныгытмалар сызыгы белән әйләндереп алынган. Рим легион¬ нарының чик буе лагерьлары урнашкан урыннарда шәһәрләр үсеп чыккан. Император һәм сенат Рим 278
Помпейдагы йорт. Хәзерге күренеше гражданлыгы хокукларын иркенләп тараткан. Ни¬ һаять, 212 елда император Каракалла империянең барлык ирекле халкын Рим гражданнары дип игълан иткән. Чикләрне саклау өчен, гаять зур армия тоту соралган. Армия тоту, шулай ук зур төзелешләр алып бару, «икмәк һәм тамаша» өчен акчаны халыктан салымнар рәвешендә генә алырга мөмкин булган. Императорлар салымнарны арттырырга омтылганнар, әмма аларның үсеше билгеле бер чиктән узмаган. Рим гражданнары башта салым түләмәгәннәр, әмма Каракалла заманында түли башлаганнар. Шуның белән барлык гражданнар да бердәй хокуксыз подданныйларга әверелгәннәр. Империядә шәһәрләр күп булса да, кешеләрнең күпчелеге авыл жңрендә яшәгән. 5. Авыл тормышы. Борынгы Римда авыл хуҗалыгы иң әһәмиятле тармак булган. Шәһәр капкалары артында ук йөзем, зәйтүн бакчалары, сөрүлек жңрләр башланып киткән. Республика яшәгән соңгы гасыр¬ да авыл хуҗалыгында коллар хезмәте гаж,әеп зур 279
Помпей урамы. Рәсем роль уйнаган. Колларның исәбе-хисабы булмаган, әмма империя Траяннан соң басып алу сугышлары алып бармаган, һәм шуңа күрә яңа коллар да Помпей урамы. Хәзерге күренеше китерелмәгән. Колларны тырышып эшләргә мәҗбүр итеп кенә кырлардан юга¬ рырак уңыш алуга ирешеп булмаган. Авыл җирендәге эре утар хуҗалары җирне аннан-моннан сукалау, тер¬ лекләрне начар карау, мөлкәтне урлау һәм бозу нәтиҗәсендә зур зыян күргәннәр. Коллар урынына алар колдннар (игенчеләр) хезмә¬ теннән файдалана башлаганнар. Ко¬ лон җир кишәрлеге алган, аның үз алачыгы, хезмәт кораллары булган. Ул, крестьян кебек, җирне үзе эш¬ кәрткән, әмма, аннан аермалы була¬ рак, үз җирендә эшләмәгән. Җир кишәрлегеннән файдаланган өчен, ул 280
җир хуҗасына аренда хакы түләгән. Кол оннар — җирне вак арендага алучылар алар. Ирекле ярлылар, шулай ук хуҗалары рөхсәт биргән коллар колоннар була алганнар. Аларны алачыклы коллар дип атап йөрткәннәр. Империянең беренче гасырларында колоннарның саны туктаусыз арткан. Хәер, ярлыларның барысы да колон булырга атлыгып тормаган. «Икмәк һәм тамашалар» таләп итүче шәһәр ярлылары, авылга китеп, икмәк үстерергә теләмәгәннәр. 1. Императорлар идарә иткән Римны республика чорындагы Рим белән чагыштырыгыз. 2. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: акведук, терма, атрий, колон. 3. Римлылар архитектура үсешенә нинди өлеш керткәннәр? 4. Колонның хәле колныкыннан нәрсәсе белән аерылган? Аларның кайсысы яхшырак эшләгән һәм ни өчен? 5. Император Каракалла ничәнче гасырда хакимлек иткән? Ул ничек шөһрәт казанган? Сораулар һәм биремнәр ТЕРЕЛӘЙ КҮМЕЛГӘН ШӘҺӘР Моны белү кызыклы Помпей — моннан ике мең ел чамасы элек тереләй күмелгән борынгы шәһәр. Безнең заманда археологлар анда зур казу эшләре алып бардылар, һәм хәзер ул ачык һава астындагы музейга әверелгән. Ул Италиянең диңгез ярындагы Везувий вулканы итәгендә урнашкан. 79 елның 24 августында шәһәр көндәлек гадәти тормыш белән яшәгән. Көтмәгәндә, көндезге сәгать берләр тирәсендә, җир тетри, ә Везувий өстендә егерме километр биеклегендә кара багана күтәрелә. Помпейга таш яңгыры, аннан соң кайнар көл ява. Шәһәр тереләй күмелә. Шәһәрдән чыгып китә алмаган бөтен кеше һәлак була. Кемдер идән астына качып котылмакчы була, кемдер мал-мөлкәтен коткарам дип тоткарлана... Икенче көнне коточкыч вулкан атылудан тагын ике кечкенә шәһәр җимерелә. Дөрес, боларында корбаннар азрак була булуын. Шаһитларның берсе әлеге вакыйгаларны түбәндәгечә тасвирлый: «Бөтен тирә-юньдә биналар хәрәкәткә килде: без ачык урында идек, алар җимерелер дип бик нык курыктык. Шунда, ниһаять, без шәһәрдән чыгып китәргә булдык. 281
<...> Халык диңгезе безне кысрыклады һәм алга таба этте. <...> Башта сирәк-мирәк көл төшкәли башлады; әйләнеп карасам, мин өстебезгә куе караңгылык ябырылуын күрдем. <...> Утны сүндергәч ябык бинада ничек караңгы булса, шундый караңгылык иңде. Хатын-кызларның ачы тавышлары, балаларның елаганы, ирләрнең кычкырганы ишетелде. <...> Берәүләр һәлак булабыз бит дип күз яше түктеләр, икенчеләре үлемнең тизрәк килүен сорадылар; күпләр кулларын сузып аллаларга ялвардылар, әмма күпчелек кеше аллалар бөтенләй юк һәм дөньяның мәңгелек соңгы төне җитте дип раслады. Картада Везувий вулканын һәм Помпей шәһәрен табыгыз. Рим тарихындагы тагын нинди вакыйгалар Везувий белән бәйләнгән?
АНТИК ЦИВИЛИЗАЦИЯНЕҢ АЗАГЫ II (2) гасырда Рим империясе гөрләп чәчәк ат¬ кан, ә III (3) гасырда һәлакәт чигендә булган. Импе¬ риядә крйзис (гаять авыр күчеш халәте) башлан¬ ган. Кризис тормышның бөтен өлкәләрен — хуҗа¬ лыкны, дәүләт хакимиятен, динне һәм мәдәниятне чолгап алган. Бу антик цивилизация кризисы булган. Империя бирешмәгән, әмма моның өчен аңа тамырдан үзгәрешләр кичерергә туры килгән. Им¬ ператор хакимияте үзгәргән, Рим башкала булудан туктаган. Шәһәрләрнең тышкы күренешләре дә бүтән төс алган. Империянең чикләре җимерелгән, һәм варварлар анда яшәүче халык белән кушыл¬ ганнар. Империя яңа чикләр булдырган. Элеккеге аллалар кире кагылганнар, һәм империядә яңа дин урнашкан. Гладиатор сугышлары тыелган, Олимпия уеннары бетерелгән. Антик мәдәният һәлак булган. Ничек һәм ни өчен шулай килеп чыккан? Дә¬ реслекнең соңгы бүлегендә әнә шулар турында сөйләнә. Рим империясе тарихында һәм мәдәниятендә нәрсәне «антик» дип әйтеп була? Ill (3) ГАСЫРДА РИМ ИМПЕРИЯСЕ КРИЗИСЫ 1. Варварларның империя чикләренә һөҗүме. II (2) гасырда Рим империясе варвар кабиләләренең үз чикләренә ясаган һөҗүмен уңышлы рәвештә кире кайтарган. III (3) гасырда чикләр юкка чыгарылган. 17 нче бүлек Сорау §53 283
Чик буендагы Рим ныгытмасы. Хәзерге заман рәсеме Римлыларның Моның сәбәбе империянең көчсезләнүендә түгел, ә империяне чолгап алган дөньяның үзгәрүендә булган. III (3) гасыр урталарына зур герман кабиләләре берлекләре барлыкка килгән. Алар үз террито¬ рияләрен киңәйтергә омтылганнар, Рим импе¬ риясенең бай шәһәрләренә һәм уңдырышлы җир¬ ләренә кызыкканнар. Һәм германнар Рим импе¬ риясе чикләренә һөҗүмне көчәйткәннәр. Балтыйк диңгезе буеннан Кара диңгез ярларына готлар — зур герман кабиләләре берлеге күчеп утырганнар. Алар Кырымны һәм Дунай тамагына кадәр бөтен яр буен биләп алганнар. Шуннан готлар Дунай аръягына, Рим империясе территориясенә бәреп кергәннәр. Македониядә һәм Грециядә күп кенә шәһәрләр, авыллар җимерелгән. Готлар белән көрәш бик көчле булып, әле бер, әле икенче як җиңү яулаган. Рейн чигендә дә хәлләр әллә ни германнар белән сугышы. Рельеф мактанырлык булмаган. Рейн аръ¬ ягында ике зур герман кабилә¬ ләре — франклар һәм алеманнар — берлекләре оешкан. Алар әледән-әле Галлиягә һөҗүм итеп торганнар. Аларның дружиналары, хәтта Альп таулары аша чыгып, империя башкаласына да куркыныч тудыр¬ ганнар. Көньяк чикләрдә дә тыныч бул¬ маган. Анда Африка һәм Мисыр провинцияләренә күчмә Африка кабиләләре һөҗүм итеп торган. Көнчыгышта, Евфрат буйлап ур¬ нашкан чик сызыгында, Рим импе¬ риясенең яңа куркыныч дошманы пәйда булган. Болары — парфяннар хакимиятенә каршы баш күтәргән һәм III (3) гасырда Парфян мәмлә- 284
кәтен яулап алган фарсылар. Фарсы патшалары Римнан фарсыларның элеккеге биләмәләрен — Кече Азияне, Фәластыйнны, Финикияне, Мисыр¬ ны — үзләренә кире кайтаруны таләп иткәннәр. Фарсыларга каршы чыккан Рим императоры җиңелгән һәм плен¬ да үлгән. 2. Империянең эчке хәле һәм җиме¬ релүе. Бөтен һөҗүмнәрне кире кайтарып бару өчен, императорларга гаскәр җитмәгән. Чикләрне саклау өчен, өстәмә акчалар соралган. Императорлар тиешле авырлыкта булмаган тәңкәләр койганнар, салым¬ нарны арттырганнар. Халыкның күпчелек өлешен тәшкил иткән колоннарның хәле кинәт начар¬ ланган. Нәтиҗәдә империя буйлап восстаниеләр Рим императоры Фарсы патшасы белән сугыша. Фарсыларның ташка чокып эшләгән бизәнү әйбере дулкыны үткән. Римда үзәк хакимият чикләрне сакларлык хәлдә булмаган. Халыкка ал арны мөстәкыйль рәвештә сакларга туры килгән. Шәһәрләр тирәли ныгытыл¬ ган диварлар үсеп чыккан, элек аларның бөтенләй кирәге дә булмаган. Бу диварларны еш кына акве¬ дук яки мунчаларны сүтеп корганнар. Элек җәелеп утырган шәһәрләрнең мәйданы берничә тапкыр кечерәйгән. Эре җирбиләүчеләрнең утарлары да ныгытма¬ ларга әйләнгән, ә аларның хуҗасы үзен мөстәкыйль хөкемдар диярлек итеп тота башлаган. Ул йә бөтен¬ ләй салым түләүдән туктаган, йә бик озак вакытлар түләмәгән. Кол оннардан ул аренда түл әвен акчалата түгел, ә азык-төлек белән алган. Аның хуҗалыгында хәзер һөнәрчеләр дә эшләгән. Җирбиләүче канаты астына (шулай ук эш өмет итеп тә) еш кына шәһәр ярлылары да җыелган. Провинцияләрне саклауда төп рольне бары тик урынчылар һәм легионнар белән җитәкчелек итүче гаскәр башлыклары гына уйный алган. Легионерлар 285
Аврелиан. Рим скульптур портреты Безнең көннәргә кадәр сакланган «Аврелиан диварымның бер өлеше үзләренең командирларын императорлар дип игълан итә башлаганнар. III (3) гасырның 60 нчы елла¬ рында кризис үзенең иң югары ноктасына җиткән. Римда императорга бары тик Италия генә буй¬ сынган. Калган бөтен провинцияләрнең үз импера¬ торлары (барлыгы 30) барлыкка килгән. Рим империясе таркалган. 3. Император Аврелиан — «империяне кабат торгы¬ зучы». 270 елда Аврелиан — курку белмәс сугыш¬ чы һәм менә дигән гаскәр башлыгы — император булган. Ул гади халык арасыннан чыккан һәм хезмәт юлын легионер булып башлаган. Армиядә аңа Аврелиан-рубака (кылыч белән оста эш итүче) дигән кушамат такканнар. Аның хөрмәтенә чыга¬ рылган бер җырда түбәндәге коточкыч сүзләр булган: Ул түккән кан кадәр, шәраб та эчеп булмый. Император Аврелиан үзенең легионерлары белән бөтен империяне диярлек айкап чыккан: ялган атлы императорларны һәм варвар отрядларын кырып йөргән. Ул готларның һөҗүмен кире кайтарган, әмма гаскәрләрне Дакиядән Дунайның уң ярына чыгарырга мәҗбүр булган. Дакия провинциясен римлылар иң соңыннан яулап алганнар һәм иң беренче итеп югалтканнар. Аннан соң Аврелиан Италиягә ашыккан һәм көчле сугышта Альп таулары артына үтеп чыккан алеманнарны җиңгән. Хәзер инде Римга да куркыныч янавын аңлап, ул шәһәр тирәли манаралы калын дивар¬ лар корган. Аларның озынлыгы 18 км тәшкил иткән. Аврелиан Галлия һәм Испаниягә Рим хакимлеген кайтарган. Көнба¬ тышта империя чикләрен торгызгач, ул көнчыгышка борылган һәм Кече Азиядән башлап Мисырга кадәрге бар¬ лык мәйданнарны үз хакимиятенә 286
буйсындырган. Аврелнанның туктаусыз дәвам иткән хәрби походлары нәтиҗәсендә империя кабат элеккеге бердәмлегенә ирешкән һәм Рим сенаты императорны империяне кабат торгызучы дәрәҗәсе белән бүләкләгән. 4. Хәл ителмәгән мәсьәләләр. Әмма «кабат торгы- зылган империянең» эчке хәле бик авыр булган. Эре авыл утарлары аерымланып яшәгәннәр һәм үзләрен бөтен кирәкле нәрсәләр белән тәэмин иткән¬ нәр. Бу натураль хуҗалык дип атала. Сәүдә тук¬ талган дияргә мөмкин, товарны товарга акчадан башка гына алмаштырганнар. Көмеш дип исәп¬ ләнгән акчаларны бакырдан койганнар һәм юка гына итеп көмеш белән каплаганнар. Алтын тәңкә¬ ләрне бөтенләй очратып булмаган, хәтта булган¬ нарын да кешеләр яхшы заманнарга кадәр дип яшереп куйганнар. Аврелиан ялган акча басуны туктатырга боерган. Нәтиҗәдә акча сугу йортында эшләүче һөнәрчеләр һәм коллар арасында фетнә башланган. Аларга шәһәр ярлылары да кушылган. Восстание рәхимсез төстә бастырылган. Әмма акча әйләнешен хәрби¬ ләрчә туп-туры юл белән яхшыртырга омтылу уңыш- сызлыкка очраган. Мәдәни, аеруча дини кризис империянең хуҗа¬ лык кризисы кебек үк тирән булган. Рим империясе күп санлы халыкларны берләштергән, аларның һәрберсе үз аллаларына табынган. Империяне оеш¬ тырып җибәргән Август халыкны берләштерү һәм император хакимиятен ныгыту өчен ныклы дини нигез кирәк булуын яхшы аңлаган (§49 ны кара). Император культы шундый нигезне тәшкил итәргә тиеш булган. Римлыларда тере кешеләрне илаһи- лаштыру кабул ителмәгән, шуңа күрә император исән чагында халык аны даһи (гений, саклаучы) итеп олыларга тиеш булган, ә үлгәннән соң импе¬ раторны аллалар исәбенә керткәннәр. Исида. Борынгы скульптура Кояш алла. Борынгы скульптура 287
Сораулар һәм биремнәр Кеше теләсә кайсы аллага яисә алиһәгә табына алган. Римда, мәсәлән, Мисыр алиһәсе Исидага табынучылар күп булган. Алар аны бөтен Рим аллаларыннан өстен куйганнар. Шул ук вакытта римлылардан императорның статуяларына хөрмәт күрсәтү таләп ителгән. Аның туган көне империя бәйрәме итеп үткәрелгән. Башкача эшләгән кешегә үлем җәзасы янаган. Император культы кешеләрне берләштермәгән. Шунда Аврелиан Рим империясен саклаучы Җиңел¬ мәс Кояшны иң югары яңа алла дип игълан иткән. Ул үзен хуҗа һәм алла дип атарга боерган беренче император булган. Тулы авырлыктагы акчалар сугу турындагы боерык нинди нәтиҗә бирсә, бу очракта да шуңа охшаш хәл күзәтелгән. Римда беренче тапкыр Мисыр фиргавенедәй зур түрә булырга омтылыш сенаторлар арасында заговор оешуга сәбәп булган. Аврелиан заговорчыларны бик каты җәзага тарткан. Әмма 275 елда, көнчыгышка яңа походка чыккач, аны барыбер үтергәннәр. Ә таланган һәм җимерелеп барган империядә исә III (3) гасыр башына төрле-төрле халыкларны берләштерүче гаять зур рухи көч — христианлык туган һәм тамыр җәйгән. Ул империя белән бер үк вакытта диярлек барлыкка килгән. 1. III (3) гасыр башына Рим империясеннән читтә нинди үзгәрешләр булган? 2. Рим империясе кризисы нәрсәдә чагылган? 3. Аврелиан империяне элеккеге чикләрендә яңадан торгыза алганмы? 4. Аврелиан заманында империяне берләштерү ныклы бул¬ ганмы? 5. Нәрсәне натураль хуҗалык дип атыйлар? 6. I һәм II гасырларда колон улы император була алганмы? Ни өчен? 7. Санап чыгарыгыз: Аврелиан хакимияткә килгәндә, ул үзе ничә ел идарә иткән һәм Рим империясе ничә ел яшәгән булган? 288
ХРИСТИАНЛЫК 1. Христианлык — дөньякүләм таралган дин. 2000 еллар элек гаять зур Рим империясенең читендә, Фәластыйнда, яңа дин — христианлык бар¬ лыкка килгән. Аңа нигез салган Иисус Христосның гомере бик кыска булган. Аны империядә яшәүче миллионлаган кешеләрнең күбесе белмәгән дә. Әмма дөнья тарихы өчен Иисусның әйткән сүзләре һәм кылган гамәлләре дистәләрчә императорларныкын- нан да мөһимрәк булып чыккан. Дөнья шунда ук яңа динне кабул итәргә әзер булмаган. Иисуска бик аз кеше ияргән. Аны тотып алганнар, фетнәче дип хөкем иткәннәр һәм тәрегә кадаклаганнар. Әмма христиан дине исән калган. Иисус Хрис¬ тосның шәкертләре һәм иярченнәре христианлыкны Фәластыйннан читтә таратуларын дәвам иткәннәр. Яңа дин бөтен Рим империясенә таралган. Буыннар алышынган саен, христиан динен кабул итүчеләрнең дә саны артканнан-арта барган. Барлыкка килүеннән соң 300 ел үткәч, христианлык Рим империясендә ныклап урнашкан, ә аннан соң читкә дә чыга башлаган. Безнең көннәрдә христиан дине — җир йөзендә иң киң таралган дин. Дөньяның төрле илләрендә аны бер миллиардтан артык кеше тота. 2. Христианлык нинди шартларда туган. Табигать көчләрен гәүдәләндергән күп санлы аллаларга дини ышану мәҗүсилек дип атала. Мәҗүси дин кешегә тормышта юаныч бирмәгән, үлгәннән соң бернәрсә дә вәгъдә итмәгән. Коллар, хәерчеләр, шәһәр ярлы¬ лары кебек аеруча җәберләнгән катлауларның мәҗүси аллалардан бөтенләй күңелләре кайткан. Еш кына кешеләр, үзләре күнеккән аллалардан баш тартып, чит аллаларга мөрәҗәгать иткәннәр. Ә иң §54 Иисус Христос. Борынгы скульптура Иисус белән Алла Анасының тәүге сурәтләренең берсе. IV (4) гасыр 19* К-6/326 289
Иисус Христос. Борынгы мозаика Вифлеем. Раштуа мәгарәсендәге көмеш йолдыз Иисус Христосның туган урынын күрсәтә мөһиме, мәҗүсилек күп сорауларга ачык итеп җавап бирә алмаган. Кеше ничек яшәргә, башка кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш, кешегә тормыш, гомумән, ни өчен бирелгән? Әлеге сорауларга фило¬ софлар җавап бирергә тырышып караганнар, әмма аларның уй-фикерләре гади халык өчен артык катлаулы булган. Яңа дингә ихтыяҗ туган, һәм андый дин барлыкка килгән. 3. Иисус Христосның тормышы һәм тәгълиматы. Яңа диннең нәкъ менә кечкенә Фәластыйнда тууы очраклы түгел. Империянең барлык халыклары арасында бары тик еврейлар гына күп санлы таби¬ гать көчләренә түгел, ә бер Аллага табынганнар (§ 16 ны кара). Берничә гасыр дәвамында алар чит ил басып алучылары — бабиллар, фарсылар, маке¬ донлылар һәм, ниһаять, римлылар изүе астында яшә¬ гәннәр. Әмма еврейлар кодрәтле Яхве алланың тиздән аларга коткаручы, яисә мессия (еврей телен¬ нән тәрҗемә иткәндә бу сүз «помазанник» дигәнне аңлата, грекча «Христос» булып яңгырый) җибә¬ рүенә ышанганнар. Еврейлар мессияне көчле патша-сугышчы итеп күз алдына китергәннәр: ул үзенең кылычы белән чит ил хакимлеген юкка чыгара һәм аларны җир йөзендә беренче халык ясый. Фәластыйн- га әледән-әле, мессиянең тиздән килә¬ чәген алдан хәбәр итеп, дин өйрәтүчеләр һәм пәйгамбәрләр килеп чыкканнар. Иисус кешеләр көткән мессиягә охша¬ маган. Ул гади гаиләдә туган һәм яшь чагында балта остасы булган. Аның дини тәгълиматы да яһүд диненнән аерылып торган. Иисус үзенең тыңлаучыларына: «Кылыч күтәргән кеше шул кылычтан үзе һәлак була»,— дигән. Ул еврейларны римлылар хакимиятеннән азат итү буры¬ чын куймаган. 290
Иисус Фәластыйн буйлап сәяхәт кылган һәм шул заман кешеләре өчен сәер булып тоелган идеяләр тараткан. Ул, сез колмы яисә ирекле кешеме, баймы яисә евреймы, ир-атмы яисә хатын-кызмы — Алла каршында бары¬ гыз да бердәй тигез; кеше тормышы — иң югары кыйммәт һәм кешегә ул, игелекле гамәлләр кылып, әйбәтләнә бару өчен бирелә; явызлык һәрвакыт явызлык тудыра, бер җинаять икен¬ чесенә сәбәп була, дип өйрәтә. Әлеге коточкыч чылбырдан чыгу юлы — явызлыкка яхшылык белән җавап бирү. Иисус үзен Алла Улы дип атаган һәм ышанучыларга, ягъни яңа дин кануннары буенча яши башлаучыларга коткарылу вәгъдә иткән. Әмма Иисуска иярүчеләр күп булмаган, иң якын шәкертләре нибары 12 гә җыелган. Алар Иисусны мессия дип таныганнар, әмма күпчелек еврейлар өчен Иисус мессия булмаган. Иерусалимда Яхве храмы руханилары Иисусны Алла Улы Иисус Христос. Борынгы фреска Иисус Христос тудырган могҗизаларның берсе сурәтләнгән борынгы мозаика түгел, ә алдакчы дип атаганнар, үз диненә каршы фетнәче дип санаганнар. Иисусны тотып алганнар һәм Рим урынчысы Понтий Пилат янына ки¬ тергәннәр. Ачудан ярсыган халык төркеме Иисусның кул-аякларын тарттырып тәрегә кадаклап үтерүне таләп иткән. Бу иң хурлыклы, рәхимсез һәм газаплы үлем саналган. Мондый җәзага, гадәттә, кеше үтерүчеләрне, фетнәчеләрне һәм колларны гына хөкем иткәннәр. Понтий Пилат дини бәхәскә төшенеп тормаган. Ул Иисусны гаепсез дип санаган. Ул бит римлыларга 19* 291
каршы баш күтәрергә чакырмаган! Әмма шулай да Пилат халыкны котыртырга теләмәгән һәм үлем карарын раслаган. Иисус һәлакәттән котылып калу турында уйламаган да. Ул кешеләрнең гөнаһларын үзе газапланып йоларга тиеш булуы турында шә¬ кертләренә бер тапкыр гына әйтмәгән. Тәрегә кадак¬ лангач, үләр алдыннан, Христос үзен үтерүчеләрне һәм дошманнарын гафу иткән. Алар нәрсә эшлә¬ гәннәрен аңламыйлар, дигән ул. Тиздән инҗил (евангелие — изге хәбәр) тарала башлаган. Аны Иисусның шәкертләре һәм аның эшен дәвам итүчеләр тарафыннан язылган кечкенә хикәяләр тәшкил иткән. Аларда Христосның дин тарату белән генә шөгыльләнмәве, ә могҗизалар тудыруга да сәләтле булуы турында сөйләнә. Тәрегә кадаклап куелганнан соң, өченче көнне Иисус яңадан терелгән, күп мәртәбәләр үз шәкертләре янында пәйда булган һәм 40 нчы көнне Алла янына күккә ашкан. Күпчелек галимнәр Иисус Христос турындагы хикәяләрне, нигездә, дөрес дип саныйлар. Әмма инҗилдә сөйләнгән могҗизаларның табигатен фән аңлатып бирә алмый. 4. Христиан чиркәве. Беренче христианнар кечкенә общиналарга берләшкәннәр. Күмәкләшеп гыйбадәт кылу өчен, алар җир асты мәгарәләренә, таш чыгару урыннарына һәм башка чит күздән яшерен җирләргә җыелганнар. Җыелышларда Христос турында хикәяләр укыганнар. Мондый җыелышлар бергәләп төшке аш ашау яисә трапеза белән тәмам¬ ланган. Общиналарга, нигездә, хәерчеләр — вак һөнәр¬ челәр һәм сәүдәгәрләр, шәһәр ярлылары, коллар кергән. Христианнар трапеза һәм гомуми ихтыяҗ¬ лар өчен акча җыйганнар. Күпләр моннан тыш ярлыларга да ярдәм оештырганнар. Христиан 292
Беренче христианнарның җыелу урыны булган катакомбалар (җир асты коридорлары) общиналары бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгәннәр, хатлар, китаплар алышканнар. Тиздән алар импе¬ риянең күпчелек шәһәрләрендә, ә соңрак авыл җирендә дә барлыкка килгәннәр. III (3) гасырда, Рим империясендә тормыш үтә нык хәвеф-хәтәрле, шомлы була башлагач, хрис¬ тианнар арасында күп санлы аксөякләр һәм байлар да пәйда булганнар. Император хакимиятенең көчсезләнүе, солдат фетнәләре, варварларның бәреп керүе, баш күтәрүләр нәтиҗәсендә хәтта алар да югалып калганнар һәм төшенкелеккә бирелгәннәр. Бай христианнар община ихтыяҗларына зур сум¬ мада акчалар биргәннәр, кайвакыт бөтен мал- мөлкәтләрен аңа васыять итеп калдырганнар. Абруйлы христианнар христиан общиналары җитәкчеләре — руханилар һәм епископлар (назир- Газап чигүче христианнарның соңгы гыйбадәтләре. Хәзерге заман рәсеме 293
лар) булып киткәннәр. Зур шәһәрләрдә епископ¬ ларны патриархлар яисә папалар (мәсәлән, Рим папасы) дип атаганнар. Акрынлап христиан чиркәве оешкан. Бу сүз ике төрле мәгънәгә ия: беренчедән, гыйбадәт кылу бинасын шулай атап йөртәләр, икенчедән, христиан общиналары җитәкчеләрен берләштерүче бөтен христианнар оешмасын чиркәү диләр. III (3) гасыр азагына христиан чиркәве бай һәм абруйлы оешмага әверелгән. Рим сенаторлары христианлыкның үз хакимият¬ ләренә куркыныч тудыруын күргәннәр. Христос тәгълиматына ышанучылар императорның «ила¬ һилыгын» танымаганнар. Аларны эзәрлекләгән¬ нәр. Императорларның «иң яманы» Нерон хрис¬ тианнарны Римда янгын чыгаруда гаепләгән. Иң яхшы император Траян заманында да христиан¬ нарны эзәрлекләгәннәр. Үлем куркынычы белән янап, аларны диннән баш тартырга мәҗбүр ит¬ кәннәр. Әмма эзәрлекләүләр генә ярдәм итмәгән. Күп санлы христианнар каһарманнарча үз диннәрен яклап һәлак булганнар. Чиркәү мондый газап чигүчеләрне изгеләр дип игълан иткән. Христиан¬ лык империя буйлап җиңүле адымнар белән алга барган. Сораулар һәм биремнәр 1. Картада Фәластыйнны табыгыз. Христианлык ни өчен нәкъ менә шунда барлыкка килгән? 2. Мәҗүсилек белән чагыштырганда христианлыкның нинди өстенлекләре булган? 3. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: мәҗүсилек, инҗил, трапеза, епископ, патриарх, чиркәү. 4. III (3) гасырда христиан общиналарында нинди үзгәрешләр булган? Бу империянең гомум хәле белән ничек бәйләнгән булган? 5. Ни өчен христианнарны эзәрлекләгәннәр? 6. Хәзер календарьда ничәнче ел бара? Еллар исәбе нинди вакыйгадан башлана? (§ 6 ны кара). 294
ИМПЕРАТОРЛАР ДИОКЛЕТИАН ҺӘМ КОНСТАНТИН Император Аврелиан империяне корал көче ярдәмендә торгызган. Әмма тирән эчке үзгәртеп корулардан, ягъни реформалардан башка берләштерү ныклы була алмаган. Реформаларны хәрби эшкә генә түгел, ә дәүләт хезмәтенә дә гадәттән тыш сәләтле ике император гамәлгә ашырган. Аларның берсе икенчесенең эшен дәвам иткән. 1. Диоклетиан—«хуҗа һәм алла». Ул иреккә җибәрелгән гади бер колның Диокл атлы улы булган. Ул яшьтән үк әтисенә җир кишәрлегендәге эшләрдә булышкан, ә үсеп җиткәч, армия хезмәтенә киткән. Палатиндагы сарайга юл күпләр өчен хәрби лагерьдан башланган. 284 елда Диокл да үзенең исемен аксөякләр кебек үзгәрткән һәм Диоклетиан- га әверелгән. Армия аны Римның яңа императоры дип игълан иткән, ә сенат түбәнчелек күрсәтеп Диоклетианны әлеге яңа дәрәҗәдә раслаган. Рим империясенең соңгы чоры башланган. Диоклетиан аз белемле, әмма акыллы, хәйләкәр, үткен, тырыш һәм рәхимсез кеше булган. Ул Октавиан Август тарафыннан төзелгән хакимият һәм идарә системасын кире каккан, республиканың бөтен эзләрен себереп түккән. Рим сенаты империя белән идарә итүгә катнаштырылмаган, ул шәһәр советына әйләнеп калган. Диоклетиан чын монарх булган, аның һәр карары законга әйләнгән. Ул алтын җеп белән чигелгән ефәктән һәм җете кызыл төстәге тукымадан тегел¬ гән, асылташлар белән бизәлгән киемнән йөргән. Аны хуҗа һәм алла дип атап йөрткәннәр, ә сарай хезмәтчеләре аның каршында тезләнергә һәм киеме¬ нең читен үбәргә тиеш булганнар. Әмма алтын һәм асылташларның ялтыравыгы гына Диоклетианның башын әйләндерә алмаган. §55 Диоклетиан. Рим скульптур портреты Августлар һәм цезарьлар. Рим скульптурасы 295
Император Константин. Борынгы. статуя Сугышлар берьюлы берничә чик сызыгында барган. Шуңа күрә ул империя белән идарә итәргә үзенең көче җитмәячәген аңлаган һәм үз янына тагын бер хакимдәш алган. Аңа көнбатыш провинцияләрне биргән, ә көнчыгыш провинцияләрне үзенә кал¬ дырган. Аның хакимдәшләрен августлар дип йөрткәннәр. Аларның һәрберсе үзенә цёзаръ титулын йөртүче урынбасар билгеләгән. Диоклетиан исә югары идарәче, ягъни өлкән август булган. Диоклетиан, август белән бергәләп, 20 ел идарә итәргә ниятләве турында игълан иткән. Аннан соң хакимиятне урынбасарларга тапшырачаклар, алар үз чиратларында августлар булачаклар һәм үзләренә яңа цезарьлар билгеләячәкләр. Империядә һәр кеше кемнең һәм кайчан законлы идарәче буласын белеп торсын. 2. Хакимияткә Константинның килүе. Диоклетиан сүзендә торган. 20 елдан соң ул хакимияттән киткән һәм үзенең хакимдәшен дә тәхеттән баш тартырга мәҗбүр иткән. Император, туган җиренә кайтып китеп, яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаган. Диоклетиан кабат Диоклга әйләнгән. Диоклетиан тарафыннан тудырылган дүрт хаки¬ миятлелек ул хакимлек иткән чорда үзен акласа да, тиздән аны да, империяне дә бик авыр хәлгә куйган. Яңа августлар һәм цезарьлар арасында ярсу көрәш башланган. Диоклетианның элеккеге хаким- дәшләре аны яңадан тәхеткә утырырга күндермәкче булганнар. Әмма ул: — О, әгәр сез мин үстергән яшелчәләрне күрсәгез, сиңа бөтенләй бу эш белән шөгыльләнергә ярамый дияр идегез,— дип җавап биргән. Диоклетиан Диокл булып калуны артыграк күргән. Әмма аңа калган гомерен тынычлап үткә¬ рергә ирек бирмәгәннәр. Хакимияттән китсә дә, хөкемдарлар аннан курыкканнар. Үзләренең яңа хатларында алар Диоклетианны гаепләгәннәр, яяа- 296
ганнар һәм Римга килергә боерганнар. Диокл (Диоклетиан) исә агу эчүне артыграк күргән. Хакимият өчен көрәштә күп кан коелган. Диокле- тианның хатыны белән кызын да аямаганнар. Аларның башларын кисеп, үле гәүдәләрен Эгей диңгезенә ташлаганнар. Рәхимсез көрәштә Константин җиңеп чыккан. Киләчәктә аңа Бөек дигән кушамат биргәннәр. Аның әтисе — цезарь, ә әнисе трактир хуҗасы кызы булган. Константинга инде хакимдәш кирәк булмаган. Диоклетианныкы кебек зиннәтле, купшы кием¬ нәренә ул асылташлар белән бизәлгән таҗ да өс¬ тәгән. 3. Диоклетиан һәм Константин реформалары. Империянең гомерен озайту өчен, Диоклетиан һәм Константин кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Яңа җирләр басып алу, байлыклар, колларны кулга төшерү турында сүз бармаган инде. Империяне баетуның эчке чыганакларын эзлә¬ гәннәр — ил белән ничек яхшырак идарә итәргә, салымнарны ничек күбрәк җыярга? Диоклетиан империяне 100 кечкенә провинциягә, ә аларның һәркайсын өлкәләргә бүлгән. Түрәләр¬ нең — урынчылар, управляющийлар, салым җыю¬ чыларның — тулы бер армиясе барлыкка килгән. Авыл җирендә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең — яшь балалардан башлап картларга кадәр — мал- мөлкәтләрен теркәп, исемлекләрен төзегәннәр. Салымнарны акчалата түгел, ә азык-төлек белән түләтә башлаганнар. Казна шунда ук баеп киткән, әмма тиздән халыкның чын-чынлап бөлә баруы ачыкланган. Түрәләрнең саны арткан, салымнарның да күләме үскән. Куркытып талау, ришвәтчелек, караклык чәчәк аткан. Диоклетиан чаманы югалт¬ кан түрәләргә каты җәза биргән, әмма бу гына явызлыкның тамырын корыта алмаган. Константин тәңкәсе 297
Константин һәм Елена. Иконага төшерелгән сурәт Эре утар хуҗалары йә түрәләрне сатып алганнар, йә турыдан-туры куып җибәргәннәр. Колоннар император карамагындагы җирләрдән хосусый утарларга күчеп китәргә омтылганнар. Салымнар¬ дан ничек тә качып котылырга гына булсын. Алар¬ ның кайберләре сукбай һәм юлбасарларга әйлән¬ гәннәр. 332 елда Константин мондый указ чыгарган: Чит колон белән тотылган кеше, аны туган җиренә кайтарып бирүдән тыш, колон үзендә булган вакыт аралыгы өчен җан башыннан салым да түләргә тиеш. Шул рәвешле, колоннарны җиргә беркетеп куйганнар. Константинның икенче указы колларны гына түгел, колоннарны да (дөрес, җирләре белән бергә) сатарга рөхсәт иткән. 4. Христианлыкның җиңүе. Диоклетиан Борынгы Рим динен үз хакимиятенең таянычы итәргә те¬ ләгән. Ул үзен Юпитер улы дип игълан иткән, христианнарны эзәрлекләгән. Изге китапларны яндырганнар, меңләгән христианнарны җәзалап үтергәннәр. Император үзе христианлыкны дошман күрмәгән (аның хатыны белән кызы да христианнар булганнар), әмма ул христиан чиркәвеннән, аның йогынтысыннан, бердәмлегеннән һәм байлыгыннан курыккан. Константин бик яхшы сәясәтче булып чыккан. Ул, киресенчә, христианнарны үз канаты астына алган. Риваятьләргә караганда, бервакыт хәлиткеч сугыш алдыннан Константин һәм аның гаскәре өстендәге һавада «Син җиңәчәксең!» — дигән сүзләр язылган нур чәчеп торучы тәре пәйда булган. Император әлеге тәре сурәтен байрагына төшерергә кушкан һәм сугышта җиңгән. 313 елда Константин христиан динен теләсә нинди башка дин белән тигез хокуклы дип игълан итүче указ чыгарган. Христианнарны эзәрлекләүдән туктаганнар. Тартып алынган мөлкәтен чиркәүгә 298
Безнең көннәргә кадәр сакланган Константинополь шәһәре диварлары кире кайтарганнар һәм салын¬ ган зыянны казна исәбенә кап¬ лаганнар. Императорның әнисе Елена дингә ихлас ышанган һәм тырыш христиан булган. Сарай даирәсендә югары һәм мактаулы урын биләвеннән файдаланып, ул христиан чиркәве өчен бик күп нәрсәләр эшләгән. Константин үзе исә үләр алдыннан гына чу¬ кынган. 5. «Яңа Рим»га нигез салу. Диоклетиан һәм аның хакимдәшләре Римда түгел, ә империянең чик буйларына якын урнашкан әле бер, әле икенче шәһәрендә яшәгәннәр. Император, аның киңәш¬ челәре һәм сарай кайда урнаша, шул шәһәр башка¬ лага әйләнгән. Константин яңа башкалага нигез салырга уйлаган һәм моның өчен Босфор бугазының Европа ярында урнашкан зур булмаган грек шәһәрен — Византпий- ны сайлаган, һәрвакыт игътибар үзәгендә тотуны таләп иткән Дунай чиге дә моннан ерак урнашмаган. Эгей диңгезеннән Кара диңгезгә илтүче су юлы һәм Европаны Азия белән тоташтыручы коры җир юлы да биредә кисешкән. Гаять зур төзелеш башланган: сарайлар, суүткәр- гечләр, мунчалар, цирк, стадион, китапханәләр үсеп чыккан. Мәҗүси аллаларның храмнары белән бергә христиан чиркәүләре дә корылган. Яңа башкаланы бизәү өчен искесен һәм империянең бик күп эре шәһәрләрен талаганнар: алардан статуя һәм колон¬ наларны алып киткәннәр. Төзелеш эшләре баш¬ ланып ике ел үтүгә, 330 елда яңа башкала тантаналы 299
Сораулар һәм биремнәр рәвештә һәм каһиннәр, һәм христиан руханилары тарафыннан изгеләндерелгән. Константин шәһәрне Яңа Рим дип атаган, әмма бу исем бик тиз онытылган. Башкаланы Кон¬ стантинополь (Константин шәһәре) дип йөртә башлаганнар. Хәер, Рим үзенең мәдәни әһәмиятен югалтмаган, империя элеккечә Рим империясе дип аталган. 1. Картада Константинопольне табыгыз. Бу шәһәр хәзер ничек атала? 2. Октавиан Август хакимиятен Диоклетиан һәм Константин¬ ныкы белән чагыштырыгыз. 3. Константин Диоклетианны.ң нинди үзгәртеп коруларын дәвам иткән? Ә кайчан ул бөтенләй башкача эш иткән? 4. Диоклетиан хакимияткә килгәнче Рим империясенең башлангыч чоры дәвам иткән. Санап чыгарыгыз, ул ничә елга сузылган? §56 КӨНБАТЫШ РИМ ИМПЕРИЯСЕНЕҢ ҖИМЕРЕЛҮЕ ИЯВНЯННВНЯНМВМНИЯИИиМИМЯИИНВИНМЯМНИЯИВЯММЯЯМаЯ 1. Римлылар һәм варварлар. Варварларның һөҗүм¬ нәрен кире кайтару өчен, императорлар зур армия тотканнар. Аны мәҗбүри рәвештә халык арасыннан җыйганнар. Әмма халыкның кайчандыр легион¬ нарны берләштереп торган гражданлык рухы инде күптән сүнгән булган. Эре җирбиләүчеләр үзләренең колоннары арасыннан кирәге булмаганнарын гына армиягә җибәргәннәр. Варварлар, аеруча германнар, инде күптән иң яхшы солдатлар булып таныл¬ ганнар. Алар кечкенәдән үк корал тотып үскәннәр, көч белән тартып алырга мөмкин булганны, хезмәт куеп табу алар өчен хурлык саналган. Алар юл¬ башчыларны иң кыю һәм тәҗрибәле хәрби баш¬ лыклар арасыннан сугышчылар җыелышында, калканнарын күтәреп һәм коралларын чылтыратып сайлаганнар. Варварлар үз теләкләре белән Рим 300
императорына хезмәт итәргә килгәннәр. Бу алар өчен мактаулы эш саналган. I (1) гасырда импера¬ торлар германнар арасыннан тән сакчылары отряд¬ лары төзегәннәр. II (2) гасырда Рим армиясендә варварлардан торган тулы гаскәри бүлекләр булган. III (3) гасырда императорлар, салым салу һәм алардан гаскәр туплау өчен, Рим территориясенә күп санлы варвар кабиләләрен таратып урнаштыра башлаганнар. Әйтик, Аврелианның варисы бер китерүдә генә дә 160 мең варварны Рим җирлә¬ ренә урнаштырган. IV (4) гасырда империяне варварлаштыру тагын да көчәйгән. Бөек Константин заманында варварлар дәүләттә югары урыннарны биләгәннәр. Сарай даирәсендә һәм аксөякләр ара¬ сында варварлар модасы кергән — барысы да озын чәч, озын сакал йөрткәннәр, зиякләнгән кием кигәннәр. Римның шул замандагы язучысы гер¬ маннар Рим дәүләтенә тулысынча хуҗа булдылар дип билгеләп үткән. 2. Халыкларның бөек күченүе. IV—V (4—5) га¬ сырларда халыкларның һәм кабиләләрнең күчеп утыруларын тарихчылар әнә шундый шартлы исем белән атаганнар. Бу Рим империясен һәлакәткә илткән. Моңа этәргеч ясаган көчләр Азиядән чыккан. Кара диңгез яр буйларына ерак Кытай чиклә¬ реннән (§ 20 ны кара) күп санлы һун кабиләләре килгән. Варварларның берсеннән дә римлылар алардан курыккан кебек курыкмаганнар. Шул заман Рим тарихчысы болай дип язган: Аларны күбрәк ике аяклы хайваннар дип атарга мөмкин. Һуннар ашарга пешермиләр һәм үзләренә ризык әзерләмиләр, алар кыргый үсемлекләрнең тамырлары һәм чи ит белән генә тукланалар. Аның сүзләренә караганда, Азиядән килгән сакалсыз җайдакларның бөтен тормышы ат өстендә уза: шунда ашыйлар, эчәләр һәм, ат ялына ятып, Борынгы герман кешесе. Реконструкция Һун җайдагы (Медальон. V гасыр) 301
хәтта төшләр күрерлек тирән йокы белән йоклыйлар. Ьуннар сугышта җиңелүне һәм җиңелгәннәрне кызгануны белми, дип сөйлиләр. Ьуннар готларны тар-мар иткәннәр. Ьәм готлар, Дунай аръягында яшеренү урыны бирүне сорап, Рим императорына мөрәҗәгать иткәннәр. Императордан рөхсәт алганнан соң,— дип яза шул ук Рим тарихчысы,— алар, төркем-төркем булып корабларга һәм агач кәүсәсеннән чокып ясал¬ ган көймәләргә төялеп, көне-төне елганы кичтеләр. Варварлар безнең өскә, вулкан үзенең ялкынлы көлен ничек сипсә, шулай кораллы кеше төркемнәре булып яудылар. Готларны Рим территориясенә таратып урнаш¬ тырганнар. Шуның өчен алар чик буйларын сак¬ лаучы гаскәр бирергә вәгъдә иткәннәр. Готларга азык-төлек бүлеп бирелгән, әмма түрәләр аның бер өлешен урлап бетергәннәр, ә калганын югары бәягә сатканнар. Готлар арасында ачлык башланган. Алар шул дәрәҗәгә барып җиткәннәр ки, хәтта үз балаларын коллыкка сата башлаганнар. Восстание башланган, аңа коллар һәм иң нык җәберләнгән җирле халык та кушылган. 378 елда Адрианополь янындагы канкойгыч сугышта готлар император гаскәрләрен тар-мар иткәннәр. Ул үзе сугыш кырында юкка чыккан. 3. Феодосий I һәм империяне бүлү. Император Феодосий I (Беренче) готларга гаять зур ташламалар ясаган. Хәрби хезмәт өчен готлар салымнардан азат ителгәннәр, хезмәт хакы һәм үзләрен тулысынча тәэмин итәрлек азык-төлек алганнар. Өстәвенә готлар үз юлбашчылары идарәсендә калганнар. Элегрәк варварлардан торган ярдәмче частьлар белән һәрвакыт римлылар командалык иткән, хәзер бу частьлар да башка гаскәрләр белән кушылып беткән¬ нәр. Феодосий I, тәвәккәл сынаулар үткәргәне өчен, готларның дусты дигән кушамат алган. Аның 302
каравы готлар ярдәмендә ул бөтен им¬ перияне буйсындырып тоткан. Ихлас ышанган христиан Феодосий I христианлыкны Рим империясенең бер¬ дәнбер дине дип игълан иткән. Мәҗүси храмнар ябылган, Олимпия уеннары тукта¬ тылган. Римлыларны гладиатор сугыш¬ ларыннан биздерү аеруча авыр булган. Императорлар аларны туктаусыз тыеп торганнар, әмма аларның указлары көн¬ чыгыш провинцияләрдә генә үтәлгән. 395 елда, үләр алдыннан, Феодосий империяне ике улына бүлеп биргән. Константинополь белән Көнчыгыш — олы улына, ә Рим белән Көнбатыш кече улына эләккән. Шул вакыттан алып ике мөстәкыйль дәүләт барлыкка килгән һәм аларның тарихи язмышлары да төрле булган. Көнбатыш Рим империясе — нибары берничә дистә ел гына, ә Көнчыгыш Рим империясе, Византия дигән исем астында, 1000 елдан артык яшәгән. 4. Готларның Римны алуы. Готларның Рим тер¬ риториясенә таралып урнашуы империягә зур афәт китергән. Хәзер инде аны варварлардан варварлар үзләре саклаганнар. Көнбатыш Рим империясендә дә, Көнчыгыш Рим империясендә дә алар тиздән дәүләттә бөтен мөһим урыннарны алып бетергәннәр. Чыгышы белән германнарның вандал кабилә¬ сеннән булган Стилихбн чын мәгънәсендә хө¬ кемдарга әверелгән. Император Феодосий аны үзенең 11 яшьлек улының опекуны итеп билге¬ ләгән. Феодосий I үлгәннән соң, готлар Рим хакимия¬ тенә буйсынудан туктаганнар. Кораллар чыңы һәм сугышчан дәртле авазлар астында алар яңа юл¬ башчы Аларихны күкләргә чөйгәннәр. Зур гаскәр башында ул Италиягә юнәлгән. Альп таулары итәгендә Стилихон готларга җимергеч һөҗүм яса- Феодосийның кече улы хатыны белән. Борынгы рәсем 303
Рим империясенең азагы ган. Римда зур тантана белән җиңүне билгеләп үткәннәр. Әсир төшкән готларны һәм Аларихның богауланган сынын урамнар буйлап йөрткәннәр. Амфитеатрда гладиатор уеннары үткәрелгән. Бу Рим тарихында соңгы тантана һәм соңгы гладиатор уеннары булган. Аларих гаскәр туплаган һәм Италиягә кузгалган. Юлда коллар һәм колоннар да аңа кушылган. Римны саклаучы да калмаган. Стилихон инде исән булмаган, чөнки куркак һәм ихтыярсыз император¬ ның сүзсез ризалыгын алганнан соң, Рим аксөяк¬ 304
ләре аны ашыгып һәм кабахәтләрчә үтергәннәр. Көнбатыш Рим империясе императоры, Римны язмыш кочагына ташлап, көчле диварлар һәм беркем үтә алмаслык сазлыклар белән уратып алынган Равеннада качып утырган. Аларих ике тапкыр Рим шәһәре янына килгән һәм римлылардан зур йолым түләткән. 410 елда ул өченче тапкыр Римны камап алган. Аврелиан дивары белән әйләндереп алынган шәһәргә гот¬ ларның ничек үтеп керүләре турында төгәл мәгълү¬ мат юк. Бер юрама буенча, шәһәр капкаларын төнлә коллар ачканнар. Өч көн дәвамында готлар шәһәрне талаганнар һәм җимергәннәр. Мәңгелек шәһәрнең (Римны шулай атап йөрткәннәр) алынуы бу вакый¬ ганың замандашларын тетрәндергән. Тавыш өзелә, һәм үксеп елау хатны дәвам итәргә ирек бирми,— дип язган аларның берсе.— Бөтен дөньяны үзенә буйсындырып торган шәһәр буйсын¬ дырылды! 5. «Халыклар сугышы» һәм Көнбатыш Рим импе¬ риясенең җимерелүе. Өч көн эчендә генә Римны җимереп бетерергә мөмкин булмаган. Аерым бина¬ лар зыян күргән күрүен, әмма шәһәр шактый тиз арада яңадан аякка баскан. Шул ук елны Аларих көтмәгәндә үлеп киткән, ә готларның күпчелеге Альп таулары артына Галл иягә күчеп киткән. Көнбатыш Рим империясе императорының хаки¬ мияте буш хыялларга гына нигезләнгән булган. Империя җирләренә таралып урнашкан варвар¬ ларның юлбашчылары аны сүздә генә таныганнар. Вандал кабиләләре Галлияне һәм Испанияне тала¬ ганнар, Гибралтар бугазы аша чыгып, Африка провинциясен басып алганнар. Бары тик гомуми һәлакәт куркынычы гына күп¬ медер вакытка римлыларны һәм германнарны берләштереп тора алган. Ьуннар башлыгы Аттила үз урдаларын Көнбатыш Рим империясе өстенә алып Стилихон. Рельеф Аларих. Борынгы рәсем 20* К-6/326 305
Борынгы мозаикада вандал сурәте килгән. Христиан язучысының сүзләренә караганда, Аттила дөньяга халыкларны тетрәтү өчен ярал¬ ган ир заты, бөтен илләрнең котын алучы булган. Аны тагын Алла Афәте дип тә йөртәләр. Бөтен Көнбатыштан, барлык халыклар һәм каби¬ ләләрдән һуннарга каршы армия туплаганнар. Готлар, франклар, римлылар, галлар бер сафка басканнар, ә алар белән Рим гаскәр башлыгы Флавий Аэций командалык иткән. 451 елның җәендә Каталаун кырында (Төньяк Галлиядә) гаять зур халыклар сугышы булган. Ьуннар явы тар-мар ителгән. Уртак җиңү дә империянең эчке хәленә йогынты ясый алмаган. 4 елдан соң Римга Африкадан вандаллар флоты якынлашкан. Мәңгелек шәһәрне икенче тапкыр басып алганнар. 14 көн буе вандаллар шәһәрне талаганнар һәм туздырганнар, сәнгать әсәрләрен юкка чыгарганнар. Алар хәтта Капито- лийда Юпитер храмы түбәсендәге җиз табакларны да салдырганнар. Шул заманнан бирле вандал сүзе мәдәни хәзинәләрне җимерүче вәхшине аңлата. Аларихның Римны алуы. Хәзерге заман рәсеме 306
Рим акрынлап ташландык хәлгә килгән. Равен¬ нада императорлар хәтта Италия белән дә идарә итмәгәннәр. 476 елда герман юлбашчыларының берсе император-малайны хакимияттән читләш¬ тергән һәм Италия белән үзе идарә итә башлаган. Язмышның ачы итеп көлүе булгандырмы, соңгы император да Римга нигез салучы Ромулның исемен йөрткән. Шушы елда Көнбатыш Рим империясе тәмам җимерелә, шуның белән бергә, Борынгы заман тарихы да тәмамлана. 1. Картада варвар халыклары һәм кабиләләре таралып урнашкан мәйданнарны һәм аларның Рим империясе территориясенә басып керү юнәлешләрен табыгыз. 2. Сез ничек уйлыйсыз, һуннар, чыннан да, Рим язучысы сурәтләгәнчә булганнармы? 3. Ни өчен колоннар һәм коллар готлар восстаниесен хуплаганнар? 4. Көнбатыш Рим империясе варварлар тарафыннан тар- мар ителгән дип әйтеп буламы, әллә аның җимерелүендә эчке сәбәпләр әһәмиятлерәк роль уйнаганмы? 5. Рим империясенең соңгы чоры ничә елга сузылуын һәм Көнбатыш Рим империясенең ничә ел яшәвен исәпләп чыгарыгыз. АЛАРИХНЫҢ РИМНЫ АЛУЫ Сораулар һәм биремнәр Моны белү кызыклы (VI (6) гасырда яшәгән грек тарихчысы сөйләгәннәрдән) Варварларның бу башлыгы Римны бик озак камап торган, аны көч ярдәмендә кулга төшереп булмаячагын аңлагач, мондый нәрсә уйлап тапкан. Үз сугышчылары арасыннан ул мәшһүрлекләре һәм кыюлыклары белән аерылып торган өч йөз яшь егетне сайлап алган. Шул ук вакытта ул Рим сенатына, римлыларның каһарманлыгына һәм императорга тугрылыклы булуларына соклануын һәм шуның өчен камалышны туктатуын, хөрмәт йөзеннән һәрбер сенаторга берничә кол бүләк итәчәген белдереп, илчеләр җибәргән. Шуннан соң ул Римга үзенең яшь егетләрен озаткан, ә гаскәргә чигенергә әзерләнергә боерык биргән. Моны римлылар, һичшиксез, 20* 307
күрергә тиеш. Римлылар бик шатланганнар, бүләкләрне кабул иткәннәр, әмма һич тә болар барысы мәкергә корылгандыр дип уйламаганнар. Шәһәргә үтеп кергән яшьләр билгеләнгән көнне капкалар янына йөгерешеп килеп җиткәннәр, көтмәгәндә сакчыларга һөҗүм итеп, аларны үтереп бетергәннәр һәм Аларихны гаскәре белән Римга керткәннәр. Равеннада кош караучы вазифаларын башкаручы бер хезмәтче императорга Римның һәлак булуын хәбәр иткән, дип сөйлиләр. — Мин бит әле яңа гына аны үз кулларым белән ашаттым! — дип кычкырып җибәргән император. Аның Рим исемле бик зур әтәче булган икән. Хезмәтче, аның ялгышуын аңлап, Рим шәһәренең Аларих кылычыннан һәлак булуын ассызыклаган. Шунда император, тынычланып: — Дустым минем, мин бит Рим атлы әтәчем үлгәндер дип уйладым,— дигән. Бу вакыйгалар ничәнче елда булган? Римны алу турында сез тагын нинди юрамалар беләсез?
Эчтәлек Мавыктыргыч тарих дөньясы 3 I бүлем. БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ АЧЫШЛАРЫ 1 нче бүлек. Таш гасырының азык җыючылары һәм аучылары § 1. Җир йөзендә беренче кешеләр 8 § 2. Борынгы аучыларның ачышлары һәм уйлап табулары ... 13 § 3. Иң борынгы кешеләрнең сәнгате һәм дине 19 2 нче бүлек. Цивилизация башланган чорда § 4. Игенчелек һәм терлекчелек барлыкка килү 25 § 5. Борынгылыктан цивилизациягә 30 § 6. Тарихта еллар исәбе 35 II бүлем. БОРЫНГЫ КӨНЧЫГЫШ 3 нче бүлек. Елга үзәнлекләре цивилизацияләре § 7. Мисыр — Нилның бүләге 40 § 8. Ике елга иле 46 § 9. Бабил (Вавилон) патшасы Хаммурапи һәм аның закон¬ нары 51 §10. Борынгы Кытай һәм Һиндстан 56 4 нче бүлек. Борынгы Мисыр § 11. Фиргавеннәр һәм пирамидалар 61 §12. Борынгы Мисыр тормышы 66 § 13. Фиргавеннәрнең яулап алулары 70 §14. Борынгы Мисыр мәдәнияте 76 5 нче бүлек. Көнбатыш Азия тимер гасырында §15. Финикия диңгезчеләре 81 §16. Борынгы Фәластыйн 85 §17. Ассирия хәрби мәмләкәте 91 § 18. Ассирияне җиңүчеләр 96 309
6 нчы бүлек. Борынгы Көнчыгышның бөек мәмләкәтләре § 19. Һиндстанда Маурьялар мәмләкәте төзелү 101 § 20. Кытайда бердәм дәүләт 107 §21. Бөек Фарсы мәмләкәте 112 III бүлем. БОРЫНГЫ ГРЕЦИЯ 7 нче бүлек. Иң борынгы Греция § 22. Бронза чорында Греция һәм Крит 118 §23. Гомер поэмалары 124 § 24. Эллада аллалары һәм геройлары 130 8 нче бүлек. Антик дөньяның тууы § 25. Греция полислары һәм бөек колонияләштерү 134 § 26. Афина полисы 139 §27. Борынгы Спарта 144 9 нчы бүлек. Көнчыгыш Көнбатышка каршы: грек-фарсы сугышлары § 28. Марафон сугышы батырлары 148 § 29. Фарсыларның Грециягә һөҗүме 153 10 нчы бүлек. Афинаның күтәрелүе һәм таркалуы § 30. Афинада демократиянең чәчәк атуы 160 § 31. Б. э.к. V гасырда Грециядә хуҗалык үсеше 165 §32. Пелопоннес сугышы 168 11 нче бүлек. Грек мәдәнияте § 33. Греция гражданнары, галимнәре һәм атлетлары 174 § 34. Греция архитекторлары, скульпторлары, шагыйрьләре 181 12 нче бүлек. Көнбатыш Көнчыгышка каршы: Македония яулары § 35. Македониянең күтәрелүе 187 § 36. Александр Македонскийның яулап алулары 192 § 37. Грек Көнчыгышы 198 IV бүлем. БОРЫНГЫ РИМ 13 нче бүлек. Рим республикасы барлыкка килү § 38. Рим патшалар хакимияте астында 205 § 39. Рим гражданнары республикасы 209 § 40. Римның Италия белән җитәкчелек итүе 214 310
14 нче бүлек. Римның Урта диңгез буендагы яулап алулары §41. Карфаген белән Беренче сугыш 219 § 42. Ганнибал белән сугыш 223 § 43. Рим — Урта диңгез буен яулап алучы 229 15 нче бүлек. Рим республикасында гражданнар сугышлары § 44. Халык трибуннары — бертуган Гракхлар 233 § 45. Сулла — Римның беренче хәрби диктаторы 237 § 46. Спартак восстаниесе 241 § 47. Цезарь — Рим хакиме 247 § 48. Республиканың җимерелүе 254 16 нчы бүлек. Рим империясенең иң югары үсешкә ирешүе һәм куәте § 49. Император Октавиан Август 260 § 50. Рим цезарьлары 267 § 51—52. Рим империясендәге тормыш 272 17 нче бүлек. Антик цивилизациянең азагы § 53. III (3) гасырда Рим империясе кризисы 283 § 54. Христианлык 289 § 55. Императорлар Диоклетиан һәм Константин 295 § 56. Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе 300
Учебное издание Михайловский Фёдор Александрович ИСТОРИЯ ДРЕВНЕГО МИРА Учебник для 5 класса татарской средней общеобразовательной школы Казань. Издательство «Магариф». 2006 На татарском языке Уку-укыту басмасы Михайловский Фёдор Александрович БОРЫНГЫ ЗАМАН ТАРИХЫ Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек Редакторы Л. Г. Шарифуллина Бизәлеш редакторы Р. А. Сайфуллина Техник редакторы һәм компьютерда биткә салучысы М. И. Данилевская Корректорлары Р. Ә. Файзуллина, С. 3. Гыймалетдинова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 25.12.2006. Форматы70х901/16. Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Шартлы басма табагы 22,23 + форз. 0,44. Нәшер-хисап табагы 17,75 + форз. 0,69. Тиражы 10 000 д. Заказ К 6/326. «Мәгариф» нәшрияты. 420111. Казан, Бауман урамы, 19. Тел./факс (843) 292-57-48. http://magarif. kazan. ru E-mail: magarif @ mail, ru «Дом печати» полиграфия-нәшрият комплексы. 420111. Казан, Бауман урамы, 19. Тел./факс (843) 292-56-78. E-mail: house-pr @ yandex. ru
Иисус Христосның тәүге сыннарының берсе. Борынгы Рим статуясы. III (3) гасыр
БОРЫНГЫ ЗАМАН ТАРИХЫ БУЕНЧА ДАТАЛАР ГРЕЦИЯ РИМ Б. э. к. II (2) меңьеллык — Критта һәм Грециядә беренче дәүләтләр барлыкка килү (§10,22) Б. э. к. 431—404 еллар — Пелопоннес сугышы (§ 32) Б. э. к. 753 ел — Римга нигез салыну (§ 38) Б. э. к. 43 ел — Филиппа янындагы сугыш (§ 48) Б. э. к. 509 ел — Римнан патшаның куылуы, республика урнаштыру (§ 38) Чама белән б. э. к. 1200 еллар — Троя сугышы (§ 22) Б. э. к. 338 ел — Херонея янындагы сугыш (§ 35) Б. э. к. 390 ел — талларның Римны алуы (§ 40) Б. э. к. XII (12) гасыр — дориялеләрнең күчеп килүе (§ 22) Б. э. к. 594 ел — Афинада Солон реформалары (§ 26) Б. э. к. 334 ел — Александр Македонскийның Көнчыгышка походы башлану (§ 36) Б. э. к. 280 ел — Пиррның Италиягә килүе, римлылар белән беренче сугыш Б. э. к. 218— 201 еллар — Икенче Пун сугышы (§ 42) Б. э. к. 216 ел — Канна янындагы сугыш (§ 42) Б. э. к. 146 ел — Коринф и Карфагенның римлылар тарафыннан җимерелүе (§ 43) 64 ел — Нерон заманында Римдагы янгын (§ 50) Б. э. к. 31 ел — Акций борыны янында диңгез сугышы (§48) Б. э. к. 30 ел — б. э. 14 ел — Октавиан Август идарәсе (§ 49) Б. э. к. 490 ел — Марафон сугышы (§28) Б. э. к. 333 ел — Исс янындагы сугыш (§ 36) Б. э. к. 331 ел — Гавгамела янындагы сугыш (§ 36) Б. э. к. 323 ел — Александр Македонскийның вафаты (§ 37) (§40) Б. э. к. II (2) гасыр башы — император Траянның яулап алулары (§ 50) 284 ел — император Диоклетианның хакимияткә килүе (§ 55) Б. э. к. 480 ел — Ксеркс гаскәрләренең Грециягә һөҗүме, Фермопил оборонасы, Саламин сугышы (§ 29) 133 ел — Римда Тиберий Гракхның җир турында законы, гражданнар сугышлары чоры башлану (§ 44) Б. э. к. 74 — 71 еллар — Спартак восстаниесе (§ 46) Б. э. к. 49 — 45 еллар — гражданнар сугышы һәм Цезарь диктатурасы урнашу (§ 47) Б. э. к. 48 ел — Фарсал янындагы сугыш (§ 47) (Б. э. к. 44 ел, 15 март (март идасы) — Цезарьның үтерелүе (§ 47) 330 ел — империя башкаласын Константинопольгә /черү (§ 55) 378 ел — Адрианополь янындагы сугыш (§ 56) 395 ел — Рим империясен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Рим империяләренә бүлү (§ 56) 410 ел — готларның Римны алуы (§ 56) 476 год — Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе (§ 56)
Ф.А. МИХАИЛОВСКИИ БОРЫНГЫ ЗАМАН ТАРИХЫ